Сәер кеше Мин Гаделша Корычбаев. Иптәшләр Гадел дип кенә йөртәләр. Минем үземә дә шулай ошый. Бу исем мине гаделлеккә чакырып, җисемемнең исемемә хас булырга тиешлеген искәртеп торган кебек. Миңа кырык ике яшь. Әтиемнең — заманында районыбызда данлыклы балта остасы булган Арслан картның — сүзләре белән әйткәндә, ирнең самый буынга утырган, кулында тимер эреткән чагы. Мин — ташчы. Нефтьчеләрнең төзелеш трестында эшлим. Минем монда Галиәкбәр Вәлиәкбәров дигән авылдашым да бар. Йортлар белән идарә итә. Галиәкбәрнең үзенчә әйтсәк — домоуправ. Менә шушы авылдашым Галиәкбәр, ни өчендер, мине "сәер кеше" дип атарга ярата. — Илла-мәгәр сәер кешесең дә инде син, кем, Гадел! — Эт бәхетле кеше син, Гадел. Тик син моны аңламыйсың, кадерен генә белмисең!.. Бәхетле дигәне дөрес. Чынлап та бәхетле кеше мин. Минем әтием Арслан карт: — Бәхет ул — сәламәтлектә дә, эштә дә.' Сәламәт бул, ару-талуны белми эшлә. Синең эшеңә карап кеше сөенсен. Кеше сөенгәнен күреп үзең сөен,— ди торган иде. Мин үзем дә шушы закон белән яшим. Сау-сәламәт булырга, армый-талмый эшләргә тырышам. Хәзергә сәламәтлек тә җитәрлек, эш тә ару бара. Димәк, мин иң бәхетле кешеләрнең берсе. Әгәр инде югарыда әйтелгәннәргә, минем очраклы эш түгел, җаным-тәнем белән яраткан эштә эшләвемне, ике-өч тапкыр яраланып та сугыштан исән кайтуымны, менә дигән ике улым буй җитеп килүен, кечкенә эшләремне дә зур итеп, халыкның мине Верховный Советка депутат итеп сайлап куюын һәм башка тагын шундый бик күп эшләрне ялгап алып китсәң, чынлап та, минем бәхетнең иге-чиге күренми башлый. Шулай булгач, Галиәкбәрнең мине "бәхетле кеше" дип еш кабатлавы һич тә гаҗәп түгел шул. Шуның өчен мин аның бу сүзенә каршы: — Дөрес. Дөрес сөйлисең, авылдаш,— дим дә куям. Ләкин менә аның "сәер кеше" дигән сүзе мине уйландыра башлады әле. Чөнки ул моңа: — Авылдаш, сиңа кешеләр әле хәйлә-мәйлә, акчамакча дигәнне белмәгән заманда яки андый нәрсәләрнең кирәге беткәч — полный коммунизм җиткәч туарга кирәк иде,— дип тә өстәп җибәрә бит.— Син бу заман кешесе түгел,— ди. Шулай булгач, уйланмас җиреңнән уйланып куясың шул. "Сәер кеше". Бу сүзне Галиәкбәр миңа бик күптән, егет чакта ук әйтә башлаган иде инде. Тик ул вакытта моңа мин игътибар итми идем. Әле инде бу сүз хәтта ачуга да тия башлаган сымак тоела. Я, ни өчен соң әле Галиәкбәр түгел, ә мин "сәер кеше"?.. Киресенчә әйткәндә дөресрәк булмас идеме икән?! II Галиәкбәр белән без беренче класстан ук бергә укыдык. Шул елны гына салынып беткән зур яңа урта мәктәп безнең икебезне бердәй үк киң колач җәеп каршы алды. Чыршы исләре аңкытып торган якты, җылы класс бүлмәсенә без икебез дә бер көн, бер сәгатьтә барып кердек. Шул көннән алып ун ел буена бер партада утырып укыдык. Безнең әти-әниләр күрше, без дус идек. Мәктәпкә кадәр безнең арада бернинди дә аерма булмады. Икебез дә бердәй тиктормас, ут күз малай идек. Ләкин мәктәптә безне "тырыш", "ялкау" дигән капма-каршы ике сүз белән аерып йөртә башладылар. Бу сүзләр миңа бер дә ошамады. Укытучылар мине "тырыш" дип мактаган, "яхшы" билгесе куйган саен, мин үземне "ялкау" сүзен еш ишеткән, "начар"дан уза алмаган дусым алдында гаепле сымак күреп, башымны түбәнрәк ия бардым. Эчемнән генә көенеп, кемгәдер ялынып: "Их, Галиәкбәр дә тырышсын иде. "Яхшы"га гына укысын иде,— дип теләкләр теләдем. Ә аның бер дә исе китмәде, киресенчә, миннән көлде генә: — Әйдә, тырыш, тырыш! "Яхшы"ны эләктерерсең, тагын макталырсың! Мактауга син сары май кебек эреп китәсең бит. Моны ишетү миңа җиңел түгел иде, мин үземчә бу "гаделсезлеккә" рәнҗеп, төрлечә баш ваттым. "Их, шушы билгеләрне!.. Кем уйлап чыгарды икән аларны?.. Я, нигә кирәк алар? Коммунизм җәмгыятендә, мөгаен, андый билге куюлар булмас әле. Нинди рәхәт булыр. Ә азак, үскәч, аңың нинди бәягә лаек кеше булуын тормыш үзе күрсәтер. Болай ни, сине бала чактан ук ниндидер билгеләр белән аера башласыннар, имеш!.. Әйтерсең, кеше шул билге өчен генә укый!.." Мин бу билгеләрдән үзебезнең дуслыкны боздырмаска теләп, дәресне Галиәкбәр белән бергә әзерләргә, үзем белгәннең барысын да аңа белдерергә тырышып та карыйм, һәр көнне, мәктәптән кайтканда, мин аңа ялынып: — Галиәкбәр, безгә кер. Дәресне бергә әзерлик,— дим. Көтәм. Әмма ул ашыкмый. Мин дәрес әзерләп, бигрәк тә ул яратмаган алгебра, геометрия, химия, физика кебек дәресләр буенча мәсьәләләрне чыгарып бетергәч кенә килеп керә. Ике кулын чалбар кесәсеннән алмый эре генә минем кырга уза. Тавышны калынрак чыгарырга тырышып: — Я, ничек, әзерләдеңме? — дип сорый. Ә мин, "гаепле кеше", аның алдында йөгереп, өтәләнеп торам. — Әзерләдем. Утыр. Мин сиңа мәсьәләләрне чыгару юлын өйрәтәм,— дим. Ә ул, русчалап: — Дай! —дип кенә боера. Мин, бөтен дәфтәрләремне аның иркенә куеп, өстәл кырыннан торып китәм. Ул минем урынга утыра да, сул кулын һаман кесәсеннән алмый гына, күчерергә тотына. Ә черчение дәресе буенча өйгә бирелгән эшләрне мин аңа сызып ук куям. Чөнки бу матур, дөрес сызыкларны җентекләп сызып утырырга ул һич тә яратмый. Шулай итеп, Галиәкбәр дус мәсьәләләрне күчереп, әзер сызымны игътибарсыз гына култыгына кыстырып ала да, теш арасыннан гына төкереп (моны ул бер елны әнисе белән шәһәргә кунакка барганда өйрәнеп кайткан иде), эре-эре басып чыгып китә. Мин, дусыма яхшылык эшләдем дип, куанып торып калам. Тик кайсы чак әнием генә, сукранып, минем бу куанычны боза: ' — Әйтерсең, әтисе түгел, ә бу, Галиәкбәр үзе колхоз председателе!.. Ничек күркә кебек кабарынып килеп керә!.. Ичмасам, юньләбрәк тә сорамый бит. "Дай!" ди дә йөри. Әй-й, китчәле, китчәле, яхшыдан яман туган, дигәннәре шушы буладыр инде?! Әтисе нинди әйбәт, җегәрле, яхшы кеше. Безнең колхозны ул бит аякка бастырды. Монысы — Галиәкбәре, әй, ташка үлчим! — ди. Аннан: — Ә бу ахмагы һәр көнне ике кеше өчен көчәнә! — дип мине тиргәргә тотына. Ләкин әтием бу сүзне озакка суздырырга яратмый. — Ярар, әнкәсе, юкка сукранма. Малайның хәзердән үк бер-ике йөкне берьюлы күтәреп өйрәнгәне яхшы. Тик үз йөген генә кешегә йөкләтмәсен. Андыйларны минем җенем сөйми. Җиңелгә өйрәнгән кешедән илгә дә, өйгә дә файда юк,— дип әниемне бик тиз туктатып куя. Миңа рәхәт, җиңел булып китә. Урта мәктәпне тәмамлагач, безнең юллар аерылды. Галиәкбәр институтка, мин эшкә китәргә булдым. Чөнки шушы елны гына минем әтием, бер көнне эштән эче авыртып кайтты да, кинәт кенә үлеп тә китте. Врачлар: — Авыр күтәрүдән эчәге чияләнгән. Аз гына алданрак алып килгәндә, операция ясап, коткарып калырга булыр иде,— диделәр. Мин семьяда иң кече бала идем. Минем өлкән абыйлар, апалар һәркайсысы буй җитеп, үзалдына көн. күреп яшәп ята иде инде. Борынгыдан, ата-бабадан калган йола буенча, хәзер төп йортта мин хуҗа булып калырга, әниемне мин карарга тиеш идем. Әлбәттә, йоланы саклау өчен генә түгел, бәлки кайгылы вакытында әниемне ялгыз калдырмас өчен дә мин эшкә тотынырга булдым. Дөрес, колхоз председателе дә, бригадир агай да: — Гаделша, укырга кит. Элекке ялгызак заман түгел бит. Әниең көлхозда ким-хур булмас,— дип, чын күңелдән минем укырга китүемне теләүләрен белдерделәр. Ләкин мин үземнен карарны үзгәртмәдем. Чөнки әтинең үләрдән берничә көн алда гына сөйләгән һәрбер сүзен хәтердә нык тота идем. Ул вакытта безнең колхозда зур-зур иген келәтләре салалар иде. Әтием шунда янып-көеп эшләде. Иртәдән кичкә кадәр бушамады. Шулай да бер мәлне эштән соң, кичке аш ашап утырган чакта, ул минем белән озак кына сөйләшергә вакыт тапты. Сүз минем киләчәк хакында барды. — Быел унъеллыкны тәмамлыйсың бит инде, Гадел. Әйбәт эш. Менә безгә, әниең белән миңа, андый бәхет тимәде,— дип уйчан, салмак кына башлап китте әтием.— Шулай... Институтка кнтәм дисең инде, ә? Шулай... Хәзер бит тәртибе шундый. Ун классны тәмамлыйлар да туп-туры институтка юнәләләр. Мин сиңа, улым, башта азрак эшләп ал. Үзен яраткан, үзең булдыра алган һөнәрне эзләп тап. Аннан соң шул юл белән ары табан укырсың, дигән киңәшне бирәсем килә. Эш ул, улым, тәнгә генә түгел, җанга да азык бирергә тиеш. Тамак өчен генә эшләп яшәүнең кызыгы юк аның... Әтием үзенең бу фикерен куәтләү өчен, ул көнне миңа үз башыннан кичергән бер вакыйганы да сөйләп алды: — Шулай... Син кечкенә чакта, мине — балта остасы булып гомер иткән кешене — сарыкчылык фермасына мөдир итеп куйдылар. — Фермада чын хуҗа җитешми. Син чын хуҗа булырсың, ышанабыз,— диделәр. Үз һөнәремне һич тә ташлыйсым килмәсә дә, бердән, халык ышанып сайлап торгач, икенчедән, әниеңнең дә бәләкәч кенә булса да түрә, мөдир хатыны буласы килгәч, риза булдым. Шулай... Ярый, анда да эшләп карыйм әле. Барып чыкмаса, алда күз күрер, дидем. Җитмәсә, сарык фермасында эшнең начар булуы, һәр җыелыш саен шушы хакта сөйләүнең нәтиҗәсез калуы минем үземнең дә эчне пошыра башлаган иде,— дип, салмак кына сузып сөйләде әтием. Мин, эссе чәйне авыз пешерә-пешерә чөмереп, аның сүзен тыңладым. — Шулай... Мин бу фермада елдан артык эшләдем. Эшне ап-ару юлга салып та җибәргән кебек булдым. Хәзер колхоз җыелышларында сарыкчылык фермасыныц эшенә карата мактау сүзләре дә ишетелә башлады. Ләкин әниең бик каты мыжырга тотынды: — Шул сарыклар дип үлдең ләбаса, өйгә кайтып та кермисең, җитмәсә, үзеңнең йөзең ачылмый. Элекке шикелле уйнап-көлеп сөйләшеп тә булмый. Сөремең коелып тик йөри. Болай булгач, миңа синең фермада эшләвең нигә кирәк! — ди. Тора-бара ул: — Ташла шул эшеңне. Элеккечә балта остасы гына бул,— дия башлады. Ә мин күптән шушы сүзне генә көтә идем. Чөнки бу эш бер дә күңелгә ятмый иде. Элек мин берәр өй яки берәр келәт кенә эшләп бетерсәм дә дөньяга яңа туган бала кебек куанып йөри торган идем, һәрбер эшләгән яңа торак, хәтта койма да күңелгә беткесез юаныч бирә. Тагын-тагын шундый өйләр, челтәрле коймалар, биек-биек ашлык келәтләре эшлисе, боларга карап кешеләрнең сөенгәнен күрәсе килеп тора иде. Хәзер бу пошмас сарыкларга караган саси күңелем боегып, ниндидер бик кадерле әйберсои югалткан кеше кебек аптыранып тик йөрим. Җитмәсә, бу аңгыра сарыклар күзләрен акайтып миңа карыйлар да: — Баһа-һа-һай!—дип, кайгылы сузып, бакыралар да бакыралар. Әйтерсең лә мине: — Вай-й-й!.. Кайда калды синең сызгыра-көйли, хуш исле чыршы бүрәнәләрне чапкалап, йортлар салып йөргән чакларың! — дип үртиләр. Әниеңнең әйтүе булды, мин колхоз председателенә йөгереп тә бардым. Ул чакта да председатель булып синең дусың Галиәкбәрнең әтисе эшли иде. Ул бит бёздә колхоз оештырылганнан бирле председатель. Шәп кеше. Менә шулай... Мин аңа йөгереп бардым. — Фермаңны, энекәш, миннән ал,— дим.— Аны үзенең иясенә, ферманы, сарыкларны яраткан кешегә бир. Минем аңа күңелем ятмый,— дим. — Как так күңелең ятмый? — дип аптырый председатель.— Син эшли башлаганнан бирле ферма танымаслык булып яхшырды. Бәрәннәрнең саны артты. Сарыклар көрәйде. Хәтта сарык караучыларның йөзләре дә елтырашып, яктырып китте,— ди.— Шулай булгач, тагын ни җитми?.. — Миңа балтам белән ышкы җитми,— дим мин аңа.— Монда син, энем, сарыклар хакында гына түгел, минем хакта да кайгыртыр өчен сайлап куелгансың. Син сарыкларның көрәюен генә түгел, үзенең яраткан эшеннән аерылганнан бирле Арслан картның сарыга сабышып барганын да күрергә тиешсең,— дим. Ә ул миңа: — Исәр-р,— ди. Шуны уйлаганга, сине кайгыртканга да мөдир итеп куйдык лабаса. Монда, фермада, сиңа хезмәт көне дә күбрәк языла бит. Эше дә җиңелрәк. Сиңа, зур семьялы кешегә, артык эш көне эчеңне тишәмени? — ди. Ә мин аңа: — Дөньяда мин ашау өчен генә яшәмим,— дим.— Син миңа, энекәш, күңелемә яткан эшемне бир. Югыйсә, мин яраткан эшемне сагынып, саргаеп үләчәкмен,— дим. — һай, исәр, һай, дивана,— дип кабатлый председатель. Үзе миңа тәүтапкыр күргән кебек итеп текәлеп, ягымлы елмаеп карый. Димәк, төшенә. Менә шулай итеп көчкә үз эшемә кайттым. Үзең күрәсең, хәзер йөзем дә якты, күңелем дә шат. Әниең дә тиргәми. Сез дә ач-ялангач булмадыгыз. Хәзер миннән бай кеше юк.. Колхозда салынган һәрбер яңа йорт — минем йорт. Ул өй эчендәге кешеләрнең шатлыгы — минем шатлыгым. Миңа башка бер нәрсә дә кирәкми. Шулай... Син хәзер зур егет. Минем ни әйтергә теләвемне аңлыйсыңдыр дип уйлыйм?.. IV Үз эше хакында әтиемнең шундый зур уйда булуы миңа да йогынтысыз калмады. Кечкенә чактан ук мин дә балта-пычкы, ышкы тотарга әвәс булдым. Әгәр мин шырпы капларыннан тезеп кенә булса да өйгә охшаш берәр нәрсә эшләп куйсам, яхшы атка менеп чапкан егеттән ким куанмый идем. Карагач, чыршы исе аңкыткан озын бүрәнәләр дә, саз исе аңкып торган мүкләр дә бердәй үк күңелгә якын иде. Шуның өченмедер, хәзер үз алдыма эш сайлау мәсьәләсе килеп басу белән, мин һич тә икеләнеп тормастан, төзүче булырга карар иттем. Ләкин мине колхоз күләмендәге төзелешләр генә канәгатьләндермәс кебек тоелды. Минем күңелне зуррак, катлаулырак төзелешләр тартты һәм мин, үзебезнең колхоздан илле-алтмыш километр җирдә, яңа гына төзелеп яткан нефть шәһәренә эшкә китәргә булдым. Әнием мине: — Төпчек улым, Гаделшам, зур укыр, духтыр яки укытучы булыр, дип өмет итә идем. Сиңа да шул әтиеңнең юлына басарга туры килер, ахры. Әнә, бәхете булгач, Галиәкбәр начар гына укыса да, институтка китә,— дип, еламсырап озатты. Мин, әниемне юатыр өчен, тавышны көррәк чыгарырга тырышып: — Ярар, әни, алай димә. Кемнең бәхете кайдан башланып, кайда бетәсен белгән юк бит әле. Юкка пошынма. Менә эшкә урнашырмын да үзеңне кайтып алырмын. Шәһәрдә торырбыз,— дидем дә, авыл артыннан, олы юлдан берөзлексез гүләп узып торган машиналарның берсенә эләгеп китәргә ниятләп, урамга чыктым. Әле булса көн кебек хәтеремдә, нәкъ шушы көнне, Галиәкбәр миңа тагын шул "сәер кеше" дигән сүзен әйтте. Бая әйткәнемчә, мин җилкәмә юл капчыгын тагып, әнием белән хушлашын урамга чыкканда ул, гадәтенчә, кулларын кесәсенә тыгып, теш арасыннан төкереп, гамьсез генә кыяфәт белән үзләренең капка төбендә басып тора иде. — Я, хуш, Галиәкбәр дус,— дидем мин аңа, кул сузып,— тегендә, институтта, безнең кебекләрне дә искә ал! Галиәкбәр кинәт минем кулны кысып тотып алды. — Әй, Гадел, тукта әле, тыңла әле. Беләсеңме нәрсә?.. Хәер, син тыңлыйсыңмыни? Син бит гаҗәп, сәер кеше. Синең белән аңлашуы кыен... — Сөйлә. Сөйләп кал. Мин ашыгам,— дим мин, көлеп. Ә ул елмаймый да. Минем колакка якын ук килеп, җитди тавыш белән: — Беләсеңме нәрсә? — дип кабатлый.— Их, әгәр мин синең урыныңда булсам, Уфага гына түгел, Мәскәүнең үзенә китәр идем. Мәскәү университетында укыр идем. Ә син, ахмак, ахмак!.. Эш куян түгел, урманга качмас. Әниеңә дә син укып чыкканчы бер нәрсә дә булмас... Ләкин син моны аңлыйсыңмыни? Әй, сәер дә кеше бит син, Гаделша! — Я, я, тизрәк сөйлә. Мине анда машинам көтә,— дим мин. Шат, шаян булырга, авылдан, әнидән, хәтта шушы Галиәкбәр дустан аерылып чыгып китүнең үземә җиңел түгеллеген белгертмәскә тырышам. Ул тавышын кинәт үзгәртеп дәвам итә: — Кара әле, Гадел дус, ташла юл капчыгыңны. Китмә,— ди.— Әйдә, һич югында, Уфага алып китәм үзеңне. Бер институтка керербез. Тагын бер класста, ягъни бер курста, бер партада утырып укырбыз. Дәресләрне бергәләп әзерләрбез. Син миңа анда да дәрес әзерләшергә булышырсың... Ә мин әтиемә синең әниеңә ярдәм итәргә кушармын. Мин, үзем дә аңламастан, кулымны аның йомшак, ябешмә кулыннан тартып алдым да, бер сүз дә кайтарып әйтми тыкрыкка борылдым. — Илла сәер кешесең дә инде, Гаделша,— дип мыгырдап торып калды ул. Ләкин ул чакта бу сүзгә мин һич кенә дә игътибар итмәдем. Чөнки минем аякларым авыл урамын әле атлап узарга өлгермәсәләр дә, күңелем бөек төзелеш кырларына күчкән иде инде. Галиәкбәрнең ниндидер планнарын аңларлык хәлдә түгел идем. Мин "килгән елны, булачак нефть шәһәре — Ишембай яңа төзелеп кенә ята иде әле. Дөресен әйтергә кирәк, монда эш тә, тормыш та мин хыял иткәннән башкарак булып чыкты. Моңача әти-әни кадереннән чыгып өйрәнмәгән малайга палаткада яшәп, коры-сары ашап йөрү җиңел түгел иде. Моның өстәвенә минем кулда бер генә һөнәр дә юк. Ун ел буе укылган. Сочинениеләр язарга, сызымнар сызарга өйрәнелгән. Ә ул белемне тормышның кай җиренә ялгап, ничек ябыштырып, алга таба үстереп алып китәргә кирәклеген беркем дә өйрәтмәгән. Минем уку, белем алу үзалдына, ә тормыш, эш үзалдына аерым нәрсә сымак булып килде дә чыкты. Шуңа күрә эшне әлифбадан башларга туры килде. Мине, үз теләвем буенча, ташчылыкка өйрәнчек малай итеп алдылар. Ел артыннан еллар узды. Мин килгәндә ак палаткалар гына сибелеп яткан далада нефть промыселлары, буровойлар белән чолгап алынган, берничә катлы кирпеч йортлардан, асфальтлы киң урамнардан, ямьяшел парклардан торган өр-яңа матур шәһәр үсеп чыкты. Ә мин аны төзүче ташчыларның берсе булып җитештем. Хәзер мин дә, әтием мәрхүм кебек, үзем төзешкән йортларның якты тәрәзәләренә, үзем тудырышкан яшь шәһәрнең йолдызлар белән ярышып җемелдәгән утларына карап, кинәнеп йөрим. Мин дә хәзер, әтием кебек, күңеле теләгән, яраткан эшен тапкан бәхетле кешеләрнең берсе. Инде миңа хәзер шушы юл белән ары табан укып алырга да ярындыр?.. Әйе, бу турыда хәзер миңа эштә дә, комсомол оешмасында да, өйдә әнием дә (әниемне мин монда күптән күчереп алып килдем. Ул хәзер бу яшь шәһәрнең төп кешеләреннән берсе.) искәртеп кенә торалар. — Сиңа, Гаделша, укып алырга кирәк. Синнән рәт чыгачак,— диләр. Мин үзем дә, әлбәттә, шулай уйлыйм. Укып алырга вакыт. Мин бит монда эшкә килгәндә дә, әтиемнең киңәше буенча, иң элек үзем яраткан эшне табарга, үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны сынарга, аннан соң укырга китәргә, дигән ният белән килгән идем. Хәзер менә шушы ниятне тормышка ашырырга тулы мөмкинлек бар. Инде мин үземнең нинди эшне яратуымны, хәтта нинди институтның нинди факультетына керергә теләвемне дә яхшы беләм. Ләкин... Их, шушы "ләкин" дигән сүз булмаса иде! Бар шул. Берни дә эшләп булмый. Минем алга да менә шушы "ләкин" килеп басты. Штукатурчы бер кызны — Нәфисәне яралып куйдым. Үзе чибәр, үзе эшчән, үзе кыр кәҗәсе кебек шаян! Әгәр шомырт кара күзләрен бер төбәп караса, мин, Галиәкбәр әйтмешли, сары май сымак эрим дә китәм. Ә өйдә дә, комсомол оешмасында да, эштә дә моны белмиләр. — Укырга кит, Гадел. Вакыт. Без синең укуыңны, төзелеш инженеры булып чыгуыңны телибез,— диләр. Ә минем, ни әйтсәң дә, малайлык бетеп җитмәгән чак бит әле, эчтән генә үземчә хафаланам: "Анысы дөрес тә. Бик вакыт та. Ләкин менә мин Нәфисәне ничек калдырып китим? Аны мин юкта берәрсе яратып куйса? Нәфисә мине онытып ташласа, мин ни эшләрмен? Нәфисәдән колак каксаң, укуның, инженер булуның ни кызыгы кала?" — дим. Җитмәсә, Нәфисә минем күзләремә елмаеп карый да: — Китмә, Гадел, яме! Читтән торып укы. Менә бит мин тау техникумында читтән торып укыйм. Ике курсын тәмамладым инде. Тиздән мин техник булачакмын. Син дә төзелеш институтына читтән торып укырга кер. Укырбыз да, эшләрбез дә, яшәрбез дә. Шулай бит, Гадел?—ди.— Авыр да, җиңел дә, рәхәт тә, кыен да булыр. Менә шунда бит ул яшәүнең кызыгы! Нәфисә җиңде. Мин Куйбышев шәһәрендәге ипженер-төзелеш институтына читтән торып укырга кердем. Без өйләнештек. Ул — штукатурчы. Мин — ташчы. Эшлибез дә, укыйбыз да. Аруны да, талуны да белмибез. Әйтерсең, безнең көчләр хәзер икеләтә, өчләтә артып китте. Җитмәсә, Нәфисәм миңа ике ел эчендә туптай ике малай табып бирде. Әй, уңган да хатын иде шул минем Нәфисәм. Кулыннан да, йөрәгеннән дә ялкын ургылып кына тора иде аның. Ул әле булса шулай язгы кояш кебек яктырып, мәңге яшь, мәңге шат булып, минем күз алдымда басып тора... Без өйләнешеп өч ел яшәгәч, Ватан сугышы башланды. Мин үзем теләп сугышка киттем. Нәфисәм ике улым, әнием белән өйдә калды. Хәзер инде ул теге вакыттагы кебек: — Китмә, Гадел, яме, бергә генә торыйк, өйдә генә яшик,— димәде. Киресенчә, елаганын, каты пошынуын миңа күрсәтмәскә, тыныч, түзем . булырга тырышты. Көчләп тыелган сыкраудан сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп торган кечкенә, йомры куллары белән минем чәчләремнән кат-кат сыйпап, күзләремә (азаккы тапкыр күрүен тойган кебең) йотлыгып озак-озак карап торды да, күкрәк тавышы белән пышылдап: — Бар, җаным,— диде.— Илен яу басканда ир кеше ничек түзеп өйдә ятыр. Әгәр яшь балаларым булмаса, мин дә синең белән бергә китәр идем. Мин дә кулыма мылтык алыр идем хәзер. Менә шулай оста сүзле, ярсу йөрәкле иде минем Нәфисәм! Аның бу соңгы сүзләре колак төбемдә әле булса яңгырап, аерылышу сагышы белән сөремләнгән, яшь тулы чем-кара күзләре һаман миңа төбәлеп торган кебек. VI Сугышның тәүге елында Нәфисәм миңа: — Теге, сугыш башланыр алдыннан гына сез эшләп бетергән клубка мөдир булып Галиәкбәр Вәлиәкбәров дигән бер бәндә килде,— дип язды.— Бик шук, елгыр күренә. Миңа аның акрын, басынкы гына елмаеп, йомшак кына басып йөрүе, бик акыллы, сөйкемле кеше булырга тырышып, авыз-борынын җәеп торуы бер дә ошамады. Бигрәк илгәзәк! Эзләүсез-сораусыз, эч-бавырыңа кереп килә. Ул синең авылдашың икән. Минем арттан калмый синең хакта сорашып йөреде. Мин аңа синең бронь булуына да карамастан, үзең теләп сугышка китүеңне әйткәч, юка иреннәрен дүрт почмакландырып, кеткелдәп көлде дә: — Илла-мәгәр сәер дә кеше бу Гадел, сәер-р-р...— дип сузып торды. Мин аңа: — Сез үзегез сәер кеше,— димәкче булган идем дә, ярар инде, бер юлга калсын дидем. Бигрәк тә синең авылдашың, җан дусың дигәч... Абау, гыйбрәт, шундый кеше белән ничек дус була алдың икән син?! Аптырыйм, аптырыйм... Мине бу хәбәр бик нык кызыксындырды: — Галиәкбәр ничек алай клуб мөдире булып киткән дә, ни өчен анда, нәкъ мин яшәгән шәһәргә барып чыккан? > Мин аның теге вакытта институтка имтихан бирә алмавын, шуннан соң эшләми дә, укымый да әти-әнисе җилкәсендә ятуын гына ишетеп белә идем. Нәфисәнең моннан ярты елдан соң язылган бер хатында минем бу сорауларыма да җавап бар иде. Галиәкбәр сугыш башланыр алдыннан культураагарту училищесын тәмамлаган. Аннан монда эшкә җибәрелгән. Сәламәтлеге начар булганлыктан, хәрби исәптә тормый икән. Димәк, сугыш аны читләп үтәчәк. Галиәкбәр турында безнең сүз шуның белән бетте. Моннан соңгы хатларда мин дә, Нәфисә дә аның хакында искә алмадык. Дөресен әйткәндә, аның кайгысы идемени хәзер? Бөтен фронт буйлап: "Я үлем, я яшәү!" дип, каты сугыш дәвам итә. Безнең башкорт дивизиясе дә фронтның иң авыр урыннарында сугыш алып бара. Кайчакларда, хәтта дошманның тылына кереп үк китеп, кыйратып йөрибез. Илнең асыл егетләре арслан кебек сугышып үләләр. Мин дә инде бер-ике тапкыр яраланып, берничә орден алып өлгердем. Ә өйдә, ерак тылда минем Нәфисәм: "Бөтенесе дә ил өчен, фронт өчен!.." — дип, ару-талуны белми эшли. Ул хәзер оператор. Бу һөнәргә ул сугыш башлангач кына өйрәнгән. Чөнки хәзер ил өчен йорт штукатурлау түгел, ә нефть табу кыйммәтрәк. Хәзер шушы өлкәдә ирләрне алмаштырырлык, аларга тиңләшерлек хатыннар кирәк. Минем Нәфисәм әнә шундый хатыннарның берсе иде. Сыкрануын ишетмәдем. Ул үзенең хатлары белән мине һәрчак җиңүгә, яшәүгә рухландырып торды. Әйбәт эшләвен, әниемнең исәнлеген, улларымның ашкынып үсүләрен язып, минем күңелне күтәрде. Дошманга аяусыз булырга, өйгә тик данлы җиңү белән генә кайтырга чакырды. — Батыр бул, кыю сугыш. Сиңа карап халкың да, улларың да горурлансын. Менә шулай бөтен сугыш буена минем Нәфисәм берчә шаян, шат, теремек кыз, берчә акыллы, басынкы ана, берчә ару-талуны белмәс эшче булып, йолдыз кебек җемелдәп күз алдымда басып торды. Юлыңны шундый йолдыз яктыртканда авырлыклар да җиңел булып күренә, үлем дә чигенә икән ул... Әйе, мин, бөтен сугыш чорында, Нәфисәдән бергенә тапкыр да зарлану ишетмәдем... Ләкин аның соңгы хаты башкачарак иде. Дөрес, ул моны да иң гади, табигый, хәтта җиңел сүзләр белән язарга тырышкан. Ләкин барыбер бу хаттан күңелсез өннәр чагыла. Бик-бик үзәгенә үтмәсә, минем Нәфисәм моны язмас иде. Дөрес, хатта сүз теге безнең онытылган Галиәкбәр хакында бара. Ләкин монда, нигездә, минем гаиләмнең авыр хәле ята түгелме соң?! "...Теге, синең Галиәкбәрең, хәзер безнең трестта профсоюз җитәкчесе булып эшли. Үрләттеләр. Бәхетсезлеккә каршы, юньле ирләр фронтка китеп беткәч, шундыйларга иркен калды. Ә андыйлар бит югарыга ярый белә, түбәнне кага белә... Менә шушы хәсрәткә, профсоюз җитәкчесенә, көн төште быел. Көздән утын әзерли алмаган идем. Билгеле, әзерләмәдем дип әйтеп тә булмый. Җәй көне военкоматтан, безнең кебек офицер хатыннарыннан утын кистерделәр. — Үзегез өчен кышлык утынны үзегез кисегез. Ә аны алып кайтарып бирүне без оештырырбыз,— диделәр. Без дә каенанам белән икәүләп, унбиш-егерме кубометр утын әзерләдек. Ләкин аны алып килеп бирүче булмады. Без утынсыз калдык. Шуннан мин ярдәм. сорап синең теге авылдашыңа, Галиәкбәргә йөри башладым. — Өем бер атна ягылмаган. Балалар туңа. Ярдәм итегез,— дим. Ә ул нәрсә әйтте диген? — Ах, валлаһи, кем, Нәфисә ханым, куегыз әле, шундый юк-бар белән башны катырып йөрмәгез әле,— ди,— Кешеләрдә — Ватан кайгысы, ә сездә — утын кайгысы!.. Бу бит мещанлык! Эгоистлык! Оялырга кирәк, оялырга. Тегендә, фронтта андый гына авырлык күрәләрмени?! Уйлап карагыз. Ә сез утын, имеш?! Фу, валлаһи... Шулай итеп ул миңа үгет-нәсихәт укый. Түземле булырга өнди. Әй, белсәң иде, Гадел, ничек күралмыйм мин шундыйларны... Гадел, мин моны зарлану өчен түгел, ә сиңа авылдашыңның, дусыңның нинди кеше икәнлеген белгертү өчен язам..." Бу хатны укыгач, мин Галиәкбәр турында бөтенләй онытып: — Ә утын булдымы соң? Минем улларым туңмыйлармы хәзер? — дип кычкырып җибәрүемне тоймый да калдым.— Чынлап та, хәзер ничек яшисез соң сез, Нәфисәм?! Ләкин хатта моңа җавап юк иде. Мин түзмәдем. Үзебезнец, полк комиссарына йөгердем. (Дошманны куып, тар-мар итеп өненә җиткереп барган чакта, кыска гына ялга туктаган көн иде.) — Ярдәм итегез. Анда, тылда, ташбаш бюрократлар аркасында, минем гаиләм утынсыз җәфалана! Каты сугыш вакыты булуга карамастан, полк комиссары минем үтенеч белән шөгыльләнергә вакыт тапты. Урындагы партия, совет органнарына язып, гаиләмне утын белән тәэмин иттерде. Ләкин... Их, минем алга баягы "ләкин" сүзе тагын килеп басты. Әйе, ләкин... мин Нәфисәмнән башка хат ала алмадым. Аның фаҗигале үлеме турында әнием язды. йөрәк өзгеч бу авыр хәлне белдергән хат эченә әнием Нәфисә көндәлек дәфтәренең соңгы битләрен дә салып җибәргән иде. Менә нәрсә язылган иде анда: "...Шул утын бәласе белән генә килеп чыкты бу бәхетсезлек. Мин, әнә теге яшәмәгере Галиәкбәрдән ярдәм сорап йөри-йөрй тәмам йөдәгәч, бер ял көнне, военкоматтан ат сорап алып, каенанам белән урманга утынга киттем. Иртән иртүк торып киттек. Урман ерак түгел. Биш-алты километр җирдә генә ята. Военкоматның атлары булса да, утын ташыр кешеләре юк. Әйдә, үзебез барып, бер кубометр булса да утын төяп кайтыйк. Өебезне җылытыйк, дибез. Балалар өйдә, юрган астында ятып калдылар. Без аларны тыштан бикләдек тә киттек. Январь аеның чалт аяз, салкын көне иде. Көнчыгышта, кар баскан Урал сыртында нурсыз, кырыс кояш аунап ята. Җирдә кар җилбәзәкләре гамьсез куаныч белән мең төрле нур чәчрәтеп җемелдәшә. Тик аларның куанычлары нигәдер минем йөрәккә барып җитми. Ниндидер кырыс, җансыз куаныч бу. Ат арыклыкның чигенә җиткән. Аның янбашлары пычак сырты кебек, кабыргалары тиресен төртеп өскә калкып чыккан. Кырылып, коелып беткән йоннарына карап, аның җирән атмы, туры атмы, күкселме булганлыгын белү дә кыен. Шулай да ул урманга уңай гына атлап барды. Җәй кисеп әзерләнгән утын урман эче тулып ята иде. Каенанам белән без аларны күргәч, куанычтан ни эшләргә белми: > — Әй-й-й!..— дип аптырап тордык,—Әй, никадәр 'утын әрәм булып ята. Ә анда без туңабыз! Без ашыга-ашыга урман читендәге өемнән бер кубометрлап утын төядек тә кайту ягына борылдык. — Тизрәк кайтып җитик тә, гөрләтеп ягып җибәрик. Балаларыбызга җылы аш ашатыйк. Бу безнең шушы минуттагы иң татлы хыялыбыз иде. Ә ат бөтенләй көчсез булып чыкты, ярты километр чамасы гына барды да туктады. Без никадәр генә тырышып кауласак та урыныннан кузгалырга теләмәде. Шуннан без, яшьсез генә елый-елый, утынның яртысын юл читенә ыргыттый. — Ярар. Калганын алып кайтсак та бик әйбәт инде. Ни эшлисең бит. Бер ягып җылынуың үзе ни тора! — дибез. Ат азрак атлап китте. Без, тагын куанышып, аның артыннан иярдек. Ләкин безнең бу куаныч та озакка булмады. Атыбыз бер җир буе чамасы барды да тагын туктады. — Әй, ичмасам, кулыбызда бер учма печән, я бер сынык икмәк булсачы. Азрак кабыштырып алса, атыбызга хәл кереп китәр иде,— дибез. Ләкин кая соң? Без тагын утынның яртысын бушатабыз. Нәкъ әкияттәгедәй. Убырлы карчыкка бөтен күчтәнәчләрен 2 Л-1264 17 дә, чнбәр-чибәр кызларын да берәм-берәм ыргытып бетеп, азак үзе аннан йотылган бәхетсез килен кебек булдык. Без утынны тагын бушаттык. Ат тагын бара бирде. Тагын туктады. Шулай итеп бара торгач, без бөтен утынны юл читенә ыргытып калдырдык. Чанада бер генә ярка да утын калмады. Арык ат ары табан буш чананы да тартырга теләмәде. Каенанам белән без хәзер чананы икебез ике яктан тартып атны арттан этеп бара-бара төн уртасында гына шәһәргә килеп җиттек. Инде ат без этәрүгә дә йөремәс булды. Шәһәргә керә торган урам бераз калкурак та, тайгаграк та булгач, ул бөтенләй туктады. — Инде нәрсә эшләргә? Ничек бу атны алып кайтып җиткерергә? Бәхеткә каршы, шушы вакыт бер төркем солдатлар килеп чыкты. Алар безнең атны чанасы белән бергә күтәреп шәһәр урамына мендереп, тигез җиргә бастырып киттеләр... Без атны военкоматка таң алдыннан көчкә алып барып тапшырдык. Ярый әле ат үлмәде. Шуңа куанам. Югыйсә, мин ничек "үле кызга тере кыз" табып бирер идем?! Әй,хатын кеше ничек кенә әйтсәң дә хатын инде. Я, ир кеше булса, бу атның йөк тартыр рәте юклыгын бер карауда ук күрер, аны җигеп урманга чыгып китмәс иде бит. Ә өйдә балалар безне көткәннәр, елаганнар-елаганнар да, тагын кроватька, юрган астына кереп ятып йоклап киткәннәр. Иртәнчәк зур улым моны безгә сөйләде. Без яшь аралаш көлдек... — Без, ди, тәрәзә төбенә басып, озак-озак тышка карап, сезне көтеп тордык. Ә анда зур, бик дәү түп-түгәрәк айдан башка бер нәрсә дә күренми. Шуннан мин куркып елый башладым. Туганым башта еламады. — Абый, әнием белән картинәй дә кайтмаса, без ни эшләрбез икән? Син әти, мин әни булырбызмы икән? Ә кем картинәй булыр икән? — дип сорап мине аптыратып бетерде. Мин тагын да кычкырыбрак елый башладым. Шуннан миңа туганым да кушылды. Без еладык-еладык та, күктә ай да калмагач, юрганны бөркәнеп яттык... Моны сөйләсәң кеше ышанмас әле: — Кит, булмас. Дүрт-биш яшьлек балалар шулай сөйләшә аламы? — диярләр.— Сугыш аларның балалыгын тартып алып, бик иртә өлкән ясаганын онытырлар. Әйе, онытырга язсын... Менә шул утын бәласеннән соң авырып ятам. Температурам күтәрелгәннән-күтәрелә. Әллә чана сөйрәп тирли-тирли үпкәмне шештердемме икән? Нык авырсаң , дәва да килешми икән ул. Ә мин шулкадәр ышана идем... Кулдан каләм төшә. Баш чатный!.. Гадел, син сугышка киткәннән бирле мин, ни өчендер, көндәлек яза башладым. Шуны язсам, әллә нигә синең белән кара-каршы утырып сөйләшкән кебек булам, күңелгә рәхәт булып китә. Әй, Гадел, менә сугышлар бетәр, дөньялар иминләнер. Шунда без синең белән икәүләп, мәзәк итеп, бу көндәлекне укырбыз әле, әйе бит, җаным?! Я, ярар, бүгенгә җитәр. Арыдым. Терелгәч, тагын язармын..." Бу минем Нәфисәмнең азаккы сүзләре. Моны ул үләрдән бер көн элек кенә язган. VII Мин сугыштан кайтканда, Галиәкбәр һаман шул профсоюз эшендә эшли иде әле. Аны хәзер танырлык та түгел. Кечкенә ябык гәүдәсе калыная-калыная тәмам дүрткелгә әйләнгән. Җилкә карталанып җыерылган. Болай да кызыл йөзеннән, Нәфисә әйтмешли, чиртсәң кан чыгарга тора. Элекке юка иреннәр бүртенеп, чия бәлеше кебек булган... Кеше шулкадәр дә үзгәрә икән? Аптырарсың. Йөреш-торышына кадәр элекке Галиәкбәрнеке түгел бит. Корсакны киерә биреп, тавышны тамак төбеннәнрәк чыгарып, күзләрне мөлаем гына елмайтып, акрын гына итеп сөйләшүләре — барысы да өр-яңа Галиәкбәр — үз-үзеннән бик риза кеше, үз бәясен белә торган кадерле, җаваплы работник турында сөйләп торалар түгелме соң?! һәрхәлдә, Галиәкбәрчә бу шулай. Югарыда сөйләгән сыйфатлар өстенә, Галиәкбәрнең өс-баш та бик шәп бит инде. Каракүл якалы өр-яңа драп пальто, каракүл бүрек, аякта сары күн сызмалы, кунычы кайтарылган ак бурка, кулда күн бияли, муенында яхшы шарф. Төене чукмар башыдай зур итеп бәйләнгән кызыл сары галстугының очлары әтәч кикригенә охшап, бер якка янтаеп тора... Чынлап та, танырлык та түгел. Без фронтта булган арада, борынгылар әйтмешли, җен алмаштырганмы әллә моны?! Менә без, күп еллардан бирле тәүтапкыр очрашкан ике авылдаш, трест капкасы төбендә туктап, бер-беребезгә эндәшергә сүз тапмый, аптырашып торабыз. Шулай да Галиәкбәр минем телсезлекне, үзенең мәһабәт шәхесе алдында элеккечә, бала чактагыча, югалып калу дип аңлап булса кирәк, миңа ' ярдәмгә ашыга: ап-ак, көпшәк куллары белән минем шинель төймәсенә сак кына тотына да, гаҗәп мөлаем итеп елмаеп: — Ничего, авылдаш, ничего,— дн.— Күрәм, нык кына ябыккансың, йончыгансың. Ничего, сөягең исән кайткач, ит кунар. Иске шинель урынын яңасы алыр... Бирешмә. Иң мөһиме — явыз дошманны — фашистны җиңдек. Башкасы чепуха. Шулай бит, дус! Ха-ха-ха!.. Мин шинелемнең төймәсеннән аның кулын читкәрәк этәрәм. — Әйе, авылдаш, чепуха! Бигрәк тә... синең өчен... Сезнең кебекләр өчен. Минем бу төртмә сүземне ул һич тә ишетмәгән кебек таЛлн да киңрәк елмаеп, әлеге дә баягы, минем шинель төймәсенә тотына. — Гаделша, менә мин синең өстәге шинельгә карыйм да шатлыктан күңелем тулып китә. Бәхетле кеше син, Гадел... Өч-дүрт ел буе сугышып, исән кайттың. Күкрәгең тулы орден!.. Почет, хөрмәт барысы да сезгә, фронтовикларга бит хәзер. Ә менә миңа андый бәхет тимәде, дус!.. Мин, аңа булган ачуымны, нәфрәтемне яшерә алмый, мыскыллы тавыш белән: — Кем соң сезне мондый бәхеттән мәхрүм итте, авылдаш? — дип сорыйм. Ә ул күз до йоммый: — Авыру, авылдаш, авыру,— дип җавап бирә,— язва желудок бит миндә. Мин аңа фронтта үзебезнең элек гел ашказаны чире белән йончыган тел-әдәбият укытучысын очратуымны, сугышта аның бу чирдән котылуын сөйләп биримме икән дигән идем дә, мондый кеше белән сүз көрәштереп торуның ахмаклык икәнен кәтерләп, тиз генә үз юлыма китәргә булдым. — Алай икән, авылдаш... Ярый, хәзергә хуш. Очрашырбыз әле. Галиәкбәр тәтелдәп артымнан иярде. — Тукта әле, дус, авылдаш, сөйләшкән, күргән кебек булыйк әле... Әлеге дә баягы, язва желудокны әйтәм әле, харап яман авыру икән ул. йөдәтте бит каһәрең— үлгәннән чак калдым... Мин кайчандыр ялкау Галиәкбәр генә булган малайдан үсеп чыккан бу хәйләкәр, икейөзле Галиәкбәргә гаҗәпләнеп тә, җирәнеп тә карый-карый адымымны ешлатам. Ә ул минем кырдан тиз-тиз йөгерә, язва желудок турында тоташ бер лекция укып чыга. Май басып, бүселеп тышка чыккан эчен пальто тышыннан уауа, миңа бу авыруның катылыгын аңлатырга тырыша. Шушы авыру аркасында, врач булганы өчен генә, үзеннән зур хатынга өйләнергә мәҗбүр булуы, Габидә апасының (ягъни хатыны) тырышлыгы аркасында гына үлми калуы турында сөйли. — Әйе, шулай үземнән унике яшькә олы да олылыгын... Шулай да әйбәт торабыз. Габидә апа шәп бичә булып чыкты. Яхшы тәрбияли, сыйлый. Квартирасы да, йорт җиһазлары да ничего. Үзе — горздрав. Ни теләсә, шул кулыннан килә. Кыскартып әйткәндә, тормышым ал да гөл. Кешегә шушыннай башка ни кирәк? Әйе бит, дус?! Моннан соң ул минем: — Әйе шул, авылдаш, дөресен сөйлисең,— дип әйтүемне, аның бәхетенә соклануымны көтеп булса кирәк, бераз тынып барды да, бай, карт хатын алуның хәзерге заманда шәп яклары булуын тәмләп-тәмләп тагын сөйләп китте. — Дөрес, кешеләр башта күз дә ачтырмадылар. Галиәкбәрнең хатыны үзе карт, үзе шадра. Җитмәсә, үзеннән бер метрга озын. Оялмый, әнисе белән бердәй нәрсәне ничек кочаклап ята икән!— дип гайбәт саттылар. Ә минем исем китмәде. Сөйләсеннәр, телләре талгач, туктарлар әле,— дидем дә куйдым. Миңа нәрсә, түшәгем йомшак, алдымда яхшы аш булгач, шул җиткән. Шулай бит, авылдаш?! Мин, нәфрәтемнән буылып, һаман бер сүз эндәшә алмый барам. Ә ул, минем кулбашыма үрелеп, "дусларча" кагып ала да: — Ничего, ничего, авылдаш,— дип куя.— Менә шулай яшибез, авылдаш. Минем бичәкәй, Габидә апа, әйбәт кеше ул. Кил, таныштырырмын. Сөйләшә белсәң, ярдәме дә тиеп куяр. Инвалид-минвалидлекне оештырыйм дисәң дим дә... Булдыра торган бичә ул... Тик, әйтәм бит, сөйләшә белергә генә кирәк. Галиәкбәр үзенең бу сүзләреннән бик канәгать булып, йомры башын артка ташлап, картларча кеткелдәп көлде дә, сарык күзләрен кысып алды. — Монда шундый хәлләр, дус, хи-хи!.. Бу вакытта без минем квартираның капкасы төбенә килеп җиткән идек инде. Мин аның күзенә карамый гына тагын бер кат: — Ярый, хуш, авылдаш. Очрашырбыз әле,— дидем дә, йөгереп дигәндәй өйгә кереп киттем. Ә ул баскан килеш: — Һаман шул сәер кеше икәнсең әле син, кем, Гаделша!..— дип сөйләнеп, капканың аргы ягында торып калды. "Өенә чакыра да белмәде..." — диде, күрәсең. Ә мин аңа: — Кабахәт!.. Хәшәрәт!..— дип кычкырмый, яңагына берне сукмый тыелып кала алуым өчен дә шатмын. VIII Мин — Гөлбикә Өметкулова. Миңа егерме алты яшь. Шушы Ишембай шәһәрендә, менә өченче ел инде, урта мәктәптә физика дәресен укытам. 10 "А" классында класс җитәкчесемен. Мин монда педагогия институтын тәмамлап килдем. Мине мәктәптә укучыларым да, бергә эшләгән иптәшләрем дә яраталар. Акыллы, басынкы, белемле укытучыга санап хөрмәтлиләр. Фикеремә колак салалар. Кирәк чакта ярдәмгә килергә дә әзер торалар. Ә бит мин үземнең кыска гына гомерем эчендә гаҗәп зур, хәтта беркайчан да, берни белән дә төзәтеп булмаслык хата эшләгән, акылсызлык күрсәткән кеше. Хәер, ул чакта мин бала гына идем шул әле. Институтның беренче курсында гына укып йөри идем... Институтта гомумторак җитешмәгәнлектән, мин бер апада квартирада торып укыдым. Шушы ишегалдындагы җыйнак, купшы гына бер флигельдә, авыл хуҗалыгы институтының доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Миңлебай Нәҗипович Мыжыков дигән бер кеше яши иде. Аны күршеләр күбесенчә "Нәҗипич" дип яки "сәер кеше" дип атап йөртәләр. Ә хатын-кыз, бигрәк тә сугыш аркасында яшьлән тол калган хатыннар, аңа зур үпкә белән карый. Уенмы-чынмы аңа теш кайрый. — Беркемгә катнашмый. Беркем белән сөйләшми. Аю кебек, өненнән чыга да, өненә кайта. Әллә нинди сәер бер кеше. — Әй, монах!.. Йөри шунда танау буена карап, әллә кем булып. — Өйләнсәм, байлыгымны уртаклашыр дип куркадыр, кормыш! Югыйсә,'яше кырык-иллегә җиткәнче, чәченә чал кергәнче, егет булып йөрмәс иде. — Әй бай, ди, чукынган!.. Өй эче тулы кыйммәтле җиһаз, ди. Булмаган нәрсәсе юк, ди, кормышның. — Куй инде, ичмасам, шундый бай иргә барып, бу гомерне кырын ятып та уздырып булмады... Миңлебай Нәҗипович турында иң еш йөрегән сүзләр менә шушындый иде. Болардан тыш аның лекцияләрне шәп укуы, авыл хуҗалыгы фәне өлкәсендә ниндидер гыйльми хезмәтләре барлыгы, бик тырыш, басынкы, әйбәт укытучы булуы турында да күп сүзләр йөри. Гомумән, бу ишегалдында һәркем, ни өчендер, аның белән кызыксына, аның үзенә генә хас тормышына үзенчә бәя бирергә тырыша. Яшьлектән, я тәҗрибәсезлектән дип әйтимме, әллә бу ишегалдының йогынтысына бирелепме, мин дә торабара шушы Миңлебай Нәҗипович белән кызыксына, еш кына аның хакында уйлана башладым. Аның фән кандидаты булуы да, нәрсәләрдер язып маташуы да, берүзе аерым бер флигельдә яшәве дә миңа искиткеч гаҗәп бер шәхес турында сөйләгән кебек булдылар. Аның озын буе, гаҗәп пөхтә киеме, ишегалдында очраган бер кешегә сөйкемле генә баш кагып, тукталмый гына узып китүләре, хәтта беркайчан да кулыннан төшмәгән юан корсаклы зур кара портфеленә кадәр ниндидер серлелек, камиллек, югарылык, шәплек турында гына сөйләп тордылар. Минем уемча, ишегалдындагы кайбер кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар арасында, аның хакында йөргән кайбер ихтирамсыз сүзләр дә нәкъ аның зур шәхес булуын, гади кешеләргә аңлавы авыр булган югарылыкта торуын күрсәтә иде. Шулай итеп минем дә Миңлебай Нәҗипович белән кызыксынуым, аңа карата булган соклануым артканнан-арта гына барды. Тора-бара мин аңа ничек тә ешрак очрый, хәтта алдан ук үзем исәнләшә башладым. — Исәнмесез, Миңлебай Нәҗипич!—дим мин аңа, һичбер сәбәпсез шаркылдап көлеп. Ә ул: — Исәнме, шәпме, шаян кыз! — ди дә, басынкы гына елмаеп, узып та китә. Шуннан мин көлүдән туктыйм. Минем елыйсым килә. Ни өчен икән?.. — Исемемне дә сорашмый бит, ичмасам!.. "Исәнме, шаян кыз", имеш! Моннан соң беркайчан да исәнләшмим. йөрсен әйдә япа-ялгыз!..— дип ачуланам мин. Тик беркайчан да бу сүземдә тора алмыйм. Аны күрү белән тагын тик торганда шаркылдап көлеп: — Исәнмесез, Миңлебай Нәҗипич! — дпп кычкырганымны сизми дә калам. "Ни өчен?.." Бәлки аның шушы игьтибарсызлыгы мине бигрәк тә үзенә тарта торгандыр?.. Әллә яратумы бу?.. Соңгы вакытта бу сорау еш кына минем башка килә. Тик акыл аны шунда ук чыбыклап кире куа: "Кит, юкны ни!.. Нинди сөю булсын?.. Унсигез яшьлек кыаның иллегә җитеп барган ирне яратуы мөмкинме соң?.. Бу бит болай гына... "Сәер кеше" белән балаларча кызыксыну гына!.." Шуннан мин куанып, үзалдыма тагын шаркылдап көлеп җибәрәм. Күземнән яшь чыкканчы, арыганчы аунап ятып көләм. Ул чакта мин шулай шаян, очынчык кыз идем шул. Хәзер моны сөйләсәң, кеше ышанмас. Минем шулай еш кына үз алдыма көлүемне күреп, квартира хуҗасы апа да аптырый: — Әллә син акылдан язып барасыңмы, Гөлбикә? Әллә сиңа берәр почмактан шайтан койрык астын күрсәтеп торамы? Бу ни кыланышын? — Белмим,— дим мин, тагын да ярсыбрак көлеп.— Үзем дә аптырыйм. Нәрсә булды соң миңа?! IX Институтның икенче курсына чыккач, Миңлебай Нәҗипич үзе дә миңа игътибар итә башлады. Очрашканда ул хәзер элекке шикелле елмаеп кына баш кагып узып китми. Киресенчә, хәзер ул үзе башлап сәлам бирә. Минем кырда озак-озак туктап торырга, хәтта килештерә алмаса да уен-көлке сүзләр сөйләргә тырыша. Ә мин, мондый игътибарга канатланып, кирәгеннән артык тәтелдим. Аның үткерлектән, тапкырлыктан бөтенләй мәхрүм булган иң гади шаян сүзләре дә минда беткесез куаныч, көләчлек уята. Нәҗипич, әлбәттә, көлке сүзләр сөйләп кенә калмый. Ул минем әти-әниемнең кайда, кем булып эшләүләре, гаиләбезнең зурмы-бәләкәйме, миннән кече, минем карауга мохтаҗ булган туганнарым бармы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксына. Бу мине тагын да канатландырып җибәрә. Мин куана-очына аңа бөтенесен дә түкми-чәчми сөйләп бирәм. Әти-әниләремнең колхозда бай тормышта яшәүләре, әтиемнең игенчелек буенча Социалистик Хезмәт Герое исемен алуы, гаиләдә минем тәрбиямә мохтаҗ кешеләрнең юклыгы, киресенчә, кирәк булганда аларның миңа ярдәм итә алачагы турында минем эчкерсез хикәяләрем аңа бик ошый. Ул җанланып, канатланып китә, арык, озынча учларын бер-берсенә сугып: — Яхшы. Бик яхшы,— дип тә куя. Ә мин аның саен очынып, үзебезнең байлыкны, хәтта булган кадәресеннән дә артыгын сөйләп җибәрәм. — Без бер сарыкны тоташ берьюлы пешереп ашыйбыз. Минем әнием бер каздан егерме дүрт сөяк тә, унике сөяк тә, дүрт сөяк тә чыгарып кисә белә. Ә әтием бер кешегә бер каз тоттырганны ярата... Бу кышны без Миңлебай Нәҗипич белән еш кына очрашып тордык. Ул мине театрга, кинога алып баргалады. Тик, ни өчендер, без кинога, театрга барган чакта ару урыннарга билетлар гел сатылып беткән, очсызлы билетлар гына калган булып чыга. Миңлебай Нәҗипич моның өчен чиксез уңайсызланып, миннән түбәнчелек белән кат-кат гафу үтенә. Мин аны, шушындый әйбәт кешене, гел генә уңайсыз хәлдә калдырып торган бу явыз очраклылыкка эчемнән генә ләгънәт укыйм. "Менә, каһәр суккан кассирша! Ичмасам, Нәҗипич хакына гына бер-ике ару билет тапсачы!.." Аннан Миңлебай Нәҗипичны тынычландыру өчен, үземнең киноны гел шушы алгы рәттән, ә театрны галеркадан яки бельэтаждан гына карарга яратуым турында әллә нинди тузга язмаган уйдырмалар уйлап чыгарам. Азак әнә шуңа үзем дә ышана башлыйм, һәм чынлап та Миңлебай Нәҗипич белән бергә булганда, миңа бөтен урын да әйбәт, барлык картина да шәп тоела. Өйгә кайткач, мин үземнең бу холкыма аптырап бетә алмыйм. "Ни өчен болай?.. Әллә ярату шулай буламы икән? Уй, әгәр шундый карт кешене яратып куйсаң!.. Юк, моннан соң аның белән очрашмаска, сөйләшмәскә кирәк. Бетте! Бетте!" Мин еш кына кичеп шундый карарга килеп, үземне юатып йоклап китәм. Ә иртәгәсен тагын аны күрү, очрату, сөйләшү теләге белән яна башлыйм. Бу сәер кеше чынлап та минем эч-бавырга кереп бара... Миңлебай Нәҗипич, мине кайчакта, бигрәк тә ял көннәрендә, ашханәгә төшке ашка да чакыра. Мин, әлбәттә, куана-куана аның артыннан иярәм. Аның белән тәүтапкыр ашханәгә барган көн әле булса хәтердә. Кышкы каникул вакыты иде. Ул мине, гадәттәгечә, ишегалдында очратты. Имтиханнарны ничек бирүемне сорашты. Мин үземнең имтиханнарны гел отличнога гына тапшыруымны әйткәч, ул хәтта, аталарча куанып, аркамнан йомшак кына сөеп тә куйды. — Кара син аны, шаян кызны! Барысына да өлгерә. Сине Гөлбикә дип түгел, ә Өлгербикә дип атарга кирәк иде... Анын куануын күрү, мактавын ишетү минем күңелне тагын ярсытып җибәрә. Мин, гадәтемчә, тагын сәбәпсезгә шаркылдап көләргә керешәм... Шушы көнне ул мине тәүтапкыр ашханәгә чакырды. Ашханә без торган урыннан ике квартал чамасы җирдә ята. Көн аяз, суык. Минем өстә җиңнәре, итәкләре кыскарып калган, унынчы класстан бирле кигән иске генә көрән пальто, башта куян йоныннан бәйләнгән ак башлык, кулда юка гына чүпрәк перчатка. Башыннан алып аягына кадәр өр-яңадан һәм моданың иң соңгы шартына китереп киенгән озын буйлы, мәһабәт гәүдәле Миңлебай Нәҗипич кырында мин томшыгы өшегән көзге чебеш кебек кенә булып барам. Ләкин ул чакта мин январьның ачы җилле аяз салкынын тоярлык та, Миңлебай Нәҗипич белән үземнең арадагы бу кадәр зур аерманы күрерлек тә түгел идем шул әле. Миңлебай Нәҗипич ул чакта минем күз алдымда кеше буе җитмәслек мәһабәт зифа карагай булса, мин үземне аның күләгәсендә җил-яңгыр тими үскән сылу каен итеп хис итә идем. Менә без бик үк якты булмаган, гади генә ашханәләрнең берсенә барып кердек. Өс-башны салдык. Шуннан бик әдәпле, сабыр төс белән, озак кына ишек төбендә басып тордык. Ни өчен дисәң, монда, тәрәзәдән ерак бер почмакта, Нәҗипич яраткан, ул һәрчак утырып ашый торган өстәл бар икән. Без барганда ул буш түгел иде. Анда икенче кешеләр ашап утыра. — Буш урыннар бар. Рәхим итегез, узыгыз, утырыгыз,— диләр безгә. Нәҗипич гаҗәп зур түбәнчелек белән: — Рәхмәт. Без үзебезнең урынның бушаганын көтәбез,— дип җавап кайтара.— Мин төрле урынга утырып ашарга яратмыйм,— ди. Менә "безнең өстәл" бушады. Шаян, теремек күзле, көлтәдәй матур чәчле официантка өстәлне тиз-тиз генә җыештырып алды. — Рәхим итегез, Миңлебай Нәҗипич!.. Минем йөрәгем жу итеп китте. "Менә ни өчен башка өстәлгә утырмый икән! Димәк, алар танышлар? Кем белә, бәлки ул мине монда үзенең яраткан кызы алдында көлкегә калдырыр өчен генә алып килгәндер?!" Минем аяк буыннарым йомшарган, башым әйләнгән кебек булып китте. Ләкин мин егылмадым. Миңлебай Нәҗипич мине тәүтапкыр йомшак кына итеп култыклап алды. — Әйдә, гөлкәем, узыйк. Мин һәрчак шушы өстәлдә ашагач, бу официантка минем исемне дә белеп бетергән. Күрәсең, ничек хөрмәтләп чакырып тора... Минем йөрәк азрак тынычланды. Аяк буыннарымның хәле кайтты. Мин, үз-үземә аптырап, эндәшми генә алга атладым. "Кара, мин ничек көнчел булмакчымын лабаса! Әйтерсең, Миңлебай Нәҗипичның исемен миннән башка беркем дә белмәскә тиеш! Менә акылсыз!.." Өстәл кырына баргач, Нәҗипич бер генә җирендә дә борчылу, бөтәрләнү әсәре булмаган өр-яңа күгелҗем кара постау костюмын салып утыргычының артына элде. Аннан яка, җиңе дала чәчкәләре кебек төрлетөрле киҗеләрдән сугып эшләнгән украин күлмәгенең (Нәҗипич һәрчак, кышын-җәен, украин күлмәген киеп, галстук урынына күлмәкнең төрле киҗедән чуклап эшләнгән иңер бавын элмәкләп кенә бәйләп җибәрергә ярата. Бу күлмәк аңа бик килешә. Яшь, чибәр, ялкынлы егет төсен бирә.) җиңнәрен терсәктән аз гына югары күтәреп, чалбар балакларын тез тирәсеннән бармак очлары белән генә югары тарта биреп, әдәпле генә итеп утырды да, гаҗәп җитди, эшчән төс белән менюны кулга алды. — Я, карап җибәрик әле. Ә мин аның алдында югалып, уңайсызланып, кулларымны, аякларымны кая куярга белми аптырандым. Миңлебай Нәҗипич менюга озак итеп текәлеп, авыз эченнән генә нәрсәләрдер исәпләп утыра торгач, басынкы, хәстәрле генә итеп миңа эндәшә: — Син, ничектер, Гөлбикә, мин үзем итне, симез ашны яратмыйм. Ашказанына авыр була ул... Көтелмәгән бу сорауга мин ни дип җавап бирергә дә белми утырган арада, ул миңа итсез ашларның файдалылыгы, борчакта күпме "С" витамины барлыгы, карабодай ярмасында кешенең канын яхшырта торган тимер матдәсенең күплеге хакында сөйләп ала. Ә мин һаман ни әйтергә дә белмим. "Мин дә ит яратмыйм. Майлы аш яратмыйм",— дип алдарга телем бармый. Шушы вакыт, бәхеткә каршы, теге зәңгәр күзле, теремек официантка, шаян, мут елмаеп, безнең янга килеп баса: — Сез яраткан блюданы алып киләбездер, Миңлебай Нәҗипич?—ди. Нәҗипич җиңел сулап, кулындагы меню кәгазен читкә этәреп куя. — Әйе, сылу, шуны алып килегез. Тик ике өлеш итеп. Яме... Аннан миңа карап аңлатма бирергә ашыга: — Шаян кыз. Минем нинди ашны яратуыма кадәр белеп бетергән. БелмәсЛек тә түгел шул: мин бит һәр көн төшке ашны шушы ашханәдә, шушы өстәлдә ашыйм... Озакламый теге официантка безнең алга борчак шулпасы белән карабодай боткасы алып килеп куйды. — Рәхим итегез, Миңлебай Нәҗипич!.. — Рәхим итәбез инде аны, бик теләп рәхим итәбез,— дип, күңелле генә сөйләнеп, Нәҗипич шунда ук гаҗәп зур саклык, пөхтәлек белән кашыкка тотынды. Мин дә, тирә-як өстәлләрдәге бифштекс, бифстроган, кыздырылган каз, тавык ботларына күз салмаска тырышып, борчак шулпасы караеп яткан тәлинкәгә иеләм. — Аша, гөлкәем!—ди Нәҗипич.— Аш бик тәмле.— Ул мине хәзер гел шулай "гөлкәем" дип кенә атый. Бу сүздән минем күз аллары томаланып китә. Шушындый шәп кеше сиңа "гөлкәем" дип әйтсен әле,— кемнең дә башы әйләнер!—Аша, гөлкәем, бу бик файдалы аш. Борчакта "С" витамины күп. Карабодайда тимер матдәсе... Мин ашарга тырышам. Нәҗипич хакына, гомердә ашамаган борчак ашын яратырга да әзер мин хәзер. Ләкин бармый. Мин сокланып Нәҗипичка карыйм. Ул нәзек, озын, нәфис бармаклары белән кашыкны шундый оста итеп тотып, икмәкне бәләкәй генә кабып, хатыннарныкы шикелле бүртәеп кенә торган кызыл иреннәрен ыксым гына кыймылдатып, ашыкмый гына ашый. Башка ирләр шикелле, шулпаны шурылдатып та чүмерми. Аның шулпаны ничек эчкәнен, икмәкне ничек чәйнәгәнен дә ишетеп булмый. Мин хәтта кыз башым белән дә аның кадәр нәфис итеп ашый алмыйм. "Нинди югары культуралы кеше! Ничек аңа тиңләшергә?!." Миңлебай Нәҗипичны мин тәүтапкыр шулай бик якыннан күреп утырам. Аның кара бөдрә чәчләренә сирәк-мирәк чал керә башлаган. Шулай да нәфис озынча бите бик чиста итеп кырылгангамы — яшь, шома күренә. Тик менә аның артык озын ияге белән бик нык тар чигәсе ошап җитми. Нигәдер минем күңелгә әниемнең кайчандыр әйткән: — Тар чигәле кеше тар күңелле була. Тик торганда күзе йөгереп торган кешенең күңеле әйбәт булмый...— дигән сүзләре килеп төшә. "Тукта, Миңлебай Нәҗипичнын күзләре дә шулай йөгерек түгелме соң? Әйе, әйе. Ул үзе шундый юаш, шундый әдәпле, хәтта оялчан. Ә күзләре?! Алар беркайчан да сиңа төбәп карамыйлар икән. Ә чагар өчен уңайлы урыныңны абайлап, тирә-ягыңда әйләнгән бал кортлары шикелле сиңа ябырылып киләләр... Мин хәтта аларның безелдәгән тавышларын да ишетәм кебек... Ни өчен аның күзләре тыныч, юаш холкыннан, акрын хәрәкәтеннән, хәтта һәрчак әдәпле генә елмаеп торган матур, нәфис авызыннан да башка хәрәкәт итәләр икән? Бу коточкыч түгелме соң?!" Мин бу күңелсез уйларны башымнан куып җибәрергә тырышам. Нәҗипичны аклый торган дәлилләр эзлим: "Кит, юньсез! Үзем комсомолка, җитмәсә. Ә аңсыз әниемнән кайчандыр ишеткән сүзләрне хәтерләп, шомланып утырам. Оят! Кешенең күңеле әйбәтме, начармы икәнен күз әйтсен, имеш! Буш сүз. Тукта, шулай да ни өчен аның бу кечкенә генә карасу зәңгәр күзләре, танау янында бер-берсенә бик якын килеп, бертуктаусыз ялтырап, йөгереп кенә торалар соң әле? Алар хәтта Нәҗипич бик ихласлап, бирелеп ашап утырган чакта да тынгы тапмыйлар, йөгерәләр дә йөгерәләр. Ни өчен болай?.. Тукта әле, йөгерек, теремек күзләр әйбәт булмыйча, үлеп-сүнеп торган күзләр әйбәт булмас инде! Таптың аптырар нәрсә! Юк, юк, Нәҗипичның күзләре дә, үзе дә матур. Китегез, ябырылмагыз сез, шомлы уйлар! Яратам мин Нәҗипичны, яратам!.." — Я, гөлкәем, ашап бетер... Ул бу сүзне йомшак, ягымлы тавыш белән әйтте. Шула" да мин дертләп киттем. Ашыгып кашыгыма тотындым. Ләкин Нәҗипич кебек матур итеп ашый алмавым өчен дә, башыма әллә нинди көтелмәгән уйлар килгән өчен дә уңайсызланып, казы-ял ашагандагыдай, кара тиргә төштем. Нәҗипич, ашын да, боткасын да ашап бетереп, тәлинкәсен икмәк йомшагы белән һәйбәтләп ялап куйды. Мин никадәр генә тырышсам да борчак шулпасы да, карабодай боткасы да шул көе дигәндәй торып калды. — Ярый алай булгач, әйдә киттек, гөлкәем,— ди Миңлебай Нәҗипич. Мин, өстемнән тау авып төшкәндәй җиңеләеп, урынымнан торам... Шушы елның язында Миңлебай Нәҗипич миңа үзенең гаилә корырга карар итүен, мине үзенә хатынлыкка алырга карар итүен белдерде. Мин үземнең аңа ничек ияләшеп, өйрәнеп китүемне, аның бу тәкъдименә ничек ихласлык белән ризалык бирүемне аңламый да калдым. Хәтта бу хакта әти-әнигә белдерергә, өлкәннәргә киңәш итәргә кирәклекне дә онытып куйганмын. Әйтерсең иргә чыгу — уен уйнау! Шулай ашыгыч хәл иттем мин моны. Институтның өченче курсына чыккан елны без кушылдык. Мин Миңлебай Нәҗипичның серле флигеленә күчтем. Миңлебай Нәҗипичның зал, йокы бүлмәсе һәм кухнядан торган кечкенә флигеле тыштан гына түгел, эчтән дә үзенең гаҗәп җыйнаклыгы, ниндидер үзенә генә хас булган тынлыгы, мәһабәтлеге белән аерылып тора. Арслан башлары белән бизәлгән авыр кара соры диваннар, утыргычлар, буфет, карават һәм калын, кара-яшел шторлар, алтын рамлы кырыс, күңелсез күренешләр... Гомердә бер тапкыр ачылмаган, йозак урыннары тутыгып беткән кара соры буяулы китап шкафлары. Шундый ук язу өстәле. Аның да йозаклары еш ачылмаганы күренеп тора. Йозаксыз бернәрсә дә юк монда: Мин моңа чиксез гаҗәпләнеп, бу кырыс тынлык эчендә бөтен гомерен ялгыз үткәргән Нәҗипичны кызганып, идән уртасында басып- торам. "Бичара, ялгыз торып куркып беткән, күрәсең. Бөтен әйберсен җыярга өйрәнгән. Нинди кыен булган аңа. Я, ярар, хәзер мин аны бу җәзадан коткарырмын. Хәзер аның хатыны бар. Йозаклап, җыенып йөрүгә мохтаҗ түгел ул хәзер!" Бүген безнең курста лекцияләр гадәттәгедән иртә беткән иде. Шуңа мнн күптән инде өйдә. Менә шулай уйлана-сөйләнә өй җыештырып, кыйммәтле, авыр җиһазларның тузанын сөртеп йөрим. Өйгә ниндидер җанлылык, күңеллелек кертергә тырышам. "Нәҗипичның квартирасы көлеп, ялт итеп торырга тиеш!.." Зур гаиләдә һәрчак кеше арасында гөр килеп яшәп юйрәнгән кешегә ялгызың бер өйдә күңелсезрәк була икән. Әллә ничек моңландыра, уйландыра, нәрсәгәдер үкендерә дә сымак. Мин, әлбәттә, моны танымаска, төрле күңелле уйлар уйлап, бу шыксыз тойгыны үз янымнан куарга тырышам. Ләкин барын чыкмый. Барыбер күңелсез. Ичмасам, берәр китап та юк бит. Нәҗипич кайтканчы, китап укып вакыт үткәрер идем. Юк, бөтенесе дә йозаклы шул. Ә менә бер китап ята. Нәҗипич аны үзенең язу өстәленә салып калдырган. Тукта, укып карыйм әле. Әһә, бу Нәҗипичның үз китабы лабаса!.. Әй, мөгаен, ул моны миңа күрсәтү өчен салып калдыргандыр әле... Мә, гөлкәем, укы. Иреңнең нинди шәп кеше икәнен бел! Хи-хи...— Я, Нәҗипич, болай булгач, сезнең белән якыннанрак танышып та алыйк инде. Мин, өйне әйбәт кенә җыештырып, тузаннарны сөртеп бетердем дә, аякларымны бөкләп диванга менеп үк утырдым. Китап Нәҗипичның "Тиреснең туфракка, туфракның бодайга йогынтысы нәрсәдән тора?" дигән темага язылган кандидатлык диссертациясе булып чыкты. Кызык. Я, ничек яздың икән Нәҗипич, укып җибәрик әле... Мин ниндидер горурлык катыш куаныч белән китапны укырга тотынам. Ләкин укыган, китапның эченә кергән саен минем бу куанычым сүрелә, горур башым түбән иелә, күңелемдә билгесез үкенеч туа гына барды. Китапны ыргытып бәреп торып китәсе, аны гомердә дә кабат кулга алу түгел, күзгә дә күрсәтмәс өчен бөтенләй дөньядан юк итәсе килә. Ләкин мин бу тойгыны басып һаман укырга, азагына кадәр барып җитәргә тырышам. Алда, соңгы бүлекләрдә, бәлки мин нәкъ кәттәсенә барып чыгармын дим. Үземне һаман укырга, эзләнергә мәҗбүр итәм. Аптырагач, әтиемнең һәрчак өстәлендә ята торган, һәм шул аркада, кызыксынып үзем укып чыккан икенче бер авторның "Тирес һәм уңыш" дигән китабын хәтерләп, күңелемнән аның белән чагыштырып карыйм. Анда җирле ашламадарны туплауның кирәклеге, аларны саклау һәм дөрес куллану, ашламаларны әзерләү өлкәсендәге яңа методларны, механизацияне файдалану буенча игенче өчен бик кирәкле киңәшләр бирелә иде. Ә монда?! Мин кара тиргә батып, арып, йончып, күңелем тәмам сүрелеп укудан туктыйм. Нәҗипичның ике йөз биттән торган бу "гыйльми" хезмәтеннән, үкенечкә каршы, мин фән белән уртаклыгы булган тел дә, оригиналь фикер дә, яңа ачыш та, агрономия фәнен алга үстерү юлында кечкенә генә бер омтылыш та таба алмадым. Китап тоташ, башыннан алып ахырына кадәр, тирес нәрсәдән хаснл була, тиреснең төсен, исен, уңдырышлылыгын ничек билгеләргә, тирес белән ашланган җирдән алынган бер башакта яки тирес белән ашланмаган җирдән алынган бер башакта ничә бөртек бодай барын, ул бөртекләрнең авырлык ягыннан чагыштырмасын ничек билгеләргә, нинди ысуллар белән белергә, тиреснең җиргә, җирнең бодайга булган йогынтысын белү өчен мондый исәпнең фәнни әһәмияте дигән кебек, бер тиенлек кирәге булмаган нәрсәләрне кырык төрлегә әйләндереп кабатлаудан, буш нәрсәләргә фәнни төс бирү өчен, китапны төрле буталчык диаграммалар, таблицалар, мисаллар белән чуарлаудан тора иде. Мин аны укып чыккач бик озак аптырап утырдым. Башыма төрле күңелсез уйлар килеп тула башлады. Күңел төбеннән ниндидер бер аяусыз тавыш: "Менә ул син сокланган, исең-акылыңны югалтып гашыйк булган Нәҗипич нинди галим икән!.. Менә ул нинди хезмәт белән кандидатлык яклаган!.." — дип мине үрти башлады. Мин, Нәҗипичны аклау өчен берәр нәрсә табып булмасмы дип, китапны тагын бер кат актарып чыктым. Шул чак минем күзгә аның моннан унбиш ел элек басылып чыкканлыгы ташланды. Батып барган кеше саламга тотынган кебек, мин дә шушы фактка тотындым. "Унбиш ел элек! Димәк,' бик күптән. Нәҗипич ул чакта әле яшь, тәҗрибәсез кеше булган. Хәзер ул нык үскән булырга тиеш. Мөгаен, ул хәзер бу китабыннан үзе дә ояла торгандыр. Димәк, бу аның яшьлек хатасы гынадыр. Кеше ялгышмый буламыни?.." Мин бу уйларыма куанырга да өлгермим, шунда ук күңел төбеннән баягы аяусыз тавыш: "Моннан унбиш ел элек!.. Ә үзе һаман аны өстәлендә, күз уңында гына тота. Димәк, ул һаман шушыннан ары китмәгән",— дип бөтенләй минем кәефне бозып ташлады. Мин, тагын Нәҗипичны үз каршымда гына булса да акларга, яхшы якларын табарга тырышып, аның хакында шушындый ямьсез уйлар уйларга батырчылык иткәнем өчен үз-үземне тиргәргә тотындым. "Тукта әле, син бит аның белән бары ун көн генә торасың. Шул арада ирең хакында шундый начар уйлар уйларга'ничек батырчылык итәсең?.. Күрәсең, болай булгач, син үзең дә бигүк гадел кеше түгелсең!.. Ярамый алай. Менә Нәҗипич тиздән докторлык дис Л-1264 33 сертациясен яклар. Шунда инде ул үзенең чын галим икәнлеген, җитди фәнни эшкә сәләтле булуын ачык күрсәтер. Сабыр итә, көтә белергә дә кирәк. Үткән белән генә кешене яман күрү ярынмыни?!" Бу соңгы уйлар мине, чынлап та, азрак тынычландырган кебек булдылар. Мин китапны Нәҗипичның өстәленә кире ыргыттым да ашыгып киенә башладым. "Җитәр, юк-бар уйлар уйлый-уйлый, я Нәҗипичтан бөтенләй бизеп куярмын. Тизрәк өйдән чыгып китим. Базарга барып, азык-төлек алып килим. Бу, ичмасам, бер эш булыр. Бәлки, күңел ачылып, баштан шыксыз уйлар таралып та китәр. Нәҗипичның да күңеле булыр..," ! Бу көнне мин стипендия алган идем. Кулда акча бар. Миңа, шундый бай галимнең хатынына, хәзер акчаны исәпләми тотарга да була инде. Мин базарга бардым. чИң симезеннән сайлап, бер кило сарык ите алдым. Юл уңаенда магазинга кереп суган, борыч, лавр яфрагы да сатып алдым. Аннан тагын йөгерә-атлый кайтып киттем. "Нәҗипич кайтканчы, салманы пешереп үк куярга кирәк..." Ләкин мин кайтып кергәндә, ул өйдә иде инде. Язу өстәлё артында, бик зур канәгатьлек белән, баягы китабын актарып утыра иде. "Димәк, бу аның яраткан китабы!.. Димәк, аның галимлегенең иң биек түбәсе шушы?!" Мин, шул минутта миемә көчләп килеп кергән бу уйны куып җибәрергә тырышып, башымны селкеп куйдым. Нәҗипич, гадәтенчә, ягымлы елмаеп: — Кайдан кайттың, гөлкәем?—диде дә йөгереп килеп минем кулымнан сумканы алды. Аннан сумка эчен ачып карый-карый кухняга чыгып китте. "Гөлкәем!.." Нинди ягымлы кеше! Ә мин, таш бәгырь, аның турында нәрсә генә уйлап бетермәдем!.. Мин үземне шулай шелтәли-шелтәли чишенә башладым. — Үзеңә салма пешереп ашатырга булдым, Нәҗипич!.. Күрерсең, ничек тәмле булыр. Салма борчак шулпасы түгел инде ул, әйе бит, Нәҗипич?.. Мин чишенеп кухняга чыкканда, Нәҗипич сумкадагы итне алып, әйләндереп-тулгандырып карап тора иде. Мин дә горурлык белән аңа карыйм. — Я, әйбәтме, симезме? Мин итне ала беләм ул!.. Миңлебай Нәҗипич, кечкенә күзләрен йөгертеп итне ян-яклап чамалап бетергәч, ашыкмый гына балтага тотынды. -- Гөлкәем, мин аны сиңа хәзер чапкалап, дүрткә бүлеп бирим... Син аны дүрт тапкыр пешерерсең, яме! — Бер кило итнеме?!—дип, аптырап кычкырып ук җибәрдем мин.— Әле мин аны аз була, минем әнием салма пешергәндә итне казан тутырып сала торган иде дип уйлап килсәм... Нәҗипич, гаҗәп ягымлы тавыш белән, пышылдап кына: — Гөлкәем, алай ярамый бит ул,— ди. — Ите күп булмагач салма тәмле буладыр шул?,.— дим мин һаман аптырап. Миңлебай Нәҗипич минем сүзгә башкача игътибар итми, бик салмак, оста кыланып, итне тип-тигез дүрт кисәккә бүлде дә бер кисәген миңа тоттырды: — Мә, гөлкәем, монысын бүген аш итәрсең... Токмачлык он да бирермен... Моннан соң Нәҗипич калган өч кисәкнең һәркайсысын аерым-аерым баулап чоланга чыгарып элде. Аннан теге, мин һәрчак галимлек, эшчәнлек билгесе итеп күргән, юан корсаклы кара портфеленнән бер янчык он чыгарды да искиткеч саклык белән кухня өстәлендәге кечкенә ящикка бушатты. "...Менә ни өчен юан икән бу портфель!.." — дип кабатлыйм мин эчемнән генә. Шушы вакыт минем күз алдына кухнядагы бөтен нәрсә чын төсе белән килеп баса. "...Монда хатын-кыз эше өчен кирәк булган бөтен савыт-саба, кирәк-ярак бар... Барысы да үз урынында. Димәк, монда хатын өчен чынлап та урын юк!!" Ул арада Нәҗипич гаҗәп зур осталык, пөхтәлек белән эшен тәмамлый. Токмач тактасына кечкенәрәк бер куш уч он алып сала. Яшикта. калган онны тигезләп, басып, бармак эзләрен төшереп билгеләп куя. Аннан йомшак кына елмаеп: — Менә, гөлкәем, монысыннан токмач басарсың. Ә бу онга тимәссең...— ди. Аның кечкенә күзләре искиткеч комсызлык белән ялтырап китә: — Бил-ге-лә-ә-п куйдым... Ка-ра!.. Кеһ-кеһ... Моннан соң ул минем, кош башыдай ит тотып, идән уртасында телсез катып торуыма аз гына да исе китмичә, кулларын жентекләп юып, ит, он белән һич тә булашмаган кеше кыяфәтенә кереп, залга чыгып китте. — Я, гөлкәем, эшкә тотын! Мин, башына шаңгыта суккан башмак шикелле тирбәлеп, тагын бераз таптанып тордым да, бу ишеткән-күргәннәремнең төш түгеллегенә ныграк ышанырга теләп булса кирәк, залга, Нәҗипич янына чыктым. Ул тагын шул баягы урынында, ялтыр кара лаклы язу өстәле янында утыра иде. "Күрәсең, бу аның иң яраткан урыны, иң сөйгән китабы?!" Мин ава-түнә диванга барып утырдым. Шушы вакыт Нәҗипичның күптән түгел генә миңа шундый якын, хәтта гаҗәп серле фән храмы сыман булып күренгән, йөрәгемне гел үзенә генә тартып торган бу бай, пөхтә, җыйнак, тын флигеле кинәт коточкыч караңгы, кырыс, котсыз булып китте. Борыныма аның бөтен почмакларыннан күгәргән ис бәреп кергән кебек тоелды. Мин, бу флигельгә беркайчан да кояш яктысы үтеп кермәвенә, кермәячәгенә ап-ачык төшендем. Бу коточкыч тойгы иде! Мицем төсем качканны күрепме, әллә минем аптыравымны, үкенүемне тагын да кискенләштереп ләззәтләнү нияте беләнме, Миңлебай Нәҗипич, искиткеч ягымлы елмаеп, минем кырга, арслан башлары белән бизәлгән зур кара күн диванга килеп утырды. Минем күзләремә туры карарга тырышып, кулбашымнан кочаклап, үзенә тартты. — Я, тилекәй, нигә аптырадың?! Шушы вакыт мин аның кулларының шундый авыр, хәтта боз кебек салкын булуын тойдым. Тәнем чемердәп китте. "Димәк, мин алдандым?! Үз-үземне алдадым!.." Без озак сүзсез калдык. Мин, бәлки, артык каты аптыраган, кайгырган, үкенгән өчен, ә ул, мөгаен, күңеле бөтенләй буш булудан сүз таба алмый иде. Азак ул минем диванга каршы стенадагы зур алтын рамлы күренешкә хәрәкәтсез төбәлгән карашымны абайлап алды да, басынкы елмаеп: — Ошыймы?.. Шәпме? — дип сорады. Мин, үкенечле авыр уйдан котылу өчен, күренешне игътибарлап карый башладым. Монда тупас, өйрәнчек сызыклар белән асты кирпеч, өсте агач ике катлы йорт рәсеме төшерелгән. Аскы катның бер почмагыннан урамга зур тимер ишек чыга. Күрәсең, бу бер сәүдәгәрнең йорты булгандыр... Бу ишекне ачып, юан бер сәүдәгәр хатыны аршинлы товарлар белән сату итеп утыргандыр. Йорт сирәк-мирәк карагай агачлары белән уратылган. Карагайлар — матур. Ләкин художник аларның матурлыгын аз гына да бирә алмаган... — Әйбәтме, дим? — дип кабатлап сорады Нәҗипич. Азак, миннән җавап ала алмагангамы, әллә үзенең күңелендәге берәр уйданмы, авыр гына көрсенеп куйды: — Бу безнең йорт иде. Теге... утызынчы елны... әтиемнәрне кулак итеп җибәреп, бу йортны бездән тартып алдылар. Мин әтидән башка чыгып өлгергән идем. Югыйсә, миңа да бу йорт тирәсендәге карагайларны түгел, тайга карагайларының исен иснәргә туры килер иде... Нәҗипич басынкы тавыш белән акрын гына кеткелдәп алды. Аннан минем кулбашымнан тагын да ныграк кысып кочаклады да, күзләремә туры карап: — Менә, әгәр элекке вакытлар булса, син, гөлкәем, шундый бай йортка килен булып төшкән булыр идең. Шәп булыр иде бит, ә? Үкенечкә каршы, анда хәзер правление, авыл Советы... Мин әле һаман булса моңа тыныч кына карый алмыйм. Шуңа күрә, авылга беркайчан да кайтмыйм. Таныш бер художникны җибәреп, шушы күренешне генә эшләтеп алдым да шуңа карап яши бирәм. Башкача нәрсә эшләп була соң? Ул тагын кеткелдәп йомшак кына көлеп алды. — Шулай бит, гөлкәем?! Мин тагын да ныграк аптырап, аңа текәлеп карадым. Шаяртамы? Чынлап сөйлиме бу?! Минем тәннәрем тагын эсселе-суыклы булып чемердәп китте. Чөнки ул үзе сабый бала шикелле беркатлы ихласлык белән көлеп утырса да, аның кечкенә, йөгерек күзләре көлмиләр. Алар ниндидер яшерен үч, ачу, күралмаучылык, мәкер, тагын әллә нинди мең төрле иблис утлары чәчеп, төнге сунарга чыккан ерткыч күзләре кебек, ялтырап яналар иде. "Кара ул ничек?! Менә ул нинди?! — дип котым очып кабатлый күңелем.— Бу беркайчан да, бернәрсәне дә оныта торганнардан түгел икән?!" Ләкин мин берни дә эндәшмим. Эндәшә алмыйм. Нинди сүз табарга мөмкин соң монда?! Шушы көннән алып миН үземнең көләч, шат, шаян гадәтемне, гамьсез сүзчәнлегемне бөтенләй оныттым... XI Миңлебай... Аның уң колагының яфрагында борчак кадәр генә кызыл миң бар. Борынгы ырым буенча, шушы миң азмасын өчен аны Миңлебай дип атаганнар. Бәхеткә каршы, ырым "ярдәм иткән": миң азмаган, һаман борчак кадәр хәлендә тора бирә. Ләкин, минемчә, Нәҗипичның йөрәгендә дә миң булган, һәм ул миңгә ырым ярдәм итмәгән. Ул азган. Әйе, әйе, Миңлебай Нәҗипичның йөрәгендә аны бөтен кешедән аера, үзенә бер кагыйдә белән яшәтә торган, коточыргыч яман, азгын миң яши. Чынлап та "Миңлебай" ул!.. Миңлебай Нәҗипич үзенең тормыш кагыйдәләрен, шартларың миңа да төшендерергә, мине дә үзенчә яшәргә өйрәтергә тырышты. Бу кагыйдәнең төбендә тик акчага, байлыкка гына юнәлтелгән, бөтен нәрсәне шуңа буйсындырган элекке ерткыч закон ята иде. "Ничек күбрәк акча табарга? Ничек аны сакларга, ишәйтергә, кулдан ычкындырмаска?.. Теге я бу сәбәп белән кулдай ычкынган байлыкны ничек кире кайтарырга?!" Миңлебай Нәҗипич тик шушы таләптән генә чыгып, ә эшләргә яраткан өчен түгел, ничек тә укыту сәгатьләрен күбрәк алырга тырыша. Үзе эшләгән институттан тыш, төрле курслардан да, читтән торып уку институтларыннан да сәгатьләр ала, түләүле лекцияләр сөйләүдә актив катнаша, аңа кадәр күпләр менә дигән итеп әллә кайчан язып үткән темаларга мәкаләләр яза. Хәтта- урта мәктәпләрдә беркайчан да укытып карамаса да, ул мәктәпнең тормышын, таләбен яхшылап белмәсә дә, алар өчен дәреслекләр, программалар төзешә. Кыскасы, һәр көн, һәр сәгать үзенең шушы акча фондын арттыру белән мәшгуль. Аны шушы байлык, акча гына куып йөртә. Шуңа күрә дә ул беркайчан да ашыкмый, ярсымый, янмый-көйми. Аның һәрбер эше искиткеч сабырлык, салкын канлылык, төгәллек белән эшләнә. Ул беркайчан да, бер нәрсәдә дә ялгышмый, арттырмый, киметми. Аның исәбе — һәрчак төгәл, атуы — мәргән. Аның хәтта миңа булган мөнәсәбәте дә шушы кагыйдәгә буйсындырылган. "Хатын белән сөйләшү, иркәләү яки аңа берәр эш кушу өчен ничә минут вакыт бүлгәндә, кесәгә күпме зарар яки файда килер икән?!" Бергә яши башлавыбызга нәкъ бер ай дигәндә, ул миңа, куллары дерелди-дерелди, кат-кат санап, тикшереп, ике йөз сумакча бирде. — Мә, гөлкәем, сиңа акча. Моннан соң мин сиңа ай саен шулай ике йөз сум биреп торырмын. Миннән ике йөз, шуңа синең ике йөз алтмыш сум стипендияңне кушсак, дүрт йөз алтмыш сум була... Ике кеше өчен бу бер ай ашап торырга тулысынча җитәрлек дигән сүз. Шулай бит, гөлкәем?! Мин тагын, исәнгерәп, телсез торам. Ә ул исәбен дәвам итә: — Дөрес, һәр көнне ит ашап булмас. Алай кирәкми дә. Бу, бердән, зарарлы, икенчедән, кесәгә суга. Шулай бит, гөлкәем?.. Менә минем әнием, бай булсак та, итне атнага ике тапкыр гына пешерә торган нде. Харап тәмле була торган иде. Син дә шулай итәрсең. Әгәр инде шушы акчаларны ашаудан арттырып, үзеңә вак-төяк чүпрәк-чапрак та алгалыйм дисәң, мин һич тә ачуланмаячакмын. Мин андый түгел. Шулай кысып-кымтып кына баеп була ул, гөлкәем! Нәҗипич баю турындагы өмет-нәсихәтен бүгенгә шушының белән тәмамлап, әлеге дә баягы, салкын кара күн диванга барып утырды. Бу диван никадәр генә зур, килбәтсез булмасын, шундый ук кара күн тышлы, патша тәхете шикелле бик биек артлы утыргычлардан уңайлырак иде шикелле. Шуңа күрә залда Нәҗипич та, мин дә тик шушы диванга гына утыра идек. Менә шулай, әле дә Нәҗипич шәм шикелле туры, төз ботларын ишеп салып, диванга барып утырды. Аннан костюм кесәсеннән бер түгел, ике саклык книжкасын алып, аларга алмаш-тилмәш карарга кереште. Күрәсең, книжкалардагы суммалар тагын да берничә меңгә артып киткәндер. Ул бик нык кәефләнеп, учларын угалап, үзалдына кеткелдәп көлеп алды да, авызборыннарын сыпыргалап, миңа борылды. — Я, гөлкәем, нигә катып торасың?! Мин бу вакытта, үземнең кулымны көйдереп барган, аның ике йөз сумын нәрсә эшләтергә, кая куярга белми, аптырап, һаман аның каршында басып тора идем. Мин эндәшмәгәч, ул книжкаларын яңадан кесәсенә яшерде дә, кинәт сикереп торып, идән уртасында бер-ике әйләнеп алды. Аннан минем аркамнан тыпылдатып кагып, гаҗәп шат, күңелле тавыш белән: — Менә шулай ул, гөлкәем,— дип куйды.— Акча ул, гөлкәем, көртмәле түгел, сазда сибелеп ятмый. Аны таба белергә дә, саклый, ишәйтә белергә дә кирәк... Шулай мин, ир хатыны булып, укуны дәвам иттем. Эш күп, тормыш җиңел түгел. Миңлебай Нәҗипич моңача кешегә биреп эшләткән яки үзе эшләгән эшләрнең барысын да хәзер минем өскә аударды. Аңа һәрвакыт билгеле сәгатьтә ашау әзер, иртәнчәк, йокысыннан торуга күлмәк, чалбар, галстук, кулъяулык үтүкләнгән булырга тиешле. Ул гына да түгел, мин монда да Миңлебай Нәҗипичның үзенә генә хас таләпчәнлеккә, пөхтәлеккә җавап 'бирерлек итеп эшләргә тиешмен. Ләкин һаман әле бу эшләрне аңа ярарлык, аны канәгатьләндерерлек итеп эшли алмыйм. Ничек итеп тырышып юсам да, ничек җентекләп үтүкләсәм дә, ул барыбер бәйләнергә җай таба. Ул беркайчан да кинәт кенә, карамый-тикшерми генә бер нәрсәсен дә кими. — Я, гөлкәем, кичә ничек юдың икән? Бүген ничек үтүкләдең икән син?..— дип эзләнергә керешә. Аннан: — Әй, гөлкәем, кайчан эшкә өйрәнерсең икән син? Я, шулай үтүклиләрмени инде чалбарны?.. Менә бит бу җөе менә монысыннан киңрәк бит. Ә бу галстукны кара инде!.. Ялтыраткансың түгелме соң?.. Әйбер салмый үтүкләдеңме әллә?—дип, йомшак кына итеп, мыжырга тотына. Ахырда шулкадәр җәберсенеп: — Өйрән инде, тизрәк өйрән, гөлкәем. Сиңа, Мыжыковның хатынына, шәләй-вәләй эшләү килешми инде ул. Шундый кешенең хатыны булуга ирешү үзе генә дә сиңа унлата көч өстәргә тиеш иде. Ә синдә, ни өчендер, бу ялкын күренми әле һаман,— дип өсти. Мин тырышам. Орчык кебек әйләнеп кенә торам. Ләкин барыбер ярый алмыйм. Аны бернәрсә дә канәгатьләндерми, берни дә куандырмый. Тик айның уртасында һәм азагында гына, саклык книжкаларын кулына алып караганда гына ул бераз кәефләнеп утыра. — Димәк, ул хезмәт хакы алган. Аның книжкалардагы байлыгы тагын берничә меңгә арткан. Аның бөтен утырышы шуны, Нәҗипичның бердәнбер мөкатдәс девизын сөйләп тора. "Акча ул, гөлкәем, көртмәле түгел, сазлыкта сибелеп үсми. Аны таба да, ишәйтә дә белергә кирәк". XII Дүртенче курста укыган чагымда мин ана булырга әзерләндем. Миңлебай Нәҗипич моны бик соңлап белде. Белгәч, кайгысыннан читлектәге аю кебек дулап, үкереп йөрде. Мин аның, үзен һәрчак басынкы, шушының белән кешеләр арасында — әйбәт кеше, дигән бәяне яулаган бу адәмнең кирәк чакта төлке мәкерлелегенә генә түгел, ерткыч ярсуыНа да сәләтле булуын күреп тагын да ныграк аптырадым. — Я, гөлкәем, үзең уйлап кара, безгә бала нигә кирәк? — дип ыңгырашты ул, кысык күзләрен усал йөгертеп.— Син укыйсың, мин эшлим. Докторлык диссертациясе якларга әзерләнәм. Ә бала бит миңа мәшәкать ясаячак!.. Диссертацияне язып булмаячак! Беләсеңме син, исәркәй, әгәр мин доктор булып алсам, айлык хезмәт хакым күпме булыр иде бит! Биш мең, ун мең, унике мең!.. Белдеңме?! Шундый кешене бала мәшәкатенә, бала расходына батыру гаделлекме, я?! Әй, син моны аңлый аласыңмыни, исәркәй!.. Я алла, ни дип өйләндем?.. Ни дип тыныч башымны бәлагә салдым?! Ул шулай сөйләнеп, идән буенда дулап йөри-йөри дә, тагын минем алдыма, диван каршына килеп баса. Бәләкәй, йөгерек күзләре белән мине үтәдән-үтә тишәрдәй булып карый: — Я, нигә син моны миңа башта ук белдермәдең?. Менә дигән врач табып алдырып ташлатыр идем бит!.. Эһ дип әйтергә дә өлгерми калыр идең. Бәлки, әле дә соң түгелдер, гөлкәем, ә?! Мин үземә хас булмаган аяусызлык белән аңа: — Соң! — дип җавап бирәм.— Мин баланы табачакмын!.. Ул тар маңгайларын озынча учлары белән кысып тотып, тагын да ныграк түземсезләнеп, идән буйлап йөгереп китә: — Нигә өйләндем? Нигә?.. Менә бала туды. Нәҗипичның нәкъ үзенә охшап, сары чәчле, яшькелт кысык күзле, озынча иякле... Шулкадәр дә бала әтисенә охшый икән!.. Шулай да мин улымны чиксез яраттым. Дөньяда шундый да якын нәрсә була икән! Ул минем йөземне дә, йөрәгемне дә кояш кебек яктыртып җибәрде. Ә Нәҗипичның йөзе көзге көн кебек томса, җансыз көе калды. Бала белән бергә минем өскә төшкән тормыш авырлыклары тагын да артты. Мин укып бетергәнче баланы карап тору өчен килергә теләгән әниемне Нәҗипич кире какты. Үз туганнарыннан берәрсен алып килеп тору турында да уйламады. — Ә ясле нәрсәгә? Ясле ни өчен? — диде ул, җансыз күзләрен миңа ачулы төбәп.— Аның тиңдәшләре барысы да яследә үсә ләбаса. Хөкүмәтебез үзе шулай куша бит. Нәҗипичның барлык мыжык таләпләренә ярарлык итеп өйдә тормышны алып бару да, баланы яслегә, яследән өйгә ташу да, укуда артта калмау да җиңел түгел иде. Моның өстәвенә хәзер бер стипендиядән өзеп бала өчен яслегә түләргә дә, балага кирәк-ярак алырга да туры килә. Ә Нәҗипич айлык акчаны шул ике йөз сумнан бер генә тиен дә арттырмый. Мин, элекке йомры, шаян, җилбәзәк кыз, тавыш-тынсыз күләгәгә әйләнәм. Минем бу хәлем институтта иптәшләремне хафага сала башлады. Мине комсокомитетка чакырып та, аерыпаерып сорашып та хәлемә төшенергә, ярдәмгә килергә тырыштылар. Ә мин үземнең шулкадәр исәрләрчә алдануыма гарьләнеп, иптәшләремә түгел, хәтта әти-әниемә дә авыр хәлгә төшүемне белдерергә теләмәдем. — Тормышым әйбәт, үзем бәхетле. Бернинди дә ярдәмгә мохтаҗ түгелмен,— дип ышандырдым. Ә улым шундый матур, шалкан шикелле ап-ак, туп кебек йомры булып үсте дә үсте. Чынлап та, аңа карап мин үземнең арыганны да, ачыкканны да, хәтта Нәҗипичның кешелексезлеген дә онытам. Мин бала анасы булуым белән горур һәм бәхетле идем. Ләкин бу озак куанычка булмады. Язгы ташкын вакытында, беркөнне улымны яследән алып кайтып килгәндә, мин каты яңгыр астында калдым. Яңгыр сулары юрган аша үтеп кереп улымны да бөтенләй күшектергән иде. Нәҗипичның эштән кайтуына ашарга әзерләп өлгерергә ашыгып, яңгыр үткәнле берәр ышыкка кереп көтеп торырга да теләмәгән идем шул. Күрәчәгем булганга ашыкканмындыр инде. Мин нәкъ госэкзамен биреп йөргән чакта, улымның үпкәсе шеште. Врачлар никадәр тырышсалар да ярдәм итә алмадылар. Чөнки мин аларга эш үткәчрәк мөрәҗәгать иткән булып чыктым... Шулай итеп, мин алданган, хурланган яшьлек хыялымның соңгы чаткысын да җир астына алып барып тыктым... Бала авырый башлаганнан алып аны күмгәнгә кадәр Миңлебай Нәҗипич йөзеннән тик бер үземә генә таныш булган ләззәтле елмаю китмәвен күрү коточкыч иде миңа. Мин елый-сыкрый госэкзаменнарны тапшырып бетердем. Аннан дипломымны кулыма алу белән бөтенләй икенче шәһәргә, укытучылык эшенә китеп бардым. Әйе, мин хәзер укытучы, педагогия институтын гына түгел, тормыш, гаилә, кешеләрне тану дигән иң катлаулы, иң сикәлтәле институтны да үткән тәҗрибәле укытучы хәзер. Мин киткәндә Миңлебай Нәҗипич өйдә булмады. Бу вакыт аның җәйге отпуск вакытында ниндидер курсларда, читтән торып уку институтларында, ничек тә күбрәк сәгать алып, күбрәк акча эшләп калу теләге белән янып, шәһәрнең бер очыннан икенче очына йөгереп йөргән чагы иде. Өстәлдә аңа: "Хуш, Нәҗипич. Мине эзләп маташма. Без икебез ике дөнья кешесе. Безнең кабат беркайчан да очрашмавыбыз хәерле булыр" дигән кечкенә генә язу калды. Бу, әлбәттә, аның өчен көтелмәгән хәл иде. Чөнки ул тавыш-тынсыз, гади авыл кызының, шундый тәвәккәллек эшләвен, әлбәттә, башына да китерми иде. Шулай да мин беләм, ул улы үлгәнгә кайгырмаган кебек, мин киткән өчен дә көенмәс. — Әй-й, гөлкәем, китеп бик әйбәт иткәнсең ләбаса!.. Күптән шулай кирәк иде,— дияр дә куяр. Чөнки аны куандырган да, көендергән дә бердәнбер нәрсә — акча — аның табынган алласы үз янында кала бит!.. Баланың үлүе кебек үк, минем китүем дә Нәҗипичның тормыш тәртибен, үзенә генә хас яшәү кагыйдәсен бер генә минутка да чыгырыннан чыгармас. Ул һаман шулай нәкъ бер вакытта ятар, бер вакытта торыр, төптөгәл бер сәгатьтә ашар, нәкъ элеккечә, юан корсаклы зур кара портфелен култыгына кыстырып энәдән-җептән яңа гына чыккан кебек таза, пөхтә киенеп, һәр көнне бер үк сәгатьтә эшкә китәр, эштән кайтыр. Ишек алдында аның турында һаман шулай элеккечә пышылдап сөйләгән төрле сүзләр йөрер. Берәүләр аны яманлар, икенчеләр мактар, өченчеләре шомланыр... Эштә ул һаман иң эшлекле, иң тәртипле, иң басынкы, иң тотнаклыларның берсе булып калыр... Чөнки аның бу сөйкемле тышкы кабыгының эчендә коточкыч кансыз, комсыз кулакның теп-тере көе саклануын миннән башка беркем дә белми һәм белмәячәк тә бит... Мине тик бер генә нәрсә юата: Нәҗипич, улы үлсә дә, мин китсәм дә, аның кырыс флигелендә тагын элеккечә кабер тынлыгы хөкем сөрсә дә, барыбер докторлык диссертациясен яклый алмас. Андыйларның галимлек яулый торган чагы үтте инде. Хәзер мәйданга чын талантлар, чын кешеләрдән булган галимнәр килә... Менә шулай булды минем яшьлек хатасы. Хәзер монда, мәктәптә, әлбәттә, минем ирдә булганлыгымны, аерылганлыгымны беләләр. Ләкин минем яшь йөрәгемә моның нинди җуелмас кара кан саудырган фаҗигале якларын тик мин үзем генә беләм. Я, үземнең иң тәүге, иң саф тойгыларымны кемгә корбан иттем бит мин! Их, яшьлек, исәр яшьлек!.. XIII Сугышны бетереп, өйгә кайтып яши башлавыма ундүрт еллап вакыт узып та китте. Мин хәзер элекке солдат Гаделша түгел инде. Галиәкбәр дә, минем Нәфисәм кебекләр алдында кукыраеп, әтәчләнеп утырган "алмашчысыз" профсоюз җитәкчесе түгел. Фронтовиклар кайту белән үк аны да, кырына ялагай-җилкуарларны җыеп, җылы оя корып алган трест начальнигын да бик тиз очырып ташладылар. Хәзер Галиәкбәр гадәттәге домоуправ кына... Хөкүмәт аны училищеда кке-өч ел буена юкка гына укыткан булып чыкты. Чөнки ул клуб мөдире булырга, халык арасында аңбелем тарату эше алып барырга яраксыз. Клубка аны җитәкче итеп кую — халыкны клубтан биздерү генә булыр иде. Халык бит ул чын кешене үзе таный, үзе теләп аның янына җыела. Ә Галиәкбәр кебекләрне сик аны ничек балга-майга манчып, татлыландырып тәкъдим итмә,— ул кабул итми. Ә өйләр бит телсез. Алар да, әлбәттә, Галиәкбәрләрне яратмыйлар, тик моны әйтеп кенә бирә алмыйлар. Шулай булгач, Галиәкбәр әйдә домоуправ булсын... һәм ул шулай булды да. Мин монда, управдомнарны гаепләргә, бу кирәкле, хөрмәтле эшне кимсетергә җыенмыйм. Эшнең начары, яхшысы юк. Аны яхшы яки начар итүчеләр генә бар. Шулай итеп, Галиәкбәрнең өс-баш, кием-салымы да хәзер элеккеге түгел инде. Элек ул, мин фронттан кайткан чакларда, җәй йөретеп симертелгән конан шикелле елгыр, шома, елтыр иде. Ә хәзер ябагасын коймаган тайга охшап калган. Аякта кирза итек, өстә бобрик пальто, элекке, төене йодрыктай кызыл-сары галстук урынында, ач эчәк кебек, төссез бер чүпрәк кенә ялпелдәп тора. Аның гаилә хәле хакында да хатын-кыз арасында бик үк күңелле булмаган сүзләр йөри: — Габидә апасы аны, үзе белән тиң картайтыр өчен бер дә карамый, юньләп ашатмый, тәрбияләми икән. Тик үзен генә карап, сыланып-сыйпанып тик яши, ди, корыгыры. Шулайдыр. Шулай булмаса, Галиәкбәре йолыккан әтәч төсенә кергәндә, үзе түмәр умарта кебек булып йөрмәс иде... — Бичара, йөри шунда тозга ияләшкән ятим бозау шикелле. Нишләсен, бичара, язмышы шулай булгач!.. — Ярар, аңа шул кирәк. Ансатка салышмасын, үзенә күрә таман. Как же, үз тиңенә, кыз кешегә ярарга тырышып, җәфаланып йөргәнче, болай ни ансат бит!.. Габидә апасы үзе сөя, үзе кага, үзе кочаклап алып ята дигәндәй... Ә минем күңелемдә Галиәкбәр хәзер ачу да, кызгану да түгел, ә җирәнү тойгысы гына уята. Ялкаулык, эш сөймәгәнлек, кеше җилкәсендә ансат яшәргә ярату — кешене менә нинди хәлгә төшерә?! Ул теләсә, омтылса, , көрәшсә, башкалар шикелле үк, куанычлы чын тормыш белән яши алмас идемени?!. Мин, әлбәттә, Галиәкбәрне гаепләмим. Аның авыр хәленнән көлмим. Безнең халыкта: "Егылганны түбәләмә",— дигән әйбәт мәкаль бар. Мин үзем дә шушы принципта торам. Егылганны түбәләү егетлек түгел. Шуңа да Галиәкбәргә карата, элекке бала чактагы дуслык тойгысын әллә кайчан югалткан, Нәфисәмә күрсәткән таш бәгырьлелеге өчен вакытында аңа бик каты ачуланган булсам да, мин аннан үч алмадым. Үч алу, гомумән, көчсезләр эше бит ул. Чын кеше аннан югары торырга тиеш, дип уйлыйм мин. Аннан соң, Галиәкбәр бит инде хәзер болай да үз-үзен тукмаган, үз-үзен аяк чалып еккан кеше. Нигә егылганны түбәләп маташырга?! Галиәкбәр белән без еш булмаса да һаман да әле очрашып, авылдан кемнең нинди хат алуы, колхоз хәлләренең торышы турында сөйләшеп, фикер алышып торабыз. Үзебез шәһәр кешесе булып бетсәк тә колхозыбызда тормышның көннән-көн яхшыра, колхозчыларның йөзе бәхет белән яктыра баруы өчен икебез дә бердәй үк шатланабыз. Дөнья хәлләренә кереп китсәк, сугыш дигән каһәрле сүзне белмәячәк килер буынның бәхетенә бердәй үк куанабыз, ракеталарга утырып йолдызлар арасында гизеп йөриячәк килер батырларга бердәй үк сокланабыз, бердәй үк көнләшәбез кебек. Ләкин ул һаман мине элеккечә, "сәер кеше" дип атавын ташлый алмый. Ташлау гына түгел, хәтта ул моны һаман, торган саен, ныграк ышанып әйтә кебек тоела. Аның бу үзгәрмәс холкы минем ачуны китерә. Менә әле бүген мин, сменадан кайтышлый, ашыгыч кына мәктәпкә кереп, үзем күптән хәл итеп куйган бер эшне эшләдем дә куанычымнан аягым җиргә тими чыгып килсәм, мәктәп капкасы төбендә бу тора. — Нихәл, авылдаш?.. Син, ахры, бер дә өеңдә утырып ямь тапмыйсың? — дим мин көлеп.— Кайда барма— анда Галиәкбәр... Кайда карама — анда Галиәкбәр. ' Ул да минем арттан көлеп, сорау белән җавап бирә: — Нигә бик авызың ерылган? Әллә берәр шатлыгың бармы? — Бар,— дидем мин тагын кычкырып көлеп. Чөнки күңелемдәге шатлык миңа көлми сөйләшергә мөмкинлек бирми.— Бар, авылдаш,- бик зур куанычым бар! Ул, кызыксынып, минем белән янәшә атлап китә. — Нинди куаныч, авылдаш? Хәер, беләм-беләм... Күптән сизеп йөрим... Шәп-шәп!.. Шулай кирәк... Күпмегә кадәр ялгыз йөрергә мөмкин!.. Мин, аптырап, көлүдән дә, атлаудан да туктап калам. — Нәрсә сөйләнәсең син, авылдаш?! Галиәкбәр, саклык өчен, читкәрәк тайпылып туктый: — Ярар, ярар, эндәшмим... Сизәм... Бетте, бетте, я, дус, үзең сөйлә. Нинди шатлыгың бар? Әллә тагын берәр почет грамотасы эләктеме? Хәер, син аларга күнегеп беткәнсең инде,— дип, сүзне бөтенләй икенче якка борып, тезеп алып китте.— Мактыйлар бит, ә?.. Ай-Һай мактыйлар... "Ташчы Гаделша бригадасы да җидееллыкны дүрт елда үтәячәк!..", "Беренче елны икееллык план!..", "Кирпеч салуны тизләтүдә Гадел Корычбаевның яңа методы", "Корычбаевның коммунистик хезмәт бригадасы кырык градус салкында да эш темпын киметмәде...", "Депутат Корычбаев сайлаучылар арасында!.."— дип, төрлечә әйләндереп, мактап радиодан да, газеталардан да сөрән салып кына торалар бит. Ничек әле син йорт салып йөргәндә болардан башың әйләнеп, егылып төшмисең, ә?! Ничек әле алар синең көнгә ничә йөткереп, ничә төчкергәнеңне язмыйлар, ә?.. Валлаһи, баш әйләнерлек бит, ә?.. Галиәкбәр бу сүзләрне тезгән саен минем әле генә күңелемне чолгап алган ярсу куаныч җуела, йөземә көлү урынына ачу, әченү эзләре чыга бара. Мин бик озак, бер сүз дә әйтә алмый, Галиәкбәр алдында басып торам. Ә ул, күрәсең, күптән бирле уйлап, җыеп йөргән сүзләрен бер авыз ачкан чакта әйтеп калырга ашыга: — Әйтерсең, коммунизмны Корычбаев берүзе генә төзи, ә? Шулмы гаделлек, ә?.. — Дөрес сөйлисең,— дим мин аңа сокланып карап.— Синең дә бер дөрес сүз сөйләр көнең бар икән. Рәхмәт, авылдаш!.. Хәзер инде Галиәкбәр, аптыраштан шып туктап, миңа гаҗәпсенеп текәлеп карый: — Ә, нәрсә дисең, Гадел?.. Күрәсең, ул минем ачулануымны, эчтә саклап йөртән элекке үпкәләрне дә тышка чыгаруымны, шуның белән үзенең дә, минем дә күңелнең бушап калуын теләгән. Ләкин бу юлы мин аңа ачуланмадым. Дөрес сүзгә ничек ачуланасың? Шулай да Галиәкбәрнең бу сүзләре мине чынлап та каты уйга калдырды. — Чынны сөйлисең, авылдаш,— дим мин аңа якынрак килеп.— Мин үзем дә моңа күптән уңайсызланып йөрим. Газетадан һәм радиодан килеп мине эзли башлауларын сизеп калсам, качам. Ләкин алар өлгер халык бит. Кайдан булса да эзләп табалар. Аннан, ай-ваеңа куймый, көчләп газета битенә төшерә башлыйлар. Чынлап та, ни өчен шулкадәр игътибар? Мин ул кадәр нәрсә кыйратканмын? Мин бит гади бер ташчы. Минем кебекләр меңнәр, миллионнар!.. Но, әйтик коммунистик хезмәт бригадасының бригадиры, мастер. Безнең бригаДа әйбәт эшли. Шуннан ни булган?! Әйбәт эшләргә тиешбез дә. Чөнки һәрбер яхшы эш — синең, минем, аның тормышын яхшырта, ә капиталистныкын түгел. Шулай булгач, яхшы эшләү ул — безнең төп гадәтебез. Төп гадәт өчен кешене нигә мактап торырга?! Син дөрес әйттең, авылдаш. Гафу ит, гомереңдә бер тапкыр дөрес фикер әйттең. Әйе, моңа чик куярга кирәк. Мин макталу өчен эшләмим... Я хуш, авылдаш, мин ашыгам. Галиәкбәр күзләрен хәйләкәр майландырып, минем җиңнән тартып туктата. — Тукта әле, кызма әле, авылдаш!.. Бу кадәр сәер кеше булырсың икән. Мин бит моны юри, сине сынау өчен генә әйттем, һай, ахмак, мактаудан туямыни кеше!.. Их, әгәр синең урыныңда мин булсам!.. Белер идем. Ә син, ахмак, чын ахмак, белдеңме?! Юкка гына "сәер кеше" дип атамыйм бит мин сине!.. Карале, авылдаш, мин сине күптән тиргәргә җыенып йөри идем. Бик әйбәт туры килдең әле... Тиргә-тиргә. Тик кара, кырын якка тартма! — дим мин игътибарсыз гына. Чөнки әле мин һаман Галиәкбәрнең, шаярып әйтәм, дип, уендагын — әйбәт дөрес фикер әйтеп җибәрүе турында уйлыйм. "Акылсыз кеше түгел бу Галиәкбәр... Кирәк җирдән чеметә белә..." Ләкин Галиәкбәр хәзер нәкъ үзенә генә хас булган, минем җаным сөймәгән телдә тәтелди башлый: — Кара әле, дус, авылдаш, син бит депутат. Шәһәрнең генә түгел, бөтен республиканың хөрмәтле кешесе. Ә үзең кара инде нинди квартирада торасың? Шәһәрне тәү сала башлаган көндәге фин өендә бит!.. Бригаданың барлык әгъзаларына газлы, ванналы квартиралар юллап алып биреп бетердең. Ә үзеңә юк. Шулмы егетлек? — Шул,— дим мин, аны туктатырга тырышып.— Менә кайчан миннән дә мохтаҗрак кешеләр квартира алып бетерер, шул чакта мин дә алырмын. Менә дигәнне, син әйткәнчә, газлы, ванналыны... — Ни өчен башта үзеңә алмаска? Ни өчен мөмкинлектән файдаланмаска?—дип ыңгыраша хәзер Галиәкбәр. — Мин алай теләмим. Вөҗданым кушмый. Галиәкбәр өметсез кул селтәп: — Ахмак син, Гаделша!..— ди.— Ахмакның да ахмагы!.. — Шулай да булсын, ди... Ул мине "ахмак" дип атау белән генә канәгатьләнми, ә моны миңа ныклап төшендерергә тырыша. — Ә инде газеталарга мактап язуга килгәндә, бер дә эш бая мин әйткәнчә тормый. Син анда үзеңне түгел, ә бригадаңнан кемне дә булса башка берәүне алга чыгарып бастырасың. Үзең аның артынарак яшеренеп, күренмирәк калырга тырышасың. Юкка гына "сәер кеше" дип атамыйм бит мин сине. Син, Гадел, авылдаш, кадерләгәннең кадерен белмисең. Аңлыйсыңмы? Үзеңне дә, мондагы бердәнбер авылдашың Галиәкбәрне дә онытасың бит син!.. Шунда, ичмасам, сүзең үткән чакта, мине мактап, берәр зуррак эшкә дә тәкъдим итә алмыйсың бит. Әллә син миңа шушы домоуправ булып йөрү бик күңелле дип беләсеңме? Әллә син Галиәкбәрнең дә берәр бәләкәйрәк кенә булса да түрә буласы килми дип уйлыйсыңмы?! Инде бу сүзләрдән минем косасы килә башлады. — Җитәр, авылдаш, син мондый сүзләрне Габидә апаңа сөйлә, яме! — дидем дә китә башладым.— Мин аларны ишетергә дә теләмим. Бая гына бер акыллы сүз сөйләп, күңелемдә хөрмәт казана язган идең, әле инде бу сүзләрең белән аны тагын җуйдың. Күрәсең, без беркайчан да бер-беребезне аңламабыз... Ләкин Галиәкбәр кулына бер килеп эләккәнне алай 4 Л-1264 49 тиз генә ычкындырып җибәрә торганнардан түгел. Ул тагын да минем арттан төште: — Бетте, валлаһи-билләһи бетте, авылдаш. Мин бит болай гына, шаярып кына... Ә син нәкъ бала кебексең. Бер дә уен-көлкене аңламыйсың. Бигрәк сәер, бигрәк беркатлы кеше син, Гадел!.. — Дөрес, мин тик туп-туры сөйләгәнне генә аңлый алам. Бәлки бу минем культурам җитмәгәнлектән киләдер?.. Укымышлы кешеләрнең катлаулы холыкларына төшенеп җитә алмыймдыр?.. Ләкин ничек кенә булмасын, миңа уратып-читләтеп сөйләшү ошамый. Галиәкбәр минем белән килешергә теләгәнлеген белдереп: . — Я, я,— дип куя.— Ташлыйк әле бу күңелсез сүзләрне. Бая мәктәптән йөзең бик яктырып чыгып килә идең... Сөйлә әле, авылдаш, анда нинди күңел юаткыч таптың?.. Әллә, мин әйтәм, син теге Гөлбикә ханыма күз атып пәрисеңме дим?! Ха-ха, ярарлык кош!.. Миндә Галиәкбәрнең шушы тиктормас озын телен тартып чыгарып бәйләп кую теләге гуа. "Их, нәрсәне, кемне генә үзенең җирәнгеч селәгәе белән пычратмый бу тел!.." Галиәкбәр минем кәефнең тәмам бозылып җитүенә аз гына да игътибар итми дәвам итә: — Менә, ичмасам, хатын дисәң дә хатын, ә? Тик артык горур. Беркемне дә санга сукмый, танау буена карап тик йөри бит, әй!.. Ә үзе чибәр, ә?! Ул төс дисәң төсе, буй дисәң буе, сын дисәң сыны!.. Кәртинкәмени?! Ә син, уең булса, аның бу горурлыгына карама, авылдаш. Коры тот!.. Хатыннарның горурлыгы — иртәнге томан гына ул. Таң җиле аз гына истеме, тарала да югала... Шулай бит, дус, ә? Хи-хи!.. Мин, аның селәгәйле теленнән Гөлбикәнең исемен тизрәк коткарырга ашыгып, сөйләмәс серләремне сөйләп ташлыйм. — Мин мәктәпкә үземнең депутатлык акчамны бирергә генә кергән идем... Минем план барып чыкты. Галиәкбәр, Гөлбикә ханым турында шунда ук онытып, әле генә майлы елмаеп, кысылып беткән сарык күзләрен зур итеп ачып миңа төбәлде. — Ә?.. Нәрсә дисең?! Депутатлык акчасын бирергә?.. Кемгә бирергә?.. Ни өчен бирергә?! Ә мин аңа, Гөлбикә ханымның исемен телгә алудан туктаган өчен рәхмәт йөзеннән, барысын да сөйләп бирдем. — Мәктәп файдасына. Мәктәп минем' шушы кечкенә бүләгемне куанып кабул итте. Шушыңа мин бүген бик шатмын,— дидем. Галиәкбәрнең күзләре тагын да киңрәк ачылып китте. — Димәк, депутатлык акчасы моннан соң синең кулга тимәячәк?.. Аның шулкадәр аптыравын күреп минем күңелем яңадан күтәрелде. Мин бая мәктәптән чыгып килгәндәге кебек күтәренке рухлы кешегә әйләндем, һәм, үзем дә сизмәстән, гаҗәп зур куаныч белән: — Мин аны мәктәпкә, балаларга бүләк иттем,— дип кабатладым. — Ә синең үзеңә акча кирәкмимени? — ди Галиәкбәр, һаман аптырап. Ә мин кинәнеп: — Кирәксә, без аны эшләп табабыз,— дим.— Хезмәт хакым миңа артыгы белән җитә. Ахыр Галиәкбәр, аптыраудан туктап, тиргәүгә күчә. — Җитә, җитә, имеш! Нәрсә, синең әллә башкаларныкы кебек аерым дачаң, үз машинаң бармы? Әллә син ун меңлек тә, унбиш меңлек мебель сатып алдыңмы? Әниеңә биш меңлек тун кидердеңме әллә? — Миңа әлегә алар кирәкми. Кирәк булса аларын да булдырып булыр,— дим мин, аның ачуын кабарта алуыма шатланып.— Ләкин мин бәхетне ул нәрсәләрдә генә күрмим... Галиәкбәр минем бу искәртүемә колак салырга теләми. һаман кызыбрак мине тиргәвен дәвам итә. — Ахмак!.. Ахмак!.. Беркем эшләмәгәнне эшләп, беркем кыланмаганны кыланып йөрисең икән ләбаса!.. Үз акылың җитмәгәч, миңа, һәрчак үзеңә яхшылык теләгән бердәнбер авылдашыңа, киңәш итәр идең, ичмасам. Әйтә идем бит, сиңа борынгырак, акча кирәкмәгән тәүтормыш заманындарак яки полный коммунизм җиткәч кенә туарга кирәк иде дип. Син бу заманга ялгыш килеп эләккәнсең дип. Дөрес шул. һай, ахмак!., һай, ахмак!.. Юкка гына "сәер кеше" дип атамадым бит мин сине. Я, әйт әле, синнән дә исәр, синнән дә сәер бу дөньяда кем бар?! Тфү, ташка үлчим! Галиәкбәрнең сүзләре, гаҗәпкә каршы, бу юлы һич тә минем ачуымны китермәде. Киресенчә, мин моннан үзем эшләгән эшнең әйбәтлегенә тагын да ныграк төшендем. Күз алдым тагын да ныграк яктырып, күңелем тагын да иркенрәк булып ачылып киткән сымак булды. Шуңа мин авылдаш белән бу хакта артык сүз көрәштереп тормый, аның аркасыннан дусларча гына кагып: — Син, Галиәкбәр, үзең сәер кеше. Син үзең соңлабрак тугансың. Сиңа полный капитализм чорында, акчаның алла да, патша да булган чагында туарга кирәк иде. Ул чакта, бәлки, син хәзерге кебек хөрт кенә домоуправ түгел, ә бәлки, шәп "хозяин дома" була алыр идең,— дип шаярттым да, үз юлыма китеп бардым. Ә ул тәмам аптырап: — Ә мин ул ахмакны Гөлбикә ханым кырына баргандыр, аның үзенә карата күптән бирле мәхәббәт тотып йөрүен аңлагандыр, дип куанган булам тагын. Ә ул... һай ахмак, исәр!— дип сөйләнеп торып калды. XIV Эшләнгән эш, кылган гөнаһны үкенеп кенә төзәтеп булмый. Инде җир тырнап еласаң да, яшьлек кире кайтмас. Шуңа мин үкенеп, елап утырмыйм да. Менә өч ел инде укытучы булып эшлим. Мәктәпне, балаларны, иптәшләремне, тормышны, кыскасы — бөтен дөньяны элеккедәй, хәтта аннан да ныграк яратам. Нәҗипич минем йөрәгемдәге бу хисләрне сүндерә алмады. Тик мин басынкыландым, җитдирәк, акыллырак кешегә, кирәгеннән иртә уйчан кешегә генә әйләндем. Бәлки, тыйнаксызлык булыр, шулай да мин үземнең тормышка булган хәзерге мәхәббәтемне мәһабәт, горур олы диңгезнең давыл алдындагы тынлыгына охшатыр идем. Әле ул уяныр, ярсыр, кыялы ярларыннан ташып чыгар... Әй, никадәр көч, куәт, дәрт, никадәр гүзәл ярсу яшеренгән аның бу тынлыгында!.. Менә шулай тын, салмак, басынкы гына яшим мин хәзер. — Ә сөю? Мәхәббәт?! Алар да шул Нәҗипич белән бергә югалдымыни? Хәзер синең күңелеңдә бу гүзәл хискә урын калмадымыни инде?—диярсез. Әй, ничек мин аның шулай булуын, күңелемнең моннан ары беркем алдында да эремәвен, мәңге ирекле булып калуын теләр идем. Ләкин мөмкинме соң?! Дөрес, монда килгәч, тәүге ике елда мин үземне чынлап та бу хистән тәмам азат кеше итеп тойдым. Беркемгә дә күтәрелеп карыйсым килмәде. Мине бөтен җирдә Нәҗнличның шөкәтсез шәүләсе эзәрлекләде. Барлык ирләр дә тик шушы Нәҗипич сымак булып күренде. — Шулай булгач, аларга карата күңелдә яңадан берәр җылы тойгы уянуы мөмкинмени? — димен мин. Монда мин үземнең икенче бер хатама да төшендем: Миңлебай Нәҗипичка карата минем күңелемдә чын мәхәббәт булмаган икән. Аңа — сәер кешегә карата булган балаларча кызыксынуымны, азак килеп шундый зур кешенең игътибары белән мавыгуымны мин мәхәббәт дип таныганмын. Шуңа күрә дә соңыннан мин аны ташлап китә, аннан котыла алганмын. Чын яраткан кешенең җитешсез якларын күрү дә, аны ташлап китү, оныту да алай җиңел түгел, хәтта мөмкин булмаган хәл дип уйлыйм мин хәзер. Миңлебай Нәҗипичка карата хәзер минем күңелемдә ачыну, җиксенүдән башка бернәрсә дә юк. Ул минем өчен хәзер кайчандыр күреп үткәргән куркыныч төш кенә. Әй, әгәр шушы төшне дә бөтенләй онытып булса иде! Кая соң?.. Ул минем бәхетемне күләгәләп, мәңге артымнан ияреп йөриячәк... Юк, мин мондый "төш"нең кабатлануын теләмим. Күңелемне каты йозакта тотарга телим мин хәзер... "Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас..."— дип юрарга ярата иде минем әнием. Нинди аяусыз юрау бу! Миңа ул һәрчак сөякчел бармагы белән төртеп күрсәтеп: — Кара!.. Гомереңнең иртәсендә уңмагач, кичен дә уңмассың!—дип, искәртеп кенә тора сымак. Хәер, мин үзем юрауларга ышанып яши торган кеше түгел, әлбәттә. Алай дигәч тә, мин совет мәктәбе, комсомол оешмасы тәрбиясен алган кеше, совет укытучысы бит әле. Шулай да кем белә?., һәрхәлдә тагын да берәр хата ясамас, үзеңә карата үз күңелеңдә сакланган соңгы хөрмәтне дә җуеп ташламас өчен, ир-ат халкыннан ерак торырга тиешмен мин. Монда, укытырга килүемнең тәүге ике елында, мин һәрчак шушы кагыйдәдән чыгып кына яши алуыма ышанычым камил булуы белән шат идем. Ләкин." Ләкин менә бер ел инде мине тагын бер кешенең сыны эзәрли. Бу ни эш инде?! Шулай ук тыйнаксызмыни минем күңелем?.. Ни өчен болай тиз гашыйк булучан мин?! Җитмәсә, тагын үз тиңем түгел бит әле. Тагын ир уртасы кеше. Минем бәхетем гел шундыйлардан гынамы икәнни?.. Мине яратып йөрүче үз тиңнәрем дә аз булмады лабаса. Хәтта Нәҗипичка барып, бәхетсезлеккә очравымны белгәч, үзенең йөрәген, сөюен тәкъдим иткән, мине кечкенә чагымнан ук яратып йөргән Хәмит дигән авылдашым да бар ич. Ул әле дә өйләнмәгән. Ул әле дә мине көтә. — Бер аңламаса да бер аңлар. Бер яратмаса бер яратыр...— ди бугай. Ләкин мин яшьтән үк әллә ничек булдым шул. Миңа үз тиңнәрем ошамады. Аларны мин тиң күрмәдем. Алар миңа акыл утырып җитмәгән малайлар кебек кенә күренде. Ә ирләр?! Әйтерсең барлык көч, куәт, баһадирлык, олпатлык, акыл һәм белем— барысы да аларда гына!.. Күрәсең, шундый кызлар да була?.. Менә Мария дә Мазепаның җитендәй ак сакалына, карчыгадай үткер күзләренә, булат кылычтай үткер', кыю йөрәгенә гашыйк булган бит!.. Әй, мин үземне Мариягә алып барып тиңләп тә куйдым түгелме соң?.. Көлке. Менә шундый тыйнаксыз акыл белән тормышта ничек ялгышмыйсың инде!.. Шулай итеп, менә бер ел инде минем күңелемне тагын бер ир кеше биләп алды. Ятсам-торсам, уйнасамкөлсом, ашасам-эчсәм дигәндәй, ул һәрчак минем янымда. Менә монда, йөрәкнең нәкъ түрендә... Мин соңгы вакытта моны хәтта дусларымнан да яшерә алмый башладым. Минем һәрчак аның эше, тормышы, балалары, әнисе белән дә кызыксынуым, хәтта кайвакыт, үзем дә аңламастан, аның исемен әйтеп җибәрүем, дусларымның күңелендә шик уятты. — Әллә Гаделгә күзең төштеме синең? — диләр алар, шаяртып.— Әйе, ул күз төшәрлек ир... Чын кеше. Мин яшь кызлар шикелле кызарып-бүртенеп, оялып китәм. Елый язып танам. Аларны да, үземне дә моның дөрес түгеллегенә ышандырырга тырышам. Ләкин бушка гына. Мин никадәр аны уйламаска, күрмәскә, игътибар итмәскә тырышсам, ул шулкадәр ныграк минем күз алдыма килеп баса. Инде миңа нәрсә эшләргә?.. Шулай ук беркайчан да акылга утырмас, тыйнаксыз кешеме икәнни мин?! Менә бит, менә, үз-үзенне дә яхшылап белеп булмый. Шулай булгач, ничек кешене беләсең, ничек таныйсын? — Инде хаталанмам. Бу нәкъ шул мин теләгән, мин эзләгән чын кеше!—дип ничек әйтә аласың?.. Бәлки, кеше үзенең шушы бөтенләе белән төшенеп бетмәслек булуы, һәр көн, һәр сәгать, һәрвакыт яңадан-яңа сыйфатлары ачыла баруы белән кызыктыр да. Бер карауда ук пыяла шикелле үтәдән-үтә күреп алсаң, бәлки, ул кешенең синең өчен кызыгы да калмас иде. Син аны бер тапкыр үтәдән-үтә карар идең дә үтеп китәр идең. Юк, юк. Мин менә Гаделне үтәдән-үтә күреп торам кебек. Аның бөтен холкы, тормышы, эше, йөреш-торышы, күз карашы — бөтенесе дә шундый якын, шулай таныш. Миңа анда аңлашылмаган, үтә күренмәгән бер генә нәрсә дә юк сымак... Ә шулай да мин аның яныннан үтеп кенә китә алмыйм. Ул никадәр ачык, аңлаешлы булган саен миңа якынрак, кадерлерәк була бара. Әйе, бу — ул! Чын кеше. Ул мин эзләгән кеше. Яратам мин аны, Гаделне!.. Чын яратам. Аннан башка миңа тормыш юк. Әй, ул моны белсә иде!.. Ни уйлыйм?! Мөмкинме соң?! Юк, ярамый, ул моны беркайчан да белергә тиеш түгел. Кем белә, бәлки, мин тагын тойгыларны бутыймдыр?! Бәлки, мин тагын чын, әйбәт кеше дип хөрмәтләвемне ярату дип хаталанамдыр... XV Гадел белән мин уллары аша танышып киттем. Аның ике улы да безнең мәктәптә, минем класста укыды. Өлкәне үткән ел, кечесе быел ун классны тәмамлап, Мәскәүнең нефть институтына барып керделәр. Әй, белсәгез иде, пичек якын иде бу балалар миңа!.. Хәер, мин, гомумән, балалар яратам. Класстагы һәр бала — минем балам. Безнең уку-укыту эшләре мөдире мине: — Гөлбикә балаларның йөрәгенә керә белә. Шуңа аны балалар яраталар. Шуңа аның классында тәртип тә, уку да яхшы бара,— дип мактый. Чынлап та чиксез якын алар миңа. Ә менә Гаделнең улларын мин аеруча ярата идем. Алар миңа бөтенләй үз балаларым кебек иде. Аларны минем кысып-кысып сөясем, чәчләреннән сыйпап: — Улым, улыкайларым!— дип әйтәсем килә торган иде. Ә алар шундый теремек, уяу, әйбәт холыклылар. Киң җилкәле, нык гәүдәле, кыелып киткән калын кара кашлы, якты, чем-кара күзле булулары белән бөтенләй Гаделгә охшап торалар. Ә эшчәнлекләре, тырышлыклары соң!.. Алар уртача укуны белмиләр. — Укырга икән укырга. Сөйрәлеп вакытны бушка уздырып йөрмәскә! — менә аларның девизы. Бу бит Гаделнең тәрбиясе. Алар бөтен эштә әтиләренә охшарга тырышалар. Аларның әниләре юк бит. Әниләрен алар хәтта хәтерләмиләр дә. Бик кечкенәдән үк анасыз калганнар алар. Әй, ничек шатланып мин аларга әни булыр идем!.. Әни, дисеннәр иде алар миңа. Я, нәрсә уйлыйм бит!.. Менә нинди акылсызлыкка барып җиттем хәзер!.. Ә иптәшләрем мине, акыллы хатын, дип яраткан булалар тагын... Гадел элек эштән кайтышлый еш кына мәктәпкә кереп чыга. Балаларының укуы, холыклары, уңышлары яки нинди уңышсызлыкка очраулары белән кызыксына. Бер уңайдан, мәктәпкә ата-аналар тарафыннан берәр ярдәм кирәкмиме, дип тә белешә. Кирәк чакта ихлас күңел белән ярдәм итеп ташлый иде. Миңа класс җитәкчесенә, аның белән аеруча еш очрашырга туры килә иде. Гадел минем классның атааналар комитетының председателе иде. Ата-аналар җыелышына аның килми калуын хәтерләмим. Киресенчә, ул башка ата-аналарны мәктәпкә җәлеп итүгә дә күп көч сала иде. Никадәр эшле кеше булса да мәктәп һәм балалар өчен ул һәрчак вакыт тапты. Яратам мин шундый аталарны. Минем үземнең әтием дә шулай иде. Хәер, ул әле дә шулай... Гадел!.. Ул киң кулбашлы, биек нык гәүдәле, һәрчак ачык һавада эшләгәнгәме, аеруча сәламәт, яшь, көләч йөзле, якты, туры карашлы кеше. Ул данлы төзүчеләрнең берсе. Ул — бүгенгенең батыры, минем йөрәгемнең алласы. Менә бер ел инде ул минем барлык уемны, акылымны, иң татлы өметемне биләп тора. Мин беләм: Гаделнең бик матур хатыны — Нәфисәсе булган. Алар яратышып өйләнешкәннәр. Бәхетле булганнар. Ләкин Нәфисә үлеп калган. Балаларны Гаделнең әнисе, гаҗәп сөйкемле, сабыр, түзем холыклы Гайшә Әби карап үстергән... Гаделләрнең бу кыска һәм чиксез бәхетле тормыш тарихын да миңа менә шушы Гайшә әби сөйләде. Картәнисе һәм әтиләренең тырышлыгы, хәстәрлеге аркасында балалар һич тә ятимлек күрми, исән-сау, теремек, шаян, эшчән булып үсәләр. Мин аларга сокланмыйча булдыра алмый идем. Шушындый уллары булган кешеләр нинди бәхетлеләрдер! Мин генә түгел, мәктәптә башка укытучылар да аларны яраттылар. Корычбаевның балалар тәрбияләү тәҗрибәсен башка ата-аналар белән дә уртаклаштырырга кирәк, дигән фикерне еш әйттеләр. Шушыннан чыгып, былтыр мин Гаделгә -безнең ата-аналар җыелышында "Балаларны мин ничек тәрбиялим?" дигән темага беседа үткәрмәссезме икән? — дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иттем. Бу сүзгә каршы ул, бүлмә яңгыратып кычкырып көлде дә: — Әй, иптәш Өметкулова, аны сөйләп буламыни? — дигән сорау белән җавап бирде. (Ул миңа һәрчак шулай фамилиям белән генә эндәшә шул. Гөлбикә дип әйтсә, ничек якын булыр иде дә бит... Хәер, Мыжыковның "гөлкәем"ен күп ишеткәннән соң, миңа үз исемем бик үк ошамый да. Әйдә, ул фаМилиям белән эндәшсен.) Мин аның бу соравына кинәт кенә ни дип җавап кайтарырга белми тордым. Чынлап та, бер уйласаң, моны сөйләп бетерергә мөмкинме соң? Ә ул минем уңайсыз хәлдә калуымны шунда ук аңлап, көлүдән туктады да, күзләремә туп-туры карап, гаҗәп ышанычлы тавыш белән: — Минемчә, иптәш Өметкулова, баланы дөрес тәрбияләүнең төп сере — дөрес яшәүдә. Ата-ана дөрес яшәсә, чын кеше булса, балалар да шулай була. Мин, урам тәрбиясе яки начар иптәш баланы боза, дигән сүзгә ышанмыйм. Дөрес семьяда дөрес тәрбия алган, чын кеше булу юлына баскан бала чит йогынтыга бирелми ул. Киресенчә, үзе яхшы йогынты ясый, үзенә ияртә,— дип куйды. — Алай булгач, нәкъ менә шушы хакта сөйләгез инде,— дидем мин, ни өчендер кызарынып. Ә ул миңа тагын озак кына карап торды. Аннан: — Сез, иптәш Өметкулова, мине гафу итегез,— диде.— Мнн андый педагогик темаларга сүз сөйләргә өйрәнмәгәнмен. Аны булдыра алмам. Ә инде менә бу ике катлы мәктәп йорты урынына дүрт катлы мәктәп салып бирегез, мәктәпне ике смена эшләүдән коткарыйк,— дип әйтәләр икән,— пожалуйста. Анысын, сезнең өчен, әһ дигәнче эшләп була. Безнең бригада өчен бу кыен эш түгел. Чын. Безнең ташчы халкы өчен таш күтәрү, йорт салу түгел, ә сүз сөйләү иң авыр нәрсә... Гадел шулай диде дә, калын күкрәк тавышы белән класс бүлмәсен яңгыратып, тагын бер көлеп-алды. Бу көнне ул уку бетеп, балалар таралып кына торган чакта килеп кергән иде. Гаделнең бөтен сүзеннән, көлүеннән, көнгә янган кара-кучкыл какча йөзеннән искиткеч сәламәтлек, эчке һәм тышкы сафлык аңкып тора. Аның тавышыннан, минем күңелемә дә яктылык, шатлык, сәламәтлек өстәлгән кебек була. Мин, үзем дә аңламастан, аңа кушылып, чын күңелдән шаркылдап көлеп җпбәрәм. Әйтерсең, миңа шаян, шат яшьлегем кире кайтты. Без озак көлешәбез. Нәкъ менә шушы көнне ул минем йөрәгемә иң гүзәл җыр булып сеңеп калды. Шул көннән бирле бу җыр мине я!пәүгә, бәхеткә, якты киләчәккә чакырып, берөзлексез колагымда яңгырап тора. Бер генә минутка да мнн аның сихри моңыннан аерыла алмыйм. XVI Күптән түгел Гадел безнең мәктәпкә тагын килеп чыкты. Зур тәнәфес вакыты иде. Хәзер инде ул, элеккечә, миндә уллары укыган чактагыча, 10 "А" классына түгел, ә туп-туры директор бүлмәсенә юнәлде. Мин бу вакытта коридорда тәртип саклап, балалар арасында йөри идем. Корычбаевны күргәч, минем йөрәгем ярсу аттай дулап, хәтта башларым әйләнеп китте. "Шулай ук минем яныма килмәсмени?! Әй-й, ничек сагындым мин аны! Уллары мәктәптән киткәннән бирле бер тапкыр да якыннан күргәнем юк бит... Сәбәп юк шул хәзер күрешергә!.. Шулай ук әле дә сөйләшеп булмасмы икән?.." Әйе, ул менә минем белән уңайсызланган, оялган сымаграк төс белән, читтән баш кагып кына исәнләште дә, директор бүлмәсенә үтте. Мин, үзем дә сизмәстән, барысын онытып, аның артыннан иярдем. Мин барып кергәндә, Гадел һаман баягыча нигәдер уңайсызланган, оялган, хәтта берникадәр гаепле төс белән, директорга бер саклык киижкасы сузып тора иде: — Менә шушыны рәхим итеп алыгыз әле. Монда депутат булганнан бирле миңа хөкүмәтебез җибәргән акча җыйналган. Моннан соңгылары да шушы книжкага килеп торачак. Мин үземнең депутатлык өчен бирелгән барлык акчамны мәктәпнең һәвәскәрләр түгәрәгенә бүләк нтәм... Әй, белсәгез иде, ул моны ничек гади, табигый итеп, һичбер тантанасыз, кабарынкы сүзсез эшләде!.. Әйтерсең монда сүз меңнәр түгел, ә ниндидер вак-төяк тиеннәр хакында гына бара иде. Миңа, бер тиен өчен җанын бирергә, теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә әзер торган Миңлебай Нәҗипичны белгән кешегә, Гаделнең бу эше ничек тәэсир итүе сезгә сүзсез дә аңлашылыр дип уйлыйм. Мин хәтта үз колакларыма ышанмый тордым. — Тукта әле, бу чынмы, ялгыш ишетмимме? — дим. Башкалар да миннән ким аптырамадылар. Чөнки бу гадәти эш түгел иде. Ә ул. шундый гади, шундый сөйкемле... Менә ул безнең аптырап калганны һич тә абайламаганга салышып, тыгыз, ак тешләрен ялтыратып, дусларча елмайды да: — Бу акчага кыллы оркестр өчен кирәк булган бөтен уен коралларын алуыгызны теләр идем,— диде.— Мәктәптә балаларның кыллы оркестрын оештырырга кирәк. Бу акчаларны мәктәпкә бүләк итүем дә шуның өчен — музыкага сәләте булып та, өендә музыка коралы булмау аркасында, уйнарга өйрәнә алмый калган балаларга ярдәм итү өчен иде,— дип сөйләп алып китте.— Яшереп торасы юк, әлегә безнең шәһәрдә күбрәк балалар музыкага сәләтле булганы өчен түгел, ә мөмкинлеге булган өчен өйрәнә... Ә кайберәүләр, мөмкинлеге булмагач, хәтта бу эшкә үзенең сәләтле икәнлеген дә белми, өйрәнер вакытын уздырып җибәрә. Минем теләк, әнә шундый сәләтле балаларга аз булса да ярдәм итү иде. Менә шул гына... Безнең директор белән завуч соңлап булса да ашыга-ашыга Гаделнең кулын кысалар: — Рәхмәт, иптәш Корычбаев. Сез безгә көтелмәгән хөрмәт күрсәттегез... Ә мин ачылган авызымны һаман йома алмый катып торам. Күңелем һаман ышанып җитми. Чынмы бу?.. Ялгыш ишетмимме?! Ул арада Гадел саклык книжкасын безнең директорга тапшырып, безнең барыбыз белә,ң дә кул биреп хушлашып, чыгып та китте. — Гафу итегез, иптәшләр, сезнең вакытыгызны алдым. Мин дә сменага ашыгам... Мин һаман шул көе бер сүз эндәшә алмый торып калдым. Хәер, аның алдында мин һәрчак шулай югалып калам. Чөнки мин аны яратам. Өзелеп яратам... Минем күңелемдә ул һәрчак шулай, моңа кадәр беркайчан да татылмаган олы бәхет тойгысын уята, мин шул тойгыдан исерәм, телсезгә әйләнәм... Ә бүген ул мине бөтенләйгә җиңде. Мин аңа табыныр хәлгә җиттем. Әйтерсең, дөньяда аның кебек сөйләшкән, аның кебек сөйкемле көлгән, аның кебек һәр эшне шундый гүзәл һәм кешечә гади итеп эшли белгән башка беркем дә юк. Минем өчен дөньяда ул берәү генә... Әгәр ул моны белсә, ни дияр иде икЭн?.. Ачуланыр, миңа җиксенеп карар иде, мөгаен!.. Әгәр ул миңа: — Әй, синме соң минем йөрәгемдә Нәфисәмнең урынын биләр кеше!—дисә, мин үләрмен бит... Аны бит, Нәфисәсен җаныннан артык күреп яраткан, шуның өчен кабат бер хатынга да әйләнеп карамаган,— дип сөйлиләр... Нәфисә — нинди бәхетле хатын булган ул. Аңа ире хәтта үлгәч тә хыянәт итми... Аның өчен бөтен гомерен заяга уздыра. Әйе, Нәфисә чын бәхетле хатын булган. Мин аңа сокланам да, хәтта көнләшәм дә... XVII Менә илле тугызынчы ел да узып китте. Их, үтеп кенә тора бу гомер. Нәфисәнең үлүенә дә ундүрт ел тулды... Уйлана башласаң күңелгә моңсу да булып китә. Әллә нигә бу елларда уйландыра башлады әле. Еш кына әтиемнең бер җыры искә килеп төшә. ...Әй-й, бу гомеркәйләрне узмый диләр. Килке-килке килеп тә уза икән... Яшь үтә барган саен ешрак уйландыра икән ул. Мин күбрәк балалар турында уйлыйм. Бу уй минем йөрәгемне һәрчак куаныч һәм горурлык белән тутыра. Әнисез калсалар да ятим булмадылар. Сәламәт, шат үстеләр. Укыдылар. Хәзер менә икесе дә югары уку йортында укый. Тырышлар. Ышанам, менә дигән инженер булырлар. Алар урта мәктәпне тәмамлагач, туптуры институтка киттеләр. Бу мәсьәләдә мин әтиемнән артта булып чыктым. Әтием, бөтен бала турыдан-туры вузга китәргә тырышып ятканда, унны беткәч эшләп алуны яклый иде. Ә мин... Тормыш әтиемнең фикерен дөресләп торганда, улларымны туры институтка җибәрдем. Бу, бәлки, минем хатамдыр? Ләкин мин дә кеше бит әле. Ә кешенең кайбер мәсьәләләрне шулай үзенчә, көтмәгәнчә хәл итеп куйган чаклары да була. Шулай мин каршы килмәдем. Әйдә, укый алгач, яшь чакта укып калсыннар. Югыйсә, кем белә, минем кебек өмет белән генә торып калулары да мөмкин бит. Дөрес, әгәр сугыш булмаса, мин читтән торып булса да институтны тәмамлаган булыр идем. Сугыш бөтен планны җимерде. Мин сугышка кадәр төзелеш институтының бер курсын тәмамлаган көе торып калдым. Ә аннан соң вакыт та, мөмкинлек тә булмады. Гаиләдә әти дә, әни дә булырга кирәк. Балаларны карарга, ятимлек күрсәтми үстерергә, аларны Нәфисә яраткан кебек яратырга, Нәфисә тәрбияләгән кебек тәрбияләргә кирәк иде. Сугыштан кайткач, Нәфисәмнең кабере янында ант итеп, мин үз өстемә шушы бурычны йөкләгән идем. — Нәфисә, тыныч йокла. Мин, балалар үсеп, үзалларына яшәрлек хәлгә килмичә, бер хатынга да әйләнеп карамаячакмын. Аларга үги ана алмаячакмын. Алар син бардагы кебек шат, бәхетле булып үсәрләр,— дип ант иттем мин. Бу антны үтәр өчен тырышлык та, түземлелек тә аз кирәкми иде... һәм менә балалар үсте, һәркайсысы үз юлын тапты. Моның өстәвенә, минем илем, халкым, фронтта һәлак булып калган иптәшләрем алдында, үз күңелемнән генә биргән икенче бер антым да бар иде. Бу, бер кирпечне үзем өчен салсам, биш кирпечне фронтта һәлак булып калган иптәшләрем өчен салырга Икеләтә, өчләтә тырышып эшләргә, дигән ант иде. Моны мин, әлбәттә, үз-үземә генә бирдем. Ә минем өчен — мин үзем иң каты судья. Әйе, бу яктан да мин үземә артык үпкә ташлый алмыйм. Кулдан килгәнчә бөтенесен дә шул эчке антым кушканча эшләргә тырыштым... Шәһәр — Нәфисәм белән без иң беренче кирпечләрен салышкан, безнең сөйгән шәһәр — хәзер ничек үсте, ничек матурланды. Аның шушы үсешендә, матурлыгында синең дә көчең, катнашың булуы нинди зур бәхет!.. Шуны уйласаң, күңел үсеп китә. — Юк, Гаделша, бу дөньяда син дә бушка яшәмәдең. Бәхетле кеше син, Гадел!.. Галиәкбәр дөрес әйтә,— дип син күңелдән генә үз-үзеңне юатып куясың кайчакта. — Моннан соң да син күпме йортлар салырсың, күпме әйбәт эшләр башкарырсың. Төзелеш солдатларының арткы сафында булмассың шәт,— дип, хаклы куаныч белән янып китәсең. Тик шулай да соңгы вакытта күңел, нигәдер, буштан-бушка боегып киткәли башлады әле. Моның сәбәбе, әлбәттә, шушы ялгыз яшәүдә ята инде. Кайчакта күңелдән генә Нәфисәмә үпкәләп тә алам: — Я, нигә инде син мине шулай иртә калдырып киттең?.. Мин, син дип, улларым дип, җәһәннәм уты эченнән исән кайттым лабаса,— дим... Я, шундый урынсыз үпкә белән Нәфисәнең рухын рәнҗетергә ярыймы соң?.. Ә мин... Әй, юләр... Нәфисәне соңгы вакытта аеруча еш искә алуның башка сәбәпләре дә бар шул. Бердән, өстән балалар кайгысы китте. Өйдә әниемнән башка хәзер минем беркемем дә юк. Балалар барда мин үземне беркайчан да ялгыз тоймый идем. Ә хәзер ничә кайтсаң да өй буш. Әни әни инде ул. Ул һаман син дип яши, син дип барлык йөрәк җылысын бирә. Ләкин бер җылы гына җитәмени кешегә?! Әйе, бу елларда мин аеруча ялгызлык тоя башладым. Бәлки, улларым китеп беткәнгәдер, бәлки... әйтсәң кеше көләр: — Кырыкны узып киткәндә гашыйк булды бу юләр,— дияр... Хәер, минем гашыйк булганга өч ел бит инде. Ул чакта миңа кырык яшь тулмаган иде бит әле. Хәзер менә кырык икегә дә килеп җиттем. Иллегә дә ерак калмады шул. Ә мин һаман яшь егет шикелле, үземнең мәхәббәтемнән үзем оялып, үз күңелемнән үзем качып йөрим... Бер уйласаң, Галиәкбәр мине "ахмак" дип, "сәер кеше" дип дөрес тә әйтә шул. Менә бу мәсьәләдә мин чынлап та сәер кеше шикелле. Яраткан, күңелгә ошаган кеше булмаса да бер хәл иде. Гөлбикәне беренче күрүдә ук яраттым бит. Әле булса хәтеремдә, ул безгә килде. Аны минем балаларның өйдә үзләрен ничек тотулары, дәресне ничек әзерләүләре кызыксындырган. — Үзләренең әниләре юк, шулай да балалар бик тәрбияле. Өс-башлары һәрчак чиста. Бөтен. Үзләре укуга да шәпләр. Җитмәсә, икесе дә су тамчылары шикелле бер-берсеиә охшаганнар. Тик холыклары гына башкарак. Олысы бик тыныч, авыр, сабыр холыклы. Кечесе ут кебек. Тик ул беркайчан да дәрестә шаярмый. Аның шаянлыгы үзенең дә, иптәшләренең дә укуына зарар китерү исәбенә бармый. Кыскасы, әйбәт балалар. Яшь укытучы кызыксынырлык та шул. Үзләре ташчы малайлары. Үзләре класста беренче отличниклар. Менә шулай итеп бер кичне ул безгә килеп керде. Бу вакытта минем улларым дәрес әзерлиләр, о мин Толстойның "Сугыш һәм солых" дигән романын укып утыра идем. Моннан нәкъ өч ел элек иде бу. Әйе, нәкъ менә шул кичне ул безгә тәүтапкыр килеп керде. Ул зифа буйлы, гаҗәп игътибарлы да, моңсурак та зур коңгыр күзле, басынкы холыклы, озын калын ике толымын башына калпак шикелле итеп урап куйган... Кыскасы, төсе дә, буе да, холкы да минем йомры, җитез гәүдәле, шаян, теремек күзле, җор сүзле Нәфисәмнең бөтенләй киресе. Исеме дә хәтта бөтенләй охшамаган. Нәфисә — Гөлбикә!.. Шулай да мин аны шушы бер күрүдә үк яраттым. Нәфисә үлгәннән бирле, беренче тапкыр хатын кеше минем бөтен җанымны, йөрәгемне биләп алды... Бу кичне без озак итеп, бергәләп чәй эчтек. Әнием дә аны яратты булса кирәк. Аның белән сөйләшеп сүзе бетмәде. Миңа ара-тирә өметле дә, шелтәле дә караштырып, һаман Гөлбикәне, сүз белән мавыктырып, өебездә озаграк тотарга тырышты. Мин әниемнең карашыннан: — Менә нинди әйбәт хатын. Син аны яратсаң иде, өйләнсәң иде. Мин бит картайдым... Балалар үсеп китеп бетәр. Япа-ялгыз торып каласың бит, балакай!.. Әй сине, үлгән артыннан үлеп буламыни?.. Тере кеше яшәргә тиеш ләбаса!—дигән үгетне дә, шелтәне дә укыдым. Бу сүзләрне ул миңа соңгы вакытта теле белән бик еш әйтә иде инде. Ә бүген ул миңа бу фикерен сүзсез, күз карашлары белән аңлатырга, төшендерергә тырышкан сымак иде. Хәер, миңа бу хакта төшендереп торуның кирәге бар идемени?.. Мин үзем аңламый идеммени моны?! Ләкин моңача минем күңелдә Нәфисә урынын биләрдәй кеше очраганы юк иде бит әле. Ә хәзер ул бар. Менә ул минем каршымда утыра. Ул минем балаларымны ярата. Алар белән кызыксына. Кем белә, бәлки, мин үзем дә аңа ошыймындыр?.. Әгәр шулай булса, бу минем өчен көтелмәгән бәхет булыр иде. Ләкин... һаман шул ләкин!.. Моның булуы мөмкин түгел. Гөлбикә миннән яшь. Унбиш яшькә кече!.. Унбиш яшь! Бик күп шул. Мине тиңсенерме ул?! Ярата алырмы? Әгәр мин аңа үземнең тойгымны белдерсәм... Ул кире какса?! Юк, моның ничек авыр булачагын хәтта күз алдына китерүе дә авыр. Юк, юк! Мин беркайчан да үземнең тойгымны аңа белдереп, аның каршында көлкегә калырга тиеш түгелмен... Әйе, ул чакта мин шулай уйладым. Их-х, уйларны гына үзгәртәмени еллар?! XVIII Бүген минем күңелнең гаять күтәренке чагы. Мин узган ел, әлбәттә, инженер ярдәмендә, тиешле расчетлар үткәреп, йорт стеналарын салуны тизләтү юлын тәкъдим иткән идем. Бүген җыелышта сүз шушы хакта барды. Бу метод белән бер ел эшләү чорында эш темпы нык көчәйгән, дистәләгән меңнәрчә сум акчага экономия ясалган. Монда минем төзелеш эшен арзанайту, эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максаты белән керткән башка күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәрем дә яхшы сүз белән искә алынып китте. Әлбәттә, андый тәкъдимнәр кертүче бер мин генә түгел. Безнең рационализаторлар күпләр алар. Ләкин шул күпләр арасында синең дә исемең булу, синең тәкъдимнәреңнән дә илеңә күпмедер файда килүен күрү күңелле нәрсә бит эле. Бүген шушы хәбәр минем күңелне күтәреп җибәрде. Җыелыштан соң мин озак кына урам буйлап йөрдем. Уйланам. Башта яңа планнар, яңа тәкъдимнәр туа. Кышкы кич җылы, тымык. Ашыкмый гына ябалак кар ява. Электр нурлары белән әкияттәге тылсымлы сарай төсенә кергән шәһәр үзенең мәһабәт, горур шавы белән яши. Мин, әтием әйтмешли, һәрбер тәрәзәдән түгелгән якты нурга, андагы кешеләрнең бәхетле, тигез тормышына карыйм да куанам. Күңелемнән үзем яраткан бер уйны кабатлыйм: "Юк, Гаделша, син юкка гына яшәмәдең. Бу матур, яшь, бай шәһәрнең һәрбер' йортында синең йөрәгеңнең җылысын, кулыңның кайнарлыгын үзендә мәңге саклаячак кирпечләр — син тезгән кирпечләр ята. Шушы гүзәл йортлар, аларда яшәгән бәхетле кешеләр белән бергә син дә, миллионлаган исемсез геройларның берсе булып, киләчәккә, коммунизмга барып җитәрсең... Кешегә шушы бәхетне тоюдан да артык тагын нәрсә кирәк?! Алга табан да шулай дәвам ит, Гадел!.." Шулай йөри торгач, минем уйлар йортлардан, кешеләрнең бәхетеннән, үземнең шәхси тормышка — мин теләмәгән якка — борылып кереп китә. Монда инде минем ул кадәр мактанырлык, күңелне күтәрерлек урын юк. Шуңа мин һәрчак бу уйдан качарга тырышам. Ләкин хәзер менә качып булмый. Ул минем башка мәҗбүри килә. Ничек кенә уйласаң да мине мәхәббәткә, Гөлбикәгә алып барып туктата. — Я, инде балаларны да үстереп җибәрдең. Өйләнеп кеше кебек гомер итәргә вакыт түгелме?.. Гөлбикә белән без соңгы өч ел эчендә еш кына очрашып тордык. Эш буенча, әлбәттә. Гөлбикә минем улларым өйдә чакта безгә килгәләп йөрде. Ләкин менә быел көз минем кече улым да институтка киткәч, ул килми. Ни эшләсен инде. Аның хәзер бездә йомышы юк. Минем дә хәзер мәктәптә йомыш бетте. Балаларым укып беткәч, мин анда ни эшләп барып йөрим инде?! Ә ничек барасы килә! Гөлбикәне күрергә хәзер сәбәп тә калмады бит. Әллә шуңа да инде ул хәзер бөтенләйгә минем уйдан чыкмый. Дөресен әйтергә кирәк, бу уй хәзер миңа түзеп торгысыз авыр да була башлады. Хәтта мин, еш кына барысын да онытып, аңа барып йөрәгемне ачып салу теләге белән дөрләп янып та китәм. Менә әле дә бу теләк минем йөрәкне ярып чыгып килә. Әллә хәзер үк аның кырына барыйм да: — Гөлбикә, мшг сине яратам. Күптән яратам. Теләсәң тиргә, теләсәң хурла. Минем өчен барысы да бер хәзер. Мин барысына да әзер,— дип әйтимме икән?.. Шулай итим. Билгесезлек белән азапланып еллар уздырганчы, асылын белеп кайгыдан яну яхшырак түгелмени?! Шушы уйны уйлап бетерүем булды, минем аяклар үзеннән-үзе Гөлбикә яшәгән квартира ягына борылды. Карасам, мин үзем дә белмәстән, аның квартирасы тирәсендә генә әйләнеп йөргәнмен. Хәер, бу айларда һәр кич минем юлым урау булса да гел шушы урамнан уза бит. Мин күп вакыт, үзем дә сизмәстән, Гөлбикәнең тәрәзәсендә ут сүнгәнче шушы тирәдә таптанып йөрим. Менә картлач!.. Мин яшь чакта да, Нәфисә артыннан да, болай йөрмәгән идем бит. Безнең ул вакытта мәхәббәт тә, аңлашу да бик гади, табигый булган иде. Олыгайгач мәхәббәте дә авыр, аңлашуы да кыен икән ул... Әллә бу минем өчен генә, Галиәкбәр авылдаш әйтмешли, сәер кеше өчен генә, шулаймы икән?! Юк, җитәр, мондый билгесезлеккә минем артык түзәр хәлем калмады. Хәзер үк барып керәм дә әйтәм: — Гөлбикә, минем хатыным булчы. Үтенәм!.. Мин синсез яши алмыйм. Мин сине өч ел яратып йөрим. Гафу ит, ачуланма, кума мине, зинһар!.. Шушы уйлар белән ярсып, капка төбенә килеп җиткәндә, Гөлбикә тәрәзәсендә ут юк иде. Мин болай аның квартирасына кереп йөргәнем булмаса да, тәрәзәсен яхшы беләм. Укытучылар өчен эшләнгән ике катлы зур йортның икенче катында гына тора ул. Капкадан кергәч тә уң яктагы беренче тәрәзә аныкы. Мин бу тәрәзә кырында кич саен озак-озак туктап, Гөлбикәне кызганып үткәнем бар. Ул һәрчак ялгыз, һәрчак моңсу. Аның да гомере заяга уза бит. Мии керсәм, аның да күңеле күтәрелеп китмәс идеме икән?.. Ләкин шунда ук үземне кимсеткән уйлар башыма килә дә борылып кайтып китәм. Бүген мин алай' кайтырга җыенмыйм. Ничек кенә булса да аны күрергә, уемны әйтергә тиешмен. Ә ул юк. Өйдә юк. Тәрәзәсендә ут күренми. Бәлки, йоклыйдыр?.. Мин, үз-үземне онытып, икенче катка ташланам. Ишектәге кечкенә генә йозак мине аңыма китерә. Мин сүрелеп түбән төшәм. Капка артына чыгып басам. Күңелгә төрле күңелсез уйлар килә. "Кайда китте икән, Гөлбикә? Киногамы, театргамы? Кем белән китте икән?.. Кем белән?! Кем белән?! Шулай ук кемдер аның күңелен биләп өлгердемени?!" Моңа кадәр татып карамаган авыр көнчелек уты минем тынымны куыра. Мин йөрәгемә түзми, читлектәге аю шикелле ярсып, капка төбендә арлы-бирле йөрим. Ә вакыт уза. Киноның соңгы сеансыннан да, театрдан да кайтыр чак күптән узып китте. Ә Гөлбикә һаман да кайтмады. — Кая киттең син, Гөлбикә?! Шулай ук мин синнән дә колак кактыммыни?! Юк, моның булуы мөмкин түгел!.. Төн һаман тын. Урам бөтенләй буш. Кайтыр кешеләр күптән кайтып бетте. Гөлбикә, син бөтенләй кайтмаска, моннан соң беркайчан да минем белән очрашмаска югалдыңмыни?! Үкенечемнең дә, пошынуымның да иге-чиге юк. Гөлбикәсез калган өчен бер яктан үкенсәм, икенче яктан үземне тиргим: сиңа шул кирәк! Үзеңә күрә бик таман! Сөюеңне өч ел буе яшереп йөрмәс идең! Хәтта берчак Гөлбикәнең сине якын күрүе хакында Галиәкбәр искәрткәч тә, я, улларым мәктәпне тәмамласын әле, я, ул мине тиң күрмәс, дип, икеләнеп йөрмәс идең!.. Тәвәккәл кешеләр генә теләгенә ирешә. Ваемсыз кешедән берни дә чыкмый ул!.. Буран һаман көчәя бара. Эре, йомшак кар бөртекләре бертуктаусыз җиргә ябырыла. Мине, Гөлбикәнең капкасы төбендә аптырап, катып калган кешене, бөтенләй күмеп, кар бабайга охшатып калдыра. Мин вакытвакыт ачу белән, кагынып-селкенеп, өс-башымны кардан тазартып алам. Ләкин алар мине тагын күмеп ташлый. Юк, мин кайтмыйм. Кайта алмыйм. Мин Гөлбикәне күрми, аңа үз уемды әйтми торып бу урыннан кузгалмаячакмын... Шәһәр йоклый. Кар яфраклары куера, сәлмәкләнә бара. Офыкта күгәреп таң сызыла. Ә мин һаман көтәм. Көтәчәкмен. Кайда син, Гөлбикә?! XIX Быел көздән бирле Гадел безнең мәктәптә бер генә тапкыр булды. Аның акчаларына алган музыка коралларын, аларда өйрәнә башлаган балаларны күрергә дип, көз көне бер кереп чыккан иде. Шуннан соң килмәде. Хәер, нигә килсен инде? Уллары укып чыкты. Мәктәптә аның эше бетте. Ниндидер бер укытучының, Гөлбикәнең аның хакында уйлаудан туктамавында, аны күрергә, очрашырга, сөйләшергә ашкынып торуында аның ни эше бар?.. Их, мин дә шулай була алсам иде! Кая соң!.. Киресенчә, мин аны никадәр озак күрми торсам, шулкадәр ныграк ярата барам кебек. Кайчакта хәтта, ниндидер сәбәп табып, аларга барып керәсем килә. Ләкин кыймыйм. Ничә тапкыр инде барырга, Гаделне күрергә, улларының ничек укуларын, нәрсә язуларын сорашырга, дип юлга чыккан җирдән борылып кире кайтам, һәр көн, һәр сәгать күңелем шул якка тартыла. Әллә барып кайтыйммы икән? һичбер сәбәпсез, тик болай гына, хәл белергә дип, барыйм да керимме икән?..— дим. Менә бүген дә әле дәрестән шундый уйлар белән баш вата-вата өйгә кайтып кердем. Ашагач-эчкәч бу уйларны онытырга тырышып, газета-журналлар укырга утырдым. Мин биш-алты төрле газета алдырам. Алар мине илебезнең эчке-тышкы тормышы, уңышы, бөтен дөнья хәлләре белән таныштырып тора. Алга, яктыга, биеккә җитәкли. Менә бүгенге газеталарда безнең ракетаның айны уратып очып, аның моңа кадәр беркемгә күренмәгән "оялчан" йөзен фотога төшереп алуы турында искиткеч кызыклы хәбәрләр басылган. Мин бу хакта радиодан кат-кат тыңлап белсәм дә, тагын газеталардан да укырга тотынам. Чөнки бу минем күңелемә бетмәс куаныч, тиңсез горурлык өсти. Менә бит ул безнең кешеләр! Җиһан киңлекләрен яулаучы тиңдәшсез батырлар!.. Теләсәң Айга, Марска, Венерага оч! Юл ачык! Нинди бәхетле, нинди кызыклы заман! Кайчакта үз уйларыңның канатсыз булуына, үзеңнең шәхси тормышыңның ниндидер китек җире синең күңелеңне игәп торуына эч пошып китә. Шуннан үз-үзеңне төрле сораулар белән йөдәтә башлыйсың: "Тукта әле, нәрсәсе белән тулы түгел сон әле минем тормышым? Мин кешедән ким хезмәт итәмме? Ихласлыгым, я эшемнең сыйфаты җитмиме? Күңелемдә үз эшемә карата хөрмәт җитешмиме?.. Әллә хәзер, кешеләр җиһан киңлекләрен яулаган чакта, минем хезмәтемнең әһәмияте калмадымы? Романтика да, канат та юкмы әллә минем эшемдә?!" — Юк, һич тә алай түгел,— дип каршы килә акыл.— Кешене, киләчәк буын кешесен, шул чорга лаеклы, чын кеше итеп тәрбияләп җитештерү дигән бурычның әһәмияте беркайчан да, берни белән дә кимемәячәк. Укытучының, чын педагогның кимсенер урыны юк. Яратам мин үз эшемне. Укытучылыктан да мактаулырак һөнәрне белмим мин... Ә шулай да нигә соң мин боек? Нигә соң минем күңелем кемнедер, нәрсәнедер юксынып сыкрап кына тора?.. Дөрес, мәктәптә, эштә мин моны тоймыйм. Анда мин чын, тулы бәхетле тормыш белән яшим. Өйгә кайттыммы, бөтенләй икенче булам. Кайчакта хәтта үземне кая куярга белмим. Ни өчен? Бәлки, ялгызлыктандыр?.. Алай булса нигә соң мин ялгыз яшим? Шушы өч ел эчендә Нәҗипич мине кире кайтырга чакырып, үзенең хатасын аңлавын, үзгәрүен, моннан соң баланы да, мине дә яратачагын, өрмәгән җиргә утыртмаячагын белдереп хатлар язмадымыни?.. Мине яшьтән бирле сөеп йөргән авылдашым Хәмит, үзенең йөрәген дә, тормышын да тәкъдим итеп, минем янга килергә рөхсәт сорап әле булса хат артыннан хат язып ята түгелмени? Менә бит аның кичә генә килгән хаты. "Гөлбикә, мин сине яратам. Яратачакмын. Хәтта син яратмасаң да, гомергә үзем генә яратып яшәргә дә риза мин. Тик син мине кире какма, тормышымны синең белән мәңгегә бәйләргә ризалык бир..." Димәк, бу ялгызлыктан котылырга минем мөмкинлегем бар. Нәҗипич турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Аның татлы теленә ышанырга да ярамый. Бу аның докторлык диссертациясен яклый алмаганга, алмаячагына эче пошканнан гына язган сүзләре бит. Нәҗипичның үзгәрүе, чын кешегә әйләнүе мөмкинме соң? Юк. Хәер, ул ихлас күңелдән тәүбә птеп, чынлап ук яхшы якка таба үзгәрә алса да, миндә беркайчан да аңа кара Л-1264 69 та элекке тойгы уянмас нде. Чөнки андыйларны мин хәзер үтәдән-үтә күреп торам. Татлы сүзләр чәчеп мине алдавы, ышандыруы мөмкин түгел хәзер... Ләкин Хәмит? Ул Нәҗнпнч түгел бит. Ул саф йөрәкле, чыи кеше. Менә дигән укытучы. Чын мәгънәсе белән сөяргә, сөелергә хаклы кеше ул. Мин аны бик нык хөрмәт нтәм. Ләкин мәхәббәт? йөрәк?.. Ул бит Гаделдә!.. Аны минем йөрәгемнән беркем дә, беркайчан да этеп чыгара алмас инде... Ләкин үз мәхәббәте өчен көрәшә алмаган кешеләр бәхетле була алалармыни? Юк, һпч тә юк! Тукта, ни эшләп мин бу кадәр кыюсыз, җебегән булып яшим әле?! Җитәр. Икенең берсе булырга тиеш. Яки Гаделгә барырга. Яки моннан китәргә. Аны онытырга тырышырга. Югыйсә, бу тойгы ары табан яшереп йөртерлектәп узып, көч җнткесез авыраеп бара... Мин бу кичне бпк озак үз алдыма фәлсәфә сатып, үз-үзем белән фикер алышып утырдым. Газеталарны да укыйсы килми башлады. Азак түзмәдем. Торып әйбәт кенә киендем дә урамга йөгереп чыгып киттем. Кешеләр Марска, Венерага очу турындагы кыю хыялларын курыкмый бөтен дөньяга кычкырып әйтә алалар. Әйтеп кенә калмыйлар. Бу максатка җитү өчен акыл җитмәс адымнар ясыйлар. Ә мин, шушындый гүзәл заманның кызы, үземнең бер кешегә булган саф мәхәббәтемне ачарга да кыюлык тапмый, газапланып гомер уздырам. Шул да булдымы кешелек?! Юк, мин бүген, хәзер үк Гаделне күрергә, аның белән аңлашырга тиешмен... — Гадел, теләсәң ачулан, теләсәң көл: мин сине яратам. Синнән башка дөньяда миңа беркем дә кирәкми. Синсез минем тормышым да, бәхетем дә тулы түгел. Бәхетле заманда бәхетсез булып яшәргә теләмим!.. Әйе, шушы сүзләрне яки шуңа охшаш башка сүзләрне Гадел миннән бүген ишетергә'тиеш... XX Вакыт соң иде инде. Кичке унберләр чамасы. Бер уйласаң, мондый вакытта кешегә барып керүе дә уңайсыз. йокларга яткан булулары мөмкин. Шулай да мин, уйлаган уйдан кире чигенү, тагын кыюсызлыкка бирелүдән куркып, Гаделләргә йөгереп дигәндәй барып кердем. Гаделнең әнисе Гайшә әби мине чиксез куанып каршы алды. Минем шулай соң, ни өчен, ничек килеп керүемә һич тә гаҗәпләнмәде. Гүя бу аның өчен күптән көтелгән табигый хәл иде. Ул минем соравымны да көтмичә, Гаделләрдә бүген җыелыш булуы турында әйтте. Оныкларыннан килгән хатларны, фотоларны таратып ташлады. — Менә бит минем оныкларым ниндиләр!.. Менә бит алар нәрсә дип язалар!.. Картинәй, исәнлегеңне сакла, бирешмә. Без укып чыккач, үзеңне түргә утыртып, кадерләп кенә яшәтербез,— диләр. Гомер буе йөгереп, ни дә булса эшләп өйрәнгән кеше түрдә утыруны килештереп булмас булуын... Шулай да балакайларымның яхшы сүзе кыйммәт. Бигрәк акыллылар шул. Аталарын да, мине дә яраталар, хөрмәтлиләр. Без алардан бер җәфа да күрмәдек. Инде моннан соң да күрергә язмасын. Гел шулай куандырып кына торсыннар балакайларым... Гайшә әби, шулай бәхетле елмаеп, сәйләнә-сөйләнә чәй урыны әзерләп ташлады. Без сөйләшеп озак итеп чәй эчтек. Миңа Гайшә әби үзе дә, аның оныклары, Гаделе хакында сөйләгән барлык сүзләре дә яраткан җыр кебек ягымлы, куанычлы иде. Чәйдән соң мин Гаделнең өй китапханәсен актарып утырдым. Аның квартирасының бер стенасы үзе эшләп куйган шкафлардан тора. Бу шкафларга башкорт һәм рус телендә чыккан политик, техник һәм әдәби китаплар тутырылган. Гайшә әби минем сокланып, бу китапларга текәлүемне күргәч, үзенә генә хас басынкы горурлык белән: — Безнең Гадел китап ярата ул. Кечкенәдәй шулай булды, һәр ай саен, эш хакы алган саен, нәрсә алып кайта дисәң, култыгын тутырып китап алып кайта ул,— дип сөйләп китте.— Кайбер китаплар хәтта почта белән дә килеп тора. Гадел аларны кайдандыр яздырып ала. Аның шулай китап яратуы малайларына да күчте. Алар да буфетта ашарсыз дип биргән бер акчаны җыя-җыя да китап алып кайта торганнар иде. Менә аларның шулай җыйган китаплары... Гайшә әби балалар элек дәрес әзерли торган кечкенә язу өстәле янындагы аерым шкафка күрсәтте. — Менә карагыз әле, үзләре куеп киткән көе ята. Өстәлләре дә шулай. Гадел әйтә, әни, ди, шул рәвешле генә торсын. Тузаннарын сөртеп алгач та һәрнәрсәне малайлар ничек салган шул урынга гына куй. Менә хәзер-хәзер килеп керерләр дә, үз урыннарына утырып, дәрескә әзерләнә башларлар кебек кенә булсын,— ди. Гайшә әби бу сүзләрдән соң авыр гына көрсенеп ала да, улының гомере заяга узуы, Нәфисәдән соң беркемне дә яратырга теләмәве хакында сөйли башлый. — Я, шушыннан миңа бер-бер хәл булып куйса, япа-ялгыз торып кала бит инде!.. Шуны аңларга һич тә теләми. Ни эшлисең бит!.. Ул шушы соравын бирә дә миңа озак кына сынаулы карап утыра. Әллә минем йөрәк серемне аңлыймы пкән бу әби?.. Аңлыйдыр, мөгаен. Акыллы карчык бит. Менә ул миңа гаҗәп сөйкемле итеп елмаеп карый да аркамнан йомшак кына кагып ала: — Синең кебек кенә киленем булса иде минем!.. Өебезгә ничек ямь кереп китәр иде... Мин эндәшмим. Куаныч белән балкып киткән күзләремне яшерергә тырышам. Ә ул миңа Гаделнең акыллылыгы, басынкылыгы, эшчәнлеге, бала, гаилә яратуы турында тагын сөйләп алып китә. Мин тагын тыңлыйм. Гадел хакында сөйләгән сүзләрне мин бер сәгать, бер кич түгел, бөтен гомерем буена тыңлап утырырга да әзермеһ... Менә сәгать уникегә барып җитте. Гайшә әби дә ешеш кына сәгатькә карап ала. Мин дә уңайсызлана, тынычсызлана башладым. Ни эшләргә? Бу кадәр озак утыру килешми бит!.. Ә кайтып китү, уйлаган уйны ярты юлда калдыру тагын да кыенрак. Җитмәсә, минем күңелдә шик, шөбһә дә уяна башлады. Мин, уңайсызлыкны онытып: — Гадел гел шулай соң кайтамы? Әллә барып йөргән берәр кешесе бармы? — дип сорап куям. — Юк. һичбер кеме дә юк. Болай соңга калып йөргәне дә юк иде,— ди Гайшә әби.— Аптырыйм әле мин до... Без аяк тавышы ишетелмәсме, звонок шалтырамасмы, дип тыңлап озак-озак тынып та утырабыз. Минем йөрәк билгесез шикләрдән куырылып өши башлый. Гайшә әби дә хәвефләнә. — Бу ни хәл булды? Кайда йөри бу Гадел?—дип һаман ешрак кабатлый бара. Ләкин бу сорауга без икебез дә ни дип җавап бирергә белмибез. Менә төнге берне дә узып киттек. Мин, тагын да монда калуның мөмкин түгеллеген аңлап, урынымнан торам. Күңелем тулуын, елыйсым килүен сиздермәскә тырышып, Гайшә әбигә шат елмаеп эндәшәм. — Ярый, әби, мин кайтыйм инде. Бик соң булып китте. Гаделгә миннән сәлам әйтерсез. Безне — мәктәпне бөтенләй ук онытып ташламасын... — Тукта, кызым, китмә әле,— ди Гайшә әби, хафаланып.— Шушындый чакта ялгызымны калдырып китмә әле. Әгәр иренмәсәң, әйдә, кызым, икәүләп клубны барып карыйк. Бәлки, җыелыш шулап озак барадыр. Әллә Галиәкбәрләрдә утырамы икән? Кайчакта аларга баргалый торган иде ул. Мин ни, карт кеше, төнлә аяк астын яхшы күрмим. Ялгызым аны эзли алмам. Ә өйдә көтеп утыру бигрәк тә авыр бит. һай, балакай, исән генә булса ярар иде. һич тә генә болай соңга калып йөргәне юк иде ләбаса! Мин Гайшә әбинең бу тәкъдименә куанып риза булдым. — Әйдә соң, барып карыйк. Димәк, миңа Гадел белән очрашудан өмет өзәргә иртәрәк әле. Мин аны эзләп китәм. Мин аны табарга тиеш!.. Дөрес, төн, вакыт, бик соң. Чит ирне эзләп йөрү зур гаеп. Ләкин, мине хәзер бер нәрсә дә туктата, бернинди гайбәт тә куркыта алмый инде... Гаделне югалту куркынычы минем йөрәгемнән бу чикләүләрнең бөтенесен дә бәреп чыгарды инде хәзер. XXI Без, ашык-пошык киенеп, тышка чыктык. Тыш шундый тымык, җылы. Февральдән апрель исе аңкый, эре күбәләк карлар иренеп кенә җиргә төшә. Кышның шушылай күбәләк кар яуган чакларын чиксез яратам мин... Ләкин бүген мин аны тоймыйм. Бүген минем бөтен уем Гаделдә. Кайда йөрисең син, Гадел?! Нефтьчеләр клубы Гаделләрдән өч квартал гына ята. Ләкин бүген миңа бу аралык бик ерак тоелды. Җитмәсә, Гайшә әби дә шәп .атлый алмый. Кайчан барып җитәрбез дә, кайчан Гаделнең андамы, түгелме икәнлеген белербез?! Әгәр анда булмаса?! Шушындый борчулы уйлар белән берни дә эндәшә алмый барам. Гайшә әбинең уйлары да бик үк тыныч түгел, ахры. Ул да, мыш-мыш килеп, сүзсез генә атлый. Менә клуб. Ләкин аның бер генә тәрәзәсендә дә ут юк. Димәк, җыелыш беткән. — Аһ-аһ!.. Бу ни хәл?! —дип аптырый Гайшә әби.— Кая киткән соң безнең Гадел?.. "Безнең Гадел..." — дип кабатлыйм мин дә эчемнән генә. Нинди ягымлы сүз! Ләкин болай булса, "безнең" дигән сүзгә мин керә алмам шул инде... Үзем һаман берни дә эндәшә алмыйм, тик караңгыда берәр нәрсәгә эләгеп егылып китмәсен дип, Гайшә әбинең беләгеннән тотып, тын гына басып торам. — Әйдә, Гөлбикә кызым, Галиәкбәрләргә дә барып килик инде,— ди Гайшә әби.— Гадел аларда түгелме икән? Ул соңгы вакытта еш кына аларга да барып чыккалый... — Килешерме соң?—дим мин аптырап.— Гаделне эзләп бару миңа килешерме соң?! — Ә без аларга Гаделне эзләвебезне әйтмәбез,— ди Гайшә әби, җанланып.— Керербез дә чыгарбыз... Әйдә, алар менә монда, якын гына, бер тыкрык аша гына фралар. Галиәкбәрләр квартирасында ут бар. Алар әле ятмаган. — Мөгаен, шушындадыр. Башкача кайда булсын? Алай соңлап барып йөрер җире юк аның,— дип сөнләиә-сөйләнә Гайшә әби икенче катка менә. Мин дә аннан калышмыйм. Без барып кергәндә, Галиәкбәрнең хатыны комод өстендәге зур түгәрәк көзге алдында басып тора иде. Ул карга канатлары кебек эре, кара чәчләрен төнгелеккә кәгазьгә урап бәйләп куйган. Инде кара шадра битләренә ниндидер май сөртеп, бик ихласлап уып маташа. Үзе артык симезлектән дә, гәүдәсенең ирләрчә зур, авыр булуыннан да, күрәсең, авыр итеп тын ала, калын иреннәрен очландырып, безгә елмаеп карый. — Әйдүк, рәхим итегез, түрдән узыгыз!.. Ничек болай килеп чыгасы иттегез?! Галиәкбәр читтән килгән ятим малай шикелле ишек төбендәге урындыкта утыра. Күрәсең, каяндыр яңа гына кайтып кергән. Габпдәнен өендә искиткеч чисталык, тәртип. Диван, утыргычларның барысына да ак чехол кндерелгән. Тәрәзәләрдә, комод өсләрендә, хәтта китап шкафы, буфет башларына кадәр кар кебек ак челтәрләр ябылган. Стенадагы келәмнәр, көзге, машина, лампочка, тагын шундый барлык мөмкин булган нәрсәләр барысы да кулдан бәйләнгән челтәрләр белән бизәлгән. Кыскасы, курчак өе кебек җыйнак, чиста, матур монда бөтен нәрсә. Ә комод өстендәге төрле уенчыклар, вазалар, кәгазьдән ясалган розалар, буфеттагы кыйммәтле сервизлар бөтенесе дә бу йортка аеруча җыйнаклык, матурлык өсти. Моны ничек җыйган да, ничек шулкадәр матурлап урнаштырып бетергән?! Мин, Гаделнең монда да юклыгына хафаланудан атылып чыгып барган йөрәгемне басу өчен, игътибарымны икенче нәрсәләргә юнәлтергә тырышып, өй эченә күз йөртеп, аптырап торган арада, Гайшә әби йомышын да йомышлап өлгерде: — Ярар, Габидә килен. Хәзер бик соң. Утырып тормыйбыз. Утырган чаклар да булыр әле. Сии миңа йомышымны гына йомышла да җибәр инде. Гаделшам салкын алдырып, авырып тора әле. Шуңа карагат катыннан чәй ясап эчерим дисәм, кагым бетеп киткән икән. Шуның өчен сиңа йөгереп килдем әле. Булса, берәр кисәк кенә как биреп торчы. Гайшә әби Габидәнең миңа төбәлгән сораулы карашына да берьюлы җавап бирергә ашыкты: — Сезгә килим дип чыксам, Гөлбикә кызыма очрадым. Театрдан кайтып бара икән... Әй, мин әйтәм, очрап әйбәт иттең әле. Әйдәче, кызым,, мине бераз озат. Югыйсә, карт кеше, күзләрем юньләп күрми, дим. Рәхмәт яугыры, хәзер яшьләр әйбәт бит, тыңлады. Авырсынмаса, өйгә кадәр дә озатып куяр әле кызым. Югыйсә, бик начар күрәм. Гайшә әбинең бу сүзеннән соң, моңача тыныч кына утырган Галиәкбәр дә телгә килде: — Гадел кайчан авырып өлгерде әле ул, әби? Әле генә җыелыштан бик күңелле, бик шәп кайтып киткән иде ләбаса! Бик мактап, бүләкләп тә ташлаганнар иде үзен... ' Галиәкбәрнең бу сүзен ишеткәч, мин үзем дә аңламастан: — Җыелыш ничәдә бетте соң?— дии сорап куйдым да, колакларыма кадәр кызарып киттем. Галиәкбәр минем уңайсызлануымны сизмәмешкә салышып: — Сәгать унбердә бетте. Җыелыштан соң мин Гадел белән азрак сөйләшеп, әңгәмәләшеп утырырмын әле, дип уйласам, ул әллә ни арада чыгып та йөгергән. Бозаулы сыер кебек булып алды инде ул. Аз гына бушаса, өенә йөгерә. Хәзер бит инде уллары да өйдә юк. Галиәкбәрнең шушы сүзне әйтүе булды,, Гайшә әби Габидә биргән какны ашыга-ашыга кесәсенә салды да: — Әйдә, Гөлбикә кызым, кайтыйк,— дип ишеккә ташланды. Галиәкбәр белән Габидә апа аптыраган да, көлемсерәгән дә кебек булып, ишек төбендә аягүрә басып калды. Без тагын йөгерә-атлый урамга чыктык. — Җыелыш унбердә үк беткән,—диде Гайшә әби, хәзер кырт кисеп.— Болай булгач, Гадел аннан соң кинога кергәндер. Хәзер өйдәдер инде. Әйдә, кызым, кайтыйк. Мин сүзне икенчегә борырга тырышам. — Габидә апа нинди бай да, чиста да тора икән,— дим.—Бигрәк тә җегәрле хатын икән. Ләкин Гайшә әби бу сүзгә: — Пөхтә тормыйни, бала-чага юк. Керсә үзе, чыкса үзе... Шул җыештырган өе тузмасын дип, хәтта Галиәкбәрен дә түренә уздырмый бит ул. Әй, куйчале, әйтер идем дә инде... Аның өенең җыйнаклыгы корысын!.. Анда бит кеше түгел, әйбер генә яши... Кешегә анда рәхәтләнеп җәелеп утырырга түгел, иркенләп тын алырга да урын юк бит,— дип кул гына селтәде дә тагын Гаделгә күчте. — Кайткандыр. Өйдә утырадыр, балакаем... Әйдә, әйдә, кызым, тизрәк кайтыйк... Әй, сине күргәч, ул ничек куаныр... Үзеңә сер генә итеп әйтим әле, бик тә ярата бит ул сине!.. Гөлбикә дип, синең исемеңне әйтеп мин берәр сүз сөйли башласам, йөзе айдай яктырып, авызы колагына җитә язып ерылып китә... Әни кеше үтә күреп тора бит ул, кызым. Ярата, балам, ярата... Тик нигәдер шушыңа кадәр әйтми яшереп йөри бит. Бик намуслы, гарьчел нәрсә ул. Мөгаен, син тиң күрмәссең, кире кагарсың дип куркадыр... Әй, кызым, Гадел кебек егетне дә кире каксаң... Алла сугар үзеңне. Гайшә әбинең бу сүзләреннән минем бөтен тәнемә кайнар кан йөгерә. Мин шатлыгымнан кычкырып көлеп җибәрүдән куркып, берни дә эндәшми киләм. Ләкин йөрәкнең ярсуына баш булып булмый. Аяклар үзләреннән-үзләре очалар. Аяклары бигүк җәһәт кузгалмаган Гайшә әбине кулыма күтәреп, йөгереп алып кайтып китәрдәй булып, җан атып барам. Ә юл шундый озын, очеыз-кырыйсыз кебек. Менә без Гаделнең бригадасы эшләп яткан яңа больница кырыннан үтеп барабыз. Бу йортны Гаделләр Беренче Майга өлгертергә йөкләмә алганнар. Беренче Майда безнең шәһәр эшчеләре медицинаның бүгенге таләпләре нигезендә төзелгән, иң яңа дәвалау кораллары белән җиһазландырылган тагын бер больница алачак. Ә миңа ул Гадел төзегән өчен бигрәк тә кыйммәт. Әй, нинди әйбәт бу дөнья?.. Нинди рәхәт анда яшәве! Ә Гайшә әби һаман минем колакка пышылдый: — Ярат син, кызым, минем Гаделемне... Бәхетле булырсың... Менә без кайтып җитәбез. Ләкин ишек без йозаклап киткән көе тора. Гадел кайтмаган... — Аһ-аһ, бу ни галәмәт?! Гадел, улым, кайда йөрисең син! Гайшә әбинең аяк буыннары йомшарып, минем беләккә бөгелеп төшә. — Борчылмагыз, әби, кайтыр. Хәзер кайтыр,—дип мин аны юатырга тырышам. Ләкин үземнең дә тез буыннарым калтырый. Күземә яшь тула. Без ишекне көчкә ачып өйгә керәбез. Гайшә әби коты очып, агарынып утыргычка барып утыра. Миңа ул кызганыч. Мин аны юатырга, күңелен ачарга тырышам. Ләкин минем үземне кем юатырга, ' кем кызганырга тиеш соң?! Без тагын баягы өстәл янында кара-каршы утырабыз. Кинәт үзгәреп, картаеп киткән Гайшә әби миңа акрын, хәлсез тавыш белән: — Син кайтма, кызым. Бездә кал. Хәзер Гадел кайтыр... Син моннан соң бездән беркайчан да китмәссең,— дип кабатлый. Мондый борчулы вакытында аны ташлап кайтып китәргә, әлбәттә, минем көчем җитми... Мин калам. Гаделне дә күрмичә, аның кайда, ни эшләп йөрүен белмичә ничек кайта алыйм соң мин? Сәгать артыннан сәгать үтә. Гадел кайтып ишек какмасмы, аяк тавышы ишетелмәсме, дип тыңлый-тыңлый, без һаман шулай тын гына утырабыз. Ләкин йөрәкнең атылып чыгардай булып дөпелдәве миңа юньләп тыңларга да, ишетергә дә ирек бирми. Минем өчен хәзер дөньяда шушы кечкенә генә, сабырсыз йөрәкнең каты таләпчән тавышыннан башка бер нәрсә дә яшәми кебек. — Гадел, Гадел, Гадел!..— дип, берчә моңаеп, берчә зарыгып, берчә ярсып, ашкынып, өметләнеп тибә ул йөрәк.—Гадел, Гадел, синсез миңа яшәү юк. Сннсез миңа дөньяның яме юк. Кайда гына йөрсәң дә, кайчан гына кайтсаң да мин синеке, Гадел!.. Мин сине көтәм, көтәчәкмен!.. Кайт, тизрәк кайт, Гадел!.. Менә таң ата. Тәрәзәләрне күгелҗем нур каплый. Шәһәр акрынлап уяна, аякка баса. Ә без һаман көтәбез. Мин һаман көтәм. Көтми мөмкин түгел. Шушы таң белән бергә Гаделнең өйгә кайтып кермәве мөмкин түгел. Әйе, ул кайтыр. Таң кебек яктырып, хәзер, минем каршыма килеп басар... Мин ышанам. Мин көтәм. Кайт инде, кайт, Гадел!.. Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында җыр Күптән, бик күптән булган вакыйга бу. Ул чакта әле безнең ата-бабалар күчмә тормышта яшәгән. Җәпләп йөреп, хәтта олы диңгез ярларына хәтле барып чыга торган булган алар. Дөрес, өер-өер елкы көтеп, иксез-чиксез урманнар, далалар гизеп, җәйләп яшәү бәхете һәркемгә дә тигез тимәгән. Ярлыга, әлбәттә, өерләп елкы да, туйганчы кымыз да, ак тирмәләр дә эләкмәгән. Гомерне ул җәйләүгә күчеп, кымыз эчеп, курай тыңлап үткәрә алмаган. Ничек туры килде, шулай көн күргән. Әйтик, менә мин сөйләячәк вакыйгада катнашкан кешеләр балыкчылар булганнар. Уралдан бик еракта, күк диңгез буенда яшәгән алар. Диңгезнең тыныч бер култыгында, карлыгач оялары шикелле балчыктан сылап, ялангач кыя. ташларга ябыштырып эшләнгән җир өйләрдә гомер иткәннәр. Әйе, бик биектә, каракошлар гына оя корган очлы кыялар арасында, кечкенә генә балыкчылар авылында... Ә аста, бик тирәндә, иксез-чиксез олы диңгез күгәреп яткан. Диңгез берчә яшен чаткылары белән үрелеп, утлы өермә булып күккә үрелгән, берчә эрегән кургашка әйләнеп, тәмуг утыдай ургылган, берчә, имеп туйган сабый шикелле изрәп, тирән йокыга талган. Мондый чакта диңгез өстендә искиткеч горур һәм мәһабәт тынлык, кабатланмас назлылык хөкем сөргән. Нәкъ шундый чакта Диңгезгә Кояш гашыйк булган. Куана-көлә, аның өстенә, алтын чуклардан тукып, асыл ташлар белән бизәп эшләнгән нәфис челтәрләр япкан. — Диңгезбикә, мин синнән күзләремне ала алмыйм. Мин сиңа йөрәгемнең иң кайнар нурларын биреп бетереп, хәтта үзем суынып калырга да әзер. Тик син генә үзгәрмә. Гел-гел шулай назлы тынлыкка чумып, зәңгәр чәңгелдектә ят!— дип ялынган. Диңгезнең төнге сихри тынлыгына Ай гашыйк булган. Аңа, сөя-мактый, көмеш тәнкәле, укалы җиләннәр кидергән. — Диңгез сылу, сиңа шуннан да килешле кием юк. Нинди нәфис иркәлек, нинди серле матурлык өсти ул сиңа. Нинди гали тынлыкка чумып йоклыйсың син бу киемдә, һәрчак шушы киемне генә киеп, мең төрле нур чәчрәтеп, җемелдәп йокла. Мин сине тик шушы төсеңдә генә яратам. Аңла!..— дигән Ай. — Ярар, ярар... Тып-тын, иркә, назлы гына булырмын,— дип толымнарын кагып җемелдәгән Диңгез. Гаҗәп басынкы, саф, нәфис булып татлы йокысын дәвам иткән. Ай белән Кояш алмаш-тилмәш аның баш очында басын торган. Ике гашыйк моңлана-уфтана аның тыныч йокысын саклаган. — Аһ, нинди тынлык, нинди назлылык! Нәфис тыйнаклылык!— дип кабатлаганнар алар.— Кем кыеп бу мәһабәт тынлыкны бозар?! Кем какшатыр аның горур тынычлйгын!.. Юк, бу сихри гүзәллек безгә мәңгелеккә бүләк ителгән... Менә берчак кайдандыр бик ерактан, күк таулар артыннан, кара болыт калкып чыккан. Аның артыннан ук, канатлы аргамагына атланып, Җил-Давыл килеп җиткән. Җир селкетеп, йөрәк җилкетеп сызгырып җибәргән. Диңгез тирән йокысыннан уянып, күзен ачкан. Икенче тапкыр сызгырган Җил-Давыл. Монысында инде Диңгез дәртләнеп, чайкалып куйган. Өченче тапкыр колак яргыч чаялык белән сөрәнләп җибәргән Җил-Давыл: — Уян!.. Шатлан, шаш, Диңгез-җан!.. Беләсең бит, мин сине чая чагында гына яратам. Аңлыйсың бит, мен ел тынып, тончыгып яшәгәнче, бер көн янып-ярсыи яшәүнең ләззәтлелеген!—дигән.— Әйдә, җәһәт бул, ярсы, җилә, ярыш минем белән! Шул вакыт Диңгез, йокысыннан тәмам уянып, сикереп торган. Җил-Давылга кушылың, кыргый куаныч белән җир селкетеп шаркылдап көлеп 'җибәргән: — Дөрес әйтәсең, Җил-Давыл!.. Мең ел тынып-тончыгып яшәгәнче, бер көн янып-ярсып, ургып-кайнам яшәү артык!.. Диңгез бер дулауда Кояш япкан алтын чуклы, асыл ташлы челтәрләрне өзгәләп ыргыткан. Ай кидергән көмеш тәңкәле, укалы җиләннәрне чишеп ташлаган. Аннан чылбырдан ычкынган кыргый җанвардай ажгырырга, чеңләргә, Җил-Давыл белән куышып җиләргә тотынган. Көмеш чуклар тагылган зәңгәр толымнарыннан тау-тау дулкыннар ясап үкерә-сызгыра, өнсез кыяларны тозлы су белән коендырган, җилкәнле корабларны кавырсындай очырып уйнаткан-уйнаткан да, ахыр килеп, ташларга бәреп челпәрәмә китергән, яр-ларыннан ташып, далаларны басып киткән... Шулай яшәгән Диңгез. Җил-Давыл белән бергәләп дөньяның астын-өскә айкаган. Ләкин тынлык мәңгелек булмаган кебек, ярсуның да чиге була икән шул. Менә акрынлап Җил-Давыл узган. Диңгез тагын тынган. Тагын, яшь бала кебек изрәп, ярларына сыенып, татлы йокыга талган. Тагын Ай белән Кояш ягына ара-тирә иркә карашлар озаткан. — Әһ, нинди мәһабәт тынлык!.. Нинди назлы тыйнаклык, басынкылык!..— дпп сокланган Кояш. Аның күкрәген кабат алтын чуклардан эшләнгән асыл челтәрләр белән бизәргә керешкән. — О сихри матурлык!.. О бетмәс-төкәнмәс тылсымлы дәрт, илһам чишмәсе!—дип тагын мактарга керешкән Ай. Аңа ука чуклы, көмеш тәңкәле җиләннәр бүләк иткән... Ни әйтмәк кирәк? Гашыйклар бит! Мәхәббәт барысын да оныттырган. Барысын да гафу иттергән. Шушы мәкерле һәм назлы Диңгезгә мәңгелек гашыйклар арасында баягы балыкчылар авылының иң карт узаманнарыннан берсе — Юламан карт та булган: Юламан карт Диңгезне бөтен кыяфәтендә дә бердәй үк яраткан. Яшен чаткылары белән кочаклашып, мең башлы аждаһага әйләнеп үкергән чагында да, асыл ташлы, алтын чуклы челтәрләр тагып, көмеш тәңкәле, укалы җиләннәр киеп, Ай, Кояш белән күз кысышып уйнаган вакытларында да, гөнаһсыз сабыйга әйләнеп, татлы йокыга талган мәлендә дә бердәй үк өзелеп сөйгән ул Диңгезне. Аның өчен диңгезнең ямьсез һәм җансыз чагы булмаган. Әйе, чын гашыйк булган ул Юламан карт. Шуңа күрә бөтен гомерен диңгез ярында үткәргән. Ул һәр көн таңнан алып төнгә хәтле аның яныннан бер адым да читкә китмәгән. Әлбәттә, Диңгез — көйсез кыз картны төрлечә каршылаган. Берчә зөбәрҗәт нур бөркеп, күзнең явын алып җемелдәп яткан. Берчә коен булып өерелгән, берчә аҗдаһага әйләнеп ажгырган. Ә Юламан карт барыбер аның янына барган. Карагачтан чокып, су кошына охшатып эшләнгән, үзе белән яшьтән көймәсенә утырып, диңгез эченә балык сунарына чыгып киткән. Ә азак, картайгач, куллары ишкәк тотудан баш тарта башлагач, һәр көн кар' мак алып, Диңгезгә башын сузып, аяк бөкләп, рәхәт кенә күшәп яткан сыерга охшаганы өчен "Ташсыер" дип йөртелгән ала кыя өстенә менеп, аяк салындырып утырган. Ышкылып, саргаеп беткән ак кувалга беркетелгән озын баулы кармагын, кабаланмый гына җимләп, диңгезгә ыргыткан. Чак кына кысылып, һәрчак елмайган сымак булып торган изге карашлы чем-кара күзләрен Диңгезгә төбәгән... "Я, бүген нинди ризык бирер аңа сөйгән Диңгезе?.. Нинди әйбәт балык бүләк итәр? Әллә бер балык та бирмәсме?.. Ул чакта Юламан карт үзенең бердәнберенә, кечкенә ейәнсәренә, нәрсә ашатыр?.. Шулай ук Зөлхиҗәсе ризыксыз калырмыни бүген? Юк, моның булуы мөмкин түгел. Аның кырыс, ләкин юмарт холыклы Диңгезе мондый каты бәгырьле булмады. Юламан картның ейәнсәрен — Зөлхиҗә сылуны беркайчан да ризыктан мәхрүм итмәде. Бу юлы да буш итмәс, коры кул белән кайтармас аны рәхимле Диңгезе..." һәр көн, һәр ай, һәр ел шундый өмет белән килгән Юламан карт диңгез буена. Аның якты өмете беркайчан да җирдә ятып калмаган... Бер көнне Юламан карт, гадәтенчә, таңнан торып диңгез ярына килгән, Ташсыерның мөгез арасына, үзенең яраткан урынына, менеп утырган. Кармагын кадерләп, сылап-сыйпап, диңгезгә ыргыткан. Тик аның акыллы карашлы талган күзләре, элеккечә балык чирткәнен түземсезлек белән көтеп, калкавычка төбәлмәгән бу көнне. Күзләр кармакка кабачак балыкны түгел, ә кайдандыр, билгесез яктан, диңгез төпкеленнән килеп чыгачак кемнедер түземсезлек белән көткәннәр, нәрсәнедер йотлыгып эзләгәннәр. Әйе, аның күзләре генә түгел, хәтта куе ялбыр кашлары да, ак яллы дулкыннарга охшаган кәҗә сакалы да, тоташ тарамышка әйләнеп, кипкән төнчә кебек булып калган бәләкәч гәүдәсе дә ниндидер ношыпулы омтылышта катып калган. Бер карасаң, кыя башыннан очып күтәрелергә җыенган чал бөркетне дә хәтерләтеп куйган аның бу утырышы. Ә Диңгезгә барыбер. Ул салмак кына дулкынлана, көмеш канатлары белән Ташсыерның тоякларын юа, калкавычны әкрен генә каккалап-суккалап карый, я аны бөтенләй төпкә тартып алып керен китә. "Калкавыч батты!.. Балык капты!.." Аһ, нинди ярсу куаныч, әйтеп беткесез ләззәтле тәм уяна иде Юламан картның күңелендә бу уйдан! Бәлки, ул әле дә шулай куаныр? Әле дә малайларга гына хас сабырсызлык белән кармагын судан тартып алыр. Кояш яктысында ак калай шикелле ялтырап очкан балыкны тиен җитезлеге белән эләктереп алыр да, үтә канәгать булып, җырлый-мөңри, аны сулы чиләккә ыргытыр... аннан тагын ихлас күңел, шат йөз белән кармагын җимләп, диңгезгә ташлар... Тагың калкавычына текәлеп, тыныч кына елмаеп утырыр?.. Юк. Гомерендә тәүтапкыр Юламан карт бу көнне боларның барысын да оныткан. Вакыт-вакыт хәтта үзен дә оныта сымак, менә-менә диңгезгә тәгәрәп төшәр дә, беркайчан да яшәмәгән кебек, юк та булыр сымак... Нәрсә булган аңа, Юламан картка? Балык кармакларгамы, әллә уй уйларга килгәнме ул яр буена? Диңгез кебек иксез-чиксез, упкынлы уйлар төпкеленнән нинди сәлмәк катламнарны актара, кемнәр белән серләшә аның күнне кичергән, тынгысыз күңеле?! Бик еракта, чал Уралда калган данлы токым-ыруы хакында уйлыймы ул? Диңгез ярларын үзенә яшәү төяге итеп сайлаган батыр ата-бабаларын хөрмәтләп искә аламы? Әллә диңгездә балык кебек йөзгән, җилкәнле көймәләрдә балык аулап, якын-араны аркылы-буй айкап чыккан кыю, көләч егет Юламанны сагынып хәтерлиме ул?.. Әй, шәп иде бит ул, Юламан. Аның аккош муенлы, җилкәнле елгыр көймәсе авуны да, батуны да белмәде. Әйе, кайда гына барса да, диңгез өстендә юл такыр, җил уңай иде аның өчен. Ә балыктан көймәнең биле сыгылыр иде... Әй, ир иде шул ул Юламан, чын ир иде... Ул гынамы соң?! Ә бәйрәмнәрдә тузан уйнатып биегән, тау яңгыратып җырлаган егет кем иде дисез? Шул, Юламан түгел идемени!.. Ә соң мәхәббәт?!. Әйе, язмыш аңа мәхәббәтнең диңгездәй тирәнен, тау елгасыдай ташкынын, язгы күктәй сафын бүләк итте. Аһ хатынкай, хатынкай!.. Кыр кәҗәсе шикелле теремек, ай кебек көләч, карлыгач сымак эшчән кыз иде бит ул аның хатынкае... Көлгәндә, аның көмештәй саф тавышының йөрәк ярсытып, яңгырап китүен, йөгергәндә, чулпы чукларының ничек сөенеп чылтырауларын оныттырырлык көч бармыни дөньяда? Аһ, хатынкай... Нигә син үзеңне җаныннан артык күреп сөйгән, синең өчен генә янган-көйгән Юламанны шулай япа-ялгыз калдырып киттең?.. Нигә бөтен уй-хәсрәтне аның бер үзенә аудардың?.. Аз гына да жәлләмәдеңмени син үзеңнең Юламаныңны, хатынкай?! Әйе, үтә нык яратышып кавыштылар, яратышып гомер иттеләр шул алар. Ике сөйгән йөрәкнең әманәте итеп Буранша исемле ул үстерделәр. Матурлыкны, кыюлыкны Буранша әнисеннән, батырлыкны, кеше сөючәнлекне әтисеннән алган иде шикелле. Әйе, матур да, батыр да, гадел дә егет булып үсте Буранша. Уналты яшендә, әтисе кебек, диңгездә балыктай йөзә, җирдә боландай йөгерә, ерактан лачындай үткен күрә торган егет булып җитеште. Балыкчылар аны да шушы холыклары өчен яраттылар. Юламан карт авырып-сызланып китсә, балык сунарына Буранша белән бергә барырга ашкынып тордылар. Әйе, бик иртә ир-егет булып җитте Буранша. Унсигездә кәләш алды. Ел да узмады, кәләше аңа бал корты кебек теремек, тупырчыктай нык кыз табып бирде- Аңа Зөлхиҗә дип исем куштылар... Шулай, телдән сөйләп, җырда җырлап биргесез куанычлы булды Юламанның тормышы. Әй, һич кенә дә үтмәс, үзгәрмәс кебек иде ләбаса ул көннәр... Ә күз ачып йомган арада бөтенесе дә юкка чыкканын тоймый да калынды. Әллә, чынлап та, төш кебек кенә булдымы икән ул чаклар?! Әйе, үтә татлы да, үтә фаҗигале дә төш кенә түгелме соң болар бөтенесе дә?! Уналты ел?! Нәкъ уналты ел. Зөлхиҗәгә ул чакта ' бары ике генә яшь иде. Хәзер—унсигез!.. Күпме вакыт үтеп киткән! Ә йөрәкнең ярасы һич кенә дә уңалмамн... Әй-й, әгәр йөрәкне кулга алып карарга мөмкин булса иде... Анда ничәмә ярадан шушы көндә дә кан савып торуын күреп булыр иде... Ярый әле йөрәкне кулга алып карап булмый. Ярый әле берәүнең йөрәк ярасы икенчеләргә күренеп тормый. Югыйсә, бу дөньяда кеше йөзеннән куаныч-юаныч дигәннең эзен дә күреп булмас иде... Беркайчан да елмая алмас иде адәм баласы... Әй, коточкыч булыр иде ул чакта яшәве Юламан картның бүгенгедәй хәтерендә: ул көнне дә нәкъ шушындый тымык, бөркү көн иде. Диңгез өсте, карасу күк төскә кереп, кыздырылган таба шикелле, ипкен бәреп ята. Тозлы эссе пар, һавага күтәрелеп, тамакка сыкый. Еракта, офык сызыгында чигелгән бәйге сөлгеләре шикелле, кызгылт сары болытлар хәрәкәтсез асылынып тора... Кинәт авыр күтәрүдән биле авыртып кузгала алмый яткан Юламан картның күңеленә хафалы уйлар килә. — Әллә, улым, бүген диңгезгә чыкмыйсызмы?—ди Юламан,— Җил-Давыл кузгалып китмәгәе. Үтә нык кыздыра бит, балам!.. Буранша яшьләргә хас гамьсезлек белән көлә. — Әти, әле дә өйдә син каласың әле. Ары-бпре булып, без вакытында кайта алмасак, хатын, бала-чаганы юатырга кеше бар,—-дип уенлы-чынлы мәрәкәли. —\Чын лабаса,— дип куәтли балыкчы Гыйлман.— Минем биш бала. Бишесе дә кечкенә. Акыл өйрәтер кеше юк. Син, Юламан агай, минем балаларга да күзколак булырсың инде. — Буранша белән, кирәк икән, давылны да авызлыклап була,— дип кыю раслый Ирьегет.— Чыкмаган давылны көтеп ятып булмас. Юламан карт ни өчендер Ирьегетне артык ярата. Хөрмәт итә. Моңача аның белән бергәләп авыр сынау үтеп карамаса да, аңа үзенә ышанган кебек ышана. Шуңа күрә Ирьегет тә китү ягында булгач, каршы килми. "Ирьегет Бураншаны ялгыз итмәс. Бәла-казага юлыкканда ташламас. Алар бит җан дуслар..." дип уйлый. Чынлап та, Ирьегет белән Бураншаны ун яшь аерып ятса да, алар яшьтәшләр кебек, якыннар. Аларның хатыннары ахирәтләр иде шул. Бәйрәм дә, кәсеп тә бергә иде аларның. Ирьегетнең хатыны баладан кинәт кенә үлеп киткәч, аларның гаилә якынлыгы тагын да арткан 6 Л-1261 85 сымак иде. Ирьегетнең ун яшьлек улы Азнагол хәзер бөтенләй дип әйтерлек Бураншаларга күчте. Бураншаның хатыны аны Зөлхиҗәседәй якын күрә. Ирьегет белән Буранша уенлы-чынлы бер-берсен "кода" дип йөриләр. Хәтта Зөлхиҗәнең колагын Азнаголга тешләтеп тә куйганнар. Димәк, чынлап ук кода да булышканнар. Гомерләре булып, балалары буй җитсә, йола буенча Зөлхиҗә мотлак Азнаголныкы булырга тиеш... Әйе, гомер булса... Менә Бураншалар китәргә җыенып бетә. — Ярый, сезнеңчә булсын,— дип килешә Юламан карт.— Юлыгыз уң булсын. — Амин!—ди Буранша. Балыкчылар ашыгып диңгез ярына юнәләләр. Бураншаны ул көнне яр буена хәтле әнисе, кәләше, кызы озатып бара. Юламан карт, биленнән кузгала алмаганлыктан, түшәктә ятып кала. Әһ, әгәр ул Бураншасын шушы көнне мәңгелеккә озатасын алдан белсә иде... Имгәкләп булса да диңгез буена төшәр, күзе талганчы, улының артыннан карап калыр иде... Юк, озатмас, улын диңгезгә якын да җибәрмәс, аны хәтта диңгез буеннан бөтенләй еракка, Уралына—диңгезсезупкынсыз җирләргә алып китәр иде... Аһ, нигә кешегә шундьТй бәла-каза, кайгы-хәсрәт килерен алдан тою сәләте бирелмәгән?! Нигә кеше үзенең һәлакәтең алдан белеп, качып котыла алмый икән?.. Менә шулай, көтмәгәндә, таудай авыр кайгы җимерелеп төште Юламан өстенә. Буранша шул китүдән кайтмады. Диңгез упкыны эчендә йотылып калды бала... Аһ Буранша, Буранша... Бөркет күзле, арслан йөрәкле Буранша!.. Яшәү өчен, бәхет, шатлык өчен туган идең ләбаса син, Буранша! Я, аңа, иксез-чиксез олы диңгезгә, нәрсә җитми? Нигә ул Юламан картның бәләкәй генә бәхетен дә күпсенде?! Рәхимсез куллары белән йолкып, өзеп алды? Колачы ни хәтле киң булса да, күкрәге тар, күрәсең, бу диңгезнең?! Әйе, тарсынды, күпсенде... Ә ул, Юламан карт, табыну дәрәҗәсенә җитеп яратты лабаса шушы олы диңгезне. Әйе, яратты. Бөтен гомерен, канын, җанын — барысын да түкте ул шушы диңгезгә. Бернине дә жәлләмәде... Ләкин диңгез комсызлыгының чиге күренмәде... Буранша кайтмады. Бераздан аның кәләше Ирьегет белән качып китте... Шуннан... әнисе дөньяны куйды. Әйе, адәм баласы күтәрерлек кайгы идемени бу? Күтәрә алмады хатынкай, күтәрә алмады... Юламан картның кара кургаш кебек авыр, көзге таш кебек салкын уйларын бүлеп, аста, кырчын өстендә, үзәк өзгеч җыр сызыла... Әйе, кайгы белән шатлык сымак, мәңгелек яз кебек дәртле, умырзая шикелле яшь, саф җыр: Тулпар атка менеп, заяга җилеп, Узып бара зәвыклы яшьлегем. Күкрәгемдә сөю сагышлары, Күзләремдә тозлы яшь минем. Әй-й, Бүтән ярлар миңа һич кирәкми, Килерсең бит? Килче, яшь егет. Зөлхиҗә җырлый. Аның оныгы — бердәнбере җырлый бит бу җырны!.. Аның җыры. Юламан картның япа-ялгыз, елый-көлә, җырлый-бии үстергән Зөлхиҗәсе, картатасының йөрәген телемнәргә телгәли торган шундый җыр уйлап чыгарган хәзер. Әнә, аста, Ташсыерның итәгендә, кырчын өстендә утыра ул. Аның балавыздан коеп эшләнгән сын шикелле сыгылма зифа аякларын диңгез дулкыннары сак кына сыйпап юа, чәч толымнарына тагылган көмеш чулпыларның җилбәзәк чукларын җиләс җилләр чыңлатып уйный, кояш нурлары аның куе, озын керфекләренә кунып, назланып тирбәлә... Ә Зөлхиҗә әйтерсең боларның берсен дә күрми, берни дә тоймый. Әйе, берни дә куандыра, беркем дә юата алмый аны хәзер. Бөтен уе, теләге аның тик бер кешегә генә төбәлгән. Дөньяда хәзер аның өчен бер генә шатлык бар. Ул — Азнагол!.. Нигә һаман килми аның Азнаголы?.. Нигә ак җилкәннәрен җилбердәтеп, ак кораб һаман яр читенә килеп тукталмый?! Аның җан сөйгәне, айдан, көннән күркәм Азнаголы чулпан йолдыздай балкып, нигә һаман аның каршысына килеп басмый?.. Шулай ук беркайчан да килмәсмени инде ул? Килмәсә, Зөлхиҗә ни эшләр? Бөтен гомере шулай зая узармыни аның?! Менә шулай уйлап зарыга Юламан картның оныгы. Әйткәндәй, чынлап та, зая уза лабаса Зөлхиҗәнең яшь гомере. Аңа бит инде унсигез яшь. Кияүгә чыгар мәле җиткән. Буранша үлгәндә, аңа бары ике генә яшь иде. Ике яшьлек тәтелдек кыз иде ул Зөлхиҗә. Хәзер унсигез... һай, узган гомер... Үсте шул кыз, үсте.... Ияле башлы булырга вакыт җитте... Кечкенәдән колагын тешләткән егете белән яратышалар. Ярату гына дип атау Зөлхиҗәнең йөрәк тойгысын әйтеп тә бирә алмын сымак. Әйе, ярата бала, өзелеп-үлеп ярата. Гадәттә, кыз кечкенә чакта үзенең колагын тешләгән егетне түгел, ә икенче егетне яратса, зур кайгы, авыр фаҗига була торган иде. Ата-анасы йоланы саклап калырга тырыша. Кыз, бу йола тырнагыннан котылыр өчен, хәтта кайсы чакларда үлемгә барып җитә... Авыр хәл... Әйе,,шулай да булган. Була торган хәл. Ә монда бит эш бөтенләй киресенчә. "Азнагол да, Зөлхиҗә дә берберсең ярата. Ә менә ата-ана урынына калган Юламан карт бу никахны хупсынмый. Алай гына да түгел, бөтенләй ризалык бирә алмый... һай, Зөлхиҗә моның сәбәбен аңласа иде. Юк шул... Я, Зөлхиҗә өчен җанын-йөрәген жәлләмәс менә дигән егетләр тулып йөри ләбаса!.. Менә дигән балыкчы егетләр-.. Буранша белән бергә һәлак булган Гыйлман мәрхүмнең өлкән улы аның өчен җиде диңгез кичәргә әзер тора бит! Зөлхиҗә аларны күрми дә, белми дә диярсең. Азнаголдан башка дөньяда егет юк аның өчен. Ике ел сузыла бнт инде бу тартыш. Ике ел... Азнаголны тәүтапкыр күргәндә, Зөлхиҗәгә уналты яшь кенә иде. Әйе, нәкъ җырда әйтелгәнчә, уналты яшендә, бер күрүдә гашыйк булды да куйды шул бала... Ә Юламан карт бала Азнаголны, элек ун яшенә кадәр монда яшәгән Азнаголны, ярата иде. Гөнаһсыз сабый итеп ярата, яшьли анасыннан калган ятим дип жәлли иде. Ә хәзер менә егет Азнаголны тәүтапкыр күрүдә үк җаны сөймәде. Алай гына да түгел, бөтенләй күралмады. Ни өчен? Бәлки, теге вакытта, моннан уналты ел элек, Ирьегет кечкенә Зөлхиҗәнең әнисен урлап качып киткән өчендер? Әй, онытырлык эш идемени бу?! Дусын һәлакәткә җиткергән куркаклыктан башлап инде аның хатынын урлап китүгә барып җиткән бозык кешегә ничек ләгънәт яудырмаска?! Шуннан соң Бураншаның батып үлүенә Ирьегет үзе үк сәбәпче булгандыр, бәлки, дип ничек шикләнмәскә?! Инде килеп, иренең кабер туфрагы да суынмас элек, баласын ташлап, чит ир белән качып киткән ана хакында сабыйга ни дип әйтергә? Ничек итеп аны телгә алырга?., һай, авыр сынаулар төште шул Юламан картның чал башына... Әй, Зөлхиҗә боларны белсә иде... Белми шул. Юламан карт, кечкенә баланың йөрәген яраламас өчен, теге вакытта аннан әнисе хакындагы дөреслекне яшергән иде шул. — Әтиемнең кайгысыннан әнием дә үлеп киткән— дип белеп үсте Зөлхиҗә. Күршеләр дә Юламанның изге ниятле бу серен каты саклады. Инде Азнагол монда килеп чыгу белән бу фаҗигале сер дә ачылыр. Зөлхиҗәгә инде Юламан карт ни дип җавап бирер? Үзенең бу хәлне яшерергә мәҗбүр булуын пичек аңлатыр ул Зөлхиҗәгә?! Әйе, башта ул шулай хафаланды. Азак, Азнагол бу хакта берни дә әйтергә уйламагач, Зөлхиҗәгә, аның үз әнисенә, сабый баласын ташлап качкан анага килен булып барачагын әйтмәгәч, Юламан картның күңелендә тәүгесеннән дә хафалырак икенче төрле шик уянды. — Димәк, Азнагол шушы хәтле зур эшне яшерә ала? Димәк, ул алдарга, хәтта үзенең җан сөйгәнен алдарга да сәләтле? Бер алдаган кешенең икенче тапкыр да алдамавына ышанып буламы?! Моның өстенә Азнаголның буе-сыны, төсе-башы бөтенләй дип әйтерлек Ирьегетнең яшь чагына охшап торуы да Юламан картның күңелендә аңа карата салкынлык уятты, күрәсең. Ирьегет тә нәкъ менә шушы, хәзерге Азнагол кебек үтә сөйкемле, мөлаем кеше иде бит. Йомшак, сабыр холыклы, игътибарлы, инсафлы... Беркайчан да тавыш күтәрмәс кеше сүзен бүлдермәс... Олы сүзен екмас, кечене рәнҗетмәс... Йөзендә һәрчак шундый яхшы күңелле, тыйнак елмаю балкып торыр. Аңа бер карауда күңелең эреп төшә. Әле аның кешедән арттырып бернинди дә яхшы эшләр күрсәтүен белмәс-күрмәс борын ук, син аны башкалардан өстен, аерым күрә башлыйсың. Әйе, Ирьегет шундый кеше иде шул... Я инде, аның йөрәгендә иң явыз иблис ятадыр, кешегә хас яклар ургылып тышка бәреп чыгарга, кешене, хайваннан аерып, яктыга, иң горур югарылыкка күтәреп күрсәтергә тиешле каты сынау мәлендә шушы иблис анда өстенлек алыр да бу егет иң бахыр, иң түбән җан булып калыр дигән шик кемнең башына килер иде ул чакта? Күзгә күренеп торган бер эш, бер дәлил булмый торып ук, бөтен кеше, хәтта күпне күргән Юламан карт та аңа батырлык, матурлык үрнәге итеп карый иде бит. Гаҗәп... Хәзер уйласаң, аңа карата мондый карашны уяткан сәбәпне эзләп табуы да кыен. Шулай ук тыйнак, изге күңелле бер елмаю белән генә дә башларын әйләндерергә мөмкинме икәнни кешеләрнең?! Күрәсең, елмая белү дә үзенә күрә бер һөнәр?! Ләкин кешемен дигән кеше мондый ясалма елмаюга мохтаҗмыни?! Ә кайда соң ул кешемен дигән кеше?! Иң гади тормышта да, иң авыр сынау мәлендә дә үзеннән бигрәк кеше хакында уйлый, ә кирәк икән, һич тә икеләнми кеше өчен баш сала торган зур йөрәкле кешеләр кайда?! Бармы, күпме соң андыйлар бу фани дөньяда?! Аз андыйлар, шулай да бар. Әйе, бар андый чын кешеләр! Кеше өчен яши, кеше өчен үлә белгән әйбәт кешеләр бар. Шунысы куанычлы... Юламан карт, кәҗә сакалын чеметкәләп, йөзе сагыш катыш бәхет белән яктырып, уеның шушы ноктасында озак кына туктап утырды. Ялбыр каш астыннан тәгәрәп чыккан теремек ике бөртек яшь җиргә агып төшә алмый, капкынга эләккән тычкан балалары шикелле, аның битендәге тирән җыерчыклар арасында адашып йөреде-йөреде дә парга әйләнеп юкка чыкты. Юламан карт, иелеп төшкән башын югары күтәреп, кояшка карады. — Менә, ичмасам, минем Бураншам шундый сирәк очрый торганнарның берсе иде бит! Кеше булып яшәде. Кеше булып үлде... Ә Ирьегет?.. Тфү! Бөтен ышанычны, бөтен хөрмәтне, ихтирамны аяк астына салып таптады. Куркаклыктан хыянәтчелеккә, мәкерлелеккә хәтле тәгәрәп төште. Әйе, аның теге вакытта Бураншага ярдәм итмәве үз җаны өчен куркудан гына булгандыр, бәлки... Азак?! Бер адым... Әйе, куркаклыктан хыянәткә дә, җинаятькә дә бер генә адым шул... Ә бит шул кешегә ышана идем. Ничек ышана идем! Инде бетте. Хәзер беләм мин., таныйм мин хәзер андыйларны. Көзге кебек ялтырап күренеп торалар алар хәзер миңа. Уйлап кына кара, чын кешенең йөзенә һич кенә дә болыт чыкмас, давыл купмас булырмы?! Кеше һич кенә дә кызмас, янмас, көймәс булырмы?.. Юк инде, мине йөзгә җитеп килгән Юламан картны түгел, сабыйларны алдасын бу мәңге көләч "фәрештә" йөзләр... Азнаголы да нәкъ Ирьегетнең үзе бит. Эч-бавырыңа кереп бара. Бер карауда сине тәмам эретеп, камырдан йомшак ясап, кул кушыртып куя. Я, шушы кешегә Юламан карт ничек итеп ышанып, бердәнбер оныгын—Зөлхиҗәсен биреп җибәрергә риза булсын?! Алма агачыннан ерак төшәмени? Әйе, яхшылык булмас бу никахтан,, булмас... Тик ничек соң Зөлхиҗәгә моны аңлатырга?.. Кирекаккысыз нинди дәлилләр белән расларга күңелнең бу авыр шиген?... һай Зөлхиҗә, Зөлхиҗә... Өнсез-сүзсез генә аңлый алсаң иде син картатаеңпың күңелен. Кайда инде?.. Дөньяда бердәнбереңнең күзендә яшь, күңелендә сагыш күрү дә җиңел түгел икән шул... Нәрсә эшләргә, ничек Зөлхиҗәне бәхетсезлектән коткарып алып калырга?.. Ә бит ул бәхетнең иң олысыннан-олысына лаеклы бала!.. Юламан карт, каты тәэсирләнеп, баш чайкап куйды. — Әй, килмәгән җире юк бит сабыйның. Ул буй... Ул сын. Ул сизгер, изге йөрәк... Горур, кыю холык... Барысы да, барысы да үз урынында... Бер карасаң, картинәсенең күз камаштыргыч сылу яшьлеген, бер карасаң, баһадир атасын хәтерләтеп куандыра бит ул мине... Бөтенләй әтисенә охшаган шул. Ике уйлау, ике сөйләү дигәнне белмәс кыюлыгы бар шул аның. Үзе кирәк тапкан эш өчен үзен һәлак итәр, әмма чигенмәс... Тукта, кайчандыр үземә дә хас булган шушы мөкатдәс холыкны хәзер Зөлхиҗәдә күрү мине куандырудан бигрәк куркыта да түгелме соң әле?.. Картлык!.. Әйе, Зөлхиҗәнең нәкъ шушы холкыннан куркам мин хәзер. Күпмегә хәтле мин аны тотып, тыеп тора алырмын?! Озакка хәтлеме ул минем фатихамны көтеп утырыр?.. Тоям, тиздән бу киртәне ул җимереп үтәр... Үзенең һәлакәтенә табан туп-туры атлап китәр... Юк, туктата алмам мин Зөлхиҗәне ул чакта. Давыл айкаган диңгез кебек ташар. Барысын да өзеп, йолкып ыргытыр... Ни эшли, нинди чара күрә алам мин бу котырынкы ярсуга каршы?! Юламан карт, соңгы вакытларда күңеленә аеруча тынгы бирмәгән бу авыр сорауга җавап эзләгәндәй, диңгез өстенә озак-озак йотлыгып текәлеп утырды. Шул чак еракта, бик еракта, карасу зәңгәр дулкыннар өстендә, акчарлак кебек кенә җилпелдәп, җилкәнле кораб күренде. Күз белән күрүдән бигрәк, күңеле белән тоеп, Юламан карт: — Аһ!—дип куйды.— Азнагол... Әйе, бу Азнагол!.. Юламан картның арык, тарамыш куллары кинәт үтә хәлсезләнеп, салынып төште. Кармак тагылган озын ак кувал ашыкмый гына диңгезгә табан шуышты... — Ярый, ал инде, ал. Актыккы дусым — кармагым да сиңа булсын әйдә, мә_керле диңгез! Син минем баһадир Бураншамны да йоткан диңгез бит. Кармак нәрсә ул! Җәлләмнм... Жәлләү дә, теләү дә бетте... Актыккы өметем, соңгы куанычым — Зөлхиҗәм белән бергә барысы да югалды... II Аккош кебек горур күкрәген киереп, ак җилкәнле диңгез корабы, салмак кына чайкалып, ярга якынлашты. Тыныч, зәңгәр култыкка кереп, Зөлхиҗә утырган кырчын тәңгәленә килеп туктады. Күбәләк кебек очып-сикереп торды Зөлхиҗә. Яшь бала шикелле, кулларын чәбәкәйләп, түземсезләнеп, яр буйлап йөгереп йөрде.Менә суга көймә төшерделәр. Үзе кебек үк нык гәүдәле, кояш астында янып, бакыр төсенә кергән бер-ике егет белән Азнагол көймәгә төшеп басты. Менә көймә, чайкалып, ярга якынлашты. Тоташ актан киенеп, билен көмешле билбау белән буып җибәргән Азнагол, колачын киң җәеп, көймәдә аягүрә басып кнлә. Үтә килешле ак чалмасының куш койрыгы акчарлак канаты кебек талгын гына талпына. Ә Зөлхиҗә, йөгереп йөри торгач, кыя ташка барып менгән. Шуннан, биектән, җан атып карап тора. Әйе, канат кына җитешми аңа. Әгәр канаты да булса, ул хәзер очып барып Азнаголының иңбашына кунар, алай гына да түгел, Азнаголы артыннан җир чигенә до очып китәр иде. Әй, мәхәббәт, мәхәббәт... Юламанның йөрәге ташмыни? Аңламыймыни ул оныгының хәлен... Ничек итеп каршы тора алсын ул Зөлхиҗәнең бу шашкын мәхәббәтенә?! Юламан карт күзләрен чылт йомып, ялангач тау башындагы чал кылган шикелле, уйланып утырды. Өзелеп сагынышкан яшьләр, куаныша-көлешә, кыя өстендәге өйләргә табан юнәлде. Юламан картның үзен дә, ялбыр кашлары астыннан баягыча мул булып чыгып та җиргә тама алмый биттәге җыерчыклар арасында адашып йөргән күз яшьләрен дә күрүче булмады. Әй, яшьлек, әй "хәтерсез" яшьлек... Азнагол белән Зөлхиҗәнең башыннан гына узганмыни инде мондый хәлләр... Шулай да Юламан көтте. Өмет итте. Зөлхиҗәсе Ташсыер өстенә күз ташлар да: — Картатай, әйдә кайтыйк! — дип кычкырыр,— диде. Я инде... моның ише генә өметләре җирдә ятып калганмыни аның, Юламанның... Юламан карт ташка әйләнгән сымак булып тынып калды. Күптән бирле йөдәтеп килгән бил авыртуы кузгалып киткәндәй булды. Аяклары да, аркалары да, чәнчештерә башлады. Шулай күпмедер вакыт үтте. Менә искиткеч зур ут шарына әйләнгән кояшны ашыкмый гына диңгез йотты. Аның артыннан офыкка хәрәкәтсез болытлардан юл-юл булып кара тасма тартылды. Тирәякны серле моң басты. Ә түбә өстендә күк һаман аяз әле. Озакламый анда кәкре мөгез — ай чыгып басты. Куштан кыз Зөһрә йолдыз да, йокысыннан сикереп торып, ай артыннан ук җемелдәп күккә күтәрелде. Карлы таулар артыннан салкынча җил җилеп үтте. Дулкыннар ни өчендер куанышып, шаркылдап көлешергә тотынды. Кыйгач канатлы акчарлаклар: — Кайт! Кай-т! —дип, әче кычкырып, Юламан картның баш очында әйләнде. Азак, картны кузгатудан өмет өзеп, кайдадыр китеп югалды. Күрәсең, алар да төнгелеккә ояларына кайтты. Әйе, аларның да, хәтта акчарлакларның да, кайтыр җире, сагынып, яратып, көтеп торган балалары бар. Акчарлакларга, һичшиксез, кайтырга кирәк. Аңа, Юламан картка, ни өчен, кем өчен кайтырга хәзер?! Ә бит кайчандыр аның да, әйе, Юламан картның да йолдыздай ачык карашлы хатынкае, арслан кебек көчле, әүлия шикелле изге күңелле улы — Бураншасы бар иде! Әйе, яратучылары, көтүчеләре бар иде аның да, их-х... ничек бәхетле булган Юламан карт ул чакта... Әйе, булган, үткән, беткән... Юламан карт, башын боз тамчылары шикелле салкын, сөякчел бармаклары белән нык тотып, тагын бик озак уйланып утырды. Еллар узган саен тагын да авыррак, сызлаулырак була барган уңалмас йөрәк ярасын актарып, башта Бураншаның, аның артыннан бөтен гаиләсенең һәлакәтен тагын бер кат өр-яңадан кичереп чыкты. III ...Ул көн, Буранша соңгы тапкыр балык авына чыккан көн, үтә эссе, бөркү иде... Алар, Бураншалар, балык вере эзләп, диңгез эченә ерак ук кереп киткәннәр... Шуннан озакламый давыл купкан... Буранша көймәләрне җилдән ышык култыкка куган. Шул чак Азнаголның атасы Ирьегетнең көймәсен өермә җил, әйләндерә китереп ярга якын, диңгез эченнән сусаеп чыгып торган кыяга суккан. Көймә кыйралган. Ирьегет белән Гыйлман диңгезгә ауган... Шул чак Буранша батучыларга ярдәмгә ташланган. Дулкыннар белән көрәшеп, ярга табан йөзә башлаган Ирьегетне үз көймәсенә алган, ә күрше Гыйлман бу вакытта баягы көймә бәрелеп ватылган кыяга барып ябышкан. Буранша көймә белән аңа якын барудан курыккан. — Давыл бу көймәне дә кыяга бәреп челпәрәмә китерсә, без ни эшләрбез?—дигәндер инде, балакай... Көймәсен ышык култыкка кертеп, ишкәкне Ирьегеткә биргән дә: — Син безне шушында көт. Мин Гыйлман агайны йөзеп барып алып килим. Югыйсә, картның хәле озакка бармас. Аны дулкын юып алып китәр,— дигән. Үз-үзен онытып, ажгырып яткан дулкыннарга каршы йөзеп киткән. Барып җиткән... Үлем куркынычы белән акылыннсен югалткан Гыйлман кыяга чат ябышып тора икән... Авыр, бик авыр булган Бураншага аның кулларын кыядан ычкындырып алуы... Буранша аның бер кулын ычкындырып алса, ул икенче кулы белән кыяга ябыша, хәтта Бураншаның башына сугып-сугып ала икән... Шушы тартыш буынын алгандыр инде, балакайның... Югыйсә, Буранша андый гына араны йөзмәгәнме дә, андый гына дулкыннарга каршы көрәшмәгәнме... Шулай да ул Гыйлманны ничек тә кыядан тартып алып йөзеп киткән бит әле... Ә котырынган акбаш дулкыннар аның өстендә биегән. Берчә бөтенләй күмеп киткән. Берчә үкерә-үкерә кире чигенгән... Буранша Гыйлман агасын алып йөзгән дә йөзгән... Менә берчак култыкка тәмам якын ук килеп җиткән. — Тизрәк, җәһәтрәк йөз, Буранша!.. Күп калмады йөзәргә!..—дип сөрәнләгән Ирьегет. Үзе ярдәмгә ташланырга ашыкмаган. Үз җаны өчен дер калтырап, ышыкта, көймәдә утыра биргән. Дулкынга каршы ялгыз көрәш озак сузылган. Менә берчак, култыкка килеп җиттем генә дигәндә, аерата яман котырынган дулкын Бураншаларны басып киткән. Аннан шундый ук көч белән кире чигенгән... Бу юлы инде Буранша белән Гыйлман дулкын өстенә калкып чыкмаган... Шулай һәлак булган Буранша... ' Я, олы диңгезгә, мәкерле, аяусыз диңгезгә, ялгыз баһадир ничек итеп каршы тора алсын инде?! Икенче көнне, давыл тынгач, Бураншаның көймәсендә Ирьегет ялгызы кайтып килде. Әй-й... ул көндәге кайгылар... Менә шулай һәлак булды Буранша. Шуннан, күп тә тормый, әнисе дөньяны куйды... Улын югалту кайгысыннан умырзая кебек бер көндә сулды да җиргә ятты, мәрхүмә... Азак, Бураншаның кәләшен алып, бер төндә Ирьегет качып китте... Куркактан хыянәтчегә әйләнде... Я, иптәшләренең батып үлүен үз күзе белән күреп, ярдәмгә ташланмый чыдаган адәм актыгыннан шуннан башка нәрсә көтеп була?! Кеше дпп әйтеп буламы инде аны шушылардан соң?! Ә Юламан карт белән Буранша ипчек ышаналар иде бит аңа?! Кеше икән дип ышаналар иде... Әй, сукырлык... Әй, бер катлылык!.. Шулай итеп, дөнья берчак Юламан картны төрлечә чыбыкларга тотынды... Ай-Һай, авыр булды Юламан картка... Түзгесез авыр булды... Әмма түзәргә кирәк иде... Әйе, оныгы өчен, ике яшьлек Зөлхиҗә өчен, яшәргә, барысына да түзәргә тиеш иде ул. һәм ул түзде. Яшәде. Хәтта теремек, ачык, көләч булып яшәргә, Зөлхиҗәсен дә шулай итеп үстерергә тырышты... ӘҺ, җиңел булмады моны эшләве... Юк, җиңел булмады... Белгән, аңлаган кешегә аның ак күбек төсенә кергән сакалмыегы да, карасу арык битенә төшкән тирән сырлар да бу хакта ап-ачык сөйләп тора бит. Шулай да, "түзгәнгә — түш тияр", дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар. Юламан картның түземе дә җимешсез калмады. Аның Зөлхиҗәсе, әкияттә әйтмешли, ай үсәсен көн үсте. Җиде яшендә инде ул бөтен өй эшен дигәндәй картатасының кулыннан алды. Идәнен дә юды, балык шулпасын да пешерде, көлгә күмеп, төче икмәк тә пешереп ала белде. Әйе, харап теремек кыз булып үсте ул Зөлхиҗә. Курчак уйнаткан кебек уйнап кына алып бара иде ул бу эшләрне. Үскән саен Зөлхиҗәнең ярдәме арта гына барды. Картатасына кушылып мурда да үрде, ау да бәйләде. Хәтта киндер талкып, картатасына күлмәк-ыштанлык та сугарга өйрәнде. Ул гынамы соң... Нәзек билләрен өздереп, үзенә камзул, җилән дә тегеп киде. Җитмәсә, уйнап-көлеп, җырлапбиеп, картатасының күңелен дә ачты... — Әйе... Бу шатлыкны да күрер көнем бар икән,— дип куанды Юламан карт.— Инде ияле-башлы булып, бәхетле гомер итүен генә күрергә язсын,— дип теләде. Чынлап та, Зөлхиҗәгә яучылар күп булды. Башта Юламан карт: — Оныгым кемне сайласа — минем яраткан киявем шул булыр,— дип кенә җавап бирде. Ә Зөлхиҗә берәүгә дә күңел бирми, кыр кәҗәсе шикелле теремек, шаян булып, уйнап-көлеп яши бирде. — Син, Зөлхиҗә, язгы кояш сымак. Бөтен кешегә дә бердәй көләч карыйсың. Тик беркемне дә иш итмисең,— дип үпкә белдерәләр егетләр. — Кояшның җылысы бөтен кешегә дә тигез җитә бит,— дип үчекли Зөлхиҗә аларны,—Иң яхшысы шул түгелмени?.. — Кешегә тик үзенең генә күңелен җылыта торган кояш та кирәк бит әле, сылу. — Кара син аны, ничек үзен генә ярата!.. Уйлап кара, үзең өчен генә кояш теләргә лаеклысыңмы әле син?! — Зелхиҗә белән сүз көрәштереп җиңә алмассың,— дип өметсезләнә егетләр. Зөлхиҗәгә кызык була: ул бәхетле елмаеп, башын горур күтәреп яши белә. Гомер шулай үтә бирә. Менә берчак, балыкчылар авылы янындагы тыныч култыкка, нәкъ менә бүгенгедәй, ак җилкәнен җилфердәтеп, диңгез корабы килеп туктый. Зур гәүдәле, сызылып киткән кара мыеклы, уенчак сүзле, үтә сөйкемле матур бер яшь егет үзедәй берничә егет белән ярга чыга. Азнаголның тәү килүе була бу. Моннан малай чакта әтисе белән киткән, хәзер, егет булгач, кайткан Азнагол. Тик кайтуы нәрсә өчен бит?! Әй-й, ташка үлчим. IV ...Теге вакытта Ирьегет, авылдан качкач, якындагы шәһәргә барып, байга ялланган. Байның корабы да булган. Бай сәүдә белән генә түгел, диңгездә юлбасарлык белән дә шөгыльләнгән. Ирьегет аңа бу эштә бик ихлас булышкан. Азнагол да, үскәч, шул эшкә тартылган. Бара-тора Ирьегет үзе дә баеп, кораб хуҗасы булып алган. Инде корабны Азнагол үзе йөрткән. Зөлхиҗәнең әнисе байбичә булып шәһәрдә генә яшәгән. Кешенең байлыгы бергә артканда, комсызлыгы бишкә арта дигән сүз дөрестер ул. Менә шулай, уңлысуллы юллар белән зур байлыкка ирешеп, шәп итеп яшәп ятканда, берчак теге вакытта ташлап киткән җир өе Ирьегетнең исенә килеп төшкән. — Карагыз әле, бер тиенсез югалды бит мал! —дип кычкырып җибәргән ул, коты очып.— Өй нып-нык иде! Таштан бурап эшләнгән иде. Җимерелмәгәндер, һич кичекмәстән барып, берәрсенә сатып китәргә кирәк. — Әйтмә дә, — дип күтәреп алган хатыны.— Сатарга кирәк. Тиен янына тиен артсын!.. — Ярый. Сәүдә белән чит шәһәргә китеп барышлый, үзем тукталып, сатып китәрмен,— дигән Азнагол.— Бер уңайдан туган йортны да күрермен... Менә шул максат белән килеп чыга монда Азнагол башта. Шунда ул аңгармастан Зөлхиҗәне очрата. Шуннан соң Азнагол монда һәр үткән-сүткәндә туктый башлый. Хәтта бер килүендә чын күңелдәнме, болай сынау өчен генәме, Юламан картка: — Бабай, мин монда кайтып, сезнең кебек балыкчы булып яшәргә телим. Син моңа ничек карыйсың?—ди. — Мин киңәш бирмим. Канаты бар чакта лачын очарга тиеш. Монда, кыя башында, минем кебек канаты каерылганнары гына утыра аларның... Андыйлары да, үзләрен кыяга беркетеп тоткан бәй өзелү белән, оча алмасалар да, баштүбән ташланып, дөнья куялар...— дип кинаяләп җавап кайтара Юламан карт. "Ә син лачынмы, козгынмы, әлегә әйтүе кыен..." — дигән фикерен эчтән генә уйлап, баш чайкап куя. — Сүзең хак, бабай,— дип килешә Азнагол. Зөлхиҗәнең йолдыздай шат күзләрен яшь бөрки. Ничек еламасын, Азнаголын үз янында гына тотасы килә бит аның. — Сүзең бик хак!—дип кабатлый Азнагол.— Мин диңгездә йөзәргә тиеш. Тик ул чакта, бабай, Зөлхиҗәне син миңа биреп җибәрерсеңме соң? Мин бит аны яратам. Мин аны шәһәргә алып кайтып китэм. "Ярый әле, бәләкәй чакта Зөлхиҗәнең колагын тешләгән булуын белми... Әйтмәгәннәр... Югыйсә, каршы торуы кыен булыр иде..." — дип уйлый Юламан карт.— Әле дә бу хакта Зөлхиҗә дә белми...— дип куана. Шулай да үзе Азнаголга ни дип җавап кайтарырга белми аптырабрак тора. Азнагол сабырсызлана. — Мин Зөлхиҗәне яратам. Ансыз яши алмыйм,— дип кабатлый. Зөлхиҗәнең әле генә моңаеп мөлдерәгән күзләре инде Зөһрә йолдыздай кабынып китә. "Мин дә яратам... Мин дә... ансыз яши алмыйм, картатай!.." — дип ялвара бу караш. Юламан карт яшьләргә алмаш-тилмәш карап тагын бераз эндәшми утыра. Зөлхиҗәнең бөтен йөрәктән гашыйк булуына төшенә. Азнаголның мәхәббәтенә ышанмый. — Зөлхиҗәне, Азнагол, мин сиңа биреп җибәрә алмыйм,— ди.— һич тә ризалыгым юк, аңлыйсыңмы, риза түгел!.. Азнагол кайтып китә. Зөлхиҗә моңга бирелә. Сөйгәненә багышлап җыр чыгара. Шул җырны, карышкан шикелле, һәрчак картатасына ишеттереп җырлап кына йөрүчән булып китә. ...Әй-й, Бүтән ярлар миңа һич кирәкми, Килерсең бит? Килче, яшь егет. Шул сөйләшүдән соң Азнагол тагын берничә тапкыр килә. Юламан карт "ризалыгым юк!" диюдән башка сүз таба алмый. Әйе, башка сүз табарга мөмкин түгел шул бу урында. Теләсәң дә мөмкин түгел... Ахыр Азнагол килмәс була. Бер ел үтә. Азнагол күренми. — Бәласеннән башаяк,— дип куана Юламан карт.— Кәләш алгандыр. Үзенең тиң-тошын тапкандыр, Зөлхиҗә дә үз кешесен табар... Бәхетле булыр. Ләкин эш Юламан карт уйлаганча барып чыкмый. Зөлхиҗә башка бер егеткә дә карамый. Азнаголын көтеп, диңгездән күзен алмый, моңаеп җырлап йөри бирә. — Болай булса, бала сарыга сабышыр,— дип көенә хәзер Юламан карт.— Инде Азнагол килсә, каршы торып булмас. Бу никахның азагы хәерле булып бетүенә ышанычым булмаса да, кире какмам бүтән... Язганы шул булса, карышып кайда барасың,— ди. Юламан картның бу уен сизгән кебек, менә Азнагол алар туфрагына тагын аяк басты. Әй, нинди олы бәхеткә тарыды бүген Зөлхиҗә. Моны күрмәскә, аңламаска ташмыни Юламанның йөрәге... Белмимени ул мәхәббәтне җиңәр көчнең юклыгын... Әйе, мәхәббәткә нәрсә каршы тора ала?! Менә бит картатасын да онытты... Ә бит ул, Зөлхиҗә, чиксез сизгер йөрәкле, игътибарлы бала... сөйгәнен күрү куанычыннан менә онытты да куйды. Хәтта ул көтми дә бугай картатасын... Әйе, Юламан карт, ахыр килеп, бердәнбер хәзинәсеннән дә колак какты, күрәсең... әй язмыш... әй тормыш!.. Шулай да кайтырга, Зөлхиҗәне соңгы тапкыр күреп калырга кирәк... Тукта әле, ни өчен соңгы тапкыр? Кыз бала кияүгә китмәс тә, киткәч, кунакка кайтмас булырмы? Өметсез кеше түгел иде ләбаса Юламан!.. Картлыктыр инде, картлыктыр. Хәер, әйтүе генә ансат: сиксән яшь— сиксән ел көрәш... яшәү өчен көрәш... һай-й... Әйтерең генә бармы?! Юламан карт таяна-тотына урыныннан торды. Имгәкләп дигәндәй Ташсыер өстеннән төште. Кулларын артка куеп, үтә зур саклык белән кыя куенындагы җир өенә табан үрмәләде. Бу аның гомерендә тәүтапкыр кармаксыз һәм балыксыз кайтуы иде. — Хәерле булсын...— дип пышылдады ул, калтыранган, кинәт нык картаеп киткән тавыш белән.— Ахыры хәерлегә булсын... Аның бу теләге, әлбәттә, үзенең буш кул белән кайтуыннан бигрәк, Зөлхиҗә белән Азнаголның мөнәсәбәтенә юнәлгән иде. Өч көн, өч төн туй барды. Дүртенче көнне Азнагол: — Сәүдәне шуннан да озакка туктатып тору кесәгә нык сугачак,— дип белдерде. Зөлхиҗәнең' беткесез бәхет белән нурланган күзләренә тагын моң йөгерде. — Ә мин?! Мине ташлап та китәсеңмени, җаным?!— дип ялыныч белән карады ул Азнаголга. — Сине дә үзем белән алып китәм, сылуым,—диде Азнагол, Зөлхиҗәне күкрәгенә кысып.— Чит илгә алып китәм. Анда мин сине алтын-көмешкә манчырмын, әтием янына кайтканда, син патша кызы кебек бизәнгән-төзәнгән булырсың... Бөтен туй буена бер сүз эндәшми йокымсырап утырган Юламан карт, елан чаккан кебек дертләп, уянып киткән сымак булды. Кара кургаш кебек авыр карашларын яшьләр ягына юнәлтте. — Акылдан яздыгызмы әллә сез?!—дип, коты очып кычкыруны аңлады Зөлхиҗә бу караштан. Чөнки ул картатасының: "Диңгез бик мәкерле, сылу хатын икән. Шуңа хатын-кызны һич тә яратмый икән. Әгәр берәр хатын базнат итеп, корабка утырса, диңгез корабны батыра. Йоланы бозган теге хатынны ыргытсаң гына, корабны җибәрә икән", дип сөйләгәнен еш кына ишеткәне бар. Моңача бер хатынның да әле бу йоланы бозарга кыймавын да белә. Әйе, белә. Тик аның йөрәге моны аңлаудан баш тарта. Азнаголы бар җирдә мондый кыргый йоланың хөкем сөрүенә ышана алмый. "Диңгез бит инде ул, һәрчак котырынып та, корабларны да батырып тора. Хатыннар утырмаса да баталар караблар. Анда кем гаепле? Нигә ул чакта диңгезгә корбан ташламыйлар? Нигә хатын кеше корабта булган чакта диңгез котырса, мотлак ул хатынны диңгезгә ташлыйлар? Аны ташламасалар да, вакыты җиткәч, диңгез тынар иде ләбаса! Мәңге шаша алмый лабаса ул",— дип җәберсенеп уйлана Зөлхиҗә. Ләкин бу уен беркемгә дә белдерми. Киресенчә, искиткеч гамьсезлек белән кинәнеп көлә генә. — Хафаланма, картатай,— ди,—Диңгезбикә мине сорамас! — Сораса да, бирмәм!—дип кырт кисеп раслый Азнагол. — Әй, ышана алсам иде мин, егет, синең сүзләреңә...— дип, авыр ыңгырашып куя Юламан карт. Аннан бу шиген уйда дәвам итә: "Иң авыр, иң кирәк чакта, әтиең сымак, кеше хакында түгел, ә үзеңнең бик бәләкәч, төссез-иссез генә җаның хакында ныграк уйлаучан булып чыкмасаң ярар иде дә бит... Телдән батырлар күп тә бит ул... йөрәктән батырлар сирәгрәк очрыйлар шул..." Зөлхиҗәнең әнисе хакындагы дөреслекне Азнаголның монача ачмый йөрүе дә Юламан картның шиген арттыра. "Ярый, теге вакытта мин Зөлхиҗәнең күңелендә үз әнисенә карата начар караш уянмасын дигән теләк белән аның ике яшьлек кызын бер картка ташлап качып китүен әйтмәгән идем, ди... Бәлки, дөрес тә эшләмәгәнмендер. Ул чакта, әйтик, минем кайгы белән исәнкерәгән башым хата уйлаган да булсын, ди. Әмма хәзер Азнагол нн өчен моны яшерә? Аның бу хәлне белмәве мөмкин түгел. Азнагол ул чакта ун яшьлек малай иде бит. Белә. Бик яхшы белә. Әйтми. Сөйгән кешеләр арасында сер булуы мөмкинме?.. Әй Зөлхиҗә, Зөлхиҗә... Берни дә аңламыйсың, берни дә күрмисең, балакай. Мәхәббәт синең күзеңә пәрдә япкан шул, ничек итәсең? Ңи кыласың?!" Зөлхиҗәне озатыр өчен, яр буена бөтен авыл җыелды. Аяктан баскан, утырып-шуганның барысы да бу гаҗәп вакыйгадан читтә торып калырга теләмәде. Каты йоланы бозарга, үзен-үзе Диңгезбикә дигән мәкерле сылуның упкынлы кочагына ташларга, үз-үзен үлемгә дучар итәргә аны мәҗбүр иткән мәхәббәт дигән тылсымлы көчнең серенә төшенергә тырышты. Шомлы кызыксыну белән Зөлхиҗәнең артыннан күзәтте. Бу көнне күк йөзе үтә зәңгәр, тирән, кояш нурлары үтә иркә, ә диңгез өсте, энҗе сибелгән беләзек кашы шикелле, чүмәкәйләнеп, гадәттән тыш шат җемелдәп ята иде. "Аһ, мәкерле җан... Беләм, аңлыйм мин сине... синең шәфкатьсез куанычыңны!..— дип уйлый Юламан карт, күзен диңгез өстеннән ала алмый.— Беләм... Тик Зөлхиҗәгә генә мин моны аңлата алмыйм. Аңларлык түгел инде ул моны..." Зөлхиҗә дә бүген аеруча сылу, чиктән тыш шат. Аның йөзендә балкыган бәхет, мәхәббәт нуры күзләрне чагылдыра, күпләрне телсез калдыра, табыну дәрәҗәсенә җиткән хөрмәт һәм сөю уята. Шуңа, ахры, аның мәңгелек йоланы бозып, корабка утырып китүен беркем дә кычкырып, телдән әйтеп гаепли алмый. Күңелдән гаепләүчеләр дә аның йөзенә бер карау белән бу хакта оныталар. Әйе, сихри нур түгелә бүген Зөлхиҗәнең йөзеннән. Ул бәхетле. Ул сөйгәне артыннан бер түгел, җиде диңгез кичәргә, җиде кат җир астына төшәргә, кирәк икән, хәтта аның белән бергә, аның өчен җиде кат үләргә дә әзер. Бөтен булган ваклыкны, түбәнлекне, икеләнүнешикләнүне белми үскән саф һәм горур йөрәкле кешеләргә генә хас-рәвештә үз-үзен онытып, ярсып, дәртләнеп сөя ул. Аның өчен Азнаголдан башка тормыш та, яшәү дә юк. Аннан башка туу да, үлү дә, хәтта Зөлхиҗәнең үзе дә юк. Ай да, кояш та, чәчкә дә, диңгез дә Азнагол булмаган урында юкка чыга. Шулай булгач, ничек итеп, ни өчен торып кала алсын соң ул Азнаголыннан! Ничек итеп, әллә нинди кыргый йолаларның гасырлар төпкеленнән килгән шомлы өненә колак салсын ул?! Ничек итеп үз бәхетенә үзе кул селтәсен?! Мөмкин түгел. Әйе, моны булдыра алмый Зөлхиҗә. Шулай, Зөлхиҗә бу җирдә, хатын-кызлардан тәүгеләрнең тәүгесе булып, мәңгелек дип исәпләнгән шомлы йоланы җимереп үтте. Башны горур күтәреп, көндәй балкып, корабка табан атлады... Кем белә, бәлки үлемсезлеккә табан атлавы шушы булгандыр аның, Зөлхиҗәнең... Хушлашу бөтенләй дип әйтерлек сүзсез булды. Бу озатудан кешеләрнең күңеленә гомерлеккә язылып өч нәрсә калды: моның тәүгесе — Зөлхиҗәнең йөзендә чагылган горур тантана, сөю-сөелү шатлыгы иде. Икенчесе, Юламан картның күз яшьләрен тыярга тырышып көчәнүдән, таш кебек катып калган җыерчыклы, ябык йөзендәге искиткеч тирән кайгы һәм өметсезлек булды. Аһ, Зөлхиҗә күрсә, аңласа иде бу газаплы йөзгә нәрсәләр язылганын! Бәлки, хәтәр юлга чыгудан баш тартырлык көч тә таба алган булыр иде ул үзендә... ' Кайда соң... Мәхәббәт аның йөрәген генә түгел, күзен дә бәйләгән иде бит... Кешеләрнең хәтеренә һич тә җуелмас өчен кереп урнашкан өченче нәрсә — ак җилкәнле зур корабның салмак, җай гына чайкалып, үтә шат җемелдәп яткан, зөбәрҗәт диңгез өстеннән тавыш-тынсыз гына шуа барып, акрын гына тирбәлеп-тирбәлеп күздән югалуы булды. Аһ, нинди тылсымлы, сихри күренеш иде бу... Озатучылар хәтта ак җилкәннәрнең күбәләк хәтле генә калып, су өстендә соңгы тапкыр җилпеЛдәп үтүеннән соң да бик озак телгә килә алмый тордылар. Әйе, авыр, бик авыр тойгы калдырып китте бу кораб. Кешеләр, мәет озаткандай, шомлы тынлык эчендә өйләренә таралды. Диңгез ярында Юламан карт япа-ялгыз гына утырып калды. Кара кургаш кебек авыр, чиркангыч минутлар, сәгатьләр бер-берсен куып үтә торды. Төш җитте. Кояш, түбә өстенә басып, рәхимсез кыздырды,- Аяк астындагы ком-ташлары, эссе күмергә әйләнеп, табанны кыздырырга, көйдерергә кереште. Юламан кузгалмады. Мейә бервакыт, көн буе кыздырудан хәлдән тай,'ан кояш, офыкка канлы пәрдә ябып, диңгезгә чумды. Юламан кузгалмады. Җиргә төн таралды. Диңгез карасу күк шәл бөркәнде. Ярты ай, бер көтү йолдызларын ияртеп, диңгез төбенә төшеп ятты. Көндез күмергә әйләнеп, табанны көйдергән ком-ташлары хәзер, боз энәләр булйп, Юламан картның табанына кадалды. Карт кузгалмады. Таң якынлашты. Шаян йолдызлар тагын ярты айга ияреп, берәм-берәм диңгез төбеннән чыктылар да күккә менеп яшеренделәр. Чыгачак кояш юлына кызыл сары палас түшәлде. Җиргә тагын көн тантанасы килергә җыенды. — Юк, бүгенге кояш минем өчен түгел. Карый алмыйм, күралмыйм мин аны бүген...— дип пышылдады Юламан карт.— Аның гамьсез җемелдәве дә, диңгез, мәкерле, комсыз диңгез, синең кояш нуры астында үтә ачык балкыган җансыз матурлыгың да минем өчен түгел хәзер... Әйе, Диңгезбикә, мин сиңа мәңгелек гашыйк идем. Инде син минем мәңгелек нәфрәтемне яуладың... Бөтен куанычымны, юанычымны, барлык өметемне йотып беттең дә, миңа тагын җемелдәп, ялтырап ятмакчысыңмы?! Әйдә, белмәгәннәр соклансыннар синең бу ясалма мөлаемлыгыңа... Ә мин күралмыйм. Җаным-тәнем белән күралмыйм!.. Ишетәсеңме син мине, мәкерле Диңгезбикә!.. Юламан карт тагын, Азнагол килгән төндәге кебек, ташларга тотына-тотына урыныннан торды. Әй, авыр, нинди авыр икән ләбаса аның сөякләре... Әгәр ул монда, диңгез ярында, мәңгелеккә йоклап калса, авылдашларына аны күтәреп алып кайтуы, кыя өстендәге каберлеккә мендерүе, бик авыр булачак лабаса... Күршеләрне, әйбәт кешеләрне алай җәфалап китәргә ярыймыни?! Аяк йөргәндә, өйгә кайтып егылырга кирәк... Ул, актык көчен җыеп, кыяга үрмәләде. Кояш калыкмас элек җир өенә кайтып, салкын түшәгенә ауды. Шул ятудан ул кабат тормады. Күршеләре, алмаштилмәш кереп, аның хәлен белделәр. Аш-су алып килделәр. Авыл хәлләрен, балыкчыларның нинди табыш белән кайтуын, кемнең улы-кызы тууын, кемнең кәҗәсе бәрәнләвең сөйләп чыктылар. Ләкин Юламан карттан бер генә сүз дә ишетә алмадылар. Ул ашамады да, йокламады да, сөйләшмәде дә. Аның куе кашлары астына яшеренгән акыллы кара күзләрендә тик бер генә сорау үлми яшәде: "Зөлхиҗә ни хәлдә икән?!" Ә бу вакыт эчендә диңгез өстеннән Зөлхиҗәнең искиткеч бәхетле Һәм коточкыч фаҗигале минутлардан торган кыска гына гомер юлы балкып узды. VI ...Көзге кебек ялтырап хәрәкәтсез тынып яткан зәңгәр диңгез бушлыгында ялгыз кораб йөзә. Аккош кебек горур киерелеп, җилкәннәрең назлы җилбердәтеп йөзеп бара ул. Азнагол Зөлхиҗәнең дулкынланып торган озын, калын толымнарын сүтеп тарата. Ефәк кебек йомшак кара чәчләр, Зөлхиҗәнең зифа буен тоташ каплап, ак ефәк күлмәк өстенә кара күләгә ташлый. — Су сылуы!—дип соклана Азнагол.— Су сылуы бит син, Зөлхиҗә!.. Тик сиңа алтын тарак кына җитми. Мин сиңа, шушы чит шәһәргә барып җиткәч тә, алтын тарак алып бирәчәкмен, аңлыйсыңмы, сылуым! Зөлхиҗә, сабый бала кебек куанып, гашыйкларга гына яас ваемсызлык белән Азнаголның муенына сарыла. — Җаным, кирәкми алтын тарак миңа. Су сылуы буласым да килми минем. Мин бит тау кызы. Тау кызы итеп кенә ярат син мине, Азнагол!.. Азнагол Зөлхиҗәне сөя-үбә күтәреп алып йөри. — Хак сүз. Син гау сылуы, Зөлхиҗә!.. Минем сылуым. Тау үзе дә, әнә ул балкып торган кояш та, ай да, йолдызлар да минеке хәзер. Алар да минем өчен генә яратылганнар. Язмыш үзе аларны синең белән бергә кушып миңа бүләк итеп бирер өчен яраткан... Диңгезгә кара, Зөлхиҗә, ул да минем өчен зәңгәр тынлыкка чумган. Җиләс талгын җил дә минем җилкәннәремне тирбәтер өчен яши бүген. Бу дөньяда хәзер минем өчен яшәмәгән бер генә матурлык та, бер генә байлык, муллык та юк... Тоям, ул һәрчак шулай булыр... Бәхет, шатлык, байлык, матурлык дигәннең барысы да минем гомерлек юлдашым булыр... Чөнки минем янымда җирнең иң сылу кызы — Зөлхиҗәм, син бар... — Сөйлә, бертуктамый сөйлә, Азнагол,— ди Зөлхиҗә, бәхеттән шашып.— Аңлыйсыңмы, җаным, минем йөрәгем хәзер тылсымлы скрипка кебек. Синең һәрбер сүзең аның иң нечкә, иң нәфис кылларын чиртеп тирбәтә. Синең тавышыңнан мин үзем дә тоташ бер моңга, сихри бер моңга әйләнәм сымак... Аңлыйсыңмы, беләсеңме син бу моңның исемен?.. Беләсең... Мәхәббәт!.. Әй-й, нинди татлы, нинди назлы икән бу моң!.. ...Төн. Күк тә, диңгез өсте дә котырынкы өермәгә әйләнеп бергә тоташкан. Кара дулкыннар авыр йөк төяп, туган ярларга карап юлга чыккан ялгыз корабны, каз кавырсыны шикелле җиңел каккалап, куып йөртә. Җилкәннәрне котырган давыл йолыккалап ыргыта. Кораб тирәсендә, аждаһадай ургылып, дулкыннар кайный. Ничә көн буе бу аяусыз һәм комсыз дулкыннарга каршы көрәшеп, акылдан язу дәрәҗәсенә җиткән ишкәкчеләр өметсез карашларын күшеккән тавык чебеше хәленә төшкән Азнаголга төбәгәннәр: — Диңгезбикә корбан сорый! Күрәсеңме, аңлыйсыңмы, изге йоланы бозган өчен, ул безнең барыбызны да һәлак итәргә җыена!.. Я, хәзер үк Зөлхиҗәне аңа биреп, безне коткарасың, я үзеңне дә аның белән бергә диңгезгә ташлыйбыз! — дип таләп итә алар, котырынып.— Җәһәтрәк азаккы сүзеңне әйт!.. Диңгезбикә озак көтәргә яратмый!.. Үлем куркынычыннан тәМам башын югалткан Азнагол сүзсез баш ия. — Димәк, риза?! — Риза?! — Ха-ха-ха!.. — дип шаркылдап көлә кара дулкыннар.— Ха-ха... Кыргый куанычтан дулкыннар, шашынып, кораб аша сикереп уйнарга керешә. Егылмаска тырышып, кораб колгасына чат ябышып торган Азнаголны, котырынып, тозлы су белән коендыра. Ә ишкәкчеләр, бер-берсен таптый-ега аска, Зөлхиҗә янына ташлана. Хәзер алар Диңгезбикәгә корбан бирәчәк... Диңгез бикә тынычланачак... Аларны йотмаячак. Диңгезбикәгә бит үзе белән ярышырга маташкан кыю кызны йотарга гына кирәк!.. Ул хатын-кызны күралмый!.. ...Зөлхиҗә ялгыз. Аны хәзер танырлык та түгел. Өстә алтын укалар белән чигелгән ал ефәк күлмәк, колакта алтын алкалар, муенда энҗе-мәрҗән муенсалар. Беләктә, бармакларда асыл ташлы, фирүзә кашлы беләзек ләр, йөзекләр... Аякта очлы дагалы, чигүле читек, баш 7 Л-1264 105 та энҗеле калфак. Аһ, нинди горур, сылу сын! Ничек килешә аңа бу киемнәр! Әйтерсең, гомер буена ул шулай гына киенеп йөргән!.. Чынлап та, Зөлхиҗәме бу?.. Әлдә берәр патша кызымы?!. Әйе, киемнәргә карасаң, аны Зөлхиҗә дип әйтүе кыен. Ә менә кыелып киткән кыйгач кашлар, акыллы, кыю карашлы якты күзләр!.. Барысы да аныкы. Әйе, Зөлхиҗәдә генә иде бит мондый, фәрештәдәй, сылу йөз!.. Тышта өч көн, өч төн диңгез котыра. Ә Зөлхиҗәнең йөзенә ул бер генә дә үзгәреш кертмәгән. Ул һаман тыныч, бәхетле. Әйе, беркайчан да булмаган олы бәхет белән балкып яна аның йөзе. Чөнки ул — сөя. Чөнки ул — ышана. Диңгезнең котыруы хәзер чиктән ашты. Ләкин Зөлхиҗәне бу куркытмый. Азнаголы—җан сөйгәне барында аңа нинди куркыныч булуы мөмкин?! Азнаголы аны беркайчан да, беркемгә дә җәберләргә бирмәскә ант итмәдемени?! — Күз карам кебек саклармын мин сине, сылуым,— димәдемени үл? Шулай диде. Мең кат ант итте. Зөлхиҗә белә, ышана, аның Азнаголы юри генә ант итә торган егетләрдән түгел! Түгел!.. Тукта, кемнәр ишек кага? Кемнәрдер котырынып шаулаша?! Аһ, Азнаголга бер-бер хәл булдымы әллә?! Азнаголны һәлак итеп, бу котырынган ишкәкчеләр хәзер Зөлхиҗәгә ташланмакчылармы әллә?! Зөлхиҗә каты хафаланып сикереп торды. Йөгереп ишеккә барды. Ул арада булмый, ишкәкчеләр, ишекне җимереп, аның янына керде. Аһ, алар нинди коточкыч! Чәчләре тузган, күзләре акаеп маңгай урталарына менеп утырган, авызларыннан ак күбекләр чәчри... Нәрсә булган? Ни бар аларга монда? — Әйдә, сине Диңгезбикә сорый! — Җәһәт бул! Синең өчен балаларыбызны ятим калдырырга теләмибез! Зөлхиҗә кәфендәй агарынып артка чигенә. — Азнагол, җаным, коткар!.. Азнагол, син кайда?! — Ул үзе рөхсәт итте. Әйдә! — диләр ишкәкчеләр. — Ялган!.. Ышанмыйм. Сез аны үтергәнсездер! Әй, Азнаголым, җаным!! Ишкәкчеләр Зөлхиҗәне аяусыз сөйрәп өскә алып чыгалар. Берәүләре өзгәләнгән җилкәннәрдән ашыгып кәфен кисә. Икенчеләре калтырый, ашыга, җеназа укый. Ничек шулай итмәсен? Алар бит мөселманнар. Җеназасыз, кәфенсез беркемне дә теге дөньяга җибәрә алмыйлар... — Ха-ха-ха!..— дип, тагын да сабырсызланып, шаркылдый кара дулкыннар. Зөлхиҗәнең шашкан карашлары йотлыгып тирә-якны капшый. "Кайда минем Азнаголым?! Азнагол тере булса, мине рәнҗетергә бирмәс, һәлак иттермәс иде ул мине!.. Нигә ул күренми? Аңа ни булган?!" Шул чак аның карашы колга артына посып, дер калтырап торган Азнаголның үтә төссез йөзе, коточкыч куркак күзе белән очраша. — Җаным, сине ни эшләттеләр? Тукмадылармы? Бәйләп куйдылармы? — дип әченеп кычкыра Зөлхиҗә.— Нигә син мине, үзеңнең Зөлхиҗәңне, коткармыйсың?! Җибәрегез!.. Үтермәгез аны!.. Җәберләмәгез минем Азнаголымны!.. — Ул үзе риза булды. Карышма!—диләр ишкәкчеләр.— Тизрәк кәфенгә төрергә, җеназа укырга мөмкинлек бир. Югыйсә, кафер китәрсең!.. Тәмугта янарсың... — Әйе, ул үзе, үзе!.. Ха-ха! Азнагол үзе сатты сине!..— дип, тагын да котырынып ургыла дулкыннар. — Чынмы бу, Азнагол?!—дип, актык көчен җыеп, җан ачуы белән кычкыра тагын Зөлхиҗә.— Әйт, җаным, ялган, диген!.. Азнагол эндәшми. Тагын да катырак төссезләнә генә. — Диңгезбикә сине сорый. Азнагол — бирә. Башка чара юк. Язмышка баш и, кызым! — ди бер карт ишкәкче. — Чынмы бу сүзләр, Азнагол?! Азнагол, учлары белән битләрен каплап, җиргә чүгә. Зөлхиҗә барысын да аңлый. Шул чак аның йөрәген ярсу мәхәббәт урынына коточкыч әче нәфрәт чолгап ала. — Аһ!— дип куя Зөлхиҗә, нәфрәтенә түзә алмый.— Аһ, куркак!.. Аһ, сатлык!.. Күралмыйм сине!.. Күралмыйм!.. Моңача әле аңа таныш булмаган бу утлы нәфрәт тойгысы Зөлхиҗәнең бөтен җанын-тәнен үтмәс пычак белән кыеп үтә. Аның ярым-йорты хисне, билгесез-бәйсез гадәтне белмәс йөрәген чын батырларга гына хас кыю горурлык, беткесез көч-куәт чолгап ала. Зөлхиҗә бер селкенүдә үзен тотып торучыларның кулыннан ыч 107 кынып китә дә Азнаголның каршысына барып баса. Азнагол йомран кебек йомарлана, поса. Инде Зөлхиҗәнең йөрәге генә түгел, бөтен җаны-тәне тагын да утлырак нәфрәт һәм җирәнү тойгысы белән тулыша. Ул үзен яңадан тотып алырга, кәфенгә төрергә ниятләп чобалган ишкәкчеләргә искиткеч горур һәм тыныч тавыш белән: — Мәшәкатьләнмәгез, — ди.— Мин үзем ташланам диңгез кочагына. Менә мондый адәм актыгы белән мин, хәтта сез теләсәгез дә, сорасагыз да, бер корабта бүтән кала алмыйм. Хушыгыз, куркак җаннар!.. Миңа сезнең кәфенегез дә, җеназагыз да кирәкми! Зөлхиҗә, шул сүзләрне әйткәч, Азнагол ягына карап, горур һәм әче нәфрәтле тавыш белән бер кычкырып көлә дә, йөгереп барып, корабтан читкә, ажгырып яткан дулкыннар кочагына ташлана... Аның ак ефәккә төренгән сылу сыны дулкыннар өстендә бер генә тапкыр акчарлак кебек кагына да күздән дә югала... ...Диңгез тына. Тау-тау дулкыннар, канаты сынган карпкош шикелле хәлсезләнеп, сузылып ята. — Мәкерле Диңгезбикә көндәшен йоткач тынычланды, нинди татлы йокыга талды,— дип сокланалар ишкәкчеләр.— Гел шулай ул. Корбан бирсәң генә тына... Корбан бирмәгән чакта да, вакыты җиткәч, диңгезнең тына торган гадәте барын берсе дә исләргә теләми. Нигә уйларга да нигә исләргә? Болай ансат бит. Йолага сылтанасың да йөрәк тавышын бастырып куясың... ...Ак җилкәнле ялгыз кораб, берни булмаган кебек, салмак, назлы чайкалып, юлын дәвам итә. Инде, гадәтенчә, бик сөйкемле күренергә тырышып, кораб белән идарә итеп барган Азнаголның аңлаган кешегә ни хәтле буш, мескен һәм мәкерле кеше булуы хакында апачык сөйләп торган, мәгънәсез тургай күзләрендә үкенү дә, жәлләү дә, вөҗдан газабы да күренми. Анда тик үзе һәм корабына төйгечләп тутырылган байлңкның исән калуы өчен булган хайванга хас комсыз куанычтан башка берни дә чагылмый... Ни хәтле түбән, кыргый куаныч! Нинди буш өмет!.. Диңгез хәтле диңгез яңадан ярсымас булырмы да кайнамас булырмы?! Әй-й, ничегрәк тә ургылыр, корабларны гына түгел, мәһабәт гранит кыяларны да дер селкетеп котырыныр, шашыр әле ул! Әйе, асты өскә әйләнеп дулкынланыр... Хыянәт һәм җинаять җәзасыз каламыни?! VII Зөлхиҗә һәлак булган бу төнне Юламан картны каты йокы басты. Шушы төндә ул Зөлхиҗәсен соңгы тапкыр, нәкъ өндәге кебек итеп төшендә күрде. Ә таң алды җиткәч: — Аһ, Зөлхиҗә, Зөлхиҗә!—дип манма суга төшеп уянып китте.— һәлак булдың бит, Зөлхиҗә! Я, кем өчен?! Табигатьнең әлегә ачык кына билгеле булмаган гаҗәп бер тылсымлы сере Юламан картка Зөлхиҗәнең диңгездә узган соңгы минутын һәм фаҗигале һәлакәтен ничек булган шул көе, түкми-чәчми төш итеп алып килеп җиткерде, һәм бу әче хакыйкать Юламан картның актыккы хәлен да тартып алды. — Әйттем бит... ышанма, дидем бит... Бөркет токымыннан була торып, козгынны юлдаш иттең шул, балакай!.. Юламан картның бу көннәрдәге очсыз-кырыйсыз уйларының иң әчесе дә, иң соңгысы да шушы булды. Моннан соң Юламан картның сүнеп барган аңында Зөлхиҗәнең җыр тавышы, жир астыннан килгән кебек, үзәк өзгеч моң белән сызыла башлады: ...Әй-й, Күкрәгемдә әче нәфрәт уты. Күзләремдә канлы яшь минем... Юламан карт оныгының аһ-зарына колак сала-сала, язгы кар сымак эреп, әкрен, шым гына төпсез караңгылык дөньясына кереп югалды. Иртәнчәк, гадәт буенча, хәл белергә килгән изге күңелле күршеләре аны суынган хәлдә таптылар. Балыкчыларның ялангач кыя өстендәге моңсу каберлегендә шул көнне тагын бер бәләкәй генә түмгәк артты. Ә аста, гранит кыялар куенында, тормыш элеккечә дәвам итте. Олы диңгез, берчә күк аргамак булып, җилдавыл белән ярышты, берчә мең башлы аждаһа булып, шаулый-үкерә ярлардан ашып чыкты, берчә зәңгәр бишектә тирбәлә-чайкала, кояш һәм ай белән бетмәстөкәнмәс назлы серен дәвам итте. Диңгез ярына яңа гашыйклар килде: — Аһ, нинди мәһабәт, горур тирәнлек, гүзәллек!.. — Нинди кабатланмас, шиңмәс яшьлек! Нинди көч, куәт!.. — Әй, бөек диңгез! Мәңгелек һәм тиңсез! һөнәрче һәм Өйрәнчек хакында җыр — һи-и, комарткылармы?Безнең авылда инде аның иң кәттәләре! — дип, гаять зур ышаныч белән хәбәр иттеләр монда миңа. — Безнең Хасбулат апа (бу якта бабайны шулай атыйлар икән) үзе генә ни тора?! Борынгының тере шаһиты бит ул! Ышанмасаң, бар, сөйләшеп кара. Аннан үзең дә юлыңның бу якка төшүенә шөкер итеп бетә алмассың!—дип мактанды берәүләре. Икенчеләре: — Бар, туган. Күреп кал. Югыйсә, Хасбулат апа шушы арада бөтен комарткыларын мәктәпкә бирергә тора. Мәктәптә ил өйрәтү музее төзеп җибәрәм, ди. Төзер. Булдыра торган карт ул. Белмәгәне юк аның. Торганы белән җанлы тарихи истәлек инде үзе,— дип кызыктырды. Өченчеләре миңа Хасбулат картның тоташ шомырт чәчкәсе эчендә утырган тимер түбәле җыйнак кына өен күрсәтергә ашыкты. — Әнә, йорт-җирен кара син аның. Булдыклы кешенеке икәне әллә кайдан күренеп тора. Мин, урамны тоташ япкан кабарынкы каз үләннәренә кинәнеп баса-баса, ашыкмый гына шул якка таба атладым. — Бар. Курыкмый бар,— дип калдылар минем яңа танышларым.— Комарткыларын санлардай кеше килсә, яши дә китә ул Хасбулат апа... II Хасбулат бабай, үз сүзе белән әйткәндә, әллә кайчан җитмешне аша атлап узган кеше. Ләкин күзенең, сүзенең теремеклегенә, какча, җиңел гәүдәсенә, яшьләрчә төз, тигез тешләренә карасаң, аңа хәтта алты дистәне бирүе дә кыен. Җитмәсә, картың сөлек кебек мыекларын яшьләрчә мөгезләндереп борып та җибәргән. Тик тавышта гына картлык бераз сизелә. Тавыш бала әтәч тавышына охшап, чыелдап, хәлсезләнебрәк калган сымак. — Менә! — ди Хасбулат бабай, борынгы агач сандыкка дөпелдәтә сугеп.— Җиде буыннан алып кулдан кулга күчеп килгән сандык бу. Ата-бабадан калган тарихи комарткы... Мин почмакларын тычкан кимереп, такталарын корт ерып бетергән, тутыккан калай коршаулы зур агач сандыкка кызыксынып карыйм. Хасбулат бабай сандыкның бик күптән бикле торып тутыккан йозагына керосин тамыза-тамыза ачты Да, аның эченнән кадерле тарихи әйберләрне берәм-берәм алып, минем алга тезә башлады. Иң элек өстәлгә еллар узу белән саргаеп, ялтырап, сөяк төсенә кергән, әллә нинди фантастик сөйрәлгеч җәнлекнең башына о.кшатып эшләнгән агач иҗау чыгып ятты. Аның артыннан мөгез быргы күренде. — Салават батыр, үзенең гаскәрләрен сугышка чакырган чакта, шушы быргыны кычкырттыра торган булган,— дип аңлата Хасбулат бабай.— Безнең токымның иң олы аксакалы Самат Салаватның быргы кычкыртучысы булган. Шул Саматтан калган комарткы була бу... Хасбулат бабай, үзенең аңлатмасына ышану-ышанмавымны төшенергә теләп булса кирәк, миңа бик игътибарлы карап тора бирде дә тагын сандыгына иелде. Монысында ул аннан көмеш өзәңгеле, көмеш кашлы зур ияр тартып алды. Ияр артыннан, шундый ук көмешләп, чын ахаклар белән бизәп эшләнгән каеш йөгән, каеш шлея, аннан кынына арслан һәм күгәрчен башы төшерелгән авыр яссы кылыч өстәлгә чыгып ятты. Хасбулат бабай тантаналы тавыш белән: — Бу кылычның кынына нигә арслан белән күк күгәрчен төшерелгән, ә?—дип, теремек күзләрен миңа төбәде. Үзе, минем җавабымны да көтми: — Беләсең килсә, шушы кылычның иясе — арслан кебек батыр йөрәкле:, күк күгәрчен шикелле саф, изге күңелле кеше дигән сүз бу,— дип сөйләп алып китте.— Ә иясе кем булган, дисеңме? Каһым түрә. Кылыч та, ияр, шлея, йөгән дэ Каһым түрәнеке. Ул бит безнең шушы як батыры. Наполеонны тукмап, Парижга барып кергән чакта, аның кулында шушы булат кылыч булган. Ә ул булат кылычны Урал корычыннан үзебезнең эшче егетләр койган. Аңладыңмы инде? Мин халыкның, бигрәк тә Хасбулат бабай кебек картларның, һәрбер батырны үз токымы, һич югында үз якташы итеп исәпләү гадәтен яхшы беләм. Хәтта нәкъ шушындый ук йөгән, кылычларның Каһым түрә яки Салават батыр кебек легендар шәхесләрдән калган комарткы булып башка районнардагы картларда да саклануын күргәнем бар. Гомумән, халыкның яманны, ялганны, куркакны түгел, ә яхшыны, хаклыкны һәм батырлыкны данлау гадәтенә мин тирән хөрмәт белән карыйм. Шуңа, ахры, Хасбулат бабайның аңлатмаларын да ихлас күңел белән тыңлап утырам. Карт, аның саен ихласланып, сандыгына иелә. Менә ул ипләп кенә кечкенәрәк бер төргәк күтәреп алды. Төргәктән ялбыр папаха алып, башына киеп үк куйды. Папаханың маңгаенда заманнар узу белән тутыга төшкән кызыл йолдыз җемелдәп тора иде. — Я, ничек? — ди Хасбулат бабай, мут елмаеп. — Шәп. Бик шәп!—дим мин. — Монысы инде бабаңның кызылгвардеец чагыннан калган комарткысы,— ди ул, тамак кыра биреп. Аның кысыграк зирәк күзләрендә яшенә хас булмаган чая ут балкып китте, һәм ул, ярсып:—һай-й!..— дип куйды.— Бар иде бит яшь чаклар!.. Шәп чаклар!.. Ышанмасаң, менә кара. Мондыйны шәп булмаган егетләр ала аламыни?!—Хасбулат бабай баягы төргәктән йомшак чүпрәккә төреп салынган Георгий кресты белән Кызыл Байрак ордены алып, өстәлнең нәкъ уртасына салып куйды.— Күрәсеңме, Хасбулат патша солдаты булып та сынатмаган. Совет өчен сугышта да арттан карап тормаган! Хасбулат бабай, бераз тынып, сөлек сымак мыекларын боргалап, миңа тагын озак кына карап торды. Аннан, кинәт борылып, җитез басып, каршы стена ягына китте. Ә ул стенада пыялалы рамда бик иске фотолар эленеп тора иде. — Менә, кара,— диде ул, арык, тарамыш бармаклары белән бер төркем солдатлар төшкән фотога төртеп.— Бу Петроградны Юденичтан тазарткач алдырган сурәт. Мин дә, урынымнан торып, фото алдына барып басам. Данлы көрәш елларының онытылмас сәхифәләрен ниндидер моңсу дулкынлану белән карарга керешәм. Бер читтәрәк, бөергә таяна биреп, күкрәкне киереп торган очкын күзле, яшь, матур солдат иң элек минем игътибарымны үзенә тарта. Аның башында нәкъ әнә Хасбулат бабай башындагы кебек, йолдызлы, ялбыр папаха. Папаха зур. Бит тар, какча гына. Әтисенең бүреген кигән шаян малай кебек күренә бу солдат миңа. Алай дисәң, аның күкрәгендә шинель өстенә үк беркетелгән орден балкый. Кызыл Байрак ордены! — Бу син бит, бабай?!—дим мин, шатланып. Күңелемне горур куаныч чолгап ала.— Әйе, син бит бу, Хасбулат бабай! — Мин булмыйча...— дип тыйнак кына елмаеп тора Хасбулат бабай! Аннан аеруча бер җанлылык белән икенче бер фотога төртә: — Ә бу берүзе генә басып төшкән кем? Бәлки, танырсың?! — Танымыйча,— дип аныңчалап җавап кайтарам мин.— Шаһит Ходайбирдин лабаса! — Нәкъ үзе. Ул да безнең як батыры,— ди Хасбулат бабай горур тавыш белән.— Безнең, аңсыз башкорт солдатларының, тәүләп күзен ачучы шул инде, һай-й, ир иде мәрхүмең, ир иде. Әгәр син аның Кронштадт өчен булган сугышлардагы батырлыкларын күрсәң иде!.. Хасбулат бабай, күрәсең, ерак үткәннәрне күз алдыннан үткәреп, озак кына тынып торды. Аннан: — Я, әйдә, дәвам иттек,— дип пошынкы гына төс белән сандык янына килде. Данлы еллар истәлегеннән соң башка комарткылар кызыксызрак, төссезрәк булып калдымы, ул башкортларның борын, җәйләүдә яшәгәндә, кымыз коеп, ияргә элеп йөртә торган тире савытларыннан ботча, кулча, турсык кебек нәрсәләрне сүзсезнисез генә өстәлгә алып салды. "Шулар гынамы икәнни кызыклы тарихи комарткылар?!"— дип, мин дә күңелсезләнә биреп куйдым. Чөнки мин ни өчендер' Хасбулат бабайдан ниндидер аеруча кызыклы комарткы табарга җыенган идем. Бәхеткә каршы, озакламый Хасбулат бабайның йөзе тагын да ачылып, күзләре ялтырап китте. Ул миңа, нәкъ бая солдат папахасын алып кигәндәге кебек, тантаналы, тере караш ташлап алды. Аннан ашыкмый гына сандыкның иң төбеннән иске кызыл бәрхеткә төрелгән бер нәрсә күтәреп чыгарды. Аеруча зур горурлык белән, тамакны кыра биреп: — Монысы инде ерак илдән, бик борын заманнан килгән әманәт,— дип куйды — бик-кадерле әманәт. Аның үзенә күрә бик хикмәтле тарихы да бар... Мин, түземсезләнеп, Хасбулат бабайның кулындагы төргәккә тын да алмый текәлеп калдым. Ә ул карышкан шикелле төргәкне бик сак, үтә җай актара. Ахры, минем түземлекне сынамак була. Мин дәшмим. Көтәм. Менә берчак бабай төргәк эченнән аккош муенлы, гаҗәп матур бер көршәк чыгарып ала да тантаналы рәвештә миңа суза: — Мә, кара. Тау кызларының су ташый торган көршәге,— дип гади генә итеп аңлатма бирә.— Яхшылап күр, теләгәнчә соклан. Тик күз генә тидермә,— дип кеткелдәп көлеп куя.— Күрәсең бит, күзнең явын алып тора. Андый матур нәрсәгә күз тиеп куюы да бер дә гаҗәп түгел. Яңа гына йомарланган төнбоекны хәтерләткән бу гаҗәп көршәкне мин бик озак әйләндереп-әйләндереп карап утырам. Аның нәфислеген, матурлыгын, чәчкә һәм чемәрләренең гүзәллеген мактау түгел, гади генә итеп аңлатып бирергә дә сүз таба алмасымны тоеп, бөтенләй югалып калам. Чөнки гадәти көршәк түгел, ә бөек сәнгать үрнәге, кеше акылы тудырган кабатланмас иҗат җимеше иде минем кулымда! "Кайдан килгән бу?! Кем ясаган?—дип аптырыйм мин.— Мондый матур көршәкне мин беркайчан да, беркайда да күргәнем юк лабаса!.." Хасбулла бабай, бик гади генә итеп: — Аның хикмәтле тарихын мин сиңа кич сөйләрмен. Син минем яныма умарталыкка барырсың. Тегендә урманда, борынгы җәйләү урынында, хәзер безнең колхозның бик шәп умарталыгы бар. Безнең бал Башкортстанда гына түгел, бөтен Союзда, хәтта чит илләрдә дә мактаулы бит. Моны беләсеңдер?.. Әнә шул данлы умарталыкта каравылчымын мин,— дип сөйли.— Көршәкне син хәзер' яхшылап кара, күр. Әйтәм бит, теләгәнчә соклан. Шуннан мин аны, тагын шушы йомшак юрганына урап, сандык төбенә салып куярмын,— ди.— Я, ничек? Сокланмаслык түгел бит, ә?— дип сорый.— Күзнең явын алып тора бит, ә? Вәт, нинди осталар булган борын заманда да!.. Әй-й, аптырар чагың алда әле... Әйе, аптырарсың да, көенерсең дә, куанырсың да... чын әйтәм... Хасбулат бабай баягыча бик уңайлап, ашыкмый, кабаланмый истәлекләрне сандыкка кире сала башлады. Ә мин һаман теге көршәктән сокланулы күзләремне ала алмыйм. ...Менә, югарыга табан озынчаланып, аккош муенына барып тоташкан йомрырак корсагына койрыкны уралта терәп, тузбаш елан көршәктән су эчәргә омтылган. Аның еланча нәфис, бормалы тәне дә, аергалы теле дә кыймылдап, җемелдәп тора сымак... Бу — көршәкнең тоткасы. Тау кызлары көршәкне шушы тузбаш еланнан тотып, иңбашларына күтәреп утыртканнар... Көршәкнең эче ачык зәңгәргә буялган. Ә тышы иртәнге ак томан баскан, мең төрле чәчкәгә күмелгән язгы тугайны хәтерләтә. Аһ, нинди генә чәчкә юк бу тугайда!.. Иң гаҗәбе — аларның берсе дә төшерелгән түгел, ә үз стихияләрендә назланып утырган тере чәчкәләр!.. Менә әле генә яшенле яңгыр узган. Аның артыннан кояш балкып чыккан. Чәчкәләр шуңа сөенеп көлеп җибәргән!.. Могҗизалы чәчкәләр!.. Ә менә монда, теге тузбаш елан үрелеп чыккан җирдә, тау ландышы яңа гына чәчкә аткан. Энҗе кебек нәфис, кечкенә кыңгырау чәчңәләр. Алар шулхәтле тереләр, хәтта аларның хуш исләре борынга бәрелеп торган сымак... Тукта... Тау ландышының ямь-яшел кыякларының берсендә ниндидер язу да бар түгелме соң?! Әйе, язу. һәрбер хәрефе кан кызыл киҗе белән чигелгән кебек ниндидер бер сүз!.. "һөнәрче",— дип укыйм мин.— һөнәрче?! Хасбулат бабай, бу ни галәмәт?! Чын булса, монда "һөнәрче" дип язылган?.. Кем язган аны? Кемнең култамгасы бу, бабай?!.— дип кычкырып ук җибәрәм мин. Серле көршәк минем тавышымны яңгыратып кабатлый: — ...Ба-ба-й!.. — Көршәкнең авыз тәңгәлендә сөйләдең. Ишеттеңме, ничек мәзәк яңгырап тора. Синең тавышыңны җырга әйләндереп, уйнап җибәрәмени?.. Сафлыгын әйт әле син ул яңгырауның!..— ди Хасбулат бабай да, тәү ишеткән кебек сокланып. Күрәсең, ул минем туры соравыма җавап бирергә ашыкмый. — Искиткеч саф яңгырау...— дип кабатлый. Аннан баягыча гаять зур саклык белән көршәкне минем кулымнан ала биреп карап тора да тагын миңа тоттыра. — Җиңеллеген, нәфислеген кара син аның! Кем аны комнан, балчыктан эшләнгән көршәк дип әйтә алыр, ә?— дип аптырап, тел чарлап куя. Мин көршәкне тагын әйләндереп-тулгандырып, җентекләп карыйм. Аның матурлыгы, нәфислеге, искиткеч җиңел һәм нечкәлеге генә түгел, сөйләшкән тавышны ниндидер гаҗәп ягымлы, серле яңгырауга әйләндереп кабатлап торуы да мине таң калдыра. Мин, үтә кызыксынып, тагын: — Хасбулат бабай!—дип кычкырам.— Бу ни галәмәт?.. Нинди могҗиза бу, бабай? Я, сөйләп бир инде!.. Хасбулат бабай, көршәкне минем кулдан алып, зур саклык белән яңадан юрганына төрә. Иелеп, сандыкның иң төбенә сала. Аннан, минем якка мут караш ташлап, сөлек мыегының койрыгын тагын баягыча боргалап ала. — Хикәятне бездә кич, ай яктысында, эшсез чакта гына сөйлиләр...— ди. Миңа җәйге озын көннең айлы кичен көтүдән башка чара калмый. III Хасбулат бабай, хикмәтле хикәятен сөйләп беткәч, озак кына тынып утырды. Тик аның акыллы, сынаучан күзләре генә, яхшылык белән яманлык арасында барган олы тартыш хакындагы тирән мәгънәле тарихның нинди тәэсир калдыруын белергә ашкынган сымак, миңа табан хәрәкәтсез төбәлгән иделәр. Мин дә, күрәсең, шул хикәят тәэсиреннән чыга алмый, телсез утырам. Ахыр ул түзмәде, нигәдер авыр гына көрсенеп: — Менә "һөнәрче һәм Өйрәнчек" хакындагы хикәят шушы була инде, энем,— дип куйды. — Әй-йе...— дип кенә әйтә алдым мин дә. Хасбулат бабай бүтән бер сүз дә өстәмәде. Төтенлек янына түшәп салган кара киез өстенә чалкан төшеп ятты да күзләрен йомды. Хәтта шунда ук йоклап та китте сымак. Хәер, кем белә, мут карт бит. "Әйдә, уйлансын. Хикәятнең серле кинаясенә төшенсен әле бу!.." — дип йоклаганга салышып та ятадыр әле ул. Чынлап та, уйланмаслык та түгел бит. Киче дә, хикәяте дә сине ирексездән тирән уйланырга, яшәүнең матурлыгы, кеше рухының гүзәллеге, яманлык, яхшылык кебек мәңгелек төшенчәләр хакында кабат-кабат уйларга мәҗбүр итә. Шул уйлар тәэсиреннән күкрәк, берчә куаныч, берчә горурлык белән тулышып, канатланып күккә оча; берчә күзләргә чык тамчысыдай саф, якты яшьләр өркелә, берчә күңелне әче сагыш, моң чолгап ала... Ә тирә-якта урманлы биек таулар, тып-тын калып, аптырагандай сиңа текәлеп, синнән ниндидер җавап көтеп торалар. Умарталыктан ерак түгел, бөдрә тирәкләр арасында бәрде, багры балыкларының төяге — ташкын елга берөзлексез үзенең мәңгелек җырын җырлый: — Чылтыр-чылтыр... чылт-чылт-чылтыр! Яшьтер... шат-тыр... саф-тыр-р-р!.. Менә үзән буена акрын гына күк томан сарыла. Офыкта назланып, иркәләнеп кенә ал таң кагына. Җилбәзәк җил, чәчкәләрне сөя-үбә, иркәли-тирбәтә уятып, туачак таң юлына хушбуй бөркеп чыга. Сандугачлар бу якка гына хас ярсу дәрт белән урманны назлы җырга күмә. Шушы илаһи моң эчендә тирбәлгән күксел урман өстендә ара-тирә кәккүк, тартай, бүдәнә, тагын әллә нинди билгесез кошлар тавышы яңгырап китә. Ерак төпкелдә кайчак шатыр-шотыр агачлар сынганы да ишетелә. Күрәсең, урман хуҗасы — соры аю да шушы илаһи матурлык эчендә үзенең дә яшәвен, аны да онытырга ярамавын дөньяга белдерергә ашыга... Быел җәй яңгырлы, үлән үтә сутлы булу аркасында, шашып үрчегән черкидән котылу өчен, монда бердәнбер чара булган төтенлеккә утыннар өсти-өсти, мин һаман уйланып утырам. Хасбулат бабайның хикәятен баштанаяк берничә кат уйлап чыгам. Аны нәкъ ул сөйләгәнчә итеп хәтердә калдырырга тырышам. Әлбәттә, минем өчен бу авыр эш. Бәлки, ничек кенә тырышсам да, хикәятне мин аныңча оста, халыкчан итеп сөйли алмам. Шулай да мнн, сызылып килгән җәйге таң нурларының сихри биюенә карый-карый, хикәятне тагын бер кат уемнан үткәрәм. 1 — Герман сугышы вакытында, ягъни мәсәлән, беренче дөнья сугышы вакытында, фронтта очраштык без аның белән,— дип башлап китте Хасбулат бабай үзенең хикмәтле хикәятен.— Бу адәм Кавказдан, тау халыкларыннан берәү иде. Какча гәүдәле, кылыч борынлы, карчыга күзле, сылу бер егет. Чәчләре шомырт кебек чем-кара, бөдрә, мыеклар күркә койрыгы сымак кабарып тора. Әйтеп торасы да юк. Кызлардан сөелеп туймас чагы. Әмма ни эшләмәк кирәк? Сугыш. Дүрт ел буе минем белән беррәттән окопта череде, бахыр... Исеме Акбулат иде аның. Мин — Хасбулат. Безнең танышлык та башта шушы исемнәр охшашлыгыннан башланып китте шикелле. Азак, үзең беләсең инде, фронтта кеше кем белән генә очрашмый да, кем белән дуслашмый?! Бик дус булдык без Акбулат белән. Батыр, кыю солдат, харап әйбәт, кызык кеше иде, бахыр. Үзе беркайчан да пошынмас, мәзәк сүзләр сөйләп дуслар күңелен дә күтәрер иде. Бәлки, шуңадыр да без аның белән аеруча якын дус булдык. Хәтта ул берчак, гражданнар сугышы тукталгач, мине эзләп, Кавказ хәтле җирдән бу якка килеп тә чыкты. Шунда ук истәлек өчен миңа шушы көршәкне дә алып килгән иде... Башта миңа мондый бүләк мәзәк кенә тоелды. "Ир кешегә иярле ат бүләк иткәнне күреп үскәнмен. Беләм. Аңлыйм. Әмма көршәк бүләк иткәнне?! Валлаһи дип әйтәм, ишеткәнем дә юк. Нихәтле генә матур эшләнгән булмасын,, исеме барыбер көршәк бит инде аның!" Көршәкнең хикмәтле тарихын белеп алганга хәтле, мин шулай уйладым. — Бездә кызлар суны көршәк белән ташымый,— дидем мин аңа, дусларча гаҗәпләнүемне белдереп.— Көянтәләп, чиләкләп алып килә... — Бу кыйммәтле әманәт. Мин сиңа, җан дусыма, үз җиремнән бүләк итеп алып килер өчен шуннан да кадерлерәк нәрсә тапмадым,— диде Акбулат һәм миңа "һөнәрче һәм Өйрәнчек" дигән хикәятне сөйләп бирде. Бүген ул хикәятне мин сиңа сөйлим. Әгәр игътибарга лаек тапсаң, бәлки, берчак аны син дә берәрсенә сөйләрсең... Менә шулай телдән телгә күчеп яши бит ул хикмәтле хикәятләр. Үзләрен тудырган кеше гомереннән озынрак та, бәхетлерәк тә була аларның гомерләре... Әйткәндәй, Акбулат шул килүендә мине дә үзе белән алып китәргә, Кавказны күрсәтергә бик тә теләгән иде. Әмма насыйп булмады. Фронттан кайту белән, мине сельсовет председателе итеп сайлап куйган иделәр. Авылда тәүбашлап искене җимерәсе, яңаның нигезен саласы бар. "Кунаклашып йөрер чакмыни",— дип уйлыйсың. Шулай, эшне ташлап китә алмадым. Азак, дөньялар бераз юлга салынгач, барып, дусны күреп кайтырмын дигән идем дә, Акбулаттан хат өзелде. Бераздан мин аның һәлак булуын ишеттем. Ул миңа караганда укымышлы да, аңлы да кеше иде. Фронттан кайткач, ул Кавказда яңа тормыш кору эшендә бик актив эшләгән. Алдынгы коммунист булган. Азак укыган. Мәскәүдә ниндидер академияне укып тәмамлап кына килгәндә, утыз җиденче елгы афәткә эләгеп киткән... Хасбулат бабай сүзенең шушы урынында озак кына туктап, урман өстеннән кып-кызыл, йомры ут булып калкып килгән тулы айга карап, уйланып утырды. Аннан кинәт, йокыдан уянып киткән сымак булып тонык тавыш белән: — Менә ай да калыкты. Хикәятне сөйләр чак җитте,— дип моңсу гына елмаеп куйды. Мин, тыңларга ашкынып: — Вакыт. Күптән вакыт, бабай! — дип кабатладым. Хасбулат бабай, төтенлеккә чыбык-чабык ыргытаыргыта, салмак, уйчан гына тавыш белән сөйләп китте. IV ...Борын заманда, Кавказда, кыялы тау өстендәге киң далада, кечкенә генә бер авыл булган. Авылның янында гына күк йөзе шикелле иксез-чиксез, очсыз-кырыйсыз киң зәңгәр күл ялтырап яткан. Кыя өстендәге искиткеч гүзәл күл. Тик ул күлдән кешеләр бер тамчы да су эчә алмаган. Үтә татымлы булган аның суы. Авыл кешеләре суны аста, бик тирәндә, кыя таш итәгендәге ташлар арасыннан чыгып яткан кечкенә генә чишмәдән ташып эчкән. Боздан салкын, көмештән саф бу чишмәгә кыя битләп сыгыла-бөгелә сукмак сузылган. "Кызлар сукмагы" дип йөрткәннәр аны. Чөнки кызлар шушы сукмактан берөзлексез чишмәгә йөреп торган... Әйткәнемчә, ул якта кызлар суны тар үңәчле көршәк савытлар белән ташый икән. Боз шикелле салкын, саф чишмә суы тутырылган көршәкне кулбашларына утырталар да, сак, салмак кына басып, нечкә билле кырмыскалар шикелле, баягы сукмак белән үрмәлиләр дә үрмәлиләр, ди... Мәзәк бит, ә?.. Безгә мәзәк. Ә аларга түгел. Тау текә, юл кырын... Төрле хәл була. Аяк чак кына ялгыш басса, көршәк җәлт итеп җиргә очып төшә. Ватыла. Җитмәсә, гади балчыктан әрле-бирле сыйпап ясалган бу көршәкләрдә су тиз дә бозыла, үзенең чишмәдәге сафлыгын, татлылыгын да югалта икән... Су ташый торган көршәкләрнең тупас һәм авыр булуы да кызлар өчен бик үк уңайлы булмаган, әлбәттә. Ә бит кешегә күпме су кирәк?! Моны үз җилкәләрендә татыгач, баягы су ташучы кызлар яхшы белгәннәр инде... Көршәкләрнең шундый килбәтсез һәм бик тиз ватылучан булуы өчен авылда бары тик бер генә кеше көенмәгән. Киресенчә, сөенгән генә. Чөнки көршәкләр нихәтле тизрәк, ешрак ватылса, аңа шулхәтле күбрәк табыш килгән. Бу кеше шушы авылның көршәк ясаучысы Өйрәнчек булган. Гомер буе шул эш белән көн күреп тә, беркайчан да чын оста була алмаган өчен, авыл халкы, көлеп, аңа "Өйрәнчек" дигән кушамат таккан. Бу авылда Өйрәнчек белән янәшә тагын бер оста яшәгән. Анысы да шулай ук, балчыктан, комнан әвәләп, чәй эчә торган кәсалар ясый икән. Авылдашлары бу останы бик яраткан, хөрмәт иткән. Чөнки ул үзенең эшенә бөтен җанын, йөрәген салып эшли, ул ясаган кәсалар шундый нәфис, юка һәм җиңел булып чыга. Аның эчендә чәй аеруча тәмле, татлы була икән. Шуңа күрә халык аңа хөрмәтләп "һөнәрче" дигән кушамат биргән. Бу якта, ул заманда, күрәсең, шуннан да зуррак һөнәр булмаганга, "һөнәрче" сүзе иң олы һәм хөрмәтле сүз булган. Шулай итеп, бу ике күрше бик озак гомер иткән. Бара-тора, авылдашлары гына түгел, хәтта алар үзләре дә мулла кушкан төп исемнәрен оныткан. "Өйрәнчек" һәм "һөнәрче" булып яши биргән. Өйрәнчек һаман шул үзенең тупас һәм ямьсез балчык көршәкләрен эшләгән. Аларны матурлау хакында уйлап та карамаган. Үз эшеннән чиксез риза һәм шат булып яши биргән. һөнәрче, киресенчә, беркайчан да тынгы белмәгән, эшеннән беркайчан да канәгать булмаган, һәрвакыт эзләнгән, өйрәнгән. Шуңа, ахры, ул үз һөнәрендә көннән-көн үскән, камилләшкән, һәрбер кәса аның өчен яңа ачыш, яңа уңыш булган. Эштән калган вакытында һөнәрче таулар, урманнар гизгән. Әйләнә-тирәне, агач-ташны җентекләп өйрәнгән. Үзен өзлексез борчып торган сорауларга табигать куеныннан җаваплар эзләгән. Ерак шәһәргә барып, үзенә хәтле яшәгән бөек һөнәрчеләрнең, эшләре белән дә танышып кайткан. һөнәрчене иң пошындырган нәрсә — Өйрәнчекнең теге тупас балчык көршәкләре булган. "Нигә үз һөнәрен камилләштерми бу Өйрәнчек? Әллә сәләте юкмы?. Алай икән, нигә булаша? Нигә авылны тупас, ямьсез көршәкләр белән тутыра? Үз тамагың тук булсын өчен генә, кешеләрнең күңелен ямьсезлеккә, тупаслыкка күнектерергә ярыймыни?!" — дип көенгән һөнәрче. Өйрәнчекнең күңелендә дә шундый көенеч уятырга тырышкан: — Безнең эш авылдашларны сөендерергә тиеш. Ә без көендерәбез түгелме соң?! Әйдә, бергәләп эзләник, бәлки, моңача беркем дә эшли белмәгән көршәкләр ясарбыз,— дигән. Өйрәнчек көлгән генә. — Әй, ахмак! — дигән.— һәр ватылган көршәк яңа табыш бит ул! — Алай булса, күрше, үпкәләштән булмасын,— мин дә көршәкләр эшли башлаячакмын,— дигән берчак һөнәрче.— Тик синеңчә түгел, ә үземчә. Үз йөрәгем теләгәнчә итеп эшләрмен... Өйрәнчек тагын да мыскыллырак итеп, кычкырып көлгән. — Рәхим ит, эшлә! Әй, ахмак, көршәкне ни төсле генә итеп ясасаң да, көршәк булыр инде ул!..— дигән. һөнәрче эзләнүен дәвам иткән, һаман шулай таулар, далалар гизгән. Җир казыган, таш актарган, текә кыялар астына, мәмерҗәләргә төшкән, һәр очраган ташны, комны сынап караган. Арып, йончып, ялангачланып беткән. Әмма эзләнүдән тукталмаган. Ахыр чиктә теләгенә ирешкән. Табигать аңа үзенең яшерен серләрен ачкан. Бердәнбер көнне һөнәрче нәкъ бан көндез мин сиңа күрсәткән кебек могҗизалы көршәкне эшләү бәхетенә ирешкән. Чынлап та, аңа хәтле мондый көршәкне эшли белгән дә, андый мәңге уңмас буяуларны кулланган да кеше булмаган. Күрдең бит, нинди нәфис көршәк!.. Яңа гына бөреләнгән төнбоек чәчкәсемени?! Нинди комнан эшләнгәндер дә, нинди илаһи 8 Л-1264 121 буяулар белән буялгандыр инде ул. Әнә теге теп-тере чәчкәләрен, җиңеллеген, нәфислеген мин әйтәм. Искиткеч оста булган инде ул һөнәрче!.. Акбулат мәрхүм миңа: — Бу көршәк ясалган комның да, аның җуелмас буяуларының серен дә моңача белгән кеше юк әле,— дип сөйләгән иде. Әйе, чын, шулай диде шул. һай, әттәгенәсе, Өйрәнчекне әйтәм әле, бигрәк тә моңсыз нәрсә булган икән. Өйрәнеп калырга теләмәгән бит, явызың! Ә бит һөнәрче аңа: — Мин исән чакта белеп кал,— дип күпме ялынган.— Ә ул — Өйрәнчек һаман тәкәбберләнеп көлгән генә. — Юк өчен баш ватып, гомер кыскартырга мин ахмакмыни? — дигән. Алай гына да түгел, һөнәрчене кешеләргә ахмак, дәрвиш итеп күрсәтергә дә тырышкан хәтта. — Карагыз инде ахмакны! Су көршәге ясау өчен шулкадәр күз нурын түгеп утыра бит, дәрвиш! Суны аны матур савытка салдың ни дә начар савытка салдың ни. Судан барыбер алтын чыкмас,— дип үзенчә фәлсәфә саткан. һөнәрче аның өйрәнергә теләмәвеннән бигрәк, тупас һәм начар эшеннән үзе шул тиклем канәгать булып яшәве өчен аеруча ачынган. "Юк. Мин сине яхшы белән яманны аерырга өйрәтермен. Авылдашларның йортларын эшкә ярамаган көршәкләр белән чүпләүдән туктатырмын!" — дип кисәткән. һәм шулай булып чыккан да. Көршәкләрне көннән-көн әйбәтрәк һәм нәфисрәк итеп эшли башлаган. Көнне-төнне, алны-ялны белми эшләгән бу көршәкләрен авылдашларына күп вакыт бушлата биреп җибәрә торган булган. Бара-тора Өйрәнчекнең тупас балчык көршәкләренә көн беткән. Инде аларны сатып алучы түгел, буш алучы да булмаган. Менә шунда инде Өйрәнчек һөнәрче янына үзе үк борылып кергән. Түбәнчелекле, мөлаем тавыш белән сәлам биргән. Түргә узган, һөнәрченең бөтен өе тулып, йолдыз кебек җемелдәшеп утырган гаҗәп зифа, чынъясау көршәкләрнең әле берсен, әле икенчесен алып, баш чайкап, тел чарлап торган. — Өйрәнергә килдеңме? Минем белән бергәләп эшләргә булдыңмы? — дип куанган һөнәрче.— Әгәр теләгең ихлас булса, әйдә утыр. Хәзер үк бөтен серне ачып салам!.. Бу кадәр саф күңеллелек һәм беркатлылыкка янәсе күңеле йомшарып киткән Өйрәнчек җиң очлары белән күзләрен сөртеп алган. Ялынычлы һәм мескен кыяфәт белән һөнәрчегә тилмереп караган. Чынлап ук еламсыраган тавыш белән: — Дус!.. Кордаш!..— дип эндәшкән.— Синең камил акылың, алтын кулларың алдында мин баш иям. Теләсәң, сиңа алла итеп табынырга да әзермен. Тик синең изге киңәшеңне мин, ничек кенә теләсәм дә, кабул итә алмыйм. Ни өчен дисәң, ходай мине андый сәләттән мәхрүм иткән. Әйе, өйрәнә алмыйм мин мондый гүзәл һөнәргә!.. Инде миңа ачтан үлүдән башка чара калмады... Чөнки хәзер кешеләр минем көршәкләргә әйләнеп карарга да теләмиләр... Өйрәнчек шул сүзләрне әйткән дә, һөнәрче янына келәмгә утырып, бала шикелле үксеп елый башлаган: — Әй аллам, нигә син мине шундый илаһи таланттан мәхрүм иттең! _ "Чынлап та, аның хәле мөшкел ләбаса?! Аңа ничек ярдәм итәргә соң?! Өйрәнчекнең тамагы тук булсын өчен генә теге тупас балчык көршәкләр белән авылны чүпләргә юл куеп та булмый лабаса?!" — дип аптыраган хәзер һөнәрче. "Ә күршегә ярдәм итәргә кирәк бит. Тик ничек итеп?!" Ахыр ул Өйрәнчеккә тагын өметле караш ташлаган: — Бәлки, өйрәнеп карарсың? Аю баласы да өйрәнә, син кеше бит әле... Өйрәнчек, беркатлы һөнәрченең күңеле тәмам йомшарып җитүенә, үзен ихлас жәлли башлавына тәмам төшенеп алгач, күптән уйлап килгән хәйләсен тормышка ашырырга керешкән. — һөнәрче, кордаш! — дигән Өйрәнчек, тавышына тагын да ныграк мескенлек чыгарып.— Әгәр син мине чынлап та жәлләсәң, хәлемә керергә теләсәң, әлбәттә булдыра аласың. Әйе, миннән көчемнән килмәгән эшне таләп итмичә үк, мңне ачлыктан коткара аласың... — Ничек?! Я сөйләп җибәр! Ничек итеп мин сиңа ярдәм итә алам?!—дип аптырап та, куанып та киткән һөнәрче.— Әгәр андый эш кулымнан килсә, синең өчен җаным фида!.. — Бар. Андый мөмкинлегең бар, кордаш! — дигән Өйрәнчек, инде тәмам кыюланып.— Әйтик, менә бу могҗизалы көршәкләрне син эшли беләсең. Ә эшеңнең җимешен ашый белмисең... Я, үз эшенең бәясен белгән нинди кеше шушы хәтле авыр хезмәт җимешен кешеләргә буш бирер? Я, кара инде, хәзер авылның аяктан баскан бөтен кызы синең шушы гүзәл көршәкләреңне күтәрен чишмәгә йөри. Ә син, шул могҗизалы көршәкләрне тудыручы кеше, ач-ялангач, көн-төн күз бетереп, үзеңнең караңгы өеңдә теңкәеп утырасың... Синең урыныңда башка берәү бу һөнәр белән әллә кайчан баеп бетәр, хәтта патша сараенда яшәп ятыр иде. Мондый көршәкләр хәтта патша кәнизәкләрендә дә юк бит! Беләсеңме?! Ә син шуларны болай, бушлай... , һөнәрченең әле генә өметләнеп, яктырып киткән йөзенә яңадан сөрем йөгерә. — Нәрсә сөйлисең? Нәрсәгә өйрәтмәкче буласың син мине? — дип кычкырып бүлдерә ул Өйрәнчекне.— Халыкның куанычы, рәхмәте минем хезмәтемнең иң олы бәясе икәнен аңламыйсыңмыни син?! Минем өчен авылдашларымның кинәнүеннән дә зур бәя юк. — Рәхмәт белән тамак туямы? — дип сорый Өйрәнчек, инде гадәтенчә мыскыллы көлеп.— Өс бөтәяме?! — Тамак нәрсә ул? — дип күңелсез генә карыша, тәмам кәефе бозылган һөнәрче.— Тамак ни, ул үзем белән бергә китәр, бетәр. Ә көршәкләр һаман яшәп калыр. һаман хезмәт итәр... — Әй, сабый!..— дип хәтта кычкырып ук көлә хәзер Өйрәнчек.— Күрше, кордаш!..— дип һөнәрченең аркасыннан дусларча каккалап ала.— Валлаһи дип әйтәм, син бөтенләй сабый икәнсең!.. Алай гына да түгел, дәрвиш!.. Дивана!.. — Шулай да булсын,— ди һөнәрче, тәмам күңелсезләнеп.— Миңа үземнең холкым ошый. Ә башкаларда минем эшем юк. һөнәрче, шуның белән сүз беткәнлекне аңлатып, идәнгә куйган көршәкне кулына ала, тау ландышының кыяклары өчен буяу сайларга керешә. Ләкин Өйрәнчек тә тиз генә бирешергә теләми. Мәкерле хәйләсен тормышка ашыру өчен тагын мескен тавышка күчә. Ялынып, һөнәрченең алдына тезләнә. — Син бит үзең, кордаш, миңа ярдәм итәргә телим дидең! Чын күңелдән әйткәнсеңдер бит инде син бу сүзне? — дип ыңгыраша. — Мин чын күңелдән булмаганны сөйли белмим,— ди һөнәрче. — Алай булса, менә нәрсә,— дип җилкенеп китә тагын Өйрәнчек.— Син мине үзеңә ярдәмче итеп аласың. Ягъни син гадәттәгечә көршәкләр эшлисең. Ә мин аларны азыкка, киемгә әйләндерәм. Сине ачлыктан, ялангачлыктан коткарам. Шуннан калган-посканнан үземә дә аз-маз өлеш чыгарырмын. Ә бүтәнчә син миңа бер төрле дә ярдәм итә алмыйсың, кордаш,— ди.— Дөресен әйткәндә, бу уй минем башта, үз турымда кайгыртудан бигрәк, синең хакта уйлау аркасында килеп туды,— дип тә өсти. Чиксез нык гаҗәпләнүдән һөнәрченең кулындагы көршәге төшеп китә яза. Ул, гомерендә тәү күргән кебек итеп, аптырап, Өйрәнчеккә карый. "Күрәсең, аның хәле чынлап та бик мөшкелдер?! Югыйсә, үз теләге белән мондый эшкә барыр идемени кеше?!—дип уйлый.— Димәк, аңа шундый түбәнлеккә барудан башка чара калмаган!" — дип Өйрәнчекне чын күңелдән жәлләп куя. Чөнки аның үзе өчен авыр хезмәт җимешен кешеләргә бүләк итүдән дә ләззәтле, сатып бирүдән дә газаплы эщ булмый. — Өйрәнчек, син дөрес әйтәсең. Минем сиңа башкача ярдәм итәргә һичбер мөмкинлегем юк. Ләкин бу эш сиңа авыр булмасмы соң? — дип уңайсызланып сорый ул Өйрәнчектән. — Авыр булса — ничек итәсең? — дип мескенләнә Өйрәнчек.— "Яхшылыкны эшлә дә диңгезгә ыргыт. Халык белер. Халык белмәсә — балык белер", дип юкка гына әйтеп калдырмаганнардыр бит борынгылар,— дип, гадәтенчә, сүзенә осталык, үзенә мәһабәтлелек бирергә тырышып, фәлсәфи мәкальгә тотынып ала.— Күршең шушы хәтле хикмәтле эш эшли белсен, көнен-төнен бил бөкрәйтеп эшләп утырсын. Үзе ач-ялангач дигәндәй яшәсен. Ә син, җаның-тәнең исән-сау көе, шуны тыныч кына карап ят. Аңа кулыңнан килгән яхшылыкны эшләмә?..'Я, шул буламы күршелек?!—дип сүзне бөтенләй икенче якка борып алып китә.— Сиңа, хөрмәтле күршемә, кулымнан килгән яхшылыкны эшлисем бик килә минем!..— ди. Инде һөнәрче, Өйрәнчекнең бу кадәр яхшылыгына хәйран калып, гаять зур түбәнчелек, белән тыңлап утыра. "Менә бит, дөньяда нинди изге күңелле кешеләр була!.. Ә син алар белән янәшәдә яшисең, хәтта аларның шундый икәнен белми дә үлеп китәсең... Әй, бу игътибарсызлык!.." — дип, эчтән генә үзен гаепләп, әченеп тә ала. Шушы сүзләрдән соң күп тә үтми, Өйрәнчек һөнәрченең җир идәнле, ярым караңгы өендә көзге йолдызлар шикелле күзне чагылдырып балкып утырган бу могҗизалы көршәкләрнең барсын җыеп алып, авылдан чыгып ук китә. Ә һөнәрче, гадәтенчә, алны-ялны белми, эшләпен дәвам итә. Шулай күпмедер вакыт үткәч, һөнәрче тагын байтак көршәкләр ясагач, бик нык баеп, алтып-сфәккә манчылып, Өйрәнчек кайтып төшә, һөнәрчегә ефәк чапан, ак чалма, читек-кәвеш кидерә. Он, чәй, шикәр кебек нәрсәдән дә өлеш чыгара. — Менә, хезмәтеңә күрә хөрмәте. Әйдә, моңача төшеңә дә кермәгән сыйны Өйрәнчек дусыңнан күреп яшә,— ди. Бу хәтле юмартлыкка, хәстәрлеккә һөнәрченең күңелендә туган рәхмәтнең иге-чиге булмый. — Чын дус икәнсең син, Өйрәнчек!—ди һөнәрче.— Синең бу кадәр яхшылыгыңны ни белән генә кайтара алырмын икән соң мин? — дип аптырый. Тик Өйрәнчек кенә аптырамый. — "Күрше хакы — тәңре хакы" дигәннәр. Сине бер куандыру үзе бер гомер бит ул миңа,— дип җавап бирә һәм, учларын уа-уа, һөнәрченең яңа көршәкләре янында өерелә, кәефенең күтәрелүен яшерә алмый, хәтта иреннәрен чыпылдатып куя. — Әйбәт!.. Бик шәп!.. Илла, чынлап та, һөнәрчедә инде син, күрше!..— ди. һөнәрче изгелекле күршесе алдында уңайсызланып кул кушырып тора. Өйрәнчекнең хәйләкәр күзләрендә нинди шайтан биегәнен күрми дә, абайламый да. — Я, ярар,— дип аеруча канәгать тавыш белән үзенчә нәтиҗә ясап куя Өйрәнчек.— Мин иртәгә үктагын юлга чыгам. Бу көршәкләрне дә шәп кенә итеп озатып җибәрергә кирәк... Шулай тагын күпмедер ел үтә. Ике күрше дус тату гомер итә. һөнәрче, гадәттәгечә, янып-ярсып көршәкләр ясый. Өйрәнчек аларны төрле якка йөртеп сата. Өйрәнчек бу эштә, чынлап та, чиксез зур осталык, елгырлык күрсәтә, һөнәрченең төшенә дә кермәслек мең төрле мутлыклар эшли, һәр көршәктән биш хак сыгып чыгаруга ирешә. Бара-тора авылның иң зур бае булып ала. һөнәрче дә, шул ук балчык өеннән котыла алмдса да, тук, бөтен яши. Хәзер аңа тамак, өс-баш хакында уйламый, үзенең җаны-йөрәге белән сөйгән эшенә тоташлый бирелергә мөмкин. Ул хәзер теләгәнчә, таулар, далалар гизә, табигатьнең яңадан-яңа серләрен өйрәнә. Көршәкләрне тагын да матуррак, тагын да нәфисрәк итәр өчен яңадан-яңа буяулар, төсләр таба. Көршәккә төшерелгән чәчкәләр төрен тагын да күбәйтә, аларны чын, тере чәчкәләргә тагын да нык охшатырга тырыша. Аның хәзер бу эшләр белән иркенләп шөгыльләнергә, баштанаяк чумып эшләргә мөмкинлеге бар. Дөрес, Өйрәнчекнең сату-алуда артык тырыш булып чыгуы, аны көршәкләрен элеккечә, кешеләргә буш биреп, зур канәгатьлек, бөек ләззәт тату кебек чын кешегә хас тойгылардан бөтенләй мәхрүм штүе еш кына пошындыра да. Бигрәк тә Өйрәнчекнең эшләнеп беткән бер көршәкне кулдан тартып дигәндәй алып китеп торуын, шул аркада хәзер, үзенең кул җимешенә кат-кат карап, сокланып, куанып, хәтта серле генә итеп алар белән сөйләшеп-серләшеп утыру бәхетеннән мәхрүм булуны кичерүе дә авыр аңа. Ләкин һөнәрче мөмкин тиклем мондый кичерешләрне үзеннән ераграк куарга, нужадан коткарган кешенең хәтерен калдырмас өчен, моны Өйрәнчеккә белдермәскә, көршәкләрне тагын да җәһәтрәк һәм матуррак итеп эшләү белән җанын тынычландырырга тырыша. "Өйрәнчек тегеләрен сатып кайтканчы, ичмасам, болары озаграк янымда торыр,— дип ашыгып эшли.— Бәлки, берәр авылдаш килеп керсә, бүләк итеп бирергә дә өлгерермен",— дип өметләнә. Ләкин аның бу өмете дә акланмый. Өйрәнчек үз эшен сәгать төгәллегендә башкара. VI Дистәләгән еллар сизелми узып киткән. Зур, кәкре борынлы, ябалак күзле, бәләкәч кенә шәрә башлы Өйрәнчек безнең Уралдагы тазгара дигән бөркеткә охшап калган. Корсагын май, битен йон баскан. Ә озын буйлы, какча яңаклы һөнәрче тагын да нәзегәеп, дуга кебек бөгелеп төшкән. Аның гаҗәп акыллы карашлы уйчан күзләрендә дә инде элекке канатлы дәрт, бәйсез чәм түгел, ә тирән моң, әйтелмәгән зар чагылган. Сөйгән эшенең җимешен тату бәхетеннән мәхрүм булып яшәү кайгысы аның бөтен йөреш-торышына үзенең тамгасын салган. Әйе, юкка гына ул үзен моңача: "Нигә пошынырга? Көршәкләрне син халык өчен эшлисең. Өйрәнчек аларны халыкка җиткерә. Сиңа тагын нәрсә җитми!" — дип - тынычландырырга, халыкка җиткерү юлының үзенчә барып чыкмавын танымаска тырышты. Ләкин күңел төбеннән вөҗдан тавышы һәрчак аның бу уен кире кага килде: "Үз-үзеңне алдама, һөнәрче! Бу эш синеңчә барып чыкмады... Әйе, нәрсәседер синеңчә, син теләгәнчә булмады моның..." дип эченнән сөрәнләде бит вөҗдан!.. Гомер үткән саен, бу тынгысыз уй куерган. Баратора ул хбтта түзгесезгә әйләнгән, һөнәрче күзгә күренеп шиңә, сүнә башлаган. Ә Өйрәнчек аңа тын да алырга ирек бирмәгән, һөнәрче ни хәтле йончыса, картайса, Өйрәнчек шул хәтле аны ашыктырган, һаман күбрәк, җитезрәк, матуррак эшләүне таләп иткән. — Көршәкләр хәзер арзанайды. Күбрәк эшләмәсәң, икмәклек тә акча табып булмаячак! Син ялгыз. Ашамый да түзәрсең. Ә минем бит итәк тулы бала. Мин аларны ничек асрармын?!—дип зарланып, камчылап кына торган. Яхшы атка камчы кирәкмени? һөнәрче, әлбәттә, Өйрәнчек куган өчен генә түгел, ә эш яратканы өчен, эшсез бер генә минут та тик утыра алмаганы өчен, аруын да, авыруын да исәпкә алмый, эшләвен дәвам иткән, һәр таңны яңа эш, яңа көршәк белән каршылаган. Гомеренең соңы җитеп килү дә аны ашыгырга мәҗбүр иткән. Берчак һөнәрче нәүбәттәге көршәкне таң алдында гына эшләп бетергән. Җиз башлы елан булып үрелеп чыккан нәфис тотка төбендә үскән тау ландышының яшел кыягына, гадәттәгечә, "һөнәрче" дип матурлап язып куйган. Аннан, сабый бала шикелле, эчкерсез һәм гаҗәп сөйкемле елмаеп, кадерли-сөйли аны үзенең каршысына, башка көршәкләр янына куйган. Тау артыннан якты кояш балкып чыккан. Ул һөнәрченең тәбәнәк өенә мул итеп алтын нур шәлкеме сирпсгән. Әле генә энәдән-җептән _ чыгып, келәм өстендә назланып утырган көршәкнең тере чәчкәләре мең төрле нур бөркеп биергә, энҗе бөртекләре шикелле, җемелдәргә, куанып-кинәнеп көләргә керешкән. Алардан хәтта тирә-якка хуш-ис тә бөркелгән сымак булган... Тәбәнәк, караңгы өй эче үтә якты нур һәм хуш ис белән тулган, һөнәрче, үз куллары тудырган бу могҗизалы матурлыкка тәү тапкыр канәгать һәм чын соклану белән карый-карый, әкрен генә янтая барып келәменә ауган... һәрвакыттагыча, кояш чыгу белән яңадан эшкә тотындыру һәм әзер көршәкләрне алып чыгу нияте белән ашыгып килеп кергән Өйрәнчек, эшнең нәрсәдә икәнен сизгәч, һөнәрчегә гаять шелтәле караш ташлап, бик озак баш чайкап торган: — Ай-й-яй-й-яй!.. Я, эшнең самай кызган гына чагында... Нәрсә эшләп куйган бит, ә?! — Ай, байгош!.. Яшәү өчен эшли белү генә җитмәвен тәки белми китте бит, ә!.. Дәрвиш булып яшәде, дәрвиш булып үлде бит, байгош, ә... — дип үзенчә фәлсәфә саткан. VII Авылдашлары оста куллы, изге күңелле һөнәрчесен югалту кайгысыннан арынып та җитмәстән, Өйрәнчек тагын көршәкләр белән сату итә башлаган. — Өйрәнчек бу көршәкләрне кайдан ала икән тагын? — Карачы үзләрен, ике тамчы су кебек һөнәрченең көршәкләренә охшап торалар лабаса! — дип гаҗәпләнгән кешеләр. Өйрәнчек һич тә аптырамаган: — Мин бу могҗизалы көршәкләрне ясауның серен күптән белә идем инде. Тик һөнәрче яшәсен дип, аның икмәген тартып алмыйм дип кенә моңача аларны ясамый тордым,— дигән.— Ышанмасагыз, менә карагыз! — дип гадәттәге "һөнәрче" дигән язу урынына төртеп күрсәткән. Чынлап та, монда, тау ландышының чем-яшел кыягына кып-кызыл буяу белән язылган "һөнәрче" сүзе урынына хәзер күк кыякка кара буяу белән язылган "Өйрәнчек" дигән тамга тора икән. — Я, күрдегезме? — дигән Өйрәнчек һавалы тавыш белән.— Аңладыгызмы инде? Кешеләр аптыраудан аһ иткәннәр. Яманлыкны ничек тә тизрәк онытырга, чын, яхшы эш алдында баш ияргә әзер булган беркатлы гади халык Өйрәнчеккә шунда ук ышанган. Аның начарлыкларын оныткан, гафу иткән. Хәтта озакламый Өйрәнчекне мактарга, аның белән горурланырга да керешкән. — Кара син аны, нинди оста куллы икән ләбаса безнең Өйрәнчек! һөнәрчедән бер дә кнм ясамый лабаса ул көршәкләрне! — дип сокланган. һәрчак тере һәм кирәкле кеше алдында баш ияргә, "бәлки, берәр файдасы тияр" дип, аңа ярап калырга яратучы кансыберәүләр хәтта: — Валлаһи дип әйтәм, Өйрәнчекнең көршәкләре һөнәрченекеннән шәбрәк! — дип тә җибәргән.— Болай булгач, һөнәрченең дан кояшы баеды! — дип лаф орган. Кемгә, нәрсәгә булса да табынмаса, үзен бөтенләй көзге буш итеп, арыш камылы кебек кипкән итеп тоя башлый торган мескен җаннар шунда ук Өйрәнчекнең тыйнаклыгы һәм намуслылыгы алдында баш ияргә, апы данларга, мактарга тотынган. — Я хода!.. Дөньяда шул хәтле дә тыйнак, шул хәтле дә изге җанлы кешеләр була икән ләбаса!.. Кара син аны, һөнәрчедән дә шәбрәк оста булган көе, ул яшәсен дип, бу һөнәрен ташлап торган бит!.. — Бөек оста!.. Тиңсез һөнәрче! Ә үзе көршәкләренә култамганы һаман "Өйрәнчек" дип кенә куя бит әле!.. Нинди кечелеклелек!.. Тиңсез басынкылык!.. Тиңдәшсез намуслылык!..— дип Өйрәнчек исеменә мең төрле мактау яудырган алар. Шулай итеп, Өйрәнчекнең даны бик тиз арада бөтен илгә таралган. Бара-тора хәтта патшаның үзенә дә барып җиткән. Берчак патша Өйрәнчекне үз сараена чакыртып алган. Аның тормышы, эше белән үзе җентекләп танышкан. Өйрәнчекнең көршәкләре патшага да бик нык ошаган. Чын сәнгать хәзинәсен ясалма, ялган сәнгать әйбереннән яхшы аера белә торган, укымышлы кеше булган бу патша. — Син, чынлап та, үз эшеңнең бөек остасы икәнсең! — дигән ул Өйрәнчеккә.— Менә бу тау ландышының кыягын күк төскә буявыңны, яки менә бу култамгаңны кара буяу белән язуыңны гына алмаганда, бу көршәк чын талант җимеше,— дип раслаган. Шушы сөйләшүдән соң патша Өйрәнчекне үз янында калдырган. Аңа аерым сарай салдырып биргән. — Әйдә, шунда үз һөнәрең белән кинәнеп шөгыльлән. Әгәр теләсәң, ярдәмчеләр дә бирәчәкмен,— дигән. Өйрәнчек патшаның бөтен хөрмәтен, ихтирамын зур ихласлык һәм түбәнчелек белән кабул иткән. Тик ярдәмче алудан гына баш тарткан. — О, хөрмәтле падишаһ галиҗәнапләре! — дигән ул, тәхет алдында тезләнеп.— Миңа ярдәмче кирәкми. Әгәр мин бу эштә кеше ярдәменнән файдалансам, минем күңелемнән илаһи нур качар, ул чакта мин сезнең өчен бу могҗизалы көршәкләрне эшли алмам дип куркам. Рөхсәт итегез миңа, падишаһ галиҗәнаплары, күкрәгемдә җаным бар чакта, сезгә үз кулларым белән эшләп хезмәт итәргә! — дип ялынган. Хәтта әсәрләнүенең чигенә җитеп, патшаның катасын да үбеп алган. Өйрәнчекнең бу кадәр кечелекле булуы патшага тагын да ныграк ошаган. "Гаҗәп изге кеше икән ләбаса бу Өйрәнчек! Халык белми мактамый икән үзен", дип уйлаган патша, һәм Өйрәнчеккә сараенда үзе теләгәнчә яшәргә, эшләргә рөхсәт иткән. Өйрәнчек патша сараенда да үзен судагы балык шикелле шома, елгыр тоткан. Көннәрен һәм кичләрен патшаның башка якыннары белән сунарда, кунакта, кәеф-сафада үткәргән. Тик таң алдында гына ул, бөтен кешедән аерылып, үз сараена кайткан, эш бүлмәсенә бикләнгән... — Таң алдында һәм япа-ялгыз чакта гына килә миңа бу илаһи осталык,— дигән ул.— Гади кешеләр татлы йокыда чакта туа бу могҗизалы, көршәкләр! Өйрәнчекнең табындашлары аның гаҗәп кеше булуы, һәр таңда алланың үзе белән серләшеп алуы, шул илаһи очрашуның шаһиты булып шушы көршәкләр барлыкка килүе хакында яңадан-яңа уйдырмалар таратканнар. Патшаның кәнизәкләре дә инде суны алтын савытларда түгел, ә Өйрәнчекнең могҗизалы көршәкләре белән генә ташый башлаганнар. Хәтта патшаның үзенә дә шәрабны, элеккечә алтын кубокларда түгел, ә шушы көршәкләрдә биргәннәр. Чөнки көршәктәге су саф, шәраб татлы көе саклана икән. VIII Өйрәнчек калган гомерен шулай патша сараенда яшәп, кадер-хөрмәттә, кәеф-сафада үткәргән. Ә азак инде, бик нык соңлап булса да, Өйрәнчекне дә газраил исенә төшергәч, аны — дөньяда иң бөек басынкы кешене һәм патшаның иң якын яранларыннан берәүне — моңача күрелмәгән кадер-хөрмәт белән олылап күмгәннәр. Каберен ак мәрмәр белән ябып, аңа: "Иң бөек басынкы кеше,— "Өйрәнчек",— дип, алтын хәрефләр белән язып куйганнар. Өйрәнчекнең тиңсез осталыгына тирән ихтирам йөзеннән шунда ук ак мәрмәр өстенә.теге көршәкләрнең берсен һич тә купмаслык итеп беркетеп утыртканнар, һәм бу кабер озак еллар буе изге урын булып саналган. Кабер яныннан кеше юлы өзелмәгән. Ә һөнәрченең каберен искә алучы да, белүче дә булмаган. Үзе дә тәмам онытылган. Елларны куып еллар узып торган. Өйрәнчекне бөек һөнәрче дип олылап, кадер-хөрмәт күрсәткән яхшы күңелле патша да берчак дөньяны калдырган. Бара-тора ил дә, кешеләр дә танымаслык булып үзгәргән. Тик теге могҗизалы көршәкләр генә һаман искерүне дә, ватылуны да, төс үзгәртүне дә белми яши биргәннәр. Аларны иңбашларына утыртып, яшь кызлар һаман элеккечә, сыгыла-бөгелә кыя битләве буйлап сузылган сукмактан тау чишмәсенә суга йөргән. Көмештәй саф, балдай татлы чишмә суы һаман элеккечә сусаганның сусынын кайтарган, арыганга хәл керткән, авыруга шифалы дәва булган. Кешеләр һаман элеккечә бу көршәкләрнең матурлыгына, нәфислегенә сокланып, чәчкәле бизәкләренең күзнең явын алып торуына куанып йөрәкләренә ял алган. Өйрәнчекнең кабере өстендәге көршәк тә, шулай ук һаман элеккечә Салават күпере шикелле бөтен төсләрдә җемелдәп, үзгәрү, төс салуны белми утыра биргән. Шулай тагын күпмедер вакыт үткән, һәм менә берчак иң бөек, басынкы кешене искә алырга дип җыелып килгән халык, уйламаганда, көршәктә ниндидер үзгәреш булуын абайлап алган. Көршәк бүген ничектер аерата матур һәм көләч булып, мең төрле нур чәчрәтеп балкып утыра икән. — Бу ни хикмәт!!!—дип аптырап калган халык.— Нинди галәмәт?.. Көршәк үзгәргән ләбаса!.. Монда һөнәрче ясаган көршәк утыра лабаса! Мөгаен, берәрсе алмаштырып киткәндер! Ләкин юк, алай түгел. Көршәк кымшанмаган да. Шул, тәү ныгытылган көе утыра!.. Тик култамгасы гына бүтән!.. Чынлап та, көршәктә көтелмәгән үзгәреш барлыкка килгән: анда тау ландышының кыягыннан "Өйрәнчек" дигән язу белән күк буяу эзсез җуелган. Аның урынына хәзер шатлык яше сымак җанлы һәм саф җемелдәп, яшел кыякка кан кызыл буяу белән язылган "һөнәрче" сүзе балкып чыккан. Кешеләрнең аптырау һәм шомлануының иге-чиге булмаган. Алар ашыга-йөгерә өйләренә таралганнар. Ләкин анда да шундый ук хәлгә очраганнар. Көршәкләрнең бөтенесендә дә хәзер "Өйрәнчек" түгел, ә "һөнәрче" сүзе бар матурлыгы белән нурланып, көлеп тора икән. "Ялганның боты кыска" ди бит халык. Шулай итеп, Өйрәнчекнең мәкерле хәйләсе, йөз елдан соң булса да, ачылган. Бакдисәң, теге вакытта ул, һөнәрченең гүзәл көршәкләрен сатудан да бигрәк яшереп җыя барган икән. Шуннан соң, һөнәрче үлгәч, аның култамгасы өстенә үз тамгасын баскан да данлы һөнәрче булып та алган. Үзенчә бик ансат кына исемен "мәңгеләштереп" калдырган. — Вәт мәлгунь, кеше йөзе белән йөзле булып яшәгән бит, ләгънәт төшкере! Кабере еланнар, әрмәнделәр оясына әйләнгере!—дип каргаган халык аны хәзер.— Кара син аны, йөрәк каны белән язганны ялган буяу белән каплап тотмак булган бит, шакшы! —дип нәфрәтләнгән.— һөнәрче, чынлап та, үзенең култамгасын йөрәк каны белән яза торган булган, ди бит. Әйе, әйе, ул бөтен буяуларына да үзенең йөрәк канын кушкан, ди. Шуңа алар мәңге шиңмиләр дә, җуелмыйлар да, ди,— дип раслаган. — Менә шул. Халыкның "Кырын эш — кырык елдан соң да беленә" дигәне шушы буладыр инде, ә? Син ничек уйлыйсың?! һөнәрче һәм Өйрәнчек турындагы хикәятен Хасбулат бабай шундый сорау белән тәмамлап куйды: — Чынлап та, хикмәтле хикәят бит, ә?! — дип озак кына миңа текәлеп утырды...