Өермә ПОВЕСТЬ Таң алдыннан күкрәп яңгыр явып узды. Яшене шултикле көчле булды, күк гөмбәзен тармаклаптармаклап яргалады. Аның яктысы күзләрне камаштыра иде, дию генә аз, бер мизгелгә дөм сукыр итә иде. Болыт шәһәр өстендә озак торды. Күктә ялтырап галәмәт зур камчы уйный да шундук чытырдап яшен ата. (Ярый әле, кала җирендә яшен кайтаргычлар бар, шуны белгәнгә, артык шүрләмисең.) Аннары авыр йөк төягән тимер арбалар зур агымсу аша салынган күпердән узалар. Бер төркем уза, икенчесе, өченчесе... Бу дөнья гел ялт-йолттан да дөбер-шатырдан гына торадыр сыман тоела. Ниһаять, яңгыр узды. Тирә-юнь тынды. Һава чистарды, сафланды. Асфальтта җыелып калган күлдәвекләрне салават күпере төсләренә манып, кояш чыкты. Тәрәзәдән төшкән нурлар Варис бүлмәсен яктыртып җибәрде. Кызчыгы изрәп йоклый иде. Варисның әбисе дә — хатынының әнисе — йокыдан торып өлгермәгән булса кирәк, аш-су бүлмәсендә бер тавыш-тын юк. Өченче елын инде пенсиядәге Рәхилә ханым, кызы Гәүһәрия курортта булганга, киявенә аш-су хәстәрләргә, оныгы Рушанияне карашырга дип, бу йортка килгән. (Югыйсә ул Яңа бистәдә үз йортында көн итә.) — Подъе-е-ем! Варис үз-үзенә әмер бирде дә ятактан сикереп торды. Форточканы ачып куйды. Әллә ни гомер уйларына уралып ятудан йокымсырап торган гәүдәсен язарга теләп, аяк-кулларын җитез хәрәкәтләндерә, чүгәләштергәләп алды. Аннары трикосын, аякларына кроссовкаларын киеп, Казансу буена йөгерергә чыгып китте. Монысы — аның ел әйләнәсендәге көндәлек шөгыле. Спортның бүтән төрләре белән алыш-бирешкә ихтыяр көче җитмәгәнлектән, йөгерүне ташламый. Студент елларыннан бирле йөгерә. Шул шөгыльнең сәламәтлеккә сихәтен бик тоеп яши. Варис Казансу буеннан йөгереп кайтканда, Рәхилә ханым да, Рушания дә торганнар, юынып-таранып йөриләр, иртәнге чәйгә хәстәрләнәләр иде. Урын-җир өстеннән шулай иренебрәк торулары якшәмбе булудан иде. Рушанияне бакчага илтәсе юк. Варис та эшкә бармый. Педагогия институтында читтән торып укучылар өчен лекцияләрне ял көннәрендә дә укыса да, доцент Варис Юлдашев деканат җитәкчеләреннән якшәмбегә үз лекцияләрен куймауларын үтенде. Ял көне кызчыгы белән булырга кирәк аңа. Хатыны, урта мәктәптә инглиз теле укытучы Гәүһәрия, Кавказда ял йортында. Бала ялгызлык тоймаска тиеш... Кызчык әтисен аерым бер ярату белән ярата. Гаҗәп хәл! Әнисенә караганда, әтисен ныграк үз итә. Ир бала булса, атага шултикле җиңел тартылуы аңлашылыр иде, бу бит — кыз бала... Әлбәттә, моның сәбәбен җир астыннан эзлисе түгел. Варис үзе Рушания өчен җан ата, ул димәгән сулышы юк. Рәхилә ханым аларның иртәнге чәй янында гөрләшүләренә сокланып та, бераз гаҗәпсенебрәк тә карап утырды. — Әтием, әтием, — дип тәтелдәде Рушания. — Су буена төшәбезме? Чәй эчкәч үкме? Сифон белән су алабызмы? Бүген мин йөзәргә өйрәнеп бетәмме инде? Әнием кайткач, йөзеп күрсәтсәмме?! — Кызчык рәхәтләнеп көлеп җибәрде һәм тиздән йөзәргә өйрәнәсе шатлыгыннан кулларын чәбәкләде. — Күрсәтсәмме?! Варис аның сөйләнүләрен күгәрчен гөрләвенә охшатты һәм соравына җентекләп җавап бирә торды. — Чәй эчкәч, бераз ял итеп алабыз, кызым. Ашагач ук су кермиләр... Бүген өйрәнеп җитмәсәң, иртәгә, мин эштән, син бакчадан кайткач барырбыз, яме? Көннәр әнә нинди кызу тора бу араларда! Кайчан коенсаң да була... Сиксән сигезнең җәй уртасы, әйтсәң-әйтмәсәң дә, аяз, җылы, кояшлы көннәре белән хәтердә калырлык иде. Күләгәдә эсселек утыз градустан да артып киткән чаклар еш булды ич! Варисның кәефе генә алай ук кояшлы түгел. Дөнья ыбыр-чыбыры, яшәү мәшәкатьләре... Ел буена хезмәтендә дә ялыккандыр инде. Кеше — машина түгел. Машинаны да туктатып суыталар, майлыйлар... Варисның күңеленә кырмыска керүгә сәбәп — Гәүһәриянең, киңәшеп-уңашып та тормыйча, Кавказга китүе. Шуңа микән, журнал битләрен актарганда, замандаш шагыйрь әйткәннәргә юлыккач, кат-кат укып бакты. Ул юллар аның кәефенә тәңгәл килә иде төсле. Учакларда яна утлар. Ник суык ялкыннары? ...Безгә кирәкләре ерак, Җылытмый якыннары. Аннары ул эч пошуга, хафалану-борсалануларга кул селтәп тә караган булды. Үз-үзенә: "Микродөньяң белән генә әвәрәләнмәсәнә, егерме яшьлек тезгенсез чагың түгел, — диде. — Утыз икең тулды. Солдат шулпасы эчкән егет син. Институт тәмамладың. Аспирантура бетердең. Фән кандидаты булдың. Гаиләң бар. Бала атасы син. Кызың дүртенче яше белән бара..." Тик шулай да... шулай да кешенең күңел эчкәресе үзе бер планета бит ул. Үз-үзеңне көчләп кенә аңа битараф була алмыйсың, иптәшкәем. Бәгыреңдә мәчеләр тырмашса, нотык-докладлар укырга ашкынып тормыйсың. Укыганыңны аңлавың да чамалы булыр. Ярый, шөкер, кызчыгы үз янында. Бүген менә көнозын аның белән булачак. Соңгы вакытларда аның күңеленә шул бәләкәй Рушания генә нур чәчә. Гөнаһсыз сабый, самими җан иясе... Тавышы чишмә чылтырагандай нарасыйның. Ә сүзләре... сүзләре кайчак олы кешеләрнекечә. Ул да әнисен көтә. "Әнием кайткач, йөзеп күрсәтсәмме?!" — ди бит әнә... Алар, әтиле-кызлы, Казансуның комлы ярына төшеп җиткәндә, сәгать тугыз тулып килә иде инде. Яр буе кырмыска оясын күз алдына китерә. Халык... халык... Аяк басар урын табылырмы, дип икеләнерсең. Су өсте эсседән котылырга теләгән кешеләр белән тулы. Шау-шуның, чыр-чуның чик-чамасы юк. Кемнәр генә, ниләр генә кычкырмый. Варис, Рушаниясен җитәкләп, агымсу аша сузылып яткан тимер-бетон күпер ягынарак китте. Анда кеше азрак иде. Комы алтындай булып торган җиргә туктап, йомшак юка матрасларны җәйделәр. Аннары, йөзләрен кояштан томалап, чалкан сузылдылар, бераздан комга йөз белән борылып яттылар. Рушания әтисе кушканнарны бик тырышып үти һәм аның ял итүенә шатланып бетә алмый иде. Күп тә үтмәде, алар суга керделәр. Сак кына, ашыкмый-кабаланмый гына. Эх, чирканчык аласы иде. Хәер, су җылынып өлгергәнме, әллә төнлә дә суынмаганмы, салкыны белән өркетердәй түгел. Ваннадагы җылымса су шикеллерәк... Шуңа сөенгәндәй, Рушания, әтисенең кулын җибәрмичә генә, утырып чумып алды һәм рәхәтлектән тыпырдап куйды, көлде. Варис аңа карап сокланып торды. "Койган да куйган Гәүһәрия! Язгы аяз иртәдәге күк йөзедәй зәңгәр күзләре дә, озын куе кара керфекләре дә, көлгәндә чокыраеп килгән бит урталары да, килешле төз борыны да, бөдрәләнеп торган алтын чәче дә. Тешләренә кадәр әнисенеке..." Аның күңелен сагыш биләп алды. Сагынудан идеме бу, әллә... Кызын сөзәк яр ягына бастырып, Варис үзе бил тиңентен эчкәре керде, аннары Рушанияне аяклары төпкә тимәслек тирәнлектә уң беләгенә күтәрде һәм аңа соңгы көннәрдә өйрәткән хәрәкәтләрне ясап, алга омтылырга кушты. Бала йөзә башлады, әмма әтисе аны кулыннан ычкындырмады. Шул рәвешле алар күнегүләрне ярты сәгатьләп кабатладылар һәм һәр икесенең олы куанычына кызчык мөстәкыйль йөзеп китте. Еракка түгел, берничә адымга гына. Варис аны судан күтәреп чыкты да поролон матраска ял итәргә утыртты. Әфлисун төсендәге трусиклы, шундый ук төстәге резин башлыклы бу бала оста рәссам ясаган курчакны хәтерләтә иде. Юк, алай дию дөрес булмас. Курчакның күзләре җансыз. Рушаниянең җете зәңгәр күзләрендә исә аңлатып бетергесез шатлык, горурлык бөркелә. Ул эченнән генә: "Йөзә беләм!" — дип куанды. Аңа карап, сөенеп, Варис уйлап куйды: "Агымсуда гына түгел, тормыш дәрьясында да батмый йөзәргә язсын сиңа, нәнием!" Аннары ул аңа печенье, конфетлар бирде, сифоннан газлы татлы су агызды. — Карының ачтымы, кызым? — диде әтисе. — Эһэ, — диде Рушания. Ул инде ачыгырга өлгергән иде. Әтисе кызының тәмләп, ләззәт табып ашавына сөенеп торды. Ә уйлары Гәүһәрия белән ике арада: моннан байтак еллар элек булган шактый төрткеле сөйләшүгә барып ялганды... II ...Яңа бистәдә хатынының әнисе белән бергә яшәгән вакытлары иде. Кызның әнисе яшьләрне кеше почмагына чыгарырга теләмәде. — Монда яшәгез. Атагыз бик иртә дөнья куйды. Мин ялгыз күке шикелле нишлим кыр хәтле бу өйдә?! Бу килеш тә әле шул мехкомбинатыма барып, эшемә ябышкач кына аз-маз дәва табам ялгызлыгыма, — диде. — Бала кирәкми безгә! — дип кырт кискән иде хатыны шул чакта, бәхәскә кереп. — Һич югында, хәзергә. Биш-алты елга. Яшьлектә дә тормышның ямен татып калмагач, нәрсә дип институтка ашкындым әле мин?! Ни хакына? Башың бишеккә бәйләнсә, ни буласы билгеле, — диде, ачуланып, Гәүһәрия. — Хаталанма, Гәүһәрия! — Варис хатынына катгый рәвештә каршы төшкән иде. — Фикерең дөрес түгел. Балаларсыз тормышның кысыр яшәү икәнен аңла. Үзең яшь, сау-сәламәт, күкрәп торган чагыңда балалар үстереп калуга ни җитә? — Син дә аңла, Варис. Яңа гына эшли башлаган укытучы өчен яшь баланың никадәр мәшәкать буласын уйла. Шуның белән минем яшәвем, гафу ит, читлектәге җанварның җан асравы булып калачак. — Безнең әниләр балаларын ничәдә тапканнар? Хәзерге яшьләрнең дә күбесе калтырап төшмиләр. Син генә әле ни дип табигатькә каршы бармакчы буласың? — диде Варис. — Кирәксенмим. Бала чүпрәкләренә уралып, арба тартып йөрисем килми. — Тагын кабатлыйм: хаталанма! Ни сөйләгәнеңә исәп бирә бел?! — Ярар, табармын. Ну, алдан кисәтәм: үзең карыйсың. Баланы минем муенга таш итеп асмаска сүз бирә аласыңмы? — Карармын. Кулымнан килгәнчә булышырмын үзеңә. Ул бит минем дә балам булачак. Рушания дөньяга килгәч, мәшәкатьләр, чыннан да, бик ишәйде. Шулай да Яңа бистәдә яшәгәндә, ул борчулар михнәтнең башы гына булган икән әле. Кооператив квартира җиткереп башка чыккач, нәни кызчык чишелмәс төенгә әйләнде. Әбисе килеп йөри алмый. Ара ераклыктан гына да түгел, хәер, анысы да зур мәсьәлә: алтынчы трамвайдан җиденчегә күчәсе, җиденче белән Тимер юл вокзалы тукталышына килеп җиткәч, ундүртенче маршрут белән төгәл ярты сәгать барасы! Аннары пенсия алды елында Рәхилә ханым хезмәтендә ябышып ятып эшләргә мәҗбүр иде. "Пенсияң күпме чыга?" дигән сорау һәрдаим бармак янап тора ич. Рушаниягә бер яшь тулгач, Гәүһәрия кырт кисте: "Моннан соң бала кочаклап өйдә утырдым юк. Все! Укыта башлыйм. Кызыңны кая кую турында ныгытып уйла да әмәлен тап. Мин сиңа теге чакта ук әйттем..." Барып егылыр кеше кирәк иде. Бәхеткә, күрше подъездда яшәүче шундый бер әби табылды. Үз йортларыннан ике-өч кеше Рушания кебек сабыйларны көнлеккә, ата-аналары эштә чакта, аңа кертәләр. Ул күз-колак була, ашата-эчертә, анысын-монысын карый, көйли. Тиешле хакын түлисең дә, һәрхәлдә, җаның тыныч диярлек, балаң бикләп калдырылмаган. Ризыгын инде алдан ук хәстәрләп куясың. Рушаниягә килгәндә, ул күкрәктән өч ай тулыр-тулмас ук аерылды. Әллә сөте булмады, әллә озын-озак бала имезеп буй-сынын бозасы килмәде, Гәүһәрия аны балалар кухнясы әзерләгән сөткә һәм ризыкларга күчерде. Бу инде бала карауны тулысынча Вариска йөкли иде. Имезү зарурлыгы булмагач, кызый төннәрен күпме генә көйсезләнсә-йокысызланса да, Гәүһәрия әйләнеп тә ятмый йоклый бирде. Күрше әбигә кертү һәм алып чыгу, балалар кухнясына сөткә йөрү, хәтта, әйтүе дә читен, нарасыйның күлмәкыштаннарын юу-үтүкләү дә ир өстенә төште. Менә шул чакта Варис Юлдашев дигән фән кандидаты әдәбият тарихы һәм теориясе мәсьәләләре турында гына түгел, кешеләрдәге үзгәреш хакында да еш уйлана башлады. Нишләде бу Гәүһәрия? Элек танышып-дуслашып йөргәндә нинди иде дә, хәзер нинди? Ефәк иде бит ул кыз чагында, ефәк иде. Варис өчен җанын бирергә әзер бер зат иде. Өйләнешкәннән соң берничә ай дәвамында Вариска карата мәхәббәте дә, ихтирамы да кимемәде кебек. Аннары... башланды! Әллә башта ук тәртә арасына кермәгән тай кебек булдымы икән? Агыйдел буе авылларының берсендә, Актаныш төбәгендә туып-үскән егет шәһәр кызы мәхәббәтеннән сукыраеп, һични искәрми, тоймый йөрде микәнни соң? Юк, Гәүһәрия әүвәл андый түгел иде. Холкының чын сыйфатларын яшереп яши белгән, димәк. Балага узгач, бала тугач, холкына пәрәнҗә ябып маташуның кирәге калмады дип исәпләде бугай. Ни кыланса да, Варисның түзеп-чыдап торасын аңлап эшләде шикелле. Юлдашев дигән яшь галим-педагогның үзен ихластан яратуын азаккача төшенде кебек. Тик мәхәббәт өчен җәзаларга ярамаганын гына исәпкә алырга теләмәде. Һавалануын яшермәде дә. Танышып китүләре бик гади булды аларның. Педагогия институты студентлары, укытучылары апрель аеның матур бер кичендә Опера һәм балет театрына культпоход оештырдылар. Н.Җиһановның "Җәлил" операсын тыңларга бардылар. Аспирантлар группасында таратылган билетлар белән чит телләр факультетында сатылган билетларда күрсәтелгән урыннар ничек янәшә туры килгәндер, Хода белсен. Гәүһәрия, тамашага кичегә язып, партерга керде һәм Варис Юлдашевның уң ягына килеп утырды. Еш-еш сулавыннан, кулъяулыгы белән җилләнеп алуыннан аның бик ашыкканлыгы күренә иде. Залдагы утлар, сүнәргә җыенып, тоныкланып баралар иде инде. Шулай да аспирант егет үз янәшәсенә фәрештәдәй чибәр кыз килеп утыруын чамалый алды. — Хәерле кич, сеңелкәш! Транспортны каһәрлисезме? — дип, сүз кушты Варис. — Сезгә дә хәерле кич телим. — Кызның тавышы колакны назлый иде. Хәер, мондый чибәрнең тавышы бүтәнчә булырга да тиеш түгелдер. — Транспортны түгел, үземне орышам. Дөньямны онытып укып утырганмын... — Кайсы факультеттан сез? — Инфактан. — Сер булмаса, кайсы бүлектән? — Инглиз теле бүлегеннән. — Бик ерактан килдегезме? Сез кайсы тулай торакта яшисез? — Мин тулай торакта яшәмим. Үз өебездә... Егет белән кыз арасында кыскача сорау алышу шуның белән тәмамланды. Оркестр сүз алды. Тәнәфестә инде якыннанрак танышып киттеләр. Гәүһәрия Вафина өченче курсны тәмамлыйсы икән. Укуы әйбәт кенә булса кирәк. Аның быелгы курс эше институт студентлары фәнни җәмгыятенең ярышларына катнашырга тәкъдим ителгән. Яңа бистә кызы. Әтисе дә, әнисе дә — мехчылар. Абыйсы бар, хәрби кеше. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Варис аспирантурада икенче ел укуын, кандидатлык имтиханнарын тапшырып бетереп, диссертация язарга керешкәнлеген, гыйльми җитәкчесеннән бик уңуын сөйләде. Тулай торакта яшәвен әйтте. Гәүһәрия, күрәсең, үзе өчен азмы-күпме сорауга җавап алу җаен тойды, һәм: — Тулай торакта гаиләле кешеләр дә яшимени соң? — дип сорап куйды. Сүз уңаеннан гына, янәсе. Варис та кызның тел төбен шундук чамалады. — Мин ялгызак шул әле, сеңлем, — дип җавап бирде. — Олы максатлар хакына ялгыз гомер итәргә дә ярыйдыр ла ул. — Башлы-күзле булырга әллә вакыт җитми, әллә үзем бик булдыксыз... Гәүһәрия дә, кыюланып китеп: — Артыгын сайланасыздыр, нәзберекләнәсездер. Аспирантларга лаек кызлар бетмәгәндер дип беләм, — диде. — Юк бит әле менә, таба алганым юк. — Күзегез начар күрәме, әллә күңел күзегез хәлсезме? — Гәүһәрия, артык кыюланып китеп, Вариска шундый итеп томырылып карады, әйтерсең таш ыргыткандай булды. Варис та базынып китте. Базынмаган бозга басмас, диләр бит. Тәвәккәлләде. — Менә бүген, шушы сәгатьтә бик сөйкемле сеңелне күреп торам да соң, ул үзен озатып куярга рөхсәт итәрме икән? Гәүһәрия көлеп җибәрде. Бу көлүнең чын мәгънәсен төшенү авыр иде. Кызның һавалануы идеме бу? Тот капчыгыңны диюеме? Әллә, шушы яшеңә җитеп, кызлар белән сөйләшү тәртибен дә белмисең, янәшәңә очраклы килеп утырган кызга сәгате-минуты белән шулай эндәшәләрме дип әйтүеме? Әллә... әллә күп мәгънәлегә охшатып көлүе белән ризалык бирүеме? Көлгәч әйткән сүзләре дә Варис күңеленә һичнинди ачыклык кертмәде. — Бер җыр бар бит. Анда болай диелгән: "Яңа бистә егетләре көнләшә күрмәсеннәр..." — Гәүһәрия шулай дип куйды. Варис, кичерү сораган сыман, бер-ике адым чигенәсе итте. — Мин, сеңлем, кеше ашына таракан булып төшәргә теләп әйтмим. Үзәгегезне өзгән кешегез булмаган очракта гына дигән идем. Кыз тагын көлде. Бу юлы хәтта башын артка чөеп көлде ул. Алтын чәч толымнары кресло артына төшкән кебек тоелды Вариска. — Куркак та икәнсез әле. Чигенә дә башладыгыз. Тешләгән җирдән өзә торган түгел икән. Вариска мәлҗерәп торырга ярамый иде, әлбәттә. Ул, барча кыюлыгын туплап, кисеп салды. — Бүген мин сезне өегезгә озатып куям, сеңлем. Көнләшүчеләрдән өрки торган гадәтем юк. Солдат кеше мин, запастагы офицер кеше. Гәүһәрия шултикле матур елмайды, хәтта үләргә ятканнарны терелтерлек кодрәт бар иде кебек бу елмаюда. — Менә монысы — мин ишетергә теләгәнчә... Варис иркен суларга да өлгермәде, кыз өстәп әйтеп куйды: — Озату шикелле нәрсә кирәкмәс. Не стоит! Мин ялгыз китеп, ялгыз кайтырга өйрәнгәнмен. Әлеге сүзләр егеткә ике мәгънәле булып ишетелде. Беренчесе — кызның аңа җылы мөнәсәбәте булып ("Мин ишетергә теләгәнчә..."), ә инде икенчесе — студентканың үз шәхесенә кирәгеннән артык бәя бирүе булып ("Мин ялгыз килеп..."). Мин... мин... Һе! Спектакль тәмамланды. Залда утлар кабынды. Тамашачылар, артистларны алкышлап, кул чаба-чаба, урыннарыннан тордылар, чыгу юлына юнәлделәр. Варис та Гәүһәрия артыннан атлады. Шулчак ул Гәүһәриядәге зәвыкны күреп алды. Кыз тоташ зәңгәрдән киенгән икән бит. Зәңгәр костюм, оеклары да зәңгәрсу, туфлиләре дә. Кулындагы бәләкәй сумкасы, колагындагы клипсылары, хәтта сәгать каешы да зәңгәр төстә. Күзләре төсле икән. Костюмының түшенә алтын ука белән бизәк төшерелгән. Монысы — чәченә иш. — Зәвы-ык! — Варис авыз эченнән генә шулай диде, үзе шундук сагая калды: кыз ишетерлек әйтмәдеме? Урамга кадәр алар халык төркеменең уртасында чыктылар. Кешеләр төрлесе-төрле якка тарала башлагач кына, иркен сулап куйгандай булдылар. Шәһәр өстенә төн канат җәйгән иде инде. Күк гөмбәзендә йолдызлар җемелдәшә. Галәм бизәкләре җирдәге утлар белән ярышып җемелдиләр кебек. Парлашып-серләшеп кенә йөри торган җылы кич. "Не стоит!" дисә дә (кыз кеше: "Ярар, мин разый!" — дип тормас инде!), Варис Гәүһәрияне Мәҗит Гафури урамындагы йортларына кадәр озатып куйды. Шәп итеп салынган алты почмаклы өй икән. Каралты-кура, капка-койма да нык, төзек күренә. Алгы өйнең челтәр эленгән түр як тәрәзәләреннән урамга яктылык сирпелә. Димәк, әти-әнисе йокламаган. Гәүһәрияне көтәләр. — Мин керим. Илтифатыгызга да, озатып куюыгызга да бик рәхмәт, — диде кыз һәм өйгә керергә җыенды. — Бераз гына торсагыз... — Варис әрсезләнеп карамакчы иде, барып чыкмады. — Керәм. Хушыгыз! — Гәүһәрия! Ярты гына минутка... Әйтегез әле, тагын кайчан һәм кайда күрешә алабыз? — Егет өчен бу бик мөһим иде. Кыз кузгалган җиреннән туктап калды, иңнәрен сикертеп алды. — Тагын күрешүнең кирәге бармы соң? — Бар, әлбәттә! — Варис сүзен әйтеп калырга тырышты. Ул, Гәүһәрия кабат очрашуга бер дә исе китми, дип уйлый иде. — Чит телләр факультеты кайда урнашканын беләсездер дип уйлыйм. Безнең курс расписаниесенә күз салу кыен булмас. Һәммәсе үзегездән тора. Хәерле төн! Хушыгыз! Кыз кереп китте. Аспирант аның артыннан: — Татлы йокы, тәмле төшләр! — дип калды. Капка ябылгач, үзен битәрләргә кереште. "Авыл гыйбады! Кайчан, кайда күрешә алабыз, имеш. Әйтте әнә, белмәсәң... Шәһәр кызы шул. Ут, очкын! Зәңгәр ут! Юк ла, зәңгәр чәчәк!" Тынычлыгы качты егетнең. Йокысының да рәте булмады. Өзек-төтек йоклап алган араларда да, Гәүһәрия белән саташып сөйләште. Студентканы ул зәңгәр диңгездә итеп тә, зәңгәр күктә итеп тә күрергә өлгерде. Төш идеме ул, әллә гап-гади саташу гына идеме? Мәхәббәттән шашу, сөя башлау саташуы. Иртәгесен күңеле каядыр ашкынды. Гыйльми китапханәдә утырасы килмәде. Төш авышканда чит телләр факультеты бинасына китте. Юлда аңа аспирантлар группасының культоргы, әле кандидатлык минимумын гына тапшырып йөрүче Мәхмүт Сираев очрады. Математик. Ул Вариска ерактан ук сәлам биреп, кул болгап килде. — Сәлам, картлач! — Сәлам, Мәхмүт, сәлам! — Йә, ничек, спектакль ошадымы? — Сорап торасың! Бик шәп! Артистлары дисеңме, оркестрмы... Мәскәүдәге Зур театрга биргесез. — Ә минем сеңел ошадымы соң? — Мәхмүт Вариска чекерәеп карады. — Нәрсә телсез калдың? Сеңел ошадымы дим? Варис, дөрестән дә, капкынга эләккән хәлдә иде. Беравык сүзсез торгач, сорый куйды. — Кемне әйтәсең? — Гәүһәрияне. Инфак студенткасын. Аңлашыламы? Варис көлеп җибәрде. Ниһаять, аңына барып җитте: Мәхмүт оештырган кәмит икән бит кичә урыннарының янәшә туры килүе. Ну, рәхмәт, ну, молодец! — Андый кызлар кемгә ошамас, Мәхмүт дус. Егет-җиләннең аларга ошавы кирәк бит әле. Мәхмүт, үзенең ниндидер өстенлеген сизеп, кистереп әйтте. — Анысы инде синнән тора, дустым. Алдыңа куйганны да ычкындырсаң, үзеңә үпкәлә... Йоклама, уяу бул! Сөйләшә торгач, барысы да ачыкланды: Гәүһәриянең әтисе белән Мәхмүтнең әнисе бертуганнар икән. Мәхмүт белән Гәүһәрия бик дус, сердәшләр икән хәтта. Көннәрнең берендә, сүз иярә сүз чыккач, Мәхмүт әйткән булган Гәүһәриягә, мин сине, сеңлем, бер аспирант егет белән таныштырам әле, җае гына килсен, дигән. Опера театрына культпоход шул җай булып чыккан. Ә бит Мәхмүт театрга билет тәкъдим иткәндә, Варис мондый хәлләрне һичничек уена да китерә алмаган иде. Каян, ничек китерсен ди соң?.. Лекциясеннән Гәүһәрияне көтеп алгач, Варис аңа: — Мәхмүттән сәлам алып килдем сиңа, — диде. Гәүһәрия бик килешле итеп көлде дә: — Сертотмас үрдәк, — дип куйды. — Үзенең инкогнито башкода булуын тыкылдап та өлгердемени инде?.. Варис бу юлы көпә-көндез кызны өйләренә кадәр озата килде. Аларның дуслыклары шулай башланып китте. Җиткән егет белән кыз арасындагы дуслыкның мәхәббәткә бик тиз әйләнүе аңлашылса кирәк. Бигрәк тә егет бер күрүдә гашыйк булган очракта. Варисның бу халәте Михаил Булгаков романындагы фразага туры килә иде: "Мәхәббәт, тыкрыкта җир астыннан сикереп чыккан кеше үтерүче кебек, сикереп чыкты һәм икебезне дә шундук егып салды. Яшен шулай егып сала, фин пычагы шулай егып сала... Әйе, мәхәббәт безне бер мизгелдә егып салды..." Бәхетле минутлар кебек үк, шатлык тулы атналар, айлар да сизелми үтәләр. Бәхетлеләр сәгатькә дә, календарьга да карамыйлар. Шулай да гомер юлында сөю-сәгадәткә фаҗигаләр дә юлдаш була тора. Гәүһәрия, дүртенче курсның яртысын бетереп, кышкы каникулга чыккан гына иде, әтисе кинәт вафат булды. Йөрәк, диделәр. Типсә, тимер өзәрдәй мехчы Салих дөньядан шулай китеп барды. Бу хәл Гәүһәриягә бик авыр тәэсир итте. Күзләреннән нур качты, сүнеп калды. Алсуланып торган йөзе зәгъфрандай сары төскә керде. Төз борыны очлаеп калды. Чаялыгы, савыттан төшеп югалган терекөмеш тамчысы кебек, юкка чыкты. Әтисенең яшьли үлү кайгысы бер булса, әнисенең шушы яшьтән япа-ялгыз калуы кызның хәсрәтен икеләтә, өчләтә көчәйтте. Кайгылы көннәрендә Варис аңа терәк булырга тырышты. Тик, ни гаҗәп, Гәүһәрия аның барлыгын тоймый да иде шикелле. Шул дәрәҗәгә җитеп тетрәнү идеме бу, әллә соң башына олы кайгы килгән көннәрдә дә таянычка мохтаҗ түгелмен дип һавалануы булды микән? Март иде, сиксән өчнең марты. Сирәк була торган хәл — Гәүһәрия Варис яши торган тулай торакка килде. Бүтән вакытларда кыстап та алып керә алмый иде, бу юлы үзе килеп керде. Варис бүлмәдә ялгызы гына иде (бүлмәдәш егете командировкада), кызны чак кына күтәреп алмады. Чишенергә булышты, түрдән урын бирде һәм чәй хәстәрләргә кереште. Гәүһәрия, мин бик әзгә генә килдем, дисә дә, Варис аны чәй эчерми җибәрмәячәген әйтте. "Буйдак чәен эчеп караганың юк бит әле синең, матурым!" — диде. Гәүһәрия әллә ни ачылып китә алмады. Аның мондый халәтенә Варис әтисенең үлеме сәбәп дип юрады. Бер-ике көн элек кенә Салих абыйның кырыгын үткәргәннәр иде. Асылда исә, кыз күңелендәге ямансулыкның сәбәбе бүтәндә дә икәнен егет аңлап җиткерми иде. Әлеге дә баягы беркатлылык, хатынкызның күңел чоңгылларына төшә белмәү шулай итә иде. Китәргә җыенгач, Гәүһәрия, килүенең сәбәбен ачыкларга теләп, Вариска сорау бирде. — Гәүһәрия Салиховна Вафина нигә дип сез галиҗәнап хозурына килде дип фараз кыласыз инде, Варис Кадыйрович? Әлеге сорауда шаяру күбрәк идеме, әллә сарказммы, Варис моны кистереп кенә раслый алмас иде. Шулай да инде үз булып, бер-беренә ияләшкән кешеләрчә юмордыр дип исәпләде егет. Ялгышты. — Мине якын итеп килгәндер дип уйлыйм мин Гәүһәрия Салиховнаны. Мин дә бит, сагыну-сагыш йөрәкне чеметә башлады исә, Яңа бистәгә, Мәҗит Гафури урамына юл тотам. — Миңа калса, болар икесе ике нәрсә... Син — ир-ат затыннан. Сиңа кыз өенә килү килешә. Үзенә күрә бер хөрмәт билгесе сыман. Ә мин... Шушы сүзләрдән соң Варис аңлады, кызның бер генә дә шаярасы килми, алда әйткән сүзләренең юмор белән уртаклыгы юк. Гәүһәрия ничектер тирән сулап куйды, ике кулын күкрәк турысына китереп, бармакларын аралаштырды һәм тыныч, үтә тыныч итеп әйтте: — Бүген безнең барыбыздан да сорашып чыктылар, дипломны нинди фамилиягә яздырачаксыз, диделәр. Мин ни дияргә дә белмәдем. Иртәгә кадрлар бүлегенә үзем кереп әйтермен, дип кичектердем. Варис утлы табага сикереп мендемени! Үзен эчтән генә битәрләргә тотынды. Ахмак ибне ахмак! Шушы көнгә кадәр бу темага сүз кузгатмыйча йөрүеңне кем гафу итсен?! Кыз бала үзе сорарга мәҗбүр: "Өйләнешәбезме без быел, юкмы?" Гәүһәрия әйткәннәр шулай дигән сүз бит инде. Дипломны Вафина дип алырга тиеш буламы ул, әллә Юлдашева дипме? Әлбәттә, үз-үзен битәрләү мизгел эчендә булды. Ул бик тиз тиешле сүзләр тапты һәм ике учы белән Гәүһәриянең яңакларыннан сыйпап, булдыра алган кадәр җан җылысы кушып әйтте: — Синең фамилияң шушы яздан Юлдашева буласына шигең бармыни соң, зәңгәр күзем, алтын чәчем? Ике дә уйламыйча өзеп әйтәләр аны... Гадәттә үзен нык, бик нык тота торган кызның күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Ул башын читкә борды, яшьләнгән зәңгәр күзләрен яшермәкче булды, тик бу мөмкин түгел. Нигә тулышты Гәүһәрия? Варисның шулкадәр ышандырып әйткән сүзләренә сөенүдәнме? Әллә булмаса, бүгенге көнгә кадәр өйләнешү турында сүз кузгатмый йөрүенә гарьләнүдәнме? Өйләнешү-өйләнешмәүнең икенче бер мәсьәләгә кагылышы бар. Кияүгә чыкмый икән, аны, Гәүһәрия Вафинаны, авыл мәктәбенә укытырга җибәрәчәкләр. Башлы-күзле булды исә, ире Казанда, институтта укытасы булгач, аны шәһәрдән җибәрә алмыйлар. Энәсе кайда, җебе шунда. Гаиләне кем бүлгәли ала?! Май бәйрәмендә алар никах укыттылар. Варисның әтисе, колхозның ветеран механизаторы, туйны авылда уздырмакчы иде. Тик дус-ишләрне, бергә укыган иптәшләрне Актаныш районына кадәр алып кайтып булмый бит, дип, Кадыйр абзыйны да, Мәрфугаттәйне дә Казанга килергә күндерделәр. Кода-кодагыйлар бер-берен ошаттылар, уртак фикерле, уртак сүзле булып киттеләр. Туйга каршы көннәрдә дә, туйның үзендә дә өчесе дә бик тырыштылар, картын-яшен аягүрә торып сыйладылар. Кадыйр кода кунакларга скрипка уйнады, аның уенын бик яраттылар. ...Туйлар имин-аман узып китте. Кода-кодагыйлар канәгать-разый булдылар. Тик яшьләрнең Рәхилә кодагый йортында яшәүләре генә Кадыйр коданың эчен тырный башлады. "Эш түгел лә бу, бер дә күңелгә ятмый. Әзмәвердәй егет үстер дә, шул егет, хатынының әнисе өендә көн күреп ятсын, имеш! Булмаганны! Шәһәр җирендә шулай инде ул, кайсы якта торыр җай бар, шунда яшиләр, дип юатмакчылар. Алай булмый ул. Йортка кергән ир — үксез бозау, дигәннәр борынгылар. Дәүләт йортыннан фатир тиз генә буласы юк икән, кооперативка керәчәк Варис. Акчасын үзем түлим. Ни-нәрсәгә дип гомерем буе трактордан да, комбайннан да төшмәдем мин? Шөкер, сәламәтлегем бар, хәлемнән килә", — диде ул, көннәрнең берендә. Киңәшүе дә, карар кылуы да шул булды. Иртәгесен саклык кассасыннан аккредитив кәгазьләрен алды да Казанга очты. Рәхилә кодагый чәйләр өлгертеп йөргән арада, улы да, килене дә кайтып керделәр. Олы киңәш мәҗлесе башланды. Кадыйр кода үзенең планнарын әйтте. Рәхилә кодагый үпкәләп алды: "Мине ялгыз кыр казы хәлендә калдырасыз", — диде. Кадыйр янә аңлатты, ирмен дигән ир кешенең үз йорты, үз фатиры булырга тиеш, шунсыз аның бәясе базар кызуында сукыр бер тиен, диде. Ниһаять, бер фикергә килделәр, Варис кооперативка язылачак. Ул елларны бу эш хәл кылынмас нәрсә түгел иде әле. Яшьләрнең фатирлы булуларының юл башы әнә шунда иде. Үз оялары буласына бер сөенсә, таяныр талы булуга янә шатланды Варис. Үзең ата булгач та, мөстәкыйль тормышка аяк басып, ышанычлы атлап киткәч тә, әти-әни дигән изге җаннарның арка терәгең икәнлекләрен белеп яшәү — бәхет шул, зур бәхет! III Варис Рушанияне тагын шатландырды, тагын сөендерде. Аннары алар кайтырга чыктылар. Кызчык, бәләкәй сөкәсе белән күбәләк куа-куа, күпер ягына йөгерде. Аннары, туктап, әтисен көтә башлады. — Ярый, кызым, ярый, шуннан әйләнеп кайтырбыз, — диде Варис. — Уйна, ку күбәләкләреңне... — Үзе ашыкмый гына атлый бирде. Уйлары башына таш булып тагылганнар иде. Бер дә теләмәсә дә, Гәүһәрия хакында уйлый башлый ул. Күңелен әллә нәрсә борчып тора... Кинәт... кинәт Варис Юлдашевны бозлы суга тотып чумдырдылармыни! Ул кызының йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыруын ишетте. Аңа бүтән кешеләрнең ах-вах килүләре, кемнедер сүгү, каһәрләү сүзләре кушылды. Компрессор заводы ягыннан, танкист Халитов тукталышыннан Каравайга кайтып баручы трамвай туктап калган. Пассажирлар салоннан тышка сибелгәннәр. Ә бер хатын-кыз, Рушанияне күтәреп, Вариска таба килә. Ниткән хәл бу? Аңына килгәч, төшенде әти кеше. Рушания, күбәләкләр белән мавыгып, ыжгырып килгән трамвай астында кала язган. Бәхеткә каршы, су буена төшеп баручы кыз, үз гомерен кыл өстенә куеп, рельслар арасындагы кызчыкны читкә алып ыргыткан. Рушания шулчак дөнья күтәреп чәрелдәгән икән. Каһәрләүбитәрләү сүзләре кызчыкны коткарып калган кешегә төбәлгән. Варис ирләргә хас булмаганча калтырап төште. Теше тешкә бәрелеп шыкылдар дәрәҗәгә җитте. Коткаручысы кулыннан кызын кочагына алгач та, сүз әйтә алмый торды. Рушаниянең коты очкан, ул әле дә булса сүзен дәшә алмый иде. Ахыр чиктә Варис телгә килде. — Сезгә нинди рәхмәтләр укысам да аз булыр, сеңел кеше, — диде ул, китеп барырга җыенган кызга карап. — Бер генә минут сабыр итегезче, акыллым. Кем сез? Мин сезне күргән дә кебек булам бугай, тик кайда, кайчан, һич әйтә алмыйм. — Мин сезне таныйм, — диде кыз. — Сез бит пединститутта укытасыз. Филфакта. — Әйе. Ә сез? — Мин физик тәрбия факультетында укыдым. Быел тәмамладым. Фәридә минем исемем. Ризаева. — Мең-мең рәхмәт, Фәридә сеңлем! Сез бит минем бердәнберемнең гомерен саклап калдыгыз. Гафу итегез, сүземнең ата-анасы юктыр, әле дә булса, кирәгенчә һушыма килеп, исемне җыеп җиткерә алалмый торам. Гомерлек үкенеч белән чиксез бәхет арасындагы минутларым бит. Әйтәм кайнады җаным, әйтәм борсаланды... Рәхмәт, сеңелкәем! Казанда яшисезме сез? — Юк. Мин Яшел Үзәндә торам. Иптәш кызымны эзләп кенә килгән идем. Хушыгыз. Кызыгызны тагын күздән ычкындырмагыз инде, Юлдашев абый. Вариска бу кызның үз фамилиясен белүе сәер тоелды. Бер гаҗәбе дә юк иде болай. — Яшел Үзәндәге адресыгызны гына әйтсәгез? — Нигә ул, Юлдашев абый? Кирәкмәс! — Үтенеп сорыйм, сеңлем, әйтегез. Фәридә теләр-теләмәс кенә адресын әйтте. Лиза Чайкина урамы ... йорт. Варис Фәридәгә янә рәхмәт укыды. Аннан соң алар үз юллары белән китеп бардылар. Бала бераз тынычлана төште шикелле. Аз-маз сөйләшә башлады. Әтисенең бар көенгәне шул: Рушания трамвай юлында булган хәлне әбисенә түкми-чәчми сөйләп бирер. Рәхилә ханым, аһлар орып, бот чабып, хәйраннар булып тыңлаячак та, Гәүһәрия кайткач, аңа бәйнә-бәйнә тасвир кылачак. Әни кеше, истерикага бирелмәсә дә, зилзилә куптарачак. Кайткан көнендә үк әйтмәсә дә, ара бозылган чакларның берсендә шуны канга сеңдереп әйтәчәк. "Син баланы трамвай астына ташлап, миннән алиментсыз гына котылырга җыенгансың!" — диячәк. Ничә ел бергә гомер иткәннән соң, Варис моны бик төгәл күз алдына китерә ала. Якынын рәнҗетү өянәге кузгалса, шулай диячәк, күзен дә йоммаячак. Былтыр, студентлар белән фольклор экспедициясендә йөреп кайткач, бер студенткадан көнләшеп, институт парткомына барып җитмәдемени? "Мине ташлап китәргә җирлек әзерли!" — дип шәрран ярды бит. Чи ялган уйлары белән партком секретареның теңкәсен корытты. Бер гөнаһсыз студентканың үзәгенә үтте. Теге кыз, бичара, институтны ташлап китер дәрәҗәгә җитте. Ярый әле, партком секретаре да, факультет деканы да акыл ияләре. Юаттылар, тынычландырдылар, инандырдылар талибәне. Аңлады, килеште, укуын дәвам итәргә булды кыз. Шул рәвешле сигез ел партия әгъзасы булып, беренче мәртәбә партком каршына басарга туры килгән иде аңа. Хәер, узган елның сентябрендә генә парткомда аңлашуның икенчесе дә булды. Әмма анысы гаилә хәлләренә түгел, халыкара сәяси мәсьәләгә кагылган иде. Бик җитди булса да, бу сөйләшүдә Варис үзен тыныч тотты. Монда нахак кысылмаган иде. Тик Гәүһәрия үз мөнәсәбәтен белдерми калмады. Чырайдан коелып битәрләде ул ирен. Ямьсез итеп, гайрәт чигәрлек итеп. — Ир кеше бит син, кесәңдә партбилетың. Башыңны да ирләрчә эшләтергә кирәк, — диде ул, мыскыллы карашы белән Варисны бораулап. — Сәяси наданнарча лыгырдап йөрисең. Син бит базарная баба түгел, наконец! Таш капчыкка илтеп тыкмасалар да, тибәрләр менә артыңа, милейший. Институтны аркаңны күрә алмаган шикелле күрә алмассың. Ул чагында кемгә кирәк син, йә, кемгә? Миңамы? Не-ет, голубчик, не-ет! Кара син аны, авыл боламыгын, ә? Буең зифа, төскә чибәрсең, телең тасма дип тормаслар бит, тормаслар. Авыл боламыгы!.. Бу сүзләр Варисны соң чиккә җитеп кимсетә иде. Чыннан да, мондый битәрләүләр тыңлый-тыңлый, өйрәтүче кул астындагы җанвар хәленә төшүең бар. Хатын — өйрәтүче-дрессировщик, чыбыркысын шартлата да тора, әледән-әле әмер бирә, кирәк санаса, сырт буеңа менеп төшәргә дә күп сорамый. Ул чыгырдан чыкмас өчен тырнакларын уч төбенә батырды. Тешләрен кысты. Шулай да бик тыныч булырга тырышып, хатынына аңлатып бакты. — Сүзләреңә хисап бирми башладың түгелме, Гәүһәрия? Мин сине намусыма каратып тора алмыйм. Шуны белеп тор, яме. Бер нәрсәне аңла, заман башка хәзер, за-ман! Фикерләрне ирекле әйтер чак җитте. Үзенчә уйлаган өчен кешене эштән кумыйлар. Гәүһәриянең йөзеннән чибәрлек качты. Ул зәһәрлегеннән кара янып чыкты. Ак-алсу чырайлы кеше кисәү агачыдай каралсын әле! — Демократияне анархия белән бутама, фәннәр кандидаты... Варис тагын чыдыйсы итте. — Аларны бутамаслык кына белемем дә, хәзерлегем дә барын беләсең. Әрепләшү, ирен кимсетү комарына бирелеп, Гәүһәрия тормыштагы максатын шәрәләндереп күрсәтүен дә абайламый калды. Үзе өчен барыннан да мөһиме: Варисның институтта ала торган акчасы икәнен туптуры әйтеп салды. Шулай да ир кешене нык рәнҗеткәне аның "авыл боламыгы!" дигәне иде. Авылны ник хурларга диген? Дөньяны туендырып торганы өченме? Халык әдәбенең, горефгадәтләренең асыл сыйфатларын әлегәчә саклап килгәне өченме? Аннары килеп, Варистай ир-егет боламык була димени? Шул дорфалыкны үзен нәфис-нәзакәтле зат дип санаган шәһәр кызы кыла бит. Шәһәрнең дә чит телләр белгече дигән кызы. Кешеләргә Европа культурасын өләшүче укытучы. Укучылары алдында да, гаиләдә дә үтә нечкәргән, нәзберекләнгән чаклары күп аның. Венгриядә булып кайткач, әйткәне бар: "Алар кычкырып сөйләшмиләр. Хәтта базарда да тып-тын. Ә без — урамавызлар. Безнең туристларның шау-шуына сәерсенәләр анда... Венгриядә чират аз. Торырга туры килә калса, кешенең муен артына сулышыңны өрмәс өчен дистанция саклау мәҗбүри". Акча дигәндә инде, Варис хатынының туемсызлыгына күптән күнегеп бетте кебек. Ул еш кына Рәхилә ханымның моннан берничә ел элек мәзәк итеп сөйләгәннәрен исенә төшерә. Гәүһәриянең мәктәпкә керер елында булган ул хәл. Кунакка килгән кардәшләреннән бер агай кызчыкка: "Мә, туңдырма алырсың, бәләкәч!" — дип, бер сум акча бирә. Шатлыгыннан әвәрәләнә торгач, кызый бу акчаны югалта һәм, билгеле инде, дөнья күтәреп елый башлый. Бертуктаусыз үкерүдән гаҗиз булгач, әтисе аңа үзе бер сум бирә. Кыз тагын да ярсыбрак елый. Тәмам аптырыйлар. "Ник үкерәсең? Акчаң булды бит инде", — дип карыйлар. "Тегесе югалмаган булса, акча ике тәңкә буласы иде бит, хәзер бер генә тәңкә", — дип җавап бирә Гәүһәрия. Сабыйлык самимилеге белән комсызлыкның бергә үрелгәнен күрсәткән шул истәлекне Варис ирексездән кат-кат хәтердә яңарта. Ә бүген, хәтер калу-калмау белән бөтенләй чутлашмыйча, иренең кешелек дәрәҗәсенә пычрак ыргытырлык нинди сәбәп бар иде соң? Варис — өченче курс группасында куратор. Атна саен уздырыла торган политсәгатьләрнең берсендә, студентлар группа җитәкчесенә күп кенә сораулар бирәләр. Шуларның берсе "Социалистик җәмгыять тә экономик кризислардан азат түгелмени соң? Без мәктәптә укыганда, совет халкы нык үскән социализмда яши, дип өйрәтәләр иде ич" дигән сорау. — Әйе, — дип җавап бирә группа җитәкчесе, — шәхес культының озак елларга сузылган тискәре йогынтысы һәм без хәзер торгынлык еллары дип йөртә торган дәвердәге ваемсызлык аркасында илебез экономик кризис сызыгына килеп җитте. Үзгәртеп кору башлангач та, хаталар җибәрелде. Политик системаны тамырдан камилләштерү котылгысыз. Безнең буын төрлесен күрде, иптәшләр. Алга киткән капиталистик илләрне куып баручы социализмда да яшәдек, Хрущевның коммунизмын да күрдек, Брежневның нык алга киткән социализмы шартларын да татыдык. Асылда исә, без әле социализмның тау итәгендә генә икәнбез. Демократиягә дә яңа өйрәнә башладык, аның башлангыч классларында гына укыйбыз... Әйе, озак, бик озак вакытлар ил белән, экономика белән халыкны катнаштырмыйча, аның фикерен, мәнфәгатьләрен, тәҗрибәсен искә алмыйча идарә иттеләр. Шулар һәммәсе революцион үзгәртеп кору зарурлыгына китерде. Партиянең төп курсы сиксәненче еллар уртасына кадәр дәвам иткән негатив күренешләрдән тулысынча арынуга юнәлтелгән. Ни дәрәҗәдә тиз арынуыбыз һәркайсыбызга бәйләнгән. Һәркем актив гражданлык позициясендә торырга тиеш... Сорауларның тагын берсе бик кыю иде. Аны Әфганстанда хезмәт итеп кайткан яралы студент егет бирде: — Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгәндә, без бик күп егетләребезне югалттык. Бик күпләр яраланды, контузия алды, гомерлек гарип булып калды. Ил онытмас, ил булышыр, анысына шик юк. Хәер, "Әфганстанга сине мин җибәрмәдем!" — дип кенә җибәрүчеләр дә буа буарлык. Тагын... безнең ил күргән экономик зыянны әйтмибез дә инде. Әле дә күрә торабыз. Әфганстанга гаскәр кертү безнең халыкара абруебызга да сукты. Дуслар арасында да кырын караучылар табылды. Сез менә, Варис Кадыйрович, өзеп кенә үз фикерегезне әйтегез әле, Әфганстанга гаскәр кертеп, без дөрес эшләдекме? Интернациональ бурычның мөһимлеген сөйләмәсәгез дә була. Испания мисалын да беләбез... Минем өчен, мәсәлән, сезнең конкрет үз фикерегез кыйммәт... Варисның икеле-микеле маташыр җае юк. Бераз уйланып торды. Студентлар бер-беренә карашып алырга да өлгерделәр. Ни әйтер, янәсе. Варис озак көттермәде. Сузарга ярамаганны бик белә иде. Ул куе кара чәчләрен уң кулы белән артка сыпырып куйды, калын иреннәрен ялап алды һәм, кискен хәрәкәтләнеп, өстәл янына торып басты. Шомырт кара күзләрендә яшен чаткылары чагылып узды. — Ә минем фикерем мондый: халык белән, хәтта парламент белән дә киңәшмичә Әфганстанга гаскәр кертеп, аны сугыш хәрәкәтләренә кушып, без дөрес эшләмәдек. Кергәч, инде тиз генә чыга алмавыбыз аңлашыла. Озакламас, бу мәсьәлә уңай хәл кылыныр дип уйлыйм, чөнки алга таба болай бара алмый. Без бу җәһәттән изге юлда түгел... Менә шушы политсәгатьтәге сөйләшү, группа кураторының студентлар соравына җаваплары турында сүз институт парткомына килеп җиткән иде. Мондый вакытларда була торганча буяуларның шактый куертылганлыгы да аңлашылса кирәк. Шул уңайдан доцент Юлдашев белән сөйләшәсе иттеләр. Варисны парткомга чакырып, янә чебеннән фил ясадылар. Болар һәммәсе Гәүһәриягә барып ирешкәндә, кыямәт көне төсмерләренә манылып шыттырылган иде инде. Шуңа күрә ул иренә ябырылды. Аталы-кызлы кайтып кергәндә, Рәхилә ханым өйдә юк иде. Базарга-мазарга чыккандырмы, әллә үз йортына кайтып әйләнергә уйлаганмы? Һәрхәлдә, өйләдән соң киләчәк иде. Варис кухняга узды һәм чәй яңартты. Үзенең уенда була язып калган коточкыч фаҗига иде бу. Вакыйга ихтыярсыздан Гәүһәриягә барып тоташты. Аннары уйлар хатынының киңәшеп тормыйча ялга китеп баруына күчте... IV Кавказга китүнең сәфәрдән берничә көн генә элек хәл кылынмаганлыгын, бәлки, Яңа ел башыннан ук хәстәрләнеп килгәнлеген Варис белми иде. Әлеге хәстәрлеккә Гәүһәрия башта үзе дә берни белмәгән көе барып эләкте. Декабрь урталарында, көннәрдән бер көнне, мәктәптә эшләрен бетереп, өйгә кайтырга җыенганда, аны математика укытучысы Лидия Семеновна туктатты. — Сезгә сүзем бар иде, Гәүһәрия Салиховна, — диде ул, инәлүлерәк тавыш белән. — Бер генә минут сабыр итсәгезче. Мин сезнең дәрестән чыкканыгызны атап көттем. — Сөйләшик соң... — Гәүһәрия бик килешле елмаеп, зәңгәр күзләрендә нур балкытты. Аның кәефе яхшы иде. — Тыңлыйм сезне, Лидия Семеновна. Пенсия яшенә якынлашып бара торган математика укытучысы, Гәүһәриянең җиңенә җиңелчә генә кагыла-кагыла, бик тыныч һәм пышылдап диярлек сөйләп китте. — Минем бик яхшы күршеләрем бар, Гәүһәрия Салиховна. Ирле-хатынлы инженерлар. Ире — тимербетон эшләнмәләр заводы директоры, шәһәрдә абруйлы кеше. Хатыны — конструкторлык бюросында. Әйбәт кешеләр. Менә шуларның университетта укый торган кызлары инглиз теленнән бик интегә. Кушаяклап аксый инде, кушаяклап... Шуңа булышырдай кеше таба алмый аптырадылар. Репетиторлыкка алынмассызмы, Гәүһәрия Салиховна? Үтенеп сорыйм. Булышасым килә үзләренә. Кызлары икенче курста, уку елы азагында чит телдән имтихан тотасы... — Ничек дип әйтим инде, вакыт ягы... — Гәүһәрия мондый тәкъдимгә бөтенләй әзер түгел иде. Лидия Семеновна аның сүзләрен бераз ялындырып алу галәмәте диебрәк төшенде булса кирәк, отыры кыюланып китте. — Хакыннан тормыйлар алар, Гәүһәрия Салиховна. Тормышлары бик бөтен, мул. Кызлары димәгән сулышлары юк. Хакын шатлана-шатлана түләячәкләр. Сезгә дә ярап куяр. Атнасына ничә дәрес, үзегез сөйләшерсез. Гәүһәрия катгый карарга килә алмый торды. Коллегасы исә базулана башлады. — Ризалашыгыз инде, зинһар. Үтенеп сорыйм. Бик булышасым килә үзләренә. Гәүһәрия килеште. — Алайса, зинһар, дип әйтәм, әйдәгез, таныштырыйм үзегезне. Сөенечләре тау чаклы булачак инде. Әйдәгез, зинһар. Соңлап кайткач, Варисның кәефе китәсен бик белеп торса да, Гәүһәрия үзенең хезмәттәше белән теге инженерлар фатирына китте. Барып кергәндә, конструктор ханым өйдә иде. Ул ай-кояштай каршылады Гәүһәрия белән Лидия Семеновнаны. Өс киемнәрен салырга булышты, түргә өндәде. Хәзер бик тиз чәй өлгертәсен әйтте, гафу сорап, бик аз арага гына кухняга чыгып керде. Шул арада Гәүһәрия хуҗаларның зал ягын күздән кичерде. Стеналарда келәм, таҗик келәмнәре. Идәндә келәм. Бүлмәне иңләгән стенка. Тәрәзәләргә каршы, яктылык мул төшкән урында, Айвазовский картиналарыннан репродукцияләр. Хәнифә ханым (хуҗа ханым үзен шулай таныштырган иде), кунаклар янына чыгу белән, Гәүһәриянең диңгез күренешләрен күзәтүен искәреп алды. Бу репродукцияләрнең нигә үз фатирларына эленгәнлеген аңлатырга булды. — Безнең Васил диңгезче кеше бит. Тын океан флотында хезмәт иткән егет. Шул еллардан аңа диңгез җене кагылып калган. Айвазовскийны үлеп ярата. Менә бу "Тугызынчы вал"ны да, "Кара диңгез"не дә Феодосиядә икенче кат булгач, әллә күпме түләп, шундагы бер рәссамнан күчермәсен ясатып алган! Чәй, чыннан да, бик тиз өлгерде. Хуҗабикә өстәлне түр якка әзерләмәкче иде, укытучы ханымнар, аны ике дә сөйләштермичә, кухняда гына чәйлиселәрен әйттеләр. Соңыннан сүз төп эшкә күчте. Мәсьәләне төбеннән тоттылар. Атнага ике дәрес бирәсе булды Гәүһәрия. Дәрестән тыш өйгә эш буласын да әйтте. Түләү мәсьәләсенә килеп терәлделәр. Хуҗабикә бәя әйтүдән тыелып торды, Алла сакласын, мин әйткәнне азсыныр да кул селтәп чыгып китәр бу мөгаллимә, дип уйлады булса кирәк. Гәүһәрия исә, бик аз түлисе булсалар, чыннан да, ай күрде, кояш алды, чәйләре өчен рәхмәтләр укып, чыгып китәргә әзерләнә иде. — Сезнең хезмәт түгеләсе эш, сез әйтегез инде, тартынмагыз, Гәүһәрия ханым, — диде Хәнифә. — Без бит базарда түгел, — дигән булды Гәүһәрия. — Ничектер бик җайсыз... Мин менә моннан ике ел элек бер белешебезнең улына институтка керергә әзерләнгәндә булышкан идем. Сәгатенә ун сумнан түләгәннәр иде. Сез дә, күпсенмәсәгез... Хәнифә ханымның йөзендә кояш балкыды. — Гәүһәрия сеңлем, — диде ул (һәм ихластан иде бугай), — сәгатенә унбиш сум түлибез, кирәксә, егермене. Шул баланы имтиханын уңай билгегә тапшырып чыгарлык хәлгә генә җиткерегез. Спецфәннәрдән сынатмаячак ул, ышанамын, сынатмаячак. Тик менә чит тел дигәнен алдыра алмады инде, юк!.. Кызның үзен бүтән мәсьәләләр хәл кылынып беткәч кенә чакырып таныштырдылар. Гөлнара исемле икән. Әтисе ниндидер, Гәүһәриянең әлегә күргәне юк бит, әнисе сылу-төз, төскә-биткә дә өреп очырырдай түгел, ә кызы... әллә нинди бер нәрсәкәй шунда, бер карыш буйлы димәсәң. Битен сипкел баскан, күзләре төссез-сусыл. Гәүһәрия үзеннән байтак яшь студенткага шулхәтле һавалы караш ташлады, аның күзләреннән: "Әй, бичара, Хода сине нигә болай котсыз итеп яратты икән соң?" — дигәнне укып булыр иде. Ул Гөлнарага үз чибәрлеге манарасыннан масаеп карады. Аннары Гөлнара белән Гәүһәрия расписание төзеделәр. Шуннан соң укытучы ханымнар китте. Ике сәгатьтән артык кичегеп кайтуының сәбәбен Варис сорамый калмады. Гәүһәрия, бер гаиләгә бардым, диде. Артыгын тыпырчынмаса, сүзгә нокта куеласы иде инде. Юк, әйтәсен әйтте хатын. — Телефон куйдыр дип ни ялварам сиңа. Доцент башың белән йөрисең мүкләкләнеп... Телефон булса, шалтыратып әйткән генә булыр идем. — Телефонсызлыкка җене кубып, Гәүһәрия үзенә килеп сарылган кызын да читкә тибәрде. — Бар әле әтиеңә, кызым. Болай да таш ваткандай арыдым... Сабый, үпкәләп, иреннәрен турсайтты да, ничарадан бичара дигәндәй, әтисенең итәгенә менеп утырды. Әле Гәүһәриянең фикере азагына җитмәгән иде, ахры. Ул янә тезеп китте. — Телефонсыз булмый, булмый! Әнә безнең өстәге аксак Тимофей да куйдырган хәтта. Варис, гадәтенчә, тыныч кына аңлатып карады. — Тимофей Гордеевич — Бөек Ватан сугышы инвалиды. Аларга беренче чиратта куялар. Бу — бик хаклы. Гәүһәрия янә чәбәләнә башлады. — Бетмәделәр инде алар да! Минем бабай сугышның беренче көзендә үк Мәскәү янында башын салган. Тимофейлар рәхәт чиксен дип кенә һәлак булганмыни ул?! Оныкларым да кешечә яшәсен дип үлгән бит. — Гәүһәрия! — Бүлдермә мине! Җиңү көненнән соң кырык өч ел үтеп китте. Һәлак булганнарының сөяге туфрактыр инде. Так, конечно. Ә Тимофей кебек бугайлар сугыш беткәч тә ярты гасыр диярлек якты дөньяда яшәүләренә рәхмәт әйтсеннәр дә артларын кыссыннар. Белдеңме? Чын-чынлап сугышканнар уттан исән чыкмаганнар, болары аның ышыкта исән калганнары. Азындырдылар намуссызларны! Хәзер әнә Әфганстанда булып кайтканнары койрык күтәреп йөри башлады... — Гәүһәрия! Тыңлап-тыңлап торам да, аптырый калам, билләһи. Ни дип әле син сугыш ветераннарына каныгасың, ни дип әфганлы егетләр адресына кирәксез сүзләр сөйлисең? Киресенчә, укучыларыңда да аларга карата ихтирам тәрбияләргә тиеш ләбаса син. — Вәгазь укыма миңа! Кандидат булмасам да, не хуже твоего аңлыйм мин дөньяны. — Дөньяны аңласаң, миңа җентекләп аңлат әле, мәктәптән соң ни нужа кудың? Гәүһәрия, дәррәү кабынып киткән күкерт шикелле, тынып калды. Сирәк була торган күренеш. Кайда нишләп йөргәнен аңлату кирәген төшенде бугай, ничек булса, шулай сөйләп бирде. Варис өздереп каршы килмәде, ләкин әйтми дә калмады. — Учка кермәгән мал дәрья инде ул, Гәүһәрия. Өйдә күбрәк булырга иде. Рушания белән дигәнем. Татарчасын онытып җибәрмәгәе. Килешмәгән эш булачак. — Җәйгә әти-әниең янына кайтарып куярсың. Актаныш якларында саф татарча-башкортча бутап сөйләшәләр! — Гәүһәрия моны үзенчә ирония белән әйтте. Җае килгәндә, иренә кагылып узар мәл булса, күңеле күл була шикелле аның. "Әти-әниең...", "Саф татарча-башкортча..." Варис артыгын эндәшмәде. Кире ягы белән торган булса, Гәүһәрияне җайга китерермен димә. Була бит киребеткән ат, авызлыгын тешләп чаба. Әллә нинди нык куллы иргә дә бирешми. Бу да шундый җан. Үзенеке: кискән түгел, кырыккан... — Утыр, чәй суынганчы ашап-эч. Без Рушания белән тамак туйдырдык, — диде ире һәм, сабыйны җитәкләп, түр якка чыгып китте. Гәүһәрия аларның артыннан карап калды. "Кәефсезләнүе дә килешеп тора, — дип уйлады ул ире турында. — Ачуланганда да чибәр. Төн карасыдай күзләрендә ризасызлык галәмәте уйнаша башладымы, карашы үткерләнә. Озын куе керфекләре ешрак йомыла. Каратут йөзенә әллә ниткән серлелек галәмәтләре чыга. Музыкантларныкыдай озын бармаклары белән куе кара чәчен артка аралап сыпырырга керештеме, бел, борчыла, нервлана дигән сүз. Төз озын гәүдәсе дә бөкрәя төшә. Ә тавышы... тавышы тоныклана, саңгыраулана... Чәй суынганчы ашап-эч... Без Рушания белән тамак туйдырдык... Һе! "Без..." Кызы дигәндә, кирәкми инде аңа дөньяның бүтән ямьнәре. Бу кадәр дә бала җанлы булыр икән! Тегесен кара әле син аның, тегесен. Әтисенә сыланып чыгып баруын гына кара. Ах, бәләкәй эгоистка! Үзе әтисенең кулына ябышкан, үзе башын-күзен уйнаткалап, минем белән үчекләшмәкче була. Янәсе, мин әтием белән чәйләдем, син үз җаеңны үзең кара..." Гәүһәрия тамак ялгап, залга узганда, Варис белән Рушания диванда китап укыйлар иде. Рушаниянең әле берничә хәреф танудан узганы юк. Күбрәк өйрәнсен дип ашыктырмыйлар да. Дүрт кенә яшь ич әле... Әтисе укыганда, кыз тәмам шигырь сихеренә бирелә. Капка астыннан Керә дә, Күрше әтәчен Күрә дә, Кабарта Яңакларын, Каккалый Канатларын. Тотына Чукышырга, Тотына Сугышырга... Рушания рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Авылдагы әбием әтәче! — дип куйды. — Ул шундый сугыш чукмары. Күршенекеләр, аны күрүгә, чабып качалар... — Менә шуны яттан өйрәник әле, кызым. Җәен авылга кайткач, әбиеңә сөйләп бирерсең, яме. — Йә. — Тагын бер кат тыңла... — Варис шигырьнең баш өлешен янә бер кат укып чыкты. Аннары Рушания тәкрарлады. Шулай аталы-кызлы шигырь ятладылар. Гәүһәрия аларга сүзсез генә карап торды. Аннары телевизорда "Әлли-бәлли-бәү!" тапшыруы башланды. Анда инде — әкият. Рушания әкиятләрне бик ярата. Аларны тыңлагач, тыныч йокы теләүгә, артык бер сүз дә көтмәстән, ул җәйгән урынына барып ята. Әлегә бик күндәм. Тапшыруны алып баручы абый-апаларның сүзе — аңа закон... Рушанияне йокларга салып, гадәткә кергәнчә, көнендә килгән газеталарны караштырдылар, Казан почтасы газеталарны иртән китереп җиткерү дигәнне белми бит ул! Казанда булып узган "Гүзәллек парады" турында язганнар. Шул вакыт Гәүһәрия сүз башлады: — Варис, бу Гөлнара Бикҗанова дигән кызыйны татарка булганы өчен генә беренче урынга чыгарганнар дип уйламыйсыңмы? — диде Гәүһәрия, бик самими эндәшеп. — По-моему, только так. Неужели она так уж хороша?! — Гәүһәрияне әлеге кыздан читтән торып көнләшү биләп алды. Матурлыкны ул үз матурлыгын эталон иткән хәлдә генә аңлый иде. Варис та мәкаләне укып чыкты, кызның газетадагы сурәтен карады һәм янә бик сабыр-салмак кына: — Ә ни өчен Казан гүзәле татар кызы булмаска тиеш әле? — дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды. — Калабызда яшәүчеләрнең яртысына якыны татар булган очракта башкала гүзәле исеменә лаек булырлык кыз табылмас димени? Аннары шуны онытма, һәр милләтнең гүзәллек турында, кеше матурлыгы турында үзенчә төшенчәсе бар. Чукча гүзәле — бер, эстон чибәре — икенче, чегән матуры — өченче... Гөлнара — татар чибәре, димәк. Ә тулаем алганда, мин мондый парадларны, конкурсларны чит илләргә сукырларча иярү дип саныйм. Кемнәрдер бу эштә капитал ясый, ә мәгънәсе, минемчә, юк бу шөгыльнең... — Ка-а-ак? — Шулай дип сузды да Гәүһәрия авызын ябарга онытты. — Екатерина Челичкина — "Мисс Европа-88", Солтанат Камалиева — "Мисс Азия-88"... Аларның гүзәллегенә дә күз йомар идеңме? Варис бик җитди иде. Борын өстеннән маңгайны икегә ярырга теләгәндәй сузылган җыерчыклары тирәнәеп китте. — Мин матурлыкны инкяр итүче түгелмен, Гәүһәрия. Матурлык — кешеләрне яшәргә рухландыручы сыйфатларның берсе ул. Мин гүзәллекне шәрәләндерүгә, чибәрләрне акча колы итүгә, товарга әйләндерүгә каршы. — Каян килә шул политэкономия терминнары телеңә? Сезне соң, фән әһелләрен, в конце-то концов, сохари төсле коры булырга гына өйрәтәләрме? Әдәбият кешеләрен дәме? Варис үз фикерендә катгый да була белүчән бит. — Ул чибәрләрне киемле һәм киемсез күрсәтеп, без яшьләрне бозабыз. Монысы — шиксез. Зур зал каршына бөтенләй диярлек шәрә чыгудан тайчанмаган кызның ояты барына шикләнәм мин. Бүләкләр бирү дигәнең нәрсә тагын? Тән сатып мал табудан да җирәнгечрәк ни булыр? Ә чибәр түгелләрне хурлау, түбәнсетү түгелме бу? Өзелеп төшкән гүзәл булмаса да, акылы, рухы, әдәбе белән соклангыч кешеләр күләгәдә калсыннармы? — Андыйларга язмышларына үпкәләргә генә кала, иптәш Юлдашев. Тагын энә кадау: "Иптәш Юлдашев". Кара син аның үз чибәрлегенә таянып һавалануын! Варис сүзен түгәрәкләргә җыенды. — Мондый "дрессировка"ны гүзәллек дип атарга кирәкмәс иде. Әгәр дә болар һәммәсе реклама хакына эшләнә икән, безгә андый рекламаның да кирәге юк. Безгә киң куллану әйберләренең әйбәтләре күп кирәк, азык-төлек мул булсын. Рекламасыз да алачакбыз! Әле ничек кенә! Ә ул Катяларны, Солтанатларны кырга чыгарып бастырудан иген уңышы артмас, фермаларда ит тә, сөт тә ишәймәс. Ә мал-туар шәрә гүзәлләрдән куркып качар гына. Ник дисәң, сыер савучылар бик пөхтә киенеп йөрүчеләр. Терлек-туар киемлеләрне үз итә. Гәүһәрия тагын ярсып куйды. — Бу кадәр дә прагматик булмасаң! Сиңа фәлән центнер ит булсын да, фәлән гектарда фәлән центнер ашлык уңсын! Пойми, не хлебом единым жив человек. Эстетика дигәндә, күзле бүкәнмени соң син?! Яшьләргә матурлыкны өйрәтергә призван кеше бит син. Варис күңелендәге соңгы дәлилне китерәсе итте. — Татар халкы гомер-гомергә матурлыкны мактап җырлаган, Гәүһәрия. Шулай да ул тышкы чибәрлекне рухи матурлык белән бергә күрергә теләгән. Акыл белән, уңганлык белән, миһербанлык, шәфкать белән бергә. "Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк" дигән борынгы бабаларыбыз. Бу әйтем безгә гасырлар сынавын үтеп килгән. Гәүһәриянең зәңгәр күзләрендә усаллык очкыннары кабынды. Эчке ярсынуыннан борын канатлары дерелдәшә башлады. Юка иреннәре кысылып бөреште. Ул, кискен хәрәкәтләнеп, кул селтәде һәм, карурманда адашкан бәндә сыман, кычкырып салды. — Муртайган татар фәлсәфәсен сатма, пожалуйста! И так надоело. Соңга калып туган кеше син, с опозданием большим. Пәрәнҗә эпохасында туасы калган сиңа. Киленнәр тел яшергән эпохада. ...Мәктәпләрдә кышкы каникул көннәре иде. Бу ял укытучылар өчен булмаса да, дәресләр укытылмагач, аларның да вакыты иркенрәк була. Гәүһәриягә дә инженерның бердәнбер кызы Гөлнара белән озаграк шөгыльләнергә җай чыкты. Беркөнне алар инглиз теле грамматикасы кагыйдәләренең төбенә тоз коеп утыра торгач, кичке сәгать алтыны җиткезделәр. Эш сәгатен түгәрәкләп, Хәнифә ханым кайтып җитте. Аның эзләренә басып диярлек Васил үзе дә кайтты. Хуҗа белән тагын бер ир заты бар иде. — Минем энекәш, — диде йорт башы. — Хәйдәр! — дип танышты мәһабәт гәүдәле чибәр яшь ир. Аның тавышы шәп дикторларныкы кебек иде. Кул кысуы баһадирларча. Аңа кул биргәч үк, Гәүһәриянең тәненә әллә ниткән җылы йөгерде. Баш миенең әллә кайсы күзәнәкләренә барып йога торган дулкын-дулкын җылы астан өскә таба хәрәкәт итә башлады. Гәүһәрия саубуллашып кайтып китәргә талпынган иде, авыз ачарга да ирек куймадылар. — Китмисез, китмисез, Гәүһәрия Салиховна! — диде Хәнифә ханым. Аның сүзен хуҗа кеше кабатлап торды. Хуҗаның энесе дә чат ябышучан кеше булып чыкты. Әле рәтле-чутлы танышып та өлгермәгән килеш, Гәүһәрияне чын-чынлап кичке чәйгә калырга кыстый башлады. Укытучы хатын аңа төксе генә җавап кайтарырга ниятләгән иде дә, Хәйдәр күз сирпеп карау белән, андый нияте, парга әйләнгәндәй, юкка чыкты. Хәйдәрнең чыраенда шултикле ихласлык чагыла иде. Аннары бу кадәр нәзакәтлелек, тәкәллефлелек бөркәп торган затка каршы ничек тел күтәрелмәк кирәк? Ялт итеп кырынган-таранган, шартын китереп киенгән, йөзендә зыялы елмаю саклап кына сөйләшә, аңа ни вөҗданың белән тупас бәреләсең ди?! — Мин сезне бик тиз илтеп куярмын. Машинам монда, Гәүһәрия ханым. Калыгыз беразга. Хафаланмагыз, — диде Хәйдәр. Мәсьәлә шуның белән хәл кылынды кебек. Өстәл янында да Хәйдәр Гәүһәрияне бер генә минутка да игътибарсыз калдырмады. Ул күптән түгел генә Кавказдан кайткан икән, Хәнифә ханым белән Гәүһәрия ханымга аерым күчтәнәче барлыгын әйтте. Шундук өстәл артыннан торып, крокодил тиресеннән тегелгән зур портфеленнән ике шешә алып килде. — Гүзәл ханымнарга — "Абхазия букеты", шәраблар патшасы! — диде, үзенчә тантаналы итеп. — Ни генә әйтсәк тә, начар шәраб түгел. Ә без, абый, синең белән Кавказның коньягын карап карарбыз инде, яме... Өстәлгә бармакның ике буыны кадәр булыр-булмас кына рюмкалар куелган иде. Хәйдәр, шартын китереп, иң әүвәле "Абхазия букеты"н ачты. Шешә авызын тастымал белән сөрткәләгәч, ханымнар алдына куелган рюмкаларга шәраб койды. Аннары, бик ләззәтләнеп коньяк шешәсен ачып, ирләргә дигән рюмкаларга эчемлек агызды. Үзе үк тост әйтергә булды. — Минем имин-аман кайту шәрәфенә һәм... һәм иң мөһиме, иң хатирәлесе дә булыр дип уйлыймын, Гәүһәрия ханым белән танышу хакына! Үтенәм, авыз итеп куегыз... Өчәүләп өзми дә куймый кыстый торгач, Гәүһәрия бер-ике рюмка шәраб эчеп куярга мәҗбүр булды. Әмма, турысын гына әйткәндә, Хәйдәр иптәш күкләргә күтәреп мактаган шәрабның шаккатырдай тәмен дә, исен дә тоймады ул. Исеме — аталышына караганда, берничә төрле шәрабның кушылмасыдыр инде бу, тикмәгә генә букет димиләрдер, ә тәме һич кенә дә таң калырлык түгел. Шулай да... шулай да тәэсире юк түгел бугай. Җиңелчә генә башны әйләндерә, күңел эчкәресендәге ниндидер нечкә кылларны чирткәли кебек... Ләкин мәлҗерәргә, хисләр әсирлегенә бирелергә ярамый. Кайтырга кирәк, кайтырга! Өйдә аны ире, баласы көтә. Өйдә аны хуҗабикә мәшәкатьләре көтә. Болай да бик соңарды, бик озаклады. Кайтырга! Чын-чынлап талпынгач, кешене бәйләп куя алмыйлар ич. Хәнифә ханым белән Васил абзый аларны озата чыктылар. Хәйдәрнең "Волга"сы, рас икән, подъезд төбендә тора иде. Гәүһәрия артка кереп утырды, Хәйдәр машинаны җай гына кузгатып алып китте. Гәүһәрия үзләренең адресын әйтте. — Шәһәрне саклаучы крепость икән урамыгыз, — дип көлемсерәде Хәйдәр. Аннары сораштырып алды: нәрсә белән шөгыльләнә Гәүһәрия ханым, гаиләсендә кемнәр бар, нинди һөнәр ияләре?.. Шәраб шаукымыннан арынып бетмәгән Гәүһәрия дә үз чиратында сораштыра башлады. Хәйдәр, интервью биреп шомарган председатель шикелле, үзе турындагы мәгълүматны бер тында әйтеп салды. — Мин Горькида яшим. Генерал Сафиуллин урамында. Йорт фәлән, фатир фәлән. Эш урыным — кооперативта. Казанлыларны һәм республика башкаласы кунакларын сыйлау белән мәшгульбез. Ашханәкафе һәм аның филиалының директоры. Ялгызак тормышы кичерәм. Моңа кадәр озак еллар Мәскәүдә яшәдем, эшләдем. Анда совет сәүдәсе институтын тәмамладым. "Березка"да эшләгән елларым булды. Хатын Казанга кайтмады. Мәскәүдән каерып ала торган җан түгел. Кызым белән икесе анда калдылар. Мине туган туфрак тартты. Араны өздек тә менә мин монда... Университетның юридик факультетында заочник. Дөрес, әлегә ике курс кына тәмамлаган килеш... Туп-туры һәм ап-ачык җавап. Дөресен сөйли микән бу кеше дип, икеләнүең дә бар. Ә ул хаклыкны ярып сала. Хатыны белән ике арадагы упкынны да бик җиңел генә тасвирлап ташлады түгелме? Гәүһәрия Фатих Әмирхан проспектында ук төшеп калырга ниятләде. — Җәяүләп кенә кайтырмын, һава сулармын, — дигән булды. Тик Хәйдәр иптәш Ногманов андый гына хәйләләрне тоймас бәндә түгел иде. — Ирегезгә юлыгудан шикләнәсезме? Хафаланмагыз. Таксида кайттым, диярсез. Хәзер шакмаклы билбаусыз машиналар да такси ролен үтиләр. Просто акча эшләргә чыгучылар да аз түгел... — Инструктажны тартынмыйча бирәсез... — Гәүһәрия бу сүзләрне үтә коры итеп, шелтә катыш әйтергә җыенган иде, әмма әйтеп бетерүе булды, Хәйдәр Ногманов алдына көмеш тәңкәләр чәчкәндәй көлеп тә җибәрде. Аннары үзенең бу кыланышына аптырап да калды, ниткән җилбәзәклек бу, янәсе. Син соң, егерме җиде яшьлек укытучы кеше, ир хатыны, бала анасы, мәктәптә укучы кызчык шикелле чыркылдыйсың... Ләкин соң иде инде, әңгәмәнең дилбегәсен Хәйдәр үз кулына ныгытып алды. — Хәйләсез — дөнья файдасыз, диләр бит безнең татарда, Гәүһәрия Салиховна. Анысы аның — сүз уңаеннан гына. Минем сезгә зур үтенечем бар. Иртәгә түгел, иртәгә авыл районына казна эшләре, төгәлрәге, кооператив мәшәкатьләре белән барып килергә тиешмен. Берсекөнгә очрашыйк әле, зинһар. Иркенләп бер сөйләшеп утырасым килә сезнең белән. Төчеләнә димәгез, ник икәнен дә аңлата алмыйм, йөрәгемә дәва булырсыз шикелле... — Юк, булмый. — Сәбәп? — Моны сез миннән шәбрәк төшенергә тиешсез. Гаиләм! — Мин бит, Гәүһәрия Салиховна, сезнең гаиләгезгә зыян салырга ниятләп чакырмыйм сезне. Ул яктан абсолютно тыныч булыгыз. Мин, сез хәзер уйлап алганча, гаилә агачын корытып йөрүчеләрдән түгел. Ниһаять, минем үз достоинством бар. — Булмый, кыстамагыз, артык сүз әйтмәгез, яме. Төшим мин, кайтарып җиткердегез, рәхмәт. — Ник булмый? Тагын ике генә минут сабыр итегез инде. Картлар әйтмешли, калган көтү калган. — Берсекөнгә минем туган көнем. Сыңар минут та буш вакытым булмаячак. Ярый, хушыгыз! Кайчандыр ул үзе Мәхмүт абыйсын сертотмас үрдәк булуда гаепләгән иде, бүген үзе шул хәлдә калды. Кем сораган иде аңардан туган көнең кайчан дип. Бүтән кискен сәбәп таба алмас идемени? Аннан соң сәбәпнең иң зурысын, саллысын, хәлиткечен әйткән иде ич инде. Шуның белән кырт киссә, булмый идемени?! Юк лабаса, кемдер, ниндидер сихри көч теленнән тартты бүген аның. Шул сүзләре Хәйдәр Ногмановка, ашханә-кафе һәм аның филиалы директорына, канатланып китәргә җай чыгарды. — Сез барыбер ул көнне мәктәпкә бөтенләй бармый калмыйсыз инде, Гәүһәрия Салиховна, әйе бит? Гәүһәрия, бармыйм, ул көнгә рөхсәт алдым, дип әйтергә тиеш иде түгелме? Нәкъ шул сүзләрне тезәргә телен тибрәтә башлап авызын ачкан иде инде югыйсә, алай да соң ни хикмәт, ни гаҗәп, бөтенләй киресен сөйләде дә куйды. — Иртәнге якта барып киләм, билгеле. — Әйтте һәм үкенеп туя алмады. Шуннан соң нык сәерсенеп куйды. Нәрсә соң әле бу? Үз-үзенә хуҗа булу хисен югалттымыни соң? Нинди сихер шаяра? Хәйдәр шул җөмләгә чытырдап ябышты. — Бик әйбәт! Мәктәптә эшләрегезне бетерүгә, мин килеп җитәм. Үтенечем, соравым, ялваруым шул: сезне ярты сәгатькә, нибары утыз минутка алып китәм, яме. Үтенечемне кире какмагыз. Ә хәзергә хушыгыз, Гәүһәрия Салиховна. Хәерле төн телим сезгә. Гәүһәрия "Волга"дан төште, ләкин тиз генә кереп китмәде. Хәйдәр автомобиленең борылганын, арттагы кызыл утларын мөлдерәтеп яндырып китеп баруын карап торды. Аннары гына үз йортларына таба атлады. Өйдә көтәләр иде инде аны. Аш өлгерткән Варис, чәй өлгерткән. Хатынын бик ачык каршылады. — Озакладың син бүген, Гәүһәрия. Гәүһәрия уңай якка да, кирегә дә күп сөйләшер хәлдә түгел иде. Гәүһәрия, киемнәрен алыштырып, өстенә зәңгәр җирлеккә күксел тимгелләр төшкән халатын, аякларына йомшак туфлиләрен киеп алгач, кулларын кат-кат юды да, аш өстәлен хәстәрләде. Бик тырышып кул юуны үтә зарур эш итеп күрде ул. Кулларын аңа кагылырга тиеш түгел кеше тотты ич. Кулдан гына түгел, җаннан юарга кирәктер дә инде ул рухны... Иртәдән бирле күрмәгән Рушаниясе аның итәгенә килеп сарылды. Бүген ул кызчыгын читкә тибәрмәде. Бу минутларда, шушы сәгатьтә нарасые аңа бик тансык иде. Калкан буларак, кальга-крепость буларак, ят җилләрдән ышыклар дивар булып, чит дулкыннардан сакларлык мол яки субүләр атау төсендә иде ул бу минутта. Шушы бәләкәй кызчык бүген зәхмәтле көч ябырылуын кире кагарлык зат була алмас микән? Көтмәгәндә өерелеп килгән күкрәүле болытларның яшенен кире кайтарырга көче җитмәсме?.. Беренче каналдан "Вакыт" программасын карагач та, алар шактый утырдылар әле. Варис студентларга консультация үткәрергә хәзерләнде, Гәүһәрия Диккенсның "Домби һәм аның улы" романының инглизчә басмасын укуын дәвам итмәкче булды. Әйтергә кирәк, беравыкка гына булса да онытылып торырга, әсәр геройлары арасында яшәп алырга иде исәбе. Юк, барып чыкмады. Күзләре китап юлларын капшады, уйлары бүтәндә иде. Укыганы аңына барып җитмәде. — Ятыйктыр, — диде ул, аптырап-йөдәп утыргач. — Иртәрәк торырбыз булмаса. Саф башка эшләнгән эш хәерлерәк. Бу төнне Гәүһәрия ирен зөфаф кичендәге кебек назларга омтылды, үзе дә аңардан шундый ук наз көтте. Торып-торып аның Вариска эч серен ачып саласы килде, бүген Хәйдәр Ногманов белән очрашуын, хатын аерган сәүдәгәрнең тагын күрешергә ашкынуын сөйләмәкче булып ымсынды, ләкин хатын-кызга гына хас тешләклек аны бик тиз тезгенләп куйды. "Тузга язмаганны! Иргә ышанма, Иделгә таянма, дигәннәр. Авызымдагы языгым дип шыркылдыклансаң, күрерсең күрмәгәнеңне..." Ул Ногманов хакында ләм-мим дигән катгый карарга килде. Шулай да Вариска сыенасы килү дәрте кимемәде. Әгәр дә яраса, "Җибәрмә мине яныңнан! — дип, иренең муенына сарылыр иде дә, кулларын беркайчан да ычкындырмас иде. — Бирмә мине чит-ят кулларга!" — дияр иде. Хатынының җан җылысы артуын Варис тиз сизде һәм югалып калды. Югыйсә бит ул тәмугка күнгән шайтан сыман орды-бәрде мөнәсәбәткә өйрәнеп беткән. Әлбәттә, җылы мөгамәләнең серенә төшенер хәлдә түгел ул. Ни дип юрарга да белмәде, шулай да үзен бәхетле тойды. "Һәрчак шулай булса, ни әйтер иде, — дип фикер йөртте ул. — Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәү менә шулай буладыр да соң..." Алар икесе дә тыныч күңел белән йокыга талдылар. Гәүһәрия шактый буталчык төш күрде. Тавык төшенә тары керә дигән кебегрәк килеп чыкты. Ул зур агымсу ярында, имеш. Биек булып, җәелеп үскән бөдрә тал астында коену костюмыннан гына басып тора икән. Тик бу дәрья Идел дә, Варислар авылыннан ерак түгел бормаланып аккан Агыйдел дә түгел. Су шактый ашкынып ага, бөтерелеп-бөтерелеп куя. Ярга каккан дулкыннары да чаларып-чаларып китә. Аргы як ярдан аны кемдер үз янына чыгарга чакыра. Аның тавышы аермачык ишетелә: "Йөзеп чык, йөзеп!" Кая ул елга кичү! Курка Гәүһәрия, коты алынып курка, батасын сизеп-белеп тора. Бирге як ярда, менә генә, кул сузымында гына, көймә дә бар барын. Тик аның ишкәкләре юк икән. Нихәл итәргә белми өзгәләнгән минутында Гәүһәрия уянып китә. Йөрәге еш-еш кага аның. Исен җыйгач, сөенеп туя алмады. "Уф, өйдә икәнмен ләбаса! К черту аргы ярга чакыручыларны! Үз өемдә, үз оямда тыныч-имин көн итүдән дә хәерлесе булырмы?" — дип сөйләнде ул үз-үзенә. Тавыш биреп түгел, йөрәк өне белән генә. Аваз салып әйтелгән булсалар да, ул сүзләрне ире ишетмәгәндер. Варис изрәп йоклый иде. Сүз бар, сүтелеш бар, эш бар, үтәлеш бар, дигәннәр. Андыйлары сүз белән гамәл арасындагы каршылыкны искәреп, аларның тәңгәл килмәгән очракларында әйтеләдер. Әйтеп тә эшләмәгәндә. Кичтән никахлы иренә чытырдап ябышырга да гомергә купмаска, каерылмаска антлар эчкән, читкә бер кыек адым да басмам моннан соң дип тәүбәләр иткән Гәүһәрия, кышкы көннең сәгать уны тулып килгәндә, мәктәптән чыккач, "Волга"сы янында басып торган Хәйдәр Ногмановны күрүе булды, коелып, югалып калды. Буар елан каршына килеп чыкса, куян акылын җуя, кача алмый, әзмәвер елан теге мескеннең күзен буып, гипнозлап, үзенә таба тарта икән. Корбан җан иясе елан авызына шул рәвешле насыйп була, ди. Гәүһәрия шулай дип сөйләгәннәренме, укыганынмы хәтеренә китерде һәм үзе дә, шул куяндай, Ногманов хозурына атлады. Хәйдәр, мәгълүм инде, айның ундүртенче кичәсе сыман балкып, аңа каршы килде. Ашыгып килмәде, юк. Үз бәясен белеп, вәкарьле кыяфәттә якынлашты. Йөзе балкый иде. — Хәерле иртә, Гәүһәрия ханым! Бик көттереп, елына бер генә килә торган көнегез белән тәбрикләргә рөхсәт итегез, зинһар. — Ул каймак кебек йомшак тиредән тегелгән перчаткаларын салды һәм Гәүһәриягә кул сузды. — Чын йөрәктән тәбригемне кабул итегез, Гәүһәрия ханым. Шуңа өстәп иң якты теләкләр. Иң яктылары, һичшиксез, чынга ашырлыклары... — Рәхмәт! — Гәүһәрия аңа ягымлы елмайды. Шул бик җиткән иде, Хәйдәр аны машинага өндәде. Ашыгып барып, алдагы уң як ишекне ачты, болай эшләү үзе белән янәшә утырырга кушуы иде. Машинаны кабызып, газга басты. Кузгалдылар. — Өченче дамбадан гына элдерербез. Компрессорный ягыннан, — диде Ногманов һәм Гәүһәриягә карап елмайды, аннары карашын бик тиз алга текәде. Елмаюы әллә ничек кенә килеп чыкты ашханә-кафе һәм аның филиалы директорының. Гәүһәрия бу елмаюда ямьсез, шыксыз бер төсмер сизгәндәй булды. Әйе, төсмер генә, бизәк түгел. Оттенок, нюанс, символ кыйпылчыгы, шайтан белсен, тагын нәрсә!.. Әмма бар иде ул төсмер. "Күпме генә назланган булып маташсаң да, каптың бит кармакка!" — диюе идеме Ногмановның, әллә: "Янәшәмдә син утырып барганга шулай балкыйм мин!" — дип кинәнүе идеме, ханым аңлый алмады. Алай да яхшыга юрарга тырышты. Ә Хәйдәрнең фатирына кайтып җитәрәк, аны ниндидер курку, имәнү биләп алды. Нигә үз өенә алып кайта әле ул аны? Ниятләре нинди? Чыннан да, килешмәгәнне, ярамаганны кылырга дип әрсезләнмидер ләбаса?! Ханым уйларына нокта куярга өлгермәде, тугыз катлы йортның икенче подъезды каршына кайтып туктадылар. Хуҗа кеше машинасын бүтәннәргә комачау кылмаслык итеп бер читкә куйды да, кабинадан чыкты һәм, автомобильне алдан урап, Гәүһәрияне чыгарырга дип, кабина ишеген ачты. Никадәр тәкәллефлек! Дәүләт эшлеклесе рәсми кабул ителүгә килеп төштемени?! Шул ук вакытта Ногмановның бу хәрәкәтләрендә ул ясалмалык барын да чамалап алды. Илтифатлылыкның да чиге булырга тиеш бугай. Нәрсә әле, Гәүһәрия җиңел машина ишеген үзе ачып чыга алмаслык нечкәргән җанмыни?! Көпә-көндез култыклап кына алмаса ярар иде дип, юкка гына шүрләгән икән Гәүһәрия ханым. Хәйдәр уң кулын сузып, подъездга юл күрсәтте һәм әйтте: — Таныш булмаган җиргә килгәндә, кунакны алдан җибәрү кысага сыеп бетмәс. Хуҗа алдан керү дә этикетны бозу булмастыр дип беләм, — дип, Гәүһәриянең алдына төште. Ике бүлмәле фатир. Гади генә җиһазлар. Һәрнәрсә үз урынында. Кычкырып торган байлык та юк, зәвыксызлык та сизелми. Чиста, җыештырылган. Гәүһәриянең күз карашы белән бүлмәләрне сөзеп чыгуын искәргән Хәйдәр өй эченең шундый гади булуын аңлатты. — Күршедәге бер рус карчыгы кереп җыештыргалый фатирны. Рәхмәт төшкере, чүп-чарга батып ятарга урын калдырмый, — диде. Аннары ул тиз-тиз чишенде, шартын туры китереп, Гәүһәриягә чишенергә булышты. Кулларын юды да, тастымалга буйсынып эш иткәндәй, өстәл хәстәрләде. Шулкадәр һәммәсен үз урынына куеп киткән булган, савыт-сабасы да, тулы шешәләре дә бик тиз өстәлдә булдылар. — Сезнең бәйрәмне миндә башлыйбыз. Кичәге шикелле куркып та калмагыз, тартынып та тормагыз. Фә-кать, — ул бу сүзне кабатлады һәм иҗекләргә бүлеп әйтте, — фә-кать бер генә рюмка шәраб авыз итәсез. Шуның белән мин бичарагызны бәхет кошы тоткандай куандырасыз... Тәмле сүзнең дә балы чамалы булырга тиеш, ахрысы. Гәүһәрия шуны чамалады. Йөзенә ризасызлык чыгармаса да, сорап куйды. — Сез нишләп "минем бичарам" булырга тиеш ди әле? Хәйдәр баскан җирендә баганадай катып калды. Чекерәеп Гәүһәриягә бакты. Бер мәлгә ханымның дәгъвасын аңламый тордымы, сүзсез булды. Аннары Гәүһәрия соравының асылы аңына барып җитте, ул көлемсерәп җавап кайтарды. — Гафу, билләһи, мең кат гафу, Гәүһәрия ханым. Сүзнең сүтеге юк диебрәк уйлаганмын. Телне контрольдә тотмау бәласе генә. Алай рөхсәтсез үзләштерә торган гадәтем юк, ышаныгыз... Инде Гәүһәрия аның тасма телләнүенә игътибар итте. Нинди суга керсә дә, коры чыга торган бугай бу адәм, дип, күңеленә беркетеп куйды. Әмма мондый тоемлау озакка бармады. Хәйдәрнең үтә нәзакәтле кыставына буйсынып, ул шәраблы рюмканы кулына алды. Иң сәере шунда иде: җаны бу эшкә карыша, кулы шуны башкара иде. Хәйдәр, бер генә минутка дип, гафу сорап, күрше бүлмәгә чыкты. Язу-сызу өстәленең тартмаларын ачып япканы ишетелеп калды шикелле. Гәүһәрия янына килгәндә, аның кулында бик матур бер тартмачык иде. Ул аны кунак ханымга сузды. — Сезгә. Туган көнегез хатирәсе булсын. Елына бер генә көн кисәгез дә, мин җиденче кат күктә булачакмын. Булган кадәр изге нәрсәләр, изге затлар, изге төшенчәләр хакына үтенеп сорыйм, кире кага күрмәгез, Гәүһәрия ханым... Аңлагыз мине, аңларга тырышыгыз, чын йөрәктән, чын күңелдән... Зәңгәр асылташ кашлы алтын колагалкалар иде бу тартмачыкта. Ачып җибәргән мизгелдә үк Гәүһәрия көчле ымсыну катыш чиксез соклану кичерүен сиздерми кала алмады. Бу тойгылар аның йөзендә генә гәүдәләнеп калмыйча, теленә чыкты. Ул, урысчарак итеп: — Ба-а! — дип куйганын да абайламый калды. — Чудеса-то какие!.. Хәйдәр өчен бүтән һични кирәкми иде инде. Хаклык хакына әйтми ярамый, үзенең ашыга төшүен аңлады Гәүһәрия, тик соң иде инде. Туган көн бүләге тапшырылган дип санала иде. Кәҗәләнү мәгънәсезлек кенә буласы көн кебек ачык иде. Бары тик рәхмәт әйтү генә кулай булачак минут иде бу. Һәм ул, булдыра алганча килешле итеп, Хәйдәр Ногмановка рәхмәт укыды. Ногманов чибәр ханымның рәхмәтен кабул итте һәм ялгышып кына да шундый бүләк бирә алуы белән һавалануын күрсәтмәде. Әйтерсең лә ул бу церемонияне шундук онытты. Әйтерсең лә мондый хәлләр аның өчен үтә гадәти бер хәл... Хәйдәр Гәүһәрияне иңнәреннән алырга теләгән иде, ханым кискен хәрәкәтләр белән читкә тайпылды, ләкин яхшыга да, яманга да бер сүз әйтмәде. Ногманов та артыгын базуланмады, елмайды да фикерен ирештерде. — Мин — вәгъдәле кеше, Гәүһәрия. — Шулай диде, "Гәүһәрия" генә диде, "ханым" дигәнен әйтмәде. Ниндирәк төсмер иде бу? Без хәзер якынрак кешеләр дигәнеме? — Хәзер мин сезне өегезгә илтеп куям. Минем аркада бернинди күңелсезлек яки тәмсезләнү булырга тиеш түгел. — Ул нык басым ясап, әле генә тәмамлап куйган җөмләсендәге соңгы сүзне кабатлады. — Бер-нин-ди! Тик бер генә минутка, ярты гына минутка тоткарланыйк та, бер нәрсәне ачыклыйк, зинһар. Мин сезне тагын кайчан күрүгә өметләнә алам? "Күрешү кирәгрәкме соң?" — димәкче иде Гәүһәрия ханым, тик бөтенләй бүтәнчә сүзләр әйтте. — Ул тиклесен сез әйтерсез инде, — диде. — Мин бит сезнең эш режимын белмим. Минем исә, укулар башлангач, бик мәгълүм расписание. Иртән сигездән көндезге икегә кадәр. Ә четверг, татарчасы пәнҗешәмбе ич инде, минем буш көнем... Ә шулай да бу көн очрашу көне була алмый... Мин өйдә генә булырга тиешмен ул көнне. — Алайса, без киләсе атнаның дүшәмбесендә очрашабыз. — Хәйдәр Ногманов бу җәһәттән очрашуны үз иркенә куелганлыгын шәп аңлады. — Сәгать көндезге икенче яртыда мин бүген барып туктаган урынымда булырмын. Кузгалдык, Гәүһәрия!.. Машинаны бик оста йөртә иде Ногманов. Әллә ничә төрле машиналар диңгезеннән гүя уйнап кына бара. Кулы рульдә, күзләр юлда гына түгел. Әледән-әле Гәүһәриягә карап алырга да өлгерә. Кәефе шәп. Морадыма ирешәм, дип юанамы? Әллә, гомумән, яшәү дәрте ташып торган шәхесме ул? Очрашулар шулай башланып киткән иде. Ә Варис хатынына бүләккә көньяк сәүдәгәрләреннән чәчәкләр һәм китап алып кайткан иде ул көнне. Китаплар бүләк итү — Варисның студент елларыннан килә торган гадәте, түгәрәк даталар булмаганда, ул гел шулай итә, бүләккә бик матур чәчәк бәйләме һәм үзе әйбәт санаган китап алып кайта. Бу юлы Тамара Афанасьеваның "Гаилә портретлары" дигән китабын бүләк итте. Бер нәрсә дә бүләк итмәсә, хәерлерәк буласы булгандыр, мөгаен. Никме? Асылташ кашлы колагалкалар белән алтмыш тиенлек китапны чагыштыру килеп туды Гәүһәрия күңелендә. Ул, актарып та тормастан, бүләкне стенканың китаплар бүлеменә куйды, чәчәкләрне банкадан вазага күчереп утыртты... Гәүһәрия, үзе дә өзеп кенә аңлата алмаслык тойгылар эчендә калып, Хәйдәр белән күрешүләргә күнегеп китте. Вөҗданы газапланмас, бәгыре сызламас булды. Шулай да бөтенләй уйланмады да түгел, кайчак җаны тыгызлана иде аның, озак шаярып-көлеп арыган бала төсле, сүнеп-сүрелеп кала иде. Тирәюнендә сөрем белән өретелгән тынлык хасил була иде шикелле. Мондый көннәрдә иренең генәме, кызының күзенә туры карарга да җөрьәт итми иде. Ә аннары... аннары башын чайкап җибәрер иде дә бөтен икеләнүләрен, фикер үзгәлекләрен таратып ташлагандай булыр иде. Болай батыраеп китәр өчен, күңелен кимерергә маташкан күзгә күренмәс кортларны юып төшерү нияте белән, тора-бара Гәүһәрия Хәйдәр хәзинәсеннән үзенә күчкән татлы шәрабны йотып куюдан да тартынмас булды. Ни генә әйтсәләр дә, аны авыз иткәч, күңел күтәрелә, кызык. Ләкин шулай да ахырдан тагын ямансу, сагышлы. Булмагае! Сагыш сындырырга тагын берничә йотымы бар лабаса! Көннәрнең берендә кичен, Варис институт партҗыелышында иде сыман, Гәүһәрия "Гаилә портретлары" китабын кулына алды. Актарып караганда, "Җир мәхәббәте" дигән бүлекчәгә тукталасы итте. Ленинградта үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, аерылышу сәбәпләрен процентлап күрсәткәннәр иде. "Ир яки хатынның тугрылыксызлыгы аркасында аерылышучылар — 11,3 процент, ирнең яки хатынның әхлаксызлык күрсәтүе яисә алкогольгә хирыслыктан — 31,2, холык-фигыль ярашмаудан — 28,2, гаиләгә җиңел караш — 23,3 процент..." Гәүһәрия үзенең суынуын холык-фигыльләре ярашып җитмәүгә юрап карады. Үзен дәртле-ялкынлы ханым дип исәпләп, гаилә җылылыгы суына баруның сәбәбен Варисның үз хезмәте белән кирәгеннән артык мавыгып, яшь хатын-кызга ир назы биреп җиткермәүдә, гамьсезлектә гаепләргә нигез эзләде. Укуын дәвам итеп, тагын берничә юл алга киткәч, "җенси канәгатьсезлектән аерылышучылар 6 процент тәшкил итә" дигән юлларга тукталып калды. Димәк... димәк, монысы да тормышта була торган хәл икән ич! Монысы өчен дә берәүне дә каһәрли алмыйлар... Көннәр шул рәвешле үтә торгач, вакыт чылбыры Хәйдәр белән Гәүһәриянең Кавказга китәр сәгатьләренә килеп тоташты. Алар Адлерга очтылар. Аннан Гаграга килделәр һәм Хәйдәрнең яхшы танышы булган Вано агайларга фатирга урнаштылар. Казан кунакларына Вано агайның кече өе бирелде. Яшә, ял ит, кәеф-сафа кор, фани дөнья ваклыкларын бер читкә өреп очыр! Өреп кенә юкка чыкмасалар, Хәйдәр әйтмешли, тибеп үк тәгәрәт! Гомер ике киләмени соң?! Әйтә ич әнә Хәйдәр, без — тамаша караучылар, ди. Тормыш үзе инде музей була, музей. Без — музейга килеп кенә китүчеләр... VI Варис та, Рушания дә Гәүһәрияне бик көттеләр. Кызчык стенага эленгән календарь битен алга китеп бөкләп куйган иде. "Әнием кайтасы көн!" Бу числоны аңа әтисе күрсәтте. "Менә шушы көн җиткәч тә, кайтып төшәчәк әниең", — диде. Рушаниянең әнисен көтүенең тагын бер максаты бар иде, сагынудан гына түгел, Гәүһәрия кайткач, алар өчәүләп Агыйдел буена, әбисе белән бабасы янына, әтисенең туган авылына кунакка кайтачаклар. Сабый хыяллары аллы-гөлле инде. Ул инде үзен авыл урамында уйнап йөргән итеп күз алдына китерә. Бабасы җиккән атка утырып, печән чабарга баруларын, кичен, көтү кайткач, әбисенең аңа җылы сөт эчерәселәрен, авыл кызлары белән болынга ияреп төшәсен, өлкән кызларның аңа чәчәктән такыя үреп кидерәселәрен күзаллый. Әтисе белән әнисе дә янында булгач, аңа тагын ни генә кирәк булыр икән? Агыйделгә төшеп барысы бергә су керәчәкләр. Быел бит инде Рушания дә йөзә белә!.. Тик нарасый хыяллары татлы ымсыну гына булып калды. Актанышка әтисе белән генә кайттылар. Гәүһәриянең юлга чыгасы килмәде. — Үзең генә кайтар инде, Варис, баланы, — диде ул. — Бәлки, алырга бергә кайтырбыз. "Бәлки..." Бу сүзгә нинди мәгънә салынганын белсә, Варис аны ишеткән мизгелдә үк дөрләп кабынган булыр иде, ярсынуның чигенә чыгар иде. Тик бу минутларда әлеге сүзне хатынының үз ягын өнәмәвенә генә юрап калдырды. Сөймәде инде Гәүһәрия ире ягын, сөймәде, ни хәл итәсең. Әллә бар аның өчен Варисның туып-үскән нигезе, әллә юк. Әллә бар, әллә юк аның өчен ирен тудырып үстергән ата белән ана. Варис шулай дип кенә уйланды, шулай дип кенә эчтән сызланды. Гәүһәрия, үзе сәфәр чыкмаса да, каенанасы белән каенатасына күчтәнәчләр дә, бүләкләр дә хәстәрләште. Варис әзерләп куйганнарга өстәмә итеп тә алды. Ире: "Дүшәмбедә кузгалабыз, яңа атна башы белән", — дигән иде, Гәүһәрия: "Ник иртәгә үк түгел?" — дип гаҗәпсенеп сорап куйды. VII Гәүһәрия Кавказ тәэсирләреннән арына алмый иде әле. Арынырга теләми дә иде. Байтак җирләрдә булды ул моңа кадәр. Чит илләргә чыкты, Балтыйк буенда булды, туристик путевка белән Венгриягә, Чехословакиягә барды. Ә шулай да Кавказда беренче кат булуы. Анда алган тәэсирләре шуңа кадәр тупланган һәммә хатирәләрен узып китте. Бәлки, Хәйдәр белән бергә булганга шулайдыр? Яшерен гыйшык сәяхәтне тылсымлы иткәндер? Бәлки... Хәйдәр бит Гәүһәриянең күңелен күрергә дип өтәләнеп торды... Самолеттан төшүгә, Адлер аэропортыннан чыгып барышлый ук, чәчәкләр муллыгыннан һәм алар бөркегән хуш истән Гәүһәрия исергәндәй булды, шуннан башланды таң калулар, сокланулар. Шул татлы исерү ялның соңгы көннәренә кадәр дәвам итте генә түгел, әле Казанга кайткач та дәвам итә шикелле. Әмма ләкин Казан — кырыс чынбарлык инде ул. Аяусыз чынбарлык. Монда аның әнисе, ире, баласы. Кайтканнан бирле ул аларның төксе карашын, кисәтүчәнме, гаепләүчәнме мөнәсәбәтләрен тоя кебек. Бәлки, шулай күренә генәдер. Каракның бүреге яна, диләр түгелме? Тик ничек кенә булмасын, бер нәрсә хак: Вариска карата нык суынды ул. Күңеленнән үгиләнде, электәге үз итүнең тамчысы да калмады дисәң дә, олы хата булмастыр. Шул дәрәҗәдә кызына карата сүрелде, гүя ул аны карынында йөртмәгән дә, тапмаган-бакмаган да. Менә шунысы, кызына карата кычкырып торган битарафлыгы, аны торып-торып бимазалый, үкенү, ярсыну, шомлану өянәген кузгата. Шул ямьсез тойгылардан арыну өчен ул Кавказ истәлекләренә чытырдап ябышуны хәерле күрә. Онытылып торырга теләп, Кара диңгез буйларында үткән көннәрен күз алдына китерергә тырыша иде. ...Куаклыклар белән капланган ямь-яшел пәһлеван таулар аксыл болытларны кайчак билбау итеп бәйлиләр, ә кайчак йөнтәс бүрек итеп башларына кияләр. Кипарислар биек яшел манара булып күккә үрелгәннәр. Җил көчәйгәндә, аларның очлары шундый итеп чайкала, менә-менә бу "манаралар" авып китәрләр сыман. Пальмалар шулкадәр җәелеп үсәләр, кәперәеп утыралар, бар кыяфәтләре белән түр башына менеп кунаклаган юан ханым төслеләр: дәрәҗәләрен дә беләләр, базулык та җитәрлек, берәү дә урыннарыннан кузгатмаячакка да ышанычлары зур. Чәчәкләрдән күз алды әлҗе-мәлҗе килә. Нинди генә төсләр юк! Аерым-аерым төсләр генә дисәң, төсләр катнашмасыннан торган чәчәкләр дә бихисап. Ә диңгез суы! Яр читендә ул зәңгәр төстә. Эчкәрегә таба бу төс үзгәрә һәм ерактан каралып күренә. Диңгез шавын бик тә зур җанварның ашап туйганнан соң мышнап ятуына охшатырга мөмкин. Ә ярсына башласа, тиз генә миһербанлана белми. Пляжларны ак күбеккә чумыра, ташларны эчкә ташый. Яр кырые шоп-шома булып кала. Әҗәткә алып торган гадел күршең диярсең. Абхазлар көләләр. "Шулай итмәсә, аның эшен милиция кабул итми!" — диләр. Ләкин бу көлү күз яше катыш көлү дип әйтергә мөмкин, чөнки чәчәккә чумып утыручы диңгез ярларга катастрофик рәвештә һөҗүм итә. Хәйдәр аңлатты: яр корылмаларының уйланылмый, ялгыш корылуы аркасында яр динамикасы бозыла икән. Аннары гасырлар буена формалашкан ком һәм гравий ятмаларын чамасыз күп алу — файдалану казага бер сәбәп икән... — Күпне белә Хәйдәр. Гәүһәрия аңардан гел сораштырып торырга күнегеп китте. Беркөнне ул кипарисларга сокланып карап торганда сорады: — Кипариста кешеләргә хас нинди сыйфат күреп була? — диде. Хәйдәр аңлап җиткермәде. — Борынгы галлар, — диде Гәүһәрия, үз фикерен төшендерергә теләп, — урманны җан иясе итеп санаганнар, агачларны төрле кешеләргә тиңләп, аларның "холыклары" турында сүз алып барганнар. Әйтик, каеннан кешегә — даимилек, алмагачтан — ныклык, нараттан — батырлык, тупылдан сыгылмалылык күчә дип фараз иткәннәр. Менә, синеңчә, кипаристан кешегә нинди сыйфат күчәр иде микән? — Алай икән... — Хәйдәр сузып кына шулай диде һәм бик тиз өстәде. — Кипаристан сылулык, зифалык күчәр иде кешегә, галлар логикасын дәвам иткәндә. Сиңа менә шул сыйфат күчкән дияргә була... — Арттырмасана... — Гәүһәрия беркадәр чытлыкланып шулай әйтте, ә асылда, аңа мондый мәдхия ошый иде. Чибәрлеген бик белеп яшәгән ханымнарга мондый дифирамб сирәк аш сыман тансык була бугай. Кәефе килүдән кинәнеп, Хәйдәргә янә бер сорау бирәсе итте. — Ә син үзең кайсы агачтан нинди сыйфатны алырга теләр идең? Тик дөресен әйт, яме. Дөресен генә... — Минме? Һым-м... Мин... Мин бу хакта Буковинага барып уйланыр идем, Черновицы өлкәсенә... Анда бук агачы шәп үсә, урман булып. Шул агачтан үземә ныклык күчүен теләр идем. Ул гына да түгел, бу агачны бервакытта да яшен сукмый. Ник икәнен фәннең әлегәчә ачыклаганы юк, ләкин факт. Мин дә менә үземне һичкайчан яшен сукмавын телим. Тормышның күк күкрәвеннән, язмышның яшен ташыннан шыгаеп яшәве бигүк күңелле түгел бит, чибәрем. Бук агачы сыйфатына ия булсаң, андый куркыныч янамас иде... — Акылың алтын икән. — Гәүһәрия бик матур итеп елмайды. — Андый сыйфатка ия кешегә сыенып яшәве бик тә зур бәхет булыр иде... Шундый хыялларга уранып йөргән бу көннең кичендә, төгәлрәге төнендә, алар каты үпкәләштеләр. Дядя Вано белән чыгып киткән иде Хәйдәр, төн уртасы җиткәндә генә кайтты. Ни эш майтарып йөргәннәрдер, хисап бирү Хәйдәр Ногманов гадәтендә түгел, әмма ул каты исерек иде. Гәүһәриядән канәгатьсезлек белдереп, әллә ниләр мыгырданды, мыгырданды да, гырлап йокыга китте. Ханымны исә йокы алмады. Таңны керфеккә керфек тә какмый каршылады. Аның башына диңгез дулкыннары шикелле өерелеп-өерелеп әллә нинди уйлар килде. Ногманов иптәшнең образын күңеленә калыплап куйган Гәүһәрия ханым икеләнә калды: белеп бетердеме соң әле ул директорның холкын-фигылен. Бүген менә шундыйрак кәмит ясады, ә иртәгә нишләр? Уйларының бер җебе моннан бер-ике генә көн элек Хәйдәр алып кайтып биргән шигырь җыентыгындагы бер әсәргә килеп ялганды. Әлеге китап — Алексей Джонуаның Сухумида чыккан шигырьләре. Анда китапка исем биргән "Тугрылык" легендасын бик яратты Гәүһәрия һәм усал эт хакындагы шигырьне кат-кат укып карады. А вот собака злая... Подальше отступи — Рычит она и лает И стонет на цепи. Ни хлеба и ни ласки Не примет от людей. А цепь с надсадныйм лязгом Таскается за ней. И днем уснуть нельзя ей, И ночью не до сна. А подойдет хозяин — Радехонька она... Прискорбно этой суки Нелепое житье: Тому и лижет руки, Кто заковал ее. Хәйдәр лаякыл кайткан төндә үзенең хәлләрен бәйдәге усал эт язмышына тиңләде Гәүһәрия. Ногманов иптәш бәйгә куйды түгелме соң аны? Алтын чылбыр белән богаулап куйды булып чыгамы? Нинди металлдан ясалган булса да, чылбыр чылбыр булып кала бит инде. Бәйгә утыртты да сүзләрнең тозлыборычлысын сибә башладымы? Аекның уенда, исерекнең телендә, диләр. Шулай килеп чыга түгелме соң? Төн уртасында аягүрә торып каршыламау ошап җитмәдеме иптәш Ногмановка? Аракы мичкәседәй аңкып кайткан килеш битләренә үрелеп үбү җитмәдеме? Гәүһәриянең андый ук түбәнлеккә төшәсе килми иде, юк, килми иде. Варис белән ничә ел гомер итеп мондый манзараны күргәне булмады бит аның. Ахыр килеп, ниндидер эш майтарганнар икән, шуны юабыз дип, сыныкка сылтау табып, алкынганнар икән, монда Гәүһәриянең ни гаебе дә, ни кыегы? Нигә дип әле ул аек килеш теленә чыгармаган канәгатьсезлеген исерек хәлендә бәян итәргә булган? Нәрсә диде бит: "Никахлы әфәндегә хыянәт иткән кеше сөяркәсенә генә хыянәт итә ала инде ул", — диде. Тагын да ниләрдер сөйләнде Хәйдәр. Аларын ханым анык кына абайлый алмады, ә хыянәт итә алу хакындагысын ап-ачык ишетте. Кешенең авызы яман якка бер ачылмасын икән, аннары тозлы-борычлы сүзләрне тәкрарлау аңа бер тиен дә тормаячак. Димәк, Хәйдәрнең исәбе Гәүһәрияне сөяркә итеп кенә тоту. Димәк, ул Гәүһәриягә вакытлы курчак итеп кенә карый... Димәк... Гәүһәрия бит бөтенләй башкача уйлаган, бөтенләй бүтәнчә ният иткән иде! Иртәгәсен чәй телсезләрчә узды. Аннары Хәйдәр, соңгарып һәм исереп кайтуы өчен гафу сорап, үзе сүз башлады. Гәүһәрия аның төнлә әйткәннәрен исенә төшерде. — Син дөрес аңламагансың, Гәүһәрия, — дип төзәтенде Хәйдәр. — Мин андый сүзне әйтә алмыйм, чөнки минем күңелемдә андый шик-шөбһә юк... Гәүһәрия бу сүзләргә отыры рәнҗеде. — Үз колакларыма ышаныйммы, әллә синең аклануыңамы? — Ул моңарчы булмаган чәчәләнү белән сорады. — Мәгънәсезлек әвәләргә мәнсезлегең җиткән икән инде, гаебеңне танырга да батырлык тап, ичмасам... Хәйдәр чибәр ханымнан мондый кыю сөйләшү көтмәгән иде, аптырый калды. Тик ул бит килешмәгән эш кылынуын аңламаслык бәндә түгел, ихластан гафу үтенде, Гәүһәриянең үзен кичерүен сорады. Ялварды хәтта. — Инде шундый сүзләр әйткәнмен икән, бу минем чамадан тыш исереклегем нәтиҗәсе, — диде. — Аракының бөтен төшенчәләрне бутап-болгатып ташлавы, Гәүһәрия. Дөресен әйтәм, беренче кат бу дәрәҗәгә җитүем һәм ышандырып әйтим: бүтән һичкайчан кабатланмас. Намусым белән ант итеп әйтәм, мондый шыксызлык бүтән кабатланмас. Ышан ир сүзенә, офицер сүзенә... Ышанды Гәүһәрия. Шуннан соңгы көннәр янә бәйрәмгә, җәннәт рәхәтенә әйләнде. Шуңа күрә ханым теге төнге вакыйганы хәтер почмагында сакламаска да тырыша. Шыксыз-шөкәтсез хәлдән соң иртәгесен алар Рица күленә экскурсиягә бардылар. Рәссамнарның иҗат йортында ял итүчеләр төркеменә кушылып, Гәүһәрия аннан бик канәгать, бик разый булып кайтты. "Яшь түгүче кыялар", "Зәңгәр күл", "Юпшан капкалары", "Таш капчык", "Ирләр күз яше" дигән урыннаркыялар, бушлыклар, тау-чишмәләре бик ошады. Бер генә көн ял иттеләр дә, шул ук рәссамнар төркеменә кушылып, Сухумига бардылар. Ни хикмәттер, Гәүһәриягә шәһәрне уч төбендәгедәй күреп күзәтерлек тау бик ошады. Хәер, дөньяда бердәнбер булган маймыллар питомнигы да кызык тәэсир калдырды. Педагогия институты яныннан узганда, Гәүһәрия үзенә бертөрле җылылык тойгандай булды. Коллегаларын олы юлга чыгарган уку йорты бит. Абхазиянең башкаласында тагын бер югары уку йорты бар икән, анысы — субтропик хуҗалыгы институты... Ялдан кайтканда, Хәйдәр белән Гәүһәрия күпләрнең исен китерердәй карарга килеп кайттылар. VIII Табигатьтәге җил-давыл, һава шартлары кинәт үзгәреп китүдән туган зилзилә бик яман. Җимереклек, хәрабәләр китерә ул, тормышны чыгырыннан чыгара, күпләрне кара кайгыга сала, чутына чыкмаслык мәшәкатьләр, бимазалар тудыра. Кайчак гомерләрне корбан итә. Ул тиклесен сумнарга салып кына да бәяләр хәл булмый, йөрәктә мәңгелек җөй булып кала. Әмма ил белән күтәргән бәла-казадан хасил булган яра чагыштырмача тизрәк һәм җиңелрәк узадыр да сыман. Һәрхәлдә, ялгыз башыңа гына төшкән бәла түгел. Варисның баш өстендә аяз көнне яшен тармакланды, күк гөмбәзен генә түгел, йөрәген яргалады. Аяз көнне дөнья җимереп күк күкрәде. Илереп-котырып күкрәде. Яшеннән күзе сукыраеп калгандай булды, күк гөлдерәвеннән колаклары саңгырауланды шикелле. Ялгыз башына олы бәла килде: Актаныштан кайтуына түр як өстәлдә Гәүһәрия язып калдырган хат ята иде. Анда мондый юллар теркәлгән: "Варис! Озак вакытлар сиңа әйтергә кыймый йөрдем, шулай да һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш, мин турысындөресен әйтергә тиешмен. Мин синнән китәм. Бөтенләйгә. Соңарып аңладым: без бергә бәхетле була алмыйбыз. Мин үз дигәнемне таптым. Минем белән күрешү эзләмә. Бер сүз дә сөйләшмәячәкмен. Акланырга да, нидер аңлатырга да теләмим. Аерылышу хакында гаризаны судка үзем бирәчәкмен. Тоткарлык ясап вакланмассың дип ышанасым килә. Рушанияне миңа бирмәсеңне беләм. Шуңа күрә аны гауга алмасы итмәүне хәерле саныйм, дәгъваламыйм. Минем яктан материаль ярдәм кирәк дисең икән, рәхим итәрсең, мин аңардан баш тартмыйм, тартырга хакым юк. Әни янына барып, борчып йөрмәвеңне үтенәм. Мин аңа һәммәсен үзем аңлатырмын. Гафу итә алса, итәр, итми икән инде, нишлим, башны ташка орыр хәлем юк. Мин дә бит дөньяда бер генә тапкыр яшәргә килгән җан иясе. Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Синең белән язмышымны бәйләп ялгышканымны бик соң аңладым. Мәхмүт абыйга да сүз кушма. Берүк аны илче итеп, башкода итеп йөртергә уйлама. Берәүне дә кабул итмәячәкмен. Өйдә һичнигә кагылмадым. Энә дә кирәкми. Бары тик үземнең кием-салымнарымны һәм китапларымны гына алдым. Калганнары булыр. Туп-туры әйтим, бар. Сагынганда Рушанияне күрү хокукым кала дип беләм. Әни барып алыр һәм китереп куяр. Мин әниләргә барып йөрермен дип беләм. Язуым тәртипсез килеп чыкты. Мондый вакытта стиль нечкәлекләре турында уйлап тору мөмкин түгел. Хуш! Син дә үз дигәнеңне табарсың һәм бәхетле булырсың дип ышанам. Шуны телим. Гәүһәрия". Һәм число, язган сәгать, минутлар күрсәтелгән. Варисның күз аллары караңгыланып китте. Ни бу, нәрсә бу? Кулында кәгазь түгел, утта эретелгән кургашын тамчылары иде кебек. Беренче булып уянган теләге шул булды: Гәүһәриянең хатын ертып ташларга! Вак-вак кисәкләргә туракларга! Яндырырга! Көлен өреп очырырга! Янә бер мизгелдән бу аңа мәгънәсезлек булып тоелды. Документ ич бу кәгазь. Хыянәтченең үз кулы белән язылган дәлиле. Астыртын кылана килгән һәм менә якты дөньяга бәреп чыккан эшләрне раслаучы документ. Вөҗдансызлыкка шаһит кәгазь. Имин язмышларга кара өермә булып бәреп керүнең шәһадәтнамәсе. Ул хәтлесе шулай, шу-ла-ай... Әллә шулай ук түгел дәме? Бәлки, бу өермәнең иман-аман көннәрнең берсендә кубуына Варис Юлдашев дигән кешенең дә гаебе бардыр? Яратуы җитмәгәндер? Кадерләве, булышуы җитәрлек булмагандыр? Хезмәте белән артыгын мавыгып китеп, хатынын күздән ычкындыргандыр, йөрәгенә яшерен яра салгандыр? Алай дисәң, ихластан, чын йөрәктән яратты бит ул Гәүһәрияне. Шашып яратты һәм шул халәтен яшермәде дә. Кем белә, бәлки, шул шашынып яратуларын туп-туры сиздерүе белән оттыргандыр да ул. Шул рәвешле хатыны алдында кечерәеп, арзанаеп, үтә беркатлыланып калгандыр. Гәүһәриянең горур күңеле шуннан суына башлагандыр? Болай уйлап баксаң да, гаеплегә чыкмый кебек бит Варис Юлдашев. Ул белә: яраткан өчен җәза бирмиләр. Мәхәббәтең җавапсыз кала икән, һәрхәлдә, гаилә коруга барып җитмиләрдер шикелле. Әллә җитәләрме? Гомерләре буена бер-берсен азаккача аңламыйча көн иткәннәр юктыр дисеңме? Шул гаиләләрдә үскән балаларның да бәхетләре китек була дип мисаллар китермиләрмени? Ана кешенең кырыслыгын аңлый иде Варис. Гәүһәрия кызыбызны түтелдәтеп үстерергә теләми, катырак холыклы әни буласы килә, дип уйлый иде. Тамагы тук, өсте бөтәйгән икән, урыны җылыда, арты корыда икән, яшьтәшләренә карап кимсенмәслек хәлдә икән, артык назның нигә кирәге бар? Педагогика да шуны яклый түгелме? Юк шул инде, бүген ачыкланганча, алай гына булып чыкмады. Артыгын азындырмастан, йоклагач кына назлап үбү — бер хәл, ә бәгырь җимешеңне ташлап китү — кырга сыймаган кыланыш... Сүзләренә генә колак сал син аның: "Сагынганда Рушанияне күрү хокукы кала дип беләм". Сагынганда, имеш! Еллар үтәр бит, Рушания үсмер булыр, буй җитәр һәм үзенең ник әнисез үсүе белән кызыксыныр. Шул чагында ни әйтергә, ничегрәк җавап тотарга уйлады икән соң Гәүһәрия? Авылдан кайткан сәгатендә үк сораячак лабаса ул сабый: "Әнием кайда? Ник кайтмый инде?" — диячәк. Бүген, хәзер, шушы мизгелдә Варис аның шул соравын ишеткән төсле булды. Чыннан да, ничек аңлатырга булыр Рушаниягә? Әниең бүтән ирне яратып, бездән китте, дияргәме? Бүтән ирне яратуын ничек аңлатырга? Аннары, гомумән, нишләргә? Башы тәмам катты Варис Юлдашевның. Эшне нәрсәдән башларга да ни белән очларга? Ярый, җәйлектә Рушания әби-бабасы янында. Анда аңа җил-давыл тими. Ә бит гомер бер атна, бер ай гына түгел. Рушания Юлдашева дигән җан иясенең гомер таңы атып кына килә бит әле. Шул яшеннән пар канатлы килеш сыңар канатлы булып калсын әле гөнаһсыз бала!.. Кызчыкның әнисен кем алмаштырыр? Карасана, сорауның мондые да туачак икән ич әле! Шушы сөаль миенә килеп керүгә, Варис утта пешкән кебек булды. Әйе, туачак бу сорау һәм аңа ансат кына җавап та биреп булмаячак. Хатын табылыр, балага чын мәгънәсендә ана табылырмы? Үги ана янында кыз нинди булып үсәр? Әтисенә нәфрәт саклап, рәнҗү туплап исәймәсме? Балигъ булгач, әтисеннән дә, әнисеннән дә бөтенләйгә йөз чөермәсме? Эх, бу уйлар! Ичмаса, бер-беренә чытырдап ябышмасыннар иде, өзелеп, йолкынып торсыннар иде. Боз болыты кебек ишелеп килмәсеннәр иде. Варис, үзе дә анык абайламастан, кулларын баш тирәсендә уйнаткалап алды, әйтерсең лә уйшөбһәләрдән арынырга җыена иде. Билгеле инде, болай гына өермәле уй-фикерләрдән котылыр хәл юк. Фәһемләүдә адәм баласы мөстәкыйль генә түгел икән бит. Аңа язмышның каһәрле сәгатьләре һәр минут саен басым ясап торалар икән ләбаса! Шулай да нишләргә? Бүгеннән, шушы сәгатьтән башлап нишләргә? Мөмкинлек булу белән, ягъни кайсы рейска билет булу белән яңадан Актанышка очаргамы? Картлар күктән төшкән кебек тиз арада кайтып керүенә аптырап калмаслармы? Аптырарлар, сүз дә юк. Ни булды, ни бар, диярләр. Гәүһәриянең хатын кычкырып укыргамы карт белән карчыкка? Чын татар гаиләсе булып гомер уздырган әнисе белән әтисе, бер-берсенә хаталанып та авыр сүз әйтешмәгән ирле-хатынлы кешеләр киленнәренең гамәленә ни диярләр? Алар мондый хәлне аңлый алмаячаклар. Әнисе еларга ук керешәчәк. "Синең бәхетсезлегеңә, Варис балакаем, оныгым бәхетсезлегенә эшләнгән явызлык бу! — дип тезәчәк аңа. — Тәүбә, тәүбә, менә дигән ата-ана тәрбиясендә буй тарткан кыз бала көпә-көндез тиктомалдан ир алмаштырып йөрсен әле! Ымсындырган бәндәсе ниндирәк җан соң, башы беткеренең! Бер генә дә сизенмәдеңмени соң, балакаем, азып-тузып йөргәннәрен?!" Әтисе авылның абруйлы кешесе, кешегә акыл-үгет бирүче уңган карт, Вариска авыр килеп тиясен белгән тәкъдирдә дә, әйтеп куячак: "Без килен төшермәдек шул, Варис улым. Кода белән кодагый йортына кияү килде шул. Ирне санга сукмау шуннан башлана ул. Өй салганда нигезгә таш салалар, таштан-комнан цементлыйлар фундаментны. Әүвәл-борында нигезгә имән бүкәннәр утыртканнар, йөзьяшәр имәннәрне. Өйләнүеңнең нигезе нык булмады. Пирвай хатаң шунда. Моның өчен без сиңа бәддога укымадык, алай да менәтерә ничек килеп чыкты!.." Аннары кайтып төшәчәк Кадыйр абзый. Чөнки Мәрфугасы, гомер бакый киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булган мәрхәмәтле җан сүзгә килеп кушылачак. "Аталары, сиңа әйтәм, — диячәк ана, — баланың бәгыре бишкә телгәләнгәндә, ташла, Алла хакы өчен шул битәрләүләреңне. Язмышлардан узмыш юктыр инде ул. Алманың асылын корт ашый, дигәннәр. Минем сүзем түгел. Кортның да шул карап торырга бик матуры, күрергә күркәме була. Эчендә исә, тәүбә, тәүбә, тизәк булып чыга... Җимерде бит менә баламның тормышын!" "Үткән эшкә салават! — Кадыйр карт шулай кырт кисәчәк. — Бик үкенечле хәл, бик тә, бик. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык багышласын... Шулай да мәлҗерәп утырыр заман түгел. Уйлашыйк... Хатын алмаштыру батырлыкка керми, инде дә хатының кул селтәп киткәч, дуадак каз шикелле яшәү дә егетлек түгел". Варис Актанышка кайтып төшә калса, нәкъ шундый сүзләр буласын күз алдына китерде. Тик әтисе дә, әнисе дә, бу хакыйкать авыл халкына фаш булмый торсын әле, диячәкләр. Чөнки, дип кисәтеп әйтәчәк Кадыйр карт, Юлдаш нәселендә хатын-кыз белән уйнаган кеше юк, авылдашлар Варис хәлен дә аңламаслар, юк, аңламаслар. Пычак телле берәрсе әйтми калмас шулай да, буең җитмәскә үрелмәскә иде, егеткәем, Варис, дияр... Мин, кала белән сала килен-кияү алышмый, димим, әүвәлдән дә юк нәрсә түгел, хәзергесе бигрәк тә... Барыгыз да укымышлы. Тик син, улым, шул шәһәр чибәре дип һушларыңнан киттең, артыгын өтәләндең. Втаруй хатаң шул булды... Мәхәббәтегездән көнләшмәдек тә, күпсенмәдек тә, алай да менәтерәк тегеләйрәк барып чыкты. Инде дә килеп үзең ялгыз зимагур булып, балаң үксез җан булып көн итмәссез. Алып кит үз дигәнеңне авылданмы, районнанмы... Туйны инде, растан, төп йортыңда үткәрерсең... Ярый, дип әйтәм, киселеп чыккан укымышлы ук булмасын, үзеңне барга санап, йорт башы итеп олыларлык булсын. Тәме китмәс, төсе уңмас тормышның беренче ниргәсе шул. Сез бит хәзер, әйтмәсәм дә әйтим, хатыннарыгызны узындырасыз, башыгызга бастырасыз да, аннан еллар буе төшерә алмый интегәсез. Кесәгездә партийный билет та булса, тәмам да шүрләп яшисез. Ә мәгънәсез хатынга шул гына кирәк... Әлеге күренеш бу кадәр тәфсилле булып күз алдына басмас та иде, Варис әтисенең бу сүзләрен, кисәкләп-өлешләп булса да, еллар барышында ишетә килде. Аның миендә икенче бер фикер чаткысы кабынып сүнде. Юк, авылга ашыгып кайтмаскадыр. Хөрмәтле профессор янына, аспирантурада гыйльми җитәкчесе булган олы зат янына барып киңәшеп караса? Килешкән гамәл булырмы? Җитмешен узып барган мөхтәрәм кешене юк-бар белән борчу булып чыкмасмы? Профессор да, хатыны да ил күзендә гомерләре буена үрнәк булганнар, савыт-саба шалтыратмаска тырышканнар, менә дигән уллар-кызлар үстергәннәр. Гаиләдә тезгенсезлекне бөтенләй өнәмиләр... Шулай да, шулай да... Профессор гаиләсенә Рушанияне дә алып барганнары бар аларның. Парлашып галимнең туган көненә чакырулы иделәр. Бала янында кеше калдыру җае юклыктан да түгел, профессорның хатыны: "Бәләкәчне дә алып килегез. Өйгә кайтасы дип кыбырсып утырырлык булмасын", — дип өндәгән иде. Гәүһәрияне дә бик ошатканнар иде, Рушанияне инде ничек кенә назлап бетермәгәннәр иде ул көнне... Кайчан гына кебек иде ул бәхетле, куаныч тулы көннәр! Менә бүген кем күзенә карап, кара кайгыңны сөйләргә дә белми тилмер инде, ә? Варис аркылыга-буйга үлчәде дә, беркая да бармаска булды. Иртә кичтән хәерлерәк дип, иртәгәгә чаклы берәүгә дә берни сөйләмәскә, һичкем белән киңәшмәскә, сыкрап-сыктамаска булды. IX Ә иртәгесен иртүк... Иртүк Рушаниясен исенә төшерде дә сабыена бәйле рәвештә капылт кына Фәридә Ризаеваны хәтерләде. Гәүһәрия кайткач, ирле-хатынлы парлашып, Яшел Үзән каласына, Лиза Чайкина урамындагы йортка барырбыз, уртак җимешебезне бәладән йолып, гомерен саклап калган батыр да, тәвәккәл дә, үтә кеше җанлы да укытучы кызга истәлекле бүләк тапшырырбыз дип тәгаенләгән иде ич ул. Рәхмәт тойгысы белән өретелгән ниятләр, каз мамыгын өреп очыргандай, юкка чыкты. Бик кызганыч, бик үкенечле! Тик үзе генә булса да бармый калырга ярамаганын да белә иде Варис Юлдашев. Күңелендә мәңге таралмас тоелган кара томан булса да, җәйгә хас җиңел киемнәрен киде. Кулына зур портфелен алды да, әле бер генә дә тәгаен уе булмаган килеш, шәһәр үзәгенә юнәлде. "Бүләкләр" кибетенә. Андагы сатучы кызларның зәвыгына таянып килде. Ирләрнең барсы да булмаса да, күпчелеге хатын-кызга бүләк сайларга дигәндә, кулсыз-аяксыз гына түгел, акылсыз-зиһенсез дә калучан. Кибеттә халык әллә ни күп түгел. Ырып-ерып йөрерлек, сәүдәгәрләр янына үтәрлек. Юлдашевның сәламен алгач һәм гозерен тыңлагач, тәҗрибәсе күрер күзгә үк бәхәссез ханым бик тәкәллефле генә рәвештә бүләкнең булачак хуҗасының яшен, хезмәт төрен, ниндирәк җирдә яшәвен сорашып алды. Аннары, син Хода бәндәсенә нинди киңәш бирсәм, хур итмәм икән үзеңне дигәндәй, аз гына уйланып торды да әйтте. — Без бүген генә бик матур вазалар алдык, энем, — диде. — Бәллүр вазалар. Күз явыңны алырлыклар инде менә. Мәгълүмдер, акчаңны да каерырлык инде. Хәзер үзегез беләсез, арзан нәрсә юк. Менә шул бәллүр вазаларның берсен, бизәкләрен үз зәвыгыгызга карап сайлыйсыз да, рәхим итеп аласыз. Әмма ләкин инде шуннан ары иренмисез. Әнә кызыл чиркәү астына кереп гравердан тәбрик сүзләр яздырасыз. Кыска итеп, культуралы итеп. Грамотный да итеп, канишне. Өйрәтүем түгел, кисәтүем генә. Анда мастер урыс утыра, татарчаны язып алдына куярсыз дигәнем. Сатучы ханым Варисның күзләренә карап торды. Шуннан ары өйрәтүен дәвам итүне хак тапты. — Әйтмәсәм дә, беләсездер, вазаны бервакытта да булачак хуҗасына буш тапшырмыйлар. Җәй көнендә бик җайлы ул: чәчәк утыртып бирәләр. Тик чәчәкләрегезне утыртып ерак ара йөрмәгез, шиңәрләр, матурлыкларын югалтырлар. Аерым алып барыгыз. Мөмкин булса инде, суга ук утыртып бара аласыз. Сер итеп кенә киңәшлим, шикәр комы да тамызыгыз. Татлырак суны бик ярата чәчәкләр, озак шиңми торалар... — Бик зур рәхмәт сезгә! Һәммәсен җиренә җиткереп үтәрмен, — диде дә, бәллүр вазаның хакын ачыклап, Варис кассага юнәлде. Шуннан китте! Гравер рус түгел, яһүд икән. "Барча осталыгымны салам, сез дә аңларсыз", — дип кенә күз кысты. Суны Варис чәчәкләр кибетендә салдырды, ләкин чәчәкләрне атаклы колхоз базарыннан алды. Анда ерактан якын итеп килгән дуслар да, үзебезнең шомарганнар да җитәрлек, колхоз болынына утыртып чыгарлык чәчәк сатарга әзер торалар. Бер шакмак шикәр табу да әллә ни авыр булмады. Шушы мәшәкатьләр белән мавыгып йөргәндә, ул авыр уйларыннан арынып торгандай булды. Тимер юл вокзалы яныннан кузгала торган автобуслар тукталышына килеп җиткәндә, аның йөзенә текәлсәң, бу бик бәхетле кеше икән дип фикер йөртергә мөмкин иде. Гадәти эш көненең көндезге сәгатьләре булгач, автобуста кеше күп түгел иде. Варис иркенләп кереп утырды. Зур портфельгә утыртылган вазаны, аңа утыртылган чәчәкләрне алдына куеп сәфәр чыкты. Экспресс аны сәгать тулыр-тулмас Яшел Үзәнгә китереп ирештерде. Бу яшел калада берничә мәртәбә булганы бар иде аның. Әмма бу юлы шәһәр аерата матур, аерата чиста, бик тыныч һәм бик җайлы булып күренде. Изге ният белән килеп төшкән кешенең рух көйләнеше, җан тибрәнеше дә үзенчәлеклерәк була, күрәсең. Лиза Чайкина урамына менә тәүге тапкыр аяк басуы. Урманчык буенарак сыенып утырган гап-гади авыл йортлары аңа туган авылының соклангыч почмагын хәтерләтте. Ризаевлар йорты үзенчә балкып утыра иде шикелле. Көн туар якка күз төбәгән зур тәрәзәләр, аларның агачтан челтәр итеп бәйләгән йөзлекләре, яшелгә буялган калай түбә, бизәккә чумган нык капка, аннан аз гына тәбәнәгрәк буяулы койма — һәммәсе оста кулдан үткәннәрен сөйләп торалар иде шикелле. Соңыннан аңлашылганча, болар һәммәсе Фәридәнең әтисе — Солтан агай эше икән. Варис килгәндә, ул ял йортында иде. Варис капка баганасындагы кыңгырау төймәсенә басты һәм беравык эчке якка колак салып торды. Өйдәләр! Кемдер, ишек ачып, чоланга, аннан — болдырга үтте. — Хәзер! — Бу — Фәридә тавышы иде. — Капка бикле түгел бит, керегез! Варис, портфелен уң култыгына кыстырып, сул кулы белән келәне күтәрде. Ул арада Фәридә дә капка буена килеп җиткән иде инде. — Фәридә! Исәнмесез, сеңлем. Менә мин килеп чыгасы иттем, кабулыгыз булырмы? Хуҗа кыз, аптырауданмы, әллә шатлыгыннанмы, — хәер, тик торганда ник ул тикле сөенсен әле, — кычкырып куйды. — Юлдашев абый! — Аның йөзенә елмаю чыкты. — Хуш киләсез, әйдәгез, әйдә, рәхим итегез! Чоланнан ул әнисенә аваз салды. — Әни, кунак каршыла! Казан кунагы... Әнисе каршыга йөгереп чыкты, тик һични аңламый иде. Варис өйгә керде. Алып килгән бүләген кая куярга белмичәрәк торды, аннары портфелен Фәридәгә тоттырды, үзе, туфлиләрен салып, түргә атлады. Анда, ризык-нигъмәт тулы өстәл янында, яшь бер егет утыра иде. Сүзне Фәридә алды. — Менә, әни, Юлдашев абый була кунагыбыз. Безнең институтта укыта, доцент. Без аның белән күптән түгел очрашкан идек. — Исәнмесез, исәнмесез! Инде бер кат сәлам биргән булса да, Варис, баш иеп, янә сәламләде. — Бу — минем әни, Юлдашев абый. Фәһимә Ризаева. Ә бу иптәш, — Фәридә өстәл янында торып баскан егеткә таба баш какты, — Фаязның дусты, бер взводта хезмәт иткәннәр. Саратов егете. Мөгамбәр Атнагулов. Ир-егетләр кул биреп күреште. Егет үз исемен янә тәкрарлады. Мишәр икәнлеге ярылып ята иде. Фәридә шунда гына Фаяз дигән исемнең Варис Юлдашев өчен һични сөйләмәвен абайлап, аңлатма бирергә ашыкты шикелле. — Фаяз... Фаяз Басыйров — минем белән бер группада укучы студент иде. Икенче курстан армиягә алдылар. Мөгамбәр белән алар Әфганстанда сугышканнар. Фаяз кайталмады... Шул сүзләрен тезгәч, Фәридә тотлыгып-тыйлыгып калды. Ул тулышты, күзләрен яшь пәрдәсе сарды, әмма ныгырга итә иде әле, тик барыбер булдыра алмады. — Кызым, кызым... — Фәһимәттәй баласының аркасыннан сыйпый-сыйпый юата башлады. — Кирәкмәс, сабырсызланма... Кунак килгәч кенә... Кирәкмәс... Аңлаган кешегә аңларлык иде. Фаяз Басыйров — Фәридәнең сөйгән егете булган, тик Таулар иленнән туган туфракка әйләнеп кайта алмаган. Мөгамбәр Атнагулов сугышчан дустының сөйгәне Фәридәне күреп, сөйләшеп, истәлекләр уртаклашып китәргәдер нияте, дип уйлады. Мондый чакта терәлеп тору бик читен. Варис озын-озак тормый чыгып китәргә исәп итте. — Гафу үтенәм, вакытсызрак килеп чыктым бугай. Мин хәзер китәм. Килүем Фәридә сеңелгә кечкенә генә хатирә бүләге тапшыру иде. — Юлдашев портфеленнән бәллүр вазаны алып Фәридәгә сузды. — Бик рәхмәт, сеңлем! Мин сезнең алда гомерлек бурычлы... Фәһимәттәй дә, кунак мишәр егете дә берни аңламый тордылар, Варис дәвам итте. — Фәһимә ханым, сезнең кызыгыз моннан өч атна гына элек минем нәни кызымны үлемнән йолып калды... — Ай Алла! Нинди үлемнән? Ничек? — Хуҗабикә тәмам аптырап калды. — Утырыгыз әле, утырыгыз, зинһар, аңлатып сөйләгез. Казанда, унөченче-ундүртенче трамвай линиясендә булган хәлләрне тасвирламый булдыра алмады Варис. Кат-кат рәхмәтләргә күмеп бәян итте. Чәйдән соң, барысы белән дә җылы саубуллашып, Варис кайтырга кузгалды. Фәридә аны озата чыкты. Бермәл сөйләшеп бардылар. Рушания хәлләрен сорашты. Варис әлеге кызның Агыйдел буенда, әбисе белән бабасы янында икәнен әйтте. — Иптәшегезгә сәлам әйтегез, — диде Фәридә, саубуллашып кире борылыр уңайда. — Бүләгегез өчен бик зур рәхмәт тә әйтә, диегез... Ичмасам, шушы ике җөмләсен әйтмәгән булса икән! Варис чамасыз читенсенеп калды, кыз моны бик сизгер тоеп алды, тик тел белән әйтмәде. — Гәүһәриягә сәлам тапшырып булмый инде хәзер, сеңлем, — Варис бу сүзләрне таш йоткандай авыр әйтте. — Булмый. — Ничек? — Фәридәнең шомырт кара күзләре зур ачылды, йөзенә имәнү галәмәте чыкты. — Ник, Юлдашев абый? — Ул миннән... бездән китте. Рушания белән миннән дигәнем. — ? — Ярый, Фәридә сеңлем, бу хәлләр — үзе бер тарих. Җае килсә, бер сөйләрмен әле... Безгә килеп чыгыгыз. Адрес... — Рәхмәт! — Ихластан чакыруым. Уку елы башланганчы... — Килермен, Юлдашев абый... Октябрьнең егермесе иде шикелле. Ул кичне Хәйдәрнең куанычына, кафе-ашханәдә кеше аерата күп булды. Пешекчеләр, кем әйтмешли, үзләре пешеп чыктылар, сый әзерләргә чак-чак өлгереп тордылар. Дөрес, күбесе тамак ялгап, затлы ризыклардан авыз итеп чыгу белән генә канәгать калды. Бәйрәм итеп утырырга дип килүчеләре дә байтак иде. Хәйдәр Ногмановның хәтеренә кереп калганнары ике пар булды. Алар киемнәре белән дә, үз-үзләрен нәзакәтле тотулары белән дә бүтәннәрдән аерылыбрак торалар иде. Сөйләшүләре дә нечкә-әдәпле иде. — Хәйдәр туган, хәерле кич телим. Исәнмесез! — дип сүз башлады озын төз буйлы, каратут чибәр ир, аның белән килеп күрешкәч. — Без сезнең каланың кунаклары. Пермьнән. Тамак ялгап, ял итеп чыгар урын дип сүз башлагач, кунакханәдәге бер бүлмәдәшебез әйтә куйды: "Шунда барыгыз, шунда күңелегез түгәрәкләнер. Заман кешеләречә тукланырсыз да, ял да итәрсез", — диде. Һәм менә без килдек. Илтифатыгыздан ташламагызчы... Пермьнән... Тик нигәдер бу иптәшнең йөзе Ногмановка таныш төсле тоелды. Пермьдә үз гомерендә бер генә тапкыр да булганы юк лабаса... Хәер, кешегә кеше охшамасмы бу дөньяда? Бик ихтимал, кемгәдер охшатуы гынадыр... — Рәхим итегез, — диде Хәйдәр. — Менә бирегә узыгыз. Сез дүртәүме? — Әйе. — Бирегә узыгыз. — Хуҗа аларны эчкәре бүлмәләрнең берсенә алып кереп китте. Кунаклар бүлмәнең җиһазлануына соклана калдылар. Хәйдәр чыгып, яңа килгәннәр янына официант егетне җибәрде. Ул заказ ала башлаганда, янә әйләнеп керде. Сизенә иде, кунаклар эчемлекнең затлырагын сораячаклар, ә официант егет кемнең кем икәнен ачыкламый торып, хәзинәдә ниләр барын ачып салмаячак. Аңа шулай кушылган, ул сүздән чыкмаячак. Хәйдәр агасының талканы коры. — Хәйдәр туган... — Янә баягы ир-ат сүз катты. — Шәрабның бик шәбен авыз иттем дип сөйләгән иде кунакханәдәге бүлмәдәшебез. Дамалар өчен шуны китерсәгез икән. Ә безгә, менә Мәүлет белән миңа, дүрт йолдызлы кулай булыр. Аннары... — Мәҗлес дилбегәсен үз кулына алган ир кечкенә генә тыныш ясады да, тавышын кыса төшеп әйтте. — Уылдыкның ниндие белән сыйларсыз икән? Кызыл ядрәлесе булмасмы? Бик тансыклаган чак... Хәйдәр официант егеткә кыска гына әйтеп куйды: — Яз! Егет юка блокнотына тиз-тиз шул заказларны сырлады. Әллә хуҗа, чыннан да, зыялы кунакларның күңелен күрергә теләп, әллә булмаса бераз мактанып алырга чамалап, үзе үк затлы шәраб тәкъдим итте. — Севрюга теләмисезме? — Булырмы соң? — Монысын әлегәчә сүзгә кушылмый торган Мәүлет иптәш сорады. Ә ханымнар, гомумән, сүзгә катнашмый тордылар. — Кешесенә карап була. — Хәйдәр бу минутта бераз гына ялагайлана да башлады. Әмма бу аңа килешми, аны ничектер кечерәйтә иде шикелле. Кунаклар сәгатьтән артык утыралар, күңеллеләнгәннәр иде инде, Ногманов аларның хәл-әхвәлләрен белешәсе итте. — Кәефләр ничек, иптәшләр? Кирәксенгән нәрсәләрегез юкмы? Әйтегез... Күрер күзгә ярыйсы ук кәефләнеп өлгергән Мәүлет иптәш ашханә һәм аның филиалы башлыгына үзенең гозерен әйтте: — Шәрабның тагын берәр төре юкмы? Монысын, ханымнар өлешенә кереп булса да, авыз итеп караган идем, искиткеч! Юкмы тагын берәр әгъласы? — Табарбыз. Килеп кергәч үк сүз башлаган ир (соңыннан аның исемен белде Хәйдәр: Кәшиф икән, мәҗлестәшләре шулай эндәштеләр), урыныннан торып, Хәйдәр янына килде һәм колагына үрелеп әйтте: — Хәйдәр иптәш, дусларым нечкәрәк зәвыклылар, аларга сез куйган сый чамасыз ошый. Мин үзем көчлерәккә күнеккәнмен, юкмы бер генә йөз грамм чиста спиртыгыз? — диде. Ногманов сискәнеп китте, хәтта имәнә калды, ләкин сер бирмәде. Бик аз гына уйланып торды да, тәвәккәлләп җавап бирде. — Табармын. — Мин үзем сезнең белән чыгып кына чыланып керер идем. — Ярый. Шулай иттеләр дә. Ә тагын берәр сәгатьтән хөрмәтле кунаклар ял итеп алырга карар кылдылар. Хәйдәр аларны аерым-аерым бүлмәләргә урнаштырды. Төн уртасы җиткәндә, әлеге парлар такси чакырттылар. Машинаны Хәйдәр шәхсән үзе шалтыратып чакырды. Диспетчер кызлар аның белән бик исәпләшәләр иде. Теге дүртлек, тиешле сумманы түләп, бик рәхмәтләр укып, җылы саубуллашып кайтып китте. Хәйдәр аларны озатып калды. Күңеленә шул минутларда кырмыска да үрмәләде. Аның тоемлавы, күңел сиземе хак иде. Егерменче октябрь кичендә социалистик милекне урлауларга каршы көрәш бүлеге — ОБХСС кешеләре кунак булдылар ашханәдә. Октябрь бәйрәмен тирә-юнь ак җәймәгә уралып каршыласа да, көннәр шактый җылы торды. Айның икенче яртысында исә җил көчәйде, усалланды. Төннәрендә ул бигрәк тә явызлана иде. Әнә берәү, юлбасарларча сызгырып, йөзне өтәли торган ноябрь төне җиленә каршы атлый. Урталай сыгылып төшкән диярсең. Хәле юкмы, хәмер көчен-кодрәтен алганмы, бер адым атлавы да аңа мең бәладер төсле. Җил зәһәрлегенә чыдаша алмаудандыр инде, бара-бара да җилгә аркасы белән борыла. Болай адымлау тагын да җайсыз бугай, ничарадан бичара дигәндәй, янә җилгә йөзе белән борылырга, янә урталай сынып, адым арты адым ишәйтергә мәҗбүр ул. Елый да шикелле, үксеп-үксеп елый кебек. Якынрак килсәк, без аның иңнәре дер-дер килүен чамалар идек. Нинди бәлагә тарган икән соң бу адәм баласы? Әллә язмышыннан газапланамы? Өзеп кенә кем күрәзәлек итсен инде... Хәйдәр Ногманов ярты ел бергә гомер итү дәверендә беренче кат Гәүһәрияне үзенең эш урынына чакырды. Ташландык бер бинаны патша сарае хәленә китерүе белән мактанырга теләдеме, аш-суларны телеңне йотарлык әзерләүләрен канәгатьләнү белән күрсәтмәкче булдымы, ял бүлмәләре дә булуы белән аерылып торуын исбатламакчы булдымы — кем белсен?! Хатынын бик кыстап алып килде ул. Гәүһәриянең кәефе шәптән түгел иде, йончып, талчыгып тора иде соңгы араларда. Шулай да Хәйдәрнең тәкъдимен кире кага алмады. Ире үз сүзенә аркылы килгәнне бер дә өнәми. Аякны терәп таләп итүенә дә бирешмәсә, хатынына аяусыз да була белә. Кайчандыр бал булып аккан сүзләр, ширбәт булып түгелгән нечкәлекләр кайдадыр еракта калды. Алар инде татлы төш кенә иде. Гәүһәрия дә шәп төшенде: үз кырыгыңны гына корып яшәп булмый икән, булмый! Бүтәннәр күңеле дә бар икән ләбаса бу дөньяда. Гап-гади итеп күңел күрү генә дә түгел, бүтәннәрнең таләбен үтәү дигәнең дә чын икән. Кыскасы, Гәүһәрия ханым кафе-ашханәнең төп корпусына килде. Килергә мәҗбүр булды. Хәйдәр аңа һәммә бүлмәләрне күрсәтеп йөрде. Күпләрнең төшенә дә керми торган итеп җиһазланган җыйнак кына бүлмәдә табын әзерләнгән иде. Әүвәл бу бүлмәгә икәүдән-икәү генә кереп утырдылар. — Минем заведениегә аяк басуың шәрәфенә, Гәүһәрия Салиховна, — диде, кайбер вакытлардагы кебек килешле елмаеп, Хәйдәр. — Вано агайлар кичәле-бүгенле генә китереп ирештергән хуш исле, телеңне йотарлык тәмле шәрабны авыз итче! Мондый шәрабны Вано агайларның үзендә чагында авыз итеп караганы бар иде Гәүһәриянең. Хәтта Вано агайның: — Һи-и, анда сезгә тәти торган вино виномыни ул?! Юынтык су бит ул! Аның ни кодрәте, ни исе! — дип мактанганын да тыңлаганы булды. Карышмады. Киреләнеп торуның мәгънәсез бер адым икәнен дә әйбәт белә ханым хәзер. Хәйдәр иптәш — "әйттем — бетте!" принцибы белән яшәүче кеше. Алар рюмкаларын күтәреп куйдылар. Ризыклар күргәзмәсе диярсең. Аларның өйләрендә дә болай ук булганы юк. Севрюга, грек зәйтүненең җимеше, краблар, уылдыкның кызылы һәм карасы. Үзебезнең яклардан юнәтә торган колбаса-мазарларны әйткән дә юк, алары әллә ничә төрле... Тагын авыз иттеләр Вано агайлардан килгән әгъла шәрабны. Хәйдәр җылысы да китеп бетмәгән батоннан үтә күренмәле генә телем кисеп, аңа кызыл уылдык сылады да Гәүһәриягә тәкъдим итте. Атналар-айлар буена каядыр югалып торучан илтифатлылык билгеләре бөтенләйгә юкка чыкмаганнар бугай әле, мәңгегә җилгә очмаганнар. — Йә, ничек, шәп башлаганбызмы эшне, Гәүһәрия Салиховна? Ярыйсы оештырганбызмы? Гәүһәрия иренең мактау сүзләре яратканын белә иде, әмма бу юлы аның һич кенә мактау көтеп кенә чикләнмәячәген башына да китермәде. — Әйбәт, — диде ханым, бик гадәти генә итеп. — Мактауның иң зурысын клиентларыгыздан ишетерсез инде. Алар татый сезнең ризыкларны... Хәйдәр көлемсерәп куйды. — Алар мактар. Анысына шикләнмибез. Мин синнән киләчәктә дә гомерне шушы эшкә багышларга ярыйсымы дип сорамакчы идем. — Сәер сорау түгелме? Почему же ярамасын ди? Бик ярый, минемчә. Хатынының бу сүзләре Хәйдәр күңеленә хуш килдеме-юкмы, кем белсен, ерактан әйләндереп башлаган сүзен дәвам итәргә җай бирде, монысы — хак. Ногманов, уң терсәген өстәл читенә терәп, учы белән ияген тотып утыра иде. Кулын төшерде, янәшәсендәге хатынына табарак иелде һәм пышылдап диярлек тезеп китте. Йөзе җитди иде. — Әйтми булмый, Гәүһәрия, менә шушы форсатның кулдан ычкыну ихтималы бар. Вероятность зур, бик зур... Алай-болай "кара көн" килә калса, безне күңелсезлекләр көтә. Бәхетсезлек! Гәүһәрия башта бер нәрсә дә аңышмады. Ире сөйләгәннәр аның миенә барып җитмәде. Авазларны ишетте, сүзләрне колагына алды, шуларның мәгънәсен акылы кабул итмәде. Бераздан исә, бик каты чеметкәндәй, сикеренеп куйды һәм шашына башлаган адәмдәй тавышын күтәреп сорады: — Шаяртасыңмы? Мине монда кәмит ясарга алып килдеңме? Хәйдәр аны иңнәреннән кочты, колагына үрелеп сүзен дәвам итте. — И-их, шаярулар гына булсын иде дә бит! Юк, Гәүһәрия, чын куркыныч яный миңа. Кулым чиста түгел дип исбатламакчылар. Кооперативны тумас борын үтермәкчеләр... Гәүһәрия сулып калды. — Нишләргә җыенасың инде? Ногманов шушы сорауны көтә иде. — Капкын башка сукмады әле бүгенгә, котылыр юл бар. Синең ярдәмең кирәк. Синең! Әҗәле җитеп, көннәрдән бер көнне дөньядан китәсен белә иде Гәүһәрия, ләкин кооператив эшендәге чатаклыклардан котылудан үзеннән ярдәм көтәселәрен уена да китерми иде. — Мин нишли алам? — Зәңгәр күзләрне курку баскан иде. Хәйдәр аңлатырга кереште. — Минем эш райпрокурор ярдәмчесе кулында. Аңардан язмышым бәйле. Стопроцентно! Гәүһәрия тагын да гаҗәпләнә төште. — Мин беләмме ул кешене? Хәйдәр ашыкма дигән хәрәкәт ясады. — Белмисең. Белмәвең хәерле дә. Ул хәзер монда киләчәк. — Ногманов, җиңен сыдырып, йонлач беләгенә таккан алтын сәгатенә күз төшереп алды. — Ун минуттан. Без азмы-күпме бергәләп утырабыз да мин сезнең икегезне генә калдырам. Китмим мин, күрше бүлмәдә генә көтәм. Син аның күңелен күр. По всем статьям. Тик минем хатыным икәнне әйтмә. Абсолютно ярамый! Ә мин үз өлешемә төшкәннәрне кыл да сыймаслык итеп эшләрмен, аңладыңмы? — Юк, аңламадым, Хәйдәр. Бер нәрсә дә аңлый алмыйм. Хәйдәр чырай сытты. — Татарча сөйләдем бит мин сиңа. Киләсе иптәшнең күңелен күрерсең, дидем. Аңлаган иде Гәүһәрия, яхшы аңлаган иде. Вакыт отар өчен, рәвешкә китерер өчен генә төшенмәгән булып торды. — Аннан соң мине гомер буе битәрләрсеңме? Өеңнән куып чыгарырсыңмы? Ничек була соң бу, Хәйдәр? Бу сораулар да Ногмановның күзен томалау нияте белән генә бирелде. Хәйдәр юатырга, ышандырырга җай чыгуга шатланыптыр, беренче танышкандагыча талантлы итеп: — Шикләнмә, гомерем азагына кадәр иң якыным булып калырсың, — диде. — Белмим инде, белмим. Башыма сыймый. Шулай да синең хакка күнәм. Бәдрәфкә чыгып керим инде, коткарыр кеше килгәч, кысталып утырып булмас. — Кызлар күрсәтерләр анда. — Хәйдәр, тирән сулап, диванга күчеп утырды. ...Ноябрьнең аяусыз җиленә каршы көч-хәл белән атлаучы кеше, бик аңладыгыз булса кирәк, Гәүһәрия ханым иде. Ул пешеренеп йөрүче кызларның берсеннән бәөддрәфне түгел, урамга чыгу ишеген сорады, төлкедән качкан куян сыман, тышка ук булып атылды. Әҗәленнән, мәңгелек хурлыгыннан кача иде ул. Шәһәр үзәгенә кай юл белән кайту кирәген бик белсә дә, аңлы рәвештә, әйләнмәле юлдан китүне кулайрак күрде. Хәйдәргә ышанасамы?! Куа чыгарга да, аяк-кулыңны бәйләп, зиннәтле җиһазланган бүлмәгә кайтарып ташларга да күп сорамас. Шул уй аны олы юлдан читләштерде. Хәйдәрдә исә Гәүһәрияне куа чыгу хәсрәте дә, хәтта эзләп бару кайгысы да калмады. Бик зур хөрмәтләр күрсәтермен, дип зарыгып көткән кешесеннән алда район прокурорының Хәйдәр Ногмановны кулга алу турында санкциясе белән милиция әһелләре килеп керделәр. Яңа ел туды. Кемгә — бәхет, кемгә — мәхәббәт, ә кемнәргәдер кайгы-хәсрәт тә алып килгәндер ул. Хәсрәте, шомы, күз яше бер дә булмасын иде дә бит бу дөньяда... Варис Юлдашевка яңа елның беренче көннәре Гәүһәриядән хат алып килде. "Варис! Укымыйча ертып ыргытсаң да, бер сүзем юк. Турысын әйткәндә, минем бит сине борчырга сукыр бер тиенлек тә хакым юклыгын беләм. Нидер көтү дип уйлама, мин синең чын кеше икәнлегеңне аңлаганлыгымны гына раслыйсым килә. Тагын шунысын сер итә алмыйм — Рушанияне бик сагындым. Хәшәрәтләр әсирлегенә, мерзкий дөньяга эләгеп, җанымның өр-яңадан яралуына килми торып, акныкараны аера алмавым өчен үкенеп бетә алмыйм. Сиңа бәхет теләп, Гәүһәрия". * * * Варис бу хатны алганда, Фәридә белән никахлашу турында загска гариза бирүләренә нәкъ бер атна гомер узган иде инде... Авыл иртәсе ПОВЕСТЬ * * * Мәктәпнең актлар залын тутырып утырган укучылар Мидхәт Фәезханов сөйләвен бирелеп тыңлыйлар, сорау бирәләр, җавап алалар иде. Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә моннан ике ел элек Суриков исемендәге институтны тәмамлап кайткан Мидхәтнең дистәгә якын картинасы куелган булса да, ни сәбәптәндер сүз башлыча рәссамның быел гына язып бетергән "Авыл иртәсе" дигән картинасы тирәсендә куерды. Ул полотно, күрәсең, авторның иң уңышлы хезмәте иде. Студент елларында иҗат иткән рәсемнәре дә күпләрнең дикъкатен тарткан иде югыйсә. Укучылар һәм педагоглар исеменнән рәссамны шушы очрашуга чакыра барган унынчы сыйныф җитәкчесе Мәрзыя Сәмәрханова Мидхәтнең һәр сүзен күңел түренә сала торды, сорауларга биргән җаваплардан нәрсәне дә булса абайламый калмыйм дип, бар ихласын җикте. Мәрзыяның бөтен булдыгы белән йотлыгып утыруына читтән күз салучы булса, минуты-мизгеле белән төшенер иде: түбәсеннән гашыйк бу кунак рәссамга! Үрмәкүч пәрәвезенә килеп эләккән чебендәй, Мидхәт Фәезханов әсирлегендә туташ. Моңарчы үтә тыйнак булган Мәрзыя күңелендә озак еллар йоклап яткан гыйшык вулканы уянган иде бугай. Студент елларында да үтә сабыр-салмак иде ул, укыта башлагач та, әүвәлге тынычлыгын саклый иде кебек. Бүген менә, бөтен дөньясына кул селтәп, "мәхәббәт күле"нә чумарга батырчылык иткән. Тәвәккәлләгән! Мәрзыя, барыннан да битәр, рәссамның озын, төз буй-сынын ошатты шикелле, күңеленнән генә аның янәшәсенә басып-басып та карады: җилкәсеннән генә... Мидхәтнең каратут йөзен, чын ирләрчә ныклык галәмәтен дә бик килештерде туташ. Куе кара кашлар, зур коңгырт күзләр. Аларны куе озын керфекләр камаган. Төз борын, кырыслык сиздереп торган иреннәр, ихтыяр көчен искәрүче ияк. Әгәр тормышта тышкы чибәрлек хәлиткеч нәрсә була алса, Мәрзыя да рәссамга тиң матурлыкка ия. Озынчарак йөз, багалмадай алсуланган бит очлары аның йөзен нурландырып тора. Күзләре зәңгәр. Куе кашлар. Иреннәре пешеп тулышкан чиядәй. Чәч дулкыннары күңелен биләп алган рухи халәтенә ишарә диярсең. Чигә бөдрәләре теләсә кем йөрәген урап алырлардыр кебек. Сөйләшүе чишмә чылтыравын хәтерләтә. Кешеләргә мөнәсәбәтенең бик мөлаем, үтә нәзакәтле булуы сокландыра. Ә бит матурлыкны саклар өчен дә гашыйклык дәрте, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою, үзеңне бәхетле хис итү сорала... Мидхәт "Авыл иртәсе"нә кагылышлы сорауларга җавап тота. — Бу картина хыялымда күптән йөри иде инде. — Рәссам тоныграк тавыш белән һәр сүзне аермачык әйтеп сөйли, җөмләләрдә мәгънәви басымны дөрес итеп куя. — Авылны яратудан яралды ул. Шәһәрдә туып-үссәм дә, авылда әниемнең туганнарында еш була идем. "Идем" дип, хәзер дә мин әледән-әле кайтып торам Мишә буйларына. Авылның, урманын, болыннарын, иген үскән басуларын, инешләрен, халкын яратам. Гадиләр, ярдәмчелләр, гаҗәеп эшчәннәр, туры сүзлеләр, җор теллеләр. Кирәгендә төрткеле дә була беләләр. Әкияткә бик һәвәс кешеләр, җыр яраталар. Араларында шәп җырчылар байтак. Авыл егетенең җәйге таңда җырлап кайтуын бер тыңлау да дәртләндергеч илһам бирә. Үз авылларына мәхәббәтләрен төчеләнеп түгел, матур җыр белән, осталыклары белән раслыйлар. Авыл халкы арасында шундый осталар бар, аларны рәссам дими мөмкин түгел. Мин кайта торган авылда йортларның шактые агач челтәргә төренгән. Алтын куллы авыл агайлары шулай бизи аларны! Шундый йортларның икесен, аларның тәрәзә йөзлекләренең, капкаларының, ишек-баскычларының бизәлү үрнәген сез минем картинада да үзегез күрдегез. Авыл осталарының күңел балкышы булган ул бизәкләрне мин офыктан күтәрелеп кенә килә торган кояш балкышы белән бергә янәшә күрсәтергә теләдем. — Мидхәт, азга гына сүзсез калып, залны күздән кичерде. Әйткәннәрем барып ирешерме, дип каравы иде, күрәсең. — Урамның киңлегенә игътибар иткәнсездер?! Чулпан авылының урамнары чынында да киң, якты. Мин исә моны басым ясабрак та сурәтләдем. Төшенәсездер дип уйлыйм, урам киңлеген һәм матурлыгын мин кешеләрнең җан иркенлегенә, күңел киңлегенә, рухи матурлыгына параллель куярга телим. Олы җанлы кешеләрне күрсәтүдә бер тәңгәллек эзләвем бу. Олы җанлылар дип авыз тутырып әйтәм, ник дигәндә, алар туган туфракка тугрылыклы, авылларны саклап тоту өчен җан аталар. Безнең халык туган туфракның кадерен бик белә, кендек каны тамган нигезен күз карасыдай саклый. Татар авыллары бөтен, төзек, чиста. Картинада вакытның бик иртә икәнлеге дә аңлашыладыр. Кояш чыгып кына килә. Эш өсте. Уракка төшкән көннәр. Көтү инде чыгып киткән. Ферма савымчылары — җәйләүгә, механизаторлар комбайннары янына китеп баралар. Мин ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма картинамда Чулпан авылының чын кешеләрен чагылдырдым. Алар үзләрен таныдылар, рәхмәт, диделәр. Фотографиягә тартым булмыймы диючеләр табылыр. Минемчә, юк, булмый. Чөнки бу кешеләрне типиклаштырып торасы юк, һәркайсы бик күркәм шәхес. Тормыш дөреслегенә дә, сәнгать чынлыгына да хилафлык кылмадым дип уйлыйм. Композициянең ике планлы булуын да искәргәнсездер. Алгы планда кешеләр, алар көн күрә торган йортлар, каралты-кура, бакчалар. Икенче планда шушы хезмәт, иминлек, мәхәббәт дөньясын кочып алган биек, саф күк йөзе, ерактан томанланып күренгән урманлы елга яры... — Портретлар ясау белән күптән шөгыльләнәсезме? "Әнием" портретын язганда нинди хисләр кичердегез? Авыр булдымы аны ясавы? Мидхәтнең җавабы бик гади иде. — Рәссамлык юлым портретлардан башланды да бугай. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә үк сыйныфташларымның, хәтта укытучыларымның рәсемнәрен ясый идем. Шуннан китте... "Әнием Тәгъзимә Госман кызы Фәезханова" — портретның тулы аталышы шулай — институтта укыганда ук язылды. Ике елга сузылды ул. Каникулларга бик сагынып кайта идем әнием янына. Ул ике апама һәм миңа бөтен гомерен багышлады. Пенсиягә чыкканчы гомере буе производствода эшләде, шәһәрне су басудан саклау оешмасында. Әтием дә шунда йөзмә кран машинисты иде. Иделдә көчле давыл вакытында, кран авып һәлак булды. Мин җиде яшьтә генә идем әле. Безне әнием ялгызы үстерде. Шуңа да аңа ихтирамыбыз бик зур... Кеше әнисен бик якыннан һәм бик яхшы белә бит инде. Менә шул хәл портрет язуны кыенлаштыра да икән. Парадокс кебек, әйеме? Ләкин шулай... Күп белү комачау итә булып чыга. Тормыш материалы останың хыялын чикли дип әйтимме?.. Мин әгәр дә болай дисәм, гаҗәпләнмәссез бит: безнең дәүләт хатын-кызларның һәр буынына конкрет бервакытта үзе өчен генә файдалы урынны һәм рольне биреп килде. Егерменче елларда, хезмәт мәйданында эшче куллар җитәрлек чагында, гаилә мәшәкатьләренә генә чумып яшәүче хуҗабикә хөрмәттә булган. Аннары бишьеллыклар төзелешләрендә бетон изү өчен эшче кулларның кирәге тугач, кызыл кыекча бәйләгән хатын-кызларны алга чыгарганнар. Хатын-кыз — тракторчы, хатын-кыз — ташчы, хатынкыз — юл ремонтлаучы... Өйдә генә мәшгульләргә кимсетеп карау башланган. Югары квалификацияле кадрларга зарурият булмаганда, кызларны югары уку йортларына алуны да чикләгәннәр. Инженерларга зур хаҗәт тугач, хатын-кызның укуын хуплау нык сизелгән. Ул еллардагы плакатларда култык астына китаплар кыстырган кызлар елмаеп тора. Тора-бара бездә казна эше белән гаилә, өй шөгыльләрен үреп бара алучы хатын-кызга мәдхия җырлау гадәткә керде. Бүген дә шулай әле. Ә менә базар мөнәсәбәтләре дигән нәрсәгә күчү җәһәтеннән эшсезлек үзен сиздерә башлагач, тагын өйдә генә мәшгуль хуҗабикәләрне хуплау китәчәк... Мин әнием портретын язганда, производствода да сынатмаган, шул ук вакытта гаиләдә дә бик өлгер затны күрсәтергә теләдем. Аннан соң бит сәнгать ул әле иҗтимагый трибуна гына түгел, аның тамашачы җанына һәм уйларына килеп тоташучы хасиятләре бар. Аннары яшьләр Мидхәтнең бүгеннәрдә нинди картина язуы белән кызыксындылар. — Соңгы айларымда бүгенге көн темасыннан чигенеп торам әле, — дип җавап бирде рәссам. — Үткәннәргә кайттым. Үткән чордагы мәхәббәт темасына. Бәхетсез сөешү, фаҗигале гыйшык темасы тынгы бирми башлаган иде. Сез беләсез инде, дөнья әдәбияты мәхәббәт трагедияләрен күп тасвирлый. Ромео белән Джульетта, Таһир-Зөһрә, Баян сылу һәм Козы-Көрпеш, Нарспи белән Сетнер... Безнең татарда исә Галиябану белән Хәлил. Менә мин шул темага "Атылган мәхәббәт" дигән картина язып бетереп киләм. Шуңа ясалган эскизларның берничәсен монда да алып килдем... Рәссам укучыларга дүрт-биш эскиз таратты. Алар кулдан-кулга, рәттән рәткә киттеләр. Егетләр-кызлар рәсемнәрне караган арада, Мидхәт мәктәп директоры белән нидер сөйләшеп алырга өлгерде. Эскизлар кире әйләнеп кайткач, укучылардан берсе сорап куйды. — Мидхәт абый, тәмамланып бетмәгән булса да, менә бүгенге хәлендә "Атылган мәхәббәт"не карарга рөхсәт итмәссезме? — диде. Мидхәт көлемсерәп җавап бирде. — Рәхим итегез. Хәрби сер түгел ләбаса. Минем остаханәм, әнә Мәрзыя апагыз белә, Зур Кызыл урамында. Рәссамның үз исемен телгә алуы Мәрзыяны ялкын урагандай итте. Аның бит урталары янып чыкты, тыны кысылгандай булды. Үз халәтен укучыларга сиздермәскә тырышып, башын тәрәзә ягына борды. Ә үзенә бик рәхәт иде, "Мәрзыя апагыз" дигәннең сихри ләззәте бар төсле тоелды. Очрашу тәмамланып, кайтырга кузгалгач, Мидхәт белән Мәрзыяның юллары бер тарафка булып чыкты. Рәссам — Фатих Әмирхан урамында, укытучы туташ Рәшит Мусин урамында тора икән. Тимер юл вокзалыннан ундүртенче маршрут трамваенда кайттылар. Мәрзыя белән бергә Мидхәт тә вагоннан төште. Бер тукталыш арасын җәяү генә үтәрмен, һава сулавым шул булыр, диде. Һәм, әлбәттә инде, әдәп кагыйдәсе йөзеннән, кызны үз өйләренә тикле озата китте. — Мин очрашуда бөтен биографиямне диярлек сөйләп бетердем шикелле, — дип көлемсерәде Мидхәт. — Гел шулай туры килә. Сертотмас үрдәк шикелле... — Аннары ул тиз генә сорауларга күчәсе итте. — Сез кемнәр белән яшисез, Мәрзыя? Әтиегезнең исеме белән эндәшкәләделәр, хәтерләп кала алмадым... — Мирфатыйх кызы, диләр... Тик, зинһар, исемем белән генә әйтегез... — Килештек. — Әти күптән түгел генә вафат. Бик иртә китте. Чернобыль катастрофасы нәтиҗәләрен бетерешергә дип җибәргәннәр иде. Ихтыяри-мәҗбүри... Дүртенче блокка саркофаг кидерүдә эшләде. Радиация зәхмәте нык суккан булып чыкты. Тик бер ел үттеме икән, сырхаулады. Сулды, кипте. Кан рагы алып та китте үзен... Хәзер әнием белән икәү. Ул да яңарак кына пенсиягә чыкты. Һөнәре — акушерка... Абыем бар. Инженер. Әүвәлге исеме белән әйтсәк, Нижний Новгородта... Шулай да сезнең иптәшегез белгечлеге буенча кем, сер булмаса? Дөресен әйткәндә, бу сорауны ишетәсе килми торган чагы җитте инде Мидхәтнең. Гомер юлындагы баганаларның егерме җидесен санап узды, һаман буйдак әле. Тик кызыксынган кешенең соравын гаепкә алмады, уенын-чынын бергә үреп җавап бирде. — Хатынымның кем буласын, нинди һөнәргә ия адәм икәнлеген күрәзәче генә әйтмәсә, Мәрзыя, үзем бихәбәр кеше бит әле мин. Өйләнергә вакыт таба алганым юк... Мәрзыя чаялана төште. — Бик сайлаучан, димәк, сез. Тиңегезне таба алмый интегәсездер. — Алай дию бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. Шулай да бер-береңә туры килеп бетмәү очрагы баштан узды. Институтны тәмамлар алдыннан... — Анда торып калырга ризалашмадыгызмы? Казанны, Татарстанны бик яратам, дисез бит. Аның Казан килене булып провинциягә кайтасы килмәгәндер. — Мәсьәлә тирәндәрәк иде, Мәрзыя. Ул рус кызы иде. — Тәгъзимә апа бик каршы килдеме? — Әни күңел эчкәресеннән риза-бәхил булмаса да, кистереп каршы төшмәс иде. Мин димәгән сулышы юк аның. Кызның әти-әнисе якын да килмәделәр. Мәрзыяның йөзенә көтелмәгәндә кырыслык чыкты. Чибәрлеген артка тибәрә язырлык кырыслык. Гаҗәеп җитди итеп, бүтән фикергә урын калдырмаслык төстә әйтеп тә салды. — Бик дөрес эшләгәннәр. Минемчә, катнаш гаилә — пешмәгән борчак боткасы ул. Һәммә милләт вәкилен чын күңелдән ихтирам итәргә кирәк, әмма өйләнешеп түгел. Һәр халыкның үз каны, үз сүле, үз рухы. Аларны кушып винегрет ясауның азагы хәерле булып бетми... — Мин хәзер үзем дә шул карашта ныгып барам төсле. Кызның чыраена янә яктылык сирпелде. Алар тагын күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Очрашу теләген һәм көнен Мидхәт башлап әйтте. "Атылган мәхәббәт"не карарга теләгән егет белән килегез, диде. Бу кадәресе — бик бәләкәй генә дипломатия иде бугай. Мидхәт саубуллашып киткәч тә, Мәрзыя капыл гына өйгә кермәде, тугыз катлы йортның ишегалдындагы бакчада эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Җыйнак күн сумкасыннан блокнотын алып, бүгенге очрашуда Мидхәт сөйләгәннәрдән теркәп куйган юлларны күздән кичерде. Ике ел элек кенә педагогия институтының филология факультетын тәмамлап чыккан яшь педагог өчен искитәрлек яңалык юк иде анда. Әмма аларны ул әйтте бит, ул! Хатын-кызларның һәр буынына урын һәм роль биргәндә, дәүләтнең үз мәнфәгатен генә күздә тотуы турында бик дөрес әйтте ич! Бүгеннән Мәрзыяның тойгыларын биләп алган рәссам үткәннәргә дә, киләчәккә дә үзенчә карый... Май азагы көннәренең тагын берсе үтеп бара. Кояш, баерга җыенып, аксыл-зәңгәр болытлар артында калды. Көн сүнәр тараф алсуланып тора башлады. Шул алсулык Мәрзыяга яңа көн тугандагы манзара булып тоелды. Хикмәтле бит ул кеше йөрәге дигәнең, кичне иртә итеп күрергә дә күп сорамый. Мондый минутларда, Такташ бабагыз әйтмешли, җенеснең канда уйнавы, нәселнең канда хәрәкәте, канның омтылышы... дулавы башлана. Яшь юкәләргә дә һичкайчан булмаганча сөеп карады Мәрзыя. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде. Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, күзләренә иш зәңгәр костюмкүлмәгенең артын сыпырып алды, киемнәренә тач китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче катка, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды. Әнисе, Зөлхиҗә ханым, кызындагы эчке бер януны шундук абайлады. — Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, — диде. — Шатлыгым шул, танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзыя Фатыйховна, рәхмәт, сеңелем, диде. — Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр. — Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә... Шуннан соң нишлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы... Мәрзыя шәбәеп киткән уй-хыялларын тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде, ди, ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзыяның еракка китәрдәй план-исәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзыяны якын да итте, ди. Улы дип сулыш та алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?! Шундый уйлар зилзиләсе эчендә ул үзенең ятагы һәм эш өстәле торган икенче бүлмәгә узды, артыннан ишекне ябып ук куйды. Электр төймәсенә басты. Люстра гөлт итеп кабынды, хәтта Мәрзыяның күзләре чагылып алгандай булды. Шул җәһәттән ул кинәт башын селкеп куйды, әйтерсең лә шик-шөбһәле ябышкак уйлардан бер селтәнүдә арынырга тели иде. Әйе, тели иде, өзми дә куймый авыз эченнән сөйләнә бирде. — Юк, юк, шомлы фикерләр ябырыла күрмәсен! Мидхәт мәхәббәтен әйтми калмас, мине Тәгъзимә ханымга күрсәтү җаен да табар. Гомерендә ачыны да, төчене дә байтак авыз иткән Тәгъзимә апа мине ошатыр. "Хуш киләсез, сеңелем!" — дияр. Ә аннары... ае, көне, сәгате җиткәч: "Төкле аягың белән, киленкәем! Кызым кебек булырсың", — дип куандырыр. Ике әни килешеп китәрләр. Су белән дә аера алмаслык кодагыйлар булырлар. Шатлыклары уртакка әверелер. Берсе улы өстенә — кызлы, икенчесе кызы янәшәсенә уллы буласы ич!.. Әйе, шулай. Фәкать шулай. Май аенда кабынган бәхет йолдызы сүнмәскә тиеш! Май — яз ае. Аннары — җәй, табигатьнең иң күркәм чагы. Язгы чибәрлек чигенгәч, җәйге даһилык мәйдан били. Алда аның муллык тулы көзе. Ә гомеренең кышы турындагы шыксыз уйларга бүген күңелдә бөтенләй урын юк... Мәрзыя һәм аның быел унынчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы җомга көнне өйләдән соң рәссам остаханәсенә килделәр. Һәр икесе дә үзләренчә шат иде. Мидхәт аларны эш урынын булдыра алганча җыештырып, тәртипкә китереп каршылады. Электр чәйнегендә чәй кайнаткан һәм ирләрчә генә сыйхөрмәт тә әмәлләгән иде. Укучы егет мәктәптә очрашу вакытындагы киемнәреннән булса, Мәрзыя баштанаяк актан киенгән иде. Хәтта колагалкалары да ак җирлектә кызыл ташлы. Болай киенү уе аңарда иртүк Идел аръягындагы дачаларыннан кайтканда туды. Бу иртәдә яшеллеккә чумган ярлар каймалаган киң Иделгә аклык яуган иде. Аяз күк зәңгәрлеге дәрьяга төшкән. Суда — аккош мамыгыдай өрфия болытлар, самолет сызып калдырган ак юл, мәгърур йөзеп баручы ак теплоходлар. Аннары... акчарлаклар. Үзе белгәннән бирле ул бу кошларны горурлык ияләре дип йөри иде, аларның кыйгач канатларын дулкыннар иркендәге ак җилкәннәргә тиңли иде. Баксаң, алар азык өчен талашалар икән! Һай, юк ла, юк! Каян күңелгә килеп тора шундый котсыз чагыштыру?! Юк, Мәрзыяга акчарлаклар горурлыгы турындагы хыялыннан чигенергә иде, бизәргә дә ярамый!.. Кунаклар тыйнак булып чыктылар, чәй янында хуҗаның күңеле булсынга гына утырдылар да остаханәне, картиналарны карарга керештеләр. Сүзнең кендеге, мәгълүм инде, "Атылган мәхәббәт" иде. Көн сүрелгәч, остаханәдән китәргә торганда, күпне белергә теләүчән егет Мидхәткә соңгы соравын бирде: — Бу картинагыздан соң ниләр ясарга уйлыйсыз, Мидхәт абый? Рәссам, гадәтенчә, елмаеп кына сөйләп китте. — Планнар бар инде ул, энем. Ап-ачык калыплана башлаганы, әлегә шартлы исем белән атасак, "Гражданин солдат" дигән картина булырдыр кебек. Диптих, бер мәгънә белән береккән ике картина... Күпме вакыт кирәк булыр аңа, бүген әйтүе кыен. Бөек Ватан сугышы башлануның ярты гасырлык фаҗигале датасына өлгертергә кирәк иде аны. Алда өч еллап вакыт бар әле... Мәрзыя укучысының шултикле кызыксынуына сөенде дә, борчылды да. Борчылуы үзенең битараф тамашачы булып калуыннан иде. Шул бичаралыктан котылырга талпынып, сорап куярга булды. — Ул картиналарында рәссам безгә ниләр әйтергә җыена инде? Мидхәт гүя бу сөальне бик көтә иде. Кинәнеп сөйләргә кереште. — Беренче картинада — разведчиклар ялда. Алар сугышчан заданиедән кайтканнар. Юллары уңган, күрәсең. Кәефләре әйбәт. Үзәктә төп персонажым — сержант, татар егете. Аның аша, коралдашлары аша мондый фикер уздырмакчы булам: сугышта безнең кешеләр үзләрен чын мәгънәсендә гражданин итеп тойганнар. Ватан язмышы үз кулларында икәнен тирәнтен аңлаганнар. Үзгәртеп кору дигәнебез гражданлык хисләрен янә уяткан, көчәйткән кебек иде. Хәзер инде бу тойгы кимеп, югалып бара. Кемнәрдер халыкны тагын чатка бастырырга итә, битарафлыкка этәрә, тормышның зур агымыннан читкә куа. Икенче картинада картайган сержант-ветеран тасвирланачак. Ул сугышта төшкән фотосурәтен тотып уйга талган. Карашында: "Шушы көннәргә калыр өчен кан койдыкмыни соң без? Җиңелгән илләр безгә караганда йөз тапкыр яхшырак яшиләр ләбаса!" — дигән мәгънә. Һәммәсенә моңсу, күңелсез булып кала. Шулай да саубуллашканда йөзләренә елмаю әйләнеп кайткан иде... Мидхәт белән Мәрзыя еш очраштылар, сынаулы-сак карашлар үз кешеләрчә мөнәсәбәткә күчә барды, "сез" дип түгел, "син" дип сөйләшергә килештеләр. Егет Мәрзыяны үзенең әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Мәскәүдән гастрольгә килгән атаклы җырчы концертына өчесенә дә билет алып кайтты. Турысын гына әйткәндә, Тәгъзимә ханым даны илгә таралган җырчы дип егылып китүчеләрдән түгел иде. Югары сәнгать белән эшче хатын арасында шактый ара барлыгын икърар итми хәл юк. Әмма ул бу концертка бик теләп барды. Өстенә ниләр кияргә дигәндә дә, улы әйткәннәргә күнеп, риза булып торды, җаны тарсынмады. Ни генә димә, кыз карарга баруы иде лә! Бик ихтимал, улының күзе төшкән, күңеле яткан шул кыз бала килене булып куяр. Боерган булса, Мидхәт шуның белән гаилә корып җибәрер. Тәгъзимә белән Мәрзыя бик җылы күрештеләр дә, бер-берсен ошатып, килешеп тә киттеләр. Егет бу хәлгә бик шат булды. Мәрзыя эченнән уйлап куйды: "Мидхәт әнисенә охшаган икән. Төсе белән анага тарткан ир бала бәхетле, диләр. Шулай гына була күрсен, Мидхәт бәхете — минем дә бәхетем дигән сүз ич ул". Тәгъзимә дә күңел түренә төшерде: "Төскә-биткә күз генә тимәсен, дия торган. Ире белән теләсә кем хозурына барырлык. Холкы да сабыр-тыйнак кына күренә. Үзе тәмле телле, җан җылысы сизелеп тора". Әлбәттә, булачак каенана — күпне күргән кеше, тәүге тәэсиргә алданмаска да тырышты: "Алдагысын бер Ходай белә инде. Раббым хәерле кыла күрсен. Кызлар барысы да иргә чыкканчы Бохара ефәге булалар. Егетне бер эләктереп алгач, бака ефәге икәнлекләрен дә яшереп тормаслык итеп батыраялар..." Тәгъзимә апасы Мәрзыяны концерттан соң үзләренә өндәде. Кыз моны бөтенләй көтмәгән иде, рәхмәт әйтә-әйтә баш тартты. Мидхәт тә ныгытып кыстарга кереште. Мәрзыя, рәхмәтләр укып, өенә китәргә талпынды. Шулчак Тәгъзимә беренче тапкыр кырыслыгын күрсәтеп карады. — Ихластан чакыруга алай киреләнү — килешкән эш түгел, сеңелем. Без бит сезне ни җитте урынга өндәмибез. Безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсез. Аннары инде, бәлкем, атап чакырмыйча да килә торган булырсыз, — диде. Педагог кызның күнүдән гайре чарасы калмады. Соңыннан исә Мидхәтләрдә булуына сөенеп бетә алмады. Тәгъзимә апасын тәмам якын итеп кайтты. Мәрзыяны Фәезхановлар фатирындагы пөхтәлек сокландырды. Һәрнәрсә үз урынында, бүлмәләр зәвык белән җиһазланган. Мидхәтнең китапханәсе бай гына икән. Күбрәк сынлы сәнгатькә караган китаплар. Матур әдәбият тә байтак... Чөкердәшеп чәй эчтеләр. Тәгъзимә апасы таба ашлары остасы булса кирәк, өстәлгә сыйның менә дигәннәрен куйды. Өстәл янында ул Мәрзыядан гаилә хәлләрен сорашты, Зөлхиҗә ханым белән очрашыр җай да чыгарына өмете барын әйтте. Ике пенсионер, ике тол хатынның серләре сыешыр, дигән фараз белдерде. Аннары Мидхәт кызны озата китте. Тәгъзимә кунак белән бик мөлаем саубуллашты, килеп йөрегез, дип калды. Урамга чыккач, Мәрзыя балаларча беркатлылык белән әйтеп куйды: — Сират күпере дигәннәре ниндирәк була торгандыр, мин бүген шуны кичтем бугай, — диде. — Минем әни менә шундый инде, Мәрзыя Мирфатыйховна. — Егетнең бүгенге кичтән канәгатьлеге йөзенә дә, теленә дә чыккан иде. Мәрзыя да аныңчарак җавап кайтарды. — Әниең белән танышуыма сөендем, Мидхәт Галимҗан улы... Инде сине минем әни белән күрештерәсе бар. — Мин синең кебек аяк терәп тормам, чакырмыйча ук барып керермен. Киләсе атнада менә. Сишәмбедә... — Рәссам мәсьәләне кырт кисеп куйды. Әниеңә хәбәр сал, үзең дә фәһемеңдә тот, диюе иде бугай. Чыннан да, Зөлхиҗә апасын күреп танышу теләге уянган иде аңарда. Иртәме, соңмы бер күрешергә туры киләчәк ич инде. Тимерне кызуында суккан хәерле! Мидхәт сүзендә торды, сишәмбедә Мәрзыяларга килде. Аны көтеп алулары һәрнәрсәдә сизелеп тора иде. Җыештырынганнар, аш-су хәстәрләгәннәр, кием-салымның яңаларын, затлыларын кигәннәр. Егетнең куанычына, Зөлхиҗә апасы бик тере, сүзгә юмарт, дөньяга бик аек карый торган хатын булып чыкты. Мидхәт белән уртак телне тиз таптылар. Нишләгән диген Зөлхиҗәне?! Татарстан рәссамнарының күргәзмә залына барган, Мидхәт Фәезханов дигән останың барча хезмәтләрен карап кайткан. Сүзне шуннан башлап та җибәрде. Рәссам егет хуҗабикәнең сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләрдә хәбәрдар булуын бик тиз чамалады. Бу өйдә дә танышу чәен эчтеләр. Гомерен медицина дөньясында уздырган Зөлхиҗә әллә ни тартынып тормастан, өстәлгә хәмер-шәраб куяр җае барын да әйтте. Сүз генә булып калмасын дип, табынга китерде дә. Тик Мидхәт, әдәп саклап, эчемлектән баш тартты. — Бүгенгә чәй белән чикләник әле, — диде ул. — Кем белсен, мәйгә кагылган чаклар да булыр әле... Байтак сөйләшеп утырдылар, телевизордан татарча концерт карадылар. Хуҗабикә дә, кунак егет тә танышуларына бик шат иделәр... Ә берничә көннән, бакча түтәлләрендә җир җиләге пешә башлагач, Зөлхиҗә белән Мәрзыя Мидхәтне әнисе белән бергә дачага, Идел аръягына кунакка чакырдылар. Бакчада ял иткәндә, Тәгъзимә ханым Казан Сабан туена туган авылыннан энесе, килене һәм аларның кызлары киләсен әйтте. Сүз уңаеннан җаен китереп кенә, Мәрзыяны киләсе кунакларга сый хәстәрләшергә чакырды. "Килә алмассызмы?" — диде ул. Бу гозергә каршы килү мөмкин түгел иде, кыз ризалашты. Мәрзыя белеп торды: Тәгъзимә апасы сынап карамакчы булачак килененең аш-суга булганлыгын... Иртәгә Сабантуй дигән көнне Мидхәтләргә Тәгъзимәнең бертуган энесенең хатыны белән кызы килеп төштеләр. Йорт башы Хакимә апасын һәм аның кызы Айсылуны Мәрзыя белән таныштырды. Хакимә апасы да, кызы Айсылу да бик гадиләр, ачыклар иде. Бәйрәм чәен шартын китереп эчтеләр. Мидхәт кайдан ничек юнәткәндер, табынга Казанда күптән күзгә-башка күренмәгән бик әйбәт шәраб та куйды. Бәллүр рюмкаларга бүлеп, Мәрзыя белән Айсылуга тәкъдим итте, үзенә дә салды. Әнисенең дә, Хакимә апасының да лимонадтан кала бүтәнне эчмәгәннәрен белә иде. — Сабан туе хөрмәтенә, танышу шәрәфенә! — диде хуҗа. Колхозда сыер савучы булып эшләүче Айсылу Мидхәт абыйсына, рәхмәт, диде дә рюмканы түнтәреп җибәрде. Өлкәннәр бер-берсенә карашып алдылар. Хакимәнең чыраеннан "Шулай, шулай, Тәгъзимә апа җаным, ферма кызлары хәзер "эһ" тә дими агын да күтәреп куялар. Ни хәлләр генә итик соң, каланыкылардан өйрәндек бугай..." дигәнне аңлап була иде. Инде һәммәсе Мәрзыяга карадылар. Сынаулы гына түгел, җәзалы да сыман иде ул карашлар. — Рәхмәт, мин эчмим, эчкәнем юк, — диде кыз һәм нәфис бармаклары белән рюмканың нечкә тәпиеннән тотып, аны өстәл эчкәресенәрәк этәрде. Мидхәт һичнинди мәкер-риясыз тост күтәрүнең гаебе юклыгын искәртәсе итте. — Тотып куйыйк, Мәрзыя! Айсылуга иш булыйк! — Юк, рәхмәт, булдыра алмыйм. — Мәрзыя, сүземнең соңгысын әйттем дигән кебек, баш чайкады. — Ярар алайса, сеңелнең союзнигы мин булыйм. — Рәссам шәраб йотып куйды һәм рюмкаларны кабат мөлдерәмә итте. — Йә, ризык-нигъмәтне авыз итегез... — Тәгъзимә барсын берьюлы кыстый башлады. — Белеп татыгыз, Мәрзыя кулыннан үткән азыклар... Укытучы туташ кыенсынып китте, аның пешерүен авыл кунакларына әйтмәскә дә була иде бит инде югыйсә. Мактавы идеме Тәгъзимә апасының, Мәрзыяның булачак килен икәнен чамалап торган туганнары алдында горурлануы булдымы, әллә, бәяләгез инде менә улым күңеленә нур салган кешенең осталыгын, диюе идеме? Мәрзыя анык кына аңлый алмады. Керфек кагышлары белән генә аңлашып, Мидхәт белән Айсылу шәрабны тагын эчтеләр. Авыл чибәре рюмкаларның өченчесеннән дә, дүртенчесеннән дә баш тартмады. Шәраб гайрәте каныннан башына күчкәч, Мәрзыяга дәгъва белдерүдән дә тайчанмады. — Яләсәнә инде, Мәрзыя, елына бер килгән Сабан туе хакына бер йотым кызыл капмаска! Изгеләрдән булып утырмыйксана!.. — Эчкәнем юк, Айсылу, гафу итегез. Миңа игътибар бирмәгез, мин бик шәпләп чәйлим менә... "Эчкәнем юк" дип тәкрарларга мәҗбүр итә бит бу сылу. Теленнән шул сүз чыккан саен, Мәрзыяның бәгыренә кан сава. Эчкәне бар шул аның, бар. Исереп бәлагә тарганы бар. Хәзер менә алдашу газабыннан каны агулана... Башына китеп алган Айсылуның җырлыйсы килә башлады. — Бер җырлап биримме үзегезгә? — дип сүз куертты ул. — Мин артист түгел, ну, бәйрәм чәендә бер җырлыйсым килә. — Бик хуп! — Моны Мидхәт әйтте. — Ярый, ярый, — диештеләр өлкәннәр. — Җырлагыз соң... — Мәрзыя да куәт өстәде. Айсылу чөеп мактарлык та, салып ташларлык та түгел тавышы белән җыр башлады. Сахраларда ялгыз йөргән чакта, Яратам мин чәчәк исләрен. Бүләк итәм, бәгърем, Ал, тартынма, ал син Яшьлегемнең кайнар хисләрен... Мәгълүм җырның өч куплетын да җырлап чыкты ул, өстәл тирәсендәгеләр аны хупладылар. — Юк, баян уйнап торучы булмагач, не то... — Айсылу нигәдер аклану эзли иде. — Авылда булса, Ислам баянына кушылып, бүтәнчәрәк әйттереп була моны. — Аннары ул Мәрзыяның җырлавын сорый башлады. Үтенү генә түгел иде бу, бугазга басып даулау иде. Мәрзыя Айсылудан котылу юлын чамалады һәм торып басты. — Җырлап карыйм соң алай бик сорагач, — диде. Ул "Рәйхан"ны җырлады. Укытучының җырлавын чын-чынлап яраттылар. — Һай, рәхмәт! — диде Хакимә. — Булдырдың, Мәрзыя! Тавышыңа күз тимәсен, балакаем! — Монысын Тәгъзимә әйтте һәм шундук үзе улына караш ташлады. Мидхәт ихластан рәхәтлек кичерә иде. Айсылу бер сүз дә эндәшмәде. Тәгъзимә күңелен исә шундук гаҗәп бер чуарлык басып алырга өлгерде. "Сандугач булып сайравы — үзе бер хәзинә инде, әйтерең бармы?! — дип фикер йөртте ул. — Кеше хозурында нинди күркәмлек! Тик... тик мондый сандугачларга күз атучылары да табылып торучан бит аның. Менә шул ягы балам өчен бәлагә әйләнмәсме? Хатын-кызның һәр адымын, һәр шөгылен каравыллап бетерә аласыңмыни?! Баласын иренә тоттырып, концертларга юырта башласа, ни диярсең?.. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, уйлап кына бактым. Шайтан вәсвәсәседер, Ходаем. Бер гөнаһсыз кыз бала хакында ниләр уйлап утырам, өстемә язык алам түгелме? Тәүбә, тәүбә..." Иртәгесен җөмһүрият башкаласы Сабан туена бер төркем булып чыктылар: Тәгъзимә, булачак кодагый Зөлхиҗә, Хакимә, Айсылу, Мәрзыя белән Мидхәт. Күңелләре булып, арып-талып кайттылар. Кәефләре бәйрәмчә иде... * * * Июльнең береннән Мәрзыя җәйге ялга чыкты. Укытучы халкы бу көннәрне сулышы белән тартып китерердәй булып көтә. Педагогларның бар сөенгәннәре дә шул: яллары озын. Бу елгы ял Мәрзыя Сәлимгәрәева өчен үзенә бер төрле. Куанычлы, мәшәкатьле дә, шомлы да. Алар, никахлашуга теркәүне сорап, бүген-иртәгә гариза бирәчәкләр. Мидхәт өзеп әйтте, сузмыйбыз, вакыт җитеп узган, диде. Менә шулай кырт кисәр сәгатьләр җитү Мәрзыяны сискәндереп җибәрде. Айлар буе эчтән сызып йөрү яңа халәткә күчте. Йә нык шартлау булачак та һәммәсе зир-зәбәр киләчәк, йә кыска, әмма матур дуслык парлы тормыш рәвешендә үзенең дәвамын табачак. Шуларның кайсы булырын ачыклар өчен, Мәрзыяның Мидхәт белән күзгә-күз карашып хәлиткеч бер сөйләшүе кирәк. Укытучы туташ шул эшкә базмый йөрде. Аның эчке газапларын берәү дә белмәде, сизмәде. Ниһаять, ул барсын дәррәү аныклау юлына басты. Иртәгә гариза бирәсе дигән көнне Мидхәткә сүз кушты. — Тыңла әле мине дикъкать белән, — диде ул, моңа кадәр беркайчан да булмаганча җитди итеп. — Тыңла, төшен, хөкемеңне чыгар, карар кабул ит. Бөтенесе синең ихтыярыңда, синең кулыңда... Мидхәт мондый җил исүен аңлап җиткермәде. Гадәттәгечә, Мәрзыяны назлап юатырга кереште. — Нәрсә, кәефең юкмы? Ни дип сүзләреңә мәрмәр суыгы чыкты әле? Бөтенесе дә икебезнең ихтыярыбызда, икебезнең дүрт кулында, аппагым! Әлеге сөйләшү Мәрзыялар йорты ишегалдындагы бакчада, төнге тынлыкта, Мидхәт укытучы туташны кинодан озата кайткач булды. — Юк, бары тик синең кулда безнең киләчәк. — Мәрзыяның тавышы ярым пышылдаулы иде, шулай да аның нык ачыргаланып сөйләве аңлашылып торды. — Син хәзер шушы минутта мине бөтенләйгә ташлап китә аласың. Әйе, әйе. Мин бу хакта бүген әйтергә тиешмен, аннары соң булыр. Ташлап китүеңә ачулана да, рәнҗи дә алмам. Хакым юк. Тик, зинһар, дим, Мидхәт, сүзләремне акланырга теләп мескенләнә, ялварып җирдә ауный дип кабул күрмә. Түзәрмен, үзе егылган җыламас. — Мәрзыя! Нишләвең бу? Әллә пәриләр алмаштырып куйдымы үзеңне? Мәрзыя каршысында басып, иңнәренә кул очлары белән орынып торган егетне сизелер-сизелмәс кенә тартып янәшәсенә утыртты һәм аның колагына якын ук килеп сүзен дәвам итте. — Мин — гыйффәтен җуйган кыз, Мидхәт. Моны сер иткән булып синең язмышыңны ботарлыйсым килми... Егет шул мизгелдә дертләп китте һәм, үзенә хисап бирмәстән, Мәрзыядан читкәрәк шуышып утырды. Тик шундук күз ачып йомганчы яңадан якынлашты, шулай ук исәп-хисап биреп тормыйча, Мәрзыяны кочаклап алды. Әйтерсең лә мондый хәбәр әйткән өчен кызларны назлап-кочып мактыйлар! Кочаклавы аңлап түгел иде. Ул, Мәрзыядан шул җөмләне ишеткәч, акылыннан ычкынган хәлдә калды. Билгеле инде, замана кызларының гыйффәтсезләре байтак икәнне ул белә иде, тик Мәрзыяның да шул язмышка дучарлыгын уена да китерергә теләми, теләсә дә булдыра алмый иде. Һәм менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!.. Мидхәт телсез калды, өнсез утырды. Шул рәвешле күпме вакыт узгандыр, Мәрзыяга ул минутлар мәңгелеккә тиң тоелды. Егет мәхәббәт күбәләген кочагыннан җибәрде, күкрәк читлегенең эчкәресеннән алып тирән, бик тирән итеп сулады да сөйгәне көтмәгән сорауны бирде. — Бу хакта тагын кем белә? — Дөньяда ике генә кеше — мин дә ул. Хәзер менә син беләсең. Мидхәт тавышында ярсыну чагылып китте. — Аның кемлеген сорар дип уйлыйсыңмы? — Сорамасаң да сөйлим. Эчемдә гомерлек яра, ачуташ булып калмасын. — Көчләмәгәндер ич? — Сорау үтергеч иде, ләкин Мәрзыя мондый мыскылга чыдарга тиешлеген аңлап сөйләде. — Ничек аңлатсам, иң хагын төшендерермен икән? Юк, көчләмәде. Ялганлашасым да, аны гына гаепле итәсем дә килми. Ул — мин хәзер укыта торган мәктәбебездә укыган егет. Хәрби училище тәмамлап, лейтенант булып ялга кайтты. Мәктәптә үзешчән сәнгатьтә бергә кайнаша идек. Шуннан яхшы таныш. Мине үзләренең Васильеводан ерак түгел генә бакчаларына алып китте. Кунак итте, сыйландык. Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр исерүем шунда булды. Нәтиҗәсе... мәңгелек үкенеч, кабергәчә җәза, ирең була калса да, гомерлек кимсенү тоеп көн итү... — Хәзер дә элемтәгез бармы? — Бернинди бәйләнешем дә юк. Шул көннән соң минем аны күргәнем дә булмады. Ул минем белән булган хәлен әллә бик гадәтигә санады, әллә акылына килеп, бик каты куркып калды, ләм-мим эндәшкәне булмады. Җиде еллап гомер үткән бит инде... Мин үз эчемә бикләндем. Якты дөньяның нуры калмады минем өчен. Яшәргә хокукымны югалткан бәндәгә чутлап йөрдем үземне. Мәхәббәтсез шундый гамәл кылганыма үз-үземнән җирәндем. Ир-атлардан уттан качкандай читләшүчән булып калдым. Һични белмәгән хатын-кыз танышларым: "Син нигә бу тикле йомык? Бик астыртын, мәкерле җанмы соң әллә син?" — диләр иде. Дөньяга шәрран ярыр, сөрән салыр хәлмени? Тешемне кысып, иренемне чәйнәп түздем, җан асрадым. Кияүгә чыгуны уема да китермәдем. Быел менә сине очраткач, җаным язгы ташудай актарылды-айкалды. Азагы имин очланыр дип ышанмасам да, сиңа гашыйк булдым. Синең белән якын дуслыкта үткән санаулы көннәр — минем йолдызлы көннәрем. Алар өчен сиңа рәхмәтлемен... Инде барсын да үзең хәл ит. Әле соң түгел, загска гариза илтмәгән... Мидхәт тып-тын торды. Мәрзыя тып-тын көтте. Ул шундый халәт кичерә иде: суга салсалар да, утка ташласалар да барыбер. Тиешле җәзасын алуы булачак. Рәнҗер җае юк. Җәза бер килми калмый ул... — Мин пионервожатые түгел, син пионерга керүче сабый түгел, — дип, телгә килде тора-торып Мидхәт. Ул эскәмиядән күтәрелде һәм Мәрзыяның каршына басты. — Тантаналы вәгъдә итүеңне көтмим... Шулай да бер сорау: киләчәгеңдә иреңә намуслы булып яшәреңә какшамас ышанычың бармы? Шундый ант бирә аласыңмы? — Карганыйммы? — Мәрзыя тавышына калтырау керде. Җылап җибәрәсе шиксез иде. — Ни дип карганыйм? Ике күзем дипме, саулыгым дипме, алдагы гомерем дипме? Газиз анам белән ант итимме, олы икмәк хакы беләнме? — Түземе төкәнде, ихтыярсыздан күз яшьләре акты. Мәрзыя кызганыч булып китте егеткә. Ул аны иңнәреннән алды. Ә тавышындагы кырыслык бөртек тә кимемәгән иде. — Син карганма да, аппагым, җылама да. Каргануны мин кабул итә алмыйм. Соңгы чиктә әйтелә торган сүзләр тезмәсе дип беләм. Күз яшьләре бернигә дә дәлил була алмый дип уйлыйм. — Көчләп тагылмыйм, тагыла алмыйм. Арада тырнак очы кадәр дә сер булмасын дип, языгымны сөйләдем, Мидхәт. Әгәр йөрәгеңне — нәфрәт, күңелеңне болгану басып китмәгән булса, ышанып кара, бир миңа тугрылыгымны расларга мөмкинлек... Үземне бәхетле итү аша синең дә тормышыңны бизәрлек көч табармын дип ышанасым килә... Тагын шомлы тынлык. Тагын билгесезлек, бушлык. Мидхәт тагын уйда. Ниләр уйлыйдыр ул, нинди хатирәләр яңартадыр, нәрсәләрне үлчәп, чагыштырып, төбенә тоз коеп карыйдыр — бер үзе генә белә. Үсмер чагыннан алып бүгенгесенә тикле сәяхәт кылып чыктымы, әллә моңарчы гомер юлында тарган берәр вакыйгага тукталып уйландымы, үз язмышын Мәрзыя язмышына тәңгәл куеп карадымы, фәлсәфәгә бирелеп, күрәзәлек кылып бактымы — болар укытучы туташ өчен караңгы иде. Егет ахырдан үзе генә сөйләмәсә, аның төн чыбылдыгы астында кичергән-уйлаганнары Мәрзыя өчен гомергә сер-табышмак булып каласы... Икесе дә тораташтай катып калганнар иде. Берсе — аягүрә, икенчесе утырган килеш. Кымшанмадылар да. Төн суыгы үтә башлады тәннәренә. Аны да искәрмәгәндәй тордылар. Аннары... аннары гына Мидхәт: — Иртәгә унда. Син өстеңә беркөн теге егет белән остаханәгә килгәндәгечә аклыдан киен, яме? — диде. Мәрзыя өчен төн уртасы якынлашканда, кояш чыкты. Соң чиккә җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман иде ул. Сикереп торды, үрелеп Мидхәтнең муеныннан кочаклады, тәүге тапкыр үзе башлап үбеп алды, аннары егетнең кочагына эләкте... ...Мидхәт нишләгәндер, Мәрзыя таңны йокысыз аттырды. Утны бер кабызды, бер сүндерде. Балконга чыгып басып торды. Шәһәр чагыштырмача тыныч иде. Хәрәкәт монда, гомумән, сүнеп-тынып тора алмый. Әнә икмәк заводыннан "Икмәк" дип язылган автофургон чыга. Ул да түгел, түбәсендәге утларын балкытып, "ашыгыч ярдәм" машинасы бире якка үтте. Аннары озак та тормады, милициянең патруль машинасы выжылдап узып китте. Әнисе изрәп йоклый иде. Мәрзыя, әнисен борчымаска дип, аяк очларына гына басып бүлмәсенә узды, язу өстәленә терсәкләрен кадап, ике учы белән башын тотты. Бер минутта аның шатланасы, җырлыйсы, хәтта биеп китәсе килә, ләкин ул да булмый, бик ямансу булып кала һәм күзләрен яшь пәрдәсе каплый, тамагына кайнар төер утыра иде. Тормыш юлындагы борылышлар шунсыз гына үтмидер дә шул инде. Ул әнисенә Мидхәтнең язылышу хакындагы тәкъдимен ирештергән иде. Шуны көткән, шуның чынга ашасына шикләнмәгән ана бу хәбәрне табигый кабул итте һәм үзенең риза-бәхиллеген, хәер-фатихасын бирде. Загска китәр алдыннан үз әнисеннән хәер-дога алган Мидхәт Зөлхиҗә апасының да ризалыгын алып чыгачак. Тәгъзимә улын гына хәерле сәгатьтә дип озатып калса, Зөлхиҗә ханым кызын да, тиз көндә кияве булачак егетне дә озатып җибәрергә тиеш. Бу чамадагысы — мәсьәләнең йола ягы. Шунсыз ярамый, шартын китерергә кирәк. Асылда, хәлләрнең үрелешен бик сизгер күзәтеп торган аналар — булачак кодагыйлар — туй хәстәрен күрә башлаганнар иде инде. Аларның берсе дә сынатырга теләми иде. Икесе дә төпчек балаларын башлы-күзле итәләр бит. Саранланып торыр хәл юк, туй чыгымнарын күздә тотып, Тәгъзимә дә, Зөлхиҗә дә, дөньяныкын белмәссең, көтелмәгән хәлләргә мая булып торсын әле дигән суммаларын кузгатасы иттеләр. Тегесен карыйсы бар, бусын җитеш итәсе. Туй аркасында тун тегелә, дип әйткәннәр борынгылар. Мәрзыя да әнисенең акрын-тыныч кына хәстәрлек күреп йөргәнен сизә һәм шик-шөбһә, икеләнү аралаш шуңа нык бәргәләнә дә иде. Ник дигәндә, Мидхәт белән әле үтеп кенә бара торган төндәге сөйләшүгә тикле ул газиз кешесенә өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ич. Әнисе, йокысыннан торып, иртәнге чәйне көйләп йөргәндә, Мәрзыя аңа хәбәрнең тотрыклысын ишеттерде. — Әни, без бүген загска никахлашу турында гариза илтергә булдык, тиздән безгә Мидхәт килер. Тагын бер кат риза-бәхиллегеңне әйтерсең инде, әни җаным, — диде. Билгеле нәрсә: бик матур итеп дуслашып йөрүләре күз алдында булды. Әллә ни гомер үтмәсә дә, Мидхәткә дә тиз ияләштеләр. Өйләнешерләрме дип сагаю юк иде. Һәр икесенең дә тормыш корып җибәрер чаклары бик җиткән. Мидхәтнең дә ни малай, ни егет чагы түгел, укыйсын укыган, җир җимертеп эшләп тора. Мәрзыя да шөкер, һөнәре бар, гаилә кешесе булырга бик тә вакыт. Тагын да соңарсаң, яме дә, тәме дә китәсе дигәндәй. Шулар барчасы мәгълүм була торып та кызының өеннән китәр көннәрен күз алдына китерү Зөлхиҗәнең күңелен нечкәртә иде бугай шул. Ул җанында әллә нинди тулышу тойды. Җәйге кояшлы яңгырга охшап, аның елмаюлы йөзе буйлап яшь тамчылары тәгәрәде, иреннәре мимылдашты. — Хәерле сәгатьтә булсын, балам! Әүвәле-азагы хәерлегә ашсын, кызым. Хода тарафыннан сәгате сугылгач, кош та баласын очыра. Синнән генә калган эш түгел. Атабыз Адәм белән анабыз Хавадан килгән эш... Пар күгәрченнәрдәй яшәрсез, Алла кушса. Мидхәт тә төпле күренә. Акылы-фигыле сөбханалла, килер гомерегездә дә шундый илтифатлы да, кайгыртучан да була күрсен берүк... Тәртипле-низамлы гаиләдә үскән, алма агачыннан ерак төшмәс, иншалла! Сиңа ни диим, балам? Иләс-миләс яшьтә түгелсең, күрепаңлап торасың, иңнәреңә ир хатыны дигән зур йөк кабул итәсең. Шуны акылыңа киртләп куй, иргә игелекле булсаң, гомерең буе рәхәт күрерсең. Башта иреңне кайгырта торган бул, шулай итсәң, ул сине үзеннән артык кайгыртыр. Кыек басудан бер Ходай үзе сакласын. Күңел эчкәремнән иң соңгысын әйтим: кияү йорты бусагасын атлап кергәннән алып ләхетеңә кадәр иреңә тугры бул, намусыңны сакла. Әнкәй мәрхүмә әйтә торган иде, хатыннар кәрәчингә манган мамык, чит-ят ирләр — ут, дип. Моны бел генә түгел, шуны һәр көн иманың итеп яңарт. Әнисенең шул сүзләре Мәрзыяны рухи яктан суйды. Хак әйтә, өзгәләнеп сөйли. Баласын бары тик яхшылык кына теләп үгетли. Тик ул вәгазь барыбер кызының йөрәгенә хәнҗәрдәй кадала. Ана белми бит, белмичә җәзалый... * * * Туй матур үтте. Татарда гадәткә кергәнчә, иртәгесен кодагыйлар: "Алланың биргәненә мең дә бер шөкер, өстәлдән ялгышып сыңар бал калагы да төшмәде. Яшь кияү белән яшь киленгә тыныч-имин гомер кичерергә булыр!" — диделәр. Туй мәҗлесенә кияү ягыннан апалары-җизнәләре һәм авылдагы туган-тумачадан тыш, хезмәттәшләре дә килгән иде. Мәрзыя да мәктәп коллективыннан берничә кешене һәм үзенең дус кызларын чакырды. Өстәлләр ике бүлмәне бер итеп тоташтырган булуга карамастан, кысанрак булса да, туйдагылар күңелләрен бик иркен тоттылар. Кырыктан артык кеше кинәнеп бәйрәм итте. Җыр, бию, музыка өзелеп тормады, мәзәк сүзнең чуты юк иде. Котлау сүзләрен берсеннән-берсе уздырып, тәэсирлерәк, җоррак сөйләргә тырыштылар. Соңгы ярты гасырда татарның туй тантанасына ишек җимереп кергән бер гадәткә генә урын булмады: яшьләрне бөтен халык алдында үбешергә көчләп, "Әче! Әче!" дип каравыл салмадылар. Чакырулы кунаклар дустанә генә итеп алдан кисәтелгән иде. Моны Тәгъзимә ханым теләге дип аңларга кирәк. Бүләкләр дә мул иде. Мидхәтнең түбәсен күккә тидергән бүләкне Мәрзыяның танышы, медицина институтының бишенче курсында укый башлаган студентка Миләүшә Фәтхриева китергән иде. Ул килешен китереп бар мәҗлескә бүләкне күрсәткәннән соң, Мидхәткә унтугызынчы гасыр азагы — егерменче гасырның беренче чирегендә иҗат иткән һәм күчмә күргәзмәчеләр дип йөртелгән атаклы рәссамнарның иҗат үрнәкләреннән торган калын альбом бүләк итте. Күп еллар буена рухландыручылары һәм җитәкчеләре Иван Крамской булган ширкәткә кергән Репин, Суриков, Васнецов, Перов, Шишкин, Савицкий, Маковский, Левитан, Серов һәм башкаларның иҗат энҗеләреннән төзелгән бу альбом чит илдә баслыган икән. Кәгазе дисеңме, буявы дисеңме — күз нурыңны ала торган! Бу бүләккә — Мидхәт аның кыйммәтенә тиң юк дип исәпли! — кияү егетенең шатлану чамасын тасвирлавы кыен. Рәссам Миләүшәне үзенә тартып, суырып үпкәнен дә тоймый калды бугай. Барсы бергә шатланыштылар, кул чаптылар, хуплау сүзләре яңгырады. Миләүшә кияүнең кочагына сыенырга әзер иде диярсең. Мидхәтнең кулын кысканда, күзләренә шундый томырылып бакты, ул караш автоген утына тиң иде. Чаткы төшеп яна башлавыннан курыккандай, яшь кияү күзләрен читкә алды. Кулында әйтеп аңлатып бетерә алмаслык җылылык калды. Сихерле тылсымлы җылылык!.. Тын алырга, һава суларга дип, өстәлләр артыннан торгач, Мидхәт Миләүшәдән бу затлы бүләкне каян кулга төшерүен сорашты. — Әтием чит илдән алып кайтты. Ул аграрниклар делегациясе белән чит дәүләтләрдә булгалый, — дип җавап бирде. — Күргәзмәдәге картиналарыгыз белән танышкач, туегызда шуны бүләк итим әле дигән уйга килдем. Мәрзыя алып барган иде. — Рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Миләүшә! Гафу итегез, әтиегез кайда, кем булып эшли? — Колхоз рәисе ул. Аны республикада беләләр, — дип дәвам итте студент кыз. Туй мәҗлесе шау-гөр килеп дәвам итте. Көзге таң атарга җыенганда гына таралыштылар. Мәрзыя белән Мидхәт Фәезхановларга аксөякләрчә итеп ширбәтле ай сәяхәте кылырга туры килмәде. Туй үткәннең икенче атнасында ук Тау ягындагы бик мәгълүм "Ватан" колхозы рәисе Бәхтияр Фәтхриев рәссам Мидхәт Фәезхановны үзе эзләп килде. Күрешеп таныштылар. — Синең хакта, энем, ишетә торабыз, — диде. — Соңгы араларда газеталардан да хәтсез укыштыргаладым. Беркөнне телевизордан мактыйлар иде. Шуларның барсы өстәвенә кызым кайтып мактап китте. Аны беләсез, туегызда булган. Шуннан бер уй килде башка. Безгә бит, мәйтәм, өлгереп килә торган Мәдәният-спорт сараен заманча бизи торган художник кирәк. Бу егетне карап карасак, дим. Үзең генә алынасыңмы, команда туплыйсыңмы? Әлеге тәкъдим — Мидхәтнең күктән көткәненең җирдән калкып чыгуы иде. Ул моңа куануын яшерергә тырышса да, булдыра алмады, сөенеч хисе йөзендә чагылды. — Кайчан башларга дисез? Күмәк хуҗалык җитәкчесе шундук төшенде: егет риза, бик теләп эшләячәк, хакы дип тә артыгын әрсезләнмәстер. — Төзелештә эчке эшләр калып килә иде. Җылылык үткәрәләр. Спорт залын да көйләп җиткерәселәре бар. Ә син озын-озакка сузмый безгә килерсең, энем. Комплексны җентекләп карарсың, кайда нәрсә кирәген ачыкларсың. Эскизларын ясап, безнең колхоз активына күрсәтерсең, фикер алышырбыз, аннары килешү төзербез. Син үз бәяңне әйтерсең, без — үзебезнекен. — Бәхтияр абзасы хәйләкәр елмаеп куйды һәм ым кагып кына чәркәләргә кагылыйк дигәнне аңлатты. — Зур эш, җаваплы эш, ерып чыгарсың бит? — Чыгармын дип уйлыйм. Андый масштабта, андый характерда беренче эшем булачак, шулай да башкарып чыгарыма иманым камил. — Мидхәтнең бу атаклы агай алдында малайсынып каласы килми иде. Өздереп сөйләшәсе итте. — Ярдәмгә берәр иптәшне алырга туры килер. Батырып эшли торган егетләр бар безнең. — Сөйләштек алайса. Сине кайчан көтик? Мин иртәгә монда булам әле. Берсекөнгә рәхим ит, ә? Корылы йөрү булмасын, буш дим, кирәге чыгасы әйберләреңне дә ала кил. — Килештек, Бәхтияр абый. Шундый эшне ышанып миңа тапшырырга җыенуыгыз өчен рәхмәт! — Без дә рәхмәт әйтерлек булсын иде дим инде мин. Алда безнең тагын планнар бар әле. Ул тиклесе аннары. Әйтик, почетлы колхозчыларның, атказанган игенчеләрнең, терлекчеләрнең портретларын ясап, бөтен бер галерея оештыру... Иртәгә күргәзмә залыгызга кереп чыгарга да вакыт урлыйсы иде. Синең "Авыл иртәсе" дигән картинаңны телдән төшермиләр. Бик ошатсак, мәйтәм, яңа дворецка сатып алып куярбыз, бәясеннән тормабыз... Бәхтияр Фәтхриев киткәч, гаиләдә сөенеч уртаклашып алдылар. "Ватан" колхозында эш кимендә икеөч айга сузылачак. Эскизларны гына эшләү дә байтак вакытны алыр. Аларын Мидхәт ялгызы башкарырга тиеш. Аның каравы тияре әйтүле булачак. Яңа гына гаилә корып җибәргән кешеләргә шунысы үтә тансык, шунысы терәк булачак. Әгәр инде "Авыл иртәсе"н дә ала калсалар, эшләр бер җайга төшәр иде. Юкса татар рәссамы, татар композиторы, язучысы үз әсәрләреннән килгән акчага гына карап торса, кайчан бөтәя ала?.. Мәрзыя шатлык аралаш пошынып куйды. — Ике-өч ай!.. Мидхәт аның ни әйтергә җыенуын аңлап алды да хатынын: — Ял көннәрендә килгәләп йөрерсең, — дип юатасы булды. — Аларның кунакханәләре шәп, диләр. Аерым бүлмә алырмын. Бер якшәмбедә син килерсең, икенче атнада мин кайтырмын. Ул якка тәүлегенә дүрт-биш поезд йөри. Дүрт сәгатьлек юл. Яшьләрнең сүзенә колак салып торган Тәгъзимә катнашмый чыдый алмады. — Көн элгәре ямансулап торма, килен. — Каенана шундый чеметтерүле сүз кыстырды. — Кемдер әйткән бит, әле ярый аерылу бар, ул булмаса, сагынышып күрешүләр дә булмас иде, дигән. Кул сузымы җиргә эшкә китү — бәйрәм генә ул. Мәрзыя каенанасына ләм-мим каршы әйтмәде, аның алдында саксыз сүз ычкындырганы өчен үзен тиргәде, тик күңелдәгесен телдән төшереп өлгергән иде шул инде. Иртәгесен мәктәптән кайткач, Мәрзыя ирен юлга хәстәрләде. Киеп китәчәк киемнәрен барлады, алмашка дигәннәрен, сабын-сөлгесен, теш пастасын куйды. Кырыну кирәк-яракларын, хушбуен оныттырмаска тырышты. Кәгазь-карандашларын иренең исенә төшерде һәм: — Ашарыңа ниләр аласың? — дип сорады. — Берни дә алып мәшәкатьләнмим, Мәрзыя. Өйләдә анда булам ич инде. Бәхтияр агай колхозында ач тотмаслар дип ышанам. — Запаслы ат армас, ди торган иде безнең әткәй. Юлда ук карының ачуы бар. Тәгъзимә белеп-аңлап тора: бик дөрес борчыла килене. Шулай да каенана күңелен тырнап-тырнап ала Мәрзыяның кайгыртучанлыгы. Әллә ниткән көнләшү галәмәте борынларга азаплана. Әле кайчан гына каникуллардан укырга киткәндә, практикага барганда, командировкага чыкканда Мидхәтен ул үзе хәзерләп-җыештырып озата иде. Инде менә бу вазифаларны бүтән кеше башкара. Көннәр үтә торыр, аның газиз улына акрын-акрын гына хатын йогынтысы иңәр. Алла мәрхәмәтеннән ташламасын, балаңның үзеңнән бизүе дә мөмкин. Берүк шул көннәргә калдыра күрмә, Ходам!.. Тәгъзимә шомга батарлык һични югын белсә дә, кара уйга төшүен шул минутта ук гаепләп ташлый, тик барыбер хәерсез шөбһә корты астыртын гына кимерә, каһәрең!.. "Ватан" колхозында аны, чыннан да, аш-су белән каршыладылар. Колхоз рәисе үзе чакырып китергән кеше булгач — ә рәис монда берәү дә каршы төшмәслек абруйлы зат! Тау ягының кыр ягы булып киткән төбәгенә урнашкан Җидегән авылы. Зур авыл, колхозның төп утары. Монда авыл советы, сельпо, участок хастаханәсе, урта мәктәп. Авыл төз, чиста, яшел дә. Җидегәннең тырыш кешеләре шулай яшелләндергән. Югыйсә монда табигатьнең мәрхәмәте белән үскән урманнарның эзе дә юк. Якын дигән урман кырык-илле чакрымда, Чувашстан җирендә. Дөрес, басу саклагыч полосалар инде бик шәп үсеп киткәннәр, барып сыенырлыклар. Мәдәният-спорт сарае авылның күрке булып калкып чыккан, ерактан ямь биреп тора. Ул ак кирпечтән салынган. Аның директоры белән бергәләп бу бинаның һәр почмагын карап йөри торгач, кичне җиткерделәр. Кичен кунакханәгә Бәхтияр агай Фәтхриев үзе килде. Кичке аш янында бик озаклап, җентекләп, һәммә шартын китереп әңгәмә кордылар. Ниләр майтарырга кирәклеген бәйнә-бәйнә, кайта-кайта сөйләштеләр. Эш күп буласы икәне ачык иде. Мидхәт иртәгә комплексны үзе генә янә бер тапкыр карап чыгасын, эскизкәгазьләргә тиешле масштабларда күчерәсе итеп үлчәүләр аласын әйтте. Сәхнә бизәүнең үзе бер олы шөгыль булуын яхшылап аңлатты. Кашагасындагы өндәү-тәбрик сүзләреннән алып даими артбизәк булып торасы полотнога, ян-яктагы порталларга кадәр фикер дә, зәвык та соравын төшендерде. Эшнең бөтен колачын күз аллаганда, бер мәлгә үзе дә имәнү хисе кичерде. Әмма мәлҗерәп калырга, сер сынатырга ярамый иде. Кулпары итеп худфондтан мондый эшләрдә каешланып өлгергән бер агайны чакырырга карар итте. Фойеда үлчәүләр алганда, залга керү ишекләре өстендәге мәйданга ясалачак картина берьюлы ике вариантта күз алдына килде: авыл Сабан туе күренеше яисә үзәк утарның — Җидегән авылының панорамасы. Кайсын сайлауны колхоз җитәкчеләре ихтыярына куясы инде, әлбәттә. Гомумән, һәр бизәк аларның фикере аша сөзелеп чыгарга тиеш. Тәкъдим итү — Мидхәттән, кабул итү — хуҗалардан. Ян-як диварлар да фантазияне уйнатырга, хыял канатларын җәяргә җай бирә. Авыл китапханәсе дә шушы бинада. Аны бизәү өстәмә уйлану сораячак. Ул Мәдәният сараеннан — фойесы, тамаша залы, сәхнәсе, сәхнә арты бүлмәләреннән — һәм спорт залыннан аермалы буларак, үзенчәлекле бизәү таләп итәчәк... Иңнәренә тау кадәр йөк төяп, Мидхәт өч көннән Казанга кайтты. Җидегәндә башкарып чыгарга тиешле эшләр байтак гомерен суырасына ышанган иде инде ул. Шулай булгач, "Атылган мәхәббәт"не тәмамлау чигенеп торачак. Ни кылырың бар?! Башыңнан чумып төп иҗатың белән генә шөгыльләнер идең дә соң, ата-бабаңнар миллионер булып мирас калдырмаганнар бит!.. Безнең зыялылар тормышында кырыктартмачылар котылгысыз күренештер инде ул... Үзең теләп төрле жанрда иҗат итү — бер нәрсә, михнәт бабай камчысына күндәмлек күрсәтергә мәҗбүр булуың — бүтән әттәхият. Шунысы реаль: хезмәттәш табарга да эшкә! Сәнгать мәктәбендә — дүрт ел, училищеда — биш, институтта алты ел белем алуыңның әҗерен читтә-чатта эшләштергәләп тә чыгарырга туры килә шул!.. Уйлана торгач, Мидхәт үзенә кулпар итеп торгынлык чоры дигән авыр елларда Татарстанның күп районнарында мәдәният сарайларын бизәүдә катнашкан өлкән рәссам Колбарины чакырып багарга булды. Шул ният белән кайткан көненең икенче яртысында худфондка китте. Колбари анда булып чыкты. — Әле дә ницек куригын тота алдың Колбари әбзәңнең? — диде ул, һәрвакыттагыча шат, күңелле күрешеп. — Мин икенце ай пенсиядә. Миңа ни-нәстә йомышың төште? Пенсионер димәссең, берәү дә алтмышны бирми әле аңа. Таза, нык бәдәнле, аякларын асфальтта эз калдырам дигәндәй баса. Иң әйбәте — гомере буена оптимист. Андый кеше белән гәпләшүе рәхәт. Мидхәт аңа хәлне сөйләп аңлатты. — Булды! Пионер кебек хазер! Сәмән ягы берсәк булыр дисең. Үзем ацка тәгәрәмәм, совет пенсиясенә дә ян асрап була, кажется. Ну бит минем әле күке балалары бар... Мидхәт белә: күке балалары дип, Колбари абыйсы икенче хатынның кызларын әйтә. Яратып сөйләве шулайрак килеп чыга аның. — Выт пенсиягә генә карап төртенмәскә бер выход табып килгәнсең. Барам, брат, шөгыльгә ябышабыз. — Рәхмәт, Колбари абый, сүзне кире какмадың. Атна-ун көннән юлга чыгарбыз, — диде Мидхәт. — Хәзерләнеп өлгерерсеңдер бит? — Һи-и, раз-два, замат хастәрен күрәбез аның!.. — И оптимист та соң үзең, Колбари абзый! Рәхәт синең белән, билләһи! Мидхәт өйгә юлым уңды дип кайтты. Эскизларны ерып чыккач, Колбари белән парлашып, Җидегәнгә юл тоттылар. * * * Яңа өйләнешкән кешеләрнең бер-берсен күреп туймаулары һич гаҗәп түгел. Алар, магнитланган кебек, берсе икенчесенә тартылып яшиләр. Андый чакта аерым көн итүнең атналары түгел, сәгатьләре дә бик озак тоела, гүя вакыт туктап кала да терәлеп тора. Тормыш дигәнеңнең көндәлек мәшәкатьләре дә аяу-мәрхәмәт белми. Алар берсе өстенә икенчесе өелеп, чабудан тарта, аякны тышаулый, кулга богау салгандай итә. Үтәми генә котылыр хәл юк, һәммәсе дә казна эше белән йә гаилә зарурияты белән ычкынмаслык бәйләнгән була. Кыскасы, фани дөнья бимазалары сагыну, зарыгу, күрешергә тилмерү дигән төшенчәләрне санга сугарга ашыгып тормый. Мәрзыя да, күпме җилкенмәсен-талпынмасын, ял көннәрендә өйдән араланып чыгып, Җидегән авылына бара алмады. Октябрь бәйрәме көннәрендә Мидхәтнең кайтуын көтеп сабыр итәргә мәҗбүр булды. Ире дә өч-дүрт көн саен язып торган хатларында ноябрьнең дүртеннән калмый кайтырын хәбәр итә иде. Тик ул дүрте көнне дә, бишендә дә кайта алмады, алтысында Казанда булам, ашыгыч эш белән тоткарландым, дигән телеграммасы гына килде. Бәйрәмгә җәмәгать биналарын бизәүне үтенгәч, рәссамнар җитәкче гозерен кире кага алмады. Бу тиклесе хак. Шулай да бишенче ноябрь көнне тоткарлануга төп сәбәп ул түгел иде. Бише Бәхтиярның төпчеге — хөрмәтле Миләүшәнең туган көне булып чыкты. Дүрт малайдан соң бер кыз икән ул Миләүшә. Шуңадырмы аны бик тансык итеп кадерләргә күнеккәннәр. Дүртендә үк туган авылына кайтып җиткән студентка Мидхәтнең дә, Колбари абыйсының да үз бәйрәме мәҗлесендә катнашуларын бик үтенде. Бик! Әлеге тәкъдимне кире кагу мөмкин түгел иде. Тантанадан баш тарту туташны рәнҗетү генә булып калмаячак, Бәхтияр Фәтхриевне дә санга сукмау төсле килеп чыгачак. Мидхәт тә, Колбари да Миләүшәнең бәйрәменә киләселәрен белдерделәр һәм, чакыруыңа рәхмәт, диделәр. Мидхәт уйный-көлә генә бүләк дигән нәрсәне дә искә төшерде: — Барабыз! Монысы бертавыштан кабул ителгән карар. Язылмаган канун буенча мондый мәҗлескә юбилярның кәефенә ятардай сувенир-мазар да алып килү гадәте бар бит әле. Әйтегезче, Миләүшә, без Җидегән авылы шартларында сезгә нәрсә алып килә алабыз? Монысы — яхшы таныш кешедән киңәш сорау... Миләүшә, мондый сүзнең чыгуына гаҗәпләнгәндәй, шомырт кара күзләрен зур ачып карап торды, аннары берни дә алып килмисез дигәнне төшендереп баш чайкады һәм: — Сез — үзегез бүләк, — дип кырт кисте. Аның гаҗәпләнгән булып торуы да, баш чайкавы да шултикле килешле иде, хәтта әйткән сүзләре дә үзүзен үтә нәзакәтле тотышы белән чагыштырганда алай ук тәэсирле ишетелмәде. — Шылай да... шылай да әтеп карагыз әле, сеңелем, без нәстә эшли алабыз? — Сүзгә Колбари да кушылды. — Мин сезне бүләк өметләнеп чакыраммыни? — Миләүшә үпкәли язды, озын кара керфекләрен еш-еш сирпеп, юка нәфис иреннәрен бөрештереп куйды. — Туган көнемдә өй түребездә сәнгать әһелләре булуын телим мин! — Без дә буш кул белән барып, йола каршында бурычлы калырга теләмибез. — Мидхәт сүзне янә куертты. — Алайса шул... — Миләүшә энҗе тешләрен ялтыратып елмайды. — Мидхәт абый, хәтерегезгә салып куегыз, минем портретымны ясарсыз. Гомерлек бүләк шул булыр. Колбари зур учларын шапылдатып куйды. — Выт мынысы ярый! Шәп әйттегез, сеңелем, шәп! Йә, брат, синең сүз ницек булыр? Мондый чакта, каршыңда җир фәрештәсе басып торган минутта, ирмен дигән ир-егет сер бирерме дә, югалып калырмы?! — Килештек! Вәгъдә! — дип кисеп салды Мидхәт. Вәгъдә алырын алдан ук өметләнмәгән Миләүшә кинәт балкып китте, дулкынлануы йөзенә бәреп чыкты. Туң җанлы бәндәләрне дә аңына китерерлек итеп елмайды да: — Сез шаһит булыгыз, Колбари абый, Мидхәт абый рәссам вәгъдәсе бирде! — дип, бу хактагы сүзгә нокта куймакчы булды. — Шаһит... шаһит! — Колбари тагын учларын шапылдатып куйды. — Алай гына да тегел, портретның рамын үзем ясап бирәм. Анысы минем кулдан килә, наять итәрмен... — Менә рәхмәт икегезгә дә! — Миләүшә ай-кояштай балкый иде. — Инде тагын бер үтенеч: бу карарыгызны дуслар җыелгач, аларга да ирештерерсез, яме? — Була! — Мөмкин! — диештеләр ирләр. Мәҗлес Фәтхриевләрчә колач, Фәтхриевләрчә муллык һәм заманча зәвык белән узды. Кич җиде тулганда башланып киткән тантана көзге таңгача диярлек бик күңелле, бик әдәпле дәвам итте. Миләүшәнең өч абыйсы кайткан иде. Икесе район үзәгендә икәннәр: берсе — район авыл хуҗалыгы идарәсендә — агроном, икенчесе — районның хирургы. Өченче ир туганы Казаннан кайтып төште. Анысы авыл хуҗалыгы институты аспиранты. Дүртенче абыйсы кайта алмаган, котлау телеграммасы сугу белән чикләнгән. Ул абыйсы хәрби кеше, инде майор дәрәҗәсенә ирешкән иптәш икән. — Минем егетләр барсы да авыл халкына хезмәт итә дияргә була, — дип сөйләде кичәдә Бәхтияр хуҗа. — Агрономы да, хирургы да. Аспиранты фән аша авыл хуҗалыгына булышачак. Ә майор ил сагында. Алар да бик кирәк. Хәзер армиягә бераз өстәнрәк карарга ниятләүчеләр бар, ялгышалар алар! Миләүшәбез шәһәрдә калырдыр, ахры... Башкалабызга баргач, кунакханәләрдә урын эзләп интегүләрне бетерергә кирәк. — Бәхтияр, мәгълүм ләбаса, юри генә мескенләнгән булып алды, атаклы колхоз башлыгының, депутат җитәкченең кунакханәдә урын көтеп тилмергәнен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Кунакханә түрәләре каршында бүрек салу — гади түр ияләренең өлешенә тигән көмеш инде ул. — Бераз алдан әйтү булса да, бүген мондагы дусларга хәбәр салып кую да артык түгелдер. Яңа елда Миләүшәбезнең яңа фатирына өй туена рәхим итегез. Персонально өндәү булачак, билгеле... — Монысы инде йорт башының беркадәр киберләнеп куюы иде шикелле. Тик ул дөресен әйтте. Казанда, икенче Горкида, Миләүшәгә дигән кооператив фатир өлгереп килә иде. — Ә бүгенгә, мөхтәрәм мәҗлестәшләрем, бердәнбер кызыма иминлек, киләчәгендә дә бәхет теләп шушы путаллы чәркәләрне күтәрикче! — Бәхтияр уйнап торган күзләрен өстәл тирәли утырган кунакларга төбәде. — Ягез, аш булсын!.. Путаллы чәркәләр кат-кат күтәрелде. Тәбрик соңы булып та, тәбриксез генә дә. Кунакларда җырлау теләге артты, бию дәрте уянды. Телен йоткандай утырганнар да җорланып китте. Тарсыну-тартыну әллә кая җуелды. Һәммәсе җанга якын, сөйкемлегә әйләнде. Бәйрәм рухы аларны бер даирәгә бериш итеп берләштергән иде. Колбариның нижгарларча җырлавын барсы да бик яраттылар. Аш төрләндергән сыман булды. Рәссам агай: Җидегән йолдызның ла, ай, куригы Таң ягына таба алянган; Синең серцай белән минем серцай Бичевкалар белән бәләнгән... — дип җырлап бирде. Бу аның кыстаган саен башкара торган җыры иде. Төнге унберләр тирәсендә, мәҗлес халкы сулу алырга туктагач, Мидхәт җайлап кына Бәхтияр абзасы янына килде һәм үзләрен төнге икедә буласы поездга озаттырып куюларын үтенде. Ул уйлары белән күптән Казанда, Мәрзыя янында иде инде. Бәхтияр аның иңенә җиңелчә генә кагылып әйтте: — Озатабыз, сүз дә юк, — диде. — Тик төнге күләгәләр кебек йөрергә киңәшем юк, Мидхәт энем. Утырыгыз әле, кинәнеп бәйрәм итегез. Иртән сигездәге поездга чыгарырбыз. "Волга" белән илтерләр. Станциягә, кассага шалтыратырмын. Билет тоткарлыгы булмас. Ә, әйе, хәтеремдә чагында әйтим әле... — Колхоз рәисе рәссам ишетсенгә тыныч сөйләп китте. — Гаиләләрегезгә күчтәнәчләр куярга куштым. Балын, итен. Бәйрәмне яхшылап уздырыгыз. Мидхәт рәхмәт әйтеп ризалашты. Икенче бер тәнәфес сымак арада ул Миләүшә белән сөйләшеп алды. — Беләсезме, Миләүшә, — диде рәссам, уенда укмашкан ниятен белдереп, — портретыгызны бүләк итү өчен иң кулае өй туегыз булачак. Ара бик тар икәнен аңлыйсыздыр. Мин дә сезнең авылда эш кешесе. Шулай да безгә еш очрашырга кирәк. Сез миңа позировать итәргә тиеш буласыз. Якшәмбеләрегезне шуңа багышламый булдыра алмассыз. Югары курс студенткасының вакытын урлау килеп чыга, тик... Мидхәтнең кыска гына тыныш ясавыннан файдаланып, кыз гәп тезгенен үзенә алды. — Анысы өчен хафаланмагыз, Мидхәт абый. Вакыт бюджетым үз кулымда. Әйткән көнне мин сезнең хозурыгызда булырмын. — Миләүшәнең үзен портретта күрү теләге, растан да, бик зур иде. Яшьлек максимализмыдыр, күрәсең. Язылачак сурәте хакына ул бүтән шөгыльләрен артка тибәреп торырга әзер иде. — Ясагыз гына. Минем сез иҗат иткән портретым белән горурланасым килә... Мәсьәлә ачык иде. Моннан да турырак әйтеп булмый ич инде. Үзенең вәгъдәсе, Миләүшәнең тыелгысыз теләге турында, Казанга кайткач, Мидхәт Мәрзыяга сөйләде. Дус кызының сурәтен ясарга алынуын хатыны ихластан хуплады. Ул, нарасыйларча итеп: — Өй туена бик ятышлы була инде ул! Бүләкнең истәлеклесе, затлысы, гомерлеге. Балаларына кала торганы, — диде. — Син ясагач, барып чыгасына ышанам мин... Бәйрәм көннәре төштә күргән кебек бик тиз үтеп китте. Тәгъзимәнең "Зөлхиҗә кодагыйга да күчтәнәчләр илтик!" дип, килен өенә бару да, кодагыйның үзен алып килеп кунак итү дә, яшьләрнең опера театрында зур концертта булып кайтулары да — һәммәсе бер җепкә тезелгән хатирәле хәлләр булды. Утыз көн, уразаның да гаете бер генә көн дигәндәй, үтеп китте. Бәйрәмнән соң җиң сызганып эшкә алынмый чара юк иде. Мәрзыя — мәктәпкә, Мидхәт белән Колбари Җидегәнгә юл алды. Рәссамнар баш күтәрми эшләде. Бер саплам көн, тоймый да каласың, үтеп китә. Алар электр яктысында эшләп төн урталарын җиткерәләр иде. Рәхмәт колхозның тәэминатчысына, бизәү өчен кирәкләрне — киндерен, хәтфәсен, һәртөрле буяуларын, пумаласын җир астыннан дигәндәй табып кайта торды, буын язып ятарга ара калдырмады. Һәрнәрсәгә кытлык башланган бу заманда бар ихтыяҗ түгәрәкләнеп торуда Бәхтияр абзый тылсымының кодрәте барлыгы бәхәссез иде. Мәдәният-спорт комплексында кайнашкан эш арасына үзгәлек өстәп, Миләүшә белән очрашулар башланып китте. Студент кызның туган авылына бәйрәмнән соң тәүге кайтуында Мидхәт портретта аның ничегрәк сурәтләнәсе килүен сорады. — Бил тиңентен эшләсәгез икән, Мидхәт абый... — Миләүшәнең шомырт күзләрендә сихри нур балкыды. Энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, җанга рәхәт елмайды. — Беләсезме, мин шәмәхә ефәк кофтаны кияргә итәм. Миләүшә икән — миләүшә төс булсын. — Ху-уш, шуннан? — Кулымдагы фирүзә кашлы йөзекне — әтием бүләген карап торган чагым, — ди... — Колагалкаларым йөзеккә пар ташлы. Болары — әнкәй бүләге... Мидхәт карашы белән ымлап кына кызның сүзен бүлде. — Кулларыгызның нәфислеген, әти-әниегезнең сезгә мәхәббәтен күрсәтү зарурлыгы аңлашылды. — Рәссам сиздерми генә студентканың йөзенә күз салды. Болай әйткәнгә рәнҗемәдеме, янәсе. Юк, Миләүшә ул сүзләрне бик тыныч кабул күрде. — Тик менә күз карашы йөзеккә төбәлгән булмастыр. Юк, булмастыр. Беренчедән, бүләк йөзек белән мавыгу килеп чыкмасын. Ни генә дисәк тә, бизәнү предметының бәясе кеше матурлыгы каршында бик кечкенә. Икенчеләй килеп, банальлек булса да әйтим, күзләр — күңел көзгесе, дибез икән, портреттагы зат үзен тамаша кылучыга тутырып карап торса отышлырак. Күзләр кадәр күпне сөйләгән әгъза юк кеше йөзендә. Аннан соң... толымыгыз күкрәк өстендәме? Кыз тагын Мидхәткә өздереп карады. — Моның да берәр мәгънәсе бармы? — Ничек дип әйтим? Бар. Бар, билгеле. Сезнекедәй толым үстерүче татар кызлары имгә-томга калып бара. Толым, беләсегез килсә, хатын-кыздагы табигый матурлыкның аерылгысыз билгесе... Ул инде бизәнү кыйммәтләре генә түгел. Дөрес, бизәнү әйберләре дә шәхеснең зәвыгы, сайлап ала белү сәләте, тирә-юнь мохиткә бербөтен булып кушыла алу кабилияте турында сөйли... Алар поза хакында уйлаштылар. Мидхәт тәвәккәлләп эш башлады. Портреттагы шәхесне абстракт фонда сурәтләргә кирәк дигән карарга килгән иде. Таң аткач, көнчыгышта хакимлек иткән буяулар кушылмасы фонында. Яшьлек — кеше гомеренең таңы, көн башы ич... Миләүшә беренче эскизны декабрь башында карады. Бик бирелеп, җентекләп. Үзенең рәссам хыялы аша кәгазьгә күчүен күрүе аңа кызык та, рәхәт тә иде. Алда әле камиллек, өметләнү сөенече аның күңелен туптай сикертте. Шулай да озаклап карый торгач, рәссамга дәгъвасы барын әйтте. — Иреннәрем үземнеке үк түгел бит, Мидхәт абый. Яңа Мәдәният сараеның электр нурына чумган бер бүлмәсендә, кызга комачау кылмыйм дип, бер читтәрәк утырган Мидхәт урыныннан торып Миләүшә янына килде, эскизга текәлде, аннары томырылып кызга карады. — Шулай дисезме? — Шулай дим. Үзегез дә сизмәстән, Мәрзыя иреннәренә охшаткансыз! Мидхәт әүвәл бик белеп тә әллә ни гомер бөтенләй онытып йөргәнен исенә төшергән кеше хәленә килде һәм баягы сүзен кабатлады. — Шулай дисезме? — Әйе, әйе. — Миләүшә, рәссамның хәтерен калдырмаска тырышып, көлеп куйды. — Ярату кешене сукырайта дигәннәре хактыр, күрәсең. Минем рәсемемне ясаганда да, күз алдыгызда Мәрзыя торган булып чыга. — Һе, карасана! — Мидхәт, гаеп эш кылганда фаш булган адәм сыман, җайсызланып калды. Шулай да югалып торуын үзе үк килештермәде һәм: — Ягез әле, иреннәрегезгә мең дә беренче тапкыр карыйм әле, — диде. Миләүшә җитдиләнеп аңа текәлде, ләкин бу кыяфәттә озак тора алмады, бәгырьне айкарлык итеп елмайды. — Сиздегезме инде аерманы? — Тоеп алдым шикелле... Алар аңлашып беткәндә, шакымый-кисәтми генә бүлмәгә бер карт килеп керде. Өстендә карага каккан тун, башында колакчынлы зур бүрек, кулларында тире бияләйләр. Аякларына калын итеп төп салган киез итекләр. Кулында шомарып беткән таяк. Сөйләшкәндә, бер дә кирәкмәгәнгә дә таягын биетеп ала икән. — Әссәламегаләйкүм! — дип аваз салды ул. — Керергә ярый торгандыр бит? — Әйдәгез, абзый, әйдәгез! — Мидхәт картны бүлмә түренә өндәде. — Узып утырыгыз. Миләүшә дә көтелмәгән кунакны бик ачык каршылады. — Әйдә, Әфләтун бабай, хуш килдең! — Аннары кыз шыпыртлап кына Мидхәткә аңлатты. — Акылга чаграк карт бу. Күршедә генә тора. Яшьләрнең җылы мөгамәләсе карт күңеленә сары май булды бугай. Ул базу гына түргә узды, стена буеннан артлы урындык алып утырды, бүреген салып өстәлгә куйды, түбәтәен рәтләде, тун төймәләрен чишеп җибәрде. Таягына ике куллап тотынды да тирә-юньгә күз салып сорады. — Осталарның картрагы кайда соң әле? Миңа ул кирәк иде... — Аңа йомышыгыз бар идемени? — Мидхәт сәхнәдә эшләп йөрүче агайга кычкырды. — Колбари абый, сине сагынып килгәннәр! Кулларын зәңгәр халатына сөртә-сөртә килүче Колбари күренде. — Сагынганнарга сагыныцлы сәлам! — диде ул керә-керешкә. — Исәнмесез, Миләүшә сеңелем! Сау гынамы, абзыкаем? — Ул карт белән кушучлап күреште. — Ни йомыш иде? — Йомышым юк минем, иптәш-товарищ... — Карт кеткелдәп көлеп җибәрде һәм таягы белән идәнгә шакыды. — Соравым бар ие. — Ул тамак кырды, уйланып торган кебек булды. — Син Алланың бирмеш һәр иртәсендә уен мәйданына чыгып ник шапылдыйсың? Ни-нәрсә өркетүеңме, җен-пәри кууыңмы? — Берәүне дә өркетмим, абзыкаем. Җеннәр, шайтаннар белән дә уртагым юк. Гадәткә кергән шулай. Дөньяга кул чабам... — Шатлыгың шулхәтле күпме? — Төрле цагы була, абзыкаем. — Кем өйрәтте үзеңне бу һөнәргә? Миләүшә Әфләтун бабасының сәерлекләрен белә, шуңа күрә бер дә исе китми генә тыңлады, Мидхәт дивананың сүзләренә игътибар итеп торды, уй сөрешендә бер дә акылга таманлык искәрмәде. Колбари Әфләтунның кемлеген чамалап өлгерде дә карт белән гәп сугу комарына бирелде. — Дөньябыз үзе өрәтте, абзыкаем. Минем гомер шындый заманга туры килде. Башта Сталинны алкышладык, аннары Никита агайны, Леонид абзыйны, Андроповны, Черненконы... — Хәзер? — Хазер кул цапмасаң да, сүз әтмиләр әтүен, но эрәнелгән гадәт буенца бара... Карт көтмәгәндә сикереп торды да бүреген алып чыгып китте. Канәгать идеме ул Колбари җавабыннан, аңа рәнҗеп чыгып китүе идеме, кем белсен. Күңелләргә юшкын утыргандай булды. — Ул шундый инде, — диде Миләүшә. — Берәр сорау исенә төшсә, җавап эзләп йөри. Кәнсәләргә дә килә, район үзәгенә дә китеп бара... Студентканың аңлатуы да рәссамнарны тынычландырып ук җиткермәде. Колбари белән Мидхәтнең кәефенә кышкы җил бәргән төсле булды... Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме? Бәхтияр тикле Бәхтиярнең шактый алдан хәбәр салып куюына карамастан, бердәнбер кызына дигән кооператив фатир Яңа елга өлгермәде. Миләүшә анда февральдә генә күченде. Өй туен да шул ай азагында гына ясадылар. Һәммә шарты килгән иде инде. Ул тантананың кичегүе Мидхәт Фәезханов файдасына булды. Декабрьнең соңгы көненә Миләүшәнең портретын, мөгаен, өлгертә алмаган булыр иде. Ә февраль башында, Казанга кайткач, язып бетерде ул аны. Колхозда эшләрен тәмам кылып, бизәү-ясауларын халык ошаткач, исәп-хисапны да мулдан иткәч, кәефенең дә ал да гөл чагы иде. Өй бәйрәмендә бу портретны туган-тумача бүләк иткән җиһаздан, кыйммәтле сервизлар, келәмнәрдән алда куеп мактадылар. Мидхәт белән Мәрзыяны, портретка бик килешле кыса ясаган Колбарины һәм хәләл җефетен өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Шәраб кодрәтеннәнме, туганнар, дус-ишләр, якыннар карашында хөрмәт күрсәтү тәэсиреннәнме бик дулкынланган Миләүшә, мәҗлес агышында җаен-вакытын туры китереп, Мидхәтнең үзенә генә: — Бурычымны ни рәвешле түлим икән сезгә? — диде. Хисләрнең акылдан өстенлек алган мизгеле идеме бу? * * * Җәй — ел күрке, яшеллек, чәчәкләр хакимлеге. Шуның белән бергә, җәй — чәчәкләрдән җимешкә күчеш фасылы, өметләрнең чынга әверелер чагы. Җәйләр җәйләргә охшап килми. Әмма аларның барысына да хас бер күренеш бар. Ул — яшенле, күк күкрәүле яңгырлар. Бу манзараның үз матурлыгы. Шомы да юк түгел. Тик ничек кенә булмасын, яшен чыбыркылары уйнаклаган һәм күк гөлдерәгән көннәрне күңел көтеп ала. Шәхси тормышта берәү дә яшенле давыллар көтми. Алай да Мидхәт белән Мәрзыяның тормыш күгендә яман яшен ялтырамый калмады. Мәрзыялар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе иде. Язылмаган канун буенча бу кичәгә мәктәпне алдагы елларда тәмамлап чыгучыларның да беришесе килүчән. Вакыты-җае булганнары, дөнья мәшәкатьләреннән арына алганнары. Анда капитан Әнвәр Шәмсиев тә чираттагы ялына кайткан һәм кичәгә килгән икән. Җәйге көн башланып киткән сәгатьтә Мидхәт хатынын каршыларга дип килде һәм Мәрзыяның чибәр капитан белән сөйләшеп торуын күрде. Хәрби иптәшнең кемлеген ачыклау кирәкми иде, Мидхәт шундук төшенде. Бу — ул! Мәрзыя Мидхәтне көтмәгән идеме, ирен күрүгә, коелып төште. Бер мизгелгә төче ялагайланып та алды сыман. Ирләрне таныштырды. Капитан үзен бик гади-гадәти тотты, Мидхәткә шул егетлек, шул мәдәнилек җитми калды, холкындагы күкертлекне җиңә алмады. Ул Мәрзыяга ниндидер кискен сүз әйтте дә кырт борылып кайтып китте. Яшь ханым да, офицер да үтә читенсенеп калдылар. Мидхәтне дә аңлап буладыр. Ул бу кешене Мәрзыяны гөлчәчәк дәверендә алдаган адәмгә хисаплый иде. Ирмен дигән ир кешене нәфрәтләндерә торган тойгы бу... Әлеге күңелсезлектән соң аерылышып китмәделәр алар. Бергә яшәделәр әле. Тик үзара мөнәсәбәтләр дигән гаять четерекле дөньяда нидер сүтелде, күңелләрдә ниндидер шәм сүнеп калды. Шундый көннәрнең берендә, шешәгә сыенып терәк табарга өметләнгән Мидхәт Миләүшә кочагына барып эләкте. Туп-туры мәгънәсендә. Хәмер биргән ялган иреклелек батырлыкка студент кызның мөлаем мөнәсәбәте дә куәт өстәде. Бу хәлгә төрле кешенең төрлечә карашта булуы бик ихтимал, мәгәр рәссамны көнләшү буа, тилертә иде. Көнчелек дигәнең, мәгълүм инде, хәтәр киңәшче, куркыныч юлдаш... Миләүшә өчен исә шул юлдашның Мидхәттән аерылмый йөрүе кирәк иде. Егет-җилән илтифатыннан читтә калган зат булмаса да, булачак врач Мидхәтнең "һәм башкалар" җөмләсеннән генә түгелен яхшы чамалый иде. Һәрхәлдә, Мидхәт исеменең үз исеме янәшәсендә торуы аңа абруй гына өстәвен белә иде. Үзе өмет баглаган кеше белән аның никахлысы арасында хасил булган упкынга шат иде. Ямьсез куану белән шат иде, дию кирәктер. Яшерен тантана итә иде ул, ләкин уй-ниятләренең очына чыга алмый иде. Рәссамның үз ятагына килеп юлыгуы аңа хыялларын ачыграк төсмерле итәргә булышты. Шулай да әлеге көннәрдә Миләүшә кеше бәхетсезлегенә корылган иминлекнең ныклы була алмавы хакында фәһеменә дә китереп карамады. Әмма язмыш дигәнең рәхимсез. Тәкъдир яшь хатынны өнсез генә ерактан кисәтә иде инде. Хәер, аны гына идеме икән? Тик бәла якадан килеп алмый торып адәм баласы аның бөтен ачысын тоеп җиткерми бит әле. Андый бәхетсезлек кайдадыр еракта, бүтән кемнедер сагалап йөридер төсле тоела. Баксаң-күрсәң, ул инде ошбу бәндәнең бусагасында икән. Керимме дип рөхсәт сорап тормаган. Миләүшәнең мондый шыксызлыкларны уена кертеп чыгарасы да килми иде әле... Ничек булса булды, танышып китүләренә ике ел, өйләнешүләренә ел ярым дигәндә, Мидхәт белән Мәрзыя аерылыштылар. Әлеге адымны атларга карар кылу турында сүз кузгату рәссамга җиңел булмады. Моңа төпле сәбәп, кире каккысыз дәлил юклыгы аны коралсыз итә иде. Әнвәр Шәмсиевка бәйле мотивларның кискен адым өчен терәк түгеллеген ап-ачык белеп-тоеп торды ул. Миләүшәгә булган хисләренең Мәрзыя фикерендә, таныш-белешләр күзендә, хәтта үз әнисе уенда да тотнаксызлык булып саналасын төшенә иде. Шуңа күрә дә, әле бу дәгъваны куярга ашыгу кирәкмәсен белгәне хәлендә, бала юклыкны сәбәп итте ул. Олыгаеп барабыз, янәсе, болай да соң өйләнешкән кешеләр, ә гаиләне гаилә итәрдәй, ир белән хатынны беркетердәй җан иясе юк. Күңелдән күңелгә күпер булмавы бик аяныч. Аның зарурлыгы бәхәссез. Милли сынлы сәнгатең тарихына керерлек әсәрләр иҗат итүең ихтимал, нәселеңнең дәвамчысы булмаса, аларның ни мәгънәсе?! Мидхәтнең аерылышу котылгысызлыгы турында сүзен ишетү Мәрзыяны ток бәргәндәй итте. Ул укучыларның дәфтәрләрен тикшереп утыра иде. Кулындагы ручкасы төшеп китте, аны күтәреп алмады, дәфтәрләрне өстәл эчкәресенәрәк этәрде, аннары, хак ишетәмме соң дигән төсле, урындыгы артында басып торган Мидхәткә таба кырт борылды, башын артка чөеп, иренең йөзенә текәлде. Тегесенең чибәр чыраенда катгый карардан гайре төсмер юк иде. Мәрзыяның мөлдерәшеп торган зәңгәр күзләре бу минутта нур белән дә, сер белән дә түгел, әрнүле сорау белән тулы иде. — Шулай... Бүтәнчә булмый... Бер-беребезне әсир итеп, богаулап тормаганыбыз хәерле... Мәрзыя урыныннан тормакчы булып талпынды, ләкин тез буыннары тотмады, кабат урындыгына сыланды. Аңлап түгел, тыны кыса башлаудан арынырга теләп, куе зәңгәр төстәге костюм-күлмәгенең изү төймәләрен ычкындырды, беләкләрен өстәлгә салып, аларга йөзе белән капланды. Күпмедер вакыт тыптын торды, аннары җан өзгеч аваз салды. Аның тавышына күрше бүлмәдән каенанасы атылып керде. — Нишләвегез, балалар? — Коты алынган Тәгъзимә ханым шулай диде дә бүлмә бусагасында катып калды. — Безнең үз сүзебез, әнкәй... — Мидхәтнең туры җаваптан тайпылуы иде бу. Әнисен мондый томанлы сүзләр канәгатьләндермәве гаҗәп түгел. Ул Мәрзыяга эндәште. — Ни булды, килен? Гаеп эшең юктыр лабаса? — Каенана тавышында теләктәшлеккә охшаган саклык сизелә иде. Йөрәк тибешенә тәэсир иткән үксү Мәрзыяның сөйләшүенә дә бәргән иде инде. Ул өзек-төтек, көрсенәсулкылдый җавап кайтарды. — Барсын да... Мидхәт... үзе аңлатсын, әнкәй. Минем... тырнак очы кадәр дә... гөнаһым... юк... Ул тагын күз яшенә төелде. Авыр көннәр, шомлы көннәр килде бу гаиләгә. Алар өчен кояш болыт астына керде, ай тотылды. Мәрзыя үзенчә газапланды, Мидхәтнең дә хәле мактанырлык түгел иде. Тәгъзимә ханым үзенчә өзгәләнде. Килененә ияләшкән, күңелендә аңа карата хөрмәт тойгылары тамырланып килә иде. Шомга уралып кына яшәп булмасын акылы белән нечкәләп аңлаган Мидхәт әнисенә аерылышырга җыенуының төп сәбәбен аңлатты. Ана кеше бу җәһәттән улы белән килешмәде. — Насыйбы җитмәгәндер, сабырсызланмаска кирәк, — диде. Әмма улын сабырсызландыручы көч мөнәсәбәтләр мәйданында дулый иде шул инде. Алар аерылыштылар. Ир белән хатынның бу хәлен ни рәвешле кичерүләрен сөйләп тормаска да мөмкиндер. Кодагыйлар бик газаплы кабул күрде моны, бик! Икенче киленне Тәгъзимә ханым йөрәгенә якын итә алмады. Миләүшәгә исә барыбер. "Әнкәй ялгызы гына үзе дигәнчә яшәсен. Без аның янына барып йөрербез, кирәгеннән өзмәбез. Минем фатирымны төп йорт итик", — диде ул Мидхәткә. Шулай эшләделәр. Улының йортка керүен әнисе тәмуг газабына тиң күрде, тик сөекле улына тәмам каты бәрелмәде, "бала — бәгырь" дигәне үзенекен итте. Елга якын яшәгәч, көннәрнең берендә Мидхәт Миләүшәгә әллә ниткән бүтән күз белән бакты. Сәерлегеме, мәзәгеме шунда, рәссам шул көнне яшүсмер чагында Мишә буендагы авылга кайтуларының берсен хәтерләде. Әлеге кайтуы аның исендә онытылмаслык булып хәтердә калган иде. Шул чагында ул ат җигәргә өйрәнгән иде. Авыл малайлары шәһәр яшүсмерләреннән бу эштә имтихан алырга яратучаннар. Сынатсаң — беттең, бу якларда бүтән күренмәвең хәерле, күзеңне дә ачырмаячаклар, көләчәкләр, кимсетәчәкләр, мыскыл хәлгә калдырачаклар. Борынгыда ук халыкта "Ат тугарып җигә белми, кызлар сайлаган була" дигән җырның тууы да юкка гына булмагандыр. Егетләрнең ир канаты — атка багланышлы карау гомер-гомердән килгән. Әнисенең бертуган энесе, Айсылуның әтисе — Нурулла абыйсы өйрәтте Мидхәткә ир-егеткә беренче нәүбәттә фарыз бу эшне: тәртә арасына кертәсе атны ничек камытлыйсын, ыңгырчакны ничек тагасын, камыт бавын кайсы яктан дугалый башлыйсын, чөелдерекне ничек тартып бәйлисен, тезген очын дуга алкасы аша ни рәвешле үткәзәсен, аркалыкны күпмегә күтәрәсен, дилбегәне ничек тагасын... Ат җигә белү генә дә җитми, нидән башлап тугара белү дә кирәк. Бер елны, Мидхәтнең шул истәлекле кайтуыннан элегрәк, Мәскәүдән авылга кунак егете кайткан булган. Аны да ат җигәргә өйрәткәннәр. Тегенең карап-өйрәнеп торуы чамалы булган, күрәсең. Үзе мөстәкыйль җигә башлагач, дилбегә башы эләктергечләрен йөгән алкаларына түгел, аркалыкка эләктереп куйган икән. Яшь, дәртле ат кузгалып киткәч, шәһәр егете ни уңга, ни сулга бора да, тартып туктата да алмый, ди. Ярый, бәхетенә арбада авыл егете булып, сикереп төшкән дә бахбайның башыннан тоткан. Мидхәт гаилә тормышын бер мәртәбә җикте, туарды да. Икенче кат җиккәндә "дилбегә"не аркалыкка такмадымы? Парлы тормыш дигәндә, арбага утырган авыл егете ярдәмгә килә алмый бит инде... Икенче никахында "дилбегә"не кай тирәгә тагу хакындагы уйлар аның башында әледән-әле бөтерелә торды. Моңа сәбәп — үзенең авызлыклануын тоя башлау иде. Елга якын гомер узгач, сөеклесе бик ипле генә итеп, бәгырь җылысы белән өретеп кенә Мидхәтне врачлар хозурына тикшеренүгә барырга күндерде. Шуннан кышкы зәмһәрир суыкта җәйге челләдәгечә күк күкрәгәндәй, яшен аткандай булды: Мәрзыяны бала табарга сәләтсезлектә гаепләгән рәссамның үзенә ата була алмый торган ир икәнен әйттеләр! Шулай да яшь врач белән инде ярыйсы ук танылып өлгергән сәнгать әһеле өендә һичнинди өермә купмады. Миләүшәнең ирен берәүгә дә бирәсе дә, читкә тибәрәсе дә килми иде. "Ленинградка барыйк! — диде ул өздереп. — Икебез күңеле өчен дә кулай вариант". Мидхәт күнде, артындагы күперләр янган иде бит инде. Ленинградтагы врачлар белемен камилләштерү институтында баласызлыкка дучар кешеләрне бәхетле итү алымнарын беләләр, профессор Давыдов җитәкчелегендә уңышлы гына тәҗрибәләр уздыралар икән. "Ясалма инсеминация" дип атала ул алым. Егерме яшьтән алып кырыкка кадәрге хатын-кызларга кулланыла ала... Миләүшә Семен Наумович Давыдов шәкертләре ярдәмендә Мидхәтенә ул бүләк итте. Бала дөньяга килгән көн бәхет кошының каурыен табуга тиң булды. Бәби туена кунаклар җыелды. Ризалык биргәне хәлендә, Мидхәт кенә бу хәлгә чын-чынлап сөенмәде. Сөенә алмады. Миләүшәгә карата кабергәчә ихтирамлы булырдай йөргән ир, — алыштырып куйдылар диярсең! — суынды да калды. Ай үтте, ике, өч ай, ярты ел, рәссамның рухи халәте уңайга авышмады. Ул инде үз гомерендә икенче кат ирләрнең асылына бик үк хас булмаган адым ясады. Мәрзыя белән очрашып сөйләште, үкенүен икърар итте, ялынды. "Мин кемнәндер яралган баланы үз итә алмавыма тәмам ышандым. Балабыз булмаса да бергә булыйк!" — диде. Тик Мәрзыя күңеленең котыбын басып алган бозлар эрерлек түгел иде инде. "Атылган мәхәббәт" өч кешене бәхетсез ясады булып чыга түгелме? Җырда җырланганча, "аны, мине, үзеңне дә бәхетсез итәсең бит" дими, ни диярсең?! ХИКӘЯЛӘР Үз дигәнем Зөбәрҗәт сулык-сулык елаган тавышка уянып китте. Сикереп торды да улы йоклаган бүлмәгә ашыкты. Аяк очларына гына басып, улы Сөләйман караваты янына килде. Йомшак куллары белән улының башыннан сыйпады, юрганын рәтләп япты, назлы гына итеп маңгаеннан үбеп алды. Әнисенең кайнар сулышын тойды Сөләйман. — Улым, саташасың, ахры, — диде ул, Сөләйманның аркасыннан сыйпап. — Әйләнеп ят, йокла, улым, — диде ул, тагы да иелә төшебрәк. Сөләйман эндәшми генә әйләнеп ятты да тынычлап йокыга китте. Зөбәрҗәткә ул төнне йокы кермәде. Аның күңеленнән мең төрле уй йөгереп үтте. Улым авырып китмәгәе, дип тә борчылды ул. Кичтән дә боек кебек иде бит. Урамнан да иртәрәк керде, ашавы да ашау булмады, тиз генә урынына барып ятты. Әллә берәрсе... Юк, булмас, дип уйлады Зөбәрҗәт. Бала күңеле белән шаярмаслар, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Сөләйман йокысыннан уянганда, табын әзер иде, өстәлдә парларын бөркеп самавыр утыра, әнисе иртүк коймак та пешерергә өлгергән. Бәйрәм көн диярсең. Узган төн турында берсе дә сүз кузгатмады. Ашапэчтеләр дә һәркайсы үз эшендә булды. Зөбәрҗәт халатын киде дә фермага чыгып йөгерде. Сыерлар сава ул. Колхозның алдынгы савымчысы. Ике ел элек кенә ире Гәрәй үлеп китте. Матур гына гомер итеп ятканда булды ул көтелмәгән хәл. Эштән кайтканда урамда егылды да үлде. "Йөрәк", — диделәр. Сөләйман әтисенең әле суынып та өлгермәгән гәүдәсен кочаклый-кочаклый елады ул чакта. — Әтием, тор инде, әйдә, тор инде, әтием, — дип өзгәләнде. Җирләгәч тә көн саен зияратка барып: "Әтием, кайт-т-т!" — дип такмаклый-такмаклый елый иде. Хәзер дә әтисен юксынмаган чагы юк. Менә-менә кайтып керер төсле тоела иде ул аңа. Нәрсә сөйли соң әле бу җенле Гайшә, ник минем әнием булмасын ул, үземнең әнием ул, дип кабатлады Сөләйман күңеленнән. Улы булмаганнан көнләшә ул. Тикмәгә генә җенле Гайшә димиләр инде аны, чыннан да җенледер ул, дип сөйләнде Сөләйман үз-үзенә. Ферма юлыннан әнисенең кайтып килгәнен күреп, Сөләйман аңа таба йөгерде. Егылып канаткан тез башын, сыдырылган кулларын әнисеннән яшерергә тырышып, Сөләйман әнисенә елышты. — И улым, улым, бигрәк җайсыз уйныйсың инде, аяк-кулларыңны сындырырсың әле, — дип, шелтәле генә күз ташлады Зөбәрҗәт улына, йомшак кына аркасына кагылып алды. Кичке аш янында Зөбәрҗәт улына ферма хәлләре турында сөйләде. Алмачуарның күпме сөт бирүе, Күккүзнең ничек иркәләнүе, Ярканатның үзен ничек итеп озатып калуы һәм башка хәлләр турында бәйнәбәйнә сөйләп бирде. Зөбәрҗәт, аяк-кулларын юдырып, улын йокларга яткырды да үзе аның уйнаганда пычранып беткән киемнәрен юып элде. Җәйге кичнең сихрилегеннән аерылырга теләмичә генә капка келәсен элеп, йокларга кереп китте. Көн мәшәкатьләреннән талчыккан Зөбәрҗәт, йомшак урынга ятуга, татлы бер рәхәтлеккә чумды. — Дөньялар бик матур бит, күгебез аяз, муллык, — дип куйды ул пышылдап кына һәм талгын гына күзләре йомылды. Шул чакта Зөбәрҗәт тагын елаган тавыш ишетте. Йокы баскан күзләрен уып җибәрде дә улы янына ашыкты. Сөләйман елый-елый шешенеп беткән иде. Әнисеннән күз яшьләрен яшерергә тырышып, юрганына капланды. Зөбәрҗәт, юрган читен әз генә күтәрә төшеп, карават кырыена утырды. — Улым, син тагын саташасың, әйеме? — дип, ул улының бит очларыннан тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп алды. — Юк, әни, мин саташмыйм. — Авырыйсыңмыни? — Юк. Бүлмәне шомлы тынлык басты. Зөбәрҗәтнең дә, Сөләйманның да күңелендә әллә нинди уйлар бөтерелде. Сөләйман кинәт урыныннан сикереп торып утырды да әнисенең муенына сарылды. — Әнием, мин бит синеке, минем үз әнием бит син, — дип такмакларга тотынды Сөләйман яшь аралаш. Зөбәрҗәтнең тыны кысылды. — Әйткәннәр... — Җенле Гайшә, ялганлый ул, әйеме, әнием, ялганлый бит ул, әйеме? — дип, күз яшьләренә буылабуыла елады Сөләйман. Ана белән бала, бер-берсенә сыенып, бер җан, бер тән булып озак кына елаштылар. Әнә офыкта таң атып килә. Зөбәрҗәтнең күзләреннән йокы качты, арыганлыгы да онытылды. Уналты яше тулгач сөйләрмен дип йөрткән серен бүген әйтергә булды Зөбәрҗәт. Ул, улының иңнәреннән кочып: — Җенле Гайшә ялганламый, улым, ул әйткәннәр дөрес. Ләкин син бит минем улым, мин синең әниең, — диде Зөбәрҗәт, тамагындагы төерне йота-йота. Зөбәрҗәт янә үткәннәргә әйләнеп кайтты: ире Гәрәй белән бик матур яшәделәр алар, тик балалары гына булмады аларның. Их, бөтерчек кадәр генә бер малай булса, дип уфтанган чаклары аз булмады Гәрәйнең. Шулай да Зөбәрҗәтне һич кенә рәнҗетмәде ул, аны һәрдаим юатты. Ә беркөнне Гәрәй эштән кайтты да: — Күрше авылның Ләйлә бала тапканда үлеп киткән. Баласы исән икән, — ди, — алыйк шул баланы үзебезгә, — диде. Зөбәрҗәт шул вакытта еларга ук тотынды. — Булмас, бирмәсләр, — диде ул өзгәләнеп. Гәрәй Зөбәрҗәтне тынычландырды. Һәм алар, өс-башларын алыштырып, больницага киттеләр. Ләйләнең ире юк иде, каладан йөкле булып кайткан иде ул. Баланың язмышы белән башка кызыксынучы булмаганга, мәсьәлә тиз хәл ителә. Шулай алар, бер ай дигәндә, балалы да булалар. — Әтиең сиңа Сөләйман дип исем куштырды, улыбыз дип таныклык алдык, — диде Зөбәрҗәт, Сөләйманның аркасыннан сыйпый-сыйпый. Моны авыл халкы да шулай тиеш нәрсә дип кенә кабул итте. Урамда күргәндә дә: — Улыгыз бигрәк матур, әнә ничек үскән инде, — дип, сүз кушып китәләр иде. — Сине беренче класска укырга озатып кайткач, әтиең бер үкси-үкси елаган иде. Синең өчен куанып, улы барлыгына сөенеп елады ул. Менә инде син зур үстең, тиздән ун яшь тула. Улым, таянычым үсә, дип, мин дә сөенеп яшим. Син бит бердәнбер ир кеше бу йортта, — диде Зөбәрҗәт, улын күкрәгенә кысып. — Әнә бит ничек килеп чыккан. Ниләр генә әйтим икән соң сиңа? Син үзең хөкем ит, улым! ...Таң атуын хәбәр итеп әтәчләр аваз салды. Урамда каз-үрдәкләр каңгылдавы ишетелде. Зөбәрҗәт, Сөләйманны ялгызын калдырып, ишегалдына чыгып китте. Көн артыннан көн уза торды. Тормышның бихисап мәшәкатьләре әлеге сөйләшүне оныттыра төште. Ана белән бала бер-беренә тагын да якыная, үз була бардылар. Бәхет яшьләре Тәнзиләнең йокысы йокы түгел бу араларда. Әллә нинди буталчык шомлы төшләр күрә, шулардан йөрәге кагып, тыны кысылып уяна да, бик озак тынычлана алмый ята. Ул көнне дә шулай булды. Яшь чагы, имеш. Туган авылы Зирәкле күлдәге еллары. Кияүгә чыкмаган, Надир белән танышмаган да вакыты. Инеш аръягында, зират янында әтисе бура бурый икән дә, төпчек кызы Тәнзилә аңа булышып, шул тирәдә әвәрәләнә икән. — Бар, кайт инде, кызым, кайт. Әниеңә әйт, аш өлгертсен! — ди, имеш, әтисе. — Хәзер кайтам, әткәй, — дип җавап бирә Тәнзилә. — Чәчәк кенә җыям да... — Юк, җыйма! — Әтисе шулай дип кырт кисте. — Зират өсте чәчәкләрен өйгә алып кайтмыйлар. — Ник, әткәй?.. Әтисенең ни дип җавап биргәнен Тәнзилә тәгаен генә хәтерләми. Чәчәк җыйдырмаган өчен әтисенә бик рәнҗеп уянып китте. Төшен юрый башлаган иде, имәнеп китте. Эчке бер сызлану белән ыңгырашып куюын сизми дә калды. — Бураны кабер, диләр түгелме соң? — дип ачыргаланды ул эченнән генә. — Әллә соң, Ходаем... — Ул үз уйларыннан үзе курыкты. — Әллә соң... Бик уфтанып, бик тирән итеп сулыш алды булса кирәк, янәшәсендә инде күптәннән уяу яткан ире сорап куйды: — Ямьсез төшләндеңме дип әйтим? Башта ризасызланып сөйләндең, инде көрсенәсең, — диде Надир. Тәнзилә зират буендагы бура турында теленнән ычкындырмады, үсмер кызга әтисенең чәчәк җыярга рөхсәт бирмәвен, шуңа кәефе кырылуын гына сөйләде. — Хатын-кызның, олыгаеп беткәч тә, күңелендә гөл дә чәчәк... Надир хатынының чәчәк яратуын әллә хуплый, әллә өнәп бетерми иде. Тәнзилә анык кына төшенмәде. Шулай да әйтеп куйды: — Үзең дә, кәефең шәп чакта, "Көн дә күреп, чәчләреңә гөлләр үрәсем килә" дип җырлап йөрисең бит! — Бар, әнкәсе, бар андый исәр гадәтем... Надир, чыннан да, җырдагы "Зилә" дигән исемне "Тәнзилә" дип алмаштыра да: Әй Тәнзилә, Тәнзилә, Көн дә күрәсем килә, Көн дә күреп, чәчләреңә Гөлләр үрәсем килә, — дип җырлый. Шул җыр теленә бер керсә, көне буена җитә кала. Кабатлый да йөри. Әмма соңгы көннәрдә Надир җырдан бизде. Моның сәбәбен Тәнзилә белә, тик иренә әйтми, эченнән генә сыза. Бөек Ватан сугышы ветераны, ел башында гына ялга чыккан авиация инженеры Надир Гамировны май аеның беренче көннәрендә үк операция өстәле көтә. Ветеран үзе хастаханәдә ятуны кичектереп торырга уйлаган иде дә, хирург мәсьәләне кистереп куйды. — Кайчан нишләргә икәнен безгә калдырыгыз инде, хөрмәтле Надир Гамирович, — диде. — Тәнегездәге мина ярчыгы ничә еллар яра эчендә томаланып яткан җиреннән кымшанды, йөрәккә таба шуышмагае... Надир, фронт зилзиләсе шартларында, кыр госпитальләрендә операцияләр кичергән солдат, бу юлы хирург пычагы астына ятудан нарасыйларча сагая, шикләнә, шөбһәләнә иде. Җитмәсә, нинди вакытта?! Бөек Җиңүнең илле биш еллыгын билгеләп үтәсе көннәр! Бәйрәмгә каршы фронтовикларга Ватан сугышы ордены тапшырачаклар. Чакыру кәгазе күптән килде. Надир Гамировка Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыласы... Тәнзиләсенә ул операциядән пошаманга төшүен, үлеп китмәгәем дип куркуын сиздермәскә тырыша, шундый олы тантана көннәрендә хастаханә палатасында сузаеп ятаргамыни инде, дигән булып кына сөйләнгәли. Әй, беркатлы да инде бу ир-ат халкы! Гомер иткән хатыныңның күңелен алдый аласыңмы соң?! Алар бик тату гомер кичерделәр, ике кыз, бер егет үстерделәр. Кызлар инде кияүдә. Берсе — Әлмәттә, икенчесе Чаллыда көн итә. Үз гаиләләрен кордылар. Уллары үз янында. Киленнәре дә үз нәселләренә тартым булды. Күз генә тимәсен, бик әйбәт яшиләр. Менә Надирга операция дигәннәре генә... Аяз көнне яшенле болыт шикелле килеп чыкты... Тәнзилә читтә яшәүче кызлары белән кияүләренә хатлар юллады. Әтиегезнең кәефсез көннәре, булдыра алсагыз, кайтып килегез, һич югы, җан җылысы тулы хат язып җибәрегез, дип киңәш бирде. Операциямазарны телгә алмагыз. Аңа бүген рухи терәк-таяныч кирәк, дип төшендерде. Улына һәм килененә дә киңәшләр бирде. Тәнзиләнең бар тырышлыгы, җан атканы — иренең күңелен күтәрүгә, йөрәк түрендәге шик-шөбһәсен киметүгә багышланган иде. Хатынының шултикле янып-көюе гаҗәпмени? Тату яшәгән, бер-берсен ихтирам итеп гомер кичергән кешеләр: ире — хатынына, хатыны иренә кадер-хөрмәт күрсәтүдән туймыйлар икән, моны бик күркәм, бик гади һәм үтә дә тиеш хәл дип санарга кирәктер, мөгаен. Тарих белән чагыштырганда, болай да сизелерсизелмәс кенә булып тоелган гомерне дә этле-мәчеле уздырган кешеләр — каргалган кешеләр инде ул. Бер-берләренә җан җәзасы салган кешеләр һәм мескеннәр! Шунысы аерата яман: ул мескенлек аларның үзләре белән җир астына китеп бетми, балаларына да каһәрле мирас булып кала. Оясында күргәннәре балаларының очкан чакларына да җитәрлек була... Операция көненә Надирның балалары Казанга җыелды. Оныкларының да өлкәнрәкләре кайткан иде. Беренче көнне авыруның янына беркемне дә кертмәделәр, иртәгесен дә Тәнзиләгә генә рөхсәт иттеләр. Өч көн дигәндә, балалары берәм-берәм әткәләрен күреп чыкты. Надир күңелендә яз иде. Кырык бишенче елның язы диярсең! Ул тагын бер үлемне җиңде түгелме?! Шуның өстенә, күр әле син, балалары кайтып төшкәннәр! Аларның бер сүзе, бер елмаюлары, күзләреңә мөлдерәтеп бер караулары ни тора?! Даруларыңның хаҗәте дә калмый түгелме? Надир сизеп ята, тоеп-аңлап ята: балаларының яллары, отгуллары — һәммәсе Тәнзилә эше. Ул, ут борчасы, картая белмәс җан, кешегә игелек эшләүдән туймас кеше, барчасын оештырган, һәммәсен аякка бастырган... Мең рәхмәтләр инде аңа, мең рәхмәтләр! Киләчәктә үзен дә шулай хөрмәтләргә насыйп булсын! Шулай да Надир Гамировны нык гаҗәпләндергәне болар түгел иде әле. Унынчы май көнне, операциядән соң нәкъ бер атна дигәндә, Тәнзиләсен генә көтеп яткан минутларда, палатага район хәрби комиссары полковник Галиев килеп кермәсенме! Янәшәсендә бүлек начальнигы майор иптәш тә бар. Палатада кояш чыккандай булды! Җиңү көне уңае белән Надир Гамировка биреләсе Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденын хастаханәгә килеп тапшырасы иткәннәр. Менә монысы — хикмәт! — Врачлар рөхсәт иткәч тә, — диде полковник, — яныгызга килеп, бүләкнең олысын тапшырырга булдык. Котлыйм! Рәхим итеп алыгыз. Надирның күңеле тулышты. — Бик рәхмәт сезгә, иптәш полковник, бик рәхмәт, Фәндүс Госманович... Бик... — Ул артыгын әйтә алмады. Бугазына кайнар төер булып утырган нәрсә комачаулады. — Тынычланыгыз, Надир Гамирович, сезгә дулкынланырга ярамый. Савыгып чыккач та күрешербез. Әлегә хушыгыз! — Полковник артыннан майор да чыгу юлына юнәлде. Икәүдән-икәү генә калгач, Надир, күзенә килеп бөялгән күз яшьләреннән оялмыйча, елап җибәрде. Бәхет яшьләре иде бу. Дөньяда бәхет яшьләре дә була икән!.. Тәнзилә исә үз җаена алып килгән күчтәнәчләрен урнаштыру белән мәшгуль булды. Юри шулай итте, иренең дулкынлануы басыла төшүен көтте. Тик кайда соң ул йөрәкнең канат кагуын тиз генә сүрелдерерлек гамәлләр? Хатынының һәр хәрәкәтен илаһи бер соклану белән күзәтеп торган Надир, ташны да эретерлек җылылык белән, әйтеп куйды: — Мин дип тырышмаганың калмады инде, Тәнзилә, ә? — диде. Хатыны исә шундый итеп елмайды, ихтыярсыздан Надир хәтеренә Зирәкле күлдә беренче танышкан көннәре килде. Бу мизгелдә артык бер сүз дә кирәкми иде... Кайту Быелгы яз күңел ташкынын бөтенләй ярсытты. Ярларына сыешмаган елга сыман хисләр дулкынын йөгәнли торган чак түгел иде. Йөрәк — авыл, Каенлы дип тибә. Хәзер инде авылга кайтуны кичектерергә тырышу җирне үз күчәрендә әйләнүдән туктатырга маташу кебек булыр иде. Ниһаять, чираттагы ялның берсендә, авылга кайтып килергә булдым. Районнарга йөри торган автобуслар тукталышына чыгып, халык төркеменнән читкәрәк китеп бастым. Күңел исә әллә кайчан авылда, иң газизе, бердәнберенең кабере янында. — Зөһрә! — дип эндәшкән тавышка сискәнеп киттем. Каршыма ук "КамАЗ" машинасы килеп туктаган иде. Кабинадан үрелеп караган мөлаем йөзне күреп, күз алларым караңгыланып китте. — Кая барыш? — ди шофер егет. — Авылга, — дим мин. — Әйдә утыр. — Син кая? — Каенлыга. Ул минем сумкаларымны күтәреп алды да миңа утырырга булышты. — Син кем соң? — дип сорыйм мин әлеге егеттән. — Белмисеңмени, түбән очныкы мин. — Гата абый улымы? — Әйе. — Айнурмы?.. — Юк, әйе... Мин аның маңгаендагы миңен эзлим. Ә ул миң бит уртасына күчкән икән. Минем җаным-тәнем тетрәнеп китте, күз алларымны болыт пәрдәсе каплады, мин янә үткәнемә кире кайтам. ...Яз көне иде. Шомыртларның чәчәк аткан чагы. Алмалар, чияләр дә шау чәчәктә. Кичкырын өй түрендә берәү сызгыра. Тәрәзәгә үрелеп карасам, Айнур. — Зөһрә, чык әле, серем бар, — ди. Тиз генә шомырт чәчәгедәй ап-ак күлмәгемне кидем. Бу күлмәгем үземә бик тә ошый, килешеп тора. Мин аны унынчыны тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенә тектергән идем. Ул кичне Айнур мине тәүге тапкыр озата кайткан иде. Шуларны уйлый-уйлый, тиз генә көзгегә күз салдым да Айнур янына йөгердем. — Зөһрә, бүген төн безнеке, ә иртәгә мин китәм, — диде Айнур. — Кая шулай ашыгасың, Айнур? — Солдатка китәм, Зөһрәм, ә син мине көтәрсеңме? — Әкрен, — дим мин, як-ягыма каранып, — кешеләр ишетүе бар. — Ишетсеннәр, Зөһрә, мин бит сине яратам. Баш очында салмак кына ай йөзә. Берән-сәрән генә йолдызлар да күренә башлады. Салкынча саф һава, тып-тын. Кушкаен да, син, мин. Рәхәт тә, моңсу да. — Китәм дисеңмени, Айнур?.. — Китәм, Зөһрә, иртәгә китәм. — Бик тиз бит, алда матур җәйләр, Айнур, аннан мин дә ялгыз... — Көтәрсеңме, Зөһрә? — Кайтырсыңмы, Айнур? — Кайтырмын, тик син мине көт, яме. Бу Айнур белән тәүге очрашу һәм соңгы саубуллашу булды. Атна саен Айнурдан солдат хаты алдым. "Туган як сагындыра" дип язды ул баштарак, кайтыр көннәрен санады. "Менә кайтырга да 668 көн 23 сәгать 59 минут кына калды" дип язган иде ул бер хатында. Җавап хатларымның берсендә ак күлмәгемне киеп төшкән фотомны һәм аны озаткан көнне китап арасына салып куйган бер тәлгәш шомырт чәчәген җибәрдем. "Үзең ак күбәләк, күлмәгеңә шомырт исе сеңгән" дип язды ул хатыма каршы. "Икенче хатыңда Каенлының чишмә суы тәмен җибәр, Зөһрә, Каенлының йомшак җилен дә..." Ике елга якын шулай ике арада җылы, сагыш тулы серле хатлар йөреп торды. Менә санаулы айлар гына калып бара. Көткән кешегә аның ае гына түгел, көне-сәгате дә гомердәй озын тоела бит. Сөйгәне, чишмәләре, кушкаены — бар җиһан аны өзелеп көткәнне Айнурның күңеле сизәдер, мөгаен. Гата абыйлар да аның кайтыр көнен түземсезлек белән көтәләр иде. Быелгы яз алар өчен куанычлы мәшәкатьләргә бай булды. Карават астында утырган ике оя каз чыгарган яшелле-сарылы бәбкәләр бөтен ишегалдын тутырды. Һәр елдагыча уза торган өй юу өмәләре дә башкачарак, җиренә җиткерелебрәк башкарылды. Язны каршылап ачылган тәрәзәләрдән шомырт исе бөркелде... Улларының кайтырына өч ай калганда, аяз күкне яшен суккандай, Гата абыйлар гаиләсенә шомлы хәбәр килеп төшә. Анда "Улыгыз Идрисов Айнур Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды" дип язылган иде. Ике көннән аның гәүдәсен алып кайтып, авыл зиратына җирләделәр. Әнә шул көннән яшәүнең мәгънәсе беткәндәй булды. Айнурны озатканда, безнең сүзләрне тыңлап торган кушкаен колагыма: — Китәсеңме?.. — Кайтырсыңмы?.. — Көтәрсеңме?.. — дип пышылдый иде. Ул сүзләр әле дә булса кайтаваз булып яңгырап торалар. Тирән сагышымны баса алмыйча, һәр тарафы аны хәтерләтеп, йөрәк җәрәхәтемне әрнетеп торган авылымны калдырып, шәһәргә китәргә мәҗбүр булдым. Кешеләрнең гомерен озайту, саклап калу уе белән медицина училищесына укырга кердем. Аны тәмамлап, кулга шәфкать туташы булу хокукы кәгазе алгач та, Айнурның каберенә чәчәкләр куярга кайттым. Авылда сирәк булам. Кайт дип өзелеп торган кешем дә юк. Әти-әни үлгәнгә дә хәтсез вакыт үткән. Тормыш дигәнең шундый икән ул, Камилә түти әйтмешли, какканны кага, җимергәнне җимерә. Үткәннәрне бераз онытып булмасмы дип, бөтен хәсрәтемне аңлаган берәүгә тормышка да чыгып карадым. Улым туып ай ярым дигәндә, ул да үлеп китте. Улыбызга Айнур исемен кушкан идек. Ул хәзер зур инде, өч яшь тулды. Итәгемә сарыла да артымнан калмый... — Ник дәшмисең, Зөһрә? — ди миңа шофер егет. — Исемеңне әйтмәдең бит әле син, Гата абый малае. — Илһам мин, Айнурның энесе. Абыйның көндәлек дәфтәрендә синең турында язган ядкаре бар. Кичләрен мин аны укып юанам. Укыйсың килсә, бүген кич кушкаен янына кил. Мин сиңа шул көндәлек дәфтәрен бирермен, — диде дә машинасының тормозына басты. Карасам, абыйлар капка төбенә кайтарып та җиткергән. — Кичкә кадәр, — диде дә Илһам, машинасын кабызып китеп тә барды. Өйдә чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашкач, чишмә буйларын әйләнеп кайтыйм әле дип, су буйлап кына чишмәгә киттем. Чишмәм белән бер рәхәтләнеп серләштем, сагышларымны юдым. Кичен мин кушкаен янына киттем. Илһам мине шактый озак көткән булса кирәк. — Килмәвең, ахрысы, дип уйлаган идем. Зөһрә, кайтканыңны әниләр дә ишеткән, безгә килсен, дип чакырдылар. Алар сине бик яраталар, Зөһрә, мин дә... Бу мизгелдә Зөһрәнең уенда Айнур иде. — Сабыем йоклыйдыр инде, — дип әйтеп куйды ул. — Әтисе беләнме? — Юк, Илһам, әтисе юк аның, кемнедер коткарганда, суга батып үлде... — Кайт безгә, Зөһрә, бөтенләйгә кайт. Синең улың минем улым булыр. — Юк, Илһам, син бик яшь әле. — Биш яшь аерма нәрсә ул, әниләр дә сөенер, яратам бит мин сине, Зөһрә. Абыйның көндәлегендә синең турында бик җылы сүзләр язылган. Шул көндәлек аша мин сине гел хыялымда йөрттем. Менә хәзер чынбарлык булып минем каршымда басып торасың. Чәчләреңә шомырт исе сеңгән, — диде Илһам. Без ярты төнгә кадәр кушкаен төбендә утырдык. Илһам миңа, чыннан да, Айнурны хәтерләтә, тик миңнәре генә үзгә. Айнурның маңгаенда чем-кара шомырт зурлыгында миңе бар иде, Илһамның бит уртасында... Иртән Айнур каберенә зиярәт кылдым. Кабер өстендәге ташка "Идрисов Айнур Гата улы Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды" дип чокып язылган иде. Чардуганына чиккән кулъяулыклар эленгән. Армиягә китүче авыл егетләре, әлеге кабер янына килеп, Айнурның изге эшен дәвам иттерергә, Ватанны сакларга ант итеп, кызлар бүләк иткән чигүле кулъяулыкларын Айнур чардуганына бәйләп китәләр икән. Бу инде күркәм гадәткә әверелгән. Айнур каршында егетләр ант итә. Бу миңа чиксез горурлык өстәде. Ул бит минем Айнурым! Шул көнне мин, абыйлар, авылдашлар белән саубуллашып, китәр юлга чыктым. Илһам мине автобуска кадәр озата килде. — Алып кайтам мин сине, Зөһрә, Айнурыңны да, сине дә. Авыл матур бит безнең, исеме дә — Каенлы. Ә кушкаены, чишмәсе?! Мин автобуска менеп утырдым. Илһам кул болгап озатып калды. Ул нидер әйтте, автобусның гөрләве аның сүзләрен йотып алды. Еракта аның гәүдәсе кечерәя барып тәмам югалды. Ул гүя Айнур, минем Айнурым иде. Тормыш шулай көндәлек мәшәкатьләр белән үтә торды. Авылга һәр кайтып килү миңа рухи көч өстәде. Баланың сөйләшә башлавы да иң өстемә бәхет кошы кунгандай тоелды. Мин, сабыемны кулыма алып, урамдагы машиналар агышын күзәтәм. Кызыл, зәңгәр, яшел төстәге җиңел машиналар, төрле-төрле автобуслар, зур йөк машиналары узганын карап торып, өй каршына килеп туктаган машинаны искәрми дә калганмын. Звонок тавышына сискәнеп китеп, ишеккә таба атлыйм. Ишектән керә-керешкә: — Улым, Айнурым, мин сине алырга килдем, — дип, Илһам балага үрелде. — Киттекме, улым, кайтабызмы? Көткән идеңме мине, менә мин сине алырга килдем, — дип, сабыйны күкрәгенә кысты ул. Чәчәкләр өзгән идең... Бер кеше гомере эчендә генә Табигать үзгәрми диярлек. Һәрхәлдә, танымас дәрәҗәгә җиткән үзгәрешләр булмый анда. Елгалары әүвәлге бормалы үзәннәреннән ага, урманнары элеккечә шаулый, болытлары мәңгелек кануннарга буйсынып агыла, болыннардагы чәчкәләрнең төсләре дә моннан ничә еллар элек булганча. Кошлары да шулай ук чутылдый, ач бүреләре дә борынгыча улый... Ә кеше үзенең кыска гына гомерендә ничәмә-ничә төрлегә түнеп, үзгәреп бетә. Аның бәгырен шул үзгәрү җилләре ашыйдыр, мөгаен. Югыйсә наз тулы йөрәкләр — ташка, кайнар мартен мичләре дөрләгән күңелләр Төньяк Боз океаны бозларына әверелер идемени?! Дөрес, сирәк кенә киресенчә дә була бугай. Андый хәлләрне дә укыганым, ишеткәнем бар. Кем күңелендәгедер сихәтле җылы боегып калган, наздан өметен өзгән икенче берәүне терелтеп җибәргән... Бу тиклесе — сирәк бәхеттер, ахрысы... Хәтерлисеңме икән, без иң беренче тапкыр нәкъ менә шушы болында очрашкан идек. Чәчәк тулысында. Үлән тулысында. Табигатьнең беренче баласын тапкан яшь анадай сәламәт, көчле, дәртле, якты өметләр уяткан көннәрендә... Аннан бирле күп еллар үтте инде, ләкин болын да, чәчәкләр дә, елга буендагы куаклык-әрәмәлекләрдә сайраган кошлар моңы да күз алдыннан, колактан китми. Һәр чәчәкнең төсе күңелемдәге бихисап күзәнәкләргә сеңгәндер төсле. Чәчәкләр төсе булып очрашуыбыз үзе хәтергә уелган. Монда барысы да әүвәлгечә. Шау чәчәкле, хуш исле болын да, Мишә елгасы да, агымсуның аръягындагы, ерактарак Бай тавы да... Мишә буенда һәр атна саен җомга уены була иде. Ә тауга чикләвек җыярга менүләр гадәткә кергән иде. Бүгенге яшебез күзлегеннән карасаң, бик ихтимал, үсмер чакның бик күп гадәт-галәмәтләре артык садә дә күренәдер. Тик алар үз вакытында яшәү мәгънәсен тәшкил иткән алыштыргысыз гамәлләр иде бит. Әнә зәңгәр күк тә теге еллардагыча зәңгәр, аннан көлеп торган кояш та теге чактагыча көләч. Ул гүя әйтәдер кебек: — Һәр җимешнең үз вакыты... Һәр чакның үз матурлыгы... Исеңдәме икән, көннәрдән бер көнне син миңа: "Әнә мамык тауларыдай агарып торган кабарынкы болытларны күрәсеңме? Минем синең белән шунда күтәреләсем һәм бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасым килә!" — дидең. "Ни дип кычкырыр идең соң?" "Мин болай дип аваз салыр идем: ишетәсезме, кешеләр? Тыңлыйсызмы? Без нинди бәхетле! Бәхетебез мәхәббәттә безнең, күңелләр уртаклыгында, йөрәкләрнең бер тибеш белән тибешендә!" Мин синең шул сүзләреңә елмайдым гына. Чөнки мине ул минутларда ниндидер билгесезлек урап алган иде. Синең курку белми хыяллануың мине сагайта да, сөендерә дә иде. Син мәңгелек сәяхәтчеләр булган ул болытларга озак кына карап тордың да минем кулларымны учыңа алдың. Шулчак мин гомеремдә беренче мәртәбә "Яратам!" дигән сүзне ишеттем. Бөтен тәнемә ниндидер сихри кайнарлык таралды. Көйдергеч кайнарлык түгел иде ул, исерткеч кайнарлык иде. Дулкынланудан кызышкан йөземне, күзләремне синнән яшерергә теләп, сүзне тирә-яктагы гүзәллеккә юнәлтмәкче булдым һәм: "Киче нинди матур! Әйдә, бераз йөреп килик!" — дидем. Ә эчемнән, үз йөрәгем генә ишетелерлек итеп, синең әле генә әйткән сүзеңне кабатладым: яратам! яратам! яратам! Шулай рәхәт, шулай хозур иде. Мин бит әле, турысын гына әйткәндә, ул сүзнең асыл мәгънәсен аңламый да идем. Нәрсә соң ул "ярату"? Әлегә мин әниемнең яратуын, аның әледән-әле башымнан сыйпап, аркамнан кагып: "Кызым, балакаем, бәхетем, юанычым минем! Бәхетең-тәүфыйгың белән үс!" — дигәнен, назлаганын гына беләм. Егет яратуы да була микәнни? Бу сорауларыма җавабым юк иде. Әмма бу минутларда бәхетем бар иде минем, бар иде! Дөньяда иң бәхетлеләрнең берсе идем мин. Әйтерсең лә табигатьнең тулып ташкан гүзәллеге, акыл ияләренең һәммә зирәклеге, миһербанлыларның бар аявы миңа күчкән иде. Һәм күңелгә бер шик тә килеп карамады ул чакта. Мәңге-мәңге шулай бәхетле булырмын кебек тоелды. Әйе, без ул вакытта унҗидене генә тутырып килүче гөнаһсыз гашыйклар булганбыз. Ә чәчәкләрдән тукылган келәм җәелгән болын безнең самими хисләребезнең шаһиты булган. Инде ул болын шул көннәрнең хатирәсе булып кына җәйрәп ята. Хатирәләр, никадәр генә татлы булсалар да, бәхетнең үзе түгелләр шул. Хатирәләр алар төш сыман. Ялгызлыкта кешене күпмедер юаталар да, чынбарлык чыбыркысы шартлатуны ишетүгә, юкка да чыгалар. Кырыс чынбарлык аларга канат җилпергә җай бирми... Хәтерлимсең, кичке уеннан кайтышлый менә шушы үзәнлектә тукталган идек. Шунда син миңа бер кочак чәчәк җыеп китердең. Минем аңача да чәчәкләр җыйганым, такыялар үреп башыма кигәнем бар иде. "Бәхет такыясы!" — дип йөргәннәрем дә булды. Болыннан арып-талып кайткач, изрәп йоклап киткәнем, уянгач, куркынып: — Такыям кайда? Бәхет такыям кайда? — дип өзгәләнгән чакларым да онытылмый. Әнием юаткан иде ул чагында. — Такыяң түр тәрәз төбендә, балам! — дигән иде... Син җыеп китергән чәчәкләрне инде мин, чыннан да, бәхет чәчәкләренә чутладым, тик үзем, сер бирмәскә тырышып: — Нигә шулкадәр күп өздең? Матур булып үсеп утырсыннар иде, — дидем. — Ал, кайткач, суга утыртырсың, мин аларның иң матурларын гына сайлап өздем, алар озак шиңмәячәкләр, — дидең. Чәчәкләр, сүз дә юк, бик тә матурлар иде. Өйгә кайткач, мин аларны ике савытка бүлеп, берсен — тәрәзә төбенә, икенчесен түр өстәлгә утырттым (өлкәннәрдән ишеткәнне тотып, суларына азрак шикәр дә салдым әле, татлылык булган суда чәчәкләр шиңмичә озаграк торалар икән). Аннары бер-ике адым артка чиктем дә аларга озак итеп сокланып карап тордым. Һәр чәчәкне янә күздән кичердем. Чыдамадым, өстәл янына килдем һәм, күзләремне йомган килеш, иелә төшеп, битләрем белән чәчәкләрне иркәләргә керештем. Бар булдыгым белән чәчәкләрнең хуш исенә чумарга теләвем иде бу. Чәчәкләр иреннәремне, битләремне үпкән кебек тоелды. Әмма... аларның исе болын исеннән ни беләндер аерыла иде инде. Сула башлау билгесе идеме соң әлеге хәл, әллә болындагы дусларыннан аерылганга, үзләре генә калганга, хушбуйлары кимегән идеме? Ничек кенә булмасын, исерткеч исләрнең үзгәрепме, кимепме калуы белән килешәсем килмичә, күңелем белән яңадан болынга әйләнеп бардым да тамырларында утырган чәчәкләр арасына кереп югалдым. Кайсы ниндирәк ис бөркиме икән дип, озак тулгандым мин. Иң хуш ислесен эзләдем. Озак эзләдем һәм... яман сүз ишеткән төсле, кемдер кыерсыткан-рәнҗеткән кебек, аптырый калдым. Иң хуш исле чәчәк — матурлыгы белән болынның күп кенә гүзәлләреннән кайтыш — бөтнек чәчәге икән ләбаса! Өйдәге чәчәкләр бәйләмендә күрер күзгә акылны ала алмаслык бөтнек чәчәге юк икән. Кызгылт-зәңгәр төстәге энҗе бөртекләре. Син ул бөртекләргә игътибар да итмәгәнсеңдер инде. ...Чираттагы ялларымның берсендә мин, гадәтемчә, тагын туган авылыма кайттым. Анда һәр тараф яшьлегемне, керсез яшьлегемне хәтерләтә иде. Әнә чишмә буйлары, урман, болын, чикләвекле тау... Аларның һәммәсе дә газиз. Үзендә яшьлегем эзләрен саклаган болынга төшеп киттем. Талгын гына искән җил маңгай чәчләремне тарады. Ямь-яшел, сусыл-сүлле үләннәр, дөньяның мең төрле бизәкләре — чәчәкләр, аякларыма уралып, иркәләп сыйпап калалар иде. Шул рәвешле мин яшьлегемә сәяхәт кылдым. Иелеп бер ромашка чәчәген өздем. Томырылып карап торгач, берәм-берәм аның таҗ яфракларын өздем: ярата, яратмый... Һәм шунда кайдадыр якында гына таныш та, таныш та түгел кебек бер тавыш кайтаваз сыман "ярата" сүзен кабатлады. Нәрсә бу? Колагыма гына ишетеләме, әллә чын авазмы? Чын аваз иде, янәшәмдә генә син басып тора идең. Нинди көтелмәгән очрашу бу? Каян килеп чыктың соң әле син, әллә күктән иңдеңме?! Без куллар биреп күрештек. Син, нидер әйтмәк булып, минем кулларымны учыңа кыстың да озак итеп минем күзләремә карап тордың. Ә мин нигәдер — сәбәбен хәзер дә аңлата алмас идем — бөтен болынга ишетелерлек итеп көлеп җибәрдем. Шулай итеп, сине җайсыз хәлгә куйдым кебек. Нишләргә белмәгәндәй, җиргә иелеп чәчкә өздең һәм сүзсез генә минем чигә чәчләремә кадап куйдың. Бераз торганнан соң үзең турында сүз катуны кирәк таптың. Дөресен әйтим, синең хәл-әхвәлләрең миңа мәгълүм иде, хәтерең калмасын, кәефең җимерелмәсен өчен генә ләм-мим эндәшми тыңлап тордым. — Мин тормышымнан зарлана алмыйм. Максатларыма ирештем кебек. Тик бер нәрсәне табалмадым — чын мәхәббәтне, — дидең син. Аннары, гафу сорап кына, моннан күп еллар элек тукталган матур үзәндә азрак ял итеп, сөйләшеп утырырга калуымны үтендең. Мин карышмадым, ризалаштым. Син элеккечә чәчәкләр өздең. Шул сәгатьтә мин сине — сабый балага, үземне нарасыен уйнарга алып чыккан анага охшатып утырдым. Сәеррәк хис иде бу, ләкин шулай булуы чын. Менә син тагын миңа бер кочак чәчәк китердең. Мин, аларның сабакларын тигезләп өзә-өзә, букет ясадым. Чәчәкләрдән җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирердәй хуш ис бөркелә иде. Шулчак игътибар иттем: алар арасында тәмле хуш исле бөтнек чәчәкләре дә бар иде. Һәр чәчәкнең үз матурлыгы, үзенә генә хас сихри көче була шул! Нигә без күп вакытта аларның тышкы күркәмлекләренә генә дикъкать итәбез соң? Нигә шушы хәлне син теге вакытта ук аңлый алмадың икән? Ни өчен син беренче тапкыр өзеп китергән чәчәкләр арасында бу вак энҗе бөртекләре булмады икән? Мин боларның һәммәсен дә эчтән генә уйладым. Мин сине гаепләмәдем. Ни генә димә, соң булса да, син күп нәрсәне аңлаган идең инде. Без шулай шактый утырдык, күрәсең. Тирә-юнь кичке караңгылыкка күмелде. Күктә, учлап сипкәндәй, йолдызлар җемелдәшә башлады. Алар, бер-берсенә күз кысышып, нидер серләшәләр иде бугай. Әллә җиргә төшәргә ниятлиләрме? Шулайдыр, ахры. Тик нидәндер куркалар дамы? Җирдә мәхәббәткә хыянәт бар дип сагаялармы әллә югыйсә? Җиргә салкын төште. Син, пинжәгеңне салып, минем иңнәремә капладың. Күзләрең ялварулы бага иде. Син: "Кичерә алсаң, кичер мине, беренче һәм соңгы мәхәббәтем?! — дидең. — Мин сине һаман да яратам бит!" Шул сүзләреңнән соң син миңа тасвирлап бетергесез кызганыч тоелдың. Мин маңгаема төшкән чәчләремне артка сыпырып җибәрдем дә: "Юк, яратмадың син мине!" — дип пышылдадым. Монысына каршы син бер сүз дә әйтә алмадың. Бәлки, шул мизгелдә син минем үткәндәге газапларымны күз алдына китерә алгансыңдыр! Теге вакытта без очып күтәрелергә теләгән кабарынкы болытлар әле дә юлда, әле дә агылалар. Аларның сәфәре бик-бик еракка... Беренче очрашулардан соң үткән гомердә җиргә бихисап яңгырлар яуды. Ләкин алар минем әрнү-өзгәләнүләремне дә, моң-сагышларымны да юып китә алмадылар. Кайбер хатирәләрне генә тоныграк иттеләр. Бер нәрсә генә тоныкланмый күңелдә: син беренче тапкыр китергән чәчәкләр уттай янып торалар иде. Әнә шул чәчәкләр миңа мәңгелек яра ясаганнар да икән. Ромашкалар, кыңгырау чәчәкләр арасында матурлыгы белән күзгә бәрелеп тормаган хуш исле бөтнек чәчәгенә башта ук ник игътибар итмәдең икән? Ник? Кеше үзенең кыска гына гомерендә ничәмә-ничә төрлегә түнеп, үзгәреп бетә. Аның бәгырен шул үзгәрү җилләре ашыйдыр, мөгаен. Дөрес инде, үзгәрүләр дә бик күптөрле. Бар хәерлесе, бар хәерсезе. Ә менә мәхәббәткә хыянәт — хәерсезе... Ташлыяр Карлыгачы Июнь уртасы авышып бара. Имтиханнар сессиясе тәмамлануга, Казаннан туган авылыма ашыгуым. Былтыр җәен Ташлыярдан кулыма аттестат тотып киткән идем, инде беренче курсны тәмамлаган студентка булып кайтып барам. Булачак ветеринария врачы. Авылдашларча әйтсәң, ат духтыры, мал врачы. Ташлыярны урталай ярып уза торган олы юл, авылга җитәрәк, инеш буеннан үтә. Инеш буенда атлар. Алар елдан-ел азая килделәр дә, шөкер, соңгы берничә елда җитәкче агайлар аларсыз көн итеп булмаганына төшенделәр. Көн матурлыгына сокланып, район үзәгеннән җәяү генә атларга карар кылдым. Инеш турысында яшел чирәм утлап йөргән атларга карап сокланып тордым. Аннары, менә исәр димә инде, бар көчемә кешенең гомерлек дуслары булган атларга атап сөрән салдым: — Әһә-һә-ә-әй! Ташлыярның тугры бахбайлары, ишетәсезме, бу — мин, Ташлыярның хыялый кызы — Фә-ри-дә-ә-ә! Рәхмәт сезгә, малкайлар, рәхмә-ә-әт! Арагызда Карлыгач та бар түгелме? Карлыгач! Кар-лыга-ач! Шул арада яныма йөк машинасы килеп туктаганын тоймый калдым. Шофер кабинасының уң як ишеген ачып җибәрде дә көлеп: — Институтка киткәч тә хыялыйлыгыңны онытмадыңмыни әле? — ди. — Җенләнсәң дә җенләнерсең икән шулар белән! Ну, кызый!.. Әйдә утыр. Капка төбегездә төшереп калдырырмын... Авылдаш агай машинасының кабинасына кереп утырдым. Бераз баргач, шофер абый: — Арттан бер ат чаба, көзгедән карап киләм, һаман калмый, — ди. Миңа шул җитә калды. — Туктат машинаңны, абый, туктат! — дидем. — Мине көтмә, җәяү генә кайтырмын. Кул сузымы арага ни... Машина авыр сулап туктады. Кабинадан җиргә сикердем. Ни күзем белән күрим, Карлыгач килеп җитте! Мин, кечкенә чемоданымны җиргә куйдым да, аның муенына сарылдым. Аннары аның моңсу күзләренә карадым. Күпме сагыш, никадәр моң иде ул күзләрдә! Менә-менә тәгәрим дип торган күз яшьләре... Кара әле син аның тавыштан тануын, аннары машина артыннан йөгерүен. — Һай, малкаем!.. Без синең белән алты-җиде ел дусмы инде? Әйе. Олыгайдың. Җилдән җитез чакларың бар иде. Мә, сыйлыйм әле үзеңне шәһәр батоны белән... Чемоданымнан батон алып, миңа мөлдерәп карап торган атны сыйлый башладым. Ул, учыма җылы тын бөркеп, батонны калын иреннәре белән эләктереп алды. — Сагындыңмы мине, Карлыгач? Мин сине бик сагындым, бик, беләсеңме? Ул үзе батон чәйни, үзе, "әйе!" дигән сыман, башын чайкап куя. Аның белән сөйләшеп тордым да иркәләп болынга озаттым. Теләр-теләмәс кенә китте. Мин, хыялый сабый чагымны искә төшереп, өйгә юл алдым. Үземне белә башлаганнан бирле минем хыялымда атлар чапты... Дүрт яшем тулыр-тулмаста ук әти мине беренче мәртәбә атка атландырды. Билгеле инде, мин бик-бик ялынып-ялварып, бәйләнчеккә әйләнеп сораганнан соң. Шул көннән башлап атлар миңа дус, якын булып киттеләр. Колхоз атларын караучы әтием минем чаялыкка соклана да иде шикелле, сагая да иде. Хәзер уйлап карыйм да, аның: "Ат менеп йөрү — кызлар эше түгел ул, балам. Тарихта да бер Дурова гына булган бугай ла", — дигәннәрен тикмәгә генә әйтелмәгән дип саныйм. Әни дә бик каршы иде минем атлар тирәсендә буталуыма. Ни тату яшәгән ир белән хатын, минем ат белән мавыгуым аркасында, ничә тапкыр сүзгә килгәннәрен хәтерлим. Әни, кып-кыска итеп: "Ирдәүкәләнмә!" — ди торган иде. Әти, хәзер уйлавымча, ике ут арасында булган икән. Яраткан хатынының сүзен дә егасы килми, яраткан кызының да күңелен сындырырга теләми... Ничек кенә булмасын, әти, кайтып, атны ишегалдында туаргач, көтүгә аны мин озата идем. Шулай булышып йөргән көннәрнең берсендә күңелемә бер уй беректе: ат менеп йөрергә өйрәнәм, барыбер өйрәнәм. Нәрсәләр генә әйтсәләр дә! Атлар абзары янына якынлашкач, мин атны туарулы арбалар янына китердем дә, арбага менеп, атка атланмакчы булдым. Бер талпындым, ике, өч... Дүртенчесендә шулкадәр тырышканмын бугай, талпынуымнан ат сыртында торып кала алмадым, аргы якка очып төштем. Җилле төштем. Иңбашымны авырттырдым, тез күмәчем сызлап китүдән иреннәрем чалшайды. Сикереп торгач, ялт-йолт килеп, тирәякка карандым. Берәр пычак теллесе күрмәгән генә булса ярар иде, димен. Адәм рисвае итәрләр. Болай да "Кавалеристка-ирдәүкә!" диюдән бүтәнне белмиләр. Бәхеткә, күрүче булмады, минем ат аша "парашютсыз сикерүем" хакында гайбәт таралмый калды. Иңбашым да төзәлде, тез капкачының сызланулары да бетте, атка булган мәхәббәтем генә бетмәде, бер чеметем дә кимемәде. Бар теләгем: ат кына мине үгиләмәсен! * * * ...Без Илфат белән бер партада утырабыз. Аларның йортлары урам аша гына. Каршы күршеләр. Илфат бик матур итеп җырлый белә, мин рәсем ясыйм. Тик минем Илфатныкы кебек шома кәгазьле альбомым юк. Мин рәсемне гап-гади дәфтәр битләренә төшерәм. Илфат — колхозыбыз председателенең малае, шуңадыр аның һәр әйбере безнекеннән затлырак була. Аңа альбомнарны да район үзәгеннән дә, Казаннан да алып кайталар. Мин дә сер бирүчеләрдән түгел дә, тик Илфатның альбомына кызыгыпмы-кызыгам. Тәнәфес вакытларында, ә кайчагында кызыксыз дәресләрдә дә, мин Илфатка нинди дә булса рәсем ясап бирә идем. Ул малай кеше, машина, самолет, танк шикелле рәсемнәрне ярата. Мин табигать күренешләре, төрле җәнлекләр, кошлар ясыйм. Ә беркөнне, укудан кайтканда, Илфат миңа үзенең шома битле альбомының берничә битен ертып бирде. — Әтиең ачуланса? — дидем мин. — Ул, районга баргач, тагын алып кайта, — диде күрше малай. Мин альбом битләрен портфельгә салдым да өйгә йөгердем. Аның бу юмартлыгы өчен мин аңа бер рәсем ясап бирергә тиеш идем. Өйдә ашап-эчкәч, үз бүлмәмә кереп, өстәл читенә барып утырдым. Илфатка нинди генә рәсем ясап бирим соң? Күз алдыма үзебезнең Ташлыяр авылы, аның инеше, инеш буендагы ямь-яшел чирәмлеге, шунда утлап йөргән атлары килде. Яшь тайлар да уйнаклаша шунда. Карлыгач белән мин дә шунда. Минем яраткан малкаем муенын аз гына ия дә мин, аның нәфис ялларына ябышып, өстенә үрмәлим. Йөгәнсез-нисез. Атымны аякларым белән кысам, нәни кулларым белән ялына чытырдап ябышам да, инеш буйлап йөгертеп китәм. Карлыгачым кебек акыллы ат бармы икән ул?! Илфатка мин үземне Карлыгачка атланган килеш инеш буйлап җилдереп барган кыяфәттә ясап бирдем. Шул рәсемне ясаганда, әни ничә тапкыр күз салды, сүз итте. — Тагын атлар белән җенләнәсең икән! Малай булып туасың калган да бит... — дип ризасызлык белдерде. Ә мин әнигә һич тә каршы эндәшмим, ярамый! Үзем куанам гына. — Әнә бит, Илфат малай булса да, атлар янына килергә курка, — дим мин. — Илфатның атлар янында йөрергә вакыты юк, ул дәресләрен өйрәнә, шуңа күрә гел "бишле"гә генә укый да, — ди әни. — Минем дә "дүртле"м икәү генә! — дип җаваплашам. — Теләсәм, аларны да төзәтә алам... Җыр дәресендә мин үзем ясаган рәсемне Илфат алдына куйдым. Җыр туктагач, ул ачулы гына: — Кызлар ат өстендә чапмыйлар! — диде һәм рәсемне кире этеп куйды. — Син мине яса ат өстендә, мин — малай... — Син аттан куркасың ич, Илфат! — дидем мин дә. Безнең сөйләшүне бүлеп, кыңгырау шылтырады. Җыр соңгы дәрес иде. Мин үземчә Илфатка үпкәләп, портфелемне алып, өйгә йөгердем. Икенче көнне теге рәсем партада юк иде инде... Атлар чаба... Сабый чагымны хәтерләтеп, юрга атлар чаба... Без бәләкәй чакта, кулъяулыклар, сөлгеләр белән бизәлгән атларга атланып, яшүсмер малайлар урам буйлап Сабан туена өндәп йөриләр иде. Миңа, үземне белә башлаганнан бирле, ат чабышлары бик ошый. Бәйге дигәндә, бернигә алыштыргысыз саныйм. Кичәле-бүгенле генә булган хәл шикелле исемдә. Бишенче классны тәмамлаган җәй иде. Моннан алты ел элек дигән сүз. Кояш чыгар-чыкмаста ук Ташлыяр инеше буена йөгердем. Күрше авылда Сабан туе буласы көн иде бу. Карлыгач мине ерактан ук күреп алды бугай, кешни-кешни, миңа таба юыртып килә башлады. Ә мин аның каршысына йөгерәм. Якынлашкач, мин аны һәрвакыттагыча иркәләдем дә, йөгәнләп, урман ягына китеп югалдык. Кай якларда ничектер, безнең як авылларында Сабан туеның төп ярышлары — көрәше дә, атлар узышы да өйлә якынлашканда башлана. Иртәнге ярау һавада мин Карлыгачымны бәйгегә әзерләдем. Мин, ат менеп, Сабан туе буласы мәйданга, бәйгегә катнашасы атларны теркәүче абыйлар янына килдем. Шунда ничектер бертөрле карашка юлыктым. Комиссия вәкиле булдымы икән, атларның кушаматларын һәм ат менгән малайларның исемнәрен теркәп торучы абый миңа күзенең агын акайтып карагандай тоелды. Минем монда буталуымны өнәмәвен теле белән дә әйтте. — Атлар ярышы бит бу, кызый. Бар, бөтерелмә монда! Ычкын! — дип дорфаланды. — Язмасагыз язмагыз, мин барыбер барам инде, абый, — дидем дә атлылар янына килеп бастым. Дулкынланудан йөрәк шундый кага, күкрәк читлеген җимереп чыгарга тели диярсең. Авылдашлар гына килеп чыкмасын иде! Председатель генә күрмәсен иде! Әти килмәстер инде ул... "Язмасагыз язмассыз!" дип тискәреләнүем абыйларның икенчесенә дә ошамаган булып чыкты. — Бире кил әле, кызым! — диде ул, уң кулының имән бармагы белән үзенә чакырып. — Бире кил! Кайсы колхоздан? "Гигант"тан? Ху-уш, кем син? — Мин — Фәридә Садыйкова. Ташлыяр мәктәбенең бишенче классын тәмамладым. Уникенче яшем. Ат менеп йөри башлаганыма сигез ел... — Бераз арттырдым, билгеле. Беренче атланганыма сигез ел була. — Әтием гомере буе атлар карый, мине дә үзенә булышчы итеп күрә... — Әүхәди Садыйков кызымыни син? — Әйе. — Алай икән. Мин участок ветврачы Мөхсин абыең Саматов булырмын. Менә минем рөхсәттән башка бара алмыйсың да алмыйсың инде син... — Рөхсәт бирегез алайса. — Атыңның бәйгегә чыгарлыкмы-түгелме икәнен тикшерик әле... Врач абый да, ат менгән килеш мин дә читкәрәк киттек. Абый Карлыгачны тикшерә башлады. Ә бәйгегә китәчәк атларны теркәп торучы абый врачка кычкыра башлады: — Маташма әле, Мөхсин, шуның белән! "Гигант"тан булгач, атында мәгънә бардыр аның, ә үзе... тфү! Каян килеп чыкты соң бу чәчби?! — Тукта, кызма син дә, кем, иптәш Тимерханов... Әүхәди кызы бу! Мин аның әкәмәтләрен күп ишеткән идем инде. Барсын! — Егылып имгәнсә, җавабын үзең бирерсең. Мин, гафу ит, үз башыма андый бәла аласым юк! Менә бәйгегә баручы һәммә үсмерләр алдында әйтәм. Ишеттегезме, малайлар? — Ишеттек! — дип кычкырды берничә малай. Врач абый Карлыгачны бәйгегә бара ала дип тапты. Шуннан соң мин аңа шыпырт кына гозеремне әйттем. — Мөхсин абый, — дидем, — врач абый! Мин бераз читкәрәк китеп торыйм, авылдашлар әлегә күрми торсыннар. Стартны каян аласын беләм мин. Малайлар кузгалуга, мин дә җилдертермен... — Ярар... — Врач абый шундый килешле көлеп куйды, миңа җан керде. — Барам, болай булгач! Рәхмәтләр генә инде сиңа, врач абыкай гынам!.. Старт биреләсе җирдә башымдагы ал яулыгымны артка таба кысып бәйләдем. — Старт! — Комиссия әгъзасы кулындагы флаг, һава ярып, аска төште. Шул әмергә буйсынып, егермеләп ат алга ыргылды. Алар белән бергә мин дә. Карлыгачның өстенә ярым ятып: — Әйдә, Карлыгач, алга, алга! — дидем. Карлыгач сөлек булып сузылды, аяклары җиргә тими диярсең. Берсен уздык җайдакларның, икесен... дүртесен, бишесен... Безнең алда нибары бер чапкын калды. Әмма бүтәннәр дә койрыкка тагылып дигәндәй киләләр. Әле бер малайның, әле икенче малайның атына дәрт биреп аваз салганы ишетелә. Тояк тавышлары тоташ тавыш давылына әйләнде. Колакларда җил сызгыра! Мин Карлыгачка тәмам сыенып беттем. Әйтерсең лә без бер җан, бер тән! Алда берни күрмим, тик ерактан гына Сабантуй халкының: — Ура! Киләләр! — Атлар килә! — дигәннәре ишетелә. Мәйдан читенә килеп җиткәндә, мин бөтенләй хәлдән тайган идем. Мине аттан күтәреп алдылар да Карлыгачны алып киттеләр. "Атны йөртергә кирәк!" — дигән сүзләр генә колагыма кереп калды. Бераз хәл алгач кына, башымда яулыгым юклыгын абайладым. Кемдер аны да китереп бирде. Шунда бер абый: — Егет икәнсең, кызый! — диде. Минем атым беренче килгән булып чыкты. Комиссия әгъзаларыннан берсе булгандыр, минем муенга чигүле озын сөлге салды да Карлыгачка атландырды. Район газетасы редакциясеннән килгән фотокорреспондент мине фотога төшерде. Илфат минем бәйгедә катнашуымны күргәндерме-юкмы, көнендә генә белмәдем, тик икенче көнне Илфатның әтисе, председатель абый, минем әтине идарәгә чакыртып, бик каты орышкан иде. Әти ул көнне эштән бик моңсу кайтты. Аты да юк, җәяү генә. — Теләсәң нишләт мине, әти, — дидем. — Атлар янына бүтән бармаслык итеп кыйна!.. — Үзем үкереп елап җибәрдем. — Атларны ярат, кызым! — диде дә әти, әни янына узды. Әти — аз сүзле кеше. Әйтәсе сүзен уйлап әйтә. Минем белән, чыннан да, горурлана иде бугай ул. Өч көннән соң район газетасында минем ат атланып, муенга сөлгеләр салып төшкән фотом белән "Ташлыяр Карлыгачы" дигән кечкенә генә хәбәр дә басылган иде. Миннән көләләр. "Кавалеристкаирдәүкә!" — диләр, ә минем моңа исем дә китми. Мине бәхетле иткән Карлыгачка мең рәхмәт, дим. Безнең авыл юл өсте. Шәһәрдән кайтучы-килүче безнең авыл аша уза. Кайчагында ат белән дә озатып куярга туры килә иде үзләрен. Кешегә кирәккәндә, Ташлыярның ирдәүкә кызы ярдәмен кызганмый инде. Әтинең җигүле атына утыра идем дә юлчыларны авылларына озата идем. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа! Арбага менеп басам, дилбегәне болгый-болгый, атны куалыйм. Үзем бар җиһанга ишетелерлек итеп җыр сибәм: Ямансулап болыннарны буйлама, Оныткандыр инде диеп уйлама; Ничек итеп онытыйм туган ягымны, Анда үткән алтын сабый чагымны... Битемә ат җиле бәрелә, шул йомшак җил маңгай чәчләремне тарата. Әле хәзер дә авылның кешегә тугрылыклы атларына ихтирамым таудай. Авыр елларны җиңеләйтешкән җан ияләре алар! Газапларны кешеләр белән бергә бүлешкән малкайлар. Мин бит үзем дә Ташлыярның яшь тайлары белән бергә уйнап үстем. Бәлки, шуңа үтә кадерледер миңа авыл атлары. Әле дә хәтеремдә, тирән уеп куйганнар диярсең. Без чыгарылыш кичәсенең иртәсен табигать кочагында каршыларга булдык. Учак ягып төн уртасына кадәр утырдык. Ун ел бер класста белем алган кызлар, егетләр белән аерылышу бик ямансу икән. Без аны бары тик учак янында гына аңладык. Шулай утыра торгач, минем колагыма Карлыгач кешнәве ишетелгәндәй булды. Мин иптәшләр дикъкатен тартмый гына кузгалдым да инеш буена йөгердем. Анда минем Карлыгачым көтә иде. Күп атлар баскан килеш — аягүрә йоклый. Карлыгач бик сизгер шул. Ни арада мине абайлаган да, миңа таба килә. Иртәнге саф һавадан чиркануым, туңып торуым да онытылды, мин, атымны иркәләп, кинәнеп бер еладым. — Аерылышабыз бит, Карлыгач! — дидем. Аннары, өс-башым бәйрәмчә икәнен дә онытып, Карлыгачка менеп атландым, алга сузылып ятып, дустымны кочтым. Инеш буйлап ничек юыртты атым ул таңда! Классташларымның мине эзләп инеш буена килеп җиткәннәрен дә күрми калганмын. — И, хыялый да инде син, Фәридә! — диде миңа Илфат. Аның сүзенә бүтәннәр дә кушылды. — Әйе, хыялый мин, — дидем, бер дә тартынып тормыйча. — Ташлыярның ирдәүкә кызы мин. Ачуланыгыз, теләгегез булса, сүгегез, битәрләгез. Мин хыялый булуым белән бәхетле! Киләчәгемне дә кешеләрнең тугры дуслары булган атлар, сыерлар, этләр, песиләр, кош-кортлар белән бәйләргә карар иттем... Без мәктәп елларын, классташларны онытмаска дип антлар итештек. Илфат мине капка төбебезгә кадәр озата кайтты. Без авылга кайтып кергәндә, авыл халкы уянган иде инде. Ара-тирә сыерлар мөгри, казүрдәк тавыш бирә. Һәр ишегалдыннан әле генә савылган сөт исе килә иде. Илфат мине үзләренә чакырды. Мин кыяр-кыймас кына алга уздым. Илфатның җыйнак, пөхтә бүлмәсе стеналарына журналлардан бик шәп репродукцияләр ябыштырылган. Шулар арасында... ни гаҗәп! — үземнең альбом битенә ясаган рәсемемне күрәм. Тик... ат өстендә мин түгел, Илфат. Минем сораулы карашыма каршы Илфат: — Без дүртенчедә укыганда ясаган идең бу рәсемне, әйеме? — диде. — Мин сиңа үпкәләгән идем ул көнне. Бәлки, мин үземә-үзем үпкәләгән булганмындыр. Минем дә бит синең кебек атка атланып йөрисем килә иде! "Нигә минем әти дә ат караучы түгел икән?!" — дигән чакларым булды. Рәсемеңне мин сиңа таба кире этәргән идем. Син кайтып китүгә, аны сумкама тыктым да өйгә элдерттем. Альбомнан үз карточкамның баш өлешен алып, атка атланган Ташлыяр кызының башы урынына ябыштырып куйдым. Атлар тирәсендә мин хәзер дә һич батыр түгел бит... Сатып ала торган нәрсәмени соң ул батырлык?! Илфатның соңгы сүзләре минем кәефемне җибәргән иде. Тагын очрашып сөйләшергә туры килсә, бәлки, үпкәм язылыр әле... Яшьлек борылмалары Сирәк була торган хәл. Сискәндергеч хәбәр. Симферополь — Мәскәү поездының радиоузелыннан: "Хөрмәтле пассажирлар! Арагызда врач булса, бик ашыгыч рәвештә алтынчы вагонга килүегезне сорыйбыз. Кабатлыйм..." Вагон тәрәзәсе буендагы кечкенә өстәл янында чәй эчеп утыралар иде, Салих томырылып Фәниясенә карады. Белдерүнең мәгънәсе хатынының миенә барып җиткән иде, ул, чәшкәсен куеп, сикереп торды һәм кул ишарәсе белән генә югары киштәдән юл аптекасы сумкасын алып бирергә кушты. Бу бик тиз эшләнде. Фәния купедан халатын кия-кия чыкты. Ире аңа иярде. Сигезенче вагонны үттеләр, җиденчене. Бөтен пассажирлар кемнеңдер хәле кыл өстендә икәнен чамалый иде инде, ак халатлы ханымга өмет һәм теләктәшлек белән юл бирделәр. Фәния ике генә вагон аша узса да, ике километр ара узган сыман тойды үзен. Ашыгыч чакыруларга йөрмәгән врач түгел түгелен. Институт тәмамлаганнан соң өч ел дәвамында төрлесе булды, әмма мондый хәлгә тарыганы юк иде. Медиклар телендә моны экстремаль очрак, диләр. Ниһаять, алтынчы вагон. Бирге баштан өченче купе. Пассажирлары хатын-кызлар икән. Фәнияне проводница янәшәсендә басып торган ниндидер ханым купе эченә тартып алгандай итте, ә Салихны учы белән читкә тибәргән хәрәкәт ясады. Проводницаның болай эшләве сүзсез дә аңлашыла иде. Поезд башлыгы килеп җитте. Харьковка кадәр байтак иде әле. Хәл эчендәге ханымны тимер юл буендагы район үзәге хастаханәсенә төшереп калдыру мөмкин буласын, "ашыгыч ярдәм" машинасының станциягә килеп торасын әйтте. Тик ул тукталышка да поездга кимендә ярты сәгать барасы икән әле... Ун-унбиш минут вакыт үткәндер, үтә җитди кыяфәттә купедан Фәния чыкты. Борчылуы көчле, ярдәм итә алуына ышанып җитмиме әллә? — Йә, ничек? — Салихның беренче соравы шул булды. — Чагыштырмача ярыйсы, — диде Фәния. — Чагыштырмача... Йөрәк... Туктап калуы бик ихтимал иде. Хәзер пульсы нормальләшүгә бара төсле. Син үзебезнең вагонга кайт, Салих. Мин монда калам. Бәлки, район хастаханәсенә үк озатыша китәрмен. Иңемә җаваплылык алдым булып чыга. Фәния чыраен сытып алгандай булды. Аның төз борыны өстендә, ике кашының да эчкәре ягында, сизелер-сизелмәс кенә җыерчык сыман эзләр хасил булды. Күзләре, ерактан начар күрә торган кешенеке кебек, кысылды. Аларның җете зәңгәрлеге кимеп калды шикелле. Аннары ул, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, башын чайкап алды. Чигәләрендәге коңгырт бөдрәләре чайкалып куйды. Чәчәк таҗыдай иреннәрен ялаштырды да кабатлады: — Бар, үзебезнең вагонга кайта тор... Салих, терәлеп торуы өчен акланган төсле: — Вагоннан төшергәндә кирәк була калсам? — диде. Фәния иренең киң күңеллелегенә сөенде бугай. — Анысы бик дөрес. Ярый, китмә алайса, — дип килеште һәм, ишекне сак кына шудырып, купега кереп китте. Бу юлы озак тормады, ире янына чыкты. — Авыру хатын Казанныкы, — диде ул. — Татар хатыны. Интеллигентка күренә. Безнең шикелле үк, ялга барган булган. Асия Солтанова, диде бугай. Юньләп ишетер дә хәл юк. Сөйләшер хәле калмаган. Тирләп чыкты. Көч-хәл белән тын ала. Аңа бер дә кискен хәрәкәт ясарга ярамый хәзер. Кулымнан килсә, поезд тирбәтүләрен дә киметер идем... Салих Фәниянең каты чирләп киткән хатынга теләктәшлек сүзләрен тыңламый иде инде. "Асия... Солтанова... Казаннан... Интеллигентка..." дигән сүзләр аны тетрәндереп җибәрде. Тик ул нервларын бик тиз тезгенләде: "Чыраем качуын Фәния абайламадымы?" — дигән шик аңа үз-үзен кулга алырга әмер булды. Врач ханымның ире уйлары белән моннан берничә ел әүвәл булган хәлләргә барып тоташты. Төгәл итеп әйтсәң, моннан биш ел элек булган хәлләргә. ...Салих авыл хуҗалыгы институтының дүртенче курсында укый иде. Тулай торактагы иптәшләре белән (алар тәҗрибә участогындагы торакта яшиләр иде) мәдәният институты студентларының концертына бардылар. Бу институтның хоры шәһәрдә генә түгел, Россия күләмендә дан казанган коллективка әверелгән чагы. Концертта хор гына җырламады, билгеле. Аерым җырчылар да, биючеләр дә, нәфис сүз осталары да, кыллы оркестр да чыгыш ясады. Әмма булачак агрономнарны һәм инженермеханикларны аһ иттергәне — Асия Солтанованың җырлавы булды. Табигать бу студенткага (ул соңгы курста укый икән инде) моңлы да, көчле дә тавыш биреп кенә калмаган, аны чибәрләрнең чибәре итеп тә яраткан. Уртачадан азрак калку төз гәүдә, йомры күкрәкләр, җырларга кергән нечкә бил, озын куе керфекләр камап алган зур соры күзләр, куе кызыл чия сыман иреннәр, матур ияк, энҗедәй тезелешкән кардай ак тешләр... Соңгы елларда татар кызларында да сирәк очрый торган толымнар. Аякларны оста рәссам сызымы белән бик булдыклы скульптор-сынчы коеп куйган диярсең... Җыры белән дә, чибәрлеге белән дә, сәхнәдә үзен тыйнак, үтә әдәпле, ягымлы тота белүе белән дә залны сихерләде Асия Солтанова. Кызлар аңа: "Менә шундый булсаң икән!" — дип караганнар иде, егетҗилән: "Их, шушы затны култыклап шәһәр урамыннан бер генә узсаң икән!" — дип хыялланды. Артыгына фантазияләре җитмәде, буй җитмәс урынга үрелүдән мәгънә югын аңламаслык түгелләр иде. Үзе дә егет асылы булган Салих, озын буйлы, нык бәдәнле, беләкләрендә көч уйнап торган каратутлы егет (аны еш кына атаклы артист Тихоновка охшаталар һәм курсташлары, үз итеп, яратып, "Штирлиц!" дип тә эндәшкәлиләр), Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, институтка кергән һәм Ленин стипендиаты булуга ирешкән студент, бик басынкы табигатьле булса да, чыдамады, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды: — Озата кайтам мин моны, егетләр! Бәхәсләштеләр. Салих, концерт беткәнен көтмичә, сәхнә артына юл эзли башлады. Вакытында кузгала белгән икән залдан, кайтырга чыгып баручы Асияне гафу-кичерү сорап туктатты. — Исәнмесез, Асия! — диде ул, диңгезче егетләргә хас осталык белән. — Таныш түгел адәм туктата дип, ачуланмагыз, зинһар. Гафу итүегезне үтенәм. — Исәнмесез! — Асия тавышы көмеш кыңгырау булып чыңлады. — Мин, — диде каушый язган Салих, — авыл хуҗалыгы институтыннан, дүртенче курс студенты Салих Яруллин. Бүгенге концертка институт комсомол комитетының тулы составында диярлек килдек һәм, кичә барышында хәл кылып, сезнең безгә килүегезне үтенергә булдык. Бик зур гозеребезне санга суксагыз икән. Көне-сәгате — сезнең карамакта... Асия "комсомол комитеты карары"ның ни дәрәҗәдә чын булуы хакында уйлап карагандырмы-юкмы, үзенә тагылып озата кайткан егеткә ул вәгъдә бирде, килермен, җырлармын, үзем генә булмам, бүгенге кичәдә катнашучыларның берничәсе килер, диде. Авыл хуҗалыгы институтында булачак концертның көнен тәгаенләгәч, телефоннан элемтәгә керергә сүз куештылар. Асия Салихка үзләренең өй телефоны номерын бирде. Беренче көнгә шуннан артыгын өметләнү исәрлек булыр иде. Салих шактый кичегеп тулай торак бусагасын атлагач, егетләр аһ иттеләр. Оттырдылар ич! Шулай башланган танышлык дуслыкка әверелде. Яңа елны каршылау кичәсенә Салих шәһәрдәге зур заводларның берсендә баш инженер булып эшләүче Мисбах Солтанов квартирасына чакырулы иде. Авыл егете өчен бик ерак торган нечкәлекләрне тойды ул бу кичтә. Монда инженерлар гына түгел, сәнгать әһелләре дә, язучылар, артистлар да бар иде. Араларында Салихка кырын-кырын караштыргалаучылары да булмый калмагандыр, егетнең аларга әллә ни исе китмәде. Ул бит Асия янәшәсендә иде. Кремль сәгате чыңнарын җиһанга сипте дә уникене сукты. Бәллүр рюмкалар янә чыңлады. Кунаклар елмая-көлә, иелә-сыгыла, бер-берләренә бәхет, уңыш, иминлек теләделәр. Сәрхушлек дәрәҗәләре төрлесенең төрлечә булгандыр, тик бер нәрсә яңа елда туган беренче көн кебек ачык: Салих шәрабсыз исергән иде. Бәхеттән! Мәхәббәттән! Сәгать өченче киткәндә таралыштылар. Асия Салихны озата чыкты. Юлда Салих шул чакта бик нык таралып киткән җырны шыңшып кайтты. Тик бер сүзен алмаштырды: Керим әле урманнарга, Каеннар арасына; Шатлыкларымны сөйләрмен ("кайгыларымны" димәде) Сандугач баласына... Тормышта шатлыкны кайгы, сөенечне хәсрәт басып киткән чаклар аз түгел. Салих Яруллин шатлыгы да кыл өстенә куелды. Куаныч кояшы тотылыр көн җитте. Атаклы инженер Мисбах Солтанов гаиләсендә үз кешегә әйләнеп барам дип ялгышып, көннәрнең берендә ул Асияне кинога чакыра килде. Шушы килүенең бу йортка соңгы тапкыр аяк басуы буласын уена да китермәгән иде. Мисбах абзыйның зур, иркен, зәвык белән бик бай итеп җиһазланган квартирасының зал ягында Асия белән бик ыспай киенгән бер капитан кофе эчеп, музыка тыңлап утыралар иде. Студент егетне җылы каршыладылар, өстәл янына өндәделәр. Шунда аны Асия әлеге офицер белән таныштырды. — Әйткәнем бар иде шикелле, Салих, — диде ул, ир-ат затының һушын алырдай матур елмаеп, — Зөфәр була инде бу офицер егет. Күзгә-башка күренми йөргәне өчен шелтәләп утыра идем әле менә үзен. Үпкәләгән булган... — Асия көмеш кыңгыраучыклар чыңлатып көлеп куйды. — Булачак ирем. Бер айдан туй. Шул мәҗлескә чакырабыз сине, Салих... Офицер да, килешле көлемсерәп, баш какты, булачак хатынының сүзләрен раслады. — Рәхмәт! Корабль нинди дулкыннарга эләксә дә, аягында нык торырга өйрәнгән егет, ничек итсә итте, сынатмады. — Бәхетле булыгыз! — диде... Аннан бирле инде биш кыш, биш җәй узды. Бүген, алтынчы яз кояшы көлгән көннәрнең берсендә, шул Асия Солтанова белән очрашу насыйп булган икән. Фәниягә дә сөйләр әле узган еллар хәлләрен. Сөйләр. Яшьлек сукмагы борылмаларсыз гына буламыни?! Бәгырьдә ут Яшьлек тәкатьсезлеге, уйларында җил уйнау, иртәгесе көн хакында исеңә дә кертеп карамау аркасында туган баланың дулкын-дулкын булып кабатлану газабын бөтен тирәнлеге белән Нәгыймә кичәле-бүгенле генә аңлады бугай. Андый бәла кешенең үз өлешенә тигән көмеше булып кына да калмый икән бит. Калмый икән!.. Әллә ниткән көн булды кичә. Кояш та матур булып чыккан иде югыйсә. Апрель иртәсенең сыек томаны да шикәрдәй эреп юкка чыккан, көн аязып калган иде, үзләренең төзелеш-монтаж идарәсе конторына Нәгыймә дә әйбәт кәеф белән килеп утырган иде. Бухгалтер ул, техникум тәмамлаган белгеч. Төш авышкач, көтмәгәндә-уйламаганда, конторга Мәснәви килеп керде. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә уртак сәлам биргәч, Нәгыймәне чакырып чыгарды. Сөенече барлыгы күренеп тора иде, зур кара күзләрендә очкыннар сикерешә, авызы ерык иде. — Бүген театрга барабыз, Нәгыймә! — диде ул. — Яңасына! Менә билетлар!.. — Билетларны ул шундый тантана белән күрсәтте, әйтерсең алар җәннәт түренә узарга рөхсәт кәгазьләре иде. Ярый әле, ул туры килде... Егет байтактан таныш булган мәшһүр артистның исемен атады. Мәснәви театрны бик ярата, сәхнә кешеләренә гашыйк. Бер үк спектакльне кат-кат карарга да риза, тик җае гына чыксын. Тик менә җай дигәне бик тәтеми аңа. Ул шәһәрара йөк ташу автопредприятиесендә эшли, шофер. Күп көннәре юлда уза. Бүген, ял көннәренең берсендә, Академия театрының яңа бинасында тамаша карау бәхете тигәч, сөенеп бетә алмый иде. — Әнигә дә әйттем әле... — Мәснәви һаман канатланып сөйләвендә булды. Аның каратут түгәрәк йөзеннән балку китеп тормады. Сызылып торган кара мыегы да куанычлы кыймылдый иде шикелле. — Әнигә дә әйттем, бүген Нәгыймә белән театрга барабыз, кинәнеп ял итәбез, дидем. Бигрәк шәп булыр, улкаем, ди. Әнине беләсең ич, синең белән булам дигәндә, ай да кояш... Шәп булачак бит, матурым, ә?! Нәгыймә сискәнеп китте. Соңгы араларда "матурым" дигән сүздән бизде ул, күңеле бизде. Ник дигәндә, егерме беренче яшенә чыкканда, "мәхәббәт — газап, чибәрлек — бәла" дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенде. Сискәнүен Мәснәви искәрмәде дә. Ул бүген кич бергә буласыларына шатланып бетә алмый, спектакль карыйсыларына сөенеп туя алмый иде. Нәгыймә, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләрен күтәреп, Мәснәвигә текәлде. Егет әзмәвердәй, озын буйлы, киң җилкәле, ә Нәгыймә аның янәшәсендә бала-чага сыман гына. Шуңадыр Мәснәви аңа: "Кечкенә мишәрчегем!" — дип эндәшкәли. — Бүген нәрсә күрсәтәләр? Мәснәви шап итеп баш түбәсенә суккандай итте. Куе кара бөдрәләре җилпенеп алды. — Әйтмәдеммени әле? Менә мин, әй... "Әниләр һәм бәбиләр"! Нәгыймәнең йөзе үзгәреп китте. Моны егет тә искәрде. — Ник? Нәрсә? — Бер уйласаң, бу сораулар бирелергә тиеш түгел иде, Мәснәви үз дигәненең йөзендәге үзгәрешне тоеп шулай сорады. — Берни дә юк. Карарбыз. Минем дә барганым юк ич ул спектакльгә... Яңа бинада нибары бер тапкыр булдык бит әле... — Нәгыймә телсез кебек тормас өчен генә сөйләнде. — Тулай торагыгызга алты туларга унбиш минутта килеп җитәм. Бизәнгән-ясанган бул! Юк, бизәнмә, син бит, җырда әйтелгәнчә, бизәнмичә дә гүзәл... Мәснәви, контор коридорына ялт-йолт каранды да Нәгыймәсен кочагына алырга дип иелде. Нәгыймә, терекөмеш тамчысыдай, читкә тибәрелеп өлгерде. — Йә, шаярма! Көпә-көндез, эш урынында... Син бигрәк, мыеклы сабый!.. Мәснәви, ак тигез тешләрен ялтыратып, рәхәткә тарып бер көлде дә китеп барды. Алып батырдай димәссең, очып кына йөри. Мәхәббәт канатларында... Нәгыймәнең исә кулыннан эш төште. Булдыра алса, театрга бөтенләй бармас иде. Тик бу мөмкин түгел иде. Мәснәви чын-чынлап үпкәләячәк, бик каты рәнҗиячәк. Барыннан да яманы — Нәгыймәнең үз-үзен тотышын бөтенләй аңламаячак. Ул бит ерак юлдан сагынып кайта. Күрешү сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп, зар-интизар булып кайтуын яшерми дә... Халык тамашаны аһ итеп карады. Хак сүзләргә гөрләтеп кул чаптылар, ачуларыннан сыкрап-сыктап кына түгел, нәфрәтләнеп мыгырдашкан чаклар да булды. Мәснәви дә спектакльне бик яратты. Кайтырга кузгалгач та: — Уйлансаң, уйланырлык хәлләр!.. — диде. Нәгыймә энә өстендә утырды. Ул тел белән аңлата алмаслык бер халәт кичерде. Шундый минутлары булды, зиннәтле тамаша залыннан алып чыгып, Кабан күленә ыргытсалар да: "Нишлисез, кешеләр?! Кичерегез, ярлыкагыз!" — дип ялвармас иде. Тулай торакка кайтып җиткәч, ул тиз генә хушлашып кереп китәргә дә талпынып карады. Кая ул! Мәснәви язның матур бер кичендә аны яныннан җибәрә ала идеме соң! — Утырыйк әле, кечкенә мишәркәем! — дип кенә куйды. — Утырыйк та киңәш корыйк әле. — Ул, уң кулы белән йомшак кына итеп, Нәгыймәнең аркасыннан кочты. Озын эскәмия артындагы багана башында электр лампочкасы күз кысып куйгандай итте: "Серләрегез берексен!" — янәсе... — Беләсеңме, Нәгыймә... — Мәснәви никтер төртелеп калды. Сул кулы белән чәчләрен капшаштыргалап алды, аннары, йодрыгын авызына китереп, йөткеренгән булды. — Безгә дә... бәләкәйләр турында уйларга вакыт. Әйдә, сузмыйк, өйләнешик. Әни дә, уенын-чынын бергә кушып, әллә оныклар сөйми үләргә язган инде миңа, ди... — Апаңның балалары бар бит инде... — Алар бит апаныкы һәм алар Себердә, Төмән нефте чыккан якларда. Җизни шул төбәктәге сазлыкларга гашыйк, кайтырга исәбе дә юк... Син сүзне бүтәнгә бормый гына әйт әле, кайчан гариза бирәбез? Нәгыймә ташны ярырдай тәвәккәллек кирәген тойды. Егетнең беренче тапкыр гына тәкъдим ясавы түгел, аны һаман ымсындырып йөрү дә килешми. Билгесезлеккә чик куярга кирәк! Ни булса, шул булыр, дөресен әйтергә! — Син ипле утырасыңмы, Мәснәви? — Ни дидең, кечкенә мишәркәем? — Урыныңда нык утырасыңмы, дим. Мин сиңа хәзер бер тарих сөйләсәм, авып китмәссеңме? Мәснәви, көлеп җибәрде. Саксызрак та кыланды бугай, төн ич инде. — Син мине сынын яңа тота башлаган сабыйга санамыйсыңдыр бит, Нәгыймәкәй? Сөйлә тарихыңны! Нәгыймә егет кочагыннан чыкты да аз гына читкәрәк шуышты. Аннары йөзе белән аңа борылды һәм кабер суыгы сеңгән тавыш белән әйтте: — Минем дә балам бар бит, Мәснәви. Мин дә аннан баш тарткан идем. Менә ике елга якын инде эчем ут, тышым ялкын... Мәснәви, шактый кискен итеп: — Бик ямьсез шаярасың... Бала — изге! Аның белән шаярмыйлар... — диде. Нәгыймә күз яшьләренә буылды. — Шаярсам гына икән! — Чыдап-түзеп караган иде, булдыра алмады, сулкылдап елап җибәрде. Мәснәвинең башына таш белән ордылармыни?! Ак дип тә, кара дип тә әйтмәде. Йә төкереп китеп барырга, йә янәшәсендә өзгәләнеп яшь түгүченең хәленә керергә, нидер сорашырга, юатырга кирәк иде бит. Газаплы-аптырашлы мизгел үтте. Мәснәви Нәгыймәнең йөзен учлары белән тотты. — Тукта әле, тукта, елама әле... Нәгыймә! Нәгыймә, дим... Тукта әле, тынычлан. Һәммәсен рәте-чираты белән сөйлә әле. Ничек була соң әле бу? Нигә дип бүгенгә тикле ләм-мим эндәшми тордың бу хакта? Йә, төшендер әле адәм рәтле итеп... — Тыңла алайса... Бәгырендәге җәрәхәтләрен тырный-тырный сөйләп китте Нәгыймә. ...Чабаксарда эшли башлаган чагы. Техникумнан соң беренче елы. Трактор заводыннан яшь инженер белән танышып китүе. Мәхәббәт ләззәте, гыйшык утында яну-көюләр. Чибәр кызның наздан исерүе. Алдану... Йөкле булгач, тетрәнеп калулары... Чираттагы ялы җиткәч, ялга Кавказга китәм, дип, туган авылына кайтмау. Ялганын сизәр дип, әтисеннән курку. Үзенә кул селтәгән кешедән бала табасын белсә, әтисенең бәреп үтерәчәген күз алдына китерү... Бала тудыру йорты... Кызыннан баш тарту... Шуннан бирле ут йоту. Эз югалтыйм дип, тынычлана алмаммы дип, Казанга килеп урнашу... Боларны сөйләгәндә бу сагыш тулы хәлләр барысы да күз алдыннан кабат үтте. Алар бик салкын аерылыштылар. — Бөтенләйгә! — дип исәпләде Нәгыймә. — Һәм бик әйбәт. Арабыздагы мөнәсәбәтләрнең бүтәнчә тәмамлануы мөмкин дә түгел иде. Мин җәзага дучар инде, ни күрсәм дә күрермен... Мәснәви өйләнмәгән егет кеше, ул азат булсын. Аның аяк-кулын бәйләп кую — минем тарафтан тагын бер җинаять булыр иде. Кылган кадәрләрем дә баштан ашкан... Ләкин Мәснәви килде. Иртәгесен ул Нәгыймәне эш азагында конторына барып каршылады. Йөзендә кара көю галәмәте юк иде. Хезмәттәшләре белән дә бик ачык исәнләште. Аннары, алар белән хушлашкач, Нәгыймәне култыклап китеп барды. Арада шомлы төн булмаган да диярсең. Мәснәви, бик гадәти нәрсә хакында сорашкандай, белешмәкче булды: — Сиңа кызыңны кабат бирәләрме соң, Нәгыймә? Нәгыймәнең кичәге нечкәрүләре үткән иде инде. — Алам мин аны! — диде. — Алам! Акылына килгән аналарга бирәләр икән!.. Шуннан соң алар байтак ара сүзсез бардылар. Тагын сүз башлап, үз-үзенә сөйләгәндәй генә итеп, Нәгыймә: — Сәер бит! Әнкәй мине тапкач та, Ак биләүгә биләгән; Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән... Халык җырын да авыз пешкәч кенә аңлыйбыз бит... Ак биләүгә биләү — бер нәрсә, Мәснәви, бала бәхете турында кайгырта белү — бөтенләй башка... Ник килдең әле син минем яныма әйләнеп? Җирәнмисеңме? — Ул томырылып егеткә карады, карашы белән аңа чытырдап ябышыр төсле иде. — Хәлеңне аңлап килдем, Нәгыймә... Тик менә әнигә ничек аңлатырга? Ә аңлатырга кирәк. Кирәк! Хыялдагы зәңгәр күк Минем исемем — Айнур. Исемем кызыктырамы? Әйе шул, күк катында айның иң балкыган вакытында дөньяга килгәнгә, Айнур исеме кушканнар миңа. Азат, Айтуган, Самат — безнең урам малайлары. Самат белән мин алтынчы сыйныфка күчтем. Азат, Айтуган сеңлем Зәйтүнә белән бер сыйныфта укыйлар. Төрле сыйныфта укысак та, без бик дус яшибез. Көтү чираты җиткәч, бер-беребезгә көтү көтәргә булышабыз. Ә буш вакытларда Кече елгага атлар утлаган җиргә барабыз. Яшел чирәмгә кырын ятып һәрберебез үзенә ат сайлый. Әнә теге, елкылдап торган чем-карасы — Чегән кушаматлысы — минеке. Мин аны беркемгә дә бирмим. Кайбер вакытларда Чегән өчен тарткалашып елар чиккә җитәбез. Шулай да үземнекен итәм, Чегән барыбер үземнеке була. Әтием атлары бит ул. Узган ел әти авырып киткәч, колхоз атларын көттем. Шуның өчен мине "Яшь техниклар" журналы белән бүләкләделәр. Шәп журнал, малай! Анда нинди генә шөгыльләргә өйрәтмиләр. Безгә бигрәк тә очкыч ясарга өйрәткән бүлеге ошады. Самат белән икәү журнал килгәнен генә көтеп торабыз. Сан саен очкычның аерым өлешләрен ясарга өйрәтеп, хәтта сызымнарын, рәсемнәрен дә биреп баралар. Безнең кичләрен югалып торуыбыз әти-әнине борчый, билгеле. Әти орыша, әни әрли, бетмәде инде шул тимер-томырларыгыз, диләр. Алай тиз генә бетсә иде ул... Әле заводта да алай тиз генә ясап булмыйдыр аны. Кирәк нәрсәләрне эзләп башлар катып бетә. Авылда бер генә чат та, трактор-машина паркы да калмады инде без актарынмаган. Үзебезгә яраклы берәр калай кисәге күрсәк тә, алтын тапкандай куанышабыз. Ә аннан үз оябызга кереп бикләнәбез дә сызымдагы детальләрне ясарга керешәбез. Оя дигәч тә, әллә нәрсәләр уйламагыз тагын. Саматларның бакча башындагы иске, ягылмый торган мунчасы ул. Ә безгә очкыч ясаганда шул мунча хәйран гына ярап тора. Кайбер көннәрне ярты төнгә кадәр шунда мәш киләбез. Анда электр уты да юк. Сукыр лампа яктысында әле бер шөрепне борабыз, әле берәр калай турайтабыз. Саматның абыйсы Казанда вертолет заводында эшли. Кайбер вак-төякне абыйсы да алып кайткалый. Самат бик ялынса, әлбәттә. Аннан соң, тәртибең ничек булыр, тәртибеңә карармын, дип тә җибәрә. Тәртип дигәндә, без тәртипсез малайлар түгел үзе. Очкычны да өй эшләрен бетергәч кенә ясыйбыз. Очучы буласыбыз килә шул безнең. Гагарин кебек. Их-х, авыл өстеннән очып, Азат, Айтуганнарга кул болгап кит идең, ә!.. Ә алар безнең арттан, мине дә алыгыз, мине дә, дип ялынсыннар иде. Ә без очкычыбызны Кече елгага атлар утлаган җиргә төшереп, авылның бөтен малайларын утыртып, авыл өстеннән әйләндерер идек. Ә кызларны алмас идек. Алар кире, үзсүзле, хәтта елак та булалар әле. Әнә сеңлем Зәйтүнәне генә күр инде, бер генә адым да арттан калмый, әйтерсең лә җеп белән беркеткәннәр үзен. Ияртмәсәң, әнигә әйтәм, дип әләкләргә генә тора. Әни кушкан эшләрне эшләргә булышкалый үзе. Көтүдән сыерны каршы барып ала. Сарык бәрәннәрен эзләшә. Аларына да ачу килә, көне буе көтүдә йөреп ничек армыйлар диген син. Ник берсе туры өйгә кайтсын! Ике урамны бер итеп бәрән эзләп йөр аннан соң. Әле аларны тотып та булмый. Тотсаң, күтәреп алып кайтырга көч җитми. Мин муеныннан өстерим, Зәйтүнә арттан чыбыклый. Шундый вакытларда сеңлем барына куанып та куям үзе. Менә шул малайлар эшенә тыгылуы гына ачуны китерә. Самат белән серләр килешә безнең! Очкыч кына әзер булсын, бөтен авыл халкын шаккатырырбыз әле. Олы авыл малайларыннан да очучылар үсеп чыкканын күрсәтербез әле без! — Мин дә сезнең белән очам, — ди Зәйтүнә беркөнне. Ачуымнан төртеп җибәргәнемне дә сизми калдым. Үзе елый, үҗәтләнеп үзенекен такылдый: — Барыбер очам, менә күрерсез, — ди. — Тагын төртсәң, әнигә әйтәм. Үзеңә дә очкыч тәтемәс, — дип ачуны китерә тагын. Менә шул әнигә әйтәм, дигән сүзе үтерә дә сала инде мине. Саматлар мунчасына кергәнне белсә, әни әллә ниләр әйтеп бетерә, валлаһи. Имеш, ташландык мунчада зәхмәт ияртмәссеңме, җеннәр алыштырмасмы үзеңне... тагын әллә нәрсәләр инде шунда. Шулкадәр юк-барны каян уйлап чыгаралар бу әниләр. Җен дигән нәрсәнең әкиятләрдә генә яшәгәнен белмиләр микәнни соң алар? Менә шуңа күрә Зәйтүнәне дә ияртәсе килми. Ләүкә астында кычкырган бакадан да курка үзе. Мин дә очам, дип сөйләнә тагын, куян йөрәк! Инде очкычның канатларын, утыргычларын да эшләдек. Наил абыйның иске машина утыргычларын да үзебезгә яраклаштырдык. Заводтан утыргыч сорап барып булмый бит инде. Әле ярый, Саматның абыйсы тәрәзә урынына ясалма пыяла алып кайтып бирде. Очкычны без аңа да күрсәтмәдек. Күрсәләр, баш бетте дигән сүз. Аннан соң безне кем якын җибәрсен бу очкыч янына. Эшләр шулай җайлы гына барса, без аны көзгә ясап та бетерә алабыз. Мәктәпкә барыр алдыннан сәяхәт ясап алырга да өлгерербез әле. Шәп булыр иде ул, ә?! Беренче сентябрьдә мәктәпкә килгәч, бөтен мәктәп безне гагаринчылар, дип каршы алыр иде. Рус теле укытучысы Асия апа да, сүзләрне төрләндерә белмисең, дип, "икеле"ләр куймас иде бүтән. Юкка рәнҗеткәнмен икән мин боларны, башлары минекеннән шәбрәк эшли икән, дип куйган "икеле"ләре өчен үзе үк оялыр иде, ә?! Шәп бит! Шулай зәңгәр күккә күтәрелү турында хыяллана-хыяллана, без Самат белән очкычны ясап бетердек дияргә була. Зәйтүнәнең ияреп йөрүенә дә күнегеп беттек. Кайвакытта аның да ярдәме тиеп куя. Шөрепләрне җыйганда, сукыр лампаны якынрак тотып торса да файда. Август урталары җитеп килә. Кул астына керерлек һәркемгә эш җитәрлек. Урак өсте бит. Машинатракторлар көне-төне чаба. Басуда уру-сугу эшләре, ындыр табагында ашлык чистарту, кырыкмаса-кырык төрле эш. Авыл халкы көнне, төнне белми эшли бу чорда. Көтүләр кайтып, мал-туарны барлап япкач, кичкырын Саматның сызгырганы ишетелде. Мин түр тәрәзәгә килдем. — Чыгып кер әле, — ди Самат, — эш бар. Кулыма бер кисәк икмәк эләктереп, Самат янына чаптым. Әни арттан ачуланып калды: — Тагын кая барасың инде? Бер генә көн дә кичтән ятып йокларга ярамыймы әллә сиңа?! Калган сүзләрен ишетмәдем дә. — Нәрсә, бу вакыттан өйгә кереп кунакладың? Очкыч әзер булгач, тынычландыңмыни? — ди Самат. — Әллә мунчадан ук очкычка утырып чыкмакчы буласыңмы? — ди. — Нәрсә булган, — дим мин аның саен, — нигә алай кызулыйсың әле, өлгерербез. — Өлгерерсең сиңа. Быел көздән мунчаны сүтеп, утын итеп өеп куярга кирәк, ди әти. Аларныкын белмәссең, бер уйларына керсә, бу атна да ук тотынырга мөмкиннәр. Шуңа күрә очкычны мунчадан чыгарып кычытканлык арасына яшерергә кирәк. Ул эшне караңгыда эшләү хәерле. Бүген чыга аласыңмы? — Күчерербез, хәзер ашап кына алыйк инде. — Ярар, бер сәгатьтән мунча янында булырбыз. Кара аны, Зәйтүнәгә сиздермә, кычыткан бүрттереп бетерер үзен, иярткәнеңә үзең дә үкенерсең, — дип, арттан кычкырып калды. Кичке ашны ашагач, өйдәгеләргә сиздерми генә өйдән чыгып шылу хәстәренә керешә башлаган идем, Зәйтүнә шунда ук, мин дә, дип кырт кисте. — Без туп тибәргә чыгабыз, — дим мин. — Ә мин капкага кергән тупларны санап торырмын. — Уф-ф, — дип авыр сулап куйдым мин. — Мине алмасаң, әнигә әйтәм, — дип тә өстәп куйды. — Йөр инде шунда малай-шалай арасында, — дидем дә урамга йөгердем. Мин килеп җиткәндә, Зәйтүнә дә арттан куып җитте. — Туп тибәбез, дигән була, ялганчы, — ди ул, мыш-мыш сулап. — Барыбер миннән башка оча алмыйсыз, э-э, — дип, телен күрсәтеп үчекләгән була. Самат күптән мунчада иде инде. Ул, үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә, нидер мыгырдана иде: — Тиз генә очарсың, көт. Канатларын сүтеп чыгармасаң, үлсәң дә чыгарам димә. — Әйдә, сүтик соң, — дим мин. — Әйтүе җиңел ул. Сүтәргә дә кызганыч ич, җәй буе җыеп азапландык, инде әзер булгач кына тагын сүтеп ат. Зәйтүнә, икебезне дә тынычландыргандай, әйдәгез, мин лампаны тотып торам, тизрәк булыр, диде. Без эшкә керештек. Шактый озак азапланганнан соң, очкычны бакча башындагы кычытканлык арасына өстерәп чыгардык. Канатларын башка көнне беркетергә сүз куешып, өйгә кайтып киттек. Иң җаваплысы хәзер — очу көнен билгеләү. Әти дә, әни дә сизмәскә тиешләр. Сизә калсалар, арт ягыңа каеш эләккәнен көт тә тор инде. Саматка рәхәт ансы, ул төпчек малай, кызлар кебек иркә үсә. Ни теләсә, шуны алып бирәләр, ничек тели, шулай йөри. Каешның зәһәрлеген татымаган әле ул. Шулай да без очу көнен, озакка сузмыйча, әтинең төнге эшкә китәсе көненә билгеләдек. Тагын дүрт көннән була инде ул. Аңарчы очкычның канатларын да, җил тегермәнен дә беркетербез, моторын да эшләтеп карарбыз. Зәйтүнәне ияртмәскә иде дигән уй мине адым саен сагалап йөри. Курыкса нишләрбез? Ул елаганын күрсәм, куркуымнан тез буыннарым йомшарып, тәннәрем чымырдап куя. Очып кына киткәч сыктый башласа... Әйем, юк-бар белән баш катырмыймсана. Үзенә карасын. Рәхәтләнеп курчак уйнап утырасы килмәсә, йөрсен шунда. Менә көткән көн килеп тә җитте. Без, кичке эшләр беткәч, юлга җыенырга дип сүз куешкан идек. Очкычны көпә-көндез сынап карап булмый бит инде. Андый-мондый булсаң, көлкегә калуың бар. Көтүләр кайтып, кичке ашларны ашагач, арыган кыяфәттә урыныма менеп яттым. Авыл кешесе болай да, эше бетсә, иртәрәк ятарга тырыша, чөнки таң белән торасы бар аның. Әни дә урын-җирен хәстәрли башлады. Әти төнге эшкә китте. Мин, хәтсез генә шулай ятканнан соң, әкрен генә торып, ишеккә таба атладым. Әни шундук сизеп алды. — Кая барасың, улым? — дип сорамасынмы. — Эчем бора, тышка чыгып керәм әле, — дидем дә, котылдым бугай, дип, бакча башына чаптым. Самат шунда иде инде. Без очкычның ишеген ачып утыргычларга гына утырабыз дигәндә, мышныймышный Зәйтүнә дә килеп җитте. — Минем дә эчем бора, — диде ул уены-чыны белән. — Һе, миннән башка гына очар идегез, тотыгыз капчыгыгызны, очкычны мин дә ясаштым, шулай булгач, мин дә очам, — диде дә, этә-төртә икебезнең уртага кереп тә утырды. Рульне Самат тотарга тиеш, мин риза, чөнки очкычның күп әйберләрен Саматның абыйсы алып кайткан иде. Абыйсы ярдәм итмәсә, без бу очкычны ясый да алмас идек. — Әйдә, Аллага тапшырдык, — диде Самат. — Ишекне ныклап ябыгыз, әйбәтләп тотыныгыз, — диде дә моторны кабызып җибәрде. Шундук алдагы җил тегермәне хәрәкәткә килде, түбәндәгесе дә салмак кына көч туплый башлады. Саматның: — Шәп бит, малай, — дип горурлык белән әйтелгән сүзләренә мотор тавышы дәрт өстәп җибәрде. Кичке караңгылык эчендә без йолдызларга таба юл алдык. И-и-и, Зәйтүнәнең куанганын белсәгез иде, әле Саматка, әле миңа карый. Маңгаена төшкән бөдрә чәчләрен сыпырып җибәргән була. Күрегез, янәсе, бу бит минем дә очкычым! Күпме ерак киткәнбездер, бермәлне очкычның моторы көйсезләнә башлады. — Беттек, Айнур, — ди Самат, үзенең җиңелүен сизенеп. — Без мәтәләбез бугай. Мә, рульне син тотып кара әле, — ди Самат миңа. Мин, мөгаен, рульне тотарга да өлгермәдем бугай. Шуннан соң ни булганын бик авыр хәтерлим. ...Имештер, кап-кара урман. Мин ниндидер биек агач башында асылынып торам. Каршымда бер җан иясе пәйда булды. Кеше кебек сөйләшә, ике күзеннән ике прожектор яктыртып торган кебек. — Әй, пәри малае, ни атлы син? — ди бу. Мин, калтырана-калтырана: — Айнур, — дим. — Карурманда ни йомышың бар-р? — ди бу. — Мин адаштым бугай, — дим. Үземнең калтыраудан тешем тешкә тия. — Минем урманымда пәри малайлары адашмый иде, — ди әлеге җан иясе. — Мин пәри малае түгел. Ат караучы Фәхри малае мин. Илтеп куйчы мине, зинһар, Кече елгага, атлар утлаган җиргә, — дип ялварам мин аның саен. — Һе, атлар, дисең инде. Тик син бик күпкә соңга калгансың. Ат заманы түгел бит хәзер. Аларны әллә кайчан трактор-машина алыштырды бит. Бетте инде ул атлар, күптән сүтеп аттылар инде ат утарларын. Атын түгел, йөгәнен дә таба алмыйсың инде син хәзер, — ди ул, минем йөрәгемне җәрәхәтләп. — Юк, — дим мин. — Минем әти атларны саклап калды шул. Безнең Олы авылын ишеткәнең юкмыни? Безнең авылда утызга якын ат бар. Минем әтием шул атларны карый. Минем дә Чегән кушаматлы атым бар. Мин ялганламыйм, — дим мин, еларга җитешеп. Үзем туңам, калтыранам. — Мин сине Кече елгага илтеп тә куяр идем, син бит әниеңне алдалагансың, ялганчы пәри малаена ярдәм итә алмыйм мин, — ди теге җан иясе. Мин тагын билгесезлек эченә чумам. Саташам бугай мин. Һәм үземнең монда ничек килеп эләгүемне исемә төшермәкче булам. Иреннәрем чатный, эчәсем килә, зиһен чуала. Әйе, без өчәү идек бугай. Зәйтүнә белән Самат та минем белән иде бит. Аларга кычкырмакчы булам, тавышым чыкмый. И-и-и, Зәйтүнә елыйдыр инде. "Миннән башка гына очканнар", — ди торгандыр. Мөгаен, әнигә дә әләкләргә өлгергәндер... Тагын хәлем бетеп агачка асылынып торам кебек. Ә теге ике ут яктыртыпмы-яктырта, аның саен мине үчекли. Үрмәләп төш җиргә, ди. Мин аның сүзләренә буйсынам. Ботактан ботакка тотынып төшәм дигәндә, кулым ычкынып тагын аска атылдым кебек, аңымны җуям, ахрысы. Күпмедер шулай ятканнан соң, янәшәмдә тагын бер җан иясе пәйда булды. — И, дускай, мине Кече елгага Чегән атлы дустым янына озатчы, — дим. — Әйдә, — ди бу, — минем арттан ияр, мин сине сукмакка кадәр озатам. Мин аңа иярдем. Карурманны чыгып, сукмакка якынлашкач, мин бу җан иясенә рәхмәт әйтеп, аңа кулларым белән орындым кебек. Ни гаҗәп, мин саташам икән. Кулларым үз битемне сыйпый икән бит. Ни булды соң миңа?! Күзләрем шешенеп беткән, йөз-битләрем җәрәхәтләнгән. Мин куркуымнан кычкырып җибәрдем: — Самат-т, Зәйтүнә-ә... Тик миңа җавап бирүче юк. Кулларым белән тирә-юньне капшыйм, үзем җирдә ятам кебек. Ә-ә, бераз хәтерем яңара бугай... Очкыч, Самат, Зәйтүнә... Әйе, әйе, көтү кайткач, Зәйтүнә белән бәрәннәрне эзләп алып кайттык. Кичке ашны ашаганым да хәтеремдә. Чәй эчмәдем, ахрысы. Болай чатнап тамак кипмәс иде. Теге фонарь күзле җан иясе нәрсә дигән иде әле? Әниеңне алдалагансың, дидеме? Минем беркемне дә алдалаганым юк. Ә-ә-ә, искә төште, өйдән чыгып киткәндә, әни ачуланмасын дип, эчем бора, дигән идем бугай. Әйе, әйе, әйттем. Мин бит аны әниемне рәнҗетер өчен түгел, әни борчылмасын дип әйткән идем. Рәнҗедеңмени, әни? Гафу итә алсаң, кичер, зинһар, бу шук малаеңны, әнием! Тагын тынлык. Тәгаен генә үземнең кайдалыгымны искә төшерә алмыйм. Их, бер йотым гына су булса, барысы да хәтергә килер иде. — Айнур, Айнур улым, бик авыртынасыңмы, ыңгырашасың, саташасың, — дигән тавышны абайладым. Әти тавышы бугай бу. Мине каеш белән эләктерергә килгәндер, мөгаен. — Әти, сукма инде, авырта бит, — дип кычкырам. — Улым, син саташасың, — ди әлеге тавыш. — Нишләп мин сиңа сугыйм ди. Доктор, ярдәм итегез, дигән тавышлар ишетелеп ала. Мин тагын чокырга тәгәрим. Зәйтүнә, Самат, дип кычкырам. Алар да җавап бирми. Әнә генә бит үзләре, нигә кулларын бирмиләр соң, упкынга ук тәгәрим бит инде. Шулай күпме ятканмындыр, беркөнне класс җитәкчебез белән классташ малайларны күреп хәйран калдым. Класс җитәкчебез Зөбәрҗәт апа, күзен ачты, күзен ачты бит, балалар, дигән тавыштан гына үземнең кайдалыгымны абайлый алдым. Мин хастаханәдә ятам икән бит. Иң беренче сүзем Зәйтүнә, Самат булды. Минем янга доктор абый да килеп җитте. — Исемең ничек? — ди. — Айнур, — дим. Ничек инде мин исемемне белмим ди. Кызык инде бу врачлар, исемең ничек, имеш. Зәйтүнә белән Саматны китерсеннәр алар минем янга, исем сораганчы. — Йә, Айнур, йолдызларны санадыңмы соң? — дип шаяртмакчы була врач абый. Санармын да... Мин тагын билгесезлек эченә тәгәрим... Тәмам аңыма килгәндә, сентябрьнең урталары җиткән иде инде. Мин әле һаман хастаханәдә ятам. Тәрәзә аша классташларымның мәктәпкә китүләрен карап калам. Әнә Самат белән Зәйтүнә дә, көлешәкөлешә, мәктәпкә таба баралар. Мөгаен, алар безнең старт алган көнне искә төшерәләрдер. Терелеп чыгыйм әле, үскәч, барыбер очучы булам, күрерсез менә!.. Ак яулык Гайниҗамал түти байтактан урын өстендә. Яшәр сәгатьләрем чамалы калды, җыяр ризыгым бетте бугай дип, язмышы белән килешер хәлгә җиткәнен абайлыйсы авыр түгел. "Үлем — бер хак" дия-дия, бәхилләшәсе кешеләре белән дә бәхилләште кебек. Әҗәл көтеп ятса да, узган гомер хатирәләре әледән-әле күз алдына килә торды. Килен булып төшкән көннәрен дә искә төшерде. Улы белән килене эшкә киткәндә, оныгы Рамил кала аның янында. Тирә-күрше карчыклары да кереп утыргалыйлар. Әлегә өйдә Рамил генә иде. — Улым, үскәнем, кил әле яныма, — дип чакырып алды Гайниҗамал түти аны. Бала бик сизгер күңелле, әбисе димәгән сулышы юк, бик тиз аңа килеп сыенды. — Чоландагы сандыкны ачып, чигүле ак яулыгымны алып кер әле, балакаем, яме, — диде әбисе, пышылдап кына диярлек. Рамил сандыкның челтәрле капкачын ачып куйды да әбисенең үлемтеккә дип әзерләнгән әйберләре арасыннан чигүле ак яулыкны эзләп азапланды. Ефәк җепләр белән чигелгән, ап-ак итеп юып үтүкләнгән яулыкны сандык төбеннән тартып чыгаргач, сөенеп куйды: әбисенең йомышын үтәде ләбаса! — Әбием, таптым яулыгыңны! — дип, яулыкны әбисенең калтыранган кулларына салды. Гайниҗамал түти яулыкны күкрәгенә куеп торды, түшенә кысарлык хәле юк иде инде. Эчтән генә ниндидер дога укыды булса кирәк, иреннәре кыймылдашты, күзләрендә нур уйнап алгандай булды, югыйсә аның күзләрен үлем пәрдәсе каплаган иде инде. Аннары ул куллары белән битен сыпырып алды да, ишетелеришетелмәс кенә: — Улым, үскәнем, бу — минем соңгы бүләгем булыр, сакла бу яулыкны, — диде. Тавышында олы гозер төсмере бар иде. — Сакла, яме. Минем төсем итеп. Зур үскәч, һәммәсен аңларсың әле... — Рәхмәт, әбием, — диде бала. Ул бу эшкә аптырабрак калды, әлегә һични аңламый иде. Алай да рәхмәтен әйтә белде. Ак яулык — килен булып төшкәч үк ире Хәкимҗаннан алган бүләге иде. Әлеге ядкарь яулык сандык төбендә Гайниҗамал түти белән бергә картайды. Хәкимҗанын өзелеп сагынган минутларда ул аны сандыктан алыр, кадерләп сыйпар, башына ябыныр, аннан соң сандык читенә утырып, күңеле бушаганчы елар иде. Бик үкенечле булды аларның кавышу-өйләнешүләре. Әйтсәң-әйтмәсәң дә, нибары сигез ай яшәп калдылар. Каһәр суккан сугыш, фашист явының басып керүе мәңгелеккә аерды аларны. Сугыштан Хәкимҗан солдатның бары бер хаты килде. Бары бер хат! Анда: "Гайниҗамал җаным, сугыш һөнәренә өйрәндек тә, кирәкле төбәккә килеп җиттек. Бүген булмаса да, иртәгә утка керәчәкбез. Җиңел булмас. Хәер, илең-җирең өстенә шундый явыз дошман саранча булып ябырылсын, халкыңны ассын-киссен, дәрья итеп гөнаһсыз кешеләр канын агызсын, күз яшьләре диңгез булып җыелсын да, җиңел булсынмы?! — дип язган иде ул. — Шулай да бик бетеренмәскә тырышыгыз. Ил белән күрәсе газаплар бит, ничек тә чыдагыз. Без фашистларны дөмектергәч кайтырбыз. Әүвәлгедән дә матур итеп яши башларбыз әле. Синең дә, Гайниҗамал, илгә-көнгә яңа бер гомер бүләк итәсең бар. "Кем булыр? Малаймы, кызмы?" — дип уйламаган сәгатем юк. Кем булса да, бәхете белән килсен якты дөньяга! Үз бәхете, үз ризыгы, үз тәүфыйгы белән килә күрсен. Минем күңел малай көтә, малай булыр дип ышана. Ирләр шулайрактыр инде, күрәсең..." Әйе, Гайниҗамал ир бала тапты. Тик Хәкимҗан гына сугыштан әйләнеп кайтмады. "Хәбәрсез югалды" дигән язу гына килде. Аннан бирле илле биш ел гомер үтте. Гайниҗамал да сигезенче дистәне тутырып килә. Шулай да ирен көтүдән туктаганы булмады. Таңнарда да көтте, кичләрдә дә. "Исәндер, үлгән хәбәре юк бит. Урау юлларга тарыгандыр..." — дип тә юанып бакты. Юанулар, өметләнүләр, көтүләр, өмет җепләре пәрәвездәй калып, моңсуланулар, сагыш күлләренә чумулар — һәммәсе булды. Инде менә гомер чиге... — Улым, Рамил, почмак якта матчага кыстырган бер кәгазь бар иде, шуны алып килә алмассыңмы икән, үскәнем? — диде ул, хәлсез тавышы белән. — Өстәлгә урындык куеп менәрсең инде. Берүк егыла күрмә, балакаем... Малай өстәл өстенә урындыкны бастырып куйды. Урындыкка менеп баскач, матчага кулы җитә икән. Әбисенең өе аларның яңа өе кебек биек түгел. Матча буен капшап, ул байтак азапланды. Ниһаять, кулына тигән кәгазьне тартып чыгарды. Өчпочмаклап бөкләнгән, еллар үтү белән саргаеп беткән кәгазьне оныгы әбисенең учына салды. Гайниҗамал түти Хәкимҗанның беренче һәм соңгы хатын иреннәренә тидерде, үз күңеле генә ишетерлек итеп: "Фатихаңны бир, Хәкимҗан!" — диде дә хатны кире оныгына бирде. — Урынына куй, улым, бабаңның сугыштан язган хаты ул. Югалмасын. Гайниҗамал шушы кечкенә генә йортта гомер кичерде. Улы үсте, хәзер инде үзе әти кеше. Механизатор. Булдыклы дип мактамаган кеше юк үзен. Йорт җанлы да, миһербанлы да булды, шөкер! Нигезгә, төп йортка терәп, бик матур өй җиткерде. Тик Гайниҗамал түтинең генә шушы нигезне ташлап, яңа йортка күченәсе килмәде. Хәкимҗаны рәнҗер дип уйлады ул. Иренең хакын хаклады. Шушы кечкенә генә, тәбәнәк кенә өйгә аларның олы мәхәббәте сыйган иде бит. Шуңа кадерле бу искергән өй аңа. Күпме таңнар аттырды ул шушы йортның тәрәзәсенә текәлеп, менә-менә Хәкимҗаны кайтыр да тәрәзә чиртер төсле тоела иде аңа. Бу йорт Гайниҗамал түтинең өмет-хыялларын саклады. Алай гына да түгел, бу йорт Хәкимҗанның үзе чыгарган җыр авазын саклады. Ак яулыкны бүләк иткәч, ничә генә көн үтте икән, бәхете тулып ташкан Хәкимҗан яшь-көләч хатынына: — Бер җыр җырлыйммы үзеңә? — диде. — Бәй, җырла! — диде яшь килен. — Синең тавышың матур, җырла... — Кайсы көйгә җырлыйм? — Үзең теләгән көйгә. — Ә минем син әйткән көйгә җырлыйсым килә. Сүзләрен үзем чыгардым бит мин аның. Ак яулык турында. "Алмагачы"на җырлыйммы? Алма чәчәкләре дә алсу-ак була бит. Хәкимҗан күкрәк турысыннан чыккан йомшак тавышы белән акрын гына җыр башлады. Ак болытларга үреләм, Таң калып аклыгына. Ак яулыгың төрде мине Бар дөнья шатлыгына. Ак яулык!.. Йөрәгемнең яраларын Бәйләде шул ак яулык... Йөрәк яралары булмаган икән әле ул чакта! Яшьлек ярсуы белән әйтелгән сүзләр генә булган болар. Яра-җәрәхәтләрнең чыны соңрак килде. Шул яралар сыкравына дәва итеп хәтерли Гайниҗамал түти хәзер Хәкимҗанның моңлы тавышын. Акчарлаклар канатында Ак яулыгының төсе бар; Йөрәк түремдә серем бар, Ачкыч тапсаң, ачып ал. Ак яулык!.. Шулай җырлаган иде Хәкимҗаны. Дистә еллар үткәч, ул сүзләрнең дәвамын Гайниҗамал түти үзе оештырды. Алай итеп бакты, болай итеп карады, атна гына да түгел, айлар буе сүзләр сайлады. Яшьлектә җырлы күңел олыгайгач та бөтенләй үк коргаксып калмый икән. Сагыш басса күңелемне, Ак яулыгың ябынам; Гомерем буе онытылмаслык Мәхәббәтең сагынам. Ак яулык!.. Мәхәббәтең төсе булып Калды миндә ак яулык... Ак яулык... Бу — керсез мәхәббәтнең төсе, шуңа күрә яулык үзе генә түгел, җыр сүзләре дә бик газиз, бик кадерле иде шул аңа. Көннәрнең берендә, шулай байтак еллар әүвәл инде, Гайниҗамал иртән уянды да, өс-башын рәтләп, мич кырыендагы уентыкка куелган көзге кыйпылчыгы каршысына килеп басты. Алъяпкычның балитәкләрен рәтләгәндәй итеп, чәчләрен сыпырып, пөхтә итеп төрелгән ак яулыгын алып, дүртпочмаклап бәйләп куйды. Шулай көязләнеп, көзге каршында күпме басып торган булыр иде, улының почмак яктагы сәкедән чүгәләп, бүлмә тактасы ярыгыннан үзенә карап торуын шәйләп алды. Әйтерсең лә Гайниҗамалның өстенә салкын су койдылар! Җинаять өстендә тоттылармыни, сын кебек катып калды. — Әни, кая барырга җыенасың? — диде аңа улы, сагая төшеп. — Беркая да бармыйм, улым, болай гына, — диде ана. Аның бүтәнчә җавабы юк иде. Күңел күле дулкынлануын, җан тибрәнешен балага аңлатырдай сүзләр табып буламыни?! Улы, тынычланып, яңадан җылы урынына чумды. Күпмедер тын яткач, ул, ятагыннан күтәрелде дә: — Әни, минем әти кемгә охшаган иде? — дип сорады. Гайниҗамал улы янына килеп утырды, баласының башыннан сыйпады. — Син әтиеңә охшагансың, улым. Әтиең шикелле матур да, сабыр да, акыллы да... Әлеге сөйләшү шунда өзелде. Әтисе турында сүз чыкса, әнисенең яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәри. Әтисе турында бик күпне беләсе килсә дә, озаклап тыңларга әзер булса да, әнисенең йөрәк яраларын яңартмаска тырышып түзә иде малай. Гайниҗамал түтинең шулай җилкенгәләп куйган чаклары булып ала иде шул. Ничек җилкенмисең ди, рәхәтләнеп ир иркәсе булып торыр чагы иде бит. Әнә күрше Салих, сугыш бетеп, ике ел узгач булса да кайтты. Дөрес, имгәнеп, бер аягын өздереп кайтты. Шулай да балаларга — ата, хатынына — арка таянычы! Хәкимҗан кайта алмады, аның кебек меңнәргә кайту насыйп булмады. Илдә Гайниҗамал кебек моңаючылар күпме?! Солдаткаларның бик күп кайгы-көенечләре уртак, уйланганнары да, уфтанганнары да тәңгәл килә. ...Гайниҗамал түтинең хәле авыр. Яшисе гомере бетеп бара. Хәлен белергә кергән күршесе Сәрбиҗиһан карчык та озаклап утырмады. Ишегалдында уенчык машиналары белән мәш килгән Рамилне дәшеп алды да: — Улым, урамда озаклап йөрмә, әбиең янындарак булырга тырыш, — дип, сабыйның аркасыннан кагып чыгып китте. Ике көннән Гайниҗамал түтине җирләделәр. Истәлеккә оныгы кулында ак яулык кына калды. Рамил әбисенең истәлеген җуймас, җырын да, моңын да онытмас! Ак яулык!.. Йөрәгемнең яраларын Бәйләде шул ак яулык... Авыл апасы Шәһәр җирендә шулайрак бит ул: тирә-күршең белән әллә ни аралашу юк. Тормыш мул, дөнья түгәрәк. Квартираларның бөтен шарты килгән. Әҗәткә акча сорап та, чиләк-көянтә алып торырга да бер-береңә керешмисең. Маңгайга-маңгай очрашканда гына, гадәттәгечә, "Сәнмесез!", "Драсте!"ны әйтәсең дә тагын үз юлыңда. Шулай да мин үзебездән ике кат өстә яшәүче Миңҗамал апа белән якыннан танышып киттем. Исеме мәрхүмә дәү әниемнекечә булгангамы, нур балкыган йөзе үк тартып торгангамы, әллә ишек төбендәге эскәмиядә өерләре белән гайбәт сатучылардан аерым гына бакчага кереп утырып моңсулангангамы, белмим, нигәдер аны үз иттем. Гадәттә, эштән кайтканда очратам мин аны. Янына килеп утырам, хәлләрен сорашам. Ул да минем газета редакциясендә эшләгәнемне белә һәм байтакны сораштыра. "Гәҗитегез әйбәт чыгамы? Тагын кемнәр нинди шигырь язган? Кайсы композитор ни белән сөендерә?" Шуннан ул кырт кына авыл тормышына күчә дә, күңеленең иң нечкә кыллары тибрәнүеннән булса кирәк, ихластан дулкынланып сөйләп китә: — Ишеткәнсеңдер дә, укыгансыңдыр да инде, сеңелем, үзегез язасыз бит, күрдеңме быел безнең район нишли?! — ди. Аның төсе уңа төшкән коңгырт күзләрендә очкын кабына, маңгаендагы җыерчыклары язылып киткәндәй була. Матур булып картайган апаның йөзендә карап туймаслык елмаю балкый. — Гомер-гомергә мактаулы районыбыз соңгы елларда әллә нигә аксап-туксап торган иде. Быел, шөкер, әүвәлге данын кайтара бугай. Илсур да күкрәк киереп бер иркен сулар инде... — Партия райкомының беренче секретаре аның авылдашы, шуның абруе өчен сөенә. — Һи-и, безнең Мишә буе бодайлары!.. Анда үскән шикәр чөгендере, сеңелем, мин сиңа әйтим!.. Сулышым белән тартып китерердәй булам туган якларны шушы кала җиренә. Гомер иткән нигезеннән кубып-каерылып йөрмәсен икән ул адәм баласы!.. Шулай ди дә тынып тора Миңҗамал апа. Аннары янә күңел савытында чайпалган сагышын түгә башлый. — Без яшь чакта җырлыйлар иде: "Сандугачның, мескенкәйнең, канаты каерылган, бер без генә түгел инде илләрдән аерылган", — дип... Риза булып, теләп аерылгач, ни!.. Андый минутларда Миңҗамал апаның чырае томанланып кала. Күзләрендәге йолдыз чаткыларын ниндидер ямансулык элпәсе томалый. Маңгаендагы гомер буразналары тирәнәя. Бөтен гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп кала төсле. Кеше тормышының агын-карасын белергә ымсынып торудан түгел, тирән уфтануына теләктәшлек итеп, сак кына сораштырып куям: — Киленегез белән арагыз бик үк җылы түгелме соң әллә, адаш апа? — дим. Күршем сискәнеп үк китә: — Юк, сеңелем, юк, юк, Зәйтүнә гөлкәем, авызыңнан җил алсын! Киленем кызымнан да миһербанлырак, якты көн менә!.. Фәрештә дия торган. Инженер түгел, судья буласы калган аңа. Бер генә хата да җибәрмәс иде кана. Гаделнең гаделе, акыл иясе... Аннан соң бит минем Фәритем дә, Ходайның биргәненә шөкер, ике бозауга кибәк аера белмәүчеләрдән түгел. Әнкәне әнкә итеп олылый, хатынны хатын итеп хөрмәтли. Ул яктан бик туры да, коры да улым. Үзем хаталандым, үзем. Кубасы калмаган иде төп нигездән. "Бик олыгайдың, ялгызыңа авырга килә. Сайла: кызың Фәридәләргә күчәсеңме, улың Фәритләрдә яшисеңме?" — дип кырт кистеләр бит кана. Бик әдәпле булса да, кияү кияү инде ул, Фәритемдә яшәрмен, дидем шул. Булмый, мантып китә алмыйм. Кабына алмаган учак төсле менәтерә, бер янам, бер сүнәм... Ни чама урынлы-ятышлы булгандыр инде, кистереп әйтүе читен, сөйләшә торгач, болай дидем: — Тормышта һәммәсен алдан күрү мөмкин түгел шул. Алай да, — мәйтәм, — улыгыз авыл хуҗалыгы белгече булса, төп нигездән кузгалмаган булыр идегез. Фәрит Гомәровичның күңелен җиргә беркетә алмагансыз... Артыгын саксыз сөйләп куйдыммы дисәм, адаш апа кабынып китмәде, канәгатьсезләнеп чәпчемәде, үпкәләмәде дә. Бик тыныч, сабыр гына аңлатты: — Юк, сеңелем. Фәритем калага бик кирәкле кеше булып чыкты минем. Химия остасы. Үзе шуны бәгырь эчкәресе белән тойды, тырышты. Утыз өч яшендә профессорлыкка иреште, шөкер! Мең шөкер! Ул язганнарны, ул уйлап тапканнарны чит илләрдә дә беләләр. Кафидр, диме, дөрес үк әйтә белмим, шуның башлыгы бит ул... Мин анык беләм: Фәрит Гомәрович конструкцион материаллар технологиясе кафедрасын җитәкли. Аның фәнни эшләрен төрле проект учреждениеләрендә файдалану миллионлаган сум файда китерде. — Кызым сала кешесе булып төпләнде әнә... — Миңҗамал апа акланырга теләгәндәй сөйләп китә. — Агроном. Күрше авылда. Шикәр чөгендере басуларына чыкканым булды үзе белән. Һи-и, яшел дәрья инде!.. Сүз авылга кагылдымы, Миңҗамал апа яшәреп китә, тыны кайнарлана, теле җорлана. Таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләр дә, язларын яңа гына тернәкләнгән яшел үлән өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләре дә, шуклыктан ялык-йолык килеп торган яшь бозауның арт аякларын атып йөгереп китүе дә, сәрви куакларында бал кортларының гөжләве дә бик еракта калган хатирә сыман тоела аңа. Кое сиртмәсен чүктереп су сосулар, болынга чыгып чалгы кайраулар, көз көне каз өмәләренә җыелып гөр килүләр... Тагын әллә ниләр күз алдына килә Миңҗамал апаның... Аның хәтеренә әледән-әле яшеллесарылы дулкыннар йөгерешкән басулар, Мишә суының назлы кыз йөрешен хәтерләткән бормалары, ындыр табагыннан, талгын җил китергән бөртекләр исе исенә төшә. Дөресрәге, болар аның теленнән төшеп тормый. Өнендә дә шулар истә, төшенә дә шулар керә. Икенче ел инде Казанда менә, бер генә төшендә дә үзен шәһәр квартирасында итеп күргәне юк, гел үз йортында... Якшәмбе кич иде. Җәйге матур кич. Бакчадан кайтып барышым. Көн үтә кыздырды. Кайтып барганда, көндәгечә яшь юкә күләгәсендә утырган адаш апаны күрермен дип ниятләдем. Виктория җиләге белән сыйламакчы булып кайтуым. Гадәттәге урынында юк иде Миңҗамал апа. "Сырхап-мазар киттеме икән әллә? Яшь кеше түгел, исәнлеге китеп калса да гаҗәпме?" — димен. Күтәреп кайткан әйберләремне өйгә урнаштырдым да бишенче катка менеп киттем. Кулымда күчтәнәчем. Ишек кыңгыравына баскан идем, бусагада Фәрит Гомәрович күренде. — Әйдәгез, күрше, әйдәгез, рәхим итегез! — ди. Ул да, әнисе кебек, бик ачык, бик мөлаем. — Миңҗамал апа өйдә юкмы әллә? — дим, тизрәк борылып китәргә исәпләп. — Өйдә юграк шул әле, Зәйтүнә, — ди профессор. — Менә үзем дә шуңа аптырабрак тора идем. Керегез әле, керегез... Мин дә бакчага җыена идем. Хатын да, балалар да анда. Инде менә ни кылырга да аптырадым... — Берәр күңелсез хәл бармы соң әллә, Фәрит Гомәрович? — дим. — Ничек дип әйтим, менә укып карагыз әле шушы язуны... Фәрит Гомәрович үз бүлмәсеннән алып чыгып, миңа дәфтәр битенә язылган сүзләрне укыта. Мин укый башлыйм. "Улым Фәрит, киленем-кызым Сәрия, оланнарым! Азык-төлеккә дип кибеткә чыккач, авылдаш күршебезне очраттым. Зәйнетдин абзыйның кече улы, шофер Зиннәтне. Аның белән авылга китәм. Бөтенләйгә дип әйтә алмыйм, яшәп калуым да бар. Авылның матур чагы, кайтып әйләнерсез әле. Минем вак-төякне дә ала кайтыгыз..." Конвертсыз-мазарсыз, почтальонсыз гына килгән хатны укып бетергәч, мин профессорга күтәрелеп карадым. Ул миннән ниндидер киңәш, акыллы сүз көтәдер кебек тоелды. Тик мин нәрсә генә әйтә ала идем соң? — Менә бит нинди хәлләр! — диде Фәрит Гомәрович. Ул әллә нидән уңайсызлана иде кебек. — Ни җитмәгән инде олы яшьтәге кешегә? Мин, эндәшмәскә тырышсам да, тыелып кала алмадым. — Гомер иткән нигезе җитми монда аңа, Фәрит Гомәрович. Туган туфрагы җитми. Картының кабере бик ерак моннан... Әйтәсез ич, җирсү, дисез. Менә шул инде ул туган туфрак магниты... Җиләк белән профессорны сыйларга туры килде. Үзебезгә чыккач та, Миңҗамал апа күз алдымнан китмәде, уемнан чыкмады. Бигрәк сагына иде шул авылын. Яз башында әйткәннәрен хәтерләдем. Кыр казлары кайтканны күргән икән Миңҗамал апа. Минем белән күрешкәч, шуны сөйләп торган иде. — Әй, кайталар, җанкисәкләрем, кыйгач сафларга тезелеп! Әй, аваз салган булалар, бәгырькәйләрем, туган якларга тагын кайттык, диләр. Сагынганнар безнең якларны. Кош булып кош туган илләренә кайтуына сөенеп бетә алмый, адәм баласы ничек җирсемәсен дә, ничек моңсуланмасын?.. Авылдашын очрату сабыр канатларын сындырган аның. Юк, сындырмаган, канатлар куйган. Курай моңы Мәхәббәт дигән хиснең нинди илаһи көч икәнен кем генә азаккача аңлатып бирә алыр икән? Гөлнәзирәнең дә иртәдән алып татлы йокыга чумганга кадәр уенда Нурулла гына. Аның бу халәте берәүнекенә дә охшамаган. Сәер дә, гаҗәбрәк тә. Кызганудан тудымы ул, моң аркасында яралдымы? Әллә икесе дә бар идеме? Нурулла аларның күршесе. Ике-өч йорт аша гына тора. Ул тумыштан гарип иде. Уң аягы кыскарак, аксап йөрде. Шуңа да мәгълүм ки, баштарак — малайлар арасында, аннары егет-җилән каршында абруе зурдан булмады. Мичче Галәветдин малае димәделәр аңа. Миччедән кала бүтән кушаматлары да юк иде нәселләренең. Аксак Нурулла дип кенә йөрттеләр аны. Малай чакта үзе алдында да туп-туры шулай кимсетеп әйтәләр иде, егет булып, әдәп кергәч, Теге Нурул дип сөйләүчән булып киттеләр, шуңа өстәп уң якка авышкалап та күрсәтәләр иде. Йомыкыйрак булып җитлекте Нурулла. Буе җитмәстәйгә үрелмәде, күктән йолдыз чүпли алмасын белә иде. Район үзәгенә йөреп, урта мәктәп бетерергә дә ниятләмәде. Үзләренең авылында сигез классны ермачлап чыкты да колхоз сыерларын көтәргә булды. Эше аның болында, урман аланында иде, кешеләр күз алдында түгел. Аксап-туксап йөреп тә кеше күзенә кылчык булып кадалмады, үзен кызганып-кимсетеп караучыларның каршында тулганмады. Гарип кешеләр дөньяга үчле булучан. Әмма Нурулла табигатькә дә, кешеләргә дә үпкә сакламады. Ходайга да дәгъвасы булмады. Көтүен көтте, сабый чактан ук әтисенә ияреп йөргәнгә, аның да һөнәрен үзләштерде, кышларын мич чыгарды. Балта да тота иде. Өйләрендә барысын да үзе эшләү белән беррәттән, авылдашларына бура бурашырга да йөрде. Бик хәләл иде аның икмәге. Әрнепләр кимсенгәне бер нәрсә булды: яшьтиләре белән бергә солдатка баралмады. Сугыш вакыты булса, хезмәт армиясенә алган булырлар иде. Сугыштан соң туды. Малай уникенче яше белән барганда, яу яраларыннан мантый алмыйча, Галәветдин мичче дөнья куйды. Нурулла әнисенең терәге булып калды. Яшьтәшләрен армиягә озатканда, өй борынча йөреп саубуллашу мәҗлесләре уздырганда, яшьтәшләре аны читкә какмадылар, сый-хөрмәт түрендә булды ул. Ник дигәндә, өздереп гармун уйный иде. Хәсрәтен дә, шатлык-куанычын да гармун телләре аша сибә иде егет. Аңа музыка училищесы хакында уйлап карарга киңәш итүчеләр дә булмады түгел. Үз чамасын үзе бик белеп, кул гына селтәде Нурулла. "Минем эш — көтүдә". Ныклы җавап иде бу. Чыннан да, кемдер көтү дә көтәргә тиештер ләбаса! Шулай да Нурулланы Нурулла иткәне — аның үзе ясаган курайлары, шуларда үзәкләрне өзәрлек итеп уйнавы булды. Мәзәк сүз булып ишетелә күрмәсен, кешеләр генә түгел, көтүдәге сыерлары да курай моңы өчен яраттылар бит аны. Расы шулай. Бүтән көтүчеләр чыбыркы шартлатып, акырына-кычкырына мал куганда, хәтта тозлапборычлап сүгенә-сүгенә терлек кыйнаганда, Нурулла мал-туарны кураена гашыйк итәр иде. Иртән, сыерларны көтүлеккә алып чыкканда, курай уйнар иде, әй! Сыерлары, әмергә буйсынгандай, аның артыннан ияреп, болынга юнәләләр иде. Төшлеккә туплар алдыннан, онытылып китеп дигәндәй, курай уйнавы җитәр иде. Мишәгә су эчәргә алып төшкәндә янә кураен тартыр иде... Өендә дә гармунына караганда кураен кулына ешрак тотар иде. Кем үтенсә дә уйный Нурулла. Ялындыра торган гадәте юк, назлануны белми дә белми инде. Өлкәннәр еш килүчән аның янына, "Карурман"ны уйнасана, Нурулла улым!" диләр, "Зөлхиҗә"не сыздыр әле бер, энем!" диләр. Уйный Нурулла, тыңласыннар гына! Өйгә кайтып сулу алган минутларында тагын бер көйне бик яратып уйный ул. Тәрәзәне киң итеп ачып уйный. "Гөлнәзирә" көе ул, башкорт туганнар көе. Күрше кызы да ишетәсен белеп уйный ул. Бер-ике кат уйнап чыккач, кураен куеп торып, җырның көйләрен шыңшып ала (ни гаҗәп, моң тулы кешенең, оста гармунчының да җырлый белми торганы була икән). Ай-ли, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биюләре Күңелне ача түгелме?.. Аннары "Наласа"ны уйный ул. Белә чөнки, Гөлнәзирә бу көйне бик ярата... Шулай килеп чыкты (һәрнәрсәне салкын акыл белән генә аңлап та, аңлатып та булмый, ахрысы, бу дөньяда), күршеләрчә очрашкан чакларының берсендә Гөлнәзирә Нуруллага күңелендәгесен сиздерде. Аңлаганга аңларлык итеп, аны ихтирам итүен, үз итүен төшендерде. Татар кызы үзе башлап шундый сүз әйтсен әле! Нурулла моны көтмәгән иде. Кыз теленнән ычкындырганнарны үзен мыскыллауга санады. Кара янып чыкты, җил-давылланып өенә кереп китте, очрашканда сәлам бирмәс булды. Риясыз сүзләр дә кайчак рәнҗетә ала икән адәм баласын... Әлбәттә инде, Гөлнәзирә ул сүзләрне кабат тәкрарламады, эчтән тынды. Урта мәктәпне тәмамлап фермага сыер савучы булып килгәч, иптәш кызлары күзле-башлы булып беткәч, көннәрнең берендә кыз янә Нурулла абыйсына теге вакытта үзен аңламавын әйтеп карады. Бу юлы Нурулланың җавабы бүтәнчәрәк иде. — Сине Өермә Кәримулласы бик сагалый бит, — диде. Чыннан да, Гөлнәзирә Кәримуллага, үтә җиңел холыклы механизаторга, кияүгә чыкты. Бергә яшәп китәренә ышанмаса да чыкты. Шулай булды да. Авыл җитәкчеләре белән якалашып, соң дәрәҗәдә тәмсезләнеп беткән Өермә хатынын да, өч яшен тутырмаган улы Фазылны да ташлап, башын алып юкка чыкты. Кемнәрдер, каядыр күреп кайтып сөйләштергәләделәр: Өермә Магаданда икән, өйләнгән, балалары бар икән... Әнисен һушсыз иткән курай моңы бәләкәй Фазылны да җилкендерде. Җай гына чыксын, әнисе хозурыннан ычкына гына алсын, бала Нурулла абыйларына йөгерүчән булды. Курай моңы! Шул тартты малайны. Көтүче абыйсы аңа "улым!" дип тә, "энекәш!" дип тә эндәшә. Чыбыркы да үреп бирде. Иң кыйммәте — курай ясап бирде һәм курайда уйнарга өйрәтә башлады. Кайсы көйне диген?! "Гөлнәзирә"не! Өченче классны бетергән елы иде Фазылның. Нурулла абыйсы әйтте: "Кайт та әниеңә уйнап күрсәт шушы көйне", — диде. Йөрәк түрендә Гөлнәзирәгә әйтәсе сүзләрен, керсез мәхәббәтен йөртә иде бит ул. Аны сиздерүдән дә курыкты, сиздерәсе дә бик килә иде. "Сер булып калсын ла сөюем, авыз ачсам, әллә ни ишетермен", — дип, фикерләрен кат-кат бизмәнгә салды ул. Тик ничек булмасын, Фазыл уйнап күрсәтәчәк көй аның йөрәк сәламе иде. — Әни! Әни! — дип кычкырды Фазыл, капкадан керә-керешкә. — Әни, тыңла әле! — Ни булды тагын? — дип, Гөлнәзирә өйалды ишегеннән ашыгып чыкты. — Әни, сүкмә дә мине, әрләмә дә. Көтүдә йөрисең дип тә битәрләмә, яме, әнием. Тыңла гына... — Малай кесәсеннән кураен алып уйнап җибәрде. Баштарак көй рәтле-юньле чыкмады, тора-бара эзенә төшкәндәй булды. Бу — илче-сәламче көй "Гөлнәзирә" иде. Хатынның уйлары кыз чагына барып тоташты. — Их, Нурулла, Нурулла! — дип куйды ул эченнән генә. — Нигә телгәлисең син минем җанымны, ә?! Әлегәчә ялгызсың үзең дә. Шуның газапларын ишеттермәкче буласыңмы соң әллә? Мин бит сине болай да аңлыйм... Теге елны син мине аңлый алмадың, син хаталандың... Гөлнәзирә, әтисенең чыраен да хәтерләп кала алмаган Фазылның сабыйлыгына бирелеп: "Әни, Нурулла абый минем әтиемме? Ул миңа гел "улым!" дип дәшә. Әни, дим, Нурулла абый минем әтием булсын, яме?" — дип тинтерәткән чагын да онытмый. Ул минутларда улына тал чыбыгы да эләккәләде. Ә сабый җанында бер бөртек тә гөнаһ юк иде бит. Бала, бигрәк тә ир бала, ата назына, ата кулының ныклыгына, ата сүзенең үзе өчен әмер булуына мохтаҗ иде... Өермә Кәримулласы белән яшәп калган елларын бик күптәнге төш итеп кенә хәтерләгән, әле һаман сәламәт, яшәү дәрте ургып торган яшь хатын үзе дә назга өметләнә, терәк-таяныч көтә иде бит... Инде Фазыл алтынчы класска күчте. Укуы беткәч тә, барыр җире бар аның — көтүгә элдерә. Нурулла абыйсына булышырга. Колхоз идарәсендә дә хуп күрделәр малайның мал-туар белән әвәрәләнүен. Эшләсен, диделәр. Килер көннәрдә көтүчеләр дә, зоотехниклар-ветеринарлар да кирәк булачак. Эшләсен, булышсын Нурулла абыйсына. Аңардан яманлыкка өйрәнмәс, җир кешесе булып үсәр... Курай уйнавы да бик кирәк. Моңлана белгән кешенең бәгыре таш булмый аның, диләр... Хак әйтәләр, хак. Ләкин илаһи мәхәббәт хисен генә кем ахыргача аңлатып бирә ала икән?! ПАРЧАЛАР "Кайда син, чишмәм?" Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта. Беренче мәртәбә тәпи баскан җирләрем, аунап үскән яшел болыннарым, ургый-ургый аккан салкын сулы чишмәм — һәммәсе дә, күңелемне җилкендереп, сабый чагымны хәтерләтә. Авылыбыз башындагы тау өстеннән тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата-тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә-сикертә, киң улак буйлап килә дә юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә-күзәтә авылыбызны нәкъ урталай бүлеп, инеш булып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла. Килен булып төшкән ап-ак алъяпкычлы апаларның, чибәр-чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә-көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәп торган чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди тулы, ташып тора аларның! Эх, мин дә шул апалар кебек дәү үссәм, аларныкы кебек алмалы көянтәләрем дә булса... Чишмә суына йөрерлек булып тизрәк үсү турында күпме хыялландым мин! Бераз үсә төшкәч, ныклап аякка басып йөри башлагач, әнием миңа Теләче базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә мин чишмәгә суга йөгердем. Үзем йөгерәм, көянтә башыннан чиләкләрем төшеп китә, туктап аларны иелеп алам да тагын йөгерәм. "Менә мин үсеп җитәрмен, чиләкләремне чишмә комында тырышып-тырышып агартырмын, батист яулыкларыңны, алъяпкычларыңны сөттәй ак итеп юармын да чишмәгә барып чайкармын, әнием. Мин дә шул апалар кебек тырыш булырмын, сиңа булышырмын. Син миңа зур чиләкләр дә алып кайтырсың, яме, әнием", — дип сөйләнә-сөйләнә чишмәгә килеп җитәм. Юа-юа су шомартып бетергән вак ташларга ялан тәпиләрем белән басам да нәни чиләкләремне агымга куям. Су ташкыны минем чиләкләремне ияртеп алып китә. Салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә мин чиләкләрем артыннан йөгерәм, аларны янә агымга куям. Чишмәгә якынрак килеп, аның агуын күзәтеп торганда, әниемнең башымнан сыйпап: "Кызым, мин сине әнә шул көмеш сулы чишмәдән алып кайттым", — дигән сүзләре исемә төшә. Һәм мин әниемнең мине ничек итеп шушы чишмәдән алып кайтуын күз алдыма китерәм. Мин дә менә бу улак буйлап агып килгәнмендер дә, әниемнең тулы чиләкләренә килеп кергәнмендер. Әнием мине тиз генә ак алъяпкычына төргәндер дә өйгә алып кайтып сиртмәле бишеккә салгандыр, мөгаен. Шуңа, ахрысы, әниемнең бу сүзләренә сабыйларча ышанып, мине дөньяга тудырган изге чишмәмне, аның текә ярын, яр астындагы бихисап вак ташларын да үлеп яратам мин. Аның шифалы суы минем күзләремне ачкандыр, тәпиләремә көч биргәндер... Аның моңы бишек җыры булгандыр. Язгы кояш нурлары җирне җылытып, тау башларында пар күтәрелә башлагач, без, кызлар, малайлар, чишмә башына җыелабыз. Куышлы, качышлы, буяу сатышлы уйныйбыз. Кошларның җылы яктан кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Әнә, безгә сәлам бирә-бирә чылбырдай тезелеп, кыр казлары кайта. Аларны күрү белән без, бер-беребездән уздырып, җирдән салам бөртекләре җыярга керешәбез. Алар күздән югалгач, җыйган саламнарыбызны күлмәк итәгенә салып, өйләребезгә йөгерәбез. Кыр казлары килгәндә, казлар утырган ояга күпме салам бөртеге җыеп салсаң, каз бәбкәләре шулкадәр күбрәк чыга икән, имеш. Яңадан чишмә башына йөгерәбез. Анда хәлебез беткәнче уйныйбыз да, сусавыбызны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга чишмәдән су эчәбез. Эх, суы да суы! Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. Хатирәләр, хатирәләр... Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. Озаклап чишмәгә карап торабыз. Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: "Чишмә агышлары юсын сагышларны..." — дип яза идем. Чөнки мин сагынган вакытларымда әлеге күзләрнең озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем. Һәм синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм! Бары синең агышың гына мине юата. Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа. ...Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы чәрдәкләнеп төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән күзләремне яшь каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде. Шул вакыттан чишмә тынып калды, аңа кагылучы булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр. Алар елганы да гомер-гомергә шулай сусыз булгандыр дип күз алларына китерәләр булса кирәк. Чишмә урыны аста булса да, биек тау башыннан ук аның чылтырап агуы ап-ачык ишетелеп тора иде. Күпме барып мин синең тып-тын чагыңны күрмәдем, чишмәм! Җәйге челләләрдә дә, чатнама суыкларда да кайнап ага идең син! Чылтырап аккан суларыңда мең гомерлек серле шифаң бар иде синең! Чишмәм, мин синең белән күпме хозурландым, күпме ләззәтләндем, мин сиңа күпме яшерен серләремне чиштем. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа! Менә мин кайчандыр ташып аккан чишмә янында кабат басып торам. Шомлы тынлык — чишмә чылтырамый. Мин судан мәхрүм булып яргаланып беткән җирне сыйпыйм. Ниндидер сихри көч килеп, минем гөнаһсыз кулларым менә-менә шушы чишмәне терелтер дә, минем битләремне, күзләремне юып китәр кебек. Минем сабый чагымны кире кайтарасым һәм җир куенында капланып калган чишмәмне терелтәсем килә. Җиргә ятып тыңлап карыйм, минем колагыма чишмә тавышы ишетелә. Иреннәрем белән җиргә орынам, җылы һава өрәм — әйтче, чишмәм, ничек кенә итеп сиңа җан кертим соң? Ярсый-ярсый аксаң, күңелләргә бетмәс-төкәнмәс дәрт өстәсәң иде. Кайчан да булса рәнҗеттемме мин сине, чишмәм? Дәшмисең... Кояш нурлары минем битләремне сыйпый, мин синең йомшак суыңда юынгандай булам, колагыма моңлы көй ишетелә. Ул көй — минем сабый чагым истәлеге, синең агышың. Дөньяда күпме рәхәтлек, ләззәт алсам, һәммәсе өчен дә сиңа бурычлымын, чишмәм! Кешеләр җирдә яңа матурлык тудыру өчен эзләнәләр, максатларына ирешү өчен күпме көч куялар. Ә аяк астында ярдәм сорап яткан чиксез бай хәзинәнең йөзенә басып йөриләр. Менә сине дә бик күп кешеләр көтә бит, чишмә! Син булмагач, бу дөньяда нинди зур сихри гүзәллек җитми... Ә бәлки: "Йә, уян инде", — дип, сак кына кагылырга кирәктер сиңа, чишмә? Ә син, шуны гына көткәндәй, салмак кына уянырсың да кабат дөньяга шатлык, гүзәллек өләшерсең, сабыйларны сөендерерсең, яшь кызларны уйландырырсың, кайчандыр килен булып төшкән апаларны моңландырырсың... Юк, ташларга, онытырга ярамый сине, чишмә! Бүгенгә хуш, чишмә! Иртәгә мин яңадан килермен, үзем генә түгел, иптәшләр белән — авылыбыз яшьләре белән килербез. Без сиңа яңа юл ачарбыз, син яңадан җырлап, чылтырап агарсың. Безне көт, чишмәм! Гыйбрәтле язмыш Шулай бервакыт поезд көтеп утырганда, сәләмә генә киенгән, шыксыз, беренче карашка хәтта куркыныч кыяфәтле бер әбигә күзем төште. Груша сыманрак баш, артык озын куллар, җил иссә дә аварга торган нәзек гәүдә, җилкәсендә картлык бөкресе... Ул чүпрәк сумкасына нидер сала иде. Шулчак күрше авылның Мәрфуга ападан күптән инде ишеткән гыйбрәтле бер вакыйга күз алдыма килеп басты. Бу әби Мәрфуга апа сөйләгән Җамал карчык түгелме икән? Әйе, әйе. Аның шул булуы бик ихтимал. Килеш-килбәте нәкъ ул тасвирлаганча бит. Мин әкрен генә урынымнан күтәрелдем дә, әлеге әбигә хәер бирим дип, аның янына килдем. Әби сәерсенебрәк карады, башындагы яулык кырыен тарткалап, бер кулы белән авыз читен каплады. Әйтерсең лә ул миннән ямьсез йөзен яшерергә тели иде. Мин, ни булса да булыр дип, нихәл, Җамал апа, менә сиңа бераз хәер бирим әле, дога кылырсың, дип, кулымдагы акчаны аңа суздым. Әби куркып калды. Алыргамы-юкмы дигәндәй, миңа текәлеп карады. Кулы үрелмәде. Дөресрәге, ул кулларын да миннән яшерә сыман иде. — Җамал әби бит син, әйеме? — Юк, юк. Син кем беләндер бутадың, ахры, мине, балам, — диде дә, хәер акчасын да алмыйча, әби вокзалның иләмсез зур залыннан җәһәт кенә чыгып китте. Миңа әллә ничек авыр булып китте. Нигә әле ул мин әллә кайчан ишеткән Җамал әби булсын инде. Минем аны бөтенләй күргәнем дә юк бит. Бәлки, Мәрфуга апа ул гыйбрәтле хәлне үзе уйлап кына чыгарган булгандыр. Буш шешә җыеп, соранып йөрүчеләр күп булыр ул, дип, кабат урыныма барып утырдым. Поезд кузгалып китәргә шактый вакыт бар иде әле. Күпме шулай утырган булыр идем икән, берникадәр вакыттан соң теге әби кабат күренде. Ул шактый олы яшьтә булса кирәк. Бөкрәебрәк торган гәүдәсе, йөзендәге тирән сырлар да үткән тормышының татлы булмавын искәртә сыман иде. Әби тонык күзләре белән залны айкап чыкты. Карашы миңа төбәлде. Мине кабат күрүенә куанды да бугай әле. Ул миңа таба атлады. Бераз иелә төшеп: — Син мине каян беләсең, балам? — дип сорау бирде. Мин, торып, әбине үз урыныма утырттым. Аның каршысына чүгәләп, авылымның исемен әйттем. Әби бермәл сискәнеп үк китте. Аннан: — Һе... Минем сезнең авылда булганым юк бит, — диде. — Минем дә сине күргәнем юк, — дидем мин. — Ә исемемне каян белдең соң? — Күрше авылның Мәрфуга апа әниемә бер вакыйга сөйләгән иде. Ничә еллар шул күз алдымнан китми. Сине күрүгә, ул күренеш кабат яңарды. Чынлап та, Җамал әби түгелме икән, дип эндәшәсе иттем. Әбинең тавышы калтыранып куйды. Еламсырый сыман иде ул. Шуннан күңеле йомшарып сөйләп китте: — И-и-и, балам, бу дөньяга тумаган булсам, ни булыр иде... Әнигә дә рәнҗергә куркам, — ди әби. — Шул Мәрфуга сөйләгән Җамал булам инде мин. Аның саен Мәрфуга ападан ишеткәнем буенча әбинең килеш-кыяфәтен күздән кичерәм. — Мине күреп курыкмадыңмы соң? — И-и, нигә куркыйм ди, олыгайгач, барыбыз да шундый булырбыз инде, — дип юатмакчы булам. — Әни минем белән йөкле чакта, кеше сизмәсен дип, корсагын буып йөргән. Шуңа күрә зәгыйфь туганмын мин... Әти-әниең исәннәрме соң? — Аллага шөкер, исән-саулар әле, — дим мин. — Бик бәхетле бала икәнсең. Миңа андый бәхет тәтемәде шул. Ходай шулай язгандыр инде... Утыра торгач, әби күңел сандыгын актара торды. — И-и, балам, дөньяга сабый бәхете белән килсен икән ул. Тигез ата-ана белән дим. Минем әни авылның бер юашы булган инде. Язмыш аны бик кыерсыткан. Әти-әнисе бик яшьләй дөнья куйган. Ятим булганга да кыерсытканнардыр инде үзен. Унҗидесе дә тулар-тулмас тапкан ул мине. Күрәчәктер инде. Карында чакта ук, үле туса ярар иде, дип, Ходайга ялвара торган булган. Туасы җан булгангадыр инде, тере туганмын. Берьялгызы тудырган ул мине. Гомерлек ярам син, дия торган иде әни, — дип дәвам иттерде сүзен Җамал әби. — Мине табуга, кеше-кара күрмәсен дип, идән астына яшереп куйган. Шунда караңгыда, дөнья яктысын да күрми үскәнмен мин. Төнлә белән әни янына менеп йоклый идем. Ул әни куенына сыенып йоклауларның рәхәтлекләре!.. Гомеремнең иң татлы чагы шул әни куены гына булды бугай. Төннәрен әни сулык-сулык елый иде. Мин эндәшергә куркып ятам. Ул чакта, бәлки, әни минем алдагы көнемне уйлап елагандыр, бәлки, заяга үткән яшьлеген кызгангандыр. Урыны оҗмахта булсын, йа Рабби Ходаем. — Зур калага ничек килеп чыктың соң, Җамал әби, кайда яшисең? — дип сорыйм аннан. — Аны сөйләсәң, сүз җитмәс, балам. Әни бик картайган, сәламәтлеге дә какшаган иде инде. Үзе исән чакта мине кая да булса урнаштыру хәстәрен күрү турында күп уйланды ул. Күрше-тирә белән әни аралашмый иде. Яманаты чыгудан курыккандыр инде. Берзаман шулай, төне буе үзенең үткәнен, гомер чигенең инде якынлашуын, минем бәхетсез бала булып тууымны сөйли-сөйли елап чыкты. "Син миңа рәнҗемә инде, кызым, язмыштыр", — диде. "Калада минем бер ахирәтем бар, ул синең турында белә, мин сине аңа тапшырырмын", — диде. — Җамал әби әледән-әле кул аркасы белән күзләрен сөрткәләп ала. Идән астында яшәсә дә, авылыннан аерылу вакытын авыр кичерүе сизелеп тора. Көннәрдән бер көнне төн җиткәч, киенеп, кулга төенчекләрне алып, авылдан чыгып киттек. Авыл урамыннан мин беренче һәм соңгы тапкыр үттем. Бер капка төбенә килеп җиткәч, әни тукталды да, шушы Алла каһәрләгән Кыям минем бәхетемне җимерде, сабый гына идем бит мин ул чакта, дип, капка баганасын йодрыклары белән төя-төя елады. Каһәр төшсен сиңа, дип бәддога укыды. Әнине чак-чак кына алып киттем. Ул күз яшьләренә буыла-буыла үкседе. Ул минем әти буласы кеше — Кыямнар йорты иде. Без төне буе сөйләшми атладык та атладык. Таң атканда, бер авыл янында тукталдык. — Бу Тау Иле дигән авыл, — диде әнием, төне буе бер сүз катмый килгәннән соң. Бераз хәл алгач, әни бер йортның капкасын шакып су сорады. Бар бит ул мәрхәмәтле кешеләр, безне өйгә дәшеп чәй эчерделәр. Аннан соң без кабат юлга кузгалдык. Бара торгач, бер машина туктап безне калага кадәр утыртып алып барды. Эңгер төшкәндә, әни шәһәр читендәге бер ишекне какты. Ул әнинең ахирәте яшәгән йорт иде. Алдан хәл иткән булганнардыр инде, әни мине шунда калдырып, миннән кабат бәхиллек сорап, икенче көнне авылга кайтып китте. Менә шулай мин кала кешесе булып киттем. Әни озак та тормаган, дөнья куйган. Ул хәбәрне әнинең ахирәтенә Мәрфуга китергән. Аны югалтуны мин бик авыр кичердем. Инде менә әнинең ахирәте үлгәнгә дә шактый вакыт узды. Мин хәзер япа-ялгызым, тамагымны шулай йөреп туйдырам инде, балам, — диде ул, авыр сулап. — Язмыштан узмыш юк, диләр бит, нишлисең инде. Минем аяныч тормыш беркемгә дә язмасын... Җамал әби, бәлки, тагын әллә ниләр сөйләр иде әле. Минем поезд кузгалыр вакыт җитте. Мин аңа, исәнлек-саулык теләп, хәеремне суздым. — Рәхмәт, балам. Мин хәзер үлсәм дә үкенмим инде. Өстемнән таш төшкәндәй булды. Бу эчке авыр халәтемне төяп ничек бу дөньядан китәрмен икән, дип газаплана идем. Сабыр гына тыңлаганың өчен меңмең рәхмәт сиңа, — дип, мине озатып калды. Әйтерсең лә ул иң якын кешесе белән күрешеп саубуллаша. Гомере буе идән астыннан гайре берни күрми көн иткән бу әбинең гыйбрәтле язмышы әле дә булса йөрәгемне әрнетә. Адәм баласы дөньяга бәхете белән тусын икән ул, дигән сүзе дә колагымда әле дә булса яңгырап тора. И язмыш, язмыш... Җан авазы Җир өстенә ап-ак карлар явып, көннәр суыткач, авылда каз өмәләре башланып китә. Ул чакның күңеллелекләре сөйләп бетергесез... Яшь кызлар, килен-апалар чиратлашып өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. Елның бары шушы фасылында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә. Казлар да салкыннар җитү белән үзләренең санаулы көннәрен сизенгәндәй канат җилпеп, каңгылдашып, без белмәгән телдә бер-берләре белән гәпләшәләр. Бәлки, очып ерак-еракларга да китәрләр иде. Тик йорт хуҗасының сый-нигъмәтләреннән тәмам симергән гәүдәләре авырая төшкән. Канат кагулары да нәселдән килгән халәт-инстинктны онытмау гынадыр. Түшләре җиргә тиеп тәмам тулышып авырайган казларның уйлары нидә икән? Казлар бик сизгер, тугры кошлар бит. Аларның хәтерләре дә яхшы. Казлар, дисәм, бала чагым искә төшә. Авылда иң күп каз безнеке була торган иде. 3 ояга 45 ләп бәбкә. Барысы да көрән төстә. Кыр казларының күктән аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, бер-беребездән уздыра-уздыра салам бөртекләре җыеп, казлар утырган ояга салабыз. Кыр казлары килгәндә күпме салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр күп бәбкә чыга, имеш. Бәлки, бу әбиләр ырымы гына булмагандыр. Һәрхәлдә, мин аңа бөтен чынбарлыгым белән ышана идем. Чирәмлектә каз бәбкәләре саклау бала чакның гүзәл бер мизгеле булып хәтергә сеңгән. Бәбкәләр борынлап чыгуга, күрше-күлән, якын-тирә авыллар әнигә каз белешә киләләр иде. Яхшы нәсел, имеш. И-и, ул әнинең юмартлыклары, берәүне дә буш җибәрми торган иде. Бервакыт, әче судан калган җимешләрне ашап, казларыбыз кызык булган иде. Ни арада кайтып казлар шул җимешләрне ашагандыр. Берзаман әнинең өзгәләнеп миңа дәшкәне ишетелде. Ишегалдына чыксам, хәйран калдым. Ишегалды тулы казлар егылышып ята. Тиз генә капка төбеннән салкын су алып кереп, казларның башларын суда коендыра башладык. Күпмедер вакыттан соң, мескенкәйләрем, алпан-тилпән килеп хәрәкәтләнә башладылар. Бу хәлне бүген дә еш искә төшерәбез. Әти-әниләр вафатыннан соң, төп йортта энекәш кенә калды. "Ир-атка каз асрау кыен булыр, кемгә дә булса бир, савабы булыр", — дим. Ул шулай эшләде дә. Авылга кайтулар сирәгәйде. Күңелне әти-әнинең юклыгы сагышландыра. Көннәрдән бер көнне авылдан энекәшемнән хат килеп төште. Исәнлек-саулык язылган хатта "кайтып кил әле, зинһар, сөйләшәсе сүз бар иде" дигән. Хатның соңында бер генә саплам шигырь. Төшләремдә оя-оя булып Кыйгаклашып елый йорт казлары. Ак болытлар тарафыннан сиңа Ишетелми мәллә җан авазы?! Бу юлларны укыгач, йөрәк сулкылдап куйды, күзләргә яшь килде. Мин, берәр хәл булгандыр дип, икенче көнне үк юлга кузгалдым. Эңгер төшкәндә, авылда идем инде. — Бу юлы бигрәк озакладың, — диде энем. — Ул сине көтүләр... Көннәре еллар кебек тоелды. — Мин дәшми генә аны тыңлыйм. — Хәтереңдәме икән, ана казны кешегә биргән идем бит. Шул вакыттан бирле колагымнан казлар тавышы китми. Казларның елау авазы булгандыр ул. Чынлап та, бик сагынган булгандыр ул төп йортын. Шул каз лапаска кайтып үлгән, бәгырькәем, — диде дә, үзе дә елап җибәрде. Менә бит ул, җирсү адәм баласына гына тансыкмыни?! Кош-кортлар, җәнлек-җанварлар да шул халәтне кичерә, күрәсең. Казның үле гәүдәсен күргәч, ничекләр түзде икән ул. Юкка гына төшләренә казлар елавы кермәгәндер дә, ак болытлардан җан авазы ишетелмәгәндер аңа. Бүген исә мин Киек Каз Юлына, ак болытлар тарафына күзем текәп сагышларымны таратам. Ә колагымда бәгырькәйләремнең җан авазы. Рәхмәт сиңа, күкчәчәк Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште. Кулында бер бәйләм күкчәчәк. — Авылымны, басу-кырларымны, инешләремне сагынам, дигән идең. Менә бу күкчәчәкләрне авылың басуыннан җыйдым. Изге чишмәгә төшеп, аның шифалы суы белән коендырдым да саф-чиста, җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым, — диде ул. Рәхмәт инде. Нинди матурлар, җанкисәккәйләрем! Арыш басуының аерылгысыз дусты булган күкчәчәкләр миңа башак җырын, икмәк исен, туган як моңын алып килде. Бу бәхеттән бер мәлгә өнсез калдым. Туганыма мең рәхмәтләр укып, чәчәк бәйләмен күкрәгемә кыскан килеш, аны озатып калдым. Чәчәкләремне суга утырттым да үзләренә иң якын кешемдәй эч серләремне бушатам. Чәчәкләрем тын гына мине тыңлый. Мине ишетәләр, аңлыйлар иде бугай алар. Сагыш дигән нәрсә безгә таныш, дияләр иде сыман. — Хәтерлисеңме икән, син бик хәлсез булып тудың бу дөньяга, еш чирли идең. Әниең нинди генә ырымнар белән дәваламады инде сине!.. Кендек әбиеңнең дә иң яраткан баласы син идең. Кышның зәмһәрир суыгында туарга курыкмагансың үзең. Ак биләүгә биләп, кендек әбиең сине әниең куенына салды, абый-апаларыңа, бәби күчтәнәче дип, бал белән май каптырып чыкты. Балдай баллы, майдай йомшак булсын, диде ул. Син туган елны аръяк басуына арыш чәчтеләр. Арыш башаклары буй сикерткәндә, әниең сине күкрәгенә кысып килә иде дә күп итеп чәчәкләр җыя иде. Алардан такыя үреп синең башыңа кидерә. Куанычыңнан күзләрең очкынлана, шатлана идең. Төнәтмә ясап ничә тапкырлар коендырды икән ул сине?! Һәр җәй шулай кабатлана иде. Шулай итеп, син тернәкләндең, ныгыдың. — Әйе, әйе, — дим чәчәкләремә. — Әнием ул турыда еш сөйли иде. Шуңадыр да мин басу-кырларга, чишмә-суларга, гомумән, табигатькә гашыйкмындыр да инде. Рәхмәт сиңа, күкчәчәгем, әниемне куандырып, минем нык, таза булып үсәчәгемә өметләндергәнсең. — Юк ла, син үзең дә тормыштан барысын да көтеп кенә яшәмәдең бит. Атар таңнарга, киләчәккә таба йөгерә идең. — Шуларны онытмавың өчен рәхмәт инде, күкчәчәгем. — Син, дустым, безне бу тар савыттан чыгар әле, кысан безгә. Кала суының да тәме ят. Без иркенгә ияләнгән, саф, чиста чык тамчылары гына эчеп үстек бит без. Мин чәчәкләрне сак кына алып, ашъяулык өстенә куям. Бармакларым белән һәммәсенә кагылып, иркәләп алам. — Рәхмәт, — диләр алар миңа. — Рәхмәтегез өчен рәхмәт, — дим мин. — Әйдә, без сине сабый чагыңа алып кайтабыз. — Ничек? — Бер мизгелгә генә күзләреңне йом да аръяк басуына кил... — Килдем. Мин башаклары тулышкан арыш басуында, — дип пышылдыйм. — Исәнме, яшьлек дустым! — ди күкчәчәкләрем. — Исәнме, күкчәчәк! — Без монда ялгызыбыз гына түгел, башыңны күтәреп күккә кара... — Минме? — Әйе, син, дустым. — Гафу итегез. Саумы, аяз күгем, исәнме, көләч кояшым, сәлам сиңа, җырчы тургаем. Сезнең барыгызга да мең-мең рәхмәт... — Әйдә, хәзер безнең арттан йөгер, — диләр чәчәкләр. — Кояш тау артына яшеренгәнче, бездән такыя үреп ки. Бер бәйләм әниеңә дә алып кайтырсың. — Ярар, йөгерәм, тик сез мине ялгызымны басу уртасында адаштырып калдырмагыз... — Юк, юк, адаштырабызмы соң?! Синнән башка әниең ничек яши алсын ди. Син бит аның юанычы, өмете, киләчәге. — Бу сүзләрне чынлап әйтәсезме?.. — Әлбәттә. Ә хәзер, әйдә, йөгер, без синең тәпиләреңне иркәләп, юлларыңа сибелик, әйдә, әйдә... Күкчәчәкләрнең татлы хозурыннан күзләремне ачам. Туганым китергән әлеге чәчәкләрдән такыя үреп, башыма киям дә бүлмә буйлап биеп, әйләнеп китәм. Миңа җан өрүче, терелтүче, өметләндерүче, яшәтүче күкчәчәккә мең-мең рәхмәт укып, бу халәтемнән гади чынбарлыкка әйләнеп кайтам. Мең-мең рәхмәт сезгә, күкчәчәк. Сез булганда, адәм балалары яшәр. Басуларда ипекәйләр дә уңар. Сез басу-кырларымны ташлап китмәгез, зинһар. Ятим итмәгез туган як басуларын. Тургаем да ямансулар, бәгырькәйләремне кем юатыр? Зәңгәр күгем төсе иңгән күкчәчәгем, алларыңа тезләнеп сиңа табынам, сиңа баш иям. Мең-мең рәхмәт сезгә, туган як чәчәкләрем!.. Икмәк кадере Игенченең таң җылысы иңгән Җир баласы — галиҗәнап икмәк! Җир-Анага хөрмәтебез ничек? Рәнҗетмибез микән? Әйе, икмәк беркайчан да җиңел табыла торган байлык булмады. Ул һәркайда да игенчедән авыр хезмәт таләп итә. Шуңа күрә аның кадерен игенче генә белә. Ә без, яртышар күмәч икмәкне чүплеккә чыгарып ташлаган чакта, ул икмәкне үстерүчеләр хакында уйлыйбызмы икән? Еш кына мин битен тирән сырлар баскан бер әбинең, чүплек савыты кырыена килеп, икмәк кисәкләре җыеп торганын күрәм. Басынкы гәүдәле әлеге әби нигәдер миңа инде күптән вафат булган әниемне хәтерләтә. Ирексездән әниемнең ачлык елларында ачка шешенеп, зур газаплар белән үлем тырнагыннан котылып калулары турында сөйләгән сүзләре искә төшә. Аның моңсу күзләре әле дә булса миңа сынаулы карыйлар кебек: "Син минем корычтай авыр кулларымны, яргаланып җир төсенә кергән бармакларымны хәтерлисеңме? — диләр сыман. — Менә шул куллар белән алтын бөртекләрне җиргә иңдереп, алар үсеп яңа икмәк булганчы, күпме көч сарыф ителгәнен игенче генә белә шул". Әниемнең җилдә яргаланып беткән иреннәре шулай дип пышылдый сыман. Сугыштан соң туган балалар без. Ачлык, сугыш газапларын күрмәдек, шулай да әле безнең буын икмәк кадерен белми димәс идем. Әле дә хәтеремдә, без кечкенә чакта авыл халкы ташлы тегермәндә он тартып, үзе икмәк пешерә иде. Әниемнең дә ап-ак яулык, ак алъяпкыч бәйләп ипи камырын басуын күзәткәнем бар минем. Бисмилласын әйтеп кулларын юар, куна тактасын алып он иләр, камыр басыласы кисмәккә җылымса су салып озаклап камыр басар иде. Камыр тыгызланып кабарып киткәнче, нәзек куллары тәмам талчыкканчы баса ул камырны. Аннары кисмәк өстенә үзе җитеннән тукып суккан ашъяулык каплап, төнгә мич башына куя. Ипи пешерәсе көнгә каршы йокы керми иде аның күзләренә. Берничә тапкыр торып камыр кабаруын күзәтә. Таң атканчы мичкә ягып, инде өлгереп җиткән камырны кисәкләргә бүлеп, тәмам түгәрәкләнгәнче кулында әвәли, аннан соң он сибелгән тактасына тезә. Мичтәге кисәүләрне, тигезләп, мич төбенә тарата. Ипиләр тигез пешсен, йөзе килсен, ди ул. Аннан пумала белән калган күмерләрне җыя, мич төбе тәмам күмер тузаныннан арынгач, түгәрәк камырларны агач көрәк белән мич төбенә тезеп чыга да мич авызын калай капкач белән каплап куя. Менә бераздан өйгә хуш исле икмәк исе тарала... Шунда икмәкләрне мичтән сак кына алып, почмак сәкедәге ястык өстенә ябылган ак җәймәгә тезеп чыга. Кетердәп торган хуш исле икмәкнең азрак суынуына түземлек җитмичә, әнинең безгә сындырып биргәнен көтәбез. Кулларны пешерерлек кайнар икмәкне тотып урамга йөгерүдән дә бәхетлерәк чак бармы икән?! Шулчак әнинең күзләрендә яшь тамчылары пәйда була. Куану-шатлык яшьләре иде алар. 1932 елгы ачлыктан, алабута ипие ашап, шешенгән чаклары күз алдына килә булса кирәк аның. Әтисенә ияреп, үгез җигеп, чәчү чәчкән чакларын, шул төнне йокламыйча яңгыр теләп Ходайга ялваруларын, беренче шытып чыккан үсентеләрне, бөртекләрнең тугаеп, тулышканын күзәтүен, уракка төшкән беренче көн, беренче учманы күреп кабат сөенүләрен күз алдына китерә ул. Елларның авыр килгән чаклары, тулышкан башакларны җыеп алырга насыйп булмаган корылык яки бик явымлы еллар да булгалый. Андый вакытларда Җир-Ана белән бергә елый игенче. Шуңадыр да икмәкнең кадерен игенче генә белә шул. Элек-электән икмәк пешергән хатын-кызга арка белән тору гөнаһ саналган. Икмәк урлау — зур хурлык, икмәкне исраф итү зур җинаять булган. Ә без, бүгенге балалар, беләбез микән икмәк кадерен? Игенченең хезмәтен олылыйбыз микән? Шул хакта уйланыр вакыт җитте! Исәнме, яңа көн! Таң сызылып, әкрен генә кояш күтәрелде. Аның алтынсу нурлары чәчкә-гөлләрне үбеп уятты. Әле чыгы да кибәргә өлгермәгән сукмак буйлап юлым мине изге чишмәгә алып килде. — Исәнме, чишмәм! Агышың бигрәк моңлы, җырың ни хакында? — Имин көнебез хакында, кешем, сезнең хакта. Изге чишмә янәшәсендә зифа буйлы кушкаен тамыр ныгыта. Аның тәңкәдәй яфраклары салмак җилдә әкрен генә тибрәләләр. Яфраклары ни турында серләшәләр икән каенның? Серен ишетергә теләп, кушкаенга сыенам. — Яңа көнебез хакында, җирдәге тереклек хакында, — дип пышылдыйлар яфраклар. Туган җиремнең кайсы ягына гына барып чыксам да, агач-куакларга, чәчкә-гөлләргә, кош-кортларга эндәшсәм дә, алар миңа: — Исәнме, яңа көн! Илемә иминлек алып кил, кешеләргә бәхет-шатлык китер, — дип эндәшәләр сыман. Болын-тугайлар буйлап иһаһайлап, шаян җилләр белән узышып уйнаучы колын да Табигать-Анага мондый сәламен юллый: — Исәнме, яңа көн! Исәнме, мәрхәмәтле кояш. Безне үз кочагыңа алып иркәлә, бәхет нурларыңда коендыр! Үз илемдә, үз туган җиремдә яңа көн туа. Сулар һавам да, эчәр суым да татлы, шифалы синдә туган җирем! Һәр тереклек иясе — чәчкә-гөлләр дә, тау-ташлар да үзләренең барлыгы турында җиһанга аваз сала. Үз илемнең йомшак шаян җилләре чәчләремнән сыйпап, иркәләп үтәләр. Мондый хозурлыкны, җан рәхәтен бары тик үз илеңдә генә, туган җиреңдә генә тоясың. Җир-Анамның уңдырышлы туфрагында шаулап үскән тук башаклар да: — Исәнме, яңа көн! — дип, кояшка елмая. Син дә, кешем, күңелеңне пакьлә, яңа туган көнгә куан. Туган илең, туган җирең белән горурлана бел. Аны якласаң, кодрәтең артыр. Туган ил, туган җир һәммәбезгә дә газиз, кадерле ул. Шул хакта онытма син! Янә бер дога Белгән догаларыбызны эчтән генә укый-укый зират капкасыннан үтәбез. Монда булганыбызга бик аз гына вакыт үтсә дә, әнә никадәр яңа кабер. Аның берсендә минем энем ята. Иң элек аның янына килеп, кызым белән дога кылабыз. Арырак баргач, әтием белән әнием кабере. Алар икесе бер чардуган эчендә. Истәлеккә куелган ташлары гына аерым. Чардуганын энем матурлап ясатып, яшел-зәңгәр төскә буяган иде. Алар илле елдан артык бергә гомер итеп, бер атна эчендә дөнья куйдылар. Гомере буе тату яшәгән парлар бер-берсеннән калып озак тормыйлар, диләр, хактыр. Әти-әни рухына да дога кылабыз. Монда еларга да, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Шуңа күрә кызым белән пышылдап кына сөйләшәбез. — Минем кендек әбием дә шушы йортта, — дим кызыма. — Әйдә, аңа да дога багышлыйбыз, — ди кызым. Рәхмәт инде аңа, авылга озаграк кайтмый торылса, зиратка барасын искә төшереп тора. — Ә менә монысы минем иптәш кызымның әтисе — Хәмит абый кабере, — дим мин аңа. — Без үскәндә хатын-кызга, бала-чагага зиратка керергә кушмыйлар иде. Шулай да мин күршебез — йөзьяшәр Җәмилә әбидән сорарга булдым. Ул миңа, ахирәт йорты ул, инде бик кадерле кешең каберенә барасың килсә, чистарынып, башыңа яулык бәйләп керсәң, гөнаһ булмас, дигән иде. Иптәш кызымның әтисе Хәмит абый үлгән җәй иде ул. Бик ярата иде шул әтисен дустым. Өзгәләнеп елаулары әле дә исемдә. Көннәрдән бер көнне мин аны әтисе каберенә зиратка алып төштем. Үзем аңа, елама, яме, зиратта еларга ярамый, әтиең рәнҗер, дим. Җаны исән аның, ул барысын да күреп, ишетеп тора, дим. Сүзләремә ышана бәгырь... Кечкенә чакта өйгә очып кергән күбәләкләргә ымлап, әни безгә, күбәләккә тимәгез, җан күбәләге ул, дия торган иде. Җан мәңгелек, диләр ич, хактыр. Без әкрен генә чыгар юлга борылдык. — Зират коймаларын бабаң исән чакта авыл картлары белән ел саен карап, төзәтеп тора иде. Бүген дә төзек ул, рәхмәт инде авылдашларга. Баймы син, ярлымы, дәрәҗәле урында эшлисеңме — һәммәбезнең дә соңгы юлы шушында, — дим кызыма. Гөнаһсыз сабыем минем күзләремә тутырып карый да, елама, әнием, елама, яме, ди. Дәшми генә зират келәсен элеп, капкасы янында янә бер дога кылабыз. Монысы дога өмет иткән барлык әрвахлар өчен. И-ии, бу гомер дигәнең, бары бер мизгел. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел. Үткән юлыңа әйләнеп карарга онытма, кешем! Нигез Гарәфи әле генә күреп уянган төшеннән арына алмый озак азапланды. Ялантәпи уйнап үскән авыл урамнары, кузгалаклы чишмә буйлары, каз-үрдәкләр тулы ишегалды, туган йорты чакырып уятты аны йокыдан. Урыныннан тора алмый шактый уйланып ятты ул. Менә-менә аяклары идәнгә тияр дә җир убылып китәр сыман иде аңа. Уйлары Гарәфине кабат бала чагына алып кайтты. И-и-и, бу гомер дигәннәрең. Ни арада узып китте соң? Күрми дә, абайламый да калдым бит, дип авыр сулап куйды Гарәфи. — Гаиләдә җиде бала иде алар. Гарәфи — иң өлкәне. Авыр елларга туры килде аның бала чагы. Шуңа күрә дә, 15 яше тулар-тулмас, бәхет эзләп чит-ят җирләргә чыгып китәргә туры килде аңа. Ул елларда күргәннәрен бер Ходай гына белә. Сугыш вакытында әсирлеккә эләгеп җәбер-газаплар, ачлык-ялангачлык дисеңме — барысын да туган илдән еракта ялгыз башына кичерергә туры килде. Сугыштан соңгы еллар да аның җанын җәрәхәтләп-яралап торды. Туган илгә кайтыр иде дә, заманы башка, хаксызга рәнҗетерләр сыман. Шушы язмышына разый булып яшәвен дәвам итте ул. Тик менә гомеренең соңгы чатына борылгач, гәүдәсенең чит-ят җирдә калуын һич кенә дә күз алдына китерә алмый иде. Менә бүген, илләр арасында чикләр якыная төшкәч, бу мөмкинлектән файдаланып каласы килү теләге ашыктыра иде аны. Үз туган туфрагының исен, тәмен тоеп, туган нигезе белән бәхилләшеп, бу дөнья белән хушлашып китәсе килде аның. Бүген күргән төше дә, соңарма, Гарәфи, дип кисәтә сыман... Инде сиксәнгә якынлашкан Гарәфи карт бүген Җир шарының бер читеннән туган ягы, туган авылына юл тотты. Юл газабы — гүр газабы, диләр. Картлык та үзен нык сиздерә. Шулай да туган ил туфрагына аяк баскач, Гарәфи үзендә ниндидер җиңеллек, җан тынычлыгы тоеп, рәхәт моңсулык эченә чумды. Авылга ул эңгер төшкәч кайтып керде. Бу авылда Гарәфине, белүчеләр бармы икән инде?.. Аның бит сугыш елларында ук билгесез югалды дигән хәбәре килгән иде. Белүчеләр булса да, исәнлегенә ышанучылар табылмас, мөгаен. Авыл нык үзгәргән. Алпавыт йортыдай биек өйләр күреп, Гарәфинең бер мәлгә башы әйләнеп китте. Йа Хода, кичерегез мине, балачак урамнарым, дип пышылдады ул ишетелер-ишетелмәс кенә. Әле ярый кичке караңгылык төшкән. Авылның йомшак җилләре, саф һавасы, ягымлы кояшы гафу итмәс кебек иде аны. Үзләренең нигез урынын ул гомере буе күңелендә йөрткән хатирәләре аша абайлап тапты. Авылдан китәсе елны әтисе белән тыкрык буена имән агачы утыртканнар иде алар. Йорт урынында бердәнбер шаһит — карт имән генә калган. Гарәфи, иң якын кешесен очраткандай, яшьтәш имәнне кочып алды. Күз яшьләре чит туфракта калды аның, шуңадыр яшьләре таммады. Бүген җаны елый иде Гарәфинең. Бугазына килеп төялгән төерне йота алмый озак азапланды ул. Имән ябалдашлары Гарәфинең җилкәләренә тиеп шул төерне йомшарта кебек иде. Бераз тынычлангач, әкрен генә тезләнеп, нигез туфрагына башын тидерде. Тугач та кендек әбисе Гарәфине шушы нигез белән беркетеп куйган иде шул. Әнә шул кендек җебе тарта булса кирәк аны. Җир-Ана да, туган нигезеңне ятим итмә, дия сыман иде. Ул, аңын җуеп, йөзтүбән җиргә ауды. Йөзендә бәхетле елмаю, күкрәгендә туган җир туфрагы тибеше иде. Бу манзараның тере шаһиты — карт имән иртәнге чыкларга кушылып тавышсыз гына елый иде. Туган нигезегезне ташлап, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрмәгез! Туган туфрак, туган нигезегез көтә сезне, туганнар! Туган нигезегез көтә!!! Ялгыз ана Салкын озын төн. Ана тәрәзә янына басып инде ничә көн улларын көтә. Менә хәзер кайтып керерләр дә: — Саумы, әнием, — дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа. Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята. Тик күзләренә йокы керми. Көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәрсе кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә. — Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң балакайларым, — дип, үзалдына сөйләнеп ала ул. Ерактагы татлы төше кебек аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә. Әниләре эштән кайтып керүгә, сагындык сине, әни, дип, муенына сарылалар иде. — Чәчәкләр кояш нурын сагынган кебек сагындым мин сине, — дия иде олы улы. — Гөлләр су тамчысына тилмергән кебек тилмереп көттем мин сине, — дип дәшә иде икенче улы. — Нәни кошчык әнисен көтеп елаган кебек еладым мин сине сагынып, — дия иде өченчесе. — Күбәләкләр чәчәксез яши алмаган кебек юксындым мин сине, әнием, — дия торган иде дүртенчесе. — Язлар сайрар кошларын сагынып көткән кебек көттем мин сине, — дип сарыла иде бишенче улы. Әйе, балалар үскәндә әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. Үсеп җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлый микән әллә? Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. Тик җил аны үчекләгәндәй тәрәзә артында һаман шаяра бирде. Үзенә ияртеп яңгырны да алып килгән, ахрысы. Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. Сыкрау катыш ана тәрәзә буенда биш улының берсе кайтмасмы, дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды. Бәлки, иртәгә кайтырлар... Туар көнгә өмет өзми әле ана. Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине. Бүген үк юлга кузгал, ялгыз әнкәң көтә сине!..