Яңгыр юешләгән киң кырлы сары эшләпәсен ара-тирә сыпыргалап ала. Шактый сирәкләнгән чал чәчләрен дымлы җил селкеткәли. Киң маңгаеннан тәгәрәп төшкән көмеш тамчы күз читенә эләгеп калган. Тамчы бераздан ирнең яңагындагы тирән җыерчыкка кереп югалачак. Болытлар агарып бетә язган. Озакламый алар тәмам эреп юкка чыгачак, һәм тау башындагы ялгыз имән яфракларына кунган вак тамчылар җилдә сибеләчәк. "Мин кем? Ата-бабаларым кемнәр минем? Тамырларым кайда?" Ир менә шул мәңгелек сорауларга җавап эзли иде. Ә берничә дистә гасырлар серен үзенә яшергән тау өнсез-тынсыз. Ир бөтен җиһанны нурландырып кояш балкуын көтә иде. * * * Ишегалдындагы халык чүп савытында актарынган куе кызыл төстәге этне күреп хәйран калды. Эт, ырлый-ырлый, сөт пакетларын, кәгазь кисәкләрен, бәрәңге кабыкларын як-якка чәчә, катырак ырлаган саен, тигәнәккә баткан гәүдәсе тартышып-тартышып куя. Ара-тирә, пычрак танавын өскә сузып, кешеләргә дә күз салгалап ала. Яшькелт күзләреннән сибелгән зәһәр нурлар эскәмия тирәсендәгеләрнең йөрәгенә шом сала, йөрәкләрне куырылырга мәҗбүр итә иде. Кап-кара муенчагына нидер язылган. Гарәпчә язуга охшаган. Язуны укый белүче юк иде бугай, хәер, матур йөзле карчык кына: - Күзләремнең нуры сүнеп бара шул инде, үзем укып бирер идем дә бит, - дип, халат кесәсеннән дисбе чыгарды да дисбе төймәләрен тартырга кереште. - Күзлегемне дә алмаганмын. Күзлек булса да, нишләмәк кирәк, эт янына барып булмый... Бозау зурлыгындагы эт, пычрак телен салындырып, чүп савытыннан сикереп төште. Карлыккан тавыш белән өрә-өрә, тигәнәкле йөнтәс койрыгын селти-селти, берничә адым атлады да эскәмиядәгеләргә төбәлеп катып калды. Василий Никифоровичның култык таягы шапылдап асфальтка килеп төште. Микулайның сыра шешәсе зеңгелдәп тәгәрәп китте. Хатын-кызны әйтерсең җил ялап алды, миләш төбендә кемнеңдер туфли үкчәсе генә аунап калды. Ир-ат аңга килгәндә, әрекмән колаклы эт юкка чыккан иде инде. Чүп савытында зуп-зур кара таштан гайре нәрсә юк иде. Ташка гарәпчә нидер сырланган. Матур йөзле карчыкны подъезддан чакырып чыгарып әлеге язуны күрсәткәч, карчык: "Шаһгали дип язылган лабаса", - ди-ди, як-ягына төкеренеп алды һәм чәчәкле кулъяулыгы белән ирен читләрен сөрткәләде. Чүп төяүче машинага ияреп килгән урам себерүчеләр, кап-кара ташка бераз сәерсенеп карап торгач, чүп савытын асфальттан сөйрәп киттеләр. Таш машина әрҗәсенә чумды. Машина үкерә-үкерә китеп барды. * * * Искәндәр төш күрде. Матур йөзле карчык белән тау башыннан ямь-яшел болынга төшеп киләләр, имеш. Мүк сырган ташлар аяк тигән саен кымшанып куялар да аска, кара упкынга тәгәриләр. Матур йөзле карчык кулларын өскә күтәрде һәм... Куллар түгел, канатлар, имеш. Карчык талпынып очып та китте. Малай ирексездән күзләрен чытырдатып йомды, чөнки җиһан ап-ак нурга күмелгән иде. Малай, күзләрен ачып, ак болытларга төбәлде. Болытлар арасында аккошка әверелгән матур йөзле карчык оча иде. Кыяларга бәрелә-сугыла, кайтаваз кайтты: - Нишләдегез сез, кешеләр? Имансыз яшәргә мөмкинмени соң? Аккош илерә-илерә кычкыра иде. ...Искәндәр бертын кузгалмый ятты. Чигәләрне нидер кыса, күңеле болгана иде. Әкрен генә торып утырды, җәймәсе идәнгә шуып төште. Шулчак ачык тәрәзәдән җил исте дә, ап-ак пәрдәләр җилфердәште. Телевизор үзеннән-үзе кабынып китте. Экранны халык тутырган. Искәндәр халык арасында таныш йөзләрне дә шәйләгәндәй булды. Әйе, әйе, әнә бит... Экраннан аңа күршесе - милиция сержанты Мирзанур карап тора. Сержант кинәт телгә килде: - Исәнме, күрше! Мине ишетәсеңме? Малай үзе дә сизмичә кычкырып җибәрде: - Ишетәм, ишетәм, Мирзанур абый. Син Казандамыни? Нишлисең телевизорда? - Мин Казанда түгел, Нур-Нур планетасында. Әнигә әйт, борчылып тормасын. Кичә төнлә шәһәрдәге бөтен милицияне шушы планетага командировкага җибәрделәр. - Шәһәрдәге тәртипне кем саклый? - Борчылма, егет, төрмәләр дә, сакчылар да шунда калды, берсен дә алып китмәдек. - Нишлисең соң анда? - Югары курсларда мин. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен яңадан өйрәнәбез. Җаннарыбыз чистарынып, иманга килеп кайтачакбыз җиргә. Экран тоныкланды. Милиционерлар берәм-берәм юкка чыкты. Телевизор сүнде. Ишектән атылып чыккан Искәндәр матур йөзле карчыкка килеп бәрелде. Карчыкның чүптән бушаган чиләге лифт ишегенә килеп сыланды. - Әби, әби, мин Мирзанур абый белән сөйләштем. Матур йөзле карчык чүп чиләген иелеп алды. - Сездә утырамыни? Бүген озаклаган иде шул. Эшендә тоткарлангандыр дигән идем. - Ул чит илдә, әби. Югары курсларда укып йөри икән. Әбинең тешсез авызы аптыраудан ачылып калды. Искәндәр ишеткән-күргәннәрен тәфсилләп сөйләп бетергәндә, акбур төсенә кергән карчык стена буена бөгелеп төшкән иде инде. Малай кесә телефонын тартып чыгарды: - Алло! Скорая! Өстәге катларның берсендә Василий Никифоровичның: - Кемнәрнең мылтыгы бар? Немедленно строиться! - дип кычкырганы ишетелде. * * * Ике көн тоташ чүп савытларында актарынып гаҗизләнгән Акбай асфальтка сузылып ятты. Таң алдыннан гына күкрәп-яшенләп явып узган яңгырдан соң анда-монда су җыелып калган асфальт салкынча рәхәт иде. Хәлсезләнгән эт яткан көе генә, башын сузып, чокырланып торган суга телен тидерде. Суны ул бик тиз ялап бетерде. Сусавы басылды, әмма ашказаны тагын да ныграк әрнергә, сулык-сулык килеп тартышырга тотынды. Төссезләнеп калган күзләрен тирәкләр арасына кереп яшеренгән йортка төбәде. Подъезд ишекләрен берәм-берәм карап чыкты, аннан карашын тәрәзәләргә күчерде. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган тәрәзәләр нурсыз һәм җансыз иде. Тәрәзәләрне бер үк төстәге челтәрләр чуарлаган, бер үк төстәге япмалар өй эчен кеше күрмәслек итеп томалап алган. "Кешеләр йоклый әле", - дип нәтиҗә ясады эт һәм башын аяклары өстенә салды. Кинәт ишегалдыннан кап-кара машина атылып чыкты. Эт мондый машинаны берничә тапкыр күргән иде инде. "Мерседес", асфальтка сеңгән эткә пычрак су чәчрәтеп, выжылдап узып китте. Ул да булмады, каршыдагы подъезд ишеге ачылды. Аягына сандалилар эләктергән, кыска җиңле ак күлмәк кигән җирән чәчле малай эт янына чүгәләде. Эт ыңгырашып ырылдап куйды. Акбай аның әйбәт малай икәнен аңлаган иде инде, ата-аналарыннан калган гадәтне бозасы килмичә генә ырылдады. - Маһ-маһ! - Эт, хәлсез генә чиный-чиный, малайга таба шуышты. Малай этнең башыннан сыйпады, бермәл аның моңсу күзләренә карап торды. Җирән чәчле малай шулпалы савыт тотып кабат әйләнеп чыккач, шулпаны ашыга-кабалана голт-голт эчеп куйды. Этнең дөньяда яшисе килү теләге кабат көчәйде. "Һәрхәлдә, кичкә кадәр генә җан асрарлык булды!" - дип куанды ул. - Искәндәр, дим, Искәндәр! Акбай подъезд ишеге төбендә чүп чиләге тотып торган хатынны шунда гына күреп алды. Тузган чәчле хатын, ашыга-ашыга, малайга таба атлады: - Туйдырдың җыен заразыны ашатып... Чир йоктырсаң тагын... Йокы күлмәгеннән генә урамга чыккан ханым Искәндәрне подъездга таба төрткәләде. Эт ырылдап өрергә тотынды. Эт тавышын ишетеп, икенче каттагы ачык тәрәзәдән кулына тәмәке тоткан, әле кырынырга да өлгермәгән ир үрелеп карады. - Безобразие! - Ир тәмәке кабызды. Аннары гамьсез генә: - Артына чәпелдәт, Соня, артына тип! - дип елмайды. Сания ачулы мыгырданды: - Өйрәтеп торган була бит, алкаш! Подъезд ишеге ябылды. Ишегалды тынып калды. "Иягенә ямьсез миң үскән хатын белән җирән чәчле малай чәй эчәргә утырганнардыр!" - дип уйлап та өлгермәде, борын төбенә үк шапылдап колбаса кисәге килеп төшкәч, эт сискәнеп китте һәм янә күтәрелеп өскә карады. Балконда Искәндәр басып тора иде. Малай эткә кулын болгады да юкка чыкты. Акбай, кабаланып, колбаса йотты... Бераздан аның янына сукбай этләр җыела башлады. Аларның һәрберсе Акбайны килеп иснәде. Авызыннан колбаса исе килеп торган эт яныннан берсенең дә тиз генә китәсе килми иде. Нәрсәдер гөрселдәде. Күк күкрәүгә һәм яңгыр астында төн кунарга гадәтләнеп беткән этләрнең бу гөрселдәүгә әллә ни исләре китмәде. Колбаса исе килеп торган Акбай ничектер сәер генә сузылып куйгач, һәм аның колак төбеннән куе кан агып чыга башлагач кына, этләр дәррәү аңга килделәр. Ишегалдын эт улавы күмде. - Бетерегез, бетер паразитларны! Кырыгыз! Култык таякларына асылынган Василий Никифорович, мылтыклы кешеләргә күрсәтмә бирә-бирә, пычрак суны чәчрәтә-чәчрәтә, этләргә таба атлады. - Вперёд! Вперёд! За Родину! За Сталина! Эт гәүдәләрен яңа йорт салынасы нигезгә берәм-берәм сөйрәп төшерделәр. Акбайның салкын күзләрендә алсу болыт катып калган. Шунда ук кулына сугым пычагы тоткан Микулай шәүләсе дә шәйләнә иде. Искәндәр җансыз гәүдәләр янында шактый озак басып торды. Сулык-сулык елады. Сания улының башыннан сыйпады: - Елап кына терелтә алмыйсың инде син аларны. Өйгә кер, улым! - Еласын, Сания, еласын, җиңелрәк булыр! Бу күрше йортта яшәүче сантехник Нияз тавышы иде. Ишегалдында бары ул һәм матур йөзле карчык кына адәмнәргә ата-анасы кушкан исем белән эндәшә. Сания-Соня: - Кибеткә барышым иде, ашыгам, - дип, тәрәзәләргә терәлеп үк үскән шомыртлар арасында югалды. Микулай, җансыз этләр өеменә бераз карап торгач: - Тирегә ярамаслар микән дигән идем, бигрәк бетәшкәннәр. Бүрек чыкмас болардан, - дип, махра кабызды. Сугым пычагын резин итегенең кунычына тыкты. Ату тавышлары икенче урамда ишетелә иде инде. Шәһәр өстендә өзгәләнеп-өзгәләнеп эт чинаган, мәче мияулаган авазлар гына асылынып калды. Акбайга карап өнсез катып калган Искәндәр гәүдәсенең кинәт кенә җиңеләюен тойды. Ул бер генә мизгелгә пычрак шәһәрне дә, күз яшьле бу шыксыз көнне дә, чокырда өелеп яткан этләрне дә онытты. Колагына искиткеч ягымлы, серле һәм сәер көй авазлары агып керде. Малай, рәхәтләнеп оеп, күзләрен йомды, җир белән күк арасында яңгыраган моң Искәндәрне тәмам әсир итте. Әллә тургайлы басулар өстеннән, әллә яшел урманнар ягыннан агылган ул тылсымлы авазлар малайны гүя еракка-еракка дәшәләр иде. Малай теләр-теләмәс кенә күзләрен ачты һәм... каршында басып торган яшел кәләпүшле, ак сакаллы бабайны күргәч, үзе дә сизмәстән: - Әссәламәгаләйкүм, бабакай! - дип, кулларын алга сузды. Бабай: - Вәгаләйкүмәссәлам, онык! - дип, бит җыерчыкларын нурландырып елмайды да, малайны җитәкләп, әлеге илаһи көй яңгыраган тарафка юнәлде. Бераздан алар күккә күтәрелделәр. Искәндәр чокыр кырындагы Микулайны, сантехник Ниязны, пеләш башына зәңгәрсу сөлге ураган карсак буйлы Иван дәдәйне күрде. Өен күрде. Өй тәрәзәсеннән карап торган әтисен, ашыга-ашыга ишеген бикләп маташкан матур йөзле карчыкны күрде. Карчык ак яулыктан иде. Көй аларны һаман өскә, биеккәрәк дәште. Бабай белән малай, йөзә-йөзә, ап-ак болытларны узып киттеләр. * * * Искәндәр бермәл үзләренең кая килеп чыкканын аңламый торды. Карурман аша үткәч, ямь-яшел печәнлек белән капланган болынга аяк бастылар. Болында тупырдап атлар чаба, сарыклар чемченә. - Бу болынлыклардан соң янә аю, бүреләр белән тулган нарат урманнары башланыр, онык, - дип, яшел кәләпүшле карт чирәмгә утырды. - Без ул урманнар аша кичмәбез инде. Менә шушы елгага ияреп, Әтилгә төшәрбез, аннары, көймә яллап, гүзәл бер шәһәргә күтәрелербез, Алла боерса! Малай елга ярына килде. Судагы балыкның күплегенә хәйран калды. Күбекләнеп шаулаган дулкыннарда сикереп уйнаучы балыклардан тирә-якка яп-якты тамчылар сибелә иде. Малай елгага керде. Әллә нинди хикмәтле суүсемнәр аның аякларына уралды, балтырларын балык кытыклады. Искәндәр кулын суга тыкты. Симез генә бер кызылканат үзеннән-үзе малайның учына шуып керде. - Бабай, бабакай! Балык то-о-о-ттым! Йокымсырап утырган карт яшел кәләпүшен баш артынарак этеп куйды, уң кулын каш өстенә күтәреп, күзләрен челт-челт йомгалап, тавыш килгән тарафка төбәлде. Елгада зуп-зур балык кочаклаган малай басып тора иде. Кичке шәфәкъ малайны да, балыкны да алсу төскә буяган. Малайның кендеген кытыклый-кытыклый йөгереп узган дулкыннар да, каршы ярдагы таллыклар да әллә ниткән тылсымлы төстә коена иделәр. - Җибәр, онык, йөзсен рәхәтләнеп! Малай суга иелде. Балык, мәрхәмәтле җан иясе янында алсу күбекләр чәчрәтә-чәчрәтә бераз бөтерелеп йөзгәч, таллыклар ышыгында югалды. Тамчылар, төрле-төрле гүзәл балкышлар белән сөендереп, тирә-юньгә бөркелделәр. "Диңгездән бөркелгән тамчыларга тап булган адәмнәрнең рухы мәңгегә Хак Тәгаләнең рәхмәт вә шәфкать диңгезен сагышлап яшәр булыр. Ходай Тәгалә - рәхмәтле, рәхимле шәфкать ияседер. Ул үзенең тугры бәндәләрен Ахирәт көнендә сөендерер". Малайга карап әнә шулай уйланып утырган карт ап-ак сакалын сыпырды: - Чык, олан, чәйләп алыйк! Малай карт янына килде. Аягына ябышкан суүсемнәрне сыпырып төшерде, күкрәгенә сибелгән су тамчылары, тәнен рәхәт кытыклап, чәчәкләргә сибелде. - Утыр, онык! Бабай чигүле янчык өстенә елкы ите, кымыз чыгарып куйды. - Ризыклан, балам. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ашап туйгач, бик озаклап дога кылдылар. - Йә, олан, кузгалыйк! Кояш чыгып килгәндә, алар Идел ярына җиттеләр. Төн буе чыклы үлән ера-ера килгәнгә, малай шактый алҗыган, күзләре үзеннән-үзе йомыла иде. Яр читендә торган көймәне күргәч, йокысы кинәт ачылды, малай, яшь тай кебек сикерә-сикерә, Әтилгә таба чапты. Алар озак йөзделәр. Көймәнең ишкәкләре юк иде. Бабай, кич җитеп, ерактагы утлар җемелдәп күренгәнче, авыз эченнән догалар укый-укый барды. Әллә шул догаларга буйсынды, әллә серле көч тартып барды, көймә йөзде дә йөзде. Ниһаять, көймә комга шуып менде. Шулвакыт малай көймә койрыгына борылып карыйсы итте. Көймә астыннан зур гына, симез генә балык сузылып йөзеп чыкты да шаулап торган Идел төбенә чумды. Искәндәрнең гаҗәпләнүдән авызы ачылып калды, балык кичә ул тоткан балыкка бик охшаган иде. Балыкны бабай да күрде: - Иманлы бәндәләрен Ходай ярдәменнән ташламас! - дип, көймәдән ярга төште. Комга чүгәләп, янә дога укыды: - Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин әррахмәнир-рахим! Аннары малайга борылды: - Менә, олан, Әтилне дә кичтек. Минем ни әйткәнне син аңлагансыңдыр инде, име. Мин әле генә, һәр мактау барча галәмне тәрбия итүче Аллаһы Тәгаләгә хас, Ул - дөньялыкта вә Ахирәттә рәхмәт кылучы, дидем. Без бу уңышлы сәфәребез өчен Аллаһы Тәгаләгә бурычлыбыздыр. Бабай, Әтилгә төбәлеп, үзалдына сөйләнеп алды: - Бу елга буйлап йөзеп, Шималь диңгезенә барып җитеп була. Яисә Танаис елгасына җитеп, аннан Маятис диңгезен кичеп, Кара диңгезгә чыгасың. Кара диңгез Константиниягә илтеп җиткерә. Искәндәргә бу атамаларның һәммәсе бик кызык иде. Бабай атаган диңгез исемнәрен ишеткәч, малай чын-чынлап гаҗәпләнеп калды. Аның мондый атамаларны ишеткәне юк иде. "Хәер, география укытучысы да белмидер ул атамаларны. Белсә, дәрестә искә төшерми калмас иде". - Нәрсә, олан, таныш диңгезләр түгел мәллә? - Бабай кеткелдәде. - Түгелдер шул. Сез яңа заман балалары бит. Колагыңа киртләп куй, яме: Шималь - Балтыйк диңгезе булыр, Танаис елгасы дигәнем - Дон елгасы, Маятисы - Азов диңгезе булыр. Константиния - Истанбул шәһәре инде ул. Төшендеңме? - Ни өчен үзгәреп беткән соң ул исемнәр, бабай? - Һай, олан, минем белән күбрәк сәяхәт кылсаң, һәммәсенә дә төшенерсең әле. Алар бераздан бүрәнәләрдән салынган ныгытма янына килеп җиттеләр. Кинәт кенә каршыларында гаскәриләр пәйда булды. - Илме, яумы? - Ил! Ил! - дип сөенеп җавап бирде бабай. - Рәхим итегез! Болгар җирендә дусларга урын киң! Искәндәрнең Болгар дәүләте турында шактый ишеткәне бар, әмма тарихны юньләп белмәве аркасында, алга таба оятка калуыннан шүрләп, акрын гына пышылдады: - Бабай, ә, бабай! - Әү, онык! - Бу җирләргә болгарлар кайдан килеп чыкканнар соң? Болгариядәнме әллә? - Әйттең сүз. Болгарлар үзләре Болгариягә барып чыкканнар. Ул дәүләткә Аспарух хан нигез салган. Хәер, белмәвең гаҗәп түгел, онык. Сез бит яңа заман җимешләре. - Бабай көлеп куйды, аннары ирен читләре кинәт тартыша башлады, күзләре яшьләнеп чыкты. - Бутап бетерделәр барысын да. Бутап бетерделәр. Бабай Искәндәрнең башыннан сыйпады: - Тыңла! Әйбәтләп тыңла! Шәһәреңә әйләнеп кайткач, тарих укытучыңа шәпләп сөйләрсең үзең. Болай ул. Кара диңгезгә коя торган Танаис елгасы ярларында, Маятис диңгезе вә Кунис елгасы буйларында болгар дип аталган бер күчмә кабилә көн күргән. Айны кояш, кояшны ай алыштырган. Тора-бара халык бик ишәйгән, малларга ашарга печәне, кешеләргә ризык җитми башлаган. Аннары, Кубрат хан үлгәч, Кубратның дүрт улына ияреп, халык төрлесе-төрле якка киткән. Шуларның берсе суын Хәзәр диңгезенә коя торган Әтилнең урта бер җирендә төпләнеп калган. - Карт янә малайга борылды. - Тагын әллә нинди диңгез исемнәрен атадыммы инде, ә? Кунисы - Кубань, Хәзәре - Каспий булыр. Кара әле, ни сөйли идем соң әле? Ай, бу картлык - шатлык түгел шул. Ә... Әйе... Халык, сәүдә юлына килеп утырса, бик нык байый. Зур-зур калалар салына, белем арта. Илдә тәртип тә була. Болгарга төрле тарафлардан сәүдә кораблары бертуктамый агылып тора. Алда биек агач коймалар күренде, коймалар арасыннан шәһәрне саклау өчен төзелгән манаралар калкып чыкты. Манараларда билләренә кылыч, аркаларына ук-җәя аскан сакчылар йөреп тора иде. Искәндәр белән бабай, сакчыларга баш иеп, шәһәр капкасыннан уздылар. Ак таштан салынган сарайлар, мунчалар, чишмәләрдән өйләргә таба сузылган су юллары, сарайларны кочаклап алган таш коймалар, таштан, бүрәнәдән салынган йортлар, сигез манаралы мәчет малайны тәмам сихерләде. Әйтерсең лә ул Болгар җирендә йөрми, әйтерсең лә гаҗәеп зур мәйданчыкта кинога төшә иде. Тирәякта артистлар гына шәйләнә. Әнә Шәүкәт Биктимеровка охшаган карт, әнә Ринат Таҗетдиновка охшаганы. Бу кинода Шәүкәт абый ханны уйныйдыр инде. Мәчет манараларына карап бара торгач, Искәндәр базар мәйданына килеп чыкканын да сизми калды. - Сусар тиресе кирәкме? Әллә сөңге, кылычмы? Искәндәр кыска җиңле күлмәк кигән кара чәчле малайга күтәрелеп карады. Малай аңа алтын савыт сузды: - Дүрт йөз алтын! Алып җибәр! Алтынның гына түгел, акчаның да ни икәнен оныткан Искәндәргә бу хәлләр бик гаҗәп тоелды. Инде әнисенең заводтан акча алмавына ярты ел бардыр. Әтисе дә акчасыз. Әле ярый элегрәк алып калган оннары, ярмалары бар. Итне, бәрәңгене авылдан ташыйлар. Тик әтисе авылга кайчан теләсә шунда кайта алмый шул. Машинасына бензин таба алмый интегә башлагач, бензин да бик кыйммәтләнгәч, җимеш бакчасына алышкан иде ул иске машинасын. Быел аларның бакчаларында карлыган бик уңды, җыеп бетермәле түгел иде. Шикәр алырга акчалары булмагач, анысы да әрәм-шәрәм булып бетте. - Алтыным юк минем. Кара чәчле малай гаҗәпләнүдән күзләрен шарландырды: - Алтынсыз кеше буламыни? Менә... Ул, кесәсеннән өч алтын чыгарып, Искәндәргә бирде. - Әллә алтынны беркайчан да күргәнең юкмы синең? Күргәне бар алтынны Искәндәрнең. Әнисенең колак алкалары иде алар. Акчасыз интегә башлагач, урамга чыгарып саткан иде аларны әнисе. - Нинди хәерче илдән килдең соң син? - Россиядән. Кара чәчле малай бертын колак артын кашып торды: - Андый илне белмим. Үзең безнеңчә сөйләшәсең... Үзең җирән чәчле... Исемең ничек? - Искәндәр. - Исемең матур икән. Минеке - Алмыш. Мә тот! Бездә алтынсыз яшәп булмый. Алмыш, сусар тиресен җилкәсенә салып, базарчылар арасында югалды. Искәндәр, өч алтынга текәлеп, шактый исәңгерәп торды. Базар шаулый. Сарык йоныннан эшләнгән эшләпә кигән, ак тула чикмәнле, сары йөзле, кысык күзле фин карты бөтен мәйданны яңгырата: - Тире! Кемгә тире? Тиз-тиз генә тире өеме өстенә менеп китә, тагын да ныграк кычкырырга керешә. Казакилы бер болгар үзенең сусар тиресен каракүл бүрек кигән гарәпнең паласына алмашып маташа. Бер почмакта даладан килгән кыпчаклар читек сайлый. Искәндәрнең колагына янәшәсендәге ике болгарның үзара сөйләшкән сүзләре килеп керде: - Салым түләргә аяклы малыбыз күп, шөкер. Болгарның берсе Искәндәрнең җилкәсенә кагылды. - Исәнлек-саулыкмы? Шулхәтле күнне күреп аптырадыңмы? Ул күннәр Суар, Кашан, Җүкәтауда эшләнә. Ә без аларны бик шәпләп буйыйбыз да Хәзәр диңгезе артындагы илләргә сатабыз. Читекләрне дә шул шәһәрләрдә тегәләр. Искәндәр аңладым дигән шикелле баш какты, һәм үзе дә әңгәмәгә кушылып китте. - Урыслар сезне итекле халык дип йөргән икән. Болгарларның берсе мәйданны яңгыратып шаркылдап көлде. - Йөргән түгел, йөри, диген, юләр. - Мин сезнең чор кешесе түгел бит, абый. Мин егерменче гасырдан килдем. Үткәннәремә сәяхәт итәм мин. - Берни дә аңламадым. Нинди егерменче гасыр ул? - Сөйләрмен әле бер. Егерменче гасыр кешеләре сөңге күтәреп йөрми инде. Алар атом бомбасы ясадылар. - Ай-вай! Әллә мин тиле, әллә - син. Гомер ишетмәгән әйберләр турында сөйлисең. Ярар, мине дә тыңлап бак инде, алайса. Урыс кенәзе Владимирны беләсең булыр. Үз тирәсендә талар нәрсәсе беткәч, шул урыс безнең илгә яу ниятләгән. Киңәшчеләре болай әйткән тегеңә: "Без чабаталы халык кына бит, болгарлар - итекле халык. Безгә чабаталыларны яулап алу фарыздыр..." Икенче болгарның да сүзсез каласы килмәде. - Кичә, Әтилдән йөзеп, ханга урыслар килгән. Зур сакаллы, сары чәчле берсе, киез эшләпәсен салып, хан алдына тезләнгән. Үзенең Суздаль урысларыннан илче икәнен белдергән вә ханнан иганә сораган. Корылык булып, анда игеннәр көеп беткән икән. Ашарга итләре дә калмаган. Хан нишләсен, кызганган боларны. Җитмеш көймә ашлык биреп җибәргән. - Җир, үзе тере чагында, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре илә барча затларны туендырып торыр. Искәндәр, таныш тавышны ишетеп, уң ягына борылды. Янәшәсендә яшел кәләпүшле карт басып тора иде. Ул болгарлар белән ике куллап күреште: - Әссәламәгаләйкүм, мөселманнар! - Вәгаләйкүмәссәлам! ...Озакламый караңгы төште. Болгар җирендә, аллы-гөлле нурлар чәчеп, күзләрне камаштырып, ваквак йолдызлар диңгезе җемелди иде инде. Яшел кәләпүшле карт һәм Искәндәр чәчәкле капка төбенә килеп туктадылар. Болгар урамнары буйлап киләп сарып йөри-йөри аяклары өзелеп төшәр хәлгә җиткән малай шундук капка төбенә чүгәләде. Кәләпүшле карт та йончыган иде булса кирәк, кәләпүшен салып, тирләгән йөзен сөртте. Урам чәчәк исе белән тулган иде. Үрмә гөлләр, таш койма өстеннән сузылып, урам якка агып төшкән. Малай аларны яшел еланнарга охшатты. Ай яктысының көмеш нурлары, энҗе-мәрҗәннәргә охшап, елан тиресендә җемелдәшә иде. - Килеп җиттек, олан. Көнбирдедә кунып чыгарбыз да, Алла боерса, иртәгә юлыбызны дәвам итәрбез. Кәләпүшле карт капканы шакыды. Эчтә кабаланып эт өрде. Бераздан кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. Капка шыгырдап ачыла башлады, яшел еланнар чыжылдап өскә шуышты. - Кемнәр йөри төн ката? - Әссәламәгаләйкүм, Көнбирде. Мин әле бу, Таймас. - Вәгаләйкүм, Таймас! Хуш киләсең. Уз әйдә, уз! Капка ачылды. Өйгә керделәр. Искәндәрнең гаҗәпләнүдән авызы ачылып калды: түрдә, йомшак киезгә салынган мендәргә аркасын терәп, чәчләрен тутый кош каурыйлары белән бизәгән, тешләре коелып бетә язган, иреннәре бөрешеп эчкә баткан карчык утыра иде. Юлчыларның сәламен ул баш кагып кына кабул итте. Көнбирде эчке бүлмәгә узды. Анда аның кем беләндер тиз-тиз нидер сөйләшкәне ишетелде. Күп тә үтмәде, алгы якка кулына симез елкы ите тутырылган табак тоткан гаҗәеп чибәр хатын килеп чыкты. Хатын, иелеп, табакны киезгә куйды. Шомырт кара күзле, толымнары тезләренә кадәр салынып төшкән бу яшь хатын, Искәндәргә күз сирпеп алгач, янә эчке бүлмәдә югалды. Билбавына пычак тыккан, куе кара сакаллы, бераз кысыграк күзле, яньчегрәк озын борынлы Көнбирде кунакларны табынга чакырды. - Ни эшләр майтарып йөрисең, Таймас? Сәүдә белән килдеңме? Көнбирденең кәләпүшле картка, үз тиңе күреп, гади генә эндәшүе Искәндәрне кинәт айнытып җибәрде. Капка төбендә дә шул рәвешле сүз алышканнар иде бит алар. Искәндәр картка борылды да... телсез калды. Кәләпүшле карт урынында Көнбирденең яшьтәше утыра иде. Аның да кынысында - пычак, аның да сакалы кап-кара иде. - И Көнбирде дустым! Монда килүемнең максаты - сәүдә түгелдер, менә бу малайга Болгар илен күрсәтеп йөрүдер, - дип, Таймас малайның чәченнән сыйпады. Көнбирде таныш түгел малайга бик җентекләп текәлеп карады. Малайның инглизчә хәрефләр белән "Гуд бай, Америка" дип язылган футболкасына, "Адидас" фирмасы чыгарган кроссовкаларына бик гаҗәпләнде, хәтта, үрелеп, футболканы тотып карады. Аннары куй тиресеннән тегелгән капчыкны алды. Таш кәсәләргә шыпырдап кайнап торган кымыз агызды. Җиңнәрен сызганып, пычагын билбавыннан тартып алып, итле табакка иелде. Ит арасындагы йөрәкне кисеп алып, авызына капты. Итнең симезрәк җирләрен Таймаска һәм Искәндәргә сузды. Ак чәчләренә тутый кош каурыйлары тезгән карчыкка, матур итеп киенеп, тагын да чибәрләнеп табынга килеп утырган хатынына да ит кисәкләре өләште. Һәммәсе ит каптылар. Таймас Искәндәргә: - Шәһәреңдә мөселманча суелган ат ите ашаганың юктыр, тәмле ул, аша, аша! - дип елмайды. - Кышларын тәнең туңмас, сәламәт булырсың! Көнбирде, эндәшми-нитми генә, кымызлы кәсәләрне кунакларга сузды. Карчык белән яшь хатын да кымыз йотып куйдылар. Искәндәр мул табынга сәерсенеп карады. Үзләренең өендәге ярымбуш суыткычны күз алдына китерде. "Бу итләр бездә булса!" Табындагылар кымыз эчтеләр, ит ашадылар. Кымыз эчеп дәртләнеп киткән Көнбирде сигез кыллы думбрасын чиртергә кереште. Көнбирденең матур, көчле тавышы өй эчен тутырды. Җыр Болгар егете турында сөйли иде. Көнбирде озын чәчле, кара кашлы, кара күзле кызга өйләнүе, кулына лачын кундырып ауга йөрүе турында җырлый иде. Аның көе Болгар сахралары кебек озын, Идел өстендә кояш баткан мәлләрдәге кебек моңсу иде. Ул җырлап бетергәч, Таймас та күкрәк тавышы белән сузып җибәрде: Шәһре Болгар манарасы - Сиксән баскыч һәм арасы, Анда менгән ирәнләрнең Сил тик агар күздин яше. Баштарак оялып-тартынып утырган Искәндәр дә кыюланып китте. Тәненә кымыз кызуы йөгерде, бите алланып чыкты, аяк балтырлары чемердәште. Думбра кыллары чыңлаудан туктагач, Искәндәр, үзе дә сизмичә, әле күптән түгел генә мәктәп хорында өйрәнгән җыр сүзләрен табынга тәгәрәтте: Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, Рәхәт үтсен җәйләрең... Таймас сиздерер-сиздермәс кенә бөеренә төрткәч, тып итеп туктап калды. "Бу җыр ошамады, ахры!" - дип, тиз-тиз генә таныш җырларын барлап чыкты. "Талларым", "Миләшләрем", "Каеннар арасында"... "Кайсын җырлыйм икән? "Алмагачлар"ны җиффәрсәм, шаккаталар инде болар!" - дип җилкенеп куйды. "Эх, Цойның кассетасын алмаганмын..." - дип сызланды. Бераздан... Таймасның җилкәсенә башын салып, изрәп йоклап китте. Әйтерсең карчык, табындагы савытка үрелеп, малайның керфекләренә тутый кош каурые белән бал сылады... - Бүләкбикә, Бүләкбикә, дим! Искәндәр күзләрен ачты. Киездә тезелешеп торган савытларга, таш чүлмәкләргә карап, бермәл һични аңламый интекте. Ишегалдында таныш тавыш ишетелгәч кенә, йокысыннан тәмам айнып җитте. - Намаз вакыты җитә, Көнбирде! Искәндәр ишегалдына чыкты. Йомшак таң җиле малайның үпкәләренә елкы мае кебек килеп сыланды. Алмагачлы бакчадан җиһанга таралган чәчәк балы исләре борынын кытыклады, дәррәү сандугачлар сайрарга тотынды. Сандугачлар моңы, Идел буеннан агып менеп, алмагачлы бакчаларга, ишегалларына тулды, урамнарга, тыкрыкларга җәелде, чишмә суларына кунып челтерәде, җил канатларында бөтерелеп, малайның җирән чәчләрен сыйпап узды, тын гына тутый кош каурыйларына килеп кунды. Азан тавышы ишетелде. Моңлы көй авазлары, сандугачлар сайравы белән чиратлашып өзелә-өзелә, алсуланып җемелдәгән Идел өсләренә, иртәнге тын һаваны калтыратып, колыннар кешнәгән тугайларга, җил канаты аз гына тиеп китсә дә мендәр мамыгы кебек тузгып китәргә әзер болытларга таралды. Искәндәр өй ишегенә күз салды. Ишек ачык иде. Өйдәгеләр намаз укый иде. Малай урамга чыгып басты. Шәһәрдә булган һәрнәрсә - агач һәм таш өйләр, мәчет, таш түшәлгән юллар, таш коймалар, базар мәйданы, андагы дөяләр, ишәкләр - һәммәсе кызарган, һәм һәрберсе болыт рәвешендә булып күренә иде. Ишегалдында кемдер чыркылдап көлеп җибәрде. Искәндәр, капканы ача төшеп, ишегалдына карады. Алсу нурларга төренеп, битен учлары белән каплап, өйалды баскычында кыз бала утыра иде. Искәндәр, песи күк йомшак кына атлап, кыз янына килде. Кыз, йокыдан уянмаган төсле, битеннән учларын алмый гына, кымшанмый-нитми утыруын дәвам итте. Җил исте. Җил, кызның ялангач балтырларын кытыклый-кытыклый, күлмәк итәкләрен җилфердәтте, маңгаена сибелгән чәчләрен селкеткәләде. - Исәнме, чибәркәй! Ят тавыш ишетеп, кыз кинәт сикереп торды. Кара күзләрен тутырып, малайга карады һәм, янә учлары белән йөзен яшереп, Искәндәргә аркасы белән борылып басты. - Исәнмесез! Мәктәптә теләсә кайсы кызның чәчен тартып китәргә һәвәс малай никтер каушап калды. Бераздан, кыюланып китеп, кара толымнарга орынды. Кыз, баскыч төбендә торган таш чүлмәкне иелеп алып, малайның башына су койды. Су малайның үкчәләренә кадәр агып төште. Кыз чыркылдады. Аның көлүе дулкын-дулкын булып агып китте дә, алмагачларга бәрелеп, кайтаваздай кире кайтты. - Минем исемем Карачәч! Инде малай көлеп җибәрде. - Ә минеке - Искәндәр. Кичә нигә күренмәдең? - Төн кошы түгел лә мин. Йокламый очарга... - Йөрергә, диген. - Очарга, дидем бит, очарга... Кыз кулларын өскә сузып сикеренеп алды. Әйтерсең менә хәзер очар да китәр. Ул очып китәр дә, Искәндәрнең әле генә күрә башлаган тылсымлы төше кинәт кенә күккә ашар, юкка чыгар. - Ах сез, таң кошлары! Ишек төбендә шомырт кара күзле Бүләкбикә басып тора иде. - Өйгә керегез, кызым! Ул, калҗалар салынган савыт тотып, кырып юылган баскычтан кабаланмый-нитми генә төште. Таралмаган чәчләр сыман чуалып-чәбәләнеп беткән үләннәрне чигүле чүәкләре белән аралап, эт оясына таба китеп барды... * * * ...Карачәч куакны иде дә чикләвек өзеп алды. Чикләвекне Искәндәргә сузды: - Тешеңне сындырма! Искәндәр сап-сары чикләвекне авызына капты. Учы белән яңагын тотып, тешләрен кысты. Чикләвек тәмле иде. Күп ашадылар алар ул көнне чикләвекне. Малайның тешләре авыртып бетте. Чикләвек тамак төбенә утырды, малай урман чишмәсенә иелде. Су тешләрне сындырырдай сап-салкын иде. Малай чишмәдә үз йөзен күрде, чөнки тын гына тибеп яткан чишмә көзгедән дә яктырак, терекөмештән дә аграк иде. Искәндәр үзенең коңгырт күзләрен дә, җирән чәчләрен, курнос борынын, тырпаеп торган колакларын да аермачык күрде. Чишмә күзендә Карачәчнең шәрә балтырлары да чагылып алды. Малай башын күтәрде, кыз, тырышып-тырышып, чикләвек куагын ия иде. Муенга җиткән үләннәрне аралый-аралый, елга буена килеп чыктылар. Елганың салкынча дымлы сулышы тыннарына капланды, әмма чебен-черкидән монда да тиз генә котылышлы түгел иде. Малай әле маңгаена, әле муенына чәпелдәтеп алды, ни гаҗәп, кызның черкиләргә исе дә китмәде. Күрәсең, көннәр буе урманда җиләктер, бөрлегәндер җыеп йөргән кыз аларның тешләвенә күнегеп беткән. Искәндәр чук-чук толымнарын суга салындырган каен астына кереп басты. Каенның яфраклары шулкадәр эре иделәр ки, малай бермәлгә аларны шәһәрдәге тирәк яфракларына охшатты. Малайның футболкасын җилфердәтеп искән җил уңаена каен да суга таба иелде. Каен чуклары суга чумды, елга өстендә вак-вак дулкыннар хасил булды. Алка-алка дулкыннарга ышкылып, симез-симез кызылканатлар йөзеп узды. Ул да булмады, үләннәрне кыштыр-кыштыр аралап, яр читенә керпе килеп чыкты. Янәшәдә генә басып торган җан иясенә керпенең тамчы да исе китмәде, ул, мәзәк кенә пошкыра-пошкыра, су эчәргә юнәлде. Искәндәрнең аркасы буйлап нидер шуып төште. Малай артына борылды: каен ботагыннан елгага юан гына бер елан сузылып төшкән иде. Иләмсез зур башы менә-менә дулкыннарга тиям дип тора. Малай ирексездән "Аһ!" дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды, каен астыннан атылып чыгып, кызга елышты. Елан аскарак сузылды, малай аның суга тиеп-тиеп алган ике япьле теленә хәйран калып карап торды. - Ник калтыранасың? Бу урманда адым саен елан. Кызның әллә кыюлыгын күрсәтәсе килде, әллә акбур төсенә кергән малайны тынычландырырга ниятләде, ботакка уралган еланга сак кына кагылып алды. Елан тиресе, кояшта ялтырап, сизелерсизелмәс кенә калтыранып алгандай тоелды. - Син чикләвек ашадың да чикләвек ашадың. Башыңны күтәреп әйләнә-тирәңә күз салсаң, әллә нихәтле елан күргән булыр идең. - Кыз урманны яңгыратып көлеп җибәрде. - Бәлки, син аларны агач ботагы дип уйлагансыңдыр? Искәндәр Мауглины искә төшерде. Маугли да җәнлекләр арасында яши бит, үләннәрне чаж-чож аралап шуышкан еланнар янына ятып, җиләк ашый. Телевизордан шул күренешләрне күргән саен, Мауглиның матур әкият икәненә ышанып беткән иде инде Искәндәр. Хәер, ул аны тылсымлы язучының искиткеч матур хыялы итеп кабул итә иде. Инде менә... Кызның да, берни булмагандай, еланга тыныч кына орынуын күргәч, Искәндәр әкияттән чынбарлыкка кайтты. Ул үзе дә агач кәүсәләрен тырный-тырный алпан-тилпән аюлар йөргән шушы иксез-чиксез кара урманның, әллә кайда бик тирәндә, үтә күренмәле су чоңгылында балыклары йөзгән елганың аерылмас бер өлеше иде инде. Искәндәр һәм табигать, Карачәч һәм шушы илаһи гүзәллек гаҗәеп матур күренеш хасил иткән иде. - Телевизордан әллә нинди илләрне күрсәтәләр. Австралияне, Африканы... Монда матуррак икән... - Нәрсә соң ул телевизор? Австралия ни ул? Африка? - Австралия дә, Африка да моннан бик-бик еракта. Менә син Болгар илендә яшисең, алар да бик зур илләр. - Малай кызыксынып тыңлап торган кызга карады: "Телевизорның нәрсә икәнен ничегрәк аңлатырга?" - Телевизор кино күрсәтә. Карый-карый, күзләр авыртып бетә. Кыз, сәерсенеп, малайга текәлде, аның күзләреннән кызыксыну ташый иде. Әмма малай телевизор, кино турында ничек кенә итеп сөйләсә дә, кыз аны барыбер аңлый алмаячак иде. Карачәч төпченүен дәвам итте: - Йә әйт инде, нәрсә ул кино? - Кино ул... - Малай бер мәлгә тынып калды. Кызның карашыннан бераз сихерләнеп торгач: - Кара тартма инде ул - телевизор. Электрга тоташтырасың да шуннан кино карыйсың, - дип нәтиҗә ясады. Кыз, сораулар биреп, малайны бүтән аптыратмады. Үрелеп чикләвек өзеп алды, аны кулында әвәләде, шикәр төсле ап-ак тешләре арасына кыстырды. Каядыр еракта эт улады. Малайның гәүдәсе тоташ калтыранды. Улауның кай яктан икәнлеген чамаларга тырышып, сулышын кысты. Кыз рәхәтләнеп елмайды: - Илгә бәрәкәт тулыр, без дә таза-сау булырбыз! - Малайның кулына сак кына кагылып алды. - Эт улау - әйбәт фал ул. Гел улап торсыннар иде әле алар! Син инде бигрәк... Малай өчен, әлбәттә, бу начар фал иде. Кинәт кенә ишегалды, эт улавы, җансыз гәүдәләр исенә төште. Улау тавышы урман куелыгында өзелеп калды. Малай кара урман эчендә мылтык шартлаганын ишеткәндәй булды. Яңа төзеләсе йорт нигезендә аунап яткан эт гәүдәләре, канга баткан Акбай янә күз алдында җанланды. Күзләрен ирексездән яшь элпәсе каплады, малай, күз алмаларыннан сытылып чыккан яшь тамчыларын кызга күрсәтмәскә теләп, елгага таба борылды. Елга, әйтерсең лә, күз яшьләре белән тулган иде. Каядыр кемнәрдер кемнедер рәнҗеткән, кыерсыткан, бугазлап ташлаган; имгәтелгән, үтерелгән җаннарның күз яшьләре җир өстенә елга булып бәреп чыккан. Ул арада малайның колагы чырык-чырык көлешкән тавышларны тотып алды. Кыз, гадәти генә итеп: - Су коеналар! - дип куйды. - Әйдә, шунда барабыз! Искәндәр каен ботагына уралып тынып калган еланга соңгы кат күз сирпеп алды да кызга иярде. Ирексездән Карачәчнең үлән арасында ялтырап-ялтырап киткән табаннарына күз төшерде. Кызның җиләк суы сеңгән табаннары кып-кызыл иде. Чәчләргә тиям-тиям дип еланнар асылынып торган агачлар арасыннан бардылар да бардылар. Малайның кулларын кычыткан чакты, балтырларын әллә ниткән бөҗәкләр тешләде, черкиләрнең берөзлексез безелдәве теңкәсенә тиде. Кызның чәбәләнеп-чуалып беткән куакларны аралый-аралый үҗәтләнеп алга атлавы малайның да кәефен күтәрде. Тора-бара ул черкиләр безелдәвен дә, кычытканның зәһәр чагуын да ишетмәс, тоймас булды. Елганың борылган төшендә ир-егетләр, кызлар чырык-чырык көлешә-көлешә су коеналар иде. Теләсә ничек салып ташлаган күлмәкләр, бүрекләр үлән арасына чәчелгән. Карачәч: - Әйдә коенабыз! - ди-ди, күлмәк эченнән елан күк кенә шуып чыкты да: - Уф, эсселәдем! - дип, салкынча суга чумды. Искәндәр аптыраудан телсез калды... Яланаяклы малай чагында, әнисенә ияреп, еш кайта иде ул авылга. Малайлар белән чыр-чу килеп су коена иде. Йөзәргә дә авылда өйрәнде ул. Өйрәнми кара! Берничә яшькә өлкәнрәк малайлар, ике дә уйлап тормыйча, Искәндәрне суга селтәп аталар. Малай корсагы белән шапылдап суга килеп төшә, таш сыман төпкә китә. Күз алдында яшелле-зәңгәрле түгәрәкләр әлҗе-мөлҗе килә. Соңгы көчен җыеп су төбеннән күтәрелгән малайга янә теге башкисәрләр менеп атлана. Искәндәрнең тыны бетә, авырттырып башы чатный. Ә башкисәрләргә Искәндәр әллә бар, әллә юк. Инде бәладән котылып өскә калыккач та, берара сулыш ала алмый интегә әле ул. Күктәге кояш авырттырып күзен кисә, болыт кисәкләре иксез-чиксез елгадан йөзеп баручы малайлар булып күренә. Кызлар да йөри иде су коенырга. Малайлар белән куе таллар ышыгына посып, тын алырга да куркып (тын алганны ишетсәләр, кызлар куркып качачак), кызларның чишенгәнен карап утырганы бар аның. Ә монда... Елгада коенучылар һәммәсе табигать ничек яраткан, шул хәлдә иделәр. Алар, чыркылдаша-чыркылдаша, бер-берсенә су сибешәләр, алтын балыклар сыман бөтерелешеп, берберсен куышалар. Карачәч тә алар арасына барып керде әнә. Кап-кара еланга охшап, су өстендә кара толымнары тирбәлде, толымнар икенче бер кызның толымнары белән кушылып китте, аннары башка толымнар... башка толымнар... Әллә нинди сихри күренеш барлыкка килде. Әйтерсең лә елгада әкиятләр патшалыгыннан килгән еланнар мыжгып ята. Алар әле алтынсуланып китәләр, әле су тамчылары пәрдәсендә зәңгәрләнеп җемелдиләр, әле... Егетләрнең такыр башлары, көчле җилкәләре, умыртка сөякләре шул толымнарга урала, егетләр, яшь тайлар сыман уйнаклап, су төбенә чума... Әлеге күренештән исереп, ни әйтергә белми шәһәргә кайтып барышлый, ояла-тартына гына, Искәндәр кызга сүз катты: - Бездә болай түгел. Берәрсе килеп бәйләнсә... Кыз, әле уң, әле сул аягында сикеренә-сикеренә, колагындагы суны үләннәргә койды: - Тиеп кенә карасыннар! Балта белән тураклап, агачка асалар бит аларны. Дәртенә чыдый алмаган хатыннарны да шулай итәләр. Угрыларны да! Искәндәрнең аяк табаннары җиргә ябышып калды. Карачәчкә сүз кушарлык хәлдә түгел иде инде ул. Таймас аларны капка төбендә каршылады. Башына бүрек кигән, кынысына пычак тыккан Таймас, уйга чумып, ташта утыра иде. Янәшәсенә малай белән кыз килеп баскач та, күзләрен җиргә текәп, шактый озак хәрәкәтсез утырды әле ул. Карачәч ишегалдына кереп китте, эчтә эт чинавы ишетелде. Малай капка ярыгына сыланды, этне муеныннан кочаклап алган кызны күрде. Таймас тезләренә таянып аягына басты: - Менә шулай, Искәндәр. Бүген китәрбез дигән идем... Китеп булмады, егет. Малай сораулы карашын Таймаска күчерде. - Яу килә, онык! Яу килә. Берничә көннән син бөек Болгар дәүләтенең һәлакәтен күрәчәксең. - Нинди һәлакәт? - Һәммә нәрсәгә әзер булып тор, диюем. Таймас авыр итеп сулады да капканы ачты. Өйгә керделәр. Яңа пешеп чыккан елкы ите исе малайның борынын кытыклады, ашказаны авырттырып тартышып куйды. Көне буе ашалган майлы чикләвекнең тәмен иреннәрендә тойгандай булды. Күрше бүлмәдән Көнбирде, Бүләкбикә, алар артыннан чәчләренә тутый кош каурыйлары кадаган карчык килеп чыкты. Һәммәсе киезгә утырдылар. Таймас белән Искәндәр дә, әле толымнары кибеп өлгермәгән Карачәч тә табынны түгәрәкләделәр. Өй эченә ниндидер шом иңгән иде. Дәшми-нитми генә ашадылар, кымыз эчтеләр. Дога кылдылар. Ир-атлар, тавыш-тынсыз гына калкынып, ишегалдына чыгып китте, хатын-кызлар табынны җыеп калды. Алмагач күләгәсенә чүгәләгән Көнбирде: - Яу ерак түгел, диләр. Шәфәкъ батып, йолдызлар күкне чуарлаган вакытта чыгып китсәләр, таң алдыннан шәһәргә килеп тә җитәрләр, - дип, алмагач яфрагын өзеп авызына капты. - Болгар яуларны күп күрде инде ул. Урысы да килде, башкасы да. - Шулаен шулай да бит, Таймас. Монысын бик зәһәр, бик кансыз, диләр. Әллә кайдагы Магул далаларыннан килә, диләр. - Алар, Көнбирде дустым, ат өстендә туа, ат өстендә үлә. Ай-һай, ул сугыш чукмарларына каршы тору авыр булыр. - Мин дә шулай уйлыйм. Без бит кан түгүдән рәхәт табучы кавем түгел. Без - иген игүчеләр, сәүдә итүчеләр. Тынычлык яратучы кавем бит без. Искәндәр Болгар өстендә искән өшеткеч салкын җилнең сулышын тойды. Бераздан кузгалдылар. Урамда әледән-әле ук-сөңгеләрен аскан, сөңге-мазар тишә алмаслык тимер күлмәкләр кигән сугышчылар очрап торды. Атлылары да, җәяүлеләре дә Идел буена салынган ныгытмалар ягына ашыгалар иде. Базар мәйданында сәүдә кичәге кебек гөрләми иде инде. Искәндәр, Алмышны күрмәмме дип, тирәягына каранды. Өч алтынын малайдан кызганмаган Алмыш каядыр юкка чыккан иде. "Көн буе сатып алҗыгандыр да өенә кайтып яткандыр", - дип нәтиҗә ясады Искәндәр. Шулай да ул каршына килүче малайларга текәлеп-текәлеп карады. Мәйдан чатыннан Алмыш йөгереп килеп чыгар төсле иде. Базардагы халык кинәт кенә аягүрә басты. Ирләр, башларындагы бүрекләрен салып, култык астына кыстырды. Таймас: - Падишаһ килә! - дип пышылдады. Искәндәр Таймас ымлаган якка карады. Мәйдан уртасыннан акбүз атка атланган, өстенә кара кием кигән, башына чалма ураган бер ир килә иде. Халык арасында: - Падишаһ! Падишаһ! - дип пышылдаулар ишетелде. Искәндәр, падишаһның сакчыларын да күрергә теләп, төркемнән этелә-төртелә алгарак чыкты, ләкин, ни гаҗәп, падишаһ ялгыз иде. Бу хәл малай өчен искиткеч сәер иде. Искәндәрнең илбашларын ерактан гына күргәне бар. Мәскәүдән килеп төшәләрме, Казаннанмы, илбашларын бер төркем сакчылар урап алган булыр. Ул гына да түгел, шәһәрнең бөтен милициясе умарта күче күк кайный, мыж килә, һәр милиционерның билендә резин таяк, кулында автомат булыр. Илбашы янына килү түгел, ул кара машинадан чыккан якка карарга да куркыныч. Ялгыш кына алгарак тартылып куйсаң да, резин таяк муеныңа шапылдап килеп кунар кебек. Илбашлары үз халкыннан курыккан ил нинди илдер инде ул? Бик бәхетсез илдер ул... Падишаһ Искәндәрләр турына җитте. Юка иренле, кысыграк коңгырт күзле, гәүдә тотышыннан ук куәт һәм гайрәт ташып торган ир заты иде ул. Падишаһ, җиңеннән алып, халык өстенә тәңкәләр чәчте. Халык иелеп тәңкәләрне алды. Искәндәр дә ике тәңкәне чалбар кесәсенә салып өлгерде. Падишаһ китте. Халык, башларына бүрекләрен киеп, кабат сәүдәгә кереште. - Кемгә сусар тиресе? - Кемгә читек? Базар кабат үз халәтенә кайтты. Күпләр ил өстенә өерелеп килгән афәт турында әллә хәбәрдар түгел, әллә бу турыда белеп тә, сабыр гына нидер өмет итә иде. Гаҗәп ирер Болгар юлы, Даим исәр хуш йилләре. Ул Болгарга килгәннәрнең Сил тик агар күздин яше. Кемдер әллә җырлый, әллә елый иде... * * * Искәндәрнең юкка чыгу хәбәре бөтен ишегалдын өнсез итте. Сания әле Иван дәдәйнең, әле Микулайның ишеген шакыды. Иван дәдәйгә соңгы керүендә: - Ни хәлләр генә итим, Иван дәдәй? Ике көн ләбаса, ике көн. Суга төшкәндәй булды бит улым. Тамагымнан аш үтми, йокым йокы түгел, - дип, кухнядагы табуреткага чүмәште. - Син, Соня, алай бик бетеренмә әле, яме. Ашама үз-үзеңне. Улың энә түгел. Киткәндер иптәшләренә ияреп. Шпаналар шәһәрдән шәһәргә кататься итеп йөри әнә. - Искәндәр шпана түгел. - Кем белеп бетергән аларны, күбесенең башында җил генә исә бит. Курыкма түлке, бернәрсә әйтим әле мин сиңа. Теге кызыл эттән шикләнәм мин, Соня. Ташка әйләнде бит күз алдында. Саниягә Микулай да юньле-рәтле киңәш бирә алмады: - Чүп-чар белән колак итемне ашама әле! - диюдән узмады. Аннары: - Җен алыштырмагандыр әле малаеңны, - дип тә өстәде. Сания ишегалдына чыкты. Василий Никифорович белән матур йөзле карчык шунда иде инде. Карт ветеран карчыкка, бик тырышып, нәрсәнедер исбат итәргә тырыша иде: - Милиция кирәк инде ул. Погром-мазар башланса, башыңны кая тыгарга белмәссең... - Безнең шәһәр бик тыныч, Василий. Аллага шөкер, туганнар кебек чөкердәшеп яшибез һәммәбез дә. - Ышан татарга. Чакырылмаган кунак татардан да яманрак, дигәннәр борынгылар. Чыңгыз нәселе бит сез. Яман халык. Карчык: - Әйе, яман. Без тынычта аттан артык эшлибез! Без сугышта юлбарыстан көчлебез! - ди-ди, ап-ак яулыгын баш түбәсенәрәк тартты һәм подъездга кереп тә китте. Василий Никифорович, ирен чите белән мыскыллы елмаеп: - Нәрсә, Соня, кайтмадымы Саша? - дип, култык таягын миләшкә сөяде. - Юк шул, бәгырькәем. Юк улым. Улын Саша дип атауларына ул тәмам күнегеп беткән иде инде. Гомумән, бу йорттагылар өчен Сания дә юк, Искәндәр дә, Харис та юк иде. Соня, Саша, Харитон гына бар иде. Чибәр йөзле карчыктан һәм сантехник Нияздан башка татарлар үзләренең горурлыкларын күптән югалтканнар иде инде. - Төрмәдә түгелме соң малаең? Сания гаҗизлектән бөгелеп төште: - Кеше үтерүче түгел лә ул, Василий Никифорович. Василий Никифорович, медальләрен чылтыратып, култык таякларына үрелде. - Шулаен шулай да... Камада дөмекмәгәндер бит. Йөзә белә идеме? Василий Никифорович җавап ишетергә өлгермәде, подъезд ишегеннән шешә тулы сумкалар күтәргән Иван дәдәй белән Микулай күренде. Урамдагыларда гамьнәре юк иде, тиз-тиз генә йорт почмагындагы тупыллар арасында югалдылар. - Эчәргә киттеләр паразитлар, - Василий Никифорович лачт итеп җиргә төкерде. "Җиргә төкермә, ул синең туендыручың!" дигән гыйбарәне ишеткәне юк иде, күрәсең. - Әнә Харитон кайтып килә. Сания дә Харисны күреп алды. Җилкәсенә кара сумка аскан Харис хатынына дәште: - Моргта да булдым. Төрмәдә дә. Юк малай. Василий Никифорович ир белән хатынның йөрәкләренә янә шом салды: - Камага төшеп карагыз. Баткан булса, дулкын чыгарып ата аны ярга... Харис тешләрен генә шыкырдатып куйды. Бу карт аның тарафыннан әллә кайчан ук акылдан шашканнар исемлегенә теркәлгән иде инде. - Бер-бер хәбәр ирешми калмас. Керик, Сания. Чәй эчәм дә Алабугага китәм. Бабасында ятмый микән ул малай актыгы? Алабуга исемен ишеткәч, Саниягә бераз җан кергәндәй булды. Кара әле, бу турыда ничек башына килмәгән соң аның? Элегрәк әтисе янына еш китеп бара иде бит Искәндәре. Бабасын да бик ярата иде. Чөнки бабасы аны төрле тәм-том белән сыйларга һәвәс иде. Җылыга елан да елыша, диләр бит. Хәзер Искәндәрнең әтисе Себердә яши инде. Урыс ул. Урыс булса да, хөрмәт итә иде татарларны. "Миндә татар каны да ага, мин урыслашкан Шереметевлар нәселеннән!" - дип, еш кабатларга ярата иде Николай. Тамырларыннан беркадәр татар каны акса да, җаны урыс бит инде. Кыйбла якка куелган иконага күзе төшкән саен, җаны өшеп китә иде Саниянең. Баштарак көйле генә яшәгән кебек иделәр, әмма тора-бара барысы да кирегә китте. Гаугалы йорттан бәрәкәт тиз кача шул. Карлар җепшекләнгән бер иртәдә Сания автовокзалга килде. Билет алды да, Искәндәрен җитәкләп, чемоданын тотып, автобус ишегеннән эчкә узды. Җае чыкмый калмас дип, якындагы шәһәргә китеп барды. Тулай торакта марҗасыннан аерылган Харис белән очрашты. Ипле генә яшәп киттеләр. Харисның баласы юк иде. Яшьтән үк кәеф-сафа корып яшәгән хатын кысыр булуына бер дә көенмәде, затлыдан затлы киенеп, тәмледән тәмле ашап, дөньясының артына тибеп яшәде. Кибет директоры иде. Харис хатынга ияреп кайткан калдык-постык белән тукланып гомер итте. Санияне очраткач, күңеле түгәрәкләнде, йөзенә янә егет чактагы алсулык кунды. Каядыр өске урамда эт өрде. Василий Никифорович: - Кырылып бетмәгәнмени әле бу хәшәрәтләр, - дип, тозлап-борычлап сүгенеп җибәрде. Ишектән кочагына китаплар төягән кара мыеклы ир чыгып, чүп савытына таба атлады. Василий Никифоровичка: - Менә, бабай, укып утырырсың! - дип, ниндидер искереп беткән китап тоттырды. - Кирәксә, Ленины да бар! Василий Никифорович, кызгылт тышлы китапны әйләндерә-әйләндерә карагач: - Күзләрем начар күрә, күзлегемне өйдә калдырганмын, - дип, кара мыеклы иргә текәлде. Ир елмайды: - Сталин томы, бабай! Чордашың томы! Карт ветеран кинәт куырылып килде, йөзе агарып китте, үзе, ашыгып, китапны кәчтүм эченә тыкты: - Сталинны чүплеккә атмакчылар... - дип мыгырданды. Ул шулхәтле курыккан иде ки, әйтерсең йорт почмагыннан аңа зәгыйфь кулына трубка тоткан Сталин карап тора иде. - Ленины да бар, дидеңме? Ир чүп савытына иелде. Ленин томын картның хәлсезләнеп калган тезенә салды. - Атарга кирәк сине моның өчен, асарга кирәк. Сталинны, Ленинны чүплеккә атасың, имеш. Ашыкма, бүген синең кебекләрне тәртә арасына кертергә нәкъ менә Сталин кирәк! - Карт янә җиргә төкерде. - Шушы йорттан квартира сатып алган идем, элекке хуҗа бер бүлмәсенә җыен иске китапларын өеп калдырган, шуларны чыгарып атыйм дигән идем, менә карт җенләнә. - Таныш түгел ир Хариска кул бирде. - Исәнмесез! Нәкыйп булам. - Харис. - Эшем тыгыз. Берегез белән дә танышырга вакыт юк. Таң тишегеннән чыгып олагам, кара төндә кайтып авам. Бизнес, агайне. Хатыным поезд астына эләгеп харап булды. Кыз белән генә калдым. - Кызың ничә яшьтә соң? Алай бик бетеренгән кешегә охшамагансың. - Харис җилкәсендәге сумкасын хатынына тоттырды. - Бар, керә тор! - Безнең нәсел йөзгә яшь шулай. Үлгәндә, бабайның да башында ак чәче юк иде. Кызыма октябрьдә ундүрт тула. Нәкыйп кесәсеннән "Мальборо" чыгарды, зажигалкасын чертләтте. Хариска да сигарет сузды. Аннары, сигаретларны санагандай, ачык капка күз төшерде. - Вакыт тапсаң, иртәгә кичке якта кереп утыр! Мәтәлә-кадала эшлисе эшем юк, - диде Нәкыйп. Харис чүп савыты янына барып тормады, барган булса, шунда өстә генә тилмереп яткан "Кыйссаи Йосыф" китабын күрми калмас иде, әлбәттә. ...Кичен Харисларга матур йөзле карчык керде. Аның үз кайгысы кайгы иде: - Кайтмый гына Мирзанурым. Нишләп йөри икән инде чит илләрдә? Харис белән Сания карчыкны табынга дәштеләр. Карчык кыстатып-нитеп маташмады, бер-бер артлы ике чынаяк чәй эчте. - Алланың рәхмәтләре яусын үзегезгә! Кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын! - дип дога кылып, урыныннан кузгалды. Зал бүлмәгә керделәр. Харис телевизорны кабызды. Француз киносы күрсәтәләр иде. Экранда бер-берсен кочаклаган шәрә ир белән шәрә хатынны күргәч, матур йөзле карчык яулык чите белән күзен каплады: - Әстәгъфирулла! Харис Казанны тоташтырды. Монысында Италия киносы бара иде. Шул ук шәрә затлар... Әби чыгып китәргә җыенып урыныннан кузгалуга, телевизор экраныннан яшелле-зәңгәрле сызыклар йөгерешеп узды, нәрсәдер яшен яшьнәгән тавышлар чыгарып дөбер-шатыр килде. Ул да булмады, әби өчен бик кадерле таныш тавыш яңгырады: - Исәнме, әни! Карчык диван читенә таянды, башы әйләнеп китте, тамагы кипте, күзләре тоныкланды. Таныш тавыш янә кабатлады: - Исәнме, әни! Өйдәгеләр кычкырышкан тавышка карчык аңына килде. Экран каршына ук килеп басты. Экраннан муенына автомат аскан Мирзануры карап тора иде. - Улы-ы-ы-ым! Мирзанур шәһәр яңалыкларын сорашты. Василий Никифоровичның эт-мәчеләрне кыруын ишеткәч йөзен чытты. Озакламый шәһәргә әйләнеп кайтачакларын, шәһәрдә янә тәртип буласын әйтте. - Тамагың ач түгелме, балам? Пешергән ашларым да әчеп бетте. - И әни! Мондагы нигъмәтне күрсәң... егылыплар китәр идең. Коммунизм монда. Искәндәрнең хәбәрсез югалуын ишеткәч, Харис белән Санияне тынычландырырга ашыкты: - Ир-атлар эзсез югалмый ул. Кояш күк балкып кайтып керер әле. Мин әйтте диярсез. Телевизор черт-черт итте дә... сүнде. Матур йөзле карчык сабый бала күк үксеп елап җибәрде. Кухнядагы радиодан кемдер мөнәҗәт әйтә иде: Биналары биек булыр, Эче тулы зиннәт булыр. Дин дөньясы бозык булыр - Менә шундый заман җитәр. Яхшылыкка юл куймаслар, Яманлыкка сүз катмаслар. Хак сүзгә һич ышанмаслар - Менә шундый заман җитәр. Харис карчыкны озата чыкты. Шунда ул өске каттан төшеп килүче Нәкыйпне күрде. Нәкыйп ашыга иде. Харис янында тукталып: - ЖКУ начальнигына чабам, малай. Ашыгыч йомыш бар, - дип каш сикертте дә аска йөгерде. Анасыз бала күп булыр, Маллы кеше саран булыр. Мәҗлесләрдә уен булыр - Менә шундый заман җитәр. Мөнәҗәт сүзләре ачык тәрәзәдән урамга агыла иде. Инде күк йөзендә беренче йолдызлар кабынды. Җирдән килгән илаһи авазлар, әйтерсең лә шул йолдызларга килеп куна. Куна да, йолдызлар тагын да җетерәк җемелдәшә башлый. Йокламаганнар ишетә микән ул авазларны? Ә галәм ишетә... Һәммәсен дә ишетә... * * * Куаклыкта кемнәрдер пыш-пыш нидер серләшә иде. Искәндәр алга талпынуга, Таймас малайның җиңеннән эләктереп алды: - Тик кенә тор! Әмма малайның әлеге серле авазларның мәгънәсенә төшенәсе килә иде, шунлыктан ул, җиргә чүгәләп, өнсез-тынсыз калды. - Рабига остабикә бүген никтер мәдрәсәгә килә алмады, Нәркәс. Сырхаулап китте микән әллә? - Син мәдрәсәдә гыйлем эстәмисең ләбаса, Иштирәк. - Тәрәзәдән булса да, сезне күзәтеп торыр идем. Миндәй яшь егеткә кызлардан башка бик күңелсез бит. Туганнарың да үзең кебек оялчаннар, Нәркәс. Кайсы йолдыз астында туганнардыр? Аптыраш. - Болгар кызлары бит без. Әнә йолдызлар, сүнәбез, сүнәбез, дип җемелдәшә, нурларыннан күз камаша, Иштирәк. - Синең яныңда сукыраям мин. - Ә син сукырайма, Иштирәк. Юкса мине югалтырсың бит. Кыз оялчан гына көлде бугай, Искәндәр сөялеп утырган тирәк җиңелчә генә тирбәлеп алды. "Болар бөтенләй башкача сөйләшәләр. Мондый тәмле сүзләрне ничек табып бетерәләр икән?" Су чупылдаганы ишетелде. Таң алдыннан Әтилдәге зур балык, кояш күренмиме икән әле дип, дулкыннардан җиһанга үрелеп карады, ахры. - Күңелем тыныч түгел, әллә нигә йөрәгем елый, Нәркәс. - Яу килә, диләр бит, Иштирәк. Шуны сизенәдер йөрәгең. - Әй, белгән юк инде. Нигә сызлаганын әйтеп бирә алса икән ул йөрәк. Таймас Искәндәрнең иңбашына орынды. Ата назының ни икәнен оныта язган малайга әллә нәрсә булды. Аның да нәни йөрәге сулкылдап-сулкылдап тибәргә тотынды. Әйтерсең лә күкрәгенә нәни генә бер кош кереп оялаган да тышка очып чыга алмый тилмерә. - Әйдә кайтыйк, Нәркәс. Атаң Тырышмал Хуҗа әрләр үзеңне. - Мин туганнарым белән аерым өйдә йоклыйм бит, Иштирәк. Әти, төннәрен кереп тикшереп йөрми. Тау башында Мәрҗән каласы, Унике кыз - Мәрҗән баласы. Йөрәктә шом, җаным, их, шуны Агымсуга илтеп саласы. Менә тиздән кояш чыгачак, Нурга чумар тагын агымсу. Озатып куйыйм, әйдә, өеңә, Көнем синсез үтәр ямансу. Киттеләр бугай. Тавышлар өзелде. Иртәрәк уянган керпе генә үләнлектә кыштыр-кыштыр килде. Бераздан ул да тынып-тынычланып калды. Таймас белән малай да тирмәгә керделәр. Куе томанга төренгән Әтил өсләрен яктыртып, таң сызылып килә иде. ...Шул иртәдә Болгар илен яу басты. Иштирәк Тырышмал Хуҗа янына атылып керде: - Яу, яу килде, ил агасы! Тырышмал Хуҗа почмакта эленеп торган кылычына үрелде: - Яуга каршы яу, улым! Аллага тапшырдык! Тырышмал Хуҗа кызлары яшәгән өй тупсасын атлап керде. Урын-җирләр һәр көндәгечә бик пөхтәләп җыелмаган, мендәрләр дә күпертеп куелмаган. Өстәлдә чәе эчелеп бетмәгән кәсәләр, юылмаган агач кашыклар чәчелешеп ята иде. "Унике кызымның берсе дә юк. Кая болай ашыкканнар?" Тырышмал Хуҗа яланга килеп җитте. Ялан тулы кораллы ир-атлар, чапкын атларга атланып, офыкка текәлгәннәр иде. Болгар ягыннан күккә әллә кара тузан, әллә куе кара төтен күтәрелә иде. Өйлә авышкач, дошман явы Биләрне камап алды. Шәһәр өстеннән сызгыра-сызгыра уклар очты, урамнарга, йөзләрчә гүзәл бизәкләр белән нәкышләнгән өйләргә утлы кисәүләр очып-очып кунды. Тыкрыкларда, ишегалларында бу көтелмәгән коточкыч мәхшәрдән ничек качып котылырга аптырап калган мәчеләр мияулашты, елый-елый этләр өрде. Искәндәр Иштирәк баһадир гаскәренә кушылган иде. Иштирәк баһадир кроссовкалы, ак йөзле, җирән чәчле малайга күз генә сирпеп алды да: "Алга!" - дип сөрән салды. Ул шулхәтле каты итеп кычкырды ки, хәтта Искәндәр янында биеп торган акбүз ат тоякларыннан очкын чәчрәтеп, алгы аякларын өскә күтәреп, тирә-юньне дер селкетеп кешнәп җибәрде. Бу Искәндәр укыган әкиятләрдән килеп чыккан тылсымлы ат иде бугай. Яугирләр, сөңгеләрен алга сузып, дәррәү дошманга томырылдылар. Инде атларның, әлеге атларның биленә атланган сугышчыларның һәммәсе дә әкияттәге алыпларны хәтерләтә иделәр. Атлар дошман явы уртасына атылып килеп керде. Тимер калканнарга бәрелеп, сөңгеләр сынды, сызгырышып очкан уклар, юнәлешен үзгәртеп, җайдакларга кадалды, агач кәүсәләренә эләгеп калды. Атлар берәм-берәм көйгән үләнгә ауды, кешни-кешни, торалмый тыпырчынды, авызлыкларын чәйнәде. Ат астында калган яугирләр ыңгырашты. Искәндәр, җирдә аунаган бер сөңгене иелеп алып, Тырышмал Хуҗа янәшәсенә килеп басты. Дошманнар камап алгач, сөңгесе белән уңга-сулга селтәнде. Кроссовкасына ук кадалды, тик ни хикмәт, ук кроссовканы тишә алмады. Малай, киерелеп, җәядән ук атты. Ук дошман күкрәгенә кереп батты. Искәндәрнең бу хәлгә исе китте. Ат биленнән сыгылып төшкән кысык күзле яшь кенә сугышчыны күрде, сынык гөл сабагына тамган ал тамчыларны күрде. Ул чытырдатып күзләрен йомды, яраланган яшь егет бик-бик кызганыч иде. "Дошман булса да, кеше бит ул!" дигән уй миеннән сызылып үтте. Тирә-якта дошман гәүдәләре тәгәрәшеп ята. Сынык ботаклары хәлсезләнеп асылынып торган бердәнбер агачка сөялеп баскан Тырышмал Хуҗа да малайга моңсу булып күренде. - Болгарлар үз җирен яклап-саклап шәһит китә, улым. Ирек сөйгән шоңкарларга үлем куркыныч түгел! Малай артына борылды: Таймас икән. Ни гаҗәп, ут-ялкын эчендә Таймасның хәтта керфекләре дә көймәгән иде. - Гайрәтле егет икәнсең. - Таймас малайның уң кулына кагылды: - Беләгең көчле. Кылыч күтәрерлек рәтең бар. Ләкин... Ул сүзен төгәлли алмады, колак төбеннән генә сызгырып очкан ук җиленнән үләнгә чүкте. Орыш кызды. Инде дала дөрләп яна иде. Ут шулхәтле көчле, төтене шулхәтле ачы иде ки, малайның күзләреннән чишмәдәй яшь акты, төчкерә-төчкерә сыны катты. Ул арада дошманнар белән болгарлар арасында гаҗәеп зур үтә күренмәле ятьмә калыкты. Ятьмәне ут та ялмый алмый иде. Әйтерсең лә бернинди ут-ялкынга бирешмәс корыч ятьмә. Дошман өере, әлеге ятьмәгә эләгеп, тәмам буталыпчуалып бетте. Ятьмә эчендә кешеләр, атлар чәбәләнә иде. - Нәркәс эше бу. Иштирәк баһадирның сөйгәне Рабига абыстайдан өйрәнгән тылсымын, остабикәдән алган гыйлемен эшкә җикте. Таймас үләнгә сузылып ятты. Кулларын як-якка җәеп салды. Малай аптыраудан телсез калды: Таймасның ике учыннан ике ак күгәрчен очып чыкты да, куе төтенне аралый-аралый, кояшны эзләп очты. Ул арада Искәндәр Мәрҗән каласына таба чабучы унике кызны күреп алды. Алар үзләре кебек үк зифа, үзләре кебек үк горур атларга атланган иде. Иштирәк баһадир да исән калган өч сугышчы белән Мәрҗән каласына таба чигенә иде. Менә алар, сугыша-сугыша, Хуҗалар тавына менделәр. Искәндәр "Соңгы тамчы каныбыз тамганчы алышабыз. Ант итәбез!" дигән авазны ишетте. Әлеге авазга "Ура!" чакыруы килеп кушылды. Киноларда "Ур-ра!" кычкырып дошман өеренә каршы атылган сугышчыларны күп күргән малай әлеге чакыруның мәгънәсен төшенеп сәерсенеп китте. Менә кайсы чорлардан бирле яңгырый икән инде бу канатлы сүз! Ул сүз аның ата-бабалары телендә тибрәнгән ич. Иштирәк баһадир һәм аның сугышчылары канга батып көйгән туфракка ауганда, инде көн сүрелгән, офык аллана башлаган иде. Искәндәр һәм Таймас Биләрне яклап шәһит киткән корбаннар өстенә иелделәр. Искәндәр Иштирәк баһадирның тыныч һәм горур йөзенә күз генә салып өлгерде, шул мәлдә гәүдәләр кинәт эреп гаип булдылар. Каһарманнар яткан урыннарда ямь-яшел үлән каплаган калкулыклар пәйда булды. Малай әлеге тылсымның серенә төшенер хәлдә түгел иде. - Ташы! Ташы! Нәрсә карап каттың? Кай тарафтандыр яңгыраган әлеге ямьсез, җан өшеткеч аваз малайны төтен исе аңкыган чынбарлыкка кайтарды. Искәндәр агачларга ышкыла-ышкыла, чытыр-чатырга баса-баса, ачыклыкка чыкты. Алда янып көлгә әйләнгән Мәрҗән каласы урыны шәйләнә иде. Корымга баткан кара мичләр, куркыныч кара баганалар, яфраксыз шәрә алмагачлар җил куенында моңланып, хәсрәтләнеп тырпаешып торалар. Тегендә-монда аунап яткан, көлгә манчылган алмалар күренгәли. Һәм... Малай балчык ташучы Тырышмал Хуҗаны, аның унике кызын күреп тетрәнеп китте. Алар һәммәсе дә яланаяк, ертык күлмәкләрдән иде. Бер адәм Тырышмал Хуҗага камчы белән китереп сукты. Тырышмал Хуҗа сыкранып бер аваз да чыгармады, борылып, дошманының битенә төкерде. Теге адәм тәмам кызып китте, Тырышмал Хуҗаны сугып екты. Кызларның берсе Тырышмал Хуҗаны күтәреп алмакчы булды, әмма ата үзе аякка басты. Сынын катырырлык итеп, дошманының йөзенә бакты. Сугучы өнсез калды, картның карашы теләсә нинди камчыдан да зәһәррәк иде. - Унөчен дә үзләре өйгән шушы тауга тереләй күмегез! Кинәт әллә ни булды. Малайның яшьле күзләренә кояш яктысы тулды. Бу шулхәтле көчле, күзләрне сукырайтырлык якты иде ки, Искәндәр ике кулы белән күзләрен каплады. Күзләрен ачканда... күккә ашып барган унике йолдызны шәйләп алды. - Бәхил булыгыз, кызларым-йолдызларым! Аксыл чәчләрен җилдә җилфердәтеп басып торучы Тырышмал Хуҗа кыядан таш сыман аска атылды. Аннары әллә суга, әллә балыкка әверелеп, ерак-еракларга йөзеп китте. Картны күзәтеп күк пәрдәсендә эленеп торган унике йолдыз да бераздан галәм тирәнлегенә чумды. ...Шул мизгелдә тирә-як гаҗәеп тылсымлы нурлар белән яктырды, һәм малайның колагына чишмә челтерәве агып керде. Дымсу җил исеп китте. Җил тау өстенә кешеләр сөйләшкән тавышларны алып менде. Бу авазлар күңелгә шулкадәр газиз иде, шулкадәр якын иде, Искәндәр бермәл татлы төшеннән айный алмый интекте. Баш очында фирүзәдәй якты, чиста күк йөзе эсселектән дерелдәп тора иде. Малай шунысына да игътибар итте: киек җәнлекләр чабышкан урман юкка чыккан лабаса. Аның каршында сирәк-сирәк агачлы тау башы җәелеп ята. Бу ни бу? Гасырлар алышынды мәллә? "Биләр хәзер урыс саласы инде. Әнә аста археологлар казына. Элекке тарихны актаралар" дигән тавыштан югалып-исәңгерәп калган Искәндәр, черки тешли-тешли канатып чыгарган муенын кашый-кашый, тавыш иясенә карады: янәшәсендә яшел кәләпүшле карт басып тора иде. Ул, "Әйдә!" дип, ботакларына төрле төстәге тасмалар тагылган агачлар арасына кереп китте. Искәндәр дә аңа иярде. Эреле-ваклы ташлар җәелгән сукмактан аска төштеләр. Ә анда... Авазлары тау өстенә очып менгән тавыш ияләре, изге чишмәгә кереп бер тамчы су йотарга ниятләп, озын чиратка тезелгәннәр, чишмә суын тәмләп чыкканнары, корбан итеннән авыз итәргә дип, өстәлләр тирәсенә түгәрәкләнгәннәр, алларында төрле-төрле җимеш, өчпочмак тулы савыт-саба нурланып тезелешеп тора. Искәндәр зуп-зур, озын автобусларның маңгаена "Акъяр" дип язылган сүзләргә, яшел, ак, кызыл төсләрне балкытып җилфердәүче әләмнәргә сокланып басып торганда, кемдер аның җилкәсенә кагылды: - Син мондамыни? Сине югалттылар бит. Күршесе Славик икән ләбаса. - Ни хәлләр, Славик? - Искәндәр сул кулын марля белән урап муенына аскан Славикны кочаклап алды. - Кулыңны нишләттең? - Әй, футбол уйнаганда инде. Сөякне чатнаттым. Электрофорезга йөрим. Төзәлә инде. Син монда кайчан килгән идең соң? Сине өч көн буе эзлиләр бит инде. Бөтен шәһәрнең астын-өскә китерделәр анда. Искәндәрнең уйлары чуалды: "Өч көн... Өч көн... Шулкадәр аз вакыт узды микәнни әле? Мин инде ничә еллык вакыйгаларга шаһит булдым..." Славикны аптыратасы-йөдәтәсе килмәде, чөнки Славик аны барыбер аңламас иде. Шунлыктан ул: - Кесә телефоның үзең беләнме? Минеке өйдә онытылып калган, - дип, сораулы караш кына ташлады. - Үзем белән, мә! - Славик кабалана-кабалана кесәсенә тыгылды. Искәндәр әнисенең телефон саннарын җыйды. Бик ерактан "Әйе!" дигән бик кадерле, бик йомшак тавыш дулкыннары агып килгәч, малай тирләп чыкты: "Ни дияргә?" Калтырануын, дулкынлануын җиңә-җиңә: - Исәнме, әни! Мин Биләрдә, - диде. - Нишләп йөрисең анда? - Бабай белән сәяхәттә мин, әни. - Уф, Ходаем. Исән икәнсең. Эзләмәгән җир калмады бит, улым. Акылдан шаша яздым. Кайчан кайтасың? Колагына кемдер пышылдады: - Бер атнадан дип әйт. Сарайга, Казанга барам, диген. Бабай белән, диген. Искәндәр, тавыш иясенең ихтыярына буйсынып, әлеге җавапларны әнисенә ирештерде. Әнисе: "Акчаң юктыр бит?" - дип кенә сорап өлгерде, телефон тынып калды. Славик, "Зарядкасы бетте" дип, телефонны кесәсенә салып куйгач, Искәндәр: - Борчылмасыннар, үзем кайтырмын. Минем хәлләр әйбәт. Телефон өчен рәхмәт, Славик! - дип, автобустан бер читкәрәк китеп яшел чирәмдә кырын яткан яшел кәләпүшле карт янына чүгәләде. - Юлга чыгарга вакыт, улым! Әйдә, корбан ашыннан авыз итеп китик инде, - ди-ди, Таймас тәмле исләр аңкыткан казанга таба атлады. Тамак ялгап алгач, озак итеп дога кылдылар. Кара урманга керделәр. Сазлыкларны ера-ера, битләрен чыбык-чабыкларга сыдырта-сыдырта, Болгарга таба сәфәр чыктылар. Күпмедер баргач, бала елаган тавышны ишетеп, шып итеп тукталып калдылар. Малай һәр куак төбен, һәр чокырны игътибарлы карашы белән айкап чыкты. Бала елаган тавыш каяндыр өстән, күк тарафларыннан ишетелә иде. Шунда гына ул агач башына эленгән бишекне күреп алды. Монысы инде бөтенләй гаҗәп, беркем дә тиз генә аңлатып бирә алмастай тоелган могҗиза иде. Малай агач кәүсәсенә килеп ябышты, кәүсәсе буйлап сагыз агып төшкән наратка менәрлек түгел иде. Таймас: - Юлыбызда андый ятим бишекләр күп очрар әле безгә. Бер дә аптырама, хафаланма, улым! - дип, Искәндәрне алга әйдәде. Таймас хаклы иде, юлда аларга агач башларында җай гына тирбәлеп торучы бишекләр шактый очрады. - Яу киләсен сизенгән аналар шул рәвешле коткарды ул сабыйларны, - диде Таймас, яшьле күзләрен сөртеп. - Нәсел дәвам итәргә тиеш, улым! Син дә шул нәселнең бер баласы бит. Каһарман нәсел баласы! Чишмәгә иелделәр, сусыннарын бастылар. - Мә, җиләк кап! Малайның колагы төбендә, ап-ачык булып, Карачәчнең ягымлы тавышы яңгырады сыман. Әмма... Куак төбендә Карачәч түгел, учына җиләк салган Таймас карт утыра иде. - Күрерсең Карачәчне, Алла боерса! Күрерсең, очраштырырмын мин сезне! - диде карт, учында әвәли-әвәли, кып-кызыл җиләк капты. - Менә шулай, улым. Бик ерак заманнарда скифлар, аннары һун-сөннәр бик затлы дәүләтләр тоткан. Кыпчаклар, баһадир Атиллага ияреп, дөнья айкаган. Күк түркләр үткәннәр данын бөек Болгарга китереп җиткергән. - Алар һәммәсе минем ерак бабаларыммы, бабай? - Әйе. Һәрвакыт исеңдә тот һәм горурлан: синең тамырларыңнан мәһабәт пәһлеваннар каны ага. Алар иңнәрендә күкне күтәреп торганнар! Малай инде караңгыланган күккә төбәлде. Күк читендә, җемелдәп, йолдызлар яна иде. Алар бик күп, санап бетергесез. Шулар арасында Тырышмал Хуҗа кызлары да бар иде, әлбәттә. Кайсысы Нәркәс икән? Яп-якты ул йолдызлар арасында Искәндәр баш бирмәс скифларны да, Атилла яугирләрен дә, күк түркләрне дә күргәндәй булды. Инде менә болгарлар, мәңге балкыячак йолдызлар булып, иксезчиксез күк тирәнлегенә эленгән иде. Йолдызлардан, әйтерсең лә нур түгел, күңелләрне айкый-айкый, сихри моң ага. Әйтерсең лә, һәр йолдызга кунып, җилпенә-җилпенә, дәртләнә-дәртләнә, күзгә күренмәс серле былбыллар сайраша. * * * Әтил өстенә кунган эреле-ваклы балыкчы көймәләре арасыннан чатлы-ботлы мөгезләренә ап-ак болытларны кундырган поши йөзеп килә. Суга сузылып төшкән агач шәүләләре, поши тараткан дулкыннарда чупырдый-чупырдый, ярга чигенә. Аякларына эре балыклар килеп бәрелгәч, поши сискәнеп киткәндәй тоела. Аннары катырак йөзәргә керешә. Көймәләр чайкалып-чайкалып ала. Суга ятьмә салган балыкчылар, поши килеп җиткәнче дип ашыга-кабалана, ятьмәләрне көймәгә өстери. Пошиның бернәрсәгә дә исе китми. Ул бары йөзә генә. Иртәнге салкынча су рәхәтлегеннән тәмам изрәп йокымсырап киткән берәр балыкчының ятьмәсе аны эләктереп алыр, һәм поши әлеге балыкчыны көймәсе-ние белән ярга өстерәп китәр кебек. Ә юк. Поши уяу. Тиздән ул ярга басачак, су тамчыларын үләннәргә коеп, башын чайкап алгач, агачлыкка кереп югалачак. Аның барасы юлы озын, бик озын әле... * * * Кояш даланы яктыртты. Иртәнге җилдә, иркәләнеп кенә, кылганнар тирбәлешеп-чайкалышып алды. Кыр куяны ерактагы үргә таба чапты. Кылганнар арасында аны берни дә, иң үткер күзле аучы да күрмәячәк иде инде. Ир уртасы бер адәм көймәсен ярга тартып китерде. Ишкәкләрне таш өстенә салды, көймәне яр буендагы ялгыз агачка әйбәтләп йозаклагач, эре-эре кырпыларны чиләгенә салып, дала уртасында алсуланып утырган тирмәгә таба китеп барды. Аны гына көтеп торгандай, тирмәдән урта яшьләрдәге хатын килеп чыкты. Ир хатынны йомшак кочагына алды. Инде шактый югары күтәрелгән кояшка карап, бераз басып тордылар. Аннары бу бәхетле пар тирмә эчендә югалды. Далага тәмле шулпа исе таралды. Алмыш белән Карачәч инде бу якларга җәй башында ук килеп тирмә корганнар иде. Әнә бишектә икенче бәбиләре тыпырчынып ята инде. Тач әтисе. Кап-кара чәч, каратут йөз, нечкә иреннәр. Иягендә түп-түгәрәк кенә кара миң. "Эре сөякле булыр, оста мәргән булыр!" - дип, көннәр буе сөеп туя алмый аны әнисе. Олысы инде әтисе белән ауга йөри. Кичә әнә иңенә лачын кундырып, кулына ике куян тотып, соң гына кайтты да, юньләп ашап-эчеп тә тормыйча, ятакка ауды. - Чып-чын ир-егет булып үсеп килә. Ходай гына сакласын инде үзен! - ди-ди, иренә аш бүлә-бүлә, аякларын киң итеп аерып яткан улына тагын бер кат сөеп карады Карачәч. Ашап-эчеп туйгач, ял итеп тә тормады Алмыш, тышауланган аты янына китеп барды. Дала буйлап кай тарафкадыр юнәлгән пошига гаҗәпләнеп тә, сокланып та карады ул. "Аучыга-мазарга очрарсың. Урманыңда гына торалмадыңмыни?" дигәндәй, пошига талпынды. Иелеп, кылган өзде дә битен кытыклады. Җылымса кылган борынны, күзләрне, колакларны сыйпады. - Йә Хода! Рәхмәт гомер бирүеңә! Алмыш аты янына килеп җитте, тышауларны чишеп ташлады. Ат йомшак иреннәрен ирнең кесәсенә төртте. Алмыш, кесәсеннән ипи телеме чыгарып, атка сузды. Ат, борын тишекләрен киңәйтеп, яңа гына пешкән ипи исен тәмләп иснәде дә даланы яңгыратып кешнәп җибәрде. Кешнәү тавышына сискәнеп, үләндә чикерткәләр сикереште. Алмыш җиргә чалкан ятты. Инде туфрак шактый җылынган иде. Күккә бакты. Ап-ак болытлар, ап-ак байталларга охшап, каядыр агалар да агалар. Әнә алар Әтил өстенә үк кереп киттеләр. Инде Болгарга да ерак калмагандыр. Туган ил яулап алынгач, кот китте шул. Элекке бәйрәмнәрнең яме, күрке бетте. Сабантуйлар үткәрү дә онытылды. Бу җирдәге агачлар да, яудан исән калган кош-кортлар, эт, песиләр дә чит сөйләшкә күнегә алмый гаҗиз булды. Әлеге баскыннарның теле ирекле, хөр дала теле түгел иде шул инде. Тупас, колакка ятышсыз тел иде. Алмыш әкрен-әкрен генә хәтер җебен сүтте... Базарда сату итеп арыгач, тамагы кипкән малай Көнбирденең ишеген какты. Ишеккә орынганчы, тирә-якны, каралты-кураны күзәтеп чыкты. Элекке төзеклек, күзләрне иркәләүче матурлык юк иде инде. Җим чүпләнеп йөргән ике тавыктан башка нәрсә күренмәде. Хәтта капканы каплап алган, яшел еланга охшаган гөлләр дә шиңгән иде. Ишекне ачтылар. Малай, кәвешләрен салып, кешеләр сөйләшеп утырган якка узды. Иң түрдә малайның танышы, малайдан еш кына таш сыбызгылар сатып алырга һәвәс сүз остасы утыра иде. Сыбызгылар аңа нигә кирәккәндер, малай моны белә алмады. Мөгаен, сүз остасы әлеге таш сыбызгыларны Болгар малайларына таратып йөргәндер, чөнки урамнарның әле бу, әле теге очында сыбызгы сызгырткан тавышлар еш ишетелә иде. Сүз остасы үзен Кол Гали дип атый. Бу илгә кай яклардан килеп чыккан ул? Үзенең әйтүе буенча, Чулман буенда туган, имеш. Бәхет эзли-эзли, озын-озак юллар үткән дә Болгарда төпләнеп калган. Көнбирде өстәлгә яшел чәй китерде: - Эч, Гали. Чылат тамагыңны! - Рәхмәт, Көнбирде дустым! - Ишек төбендәге малайны үз янына дәште: - Кил, Алмыш. Иреннәрең көеп чыккан, - алдындагы чәйле кәсәне малайга сузды. - Баян бәк әкренләп үзенекен эшли. Озакламый халык аягүрә басар дип өметләнәм. Вакыты да бик уңайлы. Бату хан гаскәрләре урыс калаларын буйсындырып йөри, - Кол Гали кесәсенә тыгылды. - Җелекне суыра бу баскыннар, инде һава да сулатмас иделәр. Алмыш ирләрнең ни турыда гәп коруын аңлый иде, әлбәттә. Баскыннар бик явызланды шул. Болгарны кара төн басты. Инде күпме гомерләр кояш яктысын күрми тилмерәләр. Көнбирденең ничә күршесе коллыкка озатылды әнә. Кай илләрдә каңгырап интегәләр икән бахыркайлар? Аларның хәлен бер Алла гына белә шул. Базарда сату итүнең дә рәте-чираты калмады. Баскыннар малчыларны әледән-әле тентеп-талап җәфалый. Каннарын эчәләр. Алмыш базарга онытылганда бер бара хәзер. Кул-аякларыңа богау салып, чит кавемгә сатып җибәрергә мөмкиннәр. Әмма бетәшкән чыпчык хәлендә бикле читлектә яшисе килми шул, мәгърур бөркет булып, ирекле болытларга очып кунасы килә. Кол Гали кесәсеннән кәгазь тартып алды, аңа ашыга-ашыга нидер сызгалады. - "Йосыф китабы"н ятлап бетердек инде, Гали, - Көнбирде чәйле кәсәсен өстәл читенәрәк этте дә, шүрлектән саргая төшкән кулъязманы үрелеп алып, ак сөлгегә салды. Синең исмең галәмара мәшһүр булыр, Мәшрикъ-Мәгъриб олугълары сине белер, Кыямәткә тикле исмең мәңге калыр, - Хәлил зәбих дәүләте күренер имди. Кол Гали оялчан гына елмайды: - Шулаен шулайдыр, дустым. Илнең исән калуы мөһимрәк әле бүген! Көнбирде тирләп чыккан учларын сөлгегә сөртте: - Ике көннән башланыр дип беләм. Кол Гали: - Аллага тапшырдык! - дип, алдындагы Коръәнне ябып, өстәлгә иелә төште: - Иман исән булса, сез дә исән булырсыз. Бәндәләр күңелендә иман яшәсен, дустым. "Мәдрәсә шәкертләре Зөләйханың чибәр Йосыфка карата булган олы гыйшкын телдән-телгә сөйли. Шундый мәхәббәткә ия халыкның күңелендә ничек итеп иман яшәмәсен ди инде. Иманлы бәндәләре күп илне бернинди баскын да кол итә алмый". Кемнәндер ишеткән шушы олы хакыйкатьне Алмыш күңелендә яңартты, әмма әңгәмәгә катышып китәргә җөрьәт итмәде. "Оста янында телеңне тыю хәерлерәк..." Малай җирән чәчле Искәндәрне исенә төшерде. "Кайларда йөри икән? Иленә кайтып китте микән? "Йосыф китабы"н укыды микән ул? Укыгандыр, укымый калмас, үзебезчә сөйләшә иде бит". Кузгалдылар. Ишегалдында тавыкларына җим сибеп маташкан Бүләкбикә яулык читен битенәрәк тартты. - Карачәчне күрмәдем, апа, өйдә юкмыни? - Кызлар белән Әтил буена төшмәкче иде бугай, улым. Малай, хатын белән саубуллашып, капкага юнәлде. Көнбирде, капкага сөялеп, урамда басып тора, ә Кол Гали, як-ягына карана-карана, урам буйлап аска төшеп бара иде. ...Ике көннән халык урамнарга ташып чыкты. Кылычлар, сөңгеләр, айбалталар, ук-җәяләр тоткан болгарлар баскыннарга ябырылды. Төркемнең башында Баян бәк иде. Алмыш, ярсыган халык уртасында кылычлы Бүләкбикәне күргәч, ирексездән карашы белән Карачәчне эзләде. Карачәч күренмәде. Орыш атналар буе дәвам итте. Болгар күгенә янә кара төтен баганалары сузылды. Әтил яклап искән җил дә көек исен таратырлык хәлдә түгел иде. Атна уртасында коеп-яшенләп яуган яңгыр гына йорт бүрәнәләренә, агач кәүсәләренә ябышкан корымны азмы-күпме юып төшерә алды. Йөзләрчә болгар урам ташларына ятып җан бирде, тыкрыклар, ишегаллары үле гәүдәләр белән тулды. Баян бәк Алмыш күз алдында кылычтан үтте. Баш очында кылыч ялтырауга, Баян бәк, бер читкә тайпылып, сул кулы белән кылычны тотып алды, уң кулындагы кылыч баскынның муен тамырын кисте. Баскын йөзе белән кара ташка капланды. Баян тураеп басуга, ут-ялкынга чорналган мәдрәсә ягыннан очып килгән ук бәкнең нәкъ йөрәгенә килеп кадалды. Бәк укны суырып алып читкә атты да артка ауды, аннан ат сыртына капланды, башы ат биленнән салынып төште. Бәкнең аягүрә баскан аты каршыдагы баскын атына күкрәге белән китереп орды. Тешләрен ыржайткан, җайдакларсыз калган ике ат коточкыч бер сурәт хасил итте. Алмыш, Баян бәккә иелүгә, аркасында кемнеңдер җылы кулын тойды. Яшьле күзләрен киереп ачып, артына борылды. Кул хуҗасы Кол Гали иде. Сул яңагын кылыч кискән, җиләне ертылган, куе кара кан муенына агып төшкән. Якты моңсу карашын шешенгән күз кабаклары үз астына яшергән. Үзе авыр сулый, хәлсез кулы күкрәгенә кадалган укны эзли. Эзли, таба гына алмый. Алмышка нидер әйтмәкче булды, тавышы чыкмады. Алмыш янәшәсендә гөрселдәп ат ауды. Малай бер читкә тайпылып өлгердеме, әллә инде гомере бетмәдеме, ат аның аякларын гына чытырдатып җиргә кысты. Малай күз чите белән генә шәйләп өлгерде: мәдрәсә шәкертләре, канга баткан Кол Галине күтәреп, каядыр китеп барды. ...Бүләкбикә яраларыннан каны аккан Көнбирдене Әтилгә хәтле диярлек сөйрәп килде. Көнбирдене көймәгә салырга маташканда гына, соңлавын аңлады. Иренең тәне боз күк салкын иде. "Әле генә сулый идең бит, сулый идең", - дип өзгәләнгән хатын, "Күптән катты инде ул..." дигән авазны ишеткәч, дерт итеп, һични аңламыйча, янәшәсендәге кәкре аякка карады. "Кем? Үзебезчә сөйләшә. Болгармы әллә?" Карашы чит гәүдә буйлап өскә шуышты. Әнә билен буган бау, әнә хәнҗәре... Хатын мәче җитезлеге белән хәнҗәрне эләктереп алды һәм кәкре аяклының корсагына батырды. Арттарак тагын берсе басып торган икән, анысы, котырган эт кебек ырлап, хатынның өстенә сикерде, сыгылмалы йомшак тәнне авырттырып җиргә кысты. Алмыш белән Карачәч яр буенда бер-берсенә капланып диярлек яткан җансыз гәүдәләрне күргәч шомланып калдылар. Көймәне ярга бордылар. Гәүдәләр янына килеп баскач, Карачәчнең карашында кояш сүнде. Ул сулкылдап җиргә капланды. Кинәт хәлсезләнеп калган куллары әнисенең йөзен каплады. Кыз елый алмады, күкрәгенә утырган төер, авырттырып, бугазын кысты. Йөзе кинәт зәңгәрләнеп чыкты: кыз аңын җуйды. Алмыш, ашыга-кабалана, кызның тәнен уды, берөзлексез ясалма сулыш алдырды. Бераздан кыз ыңгыраша-ыңгыраша калкынып куйды. Алмыш Бүләкбикәнең күкрәгенә кадалган хәнҗәрне суырып алды һәм, чирканып, Әтилгә атты. Канлы хәҗәр төпкә батты. Алмыш өченче гәүдәне дә таныды. Монысы Болгар илендә билгеле комсыз Карабәк иде. Акча корты. Көнбирденең ахирәт күршесен дә коллыкка шушы бәндә сатып җибәргән иде. Ашаганы-эчкәне магуллар белән бергә булды. Алмыш, җирәнеп, йөзен читкә борды. Көймәдән айбалта, кылычларын алып, яр буенда кабер казыдылар. Алмышның бармаклары суелып чыкты, тырнак асларына кара балчык тулды. Карачәчнең дә йөзеннән шабырдап тир акты, бите, беләкләре балчыкка буялып бетте. Гәүдәсен турайтырлык та хәле калмады. Гомер буе күзгә-күз карашып яшәгән, бергәләп орышка чыккан, бергәләшеп бакыйлыкка күчкән илаһи ике затны - бер олы мәхәббәтне җир куенына салгач, үсмер егет белән үсмер кыз, бер-берсенә сыенышып, Әтил ярында утырдылар. Караңгы төшкәнне дә сизмәделәр. Алмыш кызны озак юатты, кызның күз яшьләре Әтилгә тамды. Әтил суы, ярларына сыеша алмыйча, кайгыдан үләннәре каралып чыккан туфракка, уртак кабергә сибелде. Ул суда Карачәчнең дә күз яшьләре бар иде. ...Алмыш, атын җитәкләп, кайтыр якка юнәлде. Оясыннан башын тыккан йомран алар артыннан тыныч кына карап калды. Аннары җәһәт кенә караңгылыкка чумды. Йомранга оясында бик рәхәт, бик уңайлы иде. Алмыш кайтып җиткәндә, хатыны белән улы тирмәдә чәй эчеп мәш киләләр иде инде. Кулларын чайкап алгач, ул да аларның җылысына сыенды, күпереп пешкән җылы кабартмаларга үрелде. Сөйләшмәделәр. Ара-тирә авыз чапылдатулар гына ишетелгәләп алды. Карачәч: - Исән-сау кеше итә алсак иде кана балаларыбызны. Илләр имин болай үзе, - дип сөйләнде. Алмыш кәсәсеннән чәй йотты: - Шулай тоела гына ул, җаным. Далага төрле-төрле хәбәрләр килеп ирешә. Тәхет бүлешә алмый ханнар, дигән сүзләр йөри. - Дөнья булгач, төрле хәлләр булыр, атасы. Адәм баласына һаман-һаман нидер җитми. Тоталар да яу чабалар, тоталар да яу чабалар. - Чабалар шул. Әткәй мәрхүм сөйли торган иде: ул да, урыс яуларыннан туйгач, болгар гаскәрендә урыс илен талап, яндырып йөргән. Чак тынычланганнар. Чабаталы урысны ашаттык-эчерттек тә, алар безнең башка менеп утырдылар, дип кабатларга ярата иде. - Урыслар да тынычланды бит инде. - Тынычланмый шайтаныма олаксыннармыни. Җучи олысы хуҗа хәзер дөньясына. Урыслар да салым түли. Алмыш тирмә япмасын ачты. Далада атлар утлап йөри. Ап-ак кылганнар, җай гына тирбәлешеп, апак нурда коена иделәр. Еракта каралып күренеп торучы урманга таба бер бөркет очып узды. Аның канат җилпешен тойгандай булды Алмыш. Ниндидер җылы дулкын, чәчләрне сыйпап, табаннарына хәтле төште. Бөркет, урманга җитәрәк, чыелдап кычкырып куйды. Таш сыман аска атылды. Чираттагы корбанын эзләп тапкан иде бугай ул. Алмыш чүгәләде, сузылып ятып, колагын җиргә терәде. Дала хәлләрен беләсе килсә, шулай итә иде ул. Илдә-көндә тынычмы, янәсе. Бу юлы колагы ат тоягы тупырдаган тавышларны эләктереп алды. "Кемнәр булыр бу? Дусмы, дошманмы?" Ул арада урман ягыннан атларда чабып килүче ике җайдак күренде. Җайдаклар җилдән дә җитезрәк иделәр, ахры. Тирмә янәшәсенә тупырдап килеп туктаган атларны күргәч, Алмыш бер мәлгә өнсез калды. Каршында... атларга атланган Таймас карт һәм Искәндәр тора иде. Җайдаклар җиргә сикерде. - Әссәламәгаләйкем, улым! Карт ике куллап, мөселманча җылы итеп күреште. Янәшәсендәге малайны алгарак этте: - Күреш! Кыюрак кылан! Үзебезнең кардәшкә сәлам бир! Малай бер-ике адым алга атлады һәм Алмышка кулын сузды. Алмыш шундук игътибар итте: карт та, малай да элеккечә мөлаемнар иде, төс-кыяфәтләре дә шул ук. Картаймаганнар да, таушалмаганнар да. Тик менә Искәндәрнең аякларындагы теге ак кроссовкалар гына юк. Шыгырдап торган өр-яңа читекләр кигән. - Ә-ә, иске танышлар икән, - дип елмайды Алмыш. Малайга күз кысты: - Мин базарда биргән алтыннарың исәнме әле? Искәндәр каршында серле елмаеп торучы иргә текәлде. "Таныш та кебек, таныш та түгел. Кем соң бу?" Таймас малайны алгарак этте: - Ник аптырадың, Алмышны оныттың мәллә? - Алмыш... Алмыш... - Искәндәр таза ир гәүдәсенә килеп сыенды. - Ул хәтле гомер үтте дәмени? Син бит, абый, минем күк кенә идең әле. Алмыш: - Син яшәртә торган дару гына эчеп торасың, ахры, - дип, малайны кочаклап алды. Таймас: - Мин картайтмыйм аны, Алмыш. Инде бер кеше гомере узып китте, ә Искәндәр һаман шул килеш, - ди-ди, камчысын ат сыртына салды. - Карачәч ни хәлләрдә? Балаларыгыз Искәндәр буедыр инде? Искәндәр сагайды. Картның бик тә таныш, якын исемне телгә алуы аны кабат аптырашта калдырды. "Алмыш картайган бит. Карачәч тә олыгайган микәнни?" Бу хәлгә һич тә ышанасы килми иде аның. Ул Карачәчне яланаяклы кыз итеп күзаллый иде. - Үсәләр, бабай. Минем белән ауга йөри олысы. - Бәхетле генә була күрсеннәр, улым! Тирмәгә керделәр. Керүгә, яшь хатын, йөгереп килеп, Искәндәрне кочаклап алды. Ирененнән бер сүз дә төшермәде. Шулай бераз торгач: - Искәндәр... Искәндәр, матурым! - ди-ди, ашыга-кабалана табын янына китеп барды. Тәмам каушап калган иде ул. Янә борылып килеп, малайны җылы күкрәгенә кысты. Келәмгә түгәрәкләнеп утыргач та, Искәндәр тирмә түрендәге хатыннан күзен ала алмады. "Бу чынлап та Карачәч микән? Бабасы шаярта гынадыр! Юк, Карачәч түгелдер бу. Карачәч исемле хатыннар беткәнмени җир йөзендә? Алай дисәң... Искәндәр, диде бит. Искәндәр, диде". Малай чарасыз иде. "Чигәләрендә ак чәчләр җемелди. Күзләре дә никтер бик моңсу карый". Искәндәр икеле-микеле генә: - Карачәч! - дип эндәште дә: - Карачәч апа! - дип өстәде. Искәндәрнең тәне җиңелчә калтырана, йөрәге, атылып чыгардай булып, күкрәк читлегендә өзгәләнәтыпырчына иде. Карачәч, әтисенә килеп сыенган улын назлы карашына төреп, ашъяулыкка тәм-том тезде. Кыздырылган балык, казылык, әйрән, кымыз - һәммәсе тирмә эчен нурлап, үзгә бер җылылык бөркеп тора иде. Кәсәләргә хуш исле үлән чәе агызды. Карачәч сөенечтән балкый, чөнки тирмәгә аның бик еракта калган бала чагы әйләнеп кайткан иде. Озак гәпләштеләр. Йолдызлы чатыр астында да озак утырдылар алар. Ире, улы, Таймас тирмәгә кереп киткәч тә, Карачәч, Искәндәрнең кулларын җылы учларыннан җибәрмичә, йолдызларга текәлеп, озак, бик озак утырды әле. Малай: - Әнә теге унике йолдыз - унике кыз! - дигәч, хатирәләреннән аерылып, фани дөньяга әйләнеп кайтты. Һәм Искәндәр аңа йолдызлар булып күккә ашкан унике Биләр кызы турында сөйләде. Агач башларында тирбәлгән бишекләрне дә телгә алды. Шул мизгелдә Карачәч никтер сагаеп калды. Кинәт тирләп чыккан маңгаен учы белән сыпырып, аяк бармагын рәхәт кытыклаган үләнне сыйпады: - Син үзең күрдеңме моны, Искәндәр? - Күрмәсәм сөйләмәс идем. Агач башларында тирбәлешеп калдылар. Эчәргә су да юк бит анда. - Ходай гөнаһсыз җаннарны мәрхәмәтеннән ташламас... Карачәч аягына калыкты, саргайган үлән, яфрак җепселләре ябышкан күлмәген какты. - Борчылма, Искәндәр, алар барысы да исән. Соңгы вакытта кояш нигә яктырак яна икән дип баш ватма, шул ятимнәрне җылытыйм дип балкый ул. Искәндәр Карачәчнең назлы тавышын ишетә, кулларының җылысын тоя; галәмнең төпсез тирәнлегенә чумган йолдызлар да, хатынның йөрәк тибешеннән сискәнеп-сискәнеп, калтыранып китәләр иде. Искәндәр күзләрен томалаган яшьне сөртте. Башын тезләренә иде. Малайга яшь хатын янында бик рәхәт тә, бик моңсу да иде. "Ничек болай килеп чыкты соң әле бу? Нинди сихер бу?" Искәндәр телсез-өнсез хәлдә караңгылыкка текәлеп утыруын дәвам итте. Ул инде эчтән генә яшел кәләпүшле картны ачулана, бу хәлләрдә аны гына гаепли иде. Янә ялт итеп Карачәчкә борылды: "Бәлки?" Юк, Карачәч тамчы да үзгәрмәгән. Дымлы яңагына таянып, корыган үлән сабагын чәйни. Ул да сүзсез. Кузгалмый-нитми, шактый утырдылар. - Йокларга керик, матурым! - Керик, Карачәч апа! Керделәр. Таймас бик бирелеп Алмышка нидер сөйли иде. Керүчеләрне күргәч, "Тс-с!" дип, юан буынлы бармагын ирененә тидерде: - Балалар йоклый. - Җәйне менә шушы рәвешле җәйләүдә үткәрәбез инде без, бабай. Озакламый Болгарга кузгалырбыз. Маллар көрәйде. Алмыш чәе суынган кәсәгә үрелде. - Салым җыючылар да килеп җитәр. Берәр симезрәк малны биреп җибәрермен инде, - Алмыш сакал төкләре төртеп чыккан ияген сыпырды. Келәмгә тәңкәләр чәчте: - Хәлле мин. Теләсә нинди салымны түләрлек рәтем бар. - Эшле кеше хәлле инде ул! - Карт тәңкәләрнең берсен әйләндереп-әйләндереп карады: - Болгарда сугылган. - Сарайда да сугалар тәңкәне. Зур дәүләт бит. Акча күп кирәк. - Сарайга барып чыкканың юкмы? Ханга йомышың төшмиме алай-болай? - Мин үземә үзем хуҗа, бабай. Ирекле кош мин. Салымнарны вакытында түләсәм, аягым җылыда, башым йомшак мендәрдә минем. - Ә мин сиңа Сарайны күрсәтермен әле, улым! - Карт, учындагы тәңкәне келәмдә тәгәрәтеп, Искәндәргә күз кысты. - Туймадыңмы әле миннән? - Ю-у-ук, бабай! - Бөтен үпкәсен, йөрәкне ара-тирә чәнчеп-чәнчеп алучы сәер, үкенүле хисне йотып җибәргәч, малай янә: - Ю-ук! - дип өстәргә ашыкты. Таймас тамагын кырды, ютәлләп алды. - Рәхмәт инде, олан. Юкса мин бөтенләй башкача уйлый башлаган идем. "Бөтенесен дә ничек тоеп-сизеп тора бу бабай?" Алмыш урыныннан кузгалды. Ак калайлы бизәкләр чуарлаган сандыкны ачты. Сандыктан сөлгегә төрелгән әйбер тартып чыгарды да Таймаска сузды. Карт сөлгене сүтте: - Аллага шөкер, исән-сау икән, - аның кулында почмаклары бераз көйгән китап иде. Кол Галинең "Йосыф китабы". - Кол Гали шәһит китте. Ә менә китабы исән! - Карт кытыршы бармаклары белән китапны кат-кат сыйпады. Тирмә эче кинәт яктылык белән тулды. Ул яктылык шулкадәр көчле иде ки, тирмәдән тышка чыксалар, күктә дә яп-якты балкышны күргән булырлар иде. - Китаптан чәчелгән яктылык бу, Искәндәр улым. "Кыйссаи Йосыф"ны син дә укырсың әле. Йотлыгып укырсың. Җаның нурланыр, сафланып калырсың. Гыйлем - китапларда! - дип, Таймас, китапны сөлгегә төреп, Алмышка кире бирде. - Китап гыйлеменнән мәхрүм кешедән дә бәхетсезрәк кеше булмас җир йөзендә. Онытма: падишаһлар янәшәсендә һәрчак китап язучылар торган, шагыйрьләр инде, ягъни мәсәлән. Падишаһ аларны сугышта да үтертмәгән, чөнки шагыйрьләр - падишаһның күз карасы. - Кол Гали исәнмени? - Әйттем бит, шәһит китте, дидем. Иле өчен шәһит китте Кол Гали. Бернинди падишаһ та аны бу гамәленнән тыеп кала алмас иде. Хәер, Болгар падишаһсыз да калган иде инде ул чакта. - Син шагыйрьнең соңгы минутларын күрдең, Алмыш. Шагыйрь ауганда да халык йөрәгенә ава, балакайлар. Халык йөрәгенә ава. Шагыйрьләрдән курыкмасын иде патшалар. Ялагай, шома бәндәләрдән курыксыннар иде. Тәхет тирәсендә шундый ачкүзләр үрчи. ...Карт та, Алмыш та, Искәндәр дә калын киезгә сузылдылар. Карачәч, улының йөзен сыпыргалап дога укыгач, үзе дә нарасые янына ятты. Төн уртасы. Тышта ат пошкырганы, аның кетер-кетер үлән утлаганы гына ишетелеп китә. Дәште Кыпчак иле яңа көнне каршыларга әзерләнә. Искәндәр уянып китте. Тирмә эченә кояш тулган. Кояш нурлары, үлән сабагыннан коелышкан чык бөртекләре сыман җем-җем килеп, тирмә эчендә биешә. - Озак йоклыйсың. Балык әллә кайчан су чупырдата инде. Искәндәрнең аяк очында Байбүләк утыра икән: - Әйдә, тор! Күлгә алып барам мин сине. Кояш лачынның да күзен ачты инде, ә син йокы бүсәсең! - Ул Искәндәрнең табанын кытыклады. Искәндәр эренле күзләрен йодрыгы белән уды: "Салкын җилдә дә тормады югыйсә, ә күзләр ялкынсынган..." Тирмәдән чыгып, кояш җылыткан үләннәргә яланаяк басып, комгандагы салкынча су белән кулларын, битен юды. Чәчәкле сөлгегә сөртенде. Чәйләп алгач, Байбүләк Искәндәргә юан саплы кармак тоттырды. Кармак сабы яшь чикләвек ботагыннан ясалган иде. Искәндәр өлгереп килгән чикләвек исен сизгәндәй булды хәтта. - Киттек! Малайлар, үлән ерып бераз атлагач, тар гына сукмакка чыктылар. Алда, каралып, куе куаклык күренә, сукмак очы шул куаклык эченә бөтерелеп кереп югала. Офыкка таба йөзәргә иренгәндәй, куак очларына болытлар эленеп калган. Җил искән саен, җай гына тирбәлешеп-чайкалышып алалар төсле. Кечкенә бер болыт өстеннән лачын шәүләсе шуып узды. Иртәнге ауга җыенган, күрәсең. - Син бу якларда күптәннәнме, Байбүләк? - Үземне белгәннән бирле, Искәндәр. Җәй саен шушында мин. Әтием дә, әнием дә, Йосыф энем дә - һәммәбез табигать балалары. Табигатьтә яшәү рәхәт. Сузылып ятам да җир йөрәге типкәнен тыңлыйм. Син дә тыңла. Яратырсың бу илне. Беркайчан да, аны ташлап, читкә китмәссең. Байбүләк, балтырына кунган күбәләкне борчымаска теләгәндәй, кармак таягына таянып шым калды. Күбәләк тә, үтә күренмәле ефәк канатларын лепердәтә-лепердәтә, балтырдагы миңгә ябышкан көе оеды. Байбүләк елмайды, күбәләк кинәт очып китте. Сукмак аларны күл буена алып килде. Суда бер җыерчык та юк. Агач шәүләләре, куе ботаклар арасына яшеренгән кош оялары су көзгесендә ап-ачык шәйләнә иде. Табигатьнең гөнаһсыз ике нарасые, шушы гүзәллекне бозарга теләмичә, киселгән агач төпләренә чүмәштеләр. Күбәләкләр дә, якты көзгедә үз матурлыкларына сокланырга теләгәндәй, күл уртасына очып кереп киттеләр. Искәндәр суда күбәләк рәсемен күргәндәй булды. Күбәләкнең канат җилпеше су өстен сизелер-сизелмәс кенә дулкынлатты бугай хәтта. - Әни миңа болай ди, Искәндәр. Имеш, алар мине агач башындагы бишектән табып алганнар. Искәндәр сискәнеп китте, ялт итеп Байбүләккә борылды. "Нигә кинәт кенә шулай диде әле ул?" Дөрләп янган Биләр, агач башларында тирбәлеп торучы бишекләр күз алдында җанланды. "Бәлки, бәлки... Байбүләк ятим калган сабыйларның берседер?" - Минекеләр дә шулай шаярта кайчак. Йә алар мине кәбестә арасыннан табып алганнар, йә мине аларның кулына ләкләк ташлап киткән. - Алайса, мине лачын алып килгән инде бу якка, - Байбүләк кармагын тын суга салды. Вак-вак дулкыннар тирбәлеште. - Алдашалар. Мин, тибенә-тибенә, әнинең эчендә үскәнмен. Интернеттан теләсә нинди мәгълүматны табып була. Күзләрең арымаса, көне буе казынып утыр шунда. Әллә нәрсәләрне дә күрергә, белергә мөмкин. Әти компьютерга пароль кертте дә миңа дөньяга юлны япты. Үзе өйдә чакта гына уйнарга рөхсәт итә. Искәндәр телен йотты, Байбүләк барыбер һични аңламый лабаса. Байбүләк чыннан да малайны сорауларга күмәргә җыенмый иде. Аның чиксез даласы, шул даланы иңләп очкан лачыннары, ак чабаклар йөзгән шушы тын тирән күле, киез тирмәсе, йомшак иреннәрен сузып ипи кисәге сораучы чаптар атлары, иң мөһиме - өзелеп яраткан әти-әнисе, энесе Йосыф, яңа аерткан хуш исле бал сыман, сулыш юлларын иркенәйтеп җибәрүче саф һавалы туган иле бар. Ул бик бай, чиксез бәхетле Болгар малае иде. "Син Йосыфка шулкадәрле охшагансың! Йосыф булсаң, нигә безне ят күрәсең? Әллә инде, чыннан да, Йосыф буламсың? Чыннан да, син Йосыф бит!" - диләр имди. - Кем язган моны? - Байбүләк җавапны үзе бирде: - Кол Гали язган, Кол Гали. Безнеке ул, Болгарныкы! Энем дә бик яратып тыңлый бу юлларны. Укыганың бармы ул китапны? Искәндәр телсез иде, инде ничә көннәр буе шул исемнәрне ишетә, шул тылсымлы көйдә тирбәлә. Байбүләккә тел тибрәтеп бер сүз әйтер хәле юк. "Өйгә кайтып җитүгә, эзләп табып укырга кирәк". Авылдагы әбисендә бар иде бугай ул китап. Кунакка кайткач, өстәлдә күргән иде. Авыл әбиләре, кичләрен җыелышып, шул китапны укыйлар. Фал ачалар. Өф-ф итеп, берәрсе китап битенә өреп җибәрә. Кайсы бите ачыла, шул биттәге аһәңле юлларны укып, нәселенә, якыннарына, туганнарына, кардәшләренә бәхет, иманлы көннәр, фәрештәле тыныч төннәр тели. - Изге китап ул "Йосыф китабы", бик изге китап! - Байбүләк күлдән кызылканат тартып чыгарып, киндер капчыгына салды. Салкынча юеш капчыкта тыпырчынган кызылканат Искәндәрнең ботына килеп бәрелде. Ул бәргәләнгән, тыпырчынган саен, Искәндәр Чулманда балык тоткан мәлләрен күзаллады. Моторлы көймәгә кереп чумасың да, нефть таплары, пароход мае акмаган берәр тын култыкны эзләп, дулкын яра-яра, каршы ярга йөзеп китәсең. Куенга җил тула, йөзгә су тамчылары сибелә. "Байбүләк шул рәхәтлекне татый алмаячак бит инде. Ул бик ерак гасырда, Иделнең күз яшедәй чипчиста, үтә күренмәле чакларында, шушы кыргый далада калачак..." Өзелеп-өзелеп туган якларына кайтасы килеп китте. Их, черек исе аңкыган үз урманыңда сусыл каен җиләге, саргайган юеш яфракларны актара-актара, гөреҗдә җыйсаң икән хәзер. Байбүләк коры-сары китереп өйде. Учак кабызды. Ике кызылканатны, чистартып, әйбәтләп юып, озын таякка беркетте һәм ялкында әйләндерә-әйләндерә пешереп алды. Балыклар тозсыз да бик тәмле иде. Искәндәр, иреннәренә ябышкан корымны учы белән сөрткәч, су читенә иелеп, битен, кулларын юды. Янәшәдә Байбүләк чупырдады. Су төбеннән калкып чыккан суүсемнәр, әле бер якка, әле икенче якка сузыла-сузыла, малайның балтырларына уралды. Салкынча ләм тәнгә җиңеллек, үзгә бер ләззәт бирә иде. ...Алар кайтып җиткәндә, кояш инде тирмәләргә төшеп кунган, далада лачыннар чыелдавы да тынган иде. Кояш, чираттагы бер көннең сихри дә, моңлы да ишеген ябып, үз урынын аңлашылмас яшерен серләр белән тулы, күзләрне камаштырырлык якты йөзле тулы айга бирергә җыена иде. * * * Искәндәр керфекләрен күтәргәндә, тирмә эчендә аллы-гөлле нурлар биешә иде инде. Өр-яңа көннең беренче саф үтә күренмәле нурлары төрле-төрле бизәкләр белән чуарланган савыт-сабаларга, балчык чүлмәккә кунып, бик үзенчәлекле рәсем хасил иткәннәр иде. Бер кырыйдагы йонлы кабада да җемелдәшә иде ул нурлар. - Уяндыңмы? Искәндәр, киездән башын күтәреп, тирмә авызына күз салды. Ак яулыгын маңгаена төшереп бәйләгән Карачәч җиңел генә атлап килде дә балчык чүлмәктән чынаякка су агызды, суны тәмләп йотты, яулыгын баш артынарак этте. Яулык астыннан бер тотам ак чәче килеп чыкты. - Оза-а-ак йокладың, - дип сузды да хатын каба янындагы йомгакны ястык өстенә алып куйды. - Минекеләр ауга китте. Алар кайтышка куян шулпасы пешермәкче идем. - Арыслан сурәте төшерелгән беләзеген беләгендә әйләндергәләп-боргалап алды. - Кыр куяны симез түгел ул. Малай шунда гына борынын рәхәт кытыклаган иснең серенә төшенде. Тирмә эченә итле шулпа исе тулган лабаса. - Тор, битеңне ю! - Карачәч камыш бишектә тыпырчынган сабыена иелде: - Син дә уяндыңмыни, кояшым! Хәзер мәммәм бирәм, яме! Малай, шәһәрдәге өендәге сыман, сөякләрен шыгырдатып киерелде. Аннары, сыңар аягында сикеренә-сикеренә, куе ямь-яшел чирәмгә чыгып басты. Үләннәрдәге чыклар очып бетмәгән иде әле. Малай аш кайнаган казанга күз генә салып алды да, үләннәрнең салкын чыгын коя-коя, чишмәгә юнәлде. Чишмә улагыннан аккан суны күкрәгенә сипкәч, чуерташларда яшь тай сыман сикеренде. Сап-салкын су аны тәмам сафландырды, тәне баштанаяк җиңеләеп, тыгызланып калды. Малай шул мәлдә башын да улак астына тыкты. Янә пошкырынды, салкын су калак сөякләре арасыннан акты. Малайның таза тәненнән тамган тамчылар үлән тамырларын юешләде. Битен югач, авызын чайкагач, биленә сөлге урап тураеп басты да урман ягына күз ташлады. Ул тарафта кеше-фәлән күренмәде. - Чәйләп ал, Искәндәр. Аучылар озакламый борынлар. Карале әй, Карачәч тә нәкъ Искәндәрнең әнисе сыман сөйләшә ләбаса. Борынлар, ди. Кайтырлар, дими, күренерләр дә дими. Малай, сызгырына-сызгырына: - Чыклы болынга чабып чык, үләннәрне чалгы белән чабып ек, ә син, үлән, шул малайны чалып ек, - дип кабатлый-кабатлый, тирмәгә керде. Карачәч инде чынаякка үлән чәе агызып өлгергән. Мәтрүшкәле кайнар чәй, иреннәрен, үңәчен пешерә-пешерә, ашказанына агып төште. Малай солы коймагы капты. Аучылар төш узгач кына пәйда булдылар. Таймас - бер, Алмыш ике куян тотканнар иде. Байбүләкнең кулында кармак белән бер сазан күренә иде. Ул, күрәсең, өлкәннәр куян куып мәш килгәндә, үпкәләренә Идел һавасын тутырган. ...Юлчылар, иксез-чиксез даланың кунакчыл хуҗалары белән кочаклашып саубуллашкач, биштәрләрен асып, тояк эзләре белән чуарланган киң юлга аяк бастылар. Сарай шәһәренә карап юлга кузгалдылар. Артта Алмышка бүләк итеп калдырган атлары кешнәде. Искәндәр кат-кат борылып карады. Ике адым атлаган саен борылып-борылып карады. Алмыш, Алмышка сыенган Карачәч, бер читкәрәк китеп баскан Байбүләк кояш нурларына төренгән иде. "Хушыгыз! Бәхетле булы-ы-ы-гы-ы-ыз!" Бу якларга инде бүтән әйләнеп килә алмасын белгән Искәндәрнең йөрәге әрнеп-әрнеп елый иде, малайның җылы күз яшьләрен дала җиле сөртеп-сөртеп ала иде. Хәл җыярга туктагач, малай тузганаклы түмгәккә чүмәште. Өф-ф итеп өрүгә, тузганакның түптүгәрәк ак башындагы мамык сыман төртке орлыклары тукранбашларга, күкебашларга сибелде. - Бабай, ә, бабай... Кайчан Акъярга кайтып җитәбез инде? - Әниеңнең бәлешен сагындыңмыни? Кока-кола эчәсең киләмени? Кымыз эч син, тәнең сихәтләнер, буыннарың ныгыр. Сабантуйда тәкә күтәрәсе егет бит син киләчәктә. - Безнең өйдә Иван дәдәй генә көрәшә белә. - Кем дисең? Иван дәдәй дидеңме? Бер дә өнәмим мин аны. - Син аны беләсеңмени, Таймас бабай? Малай, түмгәктән шуып төшеп, үләнгә кырын ятты. Тукранбаш сабагын авызына капты. Үлән суырасуыра, яшел кәләпүшен түшенә куеп, күкебашларга сузылып яткан картка текәлде. Картның тавышы әллә кайдан яңгырап килде: - Иван түгел ул. Мулла кушкан исеме Ибраһим аның. Пәйгамбәр исеме. - Безнең ишегалды өчен Иван дәдәй бит ул. - Яшь чагында кайберәүләр туксан тугызлы була бит ул. Бу да марҗага өйләнде. Өйләнде дә хатынының динен кабул итте. Ибраһимнан Иванга әйләнде. Чукынды да муенына тәре асты. Искәндәр сүзсез иде. "Асса соң, өзеп ташлап була бит аны. Йә исерек чагында югалтыр бер". Таймас, сынап, малайга карады: - Хе... Исерек чагында югалтыр дисеңме? - Искәндәр сискәнеп китте. Карт аның уйларын укый иде. - Алай җиңел уйлама син, олан. Бер пычранган җанны, әллә ниләр кылансаң да, агартып җиткереп булмый аны. - Карт йөткерде. - Малаен күргәнең бармы, Искәндәр? - Кемнең малаен? - Соң... Иванныкын инде. - Юк. - Күрмәвең хәерле. Юньле адәм түгел. Наркоман. Төрмә бете. Иван да үз диненнән баш тартты, шуңа бәхетсезлеккә дучар булды. Нәсел каргышы наркоман малай булып кайтты аңа. - Карт урыныннан калкынды. - Һәр адәм баласының җиһанда үз йолдызы бар. Шул йолдызны иртә сүндермәү мәслихәт. Аяк астындагы үләннәр әлҗе-мөлҗе килгән бер мәлдә шактый алҗыган ике юлчы тимер күпергә аяк бастылар. Күпернең икенче очында кәкре таяк тоткан, төлке бүрек кигән бер бәндә: - Күпердән файдаланган өчен салым тиеш! - дип, алдан килүче Искәндәргә арык учын сузды. Малай теге вакытта Алмыш базарда биргән тәңкәләрнең берсен аркылы-торкылы сызыклар белән чуарланган учка салды. Күперче, төлке бүреген салып, таныш түгел юлчыларга баш иде. - Узыгыз, рәхим итегез! - дип, үрдәге ям йортына төртеп күрсәтте. Йорт эченә кергәч, Таймас белән Искәндәр бормалы-сырмалы баскычтан икенче катка күтәрелделәр. Баскычка да, идәннәргә дә кыйммәтле келәмнәр җәелгән иде. Тәрәзә төпләрендә ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр белән чуарланган төрледән-төрле гөлләр үсә иде. Искәндәр кыенсынып кына почмактагы кәнәфигә барып утырды. Карашы каршы як почмакта сузылып яткан барска ябышып калды. Барс башын келәмгә салындырган, күзләре ачык, аскы тешләре кар төсле ап-аклар. Менә хәзер җайлап кына торып утырыр да, алгы тәпиен сузып, таныш түгел малайга сәлам бирер сыман. - Әйе... әйе... - Баскычтан кемдер сөйләнә-сөйләнә өскә күтәрелә иде. - Әмер вакытында үтәлер, ханым-солтаным. Кыска буйлы, түгәрәк сакаллы адәм, малай янәшәсендәге кәнәфигә кырын ятып, күн букчасыннан кәгазь төргәге тартып чыгарды. Кәгазьләрнең һәрберсен бик игътибар белән күзәтеп чыккач: - Бар да исән-сау, Аллага шөкер! - ди-ди, кәгазьләрне күн букчага кире тутырды. Искәндәр күреп калды: әлеге кәгазьләргә зәңгәр кара белән нидер язылган һәм һәр битнең аскы өлешенә мөһер сугылган иде. Әлеге кеше үз бүлмәсенә кереп киткәч, Искәндәр дә алтынсу ишек тоткасына сузылды. Таймас шифалы үләннәр тутырып кабартылган мендәргә баш салып черем итә иде. Малайның янәшәсендәге ятакка сузылуын тойгач: - Почта йөртүченең кәефе ничек, олан? - дип, урынында кымшанып алды. - Нинди почта, бабай? - Нинди булсын инде. Почта төсле почта. Урысларга хан ярлыгын илтә ул. Әнә ишегалдында аты чемченә. Малай ишегалдына күз салды. Ак байтал капка янындагы печәнгә авызын төрткән. Арырак ике почта аты бер-берсенә сыенып басып тора. - Чәйләп алгач, бераз ял итмәк булды ул. Бераздан янә тузан туздырыр. Новгородка барышы. Таймас икенче ягына борылып ятты. - Ямщик дигән сүзне беләсеңме? - Беләм, бабай. - Без ял итеп яткан шушы ямнан килеп чыккан ул ямщик сүзе. Карт тынып калды. Тып-тын. Тынлыкны ара-тирә борын сызгыргалаган авазлар гына бозып куйгалый иде. Кунак йортында Таймас сөйләгән хикәят Борынгы Болгар җирендә дүрт баһадир яшидер иде: Кылычарыслан, Ишман, Ишкуәт, Котсал. Дүртесе дә гаять куәтлеләр, лачынкүзлеләр иде. Кылычарыслан яшь үгезне эһ тә итми күтәрер иде һәм Сабантуй мәйданын ике тапкыр урар иде. Ишман чикләвек куагындагы яшел яфраклар арасына яшеренгән кошның күзенә ук атып тидерер иде. Ишкуәт исә Сабантуй мәйданында ут уйната: Чыңгызхан нәселе батырларын кечкенә тау итеп өеп куя. Әлеге батырларның кайсы сызлаган билен, кайсы тайган кулбашын уа-уа чирәмдә ыңгыраша. Малайлар тәгәрәтеп җибәргән күкәйләрнең маңгайларына килеп сылануларын да тоймыйлар хәтта. Ә Котсал бураны берүзе бурый торган иде. Үзе балта остасы да, мичче дә. Менә шул дүрт баһадир, язгы ташулар китеп, туфрак кибеп юллар төшкәч, Болгар халкыннан бизәнү һәм башка төрле көнкүреш әйберләре җыйнап, еллар буе сузылачак сәяхәткә әзерләнделәр. - Су үгезләрен, аю балыкларын тынычсызлап кайтыйк инде тагын бер, - диде Кылычарыслан, көртлек шулпасын тәмләп йотып җибәргәч. - Син, Ишман, кирәк-яракны кат-кат барлап чык. Айбалталар, кылыч-хәнҗәрләр, пычак, чакма ташлары - кыскасы, бер генә вак-төякне дә карашыңнан ычкындырма. Син, Котсал, кием-салым өчен җаваплы: кеш, чәшке тиреләреннән тегелгән туннар, бүрекләр алырга тиеш. Әйбәтләп бер бәйләмгә бәйләсәң, йөртергә уңайсыз булмас. Ә син, Ишкуәт, ризык әзерлә: Боз диңгезенә барып җитәрлек итеп ярма, ашлык ал. Елгада балыгы да, кысласы да мыжлап тора. Төньяк халыклары болан итенә дә, аю итенә дә бай. - Кылычарыслан көлчә сындырып капты. Бераз тел яшереп торгач: - Каз маен да, бурсык маен да, үлән төнәтмәләрен, киптерелгән миләш, шомыртын да үзем кайгыртырмын. Савыт-сабаны күпләп алу кирәкмәс. Юлда бер энә дә таштай авырая, - дип, аякларын үләнгә сузып җибәрде. Тагын бер көннән юлчылар, Әтил суында кайнашкан чабакларга күз сала-сала, ярдагы зур көймәне агымга эттеләр. Аннары алар азык-төлек, кием-салым, башка кирәк-яраклар төялгән көймәгә сикерделәр. Кылычарыслан арканны уңга-сулга, аркылыга-буйга тарткалады. Чияләнеп бәйләнгән элмәкләр җил-давылда чишелерлек түгел иде. Көймәгә җайлап утырыштылар. Ишкәкләргә тотындылар. Су чупылдады. Идел өстенә адашып килеп кергән лачын, чыелдап, далага очты. Яр читендә басып калган Чәчкәгөл: - Иске авызга яңа аш - диңгез кич, зәңгелә кач! - дип кычкырып теләкләр теләп калды. Аннары, ярда капланып яткан көймәгә утырып, белгән догаларын укырга кереште. Баш очында лачын чыелдады. Юлчылар, Әтил суын төрле якка чәчрәтә-чәчрәтә, агымга каршы йөзделәр. Чәчкәгөл, алар күздән югалганчы, кояш инде шактый җылыткан комда басып торды. Ком балык тәңкәләре белән чуарланган иде. - Алар кая киттеләр соң, бабай? - Беринг бугазын беләсеңме? Юллары шул тарафка аларның. Ул вакытларда әле безнең материк белән Америка материгы бергә тоташкан иде. Шунлыктан безнең кавем бик җиңел генә Америкага барып-кайтып йөри иде. - Американы Колумб ачкан аны. - Ах, тишек борын, Американы борынгы болгарлар ачкан. Болгарлар, олан. - Алдашма инде, бабай. - Хе... Яңа Җир утравында әле дә Болгарда ясалган төрле-төрле көнкүреш әйберләре табылып тора. - Карт чокырга тукранбаш төнәтмәсе агызды. Бүген ул йокыдан кәефсез уянган иде. Йөрәге чәнчештерә. - Ул якларда да бозлар эри, олан. Гренландиядә боз калмый бугай инде. Океаннар ярларына сыешмый башлады. - Төнәтмәне йотып куйды. Авызын кулъяулыгы белән сөрткәләде. - Менә шулай... Дөньяны янә су басарга җыена. Япон һәм Охот диңгезләрен үзара тоташтырып торучы Татар бугазын бер дә югалтасы килми бит, олан. Картада күргәнең бардыр: Татар бугазы Азия материгы белән Сахалин утравы арасында сузылып ята. - Америка безнең материктан ничек аерылып киткән соң, бабай? - Укытучыларың сөйләр әле. Әйе... Җирләр гел тетрәп тора, җир үзәгеннән вулканнар ата. Җир тетрәгәч, зур-зур ярыклар хасил була, шул ярыкларга су тула. Америка материгы да шул рәвешле аерылып киткән инде, олан. Менә шул Американы Колумб ачкандыр инде. - Безнең сәяхәтчеләр нишләделәр соң инде? - Алармы? Алар юлда инде. Чаналарга этләр җигеп, Боз диңгезендә шуалар. Көрт ера-ера, эскимослар белән күрешергә ашыгалар. Өшемәсен дип, салкында кипшергән кулларына, битләренә каз мае сөртәләр. Үпкәләрен салкын өтеп алса, бертуктаусыз йөткерергә керешсәләр, бурсык мае җылытып эчәләр. - Кире кайтырга җыенмыйлармы әле, бабай? - Юк әле, олан. Боз тауларын кичә-кичә хәлдән тайган болгарлар эскимосларның чумнарына кереп егылдылар, ниһаять. ...Өстенә болан тиресеннән тегелгән тун, башына болан тиресеннән тегелгән бүрек кигән эскимос кызы карда яткан этләргә кызыл балык чыгарып салды. Этләр балыкларга күз генә сирпеделәр, алар, чана тарта-тарта, тәмам хәлдән тайганнар иде. Авызларын ачарлык та хәлләре юк иде. Йокымсырадылар. Иртән алыш-биреш башланды. Болгарлар хатын-кызларга тун, бизәнү әйберләре, савыт-саба, таракмазар өләште. Ир-атларга пычактыр, баудыр, көрәк, балта тиде. Ә эскимослар... - Карт йөткерде. Чәй йотты. - Пычак, тарак, кылыч саплары ясау өчен, болгарларга морж тешләре әзерләп куйган иде. - Диңгез үгезе дигән идең... - Шул моржлар инде алар, олан. Аю балыгы дигәнем тюлень булыр. Ак аюлар шул тюленьнәрне ашап җан асрый бит инде. - Баһадирлар Болгарга исән-сау кайтып җиттеләрме соң, бабай? - Әлбәттә. Безнең халыкны кырау сукмый бит ул. Зәңгелә авыруы бераз хәлсезләндергән анысы. Тешләре дә коелгалаган. Әмма ләкин Әтил суына чумып, балыклар арасында рәхәтләнеп-иркенләп йөзеп алгач, куәтләре кире кайткан. Аларның туган җиргә нык басып кайтуларын ишетеп, Болгар халкы шәһәрдән Әтил ярына ташып чыккан. Туган ил - туган ил инде ул. Яшәтә дә, яшәртә дә. Илсез калырга язмасын! Инде соң иде. Искәндәр изрәп йоклап китте. Карт малайны җылы юрганга төрде. Малай төшендә саташа иде бугай, аңлаешсыз ниндидер сүзләр әйтте, кулларын бутап-бутап алды. Алар иртә таңнан янә юлга кузгалачак. Ә юл озын, бик озын иде әле. * * * Сарай шәһәре гөлләргә төренгән иде. Юл читләре дә, бакчалар да, өй тирәләре дә аллы-гөлле гүзәллеккә чумган. Монда сулавы да җиңел, үпкәләргә чәчәк исе тула. - Дала исен иснәп йөри-йөри тәмам ябыгып беттең син, олан. Ашавың эчеңә йокмый. Искәндәр шәлперәйгән корсагын сыйпады: - Көн-төн чабам бит мин, бабай. Авызым капканны да көтми, ни ашасам, шул җитми. Борыннарын тәмле ис кытыклады. Малай, башын алга сузып, әле уңга, әле сулга каранып иснәнеп торды. Аннары кулын алга сузды: "Әнә тегендә!" Кирпечтән бик зәвыклы итеп салынган хәрчәүнәнең ишек төбенә килеп бастылар. Урам чатында озын сары чәчләре муенына сибелгән, җирән айгырның ияренә сеңгән җайдак күренде. Очламын уң кулына тоткан иде ул, көбә киеменә тагылган кәкре кылычы ат янтавына тиеп тора иде. Аңа бер төркем атлылар ияргән иде. Җайдаклар, тузан туздыра-туздыра, шәһәр урамы буйлап өскә таба менеп киттеләр. - Кенәзнең хан янына килеше, - диде Таймас һәм, шыгырдатып хәрчәүнә ишеген ачты. Эчтә кеше-фәлән юк иде диярлек. Ишек төбендәге сары эскәмиядә өч-дүрт ир-ат гәпләшеп утыра, һәм түрдә кара чәчле яланбаш бер малай алдындагы зур савыттан ит кисәге алып маташа иде. Ул да Искәндәр сыман какча гәүдәле иде. Таймас хәрчәүнә хуҗасы янына килеп сәлам бирде: - Әссәламәгаләйкем! Исән-аман гына торышмы, кардәш?! - Вәгаләйкем, кардәшем. Сезнең хәер-догада! Карт зур балчык савытларның берсенә ит кисәкләре салдырды, ит кисәкләренә сусыл аштәмләткечләр сипте. Кесәсендә актарынгач, учын тирләгән маңгаена тидерде. Хәрчәүнә хуҗасына тиен акчалар тоттырды. - Ашаганыгыз тамагыгызга ятсын! Тамак ялгап алгач, аяк буыннарына җегәр тулгач, шау-шулы урамга атладылар. Кара чәчле, какча гәүдәле малай да аларга иярде. Малай Искәндәрнең җиңеннән тартты: - Син кем буласың? Минем исемем - Иштимер. - Мин Искәндәр. Акъярдан. - Каламы ул, саламы? - Кала. Карт Иштимернең аркасыннан какты: - Бик ерак. Егерме беренче гасырдан ул. Искәндәр картның сүзен бүлде: - Без бит әле егерменче гасырда йөрибез. Карт: - Алтын Урдада унөченче гасыр, Акъярда - егерме беренче, - дип кеткелдәде. - Гасыр нәрсә соң ул? - дип кызыксынды Иштимер, ялан аягы белән тузан туздыра-туздыра. - Нәкъ йөз ел яшәсәң, бер гасыр тир түккән буласың, димәк. Иштимер, йөз елның азмы, күпме икәнен исәпләп чыгарырга теләгәндәй, күл суы сыман зәп-зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Искәндәрнең аягындагы читекләргә текәлде. Үзенең ялан тәпи йөгерүеннән оялгандай, борынын тарткалады. - Миңа әле ун гына яшь. Йөзгә хәтле әле... - Бик озак шул, - диде Таймас. - Тәпиләрең чебили-чебили елатып бетерәчәк әле. - Сез кая барасыз? - Без Сарайга килдек кенә әле. Берәр җирдә төн кунарбыз да иртән шәһәр урамнарын сәйран кылырбыз. - Без аксөякләр түгел инде, бабай. Болар карасөяк димәсәгез, әйдә, үзебезгә алып кайтам. Өебез иркен, зур агач өй. - Кунаклар ташлап китмәсен дигәндәй, ашыгып өстисе итте: - Әти җәен шәһәрдә яшәми. Ул иркен тугайларда көтү көтә. Өйдә мин дә ике сеңлем һәм әнием. Карт гаҗәеп кунакчыл, якты йөзле бу малайның кыставын чын күңелдән сөенеп кабул итте. "Барырсың да, әнисе ни дияр? Артык кашык булмабызмы?" Ашыйсы ризык авыз ертып керә бит ул. Чит шәһәрдә кунак йортын да эзләп йөрисе килми иде картның. Малайның чакыруын кире какмады ул, чөнки сөякләре йомшак ястык сорый иде. Тик шулай да малайдан: - Шәһәрегездә кунак йорты бардыр, кай тирәдә ул? - дип сорыйсы итте. - Калабыз зур, бабай. Иртән, кояш күтәрелгәндә, бер читеннән кереп китсәң, өйләгә икенче читенә килеп чыгасың. Юлчылар йорты ерак әле моннан. Кайттылар. Бәхет аларга йөзе белән борылды. Иштимер яшәгән йорт шактый зур иде. Капканы ачып керүгә, абзар почмагыннан чабып чыккан эт, сез кемнәр соң, абзыйлар, дигән сыман, әрекмән колакларын салындырып, акыллы күзләрен зур итеп ачып, кунакларга карады. Аннары, тәпиләрен сузып, ишегалды чирәменә сузылып ятты. Бу аның: "Минем сездә эшем юк, теләсә нишләгез!" - диюе иде бугай. Иштимер этнең муенын кашыды. Эт малайның кулын ялады һәм ишетелеришетелмәслек кенә итеп шыңшып куйды. Баскычны шыгырдатып менделәр дә, исәнләшеп, өй эченә уздылар. Тәрәзәләрдән мул булып сузылып кергән нурлар сәкегә пөхтәләп өелгән ястык-мендәрләрдә, өй стенасының буеннан-буена сузылып киткән шүрлеккә тезелгән савыт-сабаларда, балчык чүлмәкләрдә, тәрәзә төпләрендәге гөлләрдә биешә иде. Яктылык картның да күзләрен чагылдырды. Ул яшьләнгән сул күзен сөрткәләде. Чит кешеләрне кинәт күргәч югалып калган хатын да, кулларын ак сөлгегә сөрткәли-сөрткәли, башын аска иде. - Йортыгыз бик нурлы, бик җылы икән, нигезегездән бәрәкәт очмасын! - дип теләкләр теләгәч, картның мөлаем карашы хатынның сылу буен сыйпап узды. Хатын кап-кара толымнарын зифа гәүдәсенә таратып салган, кыйгач кашлары җыерчыксыз ак маңгаена ниндидер сихри матурлык өстәгән, улының күзләренә бик тә охшаган зәп-зәңгәр күзләренә тулган моң менә-менә ташып түгелер сыман иде. - Ирем бүген кичкә кайтырга тиеш иде. Аяк тавышларын ишеткәч, әллә иртәрәк бушаганмы дип торам. Сезне күргәч югалып калдым. - Борчылма, борчылма, сеңел. Каушарга кирәкми. Без начар ният белән йөрмибез. Мине - Таймас, ә бу егетне Искәндәр дип белегез. Ил-җир күреп йөрешебез. Хатын малайның инде язулары шактый уңган, "Гуд бай, Америка!" дип язылган футболкасына күз генә төшереп алды. Картның ышанычлы бәндә икәнен ярты сүздән аңлаган хатын тәмам ачылып китте: - Әле аш салырга җыенып кына йөрим. - Хатын мич алдындагы утыннарны аягы белән эткәләде. - Елкы ите белән сыйлармын үзегезне кичләтеп. Хәзергә чәй белән генә ялманып торыгыз инде. - Юк, юк, без ач түгел. Тамак та кипмәде әле. Исемегезне дә белсәк... - Энҗе мин. Тулы исемем Энҗебикә. - Исемегез җисемегезгә тәңгәл икән, сеңлем. Хатын уң як битен яулык очы белән каплады. Мич алдындагы чүлмәкне иелеп алды да ишеккә юнәлде. Таймас та, ике малайны ияртеп, ишегалдына, аннары, чирәм ера-ера, капка төбенә атлады. Ара-тирә кешеләр үтеп киткәли. Каршыдагы йортның ишегалдында бала-чага чыр-чуы ишетелә. - Кенәз хан каршында утыра инде, оланнар. Новгород кенәзе Александр Невский ул. Асылташлар белән бизәлгән алтын тәхеттәге ханның күзләренә кереп чумган ул. Хан әмерләрен берсүзсез үтәргә әзер. Көмеш белән бизәлгән тәхет аягыннан ерак түгел ханның олы хатыны утыра. Әнә ул Александрга хан ярлыгын тапшыра. Капкага сөялеп баскан Таймас җыерчыклы уң кулын алга сузды. Малайларның карашы шул кулга ябышып калды. Әйтерсең лә менә шул кызыксындырып сузылган учтан аларның кулларына гомер күрмәгән ниндидер тылсымлы нәрсә очып килеп куначак иде. - Син, бабай, бөтен нәрсәне үтәли күрәсең бугай, име? - Шулай икәнлеген тоемлыйм мин. Борыннарыгыз исне шәп сизәме? Сизсә, шуны әйтегез миңа: урамга нинди ис таралды ул? - Аш исе. - Елкы исе. Иштимернең әнисе безне кунак итәргә җыена. Ире Туканны да сыйлыйсы бар бит Энҗенең. Тукан әллә бушый алмады, әллә башка мәшәкатьләре муенына атланды, ул кичне өенә кайта алмады. Таң сызылуга, Таймас карт каядыр китеп гаип булды. Иштимер, Искәндәрне үзенең чабуына тагып, шәһәр читендәге бакчаларына теркелдәде. Алма, чия белән сыйлана-сыйлана корсаклары каптай булгач, басуга юнәлделәр. Басуга килеп кергәч, Искәндәр аһ итте. Күз күреме җитәр арада эреле-ваклы ямь-яшел карбызлар тәгәрәшеп ята иде. Алар шулхәтле күп иде ки, бик еракта күк белән карбыз басуы үзара тоташкан иде. - Аша, сусының басылыр! - Иштимер бер кечкенә карбызны тезенә бәреп урталай ярды. Туфракка каракучкыл карбыз төшләре коелды. Искәндәр карбызның кандай кызыл йомшагын ашыгып иреннәренә тидерде. Борынына, иягенә карбыз кызыллыгы йокты, күлмәк изүе дә алланып чыкты. - Телне йотарлык! - дип, малай ияген сыпыргалады, юешләнгән кулын үләнгә сөртте. - Нитраты юк моның. - Анысы нәрсә тагын? - Иштимер икенче карбызга үрелде. - Аны ничек ашыйлар? - Агу ул, - дип җаваплады Искәндәр. - Химия. - Минем бу карбызларны үз химаямә алганым юк, Искәндәр. Кем тели, шул ашый. - Мин химая димәдем, химия дидем. Химия - фән ул. Бер матдәнең икенче матдәгә әйләнүен өйрәнә. - Малай теле белән әйтерсең лә Таймас карт сөйләшә иде, Искәндәр үзенең шулкадәр белемле булуына аптырап та китте бугай хәтта. - Ә менә химаянең ни икәнен белми идем. Рәхмәт. Иштимер янә бер карбызны урталай ярды. - Чынлап та, тәмле сезнең карбызлар! - диде Искәндәр, иреннәрен чапылдата-чапылдата. - Безнең Акъярда да саталар карбызны. Әстерханнан китереп саталар. КамАЗларга төяп кайтаралар. - Акъяр... - Иштимер колагын кашыды. - Ишеткән нәрсәм түгел. КамАЗ дигәнең ни? - Акъяры - шәһәр, КамАЗы - машина. - Малай тотлыгып калды. - Зу-у-ур тәгәрмәчләре тәгәрәгән зуп-зу-у-ур машина. - Ә машина нәрсә соң ул? - Машинага башта бензин салалар, аннан шофёр абый аның кабинасына кереп утыра да машинаны кабыза. Тирә-якка әче төтен таратып, юлдан китеп бара. Иштимернең берни дә аңламавын төшенгән Искәндәр машина сыман үкереп күрсәтте: - Менә хәзер ухылдый-ухылдый үрдән менеп бара инде. - Шофёрмы? - Машина менә. Шофёры - машина эчендә. - Бензин дигәнең нәрсә инде? - Шул су күк нәрсә инде. Химия. Тик аны атлар да, кешеләр дә эчми. - Син мин күрмәгән бик ерак илдә яшисең икән. Монда машина белән килдеңмени? - Ат белән дә, җәяүләп тә килдем. Таймас бабай алып килде. - Ат белән кайтып китәсең дә миңа кунакка машина белән киләсеңме? - Тагын бер-ике көннән без телевизорлы, Интернетлы Татарстанга таба юлга чыгабыз. - Син аңламаган бик күп нәрсәләр турында сөйләде Искәндәр. - Малайлар икесе берьюлы артларына борылдылар. Зур гына карбыз телеме тоткан Таймас карт күзләрен челт-челт йомгалады. - Искәндәрнең Әстерхан дигәне - Идел тамагындагы татарлар нигезләгән шәһәр ул. - Карт көньякка төртеп күрсәтте. - Ханлык башкаласы да булып торды ул. Иван Грозный дигән урыс патшасы басып алганчы, аның исеме Хаҗитархан иде. Без ул шәһәргә сугылып тормаячакбыз инде. Синең юлың төшәчәк әле ул якка, Иштимер. - Карт серле елмайды. - Хаҗитарханнан кыз алачаксың син, олан. - Әле мин үскәнче... Таймас карт кеткелдәп көлде: - Булачак хатының бишектән төште инде. Басудан һәрберсе берәр карбыз кыстырып кайттылар. Ишегалдында чыр-чу килеп чабышкан ике кызчык, чирәмнән алларына тәгәрәп килгән өч зур карбызны күргәч, бармакларын борын тишекләренә тыгып аптырашып калдылар. Карбызларның берсе кап-кара күзле, бит очында кечкенәрәк көрән миңе булган кызчыкның аягына килеп бәрелде. Кызчык, иелеп, карбызның сабагын эләктерде: аны күтәреп алып күкрәгенә кысмакчы иде бугай. Яшел чәчүргечле икенче кызчык, уймак авызын бөрештереп, капка астындагы бушлыкка текәлде. Карбызлар шуннан тәгәрәшеп кергән иде бит. Капкадан көлешә-көлешә Иштимер, кызларга таныш түгел малай белән яшел кәләпүшле карт килеп керделәр. Кичен Тукан: - Кунаклар төшкән икән безгә! - ди-ди ишектән кергәч, кинәт тупсада тукталып калды. Киң табак битле, кысыграк күзле, башкортка тартым карсак адәм иде бу. Сынап, Таймаска карады. Аннары, җәһәт кенә атлап килеп, картка җылы учын сузды: - Мин сезне кайдадыр бер күргән идем күк. Хәтерем тишек, гафу итегез. - Һәр адәмнең игезәге була, диләр, туганым. Җиһан гаҗәеп киң бит ул. Каядыр дөньяның икенче бер почмагында үземнең сыңарым яшәвен белсәм, бер дә шаккатмас идем. - Килешәм, бабай. Телеңнән мәрҗәннәр коела, валлаһи. Елмаештылар. Чәйләп алгач, Тукан белән Таймас карт каядыр китеп югалдылар. Ике кызчык сәкедәге ястыкка сузылды. Сыдырылган тезләрен ышкып ята-ята, икесе берьюлы диярлек тирән йокыга талдылар. Энҗе савыт-сабаларны, юып-чайкап, шүрлекләргә тезде дә, кабасын алып, йон эрләргә кереште. Искәндәр белән Иштимер баскыч төбенә чыгып утырдылар. Көндез кояшта кызган сайгаклар җылы иде әле, ишегалдындагы үлән-чәчкәләрдән аңкыган хуш исләр иреннәргә килеп ябыша, тешләргә әйтерсең лә умарта балы сылана иде. - Син аксөяк икәнсең, - диде Иштимер. - Нигә? - дип гаҗәпләнеп сорады Искәндәр. - Аягыңда читек ич. Бездә аны аксөякләр генә кия. - Юк, мин олигарх малае түгел. Әти-әнием эшләп тапкан акчага киенәм, укыйм, ашыйм. - Олигарх кем ул? - Улмы? - Малай уйланып торды. Аннары әтисеннән ишеткәннәрен кыска гына итеп әйтеп бирде: - Эшләмичә ашаучы. - Эшләмичә дә ашап буламыни? - Була. Эшләүчеләр хисабына симерәләр алар, олигархлар. - Мин акчаны үзем эшләп табам. - Иштимер әзрәк дәшми торды. Көчеге каядыр чыгып чапкан, ахры, эт оясы авызында ук диярлек чуар тавык тибенә иде. - Җәйләрен басуда карбыз җыешам, аны базарда сатам. Кышларын байларның капка төбен көрим. Кар күп була бездә. - Анысы мин дә бармак суырып диванда ятмыйм, - диде Искәндәр. - Эшләгән кешегә эш тавык чүпләп бетермәслек. - Аннары кинәт кенә: - Читекләрне сиңа бүләк итимме? - дип, Иштимергә борылды. - Кирәкми, - диде Иштимер. - Мин яланаяк кына чаба алам. - Ул, уң ягына янтаеп, ике табанын берьюлы Искәндәргә сузды: - Тотып кара, мә. Икесе дә таш белән бер. - Син китаплар укыйсыңмы? - дип куйды Искәндәр кинәт кенә. - Мин мәдрәсәдә укыйм, Искәндәр. Мөгаллимебез - бик гыйлем иясе. Белмәгән нәрсәсе юк. Китапларны Гарәбстаннан кайтартылган кәгазьләрдә басалар, ди. - Кәгазьне Кытайда ясыйлар, Иштимер. - Юк. Гарәпләр ясый аны. Аннан татарлар китап баса. - Иштимернең күзләре очкынланды, иреннәре үҗәтләнеп кысылды. - Мин дөрес сөйлим. - Татарлар учакта кеше кыздырып ашыйлар дип укыдым мин бер тарих китабында. Рәсеме дә бар иде. Иштимер баш бармагын чигәсе тирәсендә бөтергәләде: - Тиле кешеләр шулай дип язган аны, алайса. Кеше кешене ашыймыни? - Сүз белән ашый ашавын. - Искәндәр әнисеннән ишеткәннең сүзен сүзгә кабатлады. - Бик начар нәрсә, йөрәк кенә түзсен. Исемең Тимер икән... - Әти әйтә, нәселебездә бер бик яман чир бар иде, шул чирдән котылу өчен, сиңа Иштимер куштык, ди. Тимер күк нык бала булсын, дигәннәр инде... Таймас карт белән Тукан бәхәсләшә-бәхәсләшә ишегалдына килеп керделәр. Таймас карт бүген бөтенләй яшәреп киткән: адымнары җитез, күзләре якты нур чәчә, куллары кош канатларыдай тизтиз җилпенә. Керүчеләр, малайларның җилкәләренә орынып, ялт кына өйалдында югалдылар. Туканның: - Иртә таңнан, Иштимер, сине тугайга алып китәм, керегез, ятыгыз... - дигән соңгы сүзләре генә баскыч төбенә чәчелеп калды. ...Ишек төбендәге аяк киемнәренә беренче таң нурлары төшүгә, өлкәннәр уянып күзләрен сыпырдылар. Энҗе чоланнан кымыз тулы таш чүлмәк күтәреп керде, тустаганнарга чемердәп торган кымыз агызды. Бит-кулларын юып, сөртенеп алгач, ир-атлар өстәл тирәсен түгәрәкләде. Ике кызчык мыш-мыш йокы бүсә иде әле. Һәммәсен дә яңа көндә яңа мәшәкатьләр көтә иде. * * * Зәркән кибетенә сугылмый уза алмадылар. Таймас карт алтын йөгертелгән тотканы сакланып кына үзенә тартты. Тупсаны атлап керүгә, Искәндәрнең күзләре камашты: прилавкадагы кечкенә-кечкенә мендәрчекләрдә, төрле-төрле төсләр балкытып, энҗе-мәрҗәннәр, асылташлар җемелдәшә иде. Түр бүлмәдән: - Әз генә көтегез, яме! - дигән карлыкканрак тавыш ишетелде. Тамак кырдылар. Аннары тавыш иясе үзе дә күренде. - Ни алу ниятегез? Янә тамак кырды, күпереп торган кара мыегын сыпырды. - Тамак кытыкланып тора әллә нишләп, ирен дә чабырды. Салкын сөт эчү килешмәде бугай. - Алмаз кашлы, алтын кысалы йөзеккә карап онытылган картка: - Монысының иясе бар инде. Кичтән үк килеп белешкән иде, төн йокламый алмаз шомарттым, - дип, янә юан бармагы белән йомшак мыегын сыпырды. - Без күреп чыгарга дип кенә кергән идек, бик зиннәтле кибет икән, - диде Таймас карт. - Егеткә дөнья гыйлемен сеңдереп йөрешем, - дип тә өстәргә онытмады. Хәер, ул бу гыйбарәне кая барса да кабатларга онытмый иде. - Әнә үзе дә килә! Зәркәнче, нәрсәдәндер уңайсызланган сыман, кинәт тынып калды. Чабырган иренен дә яламады, мыегына да кагылмады. Ул арада кибет эчендә кичәге сары чәчле урыс пәйда булды. - Хан мунчасында чабынып сихәтләнгәч, таралып йоклаганмын гел. У-һу! - дип, кибет эчен тутырып гөрелдәде ул. - Җылы су тулы мичкәгә чумып чыгу түгел инде, чып-чын татар мунчасы. Ханзадә сөртенергә биреп җибәргән сөлгенең йомшаклыгын белсәгез сез! Нык мускуллары бүртеп торган кулларын як-якка киң итеп аерып, прилавка читенә таянды. Зәркәнче алмаз кашлы алтын йөзекне сары урыска сузды: - Рәхим итегез, Александр әфәнде! - И-һи-һи! Соклангыч, ә! - Александр йөзекне кояшка тотып карады. Кысылган күзләре йөзекнең һәр бизәген җентекләп тикшерде, бәяләде бугай. - Тәңкәм, моны күргәч, аңын җуеп егылачак инде. - Йөзекне чәнти бармак очына кидереп карады. - Һи юләр! Ирләр бармагы белән хатын-кыз бармагы бер юанлыкта буламыни ул. Нәфис затларның бармагы да нәфис бит аларның! Ирләр бармагы кылыч тотып тупасланып беткән бит ул. Ярар, алам. - Александр кесәсеннән чәчкә чигелгән акча янчыгын тартып чыгарды. - Алтын Урда кызына Алтын Урда киявеннән бүләк булсын! - Зәркәнченең учына янчыгыннан алтын тәңкәләр койды. - Санап ал! Минем хатын уклаубикә түгел, бик итагатьле татар кызы. Борын чөймәс. Кибеттән чыгышлый: - Иртәгә хан ярлыгын алырга Киев, Чернигов, Владимир-Суздаль кенәзләре дә киләчәк. Кунаклар каршыларга әзерләнеп тор! - дип, зәркәнчегә кояштай елмайды да ишекне тышка этте. Кырык яшьләрдәге бик җиңел гәүдәле ир иде бу. Искәндәр киноларда күргән Александр Невскийга бер дә охшамаган иде. Усал да, тәкәббер дә түгел иде... - Сез, балалар, милләтнең нигезе. Милләтнең нинди булуы сезгә бәйле. Нигез көпшәк булса, милләт тә көпшәк булачак. Бер-беренә нык береккән милләтне бернинди җил-давыллар да туздырып ташлый алмый. Минем бу сүзләремне күңел кесәңә югалмаслык итеп салып куй, Искәндәр! * * * Күк гөмбәзе караңгы иде әле. Әллә кайда еракта, күк читендә сыңар йолдыз җемелди. Аның яктылыгы җиргә ничә мең еллар буе килә икән? Исеме ничек икән ул җемелдәвекнең? Мәктәптә астрономия фәнен укымаган Искәндәр, әлбәттә, бу сорауларга җавап таба алмаячак иде. Бабасын да борчыйсы итмәде. - Сарай Бату өстендә дә яна ул йолдызлар. Әмма Алтын Урда күгендә янучы йолдызлар көн саен тоныклана бара, - дип көрсенде Таймас карт. - Иштимер дустың әллә кайчан туфрактыр инде. Сарай Бату бездән йөз ел ераклыкта калды бит. Нәкъ бер гасыр арасы. Җир йөзендәге һәрнәрсә гүзәл. Аллаһ һәр үсемлекне, һәр җан иясен матур итеп яраткан. Тереклек үзара гармониядә яшәргә тиеш, шулай түгел икән, ахырзаман һичшиксез киләчәк. Алтын Урда өчен ахырзаман җитте, олан. - Без ничек шулай тиз генә яңа гасырда яши башладык соң әле, бабай? Ни өчен ахырзаман турында сөйлисең син? - Бер ватылган нәрсәне элекке хәленә китереп булмый ул. Аның кайбер кыйпылчыклары күз уңыннан барыбер читтә калачак. Менә без Сарай Бәркәдә инде. Әллә канатлы кош сыман очып килдек, әллә дала җәйрәне сыман чабып. - Карт учак кабызды. Учакның кызыл шәүләсе картның сакалын, борын очын, аннары кинәт бөтен битен яктыртты. - Шундый чор, олан. Бу дәүләт кешене үтерә генә белә, яшәтә белми. Ызгыш-талашлар, ханнарның йөгәнсезлеге, ханзадәләрнең оятсызлыгы, караклык һәм ришвәт харап итте Алтын Урданы. Алтын Урда үз олигархларын тудырды, кеше хисабына яшәүчеләр күбәйде. Учак тирәсендәге чыклы үләннәр кибеп бетте. Бабасын тыңлый-тыңлый йоклар-йокламас яткан малай учак җылысыннан тәмам оеды. Битен учына салып яткан малайга күз төшерде карт һәм уйлап куйды: "Йолдызлар сүнә, планеталар тузан булып галәмгә сибелә, адәм балалары туа, мәңгелеккә күченә, буыннар алышына, ә һәрнәрсәне яратучы Кодрәт Иясе мәңге исән. Аллаһының нурланышы һәм Адәмнәр җанына үтеп керүе - галәм белән кешелекнең иң бөек сере ул!" Таң атып үләннәр арасында эре кырмыскалар йөгерешә башлагач, офыкта балкып утыручы кала шәйләнде. Карт аның тыштан гына ялтыравын, эчтән калтыравын әйбәт тоемлый иде инде. "Матур мираж!" Карт үлән сабагы белән малайның борын тишеген кытыклады. Малай чәбәләнде, аннары тынлыкны чәлпәрәмә китереп төчкереп җибәрде. Биштәрләрен чиштеләр. Елкы ите ашадылар, кымыз эчтеләр. - Бу сәяхәттән әйләнеп кайткач, син Акъярдагы иң сәламәт кеше булырсың инде, Искәндәр! - дип, беләгендә йөгергән кырмысканы үләнгә сак кына селкеп төшерде. - Акъяр дигәннән... Мирзанур абыйларың исән-сау кайтып җиттеләр командировкадан. Алар хәзер милиционерлар түгел инде, полиция хезмәткәрләре. - Полиционерлармыни? - Теләсә ничек ата, олан. Исемне алыштыру белән генә эчтәлек үзгәрми ул. Демократия, дип чыр-чу киләләр. Кеше бер-берсен ишеткән чакта гына була ул демократия. Ә илдә нәрсә... Берсе ни сөйләгәнне икенчесе ишетми. Карт уйчан гына өстәп куйды: - Сез хыялсыз калдыгыз, олан. Хыяллану өчен, артыңда куәтле ил барлыгын тою кирәк. Ә сезнең артыгызда ил түгел, гаражлы коттедж гына бар. - Аңламадым, бабай. - Яши-яши аңларсың. Оптимист бул! Оптимизм - яшәү эликсиры ул! Шәһәргә кереп озак та бармадылар, каршыларына бераз алга бөкрәйгән бер бәндә очрады. Кулында букча иде аның. Алгарак чыгып торган ияге, карчыга борыны әлеге бәндәнең үз-үзен тотышына тәвәккәллек төсмере өстәсә, вак җыерчыклы киң маңгае аның акыл иясе икәнен ассызыклый иде. Җиләнен җилфердәтеп, малай белән картны тиз генә узып китмәкче иде, карт каен төбендә серләшеп басып торучы яшь парны күргәч: Сөһәйлне күрде вә әйләнде пәр дик Көнәш гәрдендә йөргән мисле йир тик, - дип шигырь әйтте. Карт шигырьне бүгенге татар телендә яңгыратты: Егет әйләнде кыз тирәли, Җир әйләнгән күк кояш тирәли. Шагыйрь, кызга төбәлеп карап: - Бигрәк чибәр бит син, илаһым. Оялма. Үз матурлыгыңнан оялу кирәкми! - дип пышылдады. - Җирнең кояш тирәли әйләнүен поляк Коперник түгел, Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи ундүртенче гасырда ук чатнатып әйтеп биргән инде әнә, - диде Таймас карт, шагыйрь ишетсен дигәндәй кычкырыбрак. Шагыйрь Сәйф Сараи картны ишетмәде, ул бу мизгелдә кызга карап онытылган иде. Ул карашы белән кызның кыйгач кашларын, дулкын-дулкын толымнарын сыйпый иде. Кыз чыркылдады. Егет такыр башын артка чөйде. Карт тамак кырды. Шагыйрь, ниһаять, яшел кәләпүшле картны һәм ак футболкалы малайны искәрде. Исәнләшеп башын иде. - Иртәгә мин Мисырга карап сәфәр чыгам. Бу илдә шагыйрь сүзләренең кирәге калмады. Ханнар гүзәллеккә хыянәт итте. Илне бозыклык басты. - Шагыйрь маңгаена сибелгән чәчләрен сыпырды. - Нинди шәп ил кормакчы идек югыйсә. Янәшә басып торучы мәчетләргә һәм чиркәүләргә йолдыз нурлары бертигез куна иде. Таймас карт, кәләпүшен салып, тирләгән маңгаен сөртте: - Гаугалы өйдән бәрәкәт кача шул ул. - Кинәт кипшергән иреннәрен ялады. - Урданың хәлсезләнүен урыслар бик тиз сизеп алдылар. Салымнар түләүдән баш тарталар, ярлык алырга да килмиләр. Бу тирәләрдән эзләре суына бара. Бер-беребезгә каршы яу чабулар ешайды. Шагыйрьнең сызлануы картка, һәрнәрсәгә ышанып мөкиббән китүче малайга күчте. Барысы да үз җаена тыныч кына агачак дип өметләнүче малайның йөрәге сулкылдады, тамырларыннан чемерчемер йөгергән кан аның аксыл йөзен алсулатты, эсселек катыш әллә нинди салкын дулкын аяк табаннарын чымырдатты. Шагыйрь китте. Юл буенда чәчәк атып утыручы гөлләрне кинәт кырау сукты, аларның яшел яфраклары кинәт шәлперәеп салынып төште. Урам буйлап атладылар. Сарай Бәркәдә Сарай Батудагы көләчлекнең, җылылыкның тамчысы да калмаган иде инде. Кешеләрнең генә түгел, ара-тирә каршы очраган эт, мәчеләрнең дә күзләрендә коточкыч бушлык, салкынлык иде. - Әхлаксызлык харап итәчәк бу илне, - дип авыр сулады Таймас карт. - Тузан болыты булып күккә ашачак бу ил! Ә бит күкләр биек, офыклар чиксез иде, олан... Каф тауларыннан башлап Татар бугазына хәтле җәелеп яткан, унөченче гасырда Венгрия, Болгария, Сербия кебек илләрне дә колачлаган Алтын Урда империясенең кояшы әкренләп баеп бара иде. Сарай Бәркә урамындагы яңгыр тишкәләп бетергән ташка утырып сөйләнгән хикәят - Мин, олан, бераз алгарак йөгереп алыйм әле, яме. Сарайда фетнәләр тынып тормады. Урдада Туктамыш атлы бик гаярь бер хан яшидер иде. Менә шул адәм, илдә фетнә көчәйгәч, үзбәк иленә качып китте. Сәмәрканд шәһәренә барып җитеп, Аксак Тимергә сыенды. Ләкин берәү дә илсез, җирсез яшәми бит. Ул да Урдага кире кайтып хан булды. Илдә тәртип салырга тырышты. Мәскәүгә яу чапты. Беркемнең дә үләсе килми бит. Мәскәү халкы капкаларны ачты һәм хан гаскәрен ипи-тоз тотып каршы алды. Аннары Туктамыш, ак чалмасын балкытып, бер-бер артлы Владимир, Переяславль, Юрьев шәһәрләренә юнәлде. Тверь кенәзе Туктамышка бик нык ихтирамлы булды, ханга, өеп-өеп, төрледән-төрле зиннәтле бүләкләр китерде. Шуның өчен кенәз Туктамыш хан ярлыгына лаек булды. - Ханнар чалма урап йөргәнмени, бабай? - Ә нигә урамаска. Яман бәндә башка кылыч-мазар белән орса, чалма башны исән-сау саклап кала ич. Кылыч чалманы җиңел генә кисеп керә алмый. Шулай, олан, ханга үз башы бик кадерле шул, әйе... Аннары... аннары... Ул чыдам тукыма бик озын була. Башка катлап-катлап урала бит ул. Адәм баласы сәфәрдә үлеп-нитеп калса, менә дигән кәфенлек. Чалмасын сүтеп, адәм баласын шул кәфенлеккә урыйлар да җир куенына мәңгелеккә иңдерәләр. - Менә шулай, олан. - Таймас карт таш тишегеннән шуышып чыккан кап-кара кортка күз салды. Корт башын әле өскә күтәрде, әле таш буйлап аска сузылып төште. Кичке кояшта тәнен җылыта иде бугай ул. - Әйе... Әхмәд хан заманында Алтын Урда соңгы сулышын алды. Ул эчтән череп, тәмам хәлсезләнеп беткән иде инде. Әхмәд хан да урыс иленә яу чапты. Ләкин кенәз Иван Кырым ханы Миңлегәрәй белән дуслашып өлгергән иде инде. Миңлегәрәй хан кинәт кенә Сарайны басып алды, чөнки ул Алтын Урданың аякка басуыннан бик курка иде. - Әхмәд хан нишләде соң, бабай, сугышта үлдеме? - Үтерделәр аны, олан. Аны Ибак үз куллары белән үтерде. Ә Ибак Төмән урдасыннан иде, Себер ханы иде. Әхмәд ханны үтерү белән, ул кенәз Иванга илче җибәрде. Илче Мәскәүгә: "Дошманыңны үтердем", - дигән сөенечле хәбәр алып китте. Карт теге корт асылынып торган тишеккә күз төшерде. Корт әллә эчкә кире шуышып кереп киткән, әллә үлән арасына яшеренгән иде, картның яшьле күзләре аны шәйләмәде. - Ә юкса бар иде бит заманалар. - Таймас карт янә авыр сулады. - Бик ерак дәверләрдә Атилла атлы баһадир яши иде җир йөзендә. Һуннарның башлыгы иде ул. Мәһабәт гәүдә, лачыннар төшеп кунарлык киң җилкәләр, яшь үгезне күтәрердәй куәт иде ул ирдә. Атка атланса, ат биле сыгыла иде хәтта. Яуга чыкса, берничә ат алыр иде. Шуларга алмаш-тилмәш атланыр иде. Иярләр дә, өзәңгеләр дә агачтан эшләнгән иде. Ияр ат сыртын кырмасын өчен, һуннар ияр астына йә яфраклар, йә яңа чабылган печән салырлар иде. Ә бит үзләре тимер эретә беләләр иде. Тимере булгач, кылычы да, җир сөрергә сукасы да була инде аның, әлбәттә. Алар бу һөнәрне европалыларга караганда бик күп еллар элек үзләштергәннәр иде инде. Атилла "Киңг", ягъни "кояш тарафыннан яратылган" дигән атаманы бик горур йөртте. Аны, дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкса да, кояш чыкты, көн туды, дип баш иеп каршы алалар иде. Кояш тарафыннан яратылган баһадирны тагын ничекләр хөрмәтлисең ди инде, йә. - Күр әле! - Таймас карт уң кулын алга сузды. - Тауларны күчерерлек гайрәт бу җайдакларда. Кулларында озын булат кылычлар, өсләрендә көбә күлмәкләр аларның. Давыл бит болар, өермә... - Карт шулкадәр тәэсирләнеп сөйли иде ки, хәтта тирләгән борын очына кунган чебенне дә сизмәде. Чигәләреннән тәгәрәшеп төшкән тир тамчылары ияге астына кереп югалдылар. Карт янәшәсендәге чия куагыннан ямь-яшел бер яфрак өзеп алды. Яфракны пәрәвез сарган иде. - Атилла гаскәре, колбиләүче Римга барышлый, Герман җирендәге Рейн елгасын кичеп чыгып, яр өстенә чатырлар корган иде. Атилла шул урында союздашларын көтәчәк иде. Гот короле Атилла каршына килеп баш иде: - Хөрмәтле Киңг! Гот халкы сезнең әмерләрне үтәргә берсүзсез әзер! Атилла ап-ак тешләрен җемелдәтеп елмайды да: - Уегызның ниндилеген меңәр чакрым ераклыктан белеп торам мин, рәхмәт! - дип, корольнең җилкәсенә орынды. - Башка халыклар да синең гаскәргә кушылачак, Киңг! - Бик хуп! Бик хуп! Рим империясен без аяк астына җәеп салачакбыз... Атилланың тәвәккәл чырае кырысланды, күзләре дә эчкә баткандай тоелды, иреннәре кысылды. Гот короле ничектер кечерәйде, ул аска чүгә, гүя җиргә сеңәргә җыена иде... Таймас карт, корыган бер таяк кисәге алып, туфракка зур түгәрәк сызды. Түгәрәк эченә агачлармы, яфраклармы ясаштырды. Аннары аларны, тузан туздырып, янә бозып ташлады. Искәндәр, чебен тешләгән муенын ышкый-ышкый, чия куагы астынарак кереп басты. Тирләгән аркасына салкынча җил бәрде. - Колбиләүчеләргә буйсынмаган римлыларны юл буендагы баганалар янына төрткәләп китергәннәр. Аннары кулларыннан шул баганаларга кадаклап куйганнар. Андый баганалар йөзәр чакрымнарга сузылган, олан. - Мин андый рәсемне тарих китабында күргән идем, бабай. Коллар шунда сусызлыктан, ачлыктан үлгәндер инде. - Еллар узган саен, җәзалау алымнары камилләшә, олан. Кеше - бик куркыныч җанвар ул. Ярар, Атилла менә шул колларны азат итәргә ашыга. Парижны беләсеңме? - Беләм. Анда Эйфель манарасы бар. - Ул чакта бернинди манара-мазар да юк иде әле. - Карт кипкән иренен ялады. - Менә шул Париж янындагы сугышта Атилла Рим полководецы Аэций легионерларын пыр туздырып ташлады. Шәп сугышты Атилла җайдаклары. Рим легионерлары кыса башласа, һуннар кинәт кенә артка чигенәләр, атларын офык тарафына чаптыралар. Аннары, кинәт кенә борылып, зур боҗра ясап, дошман гаскәре тирәли чабарга керешәләр. Аларның елтырап торган булат кылычларына дошман яудырган уклар килеп-килеп бәрелә. Очып килгән укка күкрәген куймый һун сугышчысы. Бер кулы белән ияргә тотынып, ул тиз генә атының янтавына сузылып ята. Өзәңгедә бер аягы гына кала. Легионерлар сизгерлеген югалткан бер мәлдә, алар дәррәү атларына атланалар да, өзәңгегә басып, кылычларын айкап, дошман өеренең уртасына бәреп керәләр... Искәндәр әйтерсең лә кино карый иде. Картның һәр сүзе, һәр ымы, һәр хәрәкәте кино артистларының үз-үзен тотышына охшаган иде. - Шуннан соң алар, легионерларны эзәрлекләп, колбиләүче Рим империясенә аяк бастылар. Баганалардагы колларны җиргә төшерделәр, үлгәннәрен җирләделәр. Римга килеп җиткәч, капка ачылды, аннан яраннарын иярткән Рим папасы килеп чыкты. Папа Атилла каршына килеп тезләнде, ярлыкау сорады. Атилла, сугышчыларына борылып, кулын өскә күтәрде: - Ишетегез һәм игътибар белән тыңлагыз мине! - Атилла ияреннән калкынды, кылычын кынысына чыжылдатып тыгып куйды. - Орыш тәмам. Шәһәрне таламыйсыз һәм җимермисез. Үзегезнең гайрәтле һәм горур һуннар икәнегезне истән чыгармагыз. Кешеләр икәнегезне онытмагыз! Атилла ат биленнән җиргә сикерде. Рим папасы баскан урынында сикереп куйгандай булды. Менә шулай, Искәндәр олан. Атилла бик нык ихтыярлы, нык үзәкле шәхес иде. Атилла Рим империясен җимергәннән соң, Европада бик күп дәүләтләр барлыкка килде. Шул дәүләтләрнең патшалары үзләрен "Киңг" дип атады. Европа халыклары Атилланы әнә шулай хөрмәтләде. - Карт яшел кәләпүшен салды, юеш чәчләрен сыпырды. - Бик чыдам халык иде һуннар. Алар ныгытып ашамый-эчмичә, дүртәр көн ат биленнән төшмичә ил гизә торганнар иде. Эчкәннәре - кымыз, ашаганнары - елкы ите иде. Карт, хикәягә нокта куяр алдыннан: - Ә сез нәрсә... Ашаганыгыз - чипсы да, эчкәнегез - газлы су. Зәгыйфь кенә искән җил дә туп кебек тәгәрәтеп китә бит сезне, - дип елмайды. ...Ул төнне малай юньләп йоклый алмады. Төшендә саташты. Ул әле Туктамыш хан белән каклап, печенье белән кайнар чәй эчте, әле Атилла малайның каршына мичкәсе белән юкә балы китереп утыртты. Мичкәдәге балны ашый-ашый тәмам алҗыдылар. Малайның эче туп кебек түгәрәкләнеп кабарып чыкты. Ул Атилланы шул корсагы белән этеп егарга маташа, имеш. Атилла егылмый, чөнки Атилланы арттан Туктамыш хан терәтеп тора. Малай чатырдан башын тыкты. Күзләрен уды. Офык алланган иде инде. Иртәнге җил исте. Үлән сабаклары чатырга сыланды. Йомшак җил малайның колагына шигырь пышылдады: Нәсел Чабышкы ат. Кылган. Дала. Япь-яшь бер ир. Хатын. Бала. Мөлаем ир иртүк торып Иярләгән акбүз атын. Ап-ак тирмә ышыгында Бала бага гүзәл хатын. Кинәт кенә уклар яуды, Яшь ир ауды. Хатын ауды. Кара күмер. Аксыл төтен. Яшь ананың күкрәгеннән Күмерләргә тама сөте. Әсир булып китте бала, Чабышкы ат ияреп бара... Көннәр ага, еллар ага, Идел-йортның нигезенә Дулкын кага, дулкын кага. Төнге күктән йолдыз бага. Үсеп җитте. Яугир инде Ятим калган теге бала. Хан булыр ул, дәүләт тотар, Ил яктырыр, үрчер нәсел. "Олы җанлы ягымлы хан!" - Хәтерләргә күчәр Рәсүл. ...Чабышкы ат. Кылган. Дала. Чая яшь ир тирмә кора. Бала бага гүзәл хатын. Җил, үләннәрне кыштырдата-кыштырдата, эсседә кибеп-яргаланып беткән далага китеп югалды. Сызылып, бер йолдыз атылды. Аннан тагын... Тагын... Җир, үләннәрнең тамырларын рәхәт кытыклый-кытыклый, сизелер-сизелмәс кенә сулый иде. Таймас карт, үләннәр кыштырдавына колак салгалап, Әтил ярында утыра. Таңгы алсулык дулкыннарда тибрәлә. Дулкыннар, уянырга иренгән сыман талгын гына тирбәлешеп, картның яланаякларына килеп сыена. "Җирдәге һәрнәрсә үзенең башлангычына кайта. Җил давылга әверелә, һәм су ташкыны илләрне баса. Су белән мөлдерәмә тулы диңгезләр, океаннар яңгыр булып ява да туфракны күпертә, яшәү суты булып, тамырларга сеңә. Давыл тына, яңгырлар туктый, елга ага... Давылда ташып чыккан сулар киредән үз ярларына кайта". Карт дулкын шомартып бетергән бер ташны Әтилгә атты. Су чупылдады. Янә тынлык... Искәндәр дә чыклы үләннәргә аяк басты. Коры-сары җыештырып, учак тергезергә кереште. Озакламый, учак ялкынының алсулыгы Әтилгә дә төшәчәк иде. - Бабай! Син ни өчен йолдызларга карыйсың гел? - Күктә йолдызлар яна әле, олан. Без менә синең белән моннан миллиард еллар элек сүнгән йолдызда басып торабыз. Безнең ерак бабаларыбызны әнә шул ерак йолдызларның берсеннән шушы гөлчәчәкле җиргә китереп куйганнардыр, бәлки. Болар ничегрәк яшәп китәрләр, дигәннәрдер. Җир йөзен күпме дәһшәтле давыллар сыпырып узды, туфан басты, ут-ялкыннар һәрнәрсәне яндырып көл итте, ә без менә яшибез әле. Шул ерак йолдызлардан төшкәнбез дә менә хәзер, ата-бабаларыбыз кайчандыр яшәгән илне сагынып, шул серле йолдызларга багабыз. Алар елга ярында мәш килгән бер мәлдә, без, укучым, синең белән Акъярга кайтып килик әле. * * * Акъяр да мәшәкатьләренә чумган әнә. Кемдер, арзан азык-төлек эзләп, кибеттән-кибеткә чаба; кайсыдыр бер пенсионер, түләргә акчаң юк, дип, яңгыр астында калдырып киткән автобус шофёрын каргый; кемдер фатирына тимер ишек куйдыра; кемдер өченче йозагы янәшәсенә дүртенчесен куеп азаплана, кемдер... Искәндәр яшәгән йортта торучылар, гадәттәгечә, ай саен фатир өчен түләүләрнең артуыннан зарлана иде. Чүплектән табып алган "Кыйссаи Йосыф" китабын актаргалап утыручы Василий Никифорович: - Бу китапны син чыгарып аттың бугай, егет? - дип, "Мальборо" тартып маташкан бизнесмен Нәкыйпкә төбәлде. Нәкыйп картка күз генә төшереп алды. Ул бүген никтер сытык чырайлы иде. - Мә! - Василий Никифорович китапны сумка күтәреп кибеттән кайтып килүче матур йөзле карчыкка тоттырды. - Эшең юк, укырсың. - Аннары карчыкның сумкасына күз салды. - Свежий сөт килгәнме әле? - Бүгенге, диделәр. - Матур йөзле карчык, китапның тышлыгын бик җентекләп күздән кичергәч, "Кыйссаи Йосыф"ны җылы күкрәгенә кысты. Василий Никифорович йөзенә килеп сыланган тәмәке төтененнән котылырга теләгәндәй калкынып куйды, кулларын селтәде. Ачулы итеп Нәкыйпкә карады: - Горурлык җитми сезгә. Сез безне бөек ясадыгыз. Карамзиныгыз шәпләп урыс тарихын язып бирде. - Инде төтен картның авызына ук килеп керде. Карт эскәмияне селкетеп йөткерде. - Мин моны нигә әйтәм... Сугышка хәтле тарих укытып алдым мин. Ярата идем ул фәнне. Суворов, Кутузовларның тамырларында татар каны да акканын беләм мин. Ә Тургенев, Куприннар тагын... Ләкин моннан ни файда? Алар, татарларны яклап, бер сүз дә әйтмәделәр бит. Балык сыман, авызларына су каптылар. - Шулай кирәк булгандыр инде, Василий Никифорович. Юкса алар да, Шереметевлар, Юсуповлар, Нарышкиннар да бу дәүләттә эт типкесендә йөрерләр иде, мөгаен. Хәер, тарихны кем ничек тели, шулай яза аны, абзый. Мине бүген тарих түгел, үз бизнесым кызыксындыра. Ничек тә исән калырга кирәк. - Татарлардан чыккан урысларны күпләп саный алам мин. - Монысы инде Иван-Ибраһим тавышы иде. - Бабам сөйли торган иде. Ул ике сугышта да катнашкан. Бик гыйлемле карт иде. - Мин чын урыс, Иван. Менә син нәселеңә хыянәт итеп ни оттың? Бәхетлеме син, ә? Аракыңа батып үләсең ләбаса. - Андыйлар буа буарлык, - дип сүзгә кушылып китте сантехник Нияз. - Бишектә чакта татар булалар да, телләре татарча ачыла да, кинәт кенә җен алыштыра үзләрен. - Менә минем дә ерак бабаларым татарлар булгандыр, бәлки? Алтын Урдада яшәгәннәр бит. - Бик мөмкин, бик мөмкин, - дип җөпләде Василий Никифоровичны сантехник Нияз. Шулай инде... Ишегалдына чыккан саен, ир-ат сәясәткә кереп китә. Ә хатын-кызлар мондый бәхәсләрдән ерак тора, аларның эше тавык чүпләп бетермәслек. Ашарга пешерәсе, бала багасы, үтүклисен үтүклисе, юасын юасы бар. Күрше өй почмагыннан моңарчы күзгә чалынмаган ир белән чәчләрен ирләрчә кыска итеп кистергән хатын килеп чыкты. Хатын озын буйлы иде, аңа хуҗалык сумкасы күтәргән тәбәнәк кенә ир ияргән. Ул хатын артыннан чак-чак өлгерә иде. - Карагыз әле, бәләкәй генә атка нинди зур камыт кидергәннәр, - дип шаркылдады сантехник Нияз. Көлештеләр. Сания белән бер читтә сөйләшеп торучы матур йөзле карчык: - Ай Аллам, Мирзанурым кайтыр вакыт җитә ләбаса, - ди-ди, уң кулына сумкасын, "Кыйссаи Йосыф"ны тотып, ишекне ачты. Иванның "Карт-коры чүп-чар җыярга хирыс инде ул" диюенә: "Үз телең үзеңне тешли шул ул. Телеңне теш артындарак тот!" - дип, тимер ишекне шапылдатып япты. Озакламый Мирзанур да күренде. Командировкадан кайткач, ул бик аз сүзлегә әйләнгән иде. Подъезд төбендәгеләр белән баш кагып кына исәнләште. Инде китәргә җыенган Саниягә: "Искәндәрнең хәбәре бармы?" - дип сүз катты. Сания: - Каядыр Сарай шәһәрендә йөри ул, - ди-ди, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, асфальтка биек үкчәле туфлие белән шык-шык баса-баса, ашыгып китеп барды. Мирзанур бизнесмен Нәкыйпне бер читкәрәк чакырып алды. Атсыз бармагына алтын балдак кигән, куе чәчен уң якка ыспай итеп тараган Нәкыйп Мирзанур белән пыш-пыш нидер сөйләште, аннары алар өй артына ук кереп югалдылар. - Мирзанур лейтенант булгач эреләнде, - дип, сантехник Нияз Василий Никифорович янына чүмәште. - Нәкыйпнең дә йөзе караңгы, җанын нәрсәдер кимерә. - Оҗмахта да нәрсәдәндер канәгать булмаучылар табылачак. - Василий Никифорович култык таякларын эскәмия читенәрәк күчерде. - Тәмугта да ришвәт бирүчеләр булачак һәм алар оҗмахка күчереләчәк. - Нигә алай дисең, Василий Никифорович? - Әйе, тотылмаган бур бур түгел. Ә хәрәм барыбер тамакка утыра ул. Сантехник Нияз, төрле гайкаларга ярашлы җәелмәле ачкычын тотып, подвалга кереп китте. Менә шул мәлдә... Коточкыч хәл кабатланды. Иван-Ибраһим шомырт агачы артыннан башларын сузып ир-атларга текәлеп карап торучы иләмсез зур кара этне һәм аңардан бераз гына кайтышрак кара мәчене күреп алды. Алар икесе дә ишегалдындагыларны кабып йотарга әзер иде. Эт черек тешләрен ыржайткан, ә мәченең кып-кызыл күзләреннән эренле яшь ага иде. - Ай-вай! Я труп! Иван-Ибраһим, агарынып, тузанлы асфальтка утырды, аның әче тавышына шомырт агачы селкенеп куйды, өй тәрәзәләре шапылдап ябылды, Василий Никифорович култык таякларын күтәрде. Өй почмагыннан пистолет тоткан Мирзанур атылып килеп чыкты. - Нәрсә булды? Мирзанур Иван-Ибраһимны, култык астыннан тотып, аягына бастырды. Тегесе юешләнгән чалбар изүен калтыранган кулы белән каплаган иде. - Әнә анда... Озын сакаллы Иван Грозный басып тора иде. Уң кулында зиннәтле таягы бар, башына асылташлар белән бизәлгән бүрек кигән. Казан ханы бүреген кигән... - Вәйт дивана, - дип шаркылдады Мирзанур. - Әллә кайчан череп беткән патшага безнең шәһәрдә ни калган? Син эчә-эчә тәки белая горячка эләктергәнсең, Иван дәдәй. Психушкага командировать итәм мин сине. Мирзанур пистолетын көрән кобурасына тыкты: - Бандит-мазар килеп чыктымы әллә дип котым калмады. - Бу бандиттан да хуже. - Адашың бит ул синең. Барып кочакларга иде. - Мин дә күрдем аларны. Мәчесе Шаһгали булырга тиеш. - Василий Никифоровичның агарып каткан йөзенә алсулык куна башлады. - Кәкре аяклы, зур корсаклы бәндә иде. Чалмалы. Мирзанур телсез иде. Шомырт агачы җилдә салмак кына тирбәлеп утыра. Агач төбендә бәләкәй генә бер йолкыш эт, арт аягын күтәреп, хаҗәтен үтәп маташа. Мирзанур: - Өрәк күргәнсез сез, абзыйлар. Ничә гасырлар үтте инде, ә өрәкләре исән-сау! - дип, чишелеп киткән күлмәк изүен төймәләде. - Халык өнен алалар һаман. Подъезд ишеге ачылды, күлмәк изүенә инә кадаган матур йөзле карчык күренде. Кибеттән кайтышлый да инәсе шунда иде, хәтерсезлек галәмәтедер инде. Мирзанур, әнисенә ияреп, тамак ялгарга кереп китте. Шәһәрдә көн уртасы иде. Күрше урамдагы мәһабәт мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. * * * - Ярар, олан, балыкны бик тәмле итеп пешердең, рәхмәт яусын! Кулың алтын синең. Үзең кебек уңган туташка да өйләнеп җибәрерсең әле бер, Алла бирсә! Таймас карт учак көлләрен бер тирәгәрәк җыештырды. Балык сөякләрен җиргә күмде. Кәгазь кисәкләрен яндырды. - Нигә пычраттыгыз, дип, табигать безгә рәнҗемәсен, чүп-чар җир өстендә аунап ятмасын. - Карт, Әтилгә иелеп, кулларын юды. Балчык чүлмәкне күтәреп, чишмә суы йотты. - Инде кузгалсак та була. Аларны Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән ханлыкларның берсе - Казан ханлыгы көтә иде. Һәлакәт көтә иде. Зөя каласына килеп җиттеләр. Бу каланы Иван Грозный, Казанны яулап алу өчен, махсус төзеткән иде. Казаннан егерме биш чакрым ераклыктагы кала урамнарында кайсы күтәртмәле чабата, кайсы күн итек кигән, билләренә кылыч аскан, гөрзиләр тоткан сугышчылар тыз-быз килә. Ара-тирә татарча сөйләшүләр дә ишетелеп киткәли. Бер төркем сугышчылар Казанга төбәлгән туплар тирәсендә кайнаша. Бәкәлләре пычракка баткан атлар, озын киртәләргә ныклап бәйләнгән тезгеннәрен өзәргә теләгәндәй, башларын әле кинәт кенә өскә чөя, әле киртәләрне казыклары белән пычрактан суырып алырга өметләнеп, яман кешнәп артка тартыла. - Борчылма, олан, - диде Таймас карт читекләре пычракка буялган Искәндәргә. - Алар безне күрмиләр, без күренмәскә әйләндек. - Болар кемнәр соң, бабай? - Бик яман кешеләр. Казанны көл итәргә җыенучы тирес кортлары болар. - Таймас карт борынын сеңгерде. - Әнә урыс патшасы үзе килә. Нарат бүрәнәләре шыңгырдап торган иләмсез зур тәреле чиркәү баскычыннан аю тиресеннән тегелгән тун кигән, күн итекле бер адәм төшеп килә иде. Тунын төймәләмәгән. Биленә кызгылт пута бәйләгән. Кара күлмәгенең итәге көзге җилдә селкенгәләп куя. Күзләрендә бушлык, әйтерсең лә аларга болганчык су тутырганнар. Карчыга борынын әледән-әле зәңгәрсу кулъяулыгы белән сөрткәли. Ул да булмады, баскычта камыт аяклы, карсак буйлы тагын бер бәндә күренде. Ул патшаның шәүләсен хәтерләтә иде. - Грозныйның тугры эте. - Таймас карт кулын йодрыклады. Әлеге адәм җиңелчә генә киенгән. Өстендә пәлтәме, бушлатмы шунда. Монысының да аякларында озын кунычлы күн итекләр. Патша янында ул шактый таза күренә иде. Идел өсләп искән салкын җил әлеге адәмнәрнең тавышын малайның колакларына китереп сылады. - Син Казанны өч мәртәбә алырга омтылып карадың бит инде, патшам. - Ә син, Шаһгали, Казанда өч тапкыр хан булып утырдың. Татарлар артыңа типкән саен, үҗәтләнеп, кабат тәхеткә үрмәләдең. - Мин начар хан түгел идем. - Мин Казанны җир белән тигезләячәкмен. Татарның бөтен ир-атын суеп чыгачакмын. Соңгы киңәшмәдә Шереметев, Адашев, митрополит Макарий белән дьяк Сильвестр файдалы киңәшләре белән колакларымны дыңгычлап тутырды минем. Син дә шунда идең бит. Һәммәсен ишетеп тордың. - Иван Грозный чахоткалы кеше сыман буылып йөткерде. Болай да сары йөзе тагын да сарыланып китте. - Гаскәр башында кенәз Воротынский белән синең кандашың Шереметев тора. - Касыйм ханы булып тыныч кына яшәмәкче идем, патшам. Мине дә шуларга китереп бәйләдең. - Хе... Син Казанның холкын биш бармагың кебек беләсең. - Иван Грозный сытардай итеп Шаһгалигә карады. Тегесе яңгырда бөрешкән чирле чебешкә охшап калды. - Сатлык морзалар ханбикә Сөембикәне бик теләп миңа бүләк иттеләр. Казанны тынычлыкта калдыралар, янәсе. Шуннан нәрсә инде, ә? Сөембикәне синең түшәккә салдым, малае Үтәмешгәрәйне чукындырдык. Хәзер мин - егерме ике яшьлек Русия патшасы - Казанны да йотарга әзерләнәм менә. Йотачакмын да. Йә ничек, Шаһгали, алабызмы Казанны бу юлы? - Алабыз, патшам. Казаннан соңгы китүемдә мин шактый тупларны атарга яраксыз итеп калдырдым. Дарылары да лычма су. Ядегәр хан кереп качарга тишек тапмаячак. - Ушлы татар син, Шаһгали. - Иван Грозный Шаһгалинең юешләнгән җилкәсенә шапылдатып сукты. - Әмма куркак. Менә шул, алайса. Бик көчле үз гаскәрең бар синең. Сугышларда корычланган татарлар. Шулар Казанны алып бирәчәк миңа. Алар иң алгы рәтләрдә барачак. Шуннан соң инде Касыйм ханы булып тәхет җылытып утырырсың. Мин Касыйм ханлыгын да туздырганчы, әлбәттә. Патшасының тел төбен аңлаган Шаһгали тораташ катты. Шулай да: "Бу сугышлар бер тынар микән инде?" - дип әйтергә көч тапты. - Тиз генә бетмәстер әле. Мин куәтле урыс дәүләтен төзергә тиеш. - Иван Грозный янә сынап Шаһгалигә текәлде. Ул бу минутта бик тәкәббер, явызлыгы йөзенә чыккан иде. - Үз урысларымны да тамчы да жәлләмим мин. Вак кенәзлекләрне бер тимер йодрыкка сыйдырырга кирәк ләбаса. Миңа каршы килсәләр, башлары кабак күк тәгәрәр... Кырык җиде яшьлек Шаһгали егерме ике яшьлек Грозный патша тирәсендә юха еландай бөтерелде: ысылдады - тавышы чыкмады, тураерга тырышты - сыны тотмады. Таймас карт Искәндәрнең җиңенә орынды. Аннары, бу гөнаһсыз җан иясен коточкыч афәтләрдән саклап калырга теләгәндәй, малайның салкында калтыранган гәүдәсен җылы күкрәгенә кысты. Көзге салкын яңгырлар коя башлагач, Таймас карт та, Искәндәр дә җылырак киемнәргә киенгәннәр иде. Әмма барыбер салкын. Җан туңа иде. Җаннары өши иде. Гаҗәеп бер җәй - рәхәттер Җиһанда бу Казан шәһре. Галәмдә юктыр бу тикле Туганлык вә иминлек шәһре. Казандай төзек шәһри Булмас дөньяда һичвакыт. Казаннан көч алалардыр Ничаклы бу җиһан шәһре. Әлеге шигырьне укучы карт бу мәлләрдә бик моңсу иде. Таймасның күзләре яшьләнде, иреннәре калтыранды. - Сәед Кол Шәриф ничек үтемле итеп әйткән, ә. Шагыйрьләр гүзәллеккә табына алар. Ә хәвеф һәрдаим шагыйрьләрнең аягына уралып йөри. Казан ягына текәлеп, озак кына сүзсез торды. Казан ханлыгының Тау ягын Русиягә кушкан Иван Грозный бик тиздән Казанны да көл итәчәк. Казанның язмышы хәл ителгән иде. - Һәр кеше үз милләтенең патриоты булганда гына, мал, шөһрәт турында уйламаганда гына ныклы дәүләт төзергә мөмкин, олан. Халкыңның тарихын, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт ит, халкыңны сөй, халкың бәхете өчен корбан китәргә әзер бул. Менә булырсың чын патриот. Онытма, хәтереңә ныгытып киртләп куй: телсез илдә ден юк, денсез илдә тел юк, телсез һәм денсез илдә мән юк. Ирекле һәм күрекле булу һәр адәмнең үзенә бәйле. Таймас Иван Грозный янәшәсендә басып торучы Шаһгалигә күз ташлады. Шаһгалинең күзләре шулхәтле ваемсыз һәм битараф иде ки, колларда гына мондый күзләр була. * * * Таймас карт, малайны җитәкләп, дөрләп янган Казанга аяк басты. Урамнар да, кирмән эче дә канга баткан иде. Үләннәр, гөлләр куе кызыл төскә буялган. Кая карама, үле гәүдәләр өелешеп ята: татары, урысы, ары, чирмеше - һәммәсе көзге сүрән кояш астында мәңгелек йокыга талган. Казансу агудан тукталып калган: елга Иделгә кушылган урында мәетләр бөялгән иде. Карт утта көйгән артыш таягы тоткан малайны вакытлыча күрмәс һәм ишетмәс иткән иде. Шунлыктан картның кулына тотынган малайның йөзе тыныч. Картның илаһи тылсымы аны серләр тулы могҗизалы дөньяда тибрәтә иде, мөгаен. Таймас, шәкертләре кочагында канга батып яткан Кол Шәрифнең җансыз гәүдәсен ипләп кенә күтәреп алып, кайрысы теткәләнгән карт имән төбенә күчерде. Имән дә яраланган иде: кәүсәсеннән җиргә яше ага, күпме гомерләр кояш һәм ай нурларын ябынып шаулаган һәм тынычлап йокыга тала торган ябалдашы кара көйгән. Юлчылар Казансу ярына төштеләр. Зифа буйлы яшь кенә бер хатын, кулларын өскә сузып, үкси-үкси нидер сөйләнә иде. Бераздан ул үксүдән туктагандай булды һәм аның Ходайга ялваруы картның җанын тетрәтте: - И Аллам, бармы син? Булсаң ишет мине. Иремне генә булса да исән калдыр! Ишет мине... Таймас дулкын шомартып бетергән вак ташлар өстендә ятучы сабый гәүдәсен күреп алды. Шунда ук ир гәүдәсе дә ята иде. Хатын хәлсез ыңгырашкан иренең башына кагылды. Сыйпаштырды. Аннары, канлы бармакларын күлмәк итәгенә сөртеп, ирнең башын тезләренә салды. Үзенең күлмәк изүен шытырдатып ертты. Хатын, шашынып, ап-ак күкрәген ирнең иреннәренә тидерде. - Им сөтемне, им! Күкрәкләремә сөт төште, имезергә сабыем юк. Сөтем үлемнән йолып калыр сине, Айбулатым! Ир калкынып куйды. Канга баткан кулын хатынның биленә салды. Аннары йотлыга-йотлыга сөт имәргә кереште. Хатын еш-еш сулады, тузгыган кара чәчләре иренең гәүдәсен чит күзләрдән яшерде. Алар икесе бер тәнгә, бер җанга әверелде. Йөрәк туры ал төскә буялган сабыйга, бертуктаусыз калтыранган хатын гәүдәсенә, шул гәүдәгә сеңеп беткән иргә октябрь кояшының сүрән нурлары коелды. * * * Таймас карт чикләвек куагына башын терәп йокыда изрәүче Искәндәргә сокланып карап торды. Малай төш күрә иде бугай, ара-тирә иреннәрен чапылдата, кулларын бутап алгалый, черки тешләгән балтырын кашыгандай итенә. Кояш күзләрен ачтыргач, беренче кат күргәндәй, каен төбендә бөкрәеп утырган картка: - Исәнме, бабай, хәерле көн! - дип сәлам бирде. - Көн узып бара инде, - дип елмайды карт. - Кояш таулар артына качарга җыена. - Без кай төштә соң? - Биектауда. Еракта сузып-сузып поезд кычкыртты, бераздан каен посадкасы артында тәгәрмәчләр тукылдавы ишетелде. - Без кайда соң? - дип кабатлап сорады малай. - Без бит Зөядә пычрак ерып йөри идек әле. Иван Грозный да шунда иде. - Малай үлән арасында җемелдәп пешеп утыручы эре бер каен җиләген иреннәре артына яшерде. - Алар һәммәсе дә үткәннәрдә калды инде. Уналтынчы гасырда калдылар. - Казанга төбәлгән туплар да үткәннәрдә калдымы, бабай? - Шулайдыр инде... - Таймас карт терсәгенә таянып кырын ятты. Авызына кыяк үлән капты. - Көзге Зөядә йөрүебез вакытлыча гына иде, олан. Аю туны кигән патшаны хәтерлисең булыр. - Әйе. Бик салкын көн иде бит. Мин менә тагын бер кат футболкадан утырам. Читекләрем дә пычракка батып беткән иде. - Малай, аякларына күз салуга, аптыраудан бер мизгелгә аңсыз калды. Чөнки... Аякларын таныш кроссовкалары җылыта иде. - Читекләрем кайда минем? - Табаннары купты, - диде бабай. - Казан каласында кан ерып йөрдек бит. - Кайчан? Ничек? - Малай инде тәмам билгесезлек чоңгылына баткан иде. - Ярар инде, әйтим алайса. Мин сине, олан, вакытлыча күрмәс һәм ишетмәс иткән идем. Казанда кылынган вәхшилекне күргәч, акылыңнан язарсың дип курыктым. Мин бит сине Акъярга исән-сау кайтарып җиткерергә тиеш. Карт, коры-сары җыеп, учак тергезде: - Әйдәле, көлгә тәгәрәтеп, бәрәңге пешерик әле бер! - Учак дөрләп яна башлагач, биштәреннән үләнгә кызыл бәрәңгеләр тәгәрәтте. - Җылынып ята торсыннар... Тун кигән Иван Грозный дисең инде син, ә. Әллә кайчан череп бетте инде ул. Исән чагында ук тере мәет иде ул патша, явызлыгыннан аягүрә чери башлаган иде. Карале, бер китаптагы рәсемдә татарлар учакта адәм кыздыралар, дигән идең бугай син, име? - Тарих китабында шундый рәсем бар иде. - Рәсем астына болай дип язарга кирәк иде: "Иван Грозный кенәз Владимир Воротынскийны учакта кыздыра". Казан каргышы тотты кенәзне. Учак янып бетте. Карт мул булып өелгән көлгә кызыл бәрәңгеләрне күмде. Җил исеп китте, утлы күмерләр тагын да алсуланды, тирә-якка очкыннар сибелде. - Иван Грозный да, аның иярченнәре дә бик кабахәтләр иде, Искәндәр улым. Аларның Казанда кылган вәхшилекләрен син күрмәдең, халыкның илереп елавын ишетмәдең. Синең сыман ир малайлар да исән калмады анда. Янәшәдә генә керпе кыштырдады, учакта пешеп яткан бәрәңге исе аланга чакырып китерде бугай аны. Керпе агач төбеннән тәгәрәп килеп чыкты да, пошкырынапошкырына, каршыдагы агачлыкка күченде. - Казан егылгач, татарлар янә азатлык явына күтәрелделәр. Әле тегендә, әле монда халык чуалышлары тынып тормады. Син - компьютер белән бергә туган замана баласы. Үсә-үсә, укыйукый, шушы шау-шулы дөньяда яшәп киткән Батырша, Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәров кебек каһарманнар турында да белерсең әле. Алар, халкым бәхетле булсын, җирдәге бөтен халыклар белән бертигез хокуклы булсын дип, явызлыкка каршы баш күтәрделәр һәм шул юлда корбан булдылар. Карт учактагы күмерләрне әйбәтләбрәк өйде. Борыннарны тәмле бәрәңге исе кытыклады. - Тыңла. Мин сиңа Казан каргышы турында сөйли башлаган идем. Дәвам итәм. Казанны алуда нык тырышлык күрсәткән гаскәр башы Курбский соңыннан, Иван Грозныйдан куркып, гаиләсен ташлап, Литва кенәзенә барып сыенды. Аның дусты Горбатый-Шуйский, Казан алынгач, шәһәр белән идарә итте. Явызлыклары башына җитте. Халык алдында җәлладның башын чаптылар. Унҗиде яшьлек улы белән бергә җәзаланды ул. Иван Грозный берсен дә кызганмады. Адашев, Казан алынгач, соңгы мөселманны юк иткәнче сугышырга өндәгән иде. Казан кирмәнен шартлату өчен җир асты юллары казыткан кабахәт җан бит ул. Патша аны соңыннан Себергә кудырды. Адашев шунда акылыннан шашты. Митрополит Макарийны йөрәге тотты. Эт күк тәгәрәп үлде. - Шереметев нишләде, бабай? - Әйе... әйе... Ул да бар бит әле. Аны Кырым ханы Дәүләтгәрәй Тула шәһәре янында җәзалады. Дәүләтгәрәй дигәннән... Казан өчен Мәскәүдән үч алды ул. Казан вәхшиләрчә җимертелгәннән соң, егерме ел гомер узган иде инде. Дәүләтгәрәй гаскәре Мәскәү астына килеп баскач, Иван Грозный шәһәрдән чыгып качты. Мәскәү дөрләп янды. Боярлар, поплар, дьяклар Кремль эченә кереп яшеренде. Мәскәү хәрабәләре үз астына ике йөз меңләп кешене күмде ул чакта. Мәскәү 1277 елда Мәнгү Тимер боерыгы буенча төзелгән иде. Хан аны салымнар җыюны җайга салу өчен төзетте. Алтын Урдада яшәүчеләр түләгән салым керемнең ун проценты күләмендә иде. Мин боларны ни өчен сөйлим, олан, ә? Күзләрең ачылсын, йөрәгең уянсын, дим. Гел-гел ялганга уралып яшәп булмый бит инде. Казан ни өчен ауды? Мәскәү яклылар бик күп иде Казанда. Шулар чишмәне агулады, шулар кирмән капкасын шартлатты, урыс гаскәре кирмән эченә бәреп керсен өчен юл ачты. Карт тәмле исләр аңкыткан бәрәңгеләрне үләнгә тәгәрәтте. Искәндәр зур гына бер бәрәңгене алмаштилмәш учларында сикертте. Бәрәңге кайнар иде. Тимер юл ягыннан искән җил карт тирәсендә бөтерелде-бөтерелде дә каен төбенә бөгәрләнеп ятты. Карт яңа хикәясен сөйләргә тотынды. Таймас карт каен җиләген тәмли-тәмли сөйләгән хикәят Казан ауды. Зур елгалар тирәсенә баскыннар каралты-кура корды. Кайбер урыннарда "Татарлар һәм этләр кертелми" дигән язулы такталар эленеп торды. Баскыннар белән татар дөньясына чабата килде, аракы, яман чирләр килде. Пошилар тармаклы-тармаклы мөгезләре белән агач ботаклары сындырып йөргән карурманда бер татар авылы бар иде. Оҗмахка тиң авыл иде ул. Урман эчләп агып ятучы елгасы Иделгә коя, мең чиргә дәва булырлык зәм-зәм сулы чишмәләрендә тибрәнгән күбәләкләрнең канат җилпешеннән су өсләре шадралана. Бу авылда яшәүчеләр һәммәсе дә бертуганнар кебек тату, көләчләр иде. Телләреннән бал тама, күзләрендә кояш яна иде. Наратлар кочагына сыенган мәчетендә кайчан карама бала-чага гөрләшә, карт-коры сәҗдәгә китә. Бишектәге сабыйлар да, азан тавышын ишеткәч, елаудан туктап, биләүләрен чишеп ташлый. Капкалар һәрчак ачык тора, бу авылда ишеккә йозак элүчеләр юк. Чөнки караклар, хәрәм ашаучылар юк. Яман төшләр йокыдан сикертеп торгызмый аларны. Менә шул рәвешле ипле генә яшәп ятканда, яман хәбәр таралды: - Чукындыручылар килә! Авыл халкын җил себереп алгандай итте. Урам тузанында тибенүче әтәч-тавыклар кетәклекләргә кунды, этләр ояларына яшеренде, мәчеләр базга төшеп качты. Сыерлар мөгрәүдән, атлар кешнәүдән, сарыклар кычкырудан туктады. Капкалар, ишекләр бикләнде. Авыл хәвеф көтеп тып-тын калды. Көн уртасында авылның югары очында озын кара күлмәкләр, башларына тәреле баш киеме кигән, муеннарына тәре аскан ике поп күренде. Беренче капкага сугылдылар болар, икенчесенә. Капкалар бикле икәнен аңлагач, койма аша үреләүрелә, ишегалдын күзләделәр. Ишегаллары буп-буш, хәтта чебен очмый иде. Өченче капкага орынуга, капка астыннан бер кара көчек тәгәрәп чыкты. Тәгәрәп чыкты да, тешләрен ыржайтып, зур тәре тоткан попның күлмәк итәгенә асылынды. Кара сакаллы поп күлмәген өскә тарткалады, көчек тә, итәккә ияреп, өскә менде. Итәккә тигәнәк күк чытырдап ябышкан җан иясе авыр итеп гыжылдый, әмма сер сынатмый, итәкне ычкындырмый. Шуннан икенче поп көчеккә каты итеп китереп типте: - Ну зараза татарва! Шапылдап капкага килеп бәрелгән көчек, җай табып, барыбер үзен җәберләүчедән үч алып өлгерде: тешләрен чакырылмаган кунакның балтырына батырды. Капка шакып туйгач, поплар чишмәгә килде. Попларның яшьрәге, чишмә капкачын ачып, бурага эленгән чүмечне иелеп алды. Йотлыга-йотлыга су эчте. Картрак поп та су йотты. Аннары икесе тиң чишмәгә тыгылып кулларын чайкадылар һәм урман юлы буйлап күрше авылга таба китеп бардылар. Шул китүдән аларны күрүче-фәлән булмады. Суга төшкәндәй, хәбәрсез-нисез юкка чыктылар. Шактый еллар үткәч кенә, урман кисүчеләр бер аланлыкта күгәреп беткән ике тәре тапкан, имеш. Ә теге авылда... Поплар китүгә, капкалар киереп ачылган иде инде. Урамга көрәктер-мазардыр, себерке һәм носилкалар күтәргән халык ташып чыкты. Поплар аяк баскан урам балчыгын, кырып-себереп, авыл читенә чыгарып өйделәр. Зур гына тау хасил булды. Шул тауга каргалар килеп кунды. Ул тауның исеме "Каргалар тавы", олан. Мин сөйләдем, син ишеттең, Искәндәр улым. Шуны бел: чын татарлар авызы тулы кара кан булса да төкермәде. Әйе... Татарны көчләп чукындырулар да булды. Әмма андыйларның күбесе Мөхәммәд диненә кире кайтты. Ләә иләәһә илләллаһү Мөхәммәдүр-расүлуллаһ! Исламга кире кайтучыларны Себергә сөрделәр. Сөрелгән ирләрнең хатыннары, мең михнәтләр кичә-кичә, Тоболга, Краснояр якларына килеп җитеп, ирләре белән кушылды. Кызыл балчыктан кирпеч сугып төзелгән татар авыллары бихисап иде Себердә. - Кара урман... Кара урман... Карт, күзләрен шарландырып тыңлап утыручы малайга карап, шигырь әйтте: Бик борынгы җыр булса да, Өр-яңа хәзергәчә! Озата бара татарны Бишектән кабергәчә. - Заманалар авыр, еллар ябык... - дип тә өстәде. - Әйе, олан. Татар гомере буе кара урман кичкән. Ә кара урманнан исән-сау чыгу өчен, искиткеч зирәклек, тапкырлык, үҗәтлек, рухи саулык кирәк, Искәндәр улым! Таймас карт, уң кулы белән җиргә таянып, аягына басты. Аркасын каенга терәде. Бу мәлдә ул һәртөрле алышларда бил бирмәс Алыпны хәтерләтә иде. * * * Ял паркы гөрләп тора иде. Күзәтү тәгәрмәчендә өскә менеп Казанны күктән күзләп төшкәч, ике сәяхәтче трамвай тукталышына да килеп җиттеләр. Трамвай туктады. Ишекләр ачылды. Трамвай эче ярымбуш иде. Идән чип-чиста, бер чүп әсәре юк. Тәрәзәләр дә күптән түгел генә юылган булса кирәк, трамвай рельслар ялганышында дыңгырдап куйган саен, тәрәзәләрдән ара-тирә су тамчылары тәгәрәшеп төшә. Алдагы утыргычта яшь кенә бер хатын янәшәсендә ун-унике яшьләр тирәсендәге сары чәчле бер малай тирбәлеп бара. Хатын малайга тарихи дәрес бирә иде: - Аңладыңмы, улым? Казанны урыслар Чыңгыз хан гаскәреннән азат иткән. Татарлар моның өчен безнең бабайларга рәхмәт укырга тиеш. Тукай мәйданында трамвайдан төштеләр. Искәндәр кинәт кенә: - Шаһгали нишләгән соң? - дип, картның кулына кагылды. - Үз үлеме белән үлде ул. Үлгәнче Касыйм ханы булып торды. Бала-чагасы юк иде. Ходай каргады Шаһгалине, нәселен корытты. Мәһабәт Кол Шәриф мәчете аларны елмаеп каршылады. Мәчет тирәсендә дә, Казанны саклап шәһит киткәннәр истәлегенә куелган һәйкәл янында да кешеләр умарта күче күк иде. Һай, ул һәйкәлнең мәһабәтлеге: акбүз атларга атланган берничә җайдак һәм җәяүле яугирләр төркеме Казансудагы кечкенә генә һәйкәлгә өстән горур караш ташлаган. Казанны яулап алучылар хөрмәтенә салынган ул һәйкәл, суга батарга җыенган сыман, тәмам кечерәеп калган иде. Искәндәр шул мәлдә Казанның меңьеллыгы исемендәге мәйдан аша Казансуга таба атлаучы мәгърур пошины күреп алды. Ул теге вакытта балыкчы көймәләре арасыннан йөзеп баручы пошига бик тә охшаган, тик чатлы-ботлы мөгезен генә каядыр төшереп калдырган иде. Әнә ул... Поши Казансуга керде һәм, суга батып баручы нурсыз-котсыз һәйкәлгә ышкылып ук диярлек, Иделгә таба йөзеп китте. Киң кысалы күзлек кигән, чигәләре чаларган бер шагыйрь калкулыкка менеп басты. Күзлеген борын өстенәрәк этте, җил туздырган чәчләрен сыпыргалады. Шигырьнең исемен атады: Татар тарихы. Һәм салмак кына шигырь укырга кереште: Киңлекләр күренә Һуннар менгән аттан. Җирдә йөзек кашы - Атиллалы Ватан. Кан нурлары сибеп Атты яңа ал таң - Янды да көл булды Кол Галиле Ватан. Шагыйрь учак яккан, Шигырь укый яттан. Сүнеп бара инде Сараилы Ватан. "Тынычлыкта калдыр, Ал, ил кызын сатам!" - Егылды, кол булды Кол Шәрифле Ватан. Мәдрәсә ача бай, Гыйлем чәчәк аткан. - Мәгърифәтле булды Хак Тукайлы Ватан. "Йә тынычлан, татар, Юкса башың ватам!" - Төрмәләрдә черде Дәрдемәндле Ватан. "Аздыра халыкны Бу милләтче шайтан". - Илдән сөрде улын Исхакыйлы Ватан. Шагыйрь башын чапкан Балта канга баткан. - Күккә ашты Җәлил, Исән калды Ватан. Сталин ГУЛАГыннан Исән-имин кайткан. - Якты бер манзара - Урманчелы Ватан. Авылда, шәһәрдә Моң ташый һәр чаттан. Татар җаны - моңда, Бу - Сәйдәшле Ватан. ...Кырык миргә инде Ачык синең капкаң. Татарлыгың сакла, Ак Барслы Ватан! Халык шаулатып кул чапты. Шагыйрь башын иде. Һәйкәлдәге акбүз атлар да кымшанып куйды сыман. - Тагын укы! Тагын укы! Халык тирә-якны яңгыратып кул чаба иде. Казансу да, шигырь тыңларга әзерләнеп, агуыннан туктап калган сыман иде. Халык тып-тын иде. Яше дә, карты да тирән уйга чумган иде. Шагыйрь, калкулыктан төшеп, халык арасына кереп югалды. Искәндәр, Акъярга кайту белән үк китапханәгә барып эзләп табарга кирәк, дип, әлегә үзенә таныш түгел Дәрдемәнд, Исхакый исемнәрен хәтеренә беркетеп куйды. Халык төркемен ера-ера Таймас карт янына барышлый, кемдер аның җиңеннән тартты. Борылып караса, исе-акылы китте: каршында яшел кәләпүшле Иван дәдәй басып тора лабаса. - Исәнме, Иван дәдәй! - Малай Акъярдагы күршесенә кул бирде. - Иван дәдәй түгел мин, Ибраһим. Ишеттеңме, Ибраһим! Әле яңа гына мәчеткә кереп, бабамнар рухына багышлап сәдака салып чыктым. Ибраһим башын горур гына артка чөйде: - Акъярда ни хәлләр бар, Ибраһим абый? - Тире җыеп күн эшлиләр. - Ибраһим абыйсы эчкерсез елмайды. Кайчандыр тәмәке тарта-тарта саргаеп беткән тешләре, ни гаҗәп, ап-ак иде. - Әтиең Харис яңа машина алды. Бизнесмен Нәкыйп подъезддагы бөтен татарны татарча гәзит-журналларга яздырды. Мирзанур да исән-сау. Тик кайда укып кайтканын гына әйтми. Дәүләт сере, ди. Кызыл күзле теге явыз эт тә исән. Ара-тирә халыкның котын алгалый. Искәндәр янә гаҗәпләнде: Акъярдан Казан мәчетенә килгән күршесе яшәреп, бер башка үсеп киткән иде. Һәйкәл янына ук килеп баскан бер ир: - Татарның яңа Алыбы булып үссен бу егет! - дип, туптай йомры гәүдәле малайны өскә чөйде. Кайчандыр кайдадыр ишеткән сүзләр гөлт итеп Искәндәрнең хәтерен яктыртты: "Батырларын ишәйтергә хыялланган халык - ирексез халык ул, азат халыклар беркайчан да бу турыда уйланып баш ватмый!.." Ә Таймас карт әле күккә атылучы, әле әтисенең өскә сузылган кулларында тыпырчынучы чая малайга карап соклана иде. "Җирдәге һәрнәрсә мәңгелек хәрәкәттә, мәңгелек үзгәрештә. Каһарманнар да бик кирәк халыкка. Каһарманнары аз халык тора-бара тәмам юкка чыгачак!" Күкләр катына омтылган әлеге сабыйның ирекле илдә яшәячәгенә ышана иде ул. Кызыл күзле, черек тешле этләр, иләмсез зур гәүдәле кара мәчеләр беркайчан да аны төшләрендә куркытып уятмаячак инде. Аның төшләренә җилдәй җитез ирекле аргамаклар гына керәчәк! Карт дога кылды: - Ләә иләәһә илләллаһ! ЙОЛДЫЗЛЫ КҮПЕР Балыклы үреннән кара сумка тоткан күзлекле ир төшеп килә. Кыска җиңле яшькелт күлмәген кабарткан җил күкчәчәкле басуга кереп китә дә арыш сабаклары төбенә сузылып тын кала. Көн кояшлы. Юлчының баш очында кыр куяны хәтле генә бер болыт кисәге эленеп тора. Ирнең чаларган башына шул болыт кисәгеннән сәйлән-сәйлән тамчылар тама. Юлчы, күзлеген салып, кояш нурлары чагылдырган күзләрен угалый. Ә тамчылар коела да коела, аларның кояш нурларына эләгеп-эләгеп калганнары алмаз кебек җемелдәшә. Асфальт юл буенда чайкалышып утырган үләннәр танымый ирне. Юан сабаклы, эре башаклы арышлар да, шулар арасында буй сикерткән күкчәчәкләр дә танымый аны. Иргә дә ят алар. Бу аның бала чагындагы басулар түгел инде. Ул басулар бөтенләй башка иде. Ул чакларда күпереп пешкән ипине хәтерләткән басулардан әчкелтем тирес исе, көл исе аңкый иде. Аһ, ул чаклар... Тамаклары ачкач, авызларына уылган арыш, йә булмаса сусыл борчак тутырып, көннәр буе тузан туздырып чабарлар иде. Бер-ике уч арыш тамакны туйдырыр иде. Ә бүгенге ашламалы арышны шул рәвешле туйганчы чәйнәп була микән? Юктыр, тел әчетәдер... Ир үрдән төшеп килә. Ул инде яланаяк атлый. Ботинкаларын кулына тоткан. Ботинкаларның көнбагыш мае сөртеп йомшартылган күне кояшта ялтырап-ялтырап китә. Юлның уң ягыннан, гөлчәчәкле болынга ук терәлеп, ирнең бала чагындагы елга агып ята. Елга ярындагы карт тал таныйдыр әле аны. Шул тал тирәсендә какы да җыйды ул, җир бәрәңгесе дә казып ашады, тал чыбыгына эленгән балыкны учакта кыздырды. Йомраннар сызгырган тавышлар, тирәякны матурлап, биредә яшәү дәвам итүен белгертеп, ямьләп тора иде. Елга артында - болын. Кояш аллы-гөлле төсләрен, чәчәкле тастымал итеп, җир күкрәгенә җәйгән. Шул тастымалның бер читендә колыны белән ап-ак бия утлап йөри. Аһ, никадәр газиз син, туган җир! Юлчы, мәктәп каеннарына сәлам биреп, элек сельпо урнашкан мәйданга күз салгалый-салгалый, өске урамга борылды. Аның малай чагында шул сельпо ишегалдындагы пекарняда ипи пешерәләр иде. Яңа гына пешеп чыккан ипи исе борыннарны төчкертеп кытыклый, авыздан сулар китерә иде. Хәзер авылда ипи салучылар бар микән? Ә бүгенге ипинең хуш исе бар микән соң аның? Капчык-капчык ашламаны үзенә сеңдергән ашлыктан пешерелгән ипи бит ул. Ир уйга чумып атлады-атлады да, уңга борылып, кыска гына бер урамга килеп керде. Кара сумкасын әле бер, әле икенче кулына күчерә-күчерә, эскәмияле зәңгәрсу капка төбендә тукталып калды. Тавыш-тын юк, алты йортлы бу урамда күзгә кырып салырлык та ир заты калмавын ул инде белә иде. Балалар да, буй җиткереп, төрлесе-төрле якка очып киткән. Ирләрсез урам - ятим урам. Ишегалдында сыерлар да мөгрәми, әтәч-тавыклар да күләгәдә черем итә, ахры. Ир капканы ачты. Майлы кабартма исе аны өй эченә тартып кертте. Тәрәзәләрдән саркыган кичке яктылыкта ак яулык бөркәнгән, аягына кәвеш кигән хатын газ плитәсендә чыжылдатып кабартма пешерә иде. Ул, ишек төбендә тамак кырган тавыш ишетеп, салмак кына артына борылды: - Маннурым кайтты дип торам... Исәнләштеләр. Ир өстәлгә күчтәнәчләр тезде. Бала чагында аңа әдәбият дәресләре укыткан, шушы шау-шулы җирдә яшәү серләрен төшендерергә тырышкан ябык гәүдәле Фәйрүзә апасы ашыкмый-кабаланмый гына чәй ясады: - Тамагың ачкандыр, эч, Рәфит. Кабартмадан авыз ит. Алтай оныннан пешердем. Тәме тәмле. - Кәсәдән чәй йотты. - Балалар таралышты. Нигездә берүзем калдым. Төшемдә үткәннәр белән саташа-саташа, Маннур белән сөйләшә-сөйләшә, нигез җылысын сакларга тырышып яту менә. Дога кылдылар. Хуҗа хатын ирнең алдына кытыршы калын битләре инде шактый саргайган яшькелт тышлы альбом китереп салды. Альбом битләреннән иргә таныш йөзләр, таныш күзләр карый иде. Ниһаять, ул шаян кәҗә бәтие сыман сикергәк бала чагы белән күреште... * * * Әле яңарак кына әнисенең җылы сөтен имгән сабый, тибенә-тибенә, биләвен таратып ташлады. Без авылдан чыккан чакта Күтәрелде тузаннар. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар! Сабыен ап-ак чүпрәккә төргән яшь хатын капка төбендәге ромашка чәчәкләре белән бизәлгән эскәмиядән торып басты. Дугасына да, ялларына да аллы-гөлле кулъяулыклар бәйләнгән ат йомшак иреннәрен хатынның беләгенә тидерде. Очлары чияләнеп төйнәлгән кулъяулыкларны муеннарына аскан, бер-берсенең билләреннән тотып, яңа чапкан хуш исле печәнгә тезләнеп кара-каршы тезелешкән егетләр арбадан коелышты. Кап-кара чәченә шомырт чәчәге кунган Фәиз яшь хатынга: - Минем адаш йоклап ята мәллә? - дип, сак кына ак биләүгә кагылды. Кояшта сабыйның кечкенә алсу тәпиләре ялтырап китте. - Ими имеп, күзен генә йомды әле, - ди-ди, яшь хатын сабыеның битенә кунган чебенне куалап җибәрде дә: - Садыйк абыең районнан кайтып җитмәде шул, Фәиз. Райсобеска киткән иде, - дип, сабыен күтәрә төшеп күкрәгенә кысты. - Быел Садыйк абый комбайнда минсез генә тузан эчәр инде. Исән-сау яшәгез, Сания апа. Китәм. Минем чират. - Яшь егет сабыйның тәпиләрен сыйпады. - Исән-сау йөреп кайтырга язсын, энем. Сания сабыен йомшак беләкләрендә тирбәтте: - Менә тагын бер солдат үсеп килә. Егетләр тезелешеп арбага кунакларга да өлгермәде, урам очында мотоцикл тырылдаганы ишетелде. Егетләрнең кайсыдыр: - Әнә Дуамал да кайтып җитте, - дип авызын ачуга, янәшәдә Садыйк үзе дә пәйда булды. Чәчләренә кунган юл тузанын сыпырып кына төшерде дә, мотоциклны рәшәткәгә сөяп, баш бармагының тырнагы купкан уң кулын Фәизгә сузды: - Син нәрсә, малай, чабуыңа ут капкандай кыланасың? Солдат дигәч тә... Дуңгыз мае ашарга өлгерерсең әле, брат. - Саниясенә дәште: - Теге әйбер өстәлдәме? Шулай диде дә Садыйк, тиз-тиз атлап, ишегалдына кереп китте. Бераздан чәйнек, кырлы стакан тотып, янә капка төбендә пәйда булды. - Махсус заказ. Өлгерде менә... Садыйк Фәиз кулындагы стаканга ачы бал агызды. Ачы бал тулы чәйнек, кырлы стакан егетләр кулына күчте. - Тәки өлгердем. Дукамитларның очына чыга алмый кәҗә майларым чыкты чистый. Корсак сыйпап утыралар шунда. Мин аларга басуда көне буе... - Садыйк сүзен әйтеп бетермәде, тулы стаканны авызына каплады. - Быел пумущиксыз гына этләнермен инде. - Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, Садыйк абый. - Шулай дисеңме... Садыйк та атка ияреп китте. Бераз баргач, бушаган чәйнеген шалтыратып кире әйләнеп килде дә, мотоциклына сөялеп, күзләрен йомды. Җыр авазлары икенче урамга күчте. * * * Рәфит, битен юып, чәй эчеп алгач, бакча артлап кына Югары очка сыпырды. Бая Садыйк абыйсының капка төбенә барырга кыенсынды ул. Әнисе дә: "Олылар янында авызыңа су кап!" дип кабатлый бит гел. Җитмәсә, ул тирәдә малай-шалайлар да күренмәде. Аларның тыкрыкта качып торуын белмәде Рәфит. Ат кузгалып киткәч, биш-алты малайның, тыкрыктан атылып чыгып, озатучыларга ияреп йөгерүен дә күрмәде. Бибикамал апасының капка төбендә аяк төртер урын да калмаган иде. Монда таякка таянган әбиләр дә, читтәрәк тәмәке пыскытучы ирләр дә, кайсы кәнфит, кайсы кәнфит кәгазе тоткан бәп-бәләкәй кызчыклар да, тәпиләре чебиләп канап чыккан малайлар да бар иде. Барысы да урам әйләнеп кайтучыларны көтә иде. Ерактан агып килгән җыр авазы, гармун тавышы төркемнең баш очында тибрәнде. Ат капка төбендә туктады. Арбадан сикерешеп төшкән кызмача егетләр, үзләре бер төркем булып, каен ышыгына кереп басты. Озак юанмадылар. Төркем авыл очына кузгалды. Фәиз: - Сау бул, әни! - дип, ак яулыклы әнисен кочагына кысты. Ана баласы күкрәгенә тәмам сеңеп бетте. Аларны инде беркем дә, беркайчан да аера алмас төсле иде. Аннары ул туганнары белән саубуллашты. Бер читтәрәк мышык-мышык борын тарткан Рәфитнең дә килеп чәчен сыйпады: - Мин кайтканчы егет бул, яме. Садыйк абыеңа пумущиклар кирәк! Шофёр егет: - Унда районда булырга диделәр. Кузовка үрмәләгез! - дип, полуторкасының кыршылып буяулары купкан ишегенә үрелде. Озатучылар әрҗәгә тезелеште. Төркемдәгеләрнең һәрберсе белән хушлашып чыккан Фәизне өстәгеләр үз янына тартып алды. Машина кузгалды. Кемнәрдер сулкылдады, кемнәрдер кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алды. Рәфитнең карашы Фәиз абыйсына ияреп китте. Әнә ул... Фәиз абыйсы әрҗәдә бер-берсенә тотынышып баскан егетләр кочагыннан авылга таба суырылып чыкты. Үрдә ап-ак кулъяулык җилфердәде, әйтерсең лә ап-ак канатлы бер кош баласы, Фәизнең кулыннан ычкынып китеп, ана иңенә килеп кунарга теләп талпына иде. Әнә алар Балыклы үренә менделәр. Кош баласы һаман да очына иде әле. Колак пәрдәләрен ертырдай әллә ниткән сәер тавышлар чыгарып, янәшәдә генә мотоцикл тырылдады. Халыкны тузан болытына күмеп, мотоциклында Садыйк чаба иде. Садыйк абыйсының: - Пумущикның кесәсенә акча тыгарга онытканмын, - дигән сүзләре Рәфитнең колагына килеп эленде. * * * Ул көннәрдән соң нәкъ бер ел узды. Садыйкның мотоциклы тагын бер елга картайды, комбайнчы әйтмешли, чәпчим тарала бара, хуҗасы кызмача чакларда шөрепләре, берәм-берәм коелып, эзсезнисез югала тора. Рәфит тә китапларын, дәфтәрләрен, кара савытын, май ягылган ипи телемен букчасына тыгып, өченче сыйныфта укып йөри әнә. Фәиз абыйсыннан хатлар килеп тора. Бурятия якларында хезмәт итә ул. "Бар да бик шәп, Байкал күлендә су коенабыз, дип яза", - ди Рәфиткә Бибикамал апасы. Малай: - Ерак микән соң ул Байкал күле? - дип, Бибикамал апасының кулындагы кызыл билле перәнниккә сузыла. Түр караватта сумкасын актарып маташкан Маннур абыйсы: - Балыклы үреннән күренә ул Байкал, - дип елмая. - Мә, әни, районнан китергәннәр иде, - дип, кызгылт клеёнка җәелгән өстәлгә күпереп пешкән ипи китереп куя. - Үзем дә бүген ипи салырга җыена идем, улым. Рәхмәт! Рәфит өйдәгеләргә сиздерми генә урамга чыга, зәңгәр буяулы капка төбендә бераз басып торгач, елгага таба китеп бара. Өенә кайтып кергәч, китаплары арасында актарына-актарына, СССР картасын эзләп таба. Таулар, урманнарда шактый гизгәч, Байкал күленә чума. "Җир читендә икән бу Байкал дигәннәре. Диңгезгә ерак түгел моннан. Диңгез суы тозлы, диләр. Шул суда коенсаң икән ул. Кайтышлый берәр капчык тоз да алып кайтыр идең, ә. Кибеттә тоз бетте дип зарланалар әнә". Малай, татлы хыялларга чумып утыра-утыра, көтү кайтканын да сизми калган икән. Ишегалдында сарык кычкырган тавышны ишеткәч, ялт итеп тәрәзәдән үрелеп карады. Сарыкларның берсе ишегалдында күренми, урамда адашып калган иде. Тагын авыл буйлап тузан ерырга туры килә инде. "Бер ай яңгыр юк. Диңгездән яңгыр болытлары җибәр әле, дип, Фәиз абыйга хат язарга кирәк". Малай үз уеннан үзе көлде: "Монда хәтле килеп җитә алмас ул болытлар. Берәр тауга эләгеп калырлар шунда". Авылда ике мотоцикл хәзер. Маннур абыйсы да Кукмарадан өр-яңа мотоцикл алып кайтты. Бишеклесенә акчасы җитмәде. - Ничава, без дә баербыз әле бер! - диде Маннур абыйсы, мотоцикл маена ябышкан тузанны чипчиста чүпрәк белән сөрткәли-сөрткәли. - Хәзер башлы-күзле булсаң да ярый инде, хатынны утыртып йөрергә транспорт бар, - дип тә өстәде әле. Дуамал Садыйк та әнә: - Маннурны өйләндерәбез озакламый. Казларны суеп, чормага какларга элик тә... - ди-ди, Рәфиткә күз кыса. Садыйк абыйсы тотынса, куера инде ул токмач. Һәм куерды да... * * * Маннур абыйсы каз өмәсен көтеп тормады, хәтта уракка төшкәнче дә түзмәде. Рәфиткә әнисе көннәрдән беркөнне: - Маннур абыең өйләнгән. Бер өйдә ике Фәйрүзә хәзер. Яшь киленне күреп төшәм әле, - дип, көзге алдына утырып, колак алкаларын кершән белән агартырга кереште. Малай әнисен көтеп тормады. Болында чемченеп йөргән казларны өркетә-өркетә, Югары очка элдерде. Яр буена җитәрәк, шып итеп тукталып калды. Алда... Фәйрүзә апасы белән таныш түгел бер егет басып тора иде. "Кем бу? Әллә Фәйрүзә апа кияүгә чыгамы?" Малай аларны читләтеп кенә узмакчы иде, аны Фәйрүзә апасының тавышы куып тотты: - Рәфит энем, нигә аксыйсың? - Әй лә, бая ташка сөртендем. - Малай егеткә сынап карады. - Исәнмесез. - Исәнмесез. - Егет тә, елмаеп, малайга кул бирде. - Миндар абыең бу. Күрше авыл егете. Мәктәптә бергә укыган идек. Шәмәрдәннән төшеп килеше. - Фәйрүзә апасы, малайның күлмәк изүеннән бер төймәне тартып алып: - Төшеп кала бит. Мә, тагып куярсың! - дип елмайды. - Син ни исемле буласың инде, егет? - Таныш түгел абый, костюм кесәсеннән алып, Рәфиткә әтәч кәнфит сузды: - Минем сеңелкәш үлә моның өчен. Син дә тәмләп кара. - Мин Рәфит булам. - Исемеңнең мәгънәсе - ярдәм итүче икән. Минем булышчым булырсың, яме. - Сеңлеңнең исеме ничек? - Ул зур инде. Быел сигезенчене бетерә. Башлы кыз. - Фәйрүзәгә карап өстисе итте: - Миндар башында гына җил исә ул. Аннары: - Исемен әйтергә оныттым бит. Алсу аның исеме, Алсу, - дип, маңгаена төшкән чәчен артка сыпырды. Елмаеп өстәде: - Татар бөтен матур исемнәрне үзенә җыеп бетергән. Менә син дә, Фәйрүзә, нур чәчеп торучы асылташ бит. Малай, үлән ера-ера, яр астына төшеп китте. Рәфит, әлбәттә, аларның бер-берсенә мәктәптән үк гашыйк икәнен дә, егетнең көзен армиягә китәсен дә белми иде әле. Аста, елга буенда, таяк очына кызыл чүпрәк бәйләгән бер кыз казларны суга таба куа иде. Ком өстендә чуерташлар, бака кашыклары чәчелешеп ята. Казлар, канатларын җилпи-җилпи, каңгылдаша-каңгылдаша, биек яр читеннән суга егылышып төшәләр. Шундук озын муеннарын суга тыгып, кызыл тәпиләрен өскә сузып, вак-вак дулкыннарда тирбәлешәләр. Әйтерсең лә бөтен елгасына ап-ак, чип-чиста болыт төргәкләре төшеп кунган. Казлар куып йөрүче кыз малайга таныш түгел иде. Кыз да аны күреп белми иде бугай, шуңа күрә малайга сынап-сынап карагач, коңгырт күзле, почык борынлы какча кыз, минем синдә эшем юк, дигәндәй, кояш кыздырган таш өстенә барып утырды. Озак утырмады, кызыл чүпрәкле таягын комга ташлап, су читенә иелде. Малай, каршы як яр читендә яткан кармак сабын күргәч, аягын елганың ләмле төбенә батырды. Эчтәрәк ләм бөтенләй юк, елга төбе каты ком иде. - Бака тешли бит үзеңне. Чык! - Бу төштә бакалар юк. Алар камыш төбендә качып ята. Тешләргә тешләре юк аларның. - Авызларын ачып карадыңмыни? - Карамадым. Үзең кара. Малай кармак сабын үрелеп алды. Кармак җебе тартылды, малай, суга тыгылып, кармак эләгеп калган агач төбен кармалап тапты. Аннары, шапыр-шопыр су ера-ера, кызга таба юнәлде. Кинәт кенә чайкалып куйды, һавада эленеп калырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәйде. Малайның аягы ләмле чокырда таеп киткән иде. Рәфит тигезлекне саклап кала алмады, йөзе белән бака ефәге йөзгән болганчык суга капланды. Шундук сикереп тә торды. "Кыз көлеп үлә инде хәзер..." Су тамчылары чәченнән муенына агып төште, керфекләреннән иягенә ябышкан бака ефәгенә тамды. Малай, яр буена чыгып, әле бер, әле икенче аягында сикеренә-сикеренә, колагына тулган суны комга агызды. - Үзең балык булдың син. Майкаң пычранган. Сал, чайкап бирәм. - Мин үзем. - Майкасын боргычлап-боргычлап сыкмакчы иде, кыз барыбер үзенекен итте: майканы суда чайкап, малайның муенына урады: - Мә, булды. Киюен үзең дә киярсең. Рәфит, таллыкка кереп, трусигын чүп-чардан чистартты. Баш очында, үчекләгәндәй, карга каркылдады, егет булсаң, җебеп йөрмә, янәсе. Малай кыз янына әйләнеп килгәндә, киемнәре бераз җилләгән иде инде. - Кыю күренәсең. Исемең ничек? - Рәфит. Синеке? - Фәния. Шәмәрдәннән кунакка килдем. - Кемнәргә? - Мидхәтләргә. - Әйдә, дус булабыз. Фәйрүзә апа белән Миндар абый кебек җитәкләшеп йөрибез. Кыз йөзекле бармагы белән почык борынына кагылып алды. Малай кызның иркә җил тибрәткән бөдрәләренә сокланып басып торды. - Син кечкенә бит әле. - Мин тиз үсәм. - Ярар, дус булыйк алайса... - Кызның чыркылдап көлү авазы дулкын булып елгадан тәгәрәп китте. - Мин Шәмәрдәнгә очканчы... - Акылың алтын икән. - Минем бөтен җирем дә алтын. Елганың кайсыдыр төшендә бака кычкырды. - Ата бака, - диде малай. - Тавышы калын. - Ана бака булса... - Юк. Ана баканың тавышы чәрелдек була. Бу сүзләрне әйткәндә, малай кызарынган-бүртенгән Садыйк абыйсын күзаллады. Ачуы чыкканда, Сания апаны чәрелдек бака дип үчекли ул. Сания апа кычкырып көлә генә. Кыз, кызыл чүпрәкле таягын болгый-болгый, аска таба йөзгән казларына иярде. Малай, чикерткәле үләнне тездән ера-ера, яр өстенә менде. Фәйрүзә апасы белән Миндар абый сөйләшеп басып торган урында тапталган үләннәр башларын кабат кояш нурларына терәгәннәр иде инде. Балтырларны кытыклый-кытыклый, май җиле исеп киткәли. Йомшак җил искәндә, тирә-юньдә яшь үләннәр тибрәнгәли. Быел җәй бик иртә килде. Рәфит инде атна буе майкачан гына йөгерә менә. Күке кычкырганны да көтеп тормады, бая әнә суга да чумып чыкты. Малайның күзе үләннәр арасында яткан көзгегә төште. Кояш нурлары дүртпочмаклы көзгедә чагылып-чагылып уйный. "Миндар абыйныкы. Кызлар көзгесе түгәрәк була." Малай көзгене иелеп алды. Аннары аны кире ташлады. Көзге нәкъ урталай чатнаган иде. "Юк. Бу көзге Миндар абыйныкы түгел. Көтүче кесәсеннән төшеп калгандыр..." Ә болын үзенчә яшәп ята әнә. Бер-берсеннән кача-кача, үлән арасында кырмыскалар йөгерешә, чәчәк сабагыннан камка үрмәләп менеп килә. * * * Рәфитне капка төбендә мотоциклына бензин салып маташучы Маннур абыйсы каршылады. - Миндар нишләп йөри анда су буенда? Бар, әйт, төшереп куярмын авылына. Малай телен тешләде. "Каян барысын да күреп, белеп тора бу Маннур абый?" - Алар анда юк инде. - Ничек юк? Фәйрүзә апаң кайтмады бит әле. Бар, әйләнеп мен! Ялындырып булмый. Маннур абыйсының һәр сүзе - закон. Ачуын чыгарсаң, Садыйк абыйдан ким түгел ул. Бөтен урамны тузан болыты басачак. Фәйрүзә апасы, басма уртасына басып, вак ташлар арасында уйнаган ташбашларга сокланып онытылган иде. "Миндар абый киткән икән инде. Фәйрүзә апа ник өйгә кайтырга ашыкмый? Ачуланышканнар мәллә?" Малайны күргәч, Фәйрүзә, чүәген салып, аягын суга тыкты. Бармакларын балык кытыклады бугай, тыныч кына аккан суны чупылдатып алды. Малайны җитәкләгән яшь кыз, зәп-зәңгәр күлмәген җилфердәтеп, чигелгән чүәкләре белән чирәмнәргә йомшак кына басып, рәшәткәләрдән салынып төшкән шомырт яфракларын сыйпыйсыйпый, елмаеп, өенә кайтып килә. Искиткеч гүзәллек, садә сафлык! Алар ишек ачканда, килен күрергә килүчеләр чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәләр иде инде. - Фәйрүзә килен шулпаны бик тәмле пешергән. Ите шундук авызымда эреп бетте. - Токмачы да җеп нечкәлеге генә. Мин булсам, бармакны кисми калмас идем. - Безнең буыннар каткан шул инде. Утырмыйча аякка да киеп булмый. Чәчәкле тәлинкәдәге килен коймагы кимегәннән-кими. Авыл апаларының сүзе бетми дә бетми. Фәйрүзә апасы (Фәйрүзә килен эре чәчәкләр белән чуарланган чаршау артына кереп югалган иде): - Аша, аша, энем. Ашамасаң, беләкләрең тал чыбыгы сыман сыек булыр, - ди-ди, самавыр борынына үрелде. Малай алдындагы чәчәкле чынаякка кара чәй агызды. Малай Фәйрүзә апасының коңгырт күзләренә кереп бата яза. Ул күзләр тирәнлегеннән әллә нинди үзгә бер җылы яктылык ташый. Шушы ягымлы апаның кочагына сыенасы, онытылып иркәләнәсе килә. Килен чаршау артыннан чыкты. Ул тезләрен каплап торган яшел күлмәк кигән иде. Билен, килешле генә итеп, тар пута белән буган. Биле нечкәреп, буе тагын да зифаланып киткән. Чәч толымнарын баш артына урап өйгән. Салынып төшкән чәч бөдрәләре яшь киленнең колак алкаларын үз астына яшерә язган. Сул беләгендәге кечкенә түгәрәк сәгате шулхәтле килешеп тора, малай аның тыныч кына текелдәвен ишеткәндәй булды. - Сез утырыгыз, сыйланыгыз. Мин мәктәптән урап килим әле. Малай да, аңа ияреп, ишегалдына чыкты. Капка ябылгач, бүрәнәдә тәмәке көйрәтеп утыручы Маннур абыйсы: - Күрдеңме минекен! - дип, янына килеп баскан Рәфитнең аркасына шапылдатты. - Авырттырасың... - Мин йомшак кына... Яратып кына... Ир тәмәке суырды: - Фәйрүзә апаң бишлеләр генә куяр инде сиңа. Шигырьләрне шәп сөйлисең бит син, име. Йә, берәрсен сөйләп җибәр әле. - Кайсын? - Печән яратучы кәҗә турындагысын сөйлә. Тукай абыеңның шигырен әйбәт сиптерәсең. Малай шартлатып сөйләп тә бирде. Әллә бакчада каракланып йөрүче кәҗә дә аңлады инде малайны, рәшәткә арасыннан ишегалдына карап торды. Әле бер, әле икенче мөгезен рәшәткәгә ышкыды. Малай кинәт кенә: - Син, абый, армиядә кайда булдың? - дип, чебен тешләгән аягын кашыды. - Әһә! Фәиз абыең искә төштемени? Армиягә бармадым мин, энекәш. Күзләрең күрәкарау дип, кәҗә билеты тоттырдылар миңа. Җитмәсә, бер бармак та юк менә. Ярар, Фәиз абыең белән Миндар абыең минем өчен дә хезмәт итсеннәр инде. - Бармагыңны нишләттең? - Елгада чуртан тешләде. Маннур абыйсы тәмәке төпчеген сулы чиләккә ташлады. - Нәрсә соң ул кәҗә билеты? - Армиягә яраксызларга бирәләр аны. Бракларга, ягъни. Армиягә бармаган егетләрне кызлар да яратмый. - Сине Фәйрүзә апа яраткан бит. - Яратты инде. Ярар, мин үзем менә дигән бер егет үстерермен. Юк, икене, өчне... Аларга кәҗә билеты бирмәсләр, энекәш... Вакыт сизелми дә үткән икән. Фәйрүзә килен кайтып кергәндә, авыл өстенә эңгер-меңгер эленгән иде инде. - Миндар кичләтеп тагын төшәчәк. - Маннур абыйсы мунчада югалды. "Мунчаның төннеген ачадыр. Ис тисә, Миндар абыйны мотоциклы белән озата алмый бит ул". * * * Рәфит клуб янында кайнаша иде. Фәйрүзә апасы белән Миндар абыйсы очрады. Миндар абыйларның авылында клуб юк икән. Кечкенә авыл бит. Шунлыктан Миндар абыйсы һәр кичне Рәфит авылына кино карарга килеп чыга. "Кино ди сиңа. Фәйрүзә апа янына килә ул. Ике урамлы авылда нишләп ятсын ди". Миндар абыйсы Рәфиткә дә билет алды. Рәфит, эчкә кереп, эскәмиядәге буш урынга кысылды. Кино бетүгә, яшь-җилкенчәк, гармун уйный-уйный, чыркылдаша-көлешә, кичке болынга сибелде. Рәфит тә берничә малай белән бергә әлеге шау-шулы төркемгә килеп кушылган иде. Көнозын кояш астында кызган болын кичке тынлыкта рәхәтләнеп оеп ята. Әкрен генә искән җил гөл яфракларын сыйпый, үлән араларыннан шуыша, тын гына, җай гына аккан елганың дымлы һавасын болын өстенә китереп яба. Кызлар көннәр буе аллы-гөлле чиләкләрдә су ташый-ташый такырайтып бетергән сукмаклардан аратирә соңлаган кырмыскалар чабышып үтә. Гармун моңы тынгы бирми бугай аларга, шул уята бугай аларны. Бу, бәлки, кырмыскаларның үзенчә биюедер? Рәфиткә шулай тоела, ул бу мәлләрдә шулай гына уйлый ала иде. Тау күкрәген ярып чыккан салкын су үлән тамырларына сеңә. Кызлар чыркылдаша. Көлү авазлары, гармун моңына кушылып, шәрә тау өстенә тәгәрәп менеп китә. Өйдәгеләр сөйләве буенча, элек бу тирәләрдә шүрәлеле кара урманнар шаулавын да, адым саен шифалы чишмәләр тибеп торуын да белә иде Рәфит. "Шүрәлеләр калмаган шул. Калган булса, Садыйк абый аларны мотоциклга утыртып йөртер иде. Шүрәлеләр, рәхмәт әйтеп, Садыйк абыйны чикләвек белән сыйлар иде. Малайларга да өлеш чыгар иде. Их-х-х..." Шулай уйлана-уйлана, малай кечкенә учларын улакка тыкты. Су чәчрәде, вак-вак тамчылар, баеп баручы кояш нурларында алсуланып, талгын җилдә сибелде... Яшьләр түгәрәкләнеп басты. Яланбаш егет, түгәрәк буйлап әйләнеп, уенда катнашучыларның учларына йөзек салды-салды да, гармунчы шып итеп көйне туктатуга: - Кемдә йөзек, сикереп чык! - дип, кичке болынны яңгыратты. Озын йомшак толымнарын күкрәкләре өстенә таратып салган кыз атылып чыкмакчы иде, ике егет аны берьюлы эләктереп алды. - Нинди җәза бирәбез? - Җырласын! - Биесен! Кыз гармунчыга: - Әйдә, Мидхәт, "Рәйхан"ны сиптер! - дип кычкырды да чирәмдә тыпырдап алды. Аннары сузып җибәрде: Аклы ситсы күлмәгеңнең Якаларын кем уйган? Кыз шулхәтле моңлы итеп җырлый иде ки, Рәфитнең колаклары чишмә челтерәвен дә ишетмәс булды. Аның ике колагы тулы моң, үзәк өзгеч моң гына иде. Малай шүрәлеле кара урманда җиләк җыеп йөри, имеш. Күктән яңгыр тамчылары түгел, моң тама, имеш. Малай йотлыга-йотлыга моң сулый. Тәненең ташка бәрелгән, агачка сыдырылган урыннары да сызламый. Моң аны чәчәкле бишеккә салып тибрәтә, изрәтә, имеш. - Йоклап киттең мәллә? Тот! Рәфит, сискәнеп, сулга карады. Бәй, Миндар абыйсы лабаса. Яңа уен башланган икән. Рәфиткә кулъяулык тоттырды: - Ач күзеңне, әйт сүзеңне! Йоклап торсаң, урлап китәрләр. - Кемне? - Кайдырманны. Рәфит кулъяулыкны күршесендәге егеткә сузды, тегесе яшьлек җылысы сеңгән кулъяулыкны саргылт чәчле, кызыл күлмәкле кызга бирде. Моң өзелде. Кызыл күлмәкле кыз үзенә ошаган берәр егетне чупылдатып үбәргә тиеш булды. Кыз уңга каранды, сулга каранды. Күрәсең, җанга ятышлы егет табылмады, әллә чордашларыннан оялды, әллә тартынды, йөгереп килде дә, сары чәчләрен дулкынлатып, каршына чүгәләп, Рәфитнең бит очын пәп итте. Пәп итте дә үз урынына йөгереп китте. - Кызлар күзе төшә башлаган сиңа. - Нәрсә, абый? - Ишетмәсәң ишет, безнең авыл - Кишет. - Миндар шаркылдап көлде. - Фәйрүзә тәки төшеп җитми. - Кайда соң ул? - Бибикамал апаның йөрәге авыртып тора, дигән иде. Дару эчерткәндер дә чыгып китә алмыйдыр. Уен дәвам итте. - Шигырь сөйләсен! - Биесен! - Эскәмиягә басып биесен! Түбән оч егете чишмә бурасы янындагы эскәмиягә менеп басты. "Рәйхан"ны җырлаган озын толымлы кыз егетне эскәмиядән төртеп төшерде: - Ботинкаңны салып мен. Пычратасың... - Пычратты ди. Үлән генә ердым ич. - Барыбер сал! - Үзсүзле кыз үзенекен итте. Егет ботинкасын салып таш өстенә куйгач: - Инде биесәң дә була, - дип шаяртып каш сикертте. Караңгы төшкәч, кемдер читтәрәк учак кабызып җибәрде. Көндез үк кайсыдыр бер тынгысызы болынга утын төшереп куйган булган икән. Ялкын шәүләсе егетләрнең йөзендә, мыеклыларның мыегында, кызларның алкаларында, күлмәкләрендә, калку күкрәкләрендә биеште. - Исәнме, энем! Керфекләрең авыраймадымы әле? - Фәйрүзә апасы, шаяртып, малайның борын очына басты. - Әтәчләр күптән төш күрә. Кайт бар! Рәфитнең бу сер тулы болынны ташлап китәсе килми иде әле. Үзе генә түгел бит ул монда, бер урам малайлары шактый чуала әнә. Мәйдан уртасы Миндар белән Фәйрүзәнең тәхетенә әйләнде. Баштарак бераз ялындырып маташтылар маташуын, әмма кайсыдыр шаяны: - Ну кыланып күрсәтәләр, адәм тәганәсе, без югында үбешеп үләләр ләбаса болар! - дип кычкыргач, Миндар, сөйгәнен җитәкләп, уртага узды. Күзләре тулы йолдыз иде егетнең. Ул бик горур иде. Горур булмаска соң! Янәшәсендә әкиятләрдәге шаһзадәләрдән дә өстен яры бар бит аның. Ишет, болын, ишет, галәм! Җир йөзендәге меңнәрчә, миллионнарча гашыйкларның йөрәк тибешенә Миндар белән Фәйрүзәнең дәртле һәм горур йөрәк тибеше дә, кайнар сулышы да кушыла... Миндар - йолдызлы тәхетнең ханы, ә Фәйрүзә - ханбикәсе иде. Һаваларда очкан ике аккош Аерылмыйча яшәр гел бергә. Без очарбыз бәхет киңлегендә Синең белән икәү гомергә. Хан ханбикә толымнарындагы ай нурларын болынга сыпырып төшерде. Ике гашыйк бу мәлдә йолдызлар астында икәү генә калган иделәр. Аларның җылы сулышыннан бик биектә, кара галәм тирәнлегендә йолдызлар селкенешеп алды, аннары бөтен кыйтгаларда берьюлы йолдыз яңгыры яварга кереште. Кыз белән егетнең баш очында йолдызлы күпер хасил булды. Тылсым тулы аксылзәңгәр күпер ике гашыйкны үзенә дәште. "Яратам!" сүзе, шул күпергә эленеп, көмеш кыңгырау булып чыңлады. Җир йөзендәге бөтен нәрсә - җанлысы, җансызы: кешеләр, кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, йөзүчеләр һәм сөйрәлүчеләр, аларны үз кочагына сыендырган үсемлекләр дөньясы, суы, балчыгы, ташы - һәммәсе йолдыз җиле исен тойды, үпкәләрен киереп сулады, хушланды, кул чапты. Рәфитнең дә, аннан өлкәнрәк малайларның да керфекләренә эленгән ай нурлары тора-бара тәмам авырайды, күз кабакларына кемдер гер асып куйды. Алар, йоклар-йокламас хәлдә, инде күптән утларын сүндереп, капкаларын бикләп йокыда изрәгән авылга таба атлады. * * * Суда юыла-юыла шомарып беткән ташларга ышкыла-ышкыла, маймычлар кайнаша. Су челтери. Очлаеп киткән озын канатларына су тамчылары кундырып, керәшәләр бер-бер артлы текә ярдагы тирән ояларына чума. Аннары янә тышка шуып кына чыгалар да, кыйгачлап, төпсез күккә атылалар. - Эләгәме балык? Рәфит белән Кәлимулла, колакларын яңгыраткан тавыштан кинәт кенә сискәнеп, кулларындагы кармакларын елгага төшереп җибәрә яздылар. - Кояш нуры күзне кисә, бу яктыда балыкларның да күзе чагыла торгандыр? - Зур балыклар тирәндә йөзә ул. - Кәлимулла буш чиләк тоткан тавыш иясенә күтәрелеп карады. - Син дә чабак тотарга килдең мәллә, Садыйк абый. - Коенырга исәп иде, егетләр. - Әнә теге төштә коен, Садыйк абый. Атлар йөзә анда, - Рәфит аскарак төртеп күрсәтте. - Без анда керергә куркабыз. - Бик тирән шул анда. Бата башласаң, кем сөйрәп чыгарыр... Малайлар, үзләре дә гел саерак урыннарда коенганлыктан, артык сүз куертмадылар. - Су анасы аяктан тотып алса. Берсендә эләктерде ул мине. Бәртәскә атланып кына исән калдым. - Садыйк абыйлары кулларын як-якка җәйде. - Бәртәснең сырты ат сырты хәтле иде. Калкып чыксам, су өстендә озын-озын чәчләр чайкала. Толымының озынлыгы безнең тыкрык буе, билләһи. - Садыйк абыйлары, чүгәләп, кулларын суда чайкап алды. Бармакларын селкеде. Су тамчылары, кояшта җемелдәшеп, ташларга, юеш комга чәчрәп кунды. - Су анасының бер чәче керәшә аягына уралган. Керәшә өскә күтәрелә. Ул күтәрелгән саен, елга дугалана, чөнки төптән Су анасы күтәрелә, егетләр. Су анасын очыртып алып китә бу, мәйтәм. Чәчне әкренләп-җайлап тарта-тарта, керәшәнең түшен суга тидердем тәки. Чәчне аягыннан чишеп алдым. Керәшә очып китте, Су анасы шапылдап елгага төшеп калды. Малайлар бер-берсенә карашты. - Алдар таз син, Садыйк абый. - Кем соң ул Алдар таз? Урамда да, кибеттә дә очратканым юк аны. - Әкияттә ул, Садыйк абый. Шунда ашый, шунда йоклый. - Ә мин менә алдыгызда басып торам. Кулымда яньчелгән чиләк менә. Садыйк абыйлары чиләкне комга ташлады. Чиләк, тәгәри-тәгәри, су читенә килеп ятты. - Су анасы яньчеде аны. Кичә кич чиләкне суга чумдырган идем, кысып тотты да җибәрми генә Су анасы. - Гел алдыйсың син. - Кайчан алдадым, Кәлимулла, ә? - Кичә әнә теге болын җиләк белән тулы дигән идең. Эзләп карадым, бер җиләк тә табалмадым. - Әһә. Шулаймыни... Сыерлар ашап бетергән инде, алайса. Сөттә җиләк тәме бар идеме? - Садыйк абыйлары иреннәрен ялады. Күзләрен челт-челт йомгалады. - Бар идеме, Кәлимулла? - Бар иде. - Ә син алдакчы дисең... Минем беркайчан да алдашканым юк, егетләр. Җир йотсын менә. Һәр сүзем дөрес, билләһи. Рәфитнең калкавычы кинәт кенә төпкә батты. Малай тиз генә кармак җебен ярга тартты. Кармак буш иде. - Менә кем ул алдакчы. Елгасы тулы алдакчы ташбаш хәзер. Кармакка эләкмиләр алар. Мин симертеп бетердем аларны. Әле бүген дә Сания апагыз бер чиләк чели тутырып җибәргән иде. Шуларны бая тирән җиргә салдым. - Садыйк абыйлары көлемсерәде. - Әнә теге төштән тотыгыз балыкны. Анда балыклар ач. Малайлар башларын Садыйк абыйлары күрсәткән якка сузды. Керәшәләр, түшләре белән суга тиярдәй булып, канатларыннан тамчылар коеп, кичәге яшенле яңгыр юып киткән үтә күренмәле күктә тирбәлеп, әле таллар арасына кереп юк булалар, әле таллыктан пырхылдап чыгалар да, ярга ышкыла язып, болынга китеп югалалар. - Озакламый, бер зур балык бу сайлыкка да йөзеп килер. - Садыйк абыйлары колагын кашып алды. - Йөзеп килер дә вак ташларга эләгеп калыр. Аннары кул белән дә тотасыз инде сез аны. - Шундый зур балыкнымы, Садыйк абый? - Әйе. Минем чиләк юанлыгы. - Андый балык юктыр монда. - Вагы булгач, эресе дә була инде аның, егетләр. Садыйк абыйлары ботинкаларын салды, чалбар балакларын сызганды. Елгага кереп басты. Бармакларын маймычлар кытыклады. Иелеп, суны чупылдатты. Чиләген елгага батырды. - Ярар, егетләр, эшем бар. Бозауның тамагы кипкәндер, мин киттем. Садыйк абыйлары, сулы чиләген күтәреп, комлы ярдан болынга менеп китте. Бозавына су эчерткәч, янә яланаяк көе генә малайлар янына килеп чүгәләячәк. Кәефе шәп чагында бала-чага яныннан тиз генә китә алмый ул. Йә бик куркыныч берәр әкият, йә җеннәр турында адәм ышанмаслык берәр маҗаралы хикәя сөйли. Үз әкиятенә үзе ышанган чаклары да булгалый. Шул рәвешле ерак бала чагына кунакка кайтып килгәли. Авызларын ачып кош тоткан малайларга көнләшеп карый. Андый мәлләрдә ул кинәт кенә яшәреп китә. Чигәләрендәге иртәләгән чаллар да, йөзендәге эреле-ваклы җыерчыклар да кояш нурлары астында күмелеп кала. * * * Миндар чәчәктән нектар эчүче бал корты сыман килеп кунды да Рәфитләр авылыннан очып китәргә җыенмый әле. Хәер, кая китсен инде, сельпода товар белгече ул. Район үзәгеннән кайтарылган һәр товарны энә күзеннән үткәрә, кием-салымны, азык-төлекне тирә-як авыл кибетләренә тарата. Сельпо ишегалдында атлар пошкыруы, тәгәрмәчләр шыгырдавы тынып торганы юк. Рәфит тә вакыт-вакыт шул тирәгә килеп чыккалый. Арбага кап-кап тәм-том төяүче агайлар янында бөтерелә. Менә бүген дә шул ук ыгы-зыгы. Көнчыгыштан офык каралып килә. Чиләкләп коя башлаганчы, олы юлга чыгып өлгерергә кирәк. Арба өсләренә кара брезент җәймәләр капланды, аларның чит-читләре арба үрәчәләренә тарттырып бәйләнде. Атлар пошкырды. Тәгәрмәчләр шыгырдады. Сатучыларны капкадан чыгарып озатып калган Миндар абыйсы Рәфит янына килеп басты. - Нәрсә, чыланырга уйлап торасыңмы? - Чыланмыйм. Ява башласа, баскычка менәм дә басам. Яумый бит әле, абый. - Яумасын да... Юлчылар чыланмый гына кайтып җитсен. Миндар кесәсеннән кәнфит чыгарды: - Суыр, Казанныкы. Рәфитнең кәнфиткә исе китмәде, күпме суырырга мөмкин инде аны. Садыйк абыйсы гына кәнфитсез торалмый әнә. Тәмәке тартканчы, кәнфит чәйним мин, ди. Ул шулай ди диюен. Әмма кичен капка төбендәге эскәмиягә килеп утыргач оныта кәнфитен. Күлмәген күтәреп, черки тешләгән корсагын кашый да: - Тамак тәки туймады, төтәтик берне, - ди-ди тәмәке кабыза. Бераздан: - Тел балланып беткән иде бүген. Чәй эчсәм дә, авызда кәнфит тәме генә, чистый. Кикерсәм дә кәнфит кикерә идем. Менә хәзер телгә чит тәм дә йокты, - дип, төпчеген башмагы белән тузанда изә. Шыттырырга ярата Садыйк абыйсы. "Ашарсың көн саен кәнфит. Аның өчен бер арба акча кирәк. Ә Сания апа акчаны кысып кына тота. "Учымны ачсам, оча да китә акчам", - дигән иде ул, кибеткә бер кергәч. Сания апа шулай дип торгач, Садыйк абый төшендә күргән кәнфит турында сөйлидер инде ул". Малай уйларыннан арынып елмаеп куйды. Баш түбәсенә беренче тамчы сикереп төште. Кинәт кенә җил купты, малайның битен тузан бөртекләре чеметтереп алды. Сельпо ишегалдында катыргы кисәкләре әйләнгәләп очты, төрле чүп-чар склад ишекләре төбенә килеп өелде. Яңагына нәрсәдер килеп сылангач, малай ашыгып йөзен сыпырды. Кулында тозлы селёдка койрыгын күргәч көлеп җибәрде. Йөгереп ышыкка керде. Миндар абыйсы яңа гына пешеп чыккан ипи исләре аңкыган пекарняга таба атлады. Давыллап-җилләп килсә дә, яңгыр тамчылары тузанны гына басып китте. Күктән шаулап аккан суда коенырга әзерләнгән агачлар да, чайкалудан туктап, күк гөмбәзе астында тын гына оедылар. Яфракларга ябышып калган яңгыр тамчысы кинәт кенә балкып чыккан кояш нурында тылсымлы бер төскә кереп җемелди иде. Колак төбендә Миндар абыйсының тавышы ишетелде: - Син әле кайтып китмәдеңмени? Миндар абыйсының кулында ялтыравык калайлары тырпайган сап-сары әрҗә. - Ике көннән Фәйрүзә апаң авыл кибетенә сатучы булып кайта. Да-а, вакыт дигәнең - аккан су, егет. Ике атнадан - сентябрь. - Миндар абыйсы әрҗәне склад ишегенә сөяде. - Дүртенчегә барасың, әйеме? - Әйе. Китапларны алып куйдым инде. - Фәйрүзә апаң кайткач күңелле булачак инде. Ярата бит ул сине. Матур энем, дип кенә тора. Син дә аны яратасың бит, әйеме? - Әйе. Нигә кайта? Фабрикада эшли бит ул. - Итек басу - хатын-кыз эше түгел, энем. Әнә минекеләр төне буе мунчада. Үзем дә итек түшәштердем кайчак. Җитте. Кантурда сарык йоны исе аңкытып йөрү - егетлек түгел. Товаровед - бик культурный кеше ул. Кулларын халат итәгенә сөртте. * * * Рәфит ике көн узганны көтә-көтә көтек булды. Фәйрүзә апасының эреле-ваклы герләрне шапылдатып үлчәүгә тезүен күрәсе килә иде аның. Ниһаять, килде ул көн. Рәфит, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, сандалилары белән тузан туздырып, кызгылт тавыклар җырлашкан урам буйлап атлады. Кесәсе буш түгел иде. Кесә төбен мең кеше кулы аша узган, инде шомарып беткән егерме тиенлек көмеш җылытып ята иде. Дүрт тапкыр кино карап була бит ул акчага. Кибет ишегенә үрелде. Авыр ишек малайны бәреп ега язды. Эчтән Садыйк абыйсы чыгып килә икән. Садыйк абыйсы: - Аласы әйберем юк, Фәйрүзәне генә күрергә кергән идем, - дип, баганага сөяп калдырган мотоциклының мөгезен борып, юл уртасына чыгарып бастырды. Урамны тузан болытына күмеп, тырылдап, күпергә таба чапты. Күзлеген борын очына элгән Мөнҗия апа яшь кызга ниләрдер сөйли, ниләрдер күрсәтә-аңлата иде. Мөнҗия апа башка авылга күченеп китә икән, бу хәбәрне малай кичә кич көтү каршылаганда ишеткән иде. - Син чәчәккә бөреләнгән гөл генә әле, сеңелем. Монда күксеп ятмассың, илләр гизәрсең. Ут борчасы белән бер бит син. Минем генә менә Казаннан ары юл йөргәнем юк. - И-и, Мөнҗия апа, син шулай дисең дә ул... Кая инде ул илләр гизү?.. Шулай да азрак тыпырчынып алдым үзе. Сыерлар абзарына бәйләп куймакчы иде прит, булдыра алмады. Мин тоттым да Кукмарага китеп бардым. ФЗӨдә укыдым. Мастер булам, итек фабрикасында эшлим, имеш. Син китәсе булгач, Миндар юлын тапты. Авылга чакыртып кайтардылар менә... - Алтын синең Миндарың... Шунда гына прилавкага тотынып басып торучы малайны күреп алдылар. Малайның аларда гаме юк иде, ул шүрлектә күзләрне чагылдырып ялтыраучы савытка текәлеп онытылган иде. "Нәрсә бар икән ул савыт эчендә?" Фәйрүзә апасы малайга: - Нәрсә кирәк иде, матур энем? - дип эндәшкәч, Рәфит кулын прилавка читеннән ычкындырды. - Мин болай гына кергән идем. - Рәхәтләнеп күзәт алайса. - Мөнҗия апасы үлчәү тәлинкәләрен юеш чүпрәк белән сөрткәләде. - Фәйрүзә апаңны да урлап качмаслар. Безнең авылда бурлар юк. - И-и, Мөнҗия апа, паспортсыз басу капкасын да чыгып булмый шул. Фәйрүзә апасы шүрлеккә исле сабын тезәргә тотынды. Ишек киерелеп ачылды. Авызы колагына хәтле ерылган Садыйк кибет эчендә янә пәйда булды. Аңа тузанлы кулына чыбыркы тоткан Гали дә ияргән иде. Рәфит Галидән шүрли. Әллә нинди сәер егет ул. Бер сүзне йөз кат әйтсәң дә, аңлап җиткерми бугай ул аны. Башын бер якка кырын салып, теле белән борын очын ялый-ялый, ике күзен дә сәер генә кысып, тавыш-тынсыз тик елмаеп тора. Тел очын әле бер, әле икенче борын тишегенә кертеп җибәрә. - Маңка ялый-ялый, телең чыбыркы буе булган, Гали, - дип көләләр аннан малайлар. Галинең исе дә китми, кутырлаган колак артын кашый да чалбар кесәсеннән чиккән кулъяулык тартып чыгара: - Сезнең мондый яулыгыгыз юк. Миңа Гөлфия бүләк итте. - Шул кулъяулыгы белән бик әйбәтләп борын астын сөртә, черт итеп төкерә. - Бик бай мин. Садыйк абый әнә, кулак син, ди. - Тагын бер кат исәнмесез, кызлар! - Садыйк елмайды. - Гали дус өстерәп килде мине. Кесәмдә акчам күп, Фәйрүзәгә өйләнәм, ди. Гали Садыйк абыйсының учына тиен акча салды. - Тимерче сандалында чүкегәннәрдер моны. - Садыйк биш тиенлекне учында сикерткәләде. - Коймак күк җәелгән. - Мине биш тиенгә генә сатып алып булмый шул, Садыйк абый. - Фәйрүзә үлчәүгә гер куйды, үлчәүнең сул тәлинкәсе аска басып төште. - Бер капчык акчаңны әзерлә, Гали энем! - Ярар, Фәйрүзә! Гали тагын нидер әйтмәкче булып ымсынган иде, кибеткә яңагы шешкән карчык килеп керде. - Уф! Төн буе улап чыктым. - Карчык кәкре таягын прилавкага сөяде, күлмәк җиңенә кыстырылган кулъяулыгын тартып алып, авыз читләрен сөрткәләде. - Тычкан кимергән берәр перәнник бирсәгезче. Теш сызлаганда, шуның файдасы тия торган иде. Гали, чыбыркысын өстерәп, урамга чыгып китте. Рәфит аның рәшәткә кырындагы мотоциклга килеп сөялүен, аннары, күн утыргычка чыбыркы белән суккалап алгач, башын аска иеп тыкрыкка кереп китүен кибет тәрәзәсеннән ап-ачык күреп торды. - Җиде саныгызны саулыктан аермасын! - Перәнник тоткан карчык таягына таянды. - Кемнәре генә юк бу Ходай бәндәләренең... * * * Келәттән чыгып килүче Галимулла абыйсының маңгаена пәрәвез сыланган иде. Маңгаен сыпырып алгач, ул ишегалдында ярылмый калган усак түмәренә килеп утырды. Бу келәткә дөньяның бөтен тимер-томыры сыйгандыр. Идәндә дә, шүрлекләрдә дә төрле-төрле тимерчыбык, радиоалгыч лампалары, шөреп, бакыр пластинка тулы әрҗәләр тезелешеп тора. Галимулла абыйсы радиолар төзәтә. Шуңа да тегендә-монда очраган бөтен вак-төякне келәтенә ташыйдыр ул. Рәфит шулай уйлый. - Кәлимуллаңны эзләп килдеңме? Сиңа сугылмадымыни ул бүген? Кармак тотып йөри иде иртән. Елгададыр... Кулындагы радиолампаны кояшка куеп карады. Нәрсәсен шулай тикшерәдер инде ул аның? Ватылмаган бит, пыяласы ялтырап тора. Эчендәге тимерчыбыклары да исәндер... Галимулла абыйсы, түмәрдән кузгалып, өйалдына керде. Иске бер радионы күтәреп чыгып, өйалды баскычына чүгәләде. Радионың артын ачты да озын бармакларын эчкә тыкты. Бераздан радио шытыр-шытыр итте, музыка тавышы ишетелгәләп китте. Ниһаять, диктор апаның ягымлы тавышы яңгырады: - Бүген Татарстанда аяз һава көтелә. Температура... Радио сүнде. Галимулла абыйсы: - Камал апаң Саттарова чәй эчәргә китте, - дип, сул күзен сыпырды. - Кирәксә, Американы сөйләтәм. Ну, алар безнеңчә сөйләми. Телләрен аңламассың. Әче итеп мәче мияулаганы ишетелде. Галимулла абыйсы бакча артына таба атлады. Юан корсаклы кара мәче рәшәткә арасында кысылып калган икән. "Ах, буаз шайтан. Йөрергә сукмак беткәнмени соң сиңа?!" Галимулла абыйсы рәшәткәнең берсен суырып алуга, кара мәче, артына борылып карый-карый ялкау гына атлап, кое бурасы кырыена барып ятты. Телен чыгарып, әкрен генә, тәмләп кенә ал тәпиен яларга тотынды. Галимулла абыйсы бөтен тирә-якның радиосын төзәтә. Әле Балыклыдан, әле Ядегәрдән килеп чыгалар аның ишегалдына. Кәләпүшле картлар да, эшләпәле Чура керәшеннәре дә, матайга атланган яшь-җилкенчәк тә бу капка төбендәге тузанның әсәрен дә калдырмый себереп тора. Галимулла абыйсы рәшәткәдән сузылып кына алма өзеп алды. Малайга тоттырды: - Мә, кимерә тор! Кәлимуллаң тиз генә кайтмас әле. Кортлык ягындадыр ул. Тау итәгендәге болынны шулай дип атыйлар. Өстә чикләвек куаклары, имән, кыргый чия, гөмбә һәм мәтрүшкәләр, тәлгәш-тәлгәш җиләк тулы урман таралып ята. Элек ул болында умарталар тезелешеп торгандыр. Авыл халкы бал ашап кына яшәгәндер... Малайны уйларыннан: - Ни хәлләр бар, дөньясы түгәрәкме, кордаш? - дип, шакмаклы зәңгәр күлмәген кызыл билбау белән буган кечкенәрәк буйлы бер карт бүлдерде. - Галимулла кордаш, ни хәлләр? Килеп җитте дустың... Култык астындагы радиоалгычны түмәргә куйды. Күрештеләр. Рәфит картны таныды, татарчаны су урынына эчүче мари карты иде бу. Бөтен авылдашларының радиосын ремонтлап бетерде бугай инде ул карт. Абзый, капка төбенә кире чыгып, инде шактый таушалган арбадан атының алдына болын печәнен салды. Аркалыгы бушатылган, камыт бавы чишелгән ат чәчәкле печәнгә иелде. - Камытны шәп кидерделәр сиңа, кордаш, һич салалганың юк. - Игелек эшлә дә суга сал, диләр бит. Әйе... - Син тыңлатасың инде аларга Мәскәүне... Озакламый Татарстанның һәр өендә радио җырлап утырачак. Җирән чәчле, кызыл чырайлы мари карты арбадагы печән астыннан нәрсәдер актарып калды, малай, олы урамнан бераз баргач, өянкеле тыкрыкка кереп югалды. Колагында Галимулла абыйсының: - Кичен безгә мен. Кәлимулла белән, балык кыздыра-кыздыра, Кеннедины тыңларсыз, - дигән сүзләре чыңлый. Кеннедие кемдер, нинди җыр җырлыйдыр, Рәфит өчен барыбер иде. Үсә-үсә барысын да белер әле. Нигә ашыгырга? Галимулла абыйсы Американы тотып бирәм, ди әнә. Бирер, бар. Корсаклы мәче ди ул сиңа... * * * Миндар абыйсы да армиягә китеп барды. Авылдашлары егетне ничегрәк озаткандыр, малай моны белмәде, әлбәттә. Фәйрүзә апасы да тел яшерде. Әлбәттә, атларсыз, гармунсыз гына булмагандыр. Авылның һәр песие, һәр көчеге, капка астыннан башын тыгып, койрык болгый-болгый хушлашкандыр аның белән. Фәйрүзә апасының кулъяулык чигеп матавыклануын күргән иде малай. Ул кулъяулыкка туган якның бөтен бизәкләре чигелгән иде. Кызның кул җылысы сеңеп калган иде. Ул җылы Миндарны хәтта котыпта да җылытып торырга тиеш иде. Миндар китеп дүрт ай узуга, Фәйрүзә апасы сельпога эшкә урнашты. Ял көне иде. Бибикамал апасының хәлен белергә кергән малай самавыр янында чәй эчеп утырган мәлдә, кояш күк балкыган Фәйрүзә апасы өй эчен тагын да нурландырып җибәрде. Керә-керешли үк: - Миндарымнан хат бар, - дип, кулларын җәеп биеп китте. Тәрәзә кырыена барды да, конвертны ачып, дүрткә бөкләнгән саргылт кәгазьне тартып алды. Хәрефләре чәчелеп китмәсен дигәндәй, ул аны бик сакланып кына күзләренә якын китерде. Әйтерсең лә хат язып утыручы егетнең үзен күрергә тели иде. - Әни, энем, һәммәгезгә чуктин-чук сәлам бар монда! - Алланың рәхмәте яусын! Үзенә дә бездән күп итеп сәлам язарсың, балам! Бибикамал, җитен сөлгегә кулын сөртеп, чынаякларга чәй агызды. Рәфитнең чынаягына да чәй өстәде: - Эч, эч. Көне буе чаба-чаба, эчкәнең тиргә чыгып бетә. Фәйрүзә дә табынга килеп утырды. Чынаяктагы чәйне авызына китерде: - Перьмнән ерак түгел икән, әни. Их, очып кына барып кайтсаң икән хәзер, ә. - Паспортың кесәңдә бит инде, кызым. Күк тулы тимер кош әнә. Утыр да оч... Рәфитне дә шатлык кочаклады ул көнне: хат ташучы апасы аңа да хат тоттырып китте. Конверт эчендә Фәиз абыйсының солдат киеменнән төшкән фотосы да бар иде. Фәиз абыйсы малайга ят ниндидер агач төбендә басып тора иде. Туп-туры Рәфиткә төбәлгән. Бу фотоны Бибикамал апасында күргән иде инде Рәфит. Менә үзенеке дә булды. Малай, карточканы тотып, урамга шылды. "Кемгә күрсәтергә?" Солдат абыйсы белән мактанасы килә иде аның. Карточканы малайларга күрсәтә-күрсәтә борчак сиптерәсе килә иде. "Кәлимулла өйдә микән? Өйдәдер. Этенең өргәне ишетелә бит. Кәлимулла өйдә булмаса, эт тә өйдә булмый инде". Малай шулай уйлый-уйлый, урам аша чыгып, усак киртәгә басып, каршыдагы бәрәңге бакчасына сикерде. Кәлимулла бу юлы да өйдә юк иде. Акбай әллә, адашып, Кәлимулладан аерылып калган, әллә ашарга кайткан, ул ни өчендер мунча почмагында яткан мәчегә ачуланып өрә иде. - Мә, шулпа эч. Сөяк тә кимер, мә! - дип, Галимулла абый эт алдына табак тулы аш куйды. Зур гына сөякне эт алдынарак этте. - Фәиз абыйның карточкасын күрсәтимме, Галимулла абый? - Йәле, йәле, күрик әле. Ябыкканмы егет? - Симез түгел ул Фәиз абый. - Хе... Сабантуйда батыр калгач, бер сарыкны берүзе ашап бетерә иде ул. Малай дәшмәде. Чөнки Фәиз абыйсының сарык ашап утырганын күргәне юк иде. - Алайса, төштә күргәнмендер инде. Мин күргәндә, Фәиз әнә теге мичкә юанлыгы иде. - Галимулла абыйсы йөз литр сыешлы мичкәгә төртеп күрсәтте. - Ә син юк дисең. - Төштә күрдем дисең ич үзең. - Нык чибәрләнеп киткән бу егет. Бурят кызлары сукырая инде моны күреп. Әллә нигә күңеллеләнеп киткән әле Галимулла абыйсы. Теге мари карты иртән иртүк килеп чыкмагандыр бит? - Галимулла абый, радиодан син әйткән кызлар сөйлиме? - Бурят кызларын әйтәсеңме? Ник сөйләмәсеннәр, сөйлиләр. Ну урысча сөйли алар. Син аңламыйсың аларны. Бурят телен дә аңламыйсың син. Мин дә аңламыйм. Рәфит Галимулла абыйсына аптырады. "Ничек аңламый? Көне буе радио сөйләтә үзе". - Безнең авылдагы бөтен нәрсә - мәчеләр дә, тавыклар да, этләр дә, усал әтәчләр дә - татарча гына аңлый. Алар татарча эндәшкәнне генә ишетә. Урысчалап әйтсәң, ашарга да килми алар. Рәфит Галимулла абыйсының сүзләрен колак яныннан гына шудырып җибәрми. Һәрберсен хәтеренә салып куя. - Бик еракта Фәиз абыең... Җир читендә үк. Самолётта очып кайтса гына инде... * * * Маннур абыйсының капка төбен мотоцикллар, "Москвич"лар сырып алган. Йорт хуҗасы тугантумачасын, дус-ишләрен ашка җыйган иде. Көз буе диярлек тегендә-монда чапты, басуда иген урды, комбайны астыннан чыгалмады диярлек, тегесен борды, монысын суккалады. Урак бетеп, чистартасын чистартып, буясын буяп, комбайнын саклауга куйгач кына, тирән итеп тын алды Маннур. Туен да шау-шусыз гына уздырып җибәргән иде. Ул көнне Рәфит тә туйга килүчеләр янында чуалып йөрмәде. Гармун тавышын баскыч төбенә утырып та тыңлый ала иде ул. Югары оч белән Түбән очны елга гына аерып тора. Шунлыктан кичке гармун тавышы, ачык тәрәзәдән кереп, һәр өйдәге пәрдәләрне рәхәтләндереп җилфердәтә иде. Ә бүген... Кунакларның кайсы чирәмгә чүгәләгән, кайсы бүрәнә өеменә артын төртеп тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли, кайсы рәшәткәләрдән салынып төшкән сирень яфракларын сыйпаштыра иде. Рәфит Фәйрүзә килен янәшәсендә басып торучы ап-ак күлмәкле, чем-кара ботинкалы егеткә карапкарап ала. "Фәйрүзә апаның авылдашы менә нинди икән?" Егет елык-елык килгән чалбарын киң каеш белән буып куйган. Чалбары кояш нурларында әллә ниткән тылсымлы төсләргә керә - әле яшелләнә, әле алсулана. Егет, йөзенә кунган пәрәвезне сыпырып төшерде дә: - Көзе дә көзе. Эскәмиягә сузылып ятып кызынырлык көннәр! - дип, капкага сөялде. Рәфит аның диңгездә йөзүен дә, кунакка кайтуын да белә иде инде. Диңгез балыгы да алып кайткандыр әле. Маннур абыйсының беләге буе ул балык чәчәкле ашъяулык ябылган өстәлдә кунакларны көтеп ятадыр. Өске урамнан: - Зират астына самолёт төшкән! - дигән аваз, өйләргә бәрелә-сугыла, Маннурның капка төбенә дә килеп җитте. Малай-шалайда кунак кайгысы калмады: урам көтү кайткан чакка охшап тыгызланып-кысылып китте. Малайларның табан астыннан күтәрелгән тузан коймаларга, бураларга, кое сиртмәләренә кунды. Тавыш иясе алдашмаган икән, чыннан да, зират астындагы кечкенә мәйданчыкка искерәк бер самолёт төшеп кунган иде. - Озак очкан инде бу, канатларына ашлама катып беткән, - диде кайсыдыр бер малай. - Кукурузник бу, малайлар. Басуга ашлама, агу сиптереп очып йөри ул, - диде икенчесе. Кулларына озын кунычлы перчаткалар кигән, резин колакчынлы күзлеген маңгаена ябыштырган күн курткалы очучы, самолёт канатыннан ашлама коеп, вак ташлар белән чуарланган мәйданчыкка сикерде. Рәфитнең самолётны якыннан беренче күрүе иде әле. Сикереп менеп кенә кабинасына чумарга иде дә, әл-лү... болытлар артына кереп качарга иде. Кызык булыр иде, ә. Самолёт үкерә, ә Рәфитне күрүче юк. - Бу нинди авыл? - Кукмара районы бу. Янил. Кая очасыз? - Малмыжга. Иң озын малайдан да бер башка калку Шамил елга аръягындагы Казаклар авылына төртеп күрсәтте: - Шул авыл өстеннән Вяткага таба оч, абый. Мәмәширне узгач, сул якта тауга менеп киткән таш юлны күрерсең. Шул юл Малмыжга илтә дә куя. Очучы Шамилнең кулын кысты. Шамил ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Озын буеннан уңайсызланган сыман, алгарак бөкрәйде. Кыш буе чаңгыда чаба-чаба, тау башында куян куа-куа шулай озынайган иде ул. Кайбер малайлар кушаматсыз интегә, ә моның берүзенә ике кушамат: Каланча, Колга. Очучы абыйлары, тегесен-монысын караштырып, самолёт тирәли әйләнеп чыкты. Перчаткалы кулларын угалап, пропеллер астына килеп басты. Самолёт артыннан китегез, дигәндәй, малайларга кул изәде. Малайлар самолёт койрыгыннан аерылгач, аяк очларына басып, пропеллерны әйләндерергә кереште. Аннары ул кабинага чумды. Иелә-бөгелә нәрсәләрнедер боргалап маташты бугай, ара-тирә күздән дә югалгалап торды. Бераздан самолёт кинәт кенә төчкереп җибәрде, туктады, тагын төчкерде. Төчкереп туйгач, тигез генә тырылдарга тотынды. Артта кеше-фәлән юкмы дип, самолёт койрыгына күз салып алгач, очучы малайларга кул болгады да, самолётны дырк-дырк сикертеп, болытлар янына күтәрелде. Янәшәсендәге кызчык Рәфиткә килеп сыланды, самолёт җиле аларның икесен дә аяктан екты. Каланча Шамил: - Кызларны төртеп екмыйлар бездә, егет, кочаклап үбәләр генә, - дип, Рәфиткә кул сузды. Кыз да Рәфитнең күлмәгенә ябышып торып басты һәм, күпереп пешкән ак ипигә охшаган болытлар арасыннан очып баручы самолётны күзәтеп, күзләрен челт-челт йомгалады. * * * Фәйрүзә килен мәктәптән соң гына кайтты. Укытучының эше үзенә ияреп кайта: дәфтәр тикшер, дәрес планнарын төзе, китаплар актар. Маннур карап тора-тора да: - Тавык чүпләсә дә бетәрлек эш түгел икән бу, - дип, идәндә күңелле генә җырлап маташкан самавырны өстәлгә алып утырта. - Ашказаның кибеп бетә бит, карчык, кил, чәйләп алыйк. - Кәсәләргә чәй агызып, коймак тулы тәлинкәне уртагарак этә. Рәфит ишек төбендәге караватта "Татар халык әкиятләре"н актара. Рәсемнәре күз явын алырлык матур. Малай аны, һичшиксез, култык астына кыстырып китәчәк. Фәйрүзә апасы савыт-сабаны, суда чайкап, шүрлеккә тезәргә кереште. Маннур абыйсы: - Чистый профессорга охшый барасың син, энекәш, бер зур портфель генә алып бирәсе калды сиңа, - дип, караватка Габдрахман Әпсәләмовның тышы таушалып-тузып беткән, кайбер битләренә чәй чүпләре, ипи валчыклары ябышып каткан "Алтын йолдыз" китабын китереп салды: - Укы! Ярты елга җитә бу сиңа! Маннур кызыл кара белән чуарлый-чуарлый дәфтәр тикшереп утырган хатынына күз генә сирпеп алды да ишек тоткасына кагылды. Ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Бибикамал апа кереп килә икән. - Мин, әни, малларга печән салмакчы идем. - Ие шул, ие шул, салырга вакыт. Бисмиллаңны әйтергә онытма. Тамакларына ятмас. Ишек ябылды. - Фәйрүзә килен, эшеңнән бүләмдер инде, име? - Нәрсә, әни? - Диңгезче туганың бигрәк сөйкемле сөяк күренә. Мәҗлестә карашы Фәйрүзә кызыма ябышып калды гел. Кызым бер кашык су белән кабып йотарлык шул минем. Нәкъ синең кебек инде менә. Килен идәнгә тәгәрәгән ручкасын иелеп алды. - Чит җирләрдә ялгыз башына бик кыендыр... - Үзе беләдер инде, әни. Өйләнми бит. Авыл тулы кыз үзе. - Насыйбы юктыр. Әнә минем Фәйрүзәм, Миндар ди-ди, авыз суларын корыта. - Һәркемнең үз былбыл кошы инде, әни. Тәрәзә шакыдылар. Маннур абыйсы малайны ишегалдына дәшә икән. Маннур абыйсы мунча ишеген ачты. Идәндәге тартмада актарынды. Кадаклар, чүкеч тотып: - Әйдә! - дип, җиләк-җимеш бакчасына юнәлде. * * * Фәйрүзә апасы тагын өч айдан Пермь тарафларына юл тотты. - Миндарым янәшәсендә булырмын, әни. Янына да барып чыгармын. Әле ике ел хезмәт итәсе бар бит, - диде кыз, әнисен кочагыннан чыгармыйча, яшьле күзләрен бияләе белән сөртә-сөртә. - Абыең, киленем янәшәмдә. Күзләрем күрә, колакларым ишетә. - Ана кызның пәлтә якасындагы карны сыпырып төшерде, буранда мамыкланып күпереп киткән шәл читләрен кызының йөзенәрәк тартты. - Буран чыгарга маташа. Шәмәрдәндә поездга бер утырсаң... Сап-сары салам җәелгән чанада җылы толыпка төренгән егет атка чөңгерде: - На-а-а, малкай! Чана уңга-сулга чалулап кузгалып китте. Фәйрүзә йөгереп барып салам өстенә тәгәрәде. Егет, җылы толыбын салып, кызның өстенә япты. Кыз бер мәлгә толып астында югалып торды, аннары толыпны иңеннән саламга этеп төшерде дә, киез итекләрен киеп, мамык шәлгә уранып капка төбендә басып калган әнисенә кул болгады. Күзләренә яшь тыгылды. Үз-үзен юатырга тырышты: "Эшкә урнашкач, Алла боерса, барысы да үз җаена агар. Отпускага да кайтырмын. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын, Ходаем!" Әнисенең дә, шул ук теләкләрне теләп, күзләрен карлы юлдан алмыйча, капка төбендә басып торуын күрә кыз, ул китә, ә йөрәге әнисенең җылы куенында кала ич аның. ...Борыннарны салкын чеметтергән көннәрнең берсендә Фәйрүзәдән хат килде. Хат ташучы аны капка ярыгына кыстырып киткән иде. Кичләтеп Югары очка менгән малай, конверттагы кар бөртекләрен селеккәләп, борыныннан тамган тамчыларны сарык йоныннан бәйләнгән бияләенә сөрткәләп, веранда ишеген ачты. Ишек төбендә кайсы ауган, кайсы стенага сөялгән киез итекләр тезелешеп киткән. Кайсыларының әле билләре дә сынмаган, мал абзарында йөри-йөри киңәепҗәелеп киткәннәренә калын олтаннар салынган. - Әби, мә! Фәйрүзә ападан хат килгән бугай! Язуы аныкына охшаган! - Рәфит табакта савыт-саба юып маташкан Бибикамал апасына хат сузды. Бибикамал апасы күрше өстәлгә ымлады: - Куй әнә эскәтергә! Чынаяклар табактагы су эчендә калды, Бибикамал апасы, кулларын сөлгегә тиз-тиз генә сөртеп, конвертны тотып, тәрәзә кырыена килеп басты. - Күреп бетермим. Электр төймәсенә бас әле, улым! Малай, караватка менеп, утны кабызды. Ут шулкадәр якты иде ки, тәрәзә төбендә яткан ручканың каләме очына катып калган кара төере дә ап-ачык күренә иде. "Ручка эшсез яткан. Менә хәзер Фәйрүзә апага хат язар инде..." Рәфит Бибикамал апасының хат укуын тыңларга әзерләнде. Башта ул авылның һәр өенә диярлек юлланган сәламнәрне санап чыгар, аннары тәмләп кенә хаттагы яңалыкларга кереп чумар. Юк, бу юлы алай итмәде. - Шулай икән... Шулай икән... Артыннан Себер китмәссең бит инде, - дип, хатны поднос астына кыстырды. Ишектән салкын бөркелде, Фәйрүзә килен, тунын салып, мич артындагы чөйгә элде. - Фәйрүзәдән хат алдым, килен. Исән-сау Кизелга барып урнашкан. Заводта эшлим, дигән. Общежитиеда урын бирделәр, бүлмәдәш кызларым бик әйбәтләр, ашау-эчү бергә, дигән. - Әйттем бит, әни, Фәйрүзә бәхетле йолдыз астында туган, дип. Кая барса да, юлы уңа аның. - Миндарын гына күрә алмаган. Аны Себергә күчергәннәр икән. - Кайгырма, әни. Исән кеше күрешә дә, кавыша да ул. - Һәммәгезгә күп итеп сәламнәр юллаган балакаем. - Рәхмәт, әни. Исән-сау гына була күрсен берүк! Ул болай да бик чая иде, үзенә җил-яңгыр тидермәс... Самавырны яңарттылар. Җылы пар тәрәзә пәрдәләрен тибрәлдерде. Урам як тәрәзәсе парланып чыкты. Ана, ашъяулык ачып, өчпочмаклар салынган савытны килене алдынарак этте. Чынаякларга сөтләп чәй агызды. Рәфит тә кыяр-кыймас кына кечкенәрәк бер өчпочмакны иреннәренә тидерде. Фәйрүзә килен исә, тунын, әле карлары да эреп бетмәгән итекләрен киеп, башына мамык шәлен бөркәнеп, йомыш белән күршеләргә кереп китте. Маннур да өйдә бер балкып кына алды, самавыр борыныннан җылы су агызып эчте дә ашыгып чыгып китте. Ул китүгә, ишек шакыдылар. Тагын кунак килде. Бераздан ике хатын чынаяк чылтырата-чылтырата чөкердәшә иде инде. Аннары Фәйрүзәнең хаты тагын бер кат укылды. - И кодагый... Бигрәкләр еракта шул улым. Үпкәләренә салкын тидермәсә ярый инде. - Имәндәй нык ул Миндар. - Шулаен шулай да... Кечкенә чагында бик нәзберек иде балакай. Суык тидерә дә егыла, суык тидерә дә егыла иде. Омск тирәсендәге урманда аю симертеп ятам әле, дип язган менәтерәк. Хаты кичә генә килде. - Миндар шаяртырга оста ул. Авызы гел ябылып тормый иде. - Ие шул, ие шул. И-и, әйтергә дә онытып торам икән. Син дә сорамыйсың, нишләп йөрисең дип, кичләтеп. Ядегәр бүлнисенә менгән идем. Бүсерең бар, апа, диделәр. Бүлнистә ятып чыгарга кирәк икән. - И-и, кодагый. Сеңерләр өзелмәсә ярый инде шулхәтле эшләүгә... Минут та тик торганыбыз юк лабаса. - Син миңа кодагый да кодагый дисең. Миндар улым кызыңны килен итеп төшермәде бит әле. - Төшерер, кодагый, төшерер. Исән генә булсыннар! Бибикамал апа көзге астындагы кадакта эленеп торган дисбесен үрелеп алды. Кунак хатын да камзулы кесәсеннән дисбе тартып чыгарды. Ике хатын дисбе тарта-тарта тәсбих әйтергә керештеләр. Тавыш-тынсыз гына фотоальбом актарган малай караваттан шуып төште дә, ике хатынны һәм урындык аягына сырпаланган кара мәчене тынычлыкта калдырып, мич арасына керде. Бишмәтенең төймәләрен төймәли-төймәли, оекбашлы аягы белән ишеккә төртте. * * * Көннәр җәйгә авышты. Яшел эскәтер бөркәнгән авыл өстенә, вакытын белеп кенә, яңгыр болытлары килеп кунгалый. Вак-вак тамчылар, кояш нурларында җемелдәшә-җемелдәшә, рәшәткәләргә ышкыла-ышкыла үсеп маташучы яшь кычытканнарга, сап-сары чәчәкләргә (кемдер яфраклар арасына күкәй сарысы сылап йөргән диярсең) сибелә. Һәр бакчадан, һәр төштән дымлы яфрак исе, яшь үлән исе аңкый. Җәйгә ныклап аяк басарга әзерләнгән көннәрнең берсендә Миндар отпускага кайтып төште. Маннур капка төбендәге бүрәнәлек наратларны тирләп-пешеп каезлап мәш килә иде, шулчак: - Исәнме, Маннур абый! - дигән тавыштан сискәнеп китте. Тирләгән күзлек пыяласын баш бармагы белән сөртеп алгач, каршында басып торучы солдатка гаҗәпләнеп карады: - Тавышың калынаеп киткән. Ни хәлләр, Миндар? - дип, кочак җәеп, каеш аелында якты нурлар биешкән егеткә каршы атлады. Кочаклаштылар. Маннур солдатның аркасына шапылдатты: - Солдат боткасы килешкән сиңа, кияү! - Кияү түгел лә әле, Маннур абый... - Булмасаң булдырырбыз! Әйдә, өйгә керик! - Ай рәхмәт, Маннур абый. Бәлеш белән сыйланган идем иртүк. Ашказаным һаман сөйләшә әле. - Аштан олы булмыйлар. Кайчан борынладың? - Өч көн булды инде. - Хе! Өч көн буе бүксә үстерә икән берәү. Ә без монда агач тәгәрәтәбез. Хәл белүче дә юк. - Менә килдем бит, Маннур абый. Кайчан килсәм дә, син агач арасында. - Шунсыз булмый, кияү. Каралты-кураны яңартып тормасаң... йорттан кот кача. Килүең шәп булды. Агач каезларсың. Мунчаның аскы ниргәләре череде, шуларны алыштырасы бар. Ишегалдыннан Бибикамал апаның: - Маннур улым, чәйләп чык! - дигәне ишетелде. Ул да булмады, капка шыгырдап ачылды: - Син мондамы? - Монда, монда, мине кызлар урлап качмас. - Исән-саумы, Бибикамал апа! - Миндар, ике кулын сузып, ак яулыклы ана каршына килде. - Мә, апа, эсседә тирләп-пешеп эшләгәннән соң хәл алырсың! - Анага каплы чәй һәм лимон тоттырды. - Синең хәер-догада, улым. Күчтәнәчеңә рәхмәт. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын! - Кияү диген, әни. Үзең Миндарның әнисе белән... - Миндарга күз кысты: - Кодагый да кодагый... - Вакыт җиткәч, анысын да әйтербез, улым. Мотоциклыңнан алда чапма әле син, яме. Тамак астын капшады. Яулык төенен әллә бушатыбрак, әллә кысыбрак куйды шунда. - Керегез, үз күчтәнәчеңне авыз ит, балам! Мин бакчада казына идем әле. Күз бәйләнгәнче эшләп бетерим. Сөйләшеп утыра-утыра, тәрәзә пыялаларында кояш сүнде. Сулы чиләк күтәргән Фәйрүзә дә кайтып керде. Маннур, аны күрүгә тиз генә урыныннан торып, хатыны кулындагы сулы чиләкне чайкалдырмый гына алып, мич каршындагы калайга утыртты. - Йөз әйттем бит, авыр күтәрмә, дип. - Чишмәне сагынган идем. Борчылма, авыр түгел ул. - Ике куллап солдат белән күреште: - Хезмәтең авыр түгелме? Ярар, гомер бик тиз уза ул. Кайтып та җитәрсең бөтенләйгә. Өйдәгеләрең ничек? Фәйрүзәдән хатлар еш килеп торамы? Солдат, яшь хатынга елмая-елмая, рәхәтләнеп җавап бирде. Маннур хатынына: - Сыерыгыз сөт бирәме дип сорыйсың гына калды инде, - дип, кырыс караш ташлады. - Ну бу хатын-кызны... Теле бер чишелсә... Килен чәчүлек суган тулы кечкенә чиләкне күтәреп чыгып китте. - Суган утыртмакчылар. Көзгә бәбәй көтәбез. - Җиде саны сәламәт тусын, Маннур абый. - Авызыңа бал да май. Әйдә, тагын бер генә чынаяк... Миндар да ике нарат бүрәнәне каезларга өлгерде. Инде караңгылык пәрдәсе өй түбәсеннән шуып төшеп зәңгәргә буялган капкага кунгач, Миндар аркасы юешләнгән гимнастёркасын каеш белән кысып буды, чәчләрен сыпыргалады, ялтырап торган күнитекләрен рәхәт шыгырдатып, Маннурның кулын кыскач: - Иртәгедән гражданскийга киенәм, Маннур абый, - дип, китәргә җыенды. - Сеңелкәшне күрми калгансың шул. Ярар, Себергә китешли, бәлки, Кизелга сугылырсың әле. - Маннур бүрәнә башына киертеп куйган кепкасын башына чәпәде. - Вакыт тапсаң, иртәгә дә килеп чык. Монда эш - үзең күрәсең... * * * - Солдат кайткан! Табаны кубып чыккан сандалиен нишләтергә белми киртә буенда мышык-мышык килгән Рәфит Кәлимулланың гаҗәпләнү тулы тавышын ишеткәч сискәнеп китте. "Нинди солдат кайткан? Кемгә кайткан?" Кулына кабартма тоткан Кәлимулла киртә ярыгыннан гына урам якка суырылып чыкты. Тирләгән борынын сөртә-сөртә, аскы урамга төртеп күрсәтте: - Әнә ул! Яшел гимнастёркалы кешене күргәч, Рәфит кулындагы сандалиларын кычыткан арасына атты: - Әйдә, тизрәк! Яланаяклы ике малай, чокыр-чакырларда абына-сөртенә, кибеткә таба чапты. Клуб почмагыннан йөгереп чыгуга, солдатка килеп бәрелә яздылар. Солдат кибетнең тимер ишекләрендәге ике зур йозакка күз генә төшереп алды да: - Кич булдымыни инде? Кибет тә ябылган, - дип, Рәфиткә көчле кулын сузды: - Исәнме, дус кеше! Рәфитнең күзләре әлҗе-мөлҗе килде: каршында, аңа терәлеп үк диярлек, Миндар абыйсы басып тора иде. Солдат уйчан гына әйтеп куйды: - Өстәге йозакны Фәйрүзә элеп киткән иде ишеккә. - Кибет ишегендәге йозакны әйләндергәләп карады. - Алыштырмаганнар икән... Син кай арада үстең әле? Рәшәткә буе булгансың лабаса! Миндар абыйсы, гимнастёркасының погоны астына кыстырылган йолдызлы пилотканы суырып алып, малайның такыр башына чәпәде. Рәфит әле һаман да урам уртасында Миндар абыйсы басып торуына ышана алмый иде бугай. "Төш кенә түгелме бу?" Малай такыр баштан шуып төшеп күзләрне тәмам каплаган пилотканы ашыгып арткарак этте. Пилотка тузанлы кычытканга төшеп кунды. Янәшәсендә басып торучы Кәлимулла аны үз башына киеп куйды. Баш бармагы белән калку йолдызны сыйпады. Кытыршы йолдыз кычыткан чаккан бармакны рәхәт кытыклады. - Бу егетне кем дип белик? - Кәлимулла. Минем дус. - Борын очларыгыз каралган, серләрегез туры киләдер, - дип, солдат ике малайны берьюлы кочагына йомды. - Кичке уеннарга чыгасызмы? Кызлар озатасызмы? Кәлимулла ишетелер-ишетелмәс кенә итеп пышылдады: - Зур кызлар гына чыга, абый. - Алай булгач, миңа да бер кыз табып бирәсез инде, егетләр. - Синең кызың бар инде. Фәйрүзә апа. - Кәлимулла мышкылдатып борынын тартты. - Рәфит шулай диде. - Рәфит әйтер ул. - Миндар абыйлары тыенкы гына елмайды. - Урам буйлап төштем, егетләр. Очрамады бит Фәйрүзә апагыз. - Читтә бит ул. Хат яз. Син хат язсаң, кайта ул Фәйрүзә апа. Пилотка инде Рәфит башында иде. Солдат билендәге йолдызлы каеш та күзен кыздыра иде аның. "Их, билне кысып бусаң икән бер. Галимулла абый Кәлимуллага тар гына, кыска гына каеш алып бирде. Мин дә әнидән сорыйм әле". Солдат чүгәләде. Кичке нурларда ялык-йолык килгән күн итекләре үзгә бер матур көй чыгарып шыгырдашты. Солдат кесәсенә тыгылды: - Мәгез, егетләр, сезгә дип алып кайткан идем. Малайларның учына гильзалар салды: - Сызгыртып уйнарсыз. Сызгыра беләсезме? - Гильзаны ирен читенә терәп, кичке урамны яңгыратып сызгыртып җибәрде. Койрыгына ак тасма бәйләнгән песие белән капка төбендәге таш янында кайнашкан кечкенә бер кыз тиз генә келәгә үрелде. Песи капка астына кереп китте. Ак тасмалы койрык уңга-сулга бераз селкенеп торгач юкка чыкты. - Йә, хушыгыз, егетләр! - Солдат абый малайларның башыннан сыйпады: - Иртәгә очрашканчы! Һәм күпергә таба атлады. Ике малай, гильза сызгырта-сызгырта, кунакны күздән югалганчы озатып калды. Койрыгына ак тасма бәйләнгән песиен иярткән кыз янә урамда күренде. * * * - Бәләкәй егетне какы җыярга җибәргән идем. Маннур белән Миндар каезлап өелгән, юан тимерчыбык белән тарттырып бәйләнгән бүрәнәләр өстендә утыралар. Юлның теге ягында каз бәбкәләре чүгә-чүгә үлән чемченә. Ана каз ара-тирә тыпырдап биеп алгалый, бәбкәләрем күп быел дип сөенәдер инде. Ата каз, аның тыпырдавына сокланып, ара-тирә күккә күз салгалап, бәбкәләр тирәсендә йөренә. Канатларын каккалап ала. - Соңгарак калып чыктылар. - Әй, момент үсәләр алар. - Бер казны, сиңа атап, махсус каклыйм әле быел. Фәйрүзә сеңелкәшкә дә салам берсен. Кызларына авыз иттерер. - Фәйрүзә янына очып кына барып кайтсаң икән, ә, Маннур абый. Җырдагы ике аккошның берсе булып... - Гимнастёркаңны салып аткансың икән... - Ике ел киясе бар әле аны. Тән ял итеп калсын. Үзебезнең һаваны суласын... - Әйе. Дөрес сукалыйсың. - Дөрес сукалыйсыз икән шул. - Икәүләшеп башларын күтәрделәр. Алларында терсәкләре таушалган көрән куртка кигән, кулына тимерчыбык төргәге тоткан Галимулла абзыйлары басып тора лабаса. - Утыр, Галимулла абзый. Көйрәтеп җибәр! - Көйрәтергә өйрәнмәдем шул. Менә сез дә авыз пычратмый гына чөкердәшәсез бит әле. - Баланы, тумас борын, төтен белән агулап булмас. - Утырып торыр вакытым юк, егетләр. Ашыгам. Өч көннән авылга радио кертә башлыйбыз. Өйләргә чыбык сузар өчен, трактор урам буйлап канау казырга тотыначак. Бу бүрәнәләреңне башка урынга күчереп өй, Маннур. Монда мишәйтлиләр алар. - Солдат белән момент эш итәбез аны, Галимулла абзый. Сусыл какы сабакларын кочагына кыскан Рәфит болыннан әйләнеп кайтты. - Уф, арыдым. - Малай какыларны эскәмиягә куйды. - Кузгалак та бар анда. Какы чистарта башлаган Маннур абыйсы малайның иягеннән тотты. - Йәле, йәле, ач әле авызыңны! - Бернәрсә дә юк анда. - Телеңә кузгалак ябышып калган. Безгә җыярга иренгәнсең. - Кузгалак үзеңнең бакчада үсә бит. Кер дә аша, абый. - Аны мин туачак бәбәйгә саклап торам. Ирләрнең көлешүе тупыл очларындагы каргаларны ояларыннан куптарды. Галимулла абзый: - Фәиз абыең Байкал суын эчеп бетергәнме әле? - ди-ди, какы чәйнәүдән туктап, кесәсеннән сөяк саплы кечкенә пәке чыгарды. Малайның какысы иягеннән асылынып калды. Мондый матур пәкене күргәне юк иде әле аның. Галимулла абзые Кукмара юлына тузан кундырмый. Кукмарадан гына алып кайта инде ул мондый матур әйберләрне. Кәлимулланың сандыгында әллә ниләр бар. Малай өчен Маннур абыйсы җавап бирде: - Учениегә китәбез, дип язган иде әле. Бу арада гына хәбәре юк Фәизнең. - Мә, бу сиңа. - Галимулла абзый ялтыравык пәкене Рәфиткә сузды. - Болында туфракка кадап уйнарсыз. Кәлимулла белән. - Кәлимулланыкы да бармы? - Аңа да алып кайттым. - Ул, тагын бер какыны чистарта-чистарта: - Ярар, егетләр, юл кешесенең юлда булуы яхшы, - дип, урам буйлап елгага төшеп китте. Маннур: - Син барында хәл итик алайса, Миндар! - дип, ишегалдыннан лом күтәреп чыгып, аны тимерчыбык бәйләме астына тыкты. Тегеләй-болай боргычлый торгач, калын тимерчыбык шартлап өзелде. Маннур, ломын тотып, өемнең икенче очына атлады: - Хатын-кызлар ботка пешерсен, ир-атлар тау күчерсен... * * * Сабантуйга кунаклар күп җыелды. Әле теге, әле бу шәһәрдән кайтып төшкән кунакларның исәбенсанын Рәфит тә, Садыйк абыйсы да белми иде. Хәтта клубта кино күрсәтүче дә белми иде кунак санын. Әле теге, әле бу капка төбендә җыелып көнбагыш чиртүче, бер-берсенә иң яшерен серләрен ышанып сөйләүче кызлар, шул кызларга читтән генә күз төшергәләп узучы кара мыеклы, чәчләрен бәйрәм хөрмәтенә кыска гына итеп алдырган егетләр күбәйде авылда. Кизелда булырга тиешле Фәйрүзә апасы кинәт кенә урамда очрагач, Рәфитнең күзләре маңгаена менде. Фәйрүзә апасына чит як ипие нык килешкән иде: ул тазарып, матураеп киткән. Бит очлары алсуланып янып тора. Колагындагы алкалар кояшта җем-җем килә, уң кулындагы урта бармакта - кашлы йөзек. Яшел күлмәге зифа буена шулхәтле килешеп тора, әйтерсең лә Фәйрүзә апасы туганда ук болын төсендәге шул күлмәкне киеп туган. - Исәнме, энем, гафу ит, яме. Сиңа дигән күчтәнәчем - чемоданда. Безгә мен, кайчан менсәң дә, күчтәнәчең сине көтеп торыр, - дип, яшел күлмәгенең итәген килешле җилфердәтә-җилфердәтә, почтага кереп китте. Шунысына игътибар итте Рәфит: Фәйрүзә апасы нигәдер бик моңсу иде. Күзләре дә яшьле иде аның. Рәфитнең керпе чәчен сыйпаганда, кулы да калтыранып алды бугай хәтта. Малайның кочакка сыймас шатлыгы бар иде һәм ул малайдан алдарак йөгереп китте: Фәйрүзә апасы кайткан. Ләкин малай тагын бер көннән үзен тирән сагыш кочаклап аласын тоймый-сизми иде әле. Сельпо ягыннан тырылдап төшеп килүче мотоцикл да почта янында туктады. Мотоциклдагы егет Рәфиткә таныш иде, ул - Сахалиннан кайткан теге диңгезче егет иде. Ул бу юлы ялтыравык чалбардан түгел, спортчылар киеменә киенгән иде. Егет Фәйрүзәне күреп калгандыр, йә булмаса, почтада берәр йомышы бардыр, мотоциклны багана янына бастырып куйгач, почта ишеген ачты. Көтү кайтып сарыкларны абзарга япкач, әнисе: - Бибикамал апаңнарга менеп төшәм әле, йомгакларымны да бирәсем бар иде, - дип, өстәлдә тәгәрәшеп яткан йомгакларны сумкасына салып, мич кырыендагы чүәкләренә иелде. Урамнан кызлар чыркылдашып узып китте. Авылда Сабантуй җиле исә. Тиздән... бик тиздән Сабантуйга дип махсус тектерелгән һәм сандыклар төбендә үз көнен көтеп яткан күлмәкләр кызларның зифа буена кунар. Күлмәкләрдәге нафталин исен искән җил селкеп төшерер. * * * Әнисе озаклагач, Рәфит үзе дә Югары очка җыенды. Фәйрүзә апа-сы да: - Күчтәнәчем чемоданда, - дигән иде бит. Әллә нинди хәерсез көн булды бүген. Малай таң тишегеннән, ташлы юлга егылып, тез башын сыдырткан иде. Төшкә кадәр аксап йөрде. Аксавы бетүгә, йөзеннән нур качкан Фәйрүзә апасы очрады. Инде менә... Маннур абыйсы: "Танавына төкерим!" - дип, ишегалдында яткан тактаны, җенләнеп, мунча ягына томырды. Мунча өйалдында әче итеп мәче мияулады, чөнки такта ярымачык ишеккә очып килеп сыланган иде. Кара мәче, мунча баскычыннан сикереп төшеп, йоннары тырпайган койрыгын бот арасына кысып, карлыганлы бакчага кереп посты. Маннур абыйсы малайга күз дә салмады, тәмәкесе белән иренен пешерә-пешерә, капканы шапылдатып япты. Малай бер мәлгә аптырап-югалып калды. Фәйрүзә апасын нинди черки тешләгән дә, Маннур абыйсын нинди салкын җил калтырата? Өйгә керде. Бибикамал апасы, беләзекле кулы белән тәрәзә яңагына таянып, батып баручы кояшка текәлгән. Агач караватка кырын ятып, калын толымнарын чәчәкле мендәргә таратып салган Фәйрүзә апасы: - Миндарны мәңге күрмәсәм иде, җир читендә аякларымны салындырып утырсам иде, - дип сулкылдый, чигүле кулъяулыгы белән яшь ташыган күзләрен ышкый. Рәфит өйгә ничек тын гына кергән булса, шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та китте. Иртән әнисе аңа коточкыч хәбәр әйтте: - Фәйрүзә апаңны урлап киткәннәр. Маннур абыең белән Садыйк абыең куып караганнар, тота гына алмаганнар... Аякларын салындырып караватта утырган малай кинәт кенә яшьләнгән күзләренә эре-эре кызыл чәчәкләр төшкән чаршауны япты. "Фәйрүзә апаның миңа дигән күчтәнәчен дә урладылар микән?" Малай бәрәңге бакчасында тибенгән тавыкларга карап торды-торды да, сарык абзарына кереп чыккач, утын түмәренә утырды. "Әни абзар почмагына сөяп калдырган кармакны кая куйды икән? Балыкка төшсәм, Шәмәрдән кызы Фәния очрамас микән? Сабантуйга килгәндер ул, килми калмас. Иртәгә мин дә көрәшәм. Фәния карап торганда көрәшәм..." Малай үзенең ниндидер яңа, маҗаралар тулы серле дөньяга кереп баруын тоемлый иде. Тирәягындагы һәр тибрәнешне, һәр күренешне күз алмаларына сеңдереп калырга тырыша иде. Ул үсә иде. Төрле холыклы кешеләр арасында яшәргә өйрәнә иде. Баскыч төбендәге галуш эчендә яткан, әле кичә генә күзләре ачылган песи баласы алгы тәпиенең тырнакларын тырпайтып, киерелеп, вак-вак ап-ак тешләрен күрсәтеп иснәп алды. Малай песи баласы алдына кечкенә савыт белән сөт чыгарып куйды. Песи баласының да теләсә нинди тычканны тотарлык хәйләкәр мәче булып үсеп җитәсе бар иде. * * * ...Тау биленнән шаулап суы агып яткан чишмә бурасы янына җиңел машина килеп туктады. Машинадан дүрт кеше чыкты: ике хатын, ике ир. Хатыннарның берсе, ак сумка тотканы, буш кулын юкә улак эчендәге суга тыкты. Чәчри-чәчри учына тулган суны иреннәренә тидерде. Муенына алсу өрфия яулык салган хатын да аның янәшәсенә килеп басты. - Һәрнәрсә мәңгелек үзгәрештә, таулар да кечерәеп калган, - диде ак сумкалы хатын. - Ә су яшьлектәгечә ага да ага... Ага да ага... - Болын да элекке түгел шул инде, элек бу тирәләр билдән печән иде. - Өрфия яулыклы хатын, чишмә суын тәмләгәч, читкәрәк китеп баскан ирләргә кычкырды: - Дуадак казлар түгелсез лә... Килегез монда! Тау итәгендәге яшел чирәмгә одеял җәйделәр. Ике хатын җәһәт кенә табын әзерләде: җәймәдәге тавык ите, помидор, кыяр, җимеш сулары күзләрне кыздырды. Көне буе юньле-башлы ризык капмаган юлчылар табын тирәсен түгәрәкләде. Бокалларга җимеш суы салынды. Ак сумкасын аяк очына куйган хатын кыска җиңле күлмәк кигән, уң кулына кыздырылган тавык боты тоткан иргә яратып карады: - Син мине шушы болыннан урлап качкан идең, Фаил, име. - Шулай булды шул. Әйе, - диде ир. - Кесәләр буш булса да, җаныбыз бай иде безнең. Матурлыкка соклана белә идек. Күңелләребез чиста иде. Ирләрнең икенчесе - киң кысалы күзлек кигәне - кыяр чәйнәвеннән туктап: - Ул вакытта мин һични аңламый калдым. Кечкенә идем, - ди-ди, өрфия яулыклы хатынына җимеш суы сузды: - Уразада түгелсең, эч, карчык! - Шулай булды шул... Токарь идем. Станогымны сүндереп кайтып керсәм, бүлмәдәш кызларымның авызлары - колакта. Берәр бәйрәм мәллә, дим. Соңыннан белдем: болар мин югында Миндарның хатын ачып укыганнар икән. Почта әрҗәсеннән алганнар. Мин дә укыдым инде. Их, укымаган булсам шунда... Укыдым да караватка аудым. Үкереп елыйм. Кызларның берсе - якташым, Мамадыш кызы - юата мине, күз яшьләреңне юкка исраф итмә, андый хәлләр минем баштан да кичте, дип, дерелдәгән аркамнан сыйпый. Елыйм, туктап булмый. Менә туктыйм, менә туктыйм, ди-ди, мендәр читен чәйнәп өзгәнмен. Миндарны әйтер идем, отпускага кайткач, бер чибәрне капка төбенә хәтле озаткан, имеш. Озатса соң, аннан гына дөнья кителми ич, име. Әйтерләр, мин ишетер дип шүрләгәндер инде. Белеп торсын дип, алдан хәбәр салырга уйлагандыр. Кызлар атна буе чыш-пыш килде. Гарьләнеп үлә яздым. Хатны ерткалап унитазга аттым да, хезмәт кенәгәмне алып, бер атнадан Кизел белән саубуллаштым. Фәиз абый, армиядән кайтып, шахтада күмер чаба иде инде ул чакта. Нишләсен, поездга утыртып озатты инде мине. Фәйрүзә: - Кая, Фаил, кулыңны суз әле, - дип, иренең аска салынып төшкән җиңен сызгандырды. - Кулың майлы, пычратырсың... Өрфия яулыклы хатын оеган аягын үләнгә сузды. Күзлекле ир хикәятнең дәвамын көтте. - Киттем кайтып. Өйне нык сагынган идем инде. Әй, белмисез лә сез... Кизелга килгән мәлләрдә кичләрен урамга чыгып утырам шулай. Күз алдымда - авыл. Колакта - гел көтү кайткан тавыш кына. Өй, әни, туганнар, чишмә буйлары, ерганаклар белән чуарланган карт таулар - һәммәсе хәтеремне яктыртып-яктыртып ала. Иртәләрен чишмә челтерәгән тавышка сискәнеп уянып китә идем. Ниткән чишмәләр ди ул бу якта. Тирә-юньдә күмер таулары гына өелеп тора лабаса. - Күңелең матур синең, Фәйрүзәм. Беренче күрешүдә үк күзләреңнән шуны укыдым мин. - Фаил хатынының ак сумкасына орынды, әйтерсең лә шул сумка бик яшерен серләрне кадерләп-җылытып саклый иде. - Син кинәт кенә дөнья беткәндәй кайтып төшкәч, мин дә алдын-артын уйлап тормадым инде, урладым да качтым. Безнең нәсел тимерне кызуында сугарга гадәтләнгән. Җебеп торыш юк. Капканы без каты ябабыз. - Фаил ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Күз кабаклары астында вак-вак җыерчыклар хасил булды. - Үкенерлек итмәдем, матурым. - Маннур абый да тоталмады сине. Балыктай шома егет булып чыктың. Фаил кычкырып көлеп җибәрде: - Койрык астыма борыч сипкәннәр иде минем ул көнне. Әле ярый Садыйк абый... - Ай, ул Садыйк абыйның яхшылыклары, һич онытасым юк. - Әйе, матурым. Сәрдек янында безне куып җиткәч, Маннурга эләксәгез, талкан ясый, дулый, сеңелкәшне Миндардан башкага бирдем юк, дип дөнья җимерә. Котырган үгез күк ул. Мин сезне күрмәдем, Маннур олы юлдан чапты, мине моннан җибәрде, сау булыгыз, бәхетле яшәгез, диде дә, мотоциклына атланып, тәмәкесеннән очкыннар очырып, сыек кына янган фара яктысында авылына таба тырылдады. Фәйрүзә: - Әле ярый, абый Мәчкәрәгә туры юлдан киткән, - дип, үләнгә таянып, урыныннан торды да яланаяк көе генә чишмәгә таба атлады. - Табаннарыма туган җир җылысы сеңеп калсын әле. Ел әйләнәсенә җитәрлек булсын! Фаил: - Сабантуй кайгысы калмады. Өч көн печәнлек белән өй арасында йөрдек тә Кукмарага тайдык. Капка төбенә чыгып тормадык, бакча артлап кына сыздык. Урамда Маннурның егетләре мотоциклда тыз-быз чабыша. Бензин исе башка капты хәтта. Җайлап кына ычкындык. Өйдәгеләр, Кукмара загсына кереп язылышыгыз, дип калдылар, ярый. Кызган табада борчаклар күк сикерешкән чакта баш эшлимени ул. Дөресен әйтим, Маннур кайнагадан шүрли идем мин. Кызган баштан имгәкле итсә. Урлаган кызыңны коча да алмыйча ятарсың аннан такта ятакта... Соңыннан хатта яздылар, Маннур кайнага өй эченә давыллап килеп кергән. Бөтен җирнең астын өскә китергән. Ботаклы күсәге белән чүт кенә аяклы көзгене харап итмәгән. Фәйрүзә көмештәй су тулы стаканны табын уртасына утыртты: - Ничә еллар эчмәдем мин бу зәмзәм суын. Сусаганмын. Сахалиннан өйдәгеләргә хат яздым. Сельпода эшләгән чагымда, туачак бәбәемә дип, кием-салым алып куйган идем. Җиңгигә шуны да әйтеп яздым: сандыкта яталар, бездән бәбәй бүләге булыр, сабыеңа кигерт, дип. Абый бик озак кара көеп йөрде әле. Соңыннан Фаил белән ахири дусларга әйләнделәр. Менә шулай, Рәфит энем. Ничә еллар буе җир читендә аяк салындырып утырдым мин. Гомер узган да киткән, димме... Ике кыз, бер малай үстердек. Йөзгә кызыллык китермәделәр, Аллага шөкер. Инде оныклар буй җиткерде. Ходаем һәммәбезне бәла-казалардан сакласын берүк! Әйдәгез, дога кылыйк. Дога кылдылар. Фаил стакан тотып чишмәгә китте. Әкрен генә, бик тә моңсу итеп әйтеп куйды шунда Фәйрүзә: - Очратсам, Миндарның алдына тезләнеп гафу үтенер идем. - Кай илләрдә яшәп ята соң ул, Фәйрүзә апа? - Бик еракта ул, Лүзия сеңлем. Казахстанда. Мин кайтканда, ул авылда туры килми. Ул монда чакта, мин диңгез һавасын сулыйм. Ниндирәк икән ул хәзер? Яшьлегемдәге шаян Миндар микән? Әллә замана аны да кырысландырды микән? - Сизелер-сизелмәслек кенә кара төс йоккан офыкка текәлеп торгач: - Хатыны ниндирәк икән? - дип куйды. Баш очыннан гына кыр казлары очып узды. Аларның канат җиле Лүзиянең өрфия яулыгын кабартты. - Әнә теге төштә Миндар белән парлашып җырлаган идек без. Йолдызлы күпердән Миндар белән янәшә җитәкләшеп бардык-бардык та егылып төштек. Кайсыбыз ныграк гаепледер? Терсәк якын да үзе, тешләп кенә булмый. Тиздән караңгы төшәр. Төннең кара шәлен ябынган биек тауга, һичкайчан җырлап туймаячак улаклы чишмәгә, бик күп адәм баласының аяк эзләрен саклаучы карт болынга йолдыз яңгыры явар. Җирдәге һәммә нәрсә йолдыз яңгырында коеныр, йолдызлы чатыр эчләрендә хыял күкләрендә тирбәлер. Әйе, буыннар алышына. Ә сөю, соклану, гаҗәпләнү - мәңгелек. Хыянәт тә, саксыз сүз дә, рәнҗү, әрнүләр дә мәңгелек. Күз яшьләре дә мәңгелек. БЫЛБЫЛ ОЯСЫ Ул җай гына тирбәлдереп барган поездга утырып ерак-ерак китәргә һәм бөтенләй таныш булмаган ялан кыр уртасында вагоннан төшеп калырга хыяллана иде. Әйтерсең лә чит җирнең күле - сөт, күмәче - бал иде. Һәм ул утырып китте. Һәм ул төшеп калды. Дөресрәге, төшереп калдырдылар. Кесәсендә җилләр искән малайның күксел таулар ягына чабучы поездга кирәге юк иде. Малайның да, кая туры килсә шунда кунып йөрү сәбәпле, вак-вак зәңгәр чәчәкләр белән чуарланган аксыл ситсы күлмәге бөгәрләнеп-бөтерелеп беткән саргылт йөзле кызның да чөгендер борынлы проводникка кирәге юк иде. Алар, җитәкләшеп, тамбурдан сикерделәр. Җилкәсенә җиңел кара сумка аскан малай һәм җиң очлары керләнеп каешланган аксыл күлмәкле кыз. Поезд китте. Ерактагы күксел тауларга тизрәк барып җитәргә теләгәндәй ашкына-ашкына китеп барды. Малай һәм кыз, аякларын чуерташлы үләнгә сузып, кояш нурлары һәм вагон тәгәрмәчләре җылыткан рельста утырып калды. Алда - тирән канау, канау артында - офыкка җитеп терәлгән кара урман иде. - Исәнме! Ни әйтергә белмәгән малай янәшәсендәге кызга күтәрелеп карады. Кара сумкасын иңеннән шудырып төшерде дә корым сеңгән үләнгә куйды. - Исәнме! Өске ирене кутырлап чыккан кыз юешләнгән борын астын күлмәк җиңе белән сөртеп алды: - Син кая бара идең? - Белмим. - Мин дә белмим. Кыз торып басты. Сыдырылган тезен уып алды. Аннары, аксый-аксый, канау читенә килде. Аста төнге яңгырдан җыелып калган су җемелди иде. - Инде нишлибез? - Тире җыеп күн эшлибез. Кыз аркасын кояшта гамьсез генә җылытып утырган малайга борылды. - Син теләсә нишлә, кызый, ә мин әнә теге кара урманны кичәргә уйлап торам. - Мин ялгыз калыйммы? - Әйттем бит, теләсәң нишлә, дип. Монда мин ияртеп килмәдем сине. - Мин дә сиңа тагылып йөрергә җыенмыйм. - Шулай булгач... Кит тә бар шпаллар буйлап. - Икәү китик. Ялгызым гына куркам. Малай кызга янә күз төшерде. Кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы белән дә әнисе итәгеннән аерыла алмый интеккән иркә кызчыкны хәтерләтә иде ул. - Бүре тотып ашамас. Шыр сөяк бит син, итсез сөяк бүрегә ник кирәк? Бер карга туярлык итең юк. - Ипиең бармы? - Кыз кара сумкага сузылды. - Тимә! - Малай сумканы җәһәт кенә тартып алды. - Былбыл оясын эзлим мин. - Нинди былбыл? - Былбыл төсле былбыл. Малай кипшергән иреннәрен бөрештереп сызгырып куйды. - Былбыл алай сайрамый. Малай керпе чәчле башын артка чөеп, кычкырып көлеп җибәрде: - Мин дә алай сайрый димәдем бит... Мә, кап! Малай, сумкасын ачып, ак ипи кисәге чыгарды. Шешә тулы әфлисун суы да чуерташлар өстенә сузылып ятты. - Кил, капкалап алабыз... Кыз ипине сындырып ашый башлаган иде инде. Ашыга-кабалана тончыкты да әфлисун суын тиз генә малайга сузды. Малай шешәне ачып кызга тоттырды һәм үзе дә ипи чәйнәргә кереште. Алда тоташ стена булып торган кара урманга текәлде. Кыз, соңгы валчыкны йотып җибәргәч, су эчте һәм, кызыксынып, малайга күз сирпеде. Вагонда ук игътибар иткән иде ул аңа. Борынын тәрәзәгә терәп барган малайдан бигрәк элгечтә эленеп торучы кара сумка җәлеп иткән иде аны. Ул сумкада әллә ниткән тәмле әйберләр булырга тиеш. Аны мода өчен генә асып йөрмиләр бит инде. Күрше купеда көлешә-көлешә тавык боты чәйнәүче ир белән хатынга төбәп карый алмый иде инде ул. Әйтерсең лә майлы табада кыздырылган тавык боты кызның тамагына тыгылган, һәм ул әлеге ботны йотып җибәрә алмый интегә. Теле аңкауга ябышкан, шул мәлдә малай, сумкасын үрелеп алып, аннан суы яртылаш эчелгән шешә тартып чыгарды. Борынын тәрәзәдән куптармый гына диярлек, шешә авызына телен тидерде. Кыз да шешәгә таба ымсынып куйды, әмма түзеп калды. Бер аягына аксый-аксый, проводник бүлмәсенә юнәлде. Почмакта торган бочоктан кайнаган су агызды. Сусыны басылды, тамагына тыгылып торучы тавык боты да ашказанына төшеп китте. Кызыл чырайлы, чөгендер борынлы проводник, кулына сөлге тотып, бочок янына килде. Май таплары чуарлаган сөлгедән әле яңа гына пешеп чыккан кәбестә шулпасы исе аңкый иде. Кыз янә төкереген йотып куйды. Проводник сөлгене бочок кырына бөгәрләп тыкты да: - 646 нчы разъезд. Төшүчеләр бармы? - дип сөрән салды. Поезд йөрешен әкренәйтте. Проводник кара сумкалы малайны урыныннан кузгатты һәм кыз янәшәсенә китереп бастырды. - Билетсыз гына сәяхәт итәргә җыендыгыз, ә? Сезнең кебекләр уймы хәзер вокзалларда. Чыпчык көтүе белән бер... Тавык ите, казылык, аракы һәм сыра исләре аңкытып торган вагоннар ерак-ерак китте инде. Малай белән кызны кара урман читендә калдырып, күксел таулар ягында эреп юк булды... Поезд Сагыш иленнән Хыял иленә китеп барды. * * * - Исемең ничек? - Нигә кирәк ул сиңа? Кеше мин... Просто кеше! Кош булып очарга талпынган гади бер малай. - Кошның да исеме була. - Алайса, миңа Былбыл диген. Агач төбендә утырган малай, кинәт кенә уена килгән ачышка сокланып, бөрлегән капкалап йөрүче кызга елмайды: - Мин - Былбыл. Ә син кем? - Минме... Мин Тутыйкош, алайсам... - Тутый кошка охшагансың шул. Күлмәгең йөз ел юмагандыр. Ала-кола. - Вокзалларда йоклап йөреп... - Өеңдә йокла. Кем кушкан сиңа вокзалда теләнеп йөрергә?! Кыз башын артка ташлады. Саргылт йөзенә агачларның яшькелт шәүләсе кунды. - Их, бер телем ипи белән бер-ике кәнфит булса иде хәзер. Шуны ипи белән ашыйсың да, көне буе тамагың тук була. - Кәнфитем юк шул. Ипием бар әле, әмма аны саклабрак тотарга кирәк. Урманны чыкканчы җитсен. Кыз, үрелеп, чикләвек кәшәнкәсе өзеп алды. Чәйнәп карады. Аннары, йөзен чытып, яшел су төкерде. - Чикләвек өлгермәгән әле... Янә алга атладылар. Урман чуен юл буеннан гына калын булып күренгән икән. Инде күпме баралар, ерып чыга алмаслык куелыкка килеп кергәннәре юк әле. Ара-тирә мәмрәп пешкән җиләкле аланнар да очраштырып куйгалый, бөрлегән дә учлап җыймалы. Кош тавышы гына ишетелми. - Былбыл оясына еракмы әле? Малай кызның соравын җавапсыз калдырды. - Адаштык бугай... - Урманга яңа кердек бит әле. - Бара-бара табан тузып бетте инде. Кыз каен төбенә барып утырды, чүәкләрен салып, балтырларын уды. - Шпаллар буйлап кына киткән булсак... Малай да аның янына килеп чүгәләде. - Мин бу урманны кичәргә тиеш, Тутыйкош. - Синдәй үҗәтне беренче күрәм. Малай сумкасының каптырмасын чыжлатты. Калган ипи кисәген, ярты шешә әфлисун суын кырмыска оясы читенә утыртты. - Оясы бар, кырмыскасы юк. - Алар да Хыял иленә киткәндер?! Бераз капкалап алдылар, калган ризыкны янә сумкага салдылар. Малай үләнгә сузылды. - Тәнеңә дым тартса, йөрерсең аннан мышкылдап. - Мин күнеккән инде, чирәмдә гел шулай чалкан ятам. Кыз күлмәк итәген сыпыра-сыпыра торып басты. Аксыл ситсыга сибелгән зәңгәр чәчәкләр яшеллек эчендә тагын да җетерәк күренә икән. Малай зәңгәр чәчәкле күлмәккә никтер кызыксынып карап торды. Күр әле, ничек баштарак игътибар итмәгән соң ул, тезләре сыдырылган саргылт йөзле кызның түгәрәк тыгыз күкрәкләре шул зәңгәр чәчәкләрне кабартып тора лабаса. Әйтерсең лә кемдер, яшеренеп кенә, аларга чәчәкләр сипкән. Аннары читкәрәк китеп баскан да шул серле күренешкә сокланып телен йоткан. - Сиңа ничә яшь, Тутыйкош? - Кызларның яшен сорамыйлар. - Шулай да? - Ундүрт тула. - Яшьрәк икәнсең әле. - Үзең дә бөкре бабай түгел бит. Малай шар ярып кычкырып көлеп җибәрде, хәтта каен селкенеп куйгандай булды. - Картрак мин синнән. Так что, абый диген син миңа. Малай аягына калкынды. Уңга-сулга бөгелеп билен язып алды. - Нигә дип вокзалларда йоклап йөрисең соң син? Кыз сорауга сорау белән җавап бирде: - Ә үзең? - Мин бу сәяхәт турында күптәннән хыяллана идем инде. Күңел гел ерак илләргә кымырҗып интектерде. Бер кешесез ялан кыр уртасында төшеп калып, каядыр билгесез якка китәсем килә иде минем. Үз сукмагымны саласым килә иде. Һәм менә шушы урманга килеп эләктем. - Эләктек, диген, Былбыл абый. - Әйе, эләктек. Хәзер менә янәшә салабыз инде ул сукмакны. Кыз аягын кырмыска оясына тыгып-тыгып алды. Балтырларын кытыклап кырмыскалар чабышканны тойгандай булды, шуларны сыпырып төшерергә теләгәндәй, күлмәк итәген күтәреп, арык ботларына суккалады. - Нигә вокзал кызына әйләндең, дигән идем. - Авылда әни белән әти бар минем. Өйдә акча юк, бәрәңге генә бар. Бәрәңгене дә базарга илтеп сатып бетерәләр инде. Аракы эчәләр. - Син дә эчтеңме? - Бер тапкыр эчеп карадым. Күзләрем атылып чыга дип торам. Коса-коса хәлем бетте, ашказаным өзелеп төшә язды. Малай, аңладым дигән шикелле, колак йомшагын уып алды. Артык төпченәсе итмәде, чирәмдә яткан сумкасына иелде. - Атлыйк, Тутыйкош! * * * - Дөньяда бер ил булган. Кояш нуры җемелдәп торган нәзек таллар челтер чишмәләрдә толымнарын чайкаган; төпсез күлләрендә кыр үрдәкләре канатларыннан тамчы койган; ап-ак, ак-пакь томаннарны яллары белән сөртә-тарата, киң күкрәкле, гаярь йөрәкле, яшен тояклы байталлар чапкан. Урмандагы һәр агачта, һәр куакта былбыл оясы тирбәлгән. Былбыллар кешеләрне йокыдан уяткан, моңга төреп, күзләрен йомдырган. Илдә иминлек, урман эченә кереп яшеренгән җырлы-моңлы авылда тынычлык һәм сафлык тантана иткән. Әмма... Көннәрдән бер көнне әлеге илгә гаять зур козгын килеп кунган. Кап-кара кош һәр елны көрән тимгелләр белән чуарланган өч-биш зәңгәрсу-яшькелт күкәй салган. Илдә козгыннар үрчегән. Козгыннар үрчегән саен, былбыллар кимегән. Чөнки козгыннар былбылларны ашап харап итеп барган. Могҗиза белән генә исән-имин калган былбыллар ояларын кара урманнарның иң куе чоңгылларына яшергән. Илдән кот качкан. Былбыллар белән бергә моң качкан. - Кешеләр ник якламаган соң былбылларны? Ник сакламаган? - Кешеләр дә козгын явыннан куркып калган. Кешеләрдә былбыл кайгысы калмаган. - Ул былбыл оясын берәрсе тапканмы соң? - Эзлибез бит менә. Кыз йокы аралаш иреннәрен чапылдатты да сары чәчле башын малайның каты тезләренә салып йоклап китте. Ара-тирә сулышы өзелеп калгандай булды, андый чакларда малай йомшак кына итеп кызның чәчләрен сыпырды, төнге җил әкрен генә дулкынлаткан чәчләргә сокланып, тын алырга да куркып утырды. Кыз янә иреннәрен чапылдатты, аннары ыңгырашып тирән сулыш алды, төшендә былбыллар оя корган илне күрә иде бугай ул. Малай каенга ныграк сыенды. Кызның җылы сулышы оеп барган тезләрен җылытты, агач башларында чекрәеп янган йолдызлардан иңгән салкын яктылыкта изрәп, керфекләрен йомды... Малай адашуларын сизеп тора. Җитмәсә, кояш та югалды. Агач башларына су тулы йомгак-йомгак кара-кучкыл болытлар өелде. Әле өченчекөн генә черем итеп утырган каен янына кире килеп чыккач, буш кырмыска оясын күргәч, малай хәлнең мөшкеллегенә тәмам төшенде. Кызга кәефен сиздерергә теләмәсә дә, янәшәдә басып торган нәзберек җан иясе карашын әле каенга, әле вак-вак инәләргә охшаган чүп-чар тулы кырмыска түмгәгенә күчерде. Кинәт... Кыз каенны кочаклады да: - Алып кайт мине вокзалга! Алып кайт, Был-бы-ыл! - дип кычкырып елап җибәрде. Ул да булмады, битен-йөзен куакларга сыдырта-сыдырта, куаклыкка ташланды. Малай көч-хәл белән аны куып җитте. Кочагындагы кыз: - Алып кайт мине өй-й-гә! - ди-ди үксеп, малайның күлмәк изүенә күз яшьләрен сеңдерде. Вак яңгыр сибәләргә кереште. Малай белән кыз, бер-берсенә сыенып, чикләвек куагы астына кереп бастылар. - Булды, җитте. Тукта. Җае чыгар! - Ашарга ипи дә калмады бит, кал-ма-а-ды-ы! Баш очындагы яфракларга тып-тып тамчы тама. Тамчылар яфраклардан тәгәрәп төшә дә ике җан иясенең чәчләрен, муен чокырларын юешли. Яңгыр көчәйде. Кыз, аркасы буйлап тәгәрәгән тамчылардан котылырга теләгәндәй, әледән-әле селкенгәләп куйды, лыч булган чәчләрен сыпыргалады. Малайның елак кыз янында сер сынатасы килмәде, яшькелт күзләрен чикләвек кәшәнкәләренә төбәде. Чикләвекләр тулышып килә икән инде, алар, ямь-яшел таҗ-йолдызчыкларга чытырдатып ябышып, оеп калган. Эрерәк тамчы төшкәндә генә, сизелер-сизелмәс селкенеп куялар. - Кырмыскалар ояларын эзләп кайтмаган. - Әйе. - Иртә белән алдадым мин сине. Ипи бетте, дип. Әзрәк калган иде әле. Мә, аша! - Ә үзең? - Ашказаны чеметтерми әле. Син кечкенәрәк бит, Тутыйкош, кечкенәләр еш ашый ул. - Рәхмәт! Кызның малайга беренче рәхмәте иде бу. Ничек элегрәк бу турыда исенә килмәгән соң аның? "Каткан тел мин!" Кыз, сөйкемле генә итеп янә: - Рәхмәт! - диде, - Былбыл! - дип тә өстәде, "Абый!" дияргә онытты. Малай, елмаеп, кызның юеш чәченә кагылып алды. Кыз, җылы эзләгәндәй, күлмәгеннән юеш тамчылар тәгәрәшкән малайга сыенды. Янә чирканып куйды. Ипиен тешләп, читкәрәк тартылды. Малайның аны үзеннән җибәрәсе килми иде. Сыгылмалы йомшак биленнән тотып, кызны кочагынарак тартты. - Күр әле, поши! Малай кыз төртеп күрсәткән якка карады. Чыннан да, тамчылар авырлыгыннан салынып төшкән куаклар арасында мөгезе сынык поши басып тора иде. Малай аның: - Хәлләр ничек? - дип әйткәнен ишеткәндәй булды. Үзе дә сизмәстән: - Ат мөгезе кебек! - дип әйтеп салды. - Атның мөгезе булмый! - Пошиның да мөгезе юк әле әнә. Поши аларның кычкырып көлешүләренә колагын да селкетмәде, бары тик сул аягын күтәреп, куак төбенә җыелган суны гына чәпелдәтеп алды. Бераздан ул, вак куакларны ия-сыга, куелыкка кереп югалды. Кояш чыкты. Яфракларда, үләннәрдә, чәчәк таҗларында терекөмеш төсле зәңгәрсу тамчылар җемелдәште. Малай белән кыз таныш аланнарына килеп чыктылар. Учак көле, тәмам юешләнеп, җиргә ябышкан. Әйтерсең лә үләннәр арасына күксел тиреле җәнлек кереп яшеренгән. Тора-бара кояш тәмам кыздырырга тотынды. Тамчылар, парга әйләнеп, агач башларына агылып менеп китте. Чикерткәләргә дә җан керде. Алар, юеш аякларын, чыланып авырайган канатларын тизрәк киптерергә теләп, үлән арасыннан кояшлы ачыклыкка чыкты. Малай белән кыз сусыл, яңгырда тагын да эреләнеп киткән кып-кызыл җиләкләр өзеп капты. - Аша, аша! Күбрәк аша! Эчәсең килмәс! - Су бөтен тәнгә үтте, нинди эчү ди монда. - Тел аңкауга ябышса да, эчәргә су юк әле. Күктән тамган тамчыны интегеп көтәргә калмагае. - Ипи дә бетте. - Бетсен. Сумкада әзрәк каклаган каз бар минем. Җиңги көчләп тыккан иде. Кирәге чыкты менә. Юри күрсәтми торган идем. - Запаслы малай син. - Һе! Мин бит былбыл оясын эзләп чыктым. Кайчан табасың әле аны? - Өеңдә ачулансалар... Кайткач... - Әти белән әни машинада КамАЗга бәрелделәр минем. Әллә кайчан инде. Әтинең абыйсында торам. Бер атнадан кайтам, дидем мин аңа. - Акчасыз ерак китә алмас идең... - Акчам бар иде. Вокзалда йоклап киткәнмен. Синең кебекләр кесәгә кереп чыккан. - Минем кеше кесәсенә кергәнем юк. - Анысы әйбәт. Кемдер керә бит кесәгә. Ярар, кибеник бераз. Малай кызның тәненә ябышкан күлмәген сыпырып куйды. Зәңгәр чәчәкләр куе зәңгәрсу төскә кергән иде. Кызның чәчләре дә сарылана төшкән. - Черкиләр күбәйде. Канны эчеп бетерәләр инде. - Минем эчәрлек каным юк. Малай шапылдатып муенына сугып алды. Кыз да, чикләвек куагы сындырып, уңлы-суллы селтәнә иде. - Якын-тирәдә күл булырга тиеш. Безгә, бәлки, поши эзеннән барып караргадыр. Ул сусыз тирәдә йөрмәс. - Какланган каз бир әле әзрәк! - Түз бераз. Озаграк буталып йөрергә туры килсә, тешләрне шүрлеккә тезеп куймагаек. - Рәхмәт, Былбыл! Кыз малайга ни өчен рәхмәт әйткәнен үзе дә аңламады. Күл буена кичке якта гына килеп чыктылар. Җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде инде. Черегән яфраклар, төрле чүп-чар ябышкан аяк киемнәрен салып ташлап, тирә-ягын зирек каплап алган күл читенә килеп бастылар. Кояшның соңгы нурлары сынган зирекләрнең алсу кәүсәләренә эленеп калган иде. Күлдә нидер шапылдады. Аргы ярдан килгән әлеге тавышны ишеткәч, кызның йөзе көл төсенә керде. - Теге поши суга сикерде мәллә? - Белмим. Берәр нарат суга аугандыр, бәлки. Табигатьнең үз яшәеше бит. Мондый кара урманда аңа комачаулаучы юк. Кыз читкәрәк китте. Ерак та китмәде, "ай!" дип чырыйлап кычкырып җибәрде. Тыны-өне бетеп, малай янына йөгереп килде дә, калтырана-калтырана, җылы гәүдәгә сыенды. - Җен тотты мәллә? - Елан. Тәгәрмәч күк бөгәрләнеп ята. Кап-кара. - Саграк бул. Кара еланнар зәһәр була ул. Чагып үтерсә, кабер казырга көрәгем юк. Кыз янә калтыранып куйды. Малай, аның калтырануын тойгач: - Курыкма! Үлмибез без! Әле былбыл оясын эзләп табасыбыз бар! - дип, имән төбенә утырды. Ямьяшел гөберле бакалар йөзеп йөргән күлгә текәлде. Аннары исенә килеп, көтелмәгән ачыш ясагандай исе китеп, имән төбенә карады. - Күптән түгел генә кискәннәр. Пычкы чүбе сап-сары... - Кайдадыр кешеләр бар. Малай кызга, яратып: - Молодец! - диде дә коры-сары җыярга кереште. Учак кабызып җибәрергә кирәк иде. Бераздан шалаш та корып куйдылар. Шалаш төбенә инде җилләп кибеп беткән ылыс җәйделәр. Малай, кесәсеннән пәке чыгарып, какланган каз телемләде. Чарт-чорт очкыннар ата-ата дөрләп янган учак җылысына сыенып, тозлы ит капкаладылар. - Ярар, тамак кипсә, күл тулы су. Кулъяулыктан сөзәрбез дә эчәрбез... Учак янып калды. Шалаш эченә үрмәләделәр. Ылыс түшәккә сузылып яткач, малай сакланып кына кызның чәчләреннән сыйпады. - Вагоннан төшеп калганда, бу чәчләрең бал сылаган төсле иде. Яңгыр юды чәчләреңне... Йомшартты... Кыз дәшмәде. Көнозын куаклар ерып бара-бара тәмам кешелектән чыккан кыз, малайның кочагына сыенып, тигез генә мышный иде инде. * * * Кояш шалашны тәмам җылыткач кына, керфекләрен күтәрделәр. Хәл кереп җитмәгән гәүдәләрен борчып интектерергә теләмәгәндәй, дәшми-нитми генә, тигез сулый-сулый, ылыста сузылып ята бирделәр. - Каядыр шушы тирәдә авыл булырга тиеш. - Теге кара елан яткан куак төбендә ятьмә дә бар иде. - Нәрсә? Ятьмә, дисеңме? - Ятьмә. Кемдер күлдән балык тоткан. Малай сикереп аягына басты: - Ур-ра! Шалаштан атылып чыгуын сизми дә калды. Көн җылыткан иде. Күл өстендә бихисап кояш нурлары биешә. Ара-тирә балык сикергәли. "Яшибез болай булгач!" Малай кичә кыз чырыйлап кычкырган урынга таба атлады. Куак төпләренә күз салгалады. Әмма ятьмә күзенә чалынмады. Кире әйләнеп килгәндә, шалаш янындагы имән төбендә айкала-чайкала басып торган кызны күреп өнсез калды. Кыз имән төбенә баскан да сул аягын мәзәк кенә итеп өскә күтәргән, күлмәгенең уң як җиңе аска салынып төшкән, аксыл ситсыдан арынган кулбашы ап-ак булып җемелдәп тора, умрау сөягенә кояш төшеп кунаклаган. Озын сары чәчләре аркасына таралган. Кыз әкиятләрдә генә очрый торган илаһи серле затны хәтерләтә иде бу минутта. Әкиятләрдәге тутый кош... - Ятьмәне табалмадым мин. - Әйдә, күрсәтәм. Кыз имән төбеннән сикереп төште, янә гап-гади җир кешесенә әверелде. - Менә ул! - кыз аны күл култыгына алып килде. Зирек тамырлары өстендә яткан ятьмәне күргәч, малай, шатлыгын тыя алмыйча: - Балык тәңкәләре ябышып кипкән әнә. Балык бар бу күлдә. Зур балыклар бар! - дип пышылдады. - Кичә балык сикергәнен күрдең бит. - Күрдем дә. Мин зур балыклар турында әйтәм. Ташбаш белән тамак туямыни. - Анысы да юк бит әле. - Әйдә, сөзәбез! - Тирән булса... - Су анасы тартып алмас. Тирәнгә кермәбез. Вак балык эләксә дә әйбәт әле. Малай, күлмәген салып, зиреккә элде. Бераз икеләнеп торгач, чалбарын да салды. Ятьмә сабын тотты. - Кер суга! - Күлмәк чылана. - Салып куй, чыланмас. - Әй-йем, салды ди. Көтеп тор. - Көтеп торалмыйм. Ашказаны балык сорый. Моңа кадәр ашау-эчү мәсьәләсендә аһ-зар ишеттермәгән малай кинәт кенә зарланып алды. - Нишләп миңа карап каттың? Су коенган егетләрне күргәнең юк мәллә? Син бит ашарга сорап интектерәсең. Күл тулы балык әнә. Тот та аша! - Ярар, алайсам. Мин хәзер. Син әнә теге наратка карап тор, яме. Кызның кыштырдатып күлмәген салганы ишетелде. Ятьмә тартылды, су чупылдады. Яр чите буйлап сөзеп киттеләр. Бу урында су кендекне дә күмми иде. Аяклары ләмгә батты, кыз берничә тапкыр, агач тамырларына сөртенеп, йөзе белән суга капланды. Битенә ябышкан суүсемнәрне сыпырып төшереп, янә каударланып ятьмә сабына тотынды. Малай каш астыннан гына аңа күз салгалады. Су тирәнәйде. Ике ап-ак алма су өстеннән йөзеп бара. Хәер, аларга да үләннәр, черек чүп-чар ябышкан. Кыз малайдан оялмый бугай иде инде. Оялса да, ике алмасын ике учы белән малай күзеннән яшерә алмый бит ул. Бары тик ике алсу чияне үләннәр арасына, дулкынга яшерергә теләп, аскарак иелә. Ятьмәне өскә күтәрделәр. Ямь-яшел гөберле бака чулт итеп суга чумды. Кыз "ай!" дип чырыйлап кычкырып җибәрде дә, ятьмәне суга ташлап, ләмгә тая-тая ярга үрмәләде. Артына борылып карамый гына, күлмәген эләктерергә дә онытып, шалашка таба йөгерде. Малай аның чәчәкле күлмәген тотып килгәндә, кыз, учлары белән күкрәкләрен каплап, шалашның иң түрендә калтыранып утыра иде. - Киен! Малай, иелеп, күлмәкне шалаш эченә атты да кабат яр буена килеп басты. Кыштырдаган тавыш ишетеп, артына борылып карады. Кыз озын таяк белән учактагы кисәүләрне актара иде. "Җебегән нәрсә. Ашыйсы килгән, имеш!" Әмма малай ачуын сиздермәде, әкрен генә: - Бакадан курыкма син. Бака боты кыздырып ашарга калмагаек әле, - дип, учак кырына чүгәләде. - Минем тамак кыткылдый инде. Эч авырта. - Төш суга. Авыртмас. - Кур-ка-ам! Кыз трусигының суын сыгып азапланган малайга куркынып та, сәерсенеп тә: - Бакасыз җир булса гына... - дип ризалыгын белдерде. Шактый ердылар алар суны. Ләмгә бата-бата шактый интеккәч, дистәгә якын кәрәкә эләктерделәр. - Куркам дип шыңшыйсың һаман, менә булды бит тырышкач. Тамак гүргә кертә ул. Балыкларны чистартып, озын таякка тезеп, учак ялкынында кыздырып алдылар. Тозсыз-нисез йотып та куйдылар. Ашказаннары әкрен-әкрен генә, сиздереп-сиздереп кенә сыкравын оныткандай булды. Инде төн күпереп, мамыкланып торган кара шәлен агач башларына бөркәп куйган иде. Бераздан кара шәлдән шыбыр-шыбыр тамчылар коелырга кереште. * * * - Торыгыз, йокы чүлмәкләре! Йөзен сакал-мыек баскан ир шалаш тишегеннән эчкә сузылып карады. Малай белән кыз сискәнеп киттеләр. Эчкә тәмәке төтене сузылып керде. Ир кулындагы таягы белән агачларга суккалый-суккалый каядыр китте, ахры. Ерактан йөткергәне генә ишетелде. Тәмәке төтененә тончыкты бугай, буыла-буыла кох-кох килде. Малай шалаштан тиен сыман атылып чыкты. - Абый! - Әү! - Бу тирәдә авыл бармы? Бу урман калынмы әле? Ипиегез юкмы? Суыгыз? Шуның кадәр сорау колагына берьюлы килеп тыгылгач, ир бер мәлгә тукталып калды. Аннары, кире борылып, учак янына килде. - Балык кыздырып ашагансыз бит инде. Әнә кылчыклары көлдә ята. - Кылчыгын да чәйнәп бетердек без аның. - Мин тагын көлдә кылчык ауный дип торам. Хе-хе! Янып бетмәгән чыбык-чабык инде алайса. Сез кемнәр? - Без былбыл оясын эзлибез. - Мин югалттым инде былбыл оясын. Эзләп карагыз соң, бәлки, табарсыз... Малай ятьмә янына чүгәләгән ир янына килеп басты. Кыз да күренде. - Адаштыгызмы? - Адаштык. - Нәр-сә-ә? - Адаш-ты-ык. - Әһә, ишеттем. Аптырама, ара-тирә колак томалана. Кайвакыт берни дә ишетмим. - Ни булды? - Адашсагыз, табылдыгыз инде менә. - Ир малайның соравын янә ишетеп бетермәде бугай, үзенекен тукыды. - Бу урманда берүзем мин. Ир, иреннәрен бөрештереп, иртәнге күлгә төшеп кунган кыр үрдәкләренә карап торды. Кара күлмәгенең җиңнәрен сызганды, бераз дәшми торгач: - Әйдә, тот. Агачка әйбәтләп элеп куйыйк! - дип, малайга ятьмә сабын сузды. - Каян киләсез? - Ташкичүдән мин. - Кай-да-ан? - Ташкичүдән. Андый авылны беләсезме? - Әһә! Менә тагын ачылып китте колак. Кайдан дидең әле? - Ташкичүдән. - Урман артында инде ул. Әнә тегендә. - Ир төньякка ишарәләде. - Бу нинди йомшак керпе? - Нинди керпе турында әйтәсез, абый? - Теге кыз кем, дим? - Минем юлдаш ул. Поезддан икебезне бергә төшереп калдырдылар. Ашарга бетте. - Анысын гына табарбыз. Әнә нинди бөрлегән җемелди куак төбендә. Өз дә кап! - Җиләген дә, бөрлегәнен дә күп ашадык инде. Эч авырта башлады. - Витамин бит ул. Мин үзем витамин ашап кына яшим. Әйдәгез, калмагыз миннән! Ир, малай белән кызны ияртеп, урман ешлыгына кереп китте. Кыяр-кыймас кына, икеләнә-шикләнә малайга ияреп атлаган кыз: - Төрмәдән качкан бу... - дип пышылдады. - Билгесезлектә саташып йөреп булмый бит инде, атлавыңны бел! Ир суга авышып үскән таллар янына килеп туктады. Чалбар кесәсеннән елтырап торган үткен пычак чыгарды. - Мурдалык тал кисәрмен дигән идем. Шуннан ятьмә янына сугыласы иттем. Сезне очраттым. Кем шалаш корды икән монда, дим. Карыйм - сез. Сандугач балалары төсле йоклап ятасыз. Ир яшь талларга иелде. - Бер генә мурда җитмәс безгә! - дип, тал кисеп, каен төбенә өйде. - Күтәрегез, әйдә. Киттек! Урман эчендәге кечкенә генә йорт янына килеп чыккач, ир, кызу-кызу атлап, баскычка юнәлде. Ишекне ачып, эчкә кереп китте. Тәлинкә тулы ит тотып, баскычка чыгып утырды. - Килегез, сыйланыгыз! Эчәгеләрегезгә авырлык китермәгез түлке! Малай белән кыз, сер сынатмаска тырышып, ит кисәкләре йоттылар. Бик кабаланасылары килсә дә, аппетит дигән нәрсәне тыярга тырыштылар. - Машинагызның бензины күп икән әле, ашыкмагыз, йә куянга әверелеп чабып китәрсез. Ашыкмыйбыз, дисәләр дә, артыгын тырышып ташлаганнар икән шул. Табак ялтырап тора иде инде. - Ну, тәмле булдымы куян ите? Ир баскычта яткан тәмәке кабына үрелде. - Сез урманчымы, абый? - Юк. - Аучы инде, алайса? - Юк. Кыз янә бөрешеп килде. Сакаллы ирдән чынлап курка башлаган иде инде ул. Ир тәмәке төтенен урманга өрде. - Урманчы да, аучы да түгел мин. Үземнең кем икәнемне үзем дә белмим. Әмма кулыма туфракны алсам, алтын итәм. Ир үләндә өелеп торган талчыбыклар янына килде. Әле берсен, әле икенчесен чыжылдатып селтәнеп алды. - Килегез, мурда үрәбез! Ир янә, баскычны шыгырдатып, ишекне ачты. Беләгенә бау элеп әйләнеп чыкты да талчыбыклар янына чүгәләде. Бауны үләнгә сузып салгач, җәелеп-рәхәтләнеп, аякларын аерып, җиргә утырды. - Куян ите белән сыйладым үзегезне. Ә исемегезне белмәдем. - Мин - Былбыл. Ул - Тутыйкош. Ир, бау очын тешләренә кыстырып, пеләшен сыпырды: - Мин Качкын булам инде, алайса. Озакламый дөньядан бөтенләй качарга җыенам мин. - Ничек? - Кеше ничек кача? Белмисезмени... Зиратта йөргәнең юкмыни? Малай имәнеп өшеп китте. Бөтен тәне калтыранды. Инде адашып, бер тәгам ризыксыз калгач та, бу турыда уена да китереп карамаган иде ул. - Нигә алай дисең, абый? - Сүзгә сүз ябышты инде шунда. - Бу синең өйме? - Урманчы өе. Урманчысы гына суга төшкәндәй юкка чыкты. Безнең авылныкы түгел иде. Урманчының кирәге калмады бит, теләгән кеше агач кисә дә китә. Закуннар үлде бит... Алар мурда үрәләр. Кыз талчыбыклар биреп тора, малай бауны рәтләштерә, кискәли, ә ирнең кулларына күз дә иярми. Үзе бертуктаусыз: - Балык күп кирәк була хәзер! - дип кабатлый. - Нигә ялгыз син, абый? - Менә сез парлы бит. Сезнең өчен сөенәм мин. - Балаларыгыз юкмыни? - Улым туып калды, мине ерак Украинага җибәрделәр. Соңлап өйләнгән идем. Картаеп дигәндәй. Улым бизнесмен минем. Ә хатынга кирәгем калмады. - Аерылыштыгызмыни? - Әйдәгез, чәйләп алыйк... * * * Ир төне буе боргаланып чыкты. Ара-тирә ыңгырашкалап та алды. Аннары тирән йокыга талды. Бераздан янә ыңгырашып боргаланырга тотынды. Малай белән кыз төнозын керфек какмадылар диярлек. Кыз ирнең "Качкын мин!" диюен кат-кат искә төшерде. Искә төшергән саен шыбыр тиргә батты. Малай үз уйларына чумган иде. Таң яралып килгәндә генә, арыган-алҗыган тән үзенекен итте, ирнең ыңгырашып саташуына карамый-нитми, йокы күленә чумды. ...Ир малай белән кызга күз сирпеп кенә алды да өстәл янына килде. Шүрлектән башланган аракыны алып эчте. Йөзен дә чытмады хәтта. Стаканны өстәл уртасына утыртып, тәмәке белән шырпысын тотып, ишекне сак кына ачып, баскычка басты. Тәм тоймый башлавына шактый иде инде аның. Яшелчә ашыймы, итме, сөт яисә баллы чәй эчәме - аңа барыбер. Берсенең дә тәме теленә йокмый. Ашавы да шул ашказаны буш тормасын дип кенә ашау инде. Әкренләп үлә барган тән ни беләндер тукланырга тиеш бит. Ир кесәсеннән лупа тартып чыгарды. Лупаны күзләренә терәп диярлек, уяна башлаган урманга сокланып утырды. Ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, озын көй көйләде: Урманнарга кердем ялгызым, Ак чишмәдә күрдем таң кызын. Таң кошлары очты яныннан, Чыклар тамды калын толымнан. Кыз иелде якты суларга, Борчуларым акты суларга. Дымланган лупаны чәчәкле кулъяулыгы белән озаклап сөрткәч, чалбар кесәсенә тыгып куйды. Аннары үзалдына: "Их, сылу, калды бары авыр суларга!" - дип, тирән итеп көрсенде дә күзләрен йомды. "Күзләр күрми. Авыз тәм тоймый. Йә Хода, ничек яшәп бетерергә бу гомерне?" Ир тәмәке кабызды. Шырпыны баскычка тотып атты. Пеләшен учлап, бөкрәеп тынып калды. "Дөнья матур. Яшәү рәхәт. Тик яшәү әкрен генә кача миннән. Һе, качкын гомер, ә". Күз алдында атом станциясенең шартлаган реакторы җанланды. Ул, противогаз киеп, радиацияле калдыкларны ялан куллап контейнерга тутыра әнә. Күк зәп-зәңгәр, әйтерсең лә аны зәңгәр буяу тулы галәмәт зур кисмәккә манып алганнар. Ул тетрәнеп күзләрен ача... Станция ягыннан туганчы ук нурланыш алган ике башлы көчекләр, алтышар аяклы песи балалары йөгерешеп килә... - Авырыйсыңмы әллә, абый? Ир айнып китте. Күр әле, иртәнге тынлыкта ничек аермачык ишетелде малайның тавышы. Югыйсә колаклары да катыланып бара бит инде. - Таң тишегеннән аракы эчкән идем бераз. - Ач карынга эчәргә ярамый бит. - Алай әчесе катырак сизелә аның. Лимонлы чәй эчү тәмлерәк тә бит. Шикәр тәме, лимон тәме көне буе телдә йөри аннан. Артыннан өрек тә кабып җибәрсәң... Нәрсә, Тутыйкошың йокы бүсәме? - Уянды инде. Чәчен тарый. Шүрлектә тарак бар икән. Юынып алам да чәй кайнатам, дип калды. - Ярар, ярар... - Балыкка барабызмы, абый? Әллә куян гына атабызмы? - Болай тиеннең сул күзенә тидерәм мин. Куянны да бер атуда егам. Ну, кызганам түлке. Кул күтәрелми. Аталмыйм, куянны ауга тоткалыйм шунда. Ач торып булмый бит. Кыз да күренде. Ул бүген тагын да сылуланып киткән иде. Әйбәтләп таралган сары чәчләре иртәнге җилдә әкрен генә дулкынланып-тирбәлеп ала. Кыз кулларын баш очына күтәреп киерелеп куйды. Күкрәгендәге ике ымсындыргыч таучыгы зәңгәр чәчәкле күлмәкне кабартты. - Инә артыннан җеп калмый инде ул. Былбылыңны сагынып та өлгердеңме? Ир, сөеп, кызга күз төшереп алды. Матурлыкны лупасыз да ачык күрә, тоя иде ул. - Алай карамагыз, Качкын абый. Оялтасыз. - Әйт, әйт, шулай диген. Тик Качкын түгел әле мин бүген. Яшәр мин, Тутыйкош, Яшәр! Ярты сәгатьләп вакыт узгач, алар, кызның балык чистартканын күзәтеп, баскычта утыралар иде инде. Ир: - Карале, кара. Тәңкәләре нинди эре. Тутыйкошның изүе дә, тезе дә ап-ак тәңкә. Тутыйкош түгел бу, Тәңкәбикә! - дип пышылдады. Малай кызга сокланып карады. Чынлап та, кызның күлмәгенә, тезенә генә түгел, тирләп чыккан борынына да ак тәңкәләр ябышкан иде. Ир, малай белән кызны ияртеп, яңа гына үреп бетергән мурданы күтәреп, күлгә таба китеп барды. Карт имән янына җитәрәк, кинәт тукталып калды: - Тутыйкош, күр әле, нинди гүзәл энҗе чәчәк. Соклангыч, валлаһи! Ул үзалдына елмаеп куйды. Көн саен атлап йөргән сукмак буенда нинди чәчәк үскәнен дә, кай төштә ниндирәк таш ятканын да, кай урыннан нинди җәнлек узганын да яттан белә ул. Кичә дә, лупасын терәп диярлек энҗе чәчәккә сокланып, шактый утырган иде биредә. Кыз кулын энҗе чәчәккә сузды. - Өзмә! Үссен! Малай белән ир бертавыштан шулай дип кычкырып җибәрделәр. Куаклыкта агач шартлап сынды, кешеләрне күзәтеп торган поши, өркеп, бер читкә сикерде, күрәсең. - Шулай, Былбыл, без дә юкәдән тегелмәгән. Бирешмибез әле михнәткә, бирешмибез! Ир мурдасын күл читенә куйды да малайның иңенә шапылдатты: - Юкәдән тегелмәгән! * * * Тагын ике көннән ир кылыч борынлы, ияге алга бүлтәеп чыккан юка иренле егетне һәм солы чәчле, арык гәүдәле кызны урман читенә озатып куйды. Киң җилкәле тәвәккәл егет янәшәсендә югалмаячак иде бу орчык буйлы кыз. Ир рәшәле офыкка төртеп күрсәтте: - Әнә минем авыл! Әмма егет белән кыз, текәлеп-текәлеп карасалар да, алда арыш басуыннан гайре нәрсә күрмәделәр. - Әнә бит, әнә... Зираттагы каенда карт козгын утыра. - Авыл юк бит анда, абый. Ир серле елмайды. - Әйе, харап иттеләр авылны. Анда бүген козгын хуҗа. Авыл өстендә утыра ул. Берничә йөз ел яши, диләр бит аны, дөрес микән шул? Гомере күпме калды икән аның?.. Әмма мин нигезләрдә бишек-ләр тирбәләсенә ышанам. - Без дә ышанабыз, абый! - Ышанырга кирәк. Яшәрнең һәр сүзенә ышанырга кирәк. Яшәр белми сөйләмәс. Эзләгез былбыл оясын. Табарсыз сез аны, һичшиксез табарсыз! ...Ир урман читендә басып калды. Егет белән кыз, бер-берсенә сыланып диярлек арыш диңгезенә кереп чумдылар. Диңгез ярындагы ташландык нигезләргә таба йөзделәр. Еллар үтәр... Әлеге нигезләр кабат тернәкләнер, матчаларда сайрый-сайрый бишекләр тирбәлер, сабыйлар, үләнгә тизрәк басарга теләп, бишек читләренә тотынып, тәпи китәргә талпыныр, учларына былбыллар кунар... * * * Еракта поезд кычкыртканы ишетелде. Чираттагы поезд Сагыш иленнән Хыял иленә таба сәфәр чыккан иде... Хикәяләр КАЕНЛЫ ЮЛ - Рәхим! Карале, Рәхим! Нинди матур! Мин ясалып бетә язган рәсемемә карыйм: "Юл. Ак каен. Каен янында кызчык белән малай ромашка җыялар". - Матур, Рәхим! Ул елмая. Тешләрендә кояш нурлары чагылып үтә. Башын кырын салган. Кара чәчләрен җил тарый. Ал бантигы, толымыннан ычкынып, әллә кая очып китәр кебек. - Нәфисә! Әйдә, мин синең рәсемеңне ясыйм. - Кирәкми, Рәхим. Нәфисәне өйгә чакыралар. - Кызым, ашарга кер! Ул тагын китә инде, рәсемем янында тагын үзем генә калам. Нәфисә белән рәхәт миңа. Гел шаярасым, көләсем килә. Янымда ул булганда, рәсемне дә матуррак ясыйм кебек. - Әнием чакыра, Рәхим. Керим инде. Ә минем аны җибәрәсем килми. - Нәфисә, тагын аз гына тор инде, ә! - Кызык син, Рәхим! Әйдә безгә керәбез. Бергәләп аш ашарбыз. Беләсеңме, минем әни ашны ничек тәмле пешерә. Минем әни шул ул! Әйдә! Мин шунда ук риза булам. Пумалаларымны суда чайкап алам да Нәфисәләргә юнәләм. Аякларымны баскычка җәелгән паласка сөртеп, Нәфисә артыннан атлыйм. - Рәхим дә монда икән. Утырыгыз әйдә! Зәйнәп апа алдыма аш китереп куя. - Тәмле булсын! Ә минем ашыйсым килми. - Син нәрсә, Рәхим? Ояласыңмы әллә? - Юк, апа. Нәфисә миңа ипи телеме суза. Уңайсызланып китәм. Гел онытылганмын. ...Шыгырдап капка ачыла. Тәрәзәдән әниемнең тавышы ишетелә: - Зәйнәп! Рәхим сездә түгелме? Ишеккә барам. - Улым, әтиең тегермәнгә җыена иде. Бергәләп барып кайтмассызмы, диюем. - Ярый, әнием, хәзер, яме... Зәйнәп апа, тегермәнгә китәм. Урамга чабып чыгам. Тәрәзәдән Нәфисә карап тормый микән? Ташка сөртенеп егылып китә яздым. Нәфисә күрсә, көләр инде. Бүген иртән Нәфисәне тагын очраттым. Кура җиләкләре җыеп йөри. Читән аша сикереп керергә иде. Сикереп керергә иде дә: "Әйдә, Нәфисә, болынга!" - дияргә иде. Барыр иде микән? - Нәфисә! - Нәрсә? - Көн матур бит, әйеме, кояшлы. Җиләкләр генә пешә торган. - Әйе, Рәхим. - Әллә болынга барабызмы? Ромашкалар җыярбыз. Ромашкалар яратасың бит син. Ул риза була. Әнисе янына йөгерә. Нәфисә баскыч төбендә яткан чүәкләрен аякларына эләктерә дә минем янга килә. - Әни барыгыз диде. Әйдә! ...Болын. Ромашкалар. Тау итәгендә - каеннар. Гел рәсемдәге кебек. Рәсемдә каен берәү генә иде. Ә монда алар бихисап. Ямь-яшел кулларына ромашкалар тотканнар да кояшка таба чабалар. Ромашкалар җилдә коелып кала. Коелалар да, тау битен тутырып, безгә таба йөгерә башлыйлар. Каеннар да йөгерә. Мин күккә карап ятам. Күк чип-чиста, зәп-зәңгәр. Нәфисә, мин үреп биргән такыяны кулында әйләндерә-әйләндерә, еракка төбәлә. Күзләрендә - ромашкалар, болын юлы, каеннар. - Күзләрең матур синең, Нәфисә! - Бигрәк инде син, Рәхим! Әнинең дә алай дигәне юк. Әтинең дә. - Димәсеннәр. Карале, Нәфисә! - Әү! - Ни уйлыйсың болай? Нәфисә бераз сүзсез тора. Башын күтәреп, зәңгәр күзләрен миңа төби. - Беләсеңме, Рәхим, без озакламый шәһәргә китәбез бит. Башта ышанмыйм. Аннан барысы да берьюлы әйләнә башлый. Каеннар да йөгерүдән туктый, кулларындагы ромашкалар Нәфисәнең ап-ак күлмәгенә чәчелә. Икебез дә аклыкка күмелеп калабыз. - Чынмы? - Әйе. Үләндә яткан такыяны алып, Нәфисәнең башына кидерәм. Ул көлемсери: - Матурмы? - Гел киеп йөр син аны, яме! Болыннан кич кенә кайттык. Инде маллар абзарда иде. Тояк асларыннан күтәрелгән тузан күптән басылган. Безне Зәйнәп апа каршы алды. - Ачыккансыздыр бит, балаларым? - Юк, әнием. - Сез шәһәргә китәсезмени, Зәйнәп апа? - Әйе, Рәхим. Китмибез диюен теләгән идем. Китәбез, диде. Китәләр микәнни инде? - Әйдәгез, балалар, өйгә керәбез. Сөтләп чәй эчәрбез! Минем бүген аларга керәсем килми. Нәфисәгә кул болгыйм да капкабызның келәсен күтәрәм. Өйгә кереп чыгып, печәнлеккә тәгәрим. Болын печәненә кырын ятып, ипи телемен авызыма кабам. Печән арасында инде саргая башлаган ромашкаларны күрәм. Ромашкаларны нигә чаптылар икән? Күзләремне йомам. Яныма такыя кигән Нәфисә килә кебек. ...Тагын берничә көннән Нәфисәләр капка төбенә машина килеп туктады. Кабинадан шофёр абый сикереп төште. - Әзерме сез? - Әйе. Нәфисәнең әтисе шофёр абыйга кул суза. Күрешәләр. Машина янында басып торам. Шушы машина Нәфисәне шәһәргә алып китәргә тиеш. Капкадан диван чыкты. Шкаф чыкты. Өстәлләр, караватлар чыга башлады. - Менә китәбез инде, Рәхим. Нәфисә яныма ук килеп басты. - Әллә китми торасыңмы? - Кызык инде син, Рәхим. Ә күзләре шундый матур. Зәп-зәңгәрләр. Башына кигән такыясы да шул зәңгәрлектә коена. Кинәт кенә өйгә борылдым. Баскычтан йөгереп менеп, түргә уздым. Стенадагы рәсемне кубарып алдым да ишегалдына атылдым. Инде әйберләр төялеп беткән иде. - Син нишләп болай чабып йөрисең, Рәхим? - Бу рәсемне үзең белән алып кит, Нәфисә. Мин аны кабат ясармын. Нәфисә машина әрҗәсенә менеп утырды. Кабина ишегеннән шофёр абыйның башы күренде. - Булдыгызмы? - Хәерле юл! Нигә ашыгалар алар? Кояш каен өстендә генә утыра бит әле. Машина кузгала башлады. Нәфисәгә нидер әйтеп кычкырасым килә. Олылар бар. Уңайсызланам. - Сау бу-у-у-ул, Рәхим! - Ху-у-уш, Нәфисә! Кайт, яме-е-е! Ромашкалар җыярбы-ы-ыз! Машина ерагая. Үзем үргән такыя да ерагая. Матур күзләр дә ерагая. Машина тыкрыкка борылды. Тузан һавада бераз тирбәлеп торды да рәшәткәләргә ятты. Шәһәргә юл болын аша китә. Каеннар белән ромашкалар һаман да куышлы уйныйлар микән? Җилдә таралышкан чәчәк таҗлары бергә җыелдылар микән? Мин капка төбендә басып торам. Күз алдымда мин ясарга тиешле рәсем: "Юл. Каен. Машина. Машинада кыз белән малай каядыр китеп баралар. Ромашкалар озата бара". Мин бу рәсемне әле хыялымда гына ясадым. Тиздән кәгазьгә төшерәм. Нәкь баш очыма элеп куям. Теге рәсем урынына. КЕПКА Ах бу Шаязны! Кирелеге өйгә генә түгел, ишегалдына сыймый хәтта. Әтисе белән абыйсы ат җигеп маташалар иде. Әтисе урманчы бит. Диләнкәләргә күз-колак булып кайтмакчылар. - Мин дә барам. - Казлар сакла әнә. Шаяз абыйсына күтәрелеп карый. "Әйдә!" - дисә инде шунда. Авылны чыккач, арбадан төшереп калдырса да сүз әйтмәс иде ул. - Абзардан камытны алып чык! - Авыр ул. Күтәрә алмыйм. Эчне авырттыра. - Алайса, дилбегәне алып кил! - Кулым авырта. - Кит моннан. Торма сураеп! Шаяз баскыч төбенә килеп утыра. Болай булгач ияртми дә ияртми инде абыйсы. - Көне җилле. Мә, кепкаңны киеп утыр! Өчпочмаклар тулы савыт күтәреп чыккан әнисе малайның башына кепка кидерә. - Кирәкми миңа кепка. - Шаяз кепканы арбага ата. Хәйләли инде. Кепка урманга ансыз гына китә алмый бит. Әтисе, әйдә, утыр, дисә, очып кына менәчәк малай кепкасы янына. Әнисе бакча артыннан урап килде: - Кичен юрганымны җилләтергә элгән идем. Юкка чыккан. Күрмәдегезме? - Әнә, Шаяздан сора, әни. Малай борынын мышкылдатты: - Миңа юрган кирәкми. - Хәтерем юк. Мунча өйалдына элгәнмендер, алайса... Ат пошкырды да капкага юнәлде. Арбадагы кепка малайның аяк астына шапылдап килеп төште. - Киребеткән! Фаяз абыйсы, капканы әйбәтләп ябып куйгач, баскыч төбендәге чәйле термосны кулына тотып, урамга атлады. Малай кепкасын баш түбәсенә чәпәде. Абзардан сәпитен сөйрәп чыкты. Мыш-мыш килә-килә, тәгәрмәчләргә тын кертте. Бу сәпит белән урманны гына түгел, бөтен районны урап чыгарга була хәзер. Ул бераз көтеп торды. Әтисе белән абыйсы үрне менеп җитсеннәр әле. - Казларга су эчертеп кайт, улым! - Суны елгада эчә алар, әни. - Сул ягың белән торгансың, ахры, бүген. Мин, бәбкәләрне эчерт, дим. Малай, кирелеген җиңеп, капканы ачты. Аннары кире кереп, сәпитен дә эләктереп чыкты. - Иртәдән кичкә кадәр сәпиткә атланып чапмасаң... Җәяү йөр. Аякларың ныгыр. - Сәпиттә йөрү дә ныгыта аякны. Малай, сәпитенә атланып, болынга таба тәгәрәде. Казлар янына барып тормады ул. Таллар ышыгыннан гына үргә җилдертте. Атлы арба күренми иде. "Кай арада болай ерак киткәннәр болар?" Малай тәгәрмәчләрне кызурак әйләндерергә кереште. Әнә алар... Ат урман авызына җиткән иде инде. Урманга кергәч, Шаяз, сәпитеннән төшеп, җәяүләп кенә атлады. Куып җитәргә ярамый, күрсәләр, кире борып кайтарып җибәрәчәкләр. Туктап, бөрлегән капкалады. Бөрлегән күп монда. Куак төбе саен кызарышып утыралар. Үзләре эре, үзләре сусыл. Янә юлга чыкты. Сискәнеп китте. Юл аша юп-юан кара елан шуышып маташа. Көянтә юанлыгы бар, ачуым килмәгәе. Чакса, имән очына кадәр сикерерсең. Елан куаклыкта югалды. Малай әкрен генә алга атлады. Аннан сәпитенә атланды. Бу урманны биш бармагы күк белә ул. Әтисенә ияреп, чикләвеккә дә, гөмбәгә дә күп йөрде. Һәр сукмак таныш аңа. Сукмак та аны таныйдыр. Танымаса, һәр борылыштан, "Мин монда!" дип, каршыга сузылып чыкмас иде. Әтисе белән абыйсын урман күле янында куып җитте ул. Атны тугарганнар. Тәртәләрне югары күтәртеп бәйләгәннәр. Печән чабып маташалар. Әкрен генә сөйләшкәннәре ишетелә. Бераздан печәнчеләр ауган агачка килеп утырдылар. Стаканнарга термостан кайнар чәй агыздылар. Борынын тәмле өчпочмак исе кытыклап алгач, малай үзе дә сизмәстән телен ялап куйды. - Ярар, син чаба тор. Мин тирә-юньне әйләнеп килим әле. Әтисе, иелеп, аякларын язып торды, аннары, үләннәргә йомшак кына басып, урман эченә кереп китте. Малай ул тирәдә озак юанмады. Сәпитен җитәкләп, кайтыр юлга борылды. Бераз баргач, кепкасын тузанлы юлга ташлап, сәпитенә атланып, авылга юыртты. ...Капка төбендә ат пошкырганны ишетеп уянып китте. "Кайттылар!" Фаяз абыйсы ашыга-ашыга ишегалдына керде. Кулында Шаязның кепкасы иде. - Әни! Әнисе чыкты. - Ник соңладыгыз? Аш күптән пеште. - Теге киребеткән өйдәме? - Сездән соң ук юкка чыкты ул. Әтисе, чалгысын абзар ишегенә сөяп куйгач, сәер генә итеп хатынына күз ташлады. - Өйдә түгелмени? - Ю-ю-ук. - Печәнне кибәнгә куеп, кайтырга чыксак, юлда малайның кепкасы аунап ята. Кычкырып та карадык, эзли-эзли караңгы төште. Урманда үле тынлык. Ир мышкылдый башлаган хатынны иңеннән кочып алды. - Адаша торган малай түгел. Узган ел пошиларга печәнне бергә әзерләгән идек. Өчәүләшеп. Кибәнен дә бергә куйдык. Борчылма, кайтыр. Фаяз абзар ишеген ачты. Утны яндырды. Күзе чебиләр оясына сөяп куелган сәпиткә төште. - Әни, кил әле монда! Ул сәпит белән идеме? - Ие. Сәпитенә атланып чапты. - Сәпите монда. Кепкасы урманда. Һични аңламыйм. Әтисенең борчулы тавышы ишетелде: - Үзе кайда соң ул? Малай күзенә тыгылган яшьләрен сөртеп алды. Аннары мышык-мышык еларга тотынды. Болай качып ятып булмый иде инде. Капка кыегыннан башын сузды: - Монда мин, монда! Мышык-мышык борын тарта-тарта, коймага ябышып, таш өеменә басты. Артыннан кичә әнисенең җилләтергә элгән юрганы очып төште. - Ну, энекәш, даёшь! Фаяз абыйсы, баскыч алып килеп, капканың ачык кыегына башын тыкты: - Үзенә ятак әзерләгән бу, әти. Кыекка печән тутырган. Әтисе Шаязга шаян гына елмайды да: - Ярар, моннан соң шунда гына яшәрсең инде, улым, яме! - дип, Фаязга күз кысты. Фаяз абыйсы кепканы малайның баш түбәсенә чәпәде: - Киребеткән! ТЫНЫЧ ЙОКЫ Май салган табаны ишегалдындагы түмәргә чыгарып утыртсаң, май чыжылдап кайнап чыгар сыман. Бабасының тәмам хәле бетте. Инде өченче көн кырынганы юк. Мич арасындагы кулъюгычны шалтыр-шолтыр китереп, битенә салкын су сибә дә өйалдына чыгып ята. Әллә нәрсә булды әле аңа, сулыш ала алмый интегә. Бераз ах-ух килеп боргалангач, баскыч төбенә чыгып утыргандай итә. Аннары янә аркасын салкынча идәнгә тери. Тешсез авызын ачып: "Чишмәдән су алып мен!" - дип, янәшәсендә аптырап утырган малайга стакан тоттыра. Малай, алмагачларның шәлперәеп төшкән яфракларына ышкыла-ышкыла, чишмә сукмагына чыга. Мунчага су ташып маташкан әбисенә күз генә сирпеп ала да чишмәгә иелә. Иң элек чәчләрен чылата. Стакан төбендәге салкын тамчыны йотлыгып йотып куя. - Бабаң ни хәл анда, олан? - Тамагы кипте. Әбисе, чиләкләрен чылтыратып, чишмә янында кала. Тупыл очын сырып алган каргалар бертуктаусыз каркылдый да каркылдый. Аларга эссе әллә бар, әллә юк. Инде өченче көн тоташ кыздыра. Малай чүәген дә кими хәзер. Чүәк кидең ни, яланаяк чаптың ни, табаннар барыбер пешә. Әле теге атнада гына бабасы белән су буенда утын ярды ул. Ярды дип... Бабасы ярган утыннарны сарайга кертеп торды. Җиләс һавада арыган да сизелми. Майка да аркага ябышып, кычыттырып интектерми. Каргалар гына ояларыннан чүп-чар коеп теңкәгә тия. Бабасы кизәнеп суккан саен, утын түмәре урталай ярыла да китә, ярыла да китә. Бабасының тәне мускуллардан гына тора. Ул сырхаулап киткән чакларда уртанчы малае укол кадарга керешсә, энә бөгелә хәтта. Малае: - Тәнең корыч синең, әти! - диюгә, сиксәнне узган карт саран гына елмая: - Без бит беркөн дә эшсез тормадык. Сез генә ул... Утын чирәмгә сибелә дә сибелә. Малай, утын өеме белән сарай арасында тыз-быз йөри-йөри, тәмам хәлдән тая. - Карап тор, карга оясын бәреп төшерәм хәзер! Бабасы шаярта. Утын ничек итеп шундый биеккә очып менсен ди инде. Булмаганны. Карга оясына меним дисәң, тупыл очына ярты көн үрмәләргә кирәк. Үрмәләп тә булмый әле, хәер, кәүсәсенә бабасының да колачы җитми. Бабасыннан картрак микән ул тупыллар, әллә яшьрәк микән? Малай да сорамый, бабасы да ләм-мим. Карт нык итеп кизәнгән саен, малай ирексездән өскә карый. Кем белә, бәлки, утын яркасы, бөтерелә-бөтерелә, тупыл очына ук менеп җитәр дә карга оясына кунып калыр. - Булды, улым. Тәки җиңдек. Ботаклылары калып торсын. Алары - иртәгә... - Бабасы печән кибәне төбендәге бүрәнәгә чүгә: - Әбиеңә биш ел мунча ягарлык утын булды. - Син мунчаны үзең ягасың бит. Авырмаганда... - Шулаен шулай... Бабасы сөлге белән битен, муенын сөртә: - Шулаен шулай да ул. Әмма бу дөнья белән алыш-бирешем бетеп бара инде минем. Син әле менә яши генә башладың, мин инде яшәп арыдым. Ярар, салкын су алып кил, чүмече шунда - чишмә капкачы өстендә. Ул арада, кәкре таягына таянып, әбисе дә төшеп җитә: - Кайтыгыз, оланнар. Ботка пеште! Әбисе әбәткә һәрчак ботка пешерә. Малайга - манный, карты белән үзенә - дөге боткасы. ...Менә шул корыч бабасы бүген хәлсез инде. - Чишмәдән су апменимме? - Кирәкмәс, улым. Чиста кием-салым тоткан әбисе өйалдына чыккач, малай бабасын мунчага кыстады: - Тор, бабай, әби белән бар! Бабасы селкенмәде дә: - Мунча керергә дә көч кирәк шул... Мин кичләтеп... Ул кояш баткач кына юынып чыкты. Ак күлмәк-ыштанын киеп, сукмактан хәлсез генә кайтып килешли, кыяр түтәлендәге малайга елмайгандай итте. Аннары: - Сукмагы да чокыр-чакыр, төшәм дә китәм, төшәм дә китәм, - ди-ди, рәшәткәгә аркасын терәп, бераз тын гына басып торды. Малайның ул төнне никтер йокысы килмәде. Телевизор да кызык кино күрсәтми. Компьютер да бүген ял итә. Башка вакыт булса, рәхәтләнер иде уйнап. Әтисе шәһәрдән әллә ничә төрле уен алып кайтты югыйсә. Бабасы авырый шул. Ул авырмаса... Әбисе дә: "Тавышланма!" - дип, гел-гел кисәтеп тормас иде. Малай, чекерәеп янган йолдызларга карап, баскыч төбендә утыра. Аягына мәче сырпалана. Әкрен генә җил исеп куйды. Иртәнгә бераз салкынайтыр кебек. Шулай гына була күрсен инде. Бабасы да ныклап аягына басар иде. Ботаклы утыннарны ярасы бар бит әле. Бабасына стакан белән салкын су ташыйсы бар... Җил исте. Җемелдәп йолдыз атылды. Малай кыштырдаган тавышка кар базы ягына борылып карады. Ап-ак шәүләне күргәч, кинәт имәнеп китте. - Тышка чыктым әле. Тән җиңеләеп калды бераз. Бабасының ишегалдына чыкканын ничек сизми калган ул? Баскыч шыгырдаганын да ишетмәде бит. - Утырма төн саклап. Иртәгә тагын килә ул төн. Бар, кереп ят! Тыныч йокы, улым! - Тыныч йокы, бабай! ...Малай соң гына уянды. Өйдә тып-тын. Хәтта нарат бүрәнәләр арасындагы сары мүкләргә дә тынлык кереп оялаган иде. - Бабай! Ба-бай! Ишек ачылды. Алгы өйдән әнисе керде. Күзләре яшьле иде. - Тордыңмы, улым... Бабаң китте бит... - Кая китте? Әнисе дәшмәде. Яңаклары буйлап аккан яшьләрен сөртә-сөртә: - Бабаең китте... - диде дә ишек яңагына сөялде. Картны өйләгә кадәр үк җирләделәр. Бабасы китте. Малай яши генә башлаган иде әле... ЙОЛДЫЗЫМ Автобус сикертеп куйды. Малай кулындагы алма шыпылдап идәнгә килеп төшкәч, аяк очында бөгәрләнеп яткан бәп-бәләкәй сары эт, сискәнеп, кап-кара күзләрен ачты. Ул күзләр шулхәтле якты, чиста иде ки, малай сокланудан телсез калды. Күзләр тирәнлегенә эт үзе генә белгән ниндидер серләр яшеренгән кебек. Эт хуҗасының алдына сикереп менде. Күзләре йомык хуҗасы, эт муенындагы каешны бераз бушатып, өскә төбәлгән хәлдә хәрәкәтсез утыра бирде. Аннары, уянып киткәндәй, зәңгәрсу тамырлары бүртеп торган кулы белән этне йомшак кына сыйпарга кереште. Эт, кечкенә алсу телен чыгарып, хуҗасының кулын ялады. Үзенчә рәхмәт әйтүе булгандыр инде. Малай, сумкасыннан ысланган казылык телемен алып, эткә сузды. Тегесе телемне иснәп кенә карады да башын хуҗасының кулына салды. Ир: - Теләсә кемнән ризык алмый ул! - дип, малайга борылды. Кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарып, эреле-ваклы сырлар белән чуарланган йөзен, күз тирәләрен, җәрәхәтле маңгаен сөртте. Күз кабаклары ачылмады. Ир сукыр иде. Эт кабат автобус идәненә сузылып ятты. - Кай тирәгә җиттек әле? - Алабуганы уздык, абый. - Кайтып җитәбез икән инде. - Казаннан кайтасызмы, абый? - Юк, Сургуттан, энем. Малай янә аптырады. "Янәшәсендә озатып йөрүчесе дә күренми. Сәер... Сургут бик ерак, Себердә түгелме соң ул?" Ир, малайның уен аңлаган сыман: - Юлдашым - менә шушы Йолдызым инде. Ул мине бөтен ил буйлап сәяхәт иттерә, - дип, көмеш чигәсен сыпырды һәм, калын иреннәрен кысып, тәрәзәгә борылды. Әйтерсең лә тәрәзәдән саркып кергән саран яктылыкны күрә, тоя иде ул. Вакыт үткәне сизелми дә калган: нарат урманнары эңгер-меңгердә коена иде инде. - Кич җитә бугай. Соңгарак калынды. Самолёт Сургутта тоткарланды. - Сургутта туганнарыгыз бармыни, абый? - Служагым яши анда. Армиядә бергә хезмәт иткән идек. Узган ел Чаллыга үзе килгән иде кунакка. Быел мин бардым менә. - Кыендыр бит йөрүе?! - Син дөнья көтеп картайган кеше сыман сөйләнәсең гел. Ничә яшь үзеңә? - Унбиш тулды, абый. - Зур икәнсең инде. Күзең төшкән кызың бармы соң? Синең яшьтә кызлар озата идем инде мин. - Ир елмайды. - Берсен кычкырта-кычкырта кочаклап үптем дә хәтта. Юк, башта гына киреләнде ул. Мин үбеп алгач, тагын үп инде берне дигәндәй, озак кына күзләрен йомып торды. Күзләре яп-якты, чипчиста иде ул кызның. Аларда ап-ак болытлар йөзә иде. Чәчләрен берничә төскә буяган, арткы утыргычта тирбәлеп барган ханым (автовокзалда аны күргәч, "Попугай!" дип көлемсерәгән иде малай): - Бик бәхетле пар икәнсез! - ди-ди, колагындагы алтын алкаларын капшады. Ир кырыс кына: - Ялгыз яшим мин. Әле ярый, кибеткә-фәләнгә йөртергә Йолдызым бар! - дип тынды. Ханым бүтән сүз кузгатмады. Ялгызлыкның җәннәт түгеллеген әйбәт белә ул, чөнки үзе дә болын кадәр фатирында берьялгызы яшәп ята. - Десантчы идем. Парашютта сикердем. Беренче сикерүем генә түгел иде югыйсә. Күрәчәк булгандыр, ташлыкка йөзем белән килеп төштем. Эт янә хуҗасының алдына сикерде. - Кайтып җитәрбез, Йолдызым. Өйгә ерак калмады. Тәмләп чәй эчәрбез. Чәй дигәннән... Берсендә йокымсырап киткәнмен. Чәйнек кайнап чыгып ташый башлаган. Йолдызым чалбар балагымнан тартып уятты. Чаллыга керделәр. Ир, костюм кесәсенә тыгылып, акча кыштырдатты. "Өйдә бер кисәк ипи дә калмады, казылык та юк. Кибеткә сугыласы булыр!" - дип, тезендә яткан этнең борынына кагылды. Эт иркәләнеп киерелде. Сул тәпиен селкетеп, ишетелер-ишетелмәс кенә өрде дә, телен салындырып, хуҗасының йөзенә текәлде. Хуҗасының күзләре ачылуын көтә һәм шул күзләрдә үзен күрергә өметләнә иде бугай ул. Кайтып җиттеләр. Автобус ишекләре шыгырдап ачылды. Асфальтка аяк бастылар. Малай ирнең ак таягын кулына тоттырды. - Әйдә, озатып куям, абый! - Өеңә кайт, энем. Әйбәт юлдаш булдың. Рәхмәт. Йолдызым алып кайта мине. - Иелеп, этне сыйпады: - Караңгыдагы Йолдызым бит син минем! Эт алга тартылды. Ир беләгенә уралган бау очын учына кысты. Йолдызына иярде. Алар, әкрен генә атлап, җир асты юлына төшеп киттеләр. Инде караңгы иңеп килә иде. Яктылыкны күрүдән мәхрүм ир күздән югалды. Ирнең җаныннан түгелгән яктылык, җир асты юлына сыеша алмыйча, өскә, тукталышка агып чыкты. БАЛКЫШ - Әни! Болындагы чишмә томаланган иде. - Чистарткансың бит инде. - Каян беләсең? - Күзләреңнән күрәм, улым, күзләреңнән... - Чишмә күзе чип-чиста инде, әни. Күктәге балкыш уйный ул күзләрдә. ...Малай көнаралаш диярлек чишмәләрне барлап чыга иде. Кайсын ләмнән арындыра, кайсыларының чүп-чарын, ипләп кенә җыеп алып, сукмакка сала. Аның бу гамәлен Галәм күреп тора. Гөл таҗына кунган төклетура да малайны бик кызыксынып күзәтә сыман. Очып китәргә җыенмый да. Гөл таҗының җылысын тоеп, бөтен күзәнәкләре белән кояш нурларын йотып, талгын гына искән җилдә иркәләнеп утыра. Аннары малай тау биленнән типкән сап-салкын су белән тирләгән йөзен чылата. Керфекләренә эленгән тамчы җир җиләгенә тама. Яфрак астындагы кырмыска тамчы тамган тавышка сискәнеп китә һәм сукмакка йөгереп чыга. - Э-һе-һей! Малай болынны яңгыратып кычкырып җибәрә. Оясы янына тураеп баскан йомран җәһәт кенә тишеккә чума. Бераздан, янә оясыннан башын сузып, җил иркенә бирелә. Малай, күзләрен йомып, кояшта аксыллана төшкән үләнгә чалкан ята. Аркасына җир җылысы сеңә. Ят та ят икән шулай. Колак төбендә әнисенең тавышы яңгырый күк: "Җирдә озак ятма. Салкын сугар!" Малай үзалдына елмая: "Туган җирдә нинди салкын суксын, ди. Туган җир бит ул!" * * * ...Егет авырайган күз кабакларын ачты. Керфекләргә гер асып куйганнар диярсең. Дөнья тып-тын. Бертуктамый снаряд шартлавыннан гүләп-тетрәп торган, теткәләнеп беткән җир дә шулай тып-тын булсын инде, ә. Егет, орудие лафетына тотынып, көч-хәл аягүрә басты. Ул бу болында берьялгызы калган иде инде. Орудие командиры да, төзәүче дә, снарядлар ташучы да - һәммәсе дә һәлак булган иде. Баш әйләнә, күңел болгана, колакларында чишмә челтери. Егет колакларына уч төпләре белән баскалады. Чыңлау беразга тынып торды. Шул мәлдә орудие тәгәрмәче сыткан гөлгә күзе төште. Янган гөл сабагына сугыш кайнаган яланда адашып калган төклетура кунган иде. "Исәнме! Мине эзләп очып килдең мәллә? Чишмә күзе томаланмагандыр бит?" Егет саташулы халәттә төклетурага кулын сузды. Төклетура гөл сабагыннан үләннәр арасына егылып төште. Ул да гөл сабагы белән бергә көйгән иде. Еракта танк гүләве ишетелде. Егет, лафет янында аунап яткан снарядны күтәреп алып, орудиене корды. Күзләре прицелга ябышып калды. Атып җибәрде. Янәшәсендә генә танк гүләгән яктан сызгырып очып килгән снаряд шартлады. Тирә-як гөлт итте. Сукырайтырлык балкыш күккә чөелде. * * * - Чишмәләр исәнме, әни? - Исән, Илдар улым, исән! Без һәммәбез дә исән. Үзеңнең хәлең ничек, балам? - Авыр, әни, бик авыр. Әмма түзәм. - Түз, балам, түз. Түзәргә кирәк. Без дә түзәрбез. Авылда ир-ат калмады. Бар да яуга китте. Томаланган чишмәләрне дә чистартучы юк. Буыннарым сызлый. Озак йөри алмыйм. Үзем су ала торган чишмәне генә карарлык хәлем бар. - Хәзер кайтам, әни, хәзер кайтам. Чишмә күзләрен үзем ачармын, әни. Үзем ачармын! Егет саташа иде. Ул шул халәттә янә аягына басты. Чираттагы снарядны күтәреп килеп, орудиене корды, прицелга капланды. Кызгылт балкыш аны янә күккә чөйде. Егет акрын гына җиргә чүкте. Кипкән-кипшергән иреннәрен тибрәтеп: "Әни!" - диде дә лафетка ауды. Ерак авылдагы әнисе йокысыннан төшләнеп уянды. Күргән төшен ничек юрарга белми, кан тамырлары бүртеп чыккан ялангач аякларын салындырып, бермәл идәнгә текәлеп утырды. Төшендә ул искиткеч якты балкыш күргән иде. Күл өстендә кинәт кенә ут баганасы пәйда булды. Күккә чөелгән әлеге ут көлтәсе күзләрне сукырайтырлык дәрәҗәдә якты һәм куркыныч иде. * * * Карт ветеран сакланып кына, әкрен-әкрен генә, куллары белән тирә-якны капшый-капшый, утырган көе генә идәннән шуышты. - Түбә читенә еракмы әле, карчык? Егылып төшмәгәем. - Уянып җитмәдең мәллә? Нинди түбә булсын ди, идән ләбаса. Бүлнис идәне. Коридорда медсестра кызның: "Капаться!" - дип кычкырганы ишетелде. - Мин соңгы тапкыр яраланганда, әни күлдән атылган утлы су баганасын күргән. Төшендә. Аңлата алмаслык сер, ә. Ветеран караватта яткан яшь ирне капшады: - Тор! Күзгә дару тамызырга киттек! Яшь ир дә торып утырды. - Синең чишмә күзләрен ачканың булдымы? - Ирнең җавабын көтеп тормады. - Чистарткансыңдыр. Чистартмый буламыни... Чишмә күзе бит ул! Карт кинәт кенә кулларын күкрәгенә кушырды, сул аягын күтәрде һәм... баскан урынында кискен борылыш ясап, күтәрелгән аягы белән идәнгә типте. - Их-ма! Яшь чакта шулайрак бии идек без. Карчыгы мөлаем гына елмаеп, ирен читләрен сыпырып алды. Инде тәмам сукыраеп беткән карт, карчыгын ипләп кенә култыклап, коридорга чыкты. Яшь ир аның: "Күзләремне монда ача алмасалар, Мәскәүгә китәм!" - дигән сүзләрен ишетеп, моңсу гына елмаеп куйды. Картның күзләрендә көн балкышы сүнгән иде инде. Чишмә күзләре йомылган иде. АК САГЫШ Боз тавыннан кош күк очып төшкән колакчын бүрекле малай тыкрыктан килеп чыккан машинаны күрми дә калды... ...Малай инде ничәнче көн өйдә күренми. Зәңгәр савыттагы мандариннарга да кагылучы юк. Сеңлесе дә тими аларга. Бик кызыкса да тими. Абыйсы белән бергә ашый иде бит ул аларны. Чырык-чырык көлешә-көлешә, мандарин телемнәрен юешләнеп беткән эскәтергә тезә-тезә, урындыкларда мәш килә иде алар. Кызчык түрдәге диванда кесә телефоны белән уйный-уйный да арыды. Ялгызына күңелсез. Абыйсы янәшәдә булса... "Бир! Бир!" дип, мышык-мышык килеп, аптыратып бетерер иде ул аны. Тып-тын. Тәрәзә ярыгыннан өргән җил генә гөл яфракларын селкеткәли. Песи баласы, алсу телен чыгарып, парланган пыяланы ялый. Малай иртән иртүк песинең кечкенә савытына сөт сала торган иде. Аннары, идәнгә сузылып ятып, аякларын өскә күтәреп, песи баласының чепер-чепер итеп сөт эчкәнен карап торырга ярата иде. Кызчык песине тәрәзә төбеннән идәнгә төшерде. Савытка сөт салды. Песи сөтне иснәп кенә карады һәм нечкә итеп мияулап куйды. Малайны чакыра иде. Кызчык урамга чыкты. Кар ява иде. - Әтием, абыем нигә һаман кайтмый ул? Әтисе күккә төбәлде. - Болытлар янында ул, кызым. Урамга кар коя-коя, болытлар арасында оча. - Кош түгел бит ул, оча алмый... - Абыең кош инде, кызым... Әтисенең кашларына, борынына кунган кар бөртекләре, эре-эре тамчылар булып, иреннәренә, иягенә агып төшә. Үрелеп кенә сөртеп алыр иде дә бит, кызның буе әтисенең тезеннән генә шул әле. Өйалдында нидер шыкылдады. Кызчык йөгереп өйгә керде. Мандариннарга беркем дә кагылмаган иде. Песи баласы тәрәзә төбенә кабат менеп утырган. Савыттагы сөте шул көе. Тәрәзәгә ышкылып диярлек, ялгыз кош очып үтте. Песи баласы тәпиен юеш тәрәзәгә төртте. ТӘРӘЗӘ Яңгыр таң тишегеннән үк шыбырдый башлады. Эре-эре тамчылар тәрәзә пыялаларына килеп сыланалар да, җеп сыман сузылып, әле кызуланып, әле әкренәеп, аска агып төшәләр. Тәрәзә өлгеләре буй-буй эзләр белән чуарланып бетте, ә яңгырның туктар исәбе юк. - Иртә таңнан тотынса, кичсез туктамый инде ул. - Малайның әнисе, диваннан сикереп төшкән йонлач мәчегә сөт салып, телевизордан бераз татарча концерт карап утыргач, өстәлгә карабодай тулы тәлинкә китереп куйды. - Тамагың ачса, кичтән калган аш та бар. Духовкадагы кәтлитләр дә ашалмаган. Җылытып ашарсың. - Ана элгечтәге кулчатырын үрелеп алды, туфлиләрен киде. - Автобус көтеп тормас. Ярар, мин китим, улым... Малай кулчатыр тоткан әнисен яңгыр пәрдәсе аша күзәтеп торды. Тукталышта эшкә ашыгучылар күп иде. Кызыл автобус килеп туктауга, кешеләр, кулчатырларындагы яңгыр тамчыларын җиргә селки-селки, каерылып ачылган ишектән эчкә керделәр. Юлга җәелгән суны чәчрәтеп, автобус кузгалып китте. Тукталышта ялгыз сукбай эт кенә йөренеп калды. Әле ышыкка кача ул, әле танавын күккә сузып, әллә улый, әллә шыңшый шунда. Малайга аның зары ишетелми. Тәрәзә урам чыр-чуын үзенә йота тора. "Бу пыялалар күпме сүзләрнең шаһиты бит инде. Алар яхшысын да, начарын да ишеткән. Әле ярый тәрәзәләр телсез". Малай шык-шык тәрәзәгә шакыды. Пыялага эленеп калган тамчылар берьюлы аска тәгәрәште. Тәрәзә кинәт кенә яктырып калды. Тышта да шыбырдау тавышы ишетелми иде инде. Малай, тәрәзә төбенә таянып, бакчадагы шомыртка күз салды. Шомырт яфракларыннан үләнгә тамчылар тама, яфракка кунып калганнарында кояш нурлары җемелдәшә иде. Мәче мияулады. Гөнаһсыз бу җан иясенең гадәтләрен өйрәнеп бетергән иде инде малай. Акыллы мәче ул. Малайның аякларына сузылып ята. Ул менеп ятуга, аяклар чемер-чемер килә башлый. Тамырларда кан тизрәк агарга тотына. Балтырлар җылына. Ә мәче мырлый да мырлый. Малай шул тавышка изрәп китә. Мәче бүген дә йомшак кына атлап килде дә малайның аягына сыенып тынычланды. - Кәтлит ашыйсың килә бугай синең, Мырау?! - Малай духовканы ачты, бер кәтлитне, урталай сындырып, мәче алдына салды. Мәче, ашыга-ашыга, борынын кәтлит кисәгенә төртте. Шундый мәче ул: алдында тавык шулпасы ымсындырып торса да, ит көтәр. Өстәл янындагылар тукланып киткәнче күзгә текәлеп утырыр. Итсез калуын аңлагач кына, шулпа эчәргә керешер. Малай кабат тәрәзә янына килде. Теге сукбай эт күренми иде инде. Базар тирәсенә теркелдәгәндер. Ит сатучылар сөяк-мазар биргәли аңа. Телен салындырып, ач күзләреннән яшь агызып, ит тулы прилавкаларны шул ач күзләре белән йотып, бушаган кәгазь тартмалар арасында утыручы этне кызганучылар бетмәгәндер әле. Менә хәзер йорты янына дәшеп алыр иде малай. Юк. Эт каядыр китеп барган. Хәер, чакырганны да ишетмәс иде, колакка катырак инде ул. Шактый таушалган карт эт. Болытлар ертыгыннан саркыган үтә күренмәле нурлар толым-толым булып аска сузылган. Көн кинәт кенә яктырып китте. Әлеге нурлар үлән араларыннан, юеш сукмактан шуышып үтте. Көн уртасы җитте. Төштән соң Алия керде. - Исәнме! - диде дә, борчак-борчак бизәкле күлмәк итәген җилфердәтеп, телевизор каршына килеп басты. - Бүген теге сериалның дәвамын күрсәтәләр микән? - Телевизорны кабызды. Экранда буй-буй сызыклардан башка нәрсә юк иде. - Сигнал югалган, Алмаз! - Диванда яткан китапны актаргалады. - Нәрсә, моны укый-укый, үзең дә Шерлок Холмска әйләнмәдеңме әле? Торып, чәйнеккә су агызды. Газ плитәсен кабызды. Чәй пешерә торган кечкенә таш чәйнекнең капкачын ачып карады: - Бүгенге заваркамы бу? - Иртән әни пешергән иде. - И-и, витаминнары очып беткән инде, алайса. Кыз, шкафны ачып, чәй савытын алды, чәйнеккә яңа чәй салды. Чәй пешергәч, тал чыбыкларыннан бик нәфис итеп үрелгән печеньелы савытны өстәлгә куйды. Суыткычтан казылык, атланмайны да тартып чыгарды. Ул гел хуҗа сыман кылана иде. Аны читтән генә күзәтеп утырган малайның авызы колакларына җиткән иде. - Гөлләргә су да сип инде шунда берочтан, - диде ул тәрәзә кырына килеп сөялгән кызга. Кыз озын бармагын гөл чүлмәгенә тидерде: - Кирәкми. Дымы җитәрлек, - диде ул. - Син сөтләп эчәсеңме? Кыз малайның җавабын көтеп тормады, суыткычтан алып, ике чынаякка да сөт салды. Малай Алия янәшәсендә вакытның үткәнен сизми дә кала. Кыз килеп кергәндә, шомыртта сайрашып утырган сыерчыклар әллә кай арада кичке шәфәкъ кочагына чума. - Бер айдан мәктәпкә барабыз инде. Сагындыңмы мәктәпне? - Әллә тагы... - Малай иңен җыерды. - Белмим... - Мин сагындым, - диде кыз. Толымының очын авызына капты. - Укытучы апаны сагындым. - Быел укытыр микән соң ул? Кияүгә чыкты бит. - Ник укытмасын. Бәбәе юк ич әле. - Була инде ул, кияүгә чыккач... Кыз малайның маңгаена чиертте. Яратып, йомшак итеп чиертте. Малай маңгаен алгарак сузды. - Әни кайтыр вакыт та җитә инде, - диде малай. - Әйдә, ул кайтканчы, урамны әйләнеп керик. Һава әйбәт, йомшак һава. Үпкәләргә шуып кына керә. Малай, коляскасында этенә-этенә, ишек төбенә килде. Ишекне төртеп ачты. Кыз аны, сакланып кына, баскычтан җиргә төшерде. Ачык калган ишектән атылып чыккан мәче хуҗасының алдына очып кына кунды. - Җир җылысын той. Иркәләнергә өлгерерсең. - Малай мәчене үләнгә төшерде. - Йөр рәхәтләнеп. Мәче шомыртлыкта югалды. Кыз кабат өйгә керде. Өстәлдән бер кисәк казылык, бер телем ипи алып чыкты да: - Мин Бимны сыйлап килим әле, - дип, тукталышка таба китеп барды. Малай янына кермәгән чакларында да, сукбай мәчеләрне, хәлсез этләрне сыйлап әвәрә килә ул. Урамдагы дүртаяклы бөтен җан иясе таный аны. Кызның борчак-борчак бизәкле күлмәген күрүгә, әллә кайсы чатлардан чабышып чыгалар. - Бимны бутерброд белән сыйладым, - дип әйләнеп кайтты кыз. - Эче эчкә ябышкан мескенкәйнең. Малай коляскасында алга этенде. - Арыдым, - диде малай. - Гел утырып арыдым. - Борчылма, әллә кемнәр дә аякка баса, - диде Алия. - Кайчан була әле ул, - диде малай. - Күңелеңне төшермә, әйбәткә өметлән, - диде Алия. - Син мине ташлап китәрсең инде беркөнне, - диде малай. - Без янәшә атлап китәрбез, - диде Алия. ...Инде кич җиткән иде. Үләннәр тәмам җилләп-кибеп беткәннәр. Шомырт яфракларына, тәрәзәләргә, коляска тәгәрмәченә кунган симез чикерткәгә шәфәкъ кызыллыгы йогып калган иде. САУ БУЛ Кыз алмагач күләгәсенә сыенды. Кычыткан чаккан тезен кашый-кашый кызартып бетергән. Сул тезе гел чабырып чыккан. Малай кызның баш түбәсенә кунган саргылт күбәләкне ап-ачык күрде. Яшькелт чәч үргечендәге саргылт күбәләк әллә кайдан ук аерылып тора иде. Кыз аны сизми бугай, әллә тезен уа-уа талчыккан кулын баш түбәсенә күтәрергә иренәме? Аңламассың бу кызларны. Аяк тырнакларыннан башлап чәч юлларына хәтле сер белән тулы бит алар. Малай агач ябалдашлары куелыгында утыра. Бик биектә ул. Ялгыш кына төчкереп җибәрсә, кыз ишетәчәк аны, әлбәттә. Аннары малайга һичшиксез йодрык күрсәтәчәк. Малай алмагачның иң очыннан кортламаган бер алсу алманы өзеп алды. Аннары аны авызына капты, кертләтеп тешләде. Астагы кыз кымшанмады да хәтта. Аягүрә көе генә җиденче төшен күрә, ахры, ул. Алма сусыл иде. Малай тагын бер алманы, өзеп, кызның аяк очына атты. Алма шапылдап чирәмгә килеп төште дә кызның үкчәсенә килеп орынды. Кыз алманы кертләтеп тешләде. Малай кызның тигез сулыш алуына хәтле ишетте. - Сау бул! Шулай диде дә кыз, үлән ера-ера, чиялеккә таба атлады. Чәченә кунган саргылт күбәләк очып киткән иде инде. ...Күршеләр генә алар. Кызның кәҗәсе, сынык рәшәткәдән башын тыкса, ике арадагы чикне боза. Әй, кәҗәгә синең чигең ни дә, бигең ни. Кайда урлашыр нәрсә бар, күзе шуңа ябышып кала ич аның. Бер мөгезе сынык инде. Күрәсең, берәр ярамаган чикне бозган. Кәҗә бер хәл. Ә менә кыз... Шулхәтле кире, шулхәтле үзсүзле, һич турайтып булмый. Малай күптәннән якын итә инде аны, ә кыз менә - күркә тек күркә. Бөтен белгәне - "сау бул" да "сау бул". "Исәнме" дигән сүзнең барын белми микән әллә ул? Кемнән йоккан аңа бу усаллык? Әтисе дә каты куллы түгел, бакчасына кыяр урларга кергән малайларны да көлә-көлә гафу итә белә. Күрше Раббаный абзый сыман, карак малайны кычытканга утыртып җәфаламый. Әнисе дә май кояшы күк балкып кына тора. Ишегалдындагы барча кошкортына, этенә, мәчесенә иркәләп кенә дәшә. Ә кыз усал. Кызлар усал булырга тиеш, ди. Җебеп торса, идән чүпрәгенә әйләнә ул, ди. Малай саклап кына йөрергә әзер аны. Кыз шуны аңламый. Кайчакта: "Күңелемне болгатма әле!" - дип кырт кисә. Малай белән елга буена ияреп килгән иде ул беркөнне. - Әнә теге төштә Су анасы бар, чоңгылда яши ул, - диде малай, елга уртасына төртеп күрсәтеп. - Мин каршы ярга эһ тә итми йөзеп чыгам. - Чык соң, - диде кыз коры гына. - Су анасы ботыңнан тотса, мине чакырырсың. Инде кирегә юл киселгән иде. Малай чалбарын, күлмәген салып тотты да... Аллага тапшырып, китте йөзеп. Тирән җирдә генә хәл бетмәсә ярый. Елга уртасына җиткәч, өскә күтәрелгән күлмәк-чалбарлы кулы кинәт кенә аска тартылды. Малай тыпырчынып аякларын сузуга, бармаклары ниндидер каты нәрсәгә килеп төртелде. Малай, чәбәләнеп, киемнәрен суга чылатып алды. Аннары кинәт кенә артына борылды. Кул сузымындагы кыз шаркылдап көлеп җибәрде: - Су анасыннан кайнар сәлам! Малайның чәчләре тырпайды хәтта, кызның су кергәнен күргәне юк иде аның. Ул моңарчы үзен авылдагы иң оста йөзүчегә санап йөрде. Менә сиңа мә. Күрмәсәң күр, ишетмәсәң ишет, ташбаш. - Бата-нитә күрмәсен дип, озата килдем сине, - диде кыз, авызындагы суүсемле суны төкереп, малайны мыскыл иткәндәй. Ярга күтәрелделәр. Кыз гадәтенчә: "Сау бул!" - диде дә, гәүдәсенә ябышкан күлмәген сыпырасыпыра, итәгеннән вак тамчылар коя-коя, куаклыкка кереп югалды. Малай күлмәген, чалбарын түмгәккә таратып җәйгән иде. Бераздан кием-салымын куакка илтеп элде. Менә шулай... Малай кызны күз алмаларында гына сакларга тырыша, ә кыз... малайның ачуын китереп, торнаныкы күк озын аякларына чәчәк таҗлары кундырып, күпергә таба атлый әнә. ...Болын бәрәңге бакчаларына ук килеп терәлгән. Малайны әтисе кибән очына кундырган иде. Әтисе астан биргән сәнәк-сәнәк печәнне аяк астына тигезләп җәя-җәя, болытларга менеп җиткәнен сизми дә калды ул. Әз генә үрелсә, битенә ышкыла-ышкыла аккан болытларны сыйпар иде, мөгаен. Әтисе: - Яңгыр үтмәсенгә ябарсың, - дип, кибән очына колгага бәйләнгән целлофан сузды. - Безнең авылда бурлар юк. Печән юешләнмәсен. Малай, кибән очын целлофан белән япкач, озын колгаларны бау белән бер-берсенә беркетеп чыкты. Аннары өч колганы кибәннең өч ягыннан сузып төшерде. Инде болынга шуарга әзерләнеп, кибән очына сузылып яткан иде, аста ак тешләрен балкытып елмайган кызны күргәч, тезләнеп тынып калды. Кыз, кибән читендәге арбага басып, колгага сузылды. - Нык тот! Колгаң шумасын! - дип кычкырды да тиен җитезлеге белән кибән очына менеп тә китте. Малайның әтисе, аларны бергә күргәч, чишмә буеннан кул болгады. - Мендем, күрдем, инде төшик! Кыз аска шуды. Малай да чабылган болынга тәгәрәде. Атны җиктеләр. Малайның әтисе арбага менеп утырды. Дилбегәне какты: - На-а, малкай! Малай белән кыз, яланаякларын үрәчәдән салындырып, дәшми-нитми, кайтыр юлга борылдылар. Капка төбенә килеп терәлгәч, кыз: "Сау бул!" - дип елмайды да, чүәкләрен киеп, арбадан чирәмгә сикерде. Малай кайда - кыз шунда. Бу очрашулар очраклы хәл түгел иде, ахры. Мондый еш туры килүләрдә ниндидер олы сер бар иде. ...Чишмә янында алар тагын очраштылар. Малай көтү чиратында иде. Тамагы кипкәч, таллыкны ераера, чишмә янына килеп чыкты. Шешәсенә су тутырып кире китәргә җыенганда, бизәкле көянтә аскан кыз малайны телсез калдырды. Ул бүген зәңгәр күлмәктән, чиккән алъяпкычтан, зәңгәрсу калфактан иде. "Бу нинди театр тагын. Дөнья баштүбән әйләнде мәллә?" - Нәрсә, телсез калдың? Казаннан олы апам кунакка кайтты. Боларны шул алып кайткан. Туган көнемә бүләк. Матур бит, име. - Кыз баскан урынында зыр-зыр әйләнде. Итәге җилфердәпҗилфердәп китте. - Урамда очраганнар биһуш, күрше. - Чып-чын татар кызы булгансың, чистый. Клубка да кичен шулай киенеп чык, яме! Кыз, чигелгән чүәкләрен сукмак читенә салып, әле бер, әле икенче чиләген улакка куйды. Чиләкләргә шаулап су тулды. Кыз сукмакта кинәт чайкалып китте, янтайган чиләкләреннән түгелгән суда таеп, "Ай!" дип аһылдап куйгач, чиләкләрен сукмакка утыртып, көянтәсен иңеннән шудырып төшереп, үләннәр арасына чүгәләде. Учы белән табанын кысты. Учы кызарып чыкты. Кыз аягын кискән иде. Малай, тиз генә йөгереп килеп, чиләктән кушучлап алып, ярага су сипте. - Күз тидердең... - Авыртамы? - Кызулык белән сизелми ул башта. Аннан сызлый. - Минем табанның җөйсез җире юк инде. Чүәгеңне салмаска иде. - Пычранмасыннар дигән идем. Бүләк бит. - Каны оеганны көтәсең инде. - Бергә көтәрбез. Сыерларың качып китмәс әле. - Бу эсседә күләгәдә яталар алар. Таллык читендә. Суз әле аягыңны, чүп кереп калмасын. Малай яраны кабат чишмә суы белән юды, ярага бака яфрагы япты һәм әле һаман каны саркыган табанны кулъяулыгы белән бәйләп куйды. - Аксаклап кайтасың инде. Кыз торып басты. Малай да торды. - Күлмәгем пычранмаганмы? - Чиста. Ә тукта... менә монда үлән ябышкан. - Алып ташла соң... Кыз малайның кояшта сарыланып киткән кыска чәчен сыйпады. - Сызламыймы? - Юк. Чемер-чемер итеп тартышып кына тора. Кыз чүәкләрен киде. Бер аягына аксый-аксый, чишмәгә килде. Чиләкләренә алмаш-тилмәш су тутырды. Чиләкләрен көянтәсенә элде. - Рәхмәт! Сау бул! Кыз, таллар арасыннан әкрен генә атлап, көтү таралып черем иткән болынга чыкты. Малай үлән арасында яшелләнеп ялтырап яткан пыяла кисәген таш астына тыкты. Кызның "Сау бул"ы малайга "Беркайчан да авырма, яме. Исән-сау була күр!" дигән якты кайтаваз булып яңгырады. Малай да кызга: - Сау бу-у-ул! - дип сузып кычкырды. Кыз аны әллә ишетте, әллә ишетмәде, зәңгәрсу калфагы елга ярындагы таллар куелыгында күздән югалды. КҮКЛӘРНЕҢ БИЕК ЧАГЫ Балык тәңкәләре ябышып калган тар басма сыгылып шыгырдап куйды. Кыска җиңле зәңгәрсу күлмәк кигән кара чәчле малай күне кыршылган кара барсетка тоткан бабасына борылып карады. - Нәрсә, балыклар сикерми мәллә, улым? - Озак маташтың, бабай. Чишмә суын эчеп бетердең бугай син. - Бездән соң да агачак әле ул чишмә, улым. Синең балаларың да ирен чылатачак анда. Озак, дисәң... Соң... Тау менәсе бар, аннан шул тауны төшәсе бар. Ә син озак маташтың, дисең. Малай елмайды. Бабасының тау дигәне дөя өркәче сыман бер калкулык инде шунда. Шул калкулыкка җитәрәк, ялгыз нарат үсеп утыра. Нарат төбеннән сап-салкын чишмә тибә. Суы тешләреңне сындырырлык, ләкин, ни хикмәт, шул боздай салкын суны эчкәч, күкрәк йомшара, тын алу җиңеләя, тәндә сырхау бетә. Суы әллә нинди көчкә ия ул чишмәнең. Бабасы, шул суны эчкәч: "Йөрәк машина моторы күк эшли башлады", - дип елмая да тирән җыерчыклар чуарлаган йөзенә салкын тамчыларны сибә. Аннары, калкулыкка менеп җиткәч, рәшә тирбәлгән офыкка текәлеп, арык биленә таянып, сүзсез генә бераз басып торыр. Йомшак рәшәне учына кундырып, салмак кына: - Оһо-һой! - дип сузар да корылыктан саргая төшкән үләнгә чүгәр. Уң ягына кырын ятып, чалбар балакларын сызганып, зәңгәрсу кан тамырлары чуарлаган балтырларын сыйпар, күзләрен ап-ак кулъяулыгы белән сөрткәләр. - Дөньясын янә томан баскан, - дияр. Ул томан кул сузымында гына тирбәләп торыр. Кара барсеткасыннан, капшанып, күз даруын алыр. Ике күзенә дә берәр тамчы дару тамызыр, башын артка ташлап тавыш-тынсыз гына утырыр да, дарулы шешәне барсеткага кире тыккач: - Инде йөрәккә май салыйк, мотор чыгымламасын, - дип, күлмәк кесәсеннән йөрәк даруын тартып чыгарыр. - Кесәмдә гөлсиринем булганда, яшь тай күк чабам мин, - дип, күкрәгенә егетләрчә суккалап ала ул. Гөлсирин дигәне нитроглицерин була инде. Бабасы кечкенә генә алсу тамчыны тел астына кыстыра да: - Яшибез! - ди. Онык учын басмадан аерды да торып басты. Бармагына ябышкан балык тәңкәсен, өф итеп өреп, елга өстенә очыртып җибәрде. Балык тәңкәсе кояш нурында ялтырап әйләнгәләп-бөтерелгәләп очып барды-барды да тал ышыгында кармак тотып утыручы карчыга борынлы малайның маңгаена килеп кунды. Ни гаҗәп, малай аны сыпырып төшермәде. Әле бая гына кармак кадалган, шунлыктан сулык-сулык сызлаучы баш бармагын авызына кабып, куе чәчләре арасында үрмәләүче бөҗәкне тотарга тырышып азапланды. Бөҗәкне ипләп кенә саргылт комга җибәргәч, малай су читендә тирбәләп торучы тал ботагын агымга этте. Трусигы төбенә ябышкан алтынсыман ком бөртекләрен үләнгә койды. Кармаклы малай басмадагы картка: - Атыңны иярләдеңме? - дип елмайды. - Зөфәр! - дип тә өстәде. Карчыга борынлы ак чәчле карт малайның сүзләрен ап-ачык ишетте. Оныгы яр карлыгачларының канат җилпеше хасил иткән йомшак җилдә сизелер-сизелмәс кенә селкенүче тал яфракларына текәлеп онытылган иде. "Минем малай чакны күрми инде ул. Аны мин генә күрә, тавышын мин генә ишетә алам ич", - дип, маңгаен ышкыды карт. Баш бармагы сулкылдап куйды. Малай чакта кармак кадалган мәлләрдә бармак шулай сулкылдап сызлый торган иде. - Атыңны иярләдеңме, Зөфәр? - Мин аны әллә кайчан иярләдем инде. Туарыр вакыт җитеп килә. - Дилбегәңне бушатырга ашыкма, Зөфәр! - Сынатмыйм әле. - Хыялыңа хыянәт итмәдең. Шәп хирург син. Күпме кешене ат иярләрлек хәлгә китердең. - Әйе. Мин гомеремне әрәмгә исраф итмәдем. Басмадагы онык каршы ярга текәлеп үзалдына нидер сөйләнгән бабасына сәерсенеп күз ташлады. "Гомеремне әрәмгә исраф итмәдем", - ди. Онык бабасына һәр көннең бик кадерле икәнен әйбәт белә. Дачага кунарга килгән әтисе, таң әтәче кычкыруга: - Бабаң күптән үк чыклы үлән ера инде, ә син йокы симертәсең, - дип, улының башын сыйпый. - Мин белгәннән бирле, һаман да терекөмеш сыман ул. Һич куып тотар хәл юк. Әйе, малайның бабасы җәй буе күл буендагы дачасында казына. Улы белән оныгын да бакчага ныгытып бәйләп куйды ул. Көн саен иртән, камышларга күмелеп йоклаган кыр үрдәкләрен уятып, яшелләнеп торган күлгә чумып чыгалар алар. - Хатын-кыз кулы җитми, балалар, хатын-кыз җылысы җитми. - Карт бакча уртасындагы кечкенә тимер мичкә утын тыга. Агач ботаклары арасына газета кисәкләре кыстыра. - Карчыгым иртәрәк гүр иясе булды шул. Иртәрәк китте. - Карчыга борынын сыпыргалый. Улына: - Читкәрәк китеп бас, җилне каплама! - ди-ди, кружкадан су йота. - Иртә таңнан тамак кибеп тора. Килен кайчан кайта дигән идең әле? Улы, чишмәгә китешли: "Тагын бер атнадан, әти", - дип, Төркиядәге фәнни конференциядә чыгыш ясарга тиешле хатынына уңышлар тели. - Кайткач та алып кил. Хатын-кыз кулы кирәк монда, хатын-кыз җылысы кирәк. Иртәнге ашны капкалагач, малайның әтисе, "Мерседес"ына утырып, институтына китеп бара. Бабасы да юлга җыена. Малай да, ишекләрне бикләп, бабасына иярә. Бабасы күптән үк ялда инде аның. Әмма, атнасына бер-ике мәртәбә булса да, больницага сугылмый калмый. Яшь врачларның хәлләрен белми торса, йокысы йокы түгел аның. Төне буе ятагында боргаланып чыга. Бабасы больницада мәш килгәндә, малай шәһәрдәге өенә йөгерә. Компьютерда уйнап ала, күрше кызының хәлен белеп чыга. Вакыты күбрәк булган чакларда, күбәләк сыман очып китәргә әзер капкара толымлы, алсу күлмәкле Әдиләне ияртеп, кино карарга да китеп бара. Кыз янәшәсендә чакта, кесә телефонының чылтырамавын тели ул. Бабасының больницада озаграк булуын тели. ...Атлыйлар. Алар атлаган саен, тирә-якка чык чәчелә. Алар шундук кояш нурларында кибеп тә бетә. - Бабай, бабай, карале, бөркет мәллә ул? - Малай бабасының күлмәк җиңеннән тартты. Картның карашы төпсез күккә чумды. Офыкка таба зур гына бер кош оча лабаса. Бөркеттер. Бөркет булмаса, шулай биек оча алмас иде. Вак кошлар җирдән әллә ни аерылып китә алмый алар. Биек очар өчен, көчле канатлар кирәк. Карт, ышанычлы итеп: "Әйе, бөркет ул! - диде һәм баш бармагы белән оныкның борын очына басты. - Күкләр гаҗәеп биек һәм гаҗәеп тирән ул. Космонавт булам, дисең бит. Син дә бик биектә очарсың, Алла боерса! Беренче татар космонавты син булырсың, Ходай кушса!.." - Елга буенда әллә ниләр сөйләндең син, бабай. Берсен дә юньләп аңламадым. - Хе. Шулай дисеңме... Малай чагым белән сөйләштем мин. - Хыялый син, бабай. - Чынлап менә. Ул каршы ярда балык тотып утыра иде. Бармагына кармак кадалган иде. Шул бармагы сызлый иде. Малай, сәерсенеп, бабасының күзләренә бакты. Картның күзләре элеккечә якты, чиста иде. Ул күзләрдә бик биек очкан бөркетнең дә шәүләсе шәйләнә иде. - Малай чагым белән сөйләштем, - диде карт һәм, иелеп, ак ромашканы өзеп алды. - Бик еракта калды дип йөри идем, елга буенда эзләп тапты мине тәки. Трусигына ком сыланган, тезе тырналган, аяклары чебиләгән. - Син, бабай... - Атыңны ныклап иярлисе көннәрең алда әле, улым. Гомер бик тиз уза ул. Бер көнеңне дә исраф итә күрмә! ...Килеп җиттеләр. Больница коридорында аларга яшь хирург очрады. - Исәнмесез, Зөфәр Харисович! - Исәнме, Айрат энем! - Остаз яшь хирургның җилкәсенә кагылып алды. - Без операция ясаган егетнең хәле ничек? - Атлас озакламый аягына басачак, Зөфәр Харисович. - Хе. Синең кебек егетләр барында басачак, әлбәттә. Айрат палатага кереп китте. Карт хирург кабинет ишеген ачты. Кәгазь җәеп, инде шактый тузган урындыкка менеп басты. Үрелеп, бикне ычкындырды һәм тәрәзәне киереп ачып җибәрде. - Болай итик, улым. Син үз җаеңны үзең кара, яме. - Карт барсеткасын ачты, йөзлек акча чыгарды. - Мә, барасы җиреңә бар. Мин монда озак булырмын әле. Эш беткәч, үзем шылтыратырмын. Коридорга чыктылар. Каршыга янә яшь хирург очрады. - Мыегыңа, Айрат энем, тагын яшел су сыланган инде. Сөртеп ал. - Карт кеткелдәде. - Кызлар көләр. - Без барыбыз да бертөсле инде, Зөфәр Харисович! - Айрат, халат кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, тирләгән маңгаен сөрткәләде. - Тик торганнар гына буялмый. - Шулай, Айрат энем, шулай. Алар коридор буйлап китеп бардылар, малай ишегалдына чыкты. Нарат төбендәге иске эскәмиягә килеп утырды. Эскәмиянең кипкән буяулары тузан булып җиргә коела иде. Чалбар кесәсенә тыгылып, кәнфитләр тартып чыгарды, берсен, шытырдавык кәгазеннән аралап, авызына капты, калганнарын эскәмиягә куйды. Күзләрен йомып, аякларын вак таш җәелгән сукмакка сузып, күпме утыргандыр, җилкәсенә кемнеңдер кулы орынгач, кинәт сискәнеп китте. Янәшәсендә, зәңгәр бантиклы аксыл толымнарын сыйпый-сыйпый, курнос борынлы чандыр бер кыз елмая иде. - Берсен алыйммы? - Бөтенесен дә ал. Сиңа жәл түгел. - Син кем? - Ә үзең кем соң син? - Ләйлә. - Монда нишләп йөрисең? - Әбиемне көтәм. Әле яңа гына аптекага кереп китте. - Бит очыңа шомырт ябышкан. - Әниемнең дә шундый миңе бар. Кыз, каршыдагы тимер челтәр коймага терәлеп яткан саргылт эткә карап бераз утыргач: "Син кемне көтәсең?" - дип, авызындагы кәнфитен теле белән төртеп чыгарды. - Минем бабам - хирург. Шуны озата килдем. "Бабамның йөрәге хәлсез. Юлда егылып ятмасын дип, озаткалап куям мин аны. Карт инде ул" дип тәфсилләп тормады, әлбәттә. - Исемеңне дә әйт инде. - Фазыл. - Мин быел бишенчегә барам. Үскәч врач булам. Бөтен кешене дә терелтәм. - Ләйлә кызым, син кайда? - Бакча тирәнлегеннән яңгыраган тавыш дулкыннары наратка килеп сыенды. Кыз: - Әбием! - диде дә, сикереп торып, күлмәк итәген каккалады. Яшькелт кәнфит кәгазе, кызның тезеннән шуып, сукмак кырындагы ап-ак кирпечкә кунды. Малай кызның учына берничә кәнфит салды: - Суырып кайтырсың! Кыз аллеядан килүче әбисенең каршына йөгерде. Әбисен җитәкләп алгач, борылып, малайга кул изәде. ...Бабасы Фазылны күзәтү тәгәрмәче янында эзләп тапты. Малай, билетларын учына кысып, агач күләгәсенә оялаган эскәмиядә утыра иде. - Бүген иртәрәк бушадым. Атласның кәефе гөлләр кебек. - Карт, башын күтәреп, күккә карады. Тәгәрмәчкә кунаклаган бала-чага инде кояшка менеп җиткән иде бугай. Күз алмаларына кояш тулган карт, кесәсеннән кулъяулык алып, яшьләнгән күзләрен сөртте. - Син тамак ялгадыңмы соң әле? - Өйгә кергәч, ботка җылытып ашадым. Әз генә йоклап та алдым. Компьютерда уйнап булмады, әти парольне үзгәрткән. - Әйбәт иткән. Күзең сукыраймас. Бабасы кайчакларда шулай, кырыс кына итеп, нәрсәдер әйтеп куя. "Минем өчен борчыла. Минем таза булып үсүемне тели. Кибеттән дә теләсә нәрсә алып ашатмый бит ул миңа". Малай бабасына яратып карады да мәйданчыкка керү юлына таба атлады. Әле генә күктән төшкән бала-чага, шау-гөр килеп, тәгәрмәчнең утыргычларыннан коелышып маташа иде. ...- Ник Фазылдан калдың? Ул сиңа да билет алган иде бит. Әйдә, бергәләп күккә менеп төшәбез. - Йөрәк кыскалый шул. Тын беткәли. - Зарланма. Бар да әйбәт, мин әле кешеләргә кирәк, диген. Әнә бит тагын бер егетнең гомерен саклап калдыгыз. Атлас синең исемне теленнән дә төшерми. Кеше рәхмәте Мәккәгә илтеп җиткерә. Карт, сәерсенеп, гаҗәпләнеп, үзенең малай чагына карады. Ул бик тәвәккәл, максатчан иде. - Әйе, әйе, - дип кабатлады малай чагы. - Син әле хаҗга бармадың. Димәк, мин дә изге җиргә аяк басмадым дигән сүз. Барачакбыз без анда. Киленең Төркиядән кайткач, син дә әкренләп сәяхәткә җыена башла. Карт малай чагына иярде. Оныгы аны утыргычта көтә иде. Башта картны, аннары үзен утыргычка ныгытып бәйләп куйды. Малай чагы, картның җилкәсенә тотынып, янәшә басты. Күзәтү тәгәрмәче күккә ашты. Картның бик күптән болай биеккә менгәне юк иде инде. Еракта көзге күк җемелдәп яткан Камага күз ташлады. Шул көзгенең каршы ярында шәмдәй төз наратлар, толымнарын суга салындырган бөрчекле-бөрчекле ак күлмәк кигән каеннар үсеп утыра. Кемнәрдер җилкәнле көймәләрдә каядыр йөзеп бара. Күзләре кинәт томанланды, башы әйләнеп китте. Малай чагы картның күзләрен томалаган яшь тамчыларын сыпырып төшерде. Хирург чәчәкле кулъяулыгы белән кинәт тирләп чыккан маңгаен, борын читләрен сөрткәләде. Җил исте. Җил салкыны чәч араларыннан, керфекләрдән йөгереп үтте. Инде менә кабат җирдә басып торалар. Табаннар астында җир катысын тою үзгә бер тынычлык бирә иде. Бушлыкта эленеп тору түгел инде. - Башым күккә тиде. - Карт, иелеп, ботинкасының чишелгән бавын бәйләде. - Тагын да биеккәрәк менсәң икән ул, ә! - Син гел биектә яшәдең, Зөфәр. Кеше өлешенә кермәдең, көчсезләрне кыерсытмадың, хәрәмне үз итмәдең. Йөзең якты синең! Карт малай чагына тутырып карады: - Башым әйләнеп китте. Ни сөйлисең, берни аңламыйм. - Дәвамың янәшәңдә әнә. Анда да синең холык. Синең тәрбия. - Фазыл бездән ераграк китәчәк. Җиде кат күккә менеп җитәчәк ул, Алла боерса! - Бирсен Ходай! Малай чагы, колагына килеп кунган камканың очып китүен көтеп, ап-ак каенга сөялде. Камка, канатларын бер җәеп, бер йомып, колак йомшагында изрәп утыра бирде. Ул да, көн кызуыннан качып, әзрәк хәл җыймакчы иде бугай... Карт үзенең кай дөньяда яшәвен дә онытып җибәргән иде. Әллә нинди серле көн булды бу. Иртәдән бирле йә бер тылсым, йә икенче тылсым култыклап алды аны. Менә тагын... ...Егет чагы кечкенә кызгылт чемоданны басу читендәге салам кибәне төбенә куйды. Егет җан сөйгәнен җылы күкрәгенә кысты. - Син Казанда мине онытырсың инде, Зөфәр. - Алай димә, Рәмзия. Ачуландырма мине. Атна саен авылга кайтып йөрермен. - И-и, хәзер генә шулай дисең син. Зур шәһәрдә кызлар кайнап тора бит ул. - Дөньяда син - иң гүзәл кыз, Рәмзия. Аем да, кояшым да син минем. Төшләремдә дә мин сине чишмә юлында күрермен. Олы юлдан тузан туздырып килүче машина аларны бераз гына үтеп китеп туктады. Медицина институтының беренче курс студенты Зөфәр, кызның кочагыннан аерылып, машинага таба йөгерде. Йөгермәсә, кыздан аерыла алмас төсле иде. Бер толымын аркасына, икенчесен күкрәгенә сузып салган үсмер кыз, иреннәрен турсайтып, кулларын күкрәгенә кушырып, салам кибәне өстендә басып калды... "Исәнме, Рәмзиям! Күптәннән тавышымны ишеткәнең юк. Иртәгә балалар белән килермен. Көт, яме! Чардуганыңны да бик матур итеп яшел төскә буярбыз. Син яшелне ярата идең бит".