Гармун телләре унике Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтием Гомәр һәм аның энесе Кашшаф Фәттаховларның якты истәлегенә багышлыйм. Сүз башы Килер бер көн, Бөек Җиңүгә үзләреннән күпмедер өлеш керткән ветераннар, 1942 елда Сталинградны саклап башын салган яшьтәшләре кебек, бу якты дөньядан бөтенләйгә китеп барырлар... Мин тетрәнеп куйдым. Миллионлы Казан шәһәрендә яшәүче танышым Сафа Галин, Бөек Ватан сугышында яраланып, унөч яшендә инвалидлык алган бердәнбер кеше булып калган түгелме соң?! Бу хакта кешеләргә белдерәсе иде! Озак уйланылды. Әмма барысы турында да укучыларга тиешле дәрәҗәдә сөйләп бирерлек җае табылмады. Ә нигә табылырга тиеш ди әле ул? Вакыйга чын тормыштагыча бирелсә ни булган? Һәм мин берни дә үзгәртмәскә карар кылдым, ничек бар — шулай яздым. Язмышлары илнең төрле почмакларына сибелгән бу кешеләрнең исән-имин калганнары, әлбәттә, үзләренең нәни батырларын, башкорт баласы Сафа Галинны тиз танып алачаклар. Автор моның нәкъ шулай булуын тели. Бу китапка кертелгән кеше язмышындагы өзек-өзек вакыйгалар, сугыш афәтенең фаҗигасен кабат күз алдына китереп бастырыр, җирдә тынычлыкны саклауның әһәмиятен искәртер. Мин тагын шуны да күздә тотып яздым. Автор ИРТӘ ҺӘМ КИЧ Кеше. Тормыш. Тәүлек. Тәүлекнең иртәсе һәм киче бар. Бәс, шулай икән, бу якты дөньяга килгән һәркемнең үзенә генә хас иртәсе һәм киче була. Мин аларның һәр икесен язмышның бер тукталышы дияр идем. Көн алмашынган саен, язмышларда да үзгәрешләр килеп чыга. Шуңа да кешенең һәр иртәсе, һәр киче үзенчә истәлекле, кызыклы, фаҗигале һәм гыйбрәтле. ИРТӘ Кеше йөрәгенә кызган хәнҗәр кадалды... Иң элек без җыр тыңладык. Моңлы җыр агымсу шикелле, тын чишмәдәй саркып чыга да салмак кына адәмнәрнең күңелен дулкынландырып, без яши торган табигать бишеген тибрәндереп үтә, онытылганнарны хәтерләтә, тирән яшеренгән истәлекләрне яңарта, җанны сафландыра. Без, Идел буйлап "Гастелло" теплоходында сәяхәт кылучылар, өч көн буе иртә һәм кич шундый сихри моң тыңладык, үзебезне бер мохиттән икенче мохиткә күчеп яшәгәндәй хис иттек. Һәм менә шул моңлы җыр кинәт өзелде... Бу хәл Волгоград шәһәрендә, икенче бөтендөнья сугышында үлем һәм батырлык биеклегенә әверелгән Мамай курганында булды. Һәрберсенә дистәләрчә мең солдат күмелгән каберлекләрне күргәч, кара мәрмәр ташлары алдында башларыбызны иеп тын калдык. Үткәндәге дәһшәтле елларның кайтавазы колакларыбызда чыңлагандай булды. Олы яшьтәгеләрнең әле һаман да бәгырьләрен телгәләгән, күбебезне ятим калдырган, әнә кайберләребезне гарипләндергән нәләт төшкере сугыш гөрселдәве иде ул. Йөрәкләребезне кыскан ниндидер кара көчне тоеп, сабырланып калдык без бу минутларда. Шулчак иң алда басып торучылардан берәү, очарга теләгәндәй, канат кагып куйды, башын артка чөеп, һәйкәлдән сыдырып алынган җәймә шикелле әкрен генә җиргә таба бөгелде. Аны егылудан чакчак кына тотып калдылар. Бу — иртә-кич безнең күңелләрне җыр белән иркәләүче кеше иде. Ул аңын югалтты. Бермәл нишләргә дә белмәдек. Ни булганын искәргәч, ыгы-зыгы башланды. Кем соң бу иптәшебез, дип инәлештек. Ял итүчеләрдән монда аны берәү дә белми иде шул. "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җитте. Биредә андый хәлләр кабатланып торганга күрә, "ашыгыч ярдәм" машинасы кизүлек итә икән. Авыруны алып китәләр ләбаса!.. Нишләргә соң миңа? Ике куллап машина ишегенә ябыштым, табиб үземне кире этәрде. — Сез борчылмагыз, үзебез барысын да җайларбыз,— диде ул. Үз-үземне белештермичә, кузгалып баручы машинаның алдына йөгереп чыктым. — Зинһар, мине дә үзегез белән алыгыз, доктор! — Гражданин, безне тоткарламагыз! Ул арада әче сирена тавышы яңгырады. Кызыл билле ак машина мине әкрен генә этеп алып бара башлады. Табиб халкының бу коры кануны берәүгә дә ошамады, шаулашып, машинаны яңадан сырып алдылар. — Нишләвегез бу?! — Без авыруны ялгыз калдырып китә алмыйбыз!.. — Монда аның беркеме дә юк,— дигән авазлар яңгырады. — Аны мин беләм. — Ул аның туганы, сезнең белән барсын,— диештеләр. Хастаханәгә кадәр озатырга рөхсәт иттеләр. Табиблар диагноз куйганчы, ишек төбеннән китмәдем. Артык дулкынланудан өзлегү килеп чыккан икән. Контузиядән калган хроник авыру, диделәр. Аны борчырга ярамаганлыгын, янына тиз генә җибәрмәячәкләрен аңлаттылар, миңа сәяхәтемне дәвам итәргә киңәш бирделәр. Монда инде табибларның катгый кануны аеруча үз көчендә иде. Туристлар буларак без, Әстерханга кадәр барып, кире әйләнеп кайтырга тиеш идек. Миңа табиблар киңәшен тотудан башка чара калмады. КИЧ Кузгалдык. Теплоход юлын дәвам итте. Мамай курганында булган вакыйгадан соң, үз-үземне кая куярга да белмәдем, йөрәгемә кан сауды, кургашын кереп урнашты. Җитмәсә, каюта эче бөркү, шыксыз. Палубага чыктым. Биредә җиңелрәк, ичмасам, саф һава. Тынлык. Талгын җил дә теплоход хәрәкәтеннән генә барлыкка килә. Җәйге кичтәге тын Иделдән дә гүзәлрәк күренешне мин үзем белмим, күргәнем дә юк. Кояшка бер күз салыгыз әле сез! Нинди зур кызыл шар ул кичке якта. Кояш төшеп йоклаячак сөзәк тау белән Идел арасын күзләрем белән үлчим: бер адым, ике, өч, йөз, йөз илле... Әнә шул тау белән теплоход арасында ялтырап торган җиз сукмак салынган, хәтта ул су төбен яктырта кебек. Шушы тар ярыктан су төбендәге җир, аның эчендәге җәһәннәм уты күренәдер төсле. Текәлеп карап торсаң, күз шулкадәр күнегә: офыктан чыккан ялкын баганасы сузылып килеп, теплоход астына ук кереп китә, аны җиңелчә генә дерелдәтә шикелле. Ут баганасы кыскарганнан-кыскара, тарая барды. Кинәт ул канлы хәнҗәргә охшап калды. Хәнҗәр минем күкрәгемә кадалмакчы, инде йөрәгемне авырттыруын да сизә башладым. Кадала, кадала, чәнчи... Рәхмәт сиңа, Кояш, яртылаш тау артына шуышып, хәнҗәрне урталай сындырып, су төбенә чумдырырга өлгердең. Утлы хәнҗәр җәрәхәтләвеннән коткаруыңа рәхмәт, иртәгә чаклы тау артында рәхәтләнеп ял ит инде... Бу кич беркем дә безне җыр белән иркәләмәде, сөендермәде. Ләкин теплоходтагылар, җырны юксынып, төнге палубага чыктык, моң ишетелмәде, ул Сталинград җирендә үлгәннәргә гимн булып яңгырап калды. Сүз куешкандай, ял итүчеләр үзара сөйләшмәделәр. Җор телле культмассовик та, баянчыбыз да тынлыкны бозарга батырчылык итмәде. Палубаны ниндидер авыр сагыш басты. Бу сагыш теплоходны су төбенә тарта төсле, ул инде яртылаш баткан да, ахрысы, әнә ничек авыр бара, уфылдый, көрсенеп-көрсенеп куя, таралыгыз, туганнар, миңа да җиңелрәк булыр, ди бугай. Хәерле кич, тәмле йокы сезгә, туристлар! ИРТӘ Яңа көн туды. Без кояшка шатланып сәлам бирдек. Бүген ул тагын да нурлырак, шуңа да җаннарыбызны назлап иркәли. Идел өсте кичәге кебек җиз калай белән түгел, ак көмеш белән өретелгән. Әйтерсең ак түгәрәк төн буе суның өстен шомарткан да менә хәзер генә үз урынына күтәрелгән. Теплоходыбыз шул шомартылган юлдан шуып бара төсле. Баштарак ялтырап торган су өстендә акчарлакларны һич тә шәйләп булмады, алар үзләренең иртәнге җыеннарын җыйган булсалар кирәк. Әнә яр буенда канат кагып арынганнары күренә. Кайберләре рәтләнеп, төзәтенеп бетергәч, канатларын сынамакчы булып,— нинди югарылыкка күтәрә алырлар икән, җил-давылларга каршы торырлармы,— шуны раслау өчен һавага күтәреләләр, аннан инде, уктай атылып, Иделгә томырылалар... Кинәт Идел өстендә зур бер тилгән пәйда булды, ул әллә кайдан, тау артыннан, урман ягыннан очып килде дә бермәл күктә асылынып калды. Күрәсезме, табигать ничек яраткан бу ерткыч кошны, канатларын аз гына да җилпеми, менә-менә мәтәлеп төшәр, дип уйлыйсың, ә ул урыныннан да кузгалмый, югарыдан торып җирне инә күзеннән үткәрә, суны сөзеп чыгара, ягъни табышын эзли, аны абайлап алса, акчарлаклардан да җитезрәк түбәнгә атыла. Урман киеге бу юлы да нәкъ шулай итте — су өстенә кадалды, ләкин ялтырап кына киткән балыкны тырнаклары белән эләктерә алмады, киресенчә, үзе дулкынга күмелеп кала язды. Бу ни хәл бу?! Кем биләмәсендә шулай кылана ул ач күз! Моны күреп торган акчарлаклар тилгәннең тилелегеннән башта шаркылдап көлделәр, аннары, усал чыелдап, дәррәү ерткыч артыннан югарыга күтәрелделәр, куып җитеп, аны йолкырга керештеләр. Идел өстенә вак-вак каурыйлар очты. Явыз кошның түзәрлеге калмады, ул кинәт аска ыргылды, үзенә җайлы санап, су өсләп оча башлады, төрлечә кыланды. Әмма акчарлаклар, дошманның хәйләсен сизеп алып, аңа тагын да ачуланып ташландылар. Эш харап иде. Тилгән булдыра алган чаклы тизрәк өскә күтәрелде, усалланган кошларны алдап-юлдап, үзенең урманына качып китте. Монда акчарлаклар патшалык итә шул, аларның тынычлыгын бозарга беркемнең дә хакы юк! Иделнең үз көне, үз тормышы бар. Ул кешеләргә, җәнлек-җанварларга, кош-кортларга, гомумән, табигатьнең үзенә, булдыра алган чаклы төрлечә хезмәт итә. Игътибар белән күзәтергә генә кирәк, барысын да күрәсең... Бу җәй коры килде, Урта һәм Түбән Идел төбәкләрендә кызулыктан үлән көйде, июнь аенда ук агач яфраклары саргая башлады. Әстерхан өлкәсе кешеләре терлекләрен туендыру өчен, Идел уртасындагы утрауларга чыгарганнар. Ләкин анда да яшел үлән калмаган диярлек. Аның каравы анда үскән агачларның яфраклары ямь-яшел саклана, тирәнгә киткән тамырларны тиз генә корытып булмый шул, алар дымны Иделнең үзеннән суырып үсәләр. Тереклек бар җирдә тормыш дәвам итә. Утрауларның берсендә без шундый хәлне күзәттек. Бер сыер артык юан булмаган агачны күкрәге белән этеп бөгә, икенчесе исә, һич тә сындырмыйча, агач очындагы яшел яфракларны рәхәтләнеп ашый. Агач шактый чистарып калгач, сыер мөгрәп куя — иптәшенә әмер бирә — җибәр агачны, янәсе. Шуннан инде сыерларның сыйланганы икенче бер агачны бөгә башлый, тирәк юанрак булып җегәре җитмәсә, тегесе булыша, агачны бергәләп җиргә аударгач кына нәүбәттәге сыер яшел яфракларны "санарга" керешә, тамагын туйдыра. Хайваннар, кыргый җәнлекләр, кош-кортлар бердәмлекнең файдасын күрәләр, кадерен беләләр икән, димәк, кешеләргә, акыл ягыннан өстен затларга аны җиренә җиткереп үтәү аеруча заруридыр. Сталинград туфрагында минем ватандашларым мондый бердәмлекне бөтен дөнья халкына күрсәттеләр. Шул көч аларга мәкерле дошманны — фашизмны җиңәргә булышты. Сталинград азатлыгы өчен сугышта меңнәрчә солдат үз гомерен бирде. Инде яшел үлән каплаган бу җирнең һәр квадрат метрына бер мең ике йөз иллеләп тимер-чуен кыйпылчыгы төшкән. Монда кешенең үлүе түгел, исән калуы гаҗәп!.. Анда хастаханәдә безнең авыру ни хәлләрдә икән соң? Савыгып кына китсә ярар иде!.. Әстерханга җитү белән базарга йөгердем. "Нугай базары" дип атала икән. Табигать хәзинәсеннән күзләр камаша, киштәләр сыгылган, җирдә басып торыр урын калмаган. Ниләр генә алыйм икән соң? Бер өстәлдә кып-кызыл, сап-сары алмалар, икенчесендә — кандай кызыл помидор, өченчесендә — яшел тәлгәшле йөзем. Кавын-карбыз турында әйткән дә юк инде — кая карама өем-өем өелгән. Һәркем, һич иренмичә, үз товарын мактый. — Йөземнән авыз итегез,— ди түгәрәк сакаллы нугай карты.— Шикәр сортлысы гына да телеңне йотарлык. Ә менә монысы әчкелтем сорт. Күпме үлчәргә боерасыз? — Авыру өчен иде миңа, бабай. — Хуп алайса. Әчкелтем йөзем күңелләрне ачып җибәрә ул. Бакчама химия кертмим, аны да белеп торыгыз! — Күбрәк итеп үлчәгез әле, бабай, юлда бозылуы-нитүе бар. — Кәрзине белән бирәм, бер дә бозылмас. — Рәхмәт инде сезгә. — Йөзем аша, озак яшә, энем. — Нәрсә, бабай, әллә йөзем кешенең гомерен озайтамы? — дип сорадым гаҗәпсенеп. — Борынгылар сүзе, ташка басылган сүзләр. Шәт, бабаларыбыз белми-нитми генә әйтмәгәннәрдер. Гасырлар буе сынала килә бит инде ул, безгә җиткәч кенә үзгәрмәс,— дип, тәфсилләп аңлатты Әстерхан карты халык мәкален. — Шулай гына була күрсен иде инде!.. КИЧ Ниһаять, без Әстерханнан Сталинград җиренә әйләнеп кайттык. Сәяхәтебез тәмамланып килә. Ләкин ул минем өчен башлана гына әле. Мин өзелгән җырның дәвамын тыңларга телим. Ул җыр кешеләр язмышы белән бәйләнгән. Авыру терелер, теләгемә ирешермен: Идел өстендә башланган хикәянең дәвамын тыңлап бетерермен. "Гастелло" теплоходы, минем белән хушлашып, Казаныбызга кайтып китте. Ә мин, терелткеч җимешләремне күтәреп, хастаханәгә юнәлдем. — Уу-у, буп-буп. — Уу-у, буп-буп... ИРТӘ Казаннан чыгуыбызны сөйләмәгән идем. Танышулар юлда булды бит. Җыр шунда башланды, шунда өзелде. Путевкаларыбызга язылганча, елга портына иртәнге сәгать алтыда ук җыйналдык. Безне "Сәйдәш маршы" белән каршыладылар, теплоход тормышы, андагы тәртипләр белән таныштырдылар, каюталарга урнаштырдылар. Аннары барыбыз да Казан белән саубуллашыр өчен палубага чыктык. Шулчак туган шәһәремә беренче мәртәбә күргәндәй сокланып карадым. Иртәнге якта Идел өстеннән ул бигрәк тә матур булып күренә иде. Киң Идел барып терәлгән җирдә, югарыда, тау өстендә ап-ак Кремль балкып тора. Урта бер җирдә шәһәр символына әверелгән Сөембикә манарасы. Түбәндәрәк шәһәр йортлары, тагын да читтәрәк — бистәләр. Хәзер күрсен иде сине Тукаең, Такташың, Җәлилең, Казаным! Нурлы да соң, матур да соң син, туган калам! Казан — һәммәбезнең сөекле шәһәре. Менә шушы теплоходтагы чуар халыкның үзенеке. Чуар халык дигәннән, монда күпләр бер-берсен бөтенләй белмиләр, күргәннәре дә юк. Үзуңача басып торуларыннан ук сизелә ул нәрсә. Теплоходтагы чуар халыкны бер җепкә бәйләүче кеше тиз табылды. — Игътибар, иптәшләр,— диде арадан бер егет.— Сезне үзем белән таныштырам. Самолет заводы эшчесе Касыйм Саттаров булырмын. Тел бистәсе дип тә йөртәләр, бәлки, Урицкий исемендәге Мәдәният сараенда күргәнегез дә бардыр. — Беләбез, беләбез,— диештеләр кайберәүләр. — Белмәгәннәр белеп калсын, дип әйтүем. Ә менә бу кеше,— Саттаров баянчыга төртеп күрсәтте,— баянчы Әхмәдиев, шулай ук безнең заводтан. — Кайдан килеп Әхмәдиев булсын ул, таныйбыз без композитор Фәтхрахманны. — Самозванецтыр әле берәр төрле. — Шаулашмагыз, җәмәгать, Фәйзрахман — Фәтхрахманның абыйсы, оста баянчы, аз-маз көйләр дә язгалый, уйнап күрсәтер әле ул сезгә үз көйләрен,— дип тынычландырды Саттаров. — Шулай диләр аны. Саттаров бөтенләй чишелеп китте. Чыннан да тел бар икән егеттә. Кайдан сүзен таба, һич белмәгәне, күрмәгәне юк. Теплоходтагы кешеләрнең барысын да дуслаштырып, туганлаштырып бетерер болай булса. Һәркем белән күптәнге танышы кебек сөйләшә, аның белән син дә шулай ук. Ниндидер тарту көче бар егетнең, талант дигәннәре шулдыр, күрәсең. Үзен эшче дип таныштырса да, артисттыр ул, мөгаен. Әнә сүзләрен ничек кенә сибә. — Җырчы-биючеләр, минем ише юкны-барны сөйләүчеләр, шулай ук әллә ни майтара алмаучылар, якынрак килегез һәм исемлеккә язылыгыз, күп белеп аздан коры калучылар ансамблен төзибез. Кем беренче? — Безне языгыз,— дип, ике кыз чәчрәп чыкты. — Кемнәр? — Ләйлә. — Минеке Мәйсәрә. — Таныдым, Сара апада үскән кызлар икәнсез,— диде Саттаров. — Заманында Горький исемендәге клубка йөрдек, җитәкчебез Сара ханым Садыйкова иде шул, хәзер матур-матур көйләр генә яза инде, композитор булды,— диде Мәйсәрә.— Язсагыз, мин биим, Ләйлә җырлый. — Сатучылармы әллә сез? — Анысын кайдан белдегез, абый? — Булды бу, кызлар,— дип, Саттаров сүзне икенчегә борды.— Тагын кемнең нинди һөнәре бар? — Зөмәрәне языгыз, җырлыйм да, биим дә, ха-ха-ха. — Кайдан? — Химкомбинаттан. — "Спартак"тан түгел икән. — Белмәдегез шул, ха-ха-ха. — Сезнең белән якыннанрак танышырга туры килер. — Пажалысты, ха-ха-ха. Чибәрләргә күзе төшә, ахрысы, Саттаровның. Имеш, якыннанрак танышырга. Зиһенен чуалтты бу Зөмәрә дигәне, тәмам сүзсез калдырды бичараны. Кызы бигрәк чибәр шул, үзе таш астыннан чыккандай үткен, әрсез. Берәү авыз гармунында сыздырып җибәрде. — Әһә, язам,— диде Саттаров, өнгә килеп. Бусы Эдвард Шраер дигән кеше икән, яһүдиләр нәселеннән, фамилиясе үк әйтеп тора. Әмма татар "Әпипә"сен сиптерә генә, кайда өйрәнгәндер шулай. — Тагын кемнәр сайрарга тели, кемнең тыпырдыйсы килә, кемнең теле кычыта — язылыгыз. Әллә бетте дәме? Гафил булып калмагыз,— дип искәртте Саттаров. — Үз шигыреңне укырга буламы? Барыбыз да тавыш килгән якка борылдык. Иң артта озын буйлы, чигә тирәләре агарган кара бөдрә чәчле, шомырттай күзле берәү басып тора иде. Ник әйттем дигәндәй, ул кинәт кызарып китте, инде авыздан очкан кошны тотарга теләп, сүзләренә төзәтмә кертергә ашыкты. — Әгәр яраса, дим... — Ник ярамасын ди. Җырчылар бар, биючеләр җитәрлек, гармунчылар да табылды. Ә менә шагыйрь халкы юк иде — яшибез болай булгач,— диде Саттаров куанып.— Фамилиягез ничек? — Сафин. — Кызыл кенәгәгә теркәдем сезне, иптәш Сафин. — Рәхмәт, кустым. Башыма кайнарлык йөгерде. "Кустым, кустым" дип кабатладым эчемнән. Кайда гына ишеттем соң мин бу сүзне? Күңелгә шулкадәр якын, ә кайда, кемнән ишетүемне һич хәтерләмим. Ичмасам, мәгънәсенә төшенсәм икән. Казах йә башкорт сүзе бугай ул, аңлап кына бетермим. Бер җаен туры китереп, абзыйның үзеннән сорыйсы булыр. Ул арада Саттаровның кызыл тышлы куен дәфтәре исем-фамилияләр белән тула язды. Чибәррәк кызларның кайда, кем булып эшләүләрен, адресларын да язгач, тулуы табигый инде аның. Кайберәүләрне мәсьәләнең нәкъ менә шул ягы күбрәк кызыксындырды шикелле, чөнки чәчрәп чыгучылар, Саттаров абыйлары сораша башлаганчы ук, бөтенесен үзләре сөйләп бирергә ашыга. Бигрәк тә егетләр өчен кулга үзе килеп кергән хәзинә инде бу. Көнебез танышу, үзара дуслык җепләрен сузу белән узды. Дөньяның "ачысын-төчесен" татырга күнеккән, тәҗрибә туплаган ирләр аны каюталарда, теплоход буфетында да "ныгыттылар". Хатын-кыз күбрәк палубада тулганып, көн яктысында үтә күренмәле, ялтыравыклы күлмәкләрен, ботларына сыланып торган килешле чалбарларын, әйләнә-тирәгә хушбуй исе аңкыткан прическаларын күрсәтеп калырга ашыктылар. Кызыл почмак Саттаровның биләмәсенә әверелде — ул анда концертка әзерлек эшләрен башлады. Сафин фамилияле теге бөдрә чәчле шагыйрь абзый да анда. Ләкин ул бернигә дә катнашмый, почмакка посып утырган да, кеткелдәп көлүен генә белә. Көлүнең тәмен белеп, чын күңеленнән ләззәтләнеп көлә бу кеше. Ә бит ул көнозын моңсуланып, нидер уйланып йөргән иде. Уемда булса да, аның янына барып, сүз кушарга кыюлыгым җитмәде. Бик сөйләшәсем килде, нидер сорашмакчы идем, ләкин тәгаен генә үзем дә белмим, әмма сүзем бар, беренче чиратта, "кустым"ның мәгънәсенә төшенәсем килә. Аның моңсуланып калуына беренче тукталыштагы вакыйга сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Шәһри Болгар пристаненда булды бу. Туристлык программасына кертелмәсә дә, теплоход капитаны безгә өч сәгатькә борынгы Болгар җире белән танышырга рөхсәт биргән иде. "Гастелло" причалга якынлашты. Аннан инде безнеке шикелле туристлар төялгән "Карл Маркс" теплоходы кузгалып китеп бара иде. Ул, безне сәламләп, гудок бирде: — Уу-у, буп! Уу-у, буп! "Карл Маркс"тагылар саубуллашып кул изиләр, кулъяулык болгыйлар, без дә шуны кабатлыйбыз. Бөдрә чәчле абзыебыз кинәт үз-үзен онытып кычкырып җибәрде: — Сөмбелә! Сөм-бе-лә-ә! Синмени бу Сөмбелә? Кая барасыз Сөмбелә? Сөмбелә-ә-ә!.. Сафин күпме генә кычкырса да, палуба буйлап никадәр чәбәләнсә дә, теплоходны туктата алмады шул инде, ул китеп барды. "Карл Маркс" палубасында да актан киенгән бер хатынның әрле-бирле йөреп тыпырчынганы күренде, ул да нидер кычкырды, әмма сүзләре аңлашылып җитмәде, теплоход ерагайганнан-ерагайды. Кем икән ул Сөмбелә дигәне? Мәскәүгә кайтып баручы теплоходта бик якын кешесе булды, ахрысы, Сафинның. Күрешү насыйп булмагандыр инде үзләренә, югыйсә минутлар белән санарлык ара бит. Көне буе тикмәгә генә сөмсере коелмагандыр абзыйның. Андый хәлләргә үземнең дә тарыганым бар, үкенеп туя алмыйсың. Чын йөрәгемнән кызгандым мин Сафинны. Хәзер инде кызыл почмакта аның рәхәтләнеп көлеп утыруы минем өчен дә бәйрәм иде. Безгә берәр төрле туган-мазар түгелме икән бу кеше? Кинәт башыма шундый уй килде, эчем жу итеп китте. Нәрсәдер бар бит әлеге абзыйда?! Фотосы белән чагыштырганда, сугышта үлеп калган Кашшаф абыема бик нык охшаган үзе. Сугыш башланганда, абыем Чита шәһәрендә хәрби хезмәттә була. Көзгә кайтабыз, дип торганда, илгә немец фашистлары бәреп керә. Ләкин абыйларны урыннарыннан кузгатуны кирәк тапмыйлар, Ерак Көнчыгыш чикләрен сакларга калдыралар. Кинәт ябырылган фашист өере Мәскәүгә үк килеп җитә... Башкалага куркыныч яный, аны саклап калырга кирәк. Рихард Зорге кебек разведчиклар Ерак Көнчыгышта бүген үк бәреп керү, яңа сугыш учагы кабыну куркынычы юклыгын төгәл хәбәр иткәч, күрәсең, абыйларны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә кайтаралар. Ашыгыч, дим, чөнки абыем Казан аша үтеп китә, ләкин вокзалга терәлеп торган йортыбызга кермичә, әнине күрә алмыйча, Мәскәүгә юл тота. Нибары ун минут туктап торганнар Казанда, вагоннан төшәргә рөхсәт булмаган, шулай да кош теледәй соңгы хатын гына язып калдырырга өлгергән. Сугыштан соң әни абыйның хәбәрсез югалуы турында хәрби комиссариаттан кара кәгазь алган. Оста гармунчы, егерме бер яшьлек чибәр егет, бу җирдә кадерле әти-әнисен (ул чакта әти исән әле), туганнарын, сөйгән ярын — әкият кызыдай гүзәл Мәрхәбәсен калдырып, мәңгегә югалды. Соңгы кара кәгазь... Хәер, абый турында җан тетрәткеч тагын бер хәбәр ишеткәнбез икән әле. Сугыш бетеп шактый еллар узгач, үзе белән бергә хезмәт иткән, ут эченә кергән Әшнәк авылы егете китергән иде аны безгә, иптәшләреннән ул гына исән калган булган. Яралары көчәеп китеп, Казан хастаханәләренә еш килеп йөри башлагач, үлеп-нитеп китүем ихтимал, дип, ул бу авыр хәбәрне безгә җиткерергә уй-лаган. — Җиде ел йөрәк түремдә сакладым, сөйләп сезнең җанны телгәләмәскә дигән идем. Инде үзем кыл өстендә торам, бүген булмаса, иртәгә үләчәкмен, шыр сөяккә калдым. Үземнекен үзем генә беләм. Нишлим соң?! Авыр булса да, хәбәрне үзем белән кабергә күмәсем килмәде, шуңа да бусагагызны атлап керергә җөрьәт иттем, улыгызның, минем җан дустым Кашшаф Фәттаховның соңгы батырлыгы турында сөйләргә дип килдем,— дигән Әшнәкле абый, кайнар күз яшьләрен тыя алмыйча. Абыйларны Кытай чигеннән туп-туры Мәскәүгә кайтарганнар. Фашистларның башкалага ыргылган чаклары, ара нибары илле чакрымнар гына калып бара. Ләкин дошман шунда туктап калган. Монда һәр карыш җир кан белән, адәм башы белән түләнә. Безнең сугышчылар, канга — кан, үлемгә — үлем, дип, атакага күтәреләләр. Кайбер көннәрне атака сәгать саен кабатланып тора. Әмма чигенү юк, артта — Мәскәү, ул инде туган ил, тормыш, безнең язмыш, аны дошман кулына калдыру — үлемнән дә начаррак, хурлыклырак. Авыр, ләкин түзәргә кирәк. Салкынлык кырык биш градуска җитә, ә тәндә-җанда кайнарлык, йөрәкләрдә үч-нәфрәт кайный. Окоп ролен кар көртләре үти. Фашист самолетлары өстән бомба яудырса, җирдән танклары шуыша, адым саен снаряд шартлый. Тагын пехота ябырылып килә. Тагын атака башлана... Солдатлар тәмам хәлсезләнәләр, әмма сыгылып төшмиләр, киеренкелекне йомшартмыйлар. Һәр биеклек, һәрбер кар көрте өчен дошман белән йөзгә-йөз очрашалар, баскан җирдән бер адым да чигенмиләр. Киеренкелек соңгы чиккә җитә, авырлык арткан саен, сугышчыларның дошманга булган нәфрәтләре дә көчәя. Бәрелешләрнең берсендә абыемның күкрәген фашист пулясы тишеп үтә, киеме аша кайнар каны бәреп чыга. Медицина ярдәме күрсәтерлек мөмкинлеге булмаганлыктан, Әшнәк егете аны ботаклары теткәләнгән, ләкин үзәге әлегә исән калган ялгыз имән төбенә сөяп утырта да дошманнарга ут яудыруын дәвам итә, фрицларны ныгытмаларыннан куып чыгарганчы туктамый, алга бара. Ә инде яралы иптәше янына әйләнеп килсә, үз күзләренә үзе ышанмыйча хәйран кала. Батыр сугышчы, минем Кашшаф абыем, үзендә ниндидер көч-куәт табып, аягүрә торып баскан, ботаклары теткәләнгән имәнгә сөялгән, кулына гранатасын кысып тоткан. — Кирәкми, Кашшаф, без аларны кудык,— дип ташлана аңа Әшнәкле абый һәм кочып ала.— Син исән икәнсең, әйдә, утырыйк менә шушында, хәзер бәйлим яраңны... Абыем эндәшми. — Ни булды сиңа, Кашшаф?! Ник дәшмисең? Әйт бер генә сүз!.. Әмма аңа инәлү файдасыз була. Әшнәк егете аны йолкып-йолкып та урыныннан кузгата алмый. Ул шунда йөрәгеннән саркып чыккан каны белән агачка берегеп каткан, дошман юлында тораташка, боз кыяга әйләнгән, гранатасы кулыннан төшмәгән, бармаклары аны ничек кысып тоткан булса, шул килеш катып калган. Әшнәк егете боларны ачы күз яшьләре белән бәян кыла. — Сезнең алда бурычымны үтәдем, авырлык китерсәм, зинһар, гафу итә күрегез,— ди ул.— Хәбәрсез югалганнар китерде безгә бу җиңүне. Кешеләргә шул хакта сөйләгез. Үзем Әшнәк кешесен бөтенләй хәтерләмим, кечкенә булганмын әле ул чакта. Аның сүзләрен әни еш кабатлый иде, шунлыктан истә калган. Әмма кара бөдрә чәчле Сафин һич тә Әшнәк кешесе түгел иде, үзе әйткәнчә, ул күптән үлгәндер инде бичаракай. Кем генә булыр икән соң бу Кашшаф абыемны искә төшерүче кеше? Мин хәзер бары тик шул хакта гына уйланам. Теплоход радиоузелыннан көн буе татар көйләре тапшырылды. Тәтешне узгач, Татарстан иленнән чыгуыбыз билгесе итеп, яңадан Салих Сәйдәшевнең "Совет Армиясе маршы" яңгырады. Шуның белән музыка тынды. Радиорубкадан кичке ашка чакырдылар, кешеләр укый торган китапларын ябып куйды, шахматчылар тизрәк "ничьяга" килеште, доминочылар да "кәҗәгә сакал"ны кичке аштан соң тагарга булдылар. Палуба бушап калды. КИЧ Пароход тормышының кызыгы — палуба, ял итүчеләр өчен бу бигрәк тә шулай. Кичләрен Идел өсте үзенә тагын да ныграк тарта, аны каютадан гына күзәтеп бару мөмкин түгел. Җәйге тымызык кичтә каютада кеше утырамы соң?! Идел өстендә серле тынлык. Төн пәрдәсе аның серлелеген тагын да көчәйтә сыман, әкияттәге карурман уртасында адашып калганбыз шикелле тоела. Тик еракта-еракта җемелдәгән авыл-шәһәр утлары гына безнең теплоходтан читтә дә тормыш агуын искәртеп тора. Бермәл ял итүчеләр шушы тынлык тәэсирендә булды. Моңсу хисләр йөрәк аша уза шул, берәүнең дә күзенә күренеп килми, әгәр килсә, беркем кабул итмәс иде аны. Бу моңсулыкның дәвамы булган икән әле, анысын без "Торнакай" дигән кинофильмны караганнан соң кичердек. ...Петр солдат дәһшәтле сугыш кырыннан гаиләсе янына әйләнеп кайта алмый. Аның яраткан хатыны яшьләй тол, йөрәк парәсе — кечкенә Сережасы ятим кала. Малай үскән саен әтисен юксына, әнисеннән аның турында күбрәк сөйләвен сорый. Ә беркөнне хатын сандык төбеннән улына әтисенең истәлеге булып калган телескопны алып бирә. Сережа күккә карый, андагы бихисап йолдызларны күрә. Нинди күп икән йолдызлар!.. Гаҗәеп дөнья! — Әтине күрергә мөмкин түгелме моннан? — дип сорый малай. — Булмастыр, улым. — Бик азга гына... Ананың күзләрен кайнар яшь томалый. Юк шул, үлгәннәрне, югалганнарны йолдызлар арасыннан түгел, хәтта җирдән дә табам димә. Тол калган солдат хатыны ире күмелгән урынны гына эзләп таба, Петрның салкын кабер балчыгын кочаклап елый. Бик авыр кадерле кешеңне югалту бу дөньяда!.. Елама, сөрт күз яшьләреңне, солдат хатыны! Син әле кайберәүләргә караганда бәхетлерәк — иреңнең каберен эзләп таптың, аның кая күмелгәнен беләсең, килеп башыңны ия, хәсрәтеңне сөйли аласың. Бу бәхеттән мәхрүм кешеләр дә бар бит безнең арада... Беренче көн тәэсирләреннән болай да талчыккан туристлар кинофильмны бик авыр кичерделәр, сүзсез-нисез генә каюталарга тарала башладылар. Минем аягым тартмады, саф җилгә битемне куеп баруны яхшырак күрдем. Палубада минем шикелле артык "нечкә күңеллеләр" һәм яңа танышкан яшьҗилкенчәк кенә калды. Бу соңгылары пар-пар булып башкалар күзеннән читкәрәк китеп, аулаграк почмакка сыендылар. Рәхәтләнеп сөйләшсеннәр, серләшсеннәр әйдә. Һәр заманның үз парлары, үз бәхетлеләре бар бу дөнья йөзендә. Нинди рәхәт! Талгын искән җил башны сафландыра, күңелдәге төеннәрне чишеп, җанны авыр тойгылардан арындыра. Җырлыйсым килә. Моң инде агыла да башлады түгелме соң?! Башыма килгән уй җыр булып чыга. Әле ни көйләргә дә белмим, ә җыр инде аермачык ишетелә. Үз-үземне белештермим, ахрысы... Юк икән, беләм лә мин үземнең ничегрәк җырлавымны. Моңлы җыр теплоход борыныннан, беренче каттан, талгын искән җилдәй йомшак, әкрен генә ишетелә. Аяк очларыма басып шунда юнәлдем, ләкин, җырның кинәт өзелеп калуыннан куркып, килеп җитәр-җитмәс туктап калдым. Тик тынмасын гына ул җыр! Аксын, әйдә, безнең белән Идел буйлап, әмма тынмасын!.. Күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә ул бүген. Йә, әйтегез: бу нинди моң?! Битләремнән сыйпап иркәләүче йомшак җил белән кушылып, Идел өстендә тирбәлүче моңны кем көйли?! Җаный-җанаш китте, әй, сунарга, Ашказаркай буена чәшкегә, Әй-й... Ашказаркай буена чәшкегә. Чәшкеләргә китеп вафат булды, Башкайларым калды ла яшь кенә, Әй-й... Башкайларым калды ла яшь кенә, Ай, уймаккай кебек уелып ага, Ашказаркай суының агышы, Әй-й... Ашказаркай суының агышы. Йөрәгемдә минем дәртләр яна, Җанкай-җанаш, кайгы ла сагышы, Әй-й... Җанкай-җанаш, кайгы ла сагышы. Җырлаучыга таба тагын бер адым атладым, артыгын ярамый, сәхнәдә түгел бит кеше, ошатып бетермәве бар, ул чакта инде ялынып-ялварып та җырлата алмассың. Итагать чиген саклап, хәрәкәтсез калган үзем кебекләр янына барып бастым да, теплоход борынына ук кереп басып, ялгызы гына җыр сузучыга текәлдем. Бу — ул иде, безгә үз шигырьләрен укырга вәгъдә иткән Сафин, караңгылык эчендә алга таба карап утырган булса да шәйләдем, җил тузгыткан бөдрә чәчләреннән таныдым мин аны. Агай җырларында Урал тауларын, башкорт җәйләүләрен, киң даланы сагыну, сөйгән ярын юксыну, сагышлану — барысы да бар иде. Яланнарда җәйләр ямьле була Ак тирмәләр корып ла җәйләргә. Кая гына барсаң, дус-иш кирәк, Каршы чыгып атың ла бәйләргә. Йөрәкләрне телгәли дә, иркәли дә аның җырлары. Баштарак мин моны үзем белмәгән башкорт җырыннандыр дип уйладым. Алай түгел икән, татар халык җыры "Уел" һәм "Карурман"ны җырлаганда, без дөньябызны онытып тыңладык, җыр белән бергә сәяхәт кылып йөрдек, биек тауларга мендек, дәрья кичтек, карурманнарны үттек. Моң безне күккә, йолдызлар арасына алып менде, аннары яз чәчәкләре итеп җиргә сипте, рәхәтлекнең, ләззәтләнүебезнең иге-чиге күренмәде. Күпме генә концертларда булмадым, нинди генә атаклы җырчыларны тыңламадым, әмма бүгенгедәй моңлы, талгын җил белән үзәкләргә үтеп керерлек, бәгырьләрне иркәләрлек, шул ук вакытта тирән мәгънәле, җанны тәмам эретерлек җырчыны очратмадым, бәлки, аларның җырын таш стена тотып торгандыр яки микрофон бозгандыр, шунлыктан безнең күңелләребезне җилкетә-кинәндерә алмагандыр. Ә мин бүген шуларның хакын берьюлы татыдым — бөтен гомеремә җитәрлек рәхәтлек кичердем. Җыр мине генә түгел, аны тыңлаучы барлык кешеләрне дә әсир итте. Мәхәббәт, сагыну-сагыш салынган иде ул җырларга. Әлегә шуннан гайресе безгә билгеле дә түгел... Моңлы җыр икенче көнне дә нәкъ шул урында ишетелде. Палубада инде ыгы-зыгы кимегән иде. Җиһанда караңгылык та тынлык, тагын кичәге серлелек. Серлелекнең янчыгы бөтенләй чишелеп киткән дә көньяк табигатенең җылы җиле безгә моң китерә. Бүген җырны тыңларга килүчеләр күбрәк иде, ләкин алар җырлаучының күзенә чалынмаска тырыштылар, минем шикелле бу бәхеттән мәхрүм калмагаек дип шүрләделәр, күрәсең. Бәхетебезгә каршы, җыр тынмады, безне рәхәтлек диңгезендә йөздерде, үзенең вак дулкыннарына салып тирбәтте, иркәләде. Ул үзе дә чиксез бәхетледер. Табигать аңа кешеләрне сөендерерлек шундый талант биргән икән, димәк, бәхетле. Бүген ул шул бәхетне безнең барыбыз белән уртаклашадыр. Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең лә булмавы. Татар халык җыры "Гөлҗамал"ны сузып-сузып, моңлы итеп җырлады ки, тыңлаучылар күкрәкләребезне тутырып тын алырга да җөрьәт итмәдек, үз-үзебезгә бикләндек, югалдык, янә табылдык. Ни өчендер ул безне тагын башкорт җәйләүләренә, Сакмар буйларына алып китте. Хисләр тәмам адаштырган иде безне. "Азамат"ны җырлап туктагач та, әле без тиз генә аңыбызга килә алмадык. Уйлары җырчыбызның үзен дә ерак-еракларга алып китте, күрәсең, ул тыптын утыруында булды. Җырчы Сафин як-ягына күз салды, үзен әйләндереп алган кешеләрне күреп, аптырап китте, уңайсызланды, аннары урыныннан торып, әкрен генә китү ягын карады. — Гафу итегез, иптәшләр!.. — Нинди гафу ди ул. — Рәхмәт, иптәш Сафин! — Ходай моң биргән кешегә. — Онытырлык булмады бу. — Рәхмәт сиңа, туганкай! — Озын гомер кичер, бәхетле бул, балаларыңның игелеген күрергә насыйп булсын, рәхмәтләр генә яусын! — диде олы яшьләрдәге бер апа, әйтелгәннәрне йомгаклап. Ләкин аның сүзләрен Сафин үзе ишетмәде, ул инде китеп барган иде. Бераздан мин аны теплоходның ял бүлмәсендә күрдем. Алдында "Чаян" журналы, әмма ул аны игътибар белән укымый, болай гына актара. Бер буш өстәл артына барып утырдым, кулыма инде күптән укылган, өченче көнге гәҗитне алдым. Укыр өчен түгел, билгеле, битемне каплап, әлеге кешегә иркенләбрәк карау нияте белән. Бик тә таныш йөз бит бу! Кайларда гына күрдем икән соң үзен? Һәркемдә күпмедер дәрәҗәдә телепатия була, диләр, дөрес, ахры. Сафин абзый да күзәтүемне сизде, урыныннан кузгалып, миңа таба борылды, аннары барыбызга да мөрәҗәгать итеп, рөхсәт сорады: — Сезгә комачауламам микән, иптәшләр, рояльдә чирткәләп карасам? — Рәхим итегез, уйнар өчен куелган ла ул монда. — Пожалысты. — Татарча уйнагыз. — Әлбәттә, кустым. Сафин рояль янына килде, ни уйнарга икән, дипме, бераз басып торды. Аннары уң кулы белән сул кулын күтәреп, рояль өстенә куйды. Йа ходавәндә! Ап-ак, нәп-нәзек бармаклар, шуларның да тик берсендә генә җан бар. Әкрен генә кыймылдаучы шул имән бармагы белән кара клавишага берничә мәртәбә басып куйды. Бу вакытта ул бөтен гәүдәсе белән сул якка таба авышты, син ярдәм итә алырсыңмы икән, дип, сынап карады, ахрысы, авыру бармагын. Уң кулы белән клавишалар өстеннән йөгереп үткәч, барлык шик-шөбһәләрем чәлпәрәмә килде — рояльдә дә әйбәт уйный икән ләбаса. Зал моң белән тулды. Ниндидер яңа көй иде ул. Үзем тыңлыйм, үзем әле уң кулының йөгерек бармакларына, әле сулының бас чыгарырга тырышып кыймылдаучы имән бармагына карыйм. Идел өстендәге баягы моң зал эченә агылуында дәвам итә. Юк, оялып эш чыкмас. Мин рояль янына килеп бастым, уйнаучыга текәлдем. Сизгер дә соң бу Сафин, ялт борылып карады. — Ерлайһызмы, кустым? — Анысы булмады инде бездән, агай. — Гафу итегез, мин сезне башкорт егете дип торам,— диде ул, саф татарчалатып. — "Кустым" ни дигән сүз, абзый? — Энем дигән сүз. — Шуңа төшенә алмый аптырадым, еш әйтәсез бит. — Детдомда күнегелгән, онытылмый. — Үзегез башкорт, ахрысы. — Һәрхәлдә паспортыма шулай язылган. — Димәк, башкорт. — Яратам мин башкорт җырларын,— диде Сафин.— Сез нигә җырламыйсыз? — Җырлый белмим мин. — Гаҗәп! — Нишләтим, килеп чыкмый. — Бик тә сәер. — Әмма кешеләр җырлаганны тыңларга яратам,— дим. — Бии беләсезме соң? — Тегесе дә, бусы да юк, кызлар белән танцыга йөреп булмады инде, үтте гомерләр. — Барыбер өйләнгәнсездер ич. — Нибары бер тапкыр. — Шаян үзегез. — Сездән шуны сорамакчы идем, ничек дип әйтим икән, йөзегез таныш күк миңа, теге сүзегез дә,— дидем мин, бөтен кыюлыгымны җигеп. — Белмим шул, кустым, мин дә карыйм сезгә, ләкин минем иләк хәтергә ышанып бетеп булмый, кем дисәм дә, ялгыш шикелле. Сафин агай уйнавыннан туктаган иде инде, аңа кулымны суздым. — Танышыйк алайса, Гайрәт исемле булам. — Сафин Гали... Абзыйның кара калын кашлары сикерешеп, борын яфраклары җилпенеп, күзләре очкынланып китте. Бермәл сүзсез торганнан соң, сәламәт кулын җәеп кочаклап ук алды. — Һәй!.. Сәрби апам малаемы? Гайрәт, кустым, синмени бу?! Кара син, ә! Ниләр бар бу дөньяда?! Һәй, Гайрәт кустым! Гали абыең ич мин, элеккеге фатирчыгыз, танымыйсыңмы әллә? Бик кечкенә идең шул әле. Хәтерләмисеңме? — Хәзер төсмерләдем инде. — Менә рәхмәт, онытмагансың, таныдың бит, үзең килеп таныдың,— диде Гали абый, чиксез куанып. Ул мине кысып-кысып кочаклады, йомшак кына итеп аркамнан сөйде.— Һәй, рәхмәт, кустым, танып алуыңа. Бу кич безнең бик күп иртәләребезне искә төшерде. Үземнең малай чагыма әйләнеп кайттым, үткәндәгеләргә сәяхәт ясадым. Гали абый юлдашым булды. ИРТӘ — Хәерле иртә, Гали абый! — Һәй, син дә мондамыни әле, кустым, хәерле иртә үзеңә, көннәрең шатлыклы булсын! — Бергә-бергә булсын, Гали абый. — Шулай диген. Без бер-беребезнең кәефләрне, хәл-әхвәлне сораштык. Иртәнге кояшны бергә каршылавыбызга чиксез куанган идек без. Гали абый гына төнен начар йоклаган икән, аның бераз шешенкерәк күз кабаклары шул хакта сөйли иде. — Артык сөенергә дә ярамый, ярты кеше ич мин,— диде ул, йоклый алмавының сәбәбен аңлатып. Без, алдан сүз куешкандай, теплоходның кеше азрак йөри торган аулаграк почмагына юнәлдек, шунда утырыштык. Әллә инде очрашу шатлыгы, әллә мәгәр сөйләшер сүзләрнең күплеге бераз вакытка икебезне дә телсез калдырды. Гали абый да "һәй, кустым" дип әйтүдән узмады. Мин дә йомгакның очын бөтенләй югалтып ташладым. — Үзең турында сөйлә әле, Гали абый,— дидем, кичәге соравымны кабатлап. — Әниең турында үзең сөйлә, Гайрәт кустым, бикләр дә күрәсем килә иде Сәрби апамны. Сезне эзләп-эзләп карадым, әмма Казанда тормагач, ничек табасың инде. Йә, барысын да сөйлә, кустым. Гали абыйга кичә сөйләгәннәремне тагын бер кабат тезеп чыктым. Аның әни турында күбрәк ишетәсе-беләсе килгәнгә шулай эшләдем бу юлы. — Хәзер сиңа чират җитте, абзыкаем,— дидем мин, ярым шаяртып. Фатирчыбыз кеткелдәп көлде генә. Нәрсә сөйлисең, шушы көнгәчә Казан каласыннан ике аягыңның берсен атлап чыкма, берни күрмә — таптың сорашыр кеше, янәсе. Илле яшеңә җиткәндә, Бөек Җиңүнең утыз биш еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, элеккеге фронтовик буларак үзе кан койган җирләрне күреп кайтырга тәкъдим иткәннәр, шушы теплоходка туристлык путевкасы биргәннәр, бу аның үз гомерендә беренче сәяхәте, Казаннан беренче мәртәбә чыгуы икән. Ул безне ничек югалтуы турында бәян кылды. Гаиләсе артып квартира юллап йөргәндә, Гали абыйга бик нык борчылырга туры килгән. Шуннан ярасы көчәеп китеп, башы каты авырта башлаган, бер ел госпитальдә ятып чыккан. Безгә килә — без юк. Урыныбызга күчеп килүчеләр төгәл генә әйтеп бирә алмыйлар: "Белмибез, әллә Әлмәттә, әллә Бөгелмәдә, бәлки, Писмәндәдер",— диләр. — Шулай булды шул, кече абый институтны тәмамлагач, аны нефть якларына эшкә җибәрделәр, ул безне дә үзе белән алып китте,— дидем, Казаннан кисәк кенә югалуыбызны аңлатып. — Алай икән алайса. — Әниебез моннан ике ел элек дөнья куйды. — Һәй, нинди үкенеч,— диде Гали абый, сәламәт кулы белән чәчләрен учлап,— исән чагында тагын бер күрә алмадым шул җанкисәгемне! Кара син бу дөньяны, ничек буташтыра адәмнәрне! Нинди үкенеч!.. — Әни сезне бик еш искә ала иде, Гали абый. — Һәй, шулаймы, кустым, онытмадымы? — Кая ул! Берәр гаебебезне сизеп алса, әнә Гали абыегыздан үрнәк алыгыз, ул нинди генә җәфалар күрмәгән, ди торган иде. Без сорашкач, үзе ни булганын һич тә сөйләмәде, елый гына иде. — Бичаракаем. Без аларны искә алмыйк инде, кустым, узган эшкә салават. Шактый вакыт икебез дә сүзсез калдык. Шулай да Гали абыйның күңелен кузгаттым, ахрысы, ул, киң кашларын җыерып, нидер уйланып утырды. Аннары, башын күтәрә төшеп: — Үтте инде алар,— дип кабатлады әкрен генә. — Чыннан да, Гали абый, мин сезнең хакта берни дә белмим бит,— дип эләктереп алдым, форсаттан файдаланып.— Әни мәрхүмәнең, ул фашистларны Иделгә җибәрмәс өчен бөтен сәламәтлеген биргән, дигән сүзләрен генә хәтерлим. — Шуңа да Идел буенда торып калдым, каным Иделгә түгелгәнгә күрә. — Сталинградтамы? — Сталинградта, кустым. — Ничек була соң бу, Гали абый, ул чакта сез малай гына булгансыздыр ич? — Унөч яшьтә. — Вакытыбыз бизмәнгә салынмаган, авыр булса да сөйләгез әле, Гали абый, башыгыздан үткәннәрне,— дидем, тәмам әрсезләнеп. Озаклап уйланды элеккеге фатирчыбыз, әллә инде җепнең очын таба алмады, әллә инде бу юлы да сөйләвеннән бөтенләй баш тартырга ниятләде, минем дөньяда барлыгымны да онытып, өнсез-нисез утыруны дәвам итте. Мин кабат сүз катырга базмадым. Тик сөйләсен генә иде Гали абый. Кайчандыр үзебезнең гаилә әгъзасыдай якын кеше булган фатирчыбызның тормышын белү бик тә шәп булыр иде. — Барып чыкмастыр ул миннән,— диде Гали абый, ниһаять, телгә килеп.— Рәтләп сөйли алмаячакмын, бутап кына бетерермен. Сирәк булса да язалар бит әле гәҗитләрдә сугышта хәтерен югалткан кешеләр турында. Хәтта үзенең кемлеген, исем-фамилиясен онытучылар да бар. Шундыйларның берсе — синең каршыңда, кустым. Коммунист булсам да, Ходайга шөкер, диюемә гаҗәпсенмә, минем хәтерем тулысынча ук булмаса да кире кайтты. Хәзер дә әле күп нәрсә тора-тора искә төшә. Сталинград өчен кат-кат атакага күтәрелүебезне дә хәзер генә аермачык хәтерләдем. Миңа бит атаклы Мамай курганы тирәләрендә генерал Чуйков җитәкчелегендәге 62 нче армия составында сугышырга туры килде. Ләкин сүзне ул көннәрнең җәһәннәм базыннан түгел, ямьле балачактан башлыйсы итте. — Шуны кат-кат кисәтеп әйтеп куям: эзлекле рәвештә, матур итеп сөйли белмим, дөресрәге, сөйләрлек сүзләр таба алмыйм, кирәкле төштә өзелеп калам — әлеге дә баягы тишек хәтер саташтыра. Үзең бик кызыксынганга гына тел тибрәтәм, кустым. — Гаеп итәр кеше юк бит, Гали абый. — Анысы шулай. Тормышымның иртәсе киченә, кичләре иртәгесенә һич тә охшамаган, һәрберсе — үзе бер тормыш. Үзем өчен шулай, билгеле. Гали абыйның хикәясенә кереш дип кабул иттем мин моны һәм иркенләп тыңларга әзерләндем. — Ямьле балачак дигәннән, үзем бәләкәй чакта Башкортстандагы Төмәс детдомында тәрбияләндем,— дип, хикәясен башлап җибәрде Гали абый.— Әмма Төмәс — минем өчен аерым бер хикәя ул. Анысы торып торсын. Сугышка кадәр үк инде безне, бер авыз сүз русча белмәгән ятимнәрне, ни өчендер Калмык даласына, дөресрәге, Сталинград өлкәсенең Капустино детдомына күчерделәр. Бәлки, русча өйрәнсеннәр диптер, әллә тагын билгесез бер гомуми милләт вәкилләре булып үссеннәр дипме — башларыбызны адаштырдылар, телебезне кисәргә тырыштылар — сәбәбенә төшенә алмыйм. Төрле милләт балаларына бер телдә сөйләшү өчен әллә ни күп вакыт кирәк тә булмады анысы, рус телен тиз сукалап сөрергә керештек. Сүзне, бәлки, шуннан, Капустино детдомыннан башларгадыр. Бөек Синдбадның сәяхәтләре нәкъ менә шул төштән башланды... Хәзер мин болай уйлыйм. Сәрби апамның улы — минем өчен иң якын кешеләрнең берсе, рас шулай икән, син, кустым, Гали абыеңның тормышын белергә тиеш, бу гадел булыр. Дөрес, язмышымнан һич тә зарланмыйм, әгәр аны яңадан башларга туры килсә, шушы юлдан, ләкин тагын да шәбрәк итеп дәвам итәр идем. Фашист мәлгуньнән ничегрәк үч алырга икәнен белер идем. Иртәнге тормышым киченә, киче иртәгесенә охшамаган, дигән идем бит, алар эчендә бәхетле минутларым да, көенечле көннәрем дә җитәрлек булды. Шулай да, кустым, изге җиргә, Сталинград туфрагына аяк басканда саф күңел белән керик әле без. ...Гали абый бу җиргә дога итеп җыр алып килде. Өч көн буе Идел өстендә тирбәлде ул җыр. Ишеттегезме икән сез аны, Сталинград туфрагындагылар, Гали абый аны сезгә багышлады бит. Ник өзелде ул теге көнне Мамай курганында?! Кем аңлатып бирә алыр миңа моның сәбәбен? Тик Гали абый үзе генә сөйли алыр инде аны, тик үзе генә... КИЧ Кичебез кичкә тоташты. Әстерханнан Волгоградка әйләнеп кайткач, төн булуга карамастан, Гали абый ятып калган хастаханәгә йөгердем, хәлен белергә, аны Әстерхан карты мактаган терелткеч җимешләр белән сыйларга ашыктым. Авыруның хәле әйбәтләнә баруын әйттеләр, ләкин үземне янына кертмәделәр, күрсәтмәделәр, китергән күчтәнәчләремне алмадылар. Шәфкать туташларына ялыну-ялваруымның файдасы тимәде. Иртәгә хастаханәнең баш табибына мөрәҗәгать итәрсез, диделәр. Нишлисең, башка чарам юк, Гали абый терелеп чыкканны көтеп, Волгоградта калырга ниятләдем. Куркыныч түгел, тагын бер атна ялым бар әле минем, өйгә телеграмма сугам да — бетте-китте, аңарчы Гали абый да савыгыр. Әгәр инде савыгып өлгермәсә, телеграмманы эш урыныма җибәрергә, административ ял сорарга туры килер, анысын да алдан уйлап куйдым. Шундый билгесезлек эчендә хастаханә бакчасындагы эскәмиядә таңны, кояшны каршыладым. Һәм бу хәл берничә көн буе кабатланды. Ник дисәң, кичтән Гали абый янына киләм дә, кунакханәгә кайтып тормыйча, кошлар сайрап торган шушы бакчада калам. Кошлар сайравы миңа Гали абыйның моңлы җыры сыман тоела. Баштарак без аның белән тәрәзә аша гына сөйләштек, аннары берәр сәгатькә бакчага чыгып утырырга рөхсәт итә башладылар. Шулай итеп, җиде көн узып китте, сигезенчесендә Гали абыйны исәнимин минем кулга тапшырдылар, баш табибның күптөрле үгет-нәсихәтләре, кисәтүләре белән, билгеле. — Мин курыккан идем, Гали абый. — Зарар юк. Бу елларда җиңел үткәрәм инде, күнегелде,— диде ул, булган хәлгә артык исе китмичә.— Тәнзиләгә "Ял дәвам итә" дип, минем исемнән телеграмма сугуың яраган анысы, югыйсә борчылып килеп тә җиткән булыр иде. Рәхмәт инде сиңа, Гайрәт кустым. Тәки саклап яттың бит, нигә инде ялыңны әрәм итәргә иде!.. — Шушы да булдымы сүз, Гали абый. — Рәхмәттән башканы әйтерем юк. — Киттек, Гали абый. — Киттек моннан тизрәк, кустым. ИРТӘ Шәһәр бакчасы. Куе яшеллек. Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Монда Волгоградта тупыл агачы бездәге шикелле түгел икән, ябалдашланып, ботакларын як-якка җәеп җибәрмәгән, ук булып, өскә тартылып үсә икән. Юкә белән каенда бу нәрсә артык сизелми, ләкин яфраклары куе яшел төстә — алар күләгәсендә утыруы рәхәт, җиләс. Ашыгып кая барасың, Казанга китәсе теплоход килергә әле тагын биш сәгать вакыт бар. — Менә сиңа дәлил: оныттым бит кайда туктап калганымны,— диде Гали абый, бакча һавасын иркенләп бер сулагач.— Хикәямне әйтәм. — Башланганы да юк бит әле аның, Гали абый. — Шулаймыни?! — Капустино детдомыннан башламакчы идегез. — Әйе, әйе... Юлдашым, чуалган йомгакның очын таба алмыйча, шактый вакытлар сүзсез торды. Мин, аңа комачауламас өчен, читкәрәк киттем, уктай үскән тупылларга карап гаҗәпсендем: бер үк нәсел агачы ике җирдә ике төрле тормыш белән яши — кызык бу табигать дигәнең, җирдә үз кануны, үз карары... — Кил, кустым, утыр,— диде бераздан Гали абый. Аны борчуыма уңайсызланып, әкрен генә янына килеп кунакладым. Гали абый үзенең гыйбрәтле хикәясен башларга ниятләгән иде. — Безнең Капустино детдомы Калмык далалары башланган җирдә булса да, табигатьнең бик матур бер почмагына урнашкан иде,— дип башлап китте Гали абый үзенең балачак хатирәләрен.— Капустиноның урман-суы, шул су буендагы әрәмәлекләре, киң җәйләүләре бар иде. Детдомны элеккеге бер байның утары булган, дип сөйлиләр иде. Икмәк, мал-туар белән сату иткән, чабыш атлар тоткан, кымыз бияләре асраган. Шулайдыр, мөгаен, детдомдагы каралты-куралар да моны раслый шикелле. Капкадан кергәч, сул якта бизәкләп эшләнгән ике катлы бер йорт бар. Анда бай кызлары торган, диләр, хәзер аскы катында контора, өске катында тәрбиячеләр яши. Уң якта шулай ук ике катлы кызыл кирпечтән салынган зур бина — монысы безнеке, югарыда кызлар, түбәндә без — малайлар торабыз. Һәр ике бина алдында бакча, гомумән, детдом шәһәрчегенең һәр җирендә агачлык, өйләр көнозын яшеллек күләгәсендә утыра, әгәр шулай булмаса, монда бик тә кызу булыр иде. Арырак байның ашлык амбарлары, аннан да арырак, икенче якта ат абзарлары, эреле-ваклы ярдәмче биналар булган — аларның кайберләре әле дә үз урыннарында тора, ләкин күбесе инде җимерелеп бара. Ат абзары дигәннән, бай хәтта ат чабышлары өчен ипподром да ясаткан, хәзер исә ташландык хәлдә, алабута, кылган басып киткән, безгә "Чапай" уйнарга бик тә ярап куя үзе. Детдомдагы иң якын кешебез — тәрбиячебез Клара Дмитриевна — группабызга бер әни, караучыбыз, киңәшчебез, яклаучыбыз шул. Минем өчен һәм тагын берничә малай өчен, шулай ук миңа тәмам сагызланган Сөмбелә өчен дә Клара Дмитриевна кебек якын тагын бер кешебез бар икән әле. Ул — безнең белән бергә Башкортстаннан күчеп килгән хуҗалык бүлеге мөдире Солтангали абзый Насыйбуллин. Өлкән яшьтәге кеше инде. Үзен, Сталин белән бер елда, бер үк көнне туганбыз, дип сөйли иде. Моның белән ул бик нык горурлана, җае чыккан саен, шуны кыстырып җибәрә. Күпне күргән ул үз гомерендә. Яше алтмыштан узган булса да, җитез хәрәкәтле, көчле-куәтле кеше иде Солтангали абзый. Фамилиясе шуңа бик истә калган, чөнки аңа директорыбыз һәрвакыт "Иптәш Насыйбуллин" дип мөрәҗәгать итә иде. Гомумән, детдомда аны барысы да олылыйлар, хөрмәт күрсәтәләр. Әйткәнемчә, Солтангали абзыйны минем кебек якын күрүчеләр — Дангаур, Рәфкать, Максимка һәм шул инде — Сөмбелә. Бу кыз безгә бөтенләй ияләште тагын, аны үзебез дә иш итәбез, башкаларга караганда якын күрәбез. Шаян, һәммәбезне көлдереп бетерә. Гел бәйләнеп торгангамы, Дангаурны бер дә яратмый. Мине алай читләми тагын, юк сүзне бар итеп эндәшә. Аны еш кына төнлә атлар көтәргә дә алып чыккалыйбыз. Безнең күк Солтангали абзыйның кызыклы әкиятләрен тыңларга ярата. Атлар дигәннән, детдомның биш аты бар. Һәммәсе дә эш атлары түгел, берсе — Ану исемлесе — җиңелчәгә җигелә, директорыбыз район үзәгенә шуның белән йөри. Ану — алмачуар, озын торыклы, нәзек озын муенлы, тездән түбән дүрт аягына да кара "оеклар" кигән, ялы ефәктәй, койрыгы арыш көлтәседәй. Солтангали абзый аны, калмык арасында бер ай буе йөреп, сайлап, тай вакытында ук алып кайтты. Ни өчендер, Алтай истәлеге булсын дипме, исемен Ану кушты. Ану — Алтай әкиятләрендә һәм риваятьләрендә изге җан исәпләнә, гүзәл кыз образын гәүдәләндерә. Ә ыспайлык ягына килгәндә, безнең Ану дөньядагы барлык атларның да иң матуры, су сөлеге күк нечкәсе, терекөмештәй җитезе. Һәм бик тә акыллысы. Ул Солтангали абзый әйткән бөтен сүзне аңлый иде бугай, ахрысы. Ану безгә нык ияләште, тавышыбыздан ук танып ала. Без дә аны яратабыз. Директорыбыздан рөхсәт сорап, атларны төнге көтүгә алып чыгуыбыз да күбрәк Ану аркасында һәм Солтангали абзый белән бергә булу теләгеннән. Хуҗалык мөдире бүлеге безгә алдан ук әйтеп куя: — Оланнар, бүген җәйләүгә ат көтәргә чыгабыз. Без шунда ук чәүкәләр шикелле чыркылдарга керешәбез. — Чыгабыз, чыгабыз. — Мин дә барам. — Сәгать ничәдә китәбез, абзый? — Кояш баткач, картлар яткач, ай калыккач,— ди хуҗалык бүлеге мөдире, безне шаяртып. Солтангали абзыйның хатыны да, балалары да, үзе әйткәнчә, бездән башка беркеме дә юк. Аның йорты — детдом, балалары — без. Шуңа да бездән аерылмас өчен, ни күрсәк тә бергә күрербез дип, Башкортстанның Төмәс детдомыннан бирегә күчеп килде. Күптән инде, әле Октябрь революциясенә кадәрле үк Солтангали абзыйның бик матур хатыны һәм кечкенә улы булган. Ни сәбәптәндер, әллә башка диндәге гуран кызына өйләнгәнгә, әллә бер явыз бәндә аркасында аларны көчләп аерганнар, хатыны белән баласын тартып алганнар, тагын нәрсәдер килеп чыккан, шуннан соң Солтангали абзыйны кулга алганнар, зинданга япканнар. Әмма ул Урал тауларына, аннан тагын да арырак — тайга урманнарына качып киткән, башкорт, казах далаларын иңләгән, монгол чүлләренә, Кытайның Тибет тауларына барып чыккан, беркадәр вакыт уйгурларда көн күргән. Көтү көткән, алтын, ташкүмер шахталарында эшләгән, урман кискән, сунарчылык белән шөгыльләнгән, күптөрле халыклар белән аралашкан, алардан гыйлемлек алган, барысының да телләрен өйрәнгән. Ахырда берничә ел Алтайда, Шамбала кабиләләре арасында яшәгән. — Берчак минем кулга шундый күп алтын килеп эләкте, әйтмим завод-фабрика дип, хәтта алтын шахтасының үзен сатып алырга мөмкин иде,— дип сөйләде Солтангали абзый безгә.— Мин ул байлыкны үзем кебек дәрвишләргә, сукбайларга, ач корсакларга, теләнчеләргә өләшеп бетердем. Комсызларына да эләкте, билгеле. Бәхет алтын-көмештә түгел икән шул, оланнар. — Нәрсәдә соң бәхет, абзый? — Күптөрле инде ул үзе. — Күреп буламы соң аны? — Күрерсез, оланнар, күрерсез,— ди Солтангали абзый.— Бәхет сезгә елмаер әле ул. Очар кош күк ирекле булу, үзеңчә яшәү, үз сүзеңне әйтә белү — үзе бер бәхет. Менә курайда уйный белү дә бәхет, сезнең кебек улларың, кызларың, җан сөйгән ярың булу — тагын да зур бәхет. Мин бу бәхетне унҗиденче яшемдә, гуран кызына гашыйк булып, гаилә коргач, улым Өркет тугач татыдым. Әмма дә ул куанычым озакка бармады. Ә калганнары — фани дөнья маллары, алары табыла да, бетә дә; алардан җан җылысы калмый. Шулай итеп, кырык елдан артык сукбайлыкта йөреп, яше алтмыштан узгач, Солтангали абзый туган якларына әйләнеп кайта. Бу вакытта инде аны монда белүче дә, танучы да калмаган. Октябрь революциясе барлык әшәкелекләрне себереп түккән була. Туры безнең янга төбәп кайта ул. Кайткач, аны хуҗалык бүлеге мөдире итеп куйдылар. Хәзер менә тагын безнең белән — бу юлы инде калмык далаларында. Берәр йомыш табып калмык арасына чыгып китә дә атна-ун көн йөреп кайта. Аннары безгә бу халыкларның ничек яшәүләре, гореф-гадәтләре турында сөйли. Аңарда ниндидер кызыксыну, тикшеренү гадәте бар иде, күрәсең. Үзе белгәннәрне кешеләргә өйрәтә торган иде ул. Безнең янга аны Шамбала дуслары нәкъ менә шуның өчен җибәргәннәр дә. Йолдызлар турында без аңардан күп нәрсә белдек. Шулай да безнең өчен иң кызыгы — төнге ат көтүләре. Анда Солтангали абзый бөтенләй икенче кешегә, күпне белүчегә, әкият сөйләүче генә түгел, үзе дә әкият героена әйләнә. КИЧ — Учаксыз, көлдә пешкән бәрәңгесез нинди ат көтү булсын инде ул,— ди Солтангали абзый, кире кайтарып бәйләнгән алъяпкыч итәгенә бәрәңге тутырып.— Чикләвекмени, валлаһи, бәрәңге димәсәң, хәтере калыр, кая инде ул безнең башкорт малына җитү! Аннары атларга атланып җәйләүгә таба китәбез. Иң алдан Ануны биетеп (чыннан да, ул гел биеп кенә йөри), Солтангали абзый бара. Сөмбелә дә безнең белән, алар икесе бер атта. Әллә шүрли инде Сөмбелә, Ануның ялына чытырдап ябышкан. Нишләптер тәмам сагызланды бүген миңа. — Син әйтсәң, Солтангали абзый ала, барыйм инде сезнең белән,— дип йөдәтте иртәдән бирле. — Нигә? — дим. — Ануны икәү бергә көтәрбез,— ди. — Бар алайса, бик теләгәч... Караңгылыкның юка пәрдәсе җир өстен әкренләп каплаганнан-каплый. Офыктагы кызыл билбау торган саен тарая, төссезләнә. Салмак кына итеп җил исеп куя. Көндезге бөркүлек кими, аның урынына җиргә салкынлык иңә. Дала өчен бу бик табигый хәл. Без, малайлар — Дангаур, Рәфкать, Максимка, мин, Сөмбеләне дә үзебез белән ияртеп, әрәмәлеккә коры-сары җыярга кереп китәбез. Солтангали абзый учак тергезергә кала, алып килгән әйберләрне урнаштыра, утырыр өчен уңайлы урын сайлый. Хәер, безнең андый урыныбыз инде күптән әзер, ул аны чүп-чардан чистарта, утырыр өчен алдан ук чикмәнен җәеп куя. Чепе-чепе, фип-фип, фю-ю; чепе-чепе, фип-фип, фю-ю... — Әкрен, кошларны куркытасың. — Үзең ич. — Агачны учак янында сындырырсың. — Үзең ич. — Сөйләшмә. — Үзең ич. Якын-тирәдәге кошларга пыр-пыр очарга шул да җитә. — Әйдәгез, киттек, йөри белмисез, икенче рәт алмыйм мин сезне,— ди Дангаур, өлкәнрәк булуына масаеп. — Әллә син командирмы монда?! — Командир шул, әллә "Чапай" уйнаганны оныттыңмы,— дип, искә төшерә Максимка Сөмбелә сүзләренә каршы. — Исем китте бик. — Әйдәгез алайса... Локманов барыбыздан да зуррак, аңа инде ундүрт яшь. Шуңа күрә ул безнең өстән командалык итәргә ярата. Бигрәк тә кызлар ияртеп йөрүне өнәми. Тик Солтангали абзыйдан гына уза алмый. Югыйсә Сөмбеләне мәңге ияртәсе түгел. — Әллә кем булган тагын,— дип әрепләшә Сөмбелә аның белән. — Бүтән килмәссең, яме. — Бәйләнмәсәнә, Дангаур! — Кара, кара, Галиенә тиклем яклашып тора. — Якласа соң. — Гали синнән яхшырак.— Сөмбеләнең бу сүзләре Дангаурны тәмам кыздыра. Ләкин ул үзен тыеп кала. Ир малай булса, Сөмбеләне күптән тәпәләп ташлаган булыр иде инде — кызу канлы ул. — Икенче рәтме?! Ну, белермен нишләргә кирәген... — Әкрен, Солтангали абзый ишетә. Без килгәндә, Солтангали абзыйның учагы инде дөрләп янып ята. Коры-сары өстәгәч, ялкын тагын да югарырак үрли, ут телләре көчәйгән саен, тирә-як караңгырак булып күренә. Гаҗәп, әле генә якты иде, хәзер дөм караңгы. Сөмбелә уңга-сулга карана, дала бүреләре күренмиме икән, дип уйлый, ахрысы. Безнең тирәдә бүре йөриме соң? Бер тапкыр кызык иткән иде аларны Солтангали абзый, шуннан ник күренсеннәр. Сөмбелә генә караңгылыктан күзен алмый. — Учак янында торганга шулай караңгы күренә,— дим. — Ә-ә-ә. Аннары без, учак тирәли утырышып, Солтангали абзыйны тыңларга җыенабыз. Бүген ул үз янына мине түгел, Сөмбеләне чакырып утырта, аның чәчләреннән сыйпый, аркасыннан сөя. — Безнең белән рәхәтмени соң сиңа, кызым? — Әйе. — Ярар, ярар. Зур үскәч, бергә атлар көткән идек, дип, мине искә алып сөйләрсез барыгыз да. — Сөйләрбез, Солтангали абзый. Беразга тынлык урнаша. — Теге көнне кайда туктап калган идем әле, оланнар? —дип сорый Солтангали абзый. — Чура батырның аждаһа белән сугышуы турында. — Чура батырның ялчы-кол егет икәнен, көчле, бик тә кыю, кешеләргә игелекле булуын онытмадыгызмы соң? — Онытмадык. — Шулай итеп шул, Чура батыр унике башлы аждаһаны җиңеп чыга, күп кешеләрне бәла-казадан, кырылып бетүдән саклап кала. Хикәямне сөйләп бетергәнмен икән ләбаса, оланнар. — Юк, юк, бетмәде әле, Солтангали абзый, шуннан соң Чура батыр белән ни була? — дип сорый Рәфкать. — Соң, үз иленә исән-имин әйләнеп кайта. Менәтерәк Сөмбелә күк бер гүзәлгә өйләнеп җибәрә, бик матур гына яши башлыйлар. Туйларында мин дә булдым, тустаган белән кымыз эчтем — тик иреннәрем генә чыланмады, бавырсаклары белән сыйландым — әмма авызга эләкмәде. Хи-хи-хи-и, оланнар, шулай була инде ул әкият... — Әйтәм бит, бетмәде, дип. Юри шаярта ул безне Солтангали абзый. — Нишләп шаяртыйм. Шушы кадәрлесе бетте инде. Иң әүвәл бәрәңгене тәмләп кенә ашыйк әле, оланнар, аннан күз күрер. Сүзем шул: барыгыз да кол егет Чура батыр кебек кыю, көчле булып үсегез, гадел, туры сүзле булыгыз, ул чакта бернинди явыз көч тә, мәкерле дошман да куркыта алмас үзегезне. Без ялына торгач, көлгә бәрәңге күмгән арада, Солтангали абзый кыска гына тагын бер әкият сөйләп ташлый. Аннары, нидер исенә төшереп, караңгылыкка карый. — Гали улым, әллә Ануны барлап киләсеңме, колхоз атлары янына китеп бармасын тагын. — Мин дә синең белән, Гали. — Әйдә, Сөмбелә. — Бар син дә, кызым. — Шуңа ияреп йөри инде.— Бусын Дангаур артыбыздан әйтеп калды. Сөмбелә белән икәүләп, әрәмәлек буйлап, атларны барларга киттек. Ниндидер бик тә рәхәт кич иде бу безнең өчен. Әллә сандугачлар сайрап торганга инде. Чепе-чепе, фип-фип-фю-ю... Фит-фит-фю-ю... — Ану, Ану! — Син кайда, Ану! — Миһа-һаһа-һай-и-и. Җиз кыңгыраудай тавышы белән Ану кешнәп тә җибәрде. Тавышы бөтен җәйләүгә, аннан төнге далага таралды, әрәмә куаклары селкенеп киткәндәй булды. Ану кеше шикелле ул, әйткәнне аңлый, шулай үз телендә сөйләшә, ерактан ук җавап кайтара. — Әнә тегендә, әрәмәнең теге ягында, киттек шунда. — Иек-иек... — Гали, син куркасыңмы? — Нәрсәдән? — Болай гына. Әнә ич нидер чыелдый. — Мәче башлы ябалак ул. — Ә-ә. — Бир кулыңны. — Бик ашыкма. — Ник дерелдисең? — Шул ябалактан куркам. — Курыкма, Дангаур түгел ич ул. — Исем китте бик шул Дангаурга. — Ябалактан куркалар димени, юләр. Мин барда курыкма син, миннән бер кеше дә курыкмый. Хехе. — Миңа синең белән рәхәт, Гали. — Әкрен. Кошлар симфониясен тыңлап бара торгач, Сөмбелә тагын нәрсә дә булса әйтеп куя. Үзе минем кулны кысып тоткан, кулы кайнар, чикерткә сыман сикергәләп тик бара. — Шушы төнлә ат көтүләре ошый миңа,— ди ул. — Кемгә ошамас. — Син мине тагын алып киләсеңме, Гали? — Калдырып булмас инде сине. — Дангаур масайган була ич. — Аның ни эше бар?! — Солтангали абзыйга әйтермен менә. — Кирәкми. Без тагын сүзсез генә атлыйбыз. Ануны барып сөйгәч, атларның барысын да әрәмәлекнең бу ягына алып чыгабыз. Аннары учак яктысына карап китәбез. Сөмбелә сүзен өзелгән урыннан башлап җибәрә. — Солтангали абзый әйбәт кеше безнең, әйеме? — Шулай. — Ул директордан мине һәрвакыт сорап ала монда килергә. — Беләм. Безне дә сорый ул. — Шул Дангаурга гына ачуым чыга. — Үземнән калдырмам, дидем бит инде. — Бер дәме? — Әйе. Кинәт Сөмбелә сак кына итеп минем уң як битемнән үбеп алды. Йөрәгем жу итеп китте, ике битем берьюлы кызыша башлады. — Ярар инде,— дигән булдым. — Гали, мин сине бик яратам. — Мин дә,— дидем әкрен генә. — Чынлапмы, Гали? — Менә инде. — Ә ник башлап үзең әйтмәдең? — Синең шикелле кыю түгел шул мин, Сөмбелә, оялам. — Ә Солтангали абзый ни ди — кыю булыгыз, ди. — Ул бит, кешеләр арасында, ди. — Мин кеше түгелмени сиңа? — Дию, аждаһалар белән сугышканда, ди ул. — Шул Чура батыр күк булсаң, сине тагын да ныграк яратырмын әле. — Чү, әнә Солтангали абзый кураен сыздыра. Ул уйнаганда, кошлар да тын кала, сайрауларыннан туктап, курайны тыңлыйлар. Мондый чакта атлар үлән чемченми. Җәйләү өстендә ниндидер күзгә күренми торган дулкын тирбәлә, аннары ул агач башларына эленә дә озак-озак чыңлап утыра. Бу минутларда табигать гел моңнан гына тора сыман, кеше әнә шул моңга урала. Йә орчыктай бөтерелеп ала, йә бер урында туктап кала яисә бөтенләй каядыр агып китә... Без учак янына килеп җитүгә, Солтангали абзый, уйнавыннан туктап, таягы белән көлдән бәрәңге алырга кереште, аның һәрберсен учында уып, чикмәненә сала барды, беразга шуның белән төреп куйды. — Парлансын әле, кабыгыннан ансат куба ул алай,— ди Солтангали абзый. Аннары гадәтенчә башкорт бәрәңгесен — аның эрелеген, ярмаланып тәмле булып пешүен мактап ала. Бәрәңге пешерүгә бәйләп, элек заманда көтү көткәндәге йә сунарчылык иткәндәге берәр кызыклы вакыйганы сөйләп ташлый. Яшел үлән өстенә ашъяулык җәелә, икмәк турап куела. Хуҗалык бүлеге мөдиребез барыбыз алдына да берәр чеметем тоз салып чыга. Кайвакытларда ул икмәк телемнәренә җылылыктан инде эри башлаган атланмай ягып бирә. Табын уртасына кайнар бәрәңге өелә. — Ягез әле, юеш танаулар, үзебез пешергәнне ашап карыйк, үз көчең кергән аш тәмле була ул,— дип, Солтангали абзый барыбызны да сыйлый башлый. Безгә ике нәрсә аңлашылмый: беренчедән, беребез дә юеш танаулы түгел, икенчедән, аш пешермәдек, ә бәрәңге — анысына да әле безнең ни көчебез кергән?! Утын җыюны әйтә инде хуҗалык бүлеге мөдире. Анысы гына берни тормый инде аның. "Барыбер эш ул, көчегез кергән",— ди Солтангали абзый, без шул хакта әйткәч. "Атлар карап кунуыгыз да эш",— ди ул. — Рәхмәт, Солтангали абзый, бәрәңге тәмле булды. — Сыпырттык кына. — Шәп булды бу. — Рәхмәт. — Зур үсегез, оланнар. Ай-й, ул көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгенең тәмлелекләре! Ат көткәндә генә шулай тәмле буладыр, мөгаен. Авызны пешерә-пешерә ашаулары гомергә истә кала икән. Балачак хатирәләремнән беренче булып исемә төшкәне дә шул. Хәзер ул миңа матур бер әкият, ниндидер күңелле бер төш кебек тоела. Каймак һәм тоз кушып кайнатылган калмык чәе белән дә сыйланып, табынны җыештыргач, без кабат Солтангали абзыйга сырышабыз, аңардан нәрсә дә булса сөйләвен сорыйбыз. — Бүгенгә җитәр инде, оланнар,— дип качып котылмакчы абзыебыз. Без сагызлана торгач, тәкате калмый, сөйли башлый. Бүген дә шул хәл кабатланды. Ләкин учак янында түгел, абзыебыз бераз читкәрәк алып китеп, ни өчендер караңгылык бүлмәсенә ябып куярга теләде. — Төнге әкият караңгыда әйбәтрәк күренә, мондарак килегез,— диде ул, һәммәбезне үз янына чакырып. Гадәттәгечә Сөмбеләне алдына утыртты, аның нечкә толымнарыннан сыйпады, чәбәкләп сөеп куйды. Аннары, күккә карап, нидер уйланып торды.— Әнә йолдызлар ничек җемелди, дөньясы гаҗәп бит,— ди Солтангали абзый, серле итеп.— Кышын тагын да яктырак яналар үзе. Алар белән сөйләшүе күңелле миңа. — Йолдызлар сөйләшәмени, абзый?! — Телен белгән кешегә сөйлиләр шул. Әнә Чулпан йолдыз гадәттәгедән кызылрак — димәк, җирдә кан коелачак. Борынгылар шулай диләр иде. — Кызык итеп сөйлисең син, Солтангали абзый. — Алай дисәгез, мин сезгә тагын шуны әйтә алам,— дип дәвам итә хуҗалык бүлеге мөдире үзенең сәер хикәятен.— Без монда Җиргә Шәфәкъ йолдызыннан китерелгәнбез, оланнар. Әнә ул көньяк-көнбатышта — иң якты йолдыз, инде баеп та бара икән, иртәгә тагын калкыр, боерган булса. Барыгыз да күрәсезме? — Күрәбез, Солтангали абзый. — Башка халыклар Сириус дип йөртәләр үзен. Кытайлар, монголлар, һиндиләр үзләренчә атыйлар. — Түлке без аннан ничек килдек икән соң, Солтангали абзый? — Тагын шаярта ул безне,— ди Рәфкать. — Нигә шаяртыйм,— дип үпкәли хуҗалык бүлеге мөдире.— Без түгел, безнең бик борынгы бабаларыбыз килгәннәр. — Кем әйтте? — Мин күргән дусларым Шамбала кешеләре шулай диделәр. — Кайда соң алар үзләре? — Тибетта, Һиндстанда, Алтайда да бар, тау куышларында яшәүче инсаннар. — Хәзер дәме? — Шунда яшиләр. — Сөйләгез, Солтангали абзый, шулар хакында. — Болай сүз сөйләп йөрергә димәделәр үзе,— дип, завхозыбыз нәрсәдәндер шикләнеп калды. Тын утырганнан соң, безгә, юеш танауларга нидер җиткерергә ниятләде, ахрысы.— Сез әле нарасыйлар шул. Уйлыйм менә. Бәлкем, сезгә, яшьләргә, нигез салырга кирәктер. Үземнең бурыч бүтән анысы: сезне яклау, саклау, кулдан килгәнчә, дим. Монда бергә булгач, шөкер, телебез исән-сау, денебез бар, чукынудан имин. Кайтуым бушка китмәде. Яшьлегемдә Алтай тауларын гизүемне әйткән идем, оланнар. Шамбала изгеләре турында әүвәл шунда ишеттем. Андагы төркиләр — безнең бабайларны тудырган кавем — Шамбалаларны Аксу дигән илдә яши, диделәр. Һималай тауларын кичеп, Тибетның тау куышларына чаклы барып җиттем. Монда ул илне Шәбестан дип атыйлар икән. Ил үзе таулар эчендә. Капкалары алтыннан. Хисапсыз байлык шунда яшерелгән. Шәбестан эченә беркемне дә кертмиләр, ә кергәнне кире чыгармыйлар. Кануннары шундый. Әрсез кыланучылар шунда ук һәлак ителә. Шамбалалар, җир өстенә чыгып, таулардан иңкүлекләргә төшеп, изге күңелле, саф йөрәкле, рәхмәтле бәндәләрне үзләре сайлап ала. Сайлаган инсаннары дәрвиш, суфи яки гарип-гораба, гөнаһсыз берәр адәм заты була. Аны тау куышына алып кайталар, тыйб гыйлеменә өйрәтәләр, камил акыл белән бүләклиләр. Соңыннан инде, җирдәгеләргә ярдәм итәргә дип, кире озатып куялар. Андый гыйлем иясен үзем дә очраттым, тик ул Шамбалалар хакында миңа берни дә сөйләмәде. — Син ничек кердең соң, Солтангали абзый, бу тау куышына? — Турыдан-туры керә алмадым шул, оланнар. Ни бит: үзем җирдә хаксызга рәнҗетелгән бер адәм идем ул чакта. Баламны, йөрәк парәмне, явызлар тартып алды. Үземне кол иттеләр, зинданга ташладылар. Гаделлек эзләп бардым мин Шамбалалар арасына. Әмма керү юк. Шәбестанны көчле каравыл, дөресрәге, табигать үзе саклый. Шулай да фикеремне, максат-ниятемне телсез-нисез укый алган Лама монахы миңа булышлык күрсәтергә ризалашты. Иң әүвәл кемнәргәдер сакланган ачу, үпкәләрдән котылырга тиеш булдым. Шөкер, Лама ярдәме белән мин моңа ирешә алдым. Шәбестан — үлемсез кешеләр яши торган бәхетле ил, изгеләр Ватаны. Дөреслектә алар безнең, Җирдәгеләрнең, уй-фикере иңләмәслек, акылы сыйдырмаслык рухи үсешкә ирешкән изге җаннар. Аларны шулай дип йөртәләр дә. Кешеләр. Галәм, дөнья-ахирәт гыйлемен үзләренә туплаган. Нәкъ менә кешеләр, ә хыялдагы гыйфритләр түгел. Монысын кистереп, белеп әйтәм. Максатлары гел изгелектә: Җир кешеләренә булышу! Шуңа да һиндиләр аларны Олы җаннар дип атыйлар. Моннан миллион еллар элек Галәмнән Җиргә җибәрелгән остазлар. — Нинди Галәмнән ул, Солтангали абзый? — И-и-и, оланнар! Сөйләдем ләбаса теге көнне. Шәфәкъ йолдызыннандыр, бәлкем. — Шултикле гомер кеше яшиме?! — Яши икән шул, улым. Җир дә бит мәңгелек түгел. Бәндәләр ахирәткә күчкән шикелле, Җирне дә су басар, йә ут чорнар. Менә шул чакта инде Остаз-Шамбалалар Җир өстенә үз кешеләрен җибәрерләр. Мин шулайрак аңладым. Хәзергә җитеп торыр, оланнар... — Нәрсә җитсен инде, Солтангали абзый,— дип эләктереп алды Дангаур.— Җир өстенә чыгып йөрмәгәч, иген икмәгәч, терлек-туар асрамагач, ни ашап яшәсеннәр анда? Әкият дисәң, ышаныр идек, болай ничектер ышанып булмый. Күпне белергә омтылучы Дангаур, юк-барны төпченеп, Солтангали абзыйның сүзләренә ышанмыйча, бик еш рәнҗетә. Бу юлы да шулай булды. — Улым, сөйләгәннәремне әкияткә санама, сүзләремне юкка чыгарма, гөнаһыга керерсең,— дип үртәлде завхозыбыз.— Болай да күбрәген сөйләп ташладым. Рөхсәт юк бит артыгына — ярамый, оланнар. Остазлар, әйткәнемчә, Җирдә миллион ел яшиләр икән, димәк, алар үлемсез. Ашамый-эчми яши алалар, хәзергечә әйтсәк, энергия белән туеналар. Беришләре сомати шикелле — йокы аралаш тик тору халәтендә. Андыйларга чикләвек кадәрле бер бавырсак — ун, йөз елга һәм аннан да күбрәккә җитә. Тагын шунысын да белдем: анда аларның Галәмдәге һәм Җирдәге халыкларның бөтен акыл байлыгын туплаган бай китапханәләре, төрле машиналар белән җиһазланган лабораторияләре бар икән. Һавада күренә торган утлы көймәләр Шәбестан мәгарәсеннән очып чыга, шунда төшеп куна, ди. Ишеткән-белгәннәрем менә шулар... Ә сезнең янга, балалар, мине Шамбала дусларым җибәрде. Булачак афәттән саклау өчен. Иртәгә болай сөйләшеп, куанышып утыра алмабыз, ахрысы, оланнар. Аждаһаның авызы ачылды — кан таләп итә, мәлгунь! Күп кан кирәк аңа. Безне Ходай үзе сакласын!.. — И-и! — Шамбалалар галим һәм бик әйбәт кешеләр. Җирдә меңәр ел яшиләр,— ди Солтангали абзый. — Түлке син, Солтангали абзый, безнең теге бабайларның Шәфәкъ йолдызыннан кайчан, нәрсәгә утырып килүләрен әйтмәдең,— дип бүлә аны Рәфкать. — Күптән килүләрен әйттем ләбаса, ә менә нәрсәгә утырып килүләрен анык кына белмим, бәлки, ярапланнары булгандыр, йә оча торган келәмнәре. Шамбалаларның үзләреннән сорап карадым болай, көймәгә, утлы тәгәрмәчкә утырып, диделәр, ләкин анык кына дөресен әйтә алмыйм. Мин үзем бит, оланнар, Кәҗәмөгез йолдызлыгында туганмын. Ничек дип әйтергә инде?! Яралгы булып ана карынында торганмын. Алай ук түгел әле үзе. Язмышыбыз алдан шунда хәл кылынган, канун безгә шунда чыгарылган. Безгә дим, чөнки иптәш Сталин да Кәҗәмөгез йолдызлыгында туган, икебезне күздә тотып әйтүем. — Бусы әкиятнең дә әкияте инде,— ди һәрнәрсәгә шикләнеп караучан Дангаур. Шул сүзе белән ул Солтангали абзыйның хәтерен үк калдырды. — Шулай буламыни инде, оланнар,— диде ул аптырап.— Сталин да минем күк Кәҗәмөгез йолдызлыгы кешесе. Без аның белән бер елда, бер айда, бер үк көнне туганбыз. Шуңа күрә ул кул җитмәс кеше, бөек шәхес. Кәҗәмөгез йолдызлыгында туучыларның барысы да атаклы кешеләр булырга тиеш, чөнки аларның язмышы шулай язылган. Ә миңа килгәндә, хәл башкачарак тора, күңелем иртә кителде, оланнар. Югыйсә Тибет уйгурлары үзләрендә калырга, юлбашчылары булырга бик кыстаганнар иде. Армияләрен җыеп бирергә вәгъдә иттеләр. Барысыннан да баш тарттым. Ник дисезме? Шамбала дусларым рөхсәт бирмәде. Сез мине әллә кая алып кереп киттегез бит әле, оланнар... Солтангали абзый ни өчендер хикәясенең темасын үзгәртергә кирәк тапты. Тормышның кайбер нечкәлекләренең әле безгә аңлашылып җитмәвен белә иде ул. Шуңа да әкият жанрына тукталырга булгандыр, күрәсең. — Атның ни өчен ат, сыерның ни өчен сыер икәнен беләсезме? — дип сорады кинәт Солтангали абзый. — Юк, белмибез. — Ә-ә, аны белмисезмени әле,— дип эләктереп алды абзыебыз.— Алайса сөйләргә туры килә инде. Иң элек әнә шул Иләк йолдызына карагыз. Күктә бик күп йолдызлар балкып тора бит. — Кайда ул, мин күрмим?! — Мин дә. — Күрәм, күрәм, үзегез эзләп табыгыз,— дип сикергәли Сөмбелә. — Кыш түгел бит әле — күк йөзе томанлырак. Әнә яктырагына, Көянтә йолдызына карагыз. Өчесе бер якта, тагын өч-дүртесе — уңда балкып тора,— ди Солтангали абзый, куллары белән күрсәтеп.— Шуннан бераз өстәрәк, сулдарак — Иләк йолдыз. — Күрәбез. — Әнә икән ул! — Бер, ике, өч, җиде... — Сигез,— ди Сөмбелә. — Дөрес. — Шулай булырга тиеш,— дип, нәтиҗә ясый хуҗалык бүлеге мөдире.— Сигезне санаган булсагыз, димәк, күзләрегез әйбәт күрә. Ә мин яшь чакта, сунарчылыкта йөргәндә, уникегә кадәр саный идем. Менә хәзер сигезенчесен дә күрми башладым, картаям, ахрысы, оланнар. Йолдызларны күрә алмау бер дә әйбәт түгел инде ул... Чулпан да тикмәгә генә кызармаган. Җиргә афәт килә, Көнбатыштан аждаһа кузгалырга тора. Күптән инде аның авызыннан ялкын бөркелә. Мәет сорый, канга сусаган ул, явыз. Моны миңа Шамбала дусларым әйтте. Сез ятимнәр янына алар кайтырга кушты, оланнарны үз канатың астына ал, диделәр. Ә аждаһа бүген-иртәгә кузгалырга ниятли. Миңа йолдызымнан шундый хәбәр алынды. Их, оланнар, белсәгез икән сез, менә монда, бәгырь уртасында, нинди ут дөрләгәнен... — Чура батыр булса, башын тураклар иде шул аждаһаның. — Безнең заманга килеп җитмәгән Чура батыр. — Солтангали абзый, сезнеке кебек безнең дә йолдызыбыз бармы? Һәммә кешеләрнеке дә буламы ул? — Ник булмасын, бар ул. — Минем йолдызым кайсы икән соң? Алар монда бик күп бит. — Хәзер табабыз аны.— Солтангали абзый күк йөзен айкап чыкты, минем йолдызымны эзләде.— Таптык без аны, менә икән, Иләк йолдызлыгының уртасына ук кереп качкан,— дип аңлатты хуҗалык бүлеге мөдире.— Әнә, шул иң яктысы — синеке. — Кайдан беләсең, Солтангали абзый? — Мин әйткәч, дөрес инде ул... — Ә минеке кайсы? — дип сорый Сөмбелә. — Гали йолдызы янындагысы — синеке. Бер-берегезне табарга шул ярдәм итәр сезгә. Йолдызларны һәрберебезгә исемнәре белән бүлеп биргәч, Солтангали абзый Иләк йолдызы турындагы әкиятен сөйләргә җыенды. Ул аны Алтай якларында ишеткән. Алтай әкиятләрен күп белә ул. Иләк йолдызы турындагысын менә болайрак сөйләде. Борын-борын заманда ат белән сыер бик дус яшәгәннәр, көтүлеккә бер сукмактан йөргәннәр, бер чишмәнең суын эчкәннәр. Көннәрдән бер көнне ат әйтә: — Кыз туганым, әллә без теге чокырга төшикме? Анда салкынчарак бит,— ди. Төшә башлагач, сыер мөгрәп җибәрә. — Мм-о, ат абый, мм-у-у! Чокырда янгын бар! Ат танауларын киергән — иснәгән, күзләрен зур итеп ачып яхшылабрак караган һәм күргән: чокыр эченә йолдызлар сибелгән. — Әйдә, тоякларыбыз белән йолдызларны таптыйк, безгә иптәш булып җирдә генә калсыннар,— ди ат. — Мин беренче булып күрдем, үзем беренче булып төшәм,— дип җавап кайтара сыер. — Синең аякларың хәлсез, тоякларың юка — булдыра алмассың,— дип туктатмакчы була ат. Әмма сыер ат абыйсын тыңларга да теләми, аска, йолдызлар өстенә сикерә. Йолдызлар, як-якка сибелеп, тагын да катырак яналар. Сыерның исә тояклары ярыла. Ә чокыр төбендәге йолдызлар, ярык тояклар арасыннан чыгып, күккә очып китәләр. — Ихо-хо! Хәзер синең тоякларың ике җәпле пәкегә охшап калды,— ди ат. — Мо-о, мм-у-у... Ат абы-ый,— дип елап җибәрә сыер. — Моннан соң без синең белән туганнар була алмыйбыз. Хәзер синең туганың пар тояклылар,— ди ат. Шул көннән башлап ат белән сыерның дуслыгы бетә, ә күктә яңа йолдызлар кабына — Иләк йолдызлыгы барлыкка килә. Әкият тәмам. — Чынга охшаган икән бу Алтай әкиятләре,— ди Сөмбелә, бераз тын торгач.— Өч болан турындагысы да шулай иде. Аккошлар хакында да. Йолдызлар кешеләр арасында яшиләр, аннары ни сәбәптәндер күккә очып китәләр. Кы-зык! — Тыңлагыз әле, оланнар,— ди Солтангали абзый. — Чепе-чепе, фип-фип-фю-ю, чепе-чепе, фип-фип-фю-ю, фи-фи-фюю-ю... Мондый чакта без инде сөйләшүдән туктыйбыз. Озаклап тыңлагач, Солтангали абзый куен кесәсеннән кураен тартып чыгара. Ул, сандугачларны да уздырырга теләп, моң сузарга керешә. Нәрсә ул болын, җәелеп киткән дала?! Менә моңлы көй белән бөтен дөнья тула, без яңадан йолдызлар арасына күтәреләбез, күкләрдә очып йөрибез. Курай безне җыр канатларында тирбәтеп йоклата ук башлый. Солтангали абзый әлли-бәлли иттермәсә, кем шулай тирбәтер икән ятимнәрне. Аның җыр бишегеннән дә рәхәте юк безнең өчен. Мәңге өзелмәс кебек тоелган курай моңы, ерак-еракларга китеп югалгандай, әкрен генә, лебердәп кенә тынып кала. Без сүзсез-нисез Солтангали абзыйга күтәрелеп карыйбыз. Ләкин караңгыда аның күзләрендәге моңсулыкны күрмибез. Югыйсә абзыебыз кулына курай алу белән һәрчак моңсуланып кала. Нидер уйланып, йөрәге аша үткәреп уйный ул кураен. Солтангали абзый сүзсез генә кураен миңа сузды. Әйе, хәзер ул җырлаганга, мин ияреп уйнарга тиеш булам. Бу һәрвакыт шулай кабатлана. Нәни дустын оста курайчы итәргә уйлагандыр, күрәсең, абзыебыз. — Кайсы көйне, Солтангали абзый? — Минем арттан бар шунда. Ул күңеленнән көй эзли, ымлап кына көйли башлый. Аннары күкрәк читлегенә яшеренгән сагышын читлектәге кош итеп җиһанга очыра башлый. Биек-биек тауның башларында Акбүз атлар эчәр су тапмый. Сулар тапмый, үлән капмый, Чит җирләрдә күңел ямь тапмый. Агыйделкәйләрнең аръягында Ап-ак кошның матурлары бар. Күкрәп типкән күкрәгемдә Ачы хәсрәт катулары бар. Солтангали абзый бермәл тынып кала. Без дә эндәшмибез, аның уйларын бүлмәскә тырышабыз. Ләкин ул безнең җыр көтүебезне бик яхшы аңлый, авызыбызны ачсак, тагын-тагын җырлавын сорыйбыз. Ә болай сүзсез — һәммәбезгә дә аңлашыла. Башымдагы камчат бүрегемне Кия генә белми туздырдым. Чәчәк кебек яшьлек гомеремне Читтә бәхет эзләп уздырдым. — И-и, оланнар, мин читтә бәхет эзләп йөрмәдем, җыруы шундый аның, шуны җырлыйм. Бәхет ул — ата-ана янында, гаиләң кочагында, үз түшәгеңдә. Язмыш йөртте мине гомерем буе куалап. — Нәрсә соң ул язмыш, абзый? — Язмыштан узмыш юк, диләр, оланнар. — Дөя сыман ике өркәчлеме? — Аждаһа төсле җиде башлымы? — Куркытасыңдыр әле, Солтангали абзый. — Башкорт авылыннан урыс Капустиносына килеп кабуыгыз — үзе язмыш. — Алайса, куркырга ничуы. — Шөкер, бүгенге көндә яныгызда мин бар бит. Безне менә язмыштан яклаучы булмады, ул мине, әйткәнемчә, тайга урманнарына илтеп адаштырды, Алтай тауларында каңгыратып йөртте, инде менә Калмык далаларына китереп ташлады,— дип, үзалдына сөйләнде хуҗалык бүлеге мөдиребез, үткәндәге тормышын искә төшереп. Мондый күңелсез хатирәләрен Солтангали абзый җыр белән куарга тырыша иде. Гомумән, аның үзалдына көй көйләмичә йөргәнен хәтерләмим. Миңа ул бик күп борынгы җырлар өйрәтте. Үзе бигрәк тә "Ашказар"ны җырларга ярата иде. Һәй, аның моңлы йомшак тавышы, аның бормалы су булып еракеракларга китеп югалуы! Бала чагыбызның истәлекле көннәре, серле мизгелләре өчен без Солтангали абзыйга әйтеп бетергесез бурычлы. Аның балаларча гади, саф күңелле, безгә карата гел яхшылык теләп, ни дә булса уйлап чыгаруын, шуның белән һәммәбезне шатландыруын онытырга мөмкинме соң?! Төмәс ятимнәр йортында чакта, безгә тимераякта шуарга уңай булсын дип, тауга су сибеп катыра торган иде. Алай гына да түгел, нинди биек Ялангачтау башына ат чанасын тартып алып менә дә барыбызны шуңа утыртып тау шудыра иде. Бигрәк сабый җанлы кеше иде абзыебыз. Кем уйлаган аны, заманалар болганыр да аерылышырбыз, таралышырбыз, бер-беребезне мәңгегә югалтырбыз дип. Шундый рәхәт иде ямьле җәй киче, яланда ат көтүләре утлап йөри. Иртәгесен кинәт дөньясын кара сөрем кап-лады... ИРТӘ Сугыш башланды. Немец фашистлары Ватан-анага канлы кылыч күтәрде, тыныч өебезгә басып керде. Максатлары — барыбызны да кол итү. Үзенең кайгы-хәсрәте белән зурларның бәгырен телгәләгән ул афәт балалар күңеленә дә тирән сагыш алып килде. Ә аның ачы җимешен без бик тиз татыдык. Иң элек безгә Ану белән аерылышырга туры килде. Аны РККА (Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе) сафларына алалар дигән хәбәрне кичтән ишеттек. Ләкин Ануны сугышка озатуы шулкадәр кайгылы булыр дип беребезнең дә башына килмәде. Солтангали абзыйның кулыннан эш төште, анда сугылды, монда барып орынды — үзенә урын тапмады. "Сугышка барырга Ануның яше керми, өч тулмаган бит әле аңа",— дип, директор янына берничә мәртәбә кереп чыкты. "Нишлим, повестка килде бит",— дигән тегесе. "Малкаемны үз башыма кайгы итеп кенә иртә өйрәткәнмен икән",— дип үкенде хуҗалык бүлеге мөдире. Соңгы төнне ул ат янында йокысыз үткәргән, иртә белән Ануны яхшылап чистарткан — сабынлап юган, ялларын, көлтәдәй койрыгын тәрәш тарак белән бөртекләп тараган. Без йокыдан торып чыкканда инде, абзыебыз атның тоякларын чистарта иде. Элеккеге вакытларда үзен чистартып бетергәч яки су коендыргач, Ану, сабый балага бәйрәм күлмәге кидергәндәге шикелле куана, бер урында таптанырга, биергә керешә, пошкырып, каядыр ашкына иде. Бүген ул андый түгел, тәмам сөмсере коелган, моңсу, сугышка китәчәген белә, ахрысы, хәер, Солтангали абзый барысын да сөйләгәндер инде төн буена. — Китә бит, оланнар,— диде дә Солтангали абзый, атның башын кочаклап елап та җибәрде.— Хараплар гына итәләр малкаемны. Ану, хуҗасын тынычландырырга теләп, иңбашына башын салды, кулларын, яңагын ялады. Әйтерсең ат белән кеше бер-берсен иркәли, юата — мәңгегә аерыласыларын сизенгәннәр икән алар ул чакта. Без дә бу ике җанны кызганып шыңшырга керештек. Ләкин Солтангали абзый тиз туктатты. Үзе дә, алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп, әлеге ярамаган эшеннән шунда ук тыелды, безне шелтәләргә кереште. — Сез нәрсә тагын, юеш танаулар, булмаганны. — Ану китә ич... — Кайтыр, Аллаһы боерса, матурланып, чын солдат булып кайтыр. Ат та солдат була микәнни?! Сугышчы атланып йөргәч, шулайдыр инде, күрәсең. Тик менә Чапай гына юк хәзер, исән булса, күрсәтер иде ул фашистларга күрмәгәннәрен. Чапайга дигәндә аты да кызганыч түгел иде югыйсә. Солтангали абзыйга да авыр инде бер белмәгән җиргә чыгарып җибәрүләре Ануны... — Картайган көнемдә үзебезнең якларга бер кайтып, Сабан туйларында сөлге яулармын дип кенә үстергән идем,— диде хуҗалык бүлеге мөдире көрсенеп.— Теләсә нишләтсеннәр, атны үз кулларым белән илтеп утка саласым юк, нарасый гына бит әле ул. Солтангали абзый сүзендә торды, атны хәрби комиссариатка илтүдән баш тартты. Директорыбыз моның өчен аны һич тә ачуланмады, тиз-тиз генә җыенды да Ануны үзе озатырга китте. Без, малайлар, аның артыннан иярдек, Сөмбелә дә бездән калмады. — Анусыз нишләрбез инде?! — Фашистларны дөмектерергә яхшы атлар кирәк бит, Сөмбелә. — Анысын беләм. — Белгәч. — Абзый кызганыч. — Бүтән тай алып үстерәчәк ул, күр дә тор. — Мин Ануны Иләк йолдызына очып китәр дип уйлый идем. — Ат очамыни? — Үзебезнең йолдызга ничек менәрбез соң? — Менә хыялый. — Солтангали абзый Ануны канатлы ат булачак, дигән иде ич. Алтай әкиятләрендәге шикелле. — Онытмаган икәнсең әле шуларны. — Тпру! Туктагыз, җитте, сезгә борылырга вакыт,— диде директорыбыз, атларны туктатып. Ерак киткәнбез икән шул, ятимнәр йорты бөтенләй күренми. Нишлисең, борылырга туры килә инде. Тарантасны сырып алдык. Тәртәгә бәйләгән Ану безгә таба борылып карады. Үзе артык чәбәләнми, ләкин тынычсызлана. Кисәк-кисәк пошкырып куя. Без килеп сөйгәли башлагач кына тынычлана төште. — Ии-и, Ану елый,— диде Сөмбелә кинәт. — Кая, кая? — Әллә тагын... — Елый бу! Һәммәбез аптырашта калдык. Директорыбыз да, тарантастан төшеп, Ану янына килде. — Что сез? Ануның ике күзеннән дә яшь атылып чыккан иде, эре-эре тамчылар җиргә тәгәрәде. Директор, бу хәлне күреп, бөтенләй аптырап калды, безгә карата булган кырыслыгын югалтты, ни әйтергә дә, нәрсә эшләргә дә белмәде. Аннары Солтангали абзый шикелле атның башын кочаклап сөяргә кереште. Без директорга инәлә башладык. — Илтмәгез Ануны сугышка! — Җибәрегез аны далага. — Кайтсын детдомга. — Ни сөйлисез, балалар? — дип тынычландырырга кереште директорыбыз.— Минем кулда повестка. Сугышка яхшы атлар кирәк, аны үзегез дә аңлыйсыздыр. Ә сез хәзер үк борылыгыз, бар. — Хуш, Ану! — Исән-сау әйләнеп кайт. — Ану-у! — Хуу-у-уш!.. Сугыш фаҗигасен көннән-көн ныграк сизә башладык. Директорыбыз Ануны илтә барган җиреннән үзенә һәм тагын ике атка повестка алып кайтты. Ул сугышка физкультура укытучыбыз белән беркөнне чыгып китте. Тагын берничә укытучы-тәрбиячебез, табибыбыз ятимнәр йорты белән саубуллашты. Тора-бара фашист самолетлары Сталинградка таба безнең баш очыннан гына оча башладылар. Ә берсе үлем йөкләрен Капустино урамнарына ташлады. Бомбалар өйләргә туры килеп, зур янгын чыкты, кешеләр тагын да ныграк куркуга төште. Самолетлар авыл өстеннән узганда, кешеләр йөгереп урамга чыга, кая булса да яшеренергә тырыша. Тәрәзәләргә калын-калын пәрдәләр эленде. Кичләрен җәйләүдә учак ягулар бетте, ат көтүнең яме калмады. Ятимнәр йортында бөтен авырлык безнең төркемгә һәм директор вазифаларын үтәүче Клара Дмитриевна өстенә төште. Безнең төркемгә, дим, чөнки без — өлкән төркем, кечкенә энеләребезне-сеңелләребезне карарга булышабыз. Клара Дмитриевна көннәрен район үзәгендә үткәрә, безгә азык-төлек, кием-салым юллап, уку-укыту әсбаплары турында кайгыртып йөри. Хуҗалыкны алып бару эше тулысынча Солтангали абзый җилкәсенә төште. Беркөнне Клара Дмитриевна безне директор бүлмәсенә чакыртты. Бик нык дулкынланган иде тәрбиячебез, шактый вакыт ничек сүз башларга белмичә аптырап торды. — Якынрак килегез, малайлар, мине игътибар белән тыңлагыз,— диде ул, ниһаять.— Сүзем бик җитди һәм мөһим. Безне моннан күчерәләр, кая икәнен үзем дә белмим. Монда яшәп калсак, фашистлар тырнагына эләгүебез бар. Менә шунысы коточкыч, балалар. Сез мине аңлыйсыздыр дип уйлыйм.— Клара Дмитриевнаның йөзе җитдиләнде һәм аның моннан соңгы сүзләре инде боерык рәвешендә яңгырады.— Локманов белән Сафин, хәзер үк хуҗалык бүлеге мөдире янына барыгыз, аңа йөк төяргә булышырсыз, ни кушса — шуны эшләгез. Рәфкать, Фәрит, Комарбай, Максимка — сез минем белән, әйберләрне җыештырырбыз, калганнарыгыз кечкенәләрне киендерерсез. Ә син, Сөмбелә, кухняга йөгер, анда эш җитәрлек. Аң булыгыз, балалар, ике сәгатьтән кузгалабыз. Тиздән безне озатырга колхоз атлары килеп җитәчәк, аңарчы әзер булырга кирәк. Туктагыз, онытып торам икән, әлегә шау-шу куптармаска, балалар белми торсалар яхшырак, аларга үзем әйтермен. Мин сезгә бик нык ышанам, егетләр! Шулай зурлап беренче тапкыр "егетләр" дип эндәште Клара Дмитриевна. Бу аның безгә ышаныч белән каравы иде, ахрысы. Әлегә күпләр берни белмәсәләр дә, нидер сизенәләр, ятимнәр йортында ыгы-зыгы башланды. Дангаур белән без Солтангали абзый кушканнарны тиз һәм җиренә җиткереп үтәргә тырыштык. Абзыебызның йөзе караңгы, үзе авыз эченнән генә нидер сөйләнә, мыгырдана. Ануны сугышка алганнан бирле аның кәефе китте, тагын да картаеп, бөкрәеп калды, сөйләшмәс булды, кырысланды. — Беләм мин ул нимеч мәлгуньне, Урал шахталарында канымны күп эчте. Инде монда бөтен өерләре белән күчеп килмәкчеләр. Гомер буе Русиянең байлыгына кызыкты. Тәтеми генә торсын әле, карагруһ! Тфү!.. Революция бер тапкыр арт сабагыңны укыткан иде инде — себереп түкте шахталардан, завод-фабрикалардан. Хәзер тәтемәс инде сезгә Русия байлыгы, нык кулларда ул, боерган булса, ычкындырмабыз, башыгызны муен астына китерербез, әлбәттә, бер китерербез анысы. Солтангали абзыйның үзалдына сөйләнгән бу сүзләренең мәгънәсенә бик үк төшенеп тә җитмәдек без ул чакта, сорашырга да җөрьәт итмәдек. Ятимнәр йортының калган ике аты җигеләчәк олауларга кием-салым, икмәк-ярма кебек ашамлыкларны төядек. Пешекчеләр күтәреп чыккан савыт-сабаны, урын юк, дип, Солтангали абзый алмаска булды, алар урынына берәр капчык солы һәм он салырга кирәк тапты. — Дангаур, улым, бар, алып чык капчыкларны,— диде ул, пешекчеләрне җиңүенә дәртләнеп.— Гали белән бергәләп күтәрегез. Азыклы ат арымас, дигән бабайлар. Ашы булса, ташаяк табыла ул. Колхоз атлары капкадан кергәндә, безнең йөкләр әзер иде инде. Клара Дмитриевна хәзер берни дә яшереп тормый, ачыктан-ачык сөйли, күрсәтмәләр бирә, кирәгеннән артык каушаганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Бердәнбер мөрәҗәгать итәр кешесе — хуҗалык бүлеге мө-дире. — Солтангали Насыйбуллович, җанкисәгем, миңа нишләргә инде? — Ни бар, Клара Дмитриевна? — Сез бик гади күренәсез. — Һәрвакыттагыча, Клара Дмитриевна. — Артык сабыр сез. — Бәлки. — Юлга кузгалырга куркам мин, Солтангали Насыйбуллович. — Ә-ә-ә. — Киңәш бирегез, сез тәҗрибәле кеше. — Үзем дә шул хакта уйлыйм шул, Клара Дмитриевна, ул балалар белән нишләрбез далада. Күзгә чыккан арпа гына булырбыз фашистларга. Көпә-көндез ләбаса. Әллә, мин әйтәм, караңгы төшкәч кузгалабызмы? — Солтангали абзый борчулы күз карашы белән аңа карады. — Ике сәгать эчендә Капустинодан чыгып китәргә кушылды. — Кайчан чыгып китүебез анысы безнең эш,— диде хуҗалык бүлеге мөдире.— Фашистлар күптән инде Сталинград янында, без болай да соңладык. Ничек килгән булсалар — шулай китәрләр дә Сталинградтан. — Рәхмәт сезгә, Солтангали Насыйбуллович, мин сезгә әтиемә ышанган күк ышанам. — Бер дә борчылмагыз. — Килештек алайса... Шунысы гаҗәп: кухняда табак-савыт яңадан шалтырады, тирә-якка кызган май, суган исе таралды. Аш-су өлгергәч, артык кабаланмыйча гына балаларның тамагын туйдырдылар. Без ашханәдән чыкканда, кояш баеган иде инде. Ләкин әле Солтангали абзый кузгалырга ашыкмады, сәфәребезне мөмкин кадәр сузарга тырышты. Барыбыз да Ленин бүлмәсенә җыелдык. Ләкин анда Владимир Ильичның стенадагы зур портретын күрмәдек. Солтангали абзый аны, без ашап-эчкән арада, үз олавына чыгарып салган икән. Бүлмә әллә ничек шыксызланып калган. Шулай да бу бүлмә безнең өчен бик кадерле, пионер сборларын, комсомол җыелышларын шушында үткәрә идек. Тагын кайчан җыелырбыз, бәлки, бүгенгесе — соңгысыдыр. Клара Дмитриевна балаларга Гитлер фашизмының мәкерле планнары, аларга каршы совет халкының гадел көрәше турында сөйләде. Аннары ул безгә юл нәсыйхәтләрен җиткерде, курыкмаска, кабаланмаска, нинди генә очракта да каушап калмаска кушты. Тагын шуны искәртте: таралып-чәчелеп йөрмәскә, тәрбиячеләрнең, гомумән, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, аларның боерыкларын төгәл үтәргә кушты. Клара Дмитриевна атларга кечкенәләрнең генә утырачагын, ә ун яшьтән өлкәнрәкләрнең мөмкин кадәр җәяүләп барырга тиешлекләрен әйтте. Атлар җитми, күрше колхоз нибары ике олау җибәргән. Сугыш вакыты, берни эшләр хәл юк. Соңыннан Клара Дмитриевна ятимнәр йортында калырга тиешле пешекче, җыештыручы ишеләргә үзенең кайбер киңәшләрен бирде. Андый-мондый хәл булса, ягъни фашистлар килеп башбаштаклык итә башласалар, җебеп төшмәскә кушты. Без барыбер әйләнеп кайтырбыз дигән өмет салды ул алар күңеленә. Әмма тәрбияченең шушы сүзләре өлкәннәргә җитә калды — аерылышу ачысы белән берьюлы елап җибәрделәр. — Безгә вакыт, Клара Дмитриевна. — Ярый, иптәшләр, хушыгыз, без әйләнеп кайтканчы исән-сау торыгыз. Елауларны туктатырга боерам! — Зинһар, әйләнеп кайтырга тырышыгыз! — Безне онытмагыз! — Хәерле сәгатьтә,— диде Солтангали абзый, Кашка байталның дилбегәсен кагып.— Кузгалдык алайса. — Кузгалдык, иптәшләр. Барысы да тәртиптә иде. Солтангали абзый артыннан килгән атлар да кузгалды. Капкадан чыкканда бер чәрелдеге аваз салды бит тәки. Шуннан китте, шуннан китте... Арбадагылар да, җәяүлеләр дә үксеп-үксеп еларга тотынды. Клара Дмитриевна, нишләргә белмичә, бер арбадан икенчесенә йөгерде, балаларны тынычландырырга тырышты. Ләкин аның сүзен ишетмәделәр дә, аңламадылар да, тәрбияче килгәч, тагын да катырак үксергә керештеләр. Моннан берничә минут элек сөйләгән сүзләренең көчсезлеген аңлады тәрбияче. Аерылу сагышыннан балалар үз-үзләрен тотып кала алмадылар — моның өчен аларны орышып буламыни! Кисәк кенә туган хәлдән башка тәрбиячеләр дә каушап калганнар иде, балаларга кушылып алар үзләре дә еладылар. Клара Дмитриевнаның: — Нәрсә инде бу? — дигән кырыс тавышы яңгырагач кына, исләренә килделәр. Юатулар китте. — Еламагыз, җанкисәкләрем! — Тынычланыгыз, кызлар! — Без бик тиз әйләнеп кайтырбыз. — Һичшиксез, кайтырбыз. — Зинһар, еламагыз! — Тиздән Сталинградка барып җитәрбез, шәһәр карап йөрербез, тынычланыгыз. — Малайлар түзем булалар инде алар,— диде Клара Дмитриевна, күзләре чыланган Максимканы кочаклап. — Детдом кызганыч, Клара Дмитриевна. — Миңа да, Максимка, ә шулай да түзәм. Барысына да кызлар гаепле, шулар башлады шыңшырга. Арба артыннан ияреп барган малайлар кычкырып еламаска тырышалар, бөтенләй шыңшымаска иде дә бит. Максимка дөрес әйтә, ятимнәр йорты кызганыч. Ичмасам, ОСАВИАХИМ значогым онытылып калган, югалыр инде. Төнлә кайда кунарбыз тагын? Сөмбелә дә шул хакта уйлыймы икән? — Сөмбелә? — Ни, Гали? Ул, яныма килеп, кулымны учларына алды, рәхәт булып китте, малайлар шикелле нык характерлы ул. Шулай да борчыла, күңеле тулы сагыш, бу аның күзләреннән үк күренеп тора. Без барыбыз да нәни йөрәкләребез белән нидер сизенәбез, афәт буласын баштан ук белеп торабыз шикелле. Ә нәрсә була— хәзергә билгесез. — Мине югалтма, Гали, яме! — Шуңа күрә сиңа эндәштем. — Төнлә барыбер куркыныч. — Киресенчә, куркыныч түгел, Сөмбелә. Солтангали абзый әйтә, төн — фашист самолетларыннан качу өчен кирәк ул, ди. — Көндез нишлибез алайса? — Яшеренеп торабыз, берәр авылда яки урманда. — Монда гел дала ич. — Без башта Идел буена чыгабыз икән, Сөмбелә, шуннан урман араларыннан Сталинградка күтәреләбез — аннан кире Төмәскәдер инде, анысын белмим. — Ә боларын кем әйтте? — Солтангали абзый шулай уйлый. — Клара Дмитриевна каршы килсә. — Ул нәрсә белсен соң сугыш турында. Ә Солтангали абзый гомере буе аучы булган, аю, юлбарысларны җиңгәнне фашистларны гына алдар ул. — Синең белән рәхәт шул, Гали, барысын да алдан белеп торасың. — Күз күрер әле алдагысын... Сталинградка ничә төн килүебезне инде төгәл генә хәтерләмим. Йөз километр араны якынча йөз илле-ике йөзгә тутырып, шактый урап барырга туры килде. Безнең бу сәфәребез айга якын сузылды. Ник дигәндә, кайбер пунктларда озак-озак тукталдык. Сталинградка җитәрәк бер авылда ун көннән артык яшәдек, юлга чыгарга рөхсәт бирмәделәр. Ә инде кузгалгач, авылдан ерак та китәргә өлгермәдек, олауларыбызга фашист самолетлары һөҗүм итте. Чын мәхшәр башланды. Безнең бәхеткә, Идел буе булганлыктан, ул тирәләр гел агачлык иде, урманга кереп качтык. Урман өстен фашист козгыннары бомбасыз гына әйләнделәр. Бомбаларын Сталинградка яудырып бетергәннәр, күрәсең. Түбән төшеп, безгә пулеметлардан аттылар, үлүчеләр шактый булды. Куркып качкан балаларны төн буе урманнан җыеп йөрдек. Аннары исән калганнарыбызны, хәрби машиналарга төяп, Сталинградка озаттылар. КИЧ 1942 елның көзе. Ул иртә килде, каты салкыннар башланды. Без юка киемнәрдән идек, шуңа күрә барыбыз да бик туңдык. Бигрәк тә төннәрен салкынайтты. Сталинградка, алдан планлаштырылганча, төнлә килеп кердек. Анда төтен һәм дары исе аңкый иде. — Әнекәем, кара, нишләгән,— дип пышылдады Сөмбелә, төн караңгылыгында ыржаеп торган җимерек йортларга күрсәтеп. — Бомба төшкән аларга. — Мин бик куркам, Гали. — Ә син минем яннан китмә. — Кая барыйм ди. Без, бер-беребезгә сыенып, куркуны җиңәргә тырыштык. Ләкин инде беребез дә үксеп еламады, күзләрдә яшь кипкән, күңелләр таш кебек каткан иде безнең. Һәммәбезне дә җимерелмичә сакланып калган бер бинага кертеп тутырдылар. Ул, ахрысы, элек ниндидер оешма булган, шуңа күрә ашарга хәзерли торган урыны юк, ә балалар тәмам ачыкты, аларга җылы ризык кирәк. Нишләргә соң инде? Клара Дмитриевнаның башы катты. Һаман да шул Солтангали абзыебыз, ул булмаса, нишләр идек икән без?! Барысын да таба, җайлый. Хуҗалык бүлеге мөдире, күп уйлап тормыйча, йортның беренче катына төште дә казанны идән уртасына урнаштырды. Башта калын итеп балчык салды, аннары шуның өстенә учак якты, казан асты. Иске урындык, өстәлләрне ватып, учакка өстәп кенә тордык. Каерылып төшкән ишектән, пыяласыз тәрәзәләрдән, кыскасы, төтен кайдан тели — шуннан чыга. Шулай итеп, балаларга җылы аш, кайнар чәй хәзерләнде. Дөнья гөрселдәп, җир тетрәнеп, түшәмнән туктаусыз балчык коелып торуга карамастан, инде шактый арыган балалар, тамакларын туйдыру белән, идәнгә ятып эреп йоклап та киттеләр. Ләкин алар ятимнәр йортындагыча тәмләп йоклый алмадылар: йә кемдер кинәт кенә кычкырып җибәрә, йә кайсыдыр елап уяна — куркып калган иде балалар. Фашистларның шәһәрне төнлә бомбага тотуларын, җирдәге ыгы-зыгыны сөйләп торуның кирәге бармы икән, болай да аңлашыла инде ул. Таң алдыннан барыбызны да аякка бастырдылар. Сталинградтан китәргә әмер бирелгән. Тимер юл вокзалына килдек. Без утырасы поездның берничә вагоны инде тагылган, паровоз бер якта пош-пош килеп кычкыртып тора. Алдагы вагоннарда яралы солдатлар, ә соңгыларында ниндидер зоопарк җәнлекләре төялгән. Алар да безнең белән бергә күчеп китәчәкләр икән. Әмма вагоннарның әле һаман да бөтенесе тагылмаган, җимерелгән вокзалның бер башында шуны тагуларын көтәбез. Кинәт ачы сирена авазы яңгырады. Безне якындагы йортның подвалына алып төштеләр. Ә берничә минуттан соң инде шәһәр өстен фашист козгыннары сырып алды, алар үзләренең үлем йөкләрен яудырдылар, беренче чиратта тимер юл вокзалын бомбага тоттылар. Шәһәр өстен прожектор нурлары да үтеп чыга алмаслык куе кара төтен каплады, тирә-якта ялкын телләре уйнады. Төтен болыты аша җилпенгән ялкын шәүләсе аеруча куркыныч булып күренә. Көндезге караңгылык, һәй, шомлы икән ул. Бераздан ачыргаланып елаган, кычкырган, ярдәм сорап ялварган, Гитлерны каһәрләгән авазлар ишетелде... Кара болыт арасыннан беренче кояш нурлары килеп чыкканда, тимер юл вокзалы инде таш, тимер, йомычка, балчыктан торган чүп өеменә әверелгән иде. Җимерелгән вокзалда, чыелдап, берничә маймыл йөгереп йөри, эленеп калган өрлекләрдә, ярым авып утырган багана башларында ят кошлар күренгәли. Ватык-җимерек өемнәренең берсеннән икенчесенә ниндидер без белмәгән җәнлекләр сикереп уза, алар, куркып, таш арасына кереп посалар. Теткәләнгән вагоннардан үлгән яралыларның гәүдәләрен ташыйлар. Бомбалар нәкъ без утырасы составка туры килгән икән. Ичмасам, яралылар гына да китә алмый калган бит! Бүгенге көн тагын ни алып килер икән инде — әйтүе кыен. Ә көн туды, ул күңелсез башланды. ИРТӘ Камалган шәһәрдән безне кая да булса озата алмадылар. Елау-сыкрануларны туктатып, бөтен көчебезне җыеп, авырлыкка бирешми башладык. Кечерәкләребез менә-менә елыйм дип боегып торалар. Ә безнең ише 12-14 яшьлек малайлар исә, тешләрен кысып, фашистлардан ничек итеп үч алу турында уйладылар. Сынау дигәнем көтелмәгәнчә килеп чыкты. Моңа фашистларның туктаусыз һөҗүм итеп торулары сәбәп булды. Дошман безне кырып бетерү генә түгел, ә бөтенләй шәһәрне җир йөзеннән юкка чыгарырга омтыла. Исән калган түбә күренми башлагач, фашист самолетлары бомбаны таш өемнәренә коеп китә башладылар, чөнки һәр җимерек, һәр өем астында исән кешеләр барын беләләр алар. Шәһәрнең һәр йорты, һәр карыш җире өчен каты сугышлар бара монда. Эшләрнең болай килеп чыгуы өлкәннәрне тирән борчуга салды, безне тылга озату мәсьәләсе бөтенләй икенче планга күчте. Шуннан соң инде җитди карарга килделәр: өлкәнрәк малайларны Солтангали абзыйга ияртеп җибәрергә булдылар. Ничек тә фронт сызыгын, анысы шәһәр чите инде аның, үтеп чыгарга һәм тылга барып эләгергә тиеш идек. 12-14 яшьлекләр арасыннан юлга кузгала алырлыкларыбыз нибары унбер малай җыелдык. Уникенчегә Сөмбелә дә иярмәкче иде, аның өчен боерык каты: — Тәртип бозасы түгел! — Мин алар белән... — Боерыкны үтә! Монда сугыш бара. Сөмбелә, елап, Клара Дмитриевнага барып сарылды. Үз боерыгын үзе онытып, тәрбиячебез аны кочаклап алды, йомшак кына итеп чәчләреннән сыйпады, күкрәгенә кысып иркәләде. — Без бергә китәбез, Сонечка, елама, кадерлем, поезд булмаса, катер белән Идел аша чыгарбыз. Менә яралыларны гына озатсыннар да китәрбез,— дип өметләндерде тәрбияче Сөмбеләне. Идел буйлап югары күтәрелергә тиеш булдык. Беренче мөмкинлек килеп чыгу белән Идел аша чыгарга кирәклеге әйтелде. — Хушыгыз, Клара Дмитриевна. — Хәерле юл сезгә, Солтангали Насыйбуллович, җанкисәгем. Үзегезне дә, балаларны да саклый күрегез, мин сезгә бик тә, бик тә ышанам, зинһар, югала күрмәгез, кечкенә генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз,— дип тәкрарлады тәрбиячебез, тирән борчылу белән. Инде безнекеләр шаулашты: — Клара Дмитриевна! — Әнекә-е-ем. — Хушыгыз, Клара Дмитриевна. — Хушыгыз, балалар. Бөтенләй егет булдыгыз бит, җан- кисәкләрем. — Гали-и-и. — Сөмбелә. Хуш, Сөмбелә! — Сау булыгыз, балалар!.. Һәммәсе дә алдан уйлаганча гына барып чыкмый шул бу дөньяда, бигрәк тә сугыш җирендә. Юлыбыз тиз киселде. Мамай курганы тирәләрендә, дача сыманрак бер урында туктап калдык. Фронт сызыгы шушында икән, ә аны үтеп чыгу түгел, баш калкытырга да ирек бирмиләр, тирә-якта атыш, колак яныннан гына пулялар сызгырып үтә, әледән-әле снаряд төшеп шартлый. Монда күргән бер күренеш аңга сеңеп калган, чөнки андый хәл белән әле беренче тапкыр очрашуыбыз иде. Сугышның башка төрле күп авырлыклары, җәрәхәтләре дә аны баштан куып чыгара алмады. Ләкин ул күренешне хәзер дә тыныч күңел белән сөйләп бирү мөмкин түгел. Кинәт без ниндидер тирән чокыр янына килеп чыктык, анда үлем белән тартышып яткан бер яралыга юлыктык. Солдат бу чокырга ничек килеп эләккәндер, нидән шултиклем җәрәхәтләнгәндер — әйтүе кыен. Яралының корсагы бөтенләй ачык, эчәкләре актарылып чыккан, сыкранудан йөз-битенә карарлык түгел, куркыныч, бер читтә коралы аунап ята. Солдат үлмәгән, ул, бармакларын киң җәеп, коралга сузылып газаплана, тик аңа үрелә дә, шуыша да алмый. Яралының күзләре калайланган, авыз кырыеннан кан саркый. Без үлгән кешеләрне күп күрдек инде, юлда килгәндә иптәшләребез күпме кырылды, җимерелгән вокзалда аяксыз, кулсыз, хәтта башсыз калган солдат гәүдәләренә куркып карап тордык, әмма чокыр эчендәге сугышчы кебегенә тап булганыбыз юк иде әле. Шуңа да куркып, каушап калдык, нишләргә дә белмәдек. Әйтерсең кешене ач бүреләр ботарлаган, тик чәйнәп йотарга гына өлгермәгәннәр... Яралы безне шәйләп алды, ул, Солтангали абзыйга туп-туры карап, такмакларга кереште: — Атакай, кадерлем, атып кына кит мине әнә шул мылтык белән, зинһар, атып кына кит! — дип ялварды солдат. — Кирәкми, атмагыз! — Тыңламагыз аны, Солтангали абзый. — Ул тере бит әле. — Балалар, Клара Дмитриевна нәрсә диде?! — Солтангали абзыйның тавышы каты, һич булмаганча кырыс яңгырады.— Шауламагыз, тынычланыгыз, хәзер эшләрбез, әйдәгез, әйдә... Солтангали абзый безне җыеп читкәрәк алып китте. Ул бу хәлдән тәмам гаҗиз калган иде, нишләргә дә белмәде, бер урында таптанып торганнан соң, Локмановка үзенең күрсәтмәләрен бирде. — Дангаур, улым, син зур егет инде, балаларны сиңа ышанып тапшырам, аз гына арырак китегез дә мине көтеп торыгыз, солдатны урнаштыруга килеп җитәрмен,— дип, ул чокырга таба кире китте. — Атма аны, Солтангали абзый! — дип елаштык, солдатны кызганып. Хуҗалык бүлеге мөдире озаклады. Бер-беребезгә сыенып, аны көтәбез. Чокыр ягыннан мылтык аткан тавыш ишетелде. — Безне алдады,— диде дә Максимка, тагын да катырак еларга кереште. — Җитте инде сиңа, Максимка! Ул арада, кулына яралының винтовкасын тотып, Солтангали абзый килеп җитте, без аңа күтәрелеп карамадык. — Ул үлдеме? — дип сорады Рәфкать, бераз сүзсез торганнан соң. — Дәшмәгез, оланнар. — Үлгән,— диде Максимка. — Мин аңа тимәдем. Менә язуларын алдым, исән булсам, тиешле урынына тапшырырмын, Аллаһы боерса! — Кем атты анда? — дип төпченде Максимка. — Җирләгәч, догамны калдырдым, оланнар,— диде Солтангали абзый, көрәктәй зур кул сырты белән күзләрен сөртеп. Соңгы сыкрану, соңгы күз яшебез иде бу безнең. Шул көннән минем күзләремдә ул мәңгегә кипте, корыды. Ә тагын бер сәгатьтән безнең кулларыбызга винтовка тоттырдылар, окопка төшеп, сугышчылар белән бер сафка бастык. Унөч яшемдә мин ирексездән солдатка әйләндем, Ил-әнкәмнең намусын, иптәшләремнең, Клара Дмитриевнаның, Сөмбеләнең иреген саклап сугышырга тиеш булдым. Дөрес, баштарак командир абыйлар безне алгы сызыкка бик чыгармаска тырыштылар, күбрәк корал китерү, яралыларга ярдәм күрсәтү, землянканы карау һәм башка шундыйрак эшләр белән шөгыльләнергә туры килде, аннары разведкага йөри башладык. Ләкин позициядә хәлләр авырайганнан-авырая барды, чөнки дошман каты кыса, һавадан самолетлар бомба яудырса, җирдән пушкалар, танклар тынгы бирми, көнгә берничә мәртәбә пехота атакага күтәрелә. Яралылар һәм үлүчеләр күбәйгәч, безгә дә окоплардан чыгарга туры килде. Без инде ятимнәр йорты балалары түгел, өстебезгә зур булса да, солдат туны, киез итек һәм йолдызлы бүрек кигән, иңнәребезгә автомат яки винтовка аскан чын сугышчылар идек. Солтангали абзый әйтмешли, Лаеш шулпасын эчәр көннәребез шушында, алгы сызыкта булган икән. Иң хәтәре — танк, алга барганда, авызыннан ут чәчә, чылбырлары белән изә, таптый, сыта. Тик алардан шүрләп калырга ярамый. Өстеңә килә башласа, гранаталар белән үзенә каршы шуышырга кирәк аның, ул чакта инде позицияне үтеп китмәячәк, танк дигәнең кара төтенгә уралачак. Безнең солдатлар шулай эшлиләр дә, гранаталар белән каршы китәләр һәм дөмектерәләр. Атаканы гел фашистлар гына башламый, мөһим биеклекне кулга төшерергә кирәк булганда, без дә арт сабакларын укытабыз. Күп очракта һөҗүмне дошманга караганда остарак һәм хәйләкәррәк башкарып чыгабыз, тиешле биеклектә ныгып калабыз. Кайчакларда позиция берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә. Бигрәк тә бу яралылар күбәеп, сафларны тулыландыру булмаганда һәм, элемтә өзелеп, өстәмә корал килеп җитмәгәндә шулай килеп чыга. Ә фашист әйтерсең безнең хәлне алдан белеп тора, нәкъ менә иң авыр чакларда барлык төр сугыш кораллары белән һөҗүм итә. Алгы сызыкта өч ай буе сугышкан вакытта, Мамай курганы кулдан-кулга күп мәртәбәләр күчте. Ятимнәр йортында тәрбияләнеп үсүчеләр сафында да үзгәрешләр килеп чыкты. Биш малаебыз бүтән рота белән икенче урынга күчеп китте, икебез, яраланып, санчастька озатылды. Ә бәрелешләрнең берсендә, арадан иң кечкенәбез, яраткан дустыбыз, шат күңелле Максимка һәлак булды. Ул көнне мин болайрак хәтерлим. Чатнама кышкы суык көн. Әле яктырып кына килә. Ни буласын белгән юк. Шулай да күңел нидер сизенә. Киемнәремне сыпыргалап, коралны тәртипкә китерәм, үземчә эш табам, ә күзләрем гел дошман ягында. Хикмәтле нәрсә бу сизенү дигәнең. Кешене ниндидер шомлылык изә, үз-үзеңә урын тапмыйсың. Тиктомалга дөньясын әйләндереп каплыйсың килә. Нигә шулай — анысы билгесез. Менә нәрсәгә икән! Көтмәгәндә фашист артиллериясе өстебезгә көчле ут яудыра башлады. Снаряд шартлаудан тоташ гөрелдәү хасил булды. Күктән кар-боз һәм туң балчык яңгыры коелды. Артиллерия хәзерлеге ясалганнан соң, сугыш кырында немец танклары күренде, алар безнең позицияләргә үтеп керделәр, туктаусыз атып, окоплар өстендә бөтерелә башладылар, тагын да алгарак ыргылдылар. Танкка каршы кораллардан төбәп атып кына, тәре сугылган немец армадасын туктатып калу мөмкин түгел иде. Кулга гранаталар алырга туры килде. — Алга, малайлар! — дип кычкырды Локманов, балаларча нәзек тавыш белән. Мин дә аның сүзләрен кабатладым. Авазлар күбәйде, тирә-якны дер селкетеп, солдатларны тагын да рухландырды. — Сталин өчен! — Сталинград өчен! — Ватан өчен, атакага! — Ура-а-а! Өлкәннәр белән бергә без дә атакага күтәрелдек. Гадәттәгечә алдан ут борчасыдай җитез, кечкенә гәүдәле Максимка йөгерә. Үзе туктаусыз "ура!" кычкыра, куллары белән алга өнди, озын тунына абынып егыла, тагын торып йөгерә. Дошман танклары шашынып безнең өскә килүне дәвам итә. Аларның утлы авызыннан чыккан үлем тасмасы солдатларны чалгы белән чабылган үлән шикелле кыра гына. Ут тасмасы күбебезне кабат җиргә сыенырга мәҗбүр итте. Өлкән солдатлардан берсе Максимканы окоп эченә бәреп төшерде, чөнки алга йөгерүнең мәгънәсе калмады, аларга таба дистәләрчә танк якынлашып килә иде. Безнекеләр армаданы якынрак җибәрергә яки граната ыргытырга уңай булсын өчен танкларны окоп өстеннән уздырырга чамалыйлар, күрәсең. Менә инде кара аждаһалар окоплар өстендә, кайберләре шунда ук бөтерелә башлады, икенче берәүләре эчкәрәк үтеп керергә ыргылды. — Ура! Максимка яңадан күтәрелде. Нишли ул хәзер? Тыным кысылды. Җиргә яткан килеш күзләремне чытырдатып йомдым. Кинәт яңгыраган каты гөрселдәү күзләремне ачарга мәҗбүр итте. Башымны күтәребрәк карадым, кара төтенгә уралган тәреле танк өстенә күктән туң балчык белән бергә кемнеңдер кул-аяклары, теткәләнгән гәүдәсенең аерым кисәкләре коела иде. Их, Максимка!.. Гранаталарын кулыннан ычкындырып өлгермәде микәнни?! Колагымда бәгырькәемнең нәп-нәзек итеп авызыннан чыккан "ура!" тавышы яңгырады, тик Максимка гына күренмәде. Хәзер мин аларны!.. Максимканы күзәтеп, үзебезнең дә бөтенләй танклар камалышында калуыбызны сизмәгәнмен. Сул флангтан үтеп китә алмагач, танклар кинәт безнең якка борылды һәм өч яктан да өстебезгә ябырылып килә башлады. Алдагы танкларга гранаталар очты, аларны ут-ялкын, кара төтен чорнап алды. Ләкин туктап калган танклар артыннан башкалары килә иде. Юк, сыта алмассың безне! Гранаталарымны кысыбрак тоттым да алдагы "аждаһа"ның күзенә карап шуыша башладым. Тик мине шәйләмәсен генә, исән-сау килеп кенә җитсен каршыма. Бу танкны башка берәүнең җимерүен теләми идем. Үзем генә башкарып чыгам мин аны! Максимканы сез үтердегез, сез!!! Аяк өсте торып бастым да гранатамны барлык көчемә дошман танкына томырдым. Мә сиңа, фашист! Ал кирәгеңне!.. Шартлау. Шунда ук тагын гөрселдәү. Каядыр очам, ниндидер сәер рәхәтлек эчендә эрим... КИЧ Йокымны бүләләр, ахрысы. Туймады микәнни йокым, күзләремне һич ача алмыйм. Колакларым гүләп тора, башымны нидер кыса. Инде күземне ачтым шикелле, тик берни дә күрмим, сөттәй ак томан гына. Кинәт бу томан тәгәрмәчкә уралган юеш кар сыман бөтерелә башлады. Ике күз кабагым чәнчеп куйды. Колакларымда чүкеч шакылдавы: тук-тук, тук-тук, тук-тук... Өстемә танк килә, авызыннан ут чәчә — мине йотмакчы була. У-у-у... Шуннан соңгысын хәтерләмим... Яңадан күзләремне ачтым. Томан шактый сыеклана төшкән, ул эри, танклар күз алдымнан югала. Түшәмдә кызарып электр лампочкасы җилпенә. Өстемә ап-ак кием кигән кешеләр иелгән, мине карыйлар, тикшерәләр. Актан киенгән кешеләр нидер әйтәләр, үзара сөйләшәләр, ләкин мин аларны ишетмим дә, аңламыйм да. Янымнан китеп торалар, аннары тагын киләләр. Ак халатлы бер кыз гына гел янымда басып тора. Ул битемнән сыпыра, әкрен генә кысып кочаклый, тиз-тиз нидер сөйли башлый, мин аны барыбер аңламыйм. Күзләремә карап тора да елый башлый. Ник елый ул, дип гаҗәпсенәм. Мондый хәл күп көннәр буе кабатланды. Соңыннан үзе сөйләгәч кенә белдем: бер кыз дигәнем Сөмбелә булган икән. Сталинградтан эвакуацияләнгәч, ул шушы госпитальдә эшләргә калган һәм мине яңадан очраткан. Эш болайрак булган. Сугыш кырында каты яраланганмын, контузия алганмын. Санчастьта беренче ярдәм күрсәтелгән. Ләкин аңыма килмәгәнмен. Каты яралылар белән бергә, Идел аша чыгарып, Оренбург госпиталенә озатканнар. Анда да тугыз көн буе һушыма килә алмаганмын. Күзләремне ачкач, Сөмбелә нишләргә дә белмәгән, бик тә куанган. Әмма аның белән сөйләшмәгәнмен, сорауларына җавап бирмәгәнмен. Телем ачылгач та, ул миннән юньләп берни дә ишетмәгән. — Нигә сөйләшмисең, Гали? — дип өзгәләнә кыз. — Минме Гали? — дигән сорауга ул бөтенләй аптырап кала. — Танымыйсың, ахрысы, Гали? Кем соң мин? — Актан киенгән кеше. — Юк, Гали бәгърем, табиб түгел мин — Сөмбелә. Менә ак халатымны салам. Хәзер таныдыңмы инде? — Барыбер ак... — Үзгәргәнсең син, Гали. Сөмбелә бу сөйләшүдән үзенчә нәтиҗә чыгара, солдат булгач масайгандыр, дип уйлый. Бәлки, авырып ятуына кимсенәдер, юри танымаганга салышадыр, ди. Алай дисәң, Сөмбелә ул хакта да сөйли, төшендерергә омтылып карый. "Мин сине үз кулларым белән тәрбиялим, терелтәм. Ник берни дә сөйләмисең? Ичмасам, турысын әйт, ни булды? Ә мин сине гомерем буе ташламам",— дип такмаклый тәкате бетеп. Тик сүзләренә уңай җавап кына ишетә алмый. Шуннан соң бар да бетте дигән нәтиҗәгә килә. Күз яшьләре белән госпиталь җитәкчесеннән үзен башка урынга күчерүләрен сорый. Һәм аның бу инәлүләре эзсез калмый. Моннан соң инде нәрсә булганын мин үзем дә бераз хәтерлим. Ишектән әлеге ак халатлы кыз атылып-бәрелеп керде дә бөтен палатага сөрән салды: — Фашист дөмекте, иптәшләр! Сталинград — безнеке, ул азат! — Ура! — Ура-а-а! Караңгылыктан кинәт кояш яктысына чыккандай булдым, башымны ураган марлялар чишелеп җиргә коелгандай булды, ниндидер саф җил исте кебек — ачылып киттем һәм таныдым. — Сөмбелә! — Гали!.. Син мине таныйсыңмы, бәгърем! — Таныдым, Сөмбелә, бу — син. — Гитлер дөмекте. — Ура-а-а! Бөтен палата шау килде. Ике аяк белән дә, сыңарлап та биеделәр, кочаклаштылар, үбештеләр. Урыннан тора алмаган яралылар кулларын, култык таякларын селтәделәр, тавышлары карлыкканчы кычкырдылар. Сөмбеләне нишләтергә дә белмичә әйләндерделәр, ике битеннән алмаш-тилмәш суырып үптеләр. Бу — 1943 елның 3 феврале иде. — Немец генералы Паулюс әсир ителгән. — Башы беткере. — Сеңелем булырсың, яме, кил тагын бер генә үбим, зөбәрҗәтем-бөртегем, асылташым-йөзек кашым. — Мәңге яшә, чибәркәй. — Тагын ни ишеттең, сестра, барысын да сөйлә безгә. — Немецларның туксан меңнән артык солдат һәм офицеры әсир ителгән. — Молодцы! — Аналарын сатыйм барысының да. — Рәхмәт сиңа, кызым, сөенечле хәбәреңә. — Сөмбелә-ә!.. — Мин монда, Гали бәгърем. Без әле бәйрәм итәрбез, бик тиздән бәйрәм ясарбыз. Син дә терелерсең менә... Шатлыклы хәбәр мине куандырды: исемемне һәм Сөмбеләне кире кайтарды. Рәхмәт безнең сугышчыларга, алар Сталинградта явыз дошманны тар-мар иттеләр, бөтен кешеләргә куаныч китерделәр, мине бәхетле иттеләр. Яралылар шуңа сөенәләр, көләләр, елыйлар, сүгенәләр. Хәзер аларны тиз генә туктатам димә. Ишектә хәрби табиб күренде. — Котлыйм сезне, сугышчы иптәшләр! Зур җиңүебез белән тәбрик итәм! — Ура! Баш табиб шунда ук җитди төс алды һәм катгый итеп әмер бирде: — Хәзер үк урыннарыгызга ятыгыз, тынычланыгыз! Нинди хәл бу, сестра?! Палатада тәртип урнаштырырга боерам! — Тыңлыйбыз, иптәш военврач. Палатадагылар бераз сүрелә төште. Сөмбелә алып кергән хәбәр күп кенә яралыларны үтә дә нык шатландырган, ярсыткан, дулкынландырган иде, шунлыктан кайберәүләрнең хәле хөртиләнде. Табибларга төн буе эшләргә туры килде. Ә кызулыгы өчен Сөмбеләгә баш табибтан шактый гына эләккән. Әмма ни хикмәттер, кисәк кенә әйтелгән бу сөенечнең миңа файдасы тиде — зиһенем ачылып, дөньяны күрә, аңлый башладым. ИРТӘ Көннәр әкренләп уза торды, ләкин мин аларның күпме узганын белмим. Операцияләрне ясатып, саташуларым кими төшкәч, хәлем шулай да шактый яхшырды. Ул арада госпитальгә яңадан-яңа яралылар килде, аларны урнаштырырга койкалар җитми башлады. Сталинградның соңгы геройларын, чын геройларын без яралылар да, табиблар да хөрмәтләп каршыладык, үзебезнең койкаларыбызны аларга тәкъдим иттек. Ләкин бу гына мәсьәләне хәл итә алмады. Элеккеге яралыларны башка госпитальләргә, Урта Азия республикаларына, Урал арты шәһәрләренә күчерергә булдылар. Андыйлар исемлегенә мин дә эләктем. Әзер торырга куштылар. — Ә Сөмбелә кайда соң? Икенче көн инде аның палатага кергәне юк. — Нурия белән икесен ашыгыч рәвештә яралыларны озатырга җибәрделәр,— дип аңлатты өлкән сестра. — Кая? — Әйтә алмыйм, иптәш кызылармеец. Моннан берничә көн элек үзләре бик сораганнар иде. Соңыннан нигәдер баш тартып та маташтылар бугай. Боерык — боерык инде... — Ул китәргә сораганда, мин аны танымый идем бит әле,— дидем, гаҗизлектән ни әйтергә белмичә. — Сезгә берни дә әйтә алмыйм шул. — Кызларга бик күп итеп сәлам тапшырыгыз, зинһар, мине күчерәләр. — Кайсы шәһәргә? — Әлегә баш табиб үзе дә белми. — Начар икән. — Шулай шул. — Сәламегезне кызларга, һичшиксез, тапшырырмын, иптәш кызылармеец! — Рәхмәт сезгә. Шулай итеп, мин — яралы кызылармеец Гали Сафин — Магнитогорск госпиталенә килеп эләктем. Кызлар белән саубуллаша алмавыма җаным әрнеде. Хат язып, үзләре белән элемтәгә кермәкче булдым, барып чыкмады. Башта җавап ала алмадым, хатларым адресатын таба алмыйча кире әйләнеп кайтты. Шуннан соң баш табиб исеменә яздым. Җавап тиз килде, ул кыска иде: "Кызлар госпитальдән киттеләр, кайда икәнлекләре безгә мәгълүм түгел". Болай ук килеп чыгар дип һич уйламаган идем. Ник кузгалдым икән Оренбургтан? Көтәргә иде үзләрен, көчләп озатмаслар иде әле. Инде нишлим? Их, белгән булсам!.. Менә сиңа язмыш! Бер-беребез белән гомергә аерылышмас кебек идек, Сталинградта барыбыз да таралыштык, Сөмбелә белән яңадан табыштык, инде тагын ул юк. Бу юлы да беркемне гаепләп булмый — сугыш гаепле, Гитлер гаепле. Шул сугыш аркасында сызланулы көннәрне, саташулы төннәрне күп кичердем мин. Озак вакытлар "кара үлем машинасы" каршыма килеп җәфалады. Әкренләп савыга башлавым фашистларны җиңүгә тиң иде. Нишләптер күңелемнән шулайрак уйлый идем ул чакта. Терелсәм, яңадан фронтка китәрмен төсле иде. Минем бит әле барысы өчен дә үч аласым бар фашистлардан. Магнитогорскида Максимканы, Солтангали абзыйны хәтерләдем. Аннары окоптагы сакал-мыек баскан солдатларны, безнең башка үлем бомбалары яудырган фашист козгыннары очып үтүен, өстебезгә "тимер аждаһа"ның ыжгырып килүен, җирдән кара баганалар күтәрелүен, ниһаять, Капустиноны... Алары болайрак булды. Хәтеремне ныграк ачкан саен, бер вакыйга искә төшә. Бер дә бер көнне, мине сорап, палатабызга хәрби комиссариат вәкиле килеп керде. Каршыма басып честь бирде. Аннары ялгышмыйммы икән, бу кеше чыннан да Гали Сафинмы икән, дип, шикләнебрәк, кечкенә буйлы, япьяшь, ябык яралыга карап сүзсез калды. — Сез яралы кызылармеец Сафин буласызмы? — дип сорады ул. — Әйе, мин булам. — Тагын бер кат сәламлим сезне! — Ул, кулын чигәсенә тиереп, үкчәләрен шыпылдатып алды. Фашист танкларын үзебезнең позициягә җибәрмәүдә күрсәткән батырлыгым (аны зурлап, батырлык, дип әйтте!) өчен командование мине бүләкләүгә тәкъдим иткән икән. III дәрәҗә Дан ордены монда эзләп тапкан үземне. Хәрби комиссариат вәкиле орденны тантаналы рәвештә зурлап, речь сөйләп тапшырды. Әкрен генә тагын "ура!" кычкырдылар, исән куллылар шаулашып кул чапты, "браво, молодец" дигән сүзләр яңгырады. Ә минем фикерем ачылганнан-ачыла барды. Хәрби комиссариат вәкиле палатадан чыгып киткәч, орденны күкрәгемнән алып, әйләндерә-әйләндерә озаклап карадым. Биш почмаклы йолдызга Кремль сурәте төшерелгән, тынычлык символы итептер инде башак ясалган, башак турына "Слава" дигән бер сүз язылган. Шушы бер сүзгә карап башымнан үткәннәрне эзләргә керештем һәм күрдем, нәкъ кино карагандагы шикелле, кадр артыннан кадр алышынып кына торды. Ә мин, Солтангали абзый әкиятләрен тыңлаган кебек, үзем өчен яңа да, күптән таныш та булган вакыйгаларны күз алдыма китердем. Елдан артык яттым Магнитогорск госпиталендә. Яхшы тәрбияләделәр. Соңга таба кайбер яралыларга ашау җитенкерәмәгәндә дә ачлыктан зарланмадым. Ризык талымсызламадым, ни бирсәләр — шуны ашадым, терелдем, буйга да үсеп киттем. Кызганыч, сул кулым гына асылынып калды. Яралангач, өшегән булган ул. Хәзер дә "камыт" киеп, иңбашыма асып йөрим мин аны. Эссе җәйләрдә рәхәтләнеп изү чишеп йөри алмыйм, менә бу бәйләгән каешлар әллә кайдан күренеп тора. Ел саен диярлек баш белән хәзер дә берәр ай хастаханәдә ятып чыгам. Уйланырга, дулкынланырга ярамый шул миңа. Мамай курганындагы хәл — шуның бер мисалы инде ул. Читкә киттем бугай. Әйтәм бит, сөйләвемнең рәте-башы юк, дип. Магнитогорск госпиталендә аякка бастырулары турында сөйли идем, ахрысы. Анда, сау вакыттагы кебек булмасам да, теләгән җиргә чыгып йөри алыр хәлгә килдем. Әмма малай чакның бик кадерле нәрсәсе — яшьлек юләрлегем, шаянлыгым югалган иде инде: яшьтәшләрем белән куышып уйный алмадым — йөгерергә ярамый, баш авырта, чигәне кыса. Шуңа да әкренрәк атлыйм, артык сикеренмәскә тырышам. Ә бу хәл мине көннән-көн олыгайта бара, балалыктан бөтенләйгә аера иде. Солтангали абзый өйрәткән курайның монда бик тә кирәге чыкты. Терелә башлагач, кайбер авырулар белән шәһәрдәге башка госпитальләргә барып, концертлар бирә башладык. Ләкин курайны бер кул белән генә бик начар уйныйм. Шулай да мине үзләреннән бер дә калдырмыйлар. Соңыннан төшендем: лекторыбыз күбрәк үземне яралыларга минем хакта сөйләү өчен алып йөргән икән. Сталинград сугышыннан соң Магнитогорскида да госпиталь коридорлары яралылар белән тулды. Әйтмим, клуб, учреждениеләр, дип, кайбер йортлардан кешеләрне күчереп тә госпиталь ясадылар. Яралылар килеп кенә тора, ә инде савыкканнары — сәламәтләнеп, фронтка китеп бара, аяк-кулсызларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Ә миңа кая барырга? Фронтка ярамыйм. Хәзер бит инде мин, ундүртне тутырып, унбишкә чыктым: фашистлардан ничегрәк үч алырга кирәклеген беләм, сугышка китәр идем. Алмыйлар шул. Бу хакта табибка әйткәч, ачуланды гына. — Син болай да фронтовик,— диде ул миңа.— Фронтовиклар акыллы фикер йөртә, син дә уйла, Сафин. Бер кул белән сугыша алмаслыгыңны үзең дә белеп торасың. Менә баш авыртуың бөтенләйгә беткәч, укырга китәрсең, инженер яки галим булырсың, яңа төр танклар, самолетлар иҗат итәрсең, дошманны шуларсыз җиңеп булмас бит. — Ул чакта инде Гитлер да җиңелер. — Бик әйбәт булыр. Тизрәк башы бетсен. Табиб, кашларын җыерып, бераз дәшми торды, нидер уйланды, аннары сүзен дәвам итте. — Шагыйрь, язучы булырсың син, Сафин. Сугышта күргәннәреңне, ничек итеп фашистларга каршы сугышуыгыз турында китап язарсың. Алар әнә ничек үкчәләрен безнең илебездән күтәрәләр. — Элек детдомда җырлар чыгара идем,— дип әйтеп ташладым, табиб сүзенә ияреп. — Бик яхшы, Сафин, мин белеп сөйлим икән ләбаса синең хакта,— диде табиб, үз фикеренең дөреслегенә куанып. ...Барлык фронтларда да немец баскыннарын илебездән куу башлангач, госпитальдәге яралылар арасында ниндидер бер җанлану башланды. Әле савыгып та җитмәгәннәре, фронтка җибәрүне сорап, табибларны алҗытып бетерделәр. Алар үзләренең гариплекләре, ватандашларының, туганнарының җәфа-газап чигүләре, тирән кайгы-хәсрәтләре, адәм башына китерелгән афәт өчен Гитлер башкисәрләреннән соңгы үчне алырга телиләр иде. Йөрәкләрдә ачу, нәфрәт кайный. Яралы солдатлар әле үзләренең кодрәтләрен сугыш кырында күрсәтергә, албастыны үз өнендә таптап-изеп юк итәчәкләренә нык ышаналар иде. Шуңа күрә аларның кабат фронтка омтылулары бик табигый иде. Алар арасында мин тыныч күңел белән кала ала идемме соң? Моны госпиталь администрациясе яхшы аңлады, әлбәттә. Һәм минем мәсьәләне озакламый хәл иттеләр. Бер кичтә барысы да үзгәрде. Ел буе яткан госпиталь инде туган йортыма, ә яралылар якын туганнарыма әйләнеп беткәннәр иде. Алардан аерылу авыр булды. Аягына басып йөри алган һәркем озата чыкты. Санитарка һәм сестралар артымнан елап калдылар. Хуш инде, госпиталь! Сау булыгыз, абыйлар һәм апалар! КИЧ Әйткәнемчә, кичкырын мине алырга бер апа килгән иде. Капка төбендә аның җигүле пар аты тора. Бераз сәерсендем: нигә ир кеше яки ап-ак сакаллы бер бабай түгел? Әлегә чаклы извозчик хатын-кыз арбасына утырып йөргәнем булмаганга сәер тоелгандыр инде. Ләкин апаның пар ат җигеп килүе куандырды. — Башкортстанның Белорет детдомыннан мин, акыллым,— дип таныштырды апа, кузгалып киткәч.— Үзең ни атлы соң? — Гали. — Матур икән исемең. — Фамилиям Сафин. — Ә-ә-ә. Шуннан соң без, шәһәрне чыкканчы, бер авыз сүз сөйләшмәдек. Апа атлары белән генә сөйләнеп барды. Караңгы төшкәнче, шәһәрне чыгарга ашыга иде ул. — На, наянланма, Карлыгач, сине бер дә янга җигәр хәл юк, уйнаклап тик барасың, тарт әзрәк. Дөлдел тырыш ул, мескенкәем, кая җиксәң дә карышмый. Тик менә картая инде. Бәхете авыр йөк ташуда икән малкаемның. Бүгенге йөк ул аңа бәйрәм генә. Ягез әле, икәүләп җилдерегез әле... Без авылда кунарбыз инде, кустым. Моннан ерак түгел җиде-сигез чакрым баргач, бер башкорт авылы бар, шунда төн үткәрербез. — Миңа барыбер... — Ягез әле, ягез, малкайлар, на-на! Дыңгыр-дыңгыр, дыңгыр-дыңгыр... Арба көпчәкләре шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр килә. Бераз селкетә селкетүен, әмма зыянлы түгел, арба төбенә күп итеп яшел үлән җәелгән. — Үзең госпитальгә ничек барып эләктең инде, кустым? — Булды инде, апа. — Сөйлисең килмиме? Ярый алайса, кыстамыйм. — Нигә алай дисез? — Кешене тинтерәтүдән ни файда. Йөкче апа мине тупас икән бу дип уйлыйдыр инде. Нәрсә сөйләргә икән соң аңа? Беләсе киләдер, күрәсең. — Бер дә кызык түгел безнең язмыш,— дидем мин, шактый сүзсез баргач. — Ә кемнеке кызык! Һәммәбез бериш ләбаса. — Анысы шулай. Тагын тынлык урнашты. "Сүз чишмәсе" үзенең юлын таба алмады. Шулай да йөкче апа түзмәде, тагын сорап куйды: — Кулыңны сындырдыңмы? — Канын Гитлер суырды аның. — Тфү, тфү, әстәгъфирулла, ни сөйлисең син, бала?! Шушы яшеңнән тагын... — Унбиш яшь инде миңа. — Шулайдыр шул,— дип килеште йөкче апа.— Карар күзгә үк шулай. Ә менә... маңгаеңдагы тирән яра эзләре үзеңне бераз олыгайтып җибәргән. Әмма барыбер күңелем ышанып җитми. — Ышанырга туры килә инде. — Дөнья бит — ышанмый кая барасың! Үзем өчен бер дә кызык булмаса да, берничә сүз белән йөкче апага автобиографиямне — анысы миндә бөтенләй юк та инде аның — сөйләп бирдем. — И-и, бу мимеч мәлгунь кемнәрне генә вәйран итмәде,— диде йөкче хатын, күзләрен сөртеп.— Ә сиңа безнең детдомда күңелсез булмас. Тәрбиячеләребез әйбәт. Нәкъ Тукайдагыча, пар атка утырып, күктәге йолдызларга карап, үз уйларыма чумдым. Нинди икән ул Белорет? Еракмы икән моннан? Юк, сорамыйм әле юлчы ападан. Әнә ул да нидер уйлап кайта. Әгәр ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр кеп-кечкенә малайлар, кызлар гына булса нишләрмен? Кем белән дуслашырмын, серләшермен икән? Хәзер янымда Сөмбелә булсын иде менә! Йөрәгем өшеп, калтыранып та бармас иде. Аның бер сүзе, җылы карашы, ягымлы елмаюы җылыта шул мине. Кайдан килеп шундый бәхетледер ул Сөмбелә. Кая тели, шунда оча да китә. Бөтенләй адашмаса гына ярар иде инде. Кайларда йөри икән ул хәзер бу минутларда?.. — Өшемисеңме, кустым, кичке салкын төште. Мә, монда тагын бер искем бар минем,— дип, апа өстемә телогрейка бөркәде. — Рәхмәт, апа. Тагын тынлык урнашты. Юк икән, кайдандыр төн караңгылыгыннан өн килә. Ул өн юлчы апаның йөрәк түреннән әкрен генә саркып чыккан сагыну җыры икән. Икебез бер арбага утырып барабыз, ә җыр ерак-ераклардан, Урал тау артларыннан ишетелгән кебек. Иртә торып ташка басам, Ташның салкыннарына. Кулларымны куеп елыйм Бәгърем ялкыннарына. Кичке эңгердә, япан кырда аның җыры шулкадәр моңлы яңгырады, үз-үземне онытып тыңладым. Сүзләре энҗе бөртегедәй, кемнәр сайлап тезгәндер аны шулай, моңы исә йөрәгеннән ургып чыга. Җырларында тирән сагыну, сагыш. Ул эчендәге сагыну-сагышларын җыр белән бушатты. Болай җиңелрәк иде, күрәсең, апага. Моңлы җыр Солтангали абзыйны, Сөмбеләне, малайларны-кызларны кабат искә төшерде, сагындырды, аларны шушы минутларда бик тә күрәсем килде. Бу балага комачауламыйм әле дигәндәй, апа кинәт тынып калды. — Җырлагыз, туктамагыз, апа. Миңа бик-бик рәхәт. — Шулаймы... Шактый тын барганнан соң, ул, көен үзгәртебрәк, тагын җырлады. Алга китеп шуны әйтим: ятимнәр йортына кайтып өч көн торгач, мин ул җырны йөкче ападан күчереп язып та алдым. "Сибелә чәчем" дигән татар халык җыры иде ул. Хәзер үзем дә бик яратып җырлыйм, әмма теге чакта апа җырлаганча матур итеп җырлый алмыйм. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә чәчем, тарала. Йә утка сал, йә суга сал, Йә кайгымнан арала. Уйсу җирнең агым суы Ага икән таң белән. Үтәр, ахры, яшь гомерем Гел сагыш, гел моң белән. Сандугачлар су эчәләр, Агыйделдә тезелеп. Нигә болай сагынам икән, Үзәкләрем өзелеп. Җыр артыннан җыр агылды. Гомеремдә ишетмәгән озын-озын көйләрне апа, төнге җил канатларына салып, каядыр ерак-еракларга озатты. Җырны канатлы, диләр шул, бүген ул мине Уралым тауларына күтәрде, башкорт җәйләүләренә алып китте, Сакмар дулкыннарына салып йөздерде. Сталинград афәтеннән соң мондый рәхәтлекне кичергәнем юк иде әле. Рәхмәтләр генә яусын олаучыга. Үзе хакында берни сөйләмәсә дә, аның ялгыз хатын-кыз булуын, сөеклесен сагынып көтүен аңладым. Искән җилдән, очкан кошлардан сәлам хатларны көтеп, күзләрен Габдулласы киткән якларга төбәп тилмерә икән апакаем. Күңелемне ниндидер кызгану хисе биләп алды, эчемнән тагын Гитлерны каргадым. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын иде бу хатынның Габдулласы!.. Белоретка ничек кайтып җитүебезне сөйләп тормыйм. Ятимнәр йортында җылы каршыладылар үземне. Иртәгесен Кәлимәнҗә апа (йөкче хатынның исеме шулай икән), бер белгәнен биш итеп, белмәгәнен чамалап сөйләгәч, миңа карата игътибар, кадер-хөрмәт гаять артты. Ятимнәр йортында тәрбияләнеп үскән бала дәрәҗәсендә түгел, ә сугышта катнашкан кызылармеец, яралы солдат буларак та кабул иттеләр. Монда минем ишеләр юк иде шул. Шулай да ятимнәр йорты тормышын сөйләп чыгуның бер кызыгын да тапмыйм. Яшь гомеремдә аларны күп күрдем. Белореттан шул ук районның Сәрмән ятимнәр йортына күчерделәр. Сәбәбен белмим, аңлатып тормадылар. Гомумән, ятимнәр йорты баласына бу хакта беркайчан да сөйләп-аңлатып маташмыйлар. Бераз вакыт Сәрмәндә яшәгәч, Баймак районының Төмәс ятимнәр йортына күчерүне кирәк санадылар. Монысының сәбәбе бар иде. Без Сталинградка шушыннан күчерелдек. Биредә мин педучилищеда укый башладым. Тормышымның иң гүзәл чагы — Төмәс ятимнәр йортында яшәгән чагымдыр, мөгаен. Монда мин үзем яңадан малай чагыма әйләнеп кайттым. Тагын алга китеп шуны әйтим: Төмәстән мине Уфага җибәрделәр. Башкалада 7 нче махсус ятимнәр йорты ачылган икән. Ул, Башкортстан АССР Мәгариф министрлыгы карамагында булып, югары квалификацияле кадрлар хәзерләүне күздә тота. Соңыннан кайда гына булсам да, кайда гына яшәсәм дә, Төмәсемне оныта алмадым, аңа багышлап шигырьләр яздым, җырлар чыгардым. Нигә алай дисезме? Чөнки монда миңа үткән тормышымның тагын бер читен — фаҗигале почмагын ачып күрсәттеләр. Еллар пәрдәсен күтәрүче — Йомагол карт булды. Курайчы Йомагол дип йөртәләр иде үзен. Заманында күп михнәтләр күргән, хәсрәт чиккән. Инде картаеп, тәмам бөкрәеп, кечерәеп калган, тәнендә чыкмаган җаны гына бар. Җанын башындагы түгәрәк кама бүреге белән аягындагы киез катасы гына саклыйдыр, бәлки, җәйге кызу көннәрдә дә салмый ул аларны. Йомагол карт сугышның башында ук ике улының үлем хәбәрен алган. Төпчеге исә сугышка ничек китсә, суга ыргыткан таш шикелле, шулай югалган. Җитмәсә, анысының хатыны да җилбәзәк булып чыккан. Сакаулыгы аркасында фронтка ярамаган, әмма авылдан авылга йөреп, заем акчаларын вакытында түли алмаган солдат хатыннарына бугаз киереп кычкырырга көче җиткән. Ниндидер бер шалапай инспектор белән качып киткән. Өч яшьлек баласын тугыз дистәне тутырып килүче ялгыз картка калдырган. "Малаең абыйлары кебек дөмеккәндер. Бусы да синең орлык — син кара",— дигән дә баланы сәке уртасына утыртып калдырган. Ярар инде, олы килене Гайшәбикәгә рәхмәт, үзенең биш баласы янына өч яшьлек ятимне дә сыйдырган. Хәзер Йомагол бабай авылда берьялгызы яши. Аңа ике килене кулдан килгәнчә ярдәм итә, вак-төяк эшләренә оныклары булыша. Ятимнәр йортыннан зуррак кызлар кереп идән-сәкесен юып чыга, суын китерә. Еш кына бабай безнең янга килеп утыра, бик матур итеп курайда уйный, үзенең белгән-күргәннәрен сөйли. Беркөнне, икәү генә калгач, ул минем хакта сораштырды. — Әти-әниеңне хәтерлисеңме, углан? Болай туган-тумачаларың бармы диюем. — Беркемем дә юк шул, бабай. Сугышка кадәр, бәләкәй чакта, Зәгъфран абыйларда яшәгән идем, ул фин сугышында үлеп калгач, яңадан детдомга күчтем. Дусларым белән Сталинградта чәчелеп-таралышып беттек... Мин сөйләгәндә, Йомагол карт бертуктаусыз "Менә син, менә син" дип такмаклап торды. Солтангали абзый турында сүз чыккач, карт бөтенләй җанланып китте. — Бик беләм Солтангалине. Менә син... Шулай ук карый көнендә сугыш кырында үлеп калдымы икәнни, бичара. Менә син, ә! — дип уфтанды бабай. Аннары нидер уйлап торды.— Зәгъфран, дисең бит. Таныш егет булып чыгасың түгелме соң әле, углан,— диде Йомагол бабай кисәк кенә, тар сукмактан олы юлга чыккан юлчы кебек шатланып.— Димәк, син шушы Төмәс малае икәнсең ләбаса. Менә син. Ярый алайса. Хәзергә торыйм әле, углан. Иртәгә минем янга кереп утыр, үзеңә сөйләр сүзләрем табылып тора. Тамагым бик кипте, кая, кайтып, берәр тустаган чәй кайнатып эчим, булмаса, олы килен әз генә такта чәй китергән иде, каян юнәткәндер, рәхмәт төшкере. Иртәгә иртәнге якта кил, углан! ИРТӘ Йокыдан таң әтәчләре уятты. Каядыр чыгып йөгерәсем килә, йөрәгем очар коштай талпына. Ләкин күңелемдә куе томан, билгесезлек томаны, ә үзем нидер сизенәм, бүген нәрсәдер булыр күк, һичшиксез, шулай. Талпынган йөрәгем шуны сизенә. Ни ул — анысын әйтә алмыйм. Атылып-бәрелеп язгы бакчага чыктым. Агачлар шау чәчәктә. Хозурлыктан, чәчәкләрнең хуш исеннән чак кына башым әйләнеп китте. Нинди сафлык биредә! Бакчада май аенда гына була торган рәхәтлек. Бал кортлары да минем кебек иртә уянганнар икән бүген. Сандугачлар симфониясе уяткандыр инде аларны. Их, канатларым булса икән хәзер. Очар идем бал кортлары белән бергәләп, китәр идем кошлар артыннан әллә кайларга... Юк, иртәрәк булыр әле Йомагол бабай янына керергә, йокысыннан торсын, ашасын-эчсен, вак-төяк эшләрен карасын. Кешеләр әле көтү кумаган, нишләп йөри бу исәр, дип уйлаулары мөмкин. Иң яхшысы — Сакмар буйларын урап кайту, кошларым-дусларым анда да җитәрлек минем. Былтыргы курадан курай ясармын да рәхәтләнеп сандугачларны сайратырмын. Әнә безнең Сакмарыбыз ничек җәйрәп ага. Ичмасам, монда бөтенләй икенче дөнья! Мең тавыш, моңлы музыка! Болын-әрәмәлекләр кошлар симфониясеннән селкенеп тора төсле. Шулай шул, барысы да сандугачлар хозурында. Аларга тартар, тәкәрлек кычкыруы, бака челәне чырылдавы, тагын әллә нинди кошларның чыр-чуы килеп кушыла, иртәнге симфонияне тагын да баета төшә, аның тәэсир көчен арттыра сыман. Кыр үрдәкләре камыш, тал арасыннан килеп чыгалар да Сакмарның бер як ярыннан икенче ягына пырх-пырх килеп очып йөриләр. Боларына карап күзләр сөенә. Тикмәгә генә җыр чыгармаганнар инде бабайлар Сакмар-суга багышлап! Сакмар буена килсәм, Солтангали абзый исемә төшә. "Сакмар" көен иллә дә матур итеп, елганың үзе шикелле бормалы-бормалы итеп җырлый иде шул. Хәзер дә аның моңнары колагымда чыңлый. Куаклар арасында Сөмбелә тавышын ишетәм шикелле, безнең Ануны эзләп килеп чыкмасмы икән ул монда?.. Озак йөрдем Сакмар буйларында, әрәмә-болыннарын урадым, элек аяк басмаган җирләрендә булдым, бөтен матурлыгын йөрәгем аша үткәрдем, күңелем шактый тынычланып калды. Инде Йомагол бабайларга керсәм дә ярыйдыр. Килергә кушты бит. — Исән-сау гына торасыңмы, Йомагол бабай. Йортка бәрәкәт иңсен,— дидем, олыларча итеп. — Рәхмәт яхшы сүзеңә, углан, әйдә, түрдән уз. Менә рәхмәт килүеңә,— дип такмаклады бабай, сәламемне бик тә килештереп. Өй эчен күздән кичердем: артык зур түгел икән, түрдә бер-берсенә тоташа язган кечерәк кенә ике тәрәзә. Идәндә авыл хатыннары кулы белән сугылган ике буй палас, сәкедә шундый ук җәймә, кызылкөрән җептән тукылган. — Мич-морҗасын Беренче май бәйрәменә дип, сезнең ятимнәр йорты кызлары агартып бирделәр — хәйран гына килеп чыккан үзе, тигез, әйбәт агартканнар. Менә син. Шулай ялгыз башым яшәп ятам шунда. Кортка дөнья куйганга да тугыз ел гомер үтте,— диде Йомагол бабай, карашымны тотып. Аннары ул, үрелеп, ястык өстендәге кураен алды.— Кунак икәнсең, уйнап күрсәтим әле үзеңә, углан, тыңла вә хәтереңдә калдыр, мин үлгәч, Йомагол бабаңны исеңә төшерерсең.— Шулай диде дә карт, калтыраган куллары белән кураен дерелдәп торган иреннәренә тидерде. Кинәт кечкенә өйнең тәрәзәләре чыңлап куйды. Бабайны җылытып торган бу куышның нәзек бүрәнәләре менә-менә як-якка тәгәрәп китәрләр, кызлар агарткан ак мичнең кирпечләре берәм-берәм таралып төшәр төсле тоелды. Көйнең очы-кырые күренми. Юк, Сакмар-су үзе дә бу кадәр озын, тирән түгелдер. Картның тыны җитми, шунлыктан көйнең өзелүеннән курка, кабаланыбрак уйный, әмма җиренә җиткерә, шундый матур итеп уйный ки, бәгырьләрне уйдырып ала. Агыла көй, агыла... — Асрауга алган атаеңны ни атлы дидең әле, углан? — дип сорады карт кинәт, уйнавыннан туктап. — Зәгъфран исемле иде. Фин сугышында үлде. — Алай... — Әллә беләсеңме аны, бабай? — Болай булгач, күбрәген дә беләм икән әле, углан. Менә син. Күңелеңә авыр алмасаң, сиңа шомлы хәбәрләр җиткермәкче булып торам. Менә син... Сөйләмичә дә ярамый, барысын да белергә тиешсең. Сугышта да катнашкан егет үзең, яралангансың, үрдинең бар, димәк, батыр син. Углан, зинһар, сүзләремне авырга алма, бер Хода үзе шаһит, кичерер мине. Үзеңне нинди баһадир токымыннан икәнлегеңне бел син, углан. Менә шуңа да сөйләп каласым килә. Йә үләрмен дә — берни белми калырсың. Шуңа да сөйлисе иттем. Йомагол бабай үзенең хикәясен тыңларга мине әнә шулай озаклап хәзерләде. Һәм дөрес эшләде дип уйлыйм. Инде теләсә нинди авырлыкны үз өстемә алырга әзер идем. Фронтовик бит мин. — Борчылмыйча сөйлә, Йомагол бабай. — Рәхмәт, углан, яхшы сүзеңә. — Без түзәргә өйрәнгән инде. — Тыңла, углан, сабырлык телә Ходайдан, күптәнге хәлләрне бәян кылмакчымын,— дип башлады карт үзенең хикәясен.— Үзебезнең башкорт җиреннәнме, әллә Казан ягыннан килгән татармы — анысын анык кына белмим — безнең бу якларда бик гайрәтле, сәвит блачы өчен җаны-тәне белән көрәшеп йөрүче бер кәмисәр бар иде. Озак еллар төрле авылларда, төрле волостьларда, Сәвитләрдә эшләде. Исем-фамилиясен тәгаен генә хәтерләмим инде. Үзеңнекен ничек дисең әле, углан? — Фамилиям Сафин. — Менә син. Юк, алай түгел, мотлак алай түгел. — Нәрсә алай түгел, бабай? — Үз атаеңның исемен беләсеңме дип сорыйм? — дип төпченде карт. — Чын таныклыгым юк минем. Язуларда Сафин Гали Мостафа улы булып йөрим. — Мостафа, Мотыйгулла, Насыйбулла, Шәфигулла. Мостафа... шулайрак иде микән соң?! Белмимбелмим, ялгышуым бар. Менә син, хәтер дигәнең, тәмам челтәрләнгән хәзер. Әллә тагын Зәгъфран фамилиясенә күчерелдеңме икән? — Бу сорауны Йомагол бабай үз-үзенә бирде шикелле. Аннары ул сүзен үзенчә йомгаклап куйды.— Мостафа бәлшәвик синең үз атаең булмагае, углан. Күңелем шулайрак сизә. Әйе, безнең якларда бик күп ярлы-ябагайны атлы-җирле итте ул кеше. Үзе дә күп мәртәбәләр үлемнән калды. Авылыбызга килүен хәтерлим. Сәвит Ризатдин үтерелгәч килгән иде. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле кеше иде кәмисәр. Өстендә шул елларда халык кия торган күн тужурка, башында шундый ук күн фуражка, аякларында озын, тар кунычлы күн итек. Синекедәй чем-кара, бөдрәләнеп торган чәч, Буденныйчарак җибәрелгән кара мыек, гайрәтлеге йөзенә чыккан бер егет иде. Чәч-мыек дигәннән, кичә тагын шуңа да күзем төште, углан, менә синең иягеңдәге кара миң Мостафа кәмисәрдә дә бар иде бит, аңарда ул хәйран зур, әллә кайдан күзгә бәрелеп тора иде — менә анысын анык хәтерлим. Шуннан соң кәмисәр сәвит Ризатдинны үтерүчеләрнең барыбер эзенә төште, үзләрен халык алдында фаш итте. Бөтен авыл рәхмәт укыды аңа, соң бит, әгәренки ул чакта кәмисәр дөреслекне ачмаган булса, бер гаепсез кешеләрнең башы себер китә иде, ә тегеләр иректә каласы, этлекләрен эшлисе, тик алай булып чыкмады, нык каптырды ул аларны. Менә син. Бичараның үзенең дә башына җиткәннәр дип ишетелде. Әйбәт кеше иде кәмисәр. Соңыннан кайда эшләгәндер, сәвиттәме, колхоз оештырып йөргәнме, миңа мәгълүм түгел, тормышы күрше авылда иде. Ярты төнгә кадәр ниндидер җыелыш үткәргән, бик шау-шулы узган, диделәр. Шул тирәдә шикле кешеләрнең киләп сарып йөрүләрен каравылчы карт күреп калган, ут-күз чыгармагайлары дип шикләнгән, бу хакта кәмисәргә дә әйткән. Таралыр алдыннан янындагы иптәшләре, хәвеф-хәтәр булмагае дип, үзен өенә чаклы озатып куярга да ниятләгәннәр, ләкин кәмисәр, янымда коралым бар, дип, тәкъдимнәрен кире каккан. Менә син, күрәчәк. Җыелыштан соң да әле конторда шактый вакытлар эшләп утырган. Язган җиреннән сикереп тора да идән буйлап йөренә, тагын килеп өстәленә каплана икән бу. Җаны уйнагандыр, күрәсең, бичараның. Шөбһәле еллар, кулакларның тәмам азынган чаклары иде шул. Күмәк хуҗалыкка берләшмәс өчен, мал-туарын абзарыннан чыгармас өчен теше-тырнагы белән тырыштылар. Бер-бер хәл буласын күңеле белән сизенгән кәмисәр. Югыйсә конторасыннан аерыла алмас идемени соң, бичаракай, җаны уйнаган, үзен-үзе кая куярга белми үрсәләнгән. Каравылчы карт та берни эшли алмаган шул, үгетләп-әйтеп караган да тынган. Бәлшәвик Мостафаны әйтәм, кулын гына селтәгән. Шул чакта өендә ниләр булганын белмәгән инде ул. Көзге караңгы төндә Мостафаның өенә кулакбандитлар килә. Иң әүвәл абайлап чыккан этне үтерәләр. Аннары өйалды ишеген күгәненнән суырып ачалар, өйгә бәреп керәләр. Бәлшәвикнең хатынын балта белән чабып өзгәлиләр, гөнаһсыз балаларын йоклап яткан җирдән пычак белән суялар. Урын-җир, өй эче кан белән тула. Тагын шунысы бар икән әле: ут төртеп һәммәсен дә яндырырга уйлаганнар, бәдбәхетләр. Тотылгач, үзләре шулай дип сөйләгәннәр. Җидәү булганнар алар. Тик менә, әгәр ут төртеп йорт-җирне яндырсак, кәмисәр исән калыр дип, бу уйларыннан кире кайтканнар. Капка төбендә кәмисәрне, сагалап торып, күсәк белән бәреп үтергәннәр. Аннан соң да әле унсигез җирдән пычак белән кадаганнар. Үзләре чәнчиләр, үзләре такмаклыйлар икән, соңыннан судта әйтеп күрсәткәннәр. — Менә сиңа Сәвит. — Менә сиңа күмхуҗ. — Бусы — контрибуция. — Минем су тегермәнем өчен. — Йон тетү машинам өчен булыр — ал тагын берне. Тәне суына барган мәетне шулай газаплыйлар, танырлыгын да калдырмыйлар бичараның. Бөтен тирә-як халкы бәддога укыды үзләренә. Менә син. Гомерең бетмәгән икән, углан, күкрәк баласы булып читкәрәк тәгәрәпме, белмим, әнкәң янында, пычак, балта астында, исән калгансың лабаса. Абзаңнарның башына җиткәннәр, ә син менә, сулыйсы сулышың, җыясы ризыгың булгач, бер Ходайның рәхмәте белән, исән-имин калгансың. Янә дә мин тагын шуны ишеттем: исән калган нарасыйны Ярматау детдомына тапшырганнар икән. Бәхетсезлеккә каршы, анысы да янып китә. Менә син. Балаларны коткаралар коткаруын, әмма ләкин детдом янып бетә, кара күмергә әйләнә. Анысын да кулаклар эше дип сөйләделәр, дөресен әйтә алмыйм. Шул чакта күп кенә ятимнәрне кешеләрнең үз тәрбияләренә алулары ишетелде анысы. Кәмисәрнең исән калган төпчеген Зәгъфран алган, диделәр шул. Әйбәт егет иде Зәгъфран, яшьтән чая, башсыз булды, турысын ярып сөйләште. Комсомол Зәгъфран кушаматын тактылар үзенә. Тик, менә син, фин сугышыннан әйләнеп кайта алмады ул бичара да. Үги атаең үлгәч, шушы үзебезнең Төмәс детдомына тапшырганнар инде алайса сине, углан. Таныклыгың шул Ярматау детдомында янып беткән булып чыга. Афәтне агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дигәннәр борынгылар, иллә дә хак сүз әйткәннәр, менә син. Шундый авыр хәбәрләр саклаганмын, углан, гафу итә күр мин исәрне. Үзеңне кем баласы, әти-әниең нинди кешеләр булды икән дип, җәфаланып яшәмәсен диюем иде. Шуңа да сөйләүне кирәк таптым, углан. Урал тауларында яшәгән бер бөркет иде атаең, урынын җәннәттә итсен. Иншалла, бәлшәвикләр арасында әйбәт кешеләр дә бар иде. Атаең шуларның берсе иде, бик күп изгелекләр эшләде ярлылар өчен безнең якларда. Йомагол бабай, бу хәлләрне бәян кылгач, сүзсез-нисез миңа текәлде. Иреннәре калтырый, әкрен генә авыз эченнән "менә син, менә син" дип кабатлый иде. — Рәхмәт сиңа, Йомагол бабай,— дидем. — Үзеңә рәхмәт, углан, әти-әниеңә рәхмәт, сезне кеше иткән хөкүмәтебезгә рәхмәт! Инде дә үсеп җиткәнсең. Менә үрдинең балкып тора. Ничек соң болай... Акрынрак, балам... КИЧ Көндездән үк караңгылык иңә башлады. Әле генә Йомагол бабайның түр тәрәзәләреннән кергән кояш нурлары идән буйлап сузылган иде, аларның берсе картның аяк астында тәгәрәп яткан йөнтәс мәчене җылытты, икенчесе мич буендагы самоварны ялтыратты. Ә менә хәзер ак нурлар үзара куышып уйный башлады, аларны кара күләгәләр каплады, өй эче томанланып китте, Йомагол бабай үзе дә шул томан эчендә эреп юкка чыкты... Караңгылык эчендә мин дә "йокыга" талганмын, өч тәүлек күземне ачмаганмын. Бу хәлгә бабакаем бик тә кайгырган, баш очымнан китмәгән. Аңыма килеп, беркадәр савыкканда, ул инде түшәк өстендә ята иде. Янына өч кенә тапкыр керә алдым, Йомагол карт, минем өчен дөньядагы барлык кешеләрдән дә якыныма әйләнгән бабакаем, фани дөнья белән алыш-бирешен бетереп, мәңгелек йортына китеп үк барган. Кинәт авырып китүемә ул үзен сәбәпче итеп тойган икән. Изге картның йөрәге болай да теткәләнеп беткән, шуңа күрә кайгысын күтәрә алмаган. Үлгәндә кураен миңа васыять итеп калдырган. Сул кулым күтәрелмәү сәбәпле, рәтләп уйный да алмыйм, әмма бабай истәлеге итеп саклыйм, шулай да сагынганда өргәләп алам. Тагын шунысы аяныч: картның соңгы көннәрендә баш очыннан төшмәгән йөнтәс мәчесе хуҗасыз калды. Ул да ялгыз, мин дә ялгыз бу дөньяда!.. Кычкырып елыйсым килде, ләкин үземне кулга алдым, борчылмаска тырыштым, ярамый, бу хакта табиблар һәрдаим искәртеп тора. Мәчене үз яныма детдомга алып кайттым, куенымда йоклаттым, иртән ул качып китте, хуҗасыз өйнең бусагасыннан тотып алып яңадан детдомга йөгердем. Юанычым да, куанычым да, туганым да шул мәче иде. Ул үзе дә мине аңлый кебек, зәңгәр төймәдәй күзләре белән күзләремә текәлә, нидер әйтмәкче була, хисләрен, кайгы-хәсрәтен аңлата алмагач, мыраулап борынын яшерә, үпкәләгән баладай бөгәрләнеп ята. Мәче мондый хәсрәтне күтәрә алмады, ахрысы, миннән бөтенләйгә чыгып югалды, ни эзләсәм дә аны, инде башка табылмады. Әлеге телсез туганымнан аерылгангамы, әллә инде Йомагол бабайның ахирәткә китеп баруы сәбәп идеме, белмим, соңгы вакытларда Төмәсемнән бизебрәк йөрдем. Нәни йөрәгем бу юлы да алдан хәбәр биргән икән, тиздән, инде әйткәнемчә, Уфага, махсус детдомга күчерделәр. Кызык хәл, гадәттәгечә, Уфа үземне ничек каршылар, киләчәктәге тормышым ниндирәк юнәлеш алыр икән дигән сораулар белән башым катып бетә иде, ә монысында исә Сөмбелә белән кайчан очрашырбыз икән дип хыялланып бардым. Детдом училищесында укуымны сөйләп тормыйм. Ә менә бер нәрсәне искәртеп китәм. Әйткән идем бит инде хәрби госпитальләрдә яралыларга концертлар биреп йөрүебезне, аны Уфада да дәвам иттек. Шулай бер тапкыр концерт белән Уфадан егерме биш чакрымнар ераклыктагы Йоматау санаториена килдек. Тимер юл станциясе дә үзендә үк икән, бик матур урында, сөзәк тауга, урман эченә урнашкан. Тимер юл линиясенең икенче ягында җырларда мактап җырлана торган мул сулы Дим елгасы җәйрәп ята, яр буена килеп басмыйча күреп тә булмый үзен, куе таллыклар, биек-биек өянкеләр каплап тора елганы. Дим буе җәйләүләрендә санаториеның кымыз бияләре утлап йөри, ял итүчеләр өчен бөтен хозурлык, уңайлыклар бар икән монда. Элек биредә хәрби госпиталь урнашкан булган, хәзер юк инде, ләкин ял итүчеләрнең барысы да диярлек яралылар, сугыш инвалидлары. Без аларга зур концерт хәзерләп килдек. Артистларыбызның күбесе профессионаллар иде. Җитәкчебез Фәридә Кудашева үзе. Җырладык та, биедек тә, декламация дә сөйләдек, хәтта фокус күрсәтүчебез дә бар иде. — Хәзер сезнең алда — сугышчы егет Сафин Гали. Рәхим итегез! — диде конферансье. Башта курайда "Ашказар"ны башкарырга тырышып карадым, бик үк килеп чыкмады, бер кул белән курайны тотып та, уйнап та булмый иде. Шуннан соң курайны кесәгә яшереп, кулга унике телле гармун алдым, аның бакалы ягын хәрәкәтсез сул кулымның терсәге белән кысып куйдым да исән кулымның бармаклары белән телләр өстеннән йөгереп үттем һәм алдан ук ниятләп куйган ниндидер җиңел бер көй башкардым. Шаулатып кул чаптылар, рәхмәтемне белдереп баш идем, сәхнәдән чыгарга теләвемне күреп, тамашачылар кулларын катырак чаба башладылар. Шуларның барысын да җиңәргә теләгәндәй, берәү кычкырып җибәрде. — Гали! Гали!.. Ул арада сәхнәгә Сөмбелә атылып менде һәм муеныма сарылды. Без икебез дә онытылып шактый вакытка сәхнә уртасында калганбыз. Яңарак ял итәргә килүчеләрдән күбесе Сөмбеләне белеп бетермиләр, күрәсең, безнең бу очрашуыбызны концертның чираттагы номеры дип кабул итеп, шаулатып кул чабарга керештеләр. Шул чакта гына исебезгә килеп, сәхнәдән йөгереп төшеп киттек. Тамашачы гаҗәпсенеп калды. — Ни булды? — Нәрсә соң бу? — Рольләрен уйный алмадылар, ахрысы, яшьләр бит әле. — Бер дә аңлашылып җитмәде әле бу?! Тамашачыларның күзләрендә мең төрле сорау. Ә без аларны бөтенләй оныттык. — Гали бәгърем, син исән икәнсең, инде мәңге дә очратмам дип курыккан идем. — Йә, елама инде, ник елыйсың. Менә син дә табылдың ич. — Их, кайгыруларымны белсәң икән, бәгърем! — Оренбургка хатлар язып яттым, Сөмбелә, син анда юк,— дидем, ничек тә аны юатырга теләп. — Үзем дә шунда яздым, хатларымны кире бордылар. Кеше җитмәгәнлектән шушы госпитальдә калдырдылар, элек язган гаризамны да искә алганнар, күрәсең. Кем белгән аны болай буласын, Гали бәгърем. — Шундый сагындым үзеңне, Сөмбелә. — Әллә минем тәкатьләрем калган дип беләсеңме? — Сөмбелә битемнән чут-чут итеп үбәргә кереште.— Мин бүген шундый бәхетле!.. —Әкрен, Сөмбелә, әнә Фәридә апа җырлый, концерт бетеп бара, тыңла әле! ...Әй, матур Дим буе, Бик сагындым бу юлы. — Безнең хакта ич бу,— диде Сөмбелә. Җәйге тын кичтә су өсләренә, Дим урманнарына, тугайларына сихри моң таралды. Сәхнәдә Фәридә Кудашева үзе яраткан "Дим буе" җырын башкара иде. Гүя ул җиһанга үзенең яшел шәлен җилпи, ә тал-тирәкләр исә, бу моңны күтәрә алмыйча, сагышлы башларын суга иде, пәһлевандай кәпрәеп үскән Йоматау юкәләре тагын да горурланыбрак күккә үрелде, бер мизгел табигать җырчылары — кошлар да тынып калды, ә җыр дәвам итте. Бу җыр безнең очрашу бәйрәмебезгә чәчәк бәйләме иде. — Гали, бүген сине үз янымнан беркая да җибәрмим. — Мин беркая китмим дә, җаныкаем. — Кузгалыйк. — Адашканчы барыйк та барыйк... Без, Сөмбелә белән икәүләп, Йоматау урманнарын карап йөрдек, туйганчы сөйләштек, серләштек, җырладык, көлдек. Мондый бәйрәмне кем күргән дә, кем белгән — ә ул бүген безгә килде. Йөреп арыгач, Дим ярына төшеп утырдык, тик менә хәзер генә үткәндәгеләргә сәяхәт кылдык, белгән-күргәннәребезне яңабаштан хәтерләдек, дусларыбызны искә төшердек. Сөйләшкән саен сүз күбәя барды, аның очы-кырые күренми иде. Сөмбелә песи баласыдай куеныма сеңеп бетте. Кинәт тын калдык. Икебез өчен дә рәхәт тынлык иде бу. — Мине онытмассыңмы, Гали? — Нишләп онытыйм ди. — Ерак-еракларга китсәң дәме? — Җир упса да, Сөмбелә, әнә теге йолдызларга очып китсәм дә. — Ә кая безнең йолдызлар, Гали? — Син дә хәтерлисеңмени аларны? — Күренмиләр шул бүген. Ялгыз вакытларымда гел күзәтәм үзләрен,— дип, Сөмбелә күк йөзен айкап чыкты.— Җәй көне рәтләп күренмиләр шул, Иләк йолдызын тапмагач, сине күбрәк юксына башлыйм. — Үзем дә шул йолдызлар белән генә яшәдем моңарчы. — Рәхмәт инде Солтангали абзыйга. — И, ул чаклар, Сөмбелә. Кабат тынлык урнашты. Сөмбелә, арыган гәүдәсен турайтып, яшел үлән өстенә аякларын сузып утырды, башымны алдына салды, шушы кире беткән чәч бөдрәләремне нәзек бармаклары белән тарады, мамыктай учлары белән маңгаемдагы яра җөйләрен сыпырды. — Рәхәт миңа, Сөмбелә. — Йоклап китмә тагын. — Йокласа соң... — Аның өчен бүлмәм бар бит минем. Аннары Сөмбелә Оренбургтан киткәч ниләр булганын тәфсилләп сөйләде. Ул монда яралылар белән бер вагонда килгән. Тимер юл буендагы Йоматау санаториесы 1941 елның августыннан хәрби госпитальгә әйләнгән. Авыр яралыларны вагоннардан бушату өчен бик уңай була ул. Сөмбеләне шушында санитар булып эшләргә калдыралар, Оренбургтан килгән яралылар да, ә аларның күбесе сталинградчылар, кызны үз яннарыннан җибәрергә теләмиләр. Сөмбелә үзе дә сталинградчыларны ташлап китүне аларга хыянәт итү дип аңлый, чөнки ул бит нәкъ менә шушы сугышчыларның батырлыгы аркасында гына исән кала, яралылар белән бергә Оренбургка озатыла. Хәзер инде шуларны ташлап кит, имеш. Булдыра алмый Сөмбелә. Госпиталь бетерелгәч тә кузгалмый, хезмәт фронтында ачлы-туклы эшләп йончыган-талчыккан кешеләргә, сугыш инвалидларына кулыннан килгәнчә булыша, аларны сәламәтләндерүгә үз көчен куя. Ул менә шуларны сөйләде. Без аның бүлмәсенә кереп тормадык, төнебезне Дим буенда үткәрдек, шунда таң аттырдык, бәхетле көнебезнең кояшын каршыладык. Еллар узу белән мин кадерле минутларыбызның, сәгатьләребезнең нәкъ менә шушында, Дим буенда, Йоматау урманнарында калганын аңладым... Бераздан Сөмбелә үзе дә Уфага килеп чыкты. Аның белән кинога бардык. Гадәттәгечә сөйләшеп сүзебез бетмәде. Инде без күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, Лаеш шулпасын шактый чөмерергә өлгергән кешеләр икәнбез. Иңнәребездәге ниндидер бер авыр йөктән тыш, күңелләребездә уртак яктылык, шатлык-куанычларыбыз да бар. Моны тел белән аңлатып та булмый — ул якынлык тойгысы. Кинода кулларыбызны кулга тотынышып утырганда, бу якынлык безне тагын да кысыбрак бер җепкә бәйләде шикелле, икебездә бер йөрәк тибүен, тамырларыбызда дулкынланып кан агышын сиздек. — Сөмбеләм, мине Мишкә детдомына җибәрәләр бит. — И-и-и, нигә тагын? — Тәрбияче итеп. — Безнең башларга гына чыккан икән бу бетмәс детдомнар... Иңнәремә башын куеп, әкрен генә үкседе Сөмбеләм. Ул елагач, минем дә күңелем тулды, ләкин бу юлы бирешмәскә тырыштым, бер-бер артлы кабатланып торган үзгәрешләр, вакыйгалар шактый чыныктырган иде инде үземне. Аннары зал тулы халык арасында сынатасыбыз да килмәгәндер, бәлки, үзебезне кулга тиз алдык. Сөмбелә кинәт кабалана-кабалана ридикюлен ачып, аннан хушбуй исе аңкып торган кулъяулык чыгарды, аны иреннәренә тиереп сак кына үбеп алды да миңа сузды. — Сиңа истәлегем,— диде ул пышылдап кына. — Рәхмәт, Сөмбелә. — Сакла, яме! — Нишләп алай дисең, мәңгегә аерылышмыйбыз ич. — Безнең язмышны аңламассың, Гали... Ә менә бусы,— ул ридикюленнән ниндидер бәләкәй төргәк чыгарды, аны чишеп, учыма билгесез тимер кисәкләрен салды,— Оренбург госпиталендә табиблар синең башыңнан, кулыңнан чүпләгән снаряд кыйпылчыклары, боларны да сакла, без күргән җәфаларның шаһиты, фашистларны гаепләү акты итеп сакла. — И-и-и, җанкисәгем, ничә еллар буе... Менә бит ул минем сөеклем! Үзе нинди генә авырлыклар кичермәгән, ә менә шушы тимер кисәкләрен югалтмаган. Аңа нинди генә яхшылыклар эшлим икән соң инде?! Үзәгем өзгәләнде. Саф хисләремнән башка бирерлек әйберем юк иде шул ул чакта. Сөмбеләне шәһәр тирәсендә йөрүче поездга утыртып, Йоматау санаториесына озатып калдым. Хәзер минем күңелемдә ниндидер бушлык, мәгънәсезлек. Җәйге тынлыкны бозып җил чыкты, тузан өермәсе күтәрелде, офыктан кубарылып килеп чыккан "кара болыт юрганы" шәһәр өстен бөтенләй диярлек томалап алды. Яшен яшьнәде, дөнья җимерелгәндәй күк күкрәде, чиләкләп яңгыр коя башлады. Соңлап килгән яңгыр төн куна инде ул, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китсен. Аның каравы иртәгәсе көн аяз булыр, Солтангали абзый шулай ди торган иде. Шулай гына була күрсен иде инде! ИРТӘ Мишкә ятимнәр йортында эшләгәндә, Сөмбеләмнән хат алдым. Тәмам үзәкләрем өзелгән, тәкатем калмаган иде хат көтеп. Җанымны яңарткан шул кәгазь кисәге — минем өчен бар нәрсәдән кадерле саналган арадаш илчебез, ниһаять, кулыма килеп керде. Хат Уфадан язылган иде. Синең белән кабат күрешкәннән соң, Йоматауда яшәп кала алмадым, дигән. Гел шулай Сак-Соклар шикелле (Солтангали абзый шундый көйле бер риваять сөйләгән иде безгә) төрлебез төрле якта адашып яшәрбез микәнни, дип сагышланган. "Тулган күңел чиләкләремне" мин дә бушаттым, көне-сәгате белән җавап хаты язып салдым. Аны җыр белән төгәлләдем. Бездә биек таулар бар, Тау астында таллар бар. Талда яфрак, бездә сагыну, Сездә нинди хәлләр бар? Истәлекләр дәфтәрем шушы рухтагы җырлар белән тулды. Аларны үзем дә күп чыгардым, көннәр буе шуларны көйләп йөрдем. Сөмбелә икенче хатын тулысынча дип әйтерлек җыр белән тутырган иде. Сызылып таңнар аткан чакта, Кош куна тирәгемә. Ефәкләр булып уралдың Яшь кенә йөрәгемә. Соңгы куплеты бигрәк тә үзәкләремне өзеп алды. Биек тауның башларында Җил түгел, давыл бит ул. Ефәк түгел, җилгә очмый, Кайгылар авыр бит ул. Кайгы-сагышларыбыз уртак иде шул безнең. Сөмбелә борчулары миндә дә бар. Җаныма урын тапмаган көннәрем күп иде. Юксынуларымны җыр белән басарга тырыштым. Сөмбеләнең җырлы хатыннан соң почтальон мине онытты, шатлыклы хәбәрләр китерми башлады. Үзен урамда очратып сорашсам, көтәргә, сабыр итәргә куша. Уфага көн дә хат яздым. Көттем-көттем дә кабат яздым — хатларыма җавап алмадым. Шулай бер ел вакыт узып та китте. Борчуларым чиктән ашкач, Уфага юл тоттым. Җиде кат җирне актардым, адресы-ние булмаган килеш эзенә төштем төшүен, ләкин соң иде инде, Сөмбелә шәһәрдән бөтенләйгә китеп барган. Иртәләрем төнгә әйләнде, яшәвемнең яме калмады, әллә нинди яман уйларга бирелеп беттем, әмма хат килер, Сөмбеләне яңадан очратырмын дигән өметем һәммәсеннән дә көчлерәк иде. Кая да булса китеп барсам, аны бөтенләйгә югалтырмын дип курыктым. Үземне сагыш диңгезендәге ишкәксез көймәгә утырттым да уңай яктан җил исүен көтәргә карар кылдым. Башкача нишлим. Ни әйтсәң дә, ул минем Мишкәдә яшәвемне белә бит, исән-сау кеше хәбәр итми калмас. Бердәнбер якын дустым, шатлыгым, куанычым, син бит, Сөмбелә, онытырга хакың юк! Синсез нишләрмен, кемгә сыенырмын, эч серләремне кемгә сөйләрмен, кем чәчләремнән иркәләр?! Сөеклемә багышлап җырлар чыгардым, шигырьләр яздым. Хәтта сәлам хатларымны да шигъри юллар белән алдан ук язып куйдым. Син аларны белмисең шул, Сөмбелә, белмисең. Бер кәлимә сүзеңне кызганма инде, язып җибәр кош теледәй хатларыңны! Ишеттеме икән әллә ул моң-зарымны, Сөмбеләдән хат алдым. Ничек куануымны тел белән сөйләп, кул белән язып аңлату мөмкин түгел. Беравык хатны ачып укырга да базмыйча йөрдем, ничектер серлелеген югалтыр төсле тоелды. Ачуын ачтым, әмма анда ни язылганына гына төшенеп җитмәдем, алдагыларыннан бик нык аерылып тора иде бу, соңгысы. "Икебезгә бер сукмактан йөрүләр насыйп түгел, ахрысы. Синең күләгәң булып җан көйдергәнче, ераграк китәргә уйладым. Гали, үпкәләмә, бәлки, тагын бер күрешербез әле. Хуш, җаным-бәгърем, мине онытма",— дигән сүзләр тезгән. Хаты яртылаш кына аңлашылды. Үзе Орехово-Зуево шәһәренә барып чыккан, шунда тегү фабрикасына урнашкан икән. "Әгәр бу якларга килергә уйласаң, сиңа да эш табылыр",— дип өстәгән. — Китәм! Шундый карарга килдем. Хәер, монда мине тотып торырлык икенче бер сәбәп тә, көч тә юк иде бугай. Сәгате-минуты белән, үземә генә билгеле булган сәбәпләр аркасында, эштән азат итүен сорап, директор исеменә гариза яздым. Хуҗабыз кинәт кенә эштән җибәрә алмавы турында шау-шу куптарып караган иде дә, аңа үзеннән дә катырак итеп, фронтовикларча ныклык һәм төгәллек белән җавап кайтардым, үтенечем шунда ук канәгатьләндерелде. Бердәнбер мөлкәтем — такта чемоданым, аның эченә әле күптән түгел генә сатып алган бостон костюмымны, күлмәкләремне, әлбәттә, Йомагол бабай мирас итеп калдырган курайны, Сөмбелә биргән кулъяулыкны, шуларның барысын да актарып, иң төпкә снаряд кыйпылчыклары төрелгән кечкенә төенчекне салдым да юлга кузгалдым. ВЛКСМ райкомына комсомол учетыннан төшәргә дә чемоданымны күтәргән килеш барып кердем. — Кайда эшләячәксең? — дип кызыксындылар райкомда. — Мәскәү ягына юл тотам, соңыннан хат язармын,— дидем. Зур тормыш юлына мин әнә шулай, билгесез якка карап, "адашкан малай" кыяфәтендәрәк килеп кердем. Адашуым хак анысы. Тик аны бер дә искә төшерәсем килми иде. Нишлисең, язмыш сукмагың шулай бормалырак булгач. Берничә сүз белән әйткәндә, поездда бер адәм белән таныштым, дөресрәге, урыннарыбыз бергә туры килгәнлектән, ул үзе миңа сарылды. Кая барасың? Ни исәп тотасың? Тегесебусы... Шуннан әйтә бу: — Кыз янына буш кул белән бармыйлар бит, агайне,— ди, тезләремә шапылдатып.— Акча көрәп алам дисәң, әйдә минем белән. Иделдә, Куйбышев шәһәре тирәсендә, зур ГЭС төзеләчәген ишеткәнсеңдер — менә кайда сугыла ул кәгазь акчалар. Үзем кыз кочагына ашыкмыйм әле, законлысыннан да табан ялтыратырга туры килде, йөзләп табам мин аларны, иң элек акча керсен кулга, аннан соң җайларбыз калганын. Акча салырга синең бу чемоданың кечерәк булмас микән?! Ха-ха-ха... Йә, ничек, кул бирештекме? — Белмим шул, ничегрәк булыр икән, ниятем башкачарак бит. — Дурак син. Нинди ният ул! Шушы сөйләгәннәрең ниятме? Ике дә уйлап маташма, үземә ышан, не пропадешь, ха-ха... Кыскасы, Ульяновскига җиткәнче үк, әлеге бәндә чемоданымны чәлдереп ычкынган иде инде. Кадерле истәлекләремне кызганып йөрәгем әрнеде, ачык авызлыгым өчен үз-үземне тиргәдем, ләкин шуннан гайре берни дә эшли алмадым. ГЭС турында ишетергә дә теләмим, күңелем бизде. Ничектер Казан ягына китеп бардым, әмма бу шәһәрдә туктап калырга һич исәбем юк иде. Язмышның үз юлы, үз сукмагы бар икән шул, аз гына саксызлык күрсәттеңме, уйлап җиткермәдеңме — ул сине бормаланыпсырмаланып беткән әлеге сукмагына алып кереп китә, йә бөтенләй адаштыра, йә олы юл чатына чыгарып җибәрә. Казанда яңадан Мәскәү поездына утырдым. Менә шунда гаҗәп хәл булды. Гаҗәеп күренешкә тап булдым һәм моның шулай икәнлегенә бүген дә ышанып яшим. Бу — ул иде! Күзләрем белән ап-ачык күрдем, таныдым... Әйе, поезд кузгалганда, перронда, халык арасында күземә Сөмбелә чалынды. Кайдан килеп чыккан ул монда? Вокзалда ничек очратмадым икән аны? Куып җитәргә кирәк үзен! Сикер вагоннан. — Гражданин, сез кая? — Зинһар, тоткарламагыз... Халык арасыннан Сөмбеләне эзләргә керештем. Әле генә шушында иде, су сипкәндәй юк булды. — Сөмбелә! — Сез ялгыштыгыз. — Сөмбелә! — Мин Сөмбелә түгел. Табылмады Сөмбеләм. Ә поезд, пуф-пуф килеп, Мәскәвенә китеп барды. Буш перронда басып калдым. Инде кая барырга? Кемгә сыенырга? Чыннан да, кыз каршына мондый кыяфәттә бармыйлардыр шул. КИЧ Вокзалдагыларның синдә бер эше юк, тыз-быз килеп йөреп торалар, каядыр ашыгалар. Поезд киткән якка таба атлый торам дисәм, шәһәр читенә үк килеп чыкканмын икән. Бигрәк тиз, бик кечкенә, ахрысы, бу шәһәр? Болыннары зур икән. Еракта бистә өйләре күренә. Шул бистәләре белән мактанса гына инде... Кояш та бистә өйләре артында байый икән, Уфадагы шикелле Агыйдел урманнарына барып кунмый. Казан кояшы кызгылтрак та, караңгырак та, күрәсең, завод морҗаларыннан чыккан төтенгә уралганга шулайдыр. Һавадагы кара юллар шул завод-фабрикалар билгесе инде ул. Анысы завод-фабрикаларның күплеге бер дә зыян итми, чөнки эшкә урнашуы җиңелрәк була. Бер әйбәтрәгенә кереп эләксәм, бераз мая тупламыйча кузгалмас идем инде. Кайберәүләр кебек тәмәкегә акча әрәм итмим, туңдырма дигәннәренә дә исем китми. Кулга акча керсә, тота белер идем әле анысы. Сөмбеләгә ни дә булса истәлек бүләге алып барырмын. Теге чакта аның бүләгенә каршы берни дә бирә алмадым шул. Гаеп үземдә, кибеткә кереп, брошка-мазар сатып аласым калган, кызыл билле үрмәкүчме шунда — кызларның күлмәкләрендә шундый үрмәкүч брошкалар бит хәзер. Бик ошатыр иде әле Сөмбелә. Татлы хыялларга бирелеп, караңгылык иңүен дә сизми калганмын. Атлый торгач, Казансу болынындагы чегән чатырларына күзем төште. Нинди күп икән алар монда! Атлары симезләр, елкылдап торалар, аклы-каралылары да, аклы-сорылы төстәгеләре дә бар, киң болында рәхәтләнеп утлап йөриләр. Һәр чатыр янында учак яна, чегән хатыннары аш-су пешерә, ирләре чиләк-комган ясый. Корт шикелле кеп-кечкенә, дегет чиләгеннән төшеп калгандай кап-кара бала-чага баштүбән йөреп яки ут борчасыдай биеп — чиләк-комганнарын алырга, карта ачтырып алдагы язмышларын белергә теләүче кешеләрдән акча җыялар. Чәч-сакалга төренгән чегән егетләре беркемгә дә исләре китмичә гитара чиртә, киң итәкле, колакларына аю табаны чаклы түгәрәк алка таккан чегән кызлары чыелдап-чыелдап җырлыйлар. Үзе бер тамаша! Менә нинди икән монда тормыш! Күңеллесен күңелле дә, ничектер куркыта, кызларының өзгәләнеп җырлаулары күңелгә шом сала, йөрәкне тырный. Шәһәргә таба кире борылдым. Ә кая барам соң әле мин? Туктап, як-ягыма күз салдым. Әгәр менә монда кунсам. Вокзалдагы йокы йокы түгел инде ул. Чегәннәр әнә, ел әйләнә табигать кочагында әле, егылып үлмиләр. Соңыннан билгеле булганча, Казансудан Болакка саф су биреп торучы шакмаклап эшләнгән зур арык икән ул, шунда кечерәк кенә бер шалаш күреп алдым, кемдер — минем кебек адашкан җан — кайчандыр үзенә шушы "йортны" салып кергән, күрәсең, төн куну өчен бик тә уңайлы икән үзе. Арыктагы суның чупылдап агуы ишетелеп тора торуын — иптәш булыр әйдә, су белән серләшүе рәхәт ул... Игътибар белән тыңласаң, гаҗәп икән чегән җыры, сузып-сузып җырлаган җиреннән кинәт кенә ачыргаланып чинап җибәрә, йә кинәт өзә, йә кисәк кенә күтәрелеп китә, аннары тибрәндереп моңлана. Җыр шулай төн буе дәвам итте. Минем шикелле бер йокысызы һич тә авызын йоммады, сөйгәнен юксына, ахрысы. Табылыр, кызый, сөйгәнең... Чегән аяк басмаган җир юктыр ул дөньяда. Эзләрсең һәм табарсың Мәхәббәтеңне, җырың белән аңлатырсың. Әлегә мин генә җырлый алмыйм, җырласам да, аны тыңлар кешем юк. Ә син җырла, чегән кызы!.. Казандагы беренче төнемне әнә шулай, чегән җырын тыңлап уздырдым. Иртән арык ярыгыннан сиптереп аккан суда битемне юдым, юл мәшәкатьләреннән соң сафланып калгандай булдым. Өзелеп ашыйсым килде. Кесәләремне әйләндереп, качып-посып калган вак акчаларымны җыйдым — бер буханка икмәк алырлык рәт табылды. Теге бәндә минем акчага рәхәтләнеп сыйланып йөридер инде, шуңа ачуым чыкты, очратсам, бирер идем кирәген ул намуссызның. Өч мең сумнан өч йөзен дә калдырмаган бит, ичмасам, шуның белән миңа ай буе яшәп булыр иде әле. Кибеттән чыккач, икмәкне төгәл алты кисәккә бүлдем, дөнья хәлен белеп булмый. Бер кисәген шунда ук ашадым, калганын, майкама төреп, култык астыма кыстырдым. Уем шул: эшкә урнашканчы бу икмәкне җиткерергә кирәк, башка чарам юк. Көнгә бер мәртәбә бер генә кисәген ашап торырга ниятләдем. Су өчен борчыласы юк — Казанда урам тулы колонка, хет көнозын чөмер, беркем берни әйтми. Көндезен завод-фабрикаларга йөреп — эш, кичләрен, өйдән өйгә кереп, фатир эзлим. Заводның кадрлар бүлегендә, кайда торасың дип сорыйлар да, вокзалда яшәвемне белгәч, кире борып чыгаралар. Кайберләре турыдан-туры әйтә: — Бер кул белән ни кырмакчы буласың син, энем? Бездә ике куллыларга да эш бик авыр, җиңелрәк эш эзләгез. Күбесе: — Фатир тапкач килеп карарсың,— дип юата. Комсомолның шәһәр комитетына бардым. Эшче-яшьләр бүлегенә җибәрделәр. Мөдирләре алаша чаклы бер хатын-кыз икән, шул чактагы модага ияреп иреннәрен кып-кызыл итеп буяган, үзе лач-лоч кәнфит суыра, сүзен рәтләп әйтә дә алмый, үзем көчкә чамалап кына аңлыйм тегене. Исем-фамилиясен бүген дә хәтерлим әле — Ирина Буш. Хәлне сөйләп бирдем моңа. — Без эшкә алу белән шөгыльләнмибез бит, яшь кеше,— ди бу, кәнфитен авызында әвәләп.— Ничек инде нишлибез? Бик сәер сорау. Түбән оешмаларга җитәкчелек итәбез, аларга югары оешмалардан килгән күрсәтмәләрне җиткерәбез, аңлашылганча, взнос мәсьәләсендә төгәл исәп-хисап сорыйбыз. Шәһәр комитетының вазифалары менә шулайрак, акыллым, сез бөтенләй ялгыш кергәнсез. — Мин бит комсомолец. — Анысына каршы килмим, яшь кеше, ләкин нишләмәк кирәк. Шулай да сезгә турыдан-туры оешмаларның кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирер идем. — Тулай тораклы урын булса... Сүземне әйтеп бетерә алмадым, шәһәр комитетының эшче-яшьләр бүлеге мөдире кырт кисте дә куйды: — Аңладым сезне, хушыгыз! — Ярый, алайса... Боларны сөйләп торудан хәзер ни файда! Теләсә, әлеге мөдир мине ничек тә тулай тораклы берәр җиргә урнаштыра алыр иде, әлбәттә. Буш дигән кыз буш куык булып чыкты шул. Тагын шунысына төшендем: пропискасыз эшкә урнашуы мөмкин түгел икән. Фатир эзләүне Киров урамының беренче йортыннан башладым. Урамның бер ягындагы йорт квартираларын йөреп чыгам да аннары икенче ягына күчәм. Һәр ишегалдында әллә ничә йорт, аларның кайберләрендә квартиралар саны йөздән дә артып китә, шуларның һәрберсенә диярлек керәм, белешәм һәм кире борылып чыгам, һич тә квартирага урнашып булмый, кайсы җиремнедер ошатып бетермиләр, күрәсең. Атна дигәндә, унынчы капкага җиттем. Шырпы кабы чаклы гына икмәк калган иде, аның да соңгы кисәген көндез үк ашап бетергән идем инде, кичкә җеп өзәр хәлем калмады, аякларым тыңларга теләмәде, үз-үземне мәҗбүр итеп, төнгә каршы унынчы капканың бер фатирына килеп кердем. Бу — сезнеке иде, кустым. Бусагагызга егылудан мине борынны ярып кергән таба исе туктатып калды бугай. Әниең Сәрби апа мич алдында нидер пешереп йөри иде, ишек төбендә ут янмаганлыктан, караңгырак, шуңа, ахрысы, табагачын идәнгә ташлап, каршыма ук килеп басты. — Әстәгъфирулла, Кашшафым кайтты дип торам,— диде ул, учы белән авызын томалап. Инде ни сөйләгәнемне хәтерләмим, башта сугыш инвалиды икәнлегемне. Аннары детдом баласы булуымны әйттем, ахрысы. Син дә хәтерләмисеңдер аларны, кустым, кечкенә идең әле ул чакта, сугыштан соң туган бала ич син, яшең тулганчы, әтиең сугыш яраларыннан үлеп киткән, хәтерләмисең, әлбәттә. Ә минем хәлемне Сәрби апа Казан каласында беренче булып аңлады, алай гынамы соң, ярдәм кулын сузды. — Бигрәк тә инде Кашшафыма охшагансың. Аз гына көтеп тор, энем, менә шушы бәлешемне генә бөреп бетерим,— диде ул, мич тирәсендә бөтерелеп. Ишек төбендә чүгәләгән килеш йокыга ук киткәнмен, әллә инде хәлсезлектән аңымны югалтканмын — хәзер төгәл генә әйтә алмыйм анысын. Бу хәлне күреп, әниең аһ-ваһ итте, җылы сөт эчерде, күзләремне ачтырды, җан җылысы бирде. Әмма дә игелекле кеше иде Сәрби апам, җанкисәгем. Авылдан килеп институтта укучы ике туганыгыз өстенә мине дә сыйдырды. И кустым, үзең дә хәтерлисеңдер, мине, күсәк буе егетне, зур ләгәнгә утыртып, бала коендырган кебек юындырды ич ул. Үзе тәмен дә татып карамыйча, каршыма утырып, кайнар бәлеш белән сыйлады. Шуннан артыгын хәтерләмим инде, рәхәтлек барысын да оныттырган иде. — Күрмәгәнен күрсәтермен мин ул бөкре шайтанның,— дип тузынып кайтып керде иртәгесен Сәрби апа.— Тәмам азынуы җитте. Юк, болай гына калдырмам. — Ни булды, апа? — Управдом, хәерсез... Соңыннан аңлашылды, "бөкре" дигәне йортлар идарәсе җитәкчесе икән. Болай да ике студентың бар, квартираңның мәйданы җитми, дип, пропискага кертүдән баш тарткан. — Үз караватымны бирермен, идәндә йокласам йоклармын, әмма баланы беркая да җибәрмим. Син аның кем икәнен беләсеңме? Юк, белмисең, сукыр син, надан, йөрәксез,— дип тузынган Сәрби апа. — Кем ул шулчаклы караватлар бирерлек?! — ди икән теге. Сәрби апа аның саен тузына. — Синең ише сатучы хатыннарны имеп ятучы түгел инде, белми дип уйлыйсыңдыр. Тизрәк сүзеңне әйт тә китәм. — Кватурагыз җитми, дидем бит. — Ә сиңа кватура кирәкме, сугыш инвалиды кирәкмимени сиңа,— дип, Сәрби апа җиңнәрен сызганып, тегенең каршысына ук барып баса.— Күп лыгырдап торсаң, арт сабагыңны укытырга да әллә ни сорамам, өстәлең-ниең белән әйләндереп каплармын. Гадәтемне беләсең, канымны кыздырма, мин сиңа теге суган сатучыларың түгел. Ул-бу булганчы куй кулыңны — бетте-китте. Көче-куәте, ирләр кебек батырлыгы, гайрәтлеге бар иде шул апамның. Болары иртән булган хәлләр. Ә кичкә инде ул мине эшкә дә урнаштырды, күршегә, 12 нче йорттагы гармун фабрикасына. Хәзер дә шунда эшлим, фабриканың адресы гына үзгәрде, яңа бинага күчерелде. Сәрби апа үзегез ашаганны ашатты, үзегез эчкәнне эчертте, тамак аермады. Ә үзем исә уңайсызландым, егет башым белән кеше өстенә салынып ятуны килештермәдем, анысы, акча алгач, бурычлы булып калмам калуын, бүгенгесе читен менә. Сәрби апа бу пошынуымны шунда ук сизенде, кулымнан җитәкләп, тузынып, фабрика директоры кабинетына алып керде. — Сез бу егетне онытмадыгызмы әле? — Юк. Ә нәрсә? — Юкмыни? Юктыр шул, атна буе эшли инде ул сездә. Менә шушы сыңар кулы белән.— Селкепме-селки минем исән кулымны директорның борын төбендә.— Шөкер, сезнең кулларыгыз исән-сау, ә бу егетнекен фашист юлбарыс чәйнәп өзгән, минем улымның бугазын чәйнәп өзгән күк өзгән ул аны. — Тынычланыгыз, ни булды, апа? — Берни дә булганы юк,— ди Сәрби апа, директорның йомшак мөгамәләсеннән сүрелә төшеп.— Егеткә хәзер үк аванс язып бирегез, ашаудан калды, кеше ризыгы димәкче була, үзенеке юк. — Рәхим итегез, нинди сүз булырга мөмкин,— дип, директор шунда ук баш бухгалтерга кәгазь язып та бирде.— Алыгыз, иптәш фронтовик, алданрак керәсегез калган, нинди сүз булырга мөмкин. — Менә рәхмәт,— диде Сәрби апа, бик тә канәгать калып. Директорның "иптәш фронтовик" диюе мине канатландырып җибәрде, бу фабрика өчен ниндидер зур эшләр башкарасым килә. Шулай итеп, сездә яши башладым, кустым. Кайгылы төнем якты көн белән алышынды. ИРТӘ Иртән мине сандугач сайрап уятты. Сезнең ишегалдындагы бакчада чутылдады ул. Башкортстаннан килгәннән бирле беренче тапкыр ишетүем иде кош сайравын. Сандугач — минем яраткан үз кошым, моңа кадәр яшәгән гомеремнең күп көннәре сандугач моңы белән үрелгән. Башкортстанның һәр почмагы сандугачлы. Сталинград якларында торганда да, рәхмәтләр төшкере, Солтангали абзый аркасында сандугач җырын ишетеп яшәргә туры килде. Шуңа күрә табигать җырчысын сәгатьләр буе тыңласам да туймыйм. Бакча почмагында сезнең ат абзары бар иде, әтиең мәрхүм, ат җигеп эшләгән, минем өчен анысы да бик истәлекле. Сарайда утын өелгән, тезмәсендә электән калган коры печән саклана, хәтереңдәдер, кустым, бер заман шул печәнлектә йокларга гадәтләнеп киттек. Саф һава, кичләрен кошлар моңы, ә ул мине яшьлегемә — малай чакка алып кайта иде. — Анда кунуыбызны мин дә хәтерлим әле. — Рәхәт иде ул чаклар, шулай бит, кустым. — Хәзер кешенең табигать белән бәйләнеше кимеп бара шул инде. — Гомумән, сездәге тормышымны әйтәм әле,— дип, Гали абый, фикерен дәвам итте.— Сәрби апаның яхшылыклары тора-бара искә төшә. Аны онытырга мөмкинме соң?! Аванс яздырып алганның иртәгесен үк яңадан директор янына барып кергән бит Сәрби апа. Бу юлы инде тузынмаган-нитмәгән, ипләп кенә сөйләшкән. — Бик тә җайлы кеше икәнсез, иптәш директор,— ди икән бу, тегенең салпы ягына салам кыстырып.— Егет үзен чын кеше итеп сизә хәзер, кешеләргә ышанычы артты, рәхмәт сезгә. Инде, зинһар, минем хакка, сез аңар бер атна ял бирегез, тәмам аякка бастырам үзен. Фронтовик булса да, бала гына бит ул. Үземнең Кашшафым күк күрәм, ә минем бәгырь кисәгем Мәскәүне саклаганда һәлак булды, менә ни өчен тәрбиялисем килә шул ятимне... Нинди батыр йөрәкле Сәрби апаның йөрәк парәсе турында сүз чыккач, күзләре яшь белән каплана, әйтәсе сүзен дә әйтеп бетермичә ишектән чыгып ук китә. Директор, үз кабинетына чакыртып, бер атналык ял биргәч кенә белдем боларны. Ялны алмаска теләгән идем, директор авыз да ачтырмады. — Ял ит, ял ит, юкса без синең апаны рәнҗетербез. Ифрат яхшы кеше ул сезнең, аның хәтерен калдырырга ярамас. Мә кәгазь, хәзер үк гариза яз, хәлдән килгәнчә матди ярдәм дә күрсәтермен. — Юк, рәхмәт, аванс акчасы җитә әлегә,— дидем. Директор сүзен дәвам итте. — Кайберәүләр кебек комсыз түгел икәнсең, анысы өчен рәхмәт үзеңә. Мин фронтовик дустыма барыбер ярдәм итәргә телим. Яхшы эшче булып җитешүең өчен аванс булыр бу, бер дә борчылма, шулай тиеш дип кабул ит син аны. Сугышта да ял бирелә бит кешегә, без моңа гына хаклыдыр лабаса. Бар, рәхәтләнеп ашап-эч, үз-үзеңне кара, сәламәтлегеңне ныгыт, аннары эшкә чыгарсың. Ә сезнең апа бик тә яхшы кеше. Директорның шулай үз итеп, син, дип, фронтовик дустым, дип сөйләшүе күңелемне бөтенләй нечкәртте, аңа карата ихтирамым артты. Фабрикадан ничек чыгуымны да хәтерләмим, баш түбәм күккә тигән иде минем. Тышта да рәхәт. Казан да бик матур шәһәр икән ич, гел төтеннән генә тормый икән ул. Зурлыгын кара син аның, аз гына ераграк китсәң — хәзер адашасың. Һәр йорты үзенә чакырып тора сыман, безне карап, рәхәтләнеп йөр урамнарда, ди ул йортлар. Вокзал якын булгач, берөзлексез паровозлар, Бишбалта ягында, Устьеда пароходлар кычкыртып тора, һәркайда тормыш кайный, һәркем үз юлыннан йөри. Көнозын җил куа торгач, поездын да, пароходын да, самолетын да күрдем, Бишбалтада, Җиләкледә, Суконныйда, Яңа бистәсендә булдым, Арча кырына да бардым, шәһәрнең аяк басмаган җирен калдырмадым, рәхәтлектән шулай урадым дөньясын... Сәрби апа пешергән тәмле ризыклар тиз тазартты үземне, шактый чибәрләнеп тә киткәнмен, ахрысы, гармун фабрикасы кызларының күзе миңа төшмәс иде югыйсә. Атна буе "түшәмгә төкереп" ятканнан соң, монысын эшкә чыккач сиздем. Беренче көнне үк, иртәгә театрга культпоход ясыйбыз, дип, яныма биш тапкыр, берсекөнгә комсомол җыелышы, дип, ун мәртәбә килделәр, юк сүзне бар итеп, гамь куштылар. Ул арада берәрсенең гармун тышлый торган күне, беришенең ябыштыру өчен җылытылган җилеме бетеп киткән — мең дә бер төрле сәбәп табылып кына тора. Шунда ук үзләре тагын алган әҗәтләрен китереп түлиләр. — Сезнең фамилиягез ничек? — Концертка хәзерләнәбез, сезне дә исемлеккә теркимме? — Циркка барасыңмы? Анда татар пәһлеваны Госман Габдрахманов көрәшә, буе ике метр да ундүрт сантиметр. Беркөн Колхоз базарында күргән идем ул пәһлеванны, бар халык шуның артыннан ияреп йөри, кешеләрдән ярты гәүдәгә диярлек биегрәк. Циркта Габдрахманов чыгышларына билет алып булмый, дип сөйлиләр. — Циркка булса барам,— дидем кызларга. — Гали, әйт әле, Уфада ике егеткә бер кыз туры килә, ди, шул дөресме? — Әллә безгә дә шунда күчеп китәргә инде. — Үзе дә кызлар эзләп килгәндер әле... Беразга цех шау-гөр килеп ала. Аннары олы яшьләрдәге бер апа әйтеп куя: — Телегезгә салынып утырмагыз, кызлар, план үтисегез бар. Егетне оялтасыз. Шулай гөр килеп эшләп утырганда, беркөнне цехка таза гына гәүдәле рус кешесе килеп керде. Цех кинәт тынып калды, барысы да мәктәп укучылары шикелле урыннарыннан торып бастылар, төрле яктан: — Исәнмесез, Михаил Дмитриевич! — дип, керүченең сәламенә хор белән җавап кайтардылар. — Ә кем ул Михаил Дмитриевич? — Татар гармуннарын ясаучы атаклы оста. Ишеткәнең дә бардыр "Вараксин" гармуннарын. Бу эшне әтисе башлаган, менә улы дәвам иттерә, өендә торып эшли. Дәүләт кушуы буенча монда ул безгә кайбер детальләр алырга килә, үзенең киңәшләре белән коллективка бик зур ярдәм күрсәтә,— дип тәфсилләп аңлатты хезмәттәшем. Вараксин шунда ук миңа игътибар итте. — Яңа егетегез бар икән. — Уфадан,— диде мастерыбыз Габбас Батталович. — Гармунда әйбәт уйныйсыңмы? — Бу сорау миңа бирелде. Ни дип әйтергә дә белмәдем. — Бер як белән генә, уңайсыз... — Ә-ә,— дип гаҗәпләнде Михаил Дмитриевич, эленеп торган сыңар кулга күзе төшеп.— Зарар юк, зарар юк, бу инде үзе егетлек. Эшләгән гармуннарыгыз матур, әйбәт булсын! — Рәхмәт. Мастер кунакны култыклап алды да нәрсәдер сөйли-сөйли цехның икенче башына китте. Минем белән таныштыруны дәвам итә инде бу, дип, артларыннан уйлап калдым. Соңыннан без Михаил Дмитриевич Вараксин белән якыннанрак таныштык һәм дуслаштык, ул мине еш кына өенә алып китә торган булды. Куйбышев урамында торалар икән. Тормыш иптәше һәм буй җиткән кызлары бар, монысы бераз борынын күтәребрәк йөри, мактанчыграк. Әмма кызларына ул кадәр исем китеп тормый әле, зурая бирсен шунда. Хуҗа үзе бик әйбәт кеше, алтмышка җитеп килә икән инде, әмма таза, нык гәүдәле, энергиясе ташып тора. Менә тормыш иптәше үзенә караганда шактый яшь күренә, чибәрлеген бер дә югалтмаган. Тагын шул ягын ошаттым: кыстап-кыстап сыйларга ярата. Аш-суны тәмле пешерә икән үзе, өчпочмак, гөбәдия кебекләрен татар хатыннарыннан өйрәнде, ди Михаил Дмитриевич, карчыгын мактап. Тәмле өчпочмак белән сыйланганнан соң, хуҗа үзенең гармунны ничек ясавы турында озаклап, бик тәмләп сөйли, татар халык көйләрен уйнап күрсәтә. Гармун тарихына бәйле нәрсәләрне, күп кенә кызыклы вакыйгаларны аңардан ишеттем. — Киттек бер җиргә,— диде ул беркөнне. — Кая барабыз, Михаил Дмитриевич? — Фәйзулла Кәбировичларга. Виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев турында ишеткәнең бармы синең? — Фабрикада сөйләгәннәр иде. — Шул шул. Бөтен дөньяга танылган атаклы гармунчы, ничек уйнавын да тыңларбыз. Туишевлар Бауман һәм элеккеге Пионер (хәзерге Чернышевский) урамындагы чат йортның икенче катында торалар. Гармунчының үзен күргәч, нигәдер бераз өркеп калдым. Булса да булыр икән кеше — теге пәһлеван Госман Габдрахманов дип торам үзен, буй-сыннары да бер чама, кырым татары бераз озынрактыр, әлбәттә, әмма Фәйзулла ага да аңардан күп калышмас, киң кара кашлары, кырыслыклары бик тәңгәл килә. Фәйзулла ага гармунчы артисттан битәр көрәшчегә охшаган. Мине шүрләткән нәрсә шул: еш кына ике иренен пыр-пыр китереп, ат пошкыргандай гайрәт чәчүе, уһ-у-һу-һу-у итеп тамак кырып куюы. Сөйләшүе тупасрак булса да, карашы бик ягымлы, дустанә. Кара шомырттай күзләре сиңа текәлә, барысын да берьюлы белергә тели сыман. Михаил Дмитриевич кем белән килүен аңлаткан арада, ул инде минем хакта һәммәсен дә белеп бетергән шикелле тоелды. — Ярар, синеңчә булсын,— диде ул, олы гәүдәсе белән үзенең гаять биек агач креслосына утырып. Кемгә төбәп, нәрсә хакында әйтте ул бу сүзләрне — аңламадым. — Ляля, кофе чыгар! Яшь бер кызга эндәшә дисәм, карчыгының исеме шулай икән, милләте яһүди икән, соңыннан анысын да белдем. Кофе эчкәндә, бөтен өй эчен сөзеп чыктым. Фатир түгел — музей бу, чынлап әйтәм, стеналарда төрле картина-рәсемнәр, шкаф-сервантларда — сувенир сыннар! Кайдан гына алып кайтмаган ул аларны: Лондоннан, Париждан, Нью-Йорктан, Римнан, Истанбулдан, Гарәбстан илләреннән, тагын әллә кайлардан. Дөньяны гизгән икән бу кеше. Экспонатлар уртасында, идәннән түшәмгә чаклы рамда, шушы хәзинәнең сакчысы сыман, үзенең зур портреты тора. Ул гармуннарын әйткән дә юк инде, зурысы, кечкенәсе, ялт-йолт калай бизәкле, матурлар. Исем китеп гармуннарны карыйм, Фәйзулла ага мине күзәтә икән. Маңгаемдагы тирән яра эзенә, салынып торган сул кулыма тагын бер караш ташлаганнан соң, гадәтенчә уһ-һу-һу итеп тамак кырып куйды да сүз башлады. Ул рус сүзләрен кыстырып сөйләшергә ярата икән, шунысы ачыкланды. — Думаешь, мин передовойда булмадым, йөрдем мин анда. Фрицларның борын төбендә шушы гармуннарым белән и уйнадым, совет солдаты бәдбәхетләрне минем җырым белән кыйнады, как говорится. Да, аңа шул кирәк иде!.. Фәйзулла ага кинәт кенә маңгаена шапылдатып сугып алды, нәрсәнедер хәтерләргә тырышты һәм исенә төшерде дә бугай. — Ә син беләсеңме,— дип дәвам итте ул үзенең истәлекләрен,— анда, передовойда, хәтта синең кебек кечкенә офицерларны да күрдем. Әнә берсе — казак татары, исән-сау әйләнеп тә кайтты. Кем соң әле исеме, черт его побери... Да, Мәхмүт Хөсәен, хәзер шигырьләр язып йөри, получается, ди. Молодец, университет тәмамлады, чын фронтовик. Яратам мин андый булганнарны. Өстәлгә кофе килде. Аны аз-азлап кына кабып эчтек. Фәйзулла аганың уйнавын бик тә тыңлыйсым килде, ләкин аның үзенә бу хакта әйтергә кыюлыгым җитмәде. Мәсьәләгә ерактанрак әйләнеп килергә булдым. — Бу гармуннарның барысы да концерт кую өчен түгелдер инде, болары сувенирлардыр, бәлки,— дидем, бер кечкенәсен кулыма алып. Шул сүзем белән аны урыныннан кубардым да. — Кем ничек уйлый бит, егеткәй. Әгәр беләсең килсә, бу гармуннарны, понимаешь, бөтен Америка, Англия, Франция тыңлады, болар дөньяның күп илләрендә татарның иң яхшы көйләрен яңгыратты. Болар минем горурлыгым, бөек талантымның юлдашлары, понимаешь! Аннары Фәйзулла ага үзенең пәһлеван гәүдәсе белән үрә катты, биленә таянып, сул аягын алгарак чыгарып куйды, уң кулы белән һавада дуга ясап, аяк очына төртеп күрсәтте. — Бик беләсең килсә, Истанбулның татар байлары менә монда, аяк очыма килеп башларын иделәр, үзләрендә калырга тәкъдим иттеләр, сөекле кызларын, байбичәләрен димләделәр. Да, әле революциядән соң да визит карточкаларын, чакыру хатларын җибәреп яттылар. — Сез ни дип җавап яздыгыз, Фәйзулла Кәбирович? — дип кызыксынды Михаил Дмитриевич. — Мин аларга: "Ирекле Татарстан Автономияле Совет республикасының бөек улы үз Ватанын беркайчан да сатмас!" — дип җавап бирдем. Габдулла Тукайның (ә ул минем яхшы таныш иде) атаклы сүзләрен язып җибәрдем: "Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!" Вот так, понимаешь! — Браво, браво, Фәйзулла Кәбирович! — А что вы думали! — Ул бу сүзләрне гел русчалап, тирән горурлык хисләре белән әйтте. Аннары Фәйзулла ага гармуннары тезелгән өстәл янына килде, кулларын җәеп, аларның өстеннән йомшак кына сыпырып узды, арадан бер уртача зурлыктагысын кулына алды, гәүдәсе белән бераз алгарак ята төшеп, әкрен генә итеп уйный башлады. Аңа ияреп мин туган ягым Урал буйларын, яшьлек сәяхәтем булып истә калган Калмык далаларын иңләдем, ак йөзле, зәңгәр күзле, күбәләктәй матур Сөмбеләмне күз алдыма китердем. Фәйзулла ага гармуннарын үзе дә сагынган, күрәсең, әле берсен, әле икенчесен алыштырып кына торды. Менә аның кулында йодрык чаклы гына өч телле гармун, ул аны селкеп-селкеп карады, янәсе, исән-сау гына микән бу уенчык, аның төзеклегенә инангач, тирән итеп бер тын алды, гадәтенчә пошкырып куйды, аннары кулында кош сайрата башлады. Бигрәк дәртле сайрый сандугачы, ул безне урамга, бакчага чакыра, күңелгә ниндидер шатлык өсти. — Бик зур рәхмәт сезгә, Фәйзулла ага,— дидек без, гармун тынгач. — Ярый,— диде ул, яңгырап торган кырыс тавыш белән. Урамга чыккач, мин Фәйзулла ага янына алып килгән өчен Михаил Дмитриевичка мең рәхмәтләр әйттем. — Күңелең булдымы, син канәгатьме? — дип сорады юлдашым, ахрысы, рәхмәтемне кабат ишетәсе килде. — Барысы да әкияттәгечә, яши беләләр икән, икесенә алты-җиде бүлмә. Тик сул як бүлмәләрендәге эт көтүен генә ошатмадым, әллә тагын дистәдән артык инде, болай матурлар, төрле токымнан, оялары да чиста кебек, әмма дә яман ис килә үзләреннән, берне генә асрарга ярамый микәнни?! — дидем, бу хәлгә хәйран калып. — Лялясы этләрне бик ярата, шуңа тоталар,— дип аңлатты Михаил Дмитриевич. Асрый бирсеннәр соң, безгә аннан ни зыян, үзләренә мәшәкать. Хәер, бала тәрбиялиселәре юк әле. Атаклы кешеләрнең бала-чагасы булмый, диләр иде, дөрес бугай. КИЧ Үземнең дә эшләр начардан түгел, чәчәк атар көннәрем бар икән әле. Фабрикада гармун телләрен ябыштыруны тиз үзләштердем, бер кул белән дә башкарып була торган эш. Акчасы да әйбәт: айга 700800 сум төшә, элек акча алышынганчы без шулай ала торган идек. Ярты ел дигәндә өс-башны яңабаштан алыштырдым, пөхтә, матур итеп киендем. Билгеле инде, киемнәрне Сәрби апа үзе сатып алып кайтты, арзанрагын, ләкин әйбәтрәген. Тормышның рәтен, бәясен бик тә белә иде ул, минем яхшы эшче булып китүемә сөенеп бетә алмады. Яхшы эшче дип инде, хезмәтемне яратып башкарам, смена заданиесен һәрвакыт үтәп барам, хәтта арттырып та җибәрәм. Рәсем ясарга оста икәнемне белгәч, стена гәҗитен чыгаруны тулысынча миңа йөкләделәр. Мәкаләләрен дә үзем язам, рәсемнәрен дә үзем ясыйм, шигырьләремне дә шунда бастырам. Фабрикада буяу күп, төрлесе бар, бөтен цехны плакат-шигар белән тутырдым. Мастерыбыз Габбас Батталовичның уң кулына әверелдем. Аңа, икәү генә калганда, Габбас абый, дип эндәшәм, әтием кебек күреп, ничектер болай әйтү миңа гаилә җылылыгын бирә төсле. Эч серемне уртаклашсам, оят булыр инде: Габбас абыйга әти дип эндәшәсем килеп, бик күп мәртәбәләр авызымны ачтым. "Әти" дип әйтү сихри бер сүз кебек тоела иде, тик бу башсызлыктан үземне һәрвакыт тыеп кала алдым. Хәзер инде моны яшьлек юләрлегем, сабыйлыктан чыгып җитмәвем дип бәялим, "әти" сүзен әйтеп карамаганлыктан дип уйлыйм. Әйе, эш турында сөйли идем бит әле. Тора-бара профсоюз эшендә дә актив катнаша башладым. Үземне фабриканың бер кисәге итеп тойдым, әгәр мин булмасам, теге эшне кем эшләр икән дә, монысын кайсы башкарыр, дип, фикер йөрттем. Юк, масаюдан түгел, ул эшне нәкъ менә үзем генә башкарырга тиеш дип уйлаудан. Элегрәк бит мин бары бер генә эшне белә идем — гармун ясауны. Болай дип үз-үземне кимсетергә теләмим. Без, Габбас Батталович белән бергәләшеп, Тула хромкасына татар тальянкасын кушып, яңа төр гармун эшләргә керештек. Ләкин ул эзләнүләр, тәҗрибәләр аша акрынлап бара торган эш булып чыкты, күп вакытны алды, шактый озакка сузылды... Ул чакта әле кичке мәктәптә дә, мастерлык курсларында да укымый идем. Эштән соң вакыт җитәрлек, яңа костюмымны киеп алам да юристлыкка укучы Габделхак белән кызлар янына, Бишбалта бистәсенә юнәләм. Габделхак — җор телле, теленә ни килсә, шуны сөйли торган шома егет, судан коры чыга белә, итәк астыннан утны оста йөртә, беркемне дә койрыгына бастырмый. Әмма ул кызларга беркайчан да тупаслык күрсәтмәс, аларны кимсетмәс, шулай да күпләрнең йөрәгенә ут салудан тыелып кала алмас иде. Минем шикелле үк аракы эчми, тәмәке тартмый, гаделлеге бар, шуңа күрә аңа тиз ияләштем, дуслашып киттек. Йөри торгач, "Сантехприбор" заводының тулай торагында безне белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Без дә күбесен беләбез, белеп бетермәгәннәрен шәйлибез. Кызлар бигрәк тә теленә шайтан төкергән Габделхакны яраталар. Монда аның йөргән кызлары буа буарлык, бүлмә саен дип әйтерлек. Хәтта бер бүлмәдә торучы дүрт кызның икесе яки җидесенең өчесе-дүртесе белән дуслык элемтәләре урнаштырган иде ул. Шулар арасында чуртан балыгы күк йөзә, тиешсез чакта койрыгын да күрсәтми. — Син аларның кайсысы белән чын-чынлап йөрисең соң, Габделхак? — дип сорыйм. — Бүген кайсын беренче очратсам, шунысы белән,— ди. — Кемне күбрәк яратасың? — Алар барысы да әйбәтләр. Берсен сайлап, икенчесен читкә этәрә алмыйм бит инде, һәммәсен тигез күрәм,— ди Габделхак, кызларның күплегеннән үзе дә гаҗиз калып. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп, шактый "суган саткач", иң ахырда гына без, озаклап утырырга җае килсә, чәйләп тә алырга дигән уй белән җиденчегә сугылабыз, анда икебезгә дә рәхәтрәк, күңеллерәк. — Әйдә, кустым, хәзер син үз бүлмәңдә,— дип шаярта Габделхак, минем сүзләрне кыстырып. — Сын, исеме нисек сун бу җегетнең? — дип кызыксына Нәзирә исемле чибәре. — Ашыкма, Нәзирә, сабырлыгың җитсә, үзеңә бөтенләйгә булыр,— ди Габделхак. — Китсәнә, кыйте крис, синнән җегет сорамагаллар, утыр шунда посмагыңа касып. Нәзирә Дөбъяз ягыннан, Әлдермеш авылыныкы. Чибәрлеге өстенә үткенлеге, чаялыгы да бар. Тагын мине гаҗәпкә калдырганы шул: сөйләшендә сүзләренең күбесе башкортча, ниндидер уртаклык бар, "ч" хәрефе урынына "с" хәрефе кулланалар икән. Шушы сәбәп аркасындамы, Габделхак мине Нәзирә белән якыннанрак таныштырды. — Сине аңласа, бары тик Гали генә аңлар,— дигән була. Үзе тагын кызның туңдырма, бигрәк тә "Барбарис" кәнфите яратуын да әйтте. Таныштыруын таныштырды, ә кыз белән шаяртуын барыбер ташламады. — Синең белән ник йөрмәвебезне беләсең киләме, Нәзирә? — диебрәк башлый Габделхак сүзне. — Буен кесерәк ис синең, нәнә,— ди тегесе ихахайлап. — Юк, белмәдең, Нәзирә,— дип дәвам итә Габделхак, кызның кимсетүенә аз гына да исе китмичә.— Бишбалта базарындагы катыкчы апаларга үч итеп йөрмим. Син дә бит катыкчылар авылыннан. — Безнен катыксылар Бишбалта базарына җөрми, Күлбәшләр, Караужалар анда. — Алай икән. Әниең ни исемле әле синең, Нәзирә? — Нишкә ул сиңга? — Болай гына, колагыма чалынганы бар кебек. — Нажия атлы. — Безнеңчә Наҗия апа инде ул. Менә шул Наҗия апа, синең әниең, ягъни минем булачак әбием... — Нишкә әби булсын ул сиңга, каенанай, диң. — Бүлдермә инде, Нәзирә, каенанай булып җиткәне юк бит әле, безнеңчә әби инде барыбер. Менә шул сөекле әбием, бер тәңкәгә ун тиенең тулмый, дип, стаканга катыгын тутырып салмаса, җен ачуларым чыгачак минем. — Җүлле кеше түгел син, кыйте крис. Тушы Габделхак килсә, бөтен асуларым сыга,— дип үпкәләгәндәй итә Нәзирә. Ә тегесе аның саен үрти. — Үзең һәр көнне мине көтәсең ләбаса. — Кинога сакыруынны әйтәсеңдер инде. — Бер генә тапкыр түгел, Нәзирә. — Телең кысытама, кыйте крис. — Нәрсәне аңлатадыр, әмма Дөбъяз кызларының иң яратып әйтә торган сүзләре инде ул "крис" дигәннәре,— дип шаярта Габделхак.— Мин дөрес әйтәмме? — Күп белмә, тиз картаерсың. Аннары Габделхак җитди генә әйтеп куя: — Туктат син ул катык сатуны, Нәзирә, колхозда эшләсеннәр, чиләк-көянтә асып базардан базарга йөрергә ничуы. Бигайбә, синең белән башка кинога бардым юк. Хәзергә менә минем кустым Гали белән йөреп тор, ул сезнең "әсе катыкны" ашамый, Өфедә торганда, әче кымызга көйләнгән аның ашказаны. Ну, кымыз дигәннәре тәмле нәрсә инде анысы, салып караганым гына юк. Бик юнь ди ул анда. — Карун ис син. - Соң, Нәзирәм, җанкисәгем, әгәр мин юмартлансам, сезгә берәрдән дә көнгә илле туңдырма алырга туры килер иде. Ә минем айлык стипендиям нибары йөз сиксән сум. Бүгенгә синең өчен Галине кулайрак күрәм, ул акчаны көрәп ала, чемодан белән ташый, шулай бит, кустым. — Җитәр инде сиңа, Габделхак, телеңә салынма,— дип өн сала моңа кадәр авызына су кабып утырган Саба кызы Тәнзилә. Шып булдык, димәк, аны тыңларга кирәк. Тәнзилә барыбыздан да өлкәнрәк, сүзен тиешле урында гына әйтеп куяр, хак сүз әйтер. Сугыш елларында колхозда сыер җигеп ирләр эшен башкарган, ачысын-төчесен монда килгәнче үк шактый татыган. Чәчүлек орлык алып кайтканда, ачы буранда аның җигүле үгезе катып үлә, колхоз милкен ташлап китәргә теләми кыз, капчыклар арасына кереп бөкшәя, шунда төн куна, өши башлый, аны үлем хәлендә табып алалар. Терелгәч, торф чыгаруга язылып, авылдан ул бөтенләйгә китеп бара. Утыз-кырык градуслы суыкларда сазлыктан торф чыгарулары да җиңел булмый, билгеле, элек өшегән бармаклары монда да бозланырга гына тора, шулай да сынатмый, эшен ташлап китми. Килешү срогы беткәч кенә, Казанга кайтып урнаша, заводта эшли башлый. Тәнзиләне нужа басканга шулай аз сүзле, дип сөйлиләр, кем белә, бәлки, дөрестер дә. Без Нәзирә белән кинога яки "Балыкчы бакчасы"на күңел ачарга чыгып киткәндә дә, ул күтәрелеп карамый, үзен чакыруыбызга баш кагып кына җавап кайтара. Ни галәмәт, шундый чакларда күз кырые белән генә миңа карап алуларында нидер бар ул кызның — ягымлылыкмы, дуслык билгесеме, хәйләкәрлекме — ачык әйтеп булмый анысын. Бар, нәрсәдер бар бу кызда!.. Син, кустым, Гали абый типтерә хәзер, Сөмбеләсен онытты дип уйлыйсыңдыр инде. Хаталана күрмә. Тормышым көйләнгән саен, аның хакында күбрәк уйлана башладым. Кызлар белән шаяртуым болай гына ул, Габделхак алдында без дә төшеп калганнардан түгел, дип әйтү өчен генә. Нәзирә белән бакча буйлап йөрибез, яныбызда өченче кеше булып Сөмбелә атлый. Шуңа күрә еш кына Нәзирә әйткәннәрне аңлап бетермим, йә бөтенләй ишетмичә үк калам. Ә ул тиресеннән чыга: — Син нәстә, җокладың что-ли? — ди. — Гафу ит, Нәзирә, болай гына. — Каяле, каяле! — Ул үзенең нәфис кулы белән маңгаемны тотып карый, нигәдер Сөмбелә кулы шикелле йомшак, сихәтле түгел, ә җансыз. Табиб булып кылана да нәтиҗә ясый: — Бернинди авыру җук синдә, кыйте крис, температураң нормальни ис. — Шулай шул. — Утырыйк тушында. Кинәт миңа сөйләшер өчен сүз табыла. — Карале, Нәзирә, чыннан да Габделхак әйткәнчә... — Нишкә сиңга тагын Габделхак? — Бүлдерми тор, ул әйтмешли, нигә сез "песән", "посмак", "баргаллар", "кайткаллар" дип сөйлисез, шактый сүзегез башкортча әйтелә. — Бабайлар баскорт җагыннан күсеп килгәлләрдер, бәлкем. Нишкә ул сиңга? — Кызык ич. — И кыйте крис, таптың кызык. Нәзирә миңа сыена, иркәләнә, ләкин аңардан салкынлык бөркелә, үзем дә сизмәстән читкәрәк шуышам. — Мокыт ис син, Гали,— ди Нәзирә үпкәләп. Ул хаклы, миннән булмый инде анысы кызларны иркәләү. Ә Нәзирә бик тә нечкә күңелле, назланырга ярата. Габделхак шаярта башласа, тәмам чыгырыннан чыга, караватын изеп бетерәләр, мендәрләре идәнгә оча, аларга шулай рәхәтрәк, ягъни уйнап-шаярып яшәү. — Синең белән дә шул тел бистәсенә үс итеп кенә җөрим,— диде ул беркөнне. Кем белән йөрсә дә, чибәрлеге бар анысы. Әйтүенә караганда, егетләре күп булган инде аның. Миңа да чибәрлеге ошый, тик, әйткәнемчә, җанымны җылытмый. Аның белән кинода бераз онытылып утырырга була, шуның белән вәссәлам. Ә менә бакчада озаграк йөрсәк, китәсем килә башлый, тизрәк тулай торагына озатып куям да трамвай тукталышына йөгерәм. ...Дыңгыр-дыңгыр, шыңгыр-шыңгыр — агач трамвайның үз җыры. Тәрәзәгә борыным белән төртелеп, Бишбалта болыннарын карап кайтам. Кичке караңгылыкта чегән учаклары шулкадәр матур булып күренә — үзеңне әкият дөньясында итеп тоясың. Мөгаен, чегән егетләре, гадәттәгечә, гитара чиртәләрдер, сөйгән кызлары, аларга кушылып, матур җырларын сузалардыр. Трамвай дыңгырдавы гына ишеттерми аларның җырын. Хәзер шушында Сөмбелә булсын иде дә, бергәләп трамвайдан төшеп калып, чегәннәр арасына йөгерер идек, аларга ияреп, ерак-еракларга китеп барыр идек... Тикмәгә генә аларны Пушкин, бәхетле качаклар, дип әйтмәгәндер, күрәсең. Ала-кола төстәге атларын җигәләр дә, түшәк-ястыкларын төяп, әллә кайларга китеп югалалар, карыйсың, шактый вакытлардан соң чатыр тагын шул ук урында пәйда була. Бигрәк тә егет-кызларына рәхәт, көндез дә, төнлә дә гел бергә — аларны аера торган сәбәп юк, күрәсең, ничек телиләр — шулай йөриләр. Без генә — детдомдашлар — кайсыбыз кая сибелеп, таралышып беттек. Чираттагы ялым гына җитсен, Сөмбеләне эзләп китәм, тапмыйча кайтмам үзен. Әгәр теләгендә булса, Казанга ук алып кайтырмын. Үземнең анда калуым — бик үк кулай түгел, әлбәттә, эшемне яратам, коллективка ияләштем, фатир ягы да уңышлы килеп чыкты. Тик мине моңсулык кына изә. Кыз яныннан кайтканда мондый уйларга бирелү, икенче төрле әйткәндә, борынны салындыру үзе үк килешә торган эш түгел дә бит — нишләмәк кирәк, йөрәкне буйсындыра торган әмер уйлап табылмаган шул әле. Фатирга кайткач, дөньямны оныттыра торган шөгылем бар анысы — Сөмбеләмнең зур портретын ясыйм, инде күпме атналар-айлар. Берничә нөсхәдә эшләп карадым, ничектер миңа үпкәләп, йә турсаеп, йә ачуланып, йә бөтенләй адәм карамаслык хәлдә моңсуланып килеп чыга, ә мин аның Капустинодагы шикелле йолдызларга ашкынуын күрәсем килә. Үзем портретның үзгәрүенә хәйран калам: иртән ул шаян, күтәренке күңелле сыман, кичкә кергәч, сүрелә, моңсулана, шунлыктан аны гел үзгәртеп торам, ә менә чын камиллеккә ирешә алмыйм. Киләсе атнада бары тик кояш яктысында гына язармын, ахрысы. ИРТӘ Фабрикада җыелыш булды. Директорыбыз докладында, фамилияне зурлап, стахановчы, ударник, дип, берничә мәртәбә телгә алды. Габбас Батталович та "учакка" үз өлешен кертте, хәтта теге кычыткан чыпчыклары — кызлар да, минем тегермәнгә су коеп маташтылар. Мөршидә дигәне арттырып ук җибәрде: — Галинең безнең фабрикада эшләве белән мин үземне чиксез бәхетле саныйм,— диде һәм, җайсызрак ычкындырып ташлавын абайлап, чөгендер кебек кызарды.— Ник, шулай шул,— диде дә лып итеп урынына утырды. Залдагылар ду килеп көлешергә, үз-үзләрен белештермичә, каты итеп кул чабарга керештеләр. Кызга карата төрттереп әйтелгән сүзләр яңгырады: — Каты сөйлисең, ләкин турысын ярасың, Мөршидә. — Андый сүзне эштән соң кинога барганда гына әйтәләр, юләр кыз! — Эчеңдәге тышыңдадыр, бәлки. — Кеше күңелендәгесен белмим, әмма инде Гали күңелендәгесе үзем өчен бик тә ачык. Шаяртсыннар, әйдә... Ударник буларак фоторәсемемне фабриканың Мактау тактасына куйдылар. Үзем турында стена гәҗите чыгарырга кушучылар да табылды, ләкин монысының теге кыз сүзләре кебегрәк килеп чыгасын чамалап, фикерләре үзгәрде, кем кулы беләндер "Яшен" листогы язып эленде. Шактый гына премия акчасы да эләкте. — Болай булгач, башкачарак эш йөртергә кирәктер инде, Гали энем, гел ялгыз яшәмәссең бит, сиңа тәрбиясе дә кирәк,— дип сүз кузгатты Сәрби апа, кайтып шуларны сөйләгәч. Иң әүвәл ул бу хакта Габделхак белән киңәшкән, барысын да белешкән, сорашкан, нинди кыз белән чуалуымны төпченгән. — Нәзирә исемле бер чибәр белән таныштырдым үзен, миңа батмый, апа, артык чая, ә Гали юаш ул,— ди икән ачык авыз Габделхак. Шушы сүзен ишетеп алу белән Сәрби апа тегенең тетмәсен тетәргә керешмәсенме! Өйдә торырлыгын калдырмый. Аннары, бераз сүрелә төшеп, әйтә моңа: — Акылыңдамы син, Габделхак, баланың башын ашарга керешкәнсең бит, аның өчен кем җавап бирер, юньлерәк, үзе күк юашрак кыз беткәнмени дөньяда. Кара аны, Галине хур итәсе булма! — Алыштырабыз аны апа! — Кемне? — Соң Нәзирәне, икенче бер юашракка. — Тфү, исәр, колагыңа киртеп куй мин әйткәннәрне,— ди дә Сәрби апа, тегеңә бармак янап, эшенә чыгып китә. Габделхакның җиңел акыллылыгы Сәрби апаны тәмам борчуга салды. Моңа чаклы бары тик Габделхакка ышанып чыгара иде, ялгызыма йөрергә рөхсәт итми иде, ул-бу булмагае дип курыкты, күрәсең. Инде, мә сиңа, апаның ышанычы чәлпәрәмә килде. Шушы хакта Җиләкле бистәсендәге танышына сөйләгән, әгәр кулайрак кыз табылса, ике дә уйлап тормастан, димләвен үтенгән. Димче шунда ук эшкә дә керешә. Табыла андый кыз Җиләкледән. Әти-әнисе дә ризалар икән, төпле кешеләр, ди. Хәтта никах-туй мәҗлесләрен ничегрәк үткәрү турында да сөйләшәләр болар. — Куыш корып бирү — минем эш, калганын үзегез чамалагыз,— дигән кызның әтисе. Карчыгы ни әйтергә дә белми. — Алайса, кино-мазарга билет алырга кирәктер инде,— ди ул кыюсыз гына. — Бернинди кино-мино, урам егете белән танышыр чаклары узып бара, өйдә яхшылабрак әзерләнегез. — Заманча булырмы соң, әтисе? — Тик тор, унҗиде яшьлекне бирмисең, бу эшне тиз тоту хәерле,— дип кырт кисә карт. — Кыз булгач кыз булыр инде ул, мөгез үсмәс кемгә дә, җаным,— диде Сәрби апаның танышы.— Хәлле-куәтле гаиләдән, әти-әнисе бик һәйбәтләр, үзе кечкенәдән сатучы. Ул кияүдәге апасының уңганлыкларын белсәң, тагын да шаклар катарсың, тегү-чигү белән ярты шәһәр халкы шул апасына йөри, үзе чибәр, үзе булган. Ничек шулай барысына да өлгерә бу — исем-акылым китә, валлаһи! — Апа, Гали кемгә өйләнәчәк соң, исемен белмим, теге сатучы кызгамы, әллә аның кияүдәге тутасынамы? — Абау, җаным, кеше түгел икәнсең, мин бит Маһитап апасының һәйбәтлеген генә әйтүем. — Болай булгач, кыз Маһитап исемле икән. — Шулай, исеме җисеменә бик тә туры килә, энекәем. Сата да, ала да белә. — Спекулянт түгелдер ич? — Җаным, абау, тәмам тугарылгансың лабаса,— дип үпкәли үк башлады димче апа Габделхакка.— Сүземнән гаеп эзлисең дә торасың. Нишләп булмаганны сөйлим. Уңганлык ул, энекәем, нәселдән килә, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр борынгылар, тормышлары көйләнер, шәт, Ходай кушса. Кыз бик чибәр, өйләренә баргач, үз күзләрегез белән күрерсез. Димче апа шул сүзе белән Габделхакны телсез калдырды. Кияү егете авыз эченнән нидер мыгырданды. — Кай-бер нәр-сә-ләр аңлашылды-ы.... Кызны монда, үзегезгә генә чакырасыгыз калган, апа. — Сөйләмә юкны, абау, җаным, нинди бәндә соң син, атна буе әзерләнделәр сезне каршыларга, гөбәдиядән кала барысы да әзер, гөбәдияне бит аны мичтән чыккач та табынга куйсаң гына яхшы, болай мин суык гөбәдияне авызыма да алмыйм аны, әстәгъфирулла. Ул чәкчәк, кош теле, бавырсак, бохар кәләвәсе кебекләре күптән сезне көтә инде. Бохар кәләвәсен Нариман урамындагы мачтыр хатынга ясаттылар. Абау, җаным, кешеме соң син, шул кадер-хөрмәтне дә белмәгәч. Хәзер үк китәбез, тукта, бераз бизәнеп-ясанып алыйм да. — Балакны чыгарырга онытмагыз, апа. — И, чукынмыш икәнсең, җаным. Менә сине өйләндерсәң икән ул кызга. — Рәхмәт инде, апа. — Кеше бәхетенә кеше керми шул, сиңа да табылыр әле. Мин хәзер... Ашлары суыныр тагын. Габделхак ару гына итеп минем касыкка төртеп алды, сискәнеп киттем. "Эреп төшмә, кияү дигәч тә, барыйк, күрик, гөбәдиядән авыз итик, ошатмасаң, үзем танышырмын, студент кешегә килешә ул",— дип, димче ападан ким такылдамады Габделхак колагыма. Ул арада, Габделхак әйтмешли, "полпредыбыз" да киенеп-ясанып өлгерде. Ай-яй, бу апа үрдәк кебек тәбәнәк, юан гәүдәсенә кара җирлеккә эре-эре кызыл парча төшкән гаять киң итәкле күлмәк, башына попугаймы, тавис кош койрыгыннанмы йолкып алынган утлы-яшелле каурый кадалган җиңел эшләпә кигән, битенә, соңгы модага ияреп, калын итеп кершән яккан, бөтен авызын әйләндереп, җете кызыл төстә иннек сөрткән, карап кына торырсың — тот та хет апаның үзен бүген кияүгә бир. — Аллага тапшырдык. — Киттек алайса, апа... Габделхак китәр дә, кайтыр да, миңа нишләргә икән соң? Квартира табу, эшкә урнашу — болар гына әле барысына да тиендем дигән сүз түгел икән шул. Тормышның четерекле яклары алда булып чыкты. Хәзер көлке инде, теге чакта ничегрәк күренгәнбездер, әйтүе кыен. Алдан, бөтен урам үземнеке дигәндәй, кулларын як-якка айкап, димче апа җилдерә. Әлеге кара җирлеккә кызыл парча төшерелгән крепдешин (материалның яңа чыккан еллары) күлмәгенең итәкләре шулкадәр җилпенә, Җиләкле йортларына тиеп китәр төсле тоела. Габделхак исә аңардан калышмаска тырышып атлый, бераз барган саен, үзенең мондалыгын сиздереп, апага сүз кушкалый, артка борылып, миңа каш сикертә, син дә сынатма, янәсе, аңа нәрсә — кызык кирәк. Аралар шактый ерак булып чыкты. Баганалыдан соң Чкалов, Байдуков, Беляков, Беренче һәм Икенче Коммуналь урамнарын узып, Совнаркомга килеп җиттек. Мондагы иң яхшы йортларның берсе аларныкы икән. Җиләкле бистәсендә бер дигән, биш почмаклы, каралты-куралы, җимеш бакчалы йорт. — Шушы,— диде апа, иркен сулап. Капканы ак йөзле бер кыз ачты. Хәйран чибәр үзе, елмайганда көмеш тешләре балкып китте. — Нихәл, Маһитап, үзең икәнсең әле. — Әйбәт кенә, апа, исәнмесез, рәхим итегез, узыгыз, уз! Кыз сөзеп безгә карады. Габделхакка шул җитә калды, башы белән миңа таба ымлады. — Мин түгел — ул! — Узыгыз, уз. Кара инде бу башкисәрне, шунда да бер теленә хуҗа була алмый бит. Ишектән кергәндә, Габделхакның кабыргасына берне кундырдым, бик узынма, яме, монда син әллә кем түгел, мин важный. Апа әйткәнчә, кызның әти-әниләре бик ачык, кунакчыл кешеләр булып чыкты. Безне күтәреп кенә алмадылар. Өчебезнең дә алга кунак өчен генә чигелгән өч кечкенә мендәр куйдылар, кызларының осталыгын күрсәтүләредер инде. Без анысы мендәргә үк менеп утырмадык, аны арткарак этеп куйдык, яшь кешегә килешмәс тә иде. Хәер, Габделхакка ышаныч юк, аннан да мәзәк табарга булдыра ул, ләкин бу юлы мин эшләгәннәрне кабатлады, монысы өчен рәхмәт аңа. Аның каравы димче апабыз, үз кадерен белеп, җәелепләр дә мендәр өстенә менеп утырды, мендәр дигәнебез әллә бар аның астында, әллә юк — югалып ук калды. Моны шәйләп алган хуҗабикә апа мендәрнең зуррагын аның алдына китереп салды. — Менә монысына утыр әле, сеңелем. Иркенләп утыр, менә шулай әйбәт була ул. — И, рәхмәт инде. Ничек килеп җитүебезне, саулык-сәламәтлекне сорашып, түр якка керергә кыстадылар. Ә анда, димчебез алдан әйтеп куйганча, безгә дип зур өстәл әзерләнгән. Өстәл муллыктан сыгылыплар торса да, Маһитап аңа тагын ниләрдер өстәп чабып кына йөри. Чибәр шул кызлары, буйга миннән чак кына кайтыш, җиңел сөякле, хәтта ябыграк та, күзләрендә ниндидер моңсулык, оялчанлык сизелә. Кайсы ягы беләндер бераз Нәзирәгә дә охшаган үзе, ләкин аныкы кебек күзләре ут чәчеп тормый, серле, сизелерсизелмәс кенә сипкеле дә бар бугай, ләкин монысын кершән томалаган. Кызның кемгә дә хатын булырлыгы бар, бер уйлаганда, Габделхак үзе өйләнсә, һич сүзем юк иде анысы. Табынга пилмән китерделәр. Хуҗа иелеп кенә өстәл астыннан бер "төрек малаен" тартып чыгарды. Әдәпле генә безгә мөрәҗәгать итте. — Пилмән астына берәр рюмка гына рөхсәттер бит, егетләр? — Мәшәкатьләнмәскә иде,— дигән булды Габделхак. — Мин дә аның белән дус түгел. — Бәрәкалла, бәрәкалла, бик хуп,— диде хуҗа, шешәнең сургычын ачып.— Мин үзем яшь вакытта бераз шаяртып алдым аз-маз гына, чөнки хезмәтем шундый иде. Бөтенләй онытылмаган булса, сездәй асыл егетләр хөрмәтенә күтәреп карарга да ярыйдыр. Ягез әле, егетләр, яшьлекне бер искә төшерик әле, тотыгыз, тот. Мәшәкатьләнгән нәрсәне Габделхак ялт иттерде. — Менә рәхмәт. Әйдәгез, сез дә боерыгыз, тартынмагыз, монда чит кешеләр юк. Рюмканы авыз итеп куйдым. Миңа да рәхмәт эләкте. — Ул башкорт бит, кымыз гына эчә,— диде теге теленә шайтан төкергән. — Бигайбә, анысы бездә юк. Тукай үзе мактап язган, шәт, начар әйбер түгелдер, тик үземнең татып караганым булмады,— диде хуҗа, Габделхакның шаяртуын чынга алып. — Миңа да Гали авызы аша гына эләкте шул. — Сез яшь әле, аннан кәттәрәгенә дә өлгерерсез... Тел ачарга бер рюмка да ярап куйды тагын. Хуҗа минем биографиям белән кызыксынды. Әйе, юк, шулай, дигән сүзләр генә аны бик үк канәгатьләндерми иде, әлбәттә. Габделхакны тикмәгә генә алып килмәдем бит инде мин. Булачак кияү ролен аңа тапшырдым, ул артыгы белән сөйләп бирде, үземне чак-чак кына Советлар Союзы Герое ясамады, фәкыйрьлегемне дә күрсәтә белде. — Пролетариат, значит, бүгенгесе көндә,— диде Маһитапның әтисе, Габделхакны тыңлап бетергәч. — Шулай, абзый, кем... — Рәхимҗан абзаң булам, энем. — Әйе, әйе, Рәхимҗан абзый, торырга алачыгы, саварга кәҗәсе дә юк бу буйдакның. — Барысы да рәтләнер,— дип дәвам итте хуҗа.— Кухня стенасына терәп, бүлмә-мазар эшләрбез, аерым кирәк дисәгез инде, бакча башынарак илтеп салырга да була. Кәҗә мәсьәләсенә килгәндә, аны, энем, кем... — Без үзебез Габделхак. — Шулай, Габделхак энем, ул кәҗә дигәнен фәкыйрьлек билгесе дип саныйм мин үзем. Битаманнан күчеп килгән авыр заманда да ишегалдыма кертмәдем ул мәхлукны. Аллага шөкер, сыер асрап яшәдем. Әүвәл Җиләкле урамнарын тутырып көтү куа идек. Алдан минем сыер йөрер иде. Сөт-катыкка интекмәдек. Баш исән булса, мал табыла, аякка бастырырбыз, шәт, Аллаһы боерса. Габделхак, сүз агышын үзгәртергә теләпме, әллә башка берәр этлек уйлапмы, Җиләкле бистәсен, аның такта тротуарын, Совнарком урамын, Рәхимҗан абзыйлар йортын мактарга кереште. Хуҗа исә, элек бу төшләрнең ямь-яшел болын булуын, саз ерып ничек йорт җиткерүләрен сөйләде. — Бу "төрек малае" дигәнегез, Рәхимҗан абзый, хәйран шаян егет булып чыкты бит әле, әкәмәт. — Соң, күптән шулай диләр аны. Үзем дә яшәреп киттем сезнең белән. Ягез әле, җитешегез, егетләр, ашап-эчеп утырыгыз. Башта менә монысын татыйк әле, әйдәгез! Тагын берәр рюмка төшергәч, студентның тегермәне онны артык ваклап тормады, эредән җибәрә башлады, Маһитапка бер күз төшереп алды да, һм-һм итеп, тамак кырды, Рәхимҗан абзыйдан рөхсәт сорап, берне җырлап бирмәкче итте. — Андый һөнәрең булгач, әйдә, энем, бәйрәм икән, бәйрәм булсын,— диде хуҗа — "Алмагачлары"намы? — Әйдә. Кәҗә кергән бакчага, Бакчага кәбестәгә. Уйнамагач та көлмәгәч, Бу дөнья нәмәстәгә. — Тагын берне әйтимме, Рәхимҗан абзый? — Пар икән, пар булсын, кем... — Пар булсын. Алып бирим талир тәңкә, Так артыңа пар итеп. Ал кулыңа, сал куеныңа, Гомерлеккә яр итеп. — Менә монысына рәхмәт, Габделхак энекәш,— диде Рәхимҗан абзый, бик тә канәгать калып.— Талант бар икән синдә, малай. Әртистлеккә укымыйсыңдыр ич? — Юрист мин. — Һа, анысы тагын да шәбрәк. Әмма дә ләкин монысын да югалтып бетермә, тавышың бик зәһәр чыга. — Булдырабыз аны, Рәхимҗан абзый. Үзегез әйтмешли, баш исән-сау чакта эшлибез калганын. — Эшләрбез, боерган булса. Баш, баш... Җиңелчә генә башым әйләнеп, күз алларым әлҗе-мөлҗе килеп китте. Кинәт барысы да үзгәрде. Ләкин башка вакытлардагыча җебеп төшмәдем. — Ә Сөмбелә нишләр икән соң? — дип әйтеп куйдым, үзем дә сизмәстән. — Нинди Сөмбелә? — Рәхимҗан абзыйның колаклары тырпайды.— Кемең ул Сөмбелә? — Рәхимҗан абзый, ни...— Габделхак, бетердең башны дигәндәй, акаеп миңа карады.— Ул Сөмбелә дигәнебез, менә Гали белән бер детдомда үскән, тәрбиячеме, санитармы инде шунда, һәр эшне киңәшләшеп башкарырга күнеккәннәр, башка сүз кушар кешеләре булмагач. — Соң, алай дисәгез, сүзем юк. Уф! Шулай да ерып чыкты бит Габделхак. Башы түгәрәк бит аның. Тәрбияче, имеш. Кирәк чакта уйлап та чыгара белә инде үзе. Тәрбияче!.. Тормышым көзгесе бит ул минем Сөмбеләм. Бүген ул кадәр барысын да ачып салырга кирәк булмагандыр, бәлки. Ярый ла Габделхак коткарды үземне. Әллә каптырдымы?.. — Чираттагы ялымны көтәм әле мин,— дидем, бүгенге дипломатик сөйләшүләргә тизрәк нокта куярга тырышып. — Шулайдыр, шулайдыр, һәркемнең үз исәбе, үз шөгыле,— дип килеште булачак бабай.— Ашыктырмыйбыз алай, җиде кат үлчәп, бер кат кисәр чагыгыз, боерган булса... Шуның белән амин. Бер атна бусаганы атлап беркая чыкмадым, анда-монда, диюем. Дөрес, күршегә эшкә керәм, аннан чыккач, кибеткә барып кайтам, ләкин кызлар ягына борылып карау юк, ярәшкән кияүгә әйләндем дә калдым. Аның каравы Сөмбеләнең портретын ясап бетердем. Үземә бик ошады, Габделхак та портретны күреп егылыплар китә язды. — Нәкъ үземе? — ди. — Охшаган бугай. — Фәрештә бу, кыз түгел. — Күчерергә фотокарточкасы да юк шул, чемоданда киткән теге чакта. — Моңа гашыйк булсаң да ярый, түлке син бераз арттырып җибәрмәдеңме икән, малай, чибәрлек мәсьәләсендә,— дип шик белдерде Габделхак, портретны җентекләп карагач. Портретны бүлмәбезнең түренә, үзем ясаган Сталин портреты белән рәттән элеп куйды.— Синең кылган гамәлләреңне күзәтеп торачак бу кыз! — Син дә йөрәккә кадама инде, Габделхак. КИЧ Гәҗитләрдә язылганча, киеренке хезмәттән соң, дип әйтергә кирәк, Габделхак яңадан сүз башлады. — Монахка әйләнәсең бит инде, кустым. Кайдан гына эләктереп алды соң ул минем кечкенә Гайрәт кустыма әйтә торган сүземне. Хәзер күзне дә ачырмый, кызлар янында "кустым" дип кенә эндәшә, үзенең әле миннән ике яшькә кечерәк булуын абайламый. Шул шаянлыгы аркасында еш кына авыр хәлләрдә дә кала югыйсә, хәер, нинди четерекле очрак килеп чыкса да ерып чыга тагы үзе — теле каптыра, теле коткара. — Нишләргә соң миңа? — дидем, аның сүзенә каршы. — Сөмбеләңне белмим, әмма Нәзирәң каршында тез чүгеп гафу үтенергә киңәш итәм. Маһитаптан сине шул кыз коткарачак, аны белеп тор, маклер. — Син ул маклер, кызлар сатучы. — Ну, мин ди. Җавабын кем бирә соң? — Нәзирә болай да аңлый ул. — Алайса, бүтән әмәлен тап. — Киттек Бишбалтага. Трамвайда икебез ике почмакка барып бастык, сүзсез генә тагын шул чегән чатырларына текәлдек. Ләкин бүген сукбайлар турында уйламыйм, миңа димәгәе, чәнчелеп китсеннәр шунда үзләренең эт тормышлары белән. Юньле кешенең торыр җире була. Кыш җитсә, вокзалда, җәен җирдә ауныйлар, юына да белмиләр, ичмасам. Бу кадәр аңгыралык кайдан килә?! Нигә дип сүгәм соң әле шуларны, кемгә кирәк бер тиенгә ярамаган сукбайлар, үз язмышларына үзләре аяк чалучылар, йөрсеннәр шунда каңгырап. Көнне кургашындай соры болыт каплады. Күңелсез дөнья. Габделхакның минем эшне ничек җайга салырга белмичә аптыравын күптән сизеп торам. Җиләкле сазлыгына этеп кертергә белде белүен, ә менә аннан ничек йолкып чыгару әмәлен таба алмый. Бу хакта төннәр буе сөйләшеп ятабыз, аннан йомгакның шактый чуалганлыгын шәйләп, икебез дә тынып калабыз. Уф, дип, бер сулый да Габделхак, бөтен уйны бер башыма калдырып, мышнап йокыга китә. Ичмасам, Маһитапларга барып вәгъдәләшмәгән булсак, бер хәл булыр иде, шаярдык, бардык, күрдек, сыйландык, инде менә киттек белән бар да бетәр иде. Тагын шундагы "төрек малае"... Авыз күтәреп эчеп утырды бит, алай гынамы соң, "ал кулыңа, сал куеныңа" дип бит, юньсез. Студент халкының комсызлыгы җитте безнең башларга. Габделхакның үзенең дә җанын әнә шул корт кимерә. Югыйсә томаларсың аның авызын, күптән инде бөтен трамвайны дер селкетеп хахылдар иде. Тулай торакта җиденче бүлмәнең ишеге бикле булып чыкты. Нәзирә өч көнгә авылларына, Әлдермешкә кайтып киткән, ә башка кызлар кинога киткәннәр. Габделхакның моңа әллә ни исе китмәде, ат имгәнсә — ит, арба ватылса — утын, дигән мәкаль буенча эш итте, аның өчен барыбер бит, җиденчесе бикле икән, уникенчесе, унҗиденчесе ачык, кайда да кызлары бар. Тик минем генә Нәзирәгә әйтәсе сүзләрем әрәм кала инде... Шулай бүлмәдән бүлмәгә киләп сарып, тел белән тегермән тартып йөрдек тә тәртәне кайтыр якка бордык. Бер сәгать буе бертуктамый койган җәйге яңгыр дөньяны күл ясады. Балакларыбызны күтәрә төшеп, тукталышка таба атладык. Габделхак, сәяхәтебезне йомгаклап: — Маһитапка берни булмаганны, Нәзирәгә җен сугар дип куркасыңмы соң? Әнә трамвай туктады, әйдә йөгердек. Килә килешкә үк трамвайга сикереп тә менде, артыннан трамвай шап итеп ишекне ябып та куйды, мин утырырга өлгермәдем, сыңар кулым белән ишекне кабат ачарга тырышып карасам да булмады, трамвай, кузгалып китеп, мине үз артыннан ияртте, зыр әйләндереп, егып калдырды, чак кына көпчәк астына эләкмәдем. Егылган чакта ишек калаенамы, әллә берәр кадаккамы эләгеп, чалбарым бот төбенә кадәр ертылды, пиджагым пычракка батты. Яныма кешеләр йөгереп килде. Кызганалар, кайсылары трамвай йөртүчене, бер ишләре үземне эт итеп сүгә. — Нәрсә карый ул, кеше таптатыр, юньсез. — Үзе гаепле, өтәләнмәсен. — Күрмисезме әллә, бер генә куллы ич бу егет. — Бигрәк тә. — Җитәр инде сезгә. Пычагыма дип яклыйсызмы шул трамвайчыны. — Җавапка тартырга кирәк үзен! Кемне җавапка? Инде миңа нишләргә? Пычранып беткән ак ыштан белән (ул чакта трико ыштаннар юк иде әле) шәһәр халкын көлдереп булмас инде. Уйлап-уйлап тордым да тулай торакка кире борылдым. Юк, алай гынамы икән, язмышыма таба барганмын ул чакта. Бәхеткә, ишек төбендә җиденче бүлмә кызларын очраттым, кинодан кайтып килүләре икән. Кыяфәтемне күреп, шаркылдап көләргә тотындылар. Аларга Тәнзилә генә кушылмады, аскы иренен тешләп, зур күзләрен гаҗәпләндереп, тик каршымда басып торды. — Сугышта берни булмаганны монда җиңелүең бар,— дигән булдым, килеп чыккан хәлне уенга санап. — Бичаракай,— диде Тәнзилә. — Алай ук түгел инде, кызлар. Миндә адәм рәвеше калмаганга әйткән икән Тәнзилә бу сүзләрне. Кинәт ул кулымнан алды, тулай торакларына өстерәде. — Әйдә керәбез, Гали, үзем юындырам. Кызлар, дөбер-шатыр килеп, керосинкага җылытырга су куйдылар, ул чакта газ-мазар юк иде әле, Тәнзилә кухнядан зур ләгән күтәреп керде, аннары чемоданыннан ап-ак сөлге тартып чыгарды. — Трусигың бармы? Кызлар баштарак эшнең асылын аңламадылар, ә инде шәйләп алгач, пырхылдап көлеп җибәрделәр. Тәнзилә аларга бер генә карап куйды, шып булдылар. Бүген исә ул без белә торган теге пошмас Тәнзилә түгел, ә патшабикә Тәнзиләгә әверелгән иде, нәкъ шушы нәрсә кызларны гаять тә гаҗәпләндергән, телсез калдырган иде. — Сал, Гали, чалбарыңны, ыштаныңны да... мин аларны юып эләм. — Нигә, Тәнзилә?! — Әйттем бит инде! Сал булгач сал! Трусигың калсын. Бусы инде минем өчен сугыштагы командир боерыгы белән бер иде. Аны үтәми ярамый. Ак киндер ыштан модадан чыкмаса да, трусик инде модага шактый кереп бара торган чак иде, мондый боерыктан соң, җир тишегенә керсәм кердем, трусиктан башкаларын салдым да бирдем. Тәнзилә, ниндидер бер дуамаллык белән барып, караватын туздырып ташлады, кардай ап-ак җәймәләрен тартып чыгарды, аларны тиз-тиз җилпеп урын җәйде, мендәрен күпертеп салды. — Юынгач, шунда ятарсың. Барысы да Тәнзилә дигәнчә булды. Караваты иркен, йомшак икән. Кызаруымны юрган астына яшердем. Тәнзилә киемнәремне юа башлады, кызлар коймак пешерергә кереште, борынга таба исе бәреп керде. Кызлар арасында берүзем генә булуым уңайсызрак, Габделхак та егылмады, ичмасам. Нишлисең бит, сорап алган эш түгел, Рәхимҗан абзый әйтмешли, Ходай биргән бәрәкәт, түзәргә туры килә инде. Кайдан бу Рәхимҗаны искә төшеп тора тагын! Төшмәгәе, кадалып китсеннәр шунда... Бер заман кызлар бүлмәсенә атылып-бәрелеп, миннән дә битәр агарып, Габделхак чабып керде. — Мондамы? Юрган астыннан борынны сузарга туры килде. Габделхак, йөгереп килеп, өстемә капланды, кызлар шикелле шыңшырга ук кереште. Шундый горур егетнең пүчтәк эш өчен җебеп төшүе барыбызны да гаҗәпләндерде. — Кирәкми, Габделхак. — Соң шу-лай бу-ла-мыни инде... — Тынычлан, Габделхак, сиңа рәхмәт инде,— диде Тәнзилә, егетнең кичерешләрен үз йөрәге аша үткәреп. Габделхак нидер аңлатырга тырышты, әмма аның сүзләре бер-берсенә бәйләнешсез иде. — "Ашыгыч ярдәм" машинасы... Әлерәк кенә... Монда килгәндә очрады. Анда син дип торам. Кая барырга да белмим, аптырагач, кире монда йөгердем. Юньсез, туктатмады ич трамвайны, ни илердем, ни ялвардым... Ну, бер очратсам, анасын өшкерәм әле мин аның. — Шулай итәрсең, Габделхак, тынычлан! Озак тынычлана алмадык без бу кичне җиденче бүлмәдә. Ниһаять, киемнәр юылып эленгәч, тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйлангач, йөзләргә елмаю йөгерде, телләр ачылды. Коймак дигәннән, анысын минем карават янына китереп сыйладылар, чалбарсыз йөреп кенә түгел, ашап-эчеп тә булмый икән ул. Төн уртасы җитте, кайтырга вакыт. — Юкны сөйләмә, Гали, ят урыныңда тик кенә, иртән иртүк торып киемнәреңне үтүкләп бирермен,— дип, Тәнзилә тагын каршы төште. — Бездә генә йокла, Гали,— диеште кызлар. — Габделхак, син дә кун, Нәзирә караваты буш әнә. Ут сүндергәч, гаҗәп хәл булып алды. Моңа чаклы кухняда мәш килеп йөргән Тәнзиләбез караватсыз калган лабаса. Ишек төбендә тик басып тора. Ни өчендер кызларның берсе дә аны үз янына чакырмыйлар. — Ят инде шунда гына, сыярсыз әле, Гали тотып ашамас. — Мин Габделхак янына күчәм алайса. — Бик кирәгең бар, болай да гарык. — Җан керде теге тел бистәсенә. — Син күчмә, Гали. — Кыланма инде, Тәнзилә! Кешедән ким җире бармы әллә? — Нишләп алай дим. — Димәгәч, ят шунда, янына. — Кешене бөтенләй үпкәләтерсең тагын... Сайрапмы-сайрыйлар кызлар яз сыерчыгыдай. Тәнзиләбез яңадан элеккеге Тәнзиләгә әверелде, тәмам юашланып калды. Ә кызлар аның саен узына. — Санламаган була тагын. Соңгы сүз җитә калды, Тәнзилә шкафтан пальтосын барып алды да минем янга килеп ятты. Үз япмасы белән икенче якка борылып ятты. Аңа орынудан шүрләп, кымшанырга да базмыйм. Куян кебек бит ул Тәнзилә, тиктомалга куркытуың бар. Тәмам тиргә баттым, кызның кайнарлыгы юрган-пальто аша да үтеп керә. Юрган эчендә "телефон" эшли башлады. — Бир пальтоңны, мә юрганың. — Үзеңә булсын. — Нигәдер бөркү. — Тәрәзәләр ачык. — Нигә йокламыйсың? — Үзең йокла. — Синсезме? — Минсез. — Булмый ул, Тәнзилә, ташла шул пальтоңны, юрган икебезгә дә җитә... Тәнзилә, әкрен генә юрганның бер читен күтәреп, үзенәрәк тартты... ИРТӘ Иң элек бүлмәдә Тәнзилә уянды. Аз-маз черем итеп алдымы икән соң ул? Инде торырга да кирәк. — Ашыкма әле, Тәнзилә, сиңа сүзем бар. — Ни? — Рәхмәт инде, Тәнзилә! — Нәрсәгә? — Барысына да. Юдың... — Алайса, исән бул! — Алай димә әле син. — Ни дим соң? — Мине өйләнергә кыстыйлар, Тәнзилә. — Хе, төшеңдәме? — Өнемдә шул. — Кызык?! — Минем өчен бер дә алай түгел. — Кемгә, Нәзирәгәме? — Анысын кайдан алдың тагын? — Паркта йөрисез, кинога барасыз ич. — Болай гына инде ул. — Болай гына өйлән дә. — Шуңа үпкәләгәнсең икән. — Минем өчен барыбер. Нәзирә әйбәт кыз, чибәр, яшен ташыдай җитез, уңганлыгы бар, өйлән шуңа. Тәнзилә тәмам китереп кысты бит, үзенә ничек аңлатырга да белмим. Әгәр менә хәзер барысын да ачып салмасам, берни барып чыкмаячак, Нәзирә кайткач, ул минем белән сөйләшеп тә тормас. — Нәзирәне башыңнан бөтенләй чыгарып ташла әле, Тәнзилә,— дидем, тагын да җитди төскә кереп.— Миңа икенче бер кызны димлиләр, Җиләкле бистәсеннән. — Җиләкледән? — Әйе. — Үзең яратасыңмы соң? — Нинди ярату ди ул! Димләп кенә. Болай кызы чибәр үзе. — Вәт өйлән шуңар. — Тыңлап бетер әле, Тәнзилә. — Тыңлыйм ич. — Тыңласаң шул: өйләнмим мин ул кызга. Йорт урынына алтын тәхет салып бирсәләр дә. — У-у, андый өйле кыз да булгач. — Хаҗәтләре юк. Ачуы кабарган Тәнзилә кисәк кенә миңа таба борылды, кайнар сулышы йөрәгемә кадалды, тел очымдагын киная белән үзе әйтеп салды: — Миңа түгелдер бит, Гали? — Чыннан да егетең юкмы синең, Тәнзилә, авылда-мазарда, диюем. — Мич алдында күмер ашый, ди әле миңа дигән кияүләр. Юаш дигән Тәнзиләм хәйран гына сиптерә, сүз башлыйм, ул кырт итеп җавап биреп бара. Болай да телем әйләнми, ичмасам, ул киресен сукалап тора. Бер тирән итеп тын алдым да, тәвәккәлләп, күңелемдәген әйтеп бирдем. — Әгәр чыксаң, кулсыз гарип димәсәң, өйләнер идем үзеңә, Тәнзилә. — Мин белмим инде, Гали,— дип, кыз куеныма елышты.— Сине кимсетергә уйлаганым да юк, әгәр шулай булса, телем корыр... — Йә ничек, Тәнзилә? — Кич килгәч сөйләшербез, көтәрмен,— диде ул, караваттан торып.— Хәзер киемнәреңне үтүкләп бирәм. Хр-рр, хр-рр... Нишли бу студент, гырлап йоклап ята бит шушы көнне. Берни дә белмисең шул син, кустым! Йоклатырсың сине, белсәң. Кызларына да ни булгандыр, эшкә барасыларын һич уйламыйлар. Әйбәтләп чиста итеп юылган, үтүкләнгән киемнәремне кидем, бер чынаяк кайнар чәй эчтем. Кызык итим әле студентны, калсын йокы симертеп, өйгә җыендым. — Кичкә чаклы хуш, Тәнзилә! — Исән-сау кайтып җит, Гали, тагын егыла күрмә. Мин көтәм сине. Шәһәргә беренче трамвай белән кайтып та җиттем. Апа ишекне ачты. — Кая теге башкисәр? — Хәзер кайта. — Таң әтәчләре... Бераздан уһылдап кайтып кергән Габделхакның буранын уйнатты апа. "Малайны бозарга керештеңме, синнән барысын да көтәргә була",— дип туздырды студентны. Минем авызның колакка җитүен күреп, нидер чамалый түлке апа, тик тәгаен белми, шуңадыр инде артык каты бәрелмәде, "ярәшкән кызың була торып, бер дә килешкән эш түгел" диюдән узмады. Габделхакка килсәк, ул апаның үз туганы, ни әйтсә дә килешә, тегесе дә үпкәләми. Киң күңелле егет безнең студент, апа зурдан кубып әрләгәндә дә, аны вак тиеннәргә ваклый белә, уен-көлкегә әйләндереп үткәреп җибәрә. Бүген минем дә кәеф әйбәт, студентныкыннан ким түгел. Тизрәк эшкә чыгып йөгерү ягын карадым. Гармун тавышын сагынып, күн, җилем, буяу исен тансыклап кердем цехка. Фабрикада да эшләр иң югары ноктасына җитеп килә. Мастер Габбас абый белән үзебез уйлаганны тормышка ашыру алдында торабыз. Гармун-аккордеон дигәнебезне бу атнадан да калмыйча эшләп бетерергә ниятләдек. Директор да, баш инженер да аның уңышлы чыгачагына өмет баглыйлар. Без башка мәшәкатьләрдән азат ителеп, яңа төр музыка коралы ясау белән генә мәшгульбез. — Тагын бер атна вакыт сезгә, гармуннарның сынау партиясен эшләргә керешәчәкбез,— диде директор, безнең алга конкрет бурыч куеп. — Ун көнсез мөмкин түгел. — Сузасыз, егетләр. — Клавишаларның урынын алыштырырга туры килде бит,— дип аңлатты Габбас Батталович. — Ярый, тизләтегез! Эш шунда, без тәҗрибәне тальян гармун корпусында үткәрә башлаган идек. Башта клавишалар беренче рәттә калдырылды, ә хромка төймәләре икенче һәм өченче рәтләргә куелды. Инде худсоветта барысы да раслангач, тора-бара моның җайсызлыгын сизеп алдык. Шуннан соң клавишаларны арткы рәткә урнаштырырга карар кылдык. Нигездә, хромкадагы сыман төймәләрдә уйныйсың, аннан соң клавишаларга басып, тавышны баетасың. Шуңа күрә гармун-аккордеонның зурлыгын да арттырырга тиеш таптык, ул ахырда баян чаклы килеп чыкты. Инде аны матурлыйсы гына калды. — Монысын тулысынча сиңа тапшырам, үзең рәссам, үзең шагыйрь — теләсәң ничек матурла,— диде мастер эш ахырында.— Милли бизәкләр табарга тырыш инде син моңа, иптәш Сафин. Иң әүвәл бизәкләрне кәгазьгә төшердем. Үземчә, үзем уйлаганча. Аннары "Вараксин" һәм тальян гармуннарында кулланыла торган бизәкле калай үрнәкләрен җыеп алдым, аларны кәгазьдәге бизәкләр белән чагыштырып карадым. Ничектер тупасрак килеп чыкты минекеләр. Артык үзгәртергә дә ярамый икән ләбаса, чөнки гармун бизәкләре инде дистә еллар буе камилләштерелгән, аларга халыкның күзе ияләшкән, ул бизәкләрне бары тик гармунда гына күрергә күнеккән. Кәләпүштән, сафьян читектән, кызлар чиккән кулъяулыклардан күчереп алган чигү үрнәкләрен барысын да бер читкә этеп куярга туры килде. Һәрнәрсәнең үз урыны була шул. Ахырда өлге итеп моңа кадәр булган унике телле тальян гармундагы бизәкләрне алдым һәм аларны тагын да баета гына төштем. Соңгы вариант Габбас абыйга да бик ошады. Инде кулга чүкеч алырга вакыт җитте. Гомеремдә беренче мәртәбә кулыма чүкеч тоттым, аның белән ялтыравыклы юка калайга бизәкләр төшерә башладым һәм бу эшнең рәхәтлеген татыдым. Әмма ике көн буе юньле нәрсә чыгарып булмады, калай гына боздым. Кулым күнекмәгән икән. Өченче көнне аргамагым тәртә арасына керде керүен, шулай да күңел теләгәнчә үк килеп чыкмады. Тәҗрибәле мастерым үзе җиң сызганып тотынгач кына, көткән нәтиҗәгә ирешелде. Ниһаять, гармун әзер. Әмма бу хакта кешеләргә белдерергә шүрлибез, кай җиредер килеп бетмәс, хур булырбыз шикелле тоела. Безне әле һаман да эзләнәләр, камилләштерәләр дип уйлыйлар. Ә ул, көмеш калайларын, ап-ак төймәләрен ялтыратып, каршыбызда, өстәл өстендә елмаеп утыра. Икәүләп гармун каршына бастык та өнсез калдык — үзебезгә үзебез ышанмыйбыз, безнең хезмәт җимешеме соң бу, аны ничек кабул итәрләр икән дип уйлыйбыз. — Нишләтәбез? — дип сорады фабрикада азу тешен чыгарган Габбас Батталович, малайларча беркатлылык белән. — Кызыл почмаккамы? — Шунда куярбыз. Юк, юк, төреп тота күрмә, хәзер сизеп алачаклар,— диде мастер, минем кулдан ак җәймәне тартып алып.— Болай гына узыйк, селкештергәләп бар шунда. Яман күзгә юлыкмадык, бер алган тын белән Кызыл почмакка кереп тә җиттек. Габбас Батталович сәхнәгә үк менеп китте. Гармунны сынап карарга бары тик ул гына хаклы, мастер, оста уйнаучы, бу аның үз җимеше, ике кулы да исән-сау, нигә уйнамаска. Габбас абый сүзсез-нисез, сак кына минем кулдан гармунны алды, артистларча тәкәббер кыяфәттә сәхнә алдына ук чыгып басты, бер алгарак иелеп, бер тураеп, гәүдәсен җайлаштырды — көйләде дә йөгерек бармаклары белән аккорд алды, аннары миңа күз кысып, мәхәббәт турында иң яхшы шигырьне укыгандай, ниндидер бер ләззәт белән "Сакмар"ны уйнап җибәрде, залны моң белән тутырды. Кемдер Кызыл почмакның ишеген ачып япты. Кайсы булды икән? Ни өчен кермәде? Ярый, китә бирсен! Безгә дә хәзер инде сарык тиресе ябынырга кирәк түгелдер, керсеннәр, күрсеннәр, тыңлап карасыннар. Менә сиңа мә! Яңа гармун турындагы хәбәр теге ишекне ачып караучы "шымчының" өлгерлеге аркасында күз ачып йомганчы барлык цехларга барып та ирешкән, икенче сменадагыларны аякка бастырган иде. Кешеләрнең Кызыл почмакка тула башлауларын күреп, Габбас Батталович кинәт туктап калды, гаҗәпсенде, аннары, әй, булмаса булган икән дигәндәй, бармакларын тагын бер кат йөгертеп алды, керүчеләрне, тантаналы чаклардагыча, Салих Сәйдәшевнең атаклы "Совет Армиясе маршы" белән каршылауны кирәк тапты. Шулкадәр дәртләнеп, бөтен осталыгын салып уйнады Габбас Батталович маршны, хәтта тәрәзә пыялалары зыңлап, идән-түшәмнәр тирбәлеп торгандай булды, бу хәл тыңлаучыларны баскан җирләренә кадаклап ук куйган иде. Мин күкрәк тутырып суларга да базмыйм, улбу килеп чыгып, марш өзелмәсме дип куркам. Уртак хезмәтебезнең шулай җанлы әйбергә әверелүенә куанып, уйнаучыга рухи көч өстәп торам. Менә марш ахырына якынлашты, ритмнар тизләтелде, такт көчәйде, моны йөрәкләре аша кичергән тамашачылар музыка тактына бердәм рәвештә кул чаба башладылар. Бу исә Габбас Батталовичны тагын да дәртләндереп җибәрде, үз әсәрләрен скрипкада оста башкаручы композитор Заһид Хәбибуллин шикелле, чәчләрен хәтәр тузгытып, эчке бер гайрәтләнү белән уйнавын дәвам итте. Алкышларга күмелеп марш тәмамланды. Оста, рәхмәт белдереп, хезмәттәшләренә баш иде. — Браво! — Булган бу! — Рәхмәт сезгә, Габбас Батталович! — Икесенә дә рәхмәт,— диештеләр залдагылар. — Белгечләр ни әйтер бит әле,— диде Габбас Батталович кешеләрнең мактавына каршы.— Худсовет барлыгын да онытырга ярамый, иптәшләр, җырчыларның да үз таләпләре булуы мөмкин. — Гармуны булгач, җырлаучысы табылыр анысы... Мондый мәгънәле сүзне кем әйткәндер, артык кызыксынып тормадым. Тәнзилә көтә бит мине Бишбалтада, болай да тоткарландым, көтеп-көтеп тә килмәгәч, әллә ни уйлавы бар. Иртәрәк китәргә иде бүген миңа! Бер тәүлектә никадәр үзгәреш, ничаклы яңалык,— барысы да минем файдага. Чыдаса чыдый икән адәм башы! КИЧ Болай да халык белән мәш килеп торган Бишбалта бистәсе, тирә-яктан су белән әйләндереп алынуына карамастан, кич җитте исә тагын да бөркүләнә, урамнары ниндидер әче-төче исләр белән тула. Моның сәбәбен сорап торасы юк, шәһәр пристане шушы бистәгә урнашкан, пристань тирәләре төрле азык-төлек, балык, тире җыю складлары һәм лабазлары белән әйләндереп алынган. Утын, ташкүмер, ком, чуерташ, тоз таулары Бакалтай сазлыклары аша Яңа бистәгә кадәр сузылган. Елга портының яңасы әнә шул якта төзелә. Ләкин төзелеш мәйданын барып карарга бик теләсәк тә вакытыбыз юк, эштән соң кичләрен Тәнзилә белән өйдән өйгә кереп фатир эзлибез. Инде атна узды, Бишбалтада ачылмаган капка калмады. Бер ишләре: "Без кеше кертмибез",— дисәләр, икенчеләре: "Кешебез бар" яки "Ялгыз гына булсагыз уйлап карар идек",— диләр. Шулай капка санап йөргәндә, Казанга килүемнең беренче көннәрен исемә төшердем. Бар да бетте, җимерелде кебек тоелган иде, ә анда Сәрби апа шикелле изге җаннар да бар икән. Һәммәсе дә рәтләнде. Зарар юк, табылыр фатиры, эшләргә эшебез, ашарга ризыгыбыз бар, кесә тулы акча, ай саен икебезгә өч мең сумнан күбрәк алабыз. Әйбер бәяләре ай саен төшеп тора, бернәрсә өчен дә кайгырасы юк. Тик менә бер почмак табып керәсебез генә бар. — Соң, Җиләкле бистәсе ягына чыгып карыйк,— ди Тәнзилә. — Булмый, аягым тартмый шунда. — Мин дә шушында күнеккән, аптырагач әйтүем. — Аптырама, Җиләклесе булмаса, Бишбалтасы, Порхавое, Кәҗә бистәсе дигәндәй, Игумные да бар бит әле аның. Эшендә дус кызларыннан берсе Тәнзиләгә адрес биргән, шуны эзләп Игумный бистәсендәге 1 нче завод урамына киттек. Таптык кирәкле йортны. Кердек, сөйләштек, дөресрәге, килештек, фатирга кертергә булдылар, әмма тагын бер атна көтәргә куштылар, ник дисәң, элек торган фатирчылары үз әйберләрен алып китеп бетермәгәннәр икән. Бәясе шактый "тозлы" булса да, ризалаштык, такта чүбеннән ясалган бу алачыкка аерым ишектән керәсе — безне шунысы сөендерде. Фатир бәясеннән тыш, хуҗаларга дүрт кубометр утын сатып аласың, электр уты, репродуктор һәм шундый кайбер башка вак-төякләр өчен түлисең. Кыскасы, өч мең сумга почмак табылды, ә без куышлы булдык. — Үзебез алай комсыз түгел, кайберәүләр шикелле акчаны бер ел алдан алып куймыйбыз, ярты елга да сорамыйбыз, әмма инде айныкын айга көнендә-сәгатендә биреп барырсыз. Төрле фатирчы очрый, дөнья булгач. Әгәр хәлегездән килеп ике-өч айныкын алдан түләп куйсагыз, үзегезгә бик тә уңай инде анысы,— дип тәфсилләп сөйләде хуҗа хатын, фатир хәлләрен төшендереп. — Без риза,— дип кабатладык икебез беравыздан. — Ярар, берегез килеп торырсыз алайса,— диде хатын, нидер уйлап.— Обой ябыштырасы-нитәсе булыр. Хатының эшкә күнегә торыр. — Без риза. ...Без дә без. Беребез ир, икенчебез хатын булганы юк бит әле, фатир артыннан йөреп, загска барырга да онытканбыз. Ул чакта хәзерге кебек берничә ай элек гариза биреп куясы түгел иде: загс бюросына кайчан барасың, шунда языласың. Анда баруны ял көненә планлаштырдык. Тагын шунысы бар икән. Өйләнешергә йөрүебезне кызларга әйтми тордык. Нәзирә күзенә чалынмас өчен, тулай торакка кереп йөрмәдем, Тәнзилә белән Бишбалтаның "Балыкчы бакчасы"нда гына очраша торган булдык, фатир эзләргә шуннан китә идек. — Әйдә безгә,— диде Тәнзилә. — Әйе, хәзер инде серне ачсак та ярый, тик менә Нәзирә өйдә чак туры килсен иде. — Нәзирә исеңнән чыкмый, ахрысы, көчләп өйләндермим, Гали, ихтыярың, әле соң түгел,— дип, нигәдер икеләнеп калды Тәнзиләм. — Юләрем минем, ни сөйлисең син, дөньяда юкны. Ниятебезне кызларга әйткәндә, Нәзирә дә шунда булырга тиеш ләбаса, моны үзең дә беләсең, безне аңламавы бар ич югыйсә. — Шулай инде анысы. — Кешедән яшергән эшебез юк. Менә бераз Нәзирәдән генә уңайсызланам. — Алайга китсә, аны Габделхак гел дә шаярта. — Ул тел бистәсе кем белән шаярмас. Габделхак шаяртканга кызганып йөрдем дә инде мин аның белән, күңеле төшмәсен, кимсенмәсен дип. — Икәүләп шаярттыгыз инде, әйеме? — Шаярту бар, кызгану бар, Тәнзилә, алар икесе ике нәрсә. Чибәр, ә егете юк, ничек кызганмыйсың. — Син дә Дон Жуан инде, Гали. — Мә сиңа кирәк булса! — Җиләкледәге кызыңны кая куясың? — И-и-и, сиңа берни сөйләргә ярамый икән. — Ярамый шул. — Бетте, бетте, барысын да сызып аттык. — Шул кирәк аларга, Гали бәгърем,— дип, Тәнзилә муеныма сарылды, аның бу минутларда эчендәге шик-шөбһәләреннән арынуы иде күрәсең.— Берсенә дә исебез китми. Яшерен эшебез юк. Яшем утыздан узганда, минем дә үз бәхетемне дауларга хакым бардыр бит, әйеме? Мин сине уч төбемдә генә йөртермен, Гали бәгърем, иң тәмле ризыклар белән сыйлармын, тәрбияләрмен. Тик үзең генә вәгъдәңне бозма. — Йә, елама, юләр. Менә сиңа кирәк булса! Йә, менә шулай, сөртик әле күз яшьләреңне. — Мин бу яшьләремне утыз ел буе синең өчен сакладым. Шатлык яшьләре алар. — Көләргә, шатланырга кирәк безгә, Тәнзилә. Барысын да җиңеп чыгуыбыз өчен. Кулларыбызны кулга тотышып, Тәнзиләләр тулай торагына йөгердек. ИРТӘ Өйләнешүебез турында сүз башлагач, кызларның күзе шар булды. Нәзирә коелып ук төште. — Сез мине шаяртасыз,— ди. — Икәү килешкән идек инде без, кызлар. — Алайса җаңгалламыйсыз, әйемә? — Юк, Нәзирә, мондый эш белән шаяртмыйлар. — Туй булама? — Син безне гафу ит, Нәзирә! — Шулайма, мин пысагымны да сизмәдеммә, кыйтемә мин, әллә телсезмә, сукырма, сукыракма? — Нәзирә бер Тәнзиләгә, бер миңа карады, башындагы сорауларына җавап эзләп инәлде. — Бик чибәр син, Нәзирә. — Нишкә кирәк ул сибәрлек! — Нәзирә, дим! — Кызлардан берсе телгә килде. Бар кыюлыгымны җыеп, инициативаны үз кулыма алдым. Югыйсә Тәнзиләм, гаепле кеше сыман, бөтенләй каушап калды, суыктан кергәндәй калтырана, йөзе ап-ак, кершән яккан диярсең. Нигә шулай югалып калырга инде? — Иртәгә иртән язылышырга барабыз,— дидем мин, кызларга мөрәҗәгать итеп.— Без сезне барыгызны да загска чакырабыз. Ял көне бит. Телисез икән... Сүземне әйтеп бетермәдем, Нәзирә "их" дип ике кулы белән битен каплады, бер мизгел хәрәкәтсез басып торды, аннары ниндидер дуамаллык белән кулларын җәеп, зыр әйләнә башлады, тыпырдап такмаклады: — Туй, туй була, туй итәбез,— дип кычкырып җибәрде.— Ишеттегезмә, кызлар, туй була. Котлыйм икегезне дә! — Рәхмәт, Нәзирә. — Нишкә миңга рәхмәт әйтергә?! Мин кияүгә сыкмыйм ис, беркайсан да сыкмам. — Фатир эзләп тапмыйча, сезгә дә белдермәдек инде, кызлар, ачуланмагыз. — Ю-ыык. — Нигә ачуланыйк. — Син, Нәзирә, кызып утырма әле монда. Кызларга җан керде, алар мәсьәләнең җитдилеген аңлыйлар иде бугай, кисәк кенә көлә, шаярта ук башладылар. ...Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гүмер итегез! Җырның шушы соңгы ике юлын такмаклый-такмаклый, Нәзирә урамга чыгып йөгерде... Икенче көнне иртән мин тулай торакка килгәндә, Нәзирәнең кичәге кыланышларыннан җилләр искән иде инде. Ул башка кызлар кебек үк дустанә сөйләште, гадәтенчә шаярды, көлде, хәтта загска барыр алдыннан, ут борчасыдай чәчрәп, чәчәк букетлары да алып кайтты. Үзенең сирәк тага торган матур брошкасын Тәнзилә күкрәгенә китереп кадады. — Бәхетле бул, Тәнзилә апа, безне онытып бетермә. Кызларга балавыз сыгарга шул җитә калды. Үзләре елашалар, үзләре теле тик тормаган Нәзирәне битәрлиләр. — Соңга калмыйк, кызлар! Хәер, загста хәзерге кебек озак тоткарланмадык. — Язылышыргамы? Рәхим итегез! Гуаһларыгыз да бармы? Бик әйбәт. Паспортларыгызны бирегез! Якынрак килегез! Һәм берничә минуттан барысы да тәмам. Шулай итеп, әлеге санаулы минутлар эчендә беребез — ир, икенчебез хатын булдык. Кызык бу тормыш дигәнең. Хәзер инде Тәнзилә белән икебез бер фамилияне йөртәбез. Монда ниндидер серлелек бар, ахрысы, аның өчен үзеңдә җаваплылык тою, димме. Шундыйрак бер яңа хис пәйда булды. Кызлар безне чын күңелдән котладылар, үз итүләре әллә кайдан сизелеп тора. Бу эш алар өчен көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты, билгеле. Шуңадыр инде баштарак тугарылып калдылар, загс ишегеннән чыккач кына аң керде үзләренә. Ә инде тулай торакка кайтып, анда да берәр чынаяк белән шампан шәрабын авыз итеп куйгач, бөтенләй шаянланып киттеләр. Хәтта Нәзирә инициативасы белән "әче" дә әйтелде. Көн буе биедек, җырладык, мәҗлесебез чын туйга охшады, бөтен тулай торак бәйрәм итте. Тик Габделхак кына булмады, кинәт кенә авылда әнисе сырхаулагач, шунда кайтып киткән иде. Бүген мин тулай торакта законлы рәвештә кунарга тиеш булып чыктым. — Кал, хәзер инде син безнең үз кешебез,— диде кызлар. — Юк инде, башка вакытта, Габделхак кайткач,— дим. Үзем ни сөйләгәнемне абайламыйм да, кызлар шаркылдап көлешә башлагач кына искәрдем. — Хатының кем белән йоклар соң, Гали? — Төшенә керсәм, мин шуңа риза. — Маташтырма син безне, кияү, каласың булгач каласың — бетте-китте... — Нишлибез соң, Гали? — Тәнзилә дә телгә килде. — Җайланыр. Кызлар күрше бүлмәләргә таралырга булдылар. Мин каршы килдем. Тәнзилә, Сәрби ападан оялам, дип, безгә бармады. Ул мине трамвай тукталышына кадәр озата чыкты. Кайтам әле мин... КИЧ Ишегалдындагы бакчага кереп утыргач кына, үземнең шактый кызмача икәнлегемә төшендем. Җиңелчә генә баш әйләнә. Күкрәк тартмасында "корт күче" мыж килә, күзгә күренмәс җанварлар кан тамырларым буйлап бөтен тәнемә йөгерә, җанымны кимерә. Бераз рәхәтрәк тә, ямансурак та. Йолдызлар бүген тонык икән! Әнә берсе, ак юл сызып, түбәнгә атылды. Йолдыз атылу — бер кеше гомере, ди торган иде Солтангали абзый. Кешедән дә шундый якты эз калырга тиеш икән бу дөньяда. Димәк, яшәүнең мәгънәсе шунда. Ә кайда соң әле минем үз йолдызым? Иләк йолдызының иң яктысы минеке бит ул, Солтангали абзый бүләк итте. Минеке янындагысы кая? Бүген безнең йолдызлар бөтенләй күренми ич. Нәрсәдән курыктылар икән? Берсе мәңгегә качкан, ахрысы. Үпкәләгән, күрәсең. Егет булсаң, эзләп тап мине, дисеңме? Кая гына китте икән соң минем якты йолдызым? Ә-ә, син бит елның бер вакытында үзең каядыр югаласың, күренми торасың, шаяртып туйгач, тагын пәйда буласың, серле нурыңны сирпеп, күңелемне иркәлисең. Синең белән очрашканда, мин һәрвакыт бәхетле. Нишләп бүген күренмисең, бәхетле итәсең килмимени? Ичмасам, котлар идең үземне. Өйләнүемне дә белмисеңдер әле. Шулаймыни, белмисеңмени? Күпләр белми минем өйләнгәнне, хәтта үзем дә өйләнүемне бүген генә аңладым. Сәрби апа да белми шул. И-и-и, ул белсә, гаҗәпләнер инде. Әйтермен: Тәнзилә исемле, диярмен. Тәнзилә, Тәнзилә... Нәзирә дә, Маһитап та түгел, Тәнзилә! Ә соң минем якты йолдызым! И-и-их, төкерим дөньясына! Буласы булган инде. Барысын да сөйлим хәзер Сәрби апайга. Ишекне үзем ачып кердем. Сәрби апа әллә икенче сменада эштә, әллә кунакка-мазарга киткән, өйдә туры килмәде. Акрын гына үзебезнең "студентлар" бүлмәсенә уздым. Гөлт итеп утны кабыздым һәм бусагада туктап калдым. Күктән эзләгән якты йолдызым инде күптән өйдә мине көтә икән. Очкын күзләре белән елмаеп каршы алды үземне. — Нигә болай соңладың, Гали, ни эш майтарып йөрисең син? — Бар инде хәлләр. — Тагын нинди хәлләр ул? — Миңа нишләргә кала соң, Сөмбелә? — Айнырга кирәк сиңа, Гали. — Ул чаклы исерек түгел лә... — Акыллырак бул, башкача хәл кыл. — Анысын үзем дә беләм, ә ничек моны эшләргә, син шуңа җавап бир, Сөмбелә?! — Сагынмадыңмыни, ал мине үз кулыңа! — Соңгы мәртәбә ул шулай дип боерды, һәм мин әкрен генә, сак кына түр стенада эленеп торган портретны кулыма алдым, ап-ак кулъяулыгым белән тузанын сөрттем. Аннары боерыкны үтәп, үзем тудырган образны чытырдатып кочагыма кыстым. — Зинһар, гафу ит, Сөмбеләм, без Тәнзилә белән язылыштык бит инде, бүген туебыз булды. Үзең күреп торасың: мин нинди хәлдә, син янымда юк идең бит, булсаң, мондый хәлләр килеп тә чыкмас иде. Ә Тәнзилә мине трамвайга чаклы озата килде. Без аның белән фатир да таптык инде, тиздән шунда күчеп яши башлыйбыз. Син монда калырсың. Тәнзилә белән хәлеңне белеп торырбыз. — Хәлемне ничек белерсең соң? Тәнзиләң килергә теләмәс бит. — Анысы бар икән тагын... — Син кем белән сөйләшәсең анда? — Бусы Тәнзилә тавышы, ул шактый ачулы.— Туй көнне чит кызлар белән серләшергә рөхсәтем юк. Оялырга кирәк. Законлы хатының барын онытма! — Юк, Тәнзилә, мин болай гына. — Сөйләшмә аның белән! — Миңа нишләргә? — Ни кылыйм? — Нишләргә?.. Бу үзәк өзгеч сорауларны кабат Сөмбелә бирде. Шулчак ике ут арасында калуыма төшендем. Тизрәк сүндерергә кирәк бу утны! Законлы хатыныма хыянәт итепме? Юк, ярамый, һич тә ярамый! "Миңа нишләргә?" дигән сорауны Сөмбелә түгел, үз-үземә мин биргәнмен икән. Хәзер менә үз-үземә хөкем карары чыгардым: серләшергә синең хакың юк! Барысы да бетте, җимерелде, күптән инде сызып ташланды. Дуамалланып, мич алдында яткан күмер соскычын кулыма алдым, шул кара тимер белән еллар буе хыялымда йөртеп иҗат иткән кадерле портретны бәргәләргә керештем. Ә ул яшәү өчен көрәште, саргылт-кызыл бәс тишелде, әмма рамнары сынмады, сынатмады. Шуннан соң бусагага куеп, рамга аякларым белән типкәли башладым, ниһаять, сындырдым, издем, күмер соскычы белән бәргәләп вакладым. ...Идәнгә тезләндем. Өнсез калып, мәсхәрәләнгән рәсемгә текәлдем. Тәнзилә алдында шулай акландым. Ә Сөмбелә алдында акланырлык әмәлем калмады. Тәнемә салкын тир бәреп чыкты, аркамнан кырмыскалар үрмәләде, йөрәгемне корт кимерде. Нишләдем мин, нишләдем?! Ертылган рәсем кисәкләрен өстәлгә җәеп салдым да, йөзем белән шуларга капланып, үкси-үкси еларга керештем. Язмышыбызны җимергән Гитлерны каргадым... — Шундый тырышлык куеп язган хезмәтегезне, иң кадерле кешегезнең рәсемен ничек кызганмадыгыз? — Кызганып нишлисең, кустым. Әйткәнемчә, мин аны хатыныма хыянәт итү дип аңладым ул чакта. Соңыннан үземнең бу кыланышларыма бик нык үкендем. Сөмбеләнең рәсемен ясарга күп тапкырлар тырышып карасам да, башка инде теләгемә ирешә алмадым. Иң яхшы варианты да, ничектер, авызын турсайтып, үпкәләгән кыяфәттә килеп чыкты. Уйлап-уйлап торам да ул чакта дөрес эшләвемә ышанып куям. Әгәр шул вакыт рәсемне чәлпәрәмә китермәгән булсам, Маһитап вакыйгасы кабатланачак иде — һәммәсенә кул селтәп, Казаннан ук чыгып качкан булыр идем. Ә моны эшләргә ярамый. Бу — Тәнзиләгә карата зур гаделсезлек булыр иде, эштәгеләрдән дә оят. Димләнгән кыз Маһитапка килгәндә, ул бит тишек ыштанга салынган ямаулык кына. Тәнзилә — икенче коленкор. Аның хакы Сөмбеләнекенә караганда да күбрәк, шуны вакытында төшенә алуыма бүген дә сөенеп яшим. Бала чакның эчкерсез дуслыгы, үзара яратышу, тәүге саф мәхәббәт — болар барысы да ике яшь йөрәк өчен зур хокуклар бирә, һәркайсының үзләре сайлаган мәхәббәтнең дәвамлы булуына дәгъва кылырга урын калдыра, минемчә. Ләкин бу нәрсә икенче берәүнең өметен кисү, бәхетен урлау бәрабәренә эшләнә алмый. Бу очракта Сөмбеләнең мәхәббәткә хокукы берьяклы рәвештә үз ярында торып калды, ә Тәнзиләнеке канун көченә кереп өлгерде. Шулай булгач, мин Тәнзиләгә хыянәт итә ала идемме соң? Әлбәттә, юк! Монда өченче кешене — мине гаепләргә мөмкин, ләкин ул да берьяклы гына. Фәлсәфәсе шулайрак моның. Насыйп булмаган тәүге мәхәббәтне ерактагы якты йолдыз, диләр. Мөгаен, шулайдыр. Сөмбелә минем өчен якты бер йолдыз ул. Яшиме, әллә инде күктә якты эз калдырып күптән җиргә атылганмы — белмим, ләкин күңелем аның мәңге балкуын тели. Галимнәр теле белән әйтсәк, мәхәббәт пульсары ул. Пульсарым гомерем буе яшәү нурын җибәреп тора. Әгәр ул сүнсә, күңелдә бушлык кына калыр иде дип беләм. Солтангали абзыйга рәхмәт. Юлдаш итеп якты йолдызны табып калдырды. Үз йолдызымнан күңел яктылыгы гына түгел, ниндидер серле бер моң да агып килә. Бакчада таңны каршылаганда яки кызарып кояш чыкканда, каен урманында яки чәчәкле аланда йөргәндә, айлы төндә киң Иделдә сәяхәт иткәндә, ул моңны аермачык ишетәм. Андый чакларда үзем дә шуны көйлим. Моңлануымның сәбәбе менә шунда. ИРТӘ Иртән Сәрби апа мине барысы өчен дә гафу итте. Чибәр кызның җәрәхәтләнеп беткән рәсемен күргәч кенә еламый түзмәде, ләкин мине барыбер гафу кылды. Чөнки апам бары тик бәхетле булуымны гына тели иде. Бигрәк тә киң күңелле, ана йөрәкле, тирән акыллы һәм сизгер хатын иде, бичаракаем. Алга таба тормышым нәкъ ул теләгәнчә барды. Тәнзиләм дә акыллы, бик уңган хатын булып чыкты. Юкка гына тулай торакта чибәрлек ягыннан икенче сортлылар исәбенә кертеп йөрткәнбез икән үзен, шадра булса да, ничек диләр әле, йөрәкне яндыра, сөйкемлелеге бар, кешеләргә карата игелекле, иң мөһиме: минем өчен үлеп тора. Хәтта аның яхшылыкларыннан бераз уңайсызланып та куям. Эштән соң сөйләшеп сүзебез, серләшеп серебез бетми. Иртән эшкә кайнар аш ашап, чиста кием киеп китәм. Заводта үзе токарь булып эшләгәч, төгәллекне ярата, ирен дә микрометр белән яшәргә өйрәтеп бетерде инде. Юк, вакчыл, саран димим, төгәллек-пөхтәлек ягыннан әйтәм. Бүлмәбезгә хуҗа хатын килеп керә дә: "Кара син без җүләрне, ничә ел тавык асрадык бит шушында. Хәзер сезгә кергәч, чыгасым да килми",— дип мактый. Керсен әйдә, безгә комачауламый. Тик кергән саен иреннән зарланып утыруын яратмыйбыз. Юньле хатын үз ирен хурламас! Аерылсын ошамаса, шулкадәр бер тиен өчен үлеп тора торган карун булгач. Үзләре ике чабата бер киемдер шунда. Ә бүлмәбез турында дөрес әйтә — үзебезгә дә бик ошый, Тәнзилә гөлт иттереп җыештырып кына тора аны. Җыйнак, матур бүлмәбезгә Тәнзиләм орчык кадәр генә бер кызчык та алып кайткач, дүрт почмаклы бәхетебез биш почмаклыга әйләнде. Күңелем кыз бала тели иде, шулай булып чыкты да. — Барысы да син теләгәнчә, кызыбызга исемне үзең тап,— ди Тәнзилә. Шундый инде ул минем! Яхшы хатын иренең күңелендәген белеп торыр, диләр. Аңа нәрсәнедер сөйләп, аңлатып маташуның кирәге юк, ул күп очракта син уйлаганча фикер йөртә. Икесен бер канат астына алдым да берәм-берәм үптем үзләрен. — Сөмбелә исеме сиңа ошыймы, Тәнзилә? — Сөмбелә? Сөмбелә... Нигә, бик матур исем. Кайдан уйлап таптың аны? Сирәк исем. Миңа бик тә ошый. — Кушыйк Сөмбелә дип. Аннары Тәнзилә, биләүдәге нәниебезне кулына алып, аның белән зурларча сөйләшә башлады. — Кызым, кызым, дим, әнә әтиең ни ди, Сөмбелә кушыйк, ди үзеңә, син ризамы шуңа? Ә, шулаймыни, бик риза икән минем кызым. Рәхмәт диген әтиеңә Сөмбелә исемен тапкан өчен, шулай диген, әйе. — Үзеңә рәхмәт, карчыгым. — Нигә? — Менә шушындый кыз бала бүләк итүеңә. — Әгәр малай тапсам, мондый матур исем таба алмаган булыр идең, әтисе, әйеме? Әле ярый безгә кыз бала бирделәр. — Кем булса да, сүзем юк анысы, үзең беләсең ич, беренче балабызның кыз булуын теләде күңел. Уңган хатын ул табар, изге хатын кыз табар, дигән борынгылар. Шуңа да рәхмәтем зур. Сөмбеләбезнең бәхете, тәүфыйгы гына булсын! — Ярар инде, әтисе, мине артык мактап җибәрмә, югыйсә тагын бер кыз алып кайтырмын үзеңә. — Син инде, карчыгым, икенче тапкыр чишмәгә барганда, чиләкнең зуррагын эләктер, малай кеше утырып кайтырлык булсын,— дидем, уены-чыны белән бергә. — Бәхетем тулып ашкан, барысы өчен дә рәхмәт, әтисе!.. Завод-фабрикада яхшы эшчеләр булып исәпләнсәк тә, ул елларда фатир алулары бик җиңел түгел иде әле, кеше куышында биш елга якын яшәдек. Ә шулай да зарланмадык, ашап-эчеп, уйнап-көлеп яшәдек. Атна саен кызлар кунакка килеп торды. Бигрәк тә Нәзирә Сөмбеләгә чат ябышты, курчак-уенчыкларны ташып кына торды. "Социалистик" планлаштыруыбыз нигезендә, Тәнзилә тагын бер бала китерде — чем-кара күзле, бөдрә чәчле, башкорт малае бусы. Улыбызга Төмәс дип исем куштык. Туган туфрагым хатирәсе итеп. Тормышыбыз акрынлап үз сукмагына керә барды. Сөмбелә белән Төмәс бергә үстеләр. Тора-бара яңа йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Бу дөньяның рәхәте дә бар икән ләбаса, ягарга утын сатып аласы, урам аркылы су ташыйсы юк, көзге яңгырларда түшәмнән тамчы тамып иза чиктерми — рәхәт, телисең икән, көн дә душка кер, ваннасы бар. Эштән кайткач, Казан байларыдай кәнәфигә кырын ятып гәҗит-журналлар укыйм, чөнки Тәнзилә миңа кадәр кайтып җитеп, карыйсы эшләрен карап, аш-суын өлгерткән була инде. Шулай да бу мөмкинлекләрдән явыз ният белән файдаланырга, өйдә кыл да кыймылдатмый яшәргә исәбем юк анысы, андый ирне бер хатын да яратмас, кулдан килгәнчә Тәнзиләгә булышырга тырышам. Ә гәҗит-журналларны укып, дөнья хәлләре белән танышып тору — һәркем өчен кирәкле нәрсә. Әнә шул кыска вакытлы ял, рәхәт тормыш ике-өч ел эчендә миңа корсак өлешендә шактый "социалистик милек" тупларга, юанаеп-тазарып китәргә дә булышкан икән. Үзем дә сизмәстән "солидный" ир кешегә әйләнгәнмен. Монысын соңгы вакытлардагы бер вакыйгадан чыгып әйтәм. Минем өчен көтелмәгән очрашу булды ул. Кем белән диген әле?! КИЧ Яңа фатир алгач, Игумныйдан Җиләкле бистәсенә күчеп яши башладык. Фатирыбыз Петров дигән бакча янында, ул җирләрне борынгы исеме буенча Иске базар дип йөртәләр. Базарның икенче ягында әле сугыш алдыннан гына очсыз-кырыйсыз болынлык иде, дип сөйлиләр. Рәхимҗан абзыйларның сөтле сыерларына, фәкыйрьрәкләрнең кәҗә-сарыкларына рәхәтләнеп ашарлык хәзинә булган ул. Аннары буш урыннарга, дерелдәп торган сазлыкларга Дөбъяз ягыннан кешеләр килеп утырган, ләкин аларның сипушкалары (ике такта арасына шлак белән пычкы чүбе кушып әмәлләнгән өй) кыска гомерле булып чыккан, ул алачыклар урынына безнекедәй күп катлы ташпулатлар салына башлаган. Әлеге йортларның берсенә, тәрәзәләре кояшка карап торган өченче каттагы ике бүлмәсенә без килеп урнаштык. Мин үзем йортыбызның шәһәр бакчасына якын торуына куандым. Ял көннәрендә, мондый гади көннәрдә дә кичләрен шул бакчага барып чыккалыйм. Анда аулак почмак таптым, беркем дә килеп борчымый, үз-үзем белән серләшеп-киңәшеп, үткәннәргә сәяхәт кылып тик утырам, рухланып китеп, берәр шигырь язып куям. Кайчакта әти-әнисе кулыннан ычкынган шук малай яки наян кызчык килеп кулыма кагыла, алар өчен кесәмдә кәнфит-мазар йөртәм, шуны учларына салгач, су сипкәндәй юк булалар. Кайчакларда теле кычытып, үзенә сердәш, эч бушатыр кеше эзләп йөрүче карт-коры (болары көндезге кунаклар инде), килеп, минем эскәмиягә кунаклыйлар һәм матур итеп сүз башлыйлар. Юк, андыйлардан да зарланмыйм, серләшер өчен кешегә кеше кирәк. Гайбәткә килгәндә, анысын тыңлап та тормыйм, гыйбрәтлесе кыйммәт. Ә бер кичне, бая әйткәнемчә, сәер хәлгә тап булдым. Юк, аны бөтен барлыгы белән сөйләп бирә алмам, ахрысы. Аннан соң бик төче килеп чыкты ул вакыйга. Шулай да уйландыра торган, тормыш мәгънәсе, гаилә кору, аның кадерен белеп яшәү турында фәлсәфи фикерләр кузгаткан очрашу булды ул минем өчен. Кем белән диген син?! Егерме елдан артык вакыт узгач бит!.. Шәһәр бакчасында үз почмагымда, үз эскәмиямдә, үз урынымда утырам шулай. Ни иртә, ни кич дигәндәй, караңгы төшеп кенә килә торган чак, кичке аштан соң әле кешеләр җыелырга өлгермәгән, янымнан берән-сәрән генә узгалап торалар. Тынычлап ял итәр чак. Ә менә берсе борынга чиртеп узарга теләде, ахрысы, текәлеп карап узды, ике-өч адым киткәч туктады, башын борып, яңадан минем якка күз салды. Бу хәлгә минем дә авыз ерылып китте, чөнки сөзеп караучы хатын-кыз затыннан һәм бик чибәр күренә иде. Ә ул, кыюланып, каршыма ук килеп басты. — Исәнмесез! — Исәнмесез! Рәхим итеп утырыгыз,— дидем, урын тәкъдим итеп. — Ничего, болай да... Чибәркәй сөзепме-сөзә. Мин эскәмиядән бераз шуыштым, ләкин кабат сүз катмадым, туйганчы ашый бирсен әйдә, борылып китәр әле бер. Ялгышканмын икән. — Танымыйсыз что-ли? — диде хатын, күзләрен уйнатып. — Гафу итегез, бераз төсмерлим дә шикелле. Хәтерем шундый инде минем. — Анысын беләм. — Ничек беләсез? Бусы кызык?! — Гали бит сез, как мне помнится. — Гали шул. — Әй жених, жених! Шулай онытырга ярыймы инде?! Маһитап ич мин. — Зинһар, гафу итегез. — Үзгәргәнменме? — Бөтенләй танып булмый. — Кайсы якларым үзгәргән инде минем? — дип, зыр бөтерелеп алды ханым.— Һаман шул Маһитап, никак не пойму. — Ханым булгансыз лабаса. — Ничек кенә әле. — Һич шаяртмыйм. — Это уж точно,— диде Маһитап, сөйләгәндә рус сүзләрен бик еш кулланып.— Вот хәзер яныгызга утырырга да ярый инде. Сколько лет, сколько зим. — Шулай шул, сулар ага, без картаябыз... — Ходайдан курык,— дип бүлдерде Маһитап.— Сез бик тә солидный хәзер. Не скажешь, что күп нужалар күрдегез. Тормышлар әйбәтме соң, Гали? — Рәхмәт. Бар да яхшы. Үзегез ничек яшисез, Маһитап ханым? Шулайдыр бит? — Ханым булмыйча, и в квадрате, и в кубе ханым инде мин хәзер, хи-хи-хи... — Алай. — Шулай, мой жених, танымадыгыз, ә? — Теге чакта бик ябык идегез ич. — Я уж не помню. Сез әйткәнчә, күп сулар акты аңа. Ә мин таныдым, хоть герой кебек булсагыз да, барыбер таныдым. — Бигрәк инде, Маһитап ханым, мине әллә кем иттегез. Менә сезне мактасаң да ярый, ичмасам, патшабикә күк, бик тә чибәрләнгәнсез. Баштарак мин сезне теге димче апа дип торам. — Умерла апабыз быел. — Шулаймыни, ишетмәгән идем. — Алтмыш бердә иде всего. — Нишлисең бит... Уртак сүзебез шуның белән бетте шикелле. Икебез дә тынып калдык. Һәрхәлдә, минем сөйләр сүзем юк, Маһитап алдында күпмедер дәрәҗәдә гаебем генә бар. Ярәшү дәрәҗәсенә җитеп, күңелен кузгаткан кеше бит мин аның. — Барысы өчен дә гафу итегез, Маһитап, шулай килеп чыкты инде теге чакта,— дидем, бөтен кыюлыгымны җигеп. — Знаете, сезне беренче күрүгә таныдым. Только мин әйтәм, ул гына мине танысын... Сүзне икенчегә бора, ачыктан-ачык сөйләшүдән кача бу хатын, авыр хәлдә калдырасы килми, янәсе. Юри кылана, билгеле. Тапты кызганыр кеше! Әгәр шүрләрлек, икеләнерлек булсам, кыланып йөрмәгән дә булыр идем. Бүгенге очрашуыбыз бик яхшы булды әле, хәзер барысы хакында сөйлим дә бирәм. — Күп еллар сезне күрәсем килеп йөри идем, очрамадыгыз,— дидем, үземнекен үз итеп. — Онытмадыгызмы? — Һич юк. — Ышана дип уйлыйсыз, да? — Дөрес аңламадыгыз, Маһитап ханым. — Сез ни хакта? — Теге вакытта сезне төп башына утыртып калдыруым турында әйтәм. — О боже! — Тыңлап бетерегез әле, Маһитап ханым... — Юк инде, сез тыңлагыз алайса,— дип бүлдерде ханым башлаган сүземне.— Ул чакта минем кешем бар иде бит. Ну, алай ук түгел, директор нашего магазина. Минем аңардан... Нет, сезгә зур рәхмәт әйтәм ул чак өчен, башымны хурлыктан коткарганга. Соңыннан барысы да беленәчәк иде. Так что, сезгә рәхмәт! — Бу ни була инде? Күпме еллар намусым җәфалана. — Нәрсә без монда утырабыз, как чужие, киттек безгә, анда сөйләшербез, киттек, киттек,— диде ханым, кисәк кенә урыныннан торып. — Соң инде, Маһитап ханым, кешегә кунакка барырга, икенче бер вакытта,— дидем, кат-кат рәхмәт әйтеп. Ул ишетергә дә теләми, үзенекен тукый бирде: — Мин сезне беркая да җибәрмим, Гали, күрерсез как мы живем. — Туктагыз әле. — Никаких туктагыз! Ай-вайның бүген кирәге юк. Шулай итеп, без Маһитапларга килеп җиттек. Мин бөтенләй аңсыз идем бу минутларда. Төнгә каршы кунакка баруның килешмәгәнлеген бик белсәм дә, каршы килергә кодрәтемнән килмәде. Йортлары безнеке шикелле биш катлы икән. Икенче каттагы 7 нче квартираны ачып кердек. Ир кеше тавышы ишетелде: "Кем бар анда?" Маһитап җавап кайтарып тормады. Коридор эчендәге зәңгәр утны кабызды, аннары тагын берничә төймәгә басып алды. Пыяла ишек аша зал ягында төрле төсләр уйнаганы күренде, әкрен генә салмак музыка яңгырады. Хуҗа хатын түр якка узарга кыстады. Мин бөтенләй аптырашта калдым. — Ә-ә, вот что,— дип сузды Маһитап.— Анда беркем дә юк, автомат ул, керегез. Зал ишеге үзе ачылып китте. — Рәхим итегез, узыгыз! — диде ягымлы хатын-кыз тавышы. — Бусы — мин, сезне чакырам, пожалуйста! — Алтын тешләрен балкытып, Маһитап көлеп куйды. Тавыш аныкы иде. Зал идәненә ак аю тиресе җәелгән, киң табаннары як-якка тырпаеп тора, озын муенын сузган, башы бусага төбенә үк килеп җиткән, күзләрендә сары ут яна, ә теле кызыл. Нурлар уйнаганда, ерткыч селкенгәндәй була, менә-менә аяктан тешләп алыр шикелле тоела. Ыржаеп яткан баштан читләтебрәк уздым да Маһитап күрсәткән кабырчык кәнәфигә барып утырдым. Секретер өстендәге журналларга якты ут сибелде, яшел ут исә минем арттагы стена эченә кереп качты, кызыл ут дигәнебез төсле музыка булып чыкты, ул тарафтан әкрен генә башкорт артисты Фидан Гаффаровның ягымлы йомшак тавышы ишетелде. Сиңа килдем, иркәм, Сагынып килдем. Саный-саный үткән юлларымның Ерак чакрымнарын... — Мин хәзер,— диде дә Маһитап, икенче бүлмәгә кереп китте. ...Каршы стенадан кошлар пырхылдап күтәрелде, алар нәрсәдәндер курыктылар, ахрысы. Ул арада болан бозавы пәйда булды, аны бүре сагалап торган икән, йөгерешә башладылар. Явыз ерткыч гөнаһсыз җанварга бөтенләй якынлашты, менә хәзер куып җитеп буып та ташлар... Кинәт шартлау — сискәнеп киттем — аучы бүрене дөмектергән икән. Уф итеп, тын алдым. Нәрсә соң бу? Кая килеп эләктем мин? Маңгаема кулымны куям, битләремне сыпыргалыйм, аптырагач, ботымны чеметәм — һәммәсе дә тәртиптә, үземдә һичнинди үзгәреш сизмим. Бәлки, әкият дөньясында гизәмдер?! — Тәмам туйдырып бетердекме? — дип, Маһитап ут уйнатуларны, стенадагы кинопроекцияне туктатты.— Ирем шулар белән җенләнә, килгән бер инженер дусты үзенчә яңалык өстәп китә. Соңыннан сөйләрмен, хәзер өстәл әзерлим, уже все-все готово. Маһитап костюм-күлмәген эре парчалы атлас халатка алыштырган иде. Чыннан да ул бик нык үзгәргән, кирәгеннән артык чибәрләнгән икән шул — аны ничек таныйсың?! Ире кайда икән соң үзе? Ниндирәк кеше? Зур физик күрәсең, академик-фәлән булуы да бар. Шулай да серле күренә бу йорт. Тәмам череп баеганнар. Икесенә биш бүлмәле квартира үзе үк нәрсәдер әйтеп тора инде. Маһитап юктан файдаланып, караштырырга керештем. Заллары бик зур, әллә инде ике бүлмәне бер итеп эшләгәннәр, музейга охшаган. Стеналарда Иран, Югославия келәмнәре, аларга төрле кош-корт һәм җәнлек мумияләре, агач тамырыннан ясалган елан-чаян, шүрәле-гыйфрит сыннары, эреле-ваклы болан мөгезләре куелган. Мумияләрнең күзләрендә яшел-зәңгәр ут янса, авызларыннан сары-кызыл төс сирпелә. Барысы да электроника, автоматика галәмәтләре икән, шулай да ниндидер мещанлык исе аңкып тора үзләреннән. Җенләнгәнме, акылындамы — анысын әйтә алмыйм, әмма бер хәл бардыр моның ирендә. Ире дигәннән, табын әзер- ләгән арада, Маһитап аның турында кайбер нәрсәләрне сөйләргә дә өлгерде. — Ирең кайда соң? — Командировкада. Ә сез борчылмагыз. — Өйдә юк икән, диюем. — Обойдемся. Мин хәзер... Иң элек табынга юка гына итеп киселгән икмәк телемнәре куелды. Аннары хуҗа хатын ваза белән алма, салкын ашамлыклар китерде. — Нәрсә эчәсез? — Берни дә кирәкми, юкка борчыласыз. — Алай түгел. Нигә сорап торам,— диде хатын, урынсыз әйтүенә уңайсызланып. Табынга төрле эчемлек салынган кечкенә-кечкенә өч-дүрт графин тезелгәч, сагаеп калдым. — Нишләвегез бу, Маһитап ханым?! — Ә сез теләгәнегезне эчәрсез. Менә бу графинда әрмән коньягы, бусы — французларныкы, хотите — шотлан виские, монысы — испан сухое. — Берсе җитә ләбаса. — Ах, онытканмын,— дип, ханым кабат кухняга юнәлде, шунда ук аннан чүлмәк шешә белән Рига бальзамын алып чыкты. Маһитап, табынның икенче ягына чыгып, миңа каршы утырды, терекөмештәй тыңлаусыз атлас халаты аның тулы тәнендә тик кенә торырга теләмичә әле уңга, әле сулга таба шуышты, көньяк кояшында кызынган ялангач ботларын, ап-ак булып бүртеп торган күкрәкләрен иреккә чыгарды. Итәк-чабуларын тарткалап утыру ханымга күңелле мәшәкать кенә иде, күрәсең, ул бу вазифасын ләззәтләнеп башкарды. — Да, онытып торам икән, синең дус кайларда соң хәзер? — Ханым дипломатик мөнәсәбәтләрне яңартып җибәрде. Ләкин мин аның кем турында сораганын аңлап бетермәдем. — Кем ул? — Студентны әйтәм. Теге җырчы егет, безгә килгән. — Ә, Габделхак. — Шул инде. Ничек әле? Ал кулыңа, сал куеныңа, Гомерлеккә яр итеп. Ул, озаклап, күз яшьләре чыкканчы көлде. Үткәндәгене исенә төшерүе аңа бер ләззәт бирә иде, ахрысы. — Кызартмагыз, зинһар, Маһитап ханым,— дидем мин, узгандагылар өчен оялып. — Юк, үткен егет иде шулай да. — Ул кайсыдыр районда халык судьясы булып эшли бугай. — Пусть шунда эшләсен ул, Гали, ә без утырыйк әле бер. Графиннарга үрелә башлагач, ханымның теге көньяк кояшында кызарып, күзне камаштырган әгъзалары бөтенләй караучысыз калды, үзе табын тирәли рәхәтләнеп йөри бирде. Мин уңайсызлансам да, хатынның моңа аз гына да исе китмәде, вакыт-вакыт ул юри җилләнеп алды шикелле. — Кайсын салыйм? — Ярамас бит, Маһитап ханым. — Шушындый көннеме? — Очрашуыбыз әйбәт анысы. — Соң, нәрсә эчәбез? — Ярый ни дә... — Күптән шулай диләр аны. Так что, үзебезнең әрмән коньягын. Күп салмыйм, күп салмыйм, сез теләгәнчә генә. Мондый табынны, ачык йөзле хуҗа хатынны хөрмәт итми мөмкин түгел иде. Рюмкаларга ирен тигезгәләп алдым. Безгә грузин кухнясы ошый, дип, Маһитап өстәлгә кыздырылган тавык чыгарып куйды. Шул хөрмәткә тагын тост тәкъдим ителде. "Тавык астына" дигәч, әтисе Рәхимҗан абзый искә төшеп китте, ул шулай "пилмән астына" дип кыстаган иде безне теге чакта. Менә хәзер дә рюмкадагы затлы әрмән коньягын бер-ике йотмыйча булдыра алмадым. Маһитап үзе: "Әй, булмаса, все равно пропадать",— дип, рюмкасын бөтенләй үк бушатты. Шуннан соң хатынның теле тагын да ачылды, башыннан кичергәннәрне сөйләп бирде. Кыскача аны болайрак аңладым. Апа димләве буенча без Маһитапны ярәшергә дип килгәндә, аңарда кияү кайгысы бөтенләй булмаган да икән, киресенчә, төннәрен мендәренә капланып, кайнар күз яшьләре белән үткәргән. Иртәгесен Казанка елгасына барырга ниятләгән, ә көн тугач инде, куркып, бу уеннан кире кайта. Кыз бала суга ташланырга ниятләгән икән — сәбәбе билгеле инде. Унҗиде яшендә аны, яшь кенә сатучы кызны, кибет директоры алдаган. Акча мәсьәләсендә җитмәүчелекне дә ул үзе оештырган, шуны йомып калу исәбенә кызның башын ашаган. Директор инде бер-ике хатын аерган булган, Маһитапка өйләнергә вәгъдә иткән, ләкин алмаган. Өч-дүрт ел шулай йөргәннәр. Маһитап, икенче корсагына узып, мәсьәләне кабыргасы белән куя башлагач, директор койрыкны сыртка салган — эшеннән үк китеп барган. Без килгәндә, аның башы шул кайгы белән каткан икән. Барыбер чыгарга уйламаган ул миңа кияүгә. Эш тагын да куера төшсә, чыннан да, Казанкага ташланырга карар кылган. Димәк, үземнең аларга кабат килмәвем белән мин аны үлемнән коткарып калганмын. Аннан соң да Маһитап башыннан күп хәлләр кичергән. Баганалы урамындагы им-томчы карчыктан биш айлык корсагын төшерткән, каны агуланып, аздан гына үлми калган. Ни булганын белгәч, Рәхимҗан абзый бик каты тузынган, кулына балта-пычак тотып айканган, кызына бусагасыннан атлап керергә рөхсәт итмәгән. Моннан ун ел элек Маһитап менә шушы йорт хуҗасына кияүгә чыккан. Ире озак еллар Магадан якларында яшәгән. Аннан бик күп акча туплап, өр-яңа "Волга" машинасына утырып кайткан. Маһитап мактый үзен, чибәр хатыны өчен үлеп тора икән. Әмма менә балалары юк, шуңа борчыла, ди. — Кемдә соң гаеп? — Үзендә, күрәсең. Магадан якларында озак йөргән ич ул. "Син табарга тиеш, син тап",— дип әйтмәс иде югыйсә. — Дөрес инде. — Нишләргә соң миңа, Гали? Маһитап, әсәрләнеп, кабырчык кәнәфидән сикереп торды, соңгы рюмка аның канын нык кыздырган иде, ахрысы, куллары белән йөзен каплап, стенага борылды, нидер көтеп, хәрәкәтсез калды. Шундый ук дуамаллык белән стенадагы төймәләргә шалт-шолт баскалады. Залны кызыл ялкын чорнап алды, күрше бүлмәләрдә төрле төсләр уйнады, колак барабанын ярырдай джаз музыкасы яңгырады. Кисәк борылып, бакчадагы төсле Маһитап тагын миңа текәлде. — Әйт, нишләргә? Һәрбер исерек баштан бала таба алмыйм бит инде мин. — Яхшы кешеләр дә бар дөньяда. — Кем ул яхшы кеше? Маһитап, кабаланып, халат төймәләрен ычкындырды, күптәннән ут яктысына омтылган матур гәүдә иректә калды. Уң беләгенә сул кулын салды да, бала тирбәткәндәй итеп, яшьле күзләре белән такмакларга кереште: — Менә шулай бала имезәсем килә хәзер. Ах, нинди хуш исле ул нарасый исе! Гомеремдә ана бәхетенә ирешмәсәм дә, таныш ул ис миңа. Бөкре, гарип сеңелемнең дә ике баласы бар. Шулай кеше бәхетенә кызыгып яшәргә что ли миңа? — Тынычланыгыз, Маһитап ханым. — Ничек. — Сабыр булырга кирәк. — Кем бәхетле итә мине? Кто? — Ирегезне мактап сөйлисез ич, димәк, ул начар кеше түгел, сезне аңлар,— дидем, ни әйтергә дә белмичә. Хатын кызыша гына барды. — Нигә кирәк андый ир? Менә бу келәмнәр, бәллүр савытлар, "Волга" машинасы өченме? Ә мин нәрсә? Авырумы яки инвалидмы? Кем белән гомер итәм, скажи? Чын бәхет кая, бала кая? Юк бит аңардан монысы — не получается. — Барысы да җайланыр. — Күпме көтәргә була? Ун ел узды. Хәзер ул үзе әйтә. Бала кирәк, ди. — Шулай да бит... — Оставайся. Кал син, Гали, бүген бездә! Бер кичеңне миңа бүләк ит, яшьлек танышлыгыбыз хакына. — Ни сөйлисез, Маһитап? — Син бит минем алда гаепле кеше, бурычың бар. Нигә шулкадәр каушап калдың әле, жених?! Язын оясын сагынып кайткан сыерчыктай, Маһитап хәтәр талпынып куйды, аның атлас халаты, елан кабыгын салып калдырган шикелле, иңнәреннән әкрен генә идәнгә шуышып төште. Кызгылт ут яктысында шәрә гәүдәгә карап, телсез-өнсез калдым. Йа Хода, нәрсә инде бусы тагын?! Кая килеп эләктем? Бәлки, бу йортта икенче мәртәбә төш күрәмдер? Ләкин өн бит, каршымда табигать үзе яраткан җан иясе басып тора. Кеше дигәнең шушындый гүзәл микәнни соң?! Уртача буй-сын, бер грамм ким булмасын, бер мыскал артык китмәсен дип, өреп кенә тутырылган түгәрәк гәүдә, шуңа әйтерсең үткен пәке очы белән юнгалап, шомартып, дугалы бил ясалган, билдән сөзәк тау булып оча сөякләре киңәеп киткән, бернинди аралык калдырмыйча басып торган төз аяклары да нәкъ менә шушы зифа сынны йөртер өчен генә яралганнардыр кебек тоела. Башка шундый сорау килде: ничек болай саклана алды икән бу хатын? Бит-йөз тирәсендә дә бернинди хилафлык күрмисең, бары тик сафлык сизелеп, ниндидер дәрт-энергия ташып тора. Түгәрәк матур йөздә кечерәк кенә борын, уймактай авызның бер як читендә кара миң, бусы да хатын-кызның чибәрлек билгесе, сунарчы җәяседәй сызылып киткән кара кашлар тәмам маңгай читенә кадәр тартылганнар, болары инде ниндидер сәбәпләр аркасында шәрык стилен хәтерләтә, ерак әби-бабалары мирасы, күрәсең. Ягымлы күзләрендә наз да, иркәлек тә, таләпчәнлек тә, мәкерлек тә, бераз гына моңсулык та бар бугай — аларны аермачык уку мөмкин түгел, серлеләр, серле ул күзләр... — Карап туйдыңмы инде? — дип сорады Маһитап, киная белән һәм диванга ауды... Үземнең юләрлегемне бары шул чакта гына искәрдем. Нигә кирәк булды икән кешене болай инәсеннән җебенә кадәр тикшерергә?! Кабырчык кәнәфи артына эленгән пиджагымны алдым да әкрен генә ишеккә таба атладым. Ак аю күзенә басмас өчен читтәнрәк уздым. Шушындый байлык-муллыкта, зиннәткә төренеп яшәүче бәхетсез хатынны кызгандым. Минем аңа башка әйтер сүзем юк иде. — Хушыгыз, тагын килегез,— диде ир кеше тавышы, мин ишектән чыкканда. — Тфү, автоматыңа!.. ИРТӘ Нигәдер йоклап китеп булмады. Гадәттәгедән иртәрәк тордым да кеше-мазар кузгалганчы ук фабрикага кердем. Цехта мастерны күреп шаккаттым, ул да гаҗәпсенде. — Хәерле иртә, Габбас Батталович. — Хәерле иртә. Иртәләгәнсең, егет. — Сез дә соңармагансыз. — Иртә кичтән хәерлерәк, диләр урыслар. Иртә башлаган эш уңышлы чыга — анысы хак. Ә менә сине нинди шайтан чыбыркылагандыр, әйтә алмыйм.— Мастер һәрнәрсәгә тишеп караучы үткен күзләре белән миңа текәлде.— Ни бар? — Берни дә юк. — Төсең качкан. — Мин болай да ак ич. — Йокларлык булмагандыр шул. Әллә кичәге хәлләрне Габбас Батталович беләме? Кайдан белә? Кемнән ишеткән? Бер гөнаһым да юк лабаса! — Сез нәрсә турында, Габбас Батталович? — Ә син нәрсә? — Белмим. — Синдә нидер бар, егетем, авырмыйсыңдыр ич? — Юк,— дим. — Хезмәтебез әрәм,— дип кайгырасыңдыр, мөгаен. — Чыннан да, аңлап җиткермим бит әле, Габбас Батталович. — Яхшы, ишетмәгәнсең, димәк. Мастер үз өстәле янына китте, мин аңа иярдем. Өстәл артына кереп утыргач, әкрен генә тартманы ачты, аннан "Шүрәле" папиросын алып капты, ләкин аны кабызмады, ник дисәң, безнең цехта тартырга рөхсәт ителми, ә Габбас Батталович бу тәртипне беркайчан да бозмый, хәзерге кебек аерым бүлмәсе юк иде әле аның ул чакта. Тәмәкене эшчеләр белән бергә махсус билгеләнгән урында гына тарта, барырга мөмкинлеге булмаса, шулай, кабызмыйча, тик чәйнәп йөри, җитәкчелек вазифасыннан беркайчан да усал ният белән файдаланмый. Менә бу юлы да, кеше юк дип, папиросын көйрәтмәде, гадәтенчә чәйни бирде. — Димәк, кичә бернәрсә дә ишетмичә кайтып киткәнсең,— дип дәвам итте мастер.— Ә мин йоклый алмадым, кайгырып түгел, эч пошудан. Инде план мәсьәләсе борчый. — Безнең гармунга ни булды? Ачыграк сөйләгез, Габбас Батталович,— дип ялвардым, яманлык сизеп. — Киләсе айдан башлап Казанда ике рәтле хромка гармуннары эшләнмәячәк! — Нигә? — дидем аптырап. — Ашыкма. Эш менә болай тора,— дип аңлатырга кереште мастер.— Бер яктан безгә сөенергә дә кирәктер, үзебезнең унике телле тальянкага сорау бик нык артты бит әле монда.— Ул өстәл тартмасыннан кәгазьләр папкасын тартып чыгарды.— Менә кара син боларга. Безнең татар гармуннарын сорап язган заявкалар бу — бер папка, ике, өч... Әстерханнан, Ленинградтан, Төмәннән, Чиләбедән, Пензадан — болар гына нәрсә ул! Укы: Кавказ, Урта Азия республикаларыннан, бигрәк тә дагстанлылардан, балкарлардан, чечен-ингушлардан күп, хәтта Венгриядән, Румыниядән һәм башка илләрдән — барысы да планнан тыш өстәмә заказлар. Гармун телләре унике генә булса да, планнар зурдан бит, Гали. Хромканы бездән алуларына һич тә борчылма. Боларын башкарып чыгу турында уйларга кирәк хәзер безгә. — Моңарчы сынатмаганны, сынатмабыз, Габбас Батталович. — Яшәсен тальянка, дисең инде алайса. — Безнең гармунның язмышы ничек булып бетәр соң, Габбас Батталович, ул хакта ник дәшмисез? Мастер, өстәл артыннан чыгып, әрле-бирле йөрергә тотынды, аның папирос мундштугы юешләнеп, чәйнәлеп, ирен кырыйларына ябышып беткән иде. Тыныч күренергә тырышса да, борчыла, димәк. Аның андый чакларда яңак сөякләре селкенә, хәрәкәтләнә башлый. Хәзер дә шулай. — Борчылма, энекәш! — Габбас Батталович "энекәш" сүзен миңа карата бик сирәк куллана, ләкин аны эчке бер җылылык, тирән хөрмәт белән әйтә.— Безнең уртак хезмәтебез югалмас. Аның белән Мәскәү үзе кызыксына, хромкага түгел, баянга күчереләчәк ул моннан соң, тагын да камилләштерү хисабына, билгеле. — Болай ук булыр дип уйламаган идем, Габбас абый. — Кем башына китергән аны. — Ә планны үтибез аны,— дидем, бу яңалыкка ни дияргә дә аптырап. — Иртә кичтән хәерлерәк,— диде мастер елмаеп. — Шулай, Габбас Батталович. Уйлап карасаң, бик дөрес әйтә ул. Минем иртәләрем беркайчан да кичләремә охшамады. Аның кабатланмас булуына шатланам гына. Һәрбер иртәм яңалык алып килде: кичем бертөрле икән, иртәм икенче төрле булды. Алар йә шатлыктан, йә сагыштан гыйбарәт. Шуңа күрә дә гомер юлым вак-вак кисәкләрдән тора да шул инде, әле ярый, шул тормыш мизгелләрен бер җепкә тезәргә менә шушы унике телле тальян гармун бар!.. Мин болар хакында әзер продукцияләр цехына кергәч уйландым. Цехта беркем дә юк, иртә әле, эшчеләр күренми, шуннан файдаланып, кичәге сәер вакыйгалардан ачуымны алып, әче таңнан гармун уйнарга тотындым. Үзем уйныйм, үзем берни хакында да уйламыйм, ничектер ямансу шунда, нәрсәгәдер борчылам, нигәдер шатланам да шикелле. Беравыктан яныма Габбас Батталович килеп керде, уйнавымны бүлдермәде, киресенчә, җәелеп утырып тыңларга җыенды. Аның да йөрәге урынында түгел бүген, тикмәгә генә иртә таңнан фабрикага килер идемени соң?! Чү, кулын күтәреп, мастер туктарга боерды. Тагын да җайлырак итеп иякләренә таянды, ялваргандай итеп әйтте: — Уйна әле, Гали энем, үзегезнең башкорт көен! Ул уйнавымнан үзенчә мәгънә чыгаргандыр, күрәсең, башын кагып, канәгать икәнлеген аңлатты. Ә мин моң аша йөрәгемне актарып салдым, җиңелрәк булып китте. Сүзем шул кешеләргә: кем генә димә, игенчеме, әллә завод эшчесеме, галимме яки берәр җирдә каравылчы хезмәтен башкаручы адәмме — өендә гармун тотсын, үзе уйный белмәсә дә, барыбер сатып алсын, андый йортка кайгы иңмәс, килсә дә, сыеныр урын тапмыйча, кире китәр, ә йорт хуҗасы анадан яңа тугандай сафланып калыр. Менә нинди көчкә ия ул безнең унике телле тальян гармуныбыз!!! — Афәрин,— диде Габбас Батталович, мин уйнап бетергәч.— Яратам шушы башкорт моңын, үткәндәге тарих кебек озын, агымсу шикелле бормалы-бормалы, юкә балыдай татлы. — Рәхмәт, Габбас Батталович,— дидем, аның сүзенә каршы.— Гармун — минем өчен, ничек итеп төгәлрәк әйтергә, ниндидер яшәү чыганагы, тормышыма импульс бирүче көч, сердәш, серле бер илһам чишмәсе. Беләсезме, Габбас абый, минем өчен шундый ике чыганак бар: аның беренчесе — үземә генә билгеле булган якты йолдызым — пульсарым, икенчесе — менә шушы гармун, музыка. — Бик үк төшенеп тә бетмим инде бу сүзләреңнең мәгънәсенә, Гали энекәш, шулай да нидер сизенәм шикелле. — Рәхмәт, Габбас Батталович, барысы өчен дә. — Шулай да ник иртә килдең бүген фабрикага? — Күземне йокы алмады. — О, моның сәбәбе була инде, иптәш Сафин,— диде мастер, рәсми тонга күчеп.— Ни бар? — Юк кебек. — Хатының хәтереңне калдырдымы? — Ни сөйлисез, фәрештә ич ул минем. — Балаларың борчу салган, дияр идем, андый түгелләр. — Юк. — Соң нәрсәдә хикмәт? — Шул, бая әйткән ерактагы пульсар галәмәте,— дидем, серлелекне әкрен-әкрен чишә башлап.— Пульсарны болай "үлгән йолдыз" дип йөртәләр галимнәр, ләкин ул үзеннән нур, импульс җибәреп тора. Кояш та бит һәр ике сәгать тә кырык минут саен импульс биреп тора, диләр. Шуның кебегрәк. Минем пульсарым — тере йолдыз, ул Иләк йолдызлыгына урнашкан, русчасы Плеяда, безгә күренә торган җиде-сигез йолдызның берсе — иң яктысы, Альцион исемлесе — минеке. Аңардан җиргә яктылык дүрт йөз егерме елдан соң гына килеп җитә икән, мин боларны белдем инде. Шулай да аларны чагыштырмача яшь йолдызлар дип йөртәләр. Кояшка биш миллиард ел булса, Иләк йолдызына нибары миллион еллар гына. Иләк йолдызы — Җиргә иң якын торган йолдыз ул. Шул яшь йолдызлар яктылыкларын уннарча секунд эчендә йөзләрчә мәртәбәгә арттыралар, аннары тагын сүреләләр. Алар бихисап. Ә минеке — берәү генә, Альцион гына. Аны миңа Солтангали абзый табып бирде. Шуның янындагы тагын бер яктырагы Сөмбелә исемле кызныкы. Импульс миңа нәкъ менә шул йолдыздан килеп тора. Беләсезме, Габбас Батталович, контузиядән соң, госпитальдә ятканда, аңыма килә башлагач, иң әүвәл түшәм аша күктәге шул йолдызымны күрдем. Сез моңа ышанмыйсыз инде, әмма бу дөрес. Аннары ул җиргә төште, Сөмбелә исемле гүзәл бер кызга әйләнде. Көннәр-төннәр буе баш очымда утырды. Баштарак аны танымадым, сөйләшкәләдем. Көннәрдән бер көнне ул ишектә яңадан күренде һәм кычкырып җибәрде: — Фашист дөмекте, Сталинград безнеке! — диде. Шул мизгелдә таныдым, бу — Сөмбелә иде. Ай буе баш очымда утырган, кайгы-хәсрәт кичергән Сөмбелә иде бу. Бу хәл 1943 елның 3 февралендә, Сталинградта немец генералы Паулюсны әсир иткән көнне булды. Минем белән нидер сөйләшә торган ак халатлы кыз үзенең шушы шатлыклы хәбәре белән башыма саф җил өрде, яшьлегебезгә әйләнеп кайтырга ярдәм итте. Сөмбеләм кабат якты йолдызга — тормышым пульсарына әйләнде. Кызым исеме дә аның истәлегенә кушылды... — Син миңа боларны сөйләмәгән идең, энекәш,— диде Габбас Батталович, пульсар турындагы хикәямне тыңлагач. — Туры килмәгәндер инде мактанырга,— дидем. — Дөрес хәл дисең ич. — Хак анысы. — Кайда соң ул кыз хәзер? — Белмим. — Ничек алай? — Күптән югалттым инде мин аны. — Начар. — Шулай шул, Габбас Батталович. Үземнең бик тә күрәсем килә, бер генә тапкыр булса да. Беркадәр вакыт икебез дә сүзсез калдык. Мастер күп нәрсәне белми, шуңа күрә барысына да төшенеп бетә алмый иде. Иксез-чиксез галәм киңлегендәге күзгә күренмәс пульсар-йолдыз белән табигать баласы булып туган бер кызны һич тә бергә бәйли алмады ул. Тик Сөмбелә исеме генә аңа ниндидер реаль кеше турында сүз баруын аңлатты, күрәсең. — Да, егет, Америка ачтың миңа бүген,— диде ул гаҗәпсенеп.— Шундый кешең бар, ә син аның кайда икәнен дә белмисең. — Нигә белмәскә?! — Әле генә белмим дидең ләбаса. — Орехово-Зуево тирәсендә яшәргә тиеш, соңгы хатын шуннан алдым. — Ничә ел күрешмәгәнегезгә? — Утыз биш ел чамасы. — Тормыштамы үзе? — Ялгыз яшәмәстер инде. Моның ни әһәмияте бар? — Анысы да дөрес. Ике арадагы тынлык шактыйга сузылды. Бу сөйләшүгә ничек нокта куярга да белмәдек. Габбас Батталовичның кашлары бергә тоташуын, яңак мускулларының тартышып-тартышып куюын күзәтәм. Димәк, ул ни хакындадыр нык уйлана, бәлки, мин төзегән кроссвордны чишәргә тырышадыр. — Менә нәрсә,— диде Габбас Батталович, ачык бер карарга килеп.— Август башыннан сиңа чираттагы ялыңны бирәм, әйлән Мәскәү якларын. Тел Киевка илтә, ди урыс, эзләрсең, сорашырсың, табарсың. Тәнзиләң белән икәүләп барыгыз. Дусларын оныткан кешене... үзең чамалыйсыңдыр. Әй каты да әйтте соң Габбас Батталович. Дусларын оныткан кеше, ди. Юк, юк, онытмадым, мөмкин дә түгел. Белмисең, Габбас абый, күңелемдәген. Актардың бит шушы сүзең белән йөрәгемне. Ничә еллар пыскып яткан утны кабат көйрәтеп чыгып киттең... Менә нинди кеше ул безнең мастер, ярты-йорты сөйләшүдән дә барысына төшенә, кирәк икән, сиңа һәммәсен эшләргә әзер тора. Тәнзилә каршы килмәс анысы барырга. Тик менә ялыбызны ничек туры китерергә? Монысын инде бер иртәдә генә хәл кылып булмас шул. КИЧ Йөрәгем җырлый. Сезнең шулай булганы бармы? Ничек аңлатырга инде? Малайларча каядыр йөгерәсе, аннары, кулларны җәеп, тургай шикелле күккә күтәреләсе, еракка-еракка очып китәсе, җил булып исәсе килә. Күңел җыр сорый, кемнеңдер җырлавын тели. Бу хис миндә бик еш уяна, бигрәк тә берәр шатлыклы хәбәр ишетәсе булсам. Бүген дә тикмәгә генә йөрәгем талпынмаган икән. Ишектән керүемә, улым Төмәс, инде җиткән егет башы белән, балаларча кыланып, кулларын артына яшереп, каршыма килеп басты. — Әтием, сөенчегә ни бирәсең? — Сөенечең ни бит? — Йә, әйт инде? — Нәрсә дим икән? — Беләсең ич. — Ә, баянмы? Аңа заказ бирелгән бит, улым, берәр айдан өлгерер. Икенче бер әйбер сора. — Давай, бие! Тыпырдап алмыйча булдыра алмадым. Тәнзилә белән кызым Сөмбелә кул чабып, такмак әйтеп тордылар. Төмәс кулыма бандероль итеп төрелгән китап тоттырды. — Паспортың белән үзем барып алдым,— дип мактанды Төмәс.— Уфадан, әнә укы, детдомдашың Габделхак абый Игебаевтан. Кичке аштан соң үзем өчен генә билгеләнгән язу өстәле артына утырдым. Төмәс детдомында тәрбияләнгән дусларыма хат язып җибәрергә булдым. Менә ничаклы хат җыелган бит, ә җавап язылмаган. Укытучы Сәгыйть Исламов, турыдан-туры үземә кил, дигән. Планнар үзгәреп китмәсә, барып кайтырга ниятем юк түгел анысы. Композитор Бәхти Гайсин белән җырчы Рамазан Янбеков ялны бергә-бергә үткәрүебезне телиләр. Колхоз сарыкларын җәйге яңгыр ташуыннан коткарышкан дусларым Шаһбал Әюпов, Нурислам Хуҗин, Мөхәммәт Нурмөхәммәтовлар мине үзләреннән "качып йөрүем" өчен битәрлиләр. Кызлардан Фәүзия Яхшыбаева, Флера Сәфәргалиевалар һәм башкалары үзләрендәге соңгы яңалыкларны хәбәр итәләр, уллары, кызлары белән мактаналар, шатлыкларын уртаклашалар. Шунда ук Башкортстанда чыга торган "Кызыл таң" газетасында басылган шигырьләремне яратып укулары турында да язалар. Хатын-кыз ни әйтсәң дә нечкә күңелле, шигъриятле халык шул инде, тизрәк хат язып салырга да өлгергәннәр. Инде менә бу хатлар янына шагыйрь Габделхакның яңа чыккан китабы да килеп өстәлде. Рәхмәт үзенә, бик якын итә! "Тәлгәшләр". Матур исем тапкан. Зур бүләк, ичмасам!.. Чү, бусы ни тагын?! Бөтен бер шигырьләр циклы: "Ни уйлыйлар детдомдашлар?" дип атала. Безнең яшьлегебезгә багышланган шигырьләр. Минем кебек Төмәсне, Сакмарны, Ялангачтауны сагына шагыйрь, элеккеге ятимнәрне эзли, ә без үсеп, канат ярып, төрлебез төрле якларга таралышып беткәнбез шул. Кемдер көтеп торамыни — Төмәсемә ашкынып кайтам. Кайтам да, күңелем тулып, Мин моңаеп уйга батам. Ялангачтау һаман тып-тын, Үзгәрмәгән кыя ташлар... Тик җан атып эзләсәм дә, Күренми шул детдомдашлар! Нигә Гали гармунының Басмый көмеш телләренә? Нурияләр нигә чыкмый, Шәлен салып иңнәренә? Онытмый, димәк, сагына һәм шул сагынуын матур итеп әйтә белә. Менә кеше булдылар бит ятимдәшләрем! Дусларыма хат язып куйгач, төн буе әнә шул язмышлар турында уйлап утырдым. Ватан азатлыгы, башкалар бәхете өчен сугыш кырында башларын салган ак сакаллы Солтангали абзый, унике яшьлек Максимка, Рәфкать, командир булырга хыялланган Дангаурларны искә төшердем. Сагынсам да, саргайсам да, аларга атап хат яза алмадым. Башны ташка орып еласам да, мөмкин түгел шул моны үтәү. Юк, мөмкин түгел. Ә берәүгә атап яза ала идем бит мин ул хатларны!.. Нигә кирәк икән соң безгә сагыну-сагышларны йотып яшәргә?! Әле бүген иртән генә радиодан җырчы Таһир Якупов "Бер күрешү үзе бер шифа" дип җырлады лабаса. Гомер үткән саен, тормышның кадерен күбрәк аңлый барасың, юксыну арта төшә икән. Сагыш теткәләгән йөрәккә шифа кирәк, ә ул сихәтне бары тик бер күреп сөйләшү бирә — бүген мин тагын шунысына төшендем. Әле соң түгел! Соң түгел әле... Сөмбеләне эзләп табарга кирәк. Һичшиксез табарга! Бер йөзләренә карап куанасым, башымны иңнәренә куеп елыйсым, сагыну-сагышларымны алдына түгәсем килә. Мин миллионнар тарафыннан каһәрләнгән сугыш аркасында югалган тәүге мәхәббәтем каршында чал башымны ияргә тиеш. Идел өстендәге ак пароходтагы ак күлмәкле кыз кабат күз алдыма килеп басты. Ул мине каядыр чакыра, әйди шикелле. Мин очарга тиеш, очарга. Ак пароход артыннан акчарлак булып очарга... Бүлмә тәрәзәсен ачып куйдым, аннан таң җиле бөркелде, ул өстәлдәге язылып бетмәгән хатларны идәнгә сипте, пәрдәләрне болгап уйнады, җанымны җилкендереп, үземне каядыр билгесезлеккә чакырды. Читлегеннән очарга теләгән кош сыман тәрәзәгә ябырылдым. Бу чак көнчыгыштан сызылып алсу таң атып килә иде. Мин аның тынычлык, иминлек таңы булуын теләдем. Тынычлык булганда, җирдә тормыш дәвам итәр. ИРТӘ ҺӘМ КИЧ Кояш һәм Җир барында һәрвакыт шулай булыр: иртәләр кичкә, кичләр иртәгесенә тоташыр, борма юллар бергә килеп кушылыр, үзенең югалту-табышлары белән язмышлар кабат очрашыр, Идел өстендәге ак теплоходлар, шуны искәртеп, уу-у, буп-буп, дип кычкыртып узар. — Сез кая ашыгасыз, теплоходлар? — Төрле якларга. Без — Сталинград җиренә... — Алыгыз сез Гали солдатның сәламен үзегез белән, илтегез аны изге җиргә! Соңлый күрмәгез! — Уу-у, буп-буп. Теплоходның җавабында сугыш еллары белән бүгенге көннең бергә кушылган авазы яңгырый, тарих хатирәләре талпына шикелле. Ул аваз үткәндәгеләргә сәяхәт кылырга чакыра. Волгоград—Уфа—Казан 1980-1983 Чия чебене Иж сулары тирәндер, Сай җирләре билдәндер... Т.Гыйззәт Якты яз иде. Кара көз җитте. Гел генә дә яз булып торсын иде ул! Иж буеның шау чәчәкле болыннары, моң бишегендә тирбәткән сандугачлы әрәмәлекләре кайларга китеп югалды соң?! Әнә шул аю сыртыдай кабарган соры дулкыннар астында күмелеп калды барысы да. Көз язларны сагына. — Чәп-чәп-чәп... — Һе! Җиде чәпелдәвек. Онытмагансыз икән әле егет чак шуклыкларын. — Бар иде андый заманнар. Исәнмесез! Кем дип әйтим? — Ә мин сезне барыбер таныдым. Менә шушы, су өстенә таш атып, чәпелдәвек уйнап килүегездән. Ташның нәзеген сайлап аласыз да күз турына китереп үлчисез, су өстен карыйсыз, аннары гына ыргытасыз. Һе, Гайсә Галим абый бит сез. — Анысы хак. — Ничә ел инде, Гайсә абый! Хәзер үзем әйтәм. Кырык өч. Җәйдән кырык дүрткә китте. Һе, тагын безнең якларга килеп чыккансыз. Монысы өчен рәхмәт. Күрәсем килгән иде үзегезне. — Табышмак бу, валлаһи! — Ник, бер дә шәйләмисезмени? Картайганмы? Минем чәч анысы уналтыдан агара башлады, һе! Сездән өч-дүрт яшькә генә калышамдыр бәлки. Кулыма гәҗит-журнал алсам, иң әүвәл сезнең исем-фамилияне эзлим. Шул еллардан бирле. Берәр мәкалә-хикәягезне табып укысам — күреп сөйләшкәндәй булам, җаным рәхәтләнә, күңелемә бәйрәм килә, ихлас менә. — Рәхмәт. — Иж аркылы чыгаруымны хәтерләгез әле, Гайсә абый! Һе, мин идем ич ул. — Вазыйх! — Юк, абый белән бутамагыз. Мин — Васыйл, энекәше. — Әйдә, күрешик соң, ник интектерәсең болай. — Танырсыз дигән идем. Оныта язгансыз бит. Әнә теге "аждаһа" өстенә утырыйк әле,— дип, Васыйл танышын ауган агач ягына күрсәтте.— Сезгә сөйлисе сүзләрем күп җыелды. Тик сөйләү һәвәслегем юк, гаеп итмәгез. Үземчә сукалармын шунда. Утырып торырга куркыныч бу аждаһа-пәһлеванга. Дәрьяны айкап, тәмам шомарып беткәч, инде кирәгең калмады дигәндәй, язгы дулкыннар әлеге әкәмәт олы карагайны яр өстенә үк күтәреп куйган. Кояшта кибеп, тәмам корыган. Чыннан да, әкияти аждаһа бу! Юан корсагы, озын койрыгы, зур башы, йотарга әзер торган иләмсез авызы, ян-якка тырпайган көчле аяклары — барысы да бар. Төнлә-мазар күрергә туры килсә, өркеп качарсың. — Бу бит агач кына,— ди Васыйл.— Узган елгы гыйфрит-хәшәрәтне күрсәгез икән, менә куркыр идегез. Су киткәч, болын уртасыннан, чыпчык башыдай җиләкләр арасыннан чып-чын аждаһа малаен табып алдык. Ни сәбәптәндер үлгән, әмма гәүдәсе кибәргә өлгермәгән иде әле. Буе метрдан артык. Сугышып һәлак булганга охшый, бер аягы өзелгән, тешләнгән урыннары шәйләнә. Өзек аяк бер кырыйда аунап ята. Моңа чаклы күзгә-башка чалынмаган куркыныч җанвар. Нәрсәсе белән куркыныч, дисезме? Җиде башлы булуы белән! Бугазы турыннан егермешәр сантиметрлы җиде муен сузылган, һәрберсендә түгәрәк баш, ярылган кузы чикләвегенә охшаган шар ачык авызлар. Бөтен авыл шаккатып карады. Ахырда Тирсә музеена тапшырдык. Тайгада яшибез бит. Беләсез, әллә нинди әкәмәтләр бар безнең якларда. Шуңадыр инде язмышыбыз да үзгә, ничектер башкаларныкына охшамаган, гомуми киртәләргә сыешмый. Сезгә, язучы кешегә, шуларны сөйлисем килгән иде. Заманында үзегез төпченгән бер мәхәббәт тарихын... * * * Яшьлек язларын күпме генә көтсәң дә, кабат килми икән алар. Ташулары да башка, сандугачлары да бүтән. Үзгәреп кенә килә язлар. Ул инде синеке түгел — башкаларныкы. Җәенә, кышына түзәргә була, кара көзе яман, күңелне тырный, җанны суыра, сагыш белән җәфалый, нидәндер өркетеп яшәтә... — Башта сездән бер нәрсәне сорыйм әле, Гайсә абый. — Яшьтәш, дип сөйләшик! — Һе! Юк, әйтә алмыйм, без алай күнекмәгән, әдәплелеккә өйрәнгән. Абый тек абый! — Ихтыярың. — Сез бит Красный Борда район гәҗитендә эшли идегез теге чакта. Сабан туйлары узгач килдегез авылга, чын мәхшәрне күрми калдыгыз. Безнең хәлләрне атна буе өйрәндегез, сөйләшмәгән кешегез бик аз калгандыр. Нәфрәтләндегез, анысын беләм. Ә менә гәҗиткә язып чыкмадыгыз, ишетүемчә, районнан китеп үк баргансыз. Ни өчен? Мин шуны сорамакчы идем. Берәр сәбәбе булгандыр ич моның? — Юк сәбәбе, Васыйл. Иж елгасы хәтәр ташый иде шул ул чорда. Борынгы Чулман ярындагы Пьяный Борга, чын аталышы шулай бит әле, сезнең яктан актарылып аккан Иж елгасын көймәдә кичеп, йә Удмуртияне урап, Сарапул шәһәре аша кайтырга гына мөмкин иде. Көймәдә үзем озатып куям, дигәч, синең белән киттек. Хәтерләсәң, күп нәрсә хакында сөйләштек. Гаиләгез, әти-әниең, туганнарың, явызлык кылган Вазыйх абыең, башка кешеләр турында төпчендем. Әлбәттә инде, абыең мәсхәрәләгән теге кызны сораштым. Бик тә чибәр иде бит үзе. Минем белән сөйләшергә теләмәде. Исеме онытылган менә. — Гөлҗиһан исемле иде, мәрхүмә. — Ни булды аңа? — Ул хакта соңрак, Гайсә абый... Һе, тәки әйтмисез ник язмавыгызны? — Аргы як ярга чыгуыбызны исеңә төшер әле, Васыйл дустым. Салагыш болынына аяк басуыбыз булды, син, кырт борылып, китеп тә бардың. Ә мин, нинди сүзем белән рәнҗеттем икән, дип, хафага төштем. Сәер кыланышыңны аңлап җиткермәдем. Бәхеткә, йөгереп, кире килдең. "Минеке иде ул кыз",— дидең дә җиргә капланып үксергә керештең. Кагылмадым, борчымадым үзеңне, юлымны дәвам иттем. Ышанасыңмы, дустым, юл буе елап кайттым сине кызганып. Яшьләр идек бит, әле бәгырьләр катып өлгермәгән иде безнең. Гәҗиткә язып, гөнаһсыз бер малайны ник кабат җәберлим?! Абыеңның этлеге дә бише белән җиткән иде сиңа. Районны ташлап качтым, анысы хак. Ул вакыйганы, гомумән, онытырга теләдем, башка кызыксынмадым. Аннан соң, өлкә матбугатында эшләгәндә, шуңа охшаш хәлләр белән күп очрашырга туры килде. Кайберләрен язып та чыккаладым, мәсәлән, әхлак темасына. — Укып бардым. — Кыз, чыннан да, синеке идеме соң? — Бергә гомер иткәч, кемнеке булсын? — Гөлҗиһан беләнме? — Әйе. — Бертуган Вазыйх абыең мәсхәрәләгән кызмы? — Үзе инде. — Булуы мөмкинме моның? Киртәгә сыймый торган хәлләр, дип әйтимме? — Шулай диюем. — Төпченмим, үзең сөйлә. Иж буена ниндидер серле бер көчнең тартып китерүенә төшенә башладым шикелле. * * * Бездәге аулак өйләрдән, кич утырулардан башларгадыр, бәлки, хикәятне. И-и-и, ул аулак өйләр! Хәзерге буын белми инде аны. Тәтеми ул аңа. Аңа әнә урам. Исерек урам. Сугышлы-үтерешле урам. Безнеке сөю тулы мәхәббәт урамы иде. Сугыштан соң да әле, нинди авыр, ачлы-туклы көн күргән заманнарда да аулак өйләрнең кадерен, тәмен белеп, мәхәббәтнең самимилеген татып яшәдек. Клуб бар иде анысы, һе, ник булмасын. Егет-җилән башта шунда җыелабыз: домино сугабыз, шашка уйныйбыз, гәҗит укыйбыз. Аннары бер тирә яшьләр, авылны урам-очларга бүлеп, аулак өйләргә таралышабыз. Эзлибез әле — кызлар кемнәргә җыелган бит. Арада белүчеләр бар, әлбәттә. Тик алар серне ачып бетермиләр, "килкиләр"дән яшерәләр. Кечерәк яки әле сөйгән кызлары булмаган малайларны шулай атыйлар. Бичаралар, тәмам күшегеп, өйләренә ычкынырга мәҗбүрләр. Кышкы төн аеруча салкын. Ул чакларда суыклык 35-40 градус тирәсендә торды. Шулай ук кайры тун киеп йөрүчеләр дә сирәк, электән хәлле саналган гаилә малайларында гына. Андыйларның әтисе йә авыл түрәсе, йә шул тирәдә боргаланучы адәмнәрнеке. Ә безнең өстә юка бишмәт, күбебездә тән җылыткыч сырма. Итекләр тишек, үкчәдән олтан урынына тутырылган салам тырпаеп йөри. Тунлы малайлар "ялгыш" кына салам учмасына китереп басу белән — "олтан" суырыла да чыга, кып-кызыл үкчә күренеп кала. Өеңә йөгерми хәлең юк. Чаңгы кебек каткан чабаталы малайлар чыдый, тишек итеклеләр кача. Хәзер кызык инде, Гайсә абый. Элек оялмаган да, түзгән, чыдаган. Төн суык, дидем, ә йөрәкләр кайнар. Серле мәхәббәт кайнарлыгы җылыта. Без менә шундый идек! Сөяк эзләгән маэмай шикелле, йөрибез урам буйлап. Тәрәзәсе калын боз белән капланган бер йортта бишле лампа яктылыгы шәйләнә. Беләбез, кызлар безне көтә. Әкрен генә тәрәзәгә чиртәбез. Эчтә ут сүнә. Имеш, йокларга яттылар, бимазалап йөрмәгез, янәсе. Һе, кызларның яраткан уены инде бу. Ә беләселәре килә: тәрәзә артында кайсы оч егетләре икән? Аның Габдулласы, Сәлиме бармы төркемдә? Уч төпләре, кайнар сулыш тәрәзә бозына "бәке" тишә. "Кара, берәү дә юк ич анда",— ди күзләүче кыз. "Посканнардыр әле, ут яндырганны көтәләрдер"; "Кайсылары икән соң?!" Төн кошлары инде ишек төбендә, сак кына шакып куябыз. — Кем бар анда? — Без идек. — Йомышыңны әйт тә кит. — Җылынып кына чыгыйк инде? Өйалдына ачы теллеләре чыкса, бер дә кызганып тормый. — Кайтып, әниең куенында җылын,— ди пырхылдап. — Минем синең куеныңда эрисем килә. — Котсыз нәрсә. — Котым очты, әнә Сабира апайларның капка башына барып кунды. — Катырып үтерәсез ич инде. Саҗидә, җанашым, иртәгә сулы чиләкләреңне тау башына үзем менгереп куярмын. Әкрен генә келә күтәрелгәне ишетелә. Кыз бер почмакка посып кала. Имештер, ишекнең ачылуында аның бер гаебе дә юк. Салкын һавага уралып, өйгә кереп тулабыз. Бишмәтләребезне мич артына томырабыз, үзебез эскәмияләргә тезелешәбез. Кызлар сәкедә, итәкләрен җәеп, кулъяулык чигәләр, йомгакларын сүтә-сүтә, егетләренә йон пирчәткә бәйлиләр. Сүз төрттерү китә. — Борының өшегән бит, Сәлимҗан, у тизрәк. — Синең иннек кирәк аңа, Маһибәдәр. Битеңә бер пот итеп сылагансың, хәерсез. Калмадымы бераз? Маһибәдәр нишләргә дә белми, янындагы ахирәтенә борыла. — Бир тизрәк көзгеңне. Абау, кызлар, күбрәк киткән ич. Бисплатный. Кичә Сәлимҗан бүләк иткән иде. — Алырсың ул каруннан. Җавап мәгънәле булыр. — Чикләвек челтерәмәгәч, кесәдәге тишектән иннеге төшеп калган, пудрасын җил тузгыткан. Бездә кызлар чикләвегенә каршы иннек, пудра, брошка, кайчакларда кәнфит-фәлән бирү гадәте бар. Сәлимҗанның җавабы шуңа ишарә. Әмма кесә такырлыгы бу йоланы уптым гына үтәргә мөмкинлек бирми. Үтәлгән тәкъдирдә дә бер-берсен сөйгәннәр өчен яшерен сер булып кала анысы. Иннек "ягынып", кәнфит белән "сыйланып" алгач, беразга тынлык урнаша. — Фатыйх, ул тубалың чебеш чыгармый микән инде? — Әле күкәй генә сала, ди. Гармунчы Фатыйх көндәге сүзләрен кабатларга мәҗбүр. — Салкын бит. Җылынып җитмәсә, теле ябыша, диләр сиңа. Ә сезнең тел исә тәмам чарланып беткән. — Күрче, гармуны урынына үзе сайрый бүген. Бик ялынганнар ди. Кызлар гармунсыз гына җырлый. Кара туры атларыңны Җигәсең дә китәсең; Шул гадәтеңне яратам — Сагынып килеп җитәсең. Аннары егетләр аваз сала. Кара дугалар килешә Баш күтәргән атларга. Ал чәчәгем дияр идем, Карамасаң ятларга. — Әйдәгез, арка сугышлы уйныйбыз. — Әйе шул, Фатыйхның чебешләре үсә торсын. Сәке йөзлегенә төшеп утырган кызның алдына иң таза егетләрнең берсе башын яшерә, кулын аркасына куя. Чалт берне! — Син. — Кире ят. — Бу юлы син менә. Кем сукканын белгәнче тинтерәтәләр егетне. Хәйран гына шапылдаталар, куллары кызарып бетә. Ниһаять, кызлардан берсе килеп каба. Аңа йомшаграк итеп чәпиләр. Катырак төшсә, шунда ук аваз сала: — Абау, кулың, тол кызга өйләнерсең әле. — Кыз булгач — тол, тол икән — кыз булмый ич инде ул. Ярый миңа кайсы да. — Яраса, ят әйдә. Тирләтик әле шуны, кызлар! Монда кемнең кемгә ничегрәк төшерүеннән дә бөтен нәрсәне чамаларга була. Әйтик, чираттагы җәзага тартылган егеткә бер кыз чебен кугандай гына чәпелдәтеп алды ди. Белә егет кем сукканын, юри икенче берәүгә сылтый. Тагын ят! Кыз, канатларын җәеп, башкаларны киртәли дә уч төпләрен уып куя. Үзем, янәсе. Чәп тагын берне, җаныкаем! "Белми" инде, һе! Шул рәвешле дәвам итә — кыз тотылмый. Икесенә дә рәхәт. Башка берәү кулы төшкәч кенә туктала болар арасындагы мәче-тычкан уены. Чын җәза алучыны "тәмләп-тәмләп" җәфалыйлар аннары. Ниһаять, "чебешләр" борынлый башлый. Фатыйх, телләренә басмыйча гына, гармунын гож-гож китереп ала — тубалның эченә җылы һава тутыра. Кызлар гына тубал дип үрти. Фатыйхның унике клавишалы, җиз телле тальянкасын тирә-як авылларда да яхшы беләләр. Ник димәктән, кичке уенда бер тартып җибәрсә, бөтен Иж буе моң белән тула. Рас әйтәм, һе! Әрәмәлекләрдәге кошлар да тынып кала. Безне уздыручы нинди моң бу, дияләрдер, бәлки. Фатыйх — заманында авылның атаклы гармунчысы саналган Шакир абый малае. Гармунда уйнарга улын өйрәтеп маташмаган. Фатыйх өч яшеннән үзе гармунга ябышкан. Сәке астына кереп утыра да, телләргә басып, "Баламишкин"ны "чүпли" икән. Тора-бара сыздырып уйнап ук җибәрә. Күрше авыл сабан туйларына баргач, егетләр, бер генә кич бездә кунып китсәнә, дип ялваралар аңа. Ул уйнамый да кебек, телләр өстендә нәзек бармаклары гына йөгерә, гармуны үзеннән-үзе сайрый. Кызларны җилкендерә белә Фатыйх. Җыр артыннан җыр китә. Кызыл-кызыл бөрлегән Күл читендә тезелгән. Булмас инде минем кебек Синең өчен өзелгән. Әйдә, дустым, су буена, Бөдрә чәчең юарсың, — Син юарсың, мин җырлармын, Күңелең тулса, еларсың. Егетләргә дә җыр тыңлап кына утырырга димәгән, һе! Ут чыгарып бииләр. Ә, алай икән! Кызларга да чират җитә. Теге яки бу егетне аяктан егабыз дип, биергә керешәләр — ярышып тыпырдаталар. Арыгач, түгәрәк ясап, биюне җыр белән аралаштырып дәвам итәләр. Кулларның кайнарлыгы, йөрәкләрнең ялкыны шул чакта сизелә инде. Әгәр берәр кыз кулыңны кысыбрак тотса, ул төнне күзләреңнән йокы качасын белеп тор. Бу инде тизрәк "йөзек салыш", "йолдыз санау" уеннарын башларга сәбәп була. Менә "йөзек салыш" уены башлана. Һе, ул йөзекне әйтәм әле. Бүген кызлар киеп йөри торган кызыл, зәңгәр, яшькелт кашлы алтын яки көмеш йөзек түгел — ә сабы сынган алюмин кашыктан чүкеп ясалган. Кашык сабын түгәрәкләп кисеп аласың да, тимергә кигереп, сак кына чүкисең — ун-унбиш минуттан йөзек әзер. Аны мич алдында, кирпечкә ышкып шомартасың, итек яки оек балтырында ялтыратасың. Рәхәтләнеп кия бир. Кызларның һәр бармагында берничәшәр шундый бизәк була. Бер-икене егетләр дә кия. Әлбәттә инде, баерак әби бәйрәм-сәйрәмнәрдә сөекле оныгына чын йөзеген — алтын яки көмештән коелганын да биреп торгалый. Безнең уенга алюмин дигәне дә бик бата. Сәке йөзлегенә, гомер узу белән саргаеп, шомарып беткән эскәмияләргә тезелеп утырабыз. Уртага, йөзеген тотып, бер кыз чыга. Фатыйх "Әпипә"не сайрата. Кыз биеп, безнең учларга йөзек салгандай кылана. Туктап, кулларын чәбәкли: — Йөзек кемдә — йөгереп чык! Учында "сер саклаучы" сикереп уртага чыга. Ә бит күршесе аны тотып калырга тиеш иде. Эләктерсә, йөзек иясе җәза ала. Җаны теләгән егет яки кыз белән өйалдына йолдыз санарга чыга. Суык көннәрне хуҗабикә тышка чыгып йөрергә рөхсәт итми, чөнки өй суына, почмак якка кереп утырырга гына кала. Анда нинди йолдыз саныйсың инде. Әкрен генә биттән үпкәнеңә дә апаның мич башындагы малайлары пырхылдап көләргә тотына. Ни дисәң дә, өйалдында аулак инде анысы. Һе, салкынга гына түзәрләр анысы. Беренче елларны үзем дә, нәрсә сөйләшәләр икән шултиклем, дип гаҗәпсенә идем. Гөлҗиһан белән йолдыз санарга чыга башлагач, моның серенә төшендем. Болай ул миннән ике яшькә олырак, абыйдан өч яшькә кечерәк. Бергә уйнап үстек. Каз бәбкәләрен сакладык, бозау арканларга йөрдек. Ничектер аерылмас дуслар кебек идек. Кич утыруларга чыга башлагач, бөтенләй ычкындык — яхшы мәгънәсендә әйтүем. Әллә ни булды шунда. Сиздерми генә йөрәкләребездә ут дөрләде, мәхәббәт уты! Яшьлектә кабынган ялкынны бернинди өермә-давыллар да, көзге яңгырлы, ачы җилләр дә сүндерә алмый икән — без моны үз язмышыбызда татыдык. "Йөзек салыш"та, җәзаны юри үзебезгә алып, йолдыз санарга ешрак чыга башладык. "Тегеләр ни сөйләшә икән?" дигән сорауга җавап та табылды! — Тәки белмәдең мин сукканны,— ди Гөлҗиһан. — Синмени ул май белән сылаучы! Кулларың шулчаклы йомшак, мамык кебек, ипидер менә. — Учларым кызарып бетте. Менә тотып кара, нинди кайнар. Чыннан да, Гөлҗиһанның куллары ут кебек. Кайнарлыгы йөрәгемне өтә, кызны кочагыма ныграк кысам. Шулай, сүзсез-гамьсез бик озак утырабыз, йөрәкләребез генә сөйләшә. Эчтәгеләр көтеп көтек булганнардыр инде. Ни гәпләшә болар, дип аптырыйлардыр. Безгә аларсыз да рәхәт. Хәер, арабызда сүз эзләп кесәгә кермәүче егет-кызлар да җитәрлек. Озаграк торуның җаен-әмәлен табалар. Имеш, алар да төшеп калганнардан түгел, бу дөньяның рәтен беләләр. Бер-берсен ошатсалар — бигрәк тә! Егет сүз ката: — Малай, сыер бозаулады бит әле безнең. — Кайчан? — Узган төн. — Саклагансыздыр инде. — Исебез дә китмәде. — Тилеләр! — Ник? — Ник буламы? Чүбен ашаса соң?! Угызыннан колак кагасыз ич. Җәй буе сөтен эчә алмыйсың — ислегә әйләнә. — Син үзең юләр. Безнең әби бар бит. — Хи-хи-и, көлдермә, яме! Шәмсия әби үзе бозауладымы әллә?.. — Тагын юләр сүз. Андый чакларда йорт иясе уята безнең әбине. "Шәмсия, тор!"— ди икән. Йә прәме: "Сыерың бозаулады",— дип уята. Кайбер елларны бозау булып мөгри. Фонарьны кабызып чыгабыз, чыннан да, сыер бозаулаган, сарык бәрәнләгән була. Аннары чүбен саклыйбыз инде. Син әйткәнчә, ашатырга ярамый. — Соң, баштан ук шулай диләр аны. Шәмсия әби бик әйбәт карчык бит ул сезнең, шуңа яратадыр йорт иягез. — Кичтән чаналарны карап, әни белән урманга иртәрәк китү турында сөйләшәбез. Иртән, таң атаратмас, әби уята: "Торыгыз, хәбәр бар, вакыт җиткәндер",— ди. Шуннан аңлыйбыз инде нинди хәбәр икәнен. Кичтән без сөйләшкәннәрне, күзгә күренмичә генә, йорт иясе яныбызда тыңлап йөргәндер инде. — Кызыгам мин сиңа, Сәлимҗан! — Кызыксаң соң, әйдә, йөрибез, Маһибәдәр! Вәгъдә бирешик шушында. Беркемнән кыерсыттырмам үзеңне, ипидер! — Туңдырып үтерәсең инде. — Кер минем бишмәт эченә! Тышта Сәлимҗан белән Маһибәдәрдән дә озак торып кергән кеше булмый бу кичтә. Аларның йөрәгенә ут үрмәләгәнен башкалар да сизә, билгеле. — Күктә йолдыз калмагандыр, безгә дигәнен дә чүпләгәннәр болар. — Сәлимҗаны сунарчы ич, урманга куян атарга алып баргандыр. — Кара калтыравын гына Маһибәдәрнең. Үзе көлгән була тагын,— дип битәрлиләр кызны. — Гөлҗиһанны бер дә күрмисез,— ди Маһибәдәр, ахирәтен кысып кочаклап. Бүгеннән башлап алар сердәшләр. Шулай булмыйча, икесе дә егетле кызлар ич хәзер! Аулак өйләр таныштырды, кавыштырды күбебезне. Бөреләнгән мәхәббәткә очар канатлар куйды, аны җил-давылда сынап ныгытты. Аерылышулар юк та кебек иде ул елларда. Булса да сирәк очрагандыр, җитди сәбәпләр аркасында, бәлки... * * * — Кич утыруларның яме — гармунда бит, Гайсә абый. Ә авылыбызның яртысы гармунчы. Ник дигәндә, өйрәтүчебез бар. Брүдәк Гапсамат. Исеме Габделсаматтан алынган. Зимагур, сукбай дип тә йөртәләр үзен. Донбасс шахталарында күмер чаба, ди. Бар тапканын эчеп бетереп бара икән. Гармунга бик оста — сайратыпмы-сайрата биш планкалы "Вараксин"ын. Планканы күтәргән саен, тавышы үзгәрә гармунының. Һе, гаҗәп инде! Зимагур авылда ике-өч елга бер генә күренә. Кайтканда иңбашына гармунын аскан, аркасына биштәр кигән булыр. Күреп калучыларга шул җитә шаяртырга: — Брүдәк Гапсамат түгелме соң теге? — Шул инде, капчык белән кем акча ташысын тагын? — Бәдиголҗамал апаның байыйсылары бар икән әле. — Ташкүмер төягән, ди ул анда. Чынлыкта биштәр төбендә бер-ике кала ипие, бавы белән клиндер, плиткәле такта чәй, аз-маз кәнфит-прәннек, кызларына күлмәк-яулык ише вак-төяк салынган булыр. Бәдиголҗамал апай шуларына да бик сөенә — ире баеп кайткан лабаса! Чәй эчү белән Гапсамат кибеткә юл тота. Хәйран гына төшереп алгач, гармун тартып урам әйләнә. Тик җырлары аңлашылып җитми: әллә мактана, әллә үкенә. Килгән идем мин Донбасска, Басмаммы дип акчага; Мин киләсен белмәгәннәр, Чәчмәгәннәр бакчага. Зимагурны шуннан таныйм, Кесәсендә шешәсе; Получка алган көннәрендә Килә аның эчәсе. Зимагурның зимагуры Каеш буа биленә; Көнен тапса, төнен эчә, Шул кайтармый иленә. Җырлап бетергәч, кайчакларда, күкрәгенә сугып, кычкырып көлә башлый, ә кайчакта урысчалатып сүгенә дә үкереп елап җибәрә. Эчеп-исереп йөргәнче, йортка берәр пот он сатып алса — балаларының тамагы туяр иде, ичмасам. Кайткан саен бер бала калдырып китә белә. Бәдиголҗамал апай алты кызын берүзе карый — анысы һәркемгә мәгълүм. Сыер ише хайван юк та юк инде. Өч-дүрт кәҗә асрап көн күрәләр. Олы кызы кул астына керә башлагач, Бәдиголҗамал апайның хәле бераз җиңеләя төште. Капка-фәлән булмагач, фәкыйрьлек ишектән үк авызын ачып карап тора. Брүдәк, кесәсендәге сәмәнен эчеп бетермичә, авылдан китми. Аның каравы, малайларны җыеп, ай буе гармун уйнарга өйрәтә. Егетләрне эштән биздерергә белә анысы. Вазыйх абый да аның шәкерте иде. Шәкерт, дип, начар мәгънәсендә әйтәм. Гармунда уйнарга да, төрле этлекләргә дә шул Брүдәк-зимагурдан өйрәнде. Иң элек тәмәке суырырга, аннары бозауга, каз-үрдәкләргә сүгенеп кычкырырга. Гармунда уйнарга остарып, сөрән-мәҗлесләргә йөри башлагач, сыра чөмерергә күнекте. Мин бит зимагур хакында гына әйтмим, Гайсә абый, аның авыл малайларына ясаган кире тәэсире турында сөйлим. Абый шуның ачык мисалы иде. — Гапсамат юлыннан китәр, ахрысы, бу бала,— дип, әти бик кайгырды. Рәхмәт инде Казан артистларына. Пароходка төялеп, безнең якларга килеп чыкканнар. Барҗыга да килделәр. Тере артистларны әнә шул чакта күрде авыл халкы. Гармун уйнап күрсәтимме, дип, сарыла абый тегеләргә. Уйнаталар һәм гаҗәпкә калалар. Татарстанның караңгы бер почмагында, Удмуртия аралыгында шундый гармунчы табылсын әле! "Валлаһи, мине уздырачак бу!" — ди әкәмәт озын баянчылары Гали Җәмлиханов. Абыйны Казанга килергә, консерваториядә укырга димлиләр. Адресларын язып калдыралар. Урта мәктәпне тәмамлагач, абый ике ел клуб мөдире булып эшләде. Аннары Казанга юл тотты. Консерваториягә бернинди имтихансыз кабул иткәннәр. Ник дисезме? Һе! Композитор булганга. Нотафәлән белмәсә дә, авылыбызга, Ижга багышлап, бер-ике көй язган иде инде ул чакта. Сүзләре дә үзенеке. Көйләрен уйнап күрсәткән. Начар гадәтләренә карамастан, биниһая талантлы иде абый. Тик талантының кадерен белмәде, башкаларны рәнҗетеп яшәде, кеше каһәрен алды. Әти-әнине дә хур итте... Ул елны мин хастаханәгә барып эләктем. Аякка күгәргән кадак кереп, менә шушы сул аягым бүрәнә күк шеште. Инфекция таралган икән. Кисәргә туры килә, диделәр. Минем хәлне аңлыйсыздыр инде, Гайсә абый. Район хастаханәсендә баш табиб булып исеме бөтен Татарстанга билгеле Маненков фамилияле духтыр эшли иде. Карт инде. Ә менә үзен егетләрчә тота. Татарча да сөйләшә. — Сиңа кызлар артыннан чабарга аяк кирәк ул,— дип, табиб баштан ук мине өметләндерде.— Кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, егет, борчылма! Атаклы шушы духтыр исән калдырды минем аякны. Бераз аксап йөрим, әмма, Аллага шөкер, аяклы. Үзе исән чакта гел барып йөрдем янына. Хәл-әхвәлен белешеп, рәхмәтемне җиткереп тордым. Кечкенә генә күчтәнәчкә дә сабый бала күк шатлана иде. Күчтәнәчем нәрсә инде, берәр банка каймак яки бал, көз җитсә — бер каз инде. Шунда ук карчыгын кибеткә йөгертә, күчтәнәчемә каршы бише белән төяп җибәрә: чәй-шикәрен, тәм-томын. Ифрат кешелекле инсан, алтын куллы духтыр иде, мәрхүм. Күңелсез нәрсәләр хакында сөйләп киттем, һе. Болай гына. Сез үпкәләмәгез инде, Гайсә абый. Башкаларга бернинди әһәмияте булмаган вакыйгалар, үзең өчен бик мөһим кебек тоела. Ә ул язны авылда ниләр булганын әле мин белми идем. Шулай беркөнне хастаханәдә төш күрәм. Колхозыбызның сугыш елларында да өшемичә исән калган алма бакчасы, имеш. Ул алма, ул алма! Өндә алай ук була да алмый инде. Сарысы, алсуы, кызылы... Абый белән шуларны кәрзингә җыеп йөрибез, имеш. Алсу-кызылларын сайлап кына. Кәрзинемнең тулуы була, абый, кулымнан йолкып алып, мин җыйган алсу алмаларны үзебезнең бакча артындагы бака сазлыгына илтеп аудара. Алма дигәнем — Гөлҗиһан икән, ул муеныннан сазга баткан, кулларын айкап, мине ярдәмгә чакыра. — Кот-ка-а-ар!.. — Васыйл! Тизрәк ки-ил! Абый сазлыкка иелгән дә кулы белән Гөлҗиһанның башына басып батырырга тели. — Ник тиясең Гөлҗиһанга, ул минеке,— дип илерәм. Абый, чыраен сытып, миңа ямьсез итеп елмая, ике казык тешендәге коронкалары ялтырап йөрәгемә кадала сыман. Ул ялтырау бүген дә күз алдыннан китми. — Тимә Гөлҗиһанга! — Тондырам мин аны! — Үзең төш! — дип, абыйны этеп җибәрдем. Ул сазлыкка кереп югалды. Гөлҗиһанны бакалар арасыннан тартып чыгардым. Ләкин йөз-битен танырлык та түгел — кара күмер. Кич утыруларга киеп йөри торган яшел ситсы күлмәге, итәге, күкрәкчәләре кызыл, яшел, зәңгәр тасма белән каелган ап-ак алъяпкычы саз пычрагына баткан. Битеннән, озын толымнарыннан әшәке су ага. — Нишләдең син, Гөлҗиһан?! — Кочакла!.. — А-а-а! — дип, бөтен палатаны күтәргәнмен. Саташуым икән. Әмма нинди саташу — миемә гомерлеккә уелып калды ул төн. * * * Тәрәзәгә баксам — исем китте: хастаханә бакчасы ап-ак булган, шомырт чәчәк аткан. Исе ачык тәрәзәдән палатага кереп тула. Тышта көнозын сыерчык чутылдый, ә иртә-кичләрен сандугач җыр суза. Мин менә караватта аунап ятам. Өйгә кайтасы килә. Кая ул! "Сабан туйлары очты сиңа!"— диләр шәфкать туташлары. Ярый әле, алар бар юатырга. Тик йөрәккә күрсәтмә бирә алмыйлар шул. Авыл тарта мине, авыл! Тикмәгә генә шундый төш килеп кермәгәндер инде. Гөлҗиһаным сагынадыр. Үземнең дә тәкатем төкәнде. — Ә кайчан чыгарасыз? — Баш табиб әйтер, син борчылма,— диләр кызлар. Чия чәчәк атар чак җитте. Гөлҗиһан белән безнең үз чиялегебез бар авыл читендә — Мөхи абзый аланында. Төннәрен салкынайтып җибәрде, чия чәчәген кырау ала күрмәсен тагын! Мин монда хыялланып ятам, ә авылда әнә нәрсәләр булып беткән... Май бәйрәмен үткәрергә дип кайткан бертуган абыем Гөлҗиһан артыннан чаба башлаган. Гөлҗиһаным аны минем хакка, туган рәвешендә кабул иткән. Иткән дип инде — капка төпләрендә сөйләшеп утыралар. Кичке уенга төшкәч, түгәрәк әйләнгәндә, кулга-кул тотышып йөриләр, бергәләп бииләр. Баштарак моңа беркемнең дә исе китми, киресенчә, туган җанлы икән Вазыйх, дип хуплыйлар. Абыйның планнары башкачарак була — аның эче мәкер белән тулган. Әлбәттә инде, яман гадәтләрен кисәк кенә ачып салмый. Песи күк кылана. Кызларга, Казан күчтәнәче итеп, кәнфит-прәннек өләшә, мәзәк сөйләп көлдерә. Өйдән гармунын да алып чыгып маташмый, ике кулны болгап йөрисем килә, дип шапырына. Көн артыннан көн уза башлагач, Гөлҗиһанны озатып кую белән генә канәгатьләнми, бергәләп Иж буйларын урап кайтырга да чакыра. Мәгәр Иж болыннары төннәрен сихри бер дөньяга әверелә. Моңга уралган гашыйклар дөньясына. Безнең чиялекне дә читләтеп узмаганнар. Менә шунда инде зифа гәүдәле, әмма бәдәне әле ныгып та җитмәгән Гөлҗиһанга карата абый көч куллана. "Кычкырып маташма, ишетүләре бар, кеше арасында хурлыкка каласың",— дип куркыта. Мәсхәрәли. Кыз разбой салудан шүрли. Кем инде яманаты таралуын теләсен. Гөлҗиһан да, агу йоткандай, хәсрәтен эченә сеңдерә. Шуннан китә инде... Сабан туйларын бергәләп үткәргәннәр. Мин кайттым. Абый киткән. Гөлҗиһаным күзгә-башка күренми. Кичке уенга чакыртып карыйм — килми. "Минем арттан йөрмәсен, бар да бетте",— дип әйтеп җибәргән. Үзе бик нык елаган. Ахирәте Маһибәдәр шулай диде. — Ни булган аңа? — дип төпченәм. — Мин кайдан белим,— ди дә Маһибәдәрем китеп үк бара. Фатыйх дустымнан сораштым. Ишеткәннәрен яшермичә тезде: — Абыең нәрсәгәдер төреп чия чебене ашаткан аңа. Кәнфит эченә яшергәндер инде ул яшел чебенне. Кызлар тәкатьсезгә әйләнә ди бит аны ашаса. Тагын шунысын да сөйлиләр. Имештер, Вазыйх абый атна буе әрәмәлектә сандугач аулаган. Теләгенә ирешкән: күргән сандугачның кайсы талга кунып сайраганын. Кошны өркетеп, ботакны пәкесе белән кисеп тә алган. Кич очрашкач, сиздермичә генә шул талчыбык белән берне сыдырган Гөлҗиһанга. — Монда инде берни эшләп тә булмый, Васыйл малай, аюны да яратырсың, сандугач талы тисә. — Кайсысы дөрес соң боларның? — Сиңа нәрсә кирәк соң? — Шулай да кайсысына ышанырга? — Икесе дә дөрес, икесе дә! Ел буе ниләр кичергәнемне сөйләп тормыйм, Гайсә абый. Әйтәм бит, уналтыда чигәм турында ак чәчләрем пәйда булды. Чия чебене минем канымны, җанымны агулады. Баштарак Гөлҗиһанга үпкәләгән идем. Фатыйх сүзләреннән соң, аңа карата бер ачуым да калмады, кызгандым гына. Абыйга нәфрәтләндем. Аның фаҗигале рәвештә тизрәк үлүен теләдем. Миңа сиздермичәрәк... Шулай да абый бит, турыдан-туры каргышым төшмәсен, диюем. Нык үзгәрдем. Ничектер олыгая төштем. Чатанлап калуыма кимсендем. Гөлҗиһан барыбер миңа карамас иде, дип, үз-үземне юатам. Әмма йөрәгемнән сызып ташлый алмадым. * * * Октябрь бәйрәменә кадәр абый күренмәде. Әти, нәселебезне хурлады, дип, бер-ике хат язып караса да, җавап килмәде. Ә беркөнне — шалт, кайтып төште. Минем белән коры гына исәнләште. Җавап бирмәдем. — Өстеңне чишен,— диде әти коры гына. Чоланга чыгып каеш аркалык алып керде. Ярыпмы-ярды тегене шуның белән. Әни араларына кермәсә, туктыйсы түгел иде. — Өйләнәм мин аңа,— дип акланырга тырышты студент. — Чыкканнар ди сиңа, тот капчыгыңны! Казанына кире китеп бармакчы иде абый, әни елагач, каласы итте. Шул кичне үк Гөлҗиһанны чакыртып чыгарган. Атна буе бергә йөргәннәр. Укып бетергәч өйләнергә, шәһәргә алып китәргә вәгъдә биргән. Кемдер аларның төнлә Галәүләр мунчасыннан чыгып килүләрен күргән, имеш. Тилергән яшьлекнең йөгәне булмый, диләр. Бәлки, дөрестер. Йә чыннан да килешкәннәрдер?! Килешүнең сере җәйгә таба ачылды. Гөлҗиһан колхоз эшенә йөрүдән туктады. Авылга имеш-мимеш таралды. Көмәне бар икән кызның. Инде күзгә күренерлек, ди. Ул атасы тузына, ди. Өйдән куалый, ди. Берничә мәртәбә, чәч толымыннан өстерәп, каеш белән кыйнаган. — Үтер, әти, котылырмын бу газаплардан,— дип ялынган кызы. — Котылу юлын болай тапмыйлар,— дип, Гатаулла абзый кызын аның саен яра икән. Гөлҗиһан, каеш астыннан ычкынып, сәкедәге түшәк-ястыклар артына яшеренә. Бу — әтисен тагын да ярсыта.— Ә, качып котылмакчы буласыңмы? Ник башта ук качмадың аны? Ниләр дип кара яктың йөзебезгә? Нәсел череткеч! Хәзер качкан була. Чык аннан! —дип, тәмам шашынган Гатаулла абзый башта ястыкны йолкып ала, аның тышчасын-сүрүен тешләре белән ерткалый, йонын бөтен өйгә селки, йон бураны уйната. Түшәкне ишек төбенә үк томыра.— Хәзер дөмектерәм мин сине, йөзең кара, чыдарлыгымны калдырмадың. Менә сиңа! Менә! Менә!.. — Әти-и-и! — Чү, Гатаулла, үтерәсең баланы! — дип, Саимә апа ике куллап картына асылына. — Үтерәм тек үтерәм, котылырбыз. — Бәлале буласың. Тынычлан! Болай да беткән инде балакай, күр әнә! Тимә аңа! Сабыр ит. Әйдә, кызым, чоланга чыгып ят! Чибәрлеге белән авылда дан тоткан Гөлҗиһанны танырлык та түгел, ди. Кемгә хәсрәт, кемнәргәдер Сабан туе. Күрәсем килмәсә дә, килеп җитте бит ул көн. Вазыйх абыйның кайтуын бөтенләй теләмәгән идем. Курсташы Инсаф исемле егет белән пәйда булды. Әти ягыннан тагын буран купты. Кунак бар дип тормады. Авылдагы хәлләрне сөйли-сөйли тиргәде. Абый гел генә дә тупасланган. — Әйтелгән ич сезгә,— дип кенә җибәрде. — Ә-ә, алаймы? Баланы вәгъдә белән сыйларга булдыңмы, җирбит! Ник алып китмисең кызны Казаныңа? — Вакыты җитәр. — Сиңа мин җитәм... Әни тагын уртада. — Карткаем, сабыр ит, менә кунак бар. — Мин кунакка тимим, рәхмәт кайтуына,— дип, әти әнинең сүзенә колак салды.— Бу зимагурны нишләтим? Шуны әйт син миңа? — Сабан туйларын матур гына уздырып җибәрсеннәр. — Нинди матурлык тагын?! — Сөйләшсеннәр, аңлашсыннар, дим. — Барыгыз да бер чыбыктан сөрелгән,— дип, әти чыгып ук китте. Кайткан кунак хакына өйдә тынычлык урнашты. — Бездәге сабан туйларын күрмәдегез шул сез, Гайсә абый! Ни кызганыч, һе! Исәнбайныкын гәҗиткә язып чыктыгыз, безнекен — юк. — Туры килмәде. — Сабан туе. Ул бездә Мөхи абыйдан башлана. Чын исеме Мөхетдин. Кешеләр Мәче Мөхи, диләр. Никме? Шаянлыгы өчен. Авылда бердәнбер һәм бик оста мичче Мөхи абзый. Аның җырлый-җырлый кирпеч тезгәнен олысы-кечесе сокланып карап тора. Бигрәк тә бала-чага мәш килә бабай тирәсендә. Бер заман, мияу-мияу итеп, мәче кычкырып җибәрә. — Кая кысылган бу, мәхлук,— дип, Мөхи абзый сәке астыннан аваз сала. Шуннан бөтен өй куба — мәчене эзли башлыйлар. Ә аны ярты сәгать элек кенә мичче урамга чыгарып җибәргән була. Мәче аның саен аваз сала. "Идән астына ничек төшкән тагын?!" — дип гаҗәпсенә мичче. Анда да төшеп менәләр. Юк мәче! Мияу, мияу... "Туфраксага ук ычкынган бу",— ди бабалары. Шул җорлыгы өчен "мәче" кушаматы тагылган инде. Башка кызыклы мәзәкләре дә күп бабайның. Әмма ифрат изге җанлы инсан, зират, чишмәләрне карап тора — авыл халкының рәхмәтен ала. Шулар өстенә авылның төнге каравылчысы да, шакылдавыгы белән урамнарны кимендә өч-дүрт мәртәбә әйләнә. Караклар да йөрми, бүре дә килми. Сабан туен Мөхи абзый башлап җибәрә. Бәйрәм җитәргә өч көн кала кузгалабыз. Сәгать уннарда ук. Мөхи абзый иңбашына кызыл чүпләмле сөлге аскан булыр. Бусы әле карчыгыннан әҗәткә алып торган беренче малы, сөрән башлангач, күбәя алар. — Килдегезме, егетләр? — ди ул, ике җайдак малайны каршылап.— Атларыгызны киендерегез! Быел чабышта катнашасы тулпарлар, тояклары белән җир актарып, әледән-әле кешнәп куялар: миһа-һай-й!.. Кузгаласы иде тизрәк! Йөгәннәрен күр тагын — сары җиздән генә тора. Нуктасына сөлге урала, кесәдәге кулъяулыклар бәйләнә. Атны бизәү шуның белән тәмамлана. Чират инде колгага җитә. Очына сөлге, тастымал, кулъяулык ише мал бәйләнгән озын колганы күтәреп йөрергә, ай-һай, таза беләкле егет кирәк. Мөхи абзый шундый яшүсмерне сайлый. Соңгы елларда ул бу эшне Сәлимҗанга ышанып тапшыра. Ул — төп шикелле, базык бәдәнле. Алга колгачыны бастыралар. Аның ике ягыннан ике җайдак юртакларын биетеп бара. Урталыкта Мөхи абзый белән гармунчы Фатыйх, алар артыннан кулларына чиләк тоткан ике малай, башка эбер-чебер иярә. Сабан туе өчен йомырка җыю башлана. Өйдән өйгә тукталып йөри торгач, чиләк дигәнең тулып та җитә. Инде нишләргә? Артыгы кирәкми, иртәгә дә җыясы бар бит әле. Мөхи абзый, малайларны урам уртасында туктатып, кечкенә мәйдан оештыра. Җыр-биюдән соң, бил язып, көрәшеп тә алалар. Шушы чаралар авылга Сабан туе рухын иңдерә. Фатыйхның гармун тавышын ишетеп, күрше авыллардан утырмага кунак кызлар килә башлый. Бу әле сөлге җыю түгел, анысы — соңрак була. Егетләр, яшьләренә карап, берничә төркемгә бүленә. Сөрән сугу өчен шулай җайлырак. Югыйсә авылдагы барлык егетне дә бер өйгә ничек сыйдырып бетермәк кирәк. Болай да көнгә икешәр йорт туры килә. Авыл зур, яшьләр күп. Беренче йортка иртән, сөлге җыярга чыгар алдыннан керәләр. Сый-хөрмәт шәп! Әче бал мичкәсе белән быгырдап утыра. Әмма аның белән бил алышырга җыенмыйлар. Көрәш мәйданында эреп төшүең ихтимал. Аннары кеше арасында мәсхәрәгә калып йөрисе килми берәүнең дә. Әти-әниләрдән оят. Ә менә никрутлар — көзгә солдат хезмәтенә алынасы егетләр — хәйран гына кызып ала. Тик исерерлек дәрәҗәдә түгел. Аларга килешеп тора тагын, телләре ачыла төшә, армиягә кызлы булып китәселәре килә. Төркемнәр мәгълүм урынга, гадәттә, янгын каланчасы артына җыела, шунда бергә кушылалар. Сыра парын чыгарып, ут уйнатып бииләр. — Вазыйх, бас уртага, ярый кайтып җиттең әле, парин. — Кунак егет, син дә кер! Куллар иңнәргә салына. Урам аркылыга буыла сөрәнчеләр белән. Арадан чыпчык та үтәрлек түгел. — Сузып җибәр авыл көен! Җырны кунак егет башлый. Уйна тальян гармуныңны, Яшьлек әрәм узмасын, Моңсызлар да бер моңлансын, Йөрәкләре сызлансын. Йа Хода, бар икән бу егеттә тавыш! Күк ишелә дип уйларсың. Моңы тагын! Йөрәкләрне өзеп-өзеп ала. Дөньясын дер селкетәбез, дип, авыз ачкан авылныкылар шым булды. Кунакка кушылып акыру — артык гамәл иде. Җырламыйча да ярамый, сөлге җыясы бар. — Ягез инде, егетләр! Әйдәгез бергәләп. — Тагын берне үзең генә сыздыр, малай. Уйна тальян гармуныңны Безнең авыл көенә, Тәрәз саен моңнар тулып Керсен авыл өенә. — Ничек кайттыгыз, валлаһи! — Рәхмәт, яшьтәш! — Сабан туен ямьләдең... — Монысын бергәләп, кушылыгыз,— диде Инсаф абый.— Сөрән ялгыз җыр түгел бит, егетләр. Башлыйм. Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә; Карурманны чыккан чакта, Кисеп алдым пар усак, Ай-й, аерылмаек дус булсак. Менә нинди кунак алып кайткан икән абый үзе белән! Җырчылыкка укыгач, тавышы да, моңы да бар шул. Бәлки әле, безнең авылга чын артист булып, концерт белән дә кайтыр. — Инсаф, малай, фамилияңне белеп калыйк инде, син артист булгач, бергә җырлап йөргән чакларны искә алыр идек! — Шәкүров фамилиям. — Онытмагыз, егетләр! — Түлке артистлыкны ташлама! — Киләсе елга да кайт диген. — Кайт, кайт! Эшләр болай булгач, Сабан туеның кашкалы тәкәседәй кылану очты инде абыйдан. Беренчелек кунак егет кулында. Шуның өстенә авыл алдында дәрәҗәсе дә нык төште абыйның. Бу кадәресен үзе дә сизә, читтәрәк йөрергә тырыша. Гармуныннан үч ала бүген, каерып-каерып тарта, ничек күрек чыдый — белмим. Йә, тальянкасын берәрсенә тоттырып, төркем арасына кереп югала. Кызлы, яшь киленле йортларга туктала-туктала, сөлге җыю дәвам итә. Кызыл башлы сөлге, тастымал, әбиләр күкрәкчәсе, яулык, чигеп эшләнгән аяк чолгавы ише әйберләрне апалар, җиңгиләр, яшь киленнәр, хәтта әбиләр дә капка төбенә үзләре чыгарып бирә. Яшь киленнәрдән, әлбәттә инде, көрәшче батырларга зур гына чүпләмле сөлге тиеш, шулай ук аларның кайберләре чабышта узган юртакларга биреләчәк. Кызлы йорт капкасына җиткәч, Сәлимҗан гел бер җырны кабатлый: Имән агач — каты агач, Каен агач — чырагач. Абзый кызын ник бирмәсен, Бездәй егет сорагач. Җырга тирән мәгънә салынган. Кызлы бабай-әбиләр, абзый-апалар эреп үк китә. Җырлаучысы кем бит?! Сәлимҗан — авылның данлыклы егете, көчле-куәтле, батыр йөрәкле, таш астыннан чыкканы, үткене. Кияү булырлыгы бик бар. Кызлар белән эш кыенрак. Алар өйдән чыкмыйлар, чоланга яки почмак якка кереп посалар. Ә үзләре, егетемә дип, иң матур кулъяулыкны кышын кич утырганда ук чигеп куйган булалар. Ялындыралар, билгеле. Качса ни! Үткенрәк бер-ике егет, тәмле сүзләр сөйли-сөйли, өйне айкап та чыга. — Һоп! Чык аннан, ястык артыннан! — Һәй, йөрисең шунда. — Тапмаслар дигән бу! — Минекен гармунга бәйлә, Сәлимҗан, юри зур итеп чиктем,— дип, кыз алъяпкычы астыннан күз явын алырлык кулъяулык чыгарып бирә.— Кара аны, тәрәзәдән күзәтеп торам. Сәлимҗан кызның колагына әкрен генә пышылдый. — Фатыйхыңа синең исемнән бүләк итәм. — Кит моннан, мәхәббәтсез. — Мәхәббәтсез дигәнеңне Маһибәдәргә җиткерсәм, иманыңны суырачак! — Инде!.. — Шулай шул. Хуш, мәйданга тиклем. Рәхмәт кулъяулыгыңа! Ишегалдында гармунга тыпырдыйлар. Сайрый былбыл, сайрый былбыл, Сайрый былбыл үзәндә. Их, төймә, төймә, төймә, Төймәсе өзелмәсен, Миннән башкаларны сөеп, Үзәгең өзелмәсен. Гөлҗиһаннарга җитәрәк, абый каядыр китеп олакты. Мин дә урамның икенче ягында торып калдым. Ишеттем бит сөйләшкәннәрен: — Керәбезме соң? — Нишлибез, егетләр, нишлибез? — Ник кермәскә! — Бала табып ятса... — Шулай кансызланма, Наил. Безнең өчен кыз ул. — Синең өчендер, түлке минем өчен түгел. — Кеше бул! Шундый чакта бит... Керәбез — бетте-китте! Маладис, Сәлимҗан, тагын күрсәттең егетлегеңне! Киң күңелле, шәфкатьле шул син. Башкалар төрттереп җыр белән "кыйнаганда", Гөлҗиһаннарга берүзең кереп киттең. Агыйделгә басма салсаң, Эзлексез сала күрмә; Икешәр яр сөям диеп, Берсеннән кала күрмә! Әнкәй мине тапканчы, Бер ир бала тапсаңчы; Бишеккә салып бакканчы, Таш бәйләп, суга атсаңчы. Гөлҗиһанны күрсәтмәгәннәр. Әнисе Саимә апа, күз яшьләренә буылып, Сәлимҗанга тастымал тоттырып чыгарган. Шуннан барысы да аңлашылды. Гадәттә тастымалны әбиләр генә бирә. Кыз сыгылган, димәк. Кулъяулык чыгарыр рәте калмаган. Усал теллеләргә җитә калды. Сандугачлар кайда сайрый? — Төрле гөл арасында; Бер бәхетсез бала булдың Тиңнәрең арасында. Ак чабата, ак оек Кимә, дидем мин сиңа; Булыр-булмас ярлар белән Йөрмә, дидем мин сиңа! Мин Мөхи абзыйның былтыргы печән богылына барып күмелдем дә җир тырнап еладым. Ну бу абыйны! Гөлҗиһанны түгел, мине мәсхәрәләде бит, хайван! Җанымны суырып алды. Ялгызымны калдырды. Хәсрәт дәрьясына ыргытты. Ничекләр күтәрим бу хурлыкны. Егетләр абыйдан көлмиләр, миңа карап әче елмаялар. Әллә инде Ижга ташланырга? Котылыр идем мондый җәбердән. Ә Гөлҗиһан нишләр? Ул ни уйлый икән соң бу хәлләр турында? Ник суга батып үлми? Иске тегермән чоңгылына. Абый урынында булсам, үзем сикерер идем шул упкынга. Ә ул сөрәнне ташлап качты, каядыр посты. Гафу үтенеп керергә иде өйләренә, алып чыгарга иде Гөлҗиһанны үзе белән. Дәү апаларда яшәп торырга була бит. Кеше арасында йөзләре агарыр иде, ичмасам. Мин дә ташлап китсәм, Гөлҗиһанга нәрсә булыр? Сабыр итәргә кирәктер!.. Ул чакта шундый карарга килүемә гомерем буе куанып яшәдем. * * * Сабан туеның өченче төнендә Гатаулла абзыйларның капкасына дегет сылаганнар иде. Һе, моның ни икәнен беләсез инде, Гайсә абый. Соңгы чик бу! Безнең авыл өчен гомер күрелмәгән хәл. Тирә-як күрше авыллардан сирәк-мирәк ишетелгәләде андый яман хәбәр. Бездә бу кадәр этлекне эшләүче табылмады. Ә бар икән кабахәт бәндәләр! Ничек куллары баргандыр? Авыл халкы бәддога укыды шул бәдбәхетләргә. Өйләрендә элеккечә тавыш купмаган. Көтү куарга чыккан җиреннән күреп алган Гатаулла абзый капкаларының буялганын. Баскан урынында тораташтай катып калган. Сыер, сарыкларын күршеләре көтүгә куган. Өйгә кергәч тә, өнсез калып, башын куллары белән кысып тик утырган. — Без күрәсен — кеше күрмәс,— дигән. Саимә апа ястыгына ауган. Кирәкмәгәнне эшләп ташламасын дип, Гөлҗиһан янына кияүдәге бертуган апасы килеп җиткән. Җылы сүзе, үгет-нәсихәте белән юаткан, тынычландырырга тырышкан. Бернәрсә дә үз сукмагыннан син уйлаганча гына бармый шул! Табигатьнең язылмаган законнары шаяра кеше белән. Бәлкем әле, ул канун язылгандыр да адәмнәрнең язмыш китабына. Югыйсә бу тиклем төгәллек белән дәвам итмәс иде вакыйгалар... Икенче көнне, көтү куганчы ук, Гатаулла абзый атына зур чыпта капчык салып каядыр чыгып киткән. Күрүчеләр ни уйларга да белмәгәннәр. Капчыкта тере товар ятканлыгын чамалаганнар, әлбәттә. Ләкин бу хәлне авыз тутырып сөйләп йөрмәделәр. — Ходай сакласын! — дию белән тындылар. Көзгә кадәр авылда Гөлҗиһанны күрүче дә, хәлен белүче дә булмады. Әллә чыннан да суга батып үлдеме? Юри әйтми торалармы? Хәзерге заман булса, җирле җитәкчеләр үк: "Кая куйдыгыз?" — дип таптырырлар иде. Ул чакта мондый хәлләр шәхси мәнфәгать рәвешендә кабул ителде. Әти абыйны печәнлектә йоклап яткан җиреннән өстерәп төшерде, ишегалды уртасында камчы белән ярды. Чәйгә дә кертмичә, Казанына куып җибәрде. — Бар, дөмек, башың кайтмасын,— дип каһәрләп калды. Тегесе ялынып маташмады, аркасын уа-уа чыгып йөгерү җаен чамалады. Авыл башында кунак егетнең чәй эчеп килүен көтеп яткан. Әти кунактан бик нык гафу үтенде. — Үпкәләмә, энем, күреп торасың бу юньсезне! Кайтып йөри тагын, күз көеге, адәм мәсхәрәсе, нәсел череткеч. Әнә бит гөнаһсыз Гатаулланың капкасын нишләткәннәр! Ике кулы коргыры! Дегетне юып бетереп буламы?! Безнең юньсез аркасында ич болар. Син, энем Инсаф, кайтып йөр. Җаен табып. Килешле итеп. Гел болай тормас ул, эзенә төшәр,— дип, әти бер-берсенә ялганмаган сүзләрен тезде.— Инсафлы егет икәнсең, Инсаф улым, без картларны онытып бетермә, җае чыккан саен кайт. Карап торма аңа. Тагын шуны сорыйм синнән: киңәш-табыш итеп кара әле укытучылары белән, тәрбияли алмаслармы икән безнең юньсезне. Үзең дә ныклап сөйләш. — Ярар, Габделгадел абзый. Тырышырмын. Әкрен генә кузгалыйм инде. Вазыйх та көтәдер. Рәхмәт сезгә! — Күңелдәгечә кунак итә алмадым, рәнҗеп китмә, зинһар. Әйтәм ич, кайтып йөр! Сабан туеның яме китте. Сөрән тукталды диярлек. Яшьләрнең әле тагын унлап өйдә сыра чөмерәселәре бар иде — көндезләрен бөтенләй җыелып тормадылар, кичке мәйданга төшәр алдыннан берәр йортка кагылып, янган йөрәкләрен басып чыктылар. Бу инде бәйрәм түгел, чират үткәрү, эчтәге ачуны басу. Иң якын күргән дуслары нишләтте бит үзләрен, начар даннарын тирә-якка таратты. — Вазыйх бетерде Сабан туен,— диде арадан берсе. — Бер атнадан Иж болынында сиңа Сабан туе,— диде икенчесе. Болынга печәнгә төшәр чак җиткән иде авылда. * * * Ярсулы Иж чигенеп ярларга сыенгач, болыннар иркен сулыш ала. Ай-ай ярым дигәндә бил тиңентен печән җитешә. Авыл уптым илаһи болынга төшә. Печәнгә төшүнең дә үз матурлыгы бар бездә. Һе, аны Сабан туеның дәвамы дияргә дә була. Атлар бизәп җигелә. Шул ук сөлгеләр, кулъяулыклар, җиз төймәләрдән елык-елык итеп торган йөгән, эшлеяләр, дугада өчәр кыңгырау, шөлдерләр. Атлар аз гына селкенсә дә, музыка уйнап җибәрә сыман. Ә арбага печән түшәп, өстенә җәймә җәелгән, кием-салымга үлән төсе чыкмасын өчен. Чалгы, тырмалар аерым олауда. Яшь-җилкенчәк бер арбага утырса, өлкәнрәкләр, шулай ук богыл башында торачак карткоры икенче олауга төялә. Арба саен гармунчы. Алдагы атта, әлбәттә инде, осталарның остасы Фатыйх дустым. Элек елларда ул урынны Вазыйх абый били иде. Тиле булмаса — үзе утырган ботакка үзе балта чапты, хәзер аны телгә алучы да юк. Сөрән сукмаган, авызга хәмер-фәлән капмаган килеш, рухи күтәренкелек кешеләрдә. Мәйданга төшкәндәгечә, олауларда җыр башлана — авыл халкы хезмәт бәйрәменә, печән чабуга кузгала. Ашамлыклар, кирәк-яраклар барысы да атна-ун көнгә дип, алдан хәзерләнеп куелган. Печәнчеләр куна калып эшләргә ниятлиләр. Беренчедән, көннәр кояшлы торганда, яшел хәзинәне хәстәрләп куярга кирәк. Икенчедән, иртә-кич үлән чыклы була, җиңел чабыла. Ә көндезләрен покосларны әйләндерү-кабарту белән шөгыльләнәләр, кызулыктан качып ял итәләр. Шулай эшләргә күнеккән инде авыл халкы. Беренче көн тегене-моны җайлау белән узып китә. Кешеләренә карап, аерым-аерым шалашлар күтәрелә. Әрәмәлектә агач җитәрлек, печән мулдан — эһ дигәнче шалаш әзер була. Өлкәннәр чалгы, тырмаларның үткенлеген-төзеклеген тагын бер кат тикшереп чыга. Яшь-җилкенчәк су коенырга, юа җыярга тарала. Богыл башы картлары Ижга төшеп кармак сала. Урта буын кишәрлекләр белән мәш килә, кайдан башлап, кайсы тирәдә тәмамланырга тиешлеген чамалый. Әнә печәннең соңгы көнендә суелачак кола алашаны да алып чыкканнар. Ул үлән утлап җәфаланмый, аңа яшел печәннең сусылын, тәмлесен сайлап кына чабып китерәләр. Солысы — улагында. Икмәк кыерчыгын авызына ук каптыралар. Ун көн буе симерсен, әйдә! Алашаны көнгә өч тапкыр чаптырып кайталар, су кертеп, коендырып-юындырып торалар. Аңа аерым хөрмәт монда. Көне килеп җиткәч, "бисмиллаһи, Аллаһы әкбәр" әйтеп, алашаны егып суялар да, алан уртасына зур казан асып, ит пешерергә куялар. ...Аңарчы печәнне түгәрәклисе бар бит әле. Мөхи абзый әллә бөтенләй йокламый инде, иртәнге эңгер-меңгердә үк теге шакылдавыгын каккалап ала. Күзләр уыла башлый, сикерешеп торалар. Сандугачларның дөньяны таң калдырып сайраган мәле. Һава саф, салкынча, рәхәт. Болын башына, кыр казларыдай тезелеп, чалгычылар баса. Тагын Мөхи абзый, җиргә чүгәләп "Әлхәм", "Кольһуалла" догаларын укып, битен сыпыра, һәркемгә исәнлек-саулык, уңышлы эш тели. Аннары, учларына төкереп, бисмилла белән чалгысын селтәп җибәрә. — Чаж-чож-ж! — Чаж-чож-ж-ж! Әйтерсең чалгы үләнне түгел, май кисә. — Чаж-чож-ж! Өлкәннәрдән кемдер озын көйгә җырлап җибәрә: Сандугачлар сайрый, әй, кайларда? Әрәмәкәйләрдә лә, талларда, Әрәмәкәйләрдә лә, талларда. Сандугачлар тавышын тыңлап чапсам, Каерымнарым ла ошый тауларга, Каерымнарым ла ошый тауларга. Илаһи моң тудырып, тирә-якка дистәләрчә чалгы чыңлавы тарала. Бу сихри музыка, әйткәнемчә, атна-ун көн буе дәвам итә. Бәйрәм соңгы богылны салып бетергәч, төштән ары башлана. Җан тыныч, коры чакта печән җыелып беткән, богыллар очланган, җил тузгытмасын өчен озын-озын дүрт колга белән бастырып куелган. Инде ашап-эчеп, җырлап-биеп күңел ачарга да була. Табын әзер. Яңа суелган ат итенең хуш исе бөтен болынга таралган, ашыйсын китереп, тамакны кытыклап тора, печәнче кунакларны утырышырга чакыра. Өлкән буын тагын бер тирәгә, ә яшьләр табынның икенче башынарак кунаклый. Көндезге кызык вакыйгаларны искә төшереп, мәзәк сөйләп, яратып әйтелгән төртмә сүзләр ычкындыргалап, әйбәт кенә сыйланалар. Төртмә сүзгә беркем үпкәләми, чөнки шушы ун көн эчендә алар бер гаиләгә әверелеп өлгерә. Туганы шаяртканга туган үпкәли димени!.. Элеккеге елларда, безнең чорда диюем, табынга исерткеч-мазар куелмый иде. Әмма аңа карап бәйрәмнең яме бетмәде, дәрәҗәсе төшмәде. Һе, онытып торам икән. Һәр олауның үз гармунчысы була, дидем ич. Уздырыштан сайраталар егетләр. Җыр-биюдән, уен-көлкедән Иж буйлары дер селкенеп тора. Безнекеләр генә түгел. Ижның аргы ягында Салагыш, Рыс печәнчеләре, ә бу ягында, бездән өстәрәк, Балтач, Кичке Таңныкылар бәйрәм итә. Болын җыеныннан икенче көнне кояш күтәрелгәндә генә таралалар. Шул ук бизәлгән атларда, гармун сайратып, җыр сузып. — Моны шуңа тәфсилләп сөйләдем, Гайсә абый, кышын кич утырганда кыюлыклары җитмәгән кайбер егетләрнең теле ачылып кайта печәннән. Күбесе үзенә яр таба. Печән җыючы кызларга мәхәббәт йогучан бит, Гайсә абый. Ник? Сәбәбен белмим. Бәлки, эштә сыналалардыр. Көзгә шау иттереп туй ясыйлар — анысы мәгълүм. Минем генә тел киселде. Гөлҗиһан тәмам юкка чыкты, быелгы болында аны искә алучы да булмады. * * * Нигәдер көзләрне авыр кичерәм. Әллә тагын?! Бәлки, яңгырлы, соры, сагышлы, хәсрәтле кара көз булганга күрәдер? Аның фаҗигаләре дә көзнең үзенә охшап тора бит. Бизмәгән җиреңнән бизәрсең. Үзем дә шундыйрактыр, бәлкем, бераз тиле-милерәктер, хисләнәмдер. Елның өч фасылында язны юксынып яшим. Язны яшьлек белән чагыштыралар, мин дә үткәндәге самими үсмер чагымны сагынамдыр, ахрысы. Һе, үзем дә белмим. — Гөлҗиһаннымы? — Инде кабатланмаячак тәүге мәхәббәтемне. Урман өстенә сары иңеп, әле генә тук башаклар тирбәлгән кырларга кара көз килде. Ә беркөнне Гөлҗиһанны бакчаларында бәрәңге казыганда күргәннәр. Икенче көнне дә... Исән икән! Түзмәдем, өченчесендә, арт урамга менеп, Гатаулла абзыйларның киртә буена сыендым. Үзем, кеше-кара шәйләмәсен дип, дер калтырыйм. Әнә ул! Аллага шөкер, исән-имин! Ду китереп җир казый. Аннан соң сабагын кагып, бәрәңгесен бер җиргә өеп бара, шул арада чиләккә үрелә, җыеп, капчыкка китереп сала. Ул исән! Исән! Куанычтан өебезгә элдерттем генә. Дөньясында бүтән гамем калмады. Очрашып сөйләшү хыялы белән яши башладым. Соңрак Гөлҗиһан хакында бераз сүзләр ишетелеп алды. Теге чакта, әтисе капчыкка яшереп алып киткәч, Ижау хастаханәсендә дәваланган, имеш. Корсагы шунда югалып чыккан, ди. Тагын әллә нәрсәләр сөйләп бетерделәр. Кайсына ышанырга да белмәссең. Күбесе гайбәт, уйдырма булырга охшый, әкиятләренең очы очка ялганмый. Ижауда кияүгә чыккан дигәннәре әнә чеп-чи ялган икән ич! Гөлҗиһан авылда яшәп ята!.. Яшь, сау-сәламәт кешене эшсез тоталармы инде?! Бәрәңгеләрен алып бетергәч, чиләк-көянтә асып, авылның икенче башындагы Изгеләр чишмәсенә суга йөри башлады. Күзләр ияләште үзенә. Бригадир шуны гына көткәндәй, Гөлҗиһанны фермага эшкә төшәргә чакырган, сыерлар саварга кушкан. Шуның белән Гөлҗиһан тирәсендәге бихисап имеш-мимешләргә нокта куелды. Тора-бара яхшы сүзләр генә ишетелә башлады аның хакында. — И-и, эшләп тә күрсәтә бу Гатаулла абзыйның Гөлҗиһаны! Бар икән көч үзендә, ирләр күтәрмәгән печәнне дә, саламны да күтәрә, ә фуражлы капчыкны уйнатып кына йөртә. Булышмаган кешесе юк. Ә менә бәхет дигәнең... Хараплар итте баланы, башы беткере! Сөйләүченең соңгы сүзләре Вазыйх абыйга карата әй-телә. — Адәм каны җирдә ятмый. Кеше яше төшә ул. Каргыш килә, дигән әйтем-гыйбарәләрне ишеткәнегез бардыр, Гайсә абый. — Дөресме шулар? — Һе! Абый мисалында йөз проценты белән расланды бу. Аннары теге Гапсаматны да шулайрак сөйләделәр. — Йә, йә? — Шахтада бик узынган, имеш, пычак белән уйнаган, кеше рәнҗетүне бернигә дә санамаган. Шундагыларны куркытып торган. "Мин сезне бу ерткычтан коткарам",— дигән ди бер төрмәдә утырып кайткан бәндә. Кечкенә генә, ябык кына, ди, үзе. Гапсаматны үртәп, сыра ларегы артына әйдәгән дә, аулакта эчәгесен актарып чыгарган. Дөрестер инде, авылда күренгәне юк бүтән. Кызлары атасыз үсеп кияүгә чыгып беттеләр. — Абый дидең тагын? — Анысын соңрак сөйләрмен. Гөлҗиһан белән аралар өзелгән булып чыкты минем. Күзгә-башка чалынмаска тырыша. Яүне качып йөри. Урамда кисәк кенә күренсәм, читләтеп китә, йә бөтенләй урамның икенче ягына чыгып йөгерә, һич югында, башын иеп узып китә. Ләм-мим, сәламемә җавап кайтармый. Ферма тирәсендә күзгәкүз очрашканда да: "Исәнмесез", "Әйбәт әле",— диюдән узмый. Җанымны өтеп алганы, нык рәнҗеткәне дә әнә шул — "исәнмесез" диюе. Алай дигәнче җавапсыз калдырса, җиңелрәк кичерер идем. Җиде яттан да ятрак икәнмен хәзер мин аңа, дип өзгәләнәм. Төннәр буе уйланып ятам, күземне йокы алмый, аз гына черем итсәм — саташа башлыйм, ниндидер усал адәмнәр, күз күрмәгән җанвар-ерткычлар белән сугышып чыгам. Кыш узды, кич утыруларда күренмәде Гөлҗиһаным. Әти-әнисе рөхсәт итмәдеме, әллә үзе теләмәдеме — билгесез. Маһибәдәрне җибәреп, кылларын тарттырып караган идем, өметле генә хәбәр алып кайтты илчем. — Син, Васыйл, бик борчыма әле Гөлҗиһанны, урамда очратып, төрле сораулар белән аптыратма,— дип, башта куркытыбрак тотынган иде Маһибәдәр, аннары әкренләп серне ачып салды.— Әтиәнисеннән яхшысынмый яшьләр арасына чыгып йөрергә. Сине бик сорашты. Берәрсенә күз атмадымы, дип кызыксынды. "Авылыбызда бердәнбер әйбәт егет шул. Бәхете генә булсын инде. Минем рәхмәтемне тапшыра күр",— дип өстәде озатырга чыккач. Миңа аның онытмавы кадерле. Калганын киләчәк күрсәтер. Кешене канатландырыр өчен шул берничә сүз дә җитә икән! * * * Кышкы адаштыргыч бураннардан соң, кинәт аязып, яшь киленнәрнең иңнәреннән көянтәләрен төшерерлек, таналарның мөгезен сындырырлык зәмһәрир суыклар башланды. Хутта — ут итәм, дигән ич. Кыш үзенең усаллыгын күрсәтә, ахрысы. Урамдагы кар көртләренә әле чана юлы салынмаган. Анда-санда ферма эшчеләренең бата-чума киткән эзләре генә шәйләнә. Капканы ачып чыга торган түгел, тәмам кар каплаган. Карлы елны мондый салкыннары кайдан килгән диген тагын?! Аңлый алмассың бу табигатьне, кайчакларда үз-үзенә каршы торып кылана. Ачы таңнан хат ташучы кызга ни калган? Капка кагып ачтырды. Кулында телеграмма. — Һай, үтерә генә бүген,— дип, ике битен уарга кереште.— Мин ни... Иртәләдем әле. Үзегез соң, ни хәлләрегез бар? Исән-саулармы? Менә монда... Сүзне кайдан башларга да белмим инде, Габделгадел абзый. — Ни бар, кызым? — Телеграмма иде. Китермичә булмый. Өйне шом басты. Берничә генә сүздән торган телеграмманы әти озаклап укыды. Йөзе хәсрәт белән тулды. Әни белән мин дә хәвеф барлыгын сизендек. Әти эчтән генә нидер мыгырданды. Ишетелгәне шул: — Эзләгәнен тапкан икән бу бала. — Ник әйтмисең, марҗага өйләнгәнме? — дип, әни телеграммага үрелде. Телеграммада абыйның фаҗигале рәвештә һәлак булуы хәбәр ителгән, мәетен алып китәргә кушылган. Телеграммага консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов үзе кул куйган. Әни, алъяпкычы белән битен каплап, үксеп-үксеп еларга тотынды. Әти еламады, бүтән сүз дә катмады. Башын иеп, тик уйланып утырды. Үземнең дә күңелем тулды, бик каты елыйсым килде, почта кызы алдында тыелып калдым. Теге чакта никләр генә абыйның үлүен теләдем икән, дип үкендем. Үлемендә үземне төп гаепче итеп санадым. Әнине дә кызгандым. — Идарәгә барып карыйм,— дип, әти урыныннан кузгалды. Колхоз идарәсендә безнең хәлне беләләр икән. Рәисебез Зариф Мәмәтов сүзне үзе башлаган. — Кайгыгызны уртаклашам, Габделгадел абзый. Ник килгәнеңне беләм. Күрәсең бит юлларны. Җитмәсә, әнә, утыз биш белән бәрде суыгы. Өч машинаның берсе кузгалырлык түгел. Поезд белән дә мәет ташып йөри алмыйсыз. Аптыраган прәме!.. — Нишләргә кушасың, Зариф энем? — Боерыклы эшме соң бу, Габделгадел абзый. Мин әйтәм, әллә соң... — Ни дисең? — Һич югында, каршы телеграмма сугыйкмы, дим. Мәетне сакламагыз, җирләгез, дип. Язын барып, зиярәт кылып кайтыр идегез. Телисең икән, бераз юл төшкәч, ат белән Әгерҗегә озаттырам үзеңне. Поездга. Синең ихтыярда. Зинһар, киңәшемә рәнҗи күрмә! Җиңел түгеллеген бик беләм. — Шулай дөрестер ул, Зариф энем, сугыйк телеграмм. Үлгән артыннан үлеп булмас. Без күрәсен кеше күрмәс. Авыл яңадан бер кызып алды. Абыйның үлемен фараз кылдылар. Берәүләре аны, машина астына эләккән, дип, икенчеләре — бандитлар чәнчеп үтергән, дип, өченчеләре — үзе поезд астына ташланган икән, дип сөйләделәр. Әни боларны ишеткән саен ястык өстенә ауды. Гөман кылуларга әти башкачарак мөнәсәбәт күрсәтте. — Сөйләсеннәр. Аның бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде,— дип йомгаклады... * * * Әти абыйның үлеме сәбәпләрен тирәнтен аңласа да, ничек дип әйтим, бу хәлнең котылгысыз бернәрсә икәнлеген белеп-сизеп йөрсә дә, инде болай булгач, абыйның гөнаһларын үзенчәрәк гафу кылып, шушы хәлләрне булдыра алмый калуына нык үкенде. Бала бит, йөрәкнең аерылгысыз бер кисәге, тормыштагы өмете. Ул өмет өзелде, әтинең ниятләре чәлпәрәмә килде. Әнинең дә сагыну, юксынулары чиктән ашты. Элек, абый исән чакта, авылга сирәгрәк кайтса да, алай тәкатьсезләнми иде. Бу айда булмаса, тегесендә кайтыр дип көтте. Өмет бар иде. Хәзер юк инде. Әни кисәк кенә биреште, берничә айда сырхаулы, бөкрәйгән карчыкка әйләнде дә калды. — Ни көтәсең, пароход төшкәндер,— диде беркөнне әтигә.— Кулъяулыгыңа төйнәп, туфрагын алып кайт, Коръән чыгып, монда җирләрбез. Безнең әти эшне тиз тотучан. Әмерен җиткерде: — Улым, син дә минем белән барырсың, каберен күреп, белеп кайтырсың. Догасыз калдыру ярамас мәрхүмне. — Кайчан китәбез? — Иртәгә. Төшкән пароход, кичә тавышын ишеттем. Пристаньда пароходны күргән бар иде анысы. Бер елны районга укучылар слетына баргач, эченә үк кереп карадык. Бөтен җире пош-пош килеп калтырап тора. Су ишә торган тәгәрмәчләренең зурлыгын күреп хәйран калдык. Бүген инде шушы әкәмәт йөзмә өйгә утырып барабыз. Каршыга очраган башка пароход-баржаларга, бик тә яман тавыш белән сузып-сузып кычкыртып, аннары буп-буп дип, сәлам биреп китәбез. Тегеләр дә шуны ук кабатлый. Кама — Иж елгасы гына түгел ул, ай-һай, аның киңлеге, күз күреме җиргә барып тоташа. Дулкыннары эредән, сарык көтүе шикелле томырылып чаба. Әллә кайларга алып китәргә мөмкин. Тирә-яктагы урман-тауларга хозурланып бара торгач, кич җитүен дә сизми калганмын. Кояш баюын әйтәм әле. Тел белән әйтеп аңлата алмамдыр, зур кызыл шарның әкрен генә таудан тәгәрәп, дәрьяга кереп чумуын пароход палубасыннан күзәтергә кирәк. Ялкыннары дөрләп торган утлы мичкә ничек Кама суын кайнатып чыгармый икән, дип гаҗәпсенәм. Су сүндермәсме тагын кояшның кызуын! Иртәгә кирәк бит ул безгә! Икенче шаккатканым — Казан каласы үзе: ай-һай, салып та караганнар йортларны: ындыр буе, икешәр-өчәр катлы, дүртле-бишлеләре дә очрый. Ул трамвай дигәннәре, бернинди моторсыз, тыр-тыр итмичә, төтен бөркетмичә чаба бирә. Ике тимер өстеннән элдерә генә. — Әти, ничек борыла соң бу? — дип кызыксынам. — Туры йөри, улым! Чатларда юлы борыла болай. Консерватория дигәннәре кайсы тирәдәдер инде, сорашасы булыр. Анысын озак эзләргә туры килмәде, хәер, шәһәр үзәгендәге "Боҗра" дигән төштән берничә метр киткәч тә, ике катлы бина икән бу. Барып кердек шунда. Сораштырабыз, төпле генә җавап бирүче юк. Ректор дигәннәре Мәскәүгә үк киткән, бер атнасыз кайтмас, диләр. Инде нишләргә? Әтигә уй төште. Тотынды ул Инсаф абый Шәкүровны сораштырырга. Кайсы бүлмәдә укуын белдек тә тәнәфесенә кадәр ишек төбен саклый башладык. Нинди дәрес ди ул? Скрипка уйнап, торба уылдатып тик утыралар. Әти борчыла ук башлады: "Монда театрга кәмит карарга килмәгән",— дип, ишекне шар ачып куйды да Инсаф абыйны чакырып чыгарды. Эшләр көйләнде. Туры зиратка киттек. Абыйның кабере Яңа бистә зиратының бер почмагында икән. Инсаф абый сабакташының исем-фамилиясен, туган-үлгән елларын зур гына бер калай кисәгенә майлы буяу белән язып куйган. Әлерәк кенә бергә укыган иптәшләре белән бергәләп килгәннәр. Бары тик яхшы яктан гына искә алганнар. Моны ишетеп әти бик куанды. — Мәрхүмнәргә дога кирәк, алар яхшы сүзгә мохтаҗ, рәхмәт инде барыгызга да,— диде, яшьле күзләрен сөртеп. Әти, озаклап, улы рухына багышлап Коръән укыды, дога кылды. — Җәсәдең чит-ят җирләрдә ята шул,— дип сулкылдарга кереште. Без аны борчымадык, бераз читкәрәк китеп чүгәләдек. Рәхәтләнеп еласын, үз баласы, үз хәсрәте. Бераз бушанып алгач, куен кесәсеннән шакмаклап төрелгән кулъяулык чыгарды да әнинең васыятен үтәргә кереште. Кабер өстеннән берничә чеметем туфрак алып, аны сак кына кулъяулыкка сала барды, үзе туктаусыз сөйләнде: "Бусы әниең өлеше, монысы — минеке, тагын — дәү апаңныкы, менә энең Васыйлныкы. Үз гармуныңда йөргән кулъяулык, таныйсыңдыр". Инде безнең тәкать төкәнде. Без Инсаф абый белән, әтигә кушылып, балавыз сыгып алдык. Әти, кабер өстен учлары белән тигезләп, берничә кат әйләнеп чыккач, кайтырга булдык. Ул, соңгы тапкыр битен сыпырып, капка тарафына юнәлде. Мин шуңа төшендем: бу минутларда әти бунтарь улын чын күңеленнән гафу иткән иде. Кәҗәләнеп ни файда?! Үлгән инде. Әнә җир куенында ята. Инсаф абый шикелле җырлап яшәргә дә мөмкин иде югыйсә. Язмышы шулай булган, күрәсең. Бала — бәгырь ите дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Нинди гаярь әти дә тәмам эреде, абыйның каберен күргәч. — Балконнан егылып төшкән, дисең инде алайса? — Шулайрак булган шул, Габделгадел абзый. — Үзең кайда идең? — Концертта калдым. — Ул бармадымы? — Татарстанның яшь игенчеләре өчен әзерләнгән ул концертта консерваториядән мине генә чакырганнар иде шул, Габделгадел абзый. — Хәер, төпченүдән ни файда!.. Инсаф абый безне бүлмәләренә алып кайтты. Тулай тораклары дүрт катлы икән. Болар өченчедә. Балконнары ишегалдына карый. Кечкенә, ике кеше кара-каршы басып сөйләшерлек кенә. Биек, котың чыгар. Аста төзелештән калган бетон багана, плитә кисәкләре шәйләнә. Абый башы белән шулар өстенә төшкән. Балкон рәшәткәсе биек, ничек егылгандыр, белмим... Бүлмәдәге караваты буш тора. Уку ахырында бүлмәгә керүче студент табылмаган. Инсаф абый ялгыз башы яшәп ята. Абый белән күңеллерәк булган, бик юксынам, ямансулыйм, ди. Ә тормышы шәп Инсаф абыйның. Нәрсә ашап-эчим дисә, шул бар. Безне дә тәмле-татлы ризыклар белән сыйлады. — Акча кайдан юнәтәсең, энем? — Концертларда еш катнашам. Радиодан да гонорар килеп тора. — Анысы ни тагын? — Җырлаган өчен акчаны шулай дип атыйлар. — Радиодан ишетәбез үзеңне. Татарстанда беренче җырчы булачак, диләр сине. — Рәхмәт, Габделгадел абзый. — Мин түгел, кешеләр шулай ди. Менә безнеке юк бит хәзер... — Пароходка төшәргә әле ярты көн вакыт бар. Нишләп йөрисез анда каңгырап, рәхәтләнеп ял ит, Габделгадел абзый, улың караватына ятып. Бәлки, төшеңә дә керер әле. Ә мин Васыйлга шәһәрне күрсәтеп кайтыйм,— дип, Инсаф абый минем җиңемнән тарткалады. Әтигә борчылмаска кушты, пароходка үзем озатып куярмын, диде. Хикмәт шәһәрдә генә түгел икән. Абый турында миңа чынбарлыкны сөйләргә ниятләгән. Әтидән хакыйкатьне яшергән, йөрәгенә яңа яра ясаудан курыккан, кыскасы, баштанаяк ялганлаган. — Әти-әниеңә сөйләмәс булсаң гына сөйлим, Васыйл, бу икебезнең арада калырга тиеш. Ризамы шуңа? — Тыңлыйм, Инсаф абый. — Сүз бирүеңме? — Бала-чага түгел бит инде. — Яхшы алайса,— дип башлады Инсаф абый әйтәсе сүзен. Бераз икеләнеп торганнан соң: — Консерваториядә Вазыйх ише чибәр егет юк иде. Таланты ягыннан да шулай. Кызлары буа буарлык, артыннан үзләре чаба. Масайгандыр инде. Күп нәрсәдә арттырып җибәрде Вазыйх дустым. Әйтеп тә карадым, көлде генә. Кайчакларда алдын-артын уйламыйча кыланды. Бер кәттә егетнең кызына күз сала бу. Тегесе көнләшә. — Тимә минем кызга, калдыр аны,— дип ялына егет. Ә Вазыйх көлүен белә. Хәтта мыскыллый: — Үсәсең бар әзрәк,— ди көндәшенә.— Әнә Эльвираңнан сора кемне яратканын. Минем концертка киткән көн була бу. Теге егет шуны чамалап килә Вазыйх янына. Кесәсендә шешә. Имеш, дуслашырга ниятләгән. Исерткәнче сыйлый Вазыйхны. Балконга тәмәке көйрәтергә чыгалар. Шунда ычкындыра абыеңны өченче каттан. Башы белән бетон плитәгә барып төшә. Ыһ та итми, җан бирә, мәрхүм. Кан эчендә ята иде... — Ник суд булмады соң ул егеткә? — Хикмәт тә шунда шул, Васыйл дустым. Күпләр өчен сер булып калды бу фаҗига. Фырт егет — Казанныкы бит, әтисе Партия өлкә комитетында бүлек мөдире. Йомдылар эшне. Тикшерүчеләр юри мине куркытып йөрделәр, гаепне күрәләтә минем өскә аударырга маташтылар. Сиңа да шуңа сөйләвем. Концерт коткарып калды. Әгәр берәр кая гына китсәм, башны бетерәләр, төрмәдә черетәләр иде. Бер бүлмәдә яшәгәч, дәлилләрем юк ич. Ходай саклады ул явызлардан. Боларны Габделгадел абзыйга ничек сөйлисең инде. Ялганларга туры килде. Ә эчтә ут яна. Намусымны корт кимерә. Нишли алам соң?! Иртәгә үк консерваториядән куачаклар. Хәл үзгәрмәячәк. Япмыйлар аны төрмәгә. — Ул ыргытканны кайдан беләсез? — И-и-и Васыйл, сиңа бар да бодай ич! Прокуратурада эш ябылып, ике-өч ай үтмәгәндер, шул юләр, ничек итеп ыргытуын үзе үк сөйләп йөри башлады. Ачыктан-ачык. "Аягыннан гына күтәреп булыштым — башы белән очты Вазыйх",— дип мактана. Суд турында сүз кузгатып кара син?! Гаепсезгә яла яга, дип, хәзер утыртып куярлар. — Хәзер дәме? — Бүген үк. Тикшерү беркетмәсенә "Исерек килеш үз-үзенә кул салган" дип язылган. Васыйл дустым, сүз бирдең, берүк тегене-моны сөйләп йөрмә. Икәү генә белик. Югыйсә куллары сиңа да җитәр. Чүбек чәйнәп май чыкмас — шулай бит! — Хәзер инде ни файда! Борчылмагыз, Инсаф абый. — Рәхмәт дустым! Ичмасам, эчемне бушаттым. Җиңелрәк булып китте. — Тагын шуны сорыйсым килә синнән: теге кыз нишләде инде? — Минем кыз иде ул, Инсаф абый. — Кабатла әле? — Әйе. — Кит аннан? — Шулай. — Вазыйх нишләткән соң ул кызны? — Анысын үз колакларыгыз белән ишеттегез, бездә чакта ук. — Синең кыз икәнен белми идем. — Әкрен генә эшләп йөри Гөлҗиһан. — Очрашканыгыз бармы болай? — Әлегә рәтләп сөйләшкәнебез юк. Сәламнәрен тапшыра. Ныклап аңлашасы бар әле. — Гафу ит, Васыйл, Гөлҗиһан беләнме? — Кем белән тагын. — Яратасыңмы? — Бик тә. — Ә ул? — Без бит ачуланышмадык, яратмаска. Без бер-беребезне яраттык ич. — Шәп егет син, Васыйл! — Кайсы ягым? — Ярата белүең белән. Бәхетле булыгыз! Хәзер мин сабакташымның үлү сәбәпләрен төшенә башладым бугай. Шулай да гафу итик без аны,— дип тәмамлады Инсаф абый сүзен. Шундый хәбәрләр, матур теләкләр белән кайтып киттем Казаннан. * * * Иж ярына еш киләм, Гайсә абый. Авылыбыз, туып үскән нигезем, бабам-әбием кабере — барысы да шушында, су астында ята. Каберләре өстендә үлән дә, агачлар да үсми, тик балыклар гына, бу нинди түмгәкләр икән дип гаҗәпсенеп, тирәли йөзеп үтәләрдер. Һе, кем белә аларны? Ник дәшмисез, Гайсә абый? Һе, күреп торасыз, менә нишләттеләр авылны. Юк авыл! Кемнәрдер кайдандыр килгәннәр, матур урын табып, нигез корганнар, ничә йөз еллар буе яшәгәннәр, безнең күк яратканнар, балалар үстергәннәр, ул өйләндергәннәр, кыз биргәннәр — шаулатып туй иткәннәр. Йөз, мең ел дәвамында кабатланып торган бит болар! Авыл яшәгән, халык яшәгән. Тот та шуларны дәрья астында калдыр инде! Вәхшилек ич бу! Табигать үзе тагын. Ул бит мең еллар гына түгел, миллион-миллион еллар буе көйләнгән кешеләр яшәсен өчен! Килеп җитә безнең заман. Патша исерекләренә хәмер, Сәвит исәрләренә электр энергиясе кирәк була. Тота да балта күтәрә болар табигатькә. Әле Үктәбер инкыйлабына чаклы ук Петербурдан бу якларга бер урыс бае килеп, дөньяның җәннәте саналырлык Балтач авылы тирәсенә спирт заводы корып җибәрә. Беләсез инде, заводка күп ашлык, тәмуг базына исәпсез-хисапсыз имән утыны кирәк. Елы-елы белән халыкның соңгы подаука ашлыгын җыеп алалар, тирә-як урманын кырып бетерәләр. Ярый әле, инкыйлаб бу әзмәверләрне авызлыклады. Крәстиян яңадан аякка басып, иген игеп, урман үстереп яши башлаган гына иде — мә сиңа, бөтен Идел-Кама буен суга тончыктырдылар. Электр энергиясен әйтүем. Аны бит, Гайсә абый, табигатьне рәнҗетмичә, башка юллар белән дә табып буладыр? Моның өчен галимнәр, инженерлар бар дөньяда. Без үстергән икмәкне ашап яши ич алар. Укулары да бушка. Инде гыйлем алгач, эшләсеннәр кешечә. Идел тикле Иделне буып, сабак алмадылар. Тоттылар да Чаллы турыннан Чулмансуны бугазладылар. Нәтиҗәсе нәрсә? Күпме авыллар, гөл туфраклы бодай кырлары, җиләк-җимешле киң болыннар, әрәмә-урманнар су астында күмелеп калды. Әнә безнең таш келәт урыны әз-мәз беленеп тора. Әйткәнемчә, әби-бабайларыбыз мәете җиде кат су астында ята — анда төшеп, зиярәт кылып булмый. Шуңа сөенәм: авыл бетеп, Кичке Таңга күчеп килгәч, әти-әниләрне әнә теге тау башындагы зиратка җирләдек. Шөкер, каберләренә барып, догабызны калдырабыз. Әллә нинди кыргый җәмгыятьтә яшибез төсле тоела кайчакларда. Сез, Гайсә абый, күпне күргән, укымышлы зат, төшендереп бирегез әле: менә мин яшәгән җәмгыятьне кеше мәнфәгатьләрен кайгырта торган гадел, демократик ил дип саныйсызмы? Бәлки, җиренә җиткереп әйтә дә белмимдер — югары уку йортында белем алмаган. Шулай да аңлатыгыз илнең шушы сәясәтен. Кая барабыз соң без? Үзебез утырган ботакка балта чабабыз түгелме? Нигә кеше белән санлашмыйлар? Шушы сорауларга җавап биреп буламы? Табигатьне кимсетүне, күрәләтә талауны, аның асылын юкка чыгаруны туктатырга иде! Кырлар, болыннар, Рыс, Барҗы авыллары юк бит хәзер. Башкортстанга тиклем шушы хәл дип сөйлиләр. Бусы гына аз тоела, күрәсең, суны тагын уннарча метрга күтәрергә җыеналар. Күршедәге Гөлширмә авылының биниһая файдалы, тәнгә сихәт бирә торган шифалы чишмәләре болай да су астында калды. Елга суы җир асты юллары буйлап башка чишмәләргә дә үтеп кергән. Бетсәгез бетегез диюме инде бу?! Кама буйлап атом электр станцияләре тезеп чыкмакчылар тагын. Йә, әйтегез инде, Гайсә абый, нинди заманда яшибез? Сез бит әдип кеше, тавыш куптарыгыз, туктаттырыгыз бу хәлләрне! Минеке генә чаклы башлары бардыр ич ул адәмнәрнең. Җир болай да селкенеп кенә тора. Мисал кирәкме? Рәхим итеп тыңлагыз! Моннан берничә ел элек өйгә су кертергә уйладык. Бораулыйбыз шулай җирне. Бер заман боравыбыз — чуп, төште дә китте упкынга. Тыңлыйбыз, карыйбыз тишектән, түбәндә шаулап диңгез ага. Ышанасызмы, Гайсә абый, безнең өйләр нибары дүрт-биш метр биеклектә җир өстендә утыра икән. Дүрт метр җир, аннары дүрт метр бушлык, аста унике метр тирәнлектәге диңгез. Өч дилбегә ялгап төшердек — бар да дөрес. Хәер, кое тишегеннән суы ялтырап күренеп үк тора. Ә урамнан машина-трактор узып китсә, өйләребез дер селкенеп кала. Бер елны Салагыш кешесенең абзар-куралары, бакча артындагы озын карт өянкесе, дөбер-шатыр килеп, санаулы минутлар эчендә җир астына төшеп югалды. Мисал гына түгел, чын хәвеф инде бу, Гайсә абый. Үзенең гражданнары турында кайгырткан ил мондый юл белән барырга тиеш түгел! Димәк, хокуксыз Ватанда яшәп ятам икән ләбаса. Мин үзем шулайрак уйлыйм. Менә бит әллә нәрсәләр сөйләп ташладым әле үзегезгә. Сүз җаеннан. Җаным әрнегәнгә. Әнә дәрья уртасындагы теге куаклы утрауга күз салыгыз әле, Гайсә абый. Иж үзәне шуннан ике-өч чакрым ары калды. Безнең утрау ул. Гөлҗиһан белән икебезнеке. Болай халыкта "Мөхи аланы" дип йөртелә. Хуҗасы ул иде, мәрхүм. Читләр алан тирәсендә уралмады. Болыннан чапкан печәнен шунда ташып өяр иде бабай. Ел саен ике-өч богыл салды. Язларын болынга су җәелгәч, калкулык-алан утрау булып кала да, су качу белән, әүвәлге хәленә кайта. Инде менә мәңгелек утрауга әйләнде. Ямансулаган чакларымда әнә теге өянке төбенә бәйләнгән кечкенә көймәбезгә утырып, утрауны әйләнеп кайтам. Каз, бозау көткән чакларыбызда Гөлҗиһан белән Мөхи абзый богылын куышлап утыра идек. Кояш кызуыннан, җил-яңгырдан ышыкланып. Беләсезме, Гайсә абый, кешеләрдә сиземләү, ниндидер телепатия, биотоклар бар диюләре дөрес, ахрысы. — Фән тарафыннан расланган нәрсәләр. — Казаннан кайтып берәр ай үткәч булыр. Тартыла күңел Мөхи абзый аланына. Кичке якта, бозау эзләгәнгә сабышып, атлыйм шул тарафка. Керә генә бит борынга яңа чапкан үлән исе. Нинди үлән ул! Болыннан су киткәнгә атна-ун көн узгандыр узса. Ә аяклар аланга өстери. Кеше-фәлән шәйләнми, кошлар гына чыр-чу килә. Әрәмәлекне дә уздым. Һәм катып калдым. Алда Гөлҗиһаным күренде. Бөтен тәнемә ток йөгерде, кайнар тир бәреп чыкты, йөрәгем ашкынып тибә башлады. Сүз куешкан диярсең. Әкрен генә атлавын белә. Кычкырсам, алагаем тотып чабачак инде кире авылга. Гадәтен беләм хәзер. Дәшмәскә булдым. Сиздермичә генә җилдерәм. Куып җитәм дигәндә, Гөлҗиһан артына борылып карады. Күрде. Әмма минем элдертүгә әллә ни исе китмәде, юлын дәвам итте. — Гөлҗиһан, бәгърем, туктале! Игътибар юк. Үз көенә атлавын белә. Куып җитеп, сак кына кулымны иңбашына куйдым. — Сөйләшәсе иде бит,— дим. Ни булды дисеңме? Гөлҗиһаным, кырт борылып, ике куллап муеныма сарылды. — Васыйл, җаныем! — Гөлҗиһан! — Ник җәберлисең мине?! Ник телгәлисең бәгъремне? Ник киләсең артымнан? Бер генә сөеп калыйм тагын!.. Үзе такмаклый, үзе елый, үзе битләремнән, колакларымнан, чәчләремнән үбә. — Гөлҗиһан, җанкисәгем! Ул мине ишетми дә, бары тик шашынып үбүен генә белә. Теле нидер такмаклый. — Җиттеме сиңа, минем югалган алтыным, җанны кыйнарга?! Бар да бетте ич! Васыйл, бәгърем, бердәнберем, үкенечле мәхәббәтем, калдыр мине шушы урында, бүтән җәберләмә! Тап үзеңә тиңне. Безнең ара өзелгән. Минем гаебем юк. Юк минем гаебем, юк, юк!.. — Тынычлан. — Вазыйх абый җимерде тормышымны. Бәхетемне урлады. Ә син кит, Васыйл! — Кума мине. Әле дә яратасыңдыр бит, Гөлҗиһан, минем күк сөясеңдер. Туры җавап бир сүзләремә! Ник дәшмисең? — Көчем җитми. — Бер генә сүз?! — Хәзер ни файда?! — Юк, әйт син! — Болай да ярты үлек хәлендә ич мин, Васыйл бәгърем, ник җәфалыйсың? Сукырмы әллә син?! Яратам, яратам, үлгәнче яратачакмын! Бар, кит тизрәк!.. Гөлҗиһан Мөхи абый богылына таба йөгерде. Тынычлансын дип, мин юри әкренләп атладым. Килүемне көткән. Күзләрен алъяпкыч итәгенә сөртеп: "Бүтән еламыйм, яшем калмады",— диде, үз яныннан урын биреп. — Сүзсез генә утырыйк. — Никадәр вакыт үткән, Гөлҗиһан... — Үземнең дә сагынуларым чиктән ашкан,— диде Гөлҗиһан, авызымны учы белән томалап.— Ят менә шулай әүвәлгечә, ярата идең ич алдымда йокларга. — Хәзер дә яратам. — Йокла. — Йокы качты. — Йом күзләреңне! — Кая бара идең, Гөлҗиһан? — Мин менә монда килә идем. Үзең кая? — Чынлапмы, сандугачым? Ә мин киләсен кайдан белдең? — Йөрәгем әйтте, ахрысы. — Кызык! Минеке дә. Аякларым үзеннән-үзе шушында өстерәде. — Димәк, йөрәкләребез хәбәрләшкән. — Бүтән аерылмыйк, Гөлҗиһан, яме?! Сагынуы хак икән, Гөлҗиһаным куеныма кереп сеңде. Аның кайнарлыгы бөтен тәнемә йөгерде. Хәзер инде мин шашынып үбәргә керештем. Ниләр сөйлим, белмим, акылым сөю белән томаланды. Кавышудан, бәхеттән тик әүмәкләшәбез. Шулчаклы сагынышканбыз, нишләгәнебезне дә оныта башладык. Мин дерелдим, ул калтырый... Ярты төн җиткәндә генә айнып киттек. Бәхетле бу төнебезне мактап, сандугачлар җыр сузды. Юк, белмисез, безнең Иж буе сандугачларын! Аларның чутылдаулары тоташ музыка, бөтен җиһанны дер селкетә. — Озак тордык,— диде Гөлҗиһан. — Кайтырбыз. Хәзер безгә беркем дә комачаулый алмый. — Вазыйх абыйны әйтәсеңме? — Аны да. — Кызганыч инде, әти-әниең бик елаганнардыр. — Еламыйча. Ә син ник кызганасың? — Чибәр иде, оста гармунчы. Тик тәртибе генә... Ходаем кичерсен үзен! — Әллә?.. — Юк инде. Васыйл, юк, нинди ярату. Бер мәхәббәтне икегә-өчкә бүлеп булмый. Син минем яшьлек ярым. Ул мәхәббәткә син генә хуҗа. — Иртәгә тагын килик, Гөлҗиһан. Шулай, Мөхи абзый богылында очрашып йөри торгач, өйләнешү турында сүз кузгаттым. Гөлҗиһан аяк терәп каршы килде. Кешеләрдән, бигрәк тә әти-әниләрдән уңайсызланды. Минем карар нык, сүземнән чигенмәдем. Исән-сау вакытымда җил-яңгыр тидермәм, башкалардан рәнҗеттермәм, дидем. Килештек. Язмышларыбыз төйнәлде. Аны чишәсе генә калды. * * * Максатымны әтигә җиткердем. Алдан ук белеп тордым өйдә Сафура бураннары кубасын. — Ә? Ә-ә-ә? — дип калтыранды әти. — Гөлҗиһанга өйләнәм,— дип кабатладым. — Әллә бусы җүнлерәк чыгармы, дигән идем. Бер чыбыктан сөрелгәннәр икән. Хәзер абыеңнан калган камчыны алып керәм,— дип, әти әвеслек өрлегенә эленгән камчысын алырга чыгып китте. Ни буласын чамалап, чишенеп үк куйдым, күлмәк-майканы салып ыргыттым да идән уртасына сузылып яттым. Ярсып, кулына дүрттән үргән камчысын тотып, әти килеп керде. Идәндәге тамашаны күреп, телсез калды, тораташтай катты. Ул булачак тамашаны башкачарак күзаллагандыр, күрәсең. — Ник сукмыйсың, әти? — Бу ни бу? — Синнән кыйнатмыйча торып, Ижауга чыгып китә алмыйм ич мин. Кече улыңны кыйнап кал. Сук, әти, сыдыр катырак! — Тиле бу, валлаһи, ычкынган,— дип, әти камчысын идәнгә ташлады, урындыкка барып утырды. Торып күлмәкләремне кидем. Әтине килеп кочакладым. — Гөлҗиһан — минем балачак ярым. Аны абый мәсхәрәләде. Өйләнмәде дә. Гөнаһларын үз өстемә алам,— дидем. — Шул гынамы? — Түгел. Бер-беребезне бүген дә яратабыз. Әгәр өйләнергә рөхсәт бирмәсәгез, аны үзем белән Ижауга яки Сверлауга ук алып китәм. Берәр заводта эш табылыр әле. Сезне тәрбияләрбез, дигән идек. Озак кына эндәшмичә уйланып утырганнан соң, әти әйтеп куйды: — Язмыштыр бусы да... Бу аның ризалашуы иде. Пар чыгару өченме, бакчада чүп арасында маташучы әнине чакырып кертте. — Күр бу юләреңне, өйләнәм, ди. — Вакыттыр инде. Миңа да килен хезмәте кирәк хәзер. — Килен, имеш. Гатаулла кызы кирәкмиме? — Үлгән баланы кузгатма, атасы. — Үлсә, Гөлҗиһан исән бит. — Ни дисең? — Атаң башы, дим. Менә бу исәрең шул толга өйләнмәкче. Әни бураны әти камчысыннан хәтәррәк дуылдады. Өйдә ни-нәрсә буласын алдан чамалаганга, әрләү-хурлауларга әллә ни исем китмәде. Каршы да дәшмәдем. Әни елый-елый тиргәде, Гөлҗиһанны хурлады, йортыма кертәсем юк шул азгынны, себерке тотып куармын, дип янады. Мәсьәләнең тамырына төшенеп өлгергән әти, әнине шушы юл белән әзерләп бетергәч, миңа карап, соңгы сүзен әйтте: — Яучы булып, кыз сорарга бармыйм. Үзең сөйләш Гатаулла белән. — Рәхмәт, әти! Безнең килешүне күреп, әни яңадан тузгыды. — Син болгатасың икән дөньяны. Ник үзең генә өйләнмисең шуңа, бар, икенче хатынлыкка алып кайт. Миңа барыбер... — Тик тор! — Күрче боларны! Кемгә бит, бөтен авылның теленә менгән Гатаулла кызына, имеш. — Анысына синең кашкалы тәкәң гаепле. Шунда ук барып алырга иде ул баланы. Мин үзем биш кат җүләр монда, башсыз. Васыйл безнең хатаны төзәтергә җыена әнә. — Алып кайтыгыз, почмагымнан чыгасым юк. — Урыныңны сарайга көйләрмен, сарык бәрәннәре белән яшәрсең. — Бар икән күрәселәрем картайган көнемдә, адәм рисвае итәләр болар. Әни койды гына яшьне. Такмаклый-такмаклый чәйнәде чүбекне, Гөлҗиһан белән мине эттән алып эткә салды. Ахырда, башына юеш сөлге урап, аһ-уһ килеп, почмак яктагы ястыгына кереп ауды. — Кайнарланса, суытырмын мин аны. Бар, улым, юлыңда бул! — Рәхмәт, әти, безне аңлавыңа. Инде Гатаулла бабайларны күндерәсе бар. — Әлегә бабай булып җитмәгән. — Ну, абзый. — Шулай диген. Ризалашырлар, нишләсеннәр... — Чаптым алайса. Бездәге давылның Гөлҗиһаннарга күчүен белеп тордым. Аны кабатлап тормыйм. Хәтәррәк тә килеп чыкты. Монда Саимә апа түгел, Гатаулла абзый тузынды. Мыскыл итеп килгәнсең, дип, өйдән сөрмәкче булдылар, әйтмәгән сүзләре калмады. Имештер, абыйның үчен алып йөрим. — Кешене күпме интектерергә тагын? Гөлҗиһанны икенче берәү, хатыны үлгән ир-мазар сорап килсә, аңлашылыр иде. Бу юлы да Габделгаделнекеләр. Өлкәннәр бу килешүдән әллә нәрсә китереп чыгардылар. — Гөлҗиһан баштан ук минеке иде,— дидем аптырагач.— Әнә үзеннән, Маһибәдәрдән, Сәлимҗаннан, Фатыйхтан сорагыз. — Әни, җаныкаем,— дип, Гөлҗиһан, үксеп, Саимә апаның муенына сарылды. — Сабыр, балам! Тегеләрне икәүләп үгетли, максатларыбызның изгелектә икәнлеген аңлата торгач, бераз төшенделәр шикелле. Монда инде бернәрсәне дә яшереп маташмадык. Абый белән булган хәлләрне дә, бүгенге мәхәббәтне дә ярып салдык. Борылыр урын калмады. — Әллә ата-анасыз малаймы син? — Һе, минем әти шикелле Гатаулла абзый да эри башлады, ахрысы. Тел төбен аңладым. — Әти сездән ояла. Үземне җибәрде,— дидем. — Шундый хурлыкларга салгач. — Аларның гаебе юк. — Бу кыз бирү түгел инде,— диде Гатаулла абзый, нидер төрттереп. — Кешечә үткәрербез туйны. — Никах, диген,— дип төзәтте бабай буласы кеше. Ярар, ничек дисә дә, ризалашсыннар гына. Аннан соң тәмам ачыклап бетерәсе итте: — Үзегез соң? Миннән дә узып, Гөлҗиһан ашыкты җавап кайтарырга. — Әти, сиңа барысы өчен дә рәхмәт! Әнигә дә! Түземлелек өчен! Мине ташламавыгыз өчен! Күрсәткән хәсрәтләрем өчен икегездән дә гафу үтенәм. Васыйл белән без килешкән идек инде. Сездән фатыйхагызны сорыйбыз. — Соңарып сорыйсың, кызым! Иртәрәк кирәк булган алай бер-берегезне сөешкәч. Телгә менгәнче, дим. Ярар, узган эшкә салават. Үпкәләрлек кешесе юк хәзер. Кайтып әйт Габделгадел кордашка, тартынмасын, килеп чыксын безгә дә. Иртәгә көтәм әле мин аны. Әйбәт егет, аңа үпкәм юк. Гөлҗиһан мине озата чыкты. Куанычы эченә сыймады. Ундүрт яшендәге кебек сикергәли, көлә, нәрсәдер такмаклый, ике учы белән ике битемне чәбәкли, тора да үбә, тора да үбә. Ә нигә? Без бит хәзер бер җан, бер тән, бер бәхетне урталай бүлеп ашаучылар. * * * Андый чакта беләсез инде, Гайсә абый, элеп алып, селкеп салалар. Җиде бабаңны тикшерәләр, аяк атлап йөргәнеңне саныйлар. Безнең өйләнешү авыл халкы өчен Сабан туена әйләнде. Куштырнаклар эчендә әйтүем. Дегеткә буялган капка яңадан калкып чыкты. Чия чебеннәре очты. Сандугач талын шарт-шорт сындырдылар. Әллә Ижауга чыгып китикме, дигән көннәребез күп булды. Әтигә биргән вәгъдәмне бозарга теләмәдем. Олыгаеп та баралар — кем тәрбияләр үзләрен? Тәрбияләү дигәннән, Гөлҗиһан төшкәндә әни урын өстендә ята иде безнең. Килене баш очыннан китмәде. Нинди генә үлән төнәтмәсе эчермәде! Көнгә берничә тапкыр юындырып, чәчен тарап үрде. Сиңа мунча пары кирәк, дип, анысын дөрләтеп җибәрде. Бер дә оялып торма, үзем яхшылап юындырам, дип җитәкләп, мунчага да алып керде. Алга таба китеп шуны әйтим әле, Гөлҗиһанның беренче көннәрендәге гадәте гомер буена калды. Әти-әнинең аякларын һәр кичне юып, сөртеп яткыра торган булды. Үлгәнче бала баккан күк карады үзләрен. Рәхмәтләрен әйтеп киттеләр төп йортларына. Еллар уза торгач, авыл халкы безне иләүдән туктады. Киресенчә, үрнәк итеп сөйләделәр. Матур яшәдек. Әмма тормышның бер чите китек калды — балабыз булмады. Сәбәбен белмәдек. Юанычыбыз — Мамык кушаматлы бик матур, акыллы мәчебез, шуны сөябез, баладай иркәлибез. Бер- көнне әйтә Гөлҗиһаным: — Ачуланмасаң, сиңа сүзем бар иде,— ди. — Кайчан тиргәдем үзеңне? — Рәхмәт, моңарчы кырын сүз ишетмәдем. — Соң ни? — Теге чакта баламны Ижауда калдырып кайттым бит мин, Васыйл бәгърем. — Һе! — Халыктан оялдым. Кыз килеш... — Ник элегрәк әйтмәдең? — Куанычлы хәбәр түгел ич. — Беләсеңме баланың кайдалыгын? — Өч тапкыр булдым янында. Сиңа чыккач та, Ижауга кием-салым алырга бардым ич. Сәбәп кенә иде ул, кызымны күрәсем килде. Авыру балалар интернатында тәрбия-ләнә. — Ни белән авырый? — Көмәнемне кешеләргә сиздермәс өчен, эчемне сөлге белән буып йөргән идем, зыян килгән. Кешегә ябышып кына йөри ул, буыннары тотмый. — Җитте, сөйләмә! Иртәгә үк Ижауга китәбез, алып кайтабыз оланны. — Рәхмәт, Васыйл! Бик матур, ягымлы бала үзе. Кызык инде, Гайсә абый, соңгы дистә елда авыл халкы безнең белән генә яшәде. Бер вакыйга онытыла башлый, икенчесе калкып чыга, аннан өченчесе, дүртенчесе... Капка, абый үлеме, минем өйләнү, ниһаять, кайдандыр җиде яшьлек гарип бала алып кайту — и-и-и, без күргәннәр. Сөйләп бетерерлек кенә түгел. Әти-әни исән иде әле. Кызны алар карашты. Авыру дигәч тә, бик башлы үзе. Китапны ташып өлгерә алмыйбыз — укып бетереп бара. Шат күңелле, чая, бик тә ягымлы. Кайтканда татарча сөйләшә белми иде, тиз өйрәнде. Әти-әни, әби-бабай, дип кенә тора. Үсә төшкәч, Ходайның рәхмәте, үзен-үзе йөртә башлады. Барыбыз өчен дә зур куаныч ул бала. — Исеме ничек? — Вазыйха кушкан. Атасының исеме — абыйныкы, Вазыйховна. Ә фамилиясенә Гатаулла бабайныкын язганнар. Балалыкка алганда, барысын да искечә калдырдык. Бәхетле яшәдек. Әти-әниләрне хөрмәтләдек, догаларын алып калдык, соңгы сәфәрләренә дә хөрмәт күрсәтеп озаттык, урыннары оҗмахның түрендә булсын! Аңлы инсаннар иде. Күп нәрсәне гафу кыла белделәр. Әле ул гынамы? Әби үлеп, бабай ялгыз калгач, Гөлҗиһанның әти-әнисен әйтүем, авыру картны үзебезгә алып кайттым. Өч ел урын өстендә тәрбияләдек. Ул да рәхмәтен әйтеп китеп барды мәңгелек йортына. ...Менә ничә ел инде кызым белән икәү генә яшәп ятабыз. Бик күңелсез чаклар була. Ярый әле, янымда шул бала бар, куанычым, терәгем. Терлекләрне карый алмаса да, аш-суны Вазыйха пешерә. Тагын көзгә кердек менә... * * * Хикәят ахырына якынлашып килә бит, Гайсә абый. — Гөлҗиһан турында әйтмәкче идең, ахрысы. — Юк ул хәзер. — Ачыклабрак. — Сез мине монда, яр буенда нишләп утыра дисез инде, Гайсә абый? — Начар ният белән дип уйламыйм. — Ю-уук! Аллам сакласын! — Бүлдердем, дәвам ит! — Теге утрауны әйтәм әле, һе! Мөхи абзый үлгәч, миңа калды ул. Зиратын да, чишмәсен дә үзем карадым. Кабатлыйм инде: Гөлҗиһан белән безнең яшьлек шул аланда узды. Су күтәрелеп, авыл халкы Кичке Таңга күчеп киткәч тә, әнә теге өянке төбенә бәйләп куелган кечкенә улак көймәбез белән утрауга чыгып йөрдек. Бернинди максатсыз, тагын бер күрер өчен. Йә шунда мәтрүшкә җыйган булабыз, йә каен себеркесе сындырабыз. Болары элегрәк булды. Соңгы елларда мин Гөлҗиһанны шушы яр буеннан эзләп алып кайта торган булдым. Килә дә утыра, килә дә утыра яр буена. Югыйсә үзе көчкә йөри. Паралич бәрде. Дуга шикелле кәкрәеп калды. Тиктомалга. Сәбәбе тирәндәдер дип фикер йөртәм хәзер. Кисәк-кисәк авышып китүен дә сизә башлаган идем. Озак йөрмәде, мәрхүмә! Иж яңа тоткан чак иде. Юка боз өстенә барып кергән бит. Утрауга чыгарга ниятләгәндер инде йә саташкандыр. Ерак китә алмаган шул — боз ватылган. Казаннан водолаз чакыртып та караганнар иде, таба алмады. Элеккеге Барҗы елгасы үзәгенә туры килгән, агым бик көчле икән ул төштә, мәете Камага ук киткән, күрәсең. Кабере булса, ичмасам, эч сереңне сөйләп, догаңны кылып кайтыр идең. Нишлисең бит!.. Болай күргәлиләр үзен. Яр буенда утырганын, йә ашыгып китеп барганын. Юк, юк, су анасы түгел! Анысын үземнең дә очратканым бар Иске тегермән чоңгылында. Ике мәртәбә. Шәп-шәрә, озын чәчле, Тукай язганча, алтын тараклы. Суны ярып, ярларга чайкалдырып, төшеп чума елга төбенә. Ә бу — Гөлҗиһан, күлмәк-алъяпкычтан, кәшемир яулыктан, ди. Әбисеннән калган кәшемир яулыгын сабан туйларында гына ябына иде, мәрхүмә. Шул яулыктан күрәләр. Кайчакларда су өстеннән утрауга таба китә икән... Күзәтәм дә бит, ләкин Гөлҗиһанны үземә очратырга туры килгәне юк. — Ышанасыңмы әкияткә? — Соң бит, Гайсә абый, җүнле адәмнәр күреп кайта. — Бәлки, шаярталардыр? — Белмәссең кешенекен. Үзем су анасын яүне күргәч ышанам инде. Яшьлеген сагынып йөридер дип уйлыйм. — Гаҗәп шулай да!.. — Төрле уйлар килә башка, Гайсә абый. Нишләп тиктомалга паралич сукты икән Гөлҗиһанны? Дугадай бөкрәеп калуы тагын. Фаҗигале үлеме. Әллә, мин әйтәм, адәм баласы яшьлектә кылган гамәлләренең әҗерен җыя микән? Шулайдыр ул! Мин үзем моны начар димим, күрәсен дөньялыкта күреп китәргә кирәк, ахирәткә калмасын! Анда бит барысын да сораячаклар. — Дингә нык бирелгәнсең, ахрысы. — Ә ничек? Денсез булып яшәргәме? Без — авыл кешесе, дингә дә, Аллаһының берлегенә дә ышанабыз. Ялыктырдым, Гайсә абый, сезне тырдый-бырдый сөйләнеп. Аның каравы эчем бушады. Хәзер безгә чәйгә кайтырбыз. Күрәсем бик килгән иде мәгәр. Сәер инде мин. Яр буена утырып күземне йомам да иң элек Гөлҗиһанымны шәйлим. Йөзен яшереп, Вазыйх абыем узып китә. Аннары сезнең белән без — ни малай, ни егетләр. Иж өстенә таш атып уйныйбыз. Мигә шулай сеңеп калган бит. Барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Хыялый дип уйламагыз, яшьлегемне искә төшерүем болар. Ә ничек картайганмын, Гайсә абый, хәтта танымадыгыз да. Сез — яшь, зыялы кеше, һаман да чибәр, нык саклангансыз. Безнең ише җир актарып бөкрәймәгән. — Рәхмәт, Васыйл дустым, мактавыңа, онытмавыңа! — Бу юлы язмасагыз да була. — Минем башка һөнәрем юк бит. — Карарсыз алайса. Бер хатирә дисәгез. — Әйдә, таш ыргытабыз! — Киттек! — Чәп-чәп! — Чәп-чәп... Онытылган, артык чәпелдәтеп булмый хәзер. Малай-егет чаклар бер генә килә икән ул.