ЯҢА ЮЛЛАР САЛУЧЫ "Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз", - ди халык. Фидакярләрнең тырышлыгы ярдәмендә генә исән калган татар милләте өчен исемен ил йөрәгенә уя алучылар аеруча кадерле. Көч-куәтен, акыл-гыйлемен, егәрлек-сәләтен халыкка хезмәт итүгә багышлаган тынгысыз һәм зыялы зат, милләт өчен күп хезмәтләр һәм игелекләр кылган шәхес Тәлгат Нәби улы Галиуллин нәкъ шундыйлардан, ягъни фидакярлеге белән исемен ил йөрәгенә язганнардан. Әдәбият белеме фәнендә абруй казанган талантлы галим, Казан дәүләт университетының (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университеты) профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, татар укучысына яхшы мәгълүм, инде ярты гасыр буе яңа исемнәр, яшь талантлар хакында хәбәр итеп, әдәбиятның үсеш тенденцияләрен аналитик билгеләп торган эзләнүчән тәнкыйтьче, мәгариф һәм фән өлкәсендә зур эшләр башкарган: республика күләмендә әһәмиятле Алабуга педагогика институтын яңа биеклеккә күтәргән, өр-яңа вуз - Чаллы дәүләт педагогика институтын оештырган, шаулы 1989 елда Казан дәүләт университетында татар филологиясе буенча махсус факультет ачкан оста оештыручы һәм гыйлемле укытучы, лектор, татар әдәбиятына яңа сулыш өргән, заман героен биргән язучы, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең намус эше санаган җәмәгать эшлеклесе ул. Оештыру эше белән фәнне кушып алып баруга бик сирәк кешеләр сәләтле була. 60 нчы елларның беренче яртысында, аспирант, Казан дәүләт университетындагы филология факультетының татар теле кафедрасында ассистент, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр булып эшләгәндә үк, Тәлгат Нәби улы татар әдәбияты тарихы өчен мөһим мәсьәләләргә багышланган фәнни мәкаләләр белән чыгыш ясый, татар әдәбият белеменә үз фикерле һәм төрле характердагы материалны колачлап-иңләп алырга сәләтле яшь белгеч килгәнне "хәбәр итә". Татар шигъриятендә баллада жанрының үсеш-үзгәреш юлын күзәткән, 60 нчы еллар шигъриятендә элгәргеләр традицияләрен барлаган, милли әдәбият һәм халык авыз иҗаты арасындагы күпкырлы, күпьяклы бәйләнешләрне тикшергән гыйльми язмалары масштаблылыгы белән аерылып тора. Бер үк вакытта булачак галим әдәби тәнкыйть өлкәсендә каләм сыный: бер-бер артлы Ш. Галиев, С. Хәким, И. Юзеев һ. б. шагыйрьләрнең китапларына, аерым әсәрләргә кагылышлы тәнкыйди язмалар дөнья күрә. Кискен тәнкыйди фикерләр әйтү яки кеше ышанмаслык чагыштырулар белән мавыкмыйча, тәнкыйтьче Т. Галиуллин шигъриятнең үз материалына тирән күзәтүләр ясауга, аерым әдипләр әсәрләрен татар поэзиясе тарихы фонында карауга өстенлек бирә. Киләчәктә, зур галим булып җитешкәч тә, шушы сайлаган сукмагына туры кала. Тагын бер кызыклы факт: 1968 елда XX гасыр уртасы татар шигърияте һәм халык авыз иҗаты арасындагы багланышларны тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклаганда, яшь галимнең ике дистә язмасы дөнья күргән була. Хәзер, басмалар саны чиктән тыш күбәйгән заманда да, мондый "багаж" белән диссертация яклаучылар юк дәрәҗәсендә. Әлеге факт Т. Галиуллинның язу куәсе хакында да, үзенә таләпчәнлеге турында да сөйли, әйтер сүзе-фикере булганнарның һәр заманда аны халыкка җиткерү өчен мәйдан таба алуына дәлил булып килә. Т. Галиуллин - әдәбият гыйлемендә тәнкыйть һәм фән тарихы мөмкинлекләрен бергә файдаланып, тоташтырып, әдәби-иҗат портретлары тудыруга нигез салучыларның берсе. "Еллар юлга чакыра" (1975), "Безнең заман - үзе җыр" (1982), "Шагыйрьләр һәм шигырьләр" (1985), "Дәвамлылык" (1987), "Илһам чишмәләре" (1988), "Гомер учагы" (1991) китаплары нәкъ менә шушы яктан кызыклы, һәм фәнни, һәм әдәби кыйммәткә ия. Алар - XX гасыр әдәбияты хакында, гомумән татар әдәбияты тарихы фонында уйланып, шушы әдәбиятны тулы әдәби процесс күзлегеннән өйрәнү юлларын күрсәтеп язылган хезмәтләр. Исемнәре янында "әдәби тәнкыйть мәкаләләре" дигән аңлатма бирелсә дә, китаплар әдәбият тарихының актуаль мәсьәләләрен көн тәртибенә куйган фәнни монография дәрәҗәсенә ия. Әлеге хезмәтләр шартлы рәвештә аерылган ике өлешне - әдәбиятны өйрәнү мөмкинлекләрен билгеләгән теорияне һәм шуны гамәлгә ашырган язмаларны берләштерә. 80 нче еллар уртасыннан башланган хәбәрдарлык чоры әдәбият белеменә дә гаҗәеп көчле тәэсир ясый. Онытылган исемнәр һәм әсәрләр кайта, озак вакытлар яшәп килгән концепцияләрнең сәяси заказга барып тоташкан "йомшак" яклары ачыктан-ачык күрсәтелә. Инде әдәбият тарихын бөтен тулылыгында аңлау мөмкинлеге ачылган кебек тоела. Ләкин... бу эш алай бик ансат кына булып чыкмый. 90 нчы еллар ахырында, яңа гасырга аяк баскан вакытта, хәл үзгәрә: иске фаразларны кире кагу яки социалистик реализм дигән миф белән көрәшүнең үзмаксат булмаганлыгын аңлау килә. Чөнки яңача эшләү юллары табылмаган, ә менә ярты гасырдан артык вакыт дәвамында тупланган гыйльми тәҗрибә алай тиз генә фәнни офыктан китәргә теләми икән бит! Инде тагын бер кат яңа концепция кирәклеге, ләкин аның иске мирастан тулысынча баш тартып түгел, бәлки элгәреләрнең эзләнүләрендәге уңышлы якларны файдаланып гамәлгә куелырга тиешлеге аңлашыла... Филология фәннәре докторы, галим Т. Галиуллинның "Шигърият баскычлары" (2002) һәм "Шәхесне гасырлар тудыра" (2003), "Әдәбият - хәтер хәзинәсе" (2008) китаплары әдәбият турындагы фәнгә шундый концепция алып килә. Әдәбият белемендәге XX гасыр ахырында тәнкыйтькә дучар булган концепцияләр әдәби барышка иҗтимагый-сәяси яктан якын килүне таләп итәләр. Хәзер инде әдәбиятның идеологик яки сәяси заказ белән генә барлыкка килә алмавын, аның үз эчке закончалыкларына буйсынып, чорның әдәби аң үзенчәлекләренә таянып хәрәкәт итүен берәү дә кире какмый. "Ләкин аны кайсы яктан тикшерү дөресрәк соң?" - Бу сорау исә ачык кала килә. Т. Галиуллин әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерә, ул әдәбиятны милли тамырлар һәм шартларга бәйле рәвештә яшәешне танып белү, милли үзаң һәм характерны сүз-сурәт ярдәмендә тергезеп күрсәтү өлкәсе дип саный. Мәдәният тарихындагы күренешләрне менталь үзенчәлекләргә мөнәсәбәтле тикшерү методологик яктан Л. Н. Гумилёв хезмәтләренең дә "умыртка баганасы"н тәшкил итә. Татар галиме исә халык тарихындагы үзгәрешләрне әдәби парадигма алышыну нокталары буларак карый. Аның "Милли үзаң һәм шигърият" язмасы әлеге концепциянең асылын укучыга җиткерүе белән әһәмиятле. "Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре" дигән тикшеренү беренчесен дәвам итә һәм төгәлләштерә. Татар шигъриятенең аерым бер дәверләрен өйрәнү эшендә кабул ителгән кайбер карашларга бәя биреп, автор үз концепциясенең төп кануннарын формалаштыра. Китапларында Тәлгат Нәбиевичның үз холык-фигыле, тормыш позициясе дә көзгедәге кебек ярылып ята. Автор яңа фикер әйтү өчен моңа кадәр билгеле булганнарын кире кагу юлына басмый. Һәр кешегә - үзе телгә алган шагыйрь, язучы яки галимгә - аның хәерхаһлы, хөрмәтле мөнәсәбәте аермачык. Әдәбият белемендәге бер генә табышны да кире какмыйча, галим киләчәккә гыйльми тикшеренү юлларын барлый, юнәлешләр билгели алган, үз концепциясенә нигезләнеп, татар шигъриятенең аерым чорларына яңача, заманча, җентекле бәя биргән. Чын галимлек этикасы шундый була. Язучы буларак, Т. Галиуллин татар әдәбиятына кыю истәлекләре ("Замана балалары" (1993), "Дәгъва" (1995) китаплары), тормышның бер мизгеленә сатирик-тәнкыйди күзлектән карап уйланырга мәҗбүр иткән хикәяләре белән килеп керде. Хикәяләүче образы ярдәмендә бер төенгә җыела торган кече жанрдагы әсәрләрендә автор татар әдәбиятына яңа, үзенчәлекле геройлар алып килде. Әйтергә кирәк, Т. Галиуллинның образ тудыруда үз "сере", үз алымы бар. 1999 елда Т. Галиуллин үзен тагын бер жанрда сынап карый - "Гомер тәлгәшләре" дип аталган автобиографик повесть яза, әйтерсең укучыны "истәлекләр урамы"на чакыра, хатирәләр, язмыш тыгыз аралаштырган шәхесләр хакында сөйләп, үз дөньясы - үз рух сандыгын ачарга тели. Талантлы кеше һәр өлкәдә талантлы була, ди безнең халкыбыз. Чыннан да, галим, тәнкыйтьче, педагог һәм җитәкчелек осталыгына ия Тәлгат Нәби улы Галиуллинның гасыр ахырында бәхәсләр һәм кызыксыну уяткан романнар язарга керешүе, прозаның иң катлаулы төренә аяк басуы үзе үк аның шәхес буларак күзәтүчән һәм кызыклы, рухи яктан бай, нечкә психолог икәнлеге хакында сөйли. Без, аның укучылары, остазыбызның башкалар өчен тормышның төрле ситуацияләренә кагылышлы, чын мәгънәсендә терәк-таяныч та, шәхси эш-гамәлләреннән үрнәк алыр кеше дә, киләчәккә максатлар билгеләгәндә хәлиткеч сүзне әйткән киңәшче дә, күңелләргә ачкыч таба белүче, башкалар хәлен аңлаучы да булуын яхшы беләбез. Әлбәттә, 90 нчы еллардагы татар яңарышы дулкынында яңа факультет һәм анда аспирантура оешу бик күпләрнең язмышында хәлиткеч рольне уйный, Тәлгат Нәбиевичка бик күпләр рәхмәтле. Ул, шушы елларда үзе аспирантлар белән җитәкчелек итеп, фәнни кадрлар, галимнәр үстерүгә зур хезмәт куйды. Мин дә Тәлгат Нәбиевич кул астында кандидатлык диссертациясе язып якладым, нәкъ менә аның киң карашлы, яшьләргә һәрвакыт хәерхаһлы булуы, "фәндә чикләр юк - барлык өлкәләрдә дә үз сүзеңне әйтеп карарга мөмкин" дигән фикерне ассызыклап килүе мине докторлык диссертациясе темасына алып килде. Мин диссертацияләр язган вакыт - Тәлгат Нәбиевичның бик тә мәшгуль, факультет деканы, докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе, кафедра мөдире, Тукай җәмгыяте рәисе һ. б. бик күп вазифаларны берьюлы башкарып килгән чагы. Ләкин алып килгән мәкаләләрне, фәнни хезмәтнең аерым өлешләрен укырга ул һәрчак мөмкинлек таба, алар тиз арада, бер-ике көн эчендә төзәтелеп, киңәш-тәкъдимнәр белән үземә әйләнеп кайта. Миңа гына түгел, һәр укучысы өчен ул энциклопедик белемле, игелекле, ярдәмчел остаз булды һәм шулай булып кала да. Т. Галиуллин - тормышта да, фәндә дә киң карашлы, вакланмый, алдан, ерактан күреп эш йөртә торган кеше. Үз укучылары гыйльми хезмәтләренең нигезен, концепциясен билгеләгәндә дә, яклау советында башка җитәкчелектә язылган хезмәтләр якланганда да, мин аның шушы үзенчәлегенә - эшнең үзәгенә күз ташлау, аның ахыргы максатын бик төгәл билгели алу, булачак нәтиҗәләрне алдан ук ачыклау сәләтенә сокланам. XX гасыр башында да, ХХ-ХХI гасыр чигендә дә татар яңарышын, милли фикер күтәрелешен аерым шәхесләр, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәт итүдә күргән татар зыялылары әзерләде. Тәлгат Нәбиевич - шуларның берсе. Халкыбызның уллары һәм кызлары мәйданнарда "Азатлык!" сүзен яңгыратканда, студентлары белән мәйданнарга чыккан профессор милләт өчен, татар телен саклап калу, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү өчен бүген дә әллә никадәр эшләр башкара. Тынгысыз, эзләнүчән, кыю шәхес буларак, татар матбугаты битләрендә һәрчак саллы проблемалар күтәргән язмалары белән чыгышлар ясый, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләре белән аралаша, сөйли, борчыла, тыңлаучыларны матур тавышы, аһәңе, гадәти булмаган фикере белән сихерли. Ул һәрчак алга омтыла, һәрчак тирә-юньдәгеләр өчен яңа юллар сыза, киләчәккә - еракка карап эш йөртә. Киң катлау укучыга тәкъдим ителгән яңа җыентыгында галим тикшеренүләрен Тукай, Дәрдемәнд, Бабич, Исхакый кебек бөекләребез мирасыннан башлап, алардан иңгән яктылык тәэсирендә үскән 20 нче гасыр татар шигъриятенең тенденцияләрен барлый, әйдәп баручы асыл баганаларын яңача өйрәнә, туган халкының тормышы, язмышы белән яшәгән сүз сәнгатебезнең киләчәге өметле дигән ышанычы белән әсир итә. Мөхтәрәм Остазыма - милләтнең фидакяр зыялысы, гомерен татар халкына хезмәткә багышлаган, Татарстандагы югары белем бирү һәм фән, әдәбият тарихына исеме алтын хәрефләр белән уелган Тәлгат Нәби улына - уйлаганнары тормышка ашуын, сәламәтлек һәм күңел көрлеге, яңа үрләр, яңа сөенечләр, яңа китаплар телим. Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе Беренче бүлек Олы шәхесләр - шигъриятебезнең йөз аклыгы "ДӨНЬЯДА БИК АЗ БУЛЫР ЧЫН ШАГЫЙРЬ" Тукайның матбугатта күренгән беренче шигырьләре үк замандашлары тарафыннан "чын безнең көй" кебек җылы кабул ителә, йөрәгендә, җанында җавап хисләре уята. XXI гасыр югарылыгыннан бу аңлашыла да: халык җырларының садә моңын, нурлы өметен үзенә алган мәгънәле, сәнгатьчә нәфис лирика, усал да, мөлаем да була алган каш сикертүле, кабатланмас композицияле поэма, "кирәкле шәйдер" тәнкыйть - һәммәсе милләт турында кайгырту, борчылу, аның аң-белем, мәдәни-сәяси үсеш дәрәҗәсен Европаның алдынгы мәмләкәтләре дәрәҗәсенә күтәрү хыялы, өмете җимешләре. Шагыйрьнең "Шүрәле", "Кичке азан" әсәрләрендә татар тарихының шанлы үткәнен иңләү, З. Бигиев, Х. Ямашев, Ш. Мәрҗани, Г. Исхакый кебек мөрәүвәтле шәхесләр тормышын, эшчәнлеген үрнәк итеп сурәтләгән мәдхия-одалары белән халыкта горурлык хисе тәрбияләү, киләчәккә ышаныч уяту, гаделсезлеккә, искелек калдыкларына каршы күтәрелгән "Пыяла баш"лары, Печән базары сәрхушләрен кояш яктысына тартып чыгарган "Яңа Кисекбаш"лары күңелдә нәфрәт хисе уятып, халык әхлагы, дин нигезләре, яшәеш кануннары турында фәлсәфи уйланулары киләчәккә ышаныч уты дөрләтәләр. Еллар узып, шигъри олимпына күтәрелә барган саен, Тукай, олуг шагыйрь булу белән беррәттән, яшьләргә юл күрсәтүче, игелеккә, хакыйкатькә өндәүче олпат шәхес, "ил атасы" кебек тә кабул ителә башлый. Халык биргән "туры Тукай" шагыйрьнең асыл сыйфатын чагылдыручы тәхәллүс-кушаматы булып күңелләргә сеңеп кала. Меңьеллык татар поэзиясе тарихында Тукай - һәр тарафтан уникаль шәхес. Ятимлек гарасатымы, тормышның ачысын-төчесен яшьли татуымы, талант чишмәсенең тирәннән, халык бәгыреннән бәреп чыгуы нәтиҗәсеме - хәзер кистереп әйтүе кыен (бәлки, барысы бергә укмашкандыр), Тукай поэзиягә пар атта килеп керә, ягъни өйрәнү, тәҗрибә туплау чорын белми кала диярлек. Яшь шагыйрьгә тормыш һәм язмыш андый мөмкинлекне бирми. 1906 елда инде ул, А. Пушкинны үзе өчен олуг шагыйрь үрнәге итеп алуын ассызыклап (үзенең дә милли шигърияттә шул югарылыкка күтәреләсен пәйгамбәрләрчә сизенгәндәй), "Пушкинә", "Пушкиннән" шигырьләрен дөньяга ашыра. "Тукай - үзен Пушкинның, рус реалистик поэзиясенең шәкерте... дип шатланып игълан иткән беренче Көнчыгыш шагыйре", - дип яза Тукайны рус телендә яңгыратучы тәрҗемәче Семён Липкин. Шул ук елда язылган, хәзер модернистик алым дип аталган юнәлешкә җавап бирерлек "Пыяла баш"та шагыйрь, ялган шартлы алымга өстенлек биреп, бер хәсрәт хәзрәтнең миен үтә күренмәле пыялага әйләндерү аша аның азгынлыгын, милләт, мәгърифәт турында хафаланмыйча, шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәвен күпертеп күрсәтә. "Сорыкортлар", бигрәк тә "Государственная Думага" кебек шигырьләрендә сәяси-иҗтимагый лириканың, сатирик памфлетның югары үрнәкләрен бирә. Ягъни 1906 елда инде Тукай - фәлсәфи-әхлакый концепциясе калыплашкан шәхес, сәнгатьлелек җәһәтеннән җитлеккән шагыйрь. Шул рәвешле 2006 елның апрелендә хәзрәти Тукайның тууына 120 ел булса, XX гасыр татар шигърияте даһиеның сүз остасы буларак танылуына 100 ел икән. Бу күренекле даталарны бәйрәм иткәндә, Тукайның милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәти-сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез. "...Россиядә Көнчыгыш милләтләре язучыларының берсе дә башка милләтләр әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, аларның берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт һәм дан казанмады. Бу - тарихи чынлык", - дип яза күренекле казах язучысы Сабит Муканов. Тукайның башлангыч, өйрәнү чоры дип аталырга тиешле дәверенә нибары бер - 1905 ел кала. Унтугыз яшьлек егет тарафыннан шәкертлек чорында язылган, күпчелек җыентыкларын ачып җибәргән "Мужик йокысы", "Дустларга бер сүз", "Хөррият хакында" шигырьләре дә күпләрне көнләштерерлек, аларда инде тиз арада үсеп китәчәк табигый сәләт орлыклары шытып ята. Рус шагыйре М.Кольцовның (1809-1842) "Что ты спишь, мужичок?.." дигән шигыренә тәкълид итеп язылган "Мужик йокысы" шигырендә үк Тукай, тормыш ихтыяҗларын кайгыртып, гади кешенең тормышын җиңеләйтү юлларын эзли. Тыйнак Тукай үзен "Мөтәрҗим" (тәрҗемәче) дип куйса да, өлкән каләмдәшенең шигырен татарча яңгырату белән генә чикләнми, Кольцов әсәрендәге теманы шактый гына үстереп баета, үзен иҗтимагый юнәлешле автор буларак таныта. Шәкли яктан караганда, ике тезмә арасында аерма күз алдында: Кольцов шигыре 52 юлдан тора һәм, нигездә, ялкау игенчене турыдан-туры фаш итеп, нәтиҗә ясауга корыла. Тукай шигыре 79 юлга сузыла. Шагыйрьне эш сөймәс мужиктан ачы көлү генә канәгатьләндерми, ул уңган, хәлле кеше белән ялкау арасында чагыштырулар ясый, берьяклы булса да, хәерчелекнең сәбәпләрен эзли. Үгет-нәсыйхәткә, киңәш бирүгә корылган "Мужик йокысы" - мәгърифәтчелек рухында язылган дидактик әсәр. Бөтен барлыгын, изге теләк-ниятләрен милләтенең киләчәгенә багышларга җыенган яшь шагыйрь иген үстереп, мал карап, көне-төне бил бөгеп эшләп баеп булуга әле ихластан ышана. Хәерчелек, ярлылык, бәхетсезлек хөрәсәнлектән генә килә дип уйлый, ягъни мәгърифәтчелек фәлсәфәсе кысаларында калып, җитди иҗтимагый нәтиҗәләр ясамый. Нигездә, 6-6 иҗекле шигырьгә таянып, җөмләләрне бүлгәләп, инверсия алымын кулланып, строфаны катлауландырырга тырышса да, Тукайга чын шигъри нәфислек әле соңрак киләчәк. Метафоралар, катлаулы чагыштырулар булмау, сүзләрне туры мәгънәсендә генә куллану, боерык фигыль формасына өстенлек бирү бертөрлелеккә алып килә. Алдагы елларда Тукайның шәхес һәм шагыйрь буларак үсеше гаҗәеп көчле, тизләтелгән адымнар белән бара. Казан тарафларына юл тотып, баш-аягы белән иҗтимагый әдәби тормышка кереп чумганчы, Тукай үзен журналистикага бурычлы саный, вакытлы матбугатның җәмгыятьтәге урынын дөрес аңлап, андагы барышка "тәртип" салу рухы белән яши. 1906 елда язылып, үз вакытының матбагасына ифрат катгый, урыны белән үтергеч бәя биргән "Дөнья бу, йа!", алдагы сәнәдә "Тавыш хакында", "Кем ул?", "Бер газета идарәсе хәленнән", "Матбага берлә уйнаган бер байга" шигырьләрен язып чыга, аларда Тукай полемист, көрәшче, үз фикерен өздереп әйтүче шәхес буларак ачыла. "Дөнья бу, йа!" памфлетында шагыйрь - үткен кылычын хәнҗәреннән чыгарган, берәүне дә кызганып чыгармалар ясамый, аямый торган сугышчы. Иң әүвәл вак җанлы байбәтчә Сәйдәшев кылыч астына "килеп керә". "Бәянелхак" газетасының нәшире, буржуа хезмәтчесе, сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев матбагасын иркенрәк яшәтү нияте белән Мәскәү байларыннан бурычка акча алса да, халык күңеленә юл таба алмау сәбәпле, дөнья аны кызганып тормый, "көлен күккә" очыра. Бу хәбәрне Тукай каһкаһә белән, кулын билләренә куеп, көлеп әйтә сыман. "Басма мөстәкыйль, ирекле булганда гына яши ала" дигән фикер уздыра шагыйрь. Тукайның "Мөселман иттифакы" фиркасен оештыручы, хәзерге тарихчылар фикеренчә, беренче татар сәясәтчесе Габдерәшид Ибраһимовка (1857-1944) мөнәсәбәте үзенчәлекле. Ул, Габдерәшиднең тәрәккыятне яклап, яшьләр, шәкертләр, зыялылар арасында патша сәясәтенә каршы алып барган эшчәнлеген хуплаган хәлдә, шәхси тормышында тотнаклылык җитешмәү, милләт хезмәтчесеннән корсак колы булып китүен, байлык артыннан кууын буяуларны кызганмыйча тәнкыйтьли. Тукай Исмәгыйль Гаспринскийның барча төрки халыкларны җәдитчелек идеяләре белән берләштерү, агарту хыялын алга сөргән, Кырымда нәшер ителгән "Тәрҗеман"га артык игътибар бирүне хупламый. Драматург Г. Камал унбиш санын гына чыгарып кала алган, цензура тарафыннан ябылган "Азат халык" (1906) газетасын аяныч итеп телгә алып, "Йолдыз" (1906-1918), нәшире Һади Максуди эшчәнлегеннән дә, артык төчелеге, либераллыгы өчен канәгать булмаганлыгын сиздерә. Соңыннан каты бәрелгәнлеген аклап гафу үтенгән булып, дөньяның әшәкелегенә ишарә ясый, үзенең кырыслыгын аңлатмактан, ясалма сылтау таба: Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын, - тел тидерткән дөньядыр. "Бер гәзитә идарәсе хәленнән" шигырендә моңсу юмор белән татар матбугатының хәерче хәлен, анда хезмәт итүчеләрнең бәйрәм көнендә дә өйләрендә "бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак юк" дип, хәзерге чорда трактир ачу, эчемлек сату (безнең көннәр мәгыйшәте Тукай чорына якын икән) файдалырак дигән киңәшен бирсә, "Матбага берлә уйнаган бер байга" шигыренең нигезендә булган хәл ята. 1907 елда Җаекта нәшер ителгән "Фикер" газетасы һәм "Әлгасрелҗәдид" журналы чыгып килгән типографияне Мортаза Гобәйдуллин атлы кеше сатып ала. Бай бик саран ("карун икәнсең син") һәм мәгариф белән мәгърифәттән бик ерак хали (буш) кеше булып чыга. Типография һәм басмалар табыш китерми башлагач, бай абзый һәммәсеннән баш тарта, җиһазларны сатып җибәрә. Төбәктә татар матбугаты яшәүдән туктый. Без, хәзерге калын кесәлеләр мәдәнияткә ярдәм итмиләр, сараннар, аң-белем дәрәҗәләре түбән шул, дип зарланырга яратабыз, XX йөз башы байлары матбугатка иганәчелек кылып яшәгәннәр, дип төрттерергә дә күп сорамыйбыз. Күрәсең, Хөсәенев, Рәмиев, Апанаев кебек юмарт байлар ул заманда да бармак белән санарлык булганнардыр. "Юан корсаклар" һәр чорда да күбрәк үз кесәләре һәм тамаклары турында кайгыртканнар, милли хис кебек сантиментларны йөрәкләренә (кесәләренә) үткәрмәгәннәр. XX йөз башында да татар матбугатының, мәгърифәтенең таянычы акча янчыкларында, рухи бай зыялылар, милләтпәрвәрләрдә булган. Тукайның "Кем ул?" шигыре шундый мөхтәрәм затларның берсе Гаяз Исхакыйга багышланган. Киң колачлы танылган язучы, Тукай фикеренчә, милләтнең үсеше, киләчәге өчен җан атып, борчылып яшәүче гаярь мөхәррир, журналист, кыскасы, һәр тарафтан мактауга лаек бөек зат икән. Патша цензурасы Исхакыйның "Таң йолдызы"н япкач, татар эсерлары "Тавыш" дигән газета нәшер итә башлыйлар. Тукай, яңа басманы ихластан хуплап, "Тавыш" хакында" дигән шигырь язып чыга, үз хокуклары өчен эшчеләрне көрәшкә күтәрүдә аңа зур өметләр баглый: Тавышлан! Эшче халык, "Тавыш" белән... Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш! Вакытлы матбугат мәшәкатьләре белән яшәгән Тукай 1907 елда, бер караганда, бик вак темага, натурализм гонсырлары өстенлек иткән яшәеш вакыйгасын үзәккә алган "Сөткә төшкән тычкан" шигырен яза. Сөткә егылып төшкән тычкан, әүвәл аптырап калса да, язмышка баш бирмичә, тормышы өчен көрәшә башлый, аркылыга-буйга йөзә-йөзә, сөттән май туглый һәм "үз урынына" чыгып кача. Тукай каләменнән төшкән шигырь җитди нәтиҗәсез тәмамлана алмый. Тормышы белән саубуллашырга җыенса да, яшәүгә омтылыш көчле булганга исән калган җәнлек язмышы милләтенә киңәшен әйтеп калырга җай тудыра. И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат! Шигырьнең янә бер үзенчәлеге - исем астына "Бер Америка гәзитәсеннән" дип куелуында. Димәк, 20 яшьлек Тукай, гарәп, фарсы, төрек телләреннән хәбәрдар булуы өстенә (оныклары, бу лөгатьләрне белмәү сәбәпле, шагыйрьне яшьлегендә "катлаулы, чуар" телдә язуда гаеплиләр), чит ил матбугаты белән кызыксынып торган белемле шәхес булган. Шул ук елларда (1906-1907) патша охранкасы "Государственная Думага", "Китмибез!" кебек усал сатирик памфлетлары, сәяси публицистикасы өчен шагыйрьне "ышанычсызлар" исемлегенә кертә. Тукайның даһилыгы үткен телле сатирасында тагын да ачыграк күренә. Әдәбиятның бу төрен ул, күңел ачу, кәеф-сафа кору чарасы дип бәяләүдән бигрәк, җәмгыятьне, кешеләрне көнчелек, ваклык, шапырыну, мактану кебек җитешсезлекләрдән арындыру, намуслы, иманлы яшәү өчен үтемле көрәш чарасы дип бәяли, шуңа да аның үсешенә, иҗтимагый яңгырашлы һәм сәнгатьчә камил булуына игътибар бирә. 1908-1909 елларда замана алып килгән көндәлек вазгыятьләрдән, вакытлы матбугат (хәзер аның күз уңында күбесенчә сатирик журналлар) низагларыннан читләшмәсә дә, хәзер Тукай иҗатының үзәгенә милли мәсьәләләр дулкыны килеп керә, татар халкының яшәеше, киләчәге, теле, мәгърифәте бәгырен телгәли, иҗатының төп юнәлешен миллилек, милли идея, татарлык билгели. Милләт яшәеше өчен көрәш идеясе аның һәр әсәрендә диярлек ярылып ята. Биредә Тукай характерының шактый кырыс булуын һәм эчке мөстәкыйльлеген югары бәяләвен онытырга ярамый. "Өмид" шигырендә "Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!" дип, үз иҗади көченә ышанган шагыйрь теләсә кайсы катлау кешеләре, танылган абруйлар белән конфликтка керүдән, ачы, усал бәясен күзләренә карап әйтүдән тайчынып тормый. Күк көчләре, күрәсең, татарларны тарихи юлларында күп сынадым, кыерсытуны дәвам итәм дип фараз кылып, гомерен, барлыгын шигърияткә, халыкка багышлаган, хәтта гаилә, балалар мәшәкатеннән (тарих бер даһиның да үзенә тиң баласы булганны хәтерләми), башка тышкы богаулардан азат илаһи бер талантка ия титанны бүләк итим әле дип, Тукайны юллагандыр. Менә шул урында Тукай варисы саналган хәзерге поэзиябезгә карата лириклыктан ерак чигенеш ясамыйча булдыра алмыйм, Тукайның соңгы елларда гаять якын күргән кешесе Л. Толстой әйткәнчә, "дәшми кала алмыйм". Хәзерге шигъриятебезнең, бигрәк тә хатын-кызга караган өлешенең үзәк мәүзугын ата-ана, туган-тумача, гаилә, балалар образлары, олыракларының оныкларын иркәләү тәшкил итә. Әлбәттә, бу теманы да интим лирика читләтеп үтә алмыйдыр. Тукай үзе дә әнисен, аның каберен сагынып телгә ала. Р. Фәйзуллин, Р. Миңнуллин, М. Галиевләрнең әниләренә багышланган классик җыр-шигырьләре мәгълүм. Әмма татар поэзиясе кебек рәсми яклаучысыз, җаваплы шигърият, тар, шәхси кысаларда гына калса, иҗтимагый (милли) йөзен югалтачак. Тукайлар заманында да "шәкерт дәфтәре", "гаилә көндәлеге" кебек төшенчәләр яшәгән, шуңа күрә гаилә сөенечеңне халыкка ирештерү, матур сүзләргә төргән информацияне матбугатка күтәреп бару илләм мәҗбүри түгелдер. Татар хатын-кыз шигъриятендә балалары, оныклары белән шигъри сокланулар эпидемия төсен алды. Сайланып тормастан, шул көннәрдә мөхтәрәм газетабызда басылган бер дүртьюллыкны китерәм: Бер улым, бер кызым иде, Бер улым булды тагын. Оныгым бар! Җан бөртегем! Алма битем! Илһамым! Татар теленең җанны эретердәй татлы чагыштыруларга бай булуы белән сокланган хәлдә, бу юлларда фикер яңачалыгын, фәлсәфи-әхлакый уйлануны таба алмадым. Бу шигырь искиткеч әйбәт җырлар, тирән мәгънәле лирик шигырьләр авторы каләменнән төшкән. Авторы талантсыз, үзешчән булса, сүз куертып, Тукай бөеклеген искә төшереп тә тормас идем. Татар поэзиясенең үлчәү берәмлеге, сәнгатьлелек бизмәне Тукай, Такташ, Җәлил, Туфаннар белән үлчәнә шул. 1908 елдан соңгы сулышына кадәр Тукай, милләт хәсрәтен, халык язмышын арык иңнәренә салып, тарихыбызга, үз чоры проблемаларына караган, самимилекләре белән нәфис, гүзәллекләре белән камил шигъри энҗеләрен иҗат итә. Тукайның бөеклегенә ышану өчен бөтен иҗатын күзаллау мәҗбүри түгел. Биредә һәркайсы өч шигъри юнәлешкә караган - "Шагыйрь", "Милләтчеләр" һәм "Милли моңнар" кебек шедеврларына гына тукталып үтәсе килә. Шагыйрь - хис, кичереш кешесе. Бер ел дәвамында гына да аның күңеленә икеләнү, эзләнү, борчылу үтеп керә, сагыш белән беррәттән кискенлек, кичереш, шатлыкны белдереп, ташып чыга. "Өмид" шигырендә ул, мәсәлән, фикер кояшын, сүнә барган өметен эзләсә, шул ук елда иҗат ителгән "Шагыйрь"дә үзен тапкан, раслаган, романтик рухлы лирик геройны мөнбәргә күтәрә. "Шагыйрь" - иҗатының Казан чоры башында поэзиянең тормыштагы урыны, җәмгыятьтәге олы вазифасы турында уйланып, шагыйрьнең үз рухи халәтен ачуга багышланган шигъри энҗеләренең берсе. Яшь әдип төшенкелек, югалып калу, пессимизм кебек төшенчәләрне катгый кире кага, аның рухына оптимизм, киләчәккә ышану, дөньяны алсу төсләрдә кабул итү хас. Ул идеалының тормышка ашасына ихластан ышана. Алдагы көннәрне күз алдына китереп, ул шартлы дөнья тудыра: янәсе, еллар узган, шагыйрь картайган, сәлперәйгән, бөкресе чыккан, шул хәлендә дә аның тыныч, салмак, үзагышлы тормыш белән яшисе килми, чөнки күңеле һаман яшь, җаны көчле, йөрәгендә яз, ул салкын кышны, карны, ягъни бертөслелекне, рухи сүлпәнлекне, битарафлыкны танымый, кабул итми. Күкрәгендә шигырь уты дөрләп торганда, рухы сәламәт чакта, ул картлыкка, физик йомшаруга бирешмәс, күңеле белән гел яшь, горур булып калыр. Үзәккә яшьлек белән гомер ахыры арасындагы мөнәсәбәт, үзара тартышу кебек мәңгелек фәлсәфи проблема алына. Яшәеш барышына реалистларча карый алган шагыйрь, барча адәми затлар кебек, берзаман үзенә дә картлык киләсен белә. Тик ул шунда да "юк-бар теләк тели-тели" мич башына менмәс, аңа кирәкле җылылык, дәрт халыкка рухи азык шигырьләреннән бөркелеп торыр, үлем фәрештәсе Газраил җанын алырга янына килгәч тә, югалып, дәшми калмас, туфрак белән күмгәндә дә, күтәренке рухта: "Без китәбез, сез каласыз", - дип җырлар. Шигырь соңгы юлларда иҗатчы шәхесен, поэзиянең рухи дөньяда тоткан урынын романтикларча идеаллаштыруда үзенең апофеозына, иң югары ноктасына күтәрелә. "Шагыйрь" әсәрендә Тукай катлаулы метафораларга, сынландыруларга мөрәҗәгать итми, сүзләрне туры мәгънәсендә куллана, алынмалар да юк. Шигырьнең буеннанбуена сузылган шартлылык алымы арттырып, күпертеп сурәтләүләргә юл ача. Бу ысул лирик герой-иҗатчыны вакытлы, узучан хисләргә бирешмичә, үзенә, иҗатының киләчәгенә, поэзиянең үлмәс көченә, мәңгелегенә ышанган олы, мөрәүвәтле шәхес итеп тасвирларга мөмкинлек бирә. 1908 елның азагында иҗат ителеп, шул елда ук "Габдулла Тукаев диваны" дигән җыентыкта нәшер ителгән "Милләтчеләр" шигыре эчтәлеге, композицион төзелеше, образлар системасы җәһәтеннән җитлеккән, шул ук вакытта эчке драматизм белән сугарылган әсәрендә бер төркем ялган зыялыларны фаш итә. Тукай үзләрен зыялы милләтчеләр, халык киләчәге өчен яшәүчеләр дип аерым игътибарга дәгъва кылып йөргән адәмнәр белән милләт арасындагы мөнәсәбәт кебек җитди проблеманы куя. Шагыйрь гавамны алдап, сүз куертып, шомартып, үтәлмәс вәгъдәләр биреп, чынында халыкның соңгы тиенен үзләштерү кәсебенә керешкән алдакчыларга мөнәсәбәтендә рәхимсез, кырыс, кисәтеп чаң суга. Үзләрен милләтче дип йөргән икейөзле, сатлык, алдакчы җаннар, татар халкы яши, тиз арада җанлана, аякка баса, дип сөйләнеп йөрсәләр дә, үзләре милләтнең үзаңын уяту өчен берни эшләмиләр, судан, шәүләләреннән куркып яшиләр. Аларның буш куыклыгын кискен ачып салу өчен сатирик метафорасы да табыла: Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит Теге ишегалдындагы ата күркә. Син, милләтем, ди шагыйрь, ялагай, купшы сүзләргә ышанма, чөнки аларның "барчасы да эшсез шәкерт". "Алданма син: шәкерт алар, шәкерт", - дип, "шәкерт" сүзен кат-кат кабатлап, аңа символик, гомумиләштерелгән мәгънә бирә. Тукай бу катламның хәл-әхвәлен, белем дәрәҗәсен, милли рухын яхшы белә, кемгә хезмәт итүләрен "Бер бай үләргә ятканда" үзең күрерсең гыйбарәсе белән чын йөзләрен ачып салган дәлилен китерә, үтәлмәс вәгъдәгә ышану "Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ"га тиңләнә. Әсәрнең эчтәлеге милләтчеләрнең битлекләрен салдырып, кояш яктысына тартып чыгаруга гына кайтып калмый. Тукайның максаты - халыкка чын хакыйкатьне җиткерү һәм торгынлыктан чыгу юлларын күрсәтү. Шагыйрь яраткан халкын иркәләп, кызганып, мәдхия яудырып кына утырмый, кырыс һәм усал сүзләрен дә җиткерә: Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде, Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде... Фикеренә ышандыру көче бирү ниятеннән мифологик элементны сурәткә кертә, нәкъ әкияттәгечә, татар халкы явыз балык иркендә калган көймә хәлендә икән. Көймә-милләтне йоттырмас өчен нәрсәләр эшләргә соң? Буш вәгъдәләргә ышанып: "...рәхмәт берлә җанлансаң да, алар сине тагын сугып екмасмыни?" - дип риторик сорау куя да халкын терелтү, яшәтү өчен ихтыяҗи фикерен ача: "Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ". Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүче, үзләрен милләтче дип йөрүчеләрнең "пәрәнҗәсен салдыруны" Тукай "Шартлар", "Милләтче" кебек шигырьләрендә дәвам итә. 1908 елда саф татар телендә шигырьләр язган Тукай "Милләтчеләр"дә тәрҗемә сорый торган уннан артык гарәп-фарсы сүзе куллана. Сүз ясалма милләтчеләр, булачак дин әһелләре-шәкертләр турында бару сәбәпле булса кирәк, шагыйрь алынмаларга иркен мөрәҗәгать итә, чор рухын чагылдырган "көймә", "су", "корбан" кебек ачкыч сүзләргә таяна. "Милли моңнар" шигыре телгә килүгә, күңелдә каяндыр тирәннән, тарих чоңгылларыннан татар халкының гасырлар дәвамында рәнҗетелә килгән милли моңы яңгырый башлый кебек. "Милли моңнар" - әүвәл "Әдәбият" дигән җыентыкта (10 нчы дәфтәр), соңрак "Халык әдәбияты" китабында урын алган. Тукайның җыр, көй белән халык тарихы арасындагы якынлык турында уйлануы буларак туган шигъри гәүһәрләреннән берсе. Шигырь берсе икенчесеннән үсеп чыккан ике өлештән тора: әүвәл лирик герой берәүнең "чын безнеңчә, матур, моңлы" җыр башкаруын ишетә, аңарда күңел кыңгырауларын уяткан көйнең исемен белү теләге туа. Икенче, төп кисәктә, ул халкы үткән фаҗигале юл турында уйлана, аның аянычлы тарихын ачы дөреслеге белән сигез юлга сыйдыра. Чөнки җырның әтрафлы, фәһемле сүзләре, "зарлы, моңлы" көе йөрәгенә үтеп керә, зиһенен били һәм лирик геройга милләт язмышына бәйле гамь-борчулары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, җитди фикерләр уята. Татар җыры, моңы гади һәм гадәти күренеш, күңел ачу чарасы гына түгел икән. Ул - халыкның өч йөз ел дәвамында михнәт чигеп, изелеп, авыр тормыштан күз яшьләрен агызуын, йөрәгендә кайгы-хәсрәт саркып ятуын, сызлануын эченә алган сәнгать әсәре. Авыр, кыен мизгелләрдә халыкның төп таянычы, юанычы, юлдашы, бар сызлануын үзенә сеңдергән, киләчәккә ышанычын саклаган моңлы җыры булган. Аның рухи халәте "Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылыпсызылып чыга" күңеленнән, бары тик моңга баткан җыры гына "Татар күңеле ниләр сизгәнен" әйтеп бирә алган. Шагыйрь, халкының яшәеше өчен борчылып, сызланып, милләт хәсрәтен үз шәхси кайгысы дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Совет чорында нәшер ителгән Тукай җыентыкларында "Милли моңнар" шигыренең халык тәкъдире, язмышы турындагы уйлануларын сурәтләгән икенче һәм өченче строфалары, ягъни шагыйрьнең төп фикерләрен эченә алган юллары төшереп калдырыла килде. Кыскартылган вариантта әсәр очраклы тыңланган җырның исеме "Әллүки" икәнлекне ачыклау максатын гына куйгандай тәэсир калдырды. Шул рәвешле, "Милли моңнар"ның төп мәгънәви йөген үзенә алган, халыкның ачы тормыш тәҗрибәсен бәян иткән өлеше белән танышудан күп еллар дәвамында укучы мәхрүм иде. Шигырь үзәгендә моң-җыр образы, лейтмотивы ятса да, чынында "Әллүки"нең исемен ачыклау шагыйрьнең халык тарихы турында уйлануларын, җан җәрәхәтен ачу чарасы гына. Шигырьнең, "милли моң", "бер көй тарихы" дип кенә аталмыйча, "Милли моңнар" дип исемләнүе "моңнар" төшенчәсенә гомумиләштерелгән, символик мәгънә бирә. Саф татар әдәби телдә язылган шигырьнең композициясе үзенчәлекле. Көйне ишетү белән, аның атамасын ачыклау барышына тарих ташкыны, халык язмышы килеп керә, милләтнең үткәне аның җырына, моңына сарылып калган дигән фикер үткәрелә. Халык җырының тарих һәм халык язмышы белән үрелеп баруы, рухи дөнья җимеше булган моңны, көйне олы бер мирас итеп саклау кирәклеге турында "Милли моңнар"да күтәргән уйлануларын Тукай халык иҗатына багышланган мәшһүр лекциясендә дәвам иттерә. Шунысы үзенчәлекле: әлеге шигырьләрдә соңыннан атама-билгеләмәләре табылган иҗат юнәлешләренең төпачкыч сыйфатлары табыла. Тукай, башлап язучы дип аталырга тиешле чорны бик тиз узып, мәгърифәтчелек реализмы ("Мужик йокысы"), романтизм ("Шагыйрь"), тәнкыйди реализм ("Милләтчеләр") аша милли реализмга ("Милли моңнар") аяк баса. Тукай - югары вөҗданлы, саф күңелле, иманлы шәхес. Аның холкы хөсетлек, көнчелек, шәхси үпкә кебек төшенчәләрне күңел түренә үткәрми. Татар тарихының шанлы сәхифәләрен үзәккә алган парчаларын, усал, "тимерчыбыклы" сатирасын, "моңлы сазын" бары бер максат белән - халкын кол булып, гомер бакый баш иеп яшәүдән коткару хыялы белән иҗат итә. Шигърият - даһи Тукай өчен тормышчанлыкның ирекле сайлап алынган төре. Үлемсезлек чиген, вакыт һәм алышынып торган сәяси-иҗтимагый сынауларны намус белән узган Тукай лирикасы, халык вөҗданы байрагыдай, гасырларга уза. XX гасыр башының күренекле шагыйре Ш.Бабич 1911 елда, ягъни Тукай исән-имин чорда ук болай дип язган: Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. ТУКАЙ: ШӘХЕС ҺӘМ ШИГЪРИЯТ БЕРДӘМЛЕГЕ Җаек шәһәрендә башланган беренче чор иҗатында Тукайның авыр балачагы, халык тормышын яхшы белүе ("Мужик йокысы" әсәрен санамаганда), шәхси мөнәсәбәте, үз рухи дөньясы тулы чагылыш тапмаса да, укымышлылыгы, борынгы татар әдәбиятын ("Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим" - "Дустларга бер сүз"; "Хатирәи "Бакырган"), Шәрык шигъриятенең тирән серләрен үзләштергән булуы, Хафиз, Хәйям, Сәгъди, Фирдәүси кебек күренекле шагыйрьләр иҗатына таянып шигъри мәйданга чыгуы ачык төсмерләнә. Алдагы елларда шагыйрьнең иҗади үсеше күктән җиргә атылган йолдыз тизлегендә бара. Үз милли традицияләребезне үстерү белән беррәттән, ул рус, аның аша дөнья поэзиясе ирешкән югарылыкларны поэзиясенә алып керү рухы белән яши. 1906 елда яшь шагыйрь үзенә кумир, маяк итеп Пушкин иҗатын алуын "Пушкинә", "Пушкиннән" кебек шигырьләрендә ассызыклый. Бөек рус шагыйренә багышланган мәдхиясен ул "Тиңдәшсез шагыйрь улдың (афәрин!), Пушкин Александр!" - дип, дустанә һәм югары аһәң белән башлап җибәрә дә ике мөһим ачыкламыш кертә: "Минем дә дәртем-теләгем дә Синең дәртең белән бер". Мондый чагыштыру куллануга үз бәясен белгән, киләчәген пәйгамбәрләрчә алдан сиземләгән шагыйрь генә җөрьәт итә ала. Пушкин иҗатын якты кояшка тиңләп, агачларны, ташларны "биетердәй" көчен бәяләгәннән соң, "Минем эшмени тикшерү мәсләгең синең һәм динең", - дип, дөньяга карашының киңлеген сиздереп, сүз остасын бәяләү бизмәне булып аның шигъри осталыгы гына торуга басым ясый. "Пушкин хәзрәтләре"нә, иҗатына бәя биргән оданың авторы 20 яшьлек егет икәнне дә онытмыйк. "Пушкинә" шигырендә алдагы чорында үсеп китәчәк берничә үзенчәлек ачык төсмерләнә. Иң мөһиме: автор шәхесенең көчле ихтыяры, магнит кыры кебек үзенә тартып торуы. Шагыйрь Европа, рус поэзияләрендә алга киткән ода жанры үзенчәлекләрен традицион мәдхиягә хас сыйфатлар белән үреп алып китә. Бу чорда инде саф татар телендә дә шигырьләр яза башлаган Тукай "Пушкинә" әсәрендә хәзерге укучыга сүзлексез аңлашылмый торган катлаулы иске татар шивәсенә өстенлек бирә. Хикмәт могҗизаи шагыйрь иҗаты турында артык гади, гавам телендә язу килешмәс, шигырьдә ачылып бетмәгән сер икенче, өченче катламнар булырга тиеш дип уйлауда гына түгел, ә Тукайның бөтен иҗаты буйлап сузылган ике өслүбкә - халыкчан һәм элитар юнәлешләргә бәйле. Тукай шигъриятенең буеннан-буена гаҗәеп төрле, сурәтле-бизәкле төсмерләр алып, ике өслүб агымы сузыла. Берсе - халыкның сөйләм теле нигезендә калыплашкан, мифологик сюжет-мотивларга, лирик җырларга таянып, балалар өчен язылган әсәрләренә хас үтә күренмәле реалистик өслүб. Фәлсәфи рухлы, иҗтимагый эчтәлекле, дини мәсьәләләргә кагылышлы шигырьләрендә ул гарәп-фарсы, төрек, иске татар теленнән алынган сүзләр белән чуарланган "югары", элитар өслүбкә өстенлек бирә. Әсәрләренең эчтәлегеннән, фикер сөрешеннән, кичереш вә сурәтләү чаралары хәрәкәтеннән Тукайның максатчан рәвештә төрле өслүб юнәлешләренә таянуы аңлашыла. "Тәрәддед вә шөбһә", "Нәсыйхәт", "Тәүбә вә истигъфар", "Золым" кебек әхлакый уйлануларын, рухи дөньясын, җан диалектикасын 15-15 иҗекле саллы, вәзен борылышларына бай шигырьгә ышанып тапшыра. Мәгънә һәм сурәтле фикерләү төрлелеге лирик төрдә кичереш дөньясының байлыгына һәм тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Лирик "мин"нең шул сыйфатлары шигъриятнең кабатланмас үзенчәлекләрен тәэмин итә. Нәкъ шуңа күрә Тукай бер төркем шигырьләрендә нечкә хисле, назик җанлы, кешеләргә, матурлыкка гашыйк шәхес булып күз алдына килеп басса, икенчеләрендә үсешеннән артта калган, әхлаксыз, алдакчы, томана затларны кызган табада биетүче ачы телле сатирик, шунда ук вакыйга-хәлләрне җитди итеп бәяләү сәләтенә ия сәясәтче, философ, дәүләт кешесе буларак калка... Уйлап карасаң, фани дөньяны 27 яшендә ташлап киткән шул ук Тукай... 1906 елда иҗат ителгән "Татар кызларына", "Кемне сөяргә кирәк?", "Көз", "Шагыйрьгә" әсәрләрендә тиздән үсеп китәчәк көчле лирик сәләте ачык ярылып ятса, "Сорыкортларга" памфлетында, иҗтимагый мәүзугъны алга чыгарып, ярлыларны рәнҗетү, талау исәбенә баеп, тәмле ашаудан башканы белмәгән "аристократ сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар"ны усал итеп, көлеп сурәтли, шәхси үчен дә кушып, сатирик типлар тудыра. Агымдагы сәясәттән дә читләшми шагыйрь. "Государственная Думага"да Рәсәй шагыйрьләренең беренчеләреннән патша төзегән Думаның җитди эшкә яраксыз, буш оешма икәнен фаш итә. Думада эш кырган кыяфәт чыгарып, һаваланып утыручылардан Тукай, гаҗәеп алым кулланып, каһкаһә белән көлә. Җитди мәсьәләләр хәл итәргә тиешле оешма турындагы шигырь "Ай бәгърем, Нәгыймә" көенә дигән аңлатма, эчтәлек белән шәкелнең туры килә алмавына ишарә ясап, сатирик эффект тудыра. "Государственная Думага"да шагыйрь фикерләвенең төп үзенчәлеге - ироник караш - памфлетның буеннан-буена сузыла. Шигъриятенең бу үзенчәлеге Дәүләт Думасында бер төркем карагруһ депутатларының татарларны Төркиягә күчерергә вакыт дигән тәкъдимнәренә җавап буларак язылган "Китмибез!" памфлетында тагын да ачыграк күренә. "Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә китегез" диюләргә "Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион" дип кызыбрак китеп, шигъри күпертү алымын кулланса да, "Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл" кебек катгыйлыгы, бөердән сөйләшүе шул хакта бәхәсләр куертылган сталинизм чорында да, хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Бу шигыре белән Тукай үзен олы иҗтимагый-сәяси проблемаларны күтәрергә лаеклы трибун-шагыйрь буларак раслады, гражданин, сәясәтче, халкы исеменнән фикер әйтергә хаклы кеше буларак ачылды. Милләт балаларының тапкырлыгын, эш сөюен, табигать яратуын, кешелек сыйфатларын үзәккә алган үлмәс "Шүрәле" әсәрендә фольклорга, халык мифологиясе катламына килеп чыга. Бу бәрәкәтле чыганак бөтен иҗатына таяныч, якты нур, халыкчан рух биреп торачак. Мифологик мотивны үстергән поэмасында да шагыйрь образы оркестрның дирижёры "вазифаларын" үз өстенә ала: Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен, Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын. Казанга, туып үскән якларына кайту шатлыгын чагылдырган романтик рухлы шигырьләренең әйдәп баручы образы - шагыйрь үзе. Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин. ("Туган җиремә") Казан белән күрешү шатлыгын тасвирлаган "Пар ат" - шигъри осталыкның тирән серләрен үзләштергән, җитлеккән сүз остасы каләменнән төшкән әсәр. Тукайның мәркәзебезгә биргән романтик бәясе, дәртле, чакырып торган аһәңе, галәм буйлап таралган татарларның күңелләрендә горурлык хисе уятып, яшәүгә, бердәмлеккә дәртләндереп торучы изгеләр сүзе дәрәҗәсенә күтәрелгән шигырь булды. И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. "Пар ат"та сурәтләнгән Казан - яшь шагыйрьнең хыялында, хисендә романтик биеклеккә күтәрелгән, идеаллаштырылган үз шәхси шәһәре. Татар халкының бөек чорын, аянычлы тарихын, шатлыгын-кайгысын, сөенүен-моңын үзенә сыйдырган каланы аның бары тик горур, бөек, азат итеп күрәсе килә. Ә инде Казанда яшәп, аны һәрьяклап таныганнан соң, үз язмышын да истә тотып, башкалабызга бөтенләй башка бәя бирә. Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан: Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан. ("Казан") Бу шигырьдә инде Казанны иң изге хисләренә төргән, аны самими яраткан яшь егет образы юк. Авылдан эш эзләп килгән яшь, таза егетләрне изгән буржуаз кала белән аның алыш-биреше аз. Хикәяләүдә турыдан-туры катнашмаса да, авторның бу хәлләргә битараф була алмавы, әрнүе, экзистенциаль сагышы кайнар балавыз кебек тамып тора. Якын туганнары, йорты-җире, гаиләсе булмаган шагыйрь авыр вакытларда халкына килеп сыена, шул таянычыннан көч, дәрт, илһам ала. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем. Җаны-тәне, бөтен барлыгы белән үзен татар баласы дип таныган Тукай гомумкешелек проблемаларына милли мәнфәгатьләр, туган халкына мәхәббәте, аның киләчәге турында кайгырту аша килә. Ул үзенең татар кавеменнән булуын яшермәү түгел, киресенчә, шуның белән горурланып яшәде. Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да... ("Бер татар шагыйренең сүзләре") Шагыйрь беркем алдында тез чүкмәде, кәкрене туры дип әйтмәде, халык кушкан "Туры Тукай" тәхәллүсен аклап яшәде. Эчтәлекләре җәһәтеннән сыйдырышлы, күпкырлы һәм сәнгатьчә югары иҗатта татар халкының гасырлар сынавын үткән сыйфатлары, кызларының чибәрлеге, туган табигатенең матурлыгы төрле жанрларда тирән чагылышын таба. Бу мираста иң нечкә лирик хис тә, шаярту да, җитешсезлекләребездән үтемле итеп көлү дә бар. Тукайның бөтен иҗаты буйлап сагыш, саф сулы чишмә чыңыдай моң агыла... Тарихи сызлану тудырган, күңел лирикасының иң югары камиллегенә ирешкән үрләреннән берсе саналган "Милли моңнар"да Тукай "Чын безнеңчә матур милли көйнең" "әллә нинди зарлы, моңлы" булуын халкының фаҗигале үткәненә китереп бәйли. Йөрәкләрне парә-парә китергән моң үз халкының язмышына барып тоташкан "җырда" гына туа ала икән. Шигырьнең каһарманы шагыйрь үзе, халыкның тарихы, моңының үзенчәлекләре, җырчының күңелне әрнеткән дә, иркәләгән дә җыры аның кабул итүе аша бирелә. Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй. Лирик сюжет халык моңының туу сәбәпләрен, җырчының осталыгын тыңлаучы кальбендә туган хисси дулкында ачыла. Беренче юллар белән соңгы куплетның беренче юллары, алкалы композиция тәшкил итеп, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылыкны да ачып бирәләр. Түзалмадым, бардым җырлаучыга, Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?" Җан-рухны нәзакәтле сүзе белән иркәләгән, чорлар арасындагы якынлыкка фәлсәфи бәя биргән бу шигырь җыр буларак та халык арасында яши. Империядә милләтләрне кысу сәясәте көчәйгән елларда, аерым алганда, "Өзелгән өмид", "Көзге җилләр", "Үкенеч", "Үтенеч" кебек шигырьләренә өметсезлек, чарасызлык, төшенкелек чаткылары үтеп керә, лирик каһарманның олы дөнья белән мөнәсәбәтләре тагын да катлаулана. Бу шигырьләрдә үзеннән генә тормаган әдәби-сәяси йомшаклыклары өчен гафу үтенү, яралы шигъри җанның бәргәләнүе, борчылуы, чыгу юлын таба алмыйча өзгәләнүе ачык күренә. Рухи дөнья низагларын ачу юлында шагыйрь психологик анализ алымнарына, символларга киң таяна. Тирән сер саклаган лирик шедеврларыннан берсе булган "Үтенеч" парчасында халык җырларында аклык, күңел юанычы, ярдәмчеллек символы "ак күгәрчен"гә контраст булып кара көчләр, явызлык рухы "козгын" капма-каршы куела. Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп; Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!.. ("Үтенеч") Җәмгыять белән шәхес арасындагы эчке, рухи каршылыкларны эченә алган фәлсәфи, рухи эчтәлекле шигырьләренең үзәгендә яшәү-үлем, яшьлек-картлык, яктылык-караңгылык, үткән-киләчәк кебек төшенчәләр каршылыгы, икеләтелеп сурәтләнгән дөнья, заманча әйтсәк, бинар оппозиция, Тукай әсәрләрен дөнья поэзиясенең иң мәшһүр үрнәкләре югарылыгына күтәрә, вакыт чикләрен үтеп, мәңгелеккә, чиксезлеккә алып чыга. Тирән сер һәм заман басымын җиңү - бөек шигырьләрнең асыл билгеләре. Сөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның тормышында артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасындагы кебек, усал итеп, авырттырып, чеметеп ала ("Милләтчеләр", "Бәгъзе зыялыларыбыз" һ.б.). Кешеләр арасында гаделлекне, югары әхлак кагыйдәләрен раслап, яклап язылган шигырьләрендә дә Тукай кырыс һәм катгый. Әхлаксызлыкның тамыр җәя баруын ул байлыкка баш ию, кешене сыйныфларга аерып карау белән аңлата. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. ("Әхлаксызлык") Мондый карашның безнең көннәрдә дә заманча яңгыравын кем инкяр итә алыр икән. "Пыяла баш", "Рәсемгә ишарә", "Иман", "Гөнаһ", "Мөридләр каберстанындан бер аваз" һ. б. шигырьләрендә, "Яңа хөтбә", "Хаҗи" кебек проза әсәрләрендә ул тискәре гамәлләре белән исламның абруен төшерүче надан, ялганчы, халык мәнфәгатьләре, шәкертләрнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү турында уйламыйча, шәхси ләззәт, корсак тирәсендә калган дин әһелләреннән көлә, аларны кояш яктысына тартып чыгара. "Шиһаб хәзрәт" мәдхиясендә "Татарда да гыйрфин (аңбелем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше" бар, дип, мөселман дөньясында алдынгы фикер иясе, тарихчы, дин гыйлеме белгече буларак танылган Ш.Мәрҗани алдында баш ия, чын дин кешесе шундый булырга тиеш дигән фикер уздыра. Дин әһелләренә таләпләр артык катгый, кырыс, килешмәүчән булу совет чорында Тукайның атеистлыгы турында да сүз куертуларга сәбәп булды. Моңа шагыйрьнең Алланы, ислам динен олылаган берише әсәрләренең ("Кичке азан", "Туган тел"нең соңгы куплеты һ. б.) укучыдан яшереп тоту да сәбәпче булды. Шагыйрьнең үз чорының мулла, хәзрәт, шәкертләреннән ачы итеп көлгән шигырьләрен кабат укыганда, фирка билетын чалмага алыштырган, татарча белмәүләре, өйрәнергә теләмәүләре нәтиҗәсендә читтән килгән мөселман кардәшләребез аңламый дигән сылтау белән вәгазьләрен рус телендә алып баруларының шаһиты булса, Тукай алардан ни рәвешле, нинди усал сатирик чаралар кулланып көлгән булыр иде икән. Ни кызганыч, хәзерге татар шигъриятендә Тукай яисә Г. Афзал дәрәҗәсендә торган сатира остасы юк шул. Татар халкының киләчәккә ышанычы, өмете булган балалар һәрвакыт Тукайның игътибар үзәгендә. Балалар әдәбиятының иҗатында мөстәкыйль юнәлеш булып үсеп китүе шул хакта сөйли. "Бала белән Күбәләк", "Эш", "Эшкә", "Гали белән Кәҗә", "Кызыклы шәкерт", "Шаян песи", "Бишек җыруы" һ. б. саф татар телендә язылган әсәрләре бала күңеленә якын буяуларда, хезмәткә, халкыңа мәхәббәт, әхлак, намуслылык, әдәби зәвык тәрбияләү рухы белән сугарылганнар. Жанр таләпләрен тәгаен сиземләгән шагыйрь, лирик каһарманын алгы рәткә чыгармаска тырышып, "читтән торып" тасвирлау алымына өстенлек бирсә дә, үз бала чагының хатирәләрен, хайваннар дөньясын күзәтүләрен читләтеп уза алмый, һәр шигырьнең артында, янында ике терсәгенә кулларын куеп, яратып, игелек теләп, көлемсерәп басып торучы шагыйрьне шәйләве кыен түгел. Тукай мирасында битараф шигырь юк. Бөек шагыйрь иҗатында әдәби телне үстерү халыкның үз шигъри хәзинәсен өйрәнү белән үрелеп бара. Туган телнең иң матур үрнәкләрен ул фольклорда таба һәм рухи мирасыбызны фәнни-гамәли өйрәнүне 1910 елда "Халык әдәбияты" дигән җәмәгатьчелек алдында ясаган тирән эчтәлекле чыгышында башлап җибәрә, аерым җырларның ("Тәфкилев көе", "Ашказар көе", "Җизнәкәй" һ. б.) килеп чыгышын халык тарихы, моңы белән бәйләп аңлата, мифология мотивларын, җыр өлгеләрен әдәбиятта үстерү үрнәкләрен биреп калдыра ("Су анасы", "Авыл җырлары" көлтәләре). Туган телебезнең гүзәллеген, сыгылмалы көчен, халык рухына якынлыгын гаҗәеп бер камиллек белән әйтеп биргән "Туган тел" шигыреннән башка бер әсәр язмаса да, Тукай әдәбият тарихында калыр иде. Бу шигырь халкыбыз яшәеше өчен иң авыр елларда милләтебезгә рухи канат куйган, өмет нуры бөркегән әсәр булды, ә инде узган гасырның 90 нчы елларында, милли уяну чорында, татар халкының гимны дәрәҗәсенә күтәрелде. Шигырьнең илаһи тәэсир көчен лирик каһарманның шәхси кичерешенең тирәнлеге, туган милләтенең иң югары хисси омтылышын чагылдыруы тәшкил итә. Шул рәвешле, Тукай шигърияте аның шәхесеннән үсеп чыга, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Шагыйрь шәхесе үз чиратында татар халкына хас иң гүзәл сыйфатларны, чынбарлыкка мөнәсәбәтне, рухи бөеклеген, тарихи фаҗигасен, матурлык дөньясын чагылдыра. Озын чылбыр халык - шәхес - шигърият кебек аерылмас буыннардан тора. Нәкъ менә шул табигый бөтенлек нәтиҗәсендә Тукай яшәгән, иҗат иткән еллар вакыт ягыннан ераклашкан саен, иҗатының мәгънәви тирәнлеге, сәнгати көче, лирик каһарманының кичереш байлыгы ныграк ачыла бара. Төрле буын татар язучылары, киң җәмәгатьчелек бердәм рәвештә милләтебезнең рухын, тарихи мирасын, үзаңын саклыйк дисәк, Тукайга сыенырга, Тукай юлына турылыклы калырга чакыралар. Тукай намусы - халык намусы. "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасында Татарстанның халык шагыйре Р. Харис хаклы яза: Татар Тукайга сыена, Язмышы юл көткән саен. Күренекле әдәбият галиме, язучы Г. Рәхим XX гасыр башында ук Тукайга иң төгәл бәясен бирде. "Халык үзенең җырчысын аралап алды... Ул һаман да безнең беренче халык шагыйребез булып калыр". "ГАЯЗ ӘФӘНДЕ - ШАГЫЙРЬДЕР" (Г. Исхакый һәм татар шигърияте) XX гасыр тарихына, милли җанлы инсаннар күңеленә яңарыш чоры прозасының күренекле вәкиле, талантлы драматург, ялкынлы публицист, гаярь журналист, гомере буена халкын югалудан, инкыйраздан йолып калу өчен җан атып яшәгән, большевизмның асылын вакытында аңлап, мөһаҗирлек язмышын сайлаган көрәшче, олуг сәясәтче, тарихчы буларак кереп калган шәхескә нисбәтән проблеманың бу рәвешле куелышы артык шартлы һәм ясалма күренергә мөмкин. Реалист Исхакый яшьлегендә дә шигырь белән мавыкмаган, Тукай иҗатын үзәккә алган бәгырьне телгәләрлек мәкаләләрен дә бөек шагыйрьнең вафатыннан соң гына язган, шуңа күрә әдипнең шигърияткә бәйләнеше булдымы икән дип шөбһә белдерүче дә табылыр. Алгарак китеп булса да, шуны искәртәсе килә: Тукай белән Җамал Вәлиди әсәрләренең өслүб, тел үзенчәлекләренә нисбәтән Исхакый прозасының, русларның Тургенев, Бунин әсәрләре кебек үк, шигырьдәй аһәңле яңгырашына игътибар иткәннәр. "Һәркемнең үз фикере, төшенчәсе бар" дигән мәкаләсендә Тукаев фамилияле яшь әдип: "Таңчы"ларның баш мөхәррире Гаяз әфәнде шагыйрьдер", - дип кистереп әйтә. Чорның зирәк тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, философ Җ. Вәлиди "Гаяз әфәнде" дигән эссесында шулай ук Исхакыйның "шагыйрь"легенә басым ясый: "Ике йөз елдан соң инкыйраз" - җитди бер әсәр. Ләкин Гаяз әфәнде - бунда да шагыйрь". Язучы "җитди" сәяси повестенда дөньяга шагыйрь күзе белән карый алган икән, башка әсәрләре турында сүз куертып торасы да юк дигән нәтиҗә соралып тора. Чынлыкта "Исхакый һәм татар шигърияте" - галимнәрнең игътибарыннан читтәрәк кала килгән яисә Тукай иҗатына мөнәсәбәттә генә азмы-күпме өйрәнелгән күп кырлы, киң тармаклы проблема. Ул ким дигәндә өч мөстәкыйль юнәлешне үз эченә ала. Берсе - Исхакый белән Тукай арасындагы матбугати мөнәсәбәтнең нәзари һәм гамәли әһәмияте, ике шәхес арасындагы рухани һәм иҗади якынлыкның нигезе. Икенчесе - Исхакыйның үз чоры татар поэзиясенә карашы, аның үсеш үзенчәлекләренә, аерым шәхесләренә бәясе. Өченчесе, бу очракта, бәлки, киләчәктә үсеш мөмкинлекләре яссылыгыннан бәяләгәндә иң мөһимедер, шигърияттә Исхакый образы, Исхакый шәхесе. Саналган мәүзугъларның үзара тыгыз бәйләнгән булуын, миллилек, халык язмышы, телебезнең киләчәге өчен янып-көеп иҗат ителгән әдәби әсәрләргә Исхакый идеяләренең көчле, үтәли ут шикелле юл күрсәтеп торуын да онытырга ярамый. Татар халкының үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә бәйләнешле нинди генә юнәлешкә кагылма, Исхакый иҗатын, аның иҗтимагый яисә фәлсәфи фикерен читләтеп үтү мөмкин түгел. Бу титаник шәхес XX йөз әдәбияты, иҗтимагый фикере үсешенә юнәлеш биреп торучы милләтпәрвәр, халык бәхете өчен яшәүче изге зат буларак елдан-ел тирәнрәк ачыла. Аның бөеклеге Тукай шәхесенә мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык күренә. Тукай белән Исхакый арасында милли мәнфәгатьләр, иҗади омтылышлар, халкыбызның киләчәге турында борчылу тудырган, тарихта сирәк очрый торган сокландыргыч рухани якынлык, фикерләр уртаклыгы турында И. Нуруллин, Ф. Латыйфи, Б. Гали һ. б. язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар төрле елларда һәм төрле дәрәҗәдә шактый тәфсилле яздылар. Р. Ганиева, А. Әхмәдуллин, Х. Миңнегулов, Ф. Мусин, Ә. Сәхапов кебек галимнәрнең монографик хезмәтләре, уку-укыту әсбаплары да бу теманы читләтеп үтмиләр. Дөрес, күрсәтелгән мәкаләләрнең беришесе, Исхакый - Тукай мөнәсәбәтен гомуми соклану (публицистик өслүб) рухында кабул итү сәбәпле, берберсен кабатлыйлар, гомуми мәгълүмат бирүдән узмыйлар. Татар халкы мәдәни үсешебезгә XX гасыр башында бүләк иткән ике даһи арасындагы багланышларны гадиләштереп, идиллик аңлау һәм аңлату очраклары да булды. Таләпчән һәм туры холкына, кырыс һәм нәзберек рухына теләсә кемне якын китермәсә дә, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, С. Рәмиев, Г. Камал кебек талантлы чордашлары белән даими аралашып, очрашып, һичьюгында, хат алышып яшәгән. Безнең чорга килеп җиткән мәгълүматларга таянып хөкем иткәндә, язучы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Исхакыйны ифрат ихтирам итеп, бермәлне аның идеалларына табынып яшәсә дә, Тукай кумиры белән очрашу бәхетенә ирешә алмый. Мәгәр төрле "җәгърафи киңлекләрдә" яшәсәләр дә, XX гасыр башы мәдәниятенең ике бөеге матбугат чаралары аша (хәзерге кебек Интернеты да юк) гына аралашып та берберсен һәр тарафтан иҗади баетып, эзләнүләренә, иҗатларына куәт биреп торганнар һәм милли тәрәккыятнең символлары дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Күрешә алмауларының җитди сәбәпләре туа торган шул. 1907 елның көзендә "пар ат"ына утырып Казанга килгәнче, Тукай читтәрәк, Җаек шәһәрендә яши. Яшь шагыйрь дәртле, моңлы, нурлы Казанны "яулап алган", халкын назлы, моңлы шигърияте белән әсир иткән, гомумән, иҗаты чәчәк аткан, дан үренә күтәрелгән 1907-1913 елларда тынгы белмәс Исхакыйны язмыш йомычкадай бөтереп ала да, Чистай, Казан төрмәләре шулпасын татыткач, милләтенә башка халыклар белән тигез хокуклар, матбугат азатлыгы таләп иткән өчен, ике тапкыр карбуранлы, салкын кышлы Архангельск губернасына сөргенгә җибәрә. Башбирмәс холыклы Гаяз, үзенә юлдашлар табып, аннан да кача һәм шул чорда (1908-1909, 1910-1911) ике тапкыр Төркиядә яшәп ала. 1912 елда аннан кайтып, Петербургта йөргәндә, аны тоталар һәм төрмәгә ябалар. Аның бу чорда унсигез тапкыр кулга алынуы билгеле. 1913 елның апрель аенда Романовлар династиясенең 300 еллыгына игълан ителгән амнистиягә эләккән вакыты Тукайның дәфен көненә туры килә. Учларын учка куеп, сулышларын тоеп, бер кәлимә сүз алышу насыйп булмаса да, ниндидер илаһи, күкләрдән иңгән көч бу ике олуг шәхесне бер-берсенә бик якын туганнардай, чын дуслардай мәңгелеккә якынлаштырып куйган. Сере нәрсәдә? Биредә берничә тышкы һәм эчке сәбәп-шартлар бар дип уйлыйм. Беренчедән, талантлы шәхесләрнең бер-берсенә тартылып торуы табигый. Исхакый белән Тукай, әдәбиятның төп ике жанрында (проза, поэзия) мәйдан тотып, лидерлык итеп, татар сүз сәнгатенең тутыкмас йөзек кашлары дәрәҗәсенә күтәреләләр. Димәк ки, иҗат кешеләре арасында була торган көндәшлек, көнчелек галәмәтләре аларны чәкештерә (Тукайга - Дәрдемәндне, С. Рәмиевне, Исхакыйга Г. Ибраһимовны каршы кую очракларын искә төшерик), араларына керә алмый. Монысын тышкы сәбәп дип бәялик. Икенчедән, милләткә мәхәббәт тудырган кыйбла уртаклыгы, иманга тугрылык, таләпчәнлек, "туры" Тукайлык, караш үткенлеге, татар мәнфәгатьләрен яклаудагы Исхакый үҗәтлеге - ике олы шәхесне, очраша алмасалар да, һәрдаим бер-берсенә тартылып торган Сак белән Сок дәрәҗәсенә җиткереп якынлаштыра. XX йөз башы даһилары гадәти атамаларга нигезләнеп аңлатуы мөмкин булмаган эчке сиземләүләре белән милләт каршындагы бөек миссияләрен аңлап, хыял-гамәлләрен тормышка ашыруда бер-берсенә терәк булырга тиешлекләрен эчке тоемнары белән сиземләгәннәр. Иҗатка Исхакыйдан аз гына соңрак килсә дә, Тукай өлкән каләмдәшенең иҗтимагый-сәяси эзләнүләреннән хәбәрдар булып, аның һәр яңа әсәре белән танышып барырга тырыша. Исхакыйга милләтпәрвәр көрәшче данын, язучы шөһрәтен "Ике йөз елдан соң инкыйраз" публицистикутопик повесте алып килә. Ерак Уральскида нәшер ителгән, Тукай шунда әдәби хезмәткәр вазифаларын үтәгән "Әлгасрелҗәдид" журналы бу әсәргә югары бәя бирә. Ул гына да түгел, журнал битләрендә Гогольнең "Старосветские помещики" хикәясе Исхакый персонажларның исемнәрен татарчалаштырып тәрҗемә иткән әсәре урнаштырыла. "Таң йолдызы" газетасы аша Тукай әдипнең дөньяга карашы, милләтне яклаган чыгышлары, гайрәтсезлеккә, гамьсезлеккә каршы көрәш алымнары белән даими танышып бара. "Таңчы"лар сәясәтен нигездә хупласа да, Тукай уйламыйча, теләсә нинди идеягә ортодоксларча, кырмавык кебек ябыша торган, "куштаннар" дәрәҗәсенә төшә торган зат түгел, аның һәр шәйгә үз бәясе, үз мөнәсәбәте бар. "Таңчы"лар мөкиббән киткән "социализм" идеясен ул "мөкатдәс мәзһәб" дип атый. Без "таңчы"ларның (Исхакыйның. - Т.Г.) шул мәсләккә ияреп, татарларга "менә дөньяда шундый мәзһәб тә бар" дигәннәренә рәхмәт укыйбыз". Әмма Тукай социализм турындагы тәгълиматка сукырларча иярүгә каршы. Аерым алганда, ул татар халкы өчен белем, мәгърифәт Исхакый "таңчы"лык чорында мөкиббән китеп йөргән социализм идеясеннән кирәклерәк, файдалырак дигән фикердә тора. Татар халкын азатлык, бәйсезлек, коллык психологиясеннән арындыру юлына белемнең, югары дәрәҗәдәге мәгарифнең генә алып чыгасына ихластан ышана. Яшь Тукай - югары кимәлле мәгърифәтче. Социализм назариятен милләтебезгә тәкъдим итүнең иртәрәк икәнлеген Тукай, икеләнүгә урын калдырмыйча, чагыштыру-метафораларны мул кулланып, ачык итеп аңлатып бирә. "Социализм никадәр мөкаддәс булса да, уку вә укытудан алда түгел... Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез... Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк". Алдагы елларда да Тукай Исхакый иҗатын, аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген күз уңыннан төшерми. Үзе шикелле үк милли рухлы, гыйсъян холыклы көрәшче шәхес турында уйлануларын, бәясен, фикерләренә теләктәшлеген җәмәгатьчелеккә җиткерүнең иң үтемле алымы шигъри әсәр икәнлекне Тукай аңлап эш итә. Публицистик мәкалә, матбугатта әйтелгән фикер кабат басылмаска, югалып калырга да мөмкин. Олы шәхескә игътибар юнәлтүнең, шөһрәт нурында коендыруның вакыт сынавын узган алымы шигырь, мәдхия-ода икәнлекне Тукай остазы Акмулланың "Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе" дигән югары өслүбле әсәренең киң танылуы буенча да чамалый. Бөек тарихчы, дин белгече, мәгърифәтче Ш. Мәрҗани хакында аның вафатыннан соң матбугатта шактый фикерләр әйтелсә дә, галимнең патриархаль фанатизм өстенлек иткән чорда да милләтне күтәрү өчен мәгърифәтне, белем бирү учакларын үстерү, акыл иреген яклап күтәрелүен үтемле шигъри чаралар ярдәмендә нәкъ менә Акмулла ачып бирә. Мәрҗанинең "караңгыда фонарьларны" кабызучы алдынгы фәнни карашларыннан, тарих мәгълүматларына таянып язылган әсәрләреннән һәркем, шул исәптән табигать тарафыннан рәнҗетелгәннәр дә үзләренә дәва, таяныч таба алалар икән. Дәрденә дәртмәндләр шифа тапты, Сукырлар күзен ачты, карманмасдай... Кәмале җир йөзенә мәшһүр булды, Булдылар яманлауга алданмасдай. Арабыздан киткән олы затларның рухына багышланган мәдхия жанрының киң мөмкинлекләрен югары бәяләп, Акмулла сызган юлны яңа, реалистик югарылыкта дәвам итеп, Тукай революцион хәрәкәт вәкиле, дусты Хөсәен Ямашев истәлегенә "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре", фикер иясе, татарның беренче профессионал тарихчысы, философ Шиһаб Мәрҗани наменә "Шиһаб хәзрәт" дигән жанрның дөнья әдәбиятында кабул ителгән сәнгати һәм мәгънәви таләпләренә җавап бирерлек мәрсияләрен язып чыга. Бу әсәрләр тарихи шәхесләргә багышланган булсалар да, фәлсәфи гомумиләштерүләре, мәкаль-әйтемнәр дәрәҗәсендәге афористик гыйбарәләре белән тар кысаларга сыймыйлар. Мәрҗанинең фәнни, дини эшчәнлегенә биргән югары бәяләрендә мәгърифәтче (Акмулла) һәм реалист (Тукай) шагыйрьләрне якынлаштырган мәгънәви һәм сәнгати уртаклыклар күп. Акмулла, Тукай колагына "пышылдап", каләменә куәт биреп тора диярсең. Шагыйрьнең җанына, күңеленә милли җанлы яшәп киткән шәхесләр яисә әле хәзер дә сүз сәнгатенә хезмәт иткән затлар якын. Мәдхия-ода-мәрсия жанрына да Тукай татар язучыларының рухын олылау, кылган изге гамәлләрен җәмәгатьчелеккә аңлату максаты белән мөрәҗәгать итә. XIX гасыр ахыры әдәбиятының күренекле вәкиле, "Гөнаһе кәбаир", "Өлүф, яхуд Гүзәл кыз Хәдичә" кебек үгетнәсыйхәтчелектән реализмга юл алган романнар авторы Заһир Бигиевнең якты истәлегенә багышланган "Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә" дигән мәрсиясен 1908 елда яза. Тукай Бигиевнең татар әдәбияты үсешенә керткән яңалыкларын югары бәяли, шәхесенә кадер-хөрмәт күрсәтә: "без онытмыйбыз сине"; "белмәсәк вактында кадрең", "гәрчә, үлде, дисәләр дә, син бөтенләй үлмәдең", "исмең синең милләт яшәдекчә яшәр". Шул чорда исән-имин шәхесләрдән Тукайның җылы шигъри сүзенә бары тик Гаяз Исхакый гына лаек була дисәк тә зур хата булмастыр. Бу хәл үзе генә дә аның бәяләрен XX гасыр башында яшәгән әдипләрне, җәмәгать эшлеклеләрен аңлауда ачкыч дәрәҗәсенә күтәрә. Ерактагы якын фикердәше Исхакыйның иҗтимагый эшчәнлеге Тукайны күк йөзендәге якты йолдыз кебек үзенә тартып тора. Ул, Гаяз әфәнденең халыкны агарту, милли сәясәтне төрле катлам кешеләренә җиткерү юнәлешендәге үҗәтлеген хуплап, 1907 елда бер-бер артлы диярлек ике шигырь язып чыга: "Тавыш" хакында" һәм "Кем ул?". Патша цензурасы Исхакыйның "Таң йолдызы" газетасын япкач, аңа алмашка "Тавыш" нәшер ителә башлый. Яңа басманың да сәяси мәсләген Исхакый һәм аның даирәсе билгели. Газетаның чыгуын тантаналы рәвештә яклап һәм хуплап, яшь Тукай кайнап торган вулкан шикелле күтәрелә: Эшчеләр! Шатлык сезгә: чыкты "Тавыш"; Авыш, эшче! Бу "Тавыш"ка табан авыш; "Таң"нан ятим булып калган бичаралар, "Таң" урнына "Тавыш" берлән инде кавыш. ("Тавыш" хакында") Эшчеләргә мөрәҗәгать итеп язылган шигыренә Тукай, гарәп-фарсы, төрки алынмаларын кертмичә, катлаулы метафоралар эзләп баш ватмыйча, "Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!" дип, саф татар теленә, публицистик өслүбкә өстенлек бирә. Шул ук 1907 елда иҗат ителгән, совет чоры җыентыкларына кертелмичә килгән "Кем ул?" шигыре әйтерсең лә бөтенләй башка сүз остасы каләменнән төшкән. Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем? Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем? (Безгә хайван түгеллегебезне күрсәт кем? Бу моңлы милләтне шатландыручы кем?) - кебек юлларны хәзерге укучы сүзлек ярдәменнән башка аңлый да алмый. Алдагы юлларда "Таң", "Инкыйраз" кебек нәкъ Исхакыйга нисбәтән генә әйтелә алган атамаларга юлыккач, сүзнең кем, нәрсә турында барганлыгын аңлыйсың. "Әлгасрелҗәдид" журналының 5 нче санында дөнья күргән бу шигырь - композиция һәм кафия хасиятләре белән шактый үзенчәлекле әсәр. Ундүрт юлдан торуы, кафияләшү үзенчәлеге, ягъни төзелеше белән сонетны хәтерләткән "Кем ул?" шигыре лирик геройны сәләтен, рухи куәсен халык мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган мөрәүвәтле зат итеп сурәтли. Беренче ике юлда "кәс" (кеше) белән "сәс"не (аваз) рифмалаштырса, алдагы унике юлда фонетик аһәңдәшлекне мәгънәви ачкыч ролен үтәгән "кем" сүзенә йөкли. "Кем ул?" соравына беренче юлда "кеше" (кәс) дип үзе үк җавап бирсә дә, "кеше" бит әле җир йөзендә яшәүче барча адәми затларга ачыкламыш бирүче, һәммәбезгә карата әйтелә торган нисби төшенчә. Алдагы юлларда автор үзе үк каһарманының "кем"леген тәфсилле аңлатып бирә. Ул хәсрәтле милләтен зыялы, белемле юлга чыгару өчен җан атып йөргән, татарны башын югары тотып, мескенләнмичә, кемгәдер тез чүкмичә яшәргә өйрәтүче олы шәхес иткән. "Кем ул?" - тарих тарафыннан рәнҗетелгән татар өммәтенең халыклар хәритәсендә үзенә лаеклы урынын даулап йөргән көрәшчене мөнбәргә күтәргән әсәр. "Кем ул?" шигыренең журналда басылган нөсхәсе астына "Соңы бар" дип куелса да, дәвамы язылмый кала. Дөрес, 1913 елда Тукай унике юлдан торган, гарәп-фарсы, төрек лөгатьләреннән алынмаларны мул кулланган, димәк ки, зыялы укучыны күздә тотып язылган "Мөхәрриргә" (Мәктәп. - 1913. - № 3) дигән шигырен бастыра. Юрама рәвешендә генә бу әсәр вәгъдә ителгән "Кем ул?"ның дәвамы түгелме икән дигән сорауны куясы килә. "Мөхәрриргә" астына ачыкламыш итеп "Кыйтга" (кисәк, өлеш) сүзе куелган. Иҗек саннары да, тоташ рифмалаштыру алымы да, миллилекне алгы нәүбәткә чыгарып кую да ике шигырь өчен уртак. "Мөхәрриргә" шигыре язылган чорда Исхакый иҗтимагый-сәяси, журналистлык эшеннән читләштерелгән була. Архангельск губернасының Мезень шәһәрендә утырган тоткын язучыга аны туган илендә онытмаулары үзенә бер юаныч та, шатлык та булгандыр әле. Мәгънәви яңгырашы, югары сүзләрне мул куллануы, кафияләренең шәкли бурыч кына үтәмичә, тирән эчтәлекле булулары (кибриа (олылык) - кер, рия, зыя, әүлия...) нисбәтеннән әсәр ода-мәдхия жанры таләпләренә тулы җавап бирә. Шигырен хисси риторик эндәш белән башлап җибәргәч ("И мөхәррир!"), Тукай бу затның атаклы сүз остасы, әсәрләре белән шөһрәткә, данга лаеклы зат икәнен искәртә. Алдагы юлларда мәшһүр шәхеснең каядыр еракта, туып үскән җиреннән читтә яшәргә мәҗбүр булуы ачыклана. Ватанга кайту аңардан гына тормаганын белсә дә, шул ук риторик мөрәҗәгать алымы белән шагыйрь үзенең күңеленнән ургылып чыккан катгый үтенечен алга чыгара: "Кайт әле монда Ватанга, кайт әле, саргайтмәле!" Иленә чакырылган мөхәррир алдында шагыйрь "хисап" тота. Синнән башка татар җәмгыяте "Алты ел торды чупансыз (җитәкчесез, көтүчесез), айрылышты яшь көтү, Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя" дип, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә зыялылыкны - сәүдәгәрлек, намусны икейөзлелек алыштыруы, сүзләрнең, атамаларның мәгънәләре начар якка үзгәрүе хакында бәян итә. Синең "пакь вә чын сүз"еңнән, "күз карашыңнан керер җир тапмас"лар иде гамьсезләр, надан әрсезләр, ди шагыйрь, үрсәләнеп. Шигъри кичереш үзәгенә алынган шәхесне автор авыр, буталчык заманда таянырга, хакыйкатьне якларга лаеклы, абруй "кәс" дип саный. Түбәндәге юллар бу фикернең дөреслеген шик астына алырга юл калдырмас кебек. "Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя..." Тукай аны Мөхәммәд Рәсүлнең фикердәше, сәхабәсе Гомәр батыр белән янәшә куя. Дини риваять каһарманы динсезләрне, сатлык җаннарны, шайтаннарны дер селкетеп, куркытып торган. Хәзерге көндә татар җәмгыятенә милли мәнфәгатьләр өчен көрәшкә әзер кыю фидакяр затлар җитешми икән. Исхакый кебек милләтпәрвәр шәхесләргә ихтыяҗ һәр чорда да зур була. "Даһигә" шигырендә Тукай халыкның киләчәге турында борчылып яшәгән камил инсан образын сурәтли. Ул, салкын алтын яктысына, башка өмсендергеч җимнәргә алданып, якты идеалыннан чигенми, гел алга бара. Күпмәгънәле фәлсәфи "Даһигә" әсәре кайбер мәгънәви, сәнгати нокталарда "Мөхәрриргә" шигыре белән дә аваздаш. Бу әсәрен иҗат иткәндә дә Тукайның Мәрҗани, Исхакый кебек бөек шәхесләребезне күз уңында, идеалында тоткан булуы бәхәссез. Бер яктан, мәдхия жанрының иң гүзәл үрнәкләреннән берсе булган "Даһигә" шигырендә милли ялкын югары ноктасына күтәрелә. Икенчедән, автор, зиһен көченә, мәгърифәткә таянып, үзен халкына хезмәткә багышлаган, якты идеалны Аллада тапкан, эшлекле, акыллы, югары ихтыяр көченә ия затны эзли. Тукай, суфичылыкның канатсыз идеалыннан арына килеп, тормышчан позициядә торучы шәхесне күтәрә. Шул рәвешле, Тукай кыска гына иҗат дәверендә Исхакыйның милләтне саклап калу, үстерү юнәлешендә алып барган колачлы эшчәнлеге белән даими кызыксынып, уңай мөнәсәбәтен матбугатта яктырта бара, аңа берничә шигъри энҗесен багышлый. "Кунак ашы - кара-каршы" дигәндәй, олуг прозаикның, мөхәррирнең татар шигъриятен дөнья сүз сәнгате дәрәҗәсенә күтәргән, халыкның җан авазы Тукайга, иҗатына мөнәсәбәте ничегрәк булды икән кебегрәк сорауның тууы табигый. Исхакыйның яшь шагыйрь иҗатына биргән тәүге бәяләренең берсе Төркиядә 1910 елда татар әдәбияты турында укылган докладтан табыла. Сөргеннән качып, кардәш илгә килеп сыенган Гаяз бу нотыгын "Төрек дөрнәге"ндә (оешмасында) ясый. "Бүген тезмә әсәр язганнарымыз, ягъни үзенә генә хас булган фикерле шагыйрьләремез бардыр, ләкин аларның иң алдынгы карашлысы, һич шөбһәсез, Габдулла әфәнде Тукаев исемле егерме-егерме бер яшьләрендәге бер яшь егеттер. Тукаевтан соңрак Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кушаматы артына яшеренгән хөрмәтле вә шактый яшь бер зат илә Габделмәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Укмасый, Бәшири кебек яшьләр килә... Шагыйрьләремезнең иң бөеге - авыл баласы Габдулла Тукаевтыр. Бу авыл малае биш-алты ел эчендә милләтемезгә кочак-кочак шигырь чәчәкләре таратты, әдәбиятымызның шигырь нигезен корды... Ул халыкның бетмәс-төкәнмәс бер хәзинәсе булган телен бик яхшы белә һәм аннан шундый җәүһәрләр табып чыгара ки - бөтен күзләр камаша". Шунысы үзенчәлекле: Габдинең (Г. Ибраһимовның тәхәллүсе) "Татар матбугаты" мәкаләсендә әдәбиятның төп көчләренә биргән бәясе Исхакый фикеренә аһәңдәш. "Әлхасыйль ,татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында иң югары ноктада Гаяз әфәндедер". Бик кызганыч, 1913 елда язылган "Татар шагыйрьләре" хезмәтендә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә (күбрәк Тукайның "торма" теле аркасында дип уйлыйм) Г. Ибраһимов бу фикерен үзгәртте. Г. Исхакыйның Тукай иҗатына, тулаем әдәби барышка, XX гасыр башы сүз сәнгатендәге гомуми сыйфат сикерешенә бәясе белән килешкән тәкъдирдә аның бер фикере сәерсенү катыш килешмәү хисе уята. "Әфәнделәр! - ди ул шул нотыгында. - Шунысы дикъкатькә лаектыр ки, безнең шималь төркиләрендә башта проза әсәрләре мәйданга чыккан, тезмә әсәрләр исә бары тик биш-алты ел соңрак күренә башлаган". Бу ни дигән сүз? Меңьеллык тарихы булган татар шигърияте казанышларын күрмәмешкә салышып, юри кимсетүме яисә үзе хезмәт иткән проза жанрының абруен күтәрүгә омтылумы? Бик борынгы ядкярләрне уртак төрки әдәби кыйммәтләре дип санаган очракта да, аңлаешлы, саф татар телендә иҗат иткән Г. Кандалый, Я. Емельянов, Акмулла кебек бөекләребезне нинди чапан итәгенә яшерәсең? Исхакыйның һәр өлкәдәге абруен таныган, Тукайга биргән югары бәясе өчен рәхмәтле булган тәкъдирдә дә татар шигъриятенә карата кимсетүле бәясе белән килешү мөмкин түгел. Көфер фикер булса да, бу очракта Исхакыйны сүз сәнгатебезнең олы тарихын белмәүдә, танырга теләмәүдә гаеплисе килә. Докладның укылу вакыты галимнәр арасында фикер төрлелеге тудыра. Профессор И. Нуруллин белән Һ. Мәхмүтов чыгыш ясалу чоры итеп 1912-1913 елны күрсәтәләр. Мәкаләне игътибар белән укысаң, мондый бәхәсләргә урын да калмый кебек, безгә мәгълүм чыганакларда күрсәтелгән 1910 ел дөреслеккә килә. Исхакый чыгышында Тукай егерме-егерме бер яшьлек шагыйрь буларак тәкъдим ителә. Тукай белән С. Рәмиев иҗатларыннан китерелгән шигъри үрнәкләр һәммәсе 1910 елга чаклы иҗат ителгән әсәрләрдән. ("Шүрәле", "Шагыйрь"). Исхакыйның шул чор чыгышларында, тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә Тукай исеме, димәк ки, шигърият проблемалары телгә алынмый диярлек. Тукайның вафаты турындагы хәбәр Исхакыйны тетрәндереп, гафләт йокысыннан уятып җибәргәндәй була. "Кояш" газетасында басылган телеграммасы шуңа дәлил: "Олуг шагыйрь Тукаевның вафаты сәбәпле тирән кайгыга төшкәнем хәлдә, күп хәсрәтләр күргән халкымны саф күңелем белән тәгъзия (сабыр итәргә) кылам. 1913, 8 апрель". Күңел тынычлыгын югалтып, җаны бәргәләнсә дә, Тукайның үзенә һәм мирасына мөнәсәбәтен белдерү, бәясен бирү өчен, зур әйбер ерактан яхшырак күренә дигәндәй, вакыт аралыгы кирәк була. Кеше гомеренең кадерен белгән реалист Исхакыйга балавыз сыгып, кул салындырып утыру чит нәрсә. Иманы камил: Тукай олы талантына лаеклы бәясен, татар әдәбияты тарихында тәгаен урынын алырга тиеш. Үз чорында ук танылу алган сүз-сурәт остасының үлеменә бер ел тулганда, фәнни һәм хисси күзаллавына, аңлавына күңел сыкравын кушып, Тукай һәм аның мирасы турында уйлануларын кәгазьгә төшерә башлый һәм тирән эчтәлекле, учак кебек дөрләп янган йөрәгеннән өзелеп төшкән язмаларын бер-бер артлы татар җәмәгатьчелегенә ирештерә башлый. "Петербург, 29 март" мәкаләсен (Ил. - 1914) язуга буйсындырылган милләтләргә нисбәтән эшләнгән иҗтимагый гаделсезлек этәрә, балавыздай кайната. Исхакый бу чыгышында халык хокукларын теше-тырнагы белән яклауга күтәрелгән арысланны хәтерләтә. Хикмәт шунда: Рәсәй башкаласы татарлары Тукайның еллыгын лекцияләр укып, һәйкәл кую нияте белән акчалар җыеп, зурлап уздыру хыялы белән янып йөриләр, әмма татарча сөйләшүләрне тикшереп торучы булмауны (милли телне белүчеләр арасында әләкче шымчы таба алмаганнар) сәбәп итеп, граданачальник җыелышка табу сала. Казан хакимияте дә Петербург түрәсеннән калышмый, Тукай җәмгыятен оештыруга рөхсәт бирми. Петербург татарларының изге ниятен яклап, Исхакый саллы дәлилләрен китерә. "Алланың биргән көнендә латыш, эстон, әрмән, грузин вә яһүдиләр үз телләрендә лекция, моназарәләр (бәхәс, дискуссия) ясап торганда, без бердәнбер шагыйребезне (курсив минеке. - Т.Г.) хөрмәтләр өчен генә дә лекция ясарга хакыбыз юкмыни?" Тукай истәлеген, мирасын олылауга, пропагандалауга юл куймаучылар, Исхакый фикеренчә, зур хата кылалар, "язгы суга буа тоттырып булмаган кебек, уянган халыкка каршы да киртә салып булмыйдыр. Тукай бар иде. Тукай бар. Һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер". Халык йөрәгендә асыл затларның берсе булып кадерләп йөртелгән шагыйрьне олылаудан берәүнең дә тыярга хакы юк дигән фикер уздыра автор. 1914 елның апрелендә Исхакый, Тукай истәлегенә яд итеп, җитди уйланылган, хәзергәчә яңгырашын югалтмаган ике мәкаләсен нәшер итә: "Милли фаҗига" (Ил. - 1914. - № 23. - 2 апрель) һәм "Тукай мәктәптә" (Мәктәп. - 1914. - № 6. - 10 апрель). Илаһи тылсым, фикер һәм сүз куәсе, халыкка хезмәт итү рухы шагыйрьгә табигатьтән, тумыштан бирелү турында фәлсәфи, әхлакый уйланулардан соң (алдарак әйтеләсе төп фикере дәлилле булсын дип, Исхакый, пакусны киң алдырып, сүзне ерактан башларга ярата), әдип Идел буенда туып үскән Габдулла исемле шагыйрь шәхесен тасвирлауга күчә. Тукайны ул югары сыйфатлы, халык, чынбарлык эшкәрткән алмазга тиңли, олы йөрәкле, үз чоры мохитеннән кыя төсле күтәрелеп торган самими каләм һәм акыл иясе, исән чакта ук үлемсезлек бусагасын үткән халыкчан шагыйрь дип олылый. Исхакый фикеренчә, татарның фаҗигале тарихы, артта калган иҗтимагый фикере Тукайның тагын да югарырак күтәрелүенә киртә булып тора. Дөрес, ул берәүне дә гаепләми. Әмма сорауларның уйландыра, сискәндерә торганнарын куя. "Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы? Татарның аңлы кыйсьме аның зур көчен әрәм итмәдеме, исрафка сарыф итмәдеме?" кебек четерекле, үкенечле сорауларына үзе үк җавабын да тота. "Бу фаҗигадә гаеп кенә бар, гаепле юк. Гаепле булса - татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше... Иске гаепләремез өчен тарихның безнең яңакка ялтыратуыдыр". Исхакыйның сүз сөрешеннән аңлашылганча, автор һәр укучыда үзен гаепле санау хисен уятуга, сагыш хисенә, ягъни экзистенциаль башлангычка өстенлек бирә. Ошбу мәкаләсендә Исхакый шагыйрьнең милләт язмышында тоткан урынын, халыкчанлыгын, бөеклеген үтемле һәм калку итеп күрсәтүгә ирешә. "Тукай, безнең күңелебездән чыкмыйча, безнең шатлыгыбыз белән сөенеп, безнең белән бергә барырга тиештер". Исхакыйның һәр сүзе җылы һәм хисле, тере һәм туры, шигырьгә битараф татарны да уйландыра торган тирән кичерешле. Исеме үк җисеменә ишарә ясаганча, "Тукай мәктәптә" мәкаләсендә шагыйрь иҗатын уку йортларында өйрәнү мәсьәләләре яктыртыла. Исхакыйның бу чыгышы мәктәптә әдәбиятны фән буларак өйрәнүнең методологик әсасларына кагыла; әдәби әсәрнең яшь буынны тормышка кертүгә өйрәтүдәге, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, халыкның гореф-гадәтләрен саклаудагы һәм, иң мөһиме, миллилек тәрбияләүдәге бәяләп бетергесез әһәмияте турында әдип үзәнгә төшеп, төпле итеп яза. Әдәбият аша "милли рухның иң кирәклеләрен кадаклыйбыз. Аны мәңгегә татар итеп куябыз. Әдәбияттан башка милли бер нигезне дә кора алмыйбыз". Татар әдәбияты йогынтысында үскән бала рухани яктан баерак, өметлерәк, милли җанлы булу өстенә акыллырак та булачак, ди Исхакый. Сәбәбен дә ачып бирә. Ихласи шигъри аваз - яшәеш һәм табигать тудырган иң көчле, иң саф рухи эшчәнлек сөземтәсе. Шундый төпле фәлсәфи фаразлар белән әйтәсе фикеренә күпер салганнан соң, автор Тукай иҗаты кырына килә, иң әүвәл аның татар шигърияте бирә алган иң халыкчан һәм табигый сәләткә ия шагыйрь булуын искә төшерә. Бу асыл сыйфатлары Тукайның нәрсәне мөкиббән китеп яратканын һәм нәрсәне яратмаганын кистереп әйтә белү, табигый нәфислеккә тиң сурәтләр тудыра алуы нәтиҗәсе икән. Миллилек белән бергә матурлыкны, табигатьне аңлау хисе балага Тукайның "Шүрәле", "Су анасы", "Мияубикә" әсәрләре аша иңсә, тормышның ачысын-төчесен татып, аның катлаулылыгын, иҗтимагый тигезсезлеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелү юлында бөек шагыйребезнең "Сөялгәнсең баганага", "Ишеттем мин берәү җырлый", "Кичке азан" шигырьләре рухи таяныч булыр, ди Исхакый. Мәгълүм булганча, Тукай, әдәбият дәреслекләре төзегәндә, аларның бала күңеленә гүзәллекне сеңдерү, югары әхлак кагыйдәләрен өйрәтү, милләткә мәхәббәт тәрбияләү максатына җавап бирүен үзәккә куйган. Исхакый фикеренчә, халык шагыйренең үз иҗаты да менә шундый олы таләпләргә хезмәт итә. Мәкалә авторының төп нәтиҗәсе дә ике төрле фикер йөртүгә, бәхәскә урын калдырмый: "Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте, Тукай халык шагыйре булып авыллардагы картлар, яшьләрнең күңелендә сакланырга тиештер". Тукай кебек даһи затны рәтле тормыш шартлары тудырып саклый алмаган өчен җәмгыятькә, мохиткә, хәлле татар кешеләренә, назыннан мәхрүм иткән өчен хатын-кызга үпкәсе, җанлы җеп кебек, бер мәкаләсеннән икенчесенә сузыла. Рәнҗү хисе "Тукай мәрхүм" (Ил. - 1915. - 28 март) мәкаләсенең мәгънәви-фәлсәфи юнәлешен, кичереш үзәген тәшкил итә дисәк тә, хата булмастыр. Бу язмасы Исхакыйның рухи дөньясына аеруча якын булгандыр дип уйларга нигез бар. Бер елдан соң, аз гына стилистик үзгәртүләр кертеп, аерым алганда, "мәрхүм" сүзен беренче итеп куеп, "Сүз" газетасында (1916. - № 4) баш мәкалә итеп урнаштыра. "Мәрхүм" сүзен Тукай үзе дә Заһир Бигиевкә багышланган мәрсиясендә кулланган иде. Бу мәгънәгә, күрәсең, олы тарих белән чагыштырганда фани дөньяның бер көнлеген әрнетеп искә төшерү белән беррәттән, араларыннан киткән кешегә карата уңай мөнәсәбәтне (тыныч йокла, урының җәннәттә булсын!) сиздерү төсмере дә салына торгандыр. Тукайның арысланга тиң каһарманлыгын яклап, шул ук вакытта исәннәрне сискәндерерлек, язмыш турында уйландырырлык мәкаләләрендә Исхакыйның шагыйрь исемен халык, милләт төшенчәләре белән янәшә куюында тирән эчке мәгънә бар. "Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте" фикерен мәкаләдән мәкаләгә кабатлап, ышанычын замандашлары, киләчәк буын күңеленә сеңдерү иде әдипнең теләге, изге нияте. Исхакый Тукайның югарыда телгә алынган шигырьләрендә З. Бигиев, Ш. Мәрҗани кебек олы затларга биргән бәяләрен турыдан-туры диярлек кабатлый: "Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк". Шул ук рухта дәвам иткән фикере дә күңелгә ятышлы: "Тукай безнең олуг шагыйремез иде. Чүп өстенә үскән матур чәчәгемез иде... милли бер каһарманымыз". Шагыйрьнең вафатыннан соң Тукай мәхәббәте, гомумән, аның асыл затлардан читләшүе, өйләнүгә мөнәсәбәте (дөрес, үзе дә дусларына язган хатларында буш тел шартлатуларга урын калдыра) турындагы гайбәтләр, фаразлар, уйдырмалар чүпрәле камыр кебек кабара. Аерым алганда, шул чорның уртакул шагыйре, журналист Җамалетдин Юмаев, үзен Тукайның якын дусты дип тәкъдим итеп, "Яшерен мәхәббәт" дигән, зыялылыктан ерак торган, арзанлы сенсациягә корылган мәкаләсендә Тукайны мәхәббәтеннән, гомумән хатын-кыздан куркып, качып яшәгән мәхлук итеп сурәтли. "Тукай мәхәббәте" (Ил. - 1914. - 2 сентябрь) дигән язмасын Исхакый Җ. Юмаев мәкаләсенә җавап буларак язуын искәртә: "Яшерен мәхәббәт"нең "басылганына, укылганына шактый вакыт үтсә дә, мәкаләнең калдырган начар тәэсире онытыла төшсә дә, кирәк, мәрхүм шагыйремезгә ихтирамнан вә, кирәк, хакыйкатьне ачар өчен, соң булса да, бу хакта язарга мәҗбүр булдым". Ул үзен шагыйрьнең мирасын гына түгел, ә шәхси тормышын да яман сүзләрдән, пычратулардан сакларга, арындырырга тиешле җаваплы шәхес итеп күрә, каләмдәшенең йөз суын, намусын, бөтенлеген яклап оран сала. Аның фикеренчә, Тукай мәхәббәте - гамьсез кешеләр аңламый торган михнәтле, үкенечле вә ак җилкән киергән романтик, эчкерсез, саф, җавапсыз сөю үрнәге. Тукай гыйшкы - ЙосыфЗөләйха, Таһир-Зөһрә, Ромео-Джульеттолар арасындагы илаһи, фаҗигале мөнәсәбәт кебек мәңгелек белән бәйли торган олы, изге хис. "Тукай турында аз булса да шөбһә белдерү зарардыр". Чөнки Тукай мәхәббәте - "Шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәҗбүр иткән яну-көюдер". Ике яшь йөрәк арасындагы үзләре дә аңлап, сиземләп бетерә алмаган тартылу тойгысы татар шигъриятен, гашыйклар үзләре шикелле үк, мәңге яшь, нәзакәтле, натуралистик ваклыклардан азат мәхәббәт гөләндәме белән баета. Серен, тылсымын ахыргача ачып җиткермәгән Тукай мәхәббәте Р. Харисны "Шагыйрь мәхәббәте" дигән опера өчен либретто язуга рухландырды. Исхакыйның бу мәкаләсе турында галимнәр шактый тәфсилле һәм сокланып яздылар. Янәдән чыгышның ике сыйфатына игътибар юнәлтәсе килә. Тукай яшерен гашыйк булып йөргән кызның киләчәк тормышын истә тотып, Исхакый мәкаләсендә аның исемен дә, кем икәнлеген, нәсел-нәсәбен дә телгә алмый. Кызны аклаган дәлилләре нигезле. Шагыйрьнең әүвәл күзе, аннан серле мәхәббәт ялкыны төшкән кыз бик яшь була һәм, Тукай белән якыннан танышкан тәкъдирдә дә, аның нинди бөек шагыйрь һәм намуслы шәхес икәнен дә, сөю сулышын да тиешенчә бәяли алырлык дәрәҗәдә булмый. "Иң әһәмиятлесе: мәгълүм туташ Габдулла сөйгән вакытта унбишуналты яшьлек бер кыз булганга, Габдулланы аңламавы табигыйдер. Аның Габдулланың үзен сөюен белмәве дә бик ышанычлыдыр". Мәхәббәте ничек кенә көчле булмасын, Тукай үзен-үзе "тәкъдим итү", кызны эзәрлекләү, басым ясау кебек арзанлы юлга басмый, яшерен мәхәббәте төшкән затның намусын саклау бәрабәренә хисләрен йөгәнли. Икенчедән, Исхакый Җ. Юмаевның кызны "байлык"ка, "солидный кавалер"га кызыга торган җилбәзәк итеп күрсәтергә тырышуын "уйдырма фараз" дип, кискен кире кага, Тукай сөюендә дә "яшь буыныбыз өчен милли каһарманыбыз" булып калырга тиеш дигән фикеренә басым ясый. Һәр мәкаләсендәге кебек, биредә дә Исхакый шагыйрьнең халыкчан моң саркып, нур сирпеп торган кичерешләренә, үзенә мөнәсәбәтенең искиткеч ихласи, табигый булуын һәр юлыннан, җөмләсеннән сиздереп бара. Ясалмалыкның, көчәнеп мактауның эзе дә юк. Исхакыйның югарыда каралган мәкаләләре Тукай шәхесенең ("Тукай мәхәббәте"), иҗатының ("Тукай мәктәптә") берәр үзенчәлеген, юнәлешен үзәккә алсалар, соңрак язылган "Мәрхүм Тукай" (Сүз. - 1916. - № 4) язмасында шагыйрьнең татар мәгърифәтендә, сүз сәнгате үсешендә тоткан урынын билгеләүдә, татар халкын милләт буларак саклау юнәлешендәге эшчәнлеген бәяләүдә киң гомумиләштерү юлына чыга. Татар дөньясы үсешенең иң авыр, катлаулы (реакция еллары күздә тотыла) чорында "татар шигыре Тукайсыз, милли Тукайсыз калды. Ниһаять, татарның мәдәни, иҗтимагый хәрәкәтләрендәге мәтәлүләр, асты өскә килүләр... Тукайның кискен сатирасы, пакь көлүләреннән ятим булып барды". Исхакыйның Тукай наменә, шигъриятенә багышланган мәкаләләре гади публицистик яисә кизү чыгышлар гына түгел, һәркайсы бер теманы, проблеманы үзәккә алса да, Тукайның бөеклеген, халыкчанлыгын, миллилеген, гомумкешелек идеалларын кире какмавын, шигъри даһилык янәшәсендә калыккан шәхси бәхетсезлеген алга чыгарган, мәкаләдән мәкаләгә күчә килгән уртак мотивлар чыгышларны бербөтен әсәр - эссе дип карарга мөмкинлек бирәләр. Исхакый, шагыйрь шәхесен иҗаты белән бердәмлектә өйрәнеп, янәшә куеп, шигъриятенең тетрәндерерлек, сискәндерерлек кичереш дөньясына, тел-өслүб үзенчәлекләренә үтеп керә, аз сүз белән тирән мәгънә, җанлы образ, рухи халәт тудыруга ирешә. Тукай кебек асыл шәхес һәм сүз остасы турында истәлек-хатирәләрне, фәнни уйлануларны коры, ярлы тел, битараф лексика белән язуның муафыйк булмавын Исхакый аңлап иҗат итә. Һәр җөмләсенең үтемле һәм образлы булуына омтыла. Олуг әдипнең үзе турында язган мәкаләләрен укый алса, Тукай, кулларын чәбәкләп: "Гаяз әфәнде шагыйрьдер һәм галимдер", - дип куяр иде. Әдип Тукай иҗатында миллилек белән сурәтлелек, образлык белән халыкчанлык арасында эчке, аерылмас бердәмлек үрнәге күрә. Бәяләрендә кабатланмаска тырыша. Бер мәкаләсендә каләме мәҗүси моңга манчылып, экзистенциаль башлангыч, сагыш, хис "бәйдән" ычкынса ("Петербург, 29 март", "Милли фаҗига"), кичереш агышы өстенлек итсә ("Тукай мәхәббәте"), икенчесендә психологик анализ, әдәп-әхлак кагыйдәләренә, психологик анализга таянган реалист, аналитик фикерле аек фәнни акыл алгы нәүбәткә чыга ("Тукай мәктәптә"). Исхакыйның берсе икенчесен тулыландыра килгән мәкаләләрендә "эшкә җигелгән" барча әдәби, публицистик чаралар татар шигъриятенең алтын баганасы Тукай образын якты, күркәм шәхес итеп сурәтләү максатына багышланганнар. Исхакыйның тынгысыз рухлы, хаксызлыкны, ялганны, битарафлыкны җаны-тәне белән кабул итми торган полемик шәхес икәнлеген бер мизгелгә дә истән чыгарырга ярамый. Аның өчен Тукайның һәр сүзе изге дога, һәр фикере камил. Шуңа укучыны ышандыру юлында әдип ачык чагыштыруларны кулланудан да, югары өслүб алымнарыннан, кыска, хисси сыйдырышлы җөмләләрдән дә, кабатлау ысулыннан да баш тартмый: "Тукай бар иде. Тукай бар. Тукай яши. Тукай яшәячәк". Үзеннән тормаган иҗтимагый-сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә Исхакый гомеренең күп өлешен туган иленнән читтә, мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр булса да, Тукайны бервакытта да күңеленнән чыгармаган, чыгышларында аның бөеклеген, миллилеген һәрдаим искә төшереп торган. Аерым алганда, әдипнең "Петербург, 29 март" мәкаләсен, Тукай үлеменә 20 ел тулу көненә туры китереп, "Яңа юл" (1933. - № 4) журналында бастырып чыгаруы мәгълүм. (Бу хакта профессор И. Нуруллин язып чыкты.) Шул рәвешле, Исхакый Тукай наменә, мирасына багышланган мәкаләләр бәйләмендә шагыйрь иҗатының халыкчанлыгын, үлемсезлеген искәртүдән туймыйча, аны милләтнең таянычы, намусы, вөҗданы, җан авазы, юл күрсәтүче якты йолдызы итеп сурәтли, үзен дә шигъриятне йөрәге, җаны белән тирәнтен сиземләүче шәхес итеп таныта. Иҗаты, милләт мәнфәгатьләре белән яшәве җәһәтеннән Тукай бөеклегендә торган Исхакыйның XX гасыр әдәби барышына, шул исәптән шигъриятенә йогынтысы елдан-ел үсә баруы сизелә. Сүзебез шул хакта. Исхакый үзен татар әдәбияты үсеше өчен җаваплы кешеләрнең берсе дип санаган. Шуңа да ул, тезмә сүз сәнгате хәрәкәтенә вәкари ваемсызлык белән карап, бармакларын жилет кесәсенә тыгып, балалар уенын күзәткәндәй, битараф була алмаган. Татар шигъриятенең сыйфат дилбегәсе туры Тукай кулында чакта, ул жанр үсешенә гомуми бәя бирү белән генә канәгатьләнгән. Агымдагы поэзиягә мөнәсәбәтен 1910 елда Төркиядә "Төрек дөрнәге"ндә ясаган чыгышында ачып бирүен искәрткән идек. Тукай иҗатына югары бәясен ул беркайчан да, шул исәптән мөһаҗирлек чорында да үзгәртми, үз ышанычында, иманында ахыргача тора. 1913 елда бөек шагыйребез фани дөньяны тыныннан мәхрүм иткәч, Исхакый, аерым бер үҗәтлек илә аның мирасын өйрәнүгә көч кую белән беррәттән, үзен татар поэзиясе үсеше өчен дә җаваплы кеше итеп сизә кебек. Күп язмый, әмма төпле һәм нигезле итеп сүзен сеңдереп әйтә. Бу очракта аның "Шигырь күп - шагыйрь юк" (Ил. - 1914. - № 17) һәм "Бер изах" (аңлатма) (Кояш. - 1915. - № 819) дигән мәкаләләрен күздә тотам. Шулар буенча гына да кырыс һәм мәрхәмәтле Исхакыйны танып, аны шул исәптән татар поэзиясенең, Тукай аны "Мөхәрриргә" шигырендә атаганча, яхшы мәгънәсендәге "чапанчысы" (көтүчесе), сакчысы дип олыларга була. Усал, торма төсле ачы телле "Шигырь күп - шагыйрь юк" мәкаләсен Исхакый фельетоннар бүлегендә бастыра һәм максаты итеп "Ил" газетасына килгән шигырьләрне анализлауны гына куйса да, әдип татар поэзиясе үсешенә кагылышлы гомумирәк фикерләрен дә укучыга җиткерү җаен таба. Фәлсәфи-әхлакый уйлануларны эченә алган тәнкыйди нотыгын ул газиз милләтенә тап төшерергә яратучылар белән бәхәстән башлый. "Безнең халыкны юкка гына тәнкыйтьчеләремез, шигърияте юк, дорфа уйлы, тупас төшенә, матур сүздән, бизәкле тәкъбирдән тәм таба алмый, дип көләләр". Мондый бәяне ул татар халкын, аның пассионарлык көчен, хисси мөмкинлекләрен белмәү аркасында туган хата караш дип саный. "Безнең халыкта зур бер кувәи шигърия (шигъри сәләт, көч) бар. Безнең халыкта искитәрлек шигырьгә дәрт һәм дә шигырьне укырга гына түгел, язарга да дәрт бар. Шул дәрт тә көннән-көн үсә булырга кирәк". Шуңа дәлил рәвешендә үзе җитәкчелек иткән газетага килгән шигырьләрнең саны күбәюен, тел-стильләренең чуарлана баруын атый. Шигырь язучылар сафы ишәя бару сыйфат дәрәҗәсенә таләпчәнлекне көчәйтүне таләп итә, ди мәкалә авторы. Аның уенча, Тукай вафатыннан соң татар шигърияте, көрәшче сыйфатларын югалтып, вак-төяк көнкүреш темаларына кереп бата бара. Киләчәге, милли хокуклары өчен көрәшү урынына кайтарып булмаслык үткәнне (анда да хыялый фонда) идеаллаштыру белән мавыга. Бу хәл, әлбәттә, Исхакыйны битараф калдыра алмый. Шигъриятнең фикерләү киңлеген, иҗтимагый тонусын күтәрүне таләп итү җәһәтеннән мәкаләнең Тукай сатирасына аһәңдәшлеген сиземләү кыен түгел. Автор шигырьләрдә купшы, бизәкле, буш сүзләр арта барып, шапшак уй-фикерләрнең матурлыкны, табигыйлекне кысрыклый килүенә үкенеч белдерә. Мисаллар китереп, мактаган булып, астыртын төрттерә, йомшак җәеп, катыга утырта. Бәхет табыла, дөрест юллар табылгач, Агып күз яшьләре, күкрәп яналгач. "Фәлсәфә бик дөрест, ләкин моның шигырьлеге кая? Шул зур мәгънә үзенә муафыйк сүзләргә бөркәнгәнме? Юк! Шуның өчен аның шигырьлеге юк. Фәлсәфәсе генә бар. Менә бер шагыйрь кайларга барып җиткән: Һич тә... май безнең Хәдичә, ...дип әйтмәдем кичә. - Күрәмсез никадәр шигърият! - ди Исхакый сарказм белән. - Мин, бер дә шагыйрь булмасам да, шул шигъри сүзләрне газета битләрендә баса алмыйм. Яза алмыйм гына түгел, хәтта кеше алдында укый да алмыйм". Әдипне шигырь мәйданында "назик" мәгънәләр (порнографик), ялтыравык гыйбарәләр, "фәлсәфи" фикер дип арзанлы акыл сатуга корылган, кешенең рухани дөньясы байлыгы урынына арзанлы ләззәт тәкъдим итү очраклары борчый. Моның бер сәбәбе итеп җиңел кәсеп эзләүне, Тукай, Лермонтов кебек югары сыйфатлы шагыйрьләрдән үрнәк ала, өйрәнә белмәүне күрсәтә. Нәтиҗә ачык: "ул да шигырь галәмендәге башбаштаклык". Бу хәлнең объектив сәбәпләре дә бар икән: "Тукай китте. Сәгыйть Рәмиев читкә сугылды... Алдагы саф буш калды. Арттан килә торганнар төртешәләр, тартышалар, ләкин алга имам иттереп берне чыгарып бастыра алмыйлар... Шигырьнең шигърияте томанлана, тузанлана. Шигырь гамәле, шагыйрь, чын зур шагыйрь көтә". Кыскасы, Исхакый үз чорының шигъриятен Тукай биеклегеннән килеп бәяли. Вакытлы матбугатка килгән шигырьләргә мөнәсәбәтендә ифрат кырыс, усал булса да, тәнкыйть сүзен, Туфан әйтмешли, "рифмач"ның колагына гына "пышылдый", җәмәгатьчелек, якыннары алдында ким-хур итеп исем-фамилияләрен атамый, "теге" үзен-үзе "таныгач", шул бик җиткән дип саный. Хәзерге әдәбият белгечләре Исхакыйның кызыбрак китеп (бер фельетон өслүбенә чыккач, каләмне тиз генә башка юлга "күчереп утыртуы" кыен шәйдер), татар хатын-кызларының "кечкенә генә дә, нәни генә дә бер шагыйрә тудыра алмаулары ышанмаслык гаҗәп!" дигән фаразын искәрмәсез кабул итә алмыйлар. Чөнки ул чорда Газизә Сәмитова (1862-1929), Маһруй Мозаффария (1873-1945), Мәхмүдә Мозаффария (1893-1969), Мәфтуха Вәлидия (1894-1969) кебек тәвәккәл яшьләр шигърият мәйданында тавышларын тулы көчкә ишеттерәләр. Күбесенең иҗат җимешләре XX гасыр башы әдәбияты белгече Зөфәр Рәмиев төзегән "Татар шигърияте. XX йөз башы" (2004) җыентыгына теркәлгәннәр. Исхакый яшәгән, иҗат иткән чорда милли мәдәниятебез, шул исәптән шигъриятебез үсешендә тирән эз калдырган, хыял-өметләрен кәгазьгә төшергән мөхтәрәм исемнәр университет галимәсе Альта Мәхмүтованың "И нам пора зажечь зарю свободы..." (2006) дигән китабында да китереләләр. Исхакый үзе дә "нәкъ бер елдан соң шул чорның иң укыла торган басмаларының берсе "Кояш" газетасында дөнья күргән "Бер изах" дигән мәкаләсендә 1914-1915 елларда "Ил", "Сүз" газеталарында, "Аң" журналында даими басылып килгән, 1917 ел борылышына кадәр шул чор өчен (безнең көннәрне күздә тотсак та) шактый зур, өчәр мең тираж белән берничә мәҗмуга чыгарып өлгергән Гыйффәт туташ (Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева, 18951977) тәхәллүсен алган шагыйрәне яклап чаң кага. Үз фикеренә турылыклы калып, автор Гыйффәт туташны "татар хатын-кыз дөньясындагы беренче шагыйрәмез" (күрәсең, ул елларда әле Г. Сәмитова иҗаты җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмагандыр) дип игълан итә. Аңлатмасында Исхакый шагыйрәнең иҗатын җентекле өйрәнүне, поэтик ачышларына бәя бирүне максат итеп куймый. Гадәтенчә, әдип фикерен киң алдырып, шул чорда иҗатка килгән шәхес белән тирәлек, мохит арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең хәзергәчә әһәмиятен югалтмаган әхлакый яклары турында уйлана. Гомуми бәяне чыгару, җәмгыятькә дәгъваны калкытып кую өчен яшь шагыйрә язмышы ифрат кулай булып чыга. Гыйффәт туташ хатын-кызны "дүрт дивар арасында" гомер кичерергә тиешле зат дип санаган кадими карашлы гаиләдә, биш мең мөселман яшәгән, "дүрт-биш йөз ак якалы ирләре, корсетның төрлетөрле модаларын белгән ике-өч йөз ханымнары булган Әҗидә"дә (Рязань өлкәсенең Ермеш районында урнашкан авыл) (Исхакый ирониясе вулкан кебек кайнап астан бәреп тора) туып, "һичбер төрле ярдәм таба алмаенча", "ялгыз калган Гыйффәт туташ, юридический ярдәм сорап, "Вакыт" газетасына мөрәҗәгать итте". Ата-анасыннан (әнисе аны бүлмәдә бикләп тота, җыентыкларын яндыра), кардәш-кабиләсеннән матди ярдәм ала алмаган, караклыкта гаепләнеп, паспортсыз калган яшь шагыйрәне яклап газета укучы җәмәгатьчелек күтәрелә, үзеннән-үзе акча җыю башлана, "русларның саф күңеллеләре чыдамады, кенәз Гагаринның ярдәме аркасында" (татардан чыккан нәселләрдә коммунистлар әле үткәннәренә нәфрәт тәрбияләп өлгермәгәннәр!), "аның каләменнән, муеныннан чылбыр алынды". Шуннан соң Гыйффәт туташ Мәскәүгә барып урнаша. Эше дә табыла, төрле курсларда укуын да дәвам иттерә, гонорары да килә башлый. Авыллардан унбиш-егерме тиенләп җыелган акчалардан баш тарта. Горур шагыйрәнең авыл мәзиннәре кебек сәдака исәбенә яшисе килми, хәтта халыктан килгән тәңкәләрне кире хуҗаларына кайтара башлый. Гыйффәт туташ язмышын бәян итүдән Исхакый берничә әхлакый-этик нәтиҗә чыгара. "Үземнән шуны да әйтим. Бер халыкның арасыннан бер шагыйрь, бер рәссам, бер артист, бер музыкант, бер галим чыкса, вә шул кеше хәл-әхвәленең китеше белән матди вә мәгънәви ярдәмгә мохтаҗ булса, шөбһәсез, милләт, милләтнең аңлылары аңарга ярдәмгә җитешергә тиештер, фараздыр". Исхакый, "аңлылар" сүзенә басым ясап, бу сүз-төшенчәгә хәлле, зыялы, ярдәмчел, ягъни милләтнең иртәгесе турында кайгырта белүче фәһемле затларын күздә тота. Чөнки алдагы юлларда әдип иҗат кешеләрен авылның хәерче мәзиннәре дәрәҗәсенә төшереп, вак акчалар җибәреп, шул хакта матбугатта тавыш, шау-шу күтәреп мыскыл итмәскә өнди. Бу хакта түбәндәге юллар ачык сөйли: "Гыйффәт туташка ярдәм" дип, биш-ун тиен сәдака җыеп, газета битләрендә шагыйрәмезнең исемене өстерәтеп йөртмәүләрен бик үтенәмез... Шагыйрьнең, мөхәррирнең, рәссамның, артистның һәдияче мәзин түгел икәнлеген аңларга вакыт инде". Күп хәсрәт, золым күреп тә шигъри рухын югалтмаган, шәхесенә хөрмәтен саклаган Гыйффәт туташ кебек затлар милләтнең йөзек кашлары дәрәҗәсендә йөртелсәләр, шунда гомумән татар әдәбиятына, аның киләчәгенә ихтирамыбыз, өметебез күренер дигән ышаныч, чакыру белән тәмамлый Исхакый "Бер изах"ын. Мәкаләнең мантыйкый эчтәлегендә Гыйффәт туташ шигъриятенең иҗат юнәлешен хуплау сизелә, һәм моның тәгаен ачылып, күренеп торган берничә сәбәбе бар. Беренчедән, яшь шагыйрәнең мөселман хатын-кызларының аянычлы язмышын сурәтләү аша аларның кешелек хокукларын яклап чыгуы Исхакый күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. "Тарсыну" шигырендә Гыйффәт туташ бу хакта, ягъни җәбер-золым турында, бик үтемле яза. Җәрәхәтле күңел серләрен шәрран ярып ачып сала. Яшим читлек эчендә: юк ямьле, гүзәл көннәр, Караңгы дүрт ягым, юк, ичмасам, йолдызлы ак төннәр? Икенчедән, яшь шагыйрәнең Тукай мәктәбенә, остазының фикерләү үзенчәлекләренә, өслүбенә якын юлдан атлавы Исхакыйны хуплау фикерен әйтүгә, кулына каләм алуга рухландыргандыр. "Бер кисәк" парчасына шагыйрә "Тукайга ияреп" дигән ачыкламыш та кертә. Тормыш, язмыш, яшәү белән үлем, яктылык белән караңгылык турында хисси уйлануларга корылган иң уңышлы шигырьләре исемнәре белән үк Тукай күтәргән мәүзугъларга тартылып торалар. "Өмидкә" (Тукайда "Өмидсезлек", "Өзелгән өмид"), "Даһига" ("Даһигә"), "Шагыйрьгә" ("Шагыйрь"), "Милли көй" шигыренең "Синнән килә миңа ләззәт, хозур, Әй кадерле дустым, милли көй" юллары Тукайның "Чын безнеңчә матур, милли көй" ("Милли моңнар") кебек сызлану-моңсулануларның дәвамы, бер үк мотивның икенче яктанрак, әмма шул нотада яңгыравы, чыңы кебек кабул ителәләр". "Сихерле көйләреңне көйлә шунда...", "Хыял", "Идеал эзләгәндә" кебек шигырьләрендә Гыйффәт туташ, җан эзләнүенә ирек биреп, аң төпкеленә, рух тирәнлегенә юл эзли. Үзәктә шул ук экзистенциаль сагыш, әрнү, ачыргалану. Ике шагыйрьнең иҗат җимешләре, эзләнү юллары, тапкан нәтиҗә-кыйтгалары арасында өстән-өстән генә ясалган чагыштыру да (сүз фикерләү киңлеге, иҗтимагый-фәлсәфи яссылык, тел-өслүб сыйфаты дәрәҗәсе турында бармый) Гыйффәт туташны "Тукай мәктәбе шагыйрәсе" дип атарга мөмкинлек бирә. Тематик киңлек, шигъри калып төрлелеге җәһәтеннән аларны бер тактага кую турында сүз бармаса да, Гыйффәт туташ эпигон, шәүлә шагыйрә түгел. Ул, үз шәхси тормыш дисбесенә таянып, зирәк һәм тапкыр нәтиҗәләргә дә килә. Яши ул дәрт белән, төшми, егылмый ул, һаман рухлы. Аңар тәмле хыяллар күрсәтәләр алда нур, утны. ("Тарсыну") Шагыйрь исеменә дәгъва итүнең никадәр җаваплы йөк һәм саваплы эш булуын ул аңлый һәм шул уңай белән үзенең күзаллавын, таләбен шигъри юлларга чыгара. Ашык нурлы, мөкатдәс йолдызыңа, изге кыйблаңа; Синең күгеңдә балкый таң, күзең ач вәхи - илһамга. Кара: алдыңда нинди саф, тирән, зур чишмәләр шаулый, Синең таңны сәламләп, назлы былбыллар ничек сайрый! ("Шагыйрьгә") Гыйффәт туташ лирикасында мәхәббәт драматизмын, сөю сагышын хатын-кыз язмышы белән үреп сурәтләгән шигырьләр зур урын тота. Бу хис турында ул саклык һәм нәзакәтлелек белән яза. "Сөйдем сезне... Минем утлы мәхәббәт сүнмәгән. Бәлки, хәзер дә һәм минем күңлемдәдер яки калыр мәңге. Сөйдем, бәлки, сөярмен, һәм үзгәләр сөйсеннәр сезне, Мәхәббәт тәңресе алдында бит һәркем чүгәр тезне" ("Сөйдем сезне..."). "Табигать", "Язда", "Сандугач сайраганда" кебек шигырьләрендә ул табигатьнең ямьле күренешләрен сурәтләү аша рухи дөнья гүзәллекләрен ачуга омтылыш ясый. Дөрес, аларга серлелек, күпмәгънәле киная, ишарә җитенкерәми. Шул ук вакытта Гыйффәт туташ - "һәвәскәрлек" белән "үзешчәнлек" чикләрен узган шагыйрә. Чорның олы әдибе Исхакый фатихасы Гыйффәт туташның шәхесен, иреген, димәк ки, аның шигъриятен яклап иваз салуы эзсез югалмагандыр дип уйлыйм. "Бер изах" мәкаләсеннән соң шагыйрәнең төрле нәшриятларда бербер артлы өч җыентык чыгарганын искәрткән идек. Шагыйрьлек куәсе көчле булса да, дөньяга карашы, сәяси аңы милли мәнфәгатьләр җирлегендә калыпка утырып җитмәгән Гыйффәт туташ 1917 елгы Октябрь борылышын хуплап каршы ала, 1918 елда коммунистлар фиркасенә кереп, оештыру, үгет-нәсыйхәт шөгыльләре белән Урта Азиягә җибәрелә. Табигый ки, алдагы елларда ул шигърият кебек "вак-төяк" эштән читләшә. Большевикларның алдаучан шигарьләрен, мәкерле сәясәтен вакытында аңлап, бар борчылуы милләт гаме булган, халкын инкыйраздан, юкка чыгудан саклау өчен көрәшен мөһаҗирлектә дәвам иткән Исхакый өчен башка идеалларга табынган Гыйффәт туташ кызыклы шәхес булудан туктый. Алдагы елларда "беренче татар шагыйрәсе" дип күтәреп алган кеше турында ләм-мим сүз әйтми. Күңеленнән үк сызып ташлагандыр дип фараз итәргә генә кала. Шул рәвешле, XX гасыр башы тезмә сүз сәнгатебезнең ераклардан килгән шигъри куәсен, лирик эчтәлеген, тылсымлы, сыгылмалы телен саклау юнәлешендә Исхакый Тукай кулыннан төшкән миллилек байрагын күтәреп ала һәм киләчәк буыннарга васыяте итеп калдыра. Исхакыйның гаҗәеп бай һәм тирән эчтәлекле иҗат мирасы - үзе бер дәрья. Бөек әдипнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген, татар халкын үзаңлы, мөстәкыйль милләт буларак саклап калу өчен көрәшен, әдәбият үсешенә керткән яңалыгын, ахыр чиктә бөеклеген аңлау һәм шуларга тиң тел-өслүб чараларын табу өчен вакыт һәм әзерлекле каләм ияләре булу лазем иде. Исхакыйның исеме һәм иҗаты ясалма киртәләрне вата-җимерә халкыбызга кайткан вакытка Х. Туфан, Н. Арслан, С. Хәким кебек милләтпәрвәр затларның бәясен, кадерен белгән олуг шагыйрьләребез, фани дөньяны калдырып, мәңгелек хозурына күчкәннәр иде инде. Совет хакимиятен, большевиклар сәясәтен кабул итмичә мөһаҗирлектә вафат булган Исхакый турында яшертен-орынтын гына ишетеп, берише әсәрләре белән таныш булсалар да, аның турында ачыктан-ачык сөйләү, язу мөмкинлеге туган көннәрне бөекләребезгә күрү насыйп булмады. Шуңа күрә татар поэзиясендә Исхакый образын, рухын аңлау юнәлешенең әле туып кына килүе гаҗәеп түгелдер. Әдипнең шигъри сынын тудыру юнәлешенә милли рухы, татарлыгы, көрәш дәрте һәр юлыннан биткә бәреп торуы белән Исхакыйга якын Г. Афзал чыгуы табигый күренеш булды. Озак көттермичә, аңа А. Хәлим, Ф. Сафин, Р. Низамиев, Ә. Мәхмүдов кебек шагыйрьләр авазы килеп кушылды. Казан дәүләт университетының яшь шагыйрьләре, Исхакыйның 130 еллыгына багышлап, тоташ яңа шигырьләрдән торган студентлар газетасы чыгардылар. Алгарак китеп булса да шуны искәртәсе килә: барча багышламаларны уртак мотив берләштерә. Ул - Исхакый кабызган милли ялкынны, кешегә, туган телгә хөрмәтне киләчәк буынга җиткерү, даһи язучының иҗаты, эшчәнлеге белән горурлану, аның мөстәкыйльлек, инкыйраздан котылу турындагы өйрәтү - хыялларын бүгенге көн проблемалары белән бердәмлектә карау. Яшьләр иҗатында хәтер буыннарны бәйләп торучы җанлы җеп буларак калка. Милләт бәхете өчен көрәшүчеләрнең катлаулы язмышы (өстәгеләр яратмый, астагылар аңлап җиткерми) чарасызлык хисе, сагыш чыганагы булып тора, лирик уйлануларның нигезен тәшкил итә. Исхакый мирасының төп өлеше җәмәгатьчелек хозурына кайтуга, Г. Афзал "Инкыйразга каршы" (Г. Исхакыйга), "Күңел яктысы" дигән шигырьләрен язып чыкты. Беренчесендә Исхакыйның халкын бетүдән, эзсез югалудан саклап калу өчен көрәше публицистик эчтәлеккә бәрабәр югары өслүб белән сурәтләнсә, "Күңел яктысы" шигыренең фәлсәфи нигезендә авторның изгегә тартылган күңел нурының, эчке матурлыкның шәм яктысы кебек башка кешеләр күңеленә төшкән шифалы тәэсире турында уйлану ята. Г. Афзал Исхакыйны милли идеалына турылыклы, башбирмәс холыклы шәхес итеп сурәтли. Шул ук вакытта ул Ницше рухындагы гадәттән тыш көчле (сверхчеловек) яисә һәрнәрсәне вату-җимерү хыялы белән яшәүче гыйсъян шәхес тә түгел. Ул - яна, көя, әрни, сызлана торган кеше. Әмма аның милләт язмышы өчен үзен-үзе кызганмыйча, җан атып, дөньяга сибелгән татар балаларын уртак ният (инкыйраздан саклау) тирәсенә туплау өчен илдән илгә күчеп йөрүе аны пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрә: Татар йөрәгендә тәхет биләп, Кара почмакларын балкытып, Безнең алда, изге теләк теләп, Син баргансың икән шәм тотып. Шигырь юлларыннан күренгәнчә, Исхакыйның бөеклеген автор "йөрәк тәхете", "шәм", "изге теләк", "күңел яктысы" кебек Көнчыгыш шигъриятенә хас символик образлар ярдәмендә романтик яссылыкта, психологик анализ алымнарын иркен кулланып сурәтли. Күңелгә әдәби һәм интертекстуаль аналогияләр килүе табигый. Исхакыйны Горькийның кешеләргә караңгыдан яктылыкка чыгу юлын яктыртып баручы Данкосы белән янәшә куясы килә. Лирик каһарманын милләт киләчәге өчен яшәүче зат итеп сурәтләүдә Г. Афзалга реалист Тукай карашы якынрак. Бөек шагыйребез "Милләтчеләр" шигырендә халыкны йотылудан коткару өчен "мөрәүвәтле бер җан кирәк" дип язган иде. Г. Афзал каләме тудырган герой явызлыкка каршы көрәшүче, кешеләргә матурлык өләшүче, нечкә күңелле, намуслы һәм корычтай нык ихтыярлы "мөрәүвәтле" зат булып күз алдына килә. Бөек әдип идеалларының камиллеге, рухи бөтенлеге, аны гомерен туган иленнән читтә уздырырга мәҗбүр иткән кара көчләрдән өстенлеге әсәрнең буеннан-буена исбат ителә. Исхакый язмышы турында уйлану табигый рәвештә шагыйрьне үзе шаһит булган хәзерге сәяси халәт турында сагышлы нәтиҗәгә алып килә, милли мәсьәләләрнең чишелешенә нисбәттән ике чорны якынлаштырган фаҗиганең (вакытлыча бирелгән, чикләнгән ирекнең шаһрен тиресе кебек кысыла, юкка чыгарыла баруы) сәбәпләрен ачарга омтыла. Милләт язмышы, киләчәге турында кем борчылырга, чаң кагарга тиеш соң? Әлбәттә, үзен халык мәнфәгатьләренә багышлаган олы язмышлы затлар, югары кимәлле аңлы зыялылар. Кешелек тарихы күрсәтүенчә, халык бәхете өчен көрәш юлына баскан каһарманга каршы кара көчләр, хаиннәр, икейөзлеләр һәр чорда табыла торалар. Бу очракта Исхакыйны туган иленнән читтә яшәргә мәҗбүр иткән явызлар эчке дөньялары тар, буш затлар, "сукыр көчекләр", "тимер пәрдәле еллар", "сыйнфый көрәш" тарафдарлары буларак сурәтләнәләр. Алдап-йолдап хакимиятне кулларына төшергән зобанилар азатлыкны буып килсәләр дә, киләчәк алар ягында түгел. Шуның өстенә дөньяда явызларга, хаиннәргә баш бирми, буйсынмый торган мәзһәп тә бар икән. Ул - күңел яктысы, җан иреге, рух шәме. Шигырьнең исеме үк шул нигезгә ишарә итә. Намуслылык, хакыйкать эзләү, милли яшәешкә омтылыш кебек төшенчәләр белән бәйле бу фәлсәфи-этик катлам күңелләрдә туачак көннәргә ышаныч нуры сирпи. "Күңел яктысы" шигыре - полифоник төсмерле әсәр. Автор, язмышын милләт мәнфәгатьләре белән бәйләгән шәхесне сурәтләү белән беррәттән, халкыбызның менталитеты, гореф-гадәтләре турында да киң җирлектә уйлана. Аерым алганда, ул милли үзенчәлекне түбәтәй белән комганга кайтарып калдыруга каршы, тормыш-көнкүреш элементларыннан бигрәк, халыкны берләштергән үзәк "күңел аклыгы" - Иман икән. Түбәтәй дә комган гына түгел, Иман икән күңел аклыгы. Автор каһарманын эчке матурлык эстетик категориясе аша бәяли, аның яшәү рәвешенә, бөеклегенә яңача карау, бәяләү омтылышы ясый. Шул рәвешле, Г. Афзалның "Күңел яктысы" шигыре фәлсәфи юнәлеше, халык язмышы белән аның алдынгы вәкиле арасындагы якынлыкны алга чыгаруы, сурәтләү чараларына байлыгы, теленең сыгылмалылыгы белән Исхакыйга багышланган шигъри әсәрләрнең иң уңышлыларыннан саналырга лаек. Хәзерге сәнгать әһелләре Исхакый гомерен багышлаган милли бердәмлек һәм мөстәкыйльлек идеясе тирәсендә берләшергә тиешләр дигән фикер күпчелек шагыйрьләр өчен уртак. Э. Шәрифуллина "Шәхес белән халык таныла" шигырендә тормышын, бөтен барлыгын милләтенә хезмәткә багышлаган зат белән халык арасындагы камил якынлыкны мәгънәле итеп әйтеп бирә алган: Акыл белән гамәл кыла белгән Халыкта тик - шәхес табыла. Халык белән шәхес даны үсә, Шәхес белән - халык таныла! "Без Тукайлы" поэмасында шагыйрә Ш. Мәрҗани, Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин кебек олуг затлар арасыннан Исхакыйны аерып куя: Акчурасы, Бигиеве, Түнтәрие, Үзе генә ни тора бит Исхакые! А. Хәлимнең "Исхакый каурые" һәм Ф. Сафинның "Җомга көн, кояш чыкканда..." шигырьләре арасында бер караганда гадәти күренгән фабула җебе тирән мәгънәви һәм фәлсәфи нәтиҗәләргә алып килә. Икесендә дә үзәктә бала образы, ягъни икесен дә уртак башлангыч якынлаштыра. Исхакый истәлекләрендә үзенең җомга көнне кояш чыкканда дөньяга килүе турында язып калдыра. Яуширмә кешеләренең "Илдә нарасый күреп..." шатлануын искә төшерү булачак әдипнең төрмәләр, сөргеннәр, мөһаҗирлек язмышы аша үтеп, сынмас-сыгылмас корыч холыклы көрәшче булып күтәрелеп, вафатыннан соң илгә пәйгамбәр, изге зат рәвешендә кайтуын сурәтләү өчен кирәк була: ...Гасыр үтеп чыккан чакта, Кар яуганда бөркелеп, Бер таң сискәнеп уяндык, Илдә пәйгамбәр күреп. А . Хәлим шигырендә бала белән иҗатчы арасында чик бөтенләй диярлек сакланмый. Автор дүрт яшендә ятим кала: "Миңа - дүрт... Утырам - сабый сәкедә". А. Хәлимдә Исхакый хыялда, аң төпкелендә яшәп фон тәшкил итсә, Ф. Сафин шигырендәге бала - Гаяз үзе. Әмма әсәрләрнең фәлсәфи-этик катламы шактый тирән, катмарлы. Ф. Сафинның "Җомга көн, кояш чыкканда..." шигырендә лирик герой күңеленнән ургылып чыккан сагышлы хисне Исхакыйның үзеннән тормаган авыр язмышы турында уйлану тудыра ("...Үксез тарих битләреннән коела дәвер көле"). Туган иленнән читтә яшәргә мәҗбүр булган татар баласы өчен әрнү үз шәхси кайгысы кебек кабул ителә. "Сабыр тарих", күпме генә сынаса да, үзен милләт киләчәгенә шәһит кылырга әзер затны сындыра алмый. Кадерсез дөньяга рәнҗү тойгысы көрәш, тартыш рухы белән алышына: Тартышудан табылган хак, Изге дә, ул - кадерле, Кадерсезлек дөньясында Татысаң күп җәберне. Ирекле, сыйдырышлы композиция, вакыт белән араны якынлаштырып, кино кадрларындагы кебек, тизләтелгән алым белән Исхакыйның балалык чорыннан татарның изге заты булып күтәрелү юлын күз алдына бастырырга мөмкинлек бирә: "Гаяз - исән! Учагында җылыта татар җанын". Шагыйрь Исхакый биографиясен үзәккә алу белән генә чикләнми. Автор идеалы XX гасырны, димәк ки, XXI гасыр башы кешеләрен дә борчыган көнүзәк мәсьәләләргә килеп чыга. Әсәрнең буеннан-буена сузылган яшәешкөрәш фәлсәфәсе кичереш боҗрасының үзәгендә ята. Шул кичереш агымына кешелек тарихындагы кабатланулар, кабат терелүләр турында уйланулар килеп кушыла: Тарих тарих буламыни! - Булмаса кабатлану. Терелеп килгән тамырга Ут төртеп, кабат ягу. Якты өметләрне, терәк баганаларны бетерә, юкка чыгара килгән дөньяга үпкә килеп кушылуы да табигый кабул ителә: Кан-сүл саркый иреннәрдән: Тел тешләтте замана. Терәк - кызыл баганалар - Төптән үк череп ава. Нибары уналты юлдан торган "Исхакый каурые" шигырендә А. Хәлим мифологик аң агышын Исхакый каләменнән төшкән нурда эретеп, язучы образын көтелмәгән яссылыкта ачып бирә. Иң әүвәл аның мәгънәле исеме укучыны битараф калдыра алмый. Каурый биредә символ да, ачкыч сүз дә. Чөнки ул гадәти каләм, язу-сызу әсбабы гына түгел, ә чынбарлык белән бәйләүче, азатлык өчен көрәшүче сүзне кәгазьгә төшерүче дә, татарның иҗатка маһир, зыялы милләт булуына нәзакәтле ишарә дә. Бүлмәдә үксез баланы юатып очып йөрүче фәрештәне Исхакый рухы дип тә аңларга мөмкин. Арадашчы вазифасын үтәүче мифик зат белән аңлашу аң төпкеле дәрәҗәсендә бара. Исхакый җибәргән каурый каләмнең фәрештә тарафыннан хисчән балага тапшырылуы, бүләкне кабул итүченең киләчәктә халык язмышы белән яшәүче, көрәшче язучы булып китәчәгенә үпкәле киная кебек кабул ителә. Исхакый исеме, аның яшәү рәвеше хакында сүз барганда, рәнҗетелгән татар тарихы читтә кала алмый. "Дәүләти җылылык"ка сусаган лирик затка мич эсселеге генә җитми шул. "Дәүләти җылылык" гыйбарәсе үз эченә тирән тарихи һәм заманча мәгънәне сыйдыра. Шигырьнең тел-өслүб чараларына фәлсәфи нигез, әхлакый аң юнәлеш биреп, калыплап тора. Исхакыйны үзәккә алган күләмле әсәрләргә, поэмаларга әдипнең милләтпәрвәрлекнең югары ноктасына менүен дөнья үре дәрәҗәсенә куеп, чагыштырып сурәтләү хас. Ә. Мәхмүдовның "Милләт сакчысы" шигыренең, "Пәйгамбәр" тарихи поэмасының үзәгендә XX гасыр башында татар милләте бирә алган шәхес белән горурлану ята, көрәшче рухының милли идея белән кушылуын раслау үткәнгә хөрмәт төсмерен ала. Исхакыйны автор "Милләтнең күз яше, сагышы" дип зурлап, кылган изге гамәлләренең үлемсезлеген алгы рәткә чыгара. Халыкның җаныдай Яшәү ул мең бакый. Милләтнең сакчысы - үлемсез Исхакый. ("Милләт сакчысы") Милләт хәтерендә калу өчен, шәхескә сират күперен чыгу кебек авыр сынаулар узарга, башкаларга үрнәк булырдай әхлакый тормыш белән яшәргә туры килә. Ә. Мәхмүдов "Пәйгамбәр" поэмасында, эпик колачлыкка, вакыйгалар тыгызлыгына, хисләр куелыгына омтылып, вакыт белән киңлектә иркен хәрәкәт итеп, хакыйкать эзләү юлында Исхакый эшчәнлеген, С. Хәким әйтмешли, җиз иләк аша уздыра. Поэма авторының дөнья тарихыннан хәбәрдар булуы Исхакыйны киң җирлектә сурәтләп, олы шәхес булуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. "Кадакта торган Гайса"ны искә алу, Помпей язмышы, татарның мөстәкыйль дәүләтенә нигез салган, Исхакыйның ихтирам иткән шәхесе Олуг Мөхәммәт ханны сурәтләү 1917 ел борылышыннан соң Рәсәйдә туачак вазгыятьне кабул итәргә әзерлиләр сыман. Алдан күрү сәләтенә ия Исхакый акларның, бигрәк тә кызылларның татар халкына яхшылык эшләмәячәкләрен алдан сизенә: "Дус түгел татарга Ленин да, Колчак та" җөмләсе илдәшләр сугышын оештырган ике көчнең буйсынган милләтләргә яхшылык эшләргә җыенмауларын, хакимият өчен үзара сугышсалар да, "бердәм һәм бүленмәс Россия" сакчылары буларак уртак ноктада торуларын фаш итә. Империяләрнең үзләре теләп берәр халыкка мөстәкыйльлек бирүен чал тарих хәтерләми. Бәхет күктән иңми. "Азатлыкны сорап алмыйлар", - ди автор. Бәйсезлек өчен көрәш җиңел түгел. Бу юлда үзен тулысынча халыкның киләчәк язмышы өчен тартышуга багышлаган фидаи җаннар булуы зарури. Мөстәкыйльлек өчен туктаусыз көрәшү ихтыяҗын таныган хәлдә дә, халыкның милли аңын күтәрү ысулларын табу, киләчәктә үсеш офыкларын билгеләү сират күперен чыгуга тиң. Тәҗрибәле язучы, гаярь журналист Исхакыйга да милләтенең алдагы яшәеш моделен, Рәсәй составында булса да, "Идел-Урал" штаты рәвешендә күз алдына китергәнче шактый эзләнергә, уйланырга туры килә. "Таңчы"лык чорында ул социализм идеяләре белән саташып йөри, эсерлар алга сөргән террорчылык белән дә мавыгып ала. Тормыш тәҗрибәсе арта барган саен, аны зирәк акылы "террорның юлы тар" дигән ышанычка алып килә. Исхакый үз халкын мөкиббән китеп яратса да, аның холкында, яшәешендә урын алган, олы милләтләр харитасында лаеклы урынын югалтуга алып килгән тискәре сыйфатларны да яшерми. "Тигәнәктәй сатлыкларның үсеп торуы", "туганнарның туганнарга ук" атуы, хәлиткеч мизгелләрдә бердәмлекнең җитешмәве милләтебезне шундый аяныч хәлгә китереп җиткергән. Халыкны һәлакәткә илткән иң яман чир итеп автор хыянәтне атый. Фикерен көн белән төн, яктылык белән караңгылык кисешкән яссылыкта очраштыру ниятеннән шагыйрь афористик төгәллектә ике тарихи шәхесне янәшә куя: Мөхәммәт дәүләт торгызган, Шаһгали дәүләт саткан. Шул тарихи фонда Ә. Мәхмүдов Исхакыйны милли яңарышка пәйгамбәрләрчә бирелгән камил инсан, бөек шәхес, көрәшче булып җитлегүен игътибарга ала, каһарманын "якты йолдыз", "бөркет" кебек халык иҗатында көчле, итагатьле, караңгы төнне яктыртучы символ - сурәтләр буларак урнашкан традицион образларга таянып сурәтли: Ал таңның якты йолдызы Гаязның юлдашы булгандыр... Тауларда бөркетләр күптер, Яуширмә бөркете бер генә. Ф. Сафин да "Җомга көн, кояш чыкканда..." шигырендә иленә "кылыч йөзе буйлап кайткан" Гаязны якты йолдызга тиңләгән иде. Ул, күк җисеменең гадәти күренеше генә булмыйча, кешеләрне иркәләп йокыдан уятып, көрәш юлларына озатучы таң йолдызы икән: "Чикләр аша илгә бакты Таң йолдызы - Исхакый". Халык, "ниләр генә күрми ир башы" дигәндә, Исхакый кебек куш йөрәкле, башбирмәс холыклы улларын күздә тоткандыр. Корыч та түзмәс авырлыкларны җибәрә язмыш Гаязга. Чистай, Казан төрмәләре, салкын кышлы Архангельск сөргеннәре, аннан качулар, кеше фатирларында посып яшәүләр, Совет хакимияте, Сталин, Берия иярченнәре тарафыннан эзәрлекләнүләр - барысы да бер кеше - Исхакый язмышына төшә, гомере буена диярлек үткен кылыч йөзе буйлап йөрергә мәҗбүр була. Ф. Латыйфи "Ишелеп төшкән бәхет" романында Маньчжуриягә, Япониягә бәреп кергән совет солдатлары алдына КГБ тарафыннан Исхакый, Акчурин кебек мөһаҗирләрне кулга алу бурычы куелуын, аларны "ак эмигрантлар, халык дошманнары" дип мыскыллап рәнҗетергә тырышуларын сурәтли. Татар халкының асыл улларын эзәрлекләү нәкъ менә татар сугышчылары алдына куелып, бер үк милләт вәкилләрен үзара чәкештерү максатын алга сөргән мәкер сәясәт фаш ителә. Мәгәр бөркет канатын канатсалар да, аны сындыра, рухын җиңә алмыйлар. Исхакый большевиклар узаманы Ленинның акылга җиңеләеп, Сталинның ышанычсыз калуын, сәер үлемен, Гитлерның үз-үзенә кул салуын белеп үлә. Биредә җәза һәм чистарыну (катарсис) мотивлары үзара бәйләнештә үстереләләр. Дошманнары Исхакыйга кылган явызлыклары өчен түләү хис агышының икенче канатына җәза мотивын алга чыгара: гөнаһлылар тарихи хөкемгә тартыла, Исхакый исә пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу бөеклеккә Исхакый халык мәнфәгатьләре белән яшәү, милләттәшләре илә рухи бердәмлеккә ирешү аша килә. Әлеге әхлакый-фәлсәфи катлам "Халыкның гомерен даһилар озайтыр", "Гаяз фикере дә үлемсез" кебек төгәл, үтемле юлларда ачыла. Хронотопның (вакыт белән ара бердәмлеге) иркен бирелеше каһарманның яшәү рәвеше, урыны белән бәйләнештә шәкел яңалыгына да уңай тәэсир итә. Татарны күтәргән, мактаган юллар беркадәр ясалма күренсә дә (их, шулай булсачы дисең!), поэманың апофеозы күңелне иркәли: Пәйгамбәрләр иле - Татарның иле дә, Изгеләрнең теле - Сөйләшкән теле дә. ("Пәйгамбәр") Әлбәттә, бу фикернең дөреслеккә бик үк туры килмәгәнен (һәр шагыйрь үз халкы, туган теле хакында шулай уйларга, язарга тиештер) белсәк тә, бу юлларны сокланып, горурланып укымый мөмкин түгел! Әмма мондый гомумирәк характердагы публицистик юллар күбәебрәк киткәч ("Татарда - сизгерлек, Татарда - ис акыл", "Исхакый - биектә, Бөектер - җиңүче, Залимнәр - түбәндә, Залимнәр - бик аста"), болай ук күпертү, хыялны тормышка ашкандай итеп күрсәтү кирәкмәс иде дип киңәш бирәсе килә авторга. Мондый бәя белән таныша алса, Мәһдиев: "Болай арттыру, үз-үзебезне алдау "едва ли" файдага булыр", - дип өстәр иде кебек. Хыялны гамәлгә ашкан хакыйкать дип тәкъдим итүче юллар югары сәнгатьлелекнең тышында калса да, Исхакый Ә. Мәхмүдов поэмасы битләреннән милләт баласы, туган халкының ачы язмышыннан, моңнарыннан, ата-бабаларның горефгадәтләреннән яралган олы зат булып күз алдына килеп баса. Шул рәвешле, Ә. Мәхмүдов каһарманын дөреслек эзләү юлында максатын, ниятен, омтылышын анык белгән, җитлеккән милләтпәрвәр шәхес итеп сурәтли. Поэма битләреннән Исхакый, тар милли чикләрдә бикләнеп калмыйча, гомумкешелекне уйландырган, борчыган яшәү мәгънәсе, иман, туган илгә тугрылык, тормыш белән үлем арасын намус белән үтү кебек категорияләр турында да хөкем йөртүгә сәләтле, әзерлекле камил инсан булып күңелдә кала. Рашат Низамиевның "Ике мөһаҗир" поэмасы ике тарихи затны - Гаяз Исхакый белән төрек шагыйре Назыйм Хикмәтне үзәккә ала. Бу каһарманнарны туган илләреннән читтә яшәү мәҗбүрияте тудырган фаҗигале тормышлары якынлаштыра. Икесе дә туган илләрендә урнашкан сәяси системаның дошманнары һәм корбаннары. Ләкин конфликтның шартлары, мотивлары төрле-төрле, капма-каршы. Мәкер, алдау юлы белән Рәсәйдә хакимиятне кулларына төшергән большевикларның асылын пәйгамбәрләрчә сизгерлек белән төшенгән Гаяз Исхакый чит илгә чыгып китә һәм патша империясенең гомерен озынайткан, күтәрелә килгән татар буржуазиясен тамырыннан корыткан, милләтен караңгылык упкынына ташлаган советларга каршы көрәшен төрле шартларда соңгы сулышына чаклы дәвам итә. Төрек шагыйре Назыйм Хикмәт, киресенчә, коммунистлар йөзендә дөньяны коллык богауларыннан коткарырга килгән изге көч күрә һәм Ататөрек төзеп калдырган республикага каршы көрәш юлына баса. Шәкли яктан караганда, теләк-иҗатлары изге, халыкларына бәхетле тормыш алып килү, тик азатлыкны, хөрлекне аңлаулары, көрәш алымнары үзгә. Каһарманнарының сәяси карашларына бәя биргәнче, керештә үк автор бу хакта сиздереп куя: Тормыш бит ул чуар калейдоскоп - Кайда золым, кайда тамаша... Ялганнарын белеп торганда да, большевиклар үзләренә тук тормыш тәэмин иткән системаны иң гадел дип саныйлар. Европа буйлап шәүләсе йөреп, афәте Рәсәй халкы башына тукмак кебек килеп төшкән коммунистик идеологияне кабул итмәгән һәр затка "халык дошманы", "милләтче", "кулак калдыгы" дигән ярлык таккан, үз фикерлеләр, башкача уйлаганнар белән зинданнарны тутырган, күбесен шунда юкка чыгарган большевизмга каршы көрәшен Г. Исхакый ифрат авыр шартларда да дәвам итә. Дөрес, зыялылар арасында Назыйм Хикмәт кебек большевикларның кызыл түшле шигарьләренә, аллы-гөлле вәгъдәләренә ихластан ышанган кешеләр дә аз түгел иде. Исхакыйны Назыйм Хикмәт белән Куеп карыйм кайчак янәшә. Назыйм Хикмәт - сәяси бер корбан, Ә Исхакый Туры Тукайга тиң ләбаса! Төрек шагыйре шулай ук туган илен, халкын ярата, аңа изгелек, бәхет тели. Азатлыкны коммунистик идеаллар гына бирә ала, дип, ялгыш юлдан киткәнен аңламый. Аның бу ышанычын автор шактый төгәл чагылдыра: "Чит илдә татлыдыр шикелле Азатлык һәм Ирек һавасы", "СССРның алсу төс икәнен ишетеп белдем мин", һәр сәяси система дошманнарын үзе "тәрбияли", үзе үстерә. Төркия хөкүмәте Н. Хикмәтне коммунист булганы өчен эзәрлекләп, унөч ел дәвамында төрмәләрдә тотмаса, бәлки, талантлы шагыйрь үз илендәге сәясәтне дә кабул итәр; Рәсәйдәге Е. Евтушенко, А. Вознесенский, Б. Ахмадуллина кебек "диссидентлар"ны хөкүмәт шелтәләгән булып, рәхәт яшәү шартлары тудырып, иркәләп алса, ул да үзгәрер, кайсы хакыйкатьнең халыкка якынрак булуын аңлар иде. Тыелган алма татлырак була, күрше тавыгы үрдәк кебек күренә, ди халык. Н. Хикмәтнең фаҗигасе чынбарлыкка алсу пыяла аша карап, ялганны - чын, хыялны гамәл белән бутау яссылыгында ята. Г. Исхакый - большевизмның асылына төшенмәгән төрек шагыйренең антиподы. Аның туган җиренә, милли теленә мәхәббәте, халкының бәхетле киләчәге өчен иң кыен, кырыс шартларда, дошмани тирәлектә фидаиларча көрәше поэмада үзәк мотив буларак үстерелә. Татар өчен җаны актарыла, Уйный канда фикер хәрәкәте. Рәсәй империясенең сәяси яшәеш нигезенә салынган төп идея үткәндә калмаган икән. Әдип үзенең дәртле монологында хәзерге җитәкчелек күпмилләтле ил белән идарә итүдә төп юнәлеш итеп "Единая..." сүзен һәм шуның дәвамы "неделимая" концепциясен үзәккә алуын искәртә. Һаман бер сүз - "Единая..." диеп Кабатлыйлар, гүя попугай. Сүз инкыйлаб һәм илдәшләр сугышы чорында кызылларның да, акларның да "бердәм һәм бүленмәс" Рәсәй шигарен үзәккә алып кан коюы турында гына бармый. XXI гасыр башында, коммунистлар дәверендәге кебек үк, хакимияткә таяныч булып, "баш өсте" дип хезмәт итәрлек фирка туып килә, ул инде кинаясез, ачыктан-ачык "Единая..." сүзе белән башлана. "Заманалар үзгәрә, кешеләре яңара, ә империячел гадәтләр кала, чәчәк ата", - ди автор. Чор һәм сәясәт турында уйлануларын автор "Идел белән Урал арасы" һәм "Казан. Ирек мәйданында уйлану" дигән соңгы бүлектә ачып сала. Беренчесенең атамасын Г. Исхакыйның шул исемдәге тарихи-фәнни хезмәтенең исемен беркадәр үзгәртеп ала һәм борын-борыннан шунда яшәгән халыклар бары бу җирдә генә бәхетле була ала дигән фикер уздыра: Идел белән Урал арасы ла, "Өф-өф" итеп кенә барасы. Чөкердәшеп шунда яшәсеннәр Башкорт белән татар баласы. Поэманың соңгы бабында автор Ирек мәйданында милли киләчәк хакына ачлык игълан иткән Рәшит Әхмәтҗанов, Зәки Зәйнуллин, Фәүзия Бәйрәмова кебек каләм осталарының татар телен саклап калыр өчен халыктан ярдәм сорауларын хуплый. Милләт киләчәге гаменә үзләрен кызганмаган фидаиларга соклануын белдереп, рәхмәтен, олы ихтирамын әйткәч, илнең хәзерге вазгыятенә туктала, анда вак халыкларга каршы алып барылган яшертен кысуны фаш итеп, һәр халык үз менталитеты, холкы, моңы, җыры белән яшәргә хаклы дигән фикер уздыра. Дөрес, автор вакыты белән хискә бирелепме, ритмика яме артыннан куыпмы, шактый беркатлы фикерләр әйтеп ташлый. ...Ир-егетләр атны иярләгән, Кулларында - язмыш тезгене. Йа Ходам, шундый гаярь ир-егетләребез кайларда йөри дә, ни өчен алар тарих биргән мөмкинлекне файдаланып кала алмадылар икән дигән сораулар һавада асылынып кала. Ышандыру көче җитмәгәндә, бүгенгене җетерәк күрсәтү максаты белән, шагыйрь еш кына, шул исәптән әлеге поэмасында, үткәнгә әйләнеп кайта, бөек Болгар, Алтын Урда чорларын ярдәмгә чакыра һәм данлы тарихыбыздан көч, дәрт ала кебек. Ничек итеп яшәү кирәклеген Күрсәткән бит юкса Алтын Урда! Яшәгәнбез ләса алтын чорда. Фикер дөрес кебек. Шулай да автор белән бәхәскә керми мөмкин түгел. Шагыйрь, хисси хыялына бирелеп, без бөек халык булырга тиеш идек кебек фаразын тарихи чынбарлык рәвешендә тәкъдим итә. Алтын Урданың үз чоры өчен югары үсешкә ирешкән, көчле, мәгърур, мәдәниятле дәүләт икәнлеген тарихи чыганаклар аша таныган хәлдә дә, хакимияттә бердәмлек, киләчәк турында уйлап яшәү сәясәте булмау, ханнар, тарханнар, морзалар арасында туктаусыз дәвам иткән сугышлар, куенында урыс дәүләтенең хакимиятенә, хәрби көченә тулы ирек бирүен, үстерүен, Алтын Урданың вак биләмәләргә таркалуы сәбәпле эзсез югалуына күз йому үткән белән яшәргә омтылыш кына ул. Бу дәүләт шул чорда яулаган биеклеген саклый алса, татар халкы шундый аяныч хәлгә төшмәгән булыр иде. Поэманың соңгы өлешендә автор мескенләнеп куя: "Бер тамчы да артык сорамыйбыз. Кирәк бары суверенитет!" Яшьлек җилпенүенә хас мондый романтик беркатлылык чоры узганын, сәдака сорап урамда утыручы таҗик чегәннәренә генә килешкәнен тәҗрибәле сәясәтче Рашат сиземләргә тиеш иде ләбаса. Бәйсезлекне берәү дә бирми, тарих хәзрәтләре андый очракны хәтерләми, азатлыкны төрле чаралар белән көрәшеп кенә алалар, аның өчен халыкны гафләт йокысыннан уятырга, битарафлык базыннан чыгарырга, коллык психологиясеннән арындырырга кирәктер. "Ике мөһаҗир" әсәре Р. Низамиевның драматик кичерешләрне ачуга да сәләтле шагыйрь икәнен күрсәтте. Хикмәт поэманың үзәгенә фаҗигале язмышлар алынуда гына түгел, Г. Исхакый, Н. Хикмәт язмышларын алга чыгарып, берсенең чын көрәшче, икенчесенең алдавыч идеяләр корбаны булуын күрсәтү аша, татар халкының үткәнен, хәзергесен, үзеннән генә тормаган сәбәпләргә бәйле томанлы киләчәген яралы җаны аша уздыра, сызлана, әрни. Поэманың композициясе заман таләпләренә тәңгәл килүгә игътибар юнәлтәсе килә. Мәгълүм булганча, XX гасырда лиро-эпик жанр үсешендә ике төп юнәлеш өстенлек итте. Бер төрендә үзәктә вакыйгаларның эзлекле үсешенә, эчтәлек язмышлар бәрелешендә ачылган, үзәктә характер яткан, урыны-вакыты белән лирик чигенешләр, табигать бизәкләре белән җылытылган эпик поэма алга чыга, икенчеләрендә шәхеснең уй-кичерешләрен иркен калыпта сурәтләүгә багышланган, эчке монолог, лирик кичерешләр киеренкелеге вакыйга агышын алыштырган ирекле композицияле лирик-фәлсәфи публицистик поэма алгы нәүбәткә чыкты. XXI гасыр башында иҗат ителгән поэмаларда эпик һәм лирик башлангычларның кушылуы, синтезы нәтиҗәсендә гыйбрәтле тәҗрибәләр ясала. Р. Низамиев поэмасына эпик колачлык, вакыйгалар тыгызлыгына тиң хисләр куелыгы хас. Шул табышы авторга вакыт белән пространствода иркен хәрәкәт итү, хакыйкать эзләү, чор белән укучы арасында әңгәмә тудыру мөмкинлеген бирә. Шагыйрь үзе дә шул вакыйга һәм хисләр өермәсендә әйләнүче зат, арадашчы, шаһит. Ә. Мәхмүдов поэмасында публицистик хөкем көчлерәк булса, Р. Низамиев әсәрендә тасвирлау, хикәяләү компоненты өстенлек ала, төрле язмышлы геройларның эчке халәте, тормышчан эш-хәрәкәтләре турында уйлану бәхетнең бертөсле генә булмавы, күңелеңне били алмаган җәмгыятьтә яшәү ялгызлык тәэсиреннән коткара алмый. Р. Харисның "Һарут белән Марут", "Идегәй", З. Мансуровның "Ике егълау", Р. Низамиевның "Ике мөһаҗир", Ә. Мәхмүдовның "Пәйгамбәр" поэмаларында янәшә куюны күз алдына китерүе кыен шәхесләрне бергә урнаштыру авторның үз эчке уйлануларының иркен үсеш алуына юл ача. Бу яктан да Р. Низамиев поэмасы заманча әсәр. Каләм иясенең табигый таланты, индивидуальлеге, әсәре иҗат ителгән чорда яшәгән әдәбиятның үсеш дәрәҗәсенә күтәрелә алуы белән бәяләнә икәнен онытырга ярамый. Тел-өслүб үзенчәлекләренең әһәмияте турында әйтеп тә тормыйм. "Тел югалса - илең югалачак, Ил югалса - телең үләчәк", "Без әйтәбез, дәүләтчелек, диеп, Алар әйтә, милләтчелек, дип", "Шовинистны күбрәк белгән саен, Кояш белән ныграк дуслашам" кебек мәкальгә тартым афористик юллар авторның шигъри куәсе, тел күзәнәкләрен сиземләве турында сөйли. Җыеп кына әйткәндә, "Ике мөһаҗир" поэмасы - саллы эчтәлекле, иҗтимагый фикер кыйбласы милли-сәяси рухка туры килгән төзек шигъри телле әсәр. Киеренке сәяси рухлы, милләтпәрвәрлеге аңкып торган "Ике мөһаҗир" поэмасы - Р. Низамиевның иҗади үсешенең яңа чорына кереп баруына ышанычлы дәлил. Исхакыйның бай тормыш һәм иҗат юлын тәрбияви-әхлакый максатларга юнәлткән әсәрләр дә күренә башлады. Бу очракта мин Ринат Мәннанның "Исхакый белән өч кич", "Көрәштәшләр" дигән поэмаларын күздә тотам. Сатирик парчалар, эпиграмма-пародияләр авторы буларак танылган шагыйрь Исхакый язмышының хәтәр мизгелләренә тукталып (Чистай зинданы, штраф түләү, татар байларының комсызлыгы өчен әрнү), композицион үзәк итеп кызы белән сөйләшү ысулын алып, балалар поэзиясе үсешенә мәгълүм өлеш кертә. Икенче поэмада үзәккә Гаяз Исхакыйның якын сердәшчесе, гаярь журналист Фуад Туктаров эшчәнлеге, хәяты алына. Аңа иң төгәл бәяне "Ике йөз елдан соң инкыйраз" авторы биргән икән: "Фуад милләтне сөюдә, үз-үзен тәрбия итә белүдә, халкы өчен үзен корбан итә белүдә үрнәк булып калачак". Эре сызыклар белән Р. Мәннан Фуадның Чистай мәдрәсәсендә укуын, Исхакый белән очрашканнан соң, Учительская школага юл тотуын, Казанда яшерен "Тәрәкъкый", "Таң йолдызы", "Тавыш", "Ил" газеталарын чыгаруда катнашкан өчен эзәрлекләнүен, большевиклар хакимияткә килгәч чит илгә китәргә мәҗбүр булуын, Париж, Берлин, Анкара шәһәрләрендә узган мөһаҗирлек чорында да Фуад Туктарның, югалып калмыйча, көрәшен дәвам итүен, Төркиядә Хөкүмәт китапханәсе оештырып, милләт балаларын бер үзәккә җыю рухы белән яшәвен сурәтли. Исхакый кебек үк туган илен сагынып яшәсә дә, аңа Ватанга кайту бәхете насыйп булмый. Исхакыйның якын дусты, Якташы аның иде. Тырыш, батыр көрәштәше Чит җирләрдә күмелде. Автор аның исемен "Халык мәңге онытмас" дип, поэмасын "Һәр татарны, мөселманны мәңге торыр җылытып!" кебек нәтиҗә белән тәмамлый. Шигъри нәфислек, сурәтләү чаралары байлыгы ноктасыннан килеп бәяләгәндә, бу әсәрләргә артык җитди таләпләр куеп булмый. Вакыйга сөйләү, биографиягә ияреп бару алымы өстенлек итсә дә, хәтерне яңарту, тормышларын милләтнең киләчәгенә багышлаган олы язмышлы элгәрләребезне үрнәк-өлге итеп тәкъдим итү - уңай һәм үзен аклый торган фал. Кызы белән әңгәмәне мең дә бер кичә яисә Р. Хәкимнең әтисе Сибгат абый белән сөйләшүе үрнәгендә алып баруы, эпиграф итеп Исхакыйның милләт тәрәккыятенә өндәгән сүз-гыйбарәләрен сайлап ала белүе Р. Мәннан эзләнүләренә хөрмәт хисе уята. Шул рәвешле Тукай, Исхакый кебек даһи шәхесләребезгә багышланган шигырь-поэмаларның үзәгендә, бер яктан, бөекләребезнең милләт мәнфәгатьләре белән яшәүләре үрнәк буларак китерелсә, икенчедән, мондый фидакяр затларның эшчәнлегенә тиң көрәшчеләрнең арабызда аз булуы, милләт язмышына битараф маңкортлар сафы ишәя баруы борчый, хәсрәт хисе уята ("...баганалар төптән үк череп ава". - Ф. Сафин). * * * "XX гасырда татар сүз сәнгатенә һәм халкына ихластан һәм нәтиҗәле хезмәт иткән иң бөек затыбыз кем?" дип сорасалар, иреннәр, аң шәрифләреннән дә сорап тормыйча, "Исхакый"ны әйтүгә елышалар. Чит илләрдә яшәүче татарлар аны үзе исән чакта ук милләт юлын яктыртып торучы кояшка тиңләгәннәр. Минһаҗ Исмәгыйли (19101995) аңа түбәндәге шигъри юлларын багышлый: Гаяз ага, син безгә кояш идең, Синең юлың ак юл, бәхет юлы иде. Шуңа күрә курыкмадың дошманнардан, Чөнки син батыр татар улы идең! Әдипнең тууына 120 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференция материалларын туплаган китапның "Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы" (2000) дип аталуы да күп нәрсә турында сөйли. 2008 елда Исхакыйның 130 еллыгын билгеләп үттек. Айдар Хәлим "Исхакый - титан" дигән мәкаләсендә тирән нәтиҗәләргә килә. "Генийлык, даһилык титанлыкның бер бүлемтеге генә. Бездә, татарда, әлегә бер генә титан бар - Исхакый. Аның титанлыгы шунда гына да яхшы чагыла: Тукай аның янында үзен "самавырчы" малай кебегрәк тойса да, Гаяз Исхакый, Везувий кебек югары күтәрелеп, Тукайны үзеннән дә югарырак чөя һәм аны милләтнең бәхет кошы дип атый... Бу бары тик титаннарга гына бирелгән кечеклелек". Бала чактан ук Тукайны укып, Тукайга табынып үскән җан бу сүзләрне авырсыныбрак кабул итсә дә, акыл ярдәмгә килгәч, һәммәсе үз урынына утыра. Исхакыйны күтәрү Тукай данына шәүлә төшерми икән. Бөекләребез без булдыра, хәтта аңлый алмас дәрәҗәдә бер-берсенә бәяне үзләре биреп калдырганнар лабаса. Олы шигърияткә аяк баскан чорында ук Тукай, Исхакыйның шөһрәтле киләчәген сиземләп, "Кем ул?" (сез кем дә ул кем, янәсе, чамалап сөйләшегез) дигән риторик соравын куйган. Исхакый исә "Тукай бар иде. Тукай бар. Тукай яши. Тукай яшәячәк" кебек күңелләргә якын канатлы җөмләләрне кабатлаудан туймаган да, тартынып та тормаган. Тукай исән-имин чакта, Исхакыйның күңеле тыныч, шигърият үсеше мәсьәләләренә кысылмый, ә инде бөек шагыйрь фани дөньяны ташлап киткәч, үзен әдәбиятның бу тармагы өчен дә җаваплы санап, фикерләрен, хөкемен замандашларына җиткерә тора. Татарның бөек шагыйренә багышланган, вакытсыз үлеменә нисбәтән йөрәге сыкрану сагышыннан миләш тәлгәшләредәй өзелеп төшкән мәкаләләре, чыгышлары XX гасыр татар шигъриятенең иҗтимагый дәрәҗәсен, тонусын күтәреп җибәрәләр. Тукайны пәйгамбәрлек изгелеге кагылган халык шагыйре дип атап, Исхакый, аның иҗаты, шәхси тормышы тирәсендә куертылган сафсата сатуларга чик куеп, табу салып, чордашының шигъриятен фәнни-гамәли өйрәнүгә ныклы юнәлеш биреп, терәк баганаларны кагып калдырды. Ниһаять, Тукай белән Исхакыйның иҗади дуслыгы XX гасыр башы татар сүз сәнгатенең, тизләтелгән үсеш юлын үтеп, дөнья мәдәнияте дәрәҗәсенә күтәрелүенә дә хәлиткеч йогынты ясамадымы икән? Бу илаһи мөнәсәбәт безнең чорда еш кына бер-берсен аңлый, кыен мизгелләрдә иңнәрен куя белмәгән язучыларыбызга үрнәк була алмыймы? XXI гасыр башында вак һәм аз санлы милләтләрне кысу, гаделсезлек хөкем сөргән шартларда Исхакый белән Тукай алга сөргән миллилек идеясе халкыбызны инкыйраздан саклап калу юлында төп таянычларның берсе булырга тиеш түгелме?! БЕЗ - ДӘРДЕМӘНДЛЕ ХАЛЫК (Хәзерге татар шигъриятендә Дәрдемәнд) Күңел һәр җирдә гөл эзли. Дәрдемәнд Үзеннән соң килгән буыннарга әдәби мәктәп, өслүб юнәлеше калдырган сүз осталары санаулы. Дәрдемәнд - шундыйларның берсе. Бу исемне атауга, искә төшерүгә, меңьеллык татар шигъриятенең күгендә дөньяны һәм кеше рухын иң нәзберек чагылыш-күренешләрендә сурәтләгән, тел һәм тезмә әсәрләр остасы, I Дәүләт Думасы депутаты, алтын базлары хуҗасы, "Шура" һәм "Вакыт" газета-журналларын нәшер итүче, зыялы шәхесләребезнең берсе - Дәрдемәнд сурәте пәйда була. Күңелдә җиһан киңлекләрен һәм халкыбыз тарихын иңләгән, "газиз кавеме" баласының тын алуына, хәтер күзәнәкләренә, язгы гөрләвекләр моңына, күбәләкнең канат җилпүенә игътибарлы, тыгыз бәдәнле, җәя кылы кебек тартылган шигырьләре уяна, иреннәр ирексездән "Шаулый диңгез... Җил өрәдер... Җилкәнен киргән кораб!.."ны пышылдый башлый. Татар көенең башка лөгатьләргә тәрҗемә ителми торган хасияте - Моң, диләр. Дәрдемәнд шигъриятенең төп үзенчәлеге, илаһи көче моң, моңлану, сагыш түгелме икән? Хәзерге татар шигъриятендә, Дәрдемәнд диюгә, иң әүвәл шагыйрь иҗатының ни кимәлдә тирән һәм дөрес өйрәнелүе турында уйлый башлавың табигый. Үзе яшәгән чорда аның шигърияте беркадәр бөек Тукай шәүләсендә калгандыр. Әмма "шигърият" дигән тылсымны сиземләүчеләр Дәрдемәнд әсәрләренең яңачалыгын, җанын ярып бирердәй яраткан халкының тарих тарафыннан рәнҗетелүгә үпкәсен, гонорарга мохтаҗлыктан түгел, ә язмыйча түзә алмаганнан иҗат итүен аңлыйлар. Совет чорында Матурлык төшенчәсе кире кагылып, төп бәяләр берәмлеге булып сыйнфыйлык калыккач, "буржуа вәкиле" каләменнән төшкән шигырьләр яңа сәясәт өчен яраксыз, хәтта зарарлы дип табыла. Шуңар да 1928 елдан 1959 елга кадәр Дәрдемәнд әсәрләре нәшер ителми, берничә буын аның югары зәвыклы шигъриятеннән мәхрүм булып үсә. Әлифбаларның алышынып торуы да халкыбызны, бигрәк тә яшьләрне мирастан читләштерә. Дәрдемәнд иҗатының кайтуы, Х. Туфан шигърияте, М. Җәлилнең "Моабит дәфтәре" басылып чыгу белән бер чорга туры килеп, сүз сәнгатебездә символ, метафора, ирекле шигырь кебек шартлы алымнарга да игътибарлы сурәтле фикерләүгә юл ачты. Шул елларда аның иҗатын фәнни өйрәнү башланды. М. Гайнуллин, Г. Халит, Х. Госман, Н. Юзиев, С. Хәким, Р. Харис кебек галимнәр, язучылар эзен дәвам итеп, хәзерге тикшеренүчеләрдән Й. Нигъмәтуллина, Д. Заһидуллина, А. Саяпова, Р. Ганиева, Л. Шарова һ. б. Дәрдемәнд иҗатын гыйльми анализлау юнәлешендә җитди эзләнүләр алып баралар. Дөрес, кайбер хезмәтләрдә Дәрдемәнд шигъриятен символизм агымы кысаларына гына сыйдырырга тырышу, ягъни милли җирлекне, бәяләп җиткермичә, тарайтып бәяләүләр дә булгалады. Тормыш, мохит, яшәеш кануннары, кеше гомеренең кыйммәте, чикләнгән булуы турында уйлануларында Дәрдемәнднең символик, экспрессив алымнарга мөрәҗәгать итүен инкяр итмәстән, шигырь тукымасын нечкә сиземләүче галим Н. Хисамов "Дәрдемәнд (тормышы һәм иҗаты)" дигән хезмәтендә мондый нәтиҗәгә килә: "Көнчыгыш башлангычын ул Көнбатыш Европа поэзиясенә хас форма, алымнар һәм аһәң белән куша". ("Хәтер сагында", 2004). Үз галим-голәмәләребезнең Дәрдемәнд иҗатына биргән уңай бәясе, шигъриятенә җылы мөнәсәбәте аңлашыла. Күренекле алман галиме, фән докторы Михаэль Фридрихның татарның милли шагыйре Дәрдемәндне дөнья әдәбияты үрләре белән бер баскычка куеп, чагыштырып өйрәнүе, тирән фәлсәфи-эстетик бәясе үзгә хәл, сөенечле гамәл булды. (Козгын Көнчыгышка оча... // Казан утлары. - 2009. - № 4. - 130-152 б.). Автор, Дәрдемәнднең ифрат зыялы, тирән хисле, фикерле лирик булуына басым ясап, С. Хәкимнең "Дәрдемәнд миллион еллар, мәңгелек белән эш итә" дигән фикеренә таянып, "шигъри дәрәҗәсе уникаль, кабатланмас күренеш" кебек нәтиҗә ясый. Европа галименең фикерләү киңлегенә, сиземләү, аңлау үзенчәлекләренә сокланып, үзебезнең догматик чорда катып калган уйлану-зиһенләшү тарлыгына гарьләнеп, хезмәтне кат-кат укыдым. Мәкалә белән танышуны укучының үзенә калдырып, мине аеруча әсәрләндергән бер методологик яңачалыгына гына игътибарны юнәлтәм. Дәрдемәнднең остазлары, укытучылары турында сүз чыкканда, гадәттә, Хәйям, Хафиз, Кол Гали, Сәгъди, Низами, Акмулла исемнәрен, рус шагыйрьләреннән Тютчев белән Фетны атыйбыз. Күбрәк гомуми ишарә, кизү рәвешендә саналган бу исемлек Тукайга һәм башка бөекләребезгә нисбәттән дә китерелә. Дөрес түгел, берьяклы, дип кире кагып кара. М. Фридрих исә Дәрдемәнд иҗатына бөтенләй башка традицияләр югарылыгыннан килә. Аерым алганда, аның иҗатын күренекле үзбәк шагыйре, милләтен саклау, аң-белем дәрәҗәсен үстерү өчен янып яшәгән Чулпан (Габделхәмид Сөләйман) һәм халкын бәйсезлек өчен көрәш юлына чакыручы шигырьләре белән дан алган сүз остасы, шигырь реформаторы Рабиндранат Тагор һәм Американың бөек шагыйре Уолт Уитмен (кешенең рухи дөньясына табигать аша юл алган бу әдип татар менталитетына аеруча якын бугай, аның әсәрләренә тәрҗемә өчен Марс Шабаев Тукай бүләген алды) иҗатлары белән бер киштәгә куеп тикшерә. Татар шагыйре Көнбатыш әдипләренә "Көнчыгыш зирәклегенә" ирешү офыкларын ачты, дип, алман галиме Дәрдемәнд белән Уитменны якынлаштырган шигъри яссылыкларга киң туктала. Уитмен фикеренчә, шагыйрь рухи һәм матди дөньяны бар чагылышларында күңеле белән кабул итәргә һәм иҗатында шул бердәмлекне чагылдырырга тиеш. "Уитмен үзе шундый шагыйрь булган. Дәрдемәнд тә шундый" ди алман галиме. Икесенең дә бер караганда гади күренгән шигъри телләре ритмик буыннар ярашуыннан, рифма, тукталыш, тавыш чыңлавына тиң хәрефләрнең мәгънәви ишарәләвенә таяну ("Дәрдемәнд" сүзендә "д" хәрефенең яңгырашлы уйнавына игътибар итегез) - барчасы әлеге сүз осталарының поэзиядә интеллектуаль юнәлеш дигән, акыл һәм хис ярашуыннан торган канатын үстерүләренә алып килгән икән. Язучылар берлеге әгъзасы, профессор Искәндәр Гыйләҗевнең бу хезмәтне табып, немецчадан турыдан-туры тәрҗемә итеп, "Казан утлары"нда аны тулы килеш бастырып чыгаруы француз язучысы Луи Арагонның Чыңгыз Айтматов иҗаты турында мәкалә язып, кыргыз язучысын дөньяга танытуына торырлык дип саныйм. Дәрдемәнд, язмыйча түзә алмаганда гына, кальбенә тиң каләмен кулына алган, аз язган, әмма берәгәйле язган. Аның рухыннан кәгазьгә төшкән юлларның байтагы афоризм, гыйбрәтле сүз, шигъри формула, символ, ачкыч фикер буларак иҗатка, эзләнүләргә канатландырып яшиләр. Дәрдемәнд әсәрләреннән алынган өзекләр, текст эчендә текст буларак, интертекстуаль катлам тәшкил итәләр. Ул алынмалар бер очракта баш астына эпиграфка чыгарылсалар, икенче мәлдә шигырь эчендә "эретелеп", элеккечәрәк әйтсәк, әсәрнең идея-эстетик дәрәҗәсен билгелиләр. Әйтик, Дәрдемәнднең каләмгә мөрәҗәгать иткән мәшһүр риторик эндәше ("Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?..") дистәләгән әсәрнең "йөзен" билгели: Дәрдемәнд шигырьләренә тәкълид итеп, назыйрәләр язу белән беррәттән, аның образын, рухын тудыруга омтылган әсәрләр дә язылып-басылып тора. Бу юнәлештәге эзләнүләр аеруча илаһи бер көч белән узган гасырның 60 нчы елларында башланды. Күренекле шагыйрь М. Кәрим фикеренчә, 60 нчы елларда татар поэзиясендә "икенче шартлау" (беренчесен ул Такташ, Туфан исемнәре белән бәйли) хасил булган икән, бу борылышның нигезендә халык фаҗигасенә сизгер, нечкә психолог, шәкли эзләнүләр остасы, алман галиме фикеренчә, Европа мәдәнияте югарылыгында торган Дәрдемәнд шигъриятенең дә уңай йогынтысы булуны инкяр итүче табылмас. Аның тәэсире, күнегелгән калыпөлгеләрне, вәгазьчелекне, сөйләп бирүне кире кагуга гына кайтып калмыйча, эчтәлекнең яңаруына, иҗтимагый, бигрәк тә милли ихтыяҗларны гәүдәләндерүгә, фәлсәфи фикерләү тирәнлекләренә, аң төпкеле катламнарына үтеп керүгә омтылуда, шигырь төзелеше яңалыкларында сизелә. Бу якынлык иң кабарынкы төстә, күзгә бәрелеп торырдай дәрәҗәдә Р. Фәйзуллин белән Р. Харис эзләнүләрендә чагылыш тапты. Беренчесе бу мөкәммәллеген "Нюанслар иле" шигъри бәйләмендә, "Дәрдемәндкә тәкълидән" шигырендә калкытып куйса, икенчесе шул ук чорда ундүрт мөстәкыйль шигырьдән торган "Дәрдемәнд" дип исемләнгән назыйрәләрен бастырып чыгара. Шәклем пәрдәсен ачып җибәргән "Дәрдемәнд" дигән шигырендә Р. Харис остазының бәгъзеләрдән аерып торган сыйфатын эзли. Ул "төпсез тирән маңгай җыерчыгы" икән. Бу җыерчык гадәти түгел, ул "зур бер илнең" моңын, сагышын, өмет тавышын үзенә сеңдергән дә җилләр, силләр чайпалдырган киләчәккә өмет катыш шикләнеп карый. Бериш шигыренең "Нинди төстән башладың син, Замана?", "Сез нәрсә кичерерсез? Сез нәрсә кичерерсез?" кебек җавапсыз, гасабилы сораулар белән тәмамлануы да дөнья барышыннан канәгатьсезлек хисен тудыра. Р. Харис бер очракта Дәрдемәнд шигырьләренең исемнәрен үк сакласа ("Сыгылдырып күл камышын...", "Табып ләззәт" һ. б.), башкаларында остазы тапкан, үстергән символ-образларны үзәккә ала. Тышкы, шәкли охшашлык сакланса да, 60 нчы еллар шагыйре "кувшинга" замана вазгыятьләре алып килгән яңа эчтәлек, әхлак кануннарын сала. Бер мисал китерик: Дәрдемәнд: Табып ләззәт матур дөнья сүзеннән, Гомерләрдер җилеп йөрдем эзеннән. ("Табып ләззәт...") Р. Харис: Табып ләззәт уенда һәм куенда, Калды ул гомер елгасы буенда. Тарих ансыз китте... ("Табып ләззәт...") Безнең чор шагыйре Дәрдемәнднең форма вә аһәң, иҗек вә өслүб даирәсендәге эзләнүләрен иҗади үстерү үрнәкләрен бирә. Дәрдемәнд белән Уитмен шикелле үк, Р. Харис табигать тормышында, андагы үзгәреш мизгелләрендә кеше яшәешенә хас эчке хәрәкәтне сизә: Сыгылдырып күл камышын, дулкын кага, "Җир җылырак"! - Камышны кага ярга таба. ("Сыгылдырып күл камышын...") Дәрдемәнд, "күл камышын" сыгылдыруны җилләргә "тапшырып", ел фасыллары үзгәрү халәтен фәлсәфи нотага күчерә: Сыгылдырып күл камышын, җилләр исә, Яз үтә, көзләр җитә, еллар үтә. ("Сыгылдырып күл камышын...") ХХ гасыр башы шагыйре, күл камышы белән җилләрнең мәңгелеген тәкрарлап, яз, көзләр санаган елларның вакытлы булуын, гомернең кыскалыгын искәртсә, Р. Харис һәрдаим җир җылысына сусап яшәгән табигатьне, аның бер кыйпылчыгы булган кешене кайгырта. Ике шигырьнең үзәгендә дә яхшылык, игелек, наз эзләү нияте ярылып ята. Р. Харис табигатьтәге эчке хәрәкәтне, аның яшәешенә хас камиллекне, төрле күренеш-чагылышлары арасындагы мантыйкый бәйләнешләрне Дәрдемәндчә афористик төгәллек, җөмләне өзеп, күчереп кую, аз сүз белән төгәллеген калыплаган мәгънә-фикер әйтеп бирүгә ирешә. Яз көне Кибән-кибән болыт Җиргә сеңгән. Көз көне Җирдә шытып чыккан Болыт-болыт кибән. ("Кибән") Р. Фәйзуллинның "Нюанслар иле" яңачалыгы, гадәти күзаллауларга сыешмавы, шигъри кыюлыгы белән тәнкыйтьтә кайнар бәхәсләр уятты, татар шигърияте тудырган кыйммәтләр турында онытып, аның чыганакларын эзләп, япон танкларына чаклы барып җиттек. Чынлыкта хикмәтле сүз, очкын фикер, фәлсәфи сөземтә нәтиҗәсе - мәкаль-әйтемнәребез белән беррәттән татар шигъриятенең бай казанышларын, бу очракта "кыскалыкта - осталык" тарафдары Дәрдемәнд шигъриятен генә искә төшерәсе булган икән. Ике шагыйрьгә дә милләт гаме белән яшәү, мәңгелекнең серләренә төшенү юлында Матурлык, Гаделлек, Илаһилыкны байрак итеп күтәрү хас. Мисалларың кая дисезме? Алдан ук искәртәм: бу очракта тәкълид итү, охшарга тырышу, бигрәк тә кабатлау кебек төшенчәләр алып ташланырга тиеш. Сүз татар шигыренең күк белән җирне тоташтырган рух бөеклеге, халкың өчен яшәү, һәркемгә киләчәк үлемне, соңгы көнне "җиңү" бәрабәренә камил бөтенлеккә ашкыну, ямьле сүз тантанасы турында бара. Дәрдемәнд: Әйдәгез гөлбакчага, Дуслар, күңел ачмага. ("Әйдәгез гөлбакчага") Р. Фәйзуллин: Бер башында - дуслар озатканы, бер башында - ярың көткәне. ("Нинди юл яхшы?" дип сораучыга") Дәрдемәнд: Тегәп моңлы күзем күкнең йөзенә, Хикәя сөйләдем айның үзенә. ("Тегәп моңлы күзем...") Р. Фәйзуллин: Өметемнең күзе шундый зур! Керфекләре генә ябылмасын. ("Очрашкач") Дәрдемәнд: Түгел лаек яманлык яхшыларга, Ярамасларга яхшылык ярамас. ("Түгел лаек...") Р. Фәйзуллин: Каршы төшсә дус дуска, Тел - озын, гомер - кыска! ("Искәртү!") Күрсәтелгән икеюллыклар арасындагы кафия уенын, ритм төгәллеген, телнең сыгылмалы байлыгын фикри максатка буйсындыру, тар мәйданда төгәлләнгән мәгънә чагылдыру кебек күзгә бәрелеп торган якынлыклардан тыш, эчке аһәңне күңел күзе, хис белән тоемлау лазем. Ике чор сүз остасы арасындагы рухи күперне Дәрдемәнднең үзе турында әйткән ике сүзе - "кинә" белән "инә" - бик тәгаен ачып бирә кебек: Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар, Телемнеңдә зәһәр очлы инәсе бар. ("Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар...") Р. Фәйзуллин иҗатында "кинә"се дә җитәрлек, "инә"се дә бәгыреңне тишәрлек. "Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..." шигыренең исемендә үк кинәсе дә, инәсе дә күз уңында. Метафора замандашын куркак, хөрәсән, икейөзле, битараф кебек ямьсез сүзләрне тезеп китүдән коткара. Кинәле сөйләм "ярдәмгә килмәсә", җанны кем күргән дә, аның ваклыгын яисә эрелеген кайсыбыз үлчәп караган, дип тә дәгъвалап булыр иде. Менә шунда без "күчерелмә мәгънә" дигән төшенчәгә, янәдән бу алымны югары дәрәҗәсенә күтәргән Дәрдемәнд феноменына килеп чыгабыз. Фикерләү үзенчәлекләренә, тел-өслүб берәмлекләренә, афористик җөмләләренә таяну җәһәтеннән чыгып бәяләгәндә, Дәрдемәнднең "Кораб", "Каләмгә хитаб" шигырьләре, берише икеюллыклары "Пар ат", "Китмибез!", "Шүрәле", "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" кебек әсәрләр дәрәҗәсендә йөриләр дисәк тә, бөек Тукаебыз абруена тап төшерү булмас кебек. Дәрдемәнд шигыреннән эпиграф алып, аерым өзекләрне текст эчендә кулланып, вәзененә охшатып язу йоласын 20 нче елларда иҗат ителгән тыгыз эчтәлекле, метафора-чагыштырулар "шыплап" тутырылган, импрессионизм агымына тартылып торган поэмалар авторы Х. Туфанның башлап җибәрүе табигый иде. Р. Фәйзуллин белән Р. Харистан алданрак, 1967 елда, шагыйрь Дәрдемәнднең "Төн вә көндез ул йөзәдер..." юлларына сылтама ясап, "Җилкәнен киерә..." дигән әсәрен яза. Юллар санын арттырса да (Дәрдемәнднең "Кораб"ы 12 кыскартылган юлдан торса, Туфан шигырь юлларын 22 гә җиткерә), ритмик тәңгәллекне, кафиярифма ярашуын (икесендә дә "кораб" - "ярап"), авазлар гармониясен ("җ"-"җ"), кыскасы, остазының өслүбен тулысы белән саклый, мәгәр "кувшин"га бөтенләй үзгә, шул чор таләп иткән оптимистик, "кызыл" эчтәлек сала. Диңгез күпме генә котырынмасын, бихисап җаннарны упмасын, "Сау ләкин кораб һаман". Нәтиҗәсе дә социалистик реализм рухына туры килә. Алга илткән юл иңендә Батырлар маяк-маяк... Җайга искән алсу җилдә Җилкәнен киргән кораб. (Х. Туфан. "Җилкәнен киерә...") Әле генә коммунистлар золымыннан котылган, муенында һаман аның элмәген тоеп яшәгән шагыйрь башкача яза да алмагандыр. Әмма Туфанның, үзе шикелле үк, рухи "тоткыннан" күптән түгел кайткан Дәрдемәнд мирасына игътибары, буаны ерып җибәрүе, дөресрәге, үрнәк күрсәтүе яшьләр өчен яшел ут яндыру кебек булды. Р. Фәйзуллин, Р. Харис кебек яшь-җилкенчәкләр бер елдан соң һәм озакка Дәрдемәнд катына киләләр, бераз соңрак, көтә белгән С. Хәким "Безгә хәтле йөз мәртәбә сынап..." шигырен игълан итә. ХХ-ХХI гасырлар кисешкән чорда ил, халык, милләт, язмыш, киләчәк кебек изге төшенчәләрне сынландырган кораб образы белән җенләнмәгән, аның төрледән-төрле мәгънәви-фәлсәфи яңгырашларын эзләмәгән шагыйрь сирәктер. Татар халык мифологиясендә үк явыз балык йоткан "көймә" буларак туган бу образ ХХ йөз башында ил язмышында барлыкка килгән иҗтимагый-сәяси (инкыйлаб, реакция, милли уяну һ. б.) хәл-әхвәлләргә нисбәтән "пароход", "кораб" яңгырашын алып, шагыйрьләрнең талант дәрәҗәсенә, аң үсешенә һәм кыюлыгына бәйле рәвештә, чорның иң мөһим вазгыятьләрен чагылдыра. Кораб әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул ук 1908 елда иҗат иткән "Милләтчеләр" шигырендә Тукай татар милләтен упкыннан тартып чыгарырдай көчләр турында уйлана һәм анык җавабын да үзе үк бирә: милләтне һәлакәттән йолып калу өчен "мөрәүвәтле бер җан" яисә артыннан ияртеп бара алырдай көчле, фидаи шәхес кирәк. Дәрдемәнд шигырендә дә алга ашкынып барган корабны давыл, упкын, бату кебек куркыныч көчләр эзәрлекли, һәрдаим һәлакәт сагалап тора. Илнең, милләтенең барыр юлын, киләчәген тәгаен күзаллый алмау шигырь юлларына моңсулык, чарасызлык, өметсезлек кебек хисләр иңдерсә дә, кораб әле исән, авырлык белән булса да йөзүен дәвам итә. Р. Фәйзуллинның югарыда телгә алынган "Дәрдемәндкә тәкълидән" шигыре гадәти назыйрә түгел. Ул - "Кораб"ны яшереп торган дистә еллар арасына күпер салган мөстәкыйль, ХХ гасырның икенче яртысы тормышын, бер дә яхшы якка үзгәрмәгән милләт язмышын, халкыбызның декадентлык, өметсезлек халәтенә бирелү куркынычын шигъри боҗрага алган мөстәкыйль әсәр. Нинди мәхшәр! Кайдан бу ут? Җилкәннәр дөрләп яна. Дулкын шаша. Дәрдемәнд корабы, җил-давылларга, җан сораган куркыныч упкыннарга да бирешмичә, җилкәнен киереп, "Төн вә көндез... Юл бара ят ил карап..." алга бара. Р. Фәйзуллинда исә - "Кораб баткан. Каек эзсез". Улның, Ананың кайда икәнлеген дә ачыклап булмый. 60 нчы еллар шагыйре аңында Дәрдемәндкә хас фәлсәфи мистиканы фатальлек, бетү, юкка чыгу рухы, экзистенциаль сагыш алыштыра. Әсәр 1968 елда түгел, ә безнең, милләтебезнең киләчәге кыл өстендә торган көннәрдә, Дәрдемәнднең 150 еллык юбилее уңае белән язылгандыр диярсең! Соңгы дистә еллар аралыгында да "Кораб"ка салынган мәгънә, шигъри яңачалык шагыйрьләрнең илһам күзәнәкләрен уятып, милләтнең киләчәге турында тәшвишле уйланулар юлына алып чыга. Дәрдемәнд шигыренең беренче куплетын эпиграф - сүз башы итеп алган Илдус Гыйләҗев "Кораб бата, күсе кача" шигырендә, сәясиикътисади барышны күзәтеп, катгый вә кырыс нәтиҗәләр ясый. Корабның - илнең җил-давылларга юлыгып торуының шаһиты - лирик герой киләчәккә ачынып карый, моң-сагышка бирелә, хәсрәткә чума, "өстә утырган" симезләрнең, нәрсә булса да, исән калуына шикләнми, яклаучысызлар (йөзә белмәүчеләр) өчен йөрәге әрни, милләт язмышы өчен җаны сызлана: "Кораб бата... кача аннан Симергән һәрбер "күсе". Алар батмас... ничек чыгар Йөзә белмәгән кеше?.. М. Әгъләмов "...гә" дигән аерым кеше язмышын олы сәясәт белән бәйләп сурәтләгән, нибары сигез юлдан торган шигырен "Ил корабын җил сөрә..." эпиграфы белән башлап җибәрә һәм әүвәл "Ил корабы - җил корабы түгел, җил дә сөрми аны күптәннән" дип, Дәрдемәнд белән бәхәскә кергән була, әмма "Давылларда йөреп кайтканнарның" тын тартырга куркып торулары шаһиты "Ил корабын, бәлки, җил сөрә?" дигән риторик соравын куя. Җавапны укучы үзе табарга тиеш. Гакыйль Сәгыйровның мәгънәсе шул ук, әмма мифологик күзаллауга таянган "Нух көймәсе" шигырендә "Җәһәннәм", "Явыз дулкын" кебек җаһил көчләр көймәгә алга барырга ирек бирмиләр, ул, "чак капланмыйча", авырлык белән хәрәкәт итә. Ә барыр юллар сикәлтәле, катмарлы, җитмәсә, "...җилкәннәр юк, матчалары сынык" (дәүләтчелегебез юк, телебез кысылган). Көймәнең упкыннар, җил-давыллар белән тарткалашып йөзүен, юлда күргәннәрен киләчәккә сөйләр кеше калырмы икән? Бу дәһшәттә җанга, ай, тыгыз, Ярга чыгып, Шөкерана кылып Бу мәхшәрне сөйләр кайсыбыз? (Г. Сәгыйров. "Нух көймәсе") "Нух көймәсе"нең милләтнең киләчәге өчен әрнеп, борчылып язылган әсәр буларак Дәрдемәнд "Кораб"ы йогынтысында туган булуына эчтәлеге генә түгел, җөмләләрнең бүлгәләнеп ярашуы, кафия-рифма хасияте, аллитерация-ассонансларга игътибары да "дәрдемәндчелеккә" ишарә ясап торалар. Шагыйрьләрне Дәрдемәнднең поэтик осталыгы, тар мәйданда төгәлләнгән фикер, аз сүз белән тирән мәгънә ачу сәләте, тулпар ат, кучкар, талчыбык образлары һ. б., магнит кыры кебек, үзенә тартып тора. С. Хәким алда әйтелеп узган шигырендә Дәрдемәнднең һәр сүзен "Урал тауларыннан... арчып алган алтын" бөртекләре кебек "Иләгеннән иләп йөз кабат" чыгаруына, таләпчәнлегенә соклануын яшерми. Алтын үлчи торган тәлинкәгә "Дәрдемәнднең куна былбылы" кинә-метафорасы Вакыт сынавын узган шигъри юлларының бәясен билгели. Тигезләнә үлчәү, алтыннарга Шигырьләре аның бәрабәр. Уза еллар, арта бәяләре, Заман белән бергә баралар. (С. Хәким. "Безгә хәтле йөз мәртәбә сынап...") Сибгат аганың якташы, интеллектуаль шигърият тарафдары Л. Шагыйрьҗан, Дәрдемәндтән гаделлек, галәм кагыйдәләренә тугрылык, рухи камиллек кебек әхлакый сыйфатларга ирешү үрнәген алу белән беррәттән, сүз-образ төгәллегенә, өслүб бөтенлегенә өйрәнү ихтыяҗын куя. Аңардан төгәллек дәресләре алырга чакыра: Шигырендә - бүзләр, Үлчәвендә - сүзләр. Тигез үлчисеңме? - Карап тора күзләр... Дөрес үлчә Сүзне. Шигырь мисалында Әрәм итмә берүк Бөртек, мыскалын да... ("Дәрдемәнд үлчәве яки үлчәүләрдә - вакыт") Дәрдемәнд бөеклеге алдына баш июен Л. Шагыйрьҗан "Дәрдемәнд кебек зыялы булсаң икән?" дигән публицистик нәсерендә тагын да калкытыбрак куя. Гомумән, шагыйрәне Дәрдемәндкә акыл, рух, сүз камиллегенә омтылу, тасвирчылыктан арыну, яшәешебездән эчке мәгънә эзләү, үз-үзеннән канәгатьсезлек һәм шигырьне гел төрләндереп тору рухы якынлаштыра ("Бизмәннәрдә алтын - Дөнья һаман салкын" гыйбарәсе үзе ни тора). Артында өмет вә рух биреп Дәрдемәнд бабабызның "Кораб"ы тормаса, Язучылар берлегенең 70 еллыгына багышланган шигырен дә Л. Шагыйрьҗан, бәлки, "Әдәбият корабы" дип атамас иде. Йөзеп бара Әдәбият-кораб, Җилкәннәрен меңнәр күтәргән. Шул дәүләткә ия булган халык, Хакың бармы синең бетәргә?! - дип яза шагыйрә. Дәрдемәнд - яшерен серләр, чишелүе гасырларга сузылырлык табышмаклар, символлар, мифологик образлар шагыйре. "Кораб" шигыре ничәмә-ничә буын, төрле идеология галимнәре өчен каты тышлы чикләвек булган шикелле, аның "Без", "Бүзләрем маналмадым", "Каләмгә хитаб" һ. б. шигырьләрендә, тирән мәгънәле, ташка уелырдай икеюллыкларында "кинә" белән "инә" артына яшеренгән фикерләр тулып ята. Бер мисал рәвешендә сөт образын гына алыйк. Ни газизрәк - бу ватанмы? Аһ, туган каүмем газиз! Ул мөкаддәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр!.. Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр! ("Гөрләгән сулар башында...") Моң, сагыш, туган илнең шифалы һавасы турында сүз алып бара да, "халык", "милләт" төшенчәләрен газиз "туган каүмем" белән алыштырып, шагыйрь "изге сөт"кә мәдхия яудыра, аны ватаннан да өстенрәк куя. Татар халкы сөтне изге ризык, пакьлек, сафлык билгесе буларак зурласа да, аны ватаннан алдан йөрткәне юк иде кебек. Бәлки, Дәрдемәнд ватанга үзебез тулы хуҗа булмау сәбәпле, "сөт"не туган туфрак, яшәгән, тамак туйган, якын кешеләрең яшәгән урын мәгънәсендә куллангандыр. Бәлки, образның һинд халыкларына хас тотемик (сыер сөтен, итен изгеләштерү) яисә дини, мифологик мәгънәсе дә бардыр. Хәер, бу сүзнең серен ачу галимнәр белән беррәттән шагыйрьләрне интертекстуальлек дәрәҗәсендә дә, серлелек ноктасыннан да борчый, уйландыра икән. Шигърияттә "сөт" сулмас образ булып яши. М. Закир "Кояшлы төн" шигырендә сөтне ана күкрәгеннән тамып, ятимнәрне, нарасыйларны ачлыктан, юкка чыгудан коткарып калган изге ризык дип бәяли: "Төн, әнкәм бул үксезеңә, жәлләмә тик сөтеңне". Караңгылык, шомлылык символы кара төнне дә "сөт аклыгы" яктырта. З. Мансуров "Сөт" шигырендә татар халкы күңелендә туклык белән аклыкны, изгелекне сынландырган сурәтнең фәлсәфи-әхлакый мәгънәләрен композицион үзәккә алып, "сөт"не мәҗүси чорлар белән бәйле олы тарихыбыз югарылыгына күтәрә. "Үткәннәрнең күпме хат-хәбәре шулай сөткә китеп юк булган" метафорасы "сөт"нең кинәле-күчерелмә мәгънәсен алга чыгарса, "Сөт анасы" фразеологиясе образга хисси-фәлсәфи яңгыраш бирә, ул лирик зат алдында "җавап тотарга" тиеш була: Сөт анасы, тарих битләреннән Ниләр җуйдың, әйдә, сөйлә бер! Алдагы юлларда "сөт анасы" табыну тотемы, хәтта архетип образ яралгысы функцияләрен дә алып, күп мәгънәле ачкыч сүз буларак үстерелә. Сөтне ватаннан өстен кую белән килешмичә ("онытылырга тиешлесе, димәк, әнә шулай сөттә юылган?!), автор остазын рәнҗетмичә генә бәхәскә дә керә кебек ("Шулаймы? Ә ул дәшми..."). Милләт язмышы, заманабызның гаделлекне икейөзлелек, мәкер белән алыштыра баруы турында уйланганда, Г. Морат Дәрдемәнд фикер-бәяләрен нигез-өлге итеп ала. "Дәһри фирка уллары"н, "казна бурлары"н, чәркәләрен "Ходай саулыгына" күтәрүчеләрне фашлаган "Кайтаваз" шигыренә Дәрдемәндтән эпиграф-юллама ала: "Һавалар тын... Кыен очкан һома (бәхет кошы) юк... Азан ишетелсә дә, кыйбла-нөма юк!.." Шагыйрь кинаяле юлларда, нәкъ остазы үрнәгендә, "инә"сен чыгарып ала: "Безнең тирәккә дә, - диләр, - Бәхет кошы кунсын". ...Татар бае Хаҗга киткән, Хәерлегә булсын!.. Дәрдемәнднең "...Җир астында төзелде ку сөякләр!.." юлларын мәгънәви зәмин буларак алып, Г.Морат исәннәр өчен иң изге төшенчәләрнең берсе булган каберләрне "Кызыл бурзайлар" империясенең рәнҗетеп, ташларын чәчеп, "Кара йөзләр"нең олы гөнаһ эшләүләрен, "ку сөякләр" белән җир ашлауларын каһәрли. Кешенең эзен, хәтерен юкка чыгарып булса да, аның затлы гамәлләре, бу очракта Дәрдемәнднең "Вакыт отып калган" шигырьләре мәңгелек. "Империя дигән каток"ның "Бакый йортның (Дәрдемәнд каберенең. - Т.Г.) таптап өстеннән" узуы шагыйрь күңелендә "Байгыш Сагыш", рәнҗү, әрнү хисләре уята һәм, Г. Моратның күпчелек шигырьләренә хас булганча, сүз осталары язмышына нисбәтән гомуми, глобаль нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: Шагыйрьләрнең язмышлары уртак - Бай булса да, гидай булса да. Язучының рухи җимеше - китапның кадере төшәсе, "татар китабы базарларда түгел - базада аунап ятасы" көннәрне Дәрдемәнд, күрәзәче кебек, алдан сизенгән икән. Татар әдипләренең "Акча эзләп" чабу түбәнлегендә йөрүен Г. Морат "Китап базары" шигырендә Дәрдемәндкә таянып дәлилли: "Кил ки, зарым! Юк язарым. Чөн кабул итми базар". Шул ук вакытта шагыйрь китапның киләчәгенә өмет белән карый: Чормаларда, архивларда ятты, Посып ятты сандык төбендә. Вәхши яккан учакларда янды - Без яралдык китап көленнән. Шигърияттә, Дәрдемәнд традицияләрен дәвам итү белән беррәттән, аның образын тудыру, кеше буларак рухи дөньясын ачу юнәлешендә дә эзләнүләр дәвам итә. Соңгы чорда иҗат ителгән әсәрләр арасында әлегә иң тулысы - Н. Әхмәдиевнең "Дәрдемәнд" поэмасы. "Каләмгә хитаб" шигыреннән эпиграф-фатиха ("Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит...) алып, автор остазының тормыш юлы, дөньяга карашы, иҗаты, хәтта поэтик үзенчәлекләре турында уйлана. "Замандашым булып басты Шагыйрь Дәрдмәнд" юллары "Кораб" авторы шигъриятенең безнең авыр, болгавыр, тотрыксыз көннәрдә дә таяныч ноктасы, арка терәге булуына ишарә ясый. Поэма авторын биографик гонсырларга ияреп баруда, нәкъ шул урыннарда кичереш киеренкелеге җитмәүдә гаепләп булса да, совет хөкүмәте Дәрдемәнднең алтын базларын, матди байлыгын талап алса да, сары металлдан да кыйммәтлерәк шигъриятен җиңә алмады, дип раславы урынлы һәм вакытлы иде. Дәрдемәнд һәр җөмләсенең, сүзенең кыйммәтен алтын бәясенә торуын аңлап, белеп иҗат иткән, шуңар да аның шигырьләре үлемсез, ди поэма авторы. Закир алтыннары җилгә очты, Кичте вакыт, узды гомерләр. Вакыт узган саен кыйммәтләнә Закир Рәми язган шигырьләр. Дәрдмәнд язган даһи шигырьләр... Н. Әхмәдиев фикер-хисләрен укучыга җиткерүнең үзәк алымы итеп интертекстуальлекне, ягъни Дәрдемәнднең үз шигырьләреннән алынган җөмләләрне "эшкә җигә". "Ил корабын җилләр сөргәндә дә", "сөт китсә дә, калды ватаны", "ватан китәр, сөт калыр" кебек Дәрдемәнд каләме тудырган канатлы гыйбарәләр, энҗе бөртекләре кебек ялтырап, поэманың яңгыраш аһәңен билгелиләр. Дәрдемәнд мирасының хәзерге татар шагыйрьләренең аңына, хисенә тәэсиренең күзгә күренеп, "мин аныкы дип кычкырып" торганнары белән беррәттән, инеш, чишмә башлары кебек бик тирәндә, тел-өслүб берәмлекләрендә, җемелдәвек образ яисә мотив, дискурс рәвешендә ятканнары, энҗе-мәрҗәннәр кебек, шигырьне кинәт яктыртып җибәргәннәре дә бихисап. Дәрдемәнд шигъриятенең милләтенә игелек теләве, замана барышына гадел каравы, сәяси теләк-ниятләрен кинә белән әйтә белүе, вөҗданлы, намуслы булуы, сүзгә, шигырьгә изге төшенчә итеп каравы, кабатланмавы Роберт Әхмәтҗанов, Р. Гаташ, Зөлфәт, М. Галиев, Сөләйман, Р. Зәйдулла, Р. Аймәт, Л. Шәех һ. б. шагыйрьләр өчен үрнәк булып, кыю эзләнүләргә рухландырып тора. Хәзерге шигъриятебезнең кодрәте, сурәтлелек байлыгы татар поэзиясенең гасырлар дәвамында чарлана килгән төрле чыганакларын үзләштереп, яңача үстерә белүендә. Чыганакларның иң затлыларының берсен Дәрдемәнд поэзиясе тәшкил итә. Без, Тукай белән Җәлилләрдән тыш, дөнья галимнәрен сокландырган Дәрдемәндле дә икәнлегебезне онытмасак иде! ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ - САТИРА ОСТАСЫ Шәехзадә Бабичның көлү сәнгате өлкәсендәге табигый сәләтен һәм казанышларын замандашлары таный, соклана, көнләшә. М. Бөдәйли, уенын-чынын бергә кушып: "Бабич, син күп көләсең гөлдер-гөлдер, Синең күк шаяннар күп түгелдер, - дип яза. - "Матбугат клоуны" дип дан алдың. Тик торма, әйдә инде, барысын көлдер!" - дип төрттерә. Бабич, билгеле инде, җавапсыз калмый, "кигәвен" дустына, "бозауны" куркытып, артык "быз"ламаска киңәш итә. Шагыйрьнең юмор һәм сатира өлкәсендәге киеренке эзләнүләренә Г. Ибраһимов, С. Кудаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Х. Туфан, Т. Ченәкәй кебек сүз осталары югары бәя бирәләр. 1921 елда язылган "Вакытсыз һәлак булды" дигән мәкаләсендә Г. Ибраһимов Бабичның "көленеч" ярдәмендә бик югары гамәлдәге вакыйга-хәлләрне, кәпәренгән дин әһелләрен "бөтен мәгънәсе белән иң гади, иң көлкеле бер балалар әкияте" дәрәҗәсенә төшерә алуына игътибар итә. С. Кудаш Бабичның үткен каләменә эләккән һәр "фигураның социаль йөзе ачыла" (Октябрь. - 1930. - № 3) дигән фикерне уздыра. Онытылуга дучар ителгән, әүвәл үзе, аннан иҗаты режим корбаны булган олы шагыйрьнең бай мирасы укучыга яңа югарылыкта әйләнеп кайтканнан соң, аның сатирасына бәяне Х. Госман, Ә. Харисов, Р. Бикбаев, Г. Гыйльманов кебек галимнәр бирде. Хәзер аның иҗатын чын-чынлап фәнни бәяләү, шагыйрьнең ХХ гасыр татарбашкорт әдәбиятлары тарихында тоткан урынын билгеләү, аныклау көне җитте. Зурлыкны ераккарак китеп карарга өйрәтә безне тарихи тәҗрибә. Ш. Бабич 1916 елда "Көлке капчыгы" дигән сатирик җыентык бастырып чыгара. Кечкенә генә сүз башында әдип сатира сәнгатенең ике канатына - көлдерү һәм тәрбияви юнәлешләренә игътибар итә. "Көлке кешене рәхәтләндерә, күңелне ача, эч пошуны баса, җитди нәрсәләрне тыңларга бөек бер иҗтиһад бирә, ялыккан кешеләрне җиңеләйтеп җибәрә. Шуның илә бәрабәр көлке калыбына салып сугылган гаепләрне халык көлә-көлә кабул итә вә көлке илә сугылган мәгънәләр халыкның йөрәгенә мәңге онытылмаслык булып утырып кала..." Сатираны илаһи бер көч итеп санавы, табигый сәләте белән шул төргә тартылуы "Кармак", "Акмулла", "Ялтйолт" кебек көлкеле юнәлештәге журналларда эшләвендә, күбрәк шуларда басылуында, "шөбшә" дигән кушаматына дәгъва иткән берәүне "имза карагы" дип атап, мәкалә язып чыгуында да күренә. "Кандала" балладасына кереш эпиграф Бабичның сатира белән юморга зур әһәмият бирүе, аның күпьяклылыгын дөрес аңлавы турында сөйли. Кайгы бетсен, көлдерә бир, көлке баш, Әйдә көлдер дә халыкның күңлен ач. Син кызык сүзләр сөйлә, - көлсен халык, Шул кызыктан гайебене күрсен халык. "Юмор - кәефне күтәрү, сәламәтлекне саклау, төрле-төрле шәхси, иҗтимагый чирләрне дәвалау юлында алыштыргысыз табиб" дигән фикер уздыра Бабич. Иҗатының башлангыч чорында ук тирәлеккә бәясен Бабич юмор, чәнчеп алу, ирония аша җиткерергә тырыша. Аның үзе кебек үк ике шәкерт, эчләре пошканда, җырлап, уйнап-көлеп, бер бүлмәдә яшәп яталар. Кызыгырлык әгъла дуслык. "Керсә алларына кыз, дуслыклары чиктән аша", - дип, шагыйрь алдавыч җимне ташлавын дәвам итә. Соңгы юлда көтелмәгән борылыш ясала, дуслыкның чын бәясе калкавычтай өскә күтәрелә: Кызны мин кочам элек, дип, дөп тә дөп йодрыклаша. ("Ике шәкерт") Яшьләр, шәкертләр тормышын юмор, сатира боҗрасына алуын алдагы елларда да дәвам итә Бабич. "Бәгъзе студентларыбыз" шигырендә урысча гына сөйләргә, уйларга хыялланып, үз ана теленә түбәнсетеп карап, үзен "абразуынный, пакрайнимир, шәп җегет" дип, борын чөеп йөргән саламторханнардан ачы итеп көлә. Г. Гыйльманов "Зәңгәр җырлар" (1990) китабына кереш сүзендә хаклы искәртә: "Г. Тукай сатирасы ачык социаль тәнкыйть, фашлау тәшкил итсә, Бабич сатирасы һәрвакыт нечкә юмор, көлке белән өртелеп бирелә". Чыннан да, аның "Юк!", "Тешсез кыз", "Бер эчүченең зары", "Йә әййеһел мөселман", "Авыл мәдрәсәсе такмаклары"нда, "Авыл җырлары" бәйләмнәрендә күңел көрлеге, халыкның киләчәгенә ышанып, яратып төрттерү, кешенең җитешсезлекләреннән, күләгәле якларыннан нечкә көлү, кинаяле елмаю өстенлек итә. Чибәр кызый, "каш сызырткан, калын яккан пудрасын, Тик оныткан алгы тешләр куйдырасын" ("Тешсез кыз"). Дөрес, Бабичның үткен каләм очына чәнчеп күтәрелгән кайбер типлары хәзер үзгәчәрәк бәяләнә, башкачарак кабул ителә. "Чеп-чи надан", "Безнең мужик" кебек шигырьләрендә ул русча белмәгән чордашларыннан мыскыллап көлә. "Русча беләсеңме, туган?" - дип сораган риясыз игенчегә ул болай ди: Мин аңа әйттем: - Я бит сәпсим по-русски не знаю. Уж ни мешай, оту тибә муклашка даю. Кан кардәшенә ышанган беркатлы агай рәхмәт әйтеп китеп бара. Хәзер без, 90 нчы елларда яшәүчеләр, саф әдәби татар телендә сөйләшә белгән "мужикны" сагынып яшибез. Заманалар үзгә, хәсрәтләр башка! Бабич һәм башка татар шагыйрьләренең кешелекле юморны үстерү юнәлешендәге эзләнүләре ашламалы җирлеккә иңде. Шаян юмор аша шәхескә ихтирамыңны, дусларча, әмма яратудан туган тәнкыйди мөнәсәбәтеңне сиздереп сурәтләү алымы Һ. Такташта, М. Җәлилнең "Моабит дәфтәре"нә кергән шук шигырьләрендә, Ш. Галиев иҗатында ныклы таяныч тапты. Биредә сүзнең кемгәдер иярү, тәкълид итү, бер буразнадан атлау турында бармавы, ә татар сатирасының сәләтле каләм әһелләре үстергән уртак йолалар турында икәнлеге аңлашылса булыр. Ш. Бабич сатирасы нечкә юморга, аркадан иркәләп сөеп көлүгә, романтик өстән карауга гына сыймый. Аның бу төр иҗаты үз язмышы кебек катлаулы, каршылыклы. Ул киеренке иҗтимагый мәсьәләләрне дә ача. "Яшәсен кыйммәтчелек", "Кандала", "Газазил" кебек әсәрләрендә сарказмга, күпертүнең, арттыруның югары баскычына күтәрелә. Өлге, таяныч ноктасы итеп Бабич мәзәк, мәкаль-әйтем ачышларын алса да, аның рухына, фикерләү рәвешенә халыкның уенлы-биюле җырлары, такмак-такмазалары якын. 1912 елда иҗат ителгән "Галия" җырлары"нда ук шаян җыр өслүбен, аның сыгылмалы үлчәвен, җор "төрттерү" йоласын яшәртеп җибәрә. Галиянең ятагында Ике катлы карават. Киләчәкне кайгыртыйк без, Үткән эшкә салават. Шагыйрь укучы яшьләрне күңелле итеп яшәргә өнди, биюнең, күңел ачуның атаклы мәдрәсәдә укучыларга да язык булмауны искә төшерә. Шигырьгә лирик аһәңле юмор, халык күңеленнән иңгән җылылык, рухи көрлек хас. Остазлары Тукай, Гафуридан үрнәк алып, 1911 елда Бабич ике дус-дошманның сөйләшү-аңлашуына корылган "Кәҗә белән Дуңгыз" дигән мәсәл иҗат итә. Башка сатира әсәрләрендәге төсле, бу борынгы жанрда да җәмгыять үсешендәге күләгәле яклар, кеше холкында, үз-үзен тотышында урын алган кытыршы, кимчелекле тарафлар тәнкыйть ителә. Әмма ул чынбарлыкны читләтеп, кинаяләп сурәтләве, кирәк фикерне төрле әйберләр, хайван, җанвар образлары аша җиткерүе, ягъни үтә шартлылыгы белән аерылып тора. Кәҗә, күпме генә тырышса да, башын тирестән аера алмаган дуңгызны күктә кояш вә йолдызлар булуга инандыра алмый. Икесенең дә тискәрелекләре, кирелекләре үзләренә җиткән. Һәркайсы, үзен җиңүче дип өстен санап, мактанып йөри. Шагыйрь чордашларына хас мактану, кәпәренү, хатаңны танымау, үзеңне башкалардан өстен кую кебек сыйфатлардан шартлы алым ярдәмендә ачы көлә. "Һатиф вә татар" шигырендә Бабич, ике якның капма-каршы фикерен үзара сөйләшү аша биреп, үз-үзен фаш итү алымына таяна. Изге рухи җан: "Һатиф-саныгыз илә утыз миллионга җитсәгез дә, сез, татарлар, һаман да наданлык дәрьясында гизәсез, шәм куеп эзләсәң дә, утызлап белемле муллагыз чыкмас", - дигән фикерен җиткерә. Әлбәттә, татар тәнкыйтьне авыр кабул итә, ризалашмый, кире кага, чынында исә үзен-үзе көн яктысына тартып чыгара. Татар: Юкны сөйлисең, фәрештә, бездә күп муллалар, Һәр авыл саен кимендә өч указный мулла бар. Алдарак татар әһеле яманаты чыккан Ишмине үтереп мактауга барып җитә. Дөреслек яклы һатиф ишанны диннең дошманы дип атый, "ул - шикаять, ул - явызлык казнасы" дип бәяли. Милли зыялыларының наданлыгын, артта калуын акларга тырышуы, җилдәге яфрак кебек калтыранып торган дәлилләр белән, татар кешесе, үзен үзе фаш итеп, көлкегә кала. Укучы автор белән бергә, тормышчан дөреслек ул әйткәннең нәкъ киресе икәнлекне күреп, аңлап, көлеп тора. Бер төрле сөйләп тә, икенче төрле эшләү, яшәүнең үрнәген Бабич дин әһелләре тормышында күрә. Мулла: "Эчмәгез, эчке хәрәм, эчтең исәң - беттең, харап булдың", - дип вәгазь укый, өркетә, куркыта, ә үзе "аракы мичкәсе", "кеше кайрап йөри торган кара кайрак ташы" икән. Чәнечкеле юмор, кешенең тышкы кыяфәте, тотышы белән эчке халәте, чын йөзе арасындагы каршылыкны алга чыгарып, көлкегә калдыра. Бу алым З. Мансуров, Ә. Исхак, Г. Афзал, Ф. Шәфигуллин сатирасында киң кулланылды, үстерелде. "Сәнди Мәндиев", "Фәсхи", "Капка баганасы", "Абыну" кебек шигырьләрендә З. Мансуров тискәре типларны, үтереп мактаган булып, төп башына утырта, көлкегә калдыра. Г. Афзалның "Өф-өф итеп", "Сайладым, их, сайладым", "Минем хатын түрә булган", "Мыек борам", "Мыек үстереп карыйм" кебек шигырьләрендә дә шул ук сатирик гомумиләштерү алымы кулланылган. Дөньяга карашы, фикер калебе, рухы үзгәрүе Бабичның сатирасында тирән эз калдыра. Башлангыч чор иҗатында ул, ислам динен искергән, ялгыш, кешене рәнҗетүчән хорафатлардан арындыру өчен, көрәш юлына баса. Бу алымның тәрәккыйга илтмәсен күргәч, ул дингә сукырларча ышануның байтак якларын сатира үзәгенә ала. "Әллә Алла, әллә иблис" шигырендә лирик герой аңлы рәвештә башын җүләргә сала. Икесе дә гади җир малаен үз ягына тарта. Егетнең урталыкта каласы килә, Алла белән иблис арасындагы үзе өчен тарткалашудан шаян сорау белән котыла: Белмимен, Әллә Алла, әллә иблис алдалый?! Бу юлда Бабичның иң зур казанышы махсус өйрәнүне сорый торган, катлаулы эчтәлекле "Газазил" поэмасы булды. Г. Ибраһимов югарыда телгә алынган мәкаләсендә "Газазил"не "диннәрне көлке әкияткә калдырып язган әсәрләреннән" дип бәяли. (Бу фикердә хаклык барын инкяр итмәстән, әсәр эчтәлегенең күп мәртәбәгә киңрәк, сыйдырышлырак булуын искәртәсе килә.) Бабичның яңачалыгы нидән гыйбарәт тә, чордаш каләмдәшләреннән ул кайсы яклары белән аерыла? Бу хакта шагыйрьнең 1968 елда чыккан Сайланмаларына язган кереш сүзендә Х. Госман шактый дәлилле язган иде. Бу чорда да, 1917 ел борылышыннан соң да дини тәгълимат белән бил алышу, аның эчтәлекләрен яңача укырга омтылу очраклары аз булмады. Алардан үзенә бер антология төзеп булыр иде. Н. Думави "Шәрекъ даһие"нда борынгыны романтик идеаллаштыру, үрнәк-өлге итеп күрсәтү юлына басса, Г. Сөнгати "Хозыр" әсәрендә чордашларын түземле, чыдам булырга, тормыш ләззәтләреннән ваз кичәргә чакырса, Бабич исә күк, җир асты, пәйгамбәрләр, җен-шайтаннар белән бәйле дини риваятьләрне пародиягә әйләндерә, аларның эчтәлеген җәмгыять белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр яссылыгына күчереп, каһкаһә белән көлү өчен җирлек итеп ала. Дини-мифологик сюжетлар М. Гафури, М. Җәлил, Н. Исәнбәт, А. Сәгыйди кебек әдипләр иҗатында да мөһим урын тота. Әмма Алла, иблис, күк уллары белән "аяк терәп" сөйләшүчеләрнең иң сәләтлесе Һ. Такташ иде. 1917 ел инкыйлабыннан соң язылган "Үтерелгән пәйгамбәр", "Күктән сөрелгәннәр" һәм бигрәк тә "Җир уллары трагедиясе" кебек әсәрләрендә ул шул ук дини-мифологик истәлек-риваятьләргә таяна. Ике шагыйрьне яшьлектән килгән гыйсъянчы кыюлык, бәйсезлек, Аллага, күккә, башка абруйларга кизәнү якынлаштыра. Күзләренә кызыл төшкән үгезләр кебек, алар ватарга, җимерергә, дөньяның астын өскә китерергә чакырып чаң кагалар. Шул ук вакытта ике шагыйрьнең вакыйга-хәлләргә бәяләрендәге уртаклык җитди аерманы, үзгәлекне инкяр итми. Такташ искелекне кискен кире кагуында көлү алымын сайламый. Хисләнү көчәнеше Такташның тынычлыгын җуюга китерә, шатлыгын ала. Тирә-юньнең низаглы хәлләрен, суеш, кан коешларны ул авыр кичерә. "Үтерелгән пәйгамбәр" каһарманы Тимер халык бәхете, хөрлек, иминлек турында күп сөйләнсә дә, ул - зобани шәхес, ул кан тели, канга сусаган. Бабич каләменнән төшкән иблис Тәңрегә күп мәшәкатьләр, адәми затларга бик күп кыенлыклар тудырса да, аның тотышына балаларча шуклык, шаянлык хас. Шүрәле кебек үтермичә кытыклап алу өстенлек итә. Сатира - бөтенлеккә, тәңгәллеккә, тигезлеккә ирешү юлында очраган каршылыклар белән көрәшү коралы. Аның максаты изге. Бабич "Газазил"е дә шул юлны сайлый. Идеалга ирешү барышында очраган, аерым шәхес омтылыш-ниятеннән генә тормаган авырлыклар Такташның дини эчтәлектән үсеп чыккан әсәрләренә караңгы, ямьсез буяулар, үтә куе төсләр, гайре табигый күпертү ысулларын алып керә, сатира чигенә - кара юморга, фаҗигагә, трагедиягә юл бирә. Бу - табигый. Күпсанлы лирик шигырьләр, "Кандала", "Газазил" кебек эпик әсәрләр иҗат иткән Ш. Бабич 1916 елда үз шигърият тавының иң югары үренә күтәрелә. Алдагы елда да ул күп иҗат итә. Мәгәр шагыйрь күләмле әсәрләр бирми, сатирасында олы иҗтимагый мохиткә чыкмыйча, "Әйдә, бие, бабушка...", "Кызыл вәгазь", "Әй, Гайдани" кебек такмак-такмазалар даирәсендә чикләнә. Тирәнгә кермәскә тырыша. Күңеле нидер сизенә. Гасырның уналтынчы елында Беренче дөнья сугышы барса да, илдә иген игәр, бала үстерер өчен мөмкинлекләр әле саклана. Дилбегә әле монарх кулында. Большевистик афәт көч туплый. Такташ инде яңа хакимиятнең башбаштаклыгын, Ленин фәрманы белән Идел буе халыклары өстенә ябырылган ачлык патшаны күргән; аның рухында киеренке борчылу, талчыгу, көчәнеш өстенлек итә. Шуңар да фаҗига алгы нәүбәткә чыга. Ул җәелеп, туарылып китә алмый, артка, вакыйга-хәлләрне як-ягына каранып бәяли. Бабич, әле авызлык кидерелмәгән, муенына камыт тимәгән тулпардай ярсып, бәйгегә чыгарга әзер тора. "Газазил"дә аның хыялы чикләрне белми, чәчрәп торган юмор-сатира дөньяны иңли, абруйлылар яшәешен үзенчә күрә. Шагыйрь дини кануннарда кабул ителгән уңайны - тискәрегә, кирене уңай мәгънәгә күчерү белән генә чикләнми. Поэма үзәгенә алынган Алла, Җәбраил, Газазил кебек дини сурәтләр, соңгысының, иблискә әверелеп, болай да дөнья авырлыгыннан башлары каткан җир балаларына бихисап явызлыклар кылып йөрүен бәян итү дә үзмаксат түгел. Шуңа күрә әсәрнең эчтәлекле юнәлешен күк әһелләре арасындагы мәңгелек каршылыкларны үткен сатира чаралары белән чишүгә, уртагасырчылык хорафатларына каршы көрәшкә кайтарып калдырырга да ярамый. Әлбәттә, чоры өчен монысы да кыюлык иде. Шулай да поэманың үзәгендә яхшылык белән явызлык, шәфкатьлелек белән миһербансызлык, олылык белән түбәнлек арасындагы мәңгелек тартышны, көрәшне дини риваятьләргә нигезләп, сатирик юнәлештә күрсәтү ята. "Газазил" - аллегорик күчерелмә әсәр. Поэмада дөнья белән сугыш халәтендә яшәгән һәм эре адымнар белән тарихында иң олы фаҗигасенә, халәтенә, упкынга атлаган Рәсәйне тануы кыен түгел. Бабичның вакыйга-хәлләргә бәясендә сәламәт акыл өстенлек итә. "Кандала" балладасында Бабич сәяси хәлләргә мөнәсәбәтен тагын да ачыклый, аныклый. Эче ярылып, вулкан төсле каны агып, идәндә "коткарың!" дип кычкырып яткан кандала турында хикәядән олы иҗтимагый хәлләргә килеп чыга: Кып-кызыл кан берлә болганган идән, Тиңләшерлек булган Балкан белән. Шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән дәвер ифрат катлаулы. Иҗтимагый-сәяси үзгәреш-борылышларга йөрәк, күңел, зиһен генә түгел, күз дә ияләшеп, ияреп өлгерә алмый. Тормыш турында уйланулары, вакыйга-хәлләргә бәясе шигъри юлларга гына сыймый. Ул сатира алымнарына прозасында да мөрәҗәгать итә: "Әгәр мин җен булсам, дин һәм милләтенә бер тиен ярдәм итмәс байларның эченә керер идем дә: "Кикри-күк... Эчеңә кереп утырдым түгелме, малыңнан зәкят чыгарасыңмы?" - дип, әтәч шикелле кычкырыр идем". Безнең көннәр, күз алдында торган хәлләр турында дип уйладыгыз инде сез. Бу юлларны Бабич 1914 елда "Әгәр дә мин булсам..." дигән хыялларында язган. "Уфа тигезсезлекләре", "Уфа кызыклары", "Истә дә юк иске чикмән", "Мөтәшә-биһат" (охшашлык) кебек чәчмә әсәрләрендә дә Бабич үзен үткен телле, күзәтүчән, бәяне төгәл бирүчән сүз остасы итеп таныта. СалтыковЩедрин әкиятләрендә кулланылган үтергеч, саркастик фашлау чалымнары күренгәндәй була. Соңгы мәкаләсендә ул уналтынчы елга кадәр нәшер ителә килгән матбугатка бәя бирә. Мөһере анык, кискен, төртмәле: "Тормыш", "Кояш". Икесендә дә ахыргы хәреф - "ш" хәрефе. Икесенең дә башында "шәкерт-шөкерттән "шөрләп" качкан "шыр тиле" хәлфәләр тора". Мондый анык һәм явыз сарказмлы бәя бирү өчен үз-үзеңә ышанган һәм кыю шәхес булу лазем. Безнең сүздә киң демократия заманында берәр рәсми матбугат оешмасына тел-теш тидереп кара! Күрәсең, Бабич кебек кыю шәхесләр үссен, сатира сәнгате урында таптанмасын өчен, аларны аңларлык, гафу итә, кичерә белерлек иҗтимагый җирлеге дә булырга кирәктер. Шагыйрьнең эпиграмма мирасы - аерым сөйләшүне, тикшеренүне таләп итә торган өлкә. Эпиграммалар бәйләмен ул "Китабен-нас-фи-хаккыл-хавас", ягъни "Атаклы кешеләр турында китап" дип атый. Аларның эчтәлегендә шаян аһәң, күңел бөтенлеге тудырган чәнчеп алу, төрттерү ята. Ш. Бабич исемфамилияләрен, эшләгән, биләгән урыннарын әйтеп, каләмдәшләрен дусларча, урыны белән шактый төпле тәнкыйть итә. Аның өчен дөрес һәм туры сүздән өстен абруй-авторитет юк. Гайре ялгыш бәясендә дә Бабич самими, эчкерсез. Аның өчен бер генә баш иярдәй көч бар: алар - татар, башкорт халкы мәнфәгатьләре. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Исхакый, К. Тинчурин, С. Кудаш, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Камал, М. Гафури кебек шул чорның әйдәп баручы көчләренең сурәтләре калка, һәркайсына автор, гадәттә, ике юл багышлый, шул кыска мәйданда иҗат юнәлешенең, холкының бер сыйфатын каләм очына чәнчеп ала. Барысы белән дә тигез, "син"гә күчеп сөйләшә. Берничә мисал китерик: Дәрдмәнд, дәрт шәп чагында "Дәрдмәнд" дип алдың ат, "Исте җилләр... Күчте комлар...", бетте дәрман, сүнде дәрт. Ул Гафури, язмаса, "Тормыш" юлында изеләчәк, Акрын-акрын аксый торса, алгы сафка тезеләчәк. Юлламаларда үзәк этәргеч нокта итеп язучының иҗаты алына, шуның аша аның дөньяга карашына, холкына, килеш-килбәтенә күз ташлана. Дәрдемәнд, Гафури образлары, төшенкелекләре, иҗади аксаулары, өмет-ниятләре белән ике юлда җанланалар. Хәтердә уелып калалар. Тарихчы Зәки Вәлидигә Бабич соңрак акланган ифрат төгәл, анык бәя бирә. (Татар-башкорт мөнәсәбәтләрен киеренкеләштерүне шул зат башлап җибәрде кебек.) Яшь тарихчы, карт Зәкине әрләделәр "кәрлә" дип; Мин дә әрлим. "Кәрлә көйгә бик тәкәбберләнмә", - дип. Бабичның эпиграммалар тупланган китабы буенча шул чорның әдәби, сәяси, икътисади мохитен, кемнең ни белән сулаганын, иҗат юнәлешен, мәсләген күз алдына бастыра аласың. Көлү, төрттерү, фаш итү, урынына утырту, мәгънә төрлелеген куллану алымнары гаять төрле. Үтергеч сатира янәшәсендә үк шәхеснең эшен күрү, җәмгыять алдында бәяләү дә урын ала. Ироник караш - аның үзәк алымы. Адәм баласын гел типкәләп йөртү кебек тәрбиянең һәрвакытта да акланмавын белеп эш итә шагыйрь. Кыскасы, тәнкыйтькә бирелгән иректән тулысы белән файдалана сүз остасы. Мәгълүм булганча, олы шагыйрьләрнең күбесе бу катлаулы һәм четерекле жанрда көчен сынап карый. Дөресе, шуңа мәҗбүр ителә. Әлеге жанр - аның үзен, иҗатын, иреген саклау, дошманнан үч алу коралы. Пушкин, Тукай, Абай кебек даһилар беренче мәлдә әче телле, үткен пародияләре, эпиграммалары белән үзләрен хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Шуннан соң бөек лириклар буларак танылдылар. ХХ гасыр татар поэзиясендә эпиграмма жанрына күп шагыйрьләр ишек шакыды. Әмма бу өлкәдә Ш. Бабич белән янәшә куярлык, ярыша алырлык шәхес юктыр дип уйлыйм. Дөрес, берише юллауларына фикерләү яңачалыгы, читләтеп сөйләү осталыгы, чәчрәп торган юмор, сатирик үткенлек һәм фәлсәфи тирәнлек җитенкерәми; шуңа карамастан ул поэзия тарихына эпиграмма короле булып керергә лаеклы. Яшәгән, аралашкан мохите, рухи халәте аңа нәкъ менә шул жанрда үзен тулы ачарга мөмкинлек биргән. Татар кешесенең фикерләү хосусиятенә, табигатенә тирәнрәк үтеп кергән саен, Ш. Бабичның сатирасы яңа сыйфатларга байый бара һәм ХХ гасыр башы әдәбиятының үзенчәлекле күренеше дәрәҗәсенә күтәрелә. ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫНДА XX ГАСЫР СУРӘТЕ Әдәбиятның очерк, публицистика, сәяхәтнамә кебек документаль нигезгә корылган әсәрләреннән аермалы буларак, шигърияттән замана чалымнарын, аның сурәтен, сикәлтәле юллары чагылышын турыдан-туры эзләү берьяклы яисә бу төр сүз сәнгатенең үзенчәлекләре белән санашмау булыр иде. Шигъриятнең асылында рухани дөнья, кешенең эчке кичерешләре, йөрәк серләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшәү белән үлем, ялган вә дөреслек кебек мәңгелек проблемалар ята. Шул ук вакытта шагыйрь - үзе яшәгән чорның кайгы-шатлыклары, сөенеч-көенечләре белән яшәүче шәхес. Шуңар да поэзияне күңел тарихы көзгесе диләр. Йөрәк җылысын сүз-образга күчергән шигъри әсәр, чынбарлыкның турыдан-туры күчермәсе булмаса да, тормыштагы хәл-әхвәлләрнең, һәртөрле аяныч вә сөенечле вакыйгаларның кеше зиһененә, кичерешенә тәэсирен, нәтиҗәсен үзәккә ала. Лирик геройның кичерешләре дә тышкы дөньяга, объектив чынбарлыкка бәйле җәмгыятькә, тирәлеккә мөнәсәбәттә туа. Шагыйрь сурәтләгән хис дөньясы тирәнрәк ачылган, сурәтләү чаралары баерак, нәзакәтлерәк булган саен, ул меңләгән җанлы җепләр белән үз дәверенең тормышына, халкының язмышына барып тоташа. Кыскасы, шагыйрь үз чоры тормышыннан, туган җиреннән илһам ала, әмма шул яшәешне образлы, шартлы тел ярдәмендә гомумиләштереп сурәтли. Гасыр сыны, шагыйрьнең дөньяга карашы аның өслүбендә чагылыш таба. Туфан иҗатын чорларга бүлеп өйрәнгәндә, ил һәм халык башыннан узган вакыйга-хәлләрнең көзгедәге төсле чагылышын күрүе кыен түгел. 20 нче, 30 нчы еллар, тоткынлык чоры һәм иҗатының соңгы дәвере. Иҗатка узган гасырның 20 нче еллары уртасында давыл кебек килеп кергән Туфан, татар халкының күпчелеге, бигрәк тә зыялылары кебек, яңа хакимиятнең ялган вәгъдәләренә, ялтыравык шигарьләренә ышанган кешеләр арасында. Төрле катлау вәкилләренең инкыйлабка, яңа дөнья дөреслегенә килүләрен, шөбһәләнүләрен ул сәнгатьчә гаҗәеп көчле, үзенчәлекле "Җырланмаган җырлар турында", "Урал эскизлары", "Башлана башлады", "Иске Рәсәй үлде", "Бибиевләр" кебек поэмаларында чагылдыра. Вакыйгалар җебен, холыклар бәрелешен эзлекле үстерү, характерлар тудыру, тормышны хәрәкәттә сурәтләү җәһәтеннән бәяләгәндә, Туфан реалистик юнәлеш тарафдары, ә инде образлылык, сурәтлелек, чагыштыру-сынландыру, контрастлылык, интертекстуальлеккә килгәндә, шагыйрь үзен бернинди киртәләр, тоюлар белән чикләми, хис-кичереш үсешен, рухи дөнья киңлекләрен сурәтләүдә модернизм, экспрессионизм кебек чиктәш агымнар ачышларыннан да баш тартмый. Ике чор арасын үтүнең күңелләрне тырнап, газаплап узуын шагыйрь күләмле, тарихи шәхесләргә мөнәсәбәт аша бирә. Әй, Капкаларга барсам, капка бикле, Богау киеп гомер үтә лә... Кайсына соң, әни, келәү итим, Берсе - Исус, берсе - Мөхәммәт... Эпик дастаннарны хәтерләткән бу чор поэмаларына фикерләү киңлеге, "ил", "күк", "җир" кебек төшенчәләр белән эш итү һәм күпмәгънәлелек, куе сурәтлелек хас. Шагыйрь, лирика чараларына киң таянса да, нигездә, фикергә, зиһен эшчәнлегенә өстенлек бирә, халыкның мәкаль-әйтемнәренә киң таяна ("ана сөте белән кермәгәнне тормыш үзе кертә күңелгә" - "Башлана башлады"). Шигырьне аңлы рәвештә катлауландыруда ул "индустриаль поэзия" тарафдарлары - футуристларга да якынаеп китә. Кара сыер төсле кара төнне Кемдер суйды: Ялкынлы кан китте бугаздан... Домналар ул, Вулкан уянган күк, Йолдызларга пожар сузалар. ("Урал эскизлары") 20 нче еллар, бигрәк тә аның беренче яртысы, илнең барыр юллары, милләтләргә нисбәтән сәясәте әле ачылып җитмәгән эзләнү-тәҗрибәләр чоры иде. Туфан поэмаларында шул дәвер бөтен катлаулы, каршылыклы яклары белән тулы чагылышын таба. Аның өслүбе азатлык даулап, шашып мәйданга чыккан халык кебек үзен ирекле, бәйсез "тота", чикләүләрне танымый, норматив кысаларга сыешмый. Чор катылыгы экспрессив алымнарны таләп итә. Туфан өслүбендә замана вә тарих чалымнары тулы гәүдәләнешен таба. "Чор өслүбе" - әдәби алымнар системасының билгеле бер мәдәни-тарихи вакытта барлыкка килүче һәм бу заманага хас булган дөньяга мөнәсәбәтнең гомуми алымнарын нигезләүче төшенчә. А. Соколов фикеренчә, "Өслүб матурлык категориясе генә түгел, ә сәяси категория дә". Г. Поспелов та шул ук фикердә тора. Туфанның бай иҗат мирасында "чор өслүбе", "шәхси өслүб", "милли өслүб" юнәлешләренең чор вазгыятенә бәйле рәвештә алга чыгуын сиземләве кыен түгел. Язучының өслүбен өйрәнү аша аерым әсәренең, тулаем иҗатының юнәлешен, эчке сулышын, ахыр чиктә үз чоры белән бәйләнешен тикшерү-бәяләүгә чыга алабыз. 20 нче елларда киң колачлы, катлаулы структуралы поэмалар бәйләмен язып чыкканнан соң, Туфан берничә елга шигърият сәхнәсеннән югалып тора, биштәрен аркасына асып, ил буйлап сәяхәткә чыгып китә, күзәтә, өйрәнә. Ил тормышындагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күргән, тискәре якларны йөрәге белән сизгән шагыйрь элеккеге өслүбкә таянып яза алмый. Хакимиятне тулысынча кулына алган тоталитар режим, шәхес культы көчәю яңа сәясәткә җайлашуны гына түгел, үзгәрешләрне хуплауны таләп итә. Туфан бәргәләнә, үзен эчтән телгәләгән киеренкелекне сиздермәскә тырышып, чор таләбе кубызына биегән булып, аның табигый талант дәрәҗәсеннән түбәнрәк торган ялтыравык маршлар, хезмәт алдынгыларын мактаган такмаклар язып карый. Бериш шагыйрьләргә (М. Крыймов, Г. Теләш, өлешчә Ә. Ерикәй, М. Садри) хас булган мәдхияви юл Туфан өчен түгел. Аңа Урта Азия, Кавказ якларына сәяхәте "ярдәмгә" килә. Татар поэзиясе "кыңгыр ятып челем тарткан Урал", "күксел таулар", "аксак болытлар" белән беррәттән Туфан аша дала, чүл, сәмум кебек образлар даирәсе белән байый, тулылана. Дала, дала! Туган җир дә түгел, Торган җир дә түгел син минем. Тезләндем мин изге туфрагыңа, Нишләттең соң мине син бүген? ("Узып барышлый") Риторик сорау куеп, шуңа җавап эзләп, Туфан яңа дөнья сурәтен тудыра башлый. Шагыйрь турыдан-туры чор тормышын чагылдырган өслүбтән читләшә, болары вакытлы, узачак вакыйга-хәлләр дип фаразлап булса кирәк, тарих һәм мәңгелек категорияләрен сурәтләү юлына чыга. Галәм, күк, йолдызлар, тарихи барышта кешенең урыны турында фәлсәфи һәм натурфәлсәфи уйланулары татар поэзиясен "Узып барышлый", "Күмелгән эзләр истәлеге", "Ташкент багларында", "Очрашырбыз әле" кебек гүзәл шигырьләр белән баета. Дөнья барышын тирәнтен сиземләүле, шәхес язмышын олы тирәлек фонында сурәтләгән шигырьләре аны шул чорның югары интеллектлы Н. Заболоцкий, Б. Пастернак, О. Мандельштам кебек шагыйрьләр белән бер рәткә куя. Иксез-чиксез Галәм серләрен өйрәнүне генә дәвам итәсе иде дә бит, тынгысыз җанлы, замана җилләренә сизгер Туфан, суфи шагыйрьләр кебек, аягын бөкләп утырып, башын селкеп, Ходайдан ярдәм сорап кына утыра алмый. Җәмгыятьнең дөрес юлдан үсмәвен, алдынгы, акыллы, зыялы шәхесләрне юк итүне, гаделсезлекләрне, яктылыкны кара пәрдә каплавын күргән Туфан йөрәк әрнүен "Ант" поэмасында тышка чыгара. Биредә Туфанны киләчәккә өмет югалу, күңел тынычлыгы булмау, адәм рухының ярлылана, тупаслана баруы борчый. "Ант" поэмасы сурәтләү чараларының байлыгы, төсләр куелыгы, тыгыз экспрессиясе белән 20 нче еллар Туфанын хәтерләтсә дә, биредә бөтенләй үзгә өслүб өстенлек итә. Шагыйрь кайбер нәрсәләр белән килешмәвен (оппозиция дию артыграк булыр) шартлы, күчерелмә мәгънә, эзоп теле мөмкинлекләре ярдәмендә чагылдыра. Фикерләрен тропларга, мифологик мотивларга, яшерен өслүбкә ышанып тапшыра. "Ант" - югары мәгънәсендәге метафорик, катлаулы структуралы әсәр. Аның "Кеше һәм адәм", "Йолдызлар", "Ясминнәр ява" һ. б. бүлекләре, атаклы шагыйрь Г. Хәйямга мөрәҗәгать аша калкытып куйган фикерләре шактый әзерлекле өйрәнүне, төрле чорлар арасындагы якынлыкны һәм аерманы күзаллауны таләп итәләр. Фиалкалар төсле болытлардан Ясмин ява, Хәйям, күрәмсең? - Ә төнбоек кебек бокаллардан Без Акыл һәм Нурлар эчәбез... 30 нчы еллардагы Туфан иҗатының югары үре, гомумән, татар шигъриятенең казанышы буларак, "Ант" поэмасы Ф. Галимуллин, М. Гайнетдинов, Р. Мостафин, Р. Сабиров хезмәтләрендә тиешле бәясен алды. Мәгәр чор тәнкыйте һәм идеологик чисталык сагында торучылар Туфанның катлаулы өслүбкә яшерелгән "мәкерен" сизеп алдылар, күпертеп бәяләделәр, шул әсәре ахыр чиктә аның "башына" җитте. "Туры әйткән туганына ярамаган" дигәндәй, ил үсешендәге китек якларга, кеше хокуклары белән санашмауга ым ясау хакимияткә, табигый ки, ошамый. Туфан лирикасының Татарстаннан читтә, сөргендә башланган дәвере еракта гөрселдәгән дәһшәтле сугышны шәхси фаҗига аша тасвирлаган 1942 елда иҗат ителгән "Авырган минутларда", "Хәят", "Каеннар сары иде" кебек шигырьләре белән башланып китә. Тоткынлык чоры Туфан иҗатының өр-яңа сәхифәсен ачып җибәрә. Ул, бик күп репрессия корбаннары кебек, үзенең кулга алынуын ялгыш, хата, аңлашылмаучылык дип кенә санап, үзенә тагылган гаепләмәләрдән баш тарта, сугыш башлангач, үзен фронтка җибәрүләрен сорап хатлар яза. "Хәят" шигыреннән күренгәнчә, шагыйрь сугышка китүчеләрдән көнләшеп, кызыгып кала. Гаепсездән гаепле хәленең озакка сузылачагын аңлагач, Туфан күбрәк үз шәхси тормышы, еракта калган якыннары, дуслары, яраткан хатыны Луизасы, Җәлил кебек дошман тозагына эләккән дуслары, Әминә ханым кичерешләре һәм, гомумән, иҗтимагый явызлык турында уйлана. 20 нче еллар иҗатына хас эпик сурәтләрдән, чор өслүбеннән читләшеп, Туфан үз рухи дөньясы киңлекләрен ачу юлына чыга. Яклаучысыз гаҗизлеге, самимилеге, ачыклыгы белән таң калдырган шәхси өслүбе калыплана. "Илдә ниләр бар икән?", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Моабитны күрдем төшемдә" кебек лирик шигырьләрендә явызлыкны фаш итүгә нечкә психологик күзәтүләр, рухи дөнья чагылышларын сурәтләү аша килә. Мәхбүс шагыйрьгә ерактагы сөйгәне турында уйланганда, таң ату вакытында кар зәңгәр күренә ("Тельманнар каны тамган камерада"), күңеле кемнедер юксынып өзгәләнгән, йөрәге телгәләнгән чорда табигать тә кайгылы, болыт та моңсу тоела ("Табигатьнең үзе кебек"). Туфан каләме кагылган һәр деталь индивидуальләштерү төсмере ала. Шагыйрьнең "Ай чыга Арча кырыннан", "Кайсыгызның кулы җылы?", "Әйткән идең", "Җилләр исә", "Тамчылар ни диләр?", "Гүзәл дә түгел кебек син", "Гүзәл" кебек шигырьләре бер-берсен дәвам иттергән мәхәббәт романын хәтерләтәләр. Аларның үзәгендә моңсу хис, юксыну, сөйгәненең матурлыгына соклану, тәэсирләнү ята. Бу төр шигырьләрне башка бер шагыйрь белән дә бутау мөмкин булмаган шәхси өслүб берләштерә. "Упкыннарың берни түгел, батырма тик моңлыкка" ("Тынма, давыл!"), "Син дә киттең, Төсеңне тик миңа Гомерлек бер истәлек итеп", "Йөрәгемдә синең иреннәрнең җылысын алып китәсе иде" ("Сиңа"), "Аена түзәм, елына түзәм, мәңгесенә нишләрем?" ("Иртәләрем-кичләрем") кебек элегик юллар мәхәббәтнең мәңгелегенә инандыралар. Тоткынлык чорында "милләт" сүзен кулланмаса да, шагыйрьнең нәкъ менә үз халкының язмышы, киләчәге турында борчылуы сизелеп тора. Ә инде Казанына кайтып, туган халкының яшәешендә, милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә уңай якка үзгәрешләр булмавын күреп, шагыйрь үз бурычын киңрәк аңлый башлый, бигрәк тә 1990 елда әлегәчә басылмыйча, сибелеп, чәчелеп яткан шигырьләрен тәкъдим иткән "Гүзәл гамь" мәҗмугасында Туфан көрәшче-шагыйрь булып күз алдына баса. Х. Туфанның соңгы чор иҗатында милли өслүб өстенлек итә. Милли өслүб - әдәби әсәргә хас дөньяга милли караш үзенчәлекләрен, дөнья сурәтен үзенчә, билгеле бер халык ихтыяҗларын, омтылышларын белдерүче төшенчә. Күренә ки, өслүбне билгеләүче бергәлектә нинди дә булса сыйфатлары, гонсырлары (элементлары) өскәрәк, алгы нәүбәткәрәк чыга. "Татар" дигән сүзне ишетү белән...", "Мәңгелек син...", "Әгәр берәр шваль расист...", "Иман", "Гасыр үтәр кебек" соңгы чорда язылган лирик уйлануларында ул сәяси яктан җитлеккән шәхес, татар халкының башка милләтләр харитасында тигез хокуклы булуын теләп, шуны таләп итеп, янып-көеп йөрүче көрәшче буларак күз алдына баса. Милли өслүб өстенлек иткән шигырьләрендә, шәхси башлангычтан бигрәк, халыкка хас гомуми үзенчәлекләрне ачуга өстенлек бирелә. Тормыш үзе биргән гадәтеңне Кем танымый аны, кем белми: Йә җиңелә татар, йә җиңә ул, Ә бирелми әмма, бирелми. ("Ил") Х. Туфан халкының холкы, фигыле, характеры турында җитди уйлануларын, ышанычын шигырь юлларына сала: Синең дә, и татар, Сыйфатың, саның бар, Холкыңда, йолаңда Соклангыч ягың бар: Синең төп сыйфатың Батырлык, кыюлык. Синең бу гадәтең Байрагың булырлык! ("И татар") Туфан, башка халыкларда да бу сыйфатларның булуын инкяр итмәстән, үз мөстәкыйль дәүләтчелеге булмаган милләтенең асыл сыйфатларын, антына, иманына, ышанычына тугрылыгын алгы планга кую ихтыяҗын күрә. Туфанның Тукай традицияләреннән үсеп чыккан милли өслүбе 90 нчы елларда бәйсезлек, азатлык өчен көрәш юлына баскан Рәшит Әхмәтҗанов, М. Әгъләм, Зөлфәт, Г. Морат, Р. Зәйдулла, Сөләйман кебек шагыйрьләр иҗаты үсүгә олуг таяныч булды. Шагыйрьләр остазларының якты истәлегенә дистәләрчә мәдхия-мәрсияләрен багышладылар: К. Сибгатуллинның "Туфан белән сөйләшү", "Туфаннар", Г. Рәхимнең "Хәсән Туфан елмаюы" һ. б. Үзәктә - югалт уны тирәнтен кичерү, сагыш, юксыну, элгәрләр сызган милли шигърияткә турылыклы калуга вәгъдәләр. Г. Морат Туфанның 20 нче еллар башында большевикларга, Ленинга ышанып язылган "Мә, партия, мине..." шигырен күздә тотып болай ди: "Мә, партия, мине", - диеп Язган да... көткән хәбәр... Башлары Себер китәсен Алдан белгән пәйгамбәр. ("Туфан") Х. Әюп, каләмдәшенең фикеренә ачыклык кертеп, Туфанны романтик биеклеккә, олы вакыт хәтеренә күтәреп тасвирлый: Еллар аша, Ут-давыллар аша Калка Туфан... Уралларны кичеп... Төрмәләрне ватып калкып чыга - Дертләп китә Вакыт әллә ничек... ("Калка Туфан") Шул рәвешле, бай һәм олы тарихлы татар поэзиясендә Туфанның мактаулы урыны бар. Ул - үз шигъри мәктәбен тудырган һәм XX гасыр дәвамында берничә өслүб юнәлеше үсешенә җитди өлеш керткән шагыйрьләрнең берсе. Хәзерге шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсенә, аның аерым вәкилләренә Туфан исеме белән бәйле юнәлешнең, өслүбнең тәэсире зур һәм дәвамлы. "БӘРЕЛДЕ ҖАН, СУГЫЛДЫ ҖАН ЯРСЫП..." Сүз остасы үзе исән-имин чакта, авыр соры пәлтәсен (үзенә җәннәт туны булып күренгәндер әле) җыйнак гәүдәсенә салып арабызда йөргәндә, китаплары, кайнар табадан төшкән коймаклардай, Казанда, Мәскәүдә басылып, каләмдәшләренә, бигрәк тә яшь шагыйрьләргә нисбәтән җылы сүзен укучыга ирештерә торган елларда, Сибгат Хәким иҗаты турында уңай тәнкыйди мәкаләләр, фәнни язмалар чыга, диссертацияләр яклана торды. Аерым алганда, Х. Хәйри, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Н. Хисамов, З. Рәмиев кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр С. Хәкимнең табигый сәләткә ия булуын, фикри мөстәкыйльлеген, хис-кичерешкә өстенлек бирүен, өслүбенең халык җырларына хас җыйнаклыгын, садәлеген искәртеп яздылар. Шагыйрь Р. Фәйзуллин, бу эзләнүләргә нәтиҗә ясагандай, болай дип язды: "Сибгат Хәким - телдә күп тибрәнгән, язуга күп төшкән исем. Сугыштан соңгы утыз-утыз биш ел эчендә аның иҗатын гел уңай яктан бәяләгән дистәләрчә мәкалә басылды. Без бу хәлгә - уңай бәяләүгә - күнектек тә шикелле инде". Вафатыннан соң (1986), С. Хәким мирасына мөнәсәбәттә серле, сәер тынлык урнашты. Газета-журналларда мәкаләләр дә күренми башлады. Сәбәбе нәрсәдә? Плюрализм, фикер төрлелеге чорында шагыйрьнең дәһри Ленинны, аның татар халкы язмышында тоткан урынын күпертеп, хәтта идеаллаштырып сурәтләгән әсәрләре карашны катлауландырдымы, әллә иҗатка дөрес бәя бирү өчен ераккарак китеп карау ихтыяҗы үзен сиздердеме? ХХ гасыр шигърияте үсешендә тирән эз калдырган, заманында әдәби пәйгамбәр дәрәҗәсендә йөргән Сибгат Хәким мирасының асылын, юнәлешен, күңел түрен, ритмик фасылларда сакланган йөрәк тибешләрен ачып бирә һәм аңлата алдыкмы, "исән чакта, бер алдыма, бер артыма төшеп йөргән, изгелек кылган адәми затлар да мине оныттылар" дип, рухы рәнҗеп ятмыймы? Әлбәттә, шагыйрьнең Ленинга багышланган, Татарстанның "горурлык хисе" уяткан уңышларын сурәтләгән әсәрләрен, шул дәвер режимының сәясәтен хуплаган язмаларын күрмәмешкә салышып, бормалы, зигзаглы елга кебек катлаулы иҗатын "турайтып", Тукайга, Ватан сугышына багышланган поэмалары, күңел лирикасы, назлы җырлары турында гына сүз алып бару җиңелрәк булыр иде. Әмма бөек шагыйрь иҗаты бербөтен икәнлекне онытмыйча, аның мирасын яңача бәяләү ихтыяҗы көн тәртибенә куелырга тиешлеген дә истән чыгарырга ярамый. Шагыйрьнең туган көне (1911, 4 декабрь) якынлашып килгәндә, Сибгат аганы шагыйрь һәм шәхес буларак сагынудан үрләгән юксыну хисе эзләнүләр юлына этәрә. Язучыны үзе яшәгән чордан, мохиттән, әдәби чолганыштан аерып карау берьяклылыкка алып килә. С. Хәким шигъри күгенең гөмбәзенә күтәрелгән чорда, ягъни үткән гасырның 60-80 нче елларында, иҗтимагый-әхлакый тормыш ничаклы ясалма, тынчу, соцреализм басымы көчле булмасын, татар поэзиясе кодрәтле, бәрәкәтле үсеш, күтәрелеш чорын кичерә. Ерак булмаган чорны искә төшереп, маякларны барлап үтү зарарлы булмас кебек. 50 нче еллар ахырында С. Хәкимне остазлары итеп таныган, Тукайга да еш кына аның аша килгән Ш. Галиев, Г. Афзал, Х. Камалов, Ә. Баян, И. Юзеевлар буыны поэзия ишеген шакый. Бу төркем аякка басып, беренче шигырь җыентыкларын укучыга ирештергән мәлдә, шигъри мәйданда С. Сөләйманова, Ф. Гыйззәтуллина, Г. Зәйнашева, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов кебек исемнәр пәйда була. Күбесе С. Хәкимнең моңсу күзләреннән иңгән җылы карашын тоеп, каләменнән төшкән ихлас сүзен ишетеп аякка басалар. Элгәреләренең үкчәләренә басып килгән Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Сафин, К. Сибгатуллин, З. Насыйбуллиннар кайнар хисләрен тышкы сабырлык чикмәненә сыйдырырга омтылулары, шигъри сүзгә сизгерлекләре, милләт киләчәге турында ачынып уйланулары белән С. Хәким рухына якын иделәр. Әлеге буын янына "кызу канлы", шау-шулы, эзләнүчән, динамик Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Мингалимнәр өстәлде. Иҗат юлларын йолаларны кире кагудан, түр башында урын даулаудан башлаган шагыйрьләрне "Бары бер җыр", "Һәр талант үзенчә килсен" кебек мәкаләләре белән яхшы мәгънәсендәге "традицион шагыйрь" С. Хәким хуплап чыга. Алардан соң шигърият үсешендә тукталыш ясар дип фаразлаган С. Хәким, ялгышуына сөенеп, очына-очына иҗатка килгән яшь каләмдәшләрен хуплый: "Юк, поэзиядә пауза күренми. Чылбыр буыннарының өзелмәве әйбәт. Бу үзенчәлекле зур төркемгә хәзер Зөлфәт, М. Әгъләмов кебек тагын да яшьрәк иптәшләр килеп кушылды". Бу юллар - Сибгат аганың 1972 елда язылган "Моң барында шигырь бетми" дигән мәкаләсеннән. Алдагы елларда шигърияткә Ә. Гадел, Х. Әюп, Э. Шәрифуллина, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Ә. Мәхмүдов, Б. Рәхимова, Л. Шагыйрьҗан кебек шагыйрьләр аһәңе-моңы килеп кушыла. Биредә аталган, исемнәре телгә алынмаган бик күпләр остазларының хуплавын ишетеп калалар, чөнки С. Хәким үзен, Х. Туфан шикелле үк, татар шигърияте үсеше өчен халык, җәмгыять һәм вакыт алдында җаваплы саный, һәр яңа әсәрне, язма-басма сүзне җиз иләк - тәнкыйть күзлеге аша уздырып барырга тырыша. Үз чиратында татар шагыйрьләре С. Хәкимне мөгаллимнәре санап, иҗатына, шәхесенә тирән ихтирам белән карыйлар, ул рухани дөньяга күчкәч, аның наменә сагыну, үкенү хисләре белән тулы шигырь юлларын багышлыйлар. Берничәсе белән генә хәтерне яңартыйк. Остазларын Г. Афзал - "Сибгат Хәким Кырлайда", Роберт Әхмәтҗанов - "Сибгат ага Хәкимгә элегия", Ә. Мәхмүдов "Мәңгелек моң кебек" әсәрләрендә яд итәләр. Һәр чатта шигырь сүгәләр, Мин аларга ни әйтим... Шигырь, димәк, үксез калган, Хәкимсез калган ятим, - дип яза Газинур Морат "Ни әйтим" парчасында. С. Хәким поэзиясе турында фикер йөртү - ХХ гасыр татар шигъриятенең ярты гасыр (1938-1986) дәвамындагы үсеш юлы, аның ил, халык тормышы, милләт язмышы белән яшәве, рухи дөньяга, шәхес табигатенә якынаю юллары, югалтулар аша булса да эстетик камиллеккә ирешүе хакында сөйләшү дигән сүз. Йөзләрчә шигырь-җыр, дистәләгән поэма-баллада авторы С. Хәким иҗатының чишмә башы "сыгылмалы" композицияле, шул чор әсәрләре арасында кыя кебек күтәрелеп торган, Тукайга багышланган "Пар ат" поэмасына, яшь шагыйрь каләменнән төшкән лирик аһәңле шигырьләренә барып тоташа. Соңгы көннәренә кадәр С. Хәким "Тукай дәфтәреннән" дигән шигырьләр җыентыгын тулыландыру, камилләштерү рухы белән яшәде. Әлбәттә, озын-озак иҗат дәверендә шагыйрь үсә, поэзиясенең "холкы", эчке аһәңе үзгәрә, төрләнә, теле, сурәтле фикерләү алымнары чарлана, әмма "Юксыну", "Яратам мин", "Зөбәрҗәт, алтыннарың..." кебек тәүге шигырьләрендә үк бөреләнгән индивидуальлеге, "сибгатлеге" саклана. Бөек рус шагыйре А. Блок болай дип яза: "Шагыйрь дөньясы аның кабул итү үзенчәлегендә чагыла". Димәк ки, һәр олы шагыйрьнең индивидуальлеге аның тирәлекне, кеше рухын аңлау һәм сурәтләү сыйфатына бәйле, шуннан үсеп чыга. Сүз һәр олы шагыйрь иҗатына хас бихисап төрле кайтавазлар, уртак мәгънәви төсмерләр турында бара. Татар шигърияте дип аталган олы дәрьяда С. Хәкимнең үз шигъри дөньясы, үз почмагы бар. Поэзиясенең үзәгендә шагыйрьнең дөньяны аңлавы, биографиясе, тормыш юлы, шәхес буларак җитлегүе, үзе инанган дөреслек, хакыйкать эзләве ята. Аның киеренке әхлакый, рухи уйланулары укучыны 30 нчы еллар атмосферасына, дәһшәтле, кургашлы сугыш елларына, илне аякка бастыру, ялган шигарьләргә ышанып, идолларга табыну аша торгынлык елларында милләт, тел язмышы, мәңгелек проблемалар турында уйлануларын эченә ала. 50 нче еллар урталарында С. Хәким абруйлы, талантлы шагыйрь, "тәртәгә типми" торган тыйнак, тыңлаучан шәхес буларак фирка җитәкчеләренең игътибар үзәгенә эләгә. 60 нчы еллар ахыры - 70 нче еллар башында С. Хәким иҗатына эчке канәгатьсезлек, сагышлы аһәң, моңсу борчылу, экзистенциаль үкенеч үтеп керә; бу - хыялларның тормышка ашмавын, татар теленең таралыш даирәсе елдан-ел тарая баруны аңлаудан туган драматик кичерешләр нәтиҗәсе иде. Күңел газапларын эченә алган бу борылыш "Васыятьләр", "Кырыгынчы бүлмә" поэмаларында, бигрәк тә шул чор лирикасында ачык гәүдәләнеш таба. "Җил", "ай", "рәшә", "әкият" кебек ачкыч сүзләрнең психологик код дәрәҗәсенә күтәрелүе - шагыйрьнең дөнья барышы, халык, милләт язмышы турында уйлануларының сөземтәсе. С. Хәким дөньяның бездән калачагын, гомернең кыскалыгын аңлау-уйлану фәлсәфәсен тудыра, төшенкелек рухын көчәйтә. Серен аңлавы сират күперен чыгуга тиң "зәңгәр тартма" образының лирикасына килеп керүе гыйбрәтле фал. Ачкычы юк зәңгәр тартма, Астында чылтырый тиеннәр. Бу юлларны милләтнең киләчәге турында уйлану, үз байлыгыңа үзең хуҗа булуы мөмкин түгел дип шәрехләргә дә була. Ясалма, тыштан ялтыравык, эчтән калтыравык тормыш үзен дә туйдыра бугай. Бер шигырен "Күңелем минем, ачык сөйләш син..." дип атавы тикмәгә түгелдер. Тар, кысан читлектән чыгып, бәйсезлеккә ирешкән, эш-гамәлләрен туган телләрендә алып барган халыкларга киң күңелле, бәйнәлмиләл С. Хәким ихтирам белән, хәтта көнләшеп тә карый. Фикер сөрешеннән, юл астында төсмерләнгән мәгънәдән азатлыкка омтылыш табигый ихтыяҗ икәнлекне сиздерә лирик зат. Азат халык... Тауларына карыйм, Күрә алмам килер җәйсез дип. Кешеләрнең... хәтта тауларның Йөзләренә чыккан бәйсезлек. ("Тоям артта...") Татар шагыйре дә чегән арбасыннан төшеп калган, Җир-Ватансыз, яклаучысыз кеше түгел икән. Дөнья халыклары алдында отыры җебеп төшеп, абруен югалтасы килми. Таяныч ноктасы, горурлык чыганагы буларак мәгърур Идел елгасы алыну табигый. Тоям артта бөек Идел барын, Тоям артта Ватан, чик барын, - ди шагыйрь, "козырь тузы"н чыгарып салып. Артында мул сулы елга торса да, Ходай бәндәсенә җан тынычлыгы, туганнарның аңлавы, дусларның җылы карашы... яшәү дигән төшенчәнең эчтәлеген тәшкил иткән башка биниһая күп гонсырлар кирәк икән... Шулар арасында иң мөһиме нәрсә соң? Шигыренең ахырында автор иң газиз төшенчәне ассызыклый: Саулык кирәк, сәламәтлек кирәк, Барыннан да бигрәк - азатлык! Җаны азатлыкка омтылу, туган халкына бәйсезлек даулау, шул ук вакытта билгеле бер рамкада калу мәҗбүрияте лирик затның бәгырен телгәли. Мул сулардан, куе урман һәм тигезлекләрдән шифа, илһам алып үскән татар шигъриятендә олы тауларга ихтирам зур, алар еш кына азатлык, бәйсезлек символы мәгънәсен алалар. "Таулар биеклеген югалтмыйлар, алар күккә кадалганнар!" - дип яза Р. Фәйзуллин "Кайсын пигы" шигырендә. Ә Күк ул - Раббыбыз галәмнәр белән идарә итә торган бөек һәм серле, илаһи һәм мөкатдәс көч. "Тау һәм кеше биегәя бара, бер-берләрен әгәр аңласа", - дип өстәп, шагыйрь күк олылыгын таулар аша кешегә иңдерү турында хыяллана. С. Хәкимнең "Рәсүлнең артында таулар..." шигырендә тау азатлык, мөстәкыйльлек алып килүче көч дәрәҗәсенә күтәрелә. Авар шагыйре Дагстанның биек тауларын, бормалы-сырмалы юлларын, халкына хас хикмәтләрне җырлап шөһрәт казанды, олы шигъри мәйданга чыкты: Рәсүлнең артында таулар, Биек-биек таулар ич... Таяныч кирәк язганда, Кайда минем таяныч? Шагыйрь язарына азыкны каян таба? Мактанырлык, илһамын уятып җибәрерлек нәрсәсе бар соң аның? Туган җиренә гашыйк шагыйрь (башкача ул шагыйрь була да алмый) шунда нужа себеркесен сөйрәп яшәгән кешеләр игътибар итмәгән гап-гади күренештә матурлык чыганагы һәм "яклаучысын" күреп ала: Ул мине белми, мин - аны, Тыны да юк, өне дә. Ышаныч биреп, шул әрем Күз алдыма эленә. Көтелмәгән һәм гыйбрәтле янәшәлек. Сүз остасы, рәсем киндерендәге төсле, түбәләре күккә ашкан таулар кырыена кечтеки генә әремне китереп куя. Бер карауда сәеррәк күренгән бу күршелектә рәссамның тормышны, гүзәллекне аңлау, сурәтле фикерләү үзенчәлеге, туган җиренә чиксез мәхәббәте, милли үзаңы чагыла. С. Хәкимнең тауларга кызыгуын, көнләшүен Г. Афзал, үзебезне кимсетү түгелме дигәнрәк рухта аңлап, безнең файдага "сөйләүче" үз дәлилләрен китерә: Гамзатов артында таулар... Синең артыңда да тау бар, Тау битеннән кул болгыйлар Кол Гали һәм Мөхәммәдьяр. (Г. Афзал. "Таулар") Алдагы юлларда Г. Афзал, "Тургайлар сайраган күктә Утыз Имәни елмая", "Габделҗәббар сәламли", "Берүзе биек тау булып, Тукай тора кулын сузып" дип, татар шигъриятенең югары кимәлле, таудай биек булуын раслаучы мисалларын шигырь тәсбихына тезеп китә. Әлбәттә, остазы белән алып барган бәхәстә поэзиябезнең чал тарихлы, шөһрәтле булуын алтын баганаларын санау аша күрсәтүендә Г. Афзал хаклы. Ул максималист, кытыгын китергән фикерен өздереп, биткә бәреп әйтә. С. Хәкимне татар поэзиясе үрләрен танымауда, әйләнеп үтүдә гаепләве кыен. Шагыйрь буларак танылып, дәреслек битләрендә урын алгач та, ул үзен бөек Тукайның гап-гади укучысы дип санады, остазының образын шигърияттә калдыру рухы белән яшәде. Соңгы еллар лирикасында Тукай татар халкы хыялланган бәйсез, ирекле тормыш символына тәңгәлләштерелә. Килде Тукай, килде шагыйрь җырлап Хөр тойгыны, азат тойгыны... Тукай, Тукай - татар халкының ул Бугазында газап төере... ("Килде Тукай...") С. Хәким халкына игелек теләп яшәсә дә, аңарда Г. Афзал үҗәтлеге, усаллыгы юк, коммунистлар фиркасе әгъзасы булу ("Партиядә стажым өч дистә") аны һәрдаим "тәртипкә" чакырып, чабуыннан тартып тора. Әмма шул ук чорда җан әрнүен, бәгырь сыкравын, күңел ыңгырашуын чагылдырган, гармун телләре матурлыгын хәтерләткән "Бәрелде җан..." кебек туң йөрәкләрне уятырлык шигырьләрен иҗат итә: Бәрелде җан, сугылды җан ярсып, Читлеге тар, кысан - сыймады; Нәрсә җитми, кая омтыла ул, Кешеләргә аңлат син аны, - дип язганда, шагыйрь илдә хөкем сөргән тынчу торгынлыкка да киная ясагандай тоела. Тар читлекне өнәмәве, үзүзеннән канәгать булмавы, билгесезлектән куркуы сизелеп тора. С. Хәким яшәгән, иҗат иткән совет чорында "милләт", "милләт язмышы", "телнең киләчәге", "таралыш даирәсе" кебек сүз-төшенчәләр кулланылмый гына түгел, милләтче гыйбарәсе хакимият дошманының синонимы булып йөрде. Бу атама-мәгънәләрне шигырьдә куллану түбәңдә Дамокл кылычын элеп торган кылны өзеп төшерү белән бер иде. С. Хәким фиркагә тугрылыгын искә төшереп, раслап торса да, ул үзенең тарих тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән, хәзер дә хокуклары киселгән халык баласы икәнен бер мизгелгә дә онытмый, чикләвекнең кабыгын төше белән бутамый. Бер тирәдә гел әйләнде гомер, Бер тирәдә шуңа бар моңым. "Тар-тар" ди ул, үртәп искә төшерә Сукмагымның минем тарлыгын. ("Тартар") "Татар" сүзен имгәтеп, "тар-тар", "Тартария" дип мәгънә бозып, халкының үткәненә, тарихына, бүгенге яшәешенә яла ягучыларга рәнҗеп, дөньяда, тар булса да, кабатланмас сукмагың буйлап атлау насыйп булсын иде дигән фикер уздыра шагыйрь. С. Хәким каләме тудырган лирик каһарманның үз-үзен тотышында татар халкына хас тарихи сыйфат-билгеләр, характер үзенчәлекләрен тану кыен түгел. Бер урында ул, иркәләнеп, "мескенләнеп", үзен кечерәйтеп алса, шунда ук, заманында империя тоткан, мөстәкыйль дәүләте булган халык оныгы икәнлеге исенә төшүгә, горурлык, эрелек хисе уяна. "Борынгы, иске Веймарда..." шигырендә үзен "Мин кечкенә тавышлы" татар баласы дип атаса, "Тау өстендә тора..."да исә "Җимерелгән империяләр, чорлар Җилкәсендә басып ял иттем" дип масаеп куя. Бу чор лирикасында, вакыт агышын сиземләү кискенләшкән саен, шагыйрьнең гомуми инсани, күңелгә якын яшәеш рухын гәүдәләндергән әхлакый-фәлсәфи әсәрләре күбәя. Адәм баласы фани дөньяда нинди генә бай, күкрәге орден-медальләр белән тулы атаклы шәхес булып, дәртле тормыш алып бармасын, гомеренең соңгы баскычында ул барыбер рухи ялгызлыкка дучар, "өстен көчләрнең" ярдәменә мохтаҗ була; дөнья сүз сәнгатенә хас төшенкелек, сагыш, өметсезлек - чарасыз көчсезлек нәтиҗәсе. Җирдәге яшәешнең вакытлы халәт икәнлеген аңлау тудырган югалып калу фәлсәфәсе С. Хәкимнең "Минем таныш өянкеләр", "Алмагач", "Тыкырык башында иске йорт" шигырьләрендә үзен сиздереп үтсә, "Арышның саргылт серкәсе"ндә пессимистик хис үзәк мотив буларак калка: "Мин бу җирнең вакытлы кунагы... күк". Рухи һәм физик халәтенең мактанырлык түгеллеген искәртү аша лирик каһарман мәхәббәте ташып торган, саф хисле яшьлек еллары хатирәсенә кайта ("Кайда ул бергә ашкынган, бергә шаулаган көннәр?"). Шигъри юлларга талгын моңсулык йөгерә: Йөрәктән сагыш белән моң, Ярсып кан тама төсле, Урманы калдырып киткән Ялгыз карама төсле. ("Карама") Үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек хакыйкатьләр турында уйлану С. Хәкимне җиһанны бар иткән, хәрәкәткә китергән иң бөек затка - Ходайга ялвару, үзеңне ахыр чиктә аның хозурына тапшыру котылгысызлыгы фикеренә алып килә. Мәңгелек һәм гомернең соңгы аккордлары турында уйланганда, күкрәк кесәсен кымтырыклап торган партбилет, фирка оешмасы алдында җавап тоту бурычы да онытыла. Раббыбызга мөрәҗәгать итүнең лирик герой бәйләнмәслек сәбәбен дә таба, янәсе, аның Арча Сабан туенда буласы килә һәм ул Алладан ялварып сорый: "Ходайдан мин үтенәм: кичектер", "Ходайдан мин сорыйм: алданрак яки соңрак, димен, ал җаным" ("Ходайдан мин..."). Лиризм, кешелекле моң, ихласлылык, сәнгатьчә камил аһәң бу шигырьне С. Хәким каләменнән төшкән шедеврлары белән бер рәткә куя. "Ходайдан мин..." шигыренең эчтәлегеннән күренгәнчә, С. Хәким катып калган атеист, марксизмга табынган "агач" коммунист булмаган, тормыш юлының ахыры кай тарафларда хәл ителәсен аңлап, догаларын укып яшәгән икән. Табигатьне, тереклекнең таҗы - кешене бар иткән Раббыбызга мөрәҗәгать, аерым шәхес гомеренең тарих өчен бер мизгел генә булуын аңлау кичерешкә мәҗүси-медитатив һәм фаҗигаи төсмер бөрки: "Селкенә иртәнге җилдә Күңел көткән язмышка" ("Арышның саргылт серкәсе"). Гомер азагы турында уйлану, язмышыңның Ходай карамагында икәнен аңлау XX гасыр хәятының астын өскә китергән явызларны оныттыра, шигырь юлларына табигый самимилек, эчкерсез нәзакәтлелек үтеп керә. Күңеленә иман рухы иңгән лирик зат халык мәнфәгатьләре турында уйламый, кайгыртмый булдыра алмый. Кешегә әйләнә кеше, Әйтерсең алышынган, Яңадан туа күк кеше Миллионнар - язмышыннан. ("Ветеран") Күңелен биләгән ярсу, үкенечле, сагышлы хисләр өермәсен тәртипкә салуда, укучыга җиткерүдә аның таянычы - туган табигать, яшәгән мохите, газиз якташлары, кыскасы, җанга якын төшенчәләр. Туып үскән өйнең җылысы, йорт янында үскән юкәләр, балачакның сафлыгы, әнисенең назлы иркәләве - барысы бергә яшәү мәгънәсе дигән төшенчәнең эчтәлеген хасил итәләр. Кеше белән табигать арасындагы якынлык соң чиккәчә җиткерелә, табигатьтәге гармония каршылыклар бердәмлеген тудыра. Иске тегермән таллары Таныр күк, абайлар күк; Тегермән чираты көтеп Утырган агайлар күк. ("Иске тегермән таллары...") Шагыйрьнең кеше язмышы белән табигать тормышы арасындагы якынлык турында уйлануларын эченә алган бу шигыренә лирик аһәң, ашыкмыйча, салмак кына сөйләшү артында сиземләнгән эчке яну, җыйнаклык, төгәллек, һәр сүзне аңа гына тиеш булган урынына "утырта" белү хас: Сезгә эндәшми, мин кемгә Эндәшим, өянкеләр? Җитте минем дә, сезнең күк, Картайдым дияр көннәр. ("Минем таныш өянкеләр") Өянкеләрдән җавап көтмәсә дә (риторик эндәштән бу таләп ителми), шагыйрь табигать күрке - өянкеләргә якын сердәш итеп, дустанә мөрәҗәгать итә, рухи халәтен табигать берәмлегенә ышанып тапшыра. С. Хәкимнең шигъри палитрасында элгәреләрнең, остазларының сурәтләре, чордаш каләмдәшләренең образлар галереясы үзе бер юнәлеш тәшкил итә. Юк, аның бу төр әсәрләре соңгы елларда йогышлы һәм зарарлы күренешкә әверелгән туган көн, юбилей форсатыннан чыгып, заказ белән язылган гадәти багышлаулар, такмак-такмазалар түгел. Аларда шагыйрьнең зәвыгы, дөньяга карашы, хисси рухияте, поэзиянең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлау, бәяләү дәрәҗәсе чагыла. Үзәктә җанына, сурәтле фикерләү үзенчәлегенә иң якын остазы Тукай торуы табигый. С. Хәким олы шигърияткә Тукай турындагы әсәрләре белән килеп кереп ("Пар ат", "Шагыйрьнең бала чагы"), шул исемне кабатлап шигъри һәм тормыш юлын тәмамлады ("Кырыгынчы бүлмә", "Тукай дәфтәреннән"). Тукайдан кала аның өчен буй һәм колач җитмәслек биеклек - Туфан. "Туфанны моң баскан, пәрдә аша Кар өстенә төшкән моңнары" дип, өлкән каләмдәшенең рухи халәтен кәгазьгә төшерә дә, хис экспрессиясен романтик биеклеккә күтәреп, гомуми нәтиҗәсен ясый: Сөенәм: әле Пушкиннардан тыш Тукайлы бу дөнья, Туфанлы. ("Төнге ике. Өстәл, кәгазь, кара") Бу ике шәхеснең дуслыгы, иҗади хезмәттәшлеге турында "Рух" (2005) китабында М. Галиев түбәндәгечә яза: "Менә алар йөзьяшәр чыршылар арасыннан сузылган дымлы сукмак буйлап икәү килә: Туфан һәм Хәким. Ике аксакал дуслыгы...". С. Хәким кадерле каләмдәшенең иҗатына багышлап дистәгә якын мәкалә яза, "Туфан дәфтәреннән" шигъри юлламасын кайта-кайта, еллар дәвамында иҗат итә. Шигъри тәрәккыяткә гомерләрен багышлаган олы затлар С. Хәким өчен үлемсез, алар безнең арабызда, киңәшләре, илаһи рухлары белән барыр юлыбызны яктыртып торалар. Шартлылык алымы еллар бизмәнен алып ташлый: Чыкты да әйтте карт Гёте: "Бераз гына көт, энем!.." ("Борынгы, иске Веймарда...") Берлинда олы мәҗлеснең Җәлил утыра түрендә. ("Берлинда, Дуслык йортында") Тәҗрибәсе үскән, тормыш барышын аңлау дәрәҗәсе тирәнәйгән саен, С. Хәкимнең шигъри кумирлары сафы ишәя бара. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Гёте янына XX гасыр башы символизм поэзиясенең бөек вәкиле Блок өстәлә. Дөньяга карашы, поэтикасы катлаулы, каршылыклы идеалист шәхес иҗатының асылын татар шагыйре озын, тәфсилле мәкаләләргә торырлык эчтәлекне берничә юлга сыйдырган: "Тонык та, серле дә булып яшәде миндә Блок". Тормышында, иҗатында сәер, тылсымлы, "теге дөнья" могҗизасына тартылып, үзе хыялый, икенчел чынбарлык тудырган Блок большевикларның дәһшәтле, куркыныч гамәлләрендә шомлы, тынгысыз күңеленә якынлык таба. "Двенадцать" поэмасында, 1917 ел инкыйлабына дини мәгънә салып, 12 апостолны Христос җитәкчелегендә, Кызыл байрак күтәртеп, ач этне аларга тагып ("позади голодный пёс"), урамга "чыгара". С. Хәким күзаллавында Блок апостоллары, Ватан сугышы чорында гаделлекне яклап, "фронтта еракта калыктылар". Ә инде сугыш тәмамланып, Җир шарында тынычлык урнашкач, "...бөтен җиһанны Берүзе тота Блок". Бу шартлы образ Блок поэзиясенең бөеклегенә ишарә генә түгел, ул бүгенге катлаулы, буталчык яшәешебезне дә күз алдында тота сыман. Замандаш каләмдәшләренә бәясендә С. Хәким кырыс, усал, чөнки мәҗлесләрдә дуслар күп булса да, "Киңәшергә дисәң, Кутуйлар юк, Таянырга - Фатих, Мусалар" ди шагыйрь "Мәҗлесләрдә шагыйрьләр..." әсәрендә. Төрле чор шагыйрьләре эзләнүләренә, бигрәк тә татар поэзиясенең тотрыклы ачышларына таянып, С. Хәким шигырьнең композициясен, сурәтләү чараларын төрләндерү, баету юнәлешендә туктаусыз эзләнә, үзен пластик ритмика остасы итеп таныта, афористик фикерләүнең, шәргый фигыльләрне, шәкли мөмкинлекләрне, онытыла барган сүзләрне әйләнешкә кертеп, шигырь калыбының яңадан-яңа мөмкинлекләрен ача. Әйтик, башлангыч чор иҗатында дүрт юлдан торган 10-9 иҗекле строфага, нигездә, тартык авазга тәмамланган кафиягә (рифма) өстенлек бирсә, иҗади алгарыш барышында ритмик рәсемне баету, төрләндерү хәстәрен күрә. Сугыш чоры лирикасында диалог, мөрәҗәгать, риторик эндәш алымнарыннан мул файдалана ("Тор, иптәш, тор, дим, йокыңнан", "Һава сугышы"). "Туган җир" әсәрендә нигез-йортка самими мәхәббәтен чагылдыруны 8-5 йөгерек ритмик сурәткә ышанып тапшыруны кулай күрсә, популяр җыр булып киткән, хатын-кыз исеме атамага чыгарылган (кеше исемен әйтеп шигырь язу - аның яраткан алымы) "Һаҗирә"дә төп фикерен исемне кабатлау, сорау-эндәш аша кичерешне эзлекле ачуга ирешә. Йөгерек өслүб шигырьне җанландыра, моңсу хисне җиңеп, шатлыкны гомуми интонация дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирә. Син бәхетле иттең безне, Һаҗирә, Һаҗирә! Үтә үз гомерең синең Кай җирдә, Кай җирдә? "Өзелгәнсең сиреньнән"дә ритмик рәсем тагын да катмарлана. Чәчәк образын төрле сүзтезмәләрдә кояш нурларында уйнату аша кичереш үсешен эзлекле, дәвамлы күренеш итеп сурәтләүгә ирешә. Яши миндә синең тавыш, синең сагыш, синең сүз. Мөмкин түгел: ничек таныш, ничек кавыш сиреньсез. С. Хәкимнең "Мин шагыйрьне алып кайтам безнең..." дигән әсәре Ә. Фәйзинең гәүдәсен Мәскәүдән Казанга алып кайту уңае белән язылган. Үкенеч, сагыш, югалтуның олылыгы һәм Ә. Фәйзинең эзләнүчән, экспериментатор шагыйрь булуы табигый рәвештә 10-6 иҗекле шигырь юлларын сорый. Мин шагыйрьне алып кайтам безнең Мәскәү поездында. Бик кыска кебек юлым минем, гүя бик озын да. Соңгы чор иҗатында С. Хәким, шигырь техникасын катлауландыру турында баш ватмыйча, афористик төгәллеккә, фикерне мөмкин кадәр ачыграк, җетерәк итеп кыска мәйданга сыйдыру юлларын эзли. Шул рәвешле, С. Хәким лирикасында халыкка, милли нигезләргә якынлык вак, әһәмиятсез күренгән детальләрдә, ритмик төрлелектә, тел берәмлекләренә игътибарлылыкта күренә. Аны башка бер шагыйрь белән дә "алыштырып" яисә бутап булмый. Ул, күңеле белән үзгәрешләр булырга тиешлекне сиземләп яшәсә дә, "үзгәртеп кору" дигән чорны күрә алмады. Әмма ул кешене Алласыз, динсез иткән җәмгыять шартларында да, СССР дип аталган, үсешендә катып калган, аз санлы милләтләрне акула кебек йота барган илдә дә халык, тел язмышына нисбәтән үз карашларын киная, табигать символлары аша булса да сиздереп, болай булырга тиеш түгел дигән иманда яшәде һәм иҗат итте. С. Хәким XX гасыр татар шигърияте үсешендә тирән эз калдырган талантлы, кеше кичерешләрен ачуның тирән серләренә үтеп кергән, тел тылсымын сиземләп иҗат иткән олы сүз осталарыбызның берсе иде. Мирасында катлаулы, каршылыклы чоңгыллар очраса да, С. Хәким, флюгер кебек, җил уңаена борылмады, кыйбласын үзгәртмәде, туган халкына, газиз милләтенә ихластан хезмәт итте. Сибгат ага белән азмы-күпме аралашкан, холкын, дөнья барышына мөнәсәбәтен күзаллаган кеше буларак, шуны раслый алам: ул, ярарга тырышып, ясалма елмаюны (татар хәйләкәрлеге исәпкә керми) белмәде, ихласлылык, теләсә нинди шартларда үзе булып калу аңа ихтирам уятучы сыйфатларыннан иде. Сибгат ага үзе исән чакта ук, аның турында агай-эне арасында шактый мәзәк йөрде. Алар шагыйрьнең үз-үзен тотышына, сөйләү манерасына, сәләтсез бәгъзеләрнең Язучылар берлегенә үрмәләвенә нисбәтән тормыштан алынган йөремсәкләр иде. Арада С. Хәкимне рәнҗеткәннәрен, аның тормышына, яшәү рәвешенә тап төшергәннәрен ишеткәнем булмады. Җанлы мәзәкләр тууның бер серен М. Галиев бик төгәл ачып бирә: "Сибгат аганың кәгазьгә карамыйча гына ясаган үтемле чыгышлары безне әсир итә, кайбер хикмәтле сүзләрен отып алып, соңыннан сөйләп йөрер өчен җирлек була иде..." Хәзерге чор биеклегеннән караганда, "сәяси ярашу" буларак күренгән әсәрләре дә халык мәнфәгатьләре белән яшәү дигән олы һәм изге максатка ирешүне үзенчә аңлавыннан туган хасиятләр иде. Шуңар да С. Хәким поэзиясе аклауга да, "төзәтүгә" дә мохтаҗ түгел. Р. Фәйзуллин искәрткәнчә, "...Сибгат Хәким - мәшһүр Казан артының илгә игелек күрсәткән данлы бер улы" иде. ШИГЪРИЯТТӘ ҮЗ БИЕКЛЕГЕ БАР! Шагыйрь Илдар Юзеев турында истәлек язу теләге Миргазиян Юнысның "Моңсу шагыйрь" язмасын укыгач уянды (Шәһри Казан. - 2007. - 18 май). Уй-хисләр өермәсе җимеше, тирән эчтәлекле, йөрәк әрнүен, үлемгә үпкәсен укучысы белән уртаклашкан бу чыгышында да өлкән әдибебез, иҗат кредосына турылыклы калып, И. Юзеевның иҗат портретына яңа буяулар иңдерү белән беррәттән, әдәбиятыбызның бүгенге халәте, яшәешебез, милләт язмышы турында әхлакый-фәлсәфи фикерләре белән уртаклаша, уйландыра, сызландыра... "Бүгенге чынбарлык исә шундый: әдәбият әкренләп шоу-бизнес тарафларына якынлаша бара... Бүгенге көндә рәхәт яшисе килгән кеше иң элек вөҗданын салып ташларга, аннан соң хакыйкатькә арты белән борылырга тиеш. Шуннан соң гына мул, рәхәт тормышта яшәүгә дәгъва кылып була". Заманабызга моннан да кырысрак бәя биреп булырмы икән? Истәлекләр урамына кергәндә, игътибар үзәгенә алынган кешенең, бигрәк тә сөйләшү үзәгендә рухына якын каләм иясе торса, асыл якларын калкытыбрак күрсәтү нияте хис-тойгыларны куерта. "Хәсән Туфан пәйгамбәр иде, - ди Миргазиян дус, - һәм ул эстафетаны Илдар Юзеевка тапшырып китте. Хәзер мин баш ватам: киткәндә, Илдар эстафетаны алырга лаеклы кеше таптымы икән?" Шигърият белгече буларак, өлкән әдибебезне тынычландырырга ашыгам: һичшиксез, И. Юзеев шигърият байрагын инде үзләре дә рухани дөньяга күчкән Мөдәррис Әгъләмов белән Зөлфәтләргә тапшырмагандыр. Алардан соң да поэзиябез саекмады, үз югарылыгын бирмәде. Чөнки арабызда, иншалла, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Л. Шагыйрьҗан. Х. Әюп, З. Мансуров кебек олы сүз осталарыбыз, алар эстафетасын кулдан төшермәстәй, кабул итәрдәй Р. Зәйдулла, Сөләйман, Г . Морат, М. Закиров, Р. Аймәт кебек яңарак буын шагыйрьләребез бар. Бу фикеремне үзе дә пәйгамбәр дәрәҗәсендә йөрүгә лаеклы М. Юнысны төзәтү өчен түгел, ә укучыны тәшвишкә салмау нияте белән генә искә төшерүем иде. Илдар Юзеев белән яшь аермабыз, тарихка кизәнмичә, кеше гомерен генә истә тотканда да, бик кечкенә, бер кул бармаклары саны җитәрлек булса да, яшьлек һәм тормыш ямен, мәхәббәт кадерен белергә, халык җыры моңын, соңгысының рухи дөньяга тәэсирен аңларга минем буынны ул өйрәтте дисәм дә, олы хата булмастыр. Сүз бербереңә карашып сөйләшү, аралашу юлы белән ясалган әхлакый тәэсир турында бармый. Ул елларда безнең шәхси танышлыгыбыз юк иде әле. Биредә аның шигърияте, дөресрәге, "Таныш моңнар" поэмасы күздә тотыла. Без тугызынчы-унынчы сыйныфларда укыганда, ягъни 1955 елда дөньяга аһәң салган бу әсәр һәр яктан ачыш булды. Аның тексты Кычытканлы дигән артык гамәли исемле ерак татар авылына килеп җиткәнче, әсәрнең җырга, көйгә "төрелгән" вариантын радиодан ишеттек. Бер караганда гади күренеп тә, кеше кичерешләрен шулай тирәнтен иңләп, үтемле сүз - образга күчереп буламы икән дип гаҗәпләндек, сокландык. Эссе көндә бик теләп эчелгән су кебек кабул ителде бу әсәр. Талантлы каләмнән төшүен исәпкә алмаганда да, поэманың популярлашып китүенә, күңелләргә, бигрәк тә яшьләр кальбенә бәлзәм булып сеңүенә берничә тышкы сәбәп тә йогынты ясады. М. Җәлил белән Х. Туфанның кеше рухының бөеклеген, йөрәгенең гаҗизлеген, эчке халәтнең гаҗәеп матурлыгын ямьле тел һәм төс-бизәкләр ярдәмендә сурәтләгән шигъриятләре әле халыкка кайтып җитмәгән. 40 нчы еллар ахырында, сугыштан соңгы чорда, колхоз тормышына, производство алдынгыларына багышланган, дилбегә төсле озын, сөйләп бирүгә корылган, чәе суынганны да сизмичә теленә салынуын белгән Гайҗан бабайлар турындагы тезмә хикәятләрне ятлап миләребез каткан чор иде. Шул елларда фикер белән хис арасында тәңгәллекне тапкан, җыр белән көйне тормыш чынлыгын ачуга буйсындырган әсәр милли рухы белән зиһеннәребезне эшләтеп, йөрәкләребезне җилсендереп җибәрде. Күр әле, бу әсәр нәкъ безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез турында икән ич. Зөфәр белән Резидә дә, унынчыны тәмамлап, мөстәкыйль тормышка, олы юлга чыгарга әзерләнәләр түгелме соң? Тик киләчәкне һәркайсы үзенчә күзаллый, бәхетне үзенчә аңлый. Бер-берсен яратсалар да, егет белән кызның дөньяга карашлары үзгә. Резидә, "институт, театрлар, асфальт урамнар, шәһәр парклары, яңа дуслар" турында хыялланып, Зөфәрнең, тракторчы булып, "тузан, май эченә" батып калу ниятен хупламый. Кыскасы, "Таныш моңнар" хис киеренкелеген бирүе, лирик-моңсу аһәңе, мавыктыргыч сюжеты белән вакытлы язылган, көтеп алынган поэма иде. Чөнки ул безне, кем генә булсаң да, кеше булып калырга, мәхәббәт килсә, аны саклый белергә өйрәтте. Ул елларда һәр өйгә радио кереп җитмәгән, мәгәр авыл уртасындагы баганага элеп куелган, артист Боярский эшләпәсен хәтерләткән ямьсез кара "тарелка" көннәр буена җырлап-сөйләп тора. Бер-беребезгә хәбәр итә-итә, күз яшьләрен, елмаюны үзебездән дә яшереп, багана төбендә "Таныш моңнар"ны, кат-кат булса да, онытылып тыңлый идек. Гадәттә, китапны бер тапкыр укысаң, тапшыруны бер мәртәбә тыңласаң, кабат укыйсы да, колакны арытасы да килми. И. Юзеев поэмасы, сирәк эләккән тәмле тәгам төсле, туйдырмый торган әсәр булып чыкты. Хәзер дә, аны укыганда, үз яшьлегеңә әйләнеп кайткандай буласың. Тукай Казанга "Пар ат" белән килеп керсә, И. Юзеев татар дөньясын "Таныш моңнар"ы белән яулады. Кыскасы, яшь шагыйрь, чал тарихлы татар поэзиясенә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, бүгенгесен һәм киләчәккә хыялларын романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән килеп, үз үрен тапты. "Таныш моңнар" янына "Миләүшә", "Таймас", "Фәрит-Фәридә", "Өчәү чыктык ерак юлга...", "Мәхәббәт китабы" кебек поэмалары, дистәләгән шигырь-җырлары өстәлде. Барысы да яшьлек, мәхәббәт, әхлак һәм һәр кешегә бер тапкыр гына бирелә торган гомернең кадерен белү турында... Ә инде бөтенләй башка яссылыкта иҗат ителгән "Тынлык белән сөйләшү", "Соңгы сынау", "Язылмаган поэма", "Таш диварлар авазы", "Очты дөнья читлегеннән...", "Мәңгелек белән очрашу", "Соңгы төн" кебек тарих һәм олы дөнья белән "син"гә күчеп сөйләшкән әсәрләрендә фәлсәфи гомумгуманистик төшенчәләр, олы бизмәннәр белән эш итә, дөньяның барышы, киләчәге өчен үзен бурычлы, ялгыш гамәлләр өчен гаепле санап, сызлана, әрни, сискәндерә. Аның өчен үрнәк-өлге булырдай чын фидаиләр - җаннарын халык бәхете наменә багышлаган, милләтләренә турылыклы татар шагыйрьләре: бөек Тукай, Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил, Абдулла Алиш. И. Юзеев, остазы Такташча әйтсәк, туачак көннәр матурлыгына, тормыш яменә гашыйк романтик шагыйрь булып калды. Аның романтизмының төп үзенчәлеге - чынбарлык белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтнең асылына төшенеп, тормышны үз табигый сыныннан күтәребрәк сурәтләү. И. Юзеевның лирик герое - галәм, җир турында уйланып, борчылып яшәүче шул ук галәм һәм җир кешесе. Ул үзен кешеләр язмышы, аларның киләчәге өчен җаваплы саный. Җансыз матдәләргә, тынлыкка, тарихка җан өрүче дә кеше йөрәге. Ә йөрәкне мәхәббәт уты һәм халык тарихы җылыта. Реалистик әдәбиятта акыл йөрәкне уятса, И. Юзеевның романтик әсәрләрендә акылны йөрәк хәрәкәткә этәрә. Сөю хисен йөрәк югалтмаса, Җир суынмас мәңге, Җир яшәр, - ди шагыйрь. И. Юзеев иҗаты турында мин еш уйланам. "Яшьлек һәм батырлык җырчысы" дигән хезмәтемне дә язып бастырдым. Җае чыккан саен, язучының гаҗәеп бай иҗади мирасы турында фикерләремне матбугатта әйтеп барырга тырыштым. Ул, киң күңелле, олы җанлы шәхес буларак, тәнкыйть жанрын, хәтта кайбер "чеметеп" алуларны да дөрес кабул итте. Шагыйрьләрнең күбесе аналитик фикерне, тәфсилле анализны өнәп бетерми, гомуми мактауны, фәлсәфи атамалар белән сөйләшүне, баллы "сиптерүне" яратыбрак кабул итә, янәсе, бу иптәш аның эзләренең асылын дөрес аңлаган. Абыйсы - күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче Нил Гафур улының тәэсире дә булгандырмы, И. Юзеев шигырьне фәнни анализлауны, бигрәк тә аның поэтик үзенчәлекләре турында сөйләшүне, хәтта тәнкыйди сүзне уңай кабул итү сәләтенә ия иде. Монысы да аның үз шигъриятенең киләчәгенә ышанган шагыйрь булуына бер дәлил. Язмыш мине Илдар Гафур улы белән таныштырганда, каләмдәшләре, бигрәк тә җан дусты Ш. Галиев яратып эндәшкәнчә, Юзәй инде татар поэзиясенең С. Рәмиев, Һ. Такташ исемнәре дөрләткән шигъри мәктәпнең талантлы дәвамчысы, әдәбиятта (ул бит әле лирик рухлы драматург та) үз сүзен әйтергә өлгергән, җырлары халык теленнән төшмәгән танылган шагыйрь иде. Узган гасырның 70 нче елларының икенче яртысы... Казанны, язучыларны сагынып, әдәби процесста аз-маз катнашып, Алабуга педагогика институтында көн күреп яткан чорым. Мәдәни үзәктән ерактарак яшәп белем алучы, милли җанлы талиб-талибәләр "тере" каләм әһелләребезне күреп, тыңлап, аралашып калсыннар дип, татар язучыларын, үзем шигъри сүзгә мөкиббән кеше буларак, күбрәк шагыйрьләрне очрашуларга чакыра, иҗат кичәләре оештыра башладым. Иң әүвәл: "Алабуга педагогика институты студентлары белән очрашуга килеп чыга алмассызмы?" - дип, яраткан шагыйрем, киң күңелле, милләтенә аң-белем бирү, аз-азлап булса да коллык психологиясеннән арындыру өчен җанын, соңгы тамчы канын кызганмас олы талант иясе Сибгат Хәкимгә сүз каттым. Аның язучылар арасындагы абруе да истә тотылгандыр инде. Беренче фәнни мәкаләмне иҗатына багышлавым ярдәм итте булса кирәк, ул бер чакыруымны да кире какмады. Сибгат ага һәр килүендә берничә татар язучысын, хәтта артистларны (З. Нурмөхәммәтов, В. Гыйззәтуллина), композиторларны (Алабуга студентлары Җәүдәт Фәйзине дә күреп калды) алып килде. М. Мәһдиев, Г. Ахунов, Г. Рәхим, Р. Мөхәммәдиев, тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин һ. б. Алабугада үзләрен ихластан яратып, әсәрләрен онытылып тыңлаган укучыларын таптылар. Шулар арасында ике аерылмас дус - Ш. Галиев белән И. Юзеев та бар иде. Ул чорда әле Чулман, Нократ елгаларының ике ярын тоташтырган күперләр корылмаган, аэропланнар сирәк оча, юллар әби патша Себергә сәфәре чорында салдырган килеш диярлек. Язын, көзен Алабугага ар җире - Можга шәһәре аша тимер юл белән генә эләгеп, анда да йөз чакрымны "уазик" машинасында гына үтеп була иде. Ә нинди рухи якынлык, очрашу-күрешүләр шатлыгы яшәде ул чорда. Язучылар пединститутка әледән-әле килеп тордылар. Алабуга рус купецлары шәһәре булу сәбәпледер инде, аның җитәкчеләре әдәбияттан, гуманитар дөньядан ерак тордылар. Хәзергеләрен дә татарга пычрак аткан, Алабуганы үлеме белән мыскыл иткән М. Цветаева, Н. Дурова, купец Стахеевлар мирасы гына борчый. Шуңа күрә татар язучыларын, Актаныш тарафларындагы кебек, ипи-тоз, җыр-биюләр белән каршы алулар булмады. Әмма студентлар йөзендәге шатлык хисе, кызыксыну мәҗүсилеккә якын ихласлылык юл газапларын да, фирка оешмаларының игътибарсызлыгын да оныттырды. Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә кебек саф татар районнарыннан җыелган студентларның туган телебезне яхшы белүләре, язучы сүзен йотлыгып тыңлаулары, Казан кунакларын пәйгамбәрләрдәй сокланып кабул итүләре, соңыннан ямьле концерт белән "сыйлаулары" ошамаслык түгел иде. Шул вакыйгалары белән ул еллар иң кадерле, истәлекле хатирәләр булып күңелдә калды. Хәзер юллар да бар, машиналар да җитәрлек, тик чакыру, татар әдәбиятына игътибар гына юк. Кызганыч, ул чорда "татар" сүзен галәмнәргә тоташтырган бөекләребезнең күбесе инде Аллаһ хозурында. Ш. Галиев белән И. Юзеев бер килүләрендә матур күл буена, нарат урманы эчендәге аланда урнашкан студентларның ял итү (спортлагерь) урынында да булдылар, студентлар белән "галстуксыз" кат-кат очраштылар. Бу чор мәүзугълары турында "Истә һаман Алабуга" шигырендә Ш. Галиев болай дип язды: Менә шулай, тәнкыйтьче дус, Пешекләп ала идең. Сибгат Хәким, Илдар Юзәй - Сагынып бара идек. Күз алдыбызда һаман да Ул яклар, ул тирәләр, Моңсу чакларда юатып Җылыта хатирәләр. Илдар әфәнде белән Алабугада гына түгел, Казанда да, Язучылар берлегендә идарә әгъзасы булып утырганда да аралашып, уртак байлыгыбыз - әдәбият турында сөйләшеп, дуслар ук булмасак та, рухи якынлык тоеп яшәдек. Калын пыялалы күзлеге аша ерактан күреп алып, акрын гына яныңа килеп, "Исәнме, Тәлгат!" диюе үзенчә, Юзәйчә, тавышы күңелгә талгын рәхәтлек дулкыны йөгертә, яшисе килү дәрте өсти иде. Сабыр холыклы, тыштан тыныч, Ходай үзенә юмор хисен, телне сиземләү куәсен мул "тамызган" кеше бер үк вакытта утлы-давыллы, өермәдәй романтик холыклы (иҗатында) булып чыксын инде! Йөзенә иңгән тышкы ваемсызлык фәлсәфи-тарихи поэмалар язуга да комачауламый. Аңарда ике "мин" яшәде кебек. Берсе, күрәсең, тышкы дөнья өчен, әдәби әсәрләрендә ачылган эчке рухын, тетрәнүен, ярсуын күрсәтмәү өчен тышкы битлек, төскә юри чыгарылган битарафлык булгандыр. Табигый хасияте белән ул философ, тарихчы, көрәшче, лирик-моңсу җанлы шәхес булып, татар әдәбиятында барган эзләнүләр рухын алдан сиземләп, кешенең аң төпкелендә яткан катламнарга үтеп, яшәешнең гомумсимволик мәгънәләрен ачу юлларын күрсәтеп, сызымлап калдырган икән ләбаса. Татар әдәбиятының, дөнья поэзиясенең гүзәл казанышларына таянып, И. Юзеев шигъриятебезне гаҗәеп матур образлар, камил сурәтләр белән баетты. Чал тарихлы татар поэзиясенә үз биеклеген тудырган бөек сүз остасы булып кереп калды. РУХ БӨЕКЛЕГЕ! (Гакыйль Сәгыйров иҗаты һәм шәхесе) Шагыйрь, прозаик, рәссам, якташым Гакыйль Сәгыйров турында фикерләрем белән уртаклашу нияте күңелемдә күптәннән яшәсә дә, каләмгә алынырга сәбәбе чыкмый торды. Теләк булганда, форсат табыла, диләр. Баксаң, ул җитлеккән чорына, җитмешенә якынлашып килә икән. Шуны да истә тотып булса кирәк, Татарстан китап нәшрияты чордашымның барлык язганнарын диярлек, хәтта иң җете рәсемнәрен дә туплаган "Йөрәк сере" (2006) дигән тулы мәҗмугасын бастырып чыгарды. Җыентык язучының иҗат юнәлеше, эзләнүләр киеренкелеге, шәхси үзенчәлекләре, үсеш авырлыклары турында җитди итеп сөйләшергә мөмкинлек бирә. 2007 елның июнь азагында Нурлат районы Яңа Әлмәт урта мәктәбен илле ел элек тәмамлаучыларның очрашуы булды. Тантананы шул ук мәктәптә белем алган, хәзер Мәскәү метрополитенын төзүчеләрнең берсе, бәлки, иң җаваплысыдыр, эре эшкуар Азат Вәлиев оештырды. Мәктәпкә, укытучыларына, сабакташларына кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алып кайтты. Гармунда үзе уйнап, үзе җырлап, сикереп чыгып биюне дә абруйны төшерүгә санамаган Азат үзенең һәм шәриктәшләренең күңелен күргән мәлдә, мин шыпырт кына мәктәп китапханәсенә юл алдым. "Акыл мәгарәсе"нә аяк баскан язучы халкының психологиясе гади вә үтә күренмәле: "Китапханәгездә ничә данә китап бар?", "Газета-журналлар вакытында килеп җитәме?", "Яшьләр классикларыбызны укыйлармы?" кебек кизү сорауларны биргән арада, күзләрем шүрлектән үз әсәрләремне эзләде. "Сәет Сакманов" дигән романтрилогиямне мәктәпкә бүләк иткәч, китапханәче ханым, миңа артык тыныч күренгән тавыш белән: "Безнең мәктәптә күптән түгел шагыйрь Гакыйль Сәгыйров булып китте, бик матур очрашу үткәрдек, залыбыз шыгрым тулы иде, килгән кешеләрне көчкә-көчкә сыйдырдык", - дип сискәндереп куймасынмы. Әйтерсең лә Гакыйль абыйсы күрше авылдан, йортында ыжгырып, газ биреп утырган "Тойота"сында җилдереп кенә килеп киткән. Аяклары хуҗаларын йөртә, куллары әйбер тота алмаган, гомерен урын өстендә, инвалид арбасында уздырган кеше турында шулай сөйләү иң әүвәл сәер тоелса, соңрак "вәт без нинди, язмышка баш биреп, җебеп тормыйбыз әле" дип, татар шигърияте өчен горурлык хисе дә уятты. Күз алдына китерәсездер: очрашуга килү өчен, Гакыйльгә кемгәдер ялынасы, якыннарының вакытын аласы, шактый озын юлны үтәсе була. Әмма аны авырлыклар куркытмаган: килгән, очрашкан, күпме кешенең (бигрәк тә укучыларның) җанында киләчәккә өмет, яшәүгә мәхәббәт, тормышны ярату рухы тәрбияләп, иҗатка дәрт кабызгандыр! Мондый фидакярлеккә мөкиббән китми, сокланмый мөмкинме соң? Без мәктәптә укыган советлар чорында каләмен авызына кабып булса да язуын дәвам иткән, корычтай нык ихтыярлылыкка үрнәк-өлге итеп Николай Островскийны китерәләр иде. Ул да каһарман. Әмма Островский үҗәтлеге белән Гакыйль Сәгыйров яисә Фәнис Яруллин батырлыгы арасында максатлылык җәһәтеннән аерма зур шул. Берсе үзен большевиклар вәгъдәсенә, ялганына ышанып корбан итсә, безнекеләрне милләтләренә мәхәббәт, аның киләчәге белән яшәү, көрәш рухы олимпка күтәрә. Миңа нәкъ ун ел элек Г. Сәгыйров белән аралашып алырга да насыйп булган иде. Карлы-буранлы февраль аенда ул чорда премьер-министр урынбасары Илгиз Кәлимуллин Гакыйльнең 60 еллыгы уңаеннан бер төркем язучыны Мәләкәскә (шәһәргә көчләп кушылган Димитровград исемен әйтергә тел әйләнми) алып барган иде. Ерак сәфәргә чыгучылар арасында Г. Ахунов, Р. Фәйзуллин, Р. Мөхәммәдиев кебек каләм осталары булуы хәтердә. Дөрес, татар язучылары, журналистлары, шигырьләре вакытлы матбугатта күренә башлауга, Г. Сәгыйровны игътибар боҗрасыннан төшермәделәр. "Чаян" журналының баш мөхәррире Р. Зәкиев үткән гасырның 60 нчы елларында "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасында шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты белән таныштырган мәкаләсен нәшер иткән иде. 1968 елда А. Расих, Г. Зәйнашева, Роберт Әхмәтҗанов һәм Р. Зәкиевләрдән торган төркем Г. Сәгыйров шул чорда яшәгән Фәйзулла (Самара өлкәсе) авылына барып чыгалар. Очрашудан алган тәэсирләре, хисләре белән А. Расих "Иҗат уңышлары телибез сиңа, Гакыйль" дигән мәкаләсендә (Казан утлары. - 1969. - №1) уртаклаша. Безнең төркемне дә Г. Сәгыйров ифрат җылы каршылады. Барыбызны танып, исемнәребезне әйтеп, мескенләнмичә, кызгану-ташлама таләп итмичә, уйнап-көлеп сөйләште. Арбасы белән сәхнәгә күтәргәч тә, ул үзен иркен тотты, Татарстан хөкүмәтенә, Язучылар берлегенә кайгыртулары өчен рәхмәтен әйтергә дә онытмады. Аның елмаюга әзер йөзе, соры күзләренең көлемсерәү катыш сынаулы карашлары әле һаман хәтердә, күңелдә. Аерым язмаларда, мәкаләләрдә, әдәби җыеннарда телгә алынгаласа да, Г. Сәгыйров, чордашлары, каләмдәшләре белән чагыштырганда, әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтә кала килгән шагыйрь. "Йөрәк сере" җыентыгына тупланган яшәү көче бөркеп торган лирик аһәңле, акыллы шигырьләр, романтик рухлы рәсемнәр, тезмә һәм чәчмә юмористик парчалар дөньясында яшәгәндә, аларның ничәмә дистә еллар урын өстендә яткан кеше тарафыннан иҗат ителгәнлекләре башыңа да килми! Үзе турында язганда да, язмышына рәнҗеми, үпкәләми шагыйрь. Гап-гади мантыйк буенча да Гакыйль авыруларыннан иза чигүе, ялгызлыктан интегүе турында язарга, табигатьнең үзенә карата күрсәткән мәрхәмәтсезлегеннән, язмыш җәбереннән зарланырга тиеш иде шикелле. Дөрес, "Көрәшергә җитми көч-куәтем", "Чынаягым төште, чәлпәрәмә...", "Ник нуры караңгы кояшның..." кебек медитатив-сагышлы шигырьләрендә куш йөрәктән дә җан әрнүе, савыттан ташып чыккан су кебек, үзеннән бәйсез рәвештә диярлек тышка бәреп чыга. Хәтта шундый пессимистик шигырьләрендә дә ул тормыштан яктылык, матурлык, киләчәккә өмет, шәфкать нуры эзли, дошманнарны яхшы якка үзгәртү ("Дошманнарым күп булмасын өчен, Әйләндерә барам дусларга"), ватылып, чәлпәрәмә килгән чынаякны гамәлгә яраклы итү ("Ябыштырып куйсак икән бергә!") турында хыяллана. Бер кеше дә җирдәге язмышын үзе сайлап алмый. Аллаһ колларын туктаусыз сынар, иң яратканнарына кайгы-хәсрәтне күбрәк җибәрер, диләр. Авырлыклар басымына чыдар хәле калмаганда, шагыйрь шаян юмор, ироник караш кабырчыгына яшеренә ("Ә язмыш елмаеп көтте, хәйләле күзен кысып" - ("Тунлы мәхәббәт"); "Әтәч өенә йөгергән, тиешле сабак алгач" - ("Өтек әтәч"). Бәлки, ялгышамдыр, әмма олы рухлы, Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров кебек чыдам холыклы, каһарман шәхесләребез үз дөньяларына бикләнеп, борчуларына артык игътибар биреп ваклашсалар, татар халкы вакланыр, милләтебез тарихи горурлыгын югалтыр иде кебек. "Ходай үзе биргәч миңа шундый йөрәк, Дога дип тә җырлар язам, ярый, димәк?!" - ди Г. Сәгыйров "Сөю-сөелү турында күпләр яза..." дигән шигырендә. Сүзләрдән энҗе коя белү сәләтен ул югарыдан бирелгән илаһ дип саный, ритмик буыннарны тәсбихка тезә алмаганнарны да рәнҗетми: "Яза белмәгәннәр өчен күкләр яза". "Кайтарып булмый ла үткәнне, Оныт син - бел, егет, әйткәнне..." Ничек мин юк итим Күңелем түрендә Хисләрдән коелган һәйкәлне?.. Шагыйрьнең бөтен иҗаты үз-үзенә "хисләрдән коелган һәйкәл" дияр идем мин. Тормышны чиксез ярату, аның һәр мизгелен Аллаһ бүләге дип кабул итү хисләр муллыгын тудыра. Кеше, шагыйрь фикеренчә, табигатьнең таҗы, иң югары казанышы. Шөкер әле мин бер чәчәк түгел, Шөкер әле мин бер бөҗәк түгел. Шөкер әле мин бер кош-корт түгел, Шөкер әле мин бер ерткыч түгел. Шөкер әле күкләр тарафыннан Кеше итеп җирдә яратылган. ("Шөкер әле мин бер чәчәк түгел...") Лирик зат үзенең Кеше булып тууына, Кеше булып яшәвенә сөенеп бетә алмый. Раббыбыз (күкләр) сине Кеше итеп яраткан икән, бу бөек исемне кош-кортлар, бөҗәкләр, ерткычлар дәрәҗәсенә төшермичә, башка җан ияләренә үрнәк булып яши белергә дә тиешсең! Камил инсан турында уйлануларын, фаразларын шагыйрь башка шигырьләрендә дәвам иттерә. Мәкальәйтемнәрдән, чичән шагыйрь Акмуллалардан иңгән хикмәти төгәллеккә омтылып, юлның беренче сүз-тезмәләрен кабатлау - зиһенгә сеңдерү аша төп фикерен төгәл һәм ачык итеп әйтеп бирүгә ирешә: Бай булырсың малың белән, Юмарт булсаң җаның белән; Юмарт булсаң малың белән, Бай булырсың җаның белән. ("Бай булырсың малың белән...") Әлеге шигырь мисалында бөтен иҗатына хас бер үзенчәлекне искәртеп китү мөһим, һәр шагыйрьнең табигатенә, рухына якын, хисләр ташкынын сыйдырырдай, кайта-кайта үстерә килгән алымнары була; алар Г. Сәгыйровта да бар. Шуларның берсе, еш очраганы - шигырьләрнең мәгънәви егәрен ачуга буйсынган - юл башындагы сүзләрне кабатлау, эчке кафия, ягъни анафора ысулы (шөкер әле, шөкер әле; бай булырсың, бай булырсың). "Хәйран калам мин үземә үзем..." әсәрендә һәр куплет башында кабатлана килгән "хәйран калам", "ә мин, җүләр", "рәхмәт сиңа" тезмәләре шигырьгә үзенә бер нәзакәтлек, ритмик төзеклек рухы бөркиләр. "Ике чибәр" (берсе, берсе), "бу дөнья бит минсез торган кайчандыр..." (бу дөнья бит, бу дөнья бит), "Сагыш тулы коңгырт күзләреңдә..." (сагыш тулы, сагыш тулы) кебек шигырьләрдә анафора алымы, шигъри кичереш агышына юнәлеш биреп, фикер-хисне бер җепкә тезеп бара. Г. Сәгыйров эзләнүләренең янә бер үзенчәлеге (анысы, бәлки, рәссамлыгыннан килә торгандыр) - бер карауда әһәмиятсез күренгән детальдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү. Бер бөегебез "детальдән башка әдәбият юк" дигән. "Куллар" шигыре - шуның ачык мисалы. Кешенең кулы, кылган яхшылыкларына яисә тискәре гамәлләренә карап, хуҗаларының кем икәнлекләрен, хәтта рухани йөзләрен билгеләүдә ачкыч була ала икән: Бар арада көчле куллар, таза куллар, Башсызлыкка бирелеп китеп азган куллар; Озын куллар, кыска куллар, оста куллар, Иптәшенә яшерен яла язган куллар. ("Куллар") Хуҗасының акылы вөҗданына турылыклы булса, кул һәрдаим хакыйкатькә хезмәт итәчәк. "Кара айгыр" шигырендә автор үзәк образ-детальнең мәгънәви офыгын киңәйтү аша гомумиләштерелгән нәтиҗәгә килә: "Һаман әле кешеләрнең тыныч сулыш алган көне юк". Миһербанлылык, ярдәмчеллек, кимсетелгәннәр турында онытмау кебек мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзәк юнәлешен Г. Сәгыйров үзенчә үстерә, яңа шартларда дәвам иттерә, яшәүне бары тик ләззәт алу, башкалардан өстенлеккә ирешү дип уйлаганнарны кабул итми. Акчага, "сары шайтанга" табынган кеше дөньяга аклык, яктылык өстәми, башкалар өчен кызыклы шәхес булудан туктый. "Тәүбә" шигыре бер бай әфәндегә багышлана. Шагыйрь китабын чыгарышу гозере белән килә аңа. Тик Сембер бае "балык сыман шома" булып чыга, башкалар белән киңәшү, өенә кайтып уйлап карау вәгъдәсеннән ерак китми. "Китап! Китап!" диеп ялынып, түбәнсенеп, соранып йөргән зат, үзенең олы халык баласы булуын, аткан уктай сүзенең абруен исенә төшереп, тәүбәгә килә һәм үз биеклегендә кала ала: Гомеремдә булмас хәлгә җитеп, Бирештемме җиңәр көчем бетеп? "Китап!" диеп сиңа килгән идем, Горур җаным аша атлап үтеп... ("Тәүбә") Камил инсан үз халкын, аның яшәү рәвешен ярата белергә, төп байлыгыбыз - телебезне киләчәк буынга калдырырга тиеш, ди шагыйрь. Шул дөньяви вазифаларын үти алмаганнардан усал итеп көлү дә аңа килешә. ("Мин - татар! дип", "Без - татар!" дип, күпләр йөри" күкрәк бәреп. Барып керсәң үз өенә, үсеп килгән "бәбкәләре" тәтелдиләр "кяфер" телдә такмаганнар гына тәре" - "Мин - татар!" дип...") Хис, тойгы, кичереш үсешенә караганда, шагыйрь акыл җебенең эзлекле хәрәкәтенә, рационалистик фикергә, хикмәтле сүзгә өстенлек бирә, йөрәк ярсуын, җан әрнүен афористик юлларга чыгара. Яшь буыннар тарта алга - хәрәкәткә. Карт буыннар тарта ялга - караватка. ("Яшь буыннар...") "Эссе", - дип зарландык кичә. "Бүген - салкын", - зарланабыз. Кемгә генә, ничек кенә Ярап бетсен бер Аллабыз?.. ("Эссе", - дип зарландык кичә...) Татар шигъриятендә Кол Гали, Кандалый, Тукай, Такташ кебек бөекләребез иҗатыннан юл алган реалистик йолаларның берсе илһам чыганагының исемен атамага чыгару ("Йосыф вә Зөләйха", "Сәхибҗәмал", "Шиһаб хәзрәт", "Мокамай", "Алсу" һ. б.). "Әлфиягә", "Гөлфиягә", "Рафиләдән..." кебек татар хатын-кызларының күркәм исемнәре белән аталган шигырьләрендә Г. Сәгыйров бөеклекне, галилекне күктән эзләми, чын матурлыкны тирәлектән таба, һәркайсы үз гүзәллеге, үз язмышы белән кадерле, күңелдә уелып калырдай образлар тудыруга ирешә. Исеңдәдер әле үсмер еллар. Онытыла белми үткәннәр. Без утырткан нәни ак каеннар Күптән безне узып киткәннәр. ("Рафиләдән...") Заманында аңа матур чәчәк бәйләме бүләк итеп, күңелендә өермәле, ялкынлы хисләр дулкыны, онытылмас хисләр уяткан кызны шагыйрь нәкъ халык җырларындагыча, гомуми бизәкләр ярдәмендә, йөзен гөлләргә, ал таңнарга тиңләп, романтик биеклеккә күтәреп сурәтли: Күзләреңә сихри төннәр серлелеге тулган кереп; Алсу йөзең роза гөлләр чәчәк аткан ал таң кебек... ("Әлфиягә") Тышкы чибәрлек, ярата белү үзеннән-үзе кешене бәхетле итә алмый икән әле. Тормыш катлаулы, яшәеше ал да гөл булырга тиешле Гөлфия, үзе дә сизмичә, "иренә кол" булып яши, иң авыр вакытта да "ачы яшьләрен" коюдан, юанычны елау-сыктаудан эзләүдән уза алмый. Кайгы-хәсрәтне, бала мәшәкатен яратмаган иренең балалар үстерү турындагы "хыял-өметенә" "вето" салуы аркасында ул ялгызлыкка дучар ителгән. Кимсетелгән, рәнҗетелгән, тормышы кайсы ягы беләндер китек язмышлы кешеләргә игътибарлылык Г. Сәгыйров иҗатының буеннан-буена сузыла. Битарафлык - аның җан дошманы. Ятим балалар, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр, гомумән, бәхетсез язмышлы кешеләр турында ул кайта-кайта, чын гуманист буларак яза. Картлар йорты. Чиксез кайгы-хәсрәт тулы Монда эләккән һәрбер җанның Соңгы юлы. ("Картлар йорты...") Кешегә бер тапкыр гына бирелә торган гомерне өзүне шагыйрь иң зур җинаять дип саный. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны олылап, зурлап искә алса, чечен сугышы кебек кешене үтерүгә корылган мәгънәсез афәтне каһәрли ("Чечня - 18.04.02", "Мәргән кыз", "Сугыштан соң бөтенебез өчен..."). "Этләр сугышы" шигырендә ул явыз кешеләрнең канына сеңгән рәхимсезлекнең психологик нигезләре, "серләре" турында уйлана: Мәрхәмәтсез, һич аяусыз микән Кешеләрнең җаны шулкадәр? Ялгышамдыр, бәлки... Талаш... этләр... Акылыннан шашкан адәмнәр... ("Этләр сугышы") "Яныма килә бер песи..." дигән сигезьюллык парчада ялгызлыктан иза чиккән лирик герой янына песи килеп "мыр да мыр" дип сырпалана, иркәләнә. Шул күзәтүдән икесенә дә кагылышлы нәтиҗә ясала: Минем җаным кебек ул да Назлануга мохтаҗдыр. Гап-гади тормыш күренешеннән Г. Сәгыйров "тормышта иң аянычы - рухи ялгызлык" дигән нәтиҗә чыгара. Г. Сәгыйровның иҗат манерасы вакыйгалы, сюжетлы шигырьләрендә, реалистик өслүбтә тулырак ачыла. Дөрес, артык "тормышчан" әсәрләрендә ул материаль "каршылыгын" җиңә, кичереш дулкынына буйсындыра алмый интегә. "Ике чибәр", "Тәбә", "Каршы алган", "Картаймаган" кебек шигырьләрендә, "Әткәй гармуны", "Ул елларда..." дигән ярым автобиографик поэмаларында вакыйга колы булу үзен сиздерә. "Дәва юк шул картлыктан..." дүртьюллыгында артык акыллы күренергә тырышу коры дидактика ярларына алып чыга, ритм, кафия тәңгәллегенә зарар китерә. ...Дәва юк шул картлыктан, Килми ул дәва юктан. Ул килә - кайчан үзең Аңа ирек бирәсең. Поэмаларының үзәк каһарманы булган әтисе - сугыш афәте корбаны - рухи камиллеккә омтылучы изге җан, намуслы шәхес булып күңелдә кала. "Кәләш кебек, гармунны да аны Кирәк үзең сайлап алырга" ("Әткәй гармуны"). "Күзләр, күзләр... пешкән алма түгел, коелырга җиргә бер юкка" ("Ул елларда...") кебек уңышлы сынландырулары булса да, бу чорның афәте өлкән буынның бәгырендә утырса да, сугыш чоры баласының күргәнкичергәннәрен, әтиләрен сугышта югалткан яшүсмер, газизләрен ач үлемнән йолып калу нияте белән бер уч ашлык урлаган өчен хөкемгә тартылган аналар, хәлгә керә белгән олы җанлылар - татар әдәбиятында, шул исәптән шигъриятендә күптәннән яктыртылган затлар. Миллионнар урлауны да җинаятькә санамаган безнең чор кешесен, базар мөнәсәбәте "тәрбиясен" алган яшьләрне, сугыш чоры хәл-әхвәлләрен искә төшерү, балавыз сыгу белән шаккатырып булмас кебек. Әдәби осталык җәһәтеннән чыгып бәяләгәндә, Г. Сәгыйров иҗатына заманчалык, символлар, шигъри кодлар, томанлы "сурәтләр", фәлсәфи тирәнлек, аң төпкеленә "төшү" җитешми, барысы да ачык, аңлаешлы дип дәгъва белдереп булыр иде. Әмма аның гаҗәеп сабыр, фидакяр, тормыш ваклыкларыннан өстен, мәрхәмәтле, кешеләргә, табигатькә, җиһанга игелекле лирик каһарманы белән таныша-аралаша торгач, рифма, ритм чатаклыклары турында онытасың. - Вакыт, нигә гомерләрне утлы мизгелләргә бүлдең? Берсе - шатлык, берсе - яшәү, берсе - үлем... Бәлки, менә бу мизгелдә берәү мохтаҗ җылы сүзгә? ("Тик бер мизгел...") Шагыйрь: "Һәр шигырем уйларымның чыны - Тормыш көзгесенең кыйпылчыгы", - дип язса да, ул чынбарлыкны гади "күчереп", җирдән "шуышып" бара дигән нәтиҗә ясарга ярамый. "Уйларымның чыны" вакыт белән ара, яшәү белән үлем, мәңгелек белән мизгел, ялган белән дөреслек кебек катлаулы төшенчәләргә мөнәсәбәтне дә, бәяне дә сыйдыра. Бөтен җиһанга тормыш, уяну, яшәрү алып килгән яз - шагыйрьнең яраткан фасылы ("Җиле - башка, дулкыннары - башка, торналарым кайта - яз җиткән!" - "Тик якынча кабатларга мөмкин..."). "Роза - гөл", "Миләшләр" кебек шигырьләрендә тормыш тантанасы белән соклану рухы галәмгә хуҗа. Табигатьнең матурлыгын, аның кабатланмас бизәкләрен сурәтләгәндә, шагыйрь ак төскә өстенлек бирә. Сафлык, чисталык, рухи матурлык символы - ак төс күңелләргә нур бөрки. "Кырлар кышны...", "Ак чишмә", "Көзге этюд" шигырьләрендә, ак төсне сынландырганда, нечкә зәвыклы рәссам зиһене уены сизелә. Беренче шигырьдә кышның талгын матурлыгын сурәтләүдә халык җырларына хас 7-7 үлчәме иң кулае булса, "Ак чишмә"дә җир астыннан көмеш тәңкәләрен сирпеп, биеп килеп чыккан суны сурәтләгәндә, йөгерек ритмның алга чыгуы, юлларны чишмә чыңына яраклаштырып бүлгәләү аклана. Тау эче Караңгы, Ул шунда Яралды... Иректә-иркендә Тотынды җырларга. ("Ак чишмә") Мәхәббәт, аның уенча, пакьлек, гүзәллек, якын кешеңә тугрылык кебек төшенчәләрне эченә ала: "Сафлык кына бирә ала сөю шатлыгының чын ямен" ("Сафлык кына..."). Лирик геройның күңеле нәзберек, нечкә, җан тибрәлешләренә игътибарлы, мәхәббәтнең иң олы илаһи хис икәнлегенә ышанычы мәңгелек. Күпме еллар агым хәрәкәттә мәңге тынмас Идел төсле без. Мәхәббәттә мең ел яшәсәк тә, сүнмәс безнең сөю хисебез. ("Бер мизгелгә карт бер карчык булып...") "Син - эгоист", "Кайвакыт син - тиран: Тик синең үтәлсен теләгең!", Син "тәмуг ялкыны" дип зарлангандай, "мәхәббәтне" әрләгәндәй булса да, бу олы тартылуны йөрәкнең иң "күркәм тойгысы" дип олылый. Сөеклесен югалткан, татлы хыяллары чәлпәрәмә килгән мизгелләрне искә алу аның өчен авыр, газаплы, әрнүле. Әй, язмыш, нигә син мине бер ялкынсыз яндырасың? Бу җанымны ник һәр көнне кара кисәү калдырасың? ("Әй, язмыш...) Нинди генә нык ихтыярлы, рухи көчле булмасын, адәм баласы таштан ясалмаган. Башкалар бәхете өчен сөенеп утырганда, үз язмышы, сөю-сөелү бәхетен татып өлгермәве капылт исенә төшә дә, бәхет җылысын боз салкыны кысрыклый: Сөю-сөелү дигәннең Назларын алыйм каян? Төннәрендә туңа тәнем, Ялгызлыктан җылый җан. ("Сөю-сөелү дигәннең...") Г. Сәгыйров язарына илһамны Фәйзулла болыннарыннан, җиләкле аланнардан, кендек каны тамган уңдырышлы җирдән алса, фәлсәфи тирәнлекне дини-мифологик катламнан эзли. "Мәхәббәт шаукымы", "Нух көймәсе" шигырьләре - шул юнәлешнең ачык үрнәкләре. "Мәхәббәт шаукымы"нда явыз карт Газраил "яшь һәм чибәр фәрештәгә" гашыйк булганын сизми дә кала. Кешеләрнең җанын алып йөрисе урынга, үзенең төп вазифасы турында онытып, "нечкә билле фәрештәгә" чишмәдән су алышып йөри. Бу хәлне күзәтеп торган Ходайның мондый "башбаштаклыкка" ачуы чыга, үлем фәрештәсенә шелтә белдерә. Газраил кебек дини-мифологик образ-символны тормыш-көнкүреш дәрәҗәсенә төшереп сурәтләүдә Ш. Бабич, Т. Миңнуллин (бәлки, М. Горькийның "Кыз һәм Үлем"е йогынтысыдыр) традицияләрен үстерү сизелә, бар явызлыклардан өстен мәхәббәткә дан җырлана. Борынгы риваятьләргә таянып иҗат ителгән, җәмгыяви халәтебезне, халык язмышын гәүдәләндергән "Нух көймәсе"ндә Г. Сәгыйров XX гасыр башында Тукай, Дәрдемәнд кебек бөекләребез иҗатларында яңгыраш алган проблемаларга килеп чыга. Татар поэзиясе классиклары көймә, кораб кебек күп мәгънәле образлар аша татар халкының киләчәгенә кагылышлы иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне калкытып куйдылар. Тукай тирән борчылу белән милләтенә мөрәҗәгать итә: Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде, Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде. Алдагы юлларда шигъри тукымага татар халкын символлаштырган көймә ("Көймә бата") образы килеп керә, милләтне инкыйраздан, диңгез упкынына төшеп югалудан коткарып калу өчен, "мөрәүвәтле бер җан" кирәк дигән фикер алга сөрелә. Дәрдемәнд шигырендә дә омтылып алга барган корабны ("Кораб") давыл, упкын, бату кебек куркыныч көчләр эзәрлекли, аны һәрдаим һәлакәт сагалап тора. Кораб - зур гомумиләштерү көченә ия образ. Ул ил, халык, киләчәк юлларын символлаштыра. Халкыбызның тормыш дәрьясында кысылган, җилкәнен киереп алга бару мөмкинлеге чикле булуга ишарә ясап, XX йөз башы даһилары татар халкын милләт буларак сакланып калу юлларын эзлиләр, сискәндерәләр, уйландыралар. Г. Сәгыйров шигырендә дә көймәне "җәһәннәм", "явыз дулкын" кебек усал көчләр сагалап торалар, алга барырга ирек бирмиләр; ул авырлык белән, "чак капланмый"ча йөзә. Ә юл бик сикәлтәле, катмарлы, чөнки "...Җилкәннәр юк, Мачталары сынык" (үз мөстәкыйль дәүләтебез юк, телебез кысылган). Бик күп "күзләр чиксез өмет белән төбәлгәннәр алга тилмереп", өермәле борылышлар, упкыннар, "җәһәннәм җилләре" аша үтеп, көймәнең (татар халкының) күргәннәре турында киләчәккә кем җиткерер: Бу дәһшәттә җанга, ай, тыгыз. Ярга чыгып, Шөкерана кылып, Бу мәхшәрне сөйләр кайсыбыз?.. ("Нух көймәсе") "Нух көймәсе" - Г. Сәгыйровның иҗтимагый-фәлсәфи юнәлешле, милләт язмышы өчен ачынып, әрнеп язылган символик мәгънәле шигырьләренең берсе. Бәлки, иң уңышлысыдыр. Ул - шагыйрьнең "һәвәскәрлек" һәм "үзешчәнлек" чорын үтеп, җитди проблемаларны фәлсәфи яссылыкта гәүдәләндерү сәләтенә ия шагыйрь буларак җитлегүенә дәлил. Табигый сәләте, фикерләү үзенчәлекләре, хисси дөньясының "чакыруы" белән шигырьгә тартылып торса да, Г. Сәгыйров чәчмә жанрда да көчен сынап карый. Ул прозасында үзе күргән-белгән, башыннан узган хәлләрне тасвирлауга, документаль башлангычка, төгәл кыска җөмләләргә өстенлек бирә. Төрле эчтәлекле язмаларын автор (бәлки, нәшрият тәкъдим иткәндер) парчалар дип атаган. Кечкенә бер вакыйганы, хикмәтне, зиһен уенын, ишек ярыгыннан "күзәтүләрне" эченә алган чәчмә әсәрләре арасында, ягъни "Ай тозы", "Кара икмәк", "Бәхетле җан", "Нәрсә килеп чыкты?" кебек әхлакый-тәрбияви максатка буйсынган уңышлылары рәтендә, телдән сөйләнелә торган тәмсез мәзәкләр дәрәҗәсендә калган "Танып калган", "Үткен нәрсә", "Бичура" кебекләрнең дә җыентыкта урын алуы аңлашылып бетми. Бер хастаханәдән икенчесенә күчеп йөрүен, табибларның, шәфкать туташларының үзенә, башка чирлеләргә мөнәсәбәтен, күршесендә яткан авырулар язмышын үзәккә алган "Елавык көннәр хатирәсе" дигән автобиографик язмалары аеруча күңелдә уелып кала. Автор чорыбызга бәяне чирлеләр белән аралашу, аларның үз язмышлары турындагы бәяннары аша бирә, рухи халәтебез турында уйлана, нәтиҗә ясый. Бу язмаларында хикәяче психологик анализ алымнарын иркен эшкә җигә. Г. Сәгыйров кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында уйлана, аерым алганда, "матурлык" төшенчәсен төрлечә аңлау мәсьәләсенә "ачыклык" кертә. Берәүнең өенә килен төшүен ишеткәч, кешеләр "Уңганмы?", "Акыллымы?" дип сорамыйлар, ә "Матурмы?" дигән сөальне бирәләр икән. Бу халәтне автор үзенчә аңлата. "Матурмы?" дип төпченүнең төп сәбәбе шундадыр: матур кешедән начарлык көтелми, ни өчендер ул уңган да, чибәр дә, ягымлы да, мәрхәмәтле дә булырга тиеш кебек. Чөнки матурлык дөньядагы бөтен яхшылыкны, гүзәллекне, чибәрлекне үзенә сыйдырган шикелле тоела... кешенең эчке матурлыгы тиз генә ачылмый, күңел гүзәллеге, рухи байлыгы соңрак беленә шул..." Авторның янә бер күзәтүе үзенчәлекле. Күрше койкада дәваланучы Андрей мәхәббәтен очратуын, өйләнешкәч фатирлы булуларын, балалар үстерүләрен, әмма хатыны акчалырак эшкә күчкәч, көйле тормышларының пыранзаран килүе турында сөйли. Хатынының хыянәте аркасында килеп туган фаҗига турында бик киңәясе килмәсә дә, авыр йөкне иңдә озак тотып булмагандай, йөрәк өзгәләнүен үзендә генә калдыра да алмый. Ирнең бу халәтен автор болай тәфсилли: "Вак-төяк эшләрен алдан тәмамлап, иң кыенына керешергә җөрьәт итә алмыйча аптыраган кеше шикелле, Андрей да банкыдан су салып эчте, мендәрен рәтләп салды". Хастаханәдән чыккач та кайберәүләрне "олы хәсрәтләр кочак җәеп" каршы ала. "Яшәү барышында очраган төрле кыенлыкларны, башка төшкән кайгы-хәсрәтләрне җиңү, алардан өстен чыгарга омтылу күп көч таләп итә... Барысын да үзең өзелеп, әрнеп, бәгырең аша, йөрәгең аша үткәрергә кирәктер". Әдәби осталыкка, язу манерасына кагылышлы мәсьәләләрне дә читләтеп үтми автор. Әбисе чирләп, урын өстенә егылгач, кәгазь-карандашларны җайлап куючы кешесе дә калмый, яңа әсәр язу мөмкинлеге чикләнә, ә "Башыңа килгән фикерне вакытында язып куярга кирәк..." икән. Кыскасы, тормыш тәҗрибәсен үзәккә алган документаль әсәрләрендә автор үзен көчлерәк сизә, уңышлырак нәтиҗәләр ясый. Г. Сәгыйров шигъри эзләнүләрендә Г. Тукай, М. Гафури, М. Җәлил, С. Хәким, Ш. Галиевләр һәркайсы үзенчә үстергән реалистик өслүбкә өстенлек бирсә, рәсемнәрендә ул - өскә, яктылыкка ашкынган, табигатьтә яшәү чыганагы, илаһи матурлык эзләгән романтик. Язучылар төркеме Мәләкәскә зиярәт кылган көнне очрашу залында Г. Сәгыйровның авызына карандаш кабып, тушька манып ясаган рәсемнәренең тулы күргәзмәсе оештырылган иде. Без аларны могҗиза, сер, гаҗәеп бер тамаша кебек карап йөрдек. Сурәтләрдә табигать һәм кеше яшәешенең төрле мизгелләре, үзенчәлекләре, бер карауда күзгә чалынмый торган ваклыклары белән чагылуы, төсмер, нюансларны сиземләү сәләте, күзәтүчәнлеге таң калдырды. Тырпаеп торган корыган ботак, җилдә тирбәлгән яфрак, көмеш сыман нур сирпеп билгесезлеккә чакырган, бәс төшкән сукмак күңелгә талгын рәхәтлек бөркеп торалар. Карга чумган агачлар ап-ак чәчәктә утыралар диярсең. Тигез бүрәнәләрдән корылган әкияти авыл өе яшьлек хисләрен, хыялый гөманнар уята. Рәсемнәренең гомуми юнәлешен "Йөрәк сере" китабында китерелгән үрнәкләр буенча да чамалап була. Иң уңышлы сурәтләренең берсенә игътибар итик. Хисләрне "бәйдән" ычкындырырга, табигать дуамаллыгын, чиксезлеген тоярга мөмкинлек бирә бу рәсем. Уң якта дулкыннарның ярсуын "тынычландырып", шул ук вакытта "йөзенә" чыккан горурлыгы белән күңелләрдә шомлы хисләр уятып, мәңгелеккә һәйкәл сыман таш кыя күтәрелеп тора. Су өстендә яшьлек хыялы - ак җилкәнле көймә чайкала, чак-чак төсмерләнгән икенче ярда күккә ашкынган биек агачлар шәүләләрен кыя тарафларына юнәлткәннәр. Борынгы бабаларыбыз яшәгән диңгез буйларын да, хәзерге Иделебезнең гаҗәеп ямьле урыннарын да искә төшерә бу рәсем. Рух бөеклегенә һәйкәл дә бу сын! * * * Г. Сәгыйров иҗатының киң катлау укучыга артык таныш булмавының мәгълүм сәбәпләре бар. Бердән, ул шигърияткә аргамакта килеп кермәде, әсәрләре бик соңарып басыла башлады. Икенчедән, шагыйрь җанлы әдәби процесста катнашудан мәхрүм, шигырьләре-җырлары сәхнәләрдән яңгырап, тәнкыйть сүзе әйтелә торса, өслүбе чарланыр, җирсү хисләрен, гайрәтен чагылдыру юлларын төрләндерер иде. Янында каһарманыбыз Ф. Яруллинның тормыш иптәше Нурсия ханым кебек олы җанлы ярдәмчесе, киңәшчесе, сөеклесе булса, хисләре кайнап тору өстенә китаплары да ешрак нәшер ителер иде. Мәгәр ничек кенә булмасын, татар халкының чыдамлыгына, үҗәтлегенә, талантына үрнәк-мисал булып, милләте, туган теле, киләчәк мәнфәгатьләре турында җан атып яшәүче ерактагы якын кардәшебез - Гакыйль Сәгыйров дигән сынмас-сыгылмас рухлы, батыр шагыйребез бар! САНДУГАЧ КАРТАЙМЫЙ, ДИЛӘР... Яшь гомер, бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек. Ана куенында туган тел тәрбиясе алган һәр инсанның, нәкъ аның турында язгандай, сүзләре - телендә, көе күңелендә сакланган бу юлларның тормышчан мәгънәсе әүвәл уйландыра, сагышка батыра, аннан, киләчәккә ышаныч уятып, тынычландыра: Яшьлек бит күңелдә, Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер җыр кебек. Кире кайтмас яшьлекнең истәлеге булып изге гамәлләр, онытылмас хатирәләр, яраткан җырлар кала, ди шагыйрә Гөлшат Зәйнашева "Яшь гомер" (З. Гыйбадуллин көе) шигырендә... Әдәби-музыкаль кичәне алып баручы: "Җырның сүзләрен Гөлшат Зәйнашева язды", - диюгә, И. Шакиров, Ә. Авзалова, Ф. Кудашева, В. Ганиева, З. Сөнгатуллина, Х. Фәрхи кебек талантлы җырчыларыбызның берсе сәхнәгә күтәрелүен, залны моң белән тутыруын көтәсең, сыннарын, килеш-килбәтләрен күз алдына китерәсең... Гөлшат Зәйнашева озак еллар дәвамында сәхнә тоткан җыр авторларының берсе булды. "Менәргә иде Урал тауларына" (М. Мозаффаров көе), "Китмә, сандугач!.." (Р. Яхин көе), "Үз илемдә" (С. Садыйкова көе), "Зәңгәр төймә" (халык көе), "Күл буена килсәң иде" (З. Гыйбадуллин көе), "Кичегеп килгән мәхәббәт" (Б. Гайсин көе) кебек яктылыкка, матурлыкка чакырып, бәхетле хыялларның тормышка ашуына ышандыру көченә ия популяр җырлардан башка ике гасыр чатындагы рухи тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен. Күңелләрдә яшәүгә мәхәббәт уята, йөрәкләрне бер ярсыта, бер тынычландыра торган "Хөршидә-Мөршидә" (И. Хисамов көе), "Алларидә-Халидә" (Р. Абдуллин көе), "Кара мыек" (Б. Гайсин көе) кебек, залларны биеткән, көлдергән, риясыз шаян җырлар теләсә кайсы шагыйрь иҗатын бизи алыр иде. Ошбу җыр текстлары "мин дә нәкъ менә шулай язар идем" гыйбарәсен әйтерлек дәрәҗәдә гади һәм гадәти күренәләр. Чынлыкта аларның самими, тормышчан гадилекләре алдаучан, югары кимәлле сәнгать әсәре бер карауда гына беркатлы күренә шул. Гаделлек, ачык күңеллелек, эчкерсезлек кебек әхлакый төшенчәләрне примитивлык белән бутарга ярамый. Г. Зәйнашеваның "Идел суы ага торыр", "Ардуан батыр", "Кардәшлек" кебек тарихи рухлы, эпик эчтәлекле җырлары жанрга өстәнрәк, кимсетебрәк карауларга урын калдырмыйлар кебек. Халыкның "Әллә ниләр кыланып айга сикерсәң дә, хәятның, агымсуның сиңа исе китмәс, һәркайсы үз юлында булыр" дигән тирән мәгънәле фәлсәфәсен чагылдырган "Идел суы ага торыр" гыйбарәсе ике классик әсәргә тормыш "бирде". Берсе яңа чор тарихи романнарының югары үрнәге - Н. Фәттахның "Итил суы ака торур" әсәре булса, икенчесе Г. Зәйнашева сүзләренә Сара Садыйкованың Иделнең мәңгелеген зиһеннәргә сеңдергән "Идел суы ага торыр" җыры булды. Шагыйрә, Идел символын кичереш үзәгенә алып, гомумилек, олпат сурәтлелекне ("Идел суы ага торыр, Дулкыннарын кага торыр") тормышның, яшәешнең тукталып тормавын, гомернең дәвамлылыгын раслаган гадәти деталь ("Өлкән җиңги углан тапты...") белән кушып, олы романтиканы реализм ботагына китереп ялгый: Идел суы ага торыр, Җилкән-көймә бара торыр. Идел кичкән ир-егетләр Чын дусларын таба торыр. Бу мисалдан күренгәнчә, Г. Зәйнашева, уйлы, гамьле сүзен җырының атамасына чыгарып, ачкыч сүзен кичереш хәрәкәтен үстерүче символ дәрәҗәсенә күтәрә ("Ык буйлары", "Җәйге урман", "Керкәле таулары", "Зәңгәр төймә", "Акбүз атым" һ. б.). Исемнәренә бәрабәр текстлар С. Садыйкова, Җ. Фәйзи, Р. Яхин, Ә. Бакиров, З. Хәбибуллин, Б. Мулюков, Р. Еникеев һ. б. мәшһүр композиторларыбызны, караңгы төнгә нур сирпеп торган якты йолдыз кебек, үзләренә тартып, зиһен һәм күңел күзәнәкләрен уятып, үзара ярыштыра-ярыштыра көй чыгаруга этәргәндер. Икенче яктан, көйчеләрнең, җырчыларның аның каләменнән төшкән сүзләрне яратып кабул итүләре Гөлшат апаның үзенә дә халкына хезмәт итүне иҗат үзәне буларак сайлаган юлының дөреслегенә инандырып, илһам күзәнәкләренә куәт биреп торгандыр. Иҗат юлын шук җырлары, кыска күләмле скетчлары белән "Күңелле сәхнә", "Мәктәп сәхнәсе", "Клуб сәхнәсе" кебек үзешчән мәҗмугаларда башлап җибәргән Г. Зәйнашева 1958 елда "Тыңларсыңмы җырымны" дигән беренче мөстәкыйль җыентыгын тәкъдим итә. Үзенә һәм башкаларга ифрат таләпчән Шәйхи Маннур яшь шагыйрәнең эзләнүләренә уңай бәя бирә: "Чыгам Идел буйларына" җыры матур язылган... Моны чын шигырь итеп тә укып була... Җыр да, шигырь шикелле үк, әнә шундый эчке мәгънәләргә бай булырга тиеш" (Маннур Ш. Ике шагыйрьнең өч китабы // Соц. Татарстан. - 1962. - 18 дек.) әдипнең җыр тексты алдына куйган ("чын шигырь итеп тә укып" булсын...) таләбе мәгънәви һәм хисси ярлы такмаклар чүп үләне төсле сәхнәбезне басып киткән безнең көннәрдә аеруча әһәмиятле яңгырыйлар. Алдагы елларда Г. Зәйнашева иҗаты Н. Нәҗми, Г. Ахунов, Р. Гаташ, Ә. Синегулов, Б. Камалов, Ф. Ибраһимов, Л. Ихсанова, М. Әгъләм кебек язучыларның, журналистларның, җыр сөючеләрнең хуплавын татый. Шулай да шагыйрә күңеленә иң якыны - җырчы Ә. Авзалова белән авылдан авылга күчеп, салкын клубларда концерт куеп йөргәндә гади тыңлаучыларның рәхмәте, алкышы, иң тәмле ризык казанда пешкән кайнар бәрәңге булгандыр әле. Халык җырларына барып тоташкан, сурәтләргә бай теле, көй сорап торган аһәңе, кыска күләмле әсәргә дә мотив, вакыйга яисә кичереш хәрәкәтенә корылган сюжет таба белүе Г. Зәйнашеваны М. Җәлил, Ә. Ерикәй, С. Хәким, М. Ногман кебек җыр язу осталары белән бер рәткә куярга мөмкинлек бирә. Язучының "Илле җыр" (1988) дигән җыентыгының Тукай бүләгенә лаек булуы күп нәрсә турында сөйли. 2009 елда Чаллы педагогика институты укытучысы, үзе дә җырчы ("Чаллы сандугачы" диләр үзен) Дания Нигъмәтҗанова "Гөлшат Зәйнашеваның җыр шигърияте (тематика, төп мотивлар, текст поэтикасы)" исемле темага кандидатлык диссертациясе яклады (җитәкчесе - Н. Хисамов). Үзе исән булса, Гөлшат Хисам кызы иҗатының фәнни әйләнешкә кереп китүенә ифрат шатланган булыр иде. Матурлык төшенчәсен бәяләү критерие үзәгенә алып, галимә Г. Зәйнашева иҗатының уңышлы якларын, социалистик реализм кануннарында бәргәләнеп, артык пафослы җырларга да өлеш чыгаруын, шәхси үтенечләр буенча районнарга, авылларга багышлап язылган әсәрләрендә тавтологиядән кача алмавын да дәлилле ачып бирә. Мәртәбәле, мәгънәле һәм тирән хисле җырларны халыкның "җан авазы" диләр. Г. Зәйнашеваның бай җыр мирасында "җан авазы" дип аталырга лаеклы әсәрләре җитәрлек. Уңышлы җыр тексты иҗат итү өчен табигый сәләт булу, халкыңны ярату, аның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, телен, әдәби алымнарны бөтен нечкәлекләре белән сиземләү өстенә үзеңчә фикерләү (новаторларча) таләп ителә. Г. Зәйнашева җырларының популярлыгы менә шул таләпләргә җавап бирүдә дип саныйм. Җөмләдән, киң эпик колачлы "Ак пароход" җырында Г. Зәйнашева мифологик аң чорында туып (Җир шарын су басканда, Нух көймәсенә эләккән халыклар гына исән кала), Тукай ("Милләтчеләр"), Дәрдемәнд ("Кораб"), аннан соңгы буын шагыйрьләр иҗатында төрле мәгънәви һәм эстетик төсмерләргә байый килгән традицион сурәтне, ягъни "Киң Идел кочагында" тирбәлгән пароходны матурлык, изгелек, нәзакәтлелек символы аккошка тиңләп, ачкыч сүзгә кешегә хас сыйфатлар иңдереп ("Ак пароходтан сорадым, кайчан кайтыр иркәм, дип...", "Ак пароход җавап бирде: Сөя белгән түзгән, дип"), саф һәм мәгънәле кайтавазлы, җылы атмосфера тудыра. Лирик зат, күңел тынычлыгына тарып, иркәсен алып кайтачак Иделгә дә, ак пароходка да рәхмәтен яудыра. Һәр яңа әсәрендә автор, үзәк кичереш хәрәкәтенә бәйле рәвештә, шигъри алымнарны яңарта, төрләндерә барып, шаблон трафаретлардан котылу юлларын эзли. "Кояш гомере" шигырендә лирик зат анасына мәхәббәтне бала авызыннан әйттерсә ("Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!"), үкенеч, сагыш хисләре белән өртелгән "Кичегеп килгән мәхәббәт"тә сөю хисенең тормышта терәк булырдай илаһи көченә инандыру нияте белән күпертү, арттыру алымына мөрәҗәгать итә ("Утка каршы барам, Суга каршы йөзәм, Тик бер елмай мине чакырып" юллары Х. Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?" шигырендәге "Вулканнарга керер идем, сине шунда дисәләр" кебек үрсәләнүен хәтердә яңарталар). "Акбүз атым" да әкиятләрдә, дастаннарда шөһрәт алган символ ярдәмендә мәхәббәтнең илаһи көченә, мәңгелегенә инандыра, сөйгәненең иңе белән акбүз ак атын янәшә кую алымы ике образны соң чиккәчә якынлаштырырга мөмкинлек бирә: Акбүз атым, акбүз атым, Ялың сибелә билләреңә. Мәңге синнән калмас идем, Алсаң мине иңнәреңә. Лирик зат, сөйгәнен сагынып, юксынып, хисләрен сагышка-моңга манса да, аны рухи көч, киләчәккә ышаныч яшәтә. Г. Зәйнашева уңышлы җыр-шигырьләрендә адрессыз, гомуми хисләр турында сөйләми, ә үзәккә берәр вакыйга, хәл мотивны ала. Бу юнәлеш аның юмористик, кинаяле, сынаулы шаян җырларында ачык күренә. Тормыштан алынганлыгы сизелеп торган "Ничек чиртим тәрәзәсен?" җыры - шуның классик мисалы: Бик ялынгач, бер чибәркәй Адресын бирде. "Ай һәм йолдызлар калыккач Килерсең, - диде. - Мине чакырып, тәрәзәмне Чиртерсең", - диде. Назга сусаган егетнең тәүге сөенече үкенечле булып чыга. Кыз тулай торакның бишенче катында яши. "Дежур апа" аша үтеп тә, тәрәзәсенә чиртеп булмый икән. Барысы да парлы-парлы таралышканда, аңа, каңгырып, гаделсезлеккә рәнҗеп кайтып китәргә туры килә. Көтелмәгән нәтиҗә - Г. Зәйнашеваның яраткан мәүзугы. "Кара мыек" шигыренең бетеме әлегәчә өстенлек иткән таягын, хисне кара мыеклыга җылы мөнәсәбәтне кире ягы белән әйләндерә дә куя. Мыек белән соклану рухы шикләнү, ышанмау кебек тойгыга урын бирә: Сызылып киткән кара мыек - Буяган мыек икән. Буяган мыеклыларга Ышану кыен икән!.. Шагыйрә нәрсә турында гына язмасын, бервакытта да үзенең татар баласы, татар теленең сакчысы, яклаучысы булуын онытмый ("Туган телем, моңлы телем Ишетелә һәр йорттан" - "Туган авылым урамы"). Туган ягын, аның ямьле табигатен, Идел, Агыйдел, Ык кебек елгаларын, урманнарын ул кешегә рухани өмет, күңел көрлеге, таяныч нокта бирүче көч итеп, җырның жанрлык хасияте биргән тәкъдирдә (җыр артык индивидуальләштерүне өнәми) психологик анализ мөмкинлекләренә ышыкланып сурәтли. Г. Зәйнашева шигъриятенең үзәгендә халкыбызның хисен тавыш күтәрүгә күчермичә, эченә яшерә белү кебек тыйнаклык, әдәплелек сыйфатларын иң төгәл чагылдырган мәхәббәт хисе, мәхәббәт сынавы ята: Борылдым урман юлыннан, Атладым синең эздән. Җир җиләгенә чык түгел, Яшь тамды минем күздән. ("Урман юлында") Яисә: Аңлатырга йөрәк хисләремне Җитмәс кебек минем сүзләрем. Үзең аңла инде, үзең аңла, - Нигә уйчан карый күзләрем. ("Үзең аңла") Аның уенча, мәхәббәт - таңның саф чыклы иртәсе, кичке алсу шәфәгы, төнге моңсу ае гына түгел, ул - тормыш терәге, яшәү мәгънәсе ("Тамчылар", "Табышмак", "Син икәнсең" һ. б.). Тыныч табигатьле, итагатьле, ярдәмчел, берәүгә дә авыр сүз әйтмәс (аның бу сыйфаты Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясенең сәркатибе булып эшләү дәверендә ачык сизелә иде) Гөлшат апабыз инде ничәнче ел Ходай хозурында. Ә аның җырчы кошка мөрәҗәгать итеп, "Китмә, китмә, сандугач... Туган җирне калдырып" дигән "мөрәҗәгате", татар дөньясын берләшүгә, туган илне яратуга чакырып, төрле кыйтгалар, төбәкләр буйлап сәяхәтен дәвам итә. Затлы җыр үзен ихтирам иткән халык кебек үк үлемсез. Г. Зәйнашеваның халык җыр традицияләреннән күтәрелеп, әмма берәүне дә кабатламыйча, тормышны, кешенең эчке дөньясын үзенчә күрә, сурәтли белгән мирасының иң күркәм сыйфатлары М. Шиһапов, Ш. Җиһангирова, Ф. Тарханова, Р. Корбан, Ф. Солтан, Л. Дәүләтова кебек җыр жанрына тугрылыклы дәвамчылары иҗатында яши, үстерелә. Исемең, затлы сүзең сәхнәләрдән яңгырап, язганнарың җыентыкларда урын алып, дәвамчыларың булудан да зуррак бәхет бар микән җиһанда? ЗАМАН ТАЛӘБЕ - ШИГЪРИЯТ АСЫЛЫ (60-70 нче (1960-1975) еллар поэзиясе) Узган гасырның 60-70 нче елларында меңьеллык тарихлы татар шигърияте шактый зур һәм гыйбрәтле үзгәрешләр кичерде. Шәхеснең рухи дөньясына игътибар артуны, жанр, ритмика, тел бизәкләре өлкәсендәге эзләнүләрне, шигырьнең сәхнәгә менүен, шашкын хислелекне, зиһен ташкынын чагылдыруга омтылыш көчәюне күздә тотып, бу чор поэзиясен талантларга бай 20 нче еллар башы (1918-1925) белән чагыштыралар (М. Кәрим). Шәхес культы фаш ителеп, "тимер пәрдә" алып ташланганнан соң килгән ярым демократик, ярым либераль үзгәрешләр татар әдәбияты, бигрәк тә аның яңалыкларга сизгер төре - шигърият үсешенә уңай тәэсир ясады. Поэзиянең сыйфат үсешен билгеләгән, аны яңа югарылыкка күтәргән әһәмиятле милли үзенчәлек турында да онытырга ярамый. Муса Җәлилнең исеме акланып, әйләнеч юллар белән туган иленә кайткан "Моабит дәфтәрләре" мәгънәви эчтәлекләре, сәнгати көчләре белән дөнья җәмәгатьчелеген таң калдырдылар. Хәсән Туфанның "сөрген лирикасы", соңрак иҗат ителгән әсәрләре ("Без уникәү идек", "Упкыннар өстендә", Г. Ибраһимов ядкяренә багышланган "Сүнмәде дә, сүрелмәде дә", "Чәчәкләр") кешелекле аһәңнәре, психологик тирәнлекләре, гаҗиз садәлекләре, өслүб камиллекләре белән татар сүз сәнгатенең абруен күтәрделәр. Кичтем юлның, Галимҗан абый, Томанын да, сөремнәрен дә. Син кабызган утлар сау һаман, Сүнмәдем дә, сүрелмәдем дә, - дигән юллары тоталитар режим чорында сугылган, кагылган Дәрдемәнд, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Ф. Бурнашлар мирасының сүнмәс-сүрелмәс хасиятләренә дә ишарә сыман кабул ителәләр. 60-70 нче еллар татар шигъриятенә, бигрәк тә Р. Фәйзуллиннар буынына, Гарсиа Лорка, Н. Хикмәт, Э. Межелайтис, О. Сөләйманов һәм иҗатка дәррәү килгән яшь рус шагыйрьләре А. Вознесенский, Б. Окуджава, Е. Евтушенко, Р. Рождественский, Б. Ахмадулиналарның эзләнүләре дә мәгълүм йогынты ясады. Бу уртаклык дөньяны кабул итү рәвешендә, замана хәлләренә югары идеаллар күзлегеннән чыгып бәя бирүдә, гражданлык позициясендә, ритмик яңгыраш киңлегендә, жанр төрлелегенә, шигырьне норматив калыплардан азат итүгә омтылышта сизелә. Г. Афзал, С. Сөләйманова, Ә. Баянов, И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим иҗатларында интеллектуаль-фикри башлангыч, катлаулы метафора, фәлсәфи-мифологик фикерләү алга чыкса, 70 нче елларда иҗатка килгән Рәшит Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Х. Әюп, К. Сибгатуллиннарның эзләнүләрендә фикри һәм хисси башлангычларның тигез дәрәҗәдә үсеш алуы халык иҗаты кыйммәтләренә, табигый нигезләргә игътибарны арттырды. Татар шигъриятенең реалистик канатына турылыклы С. Хәким "Кырыгынчы бүлмә" поэмасында һәм "Тукай дәфтәреннән" шигъри бәйләмендә, бөек Тукай традицияләрен искә төшереп, остазы образын яңачарак, тулырак, чор проблемалары белән бердәмлектә сурәтләү юлларын эзләвен дәвам итте. Нәкъ шул чорда шагыйрь чорыбызның әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрен иңләгән, берсеннән-берсе яңача яңгырашлы поэмаларын, балладаларын, самими лирик рухлы шигырьләрен иҗат итә ("Әнкәй хатирәсе", "Карловы Вары шигырьләре", "Утыз ел узгач"). 60 - 70 нче елларда татар шигъриятендә барган үзгәрешләр гомумкешелек проблемаларына, яшәү белән үлем, кеше гомеренең кыйммәте, яхшылык белән явызлык, гаделлек, шәфкатьлелек кебек мәңгелек проблемаларга игътибар арту белән дә үзенчәлекле. Берничә буын сүз осталары каләме тудырган 60-70 нче еллар шигъриятенең яңгырдан соң калыккан салават күпередәй балкып китүенең һәм үсеш авырлыкларының тарихи-иҗтимагый сәбәпләре бар иде. Сугыштан соңгы унъеллыкларда поэзия совет кешесенең батырлыгына дан җырлап, кайтмый калган, бигрәк тә М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш кебек олы шәхесләребезне сагынып, зурлап яшәсә, илнең хәерче, хәрабә хәлен, әхлакый югалтуларны читләтеп үтәргә ниятләү, дөресрәге, шуңа мәҗбүр ителү "конфликтсызлык теориясе"нең тамыр җибәрүенә, ясалма әсәрләрнең тууына да алып килә. Колхоз тормышын, авыл җитәкчеләрен бизәп сурәтләү, иген игүчеләрнең, сыер савучыларның кем өчендер аскетларча яшәүләрен хуплаган күләмле әсәрләр аз язылмый. Әмма мондый ялтыравык тәҗрибәләр шигъриятнең алга, халык тормышын, кеше язмышын дөрес сурәтләүгә омтылышын туктата алмый. Яхшы тормыш турындагы хыялларны, эзоп теле белән булса да, милләтне борчыган мәсьәләләрне әхлакый-фәлсәфи югарылыкта, сәнгатьчә нәфислек белән гәүдәләндергән шигырь-поэмалар күбрәк языла. Бу яңалыклар иҗатка 50 нче еллар ахырында, алдагы унъеллыкта аяк баскан буын шигъриятендә, аеруча жанрлык структурасын баетуда, сүзнең эчке егәрен сиземләүдә, көнкүреш ваклыкларын гомуми фәлсәфи, әхлакый эчтәлекне ачуга буйсындыруга омтылышта сизелә. Фикер хөрлеге, тыелган темаларның азая баруы, мохиткә мөнәсәбәтеңне, үз шәхси бәяңне укучыга сүз-образ ярдәмендә җиткерү поэзиябез офыкларын киңәйтеп җибәрә. Р. Фәйзуллинның "Җаныңның ваклыгын..." шигыре көрәшкә, яшәүгә чакыручы оптимистик рухы белән тулы бер буынның тормыш девизы кебек кабул ителә: Җаныңның ваклыгын сылтама заманга. Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да. Ә бит бар кешеләр - шәхесен ватмаган, хаклыкны сатмаган, вөҗданны саклаган. Чор шигъриятенең үсеше жанрлар хәрәкәтендә аеруча ачык төсмерләнә. Юлны дастаннардан алган чал тарихлы поэма янәшәсендә Көнбатышта туган баллада, сонет, оратория, триолет жанрлары, Көнчыгыш шигъриятенең газәл, хикмәт, робагый кебек асыл баганалары милли җирлектә үсеп китәләр. Юмор белән сатира яшәешебезнең күләгәле якларын яшермичә, ачыктан-ачык халык хөкеменә чыгару юлында җитди уңышларга ирешә (Зыя Мансур, Г. Афзал, Ш. Галиев). Лирик поэзия халык җырлары кебек "халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә рәушан көзгесе" (Г. Тукай) булуга дәгъва итеп, кеше рухының олылыгын, кичерешләр гаммасын, шатлыгын һәм кайгысын, сөенечен вә көенечен самими һәм сәнгатьчә камил итеп сурәтләү юлында укучының мәхәббәтен, ихтирамын казана (Х. Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин). Шигъри культура үсешенең яңа чорында җыйнаклыкка, тар мәйданда төгәлләнгән фикер әйтеп бирүгә омтылыш берьяклылыкка, эзләнүләрне чикләүгә алып килми. Җөмләдән, Р. Фәйзуллинның "Яшь чак", "Бүләк" кебек берьюллыклары белән берүк чорда китап киштәләрендә С. Батталның "Чирмешән якларында", Ә. Давыдовның "Йокысыз төннән соң" шигъри романнары урын алды. Халыкның иҗтимагый аңы үсешен тулы канлы образлар аша сурәтләгән бу күләмле әсәрләр, аерым җитешсезлекләре булуга карамастан, татар поэзиясенең хәрәкәттә, үсештә икәнлегенә дәлил булып тордылар. Ниһаять, поэзиянең уңышларын, җитешсезлекләрен һәм барыр юлларын ачыклауга багышланган бәхәсләр, капма-каршы фикерләр, әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышлар гадәти күренешкә әйләнде. 60 нчы еллар татар шигъриятенең җирлеге аз вәгъдәләрдән, декларатив публицистикадан, озынлыктан арына килүе Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Маннур, С. Баттал, тирән хисләр шагыйре буларак соңрак ачылып киткән Н. Арслановларның эзләнүләрендә ачык төсмерләнә. Х. Туфанның профессор Х. Госман кереш сүзе белән дөнья күргән "Сайланма әсәрләр"е (1964), нәкъ ун елдан соң Т. Галиуллинның фәнни юлламасы белән нәшер ителгән икетомлыгы татар шигъриятенең дистә еллар дәвамында ирешкән казанышларын, үсеш тенденцияләрен, гражданлык аһәңен, сурәтлелек байлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. С. Хәким иҗаты турында уйлану, фикерләшү - татар поэзиясенең кырык еллык үсеш юлы, дөресрәге, аның халык тормышына, милләт язмышына, рухи дөнья үрләренә, шәхес табигатенә якынлашуы, эстетик камилләшүе турында сүз алып бару дигән сүз. Шагыйрьнең 60-70 нче елларда дөнья күргән шигырь җыентыкларының исемнәре үк әдип эволюциясенең юнәлешен сиземләргә мөмкинлек бирә: "Җил исми, яфрак селкенми" (1960), "Бер горурлык хисе" (1963), "Языгыз, Җир уллары!" (1965), "Җылы сүз" (1968), "Торыгыз, Мусалар!" (1970), "Тукай турында поэмалар" (1974), "Фазыл чишмәсе" (1974) һ. б. С. Хәким бүгенге тормышны язамы, материалны тарих битләреннән, Тукай язмышыннан аламы, сугыш көндәлеген актарамы - барысын да үз заманы, бүгенге көн таләпләреннән чыгып бәяли. Замана иҗат эчтәлеген билгеләүче, аны шәхес буларак аныклаучы үлчәү берәмлеге буларак калка ("Бер горурлык хисе", "Юат син шуларны", "Англиягә барып кайт син, диләр"). Әдәбият тарихын өйрәнгәндә, С. Хәкимнең Ленин турындагы әсәрләрен читләтеп үтү дөреслеккә хилафлык булыр иде. Шагыйрь инкыйлаб узаманын мөкиббән китеп коры мактау юлына басмый. Ул Ленин образын татар халкының язмышына бәйләп, республикабыз материалына таянып сурәтли. "Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты", "Языгыз, Җир уллары!", "Баһавиның моңы" - шундыйлар. Бу әсәрләре эчтәлекләреннән бигрәк сурәтләү чаралары, композиция, ритм-рифма үзенчәлекләре белән поэзия ядкярләре буларак та яшәргә хаклы. Ш. Маннурның "Күңел йомгагы" (1968), фашизм тоткынлыгының барлык михнәтләрен татыган Н. Дәүлинең "Сайланма әсәрләр"енең икетомлыгы (1969), мәсәл жанрын үстерүгә мөһим өлеш керткән Ә. Исхакның "Сайланма әсәрләр"е (1965), Н. Арслановның "Моңсар" (1971) җыентыгы өлкән буынның гражданлык аһәңен, татар халкы язмышы өчен тирәнтен борчылуын, җаваплылыкны үз өстенә алуын һәм яңачарак фикерләүгә омтылуына дәлил була алалар. Узган гасырга замандаш исеменнән иң төгәл һәм катгый бәяне сугыш ветераны Н. Арсланов биреп калдыра: Егерменче гасыр - гасырларның Иң-иң рәхимсезе. Бер котыптан бер котыпка ятты Аның канлы эзе. ("Мин газазил булып баш күтәрдем") 60 нчы еллар татар шигърияте үсешенә иҗатка 20-40 нчы унъеллыкларда яисә сугыш чорында килгән шагыйрьләр җитди өлеш кертә. Һәркайсының кабатланмас үзенчәлеге, үз юнәлеше, тел-сурәт алымнары булса да, аларны сугыш афәте калдырган мәңге онытылмаслык авыр хатирәләр, шәхес культы, илне аякка бастыру, гаделлек өчен көрәш, вак-төяк мәшәкатьләрдән өстен торган кырыслык, бердәмлек мотивлары, реализмга тугрылык якынлаштыра. Бөек Ватан сугышы темасына теге яки бу күләмдә кагылмаган татар шагыйре юктыр. Чөнки ул - күңелләрне тетрәткән мәңгелек тема. Бу өермәгә турыдан-туры тартылган, аның бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән, фронтта алган яраларыннан иртә вафат булган Ә. Давыдов, Зыя Мансур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, тынычрак тормыш шатлыгын татыган С. Хәким, Н. Арсланов, М. Садри, З. Нури иҗатларында сугыш темасының озак еллар дәвамында кыл үзәктә торып, әледән-әле кабатлануы табигый хәл иде. Алар, авыртуларга, сызлануларга бирешмәскә тырышып, исән-имин калуларына шатланып яшәүче оптимист гражданнар булдылар. Әсәрләренең үзәгендә ил язмышы, батырлыкны, матурлыкны күтәрү, ямьсезне, явызлыкны, тискәрене кискен кире кагу, хөкем итү ята. Эшкә ашмаган хыялларны, халык күңеленең киеренке кылларын, моң-зарын, түгелгән күз яшьләрен сентименталь сурәтләү дә бар алар иҗатында. Фронтовик шагыйрьләрне берләштергән уртак юнәлешне бихисап ир-егетләребезне суырып алган сугышны каһәрләү, иҗтимагый явызлыкны, битарафлыкны кабул итмәү, халык батырлыгына, героизмга, тыл хезмәткәрләре фидакярлегенә дан җырлау тәшкил итә. Ш. Мөдәрриснең поэзиябезнең героик-публицистик юнәлешен, югары аһәңле өслүбне дәвам иткән, Булат белән Захарның сугышчан дуслыгын үзәккә алган "Үлемсезлек" героик симфониясендә, Ә. Давыдовның "Күмер көйри" кебек шигъри повестенда батырларны данлау, корбанчылык мотивлары югары ноктага күтәрелә. Үгет-нәсыйхәткә, публицистик пафоска бирелү, социалистик реализм калыплаштырган норматив өслүб сурәтләү чараларының бертөрлелегенә, ярлылыгына китергәләсә дә, язганнарының дөреслегенә ихластан ышану, самимилек, чор хроникасын тудырып калдыруга омтылу мирасларына ихтирам уята. Фронтовик шагыйрьләр иҗатына безнең чорда беркадәр "суынуның" сәбәбе сәнгатьчелекне, профессионализмны ярдәмчел санап, вәзен вә кафия сакланса, шул җиткән, иң мөһиме - тематика, замана рухы дип санауда гына түгел. Тоталитар режимның кешелексезлеген үз күзләре белән күргән, ничек кенә сәер тоелмасын, бер ишесе Герман сугышы нәтиҗәсендә генә газиз башларын саклап кала алган, әмма куркытылган буын, Сталин үлеменнән соң шәхес культының фаш ителүен, "Хрущёв җепшеклеге" алып килгән уңай үзгәрешләрне хупласалар да, бу темага кагылмаска, заманында "халыклар атасын", партияне мактап шигырьләр язарга (бу юнәлеш аеруча М. Садри, Г. Латыйп, Н. Гайсиннар иҗатында тирән эз калдыра) мәҗбүр булганнары (бәлки, ихластан ышанганнары) хис-кичерешләрен, уй-мөнәсәбәтләрен ачыктан-ачык белдерергә ашыкмыйлар. Бу чор шигъриятен иҗат итүдә катнашкан әдипләр иҗатына бәя биргәндә, социалистик реализмның көчендә булуын, совет идеологиясенең каләм әһелләрен "төзәтеп", юнәлеш биреп торуын да истән чыгарырга ярамый. Әлеге сәяси "элмәктән" Х. Туфан, С. Хәким, Н. Арслановлар шартлылыкка, символик метафорага, күп мәгънәлелеккә таянып чыга алсалар, Ш. Мөдәррис мәхәббәт, табигать матурлыгына, яшәеш фәлсәфәсенә багышланган сонетларында, Ә. Давыдов "Себер трактында квартал", "Дәверләр диалогы" кебек фәнни-техник инкыйлабка багышланган әсәрләрендә идеология басымын күпмедер күләмдә әйләнеп үтә алдылар. Язмышлары һәм тормыш тәҗрибәләре сугыш белән бәйле буынның кайберләре замана проблемаларына чыгу юлларын тапса, беришесе бу тема боҗрасында кала. Г. Хуҗи, мәсәлән, бөтен иҗатын диярлек туган илләреннән читтә күмелгән ир-егетләргә, иң саллы поэмаларын каләмдәш дуслары Фатих Кәрим белән Муса Җәлилгә багышлый. "Моабит дәфтәре" авторы тормышының бәхетле һәм фаҗигале чорларын үзәккә алган "Яшь гомерләр ике килми", "Йөрәк кушканча", "Таш капчыкта" поэмаларын "Кырыс хикәят" (1964) исеме белән берләштереп нәшер итә. Җәлил образын җанлы, мөлаем, идеалына турылыклы шәхес, дөнья җәмәгатьчелеге таныган олы шагыйрь итеп күрсәтү, сурәтләү чаралары төрлелеге ноктасыннан килеп бәяләгәндә, "Кырыс хикәят" - Г. Хуҗиның иң уңышлы әсәре. Сугыш темасы аның "Курск хатирәсе" - "Дустым Рим Баһау турында хикәят" һ. б. күпсанлы поэмаларында (җәмгысы дүрт дистәдән артык зур һәм кечкенә күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә) яктыртыла. Биографик детальләр белән мавыгу, баталь күренешләрне сентименталь чаралар белән бизәргә тырышу әсәрләренең сәнгати кыйммәтен төшерсә дә, Г. Хуҗи иҗаты үз чорының елъязмасы, чор хроникасы буларак өйрәнелергә лаек. Татар шигъриятенең яңа тарихында Җәлил батырлыгы, поэзиясенең олы рухы белән сокланып, дәртләнеп, аның истәлегенә әсәр багышламаган каләм иясе юктыр. 60-70 нче елларда "Моабит дәфтәрләре" авторына сүздән һәйкәл кору эшенә Мусаны яхшы белгән Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Маннур кебек өлкәннәребез алынуы табигый. С. Хәким 60 нчы елларның беренче яртысында, сугышка кадәрле күрешүләренә, очрашуларына таянып, "Без поэма яздык", "Муса ташлап киткән көймәләрдә", "Торыгыз, Мусалар!", "Җәлил шәһәре" кебек шигырьләрен иҗат итә. Беренче әсәрдә сүз сугыш алдыннан бер төркем татар шагыйрьләренең комсомолга багышланган "Яшьлек юлы" дигән поэма язулары турында бара. Күмәк эшкә Х. Туфан, Ә. Фәйзи, С. Хәким, Ә. Исхак кебек талантлы шагыйрьләр алынса да, әсәр төгәлләнми кала, уңышсызлыкка юлыга. Махсус кушу буенча поэма язып булмый, илһам, шәхси милек кебек үк, уртак гамәлне яратмый икән, ди шагыйрь. Күп тә үтми, язмыш әлеге шагыйрьләрне төрле якларга ташлый: Муса "Әсирлектә тузанга батып йөри", Туфан "Тылда утырса да, аңа хатлар бармыйлар". Шуннан С. Хәким "Фронтларда каннары күп тамды, Шагыйрьләрнең шуңа аз каны" дигән тирән мәгънәле, кинаяле нәтиҗәсен ясый. 1966 елда Җәлилнең 60 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан С. Хәким белән әдәбият галиме Г. Кашшаф Алманиягә сәфәр кылалар. Бу зиярәт С. Хәкимне яңа бер шигырь бәйләмен иҗат итүгә рухландыра, Җәлил образы үзгәрәк сыйфатлары белән ялтырап ачыла. Үзәктә Җәлил һәм Алмания, Җәлил һәм рухи үлемсезлек, исәннәрнең Мусага мөнәсәбәте турында уйланулар ята: "Менә без дә юлда, Кашшаф дускай". "Берлинда Дуслык йортында", "Берлинда, ерак Берлинда" шигырьләрендә "утыра Җәлил Гётелар, Шиллерлар арасында" дип, шартлылык алымы белән Мусаның бөеклеген ассызыкласа, "Татарлар елмаеп үлделәр" шигырендә халкыбызга хас горурлык, туган иленә, сайлаган, инанган юлына тугрылык кебек сыйфатларын алга чыгарса, "Белгәннәр тик тора"да Җәлил кебек изге затыбыз белән якынлыклары турында теләсә кемнең истәлек белән чыгуы аны борчый, тәшвишкә сала, рәнҗетә: аның уенча, Җәлил темасына чиста кулларның һәм керсез җаннарның гына кагылырга хакы бар. Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр Сөйли күбрәк: Муса - баһадир, Ул - Геркулес... Сөйләсеннәр әйдә, Син үзеңчә җырла, бәһа бир. ("Белгәннәр тик тора") X. Туфан "Без Җәлилгә бардык" шигырендә, шартлылык алымына таянып, аның исемен йөрткән Опера һәм балет театры бинасын шагыйрьнең үзенә тиңли, Муса белән аралашкан тәэсир тудыра. "Алтынчәч"не карыйм бүген, Җәлил, сагына-сагына синең үзеңне" дип, автор хыялына бирелеп, мәрмәр баскычтан "гүя бергә төшеп киләбез" дигән сүзләр белән руль лирик герое вазифасын Җәлилгә тапшыра. Мәгәр бу тулы тәңгәллек тойгысын теләк, үткәнне өзелеп сагыну гына тудырган икән. Шигырь юлларына экзистенциальсагыш хисе үтеп керә. "Күлмәгең талда" шигырендә Х. Туфан герой-шагыйрь һәйкәле янында туган медитатив кичерешләре белән уртаклаша. Лирик геройның фикере, омтылышлы хисе укучыны ил һәм халык язмышы турында уйланулар ташкынына алып чыга: Карый да Ил Һәйкәлеңә, Җәлил, Үзен күрә синең төсеңдә: Ул да шулай - кулын бәйләтмичә, Гомер итә бу җир йөзендә. Җәлил шигъриятенә, аның буйсынмас рухына сокланмаган, каһарманлыгының нигезләре турында уйланмаган шагыйрь юктыр. И. Юзеевның "Соңгы төн" ("Соңгы сынау") поэмасы сәнгатьчә фикерләү киңлеге белән яңа сүз булып кабул ителә. Драматик поэмасында И. Юзеев, әһәмиятсез күренешләргә, вак-төяк детальләргә тукталып тормыйча, героен иң хәтәр, иң фаҗигале бер мизгелендә тасвирлый. Нәкъ шул сынауда Җәлилнең туган иленә мәхәббәте, намусы, идеалына тугрылыгы сират күперен кичә. Төрмәдә уздырган соңгы төндә Җәлил янына Мефистофельнең килүе дә аклана. Хикмәт шагыйрьнең үлем җәзасы алдыннан Гётеның "Фауст" әсәрен укуында гына да түгел. Шагыйрь фашистлар Германиясе белән Фауст, Мефистофель турындагы легендаларны тудырган Урта гасыр вәхшилеге арасында якынлык күрә. Рухи ныклыгы белән тиранны да таң калдырган шагыйрьгә каршы иблис үзенең бар мәкерен кулланса да, үлемсезлеккә, азатлыкка омтылышы, шигъри сүзнең мәңгелегенә ышанычы белән Муса Мефистофельдән дә көчлерәк булып чыга. Татар шагыйрьләренең, бигрәк тә Җәлил һәм аның көрәштәшләренең, Европаны фашизм коллыгыннан коткару өчен көрәше һәм шул юлда дөнья халыклары азатлыгын яклап һәлак булулары И. Юзеев, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Л. Шагыйрьҗан, З. Мансуров, А. Хәлим, Зөлфәт кебек төрле буын шагыйрьләр иҗатында ачыла, яктыртыла. Европада татар шагыйрьләре темасын шул исемдәге шигырендә аерым бер үҗәтлек белән Р. Гаташ гәүдәләндерде: Европада татар шагыйрьләре! Европада - Одер, Висла, Витавада каберләре! ("Европада татар шагыйрьләре") Ни өчен татар колагына ят, сәер атамалы елга, җир буйларында ятып калган соң шагыйрьләребез? "Илләр яшәве өчен гомерләре янган", - дип җавап бирә автор. "Җәлилчеләр" поэмасының Ф. Кәримгә багышланган "Синең йөрәгең тибә" циклында Р. Харис батырлык, туган ил вазгыятьләренә бирелгәнлек, авырлыкларга бирешмичә түзү, киләчәккә ышаныч, әхлакый тотнаклык кебек татар халкына хас сыйфатларны Җәлил һәм җәлилчеләрдә, Ф. Кәримдә таба һәм горурлык хисен шигъри юлларга чыгара. Ватан сугышын киң гомумиләштерү яссылыгыннан килеп сурәтләү югарылыгына күтәрелгән һәм шигъри камиллеккә ирешкән шагыйрь С. Хәким булды. Бу юлда иҗатының казанышлары булып "Дуга" поэмасы, "Торыгыз, Мусалар!", "Немец дәфтәреннән" циклларына кергән лирикасы саналырга лаек. Аларның үзәгендә кан коючыларга нәфрәт, дөньяның тынычлыгы өчен борчылу, батырлыкка соклану, киләчәккә ышаныч хисләре сәнгатьчә югарылыкта тасвирлана. "Дуга" әсәренең нигезендә тарихка Курск шәһәре янындагы дәһшәтле сугышны взвод командирының кабул итүе аша сурәтләү, шуны шәхси кабул итү, хисси дулкын ышандыру көчен арттыра. Вакыйгалар өермәсенә тартылган халыклар язмышы, телләр кисешүе, үткән (Кол Галинең романтик образы килеп керү) белән хәзергенең, киләчәкнең үзара тыгыз якынлыгы турында уйланулары әсәр сюжетына табигый килеп керә. Сурәтләү чараларының байлыгы, гомумине шәхси кичерешләр белән кушып алып баруы ягыннан да "Дуга" поэмасы - С. Хәкимнең уңышлы поэмаларыннан берсе. "Фронтовиклар фронтовикны күмдек", "Сугышны еракта калды дип сөйлиләр", "Сугышның дәһшәте, көче", "Ветеран", "Бу кабернең иясе кем?" кебек шигырьләрендә сугыш хатирәләре күбрәк фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр рәвешендәрәк яши, үткәнгә хәтер канатында кайту сугыш хәлләрен, батырлыкны тирәнрәк сиземләргә мөмкинлек бирә. Карыйм сынау күзе белән - Сугыштан каным арган. Карыйм һәм үземне таныйм Шундагы кадрларда. ("Карыйм документаль фильм") 1941-1945 еллар сугышында катнашкан шагыйрьләр иҗатларын шул фаҗигане тасвирлауга гына багышлаганнар дип уйлау берьяклы булыр иде. Бу мәхшәр аларның исләренә төшеп, зиһеннәрен чуалтып йөдәтсә дә, күбесе тыныч тормыш, табигать, мәхәббәт турында язып, шаяртып-көлеп башларыннан узган вакыйга-хәлләрне онытырга тырыштылар. Авыр хатирәләр басымын җиңә алу - үзе зур батырлык. З. Нури, Зыя Мансур, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов һ. б. фронтовик шагыйрьләр мирасы шуңа ачык дәлил. Сугыш сикәлтәләрен К. Заслонов җитәкчелегендәге атаклы партизаннар отрядында узган Зәки Нури тыныч тормышта лирик шигырьләр, поэмалар, юмористик парчалар, публицистик мәкаләләр авторы буларак та, җәмәгать эшлеклесе сыйфатында да киң таныла. "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналының баш мөхәррире, Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, рәисе булып эшләгән дәверләрдә Татарстан Югары Советының депутаты вазифаларын башкара. 60 нчы елларда Мәскәү, Казан һ. б. шәһәрләрдә З. Нуриның "Гашыйклар җырлый", "Туры карап күзегезгә", "Лирика, юмор, сатира", "Еллар һәм юллар" кебек егермеләп шигырь һәм проза әсәре, партизан язмалары басылып чыга. Шагыйрь кеше үтәргә тиешле баскычлар, сөю-сөелү сагышы, мәхәббәт шатлыгы турында яза, шаяртуны, җиңелчә төрттерүне аңламаган, тәнкыйтьне кабул итмәгән бәгъзеләрне камчылап та ала. Мирасы күләме белән зур булса да, шигырьләренә фикер һәм кичереш киеренкелеге, драматизм, шигъри нәфислек, символика, сурәтләр төрлелеге җитешмәү сәбәпле, күбесе шул чор истәлеге булып калды. Сугыш яралары арабыздан иртә алып киткән шагыйрьләр арасында нечкә рухлы, самими эчтәлекле, җыйнак күләмле шигырьләр авторы Зыя Мансур яшәүнең тәме, гомернең кыйммәте, явызлыкның иҗтимагый җирлеге турында әхлакый-фәлсәфи уйланулары белән аерылып торды. Ул эпик сюжетлы, озын поэмалар иҗат итмәде диярлек. Аның иң уңышлы әсәрләре үзе исән чакта нәшер ителгән "Ак розалар" (1963) җыентыгына кереп бетте дисәң дә була. Зыя Мансур күбесенчә лирик шагыйрь, берничә җыр авторы буларак кына бәяләнеп килде (З. Мәҗитов, С. Рәфыйков, Г. Латыйпов). Хәлбуки ул үткен телле, көткәннең киресен әйтеп көлкеле ситуация тудыру, Сәнди Мәндиевләрне, "зур талантлы мөртәт Фәсхиләр"не мактаган булып мыскыллау, ирония алымын яңача үстергән ("Сәнди Мәндиев", "Чын дус", "Әҗәт мәсьәләсе", "Абыну" һ. б.), Г. Афзал, Ш. Галиев кебек юмористларга юл ачкан шагыйрьләрнең берсе иде. Сугыш буыны вәкиле Ш. Мөдәррис киң колачлы, үзен төрле жанрларда уңышлы сынаган шагыйрь, талантлы тәрҗемәче буларак билгеле. "Йолдыз атыла", "Дуслар күңеле" поэмаларында вакыйгалы сюжетны эпик талгынлык һәм пафос белән яктыртса, күп очракта турыдан-туры, оригиналдан ясаган тәрҗемәләрендә лирик поэмага, күңел лирикасына, фәлсәфи уйлануларга корылган әсәрләргә өстенлек бирә. Сугыш алдыннан чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның "Нарспи" поэмасын татарча яңгыратудан башланган юнәлеше аны дөнья сүз сәнгате осталары Байрон, Шелли, Һейне, Пушкин, Некрасов, Шевченко әсәрләрен тәрҗемә итүгә алып килә. Бу эзләнүләре иҗади үсешенә дә этәргеч бирә. Шекспир, Петрарка сонетлары белән якыннан танышу үзенә дә Европада туган бу каноник жанрны татар җирлегендә үстерү юлына алып чыга. Шул рәвешле, Ш. Мөдәррис әдәбиятыбызда яңа жанр - сонет үсешенә нигез сала. Ш. Мөдәррис сонетның фәлсәфи медитацияләргә, табигать хозурлыгын, мәхәббәт ямен, матурлыкны ачуга тартым хасиятен гомумкешелек проблемалары, әхлакый кануннар белән бәйләргә омтыла. Шагыйрьнең иҗатына, аеруча сонетларына хас мәгънәви тирәнлек, каноник форма төгәллеге (сонет катгый рәвештә өч дүртәр юллыкны, бетеме, йомгагы икеюллыкны эченә алырга тиеш), сурәтлелек байлыгы Х. Госман ("Талант иясе"), Н. Хисамов ("Үлемсезлек җырчысы") кебек тәнкыйтьчеләрне шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре турында уйланган мәкаләләр язуга рухландырды. Ш. Мөдәрриснең шигъриятебезнең жанр составын, ритмика, кафия төрлелегенә омтылышын ("Унтугыз Иван" шигыре - виртуозлык үрнәге) беренчеләрдән булып әдәби хәрәкәттә актив катнашып яшәгән, ике йөздән артык җыр тексты авторы М. Хөсәен дәвам иттерә. Аерым алганда, аның иҗатында сонет мөстәкыйль шигъри жанр буларак үсеп китә. Яшәеш мәүзугълары, тирәлеккә мөнәсәбәт, адәм балалары арасында туган катлаулы кичерешләр, ачык күңелләргә табигатьтән иңгән матурлык турында фәлсәфи-лирик уйланулар сөземтәсе нәтиҗәсендә туган сонетларын М. Хөсәен укучыга "Җир мәрҗәннәре" (1967), "Ләйсән" (1973) җыентыкларында тәкъдим итә. Күңелен туктаусыз бушатып тору омтылышы тудырган сан, күләм артыннан куу нәтиҗәсендә һәр очракта камиллеккә ирешә алмаса да, М. Хөсәен шигырьнең абруен күтәрү, милли үзаңны үстерү юнәлешендә армый-талмый эшләүче көрәшче шәхес иде. Татар шигъриятенә Ш. Мөдәррис, Ш. Маннур, М. Хөсәен алып кергән сонет жанры хәзерге шигъриятебездә, аерым алганда, Р. Харис, Р. Зәйдулла иҗатларында яңа югарылыкта дәвам иттерелә, үстерелә. Шунысы да үзенчәлекле: замана темасын гомумирәк рухта фронтовик шагыйрь Ә. Давыдов күтәреп алды. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр рядовой солдат, аннан сержант дәрәҗәсендә Волхов, Ленинград, Балтыйк буендагы канлы бәрелешләрдә катнашса да, фронт низаглары, җәрәхәтләре турында күп язмый, онытырга тырыша. Сугышчан дусларын, кадерле каләмдәшләрен югалту гына аның күңелен әрнетә. "Шәрәф Мөдәррис үлеменә", "Зыя Мансурга" шигырьләрендә "Бер "высота" өчен сугыша идек", "Менәрмен мин, дустым, "высота"га, йөрәгемдә саклап исән чагымны" дигән вәгъдәсен бирсә дә, үзенең дә гомере кыска була. Әмма фани дөньяны кырык тугыз яшендә ташлап китсә дә, Ә. Давыдов шагыйрь, публицист, тәрҗемәче сыйфатында шактый саллы, күбесе сәнгати кыйммәтләрен, мәгънәви яңгырашларын югалтмаган мирас калдырды. "Ферма кызы" поэмасы, "Су юлы" шигъри новелласы, "Хатын-кызларга мәдхия", "Язгы төшләр" кебек лирик шигырьләре тыныч тормышны, тарихи барышны, кеше белән җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, лирик затның самими кичерешләрен тасвирлаган әсәрләре, "Чорлар чатында" (1961), "Себер тракты" (1967), үлеменнән соң нәшер ителгән "Дәверләр диалогы" кебек шигъри бәйләмнәрендә Ә. Давыдов фән-техника, төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны, ягъни замана чалымнарын сиземләп, ил тормышындагы яхшы үзгәрешләрне публицистик өслүб мөмкинлекләренә таянып сурәтли, тынгысыз, эзләнүчән шәхес буларак таныла. Ә. Давыдов - халык җырларының көйле, тигез агышлы традициясеннән бигрәк сөйләм интонациясенә, мәкальәйтемнәр хикмәтенә, проза ачышларына өстенлек биреп үскән шагыйрь. 60 нчы елларда аның каләменнән төшкән поэмалар, шигырьләр эпик талгынлыкны ашкынулы, дәртле аһәң белән бизәп, ритмик "иркенлеккә" чыгуга юлларны арттыру, киметү, риторик эндәш, сорау алымнары ярдәмендә ирешүче сүз остасы буларак таныла. Моңа инану өчен, мәркәзебезгә багышланган, күләмле фикерләве белән отышлы җырларның берсенә әйләнгән "Казаным"ны искә төшерү дә җитә. Вафатыннан соң архивында табылган "Йокысыз төннән соң" шигъри романы аны эпик сюжетны лиризм белән бизәп баруга, ил тормышын Гайни, Гөлзада, Наталья кебек шәхес язмышлары аша күрсәтүгә осталыгын, борылыш елларында үз урыныңны, кыйблаңны табу авырлыгын психологик күзәтүләр, сурәт чаралары гаммасы ярдәмендә ачу сәләте үсүенә дә дәлил булып тора. "Бер тәүлеккәчә тыгызлатылган бер гомер. Бер күңелгә тыгызланып тулган безнең чор" эпиграфы шагыйрьнең алдына куйган максатын аңлауга ачкыч булып тора. Әсәр 1972 елда дөнья күрде. Русчага тәрҗемә ителеп, 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Шунысы да үзенчәлекле: "Чирмешән якларында" дигән икенче шигъри роман да өлкән буын вәкиле, сугышчы лётчик Салих Баттал каләменнән төшә. С. Баттал лирик шигырьләре белән 30 нчы елларда ук танылса, соңрак татар әдәбиятын колачлы поэмалары, проза, драма әсәрләре белән баета. Кыю фикерле, тынгысыз җанлы әдип "Чирмешән якларында" шигъри романында халык җырларына, мәкаль-әйтемнәренә, хикмәтле сүзләренә таянып, 1905-1921 елларда татар кешесе башыннан узган иҗтимагый, шәхси вакыйгаларны көлкеле һәм фаҗигале күренешләр, кабатланмас образлар ярдәмендә күз алдына бастыра. Шул рәвешле, хәзерге татар поэзиясендә Р. Харисның "Исемсезләр" шигырьроманында дәвамын тапкан жанр үсешенә фронтовик шагыйрьләр нигез салалар. Озак еллар дәвамында татар матбугатында басылмаган, хәзерге яшәешебездә уртагасырчылык хикмәтләре тапкан "Батый ханга ачык хат" шул чор шигъриятенең үзенчәлекле әсәрләреннән булды. 60-70 нче еллар поэзиясе, җөмһүриятебез тормышында туган үзгәрешләргә игътибарлылык күрсәтеп, нефтьчеләр хезмәтен, соңрак КамАЗ төзелешен сурәтләгән әсәрләр дә тудыра башлады. Үзәктә тормыштагы яңару процессының рухи дөньяга тәэсире торды. Ә. Маликовның "Дуслык юлы", С. Хәкимнең "Үрләр аша" поэмаларында татар халкы чыгарган нефтьнең "Җылытырга бөтен җир өстен" алынуы белән горурлану хисе үзәктә ята. Ә. Маликовның "Таңбатыр" дигән поэмасында әкият герое Таңбатыр табигатьнең Саз патшасын, Су баганасын, Давылны, Дәрьяны җиңеп, Дәвәни байның иксез-чиксез нигъмәтләрен халыкка кайтара. Чаллы шәһәрендә җәелеп киткән гасыр төзелеше бик күп шагыйрьләрнең сулыш юлларын ачып җибәрә. Р. Мингалимнең "Күз карасы" поэмасында киеренке тормышны гомумиләштереп ачу үзәктә ятса, яшьли сугыш авырлыкларын башыннан кичергән, күпсанлы романнар, поэмалар авторы Х. Камалов "Язмыш елмаюы" поэмасында төзелештә эшләүчеләрнең көндәлек мәшәкатьләрен, тормыш-көнкүрешләрен үзәккә алса, "Дәверләр капкасы" поэмасында С. Хәким Кама-Чулман елгасы буйларында җәелеп киткән үзгәрешләргә олы тарихыбыз ноктасыннан килеп бәя бирә. Шул чорда әдипләребез нефть чыгару, бөек төзелешләр татар халкының абруен күтәрергә ярдәм итәрләр дип хыяллансалар, тиз арада бу үзгәрешләрнең тискәре ягы ачылды, гасырлар дәвамында милли рухны, халык әхлагын, фәлсәфәсен, фольклорын саклап килгән авылларның таркалуы, яшьләрнең күпләп шәһәрләргә, төрле төбәкләргә күчүе нәтиҗәсендә авылларның юкка чыгуы яисә анда яшәүчеләрнең кимүенә борчылу әсәрләргә үтеп керә башлады (Ә. Баянов. "Сәяхәтнамә", И. Юзеев. "Карурман"). 50 нче елларның икенче яртысында иҗтимагый тормышта барлыкка килгән уңай үзгәрешләр тәэсирендә һәм өлкәннәр "ышыгында" иҗатка килгән, яңалыкка сизгер, әзерлекле буын вәкилләре, берсен берсе куа килгән диңгез дулкыннары кебек, үзара ярышып, ярдәм итешеп, татар шигъриятенең абруен күтәрүгә җитди өлеш керттеләр. Араларыннан бары тик Х. Камалов кына турыдан-туры сугышта катнашса да, күбесе бу олы афәтнең авырлыгын, кайгы-хәсрәтен яшь җилкәләрендә тоеп, халыкка алып килгән югалтуларын күреп, аңлап үстеләр. Иҗатларында әле генә үтеп киткән чор белән илһамлануның булмавы, искә төшергәндә әрнү уятуы табигый. Ил, халык башыннан узган сугыш, аннан соң килгән ачлык, җитешмәү, илне аякка бастыру өчен көрәш, милләтнең киләчәге өчен борчылу С. Сөләйманова, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, М. Шабаев, Р. Гәрәй, Роберт Әхмәтҗанов иҗатларында тирән эз калдырдылар. Реалистик башлангыч тарихи хәтер, туачак көннәр романтикасы бүгенге көн матурлыгы, өмет чаткысы белән кушылып, көчле рухлы, киң колачлы, төрле жанрлы, аһәңле, өслүбле шигъриятләренең нигезенә ятты. Шәхес культы фаш ителгәннән соң иҗтимагый халәтнең беркадәр җанлануы, моңа кадәр тиешенчә бәяләнмәгән, күләгәдә кала килгән милли мираска мөнәсәбәтнең үзгәрүе, дөнья әдәбиятында барган эзләнүләргә таяну поэзиябездә яңа сыйфатларның бөреләнүенә, догматик фикерләү, норматив өслүб йогынтысыннан арынуга ярдәм итте. Шигъри сәләтләре, нигездә, 60 нчы һәм алдагы унъеллыкларда ачылган шагыйрьләрне чор алып килгән тематик уртаклык якынлаштырса да, сурәтле фикерләү, тел-өслүб үзенчәлекләре белән алар бер-берсен кабатламадылар. Татар шигъриятенең реалистик канатына турылыклы, нечкә күзәтүләргә маһир Ш. Галиевне яшьлек һәм романтика җырчысы, тарих киңлекләрен иңләүгә сәләтле, поэма жанры остасы буларак үсеп киткән И. Юзеев иҗаты тулыландырса, бер караганда, артык уйчан, шәхес фаҗигасенә игътибарлы, икенче очракта шаян, көйдереп алырлык усал телле Г. Афзал шигърияте янында күк белән җир арасында романтик "күпер салган", ашкынулы Роберт Әхмәтҗанов поэзиясенең йөрәге типсә, М. Шабаевның кабатлауларны, ассонанс, аллитерацияләрне фикер агышына буйсындыра белгән өслүбе янәшәсендә халык җырларының садәлеген, гади гүзәллеген үзенчә яңгыраткан Р. Гәрәй тезмәләренең җаны типте. Берсе Тукай, С. Хәким традицияләренә таянып юлга чыкса, икенчеләренә С. Рәмиев, Һ. Такташ иҗатлары йогынты ясаса, өченчесенә Акмулла, Ә. Фәйзи, Х. Туфан манералары якын булса, Дәрдемәнд үз дәвамчыларын алдагы буыннарда табачак иде. 60 нчы еллар дәвамында сугыштан кайтмый калган туганнарын, халкыбызның мөрәүвәтле улларын сагыну, юксыну тудырган сагыш хисе бик күп шигъри әсәрләрнең кичереш хәрәкәтенә юнәлеш бирде. Беренче нәүбәттә Ш. Галиевнең "Әткәйгә хат", И. Юзеевның "Идел - Даугава", горур йөрәкле шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй истәлегенә багышланган "Язылмаган поэма", Роберт Әхмәтҗановның "Таш аргамак", "Сугышка экскурсия", "Соңгы танк" кебек инде әдәбият дәреслекләрендә урын алган әсәрләре искә төшә. Лирик шагыйрь, җырлар авторы, балалар дөньясын тирәнтен аңлаган, кешелекле моң белән шаярта да белгән Ш. Галиев иҗатында авыр сугыш елларында яшәгән кешеләргә багышланган "Кулын кыса алмадым", "Сугышка дип чыгып киткән...", "Сапун Гора сабын тавы икән...", "Исәннәрнең исенә төшереп...", "Дулкыннарда сугыш шаулаганга..." кебек лирик парчалары; мәхәббәт, гаилә, бала үстерү бәхетеннән мәхрүм фаҗигале язмышлы кешеләр, тол хатыннар рәнҗеше "Хәдичә", "Хәтимә апа", "Нюра" шигырьләрендә йөрәкләрне әрнетерлек реалистик төгәллек белән сурәтләнә. Авылның иң матур кызы Хәдичә наз күрмичә картайса, Хәтимә, ире Насыйбулласының үлеменә ышанмыйча, аны көтә-көтә картаеп бетсә дә, яраткан кешесенә җылы киемнәр әзерләвен дәвам итә: ...Үзе сөйли, үзе оек бәйли, Оек бәйли күрше баласына. Ә аннары, ак йон җебе алып, Шарф башлый Насыйбулласына. ("Хәтимә апа") Ш. Галиевнең җәмгыять белән шәхес арасындагы конфликтны яктырткан бу төр шигырьләрендә тормыш дөреслеге, әсәрне югары сәнгать үрнәге дәрәҗәсенә күтәргән трагизм, чистарыну - катарсис - алгы нәүбәткә чыга. Кеше фаҗигасен тулы бер буын язмышы буларак сурәтләү, ятим, үксез балаларга игътибар таләп итү, шәфкатьсезлек мотивы яшьрәк буын вәкиле, арабыздан иртә киткән К. Сибгатуллин шигъриятендә аерым бер үҗәтлек һәм эзлеклелек белән үстерелә. "Языгыз хатлар", "Әтисез болар димәгез", "Чит илдән хат", "Ирләр", "Кеше ут эзли" шигырь-поэмалары, бигрәк тә үзенең яклаучысыз гаҗизлеге, тормышчан детальләре белән йөрәкләрне әрнетерлек хисси кодрәтле "Иргә чыкмый калган апалар" әсәре сугыш калдырган афәтнең иң олысын гәүдәләндерәләр: Илле яшьлек кызлар яулык чигә, дулкынлана яулык читләре. Ишекләр дә ачык, егетләре бүген тагын кайтып җитмәде... Иҗтимагый явызлыкка нәфрәт белән язылган әлеге юллар берәүне дә битараф калдыра алмас кебек. Сугыш темасында хакыйкать эзләү мотивы экзистенциаль-сагыш фәлсәфәсен тудырып кына калмый, илгә килгән афәтнең икенче кыйбласын - бердәмлек һәм батырлык мәүзугын да сурәтли. Андый төрдәге әсәрләр Ш. Галиев иҗатында да шактый. "Ике дус турында баллада" каһарманнары Иван белән Бари халыклар дуслыгы турында сафсата сатмыйча гына, күзләр белән аңлашып, "утка таба" алга чабалар. Баллада жанрына хас "ялан тизлек" (Н. Тихонов) өслүбе мизгел динамикасын шигъри юлларга чыгара: Кочаклашып - Гүя кушылалар. Пулемётка ава дуслар. Кушыла бергә Каннары да. Рус, татарның даннары да. "Аталы-уллы солдатлар" балладасында Ш. Галиев халкыбызның шәхси мәнфәгатьләрен җиңгән батыр улларын дан һәм үлемсезлек баскычына күтәрә. И. Юзеев иҗатында сугыш темасы төрле мәгънәви чагылышларда әледән-әле гәүдәләнә. Бу афәт булачак шагыйрьнең дөньяга карашы, тормышны аңлавы формалашуга тәэсир итү белән беррәттән якын туганнарын, газиз кешеләрен йотып алуы белән дә йөрәгенә мәңгегә сеңеп кала. "Сакмы йокың, кеше?", "Толымнар", "Клибернны тыңлыйм" шигырьләре сыйдырышлы детальләре, кискен, контрастлы күзәтүләре белән күңелдә калып, явызлыкка нәфрәт уяталар: Без кинода. Ут сүнә ...Әнә... фашист шундый матурлыкка Вәхши кулы белән үрелгән. "Үлем фабригында", тау-тау булып, Озын кара чәчләр өелгән. ("Толымнар") Бу шигырьләрне уртак композицион алым якынлаштыра. Үзәк вакыйганы, идеяне гадәти бер тормыш күренеше тудыра, ике төрле халәт капма-каршы куела, кискен контрастлы - килешүсез сурәт туа. Антитеза табигатьтә, тормышта туган каршылыклар көрәшен образлар аша чагылдырырга мөмкинлек бирә. Шигырьдән шигырьгә үстерелә килгән контрастлы (ак - кара, уңай - тискәре) антитеза - романтик шагыйрьләрнең фикерләвенә кулай алым. "Тынлык белән сөйләшү" поэмасында И. Юзеев сугыш уты белән уйнаучыларның, атом маньякларының гомумиләштерелгән портретын тудырып, Икенче бөтендөнья сугышында 50 миллионлап кешенең гомерен өзгән иҗтимагый явызлыкны фаш итә. "Гамьсезлек, ваемсызлык нәтиҗәсендә сугыш чукмарлары хакимиятне кулга төшергәндә, "ул чагында, ул чагында... ул бездән ерак иде", "ут әле безнең капкага кабынмаган, күрше чыксын" кебек битарафлык күпме асыл шәхесләрне юкка чыгарган" дигән нәтиҗәгә килә шагыйрь. Тормышның ачысын-төчесен, җил-давылын күргән "урта буын" (шартлы бүленеш) шагыйрьләр сугыш афәтенә каршы чыгуны мәгънәсезлек, язмыштан узмыш юк кебек төшенкелек фәлсәфәсенә бирелмичә, кешедәге сәламәт һәм актив башлангычны хуплыйлар, ахыр чиктә аек акылның җиңеп чыгачагына ышаналар. Шул хакта әдәбият фәнендә, тәнкыйтьтә иҗаты тиешле бәясен алмаган М. Шабаев "Артист", "Сине эзлим" поэмалары белән бер чорда тормышчан вакыйга-хәлләрне үзәккә алган "Җирән Конрад", "Дие татарише фрау" әсәрләрен язып чыга. Мәктәптә алман телен җирән немец өйрәтә башлагач, аның бу якларга ничек килеп эләгүе, кем булуы турында хәбәрсез укучы балалар фашизмга нәфрәтләрен җирән Конрадка күчерәләр. Соңрак аның антифашист булуы, туган иленнән куылуы беленгәч, гафу үтенәләр, каберенә чәчәкләр куялар. "Дие татарише фрау" поэмасында шулай ук гайре гадәти очрак тудырган психологик халәт ята. Татар милләтеннән булган табиб хатын гади мантыйк буенча яралы немецны дәваларга тиеш түгел. Ул - аның иленә, якыннарына каршы сугыш белән килгән дошман. Ләкин бу яралы да кемнеңдер газиз баласы, ә ул - ана кеше. Табибә күңелендә барган катлаулы, каршылыклы кичерешләрне, намус, бурыч, аналык төшенчәләре арасындагы эчке көрәшне психологик анализ аша күрсәтүгә ирешә автор. Табибә ханымның мәрхәмәте аркасында исән-имин калган немецлар сугыштан соң да аңа хатлар язып, рәхмәтләрен ирештерәләр, үзләренә кунакка чакыралар. Хәлләр таләп иткәндә хис-кичерешләргә бирешмәскә, инстинкт дәрәҗәсенә төшмәскә, һәр очракта да акыллы башлангычны өстен куйган кеше булып калырга өнди кебек шагыйрь бу поэмаларында. Марс Шабаевның "Яңа җыр" дигән беренче җыентыгы 1962 елда нәшер ителсә дә, аның шигъри индивидуальлеге "Кына гөле" (1963), "Ашкыну" (1964) шигырь китапларында тулырак ачылып китә. М. Шабаевның лирик герое реаль уйлы, сабыр холыклы һәм табигатькә якын булуы белән үзенә җәлеп итте. Американың бөек гуманист шагыйре Уолт Уитменның "Үлән яфраклары"н тәрҗемә итүе иҗади үсешенә, бу юнәлештәге эзләнүләренә уңай йогынты ясады. Татарстан хөкүмәте Җәлил исемен мәңгеләштерү уңаеннан Казанның иң мәһабәт урынында һәйкәл торгызып, исеме белән яңа шәһәрне, урамнарны, сәнгать оешмаларын атагач, бу гамәлләр сүз осталары арасында теләктәшлек табып, рәхмәтле юлларга күчте (Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Галиев һ. б.). К. Сибгатуллин "Һәйкәлләр" шигырендә "Корбаннарны изге сын иттек" дип язса, С. Сөләйманова "Җәлил" әсәрендә "Иңбашына соры шинель салган, кирза итек кигән" солдатны, эшче Җәлил каласын сәламли: Данлы исеме белән шагыйрьгәме, солдаткамы Җәлил бурычлы. 60 нчы елларның беренче яртысында Х. Туфан фатихасы белән шигърияткә ялтырап килеп кергән Саҗидә Сөләйманова балалар, туган җир җылысы, табигать яме (беренче җыентыгы "Кыр казлары" (1963) дип атала) кебек изге төшенчәләрне сурәтләү аша гражданлык лирикасына юл алып, тиз арада җәмәгатьчелек тарафыннан А. Ахматова, М. Цветаевалар (соңгысының фаҗигасен, кыйбласын таба алмыйча бәргәләнүен тирәнтен ачкан "Марина Цветаевага" дигән юлламасы бар) дәрәҗәсендә торган шагыйрә буларак бәяләнә. С. Сөләйманованың "Бәхетемне үзем табам" (1966), "Юллар, юллар" (1968), "Яшәү хакы" (1970) җыентыклары хисләренең садә тирәнлекләре, фикерләренең ихласлыгы, халык җырларына, классик шигъриятебезгә барып тоташкан ритмик җыйнаклыклары белән укучы күңелен биләделәр. Кыска гына иҗат гомере эчендә "Җир-су", "Фал китабы", "Мәңгелек ут", "Ак чәчәкле болын", "Сузган ике кулым" кебек вакыйгалы, сюжетлы лирик поэмалары, "Гүзәлия җыры" (М. Имашев көе), "Күңелем язлар көтә" (К. Хөснуллин көе), "Саубуллашу вальсы" (М. Имашев көе) җырлары авторы буларак шигъриятебез тарихында ныклы, мактаулы үз урынын тапты. Ил, халык күңелендә XX гасырның иң олы афәте булып калган сугышны С. Сөләйманова күзгә бәрелеп тормаса да, йөрәккә тия торган детальләрдә күрә. Соңгы патронын дошман өчен саклаган әтисен искә төшерү дә ("Соңгы патрон"), "Афәт купса илдә..." үлемнәрдән өстен ир-егетләргә мәдхия яудыру да, урамнан "тигез, кыю басып" атлаган солдатларны сәламләү, "яңартмагыз утлы еллар җырын, - улым үсеп килә, улым..." ("Әй, солдатлар") дип эндәшүне киләчәк тыныч көннәр турындагы хыял тудыра. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш кебек сугышта һәлак булган каһарман шагыйрьләр белән шәхси танышлыклары булмаган, төс-битләрен - рәсемнәре, холыкларын истәлекләр буенча гына чамалаган буын вәкилләре дә элгәргеләренең образларына еш мөрәҗәгать итеп, язмыш сынавына бирешмичә, үлемне җиңеп, рухи бөеклеккә күтәрелүләре белән сокланалар. Г. Афзалның "Күз алдына Муса килә", "Мусалар токымы" шигырьләре, Ш. Галиевнең "Муса елмаюы" балладасы, Җәлил образын, холкын, сурәтен чагылдыруга омтылу белән беррәттән, "татарлар елмаеп үлделәр" дигән канатлы гыйбарәнең эчтәлеген, мәгънәсен дә ачыклыйлар кебек. С. Сөләйманова, И. Юзеев, Г. Афзал, Роберт Әхмәтҗанов буыны шигъриятенә бәйле тагын бер җитди сыйфат үзгәрешенә игътибарны юнәлтәсе килә. Замана алып килгән темаларга, милли тарихыбызга, үз чорлары каһарманнарына игътибарлы булсалар да, әлеге чакырылыш шагыйрьләрнең күбесе шигырь ләззәт тә бирергә, серлелекне сакларга, сәнгатьчә гүзәл булырга тиеш дигән шәкелдә торып иҗат иттеләр. Әдәби осталыкларының нигезендә, традицияләрне иҗади үзләштерү өстенә кеше, шәхес буларак җитлеккәнлек, интеллект көче, белемлелек, элеккечәрәк әйтсәк, мәгърифәтлелек ятты. Бу - эстетик мәнфәгатьләргә игътибар үсү дигән сүз иде. С. Сөләйманова, Г. Афзал исемнәренә бәйле рәвештә әдәбиятыбызның барлык жанрларына караган бер үзенчәлек ачык күренә. Күпчелек татар язучылары төрле төбәкләрдә, җөмһүриятебез авылларында туып үссәләр дә, Казанда, совет чорында өлешчә Мәскәүдә төпләнеп, шунда иҗат иттеләр. Татарстан җирендә нефть табылу, шәһәрләр күтәрелү белән бәйле рәвештә Әлмәттә Язучылар оешмасы оеша, шул якка талантлы шагыйрьләр, прозаиклар күчеп килә. Соңрак Чаллы, Түбән Кама якларында җәелеп киткән төзелешләр, азмы-күпме тормыш шартлары тудырып, язучыларны, журналистларны үзләренә тарттылар. Кама-Чулман, Вятка-Нократ буйларына Н. Мадьяров, Ямаш Игәнәй, К. Сибгатуллин, Р. Хисмәтуллин һ. б. шагыйрьләр күчеп килделәр. Ә. Гадел, Разил Вәлиев кебек әдипләр Түбән Кама, Чаллы әдәби берләшмәләрендә чыныгу алдылар. Әлбәттә, үз төбәкләренә килеп урнашкан язучылардан шәһәр, район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек үз якларындагы уңышлар, алдынгы төзүчеләр, акыллы инженерлар, осталар турында күбрәк язуны көттеләр, шуны таләп иттеләр. Казанда яшәсә дә, үзе Әлмәт районында туып үскән кеше буларак, шагыйрь, прозаик Х. Камалов Татарстанның Кама-Чулман елгасы аръягында җәелеп киткән төзелешләргә, үзгәрешләргә игътибарлылык үрнәге күрсәтә. Үзәгендә "Әлмәт эскизлары" шигъри бәйләме яткан "Нефть килгәч" (1961), "Зәй буенда" (1963) шигырь китапларын, КамАЗга, анда рухи чыныгу алган яшьләргә багышланган "Яшьлек елмаюы" поэмасын нәшер итә. Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләү дәверендә Р. Фәйзуллин "Әлмәттә дә шул ук Кояш, Әлмәттә дә шул ук Ай" эпиграфы белән "Әлмәт дәфтәре" шигъри циклын язып чыкты. Әдәби әсәр турында сүз чыкканда, иҗат психологиясенең, Пегас (илһам) атының көчләүне, заказ белән язуны өнәмәгәнен онытырга ярамый. Совет чорында андый омтылышларның уңышсызлыкка очравы турында искә алып узган идек. Шул төбәкләрдә яшәгән каләм ияләре тозлы суны эчеп, газлы һаваны иснәп, тездән балчык изеп йөреп, тирә-яктагы авылларның бушап калуын күреп, бу гигант төзелешләрнең татар халкына алып килгән тискәре якларын Мәскәүдән, Казаннан кунакка йә командировкага килгән иҗат әһелләреннән тирәнрәк аңлаганнардыр дип уйлыйм. Озак еллар дәвамында нефтьчеләр арасында, Әлмәт шәһәрендә яшәсә дә, Г. Афзал бу төбәктәге үзгәрешләр белән артык илһамланмады кебек. Ифрат катлаулы тормыш юлы үтеп, авыруларын, дөнья мәшәкатьләрен тирәлеккә һәм үз-үзенә ироник мөнәсәбәте белән җиңеп, Г. Афзал киң карашлы, үткен телле, милли җанлы лирик, сатирик, философ шагыйрь булып җитешә. Бер шигырь җыентыгын ул "Үрләрдә имәннәр шаулый" (1981) дип атый. Ә имән - ныклык, тазалык, нигезлек символы. Күңелләргә язгы гөрләвектәй тормыш шатлыгы сирпеп торган лирикасы, елмаюлы, шартлап торган сатирасы белән таныш, әмма биографиясен белмәгән укучы Г. Афзалны таза, төз гәүдәле, беркадәр мут, әзмәвердәй ир итеп күз алдына китерергә мөмкин. Чынлыкта ул шигъри һәм кешелеклелек батырлыгы, туган телебезгә фидакяр хезмәт итүләре белән олы затларыбыз Ф. Яруллин, Г. Сәгыйровлар белән янәшә торган, алар кебек үк табигать тарафыннан рәнҗетелсә дә, сынмаган, сыгылмаган шәхесләребезнең берсе иде. "Яшь көрәшче ята түшәгендә" шигырендә ул үзен аяк-куллары хәрәкәтсез, күзләре төссез килеш караватында аунап ятканда да үлмәс әсәрен ("Корыч ничек чыныкты") иҗат иткән Николай Островский белән чагыштыра. Аңа сызлану, авырту, кара сагыш хисләрен җиңәргә ике көч ярдәм итә. Берсе - корычтай нык ихтыяр, әхлакый бөтенлек, икенчесе - поэзиягә мәхәббәт, шул юлда үзенең милләтенә кирәклеген тою, киләчәген туган теленә багышлау: Поэзия, сиңа багышладым Изге минутларын гомернең, Синең белән таңнар каршыладым, Синең өчен үлеп терелдем. 60 нчы елларда нәшер ителгән "Кояшлы яз", "Күңелем сезнең белән", "Өянкеләр моңы", "Офыклар", "Өф-өф итеп", "Ышаныгыз" шигырь тупланмалары битләреннән баш бирмәс, балавыз сыкмас Гамил Афзал - XX гасыр татар шигъриятенең горурлыгы күз алдына килеп баса. Самими лирика янәшәсендә үк юмор, сатира чәчрәп чыга. Шагыйрь көлүне кешенең табигатенә хас иң күркәм сыйфатларның берсе дип саный. Юмор белән сатира - яхшылыкка юлдаш, тупаслыкка, түбәнлеккә, икейөзлелеккә, монафикълыкка дошман булып, Җир шары буйлап сәяхәт итәләр. "Бу дөньядан кемнәр китәр, кемнәр килер, - көлә-көлә юмор яшәр гомер-гомер", - ди шагыйрь, фәлсәфи яссылыкка күчеп. Аның сатира палитрасы гаять бай һәм төрле. Араларында сатирик парча, кыска күләмле поэма, бәет, баллада, мәсәл, эпиграмма, кинаяле пародия дә бар. "Тәнкыйть сүзе", "Әсмабикә, җаным ахирәт", "Йотып җибәр, апаем", "Минем хатын түрә булган", "Мыек борам", "Өф-өф итеп", "Сайладым, их, сайладым", "Ярый, карчык..." кебек халыкчан юмор, җанлы, йөгерек тел белән язылган әсәрләре юл башында Акмулла, Тукай, Бабичлар торган татар һөҗү сәнгатенә яңа бер агым булып кушылалар. 70 нче еллар башыннан Г. Афзал иҗатында сатира, фәлсәфи хөкем рәвешен алып, лирика белән аралашып бару юнәлешенә тартыла. "Икенче ватан", "Кызганычка каршы", "Торгынлык заманында", "Уены-чыны белән" шигырьләре сатира, юмор белән хисси дөньяның синтезына, яңа сыйфат үсешенә мисал булсалар, шул ук елларда ул "Апрель җиле", "Сабантуйда", "Якташлар кайталар", "Мин яратам сине" кебек "саф" лириканың югары үрнәкләрен бирә. Шагыйрь гаделлек, милли азатлык, туган телебез сакчысы буларак чыгыш ясый. "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьләрендә Г. Афзал татар тарихын, аның данлыклы һәм фаҗигале буыннарын бүгенге көн югарылыгыннан килеп бәяли. Тормышны поэзиянең төрле жанрларында чагылдыру җәһәтеннән Шәүкәт Галиев Г. Афзалга якын тора, әмма аны кабатламый. "Шалт, Мөхәммәтҗан!" (1970) дигән җыентыгына язган сүз башында каләмдәше И. Юзеев аңа мондый бәя бирә: "Кайчакта мин Шәүкәтне өч кеше итеп күз алдына китерәм. Беренчесе - кыска формада зур фикерле, уйландыра торган, үзеннән-үзе җыр сораган шигырьләр язучы уйчан, моңлы Шәүкәт, икенчесе - кешенең җитешсезлегеннән "көлә-көлә" саубуллашучы... һәм, ниһаять, балаларның шаян табигатен һич тә ясамыйчанитмичә бирә белгән... шаян Шәүкәт". "Сиңа әйтер сүзем бар" (1960), "Сөенечләрем, көенечләрем" (1961), "Уйларым - серләрем" (1965), "Фикердәшкә" (1969) кебек җыентыкларында замандашына фәлсәфи уйланулары, күңелен борчыган, сөендергән йөрәк хисләре, шәхси кичерешләре белән мөрәҗәгать итсә, "Тамаша" (1964), "Уены-чыны бергә" (1966), "Шаян каләм" (1966), "Кызык" (1970) җыентыкларында ул һәртөрле кимчелекләр өчен борчылып, җитешсезлекләргә нечкә юмор белән төрттереп, чеметеп тә алган шигырьләре белән чыгыш ясаса, Камырша, Шәвәли, Котбетдин образлары аша яңа буын укучысын тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Ул балалар психологиясен, холкын, характерын, дөньяны аңларга омтылышын тирәнтен сиземләп эш итә. Фикердәше, дусты И. Юзеевтан аермалы буларак, Ш. Галиев шартлы алымнарга сирәк мөрәҗәгать итә, шагыйрь шәхесе белән аның хыялы тудырган лирик герой арасында аерма сизелми диярлек. Чөнки ул - барыннан да элек табигате белән нечкә хисле лирик. Сатирик һәм юмористик хөкем өстенлек иткән әсәрләрендә, хәтта балалар өчен язылган шигырьләрендә, ул ачык, ягымлы, кешелекле лирик булып кала. Бу хакта сигезьюллык шигырендә ул болай дип яза: Кай арада, белмим, күнеккәннәр - Көлгән, көлдергәнне көтәләр. "Ник үзгәрдең?" - диеп, шул ролемә Керергә гел мәҗбүр итәләр. Сер бирмәскә тырышып көлгән идем Һәм шаярткан идем кайчандыр. Ә бәлки, мин үзем моңсумындыр, Табигатем белән уйчандыр. Бу чорда жанрлар хәрәкәтендә дә җитди үзгәрешләр барлыкка килә. Шигъриятнең сыйфат дәрәҗәсен билгеләүче поэма жанры эволюциясе игътибарга лаек. 50 нче еллар ахырында классик татар поэзиясе, Һ. Такташ шигырьләре тәэсирендә ("Такташ һәм мин" әсәрендә бу хакта үзе дә яза) иҗат юлын башлап җибәргән Илдар Юзеев әдәбиятыбызга яшьлек дәртен, тормыш ямен, сөюсөелү хисен романтик биеклеккә күтәреп җырлау сәләтенә ия шагыйрь булып кереп калды. "Фәрит-Фәридә", "Таймас", "Миләүшә", "Карурман" кебек тормыш-көнкүрешкә, мәхәббәт низагларына багышланган, кешелекле поэмалары белән бер үк чорда татар һәм дөнья тарихы барышын үзәккә алган, тарихилык белән сугарылган, олы шәхесләребез образын тасвирлаган "Язылмаган поэма", "Тынлык белән сөйләшү", "Соңгы төн", "Таш диварлар авазы" кебек киң колачлы, иркен аһәңле әсәрләрен иҗат итә. "Өчәү чыктык ерак юлга..." - әхлак, тормышта үз юлыңны, киләчәгеңне табу һәм югалту проблемаларына багышланган лирик-фәлсәфи поэма. Кеше яшь гомерен заяга уздырса, бу дөньяда бер тапкыр яшибез кебек кәефсафа фәлсәфәсенә бирелсә, аны картлыгында фаҗига көтә, ди шагыйрь. Бу поэмада И. Юзеевның шигъри осталыгы, композиция төзү, аллитерация, ассонанс, рефрен, авазлар уйнату кебек сурәтләү чараларыннан мул куллануы, иҗади үстерүе ачык күренә. Милли нәкышләргә, үз көеңә, җырыңа мәхәббәт чикләнгәнлек билгесе түгел, ди кебек сүз остасы. Бу чорда виртуоз шигырь остасы буларак танылган Роберт Әхмәтҗанов поэма жанрында аеруча зур казанышларга ирешә. Аның "Таш аргамак", "Сугышка экскурсия", "Соңгы танк" поэмалары публицистик пафослары, хис-фикер үсешенең киеренкелеге, фәлсәфи юнәлеше, сурәтләү алымнарындагы төрлелеге белән җәлеп иттеләр. Шагыйрьнең лирик герое кешенең җәмгыятьтәге урыны, язмышы, киләчәге турында уйлана. Роберт Әхмәтҗановның бай шигъри телен, төгәл метафора-чагыштыруларын башка бер шагыйрь иҗаты белән дә бутап яисә алыштырып булмый. Шул ук вакытта аның җыр булып киткән "Саумы, Кояш!", "Солдатлар", "Ак болытлар", "Тәңкә карлар", "Кояшларың белән кил син миңа" кебек лирик-публицистик шигырьләренә музыкаль аһәң, төзек ритмика хас. Студент елларында иҗатка килгән Роберт Әхмәтҗановның "Беренче яз" (1958) тәүге җыентыгы публицистик аһәңе, романтик күтәренкелеге, фәлсәфи рухы, шәкел һәм сурәтләү алымнарының төрлелеге белән җәмәгатьчелекне җәлеп итә. Алдагы елларда дөнья күргән "Гасырлар юлы" (1960), "Еллар яна" (1968), аеруча туган ил газизлеген, изгелеген раслаган "Идел-йорт" (1972) тупланмалары, С. Хәким, М. Галиев, М. Әгъләмов, Х. Хәйриләрнең уңай бәяләрен алып, XX гасырның фән-техника үсеше тудырган яңалыкларга бәрабәр киеренке образлар, ритмик берәмлекләр тудыра алучы шагыйрь буларак таныталар. Әхсән Баяновның "Мират", "Сез аңларсыз мине", "Сәяхәтнамә", "Кышкы чәчәкләр" поэмалары чорның катлаулы мәсьәләләрен романтик югарылыкта, идеал эзләп яшәүче буынның омтылышларын шуларга бәрабәр сәнгатьлелек чаралары ярдәмендә тасвирлаулары белән поэзиябез тарихына керделәр. Ул Роберт Әхмәтҗанов, И. Юзеев кебек үк иҗат юнәлешен катлаулы ассоциатив-символик образлар, куе төсләр, буяулар белән төрләндерүгә сәләтле, интеллект казанышына өстенлек бирүче шагыйрь, тормышны шигъри күзаллау сәләтенә ия прозаик, драматург буларак билгеле. Ә. Баянов шигъри сүзнең тәмен аңлаган, рухи әзерлекле, белемле укучыны күздә тотып иҗат итә. "Сәяхәтнамә" поэмасы белән табигатьне, авылны һәм халык әхлагын, гореф-гадәтләрен яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде. Ул беренчеләрдән булып яңа шәһәрләр торгызуның, бөек төзелешләрнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте, шигъри йөрәге белән шул афәтләргә каршы күтәрелде. Авыл баласы, халкының киләчәге турында уйламыйча, шәһәр тормышына кызыгып, салкын чишмәсен, сандугачлы әрәмәсен ташлап китә: Ава койма, ава читән, Ир төзәтми. "Тиздән китәм". Авыл күчә, сүзләр оча: Без бу җирдә вакытлыча. "Сәяхәтнамә" - шартлылыкка, күпертүгә, метафорага таянып язылган әсәр. Тарафдар эзләп Кама елгасына мөрәҗәгать иткән лирик зат су төбеннән туган туфракны, яшел чирәмне, беренче мәхәббәтне онытмаска чакырган сәер тавышлар ишетә. Сүз изге васыятьләр турында бара икән. "Сәяхәтнамә", И. Юзеевның "Карурман" поэмасы кебек үк, тирәлектә туа килгән тискәре күренешләргә җавап, кешедәге яхшы сыйфатларны саклап калу өчен җан әрнүе тудырган әсәр. "Еллар тавышын тыңлыйм", "Әйт сүзеңне, яшьлек", "Мәңге зәңгәр күгебез", "Яшен исе", "Ике аккош", "Елларга ышаныгыз" кебек шигырь-поэмалар, балладалар тупланмалары Ә. Баяновны үз шигъри сөйләме, аһәңе, өслүбе булган, фикерләү ачыклыгы, эчке егәре белән аерылып торган шагыйрь буларак таныттылар. Яңа буын шагыйрьләренең сәләтле, эзләнүчән, яңалыкка сизгер булуларына чор тәнкыйте дә игътибар итеп тора. 60-80 нче еллар поэзиясенең "дирижёры", күренекле шагыйрь С. Хәким һәр яңа җыентыкка бәя биреп, кереш сүзе белән хуплап, иҗади эзләнүләргә юнәлеш биреп барырга тырыша. Ф. Хөсни "Литературная Россия" газетасында бастырган мәкаләсендә соңгы еллар татар поэзиясендә игътибарга лаек шагыйрьләр дип И. Юзеев, Ш. Галиев, Г. Афзал, Роберт Әхмәтҗанов һәм рус телендә иҗат итүче Р. Кутуй исемнәрен атый. Аларның сурәтле фикерләвенә хас лирик-фәлсәфи уйланулар, строфа төзелешендә иреклелеккә омтылу, көтелмәгән метафора, чагыштырулар байлыгын ассызыклау белән бу сыйфатларның һәрберсендә үзенчә булуын да искәртә. Яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән буынның моңын, борчылу, катмарлы язмышларын тәэсирле образлар, лирик-фәлсәфи югарылыкта, мәгънәви төсмерләрен яңа бәйләнеш борылышларда яңгыраткан шигърият 60-70 нче еллар әдәбиятының җитди казанышы булды. Узган гасырның 60 нчы елларында иҗатка килгән яшьләр 30 нчы елларда башланып, сугыштан соңгы унъеллыкта көчәйгән сәяси басым тудырган мәдәни торгынлыктан чыгу юлларын эзлиләр. Әдәбиятны үгетнәсыйхәт, сорылык, бертөрлелек элмәгеннән арындыруда яшьлек романтизмы, нигилизм, шигырьнең эчтәлеген һәм тышкы структурасын үзгәртүгә, милли башлангычны саклауга омтылыш төп таянычлары булды. Шул чорда әдәбият бусагасын атлап үткән буыннан байтак еллар дәвамында биш исем еш атала килде. Чыннан да, тар мәйданда төгәлләнгән фикер әйтү, кичерешне метафора, чагыштыру, символ аша чагылдыру юлына чыккан шигырь Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гатауллин (соңрак Р. Гаташ тәхәллүсен алды), Гәрәй Рәхим (Григорий Радионов) иҗатларында тәгаенләште. Бер-берсен тулыландырып, ярышып, бәхәсләшеп килгән әлеге буын, тәнкыйтьче Р. Мостафин әйтмешли, "обойма" янына З. Насыйбуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Ә. Гадел, К. Булатова, Т. Камалиев һ. б. шигъри йолдызлыклар өстәлә торса да, сүз сәнгатендә туа килгән үзгәрешләр, остазлар белән дәвамчылар арасындагы мөнәсәбәтне киңрәк аңлау, строфа, жанр, ритмика өлкәсендәге яңалыклар Р. Фәйзуллин исеме белән йөртелгән төркем иҗатында тулырак чагылышын тапты. Поэзиягә зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән Р. Мингалим "Күз карасы" поэмасында үзләренә түбәндәге бәяне бирә: Минем буын - Бомба ярылганда, Әтиләр-әниләр янганда, Йортлар ауганда аунап елаган малайлар. Ул чорда, бигрәк тә Р. Фәйзуллинның "Нюанслар иле" бәйләменнән соң, барлык сүз осталары иҗатында да активлашып киткән кыска шигырь суфи шагыйрьләрнең хикмәтле сүзен, халыкның тормыш тәҗрибәсен, яшәеш фәлсәфәсен чагылдырган мәкаль-әйтем егәрен, Акмулла, Тукай, Дәрдемәндләр һәм дөнья поэзиясе казанышларын чагылдырган үзенчәлекле юнәлеш буларак танылу алды. Дөрес, Р. Фәйзуллинның "Нюанслар иле" шәкли яңачалыгы, мифологиягә киң таянуы, шигъри метафоралар тупланмасын хәтерләтүе, ягъни гадәти күзаллауларга сыешмавы белән тәнкыйтьтә кайнар бәхәсләр уятты, татар шигъриятенең меңьеллык мирасы турында онытып, аның чыганакларын эзләп япон танкыларына, хоккуларына чаклы барып җиттек. Р. Фәйзуллинның тапкыр гыйбарәне, очкын сүзне, күренешнең отышлы тасвирын, ачык детальне үзәккә алган бер-дүртьюллыкларының нигезендә тормышны матурлык белән мантыйк бердәмлегендә сурәтләү омтылышы ятты. Көнемнең таҗы - Син китергән төн. ("Бүләк") Елады кан Елан елында. ("Сөюсез ел") Ил мантырга теләмәсә дә, халкыннан дошман эзләр. ("Ил мантырга...") Әй, быел кыш озын булды! Тәрәзә арасына куйган мамыкны эретер идем. ("Көткәндә") Бу мисалларда мәхәббәт хисен олылау, сөюнең кадерен белү, якын кешеңне көткәндә вакытның акрын узуын метафорага күчерү белән беррәттән безнең илгә хас сәяси тотрыксызлыкка киная дә бар. Тәнкыйть "тәрәз төбенә куелган кефир шешәсендәге гөл", "вазадагы камыш", "дөнья куагы", "бөек айну", "киемен чишенә башлаган ханым" кебек күп мәгънәле образ-детальләрнең күплегенә, яңача янәшәлекләргә игътибар итте. Исемсез дүртьюллыгында Р. Фәйзуллин шагыйрьнең тормыштагы бөек вазифасын да гәүдәләндерә: Төнге күбәләкне харап итә утка сарылу. Шагыйрьне үлемсез итә халкы өчен яну. "Нюанслар иле"нең татар поэзиясе үсешенә алып килгән яңалыгы сизелерлек булса да, сүз сәнгатебез үткән юлны кыска шигырьнең дәррәү күтәрелеп китүенә генә кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Р. Фәйзуллин шул ук чорда "Давылның күзендә очармын", "Мич тулып шигырьләр яна", "Фикер килде миңа", "Куркытмый мине", "Диңгездә ай юлы" кебек һәр инсанга бәхет өләшү, илне гөлбакчадай күрәсе килү турында хыялланган саф күңелле, ихласлы лирик герой образын тудыра. Р. Фәйзуллин табигать дөньясын сурәтләү аша шагыйрьнең тормыштагы урыны, вазифасы турындагы фикерен алгы планга куя. Шул рухтагы шигырьләрен туплаган "Мәрмәр" (1969) җыентыгы Ф. Хөснине "Мәрмәр чүки безнекеләр", М. Мәһдиевне "Шагыйрь күңелендә ниләр бар?" мәкаләләрен язып чыгуга илһамландырды. Бу җыентыкның үзәген тәшкил иткән "Яңгыр", "Күмәч пешерүчеләр җыры", сюжетлы поэмага якын "Карт һәм шагыйрь диалогы" кебек шигырьләре Р. Фәйзуллинны уйлы һәм нечкә хисле, киң карашлы шагыйрь булып үсеп килүенә мисал була алалар. Башка шагыйрьләр иҗатында шундый ук эволюцион үсеш процессы күзәтелә. Әйтик, Р. Харис белән Р. Мингалим иҗатларында сөйләм интонациясенә таяну, публицистик башлангыч көчәю шәкли алымнарны төрләндерүгә комачау итми. Дөрес, күбесенең фикри эзләнүләрендә татар тарихына, милли проблемаларга игътибар соңрак, бер ишесенә рәсми карьералары (Р. Харис) тәмамлангач киләчәк. Р. Фәйзуллиннар буыны да күктән иңмәде, тәрбияне, белемне шул ук совет мәктәбендә, югары уку йортында алды. Идеал уңай геройны, ярлы-ябаганы, эшче сыйныфны сәхнәгә күтәрүне таләп иткән социалистик реализм да көчендә иде әле бу чорда. Әмма табигый талантка ия яшьләр тарихка "Хрущёв җепшеклеге" буларак кереп калган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең тынчу һаваны таратыбрак җибәргән шифасын татар шигъриятенә иңдерү юлларын таба алдылар. Рус һәм дөнья поэзиясенә хас килешмәүчәнлек рухы, "Метрополь" журналы тирәсендә диссидентлар битлеген кигән бер төркем яшь шагыйрьләр күтәргән ыгы-зыгыны демократия, халыклар тигезлеге өчен көрәш дип кабул итү дә үсешләренә мәгълүм этәргеч бирә. Шул чорда татар яшьләре журналын чыгаруны таләп итеп йөрүләр башлана. Дөрес, рус телле яшь шагыйрьләр үзләренә матди җирлекне, чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлеген, матбугат битләрен алгач, тынычланып, "пай-мальчиклар" булып калдылар. Рус шигъриятенең ассоциатив метафораны, аналитик фикерне, ритмик төрлелекне, хакимияткә мөнәсәбәтне өздереп әйтү юнәлешендәге йогынтысын, дөресрәге, уртаклыкны инкяр итмәстән, алар арасындагы күзгә бәрелеп торган аерманы күрү дә кыен түгел иде. Бер яктан, мөстәкыйль дәүләтчелеге булмаган милләт язучыларының хөкүмәт дәрәҗәсендә "тынычландырып" башларыннан сыйпаулар төшләренә генә керсә, "төзәтергә" әзер торучылары җитәрлек иде, икенчедән, бу чорда татар поэзиясенә Шәрык традицияләренең тәэсире көчәя (Р. Гаташ), Тукай рухы, Дәрдемәнднең фәлсәфи-романтик шигърияте эзләнүләргә юнәлеш биреп тора (Р. Фәйзуллин, Р. Харис). 70 нче елларда, ил мәгълүм микъдардагы иркенлек чорыннан соң, янәдән торгынлык сазлыгына кереп барган саен, милли проблемаларны гәүдәләндерүдә төп таяныч булып аллегория һәм метафора, әзерлекле укучы аңларлык "астөшермә" кала. Каләмдәшләренең шул чор иҗатына хас үзенчәлекләр турында уйланып, соңрак Р. Харис болай дип яза: "Без әдәбиятка килгән чор - үзгәрешләр чоры иде. Ул Бөек Ватан сугышында җиңгән ил - халыкның социалистик нигезләрен кешелеклелек җылылыгы белән күркәмләтеп, аны тагын да ныгыту чоры иде. Кагылырга ярамаган темалар аз калды. Тема хөрлеге белән бергә әдәбиятка форма иркенлеге, жанрлар, алымнар төрлелеге килде". Мәгълүм ирек бирелсә дә, шагыйрь фикеренчә, идеологик кысалар иркенәйми, тышаулар бушамый. Мондый чикләүләрнең "уңай" ягы да бар икән. Әйтәсе килгән фикер-хисне һәртөрле катлаулы метафораларга, символларга, кинаяле, төртмәле җөмлә-сүзләргә төреп бирү ихтыяҗы шагыйрьләрне эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә, шигырь берничә мәгънә белдерү рухын ала, бу үз чиратында серлелеккә, эчке гүзәллеккә алып килә. Табышмак шигырьләр дә аз язылмый. Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Рәшит Әхмәтҗанов, Ә. Гадел иҗатлары үз яшәү рәвешләре, хезмәтләре, иҗтимагый тормыш эчендә кайнаулары белән бәйле рәвештә, заман таләбенә җавап буларак актив тормыш позициясе алып баручы шәхесне үзәккә куюлары белән аерылып торалар. Төшенкелек, хөсетлек, тарлык, көнләшү кебек мотивларны шигъриятләренә үткәрмәскә тырышып, алар олы дөнья һәм милләт вазгыятьләре белән яшәргә тырыштылар, һәммәсенә хас бу үзенчәлекне Р. Мингалим "Без - бер дөнья" шигырендә бик төгәл әйтеп бирә: Без - бер дөнья, бер якадан тоткан Ун бармаклы мифик кул төсле. Без - бер дөнья һәм шыр ачык дөнья, Яңгыр астындагы кыр төсле. Югарыда аталган шагыйрьләр, бигрәк тә Р. Фәйзуллин белән Р. Харис - әзерлекле, белемле, зәвыклы укучыны күздә тотып иҗат итүче сүз осталары. Аларның милли җирлектән аерылмыйча, дөнья сурәтен тудыруга омтылышы, Шәрык һәм Европа традицияләренә таянулары иҗат офыкларына киңлек рухы бирә. 60 нчы елларда күтәрелгән буынның татар поэзиясенә алып килгән яңачалыгы, традицион калыпөлгеләрне какшатуга, метафораның әһәмиятен үстерүгә, ритмиканы сөйләм теленә якынайтуга гына кайтып калмыйча, шигъриятнең эчтәлеген, жанр, тематикасын баетуга да кагылды. 1928 елдан 1958 елга кадәр әсәрләре нәшер ителмичә яткан Дәрдемәнд мирасының кайтуы зур яңалык була. Аның тирән мәгънәле, сәнгатьчә камил әсәрләренең әйләнешкә керүе, Х. Туфан шигърияте, М. Җәлилнең "Моабит дәфтәре" басылып чыгу белән бер чорга туры килеп, сүз сәнгатебездә символ, метафора, ирекле шигырь кебек шартлы алымнарга да игътибарлы сурәтле фикерләүгә юл ачты. 60 нчы елларда каләм тибрәткән Р. Мингалим, Р. Гаташ, Г. Рәхим, татар шигъриятенә кырым татарлары моңын алып кергән Ә. Гадел ("Күгәрченнәр", К. Булатова ("Язлар алда", "Һәрвакыт янымда", өлкән буын шагыйрьләрдән С. Хәким ("Безгә хәтле йөз мәртәбә сынап..."), Г. Афзал ("Дәрдемәнд"), Н. Арсланов, К. Латыйп кебек сүз осталарын Дәрдемәндкә милләт гаме белән яшәү, мәңгелекнең серләрен эзләү юлында Матурлыкны, Гаделлекне, Илаһилыкны үзәккә куеп эзләнү якынлаштыра. Тукай иҗатының татар поэзиясе үсешенә тәэсире турында махсус хезмәтләр даими язылып тора. Тукай образына, шигъриятенә табынмаган, илһамланмаган, аның шифалы йогынтысыннан читтә калган татар шагыйре юктыр. Тукай мирасының 60-70 нче еллар сүз осталарының аңына, хисенә тәэсиренең күзгә күренеп, мин "аныкы" дип кычкырып торганнары белән беррәттән, инеш, чишмә башлары кебек бик тирәндә, тел-өслүб берәмлекләрендә, җемелдәвек образ, мотив, дискурс рәвешендә ятканнары, энҗе-мәрҗәннәр кебек шигырьне "эчтән" яктыртып җибәргәннәре арта бара. Әйтик, Р. Харис "Нурлы Казан" шигырендә Тукай "Пар ат"ында башкалабызны олылаган "И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!" дигән тарихи җөмләсен үзәккә алып, шигырьнең һәр куплетын яңа бер эпитет белән башлап, шул сыйфатланышның мәгънәсен замана алып килгән үзгәрешләр яктылыгында ача: "Нурлы Казан! ...Моңлы Казан! ...һәм Казан, Казан!" Безнең көннәр шагыйре Тукайның мәркәзебезгә сокланып ләззәтләнүен, рухлануын дәвам иттерә. Ирекле ритмика, бишле юл санын кулланып, 10-9 иҗеген үзәккә алып, кирәк булганда аны үзгәртеп (6-6-9), Р. Харис остазының гасыр башында кичергән хистойгыларын безнең көннәр рухы белән баетуга омтыла. Бу шигырен Р. Харис Тукайга тәкълид итеп язса, егет белән кызның үртәшеп шаярышуын үзәккә алган "Сөйләшү"дә турыдан-туры иярү юк. Шул ук вакытта ул Тукайның ирониягә, якын кешенең җитешсезлекләреннән җиңелчә көлүгә корылган "Егет илә кыз" шигырен хәтерләтә. Турыдан-туры кабатлау хакында сүз бармый. Әмма кайбер нокталарда әсәрләр кисешәләр: кыз белән егетнең кара-каршы сөйләшүе, наянлык, тапкырлык, тискәренең уңай ягын, гүзәллеген таба белү ике әсәрне якынайта. Замананың публицистик ялкынга, кешене масштаблы итеп, җирдән күтәребрәк сурәтләгән әсәргә, вакыт, гомер агышы турында гомумирәк рухта уйлануларга өстенлек биргән, сандалга илаһи бер көч белән килеп төшкән чүкеч тавышларын чыгарган сүзгә сусаган җәмгыятьнең корымын бастыру ихтыяҗы Р. Фәйзуллинны "Көрәшчеләр", "Гадиләргә гимн" поэмаларын иҗат итү юлына алып чыга. Тормышның кайнар сулышын тоеп язылган поэмаларда тәфсилле образларга, психологик нечкәлекләргә урын юк, алдан салынган идеягә хезмәт итү корылыкка, нисбилеккә алып килсә дә, актив, эзләнүчән, тынгысыз рухлы шәхес, метафоралар системасы бөтен вак-төякне, артыкны себереп ташлаган давыл, зилзилә кебек, үз артыннан бөтереп алып китә. Фикерләре кыю, урыны белән бәхәсле, әмма гадел. Беренче әсәрендә автор һәр чорда, бигрәк тә тарих тарафыннан кимсетелгән милләтләргә бер чорда да үз артыннан ияртеп барырдай фидаи җаннар, көрәшчеләр, тынгысыз шәхесләр җитмәгән дигән идеяне үстерә. Дәртле, көчле батырларны немец философы Ницше алга сөргәч, үтә җетеләрне мәйданга чакыргач, шагыйрь уйга талды булса кирәк, ә гыйсъян, бунтарь каһарман Салсал батыр, кылычын тотып, кыя башында басып торып берүзе нишли ала соң? Аның артыннан ияреп барырдай, таянырдай кешеләре, теләктәшләре, фикердәшләре булырга тиеш. Менә шунда шагыйрь тормышның тоткасы, әйдәп баручы көче - хезмәт кешесе турында исенә төшерә, көрәшчеләр белән мавыгып, онытылып китүе өчен гафу үтенгәндәй, төрле һөнәр ияләрен "аякка бастырып", аларның яшәү рәвешенә, гади-гадәти матурлыкка дан җырлый, замана проблемаларын кеше җаны фокусы аша уздыра. "Гадиләргә гимн" "Көрәшчеләр"нең дәвамы кебек кабул ителә. "Мин - галәм" поэма-фантазиядә Р. Харис гомуми хис-кичереш казанында кайнаса ("Үзеңне галәм итеп тою - кичерешләрнең иң бөеге"), "Җитмеш икенче ел икмәге"ндә хезмәт кешесенең табигать белән бәйле язмышы турында, Р. Фәйзуллин кебек, гомумирәк характерда уйланса, "Мулланур", "Камил Якуб" поэмаларында большевиклар инкыйлабы каһарманнары һәм корбаннары, гаярь татар егетләре язмышын үзәккә алса, "Җәлилчеләр"дә героик башлангыч, горурлык һәм үкенеч алга чыга. "Җәлилчеләр" һәм "Синең йөрәк тә тибә..." әсәрләрендә Р. Харис, Ф. Кәрим, М. Җәлил һәм уртак ватанны яклап һәлак булган башка татар әдипләренең язмышы турында уйланып, сугышның фаҗигалелеген, татар кешеләренең фашизмга каршы алып барылган көрәштә гуманлылык миссиясен үтәүләрен алга чыгара. "Сабантуй", "Татарлар" кебек әсәрләрендә халкыбызның асыл сыйфатларын, милли нигезләрне саклау, ныгыту ихтыяҗы турында уйлана ("...Сабантуй кеше аша илнең рухын үткәрә"). Р. Мингалим татар әдәбиятына балалар шагыйре буларак килә. Казан дәүләт университетының соңгы курсында укыганда, "Әйт, кояшым!" (1966) дигән җыентыгы нәшер ителә. Бер елдан соң басылып чыккан "Эзләр" (1967) мәҗмугасы чынбарлыкны, яшьләр, эшчеләр (поэзиягә ул зур тормыш мәктәбе үтеп килә) тормышын сөйләм интонациясе белән баетылган сурәтләү чаралары ярдәмендә, киңлеккә чыга белгән, фикер белән кичерешне табигый ноктада кушып үстерергә омтылган шагыйрь буларак тәкъдим итә. "Күперләр" (1969), "Алкын су" (1971), "Уйларга кирәк" (1971) шигырь җыентыклары, күтәренке-патетик рухлы, кыю һәм киң гомумиләштерүне эченә алган "Минем дәүләт", "Күз карасы", "Иртәгә" поэмалары аны ил, халык язмышы турында тирәнтен борчылучы, фәлсәфи фикерле, шәкел өлкәсендә бер чиктән икенчесенә сикермичә иҗат итүче җитди әдипләр белән бер рәткә куялар. С. Хәким, шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен "Әнвәр Давыдов эзе буйлап..." дип атап, бер төбәктә, Самара өлкәсенең Камышлы районында туган ике шагыйрь арасында күп яссылыкларда сиземләнгән уртаклыкларга басым ясый. Р. Мингалим, Ә. Давыдов шикелле үк, көйле, җырлы иҗектән бигрәк, интонацион ритмга, ирекле формага тартыла, нәтиҗәләрендә тормышчан күзәтүләренә таяна. Р. Мингалим көтелмәгәнрәк борылышны ярата: Яна күктә ике йолдыз, җемелдиләр янәшә. Тормышым да матур гына, ә шулардан көнләшәм. ("Мин генә беләм...") Шагыйрь үзенә генә хас сурәтле фикерләү, композиция алымнарына таянып, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне, милләт язмышы турындагы уйлануларын йөрәк җылысы, зиһен эшчәнлеге белән баета. Гәрәй Рәхим дөньяны һәм шәхес рухын аңлавын шигъри телгә үзенчә күчерү сәләтенә ия, шул чорда шигърияттә киң тамыр җибәргән публицистика, эстрада шаукымына бирелмичә, кеше кичерешләрен тын, сабыр лирика чаралары ярдәмендә тасвирлау алымнарына өстенлек бирүче шагыйрь буларак үсеп китә. 1960-1967 елларда иҗат ителгән "Сагыш һәм шатлык", "Әниләр зары", "Буыннар елъязмасы", "Шигъри дөнья" кебек лирик парчаларында фикер егәре кичереш муллыгы, хисси башлангыч интеллект казанышлары белән баетыла. Үзенең укытучысы итеп Г. Рәхим русның бөек лиригы С. Есенинны атый, аңа табына. Син булмасаң җирдә, шигырь барын, Бәлки, белмәс идем. Күрә торып шундый ут эченә Барып кермәс идем, - дип яза ул "Тик мин..." шигырендә. Г. Рәхим татар шигъриятендә сынландыруларының, сурәтле фикерләү үзенчәлекләренең садәлеген күңел нуры, кешеләргә изгелек теләү яссылыгыннан бәяләгәндә, С. Хәкимгә якын юлдан атлый. Остазын ул "Сабырларга" (Сибгат Хәкимгә) шигырендә тормыш низагларына бирешмичә, җил-давылны үтә белгән олы корабльгә тиңли: Яратам мин сабыр кешеләрне. Зур кораблар кебек, алар һаман Тормыш давылларын ерып бара Максатлары кушкан якка табан. Туган илен, туган җирен, аның күзгә бәрелеп тормаган матурлыгын җырлауда, сүзнең кадерен, тәмен белеп, кадерләп куллануда да Г. Рәхим татар шигъриятенең мәгърифәтле реалистик йолаларына турылыклы кала белә. "Туган илем - Татарстан", "Без Шөгердән", "Көзге урман", "Миләш төбендә", "Идел сизде" шигырьләренә, тәнкыйтьче Мансур Вәлиев язганча, "...күңел киңлеге, бөтенлек, олы җан булып яшәүгә омтылу хас". Г. Рәхим - балаларга багышланган, кешене рәнҗетми торган, рәхимле юмористик әсәрләр белән беррәттән ("Иптәшләр үзебезнеке, бәлки, гаеп итмәсләр" циклы), автобиографик повестьлар, "Аяз көнне яшен", М. Гафуриның "Кара йөзләр" әсәре буенча эшләнгән "Каһәрләнгән мәхәббәт" либреттолары авторы. Кыскасы, 60 нчы елларда иҗатка килгән яшьләр арасында Г. Рәхим халык иҗаты байлыкларына, Тукай, С. Хәким традицияләренә игътибарлы булуы, тышкы тынычлыкка омтылуы белән аерылып торды. Туган як аның иҗатында предметлы билгеләре, үләннәре, агачлары, һәр көнне баш очында ялтырап кабынган кояшы, йолдызлары, йортлары белән яши. Рәдиф Гаташ, С. Рәмиев, Һ. Такташ, И. Юзеев кебек романтик шагыйрьләр юнәлешен дәвам итеп, 60 нчы еллар башында татар шигъриятенә үзенчәлекле аһәңе, үз өслүбе белән килгән талантлы шагыйрьләрнең берсе буларак таныла. 1966 елда нәшер ителгән "Гөлләр су сорыйлар" (бу табышын ул "Гөлләр су сорый", "Мәңгелек сусау" яңгырашларында кабатлады) җыентыгы Х. Туфан, Ф. Хөсни, С. Хәким кебек сүз осталарының уңай бәясенә, хуплавына лаек булды. 60 нчы елларда аның әхлакый нигезе, чакырулы интонациясе, киңәшләре белән "Ирләр булыйк" шигыре яшьләр арасында киң таралыш алса, чор низагларын, мәхәббәт сагышларын, рухи сафлыкны, күңел изгелеген традицион һәм ирекле шигырь мөмкинлекләре белән аралаштырып барган, әнисе белән гадәти әңгәмә кебек башланып киткән "Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез" поэмасы аны Шәрык һәм дөнья поэзиясе ачышларын милли җирлектә үстерү сәләтенә ия шагыйрь буларак күтәрә. Р. Гаташның шигъриятебезгә шәкел, ритм, рифма, жанр өлкәсенә алып килгән яңалыклары "Кояшлы утраулар" (1967), "Диңгез эзлим" (1968), "Юл җырлары" (1969) җыентыкларында ачык күренде, газәл, робагыйларында замана фәлсәфәсен, иҗтимагый-милли тормыш вазгыятьләрен, кешенең интим кичерешләрен сурәтләүнең яңа мөмкинлекләрен ачты. "Р. Гаташ дөнья ваклыкларына бирелмичә, шигырьдә яшәүче, шигъриятнең могҗизаи кодрәтенә чын күңелдән ышанучы соңгы могиканнарның берсе бугай", - дип язуы белән Р. Зәйдулла хаклы иде. 60-70 нче еллар татар шигъриятенең мәгънәви кодрәте, сурәтлелек байлыгы әдәбиятыбызның гасырлар дәвамында чарлана килгән кыйммәтләрен үзләштереп, чор вазгыятьләреннән чыгып яңача үстерә, үз чалымнарын таба белүендә иде. Аның төп үзенчәлеге милли мәнфәгатьләр белән яшәүдә һәм шул юнәлешкә лаек шигъри матурлыкны тудыра белүдә булды. ТЫНЧУ ЕЛЛАРНЫҢ ТЫНГЫСЫЗ ШИГЪРИЯТЕ (70-80 нче (1975-1990) еллар татар поэзиясе) Әдәбиятның бер чорын икенчесеннән аерып торган үзенчәлекләргә караганда, аларны якынлаштырып, җанлы җепләр белән бер-берсенә бәйләп торган сыйфатларның күбрәк булуы бәхәссез хакыйкать. Сүз сәнгатенең иң өлгер төре, җәмгыять тормышындагы үзгәрешләргә, кичереш дөньясына тирәнтен үтеп керү сәләтенә ия шигърияттә күчемлелек аеруча көчле. Ритм, кафия, басым, юллар, иҗек саны кебек күзгә күренеп торган тышкы уртаклыклардан башка халыкның милли үзенчәлекләрен, характерын, холкын, тарихын, тирәлеккә, табигатькә якынлыгын чагылдыру, туган телне, мирасны саклау өчен көрәш, горурлык хисе тәрбияләү кебек проблемалар буыннан буынга тапшырыла килеп, яңачалыкның нигезендә яталар. Тормыш фәлсәфәсен, романтик мәхәббәт низагларын, шәхес белән җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, гадел хөкемдар турындагы хыялларны үзәккә алу яссылыгыннан чыгып бәяләгәндә, XIII гасыр шагыйре Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы белән XX гасырның икенче яртысы шагыйре М. Әгъләмов иҗатлары арасында шактый уртаклыклар табып булыр иде. "Тукайдан хатлар" поэмасында яшь Тукайның йөрәгенә сүнмәс моң салган бер илаһи көч итеп М. Әгъләмов Кол Галинең атаклы дастанын искә ала: "Йосыф-Зөләйха"сын Кол Галинең Тыңлаучылар белән тулган өйнең Киштәсеннән, борын тарта-тарта, Апушлары тыңлап, карап ята. 1983 елда киң җәмәгатьчелек Кол Галинең 800 еллыгын зурлап билгеләп үтсә, юбилей шагыйрьләрнең тарихи сиземләүләренә өстәмә көч, илһам бирде. Н. Арсланов, Ш. Галиев, Г. Афзал, М. Әгъләмов, Зөлфәт һ. б. сүз осталары аның истәлегенә шигъри юлламаларын багышладылар. Теләсә кайсы чор шигъриятен төрле буын, юнәлеш, өслүб вәкилләренең күмәк иҗаты тудырса да, һәр иҗтимагый-сәяси дәвернең әйдәп баручы, яңачалыгын тәэмин итүче, үсеш офыгын билгеләүче талант ияләре була. Әйтик, 20 нче еллар татар шигъриятенең мәгънәви һәм сәнгати дәрәҗәсен, жанрлык хасиятен Һ. Такташ белән Х. Туфан билгеләсә, Ватан сугышы чоры шигърияте диюгә, күз алдына М. Җәлил, Ф. Кәрим иҗатлары килеп баса. 60 нчы еллар шигъриятендә барлыкка килгән "шартлау" Р. Фәйзуллин һәм аның белән бер чорда иҗатка килгән исемнәргә бәйләп аңлатыла. "Торгынлык еллары" исеме белән тарихка кереп калган 70-80 нче еллар үз шигъри сынын, иҗтимагый-сәяси рухын аңлаган шагыйрьләрен үстерә. Тәүге иҗади тәҗрибәләрен иртәрәк башласалар да, шул чор татар тезмә сүз сәнгатенең үзенчәлекләрен чагылдырган М. Әгъләмов, Зөлфәт, Рәшит Әхмәтҗанов, Б. Сөләйманов, Т. Камалиев, Фәннур Сафин, А. Хәлим һ. б. шагыйрьләрне сәхнәгә күтәрә. Әлбәттә, иҗатка төрле елларда килгән С. Хәким, Н. Арсланов, К. Латыйп, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Гаташ, Р. Мингалим, Ш. Маннапов, К. Булатова, С. Гәрәева, Э. Шәрифуллина кебек шагыйрьләр дә 70-80 нче еллар шигърияте үсешенә һәркайсы үз моңын, үз фәлсәфәсен, хисен алып килде. Өлкән буын яшьләрдән ким эзләнмәде. Әйтик, Х. Туфанның вафатыннан соң шәхси архивында кулъязма хәлендә сакланган, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән шигырьләрен туплаган "Гүзәл гамь" (1990) җыентыгы авторны татар милләтенең дөнья халыклары харитасында тигез хокуклы булуын яклап чаң сугучы, милли үзенчәлекләребезне саклау өчен янып-көеп йөрүче көрәшче шәхес буларак ача дигән идек. Үз мөстәкыйль дәүләте булмаган милләтләрдә туган ил белән халык төшенчәләре тиңдәш синонимнар дәрәҗәсендә йөриләр. Халыкка табыну, аны саклау идеясе миллилекнең асылы, байрагы буларак күтәрелә. Тәүге шигырьләре үк Х. Туфан белән С. Хәкимнең җылы сүзенә лаек булган М. Әгъләмов иҗатында да халык дәүләтне, илне алыштыручы көч итеп бәяләнә: Тамыры кая, безгә гөл шунда. Халкыбыз кая, безгә ил шунда. ( "Шундый хәл, Мирза") Р. Миңнуллин "Шундый инде без" шигырендә батыр да, матур да була белгән халкына хас сыйфатлар турында уенын-чынын бергә кушып болай ди: Тыйнак шул без. Тыйнаклыклар, Белмим, каян киләдер? Шуның белән мактанабыз, Кимсенәбез нигәдер. Көрәштә, гадәттәгечә, Җиңәбез тыйнак кына, Батырларны җиргә алып Салабыз җыйнак кына. Элеккеге СССРның таркалуын күреп, аннан соңгы чорда туган уңай үзгәрешләрнең шаһиты булмасалар да, 80 нче елларда арабыздан киткән Х. Туфан, С. Хәким соңгы чордагы иҗади эзләнүләрендә шәхси кичерешләрен, теләк-ниятләрен милләт язмышы белән кушу бәхетенә ирешеп, чордашлары, үзләреннән килүчеләр өчен максатчанлыкның югары үрнәген биреп калдырдылар. Дистәләрчә еллар дәвамында татар шигъриятенең шөһрәтен күтәреп, байрагы булырдай сүз осталарының арабыздан китүе кайгысы дистәләрчә шигырь-поэмаларның, элегия, мәдхияләрнең үзәгенә ятты: К. Сибгатуллинның "Туфан белән сөйләшү", "Туфаннар", Г. Моратның "Туфан", Г. Рәхимнең "Хәсән Туфан елмаюы", Р. Зәйдулланың "Койрыклы йолдыз", Роберт Әхмәтҗановның "Сибгат ага Хәкимгә элегия", Ә. Мәхмүдовның "Мәңгелек моң кебек" һ. б. багышлауларның үзәгендә югалтуны тирәнтен кичерү, сагыш, юксыну, элгәрләре сызган юлга турылыклы калуга вәгъдәләр тора. Туган иле, халкы турында тирән уйланулары белән, тәнкыйтьнең бердәм фикеренчә, икенче иҗади яшьлеген кичергән Н. Арсланов "Робагыйлар", "Афоризмнар" кебек шигъри бәйләмнәренә кергән фәлсәфи-лирик рухтагы кыска шигырьләрендә тарихи шәхесләр язмышы, ил-ватан, яшәү дәрте, үлем хәсрәте, туган табигать, сөйгән яр турында уйлану-кичерешләрен, сөземтә-күзәтүләрен камил тел белән, сәнгатьчә пөхтә итеп бирүгә ирешә. "Атлантида" шигырендәге: Татарстан дигән ватаным бар. Татар дигән халкым бар минем. Узганнарда түгел, мин халкыма Киләчәктән урын даулыймын, - дигән юлларның Х. Туфан фикерләренә аһәңдәшлеген аңлау өчен әдәбият белгече булуның ихтыяҗы юктыр. "Тел" шигыреннән алынган: Уе юкның - теле юк, Теле юкның - иле юк, - кебек афористик юлларда Н. Арсланов аралашу чарасының иҗтимагый әһәмияте, олы төшенчәләр белән бәйле булуы турында уйлана. Халык йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра булып кадалып калган, XX гасырның иң олы фаҗигасе - 1941-1945 еллар сугышы - төрле буын шагыйрьләренең кайта-кайта яктыртыла торган мәүзугы. 70-80 нче еллар шигъриятенең бу афәткә бәясе төрлечәрәк булуы да табигый. Сугышта бер кулларына мылтык, икенчесенә каләм тотып катнашкан С. Хәким, Н. Арсланов, М. Садри, З. Нури, М. Хөсәен, Ә. Маликов, Х. Камалов, К. Латыйп кебек шагыйрьләр иҗатында күбрәк үз башларыннан узган хәлләрне, хатирәләрне үзәккә алалар, вакыйгаларның куркыныч дәһшәтен күңелгә сеңеп калырлык куе буяулар, детальләр аша сурәтлиләр. Зиһенен, күңелен бушатырга теләгәндәй, С. Хәким сугыш темасын аерым бер үҗәтлек белән, кайта-кайта, шигъриятенең үзәгенә чыгара. "Торыгыз, Мусалар!", "Немец дәфтәреннән" кебек шигъри бәйләмнәргә кергән, сәнгатьчә эшләнешләре җәһәтеннән югары кимәлле, эчтәлекләре буенча кырыс кисәтүле әсәрләре белән бер үк чорда "Эзлиләр Европа буйлап" һәм "Күги" поэмаларын иҗат итә. Бу әсәрләрендә өлкән шагыйрь сугыш кебек иҗтимагый явызлыкны кире кагуын милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулары белән үреп алып бара, халкыбызның асыл улларын тартып алган афәтне каһәрләү аша кеше һәм сугыш, аерым шәхеснең язмышы (мари егете Күги мисалында), тормышы, драматизмы турында гомумирәк фикерләре белән уртаклаша. Киләчәктә кешелек үзен юкка чыгара торган катаклизмга юл куймаска тиеш. Шагыйрьнең төп нәтиҗәсе шул. Сугыш тәмамланган елда япь-яшь килеш фронтка килеп эләккән К. Латыйп әйтерсең лә өлкән каләмдәшенең уй-хыялларын дәвам иттерә. "Мин дә атакага кердем нәкъ унҗиде яшемдә", - дип, үз шәхси биографиясенең бер буынын искә төшерү аша шагыйрь иң олы теләген сурәтли: "Булсын иде телебезнең бөек бер җиңү көне" ("Туган тел"). Яшьлекләре сугыштан соңгы илне аякка бастыру, җимереклек, ачлык, толлык чорына туры килгән Г. Афзал, Ш. Галиев, С. Сөләйманова, И. Юзеев, М. Шабаев, Ә. Рәшит, Роберт Әхмәтҗановлар буыны ил өстенә ябырылган фаҗиганең күбрәк икенче ягын - тыл тормышын сурәтләсәләр, Р. Фәйзуллиннар, бигрәк тә иҗатка соңрак килгән М. Әгъләмовлар буыны сугышны, ул калдырган яраларны, татар балаларының батырлыгын, фидакярлеген киңрәк мәгънәви яссылыкка күчереп, меңнәрчә корбаннар исәбенә яулап алынган җиңүнең буйсынган милләтләргә нинди уңайлыклар, яшәү хөрлеге бирү-бирмәве турында да уйланалар. Сугыш нәтиҗәләрен бәяләү төрлечәрәк булса да, төрле чор шагыйрьләрен бер үзәк фикер берләштерде. Ул - татар халкының дөньякүләм абруена дан өстәгән, милләтнең антларына турылыклы батыр уллары белән горурлану, соклану хисе. Бик күп шигырь-поэмаларның, җырларның үзәгендә Җәлил һәм җәлилчеләр, Ф. Кәрим, А. Алиш, Х. Мөҗәй кебек башларын ил азатлыгы өчен салган олы шәхесләр образлары торуы табигый иде. Шигъри әсәрләрнең күпчелеге герой-шагыйрь Җәлилгә багышланды. Аның иҗади һәм гражданлык батырлыгы төрле жанрларда ачыла. Хәрби эшчәнлеген, кыюлыгын күтәребрәк сурәтләү ихтыяҗы романтик жанр - балладага алып килсә, тормыш һәм иҗат юлын тәфсилләбрәк күрсәтү өчен эпик жанр - поэма кулайрак була. Х. Туфанның телгә алынган "Без уникәү идек", Ш. Галиевнең "Муса елмаюы турында баллада" әсәрләре Җәлилнең авыр мизгелләрдә сыналган, корычтай нык ихтыярын, шигърияткә тугрылыгын үзәккә алсалар, Р. Вәлиева озынгарак киткән, динамика җитешеп бетмәгән "Муса Җәлил - халкым улы" дигән күләмле эпик поэмасында баласы белән сөйләшү алымы аша шагыйрьнең тормыш юлын, бигрәк тә әсирлек чорын күз алдына бастыра. Шагыйрә һәр бүлек саен диярлек горурлык хисенә уралган юлларны кабатлап бара: Муса Җәлил - бөек халкым улы, Гасырларга калыр гомер юлы. Ә. Маликовның "Шагыйрь җаны", Л. Шагыйрьҗанның "Моабит" шигырьләрендә Җәлил батырлыгына соклану, аның шигъри идеалларына турылыклы калу вәгъдәсе үзәктә тора. Р. Харис иҗатында шәхси батырлык белән ил, халык алдындагы бурыч проблемасы һәрдаим үрелеп бара. Уйлануларының үзәгендә М. Җәлил, Ф. Кәрим кебек талант ияләренең язмышлары торса да, шагыйрь сугышта һәлак булган бер милләттәшебез дә онытылырга тиеш түгел дигән фикерне уздыра. Халык батырларын мәңгеләштерү юлында Җәлил белән бергә үтерелгән унбер шәхесне сурәтләгән "Җәлилчеләр" поэмасы үзенчәлекле әсәр булды. Әсәр үзәгендә "үзенең хаклыгына ышанган кеше генә фашист төрмәсендә дә көрәштән баш тартмый" дигән нәтиҗә ята. Һәр җәзаланган көрәшче - татар халкының дөньякүләм шөһрәтенә нур өстәгән фидаи җан. Шуңа да автор, аларның биографияләренә тукталып, холык үзенчәлекләрен табарга тырышып, һәркайсына аерым бүлек багышлый. Бу очракта кабатланмау, һәр бабның үз моңын, сурәтләү чараларын табу шагыйрьдән зур осталык, хыял маһирлыгын сорый. Кереш белән соңгы сүздә батырлык белән матурлыкның янәшә торуын ачып салган юллар поэманың гомуми аһәңен билгелиләр. "Ватан өчен үлү - безнең бурыч! Батырлыктан туа матурлык!" дигән афористик җөмләгә шагыйрь иң кадерле фикерен сыйдыра. Татар поэзиясендә сугыш темасын яктырту тарихи шәхесләр батырлыгын ачу белән генә чикләнми. Бу олы афәтне каһәрләгән гомумирәк рухтагы әсәрләр дә языла. Әйтик, Р. Харисның "Ат иярләү", М. Шабаевның "Ярты Төн Бәйрәме" поэмалары сугышны киңрәк яссылыкка күчереп, батырлык белән куркаклык, антына тугрылык белән битарафлык, тышкы ялтырау белән эчке калтырау кебек әхлакый, психологик халәткә багышланганнар. 70-80 нче һәм алдагы чорларда поэма жанры үсешенә эзләнүләр рухы алып килгән шагыйрьләрнең берсе Р. Харис булды. Үзәккә алынган чорда аның каләменнән төшкән лиро-эпик әсәрләрнең мәгънәви диапазоны киң, жанрлык һәм өслүб хасиятләре төрле. Большевикларның ялтыравык шигарьләренә мөкиббән китеп, алданып, инкыйлаб һәм илдәшләр сугышы корбаннары, гаярь татар егетләре Мулланур Вахитов, Камил Якубов турындагы "Мулланур", "Камил Якуб", яшь Ленинның рухи бәргәләнүләрен сурәтләгән "Борылышта" поэмаларында Р. Харис структур композиция остасы буларак танылса, шул ук чорда иҗат ителгән "Рәссам" һәм "Ат иярләү" поэмаларында лирик-психологик, эпикпсихологик поэма төрләренә өстенлек бирә, ягъни сурәт үзәгенә шәхеснең рухи эзләнүләрен, кичерешләрен эзлекле үстерү алымын чыгара. Сурәтләү чаралары байлыгы да шул максатка буйсындырыла. Поэма жанрының һәр төрендә Р. Харис эзләнүчән һәм элитар шагыйрь булып кала. "Ат иярләү" поэмасында сугыш темасын Р. Харис кешенең аң төпкелендә, үзен саклау инстинкты белән бәйле психологик үзгәрешләргә күчереп яктырта. Поэманың үзәк сәнгати алымы - шартлылык. Әсәр каһарманы әүвәл үзенең урынына сугышка атын җибәрә. Хуҗасыннан үрнәк алган аты ярты юлдан качып кайта. Үзен фаш иткән өчен, Кәрам атын тупас һәм явыз итеп кыйный. Улының Украина җирендә мәңгелеккә ятып калуын да атына сөйли. Сынландыру үтә шартлылыкка күчә. Кәрамның ихластан елавын ат үз кайгысы кебек кабул итә: "Адәм җаны, хайван җаны аңлашырлык тел таптылар". Ат, нәкъ әкияттәгечә, кеше кебек, куе буяуларда туган ягына тарткан хисләре, ни өчен сугыштан качып кайтуы хакында бәян итә. Кәрам шунда үз ялгышын, иленә хыянәтен аңлаудан "оят төсле" кызара, "аптырау төсле" агара. Үз хатасына гадел бәя бирү югарылыгына күтәрелгән Кәрам рухи катарсис (чистарыну) кичерә һәм, катгый карарга килеп, сугышка китә, каһарман җиңүче булып кайта. Тышкы вакыйга үсеше шагыйрьгә һәркем күңеленә үрләргә омтылган куркаклык, битарафлык, җил-давыллардан читтәрәк калып, тынычта, "иярсез алаша" кебек яшәргә тырышуны фаш итәргә, "ил язмышы - синең язмыш" дигән фикерне уздырырга мөмкинлек бирә. Поэма Ф. Мусин, Т. Галиуллин, З. Мансуров, Ф. Хәсәнова хезмәтләрендә иҗтимагый яңгырашы, сәнгатьлелек ачышлары җәһәтеннән уңай бәя алды. Дөрес, Кәрамның үз ялгышын тиз аңлап, ансат кына сугыштан батыр булып кайтуы дәлилләнеп җитмәгән дигән тәэсир калырга да мөмкин. Әмма кешенең аң төпкелендә яткан уй-хисләрен психологик анализ белән ачып бирү ноктасыннан бәяләгәндә, поэма татар шигъриятенең казанышы санала ала. Алдагы елларда фашизмга каршы көрәштә башларын салган шәхесләребез хәтердән чыкмасалар да, сугыш мәүзугы еш кына иминлекне саклау, һәр кешегә, җырдагыча, "бер генә бөртек" бирелә торган гомерләрне өзүче афәтләрне булдырмау проблемасы белән үрелеп бара. Сугыш нәтиҗәләре турындагы дөреслек тә тирәнрәк ачыла. Милләтнең асыл егетләрен молох (туктаусыз корбан таләп итеп торган мифик көч) кебек суырып алган бәрелештә җиңүнең буйсынган милләтләрнең иҗтимагый-сәяси, мәдәни хәлләренә, үсешләренә бернинди ирек алып килмәгәнне аңлагач, бу олы корбаннар белән горурланып, күкрәк кагып яшәүнең үз-үзеңне алдарга тырышу гына икәнен аңлау, ачы хакыйкатьне сиземләү килә. "Үлеп үлемсезлек" яулау белән масаеп йөрүнең милләткә файдасы зур булмауга ишарәне Р. Фәйзуллин "Үлемнәре белән үлемсезлек" шигырендә үк ясаган иде. Үлеп күрсәттеләр безнекеләр! Гомерләре булды, һай, кыска! Ә бит үлеп үлемсезлек яулау Бердәнбер юл түгел тормышта, - дигән юллар "билгесез идеаллар өчен ятып калырга ашыкмыйк әле" дигән чакыру кебек яңгырады. Бу әсәр татар шигъриятенең мәгънәви үсешенә сәяси бомба кебек тәэсир итә. Каһарманнар киштәсендә милләт мәнфәгатьләре, халыкның телен, мәдәниятен саклау өчен көрәшкән затлар елдан-ел әһәмиятлерәк урын ала баралар. Жанр ягыннан күбесе мәдхиягә, бер ишесе мәрсиягә тартылып торган багышлауларның каләмдәшләренә, мәдәният әһелләренә, җитәкчеләргә атап, туган көн, юбилей, берәр вакыйга уңаеннан язылганнарын (араларында вакыт сынавын узганнары да бар) бер якта калдырып, игътибарны күренекле шәхесләребездән уңай идеал, үрнәк каһарман эзләп иҗат ителгән әсәрләрнең күпләп язылуына, татар шигъриятен, тормыш, халык тарихы белән бәйләүче бер юнәлеш булып үсеп китүенә юнәлтү сорала. Элгәрләрнең васыятьләренә, омтылышларына турылыклы калуга вәгъдәләр, үткән белән бүгенгенең якынлыгын тою еш кына кичереш үсешенең киеренкелеген билгели. XX гасыр башында багышлауларның югары үрнәген Тукай үзе биреп калдырган. "Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә", "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре", "Шиһаб хәзрәт" кебек одаларында Тукай, олы шәхесләребезнең мәгарифкә, милләткә хезмәтләрен югары өслүб белән искә алып, әсәрләренең соңгы юлларында кешенең тарихтагы урыны, кыйммәте турында киң һәм тирән гомумиләштерүгә юл ала. "Шунда да исмең синең милләт яшәдекчә яшәр" ("Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә"), "Бармыни бездә гомумән кеше кадрен белү, Без аны кайдан белик, мискин үлеп күрсәтмәгәч" ("Хөрмәтле Хөсәен ядкяре"), "Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм" ("Шиһаб хәзрәт") кебек юлларның безнең көннәрдә дә актуаль яңгыравын инкяр итеп, фикер-бәяләре искергән дип кем әйтә алыр. Тукай образын, шигъриятенең тирәнлеген, бетмәс-төкәнмәс рухани көчкә ия булуын ачу юлында И. Юзеевның "Очты дөнья читлегеннән...", С. Хәкимнең "Кырыгынчы бүлмә", М. Әгъләмовның "Тукайдан хатлар" поэмалары, Ә. Баянның "Каракош" шигъри трагедиясе - һәркайсы үзенә бер ачыш, шигъри үр булды. Тукай тормышының, иҗатының төрле якларын үзәккә алсалар да, бу әсәрләрне фәлсәфи рух, сәнгати югарылык, шәхес язмышын чор вазгыятьләре белән бәйләп сурәтләү һәм үзләре яшәгән замана алып килгән мәсьәләләргә килеп чыгу якынлаштыра. Татар милләтен Тукай хыялланганча бердәм итеп күрү теләге үзәктә тору табигый. Бу мотив поэмаларны якынлаштырса да, шагыйрьләр кабатланмыйлар. И. Юзеев Тукай образын, ул яшәгән чорны, шагыйрьнең әсәрләрендә яңгыраган мотивларга таянып, фәлсәфиромантик, хәтта трагик юнәлештә сурәтләсә, С. Хәким "Болгар" кунакханәсенең Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәсен әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә. Ишекләре, тәрәзәләре ачык бүлмә халык хәсрәтен, татар һәм дөнья әдәбиятларын сыйдырган символ дәрәҗәсен ала. Шагыйрь Тукай югарылыгын бәяләү аша бүгенге рухи халәтебезне тасвирлый, чагыштыра, сыный. М. Әгъләмов халык җырлары, Тукай шигърияте йогынтысында иҗатка килеп, татар реалистик-милли поэзиясенә нигез салучы остазына багышлап берничә шигырь һәм Тукай шәхесенең илаһи көчен, тирәнлеген ачу җәһәтеннән С. Хәкимнең "Кырыгынчы бүлмә"се белән бер кимәлдә торган "Тукайдан хатлар" әсәрен иҗат итә. Шагыйрь яшәгән чор, аның традицияләре турында уйланулар М. Әгъләмовны остазының туганнарына, каләмдәш дусларына, нәшерләргә язган хатларына алып килә: Мин Тукайны укыйм - Салкыннарда Туңа-туңа язган хатларын... ...Гасыр башындагы капиталның Ярсып котырынган чаклары. Тукайның гасыр башында язган хатларын ул кулны пешерә торган утлы күмергә тиңли. "Көрәшче һәм шагыйрь" мәктүпләреннән һәр бүлек башына берәр өзек алып, Вакыт, Кояш, Гомер, Шатлык, Кайгы кебек символларга, Тукай яшәгән чор тудырган "Мин әле кая барам?", "континентта ике дөнья", "кара тәгәрмәч" кебек ачкыч сүз-җөмләләргә таянып, татар эпик поэзиясенең алтын фондына керерлек әсәр иҗат итә. Сөембикә, Колшәриф, Батырша, Бәхтияр, соңрак дәвернең Сәйдәш, Урманче, шәхес культы рәнҗеткән Г. Исхакый, Х. Туфан, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин кебек милли мәнфәгатьләр белән яшәгән, халыкның бердәмлеге, теле, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлап язылган әсәрләрне тарихи дөреслекне мөмкин кадәр тулырак ачарга, һәркайсының милли алгарышка керткән өлешен киңрәк, тирәнрәк күрсәтүгә омтылыш якынлаштыра. Тарихыбызның шанлы вә фаҗигале буыннары турында язмаган, олы шәхесләребезнең һәркайсының үз юнәлешендәге батырлыгы белән рухланмаган татар шагыйре юктыр. Язмышы хәзергәчә ачылып җитмәгән, Казан ханлыгы чорының иң серле шәхесе, татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатларны үзенә туплаган зат буларак Сөембикә ханбикә бик күп шигъри юлламаларның үзәгендә тора. Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, Ә. Гадел, Р. Низамиев, Л. Шагыйрьҗан, Х. Әюп, Зөлфәт, Г. Морат һ. б. шагыйрьләр бу образны төрле яклап, нигездә, татар халкының үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә бәйләп сурәтлиләр. Күпсанлы әсәрләр арасыннан Ә. Рәшитнең "Сөембикә" поэмасы халык иҗатына, тарихи документларга, хәтергә таянып язылган киң панорамалы әсәр буларак үзенчәлекле. Ул, татар тарихының бер шәхесен үзәккә алып, халкыбыз фаҗигасенең нигезләре турында киң гомумиләштерүләр ясый. Ә. Рәшит ярым тарихи, ярым легендар Казан ханбикәсе Сөембикәне халыкның яраткан, һәркемнең күңел түрендә урын алган шәхес итеп сурәтләүгә ирешә. Ник диеп елыйсыз, әбиләр? Абыйлар, кайгыгыз ни икән? Батырлар, ник боек сез болай? Тик бер сүз җавапка: - Сөембикә... Рәхимле, шәфкатьле, сөекле Сөембикә бар иде ул илдә. ("Сөембикә") "Сөембикә сүзе" шигырендә Э. Шәрифуллина ханбикәнең язмышын үз монологы аша бирә: Чибәрлегем булды бер фаҗига, Илгә-көнгә афәт чакырды. Сөя белми сөйгән дуамаллар Мәхәббәтне канга батырды. Татар сүз осталары өчен Сөембикә - изге җан. Шул сәбәпле шигырь-поэмаларда аны идеаллаштырып, романтик биеклеккә күтәреп сурәтләү өстенлек итә. Таркаулык, бердәмлек булмау аркасында бер-бер артлы империя тарафыннан йотылган татар ханлыклары турында уйлануга корылган, тарихилык рухы белән сугарылган "Син дә әкиятмени?" шигырен М. Әгъләмов Сөембикәгә "кызым, сеңлем, Әнкәм, Әбкәм" кебек назлы, йөрәк түреннән чыккан иң кадерле сүзләре белән мөрәҗәгать итеп башлый, киңәш сорый. Казан үзәгендә урнашкан Сөембикә исемен йөртүче манара ханбикәнең рухын, өметен үзендә чагылдырган корылма, изге урын буларак кабул ителә. "Сөембикә манарасы" шигырендә Разил Вәлиев "Сөембикә моннан ташланган, дип, риваятьләр йөри халыкта" дигән ышанычны искә алып, җитди нәтиҗәгә килә: Үз тарихын халык үзе ясый, Бирми халык үзен үлемгә! Риваятьләренә төреп, саклап Алып килгән сине бүгенгә. "Сөембикә манарасы янында" шигырендә И. Юзеев манараның һәр елны авыша баруы турындагы мәгълүматны халык язмышына, киләчәгенә китереп бәйли: Манарабыз турыланыр, Милләт үзе аумасмы? - ди шагыйрь, милли хисләрнең катылана, сыегая, тутыга баруына ишарә ясап. Татар шагыйрьләренә, сәнгать әһелләренә рәхмәтле, рухларына турылыклы әдипләрнең берсе М. Әгъләмов иде. Аның мирасын бизәгән өч поэмасы да ("Онытма, Европа", "Акмулла арбасы", "Тукайдан хатлар") татар шагыйрьләренең якты истәлегенә багышланган. Аерым алганда, публицистик аһәң өстенлек иткән "Онытма, Европа" поэмасында М. Әгъләмов остазы С. Хәким ("Эзлиләр Европа буйлап") белән бер чорда татар язучыларының батырлыгына киң гомумиләштерү яссылыгыннан килеп бәя бирә. Европа халкы хәзерге хөр, рәхәт, ирекле тормышы өчен бирелгән корбаннар, шулар арасында батырлыклары белән таң калдырган татар әдипләре барын да онытмаска тиеш дип кисәтә шагыйрь. Батырлык, аның сәяси, иҗтимагый һәм милли әсаслары турында шагыйрьнең фәлсәфи-публицистик уйланулары татар шигъриятенең офыгын киңәйтеп җибәрәләр. "Акмулла арбасы" поэмасы татар, башкорт, казах халыкларының уртак чичән шагыйре, мәгърифәтче, фаҗигале язмышлы Мифтахетдин Акмуллага багышланган. Төртмә теле аркасында үлемен тапкан сатирик, хикмәтле сүз остасы тарихка китаплардан, балта, пычкы кебек эш коралларыннан һәм үзе утырып йөри торган өч бүлектән торган арбасы белән халык теленә, авыз иҗатына кереп калган. Халык бәетендә "Акмулланың арбасын буяганнар дан өчен..." җөмләсен шагыйрь ачыклый, тулыландыра: "Үз арбасы, юл арбасы булган, өч бүлектән торган ул арба". М. Әгъләмов, һәр тарафта белемгә, мәгърифәткә, аралашуга сусап, халык көтеп алган арбаны символ, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә. Шагыйрь Акмулла образын тудыруда бәеткә, истәлекләргә таянуыннан сер ясамый, бүлекләрне ачып җибәргән эпиграфларның йә халык иҗатыннан, йә Акмулла шигырьләреннән алынуы шул хакта сөйли: Акмулла тикле намне ничек үтермәк кирәк... (Халык бәетеннән) Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым, Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . ...Саф алтынны нәҗескә буяу илән Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс. (Акмулла әсәрләреннән) Безнең чорда халык мәнфәгатьләре белән яшәүчеләрнең аз булуына экзистенциаль сагыш-үкенечен шагыйрь түбәндәге юлларга сыйдыра: Тик бер гасыр үткән. Ишетелә Келтер-келтер һаман барганы. Теләр идем һәрбер чордашыма Өч бүлекле шундый арбаны. Р. Фәйзуллин татар профессионал музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев истәлегенә "Сәйдәш" поэмасын багышлый. Тормыш тәҗрибәсе арткан, кешенең тирәлек җимеше булуын тирәнрәк аңлый барган шагыйрь яңа әсәрендә шәхеснең рухи дөньясын, кыйбласын эзләп бәргәләнүләрен тулырак сурәтләргә мөмкинлек биргән салмак реализм юлына кайтып төшә. Публицистик ялкынны, дуамаллыкны акыл көче, фәлсәфи уйлану, очкынны эпик талгынлык җиңә. Вакыйгаларны иңләү киңлеге, күләме белән шигъри повестька якын поэма, пролог белән эпилогтан тыш, һәркайсының үз сюжет канвасы булган унбиш бүлектән тора. Һәр баб татар халкының тарихына, язмышына, бүгенге яшәешенә багышланган мәгънәле эпиграф белән ачыла. Сәйдәш образын сурәтләүдә тарихи фон әһәмияткә ия. Булачак көйченең тормыш баскычларына бәйле рәвештә вакыйгалар Казан, Оренбург һәм Мәскәү шәһәрләрендә бара. Ташаяк ярминкәсе, Шамил йорты, Балык базары, Мәскәүнең Казан вокзалы, хәтта Бакалтай болынлыклары - һәркайсы Салихның рухи дөньясында үз урыннарын алып торалар. Каһарманнар галереясы Салих язмышына битараф кешеләрне арасына "кертмәгән" диярлек. Әтиәнисе, үсмернең тормышында мөһим роль уйнаган җизнәсе, беренче хатыны Валентина һәм аңа мәхәббәте - һәркайсы Вакыт сынавыннан килеп үз бәяләрен алган: "Киләчәккә таба ага Вакыт. Туу-үлемнәрең ни аңа". Җитлеккән, олы композитор булып формалашкан Сәйдәш тирәсендә буталган, ироник бәя алган, "конъюктура сандугачлары", үзләрен зыялы кешеләр рәтендә санап, композиторны "интеллектуаль закуска"га әйләндерергә тырышучы төрле катлам кешеләре тәнкыйть утына эләгәләр. Ул яшәгән чор аның талант дәрәҗәсен тиешенчә бәяли алмау сәбәпле, Сәйдәш иҗатының дөрләп үскән чорында фани дөньяны ташлап китә. Шагыйрь Салихның рухи яктан камилләшә барып, халкының моң-хәсрәтен күңеленә сеңдереп, шуларның сынын, аһәңен музыкасында чагылдыру рухы белән яшәвен ассызыклый. Ул поэмада тумыштан зирәк, сизгер, яраланучан йөрәкле, мәхәббәт назын көтеп яшәгән үсмер егет һәм югары зыялылык сыйфатларын җыеп алган егәрле композитор, "сирәк арасыннан сайлап алынган бер гәүһәр" булып күз алдына бастырыла. Аның бөеклеге "Шәхес булып яшәү рәвешендә", "Кешеләргә ягымлылыгында, Дөньяга мөнәсәбәтендә..." чагыла, ди автор. "Сәйдәш" поэмасының соңгы юллары назик җанлы талантларны - халык байлыгын саклый белүгә чакыру белән тәмамлана: Сәйдәш язмышы - гыйбрәт тә, горурлык та, алыр сабак та! Нечкә җаннар - талантлар белән "Сак булыгыз" дигән набат та. Югарыда карап үткән поэмаларга хас уртак үзенчәлек - вакыт белән араның якынлашуы. Шул композицион алым дөньяның эпик берлеген тудыра: биредә үткәнгә, бүгенгегә һәм киләчәккә урын каралган. Кеше белән дөньяның берлеге концепциясен ачучы образлар табыла. Алар метафора, эпитет, символ булырга мөмкин. Арба, тәрәзә, бүлмә кебек предметлы сурәтләр вакыт, кояш, йолдыз, караңгылык, яктылык, үлем, яшәү кебек күләмле яисә нисби образлар белән аралашып, шартлы дөнья тудыралар. Халыкка бер якты кирәк булган - Нур сибәрлек якын-тирәгә. (М. Әгъләмов. "Акмулла арбасы") Гасыр башы. Илдә караңгылык Яктылыкка мохтаҗ көннәрдә Тәрәзәләр кирәк күңелләргә, Тәрәзәләр кирәк өйләргә. (М. Әгъләмов. "Акмулла арбасы") Илдәге караңгылык шагыйрьләрнең иреген буып торучы көчне символлаштырса, һәр чорда да кешегә җитмәгән яктылыкка омтылышны күңел тәрәзәсе метафорасы белән өйләргә куела торган тәрәзәләр чынбарлыкка алып кайтучы деталь буларак үстерелә. "Сәйдәш" поэмасының беренче юлларында ук Р. Фәйзуллин каһарманының язмышында да, вакыйгалар агышында да иң мөһиме - берәүгә дә буйсынмый торган вакыт икәнлекне искә төшерә: Гомерләрне талкып, Вакыт ага, су-дәрьялар сыман бер җайга. Җилләр генә, ахры, бу җиһанда ничек тели - исә шулайга. Вакыт, Җил, Дәрья, Кояш кебек мәңгелек категорияләр, бөек образлар янына "сыешкан" "талкынган гомерләр", уен коралы чыгарган беренче аккордлар кебек, поэманың эпиклыгына нигез булып, четерекле, катлаулы язмышларны кабул итүгә әзерлиләр. "Ни өчен торгынлык елларында шагыйрьләр Кол Гали, Колшәриф, Тукай, Җәлил, Туфан кебек бөекләребез иҗатына, образына еш мөрәҗәгать итәләр?" дигән сорауның тууы да табигый. Халыкка авыр сынау вакыты, хәтәр көннәр килгәндә, язмышы, киләчәге, газиз теле кыл өстендә торганда, үткәннәрнең бөеклегенә, абруена таяну, киңәш-табыш итү, сыеныр, таяныр терәк эзләү табигый. Гомерләрен, иҗатларын халыкка, аның башка милләтләр белән тигез яшәү хыялына багышлаган олуг җаннарыбыз гасырлар аша сүз осталарына киңәш-фатихаларын бирәләр, сынмаска өндиләр, көрәшкә рухландыралар. Халкым булып күзләренә багам: Күз нурлары иңә җаныма. "Китмибез!"не ясин итеп укыйм, Иелеп мин шагыйрь алдына, - дип яза Рәшит Әхмәтҗанов "Тукайның соңгы рәсеме" шигырендә. Үзе белән фатихасы кирәк, Кирәк миңа шушы минутта, - ди Роберт Әхмәтҗанов "Тукайны эзлим" шигырендә. Тукайга, аның сизгер җанын ачуга омтылган "Ялгызлык" шигырендә Зөлфәт бөек шагыйрьне үз чорыннан кыя кебек күтәрелеп торган, бөтен тән, җан күзәнәкләре халык турында борчылу белән тулган олы шәхес итеп күз алдына бастыра. Тукай иҗатында төрле функцияләрне башкарган җил образы ике чор арасында арадашчы мәгънәсендә ачыла. Тарихи шәхесләр арасыннан уңай каһарман эзләү Роберт Әхмәтҗановның "Сәхипҗамал" поэмасына, М. Әгъләмовның күләме һәм эчтәлеге белән поэмага якын "Үзе бакый..." әсәрләренә дә хас. Татар милләтенең яшәвен саклау юлында үзләрен кызганмаган фидаи шәхесләрне сурәтләүдә уртак олылау дәрәҗәсе һәм гомумиләштерү алымнары бар. Үткәннең һәр бөеге халкыбызны изеп, басып торган көчләр белән көрәшкә керткән өлеше буенча бәяләнә. Яшәп киткән бөекләребез берсен берсе тулыландырып киләләр. М. Әгъләмов, "Үзе бакый..." шигырендә бөек рәссам Бакый Урманче эшчәнлегенә, сынмаган-сыгылмаган ихтыярына бәя биргәндә, Тукай, Бабич, Сәйдәш, Туфан, Җәлилләрне искә төшерә, рухи өлгеләрне эзли. Татар халкының башкалар белән тигез хокуклы яшәве өчен көрәштә фидаи җаннар, юл ярып баручыларның булуы мөһим икән: Ә халыкның шул хәлдә дә Үз дөньясы барын Саклап кала алды Бары Бакыйларың. ("Үзе бакый...") Бөекләребезнең эшчәнлеге үткәндә генә калмады, алар "Киләчәккә халык белән ярыклардан керде" дигән нәтиҗәгә килә шагыйрь. 1986 елда М. Әгъләмов татар мәдәнияте үсешенә җитди өлеш керткән, хәзерге сыйфат дәрәҗәсен билгеләгән иҗат әһелләренең шигъри сыннарын тудыра. Бер-бер артлы Сибгат Хәким ("Бар иде..."), Илһам Шакиров ("Ник сазыңны уйнадың..."), Аяз Гыйләҗев ("Кочакладың син аны..."), Равил Фәйзуллин ("Габдрахман абый өммәтендә"), каләмдәш дусты Зөлфәт ("Зөлфәт"), милли азатлык өчен көрәш каһарманы, язучы Фәүзия Бәйрәмова ("Ул чыннан да башка тимер тарак...") кебек яшәп киткән яисә хәзер дә әдәбиятыбызның алгы сызыгында атлаган образлар тезелеп китә. "Тагын бер көн" шигырендә иҗат кешеләренең хокукын яклау, дәгъвалау белән беррәттән, автор хакимлекне үз кулына төшергән явызлыкны кешенең кадерен белмәүдә гаепли һәм афористик төгәллеге белән мәкальгә торырлык гомуми нәтиҗә чыгара: Тираннарның холкы бер генә: Баш игәнгә мунчак кидерә ул, Имәгәнгә элмәк кидерә. ("Тагын бер көн") Намуслы, акыллы зыялыларны төрмәләргә тыгып, гомерләрен алган караңгы көчләрне фаш иткән "Үзебезчә" шигыре илдә җәелеп килгән иҗтимагый яңарышны күздә тотып язылган дигән тәэсир кала. Әсәр тарихи барышка анык бәясе белән таң калдыра: Шәхес культын күпме генә сүкмә, Качып булмый культтан - Ул һәр чорда акыл иясенең Бугазыннан тоткан. Фаҗигале үткәнебез татар шагыйрьләренең аңына, намусына: "Тарихыңны онытма, тарихыңны онытсаң, юк киләчәгең!" - дип туктаусыз шакып тора диярсең. Узган гасырның 80 нче елларында М. Әгъләмов, тематик төрлелек, фәлсәфи тирәнлек, шәкел, иҗек, өслүб төгәллегенә омтылып, поэзиясен төрле юнәлешләрдә үстерә; шанлы тарихыбызда хәзерге көнебез өчен үрнәк-өлге, табигать яшәешендә кеше тормышына, эчке халәтенә якын сыйфатлар эзли. "Исәнме, йөрәк" (1978), "Киләчәккә кайту" (1987) җыентыклары аны татар шигъриятенең әйдәп баручы, тынгысыз эзләнүчән, реалист сүз остасы итеп таныталар. Халыкта горурлык хисен, үзаңны уятуны күздә тотып язылган тарихи әсәрләр белән беррәттән, шул ук чорда кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен, "җан диалектика"сын ачуга омтылган юнәлештә ныгый. Сәяси, милли мәсьәләләрне сүзнең, образның икенче, өченче мәгънәсе аша яктыртуга омтылу тышкы темпераментка алмашка килә, ялкынны утлы күмер алыштыра, ягъни шагыйрьләр чынбарлыкны берьяклы гына кабул итүдән китеп, аны төрле яссылыкларында, чагылышларында сурәтләүгә омтылалар. Киләчәккә ышанычны югалтмаска шагыйрьләргә халык турында уйлану ярдәм итә. Халык рухи һәм матди бөеклек булып калка: Чын йөзеңне каплап, Әдәп саклап, Җитәр башны иеш: Халык егылмаган, ул торачак, Ул торырга тиеш! (М. Әгъләмов. "Үзебезчә") 80 нче еллар дәвамында берничә тарихи поэма укучыга барып ирешә. "Ант суы"нда Р.Харис борынгы Русь һәм Болгар дәүләтләре арасында мең ел элек төзелгән үзара килешүне үзәккә алып, мондый дуслыкның хәзерге яшәеш өчен үрнәк-өлге була алуын искәртә. Берничә елдан соң шагыйрь, халкыбызның туры холкын, олы тарихын, антына тугрылыгын күздә тотып, "Татарлар" дигән публицистик ялкынлы поэма-монологын иҗат итә: Кагылган саен, тарихның коела торыр ярчыгы, катламнары арасыннан татар чыгар... Татар чыгар! Г. Рәхимнең "Аяз көнне яшен", Ә. Баянның "Алтын кашбау" әсәрләренең нигезендә халкыбыз тарихының аянычлы бер сәхифәсе - Бөек Болгар дәүләтенең дала варварлары тарафыннан туздырылуы ята. "Алтын кашбау" шигъри трагедиясе - тыгыз һәм динамикалы сюжеты, үткәнне бүгенге биеклектән килеп бәяләве, шигъри аһәңе белән татар поэзиясенең казанышы саналырга лаеклы әсәр. Аның иркен сулышы беренче юлларыннан ук үз артыннан иярә: Үргә басып, өркеп кешни Вакыт - Унөченче гасыр уртасы. Йорт-диварлар тетелеп, эри металл, Аунап ята илләр һәм аллалар, Җыя алмый ята Җир аңын. Ә. Баянның әлеге поэмасы, символик һәм романтик образларга, шартлы алымнарга таянып, тормыш чынлыгын колачлауга, үткән белән бүгенгене иңләп алып баруга сәләтле шагыйрь булуын раслый. Тарихка игътибар үсү уңай герой эзләү белән бәйле, дигән идек. Шагыйрь, иң борынгы чорлар турында язса да, үзе яшәгән замана баласы булып кала, үткәндәге казанышларны, хаталарны үзе яшәгән мохит югарылыгыннан килеп бәяли. 70 нче, аеруча 80 нче елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләрдә мифка, мифик фикерләү үзенчәлекләренә таянып, гадәти мәшәкатьләрдән өскәрәк күтәрелеп торган хыялый, идеал дөнья сурәтен тудырган поэмалар, шигырьләр дә языла. Аерым алганда, Зөлфәтнең "Йөрәкләрдә үлмәс дастан"ы - үтә шартлы, экспрессив алымнарга таянып, үткән белән киләчәк, Җир белән Күк арасында якынлык эзләүгә корылган поэма. Фәлсәфи-романтик, хыялый эзләнүләренә нигез итеп Зөлфәт алтын бархан турындагы легенданы алган. Әсәрнең барлык бүлекләрен, тәсбих төймәләрен уртак җепкә тезгәндәй, авторның изге хыялларын укучыга түкми-чәчми җиткерү вазифасы да әкият мотивларына тапшырыла. Шул ук вакытта әкият шагыйрь күзаллавында һич кенә дә хыялый дөнья түгел, ул "Җидегәннең көмеш чүмечендә яши" һәм бөеклекне, галилекне галәмнән эзләмәгез, иң бөек хис - кешеләргә мәхәббәт - җирдә яши дигән ышанычка арадашчы була. Ләкин хыялый дөньясыз яшәп булмый, әкият чынбарлыкның көзгедәге сурәте икән. Поэманың төп нәтиҗәсе дә шул: Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне, Әкиятне саклап калу кирәк. "Тукай догасы" бүлеге поэманың үзәк фәлсәфи-әхлакый юнәлешен билгеләп, халыкның бәхет турындагы хыялый дөньясына алып керә. Бөек Тукай фатихасын биреп тора: Сугышлымы яки солыхлымы - Нинди генә чорда булмасын, Шагыйрь өмете ул - һәрбер чорның "Ярлыкагыл!" дигән догасы. Бу чорда поэма әдәбиятның әйдәп баручы жанры буларак үсеп китә. Шигъриятнең бу төренә С. Хәким, И. Юзеев, Ә. Баян, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, М. Шабаев, Ә. Рәшит, М. Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, Э. Шәрифуллина, Р. Вәлиевалар җитди өлеш кертәләр. Аерым алганда, Рәшит Әхмәтҗановның "Бишташ" поэмасы яшь тәнкыйтьчеләрне түгәрәк өстәл янына җыеп алып, язучының иҗат лабораториясе, осталык, тел-өслүб мәсьәләләре турында фикер алышу өчен сәбәп булды. М. Шабаевның "Ачыктан-ачык" поэмасы замана проблемаларын күтәрсә, И. Юзеевның "Сез кабызган утлар", Ә. Рәшитнең "Киек Каз Юлы", "Күңел кыңгыраулары", Рәшит Әхмәтҗановның "Җан яктысы", "Кавышыр көн" поэмалары чынбарлыкны тормышчан хисләр, детальләр һәм лирик герой кичерешләре аша иңләргә омтылулары белән укучы күңеленә үтеп керделәр. Шулар янына Г. Садәнең "Хәтер җебе", Р. Зәйдулланың "Күпер", Н. Акмалның "Сират күпере", "Иң борынгы философлар", Р. Шәриповның "Фатыйма мәхәббәте", М. Шәйхинең "Суар капкасы" кебек лиризм белән фикер арасында якынлык эзләп, сурәтләү алымнарын төрләндерү, деталь аша гомумиләштерүгә омтылган әсәрләрен өстәргә мөмкин. Поэмалар языла, басыла тора. З. Мансуров, Г. Морат, Р. Зәйдулла кебек лиро-эпик жанр серләренә тирән төшенгән буын юл ярып барса да, олы шигъри жанр үсешендә уйландыра, хәвефләндерә торган яклар да җитәрлек. 70-80 нче еллар чынбарлыгын үзәккә алган әсәрләр мәгънәви эчтәлекләре һәм эстетик яңгырашлары, сәнгатьчә яңачалыклары ягыннан югарыда карап үткән тарихи поэмалардан кайтышрак дигән тәэсир калдыралар. Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев жанр үсешен шактый кискен бәяләп чыккан иде: "...шигъриятнең тулаем абруен күтәрү, аның көчен арттыру турында чын-чынлап уйларга теләсәк, без иң элек һәм бик җитди төстә поэма жанрын кайгыртырга тиеш". Милләт язмышы, туган телебез, мәдәниятебез киләчәге һәр чорда диярлек шагыйрьләрнең игътибар үзәгендә торса да, торгынлык елларында СССРда яшәгән барлык милләтләрне бергә туплаган, бер казанда кайнаткан совет халкы, уртак тел идеясе тирәнрәк тамыр җибәргән саен, көчләүне кабул итмәү, һәр халыкның телен, милли үзенчәлеген саклауга омтылышы алгарак чыга бара. Р. Харисның югарыда аталган "Татарлар", А. Хәлимнең "Без исән", Р. Фәйзуллинның "Туган тел турында бер шигырь", Зөлфәтнең "Татар теленең каргышы", "Туган тел хакында", "Имансызлар" кебек шигырьләренең асылын туган телнең кадерен белергә чакыру белән беррәттән тирәлекнең аны кысуына, өстен идеологиягә каршы чыгу яисә килешмәү тәшкил итә. Хакимияткә оппозиция хисләр киеренкелеген, тәртипләр белән ризалашмау рухын тудыра. "Горурларга, кыюларга татар дигән исем таман" (Р. Харис. "Татарлар") кебек публицистик гыйбарәләрдән туган телне ана кебек иң кадерле кешеләргә тиңләү аша, газиз телебезне бәяләмәгән, битараф, кирәксезгә санаган маңкортларны каһәрләү, гаепләү үзәктә тора: Соң минутта әйтә алсаң "Әни!" дип, Соң минутта әйтә алсаң "Әти!" дип. Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең әнә шул булыр... (Зөлфәт. "Туган тел хакында") Җәмгыять тормышын, милләт язмышын, шәхеснең рухи дөньясын, гадәти яшәеш мәшәкатьләрен М. Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, К. Булатова, Н. Сафина, Б. Рәхимова, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Ф. Тарханова кебек шагыйрьләр реалистик буяуларда, ачы хакыйкатьнең күзенә карап сурәтләсәләр, шул чорның Роберт Әхмәтҗанов, аеруча Зөлфәт, дөнья сурәтен ярларыннан ташып чыккан хисләр өермәсе, романтик идеал, мифологик символлар ярдәмендә тудыралар. Зөлфәт яшәеш моделен мифик образлар, космик фикерләү аша күзаллый. Аның шигърияте күп үзенчәлекләре белән С. Рәмиев, Һ. Такташ, И. Юзеев эзләнүләренә якынлашса да, берсен дә кабатламый, сүздә үзе булып яши, үз юнәлешен раслый. Җирдән аерылмаса да, Зөлфәт буразнадан шуышып баручы шигъриятне танымый, күк белән җир арасын акыл фәлсәфәсенә таянып иңли. Чиксезлеккә эндәшәм бит инде, Тын гөлләргә дәшкән шикелле, - дип яза Зөлфәт "Төнге гөлләр" шигырендә. ХХ йөзнең икенче яртысында әкият, миф, риваять дөньясына тирән үтеп кереп, алар тудырган хәятны киләчәк өчен үрнәк итеп, туктаусыз күңелләргә сеңдереп яшәгән башка шагыйрь юктыр. Аның иҗат манерасы Х. Туфанның кереш сүзе белән нәшер ителгән "Язмышлар арасында" (1971), бигрәк тә "Утлы бозлар" (1978) җыентыкларында ук ачык күренә. Мәсәлән, "Яшәгән идем" шигырендә ул борынгы кабиләләр тормышындагы табигый яшәешне, тигезлекне, кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итеп гомер сөрүләрен сокланып, үрнәк итеп, сагынып искә алса, "Тыным бетте" шигыренә вакыйга канвасы итеп Түбән Новгород Кремленең көянтә манарасы нигезенә тере кыз салып калдырылган дигән риваятьне ала. Халык ышануы шагыйрьгә дөнья барышының гадел булмавы, наданлыкның кешеләрне рәнҗетүе, кыерсытуы, матурлыкның тапталуы өчен әрнүен, эчке януын сурәтләү мөмкинлеген бирә. Шагыйрь кувшинга яңа эчтәлек сала. Зөлфәт иҗатының буеннан-буена ил, халык, туган тел язмышы турында уйлану, татарны рәнҗеткән өчен тарихка үпкәләү, чарасызлык тудырган сызлану хисе уза. Галәмгә шәүлә булып төшкән караңгылыкны җиңүнең бердәнбер юлы - мәҗүси табигатькә кайту һәм матурлыкка табыну. Романтик шагыйрь башка юлны белми һәм белергә дә теләми. Зөлфәт шигъриятен җанлы табигать мохитеннән башка күз алдына да китереп булмый. Ат, кош, йолдыз, җил, ай кебек табигать сурәтләре - бөтен иҗаты буйлап сузылган газиз символлары, сурәтле фикерләвенә яктылык бөркеп торган бизәкләре. Яшәешнең катлаулы күренешләрен, милләт язмышы турында уйлануларын укучыга ирештерү чарасы буларак кара шәүлә, яшен уты, караңгылык кебек максатчан образлар да килеп керә. Күңеленә якын, нур өстәүче образларын ул шигырьләренең исеменә үк чыгара: "Сандугач оясы", "Былбыл", "Канатлы былбыл", "Кош канаты коеп яуганы" һ. б. Шагыйрь - табигатьтәге гармония сакчысы. "Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхәсләшүе"ндә коруга дучар ителгән сазлык табигатьне кыерсытуның кешелеккә алып киләчәк фаҗигасе турында искәртә. Фән-техника өлкәсендәге алгарышны күтәренке рух, ачык метафора ярдәмендә сурәтләп, галәм киңлекләрен иңләгәннән соң ("Гасырлар юлы", "Йолдызстан"), 70-80 нче елларда Роберт Әхмәтҗанов илһамына азыкны халык язмышында, матурлыкны җирдә, усак яфрагында, яз елмаюында, чишмә моңында таба, иң кадерле, иң кыйммәтле әйбернең туган ил ("Идел-йорт") икәнлекне шигъри йөрәге белән тоя, милләтенең башка халыклар арасында тигез хокуклы булырга тиешлеген яклап күтәрелә ("Хәтер елгасы"). Табигать яме, туган ил, туган җир җылысы, рәхмәт хисе Роберт Әхмәтҗанов иҗатының буеннан-буена сузыла. Мәңгелек тупыллар, моңлы йорт, язгы тамчы, инеш, карлы тәрәзәләр кебек җанына якын образ-сурәтләр ярдәмендә туган ягының сынын кабатланмас матурлыгы белән һәм ритмик төрлелек аша сурәтләүгә ирешә ("Элегия", "Тупыллар җилгә каршы", "Сине нинди җилләрдән сакларга", "Бу төбәктә, бу төбәктә бары..."). Татар сүз сәнгатенең хыялга бай шагыйрьләренең берсе буларак, Роберт Әхмәтҗанов табигатьнең мәңгелеген, сихри көчен раслауда аң төпкеле тирәнлегендә туган "җемелдек", фәлсәфи-мистик алымнар, образлар тудыру юлында да кыю тәҗрибәләр ясый. 1978 елда ул шигъриятенең офыгын киңәйтеп җибәргән, иң серле модернистик әсәрләренең берсен - "Җәяүле Күбәләк"не каләменнән төшерә. Чәчәктән чәчәккә күчеп, чык бөртекләрен җыеп йөри торган, без белгән күбәләк түгел. Ул - ифрат зур куәткә ия баһадир. "...Таулар, урманнар артына, чакрымнар аша җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп" кайткан "Җәйге болыннарның җаны - Җәяүле Күбәләк"не туган ягы тарта икән. Аны бу омтылышында туктатырлык көч юк. Чөнки аның нигезендә бар нәрсәдән өстен сагыну хисе ята: Безнең сагыну шундый - ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә... ("Җәяүле Күбәләк") Туган төбәккә тартылуның, җирсү хисенең көчен сынландыруга чакырылган "җәяүле күбәләк" шигъри образын "җәяүле бураннар", "җәяүле чакрымнар", "ак давыллар" тулыландыра ("Җәяүле бураннар"). Ак төс аның өчен киләчәккә өметне, яшәү куәсен, илаһи матурлыкны символлаштыра ("Ак өметләр ява"). Кыш белән айны да шагыйрь төсләре, мәхәббәткә юлдаш булулары өчен ярата ("Алып чыктыңмы син Яңа елга", "Айга карап..."). Аның өчен дөньяда ике бөеклек кенә ихтирамга лаек: Вакыт һәм туган төбәгендә яшәүче газиз халкы. Артык кырыслыгы, берни белән дә санашмавы өчен аның Вакытка үпкәсе дә зур: Аерасың, бөек Вакыт галиҗәнап! Агып, ургып, тирән упкын ясап, аналар һәм балалар гомер дәрьясының төрле ярларында калалар; аерасың, Тормыш ярын ашап... ("Аерасың, бөек Вакыт...") 80 нче елларда Роберт Әхмәтҗанов иҗатында үткән тормыш юлыбызны тирәнрәк аңларга омтылыш көчәя, яшәешебезнең бер дә уңай якка үзгәрмәвен сиземләү тудырган төшенкелек, иң татлы мизгелләр узганда калган дигән хис шигырьләренә үтеп керә. "Мәхәббәтсез, утсыз һәм сөюсез...", "Көзге кара төндә мин мосафир...", "И, безнең беренче язлар...", "Җәяүле бураннар..." шигырьләре шуңа ачык мисал була алалар. Көчле рухлы шагыйрь, үз язмышын туган халкының киләчәге белән бәйләгән шәхес буларак, пессимистик тойгыларын тиз "авызлыклый". 80 нче еллар ахырында, бигрәк тә милли күтәрелеш чорында, "татар" сүзен атамага чыгарып, халыкның мәңгелегенә ышанып язылган шигырьләре күбәя ("Татар иртәсе", "Татар бугазы" һ. б.). Милли сәнгатьне, мәдәниятне үстерүгә хезмәт иткән бөекләребез эшчәнлегеннән үрнәк алып яшәргә чакырган багышлаулары тирән мәгънәле эчтәлекләре белән җәлеп итәләр ("Көзге - кичке кояш", "Урманчега - соңарган багышлау" һ. б.). Аның иҗат юлына бәя биргәндә, Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән җырларның күтәренке рухлы, югары өслүбле, яшәү дәрте уятып торуларына игътибар итү дә мөһимдер ("Саумы, Кояш!", "Солдатлар", "Синең эзләр" һ. б.). 70-80 нче еллар шигърияте тукымасында барлыкка килгән үзенчәлекләрнең берсе төрле өслүбләрнең якынаюы, үзара керешүе, реалистик һәм романтик, лирик һәм драматик, фәлсәфи һәм публицистик башлангычларның берберсен тулыландыруы. Бу үзгәреш аеруча 60 нчы елларда тышкы ялкынга, публицистик аһәңгә, романтик ашкынуга өстенлек биргән, шигырь ярдәмендә тормышны яхшы якка үзгәртеп була дигән ышаныч белән сүзне трибуналарга алып менгән Р. Фәйзуллиннар буыны эзләнүләрендә ачык сизелде. Югары зәвык белән нечкә стильләштерүне сакласа да, Р. Фәйзуллин лирик шигырьләрендә "Гадиләргә гимн", "Көрәшчеләр кирәк" поэмаларына хас, замана таләбенә су койган деклоративлыктан, корылыктан котылу юлларын кешенең рухи халәтенә фәлсәфи карашта ("Җырчылар, бу ак чәчләр", "Йоклый алмыйм, дисең"), заманын романтик хыял белән бизәп сурәтләүдә ("Халык әле кышта яши, миндә яз инде күптән"), үтеп киткән мәхәббәт хисләрендә ("Беренче мәхәббәт хисләре"), төшләрендә ("Тансык төшләр"), сабырлыкны, җан тынычлыгын балачак хатирәләрендә ("Туган йортта балачакта") эзли, шул изге төшенчәләр дөньясында гына яшәргә хыялланса да, кырыс чынбарлык аны "чабуыннан тартып" җиргә төшерә: Һаман тормыш, һаман көрәш, Һаман яшәү, һаман шау! ("Саубуллашу") Роберт Әхмәтҗанов белән Зөлфәтнең романтик, Р.Фәйзуллин, Р. Харисларның элитар-символик, метафорик, М. Әгъләмовның фәлсәфи-реалистик шигъриятләре янәшәсендә, берсен берсе тулыландырып, төрледән төрле зәвыкларны канәгатьләндереп тәнкыйтьтә "тын лирика" дип исемләнгән, халык җырлары аһәңеннән, Г. Тукай, М. Гафури, М. Җәлил, С. Хәким традицияләреннән үсеп чыккан шигърият йөрәге дә тибә. Галим В. Зайцев фикеренчә, рус поэзиясендә дә публицистик-дәгъвалы поэзиядән калышмыйча, Н. Рубцов, А. Передреев кебек "тыныч лирика" тарафдарлары иҗаты да үз укучысын югалтмыйча яши. Иҗат юлларын элегрәк башлаган Г. Зәйнашева, Р. Вәлиева, Н. Мадьяров, Р. Гәрәй, Ш. Маннапов, Ф. Яруллин кебек төгәл ритмикага, сүзнең туры төшенчәсенә, телнең эчке сыгылмалыгына таянган шагыйрьләр янына Т. Камалиев, Рәшит Әхмәтҗанов, И. Гыйләҗев, Фәннур Сафин һ. б. сүз осталары өстәлә тора. Шагыйрьләрне татар халкының тыйнаклык, әдәплелек, туган җиргә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, җыйнаклык кебек сыйфатларын ачу якынлаштырса да, һәркайсының кабатланмас мәгънәви һәм шигъри юнәлеше, сурәтле фикерләү үзенчәлеге бар. Шигырьләренә ясалмалыкны, ялган пафосны кертмәскә тырышу да бу юнәлеш вәкилләренең иҗат кредосын тәшкил итә. "Гомер чишмәсе" (1976), "Алмалы җәй" (1979), "Җан яктысы" (1980), "Кавышыр көн" (1985) җыентыклары һәм "Ачлык мәйданы" әсәре авторы Рәшит Әхмәтҗанов иҗатының буеннан-буена татар халкының хокукын яклау, бәйсезлеге, мәдәни мирасын, телен саклау өчен эчке яну, көрәш рухы сузылып килә. Замандашына һәм үзенә аның таләпләре катгый. Әнкәсенең телен җуйган бәндәнең туган илем бар дип әйтергә хакы юк икән ("И туган тел"), "Тарихымны таптап китә калсам, Табаннарым канар шикелле", - дип яза ул, үз-үзенә мөрәҗәгать итеп. Милли яшәеш, аның киләчәге турындагы борчылуын И. Гыйләҗев шәхси хис-тойгылары, йөрәк әрнүе, кан саркуы белән сурәтли. "Җир китабы"на (1988) язган кереш сүзендә М. Мәһдиев шагыйрьнең татар тарихын, тормышны яхшы белеп, туган як рухына тиң сурәтләү чаралары тәңгәллегенә ирешүенә игътибар итә. Р. Вәлиева, Г. Зәйнашева, Р. Вәлиев, Ф. Сафин җыр жанры үсешенә яңа юнәлеш бирсәләр, Р. Гәрәй, Ф. Яруллин авыл, табигать, кеше белән тирәлек арасында елдан-ел катлаулана барган мөнәсәбәтләрне сурәтләү юлына чыктылар. Табигатьнең үз самими яшәү рәвешен, матурлыгын югалта баруының кешелек, бигрәк тә киләчәк буыннар өчен олы бер фаҗига булачагын Ш. Маннапов улы белән сөйләшү алымы аша хәтердә калырлык итеп ачып бирә: - Тирән елга суы кайда, әти? - Кипкән, улым, кипкән. - Болан сазлыгының боланнары? - Киткән, улым, киткән. - Имәнлекнең имәннәре ник юк? - Күптән киселеп беткән. ("Урманнан кайтканда сөйләшү") "Тын лирика" тарафдарлары иҗатында "туган җир", "туган ил" төшенчәләре еш кына туып үскән авыл белән тәңгәлләшә. Шигырен "Туган җирдә" дип атаса да, Н. Әхмәдиев кичереш офыгын авылына китереп бәйли: Авылым! Гомер буйларына Бер Мәҗнүнең булып калам мин. Р. Миңнуллин "Шагыйрьләрнең туган җирләре" шигырендә каләмдәшләренең Байрон, Тагор, Гёте, Лорка кебек бөекләренең туган җирләрен күрү теләген хупласа да, иң әүвәл татар әдипләрен биргән авылларны зурларга кирәк дигән фикерне калкытып куя. Шигырьнең үзәген туган нигез символы тәшкил итә. Төрле төбәкләрдә туып үссәләр дә, нинди генә биеклекләргә күтәрелсәләр дә, һәркайсының табыныр урыны бер - туган нигез, ди лирик герой. Ашкыналар алар күрергә дип Элюар һәм Гёте төбәген... Минем исә Җәлил туган җирне Барып күрү бөтен теләгем. Мостафаны кемнең күргәне бар? Бер баруы шунда ни безгә? Кушлавычка кайтыйк, Өчилегә - Тукай туган бөек нигезгә! 80 нче еллар уртасында иҗатка килгән Газинур Морат "нигез" төшенчәсен кешенең җирдәге урынын, киләчәген билгеләүче терәк дәрәҗәсенә күтәрә: Тәкъдир булып туфрак пышылдады: - Язмышларыннан узмас берегез дә. Нигезеңне саклап калыйм дисәң, Күкләр белән кирәк берегергә. ("Нигез") Такташ Сыркыдысында, шагыйрь нигезендә "хуҗа" булып калган шайтан таяклары, ыңгырашып утырган ташлар белән "әңгәмә" аша шагыйрь кеше гомеренең кыйммәте, яшәп киткән олыларыбызны онытмау турында уйлана. Н. Мадьяровның егерме бишьеллык иҗат тәҗрибәсен туплаган "Рәшәле офыкларым" (1979) җыентыгына язган кереш сүзендә шагыйрь Г. Рәхим бик хаклы билгели: "Әйтергә кирәк, Н. Мадьяров - үз темасына, авыл һәм авыл табигате темасына иң турылыклы шагыйрьләрнең берсе". Күп сынады безне бу җир, Бу җирне күп сынадык. Ялгышмадык, бер-беребезгә, Мәңгелеккә тугры калдык, - ди шагыйрь, илһам чыганагы, шатлыгы һәм кайгысы, сөенече һәм таянычы булган туган туфрагына мөрәҗәгать итеп. Шагыйрь туган җиренең һәр түмгәген, һәр үләнен йөз төрле хис белән тануы, аңа баш июе турында оялмыйча, горурлык белән кат-кат яза, татар авылларында барлыкка килгән үзгәреш-яңарышларның шигъри сынын эзли. Аның шигъри аһәңенең үзәгендә сүзнең туры мәгънәсенә, эчке матурлыгына таяну ята. Туган илгә сыену, җирне олылау, шул изге төшенчәләрдән ямь, илһам алу - реалистик-сентименталь юнәлеш вәкилләрен бизи торган бер үзенчәлек. Төрле буын сүз осталары иҗат иткән һәм халык рухына, зәвыгына якын буяулар белән бизәлгән бу төр әсәрләрдән туган якка, аның кешеләренә табигый мәхәббәт бөркелеп тора. Х. Камаловның "Туган җирем - Идел-йорт" шигырендә лирик геройның Ватанына мөнәсәбәте үтә шәхси, кабатланмас булып һәм шул ук вакытта тарих фонында сурәтләнә: Туган җирем - Идел-йорт, Җаным дөнья күргән җир, Туфрагына бабамнарның Хәләл каны кергән җир. Ф. Яруллинның "Мәңгелек мирас"ында туган илнең нәфислеге, күркәмлеге лирик "мин"нең хисләренә төрелеп бирелә: Иң кадерле, иң зур байлык Булуын беләм аның. Ул - минем азат, ирекле Җирем - Татарстаным. Бу чор татар шигъриятендә, бигрәк тә лирикада эзләнүләр төрле юнәлешләрдә алып барыла. Үзгәрүчән, катлаулы чынбарлык күренешләре, яшәү мәгънәсе, халкыбызның киләчәге турында фәлсәфи уйланулар шагыйрьләрне якынлаштыра. Ямаш Игәнәй, Ә. Гадел, М. Галиев, А. Хәлим, Р. Вәлиев иҗатларын бер өслүб агымы белән чикләве кыен. А. Хәлим шигырьләрендә публицистик ялкын, милләт мәнфәгатьләрен яклауда килешмәүчән аһәң өстенлек итсә ("Сүзләрем минем", "Ян"), Р. Вәлиев сүзен фәлсәфи дулкынга салып, ипләп, күңелгә сеңдереп, төгәл ритмика ярдәмендә укучысына җиткерә ("Кеше", "Бөеклек", "Онытылды инде күз яшьләре"). Ә. Гадел, кыска күләмле, йөгерек шигырьгә өстенлек биреп, кырым татарлары моң-зарын алып кереп, төрки халыкларының уртак язмышлары турында уйлана ("Атлар килә", "Гитара", "Каләм камыш", "Сөембикә"). Тирән, төпле фикерле, шәкли эзләнүләр белән мавыкмаган Я. Игәнәйнең "Сәфәр чыгам" (1981) җыентыгын күздә тотып, каләмдәшенең төп үзенчәлеген тәнкыйтьче бер җөмләгә сыйдыра: "Салмак, әмма саллы". Иҗади йөзләре 70-80 нче елларда ачылган югарыда исемнәре аталган шагыйрьләр иҗатында милләт гаме белән яшәү, намус, вөҗдан, игелек кылу, монафикълыкны кире кагу кебек әхлакый һәм фәлсәфи проблемалар үзәктә тора. Бу дөньяның мин бер кисәкчеге, Мин кечкенә генә материк. Таулар да бар миндә, упкыннар да, Батырлык бар миндә, матурлык, - дип, Р. Вәлиев үзен олы дөньяның бер кыйпылчыгы итеп күрә ("Кеше"). Шагыйрьләр мәхәббәт, сөю сагышы кебек һәрбер инсанның башыннан уза торган мәңгелек хис турында тыйнак, әмма үтемле буяулар эзли-эзли язалар. Өлешеңә тигән бер бәхетне Була табып, була югалтып. Ярты җаным синең белән киткән, - Шул җанымны барам юатып, - дип яза М. Галиев "Синсез дә яши алам икән..." дигән шигырендә. "Без идек - без!" әсәрендә яшүсмерлек чорлары сугыштан соңгы авыр еллар чыныктырган буынның үз бәхетләре өчен көрәшә белүләрен байрак итеп күтәрә: Мактансак та бераз, кылансак та, шәп егетләр идек мәйданда. "Бәхет" дигән сүзне белмичә дә, бәхет тапканбыз бит кайда да. Татар шигыре бу чорда күләме белән кыскара, җыйнаклана, эчтәлек җәһәтеннән тыгызлана бара. 1979 елда гына да "Казан утлары" журналында Р. Фәйзуллин, М. Рәфыйков, Х. Төхфи, Рәшит Әхмәтҗановларның үзәккә бер психологик халәтне, күренешне, уйлануны, фикер борылышын алган кыска шигырь бәйләмнәре басылып чыкты. Поэма, сюжетлы шигырь тарафдары С. Хәким дә 70 нче елларның икенче яртысында кичерешен еш кына тар мәйдан биләгән шигырьгә ышанып тапшыра башлады: Никадәрле матур булмасыннар, Гүзәл булмасыннар чәчәкләр, Чәчәкләр дә күтәрелеп карый, Исемнәре белән дәшсәләр. ("Чәчәкләр") Мәкаль-әйтем, хикмәтле сүз, кыска җыр традициясеннән үсеп чыккан ике-дүртьюллыкларда хис-уйны җәеп җибәрү, хәрәкәттә ачу, рухани дөнья нечкәлекләрен тәфсилле сурәтләү мөмкинлеге чикле булса да, фәлсәфи очкын, метафора, антитеза рәвешләрен алган мондый шигырь укучының зиһенен эшкә җигә, нәтиҗәне үзенә ясарга чакыра. Лирика, поэма, баллада, җыр жанрлары 70-80 нче елларда мәгълүм уңышларга ирешсәләр дә, сатира белән юморга игътибар кими. Бу хәл язучыларның үзләрен дә борчый. "Без хәзер сатираны онытып барабыз түгелме?! - дип яза Ф. Яруллин. - Кайчандыр шәп-шәп сатирик әсәрләр язган Г. Афзал, Ш. Галиев бу жанрдан читләште. Г. Афзал лирикага күчеп бара. Ш. Галиев талантын бөтенләе белән балаларга багышлады". Дөрес, бу катлаулы жанрда каләм тибрәтүчеләр аз түгел иде. Сатира үсеше өчен борчылып яшәгән Ф. Яруллинның кешелекле юморы ("Тозлы җил" (1988) җыентыгына кергән шигырьләре), М. Саттаровның сәер хәлләрне үзәккә алган сатирасы, Х. Гатинның кайбер тәҗрибәләре, А. Вергазов мәсәлләре вакытлы матбугатта күренеп торалар. Г. Рәхим, Р. Зәкиев, Р. Миңнуллин, Л. Лерон, М. Галиев кебек шагыйрьләрнең эзләнүләре дә игътибарга лаек. Г. Рәхимнең юмор һәм сатира әсәрләрен берләштергән "Иптәшләр үзебезнеке" (1988) җыентыгы бу жанрда уңышлы мәҗмугаларның берсе булды. Өлкән буын шагыйре Ә. Исхак, нигездә, кыска шигырьләрдән, мәсәлләрдән торган "Уйланулар, елмаюлар" (1983) дигән тупланмасын бастырып чыгарды. Җәмгыять, аерым кешеләр тормышында урын алган, бигрәк тә адәми затның тышкы кыяфәте артына яшерелгән эчке бушлыгы, комсызлыгы турында Акмулла, Бабич, Тукай, Ә. Фәйзи яисә 60-70 нче еллардагы Г. Афзал, Ш. Галиев дәрәҗәсендә торган төртмәле, шаян, йомшак җәеп катыга утырта торган әсәрләрнең аз язылуына зарлануы белән Ф. Яруллин хаклы иде. Бигрәк тә сәяси сатира үзе турында бөтенләй хәбәр бирми. Татар шигъриятенең үсеш юллары, буыннар арасындагы якынлык һәм каршылык, жанрлар куәсе, сурәтлелек чараларының яңарып тору мәсьәләләре һәрдаим җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә була. "Ватаным Татарстан" газетасы, "Казан утлары" журналы әдәби бәхәсләргә юлны ачып тора. 1978-1979 елларда татар поэзиясенең торышы турында күренекле галимнәр, язучылар, әдәбият сөючеләр катнашында зур фикер алышу булып уза. Шул рәвешле, 70-80 нче елларда поэзия тукымасында барлыкка килгән үзгәреш-яңарышларның иң мөһиме реалистик һәм романтик, лирик һәм публицистик өслүбләрнең якынаюы, бер-берсен тулыландыруы, фәлсәфи һәм сәяси, тарихи һәм көндәлек мотивларның керешеп китүе үзәк бер тенденция буларак яши. Бу үзгәрешләр төрле буын шагыйрьләр иҗатында күзәтелә. 60 нчы елларда шигърият түренә узган Р. Фәйзуллиннар буынында кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен "җан диалектикасы", лиризм аша, иҗтимагый проблемаларны публицистик, драматик чаралар ярдәмендә ачуга омтылыш көчәйсә, И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Гаташ, Зөлфәт иҗатларында романтизмның офыгын киңәйтергә, хәзерге көн проблемаларын тарихи хәтергә таянып яктыртырга омтылыш үсә. Шигъри йөзләре 70-80 нче елларда ачылган М. Әгъләмов, Ә. Гадел, Рәшит Әхмәтҗанов, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Х. Әюп кебек шагыйрьләр иҗатында халык мәнфәгатьләре белән яшәүнең алга чыгуы кешенең яшәү рәвешен, рухи һәм иҗтимагый эшчәнлеген сурәтләүдә милли башлангычның көчәеп, Тукай, халык иҗаты традицияләренә өстенлек биргән реалистик өслүбнең төп юнәлеш булып үсеп китүенә этәргеч бирә. Югары поэзия дип аталырга лаек әсәрләрнең кыйммәте талант һәм профессиональ өлгергәнлек белән бергә, иҗатчының кешелеклелек сыйфаты һәм тормышка мөнәсәбәтенең төплелеге белән дә билгеләнә. Шигъриятнең иң гүзәл үрнәкләре үз халкының яшәеш нигезен, асылын тирәнтен аңлап, аны сәнгатьчә югарылыкта ачып бирү сәләтенә ия сүз осталары иҗатында туа. Төрле буын һәм төрле юнәлеш шагыйрьләре бердәмлеген тәшкил иткән 70-80 нче еллар поэзиясе, күреп үткәнебезчә, андый исемнәргә дә, халык күңелендә үз лаеклы урынын алган әсәрләргә дә бай. МИЛЛИ ЯҢАРЫШ ЧОРЫ ШИГЪРИЯТЕ (90 нчы еллар) XX гасыр ахыры поэзиясе татар халкының гыйбрәтле тарихи үткәненнән, хәзерге яшәешеннән кодрәт һәм нур алып алга хәрәкәтен, кешенең күңел тарихын язуны дәвам итеп, сүз һәм акыл көчен яңа - XXI йөз шәрифләренә тапшырды. XX гасырның соңгы унъеллыгы поэзиясе киң тармаклы, күп юнәлешле һәм ул эчтәлеге, сюжет-өслүб үзенчәлекләре җәһәтеннән башка чорларны кабатламыйча, шул ук вакытта мең гасырлык тамырларыннан аерылмыйча, табигый булган буыннар алышынуын башыннан кичереп, үсешен, алга хәрәкәтен дәвам итте. Татар шигърияте, кайбер чорлардагы кебек, Җир шары мәшәкатьләре, атом-төш коралы, Галәмне яулау белән масаю, бөек төзелешләр, кара алтынны күбрәк чыгару өчен көрәш кебек татар халкына файдасы нисби гамәлләргә дан җырлаулардан арына килә. Бу чор поэзиясенең иң олы казанышы татар халкының язмышын, киләчәген, телен саклауны үзәккә алу, аны инкыйраздан коткарып калу өчен көрәшкә рухландырып торуында булды. Демократия җилләре исеп, Ирек мәйданыннан азатлык рухы кайнар сулышын өргәч, 90 нчы еллар башында, поэзия тукымасында җитди үзгәрешләр барлыкка килә. Бер яктан, шул халәтне үзәккә алган яхшы мәгънәсендәге декларатив, шатлык, канәгатьлек хисен үзәккә алган гимник, публицистик характердагы шигырьләр, җырлар туа (Н. Арслановның "Гласность" турында", Р. Рахманиның "Татар юлы", "Азатлык маршы", А. Хәлимнең "Без исән!" һ. б.). Икенче яктан, бу үзгәрешләрнең табигыйлеген, булырга тиешлеген исбатлауны өстенә алган, татар тарихының шанлы сәхифәләрен күтәргән шигырь, поэмалар языла. Кыскасы, 90 нчы еллар башында булып алган "икенче җылыныш" (беренчесе - 60 нчы еллар башы) дулкыны әдәбият үсешенә өстәмә көч бирә, киләчәккә өмет, ышаныч чаткылары уята, милли һәм рухи күтәрелеш шигырьне әдәбиятның алгы сафына чыгара. Татар милли хәрәкәтенең башында З. Зәйнуллин, Ф. Бәйрәмова, А. Хәлим, Рәшит Әхмәтҗанов, Г. Морат, Ә. Мушинский, Ә. Мәхмүдов кебек язучылар торуы да бер үзенчәлек булып, сүз сәнгатенең үсешенә мәгълүм күләмдә этәргеч бирде. Иҗатка элегрәк килсәләр дә, рухи күтәрелеш дулкынында сулыш юллары иркенәеп, шигъри сиземләүләре тирәнәеп киткән М. Әгъләмов, Зөлфәт, Рәшит Әхмәтҗанов, К. Сибгатуллин, урта буыннан Р. Зәйдулла, Г. Морат, Ф. Зөлкарнәй, Р. Низамиев, И. Гыйләҗев, Н. Әхмәдиев, Л. Шагыйрьҗан, Сөләйман, Л. Лерон, Н. Сафиналар, милли хәрәкәтнең үзәгендә кайнап, шигырьләрендә мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була дигән фикерне уздыралар. Иҗатларының төп өлеше совет чорына туры килгән буын вәкилләре дә иҗади эзләнүләрдән читләшмиләр. 90 нчы еллар башы татар шигъриятендә сәяси-иҗтимагый эчтәлекле публицистик башлангыч алга чыгып, ул халык азатлыгы, телне саклауга омтылыш җәһәтеннән Тукай рухына якынлаша (шул чорда аның "Туган тел" шигыре - милли гимн, "Китмибез!"е бәйсезлек өчен көрәш байрагы дәрәҗәсенә күтәрелә). Өлкән шагыйребез, әдәби тел остасы Н. Арсланов, үлеменә бер ел калгач, "Гласность" турында" шигырен язып, үз фикереңне ачыктаначык, курыкмыйча әйтү кирәклеген раслап чыга. Сугыштан соңгы чорда иҗатка килгән буынның талантлы вәкиле Г. Афзал публицистик ялкыны биткә бәрелеп торган "Без - татарлар" шигырендә: "Кичә генә динсез идек, бүген, шөкер, мөселман без", - дип яза. Бу төр шигырьләрдә ярларына сыймаган хисләр ташкыны, йөрәк ярсуына әверелеп, шигъри телнең үсешенә дә тәэсир ясый: эзоп телен, кинаяле төрттерүне, пышылдап сөйләшүне кискен төгәллек, фикерне өздереп әйтү алыштыра. Мәгънәви борылышка сизгер сүз байлыгы - лексик катлам яңара, җитди үзгәреш кичерә. Мин монда үз телебездә атамасы булып та, рус теленнән кергән алынмалар алыштырган, совет чорында кулланылыштан төшеп калган гарәп, фарсы, төрек сүзләренең (бу җәһәттән бер чиктән икенчесенә сикерүләр дә булды) кире кайтарылуын гына күз уңында тотмыйм. Элек куркып, як-якка карана-карана гына әйтелгән "Алтын Урда", "Казан ханлыгы", "татарым", "милләт", "азатлык", "бердәмлек", "мөстәкыйль дәүләтчелек", "көрәш", "өмет", "язмыш", "милләт хәтере", "милли үзенчәлек" кебек сүз-гыйбарәләрнең тулы хокук алуларын үзенә күрә бер казаныш саныйм. Ошбу сүзләрнең тарихи-фәлсәфи җирлегендә, мәгънәсендә халкыбыз үткән юлның чагылышы ятканын да онытырга ярамый. Милләткә мөрәҗәгать итеп, аны берләшергә, тарих халкыбызга сирәк биргән мәрхәмәттән файдаланып калырга, туган җиребездә үзебезне хуҗа итеп тотарга чакырган шигырьләр күбәя. "Татарлыктан оялмыйм мин" (Н. Әхмәдиев), "Татар тукталышы" (Н. Сафина), "Татар авылы" (Г. Зәйнашева), "Татар китабы" (Э. Шәрифуллина), "Татарым" (Ф. Яхин), "Китмибез!" (Р. Харис), "Киләчәккә кайту" (Ә. Рәшит) кебек, халкыбызны иркәләп һәм үгетләп уянырга, коллык пәрәнҗәсен алып ташлап, үз хокукларын якларга чакырып, өндәп, инәлеп язылган шигырьләр күп иҗат ителә, күп басыла. Искегә һәм артка юллар ябык, Ташла шикләнүне, татарым. Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс, Мин дип йөрсәң иде, батырым. (Ф. Яхин. "Татарым") Р. Харис "Татарлар" (поэма-монолог), Л. Шагыйрьҗан "Милли, милли, миллионнар...", Зөлфәт "Туган тел хакында", "Җаннарга тия шул" кебек татарлыклары белән горурлануларын алга чыгарган, бердәмлеккә чакыру рухы өстенлек иткән әсәрләрен язып чыктылар. 90 нчы елларда иҗтимагый-сәяси вазгыятькә сизгер поэзия тукымасында янә бер җитди үзгәреш барлыкка килә: тарихи поэма проза әсәрләре белән бәйгегә чыгарлык дәрәҗәдә тернәкләнеп китә. Татар халкы тарихының иң күренекле, легендар шәхесләренә багышланган әсәрләре белән шагыйрь Ә. Рәшит, беренчеләрдән булып, поэма жанрын яңарту юлына чыкты. Әлегә үзләренә лаеклы бәяләрен алмаган "Сөембикә", "Колшәриф", "Мөхәммәдьяр" әсәрләре татар дәүләтчелегенең иң хәтәр чорында яшәгән, көрәшкән, иҗат иткән өч олы затына шигъри һәйкәлләр кебек кабул ителәләр. Халык тарихында, аның язмышында күренекле урын тоткан шәхесләр эшчәнлегенә игътибар сүрелми. Р. Харисның шул исемдәге халык дастаны мотивларына таянып язылган "Идегәй", З. Мансуровның Сөембикә белән Ярославна образларын чор вазгыяте белән бәйләп сурәтләгән "Ике еглау", Э. Мостафинның "Батырша" кебек тарихи сиземләүнең шигъри сынын тапкан поэмаларында реаль шәхесләр эшчәнлегенә заманча бәя бирү, фикерләү киңлеге һәм ритмик төрлелек хас. Башка сәяси борылыш чорларындагы кебек үк, 90 нчы елларда сүз сәнгатенең өлгер, хәрәкәтчән, оператив төрле лирика алгы нәүбәткә чыкса да, шигъриятнең вакыйга-хәлләрне гомумиләштереп, характерлар аша тудыруга чакырылган поэма жанры да "йоклап" ятмый. Аның үсешенә И. Юзеев, З. Мансуров, Р. Зәйдулла, Э. Шәрифуллина, Л. Шагыйрьҗан, Г. Морат, Сөләйман һ. б. шагыйрьләр җитди өлеш кертәләр. Бу урында һәм эчтәлек, һәм структур яктан бер-берсен кабатламаган дистәләгән поэма авторы Р. Харис эзләнүләренә генә дикъкатьне юнәлтәсе килә. Шагыйрь "Шөкер", "Җиңүче" поэмаларында, сугыш калдырган рухи җәрәхәтләр, кара тамгалар, әрнү-хәсрәтләр турында уйланып, милләтнең фидакяр балаларын олылауны дәвам итсә, "Бүре күзе"ндә татар шигърияте өчен (прозада, публицистикада чечен сугышына карашны белдергән әсәрләр булгалады) яңарак теманы үзәккә ала. Дөрес, ил эчендә барган афәткә мөнәсәбәтен ул "Грозный, 1998 ел" шигырендә сурәтләгән иде. "Бүре күзе" поэмасы бу мәүзугъны табигать, тирәлек һәм кеше психологиясе белән бәйләнеш яссылыгына, ягъни киңрәк җирлеккә һәм метафорик фикерләүгә күчереп сурәтли. Поэманың нигезендә туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә алынган бүре күзе символы ята. Бүре халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә, әдәбиятта да явыз, куркыныч, кешенең яшәешенә зарар салып яшәүче ерткыч буларак ачыла. Булачак шагыйрь дә, чаңгы белән күрше авылдан кайтканда, бүре белән очраша. Исән калса да, бүре күзендә ялтырап алган хәтәр ут аны гомере буена эзәрлекли. Азатлык даулап күтәрелгән чечен халкының гербындагы бүре аң төпкелендә калган курку хисен уята, сискәндереп җибәрә. Ничек була инде ул? Явызлык символы халыкны үз хокукларын яклауга дәртләндерә алсын ди? Лирик затның күңелен биләгән катлаулы, каршылыклы уйларга элеккеге танышы, каләмдәше Магомед ачыклык кертә. Бүре белән бүре арасында да аерма булырга мөмкин икән! - ...Гафу, гафу! Котырган бүрегә бар халыкта бер үк бәһадер. Безнең гербтагы бүре - бөек, намус билгесе ул, баһадир. Сау-сәламәт бүре беркайчан да кешеләргә башлап сикерми... Аркадашының ихлас сүзләре явызлык символы - котырган бүре белән сау-сәламәт бүре арасындагы аерманы, лирик геройның яшьлегендә ерткыч белән очрашудан исән калуының серен дә, чечен сугышын кем (антитеза - "котырынган бүре" - "сау-сәламәт бүре") кабызганын аңларга ярдәм итә. Бүре образына салынган шартлы күпмәгънәлелек шагыйрьгә гомуми яшәешебезнең күп тармакларына кагылышлы нәтиҗәсен ике юлга сыйдырырга мөмкинлек бирә: Авантюра һәрчак посып яши кеше җанындамы, илдәме. (Р. Харис. "Бүре күзе") З. Мансуровның алда телгә алынган "Ике еглау" поэмасы - драма алымнары белән психологияне ачу ягыннан новатор әсәр. Композициясенең нигезендә диалог рәвешендәге тышкы структураның, эчке монологларның (Сөембикә, Ярославна) фәлсәфи-тарихи катламы, мифологик-дини Хәзрәти Мәрьямнең язмышларга бәясе, Р. Харис әсәрендә "ике мәгънәле" бүрене капма-каршы кую шул чор татар поэмасы тукымасында сәяси башлангычның ассоциатив фикерләү аша үсеп килүенә мисал була алалар. Теләсә кайсы чор поэзиясе турында сүз алып барганда, әйләнеп үтеп, читкә этәреп котылып булмый торган бер мәүзугъ алга килеп баса. Ул - буыннар алышыну. Берәүләр мәңгелеккә күчә, бәгъзеләре шигъри олимпка күтәрелә, өченчеләре тәүге китабы басылып чыгу сөенечен кичерә. 90 нчы елларда татар сүз сәнгате үсешенә җуелмас өлеш керткән берничә олуг затыбыз безнең арадан китте. Араларында соңгы елларда шигъри пөхтәлеккә, камиллеккә, тар мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә ирешкән Н. Арсланов, сатира, аеруча мәсәл жанры остасы Ә. Исхак, милли мәнфәгатьләр белән яшәү үрнәге күрсәткән, арыслан йөрәкле, фаҗигале үлемгә дучар ителгән С. Баттал булуы аеруча аяныч. Роберт Әхмәтҗановның "Батталның китүе" шигырендә Салих абый үзенә иң төгәл бәяне ала шикелле: "Китапларына да сыймады Дәрвиш сурәтле олуг шагыйрь". Фронтовик әдипләребезнең соңгы могиканнарыннан, тормышында да, иҗатында да терекөмештәй хәрәкәтчән, татарлыгы белән горурланып яши белгән М. Хөсәен, М. Садри бакый дөньяга күчтеләр. Мөстәкыйльлекне, милли рухны яклау талпынышында тирән эчтәлекле, самими шигырьләре белән катнашкан К. Сибгатуллин, ачлык мәйданын оештыручыларның, шигъри сынын табучыларның иң үҗәте, көрәшче-шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов, ил сәясәтенең янәдән иске, империячел эзенә кайтып төшүен күрмичә, иреннәрендә бәхетле елмаюларын саклап, дөнья куйдылар. Бер тәнкыйтьче үзен "Сабый җанлы шагыйрь" дип бәяләгән, мәгърифәтче Яков Емельяновның дәвамчысы Ямаш Игәнәй тавышсыз-тынсыз гына китеп барды. Н. Арсланов, Ф. Зөлкарнәй, Ә. Мәхмүтовлар иҗатына уңай бәя биргән Э. Мостафин, фатирсыз, эшсез калып, шактый иза чиккәннән соң, билгесезлеккә чыгып югалды. Шул ук 1997 елда татар шигърияте, тәнкыйте янә бер талантлы затын, "Идел" журналын аякка бастырып, сәләтле яшьләрне үз тирәсенә җыеп юнәлеш бирә белгән Фәез Зөлкарнәйне җуйды. Югалтулар сизелерлек булса да, бер чорда да талантларга кытлык кичермәгән татар шигърияте яңа исемнәргә баеды. 90 нчы елларда замана сулышын үзләренчә тойган, яңачарак сурәтләргә омтылган буынның шигърияткә килеп кушылуы табигый иде. "Кәккүк тавышын санадым" (1994), "Турайгыр" (1998) җыентыклары белән Актаныш төбәгеннән борынгы жанр төрләренә яңа тормыш бирергә омтылган шигъри сиземләүле Мөхәммәт Мирза (И. Ибраһимов), Башкортстаннан, иҗатка 80 нче елларда килсә дә, шигъри йөзе "Җирдә" (1993), "Адашкан" (2000) тупланмаларында ачылып киткән Н. Измайлова, "Ышанасы килә" (1991) шигырьләр китабы белән үзенә игътибарны җәлеп иткән И. Иксанова, Б. Рәхимова, Ф. Тарханова, Ф. Җамалетдинова, Ф. Мөслимова, А. Юнысова - һәркайсы кабатланмас үз моңы, тавышы белән шигъри агымга килеп кушылалар. Татар язмышы, Кеше күңеленең матурлыгы, табигать турында уйлануларын шигъри юлларга күчерү осталыгына ирешә килгән Н. Гамбәр, Х. Бәдигый, Ш. Гаделша, Р. Корбан, "Шомырт салкыннары" (2000) җыентыгы белән шаккатырып, шигъри мәйданга (соңрак Р. Фәйзуллинның фатихасын алып) бәреп кергән Р. Аймәт - һәркайсы зурлап сөйләшерлек, фикер алышырлык дәрәҗәдә. Шул буынның сәләтле вәкиле М. Закир киләчәктә яшәячәк затларга үз башларына эләккән авыр сынаулар (әфган, чечня сугышлары) килмәсен иде дигән фикерен ассоциатив метафорага ышанып тапшыра. Гамьсез-гафил буын! Тик син генә Шушы афәтләргә тарыма! Яра калды, яра... Тама каны Туган җирнең җепшек карына. (М. Закир. "Гамьсез-гафил буын!") Яңа шигъри буын Г. Тукай, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким кебек олуг сүз осталарыбыздан миллилек һәм матурлык эстафетасы таягын кулларыннан төшермәскә, әдәби кумирларының рухларына турылыклы калырга тырышып, вәгъдәләр биреп иҗат итәләр. Үзе дә нәкъ шул чорда шагыйрь буларак ачылган, "Тәрәзәңдә утың бар", "Күзләремнең төсе үзгәрмәде", "Соңгы кар", "Яшьлек болыны" кебек күбесе җыр булып киткән самими, кешелекле, хисле лирик шигырьләр авторы, тормыштан иртә киткән Нияз Акмал, татар әдәбиятына, аеруча театр сәнгатенә бик күп затлы шәхесләр биргән Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы кызы Фәүзия Солтанның "Учларымда җиләк" (1999) дигән тәүге җыентыгын укучыга саллы сүз башы белән тәкъдим итә. "Аның шигырьләреннән чишмәләр җыры ишетелә, аның шигырьләрендә карлар җылысы, көзләр моңы, язлар яме бар, җиләкле аланнар бар...". Сәяси-иҗтимагый тормыш уртаклыгы, милләт мәнфәгатьләре, гадәти тормыш низаглары төрле буын шагыйрьләрен якынлаштыра, уртак җепкә тезә. Халкыбызның киләчәге хәл ителгән чорда аның язмышы, теле өчен борчылмаган татар шагыйре булмаса да, аны коллык психологиясеннән арындыру, инкыйраздан саклап калу юлларын күзаллау төрлечәрәк иде. Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, Ф. Яруллин, Р. Харис, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Э. Шәрифуллина, К. Булатовалар милләтне юкка чыгудан, үзгә кавем арасында эреп бетүдән, йотылудан, газиз лөгатен югалтудан татар акылы, гыйлем, әдәп, намус, сабырлык, хакыйкатькә, дингә тугрылык кебек әхлакый идеаллар саклап калыр дип ышансалар, Р. Зәйдулла, Р. Рахмани, Г. Морат, Л. Шагыйрьҗан, Н. Сафина, Н. Әхмәдиев, И. Гыйләҗев, Сөләйманнар халыкны чаң кагып уяту, турысын әйтеп "селкетү" ягында тордылар, милләтебезнең караңгы "төнгә кереп" баруын (Р. Зәйдулла) яшерү, якты киләчәгебезгә ышану үзебезне сабый балаларны тәти уенчык белән юату, алдау булыр иде дип чыктылар. Әлбәттә, бу - ифрат шартлы фараз, чөнки талантлы әдип иҗатын ясалма ятакка сыйдыруы мөмкин түгел. Төрле буын шагыйрьләрен милли яңарышка, мөстәкыйльлеккә омтылыш рухы бер боҗрага тезә, дигән идек. Мисалга шәкли эзләнүләр, ритмик төрлелек остасы, өлкән буын вәкиле Роберт Әхмәтҗанов иҗатында барлыкка килгән үзгәреш-яңарышларны алырга мөмкин. Ул, "соңгы танк"лардан, "таш аргамак"лардан, "йолдызстан" иленә сәяхәтләрдән, "җемелдек" җәяүле күбәләкләрне куып йөрүдән гарык булып, халкының иҗтимагый, сәяси һәм рухи халәте турында ешрак уйлана башлый, ягъни күк романтикасыннан җир мәшәкатьләренә "кайтып төшә". Гасыр ахырындагы халәтебезне, холыклар, карашлар үзгәрү тудырган гаделсезлекне фаш иткән шигырен Роберт Әхмәтҗанов "Ошбу елда" дип атый. Байлар калка, ярлы халык - бата, баткан халык саламга тотына, Салым арта, бурыч арттан тарта, Үзәк калка - "регионнар"га тотына!.. Халкының, туган теленең киләчәге, гомернең кыскалыгы, сөюнең мәңгелеге, табигатьнең үзгәреп, яңарып торуында тормыш фасыллары агышын күрүе турындагы киеренке уйларын чагылдырган, һәркайсы диярлек "яңа киемле" шигырьләрен туплаган мәҗмугасын Роберт Әхмәтҗанов "Татар иртәсе" (2004) дип атаган. Шагыйрьнең өметләнеп яшәве ("Ак өметләр ява"), олы җанлы кешеләрне сибелүче кичке болытларга тиңләве ("Көзге - кичке кояш"), гомерләрнең "яфрак аша" шаулап агуын күзаллавы ("Тупыллар җилгә каршы"), Бакый Урманчены сагынып искә алуы ("Урманчега соңлаган багышлау") кешеләр күңеленә матурлык, рухи ныклык иңдерү максаты белән язылганлыкларына инандыра. Романтик шагыйрь дөнья барышын, рухани халәтне үзенчә күрә, үзенчә сурәтли. Мәскәү хакимияте "уеннарының" сәяси асылын, татар тарихының җиңүчеләр файдасына бозылып, берьяклы күрсәтелүен тирәнрәк аңлый барган саен, М. Әгъләмовлар буыны иҗатында (шартлы термин) төп юнәлеш булып милли мәнфәгатьләрне, туган телебезне яклау алга чыга, халыкны коллык психологиясеннән арындыру, үзаңын уяту, горурлык хисе тәрбияләү, намуслы, инсафлы, фидакяр затларга соклану 90 нчы елларда фәлсәфи һәм сәнгати югарылыкта ачыла башлый. Бу юнәлештәге эзләнүләр, М. Әгъләмов иҗатында драматизмны көчәйтеп, дөнья сурәтен символлар аша сурәтләү юлына алып чыга. Миллилеге моң, сагыш, үрсәләнү, нәфрәтләнү кебек төрле хисси дулкыннарда агылып торган М. Әгъләмов 90 нчы елларда татар шигърияте үсешенә юнәлеш биреп баручы сүз осталарының берсе булып күтәрелә. Юл башында татар дәүләтләренең фаҗигале тарихын үзәккә алган "Син дә әкиятмени?" шигыре тора дисәк тә ялгыш булмастыр. Шагыйрь, Казан чоры ханбикәсе Сөембикә рухына мөрәҗәгать итеп, татар халкының берничә дәүләт булып яшәгән шанлы-данлы чорын искә төшерә. Әмма таркаулык, ваемсызлык, көнчелек, комсызлык аркасында татар ханлыклары бер-бер артлы юкка чыга барганнар. Болар әкият түгел, ә аянычлы чынбарлык. Лирик герой үзе ачкан "бер хакыйкать" белән уртаклаша. Явыз аждаһаның яман кулы Чишелгән бит Казан алынгачтын, - дип, ул башка татар дәүләтләренең "егылу" тарихын искә төшерә. Ул үрелгән Кырым дәүләтенә, Әстерханга, Нугай даласына. Азак диңгезеннән тозын алып, Тутырган ул илләр ярасына. Туа килгән империяне символлаштыручы җиде башлы аждаһаны җил селкенсә дә, "Теш чыгарып, усал ала ырлап" дип, явызлыкны туплаган көч итеп сурәтләүдә шагыйрь буяуларны кызганмый. Буйсынган халыклар өстенә өерелгән афәтләрне Сөембикәгә сөйләү аша лирик герой киләчәккә ышанычны югалтмаска чакыра. ...Күпме куерса да вакыйгалар, Җирдә әле - Иман, Күктә Ай бар! Шул ук чорда язылган, тарихилык рухы белән сугарылган "Бәлки..." шигырендә татар иленең үзәген Оренбург, Аст тархан, Татар Бугазы, Самара, Сары тау, Тубыл, Уфа якларыннан эзләп, халкының бер тарафта да килмешәк булмыйча, элек-электән шунда яшәгәнлеген тәкрарлый. 1552 елдан соң килгән "чукынырга тырыш" дигән әмергә дә халкыбызның умырткасы - нык өлеше буйсынмаган, диненә, дененә, моңына тугры калган. "Ә татармы? Бетмәс, бетмәс... - Иблиснең дә көче җитмәс" дигән юлларда беркадәр "көчәнү" сизелсә дә, шагыйрьгә ышанасы килә. Шигырь бердәмлеккә чакырган егәре, эчке тарту көче белән 2010 елдагы халык санын алу көннәрендә язылган әсәр кебек кабул ителә. "Бүген" шигырендә аналитик-фәлсәфи башлангычның көчәюе "Тарихыбыз тирән, Өметебез олы" кебек күләмле образлар Татарстанны башкаларга "Дәүләт төзеп" биргән олы халыкның варисы итеп күрергә мөмкинлек бирә. ...Ханлы да идек, әй, Данлы да идек, әй... Изге йортым минем - Газиз Татарстан! Халыкның ныклыгын, бердәмлеген, гомумән, сәяси өлгергәнлеген сынау көннәре җитүне үзәккә алган "Әйтте Тукай" шигырендә М. Әгъләмов күпләр уйларга да курыккан кискен сүзләрне шигъри юлларга тезә. Тукай иреннәренә сала изге теләген: "Хөр мәмләкәт, хөр Рәсәй сезгә кирәк икән, Яулап алыгыз!" Бу хыялның тормышка ашмаячагын, тарихның безгә янәдән андый мөмкинлекне бирмәслеген белгән тәкъдирдә дә шагыйрь үз фикерен әйтми кала алмый. Шул ук елларда язылган "Юлда калабыз да...", "Син сорар идеңме" кебек сигезьюллыкларында М. Әгъләмов сөенү, алдашу, шатлана белү, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында фәлсәфи-әхлакый уйланулары белән уртаклаша. Шагыйрь җаннарны изгән гаделсезлекләр, тарихыбызны чалыш көзге аша күрсәтүләр турында тирәнтен уйланучы, фикерләрен халык күңеленә якын җөмләләргә сыйдыра белүче, милли рухлы, шигырьләренең асылташларын эчкәрәк яшерү сәләтенә ия сүз осталарының берсе буларак күтәрелә. Тәнкыйть мәкаләләрендә, фәнни тикшеренүләрдә М. Әгъләмов янәшәсендә Зөлфәт исеме атала килде. Аларны шәхси дуслыклары гына түгел, тормышларында барчабыз омтылган "буржуаз комфортка" исләре китмәве, халык турында уйга, моңга манчылган шигырь белән яшәүләре һәм табигатьтән, ата-анадан, Аллаһтан килгән гаҗәеп талантлары берләштерде. Шул ук вакытта алар XX гасыр ахыры - XXI йөз башы шигъриятенең ике мөстәкыйль агымын, аккошның ике канатын тәшкил иттеләр. М. Әгъләмов җиргә, гадәти көнкүрешкә якынрак, детальгә игътибарлы реалист, уйлы хискә өстенлек бирә, олы төшенчәне кисәкчә белән алыштырып, тойгы йә күренешнең бер сыйфатын үзәккә алып, уй-гамәлен шуның аша чагылдыруга омтыла. Дөрләп учак янып утырган мәйданда шагыйрь күзе "тишелмәгән курпы..." күрә ("Учак урыннары"), учка сыярлык гәүдәле тургай моңына дөньяның шатлыгын-кайгысын сыйдыра, чөнки "мөгаен, язгы басуның йөрәгедер тургай". Алдагы юлларда сүз уйнату, уңышлы янәшәлек аша төшенчәне икенче яктан ачып сала. Кечкенә бер уймак, Уймак кадәр тургай, - ди ул "Тургай" шигырендә. XX гасырның соңгы шашкын романтигы Зөлфәт иҗаты халык язмышы өчен сызланудан, телебезне саклау турында хуҗаларча кайгыртудан, милләт борчуын үз шәхси хәсрәте дәрәҗәсенә күтәрүдән, күк белән җир, кеше белән табигать бердәмлеген раслаган әсәрләр җыелмасыннан гыйбарәт. Чал чәчле әнисенең намазлык өстендә тәсбих тартып утыруы, атлар чабышы, кояшлы, чыклы иртә белән кичке көтүле эңгер, мәхәббәт фасыллары - чын татар өчен иң якын, газиз төшенчәләр. "Мең яралы татар илем минем", - ди Зөлфәт "Илем" шигырендә, күңел җәрәхәтләре, әрнүләре белән уртаклашып. Рухи халәтен, сүзне изгеләштереп, башкасына игътибар бирмәвен Зөлфәт "Шагыйрь дуска" әсәрендә тәгаен чагылдыра кебек. "Ашкынып күккә дөрләсен хыялның учаклары" дип, шигърияткә романтик карашын калкытып куйганнан соң, исемсез дустына киңәшен бирә: Үзгәртсен сүзләр асылын! Сүзгә яңа көч тула: - Шагыйрь җанга кайда да шәп! - Таң ата бит! Кич була! Зөлфәт замана яшәешенә мөнәсәбәтен М. Әгъләмов кебек турыдан-туры ярып әйтеп, йөрәген, җанын бушатмый. "Йөрәгемне былбыл чакты" (1999) җыентыгының исеме нәкъ шул хакта сөйли. Шагыйрьнең йөрәге гаделсезлекне күреп рухи гаҗәпсенә, хәтер ярлары халкының киләчәге өчен борчылу белән тула, шатлыгы да моңсу төсмер ала. Шундый ташландык дөньяда Кем белсен аны - Кайларга тамган икәнен Кендегең каны?! Догалар кылып салынган Нигезләр купкан, - Нигезләр эзен кабатлап Шыта кычыткан. ("Кендегең каны") Зөлфәтнең мәхәббәте дә, нәфрәте дә гадәти түгел. Ул - шашкын, тиле романтик. Әйтәсем килә: "Сөям!" - дип... Әйтсәм, дөнья саташыр - Күкләр күлгә төшеп чумар, Йә күлләр күккә ашыр. ("Әйтәсем килә") "Җавапсыз килеш", "Ерак бер ут юлы", "Оттырдым", "Сөю кадәр сөю" кебек шигырьләрендә дә лирик геройның мәхәббәте бернинди чикләүләрне белми, җир белән күкне тоташтыра, ерак галәмнәрнең нурын сөеклесенең күзләренә күчерә. "Җиргә күкләр иңгән", "Ерак бер ут юлы", "Туң боз", "Кышкы гөл", "Уйлар талган чак" шигырьләрендә Вакытның берәүгә дә буйсынмыйча агышын таныган, тормыш барышын син теләгәнчә генә үзгәртеп булмасын аңлаган, җитлеккән, һәр шәйгә философларча бәя бирә белгән олы шәхес күз алдына килеп баса. Күп нокталарда килешүгә, уртак фикергә килүгә риза шагыйрь бер мәсьәләдә кырыс һәм катгый. Ул - милләт яшәешенең нигезен тәшкил иткән туган телгә мөнәсәбәт. Телне милләтнең синонимы дип санаган Зөлфәт иҗатында туган лөгатебезгә мөнәсәбәт иң киеренке уйлануларының, кичерешләренең кыл үзәгендә. "Имансызлар", "Җаннарга тия шул", "Тукай догасы" шигырьләрендә аңа гына хас романтик ялкын, психологик тирәнлек, сәнгатьчә ышандыру көче белән халкына, аның теленә дан җырлый, бу изге төшенчәләрне рәнҗеткән кешеләрне "имансызлар" дип атап каһәрли. Туган телне ыштыр итүчеләр Җир җимертеп бәйрәм иткәндә, Газиз Сүзкәй, урын кала сиңа Тирәннәрдә бары, үткәндә... ("Имансызлар") Тулаем алганда, Зөлфәтнең идеалга ашкынган романтик шигърияте укучыда матурлык хисе тәрбияләп кенә калмый, кабул итүченең аңын активлаштырып, тарихи, дини, генетик мотивларны яңача бәяләүгә чакыра. Тел мәсьәләсенә игътибар юнәлтүе, аны саклау проблемасын кискен куюы белән дә Зөлфәт мирасы - кыйммәтен һәм заманча яңгырашын югалтмый, "тутыкмый" торган шигърият. Узган гасырның 90 нчы елларында Рәшит Әхмәтҗанов милләтпәрвәр шагыйрь, халык киләчәге өчен җан атып йөргән көрәшче-шәхес буларак җитлегә дигән идек. Фикердәшләре белән ул, милләтенә азатлык даулап, ачлык игълан итүчеләрнең алгы сафында. "Ачлык мәйданы" дигән әсәр нигезендә дә шул чор вакыйгалары тудырган шәхси кичерешләре ята. "Ак гөнаһ", "Ышанма", "Аккош гомерләре кайда үтә?", "Ә замана таный безне" кебек шигырьләрендә Рәшит Әхмәтҗанов лиризм белән моңсу психологизмны, замана сынын эчке уйлану белән баетып, иҗатының яңа үренә күтәрелә. Үз чоры поэзиясенең үзәк юлыннан атлаучы шагыйрь Халык рухы, Милләт, Тел язмышы турында уйлана, шул олы төшенчәләрне шигърият чыганаклары итеп калкыта. Үткән белән бүгенге, туачак көннәр аның өчен аерылгысыз төшенчәләр. Тотып карыйм Бөек Болгар хәрабәләрен. Авылларын күрәм, шәһәрләрен... Күз яшьләрем белән юар идем Тузанланган тәрәзәләрен. ("Ак әремнәр кемне әрләсен?") Явызлыкның һәр чорда да яшәешкә зарар китерүен, чәчәк атып утырган илләрне җимерүен, Җәлил, Туфан кебек талант ияләрен юкка чыгаруын каһәрләү аша шагыйрь киләчәк турында уйлана. Кемнедер гаепләү аша, бәхет эзләү юлының берьяклы булуын искәртү аша "яшәү мәгънәсен", яктылыкны замана күзләреннән эзләргә чакыра. Түбәндәге юлларда тирән фәлсәфи мәгънә, яшәешне каршылыклары диалектикасы белән кабул итәргә чакыруны хупламый мөмкин түгел. Таш өстендә үскән ак әремнәр Монда бүген кемне әрләсен?! Тарихымның утлы сүзләреннән, Замананың нурлы күзләреннән Эзлик әйдә яшәү мәгънәсен! ("Ак әремнәр кемне әрләсен?") 90 нчы елларда үзләре дә Р. Фәйзуллиннар буынының үкчәсенә басып килгән М. Әгъләмов, Зөлфәтләрнең шигъри куәсләре саекмаган булса да, тормыш сиртмәсе "Шәҗәрәләрдә яфрак булып" (Сөләйман) шытып чыккан үзгәрешләргә сизгер З. Мансуров, Р. Рахмани, Р. Зәйдулла, Г. Морат, Л. Шагыйрьҗан, И. Гыйләҗев, Сөләйман кебек яшьрәк буынны (сүз туган ел турында гына бармаганлыгы аңлашыла булыр) шигъри сәхнәгә күтәрә. Төрле буын шагыйрьләрен бер үк уртак хәсрәтләр милләтне, телебезне инкыйраздан йолып калу борчыса да, проблеманы чишү юлларын һәркайсы үзенчәрәк күзаллый. Татар дөньясы моделен тасвирлау яңа төсмерләр, бизәкләр алып үсеп китә. Күпчелек татар шагыйрьләре кебек, З. Мансуров та әледән-әле туган халкының үткәне, хәзергесе, томанлы киләчәге турында фәлсәфи, публицистик уйлануларга килеп чыга. "Хәтер - уяу", "Рояльнең кара телләре", "Төрмә эчендәге читлек", "Иске Казан" һ. б. бик күп шигырьләрендә татарның үтеп киткән данлыклы еллары, аянычлы тарихы турында сызланып уйлана. Иң тулы җыентыкларының берсен "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" (2003) дип атавында тирән мәгънә бар. "Җәрәхәтле йөрәк" образы шагыйрь иҗатында фани дөньяны баскан гаделсезлеккә оппозиция буларак туган дигән тәэсир кала. "Җәрәхәтле йөрәгемне йомарлатты кан кинәт", - ди ул "Беренче киселгән ярымай" шигырендә. З. Мансуров иҗатының төп үзенчәлеген мин "гаделлеккә сусау" дип атар идем. Шагыйрь "гаделсезлек" эзләрен тарихта да, бүгенге халәтебездә дә, күзгә бәрелеп тормастай "вак-төяк" детальләрдә дә күрә. ... Болгар... Савыт ватыкларын тезәм чирәм өстенә... ("Савыт-саба ватыклары") "Екатерина II каретасы" шигырендә ул туган халкының артык басынкы, тыңлаучан йомышчы, хезмәтче булуына гарьләнүен яшерми: "Чыңгызхан токымы", хезмәттә шулкадәр басымчак, юаш син; балалар сабынын күбекләп, падишаһ арбасын юасың. Тоташ метафорик рәтләрдән торган "Татар бугазы" (Роберт Әхмәтҗановның да шул исемдәге шигыре бар) - шагыйрьнең ил сәясәтенә бәя биргән, үткәнебезне тирәнрәк аңларга омтылган программ шигырьләреннән. Ерак бабаларыбыз исем кушкан "Бездәйләргә Татар бугазында беләм инде, беләм сан югын" дип, гаделсезлеккә үзенең карашын сиздереп, фикерен "бугазның" икенче киңрәк мәгънәви яңгырашына күчерә. Сөембикә затын сәмруг-коштыр кочагында кысып үтергән. Тикмәгәме... кемдер тамагына кемдер төер булып утырган... Бу өзектә Сөембикәнең фаҗигасен мифологик "дәлилләү" дә, татар кавеменә нисбәтән рәсми-тарихи мөнәсәбәтнең гаделсезлегенә ("кемдер") ишарә дә ачык ярылып ята. Нәрсә турында гына язса да, З. Мансуров гади "регистратор" дәрәҗәсенә төшми, аның шигъри өслүбе чагыштыруларга, хикмәтле, тирән мәгънәле гыйбарәләргә, янәшәлекләргә бай. Биредә шагыйрьнең фикерләү рәвешеннән үсеп чыккан композиция төзү ысулына игътибар итү ихтыяҗы бар. Алдарак күреп үткәнебезчә, Р. Харис әсәрләрен (бигрәк тә поэмаларын) эффектлы җөмлә белән башлап җибәрүгә игътибар итсә, З. Мансуров шигыренең мәгънәви, фәлсәфи, хәтта сәнгати егәрен соңгы юлларга калдыра. Бер очракта бетем метафорага төрелсә, икенче юлы артык гадәти, хәтта "прозаик" күренгән юллар белән төгәлләнә. ...Төшләремдә, тәшвишләнеп, кысам шуны йодрыкка... ("Беренче киселгән ярымай") ...Болытлар өстендә каңгырып йөридер Акмулла арбасы... ("Екатерина II каретасы") ...Инеш тулып ак болытлар ага... ("Хәтер - уяу") ...Каендагы карга оялары һаман тора кояш астында... ("Сызлаулы хәтерне яңарту") З. Мансуров - әдәпле, инсафлы шигърият тарафдары. "Вакыт - чиксез" ("Тынычлану") дип вакыт галиҗәнаплары белән "бил алышканда" да, татар токымы эз калдырган җир читләренә барып чыкканда да, "Динсезләнмик әле дөньялыкта" дип, замандашын әхлакый тотнаклылыкка, әдәп-әхлак кануннарын үтәүгә чакыра. 90 нчы еллар башында милли көрәшнең үзәгендә кайнау Газинур Моратның шигъри фикерләвен, хисси дөньясын яңа төсмерләр белән баета. Үз халкының азатлык өчен көрәшен дөнья халыклары язмышы, холыклар, карашлар, мөнәсәбәтләр төрлелеге яссылыгына күчереп бәяли. "Лонг-Кеш" поэмасы ирланд халкына бәйсезлек таләп итеп 66 көн ач утырганнан соң, 27 яшендә һәлак булган Роберт Сэндс, шулай ук Тукай яшендә үлгән Майкл Дивайн кебек батырларга багышланган булса да, эпиграфларның М. Җәлил, Ф. Кәрим, Х. Туфан шигырьләреннән алынуы, төрле милләт батырлары арасында чагыштырулар ясалуы уртак үзәкне табуга булыша. Ул - җырның үлемсезлеге, халкыңның азатлыгы өчен көрәштә туган батырлыкның, корбанчылыкның асыл нигезләре. Тарих әманәтен - Ирек утын Яшермәсен палач хет кая - Йә Лоркалар булып кабына ул, Йә Җәлилләр булып елмая. ("Лонг-Кеш") "Ирек даулап канга баткан..." шигырендә Г. Морат иҗтимагый явызлык тарафдарларын "мародёрлар" дип атый. Ватаныңны талап алыр иде алар, Тарихыңны... Күңелдә - шом, кара шәүлә. Г. Морат - олы шәхесләребез, бигрәк тә хакимият тарафыннан рәнҗетелгән затларыбыз рухына турылыклы шагыйрьләрнең берсе. "Черек күл" шигырендә исәннәрне "сыйнфый җимгә" алданып "сәяси капкын"га эләкмәгез дип кисәтү аша "Черек күлдә дога кылдым Шәһитләр рухына", чөнки күбесенең яд итәргә каберләре дә билгесез, ди. Кай зиратта ята, димсең, Хөр уйлы гали җаннар - Мирсәет Солтангалиев, Тинчурин, Галимҗаннар?.. Г. Морат поэзиясендә иҗтимагый-сәяси, халык язмышын үзәккә алган лирика күп очракта олы язмышлы тарихи шәхесләр образы аша тәгаенләнә. "Йәгез, бер дога", "Хәсән Туфанга", "Җәлил һәйкәле янында", "Бөекләргә таянабыз", "Мономах бүреге" кебек шигырьләрендә ул буыннар арасындагы якынлыкны яшәү үзәне итеп күтәрә, фикри уен жанрлар һәм ритмик ачыклык ярдәмендә алгы планга куя. Тукай наменә багышланган "Шагыйрьнең кайтуы" балладасы шуның бер үрнәге. Фәлсәфи гомумиләштерүләрне Г. Морат еш кына мәкаль-әйтем кысаларына сыйдыра. Хак булса патшасы, Халкы да исәер. Гаугалы дәүләттә Түрәләр ишәер... ("Сөләйман патша сүзе") Г. Морат, каләмдәшләре Р. Зәйдулла, Сөләйман, И. Гыйләҗевләр кебек, туган халкын ничек кенә яратмасын, ул аның җитешсез, хөсетлек, буйсынучанлык, көнчелек кебек күләгәле яклары турында да ачынып, әрнеп, әмма хакыйкатьнең күзенә карап яза. Яугир ирләр тарих яза - Дәүләт кора. Төзи кала. Әтрәк-әләм әләк яза - Хәрабәләр Аунап кала... ("Татарча язу") Тукайның "Китмибез!" шигырендә үзәккә алынган "без бу җирнең хуҗалары, шунда туып үскәнбез, беркая да китәргә җыенмыйбыз" дигән фикере 90 нчы елларда, милли аң чагылышы буларак, иң популяр терәк концепция дәрәҗәсендә йөри дисәк тә ялгыш булмастыр. Мәскәүдә без - көтеп алган кунак, Көтеп алган хуҗа - Казанда. "Без килмешәк түгел бу җирдә..." - дип, Каным белән әзер язарга! (Р. Вәлиев. "Казан вокзалы") Мәскәүнең салпы ягына салам кыстырса да, шагыйрь үзе яшәгән җирендә - Казанында - читтән килгән кеше булмавын кистереп әйтә. Н. Әхмәдиев "Туган җирне сайламыйсың, Татар булгач ата-анам" ("Татарлыктан оялмыйм мин") дип өстәсә, Р. Рахмани Татар иленең җиһан чигенә барып чыккан киңлегенә, халкының үз хокукларын яклап күтәреләчәгенә, һәркемнең туган нигезгә хакы барлыгын яклап чаң кага. Фикерен ачык, җете итеп калкытып куя. Җир һәм Җиһан читендә Зур сыналу көнендә Тугансың, Татар иле! Ватанлы Илең торган, Кояшлы көне булган Җиреңә кайтар мине! (Р. Рахмани. "Татар иле") Әдәбият галиме буларак танылган Р. Рахманиның "Мең чакрымга мең чакрым" (2006) дигән шигырьләр мәҗмугасы укучыны кыюлыгы, күпчелекнең тел очында йөргән милли проблемаларны лирик геройның публицистик ялкын, фәлсәфи тирәнлек белән, шигъри якка да хилафлык китермичә әйтеп бирүе сокландыра. Бүлектән бүлеккә сузыла килгән кичереш, хис, фикер үсеше халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен эченә ала, киләчәгенә дә бик үк өметле булмаган фаразлар ясый. Шагыйрьнең сыеныр заты - Тәңребез. И Тәңребез, аң бир безгә - җәмгыбезгә! Еллар өзек... юллар төзик мәңгебезгә! ("Кичке дога") Шундый ук кыю каләмле публицист, прозаик, мәгәр беренче чиратта шагыйрь А. Хәлим халкының киләчәгенә ышанычын дәлилләр китереп раслый. Тирән тарихи тамырлы, казылмаларга бай уңдырышлы җирле, эшчән, ташны тишеп чыккан үләндәй яшәүгә омтылучан милләтенең мәңге яшәячәгенә ышанычын "Без исән" шигырендә илаһи дәрт белән раслап чыга: Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп Әйтү ләззәт икән: Без исән! Без һаман бай, чөнки, таңнан торып, Милләтебез эшли - Без исән, Без исән! Без исән! Сәяси халәтебезне бәяләүдә бик сак, хакимиятнең, Мәскәү түрәләренең һәр адымын шик иләге аша уздырган Р. Зәйдулла да "Урыс кышын озату" шигырендә 90 нчы еллар башында булып алган "җепшеклеккә", демократия җилләре исүгә ышанып ала бугай. Озатабыз урыс кышын. Телдән йозак төшкән чак. Язгы җилдән терелмәкче Күптән тончыккан учак, Күңелләрдәге учак. Күңелләрдәге учакларны уятырдай җилләрнең туган халкы тормышына хакыйкый җиңеллек бирмәсен тиз аңлый шагыйрь. "Карап торам Казаныма...", "Җир әйләнә", "Халкым минем төнгә кереп китә...", "Таш турында риваять" кебек иркен ритмик сулышлы, тарихи сиземләүле әсәрләрендә шагыйрь халкы өчен борчыла, сызлана, аның данлы, шанлы үткәнен иңләү аша киләчәге турында уйлана: Беткән хәтер, онытылган Тарих! Тәрәзәсез-нисез туң йортта Шат, бәхетле булып яшәү җиңел, Әверелсәң гамьсез маңкортка. ("Халкым минем") Шагыйрьнең сизгер күңеле, тарихи аңы аяк астындагы ташта, комда дәвер адымнарын шәйли. Баскан саен, ком сискәнеп куя, Баскан саен, үзәк өзелә. ("Хатирәләр") Таш ташыйлар коллар, ә ташлары тормыш кебек авыр, язмыш кебек саллы. ("Таш турында риваять") Адәм баласын киләчәккә өмет ташламый, табигать мизгелләрендә, кешенең елмаеп каравында булса да, ул азатлык чаткылары күреп шатлана, эчтәлек һәм максат белән бәйле рәвештә, рухи дөньяга, кешенең күңел тәрәзәләренә тышкы дөнья күренешләре аша килеп чыга. Нәни кызчык килде миңа, Сорамадым исемен, чыгышын... Нәни кызчык килеп бакты миңа, Кочакладым аның сулышын. Безнең гомер - тузганак гомере. ("Тузганак") Р. Зәйдулланың 90 нчы еллар лирикасы фәлсәфи тирәнлеге һәм сурәтләү чараларын куллану үзенчәлеге белән аерылып тора. Интеллектуаль катлам аңа вакыт, тарих, мәңгелек турында фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Җир әйләнә, әйләнә Җир, Җир әйләнә! Тәндә эзе, карашымда эзе кала... Мәңгелеккә килдем димә бу дөньяга. ("Җир әйләнә") Вакыт ага чәчем арасыннан, Һәм төбәлә нидер чигәгә. ("Халкым минем") Мәңгелек Вакыт белән үз күчәре тирәсендә әйләнгән Җир арасында үзенең көндәлек мәшәкатьләре, сагышкөенечләре белән Кеше яши, Дөньяда вакытлы булуыңны тою лирик герой күңелендә сагыш хисен уятуга сәбәп төсен ала һәм "Җир әйләнә", "Вакыт ага" тезмәләренең кабатлануы экзистенциаль кичерешне тагын да көчәйтә. Вакыт - Сөләйман иҗатында әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәрелгән төшенчә. "Вакыт - тырма...", "Вакыт - елга", "Вакыт - тырма, мин - тегермән..." Кеше гомере фасылларына бәйле рәвештә Вакыт та төрле "чорларга" бүленә. Адәм баласы, яшьлегендә Вакыт белән исәпләшмәскә тырышса да, олы яшькә үрли барган саен, Вакыт белән чагыштырганда үзенең көчсезлеген, мөмкинлекләренең чикле икәнлеген аңлау хакыйкатенә ирешә. Дөреслеккә төшенү лирик геройда сызлану уята. Экзистенциализм фәлсәфәсе гомернең кыскалыгы, Вакытның мәңгелеге турында уйлану белән бәйләнештә ачыла. Фикерен, кичерешен Сөләйман маңгайга бәреп әйтми, киресенчә, катлаулы, төрлечә фаразларга урын калдырган "тырма", "көймә", "аңга азык салам", "шәҗәрә" кебек символлар, ачкыч сүзләр ярдәмендә җиткерә. Вакыт - тырма, мин - тегермән, икебез ике чатта: вакыт тырмалый Галәмне, мин борчак тарткан чакта... ("Вакыт - тырма") Р. Фәйзуллин, Р. Харис, З. Мансуров, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Г. Морат, Л. Шагыйрьҗан һ. б. шагыйрьләр иҗатында да вакыт белән араның якынлашуы (хронотоп күренеше) сәяси, иҗтимагый, икътисади киштәләргә бүлгәләнгән дөньяның бердәмлеген тоярга, үткән аша бүгенге чынбарлыкны аңларга, киләчәк турында фаразлар кылырга мөмкинлек бирә. Шуның нигезендә дөнья һәм кеше берлеге концепциясе туа. Терәк категорияләрнең берсе булган Вакыт шагыйрьләр өчен нисби яисә мифологик образ гына түгел, дөньяны аңлау, аңлату, укучыны яшәүгә өйрәтү символы да. Шәкли үзгәрешләр яссылыгыннан бәяләгәндә, дөнья поэзиясе үрләренә күтәрелгән, постмодернизмның интертекстуальлек, гипертекстуальлек кебек алымнарын милли җирлектә үстергән шагыйрь - Р. Харисның талантлы укучысы, дәвамчысы Сөләйман. Шагыйрь югары шигъри культураны чәчрәп торган "татарлык", милли мәнфәгатьләр белән кушып китә алды. Шигырь китапларының исемнәренә генә игътибар итегез: "Ямаулыклар" (1995), "Таш билге" (1996), "Күләгәләр" (1997), "Мин минсез дөньяда" (1999), "Казык" (2002). Мөстәкыйльлеген югалткан татар дөньясы "ямаулыкларга" мохтаҗ булса да, ул үзенең ташъязмаларда, буыннан буынга тапшырыла килгән аңда, хәтердә сакланган бөек үткәне белән горурлана ала. Олы дөнья берәүгә дә мохтаҗ түгел, берәүләр аны ташлап киткән мизгелдә икенчеләре дөньяга килә, шагыйрь дистә еллар дәвамында марксистлар инкяр итеп, идеалистик фәлсәфә дип кире кагып килгән хакыйкатьнең - "дөньяның миндә" яшәвен раслый. Минем аша шау-шу дөнья үтеп бара, әйтерсең лә челтәр аша үткән төтен... Чынбарлыкның мең тармаклы мәсьәләләре белән шәхси кичерешләр дөньясы арасында якынлыкны, каршылыкны тою, һәр детальдә мәгънә күрә, сәяси нәтиҗәләр ясаудан курыкмау, ритмик төрлелек, шигырьне "бәйдән" ычкындыру җәһәтеннән Сөләйман, Ш. Анак, К. Латыйп, Р. Харис кебек шагыйрьләрнең эзләнүләренә якын юлдан атласа да, һәр очракта үзе булып кала. Татар шигъриятендә нәкъ шундый башка сүз остасы юк. Олаулап татар сагышы, Бәгыре - челтәр-челтәр. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Сагыштан сагышка чаклы Тарих килә тоташып. ("Бәхет-сагыш - бер көянтә") Әй, татар! Төрки-кыпчаксың - Атилладан калышма! ("Тамырлар") Бу юллар, "Ә һәлакәт якыная минут саен...", "Әбиләр чуагы бер килер таҗ булып..." кебек шигырьләре, тарихыбызның байлыгын тирән интеллект, белемлелек белән күз алдына бастырган, заманча чигелгән "Ташъязмалар", "Тамырлар" поэмалары буенча укучы сагыш, рәнҗеш белән тулы үткәнебезнең баскычларын, динне, әхлакны, милләтне саклау өчен көрәш юлларын аңлар. Дөрес, хакыйкатьне табу юлында яктылык күрмәү шагыйрь күңеленә өметсезлек, чарасызлык чаткылары үрләтә, андый мизгелләрдә лирик зат икенче чиккә тайпыла, үзен гыйсъянчы, көрәшче итеп күтәрә, әмма конкрет дошманны ачыклый алмау сәбәпле, дөнья, галәм, күк, ут кебек олы төшенчәләр белән "бил алыша", үзен шуларга тиңли. "Ә һәлакәт якыная минут саен..." шигырендә: Мин - җир, мин - күк, Мин - бер, мин - күп, Мин - су, мин - ут, - дип, лирик геройның күкрәгенә кагуында үткән гасыр башы шигъриятенә аһәңдәшлек сизелеп куя. Галәм җисемнәре белән "син"гә күчкән гыйсъян шәхесне шигърияткә С. Рәмиев алып керсә, футуристлар, имажинистлар бу юнәлешне яңа сәясәт шартларына җайлаштырса, бу традицияне Сөләйман, Зәйдулла, XXI гасыр башында иҗатка килгән яшьләр дәвам иттерә. Димәк, 90 нчы еллар шигъриятендә ут уйнаткан, яңача фикерләү үрнәкләре биргән сүз осталары арасында Сөләйманның үз урыны бар. Халык мәнфәгатьләрен, дәүләтчелеген дәгъвалап язылган гимник, публицистик рухтагы, зиһен, акыл эшчәнлеге тудырган шигырьләр күп языла бу чорда. Әмма тиздән чакырулы, өндәүле, искәртүле шигырьләрнең беришенә фикер яңалыгы, ышандыру көче һәм кичереш тирәнлеге, хисси ялкын җитешмәү сизелә. Шул чорда балачакны сагынган, табигать хозурлыгы белән сокланган, хакыйкатьне диннән, Аллаһ бөеклегеннән эзләгән әсәрләр күпләп языла (Роберт Әхмәтҗанов. "Элегия", Х. Әюп. "Каравылда", Ә. Баян. "Их син, дөнья...", К. Булатова. "Мин зур үскәч..." һ. б.). Тарихи затлар, көрәшчеләр белән бергә мәдәниятебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм әдипләребезгә мөрәҗәгать итү ешая. "Шигъри экранда" Кол Гали, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, бигрәк тә Исхакый образлары алгы планга чыга. Халыкка авыр сынау көннәре килгәндә, киләчәге, газиз теле кыл өстендә торганда, бөекләребезнең абруена таяну, сыену, киңәш-табыш итү, таяныч-терәк эзләү мотивы алга чыгу аңлашыла торган халәт. Табигый ки, башка чорлардагы кебек үк, үзәктә Тукай образы, Тукай шәхесе тора (Г. Рәхим. "Тукай", Х. Әюп. "Туры сүзгә", З. Мансуров. "Туңу. Тукай", Рәшит Әхмәтҗанов. "Тукайның соңгы рәсеме", Роберт Әхмәтҗанов. "Тукайны эзлим" һ. б.) . Милли бәйсезлек, өлешчә булса да дәүләтчелеген торгызу хыяллары белән янып йөргән чорда бөек-көрәшче, мөһаҗир Гаяз Исхакый образына, эшчәнлегенә игътибар үсә. Исхакыйны таяныч ноктасы, композиция үзәге итеп алган багышлауларда ике юнәлеш ачык төсмерләнә. Ә. Рәшитнең "Мөһаҗирләр", Р. Рахманиның "Киткәннәр", З. Мансуровның "Мөһаҗирлектә", якташы Ф. Тарханованың "Яуширмә", "Исхакый" шигырьләрендә үзәктә XX гасыр башының бөек әдибен 1917 елдан соң илен ташлап китеп читтә гомер сөрергә мәҗбүр иткән сәбәпләр турында уйланулар, гаделсезлекләрне инкяр итү үзәк мотив буларак күтәрелә. Лиро-эпик колачлы әсәрләрнең - Ә. Мәхмүдовның "Пәйгамбәр", Р. Низамиевның "Ике мөһаҗир" поэмаларының үзәгендә шәхес иреге белән аны чикләгән җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр куела. Замана рухына туры килгән икенче юнәлеш - Исхакыйның иҗатын (бигрәк тә "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәрен), эшчәнлеген бәйсезлек, дәүләтчелекне аякка бастыру өчен көрәш байрагы, үрнәк модель итеп күтәрү. Сәяси-публицистик яңгырашы, акларның да, кызылларның да буйсынган халыкларга яхшылык эшләргә җыенмауларын фаш итүе, үткен коллизиясе һәм Исхакый эшчәнлеген төрле яклап яктыртуы белән Ә. Мәхмүдовның "Пәйгамбәр" поэмасы, алдарак әйтелгәнчә, эпик колачы, публицистик ялкыны белән үзенә җәлеп итте. Ә. Баянның "Исхакый", Ә. Рәшитнең "Гыйбрәт алыйк", А. Хәлимнең "Исхакый каурые", Г. Моратның "Тузга язылмаган сүзләр", Л. Леронның "Гаяз Исхакыйның кайтуы" шигырьләрендә Исхакый язмышы бүгенге көнебез, инкыйразга, милләтләрне кысып торган кара көчләргә каршы көрәштә рухи терәк, таяныч буларак сурәтләнә. Һәр шигырь-поэманың үз юнәлеше, үз табышы барын да искәртеп китү урынлы булыр. А. Хәлим сабый бала образы аша Исхакыйны фәрештәгә тәңгәлләштерсә, Л. Лерон, узган гасыр башын гасыр ахыры белән чагыштырып, татар тормышында, менталитетында таркаулык, битарафлык өстенлек итүгә басым ясый. Кыскасы, гомерләрен, иҗатларын халыкка, аның башка милләтләр белән тигез яшәү хыялына багышлаган олы затларыбыз, бигрәк тә Тукай белән Исхакый, еллар аша сузылып, изге гамәлләргә өндиләр, сыгылмаска рухландыралар. "Мөстәкыйль дәүләтчелеге булмаган халыкны инкыйраздан туган теле генә саклап кала" дигән хакыйкатеннән чыгып, шагыйрьләр татар лөгатен исән-имин калдырырга чакырган, инәлгән, аны санга сукмаучыларны каһәрләгән юнәлешне үстерүгә зур көч куялар. "Башта алар телне оныттылар. Тел беттеме - хәтер югала" ("Ходайга ялвару"), - дип язуы белән Н. Әхмәдиев хаклы иде. Татар халкының язмышы, киләчәге шагыйрә Илсөяр Иксанованың иң тирән, сагышлы, өмет белән тулы кичерешләренең үзәгендә: Туар микән беркөн халкым таңы? Туар микән беркөн татар таңы?! - дип сорый ул "Бәхет таңы" шигырендә. Төрле буын шагыйрьләрен - тел сакчыларын - туган лөгатебезнең үги бала төсле рәнҗетелә килүе, таралыш даирәсенең кысыла, тарая баруы, иң аянычы: күпчелек милләттәшләребезнең ана телләрен онытып, чит шивәгә өстенлек бирүе нәтиҗәсендә милли рух югалу, маңкортлык әрнетә, вак-төяк хәсрәтләрне оныттыра. Тумыштан бит гарип түгел идең - Кем ташлады болай имгәтеп, - дип әрни Х. Әюпнең лирик герое "Замандашка" шигырендә. Туган телгә багышланган дистәләрчә шигырьнең үзәгендә ике мәгънәви юнәлеш ачык төсмерләнә. Берсе - аның сыгылмалы көчен, матурлыгын ачу, иң күркәм хисләрен аңа багышлау. Г. Зәйнашева: "Моңлы, ягымлы тел син. Гашыйкларны таныштырган һәм кавыштырган тел син", - дип язса ("Туган телем"), Н. Сафина, туган тел белән хатын-кызны янәшә куеп, бу ике төшенчәне олылаганда гына халкыбыз морадына ирешә, алдында торган бурычларын үти алачак дигән фикер уздыра. Туган телне саклар өчен, Хатын-кызны зурлагыз! ("Татар тукталышы") Икенче яктан, шагыйрьләр - туган телне саклаучы, яклаучы иң фидакяр җаннар. Еш кына үзәккә сугышчан аһәңнәр үтеп керә. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова туган телне онытуның нинди авырлыкларга, бәхетсезлекләргә китерү мөмкинлеген искәртә: Үз телеңне үзең сакламасаң, Рәхим-шәфкать көтмә язмыштан, - ди ул "Газиз телем аһәңнәре" шигырендә. Күпсанлы мисаллар нигезендә бердәмлек җитмәгән, үзәк хакимият буйсынган халыкларның хокукый ихтыяҗларын көннән-көн кыса барган шартларда табыныр, сыеныр гонсырлар булып Тел белән Дин генә кала дигән ышаныч ята. Шул ике изге төшенчә генә милләтне саклап кала алачак дигән фикер уза. СССР таркалгач оешкан Рәсәйнең беренче президенты Б. Ельцинның сүздә вәгъдә биргән мөстәкыйльлеге империя тәрәзәсенең бер кырыен ачып, азмы-күпме саф җилләр кертеп, киләчәккә өмет чаткылары уятса да, тиздән форточка ябылып, "күңелләрдәге учак"лар сүндерелә башлады, олы хыяллар, киләчәккә өметләр иртәнге томан шикелле таралды. Ил сәясәтенең элеккеге патша - совет чорындагы эзенә төшүен, буйсынган халыкларга нисбәтән мәкернең яңарак, астыртынрак юллары кулланылуны иң әүвәл шигъри җаннар сизенде. 90 нчы еллар уртасына чаклы өстенлек иткән гомуми шатлык-сөенеч унъеллыкның икенче яртысында "нәрсә булды, ни өчен мондый үзгәрешләр" кебегрәк югалып калу, ризасызлык белән алышына башлый. Бу тискәре үзгәрешләрне беренчеләрдән булып Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Н. Әхмәдиев "1996 елга кергәндә" шигырендә: "Коллар булып тагын ел башладык", - дип тәгаен әйтеп бирде. - Без азат, - дип кемне ышандырыйк, Котылмыйча торып богаудан? Кайберәүләр, бәлки, тәм табадыр Суверен кол булып уйнаудан. 90 нчы еллар башына хас эйфориядән өлкән буын да бик тиз арына. Сүзен уйлап, алга, артка карап әйтергә өйрәнгән (бәлки, өйрәтелгән) романтик шагыйрь И. Юзеев "Ике йөз елдан соң инкыйраз..." шигырендә чор үзенчәлеген тирән мәгънәле, уйландыра, хәтта шомландыра торган "Афәтле билгесезлек" дигән гыйбарәгә сыйдыра. Сөембикә манарасы авыша башлаган, "егылса нишләрбез" дип уфтанып йөрүчеләргә аның җавабы әзер. Манарабыз турыланыр. Милләт үзе аумасмы? - ди ул "Сөембикә манарасы янында..." шигырендә, милли хисләрнең сүнә, югала баруын күздә тотып. Математика галиме, профессор Сөләйман Рәсәйдә сәясәтнең асылы үзгәрмәячәген, тотрыксызлыгын 90 нчы еллар башында ук аңлады бугай, "мөстәкыйльлек килде" дигән хискә туарылып китмичә, халкын кисәтү ихтыяҗын көн тәртибенә чыгарды. Татар һәм дөнья халыклары тарихын үзәккә алган, катлаулы структуралы, тирән интеллектлы "Ташъязмалар" поэмасында үзәккә алынган "вердикты" - нәтиҗәсе белән сыкранып булса да, килешергә мәҗбүр буласың. Күп калмады Исхакыйның фаразына. Йөз ел җитте Ике йөз ел барасына. Сәяси һәм рухи халәтебезне аңларга омтылышны Илдус Гыйләҗев "Кем соң мин?" шигырендә төгәл әйтеп бирә: Милләтем бар, дәүләтем юк, Уйлап карыйм, төшенмим. Кол да түгел, хөр дә түгел, Кем соң мин? . . . . . . . . . . . . . . . . . . . Җаным татар, илем урыс... Кем соң мин??? Халкының рәнҗетелгән язмышы турында уйлануларын шагыйрь "Эзләп чыгабызмы?", "Хак сүз", "Гыйбрәт", "Ватан кайдан башлана?", "Матәм көне" кебек шигырьләрендә ачы хакыйкатьнең күзенә карап дәвам иттерә. Яшь шагыйрә Ләйсән Кәшфине татарны милләт буларак вагайткан, таркаткан сыйфатларның өстенлек алуы тетрәндерә. Үрнәк түгелмени бердәмлектә Сиңа яһүд, башкорт, мукшы, ар? Болай булсаң, миргә үпкәләмә, Кораллылар сиңа ук атар, Газиз балаң сине бер сатар. Бел, татар! ("И татар") Гасыр ахырында Рәсәйдә икътисади-сәяси хәлләрнең кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә шигърияткә өметсезлек, чарасызлык, барыр юлларның томанлы, авыр булу мотивлары үтеп керә. Татар халкының киләчәге, татар теленең кысылуы өчен борчылып язылган шигырь-поэмалар күбәя. Кыю фикерле, ачык һәм төгәл бәя бирә белүче Айдар Хәлим сәяси халәтебезне берничә юлга сыйдыра. Хәл сорашып, хат язып тормагыз. Хәлне күзгә карап белешербез. Диктатура кайтты. Озакламый Без бер камерада күрешербез. ("Дусларга") "Кеше - вакыт" шигырендә Әхмәт Гадел халык темасына үзгә яссылыктан килә. Татар башка милләтләргә Державин, Кантимер, Мюрат, Айтматов кебек олы затларны биргән. Әмма кан кардәшләренә зыяннан артык нәрсә килмәгән. Моннан афористик нәтиҗә чыга: "Артык бөек халык булу куркыныч хәл". 90 нчы еллар татар шигъриятен, алдагы чорлардагы кебек үк, хатын-кыз сүз осталары иҗатыннан башка күз алдына китерүе кыен. Рус шагыйрәләре өчен сыйфат кимәле булып А. Ахматова, М. Цветаева иҗаты торган кебек, С. Сөләйманова шигърияте мәгънәви тирәнлеге, сурәтләү чараларының байлыгы, жанр, сынау, чагыштыру үрен тәшкил итте. Тулаем алганда (җыр тексты буларак тәкъдим ителгән, әмма лирик шигырь дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган тезмәләрне санамаганда), хатын-кыз шагыйрәләребез шәхеснең мең тармаклы кичерешләрен, рухи дөнья нечкәлекләрен, табигать ямен, мәхәббәт тәмен шигъри нәфислек, чигешләр төрлелегендә сурәтләүдә, туган телебезнең кадерен белүдә татар шигъриятенең гомуми абруена тап төшермичә иҗат итәләр. Хатын-кыз иҗатына кырыслык, катлаулы мәдәни генезис, ассызымланган тон салкынлыгы, шәкел рациональлеге җитенкерәмәсә дә, алар шигъриятенә ир-атка ят аналык кадерен белү, балаларына, туганнарына изгелек теләү, ата-ананы олылау тудырган фәлсәфи рефлексия, сентиментализмга манчылган психологик анализ, хисси януның иң бөек ноктасы тудырган мәҗүси (метафизик) сагыш хас. Шагыйрь Ә. Рәшит җыр текстлары остасы Ш. Җиһангированың "Җирсү" (2001) җыентыгына язган кереш сүзендә хатын-кыз каләменнән төшкән шигырьләрнең төп үзенчәлеген дөрес билгели: "...хатын-кыз йөрәге күңел тибрәнешләренә сизгеррәк: елмаюлы карашны да, иркә сүзне дә, кимсетү-кыерсытуны да, хыянәт-алдашуны да нечкәрәк тоемлый. Р. Рахман нәкъ шул фикерне шигъри телгә күчерә кебек. Өметләнмә алданыр дип "сөеклем" дигән сүзгә. Төчеләнмә, бул җаным дип, ирләрнең җаны үзгә. ("Өметләнмә...") Үзе бер шигъри дөньяны тәшкил иткән хатын-кыз иҗатын көнкүрешкә якынлыкка, мәхәббәт ялкыннарын дөрләтүгә, якыннарына мәдхия җырлауга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Тарихи-иҗтимагый мәсьәләләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итсәләр дә (Л. Шагыйрьҗан, Н. Сафина гомуми кагыйдәдән чыгарма), бу инсафлы шигърияттә 90 нчы елларның катмарлы вакыйгалары, халкыбызны бәхетле итү хыялы, рухи камиллекне, бигрәк тә туган телне, динне саклау һәм мең төрле көнкүреш мәшәкатьләре шигъри сынын тапты. Ихтыяҗ булганда усаллана да беләләр шагыйрьләребез. Ә. Рәшит искә алынган мәкаләсендә Ш. Җиһангирова, "нигездә, мәхәббәт турында яза" дисә дә, аның иҗатын сөю-сәгадәт низаглары белән чикләү мөмкин түгел. "Йа Ходаем, нинди замана бу?!", "Бик сәер заманда яшибез...", "Мине гомер буе орышалар", "Газиз туган телем аһәңнәре" кебек шигырьләрендә үзе яшәгән чорга бәясен, иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләргә карашын көтелмәгәнчә һәм кискен итеп куя. Шагыйрә К. Булатова, совет чорындагы шикелле, киң күңеллеләнеп китепме, мактанасы килепме, милләтебезнең "хөррияттә" яшәвен, "үсеш юлларын", "елмаюын илнең" күреп китәргә Тукайны чакыруына җавап рәвешендә язылган "Кайтма, Тукай" шигырендә Ш. Җиһангирова полемик ялкын, дәрт белән милләтнең авыр халәтен туры Тукай хөкеме белән бәяли: Кайт, кайт, дип чакыралар сине, Кайта күрмә, Тукай, үкенерсең. Милләтеңнең "үсеш юлын" күреп, - Тфү, ләгыйнь! - дип төкерерсең. Шагыйрәләрнең беришесе кичереш үсешен, хисне үзәккә алса, икенчеләре тойгылы фикер агышына өстенлек бирергә мөмкин. Тематик уртаклык өслүб бертөслелеге тудырмый, шигъри индивидуальлекне югалтуга алып килми. Г. Зәйнашева, Р. Вәлиева, Ш. Җиһангирова, Ф. Тарханова, И. Иксанова, Ф. Солтан, Р. Мөхияр, Л. Кәшфиләр, нигездә, халык җырлары калыбына, аһәңенә өстенлек биреп, шигырьләрен көйгә салуга җайлаштырып, ритмик тәңгәллеккә, табигый ачышка омтылып иҗат итәләр, дөресрәге, сәләтләре шул нигезгә тарта. Л. Шагыйрьҗан, Н. Сафина, Р. Рахман, Ф. Гыйззәтуллина, К. Булатова, Б. Рәхимова, Э. Шәрифуллина, Н. Измайлова кебек шагыйрәләр замана күрке, туган җир, мәхәббәт, кеше хәтере турындагы уй-фикерләрен вакыйгалы яисә күңел сюжетына өстенлек биреп, сөйләм теле мөмкинлекләрен кулланып иҗат итәләр. Шигъриятебез үсешенә хатын-кыз сүз осталарыбыз алып килгән, дөресрәге, үстергән үзенчәлекләрне ассызыклау нияте белән, шартлы рәвештә билгеләгән (хәзерге әдәбият үсешендә үзара керешү, диффузия күренеше язылмаган канун булып бара) ике өслүб юнәлешендә дә тормыш дөреслеге (реализм) хыял очышы (романтизм) белән баетылып, бигрәк тә мәхәббәт мәүзугына өстенлек бирүдә аралашып китәләр, берсен-берсе тулыландырып киләләр. Шул фикерне раслагандай, Л. Кәшфи бер шигырен "Мин - мәхәббәт колы" дип, сөюнең күптөрле катламнарын ачуга омтыла: Мин - мәхәббәт колы, Җылы сүзгә, Якты карашларга мохтаҗмын, Сусыл үләннәрне чукып йөргән Мин каз бәбкәсенә охшашмын. Р. Мөхияр мәхәббәтнең илаһи көчен җир, йолдыз кебек олы төшенчәләр ярдәмендә ача: Җирдән йолдызга Күпме барасы?! Чын мәхәббәтнең Шулдыр арасы. ("Җирдән йолдызга...") Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова тәнкыйть тарафыннан (А. Юнысова, Г. Бәйрәмова, М. Вәли-Барҗылы) шагыйрәнең иҗади уңышы буларак бәяләнгән тәүге җыентыгын "Ярату яралары" (2001) дип атый. Йөрәк түрендә туган иң назлы сүзләрен Фәүзия Солтан, якын кешесенә багышлап, иң сөенечле бүләк булып югарыдан иңгән мәхәббәтне сакларга, кадерен белеп яшәргә чакыра. Мәхәббәтне саклап, мәңге Сөюдә бит яну кирәк. Кайнар хисләр гомер өсти, Сүрелмә син мәңге, йөрәк! ("Кирәк") Шагыйрәләребез илһам канатларын күбрәк мәхәббәт сынавында чыныктырсалар да, аларны халкыбыз язмышы, аның әхлакый, дини халәте, киләчәге борчымый дигән сүз түгел. Милләтеңнең баш очында теленә, мәдәни үсешенә куркыныч янап утлы күсәк эленеп торганда, шәхси бәхет тулы була алмый. Тематик юнәлешләре, мәгънәви һәм сәнгати эзләнүләре киңлеге, жанрлар төрлелеге яссылыгыннан берберсеннән аерылып торган Л. Шагыйрьҗан белән Р. Рахман иҗатлары хәзерге лирик байлыгыбызның казанышлары саналырга лаек. Беренчесенең шигъри куәсе, романтик рухы, лирик героеның хисси дөньясы, масштаблы фикерләве, интим кичерешләрне иҗтимагый, милли проблемалар белән бәйләп сурәтли алуы "Иман әлифбасы" (1993), "Шигырьләр, поэма" (1997) җыентыкларында тулы чагылышын тапты. "Лена иҗатында, - дип яза шагыйрә турындагы әлегә иң тирән һәм әтрафлы мәкалә авторы шагыйрь, тәнкыйтьче Р. Рахмани, - публицистик лириканың тоткан урыны шактый зур һәм ул аерым темадагы шигырь-поэмаларда гына түгел, гомумән, шагыйрьнең сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге буларак та шактый ачык күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, биредә аның көчле ягы гына түгел, тискәре сыйфатлары да үзен сиздерми калмый. "Туган телгә мәдхия", "Милли, милли миллионнар", "Ап-ак сөлге", "Татар шагыйренең бәясе", "Кошка канат нигә?", "Милләтең - ул туганың күк" кебек шигырьләрендә Л. Шагыйрьҗан халкының язмышы, киләчәге, теленә мөнәсәбәт турында уйлануларын искиткеч кыюлык белән, ачыктан-ачык, тыныш билгеләрен урынына куеп, Такташлардан килгән ритмик иркенлек, сурәтләү чараларын төрләндереп шигъри юлларга чыгара. Каләмен кыю уйнатуда, хакимияттән куркып-өркеп тормауда ул М. Әгъләмовны хәтерләтә. "Минем сүземә хуҗа булма, үзем сөргән җиргә үзем теләгәнне чәчәргә ирек бир", - ди ул "Гади халык сүзе" шигырендә, түрәләр ишегенә шакып, үзенең көрәшче-шагыйрә икәнлеген раслап. Л. Шагыйрьҗан, үзебезне халык буларак саклап калу өчен берләшү хасиятен алга чыгарып, интертекстуальлек алымына (Дәрдемәнд сүзләрен китерә) һәм сүз-аваз уйнатуга таяна. Ага Идел, ага болыт, "Исә җилләр, күчә комлар..." Кыйблабыз бер, берләшик лә, Милли, милли, миллионнар!!! ("Милли, милли миллионнар") Иң назлы, татлы сагышлы, ләззәтле уйлары, мәхәббәте белән ул газиз туган теленә мөрәҗәгать итә, телнең кадерен белүдә ул Зөлфәткә якынлаша. Әй син, телем, туган телем, тамыр телем. Җир астыннан тарих серен табыр телем. ("Туган телгә мәдхия") Л. Шагыйрьҗан иҗатында тормыш, яшәү белән үлем, яхшылык белән явызлык турында уйланып, сагышланып, киләчәккә ышанып язылган фәлсәфи ("Матәм җилләре", "Үкенеч"), сатирик рухлы ("Без яшь чакта") шигырьләр лаеклы урын алып торалар. Ул - төрле тематик, мәгънәви юнәлешле, төгәллек, назиклык һәм ассоциатив фикерләү мөмкинлекләренә таянган, романтизм белән реализм мөмкинлекләрен иҗади үзләштергән сүз осталарының берсе. Шагыйрьҗан фикерләү рәвеше буенча сагышлы лирика тарафдары булмаса да, аңа мәхәббәт темасы, гашыйклар "кайгы-хәсрәте" дә чит түгел. "Мәхәббәт көянтәсе" шигырендә салават күперен "мәхәббәт көянтәсе"нә тиңләп, табигатьнең серле, ямьле бер күренешен шәхес күңеле тирәнлекләрен ачуга буйсындыра. Л. Шагыйрьҗан - кичереш үсешен хәрәкәттә, гадидән катлаулыга юл алып сурәтләү тарафдары. Җөмләдән, күләменә бәрабәр эчтәлекле "Гарәп теленә мәдхия" - шундый эчке һәм структур бердәмлекнең бер үрнәге. Шагыйрә беренче юлларда ук халкыбызга якын телгә мөнәсәбәтен белдергәч, мәхәббәтенең "серләрен" шәрехли башлый. Дөньяга Коръән кебек илаһи китапны һәдия иткән телнең хис-тойгыларын ачу, фәннәрне үстерү юнәлешендәге көчен, хуш исле байлыгын, сыгылмалы мөмкинлекләрен бер-бер артлы, баскычлап ача. Син - изге китап телесең, Син - каләм-дәфтәр теле. Син - борынгы, син - бүгенге - Терекөмештән тере. Мөхәммәд пәйгамбәр теле, Саваплы догам теле. ("Гарәп теленә мәдхия") Шигъри строфа төзелешен лирик кичереш үсешенә бәйле рәвештә үзгәртә, төрләндерә Л. Шагыйрьҗан ("Укытучы", "Рәхмәт игенчегә"). "Такташ исән" шигырендә Такташ исеме лирик затның гомер агышына яңа рух бөрки. Без дә ардык... Инде хәл дә җитмәс иңгә артык йөкләр төяргә. Кызыгам ләкин - бу тормышны кабат Такташ кебек ничек сөяргә?! ("Такташ исән") 90 нчы елларда йокымсырап ятканнан соң өскә бәреп чыккан вулкан кебек күтәрелеп киткән шагыйрәләрнең берсе Рифә Рахман булды. Аның продуктивлыгын көчле чүпрәгә тарыган камыр белән чагыштырасы килә. Искитмәле эшчәнлек. Унъеллыкның уртасыннан ул бер-бер артлы шигырь җыентыкларын "коеп" кына торды: "Шук алма, моңсу алма" (1995), "Күзләрең төймәләнсә" (1995), "Көзге төн күбәләге" (1996), "Төнге кояш" (1999), "Керфекле тәрәзәләр" (2002). Иҗаты тулысы белән диярлек мәхәббәт мизгелләренең төрле чагылышларын үзәккә алган шигырьләрдән тора. Лирик герой бөтен барлыгын биләп алган хисләрен әйтеп калырга ашыга, кабалана, йомгагының очын таба алмыйча иза чигә, башкаларны гаепли, гафу үтенә, кичерешен яңарту юлларын эзли, мәгәр һәр очракта мәҗүсилек чигендә торган самими, ихласи шәхес булып кала. Кыскасы, Р. Рахман лирикасы тулысынча тышкы дөнья матавыкларына исе китмәгән, эчке серләрен, рухи дөньясын өйрәнүче затка багышланган. Шәхеснең көенечле вә сөенечле, аянычлы һәм өметле, шатлыклы яисә бәгырьләрне телгәләгән авыр кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән сурәтләп, шагыйрә рухи дөнья байлыкларын ачуга юл ала, җан-күңел белән сиземләгән төсмерләрне сурәтли, табигать күренешләрен кеше хисләрен ачуга буйсындыра белә ("Ай нурларын сипми булыр...", "Мәхәббәт өчпочмагы", "Сагышланмыйм" һ. б.). Утырганбыз менә кара-каршы, Үрелсәк тә җитмәс кулыбыз. Иреннәребез белән көләбез без, Күзләребез белән елыйбыз. ("Кара-каршы утыргач") Р. Рахманның күпчелек шигырьләрендә үзәктә читләтеп, киная белән әйтү алымы тора; якын кешесенең эшхәрәкәтен символлар аша чагылдыра ("Сине көтеп сулган битләремдә Тыпыр-тыпыр бии иренең", "Тамчы тамган кадәр"). Шагыйрьләребез лирикасында мәхәббәт, сөю-сөелү, ләззәтләнү, сыкрану, уйлану, сызлану кебек хисләрнең үзәктә торуы ир-ат сүз осталарыбыз бу темаларны әйләнеп үтәләр дигән сүз түгел. Үзәккә алынган унъеллыкта өлкән буын вәкиле Р. Харис иҗатында мәхәббәт темасы төп юнәлеш буларак калыкты. "Хисемнең исеме" (1996), өлешчә "Тоткасыз ишек" (1999) җыентыклары, "Өч үбешү" (эротик поэма) әсәре тулысынча шул олы хисне ачуга багышланганнар. Шагыйрь, натурализм ярларына төшмичә, интим кичерешләрнең мең дә бер төрле чагылышларын сурәтләү аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр катмарлылыгын ачу әмәленең яңа юлларын барлый. Аның иҗатында сөю-сөелү хисләре хуш исле болын чәчәге, матурлык эзләүче җил, кояш нурларында сикеренгән диңгез дулкыны, газап вә ләззәт, шатлык вә кайгы, сихер һәм хакыйкать, үлем белән тереклек, гүзәллек белән җисми һәм рухи камиллек төсләрендә яшиләр, яшәеш төрлелеге булып күз алдына килеп басалар ("Өченче дөнья", "Син миңа үпкәләп..." һ. б.). 90 нчы елларда, нигездә, иҗтимагый лирика, тарихи җирлекле поэма үсешенә өстенлек биргән, тирән фәлсәфи фикер, камил композиция "колы", дөнья, милләт хәсрәте белән яшәгән З. Мансуров, халык иңенә төшкән авырлыкны йөрәге аша үткәрә белгән Г. Моратларны Р. Фәйзуллин, Р. Харислар дәрәҗәсендәге "мәхәббәт шагыйрьләре" дип әйтеп булмаса да, күңелләренә табигый матурлык нуры иңгәндә, "нечкәреп" алуны оят шөгыль дип санамыйлар, сөю-сөелү утында янучыларның хәленә "керә" беләләр. Г. Морат, яз кояшы елмаюына, кар бөртекләренең иңенә кунуына, сөйгәненең назлы карашына мөкиббән китеп: "Күгәрченнәр гөрләшкәнне Гашыйклар тыңлап тора", - ди. "Мәңгелек үкенеч", "Ялгызлык исемле кыз", "Аңлашу", "Ялгызлык", "Яратырга телим" кебек шигырьләренең үзәгендә яткан назик мөнәсәбәт, татлы хис, киләчәктә очрашуны вәгъдә иткән ашкынулы өмет, мәхәббәтне олылау туң йөрәкләрдә дә яшәү дәрте уятырлык дәрәҗәдә. "Яратырга телим" шигырендә лирик зат, яшәвенең мәгънәсенә төшенергә теләп, үз-үзенә риторик сорау бирә: "Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә Ник яшәлгән, белмим". Йөрәк сиземләве, күңел тартуы ике сүздән торган, әмма күпмәгънәле нәтиҗәгә алып килә: "яратырга телим" ("Яратырга телим"). Үзең яратырга "теләмәсәң" дә, мәхәббәт тозагыннан җиңел генә котылып булмый икән. "Аңлашу" шигырендә ул шундый нәтиҗәгә килә: "Сөю - әсирлектән котылу юк безгә!". Лирик-фәлсәфи шигырь тарафдары З. Мансуровның рухи дөньясына да мәхәббәт мәүзугы уйламаганда, сагышмоңы, шатлыгы-үкенече белән көтмәгәндә "бәреп керә". "Карабодай басулары", "Август төне", "Шигърият алиһәсе" кебек хатын-кызның табигый матурлыгын, яшәеш барышындагы урынын олылаган шигырьләрендә сөю, соклану, гаҗәпләнү хисләрен үзе дә сизмичә "йөгәннән" ычкындыра. Чулман яры. Бер кыз аулактарак салып тора кысан күлмәген. Күтәрелә алмый бәргәләнгән аккош итеп күрдем шул мәлен... ("Яшәүнең бер хикмәте") "Тәүфыйклы" шагыйрь - лирик зат - әрсезләнеп алудан тиз генә аңына килеп, сөю хисенең ләззәт кенә түгел, җаваплы икәнен, кеше язмышы белән шаярырга ярамаганны искәртү җаен таба, кинәт килгән фикерен гаҗәеп хисле мәгънәле метафора аша күңелләргә сеңдерә. Пар-пар төшкән ак таҗлардан җиңел сөю сорама. ...Чү, бәсләнгән керфегеңнән әллә яшьле нур тама?! ("Җиңел сөю сорама") Шагыйрь, серле, тылсымлы, сискәнүле мәхәббәт юлының озынлыгын, җаваплылыгын искә төшереп, үз бәхетеннән көнләшеп тә куя бугай. Сөю сукмаклары озын - барасы да барасы. Ничек кулга ияләштең, аһ, син, болан баласы!.. ("Табышу") Төгәл саннар, нисби фикерләү профессоры Сөләйманның лирик заты да, йөрәген "мәхәббәт былбылы" чакканда, дөньясын онытып, күкләргә дә менә, текә кыялардан да сикерә. Кырыс академик каләменнән түбәндәге назлы иркәләнү, ай кызының сихри матурлыгы белән әсәрләнгән шигъри юллар төшәр дип кем уйлаган инде. Йолдызлы күк, иләк сыман, карлар или салмак кына, Их, үзеңне ак кар итеп хис итәсе! Карлар булып коеладыр зәңгәр күктән Ай кызының тәңкә-тәңкә хәситәсе. ("Йолдызлы күк...") "Кан тибешең күчте минем канга", "И тылсым", "Бер мизгеллек бәхет" кебек шигырьләрендә Сөләйман мәхәббәтне олылап кына калмый, кеше тормышының яшәү мәгънәсен билгели торган хис итеп сурәтли. Шагыйрь Сөләйманны күбрәк яшәү белән үлем, җан белән тән арасындагы катлаулы тартышулар, дөньяның тарлыгы, кеше язмышы турында фәлсәфи тирәнлекләр борчыса, шулар хакында Тәңребез белән "киңәшергә" хыялланып яшәсә дә, аны мәхәббәт яме, табигый матурлык битараф калдырмый икән ("Тән һәм җан", "Ә дөньяны аңлап булмый аны...", "Авышты таң төнгә"). 90 нчы елларда, татар шигърияте үсешенең башка чорларындагы шикелле үк, жанрлар составын төрләндерү, шигырь техникасын яңарту, өслүб мөмкинлекләрен, телне баету юнәлешендә эзләнүләре тукталып тормый. Көнбатыш поэзиясеннән килгән баллада, сонет, октава, оратория, виртуозлыкны таләп иткән акрошигырь, ирекле, ак шигырь, антишигырь кебек төрләре, Көнчыгыштан иңгән робагый, газәл, мәрсия, мәдхия, фәрд кебек татар җирлегендә Р. Гаташ 60-70 нче елларда ук үстергән юнәлешне аеруча М. Мирза "Адәм баласы" бәйләмендә яңа югарылыкка күтәрә, Л. Шагыйрьҗан, Ф. Тарханова, Б. Рәхимова, И. Иксанова һ. б. хатын-кыз шагыйрәләрнең эзләнүләре татар поэзиясенә яңа аһәң - төсмерләр, буяулар алып килә. Г. Моратның "Урман кызы", "Сәрхуш хатын", "Экстаз" дигән шигырьләре акрошигырь, хәтта антишигырь буларак тәкъдим ителәләр. Көнбатыш һәм рус тәнкыйтендә бу алымнарны "шигъри уен" дип атыйлар. Иҗтимагый функцияләрне үз өстенә алмаган бу шәкли әсәрләр хыял уенын, шигырь техникасын яхшы белүне, матурлык кануннарын саклауны таләп итәләр. "Экстаз" шигыренең беренче хәрефләреннән "Ләйлә илә Мәҗнүн" сүзләрен укып була. Эчтәлеге кешенең бөтен барлыгын биләгән, күкләргә күтәреп җәһәннәм базларына илтеп ташлаган мәхәббәтнең илаһи көчен ачуга буйсынган. Димәк, шундый сөю-сөелүнең үрнәге булып дастан каһарманнары Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәте балкып тора. Җәннәт багларында гөл-чәчкә булыйк, Ни чараң бар - барыбер коеласы. Үкси-үкси үтеп бара үксез төн, Ни чараң бар - барыбер боегасы... ("Экстаз") Социалистик реализм тантана иткән заманаларда - "формализм шаукымы", "тормыштан читләшү" дип бәяләнгән бу төр әсәрләрне шигырь тукымасын, сүз байлыгын нечкә тыючы Г. Морат, Зөлфәт, Р. Зәйдулла, Сөләйман кебек осталар гына яза ала. Шигырьнең сафлыгы, яңачалыгы өчен көрәшеп яшәгән Туфан әйткән "рифмачлар" шигъри уенда катнаша алмыйлар. Акрошигырьдә дә тирән фикерне, шагыйрьнең уен, хисен чагылдыра белүне беренче хәрефләреннән "әтием", "әнием" сүзләре ялтырап чыккан Сөләйманның "Әзерме син зиһен..." һәм "Әбиләр чуагы"нда һәр куплетның, юлның беренче хәрефләрен җыеп багышлауның юнәлешен укып була. Нурларда чайкалыр пәрәвез... Хатирә-яфраклар: яшеле-көрәне - төрлесе... пәрәвез - көз-күңел көзгесе... Төенләп ден салган күпме җан иясе, күпме күз, күпме йөз - янәшә... ("Әбиләр чуагы бер килер таҗ булып...") "Вакыйга бәхет: сөлек сында...", "Вакыт тырма..." шигырьләрендә дә мәгънәсе тирәнгә яшерелгән уен дәвам итә. Иң кадерле исемнәрне (әти, әни, Венера матурым) юл башларына чыгарып, акыл һәм хикмәт шагыйре Сөләйман, тулы бер бәйләм иҗат итеп, телебезнең сыгылмалы мөмкинлекләре чикләнмәгән булуны исбат итә. Строфа төрләндерү, җөмләне синтагмаларга бүлеп юлдан юлга күчерү, кабатлау, пауза, эчке кафия, авазлар яңгырашы да шигъриятебезне бертөслелектән коткарырга, әһәмиятле сүзне, фикерне алгы планга куярга мөмкинлек бирә. Ә. Рәшит, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, З. Мансуров, Зөлфәт, Г. Морат иҗатларында Хафиз-Туфаннар шигъриятендә тулы көчкә яңгыраган бишьюллык строфаның аеруча активлашып китүе күзәтелә. Аерым алганда, Зөлфәт "Кызлар көлә", "Калыкты ай", "Чишмә сукмагы", "Әйтми калганы", "Ярам - Ярым" шигырьләрендә бишле анэпиформалы эпистрофаның гүзәл үрнәкләрен бирә. Строфа төрлелегенә омтылудан тыш 90 нчы еллар татар шигъриятенең өслүб оештыручы үзенчәлекләренең берсе - тормышчан детальгә игътибар үсү, аның эчке яңгырашында күзгә бәрелеп тормаган фәлсәфи яңгыраш эзләү. Р. Харис "Хисемнең исеме" китабында детальләр ярдәмендә шәхеснең интим дөньясын матурлык, иплелек, илаһилык үрнәге дәрәҗәсенә күтәрә. Теге дөнья... Һәм бу дөнья... Ә син - өченче дөньям... Ике дөнья хасиятен мин синең белән тоям. (Р. Харис. "Өченче дөнья") Татар сүз сәнгатенең ерактан килгән бер сыйфаты - шигырьгә табыну - бу чорда да саклана, үстерелә. Р. Гаташ, Зөлфәт, М. Әгъләмов, Х. Әюп, Ә. Гадел, Р. Аймәтләр өчен поэзия мәчет кебек үк изге төшенчә, чистарыну чыганагы. Кешенең намусын, керсезлеген, риясызлыгын билгеләүче иң олы чыганак итеп И. Гыйләҗев шигъриятне атый. Маташмагыз, һич төренмәм Ялагай битлегенә. Минем максат - кала белү Кеше биеклегендә, Шигырь биеклегендә. ("Юкка тырышмагыз") Гасыр ахыры шигъриятенең янә бер үзенчәлеге - төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә куеп, яңа мәгънә эзләү, антидетальләрнең фәлсәфи эчтәлеген кеше холкын ачуга буйсындыру. М. Галиев мәҗүси дәвердә халык ышануында туган төшенчәне яшәеш фәлсәфәсе тудырган мәгънә белән баета: Йолдыз атылганда аңлап була Яшәү дигән серле мәгънәне. ("Кичке сурәт") Алдагы юлларда шагыйрь табигать күренешендә тарих эзләрен, гасырлар адымын төсмерли. Болыт сурәтендә ялкынланып, Бер-бер артлы гасырлар бара. "Минем яшьлек" әсәрендә Р. Мингалим гадәти тормыш күренеше (учак) белән олы галәми җисемне (кояш) янәшә кую ысулын шигъри гомумиләштерү чарасы итеп ала: Җылынган учагым булып, Еракта кала кояш. "Иртә" әсәрендә Р. Мингалим "чынбарлык вак-төяк күренгән тормыш, яшәеш детальләреннән тора" дигән фикерне уздыра. Күрше йортта - койма аша, Койма буе - кычыткан. Шагыйрь, ихласи тасвиры белән укучыда кызыксыну, нәрсәдер көтү күзәнәкләрен уятып, җитди фикерен кабул итәргә әзерләп кенә калмый, натурализмның да яшәргә хаклы булуын раслый. Иң әрсез үсемлек - кычытканга "сәлам" биргәннән соң, сурәткә күләмле образны алып керү тормышта һәр шәйнең үз урыны бар дигән фәлсәфи фикер уята. Офыктан баш сузып карый Дөньяга кызыл кояш. Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, З. Мансуров, Ә. Гадел, Л. Шагыйрьҗан, Г. Морат, Сөләйман һ. б. шагыйрьләр милли аң үсешен, кешенең уйлану, дөньяны һәм үз-үзен танып белү рәвешен, бер яктан, борынгы чордан килгән мифик алымнар, ышанулар аша аңларга, сурәтләргә омтылсалар, шулар ярдәмендә кичереш тирбәлешләрен чагылдырсалар, икенчедән, әһәмиятсез, артык гадәти күренгән детальдә, чакмадан ут чыгаргандай, олы мәгънә эзлиләр, гомумиләштерү юлына чыгалар. Шагыйрьләр табигать дөньясы күренешләренә игътибарлы, андагы сихри матурлыкны, тавыш-ымнарны чагылдыру рухы белән яшиләр, борынгы халык җырларының хезмәт, тормыш алып бару нәтиҗәсе буларак туганлыгын искә төшерәләр. Җилләр - җилфер-җилфер, Утлар - елтыр-елтыр, Сулар - челтер-челтер, - дип, "Балачакта бары да..." шигырендә Х. Әюп, авазлар уенына таянып, табигатьне җанлы хәрәкәттә бирә һәм татар теленең көчен, байлыгын иркен уйната. Бер кайгысыз самим бала идем, Һәм кош идем, һәм дә бер болан, - дип, "Хатирәдән" шигырендә язганча, Ф. Яхин сүз сәнгатенең тормышны үзенчә күрү сәләтенә, мифик күзаллауларга таяну хасиятенә басым ясый. Ананың илаһи көчкә ия, бала өчен бөек шәхес, гомер терәге, илаһи таяныч булуын ассызыклау нияте белән М. Вәлиев күпертү алымына мөрәҗәгать итә: Әни генә калган ут эчендә, Кулын алса - түшәм ишелә. ("Ут") * * * XX йөзнең икенче яртысы шигъриятен татар поэзиясенең гомуми үсеш контекстында өйрәнү, түбәндәге күзәтүләргә килергә мөмкинлек бирә. Иҗтимагый-сәяси вазгыятьтән, дөнья сурәтен күзаллавыннан, гүзәллек категориясен аңлавыннан чыгып, һәр чор үз таләпләренә җавап биргән өслүбен тудыра. 1. 1917 елдан 1920 еллар урталарына кадәр татар поэзиясе эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып бара. Бу чор үзенә бер иҗат лабораториясен хәтерләтә. Яшәп килгән традицион реализм (М. Гафури), романтизм (С. Рәмиев) юнәлешләре Һ. Такташ, Х. Туфан, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Сирин иҗатларында символизм, имажинизм, футуризм кебек модернистик агымнар казанышлары белән баетылалар, төрле юнәлешләр үзара керешеп, аралашып китәләр. 2. 1930-1960 елларда идеология һәм социалистик реализм методы көчләп таккан эчтәлек һәм поэтика басымы астында, гомуми тәртиптән бәхетле чыгармалар булса да, норматив өслүб урнаша, шуннан читкә талпынулар хупланмый, "буржуаз мөртәтлек" дип бәяләнә. 3. XX гасыр башында Дәрдемәнд иҗатында тулы көчкә яңгыраган элитар өслүб, 1960-1980 елларда шигърияткә килгән яңа буынның мәгънәви вә эстетик кыюлыгы нәтиҗәсендә яңа шартларда, яңа биеклектә күтәрелә. Элитар өслүб фикерләү, дөнья сурәтен тудыру үзенчәлекләре белән бер-берсенә охшамаган ике шагыйрь - Р. Фәйзуллин белән Р. Харис иҗатларында куәтле гәүдәләнешен тапты. Алар иҗатына (бигрәк тә жанрлар, поэтика үсешендә) - Көнбатыш Европа, рус шигъриятенең кыю эзләнүләре, модернизмның постмодернизм рәвешендә тернәкләнүе дә тәэсир ясады. 4. 1980-2000 елларда норматив һәм элитар өслүбләрнең реалистик, романтик агымнарның якынлашуы, керешүе, "интерференция" күренеше күзәтелә, постмодернизм алып килгән эзләнүләр гомуми агымга кушыла. Көнчыгыш әдәбиятлары кыйммәтләренә, символларына игътибар арта. Гасыр ахыры шигъриятендә кыю чагыштырулар, төсләрне төрлечә куюлар, хис төсмерләре кинәт алышыну, сурәтне төгәлләмичә өзү, символлар, деталь аша гомумиләштерүгә чыгулар, шигъри калыплар төрлелеге (көйләм шигыре янәшәсендә төрле үлчәүле сөйләм, интонацион шигырь үсә) борчылуны, өметсезлекне, яшәешнең мәгънәсезлеген, шәхеснең олы дөньяда ялгызлыгын, гомернең кыскалыгын чагылдыруга буйсыналар (Зөлфәт, М. Әгъләмов, И. Иксанова, Л. Шагыйрьҗан, Р. Зәйдулла, Сөләйман, Р. Аймәт һ. б.). Сәяси вазгыятьләрнең гел үзгәртеп торуыннан югалып калган шәхес перспективаны югалта, тормышка ачынып карый, чарасызлыгын ирониягә, көлүгә күчерергә тырыша. Зөлфәт иҗатына караңгы җил, канаты бозлы былбыл, дәртле фәрештә, туң боз кебек символлар үтеп керә икән, алар тормышның катлаулылыгын, тетрәнү-фаҗигаләрдән, сыктану-сагышлардан торуын ачуга буйсыналар. Сөләйман иҗатына хас гыйсъянчылык күренеше дә өметсезлек чаткыларын сүндерергә омтылыш буларак күтәрелә. Иҗтимагый тормышта гасыр ахырында, бигрәк тә яңа чор башында милләт язмышында туа килгән артка чигенүләр шигърият үсешенә дә тәэсир итмичә калмый. Поэзиядә традицион реалистик иҗат агымыннан иреклерәк, ниндидер катгый кануннар белән чикләнмәгән образлылыкка күчеш күзәтелә. Хәзерге шигърият, гомумән, әдәбият үсешенең эчке үзенчәлекләреннән берсе - моңа кадәр без күнеккән бердәм иҗат методының һәм бер лидерның булмавы, аңа ихтыяҗ сизелмәве. Шигърияттә фәлсәфи һәм тәнкыйди рух көчле. Бу мәүзугъларны чынбарлыкның аяусыз, ясалма, парадокслардан торуы китереп чыгара. Дөньядагы гаделсезлекләр вакыты белән шагыйрьләрне пессимизм ярларына, төшенкелеккә этәрә: үткәнне, балачакны сагыну, дөнья белән саубуллашу мотивлары, интим мөнәсәбәтләр дөньясына, мәхәббәт сагышына, табигать хозурлыгына кереп чумарга ашкыну шуның белән аңлатыла. Хәзерге татар поэзиясенең уңышларын, эзләнүләр киңлеген таныган хәлдә, борчыган якларга да игътибар юнәлтеп үтәсе килә: 1. Хәзерге шигърияттә ике мәдәният яши. Аның берсе - югары таләпләргә җавап биргән профессиональ поэзия. Икенчесе - көтелмәгән почмаклардан килеп чыккан үзешчән шигырь. Соңгысы бик дәррәү күтәрелә, бигрәк тә кара алтын чыккан бай төбәкләрдә, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама ягында, Казанның үзендә дә төрле, рәсми булмаган коммерция нәшриятларында бик күп китаплар, шигырь җыентыклары басыла. Әүвәлге заманнарда андый шигырьләр шәкертләрнең көндәлек дәфтәрендә генә калган, ә хәзер алар ифрат матур бизәлгән тышлыкларда, кыйммәтле кәгазьләрдә басыла, тарала. Автор таныш-белеше яисә үз акчасына китап чыгара да (бу шигырьгә генә карамый), язучылыкка дәгъва итә башлый. Шигъри сүз чүпләнә, эстетик зәвык кими, укучыга яхшыны начардан аеру кыенлаша. 2. Җыр текстларының елдан-ел мәгънәсез, эчтәлексез була баруы җәмәгатьчелекне борчыса да, бу афәт белән көрәшү алымнары булдырылмаган. Классиклар әсәрләрен җыр тексты дип язмаганнар, кеше җанына азык булырдай лирик әсәр иҗат иткәннәр, байтагы халык теленнән төшми торган җыр булып киткән. Хәзер исә махсус җыр текстлары сырлап утыручы, такмакчы үзешчәннәр күбәйде. 3. Поэзиянең жанрлык хасиятләре үсешендә уйланырлык урыннар бар. Соңгы елларда Көнчыгыш поэзиясендә алга киткән жанрлар белән артык мавыгу, Көнбатыштан кереп, үзебезнеке буларак үстерелгән баллада, сонет, триолет кебек үзенчәлекле жанрларга игътибарны киметте. 4. Яшьләр арасында Һ. Такташ, И. Юзеев, Р. Гаташ, Зөлфәт кебек "шашкын" романтиклар күренмәгән кебек, татар поэзиясенең Акмулла, С. Баттал, Ә. Фәйзи, Ә. Давыдовлар исемнәре белән бәяләнгән мәкаль-әйтемгә, хикмәтле сүзгә, сөйләм теленә якын өслүб юнәлешенә игътибарның кимүен дә искәртми булмый. Үз мөстәкыйль дәүләте булмаган, бигрәк тә аны югалткан халыкның (алар Җир шарында күп түгел) поэзиясе, хөкүмәтле, яклаулы, саклаулы шигъриятләрдән аермалы буларак, үз өстенә милләтне, телен, динен, әхлагын саклау бурычларын да ала. Менә шул олы миссия үз чиратында поэзия үсешенә өстәмә көч, тематик һәм хәтта стилистик киңлек бирә. Шуңа күрә Тукайлардан килгән бу олы бурыч татар поэзиясен дәүләтле, тук тамаклы шигъриятләрдән өстен куя, халык рухына, яшәешенә, шатлык-кайгысына якынайта. Тулаем алганда, XX гасыр азагында төрле шигъри мәктәпләргә таянган, чынбарлыкны, рухи дөньяны үзләренчә күрү сәләтенә ия, бай фикерле, гүзәллекне тоя, сәяси хәрәкәтләрне аңлый торган сәләтле сүз осталары иҗат итә. Шигърият, бу төргә хас даими, тотрыклы билгеләрен, гасырлар сынавын үткән жанрлык өлгеләрен, сурәтләү чараларын саклаган хәлдә, туктаусыз хәрәкәттә, үсештә, үзгәрештә яши. Халык, туган тел язмышы, чор сулышы, шәхеснең әхлакый-фәлсәфи тәҗрибәсе, мәхәббәт кичерешләре, эчке дөньясы поэзияне алга әйдәүче юнәлешләр булып калалар. РЕНАТ ХАРИС ПОЭМАЛАРЫНДА ДӨНЬЯ СУРӘТЕ Чынбарлык күренешләрен, рухи дөньяны киңрәк һәм тирәнрәк сурәтләү мөмкинлеге чикләнмәгән поэма-дастан жанры гасырларга сузылган үсеш юлында беркайчан да талантлы фидакярләргә кытлык кичермәде. Еракка китеп, мәгълүм үрләрне искә төшереп тормыйча, үткән гасыр ахырында, яңа чор башында лиро-эпик төр үсешенә җитди өлеш керткән С. Хәким, И. Юзеев, Ә. Рәшит, Р. Фәйзуллин, Р. Мингалим, Р. Гаташ, Г. Рәхим, М. Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, З. Мансуров, Л. Шагыйрьҗан, Г. Морат, Р. Зәйдулла, Сөләйман һ. б. поэмалары һәркайсы аерымаерым сөйләшүгә лаек икәнлекне искәртү белән генә чикләнәм. Хәзерге "татар эпик поэзиясе үрләре" диюгә, Татарстанның халык шагыйре Р. Харис кальбеннән өзелеп төшкән, мәгънәви бөтенлекләре, сурәтлелек үзенчәлекләре белән берсен-берсе тулыландырып килгән поэмалары күз алдына килә. Аларны шәкли-сан һәм жанр төрләре - яссылыктан килеп бәяләсәң генә дә, хыялга сыймаслык байлыкка тап буласың! Лирикасы үсешенә дә хилафлык китермичә, 70 нче еллар башыннан безнең көннәргәчә Р. Харис кырыклап поэма, лиро-эпик төргә тартылып торган тугыз шигырь бәйләме иҗат итте. Хәзерге татар шигъриятендә Р. Харис кебек мул җимешле сүз осталары күп түгел. Эчтәлекләре, композицион төзелешләре, шигъри калыплары җәһәтеннән дә аның поэмалары төрле һәм әдәбият белеме нәзариятен үстерүгә дә әсас булырлык. Вакыйганың эзлекле үсешенә яисә язмышлар бәрелешенә, фабуланың бер юнәлештә тирәнәюенә корылган эпик оеткылы ("Ат иярләү", "Тәүбәсез мәхәббәт", "Гармунчы" һ. б.), драматик ("Идегәй", "Зөләйха", "Тукайның мәхәббәт төшләре", "Рәшит Ваһапов") поэмалар янәшәсендә үк кичереш үсешенә нигезләнгән, эчке сөйләмнән (монолог) торган ("Мин - галәм", "Татарлар") әсәрләр тезелеп китә. Шагыйрьне татар тарихы уйландыра ("Ант суы", "Идегәй", "Худяков"), батыр егетләребезнең язмышы дулкынландыра ("Җәлилчеләр", "Шөкер", "Җиңүче"). Поэмаларны тәсбих төймәләре кебек бер җепкә төзүче үзәк - шагыйрьнең үз шәхесе, дөньяны шәхси кабул итүе, үткәндәге хәләхвәлләргә заманча бәя бирүе һәм психологик анализ әсәрләрен мәгънәви юнәлешләре, эстетик яңгырашлары, хәтта өслүбләре буенча бүлгәләү шартлы, төрле катламнарның, төрләрнең үзара керешүе лиро-эпик жанр өчен гадәти күренеш, саф реалистик, романтик яисә модернистик әсәр булмаган шикелле, Р. Харис поэмалары лирик башлангыч, эпика (драма, проза, публицистика) ачышларын да тәненә сеңдереп үсә. Мәсәлән, Р. Харис "Вәлит сәгате", "Тула эшләпә", "Кайтты" әсәрләренә "хикәят" дигән ачыкламыш бирә. Хикәят - Урта гасыр Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган жанр. Аның үзәгендә күрүче яисә ишетүче тарафыннан проза һәм шигырь теле белән сөйләп бирү тора. Иҗатчының үз хыял җимешен теләсә ничек атарга хакы бар. Әдәбият тарихы андый мисалларны күп белә. Җөмләдән, символист В. Брюсов "О, закрой свои бледные ноги" берьюллыгын поэма дип атый. Мин Р. Харисның бу әсәрләрен, үткен сюжет, композицион төгәллек һәм көтелмәгәнчә төгәлләнүләре җәһәтеннән килеп, "шигъри новеллалар" дип атар һәм дәлилләремне тезеп китә алыр идем. Әсәрләрне төрлечә бәяләргә мөмкинлек - үзе сыйфат күрсәткече. Р. Харис поэмалары күнегелгән, тар кысаларга сыймыйча, жанр мөмкинлекләре турындагы төшенчәне киңәйтеп, бәяләүнең яңа ысулларын эзләү, яңа критерийлар куллану юлларын таләп итәләр. Бу очракта шагыйрьнең иҗади аңында туып, сүз ярдәмендә кәгазьгә төшкән "дөнья сурәтен" тудыруын күзаллау, шагыйрьнең иҗат кыйбласын, өслүбен, сурәтле фикерләү алымнарын тикшерү юлында ачкыч булыр иде. Галимнәр фикеренчә, дөнья сурәте - "әдәби әсәрдә яки язучы иҗатында аерылып чыга торган, чынбарлык турындагы күзаллаулар системасы". Әдәби әсәрләрне шул юнәлештә яисә яңачарак өйрәнү безнең фәнгә тирәнтен кереп бара. Профессор Д. Заһидуллина, XX йөз башы татар әдәбиятын дөнья сурәте яссылыгыннан өйрәнеп, монографик хезмәт язды. Г. Гачев, В. Хализев кебек күренекле галимнәр әдәбиятны "дөнья сурәте" аша чагылуны өйрәнүне киләчәкле юнәлеш буларак бәялиләр. Реалистик һәм романтик агымнар өстенлек иткән әсәрләрдә яшәеш тәртипле, бербөтен, ә кеше шул мохитнең аерылмас өлеше буларак тасвирлана. Дөньяның бердәмлеген раслау аерым бер көч, публицистик ялкын белән Р. Харисның "Мин - галәм" поэма-фантазиясенең кичереш үзәген тәшкил итә. "Үзеңне галәм итеп тою - кичерешләрнең иң бөеге!" дигән тәкәллеф фикерен ачу барышында шагыйрь каһарманын микродөньясы, микрокичерешләре белән, сугыша, ярата, өстәл суга торган бик гади һәм шул гадәтилеге белән биеккә күтәрелгән ("микрокичерешләр мине Алла иттеләр") шәхес итеп сурәтли. Ул дөньяның "культ-шәхесләр, садист фашистлар, ку-клукс-кланнар", һәртөрле бозыклыклар белән чуарланганын күреп борчылса да, чәчәккә күмелеп утырган бакчалар аны тынычландыра, кешелекнең якты киләчәгенә ышанычы ныгый. "Кеше" ораториясендә дә шагыйрь замандашын олы дөнья янына бастырып куя. "Кешенең иң олы байлыгы - Җир, Җирнең иң олы байлыгы - Кеше" дигән ачкыч җөмлә әсәр дәвамында тирәнәйтелә, үстерелә, җанлы вакыт тарихның мәңгелек вәзеннәре белән кушылып китә. Ул галилекне, бөеклекне күктән эзләми, җирдә, гади кешеләрдә таба. "Кеше" әсәрендә дөнья сурәтен тудыруның үзәк ысулы публицистик аһәң, шулай ук гомумиләштерү көчле. "Татарлар" поэма-монологында дөнья сурәте милли башлангыч, татар булуы белән горурлану хисенә уралып бирелә. Кем ул халкы исемендә ямь тапмаган, тәм тапмаган?! Горурларга, кыюларга "татар" дигән исем таман. "Татарлар", "Сабантуй" поэмаларында халкыбызның тыйнаклык, әдәплелек, хезмәт сөю, ял итә белү (тикмәгә генә ул "Әй, Дәрдемәнд, безнең Сабантуйга кил", - дип, яраткан шагыйрен ат чабышын карарга чакырмый) кебек хасиятләрен алга чыгарып, инсанны милли сыйфатларга тугрылыгы яссылыгыннан килеп бәяли. Р.Харисның бу поэмалары заманча публицистик рух белән сугарылганнар. "Совет хронотобы" өстенлек иткән "Мулланур", "Камил Якуб", "Борылышта" поэмаларына нисбәтән, милли күтәрелеш чорында авторны большевизм каһарманнары белән мавыгуда гаепләүләр дә ишетелгәләде. Тирәнгә кереп тормастан, бу очракта поэмаларда системаны идеаллаштыру булмавын, киресенчә, коммунистларның алдавыч, тәти вәгъдәләренә ышанып, татарның йөзек кашы булырдай көчле, гайрәтле егетләренең юкка чыгарылуы өчен рәнҗү, үпкәләү хисе үзәккә чыга. Вахитов, Якубов - фаҗигый-романтик шәхесләр, ялган хыялларга ышанулары да шуннан килә. Каһарманнарының гамәлләренә бәясен көчләп такмыйча, шагыйрь төп егәрен әсәрләренең төзелешенә, структурасына, шәкли алымнар төрлелегенә юнәлтә. Шул ысулы авторны акыл сату, хөкем чыгару ихтыяҗыннан коткара. "Мулланур" поэмасының "Сыктау", "Ату", "Аркан монологы", "Суга батыру" кебек бүлек исемнәре үк, фаҗига катламын тудырып, тайгак юлга баскан кешеләр үлеменең котылгысызлыгына ишарә ясыйлар. "Камил Якуб" поэмасында сугышчыларның акча түләмәгән өчен коммунистларга булган үчләрен командирларына күчереп, гаепсезне җәзалаулары илгә көчләп тагылган режимны хупламау мисле кабул ителә. ...Бүген башны без чайкыйбыз, Ул чагында нәтиҗә чайкаган, Ә нәтиҗә чайкаган саен, Нигез айкала, Берәр Камил Якуб корбан була. ("Камил Якуб") Р. Харисның инкыйлаб корбаннарына ("Борылышта" поэмасы каһарманы Ленин ахыр чиктә үзе кабызган "утта янып" үлә) багышланган поэмалары - халкыбыз үткән ачы тарих баскычларын искә төшерүе һәм сәнгати үзенчәлекләре яссылыгыннан яңгырашларын югалтмаган шигъри кыйммәтләр. "Җәлилчеләр", "Шөкер", "Кайтты", "Җиңү күргәзмәсе" поэмалары кебек үк, соңгы сугыш каһарманнарын олылауга багышланган героик аһәңле әсәр. Җәлилнең үзен сурәтләгән романнар, драмалар, поэмалар, бигрәк тә шигъри әсәрләр күп язылды. Ә аның фикердәшләре, көрәштәшләре (балалар шагыйре А. Алиштан кала) ничектер олы шагыйрь күләгәсендә кала килделәр. Р. Харис Муса белән бергә җәзаланган татар кешеләренең, күбесе аңлы рәвештә үлемгә барган зыялыларның һәркайсына аерым бүлек багышлый, һәрберсен кабатланмас шәхес итеп сурәтләп, үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән тере итеп күз алдына бастыруга ирешә. Бу автордан хыял егәрен генә түгел, эчке дөньяларын тасвирлау алымнарының төрлелеген дә таләп итә. Мәсәлән, Марс Шабаев үзенә мондый бәя бирә: ...Аһ! Ил сату?! Нинди кабахәт уй! Палач, тизрәк башка балта чап! Ил хакына үлү кадерлерәк дошман саклап тоткан гомердән... ("Җәлилчеләр") Аның фикерен Абдулла Батталов дәвам иттерә сыман: ...Гильотина бусагасында җыр башладым - дуслар күтәрде, җырлап үлгән ирләр - үлемсез, ә фашистны үлем көтәдер... ("Җәлилчеләр") Керештә яңгыраган "Батырлыктан туа матурлык", соңгы сүздәге "Матурлыктан туа батырлык" ачкыч җөмләсе поэманың гомуми яңгырашына юнәлеш бирә. Күргәнебезчә, Р. Харис үлемнәрне сурәтләүдән курыкмый, мәгәр ул, модернизм фәлсәфәсеннән аермалы буларак, үлемне чынбарлыктан качу чарасы дип бәяләми, кеше тормышының соңгы ноктасын яшәүнең дәвамы, гомер чылбырының котылгысыз бер буыны дип карый. Адәм баласының тәне үлсә дә, җаны кала икән: "Мәңге исән синең җан" ("Мулланур"), "Җырлап үлгән ирләр үлемсез" ("Җәлилчеләр"). Илнең, бигрәк тә татар халкының тарихында, мәдәнияте үсешендә аерым урын тоткан олы язмышлы ватандашларыбызга Р. Харис аеруча игътибарлы. Бу юнәлештәге эзләнүләре аны әүвәл Җәлил һәм Җәлилчеләр, Ф. Кәрим кебек фаҗигале язмышлы шагыйрьләр турында уйлануларга алып килсә, ул чорда әле Р. Харис күбрәк ошбу шәхесләрнең батырлыгы белән рухланса, соңрак ул һәр вакыйганың икенче, өченче мәгънәләрендә яткан һәм күбрәк татар халкының үз язмышы белән бәйле төшенчәләр турында уйлана башлый. Әйтик, башка милләт язучылары кебек, татарның да Җәлил, Кәрим, Кутуй, Алиштай олы сүз осталары тылда калдырылырга лаеклы түгелләр идеме? Яисә аларның батырлыгы татар халкының шөһрәтенә яңа дан төсмерләре өстәсә дә, аның мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ирешүенә булыштымы? Изелгән халыклар олы җиңүдән соң да шул ук хәлләрендә калмадылармы? Бу хакта киеренке уйлануларга Р. Харис соңрак, татар, аерым алганда, Казан ханлыгы тарихын объектив тасвирлаган галим Худяковка багышланган шул исемдәге поэмасында килә. Тарихчылар, иҗтимагый фән белгечләре М. Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" дип тыйнак кына аталган хезмәтенә югары бәя бирсәләр дә, татар әдәбияты рус кешесе каршында бурычлы иде. Ш. Мәрҗани, Г. Гобәйдуллин, Р. Фәхретдин, Г. Исхакый, Х. Атласи кебек үз милләтебез галимнәренең Казан чорына дөрес бәя бирүләре, татар һәм гомумән төркиләр арасында бердәмлек булмау сәбәпле юкка чыгарылган Казан дәүләт тарихын торгызулары, аның яшәргә хакы булганлыгын раслаулары бер хәл. Башка милләт әһеленең Казан ханлыгының бөеклегенә ышанып һәм фәнни дәлилләп язуы өчен корбан булуы, фаҗигасен сизенә торып бу фидакярлеккә баруы башкарак гамәл. "Худяков" поэмасында Р. Харис рус галимен олылый, аның тиңсез батырлыгы, рухи көче алдында баш ия һәм бөтен татар кавеме исеменнән аңа рәхмәтен иңдерә. Татар тарихын үзәккә алган барлык поэмаларына бисмилла булырдай сүзләрен бу әсәрендә әйтә: "Тарих - Вакыт - бердәнбер абсолют дөреслек". "Худяков" поэмасын иҗат итү барышында ул тарихчының туган шәһәре Малмыжда, туган йортында була, "халык дошманы"ның "дело"сы белән таныша. Әсәр психологизмының, бинар оппозициясенең нигезендә "фикерле" һәм "фикерсез" тарихчыларны капма-каршы кую һәм милләте, дине бөтенләй үзгә рус галименең, архив материалларына, ышанычлы истәлекләргә таянып, татарны яклап, үз башына бәла "чакырып", Казан ханлыгының дөрес тарихын язарга алынуы уйлата, сокландыра, гаҗәпләндерә һәм тарих фәне үсешенә карата гомумирәк нәтиҗәсен чыгарырга мөмкинлек бирә. Худяковтай гадел ТАРИХЧЫ - фальшь ачылачак. Әмма ЧЫН ул чакта да соңга калачак, һәм ТАРИХЧЫ җәза алачак... Дәлил - исбатланган бер аять: "Умом Россию не понять..." Шул рәвешле "Худяков" поэмасында бинар оппозицияне, ягъни капма-каршы куелган конфликтны, тоталитар режим белән намуслы, объектив галим арасындагы тартыш тәшкил итә. Җәмгыять шәхесне сытып, таптап юкка чыгаруы белән аның рухи үлемсезлегенә юл ача. "Карлыган сатучы кыз" әсәрендә Чернобыль зәхмәтеннән соң котырынып үскән агулы карлыган һәм "әнисе былтырдан бирле авыр чир белән бик каты ятучы" кызның яшәү өчен карлыган сатып йөрергә мәҗбүр булуы автор күңелендә җәмгыятькә үпкә, рәнҗү уята, экзистенциаль сагыш тудыра. Кеше турында кайгырта белмәгән дәүләт белән бәхеткә лаеклы кыз капма-каршы якларда торалар һәм бердәмлекне тәшкил итә алмыйлар. Нигезендә тормыш драматизмы яткан бу әсәрендә шагыйрь образының активлашуы психологик анализ ярдәмендә аң төпкелләре тирәнлекләренә үтеп керергә мөмкинлек бирә. Сизәмен: шушы кызчыкны күңел юксына, юксыну җанны пешерә кайчак ут сыман, кайвакытта ук була да кадала уйга, уй, сызланып, кәефемә яман эз уя. Психологик анализны сюжет сызыгы дәрәҗәсенә күтәргән, шәхеснең эчке дөньясын күргәзмәле-тасвирый итеп сурәтләүнең, дөнья сурәтен икеләтелгән "проекция" аша күзаллауның дәреслекләрдә өйрәнергә лаеклы поэмалары - "Рәссам" белән "Ат иярләү" - Р. Харис иҗатында аерым урын тоталар. Беренче әсәрдә, бер яктан, берсен-берсе кысрыклап килгән низаг мәшәкатьләре белән тулы олы дөнья сиземле-тоемлы сурәтләр ярдәмендә хакыйкый бөтенлегендә тасвирланса, алдагы юлларда әле генә күз алдыннан узган күренешләр, сугыш афәте яшәешне, рухани дөньяны камилләштерү хыялы белән илһамланган останың эчке сиземләве ясаган киндерне яктыртып торгандай тоела. Зиһен төпкелендә яшәгән хыялый дөнья тагын да күркәмрәк, тулырак булып калка. Гүзәл кыз һәм аның киндердәге сыны, рәссамның җанлы, канлы Чибәркәйгә һәм үзенең иҗат җимешенә мөнәсәбәте, ахыр гыйшкы - икесе бергә аралашып, хисләрне уятырдай, акылны зирәкләндерердәй катлаулы структура һәм өслүб бердәмлеге тудыралар. Рәссамның фикерләү рәвешен, рухи дөньясын сурәтләүдә, романтизм белән беррәттән, шагыйрь импрессионистик күпертү алымнарына да таяна. Һәр төсне кырыкка яра белүче, Һәр сызыкта җан хәрәкәте сизүче, Һәр хәрәкәттә кырык мәгънә эзләүче күзләре Сокланудан каушап калдылар. ("Рәссам") Романтизмның идеологиясен кабул итмәсә дә, Р. Харис аның үтә шартлы алымнарыннан, гайре табигый хәлләрне сурәтләү мөмкинлекләреннән баш тартмый. "Ат иярләү" поэмасында дөнья сурәтен тасвирлауның төп алымы - шартлылык. Үлем белән яшәү, куркаклык белән туган илгә бирелгәнлек кебек төшенчәләрнең каршылыклы бердәмлеге тудырган бинар оппозиция чынбарлыкны икеләтеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Кеше аңында пыскып яткан үлемнән курку, җил-давыллардан, афәтләрдән читтәрәк калып, "иярсез алаша" кебек, тынычта яшәү теләген "төртеп" чыгара, исән-имин калу хыялы хәйлә, мәкер юлына этәрә. Кәрам, аты фаш иткәнче, асылын яшерергә, кабык астында тотарга, үз гамәлләрен Украинада һәлак булган улы, илледән узган яше белән акларга тырыша. Аты белән "әңгәмәдән" соң кинәт исенә төшкән "Малы иясенә охшар" гыйбарәсе "Бу ат, димәк, ат кына түгел, бу ат, димәк, минем күңел..." дигән нәтиҗәгә алып килә, атын кыйнап үчен ала да ("Бар көченә бер кизәнеп, сыдырды Кәрам атына..."), әнисе, хатыны, килене белән саубуллашып, үз теләге белән сугышка чыгып китә һәм, табигый ки, җиңүче булып, ул гына да түгел, рейхстагның диварына "авылы исемен язып", җиңүче булып кайта. Кәрам сугыш кырында үлеп калса да, исән-имин килеш хатынын шатландырса да, Алманиядә тәртип урнаштыру өчен тоткарланса да, поэманың фикер сөреше өчен әһәмияте юк. Шагыйрьнең төп максаты - Кәрам кебек чистарыну, катарсис аша үзен тапкан кешеләрне күтәрү, туган ил язмышын курку хисеннән өстен куюны әхлакый дөреслек буларак тәкъдим итү. Бу максатына автор ирешкән дип уйлыйм. Йөзләгән, меңләгән кешеләргә хас халәтне шагыйрь нечкә психологик сурәткә сыйдыра. Үлемнән курку кешедә Һаман булган, һаман булыр... Афәт килгән көннәрдә дә, тын, ләззәтле төннәрдә дә буар аңны, буар җанны, җебетер рухның нигезен изеп, колга әйләндерер... Ә Ватан алдында бурыч?! Ә халык алдында бурыч?! ("Ат иярләү") Бу эчке сөйләме Кәрамны "оят төсле" кызарта, "аптырау төсле" агарта, "зурлык төсле" күгәртә һәм катгый карарга китерә. Р. Харис - үз дөреслегенә инанган, каләменә ышанган шагыйрь. Мин заманында, "милли эгоизм" шаукымын йөрәккә үрләтеп булса кирәк, "Рәссам поэмасын аерым бер художник (Николай Иванович Фешинга) наменә багышлау аның нигезенә салынган идеяне тарайта, Кәрамның "тизләтелгән алым" белән куркактан геройга әверелүе, җитмәсә, фашизмның төп бинасына имзасын калдыруы уйлануны таләп итә диебрәк караган идем, Ренат дустым, мине бик дикъкать белән тыңлап, кулымны кысты... ә кәрван үз юлын дәвам итте. Әлбәттә, Р. Харис кебек сүз остасына "тегеләй яз, фабулаңны болайга бор" дип киңәш бирү җитди фал түгел. Шигърияткә куелган эстетик таләпләрен ул тәнкыйть мәкаләләрендә дә, шигъри әсәрләрендә дә искә төшереп тора. Аерым алганда, шигърият кагыйдәләре турында "Исемсезләр" шигъри романында һәм "Таныш йөзләр" поэмасында, ике төрле уйлануга урын калдырмыйча, таләпләрен дә шактый үтемле итеп калкытып куя. Ә бит шагыйрь булып була иң-иң-иң ким дигәндә. Телең - Ана, үзең Бала булып сөтен имгәндә. Төгәл, катнаш, сузык авазның тартыклар белән ярашуына корылган ачык, нәзакәтле кафия тарафдары Р. Харис колакны иркәли торган, төгәл вәзенле шигырь ягында. Рифмасыз шигырьләрне мин шигырь диеп танымыйм. Ритм прозада да бар ул! Рифма - шигырь кануны. ("Исемсезләр") Татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган "Тонык йолдызлар" шигырендә ул шигъриятнең эчтәлегенә мондыйрак бәя бирә: Салих ага, син дә кирәк... Ну бик соңарма - Шигырь сәяси модага бирешеп бара. ("Тонык йолдызлар") Р. Харисның уңышлы поэмалары - кеше аңының һәм акылының искиткеч тәртиплелеге җимеше, кичереш уелы тирән яшерелгән серен җиңел генә ачмаска да мөмкин. Ул күбрәк зыялы, дөресе, зиһенле укучыны күздә тотып яза. Р. Харис поэзиясендә тарихи-мәдәни катлам өлкәннәргә хөрмәт ("Исеңдәме..." бәйләме) яисә элгәрләр иҗатында табылган мотивларны үстерү, интертекстуальлек рәвешендә иң көчле әсәрләренә фатиха биреп, якты нур сирпеп торучы бер юнәлеш буларак үстерелә. Кол Гали, Кандалый, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан кебек бөекләребез иҗатына соклану, илһамлану, сыену Р. Харисның вакыт сынавын узган әсәрләренең үзәгендә ята. Биредә сүз кемнедер кабатлау, әзер өлгеләргә иярү турында бармый. Шагыйрь халык күңелендә яшәгән, рухи дөньясында ныклы урынын алган сюжет-мотивларны, вакыйга-хәлләрне замана таләбеннән чыгып үстерә, яңа югарылыкта дәвам иттерә. XIII гасыр башында Кол Галинең дини мотивларга таянып язылган "Кыйссаи Йосыф" дастанының образлар системасы, фикерләү үзенчәлекләре Р. Харисны "Зөләйха" драматик поэмасын иҗат итүгә рухландыра. Бу адымын әсәренең соңында шагыйрь аңлатып та бирә: Һәр татарда бүген дә яши болгарлык, Һәм һәр шагыйрь, әйтсәк дөресен, әле дә шәҗәрәсен башлап китә Кол Галидән. Ә Кол Гали Зөләйханы үзе күргән! Мин карусыз ышанамын бу шагыйрьгә. "Зөләйха" поэмасына нисбәтән, Р. Харис иҗатының янә бер үзенчәлегенә игътибар итү мөһим күренә. Ул күпчелек әсәрләрен үзәккә алынган каһарман исеме белән атый: "Мулланур", "Камил Якуб", "Рәшит Ваһапов", "Худяков", "Кадрия" һ. б. Поэма тукымасына башка образлар килеп керсә дә, бу алым үзәк каһарманның эшхәрәкәтен, эчке дөньясын тирәнрәк сурәтләргә, һәр инсанның җирдәге кыйммәтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Р. Харис либреттосы буенча куелган "Кыйссаи Йосыф" балеты 2008 елда Рәсәй Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар халык дастаны "Идегәй"нең нигезенә салынган бердәмлеккә чакыру, байлыкка омтылуның, шәхси теләкниятләрне дәүләт, милли бәйсезлек өчен көрәштән өстен куюның һәлакәткә алып килүе Р. Харис кебек тарихи аңы югары шагыйрьне борчымый калдыра алмый. Дастанның төп фәлсәфи-этик юнәлешен саклап, шагыйрь түрәләр кыланышының шаһиты, гадел җырчы Субра образын алгарак чыгарып, каһарманнарын мәхәббәт мәүзугында сынап, интертекстуальлек үрнәге булырдай, шул ук вакытта мөстәкыйль әсәр иҗат итә. "Чехов базары", "Һарут белән Марут", "Тәүбәсез мәхәббәт", "Өч үбешү" кебек поэмаларында шагыйрь, элгәреләргә таянып, үз шигъри дөньясын һәм шәхси өслүбен тудыра. "Зөләйха" поэмасында Йосыфтан: "Сөеп-сөеп кем бәхетле була алган?! Мәхәббәт ул җиһандагы иң зур ялган!" - дип әйттерсә дә, күпчелек әсәрләренең үзәгендә мәхәббәт хисен Аллаһ тарафыннан җибәрелгән иң кадерле бүләк буларак тәкъдир итү ята. Р. Харис кешеләргә генә хас бу татлы да, газаплы да кичерешне табигать матурлыгына тиң, иң нәзакәтле, серле һәм гүзәл тойгы итеп сурәтли ("Тукайның мәхәббәт төшләре", "Сәйдәш яры", "Евнух", "Гармунчы", "Кадрия" һ. б.). Беренче чын, гомерлек мәхәббәтен табу өчен, адәм баласы "мең янып һәм мең туңып, мең сокланып, мең уфтанып, мең үлеп һәм мең туңып" яңадан туарга тиеш ("Евнух"). "Тәүбәсез мәхәббәт" поэмасында Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе"ндә ананы олылаган "Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда" дигән канатлы җөмләсен эпиграф итеп алып, каһарманнарның исемнәрен дә саклап, мәхәббәтнең дәвамлылыгына ирешүдә гаиләне саклау юлында төрле көтелмәгән хәлләрнең килеп чыгуы ихтимал, бу олы кичереш сынавын уза алган кеше генә бәхетле була ала, ди автор. Зар-интизар булып бала көткән, нәселе калмасын белгәч борчылган Мәхмүтен бәхетле итү хыялы белән иренә охшаган табибтан бала тапкан Зөләйханың бу адымын (хыянәтен) олы мәхәббәтләренең, тормышларының киләчәге хакына ире гафу итә. Көнчелек, кичерә белмәү аек акылның җиңүе белән тәмамланмаса, гадәттә, фаҗига белән бетә. Антик әдәбиятларга барып тоташкан, ничәмә классик әсәрнең нигезендә яткан бу конфликт Җир шарында тормыш дәвам иткәнчә яшәячәк. Р. Харис "Тәүбәсез мәхәббәт" әсәрендә мәңгелек мәүзугъның үзгәрәк чишелешен тәкъдим итә. Поэма "һарру end" белән тәмамланса да, сер, уйланырга урын кала. Шагыйрь әсәрен тормышны зурлаган югары сүзләр - апофеоз белән төгәлли. Алар хәзер - ата-ана! Алар хәзер - бөек затлар! Алар хәзер - бәхетлеләр! Тормыш тәгәри җайга... ("Тәүбәсез мәхәббәт") Авылның иң чибәр кызы Зөләйха белән уңган, таза һәм сөеклесенең кадерен белгән Мәхмүт хисләрен саклаулары, араларына ясалмалыкны, көнләшү зәхмәтен кертмәүләре белән олы шәхесләр булып күз алдына басалар. Бу гаиләнең киләчәктә дә бәхетләренең кадерен белеп дус, тату яшәүләрендә шикнең әсәре дә калмый. Бер карауда тузга язылмаган хәл-әхвәлләргә ышандыра белү - Р. Харис шигъриятенә хас үзенчәлек. "Өч үбешү" эротик поэмасында этәргеч нигезне Р. Харис XIX гасыр ахыры "азгыны", татар шигъриятен күктән җиргә "төшергән", якташы Г. Кандалый әсәрләреннән сайлап алынган эпиграфлар тәшкил итә, гомуми аһәңен дә шулар билгели. Биредә, Р. Харисның күпчелек лиро-эпик әсәрләреннән аермалы буларак, сөю-сөелү хисен тәгаенләнгән кешеләр язмышы аша сурәтләгән (әйтик, "Тәүбәсез мәхәббәт" кебек) сюжет канвасы юк. Укучыга тартмалы композицияле бәяннар үрнәгендә, берсен-берсе алыштыра килгән халәтләр, күргәзмәле тасвирый күренешләр динамикасы тәкъдим ителә ("Кичке үбешү", "Төнге үбешү", "Иртәнге үбешү"). Шагыйрь "мәхәббәт" дигән олы хисне, сагыш, өзгәләнү, яну, эчке тартылыш ләззәте булудан бигрәк, кыз белән егетнең аңлашу, икеләнү сынауларын узганнан соң килергә тиешле хәлләрне физиологик нечкәлекләре белән, үзен натурализмда гаепләүләрдән дә курыкмыйча, күзәтеп торучы кыяфәтен алып, ачыктан-ачык, дөнья Дон-Жуаннарының авыз суларын корытырлык итеп, барысы да кеше башыннан уза дигәндәй, ир белән хатын арасындагы эротик мөнәсәбәтләрне җиңелчә ирония белән сурәтли, үбешүне "әдәби образ" дәрәҗәсенә күтәрә. Онытмагыз, үбешү ул - Сөю Алласының ашы! Ходай табындашы була Үбешкәндә ике гашыйк!.. ("Өч үбешү") Поэмада әледән-әле ялтырап килеп чыккан кояш символы - гашыйкларның яклаучысы да, хуплаучысы да. Такта идән. Йомшак келәм. Ике гәүдә җәйрәп ятты. Яман күздән саклап, кояш өсләренә эңгер япты. Бу очракта кояш яман күзләрдән саклаучы сыйфатында ачылса, икенче урында ул туачак балага тиңләнә. Пышылдады хатын: - Бәгърем, Үптең дә мине эреттең - үзәгемә кояш керде, төерләнде һәм... беректе! "Тәүфыйклы" татар шигъриятендә ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәтнең дәвамын болай ук тәфсилле сурәтләгән эротик әсәрнең булганы юк иде шикелле. Истәлекләрдән, иҗади мирасларыннан күренгәнчә, XX гасыр башы шигърияте даһилары Тукай, Дәрдемәнд, вакытлары булганда базарга чыгып, төрле катлау кешеләре белән аралашып йөрергә яратканнар. Сәүдә үзәкләре элек-электән халыкның кәефен, матди хәлен, хөкүмәткә мөнәсәбәтен тәгаен билгеләүче сизгер сейсмограф хезмәтен үтәгән. "Чехов базары" поэмасын Р. Харис бер остазының шул гадәтен искә төшерү белән башлап җибәрә: Яшәү яме бераз тоныкланса, йә каргаксып куйса язарын, Дәрдемәнд күк мин базарга чыгам, урап кайтам Чехов базарын. Казан каласының кыл уртасына "оялаган", күбесенчә шул тирәдә яшәүче түрәләрне, депутатларны, "яңа рус" белән "иске татарлар"ны тукландырырга чакырылган Чехов базары башка сатып алу урыннарыннан аерылып тормый. Тукай базары (Колхоз базары), Дәрвишләр базары, Кош-корт базары һ. б. - барысы да бер үк ыгы-зыгы белән яши: берәү алдый, икенчесе оттыра, өченчесе сата, дүртенчесе бәхәс куптара, бишенчесе кызык эзли... Тукай "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында XX гасыр башының базар типларын яктыга тартып чыгара. Берзаман бардым Печән базарына, Шунда мин таптым азык язарыма. Иртә белән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Кайсы сатмактыр, кайсы ала, Кайсы алдый, берсе шунда алдана. ("Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш") Шуңа якын мәхшәргә XX гасыр ахыры шагыйре дә тап була. Нинди генә вак-төяк юк анда! Күзем белән капшап йөримен... Бер зиһен дә тотмас шул чуарлык кырып йөртә күңел сөремен. ("Чехов базары") Базарны күргәзмәле-тасвирый итеп күз алдына бастыру гына чын шагыйрь өчен аз, поэманың мәгънәви, ахыр чиктә сәяси эчтәлеге булырга тиеш. Тукай әсәренең тукымасына Карахмәт, Кисекбаш белән бәйле үтә шартлы сюжет сызыгын кертеп, XX йөз башы җәмгыятенең рухи, интеллектуаль дәрәҗәсе түбәнлеге өчен гарьләнеп, эчтән сагышлана, тискәре күренешләрдән котылуның иң отышлы юлы тәнкыйть дип, ачы итеп, гипербола алымнарын кулланып, каһкаһә белән көлә. Йөгерешәләр, сөртенә дә абына, - Барча мөэминнәр "Көфер почмагы"на. Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар? Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?.. ("Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш") Үткән-сүткәнгә, яңачарак киенгән яшьләргә, хатын-кызга бәйләнеп вакыт уздыручы "Көфер почмагы" әһелләренә бары кызык кирәк, милләт, аның киләчәге, теленең язмышы турында борчылу юк. Чехов базары көнлекчеләре дә "өлкән" кардәшләреннән ерак китмәгәннәр икән. Үзара алдашу, хыянәт, хатыннарны җиңү белән мактанышу шагыйрьнең миен кайнатып чыгара, "базар булып күкләрне" айката. Менә ул "базар каһарманы"ның чын йөзе: Кыскасы, ул минем хатын белән Тик бер генә тапкыр йоклады. Мин аныкы белән - ике тапкыр, Акыл җитте, малай, туктадым. Ятак кайгысыннан уза алмаган адәми затларны "Татар мәктәпсез калган Казан..." да, тел язмышы да борчымый шул. Чыңгыз хан, Батый, Наполеон, Сократ, Хуҗа Насретдин кебек бөекләребезнең тәхәллүсен алган, шуннан юаныч тапкан кешеләрдән әүвәл көлгән шикелле тоелса да, заманында фән кандидаты, рәссам, биохимик, майор кебек мәртәбәле белгечләрнең бичарадан ни чара шул дәрәҗәгә төшүләрен белгәч, чордашларын шул аяныч хәлгә төшергән җәмгыятькә үпкәсен белдерә. Әдәбият галиме Н. Хисамов язганча, "Ренат Харис Чехов базарын ятсынмыйча, таныш, якын, үз итеп йөри. Чөнки анда ят кешеләр түгел, үз кешеләребез...". Бу болгавыр заманда һәркайсыбызның шул мескеннәр хәленә төшү мөмкинлеген аң төпкелендә тотып, тарихи кушаматлар алган адәмнәр белән автор рәхәтләнеп аралаша, тиз арада оешкан мәҗлесләрдә катнаша. Шагыйрь базарга чәчәк эзләп килгән икән. Голландия чәчәкләре ифрат матур, нур чәчеп торгандай булсалар да, алар иссез, төссез, үз туфрагыбызда үскән хуш исле гөлләр - туган як чәчәгенә тиңне табуы мөмкин түгел дип үзләренә чакырып торалар. Ризык "теле" эзләү вакыйгасы, әсәрнең офыгын киңәйтеп, сәяси мәүзугъка алып чыга. Мөселман суйган мал теленә ихтыяҗ туган лөгатебезнең акчалар суккан, калалар, илләр тоткан, төрле мәмләкәтләр белән аралашкан мәгърур чорлары турында сагышка батырган уйлануларга юл ача. Шагыйрь каләме тудырган бүгенге дөнья сурәте, үткән белән кушылып, кичереш үсешен яңа төсмерләргә баета. Татар телем! Нишләтәсең мине?! Син - язмышым, рухым нигезе! Син бит Атиллалар, Күлтәгиннәр таш уйган сүзләр нигезе. Шигырьнең вәзен аһәңе, кафия, авазлар тәңгәллеге кебек үзенчәлекләре проза, бигрәк тә үзара сөйләшкә, диалогка нигезләнгән драма ачышлары белән тулыландырыла. "- Бүген ничек бәяләнә икән нефтяниклар саткан акция? Бюджет ничек? - Рәтләнәме? - Тишек. Тишегенә ике ат сыя". Шагыйрь, тормыш кирәк-яраклары турында да онытмыйча, татарлыкны, миллилекне саклый белү, халыкта җанлы тарихыбыз белән горурлану психологиясен ныгыту турында сөйләшүгә, уйлануларга даими әйләнеп кайта: "Һәр халыкка рухи калкан тиеш саклар өчен милли йөрәкне..." "Чехов базары"нда автор язылачак поэмасында үстереләчәк зәминне, оеткыны да таба кебек. Татарларга акыл гына терәк, чеченнарга терәк... таулар да. Мәгәр чечен сугышының асылын ачкан "Бүре күзе" поэмасында Р. Харис гаять үзенчәлекле метафорик алым таба һәм яңа бер әдәби дөнья тудыра. Чечен иленең тауларын, хәтта халкының кызу канлы горурлыгын да читтә калдырып, тау халкының иреккә, мөстәкыйльлеккә, коллык богауларын алып ташлауга омтылышын бүре күзен ике төрле мәгънәви төсмердә сынландыру аша гәүдәләндерә. "Бүре күзе" поэмасының үзәгендә туры һәм күчерелмә мәгънәләр белдергән символ ята. "Котырынган бүре" белән "сау-сәламәт" бүре арасында аерма икегә бүленү чечен сугышын кемнең кабызганын аңларга ярдәм итә, сәяси уйлануларга да нигез-өлге булып күтәрелә. Шул рәвешле, әлеге кыю поэмасында шагыйрь чорыбызның милли азатлык өчен көрәш кебек иң катлаулы мәсьәләләрен образлы тел, ачкыч метафора аша чагылдыру мөмкинлегенең чикләнмәгән булуын күрсәтте. Дини мифологиядә яшәгән образларга яңа чор чалымнарын, адәм балаларына хас сыйфатларны иңдереп язылган "Һарут белән Марут" сатирик поэмасында элгәрләрнең, аерым алганда, М. Гафуриның изгелек белән явызлык, кылган гөнаһлар өчен Ходай Тәгалә каршында җаваплылык турында Кабил белән Һабил арасындагы бәхәсне үзәккә алган "Адәм вә Иблис", Ш. Бабичның "Газазил", Һ. Такташның "Күктән сөрелгәннәр", "Җир уллары" трагедиясе кебек Аллаһ, иблис, фәрештәләр, гомумән, "Күк уллары" белән аяк терәп "гәпләшкән" әсәрләр тәҗрибәсе турыдан-туры файдаланылмаса да, аларның традиция буларак "чик" сагында торулары бәхәс уятмый. Әдәби багланышлар, йогынтылар турында сүз чыкканда, гасыр вазгыятьләре арасындагы якынлыкны, уртак үсеш үзенчәлекләре яшәү ихтималы турында да онытырга ярамый. Сәясәтчеләр, галимнәр фикеренчә, XX гасыр башы белән аның ахыры, яңа йөзнең беренче еллары арасында әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи эзләнүләрдә, мифологик образларга, дини мотивларга таянуда, хакимият кыса барган саен, урыннарда, милли төбәкләрдә гореф-гадәтләрне, телне, халык менталитетын саклау өчен тартыш тенденциясе көчәюдә уртаклыклар күзгә күренеп арта бара. Р. Харис, М. Гафури, Ш. Бабич, Г. Тукай, Һ. Такташ һ. б. эзләнүләренә таянса да, ул остазлар чабуына тотынып йөри торган шагыйрь түгел: һәр очракта әзер кувшинга яңа эчтәлек сала, вакыйга-хәлләргә үз бәясен бирә. "Һарут белән Марут" поэмасында Р. Харис, фәрештәләр (кешеләр) дөньясына үтеп, заманабызга хас икейөзлелек, монафикълык, әхлаксызлык, кыйбланы җил уңаена үзгәртү кебек күренешләрне яктыга тартып чыгара. Бабичны да шул ук мәсьәләләр борчый. Аның каләменнән төшкән Иблис Тәңрегә биниһая мәшәкатьләр тудырса да, аның холкына, тотышына хас болагайлык, шуклык, шаянлык беренчел фаҗигаи башлангычны комедиягә, хәтта фарска бора да куя. Һ. Такташның "Үтерелгән пәйгамбәр" каһарманы Тимер халык бәхете, хөрлек, иминлек турында күп сөйләнсә дә, ул - канга сусаган зобани шәхес, Һарут белән Марут фани дөньяда яшәүчеләргә яхшылык, изгелек эшләү нияте белән җиргә җибәрелсәләр дә, үзләре үк, гадәти көнкүреш кешеләренә әверелеп, мещанлык сазына кереп батуларын сизми дә калалар. Фәрештәләрнең кыланышларын сурәтләү аша шагыйрь бу әхлаксыз җәмгыятьтә изгелек кылу, бер-береңә ярдәм итешү абруйда түгел дигән нәтиҗәгә этәрә. "Халык фәрештәләре" булырга тиеш депутатларга ироник бәяне, Тукай традицияләрен дәвам итеп ("Государственная Думага", "Китмибез!", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" һ. б.), үзе озак еллар шул вазифаларны үтәгән кеше генә шундый төгәллек белән "чәпи" ала. Ә биш-алты депутатта Чын энциклопедик белем - Беркем дә бәйләп куялмый Аларның йөгәнсез телен. Беренче ике юлда укымышлы депутатларны мактаган булып, аларның йөгәнсез телен "беркем бәйләп куялмый" нәтиҗәсе дөньяны бутап яшәүче бушбугазларның, җил тегермәнен заяга эшләтүчеләрнең образын сарказмга тартым көлү аша җиткерә. Фәрештәләр дә үзләрен тотышлары, җирдәге гамәлләре белән алардан ерак китмәгәннәр икән. "Һарут белән Марут"ны тикшергән язмасын галимә Ф. Хәсәнова "Канатсыз фәрештәләр" дип атый. Бу - аларга иң төгәл мөһер. Поэманың сюжет боҗрасында автор образы мөстәкыйль үстерелмәсә дә, үзәк каһарманнарга бәя бирүдә аның юнәлеш бирүче көч булуы сизелеп тора. Фәрештәләргә җәзаның иң зәһәрен бүгенге тормышыбызны яхшы белгән кеше генә бирә ала. Фәрештәгә иң зур җәза - Җирдә яшәү кеше булып! Бигрәк тә сезнең дәүләттә - сездә мәкер болыт-болыт! ("Һарут белән Марут") Бу дүртьюллыкның мәгънәви эчтәлеге шактый тирән. "Күк уллары"н җиргә төшерү, кешеләр күргән бәхетсезлекләр базына ташлау, фәрештәләрдән дәүләткә бәя бирдерү, "болыт-болыт" мәкер ассоциатив метафорасының сәяси яңгырашы турында уйланып, аерым мәкалә язып булыр иде. Р. Харисның үткән гасыр ахырында иҗат ителгән поэмаларында, яңа йөз башында язылган "Исемсезләр" шигъри романында татар тезмә сүз сәнгатен үстерү юлында да эзләнүләрен төрле, вакыты белән капма-каршы юнәлешләрдә алып баруын күрү кыен түгел. Лирика белән эпиканың якынлашуы, тыныч шигъри агымның диалоглар белән аралашуы, автор образының алгы нәүбәткә чыгуы, "мин"нең активлашуы, бизәкләү чараларының (аеруча чагыштыру-сынландыруларның) төрләре, шигырь техникасының баюы, силлабик системаның, силлаботоник, тоник шигырьләр белән аралашып китүе, төгәл катнаш, авазлар тәңгәллеге белән ясалган кафия-рифма төрләренең хәрәкәткә буйсынуы, ассызыкланган интеллектуальлек, фәлсәфи тирәнлек белән кушылуы "Р. Харис феномены" дигән шигъриятне тудыралар, һәммәсе автор шәхесенең тарту кырының көченә, яңача фикерләү сәләтенә бәйле. Яңалыкка, үткәндә ирешелгән бөеклекләргә таянып килүен истә тотып, мин аны нык (твёрдый) өслүбкә ия, "архаик-новатор" шагыйрь дип атар идем. Төрле тәҗрибәләрдән, хәтта модернистик, эмпрессионистик алымнардан да баш тартмыйча, реализм казанышларына өстенлек биреп, тормыш чынбарлыгы һәм хыял уены тудырган күпсанлы лиро-эпик әсәрләрендә үз әдәби дөнья сурәтен тудырган олуг татар шагыйре Ренат Харис булыр. РӨСТӘМ МИНГАЛИМНЕҢ ШИГЪРИ КЫЙТГАСЫ Татарстанның халык шагыйре, драматург Рөстәм Мингалим исеме әдәби җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә шигырь сөючеләргә күптәннән таныш. Аның иҗатында татар сүз сәнгатенә 60 нчы елларда килгән Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Гаташлар буынына хас үзенчәлекләр ачык чагылышын таба: остазларга, мираска яңача мөнәсәбәт, уйлану киңлеге, кичереш тирәнлеге, шәкелне төрләндерү, ритмик ачыклык, кыска мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә омтылыш, метафорага өстенлек бирү алып килгән динамизм. Шагыйрь Гәрәй Рәхимгә багышланган "Без бер дөнья" шигырендә Р. Мингалим үзләренә мондый бәя бирә. Безне аерым-аерым танып булмас, Бер-беребезгә шундый охшаштык; Теләкләребез дә, киемнәр дә, Тиеннәр дә безнең тоташты. Без-бер дөнья, бер якадан тоткан Ун бармаклы мифик кул төсле. Без - бер дөнья һәм шыр ачык дөнья, Яңгыр астындагы кыр төсле. Яшь сүз осталарын халыкка хезмәт итү теләге, шигырьне мәгънә һәм сурәтлелек яссылыклары җәһәтеннән яңарту, "эчтән шартлату" якынлаштырса да, бу шагыйрьләр һәркайсы кабатланмас шәхси көчкә ия шигъри шәхесләр буларак күтәрелделәр. Табигый сәләтләре ныгыган, көч вә куәт ала барган саен хәзер татар поэзиясенең төп көчләре саналырга лаек буын вәкилләре арасындагы аерма ачыграк төсмерләнә барды, татар шигъриятенә яңа темалар, аһәңнәр, бизәлеш моңнары өстәлә торды. Рөстәм Мингалим араларында яше белән иң өлкәне, тормыш-яшәеш мәктәбен узу микъдарыннан иң тәҗрибәлесе иде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килгәнче, ул Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамларга, Казахстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы вазифасында чирәм җирләрне сөрергә, берничә ел "ипиле як" Ташкент заводларында слесарь, станоклар көйләүче, янә Бөгелмәсенә кайтып, йөк ташучы, нефтьчеләрдә электр җиһазларын көйләүче булып эшләргә өлгерә. Р. Мингалим "Эзләр" дигән беренче җыентыгын 1967 елда укучыга ирештерә. Шагыйрьне хуплап Роберт Әхмәтҗанов, Р. Харис дәртле рецензияләре белән чыгалар. Берничә елдан соң әлеге китап Сибгат Хәким игътибарына һәм хуплавына лаек була, ягъни олуг шагыйрьнең фатихасын ала ("Әнвәр Давыдов эзе буйлап"). Р. Фәйзуллин, Ш. Маннапов, Р. Миңнуллин, А. Хәлим кебек таләпчән каләмдәшләре гаҗәпләнү һәм сөенү хисләре белән уртаклашырга ашыгалар, Мингалимне яңа чор эзләнүләр буразнасын ерып баручыларның берсе итеп таныйлар. Нәтиҗәсе гаҗәеп: аның шигъри дөньясы турында вакытында матбугатта язып чыккан чордашлары әллә кайчан Тукай премиясен дә алдылар, Татарстанның халык шагыйрьләре дә булдылар, "сайланма әсәрләре"н дә чыгардылар. Шигърият каһарманы Р. Мингалим, мәгърур һәм башбирмәс Дон Кихот кебек, һаман тегермән канатларын әйләндерерлек җил чыкканын сабыр гына көтеп, ахыр чиктә лаеклы бүләкләрен алды. Р. Мингалим иҗаты - гражданлык пафосы, дөньяга тәнкыйди карашы, масштаблы фикерләве, бай сурәтлелек чаралары һәм сүзгә игътибарлы булуы белән игътибарга лаеклы шигърият. Аның иҗат диапазоны шактый киң. Ул табигать матурлыгына сокланып тәэсирләнә ("Сары көз", "Быелгы кыш", "Урманнарда йөрим"), гомернең аккан судай тиз узуы өчен сыктана ("Китәселәр"), Казанга мәдхия җырлаганнан соң ("Без җырлаган көйләр"), аның татарча сөйләшә торган шәһәр булып китә алмавы өчен гарьләнә ("Җизле йөгән, җирән атың") һәм, әлбәттә, нәрсә турында язса да, үзәктә татар халкының ачы язмышы, өстендә кара болыт шәүләсе асылынып торган ана телебезнең киләчәге борчый. Сукмады бит санга язмыш Мине һәм татар илен... Әмма никтер өннәремнән матур булды төшләрем. ("Өннәрем һәм төшләрем") "Елаучылар" ("Буйсындырылган илләр-халыклар хәленә бер караш") дигән тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырендә, чынлыкта барлык буйсындырылган халыклар язмышын Дәрдемәнд иҗатында яңгыраган символлар аша чагылдыра. Кол халыкларның күз яшеннән океан туган, шул океанга хәсрәт төяп, кораб килгән: Кораб килгән кәрван-кәрван кайгы төяп, чын кайгыны елаучылар шунда күргән, тавышлары, тормышлары, тарихлары - су өстендә чүп шикелле йөзеп йөргән. Шул ук вакытта лирик зат төшенкелеккә бирелми, бүген кимсетелгән, изелгән, сытылган милләтнең яшәешенә киләчәккә дәшеп олы үткәне дәртләндереп тора. Р. Мингалим - метафорага, пластик детальгә өстенлек бирүче шагыйрь. Иркен, ирекле форманы үстерә. Сәләтенең әлеге үзенчәлеге "Иртәгә", "Минем дәүләт", "Күк астында" кебек поэмаларында, "Еракларда", "Хәзер", "Сиңа нәрсә җитмәгән", "Җыр язып, ул көй чыгарган", "Кешелек белән сөйләшү" һ. б. шигырьләрендә ачык күренә. Вакыты белән шигырь прозага барып тоташа, тезмә белән чәчмә арасында чик югала. Сакларлык, горурланырлык, Кызыгырлык иде, дидем. Кирәк иде, безнең өчен Бер горурлык иде, дидем. Югалды, югалды, дидем... "Нәрсә, нәрсә?" дип сорыйлар. Ни өчен соң бу кешеләр "Кем?" дияргә ашыкмыйлар?.. ("Сорыйлар...") Тулысынча китерелгән бу шигырьнең рифмасы да урынында, хыял уены, антитеза да композицияне бизиләр. Ләкин биредә шагыйрь өчен иң мөһиме фикер, күңелен борчыган, әрнеткән уен әйтеп калу. Аны бизәкләү чаралары борчымый диярлек. Ә бу инде табигыйлек дигән сүз. Р. Мингалим ачык төгәл төсләрне, катлаулы фикер борылышларын ярата. Торган җирең яхшы булу белән, Туган җирне онытып буламы?! ("Кеше күңеле") "Узган гомер - Искән җил" дип Әйтәсе килми әле. ("Кышкы шигырь") Дәвамлылык фикере "Идел кешесе" шигыренең үзәгендә ята. Шагыйрь, татар халкының тарихи үткәнен иңләп, хыялында туган манзара белән рухланып, зирәк, акыллы, батыр, "сайрар поэмалар" тудырган бабалары белән соклана. Якты ай да шул хакта көйли икән: Җирдән киткән туганнарым Керәләр. Таза атларда Ыргылып Керәләр. Алар кыю булганнар. Туган як моңнары күңеленә якын. Язгы шарлавыктай дәртле такмаклар сынын алып та шигырь юлларын тутырырга мөмкин икән. Аһ-по-һоппа, без Самара яклары. Йолдыз белән Дәүләткол, Усман, Бакай, Балыклы. ("Атланабыз атларга") Р. Мингалим шигырьләрендә фикер, егәрле деталь, рационалистик башлангыч өстенлек итә дигән идек. "Булма", "Иллә мәгәр", "Сабыйлар көлә", "Җинаять", элегрәк язылган "Гел" шигырендә Акмуллалардан килгән хикмәтле сүз, яхшы мәгънәсендәге дидактик фикерләү традицияләре үстерелә. Шагыйрь булсаң, Ике төрле фәлсәфәгә Уртак булма. . . . . . . . . . . . . . . . Шигырьләрдә Бабай булсаң, Бул син әйдә, - Малай булма. ("Булма") Кискен фикергә, төгәл бәяләмәгә, афористик төгәллеккә өстенлек бирү, проза алымнарын куллану, Р. Мингалим шигырьләренә лиризм, шәхес хисләрен чагылдыру осталыгы җитми икән дигән нәтиҗә ясауга этәрми. "Сорыйлар", "Әнкәйне хәтерләү", "Сорама, Камышлы", "Тумый калган балага" кебек шигырьләрендә моң, сагыш, кичерешне үсештә тасвирлау үзенә җәлеп итә. Катлаулы фәлсәфи юнәлешле "Шигъри сагыш" хис-тойгының фикергә үрелеп үсүенә мисал була ала. Беренче юллардан ук сине давыллы, шашкын хисләр өермәсе үзенә суырып ала. Лирик каһарман сәер холыклы шәхес булып күз алдына килә. Минем гашыйк булганым, сөйгәнем, сөелгәнем, шигъри аваз биргәнем юк, мин алдый, алдана, күрә һәм сөйләшә белмим дип, лирик зат бик җитди шаярта. Ул кем соң? "Мин тик еллар күкрәгендә яралган шигъри сагыш" дип, укучыны тәшвишкә сала. "Гомумән, мин юк ич үзем, юк тавышым, юк көем" дип, үзенә тәнкыйди, ироник мөнәсәбәтне иңдерүен дәвам итә. Ә чынында шигырьнең үзәгендә төрлечә сыналган, ватылган, сындырылган, әмма чын ләззәт үзәге - "шигъри сагыш" ята икән. Чөнки ул - "еллар күкрәгеннән чыккан тавыш". "Сабырлык алам хәзер" шигырендә автор тормыштан да гадел, сабыр, ипле укытучының, хөкемдарның була алмавына инандыра: "Ярсыдым, туздым менә", ә "Тормыш әнә сабыр гына, Тын гына карап тора".Тирән кичерешле, сүзгә саран шагыйрь, укучыга уйланырга урын, төпсез кое төсле сер калдыра. "Кыш түренә ут ягып" шигырендә "күктә кояш бар диеп, учагыңны онытма" сөземтә гыйбарәсе аша автор кешенең җирдәге урыны, үзеннән соң намуслы эз калдыруы турында лирик-фәлсәфи сагышлана. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Р. Мингалим Җир шары, күк гөмбәзе, океан, кораб, тарих кебек күләмле, масштаблы образлар белән янәшәдә үк кызыл чәчәк, урман куагы, чәчәк тулы бал кебек төгәл, анык, пластик һәм шул ук вакытта киң мәгънәле, сыйдырышлы детальгә, метафорага мөрәҗәгать итә, шул төшенчәләр арасында рухи һәм җисми якынлык эзли. Борынгы аң калдыкларына, анимистик чорда туган ышануларга таянып эзләнү мәгънә чиксезлегенә, сурәтлелек киңлегенә алып килә. Кеше рухы киңлекләре, тормыш муллыгы турында уйлану-борчылу, сөенү нәтиҗәсе буларак туган "Беләм", "Җинаять", "Ялгыз карчык", "Укытучыларыма", "Ни күрсәң дә" кебек шигырьләрдә сурәтле фикерләү индивидуальлеге ачык сизелә. "Ялгыз карчык"та тормыш фаҗигасенә, кеше язмышына төшкән авырлыкны йөрәге аша уздыра белү әсәрнең ышандыру көчен арттыра: Ире дә югалган аның, Уллары да югалган. Аларны эзләр өчен тик Зур-зур күзләре калган. Һәм бара ул эзләгәнен Таба алмасын белеп. Бара ул инде яңадан Тураймаска бөгелеп. Яшьлеген, матурлыгын, хирург пычагы кебек, "эченә урнашкан сугыш йөге" алып киткән карчыкның җанлы портретын тудырып кына чикләнми автор, шуннан фәлсәфи нәтиҗәгә килеп чыга. Шигырьнең эчке логикасы, драматик пружинасы шуны таләп итә: Бара ул ялгыз көймәдәй, Бара офыкны куып. Күзләреннән шаулап тула Көймәгә вакыт суы. Табигый интонация, лирик гомумиләштерү алымы - Р. Мингалим өчен тормыш катлаулылыгын, кеше хисләре тирәнлекләрен сурәтләү юлында иң ышанычлы алым. Турыдан-туры табигать тормышына багышланган шигырьләре күп түгел Р. Мингалимнең. Ләкин бер шигырендә дә диярлек ул аның күренешләрен читләтеп үтми. Кеше күңеленә, кеше йөрәгенә, үз кичерешләренә иң туры юлның табигать образлары аша икәнен шагыйрь яхшы сиземли. Ул каеннар, күккә ишарәләп, Җир туганнан бирле тора бугай: Шуның өчен генә бөтен дөнья - Йортын өскә таба кора бугай. ("Каеннарны үтеп өскә мендек") Кышкы таңнар туган чакта, Дөньямы соң, Татарстан, Казан шулай чибәрме? Иделеңне сөлге итеп, Сөлге итеп тезгә салып, Сәйлән белән чигәрлек. ("Аерылса синнән") Татар поэзиясендә кышкы таңнар турында шулай матур итеп, яратып язган башка шагыйрь юктыр. ("Кышкы шигырь", "Кышкы көнгә багышлау", "Кыш түренә ут ягып...", "Кышкы суыкларга кердек исә", "Кар" (чуваш шагыйре М. Сениэлдән). Кыш шагыйрьне ак төсе белән җәлеп итә. Ә ул төс шагыйрьнең күңел түрендә утыра, илһамына якын тора. Сурәтне кат-кат, төрле тезмәләрдә кабатлаудан тартынып тормау да шул хакта сөйли: Илкәемнең ак кырында Ак юллар салып уздым. ("Кышкы шигырь") Төрле милләт кешеләре арасында аларны аерып торучы сыйфат-билгеләргә караганда уртаклык, рухи якынлык зуррак икән. Р. Мингалим тән төсләре, холыклары, яшәү һәм фикерләү рәвешләре төрле булган халыклар арасында уртак өлгеләр, уртак билгеләр таба. Яшик әле сокланышып, Сокланырга күпме төс бар: Күпме илләр, төрле милләт - Нинди келәм, матур, чуар. ("Күпме илләр") Шагыйрь олы дөнья проблемаларын йөрәге аша уздыра, алар турында үзенчә һәм масштаблы итеп яза белә. Бу яктан "Җинаять", "Сабыйлар көләләр" шигырьләре, "Иртәгә" поэмасы игътибарга лаек. "Нәкъ унбиш ел", "Уздылар", "Борчулы минутта" шигырьләренең үзәгендә экзистенциаль сагыш, үткәнгә фәлсәфи караш, гомернең кадерен белүгә чакыру ята. "Үлән бүтән, яфрак бүтән" шигыре самими интонация, лирик гомумиләштерү, тормыш драматизмын, кеше кичерешләрен табигыйлегендә яңгыратуга омтылышы белән хәтердә кала. Күптән киттең, озак тордың, Анда нәрсә аңладың? Бүген кайтып туган якка Үләнендә аунадың. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . ...Тар басмадан эчкә кереп Дулкыннарга үрелдең. Алып-алып елгадан су, Койдың аны җилкәңә: - Яшь чагымда мине, - дидең, - Кочты бу су иркәләп. - Тик су сине белми иде, Яры шул да, су бүтән... Үлән бүтән, яфрак бүтән, Кайтмадың шул бик күптән. Р. Мингалим шигъриятен берничә сүз белән генә аңлатуы кыен. Аның поэзиясе шактый катлаулы, сыгылмалы, самими. Ул риторикага, ясалма купшылыкка каршы; публицистик шигырьләр язуны да кулай күрми, аның ритмикасы җыр өчен дә артык килешеп тормый. Р. Мингалим шигырьне, тормышның үзе шикелле, табигый яшәтергә омтыла. Бизәкләрне сайлап, нечкә иләк аша уздырып, эчтәлек агышына буйсындыра белә. Мин гаҗәп төн булыр идем бер генә тапкыр. Кешелекне үзем аша уздырыр идем бер генә тапкыр. ...Бер генә тапкыр... Ләкин шушы гаҗәп төннән чыгармас идем бозык уйлы кешеләрнең берсен дә. - Таңның ал капкасы аша, Яңа якты көнгә Керерләр иде Чиста уйлы кешеләр генә... ("Җинаять") Шагыйрь табигый нәфислек, табигать яме белән кеше акылы, кеше зиһене, кеше иҗаты тудырган төшенчәләр арасында якынлык эзли, яшәеш проблемаларын төрле образлы рәтләр, бер-берсенә охшамаган борылышлар, төсләр, нәкышләр белән сурәтләү юлын эзли. Безнең чорда фән һәм техника тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән шигъри фикерләүгә, сурәтлелек алымнарына тирән үтеп керә, интеллектуаль башлангычны, динамизмны көчәйтә. Чор кешесенең эшенә, фикерләү рәвешенә якынлык - заманга якынлык, шуның бер чагылышы дигән сүз. Тормышта һәр көнне, һәр сәгатьтә туа килгән яңалыклардан курыкмыйча, заман рухы, чор сулышы белән яшәгән шагыйрь туктаусыз яңа төшенчәләр һәм яңа мохитләр белән таныша, һәм бу танышлык күп очракта шәхесне сурәтләү чараларын яңартуны, камилләштерүне сорый, төрле өслүб юнәлешләре арасында торгызылган ясалма киртәләрне алып ташлый. Кешенең рухын, тирән кичерешләрен, "җан диалектикасы"н, фикер хәрәкәтен ачу максаты белән язылган шигырьләрдә төрле яссылыкта яткан әйберләр үзара аралашалар, кушылалар. Мәсәлән, нефтьчеләр, химиклар, машина ясаучылар тормышына, шәһәр ритмын сурәтләүгә багышланган шигырьләрдә "сандугач моңы", "каеннар рәте", "чишмә сафлыгы" кебек образлар бик табигый яңгыраса, авыл тормышын, игенче хезмәтен олылап язылган шигырь-поэмаларга, җырларга галәм, дөнья хәлләре турында фәлсәфи, публицистик уйланулар килеп керә. Бу сыйфат Р. Мингалимнең Чаллы шәһәрен төзүчеләргә багышланган "Күз карасы" поэмасы, "Казан аэропортында", "Минем яшьлек", "Нәкъ унбиш ел үткәч", "Шпаллар", "Килә тезелеп машиналар" кебек шигырьләрендә ачык күренә. Шулай да Р. Мингалимне урбанистик поэзия тарафдары итеп бәяләү дөрес булмас иде. Ул, язарына азыкны хәзерге чынбарлыктан чумырып алса да, төп игътибарын лиризм, моң ярдәмендә кеше кичерешләрен ачуга юнәлтә. Бу сыйфаты аның поэмаларына да хас. Саннары күп түгел: "Иртәгә", "Минем дәүләт", "Күз карасы", "Күк астында". Аларда шагыйрьнең лирикасында алып барган эзләнүләренә нәтиҗә, йомгак ясала. "Шигырьләр, поэмалар" (1983) җыентыгына рецензия язган шагыйрь Ш. Маннапов та аның поэмаларын уңай бәяли. "Рөстәм Мингалимнең шигъри сулышы поэмаларында аеруча киңәеп китә. Гүяки шигырьләрендәге чылтыр чишмәләр, бергә кушылып, киң Иделне тәшкил итә. Төрле темага багышланып, һәркайсы үзенчәлекле формада язылган "Иртәгә", "Минем дәүләт", "Күз карасы" "Күк астында" поэмаларын зур бер фикер кадагы беркетеп тора. Бу - тормыш төяп Кояш тирәсендә әйләнүче гүзәл планетабыз язмышы, кешелек язмышы турында борчылып уйлану. Әнә шушы проблема һәр әсәрдә төрле аспектларда, үзенчәлекле образлар ярдәмендә ачыклана". Коры хикәяләү, вакыйганы энәсеннән җебенә чаклы түкми-чәчми сөйләп бирү алымыннан баш тартып, шагыйрь динамика һәм сурәтлелек, метафора һәм аллегория аша рухи дөньяга юл ала. Замандашының фәлсәфиәхлакый эзләнүләре, сагышлары, табышлары, киләчәккә омтылган хыяллары турында уйлана. Лирик һәм публицистик эскизлардан торган "Күз карасы" поэмасы Чаллы шәһәренә һәм аны төзүчеләргә багышланган. "Яңа үсеп чыккан Чаллы ул сабый кебек әле: кайдадыр күке кычкыра, ул саный кебек әле". Шагыйрь үз бурычын түбәндәгечә аңлый: Миңа хәзер Шигырьне Кирпеч, балчык, ком итәргә түгел, Комны, балчыкны, кирпечне шигырь итәргә кирәк, Кешеләрне шигырь итәргә кирәк. Шулай да поэзия өчен "ком, балчык, кирпечнең" шигъриятен ачу гына да җитми әле. Аны эшчән егетләр, уңган, чибәр кызлар бизәргә тиеш. Р. Мингалим, бер каһарманны үзәккә куеп, поэманың фикер-хис агышын аңа бәйләү юлын сайламаган. Олы төзелешкә ул кадрлары күз иярмәс тизлек белән алышынып торган кинематограф күзе белән карый. Экранда "озын рус", "чандыр казах", "төп кебек татар" шофёрлары образлары күренеп үтә. Икенче рәттә алар янына Рәис, Умат Нурбиев, Карпенко кебек үз исем-фамилияләре сакланган реаль шәхесләр өстәлә. Хезмәт хорының, матур җырның дәвамы туйга, дөресрәге, туйларга килеп тоташа: "Ә бер өйдә ял сәгате - туй сәгате, Нәсыйх белән Мәдинәгә текәлгәннәр", "ә бер өйдә ял вакыты - туй вакыты, кияү кеше - дагстанлы - сөйли басып". Бу туйлар дәвам итсен, Чаллы мәңгегә яшәсен өчен, җиргә иминлек кирәк. Яшь буынга аның ачык, тәгаен теләге бар: Бары сез - Дошманнан тиз һәм төз була белегез, Сезнең йөрәкләрне пуля тишмәсен, Ил табынына бомба төшмәсен, Өзелмәсен матур эшләр; Сау булсын Калалар, КамАЗлар, Шат җырлар, Түгәрәк җир, чәчәкләр һәм кешеләр! "Иртәгә" (беренче варианты "Юл өстендә тургай" дип аталган иде) поэмасының төп иҗат принцибы - конкрет тормыш, көнкүреш вакыйгалары аша гомумиләштерү юлына чыгу. Шагыйрь үзен борчыган вакыйга-хәлләр, Татарстаны, туган җире турында түкми-чәчми, эзмә-эз сөйләп бирү юлына басмый, әһәмиятсез, төссез нәкышләрне сурәткә кертми, заманны үзенчә күрүе-аңлавы аша иңләргә омтыла. Табигать күрке, матурлык символы - тургай җыры, тургай моңы турындагы сөйләм чорыбызның шатлыклары һәм каршылыклары турында уйлануларга алып чыга. Кынысында кылычы бар Ир тартыла тургайга, Тартылмаска уйлап торган - Ил тартыла тургайга. Уйламагыз тартылмый дип, - Җир тартыла тургайга! Поэманың үзәк фикере Вакыт агышы турында фикер йөртү белән бәйле. Шагыйрь Вакытка мөнәсәбәтен берсенберсе кысрыклап һәм ачыклап килгән катлаулы образлы рәтләр аша ача. Дөньяның тизлегенә иярә алмаучылар да бар. Берәүләр "Канатсыз кош булып утырып кала. Ятып кала башсыз яу булып...", икенчеләре "Ак күбеккә баткан ат кебек..." бәйгедән төшеп кала. Шул уйланулардан соң шагыйрь җитди нәтиҗәсен чыгара: ...Ниләр кала шулай, кемнәр кала? Көйләр кала микән, илләрме? Мөмкин түгел җиңел генә бару Дөнья тизлегенә ияреп. Бүген алган тизлек бүген ярый, - Яңа тизлек кирәк иртәгә. "Иртәгә" поэмасы "Шомырт чәчәкләре ап-ак дәрья, Ак дәрьяда хыял көймәсе" кебек сыйдырышлы детальләргә, лирик чигенешләргә бай. "Хыял көймәсе" метафорасы халыкның иҗтимагый тарихы, тормышның кыйммәте хакында уйлануларга алып чыга: Җир астында килгән җиз комганнар, Алкаларның - алтын-затлысы; Хәрабәләр арасына посып, Поэмасы килгән, эпосы. Шагыйрь туган иленең матурлыгын дәртләнеп җырлый, аның башкалар күрмәгән кыйммәтен табу рухы белән яши. Тургай җыры туган ил җыры белән кушыла. Шагыйрь "Минем дәүләт" поэмасында да туган иленең тарихи үткәнен, бүгенге олы адымнарын дәртләнеп җырлый, аның башкалар күрмәгән матурлыкларын табу һәм сурәтләү рухы белән яши. "Күк астында" әсәрендә шагыйрь бер урамлы авыл, бер карт язмышы аша яшәүнең мәгънәсе, кеше акылының куәте турында уйлана. Карап үткән поэмалар арасында мәгълүм уртаклык бар. Поэмада лиризмның көчәюе, сурәтле фикерләүнең катлаулануы, күләмнең кыскаруы күз алдында. Шуның өстенә поэмада авторның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән лирик герой үзәк фигура булып бара, шигъри деталь гомумиләштерүгә юл ача. Поэма тукымасында барлыкка килгән үзгәрешләр борынгы жанрның яңаруы, чор таләпләренә, кешенең фикерләү үзенчәлекләренә якынлаша баруы турында сөйли. Р. Мингалим "шигырь һәм шагыйрь" проблемасы хакында күп яза: "Булма", "Шигырьләрем белән сөйләшү", "Яшь шагыйрьгә", "Карт шагыйрьгә". Үзем теләп алдым шундый һөнәр, Хәзер, дәрвиш кебек, көн-төн барам; "Шигырь генә миндә, кемгә кирәк? Шигырь бирәм!" - диеп хәбәр салам. ("Шигырь генә") Р. Мингалим Г. Тукай, Х. Туфан, С. Хәким, Ә. Давыдов кебек остазлары алдында баш ия, аларга шигъри һәйкәл куя ("Тукайга", "Язгы Тукай янында"). Аның 1968 елда ук иҗат ителгән "Галимҗан ага Ибраһимовка" исемле шигыре бар. Ул В. Маяковскийның "Товарищу Нетте пароходу и человеку" әсәренә якын. Сүз иң элек Казан белән бергә нурга төренеп, үсеп килгән һәм Галимҗан Ибраһимов исеменә лаек булган урам турында бара. Шуннан сүз шәхескә күчә: Ибраһимов - ул бер урам исеме, Ул бит кеше булган. - Кайберәүләр куркып тынган чакта, кыю телгә килгән. Кайберәүләр куркып шаулашканда, Тыныч бара белгән. Берничә юлга кеше характеры сыйган. Вакыт аңа үз бәясен биргән, "аны тотып тарих иткән, җиргә яшереп куйган". "Эзләгәннәр аны, Кирәк ирләр онытыламыни? Тарихны җиргә яшереп саклап буламыни?" Г. Ибраһимов якты урам, биек йортлар булып шытып чыга. Язучы һәм тормыш темасына язылган әсәрләре арасында әдәбиятта арабыздан тирән эз калдырып киткән шәхесләргә багышламалары аерым урын тота ("Шагыйрь Илдар Юзеевка", "Калуыбыз кирәк булса да"). "Өзелеп яратсак та дусларны, Берәм-берәм җирдән китәрбез...", - ди ул Хәсән Сарьянга багышланган "Калуыбыз кирәк булса да" әсәрендә. Араларында якташы, остазы Әнвәр Давыдовка багышланганы иң уңышлысы саналырга лаеклы. Тирән сагыш, көенү авазы, хатирәләр, шигъри моң Әнвәр Давыдовны элек белмәгән укучыны да битараф калдыра алмас. "Матбугат йортына сыймыйча тавышы җиргә җәелә иде", уе бик зур иде. Кешеләргә таба һаман килде һәм көтмәгәндә-уйламаганда шундый шәхес "кинәт гаип булды". Әнвәр Давыдов кебек дөнья, халык турында уйлап, яшендәй яшьнәгән кеше юкка чыга алмый. Метафорик аллегория исемне мәңгеләштерә: Тордым карап, күреп: ул югалды безнең күңелләргә кереп. Күпчелек шагыйрьләр, аерым алганда, чордашы Р. Харис иҗатында мөһим урын тоткан шигъри багышлауларга - мемуар жанрга Р. Мингалим шактый өлеш чыгара. Ул "күктән йолдыз чүпләми", бөекләр турында гына язмый, ә күңеленә якын каләмдәшләрен, сәнгать әһелләрен яратып тасвирлый, җанлы образларын тудыру рухы белән яши. Бер-бер артлы Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Гаташ, К. Булатова, Л. Шагыйрьҗан, Ә. Рәшит, Ф. Зыятдинов һ. б. исем-образлар тезелеп китә. Шигъри бизәлеш, характер ачылышы ягыннан бәяләгәндә, алар төрле, әдәбиятта калырлыклары белән янәшәдә туган көн белән тезмә котлаулар да бар. Тулаем алганда, багышлаулар циклында да шагыйрь телне баету юнәлешендә эзләнә, сүзнең төрле төсмерләрен ачу турында уйлана. Р. Мингалимнәр буыны фәлсәфи лириканы үстерүгә, тарих-заман-вакыт кебек төшенчәләрнең эчтәлегенә, фәлсәфи мәгънәсенә үтеп керүгә зур көч куя. Р. Фәйзуллин, Р. Харис иҗатларында да бу төр мисаллар тулып ята. Р. Мингалимнең бу мәсьәләләргә үз карашы бар. "Сез" шигырендә Р. Мингалим кеше язмышы турында уйлануын киңрәк җирлеккә күчерә. Кеше чакрымнар, вакыт һәм буыннар аша атлый: "Сезнең шатлык, сезнең елмаюыгыз киләчәккә төшә безнең каберләр аша... Буыннар алышыну борынгыдан, Моңа борчылмыйбыз сыман, Шулай да моңсу әзрәк кенә". ...Тилеләр Йөри шаулашып бер якында, бер еракта. Сүгәләр алар Вакытны, Йодрык селкеп, туктап-туктап. Вакыт мәшгуль, Аңлый алмый, Сүгенүләрне тыңлый алмый. Вакыт - объектив чынлык кына түгел, гаять гадел төшенчә дә икән: Илтә Вакыт - Түзәр булсаң, йолдызларга гомерең илтә. ("Күк астында") Вакыт, заман, мәңгелек - берәүгә дә буйсынмый торган изге төшенчәләр. Алар белән шаярып булмый. "Заман шулай куша инде, Тормыш шулай куша инде: Күп йөрергә, Күп күрергә, Күп эшләргә, Күп белергә. ("Ашыгасың") "Гомер язында", "Нәрсәсен төшенмисең" шигырьләрендә дә ул вакыт һәм кеше гомере, тормышның эчке мәгънәсен аңлау хакында сүз алып бара ("Туу да үлү генә ул, Уртада - кыска гомер... Кыска гомердә үзеңә Син төшенергә өлгер"). "Әйтерсең вакыт - аучы" шигыре кискен драматик нотада башланып китә: "Вакытның бер күзе - Кояш, Ә икенче күзе - Ай". Димәк, кеше галәмнең ике күзәтчесеннән, аучысыннан берничек тә качып котыла алмый. Вакытның кулында "өр-яңа мылтык", чакмага басты исә, кемдер егылыр. Дөрес, бу фаҗигаи интонация шактый кискен ноктада өзелә, дөресрәге, шагыйрь аңа башка, ироник юнәлеш бирә: "Мин куркаклар нервасында юри бераз уйнадым". Әлбәттә, кызык, хәтәр бетем. Ләкин шигырьнең гомуми төзелеше, олы төшенчәсе югала, тормыш драматизмы бутафория чүбенә урала. Бу сюжет җитдирәк нәтиҗәгә лаеклы диясе килә. "Иллә мәгәр" шигыренең дидактикасы да, әхлакый сентенциясе дә ясалма тоела. Башың җитмәсә - уйлама, Башың җитсә - уйла. Көчең җитмәсә - уйнама, Көчең җитсә - уйна. Алдагы юлларда да шундый ук дөрес киңәшләр бирелә, антитеза шагыйрь логикасына, бакыр солдат кебек, намус белән хезмәт итә. Шуннан нәтиҗә: "Гел дөньяга күренмәвең Шәптер иллә мәгәр". Сораулар туа. Беренчедән, тәнкыйть утында көйдерелгән герой дөньяда күренү-күренмәү мәсьәләсен үзе хәл итә аламы, икенчедән, әгәр ул дөньяга килгәнче үк шундый акыллы булып, безнең гөнаһлы чынбарлыкны бизи алмавын аңлап, үз урынын акыллырак берәүгә бирергә риза булса, аны тәрбияләп тору ихтыяҗы бар микән? Кеше тормышының тиз узучан мизгелләрен үкенеч-хәсрәт белән искә алу ("Эссе табада май сыман сәгатьләрем сыза, сыза егәр, җаным сыза"), яшәешнең ямен вакытлы бәхет буларак тасвирлау җәһәтеннән аңлы пессимистик дулкында язылган, А. Ахматова, А. Блок, Б. Пастернаклар дәрәҗәсендә торган "Бары вакыт-вакыт..." шигырендә сүз шул хакта бара: Җәйләрнең дә тулы чагы, бары вакыт-вакыт кәккүк булып кычкыра, хәтеремә кайтып. Р. Мингалим иҗатында сатирик фикерләү әһәмиятле урын тота. "Табут хәтле алтын", "Идарә чылбыры", "Алдагы сайлаулардан соң", "Чиксезлек һәм көзге чебен турында" шигырьләрендә кешегә һәм илгә хас кимчелекләр басынкы, әмма шактый усал гыйбарәләр аша утка тотыла. Р. Мингалим иҗатының үзенчәлекле төре - мәхәббәт хисенә, мәхәббәт чыганагы - "дәрт чүлмәкләре" - хатынкызга багышланган шигырьләре. Бу темада да шагыйрь үзгәрә, үсә, татлы агудай кичерешне, изге хатирәләрне сурәтләүнең яңа юлларын барлауны дәвам итә. "Иделдә", "Өч урын" мәхәббәт сөенечен чагылдыруның нигезендә үзенә һәм сөйгәненә, мәхәббәт сагышына (анысы күбрәк үткәндә булган) ироник мөнәсәбәт ята. Шул төр шигырьләрне эченә алган бүлек "Яратам әллә ничек" дип атала һәм "Кояшлы язда" шигырендә аның асыл мәгънәсе дә ачыла. Чибәркәйнең иреннәрен, сүзләрен лирик зат балга тиңли. Үзенең бәясен, чибәрлеген аңлаган кыз "Сөйләшә дә белмим", "Үбешә дә белмим", "Дәртсез бала булдым" дип чытлыклана да бәйләнчек заттан котылу нияте белән соңгы дәлилен китерә: "Син карт", "абзый" ди. Лирик каһарман әүвәл кызның кыланышларын юри "чеп-чи ялган", "чүтеки ялган", "бу да ялган", "тагын ялган" дип, "коры" кире кагуы нәтиҗә бирмәгәч, гиперкүпертү юлына баса: Әнә, күкне үпкәнсең дә - эзе кояш булып калган. Күкнең, кояшның үз вазифалары баштан ашкан, алар җирдә яшәүче һәркемнең эшенә тыгыла алмый. Шагыйрь шул ук ироник тонда гадәтилеге, гадилеге белән сокландыргыч нәтиҗәсен ясый: Ялган булыр менә: мондый язда дәрт чүлмәге тышыннан беленә. ("Кояшлы язда") Халык әкиятендәге шикелле бакага гашыйк (аның туйда гүзәл кызга әверелүе ихтимал дигән мифологик фикерләүгә ышану ята) гөнаһсыз факир ("Нарасый"), "туң җаннарның туң колагын эретерлек кызчык" ("Ялгыш яраттым"), "үбешергә иренең бирсәң, суырып башыңны йотар" ("Уйнабрак уйлану"), "җитмеш кыз сыйган күңелне бер хатын биләп тора" ("Ә хәзер без акыллылар") юлларында да шул ук ироник караш, үткәнне "ат күзеннән" һәм "ак күбектәй кабарган" хәзерге тәҗрибәле акыл белән бәяләү ята. Үзен мәхәббәт каһарманнары сафыннан бөтенләй сызып ташламасыннар дигәндәй, лирик зат кисәтеп куя: "Көзләрнең дә язга охшаш һөнәре була!" - диләр. ("Ә без хәзер акыллылар") "Яна-яна киткән торналар" шигырендә татлы ширбәттәй мәхәббәт лирик геройны кызган табада биетә, сагыш базына төшерә, фаҗигане тулырак чагылдыру ихтыяҗы символик образ-алымнарны шигырьгә алып керүне, икенче әсәрдә тезмә белән чәчмә юлларны аралаштырып баруны, ягъни проза мөмкинлекләрен алып керүне таләп иткән. Мәхәббәт чынбарлык дулкыннарына бәрелеп чәлпәрәмә килгән, сәгатьләр төнге өчтә туктаганнар, сөю-сөешү мәетен табутка салып кәфенлисе генә калган, "кара күзле төннәр шаһит миңа, мәхәббәтсез урын буш урын" ("Өч урын"). Мәхәббәткә, табигый матурлыкка олыларча, үзе үткән юллар биеклегеннән юмор бәбчекләре белән бизәлгән, фаҗигале куныктан азат бәя (поэзия мәхәббәттә күбрәк үкенечле сагыш, фаҗига эзли) шигърияткә яңа нәкышләр, шигъри пластика, сыгылмалылык алып керә. ...Безнең гомер эзе сыман, ай шәүләсе уйный суда. Басмалары айга тия сыгылып... ("Бәхет кирәк бездән соң да") Аның интим лирикасы тормыш драматизмына сизгерлеге, кеше кичерешенә нисбәтән нәзакәтлелеге, олы күңеллелеге белән аерылып тора. Лирик геройның тойгылары кешене күтәрә, сафландыра: тормыш мәшәкатьләрендә, дөнья ваклыкларында югалып калмаска, дөреслеккә, ахыр хаклыкка таянырга, кеше кичерешләренең муллыгына ышанырга өйрәтә. Су сипсәм дә, ялкын үсте, Үсте гел кызыл чәчәк. Синең юллар минем янга Киләчәк ул, киләчәк. ("Кызыл чәчәк") Р. Мингалим мәхәббәт турында ипле һәм матур итеп, шигъри сурәткә натуралистик ваклыкларны кертмичә, үз януын синең януыңа күчереп яза белә ("Бу нинди яз?", "Иделдә", "Карап тора", "Ерактагы зәңгәр офыгым бул", "Яз очрашу", "Шәт", "Кызыл чәчәк", "Бер танышлык турында" һ. б.). Сиңа авыр сүзләр сөйләмәдем - Миннән күрмә күңелең тулуын. Газаплыйдыр сине көннәреңнең Бер-берсенә охшаш булуы. ("Сиңа авыр сүзләр сөйләмәдем") Бер уйласам, күп шикелле сиңа сүзем, Бер уйласам, юк шикелле сиңа сүзем; Инандырып дөньяда бар икәнемә, Карап тора миңа таба ике күзең. ("Карап тора") Р. Мингалим лирикасында сынландырулар, көтелмәгән чагыштырулар үзәктә яткан кичереш мантыйгының дәвамы буларак килеп керәләр: "Урман, кырлар көннең чәчен тарады" ("Көн килде"), "безнең тормыш - шайтан төше", "шәрә туташ кебек шәрә бүлмәм" ("Уйнабрак уйлану"), "өмет яна - сары башны табалырмын шикелле" ("Ялгыш яраттым"). Аның иҗатында таушалган гыйбарәләр, халык җырларыннан "прокат"ка алынган сурәтләр очрамый диярлек. Чынбарлыкны хисси кабул итү, һәр вакыйга, күренешнең эчке мәгънәсен ачу сәләтенә ия булган, үз шигъри интонациясен, кабатланмас өслүбен тапкан шагыйрь буларак танылгач, 70 нче елларның икенче яртысында Р. Мингалим драматургиягә мөрәҗәгать итә. "Әйт, Кояшым!" (1966), "Ә сәгать келт-келт итә" (1967) кебек тәүге җыентыкларын балаларга багышлаган шагыйрь сәхнә әсәрләрендә дә әүвәл кече яшьтәге тамашачылар ихтыяҗы турында кайгырта. Балаларны могҗизалы дөнья белән таныштыру аша фикерләү дәрәҗәләрен баеткан, уйларга, кичерергә өйрәткән "Урман улы Зурмөгез", "Сихерләнгән урман", "Шүрәлеләр үч алмый", "Сәер кешеләр, батыр малай һәм артист попугай" әкият-пьесалары Курчак театрында зур уңыш белән барды. "Сихерләнгән урман" әсәре Мәскәүнең Үзәк курчак театры репертуарына да керде. Халык иҗаты мотивларына таянып язылган яисә яшәешнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы, четерекле якларын үзенчә яңгырата, яңача күреп иҗат ителгән пьесалары балалар күңелендә үз урынын алды. Р. Мингалим яшь буынның рухи дөньясына да юл тапты. Табигать күренешләрен, хайваннар тормышын мөлаем юмор, шуклык, шаянлык, фикер һәм сүз уйнату аша автор яшь дусларын олы дөньяны танырга, аңларга өйрәтә, аларга тормыш-көнкүреш, әхлак кагыйдәләрен сеңдерә. Драматургия жанры белгечләре А. Әхмәдуллин, Н. Ханзафаров, Ә. Закирҗанов кебек галимнәр Р. Мингалимнең олылар тормышын, психологиясен яңача сурәтләгән "Мин сине шундый сагындым", "Кире уйларга соң иде", "Тау астында илле бүре", "Өченче бүлмәдә эт яши", "Кунак кызы гел килмәс", "Әгәр булса борчуларың", "Сабый туды" дигән драма һәм комедияләрнең заманча эчтәлекләре, фәлсәфи тирәнлекләре, татар драматургиясенең реалистик көчен модернистик алымнар белән тулыландырып, кеше зиһененең тирән катламнарына үтеп керү, үз-үзенә ироник бәя бирү алымнарын киң куллану (исемнәре үк шуңа киная ясый) аша драма сәнгатебезнең офыгын киңәйтүен билгеләп үтәләр. Драматург буларак аны 1981 елда Татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелгән "Кайда сез, ирләр?" комедиясе таныта. "Шагыйрь Мингалимне борчыган кебек үк, драматург Мингалимне дә җәмгыятебез үсешендә баш калкыткан яисә инде ныгып ук җиткән аерым күренешләр, аларның яшәешкә, җәмгыятьнең рухи дөньясына тискәре йогынтысы борчый, - дип яза А. Әхмәдуллин. - Шигъриятендә ул мондый күренешләрне аңларга һәм аңлатырга тырыша, аңа төрле позициядән торып якын килә - фикер киңлегенә ирешә. Драмаларында исә болар конкрет ситуацияләр үзәгенә куела". Р. Мингалимнең шигъри дөньясы тормышның үзе кебек бай, шәхес кичерешләре кебек катлаулы. Ул үзенең хыял-уйларын, йөрәк серләрен, әхлакый нәтиҗәләрен тиз генә, гади генә ачып сала торган шагыйрь түгел. Чөнки бу шигъри дөнья күп еллар буена аерым сүзләр, образлар, җөмләләр ярдәмендә төзелгән. Ә алар артында еллар чалымы һәм реаль шәхес тора. Бу шәхеснең рухи дөньясын аңлауга шактый кыйммәт бәя - чирек гасырдан артык вакыт түләнгән. Иң шатлыклысы шул: Р. Мингалим поэзиясе, драматургиясе бу олы хакка, түләмгә лаеклы. Еллар заяга үтмәгән. Халык күңеленә үтү юлларын эзләүгә багышланган. 1965 елда ук иҗат ителгән "Җиргә бер сүз" дигән шигырендә Р. Мингалим болай дип язган иде: Кадер-хөрмәт күрсәталам диеп, Кызыктырма минем күңелне. Каберлекләр күрсәталам диеп, Бозып торма минем күңелне. Каберлекләр белән кадер-хөрмәт Арасында эшем бар әле. Кадер өчен мин кечкенә булсам, Кабер минем өчен тар әле. МАТУРЛЫККА ГАШЫЙК ШАГЫЙРӘ Хәзерге татар поэзиясен төрле буын хатын-кыз шагыйрәләр иҗатыннан башка күз алдына китерүе кыен. Рус телле шагыйрәләр өчен сыйфат бизмәне булып А. Ахматова белән М. Цветаева иҗатлары торса, бездә чагыштыру үрен мәгънәви тирәнлеге, сурәтле фикерләү чараларының байлыгы, вәзен сыгылмалыгы ягыннан С. Сөләйманова шигърияте билгели. Чынбарлык күренешләрен иңләү киңлеге, милләт гаме белән яшәве, фәлсәфи-лирик егәре, эчтәлеккә бәрабәр шигъри сынны табуы җәһәтеннән ошбу мөхтәрәм затларның дәвамчысы булып шагыйрә Лена Шагыйрьҗан иҗаты калка. Остазларына рухи якынлыкны "Саҗидәкәй!", "Анна Ахматовага хат" шигырьләрендә үзе тәгаенләп бирә. Беренче әсәр югалту, күрешә алмау үкенече тудырган экзистенциаль сагышны гаҗәеп бер хисси-лирик дулкында сурәтли. Моң агыла, Саҗидә, дип, Саҗидә! Җырлар безне очраштырыр кай җирдә? ...Ак басмага басып чайкыйм керемне, Синең арттан тирән суга керимме?.. ("Саҗидәкәй!") "Анна ханым! Шигырь анасы. Каләмдәшем минем! Кан кардәшем!.." - дип башланып киткән шигъри хатында Л. Шагыйрьҗан хакимият басымын, чор идеологиясен кабул итмәгән рух, намус, вөҗдан арасындагы килешмәүчән каршылык нәтиҗәсендә "ярым бөркет, ярым аккош" булып ике арада бәргәләнгән талант фаҗигасен психологик тирәнлек белән ачып бирә. Өлкәннәрне олылый, рухи остазларына рәхмәтен әйтә белә Лена ханым. "Шагыйрь гомере", "Тукайга", "Казанда - Тукай", "Ядкарен укып Тукайның", "Тагын язлар килде" шигырьләрендә, "Тукай тавышы" поэмасында халык шагыйренең бөеклеген, шәхси фаҗигасен милләт язмышы белән бәйләп сурәтли. Шигъри строфа төзелешен лирик кичереш үсешенә нисбәттән баету, төрләндерү юнәлешендәге эзләнүләрендә шагыйрә Дәрдемәнд, Такташ, Туфан, якташы-авылдашы С. Хәким традицияләренә таяна ("Дәрдемәнд үлчәве яки үлчәүләрдә Вакыт", "Гаяз Исхакый юлыннан", "Йомшак кына елмаюы белән", "Ак болыт" һ.б.). "Такташ исән" шигырендә гаярь гыйсъянчының исеме үк лирик каһарманның гомер агышына яңа рух бөрки, торгынлык халәтеннән чыгару юлын күрсәтә: Без дә ардык... Инде хәл дә җитмәс иңгә артык йөкләр төяргә. Кызыгам ләкин - бу тормышны кабат Такташ кебек ничек сөяргә?! ("Такташ исән") Л. Шагыйрьҗан иҗатының мәгънәви һәм эстетик көче, лирик героеның романтик рухлы хисси дөньясы, интим кичерешләрне дә иҗтимагый, милли мәсьәләләр белән бәйләп сурәтләү осталыгы "Иман әлифбасы" (1993), "Шигырьләр, поэма" (1997) кебек мәҗмугаларында чагылыш тапса, фикерләү киңлеге, шигъри индивидуальлеге, новаторлыгы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән "Боҗра вә Хөҗрә" (2002), "Сагынмаклык" (2005) җыентыкларында һәм соңгы елларда вакытлы матбугатта даими басыла килгән шигырьләрендә чагыла. Аның иҗаты турында язган Х. Курбатов, Р. Рахмани, М. Вәлиев, М. Вәли-Барҗылы, Ф. Хәсәнова һ. б. фикеренчә, Л. Шагыйрьҗанга шигъри куәт күкләрдән "иңсә", самими җылылык - җирдән, илһам нуры чордашларының, туган халкының олы рухыннан килә икән. Н. Әхмәтҗанова шагыйрә иҗатының төп бер сыйфатын мәкаләсенең исеменә үк чыгара: "Һәр сүзеннән күренеп тора үзе...". Л. Шагыйрьҗан шәхеснең мең тармаклы кичерешләрен, рухи дөнья нечкәлекләрен, замананың иң катлаулы иҗтимагый проблемаларын, табигать ямен, мәхәббәт тәмен хатын-кыз күңеле генә сизә алган чигелешләр, кечелеклелек, фәлсәфи рефлексия, сентиментализмга манчылган психологик анализ, хисси януның югары ноктасы мәҗүси (метафизик) сагыш ярдәмендә укучыга җиткерә. Ихласлылык, җанын ярып салу аның иҗатына ышандыру көче бөрки. Кемдер яла якса уйлап, Авыр бер сүз әйтсә "уйнап", Утырам җанымны кыйнап, Үкенеп ник туганыма... ("Милләтең ул - туганың күк...") Шигырьләрендә эчке дөньясын, тирәлеккә бәясен, мөнәсәбәтен шундый гаҗиз беркатлылык белән шигырь юлларында яңгыраткан шагыйрьләр күп түгел. Л. Шагыйрьҗан - шундыйларның берсе. Ышанмаска аны кем дә булдыра, Ышанмасаң ләкин, яшәү күңелсез... Оҗмах тәмуг, Җәннәт җәһәннәменә Ышанмасаң, димәк, шагыйрь түгелсез... ("Ышанмаска аны...") Очраклы гына рәвештә Мин дә талантлы идем... Ялгыз идем, үги идем, Әмма канатлы идем. ("Киссәләр дә, калырбыз!") "Туган телгә мәдхия", "Милли, милли миллионнар", "Ап-ак сөлге", "Битлек алыштыручыларга", "Милли проблема" кебек иҗтимагый юнәлешле, публицистик аһәңле шигырьләрендә Л. Шагыйрьҗан туган халкының язмышы, киләчәге, теленә мөнәсәбәте турында уйлануларын искиткеч кыюлык белән, ачыктан-ачык, тыныш билгеләрен урыннарына куеп, Такташлардан килгән ритмик иркенлек белән, сурәтләү чараларын төрләндереп шигырь юлларына чыгара. Әй син, телем, туган телем, Тамыр телем. Җир астыннан тарих серен Табыр телем. Милләт мәнфәгатьләрен яклауда шагыйрә, берәүдән дә куркып-өркеп тормыйча, каләмен кыю уйнатуда, гражданлык позициясенең ачыклыгында туры Тукайны, соңгырак буын шагыйрьләреннән сатира мәргәне Г. Афзал белән чәнечкеле телле М. Әгъләмовны хәтерләтә, әмма һәр очракта да берәүне дә кабатламыйча, үз юлы белән атлый. "Минем сүземә хуҗа булма, үзем сөргән җиргә үзем теләгәнне чәчәргә бир", - ди ул "Гади халык сүзе" шигырендә. Үзаңлы, мөстәкыйль халык булып сакланып калу өчен бердәмлек кирәклеген ассызыклап, интертекстуальлекне (Дәрдемәнд шигыренә мөрәҗәгать), тел байлыгыбызның сүз-аваз уйнату алымнарын төп фикерен ачу хасиятенә буйсындыра. Иң назлы, татлы сагышында туган ләззәтле уйлары, мәхәббәте белән ул милләт балаларына мөрәҗәгать итә, аларны күтәрә. Хатын-кызларыбызның матурлыгына мөкиббән китеп язылган йөзләгән багышлаулар арасында Л. Шагыйрьҗан каләменнән төшкән татар хатыны үз йөзен, нәзакәтлелеген саклый. Түземлекләр җиткәч чигенә, Сынау килгәч Туган иленә, Килеп басты Татар хатыны Көрәш сызыгының чигенә, Шәльяулыгын ябып иңенә. Күкрәгенә кысып иманын, Җиңеп чыгарына инанып, Йолдыз кебек үзе атылды Гөлдән нечкә Татар хатыны - Күбәләкме, бөркет затымы?! ("Татар хатыны") Бу юлларны укыганда, ирексездән монгол баскынчакларына каршы кылыч тотып сугышып, Биләр тавында һәлак булган кырык болгар кызы да, Казанын саклап калу өчен үзен корбан иткән Сөембикә дә, фашизмны тар-мар итүгә җитди өлеш керткән чибәр, нечкә билле Нәфисәләр (Г. Бәширов. "Намус") һ. б. меңләгән татар хатыннары күз алдына килә. Л. Шагыйрьҗан фикерләү үзенчәлеге буенча иҗтимагый-сәяси юнәлешкә тартылып торса да, сагышлы лирика тарафдары булмаса да (көйгә салынган шигырьләренең күп булмавы да күрсәткеч), аңа мәхәббәт мәүзугы, гашыйклар "кайгы-хәсрәте" чит түгел. "Синең өчен шигырь яздым бүген...", "Бер туйда", "Әйләнимме ай нурына", "Еллар узгач" кебек мәхәббәткә багышланган шигырьләренең лирик каһарманы күбрәк истәлекләр дөньясында яши. Үтеп киткәндәге бәхетле мизгелләр хәсрәтле, үкенечле тойгы уятсалар да, алар кадерле, газиз, шуңар да "эчке яну" яман күзләргә сизелергә тиеш түгел. Алар бары тик аныкы гына, "бүлмәс", "уртаклашмас" байлыгы. Юллар узгач, искә төшә Синең белән юлда чагым. Язмышымның асыл кошы Күктә түгел, кулда чагым. ("Еллар узгач") Л. Шагыйрьҗан - табигый матурлыкка мөкиббән шагыйрә. Иҗатының буеннан-буена сузылган бу мәүзугъ "Гүзәллек" поэма-симфониясендә, матурлык, мәхәббәт шикелле үк, кешелекне саклап калачак хис, күренеш буларак сурәтләнә. Җиһандагы барлык матур нәрсәләргә кулым белән килә кагылып үтәсем... Җаным белән, күзем белән, сүзем белән... Дөньядагы бөтен матурлыкны үземнеке килә итәсем, - ди шагыйрә. Шулай дип яза да, дөнья барышы, кешеләр арасын бозган көнчелек, битарафлык, җәмгыятьтәге тигезсезлек турында уйланып, матурлык алиһәсе шикләнеп кала, чөнки "һәрбер гүзәллеккә дегет белән: "Орынма!" - дип язып куелган". Гүзәллекнең дә кадерен белеп, саклый алырга да кирәк. Шунда матурлык дәрьясында йөзгән шагыйрәдә көрәшче, килешмәүчән сатирик уяна. "Көнкүреш зары", "Агуга каршы агу", "Милләттәшләр, имеш", "Мәхәббәт митингысы", "Төшеп калган акча кыйссасы" кебек төртмәле шигырьләрендә, кем әйтмешли, күз яше аша елмаеп, "кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне комсызлык, көнчелек, хөсетлек кебек начар гадәтләр бозмасын иде" дигән хыялын калкытып куя. Л. Шагыйрьҗан иҗатының буеннан-буена милләтенең язмышы, теленең киләчәге турында борчылу, халкы кушканны үтәү кебек буйсынучанлык богавыннан арындыру өмете уза, дигән идек. Бу юнәлештә аның тәкъдиме дә бар. "Дәүләтле буласың килсә, үткәнеңнән генә түгел, Гыйбрәт ал син бүгеннән дә - Тавыннан да, үреннән дә..." - дип яза шагыйрә "Дәүләтле буласың килсә..." шигырендә. Башка халыклар тормышына тыкшынып, үзләрен "бөек" дип һаваланып яшәгән дәүләтләргә дә Ходай Тәгалә сынауларын җибәреп, бармак янап, сискәндереп тора икән. Бу җәһәттән Нью-Йорктагы сәүдә үзәген шартлату вакыйгасына багышланган, исемендә үк Тукай традициясен дәвам итүе "кычкырып" торган "Дөнья базары, яхут яңа Америка фаҗигасе" поэмасы XXI гасыр башы татар поэзиясенең иҗтимагый-сәяси юнәлеше казанышы буларак саналырга лаеклы. Мәгънәви дискурста Америка халкына теләктәшлек, кайгыларын уртаклашу үзәктә торса да, нәтиҗәдә череп баеган хакимиятнең үз хатасын танымыйча, бу афәтне "ислам экстремизмы" дигән уйдырмага кайтарып калдыруын фаш итә, үпкәсен белдерә. Өреп туктадылар әле генә "шомлы коммунизм" өрәгенә. Инде хәзер "Ислам терроры" дип, дәү Үрмәкүч тозак үрә генә. ("Дөнья базары...") Унике мөстәкыйль бүлектән торган поэма - шигъри алымнарының, вәзененең, кафия-чагыштыруларының һәр бабта үзенчә булуыннан бигрәк, тарихи-мәдәни катламы, гипертекстуальлек белән яңача әсәр. Автор һәр бүлеккә Уолт Уитмен, Генри Лонгфелло, Эдгар По, Теодор Драйзер кебек Американың күренекле язучылары иҗатыннан эпиграфлар куеп, Ил, Ватан, Киләчәк, Язмыш кебек мәңгелек төшенчәләр төрле буын, төрле милләт кешеләрен катарсис-чистарыну аша уздыра дигән фикерен фәлсәфи-этик биеклеккә күтәрә. Шагыйрәнең "Сагынмаклык" җыентыгының исеменнән үк күренгәнчә, аның төп өлешен "Багышламалар", мәдхияләр алып тора. Л. Шагыйрьҗан тормыш һәм хезмәт юлында очраган, күбесе киң җәмәгатьчелек игътибарыннан читтәрәк калган, мәгәр һәркайсы, мөмкинлеге биргәнчә, татар мәдәнияте үсешендә эз калдырган кешеләргә игътибарны юнәлтә. Зәйтүнә ханым Әхтәмова, Габделхак абый Шаһиев яисә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында язамы, шагыйрәнең бәясендә, тонында ясалмалыкны, арттырып йә киметеп күрсәтүне, бигрәк тә берише карьера куучы сүз осталары кебек, ялагайлану эзләрен күрмәссең. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Лена Шагыйрьҗан иҗатын Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүне бик урынлы һәм вакытлы саныйм. Хәтерем ялгышмаса, хатын-кыз язучылардан бу олы бүләккә Гөлшат Зәйнашевадан башка сүз остасы лаек булганы юк шикелле. Үз тарихи илендә халкының "олтан булу гына түгел, солтан булуы" ("Татар булуы авыр") турында хыялланган иң эчкерсез, сабый баладай самими шагыйрәгә бу премияне бирү Тукай бүләгенең соңгы елларда хакимияткә яраган кешеләргә, олы түрәләрнең күрсәтүе буенча гына бирелә дигән ышаныч вә имешмимешләрнең бүкәнен дә бәреп төшерер, дөреслек барына инандырыр иде. Хәзерге татар шигъриятендә вакыйга-хәлләргә үз мөнәсәбәтен өздереп әйтүдә, бәясен бирүдә кыюлык, сәнгатишигъри осталык җәһәтеннән дә Лена Шагыйрьҗанга тиң сүз осталары күп түгел икәнлекне дә онытмаска иде. ГАСЫРЛАР КИСЕШКӘН ЧОРДА... (XX йөз ахыры - XXI йөз башы татар әдәбияты турында уйланулар) Әдәбият, бер яктан, сүз-сурәт чаралары ярдәмендә тормышның чагылышы булса, икенчедән, ул - хәтер хәзинәсе. Шуңа күрә агымдагы әдәбиятны башка дәверләрдән аерып кую зур ялгыш. Чөнки һәр чор әдәбияты җанлы җепләр, еш кына күзгә бәрелеп тормаган җепселләр аша элгәрләрнең казанышларына барып тоташа. "Хәзерге татар әдәбияты" төшенчәсе узган гасырның соңгы унъеллыгында һәм XXI гасыр башында иҗат ителгән әсәрләрне эченә ала дип уйлыйм. 90 нчы еллар башына хас азатлык рухы, шашкын мәйданнар хисе тудырган әдәбиятның йогынтысы, киләчәккә ышанычы күпмедер күләмдә безнең көннәрдә дә саклана. Хәзерге татар әдәбияты сәяси вазгыятьләр үзгәрүне, буыннар алышынуны, тел-сүз бизәкләре яңаруны кичерәкичерә яшәвен, үсешен дәвам итә. Аның бай һәм данлы, сөенечле вә фаҗигале үткәне, катлаулы чорыбыз гәүдәләндерә килгән мәсьәләләр язучыларга кул кушырып, битараф тынычлыкта утырырга ирек бирми. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре, Алтын Урда чоры әдәби ядкярләре, халыкны уяулыкка чакырып, сискәндереп, байлыкка, хакимлеккә омтылуның милли фаҗигагә алып килүен искә төшереп торган халык иҗаты энҗесе - "Идегәй" дастаны, Казан ханлыгы чоры шагыйре, поэма остасы Мөхәммәдьяр нәсыйхәтләре, халык азатлыгы өчен башын салган Колшәрифнең фәлсәфи лирикасы, туры Тукай, көрәшче Гаяз, гыйсъянчы Такташ, самими Туфан, эчкерсез С. Хәким, зыялы Әмирханнар мирасы хәзерге әдәби эзләнүләргә фатиха биреп, дәртләндереп торалар. Хәзерге татар әдәбиятын илгә һәм дөньяга алып чыгу көченә ия юнәлешләрнең берничәсен атап китик. Беренчесе Борынгы һәм Урта гасыр әдәби истәлекләренең фәлсәфи-әхлакый эчтәлегенә, сюжет-мотивларына таянып яңа әсәр иҗат итү булса, икенчесе - татар кешесенең ташны тишеп чыккан үлән кебек яшәү дәртен, холыкфигылен, гомумкешелеккә хас сыйфатларын алгы планга куйган әсәрләр һәм өченчесе - әһәмияте буенча греклар җиһанга бүләк иткән олимпия уеннары кимәленә якынлашкан Сабан туе, аның әдәби мохиткә йогынтысы, шигъри сыны. XIII гасыр башы шагыйре Кол Гали әсәрен оеткы-өлге итеп алган, каһарман шагыйребез М. Җәлил исемен йөрткән театрда куелган балетның, шул исәптән либретто авторы, Татарстанның халык шагыйре Р. Харисның 2006 елда Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек булуы татар халкының талантын тану да иде. "Идегәй" дастаны Р. Харисны шул исемдәге поэма язуга рухландырса, Р. Мингалим, Ю. Сафиуллин кебек драматурглар дастан каһарманнарын интеллектуаль югарылыкта сәхнәгә күтәрделәр. Казан ханлыгы чорының олы шәхесләре хәзерге татар әдәбиятының иң уңай каһарманнары дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Ә. Рәшитнең "Сөембикә", "Колшәриф", "Мөхәммәдьяр" дигән поэма-трилогиясе, Батулланың "Сөембикә" роман-кыйссасы, Ф. Латыйфиның "Хыянәт", М. Хәбибуллинның "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный" романнары, иң соңгы тарихи әсәрләрдән М. Әмирханның "Әлвигаг" бәяны татар халкының соңгы мөстәкыйль дәүләтенең чәчәк атуын, ни өчен, ни рәвешле, нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә юкка чыгуын шактый тулы күз алдына бастыралар. Роберт Әхмәтҗановның "Татар иртәсе" шигыре дә тарихыбызның әрнүле, үкенечле чоры турында: Әле татар чукындырылмаган, Җимерелмәгән Казан диварлары, Кол Шәрифне кылыч чапмаган, Сөембикә әле үсмер бала... Кара яла ягып ак дөньяга, Шаһгали дә денен сатмаган. Икенче юнәлеш үсешенә Г. Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәясеннән алып хәзерге әдәбиятыбызга чаклы мисаллар бихисап, мәгәр иң отышлысы - Татарстанның халык язучысы Т. Миңнуллинның элегрәк язылган булса да заманча яңгыраган "Әлдермештән Әлмәндәр" фәлсәфи комедиясе дип фаразлыйм. Халкыбызга хас кешелеклелек, ярдәмчеллек, рух сафлыгы кебек күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Әлмәндәр карт, караңгылык, үлем шәүләсе Әҗәл белән көрәшә-көрәшә, көр күңеллелеге, юморы белән сокландырып, ил буйлап сәяхәт итә. Ир-егетлек, көчлелек, тазалык, җитезлек һәм гаделлек символы Сабан туе, батырлар биленә яткан ак сөлгесен җилфердәтеп, бик күп әсәрләр рухына үтеп керә. "Бәйрәмнәр күп... Сабан туйга җитә сирәге!" - дип яза Р. Фәйзуллин, горурлыгын яшерә алмыйча. "Кипкән инеш..." парчасында халык шагыйре әлеге фикеренә ачыкламыш кертә: Кипкән инеш тә ташу чакларда бер гөрләп ага! Халык рухы да Сабантуйларда бер дөрләп ала!.. Р. Фәйзуллинның "Девиз иде сынатмаска Дөнья Сабан туенда!" ("Халәт") юлларын халкыбызның яшәешенә эпиграф итеп алып булыр иде. Әдәбиятыбызның фәлсәфи, әхлакый нигезендә нинди көч ята, таяныч ноктасын нәрсә тәшкил итә? Борынгы һәм Урта гасыр төрки сүз сәнгатенә яшәү куәсен, кодрәтле, илаһи көчне ислам тәгълиматы иңдерә. Бу дин табигать баласын физик үлемнән өстен булырга, курыкмаска, язмыш басымына бирешмәскә, чыдап булмастай авыр мизгелләрдә Аллаһка таянырга өйрәтә. Ходайның бөеклеген, иң олы көч булуын тану шигърияттә хакимияткә үзенчәлекле оппозиция тәшкил иткән суфичылык фәлсәфәсенең нигезенә ята. Совет чорында диннән, Ходайдан ваз кичү, дәһрилек, сыйнфыйлык әдәбиятны ярлыландырса да, аның үсешен туктата алмады. Узган гасырның 20 нче, хәтта 30 нчы елларында да Х. Туфанның "Ант", М. Җәлилнең "Алтынчәч", "Хат ташучы", Ә. Фәйзи, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ш. Маннур әсәрләре шуңа дәлил. Хәзерге чорыбыз укучыга ирештергән уңышлы әсәрләрнең фәлсәфи, әхлакый нигезендә дин өйрәтмәсенә, фән, сәнгать казанышларына, зиһен, акыл үсешенә таянган миллилек, халкыбызны инкыйраздан, бетүдән, юкка чыгудан саклап калу өчен көрәш рухы ята. Шул олы хис - таралган тәсбих дисбеседәй дөнья буйлап сибелгән татар халкын берләштерүнең үзәк юнәлеше, әдәбиятта төрле буын, өслүб, жанр, агым вәкилләренең эзләнүләренә юнәлеш бирүче көч. Искә төшерә, саный китсәң, хәзерге татар әдәбиятының мөхтәрәм исемнәргә бай, эчтәлеге буенча күп тармаклы икәнен күрү кыен булмастыр. Тынгысызлык, яңага омтылу рухлы милләтпәрвәр, татар әдәбиятына дәрьялар сулышын, төрле кыйтгалар язмышын алып кергән М. Юныс ("Шәмдәлләрдә генә утлар яна", "Альбатрос язмышы"), техник фәннәр докторы, милли җанлы З. Зәйнуллин ("Агыйделнең аръягында", "Һаваларда ялгыз торна", "Татар ир-егетләре"), һәр әсәрендә яңача ачыла килгән М. Әмирханов ("Тәкъдир", "Тояк эзе"), 1941-1945 еллар сугышын мактанмыйча, ялган пафоска бирелмичә, халык фаҗигасе итеп сурәтләгән Х. Камалов ("Безне өйдә көтәләр", "Үлгәннән соң яздым" һ. б.), психологик анализ остасы, шагыйрь, драматург һәм прозаик Ә. Баян ("Урланган ай", "Кызыл ут"), хикәя жанры үсешенә яңа рух өргән М. Хуҗин ("Айның уты сүнгән", "Ерактагы кыялар"), "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете" романнары белән явызлыкның, миһербансызлыкның ахыр җиңеләсен сәнгать чаралары ярдәмендә раслауны үзәккә алган Ф. Садриев, шәфкатьлелеккә өндәгән әсәрләрен детектив жанрга караган романповестьлары белән тулыландырган М. Маликова кебек өлкән буын сүз осталарының аһәңен М. Галиев, А. Хәлим, К. Кәримов, Ә. Гаффар, Ф. Сафин, Р. Хәмид, Д. Салихов кебек прозаикларыбызның, драматургларның үзенчә яңгыраган тавышлары тулыландыра. Хәзерге татар әдәбияты тормыш күренешләренә, яшәеш ваклыкларына ерактанрак, тарих, дөнья барышы күзлегеннән карарга өйрәнә, вәгазьчелекне, катып калган традицияләрне кире кагып, ачык метафорага, пластик детальгә, шартлылыкка таяна. Шул җөмләдән, тарихи үткәнебезне дөрес итеп сурәтләү мөмкинлеге ачылуга, светофорда яшел ут кабынуга, язучыларыбыз Тукайның "Без тарихта эзлебез!" дигән бөек җөмләсенең эчтәлеген, мәгънәсен "ачыклауга", тәфсилләүгә керештеләр. Татар тарихына Н. Фәттах атаклы "Итил суы ака торур" романы белән башлап җибәргән сәяхәтне М. Хәбибуллин ("Кубрат хан", "Шайтан каласы", "Илчегә үлем юк"), В. Имамов ("Сәет батыр", "Утлы дала", "Казан дастаны"), С. Шәмси ("Идел Болгарстаны", "Низаглы йортта"), Р. Зәйдулла ("Татар таҗы") һ. б. халык тарихына сизгер сүз осталары дәвам иттерделәр. Ерак һәм якын үткәнебездә тулпар атларда гәүдәләрен туры тотып утыра алган яугирләребез, асыл затларыбыз күп булган икән. Тарих катламнарына үтә, ташка, кәгазьгә уелган истәлекләрне күтәрә белү генә кирәк. Татар һәм дөнья фәне үсешенә зур өлеш керткән галим-голәмәләребез язмышы, иҗаты игътибарга лаек. Заманында М. Госманов мәгърифәт тарихыбызның якты йолдызы Х. Фәезханов турында әдәби-документаль әсәр язып чыккан иде. Бу юнәлештә аның М. Гайнуллин, Я. Агишев, Х. Хисмәтуллин кебек әдәбият-тел белгечләре турындагы язмалары фидакяр шәхесләребезгә ихтирам уяталар. Бу юнәлеш әле таңын аттырып кына килә. Киләчәктә Ш. Мәрҗани, И. Гаспралы, К. Насыйри, Г. Исхакый, С. Максуди, Й. Акчура һ. б. олы шәхесләребез турында күләмле документаль-әдәби романнар (гыйльми эзләнүләр, шигырь-поэмалар күренеп тора) язылыр дип өметләнеп калабыз. Читтә яшәүче кан кардәшләребез дә игътибардан читтә калмасын иде! Т. Әйди башлаган изге гамәлне журналист Хәмзә Бәдретдинов эләктереп алды (читтә яшәүче асыл затларыбыз турында ике китап бастырып чыгарды). Бу юнәлешне язучы Айдар Хәлим дәвам иттерә, һәрхәлдә, аерым өзекләре вакытлы матбугатта күренгән, берничә романнан торган "Хунвейбин" әсәре мөһаҗирләр язмышын сурәтләү ихтыяҗын сиземләүнең бер мисалы дип уйлыйм. Агымдагы татар әдәбиятының бер үзенчәлеге итеп төрле буын язучыларын якынлаштырган нигез буларак һәммәсенең милли мәнфәгатьләр, халыкның киләчәге турында борчылып яшәвен атарга кирәктер. М. Хәбибуллин, М. Әмирханов, Ш. Галиев, З. Зәйнуллин кебек өлкән буын сүз осталары төрки-татар тарихының иң ерак буыннарын иңләп, хәзерге халәтебезне сурәтләгән әсәрләре белән шатландыралар. Аларның үкчәләренә басып диярлек килгән Батулла, Ш. Маннапов, Т. Галиуллин, физик вә рухи батырлык үрнәкләре күрсәткән шагыйрь, прозаик, публицист Ф. Яруллин, шагыйрь, рәссам Г. Сәгыйров элгәрләренең йөзләренә кызыллык китермәстәй иҗат итәләр. Аерым алганда, Батулланың "Мур кырылышы" (Казан утлары. - 2007) пьесасы, татар сүз сәнгатенең үз кабыгында гына бикләнеп ятмыйча, иңләү даирәсен, фикерләү офыгын киңәйтә барып, Европа, аерым алганда, Урта гасырларда иң алга киткән цивилизацияле Ватикан, Рим, Византия кебек дәүләтләрнең яшәешен, тышкы ялтыравык астында тукылган эчтән череп таркалуны, үзләрен югары катлам, зыялылар дип атап йөргән кешеләр арасында хөкем сөргән мәкерне, муафикълыкны, икейөзлелекне фаш итүе, аерым шәхесләрнең тарихи барыштагы урынын, бигрәк тә Сәмәрканд әмире Аксак Тимернең, үзе аңлапмы, төшенеп җитмичәме, иң куәтле төрки дәүләтләрне тар-мар итеп, Европа илләре үсешенә юл ачканын ышандырырлык итеп сурәтли. Төрки дөньясына китергән афәте өчен аны каһәрли. Бу юнәлеш чынында 2008 елда "Татарстанның халык язучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булган М. Хәбибуллин "Кубрат хан" романында башлаган "олылар" эшенә тыкшынуны дәвам итү, төрки халыкларның олы тарихтан төшеп калуларының сәбәбе итеп бердәмлек булмауны сурәтләү иде. Татар шигърияте үсешендә соңгы елларда алга чыга барган юнәлеш - милләтебезне инкыйраздан - эреп югалудан саклап калу өчен армый-талмый көрәшкән Гаяз Исхакый образын әдәбиятта, аерым алганда, шигърияттә яңгырату. Бу мәзһәб, Исхакыйның тормыш юлын тәфсилләүдән бигрәк, хәзерге болгавыр заманда милли идеология эзләү, татар халкының киләчәк үсеш юлы билгеләгән маякларны барлау белән бәйле иде. Бу юлга беренчеләрдән үзе дә Исхакый кебек көрәшче, фидакяр зат Г. Афзал чыкты. Аның ялкынлы публицистик рух белән сугарылган "Инкыйраздан котылу", тирән фәлсәфи эчтәлекле "Күңел яктысы" кебек шигырьләре янына Р. Низамиевның Исхакыйны төрек мөһаҗире, большевизмның ялган мәкеренә ышанган Н. Хикмәт язмышы белән чагыштырып сурәтләгән "Ике мөһаҗир", Ә. Мәхмүдовның "Пәйгамбәр" поэмалары, А. Хәлим ("Исхакый каурые"), Ф. Сафин ("Җомга көн, кояш чыкканда...") әсәрләре өстәлде. Казан дәүләт университеты студентларының "Әллүки" түгәрәге яшь шагыйрьләре Исхакыйга саф күңелләреннән ургылып чыккан дистәләгән шигырьләрен багышладылар. Кешелек дөньясы барышында, аерым затларның үз-үзләрен тотышында борынгыдан килгән аңлашылмый торган сәер һәм серле күренешләр булуы мәгълүм. Яңага сизгер сүз осталары коллектив аң заманында туган мифологик катламга, мистикага, тәңречелек фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге эзләнүләр җимеше буларак Р. Фәйзуллинның "Нюанслар иле" бәйләме, И. Юзеев поэмалары, Сөләйманның җир белән күк эзотерикасын бәйләп сурәтләргә омтылган лирикасы, Р. Зәйдулланың, Г. Моратның шул юнәлештәге шигъри әсәрләре пәйда булды. Проза белән драматургиядә бу юлдагы тәҗрибәләр, аеруча Ф. Бәйрәмова ("Болын", "Күл балыгы", "Алыплар илендә"), Г. Гыйльманов ("Албастылар"), Н. Гыйматдинова ("Сихерче", "Кыргый", "Ак торна каргышы"), М. Кәбиров ("Сары йорт сере"), драматургиядә З. Хәким ("Кишер басуы"), М. Гыйләҗев ("Бичура") иҗатларында ачык төсмерләнде. Татар әдәбиятының дөнья мәдәниятендә барган яңалыклардан калышмавына, фикерләү дәрәҗәсенең шактый үзенчәлекле булуына дәлил модернистик эзләнүләр, үтә шартлылык халыкның көндәлек мәшәкатьләре, хәсрәт-сөенечләре белән яшәгән реализмга турылыклы сүз сәнгатебезнең магистраль юлы түгел, әлбәттә. Модернизм алымнары белән мавыгып алган Ф. Бәйрәмова да үз тарихи яшәү җирендә фаҗигагә юлыккан милләттәшләребез язмышын үзәккә алган "Караболак", Себер ханлыгына багышланган "Күчем хан" романнарында тормышчан реалистик, үтемле сурәтләү чараларына өстенлек бирә. Татар әдәбияты шигырьдән башлана, дибез. Милли поэзиябез хәзер дә үз югарылыгын бирми, сыйфат дәрәҗәсе белән дөньяның теләсә кайсы шигъриятенә каршы бәйгегә чыга ала. Вакыт галиҗәнаплары соңгы ике елда М. Әгъләмов белән Зөлфәт кебек талантлы шагыйрьләребезне арабыздан суырып алса да, шигъри мәйданыбыз бушап калмады. 60 нчы елларда шигърияткә язгы ташкын кебек шаулап килеп кергән, эчтәлек, бигрәк тә сурәтләү чараларын яңарткан, шәкли эзләнүләрдән дә тартынып тормаган Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гаташ, Г. Рәхимнәр буыны хәзер дә яңадан-яңа әсәрләре белән сокландырудан туктамыйлар. Әлеге буыннан иҗатка соңрак килгән Х. Әюп, З. Мансуров, И. Гыйләҗев, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Н. Әхмәдиев, Р. Корбан, Р. Низамиев, Мөдәррис Вәлиев, Ә. Мәхмүдов, тагын да яшьрәкләрдән М. Мирза, Р. Зәйдулла, Г. Морат, М. Закиров, Р. Аймәтләр татар шигъриятенең сулмас йолаларына таянып, поэзиябезнең шөһрәтенә яңа буяулар, төсмерләр өстиләр, эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып баралар. Хәзерге татар шигъриятен, аның үсешенә нәзакәтлек, хисси матурлык, нурлы моң алып килгән хатын-кыз шагыйрьләребез иҗатыннан башка күз алдына китерүе кыен. Ф. Гыйззәтуллина, Э. Мөэминова, Р. Вәлиева, К. Булатова, С. Гәрәева, Э. Шәрифуллина, Л. Шагыйрьҗан кебек шигърияттә үз сүзләрен әйтеп, рухи дөнья тирәнлегенә тиң сурәтләр таба алган буын янына, суларын олы дәрьяга койган елгалар кебек, һәркайсы үз моңы, үз аһәңе белән килгән яңа исемнәр өстәлә тора: А. Юнысова, Ф. Тарханова, Ш. Җиһангирова, Ф. Мөслимова, Ф. Солтан, Р. Рахман, С. Әхмәтҗанова, Л. Янсуар һ. б. Бу исемлеккә югары уку йортларыннан, урта мәктәпләрдән шигъри олимпны яулауга ашкынып торган яшь буынны өстәп булыр иде. Татарстан Язучылар берлегендә 300 ләп каләм тибрәтүче санала. Җир-анабыз куенында көн иткән фәлән миллионлы татар милләтен күз уңында тотканда азмы бу сан, күпме? Сүз осталарының иҗади мөмкинлекләре төрле булуны, күбесенең тамак ялына каядыр эшләүләрен, араларында, Туфан әйтмешли, "рифмач"ларның шактый икәнлеген истә тотсак, тарлык күрсәтеп күпсенмәсәк, язучыларыбыз артык булып күренмәс. Иҗатка омтылып торучы сәләтле яшьләребез байтак булса да, аларның, нигездә, Татарстаннан, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш кебек берүк районнардан гына булулары беркадәр борчылуга, шөбһәгә урын калдыра. Илнең башка төбәкләреннән, мөстәкыйльлек алган төрки дәүләтләрдән, татар әдәбиятының иң мул чыганакларыннан берсе Башкортстаннан килүче язучылар юк дәрәҗәсендә. 20-40 нчы елларда илнең иң ерак почмакларыннан, татар әдәбиятының классиклары дәрәҗәсенә күтәрелгән, исемнәре телдән төшмәгән олы затлар килде: Һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ш. Камал, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов һ. б. Башкортстаннан татар әдәбияты үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән М. Әмир, Ф. Кәрим, Ә. Еники, Н. Фәттах, Татарстанның изге туфрагына соңрак аяк баскан Ә. Баян, Нил белән Илдар Юзеевлар, Р. Гаташ, Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәевләр, Г. Садә, Р. Миңнуллиннар милли әдәбиятыбызның якты йолдызлары дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Казахстан 30 нчы елларда татар сүз сәнгатенә ике олы талантны юллый - И. Салахов һәм Н. Арсланов. Икесе дә Күкчәтау шәһәрендә татар мәктәбендә, туган телләрендә белем алалар. Хәзерге мөстәкыйль төрки дәүләтләренең берсендә булса да татар мәктәбе бармы икән? Татар мәктәбе яшәгәндә генә телебез, димәк, милләтебез яшәр, әдәбият юлына да үлән үсмәс. Тормыш-яшәеш шартларына бәйле рәвештә дип уйлыйм, талантлы татар егет-кызлары, "син"нән "һин"гә күчеп, җиңел генә башкорт язучылары булып китеп, Уфада төпләнеп калуны кулайрак күрә башладылар. Әдәби әсәрне язу укучыга җиткерүдән җиңелрәк дип зарлансак та, халык күңеле тирәнлекләрен иңләгән талантлы әсәрнең басылмыйча калганы юктыр дип уйлыйм. Базар мөнәсәбәтләренә бирешмичә, хөкүмәт ярдәмендә Казанда Татарстан китап нәшрияты, заманча эшләп, язучыларыбыз мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп килә. Шулар белән беррәттән авторлар, химаячеләр, ягъни спонсорлар исәбенә дистәләгән нәшрият китап чыгарып ята. Сыйфат дәрәҗәләре төрле булуы аңлашыла торгандыр. Татарстан китап нәшрияты халык язучылары, шагыйрьләре Т. Миңнуллин, Х. Камалов, Ш. Галиев, Ә. Баянов, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Миңнуллин һ. б. күптомлыкларын затлы бизәлеш, яхшы кәгазьдә бастырып мәктәп китапханәләренә бушлай таратты. "Тере классикларыбыз" иҗаты, олы рухи хәзинәбез читтә яшәүче милләттәшләребезгә барып җитсә, укучылары табылыр иде әле. Гомер бакый бер-берсенең терсәк җылысын тоеп, һәрдаим аралашып, мөгаллимнәре, әдәби ачышлары белән уртаклашып, нигездә, бер илдә яшәгән төрки халыклар, мөстәкыйльлек алып, үз дәүләтләрен булдырганнан соң, диңгездәге кораблар кебек, бер-берсеннән ераклаша баралар. 1917 ел түнтәрелешенә кадәр төрки халыкларның мәдәни һәм мәгърифәти Мәккәсе булып Казан шәһәре торды. Үзенә генә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында аның бу олы миссиясенә ихтыяҗ кими бара. Төрки телле галимнәрне совет чорында "Тюркология" журналы очраштырып, берләштереп килде. Хәзер аның турында мәгълүматны тар белгечләрдән генә алып буладыр. Ил, дөнья буйлап таралган, күбесе рус телендә язган татар язучыларын ничек, ни рәвешле якынайтып була? Бәлки, Язучылар берлеге Татарстан Фәннәр академиясе яисә Казан дәүләт университеты карамагында уртак әдәби-нәфис журнал чыгару турында зиһенләшергә кирәктер. Татар, инглиз, рус телләрендә нәшер ителгән басма татар язучыларын берләштерү бурычына хезмәт итеп, тел, әдәбият, тарих, фәлсәфә (нигездә, гуманитар юнәлешле) кебек фәннәрдән яңалыклар турында да мәгълүмат биреп барыр иде. Безгә милләтебезне кечерәйтү, мыскыллау кебек алымнардан, коллык психологиясеннән арына килеп, үзебезне бөек халык баласы итеп тоярга өйрәнергә кирәк. "Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең батырлыгын, өстенлеген күрсәтергә тырыша... җир йөзендә мәртәбәле урын даулый", - дип язуы белән М. Галиев хаклы. Әдәбият - үткәндәге бөеклекне, хәзерге халәтне күрсәтүнең иң үтемле чарасы. Ахыр чиктә һәр милләтнең сау-сәламәт булуын, киләчәгенә өмет, киләчәк буынга ышаныч белән каравын күңел көзгесе - әдәбиятының сыйфат дәрәҗәсе буенча чамалап, күз алдына китереп була.