ЮЛ БУЕНДА ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК АЛИҺӘ Җир башына килеп җиткәч, Айдаш баба атларны чирәмгә җибәрде. Үзе басу читендә моңаеп торучы урак машинасын көйли башлады. Атлар, ара-тирә пошкыра-пошкыра, салмак кына печән кыркый. Маллар тирәсендә канга сусаган бөҗәкләр кайнаша. Бөҗәкләр ач — кан эчәргә тели. Бичара малкайлар тибенә, койрыклары белән тәннәренә сыдырып-сыдырып алалар. Кигәвеннәр бигрәк тә Рикәкәгә каныга. Рикәкә — күтәрәмнән мантып килүче карт алаша, канечкечләр белән көрәшүе аңа аеруча кыен. Картаеп беткән атның арык тәненә йөзләп чебен, кигәвен, әллә ничә бөгәлчән ябышкан. Чебененә атның әллә ни исе китми китүен, кигәвененә дә түзәр иде әле, әмма дә бөгәлчәнгә чыдый алмый хайван, бичара. Бөгәлчән ябышса, хәле беткән атны түгел, үлеп ята торган хайванны да сикертеп торгызыр, валлаһи. Ярмөхәммәт үлән себеркесе белән атның ике бот арасын чаба, корсак асларыннан бөгәлчәннәрне куа, чебен-черки, кигәвеннәрне сыдырып төшерә. Бичара мал шул чакта рәхәтләнеп куя, тибенүеннән туктап, рәхмәт йөзеннән Ярмөхәммәткә карап ала да, ишетелер-ишетелмәс кешнәп, янә чирәмгә иелә. Айдаш баба машинаны көйләп бетерде дә арыш арасына кереп китте. Ул зәңгәр чәчәк өзеп алды. — Ьәй, Айдулла бабай! — дип кычкыра уракчылар. — Сузма-а! Вакыт яна, арыш яна! Әнә көлтә бәйләүчеләр килә-ә! Айдаш карт ишетмәде дә шикелле. Ул, чәчәктән карашын аермаенча, арыш арасыннан чыгып, Ярмөхәммәт янына килде. — Улым, менә кара! — диде Айдаш баба. — Бу — һиндыба чәчәге. Синең кулыңда да һиндыба чәчәкләре... Ярмөхәммәт бабасы кулындагы чәчәккә карады: зәңгәр чәчәк касәсендә чык тамчысы күрде ул. Әллә чык тамчысы, әллә чәчәкнең күз яше... Ярмөхәммәт кулындагы бер учма үләнгә бакты, чәчәк дип әйтерлеге калмаган; үлән сабаклары ат канына буялып, изелеп беткән. Бала чыгарганнан соң сыерчык ватык йомырка кабыкларын тышка ташлый. Яз көне ул кабыкларны Ярмөхәммәт җыеп алган иде. Җыеп алды да, өйгә алып кереп, бергә кушып ялгады — бербөтен йомырка барлыкка килде. Куша алмаганнарын ул гөл савытындагы туфракка каплап куйды. Гөлнең ямь-яшел сабаклары астында, кап-кара туфрак өстендә зәңгәрсу күкәйләр тезелешеп утыра. Шулай оттгый Ярмөхәммәткә. Шулай матур була. Чәчәк эчендәге бөтен табигать әнә шул зәңгәрлектә иде. Монда җиләс, салкынча зәңгәрсу һава. Зәңгәрсу тавыш чыгарып зәңгәрсу чишмә ага. Зәңгәрсу чәчәкләр өстендә зәңгәрсу күбәләкләр оча. "Адәм заты бармы икән бу дөньяда?" дип уйлады Ярмөхәммәт. Шулчак: — Мин монда-а! — дигән тавыш ишетелде. Ярмөхәммәт як-ягына каранып алды, ләкин берәүне дә күрмәде. — Игътибарлабрак кара-а, — диде кемдер. Ярмөхәммәт тавыш ягына текәлебрәк карады. Чишмә янында бер апа басып тора. Апаның өстендә зәңгәрсу күлмәк. Әйтерсең лә бу күлмәкне юл буенда үсүче һиндыба чәчәгеннән теккәннәр. Зәңгәрсу апа Ярмөхәммәткә таба атлады. Ул кыймылдамаган булса, Ярмөхәммәт аны бөтенләй күрмәс иде. Зәңгәрсу болын эчендә, зәңгәрсу чишмә янында зәңгәрсу күлмәк кигән бу апа күренмәскә әйләнә. — Ярмөхәммәт! — диде зәңгәрсу күлмәк кигән апа. — Син — бәхетле кеше. Син чәчәк эченә үтә алдың. Бирегә узу теләсә кемгә тәтеми. Син табигатьнең иң матур почмагын күрәсең. Син табигатьтәге иң матур төс — зәңгәрсу төснең серенә төшендең. "Кайдадыр күргәнем бар бу апаны, — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Кемгә охшаган соң чәчәк эчендәге бу апа?" Күпме генә хәтерләргә тырышса да, Ярмөхәммәт чәчкәкызның кемгә охшаганлыгын исенә төшерә алмады. "Кем син, матур апа?" — дип сорамакчы иде Ярмөхәммәт, әмма сулыш алырга да өлгермәде, чәчәк апасы: — Мин Алиһә булам! — диде. — Син мондагы зәңгәр таулар, зәңгәр болыннар, зәңгәр урманнарда һич курыкмыйча йөри аласың. Зәп-зәңгәр диңгезләрдә туйганчы су коена аласың... Бу дөнья синеке, синеке генә... Зәңгәр диңгез ярыннан сине берәү дә кумас. — Нигә минеке генә? Ә син, апа? — диде Ярмөхәммәт. Чәчәк Алиһәсе елмайды. Аның ике бит очында матур чокырчыклар хасил булды. Алиһәнең тешләре шулкадәр ак, хәтта озак карап торсаң, алар зәңгәрсу төскә керә башлый. "Ничек алай икән ул? — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Артык ак булганга шулай зәңгәр төс сирпеләме аларга? Караңгыда озак яткан сөякләр, кинәт яктылыкка, һавага чыкса, тиз үзгәрә. Әллә бу апа бик сирәк елмаямы икән? Бит очлары чокырлы апа бар бит ул. Үзебезнең авылда бар. Тешләре дә шулай ап-ак, зәңгәрсу ак, — дип һаман баш вата Ярмөхәммәт. — Факия апа! Ә, юк... Факия апаның бит алмаларында чокыр бар, тик Факия апаның тешләре бөл ай ак та, тигез дә түгел. Факия апаның азау тешләре сары. Факия апа шул азауларын чистарта-чистарта иза чигә. Күмер белән дә агартып карады, киндер белән дә ышкыды. Юк, булмады. Бабай, юк белән маташма, кызым, ул тешләр шулай туган инде, аларны агарта алмассың, дигәч, Факия апа утырып бер җылады да кабат теш чистартмас булды. Юк, чәчкә-кыз Факия апага гел дә охшамаган!" — Мин чәчәкнең җаны! — диде Алиһә. — Ә син кеше. Син чәчәк эчендә берүзең. Берүзең генә булырга тиеш син! — Мин монда Галимхан белән Рәүфне дә алып керсәм... — дип башлады Ярмөхәммәт. — Без монда өчәү булыр идек. Чәчәк Алиһәсе тагын елмайды. Елмаю белән бервакытта колакларга гаҗәеп матур бер тавыш сирпелеп узды. Шулкадәр саф-чиста тавыш иде ул. Песнәкнең сайравында да, сандугач җырының бер өлешендә дә, тургайда да бар ул тавыш, ләкин бу хатын-кыз тавышы назлы, миһербанлы, мәхәббәтле иде. Ярмөхәммәт Алиһәнең көлгәнен ишетте. Бит очындагы чокырлар бу юлы тирәнрәк күренде. Алиһә чалкан ятып, елмайган килеш йоклый торгандыр, дип уйлады Ярмөхәммәт, их, аның чалкан ятып йоклаганын күрсәң иде. Күрсәң иде дә, озак итеп, рәхәтләнеп карап торсаң иде. Әгәр дә Алиһә йоклаганда аның бит чокырчыкларына чәчәктәге чык тамчыларын салсаң, түгелер идеме икән? Түгелмәс иде. Билләһи, түгелмәс иде. Түгелә калса, чык тамчыларын Ярмөхәммәт җиргә төшермәс иде, иреннәренә алып эчәр иде. — Бер чәчәк эченә бер генә кеше сыя ала! — диде Алиһә. — Бик теләсәң дә, синең дусларың монда үтеп керә алмаслар иде. Бер чәчәкнең бары тик бер генә алиһәсе, бары тик бер генә хуҗасы була ала... Син хәзер үз дөньягызда юл буендагы зәңгәр чәчәккә карап торасың. Анда сезнең үз дөньягыз, үз вакытыгыз. Син караган чәчәккә берьюлы өч түгел, ике кеше дә карый алмый. Хәзер син минем вакытым, чәчәк вакыты белән яшисең. Алиһә кулын сузды. Ярмөхәммәтнең кулы ирексездән Алиһәгә таба тартылды. Ике кул тоташты. Ярмөхәммәтнең тәне буйлап кайнар кан йөгерде. Башта ул аны чишмә тавышыдыр дип уйлаган иде. Соңра аңлады, ул үз канының акканын ишетеп тора икән. Алар җитәкләшеп зәңгәр тауга менеп киттеләр. Тау башыннан бөтен табигать күренә. Болыннар, тугайлар, урманнар, елгалар — барысы да зәңгәр. Күптөрле зәңгәр. Болыннарда меңләгән чәчәк бар. Бөтенесе дә зәңгәр, зәңгәр булсалар да, бер-беренә тач охшаш түгел. Күк төслесе, куе зәңгәр, сыек зәңгәр, зәңгәрсу, төтен төслесе — ал арның һәммәсеннән дә тагын күп төсмерле буяулар аерылып чыга. Меңләгән зәңгәр күбәләкләр дә бер-береннән нык аерыла. Таудан алар урманга таба китте. — Табигатьтә җиде төс бар, — диде Алиһә, урман юлы буйлап барганда. — Ләкин җиде төснең һәрберсе бихисап күп төсмерләргә аерыла ала. Игътибарсыз карасаң гына бөтен дөнья бер зәңгәр төстән генә тора кебек. Янәшә куйсаң, син күрерсең: ике бертөсле күбәләк тә, ике бертөсле чәчәк тә юк. Шулай хозурланып алар озак йөрде. Алиһә Ярмөхәммәтне үз өенә алып кайтты. Алиһәнең ханәкәсе, ягъни ял өе урман белән елга тоташкан тугайда иде. Алиһә бердәнбер кунагын чәчәк касәләренә җыелган чык белән сыйлады. Шушы бербөтен гүзәллек әтрафында алар икәүдән-икәү генә татлы ширбәт эчеп утыра, һәр хәрәкәтеннән тәм табып, Алиһә, ашыкмыйча, озак итеп, аеруча бер канәгатьлек белән чык тамчыларыннан чәй әзерләде. Чәйне ул, изге эш башкаручы фәрештәдәй тәфсилләп, бер касәдән икенчесенә авыштыраавыштыра, ниндидер тылсым догалары укыгандай сөйләнәсөйләнә пешерде. Аннан соң янә чәчәк-касәләргә бүлеп чыкты. Әзер булгач, иң беренче касәне Ярмөхәммәткә сузды. Изге вә олы кешегә сузган кебек, зурлап, түбәнчелек белән тез йөгенеп, баш иеп тәгъзыйм ясап, ике куллап сузды Алиһә касәне. Ярмөхәммәт ике куллап касәне алды. Алды да рәхмәт йөзеннән җиңелчә генә баш какты. Ярмөхәммәт касәне иреннәренә китереп җиткергәч кенә, Алиһә үз касәсен тотты. Ләкин эчәргә ашыкмады. Ул Ярмөхәммәтнең эчә башлавын көтә иде. Ярмөхәммәт сакланып кына иреннәрен касәгә тигезде, сизелер-сизелмәс кенә ике куллап касәне авыштырды да бер йотым чәй уртлап куйды. Ярмөхәммәт илаһи тәм татыды. Шунда гына Алиһә үз чәеннән авыз итеп куйды. Ярмөхәммәтнең ләззәт тойганын Алиһә күрде. Ул ясаган чәйне, ул әзерләгән ризыкны аның бердәнбер адәме бик тә ошатты. Чәй әзерләүчегә шуннан да зур шатлык юктыр ул. Чәйнең бик тә тәмле икәнлеге, Ярмөхәммәткә бик тә ошаганлыгы күренеп тора; күренеп торса да, Ярмөхәммәт чәчәккызның тагы да күңеле булсын дигәндәй әйтеп куйды: — Чәең тәмле! — диде. Алиһә елмайды. — Мин бик шат... Ярмөхәммәт бу сүздә ике мәгънә барлыгын сизде: ни өчен Алиһә шат? Ул ясаган чәйнең Ярмөхәммәткә ошаганынамы? Әллә менә шулай Ярмөхәммәт белән икәүдән-икәү генә чәй эчеп утыргангамы ул шат? — Минем сыем сиңа ошаганга! — диде Алиһә, әйтерсең лә ул Ярмөхәммәтнең ни уйлаганын укып утырган. — Әгәр ошамаган булса, мин хәсрәттә калыр идем. Кешегә шатлык китерүдән тәм табу — адәмнәрнең максаты. — Димәк, адәмнәр үзләренә шатлык-тәм табу өчен генә бүтәннәргә яхшылык кыла? — диде Ярмөхәммәт, үзе дә сизмәстән. Алиһә, тамагына кылчык кадалгандай, кинәт төртелеп калды. Елмаюы юк булды. Ярмөхәммәт аның йөзендә каушау шаукымы күрде. Ләкин Алиһә тиз тынычланды, ул уңайсыз елмайды. — Дөрес бит инде, — диде Ярмөхәммәт, аклангандай. — Чәчәк апа, миңа ошасын өчен син чәй тәмләдең, чәй миңа ошады. Чәй миңа шатлык китергәнгә, син шатландың. Син шатланганга, мин сөендем. Мин сөенгәнгә, син куандың... — Дөрес! — диде чәчәк-кыз. — Син куанганга — мин, мин куанганга син бәхетле. Бәхет түгәрәк булсын өчен шулай кирәк. Бәхет чылбырының бер боҗрасы өзелсә, бәхет мөкәммәл була алмый, Ярмөхәммәт. Синең яшь зиһенең катлаулы мәсьәләләргә яшьтәшләреңнән иртә тотынган. Аңладым... "Яхшылык кылуның төбендә дә алыш-биреш ятамы, юкмы?" дигән фикер килде синең башыңа. Ягъни үземә сөенеч эзләп, мин сиңа сөенеч бирәм. Булсын! Кешегә тән җәзасы, кайгы-хәсрәт китереп, үзеңә рәхәт тапканчы, кешегә сөенеч биреп, ләззәт алу бихисап мәртәбә яхттгы. Ярмөхәммәтнең җыерылып килгән кашы язылды. Алиһә тагын елмайды. Ярмөхәммәт артык эчкәре кереп адашканлыгын аңлады да сүзне икенчегә борды: — Матур апа, син нигә ялгызың гына яшисең? — Син миңа "апа" димә, Ярмөхәммәт. Мин Алиһә булсам да, бары тик шушы чәчәк эчендә генә баш җан. Ә син миннән олы. Син чәчәктәге мохиткә дә, миңа да хуҗа. Алиһә бу сүзләрне бик зур кыенсыну белән әйтте сыман. Теләмичә әйтте кебек. Алиһә күңелендәге билгесез бер сагыш Ярмөхәммәтнең күңеленә дә төште. Ямансу мохит барлыкка килгәнне Алиһә тиз сизенде. Ярмөхәммәт Алиһәнең елмаюын тели иде. Алиһә елмайды. Менә бөл ай рәхәт Ярмөхәммәткә. — Ә кем дип эндәшим соң мин сиңа? — диде ул, кыюланып. — "Чәчкәм" диген. Яки "Алиһәм" дип әйт! — "Чәчкә" белән "Алиһә" азагында "м" авазы кушсаң, "минем чәчкәм", "минем Алиһәм" килеп чыга бит, алай ярыймы соң, матур апа? — Ярый, Ярмөхәммәт, ярый. Нәкъ шулай әйтергә кирәк тә. Син хуҗа монда. — Күпме яшисең син чәчәк эчендә? — Минем яшем юк... Мин һәлак булсам, башка чәчәктә яралам. Мин сине бик озак көттем... Шулай да син бик вакытында килдең минем янга. — Тугыз ел элек мин бит әле дөньяда да юк идем, матур апа! — Минем өчен син бар идең инде, Ярмөхәммәт. Менә син хәзер бардан да баррак. Мин ялгыз түгел. Минем бу дөньямны күрүче бар. Ул син — Ярмөхәммәт. Чәй әзерләргә, ширбәт куярга минем адәмем бар. Ул — син. — Ә нигә мин? Монда башка бер кеше кергән булса... — диде дә Ярмөхәммәт кинәт туктап калды. Ул: "...син барыбер бәхетле булыр идеңме?" — дип сорамакчы иде. Алиһә Ярмөхәммәтнең ни өчен төртелеп калганын аңлады, ахрысы, аның битендәге чокырлар тигезләнде. Ул күкрәгенә төшкән толымнарын берәм-берәм артка чөйде. Алиһәнең чәче чем-кара икән лә. Шулкадәр кара, шул кара толымнарның зәңгәр булып күренгәнен Ярмөхәммәт шунда гына күрде, аңлады. Моңарчы ул Алиһәнең битенә генә карап утырган икән. "Димәк, сиңа барыбер... чәчәккә кем үтеп керсә дә, барыбер..." дип уйлады Ярмөхәммәт. Шулай уйлады да, шундук ник уйлаганына үкенде дә. Чөнки аның иреннәре аның уйларын пышылдап тора икән. Алиһә дәшмәде. Бу пышылдау сорау идеме, әллә Ярмөхәммәт үз уйларын раслап әйттеме бу сүзләрне? Алиһә аермады шикелле. Шуңа күрә ишетмәмешкә салышты. Ярмөхәммәт Алиһәнең шулай дәшми утыруын үзенчә шәрехләде. Алиһә "Әйе, Ярмөхәммәт, минем янга кем узса да барыбер. Аның белән дә мин бәхетле булыр идем!" дип әйтте кебек. Шулчак Алиһә телгә килде: — ...ләкин чәчәкне күңел күзе белән күрүчеләр бик аз. Юк дип әйтерлек, күрүче булса да, чәчәк эченә узарлык шигъри куәткә ия адәмнәр күп түгел. Чәчәк эченә узу ихтималияте шулкадәр аз ки, меңләгән чәчәк алиһәләре, картаеп, ялгыз гына дөнья куя. Язлар килгәч, алар зур өметләр белән тагын терелә. Үз адәмнәрен көтә-көтә саргаеп, корып янә дөньядан китәләр. — Мин сиңа, синең чәчәк дөньясына миннән баигка. берәү дә кермәсен дип әйтә аламмы, Алиһә апа? — "Апа" димә, зинһар! — диде Алиһә. Ярмөхәммәт Алиһәнең кырыс була алганын да төшенде. Бер мизгелгә генә җыерылып алган кашлар кире язылды, Алиһәнең бит очында, сизелер-сизелмәс кенә, чокыр хасил булды. — Әйтә аласың... Ләкин мин чәчәкне бикләп куя алмыйм. Серне белеп, чәчәк эченә узарга тели икән, ул кешегә дә бу дөнья ишеге ачык. Алиһә бу сүзләрне суынып беткән чәйгә карап әйтте. Эчелеп бетмәгән чәй касә төбендә чайпала да чайпала. Шул сыеклыкны чайпалдыру нигә кирәк булды икән Алиһәгә? — Ә мин? — диде Ярмөхәммәт, Алиһә әйткәннәрне башыннан кичергәч. — Мин башка чәчәкләргә керә аламмы соң? Алиһә җанланып китте, ул башын күтәрде, эчелеп бетмәгән чәйле касәне келәмгә куйды да матур итеп елмайды. — Әлбәттә, керә аласың, Ярмөхәммәт. Бу бары тик синең ихтыярыңнан гына тора. Син һичшиксез шулай эшләргә тиешсең. Болыныгызда, урманнарыгызда бихисап чәчәкләр. Эчләрендә сине зарыгып көтүче алиһәләр... — Нигә шулай соң ул, Чәчкәм? Берәүләргә йөзләгән алиһә дә, икенчеләргә берәү дә юк. — Аяныч ки, Ярмөхәммәт, күп адәмнәрнең күзе чәчәкләргә төшми. Күзе төшсә, күңеле төшми. Кешеләрнең күңел күзләре сукыр булганга алиһәләр, чәчәкләр гаепле түгел, Ярмөхәммәт. .. Ярмөхәммәт артык сорашмады. Алиһә дә сүзсез калды. Дөнья тулы меңләгән чәчәкләр, чәчәк саен бер алиһә. Алиһә саен серле матур җиһан. Дөнья тулы адәм балалары. Мәшәкатьләрдән аерылып, бер мизгелгә генә, бер мәлгә генә туктап, чәчәккә иелергә башларына да килми бәндәләрнең. Күпме алиһә чәчәкләр эчендә шулай корып һәлак була. Күпме адәм шул матурлыкны ача алмыйча дөнья куя. Ярмөхәммәт Алиһәгә төбәп карады. Алиһә дә күптәннән инде Ярмөхәммәтне күзли иде. Ярмөхәммәтнең һәр хәрәкәтен ул күрә, хәрәкәтен генә түгел, сулыш алганын да саный кебек. Ике караш туп-туры килеп бер-беренә бәрелде. Карашлар очрашкан мәлне Ярмөхәммәт үзенең кем икәнен онытты, колаклары ишетмәс булды. Аның өчен әйләнә-тирә бушлык иде. Бернәрсә күзгә чалынмый. Алиһә үзе дә юкка чыкты. Бары тик зәңгәр керфекләр урап алган күл уртасындагы зәңгәрсу утрау гына бар иде. Ул утрау Алиһәнең күз алмасы. Күз алмасы коега әверелде. Әнә шул төпсез кое, упкын кебек тирәнлек Ярмөхәммәтне әкренләп йота. Зәңгәрсу төпсезлек тирәнәйгәннән-тирәнәя, киңәйгәннән-киңәя. Ярмөхәммәт үзенең кеше булудан туктаганын чамалады. Ул, вак бөрчекләргә әверелеп, күз эчендә таралганын тойды. Бәхеттән шашып көләсе килә. Рәхәттән үкереп җылыйсы килә. Сүз белән аңлатып бетерә алмый торган бу ләззәтне бөтен дөньяга кычкырасы, аңлатасы килә. Соңра аңлатасы килү теләге дә эреде. Ярмөхәммәт "бар"дан "юк"ка әйләнде. Шушы серле мохиттә ул озак булгандырмы, юкмы, әйтә алмас иде, тузанга әверелеп юк булган Ярмөхәммәт җыелып беткәндә, тавыш ишетелде: — Улым, ат башын тот! Ярмөхәммәт, чәчәктән аерылып, бабасына карады. Карады да сәерсенеп китте. Ул әле дә булса Алиһә кулының дымлы җылысын тоя иде. Ә монда челлә эссесе. Ә монда бабай, урак машинасы. Машинага җигелгән атлар. — Аллага тапшырып, урак башларга вакыт! — диде Айдаш карт. — Син Юрга башыннан тотып барырсың. Ул ызан аңлый торган хайван түгел, бичара. — Айдаш бабай! — дип кычкыра хатыннар. — Башла-а! Башла-а! Ярмөхәммәт зәңгәр чәчәккә янә карады: аның каршы - сында гап-гади бер чүп үләне — һиндыба чәчәге — искән җилдә салмак кына атынып утыра иде. Кайда күрде соң ул чәчәк Алиһәсен? Кайда? Бәлки, төшендә күргәндер? Ихтимал! — Әйдә, Ярмөхәммәт улым, Аллага тапшырдык! — диде бабасы. Ярмөхәммәт кигәвеннәр көенә биеп торучы атның тезгенен алды. — Ьәйдә-ә, малкайлар! — дип кычкырды Айдаттг баба. Вәлүк шалтыраган тавыш ишетелде. Ярмай авылында урак башланды. Йөз атлам җир киткәч, Ярмөхәммәт артына борылды. Алар артыннан диярлек үк икенче лобогрейка да арыш урып килә. — Бәйдә, малкайлар! — дип кычкыра Айдаш баба. Ярмөхәммәтнең колагы төбендә үк атның авыр мышнап машина тартканы ишетелә. Ярмөхәммәт аяк астына карый. Зәңгәр һиндыбалар ат тояклары астында таптала. Кайберләре янтаеп, кыегаеп кала. Уракка эләккәннәре, киселеп, арыш учмалары белән җиргә ята. Уракка эләкмәгәннәре исән калганнарына сөенгәндәй чайкала. Арттан килүче урак машинасы ал арны да кисәчәк. Бары тик арыш басуыннан читтә, юл буенда үскән зәңгәр чәчәкләр генә озын булып тырпаеп калачаклар. АЙДАШ БАБА Айдаш карт бер алашага, бер биягә карап торды да тирән итеп көрсенде. Көрсенү түгел иде бу, ыңгырашу иде. Күтәрәмнән тернәкләнеп җитмәгән малларны кызганамы ул шулай авыр сулап? Үткән гомерен искә төшереп торучы Рикәкә белән Юргатка караган саен ул, үзе дә сизмәстән, әнә шулай пошаманга кала. Мисбахетдин агасының карап торган шушы ике тае бар иде колхоз оешканда. Аксакал дөньяның кая барганын тиз аңлады. — Бар, улым, — диде ул баш баласы Мәснәвигә. — Икесен дә сәвиткә илтеп бир. Юргатны да, Рикәкәне дә... Икесе дә юртаклар нәселеннән. Казан ягыннан, Ипгморатовлар заводыннан Мисбахетдин үзе кайтарткан иде. Рикәкә тирә-юньдә бер чаптар иде. Сыртлы чанага утырып та өлгермисең, урыныннан алып оча. Рикәкә арт санын сикертеп чапмый, юырта гына. Аның йөрешенә карап сокланмаган кеше юк иде заманасында. Күкрәк кагып чаба, капканы күкрәге белән яки тәртә башы белән генә бәреп, ишегалдына керә торган иде. Җил инде, җил. Аңлы хайван, үз кешеләренә генә йөгән кигездерә. Ят кеше килә башласа, шомрая, күзләрен акайта, танау тишекләрен киерә дә арты белән борыла, гүя ул: "Якын килмә! Тибеп үтерәм!" — ди иде. Рикәкә белән Мисбах абыйның улы Мәснәви Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайтты. Аклар ягына разведкага гел аны җибәрә торган булганнар. Акларның каравылы сизенеп алса да, куып җитә алмыйлар икән Рикәкәне. Менә шуннан соң инде айгырга Рикәкә исеме ябышып калды. Айдаш карт аңа, аеруча ягымлы итеп: — Ривәлүтсия аты ул Рикәкә! — ди. Атларын да бирде Мисбахетдин карт, сыерын да тапшырды, шулай да аны барыбер авылдан сөрделәр. Сабирның кулы уйнады инде монда. Җаен таптылар. Имеш, Мисбахетдиннең өе ярлы крәстияннәрнекеннән биегрәк булган. Ике ат тоткан. Димәк, кулак! Кызык бу дөнья, кызык. Җиргә берегеп үскән тырыш кешенең өе җимерек булырга тиеш идеме икәнни соң? Андый кеше атсыз җир сөрергә тиеш идеме икәнни соң? Аңлаганнары дәшмәде, аңламаганнары, иске чабата атаата, Мисбахетдинне, хатынын, балаларын авылдан куды. Хуҗасы киткәч, Рикәкә җанына урын таба алмады, бичара. Араталарны тибеп сындырды, күкрәге белән араннарны җимереп, яланнарга чыгып, урамнардан, тыкрыклардан хуҗасын эзләде. Анасыннан аерылган колындай, кызганыч итеп кешни-кешни тилмерде. Үзе һичкемне якын җибәрми. Шуннан Сабир әйтте: — Айдулла абзый, теге җен айгырын тотып бир әле! — диде. Айдаш карт тотты айгырны, тотты да җигеп тә бирде Сабирга. Ләкин Рикәкә авызлыгын тешләп, дулап, тарантасларны җимереп, Сабирны баганага сылап, үз ишегалдына, ятим калган йортка кайтты. Аны тагын тотып карарга булдылар. Айгырга карарга куркыныч иде: күзләрен кан баскан, ул буйсынырга теләми, тотарга кысрыкласалар, ярдан сикерер, үзен-үзе ташуга ташлар кебек җенләнгән иде. Юк, тоттырмады, тотсалар да, тәртә арасына кермәде, тәртәгә кертсәләр дә, Сабирны, аның куштаннарын тартып йөрергә теләмәде. Тешләште, тибеште, аяклары имгәнеп, иреннәре авызлыктан ертылып бетте. Айдаш карт өйдә юкта айгырны унлап кеше лапаска кысрыклап печкәннәр. Шуннан соң Рикәкә тынды. Күзләрендә ярсу ут чагылып китсә дә, ул тиз генә ыргып чабу уеннан ваз кичә, мескен кыяфәттә башын җиргә ия торган булып китте. Аның бу кыяфәтен күреп, Айдулла белән Хисбулла тыела алмыйча җыладылар. Кызык бу дөнья, кызык. Колхозга тапшырылса да, атлардан, сыерлардан хуҗаларының үчен алу гадәткә кергән иде ул чагында. Мисбахетдин белән Мәснәви үчен Рикәкә белән Юргаттан алды Сабир. Урта хәллеләрдән алынган ат колхоз милке түгел, фәлән байның аты, шуңа күрә аны бизәфчәки җигәргә, хәлдән тайганчы эшләтергә тырышалар иде. Бу караш Сабирда әле һаман яшәп килә. Ул әле һаман да бу атларга Мисбахныкылар дип карый бугай. Күтәрәмгә калсалар да, фураж бирми, бирдерсә дә, чеметемләп кенә эләгә. Айдаш карт карт аркасында гына бу ике ат җан саклап килә. Агасының атлары булганга түгел, Айдаш карт ал арга үзе "кендек бабасы" булган иде. Шуңа якын итә ул аларны. Икесен дә үзе дөньяга кабул итте. Ярмөхәммәт тә атларны сөя, ал арны тәрбия итәргә тырыша. Айдаш карт оныгыннан бик канәгать иде. Гомере буе елмаюның ни икәнен татымаган Айдаш карт, гомере гел сагыш-моң эчендә узган Айдаш карт, бүген шат. Ләкин аның шатлыгы йөзенә чыкмады. Ул ни өчендер кинәт кенә күккә карады, кулын куеп, кояш тарафына карап торды да әйтте: — Яңгыр явар, ахрысы, — диде. Ярмөхәммәт аның бу сүзләрен ишетмәде. Ул сарут себеркесе җыя башлады. Кыска ялга туктагач, Айдаш карт оныгына эндәште: — Улым, атлар бик тынгысызлана, кигәвеннәрен куа тор! — диде. Ярмөхәммәт, сарут себеркесе белән атларга ябышкан канечкечләрне сыдырып төшерергә ниятләп, маллар янына килде. Мунчада чапкан кебек, ул атларны алмаш-тилмәш чәбәкли башлады. Рикәкә аңлатып бетергесез рәхәтлек кичерә иде. Бичара хайван ашавын онытып оеп тора. Ат ипләп кенә кешнәп куйды. — Ай рәхмәт, Ярмөхәммәт, алтын кулларыңның игелеген күр, мин мәхлукның җәфаларын аңлаганың өчен Аллаң сиңа олы бәхет бирсен! — дигән сүзе иде, ахрысы. Рикәкәдән Ярмөхәммәт Юргатка күчте. Юргат бия шартшорт тибенә, холыксызлана. — Сабы-ыр, — диде Ярмөхәммәт. — Күрмисеңмени, дошманнарыңны куам. Бераз сулыш алгач, тагын ура башладылар. Бик күп урган булырлар иде дә, урак машинасы ватылды. Элек үк чатнаган уракның бер теше сынып чыкты да, эш тукталды. — Ярый әле ватылды, — диде Айдаш карт үзалдына. — Атлар аяктан егыла иде. Рәхмәт төшкере, вакытында ватылды. Ату ат кызганып урактан туктасаң, теге Чучка Сабир элә-танагыңны калдырмас. Айдаш карт утыргычыннан төште. — Улым Ярмөхәммәт, кайтып китәргә туры килер. Берочтан анаңа да, Факиһәгә дә әйт, әбәтне бүген өйдә генә ашарбыз. — Нигә, бабай? Уракны аны Рәван абый маминт төзәтеп бирә! — диде Ярмөхәммәт. — Урак төзәлсә дә, урып булмаячак, улым! — диде карт. — Ни өчен? — дип сорады Ярмөхәммәт. — Озакламый яңгыр явар. Төштән соң урып булмас. Бабасы әйтсә, шулай була да куя инде ул. Күк йөзендә бер уч болыт юк; бабай, әнә, яңгыр булачак, ди. Айдаш карт атларны тугарды да сынган уракны, салдырып, кулны кисмәс өчен уртасын иске чыпта белән урады. — Бар, улым, уракны алачыкка илт! — диде. — Аннан тиз генә монда чабыйммы? — дип сорады Ярмөхәммәт. — Әбәт ашарбыз да бу алны урып бетерербез. — Әбәтне өйдә ашарбыз. Юргатны дыбурга менгез, — диде Айдаш карт. — Көн чалт аяз бит, бабай, бер болыт юк, — дип аптырады бала. — Шулай инде, явачак, — дип, бабай малайны атка менгезде дә урак белән ачкычлар төрелгән янчыкны тоттырды. Малай, бер кулы белән тезгенне тотып, икенче кулы белән уракны, янчыкны кочаклап, авылга таба китте. Айдаш карт тирә-якка карап алды. Күк йөзе зәңгәр. Кояш өскә менә, өскә менгән саен, челлә зеңли. Торган саен зеңгелдәү арта, көчәя. Арыиг арасында чикерткәләр колак яргыч итеп чырлый. Бал кортлары, шөпшәләр, төклетуралар, божаннар үтә көчле аваз чыгарып кайнаша. Бөҗәкләр кабалана. Кемдер аларны артларыннан ашыктырып, куркытып тора кебек. Бөтен табигать берөзлексез зеңли. Җир башындагы күлдә бакалар кинәт беравыздан бакылдый башлады. Тирә-юнь мең төрле тавышлар белән мөлдерәмә тулды. Кинәт башланган бакалар хоры кинәт кенә өзелде. Юан тавыш белән фырылдап, марҗа көянтәсе очып китте. Кибеп беткән чыпчык борчагы шартлап ярылды. Орлыклары сабактан читкә сибелде. Орлыктан бушагач, кузак кабыгы, ике якка аерылып, сырлы мөгез шикелле бөгәрләнеп калды. — Кыздыра-а, ява-ар... — диде дә Айдаш баба урак машинасының тәртәсен, вәлүкләрен күтәртеп куйды. Берәр ачкыч-мазар калмаганмы дигәндәй, ул машина тирәли әйләнеп чыкты да авылга таба юл алды. Рикәкә хуҗасы артыннан ияргән. Бу аңлы хайванны тезгеннән җитәкләп йөртмәсәң дә була, тезгене сагалдырыкка бәйләнгән. Ат үзе шулай тыңлаучан. Картның уйлары явачак яңгырда түгел. Ул Ярмөхәммәт турында уйлый. Айдаш карт оныгы Ярмөхәммәтнең табигатькә, җиргә мәңге береккәнлеген аңлады бүген. Шуңа күрә ул җегетләрчә җиңел атлый. Айдаш артыннан ат көчкә өлгерә. Айдаш бабаның куанычын беркем дә сизә алмас иде. Өйгә кайткач та ул кычкырып көлмәде, сикереп төшеп биемәде. Җилтерәп кайтып керде дә, кул очыннан чиләк асып, унике тапкыр суга барды. Инештән генә, бакча башыннан гына булса да, туксан яшьлек картка тыкрык тавыннан менүе бик тә хәтәр икәнен белеп, кайнатасына булышырга дип, Хурлыгаян ишегалдына чыкты. Чыкты да, авызын яулык почмагына яшереп, кулын Айдаш карт кулындагы буш чиләккә сузды. Бу аның "Әткәй, куй бу эшеңне! Өйдә хатын-кыз юкмы?" дип әйтүе иде. Килене тел яшергәнне Айдаш карт бик ошата, чүтеки ата итә, биатасын зурлый дигән яшерен уй картны гомере буе куандыра килде. Айдаш баба каршысында Хурлыгаян кычкырып сөйләшсә дә, яулык капламыйча, авыз күтәреп, акырып кычкырса да булдыра ала. Бу эш аның үз иркендә хәзер. Бүгенге хатыннарга "авызыңны каплап йөр, кайнатаң алдында сөйләшмә" дип әйтеп кара син! Ник әйткәнеңә үкенерсең. Әнә, башкаларның киленнәре биата, биана дип тормый, үз аталарына да акыралар; сүгенүләре дә гадәткә кереп бара инде. Хәерлегә генә булсын, хатын-кыз аза. Тотып тукмамасалар, киленнәренең сүгенүләренә генә риза булырлар иде әле күп кайнаталар, кайнаналар. Кайнатасын түгел, үз ата-анасын кыйнаучылар да бар, диләр. Шуңа күрә Айдаш баба гомере буе киленен якын күрде. — Синең үз эшең дә җитәрлек, килен! — диде карт. — Үзем таигыйм әле бүген. Үзем таигыйм да үзем ягам. Хәтәр эссесенә үзем керәм Ярмөхәммәт белән. Шулай! Хурлыгаян сузган кулын кире алмады, капкага таба ымтынган кайнатасының каршысына төште. Бу аның "Әткәй, кешеләрдән уңайсыз бит! Оятын кая куярбыз? Туксаннан узган бабаларына су ташыталар, дип сөйләрләр. Әнә, һич югы, Факиһә ташыр, китер чиләкләреңне!" дигән сүзе иде. Шушы арада өйдән Факиһә йөгереп чыкты. Ул оекбаштан гына иде. Шуңа күрә җиргә төшмичә, болдырга басып, бабасына таба ике кулын сузды: — Бабай! Бир чиләкләрне! Ату ачуланам! Хәзер чәемне генә эчеп бетерәм дә суга йөгерәм! — дисә дә, Айдаш карт риза булмады. — Шулай! Үзем ташыйм! Бетте! Шулай! — дип, чиләкләрен кул очыннан тотып, Айдаш капкадан чыкты. Карт кулындагы чиләкләр чыек-чыек чикылдашып суга китте. — Бабаң мунча ягарга йөри. Суны үзе ташый. Гомердә булмаганны. Хәерлегә генә булсын инде, — диде Хурлыгаян. — Хәле киткәч туктар әле, аннары үзем ташып бетерермен, — диде Факиһә. Ана белән кыз өйгә узды. Ләкин Айдаш бабайның хәле китәргә уйламады. Ул җегет-җиләндәй җитез иде. Аның күз алмалары елтырый, ут чәчеп тора. Унике юл суга барса да, үзе мышнамый да, тигез-тирән итеп сулый. — Бабаңа әллә ни булган, күңеле бик көр бүген, — диде Хурлыгаян. Факиһә җавап бирмәде. Җавап алыр өчен әйтмәде ана бу сүзне. Болай гына, үзалдына сөйләнүе иде Хурлыгаян - ның. Айдаш карт шатлыгын биеп шатланмады, кайгысын җылап кайгырмады. Шуңа күрә аны төксе кешегә санады авыл халкы. Бии-бии шатланырлык зур сөенеч тә күргәне булмады Айдаш картның. Ләкин ул үзе өчен кечкенә генә нәрсәләрдән дә куаныч таба белә иде. Үкереп җыларлык кара кайгысы да булмады аның. Кара кайгы килсә дә, сыгылып төшә торган кеше түгел иде Айдаш баба. Хәзер аның иң зур кайгысы — улы. Сугышка китеп хәбәрсез югалган җан парчасы — улы Хисбулла. Үлем кәгазе килсә дә — карт Айдаттг моңа әзер. Тере килеш менә бүген кайтып төшсә дә, шатлыгыннан Айдаш карт егылып үлмәс. Ә менә хәбәрсезлек изде картны. "Әткәй! Хурлыгаян! Балаларым Факиһә белән Ярмөхәммәт! Озын язарга вакыт тар. Сугышка керәбез. Догагыздан ташламагыз! Хисбулла". Бетте-китте. Шуның белән вәссәлам вә каләм. Беренче хаты, соңгы хаты. Кайда ул бала? Үлеп калганмы? Әсир төшкәнме? Дүрт ел бит инде, бер хәбәре юк. Меңләгән кешедер бит инде анда. Тузан бөртеге кебек юкка чыксын инде адәм тикле адәм баласы. Айдаш карт сизә, күптәннән сизә инде: Хисбулла исән түгел. Сизә аның сизгер күңеле. Сизә, шулай да өмет дигән бер алдавыч хис ымсындырып яшәтә дә яшәтә, аның бердәнбер улы күптән юк инде. Тере булса, Хисбулла бер хәбәр бирә алмаслык мәхлук түгел. Алданганын белеп, үзен-үзе алдап, алданасы килеп җан саклый карт. Улы үлсә, оныклары бар, шөкер. Дөресен генә әйткәндә, киленен башта бик өнәп бетермәгән иде Айдаш баба. Әллә ничек шунда, мәгънәсезрәк тоела иде аңа Хурлыгаян. Шуңа күрә улы Хисбулланың Хурлыгаяннар тирәсендә чуалуын бик өнәмәде. Хисбулла каты торды: — Әткәй, Хурлыгаяннан башка миңа патша кызы да кирәк түгел, — дигәч, сүз әйтмәде тагы. Хурлыгаян бик ипле, бик тәртипле югыйсә, шулай да Айдаш картка Хурлыгаянның наданрак булуы ошамый иде. Наданлыкны ул үзенчә аңлата. Күңел күзе белән күрә белүчеләрне хуплый карт. Эчке бер мәгънәсе булганнарга тартыла ул. Күңел күзе сукырларны, мәгънәсезләрне ул наданнар рәтенә кертә. Әмма Айдаш карт бу турыда улына да, килененә дә авыз ачып сүз әйтмәде. Хурлыгаян исә кайнатасыннан шүрли, аның төкселеген күрә. Шулай да ул кайнатасын олы итә. Хисбулланың атасы булганга гына түгел, сәер кеше булганга шүрли иде Хурлыгаян кайнатасыннан. Хисбулланың атасы яман холыклы булса да, түзәр иде ул. Атаңның холкы ошамый дип кенә балалар ташлап, иреннән аерылып йөри торган дуадак марҗа түгел иде Хурлыгаян. Айдаш карт килене Хурлыгаянны кеше алдында мактамый, әмма кеше хурласа, яклый торган кайната булып чыкты. Кеше алдында килене турында бер генә яман сүз дә сөйләшмәде Айдаш баба. Менә шушы сыйфатлары өчен бик хөрмәт итә Хурлыгаян кайнатасын. Онык кызы Факиһәне дә Айдаш баба өзелеп сөйми иде шикелле. Ул Факиһәгә өмет багламый. Үсеп буйга җиттеме, кыз кеше үз нәселеңнеке булмый инде ул, кыз кеше — чит кеше. Кыз кеше чит нәселгә кан бирәчәк. Картның бөтен өмете Ярмөхәммәттә. Хисбулла үзе кайтмас инде. Нәселдән нәселгә күчеп килгән күрәзәчелек сәләте, Хисбулла вафат булгач, төкәнеп калыр да мәңгегә юкка чыгармы микәнни? Җир-туфракның серен белеп, табигатькә сокланып яшәүче кешесе калмасмы икәнни Айдаш бабаның? Шуңа күрә сөенечләр килгәләсә дә, Айдаттг бабаның елмайганы булмады. — Сәер кеше ул Айдулла абзый, — ди авыл халкы аның турында. — Андыйлар төксе була. Андыйлар кеше белән аралашмый. Кешегә йомыш белән керми, — диләр. Чыннан да, Айдашлар нәселе гомер бакый күршеләргә әйбер сорап кермәде. Айдашлар тозлары булмаса, тозсыз ашадылар.^Иләкләре булмаса, Айдаш карт ясап бетергәнне көттеләр. Йомыш белән кергән кешеләргә юмарт иде алар. Шулай да бер алган әйберне күршеләр үзләре кертеп бирмәсә, кире сорап та йөрмәделәр, янә шул кешеләр тагын бер-бер йомыш белән керсә, сүзсез генә кире борып чыгара иделәр. Ярмөхәммәт артык йомыкый булмады. Бик тере, иптәшләре белән уйнап үсә. Әнә шулай аралашучан булганы өчен Айдаш бабаның бик эче поша. Күп сөйләүчән, йөремсәк кеше тирән фикерле булмый. Андый кеше җигелеп бер генә эшне тарта алмый. Ары сугыла, бире бәрелә дә төпле, тамырлы бер эш майтара алмыйча үлеп тә китә. Аннары соң кеше турында ни әйбәт, ни яман сүз сөйли алмыйлар. Әллә булган ул кеше, әллә булмаган дөньяда. Ярмөхәммәт тә шулай җилбәзәк булыр дип бик пошынган иде Айдаш баба. Хурлыгаян кайнатасының төкселегенә, айлар буе сүз катмавына күнегеп беткән иде инде. Үзе дә кайнатасыннан тел яшергәч, ул сөйләнүләрнең һич тә кирәге юк иде игикелле. Кайнатасының шундый аз сүзле булуы Хурлыгаянга бик тә оттгый. — Мунча ягыгыз! Малларны ябыгыз! Тоз кайткан анда! — дип, Айдаш карт бик сирәк чакта гына кычкыргалый. Картның кәефе юклыгын шул кычкырыштан аңлап була. Килененә әйтәсе сүзне Айдаш карт балалар аша йөртте. Хурлыгаян да кайнатасына бер-бер сүзе, йомыигы булса, йә кызы Факиһә, йә улы Ярмөхәммәт аркылы әйттерә. Балалар өйдә булмаса, килененә әйтәсе сүзен карт үзалдына сөйләнеп җиткезә, һич югында, малларга кычкырып, килене колагына төшерә торган иде. Айдаш баба әйткән сүздән соң, "Ярар, бабай, шулай итәрбез!" дип торыш юк. Үтәргә, бетте-китте! Шулай кирәк, йортка бердәнбер ир хуҗа Айдаш карт. Аның әйткән сүзе генә түгел, тамак кырганы да, күз карашы да — закон. Әнә шул законның башлыгы, шушы йортның хуҗасы бүген, кеше көлдереп, карт башы белән су ташып йөри. Хурлыгаян кайнатасының кәефле икәнен сиземләде, ләкин акылы белән моның сәбәбенә төшенмәде, төшенергә азапланмады да. Картайган кеше ни кыланмас. Айдаш карт яшендәгеләр инде әллә кайчан гүр иясе. Әллә кайчан түшәк өстендә. Аның яшендәгеләргә күптән инде балалар акылы иңгән. Айдаш баба җир җимертеп колхоз эшендә икешәр эсминә эшләп кайта. Әнә, урактан кайткач, чәй дә эчеп тормастан, мунча ягып җибәрде, әнә тыз да быз су ташымыш көне. — Шөкер әле, — диде Хурлыгаян, — шөкер. Аяк-кулдан калып, урынга егылса, ни кылыр идең? Үзен-үзе йөртә. Каралты-курасын рәтләп тора. Шөкер. Ул булмаса, ни кылыр идең дә ничек яшәр идең? Аллага шөкер. Мунчадагы бөтен кисмәк-тәпәннәрне, комган-ләгәннәрне су белән тутыргач, Айдаш карт өйгә керде. — Килен, чишмә суы белән самавыр куеп җибәр! — диде карт. Кайнатасының гадәттәгедән артыграк сөйләшүен ишетеп, Хурлыгаян, аптырап, моның сәбәбенә төшенергә теләгәндәй, астан гына картка бакты. Юк, Хурлыгаян кайнатасында артык үзгәреш күрмәде. Бары тик Айдаш бабаның керфек очлары гына елмая иде. Чәй өлгергәнче, Айдаш карт сүз катмады. Хурлыгаян шаулап торган самавырны өстәлгә китереп утыртты. Яулык очын иреннәре белән капкан килеш, кайнатасына янбашы белән торып, чәй пешерергә кереште. Башта кытай гөле төшерелгән китек борынлы ташаяк чәйнекне кайнар су белән ике кат чайкады. Аннан соң бер чеметем такта чәй салды. Аның өстенә кабак чәй өстәргә дип калай савытка үрелгән иде, карт: — Бүген асубинный көн, кабак чәй белән маташма, килен! — дигәч, Хурлыгаянның кулы ярты юлда туктады. Такта чәй өстенә ул ике чеметем мәтрүшкә салды. Кипкән карлыган яфрагы өстәде. Балкашык очына гына элеп, әз генә тоз салды. Шуннан соң ул чәйнекне самавыр борыны астына куйды. Самавырдан кап-кайнар су агызды. Чәйне балкашык белән болгатып, чәйнекне тастымал белән төрде. Беравыктан соң чәйне тагын болгатып алды да янә кайнар су өстәде. Чәйнекне тагын тастымал белән урады. Факиһә киштәдән тустаганнар алды. Ниһаять, чәй әзер. Айдаш карт рәхәтләнеп чәй эчә. Өстәлдә бер генә дә чәй тәмләр әйбер юк. Сугыш башланып, Хисбулла киткәннән бирле бу йортта шикәрнең булганы юк. Карлыган, җир җиләге, кура җиләге кайнатмалары була торган иде. Җәй коры килеп, җиләк-җимеш тә мул булмады. Менә хәзер кайнар чәй өстенә кипкән җир җиләге салып җибәрсәң, бик һәйбәт булыр иде дә. Ярый, бөл ай да тәмле чәй, карлыган исе бөркелә. Карлыганы булмаса да, яфрагы бар, шөкер. Булмаган нәрсәләр турында юкка хыялланып утырудан авызга тәм иңмәс. Булганына шөкрана кылып, бар күгеннән тәм-рәхәт табып, Айдаш карт озаклап чәй эчте. "Бәйрәм булгач бәйрәм булсын, — дип уйлады карт. — Бәйрәм көнне кабак чәй эчәргә тагын! Киленнең тагын бер әчмуха такта чәе бар әле. Иске мәтрүшкә дә җитәрлек, карлыган яфрагы әнә бакча тулы..." Аннан соң ул мунча томаларга китте. Ләкин мунчага аз ягылган сыман тоеп, тагын бер кочак утын өстәде. — Колак пешәрлек булмагач, мунча буламыни ул? — дип сөйләнә-сөйләнә, лапас тирәсен әйләнеп чыкты. — Себеркегә калгач, кайнар булмый инде ул мунча. Яхшы мунчада себерке тәмле ис чыгарыр өчен генә кирәк ул. Шулай да карт бер каен себеркесе, бер туйра алып кереп, олы ләгәндәге суга батырып куйды. — Иске себеркесе тора торсын. Анысы да артмас. Өр-яңа яшь каен белән туйра алып төшәрбез, Аллаһ боерса... Бер кочак утын янып беткәнче, ул абзарны тазартып чыкты. Утынлыктагы түмәрләрне ватып-чәрдәкләп ташлады. Ишегалларын себереп, матурлап куйды. Хәтта урам як капка алдын да ялт иттереп җыештырды. Аннан соң мунчаны томалады. — Өч сәгатьтән соң мунча әзер булыр! — диде карт, өйгә керә-керешли. — Бик шәп яктым... Хурлыгаянга бу сүзләр "Килен, миңа мунчадан соң кияргә чиста күлмәк-ыштан әзерлә!" булып ишетелде. Кайнатасы мунча турында сүз кузгаткач та, Хурлыгаян сөлге-сабын, күлмәк-ыштан хәстәрләгән иде инде. Хуҗа хатын шул нәрсәләрне ишек катындагы бәләкәй сәкегә китереп куйды. — Ә, юк, килен, — диде карт. — Бу ямаулы алачаларыңны ал! Миңа ситсы ыштан белән теге күлмәкне куй! "Уттай эш өстендә бәйрәмчә киенеп, ни кылырга йөри бу карт?" дип уйлады Хурлыгаян һәм карусыз гына сәкедәге күлмәк-ыштанны алып киштәгә ташлады. Түр сәкегә менеп китте. Мендәр-ястыкны ишеп төшерде дә сандыктан бабайның саклап кына кия торган рәеш киемнәрен алды. Сандыкны ябып, янә ястык-мендәрләрне өеп-кабартып куйды. Аннан соң сәкедән төште, рәеш киемнәрен алып, мунчага китте. Килене чыгып китүгә, карт түр сәкегә таба атлады. Әле яңа гына җилтерәп йөрүче дәртле карт кинәт бөкшәйде, кечерәеп калды, атлавының да рәте-юне юк, Айдаш карт сәкегә таянды, әкрен генә йөзлеккә утырды, артына каерылып, җитәр-җитмәс кулы белән сандык өстендәге ястык почмагыннан тартты. Мендәрләр сәке киезенә тәгәрәде. Ястык та сандык белән янәшә генә килеп төште. Айдаш карт ястык өстенә ауды. Сизелер-сизелмәс кенә ыңгырашып тын калды. Факиһә, бабасының кинәт үзгәрүен күреп, башта ни әйтергә белми аптырады, бабасы сәкегә аугач, кыюсыз гына килеп: — Бабай... бабай, сиңа ни булды? — дип сорады. Карт дәшмәде. — Әллә чирлисеңме, бабай? — дип, Факиһә сәкегә үрмәләде, ул бабасының йөзенә бакты. Әллә ничек сәер тоелды аңа бабасының чырае, кыз, чигенә-чигенә үрмәләп, сәкедән төште дә өйдән чыгып йөгерде. — Әнкәй! Бабай! — дип кычкырды Факиһә, ишегалдына чыккач, аннан мунчага томырылды. Кызның борчулы тавышын ишеткәч, Хурлыгаян сораштырып тормады, шөбһәле хәл барын сизенеп, тиз-тиз атлап өйгә керде, Факиһә аңа иярде. Хурлыгаян, түр сәке йөзлегенә ике кулы белән таянып, кайнатасының чыраена карады: карт тыныч кына сулый, әйтерсең лә ул сәламәт йокыда иде. — Факиһә, — дип пышылдады Хурлыгаян. — Син сора, ни булды икән бабаңа? Факиһә Айдаш картның икенче ягыннан сәкегә үрмәләде. Ул, бабасының иңсәсе аша карап: — Бабай, сиңа ни булды? Әллә чирлисеңме? — дип сорады. Картның керфек очлары калтыранып куйды. — Бабай, — дип кабатлады кыз. — Бабай, хәлең авырмы әллә? Айдаш карт күзен ачмыйча гына башын боргандай итте. Ихтыярсыз яткан кулын хәлсез генә кыймылдатып, "аптыратма инде, барыгыз, хәл алырга ирек куегыз" дигәндәй, ишарәләде дә, чак ишетелерлек итеп: — Ярмөхәммәт кайтмадымы? — дип сорады. — Югале, бабай, кайтмады, — диде Факиһә. "Мунча алдыннан хәл җыюыдыр", — дип уйлады Хурлыгаян, аннары, "Ял итсен бабаң, кагылма!" дигәндәй, Факиһәгә китәргә ишарәләде. Кыз, аяк очларына гына басып, сәкедән төште дә өйалды - на чыкты. — Кызым, бакча башыннан гына кычыткан җыеп кер! — диде Хурлыгаян. Факиһә, өйалдындагы буш кәрҗинне алып, ишегалдына чыгып китте. Хурлыгаян, бүлмәчкә кереп, тавыш-тын чыгармаска тырышып, бәрәңге әрчи башлады. "Мунчадан соң әткәй бер самавыр чәй эчә дә ятып тора. Бераз ятып торганнан соң ашарга эзләнә башлый, биш-алты бәрәңге белән бер уч арыш оны тугылап, кычыткан ашы пешерергә кирәк булыр, — дип уйлый Хурлыгаян. — Нәрсәдер булган инде бүген бабайга. Башта бик җасканып йөрде, җегет диярсең. Хәзер сәкегә сузылып ятты. Гомергә булмаган кыланышы. Беркайчан да ястыкка ятмаганны, бүген баш астына ястык аударган". Ул арада Факиһә кычыткан җыеп керде. — Менә, әнкәй, җыйдым, — дип, кыз кәрҗинне бүлмәчкә алып кереп куйды. — Картайган инде... кычыткан да... "Картайган" сүзен әллә ничек итеп әйтте кыз. Картайган инде кычыткан да... Тагын кем картайган? Бабасының картлыгына киная идеме бу? Әллә уйламыйча гына, ялгыш кына шулай әйттеме кыз? Белгән юк. — Картайса да, кысыр аш тәмләргә ярый әле, — диде Хурлыгаян. Шулчак түр өйдән Айдаш картның тавышы ишетелде: — Карале, кем бар анда? Ярмөхәммәт кайттымы әллә? — Югале, бабай, юк, кайтмады, — диде Факиһә бүлмәчтән. — Ярмөхәммәт сынган уракның бер тешен алмаштырырга дип тимерлеккә киткән иде. Тимерче Рәванны табалмыймы икән соң? Карт сөякләр сызлап тора, яңгыр килгәнен сизә сөяксанак. Сулыш алуы да авырайганнан-авырая сыман тоелды Айдаш картка. Явып китсә, бераз җиңеләер иде дә бит. Әллә яумыйча гына, читләтеп китәргә инде исәбе. Кая йөри соң бу бала? Соңармагае, соңармагае Айдапг карт сүзен әйтергә. — Кайтыр, тәккә трай тибеп йөри торган бала түгел... Кулыннан эш киләчәк малайның, насыйп булса. Эше бетсә, менә кайтып җитәр, — дип, үзен-үзе юатып алды карт. Ул тирән итеп сулыш алды. Салкынча саф һава үпкәгә түгел, йөрәктән узды сыман. Күпме сыя ала, шуныңча мул итеп һава йотты да карт, тынын кысып, байтак суламый ятты. Саф һаваны йөрәк янында озаграк тотып, Айдаш карт кан тибешенә колак салды. Кан тамырлары ашыкмыйча гына тибә, аннан соң, тыны бетә башлагач, ул салмак кына, сизелер-сизелмәс кенә сулышын чыгара башлады. Сулышы төкәнгәч, тагын тын алды. "Шулай да озаклады бу, — дип уйлады карт. — Ашыгарак төшсә ярар иде, вакыт күп калмады..." Нинди вакыт күп калмады? Кояш баергамы вакыт аз? Төш җитеп килә. Мунча өлгерергәме вакыт бетте? Мунча өлгерер өчен әле тагын ике-өч сәгать вакыт кирәк. — Торыйк, булмаса, — диде карт, ләкин кузгалырга ашыкмады. — Шулай! Шулай булырга тиеш иде, шулай булачак! Бүлмәчтәге онык-кыз белән килене аның бу сүзләрен ишетте, ләкин кыз да, ана да моңа игътибар итмәде. Игътибар иткән булсалар да, картның ни уйлаганын, бу сүзләр артында ни-нәрсә ятканын аңламаслар иде. Колакларга тияртимәс кенә кагылып узган бу сүзләрнең мәгънәсен ана белән кыз соңыннан гына аңлар. ЯҢГЫР — Торыйк, булмаса, — диде дә Айдаш баба, җиңел генә кузгалып, ястыкны сандык капкачына ыргытты. Сәкедән төште. Сәкедән төшкәндә, ул тәрәзәгә карады: Ярмөхәммәт кайтып килмиме, янәсе. Яңгыр сибәли башламадымы икән? Урам якта кеше шәүләсе күренмәде, күзгә чалынган күләгә көтүдән качып кайтучы Габденур сыеры булып чыкты. Шулчак Айдаш бабаның карашы тәрәз төбендәге яран гөлгә төште. Кызгылт гөл чүлмәген алар Ярмөхәммәт белән икесе ясаганнар иде. Чүлмәкне яндырып, шомартып кара балчык салдылар. Яран гөл утырттылар. Гөл шау чәчәктә. Яран гөлнең алсу чәчәклесе иде бу. Ямь-яшел яфраклары тыгыз булып, нык булып җәелеп тора. Касәләре күбәләк канатлары кебек тырпайган. Ә гөл сабагы төбендә, кара туфракта сыерчык күкәйләре тезелеп киткән. Нигә моңарчы күрмәде икән Айдаш баба бу сыерчык күкәйләрен? Игътибар сыегайган, димәк. "Бу шильмы малай әллә сыерчык оясы туздырып алганмы бу күкәйләрне?" дигән уй килде Айдаш картның бангына. Ул, төшеп җитмичә, янә сәкегә менде, киез өстеннән үрмәләп, тәрәзә янына килде. Сыерчык йомыркаларына текәлеп карады. Шайтан! Таза күкәйләр бугай бит болар! Айдаш баба ипләп кою бер йомырканы алды. Йомырка очкын кебек җиңел иде. Йомыркаларны әйләндереп-әйләндереп, ул тагын да текәлебрәк карады. — һе-һе-һе, шайтан малай, — диде карт, елмаю аша. — Оста ябыштырган бу боларны. Җеге күзгә күренми. Гаҗәеп матур эшләгән... Айдаш карт оныгының бу эшеннән бик канәгать калды. Аңа тагын дәрт иңде. Ул җәһәт кенә сәкедән төште дә җилтерәп чыгып китте. — Бабай әллә нишләгән бүген, — диде Факиһә, кече бакча ягына ачыла торган тәрәзәгә карап. — Мунчага кереп китте... — Бәйрәм түгел, җомга түгел, гомердә булмаганны, мунча дип тызлап йөри, — диде Хурлыгаян, шелтәсез генә. — Арыш кылчыгы кычыттырадыр аны, әнкәй! — диде Факиһә. — Әллә ниләр кычыттырса да, эш бетермичән мунча яктырмый иде ул. Бакчы, безгә дә кушып тормады, үзе чабып йөри, — диде ана. Айдаш баба мунчаның ишеген шар ачып куйды да, таш өстендәге капкачны алып, ике тапкыр эссе салды. Кайнар пар мунча тәрәзәсе яктылыгындагы сыек зәңгәр исне куып ишеккә таба алып китте. Бераздан соң Айдаш карт таш капкачын төшереп, мунча ишеген ябып, ачылмаслык итеп утын агачы белән терәтеп куйды. Ул эшеннән риза иде бугай. — Шулай! — диде дә мунча өйалдыннан ишегалдына чыкты. Бабай бәләкәй бакчага керде. Кытай алмагачы янында бик озак басып торды. Вак алмаларны бармаклары белән сыпырыштыргалады. Үз гәүдәсеннән ике тапкыр биегрәк үскән баяр гөлгә карап сөйләнеп алды. Аннан соң ул пәйгамбәр тырнагына иелде. Сукмак туфрагына бер тезен куйды да, чәчәккә карап: — Башка чәчәкләргә караганда син озын гомерле, — диде. Аннары ул түтәлгә коелган пәйгамбәр тырнакларын берәмләп учына җыйды. — Иртәрәк өлгергәнсез шул, ашыккансыз, — дип, Айдаш баба аягүрә басты. Учындагы пәйгамбәр тырнакларын өйалдына алып керде. Матчадагы кадакта эленеп торучы алача янчыкны үрелеп алды: — Рас өлгергәнсез икән, орлыкка калырсыз, — дип сөйләнә-сөйләнә, ул чәчәк орлыкларын, бөрмәле янчыкка салып, янә матчага элеп куйды. Нидер исенә төшкәндәй, Айдаш карт капыл өйалдыннан тагын ишегалдына чыкты. — Шулай, — диде ул, күк йөзенә карап алгач. — Шулай. Яңгыр килә. Сулышын кысып, карт тын калды. Бая гына ышылдап, шаулап утырган тупыллар, кинәт сагаеп, шаулаудан туктады. Бакча башындагы тиреслектә тырнанучы әтәч-тавык халкы да каралты-курага таба йөгерә-кайта башлады. "Озак яумас, болыты зур түгел. Шулай да чылатып китәр", — дип уйлады карт. Арт капка астыннан атылып беренче тавык ишегалдына керде. Аның артыннан ук — икенчесе. Айдаш карт, капка өстеннән үрелеп, бәрәңге бакчасына карады. Сукмак буйлап тагын бер тавык алпан-тилпән йөгерә. Мунча артындагы тиреслектә ике тавык тырнана, янәсе, алар әтәчләрен ташлап йөгерергә теләми. Әтәчнең исе дә китми, бакчаның теге башында ук калган, ул бик бирелеп бәрәңге төбендә тибенә. Бәрәңге сабаклары арасыннан вак тавыклар, дәррәү кубып, сукмакка чыкты да ишегалдына элдерделәр. Әйтерсең лә аларны, җим сибеп, ашарга чакыралар! Әтәч-генерал, тибенүдән туктап, килеп җитә язган яңгыр болытына кыегаеп бер карады да коңгырт тук күкрәк тавышы белән бик шәпләп бер кычкырды: — Ки-икри-ик-кү-үк! Яңгыр килә-ә! — Янәсе, мин вазифамны үтәдем, хәзер миңа да кайтырга ярый, шәт, дигән сымак, әтәч, җан-фәрманга чабып, ишегалдына кайтып керде. Кайтып керде дә тагын бер кычкырды. Шулчак кинәт яшен яшьнәде, чатырдатып күк күкрәде, сулыш киңәеп киткәндәй булды. Күк күкрәүдән өйнең тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды. Юк җирдән бар булып, кинәт көчле җил исә башлады. Айдаш карт яшенле яңгырны бәләкәй чактан ук ярата. Чатырдатып яшен сукканны, йөрәк тетрәткеч күк күкрәгәнне, коеп яңгыр яуганны карау аның сөекле шөгыле. Яшьнә, яшен! Күкрә, күк! Кой, яңгыр! Чистармасмы фани дөнья! Яшенле яңгыр вакытында якынында кешеләр булса да, Айдаш карт ишетелер-ишетелмәс кенә шулай әйтә торган иде. Күп кеше аның бу пышылдавын иман китерү, дога кылу, белгәннәрен уку дип уйлый иде. Юк! Дога кылмый Айдаттг баба. Табигатьнең бөек көченә — кеше акылы җитмәстәй куәтле болытка соклана. — Көчле яңгыр килә, хәерлегә булсын, балалар! — дип тикмәгә генә пышылдамый аның иреннәре. Кара-кучкыл болытта ут-янгын чыгарырдай, малларны, адәмнәрне сугып үтерерлек, меңьяшәр имәннәрне урталай ярырдай көч барын белеп әйтелә торган ялвару сүзләре дә, болыттан миһербан көтүе дә шулай аның; җиргә, тереклеккә, ярым ач адәмнәргә җан бирүче болыт икәнен белеп теләк теләве. — Озак яумас, иншалла! — диде карт. — Кодрәт чәчеп килгән болыт тиз шиңә ул. Әтәч, тавыкларын ияртеп, лапаска кереп китте. Яшен күк йөзен ялмап-ялмап алды да күктә тоташ гөрелте булып "Ходай арбасы" — салават күпере аша чабып йөри башлады. Шыбырдап эре тамчылар яварга тотынды. Күк кавызын ачканнармыни — һавадан су ишелә. Айдаш карт, чыланганын сизмичәме, әллә юри чыланасы килепме, аягындагы йон оекбашларын, мунчала белән бәйләп куйган ертык кәлүшен салып, өйалды астына тыгып куйды да, түбәтәен култык астына кыстырып, яланаяк килеш мунчага китте. — Яшьнә, яшен! Күкрә, күк! Кой, яңгыр! Чистармасмы фани дөнья! Хәере белән килсен, балалар! — дип сөйләнәсөйләнә, Айдаш баба мунча ишеген ачты. — Эһем-эһем, — дип тамак кырды Айдаттг. Мунчага кергәндә дә, лапаска, амбарга якынлашканда да җиде адым кала тамак кырырга кирәк. Биш адым калгач, тагын бер. Ишеккә, капкага тотынганда тагын шулай "эһем"ләргә куша борынгы гадәт. Бер тапкыр Ярмөхәммәт: — Бабай, ни өчен алай итәсең син? — дип сораган иде. — Мунчага, лапаска, амбарга кергәндә тавыш бирмичә керергә ярамый, — дигән иде Айдаш. — Эчтә кеше булса, кинәт ишек ачылуга куркып, тотлыга торган булып кала. Яшерен эшләр өстенә килеп кереп, кешене дә, үзеңне дә оятлы итүең бар... — Син бит кеше булмаганын белсәң дә тамак кырасың, бабай! — Кеше булмаса да, тамак кырыш кирәк, улым, — диде карт. — Эчтә өй иясе, мунча иясе, абзар иясе була. Әнә шул ияләрне сискәндермәс өчен шулай эшлиләр. Кинәт кереп, абзар иясен яки мунча иясен сискәндерсәң, сиңа зәхмәт кагыла. "Эһем-эһем, мунчага кеше килә. Курыкмагыз, яшеренеп өлгерегез" дигән сүз ул тамак кыру. Әдәп саклау ул — тамак кыру. Абзар ияләрен дә, мунча ияләрен дә кеше күрергә тиеш түгел. Кеше күзенә күренгән ия дә, ияне күргән кеше дә гарипләнә. Икесенә дә үлем зәхмәте кагыла, дип сөйлиләр борынгылар. Эһем-эһем, кеше килә, мунчада яки өйдә чишенгән кеше булса, киенеп өлгерсен дигән сүз ул, балам. Керергә ярамаганлыкны белгертеп тавыш бирегез дигән мәгънәләр ята "эһем-эһем" дигән ымлыкларда. Югалган мал эзләп йөргәндә печән кибәннәре, арыш эскертләре янына килеп чыкканда да җиде адым кала тавыш бирергә кирәк. Кешеләрне сискәндерергә ярамый, улым. Айдаш баба, терәүне алып, ишекне ачты. Мунчага эссе төшмәгән иде әле. Тәрәзәдән кергән яктылыкта сыек зәңгәр һава асылынып тора. — Исе бетмәгән әле, — диде карт. Ташка янә дүрт тапкыр эссе салды да ике себерке белән исле һаваны ишеккә таба куарга тотынды. Тагын эссе салды, тагын һаваны куды. Өйалдына чыгып, мунча эченә, тәрәзә ягына бакты: зәңгәрсу һава күренмәде. Ишекне тыгызлап, терәтеп куйды да карт коеп яуган яңгырга чыкты. Яңгыр аяк астындагы туфракны үзләндереп өлгергән иде инде. Җиргә баскач картның аяк бармаклары арасыннан лыҗырдап юеш саз чыкты. Яңгыр Айдаш картның такыр бангына, арык җилкәсенә коя. — Бәрәкәтле яңгыр булсын, тиз яусын, арышны җыеп өлгерергә ирек бирсен! Айдаш картның изге теләге шул булды. Яңгырдан качып өйгә кермәде ул, юри әкрен атлап китте. Кәлүшләрен, оекбашларын алырга дип өйалды астына иелде, шул мәлне үк капка келәсенә бастылар. Капка ачылды. Бу Ярмөхәммәт иде. Ул да нәкъ бабасы шикелле түбәтәен култык астына кыстырган, чабатасын салган. Пычракта рәхәтләнеп яланаяк йөри. — Озак йөрдең, улым, — диде карт. — Рәван абыйга булышып тордым. Сөләйман абыйның бозавын бүре буган. Башы белән аяклары гына калган, ди. Сөләйман абый шуларны алырга киткән... — дип сөйләнә башлады Ярмөхәммәт. — Алай икән, — диде карт. — Бер килгәнгә өелеп килә инде ул бәла. Чирле карчык өйләрендә. Хатыны Хәбирә дә бүсерле. Өч бала — нишләрләр инде бичаракайлар. Мал була дип өметләнеп торганда гына... Бар карап торганнары шул бангмак иде. Үзәкләре өзелер инде мескенкәйләрнең... — Рәван абый, уракның ике тешен дә рәтләрмен, диде. Икенче теше дә чатнаган булган аның, бабай... Яңгыр гына комачаулый. — Яңгыр тиз узар! Әнә арттан ачыла килә! — дип, карт борылып карамыйча гына офыкка ымлады. Чыннан да, яңгыр болыты нәкъ авыл өстендә асылынып тора. Ә болыт арты аяз, урман белән елга арасында салават күпере чыгарга өлгергән. — һур-ра, бабай! — диде Ярмөхәммәт, күлмәк итәген сыга-сыга. — Җилләсә, бүген кичкә таба урып карарга була. — Юк, улым, — диде Айдаш карт. — Арыш арасы юеш булыр. Атлар тарталмас. Бабалы-оныклы алар өйалдына уздылар. Кара өйнең ишеге ачылды, ишектән, агач ләгән күтәреп, Факиһә чыкты. — Аякларыгызны юып керегез, — дип, кыз ләгәнне идәнгә куйды. Аннары җәһәт кенә тагын өйгә кереп китте. — Башта син ю! — диде карт. Ярмөхәммәт җылымса суга кереп басты. — Бабай, син яңгыр явасын каян белдең, ә? — диде Ярмөхәммәт. — Күктә бер болыт та юк ие бит. — Карлыгачлар очуыннан... — диде аксакал. — Чикерткәләр чырлавыннан... Күңел сизенүеннән... Бабасы аңа яңгыр алды галәмәтләрен сөйләде. Ишек тагын ачылды, кулына комган-чүпрәк тотып, тагын Факиһә күренде: — Бүкәнгә утыр, Ярмөхәммәт, хәзер аягыңны чайкап төшерәм, — диде кыз. Ярмөхәммәт, бүкәнгә утырып, ике аягын ләгән өстенә күтәрде. Факиһә комганнан җылы су койды. — Ярмөхәммәт энем, син менә бу чүпрәккә бас. Бабай, син аякларыңны ләгәнгә тык, — диде Факиһә. — Ьәй кызым, озакламый мунчага барасы бит, — дип караган иде карт. — Мунча — үзенә, аяк юып өйгә керү — үзенә, — дип, Факиһә бүкәнгә утыртты да картның аякларын юа башлады. — Бабай, тәпиләреңне чүпрәккә куй! — диде Факиһә, үзе коры чүпрәк белән бабасының аякларын сөртә башлады. Аннан соң ул, өйалды ишеген ачып, юынтык суны ишегалдына сипте. Айдаш карт белән Ярмөхәммәт өйгә узды. Ишекне ачуга, тәмлеләрдән-тәмле аш исе бөркелде. — Ашка кычыткан, бәрәңге, суган, бер уч арыш оны салып пешергәнсең, әнкәй, — диде Ярмөхәммәт. Хурлыгаян казаннан аш бушатып яткан җиреннән ишек катына күз салды. — Ике сабый, — диде ул үзалдына. — Янәмәсе, икәүләшеп яланаяк йөриләр. — Кайгырма, килен, — диде Айдаш карт, әйтерсең лә ул Хурлыгаянның ни уйлаганын ишетте. — Кайгырма, җәйге яңгыр шифалы була ул. Карт белән оныгы агөйгә узып китте. Хурлыгаян агач табак белән ашны өстәлгә китереп куйды. — Табын янына утырышыгыз! — диде Хурлыгаян тыштан килеп керүче кызына. — Бабаң белән Ярмөхәммәткә әйт, чыксыннар. Кулындагы комган-ләгәнне мич авызына куеп, Факиһә алгы өйгә узды. — Бабай! Ярмөхәммәт! Ашарга чыгыгыз! — диде ул, агөйгә керә-керешли. — Бабай, мә, аягыңа оекбашыңны ки, — дип, кыз, бабасының ямаулы оекбашларын сәке йөзлегенә куеп, кире чыкты. Ярмөхәммәт, чакырган җиргә бар, куган җирдән кит дигән шикелле, теге өйгә чыгарга дип урыныннан торган иде, аны бабасы туктатты. — Монда утыр! — дип, ул Ярмөхәммәтне үз янына, сәке түренә чакырып кул изәде. Ярмөхәммәт, тау кәҗәседәй, идәннән сәкегә сикерде. Ул бабасы сыман аякларын чалыштырып, Айдаш карт әйтмешли, түрәдәй түрә корып, байлардай мыек борып, түргә менеп утырды. — Карагыз әле, килен! Факиһә кызым! — дип кычкырды Айдаттг карт, урта ишеккә карап. — Шулпагызны монда гына китерегез, булмаса. — Бәйрәм көннәрне генә түр башына утырып ашый иде бу әткәй, — дип, Хурлыгаян янә тагын бер гаҗәпләнде. — Бар, кызым, — диде ул Факиһәгә, — алларына кертеп куй. Факиһә кечерәк табакларга бүлеп, үзләренә өлеш калдырып, зуррак табакны, ике агач кашык алып, агөйгә узды. Хурлыгаян агач касәгә салынган әче катыкны ала керде. Факиһә сәке киезе өстенә алача ашъяулык җәйгәндә: — Ашка ниләр салынганын белеп бетермәдең, — диде. — Ашка әнкәй ике күкәй сытты. Аттгта тагын яшел суган кыягы да бар. — Алары соңыннан салынган, мин иснәгәндә алары юк иде, — диде Ярмөхәммәт. — Танауларыгызны бака яласын! — диде Айдаш баба. — Борын яргыч иң шәп исле тагын бер үлән салган әле анагыз. Иң беренче шуны атарга кирәк иде. — Әнис! — дип кычкырды Ярмөхәммәт. — Әнис исе бар. Хурлыгаян елмайды, бу елмаю "Дөрес, улым, ашта әнис бар!" дигән сүз иде. — Уф-ф, әнис барлыгы истән дә чыккан, — диде Факиһә. Табак-савытларны ашъяулык өстенә куеп, хатын-кызлар агөйдән чыкты. Айдаш карт касәдән әче катык алып, ашка салды. Катык каткач, кычыткан шулпасының тәме унлата арта, диләр. — Бисмилла! — дип әйтте дә карт, доганың калган өлешен авыз эченнән генә мыгырдап, ашны бик һәйбәтләп кенә болгатып җибәрде. Аннан соң: — Җә, улым, җитешик ризыктан, — дип, шулпа алып капты. Шуннан соң гына Ярмөхәммәт апгка. үрелде. Шулпа сыек, әмма иллә дә тәмле иде. Алар сөйләшмичә генә ашый. Ашаганда сөйләшмәскә куша бабай. Ашаганда эш турында, башка мәшәкатьләр турында да, кайгы-хәсрәт, шатлык-куаныч турында да уйларга ярамый икән. Ашаганда бары тик ризык турында гына уйларга, алдыңа гына карап, ризыкка рәхмәт укып, йоткан азыкның үңәч буйлый ашказанына барып ирешкәнен күңелдән күреп, сизеп ашарга куша Айдаш баба. — Йоткан азык ашказанына төшеп урнашмыйча, авызга яңа ризык кабарга ярамый, — ди ул. — Ашаганда, чәй эчкәндә пешеләнмәскә, ашыкмаска кирәк. Ангап бетергәч, кашыкның эчен дә, тыттгын да ялап куярга кирәк. Табак төбендә, кашыкта бәхет орлыгы ябышып калучан була. Әнә шул бәхетеңне ычкындырмас өчен ашны әрәм итмәскә, бөртеген дә, валчыгын да җибәрмәскә, — ди торган иде Айдаш баба. Ярмөхәммәт бәләкәйрәк чакта бабасыннан сораган иде: — Ни өчен син, бабай, ашар алдыннан кашыкка, тотынмыйча, ангка. карап торасың, аннан соң күзеңне йомасың? Син дога укыйсыңмы, бабай? Аттгап бетергәч тә буш табакка карап утырасың, тамагың туймаганмы, бабай? — Юк, улым, — дигән иде бабасы. — Мин ризыкка рәхмәт укыйм. Безне туйдырганы өчен тәгамгә рәхмәт әйтәм. Шул ризыкны безгә биргән җиргә рәхмәт укыйм. Аттгап бетергәч, бар булганына Аллага шөкрана кылып, тагын тәгам булсын, балаларымны, оныкларымны ач итмә, дип изге теләкләр телим, — дигән иде бабасы. Табак ялау бәхете Ярмөхәммәткә эләкте. — Ялап куй, улым! — диде бабасы. Кашыгын ялап чистартканнан соң, Ярмөхәммәт табакны күтәреп яларга тотынды. Чыннан да, табак төбендәге берәнсәрән калган умач валчыклары, изелгән кычыткан, катык таплары, бер-ике бөртек бүрткән арыш шулкадәр тәмле иде. Табак ялауны бәхет дими, ни диярсең! Тора-бара, тормышлар көрәйгәч, Ярмөхәммәт аңлар, табак ялау ул әдәпсезлеккә керә икән. Ләкин шунысын гына аңламас, ни өчен? Ни өчен ризыкка хөрмәт әдәпсезлек санала соң? Бай тормышта яшәгәндә дә табак ялау теләге Ярмөхәммәттән калмас. Шул көннән соң Ярмөхәммәт, бабасына ияреп, гел генә ризыкка рәхмәт укый башлады. Яңгыр койды-койды да узып китте. Ялтырап кояш чыкты. Түбәдән пычтыр-пычтыр су ага; ишегалдында, урамда гөрләвекләр акканы ишетелә. Еракта-еракта күк гөрелтесе ишетелгәләп куя. Табигатькә тынлык иңә. Шул тынлыкта урам яктан бала-чаганың кычкыру-көлү тавышлары яңгырый. Ярмөхәммәт, табактан аерылып, тәрәзәгә карады. Малайлар, балак сызганып, урамга чыккан. Ерганакта буа буып азаплана Галимхан. Рәүф тә шунда. Вакыйф гөрләвеккә су тегермәне көйләп маташа. "Кайдадыр кырылыш, суеш бара, — дип уйлады Айдаш карт. — Монда ач балалар үзләренә кызык табып уйный. Галимханның атасы үлгәнгә ике ел инде. Сугышка киткәндә, бу бала тәпи йөри генә башлаган иде әле. Вакыйфның атасы да фронтта, анысы нишләп бетәр тагын? Рәүфнең атасы күптән вафат. Ярмөхәммәтнең әтисе дә үлгәндер инде. Ьай дөнья! Ә балалар, ачлык дими, ялангачлык дими, әнә ерганакта шаулаша". — Бабай, — диде Ярмөхәммәт. — Бабай, дим, мин дә гөрләвекле уйнарга чыгыйм әле. — Юк, улым, бүген син гөрләвекле уйнамыйсың, — диде карт. Эш югында беркайчан да уйнаудан тыймаган бабасының кинәт кенә "юк" дип әйтүе сабыйны аптырашта калдырды. Ләкин Ярмөхәммәт дәшмәде. Чыгыйм инде, бабай, дип ялынмады. — Әйдәле, улым, Ярмөхәммәт, — дип, Айдаш карт өскә калыкты. — Килен! Факиһә кызым, ашыгыз бик тәмле булган. Бик рәхмәт, кулларыгызның игелеген күрегез. — Шифага, сихәткә булсын, бабай! — диде Факиһә. Айдаш карт, иске кәвешен элеп, ишегалдына чыкты. Ярмөхәммәт, балакларын сызганып, ялантәпи бабасына иярде. Айдаш карт капка келәсенә басты. Келә үзенә генә хас тавыш чыгарып шалтырады. — Зәәң-гел-лә... Болай итеп бары тик Ярмөхәммәтләр капкасының келәсе генә шалтырый. Еалимханнарның җилкапка. Аларның капкасында тимер келә юк. Ул капканың ачылып-ябылганын әллә каян белеп була. Ачылганда нечкә итеп шыгырдый, ябылганда юан тавыш белән үкерә. Капка "Гали-иим" дип ачыла, "ха-анн" дип ябыла. Рәүфләр капкасының келәсе "Рә-ү-е-ефф Гафу-урыфф" дип әйтәдер сыман. Ярмөхәммәтнең ни уйлаганын сизенгәндәй, Айдаш карт сүз башлады: — Беләсеңме, улым, капка келәсе ни өчен шалтырарга тиеш? — Тимер булгангадыр, — диде Ярмөхәммәт. — Капка келәсе ул — кыңгырау. Кеше кергәнне, кеше чыкканны хуҗаларга белгертеп торыр өчен келәләр шулай матур тавышлы итеп ясала. Борын заман тимерчеләре икесе бер төрле тавыш чыгара торган капка келәсе ясамаган. Ьәр капканың келәсе аерым тавышлы булырга тиеш. Кем капкасы ачылганын бөтен күрше-күлән ишетеп тора. Үзенә күрә звонок. Капканы чыккач, Айдаш карт түбән очка борылды. — Әй, Ярмый, әйдә буалы уйныйбыз! — дип кычкырды Галимхан. — Вакыт тар! — диде Ярмөхәммәт. — Кая барасың? — дип кычкырды Галимхан. Ярмөхәммәт җавап бирмәде. Галимхан үпкәләгәндер инде. Үпкәләсә үпкәли инде. Кая бара дип әйтсен соң Ярмөхәммәт, кая барганын ул үзе дә белми әле. — Тау башына менәбез, улым, — диде Айдаш карт. — Авылны тау башыннан карыйсым бик килә. — Мунча кала бит... — Мунча өлгерергә иртә әле. Яхшы мунча, томалагач, өч-дүрт сәгатьтән соң гына өлгерә ул. АЖДАҺАТАУ Алар бер-бер артлы, саз ерып, сөйләшмичә генә авылны чыкты. Басма аша елганы уздылар. Карт белән сабый алдында биек, текә тау басып тора. Айдаш карт, җегетләрчә атлап, тауга менеп китте. Ярмөхәммәт тә бабасыннан калышмаска тырыша. Ярый әле тау сукмагы җилләп өлгергән. Туктап ял итә-итә бабай белән оныгы, ниһаять, тау түбәсенә менеп җитте... Шәмәй качкын ташына утырып, Айдаш карт хәл җыйды. — Бу Шәмәй бабаң ташы булыр, улым, — диде бабасы, бераз сулыш алгач. — Тимеркул дип атыйлар иде аны. Шаһимәрдан Тимеркуловны тирә-юньдә белмәгән кеше юк иде. Бик куәтле адәм иде, мәрхүм. Шаһимәрдан агам минем әти белән бертуган; икесе дә Акбарыш балалары. Акбарыш Напалиун сугышында өч тимер тәре алган кеше. Тәреләрен такмый торган ие, мәрхүмкәй. Кешегә күрсәтмичә, әбигә, әтиләргә күрсәтмичә, сандык төбендә, җиде кат алачага төреп асрый торган ие. Напалиун сугышыннан бер аяксыз, бер кулсыз кайткан кеше. Сугышка китәр алдыннан бәк куәтле, таза егет булган, имеш, үгезнең ике мөгезе арасына йодрыгы белән сугып үтерә ала торган булган, дип сөйлиләр. Бабай карт иде инде. Берзаманны безнең авылда фетнә чыкты. Учавылдан килеп, өй борынча кереп, налук салып йөрделәр. Имеш, Учавылда чиркәү салалар икән, шул чиркәү акчасын күрше-тирә татар авылларыннан җыялар икән, чиркәүгә алып кереп барча мөселманнарны да чукындыралар икән, дип бөтен авыл шау килде. Исправникны, сотскийларны, старостаны авылдан куып җибәрделәр. Шуннан соң гаскәр китерделәр безнең авылга. Гаскәр килә икән дигәч, Акбарыш баба, солдаттан кайткан киемнәрен киеп, гомер такмаган өч тәресен түшенә кадап, мәйданга китте. Имеш, сугыш каһарманы, патша өчен кан койган карт солдатны тыңларлар, аңа кагылмаслар. Иң алдан Акбарыш баба аксый-туксый бара. Старшина кычкыра: — Туктагыз! Туктамасагыз, атабыз! — ди. Пристав кычкыра: — Уберите старика-солдата! — ди. Старшина белән ике солдат, килеп, Акбарыш бабайга тотынмакчы булганнар иде, Шаһимәрдан абый йодрыгы белән беренче килгәненең маңгаена сукты. Теге солдат шундук егылып үлде. Китте атыш, китте кычкырыш, без базларга кереп качтык. Шуннан атлы казаклар китерттеләр авылга. Биш кеше үлгән иде. Ике солдат белән бер старшинаны үтергәннәр ие. Бу яктан бер үсмер белән Гыйлаҗ Хәлиулласы үлде. Бөтен авылны суктырдылар. Акбарыш бабайга йөз чыбык. Патша өчен бер аягын, бер кулын калдырган Ватан сугышы каһарманы, өч тәре таккан гарип картны да кызганмадылар, кансызлар. Иман юк икән үзләрендә, бәдбәхетләр. Әнә теге тегермән яныннан яшь тал чыбыгы ташыттылар. Чыбыкны тозлы суга батырып пешекләделәр. Шулай иткәч, тал чыбыгы сынмый, катырак төшә. Акбарыш баба шуннан озак тормады. Ике көннән соң үлде. Тимеркул Шаһимәрдан абзый урманга качты. Аны тота алмадылар. Илле җегетне катыр сөрделәр авылдан. Унлабын өтермәнгә җибәрделәр. Калганнарының барысына да йөзәр, өчәр йөз чыбык. Суктырудан ун кеше үлде. Атлы казаклар җәй буе безнең авылда торды. Тавык калмады, сыер-тана калмады. Барысын да суеп ашадылар, бирәннәр. Ул хатын-кызларны мәсхәрәләп бетерделәр. Бер килен асылынып үлде. Ике кыз суга ташланды. Ике кыз акылдан язды. Кайнап торган, күкрәп торган авылдан кот качты. Казаклар киткәч тә кешеләр өйдән чыгарга куркып ятты әле. Алты урам иде безнең авылда. Әнә теге арыш басуында бер урам иде. Шул елны ук таралып бетте. Аркылы урам егерме беренче елгы ачлыктан янып юкка чыкты. Шул бәлаләр булмаса, шәһәр булыр иде безнең авыл, шәһәр булыр иде... Шаһимәрдан абзый кич саен, урманнан чыгып, шушы ташка утырып җыру башлар иде. Кичен тып-тын була. Көтү кайткач, мал-туарны япкач, капка төбенә чыгып утырыр идек. Шул чакны тау башыннан Шәмәй качкынның матур, моңлы тавышы ишетелер иде. Ьай матур җырлар иде. Без — балалар, хатын-кызлар рәхәтләнеп җылый идек. Өч ел тота алмадылар Шәмәй качкынны. Дүртенче елда сирәк күренә башлады ул тау башында. Аның яшеренеп яткан урынына мин ашарга илтә идем. Чир басты аны урманда. Соңгы баруымда ул инде суынып беткән иде... Шулай да чиркәүне салмадылар. Күрше-тирә авылларында да кайнанг булмагае, дип шүрләгәннәрдер инде. Менә, улым, Шаһимәрдан Тимеркул бабаңның ташы шушы булыр. Бабай тынып калды. Бераз моңаеп алды. Ярмөхәммәт тау астына карады. Аста Зәйчә инеше елтырап ята. Авыл уртасына буа җәелгән. Ямь-яшел бакчалар, зират таллары мәктәп картасындагы кебек җәелеп ята. Арыш басулары сапсары. Ямь-яшел болыннар, кап-кара сөрелгән җирләр, зәңгәрсу такыр басу — барысы да ап-ачык. Ә-әнә, ындыр табагыннан уң якта, басу кырында урак машинасы, моңаеп, Айдаш карт белән Ярмөхәммәтне көтә. Машина артында бәйләнмәгән арыш учмалары тезелешеп ята. Болар бар да Ярмай авылының табигате. — Улым, — диде Айдаш карт. — Син бүген чәчәк матурлыгын күрдең. Ләкин чәчәк ул үсемлекнең дәвамы гына. Тамырның очы гына. Дөньяны, кешеләрне аңлыйсың килсә, син тамырга төшәргә тиешсең. — Әнә безнең авыл. Борынгыдан безнең нәсел шушы урман, шушы болын, шушы тау янында гомер кичергән. Әллә нинди җәзалар да, ачлыклар да, сугышлар да, көчләп чукындырышлар да бу авылның тамырын корыта алмаган... Бу тау сиңа кала, Ярмөхәммәт. Бу таш сиңа кала, улым. Тормыш мәшәкатьләре белән чәчәкне, тауны онытма. Иң авыр вакытта да мен син тау башына. Иң куанычлы чагыңда да мен син монда. Тау башына мен дә моңай. Борынгы бабаң Тимеркул Шәмәй качкынның җырын җырла: Мендем тауга лай, бастым ташкай, Ташның киртләчләренәй; Бер сызгырам, бер кычкырам, Калдым иптәшләремнән... Аннан соң менә шулай аска кара. Ләкин шуны онытма, улым. Сиңа бары тик зур нәрсәләр генә күренер. Биектән караганда вак җәнлекләр, бөҗәкләр күренми, син ал арны күрмәсәң дә, алар бар бит. Алар яши, яшәргә тели, яшәргә тиеш. Бабасы әйтмәсә дә, Ярмөхәммәт, тау бангына. менеп, аска карап торырга ярата. Бервакыт көтү алып кайтканда, шулай тау башыннан тирә-якка карап, дөньясын онытып, ул көтүне уҗымга керткән иде. Ярый әле председатель Сабир күрмәде. Күргән булса, валлаһи, өтермәнгә яптыра иде. Тау түбәсендә басып торуны ул бик еш төшендә күргәли. Тау түбәсеннән ычкынып китә дә упкынга оча, Ярмөхәммәт куркып кычкыра. Астагы ташларга бәрелдем дигәндә генә уянып китә. Кайчакларда Ярмөхәммәт тау башыннан аска таба үзе сикерә. Сикерә дә бөркет кебек талгын гына очып йөри. Астан аңа Галимханнар, Рәүфләр кычкыра: — Ярмый! Тө-өш, клүкле уйныйбыз! Ярмый-ый, тө-өш, кәшәкәле уйныйбы-ыз! — диләр. Ярмөхәммәтнең төшәсе килми. Биектә рәхәт. Канат та какмыйча очасың да очасың. Берсендә ул шушы тауга астан үрмәли башлады. Тау башына менеп җиттем дигәндә генә, ком ишелеп, Ярмөхәммәт мәтәлеп аска тәгәрәде. Тагын өскә менә, тагын шуышып төшә. Шулай җан газаплары белән тирләп-пешеп, елап уянган иде ул. — Нигә безнең авыл Ярмай исемле? — дип сораган иде Вакыйф укытучы Фәгыйлә ападан. Фәгыйлә апа: — Ярмай дип ни өчен аталганын беләсегез килсә, — диде, — тау баттгына менеп карагыз. Икенче көнне апалары, бөтен мәктәпне җыеп, тау баттгына экскурсиягә алып менеп китте. — Күрәсезме? — диде Фәгыйлә апа. — Авыл урак кебек. Урак түгел, яңа туган айга, картларча әйтсәк, Һилалга охшаган. Ярым ай сурәтендә булганга "Ярмай" дип аталуы бер дә гаҗәп түгел. Ярмөхәммәт шуннан соң, яңа туган ай күргәч, гел шул турыда уйлый башлады. Узган кыш төнлә урманнан утын алып кайтканда бабасы тау төшәр алдыннан чана астына күсәк тыгып куйды да, түбәнең нәкъ шушы урынына басып, озак кына карап торды. Тау башында җил ыжгыра иде. Җил ыжгырса да, Ярмөхәммәт, әйдә, бабай, кайтыйк инде, димәде. Чөнки ул шаккаткан иде. Шаккатуыннан телсез калган иде. Көмеш кебек ап-ак карга яңа туган ай яктысы төшкән. Киресенчә әйтсәң дә була: көмеш кебек яңа туган ай яктысы төшкәнгә, кар шулай көмеш төсенә кергән. Күктә кыйгач ай, тау астында кара-кучкыл ярым ай — туган авыл йокымсырый. Бишмәт асларына "кырмыскалар" керә башлагач, Айдапг карт: — Туңдыра, Алланың рәхмәте, — дип, чана янына килде. Чана астындагы күсәкне алып, баш бауны Ярмөхәммәткә тоттырды. — Улым, син чана салуламасынга боргалап барырсың, мин күсәк белән тыеп төшәрмен, — диде карт. Кызыл тауның иң сөзәк җиреннән төшәсе булса да, йөкле чананы күсәк белән тыймасаң — баш бетте. Чана сине сытып китә, йә, салу якка бәрелеп, йөгең ава да, чана, тәкмәрләп, көрт эченә кереп чума. Менә шуннан соң сөйрәп чыгар инде син аны! Хәзер җәй, җылы җил исә. Яңа гына җылы яңгыр явып узды. Җиле дә яңгыр болыты артыннан бара, көньяктан исә. Җылы, рәхәт җил. Шул рәхәтлекне тотарга, озаграк тотарга теләгәндәй, Айдаш карт ияген җилгә куйды. Ике тез өстендәге кулларын уч ягына әйләндерде. Үзе дә сизмәстән, Ярмөхәммәт тә нәкъ шулай эшләде. Шунда гына ул бабасының нинди рәхәт кичергәнен аңлады. Яңгыр болытын куып йөртүче көньяк җиле Ярмөхәммәтнең битен ялый, керфек очларына орынып-орынып ала, керфекләр җил кагылган саен зеңләп тавыш бирә. Әйтерсең лә качкын Тимеркул Шәмәй бабайның сагышы чыңлый. Узган елны Ярмөхәммәт сабантуйда Хәмәт абыйның гармун уйнаганын озак тыңлап торган иде. Көрәшче Хәмәт абыйның бармаклары бәләкәй генә гармунның тар телләренә тияр-тимәс тора кебек. Әгәр дә Хәмәт абый бер бармагы белән басса, гармунның өч теле берьюлы батар сыман. Ярмөхәммәт күпме генә карап торса да, Хәмәт абыйның бармаклары ялгышмады. Гармун өздереп уйнады да уйнады. Ярмөхәммәтнең керфекләренә кагылып, кояш җиле шул көйне чыгара иде. Кояш җиле аның ике уч төбенә килеп бәрелә дә юкка чыга. Бераздан тагын сабыйның уч төбен кытыклый. — Чын дөрес исеме аның Ярмай-Урак, балам, — диде дә Айдаш карт күзен ачты. Бабасы карашына ияреп, Ярмөхәммәт авылны югары очыннан түбән очына чаклы күздән кичерде. Караш Кызыл тау артындагы урманга күчте. Ерак урманнарны, болыннарны, басу-кырларны әйләнеп, караш янә Ярмай авылы өстендә туктады. Тау башына менеп, тирә-якны мең тапкыр күзәтсәң дә, караш боҗрасы, фикер тугымы барыбер Ярмай авылында килеп йомыла. Туган авыл шушында булмаса, табигать шулкадәр матур күренмәс иде. Ярмай авылы таусыз, сусыз, урмансыз такыр басу уртасында япа-ялгыз утырса да, шулай җанга якын булыр идеме икән? "Ни өчен Ярмай-Урак соң ул, бабай?" дип сорамакчы булды ул. — Ярмай-Урак, — дип кабатлады бабай. — Борын заманда Ярмулла ыруы Идел буенда яшәгән. Кайбер риваятьләрдә аның исеме Ярмөхәммәт дип тә сөйләнә. Атаң сиңа әнә шул борынгы бабабызның исемен куйдырды. Ярмулла баба, чукындыручы Аждаһадан качып, Чулман якларына күчеп китә. Каңгырып йөри торгач, ул Зәйчә елгасына, шушы урынга килеп чыга. Тавы бар, болыннар, тугайлар мул, балыклы елгасына унбиш чишмә генә коя. Алары бер хәл, иң яхшысы, юл өсте түгел. Монда зур елга керми. Елга буйлап кеше талаучылар, чукындыручы кабахәтләр йөри. Ярмулла ыруы шушы урынга йорт корып җибәрә. Ярмай авылы барлыкка килә. Иске зиратның ташларына 1601, 1608 дип уелган. Ул ташлар һаман исән әле. Изгеләр зиратында янтаешып торалар. Шул саннардан, беренче үлүчеләр язуыннан авылның кайчан салынганын чамалап була. Йорт салырга агач — өстеңә аварга торган урманнан. Амбар-койма торгызырга таш таудан үзе тәгәрәп төшә. Астан җыя гына бар. Мал-туар асрарга болыннар, җәйләүләр бар. Иген үстерергә басу-кырлар киң. Үрчи Ярмай токымы. Өч җиргә су тегермәне корып җибәрә бабайлар. Тау башына тагын тегермән салалар. Җил тегермәннәре. Әнә берсенең җимерекләре һаман череп ята. Каршы тау башындагы иске җил тегермәне янында Ярмөхәммәтләр гел качыш уйный торганнар иде. Җир җәннәте шушы урында була инде. Гөрли тормыш, ишәя нәсел. Шулай рәхәт кичеп ятмыш көннәрендә Ярмай халкына бәла килә. Аждаһа атлы явыз зат белеп ала: Ярмай нәселе бетмәгән икән әле. Ярмай токымы яңадан үрчегән, элеккегә караганда да тазарак тормыш корган. Су юлыннан көткән дошман такыр юлдан, һавадан килеп һөҗүм итә Ярмай авылына. — Ярмай халкы миңа салым түләргә тиеш. Ьәр йорт капкасыннан бер сыер, бер ат, ун сарык, йөз пот икмәк, бер чибәр кыз, бер батыр углан чыгарга тиеш! Шушыңа риза булмасагыз, эзегез булмасын бу урыннарда! — дип, Аждаһа бик каты куя мәсьәләне. — Юк, Аждаһа, — ди Ярмай бабай. — Без Иделебезне ташлап китәргә мәҗбүр булдык. Чулман илендә нигез кордык. Чулман якасыннан да безне кудылар. Бу җирдән без беркая да китмәячәкбез. Берәр ат, берәр чибәр кыз түгел, без сиңа аксак кәҗә дә бирмәячәкбез! — Алайса — орыш?! — дип акыра Аждаһа. — Орыш! — ди Ярмулла баба. Коточкыч орыш башлана. Ярмулла батыр Аждаһаны җиңә. Ул урагы белән Аждаһаның корсагын ярып төшерә. Үлем җәрәхәте алган явыз зат Аждаһа егылган җирендә җан бирә. Ярмай бабай да бу орышта үлем ярасы ала. Борынгы бабабыз, урагын ташлап, соңгы сулышын ала да тынып кала. Җан бирердән алда ул васыять әйтеп калдыра: — Токымнарым, минем урак кая төшсә, шул урынга урам салыгыз, — ди. Менә шул заманнардан бирле бу авылны Ярмай-Урак дип беләләр. — Ә-әнә, — диде Айдаш карт. Аның кулы ерак болынга таба сузылды. — Ә-әнә, Коргантау — Ярмулла батырның кабере булыр. — Коргантау Ярмулла бабай кабере? — диде Ярмөхәммәт. — Ялгыз имән үскәнгә аны Корыгантау дип йөртәләр, диде Фәгыйлә апа. — Фәгыйлә апаң ялгыша ул. Монда укытучы булып килде дә кияүгә чыгып калды. Элегрәк белүчеләр бар иде авыл турындагы хикмәтле хикәяләрне. Менә хәзер син беләсең инде, улым! — Корыгантау башындагы имән мең яшьлек диләр, дөресме ул, бабай? — диде Ярмөхәммәт. — Корыгантау түгел аның исеме, Корган тау, ягъни корып куелган, кеше кулы белән ясалган тау дигән сүз. Элек патшаларны, изге кешеләрне, каһарманнарны җирләп, аның өстенә тау корып куя торган булганнар, улым. Шуңа күрә Коргантау дип калган ул. Имән мең еллык түгел. Өч йөз кырык дүрт яшьлек имән ул. Ярмай бабайны җирләгән көнне Коргантау өстенә ыру башлыклары утырткан имән. "Имәнне кисеп, боҗраларын санасаң, Ярмай бабайның үлгән елын төгәл белеп булыр иде", — дип уйлады Ярмөхәммәт. Айдаш оныгының ни уйлаганын сизде, ахрысы: — Ярамый! — диде. — Имәнгә кагылырга ярамый. Ул — изге имән. Ярмай батыр токымының терәге. Аңа карап сокланырга кирәк. Аңа, ул имәнгә, ул Коргантауга сокланырга кирәк. Узган җәй бөтен халык Ерак болынга печәнгә төшкәч, Айдаш карт белән Хәсәнша — икесе атлама таяк — мәргәл белән пай бүлеп йөрде. Айдаш баба җир үлчәгеч таякны "мәргәл" ди. Мәргәлнең ун атламы саен чөй кагып чыктылар. Хәсәнша бригадир шундый оста үлчи җирне, Ярмөхәммәт дөньясын онытып аның эшен карап йөрде. Хәсәнша абый һич туктамыйча атлый, ә мәргәл, үзе йөргәндәй, хуҗасына ияреп бара. — Карале, кара, Хәсәнша абзыйның сажины үзе атлап йөри, — дип чыркылдаша кызлар. — Берәү, икәү, өчәү... унау! — дип саный Хәсәнша. — Кагып куй чөеңне, Айдулла абзый! Чөйләр кагылып беткәч, жирәбә салдылар. Бәхетеңә чыккач — ал, печәне куе булса да сиңа, гел сарут кына булса да синеке. Үпкәләш юк. Чүкелгән, кайралган, көйләнгән чалгыларын алып, һәркем үз пае алдына килеп басты. Ләкин беркем дә печән чаба башламады. Айдаттг баба әйткәч кенә башлаячаклар. Гел шулай булган инде. Айдаш карттан башка бер генә күмәк эшкә дә тотынмаганнар. Бабай эш башларга бер дә ашыкмый. Коргантау астыннан тибеп чыккан Изге чишмәдә йөзен-кулын юды, юеш кулы белән сакалмыегын сыпыргалады да, тау түбәсенә менеп, карт имән күләгәсенә тезләнде. Тезләнде дә, күзен йомып, тын калды. — Ьәй, Айдаш бабай, ташла намазыңны! — дип кычкырды Саһия. — Чалгылар күгәрә башлады бит. Кемдер көлеп куйды. Ләкин бу көлүне берәү дә күтәреп алмады. Мондый вакытта Айдаш карт беркемгә дә җавап бирми. Кычкырган кешене соңыннан ачуланып та йөрми. Күрәсең, бу вакытта ул беркемне дә ишетми торгандыр. — Намаз укый дияр иең, намазлыгы юк, — диде Саһия чытлыкай. — Тимә картка, — диде Хәсәнша. — Ул синнән-миннән күбрәк күргән карт. Нишләсен ул үзе белә. Бабасының нишләгәнен Ярмөхәммәт менә хәзер генә, тау башында торганда гына аңлады: Айдаш карт борынгы имәнгә, Изге Ярмай рухына дога кылган булган икән. — Изге имәнгә кагылырга ярамый! — диде карт. — Имән борынгы бабабыз Ярмулла батыр кабере өстендә үсә. Тау астыннан Изге чишмә бәреп чыга. Изгеләргә кагылсаң, нәселең корыр. Бу чишмәгә, Коргантауга татарлар гына түгел, һәр җәйне марилар, чуашлар, керәшеннәр дә килә. Изге суы шифалы була дип, шул суны эчәләр, шул суны өйләренә алып кайтып китәләр. "Шуңа күрә аны Изге чишмә дип атыйлармы икән?" дип күптәннән сорарга йөри иде Ярмөхәммәт. — Бөтен халык җыелганга изге түгел ул, улым, — диде бабай. — Изге булганга анда бөтен халык җыела. Керәшеннәр аны "Изге Җәрмәй чишмәсе" ди. Чуашларга ул — "Чурмай Патыр". Ярмай бабаны бөтен халык үзенеке саный. Тикмәгә генә түгел ул, балам. Ярмай батыр үз токымын гына явыз заттан коткарып калмаган, тирә-яктагы башка токымнарны да Аждаһадан коткарган. Коткарган, үзе һәлак булган. Борынгы риваятьне халык бүген әнә шулай күңелендә саклый. Урта болынны гына түгел, Ерак болынны да Изге чишмә туендырып тора. Коры елларда тирә-юньдәге болыннар кипкән чакларда да Изге чишмәнең суы кимеми. Изге димичә ничек әйтәсең инде шундый чишмәгә! — Чишмәләр күп безнең якта, бабай, — диде Ярмөхәммәт. Ьәр чишмәнең үз исеме, үз әкияте бар, шулар турында сөйлә әле дигән сүз иде бу. Айдаш карт әйтелеп бетмәгән җөмләне шулай аңлады. — Урман тавыннан элек өч чишмә чыга иде. Хәзер берәү генә. Әнә Урман тавында ике яшькелт урынны күрәсеңме? Элеккеге чишмә урыннары ул. Берсе — Юа чишмәсе, икенчесе Ак Тәпән чишмәсе иде. Агып ята торган — Килен чишмәсе. Су алып кайтырга беренче көнне үк яшь киленне шул чишмәгә җибәрәләр иде дип уйлады Ярмөхәммәт. Тирәсендә юа күп үскәнгә Юа чишмәсе дип аталганын да, тәпәне саргаймаганга Ак Тәпән дип аталганын да Ярмөхәммәт белә, иң кызыгы, иң шомлысы Зәһәр чишмә. Зәһәр чишмә турында сөйләтәсе килә Ярмөхәммәтнең. Айдаш карт та оныгын нәкъ менә шул Зәһәр чишмә турында сөйләргә дип тау башына алып менгән иде. Бабай сүз башлады: — Без Ярмай үтергән Аждаһа өстендә басып торабыз. Хәзер "Кызыл тау" диләр инде! Аждаһаның башы, әнә, тегермән буасына терәлгән. Әнә мөгезе. Күзләре юк инде, мин бәләкәй чакта ике күзе дә бар иде. Бик каты давыл вакытында Аждаһа күзләре аска тәгәрәп төште. Берсе буага батты, әнә икенчесе яр кырында тора. Ярмөхәммәт "Таш бит алар, бабай" дип әйтергә ымтынган иде, бабасы сөйләвен дәвам итте: — Кемгә таш, кемгә баш. Дүрт йөз елга якын яткач, таш түгел, күмергә әйләнерсең. Әнә муены буйлап сарык көтүе төшеп бара. Без Аждаһаның сыртында. Ике тау арасы — Аждаһаның ярасы. Ул ярык без төшеп-менеп йөри торган сукмак, Ярмай батыр урагының эзе. Ике тау арасында Зәһәр чишмә. Ул — Аждаһаның агулы каны. Ярмөхәммәт белә: бу чишмәдән кеше түгел, хайваннар да су эчми. Эчкән җан иясен чир баса. Шуннан соң берәү дә мантый алмый, озак еллар кибеп-корып йөри дә сәламәтлеккә туя алмыйча җан бирә. — Зәһәрле чишмәнең суы кимеми, улым, — диде карт. — Ага да ага. Зәйчә инеше буенда, Зәһәр чишмәдән түбән якта, авыллар юк. Ярмайдан өстә авыллар чакрым саен урнашкан. Аскы якта, Зәһәр чишмәдән соң, бер генә авыл да очрата алмассың. Би-ик ерак баргач кына сирәк-мирәк авыллар күренә башлый. Башка инешләр, Зәйчәгә кушылып, Зәһәрле чишмәнең агуын сыегайталар. Су зыянсыз булып, саф чишмәләр белән катнашып беткән тирәләрдә авыллар күренә башлый. Айдаш карт тынып калды. Аннан соң тиз генә әйтеп куйды: — Хәзер Дәватау гына калды... Дәватауның да тарихы бар, улым... — Ул тауда дәвалы үләннәр үскәнгә аны Дәватау дигәннәр, иеме, бабай! — диде Ярмөхәммәт. — Дөрес, анда мәтрүшкә, җиләк күп була. Элек анда чия, гөлҗимеш бик уңа иде. Кавыннар тәгәрәшеп үсә торган ие. Гел бал гына була иде шул кавынннар. Бал гына ие... — Бабай, нигә хәзер кавын үстермиләр? — Сугышка хәтле дә, борын заманнарда да бик уңа ие кавын. Кая хәзер... Кавын кайгысымыни? Арыш-бәрәңге үстерә кеше. Их, ул Дәватау кавыннары мең чирдән дәва ие. Чияләр дә бетте. Гөлҗимеш тә юк. Кавын да корыды. Кемгәдер үпкәләгәндәй, Айдаш карт турсаеп калды. Үпкәләвеннән арынгач, ул, Дәватауга ымлап: — Яхшылабрак карале, — диде. — Нәрсәгә охшаган Дәватау? — Дөягә! — диде сабый. — Дөягә шул, дөягә. Дәва үләннәре өчен түгелдер, дөягә охшаганы өчен Дәватау ул. — Нигә соң Дөятау түгел? — Борынгы вакыт дөяне "дәва" дигәннәр бабайлар... Әнә бит, муенын сузып җиргә яткан да йоклый дөя. Тегеләре үркәчләре... Ярмай токымыннан булган Чапак мырза Кытай белән сәүдә иткән. Урта Азиягә кәрван йөрткән, дип сөйлиләр борынгылар. Шулай тынгысыз булгандыр инде, исеме дә үзенә йогып тора — Чапак мырза. Чапак моннан төлке, аю, кеш тиреләре алып китә икән дә тегеннән халыкка Кытай савытлары, тоз ташый икән, чәй алып кайтып сата икән, бик абруйлы адәм булган ул Чапак мырза. Ташаяк, чинаяк, тоз, чәй алып кайтканы өчен халык аңа мең-мең рәхмәтләр укыган. Моннан кыйбатлы җәнлек тиреләре алып барганы өчен аны Урта Азия, Кытай түрәләре бик тә яраткан. Гомерләр узган. Чапак мырза соңгы китүеннән кире кайтмаган. Юлбасарлар аның кәрванын талап, үзен суйганнар икән, дип сөйләүчеләр дә була. Төрлечә юраганнар Чапак мырзаның югалуын. Шул хәбәрләрдән соң күп тә узмый, Чапак мырза кәрваны башында йөрүче карт дөя берүзе Ярмай-Уракка кайтып төшә. Кышкы әче бураннар башлана. Әшәке зәмһәрир суыклар килеп, Ярмай халкының байтагы кырыла. Бу салкыннарны Төньяктан, котыптан җил алып килә икән. Чапак мырзаның карт дөясе булмаса, Ярмай-Урак балалары бере дә калмый катып үлгән булыр иде. Теге бичара дөя саклап кала аларны. Дөя, әче салкын җилгә киртә булып, авылны ышыклап ята. Иртән торып карасалар, дөя үзе катып үлгән була. Шул заманнардан бирле Ярмай-Урак авылына котып җилләре үтеп керә алмый икән. Әче җилләргә аркылы Чапак мырзаның ике үркәчле карт дөясе — Дәватау ята. — Ничек инде? Дөя бит аттан әз генә калку. Ә Дәватау әнә дөнья хәтле! — диде Ярмөхәммәт. — Йөзәр ел яткач, туфрак өелә. Туфракта үлән, агач үсә. Таулар, балам, тәбәнәкләнми. Тау-ташлар да үлән сыман үсә, — диде бабай. Айдаш карт, гомер булмаганны, бик озак сөйләде бүген. Чәчәкләр, тамырлар турында риваятьләр, Салкын чишмәдәге табиб балыкларының серләрен оныгы колагына ирештерде. Бабасын бүлдерергә шүрләп, Ярмөхәммәт тыңлады да тыңлады. — Хәзер урманга киттек, урман аша кайтырбыз, — диде Айдаш. Алар туры сукмактан, Зәһәр чишмә буйлап та кайта ала иде югыйсә. Таудан төшү белән авыл. Ни өчендер бабай оныгын әйләнеч юлдан, урман аша алып кайтырга булды. УРМАН ИЯСЕ Урманга тиз килеп җиттеләр. Урман авызына килеп җиткәч, Айдаш карт юл кырына утырды. Арыганнан утырмады ул, Ярмөхәммәт моны белә. Бабасы Урман Иясенә дога кыла. — һәрнәрсәнең җаны бар, улым, — ди торган иде Айдаш баба. — Җан ул — Ия. Кешенең эчендә кешенең Иясе була. Менә шул Ия "Җан" дип атала. Урманның җаны — Урман Иясе. Суның җаны — Су Иясе. Су Анасы. Болытларның да, давылның да Иясе була. Өермәнең дә Иясе була. Иясез һичнәрсә юк, улым. Иясезлек әшәкелеккә этә. Иясез эт. Иясез урман... Иясез хуҗалык, Иясез ил була күрмәсен. Ия белән Кот икесе бер. Иясез малның коты булмый. Иясез урман котсыз урман. Мин әнә шул Котка — Иягә рәхмәт догасы укыйм... Кешене изеп кыйнасалар, аның тәнендә Кот калмый. Мәсхәрәләүгә Ия түзә алмый, тәннән чыгып кача. Кеше җансыз кала. Кача алмаган чагында, Ия гарипләнә. Кеше чирле була. Котсыз кешеләр күрергә язмасын, балам. КотыИясе чыгып качкан йортлар күрергә язмасын, иясез урманнар булмасын, дип телим мин... Кешенең гомер максаты шул булырга тиеш, Котны качырмаска, Котны сакларга. КотлыИяле булмаганнарны Котлы-Ияле итәргә. Менә шул ул яшәү максаты, улым Ярмөхәммәт. Кешеләр шуның серенә төшенә алса, шулай гына бәхеткә, сәгадәткә ирешерләр... Дөньяның серен аңлар өчен чәчәк серен белергә кирәк. Чәчәк эченә узарга кирәк. Сирәк кенә булса да, чәчәккә уза алучылар бар. Үсемлекнең чәчәге булмаса, тамырына төшәргә өйрәнергә кирәк. Ә тамырга үткәннәр гел юк. Чәчәк тамырына узар өчен ыруның бер гомере кирәк. Безнең токым тамырга төшеп җитәргә әзер иде... Атаң сугышка китте шул. Шунда җеп өзелде дип курыккан идем. Син бүген сөендердең, улым. Син чәчәкне күрдең. Матурлыкны узып китмәскә өйрәндең. Гомерең озын булып, тамырга хәтле барып җитәргә насыйп булсын! Бабалы-оныклы ике кеше урманга кергәндә, имән агачыннан бик матур бер кош очып китте. Үзе урманны яңгыратып кычкыра. "Куркуыннан шулай кычкыра!" — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Күкшә! — диде карт. — Урман каравылчысы күкшә. Урманга кешеләр килә, урманга кешеләр килә, дип кычкыра ул. Сак булыгыз, урманда кеше бар, ди. Хәзер бөтен урман Айдулла карт белән оныгы Ярмөхәммәтнең урман авызына кергәнен белә инде. Керпе дә, җылан да, Урман Иясе дә белә. — Шәмәй качкын юлыннан ике кеше урманга керде, сак булыгыз... — дип кисәтә күкшә. — Качарга тиешле җәнлек кача. Яки куак артыннан безне күзәтә. Качасы килмәгәне үз гамендә булыр. Ә төлке якында гына йөри. Әнә бит, матуркай... Юлдан аерылып, урман эченә кереп киткән сукмак аланчыгында елгыр төлке уйнаклый иде. Ул җәһәт кенә аска иелеп нәрсәдер эзли дә башын күтәреп пуф-пуф иснәнә. Ләкин кешеләргә карамый. Кешеләр аның өчен юк кебек. Исе дә китми, һаман нидер эзли, иснәнә. Атласаң, нибары биш адымлап булыр. Сикерсәң, тиз генә койрыгыннан каптырырлык кебек. — Безне үчекли, — диде карт. — Тотып кара, артыннан җитеп кара син аның! Тоталмыйсың, тоталмыйсың, менә генә бит минем матур койрыгым, йә, тотып кара, ди бит хәйләкәр. Ярмөхәммәт кинәт сукмакка сикерде, төлке тавыш-тынсыз гына юк булды. Айдаш баба кеткелдәп көлде: — Хе-хе-хе, тоттыңмы? Сине үрти ул, синнән көлә! Күкшәдән соң кош тавышлары чәк кенә тынып калган иде. Хәзер исләрендә дә юк, ду килә урман халкы. Кошлар якында гына сайрый. Сайрый алганы сайрый, сайрый алмаганы кычкыра. Тиеннәр кул белән тотып алырлык арада гына. Ал арга игътибар итмәгәнгә салышып барсаң, тиеннәр дә, кошлар да якында гына йөри. Әгәр дә син, их, тотып алырга, дип уйласаң, шундук атылып читкә китәләр. Әйтерсең алар Ярмөхәммәтнең уен укыйлар. — Уеңны укымый алар, улым, — диде карт. — Синең күзеңнән синең теләгеңне күрәләр, синең муеның алар ягына борыла башлаганына кадәр алар күзәтә. Шул кечкенә хәрәкәтеңнән алар синең ниятеңне аңлый... — Бабай, без бит ал арга тимибез. Алар безнең начар кеше түгеллекне белә бит. Нигә алар бездән курка? Төлке килеп миңа сырпаланса, мин аңа зыян китермәм. Сыйпап-сөеп торыр идем дә кире җибәрер идем. Шунда берәр тиен минем иңбашына утырса, ни булыр иде инде? Кошлар, киекләр яхшы кешеләрдән дә куркырга тиеш. Табигатьтәге бар җан иясе кешедән яшеренергә, өркергә, качарга тиеш. Җәнлекнең тиресе никадәр кыйбат булса, аның гомере шулкадәр кыска. Кошның ите никадәр тәмле булса, ул токымга яшәве шулкадәр кыенрак булачак. Бу якларда кыр үрдәкләре бетте. Кыр казлары сирәгәйде. Чәүкә белән карга бихисап. — Курыксыннар, — диде Айдаш карт. — Курыксыннар, шулай кирәк. Кешегә артык нык ышанган кош һәлак була. Яки коллыкка төшә. Кулга ияләшкән хайван табигый матурлыгын җуя. Поши әнә ничек мәһабәт. Сыер үшән. Дуңгызда нинди матурлык? Кабанга карап туймассың. Өй үрдәгенә кара да кыр үрдәге белән чагыштыр... Матурлыкны саклар өчен азатлык кирәк. Айдаш карт оныгын урманның иң аулак җиренә алып керде. Куе агачлар ачыклыгында абагалык. Җил агач башларыннан гына исеп уза, аска төшә алмый. Урманда шомлы тынлык. Әллә ничек сәер. Якты дөньядан, кешеләрдән, авылдан аерылып, бүленеп калганнар да мәңге шушыннан чыга алмаслар кебек. Айдаш карт абага арасына кереп китте, Ярмөхәммәт аңа иярде. Бераз баргач, бабасы әйтте: — Әнә кара! — диде. Ярмөхәммәт күзенә сарган пәрәвезне бармаклары белән сыдырып алды. Куе абагалык уртасында кабергә охшаш калкулык, калкулык башында язулы таш басып тора иде. — Шәмәй качкынның кабере шушы! — диде Айдаш карт. Ярмөхәммәт өнсез калды. Аның башына утлы күсәк белән суккан кебек булды. Халык телендә җырлана торган Шәмәй качкын аңа әкият батыры сыман тоела иде. Башка балалар да аны бары тик борынгы бәет итеп кенә беләләр. — Качкын Тимеркул Шаһимәрдан дип үзем яздым... Ташы искергән инде. Комташ кына булды шул. Син, улым, яхшы таш куйдырырсың... Үскәч... Тулысы белән яздырырсың. Елга бер булса да килеп карап тормасаң, каберне урман басып үтәр. Менә шулай кабер янындагы абагаларны утап торыш кирәк... Абагалар иле. Абага диңгезе монда. Шул диңгез уртасында кечкенә бер утрау — Шәмәй качкын кабере. Исән чакта да туганнарыннан аерылып, каңгырып йөрергә мәҗбүр булган. Үлгәндә дә авызына су каптырыр кешесе булмаган. Инде кабере дә туганнарыннан ерак, кеше күзе күрмәс җирдә. Ятим кабер. "Ятим" төшенчәсе күңеленнән сызылып узуга, Ярмөхәммәт тетрәнеп куйды. Ятим качкын. Бәлки, аның атасы да һәлак булгандыр, һәлак булгандыр да аның кабере дә шулай ятимдер! Оныгының шундый газаплы, авыр уйлар кичергәнен Айдаш карт сизенде, ахрысы, сүзне гел икенчегә борды. — Бүген төнлә абага чәчкә атарга тиеш иде дә... Ярмөхәммәт аның тавышындагы көлемсерәүне сизми калды. — Бүген? — диде ул, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. Абага ел буена бер генә чәчәк ата, диләр. Ихтимал, бәлки, гомеренә бер генә тапкыр атадыр. Чәчәк атканда да абага яшеренеп кенә, төн уртасында гына ата. Яшерә ул чәчәген кешеләрдән. Кош-корт, киек-җәнлек адәмнәрдән курыккан кебек, абага да кешеләрдән курка. Ул үзенең токымын яшерә. Шуңа күрә абага урманның иң куркыныч җирендә, кеше сирәк килә торган куелыкта, сазлык, дымлы урында гына үсә. Шуңа күрә абаганың чәчәк атканын күргән кеше юк. Абага чәчәген күргән кеше булса да, без аны күрә алмас идек. Абага чәчәген өзеп, тел астына салсаң, кеше күзенә күренмәс буласың. Абага чәчәген өзгән кешене без беркайчан да белә алмаячакбыз. Кайсы тиле "мин абага чәчәге өзеп, күренмәс кешегә әйләнә алам" дип кычкырып йөрсен! Тиле булса, ул абага чәчәгенә кадәр барып та җитә алмас иде. — Абага хәзер бөтенләй чәчәк атмый шул, — дип дәвам итте Айдаш карт. — Элек чыннан да чәчәк аткан ул абага. Шул чәчәкләрне авызларына кабып, бик күп мәкерле кешеләр күренмәс булып, адәмнәргә зыян-зәхмәт кылып йөри башлаганнар. Шуннан соң абага чәчәген яшергән. Мәңгегә яшергән. Хәтта яхттгы кешеләрдән дә яшергән... Бәхет ул — абага чәчәге. Абага чәчәген өзсәң — син бәхетле. Әмма абага беркайчан да чәчәк атмый. Ялгыз кабер тирәсен бераз утап, җыештырганнан соң, алар кайтырга чыкты. Туксан яшьлек Айдаш карт белән тугыз яшьлек Ярмөхәммәт, тугыз гына яшьлек булса да кинәт олыгая төшкән Ярмөхәммәт, урман аша кайтып килә. Айдаш карт ни өчендер алак-ялак карангалый. Юл буенда гына үскән агачларның яфракларын сыпыргалап ала. Очып киткән кошка карап кала. Ярмөхәммәт тә бертуктаусыз урманны күзәтә. Җентекләп, текәлеп караган саен, урман ачыла, киңәя бара. Элек күрмичә узган үсемлекләр, чәчәкләр, агачлар аңа зур булып күренә. Урман бай, урман матур. Шулай да урман шүрләтә, һәр агач артында кемдер бар кебек. Ул "кемдер" сине күзли кебек. Син урманны ике күз белән генә күзәтәсең. Урман сиңа мең күз белән карый. Алача киндер ыштаннан пычагын чыгарып, Айдаш карт туйра кисеп алды. Адәм биеклеге булып үскән яшь имәннән бер ботак, икенчесеннән бер ботаклап миллек җыйды. — У-у, монда туйралык икән, — диде Ярмөхәммәт. — Шул күкшә эше, — диде бабай. — Күкшә-тынгысыз урман ясый. Кышка дип җыйган чикләвекләрен кай җиргә күмгәнлеген оныта да, чикләвекләр икенче язны тишелеп чыга, туйра була. Туйра имән булып үсә. Айдаш карт имән себеркесен курыс белән бәйләп куйды. — Хәзер бер миллек каен җыябыз! — диде ул. Айдаш карт култык астына туйра себерке, Ярмөхәммәт каен себеркесе кыстырып урманнан чыкты. Алар урман чыкканда, юл җилләгән иде инде. — Иртәгә иртән ура башларга була, — диде карт. Кипшергән җирдән түбән таба атлавы җиңел. Айдаш карт җилтерәп кайта. Борын эченнән генә нидер көйли. Ул сәяхәттән бик канәгать иде бугай. Ул инде сөйләнми, юл буйлап авылга элдерә. Ярмөхәммәт аның артыннан көчкә өлгерә. Туксан яшьлек карт димәссең, билләһи. — Әйдә, улым, вакыт аз калды, — диде карт, борылмыйча гына. Артта калган колын сыман, Ярмөхәммәт бабасын куып җитә дә тагын калыша. Аннан тагын йөгерә-юырта бабасын куып җитә. Шулай юрт-юрт атлап, терек-терек теркелдәп, алар авылга төшеп җитте. Ни өчендер Айдаш карт туры өйгә кайтмады. "Турыда гына басма бар көе нигә югары оч күпереннән әйләнергә булды икән бу бабай?" — дип уйлады Ярмөхәммәт. Аръяк урамында каршысына очраган һәр кешегә кычкырып сәлам биреп, сәлам алып йөрде Айдаш баба. Каз куучы әбиләрне сөйләндереп торды. — Атың кем? Кем баласы син? — дип, ыштансыз малайларның исемнәрен сораштырып китте. Белә. Белә лә ул картлач кемнең кем баласы икәнен. Юри сорый. Әйттерер өчен, тел ачтырыр өчен шулай сораша ул. Югары оч күпереннән чыгып, алар алачыкка таба китте. Йомышы булса булмаса да, Айдаш бабай тимерче алачыгы яныннан болай гына узып китә торганнардан түгел. — Нихәлләр бар, Рәван? — диде бабай күрек янында күмер көйрәтеп азапланучы тимерчегә. Ярмөхәммәткә бабасының шулай шат исәнләшүе сәер тоелды. Салмак-уйчан картны танымассың. — Урагың әзер, Айдулла бабай, — диде Рәван. Сөйләшеп куйганнар диярсең, Рәван да нәкъ бабай сыман шат тавыш белән җавап кайтарды. Рәван почмакка сөялгән уракны алып, тешләрен иске чүпрәкләр, чыпта белән урап, Айдаттг картка тоттырды. Карт миллеген оныгына сузды. — Арт басуны урып бетерергә чыдар! — диде Рәван. — Арт басуны бетерергә чыдар ла ул... — диде Айдаттг карт, түбән очка төшеп барганда. Ярмөхәммәт, ике миллекне ике култык астына кыстырып, яңа төшкән сукмактан шап-шап атлап, бабасы артыннан кайта. — Син шушында утырып тор, — дип, Айдаттг карт, уракны коймага сөяп, Фәрхуннарга кереп китте. "Бабайга анда ни калган икән?" — дип уйлады Ярмөхәммәт. Байтак торганнан соң Айдаш карт чыкты. Картның Фәрхун белән ни сөйләшкәнен беркем дә белмәде. Шулай кайтып барганда алар каршысына көянтә-чиләк күтәргән Җәмига исемле хатын очрады. — Килен чишмәсеннән кайтасыңмы, кызым? — диде бабай. Килен чишмәсеннән кайтканын күрсә дә, шулай сорый бу якта халык. Үзләренчә сүз башлау, исәнләшү була инде ул. — Ие, Айдулла абзый, менә әз-мәз ял тигәндә, тәмле су белән чәй кайнатып эчик дигән иек тә... — диде Җәмига түти. — Сафиулланың хәбәре юкмы? — Юк, Айдулла абзый, — диде дә Җәмига яулык чите белән авызын каплады. — Кеше сугыштан да исән кайта. Исән булмаса, үле хәбәре килә. Безнекенең ни хаты, ни хәбәре. Исәндерме, юктырмы, бер Алла белә. — Озакламый син дә белерсең, килен. Озакламый хәбәр алырсың. — Ходай кушсын инде, Айдулла абзый. Ике бала бит, ал арны ничек үстермәк кирәк. Рәхмәт инде яхшы сүзеңә, хет син белешеп торасың. — Исәнлегенә ышандыра алмыйм... Сабыр бул, килен, барына да әзер була күр. Бик бетерешмә. — И-и Аллам, ниләр генә күрергә язгандыр, — дип, Җәмига түти капкасыннан кереп китте. Кайтып җиткәндә аларны бригадир Хәсәнша каршылады. — Фу, тәмам аяк калмады, — дип башлады ул, сулышын еш-еш алып. — Сабир иманны ала язды, Айдаш абзый. Ник лабагри иртә туктады, нигә Айдаш карт урмый, дип кычкыра. Айдаш бабай уракны Ярмөхәммәткә тапшырды. Бу "бар, улым, уракны, себеркеләрне алып кереп кит" дигән сүзе иде. Ярмөхәммәт ишегалдына узды. — Сынды, Хәсәнша улым, күрмисеңмени, урак сынды. Бер... — Беләм лә мин, Айдаш абзый, бик беләм, урак сынганын да беләм. Ул аны аңлыймыни? — Икенчедән, яңгыр яуды... — Анысын да белә ул... Әнә үзе килә... Бар инде, Айдаш абзый, күзенә күренмә, кереп кит, ул сине эзләп йөри... Тыкрык борылмасында җигүле ат башы күренде. Баш артыннан гәүдә, тәртә, тарантас сузылып чыкты. Тарантаста киерелеп Сабир утыра. Айдаш карт юри кереп китмәде шикелле. Урамда йомышы булмаса да, кузгалмады. Килеп җитәр-җитмәс, Сабир тарантастан сикереп төште, кулындагы нечкә тал чыбыгы белән күн итек кунычына чатчат сугып алды. Сабир-председательнең җитәкләү ысулы чыбык-чыбыркы-йодрыктан гыйбарәт икәнен бөтен авыл белә. Тик Сабир беркайчан да Айдаш картка кизәнмәде. Әшәке теле белән хатын-кызларның, карт-коры, бала-чаганың котын алып бетерсә дә, Сабир-председатель Айдашка кычкырырга базмый торган иде. Айдаигка. әйтәсе сүзләрен ул бүген Хәсәнша бригадирга коеп бетергән иде инде. Шулай да бүгенге Сабир үзгә күренә. Председатель: — Нәрсә, Айдаш абзый, — дип, эчке бер зәһәрлек белән сүз башлаган иде, Айдаттг карт: — Әссәламегаләйкем, Сабирҗан! — дип, аның сүзен кисте. Бу сәлам "итагатьсез бала, мәдрәсәдә — хәлфәң, мәчетеңдә — муллаң, йорт-җиреңдә атаң-анаң булмадымы синең? Олы кешегә сәлам бирергә үрәтүче булмадымы? Иң башта кеше белән исәнләшергә кирәк!" дигән мәгънәне үз эченә алган иде. — Дәшми-дәшми бу присидәтел Сабир дигәч тә, син дә узына башладың, Айдаш абзый, — дип кычкырды Сабир. — Урак төзәтергә дә вакыт булды. Җир дә кипшерде, ә син тау башларында тасраеп йөрисең. Уттай эш өстендә кем, мунча ягып, халыкны котырта? Син, Айдаш абзый! — Кипмәде әле, Сабирҗан! — диде карт, тыныч кына. Бригадир Хәсәнша, бер җай табып, шыпан-шыпан кыяклады. — Арыш арасы кипмәгән әле, Сабирҗан, — диде Айдаттг карт. — Машинага уралачак, атларга авыр. — Ике ат бер лабагри тартмаска! — диде Сабир. — Кая ике ат? — диде Айдаш баба. — Рикәкәне атка санасаң, тавыклар көләр. Ул бит үзе көчкә йөри. Фураж бирмисең! Сабыр итик, Сабирҗан. Бүген юеш басуга кереп, атны аяктан екканчы, машинаны ватканчы, көтик иртәнгә чаклы. — Бернинди сабыр да юк, Сабир да юк. Хәзер үк басуга чыгасың! — Бүген кул белән урырга куш. Мин бүген чыкмыйм... — диде дә карт капка келәсенә басты. — Их, Айдаш карт, син камунис түгел, камунис булсаң, мин сине партиядән чыгартыр ием! — диде председатель. — Синең шикелле камунис булудан камунис булмавың мең өлеш артык, Сабирҗан, — диде Айдаш карт. — Пад су-уд! Сабата-аж-ж! — дип акырды председатель. — Нигезеңне корытам мин синең, Айдаш карт! — дип кычкырды-кычкырды да Сабир-председатель тарантасына утырып каядыр китеп барды. Ал бакча артына поскан Хәсәнша Айдаш карт янына йөгереп килде. — Харап иттең, Айдаш абзый, — диде бригадир, үрсәләнеп. — Нигә шулай әйтергә ие инде? Айдаш баба ишегалдына узды, Хәсәнша аңа иярде. Келәткә сөялгән уракны алып, Айдаш карт Хәсәншага сузды: — Менә, Хәсәнша, бу теше Рәван үзе тимер таптап ясаганы. Җир башына чыккан саен карап-тикшереп торсын урасы кеше. Иртәгә иртүк машинага уракны Рәван көйләп бирер. Айдаш карт мунчага кереп китте. Бригадир ни әйтергә белмичә, уракны кочаклаган килеш, ишегалды уртасында басып калды. Нигә алай киреләнәсең, Айдаш бабай, дип, картны үгетләргә ымтынган иде дә, аксакаллы бу карт ике сөйләшә торганнардан түгел дип, Хәсәнша уеннан кайтты. Уракны тоткан килеш капкадан чыкты. Айдаш карт, тапгка. эссе салып, мунча ишеген бераз ачык килеш тотты. Өр-яңа туйра белән каен миллеген ләгәндәге суга батырды. Берничә тапкыр чайкаганнан соң, ике миллек белән корым-ис-тузаннарны ачык ишеккә таба куып йөрде. Ике тапкыр шулай эшләгәннән соң, ишекне ябып, тагын эссе салды. Бер уч су таш өстенә килеп төшү белән, мунча ишеге шартлап ачылды. Тагын бик каты эссе салгач, Айдаш ишегалдына чыкты. Болдырдан ук күренеп тора, Факиһә өйалдын юып чыгарган, баскыч такталары сап-сары. Чабата-башмаклар җепкә тезгән кебек тезелешеп тора. Тау-урманнарны әйләнеп кайткач, картка нәрсә кирәген өйдәгеләр бик яхшы белә. Чәй кирәк Айдаш бабага. — Мунча шәп булган! — диде карт, ишектән керешли. Хурлыгаян эшкә киткән, ахрысы, өйдә күренми. Факиһә бабасына чәй хәстәрли. — Үлеш анда, бабай! — диде кыз. — Колаклар пешәрлек булган. Мунча бүрәнәләренә кул тигерешлек түгел. Шырпы сызсаң, кабыныр да китәр, билләһи! Тфү-тфү, Алла сакласын! — Шулай кирәк! — диде карт. Әллә онык-кызына җавап булды бу сүз, әллә председатель Сабир белән эчтән генә бәхәсләшеп утыра, Факиһәгә ул "мунча шулай кызу кирәк" булып аңлашылды. Ярмөхәммәткә "шулай кирәк" сүзе "Кабих җан, әллә кем булган. Бер дә әллә кем түгелсең әле, Шәкүр малае Сабирҗан гына. Блас биргәннәр аңар, харап булган. Итек кунычына чыбык сугып сөйләшкән була. Шәп әйттем әле, шулай кирәк!" булып ишетелде. МУНЧА Карт исә Сабирны күптән оныткан иде инде. Ул мунча турында уйлый. Ашыкмыйча гына чәй эчкәннән соң: — Әйдә, улым, киттек, — диде. Ярмөхәммәт, кулындагы кечкенә тартмачыкны Факиһәгә күрсәтмәскә тырышып, бабасына иярде. — Әй, кая алдың тартманы? — дип, аны Факиһә тотып алды. — Чакматаш белән ку кучкарда, миндә кабы гына, — диде Ярмөхәммәт. — Апа, валлаһи-билләһи, мин аны урынына куярмын. — Нигә ул сиңа, малай? — Бер эшкә, апа. — Ут-күз чыгарыргамы, давай китер капны! — Апа, чакма белән ку, әнә, кучкарда, миңа аның тартмасы гына кирәк. Билләһи, мин ут белән уйнамыйм, апа, — дигәч, Факиһә энесен ычкындырды. Ярмөхәммәт бу тартмачыкны, кадерләп чүпрәккә төреп, мунча өйалдысының кечкенә тәрәзәсе төбенә куйды. — Эһем-эһем, — дип, ул нечкә генә аваз белән тамак кырды. Эчтән бабасының тавышы ишетелде: — Әйдә-әйдә, улым, кер! Малай җәһәт кенә киндер күлмәктән шуып чыкты. Сүс киндерәнең кыска элмәгеннән тарткан иде, алача-киндер ыштан шуып төште. Ул күлмәк-ыштанын төреп сәкегә куйды да мунча ишеген ачты, маңгайга кап-кайнар һава килеп сыланды. Малайның тыны капланды. Айдаш карт мунчада нидер тылсымлый иде. — Ишегеңне катырак яп! — диде карт. Ярмөхәммәт, бабасы кушканны эшләп, ишек катындагы сәкегә утырды. Айдаш карт, малайның җилкәсенә йомшак кына сугып: — Түр сәкегә уз, — диде. — Кайнары ишек катында күбрәк була аның. Ярмөхәммәт, ике кулы белән битен каплап, күрсәтелгән урынга барып утырды. Мунча эче тын алгысыз эссе иде. Ишектән килеп керүгә, Ярмөхәммәт тирли башлады. Тау башындагы җилдән, кояштан яргаланган маңгай әчетә. Тир ага. Кайнар тир маңгайдагы каш араларындагы керне агызып күзгә кертте. — Әллә-лә, — диде Ярмөхәммәт. — Башыңны ләгәндә чылатып ал! — диде карт. — Битеңне ю! Ярмөхәммәт җылымса су белән башын-күзен юды. Сулышы иркенәеп китте. Айдаш бабаның исе дә китми. Ул сихерләвен белә. Таш капкачын ачып, әз-әз генә кайнар су сибә. Су салган саен, кайнар һава шаулап бүрәнәләргә килеп бәрелә, аннан соң һава дулкыны ишеккә китереп ора. Ишек ыңгырашып-сыкрап куя. Ачылып китәр иде дә, ишек келәгә эләктерелгән. — Әнә шулай ишек янына җыела ул эссе, — дип сөйләнәсөйләнә, кулындагы ике миллек белән бабай кылыч айкап сугышучы батыр шикелле болгана башлады. — Менә шулай иткәч, эссесе ләүкәгә китә аның. Айдаш карт куып җибәргән кап-кайнар һава дулкыны Ярмөхәммәткә килеп бәрелә, маңгайны, бармакларны, иңсәләрне пешереп уза. Арыш кылчыклары кереп, чәнчеп йөдәткән урыннарда рәхәт бер кычыту уяна. Бабасы җилпегән саен, эссе килеп бәрелә, тагын рәхәт булып китә. Мунча эченә тәмле каен исе, туйрага уралган мәтрүшкә исе таралган. Битен пешермәс өчен Ярмөхәммәт миллекне каплый да яфраклар арасыннан салмак кына сулый. Үпкәләр хуш исле кайнар һава белән тула. Айдаш карт тагын эссе өсти, тагын өсти, тагын өсти дә ике миллек белән эссене ишек катыннан тагын ләүкәгә куа. Аннан соң, миллекләрне ләгәндәге кычытканлы суга батырып, үзе ләүкәгә менеп утыра. — Менә шулай, — ди карт. — Эссесе булмаса гына, себерке белән чабына кеше. Яхшы мунчада себерке чабынырга түгел, эссене әнә шулай ишекле-түрле куып йөртер өчен кирәк. Тәмле исе өчен генә кирәк. Ярмөхәммәт идәндәге чүлмәктән бер-ике йотым салкынча әйрән эчте. Аягүрә бассаң, колак пешә. Шуңа күрә Ярмөхәммәт иелеп йөри. Ул янә түр сәкегә утырмакчы булды. — Ләүкәгә мен! — диде бабасы. — Анда чыдап булмый, — диде Ярмөхәммәт. — Әйдә, әйдә, — дип, Айдаш баба оныгын ләүкәгә яткызды. — Кайнарга түз, улым. Салкынга түз. Безгә түзем булырга кирәк. Безгә гел эссе була. Җә гел салкын була, җә... Безнең ише халыкка урталык юк. Җә безне утлы табага бастырып кыздыралар, җә безне такырайтып катыралар.. . Ярмөхәммәт бабасының нәрсә әйткәнен аңлап бетермәде. Айдаш карт ике миллекне дә алып, ипләп кенә Ярмөхәммәтнең гәүдәсе өстендә җилпи башлады. Туйра белән каен бала җилкәсенә тияр-тимәс кенә үтеп китә. Кычыткан тәнгә кап-кайнар һава килеп бәрелә, "тән пеште" дип кычкырасы килә, ләкин тән пешеп өлгерми, илаһи ләззәт биреп, кайнар һава узып китә. Бераз түзсәң, әрнү ләззәткә әверелә. — Ә-ә-әх, хә-хә-хә-хә-әх! Менә шулай, — дип, бабай себеркеләрне сизелер-сизелмәс кенә Ярмөхәммәт җилкәсенә якынайта бара. Яфраклар тәнгә тиеп-тиеп ала. Чәт-чәт итеп миллекләр алмаш-тилмәш җилкәгә куна башлады. — Ә-әх, хә-хә-хә-хәх! — дип кычкыра бабай. Кешегә ләззәт бирү аның үзенә дә рәхәт иде, күрәсең. Шунда могҗиза башланганын сизде Ярмөхәммәт. Айдаттг карт миллекләрне кычыткан суында чайкап ала да рәхәтләндереп оныгын чаба. Ыштан бавы буып торган җирләргә яфраклар тиеп киткәндә рәхәтлеккә чыдый алмыйча кычкырасы килә. Ярмөхәммәт кычкыра да: — Ә-әх! — дип куя. Суккан саен суктырасы килә. Ә бабай шуны сизеп-белеп тора кебек. "Их, арыш кылчыклары талаган арканы чапсын иде", — дип уйлады Ярмөхәммәт, кайнар себеркеләр шундук аның җилкәсендә бии башлады. Тагын чапсын иде бабай, тагын чапсын иде, дип тели. Биш-алты тапкыр чапканнан соң, Айдаш карт ике себеркене дә оныгының сыртына ябыштырып басып торды. Кайнар бу тирегә, тәнгә батып, сеңеп керә сыман. — Икенче ягыңны әйлән, улым! — диде карт. Ярмөхәммәт чалкан ятты. — Шәҗәрәңне учла! — диде бабасы. Шуннан соң Айдаш бертуктаусыз оныгын чапты. Мәхшәр иде бу Ярмөхәммәт өчен. Чаба торгач, миллек белән аркылыга-буйга ышкый торгач, Ярмөхәммәтнең тәне, йөзе килгән угыз дурычмагы төсле, кызгылт-сары булды. Бабай ләгәндәге калдык суны оныгының өстенә сипте дә: — Җә, тор! Хәзер минем чират! — диде. — Син юына башла. Кая ул юыну! Бала атылып өйалдына чыкты. Монда рәхәт, салкынча. Мунча эченнән Айдаш картның чабынганы ишетелеп тора: ча-аж-жж! Бабай тагын эссе сала. Тагын чаж-ж! Бабай тагын ишек катыннан ләүкәгә кайнар бу куалый. Тагын ләүкәгә менеп ята, бераздан аһылдый-ухылдый чабына башлый. — Әнә шулай! Ә-әх, хә-хә-хәх! Әйдәгез әле, яфраккайлар, сихәтегезне сөякләргә хәтле узгарыгыз! Бераздан атылып Айдаш карт та өйалдына чыга. Ул чыгу белән, Ярмөхәммәт аңа урын бирә. Бабай сәкегә сузылып ята. — Шә-әп! — ди бабай. — Шәп ягылган! Ярмөхәммәт юынырга дип эчкә узды. Бабасы хәл алган арада, ул, мунчала белән күбек кабартып, юынып, коенып өлгерде. Шулчак Айдаш карт керде. — Чыгасың дамыни, улым? — диде карт. — Эссе! — диде Ярмөхәммәт. — Мунча әрәм кала! Яккан-яккан әйдә тагын бер чабыныйк! — дип, Айдаш карт оныгын янә ләүкәгә яткырды. Ду китереп әйләндерә-әйләндерә чапканнан соң: — Булды, җитте! — диде карт. — Бераз сулыш ал да аннары мине чабарсың. Ярмөхәммәт өстенә салкын су бөркеде дә атылып мунчадан чыкты. Айдаттг карт тагын эссе салырга кереште. Мунча, тәмам кызып, шартлар дәрәҗәгә җитеп килә иде. Бераздан Ярмөхәммәт иелеп кенә мунчага узды. — Башыңа бүрек ки, бияләйләр дә шунда булыр! — диде бабай. Ярмөхәммәт тәрәзә кашагасына кыстырган бияләйләрне, чөйгә эленгән иске бүрекне киде дә ике кулына ике миллек тотты. Ярмөхәммәт бакча карачкысына охшап калды. "Бакча карачкысы" чалдый-болдый җилпенә башлаган иде, Айдаш карт аны туктатты: — Яңа себеркеләреңне куй, улым, алары авыр, искеләрен ал! Җиңел себеркеләрне алып, Ярмөхәммәт тагын җилпенә башлады. Кайнар һава тынны каплый. Бабай оныгы чапканны бик тә ярата шул. Бабасы үзен ничек чапкан булса, Ярмөхәммәт тә бабасын шулай чабарга тырыша. Берничә тапкыр җилпенгәннән соң, чәп иттереп себеркене бабасының җилкәсенә ябыштырып, басып куйды. — Ә-әх, — дигән ләззәт аша ыңгырашу ишетелде. Айдаш карт шулай ыңгыраша-ыңгыраша, ахылдый-ухылдый мунча керергә ярата. — Менә шул төшне чап... Бу җиргә сук, — ди Айдаттг. Ярмөхәммәт бабасына рәхәт булган саен ныграк чаба. — Шә-әп! — ди карт. Шуннан соң Ярмөхәммәт нишләсен белә. Хәзер хәлдән тайганчы бабайның җилкәсен, бөер турыларын, аяк табаннарын чабарга кирәк. Айдаш карт авызыннан: — У-ух, җитте, рәхмәт, балам! — дигән сүзнең ишетелүе булды, Ярмөхәммәт, себеркене бабасына ташлап, мунчадан чыкты. Хәзер бабай үзе чабыначак. Бераздан аның аркасын ышкырга булыр. Анысына гына түзәргә була. Бабасының аркасын ышкыганда, тышта нәзек кенә тамак кырган тавыш ишетелде: — Эһем-эһем... — Ни бар, кызым? — диде бабай. — Мәтрүшкәле чәй китердем, бабай, өйалдына куям, — диде Факиһә. Сырт ышкылганнан соң Ярмөхәммәтнең вазифасы бетә. Ул комгандагы салкын су белән коенды да алача сөлгегә уранып утырды. — Ух, мунчасы ла мунчасы, чәе лә чәе, — ди бабай. — Син беләсеңме, Ярмөхәммәт, мунча кайчан килеп чыккан, ә? — Юк, бабай, белмим... — Би-ик борынгы заманнарда татарларда мунча булмаган... Ә-әх, чәе лә чәе... Кешеләр су коенганнар да — вәссәлам... Элек заманнарда кешеләр, бер ыру булып, бер түбә астында яшәгәннәр... Бабалары, әбиләре, аталары, аналары, киленнәре, малайлары — барысы да бергә булган. Алып батырның да нәселе ишле булган... Алып батыр уртанчы малаен өйләндерергә уйлаган. Чит-ят җирдән бик матур бер кыз ярәшкәннәр дә туй ясаганнар. Туйдан соң Алып нәселе корый башлаган. Ә-әх, мәтрүшкәсе лә мәтрүшкәсе... Пәһлеваннар, кибеп, җан тартканнар, хатын-кызлар кысырланган. Ә яшь килен, берни булмагандай, сау-сәламәт йөри, ди. Агайлар сизенгәннәр, нәселнең коруына шушы яшь килен генә сәбәпче, ул юха җылан булырга тиеш, дигәннәр. Шуннан соң моның сихерен белергә уйлаганнар. Бу киленчәк чыннан да җыланнар токымыннан икән. Ә җылан кызларның кендеге булмый, ди. Бөтен хатын-кызларның да кендеге була, ә җыланнарның кендеге булмый икән. Чөнки алар җылан күкәеннән яралганнар. Алып батырның уртанчы улы хатынын чишендереп карый да аның җылан кыз икәнен фаш итә. Әгәр дә ул аның кендексез икәнен башта ук, өйләнгән көнне үк белгән булса, нәсел болай хәтәр кырылмаган булыр иде. Шуннан соң аксакаллар уйлаганнар, уйлаганнар да бер фикергә килгәннәр. Өйләнгәч тә кияүне кәләше белән бергә мунчага җибәрергә, дигәннәр. Беренче көнне үк кияү күрсен, белсен: аның хатыны юхамы, әллә адәм хатынымы? Менә шуннан соң татарлар мунча ясарга һәвәсләнеп киткәннәр. Шуңа күрә безнең халык иң беренче кияү мунчасы яга башлаган... Ә-әх, чәе лә, чәе... Ьәр җомга алдыннан мунча керү зарури, ди торган иде Акбарыш бабай... Ярмөхәммәт бабасы сөйләгән әкиятне йотлыгып тыңлады тыңлавын, әмма дә мәгънәсен аңлап бетермәде. Байтак вакытлар узгач, үзе кыз куенына кергәч кенә, ул аксакаллы бу картның хәйләсенә төшенер. Хикмәт юха җыланда түгел икән лә. Хикмәт тормыш, йола, гадәт шартларында икән ләбаса. Ишле гаиләдә яңа өйләнешкәннәр иркенләп серләшә алмый. Атнага бер булса да икәүләп мунчага бару бик четерекле мәсьәләләрне хәл итә. Ярмай-Урак авылын гына түгел, күрше-күләннәрне дә гаҗәпкә калдырган бер вакыйганы Ярмөхәммәт әле дә булса хәтерли... Анасы Хурлыгаян ягыннан агайне Җәмлегол абзый өйләнгән көнне үк беренче хатынын аерып җибәрде. Җәмлегол абыйның анасы күршеләренә зарланган: — Киленебез яккан мунчама бармады. Җәмлегол ялына, мин үгетлим — юк. Бармыйм, ди и фчу. Кире тәре. — Ьи-и, Заһирәттәй, бер-бер ярамаган тилчә-мазары бардыр аның, — дигәннәр авыл хатыннары... — Әстәгы, мужыт ул юха җыландыр, шуңа күрә ире белән мунчага бармыйдыр. — Ирен яратмый инде алайса. Яратса, барыр иде... Икенче көнне Җәмлегол ат җиккән дә әйткән: — Ярар, үскәнем, син ата-баба йоласын тотмыйсың икән, бигайбә! — дип, киленчәкне кире илтеп куйган. Айдаш баба тагын мунчага кереп китте. Ул тагын чабыначак. Дүрт себеркенең дүртесеннән чыбык-чабык кына калачак бабайдан соң. Өйалдындагы чәйне берүзе эчеп бетерәчәк. Шушында суынып, корынып, кипшенеп, бәйрәм киемнәрен киеп өйгә кайтачак баба. Өйдә чыннан да бәйрәм исе аңкый иде. Самавыр яңадан куелган. Матур итеп, моңлы итеп салмак кына чыжлап-сайрап утыра. Казан өстеннән бу күтәрелә. Өй эче тулы коймак исе. Бабасы мунчадан кайтып кергәч, онык-кыз сөйләнә башлады : — Мунча булгач мунча булсын, бәйрәм булгач бәйрәм итсен бабаң, диде әнкәй. Шуңа күрә теге онны тугылап, коймак пешерергә кушты. — Үзем дә әйтермен дигән идем дә, онытылган. Ярый инде, үзегез сизенгәнсез, — ди карт. Ул канәгать иде. Ярмөхәммәт белән Факиһә самавыр тирәли утырды. Ләкин Айдаш карт табын ягына борылып та карамады. — Анагыз кайтканны көтик, балалар, — диде ул. — Бәйрәм ашы бергә-бергә тәмле була ул. — Коймак суына бит, — диде кыз. Аның тавышында үпкә чаткысы сизелде. — Суынмас, кызым, син аны тимер табакка салып, өстен каплап, казан астынарак куй! Хурлыгаян эштән бик арып кайтты. Икешәр норма урак урып кем генә арымас. Ул, болдыр баскычына утырып, чабатасына иярә кайткан арыш орлыкларын җиргә какты. Тавык халкы, берсен-берсе баса-сыта өерелеп, орлык өчен талаша башлады. — Үлешәсез бит инде, — диде Хурлыгаян, ачусыз гына. Өйгә кергәч, Хурлыгаянның күңеле күтәрелеп китте. Җелекләргә үтә торган тәмле ис таралган. Кайнатасы, балалары өстәл тирәли кайнаша-кайнаша аны көтә. Чәй көтә. Коймак көтә икән бит. Аннан башка табынга утырмасларын ул яхшы белә, белсә дә: — Нигә ашамадыгыз инде? — дип кызына пышылдады. — Бабай бит, — диде кызы, — сине көтәргә кушты. Факиһә самавыр башындагы чәйнекне чак кына кыйшайтып куйды: самавыр, болындагы челлә чикерткәләре авазы чыгарып, яңара башлады. Ана кеше кулларын, битен сөннәтләп алгалаганчы, табын әзер иде инде. Хурлыгаян яртылаш кына булса да бәхетле. Кызы белән улы — бер сөенеч. Үз атасыдай булып беткән кайнатасы да авыр чакта нык терәк, шөкер. Ни әйтсәң дә, өзелеп ачыкканнары бик сирәк булды. Айдаш карт балаларга ачтан шешенергә ирек бирмәде. Чабата ясап сатты, Хурлыгаян палас сугып — барыбер очын очка ялгап, җан сакладылар. Шулай да олы бәхет өчен бер генә кеше җитми табынга — Хисбулла. Хисбулла җитми... Табын янында беркем бер сүз кузгатмады. Бер уч он тугы лап пешергән коймакны, бетә күрмәсен дигәндәй, тәмләп ашадылар. Чәй күбрәк эчелде. Чәйдән соң Хурлыгаян белән Факиһә мунчага җыена башлады. Ярмөхәммәт, мунча тәрәзәсе өстендәге буш тартмачыкны алып, бакча аша су буена төшеп китте. Айдаш карт агөйнең түр сәкесенә үрмәләде. Тир корыткыч сөлгесен ул нишләптер өстәл башында, кара өйдә калдырмады. Сөлге, сәер булып, карт артыннан сөйрәлеп бара. Айдаш карт агөйгә кереп киткән инде, ә сөлге Айдаш карт артыннан җыландай шуышып бара сыман тоелды Хурлыгаянга. "Әткәй, сөлгеңне ташла!" дип кычкыра язды Хурлыгаян. Аның урынына кызы өлгерде: — Бабай, сөлгеңне калдыр, — дип көлә-көлә, Факиһә бабасы иңенә ябышкан сөлгене алып чөйгә элде. Аналы-кызлы мунчага киткәндә, картның: — Ерак китеп йөрмәгез, — дигән тавыигы ишетелде. — Ерак түгел, бабай, мунчага гына, — диде Факиһә. АБАГА ЧӘЧӘГЕ Бабасы да, башкалар да Ярмөхәммәт уйнарга чыгып китте дип уйладылар. Уйнарга китмәде ул. Урманга китте. Чакматаштан бушаган тартмачыкны чүпрәккә төреп, абагалыкка китте. Бәлки, абага Ярмөхәммәттән чәчәген яшермәс? Ятып калганчы, атып кал. Ярмөхәммәт бәхетен сынап карарга булды. Бабай белән урманда рәхәт иде. Ялгыз башың гына шүрләтә. Агач артында күзләр бар. Алар синең һәр адымыңны күзәтеп тора. Яман ният белән карыймы ул күзләр? Әллә болай гына карыймы? Бәлки, ул төлкедер? Бүре булуы да бик ихтимал. Барасың да барасың, ә билгесез караш һаман синнән калмый, ияреп бара. Ияреп бара, ә үзе күренми. Ул билгесез затның аяк тавышлары да ишетелми. Коры ботаклар да шартлап сынмый, кипкән яфраклар да чыштырдамый. Ярмөхәммәт шунда гына аңлады, бу караш — урман күзе. Дөресрәге, Урман Иясенең карашы иде бу. Урман Иясе Ярмөхәммәткә тимәс. Ярмөхәммәт урманга явыз ният белән килми. Бары тик абага чәчәге өчен генә. Тимәс аңа Урман Иясе. Ә шулай да шүрләтә. — Урманда кеше бар! Урманда кеше бар! Бәләкәй кеше абагалыкка таба бара! Сак булыгыз! Урманда кеше бар! — дип кычкырып узды күкшәкош. Урманга керү белән караңгы төште. Күзгә күренмәс сукмак сабыйны абагалыкка китереп җиткерде. Көндез үк сайлап куйган карт зиреккә менеп, төн уртасын көтәргә булды Ярмөхәммәт. Ул, чакматаш тартмасы төрелгән нәни төенчеген тешләп, җәһәт кенә зиреккә үрмәләде. Зирекнең сөзәк ботагына менеп атланды. Җилкәсе белән агач кәүсәсенә сөялде. Арка яктан һөҗүм була алмый: аны зирекнең юан кәүсәсе саклый. Астан да куркыныч юк: бүренең, төлкенең буе җитмәс. Тукран тавыигы ишетелми. Көне буе агач чукып, мие чәчрәп чыга язгандыр да ял итәдер. Күкшә тавышы да яңгырамый. Көн кошлары әкренләп тына, төн кошлары бер-бер артлы уяна бара. Аста коры яфракларны кыштырдатып керпе йөри. — Ьу-у, һу-у, — дип, Сак белән Сок бер-беренә аваз СӘЛӘ,. Өстә, агач башларындагы зәңгәр ачыклыкта, ара-тирә ябалакларның тавышсыз-тынсыз гына очып киткәннәре күзгә чалынып кала. Ярканатларның тын гына очканнары күңелгә шом сала. Алар шулкадәр тиз оча, күз иярми кала. Әйтерсең лә кемдер ыргыткан таш шулай атылып китә. Ьичнинди тавыш юк, канат җилпегән, каурый сызгырган колакка ишетелми. — Фуй-фу! Фуй-фу! — дип, кайдадыр ябалак фуфылдый. Бөтен урман зең-ң-ң итеп зеңләп тора. Нәрсә шулай зеңли? Әллә колак шулай чыңлыймы? Ныклап яшеренгән булса да, каһәр суккан черки халкы Ярмөхәммәтне тәки эзләп тапты бит. Әллә шул озынборыннар тавышымы теге зеңгелдәвек? Юк, черкиләр безлиләр, зеңгелдәмиләр. Хәзер Ярмөхәммәт тик кенә утыра алмый инде, чәбәләнә, кашына. Үз яңагына сугып-сугып ала. Муенына да чат ябышалар, имансызлар. Ул чәбәләнә башлау белән, әлеге зеңгелдәү юкка чыга. Колак янында черки безелдәве генә торып кала. Бераз тик утыргач, урман тагын тоташ зеңләү белән тулды. Шунда ул зеңләү тавышының кайдан килгәнлеген аңлады. Баш очында гына вак черки "баганасы" басып тора. Меңләгән черкичекләр бөтен дөньяны зеңләвек тавышы белән тутыра икән. Үзләре тәнгә ябышмыйлар, үзләре очып та китмиләр. "Багана" булып кайнашалар, зеңлиләр дә зеңлиләр. Бер кизәнсәң, черки "баганасы" юкка чыга, аннары күз ачып йомганчы янә пәйда була. Зәңгәр күк йөзе аша тавышсыз гына тагын бер ярканат очып узды, аның артыннан, җепкә тагылгандай, ябалак атылды. Тагын бер кат мәче башлы ябалак фуйфулап алды. Аннан соң шәүлегән мияулаганы ишетелде. Абагалыкның уртасында Шәмәй качкын кабере. Кабер күренми. Күренмәсә дә, ул төнге урманга тагын да шом өсти. Ярмөхәммәт бөрешеп килде. Шулчак аста, абагалыкта могҗиза булып алды. Әллә каян, читтән, карурман эченнән шулкадәр матур асылташ очып төште дә абага сабагына кунды. Сабакка кунуга ук асылташ чәчәккә әверелде. Ярмөхәммәт "Төштер бу" дип уйларга да өлгермәде, шул чәчәктән ерак түгел генә тагын бер чәчәк ачылды. — Әсс... тагы... — дип шаккатты Ярмөхәммәт. Бу чәчәкләрнең матурлыгын башка бер чәчәк белән дә чагыштырып булмас иде. Чәчәкләрнең берсе бирәзәнең сыеграк төсе белән балкый. Икенчесе — алсу. Зәңгәрсу төслесенең уртасында алсу ут ялтырый; алсу чәчәкнең үзәгендә зәңгәрсу төс. Балкый утлар, җем-җем җемелди. Күк йөзендәге йолдызлар салкын кичләрдә шулай төрле төсләр белән яна. Ярмөхәммәт зиректән шуып төшкәнен сизми дә калды. Барган уңайдан ул, төенчеген чишепь тартмачыгын алды. Чәчәкнең иң беренчесенә якын килде. Йөрәк колак ярысына бәрә. Каушаган йөрәк тавышы бөтен урманны яңгыратып дулый. Ярмөхәммәт чәчәккә иелде. Якыннан ул тагын да матуррак күренде. Караган саен, чәчәк Ярмөхәммәтне үзенә ныграк тарта. Күзне аннан аерып булмый. Күз кабагы белән бер сирпеп алсаң, чәчәк юкка чыгар сыман. Кышкы кичләрдә казан астына яккан учактагы утлы күмергә карап утырырга ярата Ярмөхәммәт. Күмер өемендәге иң матур ялкынлысын, алсу катнаш зәңгәрсу күмерне сайлап ала да, өнен җуеп, учак янып беткәнче шуңа карап утыра. Утыра торгач, күмер шулкадәр матур дөнья булып ачыла ки, хәтта шул матурлык эченә керәсе килә башлый. Ул матурлык пешермәс, яндырмас, тәнне көлгә әйләндермәс кебек тоела. Абага чәчәге нәкъ менә шуның кебек балкый, яна. Күзен йоммыйча Ярмөхәммәт матурлыкка карый. Шулчак күрше абагадагы ут кинәт һавага күтәрелде дә юк булды. "Димәк, абага чәчәген үз сабагында сакламый! Димәк, чәчәк кайдадыр читтә, яшерен урында саклана! Вакыт җиткәч, чәчәк үзе очып килә дә, абаганы серкәләндергәч, кире китә. Яңадан яшеренә, юкка чыга. Шуңа күрә кешеләр аның чәчәген табалмый изаланалардыр", — дип уйлады Ярмөхәммәт. Бусы да очып китә күрмәсен дип, Ярмөхәммәт асылташка үрелде. Ләкин аның бармаклары матурлыкка кагылмады. Чәчәккә кул тигезүдән курыкты ул. Матурлыкка кул тигерү, ихтимал, кешеләргә ләззәт бирә торгандыр. Ә кеше кулы тигәннән матурлык үзе рәхәт аламы икән соң? Үсемлек сабагын тырнагы белән өзеп, ул чәчәкне, сабак белән бергә тартмачыкка салып, янә чүпрәк белән төрде. Төенчекне күкрәгенә кысып, аягүрә баскан иде, егылып китә язды. Күк йөзе меңләгән матур йолдызлары белән абагалыкка егылып төшкәнмени? Абага чәчәкләре шулкадәр күптөрле: берсе алсу, берсе яшькелт, икенчесе зәңгәрсу. Кайбер чәчәкләрдә бөтен төсләр дә бар. Ярмөхәммәт абагалыкта озак тормады. Ут чәчәге салынган тартмачыкны күкрәгенә кысып, артыннан йөз албасты кугандай, караңгы сукмакка томырылды. Урманны чыккач та ул байтак чапты. Куып килүче юкмы дигәндәй туктап артына борылды. Куа килүче юк иде. Артта кап-кара урман шәүләсе сузылып ята. Ярмөхәммәт, бераз сулыш алгач, тагын юырта башлады. Алда кара-кучкыл булып авыл ята. Бер ут әсәре юк. Өйләр күренми. Әйтерсең лә авыл юк, кара шомлы шәүлә генә күзгә чалына. Ара-тирә этләр өргәне ишетелгәләп куймаса, бу караңгы шәүләне әрәмә дип уйларга мөмкин. Туры басмадан үз урамнарына чыккач кына, Ярмөхәммәтнең эченә бераз җан керде. Шул вакыт этләр ешрак өрә башлады. Түбән очта, Сафиҗан абыйлар тирәсендә, эт улый. Сафиҗан абыйныкыннан башка уларлык эт юк анда. Алабай шулай улый. Башка этләр аңа өрә-өрә җавап бирә. Алабай тагын озын итеп улады. Төн уртасында эт улавы зиһенне бораулап, бәгырьне чәнчеп узды. Ярмөхәммәтнең күңел почмагында шом яралды. Шулчак Ярмөхәммәтләр тирәсендә капка келәсе шалтыраганы ишетелде. "Рәүфләр капкасы", — дип уйлады Ярмөхәммәт. Бераздан соң тагын бер капка келәсенә бастылар: монысы Ярмөхәммәтләр капкасы. Ярмөхәммәтне эзләп, әнкәсе Рәүфләргә кергәндер дә кире чыккандыр. Бераз кайта торгач, Ярмөхәммәт тәрәзәләрдә ут күрде. — Мине эзлиләр! — диде ул, ишетелерлек итеп. Үз турыларына җиткәндә, Ярмөхәммәт сәер бер җанлылык, хәрәкәт, ыгы-зыгы барлыгын сизде. Рәүфләр капкасы тагын шалтырап ачылды, капкадан Рәүфнең анасы Мәрфуга апа чыкты, ул: — Ьи-и, Алланың рәхмәте, — дип шомлы тавыш белән сөйләнә-сөйләнә урам аркылы чыгып, Ярмөхәммәтләр капкасына таба китте. — Ни булды, Мәрфуга апа? — диде Ярмөхәммәт караңгылык эченнән. — Әллә мине югалттыгызмы? — Әстәгыфирулла! Ярмөхәммәт, синме бу? — диде хатын. — Кайда йөрисең син?.. Бабаң... бабаң бит... Ярмөхәммәтнең йөрәге табанына төшкәндәй булды. Ике өйдә дә ут яна. Ул сәер бер шомлы халәттә кара өй ишеген ачты. — И Аллам, кичтән генә йөгереп йөрде югыйсә... — дип ярым җылап, ярым пышылдап сөйләнә әнисе. — Кая йөрисең син? — диде Факиһә. — Бабай... Өй эчендә тагын күрше карчыклары бар иде. Агөй ишеге ябык. Мәрфуга апа агөйгә узды. Ярмөхәммәт, нишләргә белмичә аптырап, ишек катында басып калды. — Менә, улым, Ярмөхәммәт, — диде Маһибәдәр әби. — Бабасыз да калдың инде... Анасы, җылавыннан туктап, тыңкышланган борынын тартатарта, Ярмөхәммәт янына килде дә кочаклап алды. — Бабаң дөнья куйды бит, балакаем, — диде дә, тавыпг чыгармаска тырышып, тагын җылый башлады. Ярмөхәммәт берни аңламады. Ул тартмасын кушучлап тоткан да күкрәгенә кыскан килеш тик тора. Әбиләр пышын-пышын гына сөйләшә: — И гомер диң, йа Алла, йа Кябир, урыны оҗмахта булсын! Әнкәсе аны агөйгә алып керде. Түр сәкедә Айдаш баба чалкан ята иде. Гәүдә ак чүпрәк белән капланган. Күкрәгенә Айдаш картның үз пычагы куелган. Бу — хәнҗәр. Айдаттг карт аны шулай атый иде. Бабасының иң кадерле әйберсе хәнҗәр икәнен Ярмөхәммәт яхшы белә. Ул аны урманга барса да, печәнгә чыкса да, уракка төшсә дә, беркайчан да үзеннән калдырмый иде. — Миннән соң бу хәнҗәр сиңа калыр, улым, — дигән иде бабасы. Ул чагында Ярмөхәммәт бик бәләкәй булгандыр шул: — Кайчан үләсең соң син, бабай? — дип сораган иде, бабасы, аны аркасыннан сөеп: — Син бу хәнҗәрне йөртерлек булгач, — диде. Сәке йөзлегендә Бәдигылҗамал әби утыра. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә дога укый. Хурлыгаян баласын кайнатасы янына ук алып килде. Хатын ипләп кенә каплавыч почмагын ачты. Каплавыч астында Айдаш карт йоклап ята иде. Имәнгеч бер тойгы кичерде бу вакытта Ярмөхәммәт. Бабасы баба инде, ул гел шулай йоклый, йоклаганда Ярмөхәммәт гел аның янына елыша иде. Бабасы борылыр иде дә, тыштан туңып кергән оныгын йонлы, җылы күкрәгенә кысып, баланың ике аягын да ике бот арасына куеп ята иде. Җылы иде, кайнар иде аның бабасы. Менә хәзер дә, җәймәне күтәреп, бабасы янына кереп ятар төсле тоелды аңа. Ләкин Ярмөхәммәт бабасына елышмады. Бабасының йөзен күрүгә үк, ул имәнсенеп куйды. Бабасы, нәкъ бабасы булса да, сәер иде. Элеккеге бабасы шулай чалкан ятса гырлый иде. Гырламаганда, мыш-мыш килеп сулыш алып йоклый иде. Яки аның борыны сызгыра торган иде. Иә бабасы төшендә авыз чапылдатып нидер чәйни-чәйни мыгырдана иде. Ә бу бабай тик ята. Ул тере түгел, аның җаны юк. Ярмөхәммәт шуны аңлады. Ул үзе дә сизмәстән бабасыннан читкә тартылды. Әнисе мәетнең йөзен каплап куйды, аннан соң дәшми-тынмый гына баласын агөйдән алып чыкты. Бәдигылҗамал әби догасын ишеттеребрәк укый башлады. — Гел уйламаганда диген, кинәт булган икән шул, — диде Маһибәдәр әби. — Урыны җәннәттә булсын, йа Раббем! — Үзе су ташыды, үзе мунча якты, урманга барып, яңа себерке бәйләп кайтты. Җен кебек эшләде. Озак итеп мунча керде. Чиста киемнәрен киде. Ямаулы алачалар биргән ием дә, юк, килен, миңа теге күлмәк-ыштанны бир, дип үзе сорап алды. — Сизенгәндер, бәгырькәй. Үлем шаукымы белән йөргән инде ул, — диде Маһибәдәр әби. — Бик җиңел әҗәл булган инде. Саваплы кеше иде, мәрхүм. — Мунчадан чыктык Факиһә белән, ул-бу юк иде... Чакырып алды. Кая Ярмөхәммәт, ди. Уеннан кермәде әле, дибез. Кайда ул, ди. Факиһә әйтә, Ярмөхәммәт берәр җылы мунчада малайлар белән кич утыра торгандыр, ди. Факиһәне эзләтеп кайтардым. Юк Ярмөхәммәт. Бик көтте инде Ярмөхәммәтне, ике сүзнең берендә, кая Ярмөхәммәт, дип сорады. Килен, вакыт җитте миңа, ди. Хисбулла хәбәрсез. Исән булса, бер кайтыр әле. Хисбулла минем сүзгә карамады, сине сайлады. Дөрес, килен, мин сине алдырырга разый түгел идем. Шулай да син әйбәт килен булып чыктың. Рәхмәт! Өметем өзек иде. Шөкер, Ярмөхәммәт безнең сизгерлекне алган атасыннан. Ул дөньяның серенә төшенәчәк бала. Шуның өчен рәхмәт сиңа... Кайтмадымы Ярмөхәммәт, дип сорады тагын. Факиһә, син дә әйбәт күңелле бала, ди. Рәнҗемәгез карт атагызга. Төрле чаклар булгандыр. Заманалар шундый килде бит безгә... Шулай дигәч, мин җылый башладым... Җыла, килен, җыла, диде. Сүзең булса, килен, әйт. Хәзер тел яшерүнең мәгънәсе калмады, ди... Юкны сөйләмә, әткәй, сиңа үләргә иртәрәк әле, дидем... Менә шулай сөйләш, сөйләш син минем белән, ди... Тавышың матур бит синең, килен. Ишегалдында малларга дәшкәндә, мин синең тавышыңны рәхәтләнеп тыңлый идем... Шулай дигәч, тыела алмыйчан, тагын җылап җибәрдем... Факиһә җылый, мин җылыйм. Әткәй әйтә, алай тавышлы җыламагыз, ди. Мәет янында күз яше күрсәтү килешмәс. Тавышлану, кычкырып җылау гел ярый торган эш түгел. Тып-тын гына минем рухыма дога кылырсыз. Тып-тын гына минем яхшы эшләрем турында уйлап утырырсыз мәетем янында... Әткәй, үзең рәнҗемә инде миңа, дидем дә тагын сыгылып төштем. Шулчак әткәй нидер әйтергә теләгән иде, ахрысы, ияген-сакалын күтәрде дә җиңел сулап куйгандай итте дә, башы кыегаеп төште... Кулымда җан бирде... Ярмөхәммәт, күзләрен зур ачып, бүлмәч сәкесендә утыра. Мәет сакларга тагын бер-ике карчык керде. Карчыклар алмашлап агөйдә Айдаш баба мәете янында утырып торалар да монда чыгалар. Факиһә самавыр куеп җибәрде. Бәдигылҗамал әби, бу якка чыгып, көйле китап укый башлады. Ишетелер-ишетелмәс моң да Ярмөхәммәтнең кинәт катып калган күңелен йомшартмады. Бер почмакта әнкәсе кемнәр беләндер кәфенлек, тастар башлары, гүр садакасы турында пышылдаша. — Абага чәчәген алып кайттым мин, — диде Ярмөхәммәт үзалдына. Бәдигылҗамал әбинең гел бертөрле тавышы малайны изрәтте. Ул, чәчәк салынган тартмачыгын учлаган килеш, сәкегә ятып йокыга китте. Айдаш картның мәетен гүргә иңдергәндә, Ярмөхәммәт кабер якасыннан читтә басып торды. Кабер инде күптән әзер. Комсыз зират зур итеп авызын ачкан да "кайчан соң миңа ризыгымны каптырасыз" дигән сыман тын гына шом белән мәет көтеп тора. Кабер авызы белән янәшә Айдаш бабаның җеназасы ята. Мулла абзыйның озак итеп җеназа өстендә ясин чыгуы да, бабайны җирләргә килгән карт-корының аратирә ютәлләштергәләп утыруы да Ярмөхәммәт колагына кермәде. Ярмөхәммәт әллә нинди сәер бер хәлдә тораташ булып каткан да күрше кабер өстендә котырып үскән сирень чәчәкләренә караган. "Гаҗәп икән, — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Сирень әллә кайчан чәчәк атып койды бит инде. Бу тиле куак нигә соңга калган?" Сирень тәлгәшләре шулкадәр тыгыз, куе, әйтерсең лә Халит бабай кабере өстендә чәчәкләр кибәне өеп куйганнар. Җил булмаса да, зират агачлары шаулап ала, югарыдан исеп киткән җилнең итәге агачларның иң очындагы берничә яфракны бер-беренә бәргәләштереп китә дә, яфраклар тагын ихтыярсыз шәлперәеп асылынып кала. Ярмөхәммәт җыламый. Мәет өстендә җыларга ярамый. Мәет өстендә хәтта кычкырып сөйләшергә дә кушмыйлар. Айдаш картны юарга иртүк картлар килде. Ярмөхәммәт ал арга сабын-сөлге, чиләк-су, комган ташып, ярдәм итеп торды. Җеназаны өйдән алып чыктылар. Ун кеше күтәреп зиратка алып китте. Ярмөхәммәтнең анасы, апасы Факиһә, күрше хатыннар капка төбендә басып калды. Барысы да яулык очлары белән битләрен каплап җылый иде. Ярмөхәммәт иң алдан йөгерергә дип башка чыккан иде, мулла абзый аны, җиңелчә генә шелтәләгәндәй: — Җеназа алдыннан барырга ярамый! — дип артка куды. Шуннан соң ул җеназачылар сафының иң артына чыкты. Ул әледән-әле борылып карый. Күрше карчыклар, анасы, апасы һаман кереп китмәгәннәр әле. Зират борылмасына җиткәч, Ярмөхәммәт тагын артына борылды. Әбиләр, апалар таралып бара, капка төбендә анасы белән апасы һаман тора. Ярмөхәммәт белә: алар һаман җылый. Җеназа тыкрыкка керде. Тыкрык башында Галимхан белән Рәүф килеп кушылды. Мәетне гүргә иңдерер вакыт җитте. Шулчак җил исеп куйды. Халит карт кабере өстендә үскән сирень тәлгәшләре атынып алды. Сирень исеннән Ярмөхәммәтнең тыны капланды. Куе, тынчу, авыр иде ул ис. — Кил, улым Ярмөхәммәт! — диде мулла абзый. — Бабаң белән бәхилләш. Якынрак җибәрегез баланы. Җеназачылар боек кына бер читтә торучы Ярмөхәммәтне мәет янына уздырдылар. Ярмөхәммәт бабасының таплана башлаган йөзенә карады. Кулы белән аның битен сыпырырга кушкан иде анасы. Ярмөхәммәтнең кулы тияр-тимәс бабасы йөзенә кагылды. Кагылды да Ярмөхәммәт имәнсенеп китте. Төн эчендә мәетнең яңак сакалы үсеп чыккан иде. Элек Ярмөхәммәт шушы төртмә сакалга уч төбен ышкып шаяра иде. Көзге-кышкы салкыннарда ул бабасы куенына кереп, бөгәрләнеп ята иде. Айдаш картны ләхеткә куеп, имән такталар белән каплаганнарын игътибар белән карап торды Ярмөхәммәт. Ләхетне бик яхшылап, ышанычлы итеп каплаганнан соң, агайлар берәм-берәм кабердән сикереп чыктылар. Картны җирләргә килгән авылның ир-заты, әле кичәле-бүгенле генә сугыштан кайткан абзыйлар, бер ымтынуда каберне күмеп тә куйдылар. "Нигә шулай ашыгалар икән алар?" — дип уйлады Ярмөхәммәт. Әйтерсең лә Айдаш карт кабердән чыгарга гаугалаша. Бәлки, шулай кирәктер? Үлгән кешене тизрәк җир куенына тапигыру хәерлерәктер. Еллар узгач, Ярмөхәммәт үз гомерендә бик күп тапкыр җеназа җирләгәнне күрер. Күргән саен ул нәкъ бүгенгедәй тагын уйлар: "Нигә шулай ашыгалар икән кешеләр?" Кулларына көрәк тоткан таза-таза ир-җегетләр бер-берсе белән ярыша-ярыша кабергә туфрак ишә. Әйтерсең лә алар, бу ярышта зур күрсәткечләргә ирешеп, беренче яки икенче урынны алырга җыена. Бу, бәлки, мәрхүмнең якыннары алдында яхшатланудыр? Янәсе, күрегез, менә ничек тырыш мин, мәетне ничек оста күмәм! Айдаш картның якын туганнары юк. Исәннәрдән аның иң кадерле кешесе — оныгы Ярмөхәммәт кенә. Ә сабый алдында кемгә кирәк яхшатлану? Җеназачылар эшне тиз тотты. Кабер балчыгын матурлап өеп, баш очына яңа гына кисеп алынган тупыл агачы утырттылар. Көрәкләрен иңбашына салып, агайлар тарала да башлады. Бишәр, унбишәр тиен гүр садакасы эләктергән малайшалай да зираттан чыкты. Мулла абзый гына берьялгызы кабернең баш очына чүмәшеп калды. Ул сөаль фәрештәләренә ничек җавап бирергә икәнлеген Айдаш бабага әйтеп торыр өчен шулай утыра. Зират капкасы янында Ярмөхәммәтне Галимхан белән Рәүф көтеп тора иде. — Барыгыз, сез кайта торыгыз! — диде Ярмөхәммәт. — Мин мулла абзыйны көтәм әле. Нигә кирәк сиңа мулла абзый дип төпченеп тормадылар малайлар, учларындагы җып-җылы бакыр акчаларын кысып, авылга таба йөгерделәр. Ялганлады Ярмөхәммәт. Мулла абзыйны көтми лә ул. Ярмөхәммәт тиз генә зират капкасыннан эчкә узды. Мулла абзый ашыкмыйча гына кайтып килә иде. Ярмөхәммәт якындагы чардуган артына посты. Мулла абзый чардуганны узып китте, зират капкасын яхшылап бикләде дә авылга таба атлады. Поскан урыныннан чыгып, Ярмөхәммәт туп-туры бабасы кабере янына килде. Җеназачылар кабердән кырык адым китү белән, сөаль фәрештәләре, гүргә кереп, гүр иясеннән сорау алачак. Ярмөхәммәт шул сорау алганны ишетергә дип качып калды. Ул, тынын кысып, колагын кабер туфрагына куйды. Агачлар өстеннән җил исеп узды. Зират печәне арасындагы чикерткәләрнең колак тондыргыч чырлаулары белән исеп киткән җилдән соң лепердәшкән яфраклар тавышы гына калды зиратта. Тагын җил исеп куйды. Бүрек хәтле генә җил, адашып, аска килеп төште дә Халит бабай сирененнән бер көлтә ис алып килеп Ярмөхәммәтнең чыраена сылады. Ярмөхәммәт бер мәлгә тын ала алмый торды. Куе, тыгыз сирень исе, бияләй-бияләй кисәкләр булып, бугазларга, үпкәләргә кереп тулды. Шушы ис, сирень исе Ярмөхәммәткә гомере буена бабасының үлгәнен искә төшереп торыр. Гомер буе Ярмөхәммәт сирень исле хушбуйларны сөймәс булыр. Гомере буе Ярмөхәммәт аңында сирень исе белән үлем төшенчәсе янәшә йөрер. Җил узып киткәч, ул иркен сулыш алды да янә тынын кысты. Игътибарын җир астына төбәде. Урман кебек куе агачлар, зират агачлары арасында көндез дә куркыныч, шомлы. Әллә шулай киеренке тыңлаганга, әллә колак чыңлавы шулаймы — Ярмөхәммәткә кабер эченнән тавыш ишетелгәндәй булды. — Тәңрең кем, Алла колы Айдулла? — дип сорый Нәнкир фәрештә. "Тәңрем — бер Алла!" дип әйтергә өйрәтә торган иде әнкәй. — Кем өммәтеннән? Пәйгамбәрең кем, Алла колы Айдулла? — дип сорый Мөнкир фәрештә. — Мөхәммәт өммәтеннән мин, пәйгамбәрем Мөхәммәдерәсуллаһ дияргә кирәк. — Динең кем? Кем динен тотасың? — дип кычкырды Нәнкир. — Динем — Ислам! — дип җавап бирә Айдаш карт. Агачлар шаулавы көчәйде. Чикерткәләр тынып калды. Сирень кибәнендә чәчәк тәлгәшләре салмак кына атына башлады. Ярмөхәммәтнең күңеленә шом иңде. Ул тар сукмак буйлап капкага таба элдерде. Әйтерсең лә аның артыннан Нәнкир белән Мөнкир куа. Койма аша ничек сикереп чыкканын да сизмәде ул. Зират артта калгач, тыкрык уртасына җиткәч кенә, Ярмөхәммәт туктап артына борылды. — Зерә курыктым, — диде Ярмөхәммәт. — Чурт та юк анда. Колакка гына ишетелгәндер ул. Ярмөхәммәт тибешрәк атлый башлады. Тыкрык башына җиткәндә, әпертиләр-әрекмәннәр арасыннан ике гәүдә калыкты: бу Рәүф белән Галимхан иде. Авыр чакта дусларының янәшәдә булуына эчтән генә сөенде Ярмөхәммәт. Бер сүз әйтми-нитми ул дусларын узып китте. Рәүф белән Галимхан аның артыннан иярде. Рәүф бер яктан, Галимхан икенче ягыннан килеп аның белән тигезләште. Беркем бер сүз әйтмәде. Ни дисең инде мондый чакта? Аларның шулай сүзсез атлавы Ярмөхәммәткә ошый. Юата башласалар, түзмәс иде, җылап җибәрер иде. Олы кайгы төшкән Ярмөхәммәтне ике яктан тотып торучы ике багана кебек иде Рәүф белән Галимхан. Тыкрык буйлап малайлар түгел, гүя хәсрәт баскан, дөньяның төчесенә караганда әчесен күбрәк татыган өч ир атлый иде. Капка төбенә кайтып җиткәч, Ярмөхәммәт кереп китте, ике дусты утыргычта калды. "Ярмөхәммәт, озак торма, чык! Без сине көтәбез, бергә көлтә бәйләшергә барырбыз" дип әйтергә теләгәннәрен ул яхшы аңлады. Ләкин аның үз мәшәкатьләре бар иде шул. Ул туп-туры мунча ягына атлады. Мунчага җитәрәк өч тапкыр тамак кырды. Мунча эченнән җавап ишетелмәде. Яшергән җиреннән ул тартмачыкны алды. Абага чәчәген ул ике дустына күрсәтергә җыенган иде. Ипләп кенә ул тартмачыкны ачты. Тартма эчендә үлән сабагы гына күренде. Ярмөхәммәт сабакны әйләндерде. Сабакның аскы ягында ниндидер ямьсез бер корт бөгәрләнеп ята иде. Ул аны караңгы мунчага алып керде, әлеге кортның койрык өлеше матур ут булып җемелди башлады. Ярмөхәммәт шунда гына аңлады: "абага чәчәге" яктырткыч коңгыз икән ләбаса. Уткойрык исемле бөҗәк белән ул әнә шулай танышты. Кинәт аның күңеле тулды. Ул тыела алмыйча җылап җибәрде. Озак чыкмый торгач, Рәүф белән Галимхан ишегалдына узды. Алар ачык ишектән мунчага кермәк булганнар иде. Мунча эченнән Ярмөхәммәтнең үксегән тавышын ишетеп, нишләргә белмичә аптырап тордылар да ипләп кенә кире борылдылар. Җыласын әйдә, ялгызы гына иркенләп җыласын! ТИЛЧӘ ТИПУН Ул Тилчәне Ярмөхәммәт бик яхшы хәтерли. Сугыш якларыннан күченүчеләрнең әйберләрен олаулар белән кәнсәләр ишеге төбенә алып кайттылар. Эвакуированныйларны карарга бөтен авыл җыелды. Күчеп килгәннәр өйләргә урнаштырганны сабыр гына көтеп утыра. Тилчәле бер агай дыңгычлап тутырылган чумаданын, биштәрен кәнсәләргә ташый башлады. Шундый җитез ташый, аның чулак икәнен беркем дә сизмәде ул чагында. Үзе алак-ялак карана, җыелган кешеләр талар дип уйлый сыман. Авыл кешеләре күченүчеләр янына кызык карарга түгел, үз күзләре белән сугыш күргән бичараларны өйләренә алып кайтырга дип килгән. Мәрдехан абзый эшне тиз тотты. Нәрсәдәндер куркып, өннәре алынган карт-коры, бала-чагалар, хатын-кызлар янына килеп, ул: — Сез менә бу хатын белән китәрсез. Сезне менә бу карчык үзенә алыр, — дип урысчалатып аңлатып чыкты. Килгәннәрнең әйберләрен кул арбасына төяп, артларыннан ике-өч хатын ияртеп, кешеләр таралды. Бер-ике көннән соң, ияләшеп өлгергәч, Зәйтүнә түти марҗалардан сораган: — Нигә алай бик курыккан идегез? — дигән. Марҗалар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләп биргәннәр. "Татарлар алар кеше ашаучылар, мөселман булмаган халыкларның канын эчүчеләр, бигрәк тә яшь балаларның канын яратып эчәләр икән" дип уйлаганнар алар. "Безгә "татарлар йонлы, мөгезле, ике койрыклы була" дип сөйләгәннәр иде..." Монысын үсмер кыз әйткән. Бу сүзләрне шаяруга алып, Зәйтүнә түти: — Йонлысын йонлы инде ул безнең ирләр. Шулай да мөгез белән койрык кәҗәдә генә була, — дигән. Кәнсәләр төбеннән хатын-кызлар таралып беткәч тә, теге Тилчә урыс әйберләре өстеннән кузгалмады. — А вы чего тут сидите? — диде Мәрдехан абзый. — Әнә сезне фатирга алып баручы җегет, сез ал арга урнашырсыз, йортлары әйбәт, киң... Мәрдехан абзый Ярмөхәммәткә ымлады: — Әйберләрен төяш! — диде. Ярмөхәммәт силсәвиттәге әйберләрне алырга дип үрелгән иде, урыс, аны читкә этеп: — Не трогай! — диде. Ярмөхәммәт аны шул көннән үк сөйми башлады. Соңра билгеле булды: чакырылмаган бу кунак малайлы, ирле йортка төшәргә теләмәгән. Анысының да бер сере бар икән: алып килгән байлыгына кул сузарлар дип курыккан икән ул. — Мине ялгыз карчык, ялгыз хатын янына кертегез! — диде ул. Авыл очындагы иң кырый йортта торучы Мәфтуха әби турына җиткәч, чакырылмаган кунак кычкыра башлады: — Да, меня тут ограбят! На окраине хата мне не гоже! Сандыклар, капчыклар төялгән арбаны тартып, Ярмөхәммәт янә силсәвиткә төшеп китте. Алар төшкәндә, кәнсәләр дә беркем дә юк иде инде. Мәрдехан абый каядыр киткән. Кая икәнен беркем дә белми. Тилчәле агай сандыкларын тагын кәнсәләргә ташытты. Ташылып беткәч, әйберләре өстенә менеп утырды. Әйтерсең лә менә-менә аны таларга киләчәкләр. Үзе борын астыннан гына кемнедер сүгә, мыгырдана. Урысча яхшы аңламаса да, Ярмөхәммәт аның кыяфәтеннән үк сизде, ул татарларны каргый иде. Ярмөхәммәт нишләргә белмичә бу ризасыз абый янында байтак торды. Урманга коры чыбыкка менәсе урында, моның мыгырдаганын тыңлап тор инде. Урысча белсә, әйтер иде: эшем бар, мин сине саклап утыра алмыйм, дияр иде. Шулай да эш озакка сузылгач, Ярмөхәммәт: — Я пашул, — дип аягүрә басты. — Нет, не пошел! — диде килмешәк. — Придет ваша голова, ты мои вещи отвезешь куда гоже, тогда и уйдешь! — Башкалары кеше төсле, монысы нигә бик җимерек кашлы соң боларның? Киребеткән нәмәстә! — диде Ярмөхәммәт. — Ладно-ладно ворчать-то! — дип куйды килмешәк. Киребеткән бу агайның фатир сайлап янә кәнсәләргә төшеп утыруы бөтен авылга таралды, ахрысы, әле генә фатирга урнашкан яшь кенә бер апа килеп керде. Ярмөхәммәт бу кызны бая ук хәтерләп калган иде. Ягымлы, матур сыман тоелган иде аңа бу кыз. Ул ялгышмаган икән: кыз гаҗәп сылу иде. — Ты чего сидишь? Все устроились, а ты чего морочишь людям голову, а? — диде кыз. — Я сам знаю! — диде килмешәк урыс. — У меня товар, а өни меня обкрадут в крайней хате. — Типун тебе на язык! — диде кыз. — Иди, не морочь голову. Им работать надо. Для фронта хлеб убрать. А ты вот и его задерживаешь! Ярмөхәммәт кызның карашын үзендә тойды: булса да булыр икән ягымлылык, тагын бераз торсын иде, китмәсен иде бу кыз. Ләкин кыз киребеткән килмешәккә тагын нидер әйтте дә чыгып китте. — Типун! Типун тебе самой в такие-то места, — дип мыгырдап калды килмешәк. Менә шул көннән үк аның исеме Тилчә Типун булып китте. Мәрдехан абзый кичкырын гына килеп, бу киребеткән килмешәкне мәчет ишегалдындагы Габдулла белән Әшрәфбикәләргә урнаштырды. Икенче көнне Фәгыйлә апа бөтен балаларны башак җыярга алып китте. Барысы да Фәрдиягә карый. Кызлар чыпгынпыпгын килә, малайлар да этешә-төртешә, Фәрдия ягына ым кага. — Сәгать! Сәгате бар! Фәрдия беләгенә сәгать таккан, — дигән сүзләр ишетелә башлагач, Ярмөхәммәт игътибар итте: кызлардан чак кына читтәрәк Фәрдия бара, ни өчендер ул сул кулын ныграк болгый, өлкән яшьтәге хатын кебек, бармакларын тырпайтып, беләген уйнатып, канчыклабрак атлый. Кулына бәйләнгән сәгате елкылдап-елкылдап ала. Матур. Фәрдиянең йомры беләгендәге сәгать балаларның игътибарын үзенә тарта. Зәңгәр каешлы сәгать матурмы, әллә Фәрдиянең беләге матурмы? Белгән юк. Шулай да, ни булса да, Фәрдиянең бу кыланышы үзенә бик килешеп тора тагын. — Каян алдың, малай? — дип сорый кызлар. Председатель Сабир кызы Фәрдиянең кул сәгате тагып башак җыярга баруы әллә ни сәер хәл түгел түгелен. Атасы авыл башлыгы булса да, Фәрдия эштән калмый — бергә йөри. Кечкенә матур сәгать аңа каян килгән? Атасы бу арада районга да, шәһәргә дә бармады югыйсә. Менә мәсьәлә кайда. Отыры бу серле мәсьәлә дә ачыкланды. — Тилчә Типуннан! — диде Фәрдия. Шуннан соң кул сәгате Рәсүл беләгендә дә, Вакыйфныкында да ялтырый башлады. Бер чүлмәк сөт биреп, бөтен бала сәгатьле булды. Сыеры булмаганнар бер чиләк бәрәңгегә, ике йомарлам орлыклы төшкә, бер дистә күкәйгә Типуннан сәгать алып бәйли. Ләкин шунысы гына хәзер адәм көлкесе кебек: ул сәгатьләрнең берсе дә йөрми иде. Эче буш, телләре, саннары ялтыравыклы кәгазьгә буяп кына ясалган юри сәгатьләр иде ул. Факиһә әнисеннән: — Әйдә, әнкәй, Ярмөхәммәт белән миңа да сәгать алыйк, — диде. — Нәрсә биреп алырбыз икән соң ул сәгатьне, кызым, — диде Хурлыгаян. — Кәҗә сөтенә! — диде Факиһә. — Өч көн эчми торсак, бер чүлмәк булыр. — Сөтсез торып булмас бит, балалар, — диде Хурлыгаян. — Яшь бәрәңгегә алсак кына инде. Икегезгә бер сәгать җитәр. Алмашлап тагарсыз... Ярмөхәммәтнең дә сәгать тагып йөрисе килә иде. Баштарак бу теләк бик көчле булды. Сәгатьне кыйбат бәягә, ашый торган әйберләргә сатып аласы булгач, аның гайрәте чикте. Хәзер бөтенесе дә сәгать тагып йөри. Кызыгы юк. — Ьәй, — диде Ярмөхәммәт. — Йөрми торган, ясалма сәгать бит ул. Юри сәгать кенә. Уенчык сәгать! Нигә кирәге бар аның? Әнисе бу сүзләрне ишеткәч бик сөенде. Бер чүлмәк кәҗә сөте белән бер чиләк бәрәңгенең янда калуына түгел, Ярмөхәммәтнең эшне төптән, олыларча уйлавына сөенә иде ана. Каралты-кура, йорт-җирнең төпле хуҗасы Ярмөхәммәт буласына сөенә ул... Шулай итеп, сәгать алынмый калды. Ә Тилчә Типун уенчык сәгать сатып тамак туйдыра, байлык җыя. Товарлары үтми башласа, күрше-тирә авылларга барып сата. Сәяхәтеннән кайткач, алар Сабир белән бәйрәм итә. — Ялган сәгатьләре беткәч, нишләр икән бу Тилчә Типун? — дигән иде Айдаш карт. Аннан соң үз соравына үзе җавап та кайтарды: — Җаен табар ул. Төшеп калмас! Айдаш картны әүлия диярсең, валлаһи, әллә әйткәне фәрештәнең амин дигән вакытына туры килде, сәгать сәүдәсеннән соң Тилчә Типун энә сата башлады. Машина энәсе, кул энәсе, камыт энәләре. Бер энәгә өч кадак май сорый Типун. — Алсагыз аласыз, алмасагыз, дело хозяйское! — ди чулак сәүдәгәр. — Вәт, синагай, — ди Айдаш карт, тел шартлатып. — Эче тулы хәйлә икән бу Тилчәнең. Өстенә бумбы явып торганда, энә җыеп, сәгать тутырып йөр, имеш, ә! Күченеп килгәннәр сөйләгән. Шәһәрне тупка тота башлагач, бөтен кибетләрне ташлаганнар. Кибетләр, складлар ачык калган. Өстән нимес очкычлары бомба коя, кешеләр бер төенчек алырга да өлгермичә чигенә башлый. Ә Типун, ачык кибетләргә кереп, тылда сатарга товар җыя. Энә белән уенчык сәгать сандыкка күп керә, күтәрергә дә авыр түгел. Кыйбат сатарга да була. Сәгать күрмәгән беркатлы татар халкын алдап ятарга җитә. Бер тапкыр Ярмөхәммәт Әшрәфбикә әбиләргә йомыш белән барган иде, укытучы Валия тавышын ишетте. Ярмөхәммәт белән Әшрәфбикә әби бүлмәчтә иде. Валия олы якка кереп Типунга дәште: — Михаил Васильевич! Товарищ Ковальчук! Сез спекуляциягезне туктатасызмы, юкмы? Юкса мин сезнең бу эшегезне органнарга хәбәр итәчәкмен! — Собака ты легавая! — дип кычкырды Типун. Әшрәфбикә әби: — И Ходаем, — дип калтырап төште. — Бер-бер хәл эшләмәсә генә ярар иде. — Синең ни эшең бар? Мин малымны сатам! Не твое собачье дело, мадам Галай! — Ничек оят түгел сезгә, Ковальчук! — дип ачы нәфрәт белән әйтте Валия. — Ал арның аталары, ирләре, уллары синең җирең өчен, Украина өчен сугыша, үлемгә бара, кан коя, гарипләнеп кайта. Ә син фронтовик семьяларын талап, ал арның хәләл икмәген ашап ятасың, оятсыз! — Убирайся вон! — дип өстәлгә сукты Типун. — На что тебе сдалась это татарва? Чего ты за них горой, Валя, а? — Они люди, Ковальчук! Они воюют за нашу общую землю. И мне стыдно за тебя. Стыдно! Они молчат. Они люди терпеливые. Но я знаю, что они о тебе думают: вон ваш пьяница, ваш спекулянт, ваш бабник... — Мысли этих тварей меня не оскорбляют... Валия чыгып китте. Типун: — Ну и проваливай, — дип сукранып калды. Шуннан соң Типун энәләрен ераграк авылларга барып сата башлады. Аның бу кыланышлары турында Валия район вәкилләренә әйткәләгән диләр. Шулай мәгълүм булса да, ни өчендер Тилчә Типунга кагылучы булмады. Инде менә быел, энәләре беткәч, Тилчә Типун икешәр атна югалып тора да кайтып төшә. Ижауга барып, кара борыч, такта чәй, сабын-синька — тагын әллә ни-нәрсәләр алып кайтып сатарга тотынды. Халыкның акчасы юк, бар булганын заемга биреп бетерә. Типун алып кайткан товарларын азыкка гына бирә. Бәрәңге, май, сөт, ярмага алыштыра. Бәйләнгән шәльяулыктан да, бияләй-оектан да баш тартмый. Аннан соң, шәһәргә алып барып, шул әйберләрне акчага әйләндерә. Сугыш якларыннан күчеп килгәннәр тиз арада үз кеше булып киттеләр. Теләгәннәре беренче елны ук татарча өйрәнеп бетте. Татарчага телләре ятмаган ике генә кеше калды авылда. Картын җирләгән Бабушкә белән Тилчә Типун. Җегәрлеләр бар да эшкә чыга. Тилчә Типунны гына игә китерә алмадылар. Үзенекеләр әйтмешли, гурбатый булып калды инде ул. Фронттан яраланып кайтканнар да җае чыккан саен эшләп ашарга кирәклеген исенә төшерә торды — булмады. Тилчә Типун әллә нидә бер эшкә чыккан була да авырыйм дип кайтып китә. "Кәҗә тәкәседәй ындыр артлатып тол солдаткалар бакчасын таптарга бер дә авырмый", — дисәләр дә, "Эспикүләтсиягә йөргәндә бер дә чирләми", — дип карасалар да, Тилчә Типун барыбер үзенчә яшәде. Председатель Сабир белән әшнәләште Тилчә Типун. Әллә ничек серләре килешә шул ике кешенең. Белмәссең, бер карасаң, алар чүнниктә эчеп ята: урманга барганнар күреп кайта. Икенче карасаң, икешәр көн югалып, керәшен авылында көмешкә чөмерәләр икән: күрше авыллар сөйли. — Тилчә Типун төшеп калганнардан түгел, — ди торган иде Айдаш баба. — Кандалага охшаган ул... Ярмөхәммәт элек бу сүзләргә игътибар итмәгән иде, менә бүген аңлады ул бабасының тел төбен. Тилчә Типунны авыл халкы баштан ук сөймәде. Була шундый кешеләр, үзләре яман да түгел кебек, бүтәннәргә яхшылык эшләргә атлыгып кына торалар. Ләкин ни өчендер шундый төче кешеләрне үз итеп булмый. Ярдәмчел булсалар да, андыйлар белән ныклап дуслашырга теләмиләр. Тилчә Типун да авылга килеп төшү белән кара сагыштагы кешеләргә җиңеллек китерергә теләп, хәл-әхвәлләр сораштырып, кайгы килгән кешеләрнең кайгысын уртаклашкан булып, аһ итеп, ваһ итеп йөри башлады. Кайбер кешеләр аның бу аһ-ваһларын чын күңелдән кайгырышу, эчкерсез теләктәшлек дип уйлады. Тора-бара халык сизенде ки, Тилчә Типунның күңеле яхшыда түгел. Авыр сугыш вакыты. Бөтен кеше эштә. Карты-корысы, баласы-чагасы, сугыштан качып килгәннәр дә сәнәк-көрәк тотып эшкә чыга. Типун гына эшләргә теләми. Кышкы кичләрдә өйдән өйгә кереп, хәл сораштырган булып, Тилчә Типун тамак туйдыра башлады. Үзләре ач булса да, өйгә килеп кергәнне һәрвакыт табынга дәшәләр. Мәгънәле кеше ач булса да чыгып китә. — Юк, рәхмәт, әле генә табын яныннан, — дигән була. Әрсезрәге бик кыстасалар ашарга утыра. Тилчә Типун табынга аш килсә, кусаң да чыкмаячак. Башта ул күзәтеп йөри, кемнең морҗасыннан төтен чыгудан туктый, бераздан Тилчә Типун шул йортка керә. — Аллага тапшырып җитешегез, балалар, — дигәндә генә, ишектә Типун басып торыр. — Хо-о, здравствуйте, здравствуйте, какие харне хлопцы,и— дип, балаларның башларыннан сыйпый. Йортта сәгать булса, сәгатьне мактый башлый, фоторәсемнәр күрсә, кирәксә-кирәкмәсә дә, бу кем, монысы кайда, дип сораштырган була. Халык аның бу төчелеген өнәми инде, шулай да әдәп саклау йөзеннән һаман табынга дәшкән була. Эшкә йөрмәгәненә авыл түрәләре аңа сүз әйтми, янәсе, ул читтән килгән, аңа безнең катыш юк. Ә урыс теле укытучы Валия беркөнне Типунны урамда туктатты да: — Оятсыз син, Михаил Васильевич! Бөтен кеше басуда, ә син кемнең морҗасыннан төтен чыкканын сагалап йөрисең, — дип бик каты ачуланды. Ә Тилчәнең моңа әллә ни исе китмәде шикелле. — Мин инвалид, мин гарип! Мин сугышта гарипләнгән кеше, бәйләнмә миңа! Минем справкам бар. Справкасыз да гариплегемне күреп торасыз, Аллага шөкер! — дип, Тилчә Типун сул кулын Валиягә сузды да болгый башлады. Тилчә Типунның сул кулы гарип икәнен һәркем белә. Имеш, Тилчә Типун үз кулына үзе аткан икән дигән хәбәр дә таралган иде авылда. Ике аягын да өздереп кайткан Шәяхмәт абзый әйтә: — Дезертир ул Тилчә! — ди. — Ядрә аның сул кулының уч төбенә кергән, кул сыртыннан чыккан. Кәпитәлне — үзе аткан. Ә нигә уң кулы яраланмаган, ә? Уң кул иң кирәк кул. Сулагай булса, ядрә уң кулга керер иде. Тилчәнең баш бармагы да исән. Балта сабы тота ала, чалгы тота ала. Үзенә кирәктә бөтен нәрсәне тота ул Тилчә. Кулым гарип дип тормый, солдаткаларны хәтәр тота бит. .Яхигылап урында тикшермәгәннәр аны, тикшерсәң белеп була: дошман ядрәсе кергәнме кулга, әллә үзебезнекеме? Дапустим, нигә ядрә уч төбенә тигән, ә? Кеше "ыздаюс" дип кул күтәргән йә, булмаса, акуптан кулын тыгып, мә, атыгыз, дип, нимес эснәйперенә күрсәтеп яткан. Кәпитәлне шулай булырга тиеш. Ул сатлыкларны күп дөмектердем мин партизанда йөргәндә. Бу сүзләр Тилчә Типунга да барып иреште, ахрысы, ул бер-ике көн печән әйләндерешергә чыккан булды. Әбәт вакытында үз тирәсенә хатын-кызларны, бала-чаганы җыеп, сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләп, туларны раслый торган кәгазьләр күрсәтеп, беркатлыларны сүзләренә ышандырып бетерде кебек. Шуннан соң ул пинжәк якасына бер-ике медаль дә тагып йөри торган булып китте. Тора-бара Тилчәнең гарип кулы онытылды. Аның бу шикле ярасы турында сүз кузгатучы булмады. Шәяхмәт абзый ике аягының да сөякләре бозыла башлап дөнья куйды. Тилчә Типун, Шәяхмәт абзыйны җирләгәч, әллә ничек, дәртләнеп киткәндәй булды. Мәрхүмнең исеме чыккан саен: — Вот харне адәм булды покойный Шаяхмет! Герой был... Жаль, узак торалмады, царство ему небесное, харне яхшы адәм булды, — дип кайгыргандай итенә иде. Шулай каравыл өендә сөйләшеп утырганнан соң, Айдаш карт белән Ярмөхәммәт кайтырга кузгалды. — Бабай, — диде Ярмөхәммәт, юлда кайтканда. — Тилчә Типун чыннан да үз кулына үзе атканмы? — Ьәй улым, — диде карт, — хәзер кем белсен инде аны? Бәлки, чыннан да нимес ядрәседер... Ярмөхәммәт бабасының тавышында икеләнү сизде. Бабай ул белә. Тилчәнең уч төбенә карау белән беләчәк. Күз карашыннан ук кешенең дөрес-ялган сөйләгәнен ул белә. Ләкин ни өчендер Айдаш баба сүзне икенчегә борды: — Валия апаң кергән ие... син ат сакларга киткәч. Көзен сабакка йөрергә тиеш, минем сыйныфка, ди... САБЫЙЛАР Укытучы Валия, өйдән өйгә, урамнан урамга йөреп, укырга керәсе балаларның ата-аналары белән сөйләшеп йөрергә мәҗбүр иде. Күп аналар балаларын мәктәпкә җибәрми. Ир-ат юк, өй тирәсендәге эшләр, колхоз мәшәкатьләре балалар, үсмерләр җилкәсендә. Тормышны алып барырга кирәк. Бала колхозда эшләсә, ичмасам, тамак хакы булыр, печәнутын әзерләшер дип, Валия килеп кергәч, Хурлыгаян да: — Ярмөхәммәт быел сабакка йөри алмас инде, кем, Валия, — дигән иде, аны Айдаш баба кырт кисте: — Үзем исән чакта балалар мәктәпкә йөрер, килен! — дип агөйдән кычкырды. Шулай итеп, Ярмөхәммәт укытучы Валия сыйныфына язылды. Атлы эштән аерыласы килмәсә дә, ул беренче сентябрьне зарыгып көтте. Анасы белән бабасы аңа унике битле ике дәфтәр, агач саплы ручка сатып алды. Бер мыскал шәмәхә кара буявын күргәч, Ярмөхәммәт елмайды. — Саклап кына тотыгыз, балалар, — диде ана. — Факиһә белән уртак булыр. Ьәркөн иртән уянгач, Ярмөхәммәт үзендә ниндидер үзгәреш сизә башлады. Әллә нинди куанычы бар сыман. Әллә нинди зур эшләр майтарасы килә: кешеләргә яхшылык эшләп, рәхмәтләрен аласы килә. "Нигә шулай сөенәм соң?" — дип уйлады Ярмөхәммәт. Ләкин сәбәбен аңлата алмады. Бу турыда ул анасына сөйләгән иде, анасы үзенчә юрады: — Атаңнан хәбәр булыр, иншалла, яхшы хәбәр килер, — диде. Бабасы Ярмөхәммәтне игътибар белән тыңлады да, оныгын беренче күргәндәй, сөзеп, күзенә бакты, битен тикшереп карагандай итте. — Ье-ем, алай икән алайса, — диде дә тынып калды. — Нәрсә, бабай, "алайса"? — дип сорады онык. — Яхшыга булсын, балам, яхшыга булсын... — диде дә карт сүзне икенчегә борды. — Бүген арышка төшәрбез, биргән булса. Яңа ипи урырга! Шуңадыр сөенечең! — Анысы дөрес, бабай... — диде Ярмөхәммәт. — Шулай да каләм-дәфтәрем булгангадыр ул. Дөресрәге, Ярмөхәммәт быел Валия сыйныфында укуына шатлана иде. Укытучы апасы урысчага өйрәтә — бер сөенеч. Валия ягымлы матур — ике сөенеч. Көн саен күреп тору бәхет түгелмени? Өч сөенеч! Иртәнге сөенечне шулай юрады ул. Ә шул тәүлекнең төнендә Айдаш баба дөнья белән бәхилләште. Бабасын җирләгәннән соң Ярмөхәммәт бик нык үзгәрде. Унъяшәр сабыйга өлкәннәрнең җитди төсе иңде. Ярмөхәммәт бик иртә олыгайды. Каралты-курада бердәнбер ир-ат ул — Ярмөхәммәт. Чырчу килеп уйнаучы балалар янына ул сирәк бара. Хәзер аның уйнарга вакыты да, теләге дә юк шикелле. Кара таңнан колхоз эшенә китә, кичкырын йорт-абзарда, каралты-курада эшнең бетәсе юк. Мәшәкатьләрнең чуты-кырые күренми. Гомер буе ул авыр эштә булачак. Авылда яшәүченең тәкъдире шундый. Шулар өстенә кайгы басты баланы. Ул бабасын сагына. Юк! Сагынмый. Үлгән кешене сагынып булмый. Исән кешене генә сагыналар. Сәер нәрсә, Ярмөхәммәт бабасын юксына. Әтисен ул сагына, бабасын юксына. Әллә ничек сәер халәттә яши башлады Ярмөхәммәт. Бабасының әнә шулай кинәт вафат булуы аның зиһененә сыеша алмый. Ничек инде шулай була ул? Сау-таза кеше үлсен дә китсен! Дөрес, Айдаш карт әйтмешли, кеше мәңгегә килмәгән бу фани дөньяга. Шулай да иң якын кешеңнең үлемен акыл да, күңел дә кабул итә алмый. Бабасы ясаган чабаталарны күреп, бабасының түбәтәенә карап, бабасының кулы тигән һәммә әйберне тотып, Ярмөхәммәт сәер хисләр кичерде. Айдаш баба дөньяда юк, ә ул эшләгән әйберләр күз алдында. Айдаш бабаның дөньяда яшәп киткәнлеген исбат итүче эзләр атлаган саен. Атлаган саен Айдаттг бабаның рухы, аның кылган игелекләренең билгесе булып әйберләр, кешеләр очрап тора. Чишмәгә барсаң, Айдаш баба искә төшә: чишмәләрне чистартып торучы Айдаш баба юк. Басу капкасының иннекләрендә Айдаш баба кулы. Маллар кереп-чыгып йөрергә иннек-киртә, ә кешеләргә аерым бәләкәй капка ясаучы Айдаш баба булды. Ярмөхәммәтнең кайгысын уртаклашырга теләп, Рәүф белән Галимхан күрше-тирә малайларын җыйды. — Йөрмәсен ялгыз, уенга алыйк! Бер-бер кызык хәл сөйлик, — дигән нәтиҗәгә килеп, малайлар Ярмөхәммәтләр капкасы төбенә килде. Тавык-чебеш кунаклагач, мал-туарны япкач, Ярмөхәммәт капка төбенә чыкты. Мал-туар дип инде, Ярмөхәммәтләрнең бер баш кәҗәсе, биш-алты тавыгы, дүрт бала казы бар инде. Шунысы да зур байлык. Ярмөхәммәт: — Нихәлләрдә, җегетләр! — дип кыска гына исәнләшеп, Рәүф белән янәшә утырды. Шулчак Рәсүл сөйли торган мәзәген яңадан башлады. — Малайлар! Ярмөхәммәт! Яңалык бар! Марҗалар мунчага йөрми икән. Кемдер көләргә тотынды. Кемдер, тел шартлатып, ботына чабып куйды: — Кит аннан, булмаганны! — диде Рәүф. — Валлаһи, ипидер, менәтерә! — диде Рәсүл. — Әнә, ышанмасагыз, Исламнурдан, Альберттан сорагыз. Бу яңалыкны Ярмөхәммәт көлтә бәйләүче хатыннардан да ишеткән иде инде. — Малакаем, — диде Сафия. — Алар гел тәһарәт алмый икән. Кеше әйткәч, ышанмаган ием. Үзебезнекеләр комганга борылып та карамыйлар. — Дөрес икән шул, — дип, аның сүзен җөпләде Зарифа. — Безнекеләр дә мунча керми иде башта. Өйрәттек. Балаларын үзем җилтерәтеп алып бардым мунчага. Аналарын Газзә белән, алдалап алып кереп, юып чыгардык. Хәзер әнә үзләре ягып керә. Давай мунча ал арга хәзер. — Безнең ике картны мунчага өйрәтеп булмады, — диде Кифая. — Үзләренчә кыландылар. Саваптан коры калганбыздыр инде. Карты, мәрхүм, шул килеш, тәһарәтсез үлеп китте. Әнә карчыгы көн саен зираттан кайтмый, малакаем. — Карале, ул яһүди кешесенең мәетен зиратка җирләргә ярый микәнни? — диде берсе. — Карты үлгәч, Сараби силсәвиткә барды. Картымны мөселман зиаратына җирләмәгез, лутчы яндырыгыз, көлен үзем белән алып китәм, үзебезчә куйдырам, дигәч, Мәрдехан әйткән, мәет яндырып йөрергә вакыт та, утын да юк, дигән. Әнә зиаратка күмерләр, дигән. Түлке картлар белән, мулла белән сагласавайт итәргә кирәк, дигән. — Вакыты да шундый вакыт инде, ябрәй булса да, зиаратның агачсыз башына җирләсеннәр, — дигән мулла абзый. — Бабушкәнең карты үлде бит әле, теге... Аның карчыгы Бабушкә зиараттан урын сораган... Юк, дигән мулла абзый, кяферне мөселман зиаратына куярга ярамый, дигән. Шуннан соң Бабушкә: "Әнә бит, Маисәечне җирләргә рөхсәт иттең, ә нигә минем картымны куйдыртмыйсың? — дип җыларга тотынган... Маисәеч бит ул яһүди, яһүдиләр алар сөннәтле, дигән мулла абзый... Алайса, картымны сөннәтләп җирләгез, түлке, зинһар, җир өстендә калдырмагыз, дип ялынгач, мулла абзый рөхсәт иткән. Ату хахулның мәетен сөннәтләргә туры килер иде... — Әнә бит, силый бер зиарат кяферләргә. Кайда туып үскән дә кайларга килеп ятарга язган диген... — Ә безнекеләр? Безнекеләр, бәгырькәйләр, кайлардаята икән? Каберләре дә юктыр... Каберләре булса, ул каберләрне кем карар? Шаярып башланган сүз кайгыга килеп төртелде... ...Рәсүл һаман кызык сөйли, ә Ярмөхәммәт аны тыңламый. Ул сугыш афәте турында уйлый. Илләрен ташлап килгән белорус, украин, яһүди кешеләре... бичара картлар, хәлсез карчыклар килеп тулды авылларга... Әче бураннарда, салкын яңгырларда окопларда ятучыларны күзалларга тырыша ул. Аның зиһенендә газиз әткәсенең томанлы шәүләсе чамалана. Бабасыз да калды, әтисе белән берәр хәл булса, Ярмөхәммәт нишләр? Аның уйлары әнә шулай бөтерелә. Рәсүлдән соң Исламнур үз һөнәрен күрсәтергә булды. Ул оста итеп эт булып өрә. Эт булып өрүне Исламнур шулкадәр бирелеп башкара, муенын алга сузып, авызын эт чыраена охшатып, һавага төзи дә башта ырлап тора, аннан... йа-а... каты тавыш белән өрә башлый. Читтән тыңлап торучылар бу тавышны этнекеннән һич аера алмас, билләһи. Бүтән малайларга кызык — рәхәтләнеп көләләр. Исламнур ярсып өргәндә, бөтен авыл этләре аңа кушылды. Китте эт талашы. Аръяктагы этләр өрә, биръяктагы этләр өрә. Исламнур бераз туктап тора, аннан тагын өрә. Ул башлауга, янә баттгка. этләр кушыла. Исламнур көчек булып та, карт эт булып та яшьтәшләренең күңелен ачты. Ул, муенын сузып, авызын айга төбәп улый башлады. Бусында Ярмөхәммәт тә түзмәде, елмайды. Бигрәкләр онытылып, гел эт кыяфәтенә кереп улый. Кем белә! Ул чакта Исламнур аз гына булса да үзен эт тиресенә кергән кебек хис итә торгандыр, ихтимал. Ату шулкадәр үк эттән аерып алгысыз итеп улый да, өрә дә алмас иде. Исламнур сузыбрак улый башлаган иде, каршы койма өстендә Зөбәйдә түтинең башы күренде. — Пыша-ал, имансыз! Монда килеп уламасаң, беткәндер урын! Кем эте ул шулай улый? Үз башына булгыры! Тамагыңа таш кергере нәстә! — дип кычкырды Зөбәйдә түти. Малайлар берьюлы егылды. Көлү шаукымы барысын да буып алган иде. Ярмөхәммәт тә кычкырып көлүдән тыела алмады. Кычкырып та көләләр, гыжлый-гыжлый да көләләр. Тешләрен ыржайтып, тавышсыз гына, эчләрен тотып көлүчеләр дә бар. Исламнурның оста итеп улавы бер кызык булса, үз анасыннан шундый каты каргыш алуы тагын да кызыграк тоелды малайларга. Зөбәйдә түти чыннан да эт каргыйм дип уйлый бит. Бераздан эшне аңлагач, кыенсынды, ахрысы: — Ьәй, синмени әле шулай җүләр сатасың? — дип кычкырды ана. — Тиз бул, кереп йокла! Иртәгә камылга барасың бар! Исламнур карусыз гына кереп китте. Башкаларны да кайсысының әбисе, кайсысының апасы йокларга чакырды. Югары очта яшәүче Рәсүл, беркеме чакырмаса да, үзе кайтып китте. Кузгалу белән ул җыр башлады. Аның тавыпгы матур, аръякларны, тауларны яңгырата. Яңа утырткан тупылларым Сынган каты давылда: Бер җылыймын, бер җырлыймын, Китәм туган авылдан... Ярмөхәммәт янында Рәүф белән Галимхан гына калды. Алар сүзсез генә Рәсүлнең җырын тыңлый. Бу Сафуан абый җыры санала. Имеш, шатланса да, кайгы килсә дә, ул гомере буе шушы җырны җырлаган. Сугышка киткәндә дә ул үз җырын җырлап китте. Сафуан абый утка да шул җыр белән керә, шул җыр белән үлә дә. Өе тулы кыз балалары белән Хәтимә апа тол калды. Сабыр, сүзсез кеше иде ул мәрхүм Сафуан абый. Шуңа күрә аның җыры үзәкләргә үтәрдәй сагышлы булгандыр. Сүз белән әйтә алмаганны моңы белән әйтергә тырышкандыр ул. Җыр, ерагая барып, әкренләп сүнде. Рәсүл кайтып җитте. Бу вакытта, ихтимал, Рәүф үзенең әтисе турында уйлагандыр. Атасы Хәбибрахман абзыйның үле хәбәре килгәнгә өч елдан артты. Рәүф ул хәбәрне ялгыш дип уйлый. Менәменә бу хәбәрне юкка чыгарып, йә хат, йә, булмаса, атасы үзе кайтып төшәр дип эчтән генә хыяллана Рәүф. Ул үзе бу турыда сөйләми, сөйләмәсә дә, моның шулай икәнен Ярмөхәммәт күңеле белән сизә. Галимхан да авыр көрсенеп куйды. Алар өчәү бергә җыелса, сүзнең һич кирәге калмый. Өчесе дә аз сүзле. Гел бергә йөргәч, бу өч күрше әллә ниләр турында сөйләшә торганнардыр сыман. Сөйләшми алар. Әнә шулай тын утыруы ал арга оттгый. Авылның аргы башында әче итеп сызгырган тавыш ишетелде. Сызгыру артыннан гармун суздылар. Кемдер тамак киереп җыр башлады. Күзе аркасында фронтка алынмаган Нәдерша сызгыра. Гармунчысы сыңар аяк белән фронттан кайткан Габделмән абый. Җырлаучысы да Нәдерша дип уйлады Ярмөхәммәт. Аның уйларын раслагандай, Рәүф әйтеп куйды: — Югары оч уены таралды, — диде. Аръяк уенлыгы ягыннан да кычкырып көлешкән, сызгырган авазлар ишетелде. Кызлар чыр-чу килә. Сугыштан кайткан берән-сәрән аксак-туксак, кулсыз-чулаклар, җегет санында йөрүче яшүсмерләр кыз озата китте. — Безгә дә кереп ятарга вакыттыр, җегетләр, — дип, Ярмөхәммәт урыныннан калыкты. — Тыныч йокы, тәмле төш! — Караватыңнан егылып төш! — диешеп, малайлар таралышты. САБАК Көз җитте. Мәктәпкә йөрисе балалар шатланышып китап-дәфтәр, букча-каләмнәрен хәстәрләп куйдылар. Факиһә дә әзер. Ярмөхәммәт тә букчасына бар мөлкәтен: ике дәфтәр, бер каләмен салды. Хурлыгаян балаларының алдан ук мәктәпкә җыйналуларын күз кырые белән генә күзәтеп йөрде. Үзе тыз-быз эш белән мәшгуль: казларга, тавыкларга җим сибеп, казан астына ягып җибәрде, күп итеп чыра телеп, кучкарга матурлап өйде. Аннан соң ике баласын сәкегә утыртты. Балалар, сагаеп, "әнкәй нәрсәдер әйтергә җыена, ахрысы" дигәндәй, сабыр гына көтеп утыра бирделәр. — Улым, — диде ана. — Укырга алгысап торуың бик әйбәт тә бит... Икегез дә укысагыз, ничек көн күрербез икән? Ярмөхәммәт, син бит бөтен таянычым, син йортның бердәнбер ир-аты... Ат белән эшләвең дә бик әйбәт ие дә... Барый белән Мөҗип... Хурлыгаян, укуларын ташлап, чынлыгы белән колхоз эшенә йөрүче малайларны санап китте. — Ярар, әнкәй, — диде Ярмөхәммәт. — Синеңчә булсын, ӘЛӘ,ИСӘ,. . . Ярмөхәммәт, әле генә кадерләп хәстәрләгән букчасыннан дәфтәрләрен, каләмен, кара савытын алып, апасына әйтте: — Мә, сиңа булыр, апа! — диде. Ярмөхәммәтнең кыяфәте бабасын җирләгән көндәге кебек боек, сагышлы иде. Мәктәпкә йөрү хыялы җимерелүдән ул бөкшәеп төшкән сыман булды. Улының сагышын күреп, Хурлыгаянның бәгыре өзелә язды. Ятимлек сөреме сарган улын кочаклап җылар иде... — Минем дә сине укытасым бик килә, улым... Ананың тавышы калтыранып китте, җылап җибәрмәс өчен ул туктап калды. Күз яшьләре белән тамагындагы әче төерне йотып, ул янә әйтте: — Ярар, булмаса... ачка үлмәбез... Бригадир Хәсәнша абзый атны Нәдершага тапшырырга кушты. Икенче көнне иртүк әнисе кәҗә саварга торганда, Ярмөхәммәт тә уянды. "Сикереп торып юынганчы ук бахбайны — Рикәкәне алып кайтырга кирәк" дип уйлады малай. Шулчак капка келәсе шалтырады. Ат пошкырганы ишетелде. Ишегалдында Нәдерша тавышы яңгырады: — Исәнме, Хурлыгаян түти... — Әйбәт кенә әле, Нәдерша, — диде әнисе. Ярмөхәммәт атылып ишегалдына чыкты. Шунда гына ул Рикәкәне үзеннән алып, Нәдершага биргәннәрен исенә төшерде. Бүгенге көннән ул ат җигүче җегет түгел — сабакка йөрүче малай. Яшь хуҗасы Ярмөхәммәтне күргәч, ат ишетелер-ишетелмәс кенә кешнәп куйды. Кешнәү түгел, ыңгырашу иде бу. Бу кешнәүне Ярмөхәммәт үзенчә аңлады. "Нигә син мине чит кешегә бирдең? Нигә үзең җикмисең?" дигән мәгънә бар иде бу ыңгырашуда. — Таныйсыңмы хуҗаңны? — диде Нәдерша. — Танысаң, танымасаң да, хәзер ул сиңа хуҗа түгел инде. Синең хуҗаң хәзер мин, бахбай, — дип сөйләнә-сөйләнә, Нәдерша ат җигә башлады. Хурлыгаян көндәгечә Рикәкәгә аз-маз калдык-постык көрпә болгатылган җылы су эчерде. Хурлыгаянның өйдән ләгән күтәреп чыкканын күргәч, ат тагын кешнәгәндәй итте. — Кая, җөгәнен чыгар! — диде Нәдерша. — Җөгәнен бирмим, Нәдерша абый, — диде Ярмөхәммәт. — Ул — бабай төсе. Ярмөхәммәт дирбияләрне ишегалдына алып чыкты. Ләкин җиз тәңкәләр белән бизәлгән каеш йөгән сбруй арасында юк иде. — Бирмим дисең инде, алайса... — Бирмим, Нәдерша абый... Ул җөгәнгә йөз ел. Айдаш бабаның атасы Гозәер баба җөгәне ул... — Ярар бирмәсәң, — диде Нәдерша. — Кадалып кит шул иске-москың белән... Ул шундук чалбар каешын салып, йөгән урынына борынчык ясап, атка кигезде, як-ягына сүс дилбегә бәйләде. — Аптырамабыз анысы... Менә дигән җөгән бу, агайне... Нәдерша арбага сикереп менде. — Ач капкаңны! Киттек! — дип кычкырды атның яңа хуҗасы. Бахбай күзен мөлдерәтеп Ярмөхәммәткә карады. "Нигә син җикмисең бүген? Нигә чит кеше мине куалый?" дигәндәй иде бу караш. Ярмөхәммәт атның ялын сыпыргалады, муенын шапылдатып сөйде. "Кичер мине, малкай! Шулай туры килде инде!" дип әйтү иде бу сыпырулар. — Әйдә, сугышка китми атың! Җегет белән кыздай авыр саубуллашасыз! — диде яңа хуҗа. Нәдершаның тавышын ишетеп, Рикәкә ике колагын артка борып, "дерт" итеп тиресен калтыратты. Нәдершаның тупас тавышыннан атның тәне чымырдап куйды бугай. — Ангыкма, Нәдерша абый, — дип, Ярмөхәммәт, аркалыкны тартып, камыт белән ат муены арасына куш бармак тыкты. — Артык күтәргәнсең... — Ярмөхәммәт аркалыкны бераз бушатты. — Карап кына йөр инде, Нәдерша абый... — Өйрәтмәсәнә! — дип кычкырды Нәдерша. — Ат күрмәгәнме? Бабаң гомере буе акыл сатты, хәзер сиңа калган өйрәтергә! Моңа каршы Ярмөхәммәт җавап кайтармады, дәшмичә генә капканы ачты. — На-а, әйдә, бахбай! — дип сызгырып кычкырды Нәдерша. Арба сыкранып кына кузгалды. Урамга чыккач, Нәдерша, аягүрә басып, дилбегәне баш очында болгап, әче итеп тагын бер сызгырды, шалт итеп дилбегә очы белән атка сукты. — На-на, әйдә, с-сагынас-сы... Бичара ат адымнарын тизләтте, юырткандай тиз-тиз атлап китте. Арба төбенә җәелгән такталарның дыңгырдавы, чәкүшкә калайларының чылтыравы, Нәдершаның ара-тирә сүгенүе Ярмөхәммәт күңелендә гомерлеккә уелып калыр. Олы капканы япканда да, юынганда да һичнәрсә күрмәде, ул күнегелгәнгә генә һәр көн эшли торган эшләрне башкарды. Маңгай күзләре белән ул алдындагы нәрсәләрне күрсә дә, күңел күзе белән әллә кайларга карый, аның күңеле ераклаша баручы бичара ат янында иде. Мәхлук хайван да күңеле белән сизә иде, ахрысы, карт Айдаштан ул гомерлеккә аерылды. Ул үзен сөеп, иркәләп эшләткән яшь хуҗасы Ярмөхәммәттән дә мәңгегә киткәнлеген тоя. Ул мәгънәсез, тупас бер бәндә кулына эләккәнен дә белә иде. Ат карашыннан, моңсу гына керфек шапылдатуыннан, ыңгырашкандай шыпырт кына кешнәвеннән Ярмөхәммәтнең бәгырендә ниндидер бер ачыну, зәһәр катнаш бер әче хис яралды. Таланган бәгыренә чыдаша алмыйча, Ярмөхәммәт, салкын мунчага кереп, тын гына җылады. Ул үзе өчен генә җыламый иде. Ярмөхәммәт атасы Хисбулла өчен дә, бабасы Айдаш өчен дә, борынгы бабалары Гозәер, Акбарыш, Шәмәй өчен дә җылый. Аларның төсе булган бердәнбер җан иясе Рикәкә өчен дә җылый. Әче сагыштан бераз бушангач, Ярмөхәммәт кап-кайнар башын салкын суга тыкты. Кат-кат юынып, корытып сөртенсә дә, аның кызарган күзләрен, шешенгән күз төпләрен анасы күрде, сизде улының күңелендә ниләр барын. — Балалар, — диде ана, чәйләп алганнан соң. — Үзегезне үзегез карарсыз инде. Мин киндерчеләрдән калам. Сез сабакка соңламагыз. Укыгач-укыгач юньләп укырга кирәк! Сәкегә юган, чиста күлмәкләр куеп, Хурлыгаян эшкә китте. Балигъ булмастай мөстәкыйльлеккә бик иртә кергән ике сабый тиз-тиз генә йорт эшләрен караштырдылар. Ярмөхәммәт казларны буага куды. Тавыкларга җим сипте. Факиһә табак-савыт юды, тиз генә бәрәңге әрчеп, салкын суга салып куйды. Анасы, әбәткә кайткач, җәһәт кенә пешереп ашар. Чиста күлмәкләр киеп, алар мәктәпкә китте. — Бабай да, әнкәй дә "мәктәпкә" дими, "сабакка" ди... Нигә олылар укырга йөрүне "сабакка йөрү" ди икән, ә? Апасы Факиһәнең көтелмәгәндә шулай соравы Ярмөхәммәтне уйларыннан аерды. "Чыннан да, ни өчен "сабакка!" дип уйлады Ярмөхәммәт, аннан соң, үзалдына сөйләгәндәй, фикерли башлады: — Сабак алырга — үрнәк алырга... Яхшы укучыдан өйрәнергә... Китап укып сабак алырга, гыйбрәт алырга... Сабаксыз үсемлек булмый. Сабаксыз кеше — буынсыз кеше. .. — Алайса, без гыйбрәткә барабыз! — дип көлде Факиһә. Ярмөхәммәт аның көлүенә игътибар итмәде. Ул әле һаман сөйләнеп уйлый иде. — ...сабак үсемлекнең терәге, умырткасы. Белемсез кеше дә умырткасыз була бит. Сабакны элек кызлар — абыстайдан, малайлар хәлфәдән алган. Ә безгә сабакны укытучылар бирә. — Бабай әйттеме? — диде Факиһә. — Юк, — диде Ярмөхәммәт. — Үзем шулай уйлыйм. Бер-бер ярамаган эш эшләсәң, бабай "матри, бала, кабат сабак булсын" ди торган иде. — Синең башыңда әллә ниләр бар, Ярмый, син укытучы булып китәрсең, билләһи... Балалар зират тыкрыгына борылды. Алардан алда да, артта да төркем-төркем, берән-сәрән балалар сабакка бара. Аръяклар мәчет-клуб тыкрыгыннан туры мәктәпкә килә. Түбән очлар зират юлыннан атлый. Югары очлар ындыр артлатып төшә. Шаяралар, көләләр, төрткәләшеп алалар, куышып та китәләр. Рәсүлнең тавышы әллә каян яңгырый. Армия белән командовать итәмени, үз очларын бер сафка тезгән. "Рас, два!" белән балаларны мәктәпкә алып төшә. Бакча башына җиткәч, Факиһә белән Ярмөхәммәткә Рәүф, Галимхан, Исламнур, алар артыннан бертуганнар Әхнәф белән Кәримулла килеп кушылды. "Безнең очтан Барый белән Мөҗип юк", — дип уйлады Ярмөхәммәт. Ул белә: алар икесе дә мәктәпкә йөрмәячәк. Икесе дә баш бала, калганнары бәләкәй. Икесенең дә аталары сугышта үлгән. Аларны аналары сабакка җибәрми. Хәер, алар үзләре дә бик атлыгып тормый бугай. Ал арга эш булсын. Мәктәпкә йөрү бәхетеннән бер алар гына мәхрүм түгел авылда, байтак. Алар инде колхоз эшендә. Исламнур ниндидер яңалык сөйли. Әхнәф букчасын күтәреп болгый. Факиһә, арткарак калып, кызларга кушылды. Ярмөхәммәт ал арга игътибар бирми. Бәрәңге бакчалары артына җиткәч, мәктәп юлы зират капкасыннан сулга борыла. Ярмөхәммәт бабасын җирләгән көнне исенә төшерде. Зират ягыннан сирень исе ургылып килә сыман тоелды аңа. Әйтерсең лә һавага дыңгычлап сирень тутырганнар. Сирень инде әллә кайчан чәчәк койды. Ә исе зиратка сеңеп калган. Әллә инде үлем шәһәре — зиратны күргәч, сирень исе килгәндәй булды. Әллә сирень исе килгәнгәме, ул бабасының үлеп яткан кыяфәтен күрде. Ярмөхәммәт мәктәп юлына борылды. Сирень исе бетте. Бакча киртәсе буена үскән карт алабута, карт кычытканлык арасыннан мәктәпкә бара торган сукмак уза. Сукмакның уң ягында такыр басу. Басу кырында зәңгәр чәчәк — һиндыбалар атынып утыра. Ярмөхәммәтнең карашы һиндыбада төртелеп туктады. Башка балалар чәчәкләргә игътибар ташламый. Ярмөхәммәт күзенә дә чәчәкләр чалыныр-чалынмас кына күренгәлиләр иде, аның күзе, күңел күзе кинәт ачылып китте, һәм Ярмөхәммәт алдында гаҗәеп матур дөнья пәйда булды. Чәчәкләр ап-ачык төскә керде. Күзгә күренеп алар балкый, яна башлады. Ничек? Ничек инде Ярмөхәммәт моңарчы бу гүзәл һиндыбаларны күрмәгән? Ничек күрмәскә мөмкин соң бу матурлыкны? Югыйсә әнә бит бар нәрсәләрдән дә ачык-матур булып чәчәкләр генә нур сибә. Калган үсемлекләр дә, барлык матдәләр дә артта — томанда, игътибардан еракта. Дөньяда чәчәк кенә кебек. Ярмөхәммәт дөньяны күрми дә, дөньяны ишетми дә. Ул бер чәчәкне, иң ачык төслесен сайлап, шуңа текәлде. Яңа могҗиза башланды. Җиһандагы барлык чәчәкләр дә игътибардан читтә калды. Бары тик бер генә чәчәк, Ярмөхәммәт сайлаган чәчәк кенә балкый. Ярмөхәммәт күз карашы белән чәчәк сутын эчә. һиндыба чәчәге исә Ярмөхәммәтне үзенә суыра. Бу тартылыш шулкадәр куәтле иде ки, чәчәк — Ярмөхәммәткә, Ярмөхәммәт чәчәк эченә керә башлады. Тыштагы вакыт туктап калды. Ярмөхәммәт чәчәк дөньясында пәйда булды. Зәңгәрсу матурлык эченә килеп эләгүгә үк, ул Алиһәне эзләргә тотынды. Ярмөхәммәтнең күзләре тышта калган иде. Ул Алиһәне тиз генә таба алмады. Шул мәлне үк челтерәп көлгән тавыш ишетелде. Бу Алиһә тавышы иде. Күзе зәңгәрлеккә күнеккәч, Ярмөхәммәт Алиһәне күрде. — һи-һи-һи-һи, мин монда ич! Синең каршыңда гына! — диде Алиһә. — Исән-саумы, Алиһә! — диде Ярмөхәммәт. — Син мине каян беләсең? — диде Алиһә. — Бәрәкәт! — диде Ярмөхәммәт. — Мин сине әллә кайчаннан бирле беләм бит. Шунда гына ул төшенде: һәр һиндыбаның үз алиһәсе аерым, бөтен алиһәләр дә су тамчыларыдай бер-берсенә охшаш була икән. "Баштагы Алиһә мине көткәндер-көткәндер дә картаеп үлгәндер" дип уйлады Ярмөхәммәт. — Ник аптырадың, җегет? — диде Алиһә. — Уз әйдә, уз! Кунак булырсың. "Кунак булырсың" диде, алайса, мин монда вакытлыча гына, дип уйлады Ярмөхәммәт, кызык, бөтенләйгә калырга буламы икән чәчәк эчендә? Калырга мөмкин булса, азагы ни белән бетәр иде икән?" — Сыйлан син, җегетем, сыйлан! — дип, Алиһә каушап калган Ярмөхәммәтне кыстый башлады. "Җегетем" диде, ун яшьлек җегет буламы икәнни?" Шулай да Алиһәнең "җегетем" дип әйтүе аңа бик тә ошады. Ул чыннан да үзен җегет итеп тоя башлады. Шулчак Алиһә Ярмөхәммәтнең баштагы уйларына җавап кайтарды: — Чәчәк эчендә син, җегетем, рәхәтләнеп яши аласың... Тик гомергә монда кала алмыйсың... Ярамый... Син эш кешесе... Сиңа монда авыр эш юк... Ләззәтләр, рәхәтләнүләр озакка сузылса, кеше үзгәрә... Начар якка үзгәрә... Ә мин җегетемнең начар якка үзгәрүен теләмим... Син начар якка үзгәрсәң, мондагы каршылык-куәт сине һәлак итәчәк... Шулай да, фани дөньядан аерылып, син минем янга еш килә аласың... Ярмөхәммәт тыштагы дөньясын онытты. Алар күптәнге танышлар кебек бер-берсенә сөеп карый, әйтерсең лә берберсен күрмичә еллар буе аерылышып торган сөяркәләр. Ике арада тарсыну юк. Әйтерсең лә алар гомерләре буе сөешкәннәр. Алиһәнең эче тулы шатлык, йөзе тулы сөенеч чаткысы. Еллар буе сагыш эчендә яшәгән кешегә кинәттән генә олы куаныч килсә, нишләргә белмичә каушап кала. Алиһә дә нәкъ шундый халәттә иде, күрәсең: ул йә очынып нидер сөйли, йә табын хәстәрләргә керешә, табынга яңаданяңа ашамлыклар китерә — Ярмөхәммәткә ярарга тырыша. Таулар, урманнарны зиярәт кылып, ягъни карап йөргәннән соң, зәңгәр күлләрдә рәхәтләнеп су коенгач, ханәкәгә кайттылар. Алар икесе дә бәхетле рәвештә арыганнар иде. һәрберсенең хәлсез елмаюында канәгатьләнү нурланышы... Табында ниләр генә юк иде: зәңгәр йөзем, күк төсендәге алмалар, куе зәңгәр ширбәтләр белән алар зәүкый ләззәт кичерделәр. Бик озак шулай күңел ачып ятканда, Ярмөхәммәтнең күңеленә борчу иңде. Ханәкә идәнендәге келәмдә ул үзенең букчасын күрде. — Нәрсә соң әле бу? — дип кашын җыерды. — Ә-ә, дәфтәр-каләм бит ул букчада... Сабакка йөрер өчен ул иң яраткан атын Нәдершага бирде. Сабакка бармыйча калса, ни йөзе белән ул өйгә кайтыр да анасы алдында ни әйтер? "Дөньяңны онытып, кайда йөрдең, оятсыз!" — дип сүгәр әнисе. Ә Ярмөхәммәт ни җавап бирер? "һиндыба чәчәге эчендә Алиһә белән рәхәтләнеп йөрдем" диярме? Аңа кем ышансын? Бу бит төш кебек. Чыннан исә төштер дә. Ярмөхәммәтнең тынычсызлануын Алиһә шундук сизде: — Син ашыгасың, Ярмөхәммәт, — диде Алиһә. — Чыннан да, мин сине артык тоткарладым бугай. Кичер мине, җегетем! — Дөрес, — диде Ярмөхәммәт, — мин ашыгам... Мин дөньямны оныттым. Синең белән рәхәт... рәхәттән дә рәхәтрәк... Тик чәчәк эчендә генә яигәп булмый бит инде... Алиһә сагышлы елмайды. — Син ирекле, җегетем... Ләззәттән соң мәшәкатьләр килә... Авыр хезмәттән соң рәхәтият көтә сине... Хезмәтең никадәр җимешле булса, бәхетең шулкадәр ләззәтле булыр... — Бәхетең никадәр ләззәтле булса, хезмәтең шулкадәр авыр булыр түгелме, Алиһәм? Алиһә җавап бирмәде, аның бит очларында ике чокыр хасил булды. Бу елмаю Ярмөхәммәт фикере белән килешү галәмәте идеме, әллә "син дөрес уйламыйсың" дип әйтүе идеме, Ярмөхәммәт ачыклап җиткерә алмады. — Кил, җегетем, — диде Алиһә, кинәт үзгәреп, — кил! Үз дөньягызга кайту өчен, син күзләремә бак! Алиһә җиңелчә генә Ярмөхәммәтне үзенә тартты. Ярмөхәммәтнең карашы Алиһә күзләре белән очрашты, Алиһәнең күз алмасы, үзенә бер дөнья булып, киңәя-ачыла, тирәнәя башлады. Ярмөхәммәт үзенең йотыла барганын сизде. Әкренләп ул күз алмасына кереп-сыеп бетте. Ярмөхәммәт гәүдәсенең авырлыгын тоймый. Ул эреп юкка чыкты. Бер мизгелдә ул авырту катыш илаһи рәхәтлек татыды. Вакыт күпме узгандыр, илаһи рәхәтлек бушанып бетте. Аны сәер бер битарафлык чолгап алды. — Ни күрдең анда? — диде кемдер. — Соңга калабыз! Бу Фәүзел иде. Ярмөхәммәт, чәчәктән аерылып, Фәүзел артыннан мәктәпкә элдерде. ВАЛ ИЯ Уку башланганга бер атна узды. Беренче ял көне дә килеп җитте. "Ял көне" дип атала гына инде ул. "Сабакка бармый торган эш көне" дисәләр, дөресрәк булыр иде. Атаана, әби-баба бу көнне атлыгып көтеп ала: утынга барасы, камыл алып кайтасы, мал-туар карыйсы, бәрәңге аласы — мең төрле авыр эш сагалый бичара сабыйларны, уйнарга да вакыт юк. Ярмөхәммәт анасына охшаган, бер дә тик тормый, бөтерелә дә бөтерелә. Әйтерсең лә ул сабый түгел, әйтерсең лә ул авыр хезмәт өчен махсус яратылган бәндә. Шулай кирәк. Сугыш барганда башкача, яигәп булмый, күрәсең. Сабыйларның сабыйлыгын алды сугыш, сабыйларның уеннарын алды сугыш. Сабыйларга бары сагыш бирде сугыш. Ярмөхәммәт анасы кушканнарны да, кушмаганнарны да җиренә җиткезеп, тәфсилләп эшли. Эш белән ул ниндидер кайгысын онытырга, ниндидер исәбен басарга тырыша сыман. Аның шулай армый-талмый эшләгәнен анасы сиздермичә генә күзәтә. Бер карый да улына соклана: бигрәк тырыш бала, дөнья көтәр, Аллаһ боерса, ди. Икенче карый да, бәгыре өзгәләнә ананың: ятимлектә үсә бала, атасы да, бабасы да юк... Кызы Факиһә өчен кайгырмый ул Хурлыгаян. "Кыз бала үсәр дә кияүгә чыгар. Аңа укымаса да була. Ярмөхәммәткә бераз укымыйча булмас, һич югында җиденчене бетерсен инде, Ходай кушса" дип уйлый. Ярмөхәммәтнең бу арада уйчан йөрүе атасын сагынудан гына түгел, бабасын юксынудан гына да түгел иде шул. Аның баттгка. сәбәбе бар. Чәчәк эчендәге Алиһәнең кемгә охшаганлыгы турында Ярмөхәммәт менә инде ничәмә көннәр баш вата. Көннәрдән бер көнне ул ачыш ясады. Чәчәк Алиһәсе урысча укытучы белорус кызы Валия Галайга охшаган бит! Юк, алай түгел! Валия апа Алиһәгә охшаган! Юк, алай да түгел! Алиһә белән Валия икесе бер кыз дип уйлады Ярмөхәммәт. — Кызык икән! — диде Фәүзел. — Памилиясе Калай! Бөтен бала кытыкланып Валентина Галайны көтә. Барысының да урысча өйрәнәсе килә. Ул гына да түгел. Бу мөлаем белорус кызын бөтен авыл яратып, үз итеп өлгергән иде инде. Аның ягымлы елмаеп сөйләшүе, бигрәк тә татарча сөйләшүе авыл кешесен әсир итте. Күчеп килгән җәйне үк ул татарча сөйләшергә өйрәнде. Авылда аны якын итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Хәтта шартамак Сабир да, акырып сүгенүче фронтовиклар да аның белән юаш сөйләшә. Шуңа күрә дә һәр малай, бөтен кызлар Валия сыйныфына эләгүләрен зур бәхет саный. Шуңа күрә дә бөтен бала дулкынланып, куанып аны көтә. — Килә! — диде ишек ярыгыннан карап торучы Исламнур Балалар шыбырдашып үз урыннарына барып басты. Ишектә Валентина Галай күренде. — Исән-саулармысыз, балалар! — диде ул саф татарча. Барысы да аптырашта калды. Валия апаның бик тиз татарча сөйләшә башлаганын һәркем белә, ләкин урыс теле сәгатендә дәрескә кергәндә аның урысча исәнләшүен көтәләр иде. Аның урысча исәнләшүенә җавап кайтарырга дип "Драстуйте!" сүзен кабатлап, өйрәнеп куйганнар иде. — Әллә телегез беттеме? Нигә исәнләшмисез? — дип елмайды Валия. Валиянең бит очларында матур чокырчыклар барлыкка килде. Шулчак балаларның бер өлеше: — Исәнмесез! — дип, икенче өлеше: — Драстуйте! — дип кычкырды. Ярмөхәммәт исә: — Алиһә-ә! — диде. — Зәңгәр чәчәктәге Алиһә! Алиһә журналны ачты. Ручкасын журнал уртасындагы ялгашка куйды да сайрар кош тавышы белән сөйли башлады. Татар сүзләрен бераз бозып сөйләшүе аның үзенә бик тә килешеп тора, аны гел татарча гына сөйләтеп торасы килә. — Мин сезнең белән татарча исәнләштем, ә сезнең күбегез минем белән урысча исәнләште. Кайсысы дөрес, ә? Җә, әйтеп карале, Исламнур! Исламнур, тук сыер мышнагандай пуфылдап, урыныннан торды. Туклыктан мышнавы түгел иде аның, сорауга җавап бирү авырлыгыннан пошкыруы иде. — Нәстә әйтим? — диде Исламнур. — Нәстә? — диде Валия. — Дөресме, дим, исәнләшү, кайсысы? — Урыс теле булгач, урысчасы дөрестер инде, — диде Исламнур. — И-и, — диде Валия, йомигак кына. — Тәрәзәгә карап сөйләшмә, Исламнур. Миңга карап сөйләш. Исламнур Валиягә карап алды да башын тагын тәрәзәгә таба борды. — Минемчә, — диде Валия, — нинди телдә сезгә сәлам әйтсәләр, шул телдә җавап итәргә кирәк. Ә мин сезнең белән татарча исәнләштем. — Бу бит татар теле дәресе түгел! — диде Исламнур. — Булмаса сун! — диде Валия. — А ведь минем татарча үрәнәсем килә. Әйдәгез болай сөйләшик. Мин сезне урысчага үрәтәм, ә сез мине татарчага яхшы үрәтәсез. Валия бөтен йөзе белән елмайды да: — Здравствуйте, дети! — диде. Балалар дәррәү: — Драстуйте! — диде. — Исәнмесез, балалар! — диде Валия. Б ал ал ар: — Исәнмесез! — диде. Дәрес башланды. Укытучы исемлек тикшерергә тотынды. Ярмөхәммәт аннан күзен алмады. Тик Валия аңа карамый да карамый. Аның ягына караганда да, Ярмөхәммәтне Валия күрми, күрсә дә, карашы тиз генә шуып китә. Ниһаять, Валия кулындагы каләм исемлекнең ахырына төшеп җитте. — Хәйруллин Ярмухамет! Үз исемен ишеткәнче басты Ярмөхәммәт. Басты да укытучысының йөзенә туры карады. Ярмухамет юк мәллә дип, карашы белән эзләнә башлады Валия. — Мин монда, Алиһә апа! — диде Ярмөхәммәт. Сыйныф берьюлы шартлап көлде. Укытучы Ярмөхәммәткә карады. Аннан соң, Ярмөхәммәт исеме турысына билге куеп, аягүрә басты. Бер адым Ярмөхәммәткә таба атлады. Атлады да кинәт туктады. Ярмөхәммәт укытучысының күз алмасына бакты. Шунда аның шиге калмады: аның каршы - сында чәчәк Алиһәсе басып тора! Укытучы Валия, исеме аталган балага йөгерек караш ташЛе1П ; — Утыр, балам! — дип алга таба исемнәр атый иде. Ярмөхәммәткә ул озаграк карап торды. Балалар моны үзләренчә юрады: "Валия апа" диясе урында Ярмөхәммәт нишләптер "Алиһә апа" диде. Шул ялгышы өчен Валия Ярмөхәммәткә карап тора, янәсе. "Чәчәк Алиһәсе мине таныды", — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Син ни дидең? "Алихә" дидеңме? — дип сорады укытучы. Ярмөхәммәт тиз генә: — Мин ялгыштым, Валия апа, — диде. Валия тагын елмайды. Елмайганда аның керфекләре кысылды, күз кабагы тарайды. Бу елмаю Ярмөхәммәткә "Дөрес, Ярмөхәммәт, мин синең Алиһәң. Изге серебез ике арада гына калсын" булып аңлашылды. — Утыр... Ярмухамет! — диде укытучы. Башкалар игътибар иткәндерме, юкмы, Ярмөхәммәт уйлап куйды: бөтенесенә "утыр, балам!" дигән укытучы аңа "утыр, Ярмухамет!" диде. Бу кечкенә аерманы егермеләп баланың берсе дә сизмәде. Дәрестән соң котыра-чаба таралганда, Альберт белән Ярмөхәммәт атлап кына кайта иде. — Күрше, — диде Альберт. — Укытучы апа сине һәрвакыт яклаячак. Ярмөхәммәт сагаеп туктады. Альберт та туктады. — Өченки (Альберт ни өчендер сүзләрне үзенчә үзгәртеп әйтә), өченки шулай булачак... — Ни өчен шулай булачак? — диде Ярмөхәммәт. — Өченки һәр укытучының сөйгән укучысы була, сөймәгәне була. Тегеләй дә, бөл ай да түгеле була. Урта хәллеләре, ягъни мәсәлән, ызначыт. Кайбер укытучылар прсидәтел баласын яклый... Агайнесен яклый... — Мин аның туганы түгел, прсидәтел малае да түгел... — Ә син прусты аның күңеленә хуш киләсең... Сүз шунда өзелде. Укытучылар төркеме ал арны куып җитеп килә иде. Ярмөхәммәт кыланчык Альбертны бик өнәп бетерми. Күп сүзле, буш башлы малай дип белә. Бүген уйлап куйды: "Бу шаталак Альберт алай ук буш гөбе түгел икән. Сизенә бит, очлы күз. Башкаларга таратмаса ярар иде..." Альберт авызыннан беркайчан да андый сүз чыкмады. Шуннан соң Ярмөхәммәт аның белән якынаеп китте. Е[и әйтсәң дә, алар арасында, ачыкланып бетмәгән булса да, сер бар. Уртак сер һәрвакыт кешеләрне якынайта. Ул сер шулай гомергә сер булып калды. Укытучы Валия белән укучы малай Ярмөхәммәт арасындагы мөнәсәбәт, кеше күзенә күренмәсә дә, аерым төсмер ала башлады. Моны ике кеше генә белә иде. Альберт белән Ярмөхәммәт. Бөтен кешегә дә ягымлы бу миһербан алиһәсе Валия Ярмөхәммәткә аеруча йомшак мөгамәләдә иде кебек. Ярмөхәммәт тә Валия тавышында үзенә генә аталган наз аһәңе тоя иде. Ярмөхәммәт өчен һәр дәрес, мәктәптән соң һәр очрашу сөенеч, бәхет ала килә. Ләкин Ярмөхәммәт һаман да ачыклый алмый әле: Алиһә белән Валия икесе бер затмы, әллә ул төш кенәме, саташу гынамы? Бер тапкыр дәрестән соң калгач, Ярмөхәммәт һиндыба чәчәге турында сүз кузгатырга уйлады. "Алиһәм! Бу син бит! Син зәңгәр чәчәк эчендәге кыз!" Юк! Әйтә алмады Ярмөхәммәт. Валия аны аңламаса, кинәт кенә "Юк, үскәнем, син саташасың!" дисә, дөнья чәлпәрәмә киләчәк. Хыяллар, ләззәт диңгезләре юкка чыгачак. Чыннан да, ул чәчәк-кыз икән, үзе әйтер, һичшиксез, әйтергә тиеш. Шулай да бер тапкыр Ярмөхәммәт авызыннан очты чыкты теге сүз: — Алиһәм! Ярмөхәммәт, дәрестән соң калып, эчке тәртип кагыйдәләре өчен рам ясый иде, сыйныфка Валия килеп керде. — Ярмухамет! — диде укытучы. — Син менә шушы плакатларны эләргә таяк ясап бирә алмассыңмы? Без аны менә шушлай чөйгә эләрбез, ату дагын бөгәрләнеп бетәләр... — Өйдә эшләп килермен, Алиһә... — диде Ярмөхәммәт, аннан өстәп куйды: — Валия апа... — Син икенче тапкырында ниндидер исем әйтәсең, — диде Валия. — Кем ул? Нинди исем? Ярмөхәммәт җәһәт кенә укытучысына карады. Валия елмая иде. Ярмөхәммәт бу йөзне, бу күзләрне якыннан, бик якыннан күрде бит кайчандыр. Монысы хак. Бит чокырларына иреннәрен тигезгәне бар аның. Бу толымнар белән уйнаганы бар аның. Барыбер арада ниндидер киртә тора. Ниндидер шик бар. Укытучы елмая. Ул Ярмөхәммәтнең ни уйлап газапланганын белә, юри белмәгәнгә салышып җәфалый сыман. — Мин "Алиһә" дидем, апа... — Ә-ә, матур исем... Почти минем исем — Валия... Алихә... Апаңмы, сеңлеңме бар андый? — Алиһә — ул чәчәк кызы, — диде Ярмөхәммәт, үзе укытучының күзенә бакты. Белгән килеш сораштырадыр кебек тоелды аңа. — Ьәр чәчәк эчендә чәчәк хуҗасы — бер чибәр кыз була. Ул кыз чәчәк алиһәсе. Сез... син... һиндыба чәчәгенең Алиһәсенә охшагансың... Юк, дөрес әйтмәдем... Алиһә сиңа охшаган... — Фантазер син, Ярмухамет! — диде Валия. Валиянең йөзе тагын да яктырып куйды. Ул челтерәп көлде. Аннан соң, һич тарсынмыйча, Ярмөхәммәтнең ике иңеннән тотып, үз яңагын үсмернең битенә куйды, кысты. Бик тиз булып алды бу кочаклау. Ефәк кебек нәфис, салкынча иде Валиянең бите. Ярмөхәммәт бардан юк була язды. Валия, Ярмөхәммәтне ычкындырып, ишеккә юнәлде. Ишек тоткасына ябышып борылды да әйтте: — Ә нәрсә ул хиндиба? — һиндыба ул — зәңгәр чәчәк, — диде Ярмөхәммәт. — Юл кырында, арыш арасында... — А-о, цикориймы? Хиндиба! Очень интересно! — дип, Валия Галай бүлмәдән чыкты. КҮК КАПУСЫ Ярмөхәммәт мәктәптән кайтып керүгә үк, анасы: — Кәҗә кайтмады, — диде. — Хараплар гына булмагае... Ярмөхәммәткә бу "Бар, тиз бул, кәҗәне бүре бумагае, эзләргә чап!" булып аңлашылды. Малай букчасын сәкегә ташлады да чыгып йөгерде. Юлда кимерерсең дип бирергә каткан кыерчык та юк, кысыр аш әле өлгермәгән, колхоз эшеннән кайтып әле яңа гына учак тергезергә тотынган иде Хурлыгаян, ач баласын кәҗә эзләргә юллады. — Кәҗәгез бүген көтүгә чыкмады бит, — диде көтүче Мохан. Каян гына эзләмәде Ярмөхәммәт газиз кәҗәне. Кемнән генә сорашмады. Ерак болынга да барып карады. Тегеләй - болай биш чакрым. Яңа басудан да эзләде. Тегеләй-болай алты-җиде чакрым. Эч әчетеп-әчетеп быгырдый, зарлана. Эчтә бушлык югыйсә, буш булса да, нәрсәдер быгырдый инде. Очраган бер чишмәгә ятып су эчкәләсә дә, өзелеп карыны ачканы басылмады. Юл буйларында, сөрелми калган багана төпләрендәге "чөйләрдә" һиндыба чәчәкләре атынып утыра. Чәчәкләрнең эче тулы гүзәл алиһәләр сагыштан саргаялар. Ярмөхәммәтнең күңел күзе ал арда түгел иде шул. Ал арның өенә шом иңде. Карап торган, бердәнбер ашатучы, киендерүче кәҗә югалсын әле. Бүре буса? Чегәннәр урлап суйса? — Тфү-тфү, авызымнан җил алсын... — диде Ярмөхәммәт. Тамак өчен көрәш бара фани дөньяда. Матурлыкка күз төшми. Зәңгәр һиндыбалар ятим калды. Шулай хәлсезләнеп кайтып килгәндә, аның каршысына 11әдерша очрады, ул дыбурдан кайтып килә иде бугай. — ЕЕәдер абый, безнең кәҗәне күрмәдеңме? — диде Ярмөхәммәт. — Кәҗәгез нинди ие? — дип сораган булды 11әдерша. — Карамы? — Ие, кара инде, беләсең бит. — Ике мөгезле идеме кәҗәгез? — Ие инде... — Су буена төшеп китте, юынырга! — диде дә Нәдерша, әдәпсез итеп көлде. Ярмөхәммәт аның әшәке шаяртканын әллә кайчаннан аңлаган иде, бер усал сүз әйтергә уйлаган иде дә, бу диванага сүз әрәм иткәнче дип, дәшмичә узып китте. Эңгер-меңгер төште. Кичәге яңгырдан соң калган күлдәвекләргә карап, югалган кәҗә хәсрәтен көчкә күтәреп кайтып килә иде ул, аяк астындагы суда якты сызык күреп туктады. Су эчендә утлы таяк каян килсен? Димәк, бу якты таяк шәүләсе суда чагыла. Ярмөхәммәт кинәт өскә карады. Зәп-зәңгәр күк гөмбәзен тач урталай бүлеп, якты сызык сузылган. Әйтерсең лә алачыкта уттай кыздырылган тимер таяк күкне урталай ярган. Кәҗә дә онытылды, ачлык та узды сыман. Ярмөхәммәт сихерләнеп күккә карый. Якты таяк талгын гына сызып сүнеп бетте. Нәрсә сон; бу? Ярмөхәммәтнең акылы моңа җавап кайтара алмады. Йолдыз атылу дияр идең, аңа охшамаган. Йолдыз ул тиз атыла. Кыска гына эз калдырып, бер сулыш алганчы сүнә дә бетә. Бу яктылык күк касәсен урталай бүлгән. Үзе утыз тапкыр сулыш алганчы балкып торды. Дөньясын онытып, малай өйгә йөгерде. Ул кайтып кергәндә, Факиһә казаннан кысыр аш бушата иде, әнисе сәке йөзлегендә җылап утыра. — Кәҗәне Пүләвәй Хөрми тотып япкан! — диде Факиһә. — Ун йомырка сорый, — диде анасы, күз яшьләрен сөртәсөртә. — Ун йомырканы каян алыйм мин аны? Бар карап торган биш-алты йомыркам бар иде, ал арын да налукка биреп бетердем... Ярмөхәммәт бая гына күргән могҗиза турында анасыннан сорамакчы булган иде дә, теләгеннән кире кайтты. Ул бер сүз дә әйтмичә чыгып китте. — Кая барасың? Ашарга утыр! — дип кычкырганнарын ишетсә дә, үсмер кире борылмады. Пүләвәй Хөрмәтуллалар ишегалдында кеше байтак иде. Кайсы бозавын сорап килгән. Кайсысының казы тотылган. Өсте ачык утарда әллә ничә оя каз. Бичаралар ачыкканнар, кибеккәннәр. Казлар талаша, сугыша. Ара-тирә канатларын киң җәеп кагыналар, каңгылдыйлар, һич чыдар әмәл юк алар тавышыннан. Куәтле казлар бер казны чукыйлар. Көзен чыккан бала казмы бу... әллә гарипләнеп, җәй буе мантый алмаган бер бичарамы, әйтерсең лә казларны бу төрмәгә ябуда шул мескен бала каз гаепле. Казның башын чукып, пеләшләндереп, йонын йолкып бетергәннәр. Каз кызганыч тавыш белән кычкыра, ләкин кан кардәшләр аны кызганырга уйламый да, чукыйлар да чукыйлар. Әҗәле шунда булыр, ахрысы. Утыртма читән белән тотылган абзарда ач бозаулар мөгрәшә. Шулар арасында Ярмөхәммәтләрнең кәҗәсе дә бар. Кәҗә арлы-бирле йөренә. Үзе бертуктаусыз мекердәп кычкыра, ярдәмгә чакыра. Чыгар урын эзли, бахыр. Бозаулар илереп мөгри. Хуҗаларын күргәч, бичара хайваннар, өметләнеп, капка янына өелешә. Хуҗам иреккә чыгарыр, су бирер дип ымсыналар, ләкин шунысын гына аңлый алмыйлар мәхлуклар: ни өчен соң ал арны иреккә чыгармыйлар, ни өчен ашатмыйлар, эчертмиләр? Ни өчен болай интектерәләр? Җәмига апа җылый-җылый шешенеп беткән, үзе Хөрмәтуллага ялына: — Хөрмәтулла абзый, зинһар, дим, балаларым хакына чыгар казларымны... Бар карап торган шул бер оя казым бар... Әнә анысының да бер бәбкәсе гарип... Чукып үтерәләр бит, Хөрмәтулла абзый... — Иа-ак! — дип кычкырды Хөрмәтулла. — Булмый, Җәмига, булмый! Каз башына унбишәр сум. Аннан соң ал казларыңны, пажалысты! — Каян алыйм мин ул кадәр акчаны, Хөрмәтулла абзый? Бар карап торганым шул биш каз, аның да берсе гарип... Үтерәләр бит анысын да... Ичмасам, шунысын аерып бир, Хөрмәтулла абзый... Басу жандармы Хөрмәтулла йомшамады, тәмәке тартудан саргаеп беткән бармаклары белән авызыннан төрепкәсен алды да, Җәмига апаның колагына иелеп, нидер пышылдады. Аннан соң әдәпсез тавыш белән көлде. Җәмига апа, "и Ходаем"нан бангка. сүз әйтә алмыйча, үксеп җылап кайтып китте. Югары оч Рәсүлләрнең бозавы да тотылган булып чыкты. — Хөрмәтулла абый, — диде Рәсүл, җыламсырап. — Кабат, валлаһи, басуга кермәс. Биреп җибәр бу юлга гына. Хөрми тагын, төрепкәсен алып, ямьсез итеп елмайды. Күсенеке кебек сап-сары тешләре күренде. Алгы тешләре бар, урт тешләре урынында кара бушлык иде. Хөрмәтулланың авызы кабер упкыны сыман тоелды Ярмөхәммәткә. Шул кара упкындагы сап-сары күсе тешләре Ярмөхәммәтнең хәтер түрендә гомерлеккә калыр. Бу оятсызлык, миһербансызлык, гаделсезлек билгесе сыман тоелыр аңа. — Әбиең төшсен! — диде Хөрмәтулла Рәсүлгә. — Әбиеңне алып кил... Бу төштә Хөрмәтулла кул бармаклары белән әдәпсез хәрәкәтләр ясап күрсәтте дә йөткерә-йөткерә көләргә тотынды. Ярмөхәммәт, зур өметләр баглап, кәҗәбезне чыгармасмы дип, Пүләвәйнең чыраена карый. Пүләвәйнең авызы ерылып китүгә, Ярмөхәммәтнең миенә хәбәр йөгерде: Пүләвәй Хөрмәтулланың көлүе адәм көлкесе икән! Күпме генә ялынса да, Пүләвәй Хөрмәтулла Ярмөхәммәтләр кәҗәсен чыгармады. Рәсүл дә боек кына кайтып китте. Альбертның тутасы Зәйтүнә, бик чая хатын, аны-моны уйлап тормаенча: — Чыгарасыңмы бозауларны, юкмы, чихүтке тәре! — дип кычкырды. — Иманыңны сагынам мин синең, бозауны бирмәсәң, хәерче крис! Гомер буе хәер сорашты атаң, теләнчелектә үлде бабаң. Син сәвиткә чаклы да хәерче идең, хәзер дә хәерче. Кеше асраган малларны уҗымга кермәгән килеш тотып, кеше каргышы ашап яшисең син, мунчала үпкә! Чыгар. .. Хөрмәтулла, аты-юлы белән сүгенеп: — Тот менә... — дип кычкырды. Зәйтүнә апа да аптырап калмады, әллә каян гына урак чыгарып, җәһәт кенә лапас капкасының бавын кисте. Бозаулар, капканы сөзеп, ишегалдына чыкты. Хөрмәтулла: — Талыйлар! Контрлар! Атам! — дип, өенә томырылды. Ишегалдына җыелган кешеләр бозауларны урамга куа башлады. Бозаулар мөгри, казлар каңгылдаша, кешеләрнең мал куган тавышлары ишетелә. Ду килә дөнья. Ул арада Хөрмәтулла да болдырга атылып чыкты, аның кулында мылтык иде. Ьавага ата-ата, ул лапас капкасын бәйләде. Чыгарга өлгермәгән маллар, өч бозау белән аягы имгәнгән кәҗә, тоткынлыкта калды. — Пат суд! Бөтенегезне дә өтермәнгә яптырам! — дип кычкыра Хөрмәтулла. — Алланың әче каһәре төшсен! Җан бирә алмыйча кәкрәеп, интегеп ят, тәмуг кисәве! — дип, Пүләвәй Хөрмәтулланы каргый-каргый таралдылар. Ярмөхәммәт тә салмак кына атлап кайтып китте. Әхнәфләр турыннан узганда Ярмөхәммәт җан өшеткеч авазлар ишетте. Җәмига апа уллары Әхнәф белән Кәримулланы кыйный иде. — Чукынмыш балалар, кайда йөрдегез? Ни карадыгыз? Нигә казларга күз-колак булмадыгыз? — дип кабатлыйкабатлый Җәмига түти әле бер баласына суга, әле икенчесенә китереп ора. Кәримулла түзә, дәшми. Әхнәф, бичара, суккан саен акыра. Ул баш бала, аңа катырак төшә, ахрысы. — Әнкәй, әнкәй, сукма! — дип өзгәләнә Әхнәф. Ярмөхәммәт түзмәде, ярсып капканы ачты да кычкырды: — Җәмига апа! Үтерәсең бит, тимә! Безнең дә кәҗәбез тотылган... Ярмөхәммәт тавышыннан хатын айнып китте, ахрысы, балаларыннан читкә борылып, алъяпкычы белән битен каплады да үксеп җылый башлады. Ятим балаларын кыйнаганга үкенеп җылавы идеме хатынның? Сезгә генә түгел, миңа да тормыш авыр бит, дип әйтүе идеме. Әллә балалары алдында гафу сорау идеме бу җылау, Ярмөхәммәт монысын аңлата алмады. Еллар узгач, үзе дә ата булгач кына ул Җәмига исемле тол хатынны аңлар. Пүләвәйгә булган ачуын, нахакка ирен төрмәгә утыртып харап иткән Фәрхун белән Сабир үчен, сугыш авырлыкларының әчесен шулай баскан икән ул мескен хатын. Җәмига Ярмөхәммәткә кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Үзалдына сөйләнгәндәй итеп: — Кешеләрнең балаларына, ичмасам, аталары сугышта үлгәнгә пасубие кайта. Сез бәхетсезләргә анысы да юк, — дип берөзлексез илауларга, зарланырга тотынды. Әхнәф белән Кәримулла, тукмау астыннан чыккач, тавышсыз гына җылый калды. Ярмөхәммәт урамга чыкты. Ул өчесен дә кызгана иде. Җәмига апа яшьли тол калган хатын. Сугышка чаклы ук ирсез. Сафиулла абзыйны "халык дошманы" дип Фәрхун Карун төрмәгә яптырган. Сафиулла абзыйны сугышка кадәр кладаушек булып эшләгән, дип сөйли Ярмөхәммәтнең анасы. Ул урынга Фәрхун кызыгып йөргән икән. Аны куймаганнар, Сафиулланы куйганнар. Шуннан соң Фәрхун җае чыккан саен Сафиуллага кадала башлаган. Урлаша дип, өстеөстенә ревизия чакырта торган булган. Барыбер Сафиулла абзыйның гаебен таба алмаганнар. Фәрхун чирлегә сабышып ындырга чыкмый икән. Аның шулай эштән кыяклап йөргәнен сизенеп, Сафиулла абзый: — Туктале, нигә келәткә эшкә төшми икән бу? Кеше җитми бит, — дип, Фәрхунның өенә барып кергән. Керсә ни күрә? Фәрхунның өй түрендә Сталин рәсеме тора, рәсем урталай аерылган. Фәрхун, Сафиулла белән исәнләшеп тә тормый, чыга да йөгерә. Авыл советына барып, милициягә шалтырата. — Минем өйдәге Сталин рәсемен Сафиулла умырып төшерде! Ул — контр! — ди. Сафиулланы ун елга утыртып куялар. Сафиулла китә дә юк була. Әллә исән, әллә үлгән. Бер хәбәре юк. Шулай сөйли авыл халкы. Үләсе көнне Айдаш баба Фәрхуннарга кереп бик озак утырып чыкты. Ни сөйләште икән ул аның белән? Гомеренә Фәрхуннарның келәсенә басмаган Айдаш ни өчен үләр алдыннан аларга керде икән? Айдаш картны җирләгәннән соң бер-ике көн узгач, Җәмига янына Фәрхун төшкән, имеш. Төшкән дә әйткән: — Сафиулла күптән вафат... Көтмә син аны... Алабуга төрмәсенә алып барганда, Кама бозы ярылып, бик күп тоткыннар батып үлде. Шулар арасында Сафиулла да бар иде... Шул хәбәрне ишеткәч, Җәмига апа бигрәк усалланды, аның бу усаллыгы балаларына төшә. Сабый Ярмөхәммәт, олы кешеләр уен уйлый-уйлый, авыр йөк күтәргәндәй кайтып керде. Дәшмичә генә ашады. Дәрес карарга соң иде инде. Барысы да сәкегә тезелешеп ятты. — Шул... — диде Хурлыгаян караңгылыктан. — Соңгы утыз сумны илтерсең, улым... Ярмөхәммәт җавап кайтармады. Аның уе кәҗә мәсьәләсеннән бая күргән могҗизага күчте. Баягы яктылык аның күз алдыннан китми иде. Авылга төн төште. Каралты-кураны, өйләрне, кешеләрне йокы басты. Ара-тирә эт өргәне, тоткындагы бичара бозауларның чиратлап мөгрәүләре генә ишетелеп куя. Тилмерәләр, бичаралар... Мич арасында чикерткә сайрый... — Әни, — диде Ярмөхәммәт. — Әни, мин бүген күктә якты сызык күрдем... Ул күргәннәрен тәфсилләп сөйләде. — Әнкәй, ни икән ул, ә? — Күк кабагы ачылганын күргәнсең син, улым, — диде ана. — Күк капкасы ачылганын сирәк кеше генә күрә ала. Бәхетле кеше генә күрә ала. Син изге теләкләр телә, Ярмөхәммәт. Бүген ни теләсәң, шул кабул булачак. Кабат сөйләшүче булмады. Факиһә әллә кайчан йоклый иде инде. Ярмөхәммәт дөньясын онытып теләк тели башлавы. — Иа Раббем, кәҗәбезне коткар. Шул мәлгунь Пүләвәй Хөрмәтулла тоткынлыгыннан бичара кәҗәбезне йолып ал. Йолып ал да безгә кайтар... Төн урталарында кәҗә тавышы ишетелгәндәй булды. Ярмөхәммәт, торып, колак салды. Янә кәҗә тавышы ишетелде. Бу юлы Хурлыгаян да торып утырды. — Ай Алла-Ходаем, кәҗә кайткан түгелме соң? — диде ана. Шик калмады. Кәҗә кайткан. Ярмөхәммәт анасыннан алда ишегалдына чыкты, бәләкәй капканы ачты, кәҗә, алгы сул аягына аксаклап, эчкә узды. Анасы төн уртасы дип тормады, Сакалбикәгә әзерләнгән сулы ләгәнне, чыгарып, тоткыннан кайткан мал алдына кунды. Кәҗә суга иелде. — Бичаракай, кибеккән шул, — диде ана. — Көне буе ач торган инде ул анда. Кем чыгарды икән кәҗәне? Ярмөхәммәт тә: — Ничек чыкты икән? Кем чыгарды икән? — дип баш ватты. Күк капусы ярдәм иттеме? Ярмөхәммәтнең теләге кабул булды бит! Җавап таң аткач кына билгеле булды. Кемдер Пүләвәй Хөрмәтулланың утыртма читән лапасын аралап юл ачкан, шул ярыктан бозаулар чыккан. Кәҗә берүзе калмас бит инде! Пүләвәй Хөрмәтулла Искәндәргә күрсәткән. "Шул гына абзар басучы контр!" дигән. Кичкырын силсәвиткә "контрларны" чакыртып алдылар. "Контр" дигәннәре Зәйтүнә түти, Искәндәр булып чыкты. Әллә каян милиция Бәчели дә килеп җиткән. Акт төзеп, Искәндәр белән Зәйтүнәне судка куярга булганнар. Авыл гөж килде. Күпләр пошаманга калды. Уйларга гына асат: Искәндәр белән Зәйтүнә түти өтермәнгә кереп утырсын әле! Уен эшемени? Иң җиңеле дигәндә дә, маллар өчен бөтен ыштрафны алар җилкәсенә салачаклар икән дигән хәбәр таралды. Шөкер, эш судка ук барып җитмәде. Укытучы Валия, кәнсәләргә барып, Пүләвәй Хөрмәтулланың тетмәсен теткән. Милиция Бәчелинең күзенә карап: — Оятсыз ул Хөрмәтулла дигән кешегез, — дигән. — Озимга кермәгән килеш малларны куып китте. Үзем күрдем. Казлар да овиннарга ерак иде. Хөрмәтулла иптәш бөтенесен бергә кудырганны күрдем. Шуннан соң Сабир да, Бәчели дә, Хөрмәтулла да йомигап төшкәннәр, имеш. — Зәйтүнә апайның ире сугышта үлгән, ул нинди контр булсын? — дип, Валия бик каты сөйләшкән. — Ике малае сугыштан кайтмаган. Как это сез вдованы, колхозницаны төрмәгә ябасыз? А? Искандер минем якында тора^ Сосед ведь ул минеке. Мин күрдем, ул кичтән үк ятты. Йокларга... Й беркем дә алар капкасыннан төнлә йөрмәде... Ә мин аларныкы капкасын тавышын таныйм. Мин төне буе дәфтәр тикшердем. Как это сез ал арга без доказательств, ә? Милиция Бәчели белән Сабир, икесе генә калып, бик озак уйлашканнар да, унар сум ясак салып, Зәйтүнә түти белән Искәндәрне кайтарып җибәргәннәр. Авыл иркен сулап куйды. Урамда булсын, булсын клубта, өйдә туры китерсәләр дә, очрашкан саен һәркем Валиягә рәхмәт укый. Икенче көнне Валия Җәмига казларын да иреккә чыгарт - тырды. Хөрмәтулла белән Сабир: — Түләп алсын! — дип мыгырданганнар икән дә, Валия шартлатып әйткән: — Түләгән ведь инде! Әнә бер казы үлгән! Шул җитмәгәнме сезгә! Хәлсезләнгән бичара казларны Кәримулла ипләп кенә куып алып кайтты. Үлгән бала казны Әхнәф бакча башына күмде. Ике туган: — Әнкәй тагын кыйнар инде! — дип, бик нык кайгырышкан иде, Ярмөхәммәт белән өчәү кайтып кергәнгәме, Җәмига түти балаларына бу юлы сүз әйтмәде. Бераз вакыт узгач, бозау-каз шаукымы тына төшкәч, Рәсүл Ярмөхәммәткә тиште: — Беләсеңме, Ярмый, бозауларны мин аралап чыгардым аны! — диде. — Төнлә бозауны урларга дип килсәм, тыкрык ягында утыртма читән арасында сезнең кәҗә башы. Кысылганмы, читәнне мөгезе белән аралап чыгарга азапланамы, кызганыч итеп мәэлди: иреккә чыгарсана, ди кебек. Кәҗәгезне бу якка чыгардым. Читән ярыгына Искәндәрләр бозавы башын тыкты. Берәм-берәм читәннәрне суырып алдым да бозау сыярлык иттем. Барысы да шул ачыктан качты... — Искәндәрне утырткан булсалар? — диде Ярмөхәммәт. — Син дәшмәс идеңме? Рәсүл төртелеп калды. Ул батырлыгы өчен Ярмөхәммәттән мактау көткән иде, ахрысы, аның шелтәле авазын ишеткәч, аптырады. Кыңгырау тавышы Рәсүлне кыен хәлдән чыгарды. Ана теле дәресендә Альберт Ярмөхәммәткә пышылдады: — Ярмый, мин беркөнне күк капусы ачылганын күрдем. Түлке беркемгә дә әйтмә. Әби әйтте, күк капусы ачылганын күргәч, теләк теләргә кирәк, ди. — Теләдеңме соң? — диде Ярмөхәммәт. — Теләдем, — дип пышылдады Альберт. — Сугыштан әти исән-сау кайтсын, дидем. Биләсәпитем булсын, дидем. Офицер булсам иде, дип төне буе теләдем. — Әх, — дип үкенечле әхелдәп куйды Ярмөхәммәт. — Кәҗә кайгысы белән "әти исән кайтсын" дип теләргә онытканмын! — Ьәй, ни пышылдашасыз анда, Альберт Төхфәтуллин белән Ярмөхәммәт Хәйруллин? — диде укытучы Фәгыйлә апа. — Дәрес турында сөйләшәбез, — дигән булды Альберт. Ярмөхәммәт уйларыннан аерыла алмады. "Альбертның атасы да минем әти белән сугышка киткән. Бергә сугышка кергәннәр. Икесе берьюлы хәбәрсез югалган. Әх, "әти исән кайтсын иде" дияргә онытылган". Соң булса да Ярмөхәммәт, эчтән генә: — Әти исән кайтсын ие, әти исән кайтсын ие, — дип тели башлады. — И күк капусы, җанкисәгем, зинһар өчен, атам Хисбулла Айдулла улы Хәйруллинны исән-сау кайтар! И күк капусы... ЫРГАК Ярмөхәммәтләр өендә актык он бетте. Он димәсәң, хәтере калыр, көрпә иде анысы да. Көрпә булса да, аигка. тугларга, алабутага кушарга ярап тора иде үзе. — Яңа ипи бүләргә ашыкмый әле Сабирҗан абзагыз, — диде Хурлыгаян. Ярмөхәммәтнең башына уй төште: урылмый калган басудан башак алып кайтырга! Иртүк торып ул, беркемгә әйтмичә, арыш басуына элдерде. Башта зиратка керде. Зират таллары басу каравылчысы күзеннән саклый. Зираттан агачлыкка йөгерде, таллыкны узгач, арыш басуы. Юлдан читкә, эчкә кереп, иркенләп башак өзмәкче булды ул. Үзеннән бер карыш озын игенне ерып, эчкә — тирәнгә керә башлады. Шулай иелеп байтак барганнан соң, ул, менә хәзер Сабир түгел, атка атланган Пүләвәй Хөрмәтулла да күралмас, дип, аякларын бөкләп, җиргә утырды. Арыш арасы карурман кебек бит ул, серле, шомлы, матур. Янәшәдә генә зәңгәр чәчәкләр, пәйгамбәр гөлләре, күгәрчен күзләре үсә. Чәчәкләре ут яна. Аларга сокланыр вакыт түгел, Ярмөхәммәт, чәчәкләргә карамаска тырышып, утырган җирдән үрелеп, арыш сабагын иде, башагын, өзеп, күлмәк арасына тутыра башлады. Башаклар төшмәсен дип, ул билбавын тагын да кысыбрак бәйләде. Башак тутырырга бөрмәле капчык алырга уйлаган иде дә, уеннан тиз кайтты: янчык белән башак күтәреп кайтканыңны теләсә кем күрәчәк. Ә болай күлмәк эчендәге башакларны кем шәйләсен? Үрмәләп урын күчә-күчә, ул шактый башак җыйды . — Алиһәм, җаныкаем, зинһар, гафу ит, синең белән күрешергә вакыт тар, өйдә ашарга бетте! — дип пышылдады үзе. Җитәр, артык юан булсаң да сизүләре бар дип, ул урыныннан кузгалмак булды. Тарантас тавышы ишетеп борылган иде, егылып үлә язды. Эчкә кергән саен ул аргы юл кырына килеп чыккан, бер адымда гына юл, юл буйлап Сабир аты юырта. Куркынычтан ераграк качсаң, куркынычның авызына ук барып чыгасың икән. Ярмөхәммәт, кыргый мәчедәй, арыш куелыгына сикерде дә җиргә сеңде. Йөрәк, субай сугучы агайларның бабасыдай, каты дөпелди. Йөрәк тавышын Сабир түгел, бөтен дөнья ишетәдер сыман. Тотыла калсаң — бетте баш. Кәнсәләргә ябарлар. Төрмәгә утыртырлар. Анасы бу кайгыга түзмәс. Ул Валия күзенә карый алмас. Бу юлы котылсам, мәңге дә мондый эшкә алынмас идем, дип ант итте Ярмөхәммәт. Тарантас узып китте. Сабир юл кырына яткан баланы күрмәде. Ат ерагайганын көтеп, Ярмөхәммәт озак ятты. Аннары әрәмә юлыннан таллыкка чаклы йөгерде. Таллыкка күмелгәч, туктап ял итте. Таллыктан — зиратка, зираттан бәрәңге бакчасына сикерде. Галимханнар ишегалдыннан — урамга, урамнан туп-туры үзләренең капкасына атылды. Ул мунча өйалдына керде. Инде котылды, шөкер. — Уф-ф, — диде ул, өстеннән тау төшкәндәй. — Котым ботыма җитте. Шулай сөйләнә-сөйләнә ул билбавын чиште. Билбаудан азат булгач, башаклар идәнгә ишелеп төшәргә тиеш иде. Ярмөхәммәтнең күлмәгеннән нибарысы биш башак төште. Берикесе күлмәккә ябышкан, бер-икесе ыштан бөрмәсенә кереп поскан. Шулкадәр күп тутырган иде бит ул арыш башакларын. Кая киткән соң алар? Ярмөхәммәт кабаланып күлмәген салып әйләндерде. Аңа дөньяның тагын бер сере ачылды: җиңнәр буйлап кылчыкларын артка таба каратып, башаклар чыгып качарга теләгәндәй, бер-бер артлы тезелгәннәр, күлмәк кыймылдаган саен, башаклар бераз алга шуыша... Шуыша түгел, атлый. Кылчыкларын аяк кебек терәп, башак алга таба йөри. Юлда кайтканда әнә шулай кыймылдыйкыймылдый, башаклар җиргә коела барганнар. Алар җанлы нәрсә кебек, тоткынлыктан качканнар. Башак алып кайтып, уып, киптереп, кул тегермәне аша тартып, Ярмөхәммәт ярма ясарга уйлаган иде. Ярма ясап, апасы белән анасын сөендерергә ниятләгән иде дә, барып чыкмады. Ул калган башакларны тавыкларга чыгарып ыргытты. Тавык халкы берсен-берсе таптый-таптый талаша башлады. Өлгеррәкләре башакны чукып ала да бар көченә читкә йөгерә. Алар тамак өчен җан талаша. Тамак тәмугка кертер! Ни газаплар белән җыйган ризык кул астыннан китте. Ярмөхәммәтнең китек күңеле күптән тулып ашкан иде инде. Аңа олылар төсе бик иртә иңсә дә, ул әле һаман бала: малайның ике күзеннән сыгылып яшь бөртеге чыкты. Кешекара күргәнче дип, ул тиз генә күз яшен кул сырты белән селтәп төшерде. Алдавыч өмет рәхимсез ул. Башта бәләкәй генә булса да бәхет вәгъдә кыла. Вәгъдә үтәлер вакыт җиткәч кенә хыянәт итә. Алдавыч өмет вакытлыча гына яшәү ышанычы биреп ымсындыра, соңыннан рәхимсез рәвештә алдый. Өметләре өзелгәч, адәмнәрнең рухы әнә шулай сына торгандыр. Ярмөхәммәтнең үз гомерендә беренче һәм соңгы урлашуы булды бу. Шушы вакыйганы ул гомере буе онытмас. Гомере буе бу турыда балаларына сөйләр. Башаклар белән булган бу хәл Ярмөхәммәт өчен кисәтү, ниндидер билгесез бер илаһи көчнең бармак янавы кебек тоелды аңа. — Урлашу теләсә кемгә файда китерми. Харам юл белән кергән мал мантымый. Мантыса да, соңра унысы белән чыгып китә, — ди аңа Тәкъдир. — Ә сиңа, Ярмөхәммәт, ансат кергән байлык, ялгыш тапкан акча бөтенләй килешмәс. Юлдан ун сум тапсаң, йөз сум югалтырсың. Кызыкма син урлап баючыларга. Кызыкма сулдан кергән акчага. Син, Ярмөхәммәт, иңрәеп эшләп табарга тиешсең хәләл малыңны. Син бәдәнең, умырткаң шытырдаганчы эшләп җыярга тиешсең маяңны. Синең язмышың шундый! Юк! Моны сихри көч әйтмәде аңа. Бу сүзләрне бабасы Айдаш карт әйткәндер сыман. Кем белә? Бәлки, Айдаш баба белән Тәкъдир икесе бердер?! Арыш урлаганы өчен, Вәсилә белән Халисәне милиция алып китте. Бәдигылҗамал түти Ярмөхәммәтләрдә сөйләнеп утырды: — Урлаганга түгел, кем, Хурлыгаянкаем, Сабирга ярамаганга... Караңгы төшсә, Сабир шулар бакчасы аша йөри. Мескен кызларның йөрәге алынып беткән инде Сабирдан куркып. Әллә ничә тапкыр безгә кереп кундылар. Албастыдан куркабыз дигән булдылар. Нинди албасты икәнен белмиләр, ди... Сабир төпчек кызга темиен сузып йөри... Халисәсенә... Минем белән бер йокласаң, бер пот он бирәм, дип әйткән икән; билләһи, туймас айгыр булды бу Сабирҗан. Салдаткалар беткән аңар... Кыш буе ягарга утыннары булмады бичаракайларның. Узган кыш сәке тактасы яктылар. Маллары юк... Өтермәнгә ябарлар инде, Ходаем. Ичмасам, яклар кешеләре дә юк. Аталары сугышта, абыйлары сугышта... Ятимә кызларның арыш куырып яткан чакларын сагалап, Сабир белән Фәрхун пүнәтәйләр белән басып кергән, ди. — Сабирның шулай кыланганын Ясиргә язмыйлармы икәнни соң? — диде Хурлыгаян. — Ьи-ии, Хурлыгаянкаем, ахирәткәем, — диде Бәдигылҗамал түти. — Язып нишләсеннәр? Сугыштан аны кем кайтара? Борчылмасын дип, ачка шешенгәннәрен дә язмыйлар. — Шулай инде, шулайдыр... — дип, ятимә кызлар өчен ут йотып, озак зарланыштылар хатыннар. Ике кесә арыш урлауны Вәсилә үз өстенә алган. Халык әйтә, имеш, Вәсилә үзе уып алып кайткан да үзе куыра башлаган, ди. Куштаннар "икесе дә тотылды" дип бара икән. Шулай да Халисәне "яше җитми" дип кайтарып җибәргәннәр. Вәсиләгә ун ел ясаганнар. Кеше күзенә күтәрелеп карарга да ояла торган бу ике кызны жәлләп күп кеше җылады. Вәсиләсе төрмәдә дә булсын ди, ә Халисә ялгызы ярым җимерек йортта ничек яшәсен дә ничек тормыш итсен, ничек җан сакласын? Аналары хастадан вафат, аталары сугышта. Хәбәре килмәгәнгә өч ел. Әллә исән, әллә юк. Абыйлары Ясир сугышның иң кайнаган җирендә, ди. Судтан соң Вәсиләне әз генә салам салынган арбага утыртып алып киттеләр, һәр капка төбе тулы кеше иде. Бер сүз юк. Әйткән сүзләре үзләренә генә ишетелерлек. Ярмөхәммәт арбадан арттарак Вәсиләне озата барды. Капка төпләреннән узганда, аның колагына кешеләрнең пышылдаганнары ишетелә. Ләкин бу сүзләрне бары тик Ярмөхәммәт кенә ишетте. — И-и, бичара, и мескенкәем, исән-сау гына кайта күр инде...^Ун ел бит, ун ел, аз гомер түгел... — ди кешеләр. — Иа Раббем, үзең сакла кыз баланы, — дип дога кыла әбкәйләр. Гарип фронтовиклар да дәшми. Куштан Фәрхун гына чәбәләнә. — Карап калыгыз! Гыйбрәт булсын! Кул сузмагыз дәүләт милкенә! Вәсилә мескен ничек утырткан булсалар, кузгалмыйча, артка караган килеш бара. Ул кабахәт чырайлы Фәрхунга да, капка төбендәге мышык-мышык җылап калучыларга да карамый. Ул, муенын сузып, түбән очка карый. Иреккә чыгарылган сеңлесен, Халисәсен эзли ул. Ярмөхәммәт тә Халисәне эзләшә. Ара-тирә каерылып артына борылып карый. Юк, Халисә күренмәде. Авылны чыкканчы шулай эзләнде Вәсилә. — И-и, бичаракай, бигрәкләр дә күп биргәннәр шул... — Бер кесә арыш өчен... харап иттеләр кызны... Вәсилә, сеңлесен эзләүдән ваз кичеп, кычкырып җыр башлады. Ярмөхәммәтнең йөрәге жу итеп китте. Ачынудан, әйтер сүзе калмаганнанмы, әллә Вәсиләнең зиһене чуала башладымы, ни булгандыр, ул, бераз күтәрелә төшеп, бар көченә җырлый: Мин авылдан киткән чакта, Зират талы шаулады; Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... — Тукта! Җырларга ярамый! — диде милициянең берсе. Олаучы абзый атка чыбыркы белән селтәнде, ике милиция арбага сикереп утырды. Алар артыннан тузан болыты гына калды. Мин авылдан киткән чакта, Зират талы шаулады... Онытырлар, онытырга тырышырлар бу вакыйганы, әмма шушы җыр мәңге онытылмас. Онытырлар. Битарафлар, гамьсезләр онытыр! Онытырга тырышырлар. Гаеплеләр, җинаятьчеләр онытырга тырышыр! Әмма Вәсилә кызның авылдан киткәндә ярсып, соңгы көченә таянып җырлаган шушы җырын авыл оныта алмас. Киләчәктә Вәсиләнең кем икәнен хәтерләмәсләр дә, бәлки, ләкин җырны ишеткән саен һәркем бәгыре аша кичерер. "Вәсилә җыры" булып ул бөтен халык күңелендә калыр. Зират таллары шаулаганын ишеткән саен, зират турысыннан узган саен, Ярмөхәммәт, ачынып, Вәсиләне искә төшерер. Вәсилә турында бер хәбәр дә булмас. Шомлы әкияттәге Гыйфрит урлагандай, Вәсилә юкка чыгар. Бар иде кеше. Юк булыр кеше. Аның шундый кара язмышы өчен һичкем җавап бирмәс, һичкем үзен гаепле санамас. Кайда ул? Тәкъдире ничек? Ни булган аңа? Кыз бала нинди бәлаләргә очраган? Төрмә сакчылары аны көчләгәнме? Шунда ачтан үлгәнме? Үзен-үзе үтергәнме? Беркем дә әйтә алмас. Ун ел үтәр, утыз ел узар, кыз бала хәбәрсез югалыр. Атасы сугышта хәбәрсез, монысы монда хәбәрсез. Сагыш, бәхетсезлек, гаделсезлек билгесе булып, "Вәсилә җыры" гына калыр. Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... Ярмөхәммәт, Вәсиләне мәңгелеккә алып китә баручы арба артыннан купкан тузан таралганчы, басу капкасы янында торды. Туп бәрешле уйнарга чакырыпмы, әйдә, кайтыйк инде дипме, кемдер аңа дәште. Ярмөхәммәтнең уе күңел ачуда түгел иде, аның уе түбән очта, япа-ялгыз калган Халисәдә. Вәсилә китте. Ул чынбарлыктан, авыл хәятыннан аерыла. Вәсилә ерагайган саен, күңелгә Халисә якыная бара. Ярмөхәммәт ындыр артлатып түбән очка, Халисәләргә томырылды. Тизрәк! Тизрәк! Халисә янына ашыгырга кирәк. Ашыгырга кирәк. Бәлки әле соң түгелдер! Соң түгелдер! Ярым җимерек, дөм караңгы, котсыз, ач өйдә япа-ялгыз калган Халисә янында булырга кирәк, ди Ярмөхәммәтнең күңеле. Тыны-көне капланганчы йөгерә торгач, ул Халисәләрнең бәрәңге бакчасына килеп җитте. Җимерек читәнне узганда Ярмөхәммәт каралты-курага күз ташлады: Халисә күренмиме, янәсе. Ярмөхәммәт ишегалдына кергәч тавыш бирде: — Кы-хым, кы-хым! — Янәсе, кеше бар, керергә ярыймы? Эчтән җавап килмәде. Урам якта тавышлар ишетелде: — Өйдәме икән? — диде кемдер. Ярмөхәммәт Рәүф тавышын таныды. Капка ачылды. Ишегалдына Рәүф белән Галимхан керде. — Бәрәкәт кенә икән! Син мондамыни? — диде Галимхан. — Без сиңа эндәштек-эндәштек тә монда чаптык, — диде Рәүф. Кышкылыкка салам белән тышланган тәрәзәгә бактылар. — Өйдә юк бугай, — диде Ярмөхәммәт. Тагын ютәлләштергәләп, җай гына эчкә уздылар. Өйалдыннан ук фәкыйрьлек, мескенлек башлана. Сайгаклар күптән юылмаган, ишекләр калшайган, ябылып бетми. Идән ярыкларыннан, өйалды астыннан җил исә. Ярмөхәммәт өй ишеген тартты. Алар берәм-берәм эчкә узды. Өй эче дөм караңгы иде. Ал арның күзе тышта калган, шуңа күрә алар һични күрмәде. — Халисә! Син өйдәме? — диде Галимхан. Җавап юк. — Халисә, бу без, — диде Ярмөхәммәт. Бераздан, күз ияләшә төшкәч, күрделәр: идән сайгакларының яртысы юк, алар урынында караңгы баз авызы ыржаеп тора. Ташландык өй дә болай ук котсыз булмастыр. Сәке такталары да юк. Ян-якта ике кеше сыярлык кына урын калган. Шунда ертык бишмәт, мендәр сымак бер-ике сәләмә ауный. Өстәл дә юк. Сәкедә бер ярык бадъян, кителеп беткән ике агач кашык. — Сайгакларны кыш көне утынга якканнар, — диде Ярмөхәммәт. Рәүф, стенадагы чөйләргә тотына-тотына, бүлмәчкә узды. — Сак булыгыз, монда да сайгаклар юк! — Бераздан бүлмә эченнән Рәүфнең шомлы тавышы ишетелде: — А-асс... тәгы-ы... — Ул атылып-бәрелеп бу якка чыкты: — Анда... Халисә асылынган... — Коткарырга кирәк! — диде Галимхан. — Юк... ул... инде... — Рәүф, кулларын бутап, нидер әйтергә теләде, ләкин сүзен әйтә алмады: ул укшый иде. Рәүф өйдән тышка чыгып китте. Ярмөхәммәт бүлмәчкә керде, аның артыннан Галимхан да узды. Кече як сәке өстендәге бишек ыргагында Халисә асылынып тора иде. Ул ярым тезләнгән хәлдә. Аның чырае имәнгеч сурәттә иде. Кайчандыр карап туймаслык чибәр кызның йөзе шулай ямьсез булып чалшайган. Кызның йөзенә бакмаска тырышып, Галимхан бауны чишәргә дип сәкегә менде. — Тимә! — диде Ярмөхәммәт. — Ярамый! Кече як сәкесе өстендә ат аунаган кебек. Ястык сүрүе ертылган, каз мамыгы бүлмәне тутырган. Агач чиләкләре тәгәрәп ята, берсенең колагы китек. Уклау урталай сынык, идәндә. Бүлмәч тәрәзәсенең пәрдәсе өзелеп, ерткаланып беткән... Дуслар якты дөньяга чыкты. Рәүф чирәмгә яткан килеш һаман укигый, коса. Галимхан да ап-ак, хәле китеп, җиргә чүгәләде. — Силсәвиткә әйтергә кирәк, — диде Ярмөхәммәт. Галимхан белән Рәүф, мунчада каты ис тидергән ярым миңгерәү кешеләрдәй алпан-тилпән атлап, Ярмөхәммәткә иярде. Вәсилә-кызның кара язмышы әллә ничек төзәлмәс җәрәхәт булып йөрәкләргә урнашкан иде. Халисәнең үлеме кинәт килеп керде сабыйлар бәгыренә. Бу үлем Вәсиләне кинәт оныттырды. Бер кайгыны оныттырыр өчен олырак кайгы кирәк, ахрысы. Өчесе дә дәшми генә барганда, Рәүф абынып егылды. Ул: — Алла-лла, Алла-лла, — дип чыраен сытты. Аның тез күмәче ташка бәрелгән иде. Әрнү шулкадәр куәтле иде ки, Рәүф шул әрнүне басар өчен баш бармагын каты итеп тешләде. Шундый каты тешләде, хәтта Рәүфнең башы калтыранып торды. Әрнүе уза төшкәч карасалар, Рәүфнең теш эзләреннән кан ага. Бармактагы яра белән мәшгульләнеп, Рәүф тезен онытты. Бу авыртулар аны кире үз хәленә кайтарды, аның укшуы бетте. Рәүфкә хәл кергәндәй булды. — Карале, — диде Галимхан, Халисәне җирләп кайткан көнне. — Анда, бүлмә эчендә, бөтен нәрсә кырылып беткән. Асылынып үлгәндә кеше шулай бәргәләнәме икәнни? Ярмөхәммәт дәшмәде. Ул Бәдигылҗамал түти әйткәннәрне тәфсилләп искә төшерә иде. — Районнан чакыртырга кирәк ие, — диде Бәдигылҗамал түти Ярмөхәммәтнең анасына. — Бу Бәчели чуртымны беләмени соң ул? Белсә дә дәшмәс. Әллә үзе асылынган, әллә кеше аскан аны... — Чү, Бәдигылҗамал, — диде Хурлыгаян. — Үзләре белә торганнардыр. Алар шуның өчен куелган. Тикшерерләр, белерләр... Бәдигылҗамал түти, өйдә чит кеше булмаса да, алак-ялак карангалап алды да Хурлыгаян колагына пышылдады: — Бу җә Сабир мөртәт, җә Фәрхун тәресенең генә эше... Шул сөйләшүдән соң Ярмөхәммәт әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта, Халисәнең үлеме турында уйлый. Аның сизгер күңеле нидер тоя. Ни тоя? Үзе әйтеп бирә алмый. Бүлмәчтәге әйберләрнең тузып, бәргәләнеп беткәнлеге турында да күп уйлый ул. Асылынган кеше алай каты бәргәләнер сыман тоелмады. Сынык уклау, колагы китек чиләкләр аның сизгер игътибарын тарта. Милиционер Бәчели, куштан Фәрхун, Сабир, тагын берике пүнәтәй, килеп, Халисәнең гәүдәсен төшерделәр. Асылынган кешегә ясин да, җеназа уку да не положено дип, Халисәне тиз генә җирләп тә куйдылар. — Кайгысыннан асылынган! Асылынган и вчу! — диделәр беравыздан. Хәтта иң беренче кем күргәнен, кем әйткәнлеген дә сораштырып тормадылар. Ни өчендер бик ашыгычлык белән күмәргә теләделәр мәрхүмәне. Шулай тоелды Ярмөхәммәткә. Олыгайгач, бик күп сулар аккач кына Ярмөхәммәт ап-ачык аңлар: Халисәне көчләгәннәр, Халисәне үтергәннәр. Рәхимсез рәвештә яхшы кызны талаганнар. Халисә бичара җан ачуы белән, хәлсез-ач килеш сугышкан. Көчләргә килүчеләргә агач чиләкне атып бәргән, уклау алып каршы торган, тырнашкан, тешләшкән, бәлки, кычкыргандыр, җылагандыр, ялваргандыр, тәрәзә аша качарга омтылган. Аны көчле куллар тәрәзәдән тартып алган. Аның газиз апасын ун елга хөкем иттеләр. Шул кайгыдан хәле китеп ятканда, ялгыз өйгә мәкерле ният белән килеп кергән шәүләләрдән куркып, бәлки, йөрәге ярыла язгандыр, бәлки, кычкырырдай хәле дә калмагандыр... Шул арны аңлар Ярмөхәммәт. — Нигә шул вакытта Бәчели бездән сорамады икән? Нәрсәнең ничек, кайда ятканлыгыннан ук аңлап булган бит: ялгыз өйдә көчләү-үтереш булган... үтереш булган... Ач сабыйны көчләп үтергән кеше җәзасыз калды. Җәзасыз дөньядан китәчәк. Исенә төшкән саен Ярмөхәммәт ачыргаланыр. Иллене тутырып, олы агайлар яшенә җитеп барганда, алар тагын өчәү — Рәүф, Галимхан, Ярмөхәммәт — дәшмичә капка төбендә утырыр. Мул тормышта яшәгәндә, оныгы туып, Ярмөхәммәт үзе бабай булгач, шулай өчесе бергә утырганда әйтер: — Сабир белән Фәрхун эше бу! — дияр. — Нигә без теге чакта бу турыда әниләргә әйтмәдек икән? — Мин беренче күрдем, — дияр илле яшьлек Рәүф. — Халисә ыштанының бер балагы аягыннан салдырылган ие. Икенчесе тез турысында эләгеп тора ие... Бала чакта башка килмәгән инде. — Башыңа килсә, нишләр иең? — дияр Галимхан. Бу сүз Рәүфне битәрләү түгел иде, шуңа күрә Рәүф җавап кайтармас. Ярмөхәммәт үз уеның дәвамын кычкырып әйтте: — Фәрхунның маңгаендагы җөй — уклау эзе бит, җегетләр... — Дөрес, — диде Рәүф. — Халисә асылынганнан соң, Фәрхун гел башын-күзен бәйләп йөрде. Имеш, урманда ботак тишкән. Сабирның кырынганда "пәке кискән" җөйләре дә бик озак төзәлмичә йөргәнен хәтерлиләр дуслар. Алары Халисә тырнакларының эзләре. Димәк, алар икәү булган. Төзәтә алмаслык яра, кире кайтара алмаслык заман, җәзасыз калган җинаятьчеләр турында уйласаң, акылдан язарсың, валлаһи. Ярмөхәммәтнең уйлары Халисә фаҗигасе тирәсендә булса да, аннан читләшә барды. Чишә алмаслык мәсьәләдән ирекле рәвештә качу идеме бу, әллә фәлсәфи фикернең үзеннәнүзе үсүе, үзгәрүе идеме, билгесез; ул, башкаларга да ишетелерлек итеп: — Гыйсметдин абзый... яңа йортының түшәменә бишек ыргагы какканда... нинди изге, сөенечле уйлар уйлагандыр, — диде. — Якты өметләр белән корган тормышы шулай чәлпәрәмә килер дип башына да китермәгәндер. Әле тумаган, хәтта ана карынында яралмаган, исеме дә билгесез Халисә туар, аннан шушы ыргактагы бишектә тирбәлеп үсәр, чибәр кыз булып, буй җиткезер, шушы ыргакка ук асылынып үләр дип кем уйлаган? Өметләр баглап, хәләл көче белән җиткергән йорт-җир бер иясез үз урынында череп, нигезендә туфрак булсын дип кем теләгән? Кем каргаган? Ул ташландык йортка күчеп утыручы да булмады. Утынга ягарга да сүтеп алмадылар. Сабир, Фәрхун әллә ничә тапкыр әйтеп-әйтеп карадылар. Юк! Бу шомлы нигезгә утырырга теләүчеләр дә, тарттырып алып китүче дә табылмады. Еллар узгач, Ярмөхәммәт ул өйгә кереп караган иде. Пәрәвез сарган. Сырмалар череп туфракка әйләнгән. Терәүләре череп, түшәмнәр җимерелеп төшкән. Бүлмәчтәге әйберләр ничек калса, шулай черегәннәр. Ыргак та үз урынында. Бавы да, җепсел пәрәвезләргә әверелеп, асылынып тора. Коточкыч. Шом. Аяныч. Фаҗига. Барысы да бар. Беркая да китмәгән гаделсезлек эзләре. Ямаулы ярык казанны гына кемдер урыныннан куптарып алып киткән. Казан урынын тыгыз җепсел сарган. Ярмөхәммәт, тузанлы җепселләргә орынырга куркыпмы, эче тулы шом, сагышлы, фаҗигале өй иясен сискәндермәс өченме, бер урында бик озак басып торды. Шушы мич авызыннан кайчандыр кап-кайнар бәлешләр, чыжылдап торган табалар көр-ишле гаилә табынына чыга торганнар. Берсеннән-берсе матур кызлары, җегет булып җиткән уллары белән бәхетле Гыйсметдин, бәхетле Сәрбиҗиһан киләчәккә ымсынып яшәгәннәр, мәрхүмкәйләр. Хәзер нәселләре юк. Нигез корыган, тузган. Кем гаепле соң дигәндәй, кирегә әйләндерелгән сорау билгесе булып, түшәмгә борып кертелгән бишек ыргагы җимерелеп төшәр вакытын көтә. ҖИҢҮ Сугышның соңгы кышы бик авыр килде. Йончылган бәндәләр тагы да йончылды. Маллар ачтан интегә, сыерлар күтәрәмгә калды. Бичараларны, бау белән бәйләп, ферма өрлегенә асып куйдылар. Малларга түбә саламнарын ашатып бетерделәр. Хуҗалык маллары да тәмам эштән чыкты. Орлыкка дигән бәрәңгеләр ашалып бетте. Киптергән алабута да төкәнде. Инде өзелдек, беттек дигәндә генә, тагын яз килде. Хайваннар да, кешеләр дә әле генә борын төрткән яшел кыякларга ябырылды. Күчеп килгәннәр ашый дип, гөмбә ашап, аръякта әбилекызлы ятимәләр агуланып дөнья куйды. Былтыргы арыш чүмәләләре урынында коелган арышны ашап үлүчеләр булды. Тилебәрән орлыгы ашап, өч малай юләрләнде. Бичаралар үзләрен-үзләре белештерми, авызларыннан күбек агызып, күз алмалары зураеп, буыннары тота алмыйча йөрделәр. Җиңү якынайганы сизелсә дә, халык билгесез бер шомлыкта яши иде. Ашарга ярамаганны белсәләр дә, тагын берничә бала бүре җиләге ашап, башлары әйләнеп коса-коса, күзләре атылып чыга язды. Ашасаң да үләсең, ашамасаң да үләсең. Имәнгеч хакыйкать иде бу. Шул елны Валия белән Фәгыйлә апа районнан "Американ паюгы" алып кайттылар. Паекны Сабир белән Фәрхун, үзебез бүләбез, дигәннәр иде дә, Валия каты итеп: — Паекны иң башта хәлсез балаларга бирәбез! — диде. Калай савытлар, матур шарфлар, күлмәк-ыштаннарны укытучылар мохтаҗларга тигез итеп бүлделәр. Консерва дип аталган бу калайларның матурлыгы балаларны шаккатырды. Ялтырап торган кәгазьләргә диңгезләр, таулар, шарламалар төшерелгән. Әллә нинди әкияти дөнья иде бу калай савыт кәгазьләрендә. Балык, иттән бушагач, бу матур калай савытлар һәр өйнең түренә гөл савыты булып менеп утырды. Боз китеп, беренче такыр төшүгә, кичке уеннар башланды. Әлсерәп, йончып эштән кайта халык. Үз каралтысында бөтерелә. Көтү кайтып, мал-туар абзарга кергәч, олы апалар, әбиләр кул эшенә тотына: оекбаш, мамык шәл бәйли. Кызлар чигү чигә. Тәрәзә кашагалары, кулъяулыклар, челтәрләр... Яшь-җилкенчәк таллыкта җыела. Түбән очта — бер уен. Югары очта — икенче уен. Аръякта — өченче уен. Аръяк дип Зәйчәнең аргы ягындагы ике урам санала. Өч уен, берләшеп куйгандай, бервакытта башлана, бервакытта тарала. Уен бетәр алдыннан кемдер әче итеп сызгыра. Шушы хәбәр бөтен таллыкларга барып ирешә. Янәсе, кайтыр вакыт җитте! Өч уен берьюлы таралганда, Ярмай-Урак авылы шау-гөр килеп тора, һәр гармунчы гармунын катырак тартып уйный, һәр җырчы тамагын киеребрәк җырлый, һәр сызгыручы әчерәк сызгырырга тырыша. Җегетләр, кочаклашып, зәңгәр тавышлар чыгарып җыр суза. Кызлар чәрелдәшә, җегетләр айгылдашып көлә. Уен таралганда, хәтта әтәч кычкырган, этләр өргән тавышлар да ишетелми; һава, дөнья, авыл өсте бары тик гармун-җыр, җегетләр-кызлар тавышы өчен генә яратылган диярсең. Каян килә бу дәрт? Каян килә бу көч? Тамаклары ярым ач. Өсләре дә ярым ялангач. Эш белән иза чиккән яшьләр каян ала бу куәтне? Аптыраш! Кайдадыр дөнья актарыла. Меңләгән кешеләр бер минут эчендә үлеп бетә. Кемнеңдер атасы, абыйсы шушы сәгатьтә үлемгә бара. Дүрт ел буена бу җегетләрнең, бу кызларның юньләп ашаганы, юньләп йоклаганы юк. Иңрәеп эшләү ал арның көнен дә, төнен дә ала. Каян килә соң бу дәрт, каян килә бу куәт? Җырлыйлар, бииләр, сөяләр. Бичара Нәдерша булып Нәдерша да җегет хисабында йөри. Түбәтәен колагына хәтле кыңгыр салып, уенга кергән була, биегән була. Ярмөхәммәт яшендәгеләр дә инде уенга төшә башлады. Буйлыраклары кыз тота, аулак өйләрдә кыз белән йоклый. Ярмөхәммәт ачык хәтерли, бер тапкыр кичке уенда Нәдерша Валиягә атап җыр чыгарды. Түгәрәк уртасына Валия чыккач, тамак киереп, Нәдерша җыр башлады: Валия, алия шул, Гөл яфырагын ия; Матур кызлар күп дөньяда, Җанкаем сине сөя... Валия дә каушап калмады: Аклы ситса төс яратам, Ап-ак күлмәк киямен; Әйтми генә йөри идем, Мин дә сине сөямен... Бик матур килеп чыкты бу кара-каршы җыр. Көтелмәгәнрәк булды бу. Нәдершаның Валия кебек фәрештәгә җыр багышлавы да могҗиза. Алыптай фронтовиклар да Валиягә сүз катарга кыймый. Нәдерша булып Нәдерша аңа җыр багышласын әле! Валиянең кинәт кенә җавап җырлавы: мин дә сине сөямен, дип әйтүе дә могҗиза булды. Кемдер рәхәт итеп көлде. Янәсе, Нәдерша шаярып җырлады, Валия шаяруга каршы шаярды. Кемдер дәшмәде, бәлки, Валиянең чынлап җырлавы булгандыр? Ләкин Ярмөхәммәт Нәдерша белән Валияне янәшә күз алдына китерә алмый. Уен таралды. Бичара Нәдерша, Валиягә ияреп, Зәйтүнә түтиләр капкасына чаклы кайткан. — Их, Нәдерша, Нәдерша, — дигән Валия. — Минем ирем бар. Мин аны көтәм, үпкәләмә, Нәдерша... Чыннан да, Валиянең атна саен солдат хаты алганын бөтен авыл белә иде. Шуңа күрәдер инде фронттан кайткан җегетләр дә аның янына килергә базмыйдыр. Бу Валияне аеруча сөю, аеруча хөрмәт итү, Валияне изгегә санау билгесе иде. Ире сугышта йөри, үлем эчендә. Көтсен тугры хатын. Моңа сокланырга гына кирәк. Ярмөхәммәт әнә шулай аңлады Валиянең бүгенгә кадәр ялгыз йөрүен. Ә Нәдерша, бичара, буе җитмәс нәрсәгә тәмгысын сузган шул. Ярамаганмы аңа үзебезнең авыл кызлары! Валиядән шаярып кына булса да шундый җыр алгач, ышангандыр Нәдерша, ә баксаң, Валия ул җырны күрше кызларыннан өйрәнгән булып чыкты. Валиянең Нәдершага шундый җыр җырлаганын ишеткәч, Ярмөхәммәт гаҗәпләнгән иде. Дөресрәге, көнләшкән иде ул. Валия белән Нәдершаның капка төбендә нәрсә сөйләшкәннәре авылга таралгач, Нәдерша бик нык үзгәрде. Аны танырлык түгел иде. Авыз күтәреп сүгенүче, тамак киереп акыручы, ямьсез-тәмсез сүзле Нәдершаны алмаштырганнармыни! Иңенә авыр кайгы төшкән ирдәй, салмак, аз сүзле булып китте ул. Рикәкәгә камыт суктырганы өчен Ярмөхәммәт аны бригадир Хәсәнша белән бергәләп бик каты орышкан иде. Җыр вакыйгасыннан соң Ярмөхәммәт аны кызгана башлады. Шул ук вакытта Нәдершаның төп башына утыруы аңа куаныч китерәме әллә? Еллар узгач, ир уртасы булгач, Ярмөхәммәт тагын бер уйлар бу турыда. Уйлар да тагын бер сөенер. Валия мәхәббәтнең үзе булган лабаса. Әнә шулай малай килеш укытучысына гашыйк булганы өчен сөенер ул. Бу илаһи мәхәббәт булган икән бит. Җиңү язы коры килде. Чәчүнең соңгы көне иде бугай. Апалар Ярмай авылының ерак басуында кайтмыйча эшлиләр. Әбәтне шунда ашыйлар. Валия дәрескә керде. Ни гаҗәп, бүген ул гадәттәгечә исәнләшмәде. Аның йөзендә шатлык уйный. Үзе елмая, үзенең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы. Күзен йомса, яшьләр тәгәрәп чыгачак: укытучы апаларының җылаганын балалар күрәчәк. Бөтен укучылар Валиягә карап көтә: нидер булган, апа нидер әйтәчәк! Валиянең керфекләре лачын канатларыдай бер талпынып алды: ике яшь бөртеге тукталып та тормыйча, тиз генә тәгәрәп идәнгә тамды. — Балалар, — диде ул, калтыравык тавыш белән. — Балалар, Берлинны алганнар! Полная капитуляция! Шулай диде дә Валия ике учы белән битен каплады, өстәл янына утырды. Кемдер кычкырып җибәрде: — Ьур-ра-а! Җиңү-ү! Өскә түбәтәйләр очты, букчалар чөелде. Малайлар, нишләргә белмичә, бер-берсе белән сугыша, кызлар бер-берсен кочаклый. Балалар ишегалдына ургылды. Укучылар ташкыны мәктәптән бәреп чыга. Кемдер быргы акырта, кемдер ярык барабан кага. Укытучылар нидер әйтә, аларны берәү дә ишетми. Фәрзахетдин абый каты итеп кычкыргач кына, тавышлар тына төште. — Сафланыгыз, балалар! — диде ул. — Сафланыгыз! Балалар кыеш-мыеш рәткә тезелде. — Укучылар, — диде Фәрзах абый. — Бүген безгә Җиңү килде. Данлы Совет Армиясе хыянәтчел фашистик Германия гаскәрләрен тулысы белән тар-мар итте... Тантаналы бу җыелыштан соң бер төркем укучылар ерак басуга җиңү хәбәрен илтә китте. Ярмөхәммәт җыелышта Валияне күрмәде. Ыгы-зыгы арасында ул мәктәпкә керде. Валия әле һаман шунда утыра иде. Кеше кергәнен сизеп, ул тәрәзәгә борылды. Җылаудан шешенгән йөзен яшерергә теләде ул. Ярмөхәммәт, юк йомышны бар итеп, парта астыннан нидер эзләгән булды. Юатасы килеп укытучысына эндәште: — Валия апа, сугыштан кайта башларлар инде, — диде. — Синең ирең Виктор абый да, минем әткәй дә кайтыр... Валия кинәт борылды, күзен Ярмөхәммәттән алмыйча: — Кайтырлар, кайтырлар, — диде. — Кайта башларлар... Синең атаң да, минем Виктор да... Шул мәлне әллә ни булды. Валия Ярмөхәммәтне шашып күкрәгенә кысты, аннан үз яңагын Ярмөхәммәтнең битенә терәде. — Кайтырлар... — дип пышылдады үзе. Валия кычкырмыйча гына җылый иде. Аның үксеп, аунап җыларга теләгәнен Ярмөхәммәт сизде. Ләкин Валия куәт белән бәреп чыгарга теләгән үксү гайрәтен бугаз төбендә тотып торырга көч таба. Ә үзе аның саен Ярмөхәммәтне ныграк кыса. Ярмөхәммәт бу сәерлекне берничек тә аңлата алмады. Бөек шатлык — җиңү хәбәре килде. Шатлан, сөен! Шатлык эчендә шушындый җан сыкравы булып, күз яшьләре тама. Ярмөхәммәтне кочаклап җылаганда укытучы Валия иренең дә, Хисбулла солдатның да исән түгеллеген белгән булган. Белгән — әйтмәгән. Үз кайгысы өстенә Ярмөхәммәтләр ыруына килгән хәсрәтне дә күтәрергә аңа кем кушкан? Вакытында әйтсә, берьюлы үтәр иде. Озак яшереп тоткан саен, кайгы, олая барып, авырая барып, кинәт гаилә өстенә ишелер дип уйламагандыр шул бичара Валия. Айдаш баба үлемен авыр кичергән гаиләгә тагын ата үлеме турындагы кәгазьне күрсәтергә курыккандыр инде. Шуңа күрә ул берьялгызы ике кара кайгы уртасында калырга ихтыярый риза булган. Ихтимал, Валия ул чакта Хисбулла солдатның үлеме турында әйтмичә дөрес эшләгәндер. Валиянең гаиләгә кайгы китерүче кыяфәтендә каласы килмәгәндер. ЗӨЛӘЙХА Күчеп килгәннәр әкренләп туган якларына китә башладылар. Тилчә Типун Ковальчук та, өч ел буена җыйган байлыгын төяп, Чаллы пристанена китте. Председатель Сабир аны айгыры белән үзе озатып куйды. Күчеп килгәннәрдән берәү генә китмәде. Укытучы Валия — Валентина Галай. — Туган җирләреңне бер дә сагынмыйсыңмыни? Нигә илеңә кайтмыйсың? — дип сораган аннан Зәйтүнә түти. — Их, апа, — дигән Валия. — Сагынмаган кая! Бик тә сагынам. Ләкин безнең авыл юк шул. Анда хәтта җимерек өйләр дә юктыр инде... Ирем Виктор анда кайтса, мине табалмас. Урамнар да, йортлар да юк. Мин аңа бердәнбер адресым, сезнең авыл адресын җибәреп тордым. Моннан китсәм, ул мине эзләп шушында кайтыр. Очраша алмабыз дип куркам. Яшим әле, Зәйтүнә апа... Аннан соң... Яраттым мин сезнең авылны... Яхшы кешеләр сез... Ә яманнары тиздән койрыкларын кысар... Сугыш бетәр, Алла боерса, җиңүдән ирләр кайтыр. Фәрхуннар, Сабирларны алар порядокка китерер... Шулай булырга тиеш иде. Ләкин әле Фәрхуннар, Сабирлар озак еллар рәхәт сөрер. Озак еллар ятимә солдаткаларга баш булыр. Озак еллар алар колхоз-дәүләт милкен үз милекләре белән бер итеп яшәр. Ә ачтан үлмәс өчен, җан саклар өчен көшелдән бер уч орлык алган тол хатыннарны, япь-яшь кызларны тотылган урында ук мәсхәрә итәрләр. Мәсхәрәгә риза булмаганнарны еракка озатырлар. Авылда карт-коры байтак. Бала-чага да ишле. Хатынкызлардан күп нәрсә юк. Сугышка алынмаган гарип-гораба, тилемсәләр дә җитәрлек. Шулар өстенә фронттан аксактуксак, чулак-чукраклар кайта. Авыл күзгә күренеп гарипләнә. Берьюлы ике йөз илле өч баһадирын озаткан авыл берәнсәрән кайтучыларын көтә. Тол хатыннар, ятим балалар, эштә булса, эшеннән аерылып, Чаллы юлына карый. Көннәр буе, җәй буе күзләре күгәргәнче Чаллы ягына каерылып карыйлар, бичаракайлар. Чаллы пристане тулы халык. Кайтучыга караганда каршы алучылары күбрәк. Монда очрашу шатлыгы да, югалту кайгысы да, хәбәрсезлек фаҗигасе дә — бар да бар, бу мохитне сөйләп аңлатырлык түгел, һәр сабый, минем әти түгелме икән дип, пароходтан чыккан солдатка ташлана, һәр хатын, ирем түгелме икән дип, һәр солдатка өметләнеп карый. Ире кайтканнар, атасы кайткан сабыйлар, бүтәннәрнең кайгысын онытып, куана, бәйрәм итә. Өметләре өзелгән сабыйлар салмак кына тарала. Икенче пароход килгәнче дөнья беразга тынып кала. Борылмада пароход күренүгә, халык дәррәү урыныннан кузгала. Өметләр тагын пароходка таба сузыла. Бер мизгелгә генә булса да, мондагы кешеләр барысы да бер тигез. Барысының да өметләре бер дәрәҗәдә. Фронтовиклар төялгән пароходтан да сөекле нәрсә булдымы икән ул чагында? Пароход бәхет төяп килә. Әкрен килә. Ни өчен шулай әкрен йөри пароходлар? Түземсезлектән йөрәкләре ярылыр бу кешеләрнең дип уйламый микәнни соң ул пароход капитаны? Күпме кайгы-хәсрәт, күпме үлем күргән ирләрне төяп, бик тиз йөри алмас шул. Пароход уң якка янтайган, бөтен солдатлар да, пристань ягына чыгып, култыксага тотынган. Алар да ашкына, төшеп йөзәрдәй булып кайта торганнардыр, җанкисәккәйләр. Чаллы элеваторына икмәк китерә килгән Ярмай авылы хатыннары да мәш килеп торган пристаньга төштеләр. Ләкин Ярмайга кайтучы булмады. Шау-шулы, кычкырыш-җылаш-көлешләре, пароходның моңсу тавышлары белән Чаллы артта калды. Боек хатыннар, кул арбасы сөйрәп, дәшмичә генә кайта. Ярмөхәммәтнең анасы Хурлыгаян алда, аның артыннан Зәйтүнә түти атлый. Бангка. хатыннар әллә кайчан ярты юлга җиткәннәрдер инде. Алар пароход көтмәенчә кайтып китте. Ире кайтканнар, үле хәбәре алганнар пристаньда калмый. Зәйтүнә түти Хурлыгаянга иптәш булыр өчен генә калган. Аның ире сугышның беренче көнендә үк һәлак булган. Зөләйха да сөйгән җегетен көтә. Чаллыга килгән саен пристаньда озак утыра. Бер-ике пароход каршыламыйча кайтып китми. Зөләйха ашыкмый. Йөк тартып килү дә, ачлык та аның хәлен алган. Бигрәк тә сөйгәненнән хәбәр булмау аны изгән, ахрысы, ул буш арбасын көчкә-көчкә сөйрәп кайта. — И-и, замана, — диде Хурлыгаян, Зөләйхага ымлап. — Бигрәкләр дә өзгәләнеп көтә инде Габделхәен. Булса да булыр икән... Сугыш башланасы көнгә туйлары билгеләнгән ие... Туй табыны озату мәҗлесенә әверелде дә куйды... И бәргәләнде инде бичара Зөләйха. Алмашына дип торабыз. Башта көлде, аннан Габделхәен кочаклап җылады. Габделхәенең китәр вакыты җитте. Башкалар инде Калдау күпере янында. Бу Габделхәйне җибәрми... Каерып алдылар. Габделхәй дә нишләргә белми. Зөләйхасыннан ычкынып арбага сикерде. Атлар чабып китте. Зөләйха йөгерә... Мин дә сугышка барам, дип җылый. Бәргәләнә. Күпергә чаклы йөгереп барды... Җитәкләп алып кайттылар. Бигрәк читен аерылдылар, бәгырькәйләрем. Габделхәй, арбага басып, Ак Борын тавында күмелгәнче кул болгап китте... Зөләйха белән Габделхәй мәхәббәте Ярмай халкы өчен генә түгел, тирә-яклар өчен дә үрнәк икәнен Ярмөхәммәт сабый килеш тә сизенә иде. Ал арның сөешеп йөргән заманнарын ул томанлы гына булса да хәтерли. Зөләйханың атасы сугышка чаклы ук чирләп үлгән. Анасы белән икәү генә калган. Ихатада ир-ат булмаса да, Зөләйханың тырышлыгы аркасында, алар фәкыйрь яшәмәде. Аның уңганлыгы халык теленә күчкән: — Әнә Зөләйхага кара, җир җимертеп эшли... — Әнә Зөләйха кебек бул, аңа эш җиткезеп булмый... — Зөләйха кебек ак итеп берәү дә кер юа алмый... — Зөләйха суккан паласлар кебек паласлар базарда да юк... Үз эшләрен эшләп бетереп, күрше-коланга ярдәмгә атылуларын кеше сөйләп, мактап туя алмый. Могҗиза инде ул Зөләйха, могҗиза... Ярмайның иң мактаулы кызы Зөләйха булса, иң кәттә җегете Габделхәй санала. Анысы да нәкъ менә Зөләйхадай уңган, ярдәмчел, кече күңелле. Ярдәм сорап килгән кешегә "юк" димәс, үзенә авырлык килсә килер, әмма барыбер мохтаҗ кешенең сүзен аяк астына салып таптамас. Холык-фигыльләре белән генә түгел, Зөләйха белән Габделхәй төсбитләре белән дә бер-беренә бик охшаш иде. — Боларны Тәңре үзе никахлагандыр, шулкадәр дә пар килсәләр дә килерләр икән, — ди торган иде Айдаш баба да. Була шундый затлар, андыйларны һәркем сөя, һәркем аларга хөрмәт белән карый. Зөләйха белән Габделхәй дә нәкъ шундый бәхетле затлар иде. Ал арга сокланмаган кеше юктыр авылда. Әллә ничек, кеше үпкәләмәслек итеп, килешеп, матур рәвештә ярашып яши белә иде бу ике гашыйк. Авылның дорфа кешеләре дә аларга авыр сүз әйтми, алар турында яман сөйләми. Кан кардәш булмаганнар да аларны үз итә, туганына караган кебек якын карый. Бу ике саф күңелнең туй мәҗлесенә бөтен авыл чакырулы иде. Урамлап-урамлап туй узгармакчы булдылар. Муллык бар иде, Аллага шөкер, халыкның күңеле көр иде, иншалла. Аларның бәхетенә ни дә булса комачаулар дип һичкемнең уена килмәгәндер. Шулай да алар турында сүз чыкса, карт-коры: — Тфү-тфү, әстәгъфирулла, күз тия күрмәсен! — дип әйткәли. Габделхәй фронтка киткәч, Зөләйха алмашына, язды. Ул сагышлы халәтеннән чыга алмады. Эштә дә салмакланды. Элеккеге кебек ут өертми. Сабыр гына эшли. Шулай сагышлана торгач, ул моңарчы беркем дә ишетмәгән җыру җырлый башлады. Авылның колагы торды, һәр көн, һәр кич Зөләйхалар ишегалдыннан яңа көй агыла. Авылның атаклы гармунчылары, бу көйне тиз арада отып, өздереп уйный да башладылар. Үзе җырлаганда Зөләйха сабыр була, берәрсе гармунда шул көйне уйный башласа, Зөләйханы тыеп булмый, җылый. Көпә-көндез, Габделхәй җаныкаем, дип саташа башлый. Шулай бервакыт Зөләйха белән Габделхәй турында сүз чыккач, Айдаттг баба әйткән иде: — Җете кызыл тиз уңар... Койрыклы йолдыз да артык якты, тиз сүрелә... Хәерлегә генә булсын инде... Бабасының яманлап әйтмәгәнен Ярмөхәммәт белә, ләкин бу сүзләргә нинди авыр мәгънә салынганлыгын Ярмөхәммәт коточкыч фаҗига булгач кына аңлар. Чыннан да Зөләйха олы сөю белән сөйгән икән Габделхәен. Мәҗнүндәй җүләрләнер дәрәҗәдә, җаны белән, бөтен асылы белән сөйгән икән ул. Сугыш беткән елның көзе килде. Кама суы шакраеп катты. Пароходлар туктады. Авылда хәбәр таралды: имеш, сугышчылар Чугунскийга хәтле тимер юл белән кайталар икән дә Алабуга турыннан боз өсләтеп Бәткегә чыгачаклар икән. Төш вакытларында Зөләйха Ярмөхәммәтләргә керде. Күзләре зур булып ачылган, исәнләшергә дә онытып, ул: — Хурлыгаян апакаем! Габделхәем, Чугунскига кайтам, Бәтке бозы аша чыгабыз, дигән... Синең дә Хисбуллаң кайтмасмы. Әйдә, зинаһарөчен, Бәткегә китик, — дип ярым шашкан кыяфәттә ишекле-түрле йөренә. Хурлыгаян: — Төш авышты бит инде, төнгә каршы... — дип сүз башлаган иде дә, Зөләйха аны кочаклап ялвара башлады: — Хурлыгаян апакаем, түзәрлегем калмады, шашам бит, бармасам, үләм бит мин... — Чугунскига кайтып җиткәч, монда кайтыр инде ул, Алла боерса, әллә сабыр итәсеңме, Зөләйха? Шулай дисә дә, Хурлыгаян риза иде инде: — Әйдә, улым, син дә иптәш булырсың, ул хәтле җирне баргач-баргач, Алабуга базарына да сугылып чыгарбыз. Бабаң ясаган теге чабаталарны алып төш, мин сатарга бияләй алып барырмын... — Мин сезне тегермән янында көтәрмен! — дип, Зөләйха чыгып йөгерде. Кар салмаган катканаклы юлдан бара-бара чабаталар "чәчәк атты". Эчендә җеннәр утырадыр, валлаһи, Зөләйха аруны белмичә юырта гына. Ярмөхәммәтнең анасы: — Ярты юлга җиткәч, Мәләкәскә кереп чәй эчеп чыгарбыз, — дигән иде дә, Зөләйха ишетергә дә теләмәде. Караңгы төшкәндә Бәтке ярына килеп җиттеләр. Кама өсте шоп-шома — пыяла-боз. Алабуга ягыннан берән-сәрәнләп тә, төркем-төркем булып та солдатлар кайта. Аргы якта кара күч булып солдат җыелган. Барысының да аркаларында биштәр, кулларында чемодан. Бу якта хатын-кызларның чутыкыры юк. Ат җигеп килгәннәр дә бар, хәтта бер машина да күренә. Кемдер сыерын-үгезен җиккән. Шаулашалар. Теге якта да чуалыш бара, ахрысы. Баксаң, теге яктан да, бу яктан да милиционерлар бозга кертми икән. — Ярамый! Приказ! Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! Караңгы төшә! Иртәгә такталар, баулар алып, спасательный отряд килгәч чыгаралар, — дип аңлата нәчәлник. — Барыгыз, бар. Мунча ягыгыз, бәлеш сала торыгыз, иртәгә көндез кайтып җитәрләр... Ләкин берәү дә кайтып китәргә теләми. Шулай тарткалаша торгач, караңгы төште. Бәтке урысларына кереп җылынып чыга да халык янә ярга килә. Шулчак Зөләйха әче итеп кычкырды: — Хә-әй! Га-абде-ел-хә-әй-ии... Аргы яктан да тавыш килде: — Зөләйха-аа... Ни булганы да аңлашылмый калды. Милиционерлар борыны төбеннән Зөләйха атылып боз өстенә чыкты. — Га-абделхә-әй-и, — дип кычкыра үзе, үзе тая-егыла каршы ярга таба йөгерә. Каршы ярдан да бер гәүдә аерылды. Бу Габделхәй абый иде. — Зө-өлә-әйха-а-а... — дип кычкыра-кычкыра, солдат бозга сикерде. Кемдер аны туктатырга теләде, Габделхәй бер селтәнеп аны читкә этте. Зөләйха артыннан да ике милиционер бозга керде. Ал арның күн итекләре тая, һич йөгерә алмыйлар. — Тукта! Тукта-а! — дип акыра бер милиционер. — Анда җылым! Боз юка-а-а... Габделхәйнең дә кирза итекләре таеп китте, ул егылды, үрмәли-үрмәли барды да янә аякланды. Зөләйха да юл уртасында егылды, ахрысы. Ләкин ул тора алмады, боз җимерелде. .. — А-ах! — дип кычкырды кемдер. — А-а! — дип, ике яр бердән сыкрап куйды. — Зөләйха-а, — дигән үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Зөләйха боз кырына тотынды, аның шәле боз өстендә калган. Яулыгы җылым өстендә күренә. Габделхәй, җылым кырына килеп, Зөләйхага кулын сузды. Ике кул мәңге аерылмаслык булып беректе. Ике якта да кычкырыш, командалар, сүгенү ишетелә. Караңгы куерып килә, боз өстендә ни булганы ачык күренми. — Бау! Бауга йөгерегез! — Колга-а, колга кирәк! — дип акыра нәчәлник. — Назад! Назад! Караңгы эченнән су чапылдаганы ишетелә. Кара-кучкыл җылым авызын, аның янындагы шәүләне генә бераз шәйләп була. — Эй, вы! Там живы? — дип кычкыра нәчәлник. — Помогите-е! — дигән тавыш ишетелде. — Держитесь, солдат, держитесь! Хәзер бау китерәләр! Нәчәлник, милиционерларга, халыкка карап: — Где веревка, емать, где жердь! Живо! — дип акыра. Габделхәй тагын бер-ике тавыш бирде дә тончыккандагы кебек быгырдап тынды. Җылым янында хәрәкәт бетте. Фонарь да, такта да, бау да килде... Таң атканчы халык таралмады. Кешеләрне кавышу түгел, җылымга җимерелеп төшкән Зөләйха белән Габделхәй язмышы борчый иде... Таң атканда күренде: җылым авызы зурайган. Батучылар тотынган саен кителә барган. Җылым өстеннән җиңел бу күтәрелә. Җылым кырында Зөләйха шәле сузылып ята. Кама буенда шомлы тынлык. Теге яктагы солдатлар да, бу яктагы солдаткалар да катып калган, һәркемнең җаны җылый иде. Сугышның беренче көненнән китеп, Берлинга хәтле барып та исән калган солдатның өенә кайтып җиткәч шулай һәлак булуы, дүрт елның елын елга, аен айга, сәгатен сәгатькә санап көткән бичара яшь хатын Зөләйханың шулай мәгънәсез үлүе бөтенесен тораташка әйләндергән иде. Иң авыры Хурлыгаян җилкәсенә төште. Авылга кайтып ул ни дияр? Фаҗигаләрне күп күрде халык. Үлемен дә, гаделсезлеген дә күп татыды. Афәткә күнегә халык, әмма Зөләйха белән Габделхәй вакыйгасын ишеткәч, тетрәнмәгән кеше калмады. — Син саклый алмагансың! Син фәлән итмәгәнсең, төгән итмәгәнсең, — дип, Хурлыгаянны гаепләүчеләр дә булды. Дәшмәде Хурлыгаян андыйларга. Бичаралар, ни әйтергә сүз табалмаганнан, акылга сыймый торган фаҗигане җиңел генә кичерә алмаганнан әйтелгән сүзләр икәнен Хурлыгаян яхшы аңлый. Гаепләмәде ул андыйларны. Унар, егермешәр, утызар ел узгач та: — И-их, ни караган сакчылар? Авыз ачып кеше батырганнар бит, — дип һәрдаим уфтанырлар. Үкенечле үлем һәрвакыт артыннан үкенечле сызлану калдыра. Зөләйханың җырына тагын бәет өстәлде. Аның җырын да, бәетен дә авыл халкы һаман онытмый: Соңгы сулышым җиткәнгә, Боз өстенә атладым... Кама сулары бик салкын, Җылытсана, аппагым... Ил өстенә иңгән кайгылар, бәлки, онытылыр да, ә Зөләйха белән Габделхәй мәхәббәтенең фаҗигасен истән чыгармаслар. ҖҮЛӘР НУРЛЫЙ Ике йөз илле өч ир озатып калган авылга егерме тугызы кайтты. Аларның да яртысы гарип. Сибгатулла абзый исән кайтып ике атна да яши алмады, мәрхүм, яралары ачылып үлде. Шәяхмәт абзый да, аяк сөякләре бозылып, дөньядан тиз китте. Авыр яралыларны зират берәм-берәм үзенә ала торды. Сау-тазаларын саный китсәң, уннан артмас. Исәннәр үлгәннәр өчен эшли. Анда-санда яңа буралар ялтырый. Кичләрен гармуннар күбрәк уйный. Аулак өйләр, мәчет-клубтагы уеннар кызыграк, шаулырак уза. Кайткан шәпкә җегетләр, орден-медальләрен тагып, гимнастерка төймәләрен, каеш аелларын көл белән, ком белән ялтыратып, әллә кем булып йөрделәр дә, погон-медальләрен салып, гимнастеркаларының җиңен сызганып, кулларына чалгы-балта тоттылар. Күбесенең медальләре авыл җүләре Нурулла түшенә менеп ябышты. Ьәр авылның бер җүләре була, диләр. Хәер, "җүләр" сүзенең нинди мәгънәдә әйтелүенә карап йөри торгандыр ул җүләрлек. Туганда ук акылы зәгыйфь булган кешене җүләрләр рәтенә кертергә ярамыйдыр. Нишләп җүләр булсын ул? Мәхлук бер авыру бәндә. Җүләрләр акыллылар арасында гына була. Авылда җүләрләр күп булса — бер кайгы. Бер җүләре дә булмаган авыл тагын да яманрак. Бер җүләр дә булмаса, акыллыларның акыл микъдарын үлчәү өчен кем белән чагыштырасың? Бәс, авыл җүләре ул акыл үлчәме булып чыга түгелме соң? Бер җүләр дә булмаса, кешеләрнең барысы да акыллы дип тә кистереп әйтеп булмый. Бәлки, алар бөтенесе дә җүләрдер! Шуңа күрә кешеләрдә сәер бер теләк туа: җүләр юк икән, аны табарга кирәк. Җүләрне кешеләр үзләре ясый. Ярмай авылының бичара Нурулласы да җүләр түгел. Кешеләрнең әнә шул сәер теләге аркасында ул җүләрләр рәтендә йөри. Кайсыдыр мәгънәсезе Нурулла турында мыскыл такмагы чыгарган, бүтән мәгънәсезләр аны күтәреп алган. Олылар "Алай ярамый!" дип кисәтмәгәннәр. Сабыйлар аңламаганнар. Нурлый, Нурлый, нурмадан, Нурмаданын юмаган; Нурмаданын юар иде, Комганда су булмаган; Комганда су булыр иде, Тутасы суга бармаган; Тутасы суга барыр иде, Чабатасы булмаган; Чабатасы булыр иде, Нурла чабата ясамаган; Нурла чабата ясар иде, Курыслары булмаган; Курыслары булыр иде, Нурла урман бармаган; Нурла урман барыр иде, Чабатасы булмаган; Чабатасы булыр иде, Нурла сатып алмаган; Нурла сатып алыр иде, Бер тәңкәсе булмаган; Бер тәңкәсе булыр иде, Гитлер сугыш башлаган... Нурулла үртәгәннәрне куып алып китә. Чуртаннан качкан вак балыклар кебек, бала-чага як-якка сибелә. Җылыйҗылый йөгерәләр. Үртәгәндә кызык, алып хәтле гәүдәле Нурулла артыңнан куса, нибуч җыларсың. Тотса, чиертеп тә үтерә ала бит ул сабыйларны. Ат белән узыша торган озын ботлы Нурулла сабыйларны ике сикерүдә тота. Әнә, бу юлы да Альбертны эләктерде. Альбертның төсе качкан, күзендә курку. Нурулланың карашында ачу, авызыннан селәгәе күренә, бала башы чаклы йодрыгы белән уңайсыз итеп ул Альбертка кизәнде. Альберт чырылдап кычкырды. Нурулла сукмады. Суга алмый ул кешегә. Черки кебек берөзлексез үртәсәләр генә куа башлый. Нурулла Альбертка карап торды-торды да, кызганды бугай, әллә Альбертның чырылдавыннан үзе курыкты, иләс-миләс атлап китеп барды. Ул ераграк китү белән, бала-чага тагын такмакларга тотынды: Нурлый, Нурлый, нурмадан, Нурмаданын юмаган... Нурулла кебек куәтле кеше тирә-юньдә юктыр. Анасы аңа кием ярата алмыйча аптырый. Теккәне кыскарып беткән. Яңасына рәт юк. Бишмәтеннән шәрә беләге күренеп йөри. Кыска балагыннан кызыл балтырлары күренә. Җәй көне дә, кыш көне дә ул гел бер киемнән. Ни гаҗәп, беләге дә, балтыры да өшеми. Нинди генә авыр эш булса да, Нуруллага кушалар. Өмә булса, иң беренче аны чакыралар. Имәннең төп буен ул берүзе урманнан тартып алып кайта. Үгез-фәлән таудан менә алмыйча торса, Нурулла абый килә дә, үгезне тугарып, йөкне берүзе үр башына менгезеп куя. Аннан соң сап-сары тешләрен күрсәтеп гыр-гыр итеп көлә. Әллә кешеләрнең көчсезлегеннән, әллә үгезнең зәгыйфьлегеннән көлә, әллә кешеләрнең сөенүен күреп шатлана, аныкын аңламассың. Зур эш майтарганнан соң ул гел-гел шулай рәхәт көлә. Туң вакытта мәет булса, кабер казырга иң беренче Нурулла абый килә. Өй күтәрәсе булса, иң беренче аңа йөгерәләр. Эшләгәне өчен акча алмый ул. Ашатсалар, аңа шул җитә. Тамагы тук булса, Нурулла абый рәсемле китап сорый. Рәсемле китап булмаса, значок яки медаль кирәк аңа. Ярылмый торган иң ботаклы утын түмәрләрен, Нурулла ярыр әле, дип калдыралар авылдашлар. Нурулла, авылның бер очыннан икенче очына йөреп, шул муртайган түмәрләрне чәрдәкләп чыга. Сугыш беткәннән соң аның күкрәгендә значоклар, медальләр хисапсыз күбәйде. Инде медаль кадар урын калмагач, ул кемдер бүләк иткән пилоткасына тезә башлады. Базар көннәрне Нурулла, шул медальләрне, значокларны тагып, урамга чыга, базарга бара. Бала-чага да, кайбер олылар да Нуруллага: — Әллә-лә, Нурулланың медальләре күп икән! — диләр. Шуны ишетеп, Нурулла горур атлап, гыргылдап көләкөлә, сөенә-сөенә китеп бара. Ярмөхәммәт йомышы белән Альбертларга кергән иде. Аның артыннан ук Нурулла күренде. Альберт бая гына үртәү такмагы кычкырганын онытмаган икән, кырын-кырын аралыкка кереп китте. — Кем бар анда? — дип сорады Альбертның анасы бүлмәчтән. — Ә-ә, Нурулла, синмени? Багана төпләрен казып бетердеңме? — Ы-ы, — диде Нурулла. — Ашап аласыңмы, кулларыңны ю! — дип, Мөхтәрәмә апа олы якка чыкты. — Асасы килми... — диде Нурулла. — Алайса, чәй эчәрсең... Нурулла абый җавап бирмәде, ул китап киштәсенә карап тора. Бераздан ул: — Менә тусысы матур кипат, — диде. "Китап" дип әйтә алмый ул, сакау... — Бу кипат... — дип кабатлады да туктап калды. Ул беркайчан да әйберне үзе сорап алмый. Бөтен авыл белә, Нурулла берәр нәрсәгә озак карап тора икән, эшләгәне өчен аңа шуны бирергә кирәк. — Ал, Нурулла, ал, — диде Мөхтәрәмә апа. Юк, Нурулла әйбергә кагылмый, хуҗалар үз куллары белән биргәнне көтә ул. Альберт олы якка чыкты да Нурулланың күзе төшкән китапны алып бирде. — Ал, Нурлый, ал! — диде Альберт. — Бу китап сиңа. Гомере буе чистартылмаган тешләрен күрсәтеп көлде Нурулла. Китапны алгач, ул канатланып әйтте: — Мин тагы... ике багана кадырмын... — диде. Нурулла кош тоткандай, рәсемле китапны куенына тыгып, чыгып китте. — Балалар, — диде Мөхтәрәмә апа, Нурулла чыгып киткәч, — Нурлый түгел, Нурулла. Сезгә Нурулла абый! Ул сездән ун яшькә олы. Кабат аны үртәмәгез... ярамый... Сабый бит ул, бичара. Җүләр түгел, сабый... Шуннан соң Альберт аны беркайчан да үртәмәде. Альберт чытлыкны олырак малайлар кыерсыта башласа, Нурулла аны гел яклый торган булып китте. Җиләккә барганда да, кузак ашарга йөргәндә дә Ярмөхәммәт белән Альберт аны гел үзләренә ияртеп йөри башладылар. Чит авыл малайлары бәйләнә китсә, Нурулла бер генә кычкыра. Аның алып хәтле гәүдәсен күреп, малай-шалай гына түгел, олы агайлар да әйләнеп уза. — Җүләр түгел ул, — ди торган иде Айдаш баба да. — Җүләр түгел... Сигез яшькә чаклы теле ачылмады аның... Кызамыктан шулай калды, бичара... Сугыш беткәнче әле... Кич утырырга Маһибәдәр түтиләргә — Нуруллаларга җыелалар иде. Әнисенә ияреп, Ярмөхәммәт тә ал арга керә. Фронттагы хәлләр, әсирләр турында имеш-мимешләр йөри. Җеннәр, убырдылар турында әллә нинди куркыныч нәрсәләр сөйлиләр. Шуннан чират Нуруллага җитә. Сөйләшү өзелеп торганнан файдаланып, ул үз хыялын әйтә: — Минем шундый таныгым булсын ые... Утта янмый, су астыннан да йөри... һавада да оча торган... — Нишләр иең соң син ул танкы белән, Нурулла? — дип сорый Хурлыгаян. — Мин ул танык белән сөрер ием... балык тотар ыем... — Ә-ә, алай икән, — ди Хурлыгаян. Сөйләшү тагын сугышка күчә. Нурулла сөйләшкәннәрне игътибар белән тыңлый. Җай чыккач, тагын үзенекен сөйли: — Дөнья хушбуем булсын ые. — Нәрсәгә соң ул сиңа ул кадәр хушбуй, Нурулла? — ди Хурлыгаян. — Көн саен берне Түрдәгә бирер ием, — ди Нурулла. — Ашытбаш Нурдидәне әйтә инде, — дип аңлатып куйды Маһибәдәр түти. — Узган ел Мөхтәрәмәләргә утырмага килгән ие шул Нурдидә. Шуннан бирле өзми дә куймый да, "Түрдә кайчан килә?" дип йөдәтә. Нурдидә исеме чыккач, Нурулланың йөзе яктырып китте. — Түрдәгә көн саен бер шешә... — дип кабатлады Нурулла. — Үдемә көн саен бер шешә... — Кая гына сибеп бетерерсең икән соң ул хушбуйны, Нурулла? — Үдемә... бетерәм... — Көн дәме? — Ы-ы... — Нигә алай күпләп сибәсең соң син аны, Нурулла? — Мин аны... хушбуйны... чалбар төбенә сибәм... — Бәрәкәт, нигә анда? Түшеңә сип! — Җукъ... Мәсеттән чыкканда өерелеп җыгылгач, арттагылар миңа төшә... Ай, бу Нурла гел хушбуй чыгарып җөри икән, дияр ие... Кич утыручылар бар да көлде. Нурулла үзе дә көлә. Көлүне тагын сагыш алмаштырды. Кемгә үлем кәгазе килгән, кем яраланган икән... — Мин мәсет манарасын торгызып куям, — ди Нурулла. — Нигә торгызасың аны, Нурулла? — Дәхмәт кагылмас миңа... — дип тагын бер хыялын сөйли ул. — Мәсет манарасын кискән... дәхмәт суккан аны... Афәтне... Заманында манараны аударучыларның берсе Афәт Сәйфетдин булган. Сәйфетдиннең балалары җитәр-җитмәс туа башлаган. Халык, шул бәхетсезлекне мәчет манарасын кисүдән күреп, аңа "Афәт Сәйфетдин" кушаматы таккан. "Гел кешеләргә яхшылык эшләү аның хыялы" дип уйлады Ярмөхәммәт. Бала чакта башка килмәгән, менә инде Нурулла вафат булганга да утыз биш ел. Ярмөхәммәт хәзер генә төгәл аңлата алыр: Нурулла чыннан да җүләр булмаган мәкерсез бер миһербанлы зат. Гәүдәсе, яше олы булса да, акылы сабыйныкы кебек самими булганга аны җүләр диләр микәнни? — Абага сәскәсе алгыйм мин... — Анысы нигә тагын? — Күренми торган булам... — Шуннан нишлисең инде? — Сәтел Сапирны, Пәрхунны тал белән сугам... Ул кичне Нурулла бөтен дөньяда тәртип, гаделлек урнаштырып чыкты. Председатель Сабир белән Фәрхетдингә күбрәк эләкте. Ашытбаш Нурдидә озак көттермәде, мал-туар абзарга кергәч, карлы-буранлы кышкы озын төннәр башлангач, Мәүлиха атлы дус кызы белән утырмага килде. Ул кыш буе шәл бәйләр. Кунак кызлары янына күрше кызлар, җегетләр керер. Бу утырмаларның үзенә күрә университет икәнен алар олыгайгач кына аңлар. Кич утырулар, аулак өйләр алар яңадан-яңа хәбәрләр чыганагы да, җыр-бию урыны да, сәләт күрсәтү мәйданы да, мәхәббәт бөреләнә торган җир дә. Кем үткен телле, зирәк акыллы? Күрсәт сәләтеңне! Җырла, бие, уйна, көл. Табышмак әйт, әкият сөйлә. Беренче кичне үк Нурулла кунак кызлар янына керде. — Уз әйдә, уз, Нурулла, — диде кызлар. Мөхтәрәмә апа районга, укытучылар җыелышына киткән. Аулак. — Син кем белән йокларсың икән, Нурдидә? — дигән булды Мәүлиха. — Нурлый беләндер инде. — Ю-ук, — диде Нурдидә. — Өйләнмичә йокламыйм. Ярмөхәммәт белән Альберт дәрес хәзерләп утыра иде. Малайлар аңлады: кунак кызлары белән авыл кызлары Нурулланы шаяртырга алдан ук сөйләшеп куйганнар. — Өйләнсә, йоклыйсыңмы соң? — Йоклыйм! — диде Нурдидә. — Син, Нурлый, Нурдидәгә өйләнәсеңме? Нурулланың сары тешләрен каплап торган иреннәре ерылып китте. — Ы-ы, — диде ул. Кызлар көлә. Нурулла бәхетле. — Ахирәтләр, — диде Мәүлиха. — Җегет "алам" диде, кыз "барам" диде. Никах укырга кирәк. Җен кызлары гына икән! Нурдидә белән Нурулланы бергә утыртып, никах укыган булып, тамаша ясадылар. Нурулла әллә чынлап ышана, әллә кызларның күңеле булсын дип уенны кабул итә. Ни булса да, Нурулла шатлыгын яшерә алмый иде. Аның кыска җиңнәре, кыска балаклары, алагаем олы аяклары, бертуктаусыз иләмсез елмаюы башкаларга кызык, күрәсең, рәхәтләнәләр көлеп. Мәш киләләр, ду кубалар. "Никах" укылып бетте. Кемдер иске шәлгә бәйләнгән төенчекне Нуруллага тоттырды. — Монысы Нурдидәнең бирнәсе! Ал, Нурлый! — Нурдидә, — дип кычкырды Мәүлиха. — Иреңнән калма! Бар! Ирең кайда, син шунда. Бәхетле яшәгез! Нурулла, төенчекне тотып, икенче кулы белән ишек бавына ябышып, "хатынының" киенүен көтә. Киенеп беткәндә генә Нурдидә кәҗәләнә башлады. — Әй-лә, бөл ай ярамый! Бар, Нурлый, син анаңа кереп әйт. Мунча ягып торсын, бәлеш салсын, килен урлап кайтам, диген. Аннан соң мине кереп алырсың. Нурулла бер сүз әйтмичә, иләс-миләс атлап чыгып китте. Аның төенчек тотып, гөрес-мөрес атлап урамнан узганын кызлар тәрәзә аша карап, эшләрен ташлап, сәкедә тәгәритәгәри көлделәр. — Кешедән алай көләргә ярамый! — диде Альберт. — Нурулла абый кешеләргә чынлап ышана бит ул... Бу сүзләр дөрләп янган учакка чажлатып су сипкәндәй тәэсир итте. Кызлар берьюлы көлүдән туктады. Алар янә кул эшенә тотынды. Өй эчен уңайсыз тынлык басты. Түр тәрәзә каршыннан олы гәүдә узып, капкадан керде. Озакламый ишек ачылып китте, төенчеген тоткан килеш Нурулла күренде. Ярмөхәммәт Нурулланың чыраеннан ук аңлап алды: каһәр суккан шул төенчек белән кайтып кергәч, Нурулланың анасы аптырабрак кала: — Ни-нәрсә ул, Нурулла? — дип сорый. Нурулла монда булган хәлләрне үзенчә аңлата башлый. — И-и Ходаем, тиле итәләр бит сине, улым. Алар шаярта гына. Нишләп Нурдидә сиңа чыксын! — дип, аяныч катыш үпкә белән усал шаярган кызларны да, улының бәхетсез язмышын да сүгә-сүгә Нурулланы кире боргандыр. — Бар, төенчекләрен кертеп бир оятсызларга! — дигәндер. Хакыйкатьне аңлаган, каушаган, өмете киселгән Нурулланың сүзсез генә ишек катында бөкрәеп басып торуы үзәк өзгеч бер әрнү уята. Нурулланың бу кыяфәте "Җә, нигә мине алдадыгыз? Нигә мине кимсеттегез? Мин бит аны чынлап сөям. Мин бит сезгә чынлап ышандым" дип кычкыра иде. Беркатлы Нурулла төенчекне ишек катындагы бәләкәй сәкегә куйды да сүзсез генә чыгып китте. Аның шәүләсе урам аша узып киткәч, Нурдидә әйтеп куйды: — Арттырыбрак ташладык, кызлар... — диде. Ярмөхәммәт дәфтәрен алып кайтырга кузгалды. Аулак өйнең рәте китте. Дөнья шулай рәхимсез инде ул. Сабыйларны, беркатлыларны шулай алдый. Нурулла чыннан да сабый. Аның беркайчан да ялган сөйләгәне булмады. Алдыйсы килмәсә — ул дәшми. Әмма алдамый. Хет әллә ниләр кылан, авызыннан бер сүз тартып ала алмыйсың. Кешегә зыян килерлек булса, дөресен дә сөйләмәс. Әле болытларга карар, әле җирдәге бөҗәкләрне күзәткән булыр, барыбер мәкерле кешегә кирәклесен әйтмәс. Кешене сатмас өчен шулай эшли ул. Шундый кеше җүләр буламыни? Нурулланың иң яраткан шөгыле үсмерләрнең мәчеттә репетиция ясаганын карап утыру. Бер төркем үсмер "Чик сакчысы" дигән спектакль әзерләргә булдылар. Репетиция вакытында клубта шырык-шырык көлеп Нурулла утыра. Репетициядән соң кәшәкәле уйнарга дип бергә боз өстенә төштеләр. Фәүзел әйтә: — Нурлый абый, син миңа шәп кәшәкә ясап бир әле, — ди. — Бирмим! — ди Нурулла. — Нигә? Альбертка ясагансың бит әле... — Син ышпиун... Әшәке син... — диде Нурулла. Яхшы рольләр уйнаучы "артистлар" барысы да кәшәкәле булды. Шпионны уйнаучы Фәүзел генә буш кул белән калды. Спектакль әзерләнеп бетте. Ләкин Нурулла абыйга спектакльне күрү насыйп булмады. Өмәгә баргач, агач ауган вакытта Нурулла абыйның иягенә эләгә, әле анысына гына түзгән булыр иде, агач аңсыз башына китереп ора. Нурулланың гәүдәсен чанага салып кайттылар. Биш чакрым каны агып кайткан. Сәхнәне бизәп ятканда, кемдер: — Нурлыйны агач баскан! — дип кычкырды. Йөрәкләр жу итте. Үсмерләр, дөньяларын онытып, Нуруллаларга чапты... Әле үлмәгән иде... Салмак кына ыңгыраша... Ат белән күрше авылга больницага алып киттеләр. Юлда барганда җан биргән, мәрхүм... Ул көнне спектакль куелмады. Үксеп-үксеп җылады малайлар... Каберне үсмерләр үзләре казыды. Түбән оч үсмерләре. Аръяктан да, югары очтан да килгәннәр иде. Күпме кешеләргә кабер казышкан Нурулланың үзен җирлиләр. Кабер туфрагын тигезләп өйгәч, агайлар тын гына таралды... Үсмерләр кабер тирәли, җайлашып, озак кына утырдылар... Ярмөхәммәт күп уйлар Нурулла турында, кайта-кайта уйланыр. Җүләр булмаган бит ул Нурулла. Сафлык, беркатлы, ярдәмчел булу, мәкерсез, ышанучан булу җүләрлек саналырга тиеш микәнни соң бу фани дөньяда? Нурулла дигән кеше алдашса, кешеләрне кыерсытса, аны җүләр димәсләр иде. Ихтимал. ХӘМИДУЛЛА Сугыш бетте. Бихисап фаҗигале язмышлар. Җимерелгән гаиләләр. Шатлыксыз узган балачак. Ачлык. Үлем. Гариплек. Тән гариплеге бер хәл, күпме рухны сындырды бу сугыш. Күпме изге гадәтләрне чәлпәрәмә китерде. Кешеләргә яңа, ямьсез гадәтләр өстәде. Матур-матур йолаларны кире кайтарып ала алмаслык итте каһәр суккан бу сугыш. Еллар узгач, үзе авылның олпат агасы булгач, Ярмөхәммәт сугыш елларына туры килгән сабый чагын искә төшергәндә шулай уйлар. Сугышка кадәр Ярмай-Урак авылы белән бүгенге, сиксәненче еллар Ярмай-Урак авылын чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Аждаһатауга менеп бассаң, авыл үз урынында. Әмма үзгәрде табигать. Үзгәрде гадәтләр. Ямьсезлек ягына таба үзгәрде. Сугышка кадәр... сугыштан соң... Халык бай. Утызынчы еллар кулагы көнләшерлек бай яши Ярмай халкы. Кулакның нәрсәсе булган соң аның? Утызынчы елларда Себергә сөрелгәннәрнең малын санап карасаң — көлке. Бер аты, сыеры булса — кулак сыйфатында сөрелгән урта хәлле крәстиян булып чыга. Йорты ике катлы булса — кулак. Йорты биегрәк булса — кулак. Бүген карасаң Ярмайларга: барысында да алты почмаклы таза йорт. Шәп абзарлар. Икешәр сыер асраучылар да бар. Егермешәр баш сарык. Икешәр мотоцикл, машина да машина. Табигать фәкыйрьләнә, ишегалды байый. Гасырлар буе камилләшкән йола-гадәтләр нык саклана иде... Сугыигка. кадәр... Сугышка кадәр авылда ир белән хатынның аерылышуы түгел, "аерылышу" сүзенең үзе дә юк иде. Кияүгә чыккансың, тор. Бала үрчет, гаиләңне ныгыт, ир тәрбия кыл. Өйләнгәнсең икән, нигез кор, сәке тутырып бала үстер. Балаларыңны һөнәргә өйрәт. Кияүгә бир, багтгка. чыгар. Сугышка кадәр ярты меңгә якын ир-ат арасында аракы эчкән кеше юк иде. Урамда авыз тутырып сүгенгән кеше булмады. һәрнәрсәдә картлар, аксакаллар белән киңәшеп, олылар ни әйтер дип, картлардан шүрләбрәк, ал арны хөрмәт итеп эш йөртәләр иде. Үсмерләр, җегет-җилән аксакаллар алдында авыз күтәреп сүз әйтмәс, акырып сөйләшмәс. Кара-каршы килгәндә, "Әссәламегаләйкем, Вафа абзый!", "Вәгаләйкем әссәлам, Хәмидулла бабай!" дип, картлар алдында бераз иелә төшеп сәлам биреш иде. Иң аянычы — хатын-кыз үзгәрде. Бөтен бәла, бөтен олы афәт хатын-кызның хәттин ашуында. Ирләр фронтка китеп беткәч, авылга баш булып хатыннар калды. Алар ат җигә, арбага ике аягын аерып басып, чыбыркы болгап, дилбегәне тотып, ирләрчә сүгенеп җибәрәләр. Бик авыр чакларда аракы да капкалый башлады солдаткалар. Бер карасаң — кызык. Икенче карасаң — бәла. Тупасланды хатыннар. Тормыш авырлыгын алар әнә шулай әче сүгенеп җиңде. Ирләр кайтты. Ә гадәт калды. Дилбегәне хатыннар кире бирергә теләмәде. Ирләр дә кинәт үзгәрде. Фронтовик җегетләр аракы эчәргә өйрәнеп кайтты. Аракы эчү, берөзлексез биш минут ата-ана, баба-бала катнашкан сүзләр белән сүгенү ирләрүсмерләр, балалар арасында дәрәҗә санала башлады. "Юмарт хатын" төшенчәсе — сугышка чаклы булмаган нәрсә. Ярмай авылы кебек итагатьле, тәртипле авылда сугыш башланып бер-ике ел узуга, юмарт хатыннар күбәеп китте. Урам саен шундый "юмарт хатын" берәү. Ирсез бала табу, күп балалы хатыннарын аерып, бозылып йөрүләр гадәткә кереп бара. Бу хәлләр өчен авылның өч мәхәлләсеннән калган бердәнбер указлы мулласы Шәрифҗан бик борчыла. Ачынаачына вәгазь укый. Юк! Бу үзгәрешне хәле китеп бара торган мулла гына тыя торган түгел иде шул. Шулай итеп, авыл сугыштан соңгы авыр чорына кереп китте. Сугыштан исән кайткан ирләре, уллары шатлыгыннан Ярмай озак гөрләде. Ятим калган балалар да, ирсез калган толлар да, бөтен улларын югалткан әбиләр дә бәхетлеләр өчен шатланды. Бөтенесе өчен уртак бәхет иде бу җиңү. Ләкин сугыш, агайлар тәнендәге җәрәхәтләр булып, елдан-ел үзен сиздерде. Җөйләнеп бетмәс борын яралар әледәнәле ачыла торыр, сыкрый торыр. Ерак басуда көлтә җыйганда Альбертка да бәхет килде. Күрше 11 әспмә: — Албирт, атаң кайтты! — дип әйтүгә, Альбертның көлтәсе төшеп китте. — Ярмый, әйдә! — дип, Альберт авылга томырылды. Ярмөхәммәт соңгы көлтәсен чүмәлә башына куйды да Альберт артыннан элдерде. Хәмидулла абый сугышның беренче көненнән үк хәбәрсез югалган кеше, кинәт кайтты да төште. "Их, күк капусы ачылганда, нигә мин дә Альберт кебек "әти исән кайтсын" димәдем икән?" Шушы онытылган теләк Ярмөхәммәтнең гомерлек үкенече булып калды. Хәмидулла абый кайткан көнне үк улына сугышка чаклы алган иске велосипедын көйләп бирде. Альберт белән Ярмөхәммәт велосипедта йөрергә бик тиз өйрәнделәр. Альберт бәхетле иде. Кабахәт сугыш атлаган саен шул бәхеткә ямьсез чыраен күрсәтә башлады. Кара гаугалы йортлар артты. — Син, сволочь, мин фронтта синең өчен кан койганда, себерелеп йөргәнсең! — дип, Сөнгать абый хатынын урамга алып чыгып кыйный. Бу хәл Сөнгать абый эчеп кайткан саен кабатлана. Шундый еш кабатлана, күршеләре дә, авыл халкы да бу гаугага, бу кыйнашка күнегеп бара. Шулай айлар-еллар буе кыйный торгач, бичара Гафифә түти саргаеп кибеп үлде. Югары оч Гыйльман да көнаралаш хатынын кыйный. — Түзәрең калмадымыни? Ике елга тәкать бирмәдемени сиңа Аллаң? Нигә өй эчендә генә хәл итмиләр икән алар үз эшләрен? Халык күрсен дигәндәй, ишегалдына, урамга чыгып сугышалар. — И-и, замана, — диде бервакыт Бәдигылҗамал түти. — Гыйльман хатынына ярый да инде. Аның үзенә таман. Гыйльман китеп ай узмады, лесник белән дә чуалды. Районнан килгән һәр вәкилне Сабир шуңа кертә ие... Гафифә җаныкаем кызганыч... Бер гөнаһсыз сабый иде бит ул, мәрхүмәкәем. Сөнгать денсез генә харап итте. Сөнгать тәренең анасы, сарыдан үлде килен, сарыдан, дип йөргән була. Сарыдан — анасының шул нәмәрсәсе, Сөнгать кыйнап үзәген имгәткәч, сарыдан булыр ул... Альбертның күктән теләп алган бәхете дә озакка бармады. Атна-ун көн узуга, алар өендә дә кара көннәр башланды. Хәмидулла абыйны сугышка чаклы бик шаян булган диләр. Сугыштан бик холыксызланып кайтты. Мөхтәрәмә апа да кара коелды. Альбертны да исәп басты. Сугышның мыскыллы көлүе өй җәнҗалларында гына түгел икән. Имеш, Хәмидулла абый политический бүлектә хисапта тора, ди. Әсир булганы өчен аны атна саен чакыртып, сорау алалар икән. Ул районга киткәч, Альбертлар кан калтырап тора. Сугышка чаклы Хәмидулла абый белән Мөхтәрәмә апа башлангычларны укыткан. Мөхтәрәмә апа әле дә булса укыта. Хәмидулла абый да сугыштан кайту белән укыта башлаган иде дә, эшеннән алып, аны мәктәпкә ат караучы итеп куйдылар. Имеш, Фәрхун аның өстеннән язган: "Пленда булган кеше совет мәктәбендә укытырга тиеш түгел!" Бәдигылҗамал түти әйтә: — Барысы да Сабирҗан галәмәтләре, Хурлыгаян ахирәт,— диде ул, кич утырганда. — Сугыш алдында Сабир белән Хәмидулла көндәш ие бит... Мөхтәрәмәне бүлешергә йөрделәр. Мөхтәрәмә Алабугага барып керде. Аның артыннан Хәмидулла да китте. Хәмидулланы алганнар. Сигез аймы, бер елмы укыгач, тегеләр өйләнешеп кайтты. Икесен дә сразы мәктәпкә укытучы итеп куйдылар. Хәмидулла мәктәп мөдире, Мөхтәрәмә укытучы. Сабирҗанның көнләшүдән эче актарылды. Хәмидулла яңа мәктәп салдырды. Гөр килде авыл. Безнең мәктәп райунда алдынгы мәктәп булып китмәсенме. Сабирҗан калхуз куштаны булып йөри. Җай чыгу белән Хәмидуллага төртелә. Тиз генә каммунистлыкка кереп алды да Сабирҗан тиз генә күтәрелә дә башлады. Урынга керде. Хәмидулла грамытный, җыелышларда әледән-әле Сабирҗанга каршы әйтә, Хәмидулланың нәселен корытмасам, исемем Сабир булмасын, дип әйтте бит заманында. Кырыгынчы елны Хәмидулланы солдат хезмәтенә алдылар. Күзенә тавык тизәге салып, Сабир хезмәттән калды. Нәчәлникләргә сарык биреп, ул солдатка алынмады. Сугыш башлангач, Хәмидулла хәбәрсез югалды. Сабир тагын күзенә тавык тизәге салган ие дә, бүлнискә салып яткыздылар. Сугышка керми торган чәскә яздылар. Учасник булып йөри, үзенең бер медале дә юк. Алабугада плинни нимесләрнең паюгын урлап ашаганга аңар мидал түгел, өтермә кирәк. Аннары аны кайтарып, брун биреп, калхузга прсидәтел итеп куйдылар. Сугышның иң кызган чагында бу кайтып төште күкрәк киереп. Яраланмаган да, чурты да юк. Брун белән калган, диделәр. Алабугадан он, забуд токмачы, шикәр-чәй төяп кайтты ул Сабир. Аратасыннан чыгарылган айгыр күк, беренче көннән үк салдаткаларны кысрыклый башлады. "Хәмидуллаң күптән вафат инде, он-шикәр бирер идем" дип күпме ялынды ул Мөхтәрәмәгә. Юк! Керә алмады ул Мөхтәрәмә куенына. Шуннан бәйләнә башлады. Атлаган саен кәмисия китертә. Өенә дә, мәктәпкә дә... Үкерепләр җылый иде мескенем Мөхтәрәмә, бахыркай... Мәктәпкә утын китерергә үгез бирмичә кан җылатты ул аны. Балалар хет катып үлсен, Мөхтәрәмәгә үч итеп, мәктәпне утынсыз калдыра иде бит, тәре... Эченә чыдый алмагач, Хәмидулланың апасы Зәйтүнәгә бәйләнә башлады. Сәхинең үлгән хәбәре килмәс борын, Сабир Зәйтүнә тәрәзәсен чиертергә тотынды. — Бәдигылҗамал түти көлә.— И-и Ходайкаем! Адәм хуры итте аны Зәйтүнә. Мунча алдында иелеп бәбкәләргә җим болгата икән. Ат кузгалагы белән ат тизәгенә бераз көрпә салып изеп торганда, Сабир мөртәт салмыш баш белән сиздермичә килгән дә Зәйтүнәнең артыннан тоткан. Зәйтүнә, куркуыннан сискәнеп, чыпчык котырса, ябалакка ташлана дигәндәй, алагаем каты итеп Сабирның яңак төбенә берне тондырган. Зәйтүнәне беләсең бит инде, тавышлы хатын, тотына бу дөньяга сөрән салырга. "Ах, нәсел үгезе, дуңгыз тәре, шул нәрсә кирәк булдымыни? Башкаларныкы гына җитмимени?" дип разбуй салып кычкыргач, Сабир, бакча артлатып, Зәйчәгә юынырга төшеп киткән... Мәңге онытмады Сабир Зәйтүнәнең бу эшен. Үзәгенә үтте чукынмыш тәре... Чабатасына ияреп кайткан арыш бөртекләре өчен дә "төрмәгә яптырам" дип миен катырды. Хәмидулла кайткач, тынып калган ие Сабир, укытучы Валия яклагач та, кысылган ие... Хәзер тагын тотынды... Хәмидулланың күзен дә ачырмыйлар теге куштаннар: плинни дә плинни... Хәмидулла өстеннән Сабир гына яздырды аны... Теге Фәрхун мокытның үз башына килә торган нәрсә түгел... Бу тарткалаш, нәсел-нигез корытыш байтак елларга сузылды. Ике каршы якны да изрәтте, талкыды... Хәмидулланы кимсетер өчен Сабир бөтен көчен җикте. Оста өйрәтелгән этләр кебек, куштаннар, сыныкка сылтау табып, Хәмидулланы талый торды. Ызгышкан чакларда алар "Плинни син, Хәмит! Сатлыкҗан! Син халык дошманы!" дип, Хәмидулланы җиңә. Шул сүзләрдән соң Хәмидулла абзый хокуксыз бер бәндәгә әверелә дә кала. Чигәләре калкып чыкканчы теш казнасын кысып, дәшмичә генә кайтып китә. "Ә-һә-һә-ә, телеңне аркылы тешләдеңме-е, плинни-и" дип арттан өреп кала куштаннар. Калдау җирдән бәрәңге бакчасы бүлеп биргәч, Хәмидулла кәнсәләргә китте. Сабирҗан сөйләшеп тә тормаган: — Сиңа калдаудан җир не положено! — дип кычкырган. — Ни өчен? — ди Хәмидулла. — Птаму ышто син плинни! — Минем анам бар, хатыным, балам бар, алар пленный түгел бит. — Не положено! И вчо! — дип, Хәмидулланы кире борганнар. Ярмөхәммәт, еллар узгач, тел шартлатып куяр, ничек түзгән Хәмидулла абзый бу изүгә? Барлы-юклы малларын уҗымга кермәс борын Пүләвәй Хөрмәтулладан тоттыру, барысыннан да күбрәк итеп ясак түләтү, Хәмидулланың апасы Зәйтүнәне күрәләтә кыерсыту, хәтта гөнаһсыз бала Альбертны эзәрлекләү дисеңме, камыл чабарга баргач, Фәрхун аның чалгысын текә ярдан тотып аткан иде. Түзә икән адәм. "Фашист тоткынында да түздем, үзебезнекеләргә генә чыдармын" дип әйткән Хәмидулла абзый Сабирга. Бу сүзне әйткәне өчен Хәмидулла абзый гомере буе үкенгәндер. Икенче көнне үк аны үзәккә, политотделга чакырып алдылар. "Безнекеләрне син фашистлар белән чагыштырып сөйләп йөрисең икән! Нәрсә? Совет колхозы җитәкчеләре сиңа фашистмыни? Әллә син безне күз алдында тотып әйттеңме? Пленга төшүең җитмәгән, монда кайтып контр сөйләп йөрисең. Бәлки, син теге яктан шундый задание алып кайткансыңдыр?" дип, Хәмидулла абыйны бер атна тотып чыгардылар. Тора-бара, белеме җитми дип, Мөхтәрәмә апаны да укытучылыктан алдылар. Фәрхун салган баштан мактанып сөйләп йөргән, имеш, "Мөхтәрәмәнең хан кызы кебек кулларына көрәк-сәнәк тоттырдык әле" дигән. Сабирның "Нигезен корытам, нәселен черетәм Хәмидулланың" дигән сүзе ешрак ишетелә башлады. Юк! Хәмидулла нәселенең корырга исәбе юк иде, ахрысы, Мөхтәрәмә икенче баласын тапты. Хәмидулла абый, бу сөенечтән бөтен кайгыларын онытып, кая кушсалар, шунда эшләп, алынган эшне җиренә җиткереп башкара. "Алтын куллы Хәмидулла" дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер инде: ул балта остасы да, тире иләүче дә, матур итеп олтан салучы да, умартачы, балыкчы — барысы да... Бер тапкыр сабан туе җыенына Мөхтәрәмә апа белән Хәмидулла абый, гел балыктан гына аш әзерләп, кунак сыйладылар. Балык шулпасы... камырга төргән балык... балык "тәкәсе"... табада куырылган балык... кабарга тозланган балык... элеп киптергән балык — нинди генә балык юк анда — барысы да үзебезнең Зәйчәдән тоткан балыклар. Хәмидулла абый йорт-җирләрен дә яңартып җибәрде. Балаларының өс-башларын да рәтләде. Хәмидулла токымы корырга түгел, җиргә нык басып, таза тормышта яшәргә исәпли иде. Вакыт шулай, Зәйчә елгасыдай, җай гына ага торды, Сабир белән Хәмидулла арасындагы низаг сүрелә төште кебек. Ләкин бу сүрелү вакытлыча гына булган икән... ВАЛИЯ Авыл үзенең яңа гадәтләре белән салмак кына яши. Бар да әйбәт шикелле. Ләкин тулы бәхет өчен нидер җитми. Җиргә, туган туфракка хуҗа булыр өчен дистәләгән ирләр кайтты. Яңа буын үсеп килә. Таллык тулы яшь-җилкенчәк, сугышка чаклы туган балалар үсмер җегет булып җитте. Әкренләп каралтылар да тернәкләнә. Шулай да нидер җитми авылга, кешеләргә, күңелгә нидер җитми. Аң түрендә юшкын урнашкан, елга тугаеның бавырына урнашкан боз кебек, авыл кешесенең бәгырендә дә нидер бар. Аз-маз юангач, фронтовикларның байтагы, бәхет эзләп, читкә чыгып китте. Калганнары да паспорт булмаганга гына торып калды. Кайбер үткеннәре, паспорты-ние булмаса да, авылдан качты. Еллар буе сагынып, авылына кайтырга ясканып яшәгән кеше ни өчен соң туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр? Ачлыкмы аларны куа? Алай дисәң, бу халык ачлыкны күргән-белгән халык. Гомере буе ачлы-туклы булса да, туган җирен ташламаган халык утыра монда. Ни өчен җирдән бизә халык? Хәтта авылга нәфрәт сүзләре әйтәләр. Сәбәп нидә? Ярмөхәммәт элек — бала чакта — күңеле белән генә сизенә иде, хәзер ул аның сәбәбен төгәл белә. Җирдән бизмәде халык. Халыкны җирдән биздерделәр! Авылдан, туфрактан түгел, кансыз, гаделсез, надан вәкилләрдән, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы җитәкчеләрдән качты халык. Сугыш беткәнгә байтак еллар уза торды, әмма халык өстенә салынган ясаклар гына җиңеләймәде. Налог артыннан налог. Налог артыннан недоимка. Недоимка артыннан заем компаниясе, заемны түләрлек чамасы булмаганнарга да заем салалар. Заемны түләп йә ачтан үләргә тиеш кеше. Яки түләми калганын авызыннан өзеп, еллар буе түли барырга тиеш. Заем түләр өчен, налог каплар өчен, хезмәт көне тутырыр өчен иңрәеп эшли халык, ә өстендә чыбыркы. Бик күп булса, бер хезмәт көненә йөз грамм арыш. Шулар өстенә һәрдаим клубка җыеп: — Без бәхетле! — дип кычкыралар. — Без — бәхетле, — дип кычкырталар. Радиода шат җырлар яңгырый, гәҗитләрдә авызлары ерык бәхетле кешеләрнең рәсемнәре чыга тора. Сыеры булмаганнар фәкыйрь хисабында... Сыер булганнар җан саклый, дөрес. Сугыш елларында, сугыштан соңгы ун елда сыер асрау кебек батырлыкны теләсә кем эшли алмый иде. Юк җирдән курмы табарга. Кышны кышлатырга, яз көне малны ачтан үтермәскә. Мал асрау — җан асрау. Бозау, бәбкә, мал карау тулысы белән сабыйлар җилкәсендә. Сабыйларның уйнар вакытлары, бәхетле балачагы әнә шул малларны карап узды. Ярмөхәммәтләр дә, кәҗәләрен сатып, бар булган пособиеләрен җыеп, тана бозау сатып алды. Бозауны ашатып, сыер итәр өчен, Хурлыгаян да, Факиһә дә, Ярмөхәммәт дә бер караңгыдан икенче караңгыгача алны-ялны белмичә эшли. Мәктәпкә хәтле эш, мәктәптә уку, мәктәптән соң тагын эш. Ярмөхәммәт эш авырлыгыннан һичбер вакытта да зарланмады. Эш — аның өчен яшәү. Аның ике өмете бар. Ул әтисенең хәбәрен көтә. Хурлыгаян ире турында Хәмидулладан әллә ничә тапкыр сораштырды, йөдәтеп бетерде шикелле. — Сез бит бергә сугышка кергәнсез, Хисбуллам кайда калды соң? — дисә дә, бәхетсез хатын өметле сүз ишетә алмады. — Кырык бердә үк сугышка кердек без, — дип, Хәмидулла кырыкмаса кырык сөйләгәнен кабатларга мәҗбүр иде. — Безнең полк кырылып бетә язды. Кырылып бетте инде. Үлмәгәне, яраланганнары пленга эләкте. Көненә унышар атака кайтара идек. Анда, Хурлыгаян, мәхшәр, җәһәннәм бит. Хисбулла белән без гел янәшә булырга тырыша идек. Соңгысында нимес башта һавадан туп койды, аннары соң артиллерия белән дөньяны актарды. Баш калкытырга чама юк иде. Кем үлгән анда, кем исән, шайтан да белми. Шул актарылышта өстә генә мина сызгырганын ишеттем. Бу минем баттгка. гына төшә инде дип уйладым... Калганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, әйләнә-тирәмдә фашистлар гына иде. Аякка баскач мин Хисбулланы бөтен концлагерь буйлап эзләдем. Еллар буе лагерьдан лагерьга күчкәндә дә гел сораштыра идем. Юк, Хисбулла пленда юк. Монысы хак, Хурлыгаян. Үлгән хәбәре килмәгәч, өмет бар. Әнә, үлгән хәбәре килгәннәр дә кайтып төшкәлиләр. Аның икенче сөенече — Вал ия. Ярмөхәммәттән дә бәхетле кеше дөньяда юктыр. Ул бәхетле, чөнки көн саен ул укытучысы Валия белән очрашып тора. Буыннары ныгып җитмәгән үсмерләр иңрәеп печән чапканда, умырткалар, кабыргалар шытырдаганчы зәһәр салкыннарда урман кискәндә нинди өметләр белән үзләрен юатканнардыр, билгесез, ә Ярмөхәммәтнең күз алдында һәрвакыт Валия көч-куәт биреп тора. Дөньяда ул яшәгәндә, бүгениртәгә Валияне күрү мөмкинлеге булганда, авыр эшне җиңеп була ул. Валия гәүдәсен ерактан күргәләгәндә дә, Ярмөхәммәт ләззәт упкынына төшеп киткәндәй була. Җәйге каникулларда Валия каядыр китеп торганда, Ярмөхәммәт һиндыба чәчәгенә карый. Чәчәк эченә уза. Дөньясын онытып, әкияти болыннарда йөри. Чәчәк Алиһәсе белән алар татлы шәраб эчә-эчә әңгәмә корып утыралар. Бу дөньяда сөекле Алиһә белән бер утырыр өчен мең җәза, мең авырлыкны җиңәргә риза ул. Җирне кар каплагач, чәчәкләр кар астында калгач, Ярмөхәммәт озак кына сагышланып йөри. Кышның кыш буе үлем йокысына талган чәчәк Алиһәсе турында уйлана. Чәчәк Алиһәсен кыш буена Валия алмаштыра. Валия дәресендә утыру Ярмөхәммәт өчен чәчәк эчендә утыру белән бер. Дөньяда Валия яшәгәндә дөнья ямьсез була аламыни? Шуңа күрә Ярмөхәммәт җәен дә, кыигын да ел әйләнә бәхетле. — Валия апа сине ярата, — диде Альберт. — Валия апа барыбызны да ярата, — диде Ярмөхәммәт. — Валия апа барыбызны да ярата... Ә сине аеруча ярата, — диде Альберт. — Сер! Сер миндә генә, Ярмый! Шул сөйләшүдән соң, Ярмөхәммәт Валиягә сынабрак карый башлады. Чыннан да, Валия аңа аеруча ягымлы елмая кебек тоелды. Икәүдән-икәү генә калгалаган очракларда Валия, җае чыкса-чыкмаса да, зәңгәр чәчәк турында сораштыра башлады. Үзе көлемсери. Серле бу елмаю Ярмөхәммәтнең тынычлыгын ала. Әйтерсең лә Валия барысын да белә. Әйтерсең лә Валия чәчәк эчендәге Алиһәнең үзе. Сынар өчен генә чәчәк турысында сораштыра кебек. Валиянең көлемсерәгәнен Ярмөхәммәт шулай юрады. Белә Валия, чөнки ул үзе — Алиһә. Белә, ләкин ни өчендер тел яшерә. — Дөрес эшли! — диде Ярмөхәммәт үзалдына. — Дөрес эшли... Ярмөхәммәт, бу мин — синең Алиһәң, дисә, бер дә кызык булмас иде. Валиянең елмаюында алар икесе генә белә торган сер бар. Беркөнне Ярмөхәммәт калама арба белән камыл тартып кайта иде. Зират кырында Валияне күреп туктады. Җан тиргә батып кайтканда Валияне очратасы килмәгән иде аның. Ләкин Валия аның тир-тузан каткан йөзенә игътибар итмәде дә шикелле. Күрмәмешкә салышты кебек. — Ярмухамет, — диде Валия. — Әнә зират буенда никадәр хидиба чәчәге. Действительно, алар бик матур икән... Эчендәге кызның исеме ничек әле? Онытылган... Ал ияме? — Алиһә, — диде Ярмөхәммәт. — А-ли-һә! — А-ли-хэ, — дип кабатлады Валия. — Син миңа шул Алихэ турында сөйләрсең, яме! Ярмөхәммәт ярар дияргә дә өлгермәде, Валия ике учы белән аның битендәге тирне сөртте, Ярмөхәммәтнең җегетләрчә итеп үстерә башлаган чәчен сыйпады да мәктәп ягына атлады. Ярмөхәммәт упкынга төшеп китә язды. Ул ирексездән: — Алиһә-ә, — диде дә арбасын тартып кайтып китте. Чыннан да, чәчәк Алиһәсе турында сөйләргә уңай вакыт чыкты. Кышкы әче таңнан аларга Зәйтүнә түти килеп керде. — Ярмөхәммәт, — диде ул. — Без глубинкыга барабыз. Валия төнгә ялгыз калырга курка. Син аңа иптәшкә кунарга керерсең инде. Минәйтәм, ир бала булган йортка җен ияләшми, дим. Куркытып бетергәннәр аны әллә нинди албасты-пәриләр белән. Җеннән түгел, хәзер бәндәләрдән куркырга кирәк, димен... Син, үскәнем, оныта күрмә инде, җәме. Мин аңа әйтеп куйдым, син керәсең, дидем. Әйдә, Хурлыгаян! Башкалар юлдадыр инде. Алардан калырга ярамый. Хатыннар кабалана-кабалана чыгып китте. Ярмөхәммәт, абзарга кереп, мал асларын караштырды, тизәкләрне бер кырга өеп, юеш тиресне сәнәк белән алып, коры салам таратып җибәрде. Сәндерәгә менеп, тилмереп мөгрәгән бангмак танага бер-ике учма камыл ишеп төшерде. Аннан-моннан капкалап, мәктәпкә йөгерде. Соңгы дәрес беткәч, Валия аңа: — Ярмухамет, сиңа Зәйтүнә апа әйттеме? — диде. — Кил, озак торма! Малларга төнгелеккә камыл ташлап, Ярмөхәммәт Зәйтүнәләргә йөгерде. Капка келәсенә юри каты басып, капканы юри каты ябып, өйалды тактасына аяк каккан булып, юри дөбердәп, ишек янына килде. Бу, кеше керә, узарга рөхсәтме, дигән сүз иде. — Әйдә-әйдә, Ярмухамет, кер! — дип, Валия ишекне ачты. — Только сразу капканы бикләп куй! Ярмөхәммәт җәһәт кенә капкага аркылы тәртәне салып килде. Валия аны караңгы өйалдында көтеп тора иде. — Тизрәк! — диде Валия. — Суык кермәсен! Ишекне ачуга, аяк астыннан болыт булып, салкын керде. Салкын болыт өйгә кергәч, кая барырга белми йөрде дә, таралып, эреп юкка чыкты. Өй эче җылы иде. Борынга тәмле ис бөркелде. Өстәлдә бер коштабак кыстыбый өелеп тора. Самавыр, кәттә җегетләрдәй, чәйнеген кырын салып, салмак - сабыр гына, эчтән генә, әллә нинди матур-дәртле, моңлы бер көй шыңшый иде. — Мактап кына йөрисең икән! — диде Валия. — Чишен! Ярмөхәммәт уңайсыз хәлдә калганлыгын сизде. Мәктәптә ул Валия күзенә туры карый ала иде. Монда әллә ничек. Аның бу халәтен Валия дә тиз аңлады. — Тартынма, тартынма, сал өстеңне! — дип, Валия Ярмөхәммәтнең бишмәтен салдырып чөйгә элде. Валия чәй әзерләп бүлмәч белән өстәл арасында йөргәндә, Ярмөхәммәт, каш астыннан гына карап: "Бигрәк җиңел гәүдәле бу Валия апа. Күбәләк кебек. Мәктәптә өс киеме белән юан кебек күренә. Күлмәкчән, алъяпкычтан әнә ничек, тал чыбыгыдай сыгылмалы... Ье, җәй көне гел күлмәкчән йөрсә дә, болай нәзек сыман күренми иде. Пәлтә астында озак яшеренеп ятканга шулай матур булып күренәдер аның гәүдәсе, — дип уйлап куйды. — Җитеш! — диде Валия. — Кыстыбыйны үзем пешердем. Валлахи, менә! Зәйтүнә апа өйрәтте. Ул миннән повар первого класса ясап бетерде инде. Мин бәлеш тә сала беләм. Тукмач та кисә беләм. Башта кулымны кисәрмен дип курка идем, хәзер, у-у-у, выжлатам гына. Ярмөхәммәтнең тарсынуы бетте. Чәй эчкән арада уку хәлләре турында да сүз булып алды. Аннан соң Валия фотоальбом чыгарды. — Монысы әнием... Күченгәндә... бомба астында калды... — Бусы абыем... Абыем да сугышта үлде... Валия рәсемнәргә аңлатма биргәндә бөтенләй үзгәрде. Җитдиләнде, аны сагыш баскан кебек... Аның ерак-еракка, туган иленә, анасы, туганнары янына кайтып киткәнлеген Ярмөхәммәт сизде. Валиянең җисеме монда, күңеле туган илендә... — Монысы ирем! — диде ул. Рәсемнән хәрби кием кигән яшь кеше карап тора. — Виктор! — диде Валия. — Виктор! Әллә ул иренең рәсеменә дәште, әллә Ярмөхәммәт хәтерендә калсын дип иренең исемен кабатлады, әллә сагынуының тышка бәреп чыгуы идеме, Валия тирән көрсенде дә, Ярмөхәммәтне кочаклап: — Беләсеңме, Ярмухамет, — диде. — Виктор да вафат! — Ничек? — дип сораганын сизмәде дә Ярмөхәммәт. — Син бит аны һаман көтәсең... Бөтен кеше шулай ди. Ире кадровый офицер, шуңа күрә һаман кайтармыйлар икән, диләр. Валия Ярмөхәммәтнең битен үз яңагына кысты да, үксеп: — Юк, Ярмухамет... — диде. — Викторның заставасы сугышның беренче сәгатендә үк юкка чыккан. Берсе дә исән калмый... Мин Фәрхуннар, Сабирлар бәйләнмәсен дип, ирем озакламый кайта, дим... — Ә хатлар? Сиңа бит гел хат килеп тора. — Хатлар... Валия кечкенә тартмадан бер уч хат алып сәкегә ташлады. — Бу хатларны мин үзем язып, районга баргач, үземә сала идем. Укы... теләсәң.... Валия өчпочмаклы хатның берсен ачты, ачты да Ярмөхәммәткә сузды: хат эче буш, ап-ак кәгазь иде. — Булды, җитте, — диде Валия, кинәт кенә. — Балавыз сыгып утырмыйбыз. Ул җәһәт кенә фотоальбомны, үзе язган буш хатларны җыеп куйды. — Ятарга вакыт! — дип, тиз генә урын җәяргә тотынды. — Знаешь, Ярмухамет, безнең өй тиз суына. Бревнолары картайган инде... Без сәкегә ятарбыз... Җылы булыр... Мин стенага карап ятам, син миңа аркаңны терәрсең, ярый! Стена аша җен керә алмый, ә арка яктан син сакларсың, ярый! Ярмөхәммәт көлде. — Шайтан керсенме монда? Җеннәр хәзер үзләре кешедән качып йөри... — Ә мне нравится, что ты такой храбрый, — диде дә Валия утны сүндерде, ишекләргә келә элде. Аркага арка терәшеп урынга яткач, Валия: — Ә хәзер хиндиба чәчәге турында сөйлә, — диде. Нәрсәдән башларга икән инде дип, Ярмөхәммәт бераз дәшми ятты да, гомумән, чәчәкләр турындагы уен әйтергә булды. — Дөньяда мең төрле чәчәк бардыр... Кешеләр күзгә кереп торган, иң ачык төслеләрен генә сайлый. Бакчаларда да, өйләрдә дә гел җете кызыл яраннар, бояр гөлләре үсә. Зур чәчәкле гөлләрне өзеп, чүлмәккә утырта халык. Кешеләр күрми торган чәчәкләр дә була. Күрсәләр дә, игътибар бирмичә яннарыннан узып китә торган мескен чәчәкләр дә бар. Күрәләр ал арны кешеләр. Күңел күзе белән генә карамыйча узалар. Юл буенда зәңгәр чәчәкләр бихисап. Ал арны күрүче дә юк. Күгәрчен күзе дигән чәчәкнең дөньяда барлыгын белмәүчеләр дә күп... — Шундый чәчәк бармы? — Бар. Ул чәчәкне берәү дә күрми торгандыр. Күгәрчен күзе ул борчак чаклы гына, борчактан да бәләкәй булыр әле. Үзе нәкъ күгәрчен күзенә охшаган. — Күгәрченнең күзе нинди була соң? — Ье, күгәрченнең күзе күгәрчен чәчәгенә охшаган... Валия көлде. Ярмөхәммәт тә көлде. — Кызыл ясмыкка охшаган күгәрченнең күзе. Юк-юк, кызыл ук түгел, матур алсу, уртасы зәңгәрсу... Кешеләр мәшәкатьләр белән каядыр ашыга. Кайгы, авыр эш баскан кешенең күзенә күгәрчен күзе чалынамыни? Шатлыктан шашканнар, туктап, һиндыбага карап торамыни? Меңләгән, миллионлаган бәндәләр шул матурлыкны күрми уза. Шулай игътибардан читтә калганнарына бу чәчәкләр бик кимсенәләрдер. Ләкин беркайчан да, менә мине күрегез, менә мин нинди матур, дип күзгә бәрелмиләр. Алар чыннан да бик матур. Караган саен карыйсы килә ул кечкенә чәчәкләргә. Ярмөхәммәт гел бертөрле тавыш белән сөйли дә сөйли. Сөйләми ул, ишеттереп уйлый. Ә Валия аның уйларын укый бара. Яттгьли олылар төсе иңгән, сабыйлыктан кинәт балигълыкка күчкән, олылар эшли алмаслык авыр эш эшләп, атлау рәвешендә дә олылык күренә торган бу үсмернең башында әнә нинди уйлар кайнаша икән! Валия укытучы түгел бу юлы, бу кичтә Ярмөхәммәт аның остазы. Ачлык-ялангачлык мохитендә кеше күрмәгән гүзәллекне күрергә, дөньяны аңларга, күнегелгән төшенчәләргә, күз күнеккән нәрсәләргә яңача карарга Валияне үсмер өйрәтә түгелме соң? Караңгы, шомлы төндә, сәер-серле тавыш белән могҗизалар кешесе чәчәкләр турында сөйли. Валия, чыннан да, үзеннән олы кеше янында яткандай хис итте. Ул, үзе дә сизмәстән, аркасына борылды. Ярмөхәммәт тә түшәмгә карап ята иде. Бераздан ике йөз борынга борын килде. Ярмөхәммәт Валиянең күз алмаларына бакты. Тәрәзә аша кергән сыек яктылык үз эшен эшләде, Валиянең күзләре Алиһә күзләренә әверелде. Ярмөхәммәт янәшәдә ятучы хатынның чып-чын үз Алиһәсе икәненә инанды, һич тарсынмыйча, борын очын Алиһә борынына тигезде. Алиһәнең күз алмалары, зурайганнан-зурая барып, Ярмөхәммәтне үз эченә ала башлады. Алиһә үзе Ярмөхәммәтнең эчкә керүен тели иде. — Алиһә! — диде Ярмөхәммәт. — Алай әйтмә, — диде Алиһә. — Алиһәм, диген. Миңа шулай рәхәт. — Алиһәм! — диде Ярмөхәммәт. — Ашык-ма-а... са-быр гына-а... — диде Алиһә. Чәчәк эчендә бөтен бер гомер кичерде ул. Булса да булыр икән могҗиза. Булса да булыр икән рәхәтлек. Бөтен дөньяда икәүдән-икәү генә. Атналар, айлар узды кебек. Еллар үтте. Алар вакытны югалтты. Алар чынбарлыкны онытты. Алар матдә булудан туктады. Алар бардан юк булды. Бәлки, алар бардан да баррактыр? Әнә шундый уй Ярмөхәммәтне чынбарлыкка кайтара башлады. Дөрес, алар бардан да баррак. Торырга кирәк. Ашыгырга кирәк. Эшләр күп. Малларны карыйсы бар. — Ашыкма-а-а... — дигән өн ишетелде. Ярмөхәммәт шул өнне ишеткән саен әллә ничә тапкыр бардан юк булды. Янә йокы сихеренә уранды. Соңгысында ул, авырлыгын югалтып, чиксез бушлыкка чумды. Бушлыкта очу бик озакка сузылды, аска таба оча торгач, Ярмөхәммәт бутала башлады, әллә ул аска төшә, әллә өскә оча — билгесез. Шулай бихисап озак оча торгач, аның күңеленә шом иңде. Мәңге шулай очмас бит инде, бушлыкның кайчан да булса төбенә җитәрдер. Шушы шомнан куркып ул кычкырырга теләде. Ләкин тавышы чыкмады. Бары тик ыңгырашу гына ишетелде. Куркудан ыңгыраштымы ул, әллә очу рәхәтеннән шулай ыңгырашу катыш ләззәт авазы чыгарды; бушлык төбенә килеп бәрелде дигәндә генә, ул үз тавышына үзе уянып китте. Башта аңламыйча торды. Кай җирдә соң ул? Өнендәме, төшендәме? Әллә һаман чәчәк эчендәме? Аның бите җылы, йомшак нәфислеккә терәлгән. Бу Валиянең ярым ачык күкрәге иде. Валия бер кулын Ярмөхәммәтнең муены астына куеп, икенчесен аның биленә салып, изрәп йоклый. Тышта таң атып беткән. Ярмөхәммәт шунда гына чынбарлыкка әйләнеп кайтканлыгын аңлады. Абзарны чистартырга, малларга ашарга-эчәргә салырга кирәк дип, ул, ипләп кенә Валия куеныннан чыгарга теләп, билендә ихтыярсыз яткан кулны алып куйды. Валия йокы аралаш нидер әйтте дә ике кулы белән Ярмөхәммәтне кочаклап күкрәгенә кысты. Мәңге кузгалмас иде ул шушы урыннан, мәңге чыкмас иде ул Валия куеныннан. Ярамый! Эш бар, уку бар, маллар бар. Ярмөхәммәтнең иреннәре ирексездән Валиянең күкрәгенә батып керде. Валия уянды. Ярмөхәммәт ләззәтле беләкләр коллыгыннан иреккә чыкты. — У-у, уже светло! — диде Валия, аннан соң берни булмагандай: — Знаешь, Ярмухамет, мин төшемдә синең белән чәчәк эчендә йөрдем, — диде. "Мин дә", — дип әйтмәкче иде Ярмөхәммәт, тыелып калды. — Словно без синең белән мәңгегә чәчәк эчендә икән... Бер төшне ике кеше берьюлы күрә микәнни? Гаҗәп, мин дә шул арны ук күрдем бит, дип уйлады Ярмөхәммәт. Бәлки, бу төш түгелдер?.. ...Зәйтүнә апаны тагын глубинкага җибәрделәр. Глубинка икмәге беткәч, әле урман кисәргә, әле кәнсәләрдә төнге дежур торырга, чираттан килгән төнге көтүгә йөреттеләр Зәйтүнә апаны. Бу җәй килгәндә, Ярмөхәммәткә тәмам җегетләр төсе кунды. Тавышы калынайды, ул сөйләшкәндә, күрше-күлән: — Әстәгъфируллаһ, әллә нинди ир-зат кергән дип торам, гел җегет булгансың син, агай! — дип еш кабатлыйлар. Ярмөхәммәт анасыннан яшереп-посырып кына бабасының сакал пәкесе белән кырына да башлады. Иртә таңнан өй эшләре белән бөтерелә халык. Аннан мал-туарын карый. Сыер сава, көтү куа, тавык ашата. Урак ура. Утын кисә. Тагын өйгә кайта, тагын каралты-кура тирәсендә зык куба. Районнан һәр атнаны вәкил килә. Бәрәңге агенты, заем агенты, недоимка агенты, страховой агенты, хәтта кысырлык буенча да акча җыярга агент килә. Аулак өйләрдә, кичке уеннарда, утырма кичәләрендә әнә шул мәшәкатьләрдән онытылырга тырыша халык. Шуңа күрә иң авыр елларда халык күбрәк күңел ачкан, ешрак шаярган, күрәсең. Ярмөхәммәт боларның барысын да үз башыннан кичергән кеше буларак тук-мул тормышта яшәгәндә сәерсенеп уйланыр: ач, ялангач, ятим чакта кешеләр миһербанлырак, берберенә ярдәмлерәк булган икән. Тук-мул тормышта зарланучылар күбрәк. Имәнгеч бер мантыйк-логика барлыкка килә. Димәк, тук тормыш кешене боза гына?! Укытучы Валия кызык кеше булып чыкты ул. Башка укытучылар, читтән килгәннәре дә, мондагылары да, укыту, дәфтәр караудан гайре авыл тормышына катнашуны хупламыйлар кебек. Ә Валиягә бөтен нәрсә кирәк, аулак өйләр дә, кичке уеннар да, утырмалар да — барысы да кирәк. Ярмөхәммәт, кырыктан узган кеше, "Комсомольская правда"да Валентина Галай язган мәкаләне укып шаккатыр. "Тылда күргәннәрем" исемле бу язмада Валиянең сүзләрен, уйларын укып, Ярмөхәммәт Ярмай халкын тагын бер тапкыр олылар. "Бу нинди кешеләр икән татарлар? Җеннәре өзелгәнче эшләп авыр эштән кайталар да җеннәре өзелгәнче үз ихаталарындагы авыр эшкә тотыналар. Аннан соң кичке уенга төшеп, җирне селкетерлек итеп бииләр. Урамнарны яңгыратып җырлыйлар, әйтерсең лә дөньяда сугыш та булмаган. Әйтерсең лә аларның бер бөртек кайгылары да юк һәм булмаячак та... Гаҗәп батыр, искиткеч матур халык яши Ярмай-Урак авылында..." Әлбәттә, шулайдыр. Әмма Ярмай халкы үзе генә белә иде ул авырлыкларның ни икәнен. ...Кайгысын яшерер өчен көлә иде халык. Бәгыре өзелгәнен күрше күрмәсен дип, шаян такмаклар чыгара иде халык. Яшәү белән үлем арасында җылау ярдәм итми. Кире чыкмас тарлавыкка кергәннәр өчен зарлануның кирәге юк. Кычкырып көләргә генә, елмаеп үләргә генә кала. Бу халык шулай яратылган, күрәсең. Алар көлә, кызыктан түгелдер, бәлки, аянычтан көләдер. Кем белә, бәлки, бу кешеләр үз тәкъдирләренең әче булуыннан шулай әче итеп көлә торганнардыр?! Ихтимал! ӨРӘК Әнә шундый авыр тормышта, әче язмышта яшәгәндә, бөтен кеше теленә керерлек бер яңалык кирәк. Гадәттән тыш бер вакыйга, кеше ышанмаслык могҗиза тели күңел. Койрыклы йолдызмы, җир тетрәүме, фаҗигале берәр вакыйгамы — ни дә булса кирәк. Андый вакыйга булмаса, кешеләр аны үзләре уйлап чыгара. .. Сугыш күптән инде бетте. Кайтасы лар кайтты. Хәбәрсез югалганнар хәсрәте дә урамнан өйләргә кереп посты. Хәзер гел бертөрле авыр тормыш башланды, рәхимсез көрәш, яшәү өчен көрәш кенә торып калды. Эшнең очы-кырые күренми. Кыен хезмәтнең бетәсе дә юк. Бичара колхозчының атнага бер ялы булмас, айга бер якшәмбесе булмас. Дистәләрчә еллар буе алны-ялны белмичә, шифаханә, курортларны күрмичә иңрәеп эшләр бу халык. Ә күңел үзгәреш тели, һич югында хәбәр көтә. Әнә шундый чакта бер хәбәр Ярмай халкын тетрәндерде. Имеш, асылынып үлгән Халисәләрнең ташландык өенә җеннәр ияләнгән. Кайсыдыр сөйли: имеш, Халисә белән Вәсиләнең өрәкләре кайткан. Ул өрәкләрне күрүчеләр дә, өрәкләрнең җылаганын ишетүчеләр дә булган. Кем күргән, кем ишеткән, төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Ике-өч көн узуга, тагын шомлы сөйләшүләр башланды. Халисәләр өе эченнән үксеп җылаган тавыш ишетелгәнлеге турында түбән оч халкы чынлап сөйли. Бер генә кеше түгел, бик күп кеше ишеткән. Хәтта өрәкләрнең илаулаганнары аръякка хәтле яңгырап торган, имеш. Авылда гел шул турыда гына сөйлиләр. Кич утырганда да Халисә белән Вәсилә өрәгенә әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар. Бәйләү бәйләүче кызлар, шүрләп, тәрәзә янына утырмый. Сәке йөзлегенә, мич катына шуыша. Кайтмый калган мал эзләүчеләр Халисәләр нигезен әллә каян урап үтә торган булды. Ярмөхәммәт байтак вакыт бу хәбәргә ышанмыйча, курыкканга куш, койрыгы белән биш дип, игътибар итмәде. Беркөнне кич Факиһә чәчен-башын туздырып, күзләрен акайтып кайтты да сулышына, сүзләренә кабына-кабына сөйләргә тотынды. — Әнкәй, өрәкләр җылаганны ишеттек... әле яңа гына... — Соңга калып йөрмәссең! — диде Хурлыгаян, кырыс кына. — Матри, кызый, кабат болай соң кайтсаң, өрәгеңне күрсәтермен мин сиңа... — Әнкәй, — диде Факиһә, әнисенә елышып. — Котларым калмады... Илаулый-илаулый... аннары чыр-р итеп кычкыра... Кыз-кыркын куркак та, арттыручан да була дип, Ярмөхәммәт тынычлап йокыга китте. Әмма икенче көнне өрәкләр турында Рәүф әйткәч, ул ышана язды. — Төнлә урманнан бәрән себеркесе күтәреп кайта идем, — диде Рәүф. — Халисәләр өе турыннан үткәндә... Ярмөхәммәт Рәүфкә карады. Рәүфнең күзләре чынын әйтә иде. — ...Халисәләр турыннан үткәндә җылаган тавыш ишетелде. Җылый, малай... валлаһи... Рәүф үзе ишеткән тавышка охшатырга тырышып сөйли: — И-и-и, харап иттелә-әр... яттгъли гүргә керттелә-әр, дип җылый... Мин томырылдым гына... Ничек кайтканымны да сизмәдем... Карар нык булды. Бүген төнлә өчәү: Рәүф, Галимхан, Ярмөхәммәт өрәкне сагаларга барачаклар. Кичке уен таралгач, гармун-җыр тавышлары тынгач, капка келәләре шалтырамый башлагач, өч шәүлә шыпырт кына түбән очка төшеп китте. Халисәләр каралты-курасына каршы якта карт тупыл бар. Шәүләләр тупыл кәүсәсенә посты. Тирә-якта чикерткәләр ярыша, буада бакалар чурлый. Малайлар, күзләре бүлтәеп чыгардай итеп, кара-кучкыл йортка карый. Бигрәк шомлы, куркыныч иде бу йорт. Чикерткәләр дә, бакалар да тынды. Ләкин шомлы өй ягыннан шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Икенче әтәч кычкыргач, өрәк сагалаучылар кайтып китте. Берничә көн узды. Өрәк шаукымы тына төште. Инде онытылды дигәндә генә, авыл тагын гөж килде. Өрәк тагын төн уртасында җылаган. Бу юлы бала-чага белән хатын-кызлар гына түгел, дөнья күргән олы-олы агайлар да пошаманга калды. Ләкин өрәк янына барырга, өрәк сагаларга берсе дә алынмады. — Юк-бар белән башны катырмагыз әле, — диделәр. Өч күрше поскын булып тагын өрәк сагаларга китте. Тагын алар карт тупылга сыенды. Ышанычлы иде бу карт тупыл. Үзе юан, үзе куе яфраклы. Авыл дөм караңгыда. Төнлә кешеләр йоклый, җеннәр уяна. Котлары табан астында булса да, үсмерләрдә сунарчылык дәрте кытыклана. Шулчак өч дус өшеп-куырылып килде. Ирексездән алар бер-беренә елышты: ташландык өй эчендә нидер дөбердәде. Шул ук мәлне җан өшеткеч чинау, авыртудан өзгәләнеп кычкырган аваз ишетелде. Бу хатын-кыз тавыигы иде. Аннан соң пырхылдаган, ырлаган, мыраулаган авазлар караңгылыкны ярды. — Мачылар... — дип, үзен-үзе юаткан булды Галимхан. — Тс-с, — дип, Ярмөхәммәт Галимханның беләген кысты. Ташландык ишегалдында ак шәүлә күренде. Шәүлә бер урында бөтерелеп алды да өйгә кереп китте. Сагалаучыларның йөрәкләре кайнар куыкка эләккән күбәләк кебек леперди, йөрәк бугазга кадәр менгән диярсең. — Ишек кадакланган... — диде Рәүф. Аның "кадакланган ишектән уза алгач, бу чыннан да өрәк" дип әйтергә теләгәнен дуслар аңлады. Шулчак өй эченнән ыңгырашканга охшаш җылау ишетелде. Җылау илаулауга күчте. Илаулап-илаулап бер хатынкыз үкси. Бу сагалаучыларга Халисә тавышы сыман тоелды. Тик берсенең дә авыз ачып сүз әйтергә гайрәте җитмәде. Бу тавыштан бала йоннары кабара, чәчләр чымырдап үрә тора. Әрвах тавышы тауларга бәрелде, урамнар буйлап авылга таралды. — И-и-и, хараплар иттеләр... яшьли гүргә керттеләр... Шик калмады: бу — Халисә мәрхүмә тавышы. Илаулау артыннан кызганыч җыр җырлагандай аермачык булып сүзләр ишетелә башлады. — Сөйләге-ез-з... кешеләргә сөйләге-ез-з-з... мине яттгъли харап иттеләр-әр... и-и-и, ай-и-и... — Әйдәгез ишегалдына! — диде Ярмөхәммәт. — Якыннан карыйбыз. — Зәхмәте кагылса, — диде Рәүф. Ярмөхәммәт белән Галимхан кузгалгач, Рәүф тә кыяр-кыймас ал арга иярде. Кыйшайган капканы этеп, Ярмөхәммәт ишегалдына керде. Капка тавышы ишетелүгә, җылау туктады. Җегетләр, өчесе дә бергә елышып, капка янында калды. — һәй! — дип кычкырды Ярмөхәммәт. — һәй, кем сине харап итте? Халисә өрәге! Кем сине вакытсыз гүргә кертте, әйт! Өйдән җавап ишетелмәде. Кемдер, ишеттермәскә тырышып, өйалды идәне буйлап йөри сыман. — Гөнаһсыз Халисә өрәге! Әйт, кем сине харап итте? Без монда өчәү! Курыкма, без сиңа тимибез, чык, Халисә! Җавап булмады. — Әйдәгез, эчкә керәбез! — диде Ярмөхәммәт. Шулай әйтеп тә бетермәде, өй ишеге ачылып китте, баскыч өстендә ап-ак кәфенле, чандыр өрәк пәйда булды. Үсмерләр бар белгәннәрен укый башладылар. — Кылһу Аллаһы... — ди Галимхан. — Раббана атина... — ди Рәүф. Ярмөхәммәт тагын кычкырды: — Кем сине харап итте? Өрәк арт бакчага атылды. Алабута баскан сукмак буйлап ул ындыр артына таба элдерде. Сагалаучылар бәрәңге бакчасына атылып чыкты. Алар мыштырдаганчы, өрәк бакча башына җитте, җәһәт кенә читәнне сикереп узды, бәбкә саклый торган чирәмлек аркылы йөгереп, зиратка кереп китте. Өрәк куучылар чирәмлекнең яртысына җиткәч туктадылар. — Берсе шаярта-а, — диде Ярмөхәммәт. Шулай да, өрәкне эзәрлекләп, зиратка керергә кирәк димәде. Шаяртуын шаяртадыр, әмма мондый шаярту өчен ат башы чаклы йөрәк кирәк. Олы кеше бу эш белән шөгыльләнмәс. Бала-чага куркыр. Ә кем соң бу өрәк? Бу сорау җавапсыз калды. Икенче көнне бу вакыйганы бөтен авыл тәмләп, тәфсилләп, әле Рәүфтән, әле Галимханнан сөйләтә башлады. Бары тик Ярмөхәммәтне генә сөйләргә кыстамадылар. Кыстый башласалар, ул, юк белән баш катырмагызсана дигәндәй, кул селтәп китә. Өрәк турындагы хәбәр өреп кабарта торган шар кебек зурайды. Зурая торгач, имеш-мимешләр чынга әйләнде: — Җәй беткәнче төн уртасында килегез, шунда мине кем харап иткәнен әйтермен! — дигән өрәк. Имеш, өрәк өч җегеткә үтерүче турында җентекләп сөйләгән, хәтта исемен әйткән. Болганды халык. Болгатты халык. Кырыкмаса кырык төрле итеп сөйләделәр. Өрәк сагалаучылар үзләреннән чыкмаган сүзләрнең чын "хакыйкатькә" әйләнүен күреп шаккаттылар. Шаккаттылар да дәшмәс булдылар. Өрәк дулкыны тынычлана төшкәч, Ярмөхәммәт дусларына әйтте: — Теге әрвах килми калмас, җегетләр, — диде. Аның бу сүзләреннән дуслары шуны аңлады: әйдәгез, тагын сагалап карыйк дигән мәгънә ята иде Ярмөхәммәтнең тел төбендә. Ике төн сагалаганнан соң, өченчесендә өрәк тагын килде. Ләкин бакча артыннан түгел, тау ягыннан. Бу өрәк ак кәфен бөркәнмәгән, җир белән, караңгылык белән бер төстә иде. Җегетләр аны мышнавыннан гына шәйләп алдылар. Кара өрәк ишегалдына үтте. Ярмөхәммәт җегетләргә ишарә ясады: алар өчесе дә игыпырт кына җимерек йорт коймасына барып сыенды. Эчке якта кара өрәк көчәнә-көчәнә, мышный-мышный нидер эшли иде. Өрәккә иелүе кыен, бүксәсе комачаулый, ахрысы, дип уйлады Ярмөхәммәт. Бүлт-бүлт итеп, шешәдән сыеклык аккан тавыш ишетелде. — Керәчин! — диде Галимхан. Шырпы кабы кыштырдаганы колакка керде. Борынга керосин исе килеп бәрелде. "Ут төртә бит бу мәлгунь" дигән уй чәнчеде Ярмөхәммәтнең миен. Янәшәдә генә башка йортлар. Бөтен авылны себереп китәчәк бит янгын. Кара өрәк шырпы сыздым дигәндә генә, Ярмөхәммәт: — Тукта! — дип кычкырды. Алар өчесе дә ишегалдына кергәндә, кара өрәк, кыргый мәчедәй, алабута арасына сикерде. Тирән кар ярып баручы поши сыман, ул, хырылдап сулыш ала-ала, котырып үскән алабута урманы аша тау ягына таба китте. Дөм караңгылык кара өрәкне тиз йотты. "Кем булыр ул?" дип уйлый өчесе дә. — Мышнавы Фәрхунныкына охшаган, — диде Рәүф. Бу турыда картларга сөйләгәч, бот чабып, сызгырып куйдылар. — Ыш-ышы-ш-шш, менәсинагай, ә... Төн уртасында кычкырып янасы булганбыз икән... Кайсы җен эшергәне булыр икән ул? Бу яңалыкны да төрлечә юрадылар. Өрәкләрне качырыр өчен кемдер ятим өйгә ут төртергә булган. Бер карауга, бу яхшы ният. Балалар куркытып тормасын ул шомлы өй, янәсе. Икенче караганда, ут төртергә азапланучыны эттән алып, эткә салып сүктеләр. Ут элгән булса, Халисәләр өе берүзе генә янмас иде, ярты урамны алып китәр иде. Нияте яхшы булгач, ут төртүче ни өчен соң өрәк сагалаучылардан качып киткән? Икенче көнне Ярмөхәммәт, Фәрхунны очратырга теләп, юри урамда йөрде. Фәрхун кәнсәләрдән кайтып килә иде. Сиздермәскә тырышып, Ярмөхәммәт аның өс-башына карады. Ул-бу күренмәде. Фәрхун узып китү белән, Ярмөхәммәт артына борылды: Фәрхунның чалбар төбен, балак артын сырлан сырган, ике баш тигәнәк тә бар иде. Хәер, басуда йөргән кешеләрнең барысында да тигәнәк буладыр инде ул, дип уйлады Ярмөхәммәт. Бу өрәк мәсьәләсендә хатыннар Шәриф муллага да барып карадылар. — Ьай, балалар, әрвахлар рухына Коръән укытырга кирәк... Изге айда әрвах иясенең рухына атап корбан чалыш кирәк. Бигрәк тә Халисә мәрхүмәнең үлеменә сәбәпче адәмнең корбан чалышы, Коръән чыгарышы кирәк, — дигән мулла абзый. Корбан аена бик ерак иде шул. Ятим йортны өрәкләрдән саклар өчен өй борынча чиратлап такылдавык белән каравыл йөрергә кушылды. Шакылдавыклы каравылчылар йөрсә дә, өрәк сагалаучы үсмерләр үз белдекләре белән ак өрәкне байтак ауладылар. Ярмөхәммәт урам як капканы, Рәүф белән Галимхан арт бакча сукмагында, өрәкнең зиратка чигенү юлын сакларга булды. Ал арның тырышуы, йокысыз төннәр үткәрүе файдасызга китте: ак өрәк кабат килмәде. Каравылчылар булмаганда да ташландык өйдән өрәк тавышы яңадан ишетелмәде. Каерылып ачылган өй ишеген, урам як капканы кемдер юан-озын кадаклар белән кадаклап куйды. Өрәк шаукымы бетте. Ул җәй шулай узды. ЯЛГЫШ юл — "Коммунизм" савхузында ике гиниратыр бар. Шуның берсен килешеп кайттым, — диде председатель. — Үзебезнең Зәйчә суына шул гиниратырны куеп, рәхәтләнеп иликтыр ягачакбыз. Керәчиннең кирәге калмаячак. Мунчага да, абзарларга да, хәтта кар базына да электр уты кергәнне күзаллап, авыл халкы җыелыштан канатланып таралды. Сабирның кеше ышанмас сүзләренә ирен чалшайтып караучылар да булды. Ләкин ни өчендер алар дәшмәде. Бик тиз тормышка ашырылыр төсле тоелды бу эш. Бөтен кеше "Коммунизм" совхозын якында гына, ун чакрым арадагы "Коммунизм" колхозы дип аңлаган. Баксаң, бу бөтенләй бангка. "Коммунизм" икән. Тимер юл янындагы совхоз, ди. Арасы йөз-йөз егерме чакрым чамасы булыр, дип әйтәләр. Генераторны алып кайту өчен бригада төзелде. Сабир үзе — кул куяр, печать басар өчен рәсми җитәкче. Фәрхун олаучы, ат җигеп, генератор сатып алыр өчен арыш төяп бара. Ярмөхәммәт үгез җигә, ул да арыш йөге ала. Өченче кеше — укытучы Валия. Сабир, Зәйтүнә түтиләргә кереп: — Паехали! — диде. — Кая? Ничек? — дип гаҗәпләнде Валия. — В "Коммунизм"! — диде Сабир. — Аңламадым... — "Коммунизм" совхозына... без стансага чаклы гиниратыр алырга барабыз. Син мәктәпкә приборлар алып кайтырсың. Мин Фәрзахны күрдем. Ул сине дә ала китәргә кушты... — Мәктәпнең завхозы бар бит, аннары соң минем дәресләрем... — диде Валия. — Ничава ни знаю, мәктәп мөдире сиңа кушты... Да, аннан соң гиниратыр алганда булышырсың, ягъни тәрҗемәче булып... Сабир мәктәп мөдире Фәрзахның язуын күрсәтте: "В. Галай мәктәп өчен кирәкле приборларны барып алырга тиеш..." Валиянең ризалашмыйча чарасы юк иде. — Ерак юл, Аллам сакласын! — дип, Зәйтүнә түти Валиягә үзенең олтанлы итеген, калын кәҗә бияләйләрен, мамык шәлен бирде. — Мылтык алдыңмы? — диде Сабир Фәрхунга. — Юлда бүре-фәлән очраса дим... — Алдым, — диде Фәрхун, салам астын капшап караганнан соң. — ТТупгк.ы монда, хе-хе-хе... Олаулар әзер. Юлчыларны озатырга кешеләр җыелды. — Ай-Һай, — диде Хәмидулла абый. — Бер-ике көн сабыр итмисезме? Көн бозылырга тора... — Көннең бозылмаган чагы юк! — дип кырт кисте Сабир. — Кузгалдык! Олау башында Рикәкә җигелгән чанада Фәрхун белән Сабир бара. Олау азагында үгез чанасында Ярмөхәммәт белән Валия. — Бигрәкләр ерак ара, Ходаем, ничекләр генә барып җитәрсез икән? — диде Зәйтүнә. — Баруын барырлар, кайтулары өчен дога кыл син! — диде Бәдигылҗамал түти. — Печелгән үгез, хәлсез алаша җигеп кем инде юлга чыга? — диде Хәмидулла абый. Аның сүзен ишетмәделәрме, әллә ишетмәгәнгә салыштылармы, җавап бирүче табылмады. Хәер, аның сүзләрен Ярмөхәммәт белән Вал ия генә ишеткәндер, ахрысы. Олау кузгалды. Авылны чыгып, бераз баргач туктадылар. Сабир, аттан төшеп: — Валентина Михайловна, к нам садитсә ни хатите, ә? — диде. — Юк-юк, Сабирҗан абый, атка болай да авыр, мин монда гына барам, — диде дә Валия аркасын чана башына терәп утырды. — Ә нигә? Алайса, болай итәрбез аны... — дип, Сабир Фәрхун ягына кул изәде. — Фәрхетдин иптәш монда утыра да, син атка күчәсең... Фәрхун, йөгереп килеп, чана үрәчәсенә тезләнде. Янәсе, урын алмашырга ул әзер. Ләкин атка күчеп утырырга Валиянең уенда да юк иде. Ул: — Миңа монда да рәхәт. Аннан соң минем беркайчан да үгезгә утырып йөргәнем булмады, — диде дә Валия аркасын ныграк терәде, итек башындагы сырманы рәтләп куйды. Бу мин моннан беркая да күчәргә теләмим дигән сүз иде. — Ныу, как хатите, — дигән булды Сабир. Алар янә үз чаналарына китте. Кичкырын олаучылар бер авылга туктап кунарга булдылар. Фәрхун өйдән өйгә кереп фатир эзләгән булып йөрде. — Кертмиләр... берсе дә, — дип әйләнеп килде. — Аңгыра! — дип кычкырды Сабир. — Әйт, вот жана бальная, диген. Хатын-кыз булса, кертерләр, курыкмасалар. Ьәй миңгерәү сарык! — дип сукрана-сукрана, Сабир үзе авыл буйлап китте. Бераздан ул олаучыларга кул изәде. Капка турына килеп җиткәч, Сабир, яшерен сер әйткәндәй, Валия колагына иелде: — Валентина Михайловна, сиңа бер кичкә генә минем хатын рулен уйнарга туры килә инде. Ату бу марҗа кунарга кертми. Урыным юк, дигән була. Курка... Мин аңа хатыным авыру, ыстансага илтәм, кунарга кертсәң, акча бирермен, дигән идем, әнә, ничек каршы ала... — Проходите, проходите, — дип, хуҗа карчык капка төбенә үк чыкты. Ярмөхәммәт белән Фәрхун, ат белән үгезне тугарып, алларына салып, өйгә керделәр. — Потчевать нечем, родные, а спать-то как-нибудь уложу я вас, — дип, карчык урын әзерләгән булды. Урын дигәне кырык ямаулы ике бишмәт булып чыкты. — Вот двое здесь. А вы вот тут... А плату, как договорились, вперед... А то, родные, бывают, переночуют, утром и след простыл... — Ни валнавайся, бабушкә, — дип, Сабир Фәрхунга ым какты. — ТТаттгли, бабушкә, — дип, Фәрхун өйалдына чыгып китте. Әби аңа иярде. Алар чыгып киткәч, Сабир өстәлгә пешкән тавык, бер бөтен бодай ипие, бер кап тоз, бер төргәк коймак чыгарды. — Җитеш, Валентина Михайловна! — диде Сабир. Валия белән Ярмөхәммәт тә хәзинәдә барын табынга куйдылар. Ярмөхәммәт күп итеп мичкә тәгәрәтелгән бәрәңге, бер кыерчык икмәк, бер чеметем тоз чыгарды. Валия әнәчә күмәч тә, бер банкы сөт өсте, берничә шакмак шикәр хәстәрләде. Ул арада Фәрхун бик канәгать рәвештә авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, кулларын уа-уа өйгә керде. Сабир аңа мәгънәле караш ташлады. Фәрхун, серле генә ымлап: — Пәрәдек! — диде. — Хәзер бабушкә кайтып җитәр. — У-у, — диде Фәрхун, табынга карап. — Туй ышту ли сезнең монда, ә? Хе-хе-хе... — Туй булырга тора әле монда, — дип, Сабир төче елмайды. — Бер кичкә минем хатын булырга ризалык бирде бит әле иптәш Галаева. — Ә-ә, шулаймыни? — дигән булды Фәрхун, янчык авызын чишә-чишә. — Алайса, монысы миннән туй бүләге. Ул бер савыт бал белән беләк буе казы чыгарып өстәлгә куйды да: — Иты калбаса! — диде. — У-һу, — дип куйды Сабир. — Ә туй эчемлексез булмастыр инде ул, ә? Валия, бу сүзләрне шаяруга алып, көлә-көлә, Ярмөхәммәтнең кабыклы бәрәңгесен әрчи башлады. — Туктагыз инде, бераз көтегез! — диде Сабир. Ух-вах килеп әби кайтты. Кара шәле астыннан бер чирек көмешкә чыгарып куйды. — Первач! — диде әби. — Дорого берет, мешок ржи, говорит. — Тс-с, бабупгкә! — дип, Фәрхун аны бүлдерде. — Ми дингами будим платит... Гаварил же тибе, мамаша... — Дык, говорил же рожь... — дип, әби сатулаша башлаган иде, Сабир аны җилтерәтеп, бүлмәчкә алып кереп китте. Үзе авыз эченнән генә мыгырдый. — А-а-а, — дигән аваз ишетелде бераздан. — Конечно, конечно же, правильно, деньгами же... Бүлмәчтән Сабир канәгать чырай белән чыкты. Әби дә, кадерле кунакларын сыйларга теләгәндәй, ике арада йөгереп кенә йөри. Өстәлгә ватык-китек стаканнар белән калай савытлар чыгаргач, әби: — Кая барасыз, туганнар? — дип сорады. — "Каммунизм"га, — диде Фәрхун. — Нинди авыл соң ул? — Благородный бугай. — Нинди Благородный? Ишеткән авылым түгел, балалар.. . — Ерак ул моннан, дәлү-ү-кә-ә, — диде Фәрхун. Шуннан соң әби сораштыруыннан туктады. Фәрхун чирекне кочаклап алды да, савытларга ымлап: — Держи-кә, бабушкә, — диде. Бар савытлар да сыеклык белән тулды, борыннарга әчкелтем сасы ис бөркелде. Берне каплап куйгач, Фәрхунның урысча белүе арта төште: — Иты какуй калхуз, бабушкә? — дип сорады. — Колхоз имени Кагановича! — диде әби. — Нәстә, нәстә? — диде Фәрхун. Әби әйткәнне аңларга тырышудан Фәрхунның авызы чалшаеп килде, бер күзе кысылды. — Чава такуй, бабушка? — Калхоз Кагановича, село Подгорное! — Ә-ә, тәк-тәк-тәк... Фәрхун янә чиреккә тотынды. Ныклап кыстасалар да, Валия эчмәде. Кыстау Ярмөхәммәт ягына күчте. Ләкин ул тамак ялгау белән ишек катындагы урынга барып ятты. Тегеләр исерешә башлауга, Валия дә: — Йокларга вакыт, — дип урыныннан калыкты. — Вы с вашей женой вот там, в той половине будете спать, а он, — дип, карчык Фәрхунга күрсәтте. — С парнем у дверей... Шулчак Сабир сикереп торды. — Хорошо, бабуля! — диде ул. — Нет! — диде Валия. — Они пошутили, бабуигка. Я не жена его. Я буду спать с мальчиком. Фәрхун: — Йх, — дип бот чабып куйды. Сабир мыгырданып алды. Ярмөхәммәт аның бу мыгырдануында усаллык, тыйлыгып калган нәфрәт сизде. Валия белән Ярмөхәммәт аркага арка куеп ятты. Яттылар да күзләрен йомдылар. Ләкин алар юньләп йоклый алмады. Тегеләр, төне буе акырып, көмешкә эчтеләр. Иртән-иртүк торып, Ярмөхәммәт малларны эчертте. Ат белән үгезне җигеп, гырлап йоклаучы Фәрхун белән Сабирны төрткәли башлады. Тегеләр, уятканны яратмыйча, мыгырданып борылып ятты. Уяту эшенә Валия дә тотынгач, исерекләр, күзләрен ертып, ах-вахлап торып утырды. Сабир көмешкә эчеп тагын да кылая төшкән күзләрен турайта алмыйча җәфаланды. Чирек төбендәге көмешкәне икесенә бүлеп эчкәч кенә, алар телгә килде. — Сәгать ничә? — диде Сабир. — Җиде! — диде Валия. — У-у, кузгалыйк! — диде Сабир. Әби белән хушлашып, кайтканда тагын шушында фатирга керергә суз куешып кузгалдылар. — Бот с вами, сынки! — дип, әби арттан карап калды. Авыллар арасы бик ерак икән бу якларда. Юл авыр, йөрелмәгән. Каршыга җигүле ат килсә, юл сабышуы газапка әйләнә. Юлдан читкәрәк кердеңме, ат корсагыннан карга бата. Йөкләр дә бик авыр. Алаша бик йончыды. Үгез дә бик көр нәрсә түгел. Ярмөхәммәт белән Валия чана артыннан атлый. — Син дә төш, Валия апа, җылынырсың, — дип, аны Ярмөхәммәт чанадан төшерде. Ату, катып үләсен белсә дә, бер оепгып утырган кеше олаудан төшми ул. Бераз баргач, Валия кәҗә бияләйләрен, аннан соң шәлен чанага ташлады. — Көн җылытты, — диде ул, елмаеп. — Көн түгел, җәяүле юл җылытты, — диде Ярмөхәммәт. Олау туктады. Алгы чанада ниндидер ыгы-зыгы бар иде шикелле. — Шауламагыз! — диде Сабир, ул, печән астыннан мылтык алып, йөк артына посты. — Лиса! — диде Валия, басуга күрсәтеп. Шулчак мылтык дөпелдәде. Төлке һавага сикерде, аяклары карга тиюгә чабып китте. — Ә-әх, тимәде! — дип сукранды Фәрхун. Сабир тиз генә мылтыгына икенче патрон тыкты. Төлке, берни булмагандай, еракта, урман кырында уйнаклап бөтерелә. — Кар астыннан тычкан эзли, — диде Ярмөхәммәт. Сабир тагын атты. Ара ерак иде: төлке исе китмичә генә үз эше белән мәшгуль булды. Малкайлар ару сәбәпле, караңгы төшкәнче үк бер авылга туктарга карар иттеләр. Бусы "Сталин" колхозы булып чыкты. "Коммунизм" совхозына ярты юл үтелгән икән. Ярты юл гына узылган, атлар көчкә аякларында басып тора. Ни Фәрхун, ни Сабир бу турыда уйламыйлар кебек. Фатирга төшкәч, тегеләр тагын арыш сатып, көмешкә эчтеләр. Валия белән икеле-микеле сүзләр катып сөйләштеләр. Иртән торуга, буранлый башлады... "Сталин" колхозыннан чыгып байтак баргач, юл икегә аерылды. Олаулар туктады. Ярмөхәммәт алгы чана янына килде. — Да-а, — диде Сабир. — Күрсәткеч тактасы куйганнар ди сиңа. Кайсысыннан китәргә икән? — Әнә берәү килә, — диде Фәрхун. — Шуннан сорарга кирәк. Җәяүле кеше буран белән көрәшә-көрәшә бу таба атлый. Олаучылар юл сораштыргач, юлчы озак кына дәшми торды. — "Коммунизм" совхозы дисезме? — дип кайтарып сорады ят кеше. — һе... Ай-Һай... сез дөрес юлдан китмәгәнсез, агайнеләр... — Ничек? Ничек дөрес булмасын? — дип кычкырды Сабир. — Авылның исеме ничек соң? — дип сорады юлчы. — Балгаратски, — диде Фәрхун. Юлчыга кинәт җан керде. — Точно! Колхоз "Коммунизм", село Благородское! — дип, уң кул якка күрсәтте. Олаулар юлчы өйрәткән юлдан китте. Тора-бара юл бетте. Ат аптырап туктады. Фәрхун аны: — На-на, на-на, хайван! — дип куып караса да, ат урыныннан кузгалмады. Рикәкәнең бу юлдан барасы килми иде. Бераз ял иткәч, ул теләр-теләмәс кенә кузгалды. Кичкә таба җәяүле буран ныклап котыра башлады. Ян-яктан кар өермәсе килеп дөньяны каплады. Ат тагын туктады. Куеннарына тыккан шешәдән көмешкә йота-йота исергән Фәрхун берьяктан чыбыркы белән, Сабир икенче яктан дилбегә белән атны кыйныйлар. — На-а! — дип сүгенә Фәрхун. — Әйдә-әйдә, тәре табагачы! — дип акыра Сабир. Ләкин ат барырга теләмәде. Ал башка үгезне уздырдылар. Үгез карусыз гына алга китте. Алаша аның артыннан иярде. Юлга кар салган. Юл дип әйтеп булмый. Юл юк. Олаучылар йөк артыннан җәяү атлый. Буран яннан бирә. Маллар еш туктый. Ат та, үгез дә әче җилгә, кылчыктай кадала торган кар агымына янбашларын куеп ял итә. — На-а, әйдә! — дип кычкыра Ярмөхәммәт. Үгез алга китә. Ат артта кала. Ярмөхәммәт борылып карый. Алаша да, Сабир белән Фәрхун да шәүлә булып күренә. Тагын бер-ике атласаң, мөгаен, алар күренмәс булыр, дип, Ярмөхәммәт тагын үгезне туктата. Хуҗасының теләген шундук аңлаган кебек, үгез пгып туктый. Тегеләр аны күрми, ахрысы. — Әй-и, Ярмөхәммәт! — дигән тавыш ишетелә. Ярмөхәммәт җавап кайтара: — А-а-һа-ай-ии... Валия, үгез гәүдәсенә ышыкланып, тәртәгә ябышып ял итә. — Ә-әй! Яар-мө... ә-ә-эт... Буран авазларны, өзгәләп, әллә кая алып китә. Ярмөхәммәтнең эченә курку төшә. — Күренми бит болар... Җил уңаена киттеләр бугай... — Ярмухамет, — диде Валия, — килеп җитәләрме әле тегеләр? Без адаштык дип дөресен әйтсә, Валия куркуга калачак. Әйтмәсә, аймыл булганнары ачык. — А-а-һа-һай-и... Са-аби-ир а-абый-ии... Чанада Валияне калдырып, ерагая баручыларны куа китсәң, үгезсез дә, атсыз да калуың көн кебек ачык, үгезне тегеләр артыннан борырга туры килә. Үгез бик теләп җилгә арты белән борылды. — А-а-һа-һай-и... Фә-рху-ун а-бы-ый-ии... Бераз баргач, Ярмөхәммәт аяк астына бакты. Әле генә моннан чана узган. Эзгә шундук кар сарган. Шулчак гөпелдәгән аваз ишетелде. Мөгаен, Сабир, мылтык атып, бөл арны эзлидер. — Са-аби-ир... а-а... и-и... Валия ике тапкыр егылды. Ләкин зарланмады. Ярдәм сорамады. Ярмөхәммәт сизә: Валиянең хәле мөшкел, аны адашып калу куркынычы хәлдән тайдырган. Валия ике кулы белән тәртәгә ябышкан. Ул көч-хәл белән генә атлый. Сул тәртә карга тиярдәй аста, аңа Валия асылынган. Асылынган түгел, яткан. Үгезгә бу рәвештә йөк тартуы бик кыен. Болай озак баруы мөмкин түгеллеген хайван да, Ярмөхәммәт тә яхшы аңлый. Алда кара-кучкыл шәүлә күренде. Ярмөхәммәт башта сөенде, аннан кинәт шиккә калды: бүре булса? Бераз баргач, шәүлә зурайды, шөкер, бу ат шәүләсе иде. Ат туктаган. Чанада Фәрхун ята. Сабир атны әйди. Ярмөхәммәтне күрүгә, Сабир әче итеп сүгенде. — С-с... син кая калдың, җен ясаган малай? — Сез кая киттегез соң? — диде Ярмөхәммәт, сабыр гына. — Кая-кая? — диде Сабир, мыскыллап. — Кайдырмага! — Сез дөрес бармыйсыз бит, Сабир абый, — диде Ярмөхәммәт. — Кире борылырга кирәк. — Кая барасын мин үзем беләм. Нигә ташлап киттең безне? Аерылма... — Сабир абый! Үгез дә, ат та җил уңаенарак каеручан була. Әз-әзләп без сулга каерып кергән булырга тиеш. Ә сез бөтенләй җил уңаена киткәнсез... Хәзер кырт борылырга, җилгә каршы барырга кирәк. "Коммунизм" совхозы шул якта булырга тиеш. — Син малакасос, үз эшеңне бел! Сабир чанада хәлсез ятучы Фәрхунга, аннан үгез ягына карап алды да, Ярмөхәммәтне читкәрәк тартып: — Хәзер алгамы, арткамы, кая булса да барырга кирәк. Дөрес барабызмы, юкмы — әмма барырга кирәк. Тик торырга ярамый... — диде. — Адашканлыгыбызны Валиягә әйтсәк, беләсеңме нәрсә булачак?! Паника кубачак. Кузгал алдан! Ярмөхәммәт, теләр-теләмәс кенә, үгезне әйди башлады: — һәйдә-ә, мөгезбай! Үгез, җилгә койрыгын куеп, җай гына ойый иде. Боерык тавышы ишеткәч, ризасызлык галәмәте буларак, колакларын шап-шоп бәргәләп алды да, бот төпләренә гәүдәсен утыртаутырта, иренеп кенә атлап китте. Бераз баргач, Ярмөхәмәт артына борылып карады: алаша үгездән калышмаска тырышып атлый. Яннан Сабир бара. "Гаҗәп бу Сабир абый, — дип уйлый Ярмөхәммәт. — Үзе кая барасын белми, үзе куалый да куалый. Маллар егылса, нишләмәк була икән соң ул?" Баралар да баралар... Кая баралар? Моны председатель Сабир да, исерек Фәрхун да, Валия дә белми. Валия дөрес юлдан китмәгәнне сизенә, сизенсә дә дәшми. Ирләр бар, җаваплы җитәкчеләр бар. Алар чамалый торгандыр... Ярмөхәммәт кенә дөп-дөресен белә: алар ялгыш юлдан китте. Дөресрәге, алар юлсызлыкка килеп терәлде. Хәзер хайваннар сиземләвенә генә ышанырга калды. Карт алаша алдан барырга теләми. Юл ярырга көче дә юк инде аның. Үгез чарыс хайван, әкрен булса да атлый, бичара. Ләкин үгезнең юл тоюын тапгка. гына үлчисе бар аның. Бер-бер җай чыктымы, үгез туктый. Ник туктый? Юлдан тайганга туктыймы? Әллә барырга иренәме? Билгесез. Үгез якында берәр чүмәлә-эскерт чамаласа, бара торган юлдан шунда каера. Хак булды бу фараз. Сизенгән икән үгез. Алда алагаем зур шәүлә күзгә чалынды. Кара буран эчендә кешенең курку хисләре киеренке була. Кеше шул мохиттә әйберләрне хакыйкый формасыннан күпкә зур итеп күрә. Кечкенә эт буран эченнән ат хәтле булып күренә башлый. Булмаган нәрсәләр дә күзгә күренәдер сыман. Үзенә күрә галлюцинация, мираж барлыкка килә. Алдагы кара-кучкыл шәүлә кыймылдаган сыман тоелды Ярмөхәммәткә. Бу шәүлә аңа бик зур бүредер кебек чалынды. Үгез, колакларын шомрайтып, шәүләгә таба ашкынып атлый башлады. Әйтерсең лә үгезгә көч керде. Бераз баргач, әлеге шәүлә салам эскертенә әверелде. Үгез тагын дә дәртлерәк атлый. Юыртыр дәрәҗәдә алгыга.. Бичара малкайларны, эскертнең ышык ягына алып чыгып, башлары белән бозлы саламга терәп куйдылар. Ярмөхәммәт, эскертне каплаган бозлы карны ишеп, үгезне дә, атны да саламга кушты. Үгез, бөтен юл газапларын онытып, саламга ябышты. Алаша, моңсу гына керфек шапылдатып, авыр итеп бер пошкырды да күзен йомды. — Килеп җиттек! — диде Сабир, бераз хәл алгач. Ул алашаны кыйный-кыйный арыган, толып өстерәп хәле беткән, махмырдан хәле киткән килеш, үрәчәгә утырып, ихтыярсыз гына аяк астын күзәтә. — Эскерттән авыл ерак булмас, — диде ул. — Маллар бераз хәл алсын, Сабир абый... — дип, Ярмөхәммәт салам йолкый башлады. Салам тыгызланып каткан, күшеккән куллар шуа, һич йолкып булмый. — Валия апа, Сабир абый, салам йолкыгыз, җылынырсыз! — диде Ярмөхәммәт. Валия Ярмөхәммәт яныннан салам йолкырга тотынды. Ләкин эше нәтиҗәсез булды. Аның бияләйләре саламнан тая, учта бер-ике бөртек салам кала. — Менә болай йолкырга кирәк, — диде Ярмөхәммәт. Ул бер уч саламны ике куллап бөтерә-ишә башлады. Ишәишә дә җан көче белән үзенә тарта. Шулай итә торгач, салам арканы озыная бара. Алар мыш-мыш килеп, хәлдән таеп саламнан аркан үргәндә, Фәрхун тавышы ишетелде. — Ьә-әй! Килеп җиткәнбез, капканы ачыгыз! Сабир да нидер әйтте. Бераздан алар чана янында кайнаша башлады. Валия белән Ярмөхәммәт көчәнә-көчәнә салам бавы ишә. Эчтән коры салам савылып чыга. Салам арканнарын суырып чыгарган урын куышка әйләнә бара. Валия җылынды, ләкин алга таба салам ишәргә аның тамчы да хәле калмаган иде инде. Вал иянең бармак битләре эчтән әрни, каерылган тырнаклары сызлап сулкылдый. Ул эскерт төбенә чүгәләде. Валия, ишеттермәскә тырышып, сызланып җылый иде. Ярмөхәммәтнең бармаклары да җылынды, ут булып кыздылар бармаклар, бүрәнә кебек юанайдылар. Аның бармаклары да йөрәккә үтеп әрни. Буранның туктарга исәбе юк иде, ахрысы. Ул көчәйгәннән-көчәя, мәңгегә шулай гел буран гына ыңгырашып торыр кебек, көн мәңге ачылмас сыман. Салам алган җир кеше сыярлык куыш булды. — Валия апа! — диде Ярмөхәммәт. — Кереп утыр шунда. — Кая? — диде Валия, хәлсез генә. — Куышка кер! Ярмөхәммәт аңлатып тормады, Валиянең ике терсәгеннән тотып, аягына бастырды да, күтәреп дип әйтерлек, куышка кертеп утыртты. Үзе куышны зурайтырга тотынды. Шулчак чаналар ягыннан өздереп сүгенгән тавыш ишетелде. Ярмөхәммәт ирләр янына килде. Сабир белән Фәрхун янә эчеп исерешкәннәр, толыпларын салып ташлаганнар, изүләре ачык. Ал арга диңгез тубыктан иде. — Эшермибез дә, агайне! — диде Фәрхун. — Буран безгә нипачум! — Кузгалырга-а! — дип кычкырды Сабир. — Ярмый! Кайда йөрисең, малакасос! — Мин монда гына, малларны караштырам! — диде Ярмөхәммәт. — Маладис! — диде Сабир. — Син төпле җегет! Сиңа ышанырга була, Ярмый! Шуңа күрә мин сине алдым да... Давирие, тәк скәзәт. Ва-пирвых, синнән сүз чыкмый. Бабаңа, атаңа охшагансың син. Ва-вторых, син юлда ышанычлы кеше. Мә, эч! Җылынырсың ... — Болай да эссе, — диде Ярмөхәммәт. — Маладис! Давирие сиңа!.. Менә, Алла боерса, барып гиниратырны дөбер-шатыр алып кайткач, сиңа акчалата премия! Әгәр сер саклый белсәң, башкалага, да премияләр булыр сиңа, ә?!.. У-ух! Ярмай халкы иликтыр гына ягып ятачак, брат! Яктылык! Во! Мәңге онытмаслык итеп эшлим мин аны. Нәрсә ул "Чулпан"? Менә Ярмай халкы ашны иликтыр белән пешерәчәк, керне иликтыр белән юачак, мунчада иликтыр яктылыгында чабыначак! Ә?.. Бәрәңге базына да иликтыр үткәзәбез! Сабир Ярмөхәммәтне толып өстенә утыртты. — Син бел! Түлке кешегә әйтмә! Вафин райкомда утырганда, мин булырмын! Мин булганда, иликтыр булыр! Күк капусы безгә һаман ачык булыр... Шуңа күрә беркемнән дә курыкмыйбыз, тәк скәзәт. Гиниратыр кирәк, иптәш! Гиниратыр булсын өчен ни кирәк, ә?.. "Каммунизм" савхузына барып җитәргә кирәк. Анда барып җитәр өчен нишләргә кирәк? Кузгалырга кирәк. Ма-арш! Ярмөхәммәт чанада аунаучы Фәрхунга карады, хәзерге мөшкел хәлгә аек акыл белән карый алмас дәрәҗәгә җиткән Сабирга бакты. Берни әйтмичә, янә эскерттән салам йолкырга китте. Тегеләр вакыт чамасын белмиләр. Янә җырлашып, мактанышып, бәхәсләшеп, сугышыр дәрәҗәгә җитеп ызгыша башладылар. Бәйләнешкәндә Фәрхун карга егылды. Сабир аны торгызырга азаплана. Фәрхун торды дигәндә генә үзе белән Сабирны да карга аудара. Ул арада икенче куыш та әзер булды. Валия: — Кайчан кузгалабыз? — диде. — Кузгалмыйбыз! — диде Ярмөхәммәт. — Алашаның хәле авыр. Тегеләр аякларында басып тора алмый. Эскерт яныннан китсәк, бетәчәкбез. Ат егылачак. Үгез ике исерекне, ат чанасын берьюлы тарта алмаячак. Бөл ай да йөк авыр. Шушында кунарга туры килер. — Ә монда җылы-ы, — диде Валия, шат тавыш белән. Җылы икәнен Ярмөхәммәт белә лә... Аны алаша язмышы борчый. Алашадан битәр тегеләр теңкәгә тиячәк. — Я-армы-ый, кая дөмектең? — дип кычкырды Сабир. — Кузгалабызмы, юкмы?! Ярмөхәммәт ат янына килде. Бер кочак җылы, йомигак саламны атның иреннәренә тигезде. Алаша саламны иснәп кенә карады да, ашап булмый шул дигәндәй, гамьсез генә башын саламнан читкә борды. — Бичара малкай, — диде Ярмөхәммәт. — Хәзер, бер чиләк җылы су эчертеп, сине абзарга ябарга иде дә... Ат аңлагандай авыр пошкырды да алгы аякларына чүгә башлады. — Ятып торасыңмыни? — диде Ярмөхәммәт, чөелдерекне чиште, аркалыкны ычкындырды. Дирбияләреннән арынгач, алаша калтыранып алды. Ярмөхәммәт ат өстендәге юеш карны салам белән сыпырып төшерде дә кичә арыштан бушаган капчыкны ат сыртына каплады. Карашы белән ат, рәхмәт әйткәндәй, Ярмөхәммәткә карап алды да эскерткә башын төртте. — Вперед, түлке вперед! — дип кычкыра Сабир, үзе чанага баскан, мылтыгын һавага төзәгән. Ярмөхәммәт "Мылтыгы корулы булмаса гына ярар иде" дип уйларга да өлгермәде, мылтык гөрселдәтеп атып та җибәрде . Мылтык тавышы үгезне дә, атны да сискәндерде. Үгез тартылып куйды, алаша чанадан ераграк урынга күчте. Ярмөхәммәт үгезне дә тугарды. Үгезнең аркасына Фәрхун - ның толыбын бөркәде. Үгез аттгыкмыйча гына алдындагы саламны чемчи. — Әйдә, ныграк куала атыңны! — дип кычкыра Фәрхун. — Вперед, түлке вперед! — дип мылтык болгый Сабир. Ярмөхәммәт тәртәләрне күтәртеп бәйләргә булды. Тәртәләрне тотып, чананы бераз бормакчы булган иде, Сабир олауга, Фәрхун өстенә ауды. Шул егылудан Сабир тормады. Бераз мыгырданып, кыймыл-камыл килеп, толып итәге белән каплангандай итте дә тынды. Ярмөхәммәт, ал арның ныклап йокыга китүләрен көтеп, йөкләрне барлаштырды. Ат белән үгез яныннан әйләнде. Аннан соң зур газаплар белән исерек ирләрне эскерттәге икенче куышка ташыды. Сабир, уянып: — Ә? "Каммунизм"га кайчан барып җитәбез әле? — дип сорады. — Җитәбез, җитәбез, болай барсак, тиздән барып җитәбез! — диде Ярмөхәммәт. — Әнә саламга ятып торсагыз, җитәрбез! Ирләр яткан куыш авызын ул салам белән томалады. Үгезне дилбегә белән чана үрәчәсенә бәйләде, ашамаса да, ат алдына күп итеп салам куеп, Ярмөхәммәт Валия янына куышка кереп елышты. Алдан әзерләп куйган салам белән куышны каплады. Валия изрәп йоклый иде инде. Ярмөхәммәтнең күзенә йокы төшмәде. Олау өчен хәзер ул җаваплы. Хәлсез ат өчен, үгез өчен дә, Валия өчен дә, ике исерек өчен дә ул уйларга тиеш. Ялгыш булды бугай ла бу якларга олау чыгу. Җәй көне алып кайтып булмый идемени соң ул генераторны? АТ ИТЕ Тормыштагы шушы имәнгеч мәгънәсезлекне Ярмөхәммәт аңлый алмый гомере буе газап чигәр. Яхшы ният белән кешеләр юлга чыкты. "Коммунизм"га барып, генераторны алып кайтып, кешеләргә җылылык, бәхет бирергә уйладылар. Шушы изге максат өчен алар бар газапларны да, юл газабы, гүр газабы булган сынауларны да узарга әзер. Ният изге! Ә юл ялгыш! Кем соң аларны кертеп адаштырды? Бичара хайваннарны харап итмичә генә, ничек итеп дөрес юлга чыгарга? Ничек итеп зур югалтуларсыз гына максатка ирешергә? Дөрес юлга чыкканчы малларның хәле бетмәсме? Дөрес юлны тапкач та, бәлки, кире борылыргадыр? Генераторга барып җитеп, аны алып кайтырлык көч калмаса, ни мәгънә? Ю-ук. Сабир абзый әзерлексез алып чыкты аларны олы юлга. Әзерлексез. Әйтте бит аңа Хәмидулла абый: — Алаша ул юлга чыдый алмас, — диде. — Чыдаган хәтлесен чыдар! — диде Фәрхун. — Ә нигә айгырны җикмисез? — дип тә карады Хәмидулла. — Айгыр авыр йөк тарталамыни, дивана! — диде Сабир. Юк, Сабир айгырын йөк арбасына түгел, кошевкага да җиктермәде. Гасимә әбине больницага илтергә айгыр сорагач, үгез бирде. Үгез белән бара торгач, Гасимә әби юлда үлде. Өлгереп, ныгып бетмәгән үсмер акылы белән Ярмөхәммәт сизенә. Нишләп Сабир абыйны халык сөйми? Сөйми, ләкин аңа каршы әйтми. Ярмөхәммәт үзе дә каршы әйтә алмады бит. Ялгыш киткәннәре көн кебек ачык иде югыйсә. Маллар җил уңаена каеручан була. Җил әкренләп борылса, маллар тагын юл үзгәртә. Андый чакларда кәрваннар гел юлдан яза. Кәрван башлыгы бу турыда уйларга, белергә тиеш иде. Юнәлешне чама белән турыларга тиеш иде. Ярмөхәммәт шул турыда ныклап, кистереп әйтә алмады. Нәтиҗәдә алар юлдан язды. "Юк, Сабир абый, без уңга каерып барырга тиеш!" дип, үгезне борырга иде дә, дөрес юлга чыгарга иде. Ул алай итмәде бит, белгән килеш ялган юлдан китте. Димәк, юлның дөреслегенә Ярмөхәммәт үзе дә ныклап ышанмаган булып чыга. Әллә олылардан аерылып китәсе килмәдеме? Әллә дөресен эшләргә йөрәге җитмәде? Әллә Сабирҗан хаклы идеме соң? — Хәзер алгамы, арткамы, кая да булса барырга кирәк. Тик торырга ярамый... Адашканыбызны тегеләр белсә, паника булачак! Берсе "бу юлдан китик" дип, икенчесе "теге юлдан китик" дип тарткалап бетерәчәкләр... Алынган юл дөрес булмаса да, алга барырга кирәк. Барырга да барырга. Басу уртасында туктасаң, хәзер кар күмеп китәчәк... — диде Сабир. Хәер, адашкан чакта, бәлки, нәкъ Сабир әйткәнчә эшләргә кирәк булгандыр да. Яшь кәрван башлыгы Ярмөхәммәт җылы куышта шулай уйланып утыра. Эскерт куышында буран тавышы ишетелми диярлек. Салам исе килә... Ипи исе... Җылы... Валия тигез сулап, каты йоклый. Ярмөхәммәт, салам-ишекне җимереп, малларны карап керде. Үгез, эскерткә сыенып, салам түшәгенә яткан да тигез-салмак итеп күши. Алаша аңа елышкан. Ярмөхәммәт маллар өстендәге каплавычларны рәтләп куйды. Буран усалланганнан-усаллана бара. Үгезнең ятып ял итүе табигый хәл. Алашаның ятып оюы аны шиккә калдырды. Ат һәрвакыт басып ойый. Ә бу алаша ятарга гына тора. Әллә, Ходаем, чыннан да чирлеме икән ул? Шулай уйланып ята торгач, Ярмөхәммәт йокы дөньясына күчкәнен сизмәде дә... Кемдер кычкыра: — Гини-ра-ты-ыр! — диме, әллә бүре улыймы, әллә буран тавышмы бу? Кемдер күк күкрәтәме, кемдер субай сугамы: тонык кына дөпелдәү ишетелә сыман. — Гини-ра-ты-ыр-р-р! Ка-ам-у-у... — ...ни-и-за-ам-м... Я-ар... ха-а-ә-әт... Ярмөхәммәт ачык ишетте, "Тор, Ярмөхәммәт" диде кемдер. Ул күзен ачты. Берни күрмәде. Торырга кузгалмады, бите җылы тәнгә тиде. Янда гына салам кыштырдаганы ишетелде. Тышта ыгы-зыгы тавышы. — Уян, — диде Валия. — Тегеләр акырыша анда... Ярмөхәммәт аңлады. Алар, "Коммунизм" совхозына барырга чыгып, юлда адашканнар иде бит. — Ә-һа-а-и-и... Я-ар... хә-а... ә-ә... Аваздан соң нидер дыңк итте. Сабир мылтык атып аларны эзли иде, ахрысы. Ярмөхәммәт тиз генә куыштан чыкты. — Са-абир-ир абый, — дип аваз салды җегет. Алдагы шәүлә эскерт ягына борылды. — Без монда-ау-у... Ярмөхәммәт икенче куышка башын тыкты. Анда Фәрхун утыра иде. Үзе ыңгырашамы, җылыймы, калтырана. — Фәрхун абый, — диде Ярмөхәммәт. — Син нәрсә? — Без сине югалттык, Сабир сине эзли китте... — дип такмаклап алды Фәрхун. — Ә син нигә монда утырасың? — Мин Сабир кайтканны көтәм... Кот чыкты, берүзем монда калсам, бүреләр килсә... Ул арада Сабир лафырдап куыш авызына кайтып егылды. Мылтыгын эскерткә сөяп, чыраендагы карлы бозны учы белән сыпырып: — С-син, сантый, безне ташлап кая киттең? — дип, дөньядагы җыен кабахәт сүз белән сүгенә башлады. — Атвичай, малакасос! — Без беркая да китмәдек, Сабир абый, сез чанада катып үлмәсен дип куыш ясадык. Үзебез дә куышта идек. Аның сүзләрен җөпләгәндәй, салам оядан Валия чыкты. Сабир бераз йомшара төште: — Кичтән әйтеп булмый идемени аны? — диде. — Кая ат белән үгез? Ярмөхәммәт дерт итеп куйды. Маллар яткан дип уйлаган иде ул, яңа саламны кар күмгән. Үгез дә, алаша да юк. — Малларны бүре буса, матри, малай, башың белән җавап бирәсең. Валентина Михайловна, сез дә, между прочим... Анагызның кәҗәсе дә, мәҗәсе дә җитмәс түләргә. Ярмөхәммәт чанага бәйләнгән дилбегәне тартып карады. Дилбегә эскерт башына таба сузылып яткан. Дилбегә буйлап баргач, Ярмөхәммәт йөгәнне тапты. Йөгән сагалдырыгыннан ычкынган. "Бүре буган булса?.. Кайтып киткән булсалар?" дип коты очты Ярмөхәммәтнең. Ул дилбегә сузылган якка китте. Эскертнең теге ягына чыкты. Бу якта ышык. Шул ышыкта үгез белән алаша башларын эскерткә терәп ойый. Төнлә җил борылган да, маллар ышык якка күчкән. — Малкайлар, җилдән качтыгызмыни? — диде Ярмөхәммәт. — Әйдәгез, җанкисәкләрем... Ул үгезгә дә, алашага да уч төбе белән шапылдатып сугып алды. Алаша эскерт башына таба китте. Бераз арттарак үгез белән Ярмөхәммәт бара. Бичара ат эскерт башына җиткәч борылды, шулчак әллә нәрсә булды... Кемдер: — ...ре-е-е-е... — дип кычкырды. Нидер гөпелдәде. Алаша башын чайкап куйды да танавын аска иде. Салам чемештерә дип уйлады Ярмөхәммәт. Ат саламны иснәмәде дә. Аның башы карга тиде. Алгы аяклары тездән сыгылып, әкрен генә атның гәүдәсе җиргә ята башлады. Ни булганлыгы Ярмөхәммәтнең аңына барып җиткәнче, алаша, аягына бау бәйләп тарткандагыдай, җиргә тәгәрәде... Үгез, ат гәүдәсен әйләнеп, чаналар ягына таба борылды. — А-а-а-а... — дип җан ачуы белән акырды Ярмөхәммәт. Ул атның кан баскан, акайган күзен дә, тартыша башлаган аякларын да күрде. Әче итеп хатын-кыз кычкырганы, ирләрнең шау-шуы ишетелде. Ярмөхәммәт тавышлар ягына йөгерде. Изүе ачык, шашкан кыяфәтле Сабир кулына мылтык тотып басып тора, сул кулында ике-өч патрон. Валия җан-фәрман, бата-чума Ярмөхәммәткә каршы чаба: — Исәнме? Сиңа тимәдеме? — дип, Ярмөхәммәтне капшый. Чанага капланып, Фәрхун улый. — Сез кеше үтерә яздыгыз! — дип кычкырды Валия. Каушап калган Сабир: — Бүре! Бүре бар иде анда... Миңа бүре кебек күренде. Ие бит, Фәрхун? — диде. Фәрхун, чанадан аерылып: — Бүре! Бүре ие ул. Эскертнең теге башында ие... бүре. Алагаем зур ие... Валлаһи, бүре бар ие анда... — дип, Фәрхун пүнәтәй була башлады. — Син бит, Ярмый, эскертнең теге башына киттең, нигә бу башыннан килеп чыктың. Сиңа тигән булса! — диде Сабир. — Анда төне буе бүре улады. Ат белән үгезне буып ашаган бүре килеп чыкты дип торам. Валлаһи, анда бүре йөридер ие. — Аллага шөкер, Ярмыйга тимәгән, — диде Фәрхун. Валия сөенеченнән җылый иде. — Анда ат... — диде Ярмөхәммәт. Үгез, эскерт куышына башын тыгып, салам ашый башлады. — Әнә үгез исән бит, — диде Фәрхун. — Атка тиде, — диде Ярмөхәммәт. Аның тавышында калтырау ишетелде. — Атка? — дип айнып китте Сабир. — Ат кайтып китмәгәнмени? Кабатлап сорамыйча гына аңладылар. Фаҗига янәшәдә генә. Рикәкә җан биргән. Инде аның ян-якларын кар сара башлаган. Әле суына да башламаган тиресенә сыланган кар эри. — Какой ужас, — диде Валия. — Аның күзе ачык. Ул карап ята... Бр... Сабир да, Фәрхун да сүз әйтмәде. Үзләре исерек булса да, аларның акылы айныды кебек. — Ә-әх, әйбәт булмады, — диде Сабир. — Караңгы бит, төнлә, буран... күз ачкысыз, — дип, йомшак кына сөйләнә башлады Фәрхун. — Булган эш булган, — диде Сабир. — Үлгән хайван артыннан үлеп булмас. Сал әле, Фәрхун, бармы анда? Фәрхун баядан бирле чана янында казына иде, чирекле шешәне күтәреп, Сабирга бирде. Сабир шешәнең бугазыннан гына бер-ике йотты. Шешәне Фәрхунга тоттырып, кар ашый башлады. Фәрхун да баш төзәтте. Ул шешәне чанага куйды да, бишмәт кесәсеннән пычак чыгарып: — Суынганчы суеп калырга кирәк, — дип, алаша яткан якка китте. — Дөрес эшлисең! — диде Сабир. — Бу заманада ат ите ул золото! Фәрхун эшен бетереп килде. — Мөселманнарча булсын. Чалынган мал чалынган мал инде ул, — диде Фәрхун. Ярмөхәммәт шаккатты, ирләр берни булмагандай шат күңелле. Сабирның баягы каушавы кеше үтерә язганнан гына булып, Ярмөхәммәтнең исән-сау икәнен күргәч, кабып та алгач, кәефе бик шәп иде. — Ярмый, үгезне җик! — диде Сабир. Валия белән Ярмөхәммәт бер-беренә карашып алды. — Атна буе монда ята алмыйбыз бит инде, — диде Сабир. — Юл катысына чыгып, авыл табып, капчыкларны килеп алырбыз. — Ничек? — дип сорады Ярмөхәммәт. — Атны монда калдырып булмый. Аны бүре чирүе хәзер ашап бетерәчәк. Маминт ботарлаячаклар алар. Ә бүре, паскулке мени извисне, арыш ашамый, ха-ха-ха... Сабир әйткәненнән бик тә канәгать иде, Фәрхун да, хихылдап, аның сүзен җөпләде. Арыш тутырылган капчыкларны эскерткә сөяп, салам белән каплап куйгач, буш чанага ат гәүдәсен салырга булдылар. Үрәчәне янтайтып, дилбегәләр белән тарттырып, шудырып азаплана торгач, арык ат гәүдәсе чанага урнашты. — Ярмый белән сез монда каласыз, — дигән иде Сабир, Валия каты торды: — Юк-юк, Сабирҗан абый, үлсәк бергә үләрбез. Без монда калмыйбы, — дигәч, Сабир карышып тормады. Толыпларны ат өстенә ташлап, чана артыннан җәяү кузгалдылар. — Кай якка китәбез? — диде Ярмөхәммәт. — Хәзер кай якка булса да бер, — диде Сабир. — Юлга гына чыгарга кирәк. Ни хикмәт, күп тә узмады, Валия: — Эт ишетәм, — диде. Олаучылар барысы да туктап тыңлый. — Болай гына, колакка гына ишетелгәндер, — диде Фәрхун. — Юк, — диде Валия. — Этләр өрә. — Өрә, — диде Ярмөхәммәт. Этләр өргән якка таба киттеләр. Тора-бара үгез туктады. Кар тирәнәйде. Тирән кар юл кырына салган көрт булып чыкты. Җыйнаулашып, һай-һулап, үгезне юл катысына чыгардылар. Юл буйлап этләр ягына бара торгач, басу капкасына килеп терәлделәр. Авыл капкасын кергәндә, Валия исән калганына сөенеп җылый иде. Беренче йортка шакып: — Бу кайсы авыл? — дип сорадылар. — Подгорный. Колхоз Кагановича! — диде бер хатын. — Мин ялгыз, юлаучылар кертмим, — диде әлеге хатын. — Бәрәк! — диде Фәрхун. — Кире кайтканбыз бит. — Шулай булып чыга! — диде Сабир. Агафия әби өен эзләп киттеләр. — Ба-а, вы уже воротились никак? — дип каршылады әби. — А что с конем-то? Ирләр урысчалый, татарчалый ык иттеләр, мык иттеләр, атның аягы сынып суелганлыгын аңлаттылар. Карчык кешегә алай аңлату җитмәде, ахрысы: — А какая йога? А где она сломалась? — дип, Фәрхун белән Сабирның җанына төште. — Там ват, — дип аңлатырга алынды Фәрхун. — Там ес бит... кәк соң әйтелә? Там лашадка кыйңк та шарт йога. — А-а, — диде әби. — На Гордеевом мосту... Понятно, мост там дырявый был... Ой, бяда-то кака бяда, сынки. Әби өендә эш каты булды. — Түшкә суынганчы тунарга кирәк, — диде Сабир. — Әби, авылыгызда татарлар бармы? — А-а? А-а, юк-юк... нигә сорыйсыз соң? — Ат ите сатабыз... — А-а, аргы урам татар урамы. Ул бангка. авыл санала. Суның теге ягында Татар Подгорные... — Присидәтелнең өе еракмы? — Сез кайтып кергән урамда... Сабир бик эшлекле иде. — Фәрхун, Ярмый сез түшкә туныйсыз. Ит чабасыз. Ә без әби белән па делам... — Валия апа, — диде Ярмөхәммәт, үгезне тугаргач. — Син әбидән үзеңә фатир сора. Ул сине берәр өйгә урнаштырсын. Монда бүген төне буе пәри туе булачак. Урын тар дип, өең суык булды дип, Валия әбидән үзенә фатир таптырды. Әби аны күршеләргә бик тиз урнаштырып керде. Ат ите аргы як татарларына җитмәде дә, урыслар бик тиз алып бетерде. Сәүдә хәтәр корылган иде монда. Акчалы кеше акчага, акчасызы йомыркага, майга алмаштыра ала. Үзләре ашарга дип, әби казанына зур кисәк кертеп салгач, ат аягы сынганлыкка шик калмады. Гордеев күперендә аягы сынган атны, әлбәттә, атып та, суеп та була. Чүтеки үлгән ат түгел. Колхоз председателе Твердин иптәш тә Сабир белән бик тиз уртак тел тапты. Твердин, бу авылның мал докторы Костюк, Сабир, Фәрхун, төне буе көмешкә эчеп, рәхәтләнеп утырдылар. Төне буе Сабир Валияне таптырды. Ләкин әби аның кайдалыгын әйтмәде. Шул томан арасында, хәмер исе, тәмәке төтене, әллә нинди әчкелтем исләр мохитендә Ярмөхәммәт йокымсырады. — Ярмый! Тор! Ат ите шундый тәмле булган! — дип, Ярмөхәммәтне әллә ничә тапкыр табынга чакырсалар да, үсмер утырмады. Ат итен ашау түгел, исен сулап ятуы да аңа әллә ничек имәнгеч иде. Ярмөхәммәт бу җинаятькә катнашырга теләмәде. Икенче көнне буран басылган иде. Бер чана икмәкне, эскерт кырындагы капчыкларны Твердин аты, үгез белән барып алдылар. Фәрхун белән Сабир бармады. Алар мал докторы белән ниндидер кәгазь язып калды. Твердинның кучеры белән Ярмөхәммәт майтарды бу эшне. Алар басудан кайтуга, Валия дә, юлга әзер булып, әби өендә утыра иде. — Ай-яй, — диде Сабир Валиягә, — товарищ Галай! Валентина Михайловна, без бүре түгел, ашамас идек әле. — Миңа тегендә бик әйбәт булды, Сабирҗан абый. Үзем кебек укытучы хатын өенә эләктем... — диде Валия. Ат чанасындагы дүрт капчык арышны Агафия әбидә калдырып, янә юлга чыктылар. Буран басылса да, юлсызлык җанга тия башлады. Алар юл чатыннан уңга кереп китте. Баксаң, юл буе маяклар тезелгән, колга башларында салам учмалары атынып утыра. — Менә шушы салам маяклар безне "Коммунизм"га алып чыгар! —дип уйлады Ярмөхәммәт. Кинәт карасаң, ул салам учмалары йә убырлы карчык чәчләре сыман, йә казыкка утыртылган әкият батырларының башларыдыр кебек тоела. Шулай бик озак бара торгач, алар ташландык авылга керде. Юлда очраган җәяүледән тагын сораштылар: — "Каммунизм" совхозымы? — дип гаҗәпсенде хатын. — Белмим. Монда андый совхоз юк. Сез әнә теге өйгә кереп сорагыз әле. Анда кеше яши, — диде юлаучы хатын. Йортка кереп торасы булмады. Хуҗабикә үзе капка төбенә чыкты. Ул кар көри иде. — Што вам надобно-то? — диде олы яшьтәге хатын. Аның янына өч бала чыкты. Аларның берсе урам коесына сукмак сала башлады. Икенчесе, бүре баласыдай ят итеп, юлаучыларга каш астыннан карап, анасы итәгенә ябышты. — Совхоз? — дип кайтарып сорады хатын. — Нет такого совхоза тут... — Кәк нит, кәк нит? — диде Сабир. — Безне шушы юлдан керергә өйрәттеләр. Сүзгә Валия дә катнашты. — Село Богородское. От "Сталин"а пятнадцать верст... Хуҗа хатын "ах, боже ты мой" дип ачыргаланды. — Бедные вы мои, кто же так вас научил-то? Да, мы в пятнадцати верстах от "Сталина". Один дом. И то полуживые. Наш колхоз раныпе назывался "Коммуной". Село-то наше не Богородское, а Богословское. Бывший колхоз "Коммуна". Одно название. Кто куда разбежались сельчане. В город, на войну. А мы тут... Дедушка наш пасечник... Тут вон лес рядом... — Ах, каһәр! — дип, Сабир гөрт итеп чанага утырды. Валия яхшылап сораса да, хуҗа хатын тәгаенләп әйтә алмады. — Ну, станция там, тимер юл, — дигәч: — А-а, во-он куда вы едете. — Хатын эшне аңлап әйтте: — Точно! Сез хәзер кырт борылып килгән юлдан кире китегез... Аннан соң илле чакрым... — Тфү! — дип ысылдады Сабир. Алга барганда авыр булса да түзә кеше. Алда аның өмете, ышанычы, максаты бар. Шул өмет, шул ышаныч бәндәне көчле итә. Алда ышаныч булса, кеше соңгы җегәрен җигеп максатка бара. Күпме килеп, күпме куәт сарыф итеп тә, күпме югалтуларга дучар булып та, юлның ялгыш булуы ачылса, кире борылырга мәҗбүр булсаң, барлы-юклы көчең шундук юкка чыга. Гүр газаплары белән узган юлны янә үтәргә кирәклеген аңлагач, аянычтан тын каплана. Өмет киселгәннән кинәт тез буыннары бөгелә. Әмма бу төшенкелекне җиңәргә кирәк. Мәгънәсезгә үтелгән газаплы юлны яңадан мәгънәсезгә үтәргә, яңадан мәгънәсезгә газап чигәргә кирәк. Юл ул — сынау. Ялган юлны беренче кат узу берни тормый. Барасың да барасың. Бәхеткә, җылыга таба барасың. Юлның ялган икәнен аңлагач кына, кеше өметсезләнә. Яки тешен кысып, үҗәтлек белән һаман алга бара, белгән килеш ялгыш юлдан бара. Яки казнасы сынганчы тешен кыса да, әче итеп, йөрәктән, бәгырьдән чыккан сүзләр белән сүгенеп, тәвәккәл рәвештә кире борыла. Кирегә борылып, дөрес юлга төшү — бердәнбер юл. Ярмөхәммәт соңгылар рәтендә икәнен төшенде. Үзендә бәдән көче барлыгын сизде. Төнен туң салам ишеп, үтереп сызлаган иңбашлары, беләкләрдәге әрнүләре беткәндәй булды. Ул үзенең бу ике сәрхуш мужиктан куәтлерәк икәнен аңлады. Шул ук вакыт ул Валия каршында да гаять җаваплы, аның язмышын хәл итәрдәй итеп тойды. Әле генә аңлаган кайгылы яңалыктан соң, төне буе чөмергән көмешкә махмырыннан айный алмый чанада утыручы ирләргә ул: — Төшегез чанадан! Борылабыз! — дип кычкырды. Үгезне борды. Олау кире китте. Мужиклар, һичсүзсез Ярмөхәммәт ихтыярына буйсынып, чана артыннан җәяүләделәр. Ярмөхәммәтнең "Төшегез чанадан! Борылабыз!" дип кычкыруында "Ахмаклар, исерек тәреләр, сезнең аркада ат харап булды. Сезнең ахмаклыктан шушылай тагын кыек юлдан киттек!" дигән мәгънә аңлашыла иде. Бу адашып йөрүләр Сабирның ихтыярын сындырды, ахрысы. Әллә шушы газапларда үз гаебе барлыгын тоямы? Ул җикеренми, сөйләшми, хәтта толып астындагы көмешкәгә дә кагылмый. Ялгыш җиргә кертеп җибәргән юл чатына кадәр килеп, Ярмөхәммәт үгезне уңга борды. Монда юл төшеп өлгергән. Үгезгә җиңел, рәхәт. Туры юлга чыккач, Ярмөхәммәт, үгезне туктатып, артта сөйрәлүчеләрне көтеп алды. — Валия апа, утыр, тигез юлда тартыр... Монда үр түбән, — диде Ярмөхәммәт. Валия каты арыган иде, ул, сүзсез генә чана башына аркасын терәп, артка карап утырды. Ярмөхәммәт аның аякларын Фәрхун толыбы белән төрде. Ул арада Сабир белән Фәрхун ух-вах килеп чанага ауды. Юл йөрүчеләр күп иде. Ярмөхәммәт юл сорашты. Алар дөрес юлда икән. Туры юлга чыккач, Сабир: — Ярмый, үскәнем, хәзер мин тотыйм, син ял ит! — дип, Ярмөхәммәт кулыннан дилбегәне алды. Тау түбән җирләрдә дүртесе дә утырып, үргә каршы җәяүләп, юлчылар, Молотов исемендәге колхозга җитеп, тагын бер төн кундылар. Икенче көнне пыяладай тигез шома юлдан бара торгач, "Коммунизм" совхозының үзәге Богородское авылына җиттеләр. Авыл бик зур булса да — котсыз. Йортлар фәкыйрьлек чәчә. Каралты-кура ярлы. Коймасыз, капкасыз япа-ялгыз өйләр очрый. Ишегалдыннан урамга сузылган тар сукмаклар булмаса, бу йортларда кеше яшәми икән дип уйларга булыр иде. Сабир белән Фәрхун генератор артыннан йөрергә китте. Җигүле үгез аларда. Валия белән Ярмөхәммәт тимер юл станциясенә уку әсбаплары алырга җәяү генә чыкты. Әсбап дигәннәре ике гальваник батарея, бер амперметр да әйләндергәч үзе ток чыгара торган машина икән. — Безнең дә үз генераторыбыз булды, — диде Валия. Физика әсбапларын, күргәзмә-плакатлар күтәреп Богородское ашханәсенә кайтканда, ал арны бәхетле Сабир белән бәхетле Фәрхун көтә иде. Үгезнең дилбегәсе атлар бәйли торган иннеккә бәйләнгән. Чанада чыбылдык каплаган генератор тора. Ашханә баскычыннан авызлары ерык Сабир белән Фәрхун карап бөл арга кул изи. Валия белән Ярмөхәммәт "сталавай ашап" туйганчы, ирләр сургуч башларын уч төбе белән очыртып кына ике шешә аракы эчеп бетерделәр. Ярмөхәммәткә ашханәдәге кәтлит белән борщ бик тә ошады. Болар ят аш иде аның өчен. — Җә, юлдашлар! — диде Сабир. — Көн әле иртә. Юлга чыгарга кирәк. Малкай да ял итәргә өлгерде. Өстендәге чыбылдыкны ачып, Сабир генераторны күрсәтеп мактанды. Әйтерсең лә генераторны ул үз кулы белән ясаган. — Видал! Кәҗә мидал! — диде Фәрхун, генераторны сыйпап. — Бик бәләкәй бит бу! — диде Ярмөхәммәт. — Ике олау нигә кирәк ие? — Кем белә аның бер чанага сыясын? — диде Фәрхун. — Икмәгегез җиттеме соң? — диде Валия. — Ә кәк же! — диде Фәрхун. — Җитмәгәненә акча өстәсәң, җитә ул. "Икенче олау үзе дә, икмәге дә кирәк булмаган икән. Тәккә харап иттек алашаны" дип уйлады Ярмөхәммәт. Кайту юлы кыска булды. "Молотов"ка тукталып тормадылар. Төн буе юлда булдылар. Аларның исәбе "Сталин"да кунарга иде. Анда йоклап, "Каганович"ка киттеләр. Сөйләшкәнчә, Агафия әбигә керделәр. Калган икмәкне, сатылып бетмәгән ат итен, ат итенә җыелган йомырка-йон ише товарларны көмешкәгә әйләндереп, көн узды, төн узды. Әшнә булып өлгергән мал докторы Костюк, Твердин, хуҗа әби бәйрәм ясадылар. Валия тагын күршеләргә кереп йоклады. Ярмөхәммәт йокы аралаш Сабирның Фәрхунга әйткәнен ишетте кебек: — Төкерә-әм мин ул марҗага... Алтын микәнни, ә? Фәрхун җавабы ишетелмәде. Ул исерек, йоклый иде инде. Буш чананы артка тагып, юлга чыктылар. Калган юлда баш катырырлык маҗаралар булмады. Атна дигәндә алар Ярмайга кайтып егылды. Буш чананы күрүгә үк, авыл халкы Рикәкәнең юлда үлеп калганлыгын белде. — Ат үтереп кайтканнар Сабир белән Фәрхун, — дип гөж килде халык. — Бер сарык бәрәненең аягы сынганга патсут кычкыра үзе. Соңра: — Сабир белән Фәрхун Рикәкәне суеп ашаганнар, — дигән хәбәр дә таралды. Мондый чыш-пышларга каршы Сабирның җавабы әзер иде. Аның кулында акт бар. — Аның каравы әнә гиниратырлы булдык! — дип кенә җибәрә. Ярмөхәммәт белән Валия өчен бу сәяхәт тормыш юлыдай авыр да, озын да, гыйбрәтле дә булды. Гомер узып барганда, Ярмөхәммәт, олпат ир булгач, янә шушы юлдан үтәр. КамАЗ белән ул ерактан колхозга салам алып кайтканда кайчандыр төн кунарга кергән Агафия карчык турында сораштырыр. Ләкин ул эзләгәнен таба алмас. Колхоз исемнәре дә үзгәргән булыр. Юл чатында ул: — "Каганович" колхозына ничек барасы? — дип сораштырыр. — һәй, абый, — диярләр яшьләр. — "Каганович" әллә кайчан юкка чыкты бит инде ул. Кайсы авыл дип сора. — Подгорный! Агафия әби, — дияр Ярмөхәммәт. — Подгорный да бетте! Авылы бетте, — дигән җавап алыр ул. "Сталин", "Молотов" колхозларын да ул таба алмас. Ал арның да исемнәре үзгәргән, җисемнәре дә үзгәргән булыр. Юри генә бер йортлы "Коммуна" колхозына кереп карар. Ләкин ул урында да бер генә йорт та, бер генә җан иясе дә очратмас. Картаеп, корый алмыйча интегә торган ялгыз тал гына бу урында кайчандыр авыл, Богословское авылы булганлыгын сөйләр. Бу тирә урыс авыллары стансага, район үзәгенә күчеп беткән. Барысы да. Богословское авылы олайган, колхоз әле һаман үз исемен йөртә — "Коммунизм". Кайтканда ул, машинасын туктатып, Подгорныйга җитәрәк сул як уҗымга карап торыр. Әнә теге тирәдә иде алар төн уздырган эскерт. Бичара алашаны Сабир шунда атып үтерде. Үлгән Рикәкәне Фәрхун шунда суйды. Шул вакытта ук Ярмөхәммәтнең уена килгән иде: Сабир белән Фәрхун бу сәяхәткә Валияне юри алып чыктылар бит. Үзләре әйткәнчә, аның горурлыгын, тәкәбберлеген сындырыр өчен. Авылдан аерып алып, юл шартларында форсат чыгарып, Сабир аны сөяркәсе итмәкче булган иде. Үтерелгән алаша турында ник ул халыкка әйтмәде соң? Әнкәйгә кыен булыр, дип курыктымы соң ул? Ә зрә! Кыен булса булсын иде. Әйтергә кирәк иде. "Коммунизм"га барганда алар атны атып, суеп, сатып, ашап-эчеп бетерделәр бит, кабахәтләр! ВАЛ ИЯ Яз җитеп килгәндә, Сабир "тәкәбберлеге өчен" Валиядән үч алды тәки. Ярмөхәммәт, уяна алмыйча, йокы белән өн арасында аңгымиңге булып ята иде, Зәйтүнә түти тавышына кинәт өнгә кайтты. Зәйтүнә түти лапырдап өйгә керде дә, аны-моны уйлап тормыйча: — Хурлыгаян, — диде. — Бүген мине төнге көтүгә чыгаралар. Ярмөхәммәткә әйтерсең инде, безгә кереп йокласын... — Тс-с! — дип ысылдады Хурлыгаян. — Йоклый. Мал саклаудан арып кайтты. — Ә-ә, шулаймыни... — дип тавыпгын әкренәйтте Зәйтүнә түти. Үзе таң тишегеннән торырга күнеккәч, бар кеше дә аяк өстендәдер дип уйлый инде ул. — Бибизәйтүнә, — диде Хурлыгаян, ишетелер-ишетелмәс. — Ярмөхәммәт бүген керә алмас шул... Нигә дип сорама, Зәйтүнә... Тузган аяк киемнәренә олтан саласы бар аның. Итекләрне чормага урнаштырасы булыр. Башка эшләр дә бетмәгән дигәндәй... — Бәрәкәт, — диде Зәйтүнә. — Эшен алып керер. Кич утырырлар Валия белән... Валиянең дә дәфтәрләр тикшерәсе бар. Хикмәт олтан белән солтанда түгел иде, ахрысы, Хурлыгаян тынычсызлана башлады. — И-и, ахирәткәем, килешми аңа хәзер анда куна йөрергә... Валия яшь хатын... ялгыз хатын дигәндәй... — Хурлыгаян бөтенләй пышылдауга күчте. — Күрмисеңмени? Ярмөхәммәткә сакал-мыек чыкты. Кырына бит инде ул хәзер. Аллам сакласын... — Әстәгъфирулла, — диде Зәйтүнәсе. — Син ни сөйлисең? Ул бала гына бит әле. — Баласын бала... — диде Хурлыгаян. — Бала-бала дип, бала ясап куймагайлары. Кеше сөйли, Бибизәйтүнә... Сабир исерек чакта әйткән, Зәйтүнә үз өендә әллә нинди ханә оештырып ята икән, дигән. Ярмөхәммәт өчен бу сүзләрне ишетү имәнгеч иде. Алга таба тагын да күңел кайтаргычрак сүзләр булмасын дип, ул ютәлләргә, киерелергә тотынды. Чышы-пышы киселде. Хатыннарның тавышы кинәт үзгәрде. — Ьи-һи-һи, Хурлыгаян, быелгы язны әйтәм, бигрәкләр дә иртә килде инде... — Э-э... Хәерлегә генә булсын инде, Бибизәйтүнә... Ярмөхәммәт ни өчендер кыенсыну халәте тойды. Әйтерсең лә аны ярамаган эш өстендә тотканнар. Ул тиз-тиз генә киенде дә чыгып китте. Абзар чистартканда да, малларга салганда да гел ишеткәннәре турында гына уйлады. Мәктәпкә дә ул бик иртә китте. Бүген нидер була. Бүген нинди дә булса хәбәр килер сыман дип, аның күңеле борчыла башлады. Дәрестә дә ул игътибарсыз утырды. — Яз килә, яз! — диде Фәгыйлә апа. — Бөтен игътибар тәрәзәдә! Шулаймы, Ярмөхәммәт? Фәгыйлә апа аннан дәрес сорап тора икән, ә ул ишетми дә. Аның уе әллә кайларда. Болай булгач, Валия апа белән кич утырулар бетте. Анасы кертмәячәк. Хәзер Валия белән очрашу бары тик чәчәк аша гына булачак. Чәчәкләр чыгарга күп калмады инде. Умырзая күптән чәчәк атты. Тышта инде күптән җәй кояшы. Тургайлар чатырдаша. Сыерчыклар очына. Юллар чатлап такырайды. — Ярмөхәммәт тәрәзәдән аерыла да безгә үткән дәресне сөйләп бирә, — диде Фәгыйлә апа, үзе ни өчендер бик хәйләле елмая. Ярмөхәммәт белгәнен сөйләде, авызы сөйләде, фикере һаман яңалык ягында иде. — Игътибарсыз сөйләдең, Ярмөхәммәт! — диде Фәгыйлә. Укытучы тавышында Ярмөхәммәт әллә ничә төрле мәгънә барын тойды. Соңгы урыс теле дәресе уртасында ишек ачылып китте, ишектән мәктәп мөдире Фәрзах башы күренде. — Галаева! Сезне бик ашыгыч районга чакыралар! — диде мөдир. — Дәрес бетсен инде! — диде Валия. — Срочно! — Гафу итегез, балалар, — диде Валия. — Күрәсез, бик мөһим эш чыккан, ахрысы... Калганын үзегез укып бетерерсез инде... Кыңгырау шалтырау белән, бар да чыгып йөгерде. Ярмөхәммәт, букчасына кирәк-ярак тутырган булып, сыйныфта калды. Парта кырыннан узганда, Фәрдия, канчык тавыш белән Ярмөхәммәткә атап: — Ьы-һы-һы, тәти каттгык! Киявең килә, киявең килә, арт капкаңны ач та кач! — диде. Альберт бөтенесе чыгып беткәнне көтте. — Ниләр генә күрми ир-җегеткәй белән ат башы, — диде Альберт. Ярмөхәммәт Фәрдиягә дә, анасы әйткәнгә дә бу кадәр ачуы килмәгән иде, Альбертка, усал итеп: — Син дәмени? — диде. — Кабарма! — диде Альберт, дусларча. — Дәшмә син... Игътибар итмә! Алар ишегалдына чыкканда, укытучылар бүлмәсе янында Фәрзах абый белән Валия кызып-кызып сөйләшә иде. — Бу кәгазь хәрби камиссариаттан, — дип нидер исбат итә Валия. — Мин абыемны эзләттем. Димәк, нинди дә булса хәбәр бар! Иптәш Гыйльфанов, зинһар, мәктәп атын бирегез! — Беләсезме, иптәш Галай, — диде Фәрзах. — Мәктәп атын бирермен дә, ә кем барыр ат җигеп. Миндә бит олаучы юк. — Ярмөхәммәт! — диде Валия. — Ярмөхәммәт мәсьәләсе турында сезгә ронода җавап бирергә туры киләчәк әле, иптәш Галай! — Бер урынына мин ике җавап бирермен, иптәш Гыйльфанов! Комиссариаттан соң мин үзем ронога керәчәкмен! — Смотрите, — диде мөдир. Ярмөхәммәт белән Альбертны куып җитеп, Валия, тынына каплана-каплана: — Яр... муха-мет... мәктәп атын җик, зинһар... хәзер үк районга китәбез, — диде. Ярмөхәммәт, букчасын Альбертка биреп, анасына кая киткәнлеген әйтергә купгып, ат җигәргә китте. Юл буе ул һични сорашмады. Валия һични әйтмәде. Ул бик ярсыган, таушалган кебек күренә. Кемгәдер ул бик ачулы иде, ахрысы, әллә комиссариат чакыруы өчен бик уйланамы? Ярмөхәммәт Валиянең аттан төшеп йөгерердәй булып, алгысап барганын сизә. Булдыра алганча ул атны куа. Егерме чакрым араны үтеп, район үзәгенә керделәр. — Роногамы? — диде Ярмөхәммәт. — Юк! Башта комиссариатка, — диде Валия. Комиссариат капкасына җитәр-җитмәс, Валия арбадан сикереп төште дә, яулыгын дә бәйләмичә, комиссариатка таба йөгерде. Ярмөхәммәт, аркалыкны бушатып, атка печән салды. Валия озак тормады. Беркемне күрмәс дәрәҗәдә шашкын кыяфәттә чыгып, арбага утырды. Кулындагы кәгазьне кат-кат укыды... Комиссариаттан алар туры ронога киттеләр. Роно дигәч тә бөтен укытучылар кан калтырап тора. Ни өчен икән? Ә Валия роно турында уйламый да кебек. Аның уйлары һаман еракта, комиссариатта, кулындагы кәгазендә. — Ярмухамет, син көтеп тор, — диде Валия. Валия ронога кереп китте, Ярмөхәммәт атны эчертеп килде. Валия чыкмаган. Эш югыннан Ярмөхәммәт роно эченә керде. Тар коридорның як-ягында берничә ишек. Берсенә "Башлангыч мәктәпләр бүлеге" дип, икенчесенә "ТБУМ" дип язылган: тулы булмаган урта мәктәп. Өченче ишектә "Роно мөдире" диелгән. Шул ишектән тавышлар ишетелә. — Мин кем сүзенә ышаныйм соң, иптәш Галаева Валентина Михайловна? — дип кычкыра берәү. — Ул — коммунист! Уважаемый колхоз председателе... — Коммунист?! — дигән тавыш ишетелде. Бу Валия иде. — Коммунист булса... Коммунист ялган сөйли алмыймыни? — Юк, иптәш Галаева! Коммунист ялган сөйләргә тиеш түгел! — Тиеш түгел! Ә ул сөйли! Димәк... — Димәк, ул уважаемый колхоз председателе, — дип, Валияне бүлдерде мөдир. — Бюро члены... Әнә хәзер электростанция төзеп ята. Кайсы колхозда бара мондый эшләр? Ә? Сездә генә! "Совет Татарстаны" колхозында гына... Бу кыланышыгыз өчен сезне эштән азат итәргә кирәк иде дә... Ярый... укытучылар ждтешмәү сәбәпле... — Мөдир төртелеп калды, кәгазь кыштырдаган тавыш ишетелде. — Нәрсә бу? Бу нинди грамота? — диде мөдир. — Аңлатыгыз, иптәш Галаева! — Мин китәм... Гаризам шушы булыр... — диде Валия. Ярмөхәммәт бераз әңгерәеп торды да урамга чыкты. Мәктәп аты язгы кояшка чыгып рәхәт кичерә иде. Чебенкигәвен юк чакта кызынып кал, малкай. Ярмөхәммәт, эш тапкан булып, арба тирәли әйләнеп чыкты. Чәкүшкәләр дә урынында, тәҗләрен бераз тарттырасы бар дип, Ярмөхәммәт тәҗ чөен бер-ике кат борып куйды. Камыт бавы бераз озая башлаган... Ашханәгә кереп ул дүрт кәтлит белән дүрт кисәк ипи алды. Янә арба янына әйләнеп кайтты. Байтактан соң Валия чыкты. Элеккеге Валияне танырлык түгел иде. Төз-җыйнак, кызлар кебек балкып торучы Валиягә әллә ни булган. Чәче тәлгәшләнеп бер якка ишелгән, яулыгы иңенә эленер-эленмәс. Бер уч кәгазьне ул сумкасына салып, арбага утырды. Ярмөхәммәт сүзсез генә дилбегәне тартты. — На-а, әйдә, бахбай! — дип чөңгереп, чыбык белән кизәнеп җибәрде. Ат салмак кына юырта башлады. — Кума! — диде Валия. — Хәзер беркая да ашыгасы юк... Ат үзе теләгәнчә кайта. Ара-тирә пошкырып танавын чистарта. Туктап-туктап печ итә. Хайван! Мондый эшне сөекле укытучы апа янында эшләмәсәң, кайткач өлгермәс идеңме? Мәхлук! Арба, шылтык-былтык итеп, салмак кына тәгәри. Сөйләшү юк. Авыр юл иде бу Ярмөхәммәт өчен. "Коммунизм" совхозына барганга караганда да авыр иде. Әнә теге кара болыт безне куып җитеп яусын иде, әй яусын иде яңгыр... Яшьнәсен иде яшен. Чатырдатып суксын иде, актарылсын иде дөньясы. Бер-бер хәл булсын иде. Кешеләрнең кайгы-хәсрәтен, җирдәге бөтен пычракны, күңелләрдәге авыр юшкыннарны юып алып китсен иде бу яңгыр. Ярмөхәммәтнең юраганы юш килде. Кара болыт, үзе артыннан дөньяны каплардай болытлар өере ияртеп, юлчылар карурманга кергәнче үк куып җитте. Ярмөхәммәт тиз генә күлмәген салды, чалбар кесәсеннән чакматаш белән куны алып, күлмәк җиңе белән тыгыз итеп төреп, астына салып утырды. Валия артка карап утырган иде, Ярмөхәммәтнең бил тиңентен чишенгәнен күрмәде. Яшен күкләрне ялмап-ялмап ала. Чатыр-чотыр күк күкри. Яңгыр коя. Коймый, күк ишелеп төшә сыман. Валия кәгазьләр салынган сумкасын куенына тыкты да тагын хәрәкәтсез калды. Ярмөхәммәт атны әйдәкләргә тотынды. Ни мәгънә ат куалаудан? Кире борылып, үзәккә кайтып өлгерә алмыйлар, алда озын юл, алда карурман. Бу яңгырдан качып котылып буламыни? Ярмөхәммәт дилбегәне бушатты. Ат тагын рәхәткә чыкты. Үз ихтыяры белән атлый. — Чыланасың бит, Валия апа, — диде Ярмөхәммәт. — Чыландым инде, — диде Валия. Аның көрсенеп әйткән сүзе чылану аянычыннан идеме, әллә ул мәгълүм бер мәгънә салып әйттеме бу сүзләргә? Гайбәт белән чыландык инде дигән сүземе әллә? Юл бик тиз пычранды. Үзле балчык атка комачаулый иде. Чиләкләп коя торгач, юл җиңеләйде. Арба пәчтер-почтыр тәгәри, атка җиңел. Урманга кергәч, яңгыр туктагандай булды. Яфракларга дуга тиеп киткән саен, өскә шыбырдап су коела. Ун чакрым урманны чыкканчы бер генә җеп бөртеге дә коры килеш калмаячагы көн кебек ачык иде. Урман авызында чүнник бар. Бәлки, шунда кереп ышыкланып торыргадыр? Ат чүнник юлына борылды. Ярмөхәммәт, коры күлмәген култык астына кыстырып, чүнниккә керде. Валия аңа иярде. Чүнник өендә кеше юк иде. Әллә ташлап киткәннәрме бу умарталыкны? Умарталар да сирәк күренә, алары да күчсез бугай. Чүнник өе кара мунча кебек тәбәнәк, караңгы, төтен-балавыз исе бүрәнәләргә мәңгегә сеңгән. Бер-ике соры корт белән биш-алты чебен генә чүнник өенең бердәнбер тәрәзәсендә бызылдый. Күшегеп беткән Валияне бердәнбер агач караватка утыртып, Ярмөхәммәт өйдән чыкты. Умарталар өелгән ачык лапаска кертеп, ул атны тугарды. Алдына печән салды. Тезгенне дилбегәгә, дилбегәне арба аратасына бәйләп, эчкә узды. — Туктарга исәбе юк бу яңгырның, — диде Ярмөхәммәт, өйгә кергәч, чәч-башыннан су саркыта-саркыта. Валия үзалдына гына сөйләнеп әйтелгән бу сүзләргә җавап кайтармады: ул да киемнәрен сыга иде. Ярмөхәммәт аны эчке күлмәкчән күрде. Юеш ак күлмәк аның тәненә чат ябышкан. Күзе тышта калганлыктан, Ярмөхәммәт Валиянең бу кыяфәтен башта шәйләмәгән иде. Урыны-урыны белән Валиянең эчке күлмәге җыерчыкланып тора. Чәче дә маңгаена, җилкәсенә төшеп яткан. Ярмөхәммәт, күзе ияләшә төшкәч, бөтен нәрсәне ачык күрә башлады. Ул ишеккә таба борылды. Ул арада Валия эчке күлмәген салып сыгып өлгерде. — Валия апа, менә минем күлмәкне ки! — диде Ярмөхәммәт. — Коры ул. Борылып карамыйча гына, ул коры күлмәген сүтеп Валиягә сузды. Валия, җәһәт кенә күлмәкне алып: — Әх, җылы-ы... Хәзер борылсаң да була, — диде. Ярмөхәммәт каршында тез тиңентен аның күлмәген кигән Валия йөри. Ул сыгылган киемнәрен эләр урын эзли. Рамнарны алып, буш кадакларга киемнәрне элеп чыктылар. — Син туңасыңдыр ялангач, — диде Валия. — Миңа җылы... Син каян алдың бу коры күлмәкне? — Таптым инде, — диде Ярмөхәммәт. — Рәхмәт! — дип, Валия Ярмөхәммәтнең бит очын үбеп алды. — Кил, бергә җылы булыр, — дип, Валия Ярмөхәммәтне, үзенә җылыштырып, караватка утыртты. Караватта иске сырма белән фуфайка бар иде. Валия шуларны аска җәеп урын җайлады. — Юк, бөл ай булмый, — диде Ярмөхәммәт. — Эчкә салкын төшерер хәл юк. Ул ярым җимерек мичкә аяк астындагы йомычкаларны, ватык кәрәз рамнарын тыкты. Пәкесе белән коры рамнан юка чыра телде дә чакмасы белән куга ут төшерде. Куга төшкән утны, өреп, җилпеп, юка йомычкаларга тигезде. Йомычкалар дөрләп кабынып китте. Валия аның бик тиз ут кабызып җибәрүен сокланып карап тора. Ялкын тиз генә элеп алды. Ут кабынгач, күңелләргә җылы йөгерә, миһербан иңә. Ярмөхәммәт юеш киемнәрне учак янына җайлаштырды. Тыштан камытны, дуганы, ыңгырчакны алып керде. Шулар өстенә бөтен юеш киемнәрне элеп куйды. — Вә-әт, — диде ул, канәгать тавыш белән. — Киемнәр дә, дирбияләр дә кибә. — Син таш гасыр кешесе кебек, — диде Валия. — Чакма-ку булганда өшеп үлмәбез, — диде җегет. Хәзер ал арга берни дә куркыныч түгел иде инде. Ярмөхәммәт әтәк-сәтәк кенә эшләнгән өстәлне яшел үлән белән сөртеп, әрекмән яфрагын эскәтер итеп җәеп, өстенә кәтлитләр белән ипи чыгарып куйды. — Син гениальный җегет, Ярмухамет, — диде Валия. Салкын кәтлитләр белән ипидән дә тәмле әйбер юк иде алар өчен. — Музыка гына җитми, — диде Валия. — Нигә җитмәсен, — диде Ярмөхәммәт. — Яңгыр тавышыннан да матур музыка юк хәзер. Күптән кирәк иде инде бу яңгыр. Яшен яшьнәү, күк күкрәү аларны якынайта гына. Яшьнәсен яшен, күкрәсен күк, койсын яңгыр! Ярмөхәммәт ярым шәрә килеш яңгыр астына чыкты. Ат лапас ышыгында рәхәтләнеп печән чемчи. Аның да бер кайгысы юк. Урыны ышык. Алдында печән. Ярмөхәммәт ары барды, бире килде, тәки эзләгәнен тапты. Ташландык кое капкачсыз иде. Аның каравы ямьшәеп беткән калай чиләге бар. Чиләккә дилбегә бәйләп, ул су алды. Чиләкне үлән сабаклары белән ышкып, чайкап чистартты. Янә су алып өйгә керде. — Кое суы, — диде Ярмөхәммәт. — Оһо, шикарно живем мы с тобой, — диде Валия. — Чукынсын дөньясы, Зәйтүнә апа әйткәндәй. Дөньяга бер генә киләбез. Күктәге ялмавыз утлы теле белән бар дөньяны ялмап алды, Валиянең йөзе Ярмөхәммәт күзендә сурәт булып калды. Чатырдатып күк күкрәде, әйтерсең лә йөзьеллык имән урталай ярылды. Салават күпереннән меңләгән "атлар" чыга башлады. "Яшьнә, яшен! Күкрә, күк! Кой, яңгыр! Чистармасмы фани дөнья!" дип авыз эченнән мыгырданды Ярмөхәммәт. — Догамы син шулай укыйсың? — диде Валия. — Әллә яшеннән куркасың? — Дога түгел, — диде Ярмөхәммәт. — Бабай шулай итә иде. Төтенле булса да, өй эче рәхәт җылынды. Элгән киемнәр дә кипте. Камыт ыңгырчаклар да коп-коры. Тышта коеп яңгыр ява. Яумый яңгыр. Күктән ишелеп төшә. Әйтерсең лә күк мохитенең авызын киереп ачканнар. Валия нидер уйлый. Уе авыр. Авыр уйның шәүләсе аның йөзенә сирпелгән. Ярмөхәммәт кипшергән дирбияләрне учактан читкәрәк күчерә. Валия аның эшен күзәтеп утыра. Ләкин үзенең уе әллә кайларда. — Ярмухамет, яңгыр туктаганчы монда торыйк... Ярмөхәммәтнең үз уйлары да бик җиңел түгел иде. Аның бөл ай да исәпле башына бүген өч уй төште. Кеше теленә кергән сүз. Фәрдиянең төрттереп такмаклавы, анасы әйткән сәер ишарәләр. Комиссариаттан нинди кәгазь алып чыкты Валия? Ике. Әмма дә ләкин бик шатлыклы хәбәр түгеллеге көн кебек ачык. Ни өчен Валия ул хәбәрне һаман әйтми? Роно мөдиренә ул "мин китәм... бөтенләйгә" диде. Шул дөресме? Ни өчен ул китә? Дөрес булса, аның китүе комиссариатка бәйлеме? Әллә роногамы? Әллә Ярмөхәммәт аркасындамы? Валия китә калса, Ярмөхәммәт нишләр? Валия китсә, Ярмөхәммәт кенә түгел, бөтен Ярамай авылы ятим калыр бит. Үзе әйтмичә, Ярмөхәммәт Валиядән мәңге дә сорамаячак. Болай да караңгы урман өендә дөм караңгылык иде. Ярмөхәммәт, тышка чыгып, атны карады, ике чиләк су эчерде. Күп итеп фураж салды. Өйгә кергәч, учакка утын өстәде. Ут-фәлән төшмәсен дип, мич алдын яхшылап себерде. Кипкән киемнәрне, чыбылдыкны юрган итеп йокларга яттылар. Таң алдыннан өй суынган, чыбылдык ачылган. Валия йокы аралаш өстенә ябарга эзли. Табалмый. Аның кулы суыктан бөрешкән Ярмөхәммәткә тия. Ярмөхәммәт тә, анасының имчәген эзләүче сукыр көчектәй, йокы аралаш мыгырдап, авызын чәпелдәтеп, җылы куен эзли. Аның бите Валиянең күкрәгенә килеп төртелә. Валия аны кысып кочаклады. Алар уянганда, таң аткан иде инде. Болытлар, бар яңгырны сусаган җиргә агызып, әллә кайларга киткән. Урманҗир күктән иңгән дымны эчеп рәхәтлек кичерә. Учактагы утын, янып, хәлсез көлгә әверелгән. Тәрәзәдәге соры кортлар хәлсез ләззәт кичерәләр кебек. Пыяла буйлап үрмәлиләр дә, теләр-теләмәс кенә канат кагып, быжлап алалар. Ат алдындагы фураж беткән. Бахбай, канәгать бер изрәү кичереп, аягүрә ойый. — Жаль, таң аткан да инде, — диде Валия. Кое суы белән юынып, коры киемнәр кигәч, атка лыкынганчы су эчергәч, кайтыр юлга чыктылар. Ярмайга кайтып керер алдыннан Валия әйтте: — Матурым, — диде ул. — Мин китәм бит... — Беләм, — диде Ярмөхәммәт. — Бөтенләйгә китәм сезнең авылдан... — Гайбәт өченме? — Юк!.. Мин ул сүзләрдән курыкмыйм. Эш башкачарак, Ярмухамет... Валия туктап көрсенде. Ярмөхәммәт аны ашыктырмады, сүз кузгаткач, барыбер үзе әйтеп бетерәчәк. — ...Все шиворот на выворот получилось... Исән дип торган абыем үлгән икән. Батырларча һәлак булган ирем Виктор исән. — Виктор дәдәй исән? Ничек? — дип сораганын Ярмөхәммәт сизми дә калды. — Шулай, — диде Валия. — Исән минем Викторым... Ярмөхәммәт аңламады: сөенечме аңа ире турындагы яңа хәбәр, әллә... бердәнбер абыйсын югалту кайгысы белән ирен табу шатлыгы бер-берсен юкка чыгарамы? Валиянең бу сүзләре гамьсез генә әйтелде кебек. Ә гамьсезлек кайгы белән тәңгәл. — Ике аяксыз, уң кулсыз Виктор исән... Ярты кеше... — Үзе хәбәр салганмы? — Юк! Гарип калганын белгәч үк, иптәше исеменнән "ирегез Виктор Галай чик буенда батырларча һәлак булды" дип үзе язган. Хаты кыеш-мыеш иде... Сул кул белән язган булып чыга... — Нишлисең инде? — Китәм, Ярмухамет, обязательно китәм... Ронодан увольнение алдым. Аңлатып биргәч, роно мөдире ачылып китте. Бик шәп характеристика язды. Мин талантлы да икән, белемле дә икән. Балалар, ата-аналар арасында абруйлы да, әхлак яктан фәрештә дә икәнмен. За аморальный поведение белән эштән куам дигән кеше ничек үзгәрде... Китә генә күр, янәсе! — Валия көлә. "Фәрзахетдин абый кирәкне бирә инде хәзер" дип уйлады Ярмөхәммәт. Ул уйлаганның киресе булды. Фәрзах мәктәп капкасына чыгып аларны каршы алды. Мөгаен, роно мөдире Валиянең китүе турында авылга шылтыраткандыр. — Бу яңгырда кайтып йөрмәсәләр ярар иде, дигән идем аны... — Фәрзахетдин абый, — диде Валия. — Зинһар, кичерегез... кичерегез, мин сездән бангка. гына увольняться иттем инде... — Зыян юк, — диде мөдир. — Тик менә чыгарылыш елы... Җиденчеләрнең... — Ә мин үз фәнемнән имтихан алып бетергәч китәм... — Котлыйбыз, Валентина Михайловна, ирегез исән килеш табылган икән, — дип, башка укытучылар да җыелды. Валия, сагышлы елмаеп, аларның котлауларына рәхмәт әйтеп, укытучылар бүлмәсенә узды. Гайбәт яралганда ук юкка чыкты. Ни гаҗәп бу кешеләр? Әгәр Валия бөтенләйгә Ярмайда калса, ничек әйләнер иде икән дөнья куласасы? Имзасыз хатлар, Сабир ронога җиткергән сүз Валияне изәр идеме икән? Әллә аны авылдан авылга декретка чыккан хатыннар урынына куып йөртерләр идеме икән? Шөкер, тамырында корыды гайбәт. Китәсе көнне иртүк Валия өйдән өйгә кереп, һәр кеше белән аерым-аерым саубуллашып чыкты. Аны озатырга дип Калдау күпере төбенә бик күп кеше төшкән иде. Укытучылар, укучылар, хатыннар, яшьләр. Бар да җылый. Валия каушаган. Уңайсыз елмая. Аны сөяләр икән бит. Аны туган иткәннәр икән бит. Ул Ярмайның иң кирәкле кешесе икән ләбаса. — Җаныкайларым, — диде дә Валия тыела алмыйча җылый башлады. — Балакайларым, — дип, укучыларны кочаклады. — Апакайларым... рәхмәт сезгә, — дип, хатыннарны үбеп чыкты. Аны озатырга Ярмөхәммәт белән Альбертка кушылган иде. Ярмөхәммәт, дилбегә тотып, алга караган. Альберт аңа аркасы белән утырган. Ярмөхәммәт, җылаштан ерагаясы килеп бугай, атка чөңгерде. Бераз баргач, әрәмә тавына җиткәч, Ярмөхәммәт атны туктатты. — Күпер төбе Сабан туе кебек, — диде Альберт. Ярмөхәммәт борылмады, озата төшүчеләргә карарга теләмәде. Ул тырнаклары белән салам тураклый иде. Валия үзен кешеләрдән ирексезләп аерды кебек. Ул үзен кочаклаган укучыларны, хатыннарны көчле итеп яныннан этте дә арба артыннан йөгерде. Бераз баргач, борылып, артка чигә-чигә, кул болгады. — Сау булыгы-ыз! Рәхмә-әт! До свидания-а... Прощай-те-е! Халык биргән күчтәнәчләр бер олау. Валия алмаска тырышса да, хатыннар, ату үпкәлибез, дип ирексезләп-ирексезләп хәзинәләрендә барын төреп, арбага салдылар. Олауга җиткәч, Валия тагын артына борылды. Төркемнән ике хатын аерылды. — Бибизәйтүнә түти белән Хурлыгаян апа! — диде Альберт. — Бәгырькәйләрем, — диде Валия. — Җаныкайларым Зәйтүнә түти, Хурлыгаян апа... Алтынкайларым, сау калыгыз! Кычкырмады ул бу сүзләрне. Үзалдына әйтте. Әйтерсең лә ул дога кыла, әйтерсең лә изге саналган хатыннар өчен ул теләк тели. — Кадерлеләрем минем... Сау калыгыз... Теге дөнья булып, оҗмах булса, сез керми, кем керсен җәннәткә. Изге җаннар, батыр халык бит сез... Үр менгәч, Валия, арбага басып, яулык болгады. Сугыш башлангач, дүрт ел буена шушы үрдән солдатлар соңгы тапкыр кул изәде. Дүрт ел буе Ярмай хатыннары, Ярмай балалары күпер төбендә газизкәйләрен шулай озатты. Инде менә тагын тыныч елда белорус кызы Валентина Михайловна Тал ай соңгы тапкыр ал арга яулык болгый. Хатыннар да, балалар да Валияне соңгы тапкыр күрүләрен күңелләре белән сизенеп җылый иде. Валия, кинәт иелеп, төенчекләр өстенә капланып, тарсынмыйча, рәхәтләнеп үкси башлады. Ярмөхәммәт дилбегәне тартты. Озатучыларны үр каплады. Җегетләр сөйләшмичә генә бара. Ни сөйләшсен алар? Юатсыннармы укытучыларын? Ачулансыннармы? Мәгънә юк. Җыласын әйдә. Бушансын. Эчендә әче күз яше буылып калмасын. Борындык үренә чаклы һич тыела алмыйча җылады ул. Үргә җиткәч, өчесе дә арбадан төште. Валия, арткарак калып, яулыгы белән битен каплады. Ни өчен шулай өзгәләнә ул? Аны үз иткән кешеләрне кабат күрә алмаячагын сизенеп сыкрыймы аның күңеле? Күз алдында биниһая авыр газапларны җиңгән, эче тулы кара сагыш, эче тулы әче хәсрәт булса да, үзләре ярым ач булса да, читтән килгән бәхетсезләргә җылы куыш, актык сыныкларын биреп тәрбия кылган, бәхет-рәхәт, ял дигән нәрсәләрне ишетә генә белгән шушы фидакарь халыкны кызганып җылаумы бу? Туганнары кебек кадерле кешеләрдән аерылу өчен ачыргалану идеме бу? Аның ире табылып та, күпер төбендә калганнарның күбесенең ирләре, абыйлары, аталары мәңге кайтмаячагы турында уйлавы идеме? Чаллыга җитеп, пароходка билет алгач, әйберләрне дебаркадерга ук таигып куйгач, Валия: — Барыгыз, җегетләр, сез кайтыгыз... Кайчан килә әле ул пароход? — диде. Җегетләр кайтабыз да, кайтмыйбыз да димәде. Олыларча, дәшмичә генә Валия янында басып калдылар. — Яхшы җегетләр сез, Альберт, — диде Валия. — Рәхмәт! Кайтыгыз инде! — Пароход күрәсе килә-ә, — диде Альберт. Кызык әйтте, нәкъ вакытында әйтте. Сагышлы мохит йончыткан иде. Валия көлә. Ярмөхәммәт тә пырхылдап куйды. Читтән күзәтүчеләр нинди шат компания дип уйлый торганнардыр инде. Ә боларның эче тулы аерылышу моңы. Пароход төнлә генә килде. Җегетләр, елгыр гына кереп, әйберләрне урнаштырдылар. Валияне әйберләре янында калдырып, саубуллашу сүзләре әйтеп, дебаркадерга чыктылар. Валия аларны озата килде. Ләкин дебаркадерга төшмәде, пароход култыксасына ике кулы белән тотынып, эчтә калды. Ыгы-зыгы, этеш-төртеш, чаң сугу тавышлары, капитанның боерык авазларын ике генә кеше ишетми иде: Валия дә Ярмөхәммәт. Аларның бер-берсенә карап торганнарын сизеп, Альберт юкка чыкты. "Мин ат янында булам" дип әйтте бугай ул. Ләкин Ярмөхәммәт анысын тәгаен генә хәтерләми. Гудок озын итеп, сагышлы итеп кычкыртты да өч тапкыр кыска тавыш бирде. — Ту-у-ут! Тут-тут-тут! — Убрать носовой?! — дигән тавыш ишетелде. — Быстрее убрать! Шулчак Валия басма аша атылып чыкты да Ярмөхәммәтне үтерердәй итеп кысты. Яңакларыннан үпте-үпте дә кире басмага сикерде. Ул басманы алып маташучы матроска бәрелде, тегесе һәйбәтләп кенә сүгенеп алды. Пароход кузгалды. Пароходның үзәк өзгеч моңлы тавышы Чаллы ярларына, элеватор тауларына бәрелеп, Идел өстеннән затон урманнары арасына кереп югалды. Алиһәнең күзе ераклаша. Алиһәнең йөзе ераклаша. Алиһәнең гәүдәсе ераклаша. Пароход ераклаша. Пароход, Кама өстендә түгәрәк ясап, агымга уңай борылды. Озын итеп саубуллашу гудогы яңгырады. Ярмөхәммәтнең тамагында әче төер урнашты. Төрле-төрле матур утлары белән пароход китеп бара. Кара-кучкыл су өстендәге шул утлар арасындагы гүзәл Алиһә мәңгегә ераклаша. Ул инде күренми. Пароход кына күренә. Ләкин ул белә: Валия һаман пароход култыксасына тотынып бара. Альберт, дилбегәне кулына алып, Ярмөхәммәтне көтә иде. Пристань тавы өстенә менгәч, Ярмөхәммәтнең теләген сизгәндәй, Альберт атны туктатты. Ярмөхәммәт, арбага басып, Кама өстенә бакты. Альберт та аягүрә торды. Маяк утлары, катер утлары арасында гүзәл пароход аска таба йөзә. Су өстендәге сагышка сагыш өстәп, талгын гына пароход кычкыртты. Пароход әкрен генә елга борылмасына кереп югалды. Чаллы күздән югалгач, Валия, урынына барып, төенчекләре өстенә капланып, тагын җылый башлагандыр дип уйлады Ярмөхәммәт. Үсмерлектән чыгып килә торган бу ике җегет сүзсез дә бер-берсен яхттгы аңлый иде. Алар юл буе сөйләшмәде. Альбертның кеше күңеленә рөхсәтсез керәсе килмәгәндер. Ярмөхәммәтне үзенең сагышлы уйлары белән ялгыз калдырырга теләгәндер. Ярмөхәммәтнең дә сөйләшәсе килми. Ә шулай да Альберт белән аңа җиңелрәк. Юк-бар сораштырмаганы өчен ул эчтән генә Альбертка рәхмәт укый. Ярмөхәммәт үсмерлек чорын узып, балигълык чорына кереп бара иде. САБИР Язга чыгу белән Сабир, тиз генә Зәйчәне буатып, гидроэлектростанция кордыра башлады. Станция бинасын агайлар җәһәт кенә бурап менгезделәр. Турбинага су төшергеч кавуз ясадылар. Әллә кайлардан кирәк-ярак ташыдылар. Мәш килделәр. Авыл буена баганалар утыртып, башларына матур чынаяк чәйнекләр куйдылар. Чыбык суздылар, өй диварларын бораулар белән тишеп, терсәк саен кәтүк кадаклап, электр патроннары элделәр. Район гәҗите генә түгел, Казанда чыга торган гәҗит тә "Совет Татарстаны" колхозының үзәге Ярмай авылында гидроэлектростанция эшли башлаячак" дип яздылар. — Электрлы булабыз, — дип, Ярмай халкы зур сөенеч белән икеләтә яхшы эшләп, бөтен кайгы-хәсрәтләрен эш астына салып, хәтта Сабир куштаннарының өрүен дә онытырга тырышып, электр бәйрәмен көтеп яши башлады. Районнан килгән электриклар мәш килеп, кавуздан турбинага су агызып, генераторны әйләндереп караганнар. Имеш, лампалар кызарып янганнар, һәр кичне мәчеткә җыеп, электр белән ничек кыланырга икәнлеген өйрәтеп, әллә нинди инструкторлар дәрес үткәрделәр. Менә, ниһаять, электростанциянең ачылу көне килеп җитте. Укучы балаларны, галстуклар тактырып, быргылар кычкырттырып, барабаннар кактырып, буа янына бастырдылар. Халык җыенга җыелгандай күп иде. Район вәкилләре килер алдыннан гына бераз аңлашылмаучылык булып алды. Сафта торучы бер баланың галстугы юк икән. Сәетгәрәй исемле малайныкы. Мәктәп мөдире Фәрзах абый сыйныф җитәкчесенә ысылдады, нишләп аның галстугы юк, янәсе. Укытучыдан рәтле-башлы җавап ала алмагач, Фәрзах абый саф янына килеп, малайдан: — Шәйхуллин, нигә син галстуксыз килдең? — дип сорады. Малай шундук күз яшьләре белән җылый да башлады. — Бар идеме галстугың? — Барые, — диде Сәетгәрәй. — Нигә тагып килмәдең? — Апа ими капчыгы тегеп кигә-ән, — дип, малай тагын да катырак җыларга тотынды. Бичара Сәетгәрәйне арткы рәткә, кешегә күренмәс урынга бастырдылар. Район вәкиле куппгы сүзләр сөйләде. Аннан соң Сабир калкулыкка менде. Кәттә иде аның кыяфәте. Сталинныкы кебек гимнастерка кигән, галифе чалбардан, аякларында елкылдап торган күн итекләр. Бары тик бүген аның кулында чыбык кына юк. — Иптәшләр! — дип башлады ул сүзен, сөйли башлагач, ни өчендер Фәрхун белән Фәрзах, икесе берьюлы уң кулларын күтәреп, Фәүзелгә борылдылар. — Иптәшләр, таким убырызым, без гидроиликтрстансасы салдык. Мең дә тугыз йөз дә унөченче елда, патша самадиржавиесе заманында крәстиян чыра яндырган. Чыра яндыргач, күз нишли, иптәшләр? Кемдер: — Бозыла! — диде. — Дөрес, иптәшләр, товарищлар, чыра яктысында күз бозыла. Прадуксия сыйфат белән эшләнми. Револүтсия чыраларны бетерде, иптәшләр. Чырадан соң Ярмай халкы кәрәчин яндыра башлаган иде. Хәзер дә кәрәчин ягабыз. — Кәрәчине булса бик ягар иек әле аны, — диде баягы тавыш. — Дөрес! — дип җөпләде Сабир. — Хәзер, иптәшләр, кәрәчиннең кирәге калмас. Чөнки безнең иликтырыбыз бар. Хәзер, менә шушы сәгатьтән, укытучылар, язып куегыз. Тарих бу, тарих! Бу сәгатьтән сәвит крәстияне өендә иликтыр лампасы яначак! Ура! Балалар ура кычкырды. — Ярмайский трехфазный гидроиликтыра ыстансия, панимаете, ике мең ике йөз ат көчле, адлим словом, барыгызга да җитәрлек булачак! Ура! Барысы да ура кычкырырга тотынды. Саранланмады халык, каты кычкырды. Мәктәп мөдире Фәрзах күтәргән кулын төшерде. Барабаннарның ярык тавышы, адашкан сыер авазы чыгарып быргы уйнавы Ярмай тауларын яңгыратты. Тавыш таулардан авыл өстенә, Зәйчә елгасы буйлап бөтендөньяга таралды. Кавуз янында сигнал көтеп торучы Фәүзел кабалана-кабалана кавузны ачты. Су ташкыны, ургылып, турбина кул асасына агып төште. Ул деңгер-деңгер әйләнә башлады. Бөтен кеше станция янындагы баганага эленгән электр лампасына карады. Су гөбердәп аска ага, аста турбина ду килеп әйләнә. Бичара кешеләр күзләре күгәргәнче карасалар да, багана башындагы лампа кызарып та карамады. Сабир белән Фәрхун ыгы-зыгы килеп станциягә төшеп китте. Кемдер кемгәдер нидер кычкыра. Халык, күк капусы ачылганны көтеп тилмерүче дини фанатиклардай, авызын ачып һаман багана башына карап каткан. Юк! Ярмай авылында электр кабынмады. Бәлки, лампалар янар әле дип, халык көн көтте, ай көтте. Могҗизалы электр лампасы барыбер кабынмады. Конфет өмет итеп тә, конфет урынына яңак төбенә алган сабыйдай, халык нәүмиз булды. Электр шаукымы бетте. Кешеләр тагын зарлана, тагын сүгенә башлады. Эшләвен эшлиләр, кушканны үтәвен үтиләр, ләкин иртә таңнан аһ-зар. Канәгатьсезлек белән, ачу белән, мәҗбүрият белән эшлиләр. Нинди газаплар, нинди югалтулар белән алып кайткан генератор беркайчан да ток бирмәде. Соңыннан билгеле булды, генераторның щеткалары эштән чыккан, ярты запас детале "Коммунизм" совхозында калган икән. Сугыштан соңгы бу елларда авылдан ике төрле ир-җегетләр китте. Председатель Сабирга ярамаганнар, телле-тешлеләрне ул тоткарламый. Колхозда тормыш алып барырга батырлыклары җитмәгән кешеләр авылдан качты. Урта Азиягә, Молотов, Ижау ягына йөз тотты халык. Сабирның үзе өчен авылда яшәве бик уңай иде. Сугыш елларында аңа каршы әйтерлек ирләре булмады. Сугыштан соңгы елларда читкә китеп беткәннәрдән калганнары телсез булды. Авыл, карышмыйча гына, хезмәттә михнәт чигә. Сабирның эчен пошырганнар бар барын. Хәмидулла, кирәксә-кирәкмәсә дә, артыгын күрә. Аның апасы Зәйтүнә әче телле хатын, яра да сала. Олы бер җыелышта Хәмидулла абзый да Сабирга каршы сөйләде. Районнан килгән вәкил алдында тавышка куеп: — Сез һәр капкадан бер бозау бирергә ризамы? — диде Сабир. Авызына су капкандай, зал тын калды. — Ризамы? Зал җавап бирмәде. Сабир районнан килгән вәкил белән нидер пышылдашып алды да ярым янаулы тавыш белән сүз башлады: — Иптәшләр... Совет власы яралганга кырык елдан артык, иеме, так скәзәт. Ә сезнең сазнаниегез үзгәрмәгән... Совет власы авыр елларны җиңеп узды. Калхуз оештырып, кулаклардан котылдык, тәк скәзәт. Индустральный ил төзедек, иеме. Кабахәтләрчә, игълансыз сугыш башлаган фашистик Германияне тар-мар иттек, ызначыт. Давайте, бу вакытлыча кыенлыктан да чыгарга кирәк, иптәшләр... һәр капкадан бер бозау бирергә кем риза? Курыкмагыз, бозауларны буш алмыйбыз. Хөкүмәт аларны сездән сатып ала... Кешеләр кыюсыз гына пышылдаша башлады. Шулчак иң арткы рәттән Габдрахман абый кычкырды: — Әйтегез әле сез, бозауларны калхузга тапшыру дәбрәбүлме, әллә мәҗбүриме? Вәкил аңламады. Сабир аның колагына иелеп нидер әйтте, вәкил һаман иңнәрен җыерды, аңламаганлыгын белгертте. Сабир алак-ялак карангалады, өстәл тирәсендә аңа кирәкле кеше күренмәгәч, Габдрахманга кычкырды: — Урысча әйт син, урысча! Иптәш татарча белми... — диде. — Бәй, — диде Габдрахман. — Үзең урысчага күчер. Грамытный бит. Бозауларны тапшыру дәбрәбүлме, әллә мәҗбүриме? Халык бозауларны онытты. Габдрахман әйткәннәрне тәрҗемә итә башладылар. Сука таигка. терәлде. — Кәк ите, кәк ите "мәҗбүри", — дип эзләштеләр. — Ну дәбрәбүлнинең киресе инде, — дип кычкырды Габдрахман. — Ни дәбрәбүлниме? Шулчак Хәмидулла абзый сүз алды: — Он говорит, продажа тел ят колхозу по сниженной цене, то есть в долг, по воле колхозников или же это каждому обязательно? Вәкил аптырап калды. Сабирга нидер әйтте. Сабир куштаннарча ике тапкыр баш какты. — Иптәшләр, — диде Сабир, төртелеп тагын тамак кырды. — Иптәшләр... кыхы-кыхы... бу эш бик кирәк мираприятие, тәк скәзәт, кыхы-кыхы... Кирәк, иптәшләр, өстән кушалар бит, иптәшләр, ызначит, чөнки ватанга кирәк... Менә эсписсиәлни кеше килгән... ни... — Аңлашылды, — дип, аның сүзе өстенә менде Хәмидулла абый. — Димәк, бу эш колхозчыларның ихтыярыннан башка эшләнмәскә тиеш. Тапшыра алган көр хуҗалык тапшыра, тапшырырга кирәк санамаса, тапшырмый булып чыга. — Дөрес! Шулай кирәк! — дип кычкырды Габдрахман. — Бозау бирү ихтыяри булсын! — дип шаулаша халык. Сабир, графин кагып, кыңгырау шалтыратып әйтте: — Хәмидулла Төхфәтуллин, — дип вәкилгә ымлады. Янәсе, язып куегыз: арада халыкны котыртучы контр утыра. — Хәмидулла Төхфәтуллин дөрес сөйләми, иптәшләр... Бозауларны без мәҗбүри алмыйбыз... Ләкин һәр гражданин әбәзәтелни безгә ярдәм итәргә тиеш, әбәзәтелни! Бу, тәк скәзәт, палитически мираприятие, иптәшләр. Кабатлап әйтәм, палитически! Халык шым булды. — Ярый, — диде Хәмидулла абый. — Бозауларны җыеп сез фермага яптыгыз, ди. Ә нәрсә белән туендырасыз инде сез аларны? Ярый, җәй көне эш башка, ни белән кышлатачаксыз сез бозауларны? — Иты уже не твая дилы, Хәмидулла Төхфәтуллин! — дип кычкырды Сабир. — Вә дәхи синең ни катнашың бар монда? Синең белән башка урында сөйләшерләр, Төхфәтуллин. Вәкил куен дәфтәренә ялтыравыклы кызыл каләм белән нидер сызгалады. — Иртәгә бозаулар җыярга чыгабыз, каралты-кура тирәсендә булыгыз! Бетте! — диде Сабир. Аның сүзен Фәрхун белән Пүләвәй Хөрмәтулла хуплап кычкырды. — Правилни! — Ә сез куштанланмагыз! — диде Габдрахман. — Пүләйнең бозавы түгел, тавыгы да юк! Ул риза! Фәрхунның ике бозау. Берсен бирсә, икенчесе кала! Җыелыш озакка сузылды. Халык ду купты! Тавыш кыңгырау шалтыратып, графин кагып кына туктатып булмаска әйләнде. Вәкил нидер әйтмәкче иде, сөйләп тә азапланды, Сабир нидер кычкырды. Кычкырышның очы-кырые күренми иде. Шулчак вәкил, аягүрә торып, бил каешын рәтләде, ни өчендер уң як бөеренә таянып, капшап алды, куен дәфтәрен кесәсенә тыкты да, йозаклы юка портфелен сыпыргалап, ике кулын күтәрде: халык шым булды. — Товарищи колхозники! — диде вәкил. — Это очень важный, морально-политический акт и никто... — Ул күрсәткеч бармагын халыкка төзәп юри туктады: — Никто не имеет право оставаться в стороне! Сдавать телят придется! Все! — Иртәгә җыярга чыгабыз! Бетте! — дип, Сабир җыелышны япты. Беркем дә үз кулы белән фермага бозау илтмәде. Бозау комиссиясендәгеләр өй борынча кереп, муенчаклап бозауларны алып чыга башладылар. Өч кеше бозау бирүдән баш тартты. Зәйтүнә апа, Габдрахман белән Хәмидулла абзый. Җыелган бозаулар барыбер мал булмады. Кайберләре мантыр-мантымас яшәп, кыш уртасында аяк сузды. — Фермада маллар ач, ә Фәрхун белән Сабир Өчмунчада көмешкә эчеп ята! — дип, урам буйлап кычкыра-кычкыра йөрде Зәйтүнә. — И-и, Бибизәйтүнә, — диде Хурлыгаян. — Нигә алай кычкырасың? Сабирга хәзер үк барып әйтәчәкләр бит үзеңне. Болай да ул сиңа каныга. Зәйтүнә түти бер кызса, кеше сүзенә колак сала торганнардан түгел инде ул, кеше әйткәннең киресен эшли дә тора. — Каныкмагае! — дип, тагын да катырак кычкырырга тотынды Зәйтүнә. — Бозаулар тәгәрәп үлә. Ә ул Өчмунчада самагун чөмерә-чөмерә күбенеп беткән, дуңгыз! Альберт Зәйтүнә апасын үгетләп карады. — Апа, син алай кычкырып йөрмәле, — диде. — һәй, котыгыз алынган инде шул Сабирдан. Бозаулар тәгәрәшеп үлә, ә мин дәшмимме? Мин дәшмәсәм, кем дәшәр? — Анда синең бозавың юк бит, Зәйтүнә түти! — Булмаса! Башкаларныкы бар! Хәдичә бичаракайның соңгы бозавын алып чыгып киттеләр. Әнә, кара, фермада үлеп ята бозавы! Хуҗалык талап, колхоз тернәкләндерә, кылый тәре! — Шулай да син алай кычкырып йөрмә, килерләр, тикшерерләр. — Тикшерерләр әбиеңнең кәлтрифүтен! Карга күзен карга чукыймыни? — Сабир болай да сиңа гына бәйләнеп тора... — Сабир, Сабир! Кем соң ул? Бер дә әллә кем түгел, кыек мәзин баласы кылый Сабир гына. Күзенә тавык тизәге сылап, сугышка бармады... Дизинтир ул, кабахәт! Аннан Алабугада плинний нимесләрнең паюгын талап симерде, хәзер халыкны сыга, имансыз... Зәйтүнә түти кычкыра бирде, бозаулар кырыла торды. Бозаулар кырылганга берәү дә җавап бирмәде. Тилчәле булганнар дип, мал докторы Зиканнан язу яздырып акт төзеделәр дә — эшең бетте, кодагый! КУЛЬТУРА Халыкның күңеле төште, бары тик Сабир гына бирешмәде. Ул Ярмай халкы өчен тагын бер зур яхшылык эшләргә булды: үзе әйтмешли, культура йорты салдырыр өчен ул районнан рөхсәт алып кайтты. Имеш, районда аңа каршы: — Хәзерге клуб сиңа ярамаганмы? Артык расхут була! — дигәннәр икән дә, Сабир: — Ю-ук, акчага караганда, политика кыйбатрак! — дигән. — Бүгенге клуб ул — мәчет. Мәчетләре калмагач, картлар зиратта җомга намазы укый... Гает бәйрәмнәрен дә зиратта узгаралар... Зират ул силый дини диманстратсия... Адлим словом, иске зират өстенә без дум културы салыйк. Клуб ягъни төзибез. Беренчедән, атистик прапаганда! Икенчедән, дин учагын ликвидиравайт итәбез. Өченчедән, култура учагыбыз була. Ниту шту муллалардан калган мәчет, пынимаеш. Рас и гатова! — Ә мәчетне нишләтәсез? — Мәчет үз урынында кала. Бәрәңге үрдерергә... Икмәк склады... Балалар ясләсе... Малы ли ышту анда була ала... Пропаганда бүлеге мөдире бу эшне бик хуплый, аннан соң беренче секретарь белән киңәшә, аны күндерә. Вафин Сабирны чакыртып ала. — Мәчетне яслегә әйләндерүең бик яхттгы! Ә картлар ни әйтер? Алар зиратны изге урын саный... — Анысын безгә калдырыгыз, иптәш Вафин, — ди Сабир. Вафин ризалык биргән шул көнне үк, барча картларны мәчеткә җыеп, Сабир нотык сөйләде. Шәриф мулланы ул аерым чакыртты. Фәрхун белән ике куштан мулла янына чәй-шикәр алып барган булып, иске зират өстенә клуб салдырырга каршы килмә инде, дип юмалаганнар. Мулла: — Алай икән... хуш... — дип, клубка килергә вәгъдә иткән. Клубка картлар гына чакырылса да, яшьләр дә, берничә хатын-кыз да килде. Зәйтүнә түти урам буйлап кычкыра-кычкыра клубка китте: — Мәчетне зина оясы ясадылар... Инде хәзер изгеләр зираты — ата-бабаларның сөякләре өстенә тагын бер зинаханә салыргамы? Риза булмагыз, картлар, риза булмагыз! Бу сүзләр бик каты тәэсир итте халыкка. Клуб дыкмадык тыгыз. Халыкның ярсыганы сизелә. Гомум гүелдәү — ризасызлык гүелдәве иде, клуб эчендәге һава шырпы сызсаң дөрләп кабынып китәр, валлаһи. Шуны алдан сизенептер, ахрысы, Сабир участковый Бәчелине, районнан бер вәкил чакырткан. Сәхнәгә шул төркем белән Сабирның куштаннары менгәч, халык шым калды. Искитәрлек һичнәрсә булмагандай, Сабир ипләп кенә сүз башлады. — Линин үзе әйткән, тәк скәзәт... Рилигия ул апиум наруда, дигән, пнимаете ли... — дип, ул күп кешегә аңлашылмый торган сүзләр кыстырып атеизмның, диннең ни-нәрсә икәнен аңлатырга тырышты. Фәнни өлешенә нокта куеп, ул конкрет сүзгә күчте. — Адлим словом, безгә културабызны арттырырга кирәк... Авыл културасын күтәрер өчен иң беренче дини фанатизмнан арынырга кирәк, иптәшләр. Културный революция ясап, алга, каммунизмга таба атларга мәҗбүрбез, иптәшләр, тәким убырызым, безнең авылга клуб кирәк. Сатсиалистически развитие, иптәшләр, шунсыз була алмый. Ул безнең клуб кына булмаячак. Анда, тәк скәзәт, избачитәлни, агитатсия-прапаганда бүлеге дә булачак. Массаларны културага якынайту безнең төп бурычыбыз, иптәшләр... Менә шул урында аның сүзе төкәнде. Тынлык урнашты. — Ярый! — дип кычкырды Габдрахман. — Клуб кирәк, бик кирәк. Менә бу мәчет клуб түгелмени? Сатсиалистически развитиене монда ясап булмыймыни? Ә? Избачитәлнине монда урнаштырып булмыймыни, ә? — Дөрес! — дип, аның сүзен җөпләде Зәйтүнә түти. — Әле башта монысын җылытыгыз... Мәчет чагында бөл ай ат абзары шикелле түгел иде ул... Културный революция кергәч, шушы хәлгә калды мәчет. — Ярый, клуб салдык та ди, кая салабыз ул клубны? — диде Габдрахман. — Урыны бар, — диде Сабир. — Урыны бар. Картлар намаз укый торган, мулла абзый вәгазь сөйли торган җир... — Изгеләр зиратымы? — Каберләр өстенәме? — И-ак, җәмәгать, ярамый... Рөхсәт ю-ук... Халык ду килә башлады. — Рөхсәтсез берни дә эшләнмәячәк! — дип кычкырды Сабир. Зал тынычлана төште. — Әнә Кадерле авылы зиратында көтү йөри. Рөхсәтсез генә зират өстенә көтү керткән юк бит әле, — диде Сабир. — Бездә бөтен эш тә халык белән киңәшеп эшләнә. Рөхсәт сорар өчен картларны җыйдык. Киңәшер өчен мулла абзыйны чакырдык. Адлим словом, димакратияне бозу юк! Пнимаете ли, берәм-берәм олы картлар, мулла абзый үз сүзләрен әйтсен... Ә син, Зәйтүнә, кысылып утырма анда, тәк скәзәт, картлар эше бу. Бездә барысы да картлар белән киңәшләшеп хәл ителә. Әнә, сабантуйда батыр кеше силсәвит биргән бүләкне дә картлар ризалыгыннан башка алмый. Ризамы, картлар, дип халыктан сорый. Картлар "риза" дигәч кенә батыр бүләкне ала. Шулаймы, картлар? — Шулай! — дип кычкырды берничә карт. — Шулай. — Тәк, каруче гаварә, иптәшләр, клубны — култура сараен салырга ризамы сез? Бу кадәресенә кемнәр каршы? Яз, Фәрхун. Единогласны! Тәк, клубны, ту ес културабыз сараен, избачитәлни белән бергә, иске зират янына салырга кем каршы? — Мин каршы! — диде кемдер. — Мин дә каршы, — диделәр берьюлы. — Җәмәгать, кабер өстенә избач салу ул — мыскыл! Җир беткәнме сезгә — әнә тегермән яны бик матур урын. Мәктәп янында да урын бар, җәмәгать, — диде Габдрахман. Кыскасы, картлар риза булмады. — Мулла абзый, син? — диде Сабир. Бөтен кеше муллага карады. Карамаганнары уч төбендәге сөялләрен сыпырып утыра. Барысы да нидер көтә. Мулла уртада утыра иде. Ул аягүрә басты. Картларга карап чыкты. Аннан, сәхнә ягына башын борып: — Менә, иптәш вәкил — сез дә, Сабирҗан — син дә, әйтегез әле... Сез халыктан мәчетне тартып алып, клуб ясадыгыз, иеме... Ярый... Культура мәчеткә мохтаҗ булган икән — алыгыз. Без, дини кешеләр, үз кулларыбыз белән төзегән мәчетне сезгә бирдек. Алыгыз. Дини йолаларыбызны изгеләр зиратында уздыра башладык. Анда да безгә ирек булмады. Партоешма секретаре Фәрхетдин әллә ничә тапкыр, күсәк белән картларны кыйнап, гаетне таратты. Без ялгыз карчык Мәфтуха өенә җыелып намаз укый башладык. Хәзер Мәфтуханы төрмә белән куркытып, Фәрхун тагын котын алган. Хәзер гыйбадәт кылырга Мәфтуха безне өенә кертми. Ә гәҗитәдә "Совет Татарстаны" колхозында Фәрхетдин Исламов атеистик пропаганданы яхшы оештырган" дип язып чыктыгыз. Янәсе, Ярмай авылында дингә ышанучылар бетеп бара. Шушымы сезнең демократиягез? — Мулла абзый, бу палитически акыт! — дип кычкырды Сабир. — Конституциядә алай димәгән, Сабирҗан! — диде мулла. — Анда ачык язылган. Советлар Союзында дин тыелмый, диелгән. Диндар кешегә гыйбадәт кылырга, дини йолалар үткәзергә рөхсәт, диелгән. Без, дини кешеләр, советларга каршы түгел, ә сез дингә каршы күсәк белән көрәшәсез! Бу конституцияне бозу! Җәмәгать... Вәкилнең чыраенда ризасызлык галәмәтләре чагылып китте. Ул Сабир колагына нидер әйтте. Сабир сөйләп торган мулланың сүзе өстенә менде: — Каруче гаварә, Шәриф абзый, син ризамы? Мулла абзый: "Без йолаларыбызны кайда үткәзербез икән соң?" — дип сорарга омтылган иде, Сабир каты кычкырып аның сүзләрен басты: — Сезгә мәчетне кайтарабыз! Бу сүз сихерле булып чыкты. Халык берьюлы: — Ә? — дип авызын ачты. — Шаккатмагыз! — диде Сабир. — Гыйбадәтләрегез өчен сезгә шушы мәчет җитәме? — Аллага шөкер! Бирсен Ходай! — дип, картлар каушау катыш сөенечләреннән нишләргә белми утыра. Сабир тимерне кызуында сугарга кирәклеген аңлый иде, ул утырырга да өлгермәгән муллага, туры карап: — Шәриф абзый, мәчетне сезгә гыйбадәтханә буларак кире кайтарсак, сез зират тиритуриясендә избач салуга каршы түгелме? — диде. — Ә-ә, кем, ни... — дип карангалап алды мулла. Кемдер аңа: — Риза бул, мулла абзый, риза бул! — дип пышылдады. Барысы да: — Риза бул! — дип кычкыра. — Алай... хак булса... риза... — дип, мулла абзый урынына утырды. — Тик андагы сөякләрне... — Анысы да уйланган, — диде Сабир. — Ьәр сөяк пөхтәләп җыеп, кадерләп яңадан дәфен кылыначак. — Ходай ярлыкасын... заманасы шундый инде... — дип, халык тарала башлады. Сабир белән Фәрхун протоколга, чат ябышып, нидер өсти, төзәтә башладылар. Зәйтүнә түти урам буйлап тагын кычкырып кайтты: — Кайда күренгән ул кеше өстенә йорт җиткезү, ә? Бабалар каргышыннан курыкмыйсызмыни сез, картлар? Ахырзаман... Ахырзаман килә... Картлар төркем-төркем кайтып бара. Алар шушы эшнең дөреслегенә үзләрен-үзләре ышандырырга тырыша, бер-берсен юата: — Ьи-и, заманасы шул бит инде хәзер... Мәчет биргәч ни... кәнишне, алышырга гына кала... Аларныкы закун... Ходай хәерле кылсын... — Шулай булмый ни, кая барасың? Мәчет кайтарганнарына рәхмәт диген... Ризасыз кешеләрне җыеп Зәйтүнә түти яңадан мулла абзыйга барса да, эш хәл ителгән иде инде. Мулла абзый яныннан кайтканда да Зәйтүнә түти үзенекен тукып кайтты: — Харап булабыз, картлар, харап булабыз... Бабалар рухы рәнҗеп, илгә каргыш төшәчәк! Җә койрыклы йолдыз безне сыпырып китәчәк, җә авылыбызны мур кырачак, аң булыгыз, кагылдырмагыз изге каберләргә! Кешеләр дәшмичә генә капкаларыннан кереп китте. Мулла абзый җитәкчелегендә мәчет картлары бертавыштан риза булды дип, кәгазьләр әзерләп, Сабир икенче көнне үк районга чаптырды. Бу эштә ул гаҗәп үҗәт кеше булып чыкты. Әллә электростанция хурлыгын йомар өченме, әллә халык алдында да, райком алдында да аклану теләгеннәнме, культура учагы төзүгә Сабир җанын ярып бирердәй булып йөри. — Авыл башында гына клуб, китапханә, домино булачак! Ә? — дип, ул үз фикерен һәр кешегә бораулап кертә торды. Бер авылда да булмаган культура мәркәзе төзеп, "Совет Татарстаны" колхозының данын дөньяга шаулату теләге шулкадәр көчле иде ки, халык чыннан да изгеләр зиратын актарттырырга да күнеп бетте. һәркем: — һәй, бер миңа гына кирәкме ул зират, — дип, үзен гамьсезлеккә ияләштерергә тырышты. Тормыш итәсе дә бар бит әле, аты кирәк утын алып кайтырга. Курмысы кирәк, мал асравы авыр. Балаларны үстереп, кеше итәселәр бар... Заманасы Сабирлар кулында бит... Изгеләр зиратын казырга Ярмайларның берсе дә алынмады. Бар күрсәткән каршылыклары шул булды. Әмма Сабир моны алдан ук күреп, эшчеләр килешеп куйган иде инде. Төзү эшләренә башка авыллардан бригада чакыртылды. Тегермәнче байның таш амбары өстендәге йортны сүтеп, бүрәнәләрен изгеләр зиратына ташыдылар. Булачак культура учагының нигезен казыганда каберләрдән кеше сөякләре чыга башлады. Баз казучы керәшеннәрне Сабир күрше авыллардан чакырткан иде. Аны-моны уйламыйча зират актарырга җиңел генә ризалашкан дәдәйләр, кеше сөякләрен күргәч, кинәт аптырап калды. Туктап тәмәке тарттылар да көрәкләрен иңнәренә салып кайтып киттеләр. Бригадирлары Җәкәү дәдәй: — Изгеләр каберен казу җазык булыр! — дип әйткән, имеш. — Пачему төзелеш тукталды?! — дип, өстәл сукты Сабир Фәрхунга. — Кеше гүренә керәсебез килми, — дип кайтып киттеләр, — диде Фәрхун. — Мөгәричен әзрәк куйгансың, пнимаешь! — Юк! Ике өлеш вәгъдә иттем... Ун өлешең дә кирәк түгел, диделәр. Актарылып чыгарылган сөякләр шулай җир өстендә кала бирде. Бу хәбәр Ярмайга гына түгел, күрше-тирә авылларга да таралды. Учавылда унъеллык мәктәп ачарга йөрүчеләр моны ишетеп, анатомия дәресенә бер төзек скелет кирәк дип, сөякләрне мәктәпкә алып киткәннәр, имеш. Зәйтүнә түти әйтә: — Ул — Ярмай авылының беренче имамы Шәйхелислам картның сөлдә сөякләре, — ди. Шул көнне төнлә актарылган зират өстендә убыр күрүчеләр булган. Имеш, убырлар төне буе авыл башында улап йөргәннәр. Имеш, ап-ак кәфеннәр бөркәнеп, әрвахлар соңга калган юлчыларны куганнар. — һәй, убыр дигәннәре бу сөякләрдән чыккан фусфыр гына ул, — дип аңлаткан булды Сабир. Әмма ак кәфенле әрвахларның ни икәнен аңлатырга аның зиһене җитмәде. — Күзләренә күренгәндер, — дип кенә куйды. — Мәет сөлдәләрен җир өстендә калдырырга ярамый, — диде мулла абзый. — Да-а, аларны күмәргә кирәк! — дип хуплады Сабир. Ләкин борынгы сөякләрне җыеп, хәзерге зиратка күмәргә кеше табылмады. Сабир әллә кемнәрне кыстады, сыйларга вәгъдә итте. Акча бирәм дип тә карады — булмады. Шуннан соң бу эшкә мәчет манарасын кискән Афәт Сәйфетдин малае Туксан Тугыз Хәбирне күндерделәр. Туксан Тугыз Хәбирне җүләр дип булмый. Шулай да бигүк җитеп тә бетми инде. Шуңа күрә аның кушаматы да Туксан Тугыз, ягъни акыллы кешенең акылы йөз булса, моныкына берәү җитми — ул Туксан Тугыз. Туксан Тугыз Хәбирнең олы хыялы велосипедлы булу. Укытучы Хәмидулла сугышка чаклы ук велосипедта йөргән, хәзер дә йөри. Хәмидулла малае Альберт та хәзер шул велосипедта элдертә. Хәбир әллә кайчан инде велосипедка мая җыя, бу турыда бөтен кеше белә. Ләкин маясының дистә ярым йомыркадан артканы юк. Кеше сөякләрен күмгән өчен Сабир аңа велосипедлык акча вәгъдә иткән. Вәгъдә итеп кенә калмаган, алдан ук өч йөз сум тоттырган. Эш беткәч, тагын ике йөз бирәчәк, янәсе. Иөгерә-түнә Туксан Тугыз Хәбир өч йөз сумны өенә кайтарып яшергән дә, капчык-көрәк алып, изге зиратка йөгергән. Кеше-кара күргәләгәнче Туксан Тугыз Хәбир сөякләрне үләт базына илтеп ташлаган. Сабир кушканмы аңа шулай эшләргә, әллә кабер казып мәшәкатьләнгәнче дип, Туксан Тугыз Хәбир үзе маташтырганмы? Белүче булмады. Хәбир әйтә: "Сабирҗан кушты", — ди. Сабир: "Юк, яңа зиратка җирләргә әйттем", — ди. Шулай итеп, изге зираттагы борынгы бабаларның сөякләре мал үләксәләре арасына аударылды. Зәйтүнә түти, тагын бангка. бик күп кеше Хәбирне дә, Сабирны да каргады. Икенче көнне иртүк хәбәр таралды. Имеш, Туксан Тугыз Хәбиргә төнлә әрвахлар килгән. Төне буе капка-ишек дөбердәтеп, өй каршында да, ишегалдында да ак кәфеннәр җилфердәтеп йөргәннәр. Ямьсез, коңгырт тавыш белән үзләре кешечә сөйләшәләр, ди: — Мөхәммәтхәбир, агяһбул! Борынгылар каберенә көрәк тыкма-а. Атаң Сәйфетдин мәчет манарасын аударганы өчен гарипләнде-е. Кулы кәкрәеп, тартыша торган булып калды - ы... Син изгеләр зиратына барса-аң... ике күзең атылып чыгар. Тилчә зәхмәте кагылып, аягүрә череп үләчәксең... Агяһ бул, Хода бәндәсе Мөхәммәтхәбир... Атаң мәчет манарасын кискәнгә, син гарип тудың... Борынгы бабаларның каргышыннан сакла-ан... Әрвахлар турындагы хәбәр имеш-мимеш кенә булып калмады. Хәбирнең әбисе дә, әнисе дә өрәкләрне күргән икән, күршеләренә сөйләгән. Ни хикмәт, Сабирның хатыны Маҗиһа түти дә күршесе Хөсәен хатыны Бәдриҗиһанга бик шомлы итеп әйткән: — Сабирҗан белән төн буе йоклый алмадык... Өй артында нидер йөрде. Ишегалдыннан да ак шәүләләр үтеп китте... "Кагылма-а... изгеләр каберенә, кагылма-а, нәселең коры-ыр..." дип улыйлар... Сабирҗан чыгып һавага мылтык атып кергәч кенә тындылар... Галәмәт маҗаралар булды ул заман. Челлә көн кичкә авышкач, бөтен кеше дә әбәткә кайткач булды бу хәл. Җилсез, тын көнне әбәттән соң болынга барганда ниндидер гөрелте ишетелгән сымак булды. Кемнеңдер колагына тәкбир әйткән тавыиг та ишетелгән, имеш, шуннан соң күктән Коръән иңгән. Чыннан да, Ярмөхәммәт үз күзләре белән күрде, зур яфраклардай булып һавадан китап битләре яуды. Бер-ике битне Ярмөхәммәт җыеп алды. Китап битләренә гарәп хәрефләре белән кыска сүрәләр язылган иде. Пошаманда калды халык. Эшләре эш, ашлары аш булмады. Ярмай өстенә Алладан Коръән иңгән икән дип, бөтен тирә-як ел буе игаулалы. һавадан коелган китап битләрен җыештырып, бергә теркәгәч, саннарын рәткә куйгач, аңлашылды ки, бу "Кыйссасел-әнбия" булып, китап азагындагы буш урынга "Ошбу китап Габделнур углы Барый кызы Сәрбиҗамалныкы улыр имди" дип язылган иде. Ярмөхәммәт китап битләрен муллага тапшырды. Мулла абзый әйтте: — Бу тегермәнче байның хатыны Сәрбиҗамал абыстайныкы. Мөгаен, кичә аның өен сүткәндә китапларны җил тузгыткандыр. Бар, улым Ярмөхәммәт, барып кайт әле, өй сүткән урында аунап ятучы кәгазьләр, китаплар булса, миңа алып кил, — диде. Ярмөхәммәт иске тегермән янына китте. Мүкләр, алама-сәләмә, таш-кирпеч арасында байтак актарынганнан соң, Ярмөхәммәт, бер бәйләм китап, берничә аерым бит табып, янә мулла абзыйларга йөгерде. Аерым битләр "Кыйссасел-әнбия"нең җитешмәгән өлеше булып чыкты. Коръән иңү сере ачылды. Күктән төшкән "Коръән" битләрен муллага китерүчеләр дә серне белде. Әмма могҗиза турындагы алдан таралган хәбәр халыкка шом салды. Шундук иман китерә башлаучылар да табылды. Сәдака бирүне онытканнар тиз-тиз генә мулла абзый йортына лырт-лырт атлап китте. Кемдер гөнаһ кылучыларның санын ала башлады. Бик күпләр Алла алдында җавап бирергә әзерләнергә тотынды. — Ахырзаман галәмәтләре, — диде Зәйтүнә түти. — Бар да китапка язылган. Ахырзаман алдыннан ата — улын, ана кызын белмәс, дигән. Әнә кара, ата-анасыз ятимнәр күпме. Сугышта үлмәгән булса да, атасыз, анасыз калганнар бихисап. Ахырзаман алдыннан эчкечелек артыр, дигән. Хатыннар да эчә башлар, дигән. Әнә кара, шәһәрдән кайткан хатыннар ирләреннән күбрәк эчә. Ахырзаман алдыннан ир белән атка сан булмас, дигән. Бер иргә кырык хатын туры килер, дигән. Сабирҗанның бер үзенә генә дә илледән артык булыр... Ьавада тимер кошлар очар, кешеләр бер-берсен диварлар аша күрер, дигән. Очамы һавада тимер кошлар. Оча! Озакламый кешеләр чынлап таш аша, тау аша бер-берсен күрәчәк. Валлаһи, күрәчәк. Менә торып торыгыз, озак калмады аңа. Ата-бабаларын уллары таныса, рәҗе изгеләр зираты өстенә клуб салдырта? Имансызлык, сәрхушлек, зиначылык баса дөньяны. Әрвахлар кабереннән чыга башлады бит, адәм тәганәсе... Туксан Тугыз Хәбиргә аңар сәпит кирәк. Изге кабер кирәк түгел. Атасы имансыз, мәчет аударучы, әнә корышып ята. Монысы да кәкрәеп үләчәк... Әйтте бу тиле Бибизәйтүнә диярсез, сүзләрем рас киләчәк... Чыннан да, Хәбиргә велосипедлы булу язмаган икән. Ул иртүк кәнсәләргә килеп, өч йөз сумын Сабир алдына ташлап: — Кирәк түгел, акчагыз да, мин казымыйм... Җеннәр чыга аннан... — дигән. Шул хәлдән соң күп тә үтмәде, Хәбирнең рәвеше бөтенләй үзгәрде. Йоклый алмыйча саташа, йокласа, бастырыла икән. Өшкертеп тә, врачка күрсәтеп тә карадылар. Ярдәме тимәде. Хәбир тора-бара куркыныч булып җүләрләнде. Көпә-көндез аның күзенә өрәкләр күренә, сөяктән генә торган башсыз кешеләр аны куа башлый. Хәбир алар куганда үзен-үзе белештерми йөгерә. Җенен качырабыз дип, аны кара мунчага ябып, чыбык белән кыйнап та карадылар, тик Хәбир, бичара, көннәнкөн начарая барып, чираттагы бумасы килгәндә җан бирде. Сабир каушап калмады. Ул ерак урыс авылы Пасечныйдагы дүрт балта остасын яллап кайтты. Шул урыслар изгеләр зираты уртасына тегермәнче өен клуб итеп, башына китапханә бүлеп киттеләр. Культура учагы төзелеп бетте. Районнан, гәҗиттән кешеләр килеп, быргы уйнатып, барабаннар кактырып, тантаналы төстә клубны ачтылар. Куып китерелгән укучылар белән укытучылар һәм Сабир куштаннарыннан башка клубта картлар да, хатын-кызлар да юк иде. Картларның кайгысы клуб ачуда түгел. Иске клубны яңадан мәчет итәр өчен сәдака җыю белән мәшгульләр иде мулла абзый белән картлар. Садака җыелып беткәч, мәчетнең ачкычын сорап, Сабирга килделәр. — Их, агайлар, — дигән Сабир. — Бик бирер идем, бик бирер идем дә — бирә алмыйм шул... Әнә мең ярым чебеш алып кайттык, тавык фермасы ачачакбыз — рас. Тавык фермасы төзелеп беткәнче чебешләрне кайда асрарбыз, ә, картлар? — Син вәгъдә иттең... вәкил алдында, Бәчели алдында, халык алдында... — дип авыз ачканнар иде, Сабир аларны бүлде: — Торып торыгыз, аксакаллар! Дөрес, вәгъдә булды. Танмыйм. Ә палажение үзгәрде бит. Чебешләрне үтереп бетерикмени, ә? Чебешләрне үтереп бетерсәк, хөкүмәт нәрсә әйтер? Ә партия ни әйтер? Шәһәр сезгә кием тегә, конфет-чәй ясый, эшчеләрне ашатырга кирәкме, ә? Кирәк! Сабирны оятсыз дип сүгүдән дә, вәкилләргә барып әйтәбез дип куркытудан да файда юк. Мәчетне кетәклек итү өчен ул бөтен каһәрне дә күтәрергә риза иде. Тавык фермасын саман кирпечләр сугып төзеделәр. Ферма төзелеп беткәч, агайлар тагын кәнсәләргә килде. Сабир аларны бик яхшы аңлаганын да, вәгъдәсен онытмаганын да, намазчыларның гыйбадәт йортына бик мохтаҗлыкларын сөйләде. Юмалады, куркытты да: — Менә яравай бәрәңгесен генә салып тотыйк та, аннары мәчет сезнеке, — дип сыйлап-сыйпап картлардан котылды. Ә артларыннан: — Вәйт, үләтләр, тапканнар эш, анагызны с-с-сагынасы нәрсәләр, — дип төкеренеп калды. Айлар, еллар үтә торгач, мәчет балалар яслесенә әверелде. ЯҢА МӘКТӘП Җиденчене Ярмайда бетергәч, урындагыларның балалары районга китте. Председатель Сабир кызы Фәрдия, укытучы Фәгыйлә апа кызы Равия, кем әйтмешли, колхозчы балаларыннан аерылып, урынга керер өчен урысча укырга киттеләр. Имеш, урысча укыганнарны бернинди ташламасыз институтка алалар икән! Альберт та укытучы баласы. Ләкин үзәккә китмәде, сигезенчедә укырга булды. Хурлыгаян Ярмөхәммәткә: — Улым, тормыш итүләре бик кыен, әллә мәктәбеңне ташлыйсыңмы? — дисә дә, улы кәгазьләрен Учавыл мәктәбенең сигезенче сыйныфына илтеп бирде. — Артык кыенга китсә, әнкәй, ташлавы ерак йөрмәс! — диде Ярмөхәммәт. Сигезенчегә алар дүрт чакрымдагы Учавыл мәктәбенә йөри башлады. Рәүф белән Галимхан алга таба укырга теләмәде. Теләвен теләгәннәрдер дә, тормыш авырлыгы аларны мәҗбүр иткәндер. Бер алар гына түгел, Мөҗип тә, Нурислам да, тагын бик күпләр сигезенчегә бармады. Ал ардан алда әллә нихәтле малайлар дүртенчене бетергәч үк колхоз эшенә йөри башлаганнар иде инде. Сигезенчегә йөри башлаганның икенче көнендә үк сыйныфта гадәттән тыш хәл булды. Сыйныфның түр почмагында изгеләр зиратыннан чыккан кеше скелеты басып тора иде. Анатомия укытучысы Әләкси дә дә сөякләрне, тимерчыбыклар белән эләктереп, бербөтен итеп, күтәртмәгә бастырып куйган. Беренче тапкыр сыйныфка кергәндә әллә ничә кыз чырылдап егыла язды, йөрәкле генә җегетләр дә, кеше сөякләрен күреп, кире борылды. Зәйтүнә түти аны: — Шәйхелислам баба сөякләре, — ди. Кайчандыр затлы кием кигән гәүдә — чат сөяк, затлы ризык чәйнәгән тешләр ыржаеп көлә, кайчандыр үткен булган күзләр урынында кара чокырлар кешеләргә имәнгеч итеп карый сыман. Ярым караңгыда берүзең мәктәпкә килеп керсәң, котың чыгып очар, куркып, тотлыга торган булып калуың да бик ихтимал. Укучылар тәки тиз генә күнегә алмадылар шул сөлдәгә. Кинәт кенә сыйныфка килеп керәләр дә, сөяк-кешене күргәч, әстәгъфирулла, дип кире чигәләр. Ярмөхәммәт тә башта имәнсенеп киткән иде дә, соңра бик тиз күнекте. Өч йөз елдан артык туфракта ятып саргайган сөякләргә карап Ярмөхәммәт гел уйлана. Сөлдә сөякләрнең тере чагын күзалларга тырыша. Скелет ыржаеп көлә. Тавышсыз гына көлә. Тәнәфес вакытында Ярмөхәммәт, укучылар ишегалдына чыгып киткәч, Шәйхелисламның сөякләренә бик озаклап карап тора. Мәһабәт озын кеше булган дип сөйлиләр аның турында. Җиһад сугышында аның уң күзе сукырайган. Чыннан да, баш сөягенең уң күз кырыенда сөяк чәрдәкләнгән дә җөйләнгән. Димәк, сөяк кеше исән чакта җәрәхәт алган. Шундый ук тимгел каш урынында да бар. Мөгаен, бу кылыч эзедер. Ярмөхәммәт, арткарак чигеп, янә сөлдәгә карады. Юк! Баш сөяге көлми. Озак карап торсаң, ул җылый. Авыртуга түзалмыйча, тавышсыз ыржайган. Болытлы, пыску көн иде. Ярмөхәммәт кинәт Шәйхелисламны тере килеш күрә башлады. Сөякләр тән астында калды, тән киемгә капланды, йөзгә нур иңде. Ярмөхәммәт каршысында ярык кашлы, тере имам Шәйхелислам баба басып тора иде. — Курыкма, балам, — диде терелгән кеше. — Курыкмыйм, Шәйхелислам баба, — диде Ярмөхәммәт. — Мин могҗизалар баласы. Мин үз ихтыярым белән сине чакырдым. — Бәрәкалла, машалла, — диде Шәйхелислам. — Андый куәң булса, син мине еш чакыр... Сиңа киңәшләрем бар... Кешеләр керә... Ишек ачылды, укучылар шаулашканы ургып сыйныфка керде. Шәйхелислам баба урынында шәрә-шома сөлдә калды. "Ни әйтергә теләде Шәйхелислам баба?" дип уйлады Ярмөхәммәт. — Син нигә бик җентекләп карыйсың сөякләргә? — диде Рәсүл. — Әллә таныйсыңмы? Ишеткәннәр бердән көлде. Ярмөхәммәт җитди генә әйтте: — Таныйм! — диде. — Бу чыннан да Шәйхелислам баба. Зоология дәресендә Әләкси дә дә әйтте: — Бу безнең мәктәп өчен зур табыш. Кешенең гәүдә төзелешен өйрәнү өчен уку әсбабы бу. Ул бик күп буыннарга күргәзмә материал булып хезмәт итәчәк. — Әбиләр-бабайлар әйтә, бу Ярмай авылының имамы Шәйхелислам сөлдәсе, — диде Рәсүл. — Мәет гүр иясе булмаса, аның өрәге җир өстендә каңгырап, үзенә урын таба алмыйча йөри икән. Әнә безнең авылда гел өрәкләр күренеп тора. — Син, Сибгатуллин, комсомолмы? — дип сорады Әләкси дәдәй. — Ыһы, — диде Рәсүл. — Ыһы булса, — диде укытучы, — комсомол башың белән җыен юк-бар, хорафатларга ышану оят түгелме сиңа? Рәсүл дәшмәде. Дәрес тәмам. Икенче көнне Ярмөхәммәт дәресханәгә беренче булып керде. Ярым караңгыда, ыржаеп, аны сөлдә каршы алыр дип уйлаган иде ул. Шәйхелислам бабайның баш сөяген урынында күрмәгәч, Ярмөхәммәт имәнсенеп куйды. Баш сөяге идәнгә төшеп чәлпәрәмә килгән. Тешләре чәчелгән, ике күз урыны астан Ярмөхәммәткә карый. Кемдер сөлдәне күтәреп урыныннан күчерергә азапланган, ахрысы... Баш сөягенең ватылуын Ярмөхәммәткә сылтадылар. Ничә тапкыр сорасалар да, ул, кыска гына итеп: — Юк! Мин ватмадым! — диде. — Син ваткансың! — диде Ләйлә Фәһимовна. — Сине һәрвакыт скелет янында күргәннәр. — Мин кергәндә, син ватык сөякләр җыеп маташа идең! — диде Мирвәли. Гаепсез булса да, ул үзен акларлык сүз әйтә алмады. Әмма ул идәнгә сибелгән тешләрнең берсен алып кесәсенә салган иде. Әләкси дә дә, сөякләрне нечкә борау белән тишеп, сөлдәне яңадан җыйды. Ләкин сөякләр җитешмәгәнлектән, теш казнасы төшеп уалган иде, баш сөяге чалыш-молыш булып калды. Җитмәгән сөякләр урынына Әләкси дәдәй сөян агачыннан теш казнасы ясап куйган иде дә, барып чыкмады. Ярмөхәммәт ялгыз калган чакларында, сөлдәгә карап, Шәйхелислам бабаның рухын чакырып карады. Ләкин мәһабәт Шәйхелислам урынында агач умырткага утыртылган агач саңаклы сөлдә генә тора бирде. Җәйге ремонт вакытында сөлдә тагын авып, сөякләр тәмам таралгач, үләт базынамы, чүплеккәме чыгарып атканнар. Ярмөхәммәт сөякләрне эзләп карады. Кая ыргытканнарын төгәл генә әйтүче булмады. Сөякләрне кем җыйганлыгын, кем чыгарып түккәнлеген сораштырып йөргәнгәдер, ахрысы, укытучылар күңелендә дә, укучылар күңелендә дә сөлдәнең баш сөяген ватучы Ярмөхәммәт булып калды. Шәйхелислам бабаның бердәнбер тешен нишләтергә белмәгәч, Ярмөхәммәт нәсел тешләре муенсасына тагып куйды.. . — Улым! — дигән иде Айдаш баба беркөнне. Ярмөхәммәт чабатасының "мыекларын" кискәләп сәкедә утыра иде, кайчысын тәрәзә яңагына элеп, бабасына борылды. Айдаш карт кулындагы төенчекне күреп, ул гаҗәпләнде. — Улым, миңа кара! — дип, Айдаш баба кырык кат чүпрәк-чапрак уралган төенне чишә башлады. Күңеленең әллә кайсы җире белән Ярмөхәммәт могҗиза буласын сиземләде. Төенчек чишелеп бетте. Айдаш баба, ике бармагы белән чеметеп, муенса сыман нәрсә күтәрде. Бабайның хәрәкәтләре шулкадәр сак-салмак иде, ул сихерче картка охшап куя, ә сихерче карт кулында әйтерсең лә йөз мең сумлык асылташ бәйләме. Чыннан да, муенсага тезелгән асылташлар ап-ак иде. Ләкин бу асылташлар түгәрәк түгел, шакмаклы, кырлы-кырлы. Ярмөхәммәт моңа бик аптырады. "Бабай гомере буе эшкәртелмәгән, шомартылмаган асылташлар җыйдымы икәнни?" дип уйлады ул. — Бу нәрсә, әйтә аласыңмы? — диде Айдулла. — Муенса! — диде Ярмөхәммәт. Карт көлемсерәде. — Муенсадан да кадерлерәк ул, улым... Ярмөхәммәт үзенә сузылган муенсаны алды. Алды да шаккатты. Энҗе-мәрҗәннәр кебек итеп, җепкә кеше тешләре тезелгән булып чыкты. Монда сабыйларның сөт тешләре. Җепнең иң азагында чәнчә бармак башы чаклы җылан баш сөяге ялтырый. — Балам, Ярмөхәммәт, — диде Айдаш баба. — Бу тезмәдә унике бабаңның тешләре. Бабай оныгы кулыннан тезмәне алды да муртаеп беткән бармаклары белән һәр тешкә сак кына кагылып узды. Ярмөхәммәт бабасының йөзендә елмаю күрде. Баба кеше узганнардагы төрле вакыйгаларны, гөрләп үткән тормышны исенә төшердеме? Әллә үзенең яшь чакларын хәтерләдеме? Елмаю сүнеп, картның буразналы-буразналы чыраена моңсулык күләгәсе сирпелде. Аның бармаклары һаман тарихны капшый иде. Беренче теш — Ярмай батырның бабасыныкы. Гөлек баба тугыз йөз унынчы елда, Тычкан елында туган. Безнеңчә, хәзергечә ул мең биш йөз дүртенче елны дөньяга килгән. Ярмай батырның тугыз йөз илле сигез тамгасы бар. Димәк, ул тугыз йөз илле беренче елда туган булып чыга. Хәзергечә Ярмай батыр мең биш йөз дә кырыгынчы елда туган. Тычкан елында. Монысы — Акбарыш баба теше... Гозәер атам теше... Бусы — Айдулла бабаңныкы булыр. Мин алты яшьтән узгач теши башлаганмын... Шулай булгач, мин мең сигез йөз илле дүртенче елгы булырмын. Әби әйтә иде: "Син, улым Айдулла, Юлбарыс җылында тудың, яңгырлы елда", — ди торган иде. Бабайның бармаклары янә җылан баш сөягенә җитте. — Монысы инде, менәтерә, җылан мөгезе, — диде карт. Җыланның баш сөяге нык шомарган, ялтырап тора. Мондый җылан башын Ярмөхәммәтнең күргәне бар. Яшь балаларның башлыгында була ул. — Күз тимәсенгә! — диде бабай. — Күз тимәсенгә шулай сабыйларның башлыгына җылан башы тага халык. Әнә шулай бер җыланның баш сөяге тамырдан тамырга күчә. Бу җылан баш сөяге Факия белән сине дә яман күздән саклап үстерде. Хәзер бабайларның тешләре белән рәттән чират көтә. "Тагын кем баласының маңгаенда сакта торырмын икән?" — ди. Бу тамга синең балаңның маңгаенда ялтырарга тиеш. Унике бабаң, дистәләгән агаңнарны ул яман күздән саклаган. Югалтма! Шулай мәңге дәвам итсен. Ал! Сакла! Бу синең нәсел җебең — шәҗәрәң! Ярмөхәммәт тешләр тезмәсен алды. Алды да сәер бер халәттә калды. Гөлек бабаның шома теше белән иң соңгысы җылан башы арасындагы еллар-гасырларда яшәгән бабайлар, батырлар, агайлар турында уйлый иде сабый. Шулар арасында Ярмай батыр, Шәмәй качкын, Акбарыш бабалар җанлана. — Бабай, әткәй теше белән минем тешне дә куярга кирәк... Өй бүрәнәсе ярыгында тешләр бик күп. Бала тешәгән вакытта ал арны шулай бүрәнәгә кыстырып куйганнар. Ул тешләрнең тарихын Ярмөхәммәт яхшы белә. Атасының теше ишек борысы ягында. Факия апасының теше аның янәшәсендә. Ярмөхәммәтнең теше иң соңгысы. Аның әле төшмәгән тагын бер теше селкенеп йөри. Урт теше. Тезмәгә менә шул урт тешне куярга кирәк булыр. — Анысы инде сиңа кала, балам! — диде карт. — Тешләргә дә, җылан бангына. да син хуҗа. Айдаш баба, теш тезмәсен янә чүпрәккә төреп, төенчекне оныгына тоттырды. Шуннан соң ул сандык төбеннән иске китап алды. Калын тышлы бу китапны Ярмөхәммәт әллә ничә тапкыр бабасы кулында күргән иде. Хәтта тотып та караган иде. Китапның тышлыгы бозау тиресеннән эшләнгән, шоп-шома, елтырап тора. Китапны арткы ягыннан ачып, бабай пышылдап укый башлады. — Мәймүн елында Сараш баба туган... Икмәк бик уңган ул елны... Ярмөхәммәт серләр белән тулган язуга бакты. Китап гаҗәеп тигез, матур гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма дәфтәр иде. Дәфтәр битендәге язуның ян-якларында, астында, өстендә буш урыннар шулкадәр күп. Ярмөхәммәт гаҗәпсенеп куйды. Бабай әйтә: "Ул вакытта кәгазь шулкадәр кадерле, сирәк булган, ә бабайлар әнә никадәр буш урын калдырганнар". Соңрак ул аңлар: бу бәрәкәтсезлекнең нигезе бар икән. Янгында китап исән кала, ян-яклары гына, кыркырлары гына бераз яна, ә эчтәге язуларны ут алмый. Кыйммәтле сүзләр уттан шулай саклансын өчен, бабайлар сүзләрне дәфтәр уртасына багана итеп яза торган булганнар. — Ьәр теш хуҗасының исеме, аның кылган эшләре язылган монда. Сакла! Оныкларыңа сөйли барырсың, — дип, бабасы дәфтәрне дә Ярмөхәммәткә бирде. Менә ни өчен Айдаш баба укырга кергәнче үк, сугыш алдыннан оныгы Ярмөхәммәтне гарәпчә укырга, язарга өйрәтә башлаган икән! Ярмай-Уракның беренче имамы Шәйхелислам батыр теше муенсада беренче урынны алды. Шәйхелислам сөякләрен кем ватканлыгы мәңгелек сер булып калды. Учавыл мәктәбенә күрше-тирәләрдән генә түгел, ерак авыллардан да килеп укыйлар. Ярмөхәммәтләр белән бергә үткен телле Исмәгыйль исемле бик шук бер малай укый иде. Ул каяндыр, Ташкичүдән бугай. Чытлык үсмерне укучылар ярата, укытучылар сөйми. Тәнәфестә ул турник атына. Кешечә генә атынмый, маймылдай җитез, әллә ниләр кылана, физкультура укытучысы эшли алмаган әкәмәтләр ясый, аның турниктагы кыланышына карасаң, баш әйләнә. Турник өрлеге буйлап аягүрә бара, астагы халык авыз ачып, тын алырга куркып, аның өрлек буйлап көлә-көлә барганын, аннары багананы кочаклап җиргә шуып төшкәнен карап тора. Исмәгыйль җиргә баскач кына кешеләр "уф" итеп сулап куя. — Циркач! — ди аны Әләкси дәдәй... Исмәгыйльнең сызгырганын ишетсәң, шаккатарсың. Сандугач булып сайрый. Әллә сандугач ул, әллә Исмәгыйль сызгыра, аера алмассың, билләһи. Кояшлы көннәрне ул кәгазь ертып, курчак башлары ясый да, диварда шәүлә-кино күрсәтә. Ике шәүлә чупы-чупы үбешә башлый, кочаклаша, әдәпсез хәрәкәтләр ясый. Кызлар партага капланган була, үсмерләр аһа-һайлап көлә. Аңа астыртын гына бөтен кызлар гашыйк. Әйтмиләр генә. Ләкин артист Исмәгыйль озак укый алмады. Тарих укытучысы Мәрьям апаның күзлеге югалды. Күзлекне Исмәгыйльгә сылтадылар. Кемгә сылтасыннар инде тагын? Чытлык, тиктормас Исмәгыйльгә сылтамыйча, мыштым Мирвәлигә сылтамаслар бит. Тәнәфескә чыкканда Мәрьям апа күзлеген өстәлдә калдырып китте. Хәрефләрне зурайтып күрсәтәме икән бу дигәндәй, Ярмөхәммәт күзлекне алып, китап өстенә китереп карады да, янә өстәлгә куеп, дәресханәдән чыкты. Күзлекне киеп, Исмәгыйль артистланып кеше көлдерә калды. Соңра ул да күзлекне урынына куйган. Ләкин тәнәфес ыгы-зыгысында күзлек юкка чыкты. Мәрьям апа сыйныфка керде, күзлек юк. Кемдер шаяртып кына алган дип уйладылар. Юк, мәсьәлә җитдигә китте. Мәрьям апага күзлекне кайтаручы булмады. — Аны Исмәгыйль Солтангалиев белән Ярмөхәммәт Хәйруллин гына тотты! — дип, Мирвәли шундук укытучыларга барып әләкләгән. — Шул куштан булмый, кем әйтсен, — диде Альберт. — Атасы баласы. Мирвәли Исламовны авылдашлары да, башкалар да өнәп бетерми. Кечкенәдән шулай булды инде ул Мирвәли. Башлангычта, Ярмай мәктәбендә укыганда да байтак эшләр майтарган бала ул Мирвәли. Дүртенчедә укыганда, сугыш вакытында әле, тәнәфескә чыккач, Сәетгәрәй әйтә: — Мин төш күрдем, — ди. — Сталин бабайны күрдем... Драстуй, Саергарай, ди... Мин дә кулымны биреп, драстуй, Йосыф Виссариянывич, дидем... Шуннан соң мин Сталинның кулын бик каты итеп чеметтем... Нигә алай чеметәсең, ди бу... Әтине кайтармасаң, тагын чеметәм әле, дим... Ярар, кайтарырмын алайса, диде Сталин. Кемдер көлде. Кайсыдыр төшне яхшыга юрады. Мирвәли генә, шактый шомлы итеп: — Сталинның кулын чеметергә ярамый! — диде. — Төштә бит ул, — диде Альберт. — Төштә дә Сталин кулын чеметергә ярамый! — дип, Мирвәли, вәкарь генә атлап, укытучылар бүлмәсенә кереп китте. Малайлар шыпан-шыпан таралды. Үзен тыңлаучылар калмаса да, Сәетгәрәй, аклангандай итеп: — Төштә генә бит ул... — дип мыгырданды. Мирвәли турында Айдаш баба: — Бигрәк җитди бу бала. Елмаймас, көлмәс, олы партфил тоттырсаң, хәзер үк нәчәлник итеп куй! — дигән иде. Икенче көнне Сәетгәрәй сабакка килмәде. Аны анасы бозау муенчагы белән буып, мунчага ябып бик каты кыйнаган. Мирвәли укытучылар бүлмәсенә кереп, мәктәп мөдире Фәрзах абыйга: — Сәетгәрәй иптәш Сталинны хурлады! — дип әйткән. Фәрзах абый, Сәетгәрәйнең анасын чакыртып: — Малаеңны тый, ярамаган сүз сөйләп йөри! Адлим словом, кабат сизелсә, акт төзеп ынкывыдыга җибәрәм! — дип куркыткан. Шуннан соң Хәдичә түти кайтып Сәетгәрәйне тагын каеш белән ярган. Мәктәпкә бер атна килмәслек итеп тукмагач, ничек була торгандыр инде ул? Бу вакыйгадан соң Мирвәлидән балалар гына түгел, укытучылар да шүрли башлады. — Безнең Мирвәли дә, безнең Мирвәли, — дип мактап кына торалар. Мирвәли болай да олылар төсле иде, хәзер тагы да олыгаеп киткәндәй булды. Ярмөхәммәт бу хәлләргә дә аптырамады, аны бер сорау борчый иде: бөтен малайларның җиң очлары маңкага катып, ялтырап бетә, Мирвәлинең киеме чип-чиста була. Е[и гаҗәп, ул башка малайлар күк борынын җиңенә дә, итәгенә дә сөртми. Мирвәли кесәсендә кулъяулык йөртә. Гел олы кеше диярсең, валлаһи. Барча малайлар су коенганда, Мирвәли чишенмичә яр башында утыра. Уеннарга да катнашмый. — Тумас борын картайган бала, — ди аның турында Хурлыгаян. Бу юлы да күзлекне гаепсез кешеләргә сылтаучы Мирвәли булды. Аның әләкләве җитә калды. Ләйлә Фәһимовна җыелыш җыйды. Бер төркем Исмәгыйльне яклый. Икенче берәүләр дәшми. Ләкин күзлек һаман табылмады. Исмәгыйльне, Ярмөхәммәтне дәрестән соң алып калдылар. Ярмөхәммәтнең сорау алуны беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булды, шөкер. Ә Исмәгыйль Солтангалиевнең беренчесе булган, ни кызганыч, соңгысы булмаган икән. Аяныч хәл. Сыйныф җитәкчесе, караңгы төшсә дә, ут яндырмады. Мәрьям апаны өстәл янына, "гаеплеләр"не алгы партага утыртып, ишекле-түрле йөренеп, Ләйлә сорау ала башлады. Яңа гына ачылган мәктәпкә өч яшь укытучы килгән иде. Яшьләр, чибәрләр. Ата-аналар, укучылар, олы укытучылар да гашыйк иде шуларга. Сания апа белән Лотфия апага. Бигрәк сөйкемле иде шул алар. Шайтан балаларыдай шук үсмерләрне тыңлатуы кыен иде аларга; бик яшьләр, йомшак күңелле иде ул укытучылар. Ә Ләйлә Фәһимовна — зәһәр. Сүзен өзеп, зеңгелдәтеп әйткәндә, күзләре очкынлана, керфекләре бераз кысыла төшә, юка иреннәре белән тип-тигез матур тешләре арасыннан бәгыреңә чәнчә торган сүзләр сытылып, юкарып чыга. Ут янып торган матур җирән чәчләренә, битендәге матур сипкелләргә тагын да ут яктысы иңгәндәй була. Кабартма кебек матур кулы урта бармак сөяген тырпайтып йомарлана да, зәһәр сүздән соң шул урта бармак сөяге синең тап-такыр баш түбәңә чүки. Шул чүкүдән соң, кайберәүләр, бичаралар, боелыклары тотмыйча, юешләнә торганнар иде. — Кайсыгыз алды Мәрьям Мөбарәковнаның күзлеген? — диде кызыл баш. — Кайсыгыз алды, ә? Дәшүче булмады. — Син алдыңмы? — диде Ләйлә Ярмөхәммәткә. — Юк, мин алмадым, — диде Ярмөхәммәт. Ни өчендер Ләйлә Ярмөхәммәткә йомшаграк дәшә. Сугарга да базмый. Бер сорады да Исмәгыйль ягына күчте. — Син алдыңмы, Солтангалиев? Дөресен әйт! — Нигә ул миңа, мин бит сукыр түгел! — диде Исмәгыйль. — Телләшмә! — дип, Ләйлә урта бармагы белән Исмәгыйльнең маңгаена чүкеде. Исмәгыйль авыртудан чыраен сытты. Бармак артыннан ук Исмәгыйль башы чикләвек чаклы шешеп чыкты. — Әйтмәсәгез, төне буе утырачаксыз! Бу хәтәр янау иде. Салкын кышта төнгә калу ялгыз үсмер өчен үлем белән бер. Буран чыкса? Бүреләр очраса? Ярый ла Ярмөхәммәтнең дүрт чакрым гына кайтасы. Исмәгыйльнең Ташкичүгә кайтканда урман аша чыгасы бар. Ялга каршы көнне ул авылына кайтып, бәрәңге белән бер атналык ипи алып килә. Исмәгыйль кинәт җылап җибәрде. Асты юешләнгәне өчен дә, маңгае күпкәне өчен дә түгелдер, төнге урман аша кайтуын уйлап җылагандыр ул. — Мин алмады-ым, мин аны тотып кына карадым... — Синең әбиең бармы? — дип сорады Ләйлә, кинәт кенә. — Бар, — диде Исмәгыйль, сулкылдау аралаш. — Әбиең күзлек кияме? — Кия. — Вот! Димәк, әбиең өчен урлагансың, — дип кычкырды сыйныф җитәкчесе, усал куаныч белән. — Ю-ук, урламадым мин... — Иә, ярар, Ләйлә Фәһимовна, — диде Мәрьям апа. — Табылыр әле... Кайтсыннар булмаса... Мәрьям апа ни өчендер тиз генә торып чыгып китте. Тик Ләйлә Фәһимовна гына сорау алуын туктатырга җыенмый иде, ахрысы. Юка иреннәр янә күп тапкырлар ысылдап, бармак сөяге күп тапкырлар Исмәгыйль башында биегәч, Ләйлә: — Ярар, бар син кайт, — дип, Ярмөхәммәтне чыгарып җибәрде. Ул киткәч, сорау алу ничек дәвам иткәндер — анысы билгесез. Дүшәмбе көнне Исмәгыйль мәктәпкә килмәде. Ләйлә Фәһимовна сыйныф җыелышында көн тәртибе итеп Исмәгыйль Солтангалиевнең урлашуы, аның сәбәпсез дәрес калдыруы турында озак сөйләде. Исмәгыйль бер атнадан соң гына килде. Тагын җыелыш булды. Исмәгыйльнең язмышы хәл ителгән иде инде. — Мәктәптән куарга! — Апа-а, — дип акырып җибәрде Исмәгыйль. — Апа-а, җаным. Мин алмадым ул күзлекне-е... Валлаһи, мин алмадым... Ипинең чыраен күрмим, кояштыр, менәтерә, мин алмадым. .. — Алты көн дәрес калдырганың ни? — дип кычкырды Мирвәли. — Чирләдем мин... бизгәк белән яттым, — диде Исмәгыйль. — Икмәктер менәтерә... Ял көне төнлә кайтканда кар ашаган ием... Тәнем кызышып, өшеп яттым, — диде Исмәгыйль. — Әле дә хәлем юк. Зинһар өчен, Алла хакы өчен, чыгармагыз мәктәптән, минем укыйсым килә... Исмәгыйль, яклау эзләп, яшьтәшләренә карады. Дәресханәдә шомлы тынлык. Күп башлар парта капкачларындагы язуларны җентекләп укыр өчен иелгән. Берничә укучы Исмәгыйльгә караган, ләкин алар карашында үзенә теләктәшлек күрмәгәндер Исмәгыйль. Берничәсе Ләйлә Фәһимовнага карап, ни буласын көтә. Тынлыкны Альберт бозды: — Мин Исмәгыйльгә ышанам... Күзлекне ул алмас! — диде. Шаулаша башладылар. Ләкин хаким тавыш тынлыкны тиз урнаштырды. — Тиха-а! Тавыш! — диде Ләйлә. — Солтангалиевнең Совет мәктәбендә укырга хакы юк. Беркем Исмәгыйльгә ярдәм итә алмады. Якларга теләүчеләр күп булгандыр сыйныфта. Күп булгандыр. "Нинди эш булды соң?" дип күп мәртәбәләр Ярмөхәммәт бу турыда уйланыр. Нигә берәү дә якламаган икән Исмәгыйльне шул чакта? Җинаяте исбатланмаган килеш, бер ялагайның әләкләве аркасында кешене кешелектән чыгарып ташларга берәүнең дә хакы булмаган бит ул чагында да. Ләйлә Фәһимовна да ерткыч җанвар түгел бит. Укытучылар коллективы кайда булган соң? Гөнаһсыз Исмәгыйльнең язмышына бер генә укытучы да игътибар итмәгән микәнни соң? Мәктәп тулы миһербанлы, яхшы укытучылар иде бит ул чагында. Кем хатасы соң Исмәгыйльне харап итте. Аның гаделлеккә булган ышанычын кем салып таптады? Үсмерләр нигә яшьтәшен яклашмаган? Кырык комсомол члены. Гел ул урлаган булса да, аны мәктәптә калдырырга, тәрбияләргә тиеш булган бит коллектив. Бу гаделсезлек Ярмөхәммәтнең башыннан гомере буе чыкмады. Кайда икән ул Исмәгыйль? Нәрсә булды икән аңа алга табан? Чыннан да күзлекне ул алган булса, аның мәктәпкә, кешеләргә үпкәләр хакы аз. Әгәр дә алмаган булса?! Тора-бара кеше сөякләре дә, күзлек вакыйгасы да онытылды. Ләкин күпләр өчен бик вак нәрсә булып саналган күзлек мәсьәләсе еллар узгач дөнья шаулатачагын, бик күп каршылыклы бәхәсләр куптарачагын һәм зур-зур фаҗигаләргә китереп чыгарачагын берәү дә белми иде әле. ИҢ ЧИБӘР КЫЗ — Минемчә, безнең класста иң матур кыз — Бибинур! — диде Рәсүл. Чыннан да, Бибинур сыйныфта гына түгел, язылмаган кагыйдә буенча "Мәктәп гүзәле" дигән исем яулаган кыз. Альберт бу фикер белән килешмәде, Рәсүлгә кырт каршы төште: — Юк! Бибинур матур түгел! — диде ул. Җегетләр бу сүзне шаярту дип аңладылар, ләкин Альберт шаяртмый иде. — Бибинур артыннан бөтен тугызлар, бөтен уннар йөри! — диде Рәсүл. — Бибинур бизәнә, шуңа күрә күп җегетләр аның акшарлаган битенә карый. Онга төшкән таракан! — диде Альберт. Сабакташлар айгылдашып алды. Альберт Бибинурның матур түгеллеген исбатлау өчен "онга төшкән таракан" белән генә чикләнмәде, яшьтәшләренең көлүе аңа илһам өстәде, ул: — Бибинурга карасам, — диде. — Аның ун мыскал иннек сылаган иреннәрен күрсәм... үләт базыннан кайтып килүче эт авызы искә төшә... Бу охшату җегетләргә әшәке тәэсир итте. Көлүче булмады. Кемдер "фу-у" дип читкә борылды. Кемдер, чагыштыруны башында эшкәртеп бетерә алмыйча, тын гына уйлый иде, иң чибәр саналган Бибинур иреннәре белән... үләт базыннан кайтып килүче эт... Альбертның үзе сөймәгән әйберне иң әшәке нәрсә белән чагыштырып сөйләвен, үзе ошатканны күккә чөеп мактавын һәм һәр ике очракта да тыңлаучыларны үз сүзенә ышандыра алуын Ярмөхәммәт яхшы белә. Күп кешеләр күзенә чалынмаган вак нәрсәләрне ул күреп ала да, купайтып күрсәтә, башкаларның дикъкатен шуңа юнәлтә белә. Бу юлы да Альберт теләгенә иреште. Байтак кына җегетнең Бибинурдан күңеле кайтканлыгы алгы көннәрдә үк сизелде. Дөрестән дә, җегетләр Бибинурның артык бизәнүен күрделәр. Бу бизәнү үзеңне пөхтә тоту теләгеннән түгел, бәлки, җегетләр игътибарын күбрәк аулау өчен эшләнгәнлеген дә аңладылар. Кызларның чибәрлеге хакында сүз чыкса, бөтен җегетләр Альбертка текәлә, аның фикерен көтә. Бу мәсьәләдә Альберт Төхфәтуллин абруйлы бәһадәр, ягъни кызларга бәя бирүче булып китте, һәркем яшерен генә ошатып йөргән кызы турында кактырып-суктырып кына аннан сорый: — Әминә үзен әллә кемгә куйган була, — диде Зәкинур. Альбертның җавабы әзер: — Әминә үзен чибәр саный. Сез дә астан гына аңа күз атасыз... Ә миңа ошамый Әминәгез... Өченки Әминә елмая белми. — Нишлә-әп? — диде Зәкинур. — Гел көлеп кенә тора... — Көлеп кенә тора, ә елмая белми, — диде Альберт. — Ул башын артка ташлап көлә. Авызы ерылып китә дә үпкәсе күренә. — Хактан да шулай, — диде җегетләр. — Анатомия дәресендә кешенең сулыш әгъзаларын өйрәнергә Әминә күргәзмә әсбап булып тора ала. Альбертның бу үтергеч чагыштыруы Әминәгә булган тартылуны кисте дә ташлады. Бигрәк тә Зәкинурның борыны төште. Ул гашыйк булып, изге санап йөргән кызны тетте дә ташлады Альберт. Әминә көлә башласа, җегетләр аңа карый. Карыйлар да, Альбертның хаклы икәненә тагын бер кат ышаналар. Әминә бу карашларның асылын төшенмичә, үзенә сокланалар дип тагын авызын ера. — Ә кем соң, синеңчә, иң чибәр кыз? — дип сорады Рәсүл. Альберт серне тиз генә ачарга теләмәде. Ул бер Ярмөхәммәткә, бер Рәсүлгә, бер җегетләргә карап, мәгънәле генә йөреп килде дә, дәрес аңлатучы остаздай, бераз бөкрәя төшеп, ике бармагын һавага төртте: — һы, иң чибәр кыз? — дип юри кайтарып сораган булды ул. — Сез тышкы чибәрлек таптырасыз миннән. Мин тышкы чибәрлекне чибәрлеккә санамыйм бит. Вәйт мәсьәлә кайда, шәкертләр. Шуңа күрә, сез "чибәр" дип әйтү белән, мин ул кызның җитешсез якларын эзли башлыйм... һәм, кичерегез, әфәнделәр, ул кимчелекне мин бик тиз табам. — Альберт, кинәт кенә: — Лүтсия! — диде. — Во! — дип кычкырды Рәсүл. — Мин дә әйтим генә дигән идем: Лүтсия — иң чибәр кыз! Альберт, мәкерле итеп, ирен кырыйлары белән генә елмаю кыяфәте ясады: — Хе-хе-хе, Лүтсия чибәр кыз, әлбәттә. Дөрес, әмма дә ләкин... — Альберт сүзләрне шундый итеп әйтә, укытучылардан, әбиләрдән ишеткән китап сүзләрен ул үз максатына, дәлилләүгә җигә белә. — Әмма дә ләкин Лүтсиянең атлавы, бигрәк тә йөгерүе, кичергесез, пишкадәмнәр, бозау атлавы белән бер... Физкультура дәресе җегетләргә зур ачыш китерде... Иөгерү-сикерү, рекорд кую, БГТО үтәү түгел иде аларның кайгысы, кызларның йөгерүен, атлап йөрешен күзәтү иде аларның максаты. Альберт, астыртын эш йөртүче кебек, укытучыга, кызларга сиздермичә генә кемнең нәфис-матур йөрешле, кемнең сыер-бозау атламлы икәнен белгертә торды: Лүтсия гәүдәсен җыеп бетерә алмый иде шул. Көннәр үтә торса да, Рәсүл куйган сорау һаман җавапсыз калды. Альберт та бу турыда онытмый кебек. Аның җавабы, бәлки, әзердер дә. Ихтимал, аның өчен иң чибәр кыз юктыр да. Ул һаман күзәтә. Аның очлы күзеннән кызларның бер генә хәрәкәте дә читтә калмый. Әбәткә алып килгән ипи ашыймы алар, кружкага салып су эчәме. Дәрес вакытында кеше күрми әле дип, берәр кыз бик бирелеп борын чистарта, мәктәпкә килеп тырнак астын тикшереп утырамы, урындыкка утырыш рәвешләре — барысы да сизгер, усал, күзәтүчән Альберт күзе аша уза һәм үтергеч бәя ала. "Иң чибәр" дигән сүз чыккач, Ярмөхәммәт күз алдында Алиһә җанланды. Алиһә гүзәллек үлчәме буларак аның аңында кабына да сүнә. Алиһә ул — хыял. Алиһә ул — күзаллау. Алиһә ул кул җитмәс ераклыкта. Ярмөхәммәтнең уйлары Алиһәдән мәктәп кызлары янына кайтып төшә. Альберт, җүнсез, "кем соң иң чибәр кыз?" соравына җавап бирмичә йөрүе белән бөтен җегетләрне хафага салды. Укулар бара инде ул. Гел отличник булмасалар да, төшеп калганнардан да түгел. Эш тә качмый, һәр үсмер җегет хуҗалыкта үз өлешенә тигәнен башкарырга мәҗбүр. Әмма һәр үсмерне биләгән бер уй, кызлар турындагы уй, көннән-көн ныгый, тыгызлана барды, һәр җегет үзенә ошаган кызны эзли, таба, күзәтә, бар ягын да Альберт калыбына куеп тикшереп карый. Альберт, җүнсез, күзең йомсаң, күз алдында сиңа ошаган кызны яманлап торадыр кебек. Каян табасың аны — бар ягы да килгән кызны? Кемдер җавапны китаптан эзли, кемдер Альберт авыз ачканны көтә. Ярмөхәммәт тә бу яшерен уенга катнашып китте. Күп тә узмады, Ярмөхәммәт җавапны тапты. Альберт та астыртын гына Ярмөхәммәтне гел күзәтә. Кая карый Ярмөхәммәтнең күзләре? Валия белән аерылышкач, Ярмөхәммәтнең сагышта йөргәнен белсә дә, ул сүз катмады. Беркайчан да ул Ярмөхәммәтнең бу ләззәтле сагышына кагылмады. Ярмөхәммәт тә аның сизенгәнен аңлый һәм дәшмәве өчен эчтән генә Альбертка рәхмәтләр укый. Еллар уза торгач, ләззәтле сызлану юыла барды. Валия Ярмөхәммәтнең күңелендә, зиһенендә тормышка ашмаслык әкияти бер хыял булып кына калды. Әйтерсең лә Валияне Ярмөхәммәт үзе уйлап чыгарган да, үзе шуңа гашыйк булган да, үзе оныткан да. Ярмөхәммәт бераз вакыттан соң аңлар: Альберт шаян, аны хыяллардан аеру өчен, бер Валия белән дөнья бетмәгән бит, яшәргә кирәк, сөяргә-сөелергә кирәк дип, үзенең хәйләле шушы уенына сөйрәп керткән икән. Ярмөхәммәтне тораташ хәленнән чыгарып, Альберт әйләнәтирәдәге кайнап торган яшәешне, кызларны күрергә этәргән. Бервакыт аларның сыйныфын ындыр табагына җибәрделәр. Ярмөхәммәтне олы эшкә куйдылар: ашлык суктыргыч машинага көлтә биреп торырга. Бу эш гаять катлаулы. Күзлек киеп, авызга чүпрәк бәйләп һәр көлтәнең билбавын урак белән кисеп, машина авызына тыгарга кирәк. Көлтәне кинәт ташласаң, суктыргач машина тыгыла да трактор сүнә яки каеш өзелә. Тракторны сүндерсәң, бер тапкыр гына сүгәләр. Кайнар тракторны кабызып була. Ә менә каеш өзелсә — беттең. Монысы өчен сүгеп кенә калмаслар... Көлтәне әз салсаң, машина барабаны ярылырдай булып үкерә башлый. Суктыргычка көлтә бирү өчен осталык кирәк. Көлтә бирүче Учавыл картының күзе шешеп, килә алмаган, бичара. Алыштырырга башка ир-ат юк, алыштырырлыклары да каядыр киткән булып чыкты. Ярмөхәммәтнең бу эшкә маһирлыгын белгәч, тиз генә аны куйдылар. Бабасы янында өйрәнгән һөнәр ярап куйды тагы. Кызлар тезелешеп басканнар да кулдан-кулга күчереп Ярмөхәммәткә көлтә бирә. Көлтәне машина барабаны урап алып кереп киткәч, Ярмөхәммәт, чак кына уң якка борыла төшеп, тезмәдәге беренче кыз сузган көлтәне ала, ала да барабанга тыга. Молотилка көлтәне башаклы башыннан ашый башлый да, әкренләп ашапсуырып бетерә дә "вию-у-уң" итеп уларга тотына. Шулчак Ярмөхәммәт суккычка яңа көлтә каптыра. Машина янында тузан, кибәк, кылчык сибә. Кызлар, бераз эшләгәч, урын алмашалар. Шулай эшләгәндә Ярмөхәммәт һәрвакыт көлтә бирүче кызның кулына карый. Тиз тотып алыр өчен, шулай көлтә бавына карарга туры килә. Кызлар алмашынганын ул кулларыннан белә. Ьәр кулның аерым билгесе бар. Кайсысы ябык, сөякчел, кайсысының бармаклары кып-кыска. Кайсысының кулы яңа пешкән күмәч кебек... Төрлесе уза аның күз алдыннан. Шул төрле куллар арасында Ярмөхәммәт бер кулга аеруча игътибар итте. Бу гаҗәеп бер матур кул иде. Көлтә сузган арада кул бер мизгелгә генә күренеп ала да юкка чыга. Бу кулга караган саен карыйсы килә. Аннан алдарак эшләгән кызларның кулларына әллә ни игътибар бирмәгән Ярмөхәммәт, ни өчен монысына шулкадәр игътибарлы? Шушы кулның иясе Ярмөхәммәтне бик уйландыра башлады. Әз генә борылып караса да, Ярмөхәммәт кул иясен танып алачак. Битенә яулык бәйләп эшләсә дә, ул аны кыяфәтеннән таныр иде. Ләкин Ярмөхәммәт борылмады. Борылыр да кулның иясен таныр, иясе аңа ошамас. Бармаклары шундый нәфис, әйтерсең лә ул бармакларны кыру станогында ясаганнар. Башкаларның бармак буыннарында сөякләре калкып тора, ә бу кызның буын урыннары батынкы, бит очындагы чокырлар кебек. Кулга кылчык-кибәк ябышкан, ләкин Ярмөхәммәт тузанлы кулдан кимчелек эзләргә уйламады да. Көлтәне алганда Ярмөхәммәт серле бу кулга кагыла ала. Тик ул кыймады. Кул үзе кайчакларда Ярмөхәммәт тәненә тиеп-тиеп китә. Ярмөхәммәт анысына каршы түгел. Бик риза. Кызның аңсыз хәрәкәтләре аңа ләззәт бирә. Кул беләккә тоташа. Шул тоташкан урында яшь балаларныкы кебек буын бар. Шик юк, беләге дә кулы кебек матур, беләге матур булгач, бу кызның бөтен җире матурдыр. Тәнәфес җиткәч, кызлар чыр-чу килеп эриге күләгәсенә кереп, көшелгә утырдылар. Кызлар аралашып, буталып беткәч кенә Ярмөхәммәт түбә астына узды. Кул иясен танудан курка иде ул. Могҗизаны озаккарак сузарга, кулны аерым гына күреп, озаграк ләззәт алырга иде аның исәбе. Тотарга иде шул кулны, яңакка куеп, рәхәтләнеп торырга иде. Иреннәргә тидерергә иде шул эшчән-матур кулны. Кызганыч, тәнәфестән соң башка кул көлтә бирә башлады. Серле кул яңадан күренмәде. Сабакташ җегетләр бердән сизә: бүген бер-бер хәл булачак. Иә күк капусы ачылачак, йә койрыклы йолдыз атылачак, йә җир тетрәр яки Альберт бүген үзенең хөкемен чыгарачак. Кызлар югында җегетләр турник янына җыелды. Иә, кем, дигәндәй, ике дистә үсмер Альбертка карап катты. Альберт үтә җитди иде. Ул һәр кешенең йөзенә карап чыкты. — Җегетләр, — диде остаз. — Мин шундый нәтиҗәгә килдем... Ул сүзен юри әйтеп бетермәде кебек. Тынлык эчендә иркенләп сулыш алды да: — Рәйсә! — диде. Алдан сөйләшеп куйгандай, җегетләр шартлау тавышы чыгарып көлде. Шартлау айгылдауга әверелде. Бу шаяруның кызыклыгын расларга теләгәндәй, тәгәрисе килмәсә дә, берничә малай җиргә ятып, эчләрен тотып, тәгәрәп көлә. Аягөсте калганнары да артык кычкырып айгылдый. Ике җегет кенә көлүгә катышмады. Альберт үзе, икенчесе — Ярмөхәммәт. Каһкаһәле көлүне кыңгырау тавышы өзде. Рәйсә Учавылга бик ерактан килеп укый иде. Кормашбаштан ике укучы бөтен мәктәпкә. Фатих белән Рәйсә. Рәйсәнең тышкы кыяфәте дә, атна буе ашап торырга алып килгән ризыклары да, кызның очын очка ялгап бара торган гаиләдән икәнлеген әйтеп тора иде. Пинжәгендәге ямаулары гаҗәп пөхтәлек белән, тигез-матур итеп салынган булыр. Әйтерсең лә алар ямау түгел, чигелгән бизәк. Авыр сүз әйтүчеләр булса да, үзе гаепле кебек, дәшмәс, гафу үтенер... Такта янына чыгып җавап биргәндә дә башын кырын салып, идәнгә карап сөйли. Дәресен белсә, йомшак тавыш белән җавап бирә. Белмәсә, башкалар кебек ыкы-мыкы килеп, этләшеп тормый, такта янына чыкмый, урыныннан торып: — Укымадым, белмимен, — ди. Аның бу тыйнаклыгы ярлылыктан түгел. Ярлылар күп. Берәү дә бәрхет-атлас киеп мәктәпкә йөрми. Барысы да бәрәңге кырган яки алабута катыштырган ипи ашый. Ямьсезлегенә күрә Рәйсә боек кебек. Җитез-чая, матур кызларга карап, ул елмая. Көнләшеп түгел, яратып елмая. Кара ничек чибәр бу Банат, и килешә дә соң аңа кычкырып көлү, дип, кеше бәхете өчен сөенеп елмая ул. Күрәсең, өендә дә, үз авылында да аны үз ямьсезлегенә ышандырып бетергәннәр инде. Ул үзенең матур түгеллегенә ышанган, шул килеш һичкемгә үпкәләмичә яшәргә йөз тоткан. Шуңа күрә ул тәнәфесләрдә, бик халәте булмаса, ишегалдына чыкмый, уеннарга катнашмый. Иә укыр, йә уйланып утырыр, һич югында, бияләй бәйләр. Җегетләр өчен ул әйтерсең юк. Кызлар аны күрми дә. Ул шуңа риза. Чибәррәк кызларны үсмер җегетләр тотып, авырттырганчы күкрәкләрен кысалар, кочаклыйлар, ирексезләп үбәргә тырышалар. Тыштан бик сукрансалар да, эчтән генә кызлар моңа шатлана. Рәйсә ярым караңгы почмакта, иң арткы парта арасында берүзе китап укый. Энеләренә бияләй бәйли. Ярмөхәммәт ул көнне парта арасында тимер каләмен алмаштырып утыра иде. Алыштырасы яңа каләм идәнгә төшеп китте. Шулчак аның яныннан Рәйсә узып бара иде. Рәйсә кинәт иелде дә читкә атылган каләмне алып, Ярмөхәммәт алдына, парта ырмавына куйды. Ярмөхәммәт көлтә бирүче матур кулны таныды. Каләмне куеп, кул парта өстеннән әз генә шуып барды да юк булды. Рәйсәдәме шундый нәфис кул? Рәйсәдә! Шундый матур кулның беләге ямьсез була аламыни? Шундый матур беләкнең иясе ямьсез була аламыни? — Рәхмәт, Рәйсә! — диде Ярмөхәммәт. Рәйсә сүзсез елмайды. Ярмөхәммәт, биле сынгандай, тораташ кебек катты да калды. Рәйсә бик матур булып күренде аңа. Рәйсә гүзәл икән бит! Нигә моңарчы күренмәгән ул чибәрлек? Нигә эчкә яшеренгән ул матурлык? Юк! Яшеренмәгән. Без күрмәгән, без ишетмәгән, без сукыр булган! Рәйсә үзгәрмәде. Ярмөхәммәт үзгәрде бу мәлдә. Ярмөхәммәтнең күңел күзләре ачылды. Рәйсә, серле фәрештәдәй, матурлык боҗрасы эчендә балкый. Аның нуры үзенә ияреп йөри. Ярмөхәммәт шул нурны күрә. Ни гаҗәп? Башкалар, бернинди дә могҗиза булмагандай, ипи чәйни, китап актара, котыра-котыра шаяралар. Бу нурланышның аларга күренмәвен, бары тик үзенә генә күренүен аңлады Ярмөхәммәт. Менә шуннан соң Ярмөхәммәтнең бөтен теләге, яшәеше гел Рәйсәгә бәйле була башлады. — Иң чибәр кыз Рәйсә! — дип Альберт әйткәч, җегетләрнең айгылдау сәбәбе әнә шул иде: ямьсезлек. Ямьсезлек мәсьәләсендә җегетләрнең фикере уртак булды. Хаталык! Бик зур ялгышлык! Ямьсез түгел ул Рәйсә... Дөрес, ул әллә ни матур түгел, тик ямьсез дә түгел. Кызык, сәер фәлсәфә. Матур булмагач, ямьсез булырга тиеш бит инде югыйсә. Юк! Рәйсә ямьсез түгел! Егерме үсмер җегет арасыннан бары тик ике җегет көлмәде, Альберт белән Ярмөхәммәт. Альберт әйткәндәй: — Өченки көлүчеләрнең күңел күзләре ачылмаган иде! Туганда бөтен адәмнәр дә ике маңгай күзе белән туа. Ә күңел күзе үсә-үсә ачыла. Яңа туган көчекләр тома сукыр була. Тора-бара аларның күзе ачыла. Туганда адәмнәрнең күңел күзләре көчек күзләредәй тома сукыр була. Кайбер адәмнең күңел күзе бик иртә ачыла, кайсыларының гомер уртасында, гомер азагында. Ә була шундый бичаралар, аларның күңел күзе бөтенләй ачылмый. Шулай күңел күзе сукыр килеш яшәп, сукыр килеш үлеп китә андыйлар. Альберт белән Ярмөхәммәтнең күңел күзләре бик иртә ачыла барды. Табигатькә олы рәхмәт инде, бу ике җегеткә ул мул итеп сиземләү биргән, киң карашлы күңел бүләк иткән. Күңел күзе ачылмаган кеше тулысы белән шәхес булып өлгерә алмый. Ул бары тик бәндә булып кына кала. Шәхес булыр өчен өч баскыч узарга кирәк. Бәндә! Кеше! Адәм! Дөньяның бөтен әшәкелеге бәндәләрдән чыга. Кайда гына укып зур белем алмасын, кайда гына зур урынга утырмасын, бәндә кешеләргә игелек кыла алмый. Ул бәндә дөньяга маңгай күзе белән генә карар. Ул тышкы рәвешләрне, өстә ялтыраган нәрсәләрне генә күрәчәк. Ә эчтәге катлаулы үзгәрешләрне: үсешләрне, артка китешләрне күрү сәләте анда булмаячак. Ул бәндә яхшылык эшлим дип, үзе дә сизмәстән, яманлык кылачак. Бу җегетләрнең дә күңел күзләре ачылыр. Ни кызганыч, бөтенләй ачылмаганнары да шактый булыр. Дөнья бит, аттан ала да туа, кола да туа. Шушы көннән соң, ягъни сабакташлар Рәйсәдән көлгән вакыттан соң, Альберт Төхфәтуллин беркайчан да кызлар турында сөйләмәде. Сорасалар да дәшми. Дәшсә, ачулана. Башкалар өчен теге сорау тәки җавапсыз калды. Сорауга җавап бирү эшенә башкалар алынып-алынып караганнар иде алынуын, ләкин алар сайлаган гүзәлләр чибәрлек тәхетендә озак утыра алмадылар. Альберт үтә җитдиләнде. Хатын-кыз турында беркайчан да үз фикерен әйтмәс булды. Яманларга да теләмәде, мактарга да атлыгып тормады. Шуннан соң Ярмөхәммәтнең күңеленә Альберт тагын да якынайды. Гомерлеккә сузылган ышанычлы дуслыкка ныклы нигез салынган иде. УКЫТУЧЫ Ләйлә Фәһимовна җилтерәп сыйныфка килеп керде һәм, исәнләшкәнче үк, аягүрә баскан укучыларга "Утырыгыз, балалар" диясе урында, кул гына изәде дә: — Без бүген профессияләр турында сөйләшербез... — диде. — Кем кем булырга тели? Укучылар көтелмәгән бу сораудан каушап калды. Ләйлә Фәһимовна, һи, аңгыралар, нәрсә авызыгызны ачып каттыгыз дигән сыман: — Неужели шул турыда уйлап караганыгыз юк? — диде. Мондый очракларда укытучыларга һәрвакыт Мирвәли ярдәмгә килә. — Мин командир булам, Ләйлә Фәһимовна! — диде Мирвәли. Ләйләнең йөзе ачылып китте. — Офицер булу бик тә яхшы, Исламов! Утыр! — Ә мин көй чыгаручы булам, — диде Ьабул. Ләйлә аны да хуплады. Кемдер укытучы булырга теләвен әйтте, кайсысыдыр мал докторы булырга хыяллана икән. Ду килде укучылар. Ләкин берәү дә "Мин колхозчы булам, мин эшче булам" димәде. — Укыгыз, балалар, укыгыз, — диде Ләйлә. — Укымасагыз, әнә тыйтак Лука кебек көтүче булып калырсыз. Укымаган кешегә сан юк хәзер. Яки әнә Зәби җиңги сыман идән юарсыз... Альберт белән Ярмөхәммәт кенә кем булырга теләүләрен әйтмәде. Ләйлә, алар ягына шелтәле карап: — Ә сез? Ике дус! Сез нигә дәшмисез, ә? Әллә телегезне йоттыгызмы? Төхфәтуллин, сөйләп җибәр, син кем булырга телисең? Бас, бас! Альберт теләр-теләмәс кенә калыкты. — Сөйлә, Төхфәтуллин! — дип кабатлады укытучы. — Әллә синең беркем дә буласың килмиме? — Мин Исмәгыйльнең очучы булырга хыялланганын гына беләм, — диде дә Альберт рөхсәттән алда утырды. Укучылар шымып калды. Укытучы Ләйлә бер сүз әйтмәде. Мирвәли, бу тәрбиясезлеге өчен Ләйлә апа ни өчен Альбертны ачуланмый инде дигәндәй, әле укытучыга, әле Альбертка борыла. Ләйләнең иреннәре бөреште, ук төзәп азапланучы мәргәннекедәй, күз кабаклары кысылды, җиз керфекләре бер-беренә тиеп, күзләре йомыла язды. Балалар яшен яигьнәвен көтә иде. — Карак кеше очучы була алмый! — диде Ләйлә, сабыр булырга тырышып. — Мин синең турыда сорыйм, Төхфәтуллин, син кем булырга телисең, дим. — Белмим, мин сайламадым әле, — диде Альберт. Ярмөхәммәт Альбертның хыялын белә иде. Альберт шагыйрь булырга тели. — Нигә сайламадың, Төхфәтуллин? Башкалар сайлаган бит! Бас! Мин сиңа утырырга кушмадым бит әле, оятсыз! Альберт янә басты. — Кем булырга телисең? — Исмәгыйль очучы булырга тели иде, самолетлар йөртергә... Кемдер көлеп куйды. Мирвәли тагын башын алак-ялак боргаларга тотынды. Ләйлә бу юлы түзмәде, бармак сөякләре белән өстәлгә каты итеп сукты. — Перестань мямлить одно и тоже! — Исмәгыйль карак түгел! — диде Альберт. — Ә син каян беләсең? — дип кычкырды укытучы. — Каракны беләсеңме? Әйт, белсәң! Кем күзлекне урлаган? Димәк, Хәйруллин урлаган? — Каян белим мин аны. Күрмәдем. Исмәгыйль алмаганын гына беләм... Альберт тагын рөхсәтсез утырды. — Ба-ас! — дип кычкырды Ләйлә. — Бас, малай актыгы! Ләкин Альберт басмады. Ләйлә Фәһимовна ачуыннан күгәреп чыкты. — Төхфәтуллин! Хәзер үк класстан чыгып кит! Альберт әйберләрен җыеп букчасына салды да дәшмичә чыгып китте. Шулчак Ярмөхәммәт тә торып басты. — Ә син кая? — Өйгә! — диде Ярмөхәммәт. — Мин дә Солтангалиевнең очучы булырга хыялланганын белә идем. — Барыгыз, бар, ләкин соңыннан ни буласын уйлагыз! Хулиганнар, бандитлар! — Безабразие, — диде Мирвәли. Альберт, мине Ярмөхәммәт куып җитсен дигәндәй, юри салмак атлап кайта. Ярмөхәммәт аның белән тигезләште. "Син ник киттең?" дигән сорауның кирәге юк иде. Алар сүзсез дә бер-берен яхшы аңлый. Альберт кылганына үкенмидер. Шулай да аның кәефе юк. Ул әле генә булган бәхәсне яңабаштан кичерә иде, ахрысы. Ярмөхәммәт тә әлеге вакыйгадан аерылып бетмәгән. "Син кем буласың?" дип сораса, Ярмөхәммәт ни дияр иде икән? "Белмим" дияр иде. Ярмөхәммәт белә кем буласын. Ул очучы булырга да, шагыйрь, җырчы булырга да хыялланмый. Бер уйлап баксаң, аның хыялы хыял да түгелдер әле. Бары тик теләк кенәдер. Аның авылда каласы көн кебек ачык. Авылда, анасы янында. Факиһә апасы кияүгә чыкса, Ярмөхәммәт авылдан китсә, анасы берүзе нишләр? Юк! Ярмөхәммәт, авылныкы. Аның язмышы, гомере, кабере авылда булырга тиеш. Колхозда эш бетмәгән. Плугарь булыр. Ат җигәр. Дөресрәге, Ярмөхәммәт хыялын үзенә дә әйтергә шүрли. Әйтсә, хыялы куркып качар сыман. Аның хыялы Әхсән абый кебек шофер булу. Узган җәйне генә Әхсән абый авылга беренче машинаны алып кайтты. Бик матур машина. "ГАЗ-51", ТИ 54-18 номерлы. Туктале, Рәйсә кем булам диде соң әле? Ә-ә, Рәйсә, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Филшер, — диде. Икенче көнне Альбертны, Ярмөхәммәтне укытучылар бүлмәсенә чакыртып, бик каты "мунча" керттеләр. Бик каты шелтәләр, бик каты янаулардан соң гына чыгарып җибәрделәр. Ьөнәр сайлау вакыйгасыннан соң байтак вакытлар узды. Мәктәп тормышы үз агышына урнашты кебек. Укулар бетәр алдыннан гына тагын бер күңелсезлек булып алды. Ләйлә Фәһимова коммунизм турында бик озак сөйләде. Бик игътибар белән тыңласа да, Ярмөхәммәт берни дә аңламады. Мирвәли кул күтәреп иң беренче җавап бирде. Ләйлә ни әйткән булса, ул шул арны кабатлап чыкты. — Молодец, Мирвәли!.. Тагын кем сөйли? Кемдә сораулар бар? Неужели барысы да аңлашылды? Әйдә, Төхфәтуллин! Альберт аягына басты. — Сез, коммунизмда сыйныфлар бетә, дидегез. Сыйныфлар беткәч, нинди каршылык кала соң? Кем кем белән сугышачак? Ләйлә һич икеләнмичә, хәтта уйламыйча да, ятлагандай итеп әйтте: — Табигать белән көрәш булачак. Төп каршылык кешелек җәмгыяте белән табигать, стихия арасында булачак! — Ни өчен табигать белән көрәшергә, Ләйлә Фәһимовна? — Җиңәр өчен! — диде укытучы. — Табигатьне җиңәргә кирәк түгелдер аны, сакларга кирәктер! — диде Альберт. Балалар гөжли башлады. Укытучы каушап калды. Альберт дәвам итә: — Урман беткәч, кош-корт, киек-җәнлек бетә. Чишмә корый, су кими. Алардан баттгка. нишләрбез икән? Алга таба сораулар бирергә ярамый дигәндәй, Ләйлә Фәһимовна зәңгәр тавыш белән кычкырды: — Давылларны, җир тетрәүләрне — стихияне җиңәр өчен көрәшәчәкләр коммунизмда! Гөжләү туктады. Альберт җиңелде. Шулчак Ярмөхәммәт сүз алды: — Табигать өчен давыллар да, җир тетрәүләр дә кирәктер, бәлки! — Син нәрсә, Хәйруллин! — диде укытучы. — Син, Хәйруллин, син, Төхфәтуллин — икегез дә коммунизмга каршымыни? Сыйныф тынды. Кайбер укучылар, үзләренә куркыныч янагандай, яка эченә кереп бетә язды. Кемдер, мине алып китмәгәйләре дип, парта тактасына хәтле иелде, башкалары бөрешеп килде. Мирвәли генә, ияген өскәрәк күтәреп, тугры маэмай кебек, Ләйләгә карады да: — Безабразие! — дигән булды. — Төхфәтуллин белән Хәйруллин! Иртәгә учительскаяда сөйләшербез! — диде дә Ләйлә тиз генә чыгып китте. Укытучылар бүлмәсендә ниләр булганын алар үзләре генә белә. Ярмөхәммәт бу турыда уйларга да курка... Курку түгелдер ул. Яман нәрсәне искә төшерергә теләмәүдер. Альберт Төхфәтуллин белән Ярмөхәммәт Хәйруллинны ата җинаятьче ясап, гел хәтәр хөкем ясадылар. Ләйлә Фәһимовна бу эшкә үтә үҗәтлек белән алынды. Әйтерсең лә аның төп максаты дәрес бирү түгел, балалар арасыннан җинаятьчеләр эзләп табу, ал арны халык алдында фаш итү иде. Имеш: — Төхфәтуллинга япь-яшь башыннан каян килә мондый мәгънәсез контрсораулар? Атасыннан! Чөнки аның атасы пленный. Атасы өйрәтә торгандыр аны! Альбертны иң куркыткан нәрсә шушы сүзләр булды. Аңарчы ул укытучыларның һәр соравына, Ләйләнең һәр провакацион сүзенә каршы сабыр, әмма катгыян туры җавап бирә килде дә, атасы турындагы бу сүзләргә җиткәч, кинәт шиңде, каушады. Аның аркасында атасына бик каты кыен төшәчәк бит. Менә ни өчен ул курыкты... Үзе өчен түгел... Болай да кыл өстендә генә эләгеп торган атасының язмышы өчен курыкты ул. — Ә Хәйруллинга каян килә политик сукырлык? Бу сукырлыкның да нигезе бар, иптәшләр! — диде Ләйлә. Ярмөхәммәт тә куырылып килде. Инде нинди бәла тагарлар икән? — Хәйруллинның да бабалары кулак булган! Эш бик яманга китә иде, Әләкси дәдәй сүз алды. — Аңламый сөйләгән инде алар. Сабыйлар гына бит әле, иптәшләр... Менә хәзер аңладылар алар... Күренеп тора бит, аңладылар... Кабат алай эшләмәсләр... Чыннан да, алар аңлады. Беркайчан да Ләйлә Фәһимовнадан аңламаганыңны сорашмаска кирәклеген аңладылар е1Л е1р. Бу ике үсмерне мәктәптән куарга таба барган җыелыш кинәт бүтән якка борылды да куйды. Баксаң, дәшми утырган күп укытучы үсмерләр яклы икән. Ал арны мәктәптән кумадылар. Ләкин Ярмөхәммәт белән Альбертка бу зур сабак булды. Алар тормышның катлаулы авырлыгын үз җилкәләрендә әнә шулай татый башлады. Ал арны мәктәптән кумадылар. Кумасалар да, Ләйлә Фәһимовна аларның икесенә дә көн күрсәтмәде. Альберт белән Ярмөхәммәтнең бәләкәй генә ялгышы да, кечкенә генә шуклыгы да артык купайтылып, арттырылып, җинаять дәрәҗәсенә күтәрелеп, һәр җыелыш саен авыз чайкауга әверелеп китте. Шул вакыйгалардан соң Альберт белән Ярмөхәммәт мөшкел хәлдә калды. Мәктәпкә аяк тартмый. Дәрес хәзерлисе килми. Укуга күңел керми. Тора-бара эшләр тагын да хәтәрләнде. Альбертның атасы Хәмидулла абыйны көлтә урлауда гаепләп, чак кына төрмәгә утыртмадылар. Сабир аңа: — Җә төрмә, җә авылдан китәсең! — дигән. Китте Хәмидулла абзый борынгы ата-баба нигезен бөтенләйгә ташлап. Китте түгел, китәргә мәҗбүр булды, атабаба нигезен ташларга аны мәҗбүр иттеләр. Альберт Төхфәтуллин уку елы уртасында, ата-анасына ияреп, чит-ят җирләргә сәфәр китте. Калдау күпере төбендә машина көткәндә Хәмидулла абый гел бер җыр җырлаган диләр. "Вәсилә җыры"н җырлаган ул: Без авылдан киткән чакта Зират талы шаулады; Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... Унсигезен тутырыр-тутырмас, Факиһә, кияүгә чыгып, Урта Азиягә киткәч, Ярмөхәммәт тә күп уйлап тормады, укуын ташлап, колхозда эшли башлады. Ләйлә Фәһимовнаның мәгънәсез, гаделсез усаллыгы булдымы моңа сәбәп? Әнисенең авыр тормышта ярдәмчесез калуымы? Ләкин төп сәбәп шофер Әхсән абый сүзендә иде. Беркөнне ул Ярмөхәммәткә: — Кер миңа ярдәмче булып! — диде. — Башта йөк төярсең. Аннан соң мин сине машина йөртергә өйрәтермен! Шүфир булсаң, югалмассың! Икеләнеп тору булмады. Әхсән абый Ярмөхәммәтнең мәктәптәге хәлләрен ишетеп-белеп торган икән. Ярмөхәммәт шул җәйне үк Әхсән абыйның стажуры булды. Ул гомерлеккә авылда, җирдә калып, механизатор булып эшләячәген белә иде инде. АЛСУ ЧӘЧӘК Бер җәй ярдәмче булып эшләгәндә, кышын ремонтта чакта Ярмөхәммәт машинаны шөребенә хәтле җентекләп өйрәнде. Әхсән абый рульне дә ара-тирә Ярмөхәммәткә тапшыргалый. Машина йөртү Ярмөхәммәтнең бәхетенә әверелде. — Техниканы аңлый җегет, — дип, Әхсән абый әллә ничә тапкыр авылдашларга сөйләгән. — Укытырга кирәк җегетне, югалмас! Настояшни механик ул. Мәктәпне ташлаганга бер ел узгач, ул сигезенчедә укыганлыкка таныклык алырга Учавылга китте. Кактырып-суктырып сораштыра торгач, беленде ки — Кормашбаштан килеп укучы Рәйсә дә тугызынчыдан соң мәктәпне ташлаган икән. Ел узды, шул Кормашбашка барып кайтырга җай чыкмый да чыкмый. Ләкин Рәйсә һаман күз алдыннан китми дә китми. Әхсән абзыйга ерак туганнары кайткан да, эшкә чыкмады, Ярмөхәммәткә машина белән ерак болыннан печән ташырга кушты. Ярмөхәммәт машинасын сак йөртә, нәкъ Әхсән өйрәткәнчә. Ватып куйсаң, тиз генә маигина руле күрәм димә! Кызлар машинага печән төягәнче, бераз йөреп килим, руль артында йөреп оешкан аяклар язылсын дип, Ярмөхәммәт арыш басуына таба китте. Басу кырына җиткәч, ул туктады. Башларын башка тигереп кыштырдашучы тук башакларга карады. Быел арыш озын, сабакларына эт эчәгесе уралган, астарак билчәннәр тырпайган. "Малларга камылы ашлы булыр" дип уйлады Ярмөхәммәт. Шулчак арыш сабаклары төбендә ут янып торучы бәләкәй генә алсу чәчәкне күреп, Ярмөхәммәт аска иелде. Бу күгәрчен күзе иде. Тирә-як һиндыбалар, эт эчәгесенең матур чәчәкләре белән тулган. Ләкин Ярмөхәммәтнең күзе ал арны түгел, кечкенә шушы чәчәкне — күгәрчен күзен сайлады. Башка чәчәкләр дә, арыш басуы да аның күзенә күренми иде инде. Дөньяда бары тик күгәрчен күзе генә калды. Ул карашын күгәрчен күзеннән аера алмый. Чәчәкнең матурлыгы аның ихтыярын алган. Күп тә узмастан, Ярмөхәммәт чәчәк эчендә иде инде. Гаҗәп! Чәчәк эчендә алсулык та, зәңгәрлек тә, шатлык та, моңсулык та бар. Кайсы төс монда хаким икәнлеген һич аңлап булмый. Ал төс монда күбрәк дисәң, зәңгәрсу төс арта. Табигатьтә зәңгәрсу төс артыграк дип уйласаң, ал төс өскә чыга кебек — бөтен дөнья алсулана. Егет "Бу матурлыкның хуҗасы да булырга тиеш" дип уйларга да өлгермәде кебек. "Мин монда!" дигән тавыш ишетелде. Ярмөхәммәт игътибар белән караган иде, алсу күлмәк кигән, зәңгәрсу алъяпкыч бәйләгән, күгәрчен күзе төсле алкалар таккан бер кызны күрде. — Исәнме, Алсу чәчәк! — диде җегет. — Исәнме, Ярмөхәммәт! — диде кыз. Алсу чәчәк якын килде, күрешергә дип, ике кулын сузды. Җегет чак кына кычкырып җибәрмәде: — Рәйсә! Бу куллар Рәйсәнеке бит! Куллар гына түгел, Алсу-Алиһә үзе дә Рәйсә түгелме соң? Ләкин ул дәшмәде, тыелып калды. Алсу-Алиһә аның ни уйлаганын сизде, ахрысы, сизсә дә, сизмәмешкә сабышты. — Уз, Ярмөхәммәт, уз! — диде Алсу Кыз. — Алсу төс белән зәңгәрсу аралашкан дөнья бары тик күгәрчен чәчәгендә генә була. Әйдә, сәйран кыл! Ял ит! Сәхрәдә йөргәндә дә, болын буйлап барганда да Ярмөхәммәтне бары бер уй биләде: Рәйсә бит бу кыз! Рәйсә! Ә нигә соң ул үзенең Рәйсә икәнлеген яшерә? Сәйраннан соң чәй эчеп утырганда, Ярмөхәммәт кинаяишарә белән сөйләшүдән туры сөйләмгә күчте: — Алсу Кыз, син Рәйсә бит, иеме? — диде ул. Алиһә елмайды, ул җавап бирергә ашыкмады. — Күрәм бит мин, — диде Ярмөхәммәт. — Син — Рәйсә! Еһггә дәшмисең? Алиһәнең елмаюы кими төште. — Ярмөхәммәт, — диде ул. — Син мине җавап бирергә мәҗбүр итмә... Әйе, мин Рәйсә дисәм, син мине чәчәк эченнән алып чыгарга тырышачаксың... Бик тырышсаң, алып чыгарсың да... Әмма чәчәк Алиһәсез калачак... Юк, Ярмөхәммәт, мин Рәйсә түгел дисәм, син ике ут арасында калачаксың... Мондый очракта, дәшми калу мәгъкульрәк... "Дөрес шул! — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Еһггә төпченергә?" — Син бит монда керүеңә үкенмисең! Ярмөхәммәт баш какты. — Шулай булгач... — диде Алсу Кыз. — Мин дә синең килүеңә бик шат! Мин сине көттем... Мин барча алиһәләрдән дә бәхетлерәк... минем адәмем бар. Ул — син! Чәйдән соң Алсу-Алиһә Ярмөхәммәтне гөл сәхрәсенә алып китте. Алсу чишмәләрдән алсу ширбәт, зәңгәрсу коелардан зәңгәрсу шәраб эчеп, Ярмөхәммәт зәүкый ләззәт алды. Шулай йөри торгач, җегет белән кыз биек шарлама янына килеп чыкты. Урманлы таудан кызгылт чишмә тоташ агым булып аска төшә. Капка биеклегеннән төшкән су астагы шома-йомры ташларга бәрелә. Тирә-якта үскән агачларга чәчрәгән су тузанында салават күпере уйный. Шарлама ташларына тиеп чәчрәгән сулар янә ярга төшеп, түбән таба ага. Шарламадан биш-алты адымда гына тын күл. Шарламада шаулап торган куәтле су агымы тыныч күлгә әверелгән. Күлгә озаграк карап торсаң, сәер халәттә каласың. Күл суы беравыкка гына алсу төскә керә. Күл сулый, кыймылдый, җан иясе кебек яши сыман. Ярмөхәммәт, нидер аңлагандай, кинәт кенә шарламага карады: ни гаҗәп, алсу чишмәдән зәңгәр су ага иде. Ярмөхәммәт күлгә карады: күл алсу. Бераздан чишмә дә, күл дә янә төс алмашты. Шарлама итәгендәге салават күпере дә нәкъ шулай җемелдәп, алмашынып тора. Тирә-юньдә буяулар, төсләр музыкасы хакимлек итә. "Бу могҗиза ничек эшләнә?" дип сорар өчен ул Алиһәгә бакты. Алиһә серле итеп елмаеп тора, әмма җавап бирергә ашыкмый. Бер сораганга җавап бирмәгәч, кабатлап сорауның артыклыгы турында уйлап, Ярмөхәммәт дәшмичә генә күл буендагы сәкегә утырды. Кемдер аңа утырырга кушты кебек. Бәлки, аңа Алиһә эндәшкәндер. Ярмөхәммәт як-ягына каранып алды. Алиһәне күрмәде. Бәлки, Алиһә шарлама ягына киткәндер дип, Ярмөхәммәт карашы белән Алсу Кызны эзли башлады. Шулчак шарлама тагын төс алыштырды. Чишмәдән алсу ширбәт ага. Салават күперендә зәңгәрсу төс артты. Бераздан чишмә зәңгәрсуга әйләнде дә салават күперендә алсу төс барлыкка килде. Төсләр алышынганда колакка әллә нинди сәер, нәфис тавышлар ишетелгәндәй була. Шарламаның ташларга бәрелеп шаулавы гади су гөбердәве түгел, матур чың. Күңел кылларын тибрәтүче аһәң-музыка барлыкка килә. Ни бу? Ниндидер оркестр уйный? Ярмөхәммәткә таныш түгел иде бу көй. Таныш булмаса да, көй уйланырга мәҗбүр итә, көй сине үз ихтыярына буйсындыра, син музыкадан ләззәт ала башлыйсың. Син музыка мохитендә әсирлектә каласың. Бу — табигать. Бу моң урман, сәхрә, таулар турында сөйли. Бу моң кошлар, күбәләкләр, киекләр тәкъдиренә әверелә сыман. Син табигать баласы гына түгел, ә бәлки, шул табигатьнең бер ярасы, сызлый торган, төзәлми торган җәрәхәте кебек хис итәсең. Тавышлар тынды. Ләкин Ярмөхәммәт яңа гына ишеткән музыка әсирлегеннән азат түгел иде әле. Музыка юк, музыка китте. Ә чыңы Ярмөхәммәтнең бәгырендә калды. Ул, дөньясын онытып, күлгә караган килеш, озак утырды бугай. Күлдәге балыкларның бертуктаусыз төс алмаштыруларына да игътибар итмәенчә, ул музыка сөйләгәннәрне баштанаяк янә бәгыре аша кичерә, кайта-кайта үз күңелендә чыңлаучы әлеге шул музыканы тыңлый иде. Бераздан ул баш калкытты, янә шарламаны, салават күперен күрде. Шарлап су аккан тавыш янә ишетелә. "Безнеңчә җырлый аламы икән соң бу чишмә?" дип уйлады җегет. Серле чишмә иясе аның уен ишетте бугай, янә могҗиза башланды. Күренмәс оркестр тавышы ишетелде. Бу музыкада кешехалык язмышы җылый иде. Курайга өрер-өрмәс кенә кемдер "Вәсилә көе"н уйный. Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... Курай уйныйлармы? Әллә уйнаучы, әллә Вәсилә үземе шулай җылый. Сагышны чәчрәп торган бию көе алмаштырды. Аннан янә моңлы аһәң агыла башлады. Уйлан! Сагышка чум! Өздереп бию уйный. Ә нигә соң күңелдә сагыш? "Бию көе дә шундый моңлы булыр икән!" дип уйлый Ярмөхәммәт. Карале, нигә шундый моңлы соң бу бию көе? Үзең бие, үзең җыла, имеш. Могҗиза! — Сафуан абый көе бит бу... Сафуан абыйныкы... ...Нишләп шулай булгандыр инде ул? Сугышка киткәндә туганнарыннан бик авыр аерылды Сафуан абый. Сабыр, ипле Сафуан абый хатынын, кызларын кочаклап (өч кыз иде аның), барысын кочаклап, тын торды. Бер сүз әйтмәде, башкалар кебек юатмады. Сүз әйтсә, күз яше бәреп чыгар дип курыккандыр инде ул. Бергә сугышка китүче абыйлар — Әхмәт, Хәммәтләр: — Әйдә, Сафуан, атлар әзер, пароходка соңармагаек! — дип кат-кат әйтсәләр дә, Сафуан абый аларны ишетми иде. Аны балаларыннан, хатыныннан каерып алгандай ирексезләп аердылар. Ишегалдына чыккач, Сафуан абый янә өйгә кереп, балаларын кочакламакчы булган иде, ахрысы, ирләр аны тотып алды. Урамга чыккач, ул тагын ишегалдына омтылды, тәгәрәшеп сәкедә җылап калган кызларын, хатынын тагын бер күрергә теләде бугай. Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән... Монысы Сафуан абый хатыны Хәтимә апа җыры... — Атлар көтә, тиз булыгыз! — дип кычкырды Әхмәт абый. Шулчак Сафуан Хәмит абыйның гармун күрегенә каты итеп сукты да: — Уйна! — диде. Хәмит абый шушы көйне тартып җибәрде. Дәртле, хәтәр көй иде ул. Сафуан абый, муен тамырларын кабартып, хәтәр сызгырды, аннан соң: — Ә-әх! — дип бер кычкырды да бии башлады. Биюе дә хәтәр иде. Туй биюе түгел иде ул. Бу өермә кебек каты биюнең матәм маршы булганлыгын Ярмөхәммәт үскәч кенә, шарлама янында утырганда гына аңлар. Җан ачуы белән, үлем шаукымы белән биегән икән Сафуан абый. Китәргә команда ишетелгәч, бию өзелде. Атлар кузгалды. Сафуан абый, арбага басып, карлыккан тавыш белән җыр башлады. Җыр түгел иде бу, бәхилләшү иде, озак яши алмаганына авылдашларыннан, балаларыннан ярлыкау сорау иде бу. Мендем тауга, бастым ташка. Ташның киртләчләренәй... Шул китүдән Сафуан абый кайтмады. Бердәнбер хәбәре үлем кәгазе булды. Хәтимә апа өч кыз баласы белән тол калды. Бетте нәсел. Бетте каралты-кура. Таралышты кызлар. Өй, ничек утырган булса, шулай нигездә чери калды. Җан өшеткеч, әче тәкъдир турында искәртеп, капка тырпаеп тора. Сафуан абый үзе ясаган урыс капка... Серле музыка тынгач, Ярмөхәммәт әнә шулар турында уйланды. Аны авыр уйларыннан арындырырга теләптер, ахрысы, чишмә җиңелчә матур көй башлады. Сагыш каядыр китте, сагыш вакытлыча яшеренде. Ярмөхәммәт елмаеп башын калкытты: күл әйләнә, яр башларында җәйраннар, кыр кәҗәләре шат музыкага сикерешә, күбәләкләр куыша... Күңелле чыңлаулар тынгач, Ярмөхәммәт эзләнә башлады, ул Алсу Кызны юксына иде. Шулчак Алиһә тавышы ишетелде. — Мин монда, Ярмөхәммәт! Күл буенда Алсу Кыз басып тора иде. — Кайда идең син? — диде җегет. — Мин сине югалттым. Алиһә елмайды. — Мин югалмадым, — диде Алсу Кыз. — Ни гомер мин ялгыз утырдым... — Юк, син ялгыз утырмадың... син музыка тыңладың... — Ә син нигә минем белән музыка тыңламадың? — Мин музыкага әйләндем... Син ишеткән музыка мин бит инде ул. — Бәрәкәт, — диде Ярмөхәммәт, эчтән генә. — Музыка теләсәң, Алиһәсез, Алсу Кызны теләсәң, музыкасыз каласың икән. — Ике рәхәт бергә килми, — диде Алсу Кыз. — Нинди көчле музыка! — диде җегет. — Кешеләр әле төсле музыканы уйлап тапмаганнар, — диде кыз. — Озакламый сезнең дөньяда да төсләр музыкасы булачак. Аны уйлап табарга түгел, ачарга кирәк. Табигать үзе музыка бит. Алиһә тагын ике кулын сузды. Ярмөхәммәт һаман әле сәкедә утыра иде, Алиһә аягүрә тора. Ярмөхәммәт Алиһә кулларына ябыигып төште. Бер уйласаң, кыз кеше җегеткә аягүрә басарга булышты сыман. Алиһә көлде. — һәрвакыт ир-җегетләр хатын-кызлар ярдәменә мохтаҗ, — диде кыз. Ярмөхәммәт дәшмәде. — Хәзер су коенабыз, — диде дә Алиһә чишенә башлады. — Ә син карама! Үзең дә чишен. Ярмөхәммәт борылды. "Ә син карама" дигәнендә Ярмөхәммәт "кинәт карама, ияләшкәч, әкренләп карарсың" дигән мәгънә сизде. Хатын-кыз кыргый, оялчан булса да ирләргә читен. Тарсынмый торган артык кыю хатыннар да ярамый. Ә менә болай таман гына. Алиһә тыйнак та, артык кыргый да түгел. Шарлама күлендә су коенуның ләззәтен Ярмөхәммәт беркайчан да тел белән аңлата алмас. Юк! Бу илаһи мәхәббәт Алиһәсенең нәфислеген, кан кайната торган тыйнак дәртен аңлатырга алыну көч җитмәс эш булыр иде. Мәхәббәт гүзәле Алиһә белән мәхәббәт каһарманы Ярмөхәммәт саф күлдә су коена. Балыклар кебек парлап та, ялгыз да йөзәләр, куышып та уйныйлар... Алсу Кызның иң матур ханәкәсе шарлама белән янәшә корылган булып чыкты. Тубыктан батып керешле алсу-зәңгәр келәмнәр өстенә ятып, алар йокыга талды. Уянып китсә, Ярмөхәммәт битендә Алсу Кыз кулы. Кыз үзе изрәп йоклый. Җегет дөньясын онытып шул кулга карый, иреннәренә, битенә шул кулны тигезә. Шарлама да, серле музыка да түгел, менә ул гүзәллек, менә нәфислек шушы кулларда. Рәйсә кулларыннан да матур нәрсә дөньяда юктыр, валлаһи. Кыз уянды. — Ярмөхәммәт, сиңа китәргә кирәк! — диде кыз. Ярмөхәммәт нидер әйтмәкче иде... — Юк, юк! — дип, Алиһә аңа сүз әйтергә ирек бирмәде. — Вакыт бетте. Сине эш көтә. Авыр эш, кирәкле эш көтә... Хуш! Ярмөхәммәт Алиһә күзенә карады. Күз күлгә әйләнде, Ярмөхәммәт су коенырга керәм дип уйлады да, күз эчендә эреп юк булды. — Ярмы-ый, Ярмөхәммә-әт! — дип кычкыра кемдер. "Сафия!" дип уйлады Ярмөхәммәт. Сафиядә генә шундый тавыш. — Ярмөхәммәт! Ни күрдең анда-а! — Бар икән, булса да булыр икән Айдаш бабасы! Күр! Арыш арасына кереп намаз укый монысы да... Ярмөхәммәт, күгәрчен күзе белән хушлашып, машинасы янына килде. Печән күптән төялеп беткән иде инде. — Ни күрдең анда? Әллә берәрсе үзенекен арыш арасында төшереп калдырганмы? — диде Сафия. Хатыннар ахахайлап көлде. Ярмөхәммәт, сүзсез генә елмаеп, машинасын кабызды. ЧАКМАТАШ Алга таба тормыш уңай килде Ярмөхәммәткә. Әхсән абзыйдан алган һөнәре — машина белән җенләнүе — аңа армиядә дә ярдәм итте. Ярмөхәммәт Хәйруллинны танковый частька яздылар. Солдат хезмәте кемгә ничек туры килә бит. Кемдер: — Әрәм үтте өч елым! — дип сыкрана. Кайсыдыр: — Ьәй, без сачкавайт итеп яттык! — дип мактана. Берәүләре: — Ну, гүләйт иттек без армиядә чакта! — дип булганбулмаганнарын сөйли. Армия Ярмөхәммәт өчен бәхет иде. Ул ныклы һөнәр алачак. Танкист бит ул тракторчы да, шофер да, комбайнчы да, менә ни сөендерә иде Ярмөхәммәтне. Яратты ул танк дигән куәтле машинаны. Дәҗҗалдай көчле тимер айгырга ул сокланып карый. — И-их, моның белән җир сөрергә! — дип куя ул, эчтән генә. Йөртүче механиклар арасында ул иң алдынгысы булды. Маневрларда, өйрәнү маршларында полковник Ковалев һәрвакыт Ярмөхәммәт танкысына утыра. Бу бөтен мактаулардан да өстен горурлык иде. Ләкин ул бәхетнең бер ягы китек иде шул. Күңел түрендә аның борчуы бар. Борчу гына түгелдер ул. Кайгы-хәсрәт дисәң дә дөрес булмас. Кайгы бит фаҗига нәтиҗәсе. Җитлеккән ир-җегетнең хатын-кыз юксынуы иде ул борчу. Мәхәббәт юксыну солдат хезмәтендә бигрәк тә көчле. Хат язышырдай кызы булса, солдатның рухы көр була. "Мине сөйгәнем көтә!" дигән уй солдатны каһарман итә, әллә нинди авырлыкларны да җиңәргә көч бирә. Солдатка бик тә кирәк кыз белән хат алышу. Шуңа күрә күп кенә солдатлар хезмәттәшләре биргән адрес белән таныш булмаган кызларга хат язарга атлыгып тора. Кешеләргә хатлар күп килә. Ярмөхәммәткә дә килә. Рәүфтән. Рәүф артиллериядә хезмәт итә... Галимхан сирәкмирәк кенә яза. Анысы Германиядә. Ә Рәйсәдән хат юк. Присяга кабул иткән көнне төшкән фоторәсемен салган иде ул Рәйсәгә. Ай көтте, ел көтте, бәлки, хат барып җитмәгәндер дип, янә язды. Аның зарыгып хат көтүе барыбер юкка булды. "Кияүгә чыккандыр" дип уйлады Ярмөхәммәт. Буш вакытында ул шахмат та уйнамый, бильярд та сукмый. КППдан ерак түгел генә, часть территориясе аша инеш ага. Спорт залыннан туп-туры ул инешкә китә. Инеш буйлап йөри, үлән-чәчәкләр арасында нидер эзли кебек. — Странный человек наш Ярый! — ди икән аның турында сержант Ястребов. — Все время что-то ищет в траве, у речки... Ярмөхәммәт инеш ярында чуерташ эзли. Чуерташның да катысын, ут чыгара торганын. Урманга барса, ул агач гөмбәсе карый. Каен кәүсәсенә ябыигып үскән гөмбәнең куы шәп була. Дары-бензин кебек гөлт итә дә кабынып китә. Учениедән кайткач, солдатлар ялга ятты. Ярмөхәммәт кухняга кереп, әлеге каен гөмбәсен кайнатып йөрде. Кайнатып киптергәч, гөмбә эченнән ку алып, чуерташ астына куеп, чуерташка тимер кисәге белән суксаң, очкын куга төшә дә чытырдап кабынып китә. Солдатларда шырпы да, зажигалка да бар. Ярмөхәммәт ни өчен шулай борынгы заманча ташка бәреп ут чыгара? Моны берәү дә белә алмас иде. Ярмөхәммәт үзе дә бу эшне кирәктән эшләми шикелле. Җирсүен басу өчен, эчендәге сагышын онытыр өчен эшли кебек. Чәчәкләр арасында йөрүнең хикмәтен дә Ярмөхәммәт үзе генә белә. — Эш югыннан эш табып йөри, — дип ялгышалар, Ярмөхәммәт ялгыз җанын кая куярга белмәгәннән үзе шулай шөгыль таба. Ни өчен Рәйсәдән хат юк? Хатлар әллә барып җитмәдеме? Әллә ул кияүгә чыктымы? Әллә ул Ярмөхәммәт белән хат алышырга теләмиме? Полигонда автоматтан, танктан ату ярышлары булса, ул сөенә. Вакытлыча булса да, Рәйсә онытылып торыр. Ремонт килеп җитсә, ул сөенә. Машина янында аңа җиңелрәк. Маршбросокларны да ул көтеп ала торган булып китте. Эш, хәрәкәт, авыр хезмәт кирәк аңа. Ял көннәре, увольнениеләр килеп җитсә, Ярмөхәммәт өчен бәла. Кая куярсың ул буш вакытны? Ни белән үткәрерсең? Җәй көне чәчәк арасында, урманнарда юанып була, ә кышын үзеңне кая куярга соң? Шуңа күрә ул спортзалда хәле беткәнче күнегүләр ясый. Тренер да, гаҗәпләнеп: — Вот Ярый! Как упорно тренируется, — ди. Шуннан соң аңа "Ярый" кушаматы тагылып калды. Хәтта командирлар да аңа "Ярый" дип кенә дәшә. Спорт ярышларында җиңеп чыгу өчен тырышмый ул. Рәйсәгә барып тоташкан сагышын онытыр өчен ул үзен шулай җәфалый. Ястреб та, башкалар да кеше үртәргә ярата. Ярмөхәммәтнең бу сәерлекләреннән дә алар көләргә азапланганнар иде. Янәсе: — Ярый в речке потерял колечко! Янәсе: — Татарин Ярый агач гөмбәсе аттгый! Ярмөхәммәтнең андый үртәүләргә әллә ни исе китмәде. Үртәлгәнне генә үртиләр бит алар. Карантинда ук башланган бу үртәүләрдән бер кызык та тапмагач, Ястреб көлке угын Стариковка күчерде. — Да-а, Старик, нишләптер синең Надюхаң хат язмый әле... Әллә, мәйтәм, туйлап ятамы синең Надя! Солдатларга җитә калды, әдәпсез көлә башладылар: — Кәнишне, күптән баттгка. берәү кочагында инде ул... — Нигә әле шундый чибәр кыз замухрышка рядовой Стариковны көтеп ятсын. Бичара Стариков уңайсыз елмайган була, үзенең эчендә ут. Аның бу халәтен сизенеп, үртәүчеләр Надяның ничек итеп кияүгә чыгуы, ничек итеп ире белән беренче төн узгаруларын тәфсилләп сөйлиләр, үзләре оятсыз итеп көләләр. Шулчак Стариковның йөзе үзгәрә. Аның елмаюы җылап җибәрергә әзер бала чырае кебек чалшая. Аңа карап Ярмөхәммәтнең үзәге өзелә. Әче үртәү бу. Гаделсез, рәхимсез гадәт. Андый чакларда Ярмөхәммәт: — Айда, погуляем, — дип, Стариковны казармадан алып чыга. — Ышанма син аларга! — ди. — Алар юри үрти бит... Көтә синең Надяң... Хатыннар турында алар юри шулай кабахәт сөйли... Баксаң, аларның берсе дә әле хатын-кыз татып караганы юктыр... Стариков дәшми. Солдатлар үртәшеп туйгач кына, алар казармага кереп йокларга ята. Их, бу ярату дигән нәрсә ниләр генә кыландырмый бичара солдатны! Сөю ул чебеш хәтле генә солдатны батыр итә ала. Мәхәббәт ул өрлектәй җегетне аяктан ега ала. Үртәүчеләр арасында иң үҗәте Кавказ егете Оган, аны солдатлар карантинда ук "Огонь" дип йөртә башлаганнар иде, менә шул Огоньны да кешелектән чыгарды ул сөю дигән нәрсә. Бөтен рота Оганның еракта калган кәләше барлыгын белә. Аниз исемле кыз. Анизның рәсеме Оганның тумбочкасы өстендә тора. Гаҗәп чибәр кәләш. Оган үзе казармада булмаганда, җегетләр, шыпырт кына аның караваты янына килеп, Анизга карап-карап торалар. Җегетләр Анизның матурлыгына соклана. Бу вакытта һәркем: — Их, минем дә шундый кәләшем булса иде, — дип уфтанадыр. Оган һәрвакыт кызы белән мактана. — У-у, девочка! Красавитса всем Дагстани! Дагстан гына түгел, бөтен Россиядә, бөтен дөньяда минем Аниз кебек кыз юк. Эта драгатсинный камень, да! — Әгәр Аниз кияүгә чыкса! — дип шаярта Ястреб. Оганның кинәт кенә чырае җимерелде, ул Ястребның якасыннан умырып тотты да: — Слюшай, сержант, я тебя на первый стрельбишше застрелю, всу абойму в тебя посажу, — диде. Ястреб, Оган күзләрендә усал ут уйнаганын күреп, берни әйтмәде. Аниз-фәрештә турында сүз бетте. Үртәү янә Стариковка күчте. Әле яңа гына сугыша язган Огонь белән Ястреб, сүз берләшкәндәй, Надяның "хикмәтләрен" тозлап-борычлап сөйли башладылар. Шул төнне Ярмөхәммәтне нидер уятты. Солдатлар тирән йокыда. Кемдер гырлый. Кем икәне билгеле инде — Зотов гырлый. Сабирҗанов саташа. Ярмөхәммәт гырлаганга гына уяна торганнардан түгел. Саташкан тавышлар гына аның йокысын бүлә алмый. Нигә уянды соң ул? Кемдер җылый иде. Ә менә җылау гадәттән тыш хәл. Кайсы солдат өеннән яман хәбәр алды икән? Берәрсенең сөйгән кызы кияүгә чыктымы әллә? Җылау тавышы Стариков караваты ягыннан ишетелә иде. Ярмөхәммәтнең йокысы качты. Ул Старикның хәлен бик яхшы аңлады... Авыр кичерә шул җегет әшәке үртәүләрне. Бәлки, чыннан да, Надя белән бер-бер хәл булгандыр? — Әллә төшеп юатыргамы икән?.. Юк... Башкалар уяныр... Ул төнне алар икесе дә күз йоммады. Ә ике кешене тәмле йокыдан аерган Оган белән Ястребов рәхәтләнеп йоклый. Алар Старикның кайгысына битараф. Икенче төнне дә шул ук хәл кабатланды. Надядан озак хат килмәгәнен бөтен рота белә. Бәлки, Старик шуңа җылыйдыр? Ярмөхәммәт урыныннан төшеп, Стариковны юатырга уйлады. Шулчак Стариков җылаудан туктады да, бераз яткач, урыныннан торды, ашык-пошык киенеп, автоматлар тезелгән җиргә китте. Ярмөхәммәт терсәгенә таянып, башын калкытты, ишек катына карады. Стариков бер автоматны алды да шыпырт кына казармадан чыкты. Дневальный башын тумбага салып йоклый иде. Ярмөхәммәтнең хәтере кинәт яктырып китте. Ату кырында алар Стариков белән янәшә ята иде. Кыска очередь белән автоматтан атып, өч карачкыны аударырга кирәк... Стариков өч карачкының берсен екты да, магазинны алып, нидер маташтырды кебек. — Рядовой Стариков стрельбу закончил! — диде ул. — Тройка тебе, рядовой Стариков! Плохо стреляешь, — диде капитан. — Патроны все? — Все! — диде Стариков. Ул чакта нигә игътибар итмәгән икән Ярмөхәммәт. Стариков патроннар яшереп калды бит. Ярмөхәммәт өске караваттан аска сикерде, тиз генә бәдрәфкә чыкты. Стариков магазинны автоматка беркетеп маташа иде. — Степан! — диде Ярмөхәммәт, салмак кына. Стариков чәчрәп китте. Ярмөхәммәт, җәһәт кенә ыргылып, автоматка тотынды. — Син нишлисең?! — диде Ярмөхәммәт. — Отдай, Ярый! — дип кенә әйтә алды. Бер мизгелдә Стариков идәндә, автомат Ярмөхәммәт кулында иде. — Не мешай мие, Ярый, не мешай! — дип, Стариков җылый башлады. — Тиха! — диде Ярмөхәммәт. — Шулай ярыймыни? Төкер син аларга! Алар юри шулай котырта бит. Надя сине көтә. Ә син ахмаклык эшләргә маташасың. Кайтырыңа ел ярым гына калды бит инде. Иң авыры артта... Мине дә кызым бөтенләй ташлады... Бер дә автоматка тотынмыйм. .. Ник әйтте ул бу ялганны? Ташлар өчен вәгъдәләшкән кызың булуы кирәк бит әле. Бәхетсез Стариковны юатыр өченме? Аңа иптәш, кайгыдаш булыр өченме ул шулай әйтте? Стариковка җан керде. Ярмөхәммәт магазиннан ике патрон алды. — Әйдә, кешеләр уянганчы автоматыңны урынына кертеп куй да кереп ят! — дип, Ярмөхәммәт казармага узды. Бу турыда беркем дә белмәде. Нишләргә уйлады Стариков? Үзен үтерергә булганмы? Әллә үртәүчеләрдән үч алырга идеме аның исәбе? Бусы сер булып калды. Җаен туры китереп, Ярмөхәммәт Огонь белән Ястребка: — Үртәмәгез сез Степанны! Ярамый! — диде. — Ты што, Ярый, мы же пошутили, — дип карасалар да, Ярмөхәммәт сабыр гына, тегеләргә үтәрлек итеп: — В шестой части такие шутки кончились трибуналом, — диде. Үртәшүләр әкренләп Стариковтан башкаларга, яңа килгәннәргә күчте. Бу яман үртәшүләр турында Ярмөхәммәт күп уйлады. Бер карасаң, Оган да, Ястребов та начар җегетләр түгел бит. Ә каян килә соң бу рәхимсезлек? Каян килә кешенең изге хисләреннән көлү? Каян килә соң шәхесне мәсхәрә итү теләге? Юлга чыксаң, Оганнан да яхшы иптәш табалмассың. Җанын ярып бирердәй ярдәмчел кеше ул. Ястребов та кыюлык, ярдәмчеллек мәсьәләсендә җегетләр җегете. Ә менә солдатлар бергә җыелса, һәр икәвесе үзгәрә дә куя. Тотыналар әдәпсез мәзәкләр сөйләргә, хатын-кызлар ул мәзәкләрдә иң мәкерле, иң әшәке зат. Яшьләр — сал агалар аларны йотлыгып тыңлый. Ә төннәрен һәркем үз кызы турында уйлап, шикләнеп ята. "Арзан шөһрәт казанырга теләү бу" дип уйлады Ярмөхәммәт. Кечкенә булса да, взвод-рота алдында данлы булу теләгеннән килә, ахрысы, бу усал шаярулар. Аларның бу гадәтләрен өнәмәсә дә, Ярмөхәммәт, Стариковны үртәүдән туктагач, Огонь белән Ястребка якынайгандай булды. Гадәттән тыш булган бер вакыйга ал арны тагын да дуслаштырды. Ике ел хезмәт иткәннән соң булды бу хәл. Танктан ату күнегүләре үткәргәндә, Оганны, Ястребовны, Ярмөхәммәтне Стариков белән бергә сакка җибәрделәр. Коры суык көн иде. Бронетранспортер шушы дүрт җегетне еракка илтеп куйды. Бронетранспортер киткәч, җегетләр, икешәр-икешәр бүленеп, патруль сымак әрле-бирле йөренә башладылар. Аларның вазифасы, кеше-фәлән, киек-җанвар полигонга кермәсен дип, күз-колак булып тору. Авыллар полигонга бик ерак, егерме-утыз чакрымлап булыр, әмма инструкция юлларга күз-колак булырга куша. Мондый чакта сөйләшми торганнарның да теле ачыла. Вакытны ничек уздырмак кирәк. Юанырга кешеләр дә килеп чыкмый, ичмасам. — Стой, керергә ярамый, әйләнеп узыгыз! — дип сөйләшкәләсәң, вакыт уза торыр иде. Кыз-кыркын, хатыннар килеп чыкса, Огонь белән Ястреб бик озак сөйләшергә ярата. Бүген поиги да күренмәде, базарга баручы, шәһәрдән кайтучылар да булмады. — Мин синең турыда Надяга язып торам, — диде Стариков. — Сиңа сәлам әйткән... — Миннән дә күп итеп сәлам яз! — диде Ярмөхәммәт. Ярмөхәммәт төнлә булган вакыйга турында сораштырмакчы иде дә, яхшысынмады. Стариков, бик озак йөргәннән соң, үзе башлады: — Мин соңыннан гына, икенче көнне йокыдан торгач кына аңладым, — диде ул. — Төштәге кебек... Стрельбищеда алган ике патрон барлыгын беләм. Ә патроннар юк... Шуннан соң гына мин нәрсә булганын искә төшердем... Син алдың бит ул патроннарны... — Кемгә атарга уйлаган идең соң? — диде Ярмөхәммәт. — Белмим! — диде Стариков. Сүз шунда өзелде. Бер көнгә бирелгән азыкны ашап бетерделәр. Көн кичкә авышкач, аларны килеп алырга тиешләр иде. Билгеләнгән вакыт күптән узды инде. Җегетләр, бергә җыелып, бронетранспортер килгәнне көтә. Күпме генә көтсәләр дә, машина күренмәде. Җегетләрнең күңеленә шом иңде. — Әллә оныттылармы икән? Бер урында тору туңдыра башлады. Оган үзенчә мыгырданып алды да: — Караңгы төшә бит инде, әллә җәяү китәбезме? — диде. — Көрт ерыпмы? — диде Ястребов. — Ике чакрымнан егылырсың. А вот жрать охота, да. — Жрать-то жрать, а што, если өни не придут? Килсәләр дә, төнлә аларны ничек табарлар икән? Солдатлар сукмак буйлап йөгереп-йөгереп киләләр. Ярмөхәммәт урманга кереп торырга кирәклеген әйтте, урманда ышыкта җылырак та, учак ягып та була. — Юк! — диде сержант. — Урман янында без күренмәячәкбез. Транспортер безне каян тапсын аннары. — Учак ягарга шырпы да алмаганбыз, — диде Оган. Дүртесенең берсе дә тәмәке тартмый. Каян килсен шырпы. Төн җитте. Урманга кереп ышыкланырга кирәк, дип, Ярмөхәммәт тагын кабатлады. — Нет! — диде сержант. — Моннан күчмибез. Аймыл булырбыз. Алар безне шушы урыннан эзләячәк. Йөгереп килүләр бетте. Адымнар салмакланды. Карын өзелеп төшәрдәй булып ашыйсы килә. Стариков бөтенләй хәлсезләнде. Ашамаса, ул түзә алмый инде, бичара. Стариков калкып торган кар катламы табып, аркасын шул катламга терәп кырын ятты да тезләрен шинель итәге белән каплады. — Ятма, — диде Ярмөхәммәт. — Ятма, Степа, оеп китәрсең. Күңелләргә өметсезлек иңде. Ачыгу, салкын үз эшен эшли. Стариков янына Оган чүгәләде. Бераздан Ястреб та алар янына җылышты. Ярмөхәммәт әле һаман йөренә, сикергәли. — Оныттылар, — диде Оган. — Шушында кәкрәеп катарбыз микәнни? — диде Ястреб. — Юк, — диде Ярмөхәммәт. — Онытсалар да, казармага кайткач, исләренә төшәчәк. — Исләренә төшәр вакыт узды бит инде, транспорт әллә кайчан монда булырга тиеш... Ялкау гына әйтелгән бу сүзләр тора-бара бетте. Ярмөхәммәт : — Торыгыз! Оеигып катасыз бит, — дип, аларны берничә тапкыр селкетеп карады. Җегетләр салкынны сизми, ачлыкны онытты: аларны арыганлык басты. Җегетләрнең тәне генә түгел, зиһеннәре дә ойый иде, ахрысы. — Болай булса, катып үләбез, — дип, Ярмөхәммәт урманга таба китте. Ара-тирә артына борылып карый-карый, ул урман авызына җитте. Буран чыкмаса, ул иптәшләрен югалтмас. Килгән юлдан кире кайтыр. Урманда, бил тиңентен көрт ера-ера, ул коры куак җыйды. Күтәрә алган кадәр утын алып, ул янә иптәшләре янына кайтты. Солдатлар ничек калган булсалар, шул хәлдә ята. Алар үлем исереклеге белән йоклый иде. Стариков уртада, ян-якларда Оган белән Ястребов. Танк тавышы ишетелмәсме, фара-искатель яктылыгы күренмәсме дип, Ярмөхәммәт әледән-әле күтәрелеп карый. Үзе учак кабызырга маташа. Ул вак-нечкә чыбыкларны сындырып өйде. Бүрек колакчынын тешләре белән ертып, күп итеп мамык алды. Куен дәфтәрен вак кисәкләргә тураклап, нечкә чыбыклар өеме астына куйды. Кесәсендәге чакматашны алды. Чакматаш күн янчыкта иде. Чакматаш астына коры-җылы ку куеп, тимер кисәге белән ташка сукты. Бераз маташканнан соң, очкын куга төште, Ярмөхәммәт карга тезләнеп, ике учы белән каплап, утны сүндермәскә тырышып, салмак кына өрә башлады, ку кабынды. Ку ялкынын кәгазьгә тигезде, кәгазьгә ут капты. Кәгазьдән мамыкка, мамыктан нечкә коры чыбыкларга күчеп, ялкын үрли башлады. Ярмөхәммәт ялкынга вак чыбыклар бирә, кәгазь кисәкләрен каптыра, мамык өсти. Хәзер учакны җилгә тапшырырга кирәк. Кар даласы уртасында дөрләп учак яна. Болай булгач, катып үлмибез, Алла боерса, дип сөйләнә-сөйләнә, Ярмөхәммәт тагын урманга утынга китте. Икенче кайтканда Ярмөхәммәтнең җеп өзәр хәле калмаган иде. Сүнә язган учакны тергезеп, бар утынны ут өстенә өеп, ул җегетләр янына җылышты. Аркасын учакка куеп ятты. Хәзер ул битараф. Катып үләрбез дип тә уйламый. Учак уты төшеп, янарбыз дип тә борчылмый. Ал арны алырга килерләрме, юкмы дип тә хафаланмый. Аның бер генә максаты бар: йокы. Үлеп арылган. Үтереп йокы килә. Изелеп, таралып китәсе килә. Ул бала кебек бөрешеп ятты. Яту белән йокыга китте, аңын югалттымы, әллә үлем исереклегенә чумдымы? Ул бардан юк булды. Аларны икенче көнне төш авышкач кына эзләп таптылар. Ярмөхәммәт төшендәме, өнендәме ишетте ул тавышларны: танк гөрелтесе, шау-шулар әллә кайдан җир астыннан килә кебек. — Иптәш капитан! Монда-а! — Живы? Живы они? — Кажется живы! Вон костер они разбили... Госпитальдән алар тиз чыкты. Ярмөхәммәт икенче көнне үк аягүрә йөреп китте. Ястреб өч көн тәне кызышып ятты да терелде. Оганның сул терсәге өшегән, ул атна чамасы дәваланды. Стариковның ике аягы да өшегән иде. Ике аягының да бармакларын кистеләр. Бу хәбәр бөтен ротаны тетрәндерде. Стариков госпитальдән култык таяклары белән чыкты. Степан Стариков икенче группа белән комиссоваться итте. Аны бөтен рота озатты. Ә Ястребов, Оган, Ярмөхәммәт вокзалга чаклы барды. Ярмөхәммәт Старикка карады. Мескенлек шәүләсе Степанның йөзенә ныклап ябышкан иде. Барысы да Ярмөхәммәтне мактый. — Ярый булмаса, өчесе берьюлы катып үләсе булганнар... — диләр. Хикмәт мактаудамыни? Кеше әнә сөйгән кызы янына култык таягы белән кайтып китте. Надясы аны ничек каршылар? Болай да юаш Степан гарип килеш ничек яшәр? Мактаулы ротадагы бу хәл нәтиҗәсез калмады. Капитанны башка частька күчерделәр. Җегетләрне барып алырга тиешле танк командирын рядовойга төшерделәр. Солдатлар: — Шул кирәк аларга, — дип сөйләсәләр дә, Ярмөхәммәт сүзгә катышып, гаеплеләрне сүкмәде. Алганнар, төшергәннәр, күчергәннәр... Степанга шуннан ни юаныч? Шул... Башкаларга сабак булсын дисәләр генә инде. СӨЮ Баштарак якага-яка килгән Ястреб белән Огонь ныклап дуслашты. Алар самоволкаларга да, увольнениеләргә дә бергә чыга. Кайткач, төне буе чышы-пышы кызлар турында сөйләшәләр. Ниндидер бәйрәм көнне иртән дневальный кычкыра: — Огонь! Оган Хопеев! На выход к КПП! Оган КППда озак тормады, дөнья беткәндәй, казармага кайтып керде. — Ястреб! Палундра! — диде ул. — Нәрсә булган? Ут капканмы КППга? — диде сержант. — Юк, КППга ут капмаган, — диде Оган. — Безнең мероприятие дөрләп яна! Зина килгән проходнойга. Атасы кайткан. Бәйрәм кырылды... — Син нәрсә-ә, Огонь? — дип күзен акайтты Ястреб. — Төп башына утырдыкмыни? — Выход ес! — диде Оган. — Зина белән Тамараның подругасы бар икән. Людмила исемле... — Ә-ә, — диде Ястреб. — Теге ямьсез кызмы? — Шул, — диде Оган. — Өч бүлмәдә бүген берүзе икән. Шул арда утырабыз. Но тагын бер җегет кирәк, ди. Людмила өчен, панимаешь? — Братья танкисты! — диде Ястреб. — Бәйрәм уздырырга бер вакансия бар! Кем? Елгыр рядовой Бенедектинов, беренче булып: — Мин! — диде. Өч җегетнең өч кыз янына бәйрәм уздырырга киткәнен күреп бөтен рота көнләште. — Вәт бәхет! Бәйрәм, табын, хатыннар, ә, — диештеләр. Ярмөхәммәт спортзалда җан тиргә батып, гер-штанга күтәргәч, душта юынды да йокларга ятты. Ул ятып та өлгермәде, лафырдап Бенедектинов кайтып керде. Керде дә рәхәтләнеп көләргә тотынды. — Кая тегеләр? Нигә көләсең? Нигә иртә кайттың? Әллә куып чыгардылармы? — дип, солдатлар бер-бер артлы сораулар яудыра. — Алар калды, — диде Бенедектинов. — Ал арның эш җайланган анда. — Ә син нигә кыз куенында түгел? — Ха! Обманули дурака Бенедектинова... Барып керсәк, ямьсез бер кыз утыра... Ха-ха-ха... Бите кып-кызыл... Муртайган, картаеп беткән нәмәрсә... Ха-ха-ха... Ә үзләренеке — во-лядь... Аракыларын эчтем дә, туйганчы ашадым да, марш-бросок ясадым, ха-ха-ха... — Их, син дурак, — диде Ястребов икенче көнне Бенедектиновка. — Служба беткәнче балда-майда гына яши идең бит... Бай бит алар... Карт булса да, кыз икән әле ул... Тагын бер увольнениедә алар ямьсез кыз янына башка рота солдатын алып киттеләр. Ул җегет тә икенче тапкыр Людмила янына барырга теләмәде. Берсендә Ястребов Ярмөхәммәткә ялына башлады. — Слушай, Ярый, будь другом, а... Коткар безне... Зинаның аталары өйдә. Тамараның әнисе авыру... Ну... Өч кыз бар... Берсенә ия юк... Аның квартирасында түл әйт итәбез, ул ялгыз утырса уңайсыз... Әйдә, Ярый, бер кичкә генә... — Ә-ә, теге ямьсез карт кыз Людмила янынамы? — диде Ярмөхәммәт. — Ямьсез инде ямьсезен... ну ике сәгатькә генә түзәрсең инде, Ярый, ә? Ну бераз ашап-эчеп утырырсың да, аны, түл әйт итәргә дигән булып, урамга алып чыгып китәрсең дә, берике сәгать йөреп керерсез... Күн инде, бу яхшылыгыңны мәңге онытмам, ә? Ярмөхәммәт сүзсез генә киенә башлады. — Ну вот, молодец, — диде Оган. — Ты настоящий друг! Юлда барганда да җегетләр Ярмөхәммәтне юаткандай сөйләнеп барды. — Түз инде, однокашник бит син... Дуслар хакына ямьсез хатын янында түгел, аждаһа авызында да утырырсың... Килеп җиттеләр. Хатын-кызлар табын әзерләп, музыка җибәреп, җегетләрне зарыгып көткәннәр, сизелеп тора. — О-хо, прибыли три танкиста! — дип кычкырды бер яшь хатын. Монысы Оганныкы булып чыкты. Кухня ишегендә тагын бер тубал баш күренде, бүген генә начес ясаткан икән. Анысы Ястребныкы. Алар, үз ирләрен каршылагандай, чупычупы үбешеп алдылар. — Бу безнең дус, Ярый! Хәтәр танкист! — диде Оган. — Ах, Ярый? — диде беренче хатын. — Ишетә беләбез... Мин Зинаида. — Тамара! — диде тубал башлысы. — Люда, Люда, кунаклар килде, — дип кычкырды Зинаида. Зур бүлмә ишегендә өченчесе күренде. — Бу — механик-водитель наивысшего класса, Ярый! — диде Ястреб. Люда Ярмөхәммәткә кулын сузды. — Людмила, — диде, ә соңыннан: — Михайловна, — дип өстәп тә куйды. Бераз эш-мәшә килгәч, табын янына утырыштылар. Өстәлдә ниләр генә юк. Салат-мазар, колбасаның дүрт төрлесе, чөгендер, кәбестә-кыяр... — Хәзер пилмән булыр, җегетләр, — диде Зина. Ул чәрелдәп көлә, Тамарасы да сөйләшергә атлыгып тора, алар икесе дә куана. Әйтерсең монда хуҗа Люда түгел — алар. Людмила Михайловна уңайсыз елмая, гел кухня белән ике арада йөри. Ниһаять, ул да өстәл янына утырды. Ярмөхәммәт сиздермичә генә хуҗабикәгә карап алды. Аны чамадан тыш ямьсез кыз күрергә ышандырып бетергәннәр иде инде. Ярмөхәммәт Люданың яхшы якларын эзли башлады. Баксаң, ярыйсы гына матур гәүдәле, йомшак хәрәкәтле, тыйнак бер зат икән ул Люда дигәннәре. Чәче дә тегеләрнеке сыман ясалма алты айлык бөдрә түгел, тигез итеп урталай ярылып, бер толымга үрелгән. Чырае да ямьсез түгел. Дөрес, Люданың битендә кызгылт тимгелләр күп. Җегетләр әйткәнчә, бетчә дә, укра да түгел: тимгелләр генә. Шул тимгелләр аның чыраен кызыл итеп күрсәтә. "Кияүгә чыккач озакламый бетәчәк ул тимгелләр, — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Аксыргак тамырының сыек төнәтмәсен сөрткәләсәң дә бетәчәк ул". Людмила нәрсә беләндер шул тимгелләрне бастырып яндырган, яндырган урыннар кутыр сыман элпә белән капланган. Алай ярамый бит. Марганцовка белән яндыргандыр ул аларны. Тиле. Үз хәлендә калсалар, әйбәтрәк булыр иде. Ашап-эчеп алгач, музыка тыңлаган булдылар. Аннан соң янә өстәл янына утырдылар. Бераздан соң Оган Ярмөхәммәткә күз кысты, янәсе: "Бар инде, урамга чыгыгыз, ике сәгатьсез кайтмагыз!" Ярмөхәммәт, егетләр кушканга, түгел, чын күңелдән: — Людмила Михайловна, әйдәгез, бераз урамда йөреп керик, — диде. — Үзем дә шулай әйтергә авыз ачкан идем, — дип, Люда плащын алды. Урамда аяз, рәхәт вакыт. Паркта кеше юк диярлек. Бөтенесе үз өйләренә кереп посканнар. Бәйрәм итәләр, һәр тәрәзәдән акырып җырлаган, кычкырып көлгән авазлар ишетелә. Кайдадыр сүгенәләрме, сугышалармы... Алар сүзсез генә атлый. — Ярый! Мөмкинме, мин сезне култыклап алам, ә? — диде кыз, рөхсәт сүзен дә көтмичә, Люда кулын Ярмөхәммәтнең терсәге астына тыкты. Ярмөхәммәт селтәп бара торган кулын каеш аелына куйды. Гаҗәп гади, гаҗәп килешле итте Люда. Ярмөхәммәткә рәхәт булып китте. Сүзсез баруы башта кыен кебек иде. Кызның кулы тию белән әллә ничек җиңеллек тойды ул. Юк! Җегетләр хаклы түгел. Люда ямьсез кызлар рәтенә керми. Ул гаять җиңел гәүдәле, ягымлы кыз. — Ә нигә сезне Ярый диләр? Сез бик сабыр кеше бит, — диде Люда. — Минем чын исемем Ярмөхәммәт... Шуннан кемдер кыскартып, Ярый дигәндер инде... "Ярый" — урысча "Ладно, сойдет, подходит" дигән сүз... — Ә-ә, алайса ярый! Әллә, минәйтәм, Ярый бик дуамал кешеме икән дип уйлаган идем... Алар мороженое кафесына кереп утырды. Кафеда аталы-балалы кешедән башка, берәү дә юк. Аулак, тыныч, рәхәт. Аулак кафеның аулак почмагындагы өстәлне сайлап, яхшы иттеләр алар. Ярмөхәммәт ике өлеш туңдырма, бер шешә шампанское алды. Люданың йөзенә шатлык йөгерде. Шампанское өчен түгел, Ярмөхәммәтнең җегет булуы аны сөендерде булса кирәк... Шампанское, мороженое, аулак урын, җегет белән кыз... Моннан да матур мизгелләрнең булуы мөмкин түгел... Менә ни өчен елмайды Люда. Люда да, Ярмөхәммәт тә шәрабны күпләп эчмәде, йотымлап-йотымлап нибарысы берәр бокал шампанское бетерделәр. Бераздан соң Люда кинәт үзгәрде; ул тәрәзәгә карап, уйга калды... — Вы знаете, Ярый, — диде кыз. — Я про вас знаю... Очрашкан чакларда Зина да, Тамара да, дусларыгыз да сезнең турыда сөйләшкәлиләр... Сез аз сүзле... Кыю... Гадел... һәм сәер кеше... Сезгә ялгызлык оттгый... — Сез хаклы, — диде Ярмөхәммәт. — Миңа ялгызым да күңелсез түгел... — Димәк, сезнең кайгыгыз бар... — Мин үземә шөгыль таба беләм, Людмила Михайловна, — диде Ярмөхәммәт. — Шуңа күрә мин ялгызлыктан курыкмыйм... Люда күзен сирпеп кенә Ярмөхәммәткә карап алды да бокалындагы шампанское бөрчекләренә текәлде. Байтак кына бокал төбеннән күтәрелгән бөрчекләргә карап утыргач, кинәт әйтте: — Ярый! Я знаю... я не красива... Рәхмәт сезгә... тарсынмыйча култыклашып минем белән барган өчен... кафеда утырганыгыз өчен... Ярмөхәммәт көтелмәгән бу ярсудан, әрнү бәреп чыгарган хисләрдән каушап калды. Ул ни әйтергә белмичә: — Людмила Михайловна... — диде. — Дәшмәгез, Ярый! Юатмагыз, зинһар... Әгәр мине рәнҗетәсегез килмәсә... Кичерегез, шәраб башыма китте... Юк!.. Ялганлыйм... Шәраб түгел, үземнең сөйлисем килә... Минем бит чын дустым юк, Ярый... Шушы сүзләрне әйтер өчен чын дус кирәк... Мин сезне беренче күрүдә үк таныдым: сез чын дус... Сез беркайчан да, беркемгә дә минем бу сүзләремне җиткермәячәксез... Сезгә кергән сер сезнең эчтә үлә... Миңа шундый бер кеше кирәк иде... Мине тыңлый алырлык. Тегеләргә ярдәм йөзеннән генә булса да, мине култыклап урам буйлап узардай батыр кеше кирәк иде миңа... Сез барысыннан да батыр булып чыктыгыз... Минем атаманам тигез. Әйбәт кешеләр алар. Икесе дә институтта укыта. Аларның сөенече дә мин, аларның кара кайгысы да мин... Шул олпат кешеләрнең бердәнбер ямьсез кызына инде егерме алты яшь... Әле мине бер мәртәбә дә үпкәннәре юк... Ямьсез мин... Ләкин мин Зиналарның чибәрлегеннән көнләшмим. Аларга Алла биргән... Үз өлешләре. Ни өчен сөйлим соң мин сезгә боларны? Минем максатым юк, Ярый. Сез башка милләт кешесе, сез авылыгызга кайтып китәсе кеше. Сез монда вакытлыча гына. Мин сездән алты яшькә олы. Нинди максатым булсын минем? Сезнең мәгънәле, итагатьле булуыгыз күңелемне йомшартты... Алар бит минем янга әллә ничә солдат алып килде. Солдатларга минем янәшәдә утыруы шундый кыен... Сизми бу бичара дип уйлыйлармы инде алар. Өченче кыз артык булганга Ястреб белән Огонь шулай эшли. Ал арга ачуым юк. Ал арның үз мәшәкатьләре. Йөрсеннәр... Миңа сездән берни кирәкми... Менә шушы бер утыру өчен мин сезне гомерем буена онытмаячакмын... Рәхмәт!.. Люданың тавышы бер-ике тапкыр калтыранып алды, ләкин ул бугазына басып менгән яшьләрен, үксеп җыларга теләвен җиңеп, елмайды. Шушы елмаюның никадәр авыр икәнен, никадәр көч таләп иткәнен Ярмөхәммәт сизде. — Бәйрәм белән котлыйм сезне, Людмила Михайловна! — дип, Ярмөхәммәт бокалын күтәрде. Бокаллар сизелер-сизелмәс кенә чәкеште. Икесе дә бераз шәраб йотып куйды. Ярмөхәммәт кызга карады. Люда бу юлы күзен яшермәде. Ике күз бер-беренә күнегеп беткәч, Ярмөхәммәт әйтте: — Людмила Михайловна, сез ямьсез түгел! — диде. Кыз "Минем күңел булсынга гына шулай әйтәсез" дигәндәй, Ярмөхәммәткә сынап карады. Җегетнең күзләре алдамый иде. Люда моңсу гына елмайды. Кафедан чыкканда Люда Ярмөхәммәтне култыклап алды. Ул гәүдәсе белән Ярмөхәммәткә сыенды. Ярмөхәммәтнең беләгенә ныграк таянып атлый. Паркны ике кат йөреп чыккач та, алар кайтырга ашыкмады. "Сез ямьсез түгел" дип Ярмөхәммәт ялган әйтмәде. Дөрес, кинәт караганда, беренче күргәндә кызның йөзе матур түгел кебек. Сөйләшә башлагач, озак кына Людага карап торгач, аның ямьсезлеге югала. Кыз матур күренә башлый. Люда телефон-автоматтан өенә шалтыратты. — Алло! Зина, это ты? Разве... Уже десять часов?.. О боже... Они ушли?.. Ладно, Зин, ключь оставь под половиком. Я сейчас приду... Люда будкадан чыкты. — Танкистлар кайтып киткән... — диде ул. — Сәгать ун икән инде... Сезнең вакыт чыгып бара бит... Барыгыз, йөгерегез... — Мин сезне озатып куям, — диде Ярмөхәммәт. — Өлгерермен әле... Алар җитәкләшеп йөгерә-йөгерә кайтып китте. — Хушыгыз! — диде Люда. — Тагын килегез! Ярмөхәммәт, үзе дә сизмәстән, Люданың кулын җиңелчә генә үзенә тартты. Май аеның җылы-рәхәт җиле сыман, кыз Ярмөхәммәткә сарылды. Иреннәр иренгә бик сак кына тиде. Люданың акылдан язардай хәлдә икәнен Ярмөхәммәт аңлады. — Кереп ятыгыз! — диде җегет. Сүз урынына Люда Ярмөхәммәтнең кулын каты итеп кысты да, ычкындырмыйча гына иелеп, аяксөрткеч астыннан ачкыч алды, ишекне ачып, Ярмөхәммәтне өенә алып керде... Ярмөхәммәт таң атып килгәндә самоволкага йөри торган яшерен тишек янында иде. Шулчак тавыш ишетелде: — Ярый, ядрёный! Где ты ходнпгь? Бу Оган иде. — Хәзер проверка була, капитан кереп чыкты казармага, син юк. Без әйттек, што синең живот пошел, и син туалетта утырасың... Чишен! Полковник үзе тикшерә бүген. Ярмөхәммәт тиз генә чишенеп, итегеннән башкасын Оганга тоттырды. Оган аның киемнәрен кочаклап, казармага чапты. Ярмөхәммәт туалетка кереп китте. Ул трусик, күнитек кигән килеш казармага кайтып килгәндә, тикшерүчеләр группасы очрады... — Нишләдең, Ярый? — диде капитан. — Менә увольнениегә чыккач, базарда тозлы кыяр ашаган идем, — диде Ярмөхәммәт. Шуның белән үтте. Иртән ул танкистларның казармада ду килгәннәрен ишетте. Сүз аның турында иде. — Ну, Ярый, вот, Ярый, а! Герой! Настоящий герой наш Ярый! — Увольнениедән соңга калды, тотылмады — бер батырлык. — Хатыннар янында йоклап кайтты — ике батырлык. — Ямьсез карт кыз янында кунган өчен аңа — Орден боевой Славы! Көлә халык. Вәт рәхәт кешедән көлү. Кемдер, чи бәрәңге түгәрәгеннән орден ясап, аның гимнастеркасына ябыштырып та куйган. Ярмөхәммәт дәшмәде. — И-их, күзле бүкәннәр, — дип ишетелер-ишетелмәс кенә әйтте дә бетте. Ярмөхәммәт юынып, киенеп ашханәгә кергәч, Оган белән Ястребов, икесе ике якка утырып: — Иә, ничек? Кайда булдыгыз? Нишләп йөрдегез? — дип сораштыра башлаган иде, Ярмөхәммәт ал арны кырт кисте: — Җегетләр, үз эшегезне белегез! Шуннан соң Ярмөхәммәт увольнениегә еш чыга башлады. Оган белән Ястребовның очына-очына мактанулары да сирәгәйде. Алар да, Зина да, Тамара да Людадагы үзгәрешне сизмичә калмады. Люда еш елмая. Дәртле итеп көлә. Эштә дә хәрәкәтчән, өйдә дә балкый. Ни гаҗәп, Люда күзгә күренеп матурайды. Людага карасаң, яшисе килә, аны сөясе килә. Огонь белән Ястреб менә ни өчен аптырый иде. — Кая булган аларның күзе? Люда чибәр икән бит! Шулай хезмәт итеп соңгы айларны санап ятканда, Оганга телеграмма килеп төште. "Аниз кияүгә чыга. Туйлары унынчы сентябрьдә" диелгән иде кәгазь кисәгендә. Башына күсәк белән суккандай, Оган әңгерәеп торды да үзенчә нидер мыгырданды. Сораштырган кешеләргә җавап бирмичә бер-ике көн йөрде дә, якшәмбе җитүгә, увольнение алып, шәһәргә китте. "Зинаидасы янына китте бу" дип уйлады барысы да. Ләкин икенче көнне иртән Оган кайтмады. Ярмөхәммәт белән Ястребов Зинаидага шалтыратты. — Юк! — диде Зина. — Якшәмбе көн ул минем янда булды да сәгать уннарда китте. Мәсьәлә ачык: Оган Кавказга кайтып киткән. Рәсми телдә бу дезертирлык дип атала. Бөтен часть купты. Оганның автоматын сүтеп, биштәренә салып киткәнлеге беленде. Бер атна тревога шартларында яшәделәр. Икенче атнаны билгеле булды: Оганны Мәскәү — Махачкала поездында кулга алганнар. Харап булды җегет. Нигә кирәк иде аңа бу башсызлык? Кемнән үч алырга теләде икән Оган? Анизданмы, әллә кияү җегетеннәнме? Кеше хәлен кеше белми... Кайтырына ярты ел калгач — трибунал. Күргәзмә суд оештырдылар. Оганны танырлык түгел иде. Ул ябыккан, күзләре эчкә баткан. Элеккеге шаян җегеттән карачкы шәүләсе генә калган. Судка Зина да килгән иде. Ләкин Оганда Зина кайгысы юк иде. Хөкем вакытында Оган үкенмәде дә, ялвармады да. Сорауларга кыска-коры җавап бирә барды. — Я виноват перед присягой! Но выйду на свободу — убью обоих! — диде ул соңгы сүзе итеп. Судтан соң "картлачлар" бик боек йөрде. Салагалар шаулый, сугыша. "Картлачлар" авыр кичерде бу вакыйганы. Анизның хыянәтен авыр кичердеме алар? Әллә Оганның язмышын уйлап, шулай басылдымы алар? Салагалар арасында үртәш, мыскыл итеш бара. "Кабатлана!" дип уйлады Ярмөхәммәт. Ястреб Тамара белән һәр якшәмбе очраша. — Ярый! — диде ул Ярмөхәммәткә. — Пожалуй, мин сверхсрочныйда калырмын. Ал арның туенда Ярмөхәммәт белән Люда да булды. Зина да бер җегет белән килгән иде. Шулай да Ярмөхәммәт Зинаның йөзендә Оган сагышын күрде. Бәлки, шулай тоелган гынадыр! — Ярый, бәлки, сиңа да монда калыргадыр? — диде Ястребов. Ярмөхәммәт Люданың бу теләген белә иде. — Нет, Ястребов! — диде Ярмөхәммәт. — Я не могу здесь остаться. Ярмөхәммәтнең моңы булып, Люда монда калыр. Люданың әче сагышы булып, Ярмөхәммәт ватанына кайтып китәр. — Ты, Ярый, уезжай с чистой совестью! Ты мне ничем не обязан... Я тебя люблю! И этого хватит! Спасибо, что ты есть на свете! Прощай! — диде Люда. Люданың анасы белән атасы да, сак кына: — Может быть останешься? — дигәннәр иде дә, Ярмөхәммәт сабыр гына, әмма икеләнер урын калдырмыйча: — Юк! Мин китәм! — диде. Ярмөхәммәтне озатырга рота белән вокзалга төштеләр. Ястребов, Ярмөхәммәтнең култыгыннан алып: — Ярый! То, что женщины тебе в любви объясняются, естественно! Вот я тебе сейчас скажу: полюбил я тебя по настоящему! Спасибо! Адреса у нас есть. Пиши. Пиши всегда. Пиши, когда тебе счастливо живется, и тогда, когда тебе трудно. Мы не должны забывать друг друга. Ярмөхәммәт, вагон тәрәзәсенә маңгаен терәп, озатучыларга карады: "картлачлар" вагонга ияреп кул болгый. Люда платформа беткән җиргә хәтле кул болгап килде дә туктады. Поезд кызулый башлады. Люда кул болгый. Икенче кулы белән авызын каплый. Люданың җылаганын Ярмөхәммәт белә. Авыр солдат хезмәте беткәнгә сөенергә кирәктер бит инде югыйсә, ә ни өчен соң Ярмөхәммәт тирән көрсенде? Еракта, платформада Люда; аннан әз генә арттарак — Зина, Ястреб белән Тамара кул болгый. Вагон борылмада янтаеп китте, Ярмөхәммәтнең маңгае пыялага бәрелде — озатучылар күренмәс булды. Аерылу сагышы, поездга кереп, бик озак барды... КЫЗ УРЛАУ Хәрби хезмәттән соң бер ай ял итәргә уйласа да, Ярмөхәммәт атна чамасы йөргәч, тракторга утырды. Шылтыкпылтык йөри торган тракторны рәтләп, үкертеп эшли башлады. Эше җайлангач, ике утырып бер уйлады да өйләнергә булды. — Әнкәй, мунчаңны ягып, бәлешне сала тор, — диде Ярмөхәммәт. — Ни булды, улым? — дип сорады анасы. — Кыз урларга киттек! Сиңа килен апкайтабыз! — дип, Ярмөхәммәт чыгып китте. — И Ходаем, кешечә кылан, улым, — дип калды анасы. Хурлыгаянның: — Кеше баласын рәнҗетә күрмә, балакаем, — дигән сүзләре ишетелеп калды. Кияү җегетләре Рәүф белән Галимхан... Караңгы төшә башлау белән өчәү, бригадир атын җигеп, кыз урларга китте. Аз сүзле бу өч ахири арасында иң телчәне Галимханның сорарга кыюлыгы җитте. — Кая барабыз? — Кормашбашка! — диде Ярмөхәммәт. — Килен кем? — Рәйсә! Сораулар тукталды. Кормашбаш Рәйсәсен җегетләр белә. Фермада сыер сава. Яшьтәшләре үрчеп ята. Ул утырып калырга йөз тоткан сабыр гына, ямьсез генә бер кыз инде. Ярмөхәммәт җегетләрнең уен укып бара иде. — Миңа Рәйсәдән башка бер генә озын чәч тә кирәк түгел! — диде Ярмөхәммәт. Җегетләр дәшмәде. Рәүф үзенчә мыгырдый башлады. Җырлавы идеме җегетнең, зарлануы идеме, берәү дә аңламады. Дилбегә тотып утыручы Галимхан, атны куалаган булып, чөңгерә башлады. — Фиют, әйдә, алаша-а! На-а... Ат, койрыгын селтәп, ризасызлыгын белдерде дә, көр тавыш чыгарып, йөрәк кага-кага юыртып китте. Ярмөхәммәт армиядән Рәйсәгә ике хат язды. Берсендә фоторәсемен салды. Ике хатның берсенә бер җавап килмәде. Ярмөхәммәт, Рәйсә кияүгә чыккандыр дип, өметен өзде. Кичә учетка басарга хәрби комиссариатка баргач, Кормашбашның бер җегете белән сөйләшеп киттеләр дә Ярмөхәммәт сак кына Рәйсә турында сораштырды. Беленде ки, Рәйсә фельдшерлыкка да укырга бармаган, кияүгә дә чыкмаган, ата-анасы янында яшәп ята икән. Кормашбашка җитәрәк, хәрби киңәш уздырылды. — Хәзер үк Рәйсәләргә барсак, сизенерләр, — диде Рәүф. — Җегетләр уенда чакта барыйк! Риза булса, җегетләр шәйләми кала, — диде Галимхан. — Уен таралганны көтик мәллә? — диде Рәүф. — Юк, ярамый, — диде Галимхан. — Уен таралгач, капка төбе саен өер була. Тәртә башын эләктерерләр. Тәртә башын гына эләктереп калсалар ярый, үзебезгә эләктерүләре дә бар... Кормашбашлар алар гел йодрык төйни торган халык. — Анысы куркыныч түгел, — диде Ярмөхәммәт. — Без дә өч солдат. — Ьәй, — диде Галимхан. — Рәйсә өчен кем сугышсын! Рәүф терсәге белән Галимхан-ачык авызның бөеренә төртте. Галимхан "һык" итеп куйды. Ул дәшмәде. Хатасын аңлап алган иде. Ярмөхәммәт тә аның тел төбен бик яхшы сизде: утырып калган ямьсез Рәйсәнең кемгә кирәге бар. Андый кызны урлаганыбыз өчен Кормашбашлар рәхмәт кенә әйтергә тиеш! дигән мәгънә ята иде Галимхан сүзләрендә. Ярмөхәммәт караңгыда рәхәтләнеп елмайды. Сукырлар, күзле бүкәннәр бит сез дип уйлады ул. Хәл ителде. Күп уйлап тормастан, туп-туры Рәйсәләргә барып керергә. Ат янында Рәүф кала, Галимхан белән булачак кияү өйгә уза. Йокларга әзерләнеп беткән хуҗалар озак ачмады. Башта Рәйсәнең атасы, аннан анасы, берни аңламыйча: — Без кунарга кертмибез, әнә кызсыз кешеләргә барыгыз! — дип ишекне ачмадылар. — У-һу, — диде Галимхан. — Кызларын каты саклый болар. Бераздан өйалдына Рәйсә чыкты. — Кем бар анда? — дигән тавыш ишетелде эчтән. — Рәйсә, бу мин, Ярмөхәммәт... Ярмай авылыннан Хәйруллин... — Әстәгъфирулла, — дип сөйләнә-сөйләнә, каушый-каушый ишек келәсен алды да Рәйсә үзе тиз генә өйгә кереп китте. Күрәсең, ул эчке күлмәкчән генә булгандыр. Өйдә ут кабыздылар. Рәйсә, каушый-кабалана шәл бөркәнеп, бүлмәчтән чыкты. Ата белән ана: — Ьи-и, танышларсыз икән, алайса узыгыз, утырыгыз солдатлар, — дип самавыр хәстәрли башладылар. Янар-янмас калтырап торган җиделе лампа яктысына күз ияләшкәч, Галимхан Ярмөхәммәткә төртте. Ярмөхәммәт дустына карады. Дусты тәрәзә кашагасына таба ымлады. Кашага өстендә Ярмөхәммәтнең солдаттан җибәргән рәсеме эленеп тора иде. Рәсем матур чигелгән чүпрәк кысага урнаштырылган. Рәйсә Ярмөхәммәтнең карашын тотып алды. Кыз оялды кебек. Ата белән ана да тәрәзә өстендәге рәсем белән Ярмөхәммәт арасындагы бәйлелекне күптән сизгәннәр иде, ахрысы. Сүзне Галимхан башлады. Ул, погонсыз гимнастеркасын билендә рәтләп, уң аягын алгарак сузып, күн итеге өстеннән чыгарылган чалбарына ишарәләгәндәй: — Абый кеше... ие, апа кеше... — дип каккалады-суккалады — кодалау эшен башлап җибәрде. Ул үзләренең кем икәнлекләрен, Ярмай-Урак кешеләре икәнлеген әйтеп, Ярмөхәммәтнең нәсел-нәсәбен мактап бетергәнче чәй дә өлгерде. — Салихҗан абзый, сезнең кызыгыз Рәйсәне менә шушы Ярмөхәммәткә сорап килдек. Ие... Фатихагызны бирәсезме? Рәйсә, кинәт торып, янә бүлмәчкә кереп китте. Ана белән ата сүзсез калды. Ана кеше кызы янына таба атлады. Ике җегет каршында ата кеше ялгыз калды. — Алай икән... — диде хуҗа. — Әллә ничек була бит әле бу... Рәйсә дә бу турыда колакка төшермәде дигәндәй... Ул үзе дә... ни бит... кызым, анасы, чыгыгыз әле... Аралыктан тын гына Рәйсә чыкты, аны әйдәләгәндәй, анасы күренде. Хатын-кызлар мич янындагы эскәмиягә утырды. Ярмөхәммәт кызга карамаса да, аның җылаганын сизде. Тик ни өчен Рәйсә җылый, шуны гына аңламады. Үзенә кияү табылганга җылый идеме ул? Әллә ата-анасыннан аерыласын уйлап җылый идеме? Ярмөхәммәт бу сорауга җавапны байтак гомер узгач кына, иске мәктәп янында уйланып торганда гына аңлата алыр. Моңа кадәр бер генә яклы мәхәббәтнең икенче яртысы табылуга сөенеп җылау булган икән ул. — Кызым, — диде ата. — Анасы... Менә бу җегетләр бик олы эш белән йөри икән бит. Син соң... үзең ничек дигәндәй... — Хуҗа җегетләргә борылды. — Мин синең атаң Хисбулланы да, бабаң Айдулланы да яхшы белә идем... — диде. — Дөнья бәһасе кешеләр иде, мәрхүмнәр... Кызым, анасы... ничек уйлашыйк соң инде? Читен тынлыктан чыгар өчен Ярмөхәммәт җай тапты: — Мин бит сиңа хатлар яздым, Рәйсә... — диде ул. Ярмөхәммәтнең язган хатларын Рәйсә чынга алмаган икән, чөнки аңа кадәр кемдер шаяртып биргән адрес белән солдатлар аңа мәхәббәт хатлары язганнар. Кормашбаш җегетләренең рәхимсез шаяруларыннан соң Ярмөхәммәт хатлары да җавапсыз калган. — Кызыбыз риза, — диде ана. Ата-ана ярәшүне йола буенча башкарырга теләделәр. Ярмөхәммәт эшне коры тотарга уйлады. — Бабай, — диде ул, кинәт чын кияүгә әверелгәндәй. — Буш кул белән кайтып булмас. Йоласын соңыннан эшләрбез. Мин Рәйсәне, рөхсәт итсәгез, урлап качам. Аннан соң ул Рәйсәгә якын килеп, серле, мавыктыргыч итеп: — Киен, Рәйсә, берни алма! Бер төенчек! Ату хәзер җегетләр уеннан тарала. Рәйсә берсүзсез киенде, анасы әштер-өштер генә тутырган төенчеген алды. Ата-ана: — И балакаем, хурлар була күрмә, — дип шөбһә сүзләре әйтте. — Бабай! — диде кияү. — Айдаш бабаның Ярмөхәммәте Ярмай авылына тап төшермәс! — Җә, алайса, бер фатиха! — дип, ана кеше дога кыла башлады. Китәсе кешеләр арбага менеп урнашкач, Ярмөхәммәт: — Әйдә, Рәүф, ку айгырыңны! — дип кычкырды. — Бәйдә, бахбай! — дип сызгырып, чөңгереп, дилбегә белән кизәнеп, Рәүф атка сукты. Дөм караңгы, җәйге җилсез төндә арба тавышы коега кычкыргандай яңгырый. Уен тарала, кемдер җырлый, кемдер сызгыра. Арба дыңгырдый. Уеннан таралучы яшьләр шаулашашаулаша арба кырыннан уза. Кинәт кемдер кесә фонаре белән арбадагыларны яктыртты. — Кемнәр бу? — дип сорады яктылык артындагы кеше. Рәүф атны тагын да ныграк куаларга тотынды. — На-а, әйдә-ә! Әче итеп сызгырган тавыиг ишетелде. Кесә фонаре бер янып, бер сүнеп, кемгәдер сигнал бирә башлады. Кайсысыдыр: — һа-а, җәмәга-а-а-әть!.. Майбәдәрне урладыла-арр-р-р... — дип, бугазы ертылганчы акыра. Кормашбаш урамында шау-шу купты. — Давай, Рәүф! — диде Галимхан. — Киленсез дә, кабыргасыз да каласың килмәсә, айгырыңны куала. Бригадирның печелгән айгыры, хәлнең мөшкеллеген аңлап, бар көченә чаба. Басу капкасына җиткәндә, ат төртелгәндәй туктады. Кемдер: — Тр-р, — дип ат башын тотты. — Кыз — сезнеке, мал — безнеке. Тәртә башы — бер ярты, — дигән тавыш ишетелде. Галимхан җәлт кенә арбадан төшеп, күренмәгән кешенең кулына бер шешә аракы тоттырды. Ат янә алга ыргылды. — Монысыннан котылдык, — диде Галимхан. Ул арада куа чыгучылар тавышы якыная башлады. Кемдер мотоцикл кабызды. — Каһәр икән, — диде Галимхан. — Матайлары да бар икән. Бай авыл, инәләрен өшкерәсе. Ярмөхәммәт белән Рәйсәгә әллә бар дөнья, әллә юк дөнья. Ике кочак печән, ике кат ястык өстенә кырын ятып ни турындадыр пышылдаша, көлешәләр. — Атыңны әрәмәгә таба ку! — дип кычкырды Галимхан. — Матацикллары ут кабызып килә. Узып китсен. Ат сөргән җир өстенә килеп керде. Ул бер-ике талпынып карады да, авыр пошкырып туктады. Рәүф һаман аны чыбыркылый. На-а, на-а-а!.. — Кума! — диде Галимхан. — Камыт бавын өзәрсең. Җегетләр сикереп төште, ат янә юлга чыкты. Мотоцикл уты якыная. Мотоциклдан алда ике җайдак чаба. Сызгыралар, акыралар, этләр өрә. Ду куба Кормашбаш. Ут чыкканмы, әллә яу килгәнме? — Җегетләр, — диде Галимхан. — Эш кыза. Ярмый, тор! Сиңа да өлеш чыгар монда, парин! Ярмөхәммәт барысын да аңлап алды. Ат әрәмә күперенә кергәндә, арттан куып җиттеләр. Мотоцикл яктысында калып, күзләр сукырайды. Тавышларына караганда, яктылык артында егермеләп кеше бар иде, ахрысы. — Ах, анагызга с-сабак буласы нәрсәләр! — дип кычкырды ат өстендәге җегет. Ул арада җәяүлеләр дә килеп җитте. Арбадагылар камалышта калды. — Җегетләр, без... — дип, Галимхан аңлата башлады. Аның аклануын тыңлап тормадылар, Кормашбаш җегетләре сугышырга алгысып тора, Рәүфне арба башыннан бәреп төшерделәр. Галимхан, мылтыгын алып: — Кагылмагыз, ата-а-ам! — дип, яшел тавыш белән акырды. Ләкин күзләре акайган Кормашбашлар хәтта мылтык тавышын ишетмәделәр дә. Бер төркеме Рәүфне караңгыда әвәли, бер төркемгә каршы Ярмөхәммәт үзе сикерде. Галимхан, кызны саклап, арбада аягүрә калды. Ул ике тапкыр һавага атып карады, өченчесендә арттан килеп кемдер аның аягыннан кискен итеп тартты. Галимхан аска тәкмәрләде. Кинәт мотоцикл уты сүнде. Чалтырап пыяла коелганы ишетелде. Дөм караңгыда калып, сугышчылар кайда үзләренеке, кайсы якта дошман икәнлеген дә белми. Соңыннан аңлашылды, Кормашбашлар үз кешеләрен тукмаган булып чыкты. Дөм караңгылык эченнән дөпе-дөпе суккан, ыңгырашкан, сүгенгән тавышлар гына ишетелә. Рәйсә, колакларны без белән тишкәндәй, әче итеп "каравыл" кычкыра башлады. Кешеләр әллә арыды, әллә хатынкыз чинавына айныды, сугыш туктады. Анда аһ, монда вах, анда сүгенеш, монда ыңгыраш. Авыл ягыннан фонарьле кешеләр килеп җиткәндә, ыңгырашучылар арба янына җыелган иде. — Кая? Кем? — дип кычкырды фонарь тоткан абзый. — Кая Майбәдәр? Нишләп Майбәдәр булсын бу? Абзый ястыкка капланып җылаучы Рәйсәнең башын калкытты, фонарен күтәрә төште. — Рәйсә бит бу! — дигән сүз беравыздан чыккандай ишетелде. Баш түбәләре күпсә дә, яңаклары каймыккан булса да, бер-ике кешенең бер-ике кабыргасы сынса да, күз төпләре күгәргән булып, тешсез калучылар да берьюлы тагын: — Рәйсә-ә? — дип гаҗәпләнде. Урланган кызның авыл гүзәле Майбәдәр булмавы бер шатлык булса, урланучы кызның Рәйсә булып чыгуы икенче шатлык иде, ахрысы. Җегетләр айгылдап көлделәр. — Урлаучысы кем, кайсы авылныкы? — дип кычкырды берәү. — Мин — Ярмайның Ярмөхәммәт Хәйруллин, — диде кияү. Яктылыкка ирене калынайган, өс-башы пычранган бер җегет чыкты. — Ярмый-ый, ахири-и, синмени бу? — дип, әлеге җегет Ярмөхәммәтне кочаклап алды. — Бу бит минем сабакташ, җегетләр! Учавылда бергә укыдык. — Исәнме, Фатих, — диде Ярмөхәммәт. Рәүф тә, Галимхан да табылды. Галимхан аксый, Рәүф әледән-әле чигәсен капшый. Чигәсен капшый да чыраен сыта. — Җегетләр, — диде Галимхан. — Тәртә башы тотканга тагын бер яртыбыз бар, шуны алыгыз да, безне җибәрегез инде сез. — Кормашбашлар! — диде Фатих. — Безнең авыл кияве Ярмөхәммәтнең туй арбасын Чалбаш күперенә чаклы озата барабыз. — Барабыз! — дип кычкырдылар. Чыннан да, ике җайдак, берничә җәяүле җегет аларны байтак җир озата килделәр. Әле яңа гына дошманнарча сугышып яткан җегетләр кочаклашып аерылыштылар. — Рәйсә! Ярмай авылына яхшы килен бул! — дип калдылар җегетләр. Җегетләрдән ерак киткәч, чиратлашып ыңгырашучы Рәүф белән Галимханга карап, Ярмөхәммәт тыела алмыйча көлә башлады. Рәйсә дә аңа кушылды. Отыры Рәүф белән Галимханга да көлү шаукымы йокты. — Уеннан уймак, табадан коймак чыгара яздык бит, — диде Ярмөхәммәт. — Мин шундый нык курыктым, — диде Рәйсә. Соңыннан өстәп куйды: — Берәрегезне имгәтерләр дип... Ярмөхәммәт капшап, Рәйсәнең кулын эзләп тапты. Җылы, йомшак кул Ярмөхәммәтнең кулын сизелер-сизелмәс кенә итеп кысты да, зур кул эченә кереп, песи баласыдай йомарланып ятты. Ярмөхәммәт мәктәптә укыганда күргән кулны аермачык итеп күзаллады. Ниһаять, ул матур кул — аныкы. — Туйга хәтле төзәлер әле яраларыгыз, — диде Ярмөхәммәт. — Өчәү егермегә каршы тор әле син, — диде Галимхан. Рәүфнең көлемсерәгәне ишетелде. — Нигә көләсең, тишек чигә! — диде Галимхан. — Икәү диң... Мине санга сукма син... — диде Рәүф. — Чигәгә берне оруга ук, мин егылып төштем дә ат астына кердем. Галимхан көлә. — Ат аягы арасында дип кем уйласын, караңгыда күрмиләр... Үзара сугыша башладылар. — Ике Ярмай җегете, Кормашбашларның егерме җегетенең тешен коеп, кызларын урлап качкан, дигән хәбәр иртәгә үк бөтен Рәчәйгә таралмаса, исемем... уй... минем дә бер теш какшаган бит, җегетләр... — диде Галимхан. — Исемем Галимхан булмасын! — Ут сүнгәч, алар үзләрен-үзләре тукмады бит, — диде Ярмөхәммәт. — Мин бер-икесен сөргән җир өстенә алып ыргыттым. Зыян булмас, йомшак анда. Түшәккә төшкән кебек булгандыр. ...Кыз урлау вакыйгасы әкият-риваять-мәзәк хәл рәвешендә тагы да купайтылып, арттырылып, телдән телгә күчеп озак еллар яшәячәк. Әби булгач, бу төнге маҗара турында оныклары Рәйсәдән сораштырачак. — Дәү әни, син кыз чагыңда гаҗәп чибәр булгансың, диләр. Сөйләле, сине ничек урлап алып кайтты бабакай? Имеш, төбәктә генә түгел, бөтен Татарстанда данлы матурны ун тапкыр соратканнар, Рәйсә берсенә дә чыкмаган. Ярмайның Айдаш баба оныгы Ярмөхәммәт гүзәл Рәйсәне Кормашбашларның борын төбеннән урлап качкан. Куа килүчеләр белән кыз урлаучылар арасында сугыш чыгып, Кормашбаштан биш, Ярмайдан ике җегет үлгән икән... Чибәрлек мәсьәләсенә килгәндә, ул чыннан да шулай. Кияүгә чыккач, Рәйсә күзгә күренеп үзгәрә башлады. Аның гүзәллеген, эчке бер сөйкемлелеген, Ярмөхәммәттән башка бер генә кеше белә иде — Альберт. Яшеренгән бу матурлыкны шигъри күңелле, күзәтүчән кеше генә күрә ала. Иң беренче Хурлыгаян әйтте. Килен чишмәсенә беренче көнне үк китте Рәйсә. Ерактан тулы чиләкләр күтәреп кайтканда, Хурлыгаян капка төбендә утыра иде. Ярмөхәммәт тә шунда, һәр капка төбендә карчык-корчык, хатыннар, кыз-кыркын утыра. Яшь килен карарга чыкканнар. Шулчак тыкрык почмагыннан берничә яшь киленчәк белән Рәйсә дә күренде. — Сөбханалла, — диде Хурлыгаян улына. — Күз генә тия күрмәсен. Бигрәк сылу. Атлаулары бигрәкләр матур... " Ье, матурлыкны аңлый әнкәй" дип уйлады Ярмөхәммәт. Баладан соң Рәйсә күзгә күренеп сөйкемлеләнә барды. Тора-бара Рәйсәнең сылулыгы турында бөтен авыл сөйли башлады. Килен төшкән көннең икенчесендә үк яшь-җилбәзәк җегетләр: — Җә, кыз куенына керү ничек соң? — дип шаяртсалар да, Ярмөхәммәт бу турыда авыз ачып сүз әйтмәде. Яшьтән үк ул хатын-кыз турында уртага салып сөйләшергә яратмады. Кеше сөйләгәннәрне дә тыңламый иде. Фәлән кыз белән йокладым, төгән иттем дип, булса бул маса да лаф орган ир-җегетләрне ул якын итмәде. Бу мәсьәләдә ул Альберт, Рәүф, Галимханга карап сөенә. Бу җегетләр өчәвесе дә беркайчан да хатын-кыз турында яман сүз ычкындырмады. Начар хатыннар турында сүз чыкканда да, аларның дәшми калуны мәгъкуль күргәннәрен Ярмөхәммәт яхшы белә. Ату кеше сөйли, кеше мактана дип, тотыналар да гайбәт сөйлиләр. Хет җир тишегенә кереп кит. Хатын-кыз белән булмаганны булды дип сөйләү бер кабахәтлек, шакшылык, гөнаһсыз хатынны кимсетү. Теге дөньяда шушы гөнаһсы өчен бу мактанчык җегетне тәмугның иң кызу җирендә яндырачаклар. Гөнаһсыз кызга шул пычракны ягып, дөньяда ничек саф яшәмәк кирәк? Булган очракта да, шул турыда малай-шалайга сөйләп утыру унлата түбәнлек, унлата хыянәт. Хатын-кызны бер түбәнәйтә, шулай сөйләгән кеше үзен йөз тапкыр пычрата түгелме соң? Шул түбән, бозык, юмарт хатын белән йоклагач, син үзең кем буласың соң? Ә үз хатыныңның изге серләрен башкаларга сөйләү мең тапкыр кабахәтлек. Кылын тартып караганнарга Ярмөхәммәт: — Серләр беләсең килсә, кыз урла. Урла да үзең бел! — дип кырт кисә. Кыз урлаган төнне алар бишәүләп кенә таң атканчы чәй эчтеләр. Рәүф, Галимхан, Ярмөхәммәт, Рәйсә, Хурлыгаян. Бәлешнең дә төбенә төштеләр. Җегетләр Рәйсә белән Хурлыгаянга күрсәтмичә генә мунчада әз-мәз кәгеп керделәр. Кыз урлау вакыйгасын кайта-кайта сөйләп, көлә-көлә арып беттеләр. Көлгән саен Рәүф чигәсен, Галимхан балтырын тотып чырайларын сыткаладылар. Кыз урлау корбансыз гына булмый икән шул. Зөфаф кичәсе, кыз куенына керү төне шулай йокламыйча узды. Ике атна буе Ярмөхәммәт Рәйсәгә кагылмады. Рәйсәнең үзенә ияләшеп беткәнен көтәргә булды ул. Рәйсә килен булып төшкәч, унбиш көннәр узгач, бик каты яңгыр яуды. Рәйсә бик шәпләп мунча якты. Коймак пешерде. Иң башта кайнанасы Хурлыгаян керде мунчага. Аннан соң Ярмөхәммәт белән Рәйсә китте. Ал арның беренче тапкыр гына баруы түгел иде. Ләкин Рәйсә һаман ире алдында чишенергә кыенсына. Аның шулай оялуы Ярмөхәммәткә бик тә ошый. Шуңа күрә ул ашыкмый. Ләкин бу эшне озакка сузарга ярамаганлыгын да ул яхшы аңлый... Ярмөхәммәт җай көтә. Урманга бардылар, утын әзерләделәр. Печән өстендә дә, каралты-кура тирәсендә дә гел-гел бергә эшлиләр, җае чыккан саен Ярмөхәммәт Рәйсәнең үз кеше икәнлеген, якын зат икәнлеген, аларга бер тән, бер җан булырга кирәклеген аңлаткандай, кочаклаштыргалый, кайчакларда җиңелчә генә, яратып-сөеп кенә, сак кына үбә. Ярмөхәммәт Рәйсәнең эчке күлмәк киеп ятканына да сүз әйтми. Бер-ике көн кочаклашып йоклагач, Ярмөхәммәт Рәйсәгә: — Тәнеңне буып, кысып торучы будыргычларыңны сал. Йоклаганда тән иркендә булырга тиеш, — дигән булды. Яңгыр яуган көнне, мунчадан соң алар келәткә ятты. Чәй эчеп, тәннәр корып-шомарып беткәч кенә икесе дә юрган астына чумды. Алар бер-берсенең тыннарын сулап ята. Каен себеркесе, мәтрүшкә исе тәнгә сеңгән. Хушбуйларың бер читтә торсын. Тыгыз тәннәр ефәк кебек шома. Бу ике тән берберенә күнегеп беткән иде инде. Ярмөхәммәт вакыт килеп җиткәнен сизде. Күк күкрәмичә генә утырып яңгыр ява. Яусын. Яңгыр, болыт, кояш — ир затыдыр. Җир, туфрак, болыннар — ана. Уртасында чәчәк, кош-корт, киек-җәнлек — балалар, нәсел, токым. Яусын яңгыр... Алар өчен яңгыр да юк, алар өчен вакыт та тукталган, алар өчен дөньяның матдилеге югалган. Алар башка вакыт белән яши, алар бангка. галәмдә — үз дөньяларында. Галәмдә галактикалар салмак кына бер-беренә кагылып уза. Галәмдәге җисемнәр салмак кына бер-беренә кереп аралаша. Бер галактика икенчесен үз эченә ала. Җирнең, галәмнең уртасы шушы келәттә. Кыштыр-кыштыр чабышып йөрүче төнге тычканнарның чикылдавы да ишетелми. Почмак җырчысы чикерткәнең дә тавышы юк бүген. Бөтен табигать тынын кыскан. Яңгыр гына туктарга исәпләми, шыбыр-шыбыр ява да ява. Олы мәхәббәтнең иң изге сере — яшерен сере бүген Рәйсәгә ачыла бара. Бер җан иясе дә бу изге серне белергә, карап торырга тиеш түгел. Ишек өстендәге пәрәвезгә эләккән юан чебенгә дә исе китмичә, үрмәкүч-патша да оясыннан чыкмый итагать саклый. Кияүгә чыккан ахирәт кызлары, әллә ниләр сөйләп, Рәйсәне куркытып бетергәннәр иде... Алар илаһи ләззәт татыдылар, һәр икесе яңгыр озаграк яусын иде, дип теләде. Ал арның теләге кабул булды. Икенче көнне дә яңгыр туктамады. Яңгырның гел бертөрле шыбырдап түбәгә яуганнан вакыт тою хисләре йоклаган иде. Уянганда икесе дә бөек бер дәрт, яңа көч-куәт сизделәр. Алар яңартылган мунчага китте. Рәйсә ятактагы җәймәне мунчага алып барып юарга исәпләгән иде, ахрысы. Ул җәймәне җыя башлауга ук Ярмөхәммәт: — Тимә! Шунда калсын! — диде. — Нигә? — диде Рәйсә. — Йола! — диде ире. — Шулай кирәк. Озакламый аңларсың. Алар мунчага керер-кермәстән, Бәдигылҗамал түти дә, Маһипәрваз апа да төлкедәй елгырлык белән келәткә шудылар. .. Мунчадан соң чәй эчкәндә Ярмөхәммәт хатынының йөзенә бакты. Аның алдында алсу чәчәк алиһәсе утыра иде. — Рәйсә, син бит Алиһә, син чәчәк кызы! — диде. Чәй ясаган җиреннән туктап, Рәйсә иренә карады. — Ни дидең? — дип сорады ул. Ярмөхәммәт сүзен кабатлады. — Син бит Алсу чәчәк кызы! — диде. Рәйсә, чәй ясавын онытып, байтак кына Ярмөхәммәткә карап торды да елмайды. Ярмөхәммәт: "Ие, мин алсу чәчәк алиһәсе!" — дигәнне көткән иде, ләкин Рәйсә бер сүз дә әйтмәде, сөтле чәй белән мөлдерәмә чынаякны Ярмөхәммәткә сузды. БӘЙЛӘНЧЕК УЙ — Бертуктаусыз эшләүдән тәм таба торган, калхузда да, каралты-курада да эшләүне бәхет санаган кеше кем ул? — дип сорасалар, Ярмөхәммәт тә, Хурлыгаян да берьюлы: — Рәйсә! — диярләр иде. — Эченә шәм яндырып куйганнармыни, бәхетеннән балкый! — дип сөйли карчыклар Рәйсә турында. Кешене тышкы матурлык кына бизәми шул. Бер карашта ямьсез сымак күренгән кешеләрнең миһербанлы, эшчән, эчкерсез икәне ачылгач, ул кеше акрынлап сиңа ошый башлый. Тора-бара ул сиңа матур булып күренә башлый. Ул матураямы? Әллә синең карашың матураямы? Кем белсен... Ярмай халкы Рәйсәнең ямьсез икәнен күрми дә, белми дә хәзер. Ярмөхәммәт бервакыт, бер айлык бәбәе белән Рәйсәне дә алып, бабаларына кунакка баргач, Кормашбашның җегетләре дә, кызлары да шаккатты. Рәйсә атлы ямьсез генә кыз әнә нинди чибәр хатынга әйләнгән, сөбханаллаһ-машаллаһ, диделәр. Сәер бу фани дөнья. Әллә нинди чибәрләр, иргә чыккач, бүселә дә төшә, ямьсезләнә. Бар шундыйлары: кыз чакта да чибәр, ирдә дә чибәр. Бар икенчеләре: кыз чакта да уртача, хатын булгач та уртача. Рәйсә өченче төргә керә. Кеше игътибарыннан читтә калган боек бер кызны алмаштырганнармыни? Игътибарны үзенә суыра да тора. Кормашбаш җегетләре сазаган кыз Рәйсәне урлаганга Ярмөхәммәткә рәхмәт әйткәннәр иде, бу юлы аптырашта калдылар. Рәйсәдән дөнья гүзәле ясаганга Ярмөхәммәткә тагын бер рәхмәт әйтергәме, әллә көнләшергәме дигәндәй, алар сәер халәттә иде. Шул көнне Кормашбаш җегетләре "Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге" дигән мәкальнең асылына төшенде бугай. Эчтән генә көнләшсәләр дә, Кормашбаш халкы барыбер Ярмөхәммәтне үз итеп, яратып каршылады. Агайне, кода булганы да, кода булмаганы да Ярмөхәммәткә "Кормашбаш кияве, безнең кияү" дип, кечкенәләрнең барысы да "Безнең җизни" дип, сөеп дәшә торган булып китте. Ярмөхәммәт өчен бик зур дәрәҗә иде мондый мөнәсәбәт. Ярмөхәммәттән битәр Рәйсә өчен бәхет иде ул. Ахирәтләреннән соңга калып кияүгә чыккангамы, әллә планны арттырып, дус кызларын куып җитәргә теләпме, әллә нәселе шундый үрчем булдымы, Рәйсә бәбәй артыннан бәбәй табып, кураны бала-чага белән тутырып ташлады. — Шәм яктысына чыгалармы соң алар? — дип шаярткалыйлар иде кайберәүләр. Рәйсә андый очракларда аптырап калмый: — Берәү дә мине алмас дип утырдым. Ну ала калса, өен бала белән тутырыр идем дип ант иткән ием, — ди торган иде. Мондый шаяру да гаҗәп килешә аңа. Ярмөхәммәт, сүзсез генә елмаеп, хатынына соклана. Әйе, дөрес, Ярмөхәммәт хатынын чын сөю белән сөйде. Бу турыда ул үзе генә түгел, анасы да, дуслары да — бөтен халык белә. Бәхете булмаганнар да алардан көнләшми, аларга соклана. Габделхәй белән Зөләйханың кабатлануымы бу? Чыннан да, табигать илаһи матурлык вә мәхәббәттән буш тормасын дип, үлгәннәрнең изге хисләрен исәннәргә васыять итәме? Кайбер кайнаналар, улының килененә тартылышын күреп, каты көнләшә торган була. Өйләнгәнче аның улы анасын гына ярата иде, хәзер бөтен игътибары киленендә. Хәзер ул ярату икегә бүленә. Ә зур ягы яшь киленгә тия. Менә шунда башлана инде мәхшәр: килен белән малай арасын бозу өчен кайнана ниләр генә кыланмый?! Тормыш җимерелә. Азгынлык, миһербансызлыкка юл ачыла. Хурлыгаян андый тиле түгел иде, шөкер. Ярмөхәммәт тә чамасын белә. Анасын ана итеп зурлый, хатынын хатын итеп сөя. Рәйсәнең дә чамасы бик шәп, никадәр генә ирен сөйсә дә, ул кайнанасы алдында Ярмөхәммәткә сырпаланмады. Беркөнне эштән арып кайткач, Ярмөхәммәт, өйалдындагы чиләккә абынып, аягын сыдырды, чиләктәге сөт түгелеп әрәм булган иде. — Кайсыгыз куйды юл өстенә чиләк белән сөт, диваналар! — дип сукрана башлаган иде, Хурлыгаян киленен яклап кырт кисте: — Күзеңне ачып йөр моннан ары, мин куйган идем аны, — диде. Ярмөхәммәт белеп тора: анасы куймаган чиләкне, Рәйсә куйган. Шулай да, аягы үтереп сызласа да, аңа ничектер рәхәт булып китте. Анасының Рәйсәне яклап маташуы шулкадәр олы сөенеч иде — Ярмөхәммәт елмайды. Рәйсә тикле Рәйсәне анасы ошатмаса, нинди бәхетсезлек булыр иде! Рәйсәнең куанганын да сизде Ярмөхәммәт. Аның гаебен кайнанасы үз өстенә ала икән — шул түгелмени дуслыкның яшерен чыганагы? Рәйсәнең ата-анасы да, нәкъ Хурлыгаян кебек сүз берләшеп куйганнармыни, бер-бер күңелсезлек чыкса, Рәйсәгә: — Әйдә ярар, кияү гаепле түгел. Үзеңә белергә кирәк ие, — дип, Ярмөхәммәтне гел якларга гына тора. Мондый чакта да гаиләгә куаныч килә. Монысында да Рәйсә күбрәк сөенә. Үзен ачуланалар, ә ул эчтән генә рәхәтләнеп тора. Кияүне бик яраталар шул картлар. Ярмөхәммәт кебек кияүне ошатмасалар, Рәйсәгә читен булыр иде. Зөләйха белән Габделхәйнең язмышы инде бәеткә, риваятькә әверелгән. Ярмөхәммәт өчен ул вакыйга кичә булгандай килә дә төшкә керә. Бер тапкыр шулай ул төшендә янә Зөләйха белән Габделхәйне күрде. Исәннәр икән, батып та үлмәгәннәр, җитәкләшеп боз өстеннән бу таба киләләр, сөенечләре эчләренә сыймый. Ярдагы халык ура кычкыра. Ярмөхәммәт Зөләйха белән Габделхәйгә таба йөгерә. Бу төш шулкадәр чын иде — төштер бу, саташудыр дип, ул бармагын тешләп карады: авырта, димәк, төш түгел — өн. Димәк, матур Зөләйха белән батыр Габделхәй суга батмаган, алар исән-сау? Ярмөхәммәтнең куанычы "ур-ра-а" булып тышка чыкты: ул үз тавышына үзе уянды. Алагаем олы шатлык алагаем олы әрнүгә күчте. Өйдәгеләр йоклый. Ярый әле аның тавышына уянмадылар. Алдады төш, тагын алдады. Уенчыгын тартып алган сабый кебек, Ярмөхәммәт нәүмиз калды. "Җете кызыл тиз уңа, берәр афәт килмәгәе", — диде Айдаш баба. Килде афәт дигәне, килде; сугыш булып, юка боз булып килде афәт Зөләйха белән Габделхәйгә. Күзгә йокы кермәде. Ул учы белән ярым йокылы чыраен сыпырды, йокысы китте. Ярмөхәммәт, киез каталарын элеп, иңенә тунын салып, мал карарга чыгып китте. Тамак кырыштыргалап, ул абзар ишеген ачты. — Сөбханалла! — диде хуҗа. Абзар халкы: сарыклар, кәҗәләр — аяк өстендә. — Әллә сезне абзар иясе уяттымы? Яктырткычын ул югарырак күтәрде. Түр почмакта ике җан иясе басып тора: берсе яңа туган бозау, икенчесе — сыер. Бәхетле ана бозавын бик теләп, бик рәхәтләнеп ялый иде. Сыер, хуҗасына бакмыйча гына, салмак кына мөгрәде. Бу ым-мөгрәү хуҗасы Ярмөхәммәткә аталган идеме, әллә бозавынамы, бәлки миһербанлы абзар иясенәдер? Кемгә генә булса да, сыерның мөгрәвендә наз, котылу сөенече, бәхет галәмәте бар иде. Күргән төше аркасында җимерелгән кәеф алмашынды да куйды. — Рәхмәт сиңа, абзар иясе! — диде хуҗа. — Ә без галәкасыз йоклап ятабыз. Дөньяга чыгарга син булышкансыңдыр бәләкәч бу үгезчеккә, абзар иясе. Ярмөхәммәт сыерны иркәләп сөйде: — Сөт Чүлмәге, сиңа да рәхмәт! Исән-сау котылгансың. Ярмөхәммәт бозауга кагылмады, анасы ялап бетермәенчә кеше кулы йокмасын, янәсе. Бары тик ул: — Их син, чөкибай, тырышасыңмы? Тырыш-тырыш, рәхәтләнеп им! — дип сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китте. Җылырак киенеп, ул янә абзарга чыкты. Мал асларын чистартып, алларына салды. Шулай йөри-юана торгач, сыер да чүбен салды. Сыер чүбен алып мунча артына ташлагач, ул чак кына көрпә туглап, бераз тоз белән тәмләтеп, Сөт Чүлмәгенә талык су эчерде. — Рәйсә хуҗабикәң сиңа исемне дөрес куттгкан! — диде Ярмөхәммәт. — Сөтле булдың син. Бозавыңа да, безгә дә җитәр, Хода кушса. Әллә нинди булды инде ул көн, билләһи. Ярмөхәммәт абзар халкы белән, яңа бозаулаган сыер белән иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшеп тә бетермәде, өйдә нидер булды, ул арада анасы Хурлыгаянның шөбһәле тавышы ишетелде. — Ярмөхәммәт, кайда йөрисең? Ана эчке күлмәкчән, яланаяк болдырга чыкты. — Килен... тулгаклый... Ярмөхәммәт өйгә атылды. — Маһибәдәр түтигә йөгер! — дип, Хурлыгаян улы өйгә кереп киткәч кенә әйтә алды. Рәйсә ул арада бәбәйләгән, яшь ананың ике бот арасында кып-кызыл җыерылып беткән чырайлы бер җан иясе кыймылдый, үзе майламаган арбадай шыгырдый (җылавы бугай), үзе әллә нинди сырлы-сырлы бауга уралган. Ярмөхәммәт хатынына ярдәм итәргәме, әллә баланы алыргамы — нишләргә белми, карап каткан. Ул арада Хурлыгаян лепердәп килеп керде. — Ни карап каттың! — диде ана. — Кендеген кисәргә пычак китер! Ярмөхәммәт, әллә нинди билгесез сәер хисләреннән арынып, тиз генә кара өйгә чыкты, ул өстәлдә сузылып яткан пычакны күрмәде, кече сәкегә басып, тәрәзә кашагасы артына кыстырган бабасының хәнҗәрен алып, агөйгә сикерде. Анасы, гәүдәсе белән аның юлын бүлеп, хәнҗәрне талап алгандай, улыннан тартып алды. Үзенең монда артык икәнен Ярмөхәммәт шунда гына аңлады. Ул йөгереп урамга чыкты да Галимханнар коймасы өстеннән ишегалдына төште. Маһибәдәр түти (нидер дөпелдәгәнгәме, әллә үз йомышы беләнме) үзе чыгып килә иде. — Кем йөри анда? Ярмөхәммәт, син түгелме соң?.. Маһибәдәр түти эшне аңлаган иде инде, кичә кичтән үк уйлаган иде: ай-һай, Рәйсәнең атлавы ук үзгә, төнен бәбәй китермәгәе. Доктор-фельдшер чуртым беләме ул, тагын бер атна йөрергә тиеш дигән булып... — Мунчага төртеп җибәр! — генә диде дә Маһибәдәр түти, җилтерәп, Ярмөхәммәтләргә кереп китте. Ярмөхәммәт янә өйгә кермәде, дөресрәге, хатыннар аны кертмәде. Эш булмаса да эш табып, ул мунча, абзар тирәсендә юанды. Бераз ыгы-зыгы тына төшкәч, Маһибәдәр карчык сөенче алды: — Улың бар, Ярмөхәммәткәем! — диде. Бу сөенче өчен Ярмөхәммәт Маһибәдәр карчыкны бик олылады. Баш балаңның угыл олан икәнен әйткән кешене, хәлеңнән килсә, алтынга да манарсың. Әмма алтмышынчы еллардагы кысанлык вакытында бер кәшемир яулык, бер такта чәй белән өч зур шакмак шикәр булганда, алтының бер кырда торсын. Алай гына да түгел, анда-монда барган саен Ярмөхәммәт сөенче алган Маһибәдәрне күчтәнәчсез калдырмады... Хатыны Рәйсәгәме иң башта рәхмәт әйтергә, әллә оланның үзенәме, әллә йорт иясенәме салават әйтергә? Бәлки, Аллаһ Тәгаләгәдер! Аллага шөкер! Могҗизамы соң бу хәл, әллә гап-гади бер очраклылык, табигыйлекме? Каһарман туган көнне ихатада хуҗаның аты колынлый. Мондый әхвәлне борынгылар яхшыга юраган. Әкиятләрдә бу шулай. Ә менә чып-чын тормышта бер таңда сыерың үгез бозау китереп, хатының угыл олан тапса, нәрсәгә юрарга? Яхшы фалмы бу, әллә... Ярмөхәммәт үзенең шулай артык уйлануларын үзе дә өнәми. Ничек уйласаң, шулай рас килүе ихтимал дип, ул авыр уйларын гел куа килде. Ләкин кайбер шомлы уй синең ихтыярга буйсынмый шул, башка мәшәкатьләрне, фикерләрне өертеп башыңнан куып чыгара да, миеңнең иң түренә менеп, түрә була. Ярмөхәммәтнең кайдадыр укыганы да бар, фәндә бу "бәйләнчек фикер" дип атала бугай. Ул әнә шуннан курка. Бәйләнчек уй, ешрак керә башлап, ми түрендә хуҗа булып бөтенләйгә калмасмы? Моның ике куркыныч ягы бар. Бәйләнчек фикер авыруга әверелер. Яки гелән шулай шаукым эчендә билгесез куркынычны, булачак афәтне көтеп яшәсәң, ул афәт сиңа һичшиксез киләчәк. Бала чакта ук әле алар Альберт белән елга мәрҗәне эзләп иза чиккәннәр иде. Кемдер әйткәнме, кайсыдыр китапта укыганмы, беркөн Альберт аңа сер сөйләде: имеш, ачылмаган кабырчыклар эчендә мәрҗән була икән. Мең, йөз мең кабырчыкның берсендә дөнья бәясенә торырлык әнә шул мәрҗән яши, ди. Диваналар түгел диген син шул сабыйларны. Яр буендагы бака кашыкларын ике-өч көн актарып та алар бер генә мәрҗән дә таба алмаганнар иде. Ал арның бу эшен Айдаш баба күреп хикмәтенә төшенгәч, кеткелдәп көлде, көлде дә бик җитди итеп әйтте: — Мәрҗән диңгез кабырчыкларында гына була ул, оланнар! — диде. Якты өметләр, могҗизаи матур хыял чәлпәрәмә килде. Борыннар салынды, авызлар турсайды, күңелләр төште. Айдаш баба, сабыйларны җимерек бәхетләре белән бергә калдырып, кәҗә бәйләргә китеп барды. Альберт кулындагы пәкесен, күпме кабырчыкны каерып ача-ача сындырган пәкесен, ярсып җиргә томырды. Ярмөхәммәт тә кулындагы бака кашыкларын шалтыратып җиргә койды. Ләкин иелеп янә бер ачык бака кашыгы алды, алды да бик җентекләп карый башлады. — Мәрҗән таптыңмы әллә? — диде Альберт. — Таптым, — диде Ярмөхәммәт. — Мәрҗәннең чөкиен! Җылап җибәрергә әзер Альбертның авызыннан шартлап көлү чыкты. Көлү көтелмәгәндә, кинәт башланды. Ярмөхәммәт тә тыела алмыйча көлә. Башланышында көлү рәхәт иде сабыйларга. Фаҗигане юу өчен кирәк булган көлү тора-бара бүтән төсмергә керә барды. Көлү сеңерләр тартылганчы ачудан көлүгә әверелде. Алар инде җыламас өчен түгел, җылар өчен көлә иде. Чыннан да, Альберт чирәмгә капланып җылый иде. Ярмөхәммәт аның янәшәсендә утырган, ике тезенә ике беләген куйган да, әле һаман бака кашыгын җентекләп тикшерә. Кашык зәңгәрле миләүшә сыман, вә саргылт-кызыл төсләр белән җемелди. Альберт тынычлана төшкәч, Ярмөхәммәт, бака кашыгыннан күзен алмыйча: — Матур сәдәф! — диде. Еллар, еллар үтте... Юллар, юллар узды... Альберт тәки тапты бит эзләгән мәрҗәнен. Ярмөхәммәт тә тапты. Елга мәрҗәне дип алар үзләрен эзләгән икән ләбаса. Мәрҗән ул — үзеңне табу. Халык арасында үз урыныңны, үз куәңне табу икән бит. Авылдан куылган Хәмидулла Төхфәтуллинның улы Альберт ят илдә дә югалмаган, укыган, кеше булган. — Безнең авылдан да бер язучы чыгар икән! — дип әйтә ди Фәрхун. Ярмөхәммәт баш баласы тугач, каралты-кура рәтләнгәч, өс-баш бөтәйгәч, аңлады: ул да мәрҗәнле икән, Ходаем. Менә шул көнне, үзенең бәхетле икәнен аңлаган көнне, аның башына теге каһәр суккан бәйләнчек уй кереп утырды. Башта ул Рәйсәгә өйләнгәч, зур бәхеткә ирештем дип уйлады. Аннан, әнкәй белән Рәйсә арасы бозылса, ничек яшәрмен дип борчылды. Инде баласы тугач, аның киләчәге өчен кайгыра башлады. Ул бала белән бер-бер хәл булса, дөнья җимерелер кебек. Инде килеп, бөтен ягы җитеш. Ул һаман хәвефле халәттә нидер көтә. Табигатьме, хөкүмәтме, Сабир, Фәрхун кебекләрме билгесез фаҗиганең сәбәпчесе булыр. Белгән юк. Берәр яры китсә, ике-өч көн торса: бала белән бер-бер хәл булгандыр кебек, хатынына, анасына ниндидер бәла килгәндер сыман, саташу дәрәҗәсендә уйлана. Бу бәйләнчек фикерне куар өчен ул юри үзалдына сөйләнә башлады. Күзенә ни күренсә, ишеттерерлек итеп сөйләнә, кычкырып уйларга өйрәнеп китте. Ул уянгач та шулай сөйләнеп ята. Ярмөхәммәт саташа дип уйлыйлар. Саташмый ул. Саташудан куркып, шулай сөйләнә. Шулчак тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып машина узып китте. Башкалар өчен ул билгесез бер машина. Ә Ярмөхәммәт өчен таныш. — Фәүзел машинасы! — диде Ярмөхәммәт үзалдына. — Гомер буе тизлек алыштыра алмады бу бичара Фәүзел. Тагын бер машина узды. Монысы — Мөҗипнеке. — Атасы, саташасың, борылып ят! — диде хатыны. Рәйсә инде күптән торган, эшкә чумган. Малае да, таң тишегеннән торып, тын гына бәрәңге боламагы ашап утыра. — Борылып ятарга түгел, әллә кайчан торырга кирәк! — диде Ярмөхәммәт. — Әнә Мөҗип белән Фәүзел, машина кабызып, юлга чыккан. — Әти, — диде Гозәер. — Әти, син күрмичә дә кем машинасы икәнен каян беләсең? — Тавышыннан, — диде ата. — Ничек? — ди Гозәер. — Фәүзел тизлек алыштырганда муфтыга баса, газын ычкындырмый. Аның машинасы гел уылдап ала. Аннан кинәт ыргыла. Мөҗип абыең машинасының тартмасы өй чикерткәсе тавышы чыгара. Улының иртүк торыр-тормастан машина турында сораштыруы Ярмөхәммәтне икеләтә куандырды: җегет кеше бит, аңа мангина. кирәк, ә иң сөендергәне, бала тавыигы аның башыннан бәйләнчек уйны кысрыклап чыгарды. Малай янә боламык белән мәшгуль булды. Өй эчен тынлык басты. Анасы Хурлыгаян да, хатыны Рәйсә дә, улы Гозәер дә кара өйдә кайнаша. Кайсысыдыр урта ишекне ябып куйды, өй эче тагын да сәеррәк тынлыкта калды. Авыл төнге шомлы тынлыктан чыгып килә иде. Авыл белән бергә Ярмөхәммәтләр йорты да караңгы шомнан арына бара. Чыкмаган кояшның сыек яктылыгы шомлы караңгылыкны салмак кына куа. Шом авыл урамнарыннан карурманга кача, качарга теләп, шом, мең-миллион кисәкләргә бүленеп, күзәнәкләрен авыл урамнарында калдыра. Кояш нурлары шом кисәкчәләрен урманга куа. Шом зиратка кереп кача. Шом урамнардан ишегалларына, лапаска, мунчага кереп оялый, һәр өйнең һәр почмагына аркасын терәп поса. Кояш нурлары көчәйгәч кенә, кояш үзе Аждаһатау артыннан сәнәк сабы буе күтәрелгәч кенә, шом идән-сәке астына төшеп кача. Шушы сәер тынлыкта аксак бәбкә тавышы ишетелә башлады. Ярмөхәммәт ничә ел инде шушы имәнгеч күренешне аңлата алмый яшәде. Өченче ел Рәйсә, үрчемле нәсел дип, Кормашбаштан ана каз алып кайткан иде. Ходаның бирмеш көне диген, икенче елны шул нәселле каз унбиш бала чыгарып ундүртен исәнсау үстермәсенме? Унбишенче бәбкәсе мантымады, кемдер аягына басканмы, үзе шулай гарип туганмы, бичара; су буеннан каз көтүе кайтканда, шул аксак бәбкә гел артта кала иде. Артта кала да ялгызы кызганыч тавыш белән "ттгияпшияп" кычкырып кайта торган иде. Көн саен кичкырын шул бәбкә шияплар иде. Мантымады ул бичара, үлде. Әллә карга-тилгән алды, әллә елгада үлеп калды — табылмады ул Шияп. Рәйсә аңа исем дә тагып өлгергән иде — Шияп. Бәбкә югалып биш-алты көн узгач, кичен түгәрәкләнеп, сәкедә чәй эчеп утырганда, Хурлыгаян эчәргә күтәргән чынаягын куеп, тыңлана башлады: — Аксак бәбкәме, Ходаем! — диде. Барысы да тын кысып урамга колак салды. — Шияп кайткан! — диде дә Рәйсә, йөгереп чыгып китте. Аксак бәбкә тавышын ишетеп, Ярмөхәммәт бик гаҗәпләнгән иде. Өчесе дә Шияп тавышын ишетте. Ләкин Рәйсә буш кул белән әйләнеп керде. Аның йөзе аптыраулы, карашы сәер иде. Ана белән улы "Кая бәбкә?" дигәндәй, сораулы карап тора. — Юк анда бер бәбкә дә... — диде Рәйсә. — Ничек юк? — ди Ярмөхәммәт. — Тавышы ишетелде бит. Хурлыгаян дәшмичә генә чыгып китте, Ярмөхәммәт тә сикереп төште, алар Гозәер белән урамга чыгып, аксак бәбкәне кычыткан араларыннан, күрше ишегалларыннан эзләп карадылар, Шияп табылмады. Аны ул арада гына берәү дә алып китә алмый, гарип бәбкәнең кемгә хаҗәте бар. Эт-мәче тавышы да ишетелмәде. Чәйнең рәте китте. Ярмөхәммәт яңадан табын янына утырмады. Рәйсә дә үпкәләгәндәй сүзсез иде. Хурлыгаян гына, суынып бетә язган чәен йотып, тустаган җыештыра башлады. Шул көннән соң алар тагын бер-ике тапкыр алданды. Дәррәү чыгып эзләсәләр дә, аксак бәбкә Шияпны тапмадылар. Тора-бара алар аксак бәбкә тавыпгы ишетелгәнгә күнегеп киттеләрме, әллә ишетмәгәнгә салыштылармы, кабат Шияпны эзли чыкмадылар. Ярмөхәммәтнең дә бу сәер вакыйга серенә төшәргә вакыты булмадымы, әллә төбенә төшүне кирәк тапмадымы, бу тавыш ара-тирә ишетелгәләсә дә, ул аңа игътибар итмәде. Ә бүген Ярмөхәммәт бәйләнчек уен куар өчендер, мөгаен, аксак бәбкә Шияп турында уйлый башлады. Бәйләнчек уй җиңелүне күтәрә алмыйча качты. Ярмөхәммәтнең башына күптән югалган аксак бәбкә Шияп турындагы уй кереп утырды. Бу уй, ихтимал, үзеннән-үзе кермәгән дә булыр иде, әгәр дә ки аксак бәбкә тавышы ишетелмәсә. Хикмәт тә шунда шул, аксак бәбкә тавышы төштә түгел, өндә ишетелә: әйтерсең лә Шияп иң артта калган да ялгызы кайтып килә. Тавыш шулкадәр чын иде, бәбкәсе дә чын булырга тиеш. Әмма Ярмөхәммәт белә: чыксаң да, чыкмасаң да бәбкә юк. Ул арада бәбкә тавыпгы бетте. Ул арада дөнья яктырып җитте. Таң атты, авыр мәшәкатьле көн башланды. Колхоз эшенә киткәнче өйдә, каралты-кура арасында бөтерелә бәндәләр, аннан-моннан капкалап, бер түләүсез колхоз эшенә йөгерә халык, колхоз эшеннән кайта да янә үз эшләрен рәтләп изалана, бала карый хатыннар, көйсез, исерек ир көйли хатыннар. Бүген Ярмөхәммәт ни өчендер ашыкмады. Аның башын әле яңа гына кычкырып туктаган аксак бәбкә тавышы биләгән иде. Ул салмак кына торды. Өйдәге бөтен нәрсәләрнең чын икәнен тикшереп, карап чыкты; урамга карады: урамга җан кергән, көтү чыга. Теге өйдә хатыны, анасы, баласы — бар да чын. Ә өч ел элек югалган бәбкә тавышы каян килә? Ул нишләргә белмичә сәкедә аягүрә баскан килеш бик озак тик торды һәм серле тавышның каян килгәнен аңлады... Бу ачыттг аның өчен сөенеч иде. Әллә ниләр уйлап бетергән иде ул. Яшерен-батырын түгел, Рәйсә белән анасы, үзләре әйтмәсә дә, бу тавышны убыр-җен, өй иясе, теге дөньялар белән бәйләп бетергәннәр иде. Ара-тирә анасы да, Рәйсә дә шомланып аңа әйткәләделәр: — Аксак бәбкә тагын кычкырды, — диделәр. Ярмөхәммәт, урта ишекне ачып, бер дә исе китмәгәндәй: — Аксак бәбкә һәр көнне кичке җидедә, аннан соң иртәнге җидедә кычкырачак! — дип әйтә куйды. Шулай булды да. Баксаң, иске сәгать тәүлегенә ике тапкыр бер вакытта шулай ишетелер-ишетелмәс кенә бәбкә тавышы чыгара икән. — Тешле тәгәрмәчкә май тамызсаң, бәбкә тавышы бетәчәк! — диде Ярмөхәммәт. — Кирәкмәс! — диде Гозәер. — Маташма, әткәй. Кызык бит, кычкырсын Шияп! Шөкер, бу көн шулай бәйләнчек уйдан бангка. үтте. Әмма чак кына бер вакыт уйсыз калдыңмы, теге мәлгунь бәйләнчек фикер рөхсәтсез-нисез килә дә керә. Ялгызлыкка өйрәнгән Ярмөхәммәт, шул бәйләнчектән качып, кешеләр арасында юанырга булды. Гомерендә булмаганны, хәтта буш-буйдак чагында да колхоз үзәгендәге бөҗәкханәдә ашамаган Ярмөхәммәт, үзе алып килгән төенчекне чишеп әбәт ясаучы Ярмөхәммәт, һич югында, җае чыкса, өенә кайтып ашый торган Ярмөхәммәт, колхозның бөҗәкханәсендә еш күренә башлады. Галимхан тапкан исем бөҗәкханә "ашханә, ысталауай" сүзләрен тәмам кысрыклап чыгарды. Таракан, чебен, кигәвен белән мыжлап торган өйне башкача ничек атыйсың! Дәмелла абый гына берүзе ашханәне гел башкача атый: — Суслаңгир!.. Суслаңгирда да мондый шапшаклык югые, — дип әйткәли иде. Аның "Суслаңгир" дигәне соңыннан гына аңлашылды. Ул сүзне ник әйткәненә үкенгәндер Дәмелла абзый. — Үзәккә чакыртып үзәккә үттеләр! — диде ул Ярмөхәммәткә. — Фәрхун, дуңгыз, Мирвәлигә әйткән. Мирвәли — куштан, отделга җиткергән. Утыз җиденче елны күрсәттеләр, малай. Аналарын ач урыс салгыры, диң... Суслаңгирны шундыйлар үзләре ясады, хәзер үзләре үк яшерәләр. Плинный хисабында яшәдек инде, малай. Кортлы аш, сасы барак, эч китеп кырыла халык. Анда сугыш кыза. Без монда кырылабыз. Командирлар атлаган саен кеше атып йөри... Өстәл өстендә чебен, кыргаяк, таракан. Бетләп, тиф таралды. Сугышка җибәрегез, дигәннәрне маңгайларына терәп аталар, парин. Ни булды ул? Бер очы чыгармы, юкмы?.. ...Очы чыгар аның, халыкка дөресен сөйләрләр, ләкин гаеплеләр дә, без дә булмабыз шул... Ашханә ишеген ачып, бусага аша атлар-атламаста, җегетләр берьюлы: — һо-о, Ярмый да бөҗәкханәгә килер икән! — дип каршылады. — Чебен синнән-миннән чистарак хайван ул, — диде Ярмөхәммәт. Җегетләр көлде. — Нигә көләсез? — диде Ярмөхәммәт. — Әнә карагыз! Ул, бушаган коштабак кырыена басып, тәпиләре белән канатларын чистартып азапланучы бер чебенгә күрсәтте. Чебен, дүрт аягын терәп, урта аяклары белән канатларын аслап-өсләп чистарта да, ике аягының очындагы чистарткыч төкләрен кушырып, тузанын кага. Янә арткы дүрт аягын терәп, алгы пар тәпие белән башын-күзен тәфсилләп юа, янә ике аягын кушырып уа, тузанны коя. Чират арткы гәүдәгә җитә. Алгы дүрт тәпи табакка терәлә, арткы пар тәпиләр гәүдә өлешен юа, янә тузанны кагып, янә гәүдәне чистарта. Чистарынып беткәч, чебен очып китә. Ярмөхәммәт: — Кайсыгыз ашаганнан соң чебен кебек бит-баш, аяк, гәүдә юып дога кыла? — дигән иде, җегетләр генә түгел, абзыйлар да, казаннар янында кайнашучы хатын-кызлар да дәррәү көләргә тотынды. Аңа аш салып бирделәр. Ул бисмилла әйтеп ашый башлады. — Син әле намаз да укыйсыңдыр? — диде Фәүзел. — Намаз укымасам, мин сиңа охшар идем, — диде Ярмөхәммәт. Тагын көлделәр. — Ә ничек? — диде Фәүзел беркатлы. — Ачуым да бер килмәгәе, өч ай укып, алты ай сынау уздың машинага... Җегетләргә кызык. Машина йөртергә таныклык ала алмыйча райүзәк юлын күп таптаган Фәүзел өчен генә кызык булмады. Ярмөхәммәт дәвам итә: — Әле дә булса тизлек алыштыра алмыйсың! Җегетләр көлә, Фәүзел, ник сүзгә катнаштым икән дигән кебек, аңлаешсыз гына мыгырдана, әллә Ярмөхәммәтне сүгә, әллә җегетләргә ачулана, белмәссең. Шулчак тамагы туйганнар кызык эзләп сүз куертырга тотынды. — Ярмый, — диде Учавыл керәшене У лай дә дә. — Сине дә къатының ташлап киттеме әллә? Бөҗәкханәгә бик еш сугыласың. Бичара У лай дә дә! Бөек кеше син, Ул ай! Батыр кеше. Яши беләсең син, Улай дәдә. Бирешмисең! ...Иртәгә армиягә китәсе дигән көнне җегетләр җырлап урам әйләнделәр, болай йөрүне "сөрән җыены" дип тә әйтәләр. Бригадир Хәсәншаның алашасын җигеп, гармун уйнап, аръяк урамнарын урап җырлады алар. Үскән чакта үскән идек Тал тамырлары кебек: Үсеп җиткәч таралыштык, Кош балалары кебек... Рәсүл җырлый, Исламнур җырлый — башкалар күтәреп ӘЛӘ,. — Әйдәгез, җегетләр, — диде Рәсүл. — Учавылдан әйләнәбез. Шул сүз җитә калды, Рәүф атны Учавыл юлына борды. Юлда, ике авыл арасында җырламадылар. Учавыл башына җитәрәк, Рәсүл тамак киереп җыр башлады: Китәм инде, китәм инде, Китәм инде, каласың; Барча җегетләр кушыла: ...Мин киткәчтен кем иркәләр Син сандугач баласын... Ярмөхәммәт Рәйсәне күз алдына китерде. Кайда икән ул Рәйсә? Мәктәпне ни сәбәпле ташлады икән? Авылдамы ул, әллә берәрсенә ияреп читкә киттеме? Әйдәгез, җегетләр. Кормаштан урап кайтыйк дисә, бәлки күнгән булырлар иде, ләкин ул дәшмәде. Сере ачылудан шүрләде ул. — Учавылның Улай Көҗмәсе минем ахири, — диде Рәсүл. — Көҗмә иртәгә безнең белән китә бит... Әйдәгез, Улай дәдәйнең көмешкәсен татып карыйк. Ризалаштылар да Рәсүл бер керәшен хатынын туктатып сорады: — Җиңгәчәй, әйт әле, Владимиров Кузьма кай тарафларда тора? — Үзебезчә сора! — диде җиңги. — Ату син сораган кешене без белмибез. — Ә-ә, — дип көлде Рәсүл. — Улай Көҗмәсе кирәгие... — Сун шулай диеп әйтәләр аны, — диде хатын. — Улай Көҗмәсе Тыкрык урамында, урта йорт. Ул ай дә дә аларны көтеп кенә торганмыни, улы Көҗмә белән бергә хезмәткә китәсе җегетләр икәнен белгәч: — Ай къодайларым, кунаклар бар икән! — дип кочак җәеп каршылады. — Көҗмә! — дип кычкырды хуҗа. — Пидучия! Давай, къастәрлә! Шул җитә калды, Көҗмә келәттән чирекле шешә белән көмешкә алып керде, хуҗа хатын Пидучия җиңги кар базыннан тозлаган кәбестә, кыяр, гөмбә, каклаган дуңгыз боты алып менде. У лай дә дә, күкрәгенә терәп, тегермән ташыдай икмәкне телемләп турый башлады. Ярмөхәммәт өй эчен караштырып утыра иде. Диварниргәләр буйлый тар сәке сузылган, ишектән кергәч тә сәндерә, керәшеннәр аны "сүнәдерә" ди. Сәндерәдә карлыгач балаларыдай тезелешкән башлар: Көҗмәнең энеләре, сеңелләре карап ята. Үзләре чыркылдаша. — һәй, дуңгыз балалары! — диде У лай дәдә. — Шауламагыз, ату къазер куып төшерәм. Өйнең иң түрендә сул почмакта — тәре. Уртасында — Изге Мәрьям ана сурәте. Тәре чигешле сөлге-бистәр белән уратылган. Имән өстәл янында Улай дәдә түр якта, кунаклар өстәл янына утырды, Көҗмә ишек кат якта аягөсте калды. Улай дәдә почмактагы тәрегә карап чукынып-укынып алды, аннан соң, чирекле шешәне кочаклап, бердәнбер пыяла стаканга мөлдерәмә тутырып көмешкә койды. Ярмөхәммәт аптырады: бөтен табынга нигә бер генә савыт, әллә бөл арның бангка. стаканнары юкмы икән? Ул арада Улай дәдә, стаканын күтәреп, җегетләргә изге теләк теләде: — Илне җакъшы саклагыз! — дип эчеп тә куйды. Ул чыраен сытмыйчан, азык капмастан: — И-әх! — дип тамак кырды да янә стаканны тутырды. Тулы стаканны сул ягында утырган Рәсүлгә сузды. Рәсүл эчеп караган иде дә тончыкты. — Сыя бармый икән бу нәмәстәкәй! — диде хуҗа хатын. — Бармаса, эчмә син аны. — Әйдә, җегет, айса, синен чирут! Галимхан кыстатып тормады, үз өлешен каплап та куйды. Аның кызыл аракы эчкәләгәнен Ярмөхәммәт белә иде, гаҗәпләнмәде. Рәүф интегә-интегә булса да эчте. Стакан табын әйләнә йөреп, янә хуҗага кайтып җитте. Исламнур белән Ярмөхәммәт кабып та карамады. Пидучия җиңги табындагыларга гаҗәп матур җырулар әйтте. Ашап-эчеп утыраек әле, Бер утырукайлар, ай, бер гомер... Матур җырулар да Исламнур белән Ярмөхәммәтне җиңә алмады. Стакан икенче тапкыр түгәрәк буйлап китте. — Беләсезме, ырулар, — диде Ул ай дә дә. — Ни өчен без, керәшеннәр, бер тустаган белән генә кунак сыйлыйбыз?.. Ьай, къйкъмәте бар анын... Питер патша заманнарында... әнәтерә теге таудан бакыр чыгарганнар. Питер армиясенә тупларны, менәтерә, безнен шул Бакырбаз тауыннан алганнар. Бәк ауыр къызмәт булган таудан бакыр чыгару. Бөтен тирә авыллардан татарларны, керәшеннәрне куып китереп, бушлай эшләткәннәр. Аты бар, үз атын җигеп, бакырны Чаллы пристиненә ташыган, аты булмаган сыерын җиккән, сыеры да булмаган үзе җигелгән. Менәтерә, безнен авылда бәк кансыз бер нәдзирәтел торган. Кыйнап кеше үтергән. Шул нәдзирәтел, керәшеннәргә көмешкә кайнаттырып, эчеп ята икән. Бер заман бу нәдзирәтел көмешкә эчеп, янып үлә, эче янып үлә. Керәшеннәр агу эчертеп үтерде дип, ярты авылны яткызып суктырдылар, дип сөйли иде карт бабай. Кем йортында үлгән, шуны катыр сөреп, яңа нәдзирәтел китереп куялар. Бусы да эчә торган була, къагъар суккыры. Нәдзирәтел куярга дип бер команда урыс килә. Аш әзерләтәләр, көмешкә кудырталар. Ләкин нәдзирәтел яшисе җорт куҗасына әйтәләр: — Көмешкәңне иң башта үзең эч! — диләр. Куҗа иң беренче көрәгәне алып, — элек бабалар агач көрәгә белән эчкәннәр, — әлеге куҗа бер көрәгә көмешкәне эчеп бетерә дә, көрәгәсен тутырып, иң олы кунакка бирә. Бу җоланы шуннан калган дип сөйли торганые картлар, җәгъни агу түгел бу — эчә белсәң, пайдалы эчемлек. Дару үләннәрен эчсәм дәген, Җөрәгем басылмадый; Сез дус-ыруларный күрмәенчә, Күңелкәйләрем, ай, ачылмадый... Ярата Ярмөхәммәт керәшен җырларын. Сүз урынына җыру. Мактау да җыр, кыстау да җыр, саубуллашу да җырга әйләнә. — Түгәрәкләнеп эчүнең тагын бер къыйкъмәте бар аның, — диде Пидучия җиңги. — У лай дәдәгез сүләгән дә какъ... Түлке, дөресе менә бөл ай анын... Бөтен кеше берьюлы тиз-тиз эчсә, исереп бетәләр дә мәҗлеснең эрәте чуала. Мәҗлес бит ул, ырулар, аракы эчеп, макъмырлар өчен түгел. Табын ул ашап-эчеп, җыру әйтешеп, сүләшеп утырыр өчен әзерләнә. Кодалар, ырулар белән сагынышып, карашып утырыр өчен табын кастәрләгән калык. Менәтерә, бөл ай түгәрәкләп, чирут белән булганда, кунаклар кызмача гына булып утыра, ә кызмача кешенең гел җырлыйсы килә. Табын күрке — җыру. Алача паласлар өстенә буй-буйлап, Чигү салдырдым лай тездереп; Сез ырулар көрмәтенә-ләй бирер идем Бәгырькәйләремней өздереп. — Эч — исермә! Исерсәң — җазык! — диде Пидучия жиңги. — һәй, катын, — диде Улай дәдә. — Без барыбер җомаккакерәбез... Әбизәтелне, без, керәшеннәр, бөтенебез дә җомакка керәчәк калык... Әйтимме ни өчен? Әллә юри, әллә чынлап Улай дәдә мөселманча дога кылды, ике учын кушырып: — Әллаһүммә салли галә Мүхәммәдин үә галә Мөхәммәд. Кәмә салләйтә алә Ибраһимә үә галә әли. Ибраһимә иннәкә хәмидүм мәҗид... Аллаһы әкбәр! Амин! — дип кушучлап йөзен сыпырды. Рәсүл көлде, Рәүф елмайды. Ярмөхәммәт Улай догасын игътибар белән тыңлады: салават догасында ялгыш юк иде. — Беләсезме ни өчен? — диде Улай дәдә. — Теге дөнҗада кайсысы баш буласын берәү дә белми. Әллә сезнен Мөхәммәтегез, әллә безнен Иисус Христос. Исус баш булса, без чукынабыз... Кирәк — урысча дога кылырбыз. Мөселман түгеллегебезне исбатларга һәр керәшеннең дәлиле бар... Иисус килсә, чыгарабыз да күрсәтәбез... — һи, карт тиле! — диде Пидучия җиңги. Җегетләр көлешеп алды. Улай дәдә, аягүрә басып, тәрегә йөзе белән борылды да: — Еже есина в небесах, — дип, поп сыман калын тавыш белән укына башлады. — Господи, помилуй сущега раба твоего-о-о... Благодать Господа нашего Иисуса Христа со всеми вами-и! Аминь! Бик тәмләп чукынганнан соң ул үз урынына җайлап утырды да: — Алай-болай була калса, Евангелиене татарча да өйрәнеп куйдык... Әй Кодай! Сиңа инәлеп дәшәм, әй Аллам, мин сиңа инәлгән чакта, арыу чиркәүеңә карап, кулларымны күтәргән чакта, әй Кодай, инәлүемнең авазын ишет... Сезнен Алла анда хуҗа икәнен белгәч, без мөселманча дога кыла белербез... Улай дәдә дә, сәндерәдәге балалар да иркенләп көлә башлады. Сөрәнгә чыккан никрутлар да көлүгә кушылды. Гаҗәп азат-иркен яши бу халык дип уйлады Ярмөхәммәт. Динне дә алар кызык өчен генә тота кебек. Эшли дә күңел ача, байлык җыям дип, күршесеннән көнләшә-уздыра дөнья кумый. — Җакъшы кызмәт итегез, агайне-ырулар! — дип калды хуҗалар... Яхшы хезмәт итте җегетләр, берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Бөтенесе дә исән-сау кайтты. Ләкин Улай дәдәнең улы Көҗмә генә кайталмады. Илле алтынчы елда ул Венгриядә һәлак булды. Вәссәлам! Ничек түзәдер Улай бу кайгыга. Сиздермәскә, сынмаска тырышуымы, ул гел шаян, төртмә телле. Аның бу әче теллелеге кешене мыскыл итүгә юнәлмәгән; Улай дәдә үз тормышын үзе кора алмаган булдыксызларны тел очына алып башкаларга әнә шулай булмагыз, дип әйтәдер кебек. Ихтимал, бәлки шуңадыр да Улай дәдәгә берәү дә ачу тотмый. Ярмөхәммәт гомере буе бу кешегә олы хөрмәт саклады. Көҗмәнең һәлак булуы турындагы хәбәр алгач та, Улай дәдә бөкшәймәде. Йөрәк ярасын кысып, яшәешен үзгәртмәде, эчеп сәрхушка әверелмәде, улының үчен башкалардан алмады, тагын дүрт баласын тәрбия кылып, ал арны аякка бастырасы бар. Уйлап баксаң, баш ярылырлык язмышлар, диң. Теге вакытта, солдатка китәр алдынан Улай дәдәләр өендә утырган үсмер дип әйтерлек җегетләрдән кемнәр кем булды? Бер йотым көмешкә эчә алмаган Рәсүл, әнә хәзер аракы, одеколонсыз яши алмый. Улай дәдә биргән мөлдерәмә тулы стаканны берьюлы эчеп куйган Рәүф гомере буе аракы капмады. Исламнур аек килеш яшәсә дә, авылдан аерылган, канаты, милләте каерылган бер бичара адәм. Көҗмә дус, елмаеп кына, сүз әйтмичә генә, үз өендә үзе оялып утыргандай утырган ипле Көҗмә, унсигез яшендә үтерелеп, әллә кайда ят җиргә ята... Кем уйлаган! Бичара Улай дәдә улы Көҗмә белән бергә хезмәткә киткән җегетләрне күргән саен сызланып куя торгандыр... ...Ярмөхәммәт Улай дәдәнең үзеннән көлмәгәнен яхшы белә, Улай дәдә хатынсыз калган гаугачы сәрхуш Рәсүлдән көләргә ниятли иде. Рәсүлнең тормышы әллә ничек шунда... барып чыкмый әле. Сәләтле җегет инде югыйсә. Хисаптан да шәп укыды, нәрсәгә тотынса, кулы ятыша, буй-сын, тавыш-моң дисәң дә Аллаһы Тәгалә учлап биргән. Офицер булырга хыялланды — булмады. Артистлыкка китеп карады — кире кайтты. Механизатор булды. Эчте-эчте дә, машина җимереп, чак төрмәдән котылды. Эчә дә кул-йодрык уйната. Кабына да китә. Икенче хатыны да, аерылып, үз авылына кайтып киткән әнә. Улай дәдәнең "сине дә къатынын ташлап киттеме әллә?" дигәне шуңа төрттерү иде. Рәсүл аек чакта дәшми. Әмма кабып алса, чыгара. — Кусаң да китми минем хатын, — диде Ярмөхәммәт. — Китсә дә, җибәрмим мин аны! — Алайса, къатының өеңә кертми торгандыр! — диде У лай. Бусы да Ярмөхәммәткә түгел, Сәетгәрәй бичарага атылган сүз иде; кыек атылган чәнечкеле сүз туп-туры Сәетгәрәйгә барып кадалды. Сәетгәрәй юк-барга да үпкәләүчән булды. Ярмөхәммәт аны кызгана иде. Электростанция ачкандагы тантанага галстуксыз килгәч, аны Фәрзах абзый эт итеп сүккән иде, аның кызыл галстугыннан апасы ими капчыгы тегеп кигән икән, анда да Ярмөхәммәт Сәетгәрәйне кызганып җылардай булган иде... Утызга җиткән ирне хатыны өйгә кертмәсен дә, кеше каравыл өендә йоклап йөрсен, имеш. Мәхлуклыкмы соң бу, юашлыкмы? Салып кайтса да кертми хатыны, кәефсез чакта аек булса да кертми. Ул ай дәдә кешенең авырткан җиренә төртә белә инде ул. Сәетгәрәйне кыен хәлдән чыгару теләге белән Ярмөхәммәт тиз генә җавап бирде: — Бик куар иде мине хатын, вакыты юк бит әле, У лай дәдәй. Бала артыннан бала. Балаларын табып бетерсен инде, аннан соң куар. — Ярмый, сез бит ут сүндереп йокламыйсыз. Яктыга чыгалар бит алар! — диде У лай. Кызык көтүчеләргә җитә калды. Кызык өстенә кызыкны тагын Ярмөхәммәт өстәде: — Мал карый, бала карый, мине карый, әнкәйне карый... Ызгышырга да вакыт юк, малай-агайне. — Бала ясарга вакыт табасыз! — диде У лай. Ирләргә бу сүзләр хуш килде, Сәетгәрәй котылды. Шуннан соң Улай дәдә ачыктан-ачык сөйләшергә кереште: — Гыймадине хатыны тагын куган, парин. Фермада да дуңгыз көйлә, өйдә дә дуңгыз кара, дип әйтә ди хатыны. Тагын ха-ха-хайлап көлде ирләр. "Эшсез хатыннарга ир куудан баттгка. ни эш бар!" дип уйлады Ярмөхәммәт. Иренең әбәтне өйгә кайтып ашамавын Рәйсә үзенчә юрады: ал арның арасы салкынаю галәмәте түгелме икән ул, янәсе. Хәер, ул шулай уйлады да тора-бара онытты; кеше ирләренең өйгә кайтып та кергәне юк бит әле. Кайнанасына да ул бу турыда сиздермәде. ҖӘМИГА ТҮТИ Халыкның канын эчеп күбенгән Пүләвәй Хөрмәтулла да күптән кабер якасында. Эченә сары төшеп, кибеп-корышып тартышып ята. Ашый алмый, эчә алмый, ни гаҗәп, трүбкәсен һаман ташламый, диләр, һаман аты-юлы белән сүгенеп ята икән. Изүеннән Газраил тоткан, Алладан курыкмый, кылган кабахәтлекләре өчен тамчы да үкенми, ахрысы. Сабир белән Фәрхун да әллә ни мантый алмады. Илле тугызынчы елны авылларны бер колхозга берләштереп, читтән китереп яңа җитәкче — иптәш Гатауллинны куйдылар. Сабир Ярмай-Урак бригадасында бригадир булып калды. Фәрхун куштанны дуңгызлар башлыгы иттеләр. Аларга халык каргышы төшмәде, ятимнәр күз яше дә тотмады. Авылның ике бөртек коммунисты Сабир белән Фәрхун ярдәмендә тол солдаткалардан туган балалар да, "уйнаш" исемен күтәреп йөри торгач, үсеп буйга җиттеләр. Ни гаҗәп, бу уйнаш балалары — бичаралар, тамчылар кебек Сабир белән Фәрхунның үз балаларына охшап туганнар. Бу Сабирныкы, бу Фәрхунныкы түгел дип әйтерлек түгел. Сабыйларның һич гаебе булмаса да, халык өчен алар уйнаш балалары булып калды. Нинди кеше булыр алар киләчәктә? Адым саен, ызгыш-үртәш чакларында һәм олылардан, һәм яшьтәшләреннән телән "уйнаш-муйнаш" сүзен ишетеп үсү аларны кем итеп тәрбияләр? Анысын бер Аллаһ беләдер. Үз атасын көн саен урамда очратып тору болар күңелендә нинди юшкын сызып калдыра торгандыр, моны бер алар гына белә. Авылдашларына үчегеп үсәрме алар? Рәхмәтле булмаслардыр бит инде! Рәхимсез җан булып, миһербанның ни икәнен белмичә, киләчәктә ата фахишә, ата җинаятьчеме булыр алар? Авыл тулы ятим балалар. Әмма аларның ятимлеге горур ятимлек: аларның аталары батырларча һәлак булган. Ә уйнаш балаларының ятимлеге тегеләрнекенә караганда имәнгеч ятимлек, балага аңлатып бирә алмаслык ятимлек. Бу ятимнәрнең башлыраклары, уналтылары тулыр-тулмаста, кайсы ФЗӨгә, кайсы читкә чыгып китте... Әйе шул... ятим үскәннәрнең төрлесе була. Булыр болар арасында да яхшы кешеләр. Андыйлар кайчандыр уйнаш кылган дип анасын ташламас, кеше алдында ким-хур итмәс, алар әниләренең гөнаһысын да, заманын да аңлар. "Әнкәй" дип өзелеп торырлар, яки аналарын шәһәргә алдырырлар, яки үзләре еш-еш кайткалап, ярдәм итеп, бәйрәмнәрне бергә узгарырлар. Булыр, Ярмай авылы ятимнәре арасында да битарафлар, кеше хәсрәтенә, ятимнәр кайгысына гамьсезләр дә булыр. Өченчеләре дә булыр, үзенең ятимлек еллары өчен гөнаһсыз кешеләрдән үч алыр, дөньяга ачулы карап, ачу-үч белән яшәп, ачулы-үчлекле килеш дөньядан китүчеләр дә булыр. Җәмига апа Килен чишмәсеннән кайтып килә иде. Ярмөхәммәт мал-туар япкач, Гозәере белән капка төбендә утыра иде. Ярмөхәммәт баласына Җәмига исемле бу хатынның бар үткәнен сөйләде. Җәмига әллә картаеп китте, әллә бу арада чирләп тора, чишмәдән кайтканда әллә ничә туктап ял итте. — Бар, улым, — диде Ярмөхәммәт. — Җәмига апаңа булыш. Гозәер хәле киткән хатын янына йөгереп килде дә: — Җәмига түти, кайтарып куйыйм! — дип, рөхсәт көтмичә, көянтәне хатынга биреп, кул очыннан гына тулы чиләкләрне күтәрде. Үз эшен беркайчан да кешегә эшләтми торган Җәмига карышмады, хәлкәйләре хәл булгандыр. — Гозәер балам, баскычка куярсың! — диде. Гозәер суны түкмәскә тырышып, чиләкләрне Җәмигаларга алып китте. — Бераз хәл җыйыйм әле, — дип, хатын Ярмөхәммәт янына утырды. — Җегәрем юк. Авырткан җирем дә юк югын. Тамактан аш үтми. Менә, Килен чишмәсенең суы белән чәй эчсәм, рәтләнмәмме дим... Рәхмәт инде, Ярмөхәммәт, балаларың бик булыша. Алар килмәсә, ул бәрәңгене урнаштырып бетерә алыр идеммени? Авыр инде, авыр бу хатынга. Карчыклар кыяфәте иңгән хатын дисәң дә була. Әхнәфе читкә китеп өйләнде дә, кайту түгел, хат та язганы юк. Кәримулласы колхоз үзәгенә күчте, кәҗүнни йортка. Ташладылар аналарын. Ятимә бер карчык. Төп йортта Кәримулла калып өйләнгән иде, килен белән кайнана тыныша алмады. Кәримулла ике ут арасында калды. — Килен алып чыгып китте Кәримулланы! — диде Җәмига. — Болын хәтле өйгә сыймадылар. Таш өйдә яталар, балалар черетеп... Җәмига Әхнәфе турында сүз кузгатмады. Кәримулласын ихатадан алып чыгып киткән усал килене белән юаш мүкләк Кәримулла турында түгел иде аның уйлары, сөйләшүе генә алар янында, карчыкның җан ярасы — Әхнәфе икәнен Ярмөхәммәт бик яхшы белә. Сызлана ана, тәне белән түгел, җан җәрәхәте белән, авыр эш татар хатыннары өчен чүп кенә ул — алар күнеккән; җәбергә дә, мыскылга да, суыкка да, челләгә дә, бушка эшләүгә дә татар хатыны түзә, ә менә бәгырь сызлау ал арны изә. Шуңа күрә авылдагы татар хатыннары иртә картая. Сугыш вакытында өлгергән кызлар, торф, тимер юл, урман турауда эшләп, вакытыннан элек хатын төсен алды, яшь хатын дип аталыр чакта ал арга карчыклар төсе иңде. Билләр бөкшәя, аяклар сызлый, бармаклар мең сөял белән муртая, чырайлар иртә килгән картлык җыерчыклары белән ергычлана. Менә бу инде кырык-илле яшьлек татар хатыны булыр. Җәмига апа егерме дүрт яшендә олы хатынга әверелде. Сафиулланы Фәрхуннар төрмәгә утырткач, бер картайды, еллар буе билгесез шомда яшәп бер картайды. Сугыш елларының ачлыгы, ялангачлыгы эчендә яшәп, ике ир бала үстерде. Сабир белән Фәрхуннарның җәбер-золымнары аны ничә тапкыр картайткандыр! Шул бәхетсез язмышның тагын да бәхетсез өлешен дә аңа татырга язган икән. Интегеп үстергән ике ир баланың ник берсе үз янында булсын! Кәримулласы сирәк булса да кайткалый, ара ерак бит — өч чакрым. Кулында машинасы. Ярый инде, ул кышлык утын китереп аудара. Җәмига бер литр аракыга аны туратып өя. Шөкер. Ә менә Әхнәф бәгырьне телгәли. Әхнәф бөтен кыенны татыды шул, дип уйлады Ярмөхәммәт. Каз тотылса да, Әхнәфкә тукмы, бозау кайтмаса да, Әхнәфкә чыбык. Сигез яшьлек бала бүгенге олы ир майтара алмаслык читен эшләрне эшләргә мәҗбүр иде. Әхнәф, бичаракай, яшькә Кәримулладан олырак булса да, тәбәнәк булып үсте. Кәримулла Сафиулла абый сыман алып гәүдәле, кырык бишле итек кия торган булып, өрлек булып өлгерде. — Әхнәф анасы кыйнаганга үсми калды! — дип әйтүчеләр дә аз булмады. Әхнәф җиденчене бетерүгә үк авылдан чыгып качты. Ерак Көнчыгышкамы, Себергәме нифте эше белән киткән икән, диделәр. Берме-ике тапкырмы, җибәргән әйберләре дә килде. Әмма улы үзе кайтмагач, бүләк-санак ана өчен куаныч була алмый шул. Шул көнне үк Ярмөхәммәт Әхнәфкә хат салды. Юк, ул үгет-нәсихәт тә язмады, анаң Җәмига түти берьялгызы яши, сине сагына-фәлән дипләр тормады. "Быел сабан туена кунак чакырам, синең кайтуың да әйбәт булыр иде" — бетте-китте! Җаны булса, кайтыр, диде Ярмөхәммәт. Айдаш бабаның оныгы Хисбулла углы Ярмөхәммәт Хәйруллин сабан туе бәйрәменә бөтен туган-тумача, агайне-ыруларын, Кормашбаштан, күрше авыллардан дусларын чакырып хатлар юллады. Ике сарык симертелә, каз-үрдәк бар, күңел юаткычын да ул шәһәрдән тартмалап алып кайтып базга төшерде. Бәйрәмгә әзерлек туйга әзерлек кебек бик әвәрәле бара. Әле бәйрәмгә атна чамасы вакыт бар, алты көн. Ярмөхәммәткә хат килеп төшә. Хат Әхнәфтән. "Ярмый дус, булдыра алсаң, ыстансада фәлән көнне, фәлән вакытта каршы ал" диелгән иде хатта... Бәлки кирәге чыгар әле дип, Ярмый, ике шешә аракы белән бер түтәрәм каклаган казны кабинасына салып, стансага элдерде. Әхнәфне танырлык түгел иде. Ул карсак гәүдәле, әмма җилкә-күкрәк галәмәт киң, бүксәчек тә беленеп тора. — Ярмый! — дип Әхнәф, чемоданын, биштәрен ташлап кочагын җәйде. — Әхнәф! Яшьти! — диде Ярмөхәммәт. Сүз бетте. Ярмөхәммәт авылдашының әйберләрен кабинага урнаштырды . Әхнәф машинага якынрак туктады. — Әхсән абыйның машинасы! — диде ул үзалдына гына. Әйтерсең лә Әхсән абыйның үзе белән сөйләшә: — Җанкисәгем... Газ пит-дисәт адин... Ти... илле дүрт тә унсигез... Син исәнмени, картлач... Стансаны чыкканчы сөйләшмәделәр. — Син, Ярмый... — диде Әхнәф, аннан ни өчендер, — Ярмөхәммәт, — дип төзәтте... — Син, Ярмөхәммәт, мине гафу итәрсең инде, дус... Эш өстендә мәшәкатьләдем, йөк авыр түгел, үзем дә кайткан булыр идем... Ярмөхәммәт кайтарып сүз әйтмәде. Тагын бераз баргач кына ул, үпкәләгәндәй әйтеп куйды: — Килен белән балаларың — бергә кайтасыз дип торам... Әхнәф, көрсенеп: — һәй, Ярмый дус, — диде. — Әле үзем генә кайтыргамы, юкмы дигәндә, кая монда хатын белән бала сүрәп йөрергә. Син хат язмасаң, кайтмаган да булыр идем әле. Хатыңны алгач, кинәт җирсеп куйдым. Авыл искә төште. Тау башы... Бәбкә саклаган ышна... Ышна, бәбкә, казлар... Пүләвәй Хөрмәтулла... Ләкин Әхнәф алай әйтмәде. Оныттымы икән ул Хөрмәтулла кабахәтнең кыланышларын? Урманны кергәч, Ярмөхәммәт машинасын матур урынга туктатып, табын әзерли башлады, утыргыч астындагы ике шешәнең берсен тартып чыгарган иде, Әхнәф: — Кирәкмәс! — диде. — Эчеп кайту яхшы түгел... — Дөрес! — диде Ярмөхәммәт. — Синең белән бергә керербез, — диде Әхнәф. Ярмөхәммәт тиз аңлады: Әхнәфкә берүзе генә анасы янына кайтып керү кыен. Саубуллашмыйча, качып киткәндәй авылдан китеп, ни гомер югалып торып та кинәт кайтып төшү әллә ничектер. Аннан соң Әхнәфкә Ярмый белән кайту җиңелрәктер; сабый чактагы кебек, Ярмөхәммәт белән кайткан чакларда Әхнәфкә кыен — тукмы әзрәк эләгә торган иде. Шулай эшләделәр дә капкадан иң беренче Ярмөхәммәт керде: — Җәмига түти, кунак алып кайттым! — диде ул тәрәзәгә. Сәер очрашу булды бу. Җәмига өйдән чыкмады, бәлки, ишетмәгәндер, бәлки, күрмәгәндер, ике ир эчкә узды. Җәмига намазлык өстендә иде. Ярмөхәммәт Җәмиганың элек намаз укымаганын белә, ялгыз калгач кына намазлык өстенә менгәләгәнен дә яхшы белә. Әхнәф өчен бу мәгънәсез тынлык тагын да читен иде. Ярмөхәммәт тамак кыргалап алды. Җәмига дога кылып намазын тәмамлады да керүчеләргә борылды. — Кәримулла, синме соң? — диде ана. — Җәмига түти, Әхнәфне алып кайттым! — диде Ярмөхәммәт. — Әстәгъфирулла, — диде ана. Тиз генә намазлыгын җыеп, ишек катына килде. — Исәнме, улым! — диде ул, ике учын Әхнәфкә сузып. — Исәнме, — диде Әхнәф. Сүз өзелде. Читен тынлык урнашты. Әхнәфнең салкын гына исәнләшүе Ярмөхәммәтне дә кыен хәлгә куйды. — Җәмига түти, чәеңне куеп җибәр! — диде Ярмөхәммәт. — Ә син, кунак, күчтинчәләреңне чыгара тор. Читен тынлык качты, Җәмига түти бүлмәчкә кереп китте, Әхнәф биштәрен чишәргә тотынды. Ләкин ара җылынырдай чаткы күренмәде. Аптыраган-йөдәгәннән генә Ярмөхәммәт кыстыра кергән шешәсен өстәлгә куйды: янәсе, шул ярдәм итмәсме. Ул башланган ярты шунда калды, йөз граммнар да телләрне ачтыра алмады. Ярмөхәммәт китәргә кузгалды, Әхнәф аны озата чыкты. Бу озата чыгу түгел, анасы белән бер өйдә бергә-бер каласы килмәгәннән генә ул аңа иярде сыман. Ярмөхәммәт, машинасын кабызып: — Ярый, кичен күрешербез әле, яшьти! — дип китеп барды. Әхнәф, капка төбендәге ялгыз утыргычка утырып, тәмәке кабызды. Бер-ике көн узгач, Җәмига түти Хурлыгаянга кереп, бик зарланган: Әхнәф аз сүзле, "әнкәй" дип бер генә тапкыр да әйткәне юк әле, дигән. Әхнәф иртә таңнан кибет янында эшсез-сәрхушларга йөзәр граммлап аракы эчерә, үзе дә эчә, өенә төнлә генә кайтып, анда да лапас түбәсендә йоклый икән. Кәримулла белән киленнәре дә Учавылдан килеп, абыйлары Әхнәф белән күрешеп китте. Ләкин Җәмига түтинең генә йөзе ачылмады. Иртәгә бәйрәм дигән көнне, Ярмөхәммәт тагын ике шешә аракы, ике шешә сыра алып, калган бәлеш төбен табасы-ние белән төреп, Әхнәфне кабинага утыртып, Качкын Шәмәй каберенә алып китте. Урман уртасындагы бу кабергә куелган матур гранит ташка гарәп хәрефләре белән, бу хәрефләр белән дә язу язылган. Ярмөхәммәт кычкырып таш язуын укыды. — "Гөлек баба токымы Тимеркул Шаһимәрдан качкын", — диде. Ярмөхәммәт, Әхнәфкә ничек итеп кабер ташы ясатканын, Шәмәй качкын тарихын сөйли-сөйли, кабердән читтә, аланчыкта, абагалар уртасына табын җайлады. Максат аракы түгел иде. Әхнәф тә моны сизенде бугай, ләкин тиз генә кырлы стаканнарны тутырып, бер шешәне урталай икегә бүлде һәм, тын да алмыйча, үз өлешен эчеп тә бетерде. Ярмөхәммәткә шул гына кирәк иде. Әхнәф үзе башлады. — Ярмый, әйт, түлке дөресен әйт... — диде Әхнәф, табындашына туры карамый гына. Аңа бу сөйләшүне башлавы авыр иде, ул бер шешә сыраны бугазыннан гына эчеп бетерде. — Мин сиңа үпкәләмәм... Әйт, безнең әнкәй бетле күз Сабир белән буталдымы? Син беләсең... Белмим дип котылма... Чуалдымы? Ярмөхәммәт эчәргә күтәргән стаканын ипләп кенә кире куйды. Сөйләшү бөтенләй бүтән яктан, ул көтмәгән ызаннан башланды. — Башыңа тай типтеме синең, Әхнәф! — диде ул вакыт оту өчен бугай. — Сөйләделәр бит, — диде Әхнәф, гаебе бар бәндә сыман, ул Ярмөхәммәткә карамый, өзеп алган абага сабагын тырнагы белән тураклап утыра. — Сөйләделәр! — диде Ярмөхәммәт. — Кем турында кемнәр генә, ниләр генә сөйләмәде! Дөрес булганы кеше арасына таралды. Хак булмаганы ябышмады. Әхнәф кинәт башын күтәрде, авылдашына өмет белән, ялвару белән карагандай бакты. Ул үзенә кирәк җавапны ил агасы Ярмөхәммәттән көтә иде. Ил агасы ялганламас. — Чынмы, Ярмый? — диде Әхнәф. — Чын, Әхнәф! — диде Ярмөхәммәт сабыр, әмма каты итеп әйтте ул бу сүзне. — Чын, Әхнәф! Әхнәф янә абага йолкыды, янә баш бармак тырнагы яшел сутлы сабакны туракларга тотынды. Аннан чак ишетелерлек итеп җыр башлады. Мин авылдан киткән чакта Зират талы шаулады; Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... Җыр ике күңелне да актарып ташлады. Чирек гасыр элек үлемгә киткәндә гөнаһсыз ятимә кыз бала Вәсиләнең үзе чыгарган беренче һәм соңгы җырын инде ир уртасына җитә язган икәү абагалыкта, ялгыз качкын кабере янында, карурман уртасында җырлап утыра. Дүрт юллык шушы кыска җырда бер Василә белән көчләнгән, асып үтерелгән Халисә сабый фаҗигасе генә түгел шул. Авылдан гөнаһсызга куылган, үлемгә киткән, үзе качып китәргә мәҗбүр булган бөтен татар халкының фаҗигасе турында сөйләмиме икән Вәсилә җыры? — Тагын бер генә сорау, яшьти! — диде кунак авылдаш. — Син мине гаеплисең бугай, шулай бит? — Сарык син, Әхнәф! — диде табын хуҗасы. — Үзең ата бит инде син... Егерме дүрте тулар-тулмас дәртле, чибәр яшь хатынның гомергә ирсез калганын күз алдыңа китерәсеңме син? Ә?.. Безнең әниләр безгә генә, хәзер генә карчык булып күренә, алар бит егерме-егерме өчтә тол калган, иң чибәр-сылу чакта... Дөньяның ачуын сездән ала иде ул бичара анаң. Сабир төнлә тәрәз чиерткәндә берәр вакыт уянмадыңмыни син? Әхнәф җәһәт кенә дустына бакты. — Ә син каян беләсең? — диде Әхнәф, ул шикләнүен дә, гаҗәпләнүен дә яшерми иде. — Белмим... чамалыйм, — диде Ярмөхәммәт. — Үземнең дә уянгалаган булды. Ул Ярмай айгырлары кем тәрәзәсен генә чиертмәде икән? Әнкәй ачмый. Сабир киткәч, без уянмасын дип, мендәргә капланып җылый иде. — Минем әнкәй дә... — диде Әхнәф. Бу аның өчен олы бер ачыш булды кебек. Аның җыерык чырае языла төште. — Ачтымы соң Җәмига түти Сабирга ишек? Яки үземе берәр тапкыр шыпырт кына җылы мунчага чыгып китте? — Юк! — диде Әхнәф. — Булса, авыл күзеннән, авыл колагыннан яшерерсең син сер!.. Ярмөхәммәт үз өлешеннән Әхнәф стаканына яртылаш аракы салды, чәкештермичә генә эчеп тә куйды. — Пычрак Сабир аны да "юмарт хатын" ясарга ниләр генә кыланмады. Хезмәт көненә тияр-тимәс йөз грамм яңа арышны да бирдермичә, Җәмига апаның бәгырен изгәнен син хет хәзер аңла. Өйдә ике ач бала, җитмәсә, карап торган бердәнбер казларны да Пүләвәй Хөрми тоткан. "Башкалар кебек Сабирны бер төн кунарга кертсәң, балаларың ач булмас иде" дип пышылдаучылардан соң, ул эшне эшли алмавына да ачынып, үзен-үзе белештерми газиз балаларын кыйнаган бичара хатын... Эче тулы яшь дәрт. Өй тулы ятимлек. Сабир астына кереп ятып, яманат алырга да, алабутага кушарлык онлы булырга — бер юл. Яки бөтен дөньяның үчен балаларын тукмап басарга кала... Икенче юл. Җәмига апа баигка. юл таба алмаган... Хәзерге хатыннар ирләреннән аерылып ике көн дә тора алмый, яңа ир кочагы эзләп чыгып йөгерә. Ә синең анаң, минем әнкәй гомерлеккә, мәңгелеккә ирсез калды. Баигка ир тапкан булса да, син анаңны гаепли алмыйсың, Әхнәф! Атаңның төрмәдә үлгәнлеге билгеле булгач та, Җәмига апа сезгә үги ата эзләмәде. Сугышта хәбәрсез югалганнарны әле өметләнеп көтәргә була... Синең анаңның бер өмете дә юк иде. Унтугызда кияүгә чыгып, дүрт ел ир белән торып, ир назын татып өлгергән яшь тол хатын нишләсә дә хаклы булыр иде... Мин, Әхнәф, безнең әнкәйләргә һәйкәл куяр идем. Ташына чокып алтын хәрефләр белән яздырыр идем: "Чисталык, тугрылык, әхлак-намус үрнәге кем ул?" — дип сораганнар менә шушы һәйкәлгә баксын!.. Үз анаң кыйнаган бит. Ана кыйнаган җир тәмугта янмас!.. Хакың юк синең Җәмига түтине ятим итәргә... Бетте... Ярмөхәммәт стаканнарга янә аракы коеп чыкты. Ул авыр бер эш тәмам иткәндәй, җиңеләеп, бик теләп аракы эчте. Әхнәф стаканга кагылмады. Ул җылый иде. Җылаганына ул кыенсына. Ярмөхәммәт тиз генә торып, Шәмәй Качкын каберенә таба китте: иркенләп җыласын. Ул кабер өстен караштырды, улы Гозәер белән утырткан чәчәкләр арасындагы чүпчарны җыештыргалап йөрде. Нигә җылый ир-җегет? Аракы йомшарттымы аның күңелен? Әллә ул теге чактагы ярым ач, ярым ялангач, кыйналган сабый Әхнәфне кызганып җылыймы? Әллә ни гомер үзен дә, анасын да газаплаганына үкенеп, Ярмөхәммәт әйткән әче хакыйкатькә төшенеп сыкрыймы? Ихтимал, боларның бөтенесе дә сәбәптер. Әхнәфнең дистә елдан артык бәгырендә йөргән таш эреде. Икенче көнне Хурлыгаян Рәйсәгә сөйләгәнне ишетте Ярмөхәммәт. — Җилкенеп йөри Җәмига, ут өертә! — ди әнисе. — Әхнәфем бүген: "әнкәй!" дип әйтте, ди. Мунчага утын ташый идем, кая, әнкәй, үзем кертим, диде Әхнәфем, ди, үзе җылый бичаракай... Шуннан соң, бәйрәм үтәр-үтмәстә, Әхнәф Төмән ягына китте. Озакламый ул хатыны, балалары белән Чаллыга күченде. Атна саен машинага төялеп, Җәмига апага кунакка кайта торган булып киттеләр. Әхнәф кайткалагач, Кәримулла да хатыны белән ешрак килгәли башлады. Дөрес эшләде Әхнәф. Төп йортка бөтенләй кайтса, килен белән кайнана һич килешәчәк түгел икәнлеге ачык иде. Җәмига түтинең картая башлаган саен холкы тагын да кыенлаша, юкка да җылый, барга да пырлый. Шулай каладан кунакка кайтып, бәрәңге, утын эшләрен эшләшеп йөрүләре дә аның өчен бик зур шатлык иде. Әхнәфнең салгалаган чакта көдрәеп китә торган гадәте бар, ул Сабирга да каты-каты әйткәләгән, имеш. Фәрхунның якасыннан алып: — Суям, кабих җан, син — кеше үтерүче! Халисәне асып куючы да, минем әтине үтерүче дә — син! — дип, бик каты җилтерәткән, диләр. Кибет төбендә Фәрхун булса, Әхнәф килгәнне күрсә, хәйлә табып, ул шыпан-шыпан таю ягын карый икән. Тагын бер гаҗәп хәл булып алды. Шулай яшь чакларны искә төшереп торган җирдән, сүз иярә сүз чыккач Пүләвәй Хөрмәтулланың халыкка күрсәткәннәрен хәтерләгәндә, Әхнәф кинәт сорап куя: — Ул каберавыз әле катмадымыни? Таралышкач, Әхнәф берьялгызы Хөрмәтулларга кергән, диләр. Имеш, Әхнәф саргаеп-кәкрәеп яткан Хөрмәтулла карт янына барып кергән дә: — Үтерәм мин сине, күсе — кабих җан! Тәре табагачы, — дип кычкырган да чыгып киткән. Ул китүгә, Пүләвәй Хөрмәтулла, имеш, җан биргән. Ярмөхәммәт бу имешләргә ышанмады. Җаен туры китереп, Әхнәфнең үзеннән сорады. Әхнәф, бер дә исе китмичә генә: — Кердем! — диде. — Күршесендәге карчык, кем әле ул?.. Мөҗипнең анасы Харирәтти дә шунда иде. Кердем... Нихәлләр, Хөрмәтулла абзый, дидем. Мин Сафиулланың баш баласы Әхнәф, дидем. Кулын сузды, күрештек. Ул берни дә әйтә алмады, каты итеп кулымны кысты, кораңгыш шул картка каян килгән ул куәт, кычкыра яздым. Хөрми авызын ачты, башы салынып төште, ияге кинәт салынды, бер күзе ачык, бер күзе ябылыр-ябылмас калды. Мин Харирә түтигә дәштем. Ул Хөрминең ирененә канат белән су тигезә башлады да: — Үлде! — диде. — Котылды Хөрмәтулла! Таныдымы икән Пүләвәй Хөрми үзе җәберләгән авыл малае Әхнәфне? Хәтерләсә, үкенмәдеме икән? Әллә кул биреп, авыз ачуы Әхнәфтән бәхиллек соравы булдымы? Бәлки, берсе дә түгелдер, үлеп ята торган хәлсез карт Әхнәфне Газраил дип кул сузгандыр. Ихтимал! Авыл иң кабахәт бәндә, Алласыз, динсез, кешелексез, надан бер шайтани заттан котылды. — Катты! — диделәр. — Кеше хакы тота ул! — диделәр. — Авыр туфрагы җиңел булсын! — дип тә әйтүчеләр булды. Ярмөхәммәт берәр кешенең үлгән хәбәрен ишеткәч тә: — Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! Урыны җәннәттә булсын! — дип әйтә торган иде. Хәтта мәрхүм бик яхшы кеше булмаса да, үлгәннәр турында яман сүз сөйләмиләр. Ләкин Пүләвәй Хөрмәтулла вафатын ишеткәч, ул бер сүз дә әйтмәде. Менә, догадан ташлау шул була торгандыр инде ул. ИСЛАМНУР Сабан туена кунаклар күп кайтты. Әштер-пөштер генә көрәш, йөгереш ясаган булып, Гатауллин кушуы буенча, җыйган бүләкләрне тизрәк өләшеп, халык таралды. Бу юлы ат чабышы да булмады. Элеккеге кебек тау итәгендә уен да оештырмадылар. Урам буйлатып җырлап йөрүче дә күренмәде, һәр йорт хуҗасы чакырган кунаклары белән өйләренә кереп бикләнде дә китте мәҗлес, башланды эчеш... Ярмөхәммәт кенә капкаларын шар ачып, өйгә дә, ишегалдына да, хәтта урамга да табын корып, әллә ничә гармун - баян белән, мул дәстәрхан әзерләп, кунакларның күңелен күрде. Ике көн сыйлангач, халык таралды. Озак ялга кайтканнар гына калды. Авыл халкы янә авыр эшкә ябышты. Донбасс ягыннан Исламнур да бәйрәмгә кайткан иде. Галимханнар, Рәүфләр, Ярмөхәммәтләр — бар да эштә. Исламнур көне буе ялгызы. Анасы да бөтерелә, кош-корт карый. Кичен дә Исламнур капка төбендә, көндезен дә. Ярмөхәммәт аның хәлен бик яхшы аңлый. Сагынып кайта да авылда ямь табалмый каңгырып йөри ул. Бер көн тауга менә, икенче көнне урманны әйләнә, аннан соң китеп бара. Гел шулай, ун көнгә дип кайта да ялы төкәнгәнче китә. Бу юлы да Исламнур озак тормас. Сабир, Фәрхуннардан, салым-ясак, заемнардан качып, Донбасс ягында шахтер булып Исламнур әйбәт тә эшләгәндер, ни әйтсәң дә ул ялгыз калган анасына гел акчалата да, әйберләр җибәреп тә ярдәм итеп килде. Игелекле, бик миһербанлы булды ул Зөбәйдә түтигә. Кайтмый калган елы юк. Анасын хөрмәт итүче бала да, улын — бәгырь кисәген өзелеп сөюче шушы ана да бәхетле булырга тиеш иде бит югыйсә. Ә нигә соң Зөбәйдә апага карасаң үзәк өзелә? Улының үз янында булмаганына шулай сагышлы ул. Исламнурның көннәр буе, кичләр буе берүзе капка төбендә уйланып утыруына баксаң да, йөрәкне шомлы моң чеметеп уза. Исламнур капка төбендә ни уйлый? Аның уйлары ай-һай авырдыр. Авыр һәм очына чыгарлык түгелдер. Исламнурның шахтада шактый абруй казанганын да, акчага, малга аптырамаганлыгын да Ярмөхәммәт белә. Әмма Исламнур белән Зөбәйдә апаның бәхетсез икәнен дә сизенә. Исламнур өйләнеп бер балалары булгач та, Ярмай-Уракка кайтты. Галимхан әйтмешли, марҗасы бик әллә кем түгел иде инде, Рәүф хәтта "ямьсез килен" дип тә әйтте бугай. Хикмәт ямьсез булуда түгел әле монда, хикмәт киленнең беренче сәгатьтән үк кайнанасы Зөбәйдә түтине ачыктаначык сөйми башлавында. Ярый, һәр килен иренең анасын өзелеп сөя дә алмый торгандыр, әмма ни әйтсәң дә, кайнана синең иреңнең кадерле анасы бит әле: сөясеңме син аны, сөймисеңме, түзәргә тиешсең. Атна-ун көн үтә дә китә ул. Зөбәйдә түти телле-тешле хатын түгел. Ярдәмчел, игелекле җан, килене белән оныгын өзелеп көтте. Мунчасын ягып, бәлешен салып, самавырын куеп, өен ялт иттереп көтте. Исламнур да хатыны белән анасы килешер дип хыяллангандыр. Иң башлап, беренче күрешкәндә килен: — Мария! — дигән. Зөбәйдә түти: — И-и, бигрәкләр дә үзебезчә икән — Мәрьям! — дигән. Килен шундук, кара коелып: — Нет, я — Мария! — дип кистереп әйткән. Малай — онык исеменә терәлгәч тә шундый ук хәл килеп чыга. Слава дип әйталмыйча, әби кеше: — Салава, Салават! — дигәч, килен баладан алда: — Он никакой не Салават, его зовут Слава! — дип кырт кисә. Менә шул күрешү килен белән кайнана арасына упкын булып ята. Тел упкыны, йола упкыны, гадәт упкыны. Бу упкын аша күпер салу беркемнең дә куәтеннән килмәячәк. Күпер салырга кирәклеген Мария башына да китерә алмаячак, Зөбәйдә, күпер булмаса, тар гына басма булса да салырга әзер, улы Исламнурга яшәве кыен булмасын өчен ул "әни" түгел, "мама" булырга да, алар монда торганчы гына "әби" түгел, "бабуигка" булырга да, алар киткәнче намаз укымаска да, ашагач, "амин" тотмаска да риза. Ләкин Зөбәйдә үзенә гөнаһ алып булса да салырга маташкан ул басманы Мария килен күрешкәндә үк сындырып ташлады. Исламнур нык каушаган иде. Анасы белән Манганың килешмәсен ул сизә иде, әмма мондый каты рәвештә һәм кинәт башланыр дип, ул башына да китермәгән иде. Исламнур бу упкын аша күперне үзе салырга тиеш иде. Авылга кайткач, аның тауга, урманга менеп йөрүләре дә, озаклап капка төбендә утырулары да упкын аша салынырга тиешле күпернең проектлары иде, ахрысы. Маша Зөбәйдә карчыкның бер генә яхшылыгын да кабул итә алмады. Мунчага керсә, сабын-тарактан җирәнеп юынмыйча чыкты. Зөбәйдә сауган сөтне үзе түгел, улына да эчәргә рөхсәт бирмәде. Зөбәйдә карчыкның токмач басканын, ипи изгәнен күреп, ул ризыкларга тотынмады. Зөбәйдә карчык ялгызы калса да җылады, төнлә, кунаклар йоклап беткәч тә җылады. Исламнур да ике ут арасында иде. Ул анасы өйдә юкта хатынына ялынып та, үгетләп тә карады: каты гына эчеп, бер туздырып та ташлады. Юк, нәтиҗәнең киресе чыкты. — Ты как хочешь, я ни секунды не останусь в этой дыре! — дип, Маша килен, әйберләрен җыеп, баласын киендерде. Шулай итеп, өч көн тулыр-тулмаста бер сары марҗа, Зөбәйдә карчыкның бердәнбер улын Исламнурны алып, мәңге кабат кайтмаска ант итеп китеп тә барды. Бөтен күрше-күлән өчен дә олы кайгы иде бу. Бар бит, кайталар бит авылга марҗа киленнәр, берсе дә бөл ай кире түгел. Зөбәйдә түтине алмаштырган кебек булды. Элек тә бик болагай хатын түгел иде, хәзер бөтенләй ябылды. Бер-ике елдан соң Исламнур ялгызы гына кайткалый башлады. Юк, ул да элеккеге шаян Исламнур түгел иде инде. Ярмөхәммәт, арып кайткан булса да, капка төбенә чыкты; ул белә: Исламнурга иптәш кирәк. — Утырабызмы? — диде Ярмөхәммәт. — Көне шуңа калган, — диде Исламнур. Тора-бара алар дүртәү булды, Рәүф белән Галимхан аларга килеп кушылды. Аҗаган балкышыдай бер уй яктысы дүртесенә берьюлы төште: нәкъ шушылай алар кайчандыр утырдылар бит. — Рәсүл генә юк! — диде Рәүф. — Кайда соң ул? — диде Исламнур. — Узган-кайтканда да күренмәде. — Аның кайда икәнен кем белсен... — диде Галимхан. — Шулай каты эчәмени? — диде Исламнур. — "Каты" дигәнең йомшак, — диде Галимхан. — Бетте инде ул, канис... Бераз тын утыргач, Галимхан өстәп куйды: — Эчә белми! — диде. Ярмөхәммәт елмайды, Рәүф пырхылдады. Көләсе килүдән түгел, Галимханның үз артын үзе белмичә кеше тикшереп утыруына ризасызлык иде ул. — Нигә көләсең? — диде Галимхан, үпкәләгәндәй. — Эчә белми шул... Мин бит егылып эчмим... Дөрес, егылмый егылуын, әмма өенә кот та кунмый, бар тапканы кибеттә кала. Ярый әле аз-маз мал-туары бар. Сүзне икенчегә борырга кирәк иде, Ярмөхәммәт теленә ни килде, шуны әйтте: — Хәтерлисеңме, Исламнур, Рәсүл белән сез тупылдарга исемнәрегезне язарга йөргәндә... Исламнур җанланып алды, елмайды: — Син безне куып җибәрдең... Без, Рәсүл белән син киткәнне сагалап торып, барыбер исемнәребезне язып төштек... Нигә кирәк булгандыр инде ул?.. Сабый җүләрлегедер инде... — Кемдер үз исемен агачка язып калдыра, кемдер кыя таттгка. яза! — диде Галимхан. — Синең исем кибетче дәфтәрендә, — диде Рәүф. Бу сүз вакытында усал әйтелгән иде: Исламнур да, Ярмөхәммәт тә тыйлыгып кала алмады — көлделәр. Рәүф сүзе Галимхан кабыргасына каты төртелде, ахрысы, ул, чәчрәп: — Әй, мунчаңны сс-суытасы нәрсә! Нәрсә син баядан бирле кирегә сукалап утырасың? Синекен эчәмме соң? — Исемнәрегез исән әле! — диде Ярмөхәммәт. — Пәкегезне тирән батырып язгансыз. — Нужәли! — диде Исламнур. — Сезнеке генә түгел, гасыр башында язылган гарәп хәрефләре дә исән! ... Зәйчә инешенең зур борылышында өч карт тупыл үсеп утыра. Бу тупылларны Айдаш бабаның атасы Гозәер карт утырткан булган. Имеш, ул агачлар башта унбиш төп булып үскәннәр. — Зәйчә елгасы ташу вакытында ярны ашый. Борылма ярларына тал-тупыл утыртырга кирәк, — дип, Гозәер бабай әнә шулай тупыллар белән ярны ныгытып чыккан. Ташу саен ярларны ашый-ашый Зәйчә өйләргә якынайган. Әгәр дә шушы тупыллар булмаса, бу йортлар әллә кайчан ярдан ишелеп төшкән булыр иде. Иә, булмаса, ярдан качып, кешеләр өйләре белән күченерләр иде. Ничәмә-ничә еллар авылны әнә шул өч баһадир тупыл саклап тора. Имештер, шул унбиш тупылның унбишендә дә язулар булган. Гозәер баба унбишенче бала булып дөньяга килә. Ул, абыйлар, апаларына атап, үсә төшкәч, һәр тупыл кәүсәсенә исемнәрен уеп язган. Кешеләр сөйләве буенча да бу шулай. Ярмөхәммәт, шәҗәрә китабыннан укып, моның чын икәнлегенә ышанды. Салкын яңгыр явып узган иде, күшегеп эштән кайткан бөтен кеше өйләрендә утыра, шул көнне, кеше-кара күрмәгәндә генә, Ярмөхәммәт тупылдарга менеп, язуларны карарга булды. Бәрәңге бакчасы аша су буена төште. Тупыллар салкын, дымлы җилгә шомлы-серле итеп пышылдый. Авыл халкы тупылдарга исем кушкан. Кайчан кушкан, кем кушкан, белүче юк. Югары оч якта утырганы Баш тупыл, уртадагы - сы Урта тупыл, агымга түбән таба үскәне Төпчек. — һы, — дип куйды Ярмөхәммәт, тупыллар арасында йөри-йөри. — Тикмәгә түгелдер бу исемнәр. Борынгыдан киләдер. Баш тупыл, мөгаен, Гозәер бабаның беренче абыйсы. Ә Төпчек тупыл Гозәер бабаның үзенеке. Су буенда, чирәмдә бөрешеп утырган бер оя каздан башка җан иясе күренми. Бакчаларда да һичкем юк. Су өстендә сыек томан. Шомлы талгынлык тирә-якта. Буа эченнән менәменә су анасы чыгар сыман. Бакчаларда сәләмә киенгән карачкылар кочакларын җәеп тора. Карачкыларга җан керер кебек. Тупылларның саллы яфраклары һаман ышылдый: бертуган агайлар үзара сөйләшә. "Унбиш туган идек, өчәү генә калдык... Кайсыбыз төптә корыды... Беребезне яшен сукты... Калганнарыбыз гөрселдәп-гөрселдәп ташуга ауды" дип әйтәләрдер сыман. Баш тупыл яр кырында ук тора. Тегеләре эчтәрәк. Баш тупылның тамырлары ялангач. Ялангач тамырлар ярдан чыгып, су астына кереп киткән. Суга кермәгәннәре уралаурала ярга, җиргә ябышкан. Тамыр түгел, алар бармаклар кебек күренә. Ярдан суга ишелеп төшмәс өчен бичара тупыл шул бармаклары белән җиргә чытырдап тотынган. Яр тупылны аудармыйча тота. Тамырлар ярны усал бозлардан, су ашавыннан саклый. Үзара ярдәм шулай була торгандыр инде ул. Тупыл булмаса — яр, яр булмаса — тупыл күптән беткән булыр иде. Баш тупылның төп буенда — кәүсәдә җәрәхәтләр, һәр язны ташу вакытында рәхимсез боз кантарлары сыдырып-суеп киткән яралар. Ярмөхәммәт, балакларын сызганып, учын төкерекләп алды да Баш тупылга менеп китте. Агач кәүсәсенең уртасына җиткәч, аның беләге кытыршы кабыкка сыдырылды. Җентекләп карагач, ул хәрефләргә охшаш тимгелләр күрде. Игътибарсыз караганда ул тимгелләр агач кайрысының орылары кебек. Болар кайчандыр язылган сүзнең хәрефләре түгелме икән дип карасаң, язуга охттгый. Ярмөхәммәт фаразлап хәрефләрне астан өскә дә, өстән аска таба да укырга тырышты. Ләкин очына чыга алмады. Бер укысаң гарәпчә "Д-МХ-М", икенчеләй укысаң "М-Х-М-Д" килеп чыга. Болардан бангка. тагын хәрефкә охшаш орылар да бар. Урта тупылда да орылар гына, шулай да "М-Л-С" яки "С-Л-М" дигән язу бар. Төпчек тупыл тәнендә "А-Л-Л-А" дип язылган. Бәлки, бу тимгелләр хәреф түгелдер! Бәлки, тупыл кайрысы үзе шундый язу сымак нәрсәләр ясагандыр? о — Иә! — диде Айдаш баба, оныгы кайтып керә-керешли. — Бармы тупылларда язулар? Их, бу бабайны! Каян күргән, каян белгән Ярмөхәммәт - нең яшертен генә тупылдарга менгәнен? Ул ни булганын сөйләп бирде. Бабай: — Алай икә-ән, алай-алай, — дип утырды да учлары белән тез башларына сукты: — Хак икән! Дөрес булып чыга. Язулар өстән аска таба укыла. "М-Х-М-Д"сы Мөхәммәт, ягъни Мөхәммәдьяр. Баш тупыл. Урта тупыл — Исламнур. Төпчеге Рәсулулла булып чыга. Төпчек тупылда баш бала — Рәсулулла агам исеме икән. Ярмөхәммәт бу ачышны башка малайларга да сөйләде. Тыңлаучылар арасында Рәсүл белән Исламнур да бар иде. Алар икесе пышылдашып алды. — Күрдегезме? — диде Рәсүл. — Исламнур белән минем исем йөз ел элек бу агачларга язылган. — Гарәп хәрефләре белән! — дип кыстырды Исламнур. — Димәк, бүгенге хәрефләр белән үз исемнәребезне яңартып язарга тиеш. Рәсүл белән Исламнур пәкеләрен чыгарып тупылдарга таба атлады. — Ярамый! — диде Ярмөхәммәт. — Ярамый! Ярмөхәммәтнең юлдан китмәячәген сизенеп, бузачылар йомпгый төште. — Ярар! — диде Рәсүл. — Без юри генә әйттек. Ләкин бу ике малай хәйләләгән генә булып чыкты. Балалар таралып беткәч, кеше күрмәгәндә генә агачларга менеп, алар барыбер үз исемнәрен язып төшкәннәр. Ярмөхәммәт кеше сүзенә ышанмыйча, агачларга менеп үзе карады: Урта тупылга "Ислам", Төпчек тупылга "Рәсүл" дип язылган. Гарәпчә язылган исемнәрне укырлык түгел иде... — Хәтереңдәме, Исламнур, — диде Ярмөхәммәт. — Син, эт булып өреп, безнең эчне катырган идең? — Ие-ие, — диде Рәүф. — Зөбәйдә түти сине гел танымаган иде. — Син эт булып улый башлагач, анаң, кем эте ул, тамагыңа пычак кергере, үз башыңа булгыры, дигән иде... Исламнур уңайсыз гына көлемсерәде дә: — Юраганы юш килде, — диде. Сүз шунда өзелде. Дүрт ир, күрше булып бергә уйнап үскән дүрт авылдаш утыра. Уртак сүз юк Исламнур белән. Аның читтәге, шахтадагы эшләре турында сөйлисе килми, бөл арының да сабый чактагы хатирәләрдән бангка. сүзе юк. Алар кайта-кайта авыл хәлләрен искә төшереп утырдылар. Батып үлгән Зөләйха белән Габделхәй, көчләнгән, асып куелган Халисә, өрәкләр турында булды гәп. Исламнур сүзгә катнашмады. Ул тыңлады гына, ә фикерләре, күрәсең, сөйләнгәннәрдән читтә, еракта иде. Үзе монда утырса да, күңеле белән Донбасста, хатыны Маша, улы Славик янында. Исламнурның фаҗигасе дә шунда ки: ул Донбасста чакта илен, анасын күрәсе килеп җирси-җирси дә авылга кайта. Монда кайтып бер-ике көн узгач, Донбассны сагынып җирси башлый. Әнә шушы ике яклы җирсү аны бәхетсез иткән. Икенче көнне Исламнур кеше күрмәгәндә генә тупылдар тирәсендә йөрде, кеше күзләп тормыймы дигәндәй, алакялак карангалап алды да агачка менеп китте. Чыннан да, хәрефләр оры сыман кайрыга әверелгән булсалар да, Ислам сүзен укырлык иде. Бик әсәрләнеп төште Исламнур тупылдан. Карт тупылдар ярны-җирне — бәрәңге бакчасын саклый. Язгы ташу вакытларында усал дәҗҗалдай рәхимсез боз кантарлары шушы борылма ярларына китереп ора. Яр, ишелеп, тупылдарга хәтле килгән дә тупылларның тамырларына тотынып туктаган. Язгы бозлар хәзер ярга түгел, бичара карт тупылларның имгәнеп беткән тамырларына бәрә. Чыдый тупыл, түзә тамырлар. .. .Ярмөхәммәт аны пристаньга төшереп куйды. Сагыш төяп кайткан иде Исламнур, сагыш төяп Донбассына китеп барды. Ярмөхәммәт машинасын элек атын туктаткан җиргә, Элеватор тавына туктатты, әрҗәгә менде, Исламнурны алып, Кама буйлый түбән таба төшеп баручы теплоходка карады. Күңел җилкенә, күңел ташып тула, гыртлакка әче сагыш килеп тыгыла. Кама иделе өстендә вак көймәләр, баржалар йөзә, сал сузылган, "Ракета", "Метеор"лар кайнаша. Элеккеге кебек куласалы пароходлар гына юк. Аларның тавышы үтә дә моңлы иде. Шулчак бер баржа кычкыртты. Тавыш ярларга бәрелеп, затон урманына кереп оялады. Валияне озаткандагыдай сагышлы иде көн. Пароход, баржа тавышы нигә шулай үзәкне өзә икән? Аерылышу сагышы ул, пристань ул күбрәк кавыштыручы түгел, күбрәк аеручы нәрсә, пароход-поезд ул алып кайтучы булудан битәр, алып китүче булды шул. Барысы да элеккечә, тик Валия-Валентина урынында теплоход култыксасына тотынып китеп баручы кеше генә Исламнур. Их Язмыш-Тәкъдир, алдан әйтеп бирсәңче, безне киләчәктә ниләр көтә? Исламнурның алдагысы ни? Шулай уйлаган иде ул Элеватор тавы башында Валияне озатканда да, Исламнурга кул болгаганда да. Ярмөхәммәт узган хәсрәтләрдән бүгенге сагышка, бүгенгедән киләчәгенә җеп сузарга тырышып карады. Узганыбыз бүгенгене, бүгенгебез киләчәкне әзерләве хак булса, сагышланырсың да. Берсенә дә: үткәнендә дә, бүгенгесендә дә сугыштан-сагыштан башка нәрсә күренми, киләчәге аның ничек якты булсын? Сабирлар, Фәрхуннар, бүгенге Гатауллиннар салып калдырган мескенлек орлыклары киләчәк өчен туфракка салынган, канга сеңгән. Мал асрар өчен, җан саклар өчен иртә таңнан кичке шәфәкъкәчә иңрәеп эшләү, михнәт чигү; җан саклау өчен сугыш, шул җан вә тәнне талкый торган көрәштән татар халкы бәйрәм итеп алган була да: сабан туе, янәсе, Октябрь, Май, аннан Яңа елда бер-ике көн... — бөтенесе алты көн сулыш ала да, янә җан саклау бәйгесенә ыргыла. Пристань тавында Ярмөхәммәт шулай уйлаган иде. Менә бүген ул Кызыл тау түбәсенә басып тагын шулай уйлый. Аның бәйләнчек уйлары рас килде. Теплоходка утырып хатыны Маша янына китеп баручы Исламнурның тәкъдирен ул күңеле белән сизенгән иде, дөресе шул: бәйләнчек уй тормышка ашкан. Исламнурның шахтада басылып, ике аягы киселеп, җимерек күкрәк белән калып көчкә терелгәч, хатыны Манганың Исламнурны хастаханәдән алмавы: миңа гарип татар кирәк түгел дип әйтүе дә, улы Славикның атасы янына килеп тә карамавы, озак гомерләр Исламның авылга, үлем ятагына егылган ялгыз анасының хәлен белергә кайтмавы, дөресрәге, кайта алмавы (Исламнур үзенең күтәрәмгә калганлыгын берәүгә дә язмаган), Зөбәйдә карчыкның, хат ташучы узган саен: "Исламнурымнан хәбәр юкмы" дип, капка келәсе шалтыраган саен, "Исламнурым кайтты бугай" дип җан бирүе — һәммәсе дә мәгълүм. Зөбәйдә карчыкны җирләгәч, биш-алты айдан соң гына Исламнурдан хат килеп төште. Хат Хәйруллин Ярмөхәммәткә аталган иде. "Ярмый дус, әнкәйгә яхшылап аңлат. Мин гарипләр йортында. Ике аяк юк. Озак хәбәр итә алмадым. Үзең аңларсың. Яхшы коляска эшләтә алсам, кайтырга исәп. Пенсиям әйбәт, яшәр идем әле. Исламнур кцршең". Кайчандыр капка төбендә эт булып өреп, яшьтәшләрен җылатканчы көлдергән Исламнур да, кайчандыр шул ук капка төбендә "әнкәйнең юраганы юш килде" дигәне дә, күк капусы ачылгандай Ярмөхәммәт аңында кинәт балкыды. Ул эт булып улаганда анасы: "Үз башыңа булгыры", — дигән иде. Соңгы кайтуында Исламнур, юраганы юш килде дип, тирән кайгысын әйткән. Зөбәйдә-ана өчен Исламнур — булмаган белән бер. Бәхет эзләп чыгып киткән балаларның күбесе инде синеке түгел, ят җир кешесе булып китә, ят нәселгә өйләнә, балалары җиде яттан да ятрак булып үсә. Шулай итеп, нәсел бетә, тамыр корый, нигез юкка чыга. Зөбәйдә түти вафатыннан соң йорты ятимлек сагышы таратып, байтак еллар торды. Исламнур гарипләр йортыннан хат язгалады, кайтырга хыялы барын гел әйткәләде, торабара хатлар сирәгәйде, бөтенләй килмәс булды. Ярмөхәммәт үзе язды, җавап килмәде. Аптырагач, тагын ел-ел ярым чамасы узгач, ул Донецк каласындагы гарипләр йортына мөрәҗәгать итте, аннан кыска-коры җавап килде: "Гарифуллин Ислямнур похоронен 25 марта 1968 года. Директор Кучерявенко", — диелгән иде рәсми кәгазьдә. Хатны укыган көнне Ярмөхәммәт бер җанына урын таба алмады: лапаска чыкты, ник чыкканын онытты, урамда йөрде, кеше сәламен ишетмәде, шуннан соң гына өйгә кереп: — Әнкәй, Исламнур өч ел элек үлгән! — диде. Сүз әйтүче булмады. Мич арасындагы урында, чаршау артында Хурлыгаян ишетелер-ишетелмәс кенә соңга калган җеназа намазын башлады: "Иляһи ният кыйлдым җеназа намазыйн үтәмәккә... юнәлдем кыйбла тарафыйна... ошбу мәеткә — Гарифулла утлы Исламнурга дога вә савап өчен..." Ярмөхәммәт тиз генә кулларын, битен-башын сөннәтләп килде, кулларын кушырып, йөзе белән кыйблага таба карап басты. Рәйсә, эшен куеп, балаларга ым какты. Барысы да матәм тантанасы тынлыгында калды. Күпкә соңлаган җеназа болай да ертык бәгырьләрне телгәләде. Ярмай авылының тагын бер нәселен җир йотты. СОЛТАНГАЛИЕВ Исмәгыйль Солтангалиев атлы иде ул, Ташкичү авылыннан. Үзара Исмай яки Солтан, Солтангали дип тә йөртәләр иде. Артист-циркач кушаматлары да бар иде. Сәләтле кешенең исемнәре дә күп була, күрәсең. Очучы булырга хыяллана иде ул. Булыр иде дә, курку белми иде Солтангалиев. Турник өрлеге буйлап аягүрә йөри, әйләнеп чыгардай итеп колгасында атына. Иң биеккә җиткәч, кулын кычкындырып, аска сикерә дә һавада өч кат әйләнеп аягына баса. Укучылар аны бик ярата иде, бәлки шуңа күрәдер сыйныф җитәкчесе Ләйлә Фәһимовна аны сөймәде. Караклыкта гаепләп, Солтангалине мәктәптән кудылар. Үкереп җылап, каргап китте Солтангалиев, китте дә юк булды. Ташкичү кешеләре очраштырганда Ярмөхәммәт гел сораштыра иде, ул сәләтле җегет югалырга тиеш түгел, зур эшләр майтарыр өчен дөньяга килгән кешегә охшаган иде ул Солтангалиев. Аның гөнаһсыз икәненә Ярмөхәммәт җаны-иманын куеп ышана иде. Ләкин Ташкичү кешеләре Солтангалиев язмышының ничек булганын төгәл генә әйтә алмады. Каядыр ФЗӨтәме, балалар йортынамы киткәнме шунда кебек томанлы иде җаваплары. "Нинди эш булды соң бу? — дип Ярмөхәммәт күп мәртәбәләр уйланды. — Нигә берәү дә якламаган Исмәгыйльне шул чакта? Җинаяте исбатланмаган, бер ялагайның әләкләве аркасында, сабыйны, ундүрт-унбиш яшәр бичараны, кешелектән чыгарып ташларга берәүнең дә хакы булмаган бит ул чагында да. Ләйлә Фәһимовна да ерткыч җанвар түгел бит. Укытучылар коллективы кайда булган соң? Бичара Солтангалиевнең язмышына бер генә укытучы да игътибар итмәгәнме икәнни соң? Мәктәп тулы миһербанлы, яхшы укытучылар иде. Кем хатасы соң Исмәгыйль Солтангалиевне харап итте? Егерме ике үсмер, кырык комсомол члены, нигә берсе дә яклашмаган? Күзлекне гел ул урлаган хисапта да, аны мәктәптә калдырырга, тәрбияләргә тиеш булган бит колллектив". Исмайның карак түгеллеге ул китеп ике ай узгач ук билгеле булды. Югалган күзлекнең бер пыялалы кысасы мич арасыннан табылды. Кемдер ваткан да яшергән, әйтмәгән. Кем үз кабахәтен гаепсез Солтангалигә сылаган? Бу мәңгегә билгесез булып калды. Ярмөхәммәт стансага йөк илтә бара иде. Юл кырыенда сукбай кыяфәтле берәү кул күтәргәч, туктады. — Шеф! Стансага чаклы акчасыз гына алып барасыңмы? — диде юлаучы. — Утыр! — диде Ярмөхәммәт. — Учавылдан чыктың бугай, агайне? — Шуннан! — диде сукбай. Ярмөхәммәт юлдашына бакты. — Бөл ай танышка охшамагансың. Кемгә кайткан идең соң? — дип сорады. Соравын тәмамлаганчы ук ул сукбай йөзендәге таныш чалымнарга игътибар итте. — Анысы синең эш түгел, — диде кырыс юлдаш. Аның сөйләшүеннән, кыяфәтеннән төрмә исе, сәрхушлык исе килә, хәтта бераз сәерлек тә сизелә. — Солтангалиев Исмәгыйль! — диде Ярмөхәммәт. Сукбай кинәт шоферга карады. Ул да шофер йөзендә ерак танышын төсмерләде кебек. — Мин синең кем икәнеңне әйтә алмам, якташ, үзең әйт! — диде сукбай. Ярмөхәммәт, машинасын туктатып, ике кулын Исмәгыйльгә сузды. Күрештеләр. Ярмөхәммәт, хәзер үк кире борылып, аны кунакка алып кайтмакчы булды. Ләкин юлаучы каты торды, хәтта бу тәкъдимнән курыкты да кебек. — Юк, шеф, — диде ул. — Миңа Чаллы, сезнекечә Брежневкә кирәк. Срочно! Ул бу сүзләрне яңадан кыстамаслык итеп каты әйтте. Ярмөхәммәт кузгалды. Юлда барганда сүз башлавы кыен булды. Юк-бар сорашып, андый язмыш гарипләндергән кешенең телен ачам димә. Байтак баргач, юлчы үзе башлады. — Их, шеф, — диде ул карлыккан тавыш белән. — Бер дә гаҗәпләнмим. Ярый әле син таныдың. Син танырлык кына булса да Ташкичү Солтангалиенең улы Исмәгыйль чыраенда үз төсе калган икән әле... Таныклыгымны алдым да авылга, үги әти янына кайтырга куркып, хурланып, детдомга барып кердем, не повезло, бер фраерның чыраена сукканым өчен изделәр мине, гаепләп, колониягә җибәрергә булдылар. Суд моннан мәктәптән миңа характеристика сорады. Шул характеристика эшне хәл итте. Әйбәт булса, шартлы гына була иде. Ләйлә Фәһимовна шәп язган: әхлаксызлык, караклык өчен, дигән. Китте башлар куралесить. Алты судимость, егерме ел таш капчыкта... Үтте дә китте гомер. Каргалган кеше мин, шеф. — Әниең исән диделәр, Ташкичүгә кайчан кайттың? — Ты что! Аның янына кайтырлыкмы мин? Яшәсен, күнеккәндер инде... Да, аның башка балалары да бар... — Чаллыга эшкәме? — Эшкә! Бик важный эшкә... Ул шәһәргә кергәч үк төшеп калды. Ярмөхәммәт эшен бетереп кайтыр юлга чыкты. Солтангалиевнең "бик важный эшкә" дигән сүзе юл буе Ярмөхәммәткә бәйләнеп йөдәтте. Ниндидер бер мәгънә бар иде аның бу сүзендә. Икенче көнне ул Рәйсәсе белән Учавылга урта мәктәпнең олы бәйрәменә китте. Беренче чыгарылыш булганга утыз ел тулган икән. Кемнәр генә кайтмаган бу бәйрәмгә! Котыпта йөзүче капитан да, дөнья чемпионы да, артист та, Хезмәт Герое да, орден-медаль таккан колхозчылар да — бар да бар. Бер-берсен таныганнар бергәрәк җыелып тора. Тантанадан соң мул табын янына дәштеләр. Кайчандыр монда эшләгән, әмма ниндидер сәбәпләр белән башка җиргә күчкән укытучыларны да чакырганнар. Алар арасында Ләйлә Фәһимовна да бар иде, ул Чаллыга күчкән иде бугай. Тантанада да, табын янында да бу мәктәптә укыган мәшһүр шәхесләр турында күбрәк сөйләнде. Мәҗлеснең кызган җирендә генә берәү сүз сорады. Тантана вакытында да, мәҗлес башында табын янында да күренмәгән сәер кешене Ярмөхәммәт таныды: бу аның кичәге юлдашы Исмай иде. Бәйрәмчә киенгән кешеләр арасында ул чыннан да сәеррәк күренгәнгәме, табынчылар башта аптырабрак калды. — Кем сез? Сез чакырулымы? — диде тамада. Исмай бик тыныч, салмак иде. Бөгәрләнгән булса да, каяндыр пинжәк юнәткән. — Мин дә шушы мәктәптә укыган кеше, дөрес, мин тиздән отдал концы... — Исмай сөйләнә-сөйләнә табын түренәрәк якынлаша. — Мең тугыз йөз илле икенче елда сигезенче "а" классында кемнәр укыды? Ярмөхәммәт, Рәйсә, тагын өч-дүрт кунак кул күтәрде. — Безнең класс җитәкчесе Ләйлә Фәһимовна иде! — Ул Ләйлә янына килеп җитте. — Ә мин шул класстан тарих укытучысы Мәрьям апа Мөбарәковнаның күзлеген урлауда гаепләнеп мәктәптән куылган Солтангалиев Исмәгыйль булам. Мәждестәгеләр нишләргә дә белми иде, ахрысы, көләргәме, җыларгамы дигәндәй, чышы-пышы сөйләшә башладылар. — Ләйлә Фәһимовна, мин теге вакытта да әйттем, ялындым сезгә: мин алмадым күзлекне, валлаһи. Хәзер дә әйтәм: мин алмадым. Мин укырга, очучы булырга тели идем. Сез мине кыйнап сорау алдыгыз, сез миңа ялган характеристика язып, судка җибәрдегез. Сез үзегез җинаятьче. Ә җинаятьче җәзасын алырга тиеш... Ярмөхәммәт, урындыгын күчереп, кинәт Исмай ягына ыргылды, ләкин соң иде инде. Исмәгыйль, соңгы сүзен әйткәндә, әллә каян гына финка тартып чыгарды, күз иярмәс тизлек белән ул ниндидер хәрәкәт ясады, Ләйлә Фәһимовна арка ягына киерелеп ыңгырашу тавышы чыгарды. Ярмөхәммәт белән бер хәрби егет Исмәгыйльнең ике беләгеннән тотып артка каердылар. Финка шалтырап идәнгә төште. — Шеф, җибәр! — диде Исмәгыйль. — Минем бу кулларны күп каердылар инде. Җибәр! Хәзер мин чебешкә дә кагылмаячакмын. Чыннан да, Исмәгыйль карышмый. Аны ычкындырдылар. Ләкин җинаятьчене күп ирләр урап алды. Милиция дә, "ашыгыч ярдәм" дә килеп җитте. — Зыянлы түгел! — диде врач. Исмәгыйль канәгать күренә. Ул Ярмөхәммәтне үз итеп бугай: — Мин аны моченый ясадым! — дип пышылдады. — Хәзер мин с удовольствием таш капчыкка барам. Очучы булырга хыялым ашмаган иде, бусын хет үтәдем... Ул ютәл, гыжлау чыгарып көлде. Аны алып киттеләр. Авыл "скорые" белән Ләйлә Фәһимовнаны үзәк хастаханәгә үк илткәннәр. Бәйрәмнең рәте калмады, аһлар-ухлар, имеш-мимешләр куерды. Таң атканчы гел шушы вакыйга турында гына сөйләштеләр. Солтангалиев Исмәгыйльне чынлыкта исә, ни гаҗәп, Рәйсә белән Ярмөхәммәттән башка берәү дә хәтерләми икән. Исмай турында сораша-сораша Ярмөхәммәтнең теңкәсенә тиеп беттеләр. "Зыянлы түгел" дигән сүз кешеләрне тынычландырса да, озакламый хәбәр таралды: "Ләйләнең кабырга астыннан үпкәгә кергән пычак ярасы җөйләнми икән, тәне кырыккырык бердән төшмичә кызыша икән", — диделәр. Тагын бер айдан укытучы Ләйлә Фәһимовнаның хастаханәдә вафат булганлыгы беленде. Хәнҗәр махсус, туфракка кадап күгәртелгән булган да, кан бозылган, мондый чакта кан алыштыру да ярдәм итә алмый, кеше әкренләп үләргә дучар була икән. Исмәгыйльнең "моченый ясадым" дигәне шуны аңлаткан, ягъни ул ярадан кеше терелә алмый. Үләсен сизгәндер Ләйлә апа, сизгәндер. Нәрсә уйлады икән ул Исмәгыйль Солтангалиев турында? Үкендеме, нәфрәтләндеме? Бәлки, ул башкалар кебек Исмайны бөтенләй хәтерләмәгәндер дә. Ихтимал. ГАЛИМХАН Рәүф тә, Галимхан да өйләнмәде. Төрле сүзләр йөрде бу турыда. Имеш, Рәүф хәрби хезмәттән өйләнмәслек булып кайткан икән, диделәр. Имеш, Галимхан эчә-эчә шулай булган, диделәр. Сүзләр йөрде-йөрде дә тынды. Рәүфнең дә, Галимханның да бу сүзләргә исе китмәде. Рәүф тракторын бакча башында сүндерә дә ындыр артлатып кына өенә кайта. Шуннан соң ул урам як капкадан йөрми. Тумыштан чирле сеңлесе дә урамга түгел, ишегалдына да чыкмый. Карт анасы кәҗә сава, Рәүф анасы ни пешерсә, шуны карусыз ашый да китап-журналга тотына. Аның укымаган китабы юк. Ләкин беркайчан да ул укыганнары хакында авыз ачып кешегә сөйләмәде. Галимхан исә бригадир кая кушса, шул эшкә барып кайта, мал-туарын карый да гәҗиткә чума, телевизор карый. Монысы эчәргә аракысы булмаганда. Аракы булганда берни кирәк түгел. Аның нәрсә эшләгәнен бөтен авыл белә: салырына булмаганда ул сөйләшми, өендә утыра. Салып алса, Галимхан урамда, кибет төбендә, клубта — яшьләр янында. Аекта авызыннан бер кәлимә сүз тартып ала алмассың, йөз грамм керүгә, Галимхан, үзе әйтмешли, "Татар дәүләт филармониясенең нәфис сүз остасы"на әверелә дә куя. — Галимхан, өйләнеп җибәрәсеңме әллә? — дип шаярталар. — Авылда сез ике күрше инде карт буйдаклар: син дә Рәүф. Галимхан шундук сүз таба: — Син, агайне, минем яшь буйдак булган чакны да онытма, ха-ха-ха, — дип үз сүзеннән үзе көлә. — Аннары сун, син, агайне ак мыек, Рәүфкә кагылма, Рәүф белән минем өчен дустыбыз вә күршебез Ярмөхәммәт тырыша... Статистика мәгълүматларына бакканда, бер иргә уртача ничә бала туры килә? Ә?.. Бер иргә уртача ике бала. Безнең регионда, ягъни түбән очта да нәкъ шулай, Ярмөхәммәттә дүрт бала, Нәдершада дүрт бала, Рәүф белән миндә нолевой күрсәткеч, ә безнең регионда уртача ир саен икешәр бала! Димәк, мин дә, Рәүф тә ике бала атасы, ха-ха-ха... Галимхан салган көнне кибет яны, капка төбе гөрләп тора: түләүсез театр. Шулчак айгылдап көлүче ирләр яныннан Сабир карт узып бара иде; күрәсең, ул йомыш белән кибеткә төшкән дә, кибет төбе тулы салмыш ирләр булгач, башка йомыш тапкан булып, түбән очка таба узып киткән булды. Аек булса, Галимхан аңа: — Исәнме, Сабир абый, — дияр иде, юк, бүген Галимхан ни уйласа, шуны әйтәчәк: — Ә-ә, Ярмайның нәсел үгезе, иптәш пенсионер — камунис Сабирҗан Госмановский, дравствуйте! — дип кычкырды нәфис сүз остасы. Сабир исәнләшепме, нидер мыгырданыпмы кибетне узып китте. Галимханга илһам килгән иде, ул, позага басып: — Ьо-о, эт симерсә, иясен танымый, ди! Сез безләрне танымадыгызмыни, иптәш Госмановский? Ә мин сезне беләм, сез иптәш камунис Сабирҗан Госмановский түбән очка төшеп, Газизәбикә тол ханым белән җенси ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерү белән мәшгуль идегез... Галимхан радио-телевидение, гәҗит-журналда нинди төчекупигы сүз языла, эчкәч шул телдә сөйләшә. Ирләр әдәпсез көлә. Көлмәүчеләр дә бар. Җитәр сиңа, Галим, дип кыюсыз гына эндәшүчеләр дә бар. Дөрестән дә, карт кешедән көлү килешми, янәсе. Сабир мондый чакларда һични әйтми, бәхәскә керми, ишетмәмешкә салыша. Торабара ул бөтенләй саңгырауланды. Кемдер, юри чукракка салыша, ди. Хактыр да, нишләмәк кирәк, каршы әйтсә, ул янган утка май гына сибәчәк, халык усалланды, кул белән шаярулары да ихтимал. Ишетмәгән яки ишетмәмешкә салынсаң — иң яхшысы. — Ишетә ул! — ди Галимхан. — Ишетә, нәҗес. Үзенә кирәкне бик тиз ишетә, курвы! Чыннан да, Сабир бригадирлыктан пенсиягә чыккач, идарә тирәсендә куштан булып йөрсә дә, япа-ялгыз калды. Балалары, райүзәктә урысча укып, шәһәргә күчте. Кайтмыйлар. Карчыгы Маһиҗә дә дөнья куйды. Гатауллинга бик ярарга тырышып йөрсә дә, эше пешмәде. Халык моны тиз сизде. Көн саен булмаса да, җае туры килгәндә, кешеләр Сабирны каккалый-суккалый башлады. Җан дусты Фәрхун да аны яклаша алмас иде, аның үзен бер-ике тапкыр билгесез кешеләр тукмап, өеңә ут төртәбез, дип янадылар. Фәрхун малае Мирвәли янына — райүзәккә күчеп китте. Сабан туена да кайтмый. Шулай, безнең халык — бичара: түрдә утырганда түрәгә кирәген әйтергә шүрли дә, түрәлектән төшкәч, ярар, узган эшкә салават, дип үч алмый. Үч алырдайлары да Галимхан кебек, кабып-кыюланып алгач кына, тел тибрәтә. Монда кайсысын хурларга, кайсысын хупларга да белгән юк. Шуңа күрә халык һаман дәшми. Бусы яңа җитәкче Гатауллин фәрештәме? Юк бит, монысы да төрмә, штраф белән куркыта, халыкны җигә, чыбыркылый, халык ничек көн күрә — ул артына да элми. Халык сөйләшә торган хайванга әверелде кебек, ат кебек эшли, эшләгәненең чиреген дә ала алмый. Иә аңны югалтканчы эчәргә, йә куштан булырга, йә телеңне аркылы тешләп җенең өзелгәнче заяга эшләргә, йә шәһәргә качарга гына кала. Кемдер: — Баттгин килә! — диде. Галимхан артына борылып югары очтан төшеп килүче машинага, карады. — Ә-ә, баттгин, баш инженер иптәш килә икән! — диде Галимхан. "Менә хәзер тагын да кызыграк була" дигәндәй, кибеттән йомышын йомышлап чыкканнар да, кайтып китмәенчә, кызык көтеп, кибет янында калды. Ул арада баш инженер Гафуров машинасы төркем янында туктады. Машинадан фотоаппарат аскан, магнитофон тоткан бер хатын-кыз, аннан соң Гафуров чыкты. — Менә, иптәш Дилаева, бу бригада җегетләре! — диде баш инженер. — Любое турында яза аласыз, механизаторлар, терлекчеләр... — Бигрәк тә баш инженерыбызның лично үзе турында! — диде Галимхан. Көлүчеләр байтак булды. — Ярый, иптәш Дилаева, мин киттем, — диде Гафуров. — Сезне сөйләшкән вакытта килеп алырлар. Гафуров машинасына утырып китте. Япь-яшь кыз өрлектәй ирләр арасында ялгыз калды. — Җәгез, кемнән башлыйбыз? — дигән булды кыз. — Ну, әлбәттә, миннән, — диде Галимхан. — Сез кем? — диде Дилаева, магнитофонын көйли-көйли. — Мин тулы канлы совет гражданины, иптәш Дилаева, — диде Галимхан. — Киң вә күпьяклы белгеч — Галимхан агаң булам. Көлү куәтле булды. Тәҗрибәсез хәбәрче үзенең көлке хәлгә кала баруын сизми иде, ахрысы, ул җәй көне дә чүчинкә киеп, ялангач тәнгә сырган фуфайка салган бу кеше белән "күпьяклы белгеч" төшенчәсе арасында ниндидер аерма барлыгын күрде бугай, дөрес сөйлиме ул дигәндәй, бер төркемгә, бер Галимханга карап алды. — Әлбәттә, — диде Галимхан. — Нинди эшкә кушсалар, мин шул эшне сыйфат билгесе белән башкарам. Сәнәк белән мал асты чистартырга берәүгә дә кушмыйлар. Миңа — Галимханга гына ышанып тапшыралар ул бик тә мөһим участокны... Арба өстендә лайлалы силусны таратырга кемгә кушалар? Әлбәттә, Галимханга. Ул кай урында көләселәрен дә белә, кеше көлгәндә сөйләми,туктап тора. — Сез, Дилаева иптәш, бик дөрес килгәнсез... Минем күрсәткечем бик зур... Халык тәгәрәп китә, көлү кешеләрне буып ала, кыз да көлә, ләкин көлкенең сәбәбен белми. — Әлбәттә, зур күрсәткечкә ирешү өчен мин бер сәнәк белән ун мең тонна, икенче сәнәк белән алты йөз ситнир тизәк төядем. (Көлеш.) Мин бик тырышам, иптәш кариспандинт, социалистик ярышта алда барам. Мин бөтен советлар илен күмеп китәрлек тизәк чыгардым, иптәш. Кыз үзенең каршысында тилчә телле халык шамакае басып торганын һаман аңламый кебек, һәм, җитди сөйләшмәк булып, микрофонын Галимханга якынрак тотып: — Әйтегез әле, Галимхан абый, сез ничек бу нәтиҗәләргә ирештегез? — диде. Галимханга бу гадәти сорау яңа ризык кына бирде, ул илһамланып, хәтта сөйләгәннәренә үзе инангандай, микрофонны тотып болай диде: — Иртә таңнан торып, кичке караңгыга хәтле физик эш белән мәшгуль булсаң гына күрсәткечең зур була. Хатынсыз ирләр өчен бу физик эш аеруча мөһим. (Көлеш.) Безнең калхуз җитәкчеләре дә бик кайгыртучан халык, туклану мәсьәләсен уңай хәл итеп, эшче кулларны рациональ кулланырга ирештеләр... Эстрада театрының көлке тамашасы гөрләп бара: халык көлә, артист иҗат итә. Хәбәрче: — Сезнең эштән соңгы вакытыгыз... — дип башлаган иде, Галимханның җавабы авызыннан атылып та чыкты: — Сәнгать, культура, опера безнең мавыгу. Менә мин үзем, иеме, эчкечелек белән мавыга башладым, мавыгуларым нәтиҗәсез булмады, авылдашлар шаһит, мин сәрхушлык дәрәҗәсенә ирештем. Үз өстемдә нәтиҗәле эшлим, эчү системам бар: булганда эчәм, булмаганда — юк. Менә мин кичәгенәк бер җыр тудырдым әле... Галимхан, опера җырчылары кыяфәтенә кереп, җыр башлады, аның тавышы да опера җырчыларына охшап чыга иде: — Сау бул, Ә-әми-нә-ә!.. Кө-өт мине-е!.. "Операдан" соң Галимхан такмакка күчте: Дулкынланып сулар керә Пароход идәненә; Иң бәхетле, матур тормыш Совет илендә генә-ә... Гөрләтеп кул чабалар, көләләр. Шау-шу бераз тынгач, Галимхан янә сүз башлады, ул кинәт үзгәрде, үз хәленә кайтты һәм, гаять җитди рәвештә: — Ә беләсезме, бу җыр өчен мин җырчысын да, шагыйрен дә капкага терәп атар идем! — диде. Кемдер, бу сүзләрне "кызык ясау өчен әйтелде" дип уйлап, көлеп куйды. — Көлмәң! — диде Галимхан. — Кызык түгел. Кая караган кариспандинтлар? Кая караган НКВД? Ә?.. — Мин сезне аңламыйм, Галимхан иптәш! — диде ДиЛЭ.0ВЙ. — Аңларга тиешсез, иптәш кариспандинт! — дип кычкырды Галимхан. — Пароходка дулкынланып сулар кергәч, пароход бата дигән сүз. Пароход батканда, панимаешь, иң бәхетле, иң матур ил Советлар иле генә була алмый. Бу, иптәшләр, провакация, бу диверсия. Җырга салынган бомба! Димәк, кемдер пароход идәнен алдан ук тишкән! Берәү дә көлмәде. Дилаева тиз генә магнитофонын җыя башлады. Галимхан нотык сөйләүче кабыгына кереп юри сөйлиме, әллә үз инанычын әйтәме — аңлавы кыен, ләкин аның кыяфәте куркыныч иде, күзләр шар ачык, ике каш та маңгайга меңгән, бармаклар ара-тирә халык өстенә, хәбәрче кызга янау болгый. — Не позволю! — дип кычкыра Галимхан. — Значит, парохут бата, ә без җырлыйбыз булып чыга: врагу не сдается наш гордый "Варяг", да? Галимханның шаярып башлап та хәтәр җәнҗалга кадәр барып җиткәнлеген авыл халкы белә; карт тимерче Рәван абзый, хәбәрче кызны читкәрәк тартып: — Кызым, син хәзер аннан ераграк йөр инде, аның өянәге шулай, — диде. — Я себе позволю! — дип Галимхан кычкыра. — Мин үземә рөхсәт итәм ки... Мин төйнәлгән йодрыкларымны эшкә җигә алам, ягъни сугыша алам... Совет кәҗәсенә карата физик көч кулланырга ярамый, ягъни кәҗәне кыйнамаска кирәк. Физик көч кулланып, мин сезне егылырга мәҗбүр итә алам, әмма аның өчен статья бар... Халык таралып бетте. Галимхан сүрелә төште дә, тирән көрсенеп, кибетнең таш баскычына утырды. — Их сез... — диде ул үзалдына. — Сезләр, сезкәйләр. Наданнар бит сез, мәхлуклар. Кемне сүгә ул? Авылдашларынмы? Әллә гәҗит халкын ачуланамы? — Сезгә шар-шор көләргә булсын да, шапор-шопыр чөмерергә булсын да, гыр-гыр йокларга булсын... Галимхан салмак кына торды да ипләп кенә үз өенә таба, түбән очка атлады. Бераз баргач, аңа Сабир очрады. Аңа килеп җитәрәк, Галимхан җыр башлады, бу җырлау түгел, сыкрауга охшаган иде. Яңа утырткан тупылларым Сынган каты давылда; Бер җылыймын, бер җырлыймын, Китәм туган авылдан... Сабир белән тигезләшкәч, Галимхан, туктап, карт колагына: — Сафуан абзый җыры! — дип кычкырды. Үзе нәтиҗәсен көтеп тормады, китеп барды. Ул, өенә кайтып, чишенмичә генә чоланга кереп ауды. "Сафуан абзый җыры" дигән сүздә тирән мәгънәне аңладымы икән Сабир карт? Сафуан сугышта һәлак булды. Сабир, күзенә тавык тизәге салып, сугыштан котылды, Алабугадагы немец әсирләренең Германиядән килгән паюгын талап симерде дә Сафуанның тол калган хатыныннан "юмарт хатын" ясады. Изге җан Сафуан гүр иясе булганга кырык ел, ә син, бетле күз, һаман исән, сине җир һаман күтәрә дигән сүз иде ул. Тап-таза ир-җегетне җиңде "сыек иблис". Тора-бара Галимхан айнымас булды. Өйдә авыру анасы. Маһибәдәрне аяклары ятакка аударды. Оян-оян дип йөрде дә, оян гына булып чыкмады ул каһәр, тамырлары бөкеләнеп, аның аягын кистеләр. Менә шушы хәл Галимханның бөтен хыялларын җимерде. Анасы түшәккә егылгач ук белде: Галимхан өйләнмәячәк. Үз анасын карамаган хатыннар заманында, ирнең гарип анасын кайсы яхшы хатын тәрбия кылыр икән? Көн саен ашатырга, эчертергә, астын алыштырырга, атнага бер мунчага алып кереп юындырырга кем риза булсын? Үзе күз тоткан кызлар арасында ул андый батырны күрмәде. Бәлки, ул хаталанадыр? Әмма барыбер өйләнмәскә булды. Галимхан гарип анасының бөтен әнә шул мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Барысын да үзе эшли, зарланмый, анасына авыр сүз дә әйтми иде. Шулай яшәп бетерергә уйлады. Инде авыру анасы да дөнья куйды. Өйләнергә соң кебек тоелды. Ятим йортта ялгыз буйдак ни кылсын? Эчә. Бар тапканы шуңа җитеп бара. Көннәрдән бер көнне ул шулай каты махмырдан мунча ягып керер, мунчасын иртә томалапмы, әллә йөрәге тотыпмы, Галимхан вафат булыр. Кем белә, кем кистереп әйтә ала: юк, бу эшне Галимхан алдан уйлап эшләмәгәндер дип? Ләкин Ярмөхәммәт бу турыда берәүгә дә сүз катмады. Ярмөхәммәтләрнең каршы ягында тагын бер ятим нигез, ялгыз йорт артыр. Электр чыбыкларын, радио чыбыкларын өзәрләр. Тәрәзә, ишек, капка кадакланыр. Ишегалдын тутырып кычыткан, әрем, алабута үсәр. ЯРМӨХӘММӘТ Теге көнне гәҗит хәбәрчесе Дилаева, йөри торгач, Ярмөхәммәтне эзләп тапты. Шту быты, каз боты, ул бер алдынгы колхозчы турында очерк алып кайтырга тиеш икән. Ләкин Ярмай авылы кешеләре белән уртак тел таба алмыйча бичара кыз җылап беткән. Кемдер аңа Ярмөхәммәтне күрсәткән. Бу йорттан да ул кәефсез киткәндер, ахрысы. Әллә ничек булды ул сөйләшү. Соңыннан Ярмөхәммәт үкенеп тә куйды. Ни өчен соң ул тәҗрибәсез, яшь кызга төксе булды? Юк, кызга түгелдер; кыз йөзендә ул ялган-купшы сүзләр язучы матбугатны ачулангандыр. Галимханның "театры"н хәбәрче кыз үзе дә, авылдашлары да аңламады һәм аңламаячак. Галимхан усал сатира белән башлап, җене сөйми торган төче-купшы, ялган гәҗитчеләргә нәфрәтен белдерде. Туган телне эчтән черетүчеләр, ялган мәгълүмат, урынсыз мактау-мактанулар — бөтенесе кешене эчтән черетеп тарката. Рәван абзый әйтмешли, Галимхан "өянәге"нең асылы бик тирән иде. Баксаң, Ярмөхәммәттә дә бар икән андый өянәк. Дилаеваның беренче сүзе үк аңа ошамады. Хәбәрче ишектән килеп керүгә, анасы Хурлыгаян, хатыны Рәйсә, балалар алдында кинәт: — Сезнең семьяны әйбәт, диделәр. "Үрнәк семья" дигән мәкалә яхшы булыр иде... Сез яратышып өйләнештегезме? — диде. Мәгънәсез сорау — мәгънәсез җавап дигәндәй, Ярмөхәммәт: — Кирәк булганга өйләндем! — димәсенме. — Сезнеңчә, башта яратырга, аннан өйләнергә кирәк! Шулаймы? — Дөрес! — диде кыз. — Әгәр дә син уйлаганча булса, чын мәхәббәт көтеп Җир шарындагы кешеләрнең илле-алтмыш өлеше кияүгә чыга алмыйча, өйләнә алмыйча картаеп үләр иде. Кеше ресурслары кимер иде. Чын мәхәббәт көтү — идеологик диверсия! Син шуны беләсеңме, кызым? Кыз тиле кебек бер ноктага текәлде, ул әйтелгән фикерне башында әвәли-эшкәртә идеме, әллә бу сүзләрне ул бөтенләй аңламадымы, Ярмөхәммәт янә сүз башлады: — Син, сеңлем, хатынмы, кызмы дигәндәй. Ирдәме? — Не имеет значения! — дигән булды хәбәрче. — Монысы сезгә кагылмый... — һе, — диде хуҗа. — Минем эшләр сезгә кагыла, ә сезнең эшләр миңа кагылмыймы? — Ну, допустим, мин кияүдә! — диде Дилаева. — Яратышып өйләнештегезме? — Монысы да сезгә кагылмый... — Кагыла. — Ну, бик яратып... — Әйтегез әле, сеңлем... Бик яратышып өйләнешеп тә, ике елдан аерылып, бала ятим итү әйбәтме? Әллә өйләнергә кирәк булганга гына өйләнешеп, гомер буе тату яшәп, таза балалар үстерү яхшыракмы? Кыз аптырады, йөдәде. Ул, каләмен өстәлгә ташлап, кинәт ике учы белән битен каплады. Ул үксеп җылый иде. Бу юлы Ярмөхәммәт каушады. Ул мондый вакыйга буласын көтмәгән иде. Ул арада хәбәрче кыз илаулап такмакларга тотынды: — Нигә сез бөтенегез дә мине яратмыйсыз? Бөтенегез дә миннән көлә, издеваться итә... Әйбәт кенә сөйләү сезгә неужели авыр? Ярмөхәммәт ишегалдына чыгып керде, аңарчы хәбәрче кыз җылаудан туктаган, әйберләрен җыйган иде. — Кая болай? — диде хуҗа. — Казанга! — диде кыз. — Беркая да китмисең, сеңлем! Әнә, җиңгәң чәй өлгерткән! — диде хуҗа. Шул сүзне генә көткәндәй, Рәйсә, урта ишекне ачып, табынга дәште. Табын мул, киң иде. Ата белән ана, әби, дүрт бала да кунак хатын. Чәй янында сүз мал-туар тирәсендә булды. Кышка курмы әзерләү, бәрәңгенең черү-черемәү мәсьәләсе, балаларның өс-башларына алу-алмау хәлләре. Аннан Ярмөхәммәтнең озак еллар иске машинада эшләп, тракторга утыруы, аның чөгендерчелектәге уңышларына да кереп чыктылар. Хәбәрчегә бар да кызык. Чәйдән соң Рәйсә хәбәрче кызны мунчага алып китте. Шәһәр кызының авыл мунчасында булганы юк икән: аның өчен бу бер могҗиза булды, ахрысы, ул мунчадан соң: — Удивительно, очень интересно! — дигән булып озак сөйләнде. Хәбәрче кыз аларда куна калды. Кич утырганда ул хуҗага: — Все-таки, сез бәхетле, Ярмөхәммәт абый! — диде. Ярмөхәммәтнең кызга булган төртмәлеге күптән киткән иде инде. Ул сабыр гына әйтте: — Бәхет ул шома нәрсә! — диде. Бу хәбәрче соравына җавап түгел, аның сөйләнүе шул сорауга җавап эзләве иде: — Узган гомереңдәге бәхетле көннәрең белән бәхетсез көннәрне чагыштырып кына бәхетне билгеләп була. Сабый бала бәхетле, ләкин ул үзенең бәхетле икәнен белми, яки үскәч кенә белә. Бәлки син бүген иң бәхетле кешедер. Ихтимал, иң бәхетсез кешедер. Кем кистереп әйтә ала?.. Ә син каян алып әйтәсең, сеңлем? Мин бәхетсез түгел, әмма "мин бәхетле" дип әйтергә куркам... — Сез, Ярмөхәммәт абый, эшегезне бик яратып сөйлисез. Кеше хезмәтеннән тәм тапса гына бәхетле була диләр... Ярмөхәммәт көлемсерәде, әмма аның йөзендәге елмаю чаткылары тиз эреде. Ул кызга дәрес аңлатучы мөгаллимдәй сүзләргә басым ясап болай диде: — Сеңлем, хезмәт — бәйрәм-бәхет булса, шәһәр халкы ике көн ял итмәс иде. "Әйе, мин эшем белән бәхетле, рәхмәт хөкүмәтебезгә, ул мине эшле итте" кебек сүзләр урынына, күсәк белән башка суккандай, әлеге фикерне ишеткәч, Дилаева язуыннан туктады. Гаҗәпсенеп хуҗага бакты, аннан соң бу фикерне башында "пешерә" башлады бугай. Ярмөхәммәт дәвам итә: — Хезмәт рәхәт иле булса, елга бер ай ял бирмәсләр иде. Хезмәт бәхет булса, ишәк белән алаша иң бәхетле мәхлуклар булыр иде, сеңлем. "Бәхетен хезмәттә тапты" дип китап язучыларга мин гомерем буе нәфрәт сакладым. Сеңлем, хезмәтнең берсе дә җиңел түгел. Утыз дәрәҗә салкында шофер ерак юл уртасында машина йөртергә мәҗбүр, үзәкләргә үткән салкында сап-салкын тимерне яланкул белән тотып, ватык машинаны төзәтергә азапланып яткан чакта сора син: бәхетлеме икән ул шофер? Авылда тормыш рәхәт, үз сөте, үз бәрәңгесе дигәннәр үзләре кайтып авылда яшәсен. Менә бу кулларга кара... Ярмөхәммәтнең муртаеп беткән бармакларына карап, Дилаева дәшмәде. Бармаклар түгел, карт имән тамырлары иде е1Ле1р. — Минем вазифам ул — хезмәт, җан саклау, балаларымны үстерү өчен матди чыганак ул хезмәт. Шуңа күрә дә без эш авыр дип зарланмыйбыз. Рас эшкә алынгансың икән — шәп эшлә, зарланма! Бу да минем кагыйдәм. Хезмәт бәхет түгел, хезмәт ул — михнәт. Хезмәтнең рәхәте хезмәттә түгел — нәтиҗәсендә. Кышын өең җылы булса, табының мул булса, мал-туарның тамагы тук булса, өй эчендәгеләрең сәламәт булса, син әйткән бәхет шулдыр инде ул. Ярмөхәммәт туктады. Бераз моңланып утырды. — Бу сезнең яраткан җырыгызмы? — диде хәбәрче кунак. — Зөләйха белән Габделхәй бәете бу... — диде хуҗа. Ул кыска гына бәет тарихын сөйләп бирде. — Менә алар бәхетле иде!.. Вәсилә белән Халисә бәете дә бар бездә. Бу бәетләрне бөтен өй эче тыңлады. Барысы да җылый иде. Дилаева иптәш тә чын күз яшьләре белән җылады. — Беләсеңме, сеңлем, — диде хуҗа. — Ни өчен хәзер бәет чыгармый халык? — Андый фаҗигаләр юк бит хәзер! — диде кунак. Ярмөхәммәтнең кәефе кырылды. — Ье, алай икән, сеңлем, — диде ул. — Гөлнара исемле, унсигезе дә тулмаган кызны көчләп, ботарлап, күзләрен чокып, үлгәч тә мәсхәрә кылып ташладылар. Чибәр ие, булган ие, әнисенә бер ие, мәрхүмә. Әнә, кереп күр. Бәхетле бер хатыннан нинди шәүлә калды!.. Фаҗигаләр җитәрлек, хәтта артыграктыр да әле... Элек андый мәрхәмәтсезлек бик сирәк була иде... Язып куй, сеңлем, бастырырлармы, юкмы, шулай да яз: халыкны бәхетле социалистик хезмәт белән басып, шигырь, җыр, бәет чыгара торган талантын сыттылар, сындырдылар. Сәбәбе шул... Хезмәт, хезмәт; эш, эш — менә нәрсә ул халыкка биргән бәхет!.. Әнә, авылның беренче камунисы — Сабирҗан Госманов — исән әле. Халыкны талпан-кандала урынына имде. Эш белән изде. Ьич кенә дә үкенми. Миндәйләр булмаса, сугышны җиңеп чыга алмый иде Сталин, дип әйтә ди. Бер гаебем юк: мин Сталин солдаты, дип кенә җиффәрә. Хәбәрче Дилаева иптәш китеп байтак вакытлар узгач, Ярмөхәммәт Хәйруллин турында радиодан бер тапшыру булды. Гәҗиттә бер мәкалә чыкты. Хәбәрче Дилаева һичнәрсә аңламаганмы Ярмөхәммәт әйткәннәрдән, әллә ул өлешләрен төшереп калдырганнар, белгән юк; мәкалә "Бәхетле кеше" дип атала. Мәкаләне укыгач, иң беренче Галимхан кычкырып көлде. Аннан соң Ярмөхәммәт үзе. "Ярмөхәммәт Хәйруллин үз бәхетен хезмәттә тапты", — дип тәмамлана иде ул язма. "Тузга язмаганны хак булса да сөйләмә" дигән мәкаль, "китап сүзе" дигән әйтемнәр заманы узды. Татар халкында тузга, ягъни китапка язган сүзгә инану шулкадәр куәтле булган ки, мең еллар буе ул китапка-матбугатка изге нәрсә итеп караган. Китапларны кадерләп, җыеп, төреп саклаган. Ә бүген гәҗит бәдрәфтә, журналлар таба астында, чүлмәк өстендә. Чөнки соңгы алтмыш ел эчендә матбугат халыкның ышанычына балта чапты. Төче, купшы, ялган белән тулды матбугат; шуңа күрә аның урыны да түбәнәйде. Хәзер "һәй гәҗит сүзе сөйләмә сана, радиумы әллә син, ялганлап торасың" дибез. Үзгәрттеләр замананы. Бүген ул төшендә Валияне күрде. Сәер хисләр белән уянды ул. Ни өчендер туп-туры Зәйтүнәләргә китте. "Картайды Зәйтүнә түти дә" дип уйлады ул карчыкны күрүгә. Зәйтүнә түти аны көтеп торгандай: — И-и Ярмөхәммәт, әле үзем сезгә керергә тора идем. Әллә ахырзаман якыная инде, ахырзаманда кемне уйласаң, шул каршыңа чыгар, — дип сөйләнә-сөйләнә, ул агөйгә кереп китте. Аннан чыгышлый: — Менә, Хода рәхмәте, Валиядән олы хат бар. Ач әле, укып та бирерсең, — диде. Бу бәһале хат иде. Ярмөхәммәт сәер хисләр илә хатны ачты. Хат дигәннең эчендә хат юк, "Комсомольская правда" гәҗите генә иде. Гәҗитнең дүртенче битендә В.Галай мәкаләсе кызыл каләм белән уратылган. Мәкалә Белоруссиядән эвакуациягә килгән укытучының Ярмай авылы кешеләре турындагы хатирәләре буларак язылган. Мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт сүзләре белән тәмамлана язма. — Язмышлар, диген. Кайларга китереп ташлады да, кайларга алып китмәде, — диде Зәйтүнә түти. — Изге җан Валия, изге җан иде... Алар, биредә үлеп калган Моисеечлар, спекулянт Тилчә Типуннарны искә төшереп, озак сөйләштеләр. Сүз Вәсилә белән Халисәгә килеп җитте. Зәйтүнә түти "Вәсилә җыры"н башлады. Мин авылдан киткән чакта Зират талы шаулады; Мин мескеннең хәлкәйләрен Таллар гына аңлады... — Халисәнең өрәге яңадан кайтмады, — дигән булды Ярмөхәммәт. Зәйтүнә түти көлемсерәде. — Ьи-и замана... — диде ул. — Иренмәгән җан. Авыр эштән соң рәхәтләнеп йокламыйча, ак җәймә бөркәнеп өрәк булып йөр, имеш. — Кем? — диде Ярмөхәммәт. — Кем булсын? Мин! — диде карчык. Ярмөхәммәт көлде. — Ә без сине ничә төн ауладык! — диде ул. Зәйтүнә карчык авызын каплап көлә дә көлә. — Иренмәгән җан, диң... Көлешеп туктагач, хуҗабикә җитди рәвештә: — Мин юраган юш килде, сизәсеңме, Ярмөхәммәт? — диде. — Ахырзаман галәмәтләре ачык күренә. Диварлар аша кешеләр бер-берләрен күрәме? Күрә! Телевизор. Ат белән иргә сан беттеме? Бетте! Кая ат? Кайда ул чын ир? Юк! Бөтенесе чирләшкә — өйләнә алмый. Өйләнгәне сәрхуш... Озакламый җир тетрәп, авыллар убылачак, күр дә тор. Иблис хуҗа дөньяга. Иблиснең шайтаннары үрчеде... Хикмәт тә шунда шул, энем. Иблис белән шайтаннарны тотып яндырырлар да иде... Алар, шайтаннар, кеше кыяфәтендә, бигрәк тә җитәкче, куштаннар кыяфәтендә була. Иң зур Иблис — Сталин, үзе катты катуын, тик шайтаннары күп калды шул. Сабирлары, Фәрхуннары, Гатауллиннары һаман иблислек кыла... Иблиснең олы планы бар, энем. Динне бетереп, шайтаннарын җибәреп, халыкны аздырырга, авылны туздырырга бара дөнья. Исламнурны марҗа кыяфәтенә кергән юха җылан тартып алды да читтә үтерде. Рәсүлебезне аракы сыйфатына кергән Иблис алды. Авылны Сабирҗан кыяфәтенә кергән Дәҗҗал корытты. Кара: утызынчы елга чаклы шәһәр кебек авылдан ни калды? Пәдрәт буш нигез. Бүген-иртәгә үләргә йөри торган минем сыман ялгыз карчыклар ярты авыл, өч-биш елдан нибарысы илле-алтмыш хуҗалык калачак. Ике меңенче елда, дөнья беткәндә, берсе дә калмаячак. Каргалган токым без. Барысын да сугыш алмады бит ул ирләрнең. Шайтан алды, энем. Чаллы — Кам АЗ кыяфәтендәге, Түбән Кама сурәтендәге Иблис алды асыл кызларны, таза җегетләрне. Каргалган токым без... Ярый әле син бар... бездәйләрне йола белән җирләргә. Алга таба мәетне юып, кәфенләп, гүр садакасы биреп, җеназа намазы укып күмү булмаячак. Өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздырулар бетәчәк. Шул түгелмени ахырзаман? Ике төрле хис-тойгы, ике төрле уй-фикер арасында сәер халәттә чыкты Ярмөхәммәт Зәйтүнә карчык яныннан. Изгеләр изгесе, мәхәббәт алиһәсе Валия язган хатирәләр аның күңелен тутырган, сөенеч-сагыштан тулган күңел белән янәшә әче юшкын тырный бәгырьне, зәһәр, бәйләнчек уй урый Ярмөхәммәтне. Кайчандыр, байтак еллар элек, утыз елдан артыктыр, изгеләр зираты өстенә клуб салуны мәчеткә җыелып хәл иткәндә, Зәйтүнә түти "мәчетне алдылар, изгеләр каберен актарып клуб салсагыз, афәт киләчәк илгә, ахырзаман киләчәк, бирмәгез мәчетне, дәһриләрне кертмәгез изге зиратка" дип авыл буйлатып кычкырып, халыкны өндәп йөргән иде. Райком, авыл советы, партоешма кебек власть кешеләреннән берүзе акыллы булган икән Зәйтүнә хатын. Алдан күрүчән әүлия булган икән Зәйтүнә апа. Менә ул әйткәннәр рас килде. Бар да нәкъ ул юраганча. Бәлки алдагы җир убылулар да, кыямәт көне дә нәкъ ул әйткәнчә булыр! Ихтимал... Озак та узмады, күршеләре Зәйтүнә карчыкның җансыз гәүдәсен бәрәңге базыннан алып чыкты. Башына кан сауган мәрхүмәкәйнең. Кан басымы бик югары иде шул. Авыр туфрагы җиңел булсын! Аны җир куенына тапт ыру эшләре белән Ярмөхәммәт үзе йөрде. Өчесе, җидесе, кырыгы, елы кебек йолаларны да анасы Хурлыгаян белән хатыны Рәйсә, күрше хатыннары җиренә җиткереп узгарды. Рухы рәнҗеп ятмас, иншаллаһ! Ул елны җеназа мәшәкатьләре күп булды, авылдагы үлемҗитем өстенә кайчандыр авылдан качып, гомер буе җирсеп, авылны сагынып яшәп тә кире кайтырга йөрәкләре җитмәгән, шәһәрдә картаеп үлгәннәрне, үз васыятьләренә күрә, Ярмайга кайтарып җирли башладылар. Авылда мулла хисабында йөрүче Рәван абзыйның буыннары язылмаган чакларда җеназа эшләрен Ярмөхәммәткә майтарырга туры килә. — Пенсиягә чыккач, мулла итәбез үзеңне! — дип шаярта халык. Әнә шул "зират карты" булып ул, берничә тапкыр эшкә соңлады, берсендә бөтенләй бармады. Баш инженер Гафуров шуннан соң Ярмөхәммәткә кадала башлады. Председатель Гатауллинның да бу киребеткән диндар Хәйруллинны сөймәгәнлегенә күрә, Гафуров Ярмөхәммәтне кимсетер өчен сылтау гына эзли торган булып китте. "Яңа заман, яңа түрәләр, иске халык, һаман изелә хаклык" дип уйлады Ярмөхәммәт. Йөгәнен алыштырганнан гына ат үзгәрми. Зәйтүнә карчыкның әүлия икәнлеге тагын бер кат расланды. Буш нигезләр белән рәттән Рәүфләр ихатасы да кинәт бушап калды. Авыру сеңлесе Сәлимә белән карт анасы Мәрфуга җиңги бер-бер артлы дөнья куйгач, элек тә сәер Рәүф алмашынды. Эшкә дә чыкмый. Йорт тирәсендә дә күренми. Арт капкадан да, урам капкасыннан да күренмәгәч, бердәнбер кәҗәсе дә көтүдән кайтып, капка төбендә ике-өч көн мәэлдәп торгач, Ярмөхәммәт койма өсләтеп ишегалдына төште. Өйалды ишегенә чыра кыстырылган. Арт капка да эчтән бикле. Ярмөхәммәтнең йөрәгенә салкын шом төште. Мунчадан караргамы, лапаска керергәме. Ул ни өчендер бакча капкасын, урам капкасын да шар ачып куйды: үткәнсүткән керсә керсен диптер, ахрысы. Бераз уйланып торгач, ул мунчага керергә булды. Тамак кыргалап, ютәлләштергәләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек эчтән бикле иде. Ярмөхәммәт катырак тартты. Бау бәйләп, аркылы агач салынган булырга тиеш, ишек бераз ачыла төште, шулчак эчтә мыгырдаган тавышмы, ыңгырашканмы ишетелде сыман. — Рәүф, Рәүф! — дип кычкырды Ярмөхәммәт. — Бу мин — Ярмый, ач! — Килдегезме, килдегезме, анагызны сс-сагынасы-лар! — дигән тавыш ишетелде эчтән. — Менә сезгә, фәләнемне тотыгыз. Ярмөхәммәт, бер аягын бүрәнәгә терәп, җене белән ишек бавын тартты, аркылы агач сынып, ишек кинәт ачылды. Ярмөхәммәт һични күрмәде, күзе тышта калган иде. Шулчак таш шалтыраганы ишетелде: — НКВДга менә-менә! — дип кычкырды Рәүф. Ул арада Ярмөхәммәтнең маңгаена нидер китереп орды, ул башын тотып, ишек ачыгыннан китеп, бүрәнәгә сыенды, аның ун бармагы арасыннан да шаулап кайнар кан ага иде. Ташлар ачык ишектән очып чыга да өйалды тактасына бәрелә. — НКВДга шул нәрсәм! Мә, ал, анагызны сс-сагынасы нәрсәләр! — дип кычкыра Рәүф. — Тере килеш шиш аласыз сез мине! Алганыгыз да җиткән... Ташлар оча тора, Ярмөхәммәт маңгаеннан кан ага тора. Ул, күлмәген ертып, башын бәйләде дә ишегалдына чыкты. Рәүф мунча ташларын атып бетерде, ахрысы, атыш тукталды. Кычкыру да кимеде. Ач, хәлсез, авыру гәүдә гөрселдәп идәнгә ауган иде. Ярмөхәммәт, кешеләр чакырып, мунчага узды. Рәүфнең алагаем озын гәүдәсе җансыз иде. Аның якын туганнары юк, барысы да утызынчы елда кулак хисабында сөрелгән. Мәрфуга апа ярлы крәстиянгә кияүгә чыкканы аркасында гына куылмый калган. Ерак туганнарын белүче булмады. Шуңа күрә аларның өй җиһазларына дәгъва белдерүче чыкмады. Әмма өйдән әйбер алырга теләүче дә юк иде. Гомер буе өйдә авыру Сәлимә булгангамы, шикләнепме дигәндәй, йорт-җир ничек булган, шулай утырып калды. Искергән каралты-кураны, башка авылдан килеп, утынга алып китмәсәләр, урынында череп, ишелергә мәхкүм иде. Тагын бер нәсел эзсез яшәп, эзсез генә тамырында корыды. Хәер, Ярмөхәммәт маңгаенда НКВДга дип Рәүф дусты аткан таш эзе калды калуын... Шулай итеп, Ярмөхәммәт Хәйруллин хуҗасыз йортлар, йоласыз кешеләр, догасыз токым арасында ялгыз утрау булып калды. Бөтен эшен ташлап, беркөнне ул улы Гозәер белән кызы Сәкинәне алып, Кызыл тауга менде. Нәкъ элеккеге кебек иде табигать, әмма таллыклар юк, борынгы тупыллар сирәгәйгән, бабасы Гозәер карт утырткан дистә ярым тупылның өчесе калган, аларның да икесе янтайган, ярга тамыр-бармаклары белән чытырдатып ябышкан, егылмаска тырыша. Тау башыннан юл карурманга, карурман эчендәге ялгыз кабергә тоташты. Балалар тарихны күңелләренә сеңдерерме? Әллә болар, балалар, аңа битарафмы? Битараф булса да узган фаҗигане, тарихны белеп, мәшһүр ана бөек шәхесләрне танып та, бу тарих, бу танышу тормыш таләпләренә артык йөк булса, алар өчен тагын да яманрак булыр. — Безнең халыкка һава җә артык эссе, җә артык суык, түзәргә кирәк! — ди иде Айдаш баба. Урманнан чыгып килгәндә, кызы Сәкинә белән улы Гозәер чәчәкле аланга туктады. Ярмөхәммәт, балаларның чәчәкләр, җиләкләр арасында мәш килгәнен онытып, туйралыкны күзәтә иде. Айдаш баба үләсе көнне менә шушында мунча себеркесе җыйган иде. Ул вакытта туйралар Сәкинә биеклегендә генә иде. Күп кенә яшь имәннәр себеркегә таланган. Кайберләре мантып, имән дип әйтерлек булган. Шулчак Ярмөхәммәт сагаеп калды. Буынын турайтып, як-ягына каранып тыңлады, ул балаларын эзли. Гозәер олы җегет, югалмас, Сәкинә дә урманны яхшы белә. Ни өчен сагайды соң ул? Борынгы ата-бабадан калган сагаю, нәселтокымны дошманнардан саклау теләгеме бу? Туйралык буйлап бозавын ияртеп мәһабәт поши узып бара икән. — Сөбханалла! — диде Ярмөхәммәт. Поши алан аша китәргә уйлаган иде кебек, алан ягына карап, ул танавын төбәп иснәнеп торды да ни өчендер уңгарак алды. Поши танавы күрсәткән якка караган иде, Ярмөхәммәт алан уртасындагы чәчәкләрнең селкенгәнен күрде. Игътибар беләнрәк караса, күрде: Сәкинә чүмәшеп бер урында утыра, аннан ерак түгел, җиргә тезләнеп, дүрт аякланган Гозәер икән. Ярмөхәммәт аларның шөгыленә комачауламас өчен төпкә утырды. Урманның үз хәяты. Бөҗәкләр үз эшендә, агачлар үзләренчә шаулый. Җәнлекләр җим эзли. Алан чәчәкләре өстендә бал кортлары. Урманда кеше заты юк кебек. Әмма аланда, чәчәкләр арасында ике адәми зат бар. Ярмөхәммәт балалары, Айдаш баба токымы аланда чәчәк белән серләшә. Алан өстеннән генә үкереп вертолет очып китте. Иң беренче Гозәер аягүрә басты. Аннан соң — Сәкинә. Ярмөхәммәт бер сүз әйтмәде. Балалар да нәрсәдәндер әсәрләнгән иде бугай — сүзсезләр. Урманнан чыгып байтак киткәч, Сәкинә: — Чәчәк эчендә әллә ниләр бар анда, әткәй! — диде. — Син нинди чәчәкләр карадың соң? — дигән булды атасы. — Кыңгырау чәчәкләргә, — диде кыз. — Ә мин торна чәчәген яратам, — диде Гозәер. "Яратам" сүзендә Ярмөхәммәт күп мәгънә барын сизде. Чәчәкне генә түгел, чәчәк эчендәге Алиһә турында булды бугай бу сүз. Ярмөхәммәт кабат төпченмәде. Шулай, әйтелеп бетмәгән көе калсын ул изге серләр. Ярмөхәммәтнең күңеле бик тә шат якты иде урманнан кайтканда. Ләкин бу шатлыкка дегет тамызучы да юл өстендә генә икән, аръяк басмасын чыккач та, аңа Гафуров очрады. — Син нәрсә, Ярмый абый! — диде ул, янаулы карап. — Гүләйттә йөрисеңме? Балалар, аны узып, өйгә йөгерде. Баш инженер белән Ярмөхәммәт сөйләшә калды. — Сез генә гүләйтләгән дәмени! — диде Ярмөхәммәт. Ьәм үзе уйлап куйды. Булды бит мондый сөйләшү, нәкъ пгупгылай булды, урманнан кайтканда булды... Аннан көлемсерәп куйды. Булды шул, Айдаш баба белән сабый Ярмөхәммәткә ул чагында нәҗес Сабир очрап, нәкъ шулай эттән алып, эткә салып сүккән иде. Әллә тарих кабатланамы икән? Менә хәзер Гафуров Сабир сүзен әйтер дип уйлап та бетермәде, баш инженер: — Ну камунис булсаң, мин сине биетә белер идем, — диде. — Артыңа гына тибеп партиядән чыгарырыем... — Синең белән бер партиядә тормас өчен мин үзем чыгар идем партиядән! — диде Ярмөхәммәт. Бу сүзләрне ул түгел, бабасы Айдаш әйтте сыман, Ярмөхәммәтнең иреннәре Айдаш карт әйтеп торганны гына кабатлый кебек тоелды аңа. — Нигә син эштә түгел? — дип кычкырды Гафуров. — Трамбулер таралды! — диде Ярмөхәммәт. — Яңаны куй! — диде Гафуров. — Табып бир, куярмын, энем! — диде дә Ярмөхәммәт китеп барды. Гафуров, мыгырданып, ысылдап калды. Бераздан баш инженер машинасының артык газ белән кузгалып киткәне ишетелде. Өйгә кергәндә борынга яңа пешкән күмәч-ипи исе килеп бәрелде. Аны самавыр җырлатып көтәләр иде. Ул агөйгә узды. Тәрәзә кашагасы артыннан Айдаш баба хәнҗәрен алды. Улын чакырып кертте дә, булатның йөзенә бармак тигезеп караганнан соң: — Гозәер улым, бу хәнҗәр — синеке! — диде. — Рәхмәт, әти! — дип, улы хәнҗәрне, күн кынысына тыгып, үз әйберләре янына, тартмага салып куйды. — Айдаш бабаң, Хисбулла бабаңнан калган бер әйбер югалмасын. Рикәкәнең йөгәнен дә саклагыз! — диде Ярмөхәммәт. — Атасы, чәй әзер! — диде Рәйсә. Ярмөхәммәт агөй өстәленә, чүлмәккә утыртылган урман чәчәкләрен күрде. Сәкинә, авызына кабып, чәчәкләр өстенә су бөркеп йөри. — Чәчәктәге тамчы күз яше кебек! — диде кыз. — Яңгырдан соң кара син чәчәкләргә, — диде ата. — Нигә? — диде кыз. — Яңгырдан соң андый тамчылар чәчәкләрнең бәхетле икәнен әйтә! — диде ата. БИЕКЛЕК Ярмөхәммәт Хәйруллин, Кызыл тау башына басып, Ярмай өстенә карап торганда шулар турында уйлады. Бабасын җирләгән көннән алып, шушы көнгә кадәр гомерен ул башыннан кичерде... Нинди сихере бар соң бу урынның? Бер Ярмөхәммәт кенә түгел, тау түбәсенә менеп, аска — авылга карап торган һәр кеше әллә нинди сәер кичерешләр, сагышлы хатирәләр эчендә кала. Озак еллар аерылып, читтә яшәп, туган-үскән авылына кайткач, һәркем тәэсирләнә. Бу хак. Кемдер, аракы эчеп, туган авылын сагынганлыгын сөйләп җылый. Кемдер дәшми-тынмый гына авылны әйләнеп чыга. Бала чагы узган ышналарны, берьялгызы урманнарны йөреп кайта. Зиратка кереп, каберләр арасын зиярәт кыла. Ярмайдан китеп, кунакка кайткан һәр кеше, хатынын, бала-чагасын ияртеп, Кызыл тауга менә. Бу бер йолага әверелеп бара. Матур йола. Тау түбәсенең буш торганы юк. Эш арасында Ярмөхәммәт һәрвакыт тау башына караштырып ала. һәрвакыт тау башында бер кеше басып торыр. Ялгыз булса, кеше бер урында озак тора... Озак тора... Әйтерсең лә зимләмир баганасы. Ярмөхәммәт белә, бу кешенең кем икәнен ерактан танымаса да белә; кеше табигатькә соклана. Су көзгесен, болын-урман, авыл матурлыгын үз зиһененә, үз күңеленә сеңдерергә тырыша. Кеше шулай: матурлык сеңдерим әле дип уйламый да торгандыр, бәлки. Уйламаса да, Ярмөхәммәт белә, ялгыз кеше шушы мизгелдә гүзәллек эчендә яши. Ярмөхәммәт тагын белә, ялгыз кеше тау башында бик озак басып тора икән, ул хатирәләр мохитенә чумган. Ул сабый чагында бәбкә саклаган ышналарга карый, ат саклаган болыннарны күзәтә. Ауган таллар аның күңелендә сызлану уята, таллар аягүрә торган чаклардагы кичке уеннарны, беренче мәхәббәте — барысы да гасырлар кайтавазыдай кеше йөрәгендә яңара. Сабый чак үткән. Үсмер чак әллә кайда, еракта калган. Җегет чаклар да күптән юк. Сугыш алдыннан туган балалар хәзер бабай булып килә. Алар белән бергә Ярмай авылы да үзгәрә. Яшеллек кими. Әрәмәләр юк. Урман сирәгәйгән. Элеккеге байлар йортын әйләндереп алган тупылдар корыган. Кайчандыр анда тегермән бар иде. Ул тегермәнне йөзләгән тупылдар каплап, янгын-уттан саклап тора иде. Хәзер ике тупыл тырпаеп тора. Соңгылары, бахыркайлар. Замандашлары аягүрә басып картаеп үлде. Мәчетне урап алган утыз биш агачның берсе калган. Анысы да корыган. Ялгыз. Беркемгә дә кирәк түгел. Агач зарланмый. Беркемне дә гаепләми. Ул, сабыр гына үзенә тигән гомерне яшәп бетерергә уйлап, соңгы тапкыр яфрак ярган булган. Озакламый аны кисеп ягачаклар. Корыган тупыл авылны ямьсезләп тормасын, диячәкләр. Ләззәтле сызлану. Сызлану үкенечтән. Кире кайтара алмаслык гомер хаталары, сагынычлы яшьлек юләрлеге. Ләззәте шуннан ки, кеше, тау башына менеп, авылына карап үткәнен уйлый икән, димәк, ул чистарына, димәк, ул кешенең бәгырендә таш ятмый. Таудан төшеп китәр кеше. Сагышын тау башында калдырыр. Ул калдырган сагыш башкаларга күчәр. Ал арны моңландырыр. Ә бу кеше таудан аска төшкән саен чынбарлыкка якыная барыр. Тау башыннан танымаган кешеләрне, аска төшкәч, ул таный башлар. Кешеләр арасына кергәч, сагышы бөтенләй юкка чыгар. Кайчагында тау башында берничә кеше басып торгалый. Ярмөхәммәт белә, Ярмай-Урактан читкә киткән адәм гаиләсе белән, дуслары белән кайткан да тау башыннан торып, куллары белән ишарәләп күрсәтә-күрсәтә, горурланып туган авылы турында сөйли. Ни өчендер Ярмөхәммәткә тау башында ялгыз басып торучылар күбрәк ошый. Әйтерсең лә шул ялгыз шәүлә эчендә ул — Ярмөхәммәт үзе. Ялгыз гына тау башында басып торучы кеше төркемдәгеләргә караганда байрак, хислерәк, фикерлерәк сыман тоела аңа. Ул үзе дә япа-ялгыз менәргә ярата тауга. Юк, ул юри атап менми анда. Махсус рәвештә табигать белән сокланырга аның вакыты юк. Алан-Басуга, урманга эшкә барышлый, эштән кайтышлый... Ьәр узганда Ярмөхәммәт әзгә генә булса да Шәмәй качкын ташына утырып уйлана, авыл өстенә карап торгалый. Нинди сихере бар соң Кызыл тауның? Нигә шулай тарта ул Ярмөхәммәтне? Дөрес, хатирәләр, табигать тарта. Ләкин Ярмөхәммәт бу аңлатмага гына канәгать булмады. Хатирәләр дә, табигать тә тарта, дөрес. Тагын ни-нәрсә тарта соң? Ул шулай уйлый-уйлый машинасы янына китте. Машина Шәмәй качкын ташы янында ук тора. Тау түбәсеннән карарга теләүчеләр машиналарын шулай упкын кырына ук китереп туктатырга гадәтләнеп китте. Таш янына ныклы юл салынган. Машина күтәрмәсенә менеп баскач, Ярмөхәммәт, янә борылып, авыл өстенә карады. Ярмай-Урак олайтылган картадагы сурәттәй, Зәйчәгә сыенып ята. Авылның аргы башында, Учавыл белән Ярмай арасында, изге зират өстенә салынган клуб, аннан арырак промбаза: эш мәркәзе. Анда электр тегермәне дә, ашлык чистарткыч та, машина-трактор паркы да, ашханә дә — барысы да аста, аяк очында кебек. Промбазадагы кешеләр күренми. Бәлки алар Ярмөхәммәтнең тау башында торганын күрәдер. Авыл урамындагы кош-кортлар да, базадагы кешеләр дә Ярмөхәммәт ихтыярына буйсына сыман. Алар түбәндә, бик түбәндә... Ярмөхәммәт югарыда, бик югарыда. Әйтерсең лә ул хаким! Менә шунда аңа теге сер ачылды. Биеклек тарта кешене. Биеклекнең дә бөеклеге тарта икән тауның. Тау башына менеп, аска карагач, адәм баласы беразга гына булса да бөеклекнең ни икәнен татый. Ярмөхәммәт, тиз генә машинасының муфта тәбәлдерегенә басып, кул тормозын ычкындырды. Ул һәрнәрсәне үзенчә атый. Ьәр детальгә, һәр эш коралына үзенчә атама тагу аңа бик тә ошый. Анасы Хурлыгаян палас суга торган ыстанның ике тәбәлдереге бар. Ике аяк белән шул тәбәлдерекләргә басып, палас кылычын бер аска төшереп, бер өскә мендереп була. Шуңа күрә, охшашлыклары аркасында, Ярмөхәммәт машина педальләрен дә тәбәлдерекләр дип атый. Бервакытны яшь шофер Гаян: — Ьәй, Ярмөхәммәт абый, син әллә нинди исемнәр кушып бетерәсең, педальгә "тәбәлдерек" дисең. Домкратны "Дөмикарт" дисең... — Домкрат нәкъ Дөмәй картка охшаган бит. Дөмәй бабаңа кара. Домкрат буе гына булса да, иң авыр эшкә аны кушалар. Калхузлар хәзер Дөмәй карт өстендә генә тора да... Тормозлардан ычкынгач, машина үзеннән-үзе кузгалды. Йөк авыр. Бүрәнә төялгән. Тау текә. Машина бик тиз бара. Ярмөхәммәт тизлек терсәген икенчегә тыкты. Машина уылдап әкренәя, тыела башлады. Уннарча тонна басым белән кабинага бүрәнәләр эткәнен Ярмөхәммәт якасы белән тоя. Машина кинәт туктаса, һичшиксез, бүрәнәләр, әрҗәне, кабинаны сытып, Ярмөхәммәтне изеп, алга шуышыр иде. Әгәр дә тизлек терсәге ычкынса, шул басым машинаны коточкыч тизлек белән түбән таба куар иде. Алай-болай булса, бу кырылышта машина да, Ярмөхәммәт тә исән калачак түгел. Тау менгәндә дә Ярмөхәммәт шундый ук хисләр эчендә була. Әмма тау менгәндә куркыныч азрак. Ул вакытта тизлек булмый, машинаң гына тартсын. Әрәмә турына төшеп җиткәч, Ярмөхәммәт машинасын үз хутына куйды — ягулыкны янга калдыру ысулы. Моторны сүндереп, әрәмә болынын Ярмөхәммәт буйлый үз хуты белән чыкты. Ул тизлек терсәген дүртенчегә тыкты да газ тәбәлдерегенә басты. Тигез-такыр юлдан машина очып баргандай җиңел ыргый. Алда ап-ачык көн. Юл буенда чәчәкләр, ямь-яшел, сапсары көнбагыш басуы. Артта тузан өермәсе чакрымнарга сузылган. Артта дөм караңгы. Машина, койрыклы йолдыз сыман, ындыр арты юлыннан оча. Өч минут булды дигәндә, Ярмөхәммәт промбаза капкасы янында машинасын туктатты. Тузан өермәсе, машинаны куып җитеп, Ярмөхәммәте-ние белән каплап китте. Тузан таралгач, Ярмөхәммәт, кабинадан чыгып, машина күтәрмәсенә басты. ...Ярмөхәммәт телендә машина кабинасы да, председатель бүлмәсе дә "кабына" атлы йөри. — Ни өчен шулай әйтәсең? — дип сорагач, ул: — Машина кабинасында да, председатель кабинетында да чыдап булмаслык кызу була. Менә ут кабына, менә ут кабына дип куркып утырасың, — дигән иде. Аңа ияреп, хәзер бөтен механиклар да кабинаны "кабына" дип атыйлар. Кабына ишегенә ике беләге белән таянып, ул Кызыл тауга карап тора. Менә шунда ул өченче хиснең ни икәнен тулысы белән аңлады. Өч минут, бары тик өч минут кына элек ул хаким иде. Тау башыннан бөҗәкләрне, җанварларны, бәндәләрне күзәтеп торучы хаким иде. Хәзер үзе бөҗәкләр, бәндәләр арасында. — һәй, Ярмый! — дип кычкырды такта яручылар башлыгы Дөмәй абзый. — Исән-сау кайткансың, керергә кыймый торасыңмы? Әллә капка төбендә кәрәчинең беттеме? Бу эшчән-гадел картны, карт булса да, пенсиядәге көе җир җимертеп эшләп йөрүче Дөмәйне, Ярмөхәммәт бик якын итә. Аксак аягы, берсе чулак кулы белән сугыштан гарипләнеп кайтса да, күңеле көр, вөҗданы саф бу ага кешене күрүгә, эчкә җылы иңә. Аның "Әллә кәрәчинең беттеме?" дип соравы үзенчә шаярту, Ярмөхәммәтне якын итү билгесе. Сөймәгән кешесе белән Дөмәй карт шаярып сөйләшмәс. Ярмөхәммәт шаяруга каршы шаяру белән җавап кайтарды: — һәй, Дәмелла абзый, кәрәчинем бетмәгән әле минем. Миңа нибары кырык чамасы гына бит. Үзендә кәрәчин бул маганнарның гына юл уртасында кәрәчине бетә. Ярмөхәммәтнең башкаларга сәер күренгән гадәтләрен Дөмәй аңлый иде кебек. Шуңа күрә ул, башка берәү булса: — Такта бетте, ярырга бүрәнәләр кирәк, бөл ай да озак йөрдең, кайтып җиткәч, нишләп монда кагаеп торасың? — дияр иде. Хәзер исә: — Бигәйбәт, исән-сау кайткач, бигәйбәт, — дип, такта яргыч ягына таба китте. Ярмөхәммәтнең күңел күзе дә, маңгай күзе дә Аждаһатауда иде. Тау түбәсеннән авыл бербөтен булып күренсә, моннан гади тау аждаһа кыяфәтенә керә. Икенче үзгәреш тойды Ярмөхәммәт. Өч минут эчендә гасырлар узды кебек. Ярмулла батырның урагы кискән җәрәхәт — тау арасы... Ярмулланың урагы Ярмай-Урак авылы кыяфәтендә ята... Тауның тулы кыяфәтен күрер өчен, түбән төшеп, еракка китеп караш кирәк. Тау башында торганда ул "тауны аңлар өчен тауга менеп, түбәсенә басып күреш кирәк икән" дияр. Ә халыкны, мәш килеп кайнашучы бөҗәкләрне, михнәт эчендә кыймылдаган бәндәләрне аңлар өчен нишләргә кирәк икән соң? Тау башына менсәң, алар бәләкәйләнә, бөтенләй күренмәс була, күренсәләр дә, тау түбәсеннән караганда, кемнең кем икәнен аерып булмый. Түбәнгә төшеп, бәндәләр арасына керсәң, аерым-аерым чырайлар гына чагыла башлый. Шулай уйланып торганда, Аждаһатау селкенеп куйды. "Шулай тоелгандыр гына" дип уйлады Ярмөхәммәт. Тау тагын селкенде. Селкенде. Аждаһа, уянып, калтырангандай булды. — Тау селкенә алмый бит инде! Менә әкият! Көпә-көндез төш күрә башладыммы әллә? Әлбәттә, һич шик юк, бу күзгә күренү генә. Рәшә уйнаганда, көн артык эссе булганда, зеңләгән челләдә һава кисеп алырлык куе була, әнә шул эссе куе һава дулкыны хәрәкәтләнә, кыймылдый, күзгә күренә башлый. Шулай, шулай... Әмма Ярмөхәммәт өченче тапкыр Аждаһа селкенгәнен күргәч, шомланып куйды. — Могҗиза! — диде ул ишетелерлек итеп. — Әллә саташам инде. Шулчак коңгырт ямьсез аваз ишетелә башлады. Тавышсыз кинодагы Аждаһага тавыш керде дип уйлап та өлгермәде, ул эшнең нәрсәдә икәнен төшенде. Ул капка уртасына туктаган. Артта унлап машина кычкырта, трактор силос бушатып кайтып килә. Шулар өстенә колхозның нәселле үгезе белән сыер көтүе килә. Сыер көтүе юлны аркылы чыга алмый икән. Машиналар кычкырта, трактор моторын акыртып-акыртып ала, сыерлар мөгри, нәсел үгезе Аждаһа тавышы чыгара. Ярмөхәммәт тиз генә кузгалып китте. Такта яргыч янында машинасын җай гына туктатты. Ирләр, шау-гөр килеп, машинага ябырылды. — Ярмый абый, син болай озак йөрсәң, Габделәхәтне әлиминт түләргә акчасыз калдырасың, билләһи, — диде берсе. Көлештеләр. — Айдаш бабай сыман ике чакрым юл киткән саен туктап намаз укый ул, — диде икенчесе. Шулай этләшә, төртешә, бер-беренә әче сүзләр төрттерәтөрттерә алар машинаны бушата башлады. — һәй, әрҗәне ватмагыз, бүрәнәләрне шудырып кына төшерегез! — диде Дөмәй баба. — Ватыласы калмаган! — диде Вакыйф. — Күптән эсписәйт итәсе. — Нинди марка әле бу машина? — дигән булды Рахман. — Ә-ә, палутыркы... Шаярталар. Төрттерәләр. Алар шулай үз күңелләрен үзләре күрә. Үзләре әйткән сүздән кызык табып, рәхәтләнә. Белә ул Рахман бу машинаның "полуторка" түгеллеген, "Газ-51" икәнен дә белә. Юри белмәмешкә салышкан була. Хәер, Ярмөхәммәт андый төртмә сүзләргә игътибар салмый. Аларның бу иске машинадан көлүе дә түгелдер әле, яхигылап баксаң. Киресенчә уйларга да була бит. Мең тугыз йөз илле икенче елда авылга Әхсән шофер алып кайткан "Газ-51" машинасы мең тугыз йөз җитмеш бишенче елда да бүрәнә ташый. Әхсән абый белән Ярмөхәммәт абый, икегез генә бу машинаны озын гомерле иттегез, башка бер шофер кулында булса, машинаны әллә кайчан эсписәйт иткән булырлар иде, дигән сүз түгелме икән бу шаяру? Мөгаен, шулайдыр. Баш инженер Гафуров аны күптән чүплеккә ташларга кушкан иде. Ярмөхәммәт ташлатмады. Машинаны үзенә алды. Алды да, карыйсы җирен карап, төзәтеп, җир җимертеп эшли дә башлады. Ватыла калса, үзе төзәтте, ямаштырды, буяп-сыйпап, алыштырасыларын алыштырып, бичара калтырчага гел адәм төсе кертте. Шуннан соң Ярмөхәммәтнең "Минем машина ватык" дигәнен берәү дә ишетмәде. Дөрестән дә, машинаның тузуы хак инде. Сазларда, көзге дыңгырдыкларда йөреп, урман ташып, үрләрдә акыра-акыра буксовать итеп ятса да, хезмәт итә. Йөри. Асфальтта гына йөргән булса, бу машина йөз елдан артык эшләр иде, валлаһи. Иң авыр, иң юлсыз Татарстанда кырык ел эшләп тә гамәлдән чыкмагач, шәп машина инде. Хуҗасы әйбәт булганга шулай ул. Мал иясенә охшый. Әхсән абзый, мәрхүм, үзе алып кайтты, үзе егерме ел йөрде. Өф итеп, үз малы кебек карап тотты ул машинасын. Җанлы мал белән сөйләшкәндәй, Әхсән абый гел машинасы белән сөйләшә торган иде. — Тарта алырсыңмы икән, күбрәк төялде инде, гафу ит, — дип сөйләнә. Көпчәкләргә карап: — Чыдагыз, җаныкайларым, кайтып җиткәнче генә чыдагыз... Машина тарта, көпчәкләр чыдый иде. Хәзер "Әхсән" урынына "Ярмый" дип кенә йөртәләр машинаны. Баксаң, Әхсән абзый алмаш частьлар булмаган елларны да, бисмилла әйтеп, машинасын сүз белән үгетли - үгетли генә бертуктаусыз йөрткән икән. Ярмөхәммәтне дә, машинасын ул әфсен укып кына йөртә, диләр. Әфсен укып кына ватык машина йөрсә, сихер догалары белүче Сәхиҗиһан карчыкны машина паркына баш инженер итеп куярлар иде. Чынында исә, кайсы җире ватыласын алдан күреп, сизеп йөргәнгә күрә һәрвакыт худта ул машина. Шуңа күрә машина хуҗасына, хуҗасы машинага күнегеп бетә. Башка кеше утырса, машина йөрми. Барса кайталмый, кайтса баралмый. Ни хикмәттер, Ярмөхәммәт бераз чөшкеннәсә, машина тагын кузгала. Бу машинаны үлгәнче карап йөртеренә ышана иде ул. Ләкин дөнья син теләгәнчә генә бармый шул. Кемдер бу борынгы машинадан котылу җаен уйлап тапкан. Бәлки, Гафуровтыр, бәлки, председательдер. Кем белә? Машинаны бушатып, такта яручылар "төтәтеп алырга" утырды гына, Ярмөхәммәт әрҗәне келәләргә ныгытып бетерде генә, пиларам янына баш инженер Гафуров, ГАИ капитаны Шәйхуллов килеп басты. Алар артыннан сержант Володухин килеп җитте. — Бетте! Канис! — диде Шәйхуллов. — Металломга! Сержант исәнләшмичә генә машинаның ике номерын да салдырып алды. — Ни булды? — диде Ярмөхәммәт. — Ни булды? — диде Шәйхуллов. — Почему техосмотр узмаган машинаң? Патаму што техосмотр узарлык түгел. Списайт пора! Гафуров иңбашларын җыерып куйды. — ГАИ белән бәхәсләшеп булмый, агайне, икенче елга барыбер техосмотрдан уздырмаячаклар! — диде инженер. — Дуй калтырчаңны гаражга. Үләт базына! — Яңа машиналар ремонтта ятканда шушы калтырча сөт ташый, шушы калтырча савымчы кызларны җәйләүгә илтә, — дип башлады Ярмөхәммәт. — Отставить! — диде капитан. — Өч ел элек әйткәннәр сиңа! Списайть! Ярмөхәммәтне яклап такта яручылар берничә сүз әйткәннәр иде дә, кырыс капитан, сержант, баш инженер Гафуров машина номерларын күтәреп китеп тә бардылар. Ярмөхәммәт кайтарып янә бер сүз дә әйтмәде. Машинасына утырып, гаражга китте. — Ярмый абый, — дип кычкырды гараж башлыгы Габденур. — Присидәтел сине эштеринке генә килергә кушты. Габденур күрсәткән урынга машинасын куеп, Ярмөхәммәт "эштеринке генә" идарәгә китте. Идарәдә капитан, сержант, Гафуров утыра, өстәл артында председатель Гатауллин. — Үпкәләмә, — диде председатель. — Шулай кирәк. Аның каравы сиңа өр-яңа "КамАЗ!" Идарәдә утыручылар "бу яңалык Ярмөхәммәткә ат башы чаклы алтын бүләк иткәндәй тәэсир итәр" дип уйлаганнар иде, ахрысы. Яңалыкның нәтиҗәсен тикшерер өчен, председатель, юри сүзен өзеп, бер кунакларга, бер Ярмөхәммәткә карады. Ярмөхәммәт ишек катындагы урындыкның кырыена гына эленеп утырган да кәпәчен әвәли. Йөзендә шатлыкның әсәре дә юк. — Шәп була икән, — диде капитан. — Галәмәт инде! — дип өстәде баш инженер. — Беренче "КамАЗ!" — диде Гатауллин. — Пока районда ике хуҗалыкта гына "КамАЗ" булачак. Зиннуровта да, бездә. Син беренче "КамАЗ"га утырасың. Бу калтырчаңны чүплеккә. Машина ганы булып тормасын. Иртәгә үк КамАЗга китәсең. Иске машинаны алып, яңа КамАЗга утыртканга сөенми торган шоферлар да була икән дигәндәй, милиционерлар мәгънәле караш белән ымлашып алдылар. "Калтырча әле тагын ун ел йөри ала... Чыгымы да күп түгел. Эшли ала торган техниканы чыгарып ташлап ни файда соң? Ичмасам, трассага чыкмаса, колхоз эчендә эшкә ярый бит. Кызларны җәйләүгә ташыр. Карт-корыга, хуҗалыкка печән, утын китерер" дип әйтмәкче булган иде Ярмөхәммәт, барыбер аның сүзен тыңламаячакларына инанып, дәшмәскә булды. Гаишникларны юри чакыртканнары күренеп тора. — Ичмасам, мәктәпкә бирегез, — диде Ярмөхәммәт. — Күргәзмә әсбап булыр. — Мәктәпнең машинасы бар, — диде председатель. — Брак машинаны мин балаларга тапшыра алмыйм! — диде капитан. — Менә мәктәп машинасы как раз гамәлгә ярый торган түгел, — диде Ярмөхәммәт. — Менә анысын списайт итәргә кирәк. — Юу-к, — диде Гатауллин. — Өр-яңа "ЗИС"ны алар шул хәлгә җиткезде. Синең калтырчаң белән алар өч көн дә йөри алмый. — Туктале, — дип ачуын яшерә алмыйча әйтте Гафуров. — Нәрсәгә дип син шул комган калаена ябышып ятасың, ә? Сиңа өр-яңа "КамАЗ" бирәбез дип торабыз... балачага кебек син, Ярмый абый. "И-их сез, килмешәкләр... — дип уйлады Ярмөхәммәт. — Син, председатель, читтән килгән кеше. Баш инженер Казаннан килеп әле дүртенче елын гына эшли... Юеш танау — Чистай ягы. Гаишникларга ал арга ни? Ә Ярмөхәммәт өчен калтырча "ГАЗ-51" — тарих. Ярмөхәммәткә генә түгел, бөтен Ярмай халкы өчен җан кебек кадерле машина бит ул. Совет власте яралганнан бирле Ярмайга кайткан беренче машина бит ул... Аның номерын ничә буын хәтерли. ТИ 54-18... Авылның беренче шоферы Әхсән абый авылга алып кайткан беренче машина бит ул... Бу машина авылга кайткан көнне туган малай, әнә, гараж мөдире булып эшли. Аның әрҗәсендә күпме икмәк тапшырылган! Колхозчыларга күпме өй бүрәнәсе, утын кайтарган ул машина. Күпме сөт ташылган хөкүмәткә! Районга, Чаллыга, тимер юл ыстансасына күпме кешеләр йөрткән машина бит ул. Карап торган хыянәтсез ат бит ул авыл халкына. Ярмайның хәтере, сабыйлыгы, үсмерлеге, машинаның руленә ятып үлгән Әхсән абыйның төсе бит ул. Илле алтынчы елда бөтенләйгә читкә чыгып китеп, егерме елдан соң кайтканнар да машинаның номерын танып, капотына ятып җылый торган иде..." — Бәрәкәт, бу бит Әхсән абый машинасы! Бу бит ТИ 5418! — дип шаккаталар. Исламнур машина капотын сыпыра-сыпыра рәхәтләнеп җылады. Ул аның сагышы. Юк, болай сөйләмәде Ярмөхәммәт. Шушы хисләрне аңламаслар иде бу кешеләр. Аңламаслар иде. "Бала-чага кебек син, Ярмый абый!" дип тора бит бүксәсен киереп. Техника алга бара, полуторкалар, кәлүсни тракторлар, "газик"лар заманы уза тора. Мондый вакытта Ярмөхәммәт кебекләрнең хыялый хисләре көлке тоела. Аңламаслар. Аларга "КамАЗ" кирәк. Иске машинаны — үләт базына. Шуңа күрә ул: — Ичмасам, кузовы белән кабинасын гараж түбәсенәме куйыйк, — диде. — Гаражда болай да урын юк, — диде Гафуров. — Яки дүрт бүкәнгә утыртып, мәктәп ишегалдына, музейга... — Ьәйкәл салырга кирәк түгелме тагын? — диде Гафуров. — Башка җирдә булса, һәйкәл дә салырлар иде! — диде Ярмөхәммәт. — Ярты гасыр хезмәт иткән "газик"ка түгел, эткә дә һәйкәл сала кайбер халык... — Ярар-ярар, — диде Гатауллин. — Музей турында уйларбыз... Менә ГАИ рөхсәт бирсә... — Ну-у, — диде Шәйхуллов. — Кабина белән агач кузовны куярга була... Председатель аягүрә басты. Башкалар да калыкты. Күрәсең, алар үз файдаларына беткән бу тарткалашның нәтиҗәсен юарга ашыга. — Иртәгә КамАЗга сәяхәт! — диде председатель. — Кәгазьләрне хәзер үк Татуктан кереп ал. Алып кайт әле шул мәһабәт арысланны! — Иптәш Гатауллин, — диде Ярмөхәммәт. — Нәрсә? — "КамАЗ"ны мин алып кайтырмын кайтуын... Зинһар өчен, сез мине тракторга күчерегез... — Бәрәкәт кенә икән! — диде председатель. — Менә сиңа әт-тәч! — диде Гафуров. — "КамАЗ"га кеше табылыр, әнә армиядән кайткан җегетләр, яңа машина бирсәгез, авылда калабыз, дип торалар... — Ә нигә син "КамАЗ" хәтле "КамАЗ"дан баш тартасың? — Күзләр бетте... Мин тракторда эшләр ием... Башлыклар бер-берсенә караштылар да бик тиз генә күнделәр дә: — Ярар алайса, — диде Гафуров. — Үз бригадаңдагы чөгендер синең өстә булыр. Бу сөйләшү башлыклар өчен икеләтә яхшы иде. Беренчедән, күз көеге булып торган иске калтырчадан котылу. Икенчедән, кайтасы машинаны алар үзләре теләгән бер кешегә тапшырачаклар. "ГАЗ-51"нең хет кабыгын гына булса да саклап калуга рөхсәт алса да, соңгы үтенече итеп тракторга күчерсәләр дә, Ярмөхәммәт кәнсәләрдән авыр йөк күтәргән кебек чыкты. Башлыклар, ике машинага төялеп, каядыр китте. Ярмөхәммәт, бөтен малы талап алынган крәстияндәй, аптырап, идарә баскычы төбендә басып торды. Аннары салмак кына авылына кайтып китте. Арттан куып җиткән мотоцикллар, машиналар туктап, авылдашлары: — Ярмөхәммәт абый, утыр. Нигә җәяү кайтасың? Калтырчаң ватылдымы әллә? — дип дәшсәләр дә, ул утырмады. Аның ялгыз кайтасы килә. Авылга кермичә, ындыр артлатып, ул туры зиратка китте. Башлангыч мәктәп бинасы яныннан узганда түзмәде, ташландык ишегалдына кереп, нидер югалткандай, эзләнеп йөрде. Мәктәп җиргә сеңгәнме, әллә Ярмөхәммәт озынайганмы, аның кулы мәктәп түбәсенә җитте. Яшел мүк каплаган такталар чери. Баскыч такталары җимерек. Тузан каплаган тәрәзәдән Ярмөхәммәт эчкә бакты. Элеккеге парталар юк. Сайгаклар купкан. Кайчандыр Валентина Галай балкып кергән сыйныф үле. Үлем исе зиратта да бөл ай әче түгел. Ә баласыз, укучысыз мәктәп ул үлем шаукымының иң олысы. Булдымы икән соң ул узган вакыйгалар? Валия-Алиһә булдымы соң ул чынлап? Җиңү көнне ерак эригегә ялантәпи чапкан чаклар булдымы соң? Генератор алырга дип, авыр сират күперләре узылдымы икән соң? Кичке уеннар, илаһи мәхәббәт — барысы да төштә булып узгандай ерак, томанлы. Мәктәпнең икенче бинасы — бәләкәй генә йорт, янында дүрт бала йөри, аларның өчесе Ярмөхәммәтнең үз балалары. Киләсе елга да мәктәптә дүрт бала укыячак. Бер бала Учавылга йөри башлар. Беренче сыйныфка бер бала керә, анысы да Ярмөхәммәтнең төпчеге. Шулай итеп, Ярмай башлангыч мәктәбендә тулысы белән Хәйруллин балалары гына укыячак булып чыга. Бер карасаң, горурлык инде ул үзе. Икенче карасаң, шомлы нәрсә. Кайчандыр шаулап торган мәктәпнең ишегалды тып-тын. Балалар сугышмый, йөгерешми, шауламый. Әйтерсең мәктәп ташландык. Кайларда икән Валия? Бәхетлеме икән? Төш булды бугай ла ул. Мөгаен, төштер. Ләкин ләззәтле төш. Әче ләззәтле төш. Вакыт рәхимсез, үз эшен эшли. Ул җәрәхәтләрне дә төзәтә, яңаларын да ача. Вакыт оныттыра белә. Оныттыра белгәне өчен Вакытны битәрләргәме соң? Әллә Вакытка рәхмәт әйтергәме? Әгәр дә ул Валия-Алиһәне оныта алмаган булса? Ләззәт хәсрәткә әверелер иде, чиргә сабышыр идең. Ю-ук, Вакыт — рәхимсез табигатьнең иң миһербанлы өлеше. Кайгысын оныта алмаганнар бәхетсездер, һәр көн, һәр сәгать — еллар буе гел хәсрәттә генә яшәгән кеше шашар иде. Рәхмәт Вакытка. Шатлыгын оныта алмаганнар да бәхетсездер. Айлар, еллар — гомер буе әллә кайчангы шатлыкны сагалап яшәгәч, бу кешенең бүтән сөенече булмаган! Шул бит инде бәхетсезлек. Кайгы юыла, шөкер. Ә шатлык ара-тирә генә булса да искә төшкәләп тора. Бер мизгелгә генә булса да сине янә бәхетле итеп ала. Ярмөхәммәт гомере буе Валияне әледән-әле искә төшерә килде. Гаҗәп сәер бу дөнья. Китап-кино өйрәтә: мәхәббәт бер генә була, ди. Алай ук түгел бугай ул. Сөешеп өйләнешкәч, яратышып яшәгән ике гашыйкның берсе үлеп китсә, вакытлар узгач, исән калганы яңа гаилә кора. Бу гаилә дә саф-нык булып чыга: бер-берсен бик яратып гомер кичерәләр. Мәрхүмгә карата хыянәтме бу? һич юк. Мәхәббәт турында Ярмөхәммәттән сорасалар нәрсә дип әйтер иде икән? Әйтмәс иде, әмма болай уйлар иде. "Валияне яраттымы соң ул? Ярату гына түгел, сөйдем мин аны. Өзелеп сөйдем. Ярату белән сөю арасында аерма бар. Сөю яратуга караганда тирәнрәк, киңрәк, изгерәк. Яраткан ризык, яраткан-яратмаган әйбер була. Ярату белән ошату икесе бертуган. Ошаткан, ошатмаган кешең була. Ә сөю ул мәхәббәт белән игез. Мәхәббәт баскычы болайрактыр ул: күз төшү — ошату — ярату — гашыйк булу — сөю — Мәхәббәт. Әйе, дөрес, Ярмөхәммәт Валияне җаны белән, тәне белән чиста-саф хисләр белән сөйде. Ләкин яшь аермасы, алга килгән шартлар ал арны аерды. Викторның исән хәбәре килмәсә, Валия Ярмайдан китәр идеме икән? Менә монысы җавапсыз калды. Вакыт үзенекен итте, Валиянең кыяфәте күз алдыннан җуела барды. Ара-тирә генә булса да, Валияне кинәт күзаллауга бары тик юл буендагы зәңгәр чәчәк, һиндыба чәчәге генә ярдәм итә. Валия белән булган үзара тартылу, ярату Олуг Әхлак Канунына хыянәт итү түгелме икән соң? Әйе, дөрес. Ярмөхәммәт үзенең Рәйсәсен сөйде. Сөя һәм сөячәк. Бу инде ярату гына түгел, бу сөю генә дә түгел, Рәйсә — ул үзе Мәхәббәт..." БАБАЙЛАР ЯНЫНДА Мәктәп тирәсендә шулай уйланып йөргәннән соң, Ярмөхәммәтнең аяклары үзләреннән-үзләре зиратка таба атлап китте. Капка бикле иде. Зиратка ул койма аша сикереп төште. Ярмөхәммәт фани дөньядан бүтән дөньяга күчте шикелле. Бөтен мәшәкатьләр койманың тыш ягында калды. Зиратта вакыт башкача ага кебек. Эш белән кайнап торучы эриге дә, такта яру тавышы да, машина-трактор гөрелтесе дә юк. Беркем сине куаламый. Агачлар, җир куенындагыларның тынычлыгын бозмаска теләгәндәй, сак кына шаулый. Шауламый, ыигылдап-пышылдап ала да агачлар, матәм мохитенә баш игәндәй, тынып кала. Зират өстендә каерылып үскән печән. Печән арасындагы чикерткәләр тавышы да зират тынлыгын көчәйтә генә сыман. Ярмөхәммәт иң беренче Әхсән кабере янында туктады. — Машинаңны ялга озаттык, Әхсән абый, — диде Ярмөхәммәт. Нинди зур вакыйга булган иде Әхсән алып кайткан машина. Бигрәк тә малай-шалай, үсмер, җегетләр куанды. Әхсән абый үзе дә бәхетле иде. Күзләре белән генә елмая. Машина эченә кереп караучыларга да сүз әйтми. Олылар да, машинаның капотын сыпырып: — Ьәйбәт айгыр, озын гомерле булсын! — диделәр. Менә иртәгә Ярмөхәммәт тә авылга беренче "КамАЗ"ны алып кайтачак. "ГАЗ-51" Әхсәннән Ярмөхәммәткә калды да бүген менә "пенсиягә" чыкты. Әхсән абыйның теләге шул иде. Башка малай-шалайга бирмәде ул рульне. Якын китермәде. Ә Ярмөхәммәтне үзе сайлап алды. Үзе белән йөртте, ара-тирә руль биргәләп, аны машина серләренә төшендерә торды. Әхсән Мәүлетов Ярмөхәммәт Хәйруллинның олы остазы булды. Иртәгә алып кайтасы "КамАЗ" шулай ук озын гомерле булырмы? Белгән юк. Әхсән абыйсының рухы белән саубуллашып, Ярмөхәммәт Айдаш кабере янына килде. Кабер өстен чүп үләне баскан. — Сирәк киләбез, — дип куйды Ярмөхәммәт. — Дөнья мәшәкате дип ата-баба каберенә юлны онытабыз... Каберләрне карап чыгарга кирәк. Моннан җитмеш-сиксән еллар элек кенә татарлар кабер өсләрен чистартып, тәрбия кылып торган, һәр кабер өстендә дүрт ягы да язулы зур матур ташлар булган. Язуларны осталар батынкы, калку хәрефләр белән язганнар. Язганнар дип әйтү дә дөрес булмас. Кабер язуларын алар иҗат иткәннәр. Аеруча мәхәббәт белән эшләнгән сәнгать әсәрләре ул кабер ташлары. Нишләп хәзер бу йола онытылып бара? Күп каберләр ташсыз, язусыз, әле күптән түгел генә гүр иясе булганнарның кем икәнен дә белеп булмый. Таш та юк, агач та юк. Булган ташлар да фәкыйрь, хаталы итеп язылган исемнәр. Яз саен, көз саен зиратка килеп, ата-баба каберләре өстендәге чүп үләннәрен утап, чәчкә утырту юк. Бер җирләгәннән соң гомере буе атасы-анасы каберенә килеп карамаган кешеләр Ярмай авылында да бихисап. Нәрсә бу? Бәгырьләрнең катуымы? Тәрбиясезлекме? Әллә яшьләрне өйрәтерлек аксакалларыбыз калмагангамы? Яшьләрнең үзгәрүеннәнме бу? Әллә тормыш басканмы? Кешеләр үзләренең иң изге йолаларын, гадәтләрен оныталар. Эш-эш дип, колхозга да, үземә дә эшләп калыйм дип, без кире кайтарып ала алмаслык рухи байлыгыбызны югалтып бетерәбез түгелме соң? ...Чаллыга баргач, Ярмөхәммәт Чаллының атаклы зиратына керде. Керде дә шаккатты. Нәрсәгә әйләнгән матур зират. Чүплеккә, бәдрәфкә, ташландык тәрәтханәгә әверелгән ата-бабаларыбызның соңгы йорты. Бихисап буш шешәләр, бөкеләр, тәмәке каплары, төпчекләр. Атлаган саен кеше тизәгенә басасың. Чардуганнарны җимереп бетергәннәр, ташларны аударганнар. Карурман кебек зират эчендә шикле кешеләр йөри, берүзең генә анда йөрүе куркыныч. Әрвахлардан түгел, тере кешеләрдән куркырлык. Анда бер компания, монда бер төркем булып исерекләр, сүгенә торган хатыннар хуҗа булып алганнар каберстанга. Кемнәр алар? Нинди әшәке җаннар? Ни йөзләре белән кеше кабере өстенә менеп тәрәт итәләр, зина кылалар? Кем аларны шулай өйрәткән? Татар җегетләреме болар? Татар җегетләре булса, ни аяныч... Кинәт кенә, аз вакыт эчендә борынгы йолаларга булган хөрмәт кая киткән? Кем аларны халыкның изге гадәтләрен салып таптарга, йолалар өстенә менеп тәрәт итәргә котырткан? Кем? Зәйтүнә түти әйткәндәй, Сталин кыяфәтенә кергән Иблисме? Бангка. милләт җегетләре булса, ни өчен ул милләт башка халык йолаларын мыскыл итәргә өйрәтелгән? Нигә кирәк бу миһербансызлык, каян килә бу нәфрәт? Кем гаепле? Ярмөхәммәт якындагы бер "мәҗлес"тә булган тавышларга колак салды. Барысы да урысча сөйләшә иде. Ләкин ал арның барысы да урыс түгел шикелле. Кемдер кемгәдер, Махмутик, ди. Кемдер икенчесенә, Кацо, ди. Кайсысыдыр кайсысынадыр, Ваня, ди. Күпмилләтле юлбасарлар, исерекләр, зиначылар йөри изге каберстанда... Бабасы каберенең чардуган капкасын ачып кергәндә Ярмөхәммәт шул турыда уйлады. Кабер өстенә үскән алабутаны йолкып, кабер ташын ачты. Гозәер углы Айдулла үлгәнгә утыз ел үткән икән инде. Моннан утыз ел элек яңа кабер якасында ятим бала Ярмөхәммәт, бабасының үлгәненә ышанасы килмичә, шушында басып торган иде. Атасыз, бабасыз калганлыгын ул сабый күңеле белән сизенә, акылы белән анык әйтеп бирә алмый иде. Халит баба кабере ягыннан бүген дә ургылып сирень җиле исте. Бабасы кабере янында озак торган булыр иде ул, үлем исе булып күңелендә калган сирень исе аны тизрәк китәргә мәҗбүр итте. Ярмөхәммәт Халисә каберен көчкә эзләп тапты. Нәселе калганнарның да кабере каралмаганны, бичара нәселсез Халисә каберен кем карасын? Элегрәк алай булмаган бит ул. Каберләр һәрвакыт чистартылып торылган. Чардуганнарны төзәтү өчен махсус кешеләр булган. Кыйшайган ташларны торгызып, рәтләп торганнар. Халит баба белән Айдаш баба исән чакта зиратта тәртип иде. Хәзер әнә, иске зиратны актарып, культура йорты корды халык. Бу зират оҗмахның бер почмагыдай матур иде. Хәзер бу зират та ташландыкка әйләнә бара. Картларга әйтергә кирәк, черегән агач чардуганнарны алыштырсыннар. Ташларны үләннәрдән ачарга, араларга кирәк. Хәер, картлар дип әйтерлек картлары да калмады инде аның. Саный китсәң, ал арның өчесе гарип, берсе сәрхуш, икесе коммунист, алары дин эшләренә катышмыйлар. Ярмөхәммәт үз яшендәге картларга әйтергә булды. Хәзер инде ил агалары шулар. Халисә кабере янында озак маташты ул. Үләннәрне төбе-тамыры белән йолкып, кабер өстен ачты. Баш очына кагып куелган агач күптән череп янтайган, гүр иясе Халисәнең исеме юылган. — Монда да язулы таш утыртырга кирәк... Кеше язмышы диген... Кая аның апасы? Кай җирләрдә атасы белән абыйсының сөякләре? Дөньяда яшәргә дә өлгермәгән килеш ачлык-ялангачлык бассын сине. Нахак бәла тагып апасын харап итсеннәр дә, төннәрнең берендә өеңә басып кереп, көчләп, буып үтереп чыгып китсеннәр. Шуның өчен туганмыни ул дөньяга? Авылдан куылган Хәмидулла Төхфәтуллин кабере... ... Сабир тәки сүзендә торды: Хәмидулла абзыйның нәселен корытам, дигән иде. Куштаннар белән Бәчели Хәмидулла абый лапасында ике көлтә тапканнар, имеш. Хәмидулла бу көлтәләрнең үз лапасына каян килгәнен аңлата алмады. "Мин көлтә урламадым", — диде дә кабат сүз әйтмәде. Төрле сүзләр йөрде бу турыда. Кем белә, бәлки, дошманнар эшедер? Шул кышны ук Хәмидулла, балаларын, хатынын, анасын алып, Ижау ягына чыгып китте. — Или авылдан китәсең, или төрмәгә утырасың! — дигән аңа Сабир. Хәмидулланың гаепсез икәне озак еллар узгач, Хәмидулла абый вафат булгач кына беленер. Исерек Фәрхун ташлаган көлтәләр булган икән ул. Хәмидулла Ижау ягында балта остасы булып күп еллар эшләде. Тормышы нык иде, күрәсең, ул ике-өч ел узмастан, "Москвич"ка гаиләсен төяп, Ярмайга кунакка кайтты. Үзенчә, дошманнарның йөрәге янсын, дип мактануы идеме, бәлки, авылны сагынуы булгандыр. Сагынгандыр, сагынмаса, җәй саен кайтмас иде. Хәмидулла абзый Сабир белән телгә килмәде. Очраганда алар сәлам алыша. Ләкин һичбер вакыт сөйләшеп торганнарын күрүче булмады. Ул арада Альберт та үсеп җитте. Каян килгән аңа талант? Булдыксыз гына бер малай иде, дип сөйләүчеләр дә булды. Үз илендә пәйгамбәр булмый, ди. Альберт Төхфәтуллинның танылган язучы булып китүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Ярмөхәммәт моңа һич тә гаҗәпләнмәде. Әйтерсең ул Альбертның язучы булачагын алдан да белгән. Бәлки, белгәндер дә... Рәүф белән Галимхан Альбертның гәҗит-журналдагы һәр мәкаләсен, һәр китабын укып, җыеп бара иде. Хәмидулла абыйны җирләгәч, Ярмөхәммәт Альберт яныннан китмәде. Мулла урынына калган Рәван абзый кайтып киткәч, алар икәү сүзсез генә кабер янында чүгәләп утырдылар. Сүзсез генә Зәйтүнә түтиләргә кайттылар. Альберт та авылны онытмады. Үпкәсе булса да, һәрвакыт җыенга кайта. Тауларга менә, урманга бара. Ялгыз йөрергә ярата ул. Уйлана. Моңая. Авылга кайтып, сер сыйган дуслары белән кичләр, төннәр буе сөйләшеп утыра. Альберт Төхфәтуллинның исеме матбугатта еш күренә башлагач, Сабир аңа хат язган. Имеш, аны юкка кыерсыталар. Пенсиясе әз икән. Әгәр Альберт аның хезмәтләре турында олы мәкалә язып чыкса, пенсиясен арттырмаслармы икән? Икенче көнне Альберт Зәйтүнә тутасына өй юышты. Дөресрәге, ул су ташыды, хатыннар юды. Хәмидулла абыйны юып, Зәйтүнә түти өендә кәфенләделәр. Бер төн саклап чыктылар. Мәет чыккан йортны юганнан соң, чәй эчәргә утырдылар... Иң матур кабер. Аның улы Альберт олы кеше булып чыкты. Атасы Ижау шәһәрендә үлгәч, алып кайтып җирләде. Ижау дан телеграмма алгач, Ярмөхәммәт аптырап калган иде. "Әти вафат, Ярмай зиратында урын әзерләгез. Альберт" диелгән иде телеграммада. Телеграмманы нишләтергә белмәгәндәй, Ярмөхәммәт озак кына аптырап торды. — Шулай... Хәмидулла абзый да вафат икән, — диде Ярмөхәммәт. — Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! Ул мәет кайтасына бөтен нәрсәләрне әзерләп куйган иде инде. Гыйнвар салкынында җир метр ярымга хәтле туңган. Хәмидулла абый каберен казу бик кыен булды. Авылыннан куылган Хәмидулланы җирләргә иллеләп кеше килде. Туң җирне казу бу ир-җегетләргә уен гына. Альберт эчтән генә бик куанды. Димәк, аның атасы пленный Хәмидулланы, куылган Хәмидулланы Сабирдан яклаша алмасалар да, хөрмәт иткәннәр икән. Кабер казыганда киңәш биреп, өйрәтеп торучы Сабир да бар иде. Эш белән мәшгуль кешеләргә ул нидер әйтте, әллә: — Каберне киңрәк казыгыз, — диде, әллә бүтән нәрсә әйтте, аңа Мөҗип кырыс тавыш белән: — Бар әле, карт тәре, бар чыгып ычкын зираттан! Өйрәтеп торырга түгел, Хәмидулла абыйның кабере янында урын юк сиңа! — диде. Сабир каршы сүз әйтмәде, тыңлаучан эт сыман, кусагыз, китәм дигәндәй, читкәрәк тайпылды. Олылар ни Сабирны яклап, ни Мөҗипне хурлап сүз катмады. — Зират өсте булмаса, әйтер идем инде мин сиңа, тәре табагачы! — дип мыгырдады Мөҗип. Кабер казылып бетте. Кабер якасында Альберт басып тора. Ни кичерде икән бу мәлне Альберт? Атасының үчен алырга ул ымсынып караган иде бит. Ләкин ул үзе үч ала алмады. Менә ул аның өчен үч алу! Бөкшәйгән Сабир, үлем-җитем булган саен, әллә эшсезлектән, әллә аз булса да гүр садакасы эләксен дипме, һәрвакыт зиратка килә. Әнә бүген дә пленный Хәмидулланы җирләшергә килгән. Мөҗипнең кырыс сүзе аны кешеләрдән читкә куды. Сабир күптән инде авылга хуҗа түгел. Илле алтынчы елдан бирле ул түбәнгә тәгәри башлады. Тәгәрәде-тәгәрәде дә, бөкшәеп беткән, абруйсыз, нәфрәт карачкысы сыман ялгыз калды. Хәзер аңа ни әйтсәң дә була. Артына китереп типсәң дә, борылып карамас. Карт эткә охшаган ул Сабир, Мөҗип кабер якасыннан кугач, Ярмөхәммәт Сабирны кызганып куйды. Бу очракта аңа Мөҗип рәхимсез булып, Сабир юкка кыерсытылган карт сыман күренде. Ләкин икенче сулышта ук ул Мөҗипнең хаклы икәнен сизде. Кеше үзе өчен дөресен әйтә алмаса да, аның өчен башка берәү әйтергә тиеш. Шушы ук сүзләрне Альберт әйткән булса, бәлки, кыенрак булыр иде. Альбертның дәшми калуына, Мөҗипнең бөтен кеше әйтергә теләгән сүзне әйтүенә Ярмөхәммәт сөенде. Мөхтәрәмә апа, Альберт Зәйтүнә түти өендә сөйләшеп утыра иде. Ярмөхәммәт тә шунда. Хәмидулла абыйны җирләгән көнне булды бугай ул. Дәшмичә генә утырдылар. Тынлыкны Зәйтүнә түти бозды: — Берни эшләр хәл юк... — диде ул. — Үлгән артыннан үлеп булмый. Авыр туфрагы җиңел булсын. — Сабирҗан хат язган миңа, — диде Альберт. — Пенсиям бәләкәй, арттырмаслармы икән, ди... Сине гомер буе талады. Әтине-әнине авылдан куды, ни йөзе белән... — һи-и, талау гынамы сиңа, — диде Зәйтүнә. — Талау гынамы... Изде, изде инде ул халыкны... Йөрәк алынып беткән. Кәҗә алып кайтып килгәндә ышнадан... алабутаны күреп, йөрәгем жу итте. Сабирҗан дип торам. Алабута, тигәнәк тә күзгә прсидәтел, милиция булып күренә иде... Зарлануга Мөхтәрәмә апа да кушылды. — Кансыз булды инде, кансыз... — Әллә, мин әйтәм, — диде Альберт. — Барып бөтенесен дә чыраена чәпеп әйтимме икән? — Кирәкмәс, улым, — диде Зәйтүнә. — Төкер башына. Пычранма! — Сине кан-яшь түктерде, күпме мыскыл итте. Шыр ялангач калдырды. Валия киткәч, Сабир Зәйтүнә түтигә талпандай кадалды. Ниһаять, бодай урлауда тотып, казан төбеннән биш-алты бөртек, ишегалдыннан бер-ике башак табып, шуны дәлилгә санап, Зәйтүнә түтинең бөтен малын алып, төрмәгә яптылар, өч ел утырып чыкты бичара хатын. — Үскәч, урынга кергәч, Сабирдан үч алам! — дип Альберт ант итте. Үсмер чактагы аның бу теләген Ярмөхәммәт бик хуплаган иде. Менә вакыт җитте. Дуамал Сабир хәзер яклаучысыз. Ә Альберт Төхфәтуллин кем? Теләсә, фельетон яза ала. Теләсә, бөтен кеше алдында Сабирны тотып чабаклый ала. — һәй, улым, — диде Зәйтүнә. — Үзенең бер баласы да булмаганга, Альбертны ул үз улыдай күрә иде. Буялма, улым... Үткән — беткән. Онытылды инде. Йөрмә! Мөхтәрәмә апа да Зәйтүнә түти яклы иде. Альберт моны яхшы аңлады. Ул "Үч алырга теләгәнемне хупларлар" дип уйладымы икәнни соң? Альберт кинәт үзгәрде. Каушап калды. Аның күзенә усаллык чыкты. — Шул кабахәтне берәү дә сүкмәсме? — диде ул, ачынып. — Кылган эшләре өчен ул беркайчан да җавап тотмасмы? — Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирер, — диде Зәйтүнә түти. — Ә кешеләр алдында? — диде Альберт. — Кылган хаталары, эшләгән яманлыклары өчен бу дөньяда җәза кирәк, апа. — Җәзасын алган бит инде, — диде Зәйтүнә түти. — Мөҗип аны кеше алдында атаң кабере яныннан куган бит. — Ул кумаса, мин аны үзем куа идем, — диде Альберт. — Менә анысы килешмәс иде, — диде Зәйтүнә түти. Сүз шушында өзелде. Әллә инде Альберт апасы белән анасына үпкәләде, әллә, мине аңламыйсың, яклашмадың дип, Ярмөхәммәткә ачуланды, ул, кинәт торып, тиз генә чыгып китте. Ярмөхәммәт тә карчыклар белән саубуллашты. Ул кичне коры салкын иде. һава зыңлап тора. Чалт аяз. Күктә йолдызлар әлҗе-мөлҗе килеп, әллә нинди төсләр белән җемелди. Аяк астындагы кар шыгырдаганы әллә кайларга ишетелә. Алар икәү генә озак йөрде. Икесе дә бер уй уйлый иде. Кем хаклы соң? Үч алырга теләүче Альбертмы? Әллә Зәйтүнә түтиме? Шул сөйләшүдән соң, Альберт Сабир янына бармады. Димәк, ул үзгәрде, уеннан кайтты. Күпме җәфа күргән, кимсетүләр кичергән ялгыз хатын Зәйтүнә, усал Зәйтүнә "Бар, улым, Сабирдан үч ал!" дип әйтер дип Альберт ялгышкан. Хәтта Ярмөхәммәт тә ялгышкан. Җәнҗалчы, усал, зәһәр хатын исеме күтәргән Зәйтүнә башкача уйлый икән. Гади авылның гади бер хатыны Зәйтүнә, югары белемле, олы язучы, ир уртасы Альберт Төхфәтуллиннан көчлерәк, киң күңеллерәк икән. Альбертны да, Ярмөхәммәтне дә әнә шул уйга батырды. Мөҗип тә акыллырак булган икән. Әгәр дә Мөҗип әйтмәгән булса, кызып китеп, Альберт ямьсезрәк әйткән булыр иде. Альберт хаклы булса да, күңелләрдә юшкын калыр иде. Киң күңелле Зәйтүнә бу очракта хаклы хөкемдар иде. Үзенә зыян китергән, нәселен корыткан Сабирны Зәйтүнә яклады. Гафу итмәде, яклады. Ярлыкарга ул Алла түгел. Сабирны якламады Зәйтүнә. Улы кебек күргән җан газизе, нәселнең бердәнбер дәвамчысы Альбертны саклавы иде карчыкның. Үч алу Альбертны түбәнәйткән булыр иде. Гаделлекне яклап, кеше үч алырга тиешме, юкмы? Үч алырга тиеш булса, ни дәрәҗәдә, ничек итеп үч алырга кирәк? Кайчандыр куәтле булган залим еллар узгач картая, хәлсезләнә. Куәтле ир Альберт бетәшеп беткән карттан үч алса, хаклы булса да, гадел булса да, үзен түбәнәйтер иде. Авыл халкы моны төрлечә юрар иде. Кемдер: — Вәйт әйбәт иткән, рәхмәт төшкере, — дияр иде. Кайсылары дәшмәс иде. Кайсылары Альбертның бу кыланышын өнәп бетермәс иде. Сабирны сөймәгәннәр дә хупламас иде. Альбертны гаепләүчеләр дә табылыр иде. Гаделсез түрәгә ул куәтле чакта каршы чыгарга кирәк. Бу гадел көрәш булыр иде. Җиңеләсен белсә дә, каһарманнар вакытында чыга мәйданга. Үч алынмаса? Алынмаган үч, кайтарылмаган ачу үзенең җимергеч эшен астан гына эшләп ятмасмы? Әнә, иң авыр чакларда Сабир рәхәт кичте. Тамагы тук, өсте бөтен, малы җитеш булды. Теләгән хатын янына кереп, Галимхан әйтмешли "җенси мәшәкатьләр белән мәшгуль булды". Колхозга алынган бозауларны үтереп бетерде. Колхоз малын үзенекеннән аермаенча ашады. Пенсиягә китте. Беркем аны хөкемгә тартмый, һаман халык арасында яши. Беркем аны партиядән чыгармады. Яши. Үзе кайчандыр кыерсыткан картлар белән аштан ашка йөри. Чакыралар бит кешеләр, башка картлардан калдырмыйлар. Үлем-җитем булса, Сабир, учын кушырып, садака көтеп утыра. Ничә буын бу турыда белә, үсә, канына сеңдерә бара: кылган яманлык өчен кеше җавапка тартылмый, ул һаман тулы хокуклы бәндә булып яши ала икән, бәс... Менә нәрсәсе куркыта бу мәсьәләнең. Бу ике олпат ир әнә шул турыда уйлый. Ачылмаган җинаять, бирелмәгән җәза яңа җинаятьчеләр, кансыз буын тәрбияләмиме икән? Гомергомергә татар авылларында тотылган карак җыен карары белән шундук җәзага тартылган. Ишаннар да, халык та "Тәмугка керер, Алла үзе аңа җәза бирер" дип тормаганнар, җинаятьче шундук җәзасын алган. Халыкны алдаучы элеккеге түрәләрне җәзасыз калдырып, тагын бер җинаять эшләмибезме икән? Дөрес, тәхеттән төшкән түрәне типкәләү дә бик миһербанлы эш түгелдер... — Кайчан һәм кайда, нинди дәрәҗәдә үч алырга кирәклеге китапларга язылмаган шул, — диде Альберт. — Язылган! — диде Ярмөхәммәт. — Коръәндә язылган, Альберт... "Җәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән җәза микъдарында гына җәзалагыз, ләкин сабыр итсәгез, һичшиксез, сезнең файдага булыр" ди Аллаһ. Канга — кан, үлемгә — үлем, үчкә үч булса да, без берберебезне кырып бетерәчәкбез. — Авыр йөк иде бу үч алу теләге! — диде Альберт, капка төбенә әйләнеп кайткач. — Еллар буе мин бу мәсьәләне хәл итә алмыйча җәфаландым. Альберт Төхфәтуллинның шулай җәфаланганын Рәүф тә, Галимхан да, Ярмөхәммәт тә белә иде. Альбертның китапларында, пьесаларында ул әллә ничә тапкыр чагылып узган иде инде. Ярмөхәммәт укырга өлгерә алмый. Рәүф белән Галимхан укый. Укыйлар да икесе бәхәсләшә башлыйлар. Ярмөхәммәт аларны тыңлап утыра. — Бүген Мөҗип белән Зәйтүнә апа миңа сабак бирде, — диде Альберт. Озак тынлыктан соң Альберт күккә бакты. Ярмөхәммәт тә күккә карап тора иде. — Айдаш баба Казык йолдызны ничек табарга өйрәткән иде, хәтереңдәме? — диде Альберт. — Чүмеч йолдыз... Иләк йолдыз... Көянтә йолдыз... Астрономия дәресендә хыяллана идем... Яктылык тизлеге турында уйлый идем. Яктылык шулкадәр тиз йөри... Без күреп торган йолдызларның күбесе триллион ел элек һәлак булган. Үзләре юк, яктылыклары бар, безнең өчен йолдыз бар. Менә шул имәнгеч фикердән куырылып ята торган идем... Күптән үлгән йолдызның яктылыгы һаман яши... Ярмөхәммәткә бу сүзләр "Айдаш баба күптән вафат, ә аның нуры безнең күңелләрдә" дип ишетелде. — Беләсеңме, Ярмый, — диде Альберт, аның тавышында җиңелчә генә тибрәнү, калтырау ишетелде. — Мин бит авылны сагынып үләм... Нинди хистер инде ул, белмим... Әллә ул йомшак күңеллелек... Бәлки, җебегәнлектер... Яшерен түгел синнән, кешегә күрсәтмичә генә мин җылыйм. Бала чакларымны искә төшереп, кайгысын искә төшергәндә дә, рәхәт чакларны уйласам да, күңел тула. Бәлки, ул нервлардандыр. Язу эшем дә шома гына бармый. Әдәбиятның үз Сабирлары, үз Фәрхуннары бар... Җылыйм... — Аннан соң өстәп куйды: — Мин авылга кайтып торыр идем. Сабир корыткан нигезне җанландырыр идем. Альберт бу фикерен күптәннән әйтә килә иде инде. Ярмөхәммәт аны яхшы аңлый. Сагыш тарта аны. Җирсү аны тартып кайтара. Атасы баласы. — Дүрткә дүрт бер өй җитә миңа... Язарга өстәл, ятарга бер сәке булса... Альберт авылга кайтасына ышанып сөйли. Ярмөхәммәт ышанмый. Кендек өзелгән. Авылдан киткәнсең, сәнгать кешесе булып син шәһәрдә яшә инде, агайне. Ә без авыл кешесе булып авылда яшик, дип әйтергә теләде Ярмөхәммәт, ләкин дәшмәде. Хыяллансын. Инанып яшәсен. Нигә кешенең иманын какшатырга? Кайтмас ул, дөресрәге, кайта алмас, ул инде башы-аягы белән шәһәр кешесе. Кайтса да, озак тора алмас, кире шәһәргә китәр. ӨЧ ТУПЫЛ Чишмәләрнең суы кими барганын Ярмөхәммәт кенә түгел, чишмә-сулар белән бөтенләй кызыксынмаганнар да белә. Корган Таудагы Изге чишмә янына күптән инде гыйбадәт кылырга марилар да, чуашлар да, керәшеннәр дә, мөселманнар да йөрми. Изге чишмәнең суы, кимегәннән-кими барып, бөтенләй бетте. Чишмә бәреп чыккан урында дым бар барын, яңгырлы җәйләрдә аннан бераз су саркып тора, шул урында үлән башка җирләргә караганда куерак үсә. Юа чишмәсенең исеме дә калмады, кайчандыр юа үсәрлек дым булган урыннан сарык көтүе киртләч-киртләч сукмак салган. Ак Тәпән чишмәсе дә юк. Тәпәне дә юк, чишмәсе дә юк. Ни гаҗәп, Килен чишмәсендә генә су кимеми. Яшь киленнәр ул чишмәгә үзләре бармый, ул йола бетте, кайнаналар кайчандыр, үзләре яшь килен булып төшкәч, Килен чишмәсеннән тәмле су алып кайтканнарын искә төшерер өчендер, бәлки, тәмле чәй эчәселәре килсә, киленнәре боерыгы белән Килен чишмәсенә төшәләр. Элек бу юлны бары тик яшь киленнәр генә таптый иде, Килен чишмәсеннән кайтып килүче карчык күрмәс идең, хәзер ул юлда иңенә көянтәчиләк аскан яшь киленне көндез чыра яндырып эзләсәң дә, юри-марый гына кинога төшерер өчен дә очрата алмассың. Изге, татлы, шифалы чишмәләрдә су кимегән саен, Зәһәр чишмәнең суы арта барганын Ярмөхәммәттән башка берәү дә белми. Ярмөхәммәт бу турыда Гатауллинга да әйтеп карады. — Юк белән баш катырма! — диде коммунист Гатауллин. — Син җыен юк-бар хорафат чире таратып йөрисең. Сезнең авылдан чыга җыен тузга язмаган сүз. Берсе ахырзаман чакыра, монысы дөньяда булмаганны сөйләп йөри. Чишмәләрнең суы кимү, Зәһәр чишмәдәге суның артуын Ярмөхәммәт бу якларга нефть манаралары куюдан күрә. Ләкин аны районда да тыңламадылар. Райком секретаре Мирвәли Фәрхунович Исламов аны куып чыгаргандай сүгеп озатты. — Коткы таратып йөрмә! Авылыңа кайтып җир сөрүеңне бел! — диде. Шома җиңле, тәртипле, әләкче Мирвәли әнә кем булды. Башка җитәкчеләр туган авылы өчен үлеп тора, ярдәм итә. Ә бу туган авылдашларын тотып ашар иде. Яндырыр иде ул Ярмайны. Корысын чишмәләрегез, агулансын елгагыз, бетсен урманыгыз дип кенә әйтмәде. Бәлки, әйткән дә булыр иде, бәлки, корыткан да булыр иде, аны өскә, Казанга күтәрделәр. Гаҗәп бу дөнья, халыкны сөймәгән, туган җиренә нәфрәтле кешене һаман олылыйлар, күтәрәләр. Менә шуннан син, алга карап, якты өметләр белән яигәп кара! Чөгендер басуыннан кайтып килгәндә ул, гадәтенчә, Кызыл тау түбәсендә туктады. Ярмай авылы җәйрәп ята. Уракның тешләре коелган, буш нигезләр күп. Аның йөрәге жу итеп куйды. Өч тупыл урынында бер генә агач, кая киткән ике тупыл? Ауган булсалар, шунда булыр иде. Кая киткән алар? Җен сукканмы аның тупылларын? Ул тиз генә, тракторын кабызып, аска төшеп китте. Өермә куптарып, авылга керде, инеш буена төште. Ике тупыл юк, өченчесе ятим калган. Ялгыз тырпаеп тора. Ул йөгереп урамга менде. — Тупыллар кая? — дип кычкырды ул. Рәван карт узып бара иде, ул: — Бүген аларны председатель трактор белән сөйрәтеп аудартты да сыер савучыларга басма урынына, җәйләү турына аркылы салдырды, — диде. Ярмөхәммәт Гатауллинны эзләп китте. Әбәттән соң өендә черем итеп ята икән, килмешәк. Хатыны, ул өйдә юк, дигәненә бакмастан, ул эчкәре бәреп керде: — Кем кушты сиңа тупылларны аударырга? — диде ул. — Мин өстән күрсәтмә көтмим! — диде председатель чаршау артыннан. — Ә менә сиңа кем кушты, кеше өенә басып керергә, контра! — Тупыллар яр саклый иде, ә син ярны җимертәсең, корткыч! — дип кычкырды Ярмөхәммәт. — Эрозиягә каршы эш майтарасы урында, син, килмешәк, безнең җирне җимерәсең, талыйсың! Бел, бу бөл ай гына калмас! Ярмөхәммәт җавап көтмәстән, җилтерәп чыгып китте. Үзгәрде ул соңгы елларда. Нык үзгәрде. Элеккеге сабыр Ярмөхәммәт урынында — түземсез, хәтта тупас сүз әйтергә тайчанмый торган кеше. Үземе ул шулай көяләккә әйләнә бара, кешеләрме аны чыгырыннан чыгара? Үкенә ул соңыннан, хаклы булса да, тупас сүзе өчен ул гел үкенә, төннәр буе йоклый алмыйча борсаланып чыга. Дөресен әйтте, турысын әйтте, әмма нәтиҗәсе генә юньле булмый. Чөнки җитәкчеләр, үзләре аның хаклы икәнен белсә дә, киресен эшли. Аңа үч итеп киресен эшлиләр. Бәлки, аңа дәшмәү хәерлерәктер? Бәлки, башка кеше аша дөреслекне әйттерергәдер. Ә кая андый кеше? Халык авызында җитмеш ел инде чабата чаклы йозак. Ул тракторын сүндерде дә җәйләү басмасына китте. Зәйчәгә аркылы ике юан тупыл ята. Аның тупыллары. Савымчылар инде бу күпер аша ике тапкыр савуга чыккандыр. Бүрәнәләр өстендә балчык кантарлары күренә. Шулчак аргы якта ике хатын күренде. Берсе Сәвия, икенчесе Раушания. Исәнләштеләр. — Ьи-и, — диде Сәвия. — Алланың рәхмәте төшкере, кайсысының башына килгән бу эш. Ике чакрым әйләнеп кергәнче, туп-турыдан туп пашул. — Ярмөхәммәт абый! — диде Раушания. — Синең эштер бу. Башкалар башына килмәс! Рәхмәт! Ярмөхәммәт дәшмәде. Ул үз уйлары белән мәшгуль иде. Аударылган агачларның берсендә "Рәсулулла", икенчесендә "Исламнур" дип язылган. Гарәп хәрефләре белән дә, бу тамгалар белән дә язылган. Ләкин аяк астындагы тупылларда язу барлыгы берәүнең дә башына килми, күзенә күренми. Сәвия белән Раушания бер аяклары белән "Рәсулулла"га, икенче аяклары белән "Исламнур" өстенә басып бу якка чыктылар. Бөтен авыл шулай "Рәсулулла" белән "Исламнур"ны таптап, изеп танымаслык дәрәҗәгә китерәчәк. Ярмөхәммәт ал арга бу турыда әйтсә, һичшиксез, аны тилегә санаячаклар. Ул әкрен генә кайтып китте. Ашамады, эчмәде, бакча башындагы ялгыз тупыл янына төште. Бу агачка Мөхәммәт исеме уелган иде. Гозәер баба утырткан унбиш тупылның нибары берсе — Мөхәммәт тупылы гына исән. Мөхәммәт тупылы ярның читендә. Аның да тамырлары ачылган. Ул да янтайган. Киләсе язның усал бозлары аны да тамырдан егар. Бозлар екмаса, табылыр берәр җитәкче — барыбер егарлар. Алар торгызыр өчен түгел, егар өчен туган. Ярмөхәммәт, тупылга аркасын терәп, ике тезен кочаклап байтак утырды. Зәйтүнә түтинең сүзләре дөрес икән лә. Дәҗҗал чыккан инде җир өстенә. Күптән чыккан икән Дәҗҗал. "Дәҗҗал ул ахырзаман җиткәч, Аллага ышанучыларга каршы чыгар, аны күргән мөселманнар һәлак булачак, үз юлында мәсҗедләрне җимерәчәк, мөселманнарны изге җирләреннән куачак" ди торган иде Зәйтүнә карчык. Яхшылык кылам диеп, халыкка коточкыч зур зыян эшләүче дәҗҗаллар басты илне... Ул кичне Ярмөхәммәт ашамый-эчми генә йокларга ятты. Икенче көнне аны иртәнге нәрәткә алып киттеләр, Гатауллин шоферын җибәргән. Яңа кабызган тракторын сүндереп, ул шофер янына утырды. Кичәге тулыллар өчендер дип уйлады. Шофердан ул сорашып тормады, ул барыбер әйтмәс иде, шоферлар алар телсез, күзсез, чукрак булса гына председатель белән эшли ала. Учавылның Үгәпи малае Күчтә нәкъ шундыйлардан иде. Нәрәттә кичәге хәл турында да сүз чыкмады. Ярмөхәммәткә: — Бүген, хәзер үк Чаллыга барып, бер "КамАЗ" моторы, арматура, капчыклы цемент алып кайтасың! — диде Гатауллин. — Башка шофер юк. Димәк, кайчандыр Ярмөхәммәт үзе алып кайткан "КамАЗ" белән барырга тиеш була. Ул: — Иптәш Гатауллин, минем күзләр начарайды! — дип караган иде дә, Гатауллин, ялынгандай йомшак итеп: — Соңгы тапкыр, Ярмөхәммәт! — диде. — Шофер юк. Берсе военкоматта, Гатуф чирле. Кабат борчымабыз. Ату двигатель оча. Ялынып-ялварып ризалаткан нәрсә. Ярмөхәммәт күнде. Кәгазьләр, акча, путевка алгач, ул иске танышы, вакытсыз тузган "КамАЗ"га утырып, Чаллыга китте. Юлда ике юлаучы кыз утыртты. Юл буе аның эче пошты. Бәйләнчек уйга шул гына кирәк тә, керде дә утырды Ярмөхәммәт башына. Рәсүл эчеп харап булды, аның исеме язылган тупылны тарттырып аудардылар. Исламнур гарипләнеп үлде. Аның тупылын да аяк астына салдылар. Мөхәммәт исеме язылган агачка кайчан чират? Бу фикерне куып җибәрер өчен ул каты итеп тамак кырды. Пассажир кызлар, бу нинди әдәпсез мажик дигәндәй, аңа таба борылды. Төш вакытына ул йомышларын бетереп кайтыр юлга чыкты. Кайтыр юлда да аның башыннан Гозәер баба утырткан тупыллар китмәде. Тизрәк Кызыл тауга кайтып җитәсе иде дә янә Ярмай өстенә карап юанасы иде; бу фикер аның күңелен күтәрде. Ул сызгыра, нидер көйли. Иске "КамАЗ" алга ыргый. Менә хәзер Урыс юлы булыр, аннан соң сөзәк үр, аннан юл Кызыл тау түбәсен урап, аска, Ярмай авылына тәгәрәтер. Сөзәк үргә килеп җитеп, аска, Кызыл тау түбәсенә таба барганда, гадәттә, машинаны тыя иде Ярмөхәммәт, тау түбәсендә туктаса да, узып китәсе булса да, бу тыю бик кирәк, алда упкын, упкын яныннан гына юл уза, упкынга ычкынмасаң да, алда текә тау, авыр йөк төялгән, авыр машинаны тыю гаять кыен. Ярмөхәммәт мең тапкыр ничек эшләсә, шулай итте. Үрне төшә башлауга, ул тормозга басты. Аяк тыйгыч тәбәлдерекнең карышуын сизмәде. Шофер тиз-тиз янә басып алды. Ул арада машина тизләнә барып Кызыл тау түбәсенә җитте. Ул тизлекне беренчегә тыгып карады — кермәде, икенчегә тыгып карады — кермәде. Машина упкын алдындагы үрне очып менде, Ярмөхәммәт машинасын тау кырыендагы ак балчык өеменә туры борды. Авыр двигатель, тонналап арматура, ике тоннага якын цемент төягән машина ак балчык өемен сөзеп узса, туптуры упкынга очачак. Тау астында җәйләү, өч йөз баш сыер. Төшке савымга килгән хатын-кызлар. Машина шартлап янса! Ул арада машина ак балчык өеменә китереп сөзде, тизлек кинәт сүнде, ләкин машина ак балчык өемен яртылаш сөзеп алгы буферы белән упкын өстендә эләгеп туктады. Ярмөхәммәт ап-ачык күрде: тау астында ук кызлар сыер сава. Өсләрендә үлем карачкысы "КамАЗ" асылынып торганын күрмиләр дә. Ул селкенергә дә куркып тораташтай утыра. Машина, балалар таганыдай, кайсы якта авырлык артса, шул якка басып төшәргә форсат көтә. Бу әҗәл үлчәве иде. Ярмөхәммәт тиз аңлап алды. Әгәр дә ул кабинадан сикерә алса, арткы як басачак, фаҗига булмаячак. Әгәр дә болай утырса, балчык иңеп, алгы як басачак. Ул, тәрәзәдән башын тыгып, сыер савучы кызларга: "Сыерларны утардан куыгыз", — дип кычкырды. Кемнең башына килсен? Бәлки, ишетмәгәннәрдер дә. Балчык өеменең басылганы сизелә, машина тигез үлчәү кебек салмак кына атына. Ул кинәт ишекне ачты да аска сикерде, тау киртләченә төшеп, өскә карады, машина әкрен генә упкын ягына чүмәлә; таш кирәк, зур гына таш булса, алгы тәгәрмәч астына кыстырып була, ул як-ягына карады, читтәрәк тәгәрәп төшәргә әзер торган комташ ята. Ул җене белән комташны каерды, җене белән күтәрде, машина тәгәрмәче астына куйдым дигәндә генә, алгы көпчәк аның аркасына басты, Ярмөхәммәт, ташын кочаклаган килеш, сеңде. Таш тау киртләченә ятты. Ярмөхәммәтнең күкрәге чытырдады. Күкрәк тутырып алган тын кан белән үпкә кисәкләре белән авыздан бөркелде. "КамАЗ" шушы кыя киртләченә таш белән Ярмөхәммәт гәүдәсенә басып, беркая китмәслек булып тау түбәсендә ныгып, мәгърур булып тора калды. Машинаны артка сөйрәтеп алдылар. Гатауллин, Гафуров, участковый Бәчели, тагын бик күп куштаннар сүзсез генә Ярмөхәммәт Хәйруллинның атылып чыккан күзләренә, авызына килеп бөялгән үпкәсенә карап, читкә борылды. Гатауллин өзелердәй булып укшый башлады. Кемдер тиз генә мәет өстенә чыбылдык сыман нәрсә каплады, комбикормадан бушаган капчык иде бугай. Участковый да, авылдашлары да аптырадылар да тел шартлатты, тел шартлатты да аптырады: ялгыш басылганмы Ярмөхәммәт, әллә машинага төялгән кыйммәт йөк тә, астагы кешеләр, маллар харап булмасын дип, үзе таш белән көпчәк арасына кереп ятканмы? Бу сернең беркайчан да чишелмәсен белсәләр дә, еллар буе шул турыда тел шартлатып искә алырлар. Ярмөхәммәт Хәйруллинның гәүдәсен җир куенына тапшырган көнне бөтен кеше җылады. Бары тик бер кешенең генә күзе коры калды. Хурлыгаян карчык җыламады. Аның чаршау артындагы урынында аякларын бөкләп салмак кына атынып утыруы, үзалдына сөйләнүе, бертуктаусыз тәсбих тартуы әллә нинди җылаулардан да әчерәк, хәтәррәк иде. — Ул үзенә тиеш әҗәл белән китте... авыр туфрагы җиңел булсын... Ул шулай үләргә тиеш иде... урыны җәннәттә булсын... Бик бетерешмә, килен, балаларга читен булыр... — И әнкәй, — диде Рәйсә. — Илле яше дә тулмаган өрлектәй Ярмөхәммәтнең үлеме вакытлы буламыни? — Ярмөхәммәт башкача үлә алмый иде ул, — диде карчык. Килененә җавап түгел, үзалдына кычкырып уйлавы иде аның. — Пәйгамбәрләрдәй игелекле кеше мамык ястыкка ятып үлә алмый... Барасы килмәгәнне мәрхүмкәйнең "КамАЗ"га. Үз башына алып кайткан икән. Иске машина ие бит ул. Изделәр бит ул машинаны Гафуровныкылар, изә алганчы. Ярмөхәммәт башка адәм иде шул. Машинасын да, тракторын да сыерыннан да артык күреп, тәрбиядә тотты. Аның сүзләренә инде берәү дә колак салмый. Карчыкның гел бертөрле тавыш белән иңрәп утыруы ихатада сәер, имәнгеч бер мохит-матәм хасил итә. Олырак балалар кара өйдә, тораташ булып ярым караңгыда утыра. Уртанчы кыз җыламый да, сөйләшми дә, тын гына курчаклары белән уйный. Төпчек кызы Газизә, көзге янындагы Ярмөхәммәт рәсеменә бармагы белән төртеп: — Әти! Әткәй! — дип сөйләнә. Берәү дә дәшми. Ул нәрсә булганын аңларлык түгел. Аның сүзен һәрвакыт кем дә булса дөресли иде... — Әйе, кызым! Әйе, сеңлем, әти, әткәй! — ди иде. Сабый бу үзгәрешкә аптырады. Үзенекен итәргә теләп: — Әти, әти! Әткәй, әткәй! — дип һаман кабатлый. Рәйсәгә бу тагын да хәтәррәк тәэсир итә, ул янә үкси. Гозәер агөйгә кереп, Газизәне күтәреп ала да: — Ие, сеңлем, ие, әткәй, әткәй! — ди. Кыз, тынычланып, абыйсы кулыннан идәнгә шуышып төшә. Гозәер, кара өйдә ут яндырып, ишегалдына чыкты. Маллар ятим калганнарын сизенәләр кебек тоелды җегеткә. Әллә ничек бүген алар, түземсезләнеп кычкырмый. Ашарга салганны сабыр гына көтәләр. Кайсысы салмак кына күши, кайсысы кыюсыз гына мөгрәп куя. Тавыклар, әллә көн суыкка, әллә эшне сизенеп, иртә кунаклады. Коңгырт тавык кына лапаска кермәгән. Әллә ул абзар артындагы тиреслектә озак казынып соңга калганмы, ул машина капоты өстенә менеп, башын канаты астына тыгып оеган. Урамда, капка төбендә, сәрвәри агачларына тияр-тимәс трактор тора. Тракторга карасаң, тән кымырҗып куя. Трактор ятимлекне, сагыш-моңны тагын да арттыра. Өй турыннан үткән-сүткән кешеләр, бу тракторга карап, ирексездән Ярмөхәммәтне искә төшерә. Ярмөхәммәтнең өчесен уздырган көнне Гатауллин тракторны паркка китереп куярга боерды. Бу эш Мөҗипкә кушылды. Мөҗип тракторның пускачын кабыза алмады. Пырлый да туктый. Цилиндрга бераз бензин салып чөшкенләгәч тә кабынырга теләмәде. "Үзе бер генә тарта торгание" дип уйлады Мөҗип. Бисмилла белән генә йөри иде бит бу трактор. Гафуров аңа юри иске трактор тоттырды. Хәзер, хуҗасы булмагач, йөртә алмаслар инде. Мөҗип тракторны кабыза алмады. Маташуы артыкка киткәч, багтгка. трактор алып килеп, тарттырып кабыздылар. Трактор тавышына Хурлыгаян карчык капка төбенә чыкты. — Әстәгъфируллаһ! — дип әби утыргычка утырды. Трактор бер урында зырлап борылды да, югары очка таба китте. Тракторның йөрәк тетрәткеч каты тавыпгы тәрәзә пыялаларын зыңгылдата. — Әстәгъфируллаһ! — дип кабатлады Хурлыгаян карчык. Трактор, бик эшлекле кыяфәттә ыргып, урам буйлап китеп бара. Ул, бераз баргач, өченчекөн генә хуҗасының гәүдәсе кереп югалган зират тыкрыгына, машина паркына борылды. Тыкрыкка борылганда Мөҗип түбән очка карап алды. Ярмөхәммәтләр капкасы төбендә Хурлыгаян, Рәйсә, Гозәер, Сәкинә, тагын ике сабый сүзсез генә басып тора иде. 1985-1989 КЫЛДАН НЕЧКӘ, КЫЛЫЧТАН ҮТКЕН Хатирәләр, рәсемнәр һәм уз әсәрләрен кат-кат өйрәнеп, мин Габдулла Тукайның әдәби сурәтен ясарга алындым. Тарихи әсәрме би? Әйе, тарихи әсәр! Әдәби әсәрме бу? Әйе, әдәби әсәр!.. Тукай Зәйтунә туташ белән очрашканмы? Очрашкан! Тукай әйләнәсендә тарихи шәхесләребез Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Исхак Бикчуриннар хәрәкәт итә. Аларны әдәби әсәрдә җанландыру — язучының иркендә, әдипнең хоку кында. Иҗат максатыннан чыгып, автор хәтта тарихи чынбарлыктан курәләтә читкә дә китә ала. Моңа мисаллар куп, ләкин мин тарихтан ераклашмаска булдым. Тукайның соңгы көннәрен мин әнә шулай кузал ладым. Автор Казан өстендә азан тавышы: — Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр... Мәчетләр манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый... Җигүле атка утырган бер мөселман мәчеткә бара... Җәяүле агайлар намазга ашыга... Мәчет капкасы төбендә берничә теләнче хәер көтеп утыра. — Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр... Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ, Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ... Бер теләнче: — Ишеттегезме әле, Тукай үлем хәлендә ята икән бит! — ди. — Ишеттегезме әле, Тукай үлеп ята икән. — Әстәгъфирулла, ни булган? — ди бер ир. — Кырау суккан, кырау, — ди икенчесе. — Чихүтке, чихүткесе азган... Баягы теләнче: — Духтыр багып караган, өч көн үмере калган, тубирклиз ачылган дип атькән... Казан өстендә чиркәү чаңы гизә. Чиркәүләр манзарасы... Яңа туган айны сытып кергән хачлар күренә... Христианнар чиркәүгә җыела... Чиркәү эчендә поп, кандил белән төтен таратып, кешеләр өстенә "изге су" бөркеп йөри: — Господи, помилуй сущего раба твое-го-о... Чиркәү ишеге төбендәге хәерчеләр сөйләшә: — Слышали, татарский поэт Абдулла Тукаев при смерти, говорят! — Ты что ми лай, он же иттгиго молодой был... — Молодой-то молодой, но в сурьез болен был... — Ну фиг с иим, одного поганого меныпе будет на свете... Поезд алга ыргый. Бер ир-җегет тәрәзәгә карап утыра. Ул бик күңелсез күренә. Чибәр кыяфәтле бер татар зыялысы, ул ауропача киенгән, тирән уйда, аның колагында бер сүз: — Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә! Эче пошуга түзалмыйча, кеше купедан чыга, ул коридор тәрәзәсенә карый. Агачлар, урманнар, болыннар артта кала, тәгәрмәчләр тыкылдый: — Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә! Поезд зур вокзалга туктый. Перронда халык кайнаша. Бер ир, алъяпкыч бәйләгән йөкче, тартмалар, капчыклар күтәреп, поездга ашыга. Бер городовой читтәрәк басып тора. Күзгә курсисткалар чалынып китә. Бер мөселман агае таягына төенчек аскан. Кешеләрне ырып-ерып бер шымчы килә. Ул туктап җитмәгән поезд тәрәзәләренә бага, кемнедер эзли, күзәтә. Баягы теләнче дә шушында чуала. Вагон тәрәзәсендә баягы пошамандагы чибәр җегет чырае күренә, ул перрондагы шымчыны күреп ала, сагая. Тиз генә икенче вагонга китә. Ул дамаларга, офицерларга бәрелә: — Пардон, мадам! Извините! Простите! — дип йөгерә. Шымчы да, аның бангка. вагонга күчкәнен шәйләп, кемгәдер ым кага. Теләнче перрон буйлатып җегет йөгергән якка таба чаба. ...Язгы көпшәк кар каплаган кыр буйлап чана юлы сузылган. Таякларга эленгән салам учмалары — маяклар юлның ике ягында чайкала. Атлар чаба, кыңгыраулар зеңгелди. Атлар пошкыра. Бер олауда чибәр йөзле бер татар кызы олаучыга аркасы белән утырган. Бу туташ та бик борчулы күренә. Атлар чаба, шөлдерләр, кыңгыраулар зеңгелди. — һәйдә, бахбай! — диеп кычкыра олаучы. Кызның йөзендә авыр уйларның чаткысы "Тукай авыр хәлдә! Тукай авыр хәлдә!" ...Бер кеше читлек эчендә бәргәләнә. Кара киемле кешеләр, сөңгеләрен әлеге затка төзәп, әкрен генә урап кысалар, адәмнең баш очында ике башлы кара бөркет талпына. — Нигә мине читлеккә яптыгыз? Ни өчен мин төрмәдә? — дип кычкыра кеше. Артта бер тавыш яңгырый: — Тукай! Бәргәләнгән кеше — Тукай уяна, ләкин әле өнме бу, төшме икәнен аңламый. — Ачыгыз зиндан ишекләрен! Минем ни гаебем бар! Ачыгыз! Сөңгеле шәүләләр, кара бөркет юкка чыга, поездда килгән кеше, алак-ялак каранып алганнан соң, тагын дәшә: — Тукай! Сиңа ни булды? — Ә? Кем бар? — диде Тукай. Әлеге кеше, Тукай янына ук килеп: — Бу мин, Хөсәен! — диде. Тукай инде айнып бетте шикелле, ул: — Хөсәен әфәнде, хөрмәтле дустым! — диде. — Сине күрер көннәрем дә бар икән. — Салкын тидергәнсең, ахрысы, — диде Хөсәен. — Даруың... — дип, өстәл өстендәге күп кенә шешәчек, тартмачыкларны актарырга алынды. — Куйсаңчы, Хөсәен, — диде Тукай. — Даруга гына калгач, булмый инде ул. — Ни сөйлисең син, дустым? — диде кунак. — Димәк, телеграммалар дөрес сөйли? Тукай, гаҗәпсенеп, кунакка бакты: — Нинди телеграмма ул? — Редакцияләргә телеграмма килде. Имеш, Тукай каты авырый. Имеш, Тукайны хастаханәгә салырга җыеналар икән, — диде Хөсәен. Тукай инде куркыныч төшеннән айнып бетте, әмма икенче бер шом аны биләп алды: — Мин беркемгә дә телеграмма сукмадым, Хөсәен дустым. Кем эше икән ул? Дөрес, өченчекөн минем янда доктор булып китте. Ләкин ул һични әйтмәде. Тап-гади бер бизгәк авыруы, үтәр, диде. Хөсәен иркен сулап куйды, аннан соң: — Шулай була күрсен, — диде. — Юкса котны алдылар. Икесе дә тынып калды. Бераз шулай утырганнан соң, Тукай: — Төш күрдем бугай мин, Хөсәен, — диде. —Имеш, урамда мин, нәмаешта. Халык белән бергә каядыр барабыз. Шатланабыз, кычкырабыз. Кинәт күктән зур каракош атылды. Ике башлы зур каракош кешеләрнең башларын, күзләрен чукырга тотынды. Мин кычкырам, каракошка ташлар атам. Аннан кинәт кенә үземне читлектә күрдем... Читлектә, төрмәдә... — Төш түгел ул, — диде Хөсәен. — Өн ул. Без барыбыз да төрмәдә. Без барыбыз да читлектә. Кемнеңдер читлеге таррак, кемнекедер киңрәк. Аерма бары шунда гына. Царизм — халыклар төрмәсе. Тукай өстәп куйды: — Бигрәк тә мөселман халыклары өчен, бигрәк тә татарлар өчен, төрмә генә түгел — җәһәннәм ул Рус ия. — Дөрес, — диде Хөсәен. — Җәһәннәм булды, әмма җәһәннәм булып калмаячак. Хөррият, азатлык, тигезлек, туганлык киләчәк Русиягә, Габдуллаҗан. Аның өчен тагын бер революция кирәк. Шулай, булды бит инде бер революция. Кан белән сугарылды җир. Революцияне асарга агачлар җитмәде. Каберләр өч аршын түгел, меңәр сажин чокыр хәлендә казылды. Тагын кан коелачак, тагын дарларда мәетләр чайкалып торачак. Тукай, авыр уйларын куарга теләгәндәй, кинәт: — Ташла, Хөсәен дус, — диде. —Кил бер күрешик үзебезчә... Хөсәен Тукайга ике кулын сузды. Күрештеләр. — Исән-саумыни син, Хөсәен, хөрмәтле Ямашыбыз! — диде Тукай. — Үзең исән-амансыңмы, Габдуллаҗан! — диде кунак. Тукай: — Мин исән, ә менә син югалдың, Ямаш, — диде. Хөсәен янәшәдәге урындыкка утырды да: — Безнең эш сезнекенә караганда яманрак, Габдуллаҗан, — диде. — Исем үзгәртәбез. Ике көнгә бер фатир алмаштырабыз. Розыск игълан ителгән миңа. Эзлиләр. Минем баш хәзер бик кыйбат тора, дустым... Әле менә — Уфадан... Тукай җанланып алды: — Уфадан?.. Гафури ни хәлдә анда, Уфада? — Гафури да, синең сыман, борын салындырып утыра, — диде Хөсәен. — Баш алып бу җирдә тормый, бер тараф качмак булам, ди. Качып кая бармак була? Япония мөселманнарынамы? Әллә төрек солтанынамы олтан булырга? Барыгыз, бар. Анда сезнең ерак әбиегез кияү коймагы пешереп, мунча ягып көтә, ди. Тукай елмайды, аннан соң кычкырып көлә башлады. Бүлмәгә нур иңде, Хөсәен Ямангка. да җиңел булып китте. Тукай әйтте: — Мунча үзебездә дә бар, Аллаһка шөкер. Өченче отделениенең ләүкәсе бик шәп кыздыра, ди анда. Ямаш Тукайга сокланып карады, аннары әйтә куйды: — Беләсеңме, Тукай, сиңа көлү килешә. Валлаһи, килешә. Көл син, Габдуллаҗан. Синең асылыңда көлү ята. Тукай кинәт көлүеннән туктады да, үпкәләгән кыяфәттә: — Син, Хөсәен, комплиментларыңны барышняларыңа калдыр! - диде. Ямаш, эчкәрәк кергәнен аңлап, эшне җайлау ягына кереште : — Үпкәләмә, җан дус. Турсайма бала кебек, — диде. — Көл әйдә, көл, — диде Тукай. — Көлү сиңа да килешә. — Иҗатыңда көл син, сатираң шәп бит синең, чукынмыш. Хәзер татарга Тукай көлүе кирәк. Тукай бик яхшы белә лә сатира язарга кирәк икәнен. Мәскәүләр көн саен "якадан тота". Хуҗалар урынында монда ишәкләр утыра: килмешәк урыслар белән килмешәк татарлар, күсәкләр. Көләрсең монда, көн саен бер гәҗитәңә арест салсалар. Театрлар ябыла тора. Артистлар мескен хәлдә. Көләрсең, көлә-көлә үләрсең. — Революция җиңелде, — диде Ямаш. — Бусы әле баласы гына. Олы революция алда. Киләчәк революция синең сатираңны сорарга килде, Габдуллаҗан. Илдә кап-кара реакция хөкем сөрә. Революция попутчиклары чери, таркала. Интеллигенция үләргә йөз тоткан. Кемдер авылга качты. Кемдер жандармериягә сатылды. Халык шомлы тынлык эчендә яши. Халык көтә. Сатира-юмор көтә. Шушы шомлы мохит эчендә дә шаяра-көлә белә торган лидер кирәк. Күрсәт, Тукай, татар зыялыларының үлмәгәнлеген, курыкмаганлыгын. Самодержавиянең дарлары, зинданнары, канлы якшәмбеләре генә басасыта алмаган рух барлыгын аңласын халык. Көл син, Габдуллаҗан. Көлү сиңа бик килешә, синең тешләрең тигез, матур. Анда, Уфада Гафури җылап утыра. Монда, Казанда Тукай пыскый. Кая керер урын юк, кругом юеш. Татар халкына суык тигән, ул ютәлли. Татарны кыерсытканнар — ул җылый. Татар ютәленә дәва юк. Җылак татарны юатучы булмаячак. Татар халкы хәзер ажгырып торган дәрьяга ташланган сабый хәлендә. Йөзә белсә — чыгар, белмәсә — тончыгыр... Ямаш туктады, тынлык эчендә Тукай үзалдына: — Йөзә белсә — чыгар... Белмәсә — тончыгыр... — Ул тагын көләргә тотынды, көлеп туктагач әйтте: — Шигырь ич бу, Хөсәен дустым. Усал. Чыннан да, усал, рәхимсез сүз әйттең, Ямаш. Йөзеп чыгарлык булмаса, халыкның яшәве нигә кирәк? Бетсен ул халык! Син чибәр җегет кенә түгел, син революционер гына түгел, син куәтле тәрбияче-өндәр дә икәнсең. Рәхмәт! — Рәхмәтуллаһи галәйһи, — диде Ямаш. — Анысын Аллаңа әйтерсең. Минем өчен рәхмәт ул — син язган шигырь! Хөсәен Ямаш кинәт сагаеп калды, ул, колакларын торгызып, ишек ягына башын кыегайтты да, пышылдап: — Анда коридорда кемдер бар. Кайсы яктан китеп була? — диде. Тукайга да шөбһә иңде кебек, ул каушап калды, алакялак карангалады да: — Менә моннан кит! — диде. Ямаш ашыгу аша: — Яз син, Габдуллаҗан, яз! Синең котылышың — язуда! — дип, Тукай күрсәткән ишеккә сикерде. Тукай язарга утырган булды. Шулчак ишек шакыдылар һәм, рөхсәт тавышы ишетелгәнче үк, бүлмәгә теләнче керде. — Кем ул? Нигә болай тәкәллефсез? — диде Тукай. Теләнче, исе китмәенчә генә: — Бу мин әле, базар хәерчесе, — диде. Тукай, башын күтәрмичә генә: — Уз әйдә, уз, Печән базарының кәләпүш карагы. Карамадай, синме? — диде. — Ыштан төшә, каеш юк. Каеш буыр идең, каеш алырга акча юкмы? Әнә өстәлдә бер сум! Уз, нәрсә карап каттың анда? — Уздым! — диде теләнче. — Узма дисәң дә, узам. Уз дисәң дә, узам. Тукай ишек катында әвәрәләнүче килмешәккә текәлебрәк караганнан соң: — Карамадай, синме соң бу? — диде. Чакырылмаган кунак, бер дә исе китмәенчә генә: — Малай дисәң дә ярый. Бабай дисәң дә, үпкәләмәм. Мин үпкәли белмим. Артыма типсәң дә, үпкәләмәм. "Кабахәт" дип сүксәң дә зарланмам. Үпкәли башласаң, бу дөньяда үпкә җитмәс. Шулаймы, Габдуллаҗан әфәнде? — диде. Тукай җиңелчә генә ютәлләп алды, ул нидер әйтмәкче иде, ютәле аның теләген бүлдерде, аның каравы теге мөштәри сүзен җәтрәк әйтеп куйды: — Үпкә сиңа да бик кирәкле нәрсә! Хәерченең төрттереп әйткәне Тукайның ачуына барып кадалды, ул: — Яп авызыңны! — дип кычкырды. — Ишекне дә яп, җил кертәсең. Бәндә көлә башлады: — Хи-хи-хи, шигырь белән сөйләшүчеләрне тыңлавы кызык та соң. Авызымны да ябам, ишекне дә ябам, — дип, ишекне тыгызлабрак япты. — Кем син? — диде Тукай. — Хәерче! — диде кергән кеше. — Менә... Тукай үлем хәлендә дигәннәр иде дә... хәл белергә килдем. Тукай сагаеп калды: — Кем үлем хәлендә? — диде, кырыс кына. — Каян алдың син бу сүзне? — Бөтен базар сөйли, бөтен мәчет әһелләре әйтә: сине бик чирле, диләр. Сөйләшергә сүз бетте, чыгып кит дигәндәй, Тукай катгыян әйтте: — Иә, хәзер әйт, сиңа монда ни кирәк? — диде. Хәерче әрсезрәк булып чыкты, ул Тукайның шелтәсен шаяруга борып җибәрмәкче булды: — "Эндәшә батыр утынчы: сиңа миннән ни кирәк?" Сәер хәерче бу, сүзенә җавап табып булмый. Шактый укымышлы, ахрысы, бу теләнче дигән нәмәстәкәй, туктале, моның белән сүз куертып багыйм дип, Тукай: — Син Шүрәлемени? — диде. Теләнче тагын көлде: — Тапкыр әйттең, Тукай. Логика! Батыр утынчы сүзләрен әйткәч, әлбәттә, мин Шүрәле булам инде. Ләкин әз генә хаталанасың, шагыйрь, мин Шүрәле түгел, мин — Шәүлә! — Шәүлә! — дип кызыксынды Тукай. — Кушаматыңмы? — Юк! — диде теләнче. — Кушаматым түгел, үзем Шәүлә. — Кемнән төшкән күләгә соң син? — диде Тукай. — Күләгә түгел, шагыйрь, шәүлә! — диде теләнче, кистереп. — Күләгә белән шәүләнең аермасы бармыни аның? — диде Тукай. Шәүлә ишек катыннан түргәрәк узды һәм, укучысына дәрес аңлата торган мөгаллим кебек, ишекле-түрле йөренә башлады: — Агачның күләгәсе була. Койманың күләгәсе була. Кешенең дә була күләгәсе. Күләгә ул хуҗасына ияреп йөри. Яки хуҗасы янында тик тора. Шәүлә күләгә бул алмый, шагыйрьҗан. Шәүлә ул җисемнең үзе. Кояш баеп беткәч, офыкта агачларның күләгәсе түгел, шәүләсе кала. Шул мохиткә, ягъни Кояш баешка берәр кеше килеп керсә, кешенең күләгәсе түгел, шәүләсе күренәчәк. Күләгә куркыныч түгел. Күләгә Кояш яктысында гына була ала. Көндез. Ә шәүлә шомлы, шәүлә куркыныч, чөнки шәүлә, кеше шәүләсе һәрвакыт куркыныч җинаятьләр тирәсендә йөри. Кеше туктады да, йә, ни әйтерсең дигәндәй, Тукайга сораулы бакты. — Кызык фәлсәфә! — диде хуҗа. —Чыннан да, шәүлә — башка, күләгә башка булып чыга икән шул. — Тукайга җиңеллек өстәде бу килмешәк теләнче. Ул башка хәерчеләргә бер дә охшамаган. Баш бар бу бәндәдә дип уйлады шагыйрь, үзе кычкырып әйтте: — Моңарчы бу турыда уйламаганмын да. Кызык кеше син, Шәүлә! — диде. Соңгы сүзләр ихлас әйтелде һәм алар мактау сүзләре вә ышаныч белгертү булып ишетелде. Шәүлә кыюрак түргә узды да сөйләр өчен янә тын алды, як-ягына карангалап: — Син, шагыйрь Тукай, — диде, бүлмәгә хуҗа булгандай. — Син күп нәрсәне матур хыял аша күрәсең. Хыялларның барысы да тормышка аша алмый. Тормыш катлаулы, бай нәрсә. Тормыш ул парадокслар белән бизәлгән... Әйтик, синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Алар сиңа дус булып күренә. Синең тирәдә сиңа каршы фикер йөртүчеләр дә күп, син аларны үзеңә дошман саныйсың. Төче теллеләре синең дошманың булуы ихтимал. Тегеләре чын дусларың булуы да бик мөмкин. Дошманнарыңны син иркәлисең, дусларыңа каршы таш атасың булып чыга. Чөнки синең холкың шундый, Тукай... Шулай итеп, син холкың аркасында үзеңә дә, халкыңа да, әдәбиятка да зур зыян эшлисең. Шәүлә туктады. Сүзе беткәннән түгел, аның сүзе бетәргә бер дә охшамаган, ул Тукайны сынар өчен туктады булса кирәк, һәм ялгышмады: Тукай уйда иде. Чакырылмаган бу хәерченең мантыйкый фикер йөртүе Тукайны ниндидер моңа кадәр аңа таныш булмаган фикерләүгә этәрә кебек иде. — Син шактый оста сөйлисең, Шәүлә, — диде Тукай. — Әмма әдәбиятка... халыкка... зыян эшләүче мин түгел. Кунак көлемсерәде: — Тукай үзенә зыян эшли икән, халыкка да зыян эшли, чөнки Тукай — халык шагыйре. Тукай кинәт хәерчегә күтәрелеп туры карады: — Кем син? — диде ул, ярым кызыксыну вә ярым ачу белән. — Шәүлә дидем ич инде! — Кем шәүләсе? Тукай кыза бара иде, аның кызганын күреп, Шәүлә дә куркып калмады, киресенчә, кыланган сымаграк итеп: — Бөек держиморда, патша самодержавиесенең ике башлы каракошы һәм дә урыс шовинизмы Шәүләсе мин! — диде. Тукай аптырашта иде, Шәүлә бу сүзләрне артык җитди һәм шул ук вакытта ачуланырга урын калдырмаслык итеп кыланып әйтте кебек. Шәүлә көлә башлады. Янәсе, ул шаяра. "Мондый сүзләр өчен бүген — каторга!" дип уйлады Тукай. Шәүлә, Тукайның уйларын укыгандай: — Безгә, хәерчеләргә каторга ни дә, катыргы ни, барыбер катасы! — диде. —Ярлы янудан курыкмый. Хәерче хөррияттән шүрләми. Бу кеше Тукайга оигый иде. — Кызык кеше син! — диде хуҗа. — Ни белән тамак туйдырасың? — Күрәзәче мин, Габдуллаҗан, — диде кунак. — Чегәнмени? — Сорашма, Тукай, чегән дә, черт та түгел мин, күрәзәче! Ул, Тукайга якын ук килеп, аның кулын алды: — Багыйммы? — диде. — Яле, әйтеп бир, минем турыда ниләр беләсең? — диде Тукай. Шәүлә инде Тукайның уч төбен бирелеп тикшерә, ләкин үзе хуҗа сүзләренә колак сала иде: — О-о, Апуш хәзрәт, — дип сөйләнә-сөйләнә, ул уч төбендәге сызыкларны карый. — Мин синең турыда күп нәрсә беләм... Ләкин әүлиялык өчен түләргә кирәк, хуҗам. — Әнә өстәлдәге бер сум көмеш синеке! — диде Тукай. — Юмарт кеше син, Тукай, — диде Шәүлә, кулдан аерылмыйча гына. — Алай икән. Ярый... Юмарт булсаң юмарт бул, тагын ни бирәсең инде? — Әле син киләчәгемне әйтмәдең бит, һаман мин бир! — диде Тукай, шат-көр тавыш белән. Шәүлә өстәлдәге бер сум көмешне барып алды да, бер дә исе китмичә генә, янә Габдулланың учына текәлде һәм, үзалдына сөйләнгәндәй, салмак, мыгырдык тавыш илә әйтте: — Базардагылар әйтә, имеш, син сорап кергәнгә соңгы тиенеңне биреп чыгарасың. Имеш, синең бүлмәң тулы кеше була икән. Бүген мин беренче булып килгәнмендер әле... Шулай бит... — Ялгыштың, Шәүлә, мин һәрвакыт ялгыз, — диде Тукай. — Син алдаштың, Тукай... Ярый, шулай да булсын ди... Ьу-у, сызыклар... юллар... үзгәрешләр... Ьу-у, Габдулла Тукай, сине алда яңалыклар көтә... — Күрәзәче серле итеп елмайды, кеткелдәп алды һәм әллә ниләр вәгъдә итә торган тавыш белән: — Мәхәббәт! — диде. — Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле чибәр кыз. Ул сиңа гашыйк. Син дә аны чит күрмисең шикелле... — Күрәзәче уч төбендә ырымлыйсихерли янә әйтте: — Зур гына байлык синең кесәгә менә керәм, менә керәм дип кымырҗып тора. Тик ачык кына әйтә алмыйм, ул байлык байлыкмы, әллә теге кызмы? Ә-ә, минемчә, алар икесе берьюлы керә. Син бер бай кызына өйләнәчәксең! Тукай дөньясын онытып күрәзәче сөйләгәннәрне тыңлый, үзе ышанып та куя кебек, шул ышанумы аңа шатлык китерде, әллә бу йолкышның кыланмышлары аның күңелен күтәрдеме — Тукай көлә башлады: — Шактый остаргансың син, күрәзәче. Мәхәббәте кирәк түгел, акчасы булса ярый, — диде ул. Аңа кушылып чакырылмаган кунак та көләргә тотынды: — Мин сине яратам, Габдуллаҗан, — диде ул. — Шаянлыгыңны, шигъри усаллыгыңны, тугрылыгыңны... "Ошбу милләт ертыгының җөен җөйлим. Җебем — кара, инәм каләм булыр имди. Көн-төн донос ясыйсың, вөҗдансызсың ти дия". Надо же бит, әй! Шулай әйтергә кирәк бит, әй. Суга печ иткән җүләр син, Иблискә юлдашчысың! Шәүлә тыйлыгып көлә дә көлә. Аның көлүе дә кызык иде, ул җиңе белән авызын каплаган, черек-чалыш тешләрен күрсәтергә теләмиме, авызыннан сасы ис бөркелмәсен дипме, шулай авыз каплап көлә, аның үз гариплеген капларга тырышуы ул гариплекне тагын да арттыра иде. Тукай кинәт туктады, ютәлләп алды да кырыс кына әйтте: — Ярый, булды, Шәүлә, мин эшкә утырам! Бар! — диде. Шәүлә, рөхсәт-ни сорап тормастан, өстәлдәге казыны алып сындырды, сыныкларны үлчәп карады да зуррак өлешен ашый башлады: — Тәшәккүр, Тукай, ләббәйкә, Тукай! — дип иелә-бәгелә, артка чигә-чигә чыгып китте. Ишектә ул Фатих Әмирхан арбасына килеп бәрелә язды. Арбаны тәгәрәтеп йөртүче Мәхмүт олан аны тотып калмаган булса, хәерче мотлак Фатих әфәнде өстенә утыра иде. — Пардун, гафу итәрсегез! — дип, Шәүлә юк булды. Тукай инде, өстәле янына килеп, кәгазьләр актара башлаган иде, Фатих ишек яныннан ук: — Җыен әтрәк-әләм хәерчене син җыеп ятасың! — дип кычкырды. — Аннан, теге әйбер югала, бу әйберне табып булмый, дисең. Тукай ачуланмыйча гына, үз эше белән мәшгуль буларак: — Хәерче түгел ул, әфәндем, философ! Күрәзәче! — диде. — Беләсеңме, Фатих дустым, ул миңа күрәзә ачты. Уч төбемә карап, дөп-дөресен әйтте дә бирде. Син дустыңа ук атасың, ди. Дошманнарыңны иркәлисең, ди. Хак бит, Сәгыйть Рәмине ничә тапкыр рәнҗеттем. Мотыйгыйны ничә чәнечтем. Сүнчәләйнең бәгыренә ук аттым. Бичара Бикчурага миннән көн юк. Ә бит алар дус. Чын дуслар. Дөрес әйтә бит бу йолкыш күрәзәче. Фатих Әмирханның арбасы Тукайга шактый якын килеп туктады. Мәхмүт, бер кырыйга китеп, китаплар караштыра башлады. — Йолкышларың күбәеп китте әле синең бу арада, — диде Фатих Әмирхан. Ләкин Тукай аны тыңламый иде, аның башында ниндидер бер хафалы уй пәйда булды кебек. — Фатих дустым, — диде ул. — Минем авыруым турында редакцияләргә син телеграмм суктыңмы? Уфада да шул турыда телеграмм алганнар. Фатих бу хәбәрне ишеткәч, кинәт Тукайга туры карады: — Мин дә шуны ишетеп аптырадым, синең үзеңнән сорамакчы булып килдем, — диде. Тукай, кәгазьләрен ташлап: — Кем таратты икән бу ялганны? Доктор түгелдер бит? — дип куйды. Фатих дәшмәде. — Кемгә кирәк булды икән соң бу нәрсә? Хөсәен Ямаш атылып кайткан. Аңа Казанда күренергә ярамый бит. Ул розысктагы кеше. — Димәк, кемгәдер кирәк! — диде Фатих. — Кемгәдер синең авыру булуың кирәк. — Ә мин авыру түгел! — диде Тукай. Икесе дә тынып калды. Икесе дә авыр уйда иде. Тынлыкны тагын Тукай бозды: — Күрәзәче әйтә, менә-менә синең кесәгә байлык керергә тора, ди. Кара кашлы, кара күзле бер гүзәл алдыңда тора, ди. Тукай көләргә тотынды. — Ни булды сиңа? — диде Фатих Әмирхан. — Бәйрәм булды! Бүген иртүк күңел күтәрүчеләр генә керә минем янга. Мин көч сизәм, Фатих әфәнде. Миндә куәт бар. Язам әле мин, Аллаһы боерса, язам. Сатира язам, көлке язам! Ул, кара савытын ачып, кәгазь өстенә иелде. Фатих, кулына гәҗитә алып, үзалдына сөйләнгәндәй: — Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке уен, дип кем әйткән? — диде. Тукай дәшмәде. Агабәк Мәхмүткә ишарә ясады, тегесе, кесәсеннән чыгарып, Фатихка кәгазь кисәге сузды. Фатих кәгазьне алып: — Күрәзәчең дөрес әйткән! — диде. Тукай, язуыннан аерылмыйча гына: — Нәрсәне, Фатих? — диде. — Ә-ә, дус-дошман турындамы? Дөрес шул! — Юк, — диде Фатих. —Акча мәсьәләсендә, дим. Күрәзәчең аста синең исемгә Сираҗидан килгән йөз сумлык извещениене укыган. Мә! Фатих кәгазьне Тукай алдына ташлады. Тукай, кәгазьне алып, андагы саннарны укыгач, балаларча шатланып: — Рәхмәт, дускай! — диде. —Сыйланабыз икән бүген. Теге күрәзәче Шәүлә соңгы казыны алып чыгып киткән иде. Фатих, хәйләкәр көлемсерәп, Тукайга карап янә әйтте: — Мәхәббәт турында да төгәл әйткән. Монда кергәндә күрәзәчең залда утыручы туташны да күргән, Зәйтүнә туташ анда син бушаганны көтеп утыра. Тукай, акча кәгазен ташлап, кинәт үзгәрде, каушап, кабалана башлады: — Ничек? Кем? Кайда? — диде ул. — Әйт, өйдә юк, диген. — Тиле! — диде Фатих Әмирхан. — Ул синең өйдә икәнеңне белә бит. — Әллә ничек бит әле бу, Фатих, бүлмә җыештырылмаган, — дип, Тукай әйберләрен күчерә башлады, ләкин өйне рәтлисе урында, тагын да ныграк туздырып ыргытты. — Каушама, — диде Фатих. — Әнә борының тирләп чыкты. Нәрсә шашасың ул кадәр? Тирләгән борын белән гүзәл туташлар кабул итә алмассың, тынычлан. Тукай нишләргә белмәгәннән, сөлгесен алып, битен сөртә башлады. — Юк, Фатих, бар, чыгып әйт: авырый, диң, хәйлә тап инде, син оста бит. һич югында, әнә Мәхмүт төшеп әйтсен. — Үзең әйткәндәй, син җүләр балык, Тукай! — диде Фатих Әмирхан. —Ни ара җир узып килгән. Сине күрү аның өчен бәхет. Бөтен иҗатыңны яттан белгән туташны кире бору ахмаклык булыр иде, әфәндем. Высший кругларда да мужиклык, мокытлык дип атала ул. Тукай малай кебек турсайды: — Без синең кебек высший кругларда әйләнмәгән шул... — Кызганыч! — диде Фатих. — Высший кругларда капкорсаклы байлар гына түгел. Анда Пушкин да, Лермонтов та, Дәрдемәнд тә бар. — Ни сөйләшим мин ул туташ белән? — диде Тукай. — Үзе һаман сөлгесен йомарлап йөренә дә йөренә. — Вәт, җүләр балык, әйләнәм дә тулганам. — Җүләрен җүләр инде син, Тукай, — диде Фатих Әмирхан. — Ләкин балык түгел. Җүләр гашыйк син! Тукай, йөрүеннән туктап: — Анысы нәрсә тагын? — диде. — Мәҗнүн син бүген! — диде Фатих, Мәхмүткә китәргә ишарә ясады. Мәхмүт арбаны чыгу ягына таба борды. Тукай, үзен ташлап китүләреннән куркып, арбага каршы төште: — Ни турында сөйләшим соң аның белән? Син бит үзең затлы туташлар белән күп мөзакәрә кылган кеше, өйрәт! — Утызга җитеп килгәндә дә хатын-кыз белән нишләргә кирәклеген белмәгәч, ник тудың, ә? — Утызга түгел, егерме җидедә генә әле, картайтма! Моңарчы тыны чыкмаган Мәхмүт пырхылдап көлә башлады. Фатих Әмирхан да елмая иде. Тукай гына шөбһәдә. — Шигырь сөйлә! — диде Фатих. —Мәзәкләр сөйлә. Бер күрер өчен ни җир килгән бит бичара кыз. — Тәсмәгы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәрахе! — диде Тукай. — Мөгайдинең үзен күреп белгәнгә караганда ишетеп кенә белүе яхшырак. — Алайса, үзе килеп кочаклаганын көтеп тик утыр, җүләр балык сыман, — диде Фатих. Аннан соң җитди итеп өстәп куйды:— Туташны озак көттерү килешми! Сөйләшергә сүз табалмасаң, сораштыр. Мичегезгә ничә ипи сыя, туташ, диген. Аяк калыпларын белеш. Иә үзең белгәннәрне сөйлә. Чистайда мишәрләр, Алабугада керәшеннәр яши, диген. Французлар французча, урыслар урысча сөйләшәләр икән, диген. Бетте! Фатих кулы белән ишарәләде, Мәхмүт арбаны чыгышка таба этте. Ишеккә килеп җиткәч, Фатих: — Узыгыз, туташ! — дип кычкырды. Ишектә кыюсыз гына бер кыз күренде. Фатих Әмирхан, Тукай да ишетерлек итеп, туташка пышылдаган булды: — Шигырьләрен мактамагыз, җене сөйми мактаганны. Шигырьләрен хурламагыз, хурлаганны да яратмый... Кичерегез, мине бүлмәмдә кешеләр көтә! Туташ арбага юл сапты. Мәхмүт арбаны алып чыгып китте дә ишекне япты. Бүлмәдә Тукай белән туташ икәүдән - икәү калды. Сүзне кем башлаячак? Әлбәттә, туташ башлар һәм шулай булды да. — Исән-амансызмы! — диде кыз. — Узыгыз, утырыгыз! — диде Тукай. — Сезне хастаханәгә салганнар икән, дигәннәр иде... — Мин сау-сәламәт. — Сөендем, рәхмәт. — Ни өчен? — Сез сәламәт булган өчен... Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул: — Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәламәт. Шөкер. Туташ, кулындагы чәчәк бәйләмен кая куярга белмичә, күзе белән эзләнә иде: — Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу чәчәкләр сезгә, — диде ул бераздан. — Бу чәчәкләр сулмыйча озак тора. Шулай да суга утыртып куйсак, яхшырак булыр иде. Тукай савыт эзли башлады һәм тәрәз төбендә торган буш пыяла савытны өрә-кага: — Менә бу банка... — диде. Туташ, җәлт кенә аның янына килеп, банканы тотты да: — Үзем! — диде. — Зинһар, борчылмагыз, Тукай әфәнде. Бу эшләрне мин үзем эшләргә яратам... Тукай банканы ычкындырды, туташ өстәлдәге артык нәрсәләрне алып, чәчәк савытына урын әзерләде дә, юынгыч янына барып, банкага яртылаш су салды. Банканы өстәл уртасына утыртып куйды. Шулчак аның карашы өстәл өстендәге яңа языла башлаган кәгазьгә төште. — Кичерегез, — диде туташ. — Мин сезне эшегездән аердым бугай. — Борчылмагыз, туташ, — диде хуҗа. — Зарар булмас. Туташ бая күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә, каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар иде, бер-берсенә комачаулаганнарын сизенеп, шып туктадылар. — Э-э... — Беләсезме, Тукай әфәнде, — дип башлады кунак кыз. — Мин сезне күптәннән күреп йөрим. — Ие-ие, — диде шагыйрь. — Мәдәният йортында безне таныштырганнар иде... — Аңа кадәр дә мин сезне күп мәртәбәләр күрдем, — диде кыз. Сүз тагын өзелде. Тагын форсат көтәргә, сүз табарга кирәк. — Беләсезме, Тукай әфәнде, — диде туташ. — Ни өчен матурлык билгесе булып чәчәк санала? Ярый әле чәчәкләр бар бүлмәдә, хәзергә сүз гел чәчәк тирәсендә әйләнә, бу юлы да яшьләрне чәчәк коткарды шикелле. Тукай: — Уйлаганым булмады, — диде. Сука тагын таттгка. терәлде, Тукай матур теманы дәвам итәргә теләмәдеме, кисте дә куйды. Ләкин туташның болай гына чигенергә исәбе юк иде, ахрысы, ул янә сүз тапты: — Җегет кызга, кыз җегеткә ни өчен чәчәк бәйләме бүләк итә? Тантана вакытларында кешеләр бер-беренә чәчәк бирә. Мәшһүр шәхесләрне чәчәккә күмә халык. Карабодай, ясмык белән рәттән адәмнәр гөлбакча үстерә. Ни өчен? Тукай, кыска гына: — Чәчәк үзе матурлык бит, — диде, үзе, туташ китергән чәчәк бәйләменә үрелеп, сабы кыска бер чәчәкне алды, алды да шул чәчәккә текәлде. Тукай өчен бу котылыш иде, чөнки карарга чәчәк бар, тотарга чәчәк бар. — Гаҗәеп матур! — диде Тукай. — Нәкъ мин яраткан төс. Туташ ирексездән елмайды. Ул канәгать иде, шат иде. Син китергән чәчәк кешегә оигый икән, син биргән бүләк дөрес сайланган икән, шул куаныч китерә дә инде. Җитмәсә, Тукай, зәңгәрсу чәчәккә карап, нәкъ мин яраткан төс, диде. Туташның өстендә дә нәкъ шундый, фирүзә төсендәге күлмәк иде. Туташ чәчәккә карап әйтелгән бу сүзләрне үзенең күлмәгенә багышланган дип уйлады. Күлмәккә карата әйтелгән сүзнең күлмәк иясенә атап әйтелгән булуы бик мөмкин бит?.. Туташ куануын яшерә алмый иде инде. Ул арада Тукай, карашын чәчәктән аермыйча, сүзен дәвам итте: — Зәңгәр төс. Зәңгәр чәчәк. Зәңгәрнең дә иң нәфисе — зәңгәрсу төслесе. Бәгыремә, каныма якын иң матур чәчәк бу, туташ. Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса, савыгам мин. Кайгылы чагым булса, күңелем күтәрелә. Илһамсыз каңгырап йөргәндә, иҗат дәртем уяна. Рәхмәт сиңа, зәңгәрсу чәчәк! Тукай чәчәкне туташның күлмәк якасына кадарга уйлаган иде дә, тыелып калды. Туташ аның бу теләген күрде, сизде, аңлады. Ул чәчәк аша әйтелгән бөтен сүзләрнең дә үзенә аталганын сизенде. Бәлки, ул хаклы түгелдер, бәлки, Тукай аңа түгел, туры мәгънәсендә чәчәккә сөйләгәндер бу сүзләрне. Шуңа күрә ул да ачык мәгънәле сүз әйтергә кыймады, үрелеп, савыттан ак чәчәк алды; алды да, нәкъ Тукай кебек, чәчәктән карашын алмыйча гына сөйләнә башлады: — Гаҗәп бер гүзәллек! Ак чәчәк — минем сөйгән чәчәгем. Аклык ул пакьлек галәмәте. Ак чәчәк — иң нәфис, иң саф чәчәк. Чәчәкле җәйне сөйсәм дә, мин ап-ак карлы кышны яратам. Күзләрне камаштырырлык ап-ак кар өстенә карасаң, эреп югаласың. Бернинди башка төс юк кебек тоела башлый. Ап-ак кар яуган кыр өстенә карасаң, вакыт югала, дөньяның матдилеге онытыла. Син хыял дөньясында эреп юк буласың... Бу ак чәчәк миңа шул ап-ак кышны хәтерләтә. Кышларын ап-ак карга багып, мин шушы ап-ак чәчәкне искә алам. Бу чәчәк — минем иманым, бу чәчәк — минем саф хисләремнең билгесе, Габдуллаҗан әфәнде, — дигәч, туташ ак чәчәкне Тукайның күкрәк кесәсенә кадап куйды. Чәчәкнең сабагы кесәдә булып, таҗлары-касәләре өстә калды. Тукай туташның бу эшенә карышмады, киресенчә, ак чәчәк янына зәңгәрсу чәчәкне дә кесәсенә тыкты. Ике чәчәк янәшә балкый башлады. Туташ күзеннән Тукайның бу хәрәкәтләре читтә калмады. Алар икесе дә хисләнгән иде. — Хисләр билгесе итеп адәмнәр сүзләр уйлап чыгарган, — диде туташ, урынына утыргач. — Хисләр билгесе итеп музыка, җыр чыгарганнар. Хисләр билгесе итеп кешеләр чәчәк бүләк итүне уйлап тапканнар. Япуниядә чәчәкләр теле бар икән. Нәфрәтләрен дә, кайгыларын да, мәхәббәтләрен дә алар чәчәк аша әйтәләр икән. Шулай дигәч, минем бер дус кызым: "Нәрсәкәй, әллә япуннарның теле юкмы?" — диде. Тукай баядан бирле инде кыз сөйләгән дөнья мохитендә утыра иде: ул инде тарсынмый, ул туташ белән теләктәш, фикердәш иде. — Телсез түгел алар! — диде Тукай, туташ фикерен дәвам иткәндәй. — Телсез түгел. Мәхәббәт телдән калдырган аларны. — Сез мине аңладыгыз, Тукай әфәнде, — диде туташ. — Гыйшык аларны Мәҗнүн ясаган. — Табигатькә гашыйк алар, — дип дәвам итте Тукай. — Күк йөзенә, диңгезгә, таш-тауларга гашыйк алар. Ә гашыйк кеше күп сөйләшми. Артыгы белән гашыйк кеше гыйпгкы утыннан янып көлгә әверелә. Телдән кала. Сүзе бетә. Хәтта үлеп гашыйк булган кайберәүләр, янып үлмәс өчен, үз мәхәббәтеннән качып йөри. Гади мәхәббәт ул куркыныч түгел. Ә бөек мәхәббәтнең һәр ике якны да яндырып, көйдереп ташлавы ихтимал. Ике шырпы бер-берсенә үлеп гашыйк булганнар, ди. Ниһаять, алар кавышканнар. Кавышып, башларын бапгка. тидерүгә гөлт итеп ут чыккан. Ике шырпы икесе дә янып көлгә әверелгән, ди. — Чи усак утыныдай чыш-пыш пыскып ятканчы, олуг ялкында янып бетүең мең кәррә артык, — диде туташ. Кызның бу кинаяле җавабыннан Тукай бик тә канәгать иде. — Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? Күпме шагыйрь гомерен баглаган шуңа җавап эзләп! Аңлы җәмгыять әле дә булса мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый. — Бәлки, төгәл җавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл җавап әйтелсә, мәхәббәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бертөрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел! Сөйләшү агышы кинәт үзгәрде дә куйды. Матур гына барган бу әңгәмәгә, шигъри сөйләмгә гади, анык тема килеп керде. Туташ ялгышты бугай. Тукайны ул куркыта язды кебек. Тукай да бу сүзне ишеткәч, кинәт үзгәрде һәм, канәгатьсез генә: — Туташ! — диде. Шушы бер сүздә, сез ни сөйлисез, тузга язмаганны дөрес булса да сөйләмәгез, кем миңа гашыйк булсын кебегрәк мәгънә ята иде. Ләкин әйткән сүз, аткан ук, кире чигенергә урын тар иде, туташ искәрмәстән башланган сүзне басым ясап дәвам итәргә булды: — Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде! — диде кыз, бәхәскә урын калдырмастай итеп. Тукай бу катгыян белдерүгә каршы көлемсерәде дә: — Рәхмәт инде, туташ, — диде. — Сез уенга алмагыз, Габдуллаҗан әфәнде, — диде туташ. — Мин дөресен әйтәм һәм төгәл белгән кешеләрне күз алдында тотып сөйлим. — Ни өчендер моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады. — Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарның кайберәүләре... сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнбер җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата, йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк. Тукайга бу сөйләшү авыр бер ләззәт бирә. Ьәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле, астарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул тәэсир көче. Тукай шушы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай: — Туташ! — диде ул. —Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөҗүдемне, халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге дустым Фатих Әмирхан да белми... Тукай тын алыр өчен туктады, ләкин тын алгач та тиз генә сүзгә күчмәде. Бүлмәдә тынлык. Бу тынлык авыр түгел. Икесе өчен дә сөйләшмичә утыру рәхәт иде. Бу тынлык сүздән дә яхшырак аңлашыла иде булса кирәк. — Туташ, — диде Тукай. — Мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзләрем сезне рәнҗетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кешеләр дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз... Тукай тагын туктады. Мәгънәле озын тынлыктан соң, туташ сак-салмак тавышы белән сүз башлады: — Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакларга ярата идем. Күзем гел күктә була торган иде. Оныгым тилгән күзли дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары. Шул таулар күз алдында әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп җыладым. Төнлә саташып уяна торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч килмәгәе, дип курыкканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас дип, әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһир абый кулына ябышканымны белештермәдем дә. Җыладым, сугыштым, тәки чалдырмадым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем — барыбер терелттем. Шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем... Туташ туктады. Тукай ул сөйләгәннәр тәэсирендә иде. Гарип бәбкә күтәреп йөрүче кызны ул аермачык күрә иде кебек. Сабый кыз янында тагын бер күләгә пәйда булды — сабый бер ир бала. Монысы Тукайның бала чагы иде. Тукай елмайды да әкрен генә сүз башлады: — Кырлай урманында еш була идем мин. Урманга баргач, җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип, малайлар: "Габдулла-ау", — дип кычкыралар. Мин бер урында сәгатьләр буе утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә, пәрәвезләрдә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела. Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды. Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылташлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым... Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул Тукай хыялындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның моңлы тавышы ишетелде: — Икенче бервакыт, сабын күбеге кабартып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават күпере төсле йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур шарым да булды, дип, сөенечемнән кычкырам да уянып китәм... Тукай сөйләгән саен җитдиләнә, сагышлырак була бара, хәтта аның сөйләнүе фаҗигале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул фаҗигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, әйтәселәрен әйтеп бетерде кебек, хәзер инде йомгак кына ясыйсы калды: — Бар шундый кул җитмәс, кеше акылы җитмәс нәрсәләр... Бая сез әйткәнчә, мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокланырга гына кирәктер? Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырак тадыр. Ихтимал... Ул, кинәт туктап, туташка карады: туташ җылый иде. Тукай аптырады-йөдәде. Нигә җылый туташ? Аны ничек юатырга? — Туташ сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь! — диде Тукай. Ул, урыныннан торып, туташ янына килде, ләкин нишләргә белмәгәннән, янә аптырашта туктап калды, аннан соң ишекле-түрле йөренә башлады. — Болай гына... — диде туташ. — Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер сагышлы итеп әйтәсез. — Кичерегез, туташ, — диде шагыйрь. Туташ дәшмәде. Зәйтүнә туташ чынлыкта бу сәяси-кинаяле сөйләшүне үзе башлады. Тукай аның тел төбен шундук аңлап алды. Ьәм алар бер-берсенә булган чиксез мәхәббәтләрен аңлаттылар, ләкин ул мәхәббәт кояш кыйпылчыклары төшкән сәйлән тамчылары вә сабын күбегендәге сихри дөнья кебек әрвахи мохит иде сыман. Туташ үзен кулга алды. Төзәтенде, елмайгандай итте, ул инде җыламый иде. Кыз урыныннан торды. — Мин бик озак утырдым, — диде. — Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай әфәнде... — Ихтыярыгыз, туташ, — диде хуҗа. — Тәшәккүрдән гаҗизмен! — диде дә туташ бүлмәдән чыкты. Тукай бүлмә уртасында япа-ялгыз тырпаеп калды. Ул йөгереп чыкмак булды, ләкин эчке бер куәт аны тотып калды. Ишек катына килеп, туташ тоткан җиз тоткычны сыпырып: — Хуш, гүзәлем! — диде. — Хуш, ак чәчәккәй! Шагыйрь әкрен генә тәрәзәгә килде, ян диварга сыенып урамга, аскы якка карады. Ул ераклаша барган туташны йотлыгып күзәтә иде. Соңра, салмак атлап, өстәл янына килде, ак чәчәкне үпте дә язарга утырды. Шулчак ишек ачылып китте, ишек ачыклыгында арбалы Фатих Әмирхан күренде. Мәхмүт арбаны тәгәрәтеп эчкә алып керде, ишекне япты. — Җә! — диде көр тавышлы Фатих. — Булдымы? Тукай ризасыз вә игътибарсыз калды, ул кәгазеннән аерылмыйча: — Нәрсә "булдымы"? — диде, "булдымы" сүзенә аеруча басым ясады. — Аңлашу булдымы, дим? — Булды. — Димәк, эш пешә? — Нинди "эш"? — Димәк, шуңа өйләнәсең? Тукай бу юлы түзмәде, каләмен ташлап, Фатихка гаҗәпсенеп карады: — Ни сөйлисең син, Фатих туган? Нинди өйләнү? Кемгә? — диде. — Атаң башына! — диде Фатих. — Туташның кәефенә караганда сез матур сөйләшкәнсез. Тукай сабырланды, ул Фатих Әмирханга җитди карап: — Сөйләштек лә без, Фатих, ләкин аңлашмадык шикелле, - диде. — Ничек аңлашмадыгыз? Шул гомер буенамы? Тукай янә хыял дөньясына аяк атлады: — Аңлашырга вакыт тимәде... Мин авызымны ачтым да калдым. Ул бит мәхәббәт алиһәсе, Фатих. Мин әле моңарчы мондый зәүкый ләззәт кичергәнем булмады. Бу— хыял. Бу — шигырьнең үзе. Җыр бу, музыка! Фатих Әмирхан, куанычын яшерә алмыйча, урынында кымырҗып куйды: — Котлыйм! Ниһаять, Тукай күңелен яулардай туташ та табылыр икән, — диде ул. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр Зәйтүнә тутаигны күргәч тә, Тукай аңа гашыйк булган иде. Аңа аталган шигырь шул кичне үк атылып кәгазьгә төшкән иде инде. Бу үзгәреш Фатих Әмирхан күзеннән читтә калмаган иде. Тукайның лирик шигырьләренең илһамчысы нәкъ менә шушы Зәйтүнә туташ кебек тоелган иде аңа. Тукай ул заманны бәхетле иде. Шундый бәхетле иде, хәтта ул үз бәхетеннән шүрләп куйган иде. Бу кадәр олы бәхеткәме соң ул фәкыйрь лаек? Сәрхуш бер йолкышны зур акча куркыткан кеби, ул да куркып калган иде. Фатих Әмирхан, Тукай уйларын дәвам иткән кебек: — Олы шәхеснең гыйшкы да олы булырга лазем, дустым, — диде. Тукай, дәртле итеп: — Төнлә саташып уяндым. Куркыныч төшләр күрдем. Уянсам, мине шатлык, бәхет көтә икән... — диде. — Тик шунысы эчне пошыра, кем телеграммалар сукты да, кем таратты икән яман хәбәрне? — Игътибар итмә! — диде Фатих, ләкин аның күңелендә дә ниндидер шом, шик бар иде, әмма ул шикләрен дустына сөйләмәскә булды, шат-көр тавыш белән: — Эшлә син, Тукай! Күмеп ташла шундый телеграммаларны! — дип, бүлмәдән чыкты. Чыннан да, бу очрашудан соң Тукай икеләтә күп эшли башлады. Озак яңгырлардан соң ерылган буа кебек, шагыйрьнең куәте ургым-ташкын булып мәйданга чыкты. Язып кына өлгер, укып кына өлгер. Ни-нәрсә Тукайны шулай яскандыра, алгысыта? Туташ белән булган шигъри-кинаяле сөйләшүме, Хөсәен Ямашның үгетләвеме, әллә Фатих Әмирханның аңа ышаныч, көч биреп торуымы? Шулай җенләнеп эшләп ятканда, аның бүлмәсенә ишелеп җегетләр килеп керде. Бу ташкынга игътибар итми мөмкин түгел иде, бүлмә хуҗасы, каләмен бер читкә куеп, аягүрә басты, аның йөзенә шатлык елмаюы чыкты. Ишектә Сәгыйть Рәми, Фатих Әмирхан, Исхак Бикчуралар күренде. Иң беренче Фатихның арбасын тәгәрәтеп керттеләр, аннан соң Сәгыйть күренде. Сәгыйтьнең ябыкканлыгы, борчулы йөзе Тукайның елгыр карашыннан ычкынмады. Аның зиһенендә шундук "Ни кимерә бу җегетне эчтән?" дигән уй сызылып узды. Рәми артыннан Исхак кыймылдый иде. Исхакның да карашында тынычсызлык, канәгатьсезлек чагыла кебек. Беренче сүзне Сәгыйть Рәми кычкырды: — Тукай! — диде ул, кочагын җәеп. Шагыйрь аның кочагына атылды. — Бөтен дөнья шаулый: имеш, Тукай хастаханәдә авырып ята. Ә Тукай җир җимертеп эшләп ята. Яшә, Тукай! Фатих, мәсьәләне шундук хәл итәргә теләгәндәй: — Ул хәбәрне кем таратты икән? — диде. — Кем суккан андый телеграммаларны редакцияләргә? Уфага, хәтта Троицкига. — Мин дә шул хәбәрне ишетеп йөгереп килдем, — диде Сәгыйть Рәми. — Төкер баигына! — диде Исхак Бикчура. — Кем сукса да бер түгелмени? Ялгышкандыр... берәрсе... Чыннан да, Исхакның бу сүзләре сөйләшүне, күрешүне икенче якка борды. Сәгыйть, кесәсеннән бер кочак гәҗитә-журнал чыгарып: — Менә нәрсә җитми иде бу көннәрдә безгә! — дип кычкырды. —Менә нәрсә кирәк иде халыкка! Тукай кирәк иде. Усал Тукай кирәк иде. Әнә гәҗитә-журналларга чират. Талаша-талаша алалар. Мин гомер буе татар талашканга каршы булдым. Ә менә бүген татарның талашканын күреп сөендем. Талаша татар, белем өчен талаша, фикер өчен талаша. Алалар, һәр санын зарыгып көтеп алалар. Болай булгач, яши халык. Без яшибез! — Яшә, Зөбәйдә, яшибез без дә! — диде Исхак Бикчура, ясалма тантана илә. Сәгыйть Рәминең "Яттгә, Зөбәйдә, яшим мин" пьесасына үзенә күрә бер тәнкыйть шикелле ишетелде бу сүз. Шуңа күрә барысы да сагаеп калды. Урамда гына ияргән Исхак Бикчураның мәшһүрләр алдында шулай төртмә телле булуын Тукай өнәп бетермәде. Шулай да дәшмәде, чөнки Исхакның сүзе бетмәгән иде әле: — Үзегезне үзегез алдамагыз, — диде Исхак, ул бераз кызмача иде, ахрысы. — Шулкадәр дә беркатлы булмагызсана, әфәнделәрем. Хаста адәм үләр алдыннан сәламәтләнгәндәй була. Торып йөри. Ашарга сорап ала. Ашый-эчә, сәламәтләндем, дип куана да... ятып үлә. Үлем җәрәхәте алган атны атып үтерәләр яки чалып калалар, әфәнделәрем. Бу — миһербанлылык. Хайванның сызлануын озакка сузмас өчен шулай кылганнар ата-бабалар. Ә сез гәҗитәләрегез, журналларыгыз белән үлем җәрәхәте алган татарны яшәтмәк буласыз. Интекмәсен, тизрәк үлсен милләт! Ябыгыз журналларны! Бетсен татар! Исхак Бикчура бүлмәгә кергәндә ап-аек кебек иде. Бүлмә җылысы изрәттеме, ул бүген, гауга куптарырга теләгән кеше кебек, артык төртмә иде. Аның ияргәненә урамда ук ризасыз булган Сәгыйть Рәми түзмәде, мәҗлес бозучы Исхакка карап: — Ул гәҗитәл әр синеке дә түгелмени? — диде. — Син кем соң? Яһүдме, урысмы, алманмы? — Мин ваз кичтем бар нәрсәдән! Юк без! Беттек. Ноль! Фатих та бу сөйләшүдән канәгатьсез иде, ул: — Милләт бетмәсен өчен эшләргә кирәк, җегетем, — диде. — Эшләргә, янарга кирәк. Сафсата сатып, җылап йөрүдән, аракы эчеп мескенләнүдән милләт тәрәккый итмәс. Татар халкының уллары синдәй булса, әлбәттә, милләт бетәчәк. — Сез ни эш кырдыгыз соң әле, әфәнделәр! — дип кычкырды Исхак. — Сездәй уллар күп булганнан ни файда? Без тозакта. Без кире чыкмаслык тарлавыкта. Неужели сез шуны аңламыйсыз? — Адәм соң чиккәчә үлем белән тарткалаша. Соң чиккәчә тормышка, яшәешкә тырнаклары, тешләре белән ябыша. Бу — табигый. Халык та шулай. Үз эчендәге бөтен мөмкинлекләрен сарыф иткәннән соң гына халык үләргә мәхкүм. Татар халкы, әфәндем, көрәшчеләргә бай. Син көрәшмәсәң, башкалары табылыр. Фатих Әмирханның бу сүзләре Исхакны тагын да өстерде: — Бай! Байлар бай! — диде ул. — Алары да берәнсәрән. Алары да надан. Алары да урыстан куркып, намазга тәһарәтсез йөри. — Куй бу эшеңне, җегет! — диде Фатих. — Ташла җылавыңны. Синдәйләр коткы тарата. Синең кебекләр халык арасында курку өләшә. Без эшләгәннәрне сездәйләр юкка чыгара бара. Тугыз корбан суеп алган теләгебезне синең кебек мәми авызлар бетерә бара. — Кем инде ул сез? Бумы? — дип, Бикчура Сәгыйть Рәмигә төртте дә ясалма көлә башлады: — Шушы сагышлы шагыйрьме? Беләбез... беләләр аның кем икәнен... — Исхак артык тирәнгә кереп киткәнен аңлады, ахрысы, сүзне икенчегә борды: — Ул миннән дә җылаграк. Шигыре саен бер пот күз яше... Тукаймы? Тукай ул — Тукай. Бөек Тукай. Әмма аның бөеклеген күрсәтер өчен җирлек юк. Киң мәйдан юк. Халык юк. Зыялылар юк. Русиянең бөтен авыр эшен башкаручы ишәк-татарлар өере бар. Милләт юк. Булган зыялылар Төркиядә, Кытайда, Финляндиядә, Америкада... Аның сүзләре дөрес иде, бар да тын калды, Исхак та йомшады, шәлперәя төште. Сәгыйть Рәми, аның янына килеп, дусларча кагылып: — Син бүген артык салгансың, — диде. Исхак инде кычкырмый, аның йөзе җитди, ул җыл ар дәрәҗәдә иде. — Коточкыч рәхимсез цензура! — диде ул, хәлсез тавыш илә. — Матбугат мәче тырнагындагы тычкан кебек. Кыймылдарга да урын юк. Бу озакка бармас дип уйлыйсыз. Бу катылык бер бушар, дисез. Беркайчан да татарга ирек булмаячак. Вакыт узган саен кысыш катырак булачак! — Әфәндем Исхак! — диде Тукай, кырыс итеп. — Бу бүлмәгә кереп, тагын бер тапкыр балавыз сыксаң, мин сиңа дус түгел! Исхак кинәт айнып китте сыман, ул бер Тукайга, бер Сәгыйтькә, бер Фатихка карап: — Карале, ни кыланасыз сез, ә? — диде. — Бусы миңа акыра. Тегесе миңа җикерә. Минем ни гаебем бар соң? Фатих Әмирхан да, кискенлеген киметеп, ярым юмалаган кебек: — Кая китте синең дәртең, Исхак! — диде. — Кая соң синең яшьләрне әйдәп сөйләгән нотыкларың? Кайда ул Исхак Бикчурин? Элек, халык, халык, дип кычкырып йөрүчеләр авызларына су капты. Халык углының сыйфаты, зыялылыгын сынау дәвере бу, әфәнделәр. Рөхсәт булганда бар да кычкырды: татар ул — бөек милләт, татар халкының узганы шанлы, бүгенгесе — ренессанс, киләчәге — сәгадәт, диде. Кая очты ул дәрт? Менә хәзер эшләргә кирәк. Кычкырырга түгел, борын белән җир сөрергә вакыт. Гакылыңны, тәнеңне тулаем халыкка хезмәткә бирергә. — Сез күп нәрсәне белмисез, — диде Исхак, тыныч кына. — Шәһәр тулы шымчылар. — Авылга кач! — диде Фатих. — Авылда да эш бетмәгән. Балалар укыт. Клублар оештыр. — Ьәр авылның бар үзенең Ишми ишаны, — дип, Исхак әкрен генә торды, беркемгә карамыйча гына: — Мин дә бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче бәндә, — диде дә, ишеккә таба атлап: — Их сез, аңламадыгыз! — диде дә чыгып китте. Бүлмәдә мәет чыккан кебек бер мохит урнашты. — Җылап китте, — диде Сәгыйть Рәми. — Җыласын! — диде Тукай кискен. — Аңа шул кирәк. — Таркалабыз! — диде Фатих Әмирхан. — Тарката безне реакция. Дошманнарга, теге йорттагыларга безнең үзара талашуыбыз, таркалуыбыз бәйрәм. Сәгыйть, сүзне икенчегә борырга тырышып: — Котлыйм, Тукай! — диде. — Син киң колач белән тагын эшкә тотындың. Көнләшәм мин синнән, дустым. Көчле шәхес син, Габдуллаҗан. — Бер шәхес^кенә берни дә эшли алмый, Сәгыйть, — диде Тукай. — Йодрык кирәк. Тыгыз, какшамас йодрык кирәк. Син дә читтә йөрисең. Авыруым турындагы ялган хәбәрне ишетмәгән булсаң, бәлки, килмәгән дә булыр идең. Сәгыйть Рәми тирән итеп көрсенде дә: — Их, Тукай... — дип сүзен өзде. — Ни булды? — диде Тукай. — Болай гына... — Сәгыйть янә тирән сулыш алды. — Читтә йөреп-йөреп тә еш килә башлаганнардан сак булыгыз, — диде. — Заманасы шундый... Тукай Сәгыйтьнең эчтәге яшерен исәбен сизенеп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй, якын килде, иңнәренә кулын салды: — Нигә язмыйсың син, дустым?! — диде. — Син бит шагыйрь. Коеп куйган шагыйрь. Миңа синең шигырьләр җитми. Синең җәүһәрдәй камил, хисси шигырьләреңне сагынам мин. Хәер, мин генә түгел, халык сагына. — Нигә кирәк? Кем әйтмешли, минем пессимистик шигырьләремнең кемгә кирәге бар? — диде Сәгыйть Рәми. — Халык аңламаслык шигырьләр язасың дип, мине ышандырдылар инде. — Ьәр өргән эттән курыккач, син чыннан да язма! — диде Тукай. —Үл син! Яки мулла булып әнә Уфага кит. Сүзгә Фатих Әмирхан кушылды: — Халыкка ни кирәген беләме алар? — диде. — Андый лар өчен Тукай да кирәк түгел. Яз син шигырь, аны бастыр. Бастыра алмасаң, астан тарат. Халык үзе сайлар, кирәкме аңар синең шигырең, әллә юкмы? Сәгыйть калыкты, дусларының йөзләренә бакмастан, шулай башын игән килеш: — Ярый, хушча калыгыз, дуслар! — диде дә чыгып китте. Бүлмәдәгеләр сәер халәттә калды. — Монысына ни булган тагын? — диде Тукай. — Эчендә нидер бар җегетнең! — диде Фатих. — Эче тулы сагыш аның. Шәп шагыйрь. Тукайдан алда әнә кем ул бөек шагыйрь! — диде Тукай. — Бөек түгел ул, — диде Фатих. — Боек шагыйрь. Юашлатты аны заман... Ярый, күрше, мин дә кузгалыйм. Мәхмүт! Мәхмүт тәрәзә төбендә китап укып утырган җиреннән атылып килде дә арбаны этеп чыгып китте. Тукай, бер ишеккә, бер түргә барып, җанын кая куярга белмәгәндәй йөренде: — Бар да серле сөйли! Барысының да йөзендә хәвеф. Кемдер мине хастаханәдә күрергә тели. Мохитемдә ниндидер шомлы җәтмә үрелә түгелме соң? Бу турыда барысы да белә кебек. Белә, миңа гына әйтмиләр сыман... Ул җиңелчә генә йөткереп алды, почмактагы кисмәктән су алып эчте... Ютәл тагын килде. Тукай шактый сизелерлек итеп ютәлли башлады. Ниһаять, ютәл китте, ул эшкә утырды, ләкин каләм аңа буйсынмады. Шулчак ишек шакыдылар. Рөхсәт ишеткәнче үк, ишек ачылды, бүлмәгә чадра бөркәнгән бер хатын керде. — Рөхсәт итсәгезче, Тукай әфәнде! — диде әлеге хатын. — Узыгыз! — диде Тукай. — Сез Мәфрузә түти асравымы? Узыгыз! — Юк! — диде чадралы хатын. — Мин Мәфрузә тутагыз асравы түгел. Мин бөтенләй бангка. зат. Сез көткән кеше түгел мин. — Тыңлыйм сезне, туташ! — диде Тукай. — Ханым! — дип төзәтте аны чадралы. — Ханым диеп дәшегез, Тукай әфәнде. — Тыңлыйм сезне, ханым-әфәнде! — дип, Тукай үз урынына урнашты. Чадралы хатын шулай ишек катындарак кала бирде. — Бу маскарадым өчен гафу итегез, Тукай әфәнде. Мин шулай бөркәвеч ябынып килергә мәҗбүрмен. — Алайса, сез бик чибәр. Йөз нурыгыз минем икенче күземне дә сукырайтмасын дип чадра яптыгызмы? — диде Тукай. — Яки сез дөнья ямьсезе. Чыраемны күреп кешенең коты очмасын дип, шулай яшерендегез. Тукайның ярым шаяруы, кырыс шаяруы ханымга көчле тәэсир итте, ул: — Аһ, сез усал Тукай! — диде. — Өченче сәбәп мине яшеренергә мәҗбүр итә. Чадралы хатын, бүлмәдә башка кеше юкмы дигәндәй, карангалап алды. — Курыкмагыз, — диде Тукай. — Мин ялгыз. Хатын түргә узмыйча, шулай читтәрәк кала бирде һәм сүзгә күчте: — Тукай әфәнде, — дип башлады ул. — Зинһар, кызмагыз, ачуланмагыз бичара бер хатынны. Мин сезнең китапларыгызны кат-кат укыйм. Шигырьләрегезне укып егълыйм. Сезне күреп белергә ни гомер хыялландым. Әмма мин ирекле түгел. Никахтагы хатын мин. Сезне күрү хыял була килде. Ниһаять, мин шушы ысул белән сезне күрү бәхетенә ирештем. Зинһар, шушы китапларга истәлек имзагызны салыгыз... Тукай иркен сулап куйды. Йомыш үтәмәслек түгел иде. Ханым пәрдә астыннан китапларны өстәлгә чыгарып куйгач, Тукай этте: — Кемгә диеп языйм соң, ханым? — диде. — Алтаң туташка дип языгыз. Алтаң туташка. Тукай яза-яза: — Алтаң туташка, Алтаң — матур исем, әгәр дә... — Борчылмагыз, Тукай әфәнде, — диде кунак хатын. — Алтаң —минем сеңлем. Имзалар салынып беткәч, хатын рәхмәт әйтте, ләкин китәргә җыенмады. Тукай, соңгы имзаны куюга ук: — Хушыгыз, ханым! — диде. Чадралы хатын, өстәл яныннан кузгалмыйча: — Килүемнең төп сәбәбе бу түгел иде... — дип куйды. — Имза алу сылтау гына. Зинһар, мине тыңлап багыгыз, әфәндем. Мин сезнең иҗатыгызны читтән генә күзәтүче түгел, мин сезнең химаячегез булырга телим, Тукай. Тукай урынында кала бирде, ләкин аның карашы да, тавышы да сагаюлы иде: — Мин әле бернәрсә дә төшенмәдем. Ханым, Тукайдан бераз читкәрәк китеп, озын-олы сүз сөйләргә җыенган кеше кебек, бер позага басты: — Сез зур талант! — диде ул. — Күп гасырларга бер генә туа ала торган даһи сез! Ләкин сезнең кадерне белүчеләр юк. Булганнары үзләре кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ. Сезнең талантыгыз үзегезнеке генә түгел. Сез тулаем халыкныкы. Шуңа күрә сезне аеруча сакларга, иркәләргә, үстерергә кирәк. Сез Руставелилар, Фирдәүсиләрдән бер дә ким түгел, әфәндем. Нигә сезгә дә мәйдан тотмаска! Тукай тамак кырып куйды. Ханым моны үзенчә шәрехләде: мин мәйдан тотам бит инде димәкче иде Тукай. Ханым аннан алда өлгерде: — Дөрес, сез мәшһүр! Ләкин татар халкы эчендә генә! Сез һичнинди мохтаҗлык күрмәенчә, ипи-тоз, торак-фатир турында уйламыйча, бары тик иҗат белән генә, бары тик әдәбият белән генә, бары тик халык язмышы белән генә яшәргә тиеш. Ташлагыз журналларда ми черетеп утыруыгызны. Ташлагыз пароход-сабын рекламаларыгызны. Сезгә заказчы хуҗа кирәкми. Сез үзегез хуҗа. Тукайның көчен юкка-барга сарыф итәргә кемнең дә хакы юк. Вак эшләрегезне йөртер өчен сезнең үз адвокатыгыз, йорт эшләрегезне карарга сезнең үз хезмәтчеләрегез булыр. Сез даһи шагыйрь, иҗат итегез! Калганы минем эш... Үзенең каршысында шактый мәгълүматлы, шактый заманча тәрбия алган татар хатыны торганын Тукай аңлады, аның зиһен түрендәгеләрнең барысын да әйтеп салды бу серле ханым. — Менә хәзер аңлый башладым инде, сез — Фон-Мек! — диде Тукай. Хатын җанланып алды: — Котлыйм! Афәрин! Браво, Тукай! — диде ул, шат аваз белән. —Мин ялгышмаганмын. Сез хәбәрдар шагыйрь. Дөрес, мин Фон-Мек кебек сезнең химаячегез булырга телим... Шикләнмәгез, Тукай. Менә, алайса, мин кемлегемне сезгә ачарга мәҗбүрмен, — дип, ханым чадра астыннан балдагын сузды, Тукай балдакны алып, андагы язуларны укыды: — Могҗиза! — диде Тукай. —Сез тайный советник Әхтәмов кызы? Ханым: — Тс-с! — диде. — Бу балдак сезгә булган хөрмәтем һәм мәхәббәтем билгесе! Алыгыз! Тукай балдакны тиз генә иясенә сузды: — Кичерегез, ханым, мин бүләкләр алырга күнекмәгән! Хатын, теләр-теләмәс кенә, балдакны Тукай кулыннан алды да: — Сезнең тәкәббер икәнегезне мин яхшы беләм, — диде. — Балдакны кулыгыз белән алмасагыз, өстәлегезгә куям. Икенче балдак миндә кала. Балдакта тагын язу бар, укыгыз! Тукай өстәлдәге балдакны әйләндереп бакты: — "Мөгайдине ишетеп белүгә караганда..." — "... күреп белү яхшырак", — дип өстәде ханым. — Икенче өлеше бу балдакта, миндә калачак. Тукай балдакны тоткан килеш аптырап утыра калды, ханым бу сөйләшүнең хуҗасы иде: — Сезнең яраткан сүзегез: "Тәсмагы биин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе". Мөгайдине күреп белүгә караганда ишетеп белү яхшырак. Ә мин, ике балдакка бүлеп, үземчә: "Мөгайдине ишетеп белүгә караганда күреп белүең яхшырак" дип яздырдым. Дөрестән дә, сезне күрү минем өчен зур бәхет. Берсе сездә, берсе миндә калыр балдакларның. Мин чыгып киткәч, теләсәгез, тәрәзәдән атыгыз. Хәерчеләргә бүләк итегез, әмма минем алда кире какмагыз, зинһар. Бу — минем олы үтенечем. Мин сезнең дустыгыз... Тукай һични әйтмәстән тик утыра калды, ләкин аның уй-фикерләре сабырсыз иде, ул пәрәнҗәнең йөз тирәсенә, күз турысына багып алды, челтәр пәрдә артындагы күзләр дә аны җентекләп күзәтә иде, бу кара-кучкыл караш шагыйрьне кыен хәлгә куя, пәрдә артында сер вә шом бар кебек. Көтәргә кирәк иде, хатын әле сүзләрен әйтеп бетермәде. — Уйламагыз, — диде ханым басынкы, әмма гайрәтле тавыш илә. — Мин ире өстеннән йөрүче хатын түгел. Ирем минем хөрмәткә лаек. Ләкин ул минем җанымны аңламый. Ул эш кешесе. Ул миллионер. Фәкать шик вә шөбһә килмәсен күңелегезгә: мин ирем акчасына сезгә химаячелек итәргә җыенмыймын. Үз акчама. Тарсынмагыз, ярдәмемнән баш тартмагыз! Ниһаять, Тукай сүз кыстырырга вакыт җиткәнен аңлады: — Ханым-әфәнде, — диде ул, сабыр һәм каты итеп. — Хатын-кыз хисабына яши торган сутенер түгел бит мин. Сез мине рәнҗетәсез. Ханым алга омтылды, Тукайга якынрак килде дә дәртле теләк илә: — Зинһар, рәнҗемәгез. Чайковский рәнҗемәгән бит. Урыс музыкасының җаны бөек Чайковский Фон-Мек хисабына иҗат итәргә тарсынмаган, оялмаган, — диде. — Цель оправдывает средства. Иҗат азатлыгы кыйммәтрәк, тәкәбберлеккә караганда нәтиҗә кыйммәтрәк түгелмени, Тукай! ФонМек булмаса, Чайковский шундый бөек әсәрләр иҗат итә алыр идеме икән? Юк, әфәндем! Озынга киткән бу сөйләшү инде Тукайның эчен пошыра башлаган иде, ул, сүзне кырт кисәргә уйлап: — Ханым, сүз бетте! — диде. — Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кичерегез. Тукай кискен рәвештә урыныннан торып, тәрәзә янына килде, таныш түгел ханымга аркасы белән басты. Ханым исә, аңа таба бер-ике адым атлап, сүзен дәвам итте: — Тукай җаным, сезнең каршыда җүләр хатын түгел. Миңа талант кына бирелмәгән, мин халыкның җаны булыр идем, мин максатлы хатын. Идеягә табынып, үзен-үзе корбан итә ала торган шәхес мин, Тукай. Халыкның җаны булган Тукайны саклый алам мин. Тукайны матди мохтаҗлыктан, вак мәшәкатьләрдән коткара алам. Кызганыч, капитал дөньясында бары тик капитал гына иҗат кешесенә азатлык бирә ала... Бүлмә хуҗасы, чакырылмаган кунагына һаман аркасы белән кала биреп: — Капитал сүзен ишетсәм, үрле-кырлы сикерә башлыйм, — диде. — Юк, ханым-әфәнде, мин капитал белән бер союзда тора алмам. Аннан соң шул, мин акчага мохтаҗ кеше түгел, ханым. Дөрес, минем кесәмдә акча озак торырга теләми, чыга да кача. Капитал сөймәгәнгә күрә шулай озак тормый ул миндә. Бар чагымда мин бүредәй, юк чагымда шүредәй. Шулай яшәве рәхәт. Акчам бар чагында барчасын сыйлыйм. Булмаса, бурычка эзләп йөрмим. — Альтруист сез, Тукай, — диде ханым. — Дөрес, мин альтруист, — диде хуҗа да. — Сездән акча алалар, кайтарырга оныталар. Сез аны сорап йөрмисез. Бу бит ялкауларны, жуликларны узындыру. Сезнең бу яхшылыгыгыз комсызларны, кеше хисабына яшәүчеләрне генә арттыра. Алар, сезнең акчаны ашап бетергәч, сезне сүгеп йөри башлый. Бүлмәгездән әйберләрегезне урлап саталар. — Сатсыннар. Кара савытын гына урламасыннар. Кара савыты белән каләмемне алсалар гына җенем чыга. — Кеше ярдәмен кабул итмәвегез һич кирәксез тәкәбберлек, шагыйрь әфәнде. Җиңегез сез ул тәкәбберлекне. Җиңегез дә рәхәтләнеп иҗатка чумыгыз. Сезгә берни комачауламас. Сезнең нинди малга яшәгәнегезне һичкем белмәс. Хатынкыз химаячелеге сезнең ирлек горурлыгыгызга тисә, язып барырсыз. Үзегез акчалы булгач, кире кайтарырсыз. Тукай бераз йомшарды кебек, ул әкрен генә ханымга таба яны белән борылды, бу юлы шикле кешегә түгел, дустына әйткәндәй ышандырырга тырышып: — Сез акыллы хатын, — диде. — Сез кешене ышандыра аласыз. Ләкин сез мине һаман аңламыйсыз кебек. Минем кире холкым моңа ризалаша алмый! — Ә Чайковский? — диде ханым. — Потомственный интеллигент Чайковский, идея өчен, музыка өчен, горурлыгын җиңеп, Фон-Мек химаясен кабул иткән ләбаса! — Чайковский шуннан бангка. юл күрмәгәндер, — диде Тукай. — Ә минем юлым бар: халык юлы. Кичерегез, мине эшем көтә. Тукай эш урынына барып утырды, каләм алган булды, ләкин һични яза алмаячагы көн кебек ачык иде. Ханым ишек катына кире килде, кинәт Тукайга йөзе белән борылды һәм каты, янаулы тавыш белән болай диде: — Хатын-кыз үзе килеп ир-җегеткә тәкъдим ясаса һәм отказ алса, мәңге дә гафу итми, Тукай әфәндем! Хатын-кыз үч ала башлый. Хатын-кыз интрига кора белә. Мин тайный советник кызы, мин миллионер хатыны. Мин корган тозактан ычкыну мөмкин булмаячак! Тукай кинәт көлеп җибәрде, бу алачага төренгән билгесез хатынның шундый янаулы сүз әйтүе көлке бер шәй иде, тайный советник кызы, ирдәге хатын Тукай кебек иреклеазат кешегә ни зыян сала алсын икән? — Тәкъдимегез ихлас булса, сез беркайчан да пычрак эшләр белән шөгыльләнә алмассыз. Тәкъдимегез астында мәкер, шәхси бер дан ярату ятса, әлбәттә, отказдан соң сез җәтмә кора башлаячаксыз. Әмма, ханым-әфәнде, мине бернәрсә дә куркыта алмый. Ярлы кеше янудан курыкмый. Хатын белән нидер булып алды, ул, ярсып: — Сез мине җиңдегез, Тукай! — диде дә, бөркәвечен салып, Тукай ятагына ыргытты, бөркәвеч астыннан яшь, гүзәл бер хатын килеп чыкты. Аурупа хатыннары кыяфәтендәге бу ханымга саф энҗе-калфак аеруча бер үзенчәлек, шәрыклык-татарлык биреп, тагын да матурайта иде. Тукай әкият каһарманы кеби соклану вә каушау халәтендә калды. Ханым "җиңдегез" дисә дә, җиңүче кыяфәтендә иде. Ул, театраль бер позага басып, бераз өстәнрәк Тукайга бага, аның бу карашында "Күр, Тукай, син нинди дөнья гүзәленә багу бәхетенә ирештең" дигән мәгънә чагыла кебек. Тукай соклануын яшерергә дә теләми иде, чөнки бу гүзәллеккә сокланмаган кешенең зәвык бизләренә ат типкән булмыш кирәк. — Беләм, — диде Тукай. — Тайный советник Әхтәмов кызы Гәүһәршадны сорап хәтта генерал-губернатор үзе йөргән, диләр. Мин губернаторны бик яхшы аңлыйм. Сездән килгән отказ аны ярты бәхетсез иткәндер. — Губернаторның энесе полковник Шаитовка! — диде ханым. Тукай катлаулы халәттә иде. Алдында гүзәлләр гүзәле, бриллиантка, энҗегә төренгән яшь хатын басып тора. Кемгә эләгә бу могҗизаи шәриф? Әмма ул гүзәл кеше никахында. Никахлы булмаганда да Тукай бу биеклеккә менәргә алынмаган булыр иде. Гомер кыска. Шуңа күрәдер дә ул, кәнфитләнеп тормыйча, шактый кыю һәм төртмә халәткә күчте: — Тукай губернатордан да, миллионердан да, полковниклардан да олырак булып чыктымыни? — диде, күзләре көлмәсә дә, ул ирен кырыйлары белән елмая иде. — Көлмәгез, Тукай! — диде ханым ихластан. — Сез мине түбәнсетә аласыз, сез мине куып чыгара аласыз, ләкин ихласлыгыма шик белдерергә сезнең хакыгыз юк! — Ханымның тавышы кинәт калтыранып алды. Вакыйга җитди төс ала башлады бугай. Ханым Тукайга яны белән борылды, җиң очыннан һава кеби җиңел кулъяулык килеп чыкты. Аның күңеле тулган иде. Тукай аны юатырга да, төрттереп әйткән сүзе өчен гафу сорарга да белмәде. Ярый әле ханым беренче булып үзе авыз ачты: — Мин бит сезнең дәвамыгыз, Тукай. Сезнең шигырьләр миндә милли горурлык уятты. Мин бит гимназиядә, курсларда урысча тәрбияләнгән кыз. Мин, татар беркайчан да әдәбиятлы, мәдәниятле була торган халык түгел, дип үскән кыз. Аңсыз бер кыздан фида булган мөрәүвәтле бер җан ясаучы ул сез! Бүгенге көндә мин татар халкының бүгенгесе, киләчәге турында уйланыр дәрәҗәдә сездән тәрбия алган хатын. Аңы уянган, халык өчен хезмәткә атлыгып торган үз шәкертегезне сез читкә куасыз. Шушымы гаделлек, Тукай? Тукай тагын аптырашта калды, ханымның ихласлыгында аның шиге калмады. Ул бары тик башын аска иде. Ханым ярсып аңа таба атлады: — Алайса, ни өчен, ни өчен кирәк булды сезнең ачыргаланып татар кызын, татар хатынын уятырга, шәхес итәргә тырышып кычкыруыгыз? Ни өчен? Сез мине дөньядан биниһая канәгать бер бай кызы дип уйлыйсыздыр, мөгаен. Маена чыдаша алмыйча, үзенә бөек яр эзли чыккан, авызлыксыз хатын дип уйлавыгыз да ихтимал. Ә мин укытучыма, остазыма ярдәм сорап килдем. Сез түгел, мин ярдәмгә мохтаҗ, Тукай. Мин дә, остазым Тукай кеби, татар халкы өчен хезмәт итәргә дип җан атам. Ханым туктады. Тукай да уйчан халәттә иде. Хәзер соңгы сүз шагыйрьдә икәне ачык. Ханым күз яшьләрен Тукайга күрсәтмәс өчен борылды. Тукай, әкрен генә килеп, аның янына басты, ханымның иңөстенә кагылыр-кагылмас орынып, шик калдырмаслык итеп әйтте: — Кичерегез мине, ханым-әфәнде, — диде. — Сезнең саф күңелле булуыгызда зәррә кадәр дә шигем юк. Әмма... мин сезнең химаягезне кабул итә алмыйм. Ханым, нидер әйтергә дип, Тукайга борылды, ләкин хуҗа аның теләген кисте: — Сорашмагыз, зинһар! — диде шагыйрь, ачынып. — Сез моны тиздән аңларсыз. Ләкин үз телемнән әйттермәгез, үтенеп сорыйм сездән! Тукай кинәт, ханымнан борылып, янә тәрәзә янына китте. Ханым шагыйрь тавышында әйтеп аңлата алмаслык бер сагыш аһәңе тойды һәм, чыннан да, кабат сүз куертуның артык икәнен аңлады. Ул шагыйрь янына килде, нәкъ бая Тукай эшләгәнчә, кулын шагыйрьнең иңенә тигерде дә: — Рәхмәт! — диде, аның тавышы сабыр, буйсынган, ризалашкан хатынныкы кебек иде. — Рәхмәт, Тукай! Ихласымны җиргә салмаганыгыз өчен рәхмәт, остаз! Шулчак ханым икенче балдагын салып Тукайга сузды: — Алыгыз, Тукай! — диде ул. — Алыгыз, хәзер аның миңа кирәге калмады. Тулы җөмлә булып икесе дә сездә калсын: "Мөгайдине ишетеп белгәнгә караганда күреп белү яхшырак!" Ханым балдакны өстәлгә куйды. Өстәлдәге китапларның берсен алып, янә Тукай тарафына атлады: — Әрсезлегем өчен гафу итегез, Габдуллаҗан, бу китабыгызны миңа бирегез, зинһар, — диде ул. Тукай, аның кулыннан китапны алып, язу өстәле янына килде, каләм алды. Ханым: — "Гәүһәршад ханымга" дип тутырып языгыз! — диде. Тукай яза-яза: "Хөрмәтле Гәүһәршад ханым-әфәндегә ихластан бәхет теләп калучы..." — дип имзасын куйды. Китапны Тукай кулыннан алганда, ханым сагышлы итеп елмайды. Бу елмаю җылауга бәрабәр иде. — Рәхмәт! — диде ханым. — Хушыгыз, Тукайҗан, мәңгегә! Ишек артында аяк тавышлары, сөйләшкән авазлар ишетелә башлауга, ханым тиз генә чадрасын алып бөркәнде дә: — Моннан соң мин Казанда кала алмыйм, — диде. — Мин Парижга китәм... ирем белән... Бәхил булыгыз, Тукайҗан! Ханым ишектә юк булды, шул ук ачылган ишектән Исхак Бикчура ишелеп килеп керде. Әле генә чыгып киткән чадралы ханым тарафына карап, Исхак: — Оһ-оһ, комедия плаща и шпаги! — дип кычкырды. — Маскерад-с, господа! — Дәшмә! — дип кычкырды Тукай. Исхак ишекне ябып түргә таба атлады: — Сэр? Гизли-гизли гөрүши ормусунуз, әфәндем? — Шамакайланма, Бикчура! — диде Тукай. Исхак Бикчура салмыш иде. — Шамакайлансам да ярамый, зарлансам да ярамый. Кем соң мин? Нигә соң мин? Нигә мине берәү дә сөйми? Яхшылык кылсам, шикләнәләр. Яманлык кылсам, сүгәләр... Исхак кергәндә шатлыклы бер кыяфәттә иде, ләкин соңгы сүзләрне ул шатланып түгел, кемгәдер үпкәләп, җыламсырап әйтте. — Димәк, синең мәсләгең юк! — диде Тукай. — Мәсләге булмаган кеше генә көләсе урында җылый, кайгырасы урында куана. Исхак тәмам җитдиләнде, көрсенеп, үзалдына сөйләнгән кебек сүз башлады: — Их, Тукай дус, сиңа яшәве җиңелдер, синең мәсләгең бар. Ә мин кем? Мин Сәгыйть Рәмидән дә көнләшәм. Ул — шагыйрь. Синнән көнләшәм. Син — даһи шагыйрь. Ә мин кем?.. Сезгә өйрәтүе ансат... Яшисе килми, Тукай. Дөнья пычракка баткан. Ә мин шуның төбендә ятам. Яшисе килми... Тукай аның бу фаҗигале сөйләнүеннән көлә башлады: — Ни булган бу татар зыялыларына? Зарланалар, җылыйлар, мескенләнәләр. Син бит милләт байрагын тотып чыккан зат. Егылдың, ике чакрым да китмәдең. Бездә көч юк, без бетәргә мәхкүм, дисең. Бу үгетләрне ишеткәч, Исхакның тагын ачуы чыкты, ул да, мыскыллы елмаеп: — Син үзең дә мәсләксез бит, Тукай, — диде. — Мәсләксез син дә. Шигырьләреңдә җылыйсың. Җыладыңҗыладың да көлә башладың. Тиле кеше кебек. Хәзер тагын җылыйсың. Имеш, татарның узганы шанлы, тарихы бай. Болгары бар. Икенче санда ук укыйсың: татар халкы үләргә мәхкүм, татар черек милләт, татар надан... Өченче тапкырында Тукай яза, имеш, без — бриллиант кашлар!.. Чыннан да, Исхак үзенчә дөрес сөйли кебек, ләкин ул мәсьәләне өстән генә аңлый яки аңламаганга салыша. Тукай зиһене белән аңлый, күңеле белән сизә иде: татар кешесен чабаклап уятырга кирәк. Чабаклап уятырга да көзгедән үзенә үзен күрсәтергә кирәк. Күрсен, оялсын, үзгәрсен, тәрәккый итсен. Рухы сыныкларның күңелен күтәрер өчен мактарга, күтәрергә, үсендерергә кирәк. Көн нинди максат куя татар шагыйре алдына, ул шуны үтәргә тиеш. Тукай Исхакка шуларны аңлатмакчы булды. Ләкин кире Исхак һаман тәртәгә тибә: — Сез генә барысын да беләсез инде! — диде ул, абыйсына үпкәләгән малай кебек. — Сез генә фидаиләр. Сез генә укымышлы! Халыкка ни кирәген сез генә беләсез. Ә мин — дивана, мин берни дә аңламыйм. Мин — эше уңмас бичара Бикчура. — Без дә алтын сарайларда яшәмибез, Исхак! — диде Тукай. — Мәсләгеңне сатсаң, син алтында яши аласың, — диде кунак. — Ләкин синдә кирелек куәтле... Синең урында булсам, мин бәдрәфемне дә асылташлар белән бизәр идем... Бүлмәдә тынлык урнашты. Тукай бу сөйләшүнең дәвамын теләми иде. Исхакның да әйтер сүзе төкәнде бугай; ул, озак кына мышнап утырганнан соң, Тукайга якын ук килеп ачынып әйтте: — Их, Тукай, төкерергә иде бу дөньяга, ә? Әйдә үләбез, Тукай. Үлик без. Яшәмик бу фани дөньяда, ә? "Калсын дөньягыз үзегезгә" дип язу калдырыйк та... Тукай Исхакның бу сөйләнүен шаяруга алдымы, әллә төшенке хәлгә калган иптәшенә ярдәм йөзеннәнме, шаян-көр тавыш белән: — Үлик соң! — диде. — Ә ничек итеп үләбез? Исхакның шаярырга исәбе юк иде, ахрысы, ул һаман җитди килеш: — Кабан күлендә кызлар кер чайкый торган бәке бар. Шунда батып үлик, — диде. — У-у, суы салкын, кирәкми анда, — диде Тукай. — Бата калсак та, толып киеп батарбыз, җылырак булыр. — Син шаярасың, Тукай, — диде Исхак. — Ә мин шаярмыйм. .. Исхак Бикчура айнып киткәндәй булды, ул ачык, салмак тавыш белән: — Тукай! — диде. — Әгәр дә мин сатлыкҗан, игымчы, доносчы булсам, син ни әйтер идең? Тукай Исхактан читкәрәк китеп, шөбһә белән: — Таптың сүз! — дип кычкырды. Исхак Бикчура кинәт үзгәрде, төшенке кыяфәте юкка чыкты, ул акырып көлә башлады, аның көлүе табигый түгел иде: — Ха-ха-ха, куркып калдыңмы? — диде ул көлү аралаш. — Курыктың. Исхак тагын алышынды, ул кинәт җитди төс алды, авыр сулап: — Син күз алдына да китерә алмыйсың шул, туры Тукай, беркатлы сабый Тукай! — диде. — Син бүген артыграк салгансың, — диде Тукай. — Йөрәк янганда тагын ни кыласың? — диде Исхак, аны башка уй борчый иде, ул һаман баягыча шомлы итеп: — Син күз алдына да китерә алмыйсың, Тукай, — диде. Бикчура нидер әйтмәкче иде: уеның, сүзенең дәвамын ачмакчы кебек тоелды Тукайга, ләкин шулчак ишектән Сәгыйть Рәми килеп керде. Ул керүгә, Исхак тиз генә халәтен үзгәртте, шат бер кыяфәт алды да: — О-о, бөек поэзия вәкиле килде! — дип, хөрти актерларча тапталган позага басты. — Эше уңмас Бикчура китә! Хуш, Тукай! Исхак ишек катына хәтле килде дә, тоткага тотынып, Тукайга йөзе белән борылып шигырь сөйли башлады: Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга, Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга; Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде! Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга! Исхак шигырьне юри генә, кызык өчен генә сөйләмәде, аның күзләрендә яшь иде, сөйләнгән шигырь дә тәэсирле булды. Сәгыйтьне, Тукайны шулай тәэсирле килеш ташлап, Исхак тиз генә чыгып китте. Тукай ни әйтергә белми бүлмә уртасында басып тора, Сәгыйть ишек янындарак макинтошын сала иде. — Ни булган аңа? — диде Сәгыйть Рәми. — Салган ул! — диде Тукай. Сәгыйть, ябылып бетмәгән ишекне ачып, тышкы якка карады да ишекне катырак тартып куйды: — Салуын салгандыр, сак бул син аннан, — диде. Тукай фаҗигале аһәң белән укылган фаҗигале шигырь тәэсиреннән кинәт аерылгандай булып сорап куйды: — Нигә алай дисең? — Сак бул! — дип кабатлады Сәгыйть Рәми. Тукайның кәефе китте. Ул хәтта Сәгыйтькә ачуланды кебек. — Аннан шиклән, синнән шиклән, миннән шиклән! — дип кычкырды. — Язмаска, сөйләшмәскә, дәшмәскә, күрешмәскә! Дөньямы бу, әллә төрмәме? Сәгыйть тә сәер-серле иде бүген. Ул, Тукайның ачуын кабартмаска тырышып, сак кына сүз башлады: — Сизмисеңмени соң син, Габдуллаҗан? Синең турыда җыен юк-бар хәбәрләр тараталар. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. — Ишек ачык. Кем тели, керсен. Акча кирәк булса, алсын. Ашарга кирәк булса, казы бар, алсын. Тик кара савытым белән каләмемә генә кагылмасыннар. — Синең күңелең бөтен нәрсәгә сизгер, дустым. Гап-гади, ап-ачык нәрсәләрне син күрмисең. — Нәрсә, әллә Камалдан да, Фатихтан да, үзеңнән дә шикләнергә кушасыңмы? Тукай кызганнан-кыза бара иде. Аңа каршы төшеп, сүзне дәвам итсәң, бу бәхәс ызгышка әвереләсен Сәгыйть яхшы аңлады, шулай да Тукайны кисәтеп кую аның максаты иде. — Дустым, — диде Сәгыйть. — Олы шәхесне дошманнары сата алмый, бары тик дуслары гына сата ала. — Теләмим! — дип кычкырды Тукай. — Ишетергә дә теләмимен! Син мине үземнән дә шикләнергә өндисең. Син курку таратасың! Шом җәясең дуслар арасына. Монда кергән бер генә кешедән дә мин шикләнмим, шикләнергә теләмим. Үзем аңа шигырь укып, аны чәй белән сыйлап утырганда мин, әһә, кабахәт, син мине сатарга йөрисең, дип эчтән сасып утырыйммы! Юк! Юк! Тукай Сәгыйтькә генә түгел, бөтен дөньясына ачулы иде. Сәгыйть Рәми дустының бераз тынычланганын сабыр гына көтте, аннары сәгатенә карап алды да урыныннан торды: — Их, дускай-җанашкай, — диде ул. — Сәгать ике икән инде. Мин киттем. Вакытым чыкты. Хуш. Сау бул! Сак бул теге җегеттән! Сәгыйть чыгып киткәч кенә, Тукай ишек катына атылып килде: — Кая киттең, Сәгыйть, ераккамы? — дип кычкырды, ләкин Сәгыйть инде аскы катка төшеп җиткән иде. Бу сәер сөйләшү Тукайны тәмам чыгырыннан чыгарган иде, ул ни чарадан бичара булып ятагына утырды, ишек шакымыйча гына бүлмәгә Хөсәен Ямаш керде. Керә-керешли ул: — Тукай, син өйдәме? — диде дә, кочагын җәеп, Тукайга таба килә башлады. Тукай ютәлләп алды да кискен кул хәрәкәте белән: — Якын килмә, Хөсәен, миндә грипп! — диде. — Грипптан курыккан юк, башкасы булмасын! — диде Хөсәен. — Башкасы да ерак йөрмәс бездән! — диде Тукай. Хөсәен Ямашның сүз озайтырга исәбе юк иде, ул нидер тоткан, нидер эзли иде. — Ни булды, Хөсәен? — диде Тукай. Бер төенчек күрсәтеп, Ямаш: — Менә моны тиз генә яшерергә кирәк! — диде. — Мин чыгып китү белән тәрәзәдән урамга ыргыт... Артка койрык тагылган иде. Шуннан качам. Яшә, Тукай! Шәп язасың! Халыкка син елмаю-өмет өләшәсең! Яшә, дускай! Рәхмәт! Синең бу эшең — бомба, беләсеңме, Тукай, бомба! Тукай исеме халыкның гимны икәнен аңла да күп яшә, Тукай! Хөсәен, төргәген Тукайга калдырып, үзе чыгып йөгерде. Тукай тиз генә тәрәзә янына килеп аска карады да төргәкне ыргытты. Аста аны кемдер алып, каты чабып китте. Шулчак коридорда аяк тавышлары ишетелде. Хөсәен Ямашны аулыйлар, мәлгуньнәр! Ямаш! Менә кемнәре бар милләтнең. Чибәр, мәһабәт. Теләсә кайда рәхәт сөрердәй акыллы зат. Җылы өен ташлап, халык бәхете өчен төрмәләрдә черергә әзер фидаилары бар татарның. Менә кемгә һәйкәл куярга кирәк Казан уртасында! Ул, артына борылмыйча да, таныш хәерчесе Шәүлә бүлмәгә кергәнен белә иде. — Бәлки, син әйтерсең, Шәүлә! — диде Тукай тәрәзәдән аерылмастан. — Минем тирәдә ниндидер серлелек. Дусларым ишарә, киная белән генә сөйләшә. Әйтергә телиләр, әйтә алмыйлар. Эт шикелле күзгә карап торалар-торалар да чыгып йөгерәләр. Шәүлә дә, тәрәзә янына ук килеп, Тукай караган тарафка багып: — Дөнья бит бу! — диде. — Ишарәсез, кинаясез тормыш булмый... Тукай, тәрәзәдән аерылып, ятагына барып утырды, Шәүлә, чын күләгә кебек, аның артыннан өстәл янына килде. — Иә, ни-нәрсә борчый сине, дустым? — диде ул. Аннан соң өстәлдәге күмәчне алып ашый башлады: — Рөхсәттер бит, — дигән булды үзе. — Син дә нәрсәдер беләсең, әйтмисең генә, — диде Тукай, үпкәләгәндәй итеп. — Без, базар хәерчеләре, бөтен нәрсәне белеп торабыз, — диде Шәүлә. — Ләкин белгәннәребезне беркемгә дә сиздермибез. Сиздерсәң, белгәнеңне пычак белән каерып алачаклар. Пычак булмаса, сатып алачаклар сереңне. Үзең беләсең, Тукай, мине акча кызыксындырмый. Бу мәсьәләдә синең белән бертуган, ә пычактан үләсе килми. Шуңа күрә мин белгәнемне белгертмим. Тукай ютәлли башлауга ук, Шәүлә тотып алды: — Синең бик еш ютәлләгәнеңне беләм... Синдә... Тукай ютәл аша: — Яп авызыңны, Шәүлә! — дип кычкырды. Аның ютәлдән, ачудан күзләре акайган, куркыныч иде. Шәүлә шиңеп төште: — Ябам-ябам! — диде ул, иелә-бәгелә. — Ишекне дә теге яктан яп, мәлгунь, — диде Тукай. Шәүлә чыгып өлгермәгән булса, Тукай ыргыткан сыңар ката, һичшиксез, аңа тигән булыр иде, ката нәкъ әле яңа гына юк булган Шәүлә урынына барып төште. Тукай Шәүлә киткәч озак ютәлләде. "Хәерче тәре" дип сукранып та алды. Шәүлә аны нинди авыру белән авырганын әйтергә теләгән иде. Әйтә алмый калды, аның "туберкулез" дигән сүзен Тукай кисте. Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач, Тукайның кәефе яхшыргач, аның бүлмәсенә Фатих Әмирхан бер кәттә кыяфәтле татар баен алып керде. — Тукай, синең янга! — диде Фатих, арба артыннан ияргән кешегә ишарәләп. Исәнлек-саулык сораштырганнан соң, урындыкларга урнашканнан соң гына кунак сүз башлады: — Йомыш бар иде! — диде ул. Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарә итте, янәсе, чыгабыз. — Юк, юк, — диде кунак. — Сез комачауламыйсыз, әфәндем. Утыра калыгыз. Мәхмүт янә, тәрәзә төбенә барып, китапка тотынды. — Башлагыз, әфәндем! — диде Тукай. Кунак бастуннан тектерелгән өчлек костюм кигән, башында җирән каракүлдән эшләнгән бүрек, өчлек камзулы кесәсеннән алтын чылбыр асылынган, кулында юан шар башлы слюда таяк, бармагында кара таракан зурлыгындагы асылташлы йөзек иде. Кунак, һич тарсынмыйча, Тукайны, аннан бүлмәне караштырып чыкканнан соң: — Шушы сезмени инде ул туры Тукай? — диде. — Ни гаҗәп, ни гаҗәп. — Нигә гаҗәпләнәсез, бай әфәнде? — диде хуҗа. — Номер юньрәк икән! — диде кунак. Тукайның бу таныш булмаган татарга мөнәсәбәте кызыксынуга гына корылган иде. Ул аңа дошман да, дус та түгел, шуңа күрә ул кунакны сабыр гына каршылады. Инде керер-кермәстән бүлмәдән гаеп табып утыруы Тукайның җәя кереше кебек киеренке сеңерләренә китереп сукты: ул бары, ләкин астына хәтәр зәһәр салынган бер җөмлә әйтте: — Сез яхшырагын тәкъдим итәргә килдегезме, Мөхәммәтгали утлы Хисаметдин Сираев әфәнде? — диде. Фатих Әмирхан шушы бер җөмләдә булачак сөйләшүнең оеткысын күрде. Сөйләшү бай файдасына да, Тукай файдасына да булмаячак. Тукай байны беренче сүзеннән үк ошатмады, тәртәгә типте. Ләкин Хисаметдин бай һични сизмәде, рәхәтләнеп көлә башлады: — Ха-ха-ха, сез сизгер кеше, Тукаев әфәнде, — диде ул, көлеп туктагач. — Дөрес, мин Хисаметдин Сираев буламын. Мин сезгә язу белән кешемне җибәргән идем инде, сез аны кабул итә алмагансыз икән... Ялгышлык, ялгышлык, Тукаев әфәнде... Ие, татар халкының бөек шагыйре үз иҗатына тәңгәл шартларда яшәргә тиеш. Бу безнең намусыбыз эше, әфәндем. Без — финанс магнатлары, милләт кайгысын кайгыртмаса, кем кайгыртыр? Иҗат-сәнгать — сездән, матди як — бездән. Мин эш кешесе, әфәндем. Кыскасы, мин яңа журнал ачам. Управадан рөхсәтем дә, поручением дә бар. Аллага шөкер. Сезне, Тукаев әфәнде, шул журналга баш итеп куймак булып йөрмеш көнем. Сез шигырь юлына күпме аласыз әле?.. Дөрес, ие, башка шагыйрьләргә юлы биш тиеннән. Тукаевның юлы илле тиен көмештән түләнә. Минемчә, Тукаевның шигъри юлы алтын. Мин сезгә алтын белән түләрмен. Ә журнал хезмәте өчен аерым. Аерым, Тукаев әфәнде! Сез министр акчасына яшәячәксез. Үзегезгә аерым йорт, асраулар булыр... Тукай утырган җирендә кыбырсып куйды: ул байның сүзе өстенә менеп: — Ярый, Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде, мин риза... Хисаметдин сикереп торып ике кулын Тукайга сузды: — Ьай, галәмәт, сөбханалла-машалла... Тукайның да сүзе өзелгән булып чыкты, ул, басым ясап: — ... риза булдым да ди. Ниндирәк журнал инде ул, ягъни мәсәлән? Минем вазифам анда нидән гыйбарәт булачак? — диде. Бай туры гына җавап бирмәде, читләтеп һәм акланган сурәттә озын нотык башлады: — Хәзер катлаулы заман, ие, авыр заман, әфәндем. Ялгышып куюың да бар, Алла сакласын. Бүген ордым-бәрдем кычкырырга ярамый. Хәзерге көндә түрәләр турында да, зыялылар турында да, татар милләтенең узганы, киләчәге турында да дәшмәскә кирәк дип уйлыйм мин, әфәнделәр. Бигрәк тә урыс түрәләре хакында, дим. Замана аларныкы, күсәк аларда, гаскәр аларда, закон аларда. Без аларга ялварырга гына хокуклыбыз. Бәс, халыкка дин турында язарга. Диннән тыш мәгыйигәт мәсьәләләре, мәхәббәт, җир-су, табигать һәм кызганыч бәетләр бирергә була. Халык гәҗитә-журнал, китаптан бизмәсен. Укый торсын. Сәясәткә катыштырмыйк без халыкны. Надан калмасын өчен әнә шундый рисаләләр бирә торыйк без аларга. Милләтне-телне саклап калу — безем олуг максадымыз, әфәнделәр. Еллар узгач, җае чыккач, аннан соң мөмкинлек туса, хет патшаның үзе турында кәмит яз! Ә? Фатих Әмирхан елмайды, елмаюдан соң аның авызыннан: — Мантыйк бар, Тукай! — дигән сүз чыкты. — Бар! — диде Тукай. — Ләкин формаль мантыйк. — Дөрес сөйлисез, бай әфәнде! — диде Фатих. — Форсат чыккач кына патшага, стройга каршы хәтәр әсәрләр яза башларга, дисез инде. — Валлаһе әгъләм, дөрес аңлагансыз, әфәнделәр! — диде бай, шатлыгын яшерә алмыйча. Фатихның елмаюы юкка чыкты, ул: — Кем соң ул форсатны безгә әзерләп куяр, бай әфәнде? - диде. — Только без түгел! — диде Хисаметдин бай. — Без — татарлар эше түгел инкыйлаб. Әнә урыслар ясасын революция. Урыслар үз дәүләтләрендә, үзләре теләсә нишләсен. Без катышмыйк. — Урыс революция ясагач, революция сыртына атланып, шовинистларны кыйнап йөрикме? — диде Фатих. Тукай кыты-кыты көлә башлады. Хисаметдин бай башта аңламады. "Ни өчен көлә Тукай, моның ни кызыгы бар?" дип уйлады булса кирәк, ул аптырап бер Фатихка, бер Тукайга карап алды. — Күз алдына китерәм! — диде Тукай, тыела алмыйча. — Ат өстендә Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде милләт кылычы Зөлфикарны айкый... Бай әфәнде, сезгә моны берәр кеше өйрәттеме, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы? — Үзем, үзем, әфәндем. Журнал чыгарырга рөхсәтем дә бар. Тоткарлык юк, — диде Хисаметдин, куен кесәсеннән калын гына акча янчыгы чыгарды. Аркылы җеп белән бәйләнгән бер капны Тукайга сузып: — Сезгә, Тукаев әфәнде, аванс! — диде. Тукай көлүдән ютәлгә күчә бара иде, аның йөзе көлүдән түгел, авырту һәм ачудан чалшайды. Ул: — Вон моннан! — дип кычкырды. — Вон моннан, Мөхәммәтгали углы Сираев! Кунак аптырап-каушап тораташ булып калды, ул ни әйтергә белмәстән: — Нәрсә? — диде. — Чыгып китегез! — диде Тукай, ютәл аша. — Сез ни сөйлисез, Тукаев! — диде кунак. — Мин сезгә яхшылык белән, ә сез... сез... — Күземә күренмәгез, Сираев! — дип, Тукай котылгысыз ютәлгә дучар булды. Хисаметдин хәлне инде аңлап алган иде, ул, акчасын кесәсенә тыгып, таягын алды: — Мин сезне хәерчелектән йолып алмакчы булам... — дип, ул ишеккә таба атлады, әмма ишек катында кинәт борылды һәм, горур кыяфәт алып: — Аш белән атканга таш. Сез минем өстән бөһтан язып чыккан идегез теге вакытта. Анда да мин сезнең ул мальчишествогызны оныттым. Ярый, дидем, миннән булсын яхшылык. Мин сезне, Тукайны, халык өчен, киләчәк өчен, хөр милләт өчен саклап калырга теләгән идем. Хәзер аңладым: сездә иманның "и" хәрефе дә юк икән. Сез рәхимсез, миһербансыз, сез игелексез бер бәндә, тәрбиясез үскән бичара ятим икәнсез. Хак! Сезнең эчтә яман чир ята. Шул чир сезне усаллата. Мин, атаклы докторлар яллап, сезне тәрбия кылырмын, дип тә килгән идем. Сез үзегезнең вәкарьлегегез белән үзегезне үтерәсез! Чабаталы морза баласы Тукаев! Хушча калыгыз! Хисаметдин бай таягы белән ишекне ачып чыгып китте, ачык калган ишектән аның дөп-дөп атлап китеп барганы ишетелә иде. Бүлмәдә ютәл тавышы гына хөкем сөрә. Аспириннар кабайота, чәй эчкәли-эчкәли Тукай бераз тынычлана төште. Ул хәл алгач, Фатих үзалдына: — Сирай бай моны онытмаячак, — диде. — Мәңгегә ул сине гафу итмәячәк, Тукай. Син үзеңә бик зур дошман әзерләдең.. . Тукай дәшмәде. — Беләсеңме, Тукай, — диде Фатих. — Синең бер гүзәл вә мәһабәт гадәтең бар: көн туса, син үзеңә яңа бер дошман ясый беләсең. Моны туры Тукай гына эшли ала. — Ьәй, — диде Тукай, үкенүле бер тавыш белән. — Турылыгы корысын ул Тукайның. Кешенең чыраена бәреп әйтәм дә соңыннан үзем үкенеп йөрим. Дөресен әйттем, яхшы әйттем, әмма тупас әйттем. Ипләп кенә дә шул ук сүзне әйтеп була иде бит инде... Их!.. Тукай, кулын селтәп, өстеннән хатасын алып ташламакчы булды кебек: — Иә, ярар, узган эшкә салават. Шәп әйттем, кабат алай әйтмәм. Алар бит, хәерче, йолкыш Тукайны сатып алып була дип уйлый. Сатып алгач, үз мәнфәгатьләренә җигәргә уйлый... Тукай тагын калтырана, ютәлли башлады. — Карале, — диде ул. — Шул байга ачудан бөтен тәнем ут яна... Мәхмүт аны урынына яткызып, өстенә юрган япты. Тукайга хәзер җылылык һәм тынычлык кирәк иде. Ул йокыга киткәч, алар бүлмәдән чыкты. Шул көннән соң Тукайның хәле кискенләште. Ул еш ютәлли, ютәле озакка сузыла, йөткермәгәндә дә ни өчендер кәефе булмый. Аны борчымас өчен дуслары да сирәгрәк килә башлады. Тукай көннәр буе әнә шулай ятагында бөгәрләнеп ята бирде. Баштарак ул иптәшләренең килеп йөрүеннән канәгатьсез булса, хәзер аларны ник куып чыгарганына, нигә якты чырай күрсәтмәгәненә үкенеп туя алмый иде. Килсеннәр, керсеннәр, ичмасам, бүлмәдә җан иясе булыр. Аның теләге фәрештәнең "амин" дигәненә туры килде бугай, ишек шакыдылар. — Керегез! — диде Тукай. — Ишек ачык. — Йоклыйсыңмы, Тукай? — диде кергән кеше. — Кем ул? — дип, Тукай башын калкытты. — Ә-ә, синмени, базар пәйгамбәре! Ник йөрисең шәүлегәндәй тавыштынсыз? — Язмыш куып йөртә, Тукай, язмыш! — диде Шәүлә. Тукай Шәүлә кергәнгә сөенде кебек, сөйләшергә хет җан иясе бар. — Синең эш рәхәт, — диде Тукай, — уч төбенә карыйсың да тамак туйдырасың. Иртәгесе өчен кайгырмыйсың. Шәүлә кыты-кыты көлде: — Бичара Тукай, син шигырьләреңнән гайре берни дә аңламыйсың... Тукай сикереп торды да, Шәүләнең якасыннан алып: — С-син, карачкы! — дип кычкырды. — Әйтмә миңа "бичара" дип! Шәүлә курка калды: — Ярар, ярар, әйтмәм лә, һай Аллам, — диде. Тукай, Шәүләнең тыңлаучан булуын күреп, сүрелә төште, ул борын астыннан гына мыгырдана иде: — Бичара Тукай, ятим Тукай, мескен Тукай, фәкыйрь Тукай... Фәкыйрь түгел мин! — Ул янә тавышын күтәрә төште. — Әнә ал кирәк хәтле! Шагыйрь өстәлдәге бер уч акчаны таратып җибәрде, акчаларның берничәсе идәнгә очып төште. Шәүлә, кабаланакабалана, идәндәге акчаларны җыя башлады. — Ал тагын! — диде Тукай. — Печән базарындагы бөтен йолкышны сыйла. Кайдан алдың, дип сорасалар, үзем таптым, диген. Шәүлә идәннән алган акчаларның икесен үзендә калдырып, калганнарын өстәлгә, тегеләре янына куйды. — Юк, — диде ул, шушы эшен тәмам иткәннән соң, — күп акча кешене боза ул. Миңа шушысы да бик җиткән, әфәндем. Моңа әллә ничә тапкыр күрәзә карармын әле мин сиңа. Тукай әле һаман үз уйлары белән мәшгуль иде, ул: — Ятим түгел мин! Күп миллионлы халкы булган шагыйрь ятим буламыни? Бөтен Русиядә урыстан кала икенче милләт баласы. Идел буендагы егерме биш миллион мөселманы булган. Урта Азиядә, Себердә, Уралда, Кырымда тагын шулкадәр укучысы булган шагыйрь мескен буламыни? Алтын эчендә яши алам мин бу халкым белән. Ләкин аңа вакыт тар, Шәүлә. Халкым биргән байлыкта яшәргә минем хакым бар, базар әүлиясы! — дип, Тукай янә ятарга җыенды. Шәүлә, үзенә тигән акчаларны кесәсенә сала-сала: — Булды, ярар инде, — диде. — Бер сүзне өзми дә куймый да... Сузма инде... Якадан алдың бит инде, җитәр, кирәксә, артыма тибеп чыгар тагын. Чыннан да, Тукай хәерчегә артыграк бәйләнгәнен сизде: — Кичер, дускай, — диде ул, сабыр гына. — Кызган чакка эләктең. — Ташла! — диде Шәүлә. — Соңыннан гафу сорау сиңа килешми. Мин үпкәләмим. Үпкәли башласаң... Шәүлә Тукайга сиздермичә генә бүлмәне караштыргалап чыкты. — Иә, күрәзәче, — диде Тукай. — Бер-бер күрәзә кыл әле. Бу юлы ничек алдарсың икән? Шәүлә аның сүзләрен ишетмәгән кеби: — Монда Сәгыйть Рәми булган икән, аңлашылды... — диде, серле итеп. Тукай, сагаеп, билен турайтты: — Булды шул, каян белдең? — диде ул гаҗәпләнүен яшермичә. Шәүлә, шат тавыш белән: — Шуны да белмәгәч, күрәзәче булып йөрүең ни пычагыма кирәк! — диде. — Уһу, җылак милләтче Бикчура да булып киткән икән, — дип сөйләнә-сөйләнә, Шәүлә иснәнүен, тикшерүен дәвам итте. — Бикчура иртәрәк чыгып тайган булырга тиеш... Монда Фатих Әмирхан арбасы торган икән... Ә-ә, бай әфәнде Сираев та килдемени? Ул сиңа бик каты ачуланып чыгып киткән! Тукай балаларча шатланып көлә иде. Көлүе тагын ютәлгә күчте. Ютәле көчле булмады, Тукайның шатлыгы сүрелмәде. — Шайтан икәнсең син, Шәүлә, — диде ул, кул чәбәкләп. — Каян беләсең син боларны? Шәүлә бөкрәйгән килеш һаман нидер эзли иде. Тукай аның бу серле-сырлы кыланышын елмаеп күзәтә. — Мантыйк инде, мантыйк, дускай! — диде Шәүлә. — Дедуктив алым вә мантыйкый фикерләү, күзәтүчәнлек вә янә дә күңел сиземләве вә дәхи борынымның ис сизүе. Бу таяк балдагы Сирай байныкы төшеп калган... Бу таякны ул Париждан кайтарткан иде. Беркайчан да кыршытмаган таягыннан алтынсу балдак төшеп калырлык итеп суккач, монда зур бәхәс булган дип уйларга туры килә. Син аны куып чыгаргансың. Әмирханның монда булуы табигый. Ул синең янга көненә биш-алты тапкыр керә, чыга. Аның арбасы, гадәттә, менә шушында була. Чөнки идән тигез, арба тәгәрәп китми бу төштән. Җылак милләтче Бикчура һәр көн саен сиңа кереп чыга. Ул төрек тәмәкесе тарта. Ул булган җирдә шундый ис кала. Ул ис айлар буена бетми тора. Сәгыйть Рәми әфәнде бик борчулы булган. Әнә өстәлдәге кәгазьгә нидер сызгалаган, рәсем ясаган. Рәсемнең логикасы юк. Ул кешенең эчендә ниндидер бер кайгы булырга тиеш. Тукай, тагын кул чәбәкләп: — Син Шерлок Холмс, Шәүлә! — дип кычкырды. — Нигә син хәерче булып йөрисең? Эшлә син частный детектив булып. Син бөтен җинаятьләрне ачып бетерер идең. Шәүләне сагыш басты, ул: — Их, Тукай җаным, — диде. — Кайгым шул гына булса икән... Да, кстати, ә менә син нигә бу бүлмәдә яшисең, ә? Күселәр, тычканнар... Суык, бәдрәфе дә урамда. Яшә модерный номерларда. Тукайның өстенә тагын бер чиләк салкын су койдылар; ул тагын турсайды: — Яп авызыңны! — дип кычкырды. Шәүлә шундук аңа буйсынды: — Ябам, ябам! — диде, соңра тагын шелтәле рәвештә: — Шулай шул, Тукай, — диде. — Миңа да ирекле булып йөрүе кыйммәтрәк. Менә мин турысын әйтәм, иеме. Мин беркемнән дә курыкмыйм. Беркем дә миңа ачуланмый. Мин теләсә кемгә теләсә нәрсә әйтәм. Шул сүзләрне мин бай кеше буларак әйтсәм, дөнья тулы дошманым булыр иде. Хәерче сүзен чынга алмыйлар. Исерек адәм патшаны акырып сүгеп бара. Аңа берни дә юк. Ә менә син сүгеп кара патшаны! — Сиңа сүз табалмассың! — диде Тукай. Шәүлә кызыксынуын дәвам итә иде: — Тагын кемнәр булды монда? — диде Шәүлә. — Кем белә инде аларны, — диде Тукай. — Минем ишек ачык тора бит.^Кем кергәнен, кем чыкканын күрми дә калам кайчакларда. Иә көзгемне чәлдерәләр, йә кара савытымны алып чыгалар, денсезләр. — Байлыгың булса, бикләр идең әле бик, — диде Шәүлә. Тукай эчтән генә бу базар шәүлегәненә якынлык та тоя иде кебек. Сәер хәерче иде бу Шәүлә! — Чын исемең кем синең, Шәүлә? — диде Тукай дусларча. — Кем белә инде аны? — диде хәерче. — Базар хәерчеләренең үз исемнәре булмый, Тукай, ал арның кушаматлары гына була. — Шулай да, — диде Тукай. Тукайдан болай гына котылып булмасын Шәүлә аңлады һәм: — Ни әйтсәм дә ялган булыр, — диде. — Габделмән улы Фәррах Зөлфикаров дидем ни дә, Ильминский Иван Николаевич дидем ни... Тукай балаларча үпкәләде, кеше аннан чынлап сорый, ул ләкъләка сата. — Әйтмәсәң әйтмә! — дип, ул урынына ятты. Шәүлә, тавышын күтәрә төшеп: — Әйттем бит инде, сиңа ни кирәк тагын? — диде. Тукай янә сикереп торды да: — Син, малай, минем белән алай сөйләшмә. Минем ачуым яман! — дип кычкырды. Шәүлә бер дә исе китмичә генә әйтә куйды: — Ачуланганга селкенмим дә мин, Тукай. Якамнан алганыңа да үпкәләмим. Ул яканы күп умырдылар инде. Әле умырасылары күпме булыр. Артыма тибеп чыгарсаң да, ачу сакламам мин сиңа. — Нигә әле син гел үзеңне кыйнатырга гына йөрисең, ә? Синдә мазохизм авыруы бармы әллә? — Андый авыру юк! — диде Шәүлә дустанә. — Әмма шөһрәт ярату чире бар миндә. Тукай аягы тигән җир тәмугта янмас. Шуңа күрә, тәмугта янмасын дисәң, син мине кыйна, салып тапта. Әгәр дә син мине кара янмаган җиремне калдырмыйча таптасаң, мин бәхетлеләрнең бәхетлесе булыр идем. Син үлгәч... ә син әбизәтелне миннән алда үләчәксең... син үлгәч, мине очрашудан очрашуга гына йөртерләр иде... — Ни өчен? — диде Тукай. — Менә бу төшемә Тукай аягы тиде, Тукайның йодрыгы менә бу җиремә тиде, дип, мин халыкка артымны да, алдымны да күрсәтер идем. Тукай аягы тимәгән җире юк моның дип, мин үлгәч, гәүдәмне, катырып, музейга, мавзолейга куярлар иде. Тукай башта көлүен тыеп карады, чөнки көлү артыннан һәрвакыт ютәл килә, юк, эчке кытыклану куәтле иде, көлү тышка бәреп чыкты, Тукай урынында ауный-ауный көләргә тотынды. Ул көлү арасында: — Тилергән Шәүлә! — диде. — Әгәр дә киресе булса? Тукайны эттән алып, эткә салып сүгә башласалар? — Исең киткән! — диде Шәүлә. — Аннан миңа ни зыян? Миңа барыбер почет булачак... Менә бу кешене кабахәт Тукай кыйнаган, измәсен изгән бичараның, дип, тагын мине халыкка күрсәтеп йөртерләр иде. Бусы Тукайны тагын да катырак кытыклый иде, Тукай инде буылып, сызгыру тавышлары чыгарып, эче катып көлә: — Җитте, Шәүлә! — диде ул көчкә-көчкә. — Үтерәсең син мине. Миңа бит көләргә ярамый. Шәүлә шаян халәттән кинәт җитдигә әйләнде: — Ярамый? Ярый! Үзең көләсең, Тукай, каһкаһә белән көләсең. Әллә ниләр бастырып, кемнәрдәндер көләсең. Сатира! Ьөҗү, имеш. Шул сатираң, шул һөҗүең синең башыңа җитәчәк тә. Белеп тор. Җүләр балык син, Габдуллаҗан. Печән Базары корольләре белән нигә кирәк сатулашу? Печән Базарын мин беләм, син түгел. Печән Базарының аның үз жандармериясе, үз шымчылары, үз палачлары бар. Тели икән, Печән Базары сине кыптылый, бетте-китте. Нигә кирәк сиңа муллалар, Дума депутатлары белән алышу? Мулла булса да, милләтче булса да, алар сине полковник Старосветовка сатарга бишкуллап риза. Тукайны тончыктырырга дигәндә, милләтче белән шовинист җан дус була. Тын кал! Дәшмә, Тукай! Янә дә килеп, нигә кирәк булды сиңа властьларга күсәк күтәрү? Хәкимең булса ишәк, килмешәк! Татарга һәрвакыт ишәк белән килмешәк түрә булачак. Оек кебек кайтарылып чыкса да татар үзенә үзе хуҗа була алмаячак. Губернаторга барып җитмәс дип уйлама син. Барысы да барып җитә тора. Губернаторың әнә татарча өйрәнеп ята. Татар халкының теленә гашыйк булганнан түгел, татар халкының азатлыкка омтыла торган идеяләрен буар өчен өйрәнә ул татар телен, ышанмый үзенең шымчыларына. Оригиналдан укырга тели Тукайны, кабахәт. Болытлар куера, Тукай. Болыт кына түгел, зур-зур ике кара болыт. Үзеңнең кандашларың, милләтчеләр синең өстә ясин чыгарга җыена. Икенче кап-кара болыт — Судебная палата прокуроры ягыннан. Тукай сәер халәттә иде. Ул аптыраган, йөдәгән, шүрләгән, шикләнгән һәм базар хәерчесе Шәүләнең гаҗәеп мәгълүматлы, акыллы икәнен күреп, ни уйларга белми, ни әйтергә белми иде. Ул, бары тик сак кына: — Ә син каян беләсең әле мондый тәфсилле нечкәлекләрне? — диде. Шәүлә дә кинәт шәлперәйде, үз хәленә, хәерче хәленә кайтты. — Мин күрәзәче, күзәтүче, Тукай, — диде. — Мин Печән Базары шымчыларын яхттгы беләм... Тукаевны Уголовное Изложениенең биш статьясының сигез параграфы буенча җавапка тартырга... Тукайның эченә шом иңде һәм ул күрәзәчедән котылырга кирәк икәнен күңеле белән сизеп алды. — Җитте! — дип кычкырды Тукай. — Яп авызыңны! Дәшмә! — Дәшмим! — диде Шәүлә. — Ләкин мин сине зинһарлап сорыйм, тынып кал, беразга гына дәшмә, Тукайҗан! Алла хакы өчен, син дәшмә! — Тынмасам? — диде Тукай. Шәүлә, шактый тәэсирле итеп: — Тынмасаң, юллары күп аның, Тукайҗан,диде. — Йә татар милләтчеләре кыптысыннан узарсың. Йә урыс шовинистлары харап итәр үзеңне, һич югында сине үтерә торган гайбәт таратачаклар. — Гайбәтләр күп булды инде, түзәрбез анысына. Тукай эчә, Тукай фәкыйрь, Тукай сукыр... — Монысы каршында алары чүп кенә... — Нинди гайбәт таратырга мөмкин инде?! Бөтен булган-булмаганнарымны чәйнәп бетерделәр бит инде... Димәк, син беләсең? Әйт, Шәүлә! — Әйтмим! — Әйт! Тукай, сикереп торып, Шәүләнең якасыннан алды. — Буам, әйт, хәерче! — дип ачынып кычкырды Тукай. — Әйтәсеңме, юкмы? Шәүлә, көчкә генә Тукай кулыннан ычкынып: — Әйтәм, — диде, ул алак-ялак карангалап алды да ярым пышылдап сөйли башлады: — Тегенди авыруы бар икән, шуңа күрә өйләнә алмыйча йөри икән, диләр... Тукай, агарынып, ачуыннан буылыр дәрәҗәдә: — Кабахәт! Юга-ал! — дип кычкырды. — Бу сүз таралмаган әле, мин аны тараттырмаячакмын, Тукай! — диде дә Шәүлә ишеккә ыргылды. — Кит, карачкы! — дип, Тукай аның артыннан калай кружкасын томырды. Шәүлә чыгып китте, кружка ачык ишек авызыннан коридорга очып чыкты, калай тавышы бөтен катны уятты. Шулчак ишектә Фатих Әмирхан пәйда булды. Мәхмүт арбаны тиз генә бүлмәгә этеп кертте дә, кружканы эзләп табып, ишекне япты. — Нигә кычкырышасыз? — диде Фатих Әмирхан. — Йолкыш, базар каргасы! — диде Тукай. — Берәр нәрсәне чәлдергәнме әллә? — Чәлдерүен чәлдермәгән, әмма теле кеше үтертер, валлаһи. Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарәләде, тегесе кулындагы кәгазьне Тукайга сузды. — Сиңа телеграмма бар, — диде Фатих. Тукай Мәхмүт кулыннан телеграмманы алып укый башлады : "Тукай, кичер, саубуллаша да, бәхилләшә дә алмадым. Минем арттан кузәтучеләр куп иде. Ни булса да мине ярлыка. Сагышлы дустың Сәгыйть". Тукай телеграмманы кат-кат укыды, аннан соң Фатих Әмирханга багып: — Нәрсә бу, Фатих? — диде. — Казаннан китте ул, — диде Фатих. Тукай әле күптән түгел генә Сәгыйть Рәми белән булган сөйләшүе-күрешүен искә төшерде булса кирәк, тирән уйга калды. — Кинәт кенә... Серле генә... — диде Тукай үзалдына. — Син белмисеңмени, Габдуллаҗан? — диде Фатих. Тукай, үпкә катыш-ачу белән: — Юк, белмим. Мин бернәрсә дә белмим. Сез генә беләсез, миңа әйтмисез! — диде. — Сине сатмас өчен качты ул Казаннан! — диде Фатих. — Ничек, кемгә сатмас өчен? — Сагышлы Сәгыйть охранка агенты иде... Фатих Әмирхан бу сүзләрне бәрәңге ашау, чәй эчү кебек гап-гади нәрсәләр турында сөйләгән шикелле итеп әйтте. Тукай ялт итеп аңа карады, Фатих йөзендә шаяру билгеләре күренми иде. — Фатих! — дип кычкырды Тукай. — Уйный торган сүз түгел. Фатих үтә тыныч иде: — Мин уйнамыйм, яшьтәш! — диде Фатих. — Ул охранка белән бәйләнештә иде. "Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Сак бул син аннан, Бикчурадан", — дигән иде Сәгыйть. — Бу бит баттгка. сыймый, Фатих! Ничек! Ни өчен? — дип ачыргаланды Тукай. — Китереп кыссалар сыя ул, дустым, — диде Фатих. — Охранканың җәзалау, куркыту, шантажлау ысулларын белмисең шул син, Тукай. — Аның охранкада икәнен син белә идеңме? — диде Тукай. — Белә идем. — Миннән яшереп, монда әллә ниләр эшләнә, бары тик мин генә белмим! Тукай, телеграмманы өстәлгә ташлап, Фатихка аркасы белән борылды. — Үпкәләмә, дустым! — диде Фатих, аклангандай. — Иң якын дустыңа да бар белгәнеңне сөйләп булмый торган замана бу. — Рәми монда ни сөйләнсә, шуны җиткереп торганмы? — Юк! Озак тарткалашты ул, китереп кыскач, әнә качты. Тукайны сатмас өчен, вөҗданын пычратмас өчен барыбыздан да качты. Охранкага шул кирәк тә иде. Әләкләп торса да ал арга файда, качса да аларга тынычлык. Олы бер шагыйрьсез калган Казанда охранкага эш кими. — Коточкыч Казан! — диде Тукай. — Нинди мәмләкәттә яшибез соң без? Дус дусны сата. Татар башын татар ашый. Икесе дә тынып калды. Мәхмүт кенә битараф рәвештә рәсемле китап актарып утыра. Тукай, ике учы белән йөзен каплап, терсәкләрен өстәлгә терәп, нидер уйлый. Фатих Әмирхан сул кулындагы йөзеген бертуктаусыз бөтерә, йөзек кашындагы асылташны беренче күргәндәй тикшерә, өйрәнә иде. Ул Тукайга нидер әйтергә җыена иде, ләкин Тукайның шушындый уйчан, хәсрәтле халәтен күреп, ашыкмый, форсат көтә. Ниһаять, ул тәвәккәлләргә булды. — Икенче яңалык... — диде дә, Тукайга карамыйча гына: — Исхак Бикчура... асылынган, — дип өстәде. Тукай әле Сәгыйть Рәми турындагы уйларыннан аерылмаган иде, күрәсең. — Ни дидең? — дип сорады. — Бикчура асылынып үлгән, — дип кабатлады Фатих. — Әнә язуы. Мәхмүт куен кесәсеннән бер язу чыгарып, Тукайга бирде. Тукай аңсыз хәрәкәт илә язуны алды, аның күз аллары томанланды, ахрысы, ул Мәхмүткә язуны сузып: — Укып бир әле, энем, күзем күрми, — диде. Мәхмүт язуны алды, ләкин язуга карамыйча гына: — Үзегезгә булсын дөньягыз! — диде. Тукай, ике күзен учы белән каплап, мендәргә ауды. Җылавы идеме шагыйрьнең, әллә күз авыртуын басар өчен шулай капландымы, ул, ачынып: — Исхак җаным! — диде. — Әле күптән түгел генә монда булды. Шушы сүзләрне миңа әйтте. Мин аны усал шаяру буларак кабул иттем. Нигә? Ни өчен? Бер аңа гына түгел, тормыш барыбызга да авыр. — Тормыш авырлыгыннан асылынмыйлар, — диде Фатих, басынкы усал тавыш белән. — Ике аягы, ике кулы, ике күзе булмаганнар да тормышка ябышып ята. Вөҗданы саф булмаган, димәк. Тукай, мендәрдән калкып, күзенә сөлгесен каплады. — Сәгыйть әйтте бит, биш-ун тапкыр әйтте, сак бул син аннан, диде. Димәк, алар бергә эшләгән?.. Менә сиңа ике югалту... Сәгыйть белән Исхак ни өчен жандармериягә ялланган? Аңлый алмыйм! — Ялланмаган! — диде Фатих. — Яллатылган... Ялланырга теләмәгәннәрнең язмышы белән таныштыргач, әллә кемнәр яллана, яшьтәш дустым... Поезд астына кергән, мәрхүм. Исерек килеш катып үлгән, бичара. Печән Базары рәтчеләре кыпты белән чаппахлаганнар... Андый алымнар мең төрле, дус. Инквизиция һаман яши, инквизиция һаман чәчәк ата... Тукай сөлгесен карават башына элеп куйды, ике кулы ике тез арасында ихтыярсыз кала бирде. — Сагышлы шагыйрь, — диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй әкрен тавыш илә. — Кеше ышанмаслык эшләр бит бу... Бичара Бикчура... бүрек ташлап бүредән котылып калырга уйлаган... Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга, Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга; Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде! Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга! Димәк, Исхак Бикчура намуссыз кеше булмаган. Намуссыз булса, охранка акчасына рәхәтләнеп дуслар сатып яшәгән булыр иде. Бәхиллә безне, Исхак. Икейөзле булып яшәүдән котылгансың. Исхак Бикчураны җирләргә Тукай да барды. Исән чакта Исхакның Тукай артыннан, тагын әллә кемнәр артыннан шымчы итеп ялланганын белүчеләр аптырады, Тукай нишләп йөри монда, янәсе. Исхакның җәсәден гүргә иңдерергә ул да сикереп төшмәкче иде, җиңелчә генә хәрәкәт белән аны бу теләгеннән туктаттылар. Кабергә Габдерахман Мөрсәлим сикереп төште. Җеназачылар таралып беткәч тә, Тукай зираттан чыкмады. Ул, ялгыз калырга теләп, ыгы-зыгы вакытында тын гына читкә китте. Максатсыз гына каберләр арасында уйланып йөрде, әйтерсең лә ул үзенә урын сайлый иде. Шулай байтак йөргәннән соң, ул кайтыр якка борылды, зират капкасы төбендәге теләнчеләр, кулларын сузып, аннан хәер эстиләр. Ул, кесәсендәге бар акчасын теләнчеләргә өләшеп бетергәч, кызурак атлап китте. Хәерчеләр сугыша-талаша артта калды, ләкин араларыннан берсе Тукай артыннан иярде. Тукайның акчасы беткән иде, ул адымын тизләтте, ләкин хәерче дә тизрәк атлый башлады. Бөкре йолкыш аны тиз куып җитте дә: — Мияү! — диде. Тукай бу сәер тавышка борылып караган иде, Шәүләне танып алды. — Прс, хайван! — дип кычкырды Тукай. — Сиңа клоун буласы гына калган, Шәүлә. Кырык кыяфәткә керә беләсең. — Мин актер! — диде Шәүлә, турая төшеп. — Мин — гений перевоплощения. Сәхнәдә әверелеш даһие мин. Алар янәшә атлап китте. Тукай бераз алдарак, Шәүләнең яннан теркелдәп баруы читтән караган кешегә хуҗасы артыннан ияргән эт кебек күренгән булыр иде. — Син зерә укымагансың, Шәүлә, — диде Тукай. — Синнән менә дигән театр белгече чыгар иде. "Актерское перевоплощение" гыйбарәсен ничек матур тәрҗемә иткәнсең. Актерның сәхнәдәге әверелеше. Бәлки, алмашынуыдыр? — Алмашынуның бангка. мәгънәсе бар, әфәндем, акылдан язу. — Ә "герой любовник"ны ничек әйтер идең? — Мәхәббәт каһарманы! — Дөрес бит, әй! — диде Тукай, көлә-көлә. — Ә героиня? — Мәхәббәт гүзәле! — диде Шәүлә. — Афәрин! — диде Тукай. — Дөрес бит. Безнең театр тәнкыйтьчеләре "әсәрнең төп герое, героинясы" дип авыз суы корыталар. — Наданнар! — диде Шәүлә, һаман теркелди-теркелди. — Әйттем исә кайттым, әверелеш сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел булып тора ул. Сине дә зур әверелешләр көтә, Тукайҗан. Кайгы көтә сине, шагыйрь. Тукай туктады. Шәүләнең иңбашыннан умырып тотты да: — Нинди кайгы? — дип сорады. Шәүлә, бер дә исе китмичә генә: — Беренчесе соңгысы түгел, кайгырма! — диде. Тукай Шәүләне каты итеп үзеннән этеп җибәрде дә: — Бәгырьсез син, Шәүлә! — диде. — Кешегә кайгы килүен каркылдыйсың. Шәүлә янә Тукайга елышты, кесәсеннән бер төргәк гәҗитә чыгарды. — Минем эштә бәгырь комачаулый гына ул, Тукай, — дип, ачып бөкләнгән бер гәҗитәне дәшмичә генә Тукай күзләренә якын китерде. Тукай гәҗитәдәге таныш рәсемне күреп туктады, гәҗитәне тартып алды, укый башлады. Уку дәвамында ул агарды, хәле китте, артка таба чигә башлады. — Тукай! — дип кычкырды Шәүлә. — Тукай, сиңа ни булды? Шәүлә Тукайны култыклап алды да якындагы калку җиргә утыртты. — Кабахәт син, хәерче! — диде Тукай. — Кабахәт, кабахәт, килешәм! — диде Шәүлә. — Тик син егылма гына. Тукай, бераз хәл җыйгач, тагын гәҗитәгә бакты, бераз укып карады. — Хөсәен Ямаш вафат! — дип ыңгырашты. — Хөрмәтле Хөсәен дустыбыз үлгән... Ничек үлгән? Ни өчен? Тукай гәҗитәне тәфсилләп укыр дәрәҗәдә түгел иде, Шәүлә ипләп кенә аның кулыннан гәҗитәне алып, салмак кына укый башлады: "... мәшһүр революционер Хөсәен Ямашев әфәнде вафат итте. Хөсәен Ямашевның гаять серле һәм шикле шартларда вафат итүен гәҗитә идарәсе әгъзалары бәян итә. Үләргә ике минут кала мәрхүм почмактагы лавкадан бер стакан җимеш суы эчкәнлеген әйткән. Бу шикле эшне тикшерү өчен докторлар китертелде һәм җимеш суы сатучы янына тикшерүчеләр озатылды..." Тукай инде Шәүләне тыңламый иде. Бетә, кырыла татар зыялылары. Күз алдында ничә кеше китте. Берсе дә үз үлеме белән түгел. Хәзер кемгә чират? Тукайгамы? Фатихкамы? Боҗра кысыла, тарая. Канатларын җәя ике башлы каракош. Сәер үлемнәр, сәер җинаятьләр берлә тулган Казан. — Беләм мин аны, — диде Шәүлә. — Ул революционер иде. — Уйларыма кермә, Шәүлә! — диде Тукай. — Үлгән артыннан үлеп булмый, дим... Бүген син бар, иртәгә юк... Каркылдама карачкы дип кычкырмакчы булган иде дә, Тукай кинәт ютәлли башлады. Ютәл аша ул: — Күземнән югал! Эттән туган дуңгыз баласы, син яман хәбәр белән генә йөрисең, кит! — диде. Ләкин әрсез хәерче китмәде. Киресенчә, ул Тукайның ике култык астыннан тотып торгызды да: — Әйдә, өйгә кайтабыз, монда салкын, җил, — диде. Әле генә Шәүләгә нәфрәтле булган Тукайның аңа буйсынмыйча хәле юк иде. Алар икәүләп әкрен генә шәһәргә таба кузгалдылар. "Эттән күбәйде дошманнар... Нишли алар? Нишли халык? Халык упкынга бара, саф гакылларга богау салалар кабахәтләр. Күпме калгандыр гомер? Шул мизгелләрне тулысы белән файдаланып калыйм дисәң, төрле яклап изәләр. Кая барыйм? Нинди мохит бу? Кайда шат-тәбәссемле хәят? Авыр уйлар сытты гакылымны. Агуланган тәнем җир куенына тарта. Артыма борылып карасам, сызланам. Юк майтарган эшем. Алга карыймын да үксеп җылыйм. Бетте көчем..." Зират дымлылыгымы, җәяү кайткандагы салкын җилме, әллә бер-бер артлы ишелеп төшкән кайгылармы аны изде, Тукай, тәмам хасталанып, ятакка ятты. Бер атна, өзлексез ютәлләп, ашамый-эчми, саф һава күрми бүлмәдә аунаганнан соң, ул әкренләп торып йөри башлады. Бераз рәтләнде. Шул көннәрнең берсендә аның бүлмәсенә Зәйтүнә туташ килде. Тукай эчтән генә бер сөенде, бер көенде. Бердән, Зәйтүнәне күрү бәхет булса, икенчедән, шушы зәгыйфь кыяфәттә кызлар алдында утыру читен хәл иде. Туташ бүген аеруча гүзәл иде. Ул матур итеп киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан. "Гаҗәп, — дип уйлады Тукай, — кыш азагында бу тере чәчәкләрне кайдан ала икән бу туташ". — Минем сөенчем бар! — диде туташ, Тукай каршына утыргач. — Сөенчем шул, соңгы вакытта матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер яктан, куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче якта, мәхәббәт лирикагыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә. Тукай тарсыну кыяфәтендә иде, ул, теләр-теләмәс кенә, сүзгә кушылды: — Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый. — Сез андыйларга игътибар итмәгез! — диде туташ. — Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз икән — үкенмәгез. Кәефегез юкка шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам... Туташ туктады. Тукай дәшми. Сөйләшергә яңа тема кирәк иде. — Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам, — диде туташ. — Борчылмагыз, минем ал ардан яшерен серем юк. Ал ардан сер чыкмый. Беләсезме, җәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар. Зәйтүнә туташ яңгыратып көлә башлады. Тукай да елмая иде. Нинди самимилек. Хәтта сабыйлык дияргә була. Бу сафлыкка карап сөенмәү мөмкин түгелдер ул. Тукайның кәефе күтәрелә башлаганын күреп, туташ тагын да җанлана төште, ул ак чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадап куйды. — Матур! — диде туташ. — Сезгә килешә. Тукай да савыттан зәңгәр чәчәк алып, туташның түш якасына беркетте. — Кайгыларымны таратучы зәңгәрсу чәчәк! — диде Тукай, ләкин ул инде тагын сагыш эченә чумган иде. — Чәчәк үзенең көче җиткән вак кайгыларны гына тарата ала. Кичерегез, туташ. Тукайның кәефе киткәнен күреп, туташ хафага төште: — Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде, — диде туташ. — Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән! Тукай эчтә ниндидер олы карар кабул итте кебек, ул, савыттагы чәчәкләргә карап, сүз башлады. — Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк итәрмен дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде... Туташ! — Тукай кинәт аягүрә калыкты, гадәтендә булмаганча, туташның күзләренә туры карап, кычкырыр дәрәҗәдә көчле тавыш белән: — Туташ... зинһар... безнең танышлыкны онытыгыз! — диде. Туташ тораташ булды. Ул бераздан: — Мин һичнәрсә аңламадым, Тукай әфәнде! — диде. Тукай, сабырлана төшеп: — Кичерегез дорфалыгымны, зинһар, — диде. — Миңа рәнҗемәгез. Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын! Туташ әле һаман Тукайның тел төбен аңламый иде. — Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Җаеккамы? — диде. — Ераграк, туташ! —диде Тукай. — Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә язармын. Бу аңламау яки аңламаганга салышу Тукайның ачуын чыгарды, ул турыдан-туры әйтте. — Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! — диде. Ниһаять, Зәйтүнә туташ башына барып җитте, ул чарасыз калып башын иде һәм, салмак кына: — Е[и-нәрсә үзгәрде шушы арада? — диде. — Без икебез бер җан кебек идек бугай... Тукай инде авызлыкны тешләгән, аны туктатыр көч бу бүлмәдә юк иде. — Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай тоелган гына. Ялган романтика! Без икебез ике кеше, ике аерым җан. Юллар аеры безнең, юллар... Туташ, аягүрә басып, кинәт каты тавыш белән: — Ышанмыйм! — диде. — Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган! Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр... Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса, ни сәбәп?.. Туташ кызганнан-кыза бара иде, ул инде әдәп-итагать сакларга тырышмый, ул үзенең мәхәббәте өчен соң мәртәбә көрәшкә атылды. — Беләм, Тукай, — диде ул, яшьләрен чак-чак тыеп. — Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә күрә мин сезне сөямен! Тукай үкереп җылардай, шашып көләрдәй сәер халәттә иде, тагын бер-ике сүз әйтсә, Тукай туташның аягына егылачак һәм икесе дә харап булачак. Тукай кинәт, аягүрә басып, каты тавыш белән: — Мин сезне сөймим! — дип кычкырды. Мең көзге ватылгандай, дөньясы чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә килде дә бүлмәдә табигый булмаган тынлык урнашты. Тукай, кычкыруы өчен гафу үтенгәндәй, сабыр тавыш белән әйтте: — Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ, — диде. Туташ та инде сабыр иде. — Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — диде ул. Шулай диде дә туташ тәвәккәл атлап чыгып китте. Тукай, ул киткәч тә, байтак кына хәрәкәтсез утырды. Аннан соң өстеннән олы йөк төшкәндәй әйтте: — Хуш, бәгырем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! — диде. — Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әл-аман, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг! Ул мендәренә капланды, аның арык җилкәсе җиңелчә генә калтырана иде: ютәллиме Тукай, әллә җылыймы? Фатих Әмирхан Зәйтүнә туташның Тукай бүлмәсендә икәнен белә иде. Ул ике яшь йөрәкнең бергә кушылуын бөтен җаны-тәне белән тели, Аллаһка ялвара иде. Туташ белән Тукай сөйләшеп бетергәнче, Кабан күле буйлый әйләнеп кайтырга булды. Мәхмүт арбаны коридорга алып чыкты, инде киттек дигәндә генә, Тукай бүлмәсенең ишеге ачылып китте, аннан Зәйтүнә туташ килеп чыкты, кеше күзенә күренмәскә тырышып, битен кечкенә сумкасы белән каплап, туташ йөгерердәй булып, тиз атлап беренче катка төшеп китте. Фатих Әмирхан аның белән исәнләшергә дә, туктатып сораштырырга да өлгермәде. Мәхмүт аңлады, арбаны урамга түгел, Тукай бүлмәсенә таба этәргә кирәк иде. — Тукай, бу ни эшең? — диде Фатих, бүлмәгә кереп җитмәстән. — Туташ тыела алмыйча җылый-җылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнҗеттең? Фатихның бу эшкә килеп катышуын Тукай өнәп бетермәде, ул, канәгатьсезлеген яшермичә: — Синме булдың адвокат! — диде. — Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән! — Тукай әфәнде! — дип кычкырды Фатих Әмирхан. — Минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга? Нигә җылый кыз бала? Аның ни гаебе бар? — Мин җыламыйммы, Фатих! — диде Тукай. — Күр! Мин аннан да катырак җылыйм лабаса. Минем күз яшьләрем аныкыннан мең кәррә әчерәк. Булды, икесе дә бер-берсенә кычкырды. Җитте. Инде сабырланырга вакыт. Фатих Әмирхан, киеренкелекне киметер өчен, Тукайга якынрак килде. — Ни өчен ачуланыштыгыз? — диде. — Хәер, татуланышырсыз әле. Тукай да үзен бераз гаепле саный иде Фатих каршында. Ул сабыр гына әйтте: — Без ачуланышмадык, Фатих, — диде. — Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә... — Тукай уң күзенә уч төбе белән сугып алды. — ...печать проклятья! Ул — назик хисләр иясе. Ул — нәфислек алиһәсе. Мин — чир баскан, шик баскан бер буйдак. Фатих Әмирхан дустының холкын бик яхшы белә иде. Юкка кимсетә Тукай үзен. Ул беркемнән дә ким түгел. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең барысыннан да югары кеше. Аның бу сүзләре хәйлә генә булырга тиеш. Туташ белән ара өзүнең башка бер җитди сәбәбе булырга тиеш. Аның уйларына җавап шикелле Тукай сүзләре ишетелде: — Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, ул газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем. Чынлыкта Зәйтүнә туташ өчен Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк иде. Туташ Тукай белән бәхетсез булуны бәхет саный иде кебек. — Кире кайтарыйммы? — диде Фатих, арбасын ишеккә таба борып. Тукай, кискен рәвештә: — Юк! — диде. — Юк, уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу җеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен. Бәгырем киселгәндә, мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп зың-ң-ң итте. Их, Фатих дустым, шушы сөюем мине бәхетле итә дә әнә шул өзелгән кылның сызылып-сызылып зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез! — Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр? — диде Фатих Әмирхан. — Бүген генә, хәзер генә аңладым, — диде Тукай. — ...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен... Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Черт белә! Өйләнерсең — бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы, Фатих! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым. — Хәйләкәр Тукай! — диде Фатих, юри бармак янап. — Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин бөл арның барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер. — Әйттермә, Фатих! — диде Тукай, кискен рәвештә. — Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми! — Тукай! — диде Фатих, ачынып. — Син... — Дәшмә! — диде Тукай, аны бүлдерде. — Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм! Фатих Әмирхан кыйнап ташланган кебек иде. Ул инде чарасыз. Тукай ике сөйләшмәячәк. Чыгып китү хәерлерәк булачак иде. Алар артыннан ишек ябылгач, Тукай арлыбирле йөренеп алды да чәчәкләргә карап: — Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш! — диде. — Тукайга әверелә барган саен йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан берәү булырмы? Үз мәхәббәтен табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөекле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә! Зәйтүнә туташ белән соңгы сөйләшү вә аның сагышлы нәтиҗәсе Тукайны бөкте. Ул инде хаста рәвешен ала бара иде. Әнә шулай авырып яткан көннәрнең берендә аның бүлмәсенә тагын Шәүлә килеп керде. Аны күрүгә, Тукай ризасызлык илә кычкырды: — Мин өйдә юк! Мин авырыйм! Йөрмә монда, карачкы Шәүлә! — диде. Ләкин Шәүлә аның кууына исе китмәде, ул бүген бөтенләй башкача кыяфәттә иде, бөкрелеге дә әллә кая киткән, йөреше дә городовойныкы кебек иде. — Монысында без синнән сорап тормаска булдык, Тукаев әфәнде! — диде Шәүлә, түргә уза-уза. — Кем инде ул "сез"? Николай патшамы? — диде Тукай. — Без! — диде горур хәерче. — Николай патша булмасак та, жандармерия идарәсенең өченче бүлеге әһелләре! Шулчак бүлмә эчендә могҗиза булып алды. Шәүлә үз өстендәге сәләмәләрен салып ыргытты. Элеккеге йолкыштан мәһабәт бер кешегә әверелде. Тукай, циркта утыручы тамашачы кебек, авызын ачып карап тора иде. Ул әле һаман Шәүләнең бу әверелешен аның бер кәмите генә дип уйлый иде, ахрысы. — Чираттагы әверелешеңме, күрәзәче Шәүлә? — диде хуҗа. — Юк! — диде кәттә кыяфәтле ир. — Чираттагы эшемнең ахыргы нәтиҗәсе, Тукаев әфәнде. Күрәсез ки, мин үз эшемне шактый оста башкарам. Бу операциягә нокта куярга вакыт җитте! Ул Тукай йөзенә ниндидер бер катыргы төртте. Тукай барысын да аңлады. — Аһ, шулаймыни? — диде ул. — Җылан тек җылан... Тукай көлә башлады. — Рәхмәт, әфәндем, — диде кунак. — Бу миңа бик зур комплимент. Мәдхия! Тукайга көлүдән башка чара калмаган иде. Ул һаман елмаеп Шәүләгә карап тора, үзе сөйләнә: — Хәшәрәт! Казы белән сыйладым бит мин бу хәерчене, кызганып. Күрәзә караган саен берәр сум көмеш бирдем бит шул сатлыкҗанга. Шәүлә бу сүзләргә җавап бирмәде. — Беләсеңме, — диде ул. — Барыбер мин сине яратам, Тукай. Сүксәң дә, типкәләсәң дә яратам. — Сөя-сөя суясың, ярата-ярата таркатасың, юха җылан, — диде Тукай. Шәүлә Парижларда гына тектерелә торган костюм кигән, ап-ак крахмал якадан, кыйммәтле ефәк муенчак бәйләгән, ике кулында ике балдак елкылдый, кулында нәзек, затлы таяк уйный. Оста уйната ул таягын, ике бармагы белән өзлексез әйләндереп тора ала. Әйтерсең лә ул Тукай алдында цирк номерлары күрсәтергә килгән. Осталыкларын күрсәткәннән соң, ул назлы тавыш белән Тукайга эндәште: — Син, Тукай, бик тә сихерле кеше бит, — диде. — Синең артыңнан шымчылык итәргә алынган агент үзеңне ярата башлый. Синең өстән язарга теләми, сине яклый башлый. Сагышлы Сәгыйть Рәми качты. Бикчура асылынды. Полковник Жуховицкийдан миңа боерык булса да, мин сиңа кагылмадым. Мин сине харап итәр урында саклап йөрдем. Әйе, әйе, мин булмасам, сине әллә кайчан бетерәләр иде. Үзегезнекеләр үк. Яңа бистә, Печән Базары әһелләре сине мең тапкыр үтерә иде. Мин ал арның юлын кисә бардым. Тукайга кагылсагыз, бөтенегезне кырып бетерәм, дидем. Кагылмадылар. — Рәхмәт инде! — диде Тукай мыскыллы елмаеп. — Үзең үтерер өчен башкалардан саклап калганыңа күрә мең шөкер. Хезмәтең өчен әнә, өстәлдә сынык казы белән илле тиен бакыр бар, ал! Шәүлә рәхәт көлә башлады. — Тукай һаман Тукай булып кала! — диде чакырылмаган кунак. — Хәзер сәбәбен әйт инде, Шәүлә! — диде Тукай. — Тукай — мәшһүр, Тукайга тартылалар! — диде Шәүлә. — Тукай миңа җим буларак кирәк иде. Алдавыч җим ул Тукай. Государственный преступник Хөсәен Ямашевны розыск ничә еллар тота алмады. Ә мин тоттым. Әһә, мин әйтәм, бу хәйләкәр төлке Хөсәен Ямашев Тукай дигән җимгә килми калмас, һәм хак, чиертте Ямаш Тукай дигән җимгә. Килде Хөсәен Тукайга һәм тотылды... Авыр туфрагы җиңел булсын. Менә ни өчен мин Тукайны җаным кебек сакладым. — Революцияне буучы палач син! — диде Тукай, нәфрәт илә. Ләкин Шәүләнең ачуын чыгарып булмый иде. Ул елмая-көлә сүзен алга сөрде: — Ялгышма, Тукай! — диде ул, усал елмаю аша. — Чын революцияне яклаучы мин. Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш-ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында акыллылары үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Баралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Барабыз да барабыз, кая барабыз соң без, дип сораганнарны әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Зыялылар бетә, аек фикерлеләр атыла, игиклеләрне асалар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак, һәр палач, гөнаһсыз башны чапканда, бисмилла урынына, "Яшәсен революция!" дип акырачак. Менә нәрсә ул революция. Ямашев Хөсәен хыялланган революция ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр дә Ямашлар җиңә калса, Русияне "грядущий хам" — тупаслык, әдәпсезлек басачак. Русия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукайҗан. Әнә шундыйлар, Ямашлар, Лениннар Русия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәйләре дип, бөтен көчемне, талантымны җигеп көрәшәм. — Революция җиңсә, революцияне буып торучы Шәүлә ни кылыр икән? — диде Тукай. — Сабый син, валлаһи, — диде Шәүлә. — һәр хөкүмәткә өченче отделение кирәк булачак. Любой власть алмашыначак, без алмашынмабыз. Без яңа властька да хезмәт итә алабыз бит. Без, Тукай әфәндем, принципсызлыкны принцип итеп алган бәндәләр. Даһиларны даһи иткән — без. Без булмасак, сезнең кадер булмас иде... Тукай үз гомерендә сафсата сатучыларны күп күрде, ләкин әле кабахәтлекне бөеклек дип, һәр караны ак дип әйтүчеләрнең мондыен очратканы булмады. Ул аптырашта иде. — Кыенлык күрмәгән шәхес зур шагыйрь була алмый, — диде Шәүлә. — Шагыйрьне биографиясе бөек итә. Ә сезнең биографияне без ясыйбыз, туган. Сезгә кыенлыклар тудыру һәм сезне бөек итү — безнең төп максатыбыз. Булгарин булмаса, Пушкин булмас иде. Булгарин — стимулятор. Булгарин — катализатор. Дошманнары булмаса, Пушкин Пыскын булып кына калыр иде. Пушкин, дошманнарына үч итеп, Булгариннарга ачу итеп, ал арны таланты, әсәрләре белән күмеп ташларга теләп иҗат итә, сугыша, эпиграммалар яза, ягъни үзенә һәйкәл әзерли. Моцарт булмаса, Сальери, шулай ук Сальери булмаса, Моцарт була алмас иде. Кем соң ул Герострат? Изге храмга ут төртеп, дан яуламакчы булган бер бәндә. Ә исеме чыннан да тарихта калган бит. Ә мин кем соң? Бер шәүлә. Әмма ләкин Тукайны даһи итәргә алынган шәүлә. Тукай белән беррәттән минем шәүләм дә еллар, гасырлар буе ияреп йөрер... — Никадәр көч сарыф ителә, никадәр акча түгелә. Барысы да бер Тукайны бетерер өчен, — диде хуҗа. — Ялгышасың, — диде Шәүлә. — Тукайны гына түгел, татар халкын бетерер өчен. — Татар халкы белән Тукай тәңгәлмени? — Урыс халкының иң зур дошманы — татар. Ә шул татарның җаны — син, Тукай! — Татар халкы урыска дошман түгел. — Тукай дошман һәр урыс әйберсенә. Диненә, культурасына, халкына. Син татар халкын да урыска каршы котыртасың. — Мин Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам. Толстойны егылып укыйм, Шаляпинның сәнгатенә гашыйкмын. — Пуигкин да, Лермонтов та монархиягә каршы. Шаляпин да күзәтү астында. Ул да маевкаларда катнашкан җинаятьче. Шуларга теләктәшлек белдергәнең өчен генә дә синең муеныңа кызыл камыт кидерергә була. — Димәк, татар урыс халкына тулаем каршы түгел! — Татар дошман урыска, һәр фетнәнең башында татар тора. Разин, Пугачевлар артыннан сиксән процент татар күтәрелде хөкүмәткә каршы. Бүген дә татар халкы Пугачевны көтеп ята. Син Пугачев белән Разиннан да куркынычрак хәзер самодержавие өчен. Менә ни өчен Тукайны изеп бетерү кирәк иде! — Петрның Персиягә походында да, Наполеонга каршы да, Порт-Артур сугышларында да бихисап татар халкы урыс җире өчен һәлак булганлыгын сез күрмәмешкә салышасыз, әфәндем. Татар фетнәче түгел, тыныч вакытта ат кебек, ишәк кебек Русиягә эшләп, сугыш чыкса, җаны-тәне белән Русияне дошманнардан саклаучы тугры эт ул татар, әфәндем. Татар булмаса, урыс халкы нишләр иде икән тарихта! Халыкка каршы халыкларны сез котыртасыз. Сез бөтен фетнәнең башында. — Менә монысы дөрес, фетнәләр башында мин. Бикчураны мин шул хәлгә китереп җиткерүче... Дөрес, сагышлы Сәгыйть Рәми качты. Бездән алай гына качып котылып булмый. Ул анда озак тора алмаячак. Театрларын, журналларын ябып бетергәч, өненә егерме чиләк су салган әрләндәй, ул өскә калкачак. Дөрес, Хөсәен Ямашны да... урыны җәннәттә булсын... без юк иттек. — Хәзер чират миңамы? — Хәзер чират синеке, Тукай! — диде Шәүлә, кесәсеннән кәгазь чыгарды. — Менә сине алырга ордер! Ләкин мин сиңа кагылмаячакмын. — Ни өчен? Казы белән сыйлаганыма күрәме? — Юк! — диде Шәүлә һәм артык җитди итеп өстәде: — Син үлемгә хөкем ителгән инде! — диде. Тукай җәһәт кенә Шәүләгә бакты. Юк, Шәүлә шаяртмый иде. — Мин докторлар белән сөйләштем. Беләм. Бөтен җиргә телеграммалар сугучы да мин. һәм Хөсәен Ямашны шул телеграмма чакырып кайтарды. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай! Шуңа күрә мин сиңа бөтен нәрсәне ачык сөйләргә тиешмен. Тагын бер хәбәр бар синең өчен... Шәүлә юри туктап сүзен өзде, ул Тукайга соңгы үлем җәрәхәтен әзерли иде. Тукай сагайды, шомланды. — Нинди хәбәр ул? Әйт тизрәк! Мин барысына да әзер! — диде ул. Шәүлә, серне озаграк тотып торырга тырышып, бүлмә буйлап йөренеп алды да, кылыч белән чәнчегәндәй хәрәкәт ясап: — Моннан чыгып киткән туташ үзен-үзе суга ташлаган! — диде. Тукай сабыр иде: — Ялган! — диде ул, тыныч кына. — Хакыйкать, Тукай! — диде шымчы. Тукай үзен-үзе белештерми Шәүләгә ташланды да: — Ялга-ан! — дип кычкырды. — Туташ үзен-үзе суга ташлаган! — дип кабатлады Шәүлә. Тукай, чыннан да, бәгыренә пычак чәнчелгән кебек, сыны катып торды, аннан соң бөгелеп төште. Шәүлә каушап калды, ул моны көтмәгән иде, ахрысы, ишек ягына карап: — Әй, кем бар анда? — диде. Аңа җавап бирүче булмады. Ул, бөгелеп төшкән Тукай янына килеп, иңөстенә кулы белән кагылды. — Тукай, сиңа ни булды? Мин юри әйттем, Тукай, — диде җасус. Тукай әкрен генә аягына басты, турайды, күкрәк тутырып сулыш алды да шашкандай көлеп җибәрде: — Шүрләдеңме, Шәүлә? — диде. — Үлде бу дип курыктыңмы? Юк, мин үлмәдем әле. Мин акылдан да язмадым, курыкма... Мин үләсемне докторларга кадәр дә, сиңа чаклы да яхшы белә идем. Син мине үлем белән куркыта алмыйсың хәзер. Үлемгә мин җырлап барачакмын. Чөнки мин беләм, без түккән тирләр, койган каннар бикяр булмас! Безнең көрәш файдасыз калмас, иншалла. Мин үлсәм, татар дөньясында Әмирханнар, Рәмиләр, Карилар, Сәхипҗамаллар, Камаллар кала. Барыбызны да үтереп бетерә алмассыз. Татар бетсә, урыс ни ашар? Кемне ашар? Тукай иркен, көчәнүсез, рәхәт көлә иде. — Соң, шулай булгач, мине үлем куркыта аламы, дивана Шәүлә! Базар карачкысы, жандарм күсесе. Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем... Кыйналып-суелып бетмәгән, Шигъри динем, исән бул! Изелеп-кырылып үлмәгән, Татар халкым, исән бул! Шулчак ишектә Мәхмүт күренде: — Тукай абый, аста сине җигүле атлар көтә! — диде. Тукай ачык ишеккә таба атлады һәм, Шәүләгә борылып, басынкы, катгый тавыш белән әйтте: — Татар халкы ул алабута, Шәүлә! Алабутаны бетерер өчен аны йолкыйлар, йолкыганда, алабута орлыклары читкә чәчелә, икенче елны шул урынны тагы алабута баскан була. Алабута үрчетәсең килмәсә, аңа кагылмаска гына кирәк. Кагылмагыз татарга! — диде. Тукай чыгып киткәч, бүлмәгә хуҗа булып Шәүлә калды, ул ашык-пошык актарына башлады. Менә ул Тукай ятагын туздырып ташлады. Ятак тактасына олы гына хачтәре ясалганын күреп ул шаккатты. Аннан соң ул язу өстәленнән ашъяулыкны тартып төшерде. Өстәлдә дә аркылы-торкылы сызык — хачны күреп шаша язды. Почмакта торучы тартма өстеннән китапларны себереп түкте, тартмага да хач сурәте ясалган иде. Шәүлә кинәт шашып көлә башлады: — Тукай гомере буе хач-тәре өстенә ятып яшәгән, хачтәре өстенә басып иҗат иткән ләбаса! ...Казан өстендә азан тавышы: — Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр... Мәчетләр манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый... Мөселманнар мәчеткә бара. Бер теләнче: — Ишеттегезме әле, Тукай вафат икән! — ди. — Әстәгъфирулла! — ди икенчесе. — Тукай үлгән! — ди бер кеше. — Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи раҗигун вә иннә ила раббина ләмүн калибун, — дип дога кыла башкалары. Казан урамнары буйлап матәм агыла. Мәрхүмне озатырга килгән кешенең очы-кырые күренми. Монда дин әһелләре дә, шәкертләр дә, курсисткалар да, жандармнар да, франтча киенгән ирләр дә бар. — Кемне җирлиләр? Бу кем җеназасы? — Тукай! Габдулла Тукай үлгән! — Тукай үлмәс! Тәне үлсә дә, аның җаны, аның иҗаты үлемсез! — Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи раҗигун вә иннә ила раббина ләмүн калбиун! — Урынын җәннәттән әйләсен! — Амин! Казан, 1995