ЧИТ ТУФРАКТАГЫ КАБЕР 1800 ел. Арча өязе Ташкичү авылы бае Баязит Ибраһимның баласы булмый. Ул, хәләл хатынын бик тә өзелеп сөйгәнгәдер, ахрысы, башка, хатынга өйләнми, асрамага бала ала: Кышкар авылында яшьли ата-анасыз калган Шәмсетдин исемле ятимне тәрбияли. Зиһенле Шәмсетдин Бохарада укып кайта. Үги атасы аңа Ташкичү дә мәдрәсә салып бирә. Шунда аны мөдәррис итеп куя. 1820 елда кара реакция башлана. Шәмсетдингә фанатиклар рәхимсез һөҗүм башлый: имештер, ул дини кануннарны боза һәм Коръәнне дөрес шәрехләми. Шәмсетдин чыдый алмыйча, үз мәдрәсәсен ташлап, хаҗга китә. Мисырда ул Ибраһим паша кебек хөр фикерле кеше белән таныша. Ибраһим паша үз каршысында гаять тә гыйлем адәм, хөр фикер иясе утырганын аңлый һәм Каһирәдәге әл-Әзһәр университетында укытырга урын бирә. Шәмсетдин, хаҗга бармыйча, университетта фарсы теле укытырга кала. Җиде ел буена ул армый-талмый эшли, шәкертләр тәрбияли. 1833 елда Каһирәдә вафат була. Авыр туфрагы җиңел булсын! Амин! ТАТАРНЫ КЫЙНАУ 1847 ел. Бөек урыс язучысы Толстой Казан университетында укый. Яшь, дәртле, бай Лев Николаевич кызлар белән типтерә, шампанское эчә. Аның иң яраткан шөгыле кичәләрдә, балларда кызлар белән бию була. Шундый бер мәҗлес-балдан кайтып барганда, ул коточкыч бер күренешкә тап була: урам буйлап бер татар солдатын мылтык түтәсенә бәйләп алып баралар. Атлаган саен татарны таяк белән кыйныйлар. Толстой "Николай Палкин" исемле мәкаләсендә бу турыда бөл ай язып чыга: "Мин андый берәүне белә идем. Кичен балда полковник үз кызы белән мазурка биеде дә иртәрәк кайтып китте. Чөнки аның, иртәрәк торып, качып киткән бер татар солдатын кыйный-кыйный үлемгә строй аша уздырасы булган икән. Үтергәнче таяк белән кыйнатып, соңыннан ул гаиләсенә әбәт ашарга кайта". Күп тә узмый, Толстой "Балдан соң" исемле хикәясен яза. Анда шундый бер полковникның бер татарны кыйнатып үлемгә алып баруы сурәтләнә. СҮНМӘС ЧЫРАГ 1872 ел. Гали Чокрыйдан сораганнар икән: — Әйт әле, остаз, Зәй төбәгендәге Мәлем авылында яшәүче Таҗетдин Ялчыгол атлы адәм кем ул? Гали Чокрый җавабында әйткән: Газизә сәхибе мулла Таҗетдин Өязгә дан чыгарды бик иҗтиһатдин. Дәрес биргән заманында өендә Чырагы сүнмәгән, диләр, төнендә... Таҗетдин Ялчыголның авылдан авылга күчеп күп еллар балалар укытканы, шулар өстенә китаплар язганы һәм "Рисаләи Газизә" атлы мәшһүр китапның да аның тарафыннан язылганына ишарәдер. ШОВИНИСТ БЕЛӘН МИЛЛӘТЧЕ Шовинист Ильминский 1885 елда обер-прокурор Победоносцевка язган хатында болай ди: ...урысча укый-яза белмәгән надан ысуле кадимче урысча белем алган мәдәниятле татарга караганда да, зыялыга караганда да, университет тәмамлаган татар белән чагыштырганда әйбәтрәк. Ягъни татарлар югары уку йортларына керә алмасын дигән сүзе. Моңа каршы татар халкының мәгърифәтчесе Исмәгыйль бәй Гаспралы мондый җавап яза: "...татарларның һәммәсе дә дип әйтерлек урысча белә һәм узе аңлаган дәрәҗәдә урыс әдәбиятын укый. Шул кешеләр урысча-татарча сцзлекләр төзеде, урыс телен өйрәну өчен өйрәткеч-дәреслекләр яздылар. Бу язучылык, бу китаплар татарларны уз калыбына гына бикләмәде, киресенчә, урыс китабына, урыс әдәбиятына кызыксынуны уятты, татар укучысын бай әдәбиятка — урыс әдәбиятына юнәлттеләр". ТАРИХ БУЕННАН-БУЕНА 1861 ел. Болгар ягындагы Бездна-Антоновка крәстияннәре патша манифестына каршы баш күтәрәләр. Патша гаскәрләре генерал Апраксин җитәкчелегендә бу авылны канга батырып ташлыйлар. Туксан бер кеше үлә, өч йөз илле кеше каты яралана. Гыйсъянның җитәкчесе Антон Петровны җәзалап үтерәләр. Герцен бу кансызлыкны, гаепләп, "Колокол"да язып чыга. Казан университеты профессоры ГЦапов студентлар алдында сәяси сүз сөйли. Бездна крәстияннәрен яклап чыкканы өчен ГЦаповны Себертә озаталар. Ул шунда үлә. Чернышевский яшьтән үк татар халкының теле, тарихы һәм тормышы белән якыннан кызыксына. "Философиядә антропологик тип" дигән мәкаләсендә ул Казан татарларының борынгы бабалары монголлар түгел, бәлки җирле халыклар икәнлеген әйтә. Некрасов җитәкчелегендә чыгучы "Современник" журналы татарларның тормышы белән якыннан кызыксына. Сбоев дигән бер шовинистның татарларны кимсетеп язган китабын Некрасов кискен тәнкыйтьләп чыга. Бу журналда татар хезмәт ияләренең кара тормышы турында әледән-әле мәкаләләр басыла килә. 1808 елда Казан университеты профессоры Запольский урыс һәм татар телләрендә атналык газета чыгару мәсьәләсен күтәрә. Ләкин моңа жандармерия рөхсәт бирми. Бу мәсьәлә 1811 елда да, 1820 елда да, 1834 елда да тагын калкып чыга. Соңыннан Казан университеты студенты Никольский татар матбугатының кирәклеге турында әйтә. Аның проекты ун ел буена каралмыйча киез астында ята. 1870 елда татар телендә газета чыгаруны татар укымышлылары кузгата. Ниһаять, 1887 елның унбишенче гыйнварында "Волжский вестник" газетасы татар телендә газета чыга башлаячагын игълан итә. Газета мөхәррире итеп Ильяси куелганлыгы да мәгълүм була. Әмма, Ильясиның урысча белеме турында таныклыгы юк дип, газета чыгарырга рөхсәт бирмиләр. Шуннан соң татар яшьләре, учительская школа инспекторы Шаһбаз Гәрәй Әхмәргә мөрәҗәгать итәләр. Аның редактор булырлык урысча белеме дә, татарча белүе дә җитәрлек, таныклыклары да була. 1890 елда Шаһбаз Гәрәй Әхмәр, "Казан" исемендә газета чыгарырга рөхсәт сорап, Петербурга үтенеч җибәрә. — Хөкүмәт учреждениеләрендә хезмәттә торган кешегә газета чыгару белән шөгыльләнү күрексез эш, — дип, тагын хәйлә табалар. Инде газета чыгара алмагач, 1890 елда татар телендә театр булдыру мәсьәләсе белән шөгыльләнә башлыйлар. "Казанский телеграф" 1898 елда (1757 сан) сөенеп татар театры булачагы турында хәбәр сала. — Куярга татарча язылган пьесалар юк! — дип, патша чиновниклары сылтау таба. Театр ачылмыйча кала. 1968 ел. — Нигә татарча нәфис фильмнар студиясе юк? — дип, Табиевка әйткәч, ул: — Киносценарийлар юк бит! — дип хәйлә таба. 1969 ел. Татар яшьләре журнал сорап кергәч, Табиев: — Нигә кирәк ул журнал? Татар теле барыбер бетәчәк, ул гамәлдәге тел түгел инде! — дигән. 1986 ел. — Драма-комедия театрына бина кирәк, өч йөз урынлы гына булса да, бер бина кирәк бит инде театр булсын өчен! — дип, Батулла белән директор Әбүл Совминга, обкомга кергәч, Мансур Хәсәнов: — Сез кабат театрга бина сорап йөри күрмәгез инде! — дип туздырып чыгара. 2000 елда ниләр көтә икән татар матбугатын, татар сәнгатен? ХАТ 1903 ел. Олуг мәгърифәтчебез Шәриф Сүнчәләй 1903 елда Саратов ягында туа. Иске Мастак авылында. 1928 елда Сүнчәләй Кырымда Максим Горький белән таныша. Шул елны ук Горький Италиягә дәваланырга киткәч, хат яза: Хөрмәтле иптәш Сцнчәләй! Хәтерегездәме, без Сезнең белән пароходта "Наши достижения" журналы өчен Сезнең мәкаләгез хакында сөйләшкән идек. Сез Уфа татарлары һәм башкортларының культура өлкәсендәге уңышлары турында мәкалә бирергә риза булган идегез? Кире уйламадыгызмы? Әгәр кире уйламасагыз, кулъязмагызны Мәскәцгә Дәцләт нәшриятына "Наши достижения" журналына салып җибәрегез. Кайнар сәлам белән А.Пешков. ӘХМӘТ БАЙ 1906 ел. Әхмәт Хөсәен белем алалмый. Әмма ул бик эшчән кеше булып чыга һәм тора-бара баеп китә, миллионер була. Әхмәт бай мәдрәсәләр төзер өчен акчасын кызганмый. Ярты миллион акчаны ул һич тоткарлыксыз мәдрәсәләр салыр өчен чыгарып бирә. Мәҗлесләрнең берсендә Әхмәт бай Хөсәен болай сөйли: — Менә сез мине надан дисез инде. Мин мәдрәсәдә дүрт ел укып та хәреф танырга өйрәнә алмадым. Әмма мин салдырган мәдрәсәләрдә укып белем алган татар зыялылары байтак, әфәнделәр. Шулай булгач, минем надан калуымда мәдрәсә гаепле булып чыга түгелме соң? Димәк ки, безнең мәдрәсәләрдәге белем бирү тәртипләрен үзгәртергә кирәк, җәмәгать! Чыннан да, Хөсәен бай салдырган "Хөсәения" мәдрәсәсе иң алдынгы уку йортларының берсе булып китә. ФӘЛӘН 1928 ел. Язучылар белән бергә Шәриф Камал авылларга чыга. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була, Шәриф абзый авырып китә. Кичәнең җитәкчесе Зариф Бәширигә бу турыда әйтә: — Мин сәхнәгә чыга алмыйм , миңа кайтып ятарга ки - рәк, - ди. Ләкин Зариф Бәшири аның сүзенә колак салмый, халык алдына чыгып: — Хәзер сезнең каршыда атаклы язучыбыз Шәриф Камал сөйләр! — дип игълан итә. Халык кул чаба, Шәриф Камал юк. Зариф Бәшири йөгереп сәхнә артына чыга. Шәриф Камал кайтып киткән була. Китәр алдыннан ул: — Зариф Бәширигә фәләнем! — дип әйтергә куша. Зариф Бәшири үзе пешергән ботканы үзе ашый: яңадан халык алдына чыгып, Шәриф Камалның авыруы хакында әйтеп гафу үтенергә мәҗбүр була. СӘНГАТЬКӘ ЮЛ 1907 ел. Зариф мулла Матак авылы янындагы Морасада җәдид мәдрәсәсе ачып җибәрә. Биредә Коръән хафиз дәрәҗәсенә өч кенә шәкерт ирешә: Галләм Мөстәкыйм, Дәүләтша Сафа вә Миңлебай Хәйрулла. Бусы, соңгысы, тора-бара Габдулла Кари, ягъни Коръәнне яттан белүче булып китәр. Менә шул булачак артист, режиссер Габдулла Кари башта Коръән хафиз буларак абруй казана, һәм аны атаклы бай Хәйрулла Насыйр үзенә кунакка чакыра. Коръәнне, сабыйларга дин сабагы укытырга була аның исәбе. Коръән хафиз Миңлебай байда озак кына кунак булып ята. Беркөнне ул, бай балаларына дәрес биргәндә, кызыл башлы сөлгене ике урындыкка бәйләп куя да шуның аша сикереп уйный башлый. Балаларга Коръән хафизның бу кыланышы бик тә ошый. Рәхәтләнеп кул чәбәкли-чәбәкли көләләр сабыйлар. Бу турыда хуҗа белеп ала да Коръән хафизны вакытыннан элек кайтарып җибәрә. Еллар уза, Габдулла Кари кабат Морасага кайтып төшә. Хәйрулла бай аны тагын кунакка алдыра. Күрешкәндә Габдулла Кари әйтә: — Хәйрулла абзый, мин теге вакытта, Коръән хафиз булып балаларыңны укытканда, "артист" булган идем. Менә мин хәзер чыннан да артист, хәзер Коръән хафиз буларак дога кылыйм әле! — дип, йортка фатиха биргән, диләр. ТУКАЙНЫҢ ТӨШЕ 1908 ел. Тукай төш күрә. Имеш, атаклы язучы, мәрхүм Заһир Биги такта-токтадан ясалган бер алачык сымак өйдә утыра икән. Үзе бик тә кайгылы кыяфәттә, ди. Тукайны күргәч, ул бераз җанланып китә: — Ә, исәнме, Тукай әфәнде, син дөньядан килгәнсеңдер? — дип сорый. — Ник? — ди Тукай. — Бу ахирәтмени, Заһир бәй? — Әйе, ахирәт бу! — ди мәшһүр романчы. — Анда минем "Мөртәт" илә "Катилә" китапларым басылдымы әле? — Юк! — ди Тукай. — Басылмады шул. — Ник юк? — дип гаҗәпләнә Заһир Биги. — Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш: анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар, дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар, Тукай әфәнде? — Шулай инде, — ди шагыйрь. — Басылмыйлар. Синең энең Муса Биги үзенең һичкемгә кирәкмәс тәҗвидләрен вә бангка. да иске китапларын атна саен бастырса да, сезнең китаплар тугрысында сабыр берлә эш күрә әле. — Ул Муса нишләгән? — Аһ, Заһир бәй, әдәбият кәһарымызның иң әүвәлге чәчәкләре сез! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән? — дип, Тукай уянып китә. Бу маҗаралы-криминаль ике роман тәки шулай басылмыйча кала һәм тарих давыллары вакытында бөтенләйгә (cid:0)(cid:0)(cid:0)(cid:0) ИҖАТ ТӘҖРИБӘСЕ Зариф Бәшири.Г абдулла әфәнде, син кайда һәм кайчан язасың шигырьләреңне? Тукай. Илһамым кайда килә— шунда язам. Йокы ястык сорамый... Ә син, Зариф бәй, кайчан, кайда язасың? Зариф Бәшири. Мин бәдрәфтә утырганда язам. Тукай. Әйтәм җирле синең әсәрләреңнән ниндидер бер ис килә! ИМЕШ-МИМЕШ Тукай Троицкига баргач, аны бик күп кызлар, яшьләр чәчәкләр белән каршы алмакчы булалар. Килеп туктаганда Тукай, шушы яшьләрне тәрәзәдән күреп, вагонның арткы ишегеннән чыгып китә. Яшьләр дөнья бетереп Тукайны эзлиләр. Ләкин аны кичкә таба гына эзләп табалар. Ул шәһәр читендәге бер харчевняда өстәлгә башын куйган килеш йоклап утыра икән. ИСЕМ КУШУ Беренче профессиональ татар театры "Сәйяр" атамасын Тукай кушкан, диләр. Бу хәл менә болай булган икән. "Болгар" кунакханәсенең бүлмәләрендә йортсыз-җирсез татар артистлары яши икән. Кырыгынчы бүлмәдә Габдулла Тукай тора. Буш вакытларында ул артистлар янына кереп утырырга ярата. Бервакыт шулай, артистлар бүлмәсенә кереп, Тукай яңа гына типографиядән кайткан белдерүләрне караштыра башлый. Ьәм кычкырып укырга тотына. "Кырым-Кавказ мөселманнарының мәхәббәтен үзенә җәлеп иткән мөселман артистлары ширкәте" дип укый да Тукай, тыны беткән кыяфәттә: — Уф-ф! Сузсаң Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы дигәндәй, дилбегә буйлык театрыгызның исеме! — ди. Сүзгә Галиәсгар Камал кушыла: — Чыннан да, кыскарак исем кирәк иде! Шуның белән сүз төкәнә, сөйләшү икенчегә борыла. Тукай. Габдулла әфәнде, гастрольләр ничек үтте? Уңышлы булдымы соң? Габдулла Кари. Көткәннән артык яхшы булды, шөкер! Тукай. Театрыгызда ничә кеше? Кари. Минем белән җиде. Тукай (елмая). Алайса, сез әнә теге, күк йөзендәге Җидегән йолдыз кебек, туктаусыз хәрәкәттәге сәйярләргә тиң икәнсез... Туктагыз әле, әллә театрга "Сәйярә" дип әйтәбезме? Галиәсгар Камал. "Сәйяр" генә булсын! Шулай итеп, театрга исем табыла: "Сәйяр". КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТЕЛГӘН ТАТАРЛАР Минһаҗ атлы бер ата авантюрист: — Татарлар өчен һиндстандагы кебек дарелфөнүн, ягъни университет салдыртам, татарлар үз телендә югары белем алачаклар! — дип, халыктан бик күп акча җыя. Кесәсе шактый калынайгач, Минһаҗ, бер бай кызына өйләнеп, шәпләп туй ясап, башкорт ягына кача. — Минһаҗетдин, халыктан җыйган акчалар кайда? Вәгъдә иткән дарелфөнүнең кайда? Яки университет салып бир, яки акчаларыбызны кире кайтар, отчет бир! — дигәч, Минһаҗетдин әфәнде болай дигән: — Татар мәгърифәте өчен юлда күп йөрдем, чыгымнарым бихисап күп булды. Караклар, уңмаганнар, акчамны кесәмнән урлаганнар! һиндстандагы кебек дарелфөнүн салдырам дип ялганлаганы өчен аңа һинди Минһаҗ кушаматы такканнар, ди. Шулай итеп, татарлар акчасыз да, татарча университетсыз да калганнар, ди. МӘХӘББӘТ Шәехзадә Бабич Уфа кызлары арасында гаять зур уңыш казанган шәхес булган, дип сөйлиләр. Төскә чибәр булмаса да, һәр яклап талантлы була; ул җырчы да, ул музыкант та, ул бии дә, ул шәп итеп шигырь дә укый, ул шаянлыгы, сәхнәдәге активлыгы белән дә шөһрәт иясе булып яши. Концертларда, кичәләрдә "почта" уеннарында аңа кызлардан бик күп хат килә. Ләкин Бабич берәүсен генә үлеп сөя, үлеп ярата икән. Аңа атап ул шигырь яза, ләкин якыннан танышырга кыюлыгы җитми Бабичның. Уфадан китәсе кичне Бабич шул гүзәлгә, шәфкать туташы Җәмилә Нәфикъка багышлап шигырь яза: Мин китәр чакта гына сөйкемле күренә һәммә җәй, Барчасы шат, барсы якты, барсы нурлы, мисле ай. Сез миңа бигрәк тә нур, бигрәк тә яктырган кебек, Бер карашың Исрафил илһам сурын өргән кебек өстенә, Бер танышта сезне охшатып кадерле дустыма. Бер танышта сезгә багланды күңелгә хөрмәтем, Охшады кальбең, сүзең һәм нурга чумган килбәтең. Бу риясыз бер генә кат сүзләремне ит гафу, Китсә кәйфең, янда йөртмә, ташла утка, ит мәхү! Иртәгесен Бабич Уфадан китеп бара. Җәмилә озакламый композитор Хәбибулла Ибраһимга кияүгә чыга. КҮККӘ чөю 1913 ел. Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә Бабич тарафыннан кулъязма рәвешендә чыгучы "Парлак" исемле журналдан үрнәк алып, күпсанлы казакъ шәкертләре дә үз телләрендә "Садак" исемле журнал, чиркәе җегетләре "Ләгу" исемле журналлар чыгара башлыйлар. Журналлар мәдрәсә китапханәсендә, уку залында һәркем укырлык итеп куела. Мәҗит Әсәдулла исемле шәкерт "Садак" журналын ала да: — Казакъ шәкертләре Казакъстанга барган татар шәкертләрен татарча сөйләшүдән тыялар. Бу — татар мәдрәсәсе. Бәс, әгәр дә казакъ шәкертләре журнал чыгарырга телиләр икән, әйдә, чыгарсыннар, ләкин монда түгел, монда рәсми тел татар теле, бәс, татарча чыгарсыннар, — дип, журналларны коридорга чыгарып ыргыта. Мәдрәсәдә укытучы Галимҗан Ибраһим бу эшне шәкертләр җыелышына куя. Үзе төп сөйләүче була. — Ьичбер халыкның, һичбер вакытта аның табигый телен алып, авызына үзе теләмәгән яңа бер телне куяр хокукы юк! Шуңа күрә казакъ зыялыларының казакъ телендә матбугат, дәреслек, фән һәм әдәбият барлыкка китерергә тырышуларына бик табигый бер эш дип карыйм. Галимҗан ага ышандырырлык итеп озак сөйли, аңа каршы әйтерлек көч табылмый. Казакъ шәкертләре Галимҗан остазга рәхмәтләр яудыралар. Иң соңыннан Бабич сәхнәгә чыгып сүз ала: — Безнең барлык башларыбызда Галимҗан Ибраһимның бер башындагы чаклы акыл, белем заты юк икән. Бу низагның шулай күңелле, казакъ яшьләренең файдасына хәл ителүе белән мин бик шатмын. Казакъ кардәшләремне чын күңелдән тәбрик итәм! — дип, Бабич сүзен тәмамлый. Ул сүзен әйтеп бетерүгә, зал алкышлар, көлешү, шау-шу белән тула. Казакъ шәкертләре Бабичка утырырга ирек бирмичә, аны күтәреп күккә чөяләр. БЕР ШИГЪРИ МИЗГЕЛ 1916 ел. Шәехзадә Бабич, Уфага "Галия" мәдрәсәсенең унъеллык бәйрәменә килгәндә, вагондагы бер урыс кызына гашыйк була. Кыз, Бабичның дәртле күз карашыннан качарга теләп, тәрәзәгә карап бара икән. Бервакыт кыз янәшә баручы Габдрахман Рахманколдан Бабичның кем икәнен сорый. — Ул шагыйрь Шәехзадә Бабич! — ди Рахманкол. Ләкин кыз моңа ышанмый. Шагыйрьләр сирәк була бит дөньяда. — Алай булса, хәзер үк шигырь язып күрсәтсен! — ди кыз. Бабич шул мизгелдә үк шигырь чыгарып, унике юллыкны акка күчереп, кызга суза. Кыз кәгазьне төрлечә әйләндереп карый да: — Моның белән генә мин сезнең шагыйрьлегегезне хөкем итә алмыйм. Чөнки мин аны аңламыйм, — ди. Урыс телен яхшы белүче Рахманкол шигырьне алган да тәрҗемә итәргә керешкән. Тәрҗемә бик тулы, шома булмаса да, чибәр кыз Бабичның шагыйрьлегенә ышанган һәм шигырьне үзе белән алып киткән. Менә ул шигырь: Ул матурны мактамак булдым әле такмак белән, Ямьле әйберләргә охшатмак, вәсыф катмак булам. Тәмле тел ул, сыгылып алган бал дип әйтим тәусыйрын... Назлы бил ул... борылып үскән тал дип әйтим кайсысын... Йөзләре ал, таңга мәйял... битләре— бит солтаны... Авызы зәмзәм, ирене кәүсәр, күкрәге сөт вулканы... Баш, муен һәм аркасын каплап тора чәч, иркәләп... Кай фәрештә эшләгән ул чәчне бәйләп көлтәләп? Ай кеби кашлар, сикерә — сер янып сызылып китә... Көлсә — теш тезелеп китә... аһ, яшь йөрәк өзелеп китә!.. Күзләре — әсрар кара нур, аклары ап-ак матур, Ни кирәк— гомерең буе бак та шуңа, шаккат та тор!.. КОТЛАУ 1917 елда Бабич, Уфадан Ырынбурга китеп, "Кармак" журналы редакторы булып эшли. Ырынбурда яшәсә дә, ул Уфа хәлләре белән кызыксынып тора, Сәйфи Кудаш белән хат алыша. Сентябрь аенда Сәйфи Кудаш Бабичны Корбан бәйрәме уңае белән шаярып котлау язып җибәрә: Дускаем, сиңа телим алтын тәхет, Тәхтеңә кунсын китмәс бәхет, Тиңдәшсез, Карун кебек черегән бай бул, Гомер ит үлгәнеңчә дөбердәтеп!.. Ходайдан телим сиңа мин дүрт кәләш, Җитмәсә, бишенчегә тагын ярәш! Әйләнәңне чолгап алсын бала-чагаң, Өеңдә туктамас ызгыш-талаш!.. Тавыштан-талашудан башың катсын, Өңерәеп ике күзең эчкә батсын... Аптырап, эш кылудан гаҗиз калгач, Күзләреңнән елга-елга яшьләр аксын!.. Моңа каршы Бабич 1917 елның 14 сентябрендә Кудашка шаяру белән җавап кайтара: Бәйрәмеңне шартлатып котлыйм, туган, Сине чакырырга бүген тозлыйм суган. Килде бәйрәм, эч тә әйрән, тышка чык, Әй, якын дустым, куан, эттән туган!.. КОМФОРТ 1917 елның июнь азакларында Бабич Троицкидан Уфага күчеп кайта һәм туры Галимҗан Ибраһимның өенә төшә. Икенче ятагы булмаганлыктан, Галимҗан белән Бабич икесе бер урында алмаш-тилмәш йоклый икән. Бервакыт Сәйфи Кудаш Бабичтан: — Кайда йоклыйсың син? — дип сораган. — Галимҗан юк чакта, аның ятагында, ул кайтса, идәндә! — дигән Бабич. Бер төнне саташып Бабич Галимҗанның караваты астына ук кереп китә. Карават астыннан ишетелгән ят тавышларга уянып караса, Бабич аста саташып ята икән. Үзе: — Коткарыгы-ыз! — дип кычкыра, ди. Ул үзен ләхеткә салганнар дип уйлаган, ахрысы. ШАЯН БАБИЧ Уфа. "Галия" мәдрәсәсендәге шәкертләр дәрес булмаган көннәрдә музыка белән мәшгуль булалар, шигырь сөйлиләр, күңел ачалар. Шул шаян шәкертләр арасында унҗиде-унсигез яшьләрендәге бер җегет, үзенә хас бер осталык белән, кешеләрне үзенә каратып, мандолина уйный, матур итеп җырлый икән: Галиянең ятагында Ике катлы карават, Киләчәкне кайгыртыйк без, Үткән эшкә салават... Бу җегет шагыйрь Шәехзадә Бабич була. Бөек бер талант иясе Шәехзадәне 1919 елда кызыл командир озак җәзалаганнан соң атып үтерә. Авыр туфрагы җиңел булсын! ҮПКӘ Батулла Кәрим Тинчурин турында "Азат хатын" журналында мәкалә бастырып чыгаргач, Фәрваз Миңнуллин әйтә: — Әйбәт эш эшләгәнсең, Батулла! — ди. — Ләкин минем Тинчуринга бик олы үпкәм бар. Ул — татар муллаларын мыскыл итеп, безнең культурабызга, мәгърифәтчелек агымына зур зыян эшләгән кеше. Талантлы шәхес, әлбәттә, тик ул бик күп гөнаһ алды үзе өстенә. Кәләпүш, түбәтәй, чалма-чапанны ахмаклык символына күтәргән кеше ул. Ибраһимовка да үпкәм зур. Ул Тукай мәсьәләсендә хаталанды. Ләбиб Гыйльмиләрне изде. Галимҗан Ибраһимов белән Ләбиб Гыйльми икесе дә зинданга ябыла. Алар төрмәдә очраша. — Нихәл, Галимҗан абый? — ди Ләбиб Гыйльми. Галимҗан Ибраһимовның ул вакытта инде хәле бик тә мөшкел була: — Хәлләр шәптән түгел! — ди әдип. — Тукай каргышы төшкәндер! — ди Ләбиб Гыйльми. БОЛГАНЧЫК СУ Ялтада ике авыру язучы Мәҗит Гафури белән Галимҗан Ибраһимов очраша. Галимҗан күптәннән үпкә туберкулезы белән интегә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шуның өстенә матбугат битләрендә Галимҗан Ибраһимов иҗаты турында әче, гаделсез тәнкыйть тә азау яра. Егылган арыслан өстенә шакаллар ташлана. Әдипнең чире тагын да көчәя. Ярый әле татар язучылары бөек әдипне онытмыйлар, әледән-әле авыру янына килеп, хәлен белеп торалар, ялгызлыктан коткаргалыйлар. Бертурны аның янына Мәҗит Гафури да килә. Бераз сөйләшеп утыргач, Мәҗит Гафури әйтеп куя: — Бер авыру гына булса, аны җиңүе ул кадәр авыр булмас иде... Кайбер интриган бәндәләр бит шундый моментларда синең дошманың булган авыруыңа ярдәм итеп, икенче яктан һөҗүм итәләр, — ди. — Ьәй, Гафури, — ди Галимҗан. — Әгәр бөтен этләр дә белеп өрсәләр, абзарга бервакытта да бүре кермәс иде. Ләкин бит берсе белеп өрсә, бишесе шуңа ияреп, бөтенләй белмичә өрә. Кайберәүләр инде шундый буталчык вакыттан файдаланып, болганчык суда балык тотып калырга тырышалар. Берәүләр аңлы рәвештә контрреволюцион этлек эшлиләр. Икенче бер кешеләр шул контрреволюционерларга каршы көрәшкән чагында хаталаналар һәм абынып китәләр... бездә хәзер кайбер артык "кызыл" булып күренергә тырышкан тәнкыйтьчеләр мине тәнкыйтьләү пәрдәсе астында ак эмигрантларны мактауга кадәр барып җиттеләр. Моны бит башларында партия членнары утырган һәм партия оешмаларының органнары булган газеталар шулай эшләделәр... Коммунист редакторлар... Әгәр дә аларның башлары группа сугышлары белән исермәгән булса, шул турыда аз гына булса да уйларга тиешләр иде бит. СӘЯСӘТ 1918 ел. Галимҗан Ибраһимов. Өйләнгәнсең икән. Яшь шагыйрьгә, әле камил формалашып, өлгереп җитмичә торып, үзенең язмышын гаилә ыгы-зыгысына бәйләргә ярамый. Бөтен мөмкинлекләрне бары тик иҗади эшләргә генә файдаланырга кирәк. Сәйфи Кудаш. Дөрес сүзгә җан фида, Галимҗан абзый. Ләкин һәрбер кешенең дә табигате бертөсле түгел бит. Сез үзегезгә карап хөкем итмәгез. Сез әйткәнчә яшәү һәрбер язучы өчен дә туры килеп бетмәскә мөмкин. Шул сәбәпле мин өйләнергә тиеш таптым. Өйләнми йөрсәм, тормышымны да, иҗатымны да оештыра алмам кебек тоелды. Галимҗан Ибраһимов. Байтак "Галия" җегетләре әллә кайчан фиркагә керделәр. Нигә син һаман да бу турыда уйламыйсың? Сәйфи Кудаш. Шагыйрьләр изелгән халыкка, гомумкешелеккә хезмәт итәргә тиешләр. Шуңа күрә дә шагыйрьләр сәяси фиркаләр рамкасына сыя алмыйлар. Галимҗан Ибраһимов. Шагыйрь гомумкешелек өчен түгел, бәлки нинди дә булса бер сыйныфның вәкиле булып хәрәкәт итәргә тиеш. Сәйфи Кудаш. Алай булса, Мәҗит Гафури нигә бер сәяси фиркагә дә керми? Галимҗан Ибраһимов. Аныгы аның шәхси эше, мин бит сине дә керергә ирексезләмим, бәлки кызыксынып сорашам гына. Чөнки кеше нинди дә булса берәр сәяси фиркагә бары тик ышанычы белән генә керергә тиеш. БЕР СӨЙЛӘШҮ 1917 ел. Галимҗан Ибраһимов (Сәйфи Кудашка). Син нигә алай төрле газеталарда язышасың? Бер карасаң, синең шигырьләрең Шәһит Әхмәдинең "Аваз"ында, икенче карасаң, "Тормыш"та, өченче карасаң, Әхмәт Хәбибнең "Алга"сында басылып чыгалар. Сәйфи Кудаш. Минем өчен кайда басылып чыксалар да барыбер. Нигә? Ярамыймыни? Галимҗан Ибраһимов. Ярамый шул. Чөнки һәрбер газетаның үз мәсләге була. Үзеңнең мәсләгең нинди газетаның мәсләгенә туры килсә, шул газетага гына язышырга кирәк. Сәйфи Кудаш. Без яшьләр өчен бу һәр җәһәттән яңалык, Галимҗан ага... БОДАЙ 1922 елда Садри Җәләлнең "Матбугат дөньясында" исемле мәкаләсе басылып чыга. Ул Галимҗан Ибраһимовның "Яңа кешеләр" дигән пьесасын тәнкыйтьли. Озак та узмый, "Кызыл шәрекъ яшьләре" журналында Галимҗан Ибраһимовның җавабы басыла. Үз әсәрләрен тәнкыйтьләүчеләрне әдип "безнең заманның әбүҗәһилләре, ишмиләре һәм пурешкевичләре" дип тамгалый. Садри Җәләлгә дә шушы кара тамга ябыша. Бераздан соң Садри Җәләлнең "Дим буенда" дигән әсәре дә "милли демократизм, черек буржуа идеологиясе" һәм башка яман исемнәр белән сүгелә. Шулар өстенә Җәләл мулла малае да, реакцион "Иж-Буби" мәдрәсәсендә белем алган, патша армиясендә прапорщик булып хезмәт иткән икән. 1937 ел килеп җитә. Садри Җәләлне төрмәгә утыртмый мөмкин эш түгел. Бар нәрсә дә әзерләнгән. Бу вакытта Садри Җәләл бик каты авырый, күзе сукырайган була. Дөм сукыр кешене өстерәп зинданга алып китәләр. Шулай Совет зинданында интеккән чакларында беркөнне Садри Җәләл Галимҗан Ибраһимовны тавышыннан танып ала. — Әстәгыфирулла! — ди Садри. — Галимҗан, син түгелме сың бу? — Мин! — ди әдип. — Их Галимҗан, Галимҗан, минем монда утыруым аңлашыла да инде! Менә син ата коммунист, кып-кызыл совет ялчысы, син ничек монда? — Беләсеңме, Садри! — ди Галимҗан. — Әгәр күгәрчен күгенә козгын баш булса, бөтен күгәрченнәр дә бодай чүплисе урында үләксә чукый башлый! ЕРАКТАГЫ ДУС 1921 ел. Мәгърифәтче Хуҗа Бәдигый бөтен дөньяга мәшһүр галим Нансен белән бәйләнештә була. 1921 елда ачлык башлангач, Бәдигый исеменә бик күп мал килеп төшә. Иң кадерлесе — он. Хуҗа абзый гаиләсе бу онны үзе генә ашаса, ике-өч елга җитәрлек була. Әмма Бәдигый, шул оннан икмәк пешереп, иң өзелгән ачлар өчен өендә җәмәгать туклануы оештыра. Шулай итеп, Хуҗа Бәдигый Нансен ярдәме белән бик күп ач гаиләләрне үлемнән коткарып кала. 1938 елда Хуҗа Бәдигыйны "халык дошманы" дип төрмәгә ябалар. Ул төрмәдә бик каты авырый башлый. Инде үлде дигәндә генә, аны азат итәләр, кайту белән Хуҗа үз ястыгына ятып җан бирә. ҮРДӘКЛӘР Композитор Солтан Габәттгн музыка училищесын һәм театр техникумын берләштереп хор оештыра. Бер концертта шушы хор "Ай дүдәк, вай дүдәк" җырын башкара. Музыка училищесы кызлары, нечкә тавыш белән: — Кыйгак-кыйгак! — дип каңгылдап җырлагач, театр техникумы җегетләре, үрдәк булып: — Бак-бак-бак-бак, — дип бакылдыйлар. Җыр зур уңыш казана. Зал гөрли, Габәши дә бик канәгать кала. Артистларны котларга сәхнә артына ябык кына бер җегет килеп керә. Мүслинә күбәләк галстук таккан, кара чәчле, зәңгәр күзле бу җегет: — Саумысыз, театр техникумы үрдәкләре! — дип әйтеп куя. Җегетләр бу шаяртуны үзләренә тәнкыйть вә мыскыллап көлү дип кабул итәләр. Ләкин әлеге җегетнең Сәйдәш икәнен белгәч, сүрелә төшәләр. БАТЫРЛЫК "Сания" операсын тәмам итүгә сәхнәгә куярга җыеналар. Рольләр бүленә, ләкин әсәрдәге кабахәт ролен җырларга-уйнарга берәү дә алынмый. Аптырашта калган сәнгатькәрләргә композитор Солтан Габәши әйтә: — Ярар, җегетләр, тавышым булмаса да, үзем җырлармын мин ул бәндә партиясен! Тамашачы соңыннан кыйнап үтерсә үтерер, үзем уйныйм! — ди. Ьәм ул бу вазифаны оста гына башкарып чыга. әтәч 1923 ел. Шәкүр карак ат урлап, урланган нәселле атларны олы базарларда сатып байлык җыйган, диләр. Уңышлы яудан һәм уңышлы сәүдәдән соң ул бәйрәм итә торган булыр. Бу типтереш вакытларында кунаклар, узган-сүткәннәр, бөтен авыл халкы сыйланган. Шәкүр малны тиз юнәтеп, тиз генә туздырып та бетерә торган була. Мәҗлесләрдә Шәкүр каракның иң яраткан җыры: Сөрсәләр сөрсен безләрне Себергә, Себер үзебезнеке... "Эч — егылма, урла — тотылма!"— Шәкүр каракның яратып әйтә торган сүзе була. "Ун көн тавык булып яшәгәнче, бер көн әтәч булып үлүе әйбәтрәк!" дип тә әйтә торган булган ул. Озак еллар тотылмыйча, типтереп, тирә-якны дер селкетеп, дөньяны уч төбендә биетеп яшәп ятканда, Шәкүр каракны үз якыны Зариф Бәшири сата. Карак өере кулга алына, Шәкүр каракны атып үтерәләр. ШӘКҮР КАРАК 1925 ел. Шәкүр карак фәкыйрьләрне таламаган, диләр. Фәкыйрьнең нәрсәсен таласын ул? Коточкыч ачлык елларында Шәкүр карак үз авылын, күрше-тирәдәге кешеләрне, он-икмәк өләшеп, ач үлемнән алып кала. Шәкүр карак базардан узганда суыктан бөкшәйгән бер хәерчене күреп ала да, үз башындагы кама бүреген салып, теләнченең яланбашына кигезеп китә. Шәкүр карак җир сөрергә аты булмаганнарга ат биргән, имеш. Халык шулай сөйли мәшһүр карак Шәкүр Рәхим хакында. Ул кара халыкның үз каһарманы булып телгә кергән. УРТАКЛЫК Такташның нигәдер Фатих Сәйфи-Казанлыга бик кәефе китә. Фатих Сәйфинең әрсезлеген Такташ бер дә яратмаган, диләр. Галиәсгар Камал янына килеп, Такташ болай дигән: — Галиәсгар абзый, Сәйфи белән кәҗә арасында нинди аерма бар? — Кәҗә — койрыгын, Сәйфи борынын күтәрә. Аерма шунда гына! — дигән драматург. Такташ рәхәтләнеп көлә һәм өстәп куя: — Мин "икесе дә әрсез" дип әйтмәкче идем! — ди. ҖЕНСИ ХИСЛӘР Җәүдәт Фәйзи Такташ сүзләренә "Нигә-нигә синең шаян күзләр" җырын иҗат итә. Җыр хакында фикер алышканда, Кәрим Тинчурин бик ризасыз сүз әйтә: — Бу көй ясалма нәрсә! Париждагы кафе-шантан җыры бу, җәмәгать. Монда әдәпсез бер җенси хисләр генә бар! — ди. АТУ Үтерү белән янап, Такташка берничә хат килә. Такташ башта бу янауларга игътибар итми. Ләкин янаулар күпкә киткәч, шагыйрь милициягә гариза яза. Бер төндә (Такташ һәрвакыт төнлә яза торган була) Такташка тәрәзә аша аталар. Ядрә Такташка тими. Тәрәзә пыяласын тишеп, каршы як стенага барып керә. Тәрәзәгә каршы якта ишегалдында бер кечкенә өйчек була. Шул өй ягыннан атканнар. Такташның утлы Аван Такташ бу эшне ни өчендер "Җидегән" вакыйгасы белән бәйләнгән булырга тиеш дип уйлый. Аяз Гыйләҗ исә бангка. фикердә тора: — Фатих Мөсәгыйтьтән башка кем булсын! — ди. ГАЛИМҖАН БЕЛӘН САБИРҖАН 1935 ел. Мәшһүр тәнкыйтьче Гомәр Гали Фатих Сәйфи-Казанлының әсәрләрен укып чыккан да бөл ай дигән: — Сәйфи, әсәрләреңнең каһарманнары Галимҗан булып егыла да Сабирҗан булып тора! — дигән. ТЕЛӘШ Такташлар заманында Теләш исемле бер язучы кисәге була. Кисәк кенә булса да, ул күсәк була. Иң талантлы әдипләрнең канына тоз сала, төрле гаепләр тага, сүгә. Абдулла Әхмәт, Әсфәндияр, Рахман Ильяс өчәүләп Теләшне акылга утыртмак булалар. Бүлмәсенә керәләр, ишеккә сакчы куялар. Теләшне ишекле-түрле йөртеп кыйный башлыйлар. Теләш тәрәзә аша сикереп кача. Күп тә узмый, Теләшнең үзен партиядән чыгаралар: ул хатын-кыз белән тотыла. РЕВОЛЬВЕРЫҢ ИТСӘ ХЫЯНӘТ Шөһрәтле артист Шакир Шамильский "Бәхетсез егет"тә Закирны уйный икән. Сәхипҗамал Волжская Гайни ролендә була. Үтереш сәхнәсендә Шамильскийның алтатары атмый. Артист каушап калмый: — Шул бәдбәхет хатынны да дөмектерә алмагач, синең ниемә кирәгең бар! — дип, алтатарны тотып бер якка томыра да Гайнигә таба янаулы атлый. — Атып үтерә алмасам да, мин сине кулларым белән буып үтерәчәкмен! — дип, Шамильский Гайнине "буып үтерә". ЗӘҢГӘР КҮЗ 1932 ел. Казан. Шигырь, җыр, бәет чыгарырга "Оста Пушкин" кушаматлы Исмәгыйль зәңгәр күзле бер кызга үлеп гашыйк була. Кыз да аны бик сөя. Әлеге Пушкин Исмәгыйль һөнәрешөгыле буенча елга көймәсенең капитаны булып эшли икән. Капитан Исмәгыйль бер кыйммәтле йөк төягән көймәне бәрдерә. Йөк тә, көймә дә су төбенә китә. Исмәгыйльне төрмәгә ябалар. Төрмәгә киткәндә Исмәгыйль кызның вәгъдәсен ала: ул аның иреккә чыкканын көтәчәк. Ләкин кызның атасы, төрмәдәге кешегә бирергә дигән кызым юк, дип, кызны башка берәүгә кияүгә бирә. Бу хәбәрне ишеткәч, Исмәгыйль бик өзгәләнә һәм "Зәңгәр күз" җырын чыгара, сүзләрен, нотасын язып, төрмәдән гармунчы Арсайга юллый. Арсай, хатта язылганча, кызның туе вакытында бу җырны бөтен кеше ишетерлек итеп җырларга тиеш була. Җырның көен кыз Исмәгыйль иректә чакта белгән була. Туйның иң гөрләгән чагында гына Арсай "Зәңгәр күз"не җырлый. Туйдагы бөтен кунаклар үксеп җылый. Кыз туйдан качып китә. Үзен һәлак итә. Бу турыда ишеткәч, Исмәгыйль дә үзенә кул сала. БУРЖУЙ 1937 ел. Театрда концерт бара. Сәхнәдә эскрипкәче Әбүбәкер. Ул моңлы бер көй уйный, халык тын да алмыйча тыңлый. Шулчак бер тамашачы, алак-ялак карангалап, әле бер кешене, әле икенчесен: — Бу эскрипкәче кем икән ул? Аның социаль чыгыигы кем икән? Мөгаен, ул мулла баласы, буржуй калдыгы, фабрикант улы түгелме икән? Эскрипкә алырга аңа акча каян килгән? — дип йөдәтеп бетерә. Тамашачылар аның бу кыланышына түзеп утыра-утыра да: — Иптәш, сез комачаулыйсыз! Тавышланмагыз! — ди. Әлеге кеше аңа бәйләнә башлый: — Сезнең социаль чыгышыгыз кем? Шунда арттан берәү бу кыймылдаучыга каты итеп төртә дә, көр тавыш белән: — Әй син, буржай калдыгы! Ярлы крәстияннәргә, фәкыйрь эшчеләргә пролетар музыка тыңларга комачаулама, тагын тыныңны чыгарсаң, ГПУга илтеп тапшырам, буржуй каргасы! — ди. Шунда гына Фатих Мөсәгыйть тынып кала. БАЛАКТАН ЯКА Гомәр Дәвиш гаять белемле, культуралы, фикерле режиссер булган, дип сөйлиләр. 1937 елда утырып чыккач, аны Әлмәт театрына эшкә юллыйлар. Ләкин Гомәр бәй, Әлмәткә барып, коллектив белән танышырга, шуннан соң гына үзенең бу эшкә ризамы, түгелме икәнен әйтергә тели. Театрга килә бу. Спектакль куя башлый. Артистларга киемнәр теккәндә, бер костюмның якасына материал җитми. — Табыгыз шундый материал! — ди режиссер. Шулчак театрның директоры Фатих Үтәй бер артистның балагы озын икәнен күреп ала да: — Әнә артык балагын кисеп алыгыз да яка тегеп куегыз! — ди. Шул көнне үк Гомәр Дәвиш Казанга кайтып китә. — Иә, Гомәр иптәш Дәвиш, Әлмәт театрында баш режиссер булып эшләргә сез ризамы? — дип сорый министр. — Юк! — ди Дәвиш. — Чалбар балагыннан яка тегә торган театрда мин эшләргә теләмим! Шуннан соң ул бөтенләй Татарстаннан ук китеп барган, диләр. Язмышы мәгълүм түгел! ИНТЕРНАЦИОНАЛ КОРБАНЫ 1922 елларда Мәскәү артындагы Соболево-Щелково шәһәрендә татар эшчеләре яши торган ятакханәләрдә татар клубы эшли. Газеталар чыга, спектакльләр куела, мәш киләләр татар яшьләре. Фәхри Насретдиннең җырчылык эшчәнлеге нәкъ әнә шул клубта башлана. Аның беренче җырларын хәтерләүчеләр дә бар икән әле: Тәмәкенең куәтлесе Таш трубканы вата; Атым да шул, хатын да шул, Шул күңелне юата. Фәхри әле ул чакта буйга да бик кечкенә була. Бер тапкыр Фәхрине кәҗә ролен уйнарга куялар. Кәҗәне ул дүрт аякланып, бик килештереп, мәэлдәп уйный. Бер тапкыр бу клубта Шамил Усманның "Беренче адым" пьесасын куялар. Иң зур дошман буржуй ролен күмер ташучы бер җегеткә тапшыралар. Пәрдә ябылыр алдыннан җегетләр "буржуй" күмерчене кыйныйлар, егалар, өстенә менеп атланалар, изәләр. Иң өстәге җегет, аягүрә басып, кызыл байрак күтәрә. Шул килеш "Интернационал"ны җырлый башлыйлар. Астагы эшче-буржуй кыймылдап карый, юк, өсте тулы кеше. Аның ярдәм сорап кычкырганы куәтле "Интернационал" тавышы астында күмелеп кала. Пәрдә ябылгач, карыйлар, эшче аягын сузган, күзе мәетнеке шикелле ачылган, чыннан да, бу эшче-буржуй дөньядан китә язган. Су бөркеп, чәбәкләп әвәли торгач кына, җегет аңына килә. ШИНЕЛЬ Шамил Усманны утыртуда Кави Нәҗми дә катнашкан, дип сөйлиләр. Кави Нәҗми Шамилне алгач, аның өенә килгән. — Шамилнең шинеле калган булырга тиеш, мин шул шинельне алырга килдем, — дип, Кави Нәҗми Шамил Усмановның кызы Айсылу ябынып йоклый торган шинельне киеп чыгып китә. Буе бер карыш Кавига алып гәүдәле Шамилнең шинеле артык озын булып чыга, Кави шинелне көчкә сөйрәп китә. Моны күреп, бичара Айсылу, хәле мөшкел булса да, көлә башлый. ТАГЫН БЕР "ҖИДЕГӘНЧЕ"? Театрда сәнгать эшләре турында сөйләшеп утырганда, Габдрахман Минский сүз сорый. Ләкин Фатих Мөсәгыйть аңа сүз бирдертми: — Җәмәгать арбасыннан төшеп калган кешегә нинди сүз! — дип кычкыра. — "Җидегәнче"ләргә безнең арада урын юк! Габдрахман Минский вафат булгач, Мөсәгыйть матәм тантанасында каравылда тора, хәтта Габдрахман мәрхүмнең җидесенә дә килә. Шунда берәү: — Син, Мөсәгыйть, Габдрахманның башын ашаган кеше, ни йөзең белән аның табынында утырасың? — дигәч, Мөсәгыйть: — Минем ни гаебем? — ди. — Сезнең гаебегез гаепсез кешене гаепләүдә! — Ул заманда шулай кирәк иде! — дип, Мөсәгыйть мәҗлестә утыра кала. ХРЕННИКОВНЫ ШҮРЛӘТКӘН Тәнкыйтьче Фатих Мөсәгыйть композитор Нәҗип Җиһанның "Муса" операсын әче тәнкыйтьләп мәкалә бастыра. Тихон Хренников Мөсәгыйтькә: — Нигә сез Җиһановка бәйләнәсез? Ул — зур композитор. Ул сезнең халыкның горурлыгы. Ә сез, аны күтәрәсе урында, аңа аяк чаласыз! Мөсәгыйть җавапсыз калмый: — Тихон Николаевич, какрас Җиһанны халык сөйми. Ә ул үзе "мине татар халкы илле ел узгач кына аңлый башлаячак" ди. Нәрсә, татар халкы бүген надан булып чыгамыни? — Неужели Нәҗип Гаязыч шулай әйтте икән? — дип гаҗәпләнә Хренников һәм бу турыда кабат сүз куертмый, тизрәк Мөсәгыйть яныннан китеп бара. БӘКЕР Тукайның дусты мәшһүр Кәбир Бәкер Урта Азиягә барып чыга. Бохара әмирен 1920 елда бәреп төшерәләр. Әмирнең кырык хатыны була. Кәбир шул кырык хатынның алтын-көмешләрен бик арзан бәягә сатып үзенә алып кала. НЭП чорында ул сәүдә эше ачып җибәрә. Бриллиантлар, алтын-көмеш белән сату итә, бик шәп байый. НЭП беткәч, Бәкернең бөтен алтыннарын алып, Совет власте аның үзен Себергә сөрә. Ике ел сөргендә булып, ул тагын Ташкентка кайта. Аннан соң үзенең кибетендә директор булып эшли башлый. Күп җирләрдә йөри Бәкер, әмма Казанга кайтмый. Күңеле сизә аның, Казанга кайтса, аны беренче булып тотып атачаклар. Шулай да аны барыбер Соловкига ябалар. Аннан да исән чыга ул. 1944 елда Самарада вафат була. БАЛ ВӘ БАЛАЛАР Сугыш вакытында бөтен урыс язучылары Татарстанда, Чистай шәһәрендә яшәде. Базарда бал аз була, сирәк чыга, булса да, шундук сатылып та бетә икән. Авырулар өчен, балалар өчен бер кангык. кына булса да дип бал эзләп йөргәндә, беркөнне базарга бер агай бер тәпән бал алып килә. Язучыларның хатыннары, балалары балга чиратка тезелешеп баса. Алда Леонид Леонов басып тора икән. Ул балны тәпәне белән үзенә сатып ала да кайтып китә. "Бер генә каттгык сат" дип ялынсалар да, Леонов борылып та карамый. "ӘЛЛҮКИ"ДӘН "ЗИЛӘЙЛҮК"КӘ Әзәл Яһүдин: — Бер концертта җырчы Зифа ханым Басыйрова "Әллүки" көенә җырлый башлады. Җырлый-җырлый, үзе дә сизмәстән, "Әллүки"дән "Зиләйлүк"кә китеп барды. "Әллүки..." дип җырлыйсы урынга "Зиләйлүк..." дип сузып җибәргән иде, үзе дә аптырап, җырлаудан туктап калды. Аннары көлеп җибәрде дә "Әллүки..." дип яңадан җырлап китте һәм җырны тәки "Әллүки..." белән төгәлләде бит. ҖАЕН ТАПТЫ Гастрольләрдә айлар буе йөрү артистларны бик арыта, талчыктыра. Шуның өчен алар, үзара төрле шуклыклар, мәзәкләр уйлап, күңелләрен күтәрергә тырышалар. Бер гастрольдә Рәшит Ваһапов белән Динә ханым Сираҗетдинова ядәч аерышалар. Ләкин һич кенә дә берсен-берсе ота алмыйлар. Көннәр үтә. Рәшит концертның ахырында җырлый, соңгы җырны Динә белән бергәләп "Башмагым"нан дуэт башкаралар. Динә, җырларга чыккач, Рәшиткә: "Тиреңне сөрт", — дип, кулъяулык тоттыра һәм аның колагына: "Ядәч", — дип пышылдый. Рәшит җырлаганда, билгеле, "исемдә" дип әйтә алмый кала. Шулай итеп, Динә тәки җаен таба, Рәшит Ваһапов аңа бер шешә хушбуй алып бирергә мәҗбүр була. ТӘРӘЗӘДӘН КАРАП ТОРЫРГА САТАБЫЗ 1942 ел. Татар академия театрының җәйге гастрольләре бара. Коллектив җитәкчесе — Хәлил ага Әбҗәлилев, ә администратор — театрның талантлы артисты Габдулла Сәгыйть. Хәлил ага Сәгыйтьтән сорый: "Ничек, Габдулла, билетлар сатыламы?" Сәгыйть исә: "Хәлил әкә, бүген билетлар сатылып бетте, аншлаг, тышкы яктан тәрәзәдән карап торырга сатабыз", — дип шаярта. НӘРСӘ УЛ ОПЕРА ҺӘМ ОПЕРЕТТА? Әзәл Яһүдин: — Татар театр техникумында мин укыган (1927 — 1929) елларда Хатыйп Гыйззәтуллин фамилияле яше шактый олы бер студент укыды. Бер дәрестә укытучы аңарга сорау бирә: — Әйтегез әле, иптәш Гыйззәтуллин, опера белән оперетта арасында нинди аерма бар? — ди. Хатыйп, бераз уйлагач: — Минемчә, опера — ир кеше, оперетта хатын-кыз булырга тиеш! — ди. БӘХӘСЛӘШКӘННӘР Әзәл Яһүдин: — 1947 елда шагыйрь Мөхәммәт Садриның атаклы "Бәхет турында җыр" исемле поэмасы басылып чыккач, мин бу поэманы укуны музыка-җыр элементлары кертеп эшләдем. Эшемне Мөхәммәт Садри белән Кави Нәҗми, Тукай клубында тыңлап, кабул иттеләр. Бу әсәр минем репертуарымдагы иң уңышлы ныгышларымнан берсенә әверелде. 1949 елда бугай, Кенәрдә шушы әсәрне башкаргач, сәхнә артына ике җегет килеп керде. — Абый, гармунда кем уйнады, үзегезме, әллә сәхнә артыннан берәрсеме? — дип сорадылар. Мин, сәхнәдә венский гармунда үземнең уйнавымны әйтеп, уйнап та күрсәттем. Шунда сорау биргән җегет иптәшенә: — Әнә! Күрдеңме инде. Әйттем бит, үзе уйный, дип, ә син, үзе уйнамый, дисең! Оттырдыңмы инде, әйдә түлә бурычыңны, — дип, дустын алып чыгып китте. ШӘП НОМЕР Әзәл Яһүдин: — 1950 елда минем үз гармуным юк иде. Шуның өчен ул вакытта филармониядән бик олы, шыксыз, авыр, иске аккордеон алып, гастрольгә киттем. Кузбасс ягында бер концертта Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын башкарганда, аккордеонны тартып җибәргән идем, икегә аерылып төште. Мин башта аптырап калдым, аннары тиз генә сәхнә артында урындыкта торган Гани ага Вәлиев гармунын алып чыктым да, әсәрне башкардым. Халык, бу номер шулай булырга тиеш дип, ахрысы, бу "шәп номерны" котлап, гөрләтеп кул чапты. Шуннан соң гастроль буе мин, аккордеон умырып, Гани гармунында уйный башладым. БАШКА ТӨШКӘЧ - БАШМАКЧЫ 1941 ел. Икмәккә карточкалар әле кереп җитмәгән чак була. Яшәү кыен, һәр товар — дефицит. Артист халкы, җан саклар өчен авылларда сатарга дип, шәһәрдән товар алып чыга. Көндезләрен артистлар, базарларга чыгып, үзләренчә сәүдә итә. Галия Нигъмәтуллина сабын сата. Камал III чүәкләр тезеп куйган. Шакир Шамильский җепләр-төймәләр кебек вак товарчы икән. Фуад Халитов савыт-саба алып чыккан, һәркем үз товарын мактый. Галия Нигъмәтуллина: Гөлҗиһан сабыны! Гөлҗиһан сабыны! Агарта да, йомшарта да, Күбекләндерә дә, шомарта да! — дип такмаклый. Фуад Халитов барысыннан да уздыра: Ташаяк савыт-саба, алыгыз савыт-саба! Алсагыз савыт-саба, булыр сезгә мең савап! Бары тик Шакир Шамильский гына ләм-мим, берни дәшми. Ул артист башы белән вак товар сатып торырга кыенсына икән. Ул товарларыннан бераз читтәрәк, яны белән басып тора, ди. — Төймәләрең күпме тора, абзый? — дип сораган кешегә ул, ризасызлык белән: — Белмим, белмим! — дип җавап кайтара. — Ничә сум сорыйсың унлы кәтүгеңә, абый? — ди бер хатын-кыз. — Белмим, белмим! — ди Шамильский. — Өч йомыркага бирәсеңме? — Бирәм, бирәм, ал-ал! — дип, Шакир Шамильский товарын тиз генә, сатулашмыйча гына сатып бетерә дә базардан тизрәк кача икән. Башка, артистлар, сатылмый калган товарларын төяп, тагын авылдан авылга, базардан базарга күченә. Шулай машинага төялеп бер авылга кереп барганда, машина капка баганасына бәрелә дә, Фуад Халитовның савытсаба тутырган чемоданы җиргә барып төшә. Чемоданны ачып баксалар— бөтен савыт-саба чәлпәрәмә килгән. Таякка таянган бер әби узып бара икән, Фуад Халитовның кайгысын күреп: — Борчылма, улым, — дигән әби. — Ябыштырып була әле боларны. Гомер буе ябыштырган тустаганнан ашадык, балам! Фуад Халитов: — Мә, алайса, әби, син ябыштыр инде боларны! — дип, кыйпылчыкларны җиргә аудара да җылый-җылый китеп бара. ЕРУНДА 1941 ел. Камал театрында политзанятие барган вакытта лектор сөйли икән: — Гитлер Мәскәүгә чаклы килеп җитте. Менә, иптәшләр, Гитлерның хыянәтчел рәвештә сугыш башлавыннан нәрсә килеп чыкты? — Ерунда! — дип кычкыра артист Зариф Закир. ИСӘН КАЙТКАН НӘДЕР Камал театры артисты Гали Нәдрюков (артистлар арасындагы исеме Нәдер) үзенең сугышта булганнарын сөйләп утыра икән. — Мин Халхин-Голдан Берлинга чаклы сугыштым, исәнсау кайттым. Театрда сәхнә коручы булып эшләүче Рәшит исемле бер җегет сорап куя: — Гали абый, нигә яхшы кешеләр генә сугышта үлеп калалар да, ә начар кешеләр исән кайта? — ди. ИШМИЛЕК Ишми ишан карагруһчы да, доносчы да булып жандармериягә хезмәт итә. Революция булгач, аны Совет суды хөкем итә. Ишми ишанны атарга хөкем итәләр. Ишми ишанны үзенең олы улы үз кулы белән Малмыж төрмәсендә атып үтерә. Кече улы абыйсының шушы батырлыгы турында мактап мәкалә яза. Ьәм матбугатта бастырып чыгара. Икесе дә Галиев фамилиясендә. ЗАМАНА КОРБАНЫ Башлангыч белеме дә булмаган кеше Гомәр Контюковны мәгариф министры итеп куялар. Моның шыр надан икәнлеге ачыкланганнан-ачыклана баргач, министрлыктан алып, Камал театрына директор итәләр. Сәнгать белән надан кеше дә идарә итә ала дип уйлаганнардыр инде. Бичара Гомәр абзыйны артистлар кеше буларак яманламыйлар. Яхшы кеше иде, дип сөйлиләр. Ләкин аның эшне белмәве, сәнгатьтән бик ерак кеше булуы артистларның ризасызлыгына китерә торган булган. Директор булып килүгә үк, ул театрны ерак гастрольләргә алып чыгып китә. Әлбәттә, гастроль уңышсыз була. Гомәр Контюковның бар белгәне ашау була. Болар ашарга гел артист Нәҗип Гайнулла белән бергә йөри икән. — Ьай, Нәҗип, синга атьтем кана, ашарга кыстама мине! Авыр бит! Бу корсакны күтәреп йөрер халем юк, — ди икән Гомәр абзый. — Ярар, алайса, — ди Нәҗип ага. — Кыстамам. Бохара ресторанына кергәч, Гомәр абзый: — Нәҗип, минга күп алма! — ди. Нәҗип ага менюны алып укый башлый: — Гомәр ага, лагман бар, ашыйсыңмы? — Лагман? Нәстә сың ул лагман? Одя давай, алып бак лагманнарын, ашап багыйк! — ди Гомәр. — Тагын нәстә бар? — Бишбармак, — ди Нәҗип. — Анысы нәстә тагын? Ал, ашап багыйк бишбармакларын! — Манты бар, Гомәр абый! — Анысын да ашап багыйк, нәстә икән ул манты? Болар әйткәннәрне өстәлгә китереп куйгач, Гомәр абзыйның ике күзе шар була. Әйбер алынган, ашап бетерергә кирәк. Гомәр абзый боларның барысын да бик тәмләп ашап бетерә. Бер лагман белән генә дә өч кеше туярлык. Әмма лагман да, бишбармак та, манты да Гомәр ашказанына төшеп утыра. — Ьай, Нәҗип, атьтем мин синга, атьтем, күп ашатма, дидем. Авыр! Шушы ашаудан ул эче китеп чирли башлый, театрга халык йөрми, директор авырый; артистлар зарлана башлый; аякка басу белән Гомәр Контюков театрны Казанга алып кайтып китә. Бу уңышсыз гастрольдән соң Контюковны директорлыктан алалар. Саубуллашканда Гомәр абый әйтә: — Ярый, ярый, сез генә обят, мин яман директор булдым! Рәхмәт сезгә! — дип, театрдан китеп бара. КАШЫК БЕЛӘН ТАМАК ЯЛГАУ Сугыш вакытында һәр кеше ашханәгә үз кашыгы белән йөри торган була. Язучы Абдулла Әхмәт, газетада эшләгәндә, Вахитов исемендәге завод директоры турында мәкалә язарга китә. Директор язучыны ачык чырай белән каршы ала: кемнең генә ул вакытта газетада макталасы килми. Абдулла Әхмәт өстәлгә куен дәфтәрен чыгарып сала да кесәсеннән каләм ала, ләкин каләм урынына ул агач кашыгын суырып чыгара. Абдулла каушап кала, бөтен кесәләрен актара башлый, каләм табылмый, өйдә онытылып калган. Директор, Абдулланың ач икәнен аңлап, ярдәмчесенә кычкыра: — Ьәй, Зарифҗан, ашың җылындымы әле?.. Ике тәлинкә белән бер кашык китер булмаса! Табын янында сөйләшкәнне язар өчен директор Абдулла Әхмәткә каләм дә бирә. Редакциягә кайтып кергәч, бу хакта Абдулла Әхмәт каләмдәшләренә сөйли: — Ни оят, каләм урынына менә шушы кашыгым килеп чыкмасынмы! — дигәч, газетачыларның берсе әйтеп куя: — Шаярта мут Абдул! Ашханә директорына барса да, складка китсә дә, нәчәлник белән сөйләшә башласа, ул гел кашыгын тартып чыгара. Без каләм белән тамак туйдыра алмыйбыз, ә Абдул агай кашык белән тамак туйдыра! МАРИНА ЦВЕТАЕВА Бөек Ватан сугышы вакытында урыс язучылары Казанда, Чигтайда эвакуациядә яшәделәр. Мәскәү Язучылар берлеге тулаемы белән Чистай шәһәренә күчеп китә. Марина Цветаева Алабугадан әче суыкта җәяүләп Чистайга килә. Союз башлыгы Леонид Леонов янына керә: — Зинһар, эш бирегез, юкса мин ачтан үләрмен, һич югында язучылар ашханәсендә табак-савыт юып торыр идем, — ди. Ләкин Леонов аңа эш бирми. Марина Цветаева ач килеш Алабугага кайтып китә дә асылынып үлә. МИЗГЕЛ Имештер, Александр Фадеев 1937 елларда күп кенә язучыларны төрмәгә утыртуда катнашкан. 1956 елда акланып кайткач, исән калган язучыларның берсе Фадеев янына кергән. Ал арның ни сөйләшкәнен берәү дә белми, ләкин шул көннән соң Фадеев бик нык үзгәрә һәм 1956 елның 13 маенда Передел кино дагы җәйлек йортында атылып үлә. Үләсе көнне Фадеевны татар язучысы Мәхмүт Хәсән урман сукмагында очрата. Озын буйлы мәһабәт Фадеев үзеннән күпкә тәбәнәк бер адәм белән урман юлы буйлап киләләр икән. Әлеге тәбәнәк кеше: — Саша, син алай эшләргә тиеш түгел! Алай ярамый! — дип өзгәләнеп кычкыра, ялвара. Ап-ак чырайлы Фадеев, бер сүз әйтмичә, үз өенә кереп китә. Бер-ике сәгатьтән соң Мәхмүт Хәсән Фадеевның атылып үлгәнлеге турында хәбәр ишетә. ТЫЛДА Бөек Ватан сугышы вакытында атаклы урыс язучысы Александр Фадеев сугыштан качып Казанга килә. Башта ул режиссер Сәет Булат өендә яши. Аннан соң ул Садри Ахун йортына күченә. Ләкин Ахун өендә Фадеевның ике метрлы гәүдәсен сыйдырырлык урын табылмый. Аны кыска, тар диванга урнаштыралар. — Урын бик тар инде, гафу итәрсең, Александр Николаевич! — ди Ахун. — Борчылмагыз! — ди Фадеев. — Күңелегез киң сезнең, татарларның, рәхмәт! Сыярмын! ИЗГЕ ТЕЛӘК Празат Исәнбәт язгы өе янында чәчәк үстерер өчен бер капчык туфрак сатып ала да театрга куеп тора. Театрдан җәйге өенә туфракны алып китәр өчен машина эзли башлый. Шулай аптырап торганда, аның янына Зөлфәт Хәким килә. — Нихәлләр, Празат абый, — ди Зөлфәт. — Хәлләр ярыйсы! — ди Празат. — Ләкин менә бу туфракны дачага илтәр өчен машина табалмадым, хәзер күтәреп китәргә туры килә инде, — дип, Празат капчыгын иң өстенә күтәреп китә башлый. Шулчак Зөлфәт әйтеп куя: — Авыр туфрагың җиңел булсын, Празат абый! — ди. ӘЗЕР ҖАВАП Әдәбият-сәнгать кешеләре хәерче хәлгә калган елда Батулла соңгы акчасына машина сатып ала. Машина номеры А 661 АМ RUS икән. Равил Фәйзуллин моны күреп, уенычыны белән: — Милләт-милләт дип кычкырган була ул Батулла, үзе рус сүзен тагып йөри, — ди. Батулла да шундук уены-чыны белән: — Син — халык депутаты — безне рус табаны астына тыгып куйгач, депутат булмаган Батулла нишләсен? — ди. ТАТАР - АЛДА, ТАТАР - АРТТА Нәкый Исәнбәт утлы Празат белән чәй эчеп утыра икән. Шулчак ата кеше углыннан: — Син татар әдәбиятын беләсеңме? — дип сорый. — Нигә белмәскә? — ди Празат. — Бик яхттгы беләм. Тукай, Әмирхан, Ибраһимов... Остаз хәйләкәр елмая: — Шул шул, сез татар әдәбиятын өч кенә кешедән тора дип уйлыйсыз. Тукай, Әмирхан, Ибраһимов... Менә син Исхакый атлы шагыйрьне беләсеңме? — Белмәскә, — ди Празат. — Гаяз Исхакый — татар романы, татар драматургиясенең... — Ул Исхакый түгел, шагыйрь Исхакый бар иде, мәрхүм. Ул үз гомерендә бер генә китап чыгарды, шунда бер шигыре бар иде. Классика! Чаптарларда чабалар ла, Утырып май чабулары. Урыс — артта, татар — алда... Кыен мал табулары. Нәкый кете-кете көлә, Празат аптырап утыра. Нәрсәсе кызык соң моның? Остаз тагын өсти: — Татар әдәбияты Тукай, Әмирханнар белән генә әдәбият түгел, татар әдәбияты әнә шундый танылмаган, танылырга өлгермәгән яхшы шигырьләре белән дә әдәбият, углым. Татар алда, урыс артта, дип, Исхакый татардан көлә. Урыс май бәйрәмендә (масленицада) арбасында киерелеп утырып бара, ул — хуҗа, татар — алда, кузлада утыра, татар кучер хуҗасын йөртә. Классика! КОММУНИСТ ЯЗУЧЫЛАР Нәкый Исәнбәт 1946 елны "Мулланур Вахитов" пьесасын яза. Ләкин театр тәнкыйтьчесе Бәян Гыйззәт аны куйдыртмас өчен Мәскәүгә жалоба җибәрә. Иртәгә спектакль чыгасы көнне Исәнбәтне Мәскәүгә чакыртып алалар. Главлитта аңа әйтәләр: — Менә жалоба бар! — диләр. — Гаебем ни дә? — дип сорый драматург. — Сез ТТТиһаб Мәрҗанигә теләктәш икәнсез һәм "Мөселман комиссариаты" дигән сүзгә шик белдерә коммунист иптәш Гыйззәтов, — диләр. Шулай да пьесаны кайбер үзгәртүләр белән уйнарга рөхсәт бирәләр. Бәян Гыйззәт Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" пьесасын да контр әсәр дип атый. Риза Ишморат та бу пьесада идеологик чатаклык таба һәм хәтәр урынга донос яза, газетада Исәнбәтне гаепләп мәкалә чыга. Шуннан соң бу пьесалар кергән китапны обком бастырудан тыя. Обком секретаре Моратов: — Яндырабыз китабыңны! — ди. Шуннан соң Исәнбәт партиянең Үзәк Комитетына китә. Аннан канатланып кайта. ҮК аның китабында "контра" тапмый. Кайтып җитүгә, Исәнбәтне Моратов чакыртып ала. Елмая, хуш күңелле булырга тырышып: — Сез гаепсез! Китабыгыз чыгачак! — ди. — Сез мине матбугатта пычраттыгыз, мин ничек халык күзенә күреним? — ди Исәнбәт. — Мине аклау мәкаләсе язарга кирәк. Моратов усал итеп көлә: — О-о, совет матбугаты аны рөхсәт итми! — ди. — Шәп икән матбугатыгыз, — ди Исәнбәт. — Кешене пычратырга мөмкин, ә акларга ярамый! Соңра Моратов Исәнбәткә әйтә: — Мин әдәбиятны белмим. Мин бит промышленность кешесе. Әдәбият коммунистларының сүзенә ышанырга туры килә. Нәкыйнең китабы чыккач, Ишморат, төче елмаеп, ике кулын сузып, Исәнбәтне котларга килә: — Исәнме, Нәкый абзый, тәбриклим сине, китабыңны чыгарганнар икән! Нәкый Исәнбәт үзенә сузылган кулны алмый: — Син шул кулың белән донос яздың! — ди. — Нәкый абзый, миңа обком кушты! — дип аклана башлый Ишморат. — Обком, партия кушса, син мине атарсыңмы? — дип, Исәнбәт узып китә. КУАНЫЧ Татар театры тарихында иң танылган, иң шөһрәтле актер Бари Тархан санала икән. Ниндидер низаг чыгып, Бари Тархан театрдан китә. Бер-ике ел чамасы вакыт узгач, Барины театрга чакыртып алалар. Ул кайта. Кайткан кичне үк Тархан театрга спектакль карарга килә. Залда кеше аз була. Артистлар комедия уйнап яталар икән. Ләкин халыкны һич кенә дә көлдерә алмыйлар, ди. Шул чакны, ниндидер бер тынлыктан файдаланып, Бари Тархан ян пәрдәдән сәхнәгә чыгып баш ия. Тамашачы, Бари Тарханны күреп, аягүрә басып, умырып кул чаба башлый: машалла, афәрин кычкыра: — Бари кайткан! Тархан кайткан! — дип, тамаша залы ду килә икән. Шул көннән соң театрның хәле әйбәтләнә. Бари Тархан уйнаган спектакльләргә билетлар алдан ук сатылып бетә торган була. ТӘНКЫЙТЬ ТУРЫНДА тәнкыйть Латыйф Җәләйгә әйткәннәр икән: — Синең тәнкыйть турындагы мәкаләңне тәнкыйтьләгәннәр бит! — дигәннәр. Латыйф ага, бер дә исе китмәенчә генә: — Тәнкыйтьләсеннәр! — дигән. — Мин аның акчасын алып тотып бетердем инде! АЛДАНУ Мәшһүр мәгърифәтче, статский советник Шаһбаз Гәрәй Әхмәрнең кызы Сара католик динен кабул итә. Шаһбаз Гәрәйнең хатыны Хәдичә апа кызының христиан диненә күчүен бик авыр кичерә. Кече кызы Заһидә туташның да урысларга тартылганын сизенеп, өйдә каты гына бәхәс булып ала. — Анакай! — ди Сара. — Иң шәфкатьле дин — католиклар дине! Шуңа күрә мин шул дингә күчтем. Шулчак Заһидә туташ сүзгә катнаша: — Ничек инде иң миһербанлы дин католиклар дине булсын! — ди яшь кыз. — Ә католиклар тарафыннан тереләй яндырылган меңнәрчә гөнаһсыз кешеләрне кая куясың, апам? — Син яшь әле, сеңлем, берни дә аңламыйсың! — ди Сара. — Ул бөтенләй баигка. мәсьәлә! Гаиләдә кара кайгы тагын да арта. Сара яһүди кешесенә кияүгә чыга, аны да католиклыкка өндәп күндерә. Сара ханым бөтенләй гаиләсеннән, татар халкыннан аерыла. Хәдичә ханым шунда гына аңлый: балаларыма урысча тәрбия бирәм дип, ул арттырып җибәргән икән. Соңра ул төпчек кызы Заһидәне абыстайга биреп укыта башлый. Бәлки, шуның нәтиҗәседер, Заһидә туташ татар драматургы, артисты, режиссеры Кәрим Тинчуринга кияүгә чыга. БЕРЕНЧЕ СОВЕТ КЕШЕСЕ Революция җиңеп, Совет хакимияте урнашкач, ике көн узгач та мәрхүм Шаһбаз Гәрәй Әхмәров өендә тентү ясыйлар. Заһидә туташ Әхмәровадан тентүче кызыл гаскәри сорый: — Сез кем? — ди. — Мин — укытучы, — ди Заһидә туташ. — Сез укытучы дип алдыйсыз! Сез теш табибы бит! — ди кызыл гаскәри. — Юк, мин теш табибы түгел, мин — укытучы! — дип кабатлый кыз. — Әнә бит! Теш дәвалый торган коралларыгыз! — дип кычкыра тентүче. Гимназия тәмамлау хөрмәтенә абыйсы бүләк иткән тырнак чистарту әсбапларын, алып, Заһидә туташ тикшерүчегә бирә. — Кулыгызны бирегез әле! — ди туташ һәм, кызыл гаскәринең бер кулын учына салып, кер каткан тырнак асларын чистарта башлый. — Бусы менә шушылай итеп тырнак астыгызны тазарту өчен, монысы кайчы, озын тырнакларны кисәр өчен, бу — тырнак чистарта торган игәү. — Ә-ә, алай икән, — ди Совет хакимиятенең беренче вәкиле һәм шикләнерлек әйбер табалмагач, әле яңа гына Заһидә туташ чистарткан кулы белән өстәлдәге суга торган кыйммәтле сәгатьне алып чыгып китә. ГҮЗӘЛ ХАТЫН Атаклы язучы, тәнкыйтьче Гомәр Гали Хәрирә исемле бик матур, нәфис бер кызга өйләнә. Алар парлап театрга, концертларга, кичәләргә йөриләр. Хәрирә биергә ярата. Мәҗлесләрдә рәхәтләнеп бии. Гомәр Гали биеми, бии белми икән. Шундый кичәләрнең берсендә берәү килеп Гомәргә әйтә: — Әфәндем, хатының кич буе теләсә кем белән бии дә бии, ә син рөхсәт итәсең, — ди. — Хатының белән биергә теләүчеләр күбәйгәннән-күбәя. — Кеше кызыгырлык булмаса, мин Хәрирәгә өйләнмәс тә идем! — дигән Гомәр Гали. Хәрирә ханым иң кыен чакларда да иренә тугры кала. Ире төрмәдә үтерелгәч тә кияүгә чыкмый. ИШАН БЕЛӘН ТРАКТОР 1930 елларда театр сәнгатендә шартлылык киң колач җәя. МХАТны натурализмда гаепләп, Мейерхольд театрын күтәрә башлыйлар. Татар режиссеры Сөләйман Вәлиев, театр кушаматы Сульва, "Зәңгәр шәл"не шундый шартлылык ысулы белән сәхнәгә куймакчы була. Карурман урынына сәхнәгә зур бер яфрак эленә. Сульва атаклы артист Зәйни Солтанның битенә трактор сурәте ясарга боера. Ишанны уйнаучы Зәйни ага күз яшьләре белән җылый: — Җегетләр, мине дә, сәнгатьне дә мыскыл иттермәгез, зинһар! — ди. Ләкин Сульва үзенекен итә, спектакль шартлы рәвештә куела. Әмма Зәйни Солтан спектакль уйналасы көнне битен ике төрле ысул белән буйый. Бер ягына трактор ясый, икенче битенә үзенчә— кешечә грим сала. — Ьәй, Зәйни абый, нигә алай бизәндең? — дигәннәргә ул: — Трактор төшергән ягы режиссер өчен, монысы үзем өчен! — дип әйтә торган булган. Спектакль озын гомерле булмый. НАЗ ТАЛӘП ИТӘ БАЛА Бөек артист Зәйни Солтанның баласы зәгыйфь туа. Буын тотмау, ягъни фалиҗ авырулы була бу бала. Зәйни Солтан аек чакларында бу балага борылып та карамый, салып кайткалаганда гына баланы кызганып, сөя, уйный, кулына ала, күтәреп йөри икән. Теле булмаса да, баланың зиһене була. Атасы аны кулына алса, бала чиксез шатлана. Атасы озак вакытлар аек йөреп, аңа игътибар итмәсә, сабыйның кәефе төшә икән. Бер тапкыр шулай озак кына салмыйча йөргәндә, бичара бала атасына ымлап, кулларын бутап нидер аңлатырга тырыша. Ата аңламый. Бала аңлата алмагач җылый башлый. Зәйни Солтан хатыныннан сорый: — Карале, ни тели соң бу сабый? — ди. Ана кеше баласы өстенә иелә: — Ни кирәк, балам? — дип сорый. Сабый кулларын бутый, нидер ымлый, ыңгыраша. — Ә-ә, — ди әнисе. — Әти, син бүген салып кайт әле, аннары мине күтәреп йөрерсең, ди. — Менә, карчык, — ди артист. — Ә син мине саласың дип битәрлисең! Шуннан соң Зәйни Солтан эчмәсә дә гел баласын кулына алып уйната торган булып киткән, диләр. УҢЫШ 1928 елның августында Казан шәһәрендә Руссия физиклары ассоциациясенең Алтынчы Бөтенсоюз корылтае җыела. Корылтайда Америка, Алмания, Англия, Франция һәм баттгка. чит илләрдән күренекле галимнәр катнаша. Кунаклар хөрмәтенә уникенче августта Татар мәдәнияте йортында (хәзерге ТЮЗ бинасында) концерт куела. Бу концерт үзәгендә Сәйдәш әсәрләре була. Концертка галимнәр белән бергә Максим Горький да, чит ил журналистлары да килә. Сәйдәш музыкасы бик зур уңыш казана. Соңыннан сәхнә артына Горький белән чит ил кунаклары да керә. Академик Иоффе һәм алман профессоры Сәйдәш музыкасын Ауропа музыкасы белән бер дәрәҗәдә күреп тәкъдир итәләр. Алар Сәйдәшне, җырчы Асия ханым Измаилны Берлинга гастрольгә чакырып китәләр. Алар чакырса да, Совет хакимияте аларны чит илгә чыгармый . ТӘҮФЫЙКСЫЗЛЫК БЕЛӘН МАКТАНЫШУ Бервакыт радио хезмәткәрләренә Ашхабадта режиссер булып эшләүче Габдулла Камалның адресы кирәк булып чыга. Аның адресын алу өчен Шәриф Рахманкол атлы яшь директорны Галиәсгар Камал янына юллыйлар. Озын чәч үстергән Шәрифне күргәч, Галиәсгар абзый: — Нәрсә китердең? Син дә тәүфыйксыз җегетмени? — дип сорый. Бу сүзләрне ишеткәч, җегет аптырап кала. — Болай каушап калгач, нинди шагыйрь инде син? — ди остаз. — Мин шагыйрь түгел, — дип, Шәриф Рахманкол нинди йомыш белән килгәнлеген сөйләп бирә. — Сүзләремә хәтерең калмасын, җегет. Озын чәч үстергәч, мин сине шигырь алып килгәнсең дип торам. Хәзер шагыйрьләр арасында үзләренең тәүфыйксызлыкларын язу модага кереп бара. Такташ та "Разбуйник" дигән исем бирделәр дип күкрәк кага. Әсгать Айдар да "биш яшемдә карак булдым" дип мактана... ҖӘЛИЛ БҮЛӘГЕ 1929 ел. Язучы Салих Баттал Ырынбурда очучылар мәктәбендә укыганда очучыларның махсус киеме яңа гына чыккан була. Яңа кием курсантларның барысына да җитми. Чыгарылыш кичәсенә очучы киеме белән киләсе килә. Салих Баттал чыгарылыш мәҗлесенә өр-яңа матур очучы киеме киеп килә. Бөтен очучылар, хәтта командирлар да шакката. Бу киемне Батталга Мәскәүдәге дусты Муса Җәлил Воздвиженкадагы хәрби товарлар кибетеннән сатып алып җибәргән була. ЭТ ТИПКЕСЕНДӘ Атаклы татар режиссеры Гомәр Исмәгыйльне 1937 елда Камал театрыннан куалар. Ул Кырымга күчеп китә. Кырымдагы татар театрында баш режиссер булып эшли башлый. Германия басып кергәч, театр күчә алмый кала. Фашистлар хакимиятендә Гомәр ага Шекспир, Мольер пьесаларын куя. Ике як сәясәтендә дә катнашмаска тырыша. 1944 елда Совет Армиясе Кырымнан фашистларны куып чыгара, аннан соң татарларны куа. Гомәр Исмәгыйль Омск төрмәсенә җибәрелә. Анда утырып чыккач, хокуксыз, эшсез, йортсыз, киемсез, гаиләсез каңгырып йөри. Ниһаять, ул Әндиҗанга килеп чыга. Анда Урия ханым белән очраша. Урия ханым аны ачлыктан, ялангачлыктан алып кала. Соңра Гомәр ага Әндиҗандагы үзбәк театрының баш режиссеры була. Аның Камал театрына кайтасы бик килә. Ләкин мондагы режиссерлар аның кайтуын теләми. Гомәр ага Исмәгыйль 1983 елда Әндиҗанда вафат була. Авыр туфрагы җиңел булсын! Амин! ТАЛАНТНЫҢ ЯЛГЫЗЛЫГЫ Атаклы режиссер Гомәр Исмәгыйль белән яшь режиссер Ширияздан Сарымсаков арасында ниндидер бик үк сәламәт булмаган мөнәсәбәт, мөгамәлә барлыкка килә. Күрәсең, бу Шириязданның Гомәр бәйнең эрудициясе, таланты, абруеннан көнләшүеннән килеп чыккан бер мөнәсәбәт булгандыр. Ихтимал. 1937 елда Гомәр Исмәгыйльгә "халык дошманы" дип нахак бәла якканда Ширияздан Сарымсаковның да кулы уйнагандыр дип әйтеп булмый. Дәлилләр юк. Егерме өч көннән артык барган "хөкем-җәза" җыелышында Сарымсаков та була, әмма Гомәр аганы яклап бер сүз дә әйтми. Ул гына түгел, беркем дә Гомәрне якламый. Шулай итеп, олы талант иясе кара язмышка дучар була. Еллар уза. Гомәр Исмәгыйль аклана. Иреккә чыга. Театр сәнгатендә эшләргә мөмкинлек ала. Ләкин Татарстанда түгел, Үзбәкстанда. Әндиҗан каласында ул үзбәк театрын җитәкли. Аны яңадан татар театрына кайтарырга теләүчеләр дә була. Ләкин Сарымсаков белән Культура министрлыгы аны Казанга алдырмау ягын карыйлар. Еллар тагын уза. Ширияздан аганың үз хәлләре мөшкелләнә. Аны театрдан китәргә мәҗбүр итәләр, һәм "үз теләге белән" гариза язарга кушалар. Театр директоры Рәшидә ханым Җиһаншина бөтен коллектив алдында: — Иптәшләр , Ширияздан Мөхәммәтҗанын театрдан китәргә гариза язды! — дигәч, байтак артистлар шатлыкларын яшерә алмый. — Ни өчен? Нигә? Эшләсен, әле ул куәтендә! — дип аны кызыксынучы, яклаучы булмады. Ширияздан ага Сарымсаков кинорежиссер булып эшли башлады. "Сәйдәш" фильмының авторы, режиссеры булып бер фильм чыгарды. Ләкин фильм сөйләп бетергесез дәрәҗәдә зәгыйфь, бичара, профессиональлектән гаять ерактагы бер эш булып калды. Табигый ки, һәм тәнкыйтьчеләр, һәм киночылар тарафыннан каты тәнкыйтькә юлыкты. Шуннан соң Ширияздан ага Сарымсаков культура институтының режиссура бүлегенә укытучы булып китте, озак еллар шунда профессор, остаз вазифаларын башкарды. КЕМ УЛ ТАТАР? Солтангалиевчелектә нахак гаепләнеп, озак еллар Соловкида утырган, эт типкесендә утыз ел йөргән Мәхмүт Бөдәйли иреккә чыгу белән сөекле Казанына кайта. Ләкин аны беркем дә якын итми, үз янына алмый, аның язганнары белән берәү дә кызыксынмый. Шул чакларда Мәхмүт Бөдәйли әйтә торган була: — Татар ул укымыйча галим, эшләмичә бай, милләт белән сату итеп түрә була! — ди. САТЫЛА ТОРГАН ХАЛЫК Мәхмүт Бөдәйлине, солтангалиевчелектә гаепләп, Соловки төрмәсенә җибәрәләр. Егерме биш ел тоткында яшәп, ул сөекле Казанына кайта. Бик күп кешеләр белән аралашырга тели, ләкин аны аңлаучы да, тыңлаучы да, аның белән дуслашучы да табылмый. Мәхмүт аганың гомере буе язган хезмәте — "Татар язучыларының кушаматлары"н да берәү дә җитди эшкә санамый. Шуннан соң Мәхмүт Бөдәйли соңгы сүзен әйтеп дөньядан китә: — Татар ул — сата һәм сатыла торган халык! ВАТАНЫННАН МӘХРҮМ ЛАТЫЙФ Кайчандыр Казанда иҗат иткән татар композиторы Латыйф Хәмиди озак еллар Алма-Атада яшәгәннән соң янә ватанына, Татарстанга кайта да Композиторлар берлеге җитәкчесе Нәҗип Җиһанга керә. — Нәҗип, минем Казанга күченеп кайтасым бик килә. Бик сагынам. Туган җирдә яшәп, туган җирдә үләсем килә, — ди ул. — Латыйф! — ди Җиһан. — Сез Казакъстанда яшисез. Сез бит инде казакъ композиторы. Шунда гына яшәгез инде. Монда күченеп йөрү бик мәшәкатьле булыр. Мондый хиссез, салкын сүзләр Латыйф аганы бик рәнҗетә; ул, ни әйтергә сүз таба алмыйча, саубуллашырга да онытып, Җиһан бүлмәсеннән чыгып китә. Шуннан соң ул, һич югында ватанга якынрак булыр дип, Мәскәүгә күчеп яши. Шулай яшәп ятканда, аның янына казакъ язучысы Мохтәр Ауэзов килә: — Э-э, Латыйф әкә, сез безнең кеше. Кайтыгыз АлмаАтага! — ди. Латыйф Хәмиди Мәскәүдән янә Казакъстанга күченә һәм шунда яшәп, шунда вафат була. БОРЫН Кәрим Тинчурин белән хатыны Заһидә ханым театрга барырга җыена икән. Ул вакытта ханымнар ике беләгенә дә челтәр перчатка киеп йөри торган булганнар. Заһидә ханым перчаткаларны бер кия, бер сала икән. — һәй, кимим әле бу перчаткаларны! — ди Заһидә ханым. — Кулларымның матурлыгын перчаткалар белән капламыйм әле. Борынымның ямьсезлеген беләкләремнең гүзәллеге тулыландырып торыр! — Тиле син! — ди Кәрим бәй. Бу вакыйганы сөйләгәндә, Заһидә ханым өстәп куя: "Заһидә, синең борының һич тә ямьсез түгел, юкка үзеңне борчыйсың!" дигән сүзе иде ул. Ә мин үземнең борынымның ямьсез икәнен бик яхшы белә идем. ТЕАТР БЕЛГЕЧЕ 1956 елда Кәрим Тинчуринны аклау белән аның "Казан сөлгесе" пьесасын Камал театрында куя башлыйлар. Мөәзинне Газиз Зыятдин уйнарга тиеш була. Газиз ага салмак, пошмас кеше, шуның өстенә сүзләрне дә бик тиз ятлый алмый торган ялкау актер иде. Сүзсез уйнаучы халык төркемендә артист Габдулла Фәтхулла да катнаша. Газиз Зыятдин сүзен оныта икән дә аңа Габдулла әйтеп җибәрә икән: "Ие-ие, хәзрәт, бу Казан сөлгесе була инде, йә, хуш, дип әйт, хәзрәт", — дип, мөәзин сүзләрен сөйли башлый. Ә Газиз ага, әйе, әйе, дип җөпләп кенә утыра. Тора-бара Газиз Зыятдин бер сүз дә әйтми, аның сүзләрен Габдулла Фәтхулла гына сөйли торган булып китә. Бераздан матбугатта бер театр белгеченең спектакль турында мәкаләсе чыга: "... Казан сөлгесе" спектаклендә иң олы уңыш казанган актер Габдулла Фәтхуллин булды. Ул Кәрим Тинчурин иҗат иткән Куштан образын гаять оста башкарды..." ЕРАККА Кәрим Тинчурин Пләтән зинданында чакта, Заһидә ханым, бар булган әйберләрен Саручи базарында сатып, иренә ашамлыклар, акча илтә торган булган. Кәрим Тинчуринны 1938 елда ук аталар. Ләкин аның атылганлыгын әйтмиләр. Заһидә ханым еллар буе ире өчен бераз акча, азык-төлек, җылы кием ташый тора. Бу нәрсәләрне еллар буе кабахәт төрмәчеләр үзләренә алып барганнар. Байтак вакыт узгач кына, Заһидә ханымга: — Тинчуринны еракка җибәрделәр аны! — диләр төрмәчеләр. "Еракка" дигәннәре "теге дөньяга" дигән сүз икәнен аңламыйча, Заһидә ханым байтак вакыт иренә ризык, кием илтеп тора. САРЫ КАТАЛАР Кәрим Тинчурин урам буйлап бара икән, аңа Хәсән Туфан очраган. — Кая болай каударланасың, Хәсән? — ди Кәрим. — Менә туган көнем үкчәгә менгән, илле тула икән бит озакламый, — ди Туфан. — Ярты гасырны яңа аяк кабы киеп каршыларга иде. Кибеткә чабам. Әйдәле, Кәрим абзый, миңа ката сайлашырсың. Тинчурин бик теләп риза була. Аяк киемнәре кибетенә кергәч, Хәсән Туфанга сары күннән эшләнгән бик яхшы ката сатып алалар болар. Хәсән Туфан шушы сары каталарны киеп туган көнен уздыра. Ул арада Кәрим Тинчуринны, кулга алып, төрмәгә ябалар. Бераз вакыт узгач, Кәрим төрмә тәрәзәсеннән күз кырые белән генә карап тора, өстә, төрмә ишегалдында тоткыннарны йөртергә алып чыкканнар. Тәрәзәдән аларның тубыкка чаклы гына аяклары күренеп кала. Кинәт аяклар арасында сары күннән эшләнгән каталар күренеп китә. — Әһә, — дип уйлый Кәрим. — Туфанны да алганнар икән. СӨРГЕН Кәрим Тинчуринның артист булып гел баш рольләрне уйнавы да, үз пьесаларын үзе куюы да, директор булуы да күп кешегә ошап бетми. Көнләшүчеләр, дошманнары күбәя. Берничә артист 1928 елда аны театрдан кудырта. Артист, режиссер, драматург Кәрим Тинчурин эшсез урамда кала. Кая барып бәрелергә белми шулай каңгырып йөргәндә, моны бер яһүд кешесе Ленин китапханәсенә эшкә ала. — Кәрим, — ди. — Син эшләрлек эш монда юк. Ләкин син көн саен төгәл вакытта эшкә кил. Төгәл вакытта эштән кит. — Ә нәрсә эшләп утырыйм соң мин көне буе? — ди Тинчурин. — Яз! — ди яһүд. — Пьесаларыңны яз! Кәрим Тинчурин "Ил" драмасын шунда яза башлый. Шул чакны моны Әстерхан театрына чакыралар. Яһүд кешесенә олы рәхмәтләр әйтеп, Кәрим ага Әстерханга китә. Китеп барганда, танышлары: — Кая киттең, Кәрим? — дип сорый икән, ул: — Әстерханга! — дигән. — Нигә барасың Әстерханга? — Артым кычытканга! Нишләп булсын? Сөргенгә! — дигән Тинчурин. Анда ул бик яхшы эш башлап җибәрә. "Ил" драмасын шунда сәхнәгә куя. Соңыннан куйган спектакльләре дә Әстерханда уңыш казана. Шуннан соң Кәрим аганы ялынып-ялварып Казан театрына кайтаралар. Ләкин ул үзен куган артистлардан үч алмый: хәтта ул ал арның исләренә дә төшерми. ДУСЛАРЧА ТӨРТТЕРМӘ Хәсән Туфанның соңгы еллардагы иң якын дусларыннан берсе Гомәр Бәттгир булган, диләр. Бервакыт шулай гәпләшеп утырганда, Мөдәррис Әгъләмов Туфанга әйтеп куя: — Хәсән ага, сез ни өчен Бәширне дус күрәсез? Ул бит гомере буе органнарда эшләгән кеше! Шагыйрь, бер дә исе китмәенчә генә: — Әйе, ул органнарда эшләгән. Ул бөтенесен дә белә. Мин күп белгән кешегә ышанам. Шуңа күрә мин беренче томлыгымны Бәширгә бүләк итәм. Әнә язуы да бар, — дип, Хәсән ага Мөдәррискә китап суза. Мөдәррис, китапны алып, Гомәр Бәширгә атап язылган шигырьне укый: Әдәбият мәйданы ул Көрәш тә алыш кына; Халык намусы булырга Җитми шул "Намус" кына! КИҢ КҮҢЕЛ Шәйхи Маннур Хәсән Туфан өстеннән язып, нахак бәла яккан, дип сөйлиләр. Хәсән ага 1956 елда төрмәдән исән-сау Казанга кайткач, Шәйхи Маннур Туфанның аягына егылып, үкереп җылый-җылый: — Миңа куштылар! — дип гафу сораган һәм Хәсән Туфан аны гафу иткән, диләр. Гафу алгач, Шәйхи Маннур Туфан белән бер табактан ашый башлаган, ди. Ике ак башлы шагыйрьнең (берсе хаин, берсе аның корбаны) президиумнарда янәшә утырганнарын еш күргәч, Батулла әйткән: — Хәсән абый, үзегезне саткан кеше белән ничек янәшә утырасыз сез? — дигән. Олуг шагыйрь бөл ай дип җавап биргән: — Тегендә чакта сүз бирдем. Исән-аман котылсам, беркемгә дә ачу-үч сакламам, дидем. Вөҗданы булса, үзен-үзе җәфаласын андый кеше! БИРӘН СӘЛАХ "Татарстан хәбәрләре" газетасына Сәлах Атнагулов атлы кешене баш редактор итеп куйгач, Галиәсгар Камалга көн бетә. Аны, эше күп булса да, акчасы аз урынга — игъланнар бүлегенә күчерәләр. Гаиләсе ишле кешегә бу бик кулай эш булмаса да, Галиәсгар Камал һәрвакыт шат, һәрвакыт уенчак булып кала бирә. Шулай "Гәжур" (газета-журнал) нәшрияты баскычында берничә газетачы ниндидер бер артистның күп ашавы хакында гаҗәпләнеп сөйләшеп торалар икән. — Ьәй, малай, ул көненә биш кадак ит, бер кәстрүл шулпа ашый икән! Моны ишеткәч, Галиәсгар Камал әйтеп куя: — Ни өчен шуңа шаккаттыгыз?! Сәлах Атнагулов бөтен "Гәжур"ны ашап бетерде, берәүнең дә исе киткәне юк! КАМЧАТЧЫ ТУРЫНДА АСЛАМЧЫ СҮЗЕ Элек Казанның Яңа бистәсендә ике мәшһүр кеше яшәгән, ди. Ал арның берсе — Кара Савыт Шаһи, икенчесе — Камчатчы, ягъни бүрек тегүче Галиәкбәр Камалетдин углы. Шаһи — атна саен хатын алып, хатын аеруы белән, Галиәкбәр абзый ел саен яңа фатирга күченүе белән данлыклы икән. Галиәкбәрнең шулай күченеп йөрүе аркасында булачак драматург Галиәсгар Галиәкбәр углы Камал төрле мәдрәсәләрдә укырга мәҗбүр була. Бу күченүләр бер Галиәсгар өчен генә түгел, гаилә эчендәгеләр өчен дә артык мәшәкатьле булгандыр, күрәсең. Шул заманның атаклы асламчысы, ягъни вак товар сатучы Мәгърибану абыстай әйткән: — Кара Савыт Шаһига хатын ярамый, Камчатчы Галиәкбәргә фатир ярамый! — дигән. "ТӘКЫЙ ГАҖӘП ТАҢНАРЫЙ ВАР" 1918 елның көзе. Салмак кына кар ява. Өстенә камалы тун, башына камчат бүрек киеп, Галиәсгар Камал Екатеринская (Тукай) урамы буйлап каядыр бара. Култык астында газеталар, кәгазькогаз, төргәк. Аның артыннан ук Печән базары сәүдәгәре атлый. Драматургны куып җитеп, әлеге сәүдәгәр сүз ката: — Галиәсгар ага! — ди. — Акмый әле! — ди Камал. — Нәрсә акмый? — дип гаҗәпсенә сәүдәгәр. — Галиәсгар ага, дисең ич, Галиәсгар акмый, Галиәсгар атлый! — ди драматург. — һаман шаярткан көнең, — ди сәүдәгәр. — Картаюны белмисең, ахры. — Ник карт аюны белмәскә, — ди драматург. — Карт аю урманда була ул. — Синең әзрәк денең бармы соң, Алладан да оялмыйсың! — дип ачулана сәүдәгәр. — Алла өй сатамыни? — ди драматург. — Әстәгъфирулла тәүбә, — дип кычкыра сәүдәгәр. — Бөтенләй юлдан чыккансың икән син! — Син үзең юлдан чыккан! — Ничек инде юлдан чыккан? — Юлдан бармыйсың ич, тротуардан барасың. — Агайненең алтын-көмеш яшергәннәрен язмасаң, бальшәвикләр акча бирми торгандыр шул, — дип, сәүдәгәр үз юлы белән китеп бара. Остаз, елмаеп карап, "Тәкый гаҗәп таңнарый вар" көенә җыр шыңшырга тотына: Соңгы көннәрдә байлар китте азып, Алтын-көмешне күмәләр җиргә казып, Бетереп булмый барын да монда язып, Мондин артык тәкый гаҗәп таңнарый вар... СӨЙГӘН ҖЫРУ Булачак галим Хәсән Гобәйдулла Мәҗит Гафурының углы Әнвәр белән бик дуслашып китә. Хәсән шәкерт аларга еш барып йөри, хәтта берничә ай ул аларда тора да. Мәҗит Гафури еш кына салып кайткалый. Шундый чакларда ул һәрвакыт бер җыр җырлый торган була: Әгәр мунчасынай керсәм, Кызын шундай алып керәем; Ялангач тәннәрен күрсәм, Шәфәгать кыл, Ходаем. ТАТАРЧА ҖЫРУ Мәҗит Гафури бичәсе Зөһрә ханым белән бер таныш урыс кешесенә кунакка барган. Мәҗлестә бик озак урыс җырлары җырлашып, утыргач, хуҗа кеше: — Зөһрә ханым, сез татарча җырлагыз әле, зинһар! — дигәч, Зөһрә ханым, аптырап калмастан: — Чава споем? — дип җиффәргән. — Үзегезнең яраткан җырыгызны җырлагыз! — дигән хуҗа. Шуннан соң Зөһрә ханым матур-моңлы тавышы белән татарча җырлый башлый: Ятар идем, йоклар идем Асыл юрган ябынып; Ятсам йокыларым кача, Син җаныйны сагынып. Кунаклар да, хуҗалар да гөрләшеп кул чаба. — Хәзер сез җырның сүзләрен безгә тәрҗемә итеп бирегез, Зөһрә ханым! — диләр кунаклар. Зөһрә ханым шундук тәрҗемә эшенә керешә. — Вәт менәтерә так паем: Лажится спать, вәт, Атласным адеалом покрываемся, вәт. Спать не магу, по молодым Джигитам скучаем, — дип халыкны шаккатыра. МУЗЫКАЛЫ РОМАН "Эшче" операсын язар өчен Солтан Габәши, Газиз Мөхәммәтшин, Мәҗит Гафури, Исмәгыйль һилалов "Иж" ял йортына китәләр. Ык елгасы тамаганың пристаненда пароходтан төшеп калалар болар. "Иж" ял йортына чыгу өчен көймә көтәләр. Көймә килми дә килми. Пристаньнан ерак түгел генә аракы-азык кибете була. Габәши, кибет марҗасы белән танышып, кибетне яптырып, марҗа белән эчкә кереп бикләнә. Төне буе көймә килми. Менә берзаманны, таң аткач, көймә килә. Габәши ашаганэчкән, йомшак урында йоклаган, көймәгә чыгып утыра. Кибетче хатын, яр буйлап кул болгый, яулык болгый-болгый, Габәшине байтак озатып бара. Аның: — Султан Хасаныч, еще приходи! Жду-у! — дип кычкырганы ишетелеп кала. ТОТЫП КАРАГЫЗ ӘЛЕ Балыктан кайткан саен Таҗи Гыйззәтне хатыны Мәликә ханым такмаклап каршы ала икән: Таҗи кайта балыктан, Аяк-кулы ялыккан, Балык тоталмый кайтса, Оят булыр халыктан. Шулай кайчак безнең Таҗи Суда балык тотадыр; Ләкин кайчак кармакларын Чуртан килеп йотадыр. Балык күбрәк каптырган чакларында Таҗи ага, тыйнак бер горурлык белән: — Менә сез тотып карагыз әле шундый балыкларны, аннан сөйләшербез! — дия торган булган. Балыксыз кайтканда исә: — Менә сез үзегез тотып карагыз әле, аннан сөйләшербез! — ди икән. КИҢ КҮҢЕЛ Сугыш елларының соңында Таҗи Гыйззәт үзенең туган авылы Барҗы-Умгага кайтып, колхоз эшләре белән кызыксынып, озак кына материал туплагач китеп бара. Китәр алдыннан ул район үзәгендәге ашханәгә керә. Ашханәдә эвакуация белән Украинадан килгән кешеләр эшләгәнен белгәч, украин кешеләренең хәл-әхвәлләрен сораштыра да райком кешесенә әйтеп куя: — Алар монда боегып йөрерлек булмасын иде. Аларның хәле тагын да авыр! — ди. Нәкъ шушы вакытта Кырымнан татарларны сөргән чак була. Аларны һич кызганмыйча атып, җәберләп, ач-ялангач килеш хайван вагоннарына төяп алып китеп, аларның йортларына украин, урыс кешеләрен кертеп тутыралар, малларын алалар. Таҗи Гыйззәт кебек украин, урыс язучысы татарларның хәле белән кызыксындымы икән? Гөнаһсыз татарларны акларга омтылучы булдымы икән? БИМАЗАЛЫ ИҖАТ 1944 елда Таҗи Гыйззәт "Зарзаман" (соңрак "Изге әманәт") исемле пьесасын яза, ул Академия театрында куела башлый. Шул чакны колактан колакка, имештер, бу — зарарлы пьеса дигән сүз тарала. Эш обкомга кадәр барып җитә. Беренче секретарь Габбас Шәрипов җитәкчелегендә комиссия төзелә: Сәйфуллин, Надиров, Әхмәтҗанов, Х.Хәсәнов, С.Батыев, Г.Нәбиев, Хәсән Хәйри, Гали Халит, Җамалиева... Пьесаны укыгач фикер алышалар. Г. Шәрипов. Әсәр трагедия итеп бирелмәскә тиеш. Әгәр без аны трагедия итеп бирсәк, бу чынбарлыктан ерак китә. Гали Халит. Картиналар бик тыгыз. Материал, бик киң алыну сәбәпле, сәхнәгә кую өчен бик авыр... Таҗи Гыйззәт. Пьеса беренче мәртәбә укылганга күрә, иптәшләр күп урыннарны дөрес аңламыйлар, бутыйлар... Ләкин автор әсәрне барыбер нык үзгәртергә мәҗбүр була. Трагедиядән ул — драмага, драмадан драматик хикәягә әверелеп кала, һәм, ниһаять, сәхнәгә чыга. КЕМГӘ ЧИРАТ? Утызынчы елның башында әдәбият дөньясында шау-шу куптарган "җидегәнчеләр" дип берничә язучы төркемчелектә гаепләнәләр. Шул арның берсе Гадел Кутуй була, һичбер гаебе булмаса да, аны төрмәгә ябып тоталар. Төрмәдән чыккач та аны бик нык кыерсыталар: матбугатта да, тормышта да, хәтта Кутуйның җан дусты Такташ та Кутуйга шактый ямьсез исем тага. Такташ үлә. Кутуй табутны алып чыгар алдыннан гына Такташ белән бәхилләшергә килә. — Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә! — дип үтенә. Түрдәгеләр барысы да тавышка борылып карый. Күмү әгъзаларыннан Закир Гали: — Кутуй?! Каян килеп кердең әле син? Кем чакырды? Такташка синең бернинди мөнәсәбәтең юк. Хәзер үк чыгып кит! — дип кычкыра. Кутуй нидер әйтергә тели, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмиләр. Кутуй җаны кебек күргән дусты Такташ белән бәхилләшә алмый. Ләкин Кутуй Такташ табуты артыннан ияреп зиратка кадәр бара. Ул юл буе күтәрешеп барырга күпме генә омтылса да, аны табутка якын җибәрмиләр. Зиратка барып җиткәннән соң, кабергә туфрак ташларга хәтта көрәк бирмиләр, Кутуйны шулай азаплыйлар. Сөекле шагыйрь Такташны озатырга килгән халык зур югалту кичергәнен аңлый, әмма ләкин бу минутта иң бәхетсез кеше Кутуй булгандыр. ЙОЗАК САТУЧЫЛАР Гадел Кутуй үзенә гаеп ташлаган, кыйналган вакытларында да борынын салындырып йөрми, никадәр генә авыр булса да түзә, елмаерга тырыша, шаяра торган була. Нәкъ иң авыр чакта, "җидегәнчеләр"нең атаманы дип читкә тибелгән чакта язучы Әмирхан Еники, укытучы Шәйхулла Үтәш, Гадел Кутуй очрашалар. Июнь аеның бик матур көннәре була бу. Җегетләр, ашарга-эчәргә алып, сәхрәгә чыгарга уйлыйлар. Кесә төпләрен кырыштырып чыгарсалар да, һәрвакыттагыча акча җитәрлек булмый. Шуннан Кутуй гадәттәге өлгерлеге белән: — Туктагыз, мин өйгә кереп чыгыйм әле, — ди. Ул чакта аның фатиры Комлев урамында, җиденче йортта була. — Бу каһәр суккан "Җидегәннән" минем котыласым булмас, ахрысы. Бер пирәшләп калыйк, — дип, ул өенә кайтып китә. Бераздан Кутуй бер йозак күтәреп чыга. — Менә шушы йозакны илтеп сатабыз! — ди Кутуй. Өчәүләшеп бет базарына барып, шул йозакны сатып, яшел суган, йомырка, кара ипи, бер шешә кызыл шәраб алып, Казансу буендагы чирәмгә урнашалар болар. Шулай сыйланып утырганда, Кутуй иске букчасыннан бер фотосурәт чыгарып, рәсем артына "Енәкәй иптәшкә истәлекйозак истәлеге. Гадел Кутуй. 28.06.1933" дип язып бүләк итә. "АНИКИН" Мәрхүм Фатих Кәримнең олы бер бәйрәмен "Мехчылар" клубында уздырырга булалар. Язучылар җитәкчесе Ибраһим Гази бу бәйрәмне уздырырга каршы була. Ләкин яшьләр белән Илдар Юзеевның йөрүе аркасында Фатих Кәрим бәйрәме барыбер уза һәм шәп уза. Ибраһим Гази бу бәйрәмгә ике аягының берсен дә атламый. Яшьләр гаҗәпкә кала: "Кәрим яхшы шагыйрь, сугышта үлгән, ни өчен коммунист язучы, җитәкче кеше Ибраһим Гази Фатих Кәримгә шулай нәфрәтле?" — диләр. — Сәбәбе бар аның, — ди Сибгат Хәким. — 1937 елда Фатих абзый Кәримне төрмәгә утырталар. — Кемнәр язган аның өстеннән? — ди яшьләр. — Ләбиб Гыйльми, — ди аксакал. — Имаметдинов, Ибраһим Гази. — Ни өчен? — Бу кешеләр, Фатих Кәримнең "Аникин" поэмасында сәяси хата тапкан булып, әсәр нигезендә халыклар дуслыгына каршы фикер ята, дип язып биргәннәр. Кырык ел узганнан соң, Фатих Кәримнең кызы әтисенең архивыннан кайбер кәгазьләрне Сибгат Хәкимгә тапшыра. Шул кәгазьләр арасында Фатих Кәримнең төрмәдән баш прокурорга язган гаризасы сакланган. Тугыз битлек бу җан өшеткеч документта Ибраһим Гази турында да сүзләр бар: баксаң, Ибраһим Гази башта "Аникин" поэмасын мактап - яклап чыккан булган икән. Күзгә-күз очраштыргач, Фатих Кәрим Ибраһим Газига әйтә: — Ни өчен соң син ул поэманы башта мактадың, хәзер киресен сөйлисең? — ди. Ибраһим Гази, күз дә йоммыйча: — Мин ул чакта ялгышканмын! — ди. Шул сүз Фатих Кәримнең язмышын хәл итә. Аны озак елларга зинданга ябалар. Ул төрмәдә исән калмаячагын сизә һәм фронтка җибәрүләрен үтенеп гариза яза. Ул штрафной батальонда— үлем батальонында сугышып һәлак була. ҺАМАН ЯШЬ Фатыйма Ильская яшен үзгәртергә дип загска керә. — Минем яшемне биш елга киметеп яздырыгыз әле, — дип гариза яза бу. Кәгазьләр теркәүче кыз, киңәш сорарга дип, нәчәлник янына кереп китә. — Кем ул? — дип сорый нәчәлник. — Фатыйма Ильская! — ди кыз. Моны ишетүгә, нәчәлник бер агара, бер күгәрә дә, пышылдап кына: — Ун яшькә яшәртегез, дисә дә эшлә! Телгә килсәң, башың бетте! Ул инде бер тапкыр биш яшькә үзен яшәрттергән иде! — ди. ҮПКӘЛӘҮ Сәхнәдә уйнаганда Фатыйма Ильская белән Мохтар Мутин чынлап тарткалашып китә. Баксаң, сәбәп чүп кенә нәрсә булып чыга. Артист Хәбиб, районнан килгән вәкил буларак, Фатыйма Ильская белән Мохтар Мутин уйный торган ир-хатынга (дәүләткә мал тапшырганлыкка) кул куйдырырга тиеш була. Мохтар Мутин кул куя да каләмне хатынга — Ильскаяга бирергә оныта. Шуннан Ильская йөгереп барып Мутин кулындагы каләмне каерып-тарткалап ала, Мутин тегене этеп җибәрә, Ильская ролендә булмаган сүзләр әйтә башлый, спектакль өзелә. Пәрдәне ябалар. Тиз генә местком җыялар да гаеплене эзли башлыйлар. Шаһит буларак артист Хәбибтән сорыйлар: "Кем гаепле, гауганы кем башлады?" Хәбиб сәхнәдә эш ничек булган, шулай сөйләп бирә: — Мутин каләмне бирергә онытты, — ди. Мохтар Мутинга шелтә бирәләр. Җыелыш беткәч, Мутин Хәбибкә: — Их, туган, син ир кеше бит, алай мал фәләне булырга ярамый! Фатыйма үзе гауга куптарды бит! — ди. КҮҢЕЛ ЯШЬЛЕК ТЕЛИ Островскийның "Котырган акчалар"ында Фатыйма Ильская— Чебоксарованы, Шәхсәнәм ханым Әсфәндиярова аның кызы Лидияне уйный икән. Фатыйма ханым яшь грим салып, нәфис билле күлмәк киеп сәхнәгә чыгарга җыенганда, Хәлил әкә Әбҗәлил әйтеп куя: — Әнә, күрерсез, — ди. — Анасы кызыннан ун яшькә яшь булып күренәчәк! Бу турыда Фатыйма ханымга сак кына әйтәләр, Фатыйма ханым, бер дә исе китмәенчә генә: — Шаханың иртә җәелгәненә минме гаепле! — ди дә сәхнәгә чыгып та китә. ИКЕ БӨЕК АРТИСТКА "Хөррият" спектаклен әзерләгәндә, Фатыйма Ильскаяны Гәүһәр Камал белән бер рольгә куялар. Фатыйма ханым үзе артыннан кеше куйганны бер дә хупламый. Ләкин режиссер Сарымсаков Гәүһәр Камалны күбрәк эшләтә. Репетиция беткәч, Фатыйма ханым Гәүһәр ханымны чакырып ала да: — Син минем белән булаигма! Мин — бульдозер, таптап сытармын! — ди. — Син бульдозер булсаң, Фатыйма апа, — ди Гәүһәр ханым, — мин — танк! ХОЛЫК Ниндидер бер спектакльнең премьерасы көнне Фатыйма Ильская бөтен кешегә игълан итә: — Уйнамыйм спектаклегезне! — ди. — Ничек? Ничек уйнамыйсың? — дип шөбһәгә төшәләр. — Әнә, Габдулла Камал килеп каршыма тезләнсен, туфлиемә салып шәраб эчсен, баш орып гафу сорасын! Шулай булмаса, мин сәхнәгә чыкмыйм! — ди артистка. Зал тулы тамашачы, хәл кискен, бик олы гауга чыгуы мөмкин. Габдулла Камал янына китәләр. — Нәрсә булды, ни булды? — дип сорыйлар. — Нәрсә булды? Ни булды? — дип кайтарып сорый Габдулла бәй. — Фатыйма апа тузына! — диләр. — Бәрәкәт! — ди Габдулла Камал. — Шуны һаман оныта алмыймыни ул? Кичке спектакльгә килгәндә Габдулла Камал аңа шаярып әйткән булган: "Бу синең иң уңышсыз ролең булачак, син шушыннан соң артистка буларак аска тәгәри башлаячаксың, — дигән. — Ашыкмагыз, — ди Камал. — Тузынсын, дуласын. Олы роль уйнар алдыннан гауга куптармаса, ул уйный алмый. Рольне өздереп башкару өчен Фатыйма ханым бөтен театр белән ызгышырга, пар чыгарырга тиеш. Театр шартлый язганда гына, Габдулла Камал Фатыйма Ильскаяның бизәнү бүлмәсе каршына килеп тезләнә дә: — Мең кәррә гафу, Фатыйма ханым, кичерегез мине, дивананы, менә башымны таш идәнгә орам: ярлыкагыз мине. Туфлиегезгә шәраб салып эчү минем өчен бик зур мәртәбә булыр иде дә шәрабка акчам юк! — ди. Фатыйма ханым бүлмәсендә тынлык урнаша, бераздан ишек чак кына ачыла, Фатыйма ханым бер сыңар туфлие белән бер шешә шәрабны Габдуллага тоттыра. Тегесе шун дук бер туфли шәрабны эчеп бетерә. ОСТАЛЫК Сәхнәдә уен вакытында Фатыйма Ильскаяның эчке итәге төшә башлый. Тамашачы алдында ап-ак эчке итәк идәнгә төшеп китсә, ни оят! Фатыйма ханым сөйләшә-сөйләшә, спектакль сөрешенә зыян китермичә сак кына ян пәрдә кырыена ук килә. Нәкъ шул мизгелдә итәк төшеп китә. Күз ачып йомганчы Фатыйма ханым, ян пәрдәгә капланып, итәкне тиз генә читкә тибә дә, янә сәхнәгә чыгып, сүзен дәвам итә. Моны һичкем сизми кала, хәтта сәхнәдәге партнерлары да. Үзенең чыгышын көтеп ян пәрдә артында торучы артистка Асия ханым Хәйрулла гына бу хәлнең шаһиты була. ИҖАТ ҺӘМ КӨНКҮРЕШ Шөһрәтле артистка Гөлсем ханым Камская гомере буе фәкыйрьлектә яшәгән, диләр. Яшьли тол кала, ирен төрмәгә ябалар. Ике баланы туйдырырга кирәк. Үзе дә төрмәдә утырып чыга. Ләкин шулай да ул спектакльләргә — эшкә нык әзерлек белән килә торган була. Балаларны туйдыру, аларның өс-башын карау турында уйланып, ул кайчакларда онытылып та киткәли, үзалдына нидер хисаплый, сөйләнә икән. — Гөлсем апа, әйт әле, сәгать ничә? — дип сораганнар икән дә, Гөлсем ханым, хисаплап утырган җиреннән сәгатенә карап: — Ун сум егерме тиен! — дип җавап биргән, диләр. МӘН Мәшһүр артистка Гөлсем ханым Камская озак еллар театрда эшләп пенсиягә китте. Пенсиядә дә әле ул бик күп спектакльләрдә катнашып, байтак образлар иҗат иткән олы шәхес. Бер тапкыр авылдан авылга күчеп спектакль уйнап йөргәндә, Гөлсем апа гел-гел кереп йөри торган фатирына төшә. Хуҗалар аны бик шатланып каршы ала, чәй куеп җибәрәләр. Шулай чөкердәшеп утырганда, ишектән күрше хатыны килеп керә. Гөлсем апаны күрүгә, ул кычкырып җибәрә: — Бәй, Гөлсем апа, син әле һаман үлмәдеңмени? — ди. Гөлсем ханым, бик итагатьле кеше булса да, түзми: — Әз генә мән белергә кирәк! — ди. — Гөлсем апа, син әле һаман исән икәнсең, Аллага шөкер, дип әйтергә анаң өйрәтмәдеме? МУСА ӘСИРЛЕКТӘ 1943 ел. Муса Җәлил унынчы август көнне Берлин шәһәреннән Едлино авылындагы лагерьга, татар әсирләре янына килә. Бу әсирләр Татар легионы булып, фашистларга каршы баш күтәрергә, якындагы поляк партизаннары белән бергәләп, Кызыл Армиягә юл ярып, каршы алырга тиеш була. Муса җитәкчелегендәге бу баш күтәрү ундүртенче августка билгеләнгән була. Бу кыю планны Муса Гайнан Кормашка, Фоат Сәйфелмөлековка һәм Рушад Хисаметдиновка сөйли. Алар яшертен сөйләшкәндә, тышта Гарәф Фәхретдинов саклап тора. — Партизаннар һәм Кызыл Армия белән элемтә бар! Сез менә болай итәргә тиеш! — дип, Муса кемнәрнең нәрсә эшләргә тиешлеген тәфсилләп аңлата. Рушад Хисаметдинов җитәкләгән төркем дошманның коралларын, атларын кулга төшерергә тиеш була. Икенче көнне иртә белән "артистлар"ны, ягъни Җәлил язган "Шүрәле" музыкаль комедиясен куярга җыенучыларны ашханәгә репетициягә чакыртып алалар. Җәлилчеләр сизеп ала, алар капкынга эләккән ләбаса. Тәрәзәләрдә икешәр автоматлы сакчылар тора. Ишектән керүгә үк артистларны кыйный башлыйлар. Аңнарын югалтканчы изәләр. Рушад аңында чагында да, аңын югалтып айныгач та карашы белән Мусаны эзли. Ләкин Муса ашханәгә килми. Күрәсең, аны алдан алганнардыр дип уйлый Рушад. Җәһәннәмнәрне узып, Рушад исән килеш илгә кайта. Ьәм Муса Җәлилнең сиксән еллык тантанасында кунак булып иң түрдә утыру бәхетенә ирешә. ЗАМАНАЛАР, ДИГЕН Сугыштан соңгы елларда Җамал ханым Вәзиева педагогия институтында укыта. Ул вакытта Муса Җәлил хакында ялган хәбәрләр таралган була. — Җамал апа, нигә без Муса Җәлилне өйрәнмибез? — дип сорыйлар шәкертләр. — Яшьләр! — ди Җамал ханым, теләр-теләмәс кенә. — Аның исемен телгә алмагыз... ул илен саткан... диделәр... АЧЫК ХАТ 1926 елның 6 июнендә Орск өяз газетасы "Известия" комсомол хезмәткәре Муса Җәлилнең эшен тәнкыйтьләп мәкалә бастыра. "Вәгъдә итте, кайчан үтәлер?" исемле бу мәкаләне "Руль" имзасы белән чыгарган булалар: кыргыз пионерларына әдәбият-сәнгать, җитәкче һәм күргәзмә материаллар, шулай ук кызыл галстуклар җибәрергә вәгъдә итте. Без Муса Җәлилгә ышандык, ләкин юкка гына, дип яза "Руль" атлы бәндә. Муса газета редакторы исеменә "Ачык хат" яза. Ләкин яла ягучыны фаш иткән бу хат ни сәбәптәндер басылмый кала. Еллар узгач, 1975 елның 10 декабрендә генә Ырынбур дәүләт архивыннан табылган бу хат "Оренбургский рабочий" газетасында басыла. Альтов һәм Мөхтәрова — крайны өйрәнүчеләр — хатка аңлатмалар язып чыга. Менә Мусаның хатыннан өзекләр: "...бу кыргыз авылында бертөрле дә пионер отряды һәм пионерлар юк. 1926 елның мартында мәктәп һәм ВЛКСМ ячейкасы янында балалар тугәрәге генә оештырылган. Алар әле пионер отряды итеп оештырылмаган, тантаналы рәвештә ант бирмәгәннәр. Шунлыктан алар пионер булып саналмыйлар, аларга галстук бирергә вәгъдә итәргә дә ярамый. Пионерлар әдәбияты кыргыз телендә гомумән юк. Шулай да өяз комитеты тиешле органнар аркылы алар өчен әдәбият булдыру чарасын курә. Менә шулай, иптәш "Руль", тушәмнән сан алып мәкалә язмаска, ә фактлардан, чынбарлыктан чыгып язарга кирәк". Соң булса да, уң булсын. Кайда икән инде ул "Руль"? Кайда икән теге нәүмиз пионерлар? ИХ КЫЗЛАР Фәйзулла Туиттгев Матбугат йортының машинистка кызлар утыра торган бүлмәсенә бик еш керә торган булган. Керү белән ул һәрвакыт: — Их кызлар, чибәр кызлар да инде сез, кызлар! Гомерем үтте сезнең турыда уйлап! Хатын-кызлар аның бу сүзләрен шаяру, үзенә күрә кызларның күңелен күрү дип аңлыйлар. Әмма эш бик җитди һәм сагышлы булып чыга. Соңгы килүендә ул: — Их кызлар, чибәр кызлар да инде сез, кызлар! — дип тә өстәп куя. — Сезне күргәч, җаным рәхәтләнә, ә өйдә мине убырлы карчык көтеп утыра. Хатын-кызлар соңыннан гына беләләр: Фәйзулла Туиш гомере буе кысыр яһүдә белән торган һәм аннан канәгать булмаган. ПАГАНИНИ Булачак композитор Фәрит Яруллин рояльдә уйный башласа, атасы һәрвакыт аның кулына туры сызгыч белән суга торган була. Ләкин кечкенә Фәрит качып-посып булса да, атасы өйдә юкта, кызыл төстәге иске рояльдә уйный икән. — Башта дәресләреңне хәзерлә, улым, аннан соң уйнарсың, — дип, атасы тагын Фәритне орыша икән. — Белемсез музыкант була алмый! — ди икән атасы. КАТЛАУЛЫ ШАГЫЙРЬ Сәйфи Кудашның туксан еллык бәйрәме хакында чыгарылган диварга эленгән игъланны укып, Нур Гайсин тәмәке кабыза. Тагын игъланны баштанаяк укып чыга. — Ни карыйсың алай бик озак, Нурулла абый? — ди Батулла. — Менә Сәйфигә карап торам әле, — ди Нур Гайсин. — Яше туксанга җиткән, ә бер шигыре юк бичараның. Кудаш бит ул баш белән язмый шигырьләрен, аяк белән яза. Гафури тирәсендә инде, әллә кая киталмады. Гафуриның хет прозасы әйбәт аның. Шулчак болар янына Рөстәм Кутуй килгән. — Карале, Рөстәм, — дигән Нур Гайсин, — минем җитмеш яшь тула бит. Син тәрҗемә иттеңме урысчага минем шигырьләрне? — Юк, Нур абый, — ди Рөстәм Кутуй. — Тәрҗемә итмәдем. Тәрҗемә итә алмыйм мин аларны. Анда бер шигырь дә юк, Нур абый. Иске шигырьләрең синең алар. Сталинны мактап язган шигырьләреңне хәзер төзәтеп китергәнсең. Юк, булдыра алмыйм мин, андыйларны тәрҗемә итә алмыйм. Үпкәләмә, Нур абый, мин шигырьләрне генә тәрҗемә итә алам. Ә болар шигырь түгел. Шулай ди дә Рөстәм Кутуй узып китә. — Менә шулай, дустым, — ди Нур Гайсин Батуллага. — Чын шигырьне аңларга теләмиләр! КОНТУЗИЯ АЛГАН ШИГЫРЬ Нур Гайсин җитмеш еллык бәйрәмен уздыру өчен байтак йөри һәм, ниһаять, язучыларның Тукай исемендәге клубында аның иҗатына багышланган кичәгә җыелалар. Шул җыелышта Нур Гайсинның сәхнәдән әйткән сүзе: — Мин сугышта булдым, яраландым, контузия алдым. Бу да минем лирикамда чагылмый калмагандыр. Нурихан Фәттах әйтеп куя: — Контузиянең лирикада чагылышы гарип шигырь була түгелме соң ул? — ди. ЫЗАН Сибгат Хәким белән Нәби Дәүли язучыларның иҗат йорты "Аккош күле"ндә күрше булып яшиләр икән. Ызандаш күршеләр бик тыныч-тату яшәп килгәндә, арада гауга куба. Нәби Дәүли җир казыганда Сибгат Хәким ызанын да үзләштерә, ягъни үз биләмәләрен киңәйтеп куя. Сибгат дәшми. Икенче елны ызан тагын да тарая, Нәби чит территориягә шактый тирән керә. Шуннан соң Сибгат тыныч кына сүз кузгата: — Нәби, син минем бакчага кереп беткәнсең бит! — ди. — Юк, — ди Нәби, — синең бакчаң зуррак, мин ызанны тагын да киңрәк казыйм әле, — ди. — Алай җир кирәк булгач, яхшырак сугышырга кирәк иде, шәҗәрәңне учлап пелиндә ятмыйлар аны! — ди. ХАКИМЕҢ БУЛСА... Сигез татар язучысы Табиев янына керә. Әдәбият, татар теле, мәдәният мәсьәләләре турында сүз башлагач, Таби тупас рәвештә язучыларны урысчалатып бүлдерә: — Кемгә кирәк ул сезнең әдәбиятыгыз!.. Беркемгә кирәк түгел! Егерме-егерме биш елдан татар теле бетәчәк! Сез — мескеннәр, үле телдә язып маташасыз. Культурагыз юк! Юньле әдәбиятыгыз юк! Сез — черек интеллигентлар! — дип, үзе сөйли-сөйли дә, татар язучыларын, татар халкын изепмәсхәрә итә дә чыгарып җибәрә. ТӨП БАШЫ Табиев һәр көн саен иртән сәгать сигездә обкомга җәяү йөри икән. Нәби Дәүли моның шулай йөргәнен белеп сагалап тора да сүз башлый: — Исәнмесез, Фикрәт Әхмәтҗаныбич! — Ә-ә, исәнме, Нәби абый! — ди Таби. — Фикрәт Әхмәтҗаныбич, миңа бик шәп куартир кирәк ие. Обком артында бик шәп йорт төзелә икән, миңа шуннан бирмәссезме? — Ул йорттагы квартиралар бүленеп бетте инде. Без башка җирдә тагын да шәп йорт төзибез. Мин сиңа шуннан бирермен. Бу турыда урамда сөйләшү килешми. Син миңа кил, обкомга, шунда иркенләп сөйләшербез. Икенче көнне Нәби Дәүли обкомга килеп, кабул итү бүлмәсенә секретарь янына керә. — Мине Фикрәт Әхмәтҗаныбич чакырган иде! — ди. — Чакырган булса, әнә телефоннан чылтыратыгыз! — ди секретарь. — Сез миңа аның телефонын бирегез! —ди язучы. — Мин сезгә аның телефонын бирә алмыйм. Ул күрешәсе килгән кешегә телефонын үзе бирә! — ди секретарь. Нәби Дәүли шунда гына төп башына утырганлыгын аңлый. ИЗГЕ КИТАПКА ОРЫНСАҢ... 1967 елда "Коръән серләре" чыккач, обкомның беренче секретаре Табиев шул китапны сәхнәдән селки-селки мактый: — Менә! Менә без бөтен ислам дөньясының, бөтен мөселманнарның яңагына китереп суктык! Каты суктык! Бу орыштан бөтен ислам дөньясының баганасы какшады! Моны Гариф абый Гобәй эшләде! Менә ничек язарга кирәк! Гариф Гобәйгә дан! Шуннан соң "Коръән серләре"н өч тапкыр бер-бер артлы бастырып чыгаралар. Өченче китап чыгарга да өлгерми, Гариф Гобәй дүртенче тулыландырылган басмасын чыгарырга әзерләнә башлый. Ьәм шул вакытта Табиевны Мәскәүгә ҮКгә бик тиз чакыртып алалар. ҮКнең оештыру бүлегенә алып кереп, Табины утлы табага бастыралар: — Ты что!.. Что ты там делаешь в своей Каза ни? Мы из кожи вон лезем, чтобы мусульманские страны были наттгими, а ты там с этим Губаевским Кораном маигеигъ как мечом! Немедленно прекрати! Табиев Мәскәүдән кайтуга, Гариф Гобәй, китабының соңгы басмасына "Гениальному руководителю нашего века, истинному ленинисту, отличному организатору, прекрасному знатоку художественной и политической литературы, человеку с болыпой буквы, другу и куратору этой книги, товарищу Фикрату Ахметзяновичу Табееву от автора Гарифа Губая" дип язып, Табиев янына керә. Ьәм дүртенче басмасын тизләтү турында сүз кузгата. Табиев бүләк-китапны алып ачып укый да: — Иди-ка ты... со своим Кораном и болыпе здесь не показывайся! — ди. Шуннан соң "Коръән серләре" бөтенләй туктатыла. Гариф Гобәй урынга ята һәм кабат тормый. МЕТАМОРФОЗА Обкомның культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин Минзәлә театры директоры Анатолий Богатыревны ашыгыч рәвештә чакыртып ала. Директор ишектән керер-кермәстә үк, сәлам алмыйча, сәлам бирмәенчә, Мусин кычкыра башлый, калтырана-калтырана сүгәргә тотына: — Мин сине, Богатырев, партиядән кудыртам! Эшеңнән алып ыргытам! Мин сиңа уголовный дело ачтыртам, кабахәт! Театрдан типкәләп чыгарам! — Ни булды? — ди Богатырев, курка-курка гына. — Син — диверсант, Богатырев! — дип кычкыра Мусин. — Нигә син Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир"ен куйдыртып ятасың театрыңда? Ул синең шәхси театрыңмы? Антисоветик әсәрне игыпырт кына куеп ятасыз, ә? Бомба куясыз совет театрының астына! Мин сине иртәгә үк партиядән чыгартачакмын! — Мөдәррис Мусиныч, мин коммунист түгел бит. Икенчедән, культура министрында минем өч гаризам ята, алыгыз мине, зинһар, директорлыктан. Рәхмәтләр әйтер идем мин сезгә. Мөдәррис Мусиныч! Ялынып сорыйм, директорлыктан алыгыз! Бу сүзләрне ишеткәч, Мусин кинәт үзгәрә, бүлмәсе буйлап әрле-бирле йөренә башлый, бер туктый, тагын йөреп китә, бертуктаусыз тәмәкесен суыра, сүндерә, яңадан кабыза да әкрен генә: — Шулаймыни? Мин синең партиядә түгеллегеңне белми идем. — Шулай, — ди директор. — Багтгка. кеше табыгыз директорлыкка. Мин бит артист, Мөдәррис Мусиныч, директор түгел. Зинһар, алыгыз! Бераз тынлыктан соң Мусин, дустына ялынгандай: — Бәлки, бераз эшләрсең, ә, Анатолий Степаныч? — Юк, — ди директор. — Арыдым мин, Мөдәррис Мусиныч, булмый. — Аз гына булса да эшләп тор инде, Анатолий, Толя, Толик! Үтенеп сорыйм! Башка, куяр кеше юк бит. — Мине артист итеп күчерегез, рольләремне уйнармын да рәхәтләнеп директорны сүгеп йөрермен. Эт кебек эшлисең, ни артисттан, ни обкомнан рәхмәт ишетмисең, рәхмәт урынына эт итеп сүгәләр. — Зинһар, Степаныч, директор булып кал инде, син китсәң, театр таркала бит. — Таркалсын! Сез театрның таркалуын телисез бугай инде! — Бераз гына эшлә инде, дус кеше, партиягә алырбыз үзеңне! — Куып чыгарыр өченме? — Шаярма инде, Анатолий дус? — Ярар! — ди директор. — Театрның илле еллыгын үткәрәм дә китәм. Шушы сөйләшүдән соң Мөдәррис Мусинны, урыныннан алып, тиз генә пенсиягә озаталар. НАДАН РӘИС, УКЫМЫШЛЫ ИГЕНЧЕЛӘР Буа ягына чыккач, бер колхозның рәисе тамашачыларны язучылар белән таныштырганда буталып бетә. Ул, Илдар Юзеевка күрсәтеп: — Үзенең романнары, брошуралары белән бөтен дөньяга танылган журналист Юлдар Иузиеф! — ди. Тамашачылар көлешә башлыйлар, арадан берәү: — Иптәш Кәримуллин, Юлдар Иузиеф дигән язучы дөньяда юк! Илдар Юзеев ул. Шагыйрь. Ул романнар да, брошюралар да язмый. Ул журналист та түгел — язучы, драматург! — дип кычкыра. БАТГАЛ БАТЫР Чыкты батыр зур мәйданга, ул ялгызы. Кулында бары тик каләм, бары каләм һәм саф вөҗданы. Каршысында дошманнары: кызыл комач япкан аждаһалар, юха еланнар, убырдылар, кызылавыз-ләббәйкәләр. Кулларындакылыч-мылтык, яннарында җасус, игымчы, әләкчеләр, аяк чалучылар. Тора батыр зур мәйданда япа-ялгыз, кулында тик бары каләм, бары каләм һәм саф вөҗданы. Бәрәкаллам, бәрәкаллам! Хакыйкатьне ул кычкыра: — Дөрес юлдан бармыйсыз сез! Комач асты тулы ялганҗылан! Кызыл комач ягы: — Син — ялганчы! Без — фәрештә! — дип кычкыра. Ә үзләре ялган сөйли, халык канын имеп симергән тук чырайлы аждаһалар, юхалар нәфрәт сибә Баттал каһарманга. Тора батыр мәйдан уртасында, ә дуслары куак артында. — Җирең, халкың куәт бирсен, Баттал батыр, бәрәкаллам, бәрәкаллам! Кулында тик бары каләм, бары каләм һәм саф намусың, бәрәкаллам! Китте сугыш, китте орыш. Бер зөлфикар-каләм батыр кулында. Кызыл комач ябынганнар туптан ата, кылыч айный, агу-зәһәр сибә. Дистә елларга сузылды бу сугыш. Ханбатыйлар, тафитүрә һәм вәлиләр, һәм ахуннар, Ишморатлар җиңалмады Баттал каһарманны. Китте алар җир йөзеннән. Кайсы ялга — ханбатыйлар һәм вәлиләр. Кайсы тауга — тафитүрә, ахун-ишморатлар. Баттал калды, җәрәхәтле Салих Баттал батыр җиңеп калды аягүрә. ТОТКАРЛЫКСЫЗ 1935 елда очучы Салих Баттал, авиацияне ташлап, язу эшенә күчә. Ләкин: — Минем язучылык эшенә күчүемне көтеп кенә торганнар — әллә нинди "халык дошманнары" кыймылдый башладылар. .. Кая гына карама, шуларга барып төртеләсең. Яисә бергәләп чәй эчкән кешең дошман булып чыга, — дип яза ул заман турында Салих Баттал. 1938 ел килеп җитә. Батталның язганнары басылмый, пьесалары куелмый... Шул чакны бер хатын-кыз язучы, шаяру катыш, Батталдан сорап куя: — Ничек уйлыйсыз, Салих, зур язучының хатыны булу артыгракмы, әллә кечерәк булсаң да, үзең язучы булумы? — Әсәрләрең тоткарлыксыз басыла торган язучы булу артыграк! — дип җавап биргән Салих Баттал. ГАШЫЙК ҖЕГЕТ Наданлыкны бетерү чорында Салих Батталны 1936 елның 27 февралендә Крупская инициативасы белән Мәскәүдән җитмеш-сиксән чакрым ераклыктагы Урусова авылына җибәрәләр. "Подмосковный бассейн" дип йөртелгән бу күмер шахталарында бик күп татарлар эшли икән. Ә Урусово авылының яртысы татар икән. Баттал татарларның укытучысы белән сөйләшә, һәм, беленә ки, татар шахтерларының туксан проценты укый-яза белми икән. Шуларны укырга-язарга өйрәтү эшләре башланып китә. Баттал һәр шахтерның укый-яза белүен тикшерү өчен яздырып-укытып карый. Шәп укучы, әйбәт яза белүчеләрне ул наданнарга беркетә. Наданлыкны бетерү Мәскәү тирәсендәге татарлар арасында әнә шулай башланып китә. Урусово авылындагы шактый белемле бер җегет наданнар мәктәбенә килә дә укырга теләвен белдерә. — Сың сез бит бик яхшы укыйсыз, хатасыз язасыз, — ди Баттал. Соңыннан аңлашыла ки, ул укытучы кызга гашыйк икән. Үзен шул кыз классына яздырып, һәр көн саен аны күреп тору өчен кичке мәктәпкә йөри башлый. БЕР МИЗГЕЛДӘ Салих Баттал. Әхмәт абзый, әйт әле, шигырьдә рифма никадәр мөһимлек тота? Әхмәт Фәйзи. Ә беләсеңме, бер-беренә рифмалашмый торган сүзләр юк. Ләкин рифмалашыр өчен ул сүзләр кирәк булган эволюцияне үтәләр. Син миңа теләсәң нинди ике сүз бир, мин ал арны шул эволюция аркылы рифмалаштырам! Салих Баттал. Балта белән пычак! Әхмәт Фәйзи. Ьи-һи-һи, Салих, артык җиңелне бирдең, син миңа авырракны бир! Салих Баттал. Юк, юк, балта белән пычак! Әхмәт Фәйзи. Балта белән алса рифмалашамы? Салих Баттал. Рифмалаша. Әхмәт Фәйзи. Алса белән Арча? Салих Баттал. Рифмалаша. Әхмәт Фәйзи. Арча белән парча? Салих Баттал. Әлбәттә. Әхмәт Фәйзи. Менә кара: балта — алса — Арча — парча — кайчак — кочак — пычак. Булдымы? Салих Баттал. Булды, Әхмәт абзый! ЮРАГАНГА - ЮШ Риза Ишморат, Хәким Сәлимҗанов, Гыйбадулла Хәбиб — өч яшьтәш сөйләшеп торалар икән. — Менә шулай, яшьтәшләр! — ди Хәбиб. — Безгә дә җитмеш тулды. Кайсыбыз алдан китәр икән? Ишморат дәшми. Хәким Сәлимҗанов әйтеп куя: — Иң беренче мин китәм, җегетләр! — ди. — Синең арттан — мин! — ди Хәбиб. Ике елдан соң сау-таза йөргән Хәким ага Сәлимҗанов дөнья куя, күп тә узмый, Гыйбадулла Хәбиб тә вафат була. Юраганнары юш килгәндер, ахрысы. ЙОКЫ Сугышка китәр алдыннан Риза Ишморат Рәшидә ханым Җиһаншинага өйләнә. Рәшидә ханым гаять чибәр, нәфис буйлы һәм зәңгәр күзле бер гүзәл артистка була. Ишморат сугышка китә. Мөхәммәт Садри белән алар бергә булалар. Мөхәммәт Садри кыска вакытлы ялга Казанга кайта да янә сугышка китә. Мөхәммәт Садри каләмдәше, коралдашы Риза Ишморатны блиндажда эзләп таба. Риза каты сугышлардан соң йоклап ята икән. Мөхәммәт аны уята. — Риза абый, Риза абый, тор! Риза Ишморат көчкә уянып башын калкыта: — Ә, Мөхәммәт, синмени, әйләнеп килдеңме? — Килүен килдем дә бит, сиңа бик матур булмаган яңалык алып килдем бит әле! — ди Мөхәммәт. — Нәрсә булган? — ди Ишморат. — Хатының Рәшидә Илдар Мәҗитовка кияүгә чыккан! — Ни дидең? — дип сорый Ишморат. — Хатының, дим, Рәшидә Илдар Мәҗитовка чыккан! Риза Ишморат тирән итеп исни дә: — Нишләп алай итте икән ул? — дип әйтә дә, икенче ягына борылып ятып, гырлап йокыга да китә. ЮАТУ Шагыйрь Хисам Камал Бөек Ватан сугышыннан аяксыз кайта. Элек тә нечкә күңелле Хисам боегып кала. Аның бу халәтен сизенептер, ахрысы, шагыйрь Шәүкәт Гали аңа багышлап шигырь яза: Борчылма, дус, аяк юк дип, Башсызлар да йөри әле Безнең тирәдә... ТЕАТР ЭШЛӘРЕ Ширияздан ага Сарымсаковның кайсыдыр спектакле турында фикер алышу мәҗлесенә Гали Ильяс та килә. Гали Ильяс — озак еллар зинданда утырган режиссер, иреккә чыккач, эш табалмый йөреп, соңра төрмә какшаткан сәламәтлеге бетеп дөнья куя. — Авыру булсам да килдем әле, — дип, Гали Ильяс Сарымсаковның режиссурасын шактый каты тәнкыйтьли. Ширияздан Сарымсаков дәшмичә генә тыңлап утыра да соңыннан: — Мин сәламәт кешеләр белән генә бәхәсләшергә күнеккән! — дип, сүз куертмыйча гына үз спектаклен яклый башлый. ТРАГИК Газиз Зыятдин (артист). Мөхәт Мутин Актаныш ягыннан ул... Такталачык авылында туган... Белемле иде ул... Андый гайрәтле актерлар хәзер юк инде... Юк... Мәрьям Чанышова (театрның труппа мөдире). Шәп актер иде. Ләкин мин аның турында бер генә дә яхшы фикер әйтмәм... Усал, тупас иде ул... Бәян Гыйззәт (театр тәнкыйтьчесе). Мутин? Мутин — даһи артист, бөек трагик! Ләкин ул кабахәт кеше иде. Ул бит алпавыт малае. Ул гомере буе Совет властен сөймәде, сүгеп яшәде. Ул бит эсер, ул — Советларга каршы речьләр сөйләгән кеше. Утыз җиденче елны аклар ягында йөргән шикле кеше. ТАР МАҢГАЙ Утыз җиденче еллардан соң шөһрәтле, талантлы татар язучыларын төрмәгә ябып, үтереп бетергәч, Язучылар берлегенә рәис итеп куярга кеше калмый. Аптыраганнан обком Хан Җәмил исемле мокыт кына бер бәндәне язучылар башлыгы итеп куя. Баксаң, ул да әсәрләр язып караган кеше икән. "Гөлсем" исемле бер пьеса язып, шуны бер-ике клубта уйнату дәрәҗәсенә ирешкән булган икән. — Алайса, ни өчен аны язучылар башлыгы кебек абруйлы урынга утырталар? — дигән сорауга каршы Гарәфи Хәсән: — Тар маңгайлы булганы өчен! — дип җавап бирә. ГОМЕРЛЕККӘ Кечкенә Мәэмүнне ике апасы бик иркәләп-сөеп үстерәләр. Бервакыт аны театрга алып баралар, һәвәскәрләр куйган спектакльдә апасының иптәш кызы да катнаша икән. Спектакль барышында бу кызны җәберлиләр. Сабый Мәэмүн моны чынга ала, таныш апасын яклап, кычкырып җибәрә: — Тимәгез аңа! Апалары аңа театрның нәрсә икәнен аңлатып бирәләр. Шул көннән соң Мәэмүн төрле катыргылардан, китап тышлыкларыннан сәхнә корып уйный башлый. Аның театр рәссамы булып китәсе килә. Җидене бетереп, Казанга китәргә җыенгач, аңа менә шушы кешегә мөрәҗәгать итәрсең, дип, Кәрим Тинчуринның адресын бирәләр. Тинчурин яшь рәссамны тиешле кеше янына җибәрә һәм Мәэмүн рәсем сәнгате техникумына барып керә. Техникумны тәмамлап, Мәэмүн гомере буе Татар академия театрында рәссам булып эшли. Ул РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мәэмүн Сутюшка әверелә. КУШАМАТ Мирсәй Әмир унҗиде яшьтә чакта, мәктәптә укыганда, бер кызга кушамат тага. Бу кызның алгы бер теше төшкән була. Миһри исемле бу укучы кыз артык акыллы, дәресләрен гел бишлегә генә белүе белән сабакташларының ачуын китерә икән. Ничек тә булса бер чеметергә уйлап йөрсәләр дә, малайлар аннан үч ала алмый йөдәп бетәләр. Бервакыт химия дәресендә мөгаллим абзый шул кызга сорау бирә: — Әйтегез әле, Миһри туташ, ачыткычның үзенчәлекләре нинди? Миһри, каушамыйча, кабаланмыйча гына, кислородның үзенчәлекләрен санарга керешә: — Иссез, төссез... — Ьәм тешсез! — дип кычкыра Мирсәй. Бөтенесе көлә башлый. Шуннан соң кызның кушаматы Иссез-Төссез һәм Тешсез булып кала. Бу — кешеләргә кушамат тагуның беренчесе һәм соңгысы була. АЧЫШЛАР Мәшһүр артистка Фатыйма ханым Камалның кызы Гәүһәрне үзе белән гастрольләргә алып чыга торган була. Анасы күрмәгән арада гына кечкенә Гәүһәр сәхнәгә чыгып бии икән. Бер-ике тапкыр шулай биегәч, Фатыйма апа кызына күз-колак булып торырга яшь артистка Бибинур туташ Вәлиуллинаны калдыра. Сәхнәгә чыгарга атлыгып торучы бу чытлык кыз тора-бара чыннан да биюче, артистка булып китә. Ьәм атаклы Гәүһәр ханым Камалга әверелә. ДӨРЕС СӨЙЛИ ШИКЕЛЛЕ БИТ... Әзәл Яһүдин: — 1938 елның урак өсте иде. Без, Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы артистлары, спектакльләр куеп районнарда йөрибез. Октябрь районының Степное Озеро авылында спектакль куйгач, 4 — 5 чакрым ераклыктагы авылга атларда барырга тиешбез, ә ул авыл безне 20 чакрымдагы икенче авылга автомашинада ("полуторка" дип атала иде ул) илтергә килешенгән. Спектакльләр һәммәсе колхозларга гарантиягә бирелгән. Без иртә белән китәргә җыенганда гына, барасы авылдан миңа бер язу кисәге китерделәр (мин бригадир идем). Хатта болай язылган: "Казан акадымыннан килгән ип.Ягудинга! Без сезнең белән төзелгән договорны выполнат итә алмыйбыз. Потомушто урак өсте, халык эштә, театрга килмиләр. Район полномучние дә каршы, шуның өчен икенче авылга китегез". Мин иптәшләрне җыеп киңәшкәч, барыбер бу авылга барырга булдык. Мин, килгәч, колхоз идарәсенә кердем дә олырак яшьтәге бухгалтердан договорның алардагы нөсхәсен сорап алдым һәм: — Сез бу договорны укыдыгызмы? Менә договорда нинди пункт бар: әгәр дә заказчикның гаебе аркасында спектакль уздырылмаса, договордагы сумманы шул оешма түләргә тиеш, — дидем. Бухгалтер аптырап: — Әле анысы да бармыни? — дип куйды. — Әйе, — дим. — Шуның өчен идарә-партия активын тиз генә җыеп алыйк, — дим. Бер ярты сәгатьтән актив җыйналды. Мин бик кызып аңлата башладым. Урак өстендә халыкны ял иттерү өчен концерт-спектакльләр уздыруның кирәклеген, хезмәт белән сәнгатьнең һәрвакыт бергә булырга тиешлеген һ.б. сөйләп киттем. Шунда бер идарә члены: — Кара! Бу дөрес сөйли шикелле бит, — дип куйды. Сөйләшә торгач, болай килештек. Спектакльне уздырырга. Клуб янына җигүле атларны китереп куярга, спектакльдән соң бөтен халык, арбаларга утырып, төнлә белән ашлык урырга китәр... Спектакль бик әйбәт узды. Тамаша бетүгә, халык, арбаларга утырып, гармуннар уйнап җырлый-җырлый, кырга китте. Безне икенче көнне колхоз җитәкчеләре, рәхмәт әйтеп, исәп-хисап ясап, машинага утыртып, күрше колхозга озатып калды. КОРЫ ИДЕЯ Габдулла Йосыповны уртакул режиссер булган дип сөйлиләр. Шуның өстенә "ул әләкче, үпкәчән һәм рәхимсез кеше иде" дип сөйлиләр аның замандашлары. 1950 елда Камал театры Самара, Урта Азия ягына чыга. Театрны йөртүче администратор Исмәгыйль Һилал була. Тәҗрибәле оештыручы Исмәгыйль ага мондый гастрольләрдә һәр спектакль саен^ундүртәр мең акча җыя торган була. Режиссер Габдулла Йосыф куйган "Икенче фронт аръягында", Йшморатның "Якын дус", "Серләр" спектакльләренә халык йөрми. Нибары ике-өч мең акча җыела икән. Коллективта ризасызлык башлана. Шунда Габдулла Йосыф Исмәгыйль аганы чакыртып ала: — Иптәш һилалов! — ди режиссер. — Нигә керемнәр бик аз? — Аз булмыйча! — ди Исмәгыйль ага. — Спектакльләр начар. Нигә кирәк булды инде мондый коры спектакльләр белән ерак гастрольгә чыгу? Бу сүзләр Габдулла Йосыфка барып кадала. Озак та узмый, Габдулла партия җыелышы уздыра. — Менә һилалов иптәшнең сәяси йөзе ачыкланды. Ул сәхнәдә "Икенче фронт аръягында" кебек пьесаның куелуын теләми! — дип буза куптара. Ләкин Исмәгыйль ага каушап калмый: — Мин сәясәт кешесе түгел, иптәш Йосыпов! Мин финанс кешесе. Мин — сезне ашатырга, эчертергә, юл, кунакханә чыгымнарын капларга куелган кеше. Ә аның өчен яхттгы куелган спектакльләр кирәк! Бары шул гына! КӨЛКЕ Сәет Булат пьеса язып карамакчы була. Чыннан да ул сыер савучылар турында кәмит язып, Әлмәт театры артистларына укый. Бер пәрдә укый— көлүче булмый. Икенче пәрдәне укыганда да артистлар кара көеп утыралар. Өченче пәрдәдәге ремарка: сыер савучы кыз лапаска керә дә, сыер дип, үгезне сава башлый, дип укый да Сәет Булат үзе шаркылдап көлә башлый. — Менә монысы көлке инде, иптәшләр! — ди автор. һәм, чыннан да, артистлар да көләргә тотына, ләкин пьеса кызыгыннан түгел, авторның иләмсез һәм сәбәпсез көлүе аларны аяктан ега. ПРОЛЕТАР ШАГЫЙРЬ Утызынчы елларда Шәйхи Маннур "Бозлар акканда" исемле поэмасында мондый сүзләр яза: "Биек тауда монастырьда күккүк яши. Шуның җырын җырлап үлсәм иде". Шушы сүзләр өчен Маннурга зур гаеп ташлыйлар. Фатих Мөсәгыйть буза куптара: имеш, Маннур ул — кулак сандугачы, имеш, ул — мулла баласы. Шуннан соң аны Донбасска җибәрәләр. Эшче-пролетариат арасында яттгәп, советларча тәрбия алсын, имеш. Маннур Донбасстан ата пролетар шагыйрь булып кайта. ТАТАР БАШЫ Борһан Шаһиди 1893 елда Буа төбәгенең Аксу авылында туа. Мәдрәсәдә укый. 1921 елда, Исхак Габделбәр атлы сәүдәгәргә ияреп, Семипалат шәһәренә китә. Аннан соң ул Кытайга күчә. Шунда Әремче шәһәрендә кытай телендә гимназия тәмамлый. Шинҗан өлкәсенең вәли-түрәсенең углына хезмәткә керә. Аның тәрҗемәчесе булып эшли. Вәли-түрәнең утлы белән бергә ул Алманиягә китә. Борһан Алман институтын тәмамлый. Кытайга кайткач, ул илче була. 1935 — 1937 елларда Советлар иленең Зайсан шәһәрендә Кытай илчесе булып тора. Шунда эшләгәндә аңа нахак бәла ягалар. Ул сөргенгә җибәрелә. 1946 елда Шинҗанның бер вилаятендәге хөкүмәт башлыгының ярдәмчесе итеп билгеләнә. Борһан Шаһиди уйгыр, кытай, урыс, немец, татар, казакъ, фарсы, төрек, япон, француз телләрен бик яхшы белә. Кытай хөкүмәте исеменнән мөселман илләреннән килгән илчеләрне кабул итеп тора. Бик күп гыйльми хезмәтләр яза. Кытайның катлаулы язуын ул кытай профессорларыннан да яхшырак белүе белән дан казана. 1958 елда ул, эшеннән мәхрүм ителеп, үз өендә ябылуда яши башлый. Соңра бөтен гаиләсе белән төрмәгә ябыла. Маочылар котырынган дәвердә Борһан Шаһидине җәзалап үтерергә хөкем чыгаралар. Әмма бу татарны кытай кешеләре яшерә. Ьәм аның урынына Шаһидигә охшаш бер кытай җинаятьчесен тотып бирәләр. Маочылар әлеге бәндәне кайнап торган казандагы суга ташлап үтерәләр. Борһанның алты баласы булып, Шадия исемле бер кызы гына маочылар җәберенә эләкми кала. Ул кыз илленче елларда Советлар иленә күчеп киткән була. Хәзер Ташкентта яши икән. Шаһидинең Илчин исемле кызы Пекин университетында кытай теле һәм әдәбиятын укыта. Икенче кызы Сөембикә — балалар тәрбиячесе, аның ире уйгыр Сәйраный мөхәррир. Ул да маочылар кулыннан шәһит китә. ТЕЛӘНЧЕ Берничә язучы белән Гали Хуҗи Буа ягына китә икән. Гайшә ханым ире Галине озата төшкән. Аерылышыр вакыт җиткәч, ханым яшьләргә: — Гали абзыегызны саклый күрегез, зинһар. Аңа акча да, аракы да бирмәгез! — ди. Яшьләр Гайшә ханымга вәгъдә итә, поезд кузгала. Буа авылларында очрашулар бик кызыклы була. Яшьләр Гали Хуҗины саклап кына йөртәләр, аракы эчертмиләр. Үзе алып эчәр иде, кесәдә акча юк. Бер-ике көн шулай уза. Өченче көнгә киткәч, халык алдына чыгар алдыннан гына, Гали Хуҗи юкка чыга. Яшьләр кибет тарафына йөгерәләр, килеп җитсәләр, Гали Хуҗи үткән-сүткәннән: "Йөз генә грамм салдырыгыз сана, үләм бит", — дип теләнеп тора икән. ТАТАР КАНЫ Татар язучысы Җәвад Тәрҗеман белән урыс шагыйре Евгений Евтушенко "Казан" кунакханәсендә сөйләшеп утыралар икән: — Сез, Женя, йөзегез белән татарга охшагансыз, әллә сездә татар каны бармы? — дип сорый Җәвад. — Әйе шул, — ди шагыйрь. — Дәү әтиемнең әнисе татар булган. Себер татары. Мин бит шул яктан, Иркутск өлкәсенең Транссебер магистралендәге Зима станциясеннән. Кайчандыр, моннан күп еллар элек, дәү әтиемнең әтисен, Житомирщина крәстиянен, алпавыт утарына "кызыл әтәч" җибәргәне өчен, ягъни яндырганы өчен Ерак Себергә сөргенгә озатканнар. Ул анда бер татар кызына өйләнгән. УГРЫДАГЫ ХАЧ 1970 ел. Евгений Евтушенко белән Җәвад Тәрҗеман Казан кунакханәләренең берсендә очраша. Урыс шагыйре "Казан университеты" дигән поэма язып, шуны Җәвадка укытырга уйлаган икән. Чөнки Җәвад Тәрҗеман үзе дә Лобачевский турында китап язган кеше. Җәвад килеп кергәч, исәнләшкәч, шагыйрь әйтә: — Менә сезнең "Лобачевскийның яшьлеге" дигән романыгызны укып утырдым әле, төн буена аерыла алмадым, — ди. — Ләкин мин әлеге биттәге менә бу шигырьнең кемнеке икәнен тәки аңламадым: йә Ходам и Гайсә Мәсих, коткардың син хачтагы каракны, хәзер синең мәшәкатең угрыдагы хачны коткармактыр! Гаҗәп матур шигырь, мин аны поэмамдагы "Пасха" бүлегенә алсүз буларак кулланмакчы булдым әле. Ифрат үткен әйтелгән. — Бу сүзләр Ибраһимовныкы! — ди Җәвад Тәрҗеман. — Башта ул, Нигъмәт Ибраһим, Казандагы императорский гимназиядә латин, урыс теле, әдәбияты, математика укыткан, үләр алдыннан гына университетның адъюнкт-профессоры булган, Лобачевский, Аксаков, Панаевлар, Княжевичлар, Перевозщиковлар һәм башка күп кенә атаклы кешеләрнең остазы ул Нигъмәт Ибраһим. Шагыйрь ул Ибраһим. Урыс телендә дә гаҗәп матур шигырьләр язган. Аның "Во поле березонька стояла", "Вечерком краена девица", "Оренбургский пуховый платок" кебек җырлары халыкныкы булып киткән... — Булмас ла! — ди Евтушенко. — Гаҗәп бит бу. Искиткеч. Моңа ышанырлык түгел! Татар кешесе урыс поэзиясенең классик үрнәкләрен бирсен әле! Җәвад Тәрҗеман аңа Ибраһимовның күп кенә шигырьләрен, ал арның кайда басылганлыкларын һәм башка кайбер ышандырырлык чыганакларны атый. Шуннан соң шагыйрь инде әзер китабының корректурасына яңа юллар өсти: К сожалению, малоизвестно, Но достоин тот факт пьедестала, Что татарином создана песня "Во поле березонька стояла". И за это, мой названный брат, Честь тебе, Ибрагимов Нигмат! ФЕТНӘ 1937 елларда Газиз Иделле бер пьеса яза. Ул пьеса Камал театрында куела. Ләкин бик зәгыйфь спектакль булып чыга ул. Спектакль репертуардан тиз төшеп кала. Газиз Иделле: — "Халык дошманнары" минем пьесаны, Совет властен яклап язган әсәремне туктатты, чаралар күрегез! — дип, органнарга хат яза. Шуннан соң "Атака" журналында фәлән "халык дошманы" театрдан куылды, хөкемгә тапшырылды, төгән халык дошманы зинданга озатылды, дигән хәбәрләр сан саен басыла башлый. Исмәгыйль, Девишлар, Тинчурин, Мутиннар, Борнашлар берәм-берәм юкка чыга. ҮЛЕМГӘ АШКЫНУ "Кәшифә ханым Тумаш улы Равилне Мәскәүгә режиссерлыкка укырга җибәрә икән" дигән хәбәрне ишеткәч, артист Зариф Закир болай дигән: — Аһ, ул укып кайтканчы, үлсәм генә ярар иде! Чыннан да, Тумашев режиссер булып кайтканда, Зариф абзый вафат булды. ҮЗЕНӘ-ҮЗЕ АДВОКАТ Сәет Булатның хатыны Арапованы Мохтар Мутин үзенә тартып ала. Тартып ала дип инде, артистка Арапова, ире Сәетне ташлап, Мохтар белән яши башлый. Әллә шуның сәбәпле, әллә бапгка. берәр нәрсә аркасында, Сәет белән Мохтар сугыша башлыйлар. Сәет Булат гаять олы гәүдәле, куәтле кеше була. Бу ике кешенең сугышуы арыслан белән юлбарыс сугышуы кебек була. Көчләр тигез сымак булса да, Мохтар Мутин Сәет Булатка шактый каты гына эләктерә, Сәет Мохтарны судка куя. Мутин судта адвокат яллап тормый, үзе үзенә яклаучы булып сөйли. Залдагы марҗалар аның шундый оста, матур, логикалы итеп үзен яклавын-аклавын күреп үкереп җылый башлыйлар. Мохтар Мутинны, аклап, иреккә чыгаралар. ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР — Празат ага, элек театр бик бай иде, дип сөйлиләр карт артистлар, хакмы? — Бай иде театр. Хәзер фәкыйрь. Чөнки элек бөтен кеше, артист та, режиссер да, сәхнә эшчеләре дә өйләреннән театрга ташый иде. Хәзер артисты да, режиссеры да, сәхнә эшчесе дә театрдан өйләренә ташый. Театрны ташып бетерделәр инде! ЭШЕМ КЕШЕСЕ Шамил Шаһгали Марсель Сәлимҗановка: — Марсель Хәкимыч , мин Киевтан кайтып киләм әле , — ди. — О-о, — ди Марсель. — Анда минем пьесамны куялар! — О- о! — Ну мин әйттем анда, минем пьесаны куяр өчен минем драматургияне, татар телен, татар йолаларын яхшы белгән бер консультант кирәк, дидем. — Әйе, Шамил Шаһгалиевич, андый консультант бик тә кирәк, — диделәр. — Мин сине тәкъдим иттем. Күп түли алмыйлар, бер мең ярым, диделәр. Син ризамы? — Риза! — ди Сәлимҗанов. — Алайса, син минем менә бу пьесамны үз театрыңда куясың инде! — ди Шаһгали. Ләкин ул пьеса Киевта да, Казанда да куелмый кала. Чөнки ул сәхнәдә куелырлык пьеса булмый. ШОЛОХОВ ҖИЛКӘСЕНДӘ 1943 елның 25 июнендә сугыштан качып килгән урыс язучылары Чистайдан Мәскәүгә "Михаил Шолохов" исемле пароход белән китәргә тиеш булалар. Шунда арадан берәү әйтеп куя: — Бичара Шолоховка бөтен совет әдәбиятын тартып чыгарырга туры килә инде! — ди. ШАЯРТУ Мәрхүм Абдулла Әхмәт бик уен-көлкеле кеше иде. Бервакыт Матбугат йорты коридорында моның каршысына хатынын култыклаган Мәгъсүм Латыйфуллин килеп чыга. — Абдулла абый, менә минем хатын шушы була инде, — ди Мәгъсүм. — Таныш булыгыз. — Әле тегесен ни арада аерып өлгердең? — ди Абдулла Әхмәт, шаяртуын сиздермичә. — Узган атнада гына икенче бер хатын белән таныштырган идең ич. Ьәм китеп бара. Бу шаяртуның ахыры ничек беткәнен Мәгъсүм үзе генә белә торгандыр. САЛГАН БАШТАН Әхәт Фазылҗанов: — Илленче еллар азагы иде. Әтнә районына бер төркем язучылар килеп төште. Кичке якта мәдәният йортында халык белән очрашу буласы. Аңа хәтле район хуҗалары ашауэчү оештырганнар. Бераз "аш алды" да булганга охшый, кунакларның күңелләре күтәренке, чырайлары йөзе килгән бәлеш өсте сыман. Танылган язучылар белән район газетасы хезмәткәре яшь шагыйрь Нәҗип Мадьяр да йөри. Сыйдан ул да калмаган булса кирәк, очрашу вакытында сәхнәгә чыгып баскач тәмам кызарып, янып-пешеп чыкты, каушап калды. Мондый зур аудитория алдына беренче чыгуы бит. Нәҗип ул көнне сәхнәгә әле яңарак кына язган "Салган баштан" исемле көлкеле шигырен алып чыккан иде. — Сезгә үземнең бер шигыремне укыйм әле салган баштан. Нәҗипнең бер сулыш белән әйтелгән кереш җөмләсе нәкъ менә шулай яңгырады. ЧЫЛБЫР РЕАКЦИЯСЕ 1937 ел. Әтнә төбәгенең Бәрәскә авылы мәктәбендә әдәбият дәресе башланып китә. Егерме ике яшьлек укытучы Зиннәт Зыятдинов дивардагы Галимҗан Ибраһимовның рәсемен йолкып ала да, ишекне ачып, коридорга ыргыта. Шулчак укучы Гаптери Исмәгыйлев торып баса. — Нигә сез безнең сөекле язучыбызны чыгарып аттыгыз? — ди. — "Халык дошманы" икән ул! — ди укытучы. Ике-өч көннән соң, да аннары да әдәбият дәресе булмый. Мәктәп директоры Гарәпша балаларга әйтә: — Әдәбият булмаячак! Аның урынына тарих! — ди. Гаптери тагын торып баса: — Гарәпша абый, нигә безнең сөекле укытучыбыз Зиннәт абый дәрескә килми? — ди. — "Халык дошманы" булган икән ул! — ди Гарәпша. Бу метаморфозадан соң Зиннәт Зыятдинов совет төрмәсендә утырып чыга да хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. 1941 елда һава сугышында һәлак була. Мәктәп директоры Гарәпша да сугышта үлә. Моны сөйләгән артист, режиссер Госман Әхмәтҗан сугыштан авыр җәрәхәт алып кайта. БИНОКЛЬ Хәмит Ярми, Шәйхи Маннур, Шәриф Камал Кара диңгез буенда комлыкта кызынып яталар икән. Шәйхи Маннур, кинәт кенә: — Карагыз әле, кызлар шәрә килеш су коенырга төшеп бара! — ди. Шәриф Камал дәшмичә генә торып киенә дә кайтып китә. Җегетләр аптырый кала: — Шәриф агай олы кеше, әдәп йөзеннән кайтып китте! — дип уйлыйлар. Бераздан Шәриф Камал ашыга-ашыга килеп тә җитә, җегетләр аның кулында зур гына бинокль күрәләр. — Кызлар киенеп кайтып киттеләр шул инде! — ди Маннур ЧЫН БАЗАР Моннан бик күп еллар элек, 1930 елда, татар театры, "Хуҗа белән приказчик" спектаклен күрсәтергә дип, Ташкентка килә. Спектакльдә базар күренешен уйнарга тиеш булалар. Кеше җитмәү сәбәпле, Касыйм Шамилне кеше эзләргә чыгарып җибәрәләр. Касыйм ага, Ташкентның талчук базарына барып, берничә сатучыны сәхнәгә чыгара һәм шунда ук сәүдә кылырга күндерә. Менә берзаманны базар күренешендә талчукчы сәүдәгәр үзбәкләр сәхнәгә өерелеп килеп чыга, һәрберсе үз товарын мактый, кычкыра, бәһасен әйтә, сәхнә чын талчукка әверелә. Артистлар спектакль сүзләре белән бәһа сораган булалар да, спектакль дәвамында сатучылар сәхнәдән залга төшә, никадәр кычкырып йөрсәләр дә, тауар алучы булмагач, үзбәкләр татарларны сүгеп чыгып китәләр. Спектакль зур уңыш казана. ӘКӘЛӘЛЕ ИМӘН Гариф Ахун СССР Югары Советына депутат булып узгач, Әмирхан ага Еники болай дигән: — Ахун өстенә әкәләле имән ауды. Әкәлә җыюдан башы чыкмас! ЯРАР Фатих Хөснинең күзләре зәгыйфьләнә башлагач, хәл белешергә Ибраһим Нуруллин килгән. — Гаепләмә инде, Ибраһим, — ди Фатих ага. — Миндә бернәрсә дә юк инде. Миңа ярамый. Ибраһим Нуруллин моңа каршы: — Сиңа ярамаса, миңа яраган булыр иде! — ди. — Яраса, авыру дустың янына берне алып керергә иде! — ди Фатих ага. КАТЫРГЫ ТАРТМА Йошкар-Олага әдәбият атналыгына баргач, кайтып китәсе көнне Фатих Хөсни үзенә ката сатып ала да, кунакханәгә кайткач, чемоданына салып куя, ә катадан бушаган катыргы тартмасын, кирәге калмаганлыктан, бер почмакка ташлый. Берзаманны Самат Шакир кайтып керә дә тартманы алып, үз чемоданына сала. Моны күреп торган башка язучылар аптырашта калалар: — Нигә кирәк булды икән Саматка буш тартма, чемоданында болай да урын юк, — дип уйлыйлар болар. Ьәм гадәттәгечә шаяртырга азык табалар. Фатих Хөснине дә бу эшкә котырталар. Фатих ага каты тавыш белән: — Җегетләр, минем аяк киеме салып кайткан катыргы тартманы кайсыгыз алды? — дип кычкыра. — Кайсыгыз күрде тартманы? — Юк, күрмәдек, Фатих абый! — диләр язучылар. Фатих ага, аның саен кыза төшкән булып, кешеләрдән тартма таптыра: — Алдыйсыз, мәлгуньнәр! Кайсыгыз сукты минем тартманы? — Фатих абый, валлаһи, мин алмадым, — ди Зәки Нури. — Ач чумаданыңны! — дип кычкыра Фатих Хөсни. Зәки Нури каушаган булып чемоданын ачып күрсәтә. Фатих Хөсни бар чемоданнарны да ачтырып Самат Шакирныкына якынлашканда, тегесе кычкырып җибәрә: — Җегетләр, мин алдым аны! — дип, катыргы тартманы алып, Фатих Хөснигә бирә. Катыргыны алып, Фатих ага: — Менә бит ул җанкисәгем, мин бит аны песи оясы ясарга дип вахтерга вәгъдә иткән идем, — дип, коридорга чыгарып ата. Самат Шакирның ул катыргы тартманы ни өчен чемоданына салып куйганын әле бүгенге көнгә кадәр ачыклый алмыйлар, ди. РЕЖИССЕРЛАР Татар театрында режиссерлар күбәү булган. Габдулла Кари, Кәрим Тинчурин, Гомәр Девиш, Гомәр Йсмәгыйль, Сульва (Вәли Сөләйман), Габдулла Йосыф, Ширияздан Сарымсаков, Сабир Өметбай... Шулар арасыннан иң белемле, иң талантлы, иң куәтле ике режиссер санала: Гомәр Девиш, Гомәр Исмәгыйль. — Нигә, Сарымсаков та бик зур режиссер бит! — дигәч, Фәрваз Миңнуллин әйткән: — Дөрес, Ширияздан Сарымсаков кебек бер генә режиссер да юк татар театрында... — Нәрсәсе белән ул шулай нык аерылып тора башкалардан? — Начар спектакль куеп, шул начар спектакльне яхттгы итеп яклый-аклый ала торган режиссер ул Сарымсаков! — ди Фәрваз. САГЫШ Язучы Гариф ага Гали тыйнак, күзгә бик бәрелми торган тыныч кеше иде. Ул үзенә игътибар таләп итмәде, премияләр артыннан чапмады. Әмма үзе кешегә бик игътибарлы булды. Газетада бер-бер әйбәт мәкалә укыймы, радио-телевидение аша яхттгы чыгышка тап буламы, шул сөенечен телефон аша да, хат белән дә авторга җиткерә, хуплый, шатлана торган иде. Бервакыт Нури Арслан турында Ринат Мөхәммәдиен эшләгән радиотапшыруны тыңлагач, Гариф абый телефон аша Нури агага шылтыратып рәхмәт сүзе әйтә. — Карале, Нури, шундый шәп шигырьләрең, малай, ә! — ди. — Үзең ни хәлдә соң, Гариф абзый? — ди Нури Арсланов. — Хәлләрем ярыйсы, менә ялгыз калдым. Карчыгымны җирләдем. Хәзер берүзем, — ди Гариф Галиев. — Ямансы чаклар да булгалый. Карчыктан соң озак тормам. Мин аннан башка яши алмам, Нури... Хатыны үлеп бер ел узуга, Гариф ага Галиев дөнья куйды. СКЕЛЕТ СОЛТАН Бутафор Солтан бичара артистлардан калган иске-москы киемнәрне сатып баш төзәтә, калган акчасына өенә сөтипи алып кайта икән. Бер тапкыр шулай сәүдә кылып йөргәндә, базарда тарама (облава) башлана. Башка спекулянтлар белән бергә Солтанны да милициягә алып китәләр. Солтан, башкалардан сорау алган арада, бер почмакка утыра да кыяфәтен шулкадәр итеп үзгәртә ки (Җен Солтан кайчандыр театр мәктәбендә укыган кеше), милиционерларның берсе моны күреп куркып кала: — Бу кем? Нишләгән бу? Скелет кебек ябык, йомгак хәтле генә Солтанга карап: — Спекулянт, иптәш майор, — диләр. — Чыгарып җибәрегез тизрәк, монда үлсә, җавап бирәсе булыр! — ди майор. Шулай итеп, Җен Солтанны чыгарып җибәрәләр. СЕРЛЕ ДАРУ Фәхри Насретдин, Кытайга гастрольгә баргач, пеләш башка чәч үстерә торган дару сатып ала. Кайту белән чәч коелган җирләргә шушы даруны күпләп сөртә башлый. Бераз вакыттан соң Фәхри Насретдиннең кирәк түгел җирләренә төк чыга башлый, башындагы соңгы чәче дә коелып бетә. КОНЦЕРТ НИГӘ "НАЧАР" БУЛДЫ? Әзәл Яһүдин: — Үзбәкстанның бер шәһәрендә Рәпгит Ваһапов концерты бара. Рәшит җырлаганда, гадәттә, теге яки бу җырны башкаруны үтенеп сәхнәгә бик күп кәгазьләр ташлана иде. Шулар арасында бер тамашачы Рәшитнең "Сарман" көен җырлавын сораган. Ә җырчының репертуар-программасында әлеге җыр юк иде. Шуның өчен тамашачы соравы үтәлмәде, билгеле. Концерттан соң без — артистлар — бер төркем тамашачы артыннан кайтабыз. Алар үзара концерт хакында фикер алышалар. Шунда бер тамашачы: — Концертлары начар булды. "Сарман"ны да җырламадылар, — дип үпкәсен белдерде. Аныңча, ике сәгатьтән артык гөрләп барган концерт бер "Сарман" җырын башкармаган өчен генә начар булып чыккан икән. — Тамашачы соравын үтәмәсәң, ике түгел, өч сәгать җырласаң да булмый икән ул, җәмәгать, — диде Рәигит Ваһапов. ТАТАРЧА КОНЦЕРТ КҮРСӘТЕГЕЗ! Әзәл Яһүдин: — Бервакыт Усман Әлмиев бригадасы белән Урта Азиядә гастрольдә йөргәндә, Фирганә шәһәрендә концерт куябыз. Беренче бүлектән соң сәхнәгә бер язу ташладылар. Анда: "Сез кайчан татарча концерт бирерсез икән?"— дигән сорау куелган. Мин концертның икенче өлешен башлау өчен сәхнәгә чыктым да: — Менә, иптәшләр, безгә бер сәер язу килде. Бу язуны язган иптәш "Сез кайчан татарча концерт куярсыз икән?" дип сораган. Без сәгатьтән артык татар телендә концерт бирәбез, җырчылар татар җырлары җырлыйлар, музыкантлар — татар көйләрен, биючеләр татар халык биюләрен башкаралар, мин дә шагыйрьләребез әсәрләрен ана телебездә сөйлим. Ә иптәш әлегә кадәр концертның татарча булуын аңламаган икән, — дип әйткәч, бөтен зал, шаулатып кул чабып, яңгыратып көлде. СПЕКТАКЛЬ - БҮЛӘК Әзәл Яһүдин: — 1935 елларда элекке Әтнә район Советы башкарма комитеты председателе булып Саттар дигән кеше эшли иде. Без — Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы артистлары — спектакль-концертлар белән Әтнәгә килгәч, беренче спектакль-концерт район үзәгендә, авыл советы, колхоз җитәкчеләре киңәшмәсендә күрсәтелә иде. Спектакль-концерттан соң Саттар иптәш сәхнәгә менә дә халыктан сорый: — Иә, ничек, иптәшләр, театр ошадымы? Тамашачылар: — Ошады, ошады, бик яхшы булды! — дип җавап бирәләр. Саттар: — Ошагач бик яхшы. Бу юлы артистлар фәлән-фәлән авылларда булачак, — дип исемлекне укый. Шунда залдан: — Ни өчен безнең колхоз исемлектән төшеп калган, безгә дә җибәрегез, — диләр. Саттар: — Сезнең колхозда бу юлы артистлар булмаячак, чөнки күп кенә эшләрегез башкарылмаган, — дип, үтәлмәгән эшләрне санап китә дә:— Менә кайчан бу җитешсезлекләрне бетерерсез, шул вакытта сездә артистлар булырлар, — дип әйтә иде. Ягъни спектакль-концертларны үзенә күрә бер бүләкпремиягә әйләндерә, артистларның дәрәҗәсен күтәрә, спектакльләрнең кыйммәтен арттыра, колхозларда эшләрнең барышына этәргеч көч итеп куллана иде. КҮКӘЙЧЕ Габдрахман Минский, Хәсән Сарьян, Илдар Юзеев, Марс Шабай, Гөлшат Зәйнашева Актаныш ягына әдәби атналыкка чыгалар. Кунакханәдә ал арга күкәй әзерләү вәкиле очрый. Язучылар кунакханә ишеге төбендә сөйләшеп торганда, әлеге күкәй вәкиле, болар янына килеп: — Әллә сез артистлармы? — дип сораган. — Әйе, туган, без артистлар! — дигән Илдар. — Кайсы артистлар соң сез? — дигәч, Илдар "артистлар" белән күкәйчене берәм-берәм таныштыра башлый. Габдрахман Минскийга күрсәтеп ул: — Менә монысы РСФСРның атказанган артисты Габдрахман Хәбибулла! — ди. Әлеге күкәйче, куанычын кая куярга белмичә: — Ә-ә, сезмени инде ул Габдрахман Хәбибулла. Мин сезнең уенны бик яратам. Сез нинди рольләрдә уйныйсыз әле? — ди. — "Зәңгәр шәл"дә Ишанны! — ди Минский. — Зинһар, әз генә уйнап бирегез әле шул Ишанны! — ди күкәйче. Габдрахман ага, Гөлшат Зәйнашева янына килеп, кайбер җирләренә ишарә ясап: — һай, Мәйсәрә, синең күкрәгеңә җеннәр оялаган, фаразан, куарга кирәк ул җеннәрне бүген кунакханәдә! — дип кылана башлый. Гөлшат ханым: — Китегез әле, Габдрахман абый, кешеләр карап тора! — дип, аны үз яныннан куа икән. Күкәй җыючы иелә-бәгелә, эче катып көлә, ди. Илдар, "артистлар" белән таныштыруын дәвам итеп, язучы Хәсән Сарьянга ымлап: — Менә бусы Илһам Шакиров! — ди. — Исәнме, Илһам! — дип, күкәйче атылып Сарьян янына килә дә кул суза. — Илһамын Илһам, — ди Сарьян. — Тик минем сезне кайда да булса күргәнем булмады. — Бәй, — дип гаҗәпсенә вәкил. — Базарлы Матакта йөз күкәй ашап бетергән идең син. Мин бит инде ул сиңа күкәй ташып ашатучы вәкил. — Ие шул, ие шул, — ди Хәсән Сарьян. — Кирәк булса, миндә тагын бар ул күкәй! — ди вәкил һәм, кич белән йөз күкәй китерергә вәгъдә итеп, каядыр китеп бара. ӘЙБӘТ КЕШЕ Кояш ханым Тимбикова, Рәшит Әхмәтҗан, Рәдиф Гаташ Бөгелмәгә чыгып киткәннәр. Рәдиф Гаташ ара-тирә Кояшның аякларын кысыштыргалап бара икән. Рәдиф йомыш белән чыгып киткәч, Рәшит бөл ай дигән: — Кояш ханым, мин бик тәртипле кеше бит, иеме? Мин Рәдиф кебек синең ботыңны бер генә мәртәбә дә тотып карамадым. — Ну и җүләр! — дигән Кояш ханым. Наҗар Нәҗмигә шушы турыда сөйләгәч, Наҗар абзый, шаккатып: — Рәдиф шундый җүнсез кешемени ул, Кояш ханым? — дигән. — Юк, Наҗар абый, — дигән Кояш. — Рәдиф бик әйбәт кеше! ӘҮЛИЯ Шамил Шаһгали. Туфан Абдулыч, мин яңа пьеса яздым. Туфан Миңнуллин. Ни турында? Шамил Шаһгали. Вьетнам турында. Туфан Миңнуллин. Ә-ә, мин ул пьесаны беләм. Шамил Шаһгали. Ничек? Сез бит ул пьесаны укымадыгыз, сез аны укый да алмас идегез, әле генә язып бетердем мин аны. Туфан Миңнуллин. Укымасам да беләм мин аны, Шамил абый. Вьетнамда бер Америка очучысын бәреп төшерәләр дә, вьетнамлылар аны әсир итәләр. Ул вьетнам кешеләре арасында яши. Вьетнамлылар аңа әйтәләр: "Нигә син безнең балаларыбызны, картларыбызны үтерәсең, өсләренә бомба коясың, без бит әйбәт кешеләр", — диләр. Шуннан Америка очучысы үзгәрә. Үкенә башлый. Беркайчан да мин сугышмаячакмын, ди. Шамил Шаһгали. Дөрес, ә каян белдегез, Туфан Абдулыч, ә? ӘДӘБИЯТ КАҺАРМАНЫ Язучы Рахмай Хисмәтулла илле яшендә базык гәүдәле, түгәрәк зур йөзле, башына текә картуз киеп Казанга килә. Язучылар белән композитор Бату Мөлекев та була. Рахмайны күргәч, Бату кычкырып җибәрә: — Карагыз әле, теге ниндидер бер чит ил язучысына охшаган бит! Кем әле ул язучының исеме? Тел очымда гына тора, аты коргыры, Швейк! Рахмай чит ил язучысы Швейкка охшаган! ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН Буа төбәгенең Күл-Черкен авылында Алсу туташ Гарифулла сабый кыз балаларның җыр ансамблен оештыра. Ансамбльгә "Әйлән-бәйлән" исеме кушыла. Бу ансамбль тиз арада шөһрәт казана. Аны Мәскәү телевидениесенә чакырып алалар. Ансамбльне фильм-концертка төшерер өчен. Репетиция вакытында мәскәүлеләр кызлардан сораштыра башлыйлар : — Сез каян? — Татарстаннан. — Казаннан инде, алайса? — Юк, Казаннан түгел! — Алайса, сез КамАЗдандыр. — Юк, без авылдан! — диләр кызлар. — Татар авылларында шундый җыр культурасы бармыни? — дип гаҗәпләнәләр Мәскәү телевидениесе кешеләре. Бик озак репетиция булганнан соң, режиссер тәнәфес игълан итә. — Ю-ук, — ди Алсу туташ. — Дәвам итик. Кайтып китәргә кирәк. Болай да озак булдык. — Балалар арыгандыр! — ди режиссер. — Үзләреннән сорагыз! — ди Алсу. — Балалар, сез арыгансыз, бераз ял итеп алыгыз! — дигәч, татар кызлары: — Ю-у-ук, без арымадык! — дип чатлап торалар икән. Репетиция уңышлы тәмамланып, тасмага төшерү тоткарлыксыз яхшы була. Шуннан соң фильмның режиссеры әйтеп куя: — Сезнең бабаларыгыз тикмәгә генә ике йөз ел урысларны тетрәтеп тормаган икән шул! — ди. БАЛА ТАВЫШЫ Равил Тумаш, Мәскәүдә укып, режиссер дипломы алып, Камал театрына эшкә кайта һәм спектакль куя башлый. Артистлар аның эшләү рәвешен бер дә яратмыйлар. — Иә, Газиз абый, яшь режиссер ничек соң? — дип сорыйлар Газиз Зыятдиннан. — Уф, Алла ярдәм бирсен... — ди Газиз ага. — Биш сәгать буе залдан бер бала тавышы ишетелеп торды... ӘРМӘН ҖАВАБЫ Телестудиядә эшләүче төрле милләт кешеләрен, төрле җөмһүриятләрдән Мәскәүгә чакырып укыта-өйрәтә башлыйлар. Шулар арасында Татарстаннан Алик Зыятдинов та була. Бу адәмнәр укудан битәр күбрәк бергә җыелышып эчәләр икән. Бигрәк тә әрмән Каражтян андый мәҗлесләрне яхттгы оештыра икән. Укырга теләсә бара, теләмәсә — юк. Күп кисәтүләрдән соң моны администрациягә чакырып, бик каты шелтәләмәкче булалар. — Карале, Каражтян, — диләр җегеткә. — Монда эчеп ятканыңны эшеңә, телестудиягә язып җибәрәбез бит. Тукта! — Языгыз! — ди әрмән. — Индекс өч йөз дә җитмеш биш, өч ноль, Ереван, телестудия! — Алайса, без синең эчеп ятканыңны әрмәннең Үзәк Комитетына язабыз! — диләр моңа. — Языгыз! — ди Каражтян. — Безнең телестудиядә дә, Үзәк Комитетта да урысча укый белмиләр! Бу сөйләшүнең шаһиты Алик Зыятдинов кинәт көлә башлый. — Татарстанда да татарлар урысча белмиме? — дип кычкыра сорау алучы. — Беләләр! — ди Алик. — Шуңа күрә мин эчмим бит инде. — Кайчаннан? — ди администратор. — Иртәгәдән! — ди Алик. ЯХШЫРАК ЕРЧЫ Финляндиядә яшәүче татарлар Мәскәүгә килгәч, Илһам Шакиров аларны кунакка алдыра. "Россия" кунакханәсендәге бу мәҗлескә егермедән артык Финляндия татарлары белән бергә шагыйрь Гөргөри, артист Айрат Арсланов, язучы Батулла, җырчы Венера ханым да чакырулы була. Мәҗлес вакытында татар артистлары шәраб алды сүзләре әйтә, мәзәкләр сөйли. Ә Венера ханым җырлый да җырлый, җырлый да җырлый. Шулчак Батулланың колагына Кадрия исемле ханым әйтеп куя: — Бу Венерадан Финляндиядә дә туйган идек, шушыннан да яхшырак ерчыгыз юкмыни? — ди. ЮЕШ ОЕКБАШ, ЗӨЛФӘТ ҺӘМ МӘЗӘК Мәскәүдә яшәүче бер тол хатын 1983 елгы гастрольләр вакытында татар артистларына бик кыйммәтле чәчәкләр бүләк итә. Ьәм беркөнне бик күп артистларны үз өенә чакыра. Мәҗлескә бу хатынның Мәскәүдәге дуслары да килгән була. Матур гына сыйланып утырганда, хуҗабикә, сәнгать кешеләрен яхшы белүен күрсәтәсе килептер, ахрысы, мәзәк сөйли башлый: — Миңа Гәрәй Рәхим сөйләде, ул миндә кунакта булган иде. Имеш, Зөлфәт, өенә кайткач, йокларга ятканда оекбашын салып түшәмгә ыргыта икән. Әгәр дә оекбаш түшәмгә тиеп, кире төшсә, оекбаш чиста була, икенче көнне Зөлфәт шул оекбашны киеп эшкә китә. Әгәр дә оекбаш түшәмгә чатлап ябышса, пычрак икәне беленә. Бер тапкыр Зөлфәтнең оекбашы шулкадәр нык ябыша ки, хәтта түшәм штукатурын кубарып алып төшә. Ха-ха-ха... Мәҗлестәге артистлар көлми. Әмма хуҗабикәнең үз мәзәгеннән гадәттән тыш артык көлүен күреп, бердәм көлә башлыйлар. Артист халкы өй хуҗасының мәгънәсезлегеннән, ә хатын үз мәзәгеннән бик озак көләләр. Ике як та бик канәгать кала. әлим инт Мөдәррис Әгъләмов Нияз Акмал өендә кунакта утыра икән. Шулай ашап-эчеп утырганда, Ниязның хатыны сорап куя: — Мөдәррис абый, нигә хатының белән килмәдең? — ди. — Хатын юк минем! — ди Мөдәррис. — Өйләнгән идеңме сың? — Өйләнгән идем. — Хатының кайда сың? — Өчесе дә Казанда. — Балаларыгыз бар идеме сың? — Икешәр бала ! — Әлиминт түлисеңме сың? — Юк ! — Ничек? Ничек яшиләр инде алар? — Мин үзем ал арны әлиминткә бирергә йөрим әле! — Ничек? — Шулай, минем балалар олы бит инде, эшли башладылар. Туйдырсыннар аталарын! АКЛАУ Буа төбәгендә бер хатын ирен балта белән чабып үтерә. Хөкем вакытында сорыйлар моннан: — Ник иреңне үтердең? — диләр. — "Азат хатын"да эчкән ирне теләсә нишләтегез дип язганнар бит! — ди хатын. Тикшерүчеләр "Азат хатын"да Диләрә Зөбәернең шундыйрак эчтәлекле мәкаләсен табалар һәм әлеге хатынны аклыйлар. АРТИСТЛАРНЫҢ ШАЯРУЛАРЫ Артистларның истирахәт йортында ял итеп ятканда, Айдар Хафиз белән Хәлим Җәләй икесе ике көймә белән Иделгә балык тотарга керәләр. Бик озак утырсалар да, болар балык каптыра алмыйлар. Шулай да Айдарга бер балык эләгә. Хәлим моны күреп бүртенә, мыгырдый башлый. Айдар шул бер балыкны Хәлим күрмәгәндә генә янә суга сала да аһ-ваһ килеп суырып чыгарган була. Көнләшүеннән Хәлим шартлар дәрәҗәгә җитә. Айдар һаман салган саен балык ала. Хәлим караңгы төшкәнче утыра, барыбер бер балык та эләктерә алмый. Ярга чыккач, кешеләр Хәлимнән сорыйлар: — Күп каптырдыңмы? — диләр. — Эләкмәде лә, әнә Айдар егермеләпне алды! — ди Хәлим. Бу хәбәр Айдарның хатыны Фәридәгә барып ирешә. — Айдар, кайда синең теге егерме балыгың? Әллә саттыңмы? — ди хатын. Айдар кыты-кыты көлә башлый. — Бердәнбер балык эләктердем, Хәлимнең ачуын китерим дип, суга сала-сала анысын да ычкындырдым! — ди Айдар. АНДА ДА "Гәжур", ягъни газета-журнал нәшрияты, кояш баткач, караңгыланып кала. — Тегендә баргач та караңгыда утырырга өлгерербез әле, — дип, кемдер ут кабыза. Шулчак Мөдәррис килә дә: — Анда да кая эләгәсең бит әле, — дип башын кырын салып китә. БЕРТАВЫШТАН Рөстәм Акъегет, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөсниярларны Язучылар берлегенә алу-алмау мәсьәләсен идарә утырышында хәл иткәндә, бик күп кеше ал арның иҗатын хуплый. Каршылык булмый. Сүз куерту кирәк түгел дигәндәй, Рөстәм Мингалим: — Андый язучылар сирәк, андыйлар безгә кирәк! — ди. Өч җегет тә бертавыштан кабул ителә. БУРЫЧКА АЛГАН, СУГА САЛГАН Эдуард Мостафин, бурычка кереп, яңа аяк киеме ала. Разил Вәлиев белән Эдуард пароходка утырып каядыр китеп тә баралар. Култыксага таянып, дулкыннарга карап, болар сөйләшеп бара икән. Шулай сәяхәт иткәндә, Эдуард Мостафинның бер катасы суга төшеп китә. Эдуард: — Бу сыңар ката белән нишлисең инде? — дип, икенчесен дә суга ташлый. Беренче ката аскы палубага эләгеп калган булган икән. — Кем катасын югалтты? — дип, аскы каттан беренче катаны күтәреп менүчегә рәхмәт әйтеп, катаны ала да Эдуард: — Тегесе булмагач, монысының ни кирәге! — дип, үз кулы белән соңгысын да суга ыргыта һәм оекбаштан гына сәяхәт итә. БЕР ЕЛДАН СОҢ Язучылар йорты коридорында берничә язучы сөйләшеп тора икән. Күрше бүлмәдә Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллин кычкырып телефоннан сөйләшә, ди. Бераздан соң Туфан коридорга чыга. — Ә-ә, Мөдәррис, нигә кермәдең? — дип сорый Туфан. Мөдәррис Әгъләмов, куркып кына: — Бик каты кычкыра идең бит, Туфан абый, керергә шүрләдем! — ди. — И Мөдәррис, — ди Туфан. — Язучылар арасыннан миннән курыккан берәү генә: анысы да Мөдәррис Әгъләмов. Мин бит бик демократичный кеше, курыкма! — Ье, — ди Мөдәррис. — Берәр ел эшләп карале, син дә куркыта башларсың! Урын үзгәртә ул кешене... БЕЛӘБЕЗ БЕЗ Аяз Гыйләҗев Әлмәткә баргач, кунакханәгә урнашырга дип, кәгазьләрен тәрәзәгә суза. — Урыннар юк! — дигән тупас тавыш ишетелә. — Сез нәрсә! — ди Аяз Гыйләҗев. — Мин — язучы! Администратор: — Беләбез без сездәй язучыларны! — дип кычкыра. — Әнә бер язучыгыз егерме сигез көн люкста яшәде дә түләмичә качты! — Кем ул? — дип сорый Аяз. — Шамил Шаһгали! — дигән тавыш ишетелә. ГАУГА Сәлимә ханым Мөстәкыйм, Сара ханым Садыйкова, Гөлшат ханым Зәйнашева — өчәү, Зиннур Гыйбадулланың туган көн мәҗлесен уздырырга дип, Аккош күленә барырга чыгалар. Автобуска утырып китәләр болар. Барысы да бәйрәмчә киенгән, кулларында бүләк-санак, чәчәкләр. Сара ханым әллә нинди каурыйлар кадап, челтәрле олы эшләпә кигән була, Гөлшат ханым кремплин күлмәк якасына галәмәт олы кып-кызыл күбәләк-бант таккан. Өчәүләп шаулашып автобуска кереп утыралар болар. Ал арның кычкырып көлүләренә, сөйләшүләренә риза булмыйча, кемдер шелтә белдерә. Сара ханым әлеге кеше белән бәхәскә керә. Бәхәс шактый озакка сузыла. Ул арада автобус Аккош күленә туктый. Гөлшат белән Сәлимә төшә. Автобус кузгалып китә. Сара апа юк. Ызгыш белән мавыгып, ул автобуста китеп барган. Такси тотып автобусны куа китәргә карар кылалар. Гөлшат ханым юл уртасына чыгып, узган машиналарга кул изи. Бәрәү дә туктамый. Шулай да мотороллерда баручы бер үсмер җегет туктый да, Гөлшат Зәйнашеваны утыртып автобусны куа китәләр. Куып җитеп, узып, автобусны туктаталар, ишекләр ачыла. Гөлшат ачык ишеккә атылып керә дә: — Сара-а апа-а-а! — дип кычкыра. Баксаң, Сара апа юл уртасында төшеп калган булган икән. — Бер тилергәне әле яңа гына төшеп калды, икенче җүләре килеп керде! — ди шофер. Гөлшат янә мотороллерга утырып кире китә. Сара апа белән икесе байтак араны җәяүләп кайталар. ИМӘНГЕЧЛЕК Язучылар Мамадышка килеп, райкомга керә. Секретарьның кабул итүен көтеп утырганда, язучылар күрә: бер чыпчык кабул итү бүлмәсендә очып йөри. — И бичара! — ди Камил Кәрим. — Иреккә чыгасы килә бит моның. Бөтен язучылар чыпчыкны азат итәргә алына. Берсе тәрәзәне ача, калганнары чыпчыкны ачык тәрәзәгә куа. Ләкин чыпчыкның ачык тәрәзәгә очасы килми. Шулай куыша торгач, кемдер почмактагы кыйммәтле олы чәчәк савытын төшереп вата. Чыпчык, бу агайларның ажгырып үзен аулауларына һәм ваза ватылган тавышка куркып, тәрәзәгә килеп бәрелә дә егылып үлә. Баксаң, чыпчыкның урамга, иреккә, зәмһәрир суыкка, ачлыкка чыгасы килми икән, ул райком ашханәсендә түрәләрдән калган ризык белән туенып тора торган булган. Бәхет китерәм дип, халыкларга фаҗига алып килгәннәр байтак булды бу дөньяда. ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ СӨЙЛӘШҮ Нәшриятта баш редактор булып эшләгән язучы Вакыйф Нуруллин озак еллар ерак илләргә йөрүче кораб штурманы, татар язучысы Миргазиян Юныс белән иҗат йортында очраша. Әбәттән соң болар урманга йөрергә чыгалар. Миргазиян, бөтен дөнья әдәбиятындагы уңышлар турында сөйләп, әкренләп татар әдәбиятына күчә. Шулчак Вакыйф аны бүлдереп: — Төкер әле әдәбиятка, Миргазиян! — ди. — Чорт эсним синең Джойсың, Кафкаң, Булгаковың, Платоновың. Син миңа әйт әле, күпме йөздең инде син? — Утыз ел! — ди Миргазиян. — Алайса җыйдың инде син акчаны! Күпме җыйдың шулай да! Балаларыңа җитәрлек бардыр инде, ә? — дип сорый Вакыйф. Миргазиян төртелеп кала. Күптән түгел генә үтә дә җитди операция ясалган, төзәлеп тә җитмәгән йөрәк җәрәхәте кымырҗып куя. — Ьәй Вакыйф, — ди диңгезче-язучы. — Мин күп йөздем диңгездә. Балаларым да ким-хур булмас. Синең акчаң минекенә караганда да күбрәктер. Син җыйган мал балаларыңа да, оныкларыңа да җитә торгандыр. — Каян килеп? — ди Вакыйф. — Мин диңгездә йөздем, шуңа акча алдым. Ә син нәшриятның баш редакторы буларак матбугат диңгезендә йөздең! ИВАН ГРОЗНЫЙ Әлфия Авзалова фатир сорап Табиевка барган, диләр. Кергәч тә уптым-илаһи сүз кузгатып булмый, болар аны-моны сөйләшә башлаганнар икән дә, Табиев, Әлфиягә карап: — Нигә син бик күңелсез күренәсең? Бер-бер кайгың бармы? — дип сораган. Әлфия, йодрыгын йомарлап, астан өскә таба көчле хәрәкәт ясап: — Фикрәт агайне, Иван Грозный безне һаман шушылай - шушылай итеп тора бит! — дигән. — Аңламадым! — дигән Табиев. Әлфия, хәрәкәтләрен яңадан кабатлап: — Иван Грозный, дим, безне һаман болай-болай каезлый бит! —ц дигән. — Йә, Әлфия, турысын әйт, сиңа миннән ни кирәк? — ди Табиев. — Адәмнәрнеке төсле бер фатирда торасым килә, Фикрәт Әхмитзәневич! — дигән Әлфия Авзалова. Шуннан соң аңа Вишневский урамыннан яхшы фатир биргәннәр, дип сөйлиләр. ИГЕЗӘКЛӘР Вакыйф Нуриев исемле яшь язучы авылларга чыккач аптырашта кала, аны Вакыйф Нуруллин дип белеп бик шәпләп сыйлыйлар икән. Бичара Вакыйф Нуриев хуҗаларга: — Мин бит Вакыйф Нуруллин түгел, мин Вакыйф Нуриев кына! — дисә дә, тегеләрнең башына барып җитми икән. Хуҗаларга Вакыйф Нуриев ни дә, Вакыйф Нуруллин ни, ал арга җыйнаулашып эчәргә сәбәп-сылтау булсын! Берзаманны бу сер ачыла. Вакыйф Нуриев белән Вакыйф Нуруллин очрашалар: — Син үзеңне Вакыйф Нуруллин дип йөрисең икән, сине шәп сыйлыйлар икән! — Юк! Адаш абый, мин ал арга әйтәм, алар аңламыйлар! — дип аклана башлый яшь җегет. — Акланма! — ди Вакыйфның олысы. — Шулай кирәк! Йөр, сыйлан! Мин үзем дә кызлар белән танышканда "профессор Ибраһим Нуруллин" дип әйтә торган идем! ИКЕ ШАГЫЙРЬ Рәдиф Гаташның "Шигырь китапханәсе" сериясеннән калын китабы чыккач, Мөдәррис Әгъләмовка бүләк иткән. Бераз вакыт узгач, ике шагыйрь тагын очрашкан. — Ничек, Мөдәррис, минем китапны укып чыктыңмы? — дип сораган Рәдиф. — Укыдым, — ди Мөдәррис. — Ну, Рәдиф, китабыңда бер бик яхшы фикер бар. Шә-әп! Шул фикерне шигырь итеп тә язган булсаң, тагын да шәбрәк буласы икән. — Нинди фикер инде ул? — дигән Рәдиф. — Ирләр булыйк! — дигән Мөдәррис һәм башын кыек салып китеп барган. ҖЫР Беркөнне Матбугат йортында Ризван Хәмид белән Илдар Юзеев болай җырлап утыра икән: Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар, Сагынам, дуслар, Такташны; Сагынам да мин Такташны, Гел очратам Гаташны. МЕНӘРГӘ ИДЕ... Артист Әзһәр Шакиров, бераз кабып алса, һәрвакыт "менәргә иде Урал тауларына" дип акырып җырларга тотына икән. Бер мәҗлестә ул, берничә тапкыр шушы җырны җырлап табын янындагыларны шактый ардырганнан соң, тагын "менәргә иде Урал тауларына" дип җырларга тотынган. Шулчак Шәүкәт Биктимер әйтеп куя: — Әзһәр, менәргә иде дип авыз суыңны корыттың инде. Урал тавында анда сиңа ни калган сың, ә? — ди. Мәҗлес рәхәтләнеп көлә, Әзһәр җырлаудан туктый. КАБАРГАН БУКЧА Язучы Солтан Шәмси шәмдәлләрдә шәмнәр янган дәвер турында чираттагы хикәясен язып утыра икән. Кинәт кыңгырау чылтыраган. Солтан язуыннан бүлдергән кешегә яман ачуы килеп, каударланып ишекне ачкан: — Гафу итегез, — дигән ишек төбендә кулына таушалып беткән юка күн букча тоткан, ямьшәйгән эшләпәле бер адәм. — Мин электрик булам. Подъезддагы электр чыбыкларын карап йөрешем. Буем җитми, бер урындык биреп тормассызмы икән? Ачуы сүрелә төшкән Солтан: — Пажалысты, — дигән һәм урындык чыгарып тоттырган моңа... Вакытсыз өзелгән хикәяне ялгаучы мөһим җөмләне кәгазьгә төшерәм генә дигәндә, янә кыңгырау чылтыраган. — Борчыган өчен гафу итегез. Барысы да тәртиптә икән, — дигән, ямьшәйгән эшләпә һәм Солтанга урындыгын биргән. — Бик зур рәхмәт! — Пажалысты, — дигән Солтан. Ямьшәйгән эшләпә, кабарган күн букчасын уң кулыннан сул кулына күчереп: — Сезгә алай-болай лампочкалар кирәкмиме? Миндә запас лампочкалар бар иде, — дигән. — Юк, юк, рәхмәт, кирәкми! — дигән Солтан. — Бигайбә, алайса. Сау булыгыз! — дигән ямьшәйгән эшләпә. — Сау булыгыз! — дигән Солтан. Менә берзаман тәрәзәдән караңгылык иңә башлаган. Хикәянең соңгы ноктасын куюга, Солтан өендә ипи юклыгын исенә төшергән. Хуҗалык букчасын алып подъездга чыгуга, күзләренә дөм караңгылык китереп бәргән. "Утны кабызырга кирәк!" дип уйлаган Солтан. Ут кабызгычны чамалап эзләп табып, төймәсенә чырт-чырт баскалаган, әмма ут кабынмаган. Дүртенче һәм өченче каттагы кабызгычларны да чыртлатып караган Солтан— юк, кабынмаган. "Соң, кичә генә үзем һәрбер каттагы лампочкаларны алыштырып, яңаларын куеп чыктым лабаса", — дип гаҗәпләнгән Солтан. Әллә... Шунда гына Солтанның башына барып җиткән: — Аңлашылды, — дигән ул үз-үзенә. — Аңлашылды... Теге "электрик"тан үземнең лампочкаларымны сатып аласым калган аны... КАРАЧКЫ Артисткалар, Буа культура сараена килеп, спектакльгә әзерләнә башлыйлар. Гөрпинә Бәчели исемле артистка киемнәр үтүкли. Башкалар киенәләр, бизәнәләр. Гөрпинә киемнәр үтүкли торган җир ярым караңгы почмак була. Мавыгып үтүкләгәндә Гөрпинә сизенә: ак кием кигән берәү аның эшләгәнен баядан бирле күзәтә. — Әһә, — дип уйлый Гөрпинә. — Буа җегетләренең берсенә бик тә ошаганмын икән. Ләкин артистка аптырый: нигә соң ул баядан бирле дәшмичә тора. Сүз катарга кыюлыгы җитми, ахрысы. Ярар, алайса, үзем исәнләшим әле шул Буа җегете белән, дип, Гөрпинә, яны белән борылып: — Исәнмесез! — ди. Ак киемле кеше җавап бирми. — Бәрәкәт! — дип уйлый Гөрпинә. — Бигрәк тә мәгънәсез икән бу җегет. Бераз вакыт узгач, Гөрпинә янә җегеткә дәшә: — Телегез юк мәллә, иптәш Буинский җегет! — ди. Дәшүче юк. — Кем икән бу сатана? — дип, Гөрпинә, үтүген куеп, җегет янына килә. — Әстәгъфирулла! Гаспади памилуй! — дип кычкыра Гөрпинә, керәшен кызы буларак. Аның тавыпгына бангка. артистлар да йөгереп килә. — Ни булды? — диләр агарып каткан Гөрпинәгә. — Әнә бит, котымны алды теге дурак! — ди Гөрпинә, тотлыга-тотлыга. — һи, тилергән! — диләр артисткалар. — Ленин сыны ич ул! МАҢГАЙ Равил Фәйзуллин бик иртә пеләшләнә башлый. Утыз яшькә җиткәндә аның маңгае шактый киңәя. Чәч артка чигенә. Кырыкта аның баш түбәсе дә ачылып бетә. Рим Кәримнең улы әтисеннән сорый икән: — Әти, Равил абыйның чәче нигә әз аның? — ди. — Әллә ул пеләшме? — Ул пеләш түгел! — ди ата. — Аның маңгае шулай киң. — Әти, Равил абыйның гел маңгай да маңгай, ә аның башы кая соң? — ди малай. МӨДӘРРИС әйтсә... Ләис Зөлкарнәй: — "Мин — алдакчы" дип әйтте Мөдәррис. Мөдәррискә ышанып буламыни инде. Димәк, ул бер дә алдакчы түгел. Шулай булгач, безнең Мөдәррис хак кеше. Ләкин ни намусы белән ул, иң хак кеше була торып, үзен алдакчы дип атый. Моны чи ялганчылар гына эшли ала. Димәк, Мөдәррис ялганчыларның да чеп-чие. "Мин — алдакчы" дип әйтте Мөдәррис. Чеп-чи ялганчы башы белән ул алдамыйча "мин алдакчы" дип әйтә ала икән, аңарда өмет бар — Мөдәррис расын сөйли. Ә хәзерге заманда дөресен яшермичә сөйләү — иң кирәк, иң асыл сыйфат. Мөдәррис шул асыл сыйфатка ия, ул — чын гражданин. "Мин— алдакчы" дип әйтте Мөдәррис. Чын гражданин башы белән. Ничек ышанмыйсың инде?! Аңа да ышанмасаң... Ул ялганламас. Чыннан да алдакчыдыр ул. "Мин — алдакчы" дип әйтте Мөдәррис. Менә бит, ә! Мөдәррис тә дөресен сөйләр икән! Бөтен кеше ялганлый башлагач, Мөдәррис гел хак сүзләр генә сөйләп йөрер дигәннәр иде шул. Иң ышанычлы кеше ул гына инде хәзер. Барыгыз да Мөдәррискә ышаныгыз. МАЙМЫЛЛАР "Татарстан яшьләре" газетасының 1990 елның дүртенче гыйнвар санында Мөдәррис Әгъләмовның шигыре басылып чыга. Анда шундый сүзләр дә бар: "күпме зыялылар җыелдылар пайтәхеттә маймылланырга". Туфан Миңнуллин Мөдәррисне очратып бик каты сүгә: — Син нәрсә анда депутатларны маймыл белән чагыштырасың? — ди. Шулчак алар янына Вахит Хаков килеп керә дә, Мөдәрриснең кулын кысып: — Шәп шигырь язгансың! — ди. Мөдәррис: — Туфан! Миңа шушы бик җиткән! — дип китеп бара. ТАПКЫР ҖАВАП Рөстәм Мингалим үзеннән егерме биш яшькә кече кызга өйләнә. Аларның балалары туа. Яшь бала белән урамга чыккан саен, күрше хатыны Илүсә ханымга гел бәйләнә икән: — И балам, нигә шул картка кияүгә чыгып үзеңне әрәм иттең, әнә күпме таза җегетләр! — дип, берничә тапкыр әйткәч, Илүсә түзмәгән: — И апа, мин синең кызың кебек исерек яшь җегеткә кияүгә чыккан булсам, өч җүләр бала кочаклап утырган булыр идем, — дигән. Шуннан соң әлеге хатын беркайчан да Илүсәгә сүз катмаган, диләр. ЧОРЫНА КАРАП Әхәт Фазылҗан: — Мөхәммәт Мәһдиев университетта безнең курска татар әдәбиятыннан керә иде. Беркөнне Курсави иҗаты турында сөйләде. Мөхәммәтнең якташы Курсавиның безгә хәтле килеп җиткән әдәби мирасы зур түгел. Шул уңайдан Мәһдиев уены-чыны белән әйтеп куйды: — Курсавиныкы хәтле генә шигырьләр минеке дә бар инде ул югыйсә. Менә бит кеше шул биш-алты шигыре белән дә тарихка кереп калган. Кайсы чорда иҗат итәсең бит. Ул чагында әле Мөхәммәт чәчмә әсәрләр язу белән мавыкмый иде шикелле. Хәзер инде тарихка эләгү, һич югында дан-шөһрәт казану мәсьәләсендә үкенерлеге, Курсавига кызыгырлыгы юк дип беләм. РАДИК-РАДИОЛА Радик Фәйзи шәһәр поликлиникасына килә. Кабул итү бүлмәсендә аны өлкән яшьтәге урыс табибы гадәти сорау белән каршы ала: — Исем-фамилиягез? — Фәизов Радик . Инде олыгаеп килгән пациентның исеме врачка сәеррәк тоела. Урыслардагы Владик, Славик шикелле кечерәйтелгән исемен атады дип уйлаган булса кирәк: — Ә тулы исемегез ничек? — дип сорап куя. — Радигулла, — ди Радик. Тегесе бланкка Фәизов Радиола дип язып куя. Паспорт түгел, акча документы түгел, ярамаган тагы. ҮЗ БАШЫ Опера театрында эшләгәндә, Илгиз Мәҗит дирижер Куценконы кудырып, башка кешене алдырырга йөри. Тырыша торгач, ул теләгенә ирешә һәм үзе теләгән бер дирижерны кодалый башлый. Әлеге яңа дирижерны өлкә комитетына чакыртып алалар да әйтәләр: — Сез Опера театрына баш дирижер булып килергә ризамы? — диләр. — Риза! Ләкин минем бер шартым бар! — ди яңа дирижер. — Нинди шарт ул? Әйтегез! — диләр түрәләр. — Илгиз Мәҗитне театрдан алсагыз, мин анда баш булып барам! — дигән әлеге дирижер. Чыннан да, Илгизне, операдан алып, филармониягә куялар. БЕРАЗ ГЫНА ЯЛГЫШКАН Театр училищесында укучы шәкертләр рәсем сәнгатеннән имтихан тапшырып чыкканнар да бер-берсеннән: — Ничәле алдың? — дип сораштыралар икән. Студентка Тәҗрия туташ Гомәр, бик күңелсез генә: — Өчле, — ди. — Нәрсә эләкте соң? — дип сорыйлар сабакташлары. — Брюлловның "Помпейның соңгы көне" рәсеме турында сөйләргә кушты, — ди Тәҗрия. — Сөйли алмадыңмыни? — Сөйләдем, шундый әйбәт итеп сөйләдем, барыбер өчле куйды! — ди Тәҗрия. — Нигә өчле куйды икән соң? "Кай вакытта булган бу хәл?" дип сорагач, мин, рәсемгә карап, төнлә булгандыр, дидем. "Ни өчен төнләдер дип уйлыйсың?" дип сорады укытучы. Мин, рәсемдәге бөтен халык шәп-шәрә килеш урамга йөгереп чыккан бит, дидем. Шуннан соң укытучы "их син, Тәҗрия, укымагансың" дип өчле куйды. Шуннан соң дуслары Тәҗриягә болай дип әйткәннәр: — Бераз ялгышкансың икән шул, Тәҗрия. "Шәп-шәрә килеш" димәскә кирәк иде сиңа. "Ялангач килеш урамга чыкканнар" дияргә кирәк иде. ЮМАРТ Рәшит Әхмәтҗан мохтаҗлыктан иза чигеп бик күп кешеләрдән бурычка акча сорый. Ләкин һичберсе аңа акча бирергә теләми. Шуннан соң Зөлфәт моңа яхттгы киңәш бирә: — Гариф абый Ахунов юмарт кеше, ул сиңа бирми калмас! Хәзер ул үз бүлмәсендә утыра! — ди. Рәигит хуҗабай бүлмәсенә кереп китә. — Ьо-о, Рәигит! Уз әйдә, уз! — дип кочак җәеп каршы ала аны Гариф. — Ни йомыш? — Гариф абый, акча кирәк ие, бурычка бер биш-ун сум гына! — ди Рәигит. Шулчак Гариф Ахунов кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып өстәлгә чәчә: — Менә бездә акча, Рәшит, бер букча! Ләкин мин эчкән кешегә бер тиен дә бирмәячәкмен! — дип, Гариф акчаларын җыеп кесәсенә тутыра. — Әнә буш шешәләр тапшырып җый акча! Язучылар җитәкчесенең бу акыллы киңәшеннән соң Рәшит чыннан да буш шешәләр җыярга чыгып китә. ТАМАК ХАКЫНА Гариф Ахунов гарнизон солдатлары белән очрашырга бара. Очрашу вакытында Гариф бер-ике сүз әйтүгә, солдатлар гөрләтеп кул чаба. — Сез әллә "Хуҗалар" романымны укыдыгызмы? — дип сорый гаҗәпләнгән автор. — Юк! — диләр солдатлар. — Алайса, сез, бәлки, "Хәзинә" романымны укыгансыздыр? — Юк! Укымадык! — дигән җавап килә. — Алайса, сез "Клад" кинофильмын карагансыздыр? — Ие, карадык! — дип кычкыралар залдан. — Ошадымы соң сезгә "Клад" картинасы? — дип сорый автор. — Юк! Ошамады! — дигән җавап килә. — Алайса, нигә соң сез минем һәр сүзем саен шаулатып кул чабасыз? — дип сорый аптыраган язучы. Старшина солдатларга "теге татарга кул чапсагыз, ашарга өч өлеш артык бирәм" дигән булган икән. САУМЫСЫЗ! 3ДРАВСТВУЙТЕ! Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чәчтараш булып эшләүче, ясалма толымнар, чәчбашлыклар эшләүче марҗа Галина Ивановна Козлова белән татардан туган Ришат Нурәхмәт углы Хаҗиәхмәтнең сөйләшүе: — Исәнмесез-саумысыз, Ришат абый! — Здравствуйте, Галина Ивановна! — Хәлләрегез ничек, Ришат абый? — Ничего, Галина Ивановна. А что? — Ярыйсы гынамы, дим, Ришат абый? — Не понял. — Хәлләрегез, минәйтәм, яхшы якка барамы, әллә начар яккамы? Иҗат планнарыгыз ничек? Гаиләгездә иминлекме? — А, кстати, Галина Ивановна, почему вы говорите потатарски? — һи-и, Ришат абый, мин бит татар театрында биш ай эшлим инде. — Странно! — Сез ничә ел эшлисез инде? — Вот уже пятнадцать лет. — Гаҗәп ! — Что гажап-то? — Нинди әсәр куярга җыенасыз, дип соравым гына иде, Ришат абый, кичерегез. Сез куясы спектакльдә чәчбашлар, ясалма толымнар буламы, дим. — А что такое чачбаш и тулум? — Париклар, искусственные локоны. — А-а, с праздником вас, Галина Ивановна! МАТУРЛЫК ТЕЛИ КҮҢЕЛ Кибеттә йөк ташучы булып эшләүче берәү хатынын ияртеп Шәриф Камалның "Акчарлаклар" спектакленә килә. Бер күренеш карагач, әлеге ир белән хатын кайтырга кузгалалар. — Нигә карап бетермисез? — дип сораганга, йөк ташучы агай әйтә: — Мин андый сәрхушләрне кибет төбендә көн саен күрәм, миңа матурлык кирәк, шәп спектакль кирәк! — ди. ЯШЬ ПЕЛӘШЛӘР Италиягә барып кайтканнан соң, Равил Фәйзуллин татар язучыларына Италиядә күргәннәре турында сөйли икән. Шулчак Мөдәррис Әгъләмов сорый: — Карале, Равил, яшьләр ничек анда, яшьләр? — ди. — Яшьләр яшьләр инде, Мөдәррис! һәрхәлдә, мин анда синдәй, миндәй яшь пеләшләрне очратмадым! — дигән Равил. ЯЗМЫШЛАР Миргазиян исемле Баулы җегете, чит илләргә йөри торган бер корабка утырып, ил гизәргә китә. Кораб Мисырның Искәндәрия портына туктый. Миргазиян ун яшьлек бер гарәп малае белән таныша. Бу малай тишелгән капчыклар ямап тора икән. Танышу хөрмәтенә Миргазиян малайга бер күлмәк, бербөтен икмәк бирә. Шушы хәлне Миргазиян хикәя итеп яза. Ул хикәя басылып чыга. Шуннан соң егерме ел уза. Миргазиян Юныс шөһрәтле язучы булып китә. Ләкин диңгезне ташламый. Чит илләргә йөрүен дәвам итә. Язмыш аны тагын Искәндәрия портына алып килә. Портта сыңар аяклы бер гарәп аңа карап-карап ала, Миргазиян да аңа игътибар итә. Бу аяксыз гарәп Миргазиянның беренче хикәясенең каһарманы капчык ямаучы булып чыга. Иске танышлар бик хисле итеп күрешәләр. — Бәхетсезлек сагалап торган, — ди гарәп. — Аякны кистердем. Шулай да биш бала үстерәм... Ә син олыгайгансың, теге вакытта күзлексез идең... Танышлар хушлашып аерылышалар. Кем белә, бәлки, алар тагын очрашыр?! АКТЕР БӘЯСЕ Ширияздан Сарымсаков — татар театрын озак еллар җитәкләп килгән режиссер. Ул абруй казанган, сүзе, күзе белән артистларга, тыңлаучыларга нык тәэсир итәрдәй көчле шәхес иде. Аннан куркалар, аны хөрмәт итәләр, аны тыңлыйлар. Ул бервакытта да кычкырмас, гаугалашмас, сүзен бер әйтер, берәгәйле әйтер, ике сүзгә урын калдырмас. Салмак, сабыр холыклы режиссер булды. Әмма ул куйган спектакльләр ни өчендер зур уңыш казанмаган. Сыналган, яхшы, тирән эчтәлекле пьесалар да аның шәрехләвендә, аның куелышында озак бармыйча гел сәхнәдән төшеп кала торган. Рәсәйнең бөтен театрларында куелып, уңыш вә дан казанган Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясе дә татар театрында соры-төссез, авыр, кыска гомерле булды, диләр. Хикмәт нәрсәдә икән соң? Аның белән бер елларда театрда артист булып эшләгән Әнвәр ага Гобәйдуллинның кешегә ишеттереп уйланулары: — Кыргаяктан сораганнар: син кайсы аягыңнан атлап китәсең, дигәннәр. Мескен кыргаяк, шул турыда уйлап, аякларын бутап бетергән дә йөри алмас булып егылган... Ширияздан абый, әсәрнең тирәнлеге, мөһимлеге, актуальлеге, максаты турында катлаулы сөйләп, артистны аптырашта калдыра торган иде. Сарымсаковның артык акыллы, артык мантыйкый сөйләвеннән соң, бичара актер кыргаяк хәлендә кала торган иде... Ширияздан абый спектакль язмышына караганда үз хәле турында ныграк кайгырта иде... Ничек сөйли ул, сөйләгәндә ул акыллы, матур булып күренәме актерларга, ниндирәк позада тора ул, эффектлымы? Аның бөтен хәрәкәте уйнау, үз-үзен артистка күрсәтү, үзенең сүзенә, торышына читтән карап соклану иде. Ул позер, кыланчык режиссер булды һәм гомер буе шул гадәтеннән аерыла алмады. Ул актерга рәхәтләнеп уйнарга ирек бирмәде... АТТАН ТУГАННАР Язучыларның бер җыелышында Туфан Миңнуллин болай сөйли: — Язучылар арасында бик начар язучылар да бар , иптәшләр. Донос язалар, исемнәрен куймыйлар. Бу вөҗдансызлык, иптәшләр. Язуы дөрес булса, бер хәл. Яла ягалар бит, пычрак аталар кеше өстенә, Язучылар союзын пычраталар. Нәби Дәү ли: — Начар язучылар юк, иптәшләр, начар әсәрләр генә бар! — дип кычкыра. Рафаэль Мостафин: — Ә Туфан әйткән кабахәтләр язучы түгелме? — Язучы! — ди Нәби Дәү ли. — Ләкин аттан ала да туа, кола да туа! АХУН ШАТЛЫГЫ Гариф Ахунов белән Празат Исәнбәт урамда очрашалар. — Нихәлләрең бар соң, Гариф? — дип сорый Празат. — Яхшы гына, менә язучылар съездына әзерләнәбез! — ди Гариф. — Башлык булып тагын син каласыңмы? — Белмим. Калмасам да үкенмим. Мин үзем өчен җитәрлек эшләдем инде. Китсәм дә ярый. Хатынымны язучы иттем. Улымны Союзга керттем. Китапларымны күпләп чыгарып калдым. Акча тупладым, Аллага шөкер! АЙ БУЛМАСА, КОЯШ БАР Обком әһелләре Сибгат Хәкимгә еш кына мондый ризасызлык белдерә торган булалар: — Нигә татарда Гамзатов, Кулиев, Мостай, Айтматовлар юк? — Бар! — дигән Сибгат Хәким. — Бар! Талантны күрә белергә дә кирәк. Китабын яхшы тәрҗемәчегә биреп, яхттгы тышлыкта, матур рәсемнәр белән чыгарырга, бөтен илгә таратырга, пропагандаларга кирәк. Шулай туа ул Гамзатлар, Айтматовлар. Әдәбиятны дәүләт эше итеп караган җирдә андыйлар була ул. Обкомчыларның шушы сүзләрен ишеткәч, Чыңгыз Айтматов болай дигән, имеш: — Татарның бер Туфаны ун Кулигә, ун Гамзатка тора! АЧЫК ОЯ Азнакайга баргач, кичке спектакльне карарга райком вәкилләре киләсен белгәч, артист Илдус Вәли: — Җегетләр, кичен бик җаваплы спектакль! Бөтен райком карарга киләчәк! Сәхнәдә чыгышларыгызны, сүзләрегезне оныта күрмәгез! — дип, кабат-кабат игътибарлы булырга өндәп йөри. Чыннан да, кичен бик күп җитәкчеләр залга кереп утыра. Спектакль башлана. Сәхнәгә Әзһәр Шакиров, Илдус Вәли чыгып китә. Сәхнә алдына ук килеп уйнаганда Әзһәр Шакиров күрә: Илдус Вәлинең чалбары каптырылмаган, эчтәге күлмәкнең итәге, бер кырдан чуар ыштанының балагы күренеп тора икән. Әзһәрнең игътибары гел шул каптырылмаган чалбарда гына булып, уенның рәте китә. Ул Илдуска ымлап та, күз карашы белән дә әйтмәкче була, сиздерергә тели. Ләкин Илдус аның саен кызып-кызып уйный бирә: "сыерчык оясы"ның ачык икәнен сизми. Әзһәрнең сәер кыланышы, Илдусның үз хәлен үзе белмичә артык бирелеп уйнавы көлке халәт тудыра, тамашачы рәхәтләнеп көлә. АЛАЙ ГЫНА БУЛМЫЙ УЛ Габдулла ага Шамуков янында бер төркем яшь артистлар сөйләшеп тора икән: — һәй, кайбер артистлар роль уйный алмыйча йөри-йөри дә кинәт шәп итеп уйнап җиффәрә ул! — дигәнгә каршы Габдулла ага: — Иа-ак, җегетләр, алай гына булмый ул. Әнә Асиякәй йөрде-йөрде дә уйнап җиффәрә алмады, — дигән. АЕРМА Сугыш елларында Камал театрында артистлар өчен политзанятиеләр үткәрелә торган була. Шундый сәясәт дәресләре вакытында лектор артист Каюм Барига сорау биргән: — Әйтегез әле, иптәш Бариев, безнең Кызыл Армия патша армиясеннән ни белән аерыла? — дигән. — Патша армиясендә "Закон божий" өйрәткәннәр, ә хәзер Кызыл Армиябездә төрле сәяси сафсата белән башны катыралар! — дигән артист. АЙДАН ТӨШКӘННӘР 1967 елда Эмиль Җәләлетдин, Гали Ильяслар татар авылларына гастрольгә чыгалар. Дөбъязга килгәч, клуб мөдире, бер өйне күрсәтеп: — Шунда керерсез, сөйләшенгән! — ди дә китеп бара. Артистлар күрсәтелгән өйнең ишегалдына узалар, шәһәрчә ишек шакыйлар, эчтән җавап ишетелми, тагын-тагын шакыйлар да, җавап булмагач, урамга чыгалар. Нишләргә белми аптырап бераз торгач, әйберләрен күтәреп, клубка китәләр. Клуб мөдире, бөл арны күргәч: — Нишләп йөрисез? Әллә фатир ошамадымы? — дип гаҗәпләнә. — Анда берәү дә юк ич! — диләр артистлар. — Бар, бар! — ди мөдир. — Әби өйдә, барыгыз! Янә китәләр болар күрсәтелгән фатирга. Тагын шакый башлыйлар. Байтак азапланганнан соң, Гали Ильяс: — Эх, было не было! — дип ишекне тарта. Ишек ачылып китә, тагын бер ишекне күреп, Гали:— Слушай, Эмиль, тут еще одна дверь! — ди. — Стучи! — ди Эмиль. Гали тагын шакый. Җавап булмаса да, ул әлеге ишекне дә тарта. Өй эчендә, ишек катындагы зур сандык өстендә бер әбинең туңкайган артын күреп, Гали: — Што это, Эмиль? — дип сорый. — Бабка, әби ич! — ди Эмиль. — Эй, бабуля, эбей, здравствуй, што ли? — ди Гали. Әби дәшми. Калкына. Нидер пышылдый, янә иелеп ала, янә тезләнеп башын ора. Эмиль әбине төрткәли башлый. — Әй, эбей, нас послали к тебе! Җавап юк. — Глухонемая бу! — ди Гали. Шуннан соң Эмиль белән Гали, әби каршысына басып, урысча акырырга-бакырырга тотыналар. Бармаклары, куллары белән фатирга кергәннәрен, ашарга кирәклеген аңлата башлыйлар. Ниһаять, әби: — Чава тибә нада? Айдан төштегезме әллә? — дип, Галинең битенә тәсбих белән китереп суга. Гали борынын тотып артка чигә дә: — Слепая титеря, што ли! — ди. — Сам слипуй! Намаз читаю бит! — ди әби. — Намазымны боздылар урыс тәреләре! — Без урыс түгел, эбей! Без татарские артисты! — ди Гали. — Татарские булса, нигә намаз өстенә менәсең? Укып бетергәнне көтеп тор, денсез! Анасы яламаган бозаумы әллә сез? Әбинең җиткән ашын ашап, чәй эчкәндә инде алар дуслашып, татулашып өлгерәләр. Шулчак Гали сорап куя: — Әби, што за теленок син, бозау әйттын? — Анасы яламаган бозау мантымый. Җә сыер чирле, җә бозау авыру була. Тәрбиясез дигән сүз ул, улым! — ди карчык. Шулай итеп, Татарстаннан еракларда туып үскән, шәһәр тәрбиясе алган бу артистлар татар халкының телен, горефгадәтләрен өйрәнә башлыйлар. АРТИСТ ГОРУРЛЫГЫ Гастрольләр вакытында артист Фатих Колбарис, салудан туктап, катык кына эчә башлаган. Көненә өч-дүрт шешә кефир эчә икән дә бушаган шешәләрне идәнгә куя бара икән. Берзаманны идәндә атлап йөрергә урын калмаган. Артистлар моңа әйтәләр икән: — Фатих абый, бу шешәләреңне илтеп тапшыр инде! — Ничек инде мин, Фатих Колбарис, шешә күтәреп чиратта торыйм? Мин бит артист лабаса! Ярый, шешәләрне җыештыручылар ташып бетерә. Гадәттә артистлар кичке спектакльдән кайткач капкаларга дип ипиме, күмәчме алып куялар. Фатих Колбарис исә һәрвакыт ач ята икән. Бер кичне бу түзми, күрше бүлмәдәге артистлардан: — Ипи юкмы сездә? — дип сорый. Бер сорый, ике сорый, гадәткә әйләнеп китә бу, шуннан әйтәләр моңа: — Фатих абый, сез көндез үк ипи алып кайтып куегыз! — диләр. Колбарис, чыраен сытып: — Ничек инде мин, Фатих Колбарис, урамда ипи күтәреп йөрим? Мин бит артист! Мине бөтен кеше таный ла! АЛДАВЫЧ Салих Батталның китабын чыгарганда, редактор Кыям Миңлебаев авторга әйтә: — Сың, Салих абый, менә бу урта кулдан да түбән әсәрләреңне нигә китапка тәкъдим итәсең? Үзең дә белеп торасың, болар барыбер узмаячак. — Ьай энем Кыям, — дигән Баттал. — Редакторга да эш күрсәтергә кирәк бит. Әгәр мин ул зәгыйфь шигырьләрне китермәгән булсам, эш күрсәтәм дип, син яхттгы шигырьне сызып ташлар идең. Дөресме? АГРАР МӘСЬӘЛӘ Финляндиядә яшәүче татар кешесе Ризаэтдин әфәнде Татарстанга кунакка килә. Халык авыз иҗатын актив пропагандалаучы музыкант Ринат Гыйләҗи Ризаэтдин әфәндене Наласа авылына алып кайта. Кунакны мунча белән дә, коймак белән дә, бәлеш белән дә, катык белән дә, мәтрүшкәле, каймаклы тәмле чәй белән дә бик шәпләп сыйлыйлар. Ләкин киткәндә генә кунакның кәефе кырылгандай була. Урам буйлап Ринатның "Жигули"енда китеп барганда, Ризаэтдин әфәнде, урамдагы чокыр-чакырларга карап: — Ринат әфәнде, әйт әле, бу урамны нигә сукалаганнар? — дип сорап куя. Ринат Гыйләҗи ни әйтергә белми, шулай да җавапсыз калырга теләми: — Сукаламаганнар аны, Ризаэтдин ага, безнең урамнарның барысы да шундый! — ди. Кунак, бераз сүзсез торгач: — Бу юллардан коммунизмга ничек кенә барып җитәрсез икән! — дип әйтеп куя. АРТИСТ ТОРМЫШЫ Камал театры бер елны бик уңышсыз гастрольгә чыга. Җаек шәһәрендә театр бик нык "яна", тамашачы йөрми: артистлар хезмәт хакы ала алмый, ашарга, кунакханәгә түләргә акча булмый. Очын-очка ялгап, көчкә-көчкә генә театр Самарага кайтып егыла. Ач артистлар буш карыннарын алдау өчен кәрт сугалар; кайсылары, йокысы килмәсә дә, ятакта ауный. Самарада да боларның эшләре пешми. Казанга кайтырга булалар, Казанга кайту өчен пароходның иң арзанлы классына түләргә дә рәт булмый. Хәтта бай хисапланган артистлар да акчасыз икән. Бай артист буламы икән?.. Шулай да бу мөшкел хәлдән театрны иң кысан яшәүче Гөлсем ханым Камская коткара. Авыр тормышлы, ятимә бу хатын, аз акчага эшләсә дә, бәрәкәт тота белүче, мал туплый ала торган, җыйнак кеше була. Ул балаларын ашатып-эчертеп, киендереп тотарга дип җыйган акчасын һәрвакыт үзе белән алып йөри торган була. Гөлсем ханымнан алган акчага иң арзанлы билетлар юнәтеп, театр Казанга кайтып егыла. БАЛТА БИРЕП Зиннур Гыйбадуллин белән Мәгъсүм Латыйфуллин шәкерт чакта бер марҗада торганнар. Зиннур тамак вә фатир акчасы хисабына бу марҗа белән йоклап яши башлаган. Соңра ни өчендер бик нык ачуланышып аралар бозылышкач, Зиннур бангка. бер марҗага күчеп киткән. Ләкин күчеп киткәндә, хуҗабикә Зиннурның пәлтәсен алып калган. Янәсе, торганнарың өчен фатир хакы. Икенче марҗа да Зиннурдан ашау вә фатир хакы алмый икән. Моның өчен Зиннур ирлек вазифаларын үтәргә тиеш булган. — Син теге әнчектән пәлтәңне барып ал! — дигән яңа марҗа. Зиннур пәлтә сорарга беренче марҗа өенә киткән. Ләкин марҗа аны уклау белән кыйнап чыгарган. Ничә тапкыр сораса да, Зиннур пәлтәсен кайтара алмаган... — Син аны судка куй! — дигән икенче марҗа. — Шаһит булып Мәгъсүм дә барыр. Хөкем барышында хөкемдар шаһитларны берәм-берәм чакырып сорый башлаган: — Гражданин Гыйбадуллин, пәлтәң нинди төстә иде? Зиннур. Кара төстә иде! Драп иде! — ди. Хөкемдар. Гражданин Латифуллин, аның пәлтәсе нинди төстә иде? Мәгъсүм. Зәңгәр бубрик пәлтә иде! — ди. Икенче марҗа. Буй-буй пәлтә иде! — ди. Шуннан соң хөкемдар, бөл арны ялган шаһитлыкта гаепләп, өчесенә дә штраф түләтеп кайтарып җибәрә. Бөтен суд чыгымнарын да Зиннур Гыйбадуллиннан түләтәләр. БАСТЫРЫК Оркестр белән дирижер Җәләл Садриҗан идарә итә икән. Бер авыл агаен симфоник оркестр концертына алып барганнар, ди. Ага кеше бик озак кына түзеп утырган да, дирижерга ымлап, күрше танышыннан сораган: — Карале, агайне, бу... теге... орчыкка охшаш таяк белән болганып, селтәнеп торучы айга күпме акча ала икән, ә? — Биш йөзләп булыр, — дигән күршесе. — Уһу, зәхмәт тоткыры, биш йөз?! — дип шакката агай. — Айга биш йөз бирсәләр, мин бастырык болгап торыр идем! БУРЫЧ ТҮЛӘҮ Беренче татар театр студиясенең җитәкчесе Ольга Ивановна Пыжова бик миһербанлы остаз булган, дип сөйлиләр. Ул бигрәк тә Асияне якын күргән. Асия яшь бала караганда авырып киткәч, ачлыктан хәлен җуйгач, Пыжова аңа мең сум акча бирә. — И Ольга Ивановна, бу бик зур акча бит, кайчан гына кайтарырмын икән мин аны? — дигәч, остаз әйткән: — Асенька! Әгәр дә син үз театрыңда гомер буе эшләп, татарларга хезмәт итсәң, синең миңа кайтарган бурычың шул булыр! — дигән. Асия ханым Харисова кырык ел буе татар театрында эшләп пенсиягә чыкты. Мәрхүмә Ольга Ивановна Пыжованың рухы үз шәкертеннән канәгатьсез түгелдер, шәт! БЕРИШ Газиз Мөхәммәтша урта белемне Минзәләдәге укытучылар училищесында ала. Кием юк, ашарга юк, авыр еллар икән. Укытучы Нурфисал апа: — Газиз, өс-башыңны бераз карап йөр инде, әнә кызлардан оялыр идең, ичмасам! — дигән. — И-и, Нурфисал апа, — дигән Газиз. — Кызлар үзләре дә әллә кем түгел бит, чабата да тула оек. БЕРДӘНБЕР СҮЗ Артистка Бикә ханым Шакирова сугышта шәфкать туташы булып катнаша. Исән-сау Казанга әйләнеп кайта. Ләкин торырга урыны булмый. Ике кызы, ире Сәет Шәкүр белән алар кеше өстендә, тар бүлмәдә яшәгәндә, Бикә ханым обком секретаре Зиннәт Ибәт улы Морат янына керә. Түрә Бикә ханымның аһ-зарын игътибар белән тыңлый да телефон трубкасын ала: — Карале, хәзер синең янга артистка Бикә ханым керер. Бик тиз генә аңа теге ордерны яз!.. Профессорга?.. Профессор түзеп торыр. Ул әле кеше өстендә түгел... Ә сез беләсезме, профессор күпме ала?.. Өч мең! Ә артистка, сугышта булган орденлы хатын биш йөз ала. Ике йөз сумын фатирга түли... Языгыз! Күп тә узмый, Бикә ханым гаиләсе белән яңа фатирга күчә. Шуннан соң озак та узмый, Моратны Мәскәүгә күчерәләр. 1956 елда Камал театры Мәскәүгә бара. Пушкин театры бинасына Бикә ханымны эзләп бер хатын килә, һәм аңа олы гына букча тоттыра: — Мин — Зиннәт Морат хатыны! Ул үзе авырый, килә алмый. Сезгә күчтәнәч юллады! — ди ханым. Халык арасында, сәнгатьчеләр авызыннан олы түрәләр турында яхшы сүз бары тик шушы Бикә ханым Зиннәт Морат хакында сөйләгән сүз генәдер, ихтимал. БУ ДӨНЬЯДА ӘЛЛӘ НИЛӘР БАР, МАЛАЙ Берничә язучы Чыңгыз Айтматовның да, Мөслим Могамаевның да аналарының татар булуы, Мостай Кәримнең дә саф татар булуы хакында сөйләшеп утыра икән. Шулчак Рөстәм Акъегет әйткән: — Ташлагыз әле буш сүзләрегезне, шуннан татарга ни файда? Әнә Мостай Кәрим бер олы мәҗлестә "әгәр дә революция булмаса, без башкортларны татарлар йотып бетергән булыр иде, рәхмәт бөек урыс халкына" дигән. БЕР СУМГА ПАРТБИЛЕТ Әзәл Яһүдин "Социалистик Татарстан" газетасында 1987 елда "Иске кәгазьләрне кая куярга?" дигән мәкалә бастыра. Бераздан соң, мәкалә өчен әҗер алырга дип, Әзәл ага "Гәжур" бухгалтериясенә килә. Кәгазьгә имза куйгач, Әзәл Яһүдин: — Ничә сум язганнар анда? — дип сорый. — Дүрт сум! — ди кыз. — Ә нигә сез миңа өч сум гына бирәсез? — ди артист. — Бер сумын ятим балалар фондына тотып калырга куштылар, — ди кыз. — Уйнаштан туган балаларны туйдырып ятар хәлем юк! Китерегез акчамны! — дип гауга куптара автор. — Сез бит коммунист кеше, Әзәл абый, — ди казначы кыз. — Нигә инде алай итәсез? Үзегез кесәгездә партбилет йөртәсез. Әзәл Яһүдин партбилетын чыгарып кызга атып бәрә дә: — Мәгез партбилетыгызны, китерегез минем бер сумымны! — дип кычкыра. БАЛЫК КӨНЕ Кави Нәҗми белән Шәйхи Маннур Мәскәү янындагы Переделкино иҗат йортында бергә туры килгәннәр. Балык көне дигән булып һәр атнакич язучыларга балык бирәләр икән: иртән балык, төшкә балык, кичкә балык. Кави Нәҗми Шәйхи Маннурның җирәнчәк кеше икәнен белеп юри: — Кичә бу балык койрыгын мин ишегалдындагы чүплектә күргән идем, аны этләр тарткалап йөрделәр-йөрделәр дә ташлап киттеләр, ашчылар тагын шуны казанга кертеп салдылар, — дип зарланган була. Шәйхи Маннур, чәнечкесен ташлап, ишетелер-ишетелмәс сүгенә-сүгенә, ашханәдән чыгып китә, ач кала. Кави аның өлешен дә ашап бетерә. Шулай итеп, атнакич көнне Маннур гел ач кала икән. Казанга кайтып төшкәндә, Кави Нәҗми өреп кабартылган мендәр шикелле түгәрәкләнеп, Шәйхи Маннур бөл ай да арык, тагын да ябыгып кайтып төшә. БӘХИЛЛӘШҮ Язучы Гариф ага Галинең җәсәден гүргә иңдерер алдыннан Туфан Миңнуллин әйткән сүз: — Хөрмәтле Гариф ага, сез киң күңелле, кече күңелле, олы җанлы, тыйнак, эшчән, сабыр булдыгыз. Тормышыгызда фаҗига, кайгы булганда да мескенләнеп, үзегезне кызгандырырга тырышмадыгыз. Кызганыч ки, шундый олы җанлы, кече күңелле кешеләргә игътибарыбыз да җитеп бетмәде. Кайчак без ертлачларның эше белән күбрәк шөгыльләнәбез. Кичерегез безне! Гариф ага, рухыгыз тыныч йокласын! БЫВШИЙ, КӘНИШНЕ Фатих Колбарис Рим Кәрим белән Матбугат йорты баскычыннан төшеп килә икән. Болар каршысына Абдулла Гомәр очраган. Фатих Колбарис Римга: — Рим, син бу кешене беләсеңме? — Юк! — дигән Рим. — Бу бик олы кеше, Абдулла Гомәр, "Совет әдәбияты"ның баш редакторы!.. Бывший, кәнишне! — дип, Фатих кул бирмичә генә Абдулла яныннан узып китә. БЮРОКРАТ Марс Шабаев нәшриятның баш редакторы булып алгач кинәт үзгәрә. Гадел, акыллы булып күренгән җегет әллә нишли, дусларын танымый башлый. Марс Шабаевны баш редактор итеп куйганнарын ишеткәч, Нәби Дәүли бик нык сөенә. — Марс һәйбәт җегет ул. Мин аңа Союзга керергә рекомендация дә язган кеше. Яңа урыны белән котлап, яңа китап чыгарырга сөйләшеп кайтыйм әле! — дип, Нәби Дәүли нәшриятка китә. Баш редактор бүлмәсен ачып керсә, өстәл янында бик кәттә кыяфәттә Марс Шабай утыра. Кулъязма укыймы, шигырен язамы, кроссворд чишәме, күтәрелеп карамыйча гына: — Соңыннан, соңыннан керерсез! — дип кычкыра. — Бу мин бит, Нәби абыең Дәүли! Мин сиңа заманында Союзга керергә рекомендация дә язган идем! — ди Нәби ага. Марс эшеннән аерылып, сүзсез генә урыныннан тора, өстәл арасыннан чыга. Нәби Дәүли аны үзе белән ике куллап күрешергә килә дип кочагын җәя: — Яңа урының котлы булсын, Марс! — ди ул. Марс сузылган кулны алмый, Нәби Дәүлинең иң өстеннән алып, ишеккә таба бора, коридорга алып чыга һәм ишеккә язылган язуга төртеп күрсәтә дә, бүлмәсенә кереп, ишекне эчтән бикләп куя. Нәби Дәүли ишектәге язуны укый: "Авторлар сәгать уналтыдан унсигезгә кадәр кабул ителә!" БАЙРАКЧЫЛАР ҺӘМ СӘЯСӘТ Бервакыт Самат Шакир Гөрҗистанга — Тбилисига барып чыга. Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаучыларның берсе Мелитон Кантария белән очраша. Саматның татар язучысы икәнен белеп алгач, Кантария әйтә: — Рейхстагка байрак элүчеләр арасында бер татар җегете дә бар иде, Гази Заһитов исемле иде ул! — ди. Самат Шакир Совет Армиясе архивына барып, Гази Заһитов турындагы кәгазьне эзләп таба. Батыр җегет Гази Башкортстанның Янатыш авылында туып үскән булып чыга. Документларның берсендә "Утызынчы апрельдә Гази Заһитов рейхстагка беренче булып бәреп керде... Яралы килеш рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадады" диелгән була кәгазьдә. Димәк, Гази Заһитов рейхстаг түбәсенә Кантария белән Егоровтан ун көн алда байрак элгән булып чыга. Ут астында Гази, рейхстаг түбәсенә көч-хәл белән менеп, "Җиңү алиһәсе"нең мәрмәр сыны итәгенә сөйгән кызы бүләк иткән кулъяулыгы белән Кызыл байракны беркетә. Кире төшкәндә фашистлар Газины яралыйлар. Ядрә аның кулын, күкрәген тишеп үтә. Ядрә йөрәктән бер миллиметр янәшәдән уза. Соңыннан беленә: "Батырлык өчен" медале батырны саклап кала, ядрә медальгә тия дә читкә тайпыла, йөрәккә тими. Бу батырлыгы өчен Гази Заһитов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул дәваланып туган якларына әйләнеп кайта. Авыл советы рәисе булып эшли башлый. Утлар-сулар кичкән, йөрәк ярасы алган, әмма исән калган каһарман 1953 елда автомобиль катастрофасында һәлак була. Аны үтергәннәр дигән сүзләр дә йөри. ВӘГЪДӘ Туган ягы Писмәнгә кайткач, Гөргөри-Гәрәй Рәхим Тимәш авылына барып килә. Ул Габдеррәхим Утыз Имәни каберенә бара һәм шул кабер янында Тимәш халкына сүз бирә: — Туганнар! — ди Гөргөри. — Олы шагыйребез Утыз Имәнинең музеен оештыруда мин сезгә ярдәм итәрмен! Шушы вәгъдәсенең билгесе итеп, ул Тимәш кешеләренә "Вәгъдә" исемле китабын бүләк итә. Китап белән вәгъдәсен биреп китә дә Гөргөри оныта. Айлар, еллар уза. Гөргөринең тавыш-тыны ишетелми. Шуннан соң Тимәш кешеләре Гөргөринең "Вәгъдә" китабын, карындык капчыкка салып, һәйбәтләп төреп, Утыз Имәни каберендә үсеп утыручы агач ботагына элеп куялар. — Габдеррәхим Утыз Имәни остаз! Менә сиңа шәкертең Гәрәй Рәхимнең вәгъдәсе! — диләр тимәшлеләр. ВӘГЪДӘ 1983 ел, 15 август. Мәскәү. Кремль. Генераль секретарь Юрий Владимирович Андроповның коммунистлар белән соңгы очрашуы булды. Партиянең иң өлкән әгъзаларыннан берсе татар генералы Якуб Чанышевның Андроповка: — Без партия җитәкчесенең эшне Ленинча алып баруыннан бик канәгать... һәм без сездән эш турында түгел, ә үзләренең шәхси уңайлыклары турында гына кайгыртучыларга либеральлек күрсәтмәвегезне бик тә сорыйбыз! — дип мөрәҗәгать итә. Андропов: — Без сезгә моны вәгъдә итәбез! — дип җавап бирә. Ләкин юлбашчы вәгъдәсен үти алмый калды. Ул 1984 елның 9 февралендә вафат булды. Аны үтергәннәр дигән имеш-мимеш бар. ДРАМАТУРГ ӨЕНДӘ Риза Ишморат белән Рәйсә Ишморат тар фатирдан киңрәгенә күченгәч, иң беренче булып Фатыйма ханым Ильская килеп җитә. Ул, китап-кәгазьдән башка нәрсә күрмичә, өйдәге бушлыкка карап: — Ике драматургның гомер буе җыйган байлыгын күрим дип килсәм, шып-шыр икән сезнең фатир! — дип шакката. ДОГА Гадәттә, авылларда йөргәндә артистлар кергән фатирларында әби-бабай булса, дога кылган булып, динле хуҗаларга ярарга тырыша торган булалар иде. Ышанучан картлар: — И-и, бигрәкләр дә тәүфыйклы бала икәнсең, — дип, сөтен-маен, күзикмәген, хәтта мунчасын да кызганмыйча кунак итәләр икән. Картлар кимү белән бу гадәт тә әкренләп онытыла бара. Шулай әбиле бер йортка кергәч, ит-май-сөт-катык мул булмасмы дип, артист Равил Шәрәфи дә бар белгәннәрен укып дога кыла. Ул "Колһуалла", "Раббәнә әтинә", "Фатиха" сүрәләре беткәч, "Әле-би-ти-си"гә күчә, шулчак түрдә утыручы әби көлә башлый: — Азапланма, улым, мин бит карт камунис! — ди хуҗабикә. Шулай да коммунист әби Шәрәфидән сый кызганмый. Мул табында тамак ялгагач, Шәрәфи әйтеп куя: — Кара, коммунистлар арасында да юмарт кеше була икән! — дип, тагын тәгамга дога кыла. — Монысы синең өчен түгел, әби. Үзем өчен. Мин чыннан да бисмилла әйтеп ашыйм, дога кылып китәм! ДУС Васильево янында язучыларга җир бирәләр. Каләм халкы, көрәккә тотынып, бакчага ябырыла. Бакчачылар оешмасының җитәкчесе итеп Нигъмәт Ихсанны куялар болар. Ләкин тора-бара Нигъмәт салу ягына ычкына, эшен эшләмичә салып йөри. Теңкәләре корыгач, язучылар моны урыныннан алырга җыелыш туплыйлар. Нигъмәт йөгереп дусты Мөхәммәт Мәһдиев янына килә: — Син чын дус, Мөхәммәт, яклап кал инде мине, ичмасам, син каршы кул күтәрмә! — ди. — Ярар ! — ди Мәһдиев . — Мин сиңа каршы кул күтәрмәм. Җыелышта Мөхәммәт Мәһдиев гаеплеләр урындыгында утыручы Нигъмәткә күренмәслек кенә бер урынга урнаша да, бөтен кеше "куарга" дип тавыш биргәндә, Мәһдиев тә яны белән басып кулын күтәрә. Шулай итеп, Нигъмәтне бертавыштан эшеннән алалар. Җыелыш соңында Нигъмәт, Мәһдиев янына килеп: — Рәхмәт сиңа, хет ичмасам, син миңа каршы кул күтәрмәдең! — ди. — Әлбәттә, — ди Мөхәммәт. — Дусларны да якламагач! ДУҢГЫЗЧЫЛЫК Бер язучының өенә ел башыннан "Дуңгызчылык" журналы килә башлый. Ай саен килә. Вакытында килә. Аптырагач, язучы почтага китә: — Мин "Дуңгызчылык" журналына язылмадым, менә өченче ай инде миңа китерәләр. Ялгышып саласыздыр. Хуҗасына кайтарыгыз! — ди. Почта кызлары кәгазьләрне актарып карыйлар да: — Юк, абый, сез язылгансыз, анда сезнең адрес төгәл күрсәтелгән. Язучы укып карый, чыннан да шулай булып чыга. Ярый, нишләтәсең, олы урыннарда утыра торган булырбулмас бу язучы ел буена "Дуңгызчылык" журналы алырга мәҗбүр була. Соңыннан гына ачыклана, Шәриф Хөсәеннең шаяртуы булып чыга бу. ДАРУ АШАУ ЧИРЕ Театр техникумында укыганда Риза Ишморат тулай торакка килеп авырып ята торган шәкерт нинди дару эчсә, шул даруны йота торган була. — Риза, нигә яраса ярамаса да син гел дару ашыйсың? — дип сорагач, Риза болай дигән: — Бәлки, ул авыруларның барысы да миндә бардыр! ГЫЙШЫК ХАТЫ Самат Шакир үзе белән шаяртышлы уйнаганнарын бер дә яратмый икән. Үзеннән көлгән кешене чит күрә башлый. Шул гадәтен белсәләр дә, каләмдәшләре бер тапкыр аны шаяртмакчы булалар. Йошкар-Олага татар әдәбияты атналыгына баргач, очрашу вакытында бер кыз исеменнән Габдрахман Минский Самат Шакирга хат язып җибәрә. "Хөрмәтле Самат абый Шакир! Мин сезнең әсәрләрегезне бик сөеп укыйм. Кцптәннән инде сезне курәсем килә иде, ниһаять, ул бәхеткә мин буген ирештем, сәхнәдән куру бер хәл, минем сезне якыннан курәсем, танышасым килә. Әгәр дә сез каршы булмасагыз, мин сезне театр каршындагы өченче багана белән дуртенче багана арасында иртәгә сәгать уналтыда көтәрмен. Сезгә гашыйк укучыгыз Саимә Фәхрелзыятдинова". Билгеләнгән вакыт килеп җитә. Самат Шакирның киенеп-ясанып кунакханәдән чыгып киткәнен шаяртучылар күптәннән көтә инде. Ул сәгатенә карый-карый билгеләнгән урында бер сәгать буе көтә. Ләкин Саимә Фәхрелзыятдинова килми. Әгәр дә Самат Шакир үзенең бу кыяфәтен кунакханә тәрәзәсеннән унлап каләмдәше карап торганын белсә, йөрәге шартлаган булыр иде. Икенче сәгатькә киткәч, ул күңелсез генә кунакханәгә кереп чишенә дә урынына ята. ГЫЙШЫК БӘЛАСЕ Университетта гарәп теле укытучы кызга бик күп студентлар гашыйк булган, дип сөйлиләр. Даут Сөнгать исемле студент-шагыйрь Лена туташка мәхәббәтен аңлатмакчы булган, ләкин уңышсызлыкка очраган: — Мин шагыйрьләрне яратмыйм! — дигән мөгаллимә. Шуннан соң шагыйрь Зөлфәт тә бәхетен сынап карамак булган. Ул да шул ук сүзне ишеткән: — Шагыйрьләрне җенем сөйми! Шуннан соң Зөлфәт гарәп теленнән гел икеле ала башлаган. Имтихан вакытында да Зөлфәткә икеле эләккән, шул икеле аркасында Зөлфәт стипендия ала алмаган, университетны ташлап китәргә мәҗбүр булган. Шулай итеп, шагыйрь Зөлфәт бүгенге көнгә кадәр диплом ала алмаган килеш яши, ди. ГАРИЗА Камал театрында бутафор булып эшләүче Солтан кирәк чагында спектакль барышында эт булып та өрә икән, бала булып та җылый икән. Аның бу хезмәте өчен түләнергә тиеш. Яңа директор килгәч, Солтан гариза язып кертә: "Хисап — сездән мин алырга тиешле, бер тапкыр "а-а" дип кычкырган өчен, ике тапкыр эт булып "һау-һау" дип өргән өчен, өч тапкыр бала булып җылаганым өчен. Җәмгысы утыз тәңкә". Директор гаризаны укып берни дә аңламый. Бу нинди эт телендә язылган гариза, кешечә язып кертегез, дип, Солтанны борып чыгара. ИЗГЕ ТЕЛӘК Фатих Хөсни, гомер кичергән карчыгы үлеп киткәч, күп мәртәбәләр өйләнеп карый. Ләкин аның холкына бер генә хатын да түзә алмый, китә. Шулай да Мәсгудә исемле бер хатын аның күңеленә хуш килә. Сабыр холыклы Мәсгудә ханым Фатих аганы көйләп, аңа җан җылысы да, тәрбиячесе дә була алган, диләр. Берзаман Мәсгудә ханым бик каты авырып китә. Фатих ага пошаманга кала. — И-и, хатынкаем, терелә генә күр инде, терелә генә күр, ату, син үлә калсаң, миңа тагын хатын эзләргә туры киләчәк! — дип теләкләр тели икән Фатих ага. ИХ ГӨЛШАТ! Төркиягә барып кайткач, Хәсән Сарьян моңлы итеп төрекчә җырлый башлаган. Дуслары белән сөйләшеп утырганда ул һәрвакыт төрек җырларын җырлый икән. Бер мәҗлестә шулай төрекчә җырлаганнан соң, Гөлшат ханым Зәйнаш: — Сарьян, шул җырга татарча сүзләр языйм әле, бигрәк моңлы көй! — ди. — Ьәй Гөлшат, — ди Сарьян. — Шушындый моңлы, үзәкләрне өзә торган көйгә син сүзләр язарлык булса, мин аны үзем дә язар идем! ИСКЕРМИ ТОРГАН ФИКЕР Профессор Мөхәммәт Гайнуллин гомере буе Каюм Насыйри турында мәкаләләр яза. Насыйриның соңгы юбилеена да тагын бер мәкалә әзерли дә "Казан утлары"ның бүлек мөдире Фәрваз Миңнуллинга тапшыра. Укып чыккач, ул: — Мөхәммәт абый, — ди, — сез бу мәкаләгезне тугыз тапкыр бастырып чыгаргансыз бит инде, һаман бер үк нәрсә! Мөхәммәт ага моңа каршы, исе дә китмичә: — Димәк, энем Фәрваз, мин язган мәкалә искерми! — дигән. ИМӘН АГАЧЫ Хатип Госманның алтмыш еллыгында Зәет Мәҗит шәраб алды сүзе әйтә: — Хатип ага Госман ул — әдәбиятта, урмандагы имән агачы, урыс дуслар әйтмешли, дуб. Әйдәгез, шушы агач өчен эчик! — Пьем за дуб! — дип алкышлыйлар. ИРЕНЧӘКЛЕК ЯРЫШЫ Аяз Гыйләҗев. Празат әйбәт режиссер, җегетләр. Белеме бар. Таланты бар. Әмма ялкау. Иренчәк. Башта эчте. Хәзер өендә китап укып ята. Илдар Юзеев. Празат шулкадәр иренчәк ки, хәтта хәзер аракы эчәргә дә иренә. Аның аракы эчмәве аракыга чыгарга иренгәннән генә килә. Иренчәклек, ялкаулык ярышы уздырсалар, һичшиксез, беренче урынны Празат Исәнбәт алачак! ЙӨЗ ИЛЛЕ ТАПКЫР "ИСӘНМЕСЕЗ"! Дмитрий Шостакович Казанга килә. Опера театрында ул зур хор башкаруында җырлар, кантаталар тыңларга тиеш була. Тыйнак, тыныч Шостакович залга керә дә ишек янында басып кала. Шулчак хор җырчылары зал аша сәхнәгә узарга тиеш була, хор җитәкчесе атаклы композиторны танып ала да: — Ә-ә, Дмитрий Дмитриевич, исәнмесез! — дип кул суза. Аларның кулы тоташканда арттан килүче хорчылар белән тар аралык шыгрым тула, тыгызлана. Җитәкчеләре кул биргәнне күреп, узып баручы һәр хорчы Шостаковичка кул биреп исәнләшә башлый. Шулай итеп, Шостакович, ишек төбендә торып: — Исәнмесез! — дип, йөз илле кешенең кулын кысарга мәҗбүр була. ЗИНҺАР, РӘНҖЕТЕГЕЗ МИНЕ! Марсель Сәлимҗанов хатыны белән тамак ялгарга ресторанга керә. Шәп кенә ашап алгач, акча түләгәндә, Марсель официантка: — Чәйлек бирсәм рәнҗетермен дип куркам инде, — дигәч, официант, кулын сузып: — Рәнҗетегез, зинһар, мине рәнҗетә күрегез! — дигән. ҖАН КОТКАРУЧЫ Артист Ибраһим Гафур Мәскәүдә "Американ"ны уйнаганда шактый хәлсезләнә. Өченче пәрдәгә җиткәч, аның төсе китә, менә-менә егылыр төсле күренә. Бу вакытта Марсель Сәлимҗанов уенны ян пәрдәдән карап тора икән. Актерның хәлсезләнә барганын күреп, Марсель биш сум акча биреп Наил Дунайны буфетка җибәрә: — Тиз бул, йөз грамм коньяк алып кил, Ибраһим абыйның хәле авыр, — ди. Дунай бик тиз әйләнеп килә. Сәхнәдә хәлсез утырып торган Ибраһим Гафурга (тамашачыларга сиздермичә генә) коньякны бирәләр. — Нәрсә бу, нәрсә бу, әфәнделәр? — дип сорый Ибраһим. — Каты чәй, каты чәй! — диләр аңа уендашлары. Гафур коньякны каплап куя да: — Ә-ә, чәе бик шәп чәй икән, тагын булмасмы, әйтегез әле тегендә басып торучыларга! — ди. Гафурга җан керә, ул дәртлерәк уйный башлый һәм спектакльне бик яхшы тәмамлый. Икенче көнне Ибраһим Гафур Марсельгә зарлана башлый: — һай, Хәкимыч, авыр, бик авыр спектакль. Теге урынга җиткәч бигрәк тә. Пажалый, бүген уйнап бетереп булмас, хәл юк! — дип үзен бик кызгандыра. Шул төшкә җиткәч, Ибраһим ага хәле китеп янә урындыкка ава. Марсель янә аңа коньяк китертә. Шулай гадәткә керә башлагач, Марсель бер спектакльгә килми. Ибраһим ага бик борчыла башлый: — Хәкимыч күренмәдеме?.. Нигә күренмәде икән? Өченче пәрдәгә килеп җитәрме икән? Ул килмәсә, эш харап, — дип җаны корый Ибраһим аганың. Марсель килми. Ибраһим Гафур спектакльне әйбәт кенә уйнап чыга. УФАЛАРГА БАРГАН ЧАКТА Камал театры Уфага гастрольгә аерым пароход яллап китә. Рәхәтләнеп ял итеп барырга булалар болар. Бөтен кеше бәйрәм итә. Бары тик Фуад Халит кына күңелсез йөри. Күңелсез булмас иде, хатыны Мәрзия ханым Миңлебай аны каты тота, күңел күтәрергә акча бирми. Шуннан соң Фуад ага, Марсель Сәлимҗанов янына килеп, күз яшьләре белән генә җыламый: — Марсель энем, Марсель улым, коткар, зинһар! — ди. Марсель аны теплоход буфетына алып төшеп сыйлый да буфетчыга: — Язып куй, берьюлы түләрмен! — ди. Теплоход, һәр матур җиргә туктый-туктый, Уфага таба йөзә. Исәп-хисап өзәр вакыт җиткәч, Марсель буфетчы хатын янына керә, ә тегесе, күзен дә йоммыйча: — Сездән йөз илле сум! — ди. Марсель аптырап кала: — Ничек? Мин бит сезгә ике генә тапкыр кердем! — ди. — Синең бабаң сигез тапкыр килде дә, Марсель Хәкимыч хисабына язарга кушты, соңгысында өч артистны да ияртеп кергән иде, менә була йөз илле сум! — ди. Марсель Сәлимҗанов йөз илле сумны калдырырга мәҗбүр була. ҖЫЛЫНУ Мөхәммәт Садриның кышкы пәлтәсе булмый. Ул, кием кибетенә кереп, бик яхшы бер пәлтәне сайлап алып кия дә, бик озак кына көзгеләрдән караган булып, кибет эчендә йөренә. Сатучылар моннан шикләнеп, күзәтә башлыйлар. Садри пәлтәне салмый да салмый. Эш озакка киткәч, кибетчеләрнең берсе, Садри янына килеп: — Сез алсагыз алыгыз бу пәлтәне, болай йөрмәгез! — ди. Мөхәммәт Садри пәлтәне салып кызга тоттыра да: — Рәхмәт, сеңлем, мин җылындым инде, — дип, кибеттән чыгып китә. ҖҮНЛЕ ХАТЫН Язучы Гариф Галине бик мут булган, дип сөйлиләр. Ул, авылларга китәм, китап язар өчен мәгълүмат җыям дигән булып, берәр атна өенә кайтмыйча, мәгъшукаларының берсендә ята икән. Бүтән язучыларның хатыннары бу эшне сизеп, гелән-гелән Гариф абыйның хатынына әйтәләр икән, имеш, Гариф фәлән хатын өендә. Бервакыт: — Беләсеңме, ирең Гариф фәлән-фәлән җирдә, фәлән - фәлән хатын белән! — дип шылтыраталар икән. Мондый чакларда Гариф абыйның хатыны: — Иремнең кайда һәм кем белән булганлыгын беләсегез килсә, сез миннән сорагыз, болай артыннан йөреп мәшәкатьләнмәгез! Минем Гарифым барыбызга да җитәр! — дип әйтә торган булган. Шуннан соң Гариф Гали турында бер генә хатын да гайбәт сөйләмәгән. ҖАН САКЛАР ӨЧЕН "Социалистик Татарстан" газетасында Рафаэль Мостафин Сафуан Муллагалиев шигырьләре турында фельетон бастырып чыгара. Мәкаләдән Сафуанның шагыйрь түгеллеге аңлашыла икән. Мәкалә чыккан көнне Сафуан Рәшит Әхмәтҗанны өендә эзләп таба. — Рәшит, әйт, миндә талант бармы, юкмы? — дип сорый Сафуан. Рәшит дәшми. — Әйт дөресен! — дип җавап таләп итә Сафуан. — Бармы миндә талант, юкмы? Нигә дәшмисең? Сафуанның артык үҗәтлеген күреп, Рәшит каушап кала. "Аллам сакласын, ике баламны ятим итеп, хатынымны тол калдырыр бу" дип, Рәшит: — Бар, Сафуан абый, бар! — ди. — Бар шул! — дип, Сафуан чыгып китә. ҖЕГЕТЛЕК Фатих Урманче болай карап торырга юаш, сабыр кеше. Командировкаларда хатын-кызлар белән бик тиз таныша, уртак тел вә уртак ястык таба белә торган бер маһир ирҗегет, ди. Чит шәһәрләрдә шулай маҗаралар вә марҗаларга тап булып, Алабугага, гаиләсенә кайткач, ул тәртип белән генә яши, педагогия институтында укытуын дәвам итә, фәнни хезмәтләр яза. Аның мут гадәте, кеше теленә кереп, хатынына да барып җитә. Хатыны беркөнне: — Фатих, мин Омскига туганнарым янына барып кайтырмын, җәме. Ун көнләп торырмын! — дип китеп бара. Ул китүгә, Фатих ун көнлек командировка ала да Казанга элдерә. Яхшы кунакханәдә яхттгы бүлмә ала да кичен, ресторанга төшеп, шәпләп сыйлана һәм шундук бер гүзәлкәй белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. Фатих Урманченың сихерле теле, серле күз карашы һәм тышка бәреп торган гайрәте гүзәлкәйне әсир итә. Алар яхшы кунакханәнең яхттгы бүлмәсенә менеп тә китәләр. Төн бик яхттгы уза. Иртән иренеп кенә ятакта ятканда, ишек шакыйлар: — Керегез! Итттек ачык! — дип кычкыра Фатих, юрган астыннан гына. Ишек ачыла, бүлмәгә атылып эт килеп керә. Фатих телсез кала. Бу аларның үз эте, хатынының эте булып чыга. Ул арада эт артыннан Фатихның хатыны, аның артыннан Алабуга райкомы вәкиле, тагын бер хатын килеп керәләр һәм анадан тума шәрә хатынны, юрган белән генә капланган Фатихны күрәләр. — Исәнмесез! — ди Фатих, аптырагач. — Сау булыгыз! — дип, тегеләр чыгып китә, эт тә ал арга иярә. Мәгъшука каушый-каушый киенә башлый. — Ашыкма! — ди Фатих. — Барыбер тотылдык инде, ят! Хәзер алар кабат кермиләр инде. Күрделәр бит. Фатих Урманче алган командировкасын шушы яхшы бүлмәдә әлеге гүзәл белән яшәп бетерә дә Алабугага кайтып китә. Ул кайтуга, бөтен институт, бөтен райком, бөтен Алабуга Фатих Урманченың номерда тотылганлыгы турында шаулый икән. Фатих һични булмагандай эшкә чыга. Ипләп кенә яши башлый. Кешеләр көтә: Фатихны партиядән чыгарырлар, эшеннән алырлар, хатыны аннан аерылыр, диләр. Юк, Фатих хатыны белән ничек яшәгән, шулай әйбәт кенә тормыш итәләр. Эше дә бара, партия дә борчымый икән. Аптыраган-йөдәгән танышлары сорыйлар: — Фатих, синең теге эшең нәрсә булып бетте соң ул? — диләр. — һәй, — ди Фатих. — Үч алдым мин, бик каты үч алдым. — Ничек? Кемнән? — диләр кызыксынучылар. — Эттән! — ди Фатих. — Кайту белән этне койрыгына тибеп урамга куып чыгардым. — Нигә? — дип аптырыйлар. — Бүлмәгә иң беренче эт килеп керде бит! Сатлыкҗан! — ди Фатих. КАРАКЛАР КИЛӘ Гастроль вакытында артистлар утырган автобус бер авылга керүгә үк, бер малай: — Әни-и, артистлар килде, керләреңне җый! — дип кычкыра. Яшь бер хатын ишегалдындагы бауга эленгән керләрне тиз-тиз җыя башлый. КАҺӘР СУККАН АҢКАУ Шагыйрь Нури ага Арсланов пароход белән Әстерханга сәяхәткә чыга. Акча бар. Кыяфәт — арыслан. Кәеф шәп. Дәрт бар. Дәрман да. Нури ага чибәр генә, яшь кенә бер ханым белән танышып ала. Көнозын болар өске катта әңгәмәдәш булалар. Нури ага татлы сүзләрен кызганмый. Шигырь укый, маҗаралар сөйли. Хатын да, мөкиббән булып, аның авызына гына карап бара, ди. Кызганнан-кыза барып, Нури ага бөек пафослы сүз әйткәндә, авызындагы протез аңкау атылып чыга да суга чума. Кыз да нишләргә белми, Нури ага гүзәлгә нидер әйтмәкче була, аңкаусыз-тешсез зур авыздан ат пошкырган авазлар гына чыга. Гүзәл йөгереп үз каютасына кереп бикләнә. Шагыйрь Арсланов, кеше күзенә күренергә куркып, оясында дүрт тәүлек бикләнеп ята. Запас аңкау юк. Ул арада пароход Әстерханга төшеп җитә. КҮТӘРӘМ Кояш ханым Тимбикованың сиксән яшәр әнисе бервакыт әйткән: — Кызым, гел өйдә тормыйсың, кая гел шулай ашыгасың? Кайтасың да чыгып китәсең, кайтасың да чыгып китәсең? — И әни, — дигән Кояш ханым. — Милләтне аякка бастырыр өчен йөрим. — Ай-Һай каты егылган икән милләтегез, күпме йөреп тә торгыза алмыйсыз! — дигән ана. ЛЕНИН - АВЫР ЙӨК Бертурны яшь артистлар Шамкай белән Шамил Галиулла, сәхнәдә уйнаудан тыш сәхнә эшчесе булып, авылларга гастрольгә чыгып китәләр. Чистай культура йортында спектакль җиһазларын машинага төяп маташканда, болар янына райком кешесе килә. — Сез үзегезнең декорацияләрне төяп бетергәч тә китәсезме? — дип сорый райком кешесе. — Китәбез! — диләр җегетләр. — Бүген көндез культура йортында партконференция була. Ленин бюстын сәхнәгә чыгарып куегыз! — дип, әлеге коммунист почмактагы зур ак таштан эшләнгән Ленин сынына күрсәтә. Шамил Ленин сыны янына килә, әйләнеп чыга, учы белән сынга суккалап карый да әйтә: — Чама белән генә дә дүрт йөз килограмм бар бу Ленин. Шамил сын белән сәхнә арасын адымлап үлчәп чыга да тагын әйтә: — Егерме адым ара! — ди Шамил, янә райком вәкиле янына килеп: — Ярар, нәчәлник, эшләрбез! — ди. — Хәзер үк икебезгә егермешәр сум! Райком вәкиле башта аңламый. Шамил бу аңгыра коммунистка гап-гади нәрсәне аңлатып бирә: — Йөкне күчергән өчен егермешәр сум. Ягъни хәзер үк кырык сум бирәсез! — дигәч, райком кешесе кашын җыерып кычкыра: — Сез нәрсә! Ул бит Ленин! — ди. — Без — эшчеләр, — ди Шамил. — Эшләгән өчен түләргә Ленин үзе кушкан. Социализм нәрсә ди әле, Шамкай? — Сәләтенә күрә хезмәте, хезмәтенә күрә акчасы, ди социализм! — дип кычкыра Шамкай. — Бу бит Ленин! — ди әлеге коммунист. — Безнең өчен ул — йөк! — ди Шамил. — Ленин үзе эшчеләргә шәп түләргә кушкан! ЛАЕК ТҮГЕЛ Түбән Кама шәһәр комитетында коткы тарату бүлеге мөдире Илгиз Гали утлы Вәли газетачы Фәнзаман Батталны үз бүлмәсенә чакыртып ала да әйтә: — Иптәш Баттал, сиңа партия йөкләмәсе бар. Бик җаваплы эш, кыен эш, абруйлы эш, аны син генә башкарып чыга аласың! — ди. Фәнзаман колак артын кангып ала да болай ди: — Бик тә хөрмәтле Илгиз Галиич, андый йөкләмәләрне, андый да җаваплы, кыен эшләрне бары тик партийныйлар гына башкарса башкарыр инде аны! — Бәрәк! Син коммунист түгелмени? — дип аптырый мөдир. — Нигә син моңарчы партиядә түгел, ә? — Утыз җиде яшькә җитеп, мин үземне партиягә лаек дип санамадым, — ди Баттал. — Тагын утыз җиде ел яшәргә насыйп булса да, мин үземне коммунист булырга лаек дип санамаячакмын! КАШ МӘСЬӘЛӘСЕ Габделхәй Сабитов исемле язучыга әйткәннәр ди: — Карале, синең элеккеге сакалың җирән иде, хәзер нишләп саргайган ул? — Сакалын җен алсын! — дигән Габделхәй. — Менә каш агара! Төкләрне кире үз төсенә кайтара торган дару алып кайткан идем, хатын әллә кая куйган! Яшәртәсе килми. КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ Гариф Ахуновның "Җир куенында" исемле пьесасын Камал театры куя. Бай җиһазлар белән, яңа тектерелгән затлы киемнәр белән куелса да, бу спектакль уңышсыз булып чыга, халык йөрми, спектакль әче тәнкыйтькә эләгә. Спектакль турында фикер алышу вакытында Гариф Ахуновка бик каты сүзләр әйтелә. Ул, бу сүзләргә исе китмәстән: — Иптәшләр, нигә сүгәсез сез бу пьесаны? Мин аны язган кеше, һәр җөмләсен, һәр сүзен, һәр иҗеген мин язган. Ә мин спектакль барышында җылап утырдым. Шәп пьеса бит, иптәшләр. — Дөрес, — ди Хәлил Әбҗәлилев. — Син генә түгел җылаучы, артистлар да байтак җылады, бу пьесаны ник куябыз соң без, дип. МАРГАРИТ Сәет Шәкүревнең "Туган туфрак" пьесасында блокададан күчеп, татар авылына килгән Маргарит ролен Гәүһәр ханым Камал башкара. Ә Шаһсәнәм ханым Әсфәндиярова шулай ук эвакуациягә килгән яшь хатынны уйный икән. Спектакль барышында Маргарит-Гәүһәр Шаһсәнәмне бик рәнҗетә, кимсетә, аңа яла яга. Бер авылда спектакль беткәч, сәхнә артына бик ярсыган, гайрәтле бер ир килеп керә: — Кая, кая ул кабахәт Маргарит? Үтерәм мин ул хатынны! — дип шаулый башлый. — Нигә ул бичара гөнаһсыз хатынны кыерсыта? Судка куярга кирәк аны! Андый әшәке хатынны буарга кирәк! Эш җитдигә китә, Гәүһәр ханымның тизрәк гримын сөртеп, киемен алыштырып кына коткарып калалар. — Кая ул? — дип буза куптара башлагач: — Синнән куркып тәрәзәдән чыгып качты, — дип ачык тәрәзәгә күрсәткәч кенә, әлеге ир чыгып китә. МИҺЕРБАНЛЫ БЕР ҖЕГЕТ Театр техникумын тәмамлагач, 1989 елларда Рәшидә ханым Җиһаншинага "Ташкыннар" спектаклендә бай җегете тарафыннан алданган Гөлчирә исемле кызны уйнарга тапшыралар. Балык Бистәсе ягындагы бер авылда спектакль уйнаганда була бу хәл. Уен вакытында Гөлчирә-Рәшидә: — Инде нишлим, кая барыйм, — дип җырлый-җылый башлагач, тамашачы арасыннан берәү: — Бик бирешмә, Гөлчирә, мин үзем сине алам! — дип кычкыра. Залда утыручыларның берсе дә көлми. Сәхнә артында утыручы Зәйни Солтан гына кете-кете көлеп утыра икән. Шулчак сәхнә артына әлеге җегет кереп: — Кайда ул Гөлчирә, мин аны үзем хатынлыкка алам! — дигән. Шулчак сәхнәдән Гөлчирә-Рәшидә килеп чыга. Зәйни ага әйтә: — Менә, Рәшидә, сиңа кияү таптык бит әле! — дип җегеткә күрсәтә. — Төкер син аңа, — ди җегет, — кайгырма, мин сине үзем алам! Рәшидә Җиһанша үзенең кияүдә икәнен, баласы барлыгын сөйләгәч кенә, теге җегет нәүмиз булып чыгып китә. КӨРӘШ ЫСУЛЫ Радио хезмәткәре Хөснимәрдән, Госман Әхмәтҗан, Барлас Камалов бергә аракы эчәләр дә икенче көнне Госманны бастырып сүгәләр. Җыелышта Госманга бик каты эләгә. Хәтта аңа шелтә дә белдерәләр. Арада иң каты сүгүчеләрнең берсе Хөснимәрдән була: — Госман эчә, хөрмәтле совет учреждениесе булган радио бинасында мондый да әхлаксызлыкка урын юк! Госманны эштән куалар. Шуннан соң җыелышлар эчкече Хөснимәрдәнне сүгүгә корылган була. Аны да эштән куарга дигән карар чыгарыла. Карар көченә кергәнче Хөснимәрдән зур гына бер дәфтәр тартып чыгара да, үзен тәнкыйтьләүчеләрнең исемнәрен берәм-берәм атап: — Менә мин язып бардым, кемнең кайда, кем белән эчкәнлеген, кайчан эчкәнлеген дә. Совет хөкүмәтенә карата, юлбашчыларыбызга карата шундый-шундый сүзләр әйткәнегез дә шушы дәфтәрдә! — дип, залда утыручылар күңеленә кара шом сала. Җыелыш тынып кала. Чыгып сөйләүчеләр бетә. — Җә, тагын кем сөйли минем турыда? — ди Хөснимәрдән. Шомлы тынлыкны берәү дә бозмый. — Сөйләүчеләр булмаса , җыелыш тәмам ! — дип , Хөснимәрдән калын дәфтәрен култык астына кыстырып чыгып китә. КОЛАК БОРУ Мәктәптә укыган вакытта Роберт Миңнуллин Шәүкәт Галинең исерек турындагы бер шигырен сәхнәдән сөйли. Шигырьнең азагында Роберт, залга төртеп, ул исерек әнә тегендә генә, ди. Сабый бала бармагы хәмер эчкәли торган Мирхәт исемле бер абзыйга барып төртелә. Халык дәррәү көлә башлый. Концерт беткәч, кайтып барганда, Мирхәт абзый Робертның якасыннан тотып ала да колагын бора. — Менә сиңа минем турыда шигырь чыгарып йөрсәң! — ди Мирхәт. — Мин чыгармадым бит аны! — ди Роберт, колагын уып. — Кем чыгарды? — дип сорый Мирхәт. — Шәүкәт абый! — Алайса әйт Шәүкәт абыеңа, — ди Мирхәт. — Мин аның колагын борырга да күп сорамам! КҮҢЕЛЕҢНЕ КИҢ ТОТ Гарсия Маркесның "Ялгызлык" китабын татарчага тәрҗемә итеп бастыргач, Кыям Миңлебаев, сөенеп: — Шәп чыккан бит, дуслар укыр китабымны! — ди. — һәм дошманнарың да! — ди хатыны. КАБЕЛЬ Марс Шабаев Илдар Юзеевка: — Карале, дустым, син телефон кертү нәчәлниге Четверик белән күрше торасың бит. Миңа да телефон кертик әле, — дигән. Аңа каршы Илдар: — һәй, Марс, Четверик белән кабелең якын булмасын! — дигән. КӨЧЕКЛӘР 1986 ел. Язучылар җыелышы. Язучыларның олы бәйрәмнәрен үткәрү-үткәрмәү, узгармау мәсьәләләре турында партиянең ачык җыелышы. Әмирхан Еники. Фатих Әмирхан — бөек язучы. Әле аның бөеклеге тулысы белән ачылып бетмәгән. Хәзер аның олы язучы, акыл иясе икәнлеге турында җыелышлар үткәрәбез. Шөкер. Минем күз алдымда аны буржуаз язучы, зарарлы шәхес, дип сүктеләр. Матбугатта барысы да бар. Аны изгән, аны үтергән кешеләр үзләрен марксист дип саныйлар. Аларның инкяре матбугатта калган. Хәзер әнә шул карашны сүтәргә кирәк бит. Хатаны төзәтергә тиешләр бит, иптәшләр. Тарихи гаделлек йөзеннән кирәк бу нәрсә... Нәби Дәү ли. Нигә кирәк ул? Нигә яңадан буза куптарырга! Мәгълүм бер мәсәлдә көчек филгә өрә. Фил аңа игътибар итми. Фатих Әмирхан ул көчекләрдән өстен. Әнә йөз еллык бәйрәмендә Әмирхан бар. Көчекләр күренмәде. Әхмәт ИсхакГ Батулла колагына сак кына пышылдый). Бүгенге көчекләр филләргә өрмәсен өчен кирәктер аларны фаш итү, сабак алсыннар өчен! КЕШЕ КУЯН КУА ДИП Татарстан профсоюзларының өлкә комитеты рәисе Марсель Таишевны бер дусты, колхоз рәисе, үз авылына ауга чакыра. Колхоз "газигы"на бер "мелкашка", бер ау мылтыгы салып, болар ауга чыгып китә. Бер куянны куа китәләр болар. Хуҗабай үзе рульдә, куянга кунак Марсель Таишев атарга тиеш була. Ул куянга ата, куян чаба. Таишев тагын ата, куян һаман чаба. Озакка сузылган бу куышта, бу атышта патроннар бетә яза, ә куян һаман чаба. — Болай булмый! — ди колхоз рәисе өлкә комитеты рәисенә. — Син рульгә утыр, мин атам. Таишев рульгә утыра, фараларны кабызып куянны тагын куа китәләр болар, машина чаба, куян чаба, мылтык ата, куян һаман чаба. Ике мылтыктан да ата-ата патроннар бетә, куян һаман чаба. — Болай булмый! — ди колхоз рәисе. — Куянны машина белән куып әлсерәтергә кирәк, мин аны мылтык түтәсе белән бәреп үтерәм! Икесенә берәр ярты эчеп алалар да болар куянны тагын куа башлыйлар. Марсель Таишев куянны куып җитә, колхоз рәисе мылтык түтәсе белән куянга кизәнә: һоп, түтә куянга тими, тагын бер тапкыр, түтә куянга тими. Куян тигез юлдан чыгып калкулык башына менеп утыра да аучыларның хәл җыйганнарын карый. Тау башына машина белән менеп булмый, кайтырга дип торганда калкулыктагы куян боларга кычкыра: — Ьә-әй, эт эшергән бәндәләр! Кеше куян куа дип сез дә куян куасыз, диваналар! Ата белмисез, машина йөртә белмисез. Кәкре куллар. Сезнең кулдан эш килми. Димәк, сезне озакламый олырак урынга күчерәчәкләр, эшсез җиргә. Ату болай сез бензин яндырып, патрон әрәм итеп, растрата ясап, төрмәгә утырачаксыз, явызлар! Чыннан да, озак та узмый, боларның икесен дә өскә алалар. Марсель Мазгар улы Таишевны культура министры итеп билгелиләр, колхоз рәисен райкомга алалар. КЕМНЕҢ КАЙГЫСЫ НИНДИ Бик каты пирәшләгәннән соң язучыларга аракы җитмәгән. Шулчак Мәгъсүм Хуҗин: — Мөдәррис, синдә бер ярты бармы? — дип сораган. — Ьәй Мәгъсүм абый, син миннән яртың бармы дип сорама, йортың бармы дип сора. Йортым булса, мин сезгә яртыны түгел, бөтенне дә табар идем! — дигән Мөдәррис. КУНАКЧЫЛ КАРТ Ырынбур ягына Муса авылына баргач, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин, Эмиль Җәләлетдиневне бер картка фатирга кертәләр. — Ярар, — ди карт. — Кунарсыз. Берегез менә монда ятар. Минем карчык шунда яткалый торган иде. Ә син менә монда ятарсың, карчыгым анда да ятып торды. Син, улым, менә монда сәкегә ятарсың, карчыгымның соңгы урыны, бер җанына урын табалмыйча шулай урын күчә-күчә яман чирләде. Бик озак интекте, мәрхүмә, чирләре күп булды, йогышлы чирләре. Мин үзем мич арасында ятармын. Йоклагыз! Бу хәбәрне ишеткәч, җегетләр шомланып кала. Үзара киңәшеп алгач, җегетләр картка рәхмәтләр әйтеп чыгып китәләр. Алар капкага җиткәндә, йортта картның тавыигы ишетелә: — Ьәй, карчык, чык мич арасыннан, киттеләр! КЫЗЫК Гастрольдә вакытта Илһам Шакиров белән Камал театры артистлары бер кунакханәгә туры киләләр. Иртән-иртүк Наил Әюпов белән Йлһам юыну бүлмәсендә очрашалар. — Карале, Наил, — ди Илһам. — Бер мәзәк сөйләгән идем, берәү дә көлмәде. Бәлки, син көләрсең? — Сөйлә әйдә! — ди Әюпов. — Сугышта катнашкан берәүне мәктәптән мәктәпкә очрашуларга йөртәләр икән. Имеш, ул батыр да, ул каһарман да, теге-бу. Эзтабар укучылар бу кешенең сугыштан әнисенә язган хатын табып укыганнар. "Исәнме, әнкәй, сугыш хәлләрен сорашма, хәлләр шундый безнең, чигенәбез дә чигенәбез, авыл артыннан авыл, шәһәр артыннан шәһәрләрне фашистка калдырабыз, чигенәбез дә чигенәбез. Тагын берике атна чигенсәк, озакламый өйдә дә булырбыз, Алла теләсә. Көтеп тор, әнкәй. Тиздән кцрешербез". Бу мәзәкне ишеткәч, Наил Әюпов табигый булмаган тавыш белән кычкырып көләргә тотынган. Аңа кушылып Илһам да көлә башлый. Кунакханәдәге бөтен кеше, уянып, бүлмәләреннән чыга. — Нәрсә булды? Ни булды? — дип аптырыйлар. — Менә, — ди Илһам. — Наилгә теге мәзәкне сөйләгән идем, шуннан көләбез, — дип, Илһам уянып чыкканнарга теге мәзәкне кабатлый. Бөтенесе буыла-буыла көлә башлый. КАТЫ ЧӘЙ Җырчы Габдулла Рәхимкуловның бер гадәте бар икән. Ул авылга фатирга төшкәч иң башта хуҗаның каралты-курасын, өй эчен мактый икән дә, мактау соңында ук: — Кая, чәй куеп җибәрегез әле! — ди икән. Бервакыт шулай ул ялгыз әбигә керә. Әбинең искереп беткән өен мактаганнан соң, артист: — Чәй ясап җибәр әле, әби! — ди. Карчык чәй ясарга утыра. — Катырак итеп яса, әби! — ди Габдулла. Әби тагын чәй өсти. — Тагын да катырак кирәк миңа, әби, мин бик каты чәй яратам. Әби-карчык түзеп-түзеп утыра да: — Каты чәй яратсаң, үскәнем, үзең белән алып йөре! — ди дә салган чәен дә алып куя. КОЙРЫК Туфан Миңнуллинның беренче пьесасы "Азат"ны Камал театры сәхнәләштерә. Карт, ямьсез, озын койрыклы Шүрәле ролен Габдулла Фәтхуллин уйный. Премьерадан соң, театр каравылчысы Якуб абзый Хәлфин Туфанны туктатып озаклап кулын кыса, аркасыннан сөя-сөя рәхмәтләр укый: — Шәп пьеса язгансың, энем... Синнән дә әйбәт драматург юк. Машалла! Мең яшә! — ди. Уңышы әллә ни зур булмаган бу спектакльне бик мактагач, автор каушап кала, шулай да, кыюлыгын җигеп, Туфан сорый: — Нәрсә, Якуб абый, шулай ук ошадымыни? — ди. — Бик ошады! Бик ошады, энем! Ниһаять, син Габдуллага койрык тактырдың! Күптән кирәк иде! Үзенең кем икәнен белсен! Рәхмәт! КАРА КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ Виктор Гюгоның "Анжела" пьесасында иң фаҗигале урында Рәшидә ханым Җиһаншина чынлап җылый башлый. Күзгә сөртелгән кара сөрмә җебеп Рәшидә ханымның ике бите буйлап агып төшкәнен тамашачы шаккатып карый. Спектакльдән соң фатирга кайткач, хуҗа хатын табын янында Рәшидәгә карап җылап җибәрә. — И кызганыч та булды инде, апа... Син кара күз яшьләрең белән җыладың, сине кызганып, без җыладык, — ди. Икенче тапкырында Балтачка килеп чыккач, балтачлылар: — Теге кара күз яшьләре белән җылаган апа килгән! — дип хәбәр тараталар. Кичен спектакльгә тамашачы ургылып килә. КАРА КОСТЮМ Мәскәүдә театр училищесында укыганда татар җегетләре янына Чехословакиядән килгән ике режиссерны урнаштыралар. Чех җегете Җозефнең костюмнары күп булуын күреп, фәкыйрь татарлар хәйран кала. Җозеф алты костюмын да кием шкафына элеп куя. Ьәр костюм янына берәр пар яхттгы аяк киемен дә тезеп куйгач, бичара җегетләр өнсез кала. — Уһу, — ди Хәмзә Арсланов. — Син ничек бай киенәсең икән! — Нигә аптырыйсың? — ди Җозеф. — Ьәр гадәти кешенең бер спорт киеме, бер өй киеме, бер тантана костюмы, тагын көндез кияр өчен бер-ике, эшкә кияр өчен бер-ике костюмы булырга тиеш. Хәмзә бигрәк тә Җозефнең кара костюмына кызыга. Көннәрдән бер көнне, Җозеф өйдә югында, Хәмзә шул өр-яңа костюмны, яхттгы туфлиләрне киеп, кызы янына барырга җыена. Бу киемнәрне кигән Хәмзәгә карап, җегетләрнең исе китә: озын какча буйлы җегеткә бу костюм гаҗәп таман, килешеп тора икән. Тик алар бу эшнең ярамаганлыгын әйтәләр. Ләкин Хәмзә ал арның сүзен колагына да элми, җофар кошын тоткандай шатланып, күрешү урынына ашыга. Ул чыгып китүгә үк, атылып-бәрелеп Җозеф кайтып керә: — Их, җегетләр, — ди ул. — Бүген минем иң бәхетле көнем. Мине үзебезнең илчелеккә чакырдылар. Баш илченең гүзәл кызына мин үлеп гашыйк. Ул гүзәл дә мәҗлестә булачак. Мин, кара костюмымны киеп, биюгә гүзәлкәйне чакырачакмын. О, вальс! О, Штраус! Күптәнге хыялым тормышка аша бугай! — дип сөйләнә-сөйләнә кырына, юына, сөртенә дә шкафны ача— шкаф ишеге ачылуга, аның авызы да ачык кала. — Кайда минем кара костюмым? — ди Җозеф, аптырап. — Костюм белән туфлиләремне урлаганна-ар, басканна-ар! — дип кычкыра башлый ул. — Урламаганнар! — ди җегетләр, кыюсыз гына. — Синең ул кара костюмыңны киеп, Хәмзә кызы белән күрешергә китте. — Ничек инде? — дип аптырый Җозеф. — Ул бит минем тантана-бәйрәм костюмым! Эшне аңлагач, Җозеф ларт итеп караватка утыра да, ике учы белән башын тотып: — Бетте! Бар да бетте! Мин илчелеккә бара алмыйм! — дип аһ ора, ваһ ора. — Җозеф, — ди татарлар. — Синең баттгка. яхттгы костюмнарың да бар бит әле. — Илчелеккә бары тик кичке костюм белән генә килергә диелгән чакыру билетында, — ди Җозеф җыламсырап. — Татарларны кыргый дип әйтәләр иде, сез кыргый гына түгел, сез кыргыйлардан да кыргый халык икән! Җозеф шулай сүгенә-зарлана йокларга ята. Хәмзә, төн уртасында гына кайтып, костюмны үз урынына элеп куя. Икенче көнне Җозеф шәһәр фатирына күчеп китә. КАҺӘР СУККАН ХӘТЕР Камал театры артистлары белән бергә администратор Нури Апакай да гастрольгә чыга. Гадәттә, авыллардагы спектакль алдыннан труппа җитәкчесе яки берәр олы артист, тамашачы алдына чыгып, пьесаның авторы, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, башкаручы артистлар турында кыскача мәгълүмат бирергә тиеш була. Бу юлы бу эшне Апакайга тапшыралар. Нури ага бик шат кына риза була. Сәхнәгә чыгып ул авторны да, режиссерны да, катнашучыларны да төгәл-дөрес әйтә, тик менә биюләрне куючының исеменә җиткәч, Апакайның сукасы таттгка. терәлә: Нури абый балетмейстерның исемен оныта. — Биюләрне сәхнәгә куйды... сәхнәгә куйды... биюләрне сәхнәгә куйды бер урыс инде шунда! — дип сәхнәдән югала. КӨТЕЛМӘГӘН НӘТИҖӘ Хәйдәр белән Марсель Галиев бер шешә шәраб алып, шуны кайда гына әптәрләргә инде, дип аптырап тора икән. Хәйдәр: — Әйдә, малай, Нәҗип абый Мадьяров бүлмәсенә кереп эчик! — ди. — Мин ул кешене белмим, читен! — ди Марсель. — Әйбәт кеше ул Нәҗип абый, минем бик якын дус, сиңа бер сүз дә әйтмәс, — дип, Хәйдәр Марсель Галиевне кунакка алып киткән. Ишекне Нәҗип Мадьяров ача да: — һо-о, Марсель дус, әйдүк, әйдүк, уз, — дип кочаклап ала. Шуннан Хәйдәргә карап: — Бу җегетне мин белмим, әйдә, кергәч таныштырырсың, — ди. КАРА ЯЗМЫШЛЫ ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ ГОРБӘТГӘ 1961 елда Ташкент шәһәрендә Ахунбабай исемендәге культура йорты каршысында татар һәвәскәрләре ансамбле оеша. 1963 елда ансамбльдә катнашучылар тарафыннан Сабан туе үткәрелә. Сабан туен Тукай шигыре белән Абдулла Фәтхулла ачып җибәрә. Ул Тукайга охшатып киенгән була һәм тагын Тукайның "Туган авылым" шигырен дә сөйли. Бәйрәм күңелле уза. Сабан туе тәмамланыр алдыннан башына кәләпүш кигән бер үзбәк карты мәйдан уртасына чыга. Бу— Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм була. Хөрмәтле аксакалга сүз бирәләр. — Бөек Тукай, — дип башлый ул сүзен. — Бөек Тукай ул татар халкыныкы гына имәс. Тукай ул — үзбәк халкының да үз шагыйре. Мин үзем Тукайны укып шигырьгә кердем. Мин Тукайдан өйрәндем. Тукай ул — минем остазым. Тукай ул — бөтен төрки-мөселман халыкларының остазы. Тукай — халыклар дуслыгының билгесе. Бу бәйрәмне Тукай сүзләре белән башлап җибәргәнегезгә кәттә рәхмәт! 1966 ел. Ташкент. Татар-башкорт ансамбле Тукайның сиксән еллыгын үткәрергә әзерләнеп бетә. Тукай бәйрәмен үткәрәсе көнне таң алдыннан 26 апрель көнне Ташкентта җир тетри башлый. Шәһәр җимерелеп бетә. Шуның белән Тукай бәйрәмен үткәрү уе да җимерелә. Ләкин һәвәскәр татар артистлары барыбер җыела. — Ул нинди кичә инде? Түбәсез калган кешеләр күп. Дөнья тулы фаҗига, кара кайгы. Бәйрәм урынына матәм тантанасы булып чыкмагае! — диләр. — Билгеләнгән вакытта барыгыз да җыелыгыз! — ди җитәкче. Ни гаҗәп, кичәгә бик күп кеше килә. Концерт куялар. Тукайның сиксән еллыгы бик яхшы уза. Иң тәэсирлесе Тукайны якыннан белгән, аны Петербург университеты профессорына күрсәткән Шакир ага Мөхәммәдьяр чыгышы була. — Кайчагында яхшыны яманнан аерыр өчен ераккарак китеп карарга кирәк, — ди Шакир ага. — Шуның кебек, туган халкыңа, туган илеңә, Тукай кебек үлмәс даһиларга булган мәхәббәтнең көче туган җирдән еракта тагын да куәтлерәк, ачыграк чагыла. Петербург университетында укып йөргәндә дә, Парижның Сорбонна университетында белем алганда да Тукай шигырьләре күңелемнән чыкмады. Туган җиргә, туган илгә чакырып торды. Тукай шигыре мине мәңгелеккә туган җиремнең мәҗнүне итте! Бу кичәдәге татар халкы Тукайның соңгы дусты Шакир ага Мөхәммәдьярны беренче һәм соңгы тапкыр ишетеп кала. Озак та үтми, татарның зыялы кешесе Шакир ага Мөхәммәдьяр чит җирдә, горбәттә вафат була. КИЛМӘГӘН УРЫС ӨЧЕН 1976 елда Актерлар йортында Фатих Әмирханның туксан еллык бәйрәменә багышланган кичә була. Мәшһүр әдип турында төп сүзне профессор Мөхәммәт ага Гайнуллин сөйли. Залда тулысы белән татарлар гына утырса да, ни өчендер Мөхәммәт ага язганын гел урысча укый. — Билики татарски писәтел Фатих Әмирхан уродилсә тысача бусимсут бусимдисәт шештум гаду... Профессорның урыс телен ватып-сындырып, акыртып суюын ишетеп, күп кеше көлә башлый, докладны игътибар белән тыңламый. Тантана өлеше беткәч, аңардан сорыйлар: — Мөхәммәт абый, Фатих Әмирхан кебек тә татар рухлы язучы турында урысча сөйләү нигә кирәк булды соң? Залда ярты урыс та юк бит! — Мәскәүдән бер урыс галиме килергә тиеш иде, мин шул аңласын дип, урысча язган идем! — ди профессор. Шунда Илдар Юзеев күршесендәге иптәшенә әйтеп куя: — Ярый әле ул урыс килмәгән, ату бер нәрсә дә аңламаган булыр иде! КҮГӘРГӘН МАҢГАЙ Камал театры артистлары утырган машина казага очрый. Әллә ни зур зыян-зәхмәт булмый, шөкер; шулай да Хәлим Җәләйнең маңгае күгәреп, башы авыртып йөри. — Карале, Хәлим Җәләйнең башы бәрелгән икән, — дигән хәбәр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанга да килеп ирешә. Моны ишеткәч, Рәшит әйтеп куя: — Сөйләмәгез юкны! — ди Рәшит Әхмәтҗан. — Артист халкында бәрелердәй баш бармыни ул? ШАМУК МӘЧЕСЕ Габдулла абый Шамуков театрга килгәч гел мәчесе турында сөйли торган була. — Икешәр атна югалып тора безнең мәче... Башы бетте инде бу ата мәченең, берәрсе бәреп үтергәндер, җә машина таптагандыр дип торганда кайтып төшә бу. Ишек тырнарга хәле юк тегенең, мияуларга көче беткән булыр, ябыгып беткән, бичара. Атна буе гүләйт итә икән ул мәче. Ишекне ачтырырга мияулый алмый, авызын гына ача, тавыигы чыкмый, чыкса да, зәгыйфь кенә шыгырдаган тавыш чыгара. Сөт биргәч, бераз хәл керә үзенә. Ике атна ашап-эчеп гел йоклап кына ята бу. Симереп җиткәч кенә тагын югала... Менә тагын ике атна йөреп кайта. Мияуларга хәле юк, авызын гына ача. Шуннан соң атналар буе типтереп йөри торган кешегә карата Камал театрында "Шамук мәчесе" дип әйтә торган булып китәләр. КОМПЛИМЕНТ Әнәс Камал салып алган саен, Язучылар йортына кереп, Илдар Юзеевка: — Әй, кыяфәтсез тәре! — дип әйтә торган булган. — Син ничә пьеса яздың? Ә менә мин кырык пьеса яздым! Гел шулай исәнләшеп аптыраткач, Илдар Юзеев бер тапкыр үзе Әнәс Камалга: — Әй, кыяфәтле тәре! — дип сүз каткан. — Синең ул кырык пьесаң минем ун юллык бер шигыремә тормый! Шуннан соң Әнәс Камал күрешкән саен: — Иң хөрмәт иткән кешем — Илдар Юзеев! — дип әйтә торган булган һәм беркайчан да Илдар алдында әтәчләнмәгән. КЕТЕРЕЧЛЕ ХӘЛ Өйләнешкәч, Нурихан Фәттах яшь хатыны белән бик кысанда яши. Фәттахның килер җире юк, җитмәсә, беренче хатынга алимент түлисе бар. Шундый кыен чакларда аларга Гариф Ахун ярдәм итеп тора. Шулай бу ике гаилә дус кына яшәгәндә, Ахун Фәттахка үзенең кулъязмасын китерә. — Син, дускаем, — ди ул Нуриханга. — Бу әсәргә уңай фикерле мәкалә язарга тиеш. Фәттах кулъязманы укып чыга да: — Бу әсәр турында мин уңай фикер әйтә алмыйм! — ди. Ахун кулъязманы алып чыгып китә. Руфинә үкереп җылап кала: — Өйдә бер тиен акча юк. Ичмасам, мәкалә өчен бераз акча бирерләр иде, — ди бичара хатын. — Инде Гариф та үпкәләп китте. Хәзер акча алып торыр кешебез дә калмады. — Ачтан егылып үл, — ди Фәттах, — әмма мин ул әсәр турында уңай фикер яза алмыйм. КҮЗ БУУЧЫЛАР Бер шәһәрдән икенчесенә күченгәндә артистлар поездга утыралар. Бөтенесе дә бер үк төрле вагоннарда, бер үк төрле шартларда барсалар да, шаян артистлар Галимә ханым Ибраһимованы котырта башлыйлар. — Әнә, Галимә апа, сезнең кебек артисткалар яхттгы вагоннарда баралар. Анда чиста, яхшы, җылы, — диләр. Беркатлы Галимә ханым, моңа ышанып, күрше вагонга бармакчы була. Мут артистлар, поезд туктагач, Галимә апаны вагоннан алып төшәләр дә кире үз вагонына алып керәләр. Галимә апа вагонга кереп шакката: — И-и җәмәгать, менә бит монда ничек якты, шәп, бигрәкләр дә яхттгы вагон биргәннәр сезгә, — дип сөйләнәсөйләнә үз купесенә килеп җиткәч кенә, сәхнәдәшләренең шаяртканнарын аңлап, рәхәтләнеп көлә башлый. КЛАССИК Авылларга очрашуларга чыккач, Камил Кәрим Мәхмүт Хөсәенне сәхнәдән халыкка тәкъдим иткәндә болай әйтә икән: — Сезнең алда татар шигъриятенең иң мәшһүр классик шагыйрьләреннән берсе, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары иясе, 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1983 елдан Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Мәх-мү-үт ага Хө-сә-ен! Халык гөрләтеп кул чаба. Очрашу узгач, Мәхмүт Камилгә: — Син, Камил, бераз гына арттырасың, халыктан уңайсыз! — дигәч, Камил кереш сүзен кыскартырга уйлаган һәм икенче көнне: — Сәхнәдә Мәхмүт Хөсәен! — дип кенә игълан ясаган. Сирәк-мирәк кенә кул чапканнар. Бер кичә шулай узган, икенчесе, шуннан Мәхмүт ага тагын Камилгә әйткән: — Камил, син баштарак әйбәт әйтә идең! — дигән. КАБАННЫҢ ҮЛЕМЕ Әмирхан Еники Кабан күле ярына урнашкан "Спартак" җәмгыятенең су стансасына төшеп көймә сорый. — Юк, булмый! — ди бер хатын. — Ни өчен? — дип сорый язучы. Хатын әйтә: — Кайберәүләр көймәне алып китәләр дә вакытында китермиләр, йә берәр җирдә ташлап калдыралар. Көймәдә хәмер эчәләр, суга баталар. — Мин документ та калдырам, акчасын да түлим, вакытында китереп тә җиткерермен, — ди Еники. Хатын үзенекен итә. — Кешеләр өченме соң бу көймәләр? — дип сорый язучы. — Членнар өчен! — ди хатын. — Алайса, монда сезнең су керә торган урыныгыз бардыр, су кереп китим! — ди Еники. — Юк! Рөхсәт итмиләр! — ди хатын. — Ни өчен? — Күл кортлы, күрмисеңмени? Берәү дә коенмый. Шулай итеп, Әмирхан Еники көймәдә дә йөри алмый, су да коена алмыйча, нәүмиз булып күл буеннан китә. Сасы Болак яныннан узганда язучы уйлап куя: — "Әйе, шулайй... кайчан гына Болак аша кереп Кабан күлендә кораблар йөргән, кайчан гына саф күл суында балык тотканнар, су коенганнар, ие, шулай...". ХАТЫННАР ЛОГИКАСЫ Сәйдәшнең улы шофер Нәүфәл беренче хатыны белән аерылышкан көнне үк гаражына башка бер хатын алып кайтып күңел ача башлый. Аерылышкан хатын, килеп, элеккеге ире янында яшь бер хатынны күреп, бик каты гауга куптара, ямьсезләнә башлый. Нәүфәл түзеп тора-тора да аерылышкан хатынына берне китереп ора. Хатын акырып чыгып йөгерә дә милиция алып килә. Нәүфәлне судка куя. Суд Нәүфәлгә унбиш тәүлек төрмә бирә. ПАРАДОКСЛАР ИЛЕННӘН Татарстанда татар шагыйре булып йөргән Айдар Хәлим, Башкортстанга күчеп баргач, бер мәҗлестә болай әйткән, имеш: — Мине Татарстанда башкорт шагыйре булганым өчен кактылар. Сез мине "татар шагыйре" дип рәнҗетмәгез инде! — дигән. Еллар узгач, сәясәтләр үзгәргәч, Айдар Хәлим, Татарстанга күчеп, татар шагыйре була. — Башкортстанда мине татар шагыйре булганым өчен кактылар, хет сез мине какмагыз инде! ПРИНЦИПИАЛЬ МӘСЬӘЛӘ Бик күп язучылар Марсель Сәлимҗановның илле еллык бәйрәменә китәргә торганда, Язучылар өенә Нурихан Фәттах килеп кергән: — Нурихан абый, Марсель Сәлимҗанов кичәсенә җыенып килдегезме? — дип сораган Туфан Миңнуллин. — Юк! — дигән Фәттах. — Нигә? Чакыру алгансыздыр бит? — ди Туфан. — Алдым, ләкин бармыйм! — ди Фәттах. — "Казан сөлгесе"н куеп, татар халкын мыскыл иткән кешенең бәйрәменә мин бара алмыйм, — дип, Фәттах тәки риза булмаган. ӨЧӘҮ Әмирхан Еникинең артистка Гөлсем ханым Исәнгулова мәҗлесендә әйткән сүзе: — Мохтар Мутин, прикашшикларны җыеп, театр оештыра, спектакль куярга тотына. Ләкин хатын-кыз ролен уйнарга кеше табалмый. Самараның атаклы сәүдәгәре Шляхтинның гүзәл кызы Лизаны Мохтар тәки күндерә бит. Лиза гаҗәеп матур итеп татарча сөйләшә торган туташ була. Лиза "Бәхетсез егет"тә Гайнине шундый итеп уйный ки, зал аһ итә, егылып җылый. Соңра Лиза туташны алкышларга күмә. Шуннан соң бай кызы, бөтен нигезен ташлап, Мутинга, театрга ияреп китә һәм, үзенә Луиза Сыртланова исеме алып, профессиональ артистка була. Менә шул Сыртланова әйтә иде. Үзе дә Гайнине бик хәтәр-оста уйнаган кеше буларак та... ие. Ильская уйнаганда бөтен кеше сокланып сәхнәгә карый. Спектакль барышында Сыртланова сәхнәгә, Ильскаяга карамый, күзен йомып тыңлый, спектакльне тыңлый торган иде. "Нишләп алай итәсез?" — дип сорагач, Луиза ханым әйткән иде: — Артисткалар тиз картая, күп артисткаларның үзе белән тавышы да картая. Ә Ильскаяның тавышы картаймый. Могҗиза. Мин күземне йомып тыңлыйм Ильскаяны. Картаймый торган тавыш!.. Менә мин дә Гөлсемнең уйнавын күземне йомып тыңлыйм. Гөлсем дә тавышы картаймый торган артистка! ӨЧ КУАНЫЧ БЕРЬЮЛЫ — Рәшит, син яшәреп киттең әле бу арада! Кәефең дә бик шәп күренә! — дигәнгә җавап итеп Рәшит Әхмәтҗан болай дигән: — Эчмим. Эчмәгәч рәхәт икән. Моңарчы белмәгәнмен. Минем эчмәү күпләр өчен бик зур кайгы. Мин эчкән чакта минем акчаны эчәләр иде. Минем хисапка эчеп, мине сүгеп, шигыремне сүгеп кәефләнәләр иде. Минем җанны талыйлар иде. Хәзер өч сөенечем бар. Беренчедән, акчам янга кала. Икенчедән, кеше минем хисапка эчә алмый, үз кесәләреннән чыгарырга мәҗбүрләр. Өченчедән, минем җанымны талый алмыйлар. ӨЧ ҖӘПЛЕ СӘНӘК Илһам Шакировны шигырь кичәсенә чакыралар. Ул ризалык бирә. Аның исемен игъланнарга язалар, ләкин кичәгә Илһам килми. Зал шыгрым тулы. Кичә башлана. Шагыйрьләр шигырь сөйли, халык гөрләтеп кул чаба. Кичә уңыш казана. — Ил...һам булмаса да, шигырьне тыңлый икән халык! — ди Шәйхи Маннур. Янәсе, Илһам Шакиров катнашмаса да, аның белән алдап китермәсәң дә, халык шигырьне тыңлый. Маннурның тел төбендә тагын бер кинә бар: яшь шагыйрьләр сөйләгән бу шигырьләрнең илһамы булмаса да, ягъни сәләтсез язылган булсалар да, халык тыңлый. Өченче бер төрттерү дә бар шикелле, ягъни халык зәвыксыз шигырьләрдә тәрбия алган. Хәтта дүртенче бер ишарә дә бар бугай: Илһам Шакировның ризалык биреп тә килмәве — халыкны, шагыйрьләрне санга сукмавы. ОНЕГИН Переделкино иҗат йортында язучылар Кави Нәҗми, Шәйхи Маннур, Гали Халит бергә туры киләләр. — Җә, Кави, — ди Маннур. — Бүген төнлә күп яздыңмы? — Юк! — ди Кави. — Берни дә яза алмадым. — Алайса, рәхәтләнеп йоклагансың икән, — ди Гали Халит. — Йоклап та булмады! — ди Кави. — Төне буе тәрәзә каршымда Онегин җырлады. Дуслары бу җавапны ишеткәч аптырап кала. Икенче көнне иртән тагын шул ук сораулар, шул ук җаваплар кабатлана. — Язалмадым, йоклый алмадым, — ди Кави. — Онегин бүген минем бүлмәгә кереп йоклады. — Ничек? Каян? — дип гаҗәпләнә язучылар. — Җилләткеч тәрәзәне ачып калдырган идем, Онегин шуннан кергән дә түшәккә менеп яткан. Баксаң, Кави яши торган йортның подъездында яшәүче ата мәченең исеме Онегин икән. ОЛЫ УҢЫШ Камал театрында Шекспирның "Тәкәббер кызны буйсындыру" комедиясен сәхнәгә куеп азапланалар икән. Артистлар үзара: — Биш тапкыр барыр инде бу! — диләр. — Биш тапкыр барса, олы бәйрәм ясар идек әле! — дип куя Фәридун Ибраһим. ОЧА ТОРГАН МАШИНА Шәрәфиләрдә пирәшләп утырганда, Батулла Фаил Ибраһимга әйткән: — Шәкерт, син эчмә, машина йөртәсең бар! Фаил, остазын тыңламыйча, бер-бер артлы чираттан тыпг чәркәләрне дә бушатып куя. Мәҗлес озакка сузыла, хуҗабикә әрсез кунакларга, җайлап кына: — Иртәгә иртүк бакчага барасы бар, — дигәч, Фаил: — Машина белән үзем илтәм! — ди. — И Фаил, — ди хуҗабикә. — Безнең бакча Иделнең аръягында шул. Анда күпер юк! — Иделнең аръягында булса да, күпер булмаса да, үзем машина белән илтеп куярмын! — ди Фаил. — Минем аэромашина! Су астыннан да йөри ала! ОСТАЗ БЕЛӘН ШӘКЕРТ 1988 елда яшь язучыларны "Җәлил"гә тәкъдим итәләр. Газинур Морат белән Әхәт Гаффарны куялар. Инде тавыш бирәбез дигәндә генә, Мөхәммәт Мәһдиев сүз ала: — Шушы ике җегет янына талантлы язучы Марсель Галиевнең исемен дә өстәп языгыз әле. Бик яхшы язучы бит! — Ярар! — ди идарә әгъзалары. — Язабыз Марсель Галиевне дә. Сайлау кәгазенә Газинур Морат, Әхәт Гаффар, Марсель Галиев кертелә. Яшерен тавыш биргәннән соң, санау комиссиясе нәтиҗәләрне игълан итә. Газинур белән Әхәт узган, Марсель Галиевкә бер генә уңай тавыш та булмый. Аны тәкъдим иткән Мөхәммәт Мәһдиев тә сызган булып чыга. Шуннан соң остаз Мөхәммәт белән шәкерт Марсель арасыннан кара мәче уза. НАДАНЛЫКНЫҢ ЧИГЕ БАРМЫ? 1988 елда Башкортстанга баргач, Татарстан обкомының беренче секретаре Гомәр Усманов белән Әмирхан Еники бер мәҗлескә туры килә. Форсаттан файдаланып, Әмирхан ага сүз башлый. — Менә, иптәиг Усманов, сөйләшәсе сүзләр күп ие, Казанда чакта сезне туры китерүе дә кыен, ие... сез эш кешесе дигәндәй, менә монда сөйләшеп калыйк әле... Усманов түземсезләнә башлый да әйтә: — Ие-ие, сез, башкорт язучылары, киләсе елда безгә — Казанга киләсез, шунда сөйләшербез! — дип китеп бара. — Ьәй Әмирхан абый! — диләр татар язучылары. — Кереш сүзегез бик озын булды шул. Әйтәсе сүзеңне тизрәк әйтә башларга кирәк иде. Партийныйлар алар озак тыңлый алмый бит! РИЗВАН ЫСУЛЫ Имеш, Марсель Галиев Ризван Хәмид өенә килеп сораган: — Әйт әле, Ризван, пьеса ничек языла ул? — дигән. Ризван, әлҗе-мәлҗе килеп, пирәшләп утыра икән. Алды тулы шешә, сый-нигъмәт. Хуҗабай ике стаканга да тутырып аракы сала да: — Хәзер аңлатам! — дип эчеп тә куя, шуннан соң ул өстәлгә зур гына аш табагы чыгарып куя, шул табакка кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге, салат, винегрет, шикәр, тоз, борыч тутырып, кулы белән болгата-изә дә: — Менә пьеса шушы була! — ди. — Бөтен шәхесләрне сәхнәгә менә шулай итеп болгатып-изеп чыгарасың да шуннан тамашачы үз акылы белән шул арны аралап алырга тиешлек итеп язасың! Ризван шуны әйтә дә диванга авып йокыга да китә. Марсель Галиев бер өстәлдәге боламыкка, бер Ризванга карапкарап тора да: — Аң-ла-шыл-ды! — дип, пьеса язарга кайтып китә. Ьәм яза да, аның ул пьесасы Минзәлә театрында куелды да, ләкин уңыш казана алмады. ЗЫЯЛЫЛАР МӘҖЛЕСЕ Гариф Ахунов бик абруйлы урында утырганда идарә бүлмәсендә еш кына пирәш мәҗлесләре оештыра торган булган. Шундый бер эчке мәҗлескә Марсель Галиев үзенең Шаткыз исемле мәгъшукасы белән килә. Гариф Ахунов янында хатыны Гөлшаһидә утыра икән. Мәҗлестә Фәүзия Бәйрәмова да катнаша икән. Хәйран гына ашап-эчеп утырганда, Марсель сүз башлый: — Игътибар! Җәмәгать, дикъкать! — дип, ул өстәлгә китереп суга. — Мин бүгеннән хатынны аерам, менә бу сабый Шаткызга әйләнәм. Мәҗлестәшләр: — Котлы булсын никахыгыз! Марсель сүзен җөпләр өчен Шаткызны аягүрә бастырып үбеп тә ала. Марсельнең бу җегетлеген күреп, Ахунов та җилкенә башлый, ул кинәт сикереп торып кычкыра: — Җәмәгать! Игътибар! Мин дә Шаһидәне аерам! Мин Фәүзиягә әйләнәм! Күзе әлҗе-мәлҗе булган Гөлшаһидә кулындагы шешә белән Гарифның маңгаена тондыра. — Ах карт алаша! — дип кычкыра Гөлшаһидә. — Өйләндерермен мин сине! Гөлшаһидә, шешәсен ташлап, үзен белештерми пычак алып, иренә ташлана. Аеграклар Гөлшаһидәне тынычландыра башлыйлар. Бераздан соң шау-шу тына, тагын табын янына утыралар болар, тагын матур гына пирәш башлана. Ашап-эчеп алгач, Марсель сүз башлый: — Менә минем яңа хатын шушы була инде! — дип әйтүгә, Әхмәт Рәигит сикереп тора да: — Син сабый кыз баланы харап итмә! — дип, Марсельнең яңагына берне сылый. Марсель дә карап тормый, мәҗлеснең рәте китә, сугыш башлана. Ниһаять, аракы бетеп, кешеләр тарала. Икенче көнне алар тагын Язучылар йортында очраша һәм, берни булмагандай: — Карале, малай, кичә шәп утырылган, ә? — дип мактанышалар, ди. БУСАГАДАН БАЗГА Кышкы чатнама суыкларда Минзәлә театры артистлары, тун-толыпларга төренеп, авылдан авылга йөриләр икән. Авылларда кунак йортлары юк. Кайбер авылларда артистлар үзләре фатир эзләп йөрергә мәҗбүр була. Рабига ханым Терегулова бер өйнең ишеген ачып керә дә базга төшеп тә китә. Базга төшсә, ни күрсен, бер хатын сукыр лампа яктысында чиләккә бәрәңге тутырып маташа. Каршысында толып кигән чит хатынны күргәч, хуҗабикә: — Әстәгыфирулла! — дип куя. — Апа, — ди Рабига ханым. — Фатир эзләп йөридер идем. Кунарга бер кичкә генә кертмәссеңме икән? — Сың, апаем, — ди хуҗабикә, — аны базга төшеп сорамасаң, өлгермәм дип курыктыңмы? Мин чыкканны көтәргә тәкатең калмадымыни? ШЕШӘДӘШЛӘР 1938 елларда "Яшь сталинчы" газетасында Нәби Дәүли, Гали Хуҗи бергә эшлиләр. Эштән соң кайтып барганда Дәүли Галинең аракы кибете янында торганын күреп ала. — Нишләп торасың монда, Гали? — ди Нәби. — Кунак килгән ие, ике шешә аракы кирәк! — ди Гали. — Кибет ябык икән. — Китер акчаңны, алып бирәм! — ди Нәби. Галинең акчасын тотып, кибет саклаучы милиционерның учына бер унлыкны төртеп, Нәби үзенә дә, Галигә дә аракы алып чыга. Гали хезмәттәшенә рәхмәтләр укып кайтып китә. Икенче көнне редакциягә килгәч, Гали Хуҗи тиз генә комсомол җыелышы җыйдырта. Җыелышта төп мәсьәлә: Нәби Дәүлинең персонал эше карала. — Камсамул Нәбиулла Дәүләтшин, милиционерга ришвәт биреп, кибеттән аракы алды! — дип башлый Гали. — Дөрес, мин дә аракы алдым. Мин үз гаебемне таныйм. Нәбиулла Дәүләтшинга ришвәт биргәне һәм аракы эчкәне өчен камсамулда урын юк. Эш шәһәр комитетына ук барып җитә. Ләкин андагы кеше, Гали белән Нәбинең икесен дә чакыртып: — Хәзер үк килешмәсәгез, икегез дә урыныгыздан, камсамулдан очачаксыз! — дигәч, Гали: — Ялгышлык миндә! — дип, Нәбигә кулын суза. Шәһәр комитетыннан кайтканда, аракы кибетенә җиткәч, Гали әйтә: — Нәби, синең олы бәладән котылуны юыйк! Ал бер ярты! — ди. Дәүли, милиционерга тагын унлык төртеп, аракы алып чыга. Дуслар рәхәтләнеп бер пирәшлиләр. БЕР ДӘ ЮККА Бервакыт язучы Газиз Мөхәммәтшин, Ибраһим Гази рәис булып торганда, айныткычка эләгә. Икенче көнне ул Язучылар союзына бик пошаман рәвештә килә дә коридор буйлап арлы-бирле йөри. — Газиз, нигә бик кәефсез, әллә бер-бер хәл булдымы? — дип сорыйлар моннан. Бичара Газиз ни булганын сөйләп бирә. — Зинһар, Ибраһим абый белмәсен, җегетләр. Ул белсә, бетте баш. Айныткычтан кәгазь килсә, үзегез алыгыз әле, — ди Газиз. — Ничек эләктең дә ничек эләктең? — диләр җегетләр. — Әллә исерек идеңме? — Исерек түгел идем, бер дә юкка алдылар... Күп тә эчмәгән идем югыйсә, — ди Газиз. — Башта өйдә берүземә бер акны, ул җитмәде дә, кибеттән алып бер шешә кызылны эчтем... ул да җитмәде дә, "Наратлык"ка кереп тагын бер шешә кызылны эчтем дә, ул да җитмәде дә, ресторанга барырга дип атлаган идем, каршыда бер милиционер басып тора. Мин аңа: "Нишләп минем юл өстендә торасың, беткәнме башка урын?" — дигән ием, дәшми. "Нигә җавап бирмисең, әллә телең юкмы?" — дим. Бу әйтә: "Бар, дус, кайтып йокла", — ди. "Йокламыйм, минем әле ресторанга барыш, кит юлдан", — дип, тегене этеп җибәргән идем, тагын ике милиционер әллә каян гына килеп чыкты да алып киттеләр. СЫЙМАС ГАДЕЛ Эльс Гадел киң җилкәле, зур башлы, зур борынлы, юанкөр тавышлы чын ир булган, дип сөйлиләр. Ул радиода диктор булып эшли башлаган да, бераздан соң аны пирәшләгәне өчен эштән чыгарганнар. — Карале, Эльс, сине ни өчен радиодан чыгардылар? — дигәнгә каршы ул: — Тавышым эфирга сыймады! — дип җавап әйткән. Шуннан соң ул телевидениегә эшкә керә. Әйбәт кенә эшләсә дә, элеккеге гадәте өчен аннан да чыгаралар. — Нигә киттең телевидениедән? — дигәннәргә ул: — Чыраем экранга сыймады! — дип әйтә торган булган, имеш. КОММУНИЗМГА Әнәс Камал эчеп кайткач хатынына бәйләнә икән: — Җә, син кем инде? Гаурәт син! Ә мин кем? Мин — Әнәс Камал! Әнәс Камал кем, беләсеңме? Әнәс Камал Галиәсгар Камалның углы! Галиәсгар Камалның углы кем? Драматург Әнәс Камал! Менә без бөтен ил белән коммунизмга барабыз! Озакламый, 1980 елда, без коммунизмга керәчәкбез! Мин, Әнәс Камал, коммунизмга кырык пьеса белән барам. Ә син, кортка, коммунизмга нәрсәң белән барасың, ә? — Мин коммунизмга син исерекне күтәреп барам! — дигән ханым. ВАРИАНТ Әнгам Атнабай белән Рәдиф Гаташ урамда йөри икән. Рәдиф Атнабайны тәрбия кылырга, үгетләргә керешкән: — Әнгам абый, сине хатын-кыз белән күп чуала дип сөйлиләр, эчәсең дә икән, алай ярамый бит... Шулчак янәшәдә генә бер эт бөларга карап өрә башлаган. — Өрмә, кабахәт! — дип кычкырган Әнгам. — Нигә өрәсең? Синнән баттгка. да өрүчеләр күп монда! Шундук, борылып, ул Рәдифкә: — Сиңа әйтмим! — дип куя. ТАБИГЫЙЛЕК Камал театры спектакльләрен карарга Мәскәүдән бер төркем театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр килеп төшә. Комиссия караган көнне артист Фатих Колбарисов салмыш килеш сәхнәгә чыга. Режиссер Ширияздан Сарымсаков сәхнә артында зарланып йөри: — Бөтен кеше шәп уйный, ә Фатих исерек, спектакльне харап итә бит!.. — ди. Спектакль тәмам була. Фикер алышу башлана. Ике сүзнең берендә Мәскәү тәнкыйтьчеләре Фатих Колбарисовның шәп уйнавы турында мактап сөйлиләр. КАПИТАЛИЗМ КАЛДЫГЫ Барлас Камал "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире булып эшләгәндә сала башлый. — Нигә эчәсең шул кабахәт аракыны?! Яхшы эшеңнән колак кагасың бит, Барлас! — дигәннәр якыннары. — Шул капитализм калдыгын эчеп бетерергә тырышам! Шулай эшли алсам, аек җәмгыятьтә яшәр идегез, ичмасам! — дип җавапланган Барлас Камал. КОММУНИСТ ЯЗУЧЫ Чаллы шәһәрендә Язучылар берлеге ачылгач, Гариф Ахунов Эдуард Касыймовны шунда җитәкче итеп җибәрә. Эдуард җитәкче буларак бер эш тә майтара алмый, Чаллыда эчеп ята. Бервакыт Чаллыга Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин килеп кунакханәгә урнаша. Өстәл тутырып тавык, коньяк, аракы, шампанское алалар болар, хәл белешергә килгән Чаллы язучылары белән матур гына кәеф-сафа коралар. Шулчак бүлмәгә Эдуард Касыймов килеп керә дә: — Менә, җегетләр, миннән күчтәнәч, сезне сыйларга килдем! — дип, өстәлгә коньяклар янына башланган, кәгазь бөке белән тыгызланган кызыл аракысын куя. Аяз ачуыннан шартлый яза. — Без, парин, Эдуард, беләсеңме, бу сыеклыгың белән эчү түгел, тәһарәт тә алмыйбыз, — дип, Аяз башланган шешәне әбрәкәйгә кертеп куя. Әбрәкәйдән чыккач, Эдуардка коньяк салып бирә. — Әнә эч, Эдуард, әнә тавык! Бөтене белән ал! — ди. Эдуард башкалар белән бергә ашый-эчә дә тәгәрәп йокыга да китә. Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе Аяз Гыйләҗевнең идәндәге паласында аунап йоклап төн уздыра. Иртән-иртүк Аязны уятып, ул: — Аяз, синең баш төзәтергә берәр нәрсәң калмадымы? — Җене чыккан Аяз әбрәкәйдәге башланган вермутны, алып чыгып, Эдуардка тоттыра. Эдуард кабалана-кабалана үз вермутын чөмерә дә тагын идәнгә егыла. — Ну, парин, Эдуард, үз гомеремдә мин күп сәрхушләр күрдем. Синнән дә мокытракны күргәнем булмады! — ди Аяз һәм уяну белән Эдуардның артына тибеп чыгара. БҮЛӘК БОЛАН Төмәнгә бик күп татар язучылары әдәбият кичәләре уздырырга бара. Кичәләр бик шәп уза. Соңгы кичәдә язучыларны бик шәпләп сыйлыйлар һәм һәрберсенә фил сөягеннән эшләнгән болан сыны бүләк итәләр. — Ярый, бусы Мәрфугага бүләк булыр, — дип, Фатих Хөсни боланны кочаклап ялгызы гына кунакханәгә кайтырга чыга. Айкала-чайкала кайтканда моның пес итәсе килә башлый. Ленин һәйкәленең аяк очына чаптырып ятканда, моны, тотып алып китеп, милиция бүлегенә китерәләр. Ярый әле милиция нәчәлниге татар кешесе булып, Фатих Хөснине кунакханәгә кертеп куярга куша. Икенче көнне язучылар, поездга утырып, Казанга юл алалар. Фатих Хөсни һаман әле айнып бетмәгән була. Үзе һаман болан сынын кочаклап кайта икән. Төшереп ватар дип, җегетләр боланны Фатих ага кулыннан алып яшереп куялар. Бераз күзе ачыла төшкәч, Фатих абый поезддагы чибәр кызлар белән чиерттерә башлый һәм кызларның берсенә чынлап гашыйк та була. Мәхәббәте шулкадәр нык почмаклана ки, ул теге боланны шул кызга бүләк итмәкче була. Эзли, ләкин һич табалмый. Ул болан эзләгән арада, теге кызлар поезддан төшеп кала. Хөснинең кәефе кырыла. Ул, тирән көрсенеп: — Язмаган мал булгандыр, — дип йокларга ята. Казанга кайтып җиткәч, айныгач, Фатих Хөсни сорый: — Җегетләр, сез минем боланны күрмәдегезме? Мин аны Мәрфугама алып кайта идем, — ди. — Фатих абый, сез бит аны пассажир кызга бүләк иттегез! — дип шаярталар җегетләр. — Шулаймыни? — дип гаҗәпләнә Хөсни. — Алайса, ярый әле әрәм булмаган. Җегетләр яшерелгән боланны чыгарып Фатих агага бирәләр. Язучының сөенече хәттин аша, шатлана. Өенә кайткач, ул боланны хатынына тоттыра: — Мәрфугакаем, менә сиңа Төмәннән бүләк җибәрделәр. Мәрфуга бер дә исе китмәенчә генә: — Әнә куй шунда ишек катындагы көзге каршына! — дип боера. — Рәтле бүләк тә таба алмаганнар икән! Адәм көлкесе! САЛМЫШ ГАЙСИН Бер-ике шигыре "Яшь ленинчы"да чыккач, Нур Гайсин редакциягә кереп тавыш куптара: — Акчасын хәзер үк бирегез! — ди. — Акчасын почта белән өегезгә җибәрдек , Нурулла абый! — диләр редакциядәгеләр. — Юк, миңа акча кирәк, даваегыз акча! — дип кабатлый Гайсин. Бик озак тарткалашканнан соң акча алу мөмкин түгеллеген аңлагач: — Сың, ул акчаны хәзер хатын алачак бит! — дип зарланып чыгып китә. ТАМАК Хәсән Туфан һәр җыелыш саен яшь шагыйрьләрне сүгүдән башлый торган булган. — Менә яшьләр эчә! Мөдәррис эчә! Зөлфәт эчә! — дип, чираттагы бер чыгышыннан соң, Мөдәррис Әгъләмов әйтеп куя: — Казанда гына ашау-эчү гомер буе төп мәсьәлә булды. Әдәбият турында сөйләшүнең Казанда булганы юк! АЕК ӘДӘБИЯТ БУЛАМЫ? Нури Арсланов, җитмешнең өске ягына чыккан булса да, нык, таза кеше иде. Шактый матур эчә белә, беркайчан да исерми, кеше рәнҗетми. Редакциягә килеп керер иде дә, үз акчасын чыгарып, мохтаҗ җегетләрне бер сыйлар иде. Яшь,таза җегетләр исерешеп егылгач, ямьсезләнә башлагач, ул: — Их җегетләр! Булмады сездән! Болай итеп татар әдәбиятын күтәреп булмас! Аракы күтәрерлек хәлегез юк! — дип, тагын бер шешәне эчеп бетерер иде дә шыр аек килеш кайтып китәр иде. Икенче көнне баш авырта дип ух-вах килүче шагыйрьшогарадан көлеп йөрер иде. МӘСКӘҮ ИДЕМЕ? Урыс киносын татарчалаштыру вакытында артистлар, соңгы акчаларын җыештырып, Наил Әюповны аракыга җибәрәләр. Юлда кайтканда Әюпов шешәсен төшереп вата. Күз яшьләре белән җылап, нәүмиз артистлар янына кайта бу. Иптәшләре, бичаралар, Әюпны гафу итәләр. Вакытлар узгач, артистлар моны мәзәк итеп үзара бер-берсенә сөйлиләр икән. Моны Фатих Колбарисовка да сөйлиләр. Ул бик пошынып тыңлый мәзәк хәлне. Әюпов сөйләп бетергәч, җыларга җитешкән Фатих ага сорап куя: — Наил, "Мәскәү" идеме? — ди. — Ие лә, Фатих абый, "Мәскәү" иде шул, "Мәскәү" иде шул. Колбарисов, телен шартлатып: — Эх, әрәм булган! — ди. ТУКАЙГА ИЯРЕП 1960 елларда редактор булып эшләүче Мөбарәк Әхмәтов бик озын буйлы кеше була. Ул һәрвакыт салмыш, һәрвакыт кызмача йөри икән. Шуңа күрә Илдар заманында мондый такмак әйткән диләр: Әйт әле, Мөбарәк, Бу кадәр күп эчеп, Аумыйсың син ничек? ҖҮЛӘРЛЕК БЕЛӘН САРАНЛЫК Композитор Шакир Мәҗитовны бик кызу кеше булган дип сөйлиләр. Аракының бер шешәсе егерме бер сум егерме тиен чагында була бу хәл. Театр баскычы төбендә Хәлил Әбҗәлилов, Фуад Халитов басып тора икән. Шакир Мәҗитов болар янына килә дә: — Җегетләр, егерме тиен акча биреп торсагыз, бер шешә аракы алып киләм! — ди. Ләкин артистлар аңа егерме тиен акча бирмиләр. — Юк! — дигән җавапны өченче тапкыр ишеткәч, Шакир Мәҗитов йомарланып беткән егерме бер сумны ерткалап, тураклап җилгә очыра. — Чү, җүләр, нишлисең син! — дип, Фуад Халитов аның җиңенә ябыша. — Егерме тиен булмагач, боларга гына шешә алып булмый бит! — ди Шакир. — Җүләр! Җүләр! — дип сүгәләр моны. Шакир бер дә исе китмичә генә: — Мин җүләр булсам, сез ата саран! — дип китеп бара. АЛДАНУ Әдәбиятны халык арасында киң тарату бүлеге мөдире Эльс Гадел еш кына салгалый башлаган. Эшкә дә салгалап килә икән. Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов, партбюро җыеп, Эльсны партиядән чыгарырга карар итә. Ата коммунистлар җыела. Эльс Гадел дә килә. Ул ялт итеп кырынган, ап-ак якалы күлмәк кигән, үтүкләнгән костюмнан, тырнаклар матур итеп киселгән, чистартылган. Гариф Ахунов хөкем җыелышын башлап җибәрә: — Иптәшләр! Бүген партбюрода көн тәртибе берәү генә. Ул да булса, камунис Илес Гаделнең шәхси эше. Иптәш Гаделеф Илес бик нык эчә бит, иптәшләр. Бизбужны эчә. Күпме түзеп торырга була? Илес, син камунис башың белән, ие бит, нигә акылга утырмыйсың? Оятсыз син, камунис Илес Гаделеф, кешегә күрсәтеп эчәсең. Шулчак Эльс куе коңгырт тавыш белән тамак кыра. — Җә, ни әйтерсең, оятсыз! — ди Ахунов. — Эндәшми. Иптәшләр, мин Илес Гаделефне партиядән чыгарырга дип тәкъдим ясыйм. — Гариф абый, — ди Эльс. — Мин партия әгъзасы түгел бит! — Бә-әтәч! — ди Ахунов. — Шулкадәр күп эчкәч, мин сине камунистыр дип уйлаган идем... Җыелыш тәмам, иптәшләр! Ә син, Илес, бар, эшеңне яхттгы гына дәвам ит, кешегә күрсәтеп эчмә! РӘТ Сугыш вакытында Салих Сәйдәшев белән бер артист, колхоз базарына чыгып, акчасыз булсалар да, мал карап йөргән булалар икән. Шулай йөргәндә, ике хатын, болар янына килеп: — Әйдәгез безгә, җегетләр, аракы да бар, ашарга да җитәрлек! — диләр. — Безнең акча юк бит, җаныйлар! — ди артист. — Сездән акча сораган кеше юк бит әле! — ди хатыннар. Китәләр болар чакырган җиргә. Юлда барганда Сәйдәшев дустының колагына: — Эчүен эчәрбез, ашавын да ашарбыз; менә тегесенә минем рәт юк бит! — дип пышылдый. — Әллә миндә рәт бар дип уйлыйсыңмы? — ди артист. — Барыйк, күрик... Хатыннар боларны бик һәйбәтләп кенә сыйлыйлар. Тамак туйгач, тышка чыгып керү хәйләсе белән, җегетләр кача. Болар йөгерә, алар артыннан хатыннар куа. — Туктагыз! Ашыбызны ашадыгыз, аракыбызны эчтегез, безне кем кочар? — дип кычкыралар үзләре. Бер-ике көн узгач, әлеге хатыннар Сәйдәшен белән әлеге артистны сыраханәдә очрата. — Ьәй уңмаганнар! — ди берсе. — Рәтегез булмаса, рәттән йоклап чыксагыз да була иде. Ир иснәмәгәнгә бишбылтыр. Икенче хатын өстәп куя: — Җүнле ирләр фронтта корал тотып сугыша, ә болар тылда, кораллары да эшләми. Ахырзаман җиткәндер, ахрысы. Ирләр артыннан хатыннар чаба. ТАПКЫР РӘШИТ Камал театрында Рәшит исемле бер җегет сәхнә коручы булып эшли икән. Бу Рәшит карап торышка сәеррәк шикелле күренсә дә, логик фикерли, һәрнәрсәгә җавабы әзер була икән. Театр буфетына кереп, ул: — Әйтегез әле, әнә тегенең градусы күпме? — дип сорый. Шулчак буфетка артист Вәкил Закиров килеп керә дә: — Ә-ә, син, Рәшит, тагын аракы эчәргә уйлыйсыңмы? — Местком рәисен күрүгә, Рәшит каушап кала, әмма: — Ә, Вәкил абый, мин эчмим, мин пирожкиның кайнарлыгын гына сораган ием! — ди. ПИРӘШЧЕЛӘР Минзәлә газетасының фотохәбәрчесе Габдри Гаязов, бер авылга барып, алдынгы сыер савучыларны рәсемгә төшерә. Моны бик яхшы кунак итәләр. Минзәләгә кайткач, Гаязов фототасмасын ачыклап киптерә дә элеп куя. Яктылыкка тотып карый. — Бу кызны төшердем, дөрес. Монысын да төшердем... Бу хатын иң алдынгысы... Менә монысы кем икән? Бу сузылып ятканын танымыйм, аны төшергәнемне хәтерләмим, — дип сөйләнә-сөйләнә, Гаязов рәсемнәрне ак кәгазьгә төшерә башлый. Бер-бер артлы таныш сыер савучы кызлар чыга тора. Алар артыннан ферма идәнендә аунап ятучы Габдри Гаязов - ның үз сурәте дә килеп чыга. Баксаң, ул "ял итеп ятканда", пирәшчеләр аның үз аппараты белән үзен дә төшергәннәр икән. ТАУ-ТАШЛАРНЫ АКТАРЫРДАЙ... Әмирхан Еники, Сирин, Әсгать Айдар өчесенә бер ярты алып сыйланырга булалар. Өйгә кайтып һәрберсе үз өлеше өчен акча алып килергә тиеш булып, өчесе дә тиз генә өйләренә тарала. Акча алып чыгып барганда, берсенең хатыны: — Кая барасың? — дип сорый. — Билем авырта, менә врачка язылган ием, — ди. Икенчесе: — Аякны каймыктырдым, врачка барам әле, — ди. Өченчесе: — Иңбашым бик сызлый, врачка киттем! — дип таялар. Килешенгән урында очрашып, акчаларны кушып саныйлар, төп-төгәл бер шешәлек. Ләкин Еники акчаларны яңадан саный башлый, бер биш тиен төшеп китә дә тимер эскәмия астына тәгәри. Акчаны алып булмый. — Әйдәгез! — ди Әсгать Айдар. — Бу тимерне кузгатмыйча булмый! Өчесе һай-һулап галәмәт авыр тимер эскәмияне күтәреп биш тиенне алулары була, качкан җирләреннән хатыннары атылып чыга да: — Ә-ә, менә ничек авырта икән сезнең билегез, менә нинди дару кирәк булган икән сезгә! — дип кычкыралар. — Әптиктән дару алырга акча җыеша идек лә, — ди Әмирхан Еники. ЧИСТА ЭШЛӘПӘ Артист Фатих Колбарисов җәйге ялга китәр алдыннан күп кенә акча алган. Шул акчадан ул эшләпә алып кия. Моның яңа эшләпәсен күргән бер танышы бик мактый башлаган. Шуннан эшләпәне юарга тотынганнар болар. Кабат-кабат юа торгач, Фатих аганың акчасы беткән. Тора-бара эшләпәне дә берәүгә сатып җибәрәләр болар. Шулай йөри торгач, Фатих өенә соң гына кайтып керә. Хатыны Зәмирә ханым: — Фатих, кайда болай озак йөрдең? — дип каршы ала. — Яллык акча алган идем! — ди артист. — Кая соң акчаң? — ди ханым. — Шул яллык акчадан эшләпә алган идем... — Кайда соң эшләпәң? — Саттык без аны. — Кая соң акчаң? — Эшләпәне юып бетердек! — дип, Фатих йоклап китә. ЕГЕРМЕ БИШ СУМ Мәскәүгә Корылтайга баргач, берничә татар язучысы "Россия" кунакханәсенә урнаша, кичке ашны да алар шунда ук ресторанда ашыйлар икән. Йомышлар белән шәһәрдә йөреп, Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Гариф Гобәй, кунакханәгә соң гына кайтып, ресторанга керәләр. Күрше табында Зәки Нури җитәкчелегендә бер төркем язучы бик шәпләп сыйланып утыра икән. Ибраһим Гази да, Афзал Шамов та, Гариф Гобәй дә аракы эчми торган тәкъва кешеләр, официантны чакырып, берәр стакан чәй китерергә кушалар. Официант китә дә юкка чыга. Ә Зәки Нури өстәле янында ике ир официант, тыз да быз чабып, ни сорасалар, шуны китереп тора, ди. Афзал абзый бу хәлгә түзеп утыра алмый, кулларын болгап зарлана башлый, официантны чакыра. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, шулчак ул уң кулы белән өстәлдәге бокалны идәнгә бәреп төшерә, бокал, билгеле, чәлпәрәмә килә. Официант йөгереп килә дә: — Фужер өчен түләгез! — дип, Афзал Шамовны ачуланырга тотына. Афзал абзый, нидер аңлатмакчы булып, тагын сул кулын селти: икенче бокал да чәлпәрәмә килә. Официант янә Афзал Шамовны шелтәли, Зәки Нурилар тарафына күрсәтеп: — Әнә кешеләр кешечә утыра! Безобразие! Олы башыгыз белән, аракы эчеп кереп, тәртип бозасыз. Савыт-саба кырасыз! Сездән ике фужер өчен егерме биш сум! Шулай итеп, болар, ашамый-эчмичә генә акча түләп, рестораннан чыгып китәләр. КОНЬЯК Мирсәет Яруллин, Гариф Ахунов, табын әзерләп, китап нәшриятының баш мөхәррире Марс Шабаевны көтеп утыралар икән. — Марс коньяк кына эчә инде ул, үзен коньяк белгече саный! Жәл, безнең коньяк юк инде! — ди Гариф Ахунов. — Да-а, — ди Мирсәет, — андый урында утыргач, Марс коньякларны таный-татый торгандыр шул. — Туктале, без аны менә болай итик әле, Мирсәет, — дип, Ахунов бушаган әрмәнский коньяк шешәсенә аракы тутырып, бераз каты салкын чәй салып, һәйбәтләп кенә болгата да ялтыравыклы бөке белән каплап өстәлгә утырта. Менә берзаман Марс Шабаев килеп керә. — Ьо-о, — дип кочак җәеп каршы алалар баш мөхәррирне. — Менә Марс синең өчен генә сакланган бер генә шешә коньягыбыз бар. Без үзебез — кара корсаклар — аракы гына эчәрбез! — ди Ахун. Коньякны Марс Шабаевка гына салып, чыннан да үзләре гел аракы гына эчеп утыралар болар. Беренче шәраб алды сүзен Ахунов әйтә. — Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Марс Шабаев исәнлегенә! Яшәсен Марс Шабаев! — дип чөңкәйтеп куялар. Марс коньякны эчеп куя да: — Их җегетләр, коньяк коньяк шул инде! — дип, шешәне әйләндереп карый. — Әрмәнский дип уйлаган идем аны. Тәме гел икенче шул! ИКЕ РЕЖИССЕР Күренекле актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев аратирә пирәшләргә ярата торган була. Шуңа да карамастан ул куйган спектакльләр вакытында чыга һәм зур уңыш казана. Артистлар да аның белән эшләүне сагынып-көтеп ала. Күчмә театрның баш режиссеры Равил Тумашев исә тәмәке дә тартмый, аракы да эчми торган пөхтә кеше буларак Бикчәнтәевнең салгалаганын өнәп бетерми һәм һәрвакыт, җае чыккан саен, шул турыда әйтергә тиеш саный икән. Бер тапкыр иртәнге репетиция вакытында баш режиссер Равил Тумашев Бикчәнтәев янына килеп авызын исни дә: — Тагын эчеп килгәнсең! — ди. Режиссер, күп уйлап тормастан: — Равил, син минем авызны иснәгәнче ... иснә, җәме! — ди. — Мин эчкәннән театрга, бәлки, зыян да бардыр, ә менә син эчмәгәннән татар сәнгатенә ни файда?! АТТА ДА, ТӘРТӘДӘ ДӘ Дачада казынганда Мөхәммәт Мәһдиев белән Әхмәт Рәшитов каты гына бәхәсләшеп алалар. Икенче көнне болар Язучылар йортында очрашалар. — Син, Мөхәммәт, — ди Әхмәт, — син кичә исерек килеш миңа бәйләндең. — Юк, — ди Мөхәммәт, — мин аек идем, син үзең исерек идең. — Юк, Мөхәммәт, мин аек идем, син исерек идең! Китә тагын бәхәс. Бөл арны баядан бирле тыңлап торучы Фәрваз Миңнуллин: — Сез, минемчә, икегез дә исерек булгансыз, бүген дә айнып җитмәгәнсез, барыгыз, айнып килегез! — дип, тегеләрнең икесен дә бүлмәдән куып чыгара. ФОТОФЕЛЬЕТОН "Чаян" редакциясендә эшләгәндә Нур Гайсинны фельетон язарга Бөгелмә ягына чыгарып җибәрәләр. Бөгелмәгә килеп төшкәч, моны бик каты эчертәләр. Нур Гайсин егыла. Бөгелмә җегетләре, бер песи табып, песине исерек Гайсин янына утыртып фотога төшерәләр дә "Чаян"га җибәрәләр. — Менә сезнең фельетонистыгыз фельетон язарга килгәч нишләп йөри! — диелгән була фото артында. Шуннан соң коммунист Нур Гайсинны "Чаян"нан куалар. Ни өчендер партиядән чыгарырга оныталар. Сәяси хатасы булмаса, партиядә исерек тә, карак та, әхлаксыз кеше дә урын таба ала дигәннәрдер инде. ХЫЯЛ Кан басымы күтәрелү сәбәпле Туфан Миңнуллин обком хастаханәсенә эләгә. Бер атна ята бу. Тәмәке тартмый, аракы эчми. Шулай ашханәдә ашап утырганда ул кешеләргә ишеттереп зарлана башлый: — Их, бәхетле кешеләр бу атна эчендә ике тапкыр айныткычка кереп өлгерделәр инде, — ди. — Ә без монда манный ашап ятабыз. СӘРХУШЛӘР Язучы Фәнил Мансур эчә-эчә икән дә, акчасы төкәнгәч, Язучылар берлеге рәисе Мирсәй Әмиргә акча сорап керә икән. — Нигә ул сиңа акча? — дигән Мирсәй Әмир. — Менә, әни үлде, Мирсәяф абый, шуны җирләргә кайтасым бар, — дип, Фәнил үксеп җылый башлаган. Шуннан соң Мирсәй абый Фәнилгә йөз сум акча яздырып бирә. Бу акчаны да тәмам бетергәч, Фәнил тагын шул ук сүзләр белән Мирсәй Әмир янына керә икән. Эш бик шиклегә әверелгәч, Мирсәй Әмир Фәнил Мансурның якташы һәм дусты Хәсән Сарьяннан сораган: — Әйт әле, Хәсән, якташың Фәнилнең ничә әнисе бар сың аның? Нишләп алар гел бер-бер артлы үлеп торалар икән? — И-и, Мирсәяф абый, — дигән Сарьян, — аналары күп булган кешеләргә бер дә гаҗәпләнмәгез сез, аталары күп булганнардан Аллам сакласын. Бусы Фәнилнең соңгы анасы инде, зинһар, ярдәм итегез, минем дә хәлләр бик мөшкел! Мирсәй Әмир Фәнил Мансурга тагын йөз сум акча яздырта. Фәнил белән Хәсән Сарьян, шул йөзлекне тотып, туптуры ресторанга китә. Озакламый Мирсәй Әмир вафат була. Аның урынына Зәки Нури утыра. Фәнил Мансур, Зәки Нури янына кереп: — Зәки абый, әни үлгән ие, йөз сум акча яздырмассызмы? — ди. Зәки бер сүзсез Фәнилгә акча биреп чыгара. ҖЫР Равил Фәйзуллин кырык яшен Кунак Атауда бик шәпләп уздыра. Төнге кунакка күп кеше җыела. Хәмер, ашау мул. Күңелле, рәхәт. Нияз Акмал баян уйный, аңа кушылып бөтен кеше Равил Фәйзуллинның "Китәсез дәмени, аккошлар"ын җырлый. Шулчак Эльс әйтеп куя: — Менә, Сибгат абый, Равил ничек танылган шагыйрь, аның җырын дәррәү күтәреп җырлый халык, — ди. — Утрауга чакырып... аракы эчертсә, любой шагыйрьнекен җырлаячаксыз сез! — ди Сибгат Хәким. СЫЙЛАНУ Тукайның туксан еллыгын бәйрәм итәр өчен бик күп язучылар Кырлайга китә. Юлда барганда, бер матур гына җиргә туктап, дәстәрхан корып җибәрәләр болар. Ьәркем янчыгындагы малын уртак табынга куя. Барысы да берәр шешә аракы, бәрәңге, тавык, ит, икмәк чыгара. Ни өчендер Мөхәммәт Мәһдиев кенә өлешен чыгармый. Шулай сыйланалар. Тагын кузгалалар. Кырлайда олы бәйрәм була. Икенче көнне болар Казанга кайтырга чыгалар. Кырлай хуҗалары боларның машинасы артына мул гына эчемлек, тәгам тыгып җибәрәләр. Юлда тагын туктап табын коралар. Пирәшләгәч, тагын кузгалалар, бераз кайткач, тагын сыйланалар. Шулай сыйлана торгач, эчәргә аракылары бетә боларның. Шәһәргә кергәч, Фәрваз әйтә: — Мөхәммәт, бар әле кибеткә кереп берәр нәрсә алып чык, җитмәде бит! — ди. Мөхәммәт кибеткә кереп бер шешә коры шәраб алып чыга. Машина эченә кергәч, ул: — Менә, җегетләр, сыйланыгыз әле бер! — дип, шешәне суза. — Мөхәммәт! — ди Фәрваз Миңнуллин. — Син моны үзең генә эч инде, безгә катырагы кирәк! ШӘРИК Эльс Гадел шәриктәше* Роберт Әхмәтҗанов белән бик каты гына пирәшләгәннәр. Өйләренә көчкә кайтып егылганнар. Икенче көнне Роберт, көч-хәл белән торып, Эльс шәриктәшемнең хәле минекеннән дә мөшкелрәктер дип, шешә төбендә калган аракысын алып, Гаделләргә китә. Эльс Гадел әле тормаган була. Роберт, дустын уятырга теләп: — Шәрик! Шәриктәш! Тор! — дип селкетә башлаган. Эльс Гадел ух-вах килеп торган, болар баш төзәткәннәр дә, Роберт чыгып киткән, ул китүгә үк, Эльсның хатыны: — И-и карт, бигрәкләр дә мыскыл итә башладылар инде дусларың. Исемең белән дә дәшмиләр. Эт исеме кушканнар үзеңә. Шәрик тә шәрик диләр! — ди икән. АРКАДАШ "Кысла" сыраханәсендә җыен төрмәдән чыккан карак, сәрхуш җыелып ята икән. Шунда эчәләр, шунда ятып та йоклыйлар, айныгач, тагын эчәләр, сугышалар, кеше кыйныйлар, хәтта чәнчешәләр дә икән. Ренат Гаффар шул караклар, төрмәдән чыкканнар белән аралашып, дуслашкан булып йөри, ди. Сыраханәгә килгән яшь язучыларга ул: — Җегетләр, курыкмагыз. Мин барында бу сыраханәдә сезгә тырнак белән дә чиертмәсләр! — ди. — Чөнки бөтен бандитлар да минем карамакта. Беркөнне Фәрит Җәләй белән Ренат Гаффар "Кысла"га кереп сыра эчмәкче булалар. Чират торганда бер төрмәче Фәриткә бәйләнә башлый, акча сорый, яный. Фәритнең ике кулында ике савыт сыра. Әле сатучыдан өч сум акча да аласы бар тегенең. Төрмәче Фәриткә суга да суга. Фәрит төрмәченең аягына каты итеп берне тибә. Тегесе бөгелеп төшә. Ул авыртудан айныса, ни буласы билгеле, бөтен төрмәчеләр ябырылачак. Фәрит Гаффарга әйтә: — Син минем аркада тор! Мин монысын карыйм! — ди. Ренат Гаффар юкка чыга. Фәрит бандит белән икәүдән икәү генә кала. Ул арада теге, айнып, Фәриткә ташлана. Фәрит аның чыраена сыра сибә, теге сырага тончыгып торган арада, арка ягында Гаффарның югын абайлап, Фәрит чыгып йөгерә. Теге бандит аның артыннан ыргыла. Фәрит, ике ишек арасына кысрыклап, тегеңә бик каты бәргәли дә * Шәриктәш — сабакташ. урамга атылып чыга. Аның артыннан берничә бандит йөгерә. Ләкин ара ерак була, Фәрит качып китә. Өстәлдә бер савыт сыра, сатучыда өч сум акча кала. Фәрит ачудан бер шешә аракы алып эчә. Икенче көнне болар Гаффар белән тагын очраша. — Кая киттең син кичә? — дип сорый Гаффар. — Качтым! — ди Фәрит. — Качмаган булсам, мине изәләр иде анда. — Курыкма! — ди Гаффар. — Мин барында анда сиңа тырнак белән чиртүче дә булмас! ХЫЯНӘТЧЕ СОЛТАН Профсоюз җыелышы алдыннан артист Ибраһим Гафур Солтанны шәраб алырга җибәрә. Ибраһим биргән акчаны тотып, Солтан Кекин йортына чаба. Җен Солтан озак кайтмый. Бер сәгать үтсә дә, йомышчы күренми. Җыелыш башланып кыза бара, Солтан кайтмый да кайтмый. Җыелыш азагында да Солтаннан хәбәр ишетелми. Баксалар, Җен Солтан шәрабны берүзе эчеп бетергән дә иң алгы рәткә барып утырган. Докладчыларның һәр сүзенә кул чабып, ура кычкырып утыра икән. Ибраһим аны күреп ала, чакыра, кул изи. Ләкин Җен Солтан аны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салынып кул чабып утыра да утыра, ди. Җыелыштан соң Ибраһим Солтанның якасыннан ала: — Кайда аракы? — дип кычкыра. — Минем корсакта! — ди Солтан. — Нишләтим инде мин сине, Җен?! — ди Ибраһим. — Бернишләтмә! — ди Солтан. — Җен буларак бушка өч тапкыр кибеткә йөгерермен! Шуннан соң Солтанга Җен кушаматы тагылып кала. ХӘЛГӘ КЕРҮ Заһид ага Хәбибуллин соңгы елларда салуын туктата. Ләкин ул яшьләргә бу хакта акыл өйрәтми. Бер тапкыр радиода Рөстәм Акъегет белән Зиннур Насыйбуллин акчасызлыктан башларын кая куярга белми утырганда, бүлмәгә Заһид ага килеп керә һәм җегетләрнең хәлен аңлый. Кесәсеннән биш сумлыкны чыгарып өстәлгә куя да: — Алыгыз, җегетләр, рәнҗемәгез, хәлегезне аңлыйм, хәзер мин бу эшне ташладым, бабайлар хөрмәтенә җибәрегез! — дип чыгып та китә. ИКЕ ЧАБАТА БЕР КИЕМ Зиннур Хөснияр кичтән артык җиффәргәне аркасында махмырдан интегеп ята икән. — Тор инде, эшеңә соңга каласың, — дип, хатыны Зиннурны чәйгә дәшә. Ләкин җавап урынына хуҗабикә бары тик ыңгырашу гына ишетә. Янә чакыргач та, Зиннур тора алмый. Хатыны, аның махмырдан интеккәнен аңлап, ятак янына килә: — Зиннур, беләсеңме син кем? — дип сорый. — Кем-кем! — ди Зиннур, ризасыз гына. — Язучы икәнемне беләсең бит. — Ю-ук, Зиннур, — ди хатын. — Син первый гильди алкоголик! Зиннур ни әйтергә сүз табалмый, хатыны кухняга китә. — Карчык! — ди Зиннур бераздан. — Карчык! — Нәрсә инде тагын? — Кил әле ! Хатын ире янына килә. — Хәл юк, колагыңны якынрак куй! — ди Зиннур. Хатын колагын иренең иреннәренә якын китерә. — Ә син беләсеңме үзең кем? — ди Зиннур. — Син первый гильди алкоголикның хатыны! КҮРШЕЛӘР Мәскәүдә укыганда Ризван Хәмид бүлмәсендә бер төркем төрле милләт язучылары шәраб эчеп утыралар икән. Әрмән язучысы Саруханян белән гөрҗә язучысы Важа Далбая сугышыр дәрәҗәгә җитеп бәхәсләшә башлыйлар. Мәҗлеснең яме китә. Йорт хуҗасы Ризван бәй бер әйтеп карый боларга, ике әйтә: — Җитте, җегетләр, булды! Җә туктагыз хәзер үк, җә чыгып китегез! Юк, әрмән белән гөрҗә бер кызгач, тынычлана алмый. Саруханян кычкыра: — Сез гөрҗәләрнең язуы да булмаган бит! Сезне укырга-язарга без — әрмәннәр — өйрәткән. Әрмән кешесе Маштотс сезгә хәреф ясап биргән! Сезнең бит үз алфавитыгыз да юк! — Безнең кебек, гөрҗәләр кебек булырга! — ди Далбая. — Безнең кебек булырга әрмәннәргә Арарат тавына менеп мең тапкыр кадалып төшәргә кирәк. Алай да сез гөрҗә кебек булалмыйсыз! Гөрҗәләр — бөек милләт! Алардан да уздырып Ризван кычкыра: — Гөрҗә белән әрмән мәсьәләсен татар йортына кереп хәл итмәсәгез, башка урын беткәнме? Эчегез аракы! Тегеләр айнып китә. Бар да аракы эчә. Бераз утыргач, гаугачылар тагын якага-яка килә. Ризван түзеп тора алмый тагын кычкыра: — Миңа атай әйтте: Ризван, диде, әгәр дә синең бүлмәңдә грузин белән әрмән сугыш башласа, диде, икесенең арасында иң кыйбат әйбереңне бәреп ват! — дип, өй хуҗасы бәллүр савытын бәреп чәлпәрәмә китерә. Кунаклар тынычлана төшкәндәй булалар. Тагын эчеп алалар. Күп тә узмый Ереван белән Тбилиси тагын бәйләнешәләр. — Икегезне дә казанга салам! — дип, Ризван тегеләрне өертеп куып чыгара. СӘРХУШЛӘР Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов берничә тапкыр салган килеш Язучылар йортында күренә дә, Туфан Миңнуллин бу хакта бик каты итеп җыелышта сөйли: — Соңгы чик, иптәшләр! Мөдәррис эчә! Мөдәррис исерек килеш Союзга килеп йөри, җәмәгать! Союздан чыгаруга кадәр барып җитәчәкбез! Бу турыда Мәскәүдә Ибраһимов бәйрәмен узгарып кайткач сөйләшәчәкбез! Мәскәүгә Ибраһимов бәйрәмен үткәрергә баргач: "Рәсми программа төгәлләнгәннән соң, делегация җитәкчесе КПСС өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев эшкә йомгак ясау сылтавы белән кунакханә бүлмәләренең берсендә спиртлы эчемлекләр кулланып чәй эчүләр оештыра. Бу табыннарда ТАССР Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов (тагын бангка. бик күп исемнәр), ТАССР Язучылар союзы идарәсе рәисе Туфан Миңнуллин да... була" дип "Социалистик Татарстан" газетасының 1987 елгы 24 июнь санында хәбәр басылып чыга. Шунда Мөдәррис Әгъләм әйтеп куя: — Их бичара Туфан Миңнуллин, эчә белми иде шул! Мин күпме эчеп тә эчтегә саналмадым. Ул, мескен, бер эчеп тә сәрхушләр рәтенә басты. Хәзер Союздан мин чыгарга риза, әмма Туфан Миңнуллин белән җитәкләшеп кенә чыгачакмын! ЭЛЬС БУАСЫНДА ТЕГЕРМӘН Яхшы диктор, һәйбәт редактор Эльс Гадел, бик озак еллар эчеп, кайгы белмичә яшәп, кырык яше җиткәч, элек язган шигырьләренә бүгенгеләрен дә өстәп нәшриятка илткән дә: — Менә мин дә шигырь китабы чыгарыйм әле, — дип, иптәшләренә сөйләп утыра икән. — Буаң ерыла икән! — дигән Марсель Галиев. — Өстеңә әкәләле имән ава икән, Эльс! — ди Батулла. — Эльеның тегермәне корылып беткәндә, инешнең суы корып беткән иде! — ди Разил Вәлиев. РЕВИЗОРЛАР Туфан Миңнуллин белән Илдар Юзеев, йөзәр грамм кәгеп чыгарга дип, Татар ашлары йортына керәләр. Өстәл янында озак була дип, алар буфетка уза. Анда милиционер басып тора икән. — Сезгә монда ни кирәк? — дип кычкыра милиционер язучыларга. Милиционерның чыраеннан татар икәнен танып, Туфан сүз ката: — Беләсезме менә бу кем икәнне? — дип, Илдарга ишарәли. — Кем? — ди милиционер. — Бу Илдар Юзеев булыр, ә мин — Туфан Миңнуллин. Без тиз генә аракы эчеп чыгарга кердек! — дигәч, милиционер бөгелеп төшә. — Кичерегез, зинһар, мин белмәдем бит! — ди сержант. — Узыгыз, уз!.. Хөббия, боларны үз бүлмәңә чакырып шәпләп сыйла! Болар ревизорлар! Хөббия, билдән иелеп, кунакларны үз бүлмәсенә чакыра. ЧИЛӘГЕНӘ КҮРӘ Матбугат йортында нәшрият директоры Гәрәф Шәрәфетдинов белән Мөдәррис Әгъләмов шар сугалар икән. Гәрәф бик ризасыз гына уйный һәм әйтеп куя: — Энем, син әллә аракы эчеп килгәнсең инде, исе килә, — Моңа каршы Мөдәррис, чатлатып торып: — Гәрәф абый, унбиш ел инде менә сездән аракы исе килә, әдәпсезлек булыр дип, мин бу турыда сезгә әйтми йөрдем! — ди. НАДАНЛЫКНЫҢ ЧИГЕ ЮК 1987 елда әдәби ел йомгакларында беренче мәртәбә Гаяз Исхакый турында сүз кузгатыла. Марсель Галиев белән Әмирхан Еники Исхакый әсәрләрен матбугатта чыгару турында сөйләгәч, тәнәфес вакытында КПССның өлкә комитетында культура бүлеге мөдире булып утыручы Дания Зарипова, Әмирхан Еники янына килеп: — Бу Исхак абыйга сиксән еллык бәйрәменә бик яхшы китап чыгарттырдык. Ни җитми инде ул Әхмәт Исхакка, аңа тагын нәрсә кирәк? Сез дә шуны яклап йөрисез! — дигән. ВӘСВӘСӘ Ифрас белән Арслан исемле ике музыкант авылларга чыга. Бер апа йортына төшкәч, боларның икесенә бер урын җәеп бирәләр. Ифрас кырыйга ята. Хуҗа хатынның яшь чибәр кызы идәндә йоклый икән. Хуҗабикә үзе бүлмәчтә ята, ди. Ут сүнә. Төн уртасында Ифрас сизә, кемдер юрган итәген тарта. — Әһә, — дип уйлый Ифрас. — Чибәр кыз мине үз янына чакыра. Бераз яткач, юрган итәге тагын тартылып куя. — Хәзер, хәзер, — ди Ифрас, пышылдап кына. — Әниең йоклап китсен инде. Байтак яткач, юрган тагын тартылып куя. Ифрас, Аллага тапшырып, урыныннан төшә дә кыз янына барып ята. Кочаклый, үбә башлый. Кыз чырылдап кычкырып җибәрә. Тавышка бүлмәчтән апа атылып чыга. Арслан сикереп тора. Хуҗа хатын, табагач алып, Ифрасны кыйный башлый. — Әшәкеләр! Җүнсезләр! Ашымны ашап, кызымны харап итмәкче буласызмы? — дип, хатын төн уртасында җегетләрне куа башлый. — Соң, апа, — ди Ифрас, — кызың үзе юрганны тартты бит! — Нишләп ул сабый синең юрганыңны тартсын, дивана! — ди хатын. Гафу үтенеп, эшне җайлап, хатынны тынычландырып тагын йокларга яталар. Кыз анасы янына күчә. Бераз вакыт узуга кемдер тагын юрган итәген тарта. Бер тарта, ике тарта. Ифрас юрган итәген тартучыны тотып ала, дөнья куптарып каз кычкыра башлый. Баксаң, ятак астында күкәйгә утыручы каз эше икән бу. Хуҗабикә белән кызы тагын сикереп тора, Арслан да уяна. Шунда гына бөтенесе дә эшне аңлап көлешә башлыйлар. АХУНОВ КАЙДА? Мәскәүгә баргач, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Сибгат Хәким, Мансур Вәли "Идел" альманахын яшьләр журналы итү өчен Сергей Михалков янына керергә булалар. Махсус шуның өчен Мәскәүгә барган булалар. Ни сәбәптәндер Гариф Ахуновның анда керәсе килми, хәйләли, кәҗәләнә: — Минем телестудиягә барасым бар, ашыгам, вакытым тар, — дип боргалана башлый. — Студияң качмас, журнал бик тә кирәк, мөһим мәсьәлә бит, көт бераз! — диләр язучылар. Сергей Михалков килми дә килми, татар язучылары кабул итү бүлмәсендә таптаналар, көтәләр. — Юк, җегетләр, мин бүтән көтә алмыйм, — дип, Ахунов китә башлый. Шулчак Мансур Вәли аның дипломатын тартып ала да: — Гариф абый, беркая да китмисез, мин сезне җибәрмим! Журналны хәл итәргә кирәк! — ди. Ахунов дипломатын Мансур Вәли кулында калдырып качып китә. Ул китүгә үк, Михалков та килеп җитә. Иң беренче: — Ахунов кая? — дип сорый Михалков. — Ахуновтан башка мин журнал мәсьәләсен хәл итә алмыйм! Шулай итеп, яшьләр өчен журнал мәсьәләсе тагын көн тәртибеннән төшеп кала. МӘХМҮТ БАТЫР Бервакыт Мәскәүдәге әдәбият институтына академик Опаринны чакыралар. Опарин гел бертөрле тавыш белән күңелсез итеп сөйли, язучы Мәхмүт Хөсәен йокыга китә. Шулчак Юрий Левитанский Мәхмүткә карап шигырь чыгара. Чем силен Махмут-татарин? Его даже осилил академик Опарин. РӘХМӘТ Заһид Хәбибуллин, мәшһүр композитор булса да, сәхнәдә сөйләгәндә фикер очын очка бәйләп бетерә алмый торган була. Фикер җебе чуала башласа, аның коткара торган бер сүзе була — "рәхмәт совет власына". Мәктәптә балалар белән очрашканда да ул: — И-и балалар, сез бәхетле, бик бәхетле инде... Менә без укыганда бик авыр булды, ач идек, ялангач идек, язарга каләм юк иде... И-и, күрдек инде, күрдек нужаны, рәхмәт совет власына! — ди. МУЗЫКАЛЬ ИСЕМ 1935 елның җәендә гармунчы Әхмәт абзый гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Кичен Әхмәт абзыйлар йортында бөтен күрше-күлән җыйнала, балага исем эзләү башлана: — Әйдә, кордаш, синең бу балаңа Трактор исеме куштырыйк. Хәзер трактор-техника заманасы, — диләр. — Юк, агайнеләр, — ди Әхмәт абзый. — Мин улыма Фасил исемен әзерләп куйдым инде. Әхмәт абзыйның ат караучы дусты, керәшен кешесе Василий карт исеменнән үзгәртеп, Василь— Фасил дип куштырганмы атасы, әмма Фасил Әхмәт үзе шаяртып болай сөйли: — Әти миңа "до-ре-ми-фа-соль" дән үзгәртеп музыкант булсын дип Фасил кушкан. Әлеге керәшен карты Бәчели, Фасилгә карап: — Улым, үскәченнән син прораб булырсың! — ди торган була. Чынлыкта исә Бәчели картның бу сүзе: — Үскәч, укымышлы кеше булырсың! — дип әйтүе булган икән. МИЗГЕЛДӘН Минзәлә театрының илле еллык бәйрәменә баргач, Аяз Гыйләҗевне төнге кунакка алып китәләр. Аяз кунакханәгә таң алдыннан гына кайта. Кәеф шүрлектә, күңел күтәренке, кызмача вә тук кыяфәт белән йоклар-йокламас ятучы каләмдәшләре алдына аягын ерып, ике кулын бөеренә таянып: — Шәп булды ыслышай! Беләсеңме, парин, кара икра, кызыл уылдык, тегесе дә бар, парин, монысы да бар, парин... аракы, ит зәвәлис... — дип мактана. Шулчак Илдар Юзеев әйтеп куя: Аяз кайткан кунактан, Ике кулы билендә, Ашый икра, көлә, кикрә, Ник кайтсын ул иленә. МОТОР Драматург, артист Сәет Шәкүров картайган көнендә "Запорожец" машинасы алган, ди. Хатыны Бикә ханым Шакированы, утыртып, урам әйләндермәк булган. Икесе дә машинага кереп утыра болар. Ләкин машина кузгалмый. — Сәет, нигә китмибез инде? — ди Бикә. — Моторы кабындымы икән, юкмы икән, бар, Бикә, чыгып карале, — ди Сәет. Бикә ханым машина капкачын ачып карый да әче тавыш белән кычкырып җибәрә: — Сә-әе-ет! Сиңа моторсыз машина сатканнар бит! — ди. Сәет тә кабаланып машинадан чыга, буш багажникны күреп: — Чыннан да, моторы юк бит моның! — ди. Машинаның арткы капкачын ачалар болар. Бикә тагын кычкыра: — Әт-тәч! Моторын багажникка тутырганнар бит моның. МАМАДЫШ "АРТИСТЫ" Атаклы әргәнче Гани Җәмлихан авылларда гастрольләрдә йөргәндә гел бер кешеләргә фатирга төшә торган булган. Саба ягындагы Шекше авылының Сәрвәр атлы хатын өендә Гани аганың туктала торган урыны була. Байтак еллар Шекшегә килми торганнан соң, менә берзаман Гани Җәмлихан тагын шунда килеп чыга һәм туп-туры Сәрвәр апа йортына китә. Капканы кереп, өй баскычы төбенә утырып, гармун тутырган чемоданнарын җиргә куеп, Гани ага хуҗабикә Сәрвәр белән хәл-әхвәлләр турында гәп корып җибәрәләр. — Син дә исән-сау икәнсең әле, Сәрвәртти, менә сине сагынып кайттым әле тагын, — ди артист. — Аллага шөкер әле, кем, Гани улым, исән әле, — ди әби. — Менә без Казан артистлары сезгә килдек инде, ә Мамадыш "артистлары" кибеткә кайттымы сың? — дип сорый Гани. "Мамадыш артисты" дигәне Мамадышта чыга торган аракы була инде. — И-и, Ганикәем, — ди Сәрвәртти. — Казан артистлары хәзер муеннан, атна саен килеп җырлап киткән булалар. Мамадыш "артистлары" бик тә сирәгәйде шул хәзер. Шулай да синең өчен бер шешә саклап тотадырыем. Кер әйдә, кер. Ике артист кара-каршы сүләшеп утырырсыз шунда. Түлке теге юлы кебек клубка барырга онытма тагын! МӘРСИЯ "Яшь ленинчы" редакциясе Рәфис Әхмәтовка: — Питербурда яшәүче рәссам Фәйзрахман Әминов турында мәкалә язарсың, үзен күреп сөйләш! — дип юлга озата. Күрсәтелгән адрес белән Рәфис рәссам янына бара. Ишекне бер ханым ача. Утырышалар. Рәфис килүенең максатын әйтеп бирә. — Бераз гына соңга калдың бит, үскәнем, — ди хуҗа хатын. — Бер ел элек мәрхүм булды Фәйзрахман абыегыз. Рәфис эсселе-суыклы булып китә. Уңайсыз тынлык урнаша. — Татар рәссамы, гомерен Тукайга багышлаган шәхес вафат, ә Татарстан бу турыда белми дә, — дип, үзе гаепле сыман, Рәфис ни әйтергә белми гаҗиз була. Узган юлы Фәйзрахман Тукай бүләгенә куелган иде — бирелмәде бүләк. Шул хәбәрне алгач, Фәйзрахман агаңның башына кан сауды. Шуннан китеп тә барды. Хуҗа ханым шул арны бәян итә. Рәфис олы рәссам турында мәдхия язарга килеп, мәрсия язып кайта. МАҖАРАЛАР Сәет Шәкүров Камал театрының баш администраторы булып эшләгәндә килешүләр төзер өчен авылларга чыгып китә. Акча һәм тамашачы планын үтәр өчен һәр колхоздан өч йөз сум акча алырга кирәк. Халык үз аягы белән спектакльләргә бик теләп йөрми торган чак була. Бердәнбер юл — колхоз җитәкчеләре белән килешү төзү. Шулай каңгырып йөри торгач, Сәет Апае ягының Ындырчы авылына "Победа" колхозы рәисе Сафин янына килеп җитә. Сәетнең ни өчен килгәнен белгәч, Сафин хәйләлихәйләли идарәдән чыгып кача. Сәет рәисне эзли чыга. Авыл буйлатып йөри бу. Ындыр табагына да бара. Өенә ике-өч тапкыр кереп чыга. Бер җирдән дә таба алмый. Соңгы тапкыр өенә кереп чыгам да, булмаса, бапгка. авылга китәм, дип уйлый Сәет. Соңгы баруында да җитәкчене өендә туры китерә алмый. Ишегалдыннан чыгып барганда баскыч төбендәге комлыкта уйнап утыручы кыз баланы күреп, Сәет туктап кала: — Үскәнем, әйт әле, әтиең кайда синең? — дип сорый. — Әти мунчада! — ди кыз. Шуннан соң Сәет Шәкүров мунчага китә. Мунча алачыгында чишенә дә эчкә уза. Ләүкәдә колхоз рәисе Сафин кызынып утыра икән. Шәп-шәрә Сәетне күргәч, Сафин аптырап кала: — Син каян килеп чыктың әле монда? —ди. — Ындыр табагыннан да, идарәдән дә! — ди Сәет. Сәет колхоз рәисен бик шәпләп ике себерке белән чаба башлый. Мунча чыккач, бик шәпләп чәй эчәләр болар. — Синнән котылып булмас, ахрысы! — дип, Сафин өч йөз сумга кул куя. МУЛЬТФИЛЬМ Камал театры "Хуҗа Насретдин" спектаклен соңгы тапкыр Чаллыда уйнарга тиеш була да шул төндә киләчәк пароходка утырып кайтып китәргә тиеш була. Гастроль җитәкчесе Хәким ага Сәлимҗанов пристаньга төшеп белешә. Төнге сәгать уникедә пароход киләчәк. Шуннан соң Казанга ике тәүлектән соң гына пароход буласы икән. "Хуҗа Насретдин" спектакле дүрт сәгатьтән артык уйнала торган була. — Җәмәгать! — ди Хәким ага. — Бүген кайтасыгыз килсә, спектакльне тизрәк уйнагыз! — Тугызда башланса, тәнәфессез булса, өлгерербез дә. Өлгермәсәгез, ике тәүлек пристаньда көтәчәкбез! Бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, артистлар, спектакльне сәгать ярымда уйнап, тамашачылардан рәхмәтләр алып, пароходка утырып кайтып китәләр. МОСТАФА НОГМАНГА ТӨРТТЕРҮ Ни күтәрелә, ни төшми томан, Юк, томан түгел, Мостафа Ногман! — Бу эпиграмманы Зыя Мансур язган булырга тиеш, — ди Илдар Юзеев. — Юк, — ди Рәдиф Гаташ. — Бу эпиграмманың авторы Шәйхи Маннур. САЛЫМ Атаклы җырчы Фәхри Насретдинов атаклы балыкчы да була. Ул көненә унбиш-егерме килограмм балык тотмаса, көнем бушка узды, дип әйтә торган булган дип сөйлиләр. Беркөнне моны рыбнадзор тота. Көймә идәнендә унсигез килограмм балык була. — Ярый, агай, — ди балык саклау вәкиле. — Сине бүлеккә алып китәргә туры килер. Син тиешлесеннән артык балык тоткансың. Син балык корткычы, сине хөкемгә тартып була. Эшләр яманга китә башлагач, Фәхри ага, сиксән яшьлек карт, җегетләргә ялына башлый. — Зинһар, балыкны алыгыз, менә сезгә бер яртылык акча! — ди. — Давай, бүлеккә, ике йөз сум ясак булырга тиеш сиңа. — Мин бит сезгә теге-бу түгел! — дип әтәчләнә башлый Фәхри абзый. — Мин опера җырчысы Фәхри Насретдинов! — Менә нәкъ синдәй кеше кирәк тә безгә, — ди вәкил. Җырчыны бүлеккә алып барып, балыгын алып, ике йөз сум ясак салып кайтарып җибәрәләр. СОҢГЫ БУЫН ШАГЫЙРЬЛӘРЕ Сибгат Хәким Шамил Маннаповка: — Соңгы шигырьләрең яхшы синең, — ди. — Менә мин соңгы буын шагыйрьләре турында мәкалә язам әле... Шамил Маннапов бу мәкаләне зарыгып көтеп йөри. Байтак көннәрдән соң ул мәкалә басылып чыга. Ләкин Шамил, газетаны аркылыга, буйга укып чыкса да, анда үз исемен таба алмый. СОҢГЫ КИСӘТҮ "Мәхәббәт утравы" исемле тәрҗемә әсәре белән Камал театры авылларга чыга. Ләкин халык спектакльне яратмый. Балтач ягында уйнап кайткач, озак та узмый, артистлар "Бәйрәм кичендә" дигән тәрҗемә әсәр белән тагын Балтачка чыгып китәләр. Габдулла ага Шамуков һәр ике спектакльдә дә катнаша икән. Икенче килүдә дә спектакльне халык кабул итми, яратмый. Халык вәкилләре җыелып, театрның труппа җитәкчесен эзләп табалар да, Габдулла Шамуковка күрсәтеп: — Әгәр дә шушы юан абый белән тагын шушындый начар спектакль алып килсәгез, үтерәбез, валлаһи, — дип янап чыгып китәләр. Өченче кат Балтач ягына тәрҗемә спектакль белән гастрольгә җибәрергә приказ алгач, Габдулла ага Шамуков, баш режиссер Марсель Сәлимҗанов янына кереп, күз яшьләре белән ялына башлый: — Марсель, зинһар, мине Балтач ягына җибәрмә, ату да алар мине суячаклар бит! — ди. СОҢГЫ ХАТ Хәй Вахитның "Соңгы хат" пьесасын сәхнәгә режиссер Празат Исәнбәт куя. Репетиция вакытында автор белән режиссер арасында бик каты бәхәс куба. Хәй Вахит, Празатка бик нык үпкәләп, сөйләшмәс, исәнләшмәс була. Ләкин спектакльне чыгарырга кирәк. Пьесага өстәмәләр язарга кирәк, артык урыннарын кыскартырга кирәк. Автор белән режиссер арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгән. Хәй Вахит репетициягә килә дә, иң арткы рәттәге иң почмак урынга утырып, Празатка хат яза; Празат хатны укып чыга да җавап яза. Режиссер ярдәмчесе ике арада хат ташый. Шулай итеп, спектакль өлгереп җитә. Хәй Вахитның хатыны Рафига апа, спектакльне карагач, Празатның хатыны Әлфия ханымга әйтә: — Без Празатның Хәйгә язган хатларын алгаладык, сезгә Хәйнең хатлары киләме? — ди. — Әле генә соңгы хатын алдык! Бик әйбәт язган! — ди Әлфия ханым. Чынлап та "Соңгы хат" спектакле зур уңыш казана. СӨЯК Редактор Наил Мостайны Балык Бистәсе төбәгендәге авылларга чакыралар. Колхоз йортына кайткач, Бибинур түтәй Наил алдына бер табак итле шулпа китереп куя. Наил ашарга дип иелә дә күзлеген ашка төшереп җибәрә. Моны сизмичә, сизмәслек дәрәҗәдә булдымы икән, ул кашыгы белән табактан аш соса башлый да, кашыкка ияреп күзлек килеп чыга. Наил үз күзлеген кимерә башлый. Байтак кына кимергәч, ул: — Бибинур түти, ите кая соң моның, гел сөяк кенә! — ди. — Атаң башы! — ди хуҗабикә. — Күзлек ич ул! СИГЕЗЕНЧЕ МАРТТА Язучылар идарәсе һәр елны, Сигезенче март хөрмәтенә мәҗлес җыеп, хатын-кызларны котлар өчен әдәбиятның аксакалларын чакыра икән. Шундый бер бәйрәмгә Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Афзал Шамов, Мирсәй Әмир килгән. Мәҗлеснең иң кызган чагында гына Мәгъсүм Латифуллин килеп керә. Чәркәләргә шәраб койгач, Мәгъсүм сүз ала: — Иптәшләр! Сез мине хатын-кызларны котларга килгән икән дип бик каты ялгышасыз. Хатын-кызлар алар котларга лаек түгел! Мин әдәбиятыбызның аксакаллары Хәсән абый, Нәкый абый, Фатих абый, Афзал абый, Мирсәй абыйларны күреп калырга дип монда килдем. Алар озакламый үләчәк, мин аларның тере кыяфәтләрен күз алдымда саклар өчен карап калырга дип килдем... — ди дә Мәгъсүм картларны кочаклап үбә башлый. — Бәхил булыгыз, аксакаллар, бәхил булып китегез! — дип җылый-җылый Мәгъсүм чыгып китә. Ьәм барысыннан да алда үзе вафат була. ЮМАРТЛЫК Юмористик хикәяләре белән танылган Вахит Монасыйп көннәрдән бер көнне төнгә кадәр ресторанда утыра, ниһаять, акчасы да ике тәңкә генә кала. Күңеле түгәрәкләнеп җитмәгән Вахит "Чаян" журналының баш мөхәррире Альберт Яхинның өенә шылтырата. — Акчаң бармы, Альберт? — Бар. — Биреп торасыңмы? — Ник бирмәскә? Пажалысты! — ди Альберт. Ярты сәгать тә узмый, Вахит Альбертның бусагасын атлап керә. — Мин килеп җиттем, — ди Вахит. — Яхшы булган, — ди Альберт һәм тегеңә бер сум акча суза. Аптырап калган Вахит мөхәррирнең күзенә тилмереп карый: — Шаяртма әле, мин бит сиңа килү өчен таксига гына да ике тәңкә түләдем. — Анысын белмим, — ди Альберт. — Син "бармы" дидең, мин "бар" дидем. "Бар" дигәнем нибары шушы бер сум. Син бит миннән фәлән сум кирәк дип сорамадың. ТАНЫШТЫРУ Берничә драматург Минзәләгә килгәч, театр директоры Анатолий Богатырь аларны райком секретаре Хәмәдиев белән таныштыра: — Менә, Рәигит Сәедович, — ди директор, Аяз Гыйләҗевкә чират җиткәч, — "Аяз менгән читәнгә" дигән романның язучысы Әтәч Гыйләҗев. — Ьо-һо, — дип көлә райком секретаре. — Анатолий Степаныч, син белмисең икән әле Аяз Гыйләҗевне. Ул читәнгә менә торган кеше түгел, Аяз Мирсәедович башка җирләргә менә торган кеше ул! Баксаң, Рәшит Хәмәдиев белән Аяз Гыйләҗев Зәйдә эшләгәндә үк таныш булганнар икән. ТАРКАУЛЫК Мәшһүр артистка Галимә ханым Ибраһимова бик таркау, үзен-үзе җыеп йөртә алмаган, дип сөйлиләр. Шулай бервакыт ашамлыклар алырга дип кибеткә китә бу. Ләкин кереп-чыгып йөри торган яктан түгел, ишексез, пыяла өлгеле яктан керергә була. Пыяланы этә-төртә башлаган бу: — Нишләп ачылмый бу, әбәт вакыты да түгел, бикләгәннәр, эчтә кешеләр йөри, нигә мине кертмисез! — дип этә торгач, тәрәзә өлгесе коелып та төшә. Галимә апа пыялаларга баса-баса кибеткә керә. Кешеләр моны күреп гаҗәпкә калалар. — Исерек марҗа бу! — диләр кайсылары. — Карак хатындыр бу! — диләр икенчеләре. — Авырудыр ул! — диләр башкалары. Кибет директоры пыяла өчен илле сум акча таләп итә башлый. — Исерек дисәгез дә риза, марҗа дисәгез дә риза, милициягә илтсәгез дә риза, түлке акча гына түләтмәгез! — ди артистка. — Түләтәм! — дип кычкыра директор. — Мин бер тиен дә бирмим, минем зиһенем таркау! — ди Галимә апа. — Синең зиһенсез икәнеңә без гаеплеме? — ди директор. — Сез гаепле түгел, — ди бичара артистка. — Минем миемне кимерүчеләрнең берсе — минем ирем. Иремнең туганнары. Икенчесе— татар театры. Театрда мине шушы хәлгә китереп җиткезделәр. Акчаның бер өлешен иремнең туганнары түләсен, икенчесен театрдан алырсыз! Тарткалаша торгач, Галимә апаны җибәрәләр. Ләкин бу гаугада зиһене таралып, ул өйгә буш кул белән кайта. Ипигә, сөткә чыгып киткән Галимә апаның буш кул, тузган баш белән кайтып керүен күргән ире белән иренең туган апасы шундый итеп акыра башлыйлар, Галимә апа тагын кибеткә чыгып йөгерә. ТАНЫШЛАР — Сибгат абый, сез Галимҗан Ибраһимовны якыннан беләсезме? — Юк! Мин Фатих Әмирхан белән Галимҗан абзыйны күреп белмим. Калган бөтен шәхесләрне дә беләм. Аралашам. Ибраһимовны күрергә Кырымга бик күп язучылар барып йөрде. Ләкин соңыннан һәрберсе Черек күлгә чакырылдылар. Тинтерәтеп бетерделәр халыкны: Ибраһимов белән, халыкның ата дошманы белән нинди мөнәсәбәттә идегез, дип. Мин дә барырга җыенып йөри идем. Ярый бармаганмын әле. Ибраһимов янына хәл белергә генә кереп чыкканнарны да изделәр, каты изделәр... ТАШ КИТАП Әхсән Баянның "Таш китап" исемле әсәре "Казан утлары"нда басылып чыккач кына газета-журнал нәшриятының лифты ватыла. Лифтны төзәтү һәм тикшерү өчен бетоннан эшләнгән калын-калын кирпечләр китереп, мәйданчыкка өеп куйганнар. Шул кирпечләргә ымлап, Марсель Галиев: — Әнә Әхсән Баянның "Таш китабы"н бастырып күпләп тарата да башлаганнар инде! — дигән. ТАТАР Маҗарстанга барырга тиешле кешеләрнең башлыгы итеп Гөргөрине билгелиләр. Бөтен акча-кәгазьләр Гөргөри кесәсендә булып, бөтен кеше аңа гына карап тора икән. Советлар Союзы буйлап поезд Маҗарстанга чаба. Бер тукталышта Гөргөри ыстанса чәчтарашына кереп төзәтенеп чыгарга уйлый. Чибәрләнеп чәчтараштан чыкканда, поезд инде күздән югалган була. Поезддагы совет делегациясе каушап кала: башлык юк. Башлык кесәсендә бөтен акча, кәгазьләр. — Татар бит ул! Акчаларны алып качкан! — ди кемдер. — Бәлки, ул акылга таман кешедер! — ди икенчесе. Ул арада Гөргөри таксига чаба: — Ыслушай, күпме сорыйсың, бирәм, түлке поездны куып җит! — ди Гөргөри. Таксичы риза булмый. Гөргөри очкычлар мәйданына чаба. Андый рейс юк икән. Әмма аерым вертолет яллап, Гөргөри, дүрт-биш сәгать алдан поезд туктыйсы ыстансага килеп, чәчәкләр алып, юлдашларын каршылап тора. Шуннан соң аны сүккән әлеге адәм: — Әйттем бит мин сезгә, татар бит ул, дидем. Татар әллә нинди кыен хәлләрдән дә коры чыга ул, дидем! — дип кычкыра. ТАТАРЛАР 1969 елда язучыларның Малеевкадагы иҗат-ял йортында Сәет Шәкүров, Җәвад Тәрҗеман, Мөхәммәт Гайнуллин һәм Заһидә ханым Тинчурина бергә туры килә. Берничә көн яшәгәч, Заһидә ханым татар язучыларын җыеп әйтә: — Әйдәгез, җәмәгать, татарларның кунакчыл халык икәнен тагын бер исбат итик. Чыңгыз Айтматов белән Мостай Кәримне кунакка чакырыйк! — ди. Заһидә ханым үз акчасына бүлмәсендә бик мул, матур табын әзерли, ирләр кунакларны алып килә. Заһидә ханым кунакларны бик матур сыйлый һәм, сүз иярә сүз чыккач, шәраб алды сүзе буларак әйтә: — Без — татарлар — һәм кыргыз, һәм башкорт халкын бик якын күрәбез! Мин шушы ике горур халык өчен күтәрәм! Шулчак Чыңгыз Айтматов өстәп куя: — Заһидә ханым, без Мостай белән икебез дә татар бит! — ди. — Мин татар халкы өчен күтәрәм! ТУКАЙГА КИЛГӘН АКЧА Тукай үлгәннән соң җитмеш еллап узгач, Мәскәү нәшриятының берсеннән Татарстан Язучылары союзына Габдулла Тукаев исеменә унике сум утыз тиен акча килеп төшә. Бу акчаны кая куярга белмичә, акча кәгазе байтак гомер өстәлдә ята. Мөдәррис Әгъләмовның акчага тилмереп йөргән чагы була. Акча кәгазен алып, ул почтага китә. Тукай исеменнән кәгазьне тутырып, почта кызына суза. Почта кызы марҗа булып чыга. — А вы разве Тукай? — дип сорый. — Сез шикләнәсез мәллә? — ди Мөдәррис. — Белүемчә, Тукай әллә кайчан үлгән бит инде! — ди кыз. — Дөрес, бик күпләр шулай уйлый. Ләкин мин исән! — ди Мөдәррис. — Сез ничек теге дөньядан әйләнеп кайттыгыз соң? — Без Шаляпин белән шәраб эчеп утыра идек, акча җитмәде дә, кайтып килергә булдым әле! — ди Мөдәррис. — Сезнең бөтенегезнең уенда шәраб кына! — дип, кыз Тукай акчасын Мөдәррискә биреп җибәрә. ТОРМЫЙ ХАКЫННАН 1970 ел. Ленинның йөз еллыгына Татарстан китап нәшрияты Сибгат Хәкимнең "Күңелем Ленин белән сөйләшә" дигән шигырен ике телдә бүлек-китап итеп чыгара. Шигъри юллар аз булса да, авторга шактый акча түлиләр. Шул турыда Сибгат Хәким Хәсән Туфанга сөйләгән. — Менә юлына сигезәр сумнан түләделәр әле, — дигән. Туфан шул көнне үк бер робагый язып куя: Әллә кемнәр белән сөйләшә ул, Ә хөкүмәт тормый хакыннан; Яхшат кебек чыгып килә Хәким Обком артыннан. "УТЛАР ЯНА УЧАКТА" Шул исемдәге әсәрен бастыргач, Гариф Ахунов берничә язучыны Әлмәт якларына кунакка чакыра. Ул вакытта нефть чыга торган тарафларда бик күп газ факеллары яна иде. Автобус белән шул факеллар арасында йөргәндә, язучылар күпме байлыкның янып күккә очуы турында уфтанып баралар икән. Сүзне шаяртуга бормак булып, Ахунов Туфан Миңнуллинга дәшә: — Туфан, сине талантлы дип әйтәләр, менә шушы янган утларга карап, тиз генә шигырь чыгара аласыңмы? Туфан шундук болай җавап кайтарган: "Утлар яна учакта" дип язды Ахун, Без кабызган утлар түгел, сүнсен нахун! ТОРГЫНЛЫК ДӘВАМ итә Яшь, өметле язучы Заһид Мәхмүди радиога эшкә урнашкан. Яхшы гына эшләгән җиреннән кубып китеп бара бу. — Бик әйбәт эшли идең бит, нигә киттең радиудан? — дигәнгә каршы Заһид әйткән: — Дикторга түр өстәлне бирделәр, миңа — редакторга — ишек каты калды. Кем соң анда кадерлерәк? Диктормы, әллә язучымы? дигән идем, Әхмәт Рәшит мине сүгеп маташа. Анысына да әйттем, кайчаннан бирле клуб мөдирләре миңа, Заһид Мәхмүдигә баш булды соң әле? дидем. Киттем. Шуннан соң Заһидны "Социалистик Татарстан"га чакырып алалар. Редколлегия утырышында бу мәсьәләне карыйлар, ягъни Заһид газетага эшкә алына. Редакторлар таралгач, баш мөхәррир болай дигән: — Заһид, "Социалистик Татарстан" бик җитди газета ул, синең кәләпүш киеп йөрүең килешмәс! — Килешмәсә, минем дә монда эшләвем дә килешмәс! — дип, Мәхмүди гаризасын алып ерткалап ташлый да чыгып китә. ТЕГЕ ЮЛЫ ДА АЛДАДЫҢ Нәшрият редакторы Шәүкәт Галиев янына Нәби Дәүли килеп керә дә зарлана башлый: — Картайдым, Шәүкәт, авырулар да арта бара. Озакламый үлеп тә китүем ихтимал. Яхшы гына, калын гына китап чыгарырга иде бит! — ди. — Калын китап чыгарып булмас! — ди Шәүкәт. — Нигә? — ди Дәүли. — Сың, узганында да, тиздән үләрмен инде, бер томлыгымны чыгарыгыз, дидең. Томың чыкты! Ә син вәгъдәңдә тормадың! — дигән Шәүкәт Галиев. ТӘКЪДИМ "Казан утлары" журналының баш мөхәррире итеп сайларга тәкъдим ителгәч, Гариф Ахуновның Равил Фәйзуллинны яклап әйткән сүзе: — Равил Фәйзуллин, иптәшләр, бик принсипиәл кеше. Шәп шагыйрь, олы шагыйрь. Без аның белән гел бергә эшләдек теге елларда. Мин ваклана башласам, Равил Габдрахманыбич гел мине төзәтә килә: Гариф абый, син зур шәхес, син зур диңгездә, океаннарда йөзә торган кораб, диде. Син Әмирхан Еникиләргә таба увиринны йөзә торган кеше, вакланма, дип, яшь булса да миңа акыл бирә торган иде. (Идарә әгъзалары арасында көлемсерәц җанланышы булып ала.) ЪТттганмасагыз, Шәйдәдән сорагыз. Без хатыным Шәйдә белән кичтән урынга яткач гел шул турыда сөйләшеп ятабыз! Равил баш мөхәррир булырга лаек! ТАРАКАННЫҢ ҮЛЕМЕ Татар ашлары йортына кереп, Илдар Юзеев бик шәпләп кенә ашап утыра икән. Токмачтан кара таракан килеп чыга. Илдар, официантны чакырып китереп, тараканны күрсәтә, ашны алмаштыруларын таләп итә. Кеше-кара күргәләгәнче официант ашны алып китәр дә яңасын алып килер дип, Илдар бик каты ялгыша. Гафу үтенәсе урында, официант хатын кычкырына, җикеренә, аклана башлый, хәтта Илдарның үзен гаепләргә тырыша. — Мин салмадым ул тараканны, алып атыгыз да ашагыз. Сезнең көйсезләнгәнне тыңлап торырга мин сезгә хезмәтче түгел! — дип буза куптара. Илдар чыгып китәргә мәҗбүр була. Шулай ач килеш чыгып барганда, шагыйрь үзалдына әйтеп куя: — Ашыңда кара таракан булса да, официант алдында төкермә! ТАК ЧӘЧӘК Концерт вакытында сәхнәгә бер сәрхуш, менеп, Илһам Шакировка бер данә роза чәчәге сузып сүз башлый: — Мин Казанда кухнә җиһазлары кооперативы директоры булып эшлим. Илһам, без сине сөябез, ә менә узган концертта мин Рафаэль Ильясовка кухнә наборы бүләк иткән идем! — дип сәхнәдән төшеп китә. Илһам бер чәчәк тотып сәхнәдә кала һәм, көлемсерәп, залга дәшә: — Миңа да кухнә җиһазы бүләк итә икән бу директор дип торсам, так чәчәк тоттырып төшеп китте бу исерек кооператор! Зал дәррәү көлә. — Шушы так чәчәкне тотып җырларга туры килә инде! — дип, Илһам җыр башлый. ТҮГӘРӘК Нәкый Исәнбәт Роза Хафизованы Язучылар берлегенә тәкъдим итеп тәкъдимнамә язган. Саимә ханым Ибраһимова бу турыда Нәкый агага шылтыратып болай дигән: — Нәкый ага, ничек итеп сез Розаны Союзга тәкъдим иттегез? Мин сездән моны көтмәгән идем! Нәкый ага Саимәнең бу сүзләрен Роза Хафизовага җиткерә. Роза Саимә өстеннән обкомга яза. Түгәрәкнең очы обкомда йомыла. ТЕЛ КОТКАРА — Бәшировның нәрсәсе бар инде аның? "Намус"ымы? — ди Празат Исәнбәт атасына. — Алай димә син, улым, — ди Нәкый ага. — Бәшировның теле тәмле аның. КИҢӘШ Син шундый шәхес булып яшәргә тиеш, син үлгәннән соң горурланыр өчен оныкларың синең онытылган исемеңне өскә чыгарырга, синең исемеңә ябышып, батып үлүдән котылырга тиеш. Аның өчен син дә халкыңның исемен горур йөртергә тиеш. ҮСЕЛЕНДЕ Башкортстанда туып үскән татар драматургы Шамил Шаһгали Уфа театрында үзенең "Курай моңы" исемле яңа драмасын укыган. Крупская шәхесе катнашкан бу пьесаны артистлар ирен кырыйларына ироник елмаю чыгарып тыңлап бетергәннәр дә әйткәннәр: — Ай-Һай, Шамил, син драматург буларак соңгы елларда бик нык үскәнсең икән! Бу пьесаң шуңа дәлил! Шамил бер дә исе китмичә генә: — Үселенде инде, җегетләр, үселенде! — дигән. Ләкин бу пьеса театрда куелмаган. Шуннан соң автор аны татар театрына алып килә һәм, ни гаҗәп, пьесаны Празат Исәнбәт сәхнәгә куя. Уртакул әсәрдән уртакул спектакль әвәләп халыкка чыгаралар. Әлбәттә, спектакль классика булудан бик еракта кала. ҮЗЕБЕЗДӘ ДӘ БАР УЛ Опера җырчысы Рафаэль Сәхәбиев, эшләпәсен кулына тотып, әвәләп, берничә язучы белән урыс җырчысы Шаляпин турында сөйләшеп тора икән. Шулчак Роберт Миңнуллин эшләпә тоткан Сәхәбиевкә ымлап әйтеп куя: — Үзебездә дә бар ла ул андый җырчы: менә татарның Эшләпине! — ди. ҮКЧӘ Университет тәмамлагач, Рәдиф Гаташны Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылына әдәбият укытырга җибәрәләр. Рәдифнең әдәбият дәресләре бик кызык уза торган була. Ул татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйли, балалар аны йотлыгып тыңлый. Шул балалар арасында зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле Зөлфәт исемле бер үсмер дә була. — Син үскәч кем буласың? — дигәч ул: — Мин шагыйрь булам, абый! — ди. һәм була да. Аның шигырьләрен Нури ага Арсланов "Казан утлары"нда бастырып чыгара. Татар дөньясының күгендә яңа шигъри йолдыз — Зөлфәт пәйда була. Рәдиф-остаз белән Зөлфәт-шәкерт икесе дә Казанга күчеп киләләр. Шулай алар Матбугат йорты коридоры буйлап берсе артыннан берсе барганда, Зөлфәт Рәдифнең үкчәсенә баса. Читтән күзәтүчеләр: — Кара, Рәдиф шәкертең үкчәңә басты бит! — дип шаярталар. УТ ТӨРТҮЧЕ Әхәт Гаффар болай тыныч холыклы булса да, эчеп алса бәйләнчеккә әйләнә икән дип сөйлиләр. Гөргөри белән икесе табын янында очрашалар болар. Матур гына пирәшлиләр. һәйбәт кенә сөйләшәләр. Шулай утыра торгач, бәхәскә күчә болар, бәхәс гаугага кадәр барып җитә һәм Әхәт көтмәгәндә генә кинәт ачыла торган пычагын, чыгарып, Гөргөринең корсагына тери. — Шаярма, Әхәт! Тимер сузыла ул! — ди Гөргөри. Ярый, бусы хәвефсез генә уза. Тора-бара Гаффар тагын Гөргөригә бәйләнә башлый: — Синең сакалың ямьсез, кырып ташла! — ди ул. — Син кеше сакалына бәйләнмә, — ди Гөргөри. — Үзеңнең морж мыегыңны бел! Шуннан соң Гаффар, кесәсеннән газ чакмасы чыгарып, гөлт итеп ут кабыза да Гөргөринең сакалына ут төртә. Сакалга ут каба, ләкин Гөргөри өлгер булып чыга, юрган белән каплап, су белән чылатып, утны сүндерә. Гөргөри, бәладән башаяк дип, сакалын шундук кырып ташлый. — Сакалыңны кыруын кырдың! Әмма менә бу пычактан син котыла алмассың, — ди Гаффар. Шуннан соң Гөргөри Әхәт белән бер табын янына утырмас була. УҢАЙСЫЗ БУЛСА Язучылар берлегенең йомышлар бүлеге мөдире Маһирә ханым, Илдар Юзеев бүлмәсенә кереп: — И-и, Илдар абый янына чалбар киеп керүе дә уңайсыз инде, — дигән икән. Илдар Юзеев: — Ә син, Маһирә, чалбарыңны салып кер! — дигән. УРМАНДА ЙӨРИ ТОРГАН ПАРОХОД Татар дәүләт театры Уфага гастрольгә теплоход белән барырга була. Бер теплоходны тулаем яллап, ашарга-эчәргә алып, артистлар юлга чыга. Барысы да рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып гастрольгә китәләр. Теплоход хезмәткәрләре дә артистлар белән танышып, дуслашып, бергә күңел ачып баралар икән. Исемсез яшь артистлар матрослар белән табындаш булганнар. Урталар урта командирлар белән бергә, ди. Теплоход капитаны Шаһсәнәм ханым Әсфәндиярова белән дуслашып ала. Ашау-эчү арасында гына капитан, Шаһсәнәм каютасыннан чыгып, боерыклар биреп керә икән дә мәҗлесне дәвам иттерә икән. Икенче көнне капитан Шаһсәнәм каютасыннан чыкмыйча гына, башын тәрәзәдән тыгып кына: — Право руля, лево руля! Уңгарак, сулгарак! — дип боера, ди. Өченче көнне капитанның тавышы ишетелмәс була, үзе күренмәс була. Аның урынына Шаһсәнәм каютасыннан Шаһсәнәм тавышы гына ишетелә торган булып китә: — Правее, капитан, левее, капитан! Так держать, капитан! Полный вперед! Шулай матур гына баралар болар. Дүртенче көнне махмырлаган артистлар палубага чыкса, шакката, теплоход карурман уртасында утыра. Тирә-якта каеннар, наратлар, кошлар сайрый ботакларда. Асылда теплоход, юл адашып, яртылаш су баскан урман эченә кереп, сайга утырган икән. — Бәрәч! — ди Фуад Халит. — Ни гомер яшәп парахутның урман эчендә йөргәнен күргәнем булмаган ие, насыйп иткән икән! Теплоходны бернинди буксир да тартып алалмый. Казаннан махсус буш теплоход җибәрәләр. Шуңарчы артистлар бәйрәмне дәвам итәләр. Бу теплоход тәмам эштән чыккан була. УТТАН КАЧКАНДАЙ Берничә язучы Илдар Юзеев бүлмәсендә сөйләшеп утыралар икән. Сүз Күчмә театр турында булып, театрның директоры төрмәдә, баш режиссерның да, чираттагы режиссерның да булмавы хакында бара икән. Шулчак Диас Вәлиев әйтә: — Театрдагы ул тәртипсезлекләр обком аркасында гына! Обком җиткерде театрны шул хәлгә! — ди. Диас сүзен дә әйтеп бетерә алмый, ишек катындарак утыручы Марсель Галиев белән түрдә утыручы Аяз Гыйләҗев бер мизгелдә юкка чыга. Аларның чалбар балаклары гына ишек ярыгында күренеп кала. ЮКӘДӘ ИКӘН ЧИКЛӘВЕК "Социалистик Татарстан"да әдәбият белгече Рафаэль Мостафин "Файдалы киңәшләр" фельетонында Хәниф Хәйруллинның 1985 елда чыккан шигъри китабын бик каты тәнкыйтьли. Автор Хәниф Хәйруллинны сәләтсез шагыйрь дип атый. Газета чыккан көнне үк Хәниф Хәйруллин обкомга шылтырата: — Минем андый китап чыгарганым юк! Гомумән, мин шигырь язмыйм! — ди. Обком газетага шылтырата. Трубканы әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Миргалим Харис ала: — Сез нәрсә анда булмаган нәрсәләр бастырып ятасыз! — дип кычкыра обком вәкиле Миргалимгә. — Хәнифнең андый китабы юк икән бит. Кем мәкаләсе ул? — Рафаэль Мостафинныкы! — ди Миргалим. — Рафаэль абый белмичә язмас, бу тәрҗемәче Габделхәй Сабитов хатасыдыр. Миргалим Харис Габделхәйне редакциягә чакыртып утлы табага бастыра: — Хурлык! Хәниф Хәйруллин шигырь язмый икән бит! Обком әйтте! Нигә хата җибәрдең? Тәрҗемә белән кулъязманың төп нөсхәсен чагыштырып карыйлар, Рафаэль Мостафин кулы белән язылган "Хәниф Хәйруллин" диелгән. Шуннан соң Габделхәйне иреккә чыгарып җибәрәләр. Аның каршысына Рафаэль Мостафин очрый. Габделхәй аңа ташлана: — Хурлык! Нигә син миңа ялган нәрсәләр тәрҗемә иттерәсең? Ил каршында җирән сакалыма кызыллык китерәсең. Хәниф Хәйруллин шигырь язмый икән бит ул! — Ничек язмасын! — ди Рафаэль Мостафин. — Яза! һәм начар шигырьләр яза. Рафаэль букчасыннан китап тартып чыгара да күрсәтә: — Менә ! — ди. Укып баксалар, китап тышына "Хәниф Хөснуллин. Дөньяның матур җире" дип язылган була. — Пе-ефф! — ди Миргалим Харис. — Бу бит Хәниф Хәйруллинныкы түгел, Хәниф Хөснуллинныкы! — Шайтан икән! — ди Рафаэль. — Хөснуллин дигән кеше дә шигырь язамыни сың? Олы яшьтәге язучы Габделхәй Сабитов та, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Миргалим Харис та, әдәбият белгече Рафаэль Мостафин да берьюлы: — Яза икән шул! — дип куялар. КЕМ КАРАК? Бер шешә кызылга акчасы җитмәгәч, Вахит Монасыйпов язучылардан егерме тиен акча сорап йөри икән. — Байыйсың килсә, син пьесалар яз! Бөл ай егерме тиенләп соранмассың! — дигәннәр моңа. — Минем пьесалар бөтен театрларда да бара! — дигән Вахит. — Ничек? Кайда? Нинди? — дип гаҗәпләнгәннәр язучылар. — Әнә, — дигән Вахит. — "Беренче мәхәббәт", "Күк капусы ачылса". — Алар бит Хәй Вахитныкы! — дигәннәр. — Вахитныкы шул, без Габделхәй Сабитов белән бергәләп пьеса язабыз, гонорарын Хәй Вахит алып ята! — дигән Вахит Монасыйп. ЮК ШӘРАБ Шәүкәт Галиев бик күп төрле шәраб җыйган. Җыйган да шкафына тезеп куйган. — Миндә юк шәраб юк! Җаның ниндиен тели, шундые бар! — дигән Шәүкәт бер дустына. — Юктыр, — ди дус. — Мин эчмәгән шәраб дөньяда юк! — Бар! — ди Шәүкәт. — Әйдә безгә кунакка! Китәләр. Кайтып җитәләр болар. Табын янына утыргач, Шәүкәт тантаналы рәвештә шкафны ачып җибәрә: шкаф эчендә Мәдинә ханым Маликова утыра икән. — Әстәгъфирулла! — дияр иде Шәүкәт, коммунист булмаса, ләкин ул: — Бәрәч, Мәдинә! — ди. Баскычта аяк тавышлары ишетелә башлагач, Шәүкәтнең хатыны Мәдинәне шунда япкан икән. Шәраб шешәләре урынына Мәдинәне күргәч, кунак кеше: — Чыннан да, Шәүкәт! Синең шкафыңда мин эчмәгән шәраб та бар икән, — ди. ЮАННАРГА ГАШЫЙК Ябык гәүдәле режиссер һәм актер Рифкать Бикчәнтәев белән какча Наилә Гәрәева парлашып театрга йөриләр, парлашып сәхнәгә чыгалар икән. Ал арга карап, кемдер әйткән: — Ьәй, бигрәкләр дә матурлар инде! — дигән. Театр каравылчысы Якуб абзый аңа җавап итеп: — Нәрсәсе яхшы шуларның? Икесен берьюлы балта белән юнсаң, бер пәрәмәчлек ит чыкмас! — дигән. ЭЧЕ ЧЕРЕК ИДЕОЛОГИЯ Аны-моны уйлап тормаенча Гөргөрине комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Аны-моны уйлап тормыйча Гөргөри комсорг булып җигелеп эшли башлый. Керемнәр җыя, җыелышлар уздыра. Кирәгенә шелтә белдерә, лаекларга мактаулар өләшә. Гөргөри эшли башлагач, оешманың эшләре гөрли. Шулай матур гына эшләп ятканда, Гөргөриләр оешмасында гадәттән тыш хәл була, кемдер кемнедер кыйный бугай. Гөргөрине райкомга чакыртып алалар да өстәл төя-төя кычкыра башлыйлар: — Син нишләп, Радионов, яхшылап эшләмисең? Синең камсамулларың сугышып йөри, син ни карыйсың? Ә? Моның өчен синең үзеңне камсамулдан чыгарабыз, чыгарып сал камсамул билетыңны! — Билетым юк! — ди Гөргөри. — Ничек юк! — дип кычкыра райком секретаре. — Димәк, сине билетыңны югалтканың өчен генә дә камсамулдан чыгарырга кирәк! — Югалтмадым мин аны! — ди Гөргөри. — Югалмагач, кайда соң синең камсамул билетың? — Миндә камсамул билетының булганы да юк! — ди Гөргөри. — Чөнки мин камсамул члены түгел! — Нәрсә дидең? — ди секретарь. — Мин камсамул түгел! — ди Гөргөри. Бу хәбәр барысын да аяктан ега, секретарь боерыгы белән бөтен кәгазьләрне күтәреп карыйлар, юк, чыннан да Гөргөринең бер генә документын да табалмыйлар. Ниһаять, калай әтәчнең кикриге шиңә. Ул кычкырудан туктый. Ул куркынып як-ягына каранып ала. Бу эш югарыга ишетелсә, ул урыныннан очачак, шуннан соң секретарь ипләп кенә: — Карале, Гриша, ничек соң син комсорг булдың, ә? — Миннән сорап тормадылар бит, кушкач эшләдем инде, — ди Гөргөри. Комсомол оешмалары яхшы эшләсен дисәң, комсорглар итеп комсомол булмаган кешеләрне куярга кирәк икән. Ләкин бу шаяруны кабул итәрлек кешеләр булмый райкомолда. Гөргөридән гариза яздырып, тиз генә ун минут эчендә аны комсомолга кабул итеп кайтарып җибәрәләр. Соңра Гөргөри партиягә дә керә, партиягә кергәч, аңа Тукай бүләге дә биреп куялар. ЭТ ИТЕ Ташкентка гастрольгә баргач, татар артистларын атаклы бер колхозга алып баралар. Бу колхозда эшчеләрнең күбесе корея халкы булып, рәисләре дә шул нәселдән икән. Бик мул итеп корея халык ашларын табынга тезеп куйгач, иң беренче кайнар ит китерәләр. Кунаклар ашый башлый, бары тик артист Дэллюс Ильясов кына иткә үрелми. Колхоз рәисе кореялы Дэллюска: — Нигә сез ашамыйсыз? — ди. — Эт ите түгелме сың ул? — дип сорый Дэллюс. Хуҗа башта аптырап кала, аннан соң кырыс кына әйтеп куя: — Сез үзегезне кем дип белдегез сың әле? Без эт итен иң зур, иң олы вә хөрмәтле кунакларга гына куябыз! — ди. ЭЧТӘН ЗУР Язучы Хәйдәр телевидение журналисты Рөстәм Камалов белән Язучылар йортына килә. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Зиннур Мансуровның Хәйдәр бүрегенә күзе төшә. — Бүрегең бик зур, ничәнче размер бу? — ди. — Алтмышынчы, — ди Хәйдәр. — Болай таман гына ул үзе... — Башың бәләкәй күренә бит... — Тышкы яктан гына бәләкәй, эчтән зур ул, бик зур! — дип, мәсьәләгә ачыклык кертә Рөстәм Камалов. ЫСУЛ Шагыйрь Рәдиф Гаташ трамвайда булсын, театрда булсын, чибәр кыз күрсә, болай дип сүз ката икән: — Туташ, сез французча беләсезме? — Юк, абый, белмибез, — дисәләр, Рәдиф: — Кызганыч, ату рәхәтләнеп бер сөйләшкән булыр идек! — ди. Бервакыт шулай әйткәч, таныш түгел гүзәл французча сөйләшә башлый, Рәдиф каушап кала һәм: — Кызганыч, мин французча сөйләшә белсәм, рәхәтләнеп бер сөйләшкән булыр идек! — дип, Рәдиф кыз яныннан нәүмиз булып китеп бара. ЫШТАНЛЫ ГӨЛСЕМ Гөлсем ханым Исәнгулова танышларына кунакка барганда хуҗа балаларына нинди дә булса бүләк, күчтәнәч алып бара торган була. Равил Шәрәфиевкә килгәч, күчтәнәч алырга җае булмаганлыктан, ул ике сабыйга берәр сум тимер акча тоттыра. Гөлсем ханым киткәч, сабыйлар, әтиләре янына килеп, акчаларын күрсәтеп сөенешәләр. — Кем бирде ул акчаларны? — дип сорый Равил. — Гөлсем апа ! — ди балалар . — Ьәй, Гөлсем шулай ыштансыз инде ул! — ди Равил хатынына. — Ю-ук, әти, — ди малай. — Гөлсем апа ыштансыз түгел ие ул, аның ыштаны бар ие! Диванда утырганда күрдем. ШАЯРТУ Зур гына язучыларның зур гына төркеме Актанышка барып чыга. Алар белән бер вакытта Актанышка Министрлар советы председателенең урынбасары Мартынов та килә. Актанышның бөтен җитәкчеләре — райком, райкомол, райбашкарма кешеләре — Мартынов янында бөтерелә. Ятим язучылар игътибарсыз кала. Ләкин иртәгә Мартынов китәсе дигән көнне язучыларны да кичке ашка Мартынов янына чакыралар. Ашау-эчү мул була. Язучы Хәсән Сарьян артыграк җиффәрә дә үз бүлмәсенә кайтып йокларга ята. Иртән язучылар уяна башлый. Хәсән Сарьян һаман торалмый икән. Шуннан Илдар Юзеев белән Габдрахман Минский, Сарьян колагына төшәрдәй итеп, шаяру әңгәмәсе башлыйлар. — Шулай диге-ен... Бик матур булмады шул... Сарьянны, минәйтәм, ямьсезрәк кыланды, — дип башлый Илдар. — Безгә дә эләгә инде болай булгач. Бөтен язучыларны хәзер эт итәчәкләр. — Шулай булыр инде ул, — ди Габдрахман ага. — Мин әле Сарьянның үзен кызганам. Үсеп кенә килгәндә, башы бетте бичараның. Сарьян урыныннан тора, бик каушаган, бичара кыяфәттә, Илдар белән Габдрахман абыйга карап: — Нәрсә булды, әллә мин бер-бер хәл эшләдемме? — дип сорый. — Мартыновка ни әйткәнеңне дә хәтерләмисеңмени? — ди Илдар. — Нәрсә булды соң? — ди куркуга калган Сарьян. — Син бит Мартыновка "син— пешка, ә мин — Хәсән Сарьян" дидең. — Чынлапмы? — ди Сарьян. — Фактны юк дип әйтеп булмый бит инде, җегетләр, — ди Габдрахман абый. — Әгәр дә шул Сарьяныгыз миннән килеп гафу үтенмәсә, кайту белән Табиевка әйтәм, дигән Мартынов, — диләр котыртучылар. Хәсән Сарьян нишләргә белмичә тиз-тиз генә киенә башлый: — Кайсы номерда икән ул, белмисезме? — дип сөйләнә үзе. Чыгып киттем дигәндә генә шаяртучылар көлә башлыйлар, шунда гына Хәсән хәлне аңлап ала. ШАЯРУМЫ, ӘЛЛӘ ЧЫНМЫ? Чехословакиядән Казанга кунаклар килеп төшә. Татар сәнгатьчеләре белән очрашу мәҗлесендә кунаклардан берәү: — Без Җәлилне, Тукайны, Җиһановны беләбез! — дип матур гына сөйләгәннән соң, композитор Бату Мөлекев тә сүз ала: — Без дә сезне бик яхшы беләбез. Сездә бик яхшы бер язучы бар: Швейк! — дип сөйләп китә. ШӘКҮР КАРАК Камал театрының администраторы Сәет Шәкүров Апае төбәгенең Урта Балтай авылы Крупская исемендәге колхоз рәисе Гашыйк Хәмидуллинны эзләп табып, өч йөз сумга килешү төзергә кирәклеген аңлата башлый. Рәиснең спектакльне сатып аласы килми. Йомыш тапкан булып, ул идарәдән чыга да, мотоциклына утырып, авылдан ук чыгып кача. Сәет Шәкүров үз шоферы Саттарга әйтә: — Әйдә! Аттыр әле теге малай артыннан! — дип кычкыра. Саттар аттыра. Ләкин матайны күздән югалталар болар. Ары баралар, бире киләләр, басуларны йөреп чыгалар, югалган рәисне табалмыйлар. Шулай өмет өзеп кайтып килгәндә күрәләр, салам эскерте янында нидер ялтырый. — Әһә, — ди Сәет. — Бу матай калае шулай ялтырап күренәдер. — Саттар, аттыр эскерт янына басу өстеннән. Саттар аттыра. Эскерт янына килсәләр, саламга күмелеп бетә язган матай тора. Янәшәдә генә колхоз рәисе Гашыйк йоклап ята. Сәет шыпырт кына матайны читкәрәк алып китә дә, кабызып, авылга таба оча, аның артыннан Саттар аттыра. Бер-ике сәгать чамасы алар идарәдә утырып торалар, икенче сәгатькә киткәч, Гашыйк Хәмидуллин кайтып төшә. Җәяүләп. — Шәкүр карак! — дип кычкыра рәис. — Син урладыңмы минем матайны? — Мин! — ди Сәет Шәкүров. — Кул куй өч йөз сумга! — Тотарсың! — ди Гашыйк. — Өч йөз иллегә кул куймасаң, райкомга китәм, эш вакытында матаен урлаганда да уянмас дәрәҗәдә исереп, эскерткә качып йоклап ята иде дип, партиядән чыгарттырам, эшеңнән очыртам! Гашыйк Хәмидуллин дүрт йөз сумга кул куя. ШАГЫЙРЬГӘ ИЯРГӘН АРТИСТ Бер мәҗлестә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка Хәлим Җәләй Равил Фәйзуллинның шигырьләрен яттан укып, мактап утыра икән. Шигырь уку бик озакка сузылгач, Рәшит Җәләйгә болай дигән: — Син, Хәлим, Равилгә сукырларча иярәсең икән! ШАГЫЙРЬ САТАМ, КЕМГӘ КИРӘК? Акмулланың олуг бәйрәмен уздырырга Уфадан, АлмаАтадан, Казаннан һәм башка җирләрдән кунаклар чакырыла. Шулар арасында казакъ Шерхан, татар Туфан, уфалы Гайсә Хөсәен дә була. Шерхан (сәхнәдән сөйли). Мин Акмулланың бер шигырен укыйм. Бу шигырь казакъ телендә язылган. Акмулланың татарча язылган шигырьләре дә күп. Ләкин башкортча Акмулла бер генә шигырь дә язмаган. Гайсә Хөсәен (Туфанга). Акмулла татар да булсын ди, казакъ та булсын ди. Сез бит бай, сезнең шагыйрьләрегез күп. Бер Акмулланы безгә биргәннән генә сез фәкыйрьләнмәссез, бирегез инде Акмулланы гына, ә? Туфан. Гайсә! Мин шагыйрьләр белән түгел, чүпрәк белән дә сату итмим. ШӘРАБ АЛДЫ СҮЗЕ Рөстәм Мингалимгә кунакка баргач, Илдар Юзеев шәраб алды сүзе әйтергә тиеш булган. Чәркәсен тотып, ул аягүрә баскан да: — Дустым, өстеңдәге киемең өстеңдә тузсын! Үз хатының үзеңнең астыңда тузсын! — дигән. ШУЛАЙ ШУЛ Хәсән Сарьян Гариф Ахуновка: — Син, Гариф, Союз башыннан кайчан төшәсең инде? — Син мине кунакка чакырып сыйлагач! Шәүкәт Галиев икесенә дә: — Алайса, бик озак көтәргә туры килә икән әле! Гарифны тизрәк төшерәсең килә икән, Хәсән, тизрәк аны кунакка чакыр! ЧУМАНГА ДА РИЗА БУЛЫРСЫҢ Беркөнне Мөхәммәт Мәһдиев дуслары Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Фәрваз Миңнуллинга әйтә: — Җегетләр, мин сезне бик яхшы җиргә кунакка алып барам! — ди. — Минем кулда укып чыккан бер шәкертем бер калхузның рәисе булып эшли. Арчаның "Чулпан" калхузында. Наил Сабиров аның исеме. Кәттә җегет. Дүрт көн кунак булырбыз. Безне "Волга" килеп алыр. Фәрваз бүлмәсендә очрашырбыз. Йөземә кызыллык китермәгез, мин ул якта бик билгеле кеше. Ул да төгәл җегет. Вакытында булыгыз! Билгеләнгән көн, сәгать килеп җитә. Дүрт язучы Фәрваз бүлмәсендә "Волга" көтеп утыра. Бер сәгать уза — машина юк, ике сәгать уза — машина юк. Җегетләр борчыла башлый. Мәһдиев әрле-бирле йөренә. — Бу Наил бик төгәл кеше иде. Ье, юлда бер-бер хәл булмагандыр бит, Алла сакласын. Ниһаять, дүрт сәгать узгач, бүлмәгә бер йолкыш кына адәм килеп керә дә: — Кем монда Фәрваз Миңнуллин? — дип сорый. — Мин "Чулпан"нан. — Мин — Мөхәммәт Мәһдиев! — ди Мөхәммәт. — Юк! Миңа Фәрваз Миңнуллинны табарга куштылар! — ди шофер. — Мин ул Фәрваз! — ди Фәрваз Миңнуллин. — Әйдәгез, иптәш Миңнуллин! — дип, шофер боларны урамга чакыра. Шофер боларны менә таралам, менә таралам дип торган пычрак, иске машинасы янына алып килә. Алгы утыргычка Мәһдиев утырмакчы булып ишекне ача, шофер: — Юк, юк! Анда иптәш Миңнуллин утырырга тиеш. Наил Сабирыч шулай кушты! — дип, Мәһдиевне беренче ишектән куа. Алга Фәрваз, артка башкалар утырып кузгалалар. Юл авыр була. Кунакларны механизаторлар ашханәсендә тәмсез генә ашаталар. Ямьсез генә бер йортка кунарга урнаштыралар. Шуннан Мәһдиев әйтә: — Җегетләр, минем иртәгә университетта лекция укыйсым бар, иртүк мине илтеп куегыз! — ди авыл советы рәисенә. — Ярар! — ди җитәкче. — Иртән машина булыр. Төн шулай уза. Иртүк Мәһдиев юлга әзерләнә, шофер да килеп керә: — Иптәш Мәһдиев, машина әзер! — ди. Баскыч төбендәге сөт ташучы машинаны күргәч, Мәһдиев егылып китә яза. Нишләмәк кирәк, Мөхәммәт Мәһдиев, сөт ташучы машина кабинасына утырып, Казанга лекция укырга кайтып китә. ЧЕМОДАН КАРАГЫ Мөхәммәт Мәһдиев трамвайда эшкә бара икән. Бер исерек татар урыс телен вата-сындыра хатыны куып чыгарганын, бер чемодан әйбер генә алып чыгып киткәнлеге һәм ул чемоданны югалтканлыгы турында сүгенә-сүгенә сөйләнеп бара икән. Бу татарның сүгенүе, ямьсезләнүе озакка киткәч, Мәһдиев татарчалап моңа әйтә: — Чүбек чәйнәвеңне туктат инде, агай! — ди. Шулчак теге исерек урысчалатып бөтен трамвайга кычкыра башлый: — Ана, менә минем чемоданны урлаган кабахәт кеше шушы, ысбалыч, китер чемоданны. Син минем хатын белән йоклап йөрисең, шуның өстенә минем чемоданымны урладың! Мөхәммәт Мәһдиев ишекләр ачылу белән трамвайдан җиргә сикерә. Теге исерек трамвайда китеп бара. Мәһдиев университетка җәяү барырга мәҗбүр була, баигка. трамвай килмәве аркасында, ул егерме минут соңга кала. ЧАЯН Ташкентка гастрольгә баргач, артистларны бер үзбәк кунакка алдыра. Ашап-эчеп утырганда артист Ибраһим Гафур: — Их, җегетләр, чаян күрәсем килә, күрсәтегез әле миңа чаянны! — ди. Хуҗа: — Чаян безнең өйдә юк! — ди. — Чаянны күрер өчен кышлакка барырга кирәк. Бераз утыргач, Ибраһим тагын кабатлый: — Җегетләр, чаян күрәсем килә! Күрсәтегез миңа чаянны! — ди. Шулай берничә тапкыр кабатлаганнан соң, мәҗлеснең ямен җибәрә башлагач, Габдулла Шамуков түзми: — Кил, Ибраһим, мин сиңа чаянны күрсәтәм! — ди. Ибраһим Габдулла Шамуков янына килә, тегесе аны ишек катындагы көзге каршысына алып килә дә әйтә: — Чаян күрәсең килсә, әнә көзгегә кара! Менә чаян шундый була ул! — ди. Ибраһим Гафур какча гәүдәле, ач яңаклы, ямьсез китек борынлы кеше иде. ҺАМАН БЕР АВЫЗ Әлмәт тирәсендәге Мактама авылының иске клубында "Кыз урлау" спектаклен уйнаганнан соң, тамашачы белән очрашу мәҗлесе була, һәвәскәрләр театрында уйнаучы бер кеше артистларга карап болай ди: — Габдулла Фәтхуллинныкы шикелле ямьсез авыз ясарга өйрәтегез әле, без грим ягына белмибез! — Аның үз авызы шундый бит! — диләр артистлар. — Бәт-тәч, андый авыз буламыни, дур-рак! — дип әйткән ди теге кеше. ХАЛЫК КӨЛҮЕ Хәй Вахит спектаклен карап кайткач, Эдуард Касыймовтан Кыям Миңлебаев сораган: — Нәрсә карадың соң син театрда? — Хәтерләмим инде, Кыям, — дигән Эдуард. — Әмма халык бик нык көлде инде, шунысын хәтерлим. ХРОНОМЕТР Юныс Сафиуллин Күчмә театрда артист булып байтак еллар эшли. Ул гаять сәер кеше буларак сәхнәгә реплика, вакыйга агышы буенча чыкмый икән, сәгатенә карап чыга икән. Беренче спектакльдә кайсы күренеш ничә минут, ничә секунд барганын билгеләп куя икән дә нәкъ шул вакытта гына сәхнәгә чыга икән. Бервакыт авылда спектакль вакытында бу бәдрәфкә кереп утыра да сәгатенә карый. — Кая Юныс? Кая ул? Хәзер аның чыгышы! — дип, артистлар сәхнә артында чабыша башлый. — Мин монда! — дип кычкыра Юныс. — Тиз бул, синең чыгышың! — дип кычкыра режиссер ярдәмчесе. Юныс, чалбарын каптырырга онытып, сәхнәгә атылып чыга. Күлмәк тыгылмаган, чалбар каптырылмаган, бу кыяфәтен күреп артистлар да, тамашачылар да көлә башлый. Спектакльдән соң артистлар: — Юныс, кайда йөрдең син, нигә чыгышыңа соңладың? — дип сорыйлар. — Мин соңламадым, — ди Юныс. — Минем хронометр буенча әле тагын ике минут ярым вакыт бар иде, сез тиз уйнадыгыз! ХӘЗРӘТЛӘР ҮГЕТЛӘРГӘ КИЛДЕ Илһам Шакиров бик еш пирәшли башлагач, Равил Фәхретдинов белән Ринат Таҗетдинов моны үгетләргә баралар. Ләкин өендә туры китерә алмыйлар, бөек җырчы өенә кайтмыйча атналар, айлар буе кайдадыр түл әйт итә. Бу ике үгетләүче Илһамны, бик озак сагалый торгач, тәки өендә туры китерәләр бит. Иртүк Илһам ишекне үзе ача. Кунакларга утырырга урын күрсәтеп, үзе юынып чыга. Җегетләр, тамак кыргалап, җитди үгет-нәсихәт сүзен башлыйлар: "Син болай яшәсәң харап буласың бит, Илһам, фәлән-фәсмәтән, үзең турында уйламасаң, хет халкың турында уйла. Син бит халыкның җаны, синсез без нишләрбез, халык нишләр, сәнгать нишләр? Эчүеңне туктат, үзеңне сакла..." Илһам, башын иеп, бер сүзсез, озак кына дусларын тыңлап утыра. Җегетләр, аның дәшмичә утыруын үкенү дип канатланып, янә вәгазь укыйлар: "Болай ярамый бит инде, бөтен милләт сиңа карап торганда..." Илһам кинәт кенә башын күтәрә дә: — Равил, Ринат, бәгырьләр! — ди. — Нәрсә, Илһам? — диләр үгетләүчеләр. — Башак чәйнәп утырмагыз әле, минем башым авырта! Әйдәгез, эчәбез! — дип, Илһам кунаклар алдына бер шешә аракы чыгарып утырта. — Син нәрсә, Илһам! — дип аягүрә басалар тегеләр. — Мине хөрмәт итеп килгәнсез икән, минем белән берәр чәркә эчмичә җибәрмим! — дип, хуҗабай кунакларны кыстый башлый. Равил белән Ринат эчәргә мәҗбүр булалар. Алар шулай күңел ачып, җырлашып, җылашып озак кына утыралар да Равил белән Ринат бик канәгать булып кайтып китәләр. Озата чыкканда, Илһам дусларына: — Тагын килегез! — дип кул болгап кала. ЯКТЫ ӨМЕТ Иҗат кичәләренең берсендә, Актерлар йортында, Туфан Миңнуллинга мондый сорау килә: — Сезнең хыялыгыз бармы? Булса, сез ни турында хыялланасыз? — Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"е кебек үлемсез әсәр яза алсам иде! — дип җавап биргән Туфан Миңнуллин. Ьәм шуннан соң Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы куела. ЯЗМЫШ ШАЯРУЫ Театр училищесын тәмамласа да, Фәлән Фәләнов артист булып эшли алмый. — Казанда өчле-тугызлы артист булып йөргәнче, авылда олы клубның мөдире булып яшәвең мең өлеш артыграк! — дип, Фәлән Фәләнов ерак бер авылга кайтып китә. Бераз вакыт узгач, театрга телеграмма килеп төшә: Фәлән Фәләнов вафат, җәсәден килеп алыгыз! Театрда киңәш-табыш итәләр дә Фәлән Фәләновны, алып кайтып, Казан зиратына җирләргә булалар. Бу эшне башкарыр өчен Төгән Төгәновны җибәрәләр. Төгән Төгәнов бу авылга барып төшсә, ни күзләре белән күрсен, клуб баскычында Фәлән Фәләнов исән-сау килеш тәмәке тартып басып тора икән. — Бәт-тәч! — ди Төгән. — Син үлмәдеңмени? — Үләргә уйлап бетергән идем инде, — ди Фәлән. — Кире уйладым. Телеграмманы ашыгыбрак сукканмын! Кичер. Әйдә, ярар, борчылма, килгәнсең икән, кунак булырсың. Мине җирләргә дип ике тартма аракы алып куйган идем. Сый башлана. Мәҗлес атна буена сузыла. Бу бәйрәмнең нәтиҗәсе бик хәвефле тәмамлана. Төгән Төгәнов егылып үлә. "Мәетне шул көнне алып кайтам, кирәк-яракларны әзерләгез" дип телеграмма суга Фәлән. Табутны каршы алырга бик күп артистлар вокзалга төшә. Ни гаҗәп, поезддан теп-тере Фәлән төшеп килә, аның артыннан Төгәннең табутын төшерәләр. ЯЛГЫЗЛЫК Язучы Әмирхан Еники, хатынсыз калгач, үзенә юаныч эзли башлый. Бер тапкыр ул киенеп-ясанып Матбугат йортына китә, Диләрә ханым Зөбәерованы очратып күрешү билгели. Диләрә ризалык бирә. Икенче көнне билгеләнгән вакытта "Азат хатын" редакциясенең ишеге ачылып китә, ишектә Еники башы күренә: — Диләрә күренмимени? — дип сорый Әмирхан Еники. — Юк, Диләрә ул авылларга чыгып китте, — диләр кызлар. — Алай икән, — дип, Еники ишекне яба. Бераздан ишек тагын ачыла, тагын Әмирхан абый күренә: — Мәдинә күренмиме? — дип сорый Еники. — Юк, Әмирхан абый, Мәдинәнең бүген иҗат көне, — ди Кояш ханым Тимбикова. — Алай икән, — ди Еники, тагын ишекне яба. Озак та узмый, ишектә янә Еники күренә: — Кояш, — дип сүз башлый ул. — Е[и бит, син кичкә таба бушыйсыңдыр бит? — И Әмирхан абый, вакыт юк бит бүген, — ди Кояш. — Иртәгә булса инде... — И-и Кояш, иртәгә аның фатиры буш булмый бит, — дип, Еники нәүмиз генә кайтып киткән дип сөйлиләр. ТАТАР - ЕГЕРМЕ МИЛЛИОН Мусин (элеккеге КПСС өлкә комитетының мәдәният булеге мөдире). Халык белән очрашканда да, үзара сөйләшкәндә дә син, Батулла, гел "татар халкының саны дөрес күрсәтелми, кимендә татар халкы егерме миллион" дип әйтәсең икән. Каян алдың син бу цифрны? Кем сиңа халыкка ялган мәгълүмат таратырга рөхсәт бирде? Рәсми мәгълүмат буенча татарлар алты миллион чамасы. Батулла. "Ун миллион Идел буе татары" дип әйтә Тукай. Идел буенда ун миллион, Урал-Себер-Кырым, Урта Азиядә тагын ун миллион чамасы булган да булган инде ул. Шулай икән, революциягә чаклы егерме миллион булган татар нигә бүген алты миллион гына? Кая киткән ундүрт миллион? Революциядә, бу сугышта кырылып беткәнме, әллә татарны утыз җиденче елларда күпләп атканнармы? Әллә халык санын алу комиссиясе шухыр-мухыр китерәме? М у с и н. Белмим, Тукайда андый саннар очратканым булмады. Батулла. Тукайның беренче академик дүрттомлыгы, дүртенче китап, йөз дә икенче бит, астан өченче юлда ул саннар бар. Мусин. Бәлки, Тукай ялгышкандыр? Батулла. Туры Тукай һавадан алып язмас. ТӘРБИЯЧЕ ОСТАЗ Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәү театр институтында беренче татар студиясе укый. Студентлар ач, кияргә рәтле кием юк. Профессор Ольга Ивановна Пыжова актерлык осталыгы буенча дәрес үткәрә икән. Пьесадагы уен вакытында Асия исемле кыз патша алдында тез чүгәргә тиеш була. Ничә тапкыр тез чүгеп караса да, Асиянең кыланышы укытучыга ошап бетми: кабатлата. — Патша бит ул, патша алдында баш ияргә, тез чүгәргә, битең белән җир себерергә кирәк! — дип аңлата остаз. Асия ничәнче тапкыр инде йөгереп килә дә патша алдында егыла. — Менә шәп! — дип кычкыра Пыжова. — Менә шулай хәтерләп кал! Җәле, тагын кабатлап карыйбыз! Ләкин Асия тормый, ничек егылган, шулай ята бирә. Баксалар, Асия, бичара, ачлыктан хәле китеп һуштан язган икән. Асия — яшь ана — бөтен булганын баласына ашатып бара икән, үзе ач кала икән. Ольга Пыжова, үз акчасына путевка алып, Асияне баласы белән санаторийга җибәрә. Гомере буе Камал театрында артистка булып, Асия ханым Харисова пенсиягә китә. ТӨН ЧЫККАНЧЫ ТОНЧЫГУ Татарстан түрәсе Динмөхәммәткә Сталин шылтырата: — Татарларга гарәп хәрефләреннән урыс язуына күчәргә кирәк. Иртәгә яңа әлифба әзер булсын! — Аңладым, Иосиф Виссарионович! — ди Динмөхәммәт һәм шундук Мөхәммәт Фазлуллин атлы берәүне чакыртып ала да, бүлмәсенә бикләп тә куя: — Беркая да китмисең. Төн чыкканчы урыс хәрефләре нигезендә татарча әлифба төзисең. Башкарып чыксаң, бар нәрсәң дә булыр. Башкара алмасаң, үзеңне башкарырбыз! Икенче көнне иртән эш урынына килсә, Динмөхәммәт күрә: Мөхәммәт Фазлуллин йоклап ята, өстәлдә әзер урысча-татарча әлифба ята. Шулай итеп, татар теленә йогышсыз хәрефләр татарның телен боза башлый. ТУН Миркасыйм Усманов яңа тун киеп ашыга-ашыга каядыр барганда, бер төркем каләмдәшләре белән Мөхәммәт Мәһдиев очраган. Мәһдиев, Миркасыймның өстендәге модный яңа тунын күреп, киная-ишарә вә төрттерү илә: — Туктале, Миркасыйм, синең бу туның чын күнме соң? — дигән. Миркасыйм узып барышлый гына, тунының итәген кайтарып, Мәһдиевкә: — Мә, тешләп кара! — дигән. ТӘГӘРМӘЧ Тәгәрмәчне кайсы халык беренче булып уйлап тапкан? Бу сорау һаман җавапсыз кала бирә. Әмма бик хафаланмыйк әле. "Агыйдел" журналы бөек бер ачыш ясаган икән бит: тәгәрмәчне башкортлар уйлап тапкан лабаса! Мәскәүдә язучыларның Югары курсларында укып ятучы татар язучысы Хәйдәр башкорт язучысы Риф Тойгынга зарланып утыра икән: — Их туган, байлыгы була торып, Татарстан гел хәерче була килде. Менә хәзер базар мөнәсәбәтләренә күчсәк, тагын ач калабыз. — Ьуң, беззә лә шундай ул хәл, амавыз. Без дә ас каласакбыз, — ди Риф. — Юк, — ди Хәйдәр. — Башкорт халкы исеменнән бөтен илләргә һәр тәгәрмәч башына берәр сум гына ясак салса да, сез алтынга күмеләчәксез! ФӘННИЛЕК СЕРЕ Рим Кәримов профессор Тәлгат Галиуллиннан: — Тәлгат, карале, син нигә бу арада бик катлаулы яза башладың тәнкыйть мәкаләләреңне? — дип сораган. — Урысларда шулай язалар бит, Рим, күпме катлаулы язсаң, шулкадәр фәнни санала! — дигән профессор. ФӘРМАН ЧЫККАН ЗАМАННАРДА Балтачка баргач, язучылар өчен мул табын әзерлиләр. Ләкин табынга бер генә шешә дә хәмер куймыйлар. Мәҗлесне төбәк җитәкчеләре башлап җибәрә дә, җавап сүзен Илдар Юзеев әйтергә тиеш була. Илдар Юзеев шифалы су салынган тустаганын күтәреп болай ди: — Сез безне ачык чырай, мул табын белән каршы алдыгыз! Рәхмәт! Мин фәрман чыкканнан соң хәмерсез мәҗлестә беренче тапкыр катнашам һәм, әйтергә кирәк, бу соңгысы булыр дим. Менә шул соңгысы булсын дип, мин бу шифалы суны эчеп куям! ФИН ДУҢГЫЗЫ Финляндиядә яшәүче татар Хәйдәр әфәнде Казаннан үз ватаны Сергачка китә. Поездга утырып туган авылына бара, әйләнеп кире Казанга кайта. — Иә, ничек барып кайттың? — дип сорый аннан ватандашы Абдулла Али. — Авылымны күрү, туганнар белән сөйләшү бик тә яхшы булды, — ди Хәйдәр карт. — Әмма трән (поезд)... Боларның трәненә финнең дуңгызы да кермәс иде! ӨЧ ЙОЛДЫЗ Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая өчесе кулга-кул тотынып иҗат иткән шәхесләр. Менә кара заман килә. Тинчуринны алалар, аталар; Сәйдәшев иҗат итүдән туктый. Аларның уртак җырларын Галия ханым Кайбицкая, җырлап, радиода магнит тасмасына яздырган була. Ул җырларга да кара көннәр килеп җитә. Шул чакта Зәйнәп Хәйруллина җитәкчелегендә әлеге кадерле язмаларны юкка чыгару эше башлана. Тинчурин, Сәйдәшев, Галия ханым яздырган тасмаларны юк итү исемлеген төзеп, Зәйнәп Хәйруллина радио җитәкчесе Фәтхи Фазылҗанга керә. — Бу язмалар дөньядан юк ителергә тиеш! — ди Зәйнәп. — Җиһанов кушты. Җиһанов кушканмы, юкмы? Бәлки, кушкандыр, бәлки... Фәтхи, аны-моны уйлап тормастан, кәгазьгә кул куя. Язмаларны яндырырга мөмкинлек ача. Шулай итеп, совет инквизиторлары, коммунистлар алтын бәһасенә торырлык язмаларны мәңгегә юкка чыгара. ӘЛҮ КАГЫ Гөлсем Камская, Асия Казакова (Сәйдәшевнең хатыны), Галия ханым Нигъмәтуллина Хәким Сәлимҗаннар өендә кәрт уйнап утырмыш көннәре икән. Кәртләре теткәләнеп беткән, элә-танагы калмаган иске кәрт икән. Шунда Сәйдәшев килеп керә дә боларның ертык-портык кәртләренә карап торатора да, тел шартлатып: — Тагын да искергәнрәген таба алмадыгызмы? Көртләрегез әлү кагына әйләнгән ич! — дигән. МАГЫРЫМ "Сания" операсының премьерасы шаулап уза. Ләкин хорда җырлаучы урыс артистларының татар сүзләрен бозып җырлаулары Фәтхи Бурнаш белән Сәйдәшевкә бер дә ошамый. Премьерадан кайткач, Бурнаш белән Сәйдәшев пародия язарга утыралар. Бурнаш сүз яза. Сәйдәшев — көен. Ә исемен "Бака туе" дип куялар. Бак-бак-бак, бака-как, Алырмын яңа башмак. Шушы сүзләрдән соң хор кушыла: Магырым, магырым, багырым, багырым, бавырым". Әдәби кичәләрнең берсендә бу пародия бик зур уңыш казана. КЫЙММӘТЛЕ ЙӨЗЕК Ватандашлар сугышы вакытында Ырынбурга баргач, гастрольдәге татар артистлары ачыга башлый. Шәһәр аклар кулында, камалуда. Качарга да җай юк, эшләргә дә җай юк. Бер мәчетнең тәрәзәсез катында ачка койрык чәнчеп ята бирәләр болар. Тоткынлык озакка киткәч, Сәйдәшев киенеп-ясанып бер бай янына китә. Бай моны бик яхшы каршы ала. Сәйдәшев бу ихатада бик нык кунак була. Байның бик тә чибәр кызы бар икән. Салих байның кунак залындагы пианино-физгармониядә көйләр уйный, кыз композиторга үлеп гашыйк була. Кәһвәләр эчкәч, кыз белән егет бакчада йөрергә чыга. Шулай истирахәт кылып йөргәндә, Сәйдәшев кызның бармагында бик кыйммәтле асылташлы йөзек елкылдаганын күрә. — Туташ, йөзегегез бик матур икән, карыйм әле, — ди Сәйдәшев. — Йотыйммы йөзекне, туташ? — ди Сәйдәшев. Кыз йөзекле кулын Сәйдәшевнең учына сала. — Что сез, — ди кыз, — сез аны йота алмыйсыз, ул бит дару түгел! Сәйдәшев йөзекне йота да җибәрә. Кыз рәхәтләнеп көлә, Сәйдәшев тә көлгән була инде. Шулай көлешә-көлешә алар өйгә керә. Бераз утыргач, байга рәхмәт әйтеп, Сәйдәшев кайтырга кузгала. — Минем кешеләр сезне озатып куярлар, — ди бай. Шулчак кыз көлә-көлә ни булганын әтисенә сөйләп бирә. — Ә-ә, шулаймыни! — ди бай, бер дә исе китмичә генә. — Алайса, йөзек әйләнеп кайтканчы сез монда калыгыз инде. Тагын күңел ачарбыз. Шулай итеп, Сәйдәшев ике тәүлек буена бай йортында кунак булып ята. Йөзек сәяхәттән кайткач, күчтәнәчләр төяп, Сәйдәшевне фаэтон белән мәчеткә китереп куялар. ЯВЫЗЛЫК ОЯСЫНДА Альберт Нарбеков сөйләгән сүз. — Сәйдәшевнең кыйбатлы сәгатен урлыйлар. Караклар шул сәгатьне, табып, иясенә кайтаралар. Сәйдәшев каршы - сына урманда юлбасарлар чыга, ләкин ул икәнен белгәч, аңа кагылмыйлар. Сәйдәшев вафат була. Аны, хөрмәтләп, бармагындагы бриллиант кашлы йөзеге белән җирлиләр. Шул төндә үк караклар каберне талыйлар. Йөзеген салдыралар, киемнәрен алып, каберне яңадан күмәргә дә теләмичә качалар. Татар сәнгатькәре исән чакта да җәбер-золымда, инде гүр иясе булгач, золымнан, талаудан котылыр дип бик каты ялгышабыз. Иң бөек шәхесләребезнең каберләрен таладылар, җимерделәр, тигезләделәр, өсләренә бәдрәфханә, заводлар кордылар. Мыскыл иттеләр. Боларын дошманнар кылды. Инде үзебез дә хәзер ата-баба зиратына йөрмибез, карамыйбыз, кадерләмибез, онытабыз. Әллә соң чыннан да без хөрмәткә лаек милләт түгелме? Әллә соң без дә бетәргә мәхкүм халыкмы? Таза милләт бу вәхшилектән айнырмы, юкмы? ТАГЫН СӘЙДӘШЕВ ТУРЫНДА 1952 елда, торыр урыны булмагач, Әнвәр Давыдов вакытлыча Халик Садри өендә кунгалый торган була. Бу өйгә, Әнвәр янына, Сәйдәшев, Гамир Насрый, артист Фатих Колбарисов һәм башка бик күп сәнгатьчеләр килә торган була. Шигырь, сәнгать хакында сөйләнә торган бу кичәләрдә аракы-шәраб та еш катнаша. Кайсысы арып егыла, йоклап ала, кайсысы сәрхуштәй мәлҗери. Ләкин Сәйдәшев беркайчан да исерми, беркайчан да сүгенми, кешегә авыр сүз әйтми. — Салих, син нишләп бер дә исермисең, егылып ятмыйсың? — дип сорыйлар моннан. — Мин бит исерер өчен эчмим. Исермәс өчен эчәм! — ди Сәйдәшев. Чыннан да, Сәйдәшев исерек иде, ул эчә иде, дип күп сөйләсәләр дә, замандашлары аны сәрхуш килеш беркайчан да күрмәгән. ИКЕ ШИГЫРЬ Мәскәүдә татар әдәбияты-сәнгате көннәре уздырыр алдыннан Гариф Ахунов Мәскәүгә барасы язучыларның исемлеген төзеп обкомга чаба. Мөдәррис Мусин әйтә: — Минем рөхсәттән баигка. бер кешене кертмәскә! Ьәр сөйлисе шигырь, хикәя, сүзне тикшереп чыгам, мин рөхсәт иткәннәрне генә алырга! — дип боера. — Ярар, ярар, Мөдәррис Мусиныбич! — ди Ахунов. Мәскәүгә баргач, ни өчендер Зөлфәтне сәхнәгә чыгармаска боерык килә. Мусинмы, Мирзаһид Вәлиевме, икесенең берсе, Зөлфәтне катнаштырмаска кушалар. Ләкин олы шагыйрьләр Зөлфәтне сәхнәгә чыгарырга телиләр. Ьәм Ахуновны кыса башлыйлар. Ахунов Мусинга йөгерә: — Мөдәррис Мусиныбич, аксакаллар Зөлфәтне кертергә куша, нишлибез? — ди. Мусин рөхсәт итми. Ахунов Мирзаһид Вәлигә чаба. Монысы: — Ярар, чыксын Зөлфәт, сөйләсен шигырен, ләкин бер генә шигырь! — ди. Зөлфәт, сәхнәгә чыккач, Ленин турында бер шигырь укый да, рөхсәт булмаса да, сүз башлый: — Урысларда бер әйтем бар: чакырылмаган кунак татардан да яманрак! Мин менә шул турыда шигырь яздым! — дип, ул шигырен укый. Зал аның бу шигырен шартлап каршы ала, алкышлый. Вәлиев шундук Ахуновны чакыртып ала да, Ахунов ишектән кергәндә үк: — Соң, анаңны... Ахунов! Ник ул маңканы чыгардың? Чыгарсаң, ни өчен ул ике шигырь укыды? Ике шигырь укысын да ди, ни өчен ул урысны катыштыра? — дип кычкыра. Ахунов ык-мык итә: — Мирзаһид Фәтхиебич, ә шигыре әйбәт бит, чын партийный шигырь бит, — дип, Зөлфәттән битәр үзен аклый башлый. Шуннан соң Вәли бераз сүрелә төшә дә әйтеп куя: — Шигыре чыннан да әйбәт икән! — ди. КАРГЫШ Язучылар алдында шагыйрь Зөлфәт шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов турында бик кызык мәзәкләр сөйли, Рәшит үзе дә шунда була. Халык эче катып көлә, Рәшит кенә елмаеп басып тора. Көлүчеләр арасында Эльс Гадел арттырыбрак, кычкырып, авызын алагаем зур ачып көлә икән. Рәшитнең моңа бик ачуы килә. — Каргыйм бит, Зөлфәт, сөйләмә минем турыда тузга язмаганны, каргыйм! — ди Рәшит. — Карга! — ди Зөлфәт. — И Ходаем, авызың Эльс Гаделнеке кебек ямьсез калсын иде! — дип каргыйм. Тыңлаучылар чалгы белән кискәндәй киселеп көлә башлыйлар. СҮЗ ТӘЭСИРЕ Шагыйрьләр сөйләшеп утырган бүлмәгә Зөлфәт тә килеп керә. Кәефләнеп алгач, Зөлфәт тозсыз мәзәкләр сөйли башлый. Бигрәк тә хатын-кыз катнашкан мәзәкләрне бик оста сөйли Зөлфәт. Бөтен кеше айгылдап көлә. Тәүфикъ Камали гына елмаймый. Аты-юлы белән сөйләнгән бу мәзәкләрнең иң кызган җирендә генә Тәүфикъ сикереп тора да: — Зөлфәт, синең авызың тулы кабахәт сүз икән. Ничек итеп шул пычрак авызың белән сәхнәгә менеп шигырь сөйлисең син. Хатын-кыз турында әшәке сүз сөйләвеңне туктат яки син, Зөлфәт, шигырь язма! — дип, бүлмәдән чыгып китә. Мәҗлес күңелсез генә тарала. ТӨПЧЕК ТҮГЕЛ Шагыйрь Зөлфәтнең бер-бер артлы дүрт баласы туа. — Фирая ханым, сезнең соңгы балагыз кызмы, оланмы? — дип сорыйлар Зөлфәтнең хатыныннан. — Дүртенче балабыз— кыз, ләкин ул соңгысы түгел әле, бишенчесе кыз булырмы, оланмы, әлегә белмибез! — дип җаваплаган Фирая ханым. "ЯРУЛЛА ҖИЛӘНЕ" 1930 елларда Минзәлә төбәгенең Тулбай авылында яшьләр "Габсаттар картның колхозга керүе" исемле пьеса куярга булалар. Киемнәрне, өйдән-өйгә кереп, халыктан җыймакчылар икән. Иң кирәкле кием җилән булып чыга. Эзли торгач, җилән дә табыла. Ләкин җилән хуҗасының хатыны җиләнне "артистларга" бирдертми. Шулай да хатынына сиздерми генә яшьләр җиләнне хуҗадан алып китәләр. Кичен "театр карарга" әлеге җиләнне бирмәскә нык тарткалашкан хатын да ире белән иң алгы рәткә килеп утыра. Спектакль башлана. Залда халык шыгрым тулы. Бервакыт, яшертен генә алынган җиләнне киеп, яшь җегет сәхнәгә чыга. Шулчак җилән хуҗасының хатыны кычкырып җибәрә: — Карагызсана, бу әртисттә безнең Ярулла җиләне түгелме соң? Зал бердәм көлә башлый. — Ярулла җиләне шул, — дип ду куба әлеге хатын. — Валлаһи, билләһи, Ярулла җиләне. Әнә ямаулыгыннан таныйм, безнең җиләнне урлаганнар, чукынмышлар! Ярсыган хатынны тынычландыру шактый озакка сузыла, халык спектакльдән битәр "хатын тамашасыннан" көлеп хәлдән тая. Спектакльне яңадан башлыйлар. Әлеге җегетнең җилән киеп сәхнәгә чыгуы була, халык тыела алмый тагын көлә башлый. Спектакль бик зур уңыш казана. Тулбай авылы халкы бу кызык тамашаны әле дә булса хәтерли, әле дә булса Ярулла җиләнен искә төшереп рәхәтләнеп көләләр, ди. ЯШӘҮ ЯРЫГЫ Минзәлә театры 1935 елдан бирле шулкадәр кыен шартларда спектакльләр уйнап авылдан авылга йөри, хәтта бүгенге көндә дә уңайлыклары булмаган таш сарайлар еш очрый. Элегрәк спектакльләр гадәттә мәчет биналарында уйнала. Иске мәчетләр ике катлы булса да, сәхнә артында ишек калдырылмау сәбәпле, өчәр-дүртәр сәгать уйнаган чакларда артистларга сулыш алырга һава калмый икән. Бер авылда мәчет аеруча кечкенә була. Шыгрым тулы зал, сәхнә арты тулы утызлап артист: өченче пәрдәне уйнаганда инде клубта, бигрәк тә сәхнә артында, артистларга сулыш алырга һава бетә, бичаралар шабыр тиргә баталар, тыннары кысыла. Инде чыдар әмәл калмады дигәндә генә, артистка Нәзифә Гайнетдинова хәйләсен таба бит. Ул ниргә арасындагы мүкне каезлап чыгара да сулыш алырга ярык әзерли. Авызын шул ярыкка терәп башта Нәзифә үзе рәхәтләнеп сулыш ала, аннан соң башка артистлар берәмберәм ярыкка борын төртәләр. Артист ярыктан саф һава сулый да сәхнәгә чыгып китә, сәхнәдән туп-туры ярыкка килеп чират ала. Спектакль азагында, кешеләр тарала башлаганда беленә ки: һава җитмәүдәнме, әллә арыган булганнармы, тамаша залында байтак кеше мәрткә киткәндәй йоклап утыра икән. ИКЕ СЫЕР Нәзифә белән Хәдичә исемле артисткалар сәхнәгә чыгарга әзерләнеп торалар икән. Баскыч бик текә, биек булып, Нәзифә чыкканда абынып китә дә сәхнә уртасына ук барып төшә. Аның артыннан чыгарга тиешле артистка Хәдичә ханым сукранып куя: — Үшән сыер! Аяк астына карап йөрергә булмыймыни соң? — ди. Ул арада аның да чыгыш вакыты килеп җитә, ни гаҗәп, ул да нәкъ шул урында абынып егыла. Сәхнәдәге Нәзифә ханым, Хәдичә ханымга карап: — Үшән сыер! Аяк астыңа карап йөрергә булмыймыни? — дип, бар халыкка кычкыра. Пьесада булмаган шушы сүзләр сәхнә артында чыгыш көтеп торучы артистларны да, залдагы тамашачыларны да аяктан ега, бөтенесе дә гөрләп көлә башлый. Шуннан соң бу урында артисткалар гел шулай "егыла" торган булып китәләр. Ьәм һәрвакыт алкыш, көлеш сәбәпчесе булалар. ЯШӘСЕН КАРАҢГЫЛЫК Кызыл комиссарны уйнаучы артист Шоңкар бер авылда спектакль куеп кайтып барганда, төнлә, почмакта сагалап торып, аны кулаклар күсәк белән кыйныйлар. Караңгы булу аркасында кизәнгән күсәкләрнең күбесе артистка тими. Үлемнән котылгач, Шоңкар иптәшләренә әйткән, имеш: — Караңгылык басты җиһанны, яктыртырга ай да юк, дибез. Караңгы булмаса, ай яктысы булса, Шоңкар дигән артист бүген булмас иде. Яшәсен караңгылык! — дигән. ШОҢКАР Шоңкар театр сәнгатенә үҗәт рәвештә бирелгән кеше була. Ул башта Азин дивизиясендә хезмәт итә. Аннан соң циркта (ат кәмитендә) ломнар, дагалар, тимер таяклар бөгеп, куәтен күрсәтеп тамак туйдыра. Соңыннан Минзәлә театрында артист булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул фронтка бармый, дөресрәге, олы яшьтә булу сәбәпле аны алмыйлар. Ләкин тылда ул фронт өчен олы эшләр башкара. Бер тапкыр ул базар мәйданында киез итекләр төялгән чана өстенә басып нотык сөйли: — Туганнар! — ди Шоңкар. — Сугышта безнең җегетләр, арысланнар кебек, фашист этләрен кыйный. Ал арга итек, бияләй, оекбаш кирәк. Ьәркем хәле кадәренчә фронтка ярдәм итсен! Шулчак бер малай, Шоңкарга карап: — Абзый, син үзең дә фронттамы әллә? — дип кычкыра. — Нигә алай дисең, олан? — Аягыңа кияргә итегең юк икән бит, ертык катаңнан бармакларың чыгып качарга тора! Баксалар, чыннан да Шоңкарның каталары ертык икән, өстендә кигәне дә иске җилән генә икән. ШОҢКАР ТИШЕГЕ "Артист Шоңкар атаклы тәмәкече булган" дип сөйлиләр. Авылларда йөргәндә, кышкы чатнама суыкларда Шоңкар тәмәке тартырга өйалдына чыгып, бер кереп, тагын чыгып, тагын кереп йөри торган була. Аның бу кыланмышына ризасыз хуҗалар: — Шоңкар абый, эт сигәнче кереп-чыгып йөрмә инде. Өй суына. Әнә самавыр тишегенә өр төтенеңне! — дигәннәр. Шуннан соң Шоңкар һәр өйдә шул тишеккә төтен өреп тарта торган булып китә. Тора-бара артистлар самавыр тишеген "Шоңкар тишеге" дип йөртә башлыйлар. МАХМЫР КУУ Шөгер ягына гастрольгә чыккач, Минзәлә театры артистлары Сигезенче март көнне көндез бераз кәефләнеп алырга уйлыйлар. Бер фатирга җыелып, матур гына бәйрәм ясап утырганда, кинәт ишек ачылып китә дә, өйгә театрның баш режиссеры Сабир Өметбаев килеп керә. — Нишлисез сез, оятсызлар! — дип кычкыра режиссер. — Кичен җаваплы спектакль! Хатын-кызлар катып кала. — Киенегез! — дип боера Өметбаев. Барысы да киенә. — Толыплар киегез! — ди Өметбаев. Барысы да үз толыбын кия. — Хәзер Сигезенче март хөрмәтенә Шөгер тавына йөгереп менәсез, йөгереп төшәсез! Әмерне үтәмичә ярамый, бичара артисткалар биек тауга толып кигән көе әллә ничә тапкыр менеп-төшеп йөрергә мәҗбүр булалар. Алар бик каты тирли, әз-мәз эчкән шәраблары да шунда чыгып бетә. — Хәзер кайтып йоклагыз! Кичен спектакльгә шалкан кебек булыгыз! — дип, Өметбаев үз фатирына кайтып китә. ТӘРБИЯ ЫСУЛЫ Минзәлә театры сугыштан соңгы елларда, үз транспорты булмау сәбәпле, колхозлар биргән үгезләр белән авылдан авылга күчеп йөри торган була. Ат белән йөрү бик сирәк эләгә. Артист Әнвәр Фәсхетдинов труппа җитәкчесе булып чыккач, колхоз рәисләре белән сөйләшеп, үзенә яхттгы айгыр җиктерә икән дә, калган артистлар үгезгә утырып күченәләр икән. Шаян артистлар Әнвәр Фәсхетдиновны бик шәпләп кенә акылга утыртмакчы булалар. Җигелгән айгырны Әнвәр төшкән йортның ишегалдыннан урлап утырып китеп баралар. Ә айгыр урынына җигелгән үгез калдыралар. Әнвәр Фәсхетдинов ныклап ашап-эчеп, рәиснең толыбына төренеп, аны-моны уйлап тормыйча, чанага менеп утыра да хуҗа хатынга кычкыра: — Апа, капканы ач, тиз генә читкә кит, айгыр таптамасын үзеңне! — ди. Хатын кычкырып көлә башлый: янәсе, артист кызык сүз әйтте. Капкалар ачылса да, кучер сызгырса да, кычкырса да, айгыр ыргылып чабарга теләми. Әнвәр Фәсхетдинов, көн кичкә авышкач, спектакль башланыр алдыннан гына тиешле авылга барып җитә. МИНЗӘЛӘ БАНДИТЛАРЫ 1948 елда Минзәлә театры, "Пионер" исемле пароходка утырып, Әстерханга гастрольгә китә. Утыз кешелек коллектив, азык-төлек алып, юлга чыга. Җиде көнлек юлны болар ун тәүлектә үтәргә мәҗбүр булалар, чөнки "Пионер" сайга утыра. Утыру өч тәүлеккә сузыла: команда да ачыга, артистларның да юл ризыклары бетә. Балык тота башлыйлар, иписез генә балык ашый торгач, күбесенең эче китә. Пароходта эшләр мөшкелләнә. Ә утырган пароходны тартып чыгарырга буксир килми дә килми. Шуннан ир-егетләр яннарында булган кырыну пәкеләре, алкадыр, йөзектер кебек нәрсәләрен ярдан якын гына урнашкан казакъ авылына сатарга китәләр. Казакълар акча алмыйлар, шулай да кырыну пәкеләренә, алкаларга кызыгалар — артистлар, бераз тары ярмасы алып, пароходка кире кайта. Шул тарыны пешереп тамак ялгыйлар. Үзләре белән чыккан балалар да ачыга. Ни чарадан бичара булган артистлар театр киемнәрен сатарга уйлыйлар. Кием сатып алган тары да төкәнә. Шуннан соң артистлар, ерактагы пристань начальнигына барып: — Хәлләр бик мөшкел, йә пароходны чыгарырга буксир бирегез, йә бангка. бер көймә табыгыз! — диләр. Начальник боларны тыңларга да теләми. Артистлар пароходка кайтып хәлләрне аңлаткач, хатыннар командасы китә начальник янына. Тегесе хатыннарны күргәч чыгып кача. Хатыннар исә аны эзләп табып кыйный башлыйлар, тырныйлар, тешлиләр, типкәләп ташлыйлар һәм: — Тарттыр безнең пароходны, ату күкәйсез калдырабыз! — дип кисәтәләр. Начальникның башка чарасы калмый, пароходны тарттырырга буксир җибәрә. Пароход сайдан котыла. Әлеге пристаньны узып барганда, хатыннар күрә, яр буенда теге начальник басып тора. — һәй, сау бул, начальник! Рәхмәт! — дип кул болгыйлар хатыннар. Начальник: — Идите вы к черту! — дип кычкыра да пристаньдагы каютасына кереп китә. Әстерханга килеп җитүгә үк, артистларны милиция нәрәте каршы ала. Теге пристань начальнигы: — "Пионер"да Минзәлә бандитлары бара, каршы алыгыз! Төрмәгә ябыгыз! — дип шылтыраткан булган икән. Хәл ничек булганлыгын сөйләп биргәч, эшне зурга җибәрмиләр. "ГӘЛӘФИ БИР ӘЛЕ!" Сугыштан кайткан артистлар галифе чалбар киеп йөриләр икән. Бер тапкыр шулай ниндидер авылга килгәч, клуб янына бала-чага җыела. Галифе кигән кешене сирәк күргәннәр, ахрысы, бер бала: — Абый, бу чалбарың нигә шулай тырпаеп тора? — дип сорый. — Гәләфи ул, үскәнем, гәләфи! — ди артист. Ач балалар бу артистны урап алалар: — Абый, бер генә гәләфи бир әле, бер генә гәләфи! — дип ялына башлыйлар. Артист галифеның ни икәнен аңлатыр өчен кесәләрен әйләндереп күрсәтергә мәҗбүр була. КЕМГӘ НӘРСӘ... Актаныш ягында Югары Яхшый, Түбән Яхшый исемле авыллар бар. Минзәлә театры шул авылларның берсенә барып спектакль уйнарга тиеш була. Юлда барганда боларга яшь кенә бер хатын очрый. Артистлар: — Әйтегез әле, зинһар, бу Түбән Яхшыймы әллә Югары Яхшыймы? — дип сорыйлар. Әлеге хатын бик чая булып чыга, ул: — Сезнең өчен Югары Яхшый, минем өчен Түбән Яхшый! — ди. Бу хатын үзе Түбән Яхшыйныкы булып, Югары Яхттгыйдан кайтып килеше икән. БЕР МИЗГЕЛДӘ АГАРГАН ЧӘЧ Кыш көне чана белән авылдан авылга күченгәндә, елга бозы аша чыгарга кирәк була. Нәсимә исемле артистка утырган чана салулап китә һәм Нәсимәнең биләүдәге баласы чанадан тәгәрәп төшә дә, боз өстеннән бәкегә таба шуып китә. Нәсимә кычкырырга да, йөгерергә дә белми тораташ булып катып кала. Төрелгән бала шома боздан шуып туп-туры бәкегә таба бара, аны бернинди көч белән дә туктатып булмый. Бәкегә төшеп киттем дигәндә генә, биләү туктый — каткан боз киртләченә эләгеп кала. Нәсимәгә шунда гына җан керә. Ул: — Ния-ааз! — дип кычкырып, үзен-үзе белештермичә бәкегә таба йөгерә. Ана кеше җаныннан да кадерлерәк булган төргәкне күкрәгенә кыса. Бу хәл нибары бер мизгел эчендә булып ала. Ә ананың башында бер учма чәч төсен үзгәртә. Ананың йөрәгендә бер кыл өзелә, ананың маңгаенда сизелер-сизелмәс бер җыерчык арта. Нияз исемле бу бала сау-таза булып үсеп җитә. Ул, СанктПетербургта (Ленинград) тау институтын тәмамлап, инженер була. МАҖАРАЛЫ ЯЛ Мәшһүр артистка Хәдичә ханым Җиһанша Мисхор курортында ял итә икән. Кер юарга ул диңгезгә йөри. Бер тапкыр шулай модный өй халаты кигән килеш кенә кер чайкап кайтып килә икән, Хәдичә ханым шаулаша-шаулаша йөгерешкән кешеләрне күреп гаҗәпкә кала. Бакса, курорт биләмәсендә янгын, ниндидер бер корпуска ут капкан. — Нигә сез йөгермисез? — дип сорыйлар хатыннар Хәдичә ханымнан. — Нишләп йөгерим, — ди артистка. Шулай да сорап куя. — Кайсы корпус яна соң? — Ак корпус яна, ак корпус! — дип кычкыралар йөгерүче хатыннар. Салмак кына барган җиреннән Хәдичә ханым кинәт торып йөгерә. Кайтып җитсә, ак корпус янып беткән. Корпус белән бергә Хәдичә ханымның бөтен әйберләре дә көлгә әверелгән булып чыга. Артистка чит шәһәрдә халаттан торып кала. Икенче көнне ул акча юнәтеп Казанга кайтып китә. Өй халаты, өй башмаклары белән Казан урамыннан килүче, таяк белән кечкенә төенчек аскан, ярым ялангач артистканы күреп, танышлары аптырый: — Нишләдең син, Хәдичә? Каян кайтып киләсең болай? — дип сорыйлар. — Менә курорттан кайтып киләм әле! — дигән Хәдичә ханым. ЯНГАН ТЕАТР Башкортстанда "Соңгы хөкем" спектакле уйнап йөргәндә, Минзәлә театрының машинасына ут кабып, бөтен киемнәр, бутафория, реквизит янып бетә. Кайтып китсәләр, план үтәлми. Артистлар гастрольне өзмәскә карар кылалар. Янып бетмәгән киемнәрне ямый алганнарын ямап, янып беткәннәре урынына үз киемнәрен җайлаштырып, таба алган җирдән чүпрәк-чапрак табып, әтмәлләп спектакльләрне уйнап бетерәләр. Минзәләгә кайткач, театр җитәкчеләре шакката: — Ничек башыгызга килде ул! — диләр. Артистларның җавабы кыска була: — Үзебез янмаган ич, киемнәр генә янды! Баш исән булса, җай табыла ул! КҮЧТӘНӘЧ Минзәлә театры артистлары бер авылда спектакль уйныйлар икән. Спектакль барышында сәхнәдәге өстәлгә бербер артлы су тутырылган аракы шешәләре чыгарып куялар да, табын янына утырып, эчәргә әзерләнеп беткәч кенә, залда утыручы бер колхозчы, сәхнәгә менеп, кесәсеннән бер шешә аракы чыгарып, дөпелдәтеп өстәлгә куя да: — Шәп уйныйсыз! Монысы миннән күчтәнәч! — дип төшеп китә. ЗӘМҺӘРИР СУЫКТА ЧЕБЕН Җәйге челлә вакытында Минзәлә театры артистлары "Ата белән угыл" исемле спектакль уйнап авылларда йөри икән. Спектакльдә вакыйга зәмһәрир суык көндә бара, ди. Артистлар тун, толып, күн бияләйләр, киез итек, бүрек киеп уйнарга тиеш. Клубларда тыгыз, эссе һава, артистларның калын грим буявы астыннан тир бәреп чыга. — Ух салкын, чатнама суык, үпкәләрне куырып ала суык! — дия-дия, артистлар спектакль уйный, үзләренең битләреннән тир ага. Шулчак артист Гыйниятулланың борынына бер зур симез чебен килеп куна. Артистның ике кулы да буш түгел, ул, битен җыергалап, күзләрен акайтып, чебенне куып җибәрергә тырыша. Ләкин чебен китәргә уйламый да. — Ә-әх, суык, — дип сөйләнә-сөйләнә, Гыйниятулла чебенне куа, уф-пуф килә. Шул хәлне күреп, тамашачылар гөж килә башлый, сәхнәдәге артистлар да, бичара Гыйниятулланың интеккәнен күреп, чыдый алмыйча көлеп җибәрәләр. ОНЫТЫЛГАН МЫЕК Артист Габдулла Шәрипов, мыек ябыштырырга онытып, сәхнәгә чыга. Чыккач кына мыегы юклыгын сизә бу. Халыкка сиздермәслек кенә итеп, ул сәхнәдәшенә: — Мыек онытылып калган бит! — ди. Теге артистка шул җитә кала, ул чыдый алмыйча көлә дә башлый, көлүен яшерер өчен бөгелеп төшә, ул көлә дип, Шәрипов абзый да көлә, ул да эчен тотып иелә дә, мыексыз чыраен халыкка күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдән чыгып китә. Тиз генә аңа мыек чәпәп куялар. Ул, мыеклы булса да шулай иелә-иелә көлгән булып, янә сәхнәгә чыга. Ләкин уйнарга кеше юк, теге артист сәхнә артында тәгәрәп ята. — һәй! — дип кычкыра Шәрипов агай, мыеклы чырае белән халыкка борылып. — Син нишләп ятасың анда аунап, чык монда! Эчең каттымы әллә көлә-көлә? Аңа җавап итеп әлеге артист атылып сәхнәгә чыга да: — Юк, эчем катмады, эчем китте, шуңа күрә озак килә алмый тордым! — ди. Бу юлы инде Габдулла Шәрипов чыдый алмыйча көлә башлый. Шулай бер-берсеннән көлә торгач, артистлар халыкны да көләргә мәҗбүр итәләр. Зал көлә, сәхнәдә артистлар көлә. Комедия дәвам итә. БИЧАРА ФИКУС Бервакыт Минзәлә артистлары иске мәчеттә спектакль уйный икән. Өч пәрдәлек озын спектакль — артистлар бик кыстала. Чыгар ишек юк, тәрәзәләр ачылмый, ачылса да, икенче каттан төшәргә мөмкин түгел. Чыдар әмәлләре калмагач, артистлар бик матур, киң яфраклы фикус гөленең төбенә чират торып "ашлама" сиптерәләр. Айлар узып, яңа спектакль белән артистлар тагын шушы авылга килеп чыгалар. Карасалар, мәһабәт гөл корып беткән. Клуб мөдире, артистларның бичара гөлгә карап торганнарын күреп: — Корыды шул, корыды. Иң матур гөлебез иде. Тамашачыга урын җитмәгәннән сәхнә артына кертеп тоткан идек тә, әллә нәрсә булды! — дип зарланып ала. КӨТҮЧЕ 1988 елда Казан гастрольләре вакытында Минзәлә театры артистлары Казан кунакханәсендә яши. Кичке спектакльләрдән соң артистлар, арып-талып, бүлмәләренә кайтып егыла. Җитмешкә җитеп килә торган өлкән артист Әнвәр ага Фәсхетдин тиз генә чәй эчеп йокларга ята. Төн уртасында дөбершатыр килеп ишек ачыла, бүлмәгә Әхәт Гаффар ишелеп керә. — Әнвәр абый, давай, бырат, бер ярты! — дип кычкыра. Карт артист аптырашта кала. — Нәрсә карап каттың, Әнвәр абый, чыгар яртыңны! — ди Гаффар. — Каян килеп миндә ярты булсын! — ди Әнвәр ага. — Казаныгызда булмаган яртыны мин каян табыйм? — Немедленно табасың, бырат! Син бит минем пьесада уйныйсың. Владимир Ильич Ленинны уйныйсың! Шулай булгач, син миңа бер ярты табарга тиешсең! — Ничек? Ни өчен? Каян табыйм? — ди артист. — Шуның өчен, бырат, мин пьеса язмаган булсам, син Ленин була алмас идең. Давай ярты! — Соң, энем, Әхәт, — ди бичара Әнвәр ага. — Элек драматурглар үз пьесаларында уйнаган артистларны кунак итә иде. Олы артист абзаңа Лениныңны уйнап биргән өчен син үзең бер ярты кыстырып керәсе урында, син аракы таптырасың! Юк миндә ярты! — Ярар, Әнвәр иптәш Фәсхетдин! — ди Әхәт, янаулы кыяфәт белән. — Минем кем икәнне белмисең әле син! Минем кай җирләр белән бәйләнгән икәнне белмисең әле син, бырат! Моннан соң син минем пьесада Ленинны түгел, көтүче ролен дә уйный алмассың! Әхәт Гаффар дөп-дөп атлап чыгып китә. ТАНСЫ Театр училищесын бетереп, Минзәлә театрына эшкә кайткан яшь артисткалар Нәсимә белән Роза Чистай ягындагы Карамалы авылы клубында спектакль уйныйлар икән. Тәнәфес вакытында авыл җегетләре биюләр, тансы-мансы оештырып җибәргәннәр. Сәхнә киемнәре кигән килеш, гримланган кыяфәттә Нәсимә белән Роза биючеләр янына залга чыга. Ал арны күреп тамашачы шакката, алардан битәр артистлар аптырый. Бию барган чагында артистлар тегеләрне берәмберәм сәхнә артына тартып алып кереп китәләр. Тиз генә биш минутлык җыелыш оештырып, бөл арның ярамаган кыланмышларын тикшерә башлыйлар. Бу эш Өметбайга да барып ирешә, хәбәрне ишеткәч, баш режиссер кызларга: — Театр училищегызда сезне шуңарга өйрәттеләрмени? Сәет Булатов белән Кәшифә Тумашева сезне сәхнә киемнәре белән кеше арасына чыгарга, тамашачы белән кочаклашып биергә дип котыртып җибәрдемени бу театрга? Бу бит театр! Балаган түгел! — ди. УЧИЛИЩЕДА НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТТЕЛӘР? Минзәлә театрының баш режиссеры Сабир ага Өметбаев ни өчендер театр училищесын тәмамлап килгән артистларны бик өнәп бетерми торган була, һәвәскәрлектән килеп, театрга артист булып эшкә кергәннәрне ул ныклап өйрәтә, аларга җаваплы рольләр тапшыра торган була, алар белән яратып-сөеп эшли. Училище бетергәннәргә ул һәрвакыт бәйләнә, бәләкәй генә гаепләрен дә арттырып күрсәтә, ал арны кимсетергә тырыша икән. Әлеге дә баягы Нәсимә белән Роза исемле ике кыз, театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрында эшли башлагач, спектакль алдыннан Сабир ага ал арны үзе гримлый, үзе бизи торган була. Ләкин аның гримлавы кызларга ошамый, Өметбаев грим бүлмәсеннән чыгып китүгә, кызлар, ул салган гримны тиз генә юып, үзләре теләгәнчә бизәнәләр дә сәхнәгә чыгып китәләр икән. Бервакыт залда спектакль карап утырган җиреннән Өметбаев сәхнә артына килеп керә дә кызларга кычкыра: — Училищегызда сезне шуңар өйрәттеләрмени, оятсызлар! — ди. — Баш режиссерның сүзен санга сукмаска Сәет Булатов белән Кәшифә Тумашева сезне шулай котыртып монда җибәрдеме әллә? Шуннан соң Хәдичә белән Роза Өметбаев кушканча бизәнә башлыйлар. СӘНГАТЬ ҺӘМ ТАМАК Ачлык-кыенлык елларында Минзәлә театры авылларда йөргәндә, спектакль уйнаган өчен билет сатмыйча, тамашачыдан азык-төлек җыя башлаган. Ачлык, авыр еллар... Артистлар-бичаралар балаларын ияртеп чегәннәр кебек авылдан авылга күченә, хәер сорашкандай, спектакль уйныйлар. Театрга нигез салучы режиссер Сабир Өметбаев үзе дә артистлар белән авылдан авылга йөри икән. Колхозларның да фәкыйрь чагы. Ләкин тормыш итәргә кирәк. Шушы авыр елларда да татар авыллары сәнгать көтә, театр көтә. Бер ярлы гына авылга килеп төшәләр артистлар. Председатель белән Өметбаев арасында тарткалаш башлана. — Артистларыбыз шәп! — ди Өметбаев. — Спектаклебез әйбәт! Киемнәр матур. Зинһар, спектакль уйнаганыбыз өчен икмәк бирегез! — Бодаебыз бар, ләкин орлыкка дип күз карасыдай саклыйбыз. Үзебез дә кагылмыйбыз! Юк сезгә икмәк, юк. Оныбыз да юк, маебыз да юк! — Балаларыбыз ач! — ди режиссер. — Артистларыбыз ач. — Икмәк бирә алмыйм, җегетләр, юк! — ди рәис. — Алайса, без сезнең авылдан китәбез! — ди Сабир ага Өметбаев. Ьәм артистларга әйтә:— Сүтегез декорацияләрне! Китәбез! Артистлар корып куелган матур декорацияләрне сүтә башлыйлар. Колхоз рәисе клубка килеп карый: чыннан да китәләрме, янәсе. Артистларның мәш килеп декорацияләрне чанага төяп маташканнарын күргәч, ул: — Китмәгез инде, җегетләр! Халыкның карыйсы бик килә бит! — ди. — Алайса килешик! — ди Өметбаев. — Иә он бирәсең, йә май, иртәгә күрше авылга безне илтеп куярга тагын өч ат та бирәсең. — Ю-ук, җегетләр, он да бирә алмыйм, май да бирә алмыйм! Иртәгә бер ат бирермен илтеп куярга. — Төягез тизрәк декорацияләрне! — ди Өметбаев. Бер кило он белән ике атка килешәләр. ЧЫН ТӨТЕН Минзәлә театры сәхнәсендә Әхәт Гаффарның "Бер картлыкта, бер яшьлектә" пьесасы куела. Спектакль барышында хуҗа хатын мунча ягарга тиеш була. Чыннан да, бераздан сәхнәгә ургып төтен чыга башлый. — Карчык, буламы әле мунчаң? — дип кычкыра ир. Сәхнә артыннан хатынның: — Була, хәзер чын мунча була монда! — дигән тавышы ишетелә. Халык аһ итә: — Вәйт шәп уйныйлар, мунчаларыннан чын төтен чыгаралар, — дип шакката. Чынлыкта исә, сәхнә артында ут чыгып, театр яна башлаган була. Сәхнәгә чыгасы урында әлеге хатын: "Мунча була, хәзер була!"— дип, янгын сүндереп йөри икән. Артистларның тырышлыгы аркасында ут вакытында сүндерелә. Тамашачы һични сизми кала. МЕДАЛЬЛЕ ФӘЙЗЕЛХАК Әгерҗе төбәгенең Барҗы авылында Фәйзелхак исемле бер җүләр яши икән. Аның күкрәге тулы орден-медаль, значок тагылган, хәтта күп бала тапкан "Батыр ана" ордены да бар, ди. Бармагына ул унсигез йөзек кигән. Артистлар килгәч, Фәйзелхак һәрвакыт ал ардан ни дә булса сорый, башмакмы, значокмы шунда. Кайбер артистлар аңарга бутафор йөзекләр бирә торган була. Фәйзелхак спектакльләрне көтеп ала һәм иң алдагы урында утырырга ярата икән. Бервакыт спектакль барышында сәхнәдәге персонаж үзенең түшендәге орден-медальләрен атып бәрергә тиеш була. Артист ал арны атарга әзерләнгәндә, залдан Фәйзелхак кычкыра: — Ташла-ма-а! Ыргытма! Миңа би-ир! Халык тыела алмыйча көлә, артистлар нишләргә белми, спектакльне туктатыргамы, әллә дәвам итәргәме дип торганда тагын Фәйзелхак тавышы ишетелә: — Каравы-ыл! Күтне чеметәлә-әр! Баксаң, тавышланмаска кушып аның ботын колхоз рәисе каты итеп чеметкән икән. — Значукларны монда бирегез! Күтне чеметмәсеннәр! — дигәч, тамашачы тагын да катырак көлә, артистлар да бу көлүгә катнашып, пәрдәне ябарга мәҗбүр булалар. БЕР ШАТЛЫК, БЕР КАЙГЫ Минзәлә театрының 1982 — 1983 елгы репертуары хакында Празат Исәнбәт җыелышта болай ди: — Дивардагы игъланнар тактасында Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов кебек язучыларның исемнәре тезелешеп тора. Бу исемнәрне укыгач — шатлык, ләкин спектакльләрне карагач, кәеф китә бит, иптәшләр. КАРАЧКЫ Минзәлә театрында "Митенька" исемле бер тәрҗемә әсәре куялар. Авылларга чыккач, белдерүләрне элеп куйгач, халык килә дә укып карый, ләкин һичничек тә аңлый алмый, кемдер бу сүзне "Митингы" дип укый. — Митингы да митингы! Туйган ул митингылардан! Митингы өчен дә акча җыя башлаганнар! — дип, халык бу спектакльгә йөрми. Бер-ике тапкыр уйнап карагач, "Митенька"ны репертуардан төшереп калдыралар. ҖӘННӘТ Минзәлә театры артистлары җыелып Кырымга барырга уйлаганнар. Театр автобусына төялеп, кирәк-ярак, азык-төлек алып юлга чыкканнар болар. Юлда яхшы гына барып, Кырымга килеп җитәләр. Шуннан соң туктап, чатырлар корып, ял итәр урын эзли башлыйлар. Артисткалар Хәдичә ханым белән Әлфия шундый таләп куялар шофер Миша алдына: — Диңгез буе да булсын, агачлык та булсын, таулар да якын гына булсын! — диләр. Миша дәшмичә генә тыңлап тора да Кырым буйлап матур җир эзләп китә. Байтак йөргәннән соң автобусын туктатып, ул: — Менә, җегетләр, кызлар, шушыннан да уңай урын булмас! — ди. — Ә базар-мазар кайда соң монда? — диләр Хәдичә белән Әлфия. — Базар шәһәрдә генә була, бу кыргый җир бит! — ди Миша. Китәләр кире шәһәргә таба. — Менә моннан базар ерак түгел, — ди Миша. — Кыялар, таулар кайда соң монда? — диләр тегеләр. Миша дәшмичә генә автобусын кабызып тауларга таба юл ала. Кич җитеп килә, арылган, карыннар ач, Миша дәшмичә генә тауга менеп бара. — Әй, кая алып барасың син безне, диңгез ерагая бит! — диләр хатыннар. Миша дәшми, ләкин машинасын кинәт кенә борып, аска таба төшә башлый. Шулчак машина чак кына бер автобуска бәрелми кала, Миша рульне упкын ягына бора. Упкын кырында утыручы Хәдичә белән Әлфия чырыйлап кычкырып җибәрәләр. — Тагын кая алып барыйм сезне, җәннәткәме, әллә менә шулай җәһәннәмгәме! — дип кычкыра Миша. — Юк, юк, Мишакаем, үзең алып бар, теләсә кая алып бар. Тик исән-сау гына алып төш моннан! — ди Хәдичә ханым. — Автобус юлга чыгып җай гына төшә башлагач, ул: — Уф, үз башкайларыма гына килгәнмен икән дип торам! — ди күршесе Әлфиягә. Шулай йөри торгач, болар Миша бая туктаткан җиргә килеп урнашалар. СЕРЛЕ СОЛТАН 1971 елда була бу хәл. Минзәлә театры Шаһиморат Зәйнинең "Раушан" пьесасында баш роль Солтанны уйнаучы артист, анасы каты авыру сәбәпле, тиз генә гастрольдән кайтып китә. Аның урынына Минзәләдән Анатолий Богатырев килергә тиеш була. Ләкин ул үз вакытында килеп өлгерә алмый: юл газаплы була. Нишләргә соң? Спектакль бүген уйнал маса, гастроль тәртибе бозылачак, иң азактан җәһәннәмнән килеп уйналмаган спектакльне колхозчыларга уйнарга туры киләчәк. Шуннан бер карарга киләләр артистлар. Спектакльне өзмәскә, Солтансыз гына уйнап чыгарга, диләр. Ьәм шулай итәләр болар. Ьәркем үз җае белән Солтан әйтәсе сүзләрне әйтергә тиеш була: — Менә бу төштә Солтан булса фәлән дип әйткән булыр иде, их, Солтан булса төгән дияр иде... Спектакльне уйнап бетерәләр болар. Халыкка артистларның уены да, "Раушан" спектакле дә бик оттгый. Ләкин бер төркем яшьләр, сәхнә артына кереп: — Солтан, Солтан дидегез, ул бик акыллы сүзләр сөйли, үзе күренми. Их, шул Солтанның үзен бер күрәсе иде! — диләр. Артистлар: — Их, безнең үзебезнең дә шул Солтанны бик тә күрәсебез килә дә, килеп җитмәде шул! — диләр. Дүрт көннән соң гына Солтан-Богатырев артистларны куып җитә ала. Солтансыз уйналган авылларда әле һаман да "шул Солтанны бер күрәсе иде" дип көтәләр, ди. ШЕЛТӘ Габдулла Фәтхуллинның "Тол елга" пьесасын уйнап йөргәндә Минзәлә театры артисткасы Нәсимә үзенә иләмсез бер прическа ясап сәхнәгә чыга. Сәхнәдәге Роза ханым Җиһаншина аның бу чәчен, тузган башын күреп сорый: — Бу нинди чәч? — ди дә бөгелеп көлә башлый. — "Сөй син мине" дип атала бу прическа! — ди Нәсимә. Роза һаман тыела алмый көлә. Нәсимә пьесада булмаган сүзләр сөйли башлый: — Тилердеңме әллә син, нигә шулай озак көләсең? Әйтәсе сүзеңне әйт! — ди. Тамашачы, әлбәттә, һични сизми, нәкъ шулай кирәктер дип уйлый. Әмма спектакль беткәч тә, театрның парторгы Рәкыйп Шәймөхәммәт биш минутлык җыелыш оештыра. Җыелышның көн тәртибе ике артистканың сәхнәдәге кыланмышларын тикшерүгә корылган була. Биш минутка җыелган халык бер сәгать чамасы "Сөй син мине" прическасы турында сөйләшә. Сөйләшә торгач, парторг бу ике артисткага телдән каты шелтә белдерә. БАШ ИЮ Актерлар уенына бик саран бәһа бирүче режиссер Ширияздан Сарымсаков бер тапкыр Минзәлә театрының мари драматургы Волковның "Кара бүре" пьесасы буенча куелган спектаклен карагач, баш рольне уйнаучы артистка Хәдичә ханым Сәлимова алдында бил тиңентен иелеп: — Хәдичә ханым, мин сезнең талантыгыз каршында баш иям! — дип әйткән. ТЕШЛӘНГӘН АЛМАЛАР Минзәлә театры бер елны Севастопольгә ял итәргә бара. Кайтырга җыенганда, бөтен артистлар да күп итеп алма сатып алалар. Шәһәрне чыкканда, боларның автобусларын ГАИ һәм санэпидстанция врачлары туктата. — Ящур! Бушатыгыз алмаларыгызны! — дип боералар алар артистларга. — Моннан алма алып чыгарга ярамый! Артистлар, җиләк-җимешләрен постта калдырып, автобуска утыра. Бары тик Хәдичә ханым Җиһаншина гына автобуска менәргә теләми. Ул үз алмаларын урталай тешли дә җиргә ташлый. — Мәгез, алыгыз, тыгыныгыз, чәнчелегез шушы алмалар белән! — дип татарча такмаклый икән үзе. Бар алмаларны да шулай яргалап, тешләп бетергәннән соң, ул автобуска менеп утыра. — Хәдичә апа, сез нигә алай иттегез? — дип сораганга каршы ул: — Бездән талап алган алмаларны алар базарга алып чыгып сата! Миңа булмагач, хет аларга да булмасын! Нинди ящур ул! Каян килеп! Юри шулай эшлиләр! — дип җавап БУТАФОРИЯ НӘРСӘ УЛ? Минзәлә театры 1983 елны, чәйгә кытлык елны, гастрольләргә чыгып китә. Бигрәк тә һинд чәе юкка чыккан заман була бу. Артистлар Гөлшат Зәйнашеваның "Яшел сумка" спектаклен уйнап йөри икән. Спектакль барышында сумкадан берничә кап фил төшерелгән һинд чәе чыгарыла. Чистай ягындагы Югары Норлат авылында уйнаганда һинд чәе капларын күргәч, сәхнә артына бер җегет килеп керә дә: — Агайнеләр, — ди җегет. — Миңа да бер-ике кап шундый чәй сатыгыз әле. Артистлар башта моны шаяру дип аңлыйлар, ләкин җегетнең чыраен, ялварулы карашын күргәч аңлыйлар ки, җегет шаярырга уйламый да: — Зинһар, ичмасам бер кап кына булса да сатыгыз инде! — ди җегет. — Әнием үлем түшәгендә ята, шул сорый, бер тәмләп һинд чәе эчәсем килә, ди. — Юк бит бездә андый чәй! — диләр артистлар. — Әнә бит сәхнәдә әллә ничә кап чыгардыгыз! — ди җегет. — Бутафория бит ул! — диләр артистлар. — Миңа бутафория булса да бер генә кап бутафория бирегезсәнә, — дигәч, артистлар сумканы ачып андагы ясалма чәй капларын күрсәтәләр. — Бутафория генә ул! — диләр. Җегет, ниһаять, аңлый: артистлар сәхнәгә чын чәй алып чыкмаганнар икән. Шуннан соң артистлар юлда эчеп йөрергә дип алган үз чәйләреннән җегетнең әнисенә дип бераз өлеш чыгаралар. ШИКӘР Минзәлә театрына баш режиссер итеп куйгач, Фаил Ибраһимов җиң сызганып эшкә керешә. Репетицияләр вакытында артистларга тын алырга да ирек бирми, эшләтә дә эшләтә, кабатлата да кабатлата. Моңарчы сабыр холыклы режиссерларга күнеккән артистлар зарлана башлый. — Ул безне дрессировать итә. Ләкин шикәр бирми. Шикәр бирмәсәң, эт тә аягүрә басмый, — диләр артистлар. Аларның зары Фаилгә дә килеп ирешә, ул: — Минзәлә театры цирк түгел, сез эт тә, маймыл да түгел, миндә шикәр юк. Баллы нәрсә яратсагыз, шикәрне сезгә әнә директор бирер, — ди. — Ә хәзер яңабаштан кабатлыйбыз . Ниһаять, артистлар Фаилнең эш ысулына күнегә башлыйлар һәм кыска гына вакыт эчендә өч спектакль чыгаралар. БУАЗ СЫЕР Минзәлә театрының илле еллык бәйрәменә Казаннан бик күп язучылар, сәнгатькәрләр килә. Театр кайный. Актерлар рольләрен кабатлый, режиссерлар пошкыра-кешни, директор тыз-быз чаба, мышный, ишегалдында йөргән эт тә һәр кешегә һау-һаулап өреп кала: иртәгә бәйрәм! Бу кабатлауны күзәтеп, эчтән генә аңлап торучы Батулла әйтеп куя: — Бу көннәрдә мин Минзәлә театрын бозауларга йөргән буаз сыерга охшатам. — Ә мин, — ди Илдар Юзеев, — язучыларны, кунакларны шул сыерны имәргә килгән бозауларга охшатам! БАРЫБЕР КЫЗЫК 1983 елда Минзәлә театры Казанда отчет гастрольләрендә бик күп спектакльләр күрсәтә, соңыннан Актерлар йортында фикер алышу булып уза. Спектакльләрне мактаучылар да, бик каты тәнкыйтьләүчеләр дә була. Сүз әйтер өчен чират Сара ханым Садыйковага килеп җитә: — Җәмәгать ! — дип башлый сүзен Сара ханым . — Минзәлә театры спектакльләреннән халык көлә, рәхәтләнеп көлә. Артистлардан көлми ул, җәмәгать, авторлардан көлә. Халык авторлардан көлә! КЕШЕ КҮҢЕЛЕ Минзәлә театры "Кеше күңеле" исемле спектакль белән Башкортстанга гастрольгә чыгып китә. Бер авылга килгәч, клуб мөдире боларны фатирларга урнаштыра башлый. Кайсысын үзе илтеп куя, кайсыларына юл өйрәтеп җибәрә. Бәһиҗә ханым белән Роза исемле бер артистка урам буйлап китәләр. Өйрәтелгән йорт турына җитсәләр, ишегалдында гауга: мылтык тоткан бер ир бер хатынны ишегалды буйлап куып йөри, ди. Капка төбендә бер олы яшьтәге хатын үкереп җылап утыра, ди. — Атам, сабакылар! — дип кычкыра ди теге ир кеше. — Ни булды соң, апа? — дип сорыйлар хатыннан. Хатын яшь аралаш сүз башлый: — Шул мәлгуньне үземә йортка керткән идем. Үзем тузгач, кызыма ир булып калыр дип өметләнгән идем. Хәзер беребезгә дә рәт юк, икебезне дә туздырды, тәре! Бу сүзләрне ишеткәч, Бәһиҗә ханым агарынып китә, ул Роза колагына: — Бетте баш! Бу йортка төште юк! Теге дуамал безне дә төне буе туздырыр! — ди. Алар икенче бер урында фатир табып керәләр. ЯБЫЛУДА Күп кенә авыл клубларында хәзер дә артистлар өчен иң кирәкле шартлар да юк. Киемнәр эләргә кадак булмас, утырырга урын юк, бүлмә җилләтер өчен җилләткеч тәрәзчекләр куелмаган. Хаҗәтләр үтәр өчен, чыгып-кереп йөрер өчен арткы ишекләр юк. Табигый хаҗәтләр вакытында артист-бичара каян чыгар тишек табалмый интегә. Кайвакыт көлсәң көләрлек, җыласаң җыларлык аяныч хәлләр дә булгалый. Сарман ягындагы Карашай Саклау авылында Минзәлә артистлары Югославия драматургының "Иң гади кеше" исемле пьесасын уйнарга тиеш була. Клуб— иске мәчет, икенче катта, арткы ишек тә юк, тәрәзәләр дә ачылмый. Эссе. Артист Зәйнүшнең бик нык эчәсе килә. Тәрәзә төбендә ике чиләк тора, икесендә дә су, икесендә дә чүмеч. Шул чиләкләрнең берсеннән су алып эчә бу. Зәйнүш аганың авызы — тәм, борыны ис сизми икән. Бу чиләктә керосин була. Керосин озак көттерми, чыгар урын эзли башлый. Зәйнүшнең эче китә. Зал аша узып булмый, дыңгычлап кеше тулган. Чыгу җае юк. Интегә бичара Зәйнүш. Иелсә дә эш харап, утырса да эш харап. Сәхнәгә дә чыгасы бар. Ул арада аның чыгышы килеп тә җитә. Зәйнүиг сәхнәгә чыга да бер урынга басып катып тора. Сүзләрен шуннан гына әйтеп тора. Сәхнәдәше моның хәлен белми дә, аңламый да. Нигә катып тора икән бу дигәндәй сәерсенеп, аның тирәсендә бөтерелеп йөри баиглый. Зәйнүш чыдый алмый: — Тизрәк әйт сүзеңне, ни карап каттың! — ди. Сәхнә артындагы артистлар, хәл аяныч булса да, буылабуыла көлә. Зәйнүш каһарманнарча спектакльне бәла-казасыз гына уйнап чыга. Тамашачы клубтан чыгып бетүгә, ул артыннан туксан бүре кугандай клубтан чыгып йөгерә. Караңгы булу сәбәпле бәдрәфханәне таба алмый, шулай караңгыда йөгергәндә абынып егыла да, каһәр суккан керәчин үзенең кара эшен башкара. Бәдрәфнең хаҗәте калмый. ҮЗАРА СЫЙЛАШУ Минзәлә театры авылларда йөргәндә, шундый бер хәл була. Бер генә катлы клуб сымак бер өйдә спектакль уйныйлар болар. Керә алмый калган балалар, сәхнә артындагы тәрәзә янына килеп: — Абый, апа, кертегез инде! — дип ялыналар. Театрның администраторы коры-кырыс кеше, бушка берәүне дә кертмәскә боерган. Артистлар малайларны тәрәзә яныннан куа. Ачык тәрәзә төбендә бутафор чәй, ягъни сәхнәдә чәй урынына эчәсе сыеклык салынган савыт. Малайларның берсе, артистлар күрмәгәндә генә стакандагы суны түгеп, чәй урынына сиеп куя. Менә берзаманны Әнвәр ага Фәсхетдинов сәхнәдән кычкыра: — Кая, чәй китерегез анда! — дип кычкыра. Чәй ташучы тәрәзә төбендәге стаканны алып чыгып артистка бирә. Бер-ике кабуга Әнвәр Фәсхетдин сәхнәдән атылып чыга да бутафор хатынга кычкыра: — Син нәрсә! Нигә миңа сидегеңне эчерәсең! — ди. Бутафор хатын: — Нишләп сидек булсын ул, Әнвәр абый, чәй ич ул, менә үзем эчеп күрсәтәм, — дип, сидекне эчеп тә куя. Бераз тәмләп торганнан соң, башын чайкап: — Чыннан да сидек икән шул, Әнвәр абый! — ди. Шуннан соң гына моның кералмый калган акчасыз малайлар шуклыгы икәнлеге ачыклана. Спектакль беткәч, артистлар малайларның кайсысы бу "батырлык"ны башкарганын белергә тырышып карыйлар. Ләкин серне әйтүче табылмый. Китәргә автобусларга төялеп беткәч, берәү караңгылык эченнән кычкыра: — Икенче килгәч кертмәсәгез, без әле сезнең авызыгызга!.. — ди. ХАЛЫК ТАКМАКЧЫСЫ Минзәлә театры артистлары Актаныш төбәгендәге Түбән Яхшый авылына спектакль уйнарга килә. Автобустан төшеп, артистлар берәм-берәм клубка уза башлый. Кино яки театр килгәндә, клуб тирәсенә бала-чага җыела. Бу юлы да алар артистларны шулай каршылый. Хатын-кызлар колагындагы алкаларны күреп авыл җүләре башта бик соклана, алкаларны тотып-тотып карарга тели, тел шартлата, мактагандай хәрәкәтләр ясый. Артистлар узып беткәч, бу кычкырып торып җырлап җибәрә: Ал да була алмассың, Гөл дә була алмассың, Колагыңа алка тагып, Кыз да була алмассың... КАПИТАН Кырымда ял иткәндә артистка Хәдичә ханым Җиһаншина Мисхор белән Ялта шәһәрләре арасында су трамваенда буш йөрүе белән мактана икән. — Ничек сине бушка йөртәләр соң? — дип сорыйлар артисткадан. — Бер капитан белән таныштым, — ди Хәдичә ханым. — Шул капитан мине үзе белән алып йөрде. Хәдичә ханым икенче көнне тагын каядыр китәргә җыенганда, хатыннар: — Кая барасың, Хәдичә апа? — диләр. — Капитаным белән диңгез гизеп кайтыйм әле, — дип, ханым пристаньга төшеп китә. Артисткалар, моның капитанын күрергә дип, пристаньга төшәләр. Төшәләр дә качып кына карап торалар. Хәдичә ханымны күрүгә, бер карт кына диңгезче, көймәдә бау ыргытып, бау беркетеп торучы бер бабай, эшен ташлап, Хәдичәгә каршы килә башлый. Алар, күрешеп, исәнләшеп, икесе дә көймәгә кереп китәләр. — Отдать концы! — дигән боерык яңгырый. Әлеге карт шкипер бауларны чишә, көймә диңгезгә кереп китә. МАЛ БҮЛЕШ Минзәлә театры Хәй Вахитның "Хыянәт" пьесасында ике хатын бер иргә гашыйк булалар да сәхнәдә бик озаклап ир бүлешә башлыйлар. Гауга спектакльнең буеннан-буена шушы ике хатын бәхәсе аша бара да бара. Шулчак залда утыручы авыл агае каты тавыш белән кычкыра: — Ике сәгать буена шул бер ирне бүлеп бетерә алмадыгыз инде, анагызны! — дип, клубтан чыгып китә. Артистлар егыла-егыла көләләр. Ләкин алар кычкырган агайны унбиш тәүлеккә төрмәгә алып киткәннәрен генә белмиләр. ӘМЕР БЕЛӘН СӘНГАТЬКӘ Минзәлә театрын Казаннан озату мәҗлесендә башка кунаклар белән беррәттән Актаныш ягындагы "Чишмә" колхозы рәисе Ясәви Хөсәенгә дә сүз бирәләр. — Иптәшләр! — дип башлый ул сүзен. — Минзәлә театрын мин бик яратам, һәрвакыт кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. Менә әле ун-унбиш көн элек кенә райком шылтырата: зал буш, театрга халык йөрми, немедленно залны тутыр, ди. Мин бөтен колхозчыларны, парторгны семьясы белән, комсомол секретарен семьясы белән, авыл советы председателен семьясы белән залга тутырдым! Спектакль карарга! Бөтен председательләр дә шулай эшләсә, театрны Мәскәүгә алырлар иде! ЙОКЛАМАГАН АРБА Ниндидер бер артист бик шәп пирәшләгәннән соң спектакльгә килми. Әнвәр Фәсхетдинов аның урынына керә. Сүзен өйрәнер-өйрәнмәс Әнвәрне сәхнәгә чыгаралар. Спектакль барышында ул: — Йоклап калганнардыр әле, майламаган арба, — дип әйтәсе урында: — Майлап калганнардыр әле, йокламаган арба! — ди. Бу сүзләрне ишеткәч, сәхнәдәге артистлар тыела алмыйча көлә башлыйлар. Спектакльне туктатырга мәҗбүр булалар. УЙНАП КАРАСЫННАР Күчеп йөрүче артистларның гомере кеше ятагында, салкын, җайсыз клубларда, чана-арба, ватык машиналарда уза. Мәскәүдән, Казаннан килгән мәгънәсез тәнкыйтьчеләр кайчакларда фидакяр артистларның ачуын кабарта: — Сәнга-ать, сәнга-ать, диләр; идея, идея, диләр! Без бик яхшы беләбез: сәнгать булырга тиеш, идея булырга тиеш. Сыйфат булырга тиеш! Менә ул җан көеге тәнкыйтьчеләр, Мәскәүдән килеп, елның өч йөз көнен безнең юлсыз, йортсыз, транспортсыз шартларда сәнгатьләрен күрсәтеп карасыннар! Аннан соң без ал арга сыйфат, сәнгать, идеянең ни икәнен өйрәтеп күрсәтербез! — ди Венера ханым Нигъмәтуллина. ВАРИАНТ Минзәлә райкомының оештыру эшләре бүлегенең мөдире театр директоры Анатолий Богатыревны чакырып ала да: — Артистларыңны яшел азык әзерләргә чыгар. Урманда яфрак җыярга, агач ботарга, — ди. — Юк! — ди директор. — Артистның эше агач ботарлау түгел аның. Репетицияләр бара, бер өлеше гастрольләрдә. — Кайтар гастрольләрдән! — дип кычкыра мөдир. — Туктат репетицияләреңне! — Кайтармыйм, репетицияләрне туктатмыйм! — ди Богатырев. — Артистларга инде б... көрәтер идегезмени? — Тыңламасаң, партбилетыңны чыгарып салырсың! — дип кычкыра мөдир. — Чыгарып салыр идем дә, алынмый шул! — ди Богатырев. — Аһ хулиган! — ди райком вәкиле. — Мин сине бүген үк бюрога куйдырам, партбилетыңны алдыртам! — Мин партийный түгел! — дип кычкыра директор. Моны ишеткәч, дөреслегенә ышангач, бүлек мөдире кинәт йомшый: — Кеше кирәк бит, Толя! — дип ялына башлый. — Кеше кирәк! Яшел азык кирәк! — ди Богатырев. — Ләкин мин сезгә бер генә артист та бирә алмыйм! СӘБӘП Туфан Миңнуллинның "Бәхтияр Канкаев" сәхнәгә чыккач, бик зур уңыш казанмый. Тамаша залы яртылаш буш була. Ул вакытта театрның баш администраторы Мансур Шиһаповка Марсель Сәлимҗанов әйткән: — Нигә халык юк? — дигән. — Бар, Марсель Хәкимеч! — ди Шиһапов. — Кайда соң ул тамашачыгыз? — ди Марсель. — Бер күренеш карагач та кайтып китәләр, — ди Шиһапов. — Ул нинди спектакль анда? Өч бүрәнә башына хәерчеләр утырган да башак чәйниләр дә башак чәйниләр, дип кайтып китә халык. ОБКОМ КУШСА Диас Вәлиевнең "Язмышың хәл ителгәндә" спектакле белән авылларга чыккач, халык килми, килгәне дә бер күренеш карагач кайтып китә. Азакка чаклы түзеп утырганнары да спектакльне, артистларны, драматургны сүгеп тарала икән. Кайтып барган бере, клуб янындагы театр автобусын урап алып, шофер Илдус Галимҗановка бәйләнә башлыйлар. Автобуска тибәләр, тәрәзәгә сугалар. Илдус тиз генә ишекләрне бикли, тәрәзәләрне күтәрә, үзен-үзе сакларга-якларга мәҗбүр була. Тамашачы аңа кычкыра: — Нигә мондый начар спектакль алып килдегез?! Китерегез акчаны! — диләр. Илдус, эшнең зурга китәчәген сизеп, халыкны тынычландырырга тырышып, тәрәзә ярыгыннан: — Обком кушты, туганнар, обком кушты! — ди. ЧӘЧӘК УРЫНЫНА Кәрим Тинчуринның "Беренче чәчәкләр" пьесасын Габдулла Иосыпов сәхнәгә куя. Шагыйрь ролен — Ибраһим Гафуров, кызны Галимә ханым Ибраһимова уйный. Тамаша азагында шагыйрь үлә. Кыз — Галимә ханым — аның мәете өстенә чәчәкләр бәйләме куя. Ләкин чәчәк шагыйрьнең урталыгына туры килә. Шулчак залдан режиссер Габдулла Иосыпов кычкыра: — Галимә, Галимә, кая куйдың чәчәкне? Кая куйдың, дим? Өскәрәк, күкрәк турысынарак куй, күкрәк турысынарак куй, Галимә, Галимә! — ди. Галимә ханым: — Ьәй, сезгә ярап булмас инде, — дип, Галимә ханым чәчәкне умырып тота да күкрәккәрәк күчермәкче була. Шулчак "үлгән" шагыйрь — Гафур җан өшеткеч аваз белән акыра башлый: — Галимә-ә! Нишлисең син, чәчәкләрне генә ал! — ди. ДӨНЬЯ БУ Наис Гамбәр белән аның дусты бер капитан бик шәпләп кенә сыйланалар икән. Бүлмәгә Рөстәм Фәйзуллин килеп кергән. — Җегетләр, — ди капитан. — Миндә акча җитәрлек, берәр марҗамы шунда табыгыз әле. — Ярар, — ди Рөстәм. — Мин сезне апалы-сеңелле ике ... кыз янына алып барам. Китәләр болар. Килеп керсәләр, капитан да, кызлар да тораташ булып ката. Бу ике кыз капитанның үз сеңелләре булып чыга. МӘҖЛЕС Татар ашлары йортында Мөхәммәт Садриның җитмеш еллыгына багышланган сый мәҗлесе була. Шунда бәйрәмдар хөрмәтенә әйтелгән шәраб алды сүзләре. Сибгат Хәким. Мөхәммәт Садри чыннан да нык кеше булып чыкты. Ул чын мәгънәсендә солдат. Мин шуның өчен шәраб күтәрәм! Әмирхан Еники. Әдәбият өстеннән салкын җилләр дә, кайнарлары да узып киткәли... Мөхәммәт Садри аңлаешлы, гади яза торган кеше. Башкаларны терсәкләре белән әткәләп, төрткәләп кермәде ул шигырьгә. Аның үзен алып кертеп ташладылар шигырьгә, ие... Аның гаебе юк дигәндәй инде, ие... Кадәри хәл ул тырышты. Тырыш кешеләр өчен эчик, җәмәгать, ие... Мәхмүт Хөсәен. Бөек Ватан сугышында татар язучыларының туксан проценты сугышта иде. Әгәр дә Язучылар берлеге ишегенә "барысы да сугышка китте" дип язган булсак, һич тә ялган булмас иде. Мөхәммәт абый әнә шулар арасында иде. Юныс Әхмәтҗанов. Мөхәммәт абый, китабыгыз шүрлектә тормасын, аның каравы гайрәтегез торсын! Ул үз эшен эшләп калсын иде! ЯТИМНӘР Сәйдәшев тә, Шакир Мәҗитов та, ялгыз калгач, төне буе икесе генә пирәшләп утыра икән. Таң аткач, урамга чыгып йөреп керергә уйлыйлар болар. Шулчак күрәләр, урам буйлап чибәр генә бер хатын узып бара. Шакир Мәҗитов әйтә: — Сәйдәшев, әйдә, бу кызны үзебезгә чакырыйк. Керерме икән? — Шәпләп кыстасак, бәлки, керер дә ул, ләкин безнеке кермәс бит! — дигән Сәйдәшев. КЫЙММӘТЛЕ ТАБЫШ Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдулла Каюм Насыйриның туган авылы Шырданга баралар. Аларның максаты: атаклы шәхес Каюм Насыйри йортында булу һәм истәлеккә тарих - музей өчен берәр нәрсә табып кайту. Сәяхәтчеләр, Шырданга килеп, кирәкле йортны эзләп табалар. Әмма өй эче буш булып чыга. Алар һични табалмыйлар. — Ичмасам, чарлакта Каюм абзыйның кулъязмалары, китаплары посып калмадымы икән? — дип, өй түбәсенә дә менеп төшәләр. Бер бит кәгазь дә, бер генә китап та тапмагач, өметсезлек белән чарлактан төшеп барганда, Газиз кычкыра: — Гали дус, менә монда бер нәрсә бар! — ди. Тузанын сөртеп баксалар, бу ир кешенең балта сабы зурлыгындагы әгъзасы булып чыга. Җегетләр шуны тотып Казанга кайтырга чыгалар. Хәзер шул нәрсә шагыйрь Равил Фәйзуллинда саклана икән. Ул кемгә калдырып китәр? Билгесез! СӨЙЛИ БЕЛМӘГӘН АВЫЗДАН Композитор Заһид Хәбибуллин авылларда йөргәндә фатирга керүгә үк хуҗалардан хәл-әхвәлләр сораштыра башлый икән. — Син кем булып эшлисең инде, энем? Хуҗаның олы углы: — Мин әле эшләмим, кайттым гына! — ди. — Армиядәнмени? Бик әйбәт, бик әйбәт. — Юк! Төрмәдән! — Ә, бик әйбәт, бик әйбәт. Ни өчен утыртканнар иде инде? — Бер бункер арыш өчен! — Бик әйбәт, бик әйбәт! Кичен клубта Заһид абый сәхнәдә скрипка уйнар алдыннан сүз башлый: — Сезнең калхуз яхшы икән, егерме дүрт центнер алган икән. Бик әйбәт, бик әйбәт. Икмәкне дә әйбәт бүлгәнсез икән, бик әйбәт, бик әйбәт. Рәхмәт! Менә сезнең Гариф исемле җегетегез бер бункер арыш урлап төрмәдә утырып кайткан икән. Бик әйбәт, бик рәхмәт! Шуннан соң гына ул скрипка уйный башлый. Очрашудан соң өйгә кайткач, хуҗаның Гариф атлы олы улы ишектән кайтып керү белән Заһид абыйга кычкырган: — Син нәрсә, таш... чырай, сәхнәгә менеп мине бөтен авылга рисвай иттең! — дип өеннән куып чыгарган. ЯЛГЫШУ Чаллыга гастрольгә килгәч, Илһам Шакировны кинопрокат директоры Дамир Акмал углы Гимадиев кино карарга чакыра. — Нинди кино күрсәтәсең? — дип сорый Илһам. — "Сценаристка!"— ди Дамир. — Алай булса барам! — ди Илһам. Кино башлана, Илһам борсалана, кыбырсый да Дамирга дәшә: — Нинди фильм сың бу? — "Сценаристка", сценарий яза торган хатын турында! — ди Дамир. — Кирәге бар ие! — ди Илһам. — Мин бит "Цена риска" дип килдем. Илһам Шакиров киноны карамыйча кайтып китә. хы янәт Татар язучыларының бөтенесе дә сугышка китә. Ике-өч язучы гына бронь белән сугышка бармыйча кала. Фатих Хөсни, Галимҗан Латыйп, Гомәр Бәширов һәм Гариф Гобәй. Шәйхи Маннур сугышта чакта Гариф Гобәй аның хатыны белән типтерә башлый. Бу турыда Шәйхи Маннурга хәбәр итәләр. Сугыштан исән-сау кайту белән үк, Маннур моның хак икәнен белә. Ул радиога, Гобәй эшләгән урынга китә. Гобәй бүлмәсенә кереп, ишекне бикләп алып, Гобәйне чината-чината кыйный да: — Эткә этләрчә караш! — дип чыгып китә. Шәйхи хатынын аера, шуннан соң гомере буена өйләнми, ялгызлыкта яши. ӘЛЛӘ КАЙДАГЫ БЕТ Драматург, табиб, чәчәк-кактус үстерү остасы туры сүзле Шәриф Хөсәен гомере буе өйләнми. Бәлки, ул үзенең быткыч, бәйләнчек холыклы икәнен белеп өйләнмидер. Бәлки, үзен тулаем иҗатка, чәчәкләргә, кеше сәламәтлеген сакларга багышлагандыр. Ихтимал, ул бала тәрбияләүдән курка торгандыр. Хатыны булмагач, Шәриф кибет-базарга үзе йөри, әйберләрне үзе сатып ала. Сатып алганда ул гел сатучылар белән сатулаша, бәйләнә, сатыла торган товарлардан гаеп таба икән. Бервакыт Шәриф каз алырга дип базарга чыга. Бер каз янына тукталып, бик озак кына карап, әйләндереп тора да бу: — Ничә сум казың? — дип сорый. — Утыз сум, абый! — ди сатучы хатын. — Утыз сум? — дип гаҗәпләнә Шәриф. — Өч тәңкәгә дә алмыйм мин синең бу казыңны! — Нигә абый, каз каз инде! — ди хатын. — Каз сиңа, бабаңның пырзимуты, үрдәк зурлыгы казга утыз сум сорап торырга ничек оялмыйсың син, ә, мөселман хатыны! — Алайса ал, егерме сигезгә бирәм! — ди сатучы. — Егерме сигез? — дип мыскыллы елмая Шәриф. — Шушы каз кисәген егерме сигез сумга алырга син мине кем дип белдең, әбиең келәсе! — Ярар, саруымны кайнатып торма, абый! — ди хатын. — Ал, егерме биш сум! — Әбиеңнең келәсе, бабаңның пырзимуты, мин бит ялган акча сугып ятмыйм өйдә! — Сың, абый, ошамаса алмагыз! Мин сезне ирексезләмим! — Казың яхшылап йолкынмаган, әнә әллә ничә җирдә каурый төпләре калган. — Алай гына була инде ул... — Ярый, бир, мә егерме өч сум! — дип, Шәриф казны ала. — Ай-яй-яй, абый, вакчыл икән син, — ди хатын. — Син ялгыздыр мөгаен. Хатының качкандыр синнән. Мондый ир белән бер генә җүнле хатын да тора алмас. Ир чырае күрмәсәм күрмим, түлке мин синең кырыңа да утырмас идем. — Үз иреңне бел! — дип кычкыра Шәриф. — Алкоголиктыр әле! Исеректер, көн саен үзеңне тукмый торгандыр. — Абый, лутчы шул исерегем булсын, синең кебек бет булмасын! АВЫЗ ЧАЙКАУ — Аяз абый, кичә мин сиңа көне буе, кич буе шылтыраттым, син телефоныңны алмадың. Әллә өйдә түгел идеңме? — Өйдә идем. Ике олы эшем бар иде. Шуңа күрә телефонга орынмадым. — Нинди бик хәтәр эшләр ул? — Хәсәннең егерме биш табак чүбек хикәяләрен укыганнан соң, авыз чайкар өчен Әмирхан ага Еники хикәяләрен укып яттым! ШАХТЕР Минзәләгә килеп төшкәч, Аяз Гыйләҗев театрның директоры Анатолий Богатыревтан сораган: — Иә, картлач, ничек? Актерлар белән эшләп буламы? — Ьәй Аяз абый, — дигән директор, — актерлар белән эшләве җиңел ул. Вахтерлар, шахтерлар белән эшләве кыен, шулар белән эшереләм. Элек театрда беренче кеше актер булган, хәзер вахтер белән шахтер. Күмер белән мич ягучылар, кочегарлар баш. Минзәләдә утыз биш котельный. Җитмеш исерек эшли шул котельныйларда, минем кочегаркада шул исерекләрнең икесе. Өч йөз илле тонна күмер кайтардым, якмыйлар, эчеп яталар күмер арасында. Кочегар хәзер иң зур кеше. Актердан да зур шул шахтерлар, директордан да зур, райком секретареннан да зур. Теләсә эшли, теләмәсә — юк! Шуларга ялынып, сакалым агарып бетте. Бәйрәм килсә, шул кочегар шахтерларга иң яхшы бүләк алам, сыйлыйм, баш иеп исәнләшәм. Шулай алып барам театрны! МӘХӘББӘТНЕҢ ҺӘЛАКӘТЕ 1950 елларда Камал театрының директоры булып Гомәр Контюков эшли. Гүзәлләр гүзәле, талантлы артистка Галимә ханым Ибраһимовага Контюков үлеп гапгыйк була. Ләкин моны берәүгә дә әйтми. Бервакыт артистлар бергәләп су коенырга бара. Йөзә торган киемнәрдән генә калып, барысы да комга сузылып ята. Галимә ханым биш-алты адым гына читкә китә дә җиңел йомышын йомышлый. Контюков моны күреп ала да әйтә: — Алимә! Мин сине мәхәббәт белән бик уважайть итеп йөри идем. Синга хозерь дәртем калмады ведь! — ди. ӨСТӘЛДӘГЕ КАТА Шигырь язучы Гали Хуҗин ресторанда утыра икән. Утыра торгач, исерә төшә бу. Ныклап җебегәнче дип, Гали Хуҗин кайтырга кузгала. Ләкин өстәл яныннан ерак китә алмый, катасыз чыгып барганын сизеп кире борыла. Аның сыңар катасы өстәл астында калган була. Күрә караучы кеше буларак Гали Хуҗин өстәл астына иелеп озак кына катасын эзләп азаплана. Ниһаять, ката табыла, ләкин Хуҗин катаны кия алмый интегә, катаның бавы чияләнеп беткән була. Аптырагач, Гали Хуҗин, катаны өстәлгә куеп, тешләре белән ката киндерәләрен чишәргә тотына. Шул вакыт ресторанга тагын бер шигырь язучы Нәби Дәүли килеп керә дә, каләмдәшенең ни белән мәшгульлеген күреп: — Гали, шагыйрь башың белән нишлисең син? Ал катаңны өстәлдән! — ди. Гали Хуҗин, эшеннән аерылмыйча гына: — Җиде класслы абразаваниең белән мине яшәргә өйрәтмә, Нәби! — ди. Азаплана торгач, Гали катасын кию бәхетенә ирешә. — Синең бу уңышыңны юарга кирәк! — дип, Нәби Дәүли аракы китертә. ИКЕ ШӘРӘФИ Равил Шәрәфи бер мәҗлестә Хәким Сәлимҗанов булып кылана. Залда Хәким ага үзе дә була. Равилнең пародиясе шулкадәр зур уңыш казана ки, тамашачы Шәрәфигә бик озаклап кул чаба, афәрин кычкыра. Мәҗлестән таралган чакта Равил Шәрәфи белән Фатих Шәрәфи икесе бергә туры килә, аларны Хәким ага туктата. Ул, Равилгә карамыйча гына: — Беләсеңме, Фатих, дөньяда ике Шәрәфи бар. Берсе аның шәп Шәрәфи, Фатих Шәрәфи. Икенчесе әшәке Шәрәфи! — ди. ШАЯРУ Артист Зәйнүш абзыйның бик еш кысталучан кеше икәнен бөтен театр белә. Бер тапкыр артистлар Зәйнүшне кызык итмәкче булалар. Бер авылда спектакль вакытында, миңа чыгарга ерак әле дип, Зәйнүш тәрәзәдән сикереп бәдрәфкә йөгерә. Ул бәдрәфкә җиттем дигәндә генә, артистлар, тәрәзәгә баш тыгып: — Зәйнүш абый, Зәйнүш абый, чыгасың, тиз бул! — дип кычкыралар. Зәйнүш атылып-бәрелеп кире йөгерә, сикереп тәрәзәгә менә, артистлар күрә, Зәйнүш абзыйның ике бот арасы юешләнгән. Шуннан соң Зәйнүш абзый үзенә махсус чүлмәк-шешә ясатып алган дип сөйлиләр. ОБКОМГА ЯЗАЛАР Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның борыны бик зур икән, дип сөйлиләр. Әлфия ханым Авзалова концертына бер тапкыр Гөлшат ханым Зәйнашева да килә. Алар ябык пәрдә артында икесе сөйләшеп тора икән. Шулчак Гөлшат ханым: — Кая, кеше күп килдеме икән? — дип, пәрдәне бераз ачып, залны карамакчы була. Әлфия ханым Гөлшатны пәрдәдән тартып алган да: — Кит, Гөлшат! Яп пәрдәне! Ату синең кызыл борыныңны күреп, "Әлфия концертында тагын тукмак күрсәттеләр" дип обкомга язарлар! — дип кычкыра. МАЙМЫЛ Зиннәтулла исемле бер татар агае егерме ел буена консерваториягә Салих Сәйдәшев исеме бирдерергә йөргән. Ләкин Нәҗип Җиһанов та, обком да моны гел куып чыгара икән. — Ичмасам, культура институтына Сәйдәшев исемен бирегез! — дип ялына икән Зиннәтулла агай. Аптырагач, Зиннәтулла агай Илдар Юзеев янына килеп зарларын сөйли икән. — Культура институтына бирерләр дә, бәлки, ә консерваториягә шул маймыл исемен бирерләр микәнни? БАШКА СЫЙМЫЙ Роза ханым, ире Рөстәм Мингалим белән законлы рәвештә аерылып, икенче иргә — Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче урыс офицерына кияүгә чыга. Бай кияүдә булса да, Роза Рөстәмнән тиешеннән артык акча таләп итә. Рөстәм — беркатлы, үзе ыштансыз калса да, Роза белән иярә киткән кызы хакына дип, соңгы акчаларын җибәреп тора. Яхшы бозау ике сыерны имәр, ди. Көннәрдән бер көнне Розадан Рөстәмгә хат килеп төшә. "Дустым, син бит язучы кеше, иремне бу җәһәннәм тишегеннән йолып ал. Аны Казан гарнизонына кайтарттыр. Болай монда бик читен. Син Казан гарнизонының генералына бар. Йөр!" дигән боерык була хатта. Китә Рөстәм генералга. Кабул итә генерал татар шагыйре Рөстәм Мингалимне. Ачык чырайлы, мөлаем-йомшак тавышлы Кавказда туып үскән грек Меликов Рөстәмнең үтенечен үтәгән дә булыр иде, ләкин шулчак генерал сорап куя: — Ул офицер сезгә кем була соң? — ди. — Ул минем хатынның ире! — ди шагыйрь. Генерал Меликов аптырап яңадан сорый: — Кем дидегез? — Минем элеккеге хатынымның ире! — дигән җавапны ишеткәч, генерал, алышынгандай каты тавыш белән: — Убирайся отсюда! Муж твоей жены дурак, а ты трижды дурак! — дип куып чыгара. ЯШЕРЕН МӘХӘББӘТ Салих Батталны бер авылда аерым бүлмәгә яткыралар. Бу бүлмә хуҗа кызының ятагы икән. Төнлә йокыга китәр алдыннан тәрәзәгә берәү килә дә сак кына: — Җанкай, йоклыйсыңмы? — дип пышылдый. Баттал җавап биргәнче, җегет тәрәзәгә менә, Батталның күкрәген капшый башлый, Баттал җегетнең кулын алып, кендегеннән түбән төшерә. — А-а! — дип, җегет утка өтелгәндәй кулын тартып алып аска сикерә. Хуҗалар атылып бүлмәгә керә. — Ни булды? — диләр. Баттал: — Каһәр суккан бер ата мәче өскә сикерде! — ди. ИКЕ СМЕНА Хәким Сәлимҗанов белән Газиз Зыятдин ике хатын янына кунакка баралар. Хәким ага исереп егыла. Иртән торгач, Газиз аңа әйтә: — Хәким абый, синең аркаңда миңа ике смена эшләргә туры килде, давай, түлә! — ди. БАШ РЕЖИССЕРДАН КОТЫЛУ ЧАРАСЫ Казан Кремле театрында баш режиссер булып эшләүче Равил Тумашев Шекспирның бер пьесасын куярга алына. Өстәл янында репетиция ясаганда Тумашев бик озак, озын, ялыктыргыч итеп күп сөйли. Артистлар конкрет эш башларга атлыгып утыра. Режиссер һаман сөйли дә сөйли. Өчәрдүртәр сәгать шулай өстәл янында утырып алҗыган артистлар тәнәфескә чыккач үзара зарлана башлыйлар. Мәхәббәт гүзәлләрен уйный торган бер артистка шунда әйтә: — Галәмәт кызык! — ди. — Менә олы гәүдәле ирләр була, шуларга өмет баглап ятасың, ләкин шул ир юкка чыга. Кая китә ул, сизмисең дә, тоймыйсың да. — Карале, — ди Фатин Фәтхуллин. — Синең янга Равил Тумашевны яткызып булмыймы? — Нигә? — ди гүзәл. — Юкка чыгар иде! МАШИНАЛАР УЗГАНДА Уфага килгәч, Илдар Юзеев белән Әнгам Атнабай урамнан бара икән. Илдар, ни өчендер машина номерларын карап, үзалдына әйтеп тора, ди. Шулчак БХ 58-09 номерлы машина узып китә. — Ә БХ ул башкорт хөрешүе илле сигез дә нуль тугыз тапкыр була дигән сүз икән. Атнабай, Казанга килгәч, Илдар белән урамнан барганда, машина номерларына карап: — Әнә, Илдар, ТК 01-00 машинасы бара. Татар коралы нуль бер дә нуль нуль дигәнне аңлатамы? — дигән. ӘЗЕР ӘЙБЕР "Татарстан яшьләре" редакциясендә киңәттгмә бара икән, һәр бүлек киләсе санга нинди дә булса мәкалә, әңгәмә, хикәя тәкъдим итәргә тиеш була. Коткы тарату бүлеге мөдире Даут Сөнгать кичтән үк бик каты эчкән булып, әшәке махмырдан көчкә-көчкә генә утырып тора икән. Укшуын күрсәтмәскә тырышып, ул кулы белән авызын томалаган. Башка бүлекләр тәкъдим итәсе әйберләрен редактор каршындагы өстәлгә чыгарып салган, бары тик Даут бүлегеннән генә әйбер юк икән. — Җә, Даут иптәш Сөнгать! — ди баш мөхәррир Барлас Камал. — Сез өстәлгә нинди әйбер чыгарып саласыз? Даут шулчак кинәт укшый һәм өстәл өстенә ашказанын бушата. ТӘТӘЙЛӘР ЯНЫНДА Авылдан килеп, университетта укый башлаган чорда Фәрваз Миңнуллин хатын-кыз мәсьәләсендә кыен хәлдә кала. Яп-яшь кызлар белән җитди эш эшләп булмый. Өйләнергә әле иртәрәк. Карт хатыннар янына барасы килми. Шулай нәүмиз булып йөргәндә, Фәрвазга бер өлкән танышы киңәш бирә: — Нигә аптырап йөрисең син, Фәрваз! Паркка бар, анда алар бик күп. Акчаң булса, бер ресторанга алып керәсең дә — бетте-китте, кодагый! Шуннан соң Фәрваз, биш-алты сум акчасын йомарлап, паркка китә. Чыннан да, эскәмиядә кызлар тезелешеп утыралар икән. Җегет шулар арасыннан үзенә ошаганын, сайлап, ресторанга дәшә. Кыз белән алар ресторанга кереп утыралар. Әз-мәз аракы, салат-малат алалар. Кәефләнеп утырганда гына, акча түләр вакыт җиткәч кенә, бөл арның янына әзмәвердәй бер ир килә дә, хатынны беләгеннән тартып ала да, Фәрвазга усал карап: — Минем хатын янында йөрсәң, билеңне сындырырмын, яхшы чакта сыпырт моннан! — ди. Фәрвазның гыйшкый сәяхәте әнә шулай тәмамлана. АВЫЗЫН АЧСА... Гөргөри, үпкәсен кистереп, хастаханәдән сәламәтләнеп чыккач, мәҗлесләргә йөри башлый. Шулай бер утырганда кемдер Гөргөри тарафына төртмә сүз әйтә. Җавапсыз калуны белмәгән Гөргөри бу юлы каушап каламы — дәшми. Аны кыен хәлдән чыгару өчен Илдар Юзеев сүз башлый: — Гөргөри үпкәли белми бит ул. Хатын-кызларга үпкәли белсә дә, ир-атларга үпкәли белми. (Көлеш.) Чөнки Гөргөринең үпкәсе юк! (Көлеш.) Үпкәсе генә түгел, ул тумыштан ук йөрәксез. Ашказанын, бавырларын, эчәкләрен ул аракы эчәэчә яндырып бетерде. Гөргөринең эчендә бернәрсә дә юк аның. Авызын ачса, аның башагы күренеп тора! (Гайре табигый акырып көлеш.) — Юк! — ди Гөргөри. — Гәрәйнең аның башагы да юк, авызын ачса, асфальт күренеп тора! (Озакка сузылган көлеш). КАТЛАУЛЫ ЭШ "Ялкын" бүлмәсенә тыны капланган Сәйдә Зыялы килеп керә дә, Ирек Нигъмәтигә карап: — Әйдәле, тизрәк, син булмасаң баш бетә! — ди. Ирек, аптырап: — Тагын әйбер күтәрергәме, Сәйдә апа, төшерергәме, менгерергәме? — дип сорый. — Юк ла инде, — ди Сәйдә ханым. — Редакциягә Роза ханым килде. — Мин Роза белән нишләргә тиеш соң? — ди Ирек. — Күтәрергәме аны, төшерергәме? — Юк инде, — ди Сәйдә ханым. — Син берни дә эшләмисең. Роза ханым шигырьләрен укыячак, син тыңлап кына утырасың. Бу шигырең бармый, дисәм, ул минем чыраема ябышыр дип куркам. Син аерырсың. Алай-болай судка барып җитсә, син нгаһит булырсың, дим. Ирек, башын кашып торганнан соң: — Сәйдә апа, андый катлаулы операцияләр хәзер шактый кыйбат тора бит! — ди. — Бер шешә! — ди Сәйдә ханым. Ьәм алар тиз генә "Сөембикә" журналы булмәсенә кереп китәләр. ЯЛГЫШТЫР УЛ 1983 елда Газинур Морат урыс язучысы Николаевның "Литературная газета"да чыккан бер хикәясен, каһарманнарның исемнәрен генә үзгәртеп, И.Заман кушаматы белән "Татарстан яшьләре" газетасында бастырып чыгара. Шушы турыда "Литгазета" "Аристотель с чужой колокольни" исемле фельетон һәм "Татарстан яшьләре"нең "фактлар расланды" эчтәлегендәге шаһәдәтнамәсен бастыра. Шуннан соң Рөстәм Фәйзуллин әйтеп куя: — Татар язучыларын "Литгазета" чыгармый дип зарлана идегез: әнә, бер ай эчендә генә дә Газинур Моратның ике тапкыр исеме чыкты. — Хурлык бит бу, җегетләр, — ди Рим Кәрим. — Бөтен татар язучыларының йөзенә кызыллык бит бу. Нишләттеләр икән үзен? — " Татарстан яшьләре " ннән алып , Татарстан китап нәшриятына редактор итеп куйганнар, — ди Рөстәм. — Ялгышлыктыр ул! — ди Батулла. — Тәрҗемәче дип куярга оныткандыр! Ьәм ул чыннан да ялгышкан булып чыга. МАКТАУ — Карале, Батулла, кичә син Аяз Гыйләҗев турындагы телевизион тапшыруны карадыңмы? — дип сораган Рөстәм Мингалим. — Карамадым. Әмма кешеләр арасындагы сүзләрне ишеткәләдем. — Мактыйлармы, хурлыйлармы дигәндәй? — Үзен күз алдында шулай артык мактаганнарына Аяз ничек түзеп утыра микән? — диделәр. МӘҖЛЕС Батулла мәҗлес җыйган. Финляндиядән килгән Шамил бәй белән Фазилә ханым, Казан профессоры Илбарис Надиров вә хатыны Дания ханым, Җәмил Зәйнуллин вә хатыны Гөлнара һәм Батулланың балдызы Фидания, Батулланың хатыны Рузия ханымнар бер табын янында очрашалар. Җыр, уен, мәзәкләр белән мәҗлес шәп кенә башланып китә. Сүз арасында Җәмил болай ди: — Шамил әфәнде ул Алман фильмнарындагы фашист офицерларына охшаш! — ди. ДӘРТ СҮНДЕРҮ Хөсәен Уразиков гастроль вакытында Вера Минкинаны үз бүлмәсенә чакыра да бик матур итеп сыйлый. Соңра Вераның ботларын, күкрәкләрен капшый да: — Ярый, Вера, син чыгып китсәң дә була! — ди. — Мин бераз ял итим инде. — И-и, Хөсәен абый, нинди ял ди ул, әле ял итәрлек берни дә булмады бит! — ди Вера. ӘЛЛӘ ГАЙБӘТ, ӘЛЛӘ ЧЫН Кави Нәҗмине "провакатор булган" дип сөйлиләр. Бу турыда төрле кеше төрлечә сөйли, фикерли. Нәҗминең үзен, хатыны Сәрвәрне кулга алалар. Төрмәдә озак тотмыйлар, икесен дә чыгаралар. Алар төрмәдә чакта, уллары Тансык Югары Ослайда ял итеп ята. Димәк, Тансыкка әти-әнисе әйтеп киткән. "Без әллә ни озак тормабыз, борчылма" дигәннәр! КАЛӘМ КЕМ КУЛЫНДА Гадел Кутуй 1944 елның җәендә сугыштан Казанга кайта. Китәсе көнне ул апасы Зәйнүл янына керә. Зәйнүлнең биш-алты яшьлек углы Диас, агасы Гадел Кутуй күрмәгән арада аның пистолетын алып сүтә башлый. Кутуй, йөгереп килеп, бала кулындагы пистолетны ала да әйтә: — Үскәнем Диас, киләчәктә бу уенчык белән уйнарга сиңа язмасын! Менә мә, сиңа бүләгем — рәсем яса, язу яз! — дип, Кутуй энесенә каләмен бирә. Кутуй шушы өйдән сугышка китеп бара һәм Польша җирендә вафат була. Еллар уза. Диас Вәли драматург, атказанган сәнгать эшлеклесе була. Аның Кутуй биргән каләме пистолеттан ким булмый: ата да ата! ЭШЛӘҮ-ЭШЛӘМӘҮ Авылларга йөрергә чыкканда артист Газиз Зыятдиновны җитәкче итеп куя торган булалар. Хөсәен Уразиков моң арга әйтә: — Син, Газиз, мине һәр авылда да тол хатынга кертә торган бул, ярыймы! — Ярар, Хөсәен абый, булыр! — ди Газиз. Бер авылда шулай Хөсәен абый күрсәтелгән йортка китә дә күп тә узмый әйберләрен күтәреп урамга чыга. Газизне эзләп табып, бу: — Ну, Газиз! Тол хатынга керт дидем бит мин сиңа. Анда ире, балалары, карт белән карчык! — ди Хөсәен ага. — Ьәй Хөсәен абый, минем әнигә ябышырга, синекен эшләми, диләр бит, — ди Газиз. — Минекенең эшләгән-эшләмәгәнендә синең ни эшең бар! Әйткән сиңа, давай, тол хатынлы йорт тап! — дигән Хөсәен Уразиков. Бу авылда тол хатынлы йорт табылмый. Хөсәен ага Уразиковны ялгыз карт өенә урнаштыралар. ЮГАЛГАН РОМАН Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылы кешесе һираҗетдин Гыйльметдинов роман язып Вакыйф Нуруллинга тоттыра. Бераз вакыт узгач, һираҗетдин килеп сорый: — Укыдыңмы минем романны? — ди. — Юк! — ди Вакыйф. — Алайса китер, алып китәм мин аны. Алай кадерсезләп йөртергә, ул бит синең пауистләрең түгел, — дип, һираҗ романын алмакчы була. Ләкин Вакыйф кулъязманы таба алмый. Озак эзләсә дә, романның очы күренми. Баядан бирле боларны күзәтеп утыручы Абзал Шамов: — Җегет, син соңрак керерсең, — ди. Моңа каршы җене чыккан һираҗ, сабыр булырга тырышып : — һәй Абзал абзый, язучы булган булып син дә чүбек чәйнәп утырмале. Минем бу романым синең чүпләрне орып бирә, — ди. Тәки роман табылмый, һираҗетдин чыгып китә. Башка язучылар белән салып утырганда, ул, бик рәнҗеп: — Вакыйфыгыз сезнең чүп кеше икән. Начар язучы гына түгел, начар редактор да икән ул, — дип зарлана башлый. — Нәрсә булды соң? — диләр табындашлары. — Үзе исерек, үзе печкән дуңгыз сыман симез, үзе минем романны югалткан! — ди һираҗетдин. ...һираҗетдин Гыйльметдиновның ул кулъязмасы шулай эзсез юкка чыкты. ӨЧ ХАТЫН Бердәнбер утлы Рөстәм үлгәч, Галимҗан Ибраһимовның авыруы бик тә көчәя, ул үлем хәлендә ятканда, хатыны Өммегөлсем, авыру ирен ташлап, башкага, кияүгә чыга. Бу аянычлы хәл авыру әдипне тәмам эштән чыгара. Шул үлем хәлендә аны НКВД кешеләре кулга ала һәм ике сәгатьтән артык көзге салкын яңгыр астында тоталар, аннан соң Кырымнан Казанга алып кайтып китәләр. Төрмәгә ябалар. Төрмәдә дә аны хастаханәгә түгел, юеш подвалга яткызалар. Ибраһимов төрмәдә үлә, чынлыкта аны үтерәләр. Еллар узгач, Галимҗан ага аклангач, бөек әдип булып санала башлагач, Өммегөлсем элеккеге ире Галимҗан Ибраһимов турында китаплар яза башлый. Ибраһимовның хатыны буларак абруй яулый. Муса Җәлил авыр җәрәхәт алып әсир төшкәч, аның турында "сатлыкҗан" аты таралгач, аның хатыны Әминә исемен Нинага алмаштыра, Нина Константиновна булып йөри башлый. Еллар узып, Җәлил аклангач, Нина Константиновна тагын Әминәгә әверелә, тугры хатын буларак абруй казана. Бөек Җиңүнең кырык еллыгына Казанга Муса Җәлилнең элеккеге хатыны Әминә-Нина Константиновна да килә. Аны әйбәт кенә кунакханәгә урнаштыралар. Ләкин көйсез Нина Константиновна: — Миңа яхшырак бүлмә бирмәдегез! — дип зарлана башлый. Рафаэль Мостафин бу турыда эшләрне оештыручы Мөсәгыйть Хәбибуллинга әйтә: — Муса Җәлил хатыны Әминә ханымга люкс номер эшләргә кирәк иде! — ди. Мөсәгыйть шулчак аңа: — Рафаэль, әгәр дә ул хатын паспортында Нина Константиновна исемле булмаса, Әминә Җәлил булса, әлбәттә, мин аны оҗмахка урнаштырган булыр идем. Нина Константиновнага монысы да бик җиткән! — ди. Ә Кәрим Тинчуринны "халык дошманы" дип зинданга япкач, Заһидә ханымны үз йортыннан куып чыгаралар, эшеннән алалар, ул озак еллар буе торырга урын, эшләргә эш табалмыйча каңгырап йөри. Шул вакытта аңа әйтәләр: — Заһидә ханым, Тинчурин фамилиясен ташлап кияүгә чык яки аның исемен алмаштыр! — диләр. — Юк! — ди Заһидә ханым. — Исемемне, "'Тинчурин"ны да алмаштырмыйм. Кияүгә дә чыкмыйм. Тинчуринның үлем хәбәрен ишеткәнем юк! Ул исән! Мин аны көтәм! — дип, унтугыз ел ирен көтә. Ләкин шунысы кызык, Заһидә ханым, бичара, игътибардан читтә, салкын бүлмәдә, ярдәмчесез, караучысыз яшәп вафат булды. КОРАМА ТЕЛ — Батулла, син Ренат Харисның соңгы поэмасын укыдыңмы? — дип сораган Бакый Урманче. — Укыдым, — дигән Батулла. — Ничек соң? — Болай әйбәт поэма... — Алай икән... Корама газета теле белән язылган бит ул, дустым. Корама тел белән язылган нәрсәләр дә әйбәт була икән, алайса... — дип, Бакый әсәр турында кабат сүз кузгатмаган. АКСАКАЛЛАР ӘҢГӘМӘСЕ Нәкый Исәнбәт. Сәйфи Кудаш ул озак яшәүче кеше. Чөнки ул тәмәке тартмады, аракы эчмәде... Сибгат Хәким. Мин Сәйфи аганың сиксән биш еллыгында кунакта булдым. Ул коньяк эчә. Мин аннан унбиш-егерме елга яшь кеше, эчмим дип утыра идем, оятымнан мин дә бер чәркә җибәрдем. Бакый Урманче. Шаккаткыч инде, бер дә гаҗәп, туксан яшьлек Сәйфи Кудаш акны да, коньякны да тота, дустым. Аннан өч яшькә кече булсам да, оятка калмас өчен, мин дә коры шәраб эчтем. Сәйфи Кудаш. Сүз куертмагыз әле, җегетләр! Мин тәмәкесен дә тарткан кеше, аракысын да эчкән кеше, хатынкызларын да сөйгән кеше, әле шулай да йөзгә җитәргә исәп. МЕТАМОРФОЗА "Башкортстан кызы" журналының чираттагы бер санында Наҗар Нәҗминең рәсеме чыга. Бу рәсемдә Наҗар ага озын, күпереп торган ап-ак чәчле, бераз хатын-кызга охшап тора икән. Мостай Кәрим шул журналны алып кайткан да, хатынына биреп: — Менә "Башкортстан кызы" инде бу! — ди. Хуҗа хатын Рауза ханым Наҗар Нәҗми рәсеменә карап тора-тора да: — И-и бичара карчык, бу да кайчандыр кыз булгандыр инде! — ди. (Рәдиф Гаташ авызыннан) КАЗАКЪ ШАГЫЙРЕ Кавказда иҗат йортында егерме дүрт көн булганнан соң, Илдар Юзеев очкычка утырып Казанга оча. Җирдән күтәрелгәч, ул тәрәзә аша аска карый да имәнсенеп читкә борыла: аста кара-кучкыл диңгез җәелеп ята. — Әгәр дә, очкыч ватылып, диңгезгә егылып төшсәк, беркем дә минем гәүдәне таба алмас бит! — дип кайгыра шагыйрь. Очкыч кыегая-кыегая борыла. Илдар тагын тәрәзәдән карый. Тагын куркып, тиз генә тәрәзә пәрдәсен тартып куя: аста Кавказ таулары шомлы тырпайган. — На Аллам, зинһар, үзең сакла! — дип, белгәннәрен укый шагыйрь. — Очкыч ватылып, таулар арасына барып төшсәк, гәүдәмне табалмаслар. Очкыч салмак кына оча. Бераздан Илдар янә тәрәзәдән карый: очкыч тип-тигез дала өстеннән оча икән. Шагыйрь, иркен сулап, урынына җайлабрак утыра да үзалдына әйтеп куя: — Аллага шөкер! Очкыч ватылып төшсә дә зыян юк! Дала үзебезнеке! Паспортына "башкорт" диеп язылган татар шагыйре Илдар Юзеевның казакъ шагыйре икәнлеген исбат итүче бердәнбер дәлил шушы вакыйга булыр! (Илдар Юзеев сөйләгәннәрдән) ОСТАЗЛАР ҺӘМ ШӘКЕРТЛӘР Татар артистларын Мәскәүдә укыткан остаз Ольга Пыжова вафат булгач, тол калган Борис Владимирович Бибиков яшь кенә бер студенткага өйләнә. Муликә исемле бу чая кыз Бибиковның бөтен малын, төяп, Урта Азиягә алып китә. Башта бик бәхетле булып күренгән бу гаилә бик тиз таркала. Бибиков сукырая. Муликә, аның бар булганын үзләштереп, картны кәкре каенга терәтеп, үзенчә яши башлый. Бибиковның шундый аяныч хәлдә икәнен ишетеп, Пыжованың шәкерте Фәрдүнә ханым Касыймова Бибиковны үзенә Уфага алып кайтып тәрбиягә ала. Шулай итеп, сукыр карт Бибиков, Уфага килеп, хатынның элеккеге шәкерте өендә яши башлый. Бибиковның элеккеге шәкертләре мәшһүр артистлар Тихонов, Мордюкова, Семиналар, бу турыда ишетеп, ниһаять, картны Фәрдунәдән алып, Мәскәүгә кайтаралар һәм картлар йортына урнаштыралар. Фәрдүнә остазын җибәрмәскә тели, ләкин сукыр карт үзе Фәрдүнә гаиләсендә артык кашык булып ятарга теләми. Җылый-җылый рәхмәтләр укып, Мәскәүгә китә. (Ринат Таҗетдинов авызыннан) "СЫГЫП КИТ!" Якуб Колмый артык эчеп, бик каты махмырлап ята икән. Шешә күрсә дә укшый, стакан күрсә дә укшый — интегә икән, бичара. Шулчак аның янына бер яшь язучы килеп керә. Сөйләшеп китәләр. — Иә, калада нәмәләр бар? — дип сорый Якуб абзый. Яшь язучы сөйләп китә. — Кичәгенәк бик нык гүләйт иттек, Якуб агай. Баязит Бикбайда кунакта булгайнек, анда күбенгәнсе аракы эстек тә... Унан фәләндәргә киттек. Анда коньяк сөмердек. Унан һуң төгәннәрдә булдык, анда көмешкә генә булды... Бик тә сасы ине... Якуб ага укшый башлый да: — Сыгып кит, юнһез! Тизрәк сыгып кит! — дип, җегетне куып чыгара. (Марс Шабаев авызыннан) ЯХШЫЛЫК ҖИРДӘ ятмый Әнгам Атнабаев хатыны, биш-алты яшьлек углы белән Казанга Илдар Юзеевка кунакка килә. Җәйге өй янында гына Идел. Ике гаилә Иделгә су коенырга төшәләр. Ирләр сөйләшә-сөйләшә комда ята. Бала-чага су коена. Кинәт кенә Илдар Юзеевның хатыны Тәфтилә йөгереп суга кереп китә дә аска чума. Бераздан ул Әнгам Атнабаев углының хәрәкәтсез гәүдәсен су астыннан алып чыга. Ясалма сулыш алдырып, баланы терелтәләр. Куркыныч узгач, Әнгам әйтә: — Илдар, Тәфтилә кечкенә чакта, мин пионер лагеренда вожатый булдым. Синең булачак хатының Тәфтилә суга баткан иде. Мин аны шушылай коткарып калган идем, — ди. — Рәхмәт, Әнгам, — ди Илдар. — Син коткармаган булсаң, мин хатынсыз нишләгән булыр идем, аннан соң синең углыңны кем коткарган булыр иде?! (Илдар Юзеев авызыннан) ИКЕ ДУС Казан шагыйре Сибгат Хәким белән Уфа шагыйре Наҗар Нәҗми очрашканнар да рәхәтләнеп сөйләшә башлаганнар. Наҗар Нәҗми үзенең аһ-зарларына күчкән: — Уфада мохит тыныч түгел, мин Казанга күчәрмен, ахрысы! — ди. — Әгәр дә син Казанга күчсәң, — дигән Сибгат, — миңа Марига китәргә кала инде! (Хатирәләрдән ) МАЛ Уфаның өч шагыйре Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Гайнан Әмири сугыштан кайтып төшәләр. Кем нинди мал алып кайтканлыгы турында сүз китә. — Наҗар Нәҗми ни алып кайткан? — Наҗар Нәҗми бер чиләк трофейный сәгать алып кайткан! — Муса Гали нәрсә алып кайткан? — Муса Гали машина энәсе алып кайткан! — Гайнан Әмири нинди мал алып кайткан? — Ул марҗа алып кайткан! (Мөдәррис Әгъләмов авызыннан) ГУҖ Диние Исламов, ике бәлеш салып, егерме шешә аракы алып, өенә кунак җыймакчы була. Аракыны кайтарып куя, хатыны бәлеш әзерли башлый, Диние кунак җыярга чыгып китә. Иң беренче ул Нәҗип Әсәнбайга керә. — Кунакка кил, дус кеше! — ди Диние. — Әйдә, табын янына утыр! — дип, Нәҗип Динискә бер чәркә салып бирә. Диние аягүрә генә чәркәне каплап чыгып китә; шулай һәр дустында берәр чәркә каплый торгач, Диние ни өчен өеннән чыкканын да оныта. Нәҗип Әсәнбай әйтелгән вакытка Диние өенә килә. Бер сәгать үтә — Диние юк. Ике-өч сәгать уза — Диние юк. Нәҗип ачыга, борчыла башлый, еш-еш сәгатенә караш - тыргалый. — Хуҗа да юк, кунаклар да юк, карын өзелеп ачты! — дип, Нәҗип хуҗабикәгә бер бәлешне ачтыра. Бер шешәне каплап, бер бәлешне ашагач, Нәҗип тагын сәгатенә карый, сәгать төнге унике икән. Нәҗип, тагын шешәләрне ачып, икенче бәлешне дә ачтыра. Төнге икеләрдә Диние кайтып керә. Аның артыннан өйгә унлап кунак килеп керә. — Кая, бисәкәй, — ди Диние. — Чыгар бәлешләреңне, куй аракыларыңны, кунаклар җыелып бетте! — Бәлеш тә юк, аракы да юк! — ди хуҗабикә. — Нисек юк, нисек юк! — дип кычкыра Диние. — Кая китте улар, остылар мәллә? — Әнә! — ди хуҗабикә. — Гуҗ барысын да ашап-эчеп бетерде. Баксалар, диванда Нәҗип Әсәнбай рәхәтләнеп гырлап йоклап ята икән. (Аяз Гыйләҗев авызыннан) ИКЕ МИЛЛӘТ ВӘКИЛЕ Бер елны У фа телевидениесендә башкорт әдәбияты белән татар әдәбияты багланышларына атап тапшыру эшлиләр. Эфирда татар әдәбияты вәкиле Илдар Юзеев белән башкорт әдәбияты вәкиле Гайнан Әмири кара-каршы сөйләшеп утыра икән. Гайнан башкортча, Илдар татарча сөйли, ди. Тугандаш ике әдәбият хакында озак кына сүз куертканнан соң, Гайнан Әмири Илдар Юзеевка мондый сорау биргән: — Бына бед, икебед ике милләт кешеһе булсак та, берберебеззе яхшы аңлайбыз. Бына һин гел генә татарса һөйләйһең, ә мин һине якт ы төшенәмен, бына мин гел генә башкортса һөйләем, һин мине якшы төшенәһең бит, иеме, Илдар? — дигәч, Юзеев: — Әйе, әйе, Гайнан абзый, нигә сезне аңламаска, бик яхшы аңлыйм мин сезне, без бит синең белән бер районда туып үстек! — дигән. ШУЛ ИЛДАР Илдар Юзеевтан сораганнар, имеш: — Илдар ага, менә син Башкортстанда тугансың, Татарстанда яшисең, татарча язасың. Син татар шагыйре. Бүген Акмулланы өч халык бүлә алмый, талаша. Мәҗит Гафури өчен гауга бара. Синең белән дә шундый ук хәл булмасмы? — Юк! — дигән Илдар Юзеев. — Мин үлгәч, халыклар "бу бездә тумады" дип әйтәчәк. БӘДРӘФСЕЗ ЙОРТ Сәгыйть Агишны яңа йортка күчерәләр. Дүрт катлы бу йортның бәдрәфе юк икән. Сәгыйть Агиштан сораганнар: — Нигә, Сәгыйть агай, шушы шәп йортның бер мөһим нәрсәсе юк икән? — дигәннәр. Сәгыйть Агиш әйткән: — Бу йортта яшәүчеләргә кирәк түгел ул, — дигән. — Беренче катта студентлар тора. Аларның ашарга акчасы юк: бәдрәф кирәкми. Икенче катта гаскәри башлыклар яши. Алар һәрвакыт "чит илләргә интернациональ ярдәм" итәрәк сугышта йөри. Өченче ката — түрәләр. Алар кеше башына тәрәт итә. Дүртенче ката — язучылар. Ал арга да кирәкми бәдрәф. Чөнки язучы халкы бер-берсенең тәрәтен ашый бит... (Зөлфәт авызыннан) ҖӘЙГЕ ЯЛ Башкорт язучысы Наил Гаетбай җәйнең матур чагында, ял сорап, түрә янына керә. — Син, Наил, җылы аракы яратасыңмыни? — ди түрә. — Юк! — ди Наил. — Тирләгән-юеш хатын кочарга телисеңмени? — Юк ! — Алайса, — ди түрә, — ялга кыттгын китәрсең! (Ризван Хәмид авызыннан) УФА МОЛЬЕРЫ Мөхәммәтша Бурангол исемле Уфа язучысы каләмдәшләренә болай дигән: — Сез комедия яза белмисез. Менә мин язам ул комедияне, Мәскәүгә барып, Балшуй театрда яңа комедиямне укып кайттым. Мин укыганда бөтен артистлар, режиссерлар эчләре катып көлде. Кызыкка чыдый алмыйча, Немирович бер якка тәгәрәде, Данченко эчен тотып икенче якка ауды, Станиславский әбрәкәйгә йөгерде. Менә шулай язарга кирәк комедияне, юеш танаулар. (Илдар Юзеев авызыннан) ҺАВА БОЗУЧЫЛАР Уфа язучылары белән очрашуда бер түрә болай дип сөйләп тора икән: — Погоду не писатели делают! Мөхәммәтша Бурангол аңа каршы: — Писатели погоду не делают, но они ее могут испортить! — дигән. (Илдар Юзеев авызыннан) БАЛЛЫ ШИГЫРЬЛӘР Мостай Кәримнең илле еллык бәйрәменә Рәсүл Гамзат та Уфага килә. Чыгып сөйләүчеләрнең һәрберсе, берсен-берсе уздырышып, Мостайны мактый, һәрберсенең фикере бер: — Мостай Кәримнең шигырьләре татлы тел белән язылган! — диләр. Рәсүл Гамзат күршесендә утыручы Гариф Ахуновка әйтеп куя: — Беләсеңме син, ни өчен Мостайның урысча шигырьләреннән бал тәме килә? — ди. — Шигырьләрен тәрҗемә итүче һәр урыс, яһүд шагыйренә Мостай гомере буе Уфадан бал ташыды! (Гариф Ахунов авызыннан) НӨСХӘ Бер елны Польша журналында Мостай Кәримнең мәкаләсе басылып чыга. Мәкаләдә шундый бер җөмлә бар икән: "Әгәр дә Иван Грозный Казанны алмаган булса, без башкортларны татарлар йотып бетергән булыр иде". Бу журналны Сибгатулла углы Илдар Сөнгатуллин исемле инженер алып укыган, тәрҗемә иткән дә Мостай Кәримгә хат язган. Хатның бер күчермәсен "Вопросы литературы" журналына да юллаган. Мостай Кәримнән: "Сезнең доноска жавап бирергә вакыт әрәм итәсем килми, ул мәкалә күптәннән язылган иде", — дигәнчәрәк хат килә. Журналдан да шома гына җавап бирәләр. Моның белән генә эш бетми, Мостай Кәрим, Татарстанга шылтыратып: "Кайсы редакциядә эшли ул кеше?" — дип, Илдарны эзләтә башлый. Ярый әле, ул җегет редакциядә түгел, заводта эшли икән. Рөстәм Акъегет: — Нигә кирәк булды икән Мостай агага шуны чит илдә бастырырга? Поляклар әйтеп яздырмагандыр бит инде аңа? Мәскәү дә ирексезләмәгәндер. Бөтен бүләкләр, исемнәр, дәрәҗәләр алгач, дөресен сөйли башларга да вакыттыр бит инде! — ди. (Хатирәләрдән ) МӨРТӘТЛЕК Әмирхан Еники. Мостай Кәрим Польша журналистлары алдында: "Әгәр дә Иван Грозный Казанны алмаган булса, без башкортларны татарлар йотып бетергән булыр иде", — дигән. Рәдиф Гаташ. Кирәй Мәргән "Агыйдел"дә тарихи роман бастырган, бөтен татар ханнары, Казанны яклаучылар кабахәт, намуссыз, җинаятьчеләр итеп тасвирлана. Әмирхан Еники. Бу мөртәтлек бит, җегетләр! Татарлар, мишәрләр башкорт исеменнән мөртәтлек кылып ята. Чын башкорт андый әшәкелекне эшләми! ЧЕТЕРЕКЛЕ ХӘЛ Мостай Кәрим җитмеш еллык бәйрәмен туган авылында уздырган. Бөтен җыелышларда гел урысча яки гел башкортча гына сөйләргә күнеккән Мостай үз авылында саф татарча сөйләгән. Бәйрәмгә килгән татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев күршесендә утыручы авыл мулласыннан сораган: — Карагыз әле, Мостай абый татарча сөйли түгелме соң? — Башкортча сөйләсә, без аны кабат авылга да кертмәячәкбез бит! — дигән мулла. (Ринат Мөхәммәдиев авызыннан) СӘЕР ҺӨҖҮМ Мәскәү янындагы иҗат йортында, Малеевкада, Мостай Кәрим, Илдар Юзеев, Нәҗип Әсәнбаев, Туфан Миңнуллин, Юныс Сафиуллин ишегалдында сөйләшеп торалар икән. Янәшәдән узып баручы бер кеше, пычак чыгарып, кинәт Мостай Кәримгә таиглана. Бандит Мостайга кадап өлгерә алмый, җегетләр аны тотып, Мостай Кәримне саклап калалар. Бандит болардан ычкынып китә. Җегетләр ни уйларга белмичә басып кала. Сугышта фашист снаряды үтерә алмаган шагыйрь Мостай Кәримне тыныч вакытта бер исерек үтергән булса, яшәүдә ни мәгънә?! (Илдар Юзеев авызыннан) МУНЧАГА ҖЫЕНУ Максуд Сөндекле себерке, мунчала, сабын-сөлге тотып капка төбендә басып тора икән. Шунда Сәгыйть Агиш узып бара, ди. — Нәмә эшләп тораһың, Максуд ага? — дигән Агиш. — Бына иптәш менән мунсага барырга һөйләшкәйнек, шуны көтеп торыш, — дигән Сөндекле. — Улайһа, бергә бараек, — дип, Агиш тиз генә мунча әсбаплары алып килгән. — Ьин нәмә? — ди Сөндекле. — Мин бит иптәшем белән бергә барам тинем. — Ьуң, өсәү бергә юынырбыз. — Бәй, һин минең бисә менән керергә уйлайһыңмы, оятһыз, — дип, Сөндекле Агишны ачулана башлый. — Мин бит һинең бисәң менән мунса кергәнем юк! — Гафу ит! — дигән Сәгыйть Агиш. — Иптәш тигәс, мин берәй дустың тип торам. (Нәкый Исәнбәт авызыннан) КЫЗЫК ӘСӘР Максуд Сөндекле картайгач эш сорап Башкортстан Язучылар берлегенә килә. — Ярый инде, акчасы да булыр! — дип, аны "Агыйдел" журналы редакторының җаваплы сәркатибе итеп куялар. Редакциядәгеләр үзара болай килешәләр. Максуд агайга эш эшләтмәскә, басма эшләргә якын җибәрмәскә. Аның вазифасын хезмәттәшләр үзара бүлешеп башкарырга тиеш булалар. Менә берзаман, журнал чыгар алдыннан, редакциядә кызу эш банглана. Корректуралар килә башлый, аларны укып, хаталарын төзәтергә тиеш булса да, Максуд агайга бирмиләр, җегетләр кулъязма укый, чагыштыра, йөгереп типографиягә төшеп китә, тагын йөгереп кереп, баш калкытмый укыйлар икән. Максуд ага Сөндекле боларның кыланмышларына карап тора-тора да әйтеп куя: — Ьәй, җегетләр, бик кызык әсәрме соң ул? Ябырылып кат-кат укыйсыз. Миңа да бирегез әле, укып карыйм! (Илдар Юзеев авызыннан) ЛӘХ-СӘЛАХ Башкорт шагыйре Сәлах Кулибай ләх исереп соң гына өенә кайткан. Кыңгырау төймәсенә баскан. Хатыны эчтән: — Кем бар анда? Сәлах, синме? — дип сорый икән. Сәлах Кулибай: — Ие, бу мин әле! — дип әйтергә хәле булмаганлыктан, раслап, баш кага икән. Тыштан җавап бирүче булмагач, хатын шиккә кала, тагын сорый: — Сәлах, синме бу? Кулибай баш кага. Үзе бармагын кыңгырау төймәсеннән алмый, өзлексез шылтырата икән. Хатын куркуга кала, ишекләрне ныграк бикләп, утларны сүндереп йокларга ята. Таң аткач, хатын эшкә барырга чыкса, ни күзләре белән күрсен, ишек төбендә Сәлах Кулибай йоклап ята икән. — Бәй, Сәлах, синме бу? — дип, ирен уята хатыны. — Нигә монда йоклыйсың? Нигә шылтыратмадың? — Шылтыраттым ла! — ди Сәлах. — Мин "Сәлах, синме бу?" дип сорадым, ә син нигә эндәшмәдең? — "Синме бу?" дигәч, мин баш селкедем бит, нигә ачмадың? — дип, Сәлах хатынын ачулана. (Илдар Юзеев авызыннан) ТАЙ ТИПКӘН Зәйнәп Биишева белән Мостай Кәрим бер-берләрен бик өнәп бетермиләр икән. Берзаманны Зәйнәп Биишева күңелсез генә йөргәндә, кемдер сораган: — Зәйнәп апа, нигә кәефең юк? Әллә башыгызга Мос...тай типтеме? (Илдар Юзеев авызыннан) КИТМИБЕЗ! Уфадагы язучыларның башкорт булмаганы да башкортча сөйләшкәндә, Әнгам Атнабаев саф татарча сөйләп, шигырьләрен татарча иҗат итеп, халык алдында татарча укый икән. Берничә "башкорт" язучысы әйтәләр моңар: — Әнгам, һин ниңә башкорттарзы һөймәйһең? Ниңә башкортса һөйләшмәйһең? Улайһа, бар, Казаныңа кайтып кит! — дигәннәр. — Китәм! — дигән Әнгам. — Ләкин иң элек Башкортстандагы барлык татарларны да Татарстанга күчереп утыртыгыз. — Уныһы булмас! — дигәннәр "башкорт" язучылары. — Булмаса, — дип, Әнгам Атнабаев болай дәвам иткән: Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарыбыз, һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл)! ТОСТ Уфада Каракалпак кунаклары белән саубуллашу Шәрәфенә олы мәҗлес оештырыла. Ьәркем шәраб алды сүзе әйтә. Мактау, тантана хөкем сөрә. Хәким Гыйләҗевкә дә сүз бирәләр, ләкин ул сүз көтә-көтә шактый кызган була инде. Ул каршысында утыручы кешегә карап болай ди: — Ьин бына бында ултыраһың, иеме? Ә һин беләһеңме, һин кемгә охшаганһың? Беләһеңме һин үзеңдең кемгә охшаганыңды? Ә? Белмәйһең һин үзеңдең кемгә охшаганыңды! Ә бына мин, Хәким Гыйләҗев, беләм һинең кемгә охшаганыңды... Әйтәемме? Ьин, кустым, Әнгам Атнабаевка охшаганһың! — Дөрес, — ди кунак. — Мин үзем бит инде ул Әнгам Атнабаев! — Шәп кешегә охшаганһың һин, Әнгам Атнабаев! — ди Хәким Гыйләҗев. — Әйдәгез, бөтәбез зә Әнгам Атнабаев хөрмәтенә күтәрик! (Илдар Юзеев авызыннан) "КЕШЕ ЯЛЛА!" Наҗар Нәҗми белән Сәгыйть Агиш мунчага киткәннәр. Бер-берсенең аркасын юышырга булганнар болар. Башта Наҗар Агиш җилкәсен юган. Агишның җилкәсе уч төбе хәтле, ә Нәҗминең сырты ындыр табагы чаклы икән. Чират Наҗар җилкәсенә җиткән, Агиш бераз ышкыган да туктаган, ди. — Нигә юып бетермисең? — дигән Наҗар. — Бәй, — дигән Агиш. — Мин үземнең арка хәтлесен юдым, калганына көч етмәй! Аныгына бангка. кеше ялла! — дигән Агиш. (Илдар Юзеев авызыннан) ТӘМӘКЕНЕҢ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА Сәгыйть Агиштан сораганнар, имеш: — Сәгыйть агай, нигә син бик еш тәмәке тартасың? — дигәннәр. — Тәмәкенең өч төрле файдасы бар, — дигән Агиш. — Беренчедән, тәмәкеченең йортына карак керми, чөнки ул төне буе корык-корык ютәлләп чыга, йоклый алмый. Икенчедән, тәмәкечене эт тешләми, чөнки ул хәлсез, таякка таянып йөри. Эт халкы таяктан курка. Өченчедән, тәмәкече картаймый. — Ничек картаймый? Тәмәке яшәртәмени? — Юк! Тәмәкече яшь ли үлә! — дигән Сәгыйть ага Агиш. ШПИОН Сәгыйть Агиш, радио өчен бер хикәясен тасмага яздыргач, авылларга чыгып киткән. Бер апага фатирга урнашкач, хуҗабикә чәй эчергәндә моннан сораган: — Атың кем соң, балам? — дигән. — Сәгыйть Агиш булам мин, апа. — дигән кунак. Шулчак дивардагы радиоалгыч сөйли башлый: — Микрофон алдында язучы Сәгыйть Агиш... Хуҗабикә, сәерсенеп, бер радиога, бер Агишка карап ала да милиция яши торган авылга йөгерә. — Әллә нинди шикле кеше керттеләр миңа кунарга. Үзен Агиш Сәгыйть ди, үзе радиуда сөйләп тора, үзе чәй эчә! — дип, милицияне алып килә. Хуҗа хатын белән милиционер килеп кергәндә, Сәгыйть Агиш черем итәргә сәкегә яткан була. — Гражданин, сез кулга алынасыз! — ди милиционер. Язучы аңлатып карарга теләсә дә, апа белән милиционер Агишны авыл советына алып китәләр. (Зиннур Насыйбуллин авызыннан) ЭШЛӘПӘ Сәгыйть Агиш бер урында утыра алмый торган, йөремсәк кеше булган. Редакциягә килеп, ун-унбиш минут узуга, ул күрше бүлмәдәге каләмдәшләре янына китеп югала икән. Әмма баш мөхәррир бер җыелышта аны башкаларга үрнәк итеп сөйли башлаган: — Тәртип юк, җегетләр! — ди мөхәррир. — Эш урынында утырмыйсыз. Соңга калып киләсез, иртә кыяклыйсыз! Әнә Сәгыйть агай бөтенегездән алдан килә, иң соңыннан кайтып китә. Ничә карасаң да, аның эшләпәсе чөйдә эленеп торыр. Баксаң, Сәгыйть Агиш запас эшләпә алып, шуны чөйгә элеп куя икән дә рәхәтләнеп соң килә, иртә кайтып китә икән. (Әмирхан Еники авызыннан) БАШМАКЛАР Башкорт артисты Гыймадетдин Минһаҗев, хатын-кыз башмаклары тотып, урамда басып тора икән. Нәкый Исәнбәт килеп чыккан да: — Гыймадетдин ага, нигә болай пошаманга калдың? — дип сораган. — Бына бисәгә башмактар һатып алгайнем, яраманы. Хәзер уйга калдым: башмактарды алыштырыргамы, әллә, мәйтәм, бисәнеме, тим. (Нәкый Исәнбәт авызыннан) ӨЕ БИЕК, ӨЙРӘСЕ СЫЕК һәрбер олы бәйрәм саен артист Минһаҗга йә орден, йә медаль, йә мактаулы исем бирәләр икән. Шулай бервакыт ниндидер бер олы шау-шуда сәнгатькәрләргә исемнәр, медальләр өләшеп чыгалар. Дус-ишләре Минһаҗга әйтәләр икән: — Минһаҗ ага, бу юлы сиңа бүләкнең иң олысы булачак! — диләр. Сәхнәгә чакырып артистларга берәм-берәм бүләкләр тапшырыла. Минһаҗның исеме чыкмый да чыкмый. — Хафаланма, Минһаҗ ага, иң зур бүләк булгач, соңыннан бирәчәкләр, — диләр янәшәдәгеләр. Ниһаять, Минһаҗга да чират җитә. Аны сәхнәгә чакырып менгезәләр дә мактау катыргысы тоттырып төшереп җибәрәләр. Минһаҗның моңа кәефе китә. Дус-ишләр аны юатырга тотына. — Минһаҗ агай, бу иң зур бүләк. Мондый мактау кәгазе теләсә кемгә дә тәтеми ул. Аны стенага кадаклап куеп була. Минһаҗ тыңлап тора-тора да әйтеп куя: — Бүләге олы да бит, кабыргасы коры. Акчасы кая? (Нәкый Исәнбәт авызыннан) КОНФЛИКТ Башкорт театры Казанга килгәч, артист Карамыш татар артистларына: — һаумыһыгыз! — дип сәлам бирә. Шакир Шамильский, шаярып: — һау-һау-һау! — дип җавап кайтара. Карамышның моңа бик ачуы килә. Икенче көнне театр ишеге төбендә торучы татар артистларына ул юри, бызылдап: — Ичәнмесез-з-з! — дип эндәшә. Татарлар рәхәтләнеп көләләр. (Рәшидә ханым Җиһаншина авызыннан) "СӘЙ ЭСКӘН БАР ЛА УЛ" 1972 елгы гастроль вакытында СССРның халык артисты Арслан Мөбарәкне татар артистлары чәй эчәргә чакыралар. — Сәй эскән бар ла ул, Өфелә лә сәй күп! — дигән мәшһүр артист. Шуннан соң татар артистлары Арслан агайны иң яхшы ресторанга алып киткәннәр, ди. (Празат Исәнбәт авызыннан) КАБЕР Арслан Мөбарәк, Казанга гастрольгә килгәч, татар артистлары белән сөйләшеп утыра икән: — һәй җегетләр, озын-озак һөйләшәһе ине... Мин һезгә кабат килә алмам инде, — дигән. — Нигә алай дисез, Арслан ага? — дигәнгә каршы ул: Үләрһең дә онотылырһың тип, Ниңә янып көяргә? Үзем үлһәм, каберем кала Эттәр менеп һияргә! — дигән. Чыннан да Арслан Мөбарәкнең Казанга бу соңгы килүе була. (Туфан Миңнуллин авызыннан) СОҢГЫ УТЫРУ Казандагы гастроль вакытында Арслан Мөбарәк театр буфетында озаклап утыра икән. Казан артистлары, тамашачылар белән иркенләп сөйләшергә ярата торган була ул. Кызык вакыйгалар сөйли, үзе дә кешене тыңлый. Арслан ага гаять мәһабәт гәүдәле, арыслан башыдай, куллары көрәктәй булса да, кече күңелле, олы җанлы бер кеше, гайрәтле артист иде. Бер төркем студентлар, яшь язучылар, яшь артистлар мәһабәт бу адәм яныннан китәселәре килмичә, төнгә кадәр театр буфетында кайнашалар икән. Шундый кичәләрнең берсендә, спектакль беткәч, төн җиткәч, Арслан ага бер җегеткә, акча биреп: — Кустым, ал тагын берне! — ди. Җегет акчаны алырга теләми: — Арслан агай, бәлки, җитәрдер? — ди. — һин, кустым, әйткәнде тыңна! — ди ага кеше. — Арслан агаңның һүзен аяк астына һалып таптама! Ал тигәс ал! Башка җегетләр дә шәрабның артыклыгы турында Арслан агага әйтәләр: — һез нәмә! — дип көр-калын тавышы белән кычкыра Арслан Мөбарәк. — Был килүем минең, бәлкем, һунгыһыдыр. Алыгыз шәраб, Арслан агагыз менән һуңгы тапкыр Казанда ултырып калыгыз! Җегетләр аның боерыгына буйсыналар. Арслан ага өстәл тутырып шәраб алдыра. Мәҗлес таңга кадәр сузыла. Чыннан да 1977 елгы гастрольгә Уфа театры Казанга Арслан ага Мөбарәктән башка килде. Гастроль алдыннан гына Арслан ага вафат була. Гүре нур белән тулсын! (Хатирәләрдән ) КЫЧКЫРТЫП ТАЛАУ Башкортстанда Карача Елга дигән авыл бар икән. Башкорт өлкә комитетының беренче сәркатибе Шакиров шул авылда туып үскән, ди. Карача Елга авылында алтмыш мишәр гаиләсе, унөч башкорт, калган халык татарлар ди. Мишәре дә татар булганлыктан, бу авыл, чын мәгънәсендә татар авылы булса да, "башкорт авылы" дип теркәлгән. Мәктәптә, татар телен бетереп, башкортча укыта башлыйлар. Татар балалары мәктәпкә йөрми. Ата-аналар җыелышып хат яза. Башкорт өлкә комитетын хат белән күмеп ташлыйлар: "Нигә татар телен бетереп, башкортча укытасыз?"— диләр икән. Шуннан соң бик җайлы гына эшләп куялар. Татарча да, башкортча да укытмаска, урысча гына укытырга, дип карар кылалар түрәләр. Шулай итеп, татар авылы башкорт авылына, татар мәктәбе урыс мәктәбенә әйләнә дә куя. Урысча укыта башлагач, балалар бер сыйныфтан икенчесенә күчми калалар, ди. Шуннан ата-ана баласын мәктәпкә җибәрми башлый. Алар тагын хат яза. Хәзер Карача Елга мәктәбендә тагын татарча укыта башлаганнар дигән сүзләр йөри. (Бәян Гыйззәт авызыннан) ҮРТӘШ Бер елны артист Илшат Йомагол Уфадан Казанга, Камал театрына күченеп килә. Татар театрында эшләгәндә Илшат кирәксә-кирәкмәсә дә һәрвакыт татар-башкорт мәсьәләсен куерта, һәрвакыт уены-чыны белән татарлар бакчасына таш ата торган була. Татар артистлары аны сабыр гына тыңлыйлар, дәшмиләр. Ләкин мыскыллы мәзәкләр артыкка киткәч, Ирек Баһманов түзми, Илшатның үзенә бер мәзәк сөйли: — Бер башкорт сыерының муенына бау бәйләгән дә лапас түбәсенә тартып менгерергә азаплана икән. Узып баручы татар әлеге башкорттан сораган: — Карале, агайне, нигә ул сыерыңны асасың? — дигән. — Асмаем мин уны, агаем, лапас түбәсенә үскән үләнде ашарга мендерәм, — дигән башкорт. — Карале, — дигән татар, — үләнне йолкып, аска, сыер алдына ташласаң, яхшырак булмасмы? — дигән. — Бәй, амавыз, шулай да була икән, — дип шатлана башкорт. Шуннан соң һәр көнне Илшат күренүгә, Ирек: — Бер башкорт сыерының муенына бау бәйләп... — дип мәзәк башлый икән. Йомагол көлми. Икенче-өченче тапкырында да Ирек: — Бер башкорт... — дип башлагач, Ирек: — Ярар, Ирек, мыскыл итмә! — дип бик каты ачуланган, үпкәләгән һәм театрда татарлар турында мыскыллы мәзәкләр сөйләүдән туктаган, диләр. (Ирек Баһманов авызыннан) ТӨРМӘГӘ ИХТЫЯРИ КЕРҮ Башкортларның Русиягә кушылуына багышланган бер җыелышта Равил Бикбай бик ярсып һәм инанган төстә мөнбәрдән бөл ай сөйләгән: — Без, башкортлар, ирекле рәвештә Русиягә кушылдык һәм шуның белән бәхетле! Мөнбәрдән төшкәч, Бикбайны тотып, Наҗар Нәҗми: — һин, кустым Равил, Ленинлы укымайһыңмыни? — дигән. — Укыйм, агай. — ди Равил. — Укыһаң, һин беләһеңдер, кустым, Ленин әйткән бит: патша Русиясе ул — халыклар төрмәһе, тигән. Төрмәгә ирекле рәвештә керүең менән котлаем һине! — дип, Нәҗми китеп барган. (Мөдәррис Әгъләмов авызыннан) КОТКАРЫШ Марат Кәрим өенә кайтмый кала. Хатыны, борчылып, Маратның дусларына шылтырата башлый. — Вазыйх, Марат юк бит, әллә бер-бер хәл булдымы икән, Ходаем! — ди ул Исхакка. Вазыйх Исхак, эшне сизенеп, Маратның хатынын юата: — Борчылма, Марат бездә кунды ул! — ди. Бераздан телефон шылтырый, Маратның хатынына Әнгам Атнабаев шылтырата икән: — Син борчылып торма анда, Марат бездә кунды ул! — ди Атнабаев. — Бигрәк булган инде минем ирем, — ди ханым. — Берьюлы Вазыйх өендә дә, Әнгам өендә дә йоклый ала, бахыр! (Рим Кәрим авызыннан) ӘДӘБИ АТНАЛЫК Гыйлемдар Рамазан әдәби атналыкка чыгарга җыена икән, улы аңа әйткән: — Әти, әдәби атналыкка Әнгам абый Атнабаев та барамы? — дигән. — Юк, — дигән Гыйлемдар ата. — Ул бармый. — Нигә? — дигән малай, гаҗәпләнеп. — Ул да эчә бит! (Илдар Юзеев авызыннан) ИКЕ ШАДРА, ИКЕ НӘҖМИ Наҗар Нәҗми белән Кави Нәҗми икесе дә шадра кешеләр булып бераз охшашкан да икән. Наҗар ага Нәҗми Казан урамыннан барганда, аны таныш булмаган ниндидер бер ят кеше кочаклап ала да: — Исәнме, шадра шайтан! Күрешмәгәнгә мең ел! — дип, озак кына аркасыннан сөеп тора. — Шадрасын шадра. — ди Наҗар. — Шайтанын да шайтандыр. Нәҗмиен дә мин Нәҗми. Ләкин, иптәш, мин сезне белмимен. Әлеге кеше Наҗар агага карап-карап тора да тагын шаркылдап көлә башлый: — Ха-ха-ха-ха, гафу итегез! Мин сезне Кави Нәҗми белән бутаганмын! — дип китәргә җыена. — Юк инде, китмисез! — ди Наҗар ага. — Сез шадра Кави Нәҗминең дусты икәнсез, минем дә дустым. Мин дә шадра, мин дә Нәҗми, мин дә шайтан кебек чибәр! — дип, Наҗар ага әлеге кешене сыйларга алып китә. (Илдар Юзеев авызыннан) ЯҢА ШАГЫЙРЬ Уфадан Казанга килгәч, Кадыйр Даянны татар сәнгатькәрләре белән таныштырырга бер мәҗлескә алып баралар. — Менә монысы безнең Илһам Шакирыбыз була инде! — диләр. Кадыйр Даян, Илһамга кулын сузып: — Ә-ә, беләм-беләм, шигырьләреңдә укып барам! — ди. (Рәдиф Гаташ авызыннан) "ЯРАМАЙ БИТ, ӘСӘЙ!" Башкортстанда яшәүче татар шагыйрьләре Рафаэль Сафин, Әнгам Атнабаев, Марат Кәрим Рафаэльнең туган авылы Еланлыга кайталар. Әнгам дә, Марат та өйдә гел татарча сөйләшәләр икән дә, Рафаэль гел башкортча гына җавап кайтара, ди. Рафаэльнең әнисе бөл арны тыңлап-тыңлап торган да әйткән: — Улым, нигә телеңне оныттың? Әнә иптәшләрең рәхәтләнеп үзебезчә генә сөйләшә? Е[игә син татарча сөйләшмисең? Рафаэль анасына җавап итеп: — Бедгәярамай, әсәй, ярамай! — дигән, имеш. (Госман Садә авызыннан) ОПТИМИСТ БИКБАЙ Баязит Бикбай белән хатыны ачлык елны бәрәңге утыртып азапланалар икән. Орлыктан берничә бәрәңге артып калгач, Бикбай шатланып кычкыра: — Ьәй, рәхәтләнеп майда кыздырып ашыйбыз икән! — ди. — Май бетте шул! — ди хуҗа хатын. — Ьәй, май бетсә, башланмаган июнь ае бар әле! — ди Баязит Бикбай. ИКЕ ДУС Уфа язучысы Баязит Бикбайны хатыны мунчага җибәрә. Якында булу сәбәпле, Баязит ага пижамадан гына мунчага китә. Мунча тимер юл вокзалы белән янәшәдә генә икән. Туктап торучы поезддан хәрби кием кигән бер кеше төшә дә Бикбайга дәшә: — Боря, Баязит, синме бу? — ди. Бикбай да үзенең фронтовик дустын танып ала. Бу шатлыкны юарга дип, ике дус вокзал ресторанына кереп утыра. Шәп кенә пирәшлиләр болар. Хәрби кеше официанткага әйтеп куя: — Әгәр дә без сөйләшеп, мавыгып китсәк, менә вагон номеры, урыны шушы, — дип, язу да бирә. Утыра торгач, болар шактый исерә төшә. Баязит ага өстәлгә каплана. Хәрби кеше йомышын йомышларга кереп чыккан арада, официантка җитәкчелегендә пижама кигән Баязитны язуда күрсәтелгән вагонга кертеп яткызалар. Офицер чыкканда, поезддан җилләр искән була; шулчак хәрби патруль килеп чыга: майорны комендатурага алып китәләр. Баязит ага Бикбай иртән уянып китә. Проводник ишек кага: — Торыгыз! Мәскәү! Бичара Баязит нишләргә белми; проводник аңа ике зур чемодан тоттыра. Чемоданнарны көчкә сөйрәп, Баязит Бикбай вагоннан чыга. Нишләргә? Бер тиен акча юк, өстә кием юк. Ничарадан бичара Баязит ага СССР Язучылар берлеге консультанты Хәүва Хөсәеновага шылтырата. Хәүва ханым аңа кием юнәтеп, билет алып, кире Уфага озата. Уфа вокзалында аны әлеге майор каршылый. Бу шатлыкны юар өчен ике дус янә ресторанга кереп утыра. (Мөдәррис Әгъләмов авызыннан) МӘСЬӘЛӘ Рим Кәримов. Сәйфи Кудаш татарча язамы, башкортчамы? Зиннур Насыйбуллин. Ул Тукай заманы кешесе, гарәп хәрефләре белән яза. Рим Кәримов. Гарәп хәрефләре белән башкортча язамы? Зиннур Насыйбуллин. Юк инде, гарәп хәрефләре белән башкортча язып булмый бит. КУРАЙСЫЗ КУРАЙЧЫ Атаклы курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтов Мәскәүгә сәнгать декадасына бара. Башлау концертында моны, бик зурлап, горурланып, тамашачыларга игълан итәләр. Сәхнәгә чыгар алдыннан Ишмулла ага курай салынган тартмасын ачып җибәрсә — тартма буш. Курайлар юк. Концертны алып баручы Ишмулла аганы төрткәли, сәхнәгә чыгарга ашыктыра: — Сәхнә буш, халык сезне көтә! — ди. — Чыкмыйм! — ди курайчы. — Нигә, ни өчен? Мин бит сезне игълан иттем инде! — ди оештыручы. — Яхшы кураем Өфедә калган! — ди Ишмулла ага. — Начары белән уйнагыз! — диләр аңа. — Начары да Өфедә калган шул! — ди Ишмулла Дилмөхәммәтов. (Миңгол Галиев авызыннан) соңгы м оң Атаклы курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтов, бик күп илләрдә йөреп, исән-сау Уфага кайтып төшә. Телевидение хезмәткәрләре аның кайтуын көтеп торалар икән, кайтуга ук аны тапшыруга чакыралар. — Их җегетләр, бик алҗыдым бит, ял итәем әле, — ди курайчы. — Машина белән килеп алабыз, — дип ялына торгач, Ишмулла ага риза була. — Машинага утыртып алып китәләр моны, аның курай уйнаганын видеога төшереп алалар. Ләкин ага кешене машина белән өенә илтеп куярга башларына килми, Ишмулла, абзый, курайлар салынган тартмасын тотып, үз аягы белән кайтып китә. Шәһәр автобусына утырырга ашыгып урам аша чыкканда, Ишмулла, ага Дилмөхәммәтовны такси машинасы бәреп үтерә. Авыр туфрагы җиңел булсын! (Хөсәен Кудаш авызыннан) ӘҮЛИЯ ГӨЛСЕМ Советлар Союзы таркалгач, Коммунистлар партиясе беткәч, байтак кына сәнгать кешеләре үзара сөйләшкәндә: — Мин белә идем шулай буласын! Мин алдан әйттем Советлар иленең таркаласын! — дип, үзләрен алдан күрүче вә тәдбирле адәмнәр икәнлекләрен исбат итәргә тырыша башлыйлар. — Юк! — ди Батулла аларга каршы. — Сездән күпкә алданрак әйтүчеләр дә булгалады! — Син үзеңме? — диләр тегеләр. — Миннән алда әйтүче бар! — ди Батулла. — Кем соң ул акыллыбаш? — дип сорыйлар дәгъвачылар. — Гөлсем ханым Исәнгулова! — ди Батулла. — Ул моннан утыз алты ел элек үк әйтте! — Ничек? Кайда? Кайчан? — диләр мөтәәүлиялар. — Театр училищесына керер өчен имтихан тапшырганда, Гөлсемнән Ширияздан ага Сарымсаков сорый: "Әйт әле, сеңлем, бөтен Советлар Союзы башкортча ничек була?" Моңа каршы Гөлсем туташ: "Бөтә Советлар Союзы!"— дип җавап бирә. Комиссиядәгеләрнең бер өлеше куркып агарына башлый, бер өлеше куркып кызара, бер өлеше моны шаяртуга ала. Гөлсемне әүлия дими, ни диярсең? Бетте бит Советлар Союзы дигән халыклар төрмәсе! ИКЕ БАТЫР Хәсән Туфанны төрмәгә япкач, һичберкем аның хәлен белешми. "Халык дошманы" янына барырга куркалар. Шулай да ике җегет табыла. Әхмәт Юныс аңа күчтәнәч илтә. Тимер Арслан Туфан яткан төрмәне эзләп таба. — Ул гаепсез, чыгарыгыз шагыйрь Хәсән Туфанны! — дип гауга куптара. Шуның өчен аның үзен чак кына төрмәгә утыртмыйлар. (Сибгат Хәким авызыннан) БАРЫСЫ ДА ЧҮП Акмулланың олуг бәйрәмен уздырырга Мәскәүгә Башкортстаннан да, Татарстаннан да күп кенә язучылар килә. Барысы да "Россия" кунакханәсенә урнаша. Шунда Муса Гали белән Илдар Юзеев очраша. — Нихәлләрең, Муса агай, — ди Илдар. Җае чыгуга зарланырга күнеккән Муса ага ух-вах килә башлый: — Баш авырта, Илдар, чыдап булмый, — ди. — Баш чүп кенә ул, Муса ага, — ди Илдар. — Бавырым да чәнчи минем, — ди Муса. — Бавыр чүп кенә ул, Муса агай. — Ашказаным... — Чүп кенә. — Йөрәк бик начар, Илдар. — Йөрәк тә чүп кенә... — Алайса, нәрсә генә чүп түгел соң? — дип кыза Муса. — Иң мөһиме, Муса агай, — ди Илдар, — иң мөһиме — сәламәтлек! (Илдар Юзеев авызыннан) ТӘМЛЕТАМАК Минзәлә театры авылларда йөргәндә сирәк-мирәк кенә Башкортстанга да чыгып-чыгып кергәли икән. Башкортстан авылларында татар артистларына кичке спектакльләрдән соң һәрвакыт сый куялар икән. Шундый мәҗлесләрнең берсендә атаклы артист Әнвәр Фәсхетдинов болай ди: — Их җегетләр, нигә Татарстанда да һәр кичне шушындый мул табын әзерләп сыйламыйлар икән, ә? КҮНЕГЕЛГӘНЧӘ Уфада "Башкортстан кызы" исемле журнал чыга башлагач, имеш, татарлар Мостай Кәримнән сораганнар: — Ничек соң, Мостай ага, "Башкортстан кызы"? — дигәннәр. — Ярый шунда, башкасы булмагач, — дигән Мостай. — "Башкортстан кызы"н карыйбыз да күнегелгән "Азат хатын"га тотынабыз! КАРЫНДЫК Яшьрәк язучылар Максуд Сөндеклене өйрәтәләр икән: — Максуд абзый, хатын-кыз бит ул балага узудан курка. Шуңа күрә гарантиясез сиңа риза булмый. Шуңа күрә син үзең белән презерватив йөрт! — Нәрсә соң ул? — дип сорый Максуд агай. — Ну, әнә өскә кия торган карындык плащлар була бит, шуңарга охшаган, — диләр җегетләр. — Ә-ә, юк, мин андыйны кимим, — ди Максуд агай. — Аны обкомга бик еш йөри торган Гыйлемдар Рамазанов кисен. Аларга килешә ул андый плащлар. ДУСЛАР ХАКЛЫ БУЛСЫН ӨЧЕН Аракы эчми торган Максуд Сөндеклегә беркөнне хезмәттәшләре : — Карале, Максуд ага, син бит эчми идең! Нигә бүген исереп килдең? — диләр. — Юк, — ди Максуд ага. — Эчмим дә, эчмәдем дә, җегетләр. — Юк инде, — диләр дуслары. — Эчкәнсең, әнә редактор керә. Ул күргәләгәнче тай тизрәк. Шулчак редактор килеп керә дә: — Бәй, Максуд ага, бу нихәлең, син салмышсың бит! — ди. — Бар, кайт, йоклап кил. Кеше күзенә күренмә! Максуд Сөндекле кайтып китәргә мәҗбүр була. Кайтакайтышлый кибеткә кереп, ул бер чәкүшкә ала. Өйгә кайткач, ул шешәне өстәлгә чыгарып куя. — Бу ни эшең, Максуд? — ди карчыгы. — Миңа бүген бөтенесе синнән аракы исе килә, син исерек, диделәр. Пучкәй алар хаклы булсын. Исерим әле! — дип, Максуд ага шешәне эчеп бетерә. МАКСАТ Уфада яшәүче шагыйрьләр Әнгам Атнабаев белән Денис Ислам икәүләп кәеф-сафа корырга ниятләгәннәр, ди. Акчалары җитәр-җитмәс булганлыктан гаҗиз булып йөргәндә, болар күрә: бер исерек бәндә койма янында дүрт аякланып, торырга азаплана икән. Денис мүкәләүче сәрхушкә карапкарап торган да: — Их, менә хәзер шуның кебек бәхетле булсаң иде! — дигән. ШИГЪРИ ТӘРБИЯ Салих Баттал белән Илдар Юзеев Уфага килеп төшәләр. Ал арны Сәгыйть Агиш каршы ала. Сәгыйть агайның янында кечкенә кызчык — оныгы да була. Сәгыйть агай кызчыкны бик җитди рәвештә кунаклар белән таныштыра башлый: — Бына, кызым, бусыһы шәп шагыйрь Илдар агаң Юзеев булыр! Беләһеңме, кызым? — Беләм, бабай, беләм! — ди кызчык. — Ә бына бу өрлек Салих бабаң Баттал була. Гаҗәп талантлы кеше! — Беләм, бабай, беләм! — ди кызчык. — Дөрес, балам! — ди Сәгыйть Агиш. — Ьин Салих Батталдың балалар өсен язган кайһы поэмаһын яттан беләһең әле? — Әбиде талаганнар! — ди сабый. — Бәйләп күрһәтимме? — Бәйлә! — ди бабай. Сабый бала ихластан такмак әйтә башлый: Карурманның уртасында Әбиде талаганнар... АПТЫРАГАН ҮРДӘК Башкортстанның "Бөрйән" газетасында эшләүче Фәнил Арсай атлы бер җегет күп мәртәбәләр "Казан утлары" журналына үзе язган шигырьләрен җибәргән була. Шигырьләр гелән-гелән кире кайта, янәсе, матбугатта чыгарырлык түгел. Шуннан соң Фәнил шигырьләрен Сәйфи ага Кудаш исеме белән шул ук журналга юллый һәм шигырьләр тоткарлыксыз басылып та чыга. Өстәвенә соңгы санда шул шигырьләр турында бик уңай мәкалә дә дөнья күрә. Сәйфи Кудаш өендә берзаман телефон шылтырый: — Бу мин әле, Сәйфи ага, Фәнил Арсай дигән берәү. Теге шигырьләр өчен акча алгансыздыр инде, әҗере уртак булыр; ул шигырьләр минеке иде! АРСЛАННАР ИРТӘ ЙӨРИ У фада яшәүче шагыйрь Кадыйр Даян иртә таңнан торып капка төбен себерә икән. Буш урам буйлап СССРның халык артисты Арслан ага Мөбарәк килә, ди. — Каян кайтып киләсең, Арслан агай? — дигән Кадыйр Даян. — Бына, — дигән бөек артист, — катын һуң кайтаһың тип теңкәгә тия ине... Бына хәзер иртәнсәк кайтырга булдым әле! БАШКОРТ КЛАССИГЫ Башкорт шагыйре Рәигит Нигъмәти, эчеп алгач, җылапзарланып утыра икән: — Башкорт әдәбиятының бердәнбер классигы — Мәҗит Гафури. Аныгы да татар, анысы да аксак! КҮЗ ТОНГАНЧЫ Мәхмүд Максуд эчә торган кеше булган, дип сөйлиләр. Бервакыт болар Сибгат Хәким белән бер ял йортына туры киләләр. Бик шәпләп пирәшләгәннән соң Мәхмүд аганың акчасы бетә. Бурычка акча алып тормакчы булып, ул Сибгат Хәкимне эзләп китә. Моның каршысына Сибгат ага үзе очрый. Аны күргәч, Мәхмүд: — Әйтегез әле, иптәпг, Сибгат Хәким кайсы номерда тора ? — дип сорый. БӘХӘС 1926 елда татар артистлары "Таһир-Зөһрә" спектакле белән Уфага киләләр. Спектакль барышында Фатыйма Ильская белән Уфа артисты Кудаш сәхнәдә сугыша башлыйлар. Бу хәбәр бик тиз голәмага таралып өлгерә. Абруйлы гына газетаның редакторы ике хәбәрчесен чакырып кертә дә әйтә: — Барыгыз әле, тикшереп кайтыгыз. Казаннан килеп, Фатыйма Ильская монда сугышып йөри, әле җитмәсә, безнең артистка суккан, — ди. Ике җегет барып-сораштырып йөриләр дә тозлап-борычлап мәкалә язалар. — Шәп булган бу, җегетләр, — ди редактор. — Хәзер үк наборга! Шулчак ишек ачылып китә, бүлмәнең явын алып, гүзәл, мәгърур Фатыйма Ильская килеп керә. Әлеге ике җегеткә күрсәтеп, Ильская: — Боларны куып чыгар, икәү генә сөйләшик! — ди редакторга. Җегетләр чыгып китә. Ишек ябылуга, Ильская сүз башлый: — Минем ирем драматург Фәтхи Бурнаш бит, беләсездер инде?! — ди. — Беләбез, — ди редактор. — Фәтхинең дә бик эче поша, ул мәкаләне сез чыгармагыз инде! — ди артистка. — Сезне бүген спектакльгә көтәбез! — дип, ул чыгып китә. Редактор җегетләрне чакырып кертә дә: — Бына нәмә, булган эш булган, без ике республиканы чәкәштермик инде! — дип, мәкаләне ертып ташлый. ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ Әмирхан Еники белән Баязид Бикбай 1968 елның җәендә соңгы мәртәбә очрашалар. Электән дә төскә бик үк таза булмаган, тагын да ябыга-саргая төшкән дустын күргәч, Еники сорап куя: — Ни булды Баязид, әллә авырыйсыңмы? — ди. Баязид Бикбай моңа каршы: — Әсмабикә апаең ебәрмәй, һаман быуып тота, — ди. — Нинди Әсмабикә, ни өчен җибәрми ул? — дип сорый Еники. — Ьи, шуны ла белмәйһең! — ди шулчак Бикбай башкортчалап. — Астма дигән авыруны ишеткәнең бармы? Әсмабикә апаең шул була инде. Аерылганнан соң ике ай да узмый, Әмирхан Еники дустының вафат булганлыгын ишетә. Сагышка, үкенечкә чыдый алмаенча, Әмирхан ага Баязид Бикбайның шигырь китабын ача, үлеменә унбер ел кала шагыйрь Баязид Бикбай "Каты авырганда" дигән менә бу шигырен язган булган икән: Салгылы шыр һөйәк карсык Янымда гына йөрәй, Бала алдаткан шикелле, Күрмәгән була юрый... Әллә ялыныр ти микән? Бик исем китте бына. Иәшәр өсен туыган кеше — Үләр өсен дә тыуа. Намыслы үтелде гүмер, Эшләнде күп кенә эш, Илап дөньяга килүсе Көлеп китәргә тейеш. Ауырлыктар да күрелде, Бизмәнем тик дөньянан. Мин ерзе һөеп туйманым, Шуны гына кызганам! ИСТӘ КАЛГАН Аяз Гыйләҗев гаиләсе белән кич утыра икән. Сүз иярә сүз чыккач, Аязның әбисе әйтеп куя: — Карале, кияү, Уфадан килгән күп ашый торган теге дустың исәнме әле ул? — ди. — Ә-ә, Нәҗип Әсәнбайны әйтәсеңме, әби? Исән әле, исән, шөкер! — ди Аяз. ЮЛ КУЙСАҢ Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" китабы турында нәшриятта фикер алышу бара. Шакир Абилов. Кол Гали ул башкортлар белән безнең уртак шагыйребез! Гарәф Шәрәфетдинов (нәшрият директоры). "Уртак" сүзе ул синең өлешең дә тигез, минем өлешем дә тигез дигән сүз. Ягъни беркемнеке дә түгел дигән сүз. Уртак малны эт җыймас. Уртак дип йөри торгач, Мәҗит Гафуридан да колак кактык. Акмулладан да коры калдык. Галим иптәшләр уйласыннар әле, "уртак" сүзе урынына башка бер уң айлырак сүз табып булмасмы икән? Ату Кол Галине дә тартып алачаклар бит алар. ТӨРЛЕ ФИКЕР — Әйтегез әле, Мостай ага, сез исән татар шагыйрьләреннән кемне олылыйсыз? — Хәсән Туфан, — ди Мостай Кәрим. — Ә Сибгат Хәким? — Сибгат Хәким — шагыйрь. Ләкин аның иҗаты өреп кабартылган дип уйлыйм мин. Утыз җиденче елларда кулга тотып карарлык шагыйрь калмагач күтәрелгән шәхес. КАПКЫНЧЫ ХАЛЫК Бервакыт аучы Сафа дусты Әмирхан Еникине үрдәк ауларга чакыра. Юлда барганда Еники үз авылындагы Арслангәрәй исемле бер аучының бүре сугып алуы турында сөйли. — Шайтан алгыры! — ди Сафа. — Синең ул агаң минем күршедә тора иде бит. Ә син бер тапкыр да аңа ияреп ауга бармагансыңдыр әле! — Җүләр син! — ди Еники. — Аның өчен башкорт булырга кирәк! — Әллә безнең татар халкында бүре сугарлык көч, дәрт юк дип беләсеңме? Уйнама! Татар да башкорт кебек аучы халык! — ди Сафа. — Оста халык! — Оста! — ди Еники. — Капкын куярга! ШӘРАБ АЛДЫ СҮЗЕ 1984 елның көзендә Әмирхан Еники Уфага кайта. Бер мәҗлестә Уфа язучысы Әмир Еәрәй шәраб алды сүзе әйтә: — Хөрмәтле кунаклар, яшь вакытта минем тулы исемем Әмирхан Еәрәй иде. Әгәр дә Әмирхан Еникинең зур әдип буласын белсәм, мин "хан"нан баш тартмаган булыр идем. Мин Әмирхан өчен күтәрәм! Шуннан соң сүз Әмирхан Еникигә бирелә: — Туганнар, минем яшь чактагы исемем Әмир генә иде, мин, Фатих Әмирханга охшатырга тырышып, исемемә "хан"ны өстәдем. Димәк, без адашлар, Әмир туган. Мин сезнең өчен күтәрәм! ОЕТКЫ (Язылмаган әсәрләр) Куен дәфтәрләренә, газета почмакларына, ашханәдәге кәгазь тастымалларга минем тарафтан язылган намәләр сакланган. Алар шулкадәр куп, аларның байтагы кызык тугел, кайсысы инде фикере белән искергән, кайсысын аңлап та булмый. Заманында, курәсең, алар миңа бик кызык сыман тоелгандыр, бу ген укып баккач, аптырап та куясың: "Йә, нигә дип язып куйганмын икән мин моны?" — дисең. Шул вакытта ук әсәр итеп язган булсам, бәлки, алар кулга тотып карарлык та булыр иде, бу ген дөнья узгәргән, мин узгәргән, язып куелган мәсьәләгә караш узгәргән. Әмма араларында шактый кызыклары да бар. Аларны әдәби әсәр итеп язарга элек тә вакыт булмаган, буген дә вакыт юк. һаман дөнья куабыз. Шуларның берничәсе әдәби әсәр буларак язылган, дөнья кургән, әйтик, "Алып батыр маҗаралары", "Кичер мине, әнкәй", "Тавышсыз курай"... Шулардан башкалары исә, язылмый калганнары, оеткылары гына. Шуңа курә мин аларны тәҗрибә мәйданыннан алып ташламаска булдым. Кайберләрен теркәп куям. * * * Бер бүлмәдә ике студент яши. Берсе — сәләтле, икенчесе — сәләтсез. Икесе дә шашып әсәрләр яза. Сәләтлесен дә басмыйлар, сәләтсезен дә матбугатка чыгармыйлар. Әмма сәләтсезенең әсәрләре басыла башлый. Үсеп китә, китап арты китап чыгара, бүләкләр ала. Каты тышлы калын китапларын ул шүрлеккә тезеп горурлана. Әсәрләре "ур-ра-ватанпәрвәрлек", кып-кызыл. Сәләтлесе аңа әйтеп карый, кәгазь чүбе ишәйтмә, ди. Әмма теге һаман яза, ашый, эчә, коча. Ьәм беркөнне ул ләх исереп кайта да идәнгә ятып йоклый. Күршедә студентлар туй ясый, тулай торакны ишәр дәрәҗәдә бииләр, китап киштәсе ишелеп, язучының чигәсенә каты тышлы китабы өстән төшеп, әлеге җегет җан бирә. * * * — Батулла күп сөйли ул, күп кычкыра. — Ул да без яши торган йортта яшәргә тели, без ашаганны ашыйсы килә аның. Әгәр дә без аңа яхшы йорттан фатир бирсәк, обком буфетына беркетсәк, шым булачак. Хәтта партиягә дә керәчәк. — Ахмак, әгәр ул шым булса, милләт өчен кем эшләр, атаң башымы? Синме, минме? Халыкка аз-маз булса да дөреслекне кем әйтер? Безне кем тәнкыйтьләр? Батуллага яхшы шартлар биреп, без татар халкына зыян эшләячәкбез, киләчәк моны безгә гафу итмәячәк. Без Батулла кебек кешедән халкыбызны мәхрүм итәчәкбез. Әгәр дә Батулланы партия лидеры итеп куйсаң, аның фантазиясе демагогия ягына авышачак, Батулла, безне дә уздырып, ялган сөйләячәк. Яшәсен шулай өмет белән курку арасында... Аннан соң икенче ягы да бар бит әле. Әгәр дә без җыелыш саен кычкырып утыра торган Батулланы яхшы йортка күчереп, тәмле ашата башласак, бөтен кеше, Батулладан үрнәк алып, яхшы яшәргә теләп, антисүз кычкыра башлаячак. * * * Гүзәл булса да кияүгә чыкмыйча картая башлаган кызга бер ир өйләнә. Аның гаҗәпләнүенә күрә, кәләш кыз булып чыга. Дөнья күргән бу иргә аның кыз булуы әллә ни әһәмиятле булмый, ир уйлана башлый һәм салып кайткан саен хатынын битәрли: — Нигә син шушы көнгә чаклы кыз килеш калдың? Син бик гүзәл, ягымлы, тыйнак, нигә сине берәү дә алмады? Кыз: — Синең өчен сакладым мин ул кызлыкны, — ди. Ир: — Мин дә Алланың кангка. тәкәсе түгел, синең арттан йөргәннәрдән артык җирем юк. Димәк, синең нинди дә булса серең бар, син, бәлки, ирләр белән йөреп тә шулай бөтен булып кала белгәнсеңдер? Ә? Ни өчен син миңа чыктың? Башкалар бит миннән дә мәһабәтрәк иде, — ди. Хатын, аптырагач, иренә үч итеп әйтә: — Сайладым-сайладым да, картая башлагач, кияүсез калмыйм дип, сиңа чыктым. Шушы олы яшьтәге иргә чыгыйм да яшьләр белән типтерим дип чыктым, күңелең булдымы? Ир: — Ә-ә, алай булса, эш башка, мин әллә бер-бер серең бармы дип уйлаган идем. Бу — нормально! * * * Зур кабинет. Озын борыслы ишекләр күн белән тышланган. Ишектә язу: "БАШЛЫК". Кешеләр сигнал белән генә берәм-берәм кабинетка уза. Кабинет эченнән җир җимерелгән, янар таулар аткан тавышлар, котчыккыч күк күкрәүләр ишетелә. Кешеләр кабинеттан гарипләнеп, бөкрәеп, җүләрләнеп чыгалар. Барысы да узып беткәч, Башлык үзе чыга. Секретарьга: — Маня, тапшыр үзенә: план йөз дә сиксән процентка арттырып үтәлде, диген! — ди. * * * Биек тау өстендәге боз әкрен генә, сиздерми генә аска таба шуыша, эри. Ьичкем афәт килгәнен сизми. Авыл тау арасындагы үзәнгә урнашкан. Бозлык ташкынга әверелсә, авылны харап итәчәк. Котылыш булмаячак. Бу турыда авылның читкә тибелгән кешесе әйтә: — Чарасын күрмәсәгез, ташкын авылны алып китәчәк. Коммунист түрә: — Коткы таратып йөрмәле, син "халык дошманы"ннан җүнле хәбәр булмас, — дип, әлеге кешене тагын авылыннан сөрәләр. Вакыт уза. Берзаманны каты яңгырлардан соң боз катламы кинәт тизлек ала, авылны, көтүләрне, халыкны сыдырып алып китә. Коммунист түрә генә исән кала, ул төбәк мәркәзенә йомыш белән киткән була. Еллар узгач, куылган адәм белән коммунист түрә очраша. Алар икесе дә, юксынып, туган авыллары булган буш урынга кайткан. — Е[и эзлисең, кемне эзлисең? — Авылымны, балаларымны, халкымны эзлим. Ә син ни эзлисең бу Алла каргаган урында? — Зират урынын эзлим. Ата-баба каберен... — Зиратның урынын да табып булмый, юк зират, кабер ташлары да, агачлары да юк. Ялмавыз ялмап алып китте. — Коткарып калып була иде бит авылны... Тизлек алганчы бозны шартлатырга кирәк иде. Арык ярдырырга да була иде... — Син каян беләсең ул турыда? — Мин бу турыда ахмак түрәгә әйткән идем, боз кайчан да булса бер урыныннан кузгалачак, хөкүмәткә әйтеп, шартлатырга кирәк, дигән идем. Үземне сөрделәр. — Үч алырга кайттыңмы? — ЕЕинди үч? Кемнән үч алырга? — Миннән! Танымыйсыңмыни? Мин бит бу. — Шайтан таягына кырау тими икән шул. — Давыл көнне мин мәркәздә идем. — Алла сине буш урын күреп газаплансын дип исән калдырган, күрәсең. — Син ни хәлдә соң? — Беркемем юк. Кайсыбыз авырудан вафат, кайсысын сөргендә үтерделәр. Ялгыз башым торып калдым. — Сине Аллаң миннән үч алырга саклап калгандыр, мөгаен. — Син һаман шул ук, үзгәрмәгәнсең. Бичара, гарип бәндәдән үч алмыйлар. Гарип булу ул бер генә бәла, ә менә рухы гарип кеше күпләрнең рухын гарипләндерсә, афәт. Синең вөҗданыңда илле меңнән артык кешенең җаны. Кызганыч, элеккеге хаталары өчен берәү дә рәсми җавап бирми. Коммунист түрә шушында җан тарта. Әлеге авылдашы аны шушында җирли. * * * Ташка карый, сурәт күрә, агачка карый, рәсем күрә. Иптәшләренә әйтеп карый, иптәшләре ташта да, агачта да берни күрми. Бу күргән сурәтен күмер белән сызып күрсәтә, тегеләр шакката. Кеше, ат, арысланнар килеп чыга. * * * Рухи хасталар ятагы. Бер авыру кеше әче дөреслекне сөйли. Табиб-психиатр аңа коммунистик сәясәткә каршы килми торган сүзләр белән җавап бирә. Авыруның хәтере искиткеч, аның белмәгән нәрсәсе юк. Моның янына профессорлар килеп киңәш сорый. Иректә әйтергә ярамаган нәрсәләрне ул биредә әйтә. Табиб аны озакламый чыгарачагын әйтә. Ләкин иректәге профессорлар дәррәү аңа каршы чыгалар: — Әгәр дә ул иреккә чыкса, дөресен сөйләмәс, сөйләсә — аны тагын психушкага тыгарлар, сез аны, зинһар, чыгармагыз, юкса безгә киңәш бирүче калмас. Психиатр авыруны чыгармаска вәгъдә итә. Авыруны аерым бер бүлмәгә ябарга боера. Шулчак алмашыныш була. Әкәзевәетсә, әлеге "авыру" дәвалаучы табиб икән, ә "табиб" рухи авыру икән. Чын психиатрны тотып бәйлиләр. Авыру үз урынына утыра. Тегесе: — Мин дәвалаучы врач, мин психиатр, — дип кычкыра. Ләкин аңа игътибар итмиләр. Профессорлар килә, ләкин авыру урынындагы кеше формулаларны чишә алмый. Шуннан ак халат кигән "психиатр"га формуланы чишәргә кушалар, ул бик тиз чишеп бирә. Барысы да: — Менә бу тилергән! — диләр. Бу җәмгыятьтә зиһенле кеше тилергән хисабында, тилеләр түрә урынында. * * * Дүрт җегет тормышка аяк баса. Олы хыяллар, якты тормыш алда тора. Ләкин алар мөстәкыйль тормышның беренче көннәреннән үк тормышның кырыслыгы белән очраша. Кешеләр хөсетле, гаделсез. Бер җегет акылдан яза. Икенчесе үзе намуссызлар ягына күчә. Өченчесе мескен хәлдә яши. Дүртенчесе яңа көч белән гаделлек өчен көрәш башлый. Яратып бер кызга өйләнә, ләкин аның дошманнары, ал арны урлап, аулак урынга алып барып, җегетне бәйләп куеп, хатынын ике-өч көн буе көчлиләр, хатыны шунда үлә, моны чишмичә ташлап китәләр. Ир илереп ярдәмгә чакыра, Хозыр Ильяс килеп чыга, җегетне азат итә, кыз да терелә. — Тормыш ысулларыңны үзгәртмәсәң, син шушы хәлгә калачаксың, бу әле төш кенә булды. Җегет яңадан көрәш башлый. ҖЕННӘР Берәү Сөләйман балдагын таба. — Мин җеннәрне буйсындыру әмәлен таптым, алар җир сөрәчәк, утын кисәчәк, диңгез төбеннән, җир астыннан байлык чыгарачак, — ди. Картлар, аксакаллар моңа ару киңәш бирә: — Җен көченә ышанган — җенләнгән! Син алай итә күрмә, моның ахыры хәерле бетмәс, без бары тик Аллаһка һәм үз куәтебезгә генә таянырга тиеш халык, — диләр. Ләкин бу бәндә картларны тыңламый, җеннәрне буйсындыра торган Сөләйман балдагын үз халкының файдасына куллана башлый. Җеннәр, бу ни теләсә, шуны башкара, адәмнәр череп байый. Җеннәр эш эшләгәч тә, балдак кушуынча чүлмәк эченә кереп ята. Бары тик балдак ярдәмендә генә тышка чыгып гамәл кыла. Ләкин каһарман каты гына исереп йоклый да, җеннәр кергәч, шешәләрнең бөкеләрен борып куярга оныта. Җеннәр үз теләкләре белән иреккә чыгалар да балдакны урлыйлар, дөньяны гарасат баса, ата — улны, ана кызны белми башлый. Ьәлак булыр алдыннан картларның берсе тегеңә әйтә: — Әйттек без сиңа, җеннәргә ышаныч аз, дидек, менә күр инде нәтиҗәсен! * * * Коммунизм өрәгеннән качып киткән гаилә Шәркый Төркестанда торып кала. Балалары күп була. 1946 елда кызыл гаскәр басып керә дә, гаилә аеры-чөере килеп бетә. Ата кешене совет зинданында үтерәләр. Ана кешене корсаклы килеш төрмәгә ябалар. Ике сабыен тиң ике җиргә ятимнәр йортына аткаралар. Хатын зинданда бала тапкач, анысын да тартып алып, ятимнәр йортына тапшыралар. Кытайда калган ике бала да эзсез югала. Бер баланы кытайлар, үзләренә алып, буддист итеп тәрбияли, бер бала Көнбатышка барып эләгә, анысы католик булып үсә. Тагын бер ир баланы, татарлар яшереп алып калып, үзләренеке итеп тәрбияли, анысы Төркиядә яши. Ана бөтен балаларын эзләтә башлый һәм, ниһаять, балаларын бер урынга җыя. Олы кызы католичка, бер углы будда монахы, Төркиядәгесе татар халкының тарихы буенча олы галим, бер углы ата урыс шовинисты-коммунист, Петербургта яши, төпчек кызы бичара бәндә, татарчасы юк. Башта аптыраш, аннан соң җылаш, хатирәләр, һәрберсе ананы үзе белән чит илгә алып китәргә тәкъдим ясаган була. Ана риза булмый. Туганнар арасында чиксез упкын. Алар чит-ят. Ана боларны очраштырганына үкенә башлый. Төркиядәге углы белән төпчек кызы арасында гына ниндидер җылы мөнәсәбәт бөреләнә. Үзенә кул саламы? Йөрәге ярыламы? Ананы алар икәвесе генә җирли. * * * Кешеләрне уятыр өчен, мин ал арга юри яманлык кылам. Кешеләр куркак, үз хокукын яклый алмый, мин ал арны талыйм, көчлим, ник берсе миңа каршы көрәшсен. Изәргә кирәк мондый халыкны. Мондый халыкның яшәргә хакы юк. Алар үзләрен алдаганны күреп-белеп тора, алдаталар, алданалар, ләкин кабахәтләрнең тешен коймыйлар, суймыйлар, үтермиләр. Мин шушы халыкны изеп яшәүдән ләззәт алам. Кайчан калкыныр икән бу халык дип көттем, өметләнеп яшәгән идем, инде өметләрем киселде, хәзер мин яманлыкның түренә менәчәкмен, үз халкым миннән рәхим-шәфкать көтмәсен! * * * Әмир Баттал исемле язучы бер пьеса язган, аны театрда укыган — сүккәннәр, аны матбугатка биргән — сүккәннәр. Халык дошманы Советларга яла яга, дип, обком сүккән, КГБ сүккән, туганнары сүккән, хатыны ташлап киткән, дуслары читләшкән, бу япа-ялгызы яигәп ята. Замана үзгәргән, театр сорап килә ттгушы пьесаны, матбугат сорап килә ттгушы пьесаны, барысы да элеккеге кешеләр. Дуслары сората, хатыны ялынып килә, мактыйлар пьесаны, Батталны күккә чөяләр. Ләкин Баттал пьесасын бирми. Яндырганмы? Югалтканмы? * * * Сәер, әмма гадел бер картның оныгы бар. Алар бу авылга каяндыр күчеп кайткан. Карт оныгы өчен үлеп тора. Алар арасында бик җылы, олуг мәхәббәт. Үсмер дә сәер, аз сүзле, акыллы, кешеләргә ярдәмчел. Карт абага чәчәгенең серен белә. Оныгы да шул сергә үзеннән-үзе якыная бара. Озакламый онык та абага чәчәгенең серен беләчәк. Ьәм, ниһаять, ул көн килеп тә җитә. Оныгы күренмичә йөри белә, башкаларга да моны өйрәтә ала. Ләкин карт баба бик борчыла, оныгы бу серне башкаларга да ачар кебек. Болар арасында бәхәс: — Серне ачмаска, — ди баба. — Серне ачып, кешеләргә җиңеллек китерергә, — ди онык. Атны ияләштереп, кешелек үзенә җиңеллек таптымы, әллә сугышларны-талауларны гына күбәйттеме? Онык бабасына каты сүзләр әйтә: — Нигә син бүгенгә кадәр серне халыкка ачмадың? Онык качып китә, баба аны куып җитеп үтерә. Тикшерү башлана. Баба үз оныгын үтерер дип, һичкемнең башына килми. Башкага, сылтыйлар, милиционерлар аннан "мин үтердем" дигән сүз әйттертәләр. Әлеге кешене атарга хөкем итәләр. Шуннан соң гына баба оныгын үзе үтергәнлеген раслый. Ләкин никадәр генә тырышсалар да, аннан серне ала алмыйлар. Картны атарга хөкем итәләр. Атарга алып чыгарга дип, камера ишеген ачсалар, камера буш. Йозаклар исән. Карт юкка чыккан. * * * "Йолдызларны каплап тора" дип, бәндәләр, Айны бәреп төшереп, Кояшны Күккә куялар. Кояш яктысында йолдызлар тагын да бичара хәлгә кала. Кояш өстеннән дә бәндәләр шикаять яза һәм, Кояшны төшереп, Айга ялына башлыйлар. Ай озак ялындырганнан соң риза була, ләкин тулысы белән түгел, ара-тирә ул ярым-йорты гына яктыртачак. * * * Сәхнә. Бер яшь хатын җылый. Шунда ук ире тора. Дәшми. Хатын ирен гаепли. Хатын. Син хаклы түгел, син дөрес эшләмисең, ничек инде шулай, аңламыйм мин сине. Болай яигәп булмый бит инде... Ир дә ара-тирә акланып маташа. Алып баручы (тамашачыга). Бу күренештән сез ни аңладыгыз? (Җаваплар төрле: ире эчә, ире хыянәт иткән...) Вакыйга дәвам итә. Хатын. Ничек инде син аңламыйсың? Хафиз. Соң, ул бит... Хатын. Әллә ниләр булсын, ул бит ана. Синең анаң, сине тапкан, үстергән анаң... Хафиз. Мин... Хатын. Юк, Хафиз, анаңа алай кырыс булсаң, мин разый түгел. Мин андый киеренкелектә яши алмыйм. * * * Тәхеткә утыруга ук, яраннары Җанбарыс ханга алсу күзлек кигезәләр. Хәбәрчеләр ханга гел яхшысын гына ирештереп тора, ялганлыйлар, мактыйлар. Дөресен әйткәннәрне аса баралар. Хан бөлгәннән-бөлә бара. Ул ялганчыларны аса башлый, дөресен сөйләргә куша. Ханга кара күзлек кигезәләр. Яраннары аңа гел кара яклар турында гына сөйли. Башта аңа бу бик ошый, соңыннан тагын да бөлгәнлеген аңлый. Шуннан соң бу бер кырылышта бөтен гаскәрен югалта. Яланда ялгызы торып кала һәм игенче белән очраша. Игенче моңа дөресен сөйләп бирә дә кара күзлеген салырга киңәш итә. Хан кара күзлеген сала да Кояш яктылыгыннан үлеп тә китә. * * * Ире үлеп, чибәр хатын тол кала. Үләр алдыннан ир, дусларын җыеп: — Хатынымны ташламагыз, — ди. Ирнең җидесе, кырыгы, елы уза, хатын һаман тол, дуслары матәм табынына җыела да кабат хатын янына килми. Хатын төш күрә, имеш, аның ире исән кайткан. Ире: — Нигә һаман кияүгә чыкмыйсың? — дип хатынын шелтәли. Дусларының да төшенә ир кергән, ул ал арның һәрберсен: — Нигә минем хатынны ялгыз калдырдыгыз, — дип шелтәли. Дусларның берсе хатынга өйләнергә уйлый, ул, чыннан да, аңа гашыйк булып йөргән, хатын риза була. Алар мәҗлес җыя, кунаклар матур гына утырганда, яңа өйләнешкәннәр, бер җай табып, йокы бүлмәсенә кереп китә. Бераздан бүлмәдән җан өшеткеч аваз яңгырый. Аптыраш. Бүлмәдән кулына пычак тоткан ирнең өрәге чыга. * * * Бер күмәк хуҗалык рәисе эшне шулкадәр шәп оештырган була, аның хуҗалыгы иң алга чыга. Ләкин бүген иң артта. Ни өчен соң шулай?! Юкса шул ук кешеләр, шул ук рәис. Барып карасалар, бу авылның кешеләре телсез-чукрак икән. Рәискә каршы әйтмәскә, әйткәнне сытарга дигән тәртип булган монда. Телле-тешлеләр юкка чыккан, качканмы, киткәнме, юкка чыгарылганнармы, намәгълүм. Башта телсез, тешсез булу хуҗалыкны алга җибәргән, әмма соңра балалар чыннан да телсез, тешсез булып туа башлаган. Тәртип бетә, янгын чыга, чаң какканны берәү дә ишетми, авылның яртысы янып бетә. "Яңгырдан соң буа китәчәк" дип әйтергә тели каравылчы, теле юк, су буаны алып китә, сарык фермасы, көтүдәге маллар ташкында агып юкка чыгалар. Рәис бүген ярык тагарак янында. Аңа кешеләр нидер сөйли, ул ишетми. Күрми. Ул шаигкан рәвештә көлә. Ул тилелек бәхетенә яки бәхетлелек тилелегенә ирешкән. * * * Бер авыл 1919 елда бер аклар, бер кызыллар ягында кала. Кызыллар килсә — "ак", аклар килсә, "син кызыл" дип кешеләрне мәйданга чыгарып ата. Атарга кеше калмый. Бер карт эт кенә калган була. Шул карт этне дә, "акларга хезмәт итте, ул кулак эте" дип мәйданга алып чыгып, тантана белән аталар. Соңра атарга җан иясе калмый. Авылга бер баштан — бер кызыл, икенче башыннан бер ак солдат керә. Болар игезәкләр, шушы авыл кешеләре булып чыга. Кочаклашып, җылашып күрешәләр. Ак офицер туганына ялгышларын аңлатып карый, киләчәктә ни буласын әйтеп бирә, кызыл командир киребеткән, аның үз туксаны туксан. Кызыл командир туганын атарга дип мылтыгына үрелә, икесенең дә атарга дарылары калмаган. Ерактан гөрелте ишетелә, кызыл гаскәр килә, кызылы шашып-шашып көлә: "Ур-ра, безнекеләр килә", — дип кычкыра. "Сезнекеләр түгел, афәт килә, гарасат килә", — дип, ак офицер качып китә. "Мин сине кабереңә төшеп булса да табып атачакмын", — дип кычкырып кала кызылы. Еллар узган. Ялгыз тирәк янында ике карт очраша. Бу әлеге игезәкләр. Ләкин алар бер-берсен танымый. Сөйләшеп китәләр. Бу талтирәк төбенә атылган эт җирләнгән, аны кызыл командир атып үтергән, ак офицер аны җирләгән. Ак офицер чит илдә фабрика салдырган. Кызыл командир гарип, аны утыз җиденче елда төрмәдә изгәннәр. Соңыннан, аклаган булып, бер бүлмә биргәннәр. Бар малын талаганнар, урамда тотып кыйнаганнар, пенсиясен талап торалар икән үсмерләр. Ул ттгушы тал янына үләргә кайткан. Ак офицер үзенең кем икәнен әйтә. Кызылы, әйттем бит мин сиңа теге чакта, барыбер табып атачакмын, дидем. Менә таптым. Без монда интеккәндә, син анда рәхәт чиктең, кабахәт. Ул алтатарын чыгарып туганына атмакчы була, ләкин үзе егылып үлә. Туганы аны эт янына җирли. ИС ИС ИС Күз күнеккән шәмаил, гомер буе өстәлдә торган самавыр юкка чыкса, нидер җитми кебек, эч поша башлый, имәнгеч халәттә кала кеше. Сиксән алты яшендә булса да, сау-сәламәт әбисеннән котылырга теләүче, адвокат булып эшләүче бер карт кыз шушы ысулны сайлый, әби кунакта чагында, шәмаилне, самавырны чыгарып ташлый. Әби кайта, нишләргә белми, җанын кая куярга белми аптырый. Берничә көн шулай йоклый алмый. Сәбәбен белә алмыйлар. Әби беренче тапкыр хастаханәгә эләгә. Ул хастаханәдә чакта оныгы аның сандыгын чыгарып ташлый. Әби кайта. Сандыкны тапмыйча тилерә, оныгы турысын әйтә: "Мин чыгарып ташладым аларны, тузан җыеп ятмасыннар дип, мин монда евроремонт ясыйм. Минем дә кешечә яшисем килә", — ди. Карчык егылып үлә. * * * Карурман уртасында аучы йорты. Ауларга җәнлек сирәгәйгән. Төз атучы прокурор белән аучы-сунарчы-урманчы — ике әшнә — пенсиядә, имеш. Сунарчы җәнлекләрне кырган. 11 рокурор гаепсезләрне аттырган — кырган. Кылганнарына үкенәләрме соң болар? Прокурор икеләнеп, уйланып кала, теге чакта дөрес эшләдеме соң ул? Сафины коткарып калып була иде бит. Нигә ул шул батырлыкны эшли алмады? Урманчының исе дә китми. Ул прокурорны юата, үзенең урмандагы җинаятьләре өчен селкенми дә. "Вакыты шундый иде, заманасы кушканча кылдык" — аларның төп аклануы. Сөйләшү арасында ау, җәнлек, кош-корт турында да сүз чыккалый. Болар күп итеп ризык алып килгән, эчәргә дә мул. Бераз кабып алгач, аларга диңгез тубыктан, калганнары өчен кайгырмыйлар. Өченче бер кеше ишектән килеп керә. Бу — кайчандыр прокурор гаепсезгә утырткан, әмма могҗиза белән исән калган Сафи. Сафи кайчандыр урманчы булган. Боларның рөхсәтсез чакта күпләп җәнлек кырганнарын фаш итәргә алынган. Ләкин аның үзен гаепләп, урманда табылган мәетне аңа сылтап, атарга хөкем итәләр. Болар өченчене танымый. Ялгыз аучы дип уйлыйлар. Дустанә утыралар, җәнлекләр турында сөйләшәләр. Прокурор моны таный, ләкин сиздерми, өченче каядыр борылган арада урманчыга: — Бу бит теге Сафи , — ди . Урманчы: — Дөмектерергә кирәк, — ди. Сунарчы, төлке атабыз дип, Сафины урманга алып чыгып китә. Прокурор шашардай булып көтә. — Коткарырга кирәк, аттырмаска, — дип акырып чыгып йөгергәндә урманда ике тапкыр шартлау ишетелә. Урманчы кайтып керә. — Дөмектердем! Дуплет белән!.. Бераздан көрәк алып барып, күмеп тә куярбыз. Прокурор шашар дәрәҗәдә, урманчы аны юата, алар тагын тынычланып ашарга, эчәргә утыра. Ишектә өченче кеше — Сафи күренә. — Аш булсын, агайлар! Икесе дә мылтыкка тотына, аталар, ләкин мылтыклар шартламый. Сафи көлә. — Чехов әсәрләрендә генә буш мылтык ата ул, җегетләр. Прокурор кычкыра: — Ул патроннарны алыштырган! Прокурор кыен халәттә. Ул бер яктан Сафиның исән калуына сөенсә, икенчеләй үзенең гаепле икәнен дә онытмый. Киеренкелек кими. Алар дустанә чыгып китә. Буш өй. Чибәр кыз керә. Аның әбисе шәһәрдә үлем түшәгендә ята икән. Үз урманыбыздан җыйган мәтрүшкә салып пешерелгән чәй эчәсем килә, шуны эчсәм, тынычлап үләр идем, андый хуш исле мәтрүшкә безнең Бүре чокыры тирәсендә генә үсә, дип өзми дә, куймый да икән. Әбинең улы белән килене, моны үлем исереклегенең кәйсезлеге генә дип, әбинең ялваруларына игътибар итми икән. Мәтрүшкә җыеп кайтырга кыз китә. Ләкин кыз мәтрүшкә табалмый, шәһәр кешеләре тамыры белән йолкып еллар буе җыя торгач, мәтрүшкә корыган. Җегет, төрмәдән качып, үзен нахакка утырттырган дустыннан үч алырга кайткан. һава тулы вертолет. Качкынны эзлиләр. Җегет белән кыз очраша. Кызның коты оча, ләкин җегет талаучы да, үтерүче дә түгел. Дуслашып китәләр. Вертолеттан омончылар төшеп, качкынны эзли, кыз җегетне коткарып кала. Кыз җегеткә кире төрмәгә качып керергә куша. Юкса ул озак утырачак. Җегет риза була. — Мин кире китәм, син мине көтәрсеңме? Син көтсәң, мин барысын да җиңәчәкмен. — Көтәчәкмен! — дип вәгъдә итә кыз. Прокурор белән сунарчы-урманчы Сафины янә үтерергә уйлыйлар. Машиналарыннан корулы патроннар алып килеп, икесе дә мылтык кора. Эчәләр. Ике як тәрәзәдән җегет белән кыз, мәтрүшкә бәйләме сузып: — Мәтрүшкә бетмәгән, бар мәтрүшкә! — дип кычкыралар, шулчак прокурор белән урманчы икесе берьюлы тегеләргә ӘТӘ,. Ишектә Сафи күренә. — Сез һәрвакыт гөнаһсызларны үтерә килдегез, монысында да ялгышмадыгыз шикелле. Вертолет гөрелтесе якыная. * * * Хатын-кыз ирләр белән тигез хокук таләп итеп баш күтәрә һәм өстен чыга. Ирләр хокуксыз кала. Ирләр бала карый, учак яга, кер юа. Хатыншак ирләр, иршәк хатыннар җәмгыяте барлыкка килә. Ләкин кайбер хатыннарны бу канәгатьләндерми, ал арның хатын буласы, бала тәрбиялисе килә. Патшабикәгә каршы яшерен оешма барлыкка килә. Бу оешманың башында патшабикәнең иң якын ахирәте тора. Сер ачыла, патшабикә хәтәр яуларда үзен күп тапкырлар коткарып калган ахирәтен үтерә. Әмма барча хатыннар да аннан баш тарта, патшабикә ялгызы кала. ЭШЧЕ ЙОДРЫГЫ Тирә-якта бәйрәм мохите. Кемдер әче тавыш белән каты итеп җырлый, кемдер артык кычкырып көлә, кемдер сүгенә. Кайдадыр марш уйныйлар. Язучы фатиры. Ул иҗат итә. Күршедән эшче керә. Салмыш. Ул әйбәт кеше. Эше бара. Эше авыр булса да канәгать. Ул күршесендә яшәүче язучыны бәйрәм белән котларга кергән. Аның кем белән булса да эчәсе, сөйләшәсе, үзенең булдыклылыгы белән мактанасы килә. Салмыш күршенең килеп керүе язучыга комачаулый, чөнки язучының эше кайнаган чагы. Эшче сөйләнә дә сөйләнә: ничек ул авыр тормыш кичергән, шулай да ничек итеп фатир алган: ничек итеп җиһазлы булган, ничек итеп ул "Запорожец" алган, шабашкага ничек йөргән. Шабашкадан кайтканда ничек итеп бөтен пароходтагы кешеләрне сыйлаган. Язучы ара-тирә баш каккан булып аны мәҗбүри тыңлый, эчтән генә эшченең чыгып китүен тели. Эшче чыгып киттем дигәндә генә, нидер исенә төшеп, кире борыла. — Карале, күрше, сиңа күптән әйтергә йөри идем, син нишләп бер дә эшчеләр классы турында язмыйсың ул? Әкиятмәкияте дә ярый инде аның, ләкин бит син безнең турыда, безне мактап, рабучый класс турында язарга тиеш. Тагын сөйләнү, мәгънәсез сүз башлана. Ул оныта язган икән, аның язучы белән бер йөз грамм саласы килә икән. Язучының аракысы юк. Эшче гауга куптара: — Ничек инде бәйрәм көнне язучының өендә аракы булмасын, бар, син минем белән, рабучый белән эчәргә теләмисең, син мине уважайт итмисең, — ди. Язучы аны бик уважайт иткәнен исбатларга тырыша, тегесе: — Син сволочь, рабучыйдан йөз грамм жәлләдең, — дип чыгып китә. ИГЕНЧЕ ЙОДРЫГЫ Язучы янә эшкә утыра. Дөньяда бәйрәм авазы. Ләкин бу бәйрәм аракы котыртыгы белән җырланган җыр, көлгән көлү белән сугарылган. Өске катта артык каты бииләр. Урамда талашалар. Шәһәргә кунакка килгән крәстиян керә. Салмыш. — Сине беләм мин, туган. Сине тилибизырдан гел сүлисең диләр. Сине минем балалар бик ярата. Минәйтәм, атаклы язучы белән бер йөз грамм эчмичә булмас, дим. — Өстәлгә артык горурлык белән бер шешә аракы чыгарып куя. — Буш кул белән йөрмибез, Аллага шөкер. Давай, туган, бер утыраек әле рәхәтләнеп сүләшеп. Шул ук хәл кабатлана: мал-туар, бала-чага, нгабангка., аракы эчү... — Нишләп син бер дә безнең турыда, игенче турында язмайсың ул? Син икмәксез яттгәй алмайсың, туган, яз син игенче турында. Игенче синнән бангка. яши ала, син игенчедән башка яшәй алмайсың, туган. Кая, китер стаканнарыңны! Язучы эчми. "Син мине уважайт итмәйсең" башлана. — Мин сине ашатам, син минем турыда язмайсың, мин планны йөз илле пранситка үтим, син нигә минем турыда язмайсың? Син, апаем, эчмәйсең дә, сүләшмәйсең дә, мин сине җүнле кеше дип уйлый идем, син начар икәнсең, туган, — дип, крәстиян чыгып китә. СПОРТЧЫ ЙОДРЫГЫ Шул ук хәл кабатлана. Спорт турында гына сөйләнү, язучыны гаепләү. — Таких как ты давить надо. Ты не разу на футболе не был, я же вижу, человек ты или нет, а ты хиляга, мокрица, ни разу о спорте не писал, обо мне хоть словечко бы написал, я же мастер спорта по футболу, халява. Язучы хоккей белән футболны яратмаганлыгы турында әйтә. Язучыны кыйнап чыгып китә. ПАРТИЯ ЙОДРЫГЫ Райкомның пропаганда бүлеге мөдире керә. Язучының әсәрләреннән Советларга каршы фикер эзләүдә актив катнашучы кеше: "Черек интеллигенция, сезнең ишеләрне төрмәдән чыгармаска кирәк. Сине судка бирәбез!" — ди. Кинәт дөнья караңгылана. Ерактан дәһшәтле гөрелте ишетелә. * * * Кечкенә матур шәһәрдә берән-сәрән урамда дуңгызлар күренә башлый. Боларны ит комбинатыннан качкан дуңгызлар дип уйлыйлар. Икенче көнне урам тулы дуңгыз, өченче көнне йортлар тулы дуңгызлар йөри. Кешеләр үзләре дуңгызга әверелә бара икән. Шәһәр дуңгызлар абзарына әверелә. * * * Коммунистлар партиясе ул — үзенең баласын ашаучы дуңгыз. Шамил исемле коммунист үз дустына, туганына әйтә: — Күч кызыллар ягына, — ди. Дусты күчми, шуннан соң Шамил аны кулга алдырта. Зинданга аттыра. Соңра Шамилнең үзен дә "халык дошманы" дип зинданга ябалар. Ике дус зинданда очраша. Бәхәс. Дусты аңа хакыйкатьне әйтә: — Мин, ярый, коммунист түгел, төрмәдә, син шушы партия өчен кан койдың, күпме җаннарны кыйдың, нишләп син төрмәдә? Мин әле төрмәдән, бәлки, чыгармын да, ә менә сине партияң үзе ашаячак. Чыннан да Шамилне аталар, тегесе, картайса да, исән кала, иреккә чыга. * * * Социалистик ярыштан читтә каласы килмичә, зират директорлары да үзара ярыш оештырып җибәрә. Аларга каршы төшәләр: — Кеше үлсә, җирлибез, үлмәсә, без берни эшли алмыйбыз, — дип әйтәләр. Димәк, үтерергә кирәк. Шәһәрдә коточкыч үтерешләр башлана. Болар планны арттырып үти. Шау-шу. Премияләр. Бәйрәм, күчмә Кызыл Байрак. Күрше зираттагылар эшне сизенә, алар да кеше үтерә башлый, алар да алга чыга. Шәһәр курку эчендә. Ниһаять, өстәгеләр серне ача. Ләкин халыкка әйтмиләр. Зират директорларын икенче урынга гына күчерәләр. * * * Берәү күзлек уйлап таба. Шул күзлекне киеп карасаң, кешенең асылы күренә икән. Дуңгыз икән дуңгыз, эт икән эт, җылан икән җылан. Ләкин үзләре кеше кыяфәтендә, кешеләр арасында яши, урыннарда утыра. Икенче күзлек исә хайваннар арасындагы кешеләрне күрсәтә. Яхшы кешеләр эткә, җыланга, дуңгызга әверелгәннәр. Аларның урыннарын алмаштырырга кирәк. * * * Ике хатын. Икесе дә канәгать. Берсе ЦУМда кырык ел эшләп пенсиягә чыккан. Вак акчалар кайтарып бирмичә байтак мал туплаган. Икенче хатын кырык ел гакылсызлар хастаханәсендә эшләп пенсиягә чыккан. Тормышын мактый. Монысы авыруларга кадарга тиешле сирәк кыйммәтле морфийларны сатып яткан. Авыруларга биргән сигаретларны, ризыкларны үзенә ала барган. — И кызык иде анда, берсе Сталинны, икенчесе Хрущевны сүгә. Рәхәт. Берсе, нигә авыруларга дигән даруларны, сигаретларны сатып ятасың, дигән иде, издем үзен. Болар янына өченче хатын килә. Монысы рухи авыруларны дәвалаучы табиб икән. Тегеләре хастаханәдә ятучылар икән. ЦУМда эшләгәне кычкыра: — Менә ул кабахәт, әнә ул псих, тиле ул, үзен мин врачпсихиатр дип йөргән була. Табиб, ярдәмчеләрен чакыртып, тегеләрне бәйләп алып китәргә куша. Тәҗрибә дәвам итә. * * * Журналист рухи авырулар янында утыра, күрәсең, ул берәрсе янына килгәндер. Ак халат кигән табиблар да, шәфкать җегетләре дә шунда йөренеп тора. Журналист психиатрия мәсьәләләре белән кызыксына. Табиблар төпле җаваплар бирәләр, акыллы, зыялы сөйләшү. Табиб: — Хәзер сезнең янга бер авыру чыгар, ул үзен: мин шәфкать җегете, дип таныштырыр. Мин авыру түгел, дияр. Безнең тарафка төртеп, менә болар авырулар, без табиблар, шәфкать җегетләре, дип, сезне ышандырырга тырышыр. Аның авыруы шундый. Авыруны журналист янына алып чыгалар, нәкъ табиб әйткәнчә була. Авыру сер итеп кенә журналистка үзенең авыру түгеллеге турында сөйли. — Монда түнтәрелеш булды, авырулар, баш күтәреп, бездән халатларны тартып алдылар, ачкычларны алдылар, безне авыру дип игълан иттеләр. Зинһар, кичекмәстән югарыга хәбәр ит, монда котчыккыч хәлләр, акыллы кешеләрне дару биреп тилертәләр, тилеләрне врач итәләр. Авыруның күзләре акыллы күренә, журналист моның сүзләренә ышана яза. Ул бу турыда сөйләргә вәгъдә бирә. Шулчак шәфкать җегетләре журналистны бөтереп алалар. Журналист карыша, тарткалаша, ләкин аңа дару кадыйлар. Ул акылсыз кеше кыяфәтенә керә. Журналист шушы хәлләрне авыру янына килгән бер кешегә сөйли. Ләкин аңа берәү дә ышанмый. * * * Кояш — ир алла, Ай — хатын алла, йолдызлар — аларның балалары дип уйлаган кабилә. Боларның өйрәтүенчә аллаларның йөзендә тап булырга тиеш түгел. Әмма бер сабый Кояшта да, Айда да таплар барын күрә, димәк, Кояш та, Ай да алла түгел. Ьәм сабый шушы турыда башкаларга да сөйли. Моңа кадәр дә бу турыда әйткәләгән кешеләр булгалаган, әмма алар юкка чыга торган яки аларны тилеләр йортына яба торган булганнар. Бу баланы да эзәрлекли башлыйлар. Ике олуг рухани бала язмышы турында киңәшә. Бу бала иң олы руханиныкы була. Бердәнбер ир бала, көтеп алынган, олуг бәйрәмнәр багышланган бала. Икенче рухани баланы баттгка. илдән килгәннәргә биреп җибәрергә куша. Ләкин бала бит ул ил кешеләренә дә Кояштагы, Айдагы таплар турында сөйләячәк. Олы рухани үз баласын үтерергә карар итә. Икенче рухани аны бу эшеннән тыярга тырыша, ләкин файда юк, бала үтерелә. Олуг рухани белән кече рухани да Кояигта. таплар барын белә. Таплар вакыт-вакыт ачыграк күренә бара. Халыктан дөреслекне яшереп торып булмаячак, шулай булгач, баланы үтерү дә файда китермәячәк. Кояш Айны каплаган саен, Күктә яңа йолдыз арта бара дип беләләр. Менә, ни хикмәт, сабый үтерелгәннән соң, Ай Кояшны каплый. Руханилар куркуда, Ай каплаганнан соң, Кояш ни табар? Шул вакытта тавыклар әтәч булып кычкыра, сыерлар үгез өстенә атлана башлый. Койрыклы йолдыз узып китә. Дөньяның рәте бетә. Нишләргә дип торганда, икенче рухани олысына әйтә: — Тилеләр йортындагы фәлән кешедән сорыйк. Тиле әйтеп бирә: — Мин инде әллә кайчан бер Аллаһны бар дип белдем. Ул Аллаһ Кояшны да, Айны да, йолдызларны да яралтучы. Сез дә иман китерегез. Ыруг иман китерә. * * * Макрокөзге. Бөек Галәмгә тәңгәл тагын бөек Галәм бар. Галәмдәге симметрия. Ул ике бөек Галәм бөек күчәр тирәсенә тәңгәл, тигез урнашкан. Күбәләк канатындагы бизәкләр кебек. Галәмнең шушы серенә төшенгән кеше берәү генә. Ерак йолдызларга сәяхәткә киткән ракета кире әйләнеп кайта. Ләкин Җир халкы бу ракетаның икенче Галәмнән килгәнен белми. Бу кеше — моннан киткән кешенең игезәге. Ул гаиләсенә кайта. Ләкин хатыны аның сулагай икәнен күрә. Хатын аның уң иңсәсендәге зәңгәрсу миңен сул иңсәсендә күрә. Ир дә хатынның сергә төшенгәнен аңлый. Ьәм хатынына бу турыда беркемгә дә әйтмәскә боера. Ләкин Галәм симметриядән торса да, урыны-урыны белән ул асимметрияле дә. Без симметрия дигән Галәмдә асимметрия, асимметрияле Галәмнәрдә симметрия бар. Шуңа күрә әлеге кеше моннан китеп, теге Галәмгә барып җиткән копиясе белән тач бер түгел. Җәмгыятьләрдә дә аерма бар. Әйтик, бу кеше килгән Галәмдә инде тәртип. Мондагы галәмәтләрне күреп, кеше аптырый, кара кайгыга сабыша. * * * Әбүгалисина көзгесе. Берәү шушы көзгене кулга төшерә. Бу көзгегә караган кеше көзгедәгесе белән кара-каршы сөйләшә ала. Көзгедәге кеше мәкерле Шәүлә, көзге Иясе миһербанлы. Ләкин Шәүлә үзенең мәкерле икәнен әйтми. Шәүлә бу якка чыгарга тели, Ия көзге эченә керергә омтыла. Урын алмашалар. Ия көзге эченә керә, Шәүләгә әверелә, Шәүлә исә миһербанлы ягында кала. Ике җәмгыять тә аптырашта кала. Моңа кадәр гел игелек кылган кеше әшәке эшләр майтара, көчли, талый, алдый. Тегесе исә кешеләргә кочагын җәеп, елмаеп килә, кешеләр аннан кача, аны күргән балалар җылый башлый. Чөнки аның күчермәсе монда башбаштаклык кылган. Аңа каршы төркем оеша, моны җинаятьләре өчен эзәрлекли башлыйлар. Тоталар, асарга дип муенына бау кигезгәч... Бу яктагы Шәүләне миһербанлы кеше дип беләләр иде, ләкин Шәүлә көчли, талый, алдаша башлый. Моңа каршы куәтле төркем оеша, тоталар, муенына бау кигезгәндә... алмашыныш була. Көзге ватыла. Кайсы як исән калды соң? Бу яктагысы исән калса, Шәүләне асарга тиешләр. Ләкин сул яктагы көзге иясе миһербанлы адәм үзе кылмаган җинаятьләр өчен җәза алырга тиеш. Уң яктагы көзге Иясе исән калса, Шәүлә җинаять кылудан туктамаячак. Уң якны коткарыр өчен, үзе кылмаган җинаятьләрне үз өстенә алыр өчен, көзге Иясе көзгене вата, уң якны юкка чыгара һәм җинаятьче булып хөкем каршысына баса. * * * Соңгы бүре. Бүреләрне кырып бетерәләр. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Очраган ялгыз кешеләрне буарга мәҗбүр. Балаларны ашый. Көтүләрне бугазлап ташлый. Халык арасында курку. Эзәрлекләргә аучылар кушыла, вертолетлар белән аулыйлар, ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) гаскәрләре белән тула урман. Ләкин бүре тоттырмый, иртән уянсалар, тагын коточкыч яңалык, көтү бугазланган, кешеләр ашалган. Чатырларда йоклап ятучы ГТХМ аучылары да бугазланган. Исән калган аучы акылдан яза. Бүре тешләгәннән соң исән калган сарык әйләнчеккә әверелә. Калхуз маллары да бетә, хуҗалык маллары да калмый, бары тик берәүнең абзарында гына маллар исән кала, ун баш сарык, ике сыер, бер бозау, бер ат. Бүренең шушы абзарга керәчәген сизенеп, абзарны күзәтәләр. Чыннан да, бүре абзарга керә. Ләкин ат бик нык сугыша, тибенә, тешли, чиный. Бүре тешләреннән яраланмаган урыны калмый. Ат бүрене бугазыннан алып күтәрә дә баганага күп тапкырлар сылый, бүре җан тарта. Ниһаять, абзарда тавышлар тына, ат кешнәгән тавыш ишетелә. Абзарга керсәләр, бүренең ыржайган үләксәсен күрәләр. Җиңелгән соңгы бүрене күрер өчен халык агыла. Аның ярым көлүгә, ярым янауга охшаш ыржаюын күреп, күп кеше тилерер дәрәҗәдә курка. Бүре ыржаюы төшкә кереп, күп кешенең йокысын ала, бастырылып уянучылар күбәя, саташучылар арта. Бөтен матбугат чаралары шаулый, бәйрәм итә, тантана, соңгы бүре үтерелде! Бәхетле яшәгез, адәмнәр! Ләкин телевизорлар, радиолар шулай шатланганда әлеге төбәккә тагын афәт килә. Бүре белән сугышып, бүрене баганага бәреп үтергән ат сарыкларны буа башлый, кешеләрне тешли, казларны ашый, балаларны ашый башлый. Тора-бара күзенә нинди җан иясе күренә, шул арны буа, ашый. Тагын ГТХМ гаскәрләре килә, атны тота алмыйлар, ул төнлә ауга чыга һәм байтак кына ГТХМ кешеләрен өзгәләп ташлый. Шуннан соң хәйлә коралар. ГТХМ киемнәрен кидереп карачкылар ясаталар да чатырларга сузып-сузып салалар, үзләре читкә китәләр. Төнлә кеше ашаучы ат чатырларга якыная, чатырга керүгә үк алдан әзерләнгән бензин сиптереп, чатырга ут төртәләр, ут капкан ат ажгырып чатырны бәреп чыга да авылга чаба, авылга ут каба, ат урманга чаба, урманга ут каба, дөнья яна. Ат, ярсу кешнәп, шашкан күзләре белән яна-яна кешеләр арасына чабып керә, кешеләрне яндыра. Тиресе янып бетә, ат һаман чаба, итләре янып бетә, шыр сөяккә калган ат һаман ажгырып чаба торгач таралып китә. Дөнья тынычлана. Ләкин бүре тешләгән, ат тешләгәннән соң исән калганнар котыра. Алары үз чиратында башкаларны тешли, котырганнар арта бара. ГТХМ гаскәрләре дә котыра, алар кешеләрне коткарасы урында үзләре кеше тешләп, кан эчеп яши башлый. ГТХМ киеме кигән гаскәрләр каракаршы очрашкач аптырашта кала, икесе дә курка, котырган кешеме аның алдында, әллә котырганнардан коткарыр өчен килгән гаскәрме? ГТХМ карар кыла, бу төбәкнең бөтен авылларын яндырырга, хайваннарын, кош-кортларын, кешеләрен яндырырга да котылырга. Авыллар яна, котырганнар яна, котырмаганнар яна. * * * Назик үтереш. Гаять гүзәл хатынга өйләнгән берәү. Аның хатынына әхлаклы саналган ирләр дә яшерен өмет белән бага. Ә берсе исә аңа тилерер дәрәҗәдә гашыйк, һәм ул үз максатына ирешергә тырыша, ләкин хатын ирен ярата. Әгәр дә аның ире булмаса, һичшиксез, хатын тилерер дәрәҗәдә үзенә гашыйк булган әлеге мәһабәт ирне сайлаган булыр иде. Тиле гашыйк моны сизә. Ирне үтерү һәм аның хатынына өйләнү артык тәвәккәллек булыр иде, шуңа күрә тилергән гашыйк хәйлә кора. Гүзәл бикәнең түгәрәк туган көнен олылап уздырырга җыеналар, тилергән шул бәйрәмгә ун кәрҗин энҗе чәчәк алып килә. Шаккатарлык җегетлек буларак кабул ителә бу бүләк. Бәйрәм шаулап уза. Икенче көнне иртән хуҗа кешенең үз ятагына ятып үлгәнен күрәләр. Кунаклар күп булу сәбәпле, хатыннар бер бүлмәгә, ирләр икенче бер бүлмәгә ятарга тиеш була. Ир бүлмәсенә бөтен энҗе чәчәк бәйләмнәрен кертеп тутыралар. Ир шушы чәчәк исенә буылып үлгән була. (Атаклы шымчы Дафар бу җинаятьнең очына чыга.) * * * Яшьләр шәһәренең кызлар тулай торагы. Кызларның төрлесе бар. Кемдер тиз генә аерым бүлмә, кайсысы бер бүлмәле фатир, кайсысы ике бүлмәлене ала. Кайсы кызлар, кооперативка язылып, еллар узгач булса да, фатирлы була. Кемдер шәһәр төзелә башлаганнан бирле төзелештә эшләп тә һаман тулай торакта. Тиз алганнарының тәртибе шиклерәк. Алар чибәррәк, әрсезрәк. Кайсысының шәһәр комитетында сөяркәсе бар, кайсысының бапгка. бер урында кешесе бар. Тулай торакка килгән матур, тыйнак бер кызга фатир юк та юк. Аның җегете ике елга ялланып чит илгә нефть эзләргә киткән. Ул аны көтәчәк. Кыз матур җырлый, сәхнәдә аңа барчасы гашыйк, моңа бөтен юллар ачылырга тора, әгәр дә ул бераз күндәм булса. Кызга чыбык очы агайне бер җегет аны кыстый башлый, фәлән җиргә барыйк, фәлән кеше белән танышырсың, фатирлы булырсың, юкса син дә алтмыш яше җитеп тә тулай торакта ята торган Шәфыйка апа кебек шушында картаерсың, ди. (Шәфыйка — шушы гүзәл кызның апасы.) Сиңа Акаевның күзе төшкән. Акаев сине ике бүлмәле итәчәк. Риза бул. Ләкин кыз риза булмый. Чыбык очы агайне аны сүгә. Кызлар сүгә. Шундый да форсат чыгып торганда син генә Алланың каигка. тәкәсе түгелсеңдер, диләр. Моның артыннан мәһабәт җегетләр дә, сабыр-тыйнаклар да йөри, кыз баш тарта. Мафия-рэкетир атаманнарның да моңа күзе төшә һәм шундый хәтәр җегетләрнең берсе ант итә, мин аны үземә каратам, ди. Чыбык очы җегет риза булырга кыстый, юкса ул кырыс җегетләр күп уйлап тормый, әллә ни булуы бар, дип кисәтә. Кыз карыша, җегетен көтә. Эш җитдигә китә, хәтәр җегет соңгы шарт куя. Кыз пәке белән үзенен^чыраен яргалый. (Бәлки, рэкетир җегетләр яргалыйдыр.) Йөзе озак һәм ямьсез җөйләр белән төзәлә. Бар да шакката, кемдер кызны сүгә, кемдер кызгана, кемдер хуплый. Үҗәт җегетләр кыз яныннан берәм-берәм юкка чыга. Чыбык очы агайнесе кызны тилегә саный. Кул селти. Җегет бу кыз белән үзенә бизнес эшләмәкче булган. Кызга бер бүлмә бирәләр. Ул бүлмәсен бизи, матурлый. Шуның белән мәшгуль була ял вакытында. Кызның җегете кайта. Хәлләнеп кайта. Йорт салырга да, машина алырга да, тормыш корып җибәрергә дә аның куәте бар. Өйләнергә кирәк. Ләкин кыз аның белән очрашудан кача. Тулай торакта картайган Шәфыйка апа аларны очраштыра. Ләкин сөйләшү барып чыкмый. Кыз җегетнең китүен тели. Җегеткә тиз генә чыгып китүе уңайсыз, ул аны сүлпән генә юата. Ьәм, ниһаять, җегет чыгып китә. Кыз иркен сулап куя. Шушы урында "Хат" хикәясен китереп кушарга. Кыз, үз бүлмәсен апасы Шәфыйкага яздырып, үз бүлмәсенең балконыннан сикереп һәлак була. Җегете, кызны эзләп, тулай торакка Шәфыйка апасы янына килә. Аның нияте кызга өйләнү, ләкин соң, күченергә йөрүче Шәфыйка җегеткә хат тоттыра. (Бу язмам "Яшел кцлмәк" әсәренә нигез булып ятты.) * * * Өйләнешеп, бер-ике ел торуга, ир кеше баттгка. бер гүзәлгә гашыйк була, эшләре гаять тирәнгә китә. Имеш, алар берберсеннән башка тора алмый икән. Ләкин ир никахлы хатыныннан аерылса, фатирдан колак кага, чөнки фатир хатынныкы. Ир кеше, хәләл хатынын үтереп, яшь хатынга өйләнмәкче була һәм мондый план кора: бөтен булган акчаларын җыеп, ул хатынына алтын-көмеш, асылташлар сатып ала. Хатыны сөенә. Күршедә әле генә төрмәдән кайткан рецидивист яши. Ир кеше бер ярты алып күршесен сыраханәгә чакыра, шуның белән эчә. Исергәнгә салышып, хатынына мул итеп асылташлар алганлыгы турында сөйли, алкаларында, йөзекләрендәге алмазларның аеруча затлы икәнен сөйләп мактанып утыра. Икенче көнне аның хатынын үтерәләр. Шулай итеп, хатынны җирләп, яшь хатынга өйләнеп куя бу. Әмма атаклы шымчы Дафар бу җинаятьне ача. Ир җәзасын ала. * * * Гүзәл әхлаклы гаилә. Хатын балага узган, биш айлык көмәне бар. Бөл арның шатлыгына чик юк. Уртача тәэмин ителгән гаилә бар нәрсәдән канәгать. Боларга сокланмаган кеше юк. Әмма гаиләгә бәхетсезлек килә, машина һәлакәтендә гаилә башлыгы һәлак була. Хатын җиде айдан игезәк кызлар таба. Ике кызның да аяклары йөрми торган була. Ана җилкәсенә йөк төшә. Туганнары, дуслары гарип кызларны балалар йортына тапшырырга котырталар, киңәш итәләр, ялваралар. Яигь син, гүзәл син, әрәм итмә матурлыгыңны, гомереңне, үлгән артыннан үлеп тә булмый, бу гарипләргә үзеңне бәйләп харап итмә, хөкүмәткә — гарип балалар йортына тапшыр. Хатын икеләнмичә боларны кире кага, үзенең ачы язмышы белән килешеп, ике гарип баланы тәрбияләргә карар кыла. Балалар шулай үсә, уналты яшькә җитәләр. Ләкин ике кыз ике холыклы. Берсе сабыр, мәгънәле, икенчесе көйсез, рәхимсез, анасына да кырыс, сеңлесенә дә кырыс. Сабыр кыз әнисенең кияүгә чыгуын тели, хатынга бер акыллы гына, бай гына ир гашыйк икән. Көйсез кыз бу турыда ишетергә дә теләми. Киресенчә, әлеге ирнең бүләкләрен дә алмый, сөйләшми, сөйләшсә, кырыс, тупас кылана. Ана кеше дә әлеге кешегә ягымлы була, әмма аларның арасы ачыкланмаган. Хатын һаман да ирнең тәкъдимнәрен кире кага, аның ике гарип баласы бар, ул аларны карарга тиеш, чөнки бергә кушыласы булса, бу балалар аларның мөнәсәбәтләренә комачаулар. Уртак бала булса, бу мөнәсәбәтләр тагын да кискенләшер дип фикерли хатын. һәм бер сөйләшүдә хатын шундый сүз ычкындыра: — Мин сиңа кияүгә чыгалмыйм, алар бит ике гарип, берәү генә дә түгел, алар сиңа кеше гарипләре бит... Усал кызы: — Әни безне гарипләр йортына урнаштырып, үзе теге чырайсыз ябалакка кияүгә чыгарга йөри, — дип тагын да көйсезләнә башлый. Ир белән хатын якынаеп китә, алар бер-берсен сөя. Сабыр кыз моны аңлый, сөенә һәм усалының кыланмышларына бик борчыла. Боларны карап торучы доктор, тагын шәфкать туташы еш килеп йөри. Сабыр кыз, усалын юындырырга ваннага алып кереп киткән чакларда, яшертен генә доктордан, шәфкать туташыннан аерым-аерым йокы дарулары сорап алгалый, аларны җыя бара. Аның колагында гел "алар икәү бит, берәү генә дә түгел" дигән сүз чыңлый. Сабыр кыз газета-журналлардан йоклата торган дарулар турында күп укый. һәм даруларны тиешле күләмдә җыйгач: "Сөекле әнием, әҗәлемдә һичкем гаепле түгел", — дип язу яза, ләкин аңа комачаулыйлар, ул язуын яшерә. Ваннадан усал кызны күтәреп алып чыгып, ятагына салып, сабыр кызны ваннага алып кереп китәләр. Усал кыз, үрелеп, сабыр кыз стаканга салган йоклата торган дару эретелгән суны эләктерә, шаркылдап көлә, даруны эчкәч,төкеренеп: — Мин ваннада чакта әни сиңа тәмле су биргән дип торам, — ди, — фу, тәмсез, — дип, стаканга су агыза, тоз салып болгата. — Менә сиңа да тәмле су, — дип шаркылдап көлә. Сабыр кыз су коенып чыкканнан соң стакандагы тозлы суны эчә. Икесе дә йокыга китә. Усал кыз уянмый, үлгән була. Сабыр кыз аһ итә. Эшне аңлый, һәм саташулы халәттә ятактан тәрәзә төбенә үрмәли, үзен-үзе тышка ата. * * * Язучылар җыелышы барганда, Ләхи Магуш исемле язучы тәрәзәгә карап утыра. Тышта, агачлар арасында, мәһабәт яшь айгыр утлап йөри, ияре дә, өзәңгеләре дә затлы. Җыелыш кыза бара, нотыкчы татар язучыларының әсәрләрен тәнкыйтьли: "Туйдырды инде шигырь саен тулпар, ат, хикәя саен алмачуар, тимеркүк... Хәзер техника заманасы, языгыз техника турында". Ләхи чыгып теге айгырны тота, атлана. Шуннан соң ул шактый яхшы әсәрләр иҗат итә башлый. * * * Остаз ике шәкертен чакыртып ала. Беренчесенә: "Син кешеләргә өч тапкыр яхшылык эшләргә тиеш, ләкин өченчесен эшләгәч, син үләчәксең", — ди. Икенче шәкертенә исә: "Син өч тапкыр кешеләргә яманлык кылсаң, үләчәксең", — ди. Беренчесе ике тапкыр яхшылык кыла да өченчесен кылмый. Икенче шәкерт исә ике тапкыр яманлык кыла да өченчесен кылмый. Икенчесе дә озак яши. Әмма беренчесе, соңгы яхшылыгын кылмый калдырганы, тегесеннән алдарак череп үлә. * * * Рухи авырулар хастаханәсе. Яңа хаста керә. Ул дәшмичә генә монда байтактан бирле ята торганнарны тыңлап утыра. Тегеләре хастаханәдәге табибларның, шәфкать җегетләренең, шәфкать туташларының рәхимсезлеге, гаделсезлеге турында сөйләшә: табибларга — живадурларга аларга ялагайлар, әләкчеләр кирәк. Әләкчеләр монда да рәхәт яши... Яңа җегет моны үзенчә аңлый да табибларга хасталарның ни кылганын әләкләп көн күрә башлый, тегеләре исә моңа ташламалар ясый, ангарына күбрәк бирәләр. Бу җегет чып-чын жандармга әверелә, ул авыруларны кыйный, җәза бирә. Бәйрәм-ял көннәрендә табиблар гаиләләренә киткәндә, бу жандармга авыруларны тапшыралар. Бу хәтта авыруларга энә кадарга да хокук ала. Табибларның күңеле тыныч. Жандарм булганда хастаханәдә тәртип булачак. Вакытлар уза. Җегет күрә: байтак кына авырулар, инвалидность алып, иреккә чыга, кайсысы савыгып китә, моны чыгармыйлар да чыгармыйлар. Бу ризасызлыгын табибларга әйтә, тегеләр хәйлә табып булса да моны калдырырга тырышалар, чөнки бу алыштыргысыз жандарм. "Мине дә чыгарыгыз, мин дә сәламәт" дип карый, гауга куптара, кул күтәрә, моны бәйләп салалар да инсулин кадыйлар, теге аңгырага әверелә. Аның урынына яңа килгән тагын бер җегетне куялар. Бу җегет тә әләкли башлый. Жандарм моңа "алай итмә, сине моннан чыгармаячаклар" дип әйтергә тели. Ләкин яңа җегет аны сугып ега. * * * Маҗаралы әкияткә бер кыйтга. Бер төркем кешеләр Гыйфрит тозагына эләгә. Гыйфрит кешеләрне алдап китереп, тау куышына бикләп, симертеп ашый икән. Кешеләр, үлем чираты көтеп, шул куышта тоткынлыкта яши. Ул ал арны җәберләми, яхшы ашата, эчертә, алар белән сөйләшеп утыра, кичләрен шулай юана. Әмма симергән кешене бөтенесенең күз алдында кыздырып аттгый. Беленә ки, Гыйфритнең бер мавыгуы бар икән, ул башваткычлар, чишә алмаслык мәсьәләләр ярата икән. Тоткыннар аңа нинди генә башваткыч бирсә дә, Гыйфрит аны тиз чишә. Әгәр дә башваткычын өч көн, өч төн дәвамында чишә алмаса, Гыйфритнең кодрәте бетә, ишекләр үзләреннән-үзләре ачылып, кешеләр иреккә чыгачак икән. Тоткыннар арасында әллә нинди акыллы кешеләр бар. Гыйфриткә әллә нинди мәсьәләләр биреп карыйлар, аңа исә бу ләззәт кенә. Бу — Гыйфритнең мактанычы. Шуңа күрә ул тоткынга зиһенле кешеләрне генә алдырта, ди. — Бер патшаның өч кызы булган. Икесе бик тә уңган, тиктормас, өченчесе үшән, ялкау, йокы чүлмәге булган, ди. Бу пошмасына, ялкавына кияү табылмас, уңганнарына кияүләр табылыр әле, дип, патша иң башта шул кызын башлы-күзле итәргә хәйлә корган. Шуннан патша халыкны, булачак кияүләрне мәйданга җыйдырткан, өч бертөрле казан астырган, казанга бер үк микъдарда су салдырган, һәр казан янына берәр кызын куйган да игълан иткән, менә барысына да бертигез шарт, бертигез ризыклар, бертигез утын, кайсы кызымның казаны иң башта кайнап чыга, иң беренче шул кызымны кияүгә бирәм, дигән. Кызлар бер үк вакытта казан астына яккан, бер үк төрле ризыкларны казанга салган. Ьәм иң башта ялкау кызның казаны кайнап чыккан. Ни өчен? Гыйфрит аптырашта кала, ике көн уза, өч көн узып китә, тоткынлыктан котылдык дип торганда гына, башваткычның дөрес чишелешен әйтеп бирә: — Уңган кызлар, казаным кайчан кайнап чыгар икән, ашның тозы таман булдымы икән, дип, казан өстен ара-тирә ачып-ачып караштыргалаганнар, ялкау кыз бер тапкыр да казан өстен ачмаган, казан кырында йоклап утырган. Аның казаны тизрәк кайнаган, чөнки пар бу казаннан читкә китмәгән. — Икедә өч, өчтә ике нәрсә ул? Гыйфрит монысына да шактый вакыт сарыф итә, өченче көн китте дигәндә, ул җавабын әйтә: — "Ике" сүзендә өч аваз, "өч" сүзендә ике аваз. Кешеләр кими тора, яңалары килә тора. Тоткыннар арасында бер гүзәл хатын була. — Гыйфрит, — ди хатын. — Менә бу йон бөртеген турайтырга синең куәтең җитәме? Гыйфрит шаркылдап көлә генә: — Мин шул төкне түгел, тимер капкаларны, тимер бүрәнәләрне дә турайтам, клиндер ясыйм, — ди. Хатын төкне суза, Гыйфрит төкне тарта, төк тураймый, тарта торгач, йон өзелә. — Яңасын бир, — ди Гыйфрит. Икенче көнне яңа төкне алып, Гыйфрит таш бастырып карап та турайта алмый, ташларны алгач, йон бөтәрләнеп килә. Ике көн уза, Гыйфрит үкереп җылый, йонны турайта алмый. Ул җиңелә, капкалар ачыла, бичара Гыйфрит ялварып сорый: — Зинһар, әйт, нинди төк булды ул? Хатын әйтә: — Җенес йоны, — ди. — Шул йонны да турайта алмагач син нинди Гыйфрит инде! * * * Җиде мәхәлләдә җиде гүзәл мәчет манарасы калкып тора. Шул арның иң күркәмен — "Зөһрә кыз" исемле мәчетне — мигъмар* Насыйбулла төзегән. Аның алтын куллы икәнен, Төркиядә, һиндстанда, Гарәбстаннарда укып кайткан оста икәнен бөтен дөнья белә, һәм ул гүзәлләр гүзәле Айтулага өйләнә. Айтулага Гыйсметдин дә гашыйк була. Ләкин аның ни байлык, ни шөһрәт дигәндәй. Гыйсметдин белән Насыйбулла күрше. Кечкенәдән алар бергә уйнап үскән. Ләкин ни сәбәпледер Насыйбулланың эшләре гел уңай бара, Гыйсметдиннең эше барып чыкмый торган була. Менә инде ахырда җаныдай кадерле Айтуланы Насыйбулла хатынлыкка ала. Аның хатынына, җиткезеп куйган мәчетенә сокланмаган кеше юк. һәр мактау сүзе Гыйсметдиннең бәгыренә хәнҗәр булып кадала бара, һәм ул беркөнне Айтуланы аулакта очратып көчли. Шул көнне үк мәчеткә ут төртә. Ни гаҗәп, Гыйсметдин качмый да, танмый да. Дәһшәтле шатлык илә көлә генә: "Мин гүзәлләр гүзәле Айтуланы үземнеке иттем, мин гүзәлләр гүзәле "Зөһрә кыз" мәчетен утка яктым..." * Мигъмар (мимар) — архитектор. * * * Искиткеч матур тавышлы, хисле, сәләтле җырчы кыз юкка чыга. Барча халыкны гашыйк иткән концертлары әле тагын бер атна дәвам итәргә тиеш була. Җырчы юк. Хәтәр хәбәр тарала: "Имеш, аны үтергәннәр, имеш, көчләгәннәр, имеш, көнчеләр аны харап иткәннәр". Еллар уза, кыз табылмый. Тора-бара аны оныталар. Әмма кыз исән икән. Ул исемен үзгәрткән, җырлавын ташлаган, гап-гади бер иргә кияүгә чыккан, итәге тулы бала. Язучы аны ерак Себер урманнары уртасына кереп урнашкан авылга барып таба. Хатын аңа аңлатып бирә: — Табигать миңа олы талант биргән, башкаларга юк, мин үсәчәк идем, шөһрәт казаначак идем, байый идем, кешеләр башта мине күккә чөячәк иде, аннан көнләшеп яки үтерерләр, яки гарипләндерерләр иде, аннан салып таптарлар иде. Ә минем гап-гади хатын буласым килә. Еһггә миңа ул шөһрәт, нигә миңа ул байлык? Олы талантка ия булу бүген җинаять. Җаным тыныч. * * * Матур мәчетнең манарасын кисүче турында яз. Аның рухы, аның горурлыгы, аның үзен-үзе акларга тырышуы, ул үзен каһарман саный. Соңра аның башына килгән бәла турында. * * * 1960 елда була бу вакыйга. Авылдан килеп Казан каласының медицина институтында укучы җегет заемга 600 сум акча ота. Саклык кассасыннан акчаны алырга дип болар сыйныфташы белән бергә баралар. Шәһәр җегете шундук иптәшен үз өенә кунакка чакыра. Шәһәр җегетенең әти-әнисе олы бүлмәдә телевизор карап утырганда, ул авыл җегетен бик каты сыйлый. Җегет исергәч, алдан ук әзерләнгән ялангач тимерчыбыкның бер башын токка, икенче башын исерек җегетнең авызына тоташтыра. Җегет шундук җан тарта. Хуҗа җегет мәетне ваннага алып кереп тураклый, аннан ике капчыкка тутырып, әти-әнисе кино карап бетергәнче, тимер юл вокзалына автомат саклык камерасына ташып бетерә. 600 сум акчага ул икенче көнне үк матай сатып ала. Вакытлар узгач, саклык камераларыннан сасы ис тарала, ачсалар, иске чалбарларга, иске биштәрләргә төрелгән мәет калдыкларын күрәләр. Шул чалбарның кесәсеннән квитанция килеп чыга, тикшерүче шушы квитанция аша үтерүченең кем икәнен ачыклый. Квитанция икмәк тапшырганга элеваторда бирелгән булып чыга. Районы билгеле була. Бу җегетләр җәй көне авылда икмәк төяп, элеваторга тапшыручы булып эшләгән икән. * * * Ике дошман патша сугышка әзерләнә. Шымчылар ике якка да узып керә. Бер патша бакыр, җиз туплап сөңге, ук ясый, икенчесе җиздән орден-медальләр койдырта. Бу патшага киңәшчесе медальләр түгел, туплар коярга куша. Икенче патша сугышчыларын сафка тезеп куя һәм барысына да орден-медальләр өләшеп чыга. Сугыш башлана. Беренче патша сугышчыларның аткан уклары, сөңгеләре икенче патша сугышчыларының күкрәкләрен каплаган орден-медальләргә килеп тия дә кире оча, шулай итеп, беренче патша сугышчылары үз укларыннан һәлак булып бетә. Икенче патша җиңә. Сугышта корал түгел, күкрәккә тага торган калай җиңә, ди икенче патша. * * * Тау-ташлар, урман арасындагы бер мәйданчыкка бер-бер артлы кешеләр җыела. Болар ниндидер экспедиция (әгъзаларыдыр, бәлки?). Җегет-кыз, ир-хатын, ике ир, бер шикле кеше. Ялгыз кыз, татар кызы. Яшенле яңгыр боларны кайчандыр аучы өе булганмы, бер-бер борынгы кеше яшәгән алачыкмы янына китерә. Шәхесләр белән танышып бетергәч, вакыйга башлана. Моннан чыгу юлын табуы кыен. Рация ватык. Салкын яңгыр үзәккә үтәчәк. Шулчак ялгыз кыз кычкыра: монда ишек бар. Тау куышына алып керә торган, авыр таш бастырылган ишек күренә. Ишекне бастырыклар белән ачалар, эчкә узалар. Алар эчкә узуга ук, ишек таттгы кире тәгәри. Болар тозакта кала. Кесә фонарьлары белән яктырталар. Бу хәзинә мәгарәсе булып чыга. Монда алтын, асылташлар, сандык-сандык алмазлар. Борынгыдан килгән алтын акчалар. Эчтә кое бар. Эчәргә су. Ашарга консервалар. Эчәргә шәраблар бар. Ятаклар да бар. Башта кешеләр, акылдан язгандай, алтын тутыралар, алмаз җыялар. Тәкъва булып күренгән кеше комсызлыкның аргы ягына чыга. Җегет белән кыз талашып бетә, кыз байлык тупламаганга җегетен сүгә. Ир-хатын мөнәсәбәте ачыла, хатын аның акчасы булганга гына тора икән, моннан соң ул, аерылып, бер яшь җегетне йортка кертәчәк. Ялгыз кыз гына бу эшкә катышмый. һәм ул: — Туктагыз, ишектән барыбер чыга алмыйбыз бит, нигә ул алтын? — дип, аларны аңнарына кайтара. Чыгу җаен карыйлар, ишекне ачып булмаячак, күсәк тә, башка нәрсә дә юк. Кыз ипләп кенә сандыктагы кәгазьләрне караштыра. Бу хәзинә алтын базларының хуҗасы Закир Рәмиевнең Советлардан качырган байлыгы була. Анда васыятьнамә дә табыла. "Бу хәзинәне тапкан кеше, егерме биш процентын үзенә алып, башкасын татар хөкүмәтенә, татар музеена тапшырырга тиеш" диелгән була. Тагын талаш китә, егерме биш процентын гына үзара бүлешеп алганда да боларның балаларының балаларына җитәрлек байлык була. Ләкин бу тәкъдим кире кагыла, хөкүмәткә, татарларга әйтмичә генә моны үзара бүлешергә кирәк, дип сугышалар. Бер-берсен үтереп бетерәләр. Кыз ялгыз кала. Мәетләрне мәгарәнең иң ерак почмагына өстерәп алып барып аска ташлый. Фонарьларның да көче бетеп килә, әмма монда шәмнәр табыла. Кыз көнетөне капкыннан чыгу җаен карый. Ашарга-эчәргә монда ике-өч елга җитәрлек ризык бар, саклап тотсаң, биш еллык булыр. Язмышына буйсынып, очраклы рәвештә кешеләр бу яшерен мәгарәне табарлар, дип, ул укый башлый. Укырга монда китап җитәрлек, һәм ул Дәрдемәнднең көндәлегенә юлыга. Анда тәфсилләп ничек итеп бу мәгарәне табу, байлыкның җир астындагыларын Советларга бирү, үзләрендә булганнарны Колчак гаскәрләре белән Парижга җибәрмичә, тау куышына урнаштыру турында язылган. Ташны бу яктан ничек ачу турында да язылган. Таш астында ырмаулы имән өрлек була, шул өрлекнең чөен таш белән бәреп чыгарсаң, өрлек янтая, таш үзеннән-үзе тәгәрәп китә, мәгарә ачыла икән. Кыз бөтен нәрсәне рәткә китерә, һәр алынган әйберне ишләре янына куеп, мәгарәне тәртипли. Үзенә бары тик алмаз кашлы бер йөзек ала. Бу — Җанибәк ханның сөекле хатыны Тайтулага бүләк иткән йөзеге була. Кыз мәгарә ишеген ача. Биштәргә күп итеп ризык ала. Тышка чыга һәм нәкъ шулай итеп ташны кире үз урынына кайтара. Көньякка карап юлга чыга. * * * "Кичер мине, әбкәй!" исемле җырлы-биюле тамаша өчен мәүзугъ. Ир уртасы бер адәм бер карчык белән, бер сабый кыз белән яшәп ята. Ир карчыкка "әни" дип эндәшә. Бу карчыкның кызы, ягъни бу ирнең хатыны вафат булган. Кияү белән әби арасы кызы исән чакта киеренке булган. Хатыны үлгәч, ир яшь бала белән тол калгач, аларның мөнәсәбәте үзгәргән, кияү әбисен әнисе кебек якын күрә, аны авылына илтеп ташламый. Аны караучы да юк, йорт та бер тәрәзәле генә мунча кебек алачык. Киявенең бу гамәленә сөенеп бетә алмый, тормышлары әйбәт кенә бара. Башта әби картлар йортына китәргә тели, ләкин кияү нык тора, беркая да китмисең, үз өең кебек тор, ди. Ләкин эшләр катлаулана башлый, ир бер хатын белән җитди мавыгып китә, әби кеше моны яхшы сизә, һәм үзе үк, кияү, өйлән син, балаң да яшь, мин озак тормам, башлы-күзле бул, син бит яшь. Гаиләнең тулы булуы яхшы, ди. Чыннан да, бар як та риза булып, ир өйләнә. Ләкин эшләр кискенләшә, хатын хокукны үз кулына алмакчы була, карчыкны кудырырга тырыша, кыз балага да салкын. Карчык: — Кияү, син мине авылыма — сукыр күзле өемә илтеп куй да тыныч кына яшәгез, гаиләңне бозма, — ди. Кияү каты тора: — Әби, мин сине түгел, аны берәр җиргә илтеп куярмын. Хатын, бу карчыкның ирнең үз анасы түгеллеген белгәч, карчыкка тагын да катырак мөгамәләдә була. — Үз анаң булса бер хәл, кешеләр үз аналарын да картлар йортына илтеп ташлый, бу бит синең тещаң, — ди. Вакыйгалар куера. Хатын иргә шарт куя. Аларның бәхәсен карчык та ишетә. Бер тапкыр өйгә кайтсалар, карчык өйдә юк, хатын сөенә, ир борчыла башлый, кичкырын гына әби кайтып керә, ир сөенә, хатын кара көя. — Сайла, яки бу — карчык, яки мин. Ир ике ут арасында, хатынын аерса, аның карьерасы бозыла, чөнки хатынның туганымы, танышымы өстә утыра. Четерекле хәл. Карчык белән кыз бала бик борчыла. — Әби, әти сине авылга илтсә, мин синең белән китәм, мин ул хатын белән калмыйм, — ди. Ир хәл итә. Ул әбисен авылга да, интернатка да илтмәячәк. Әби һаман: — Мин китим лутчы, гаиләңне бозма, — ди. Кияү: — Әби, мин сине интернатка илтеп куйсам яки авылга илтеп ташласам, аның белән бәхетле бул асымны белсәм, шулай кылган булыр идем, ләкин бу хатын белән бәхет бергә яши аламы икән дигән нәтиҗәгә килдем әле мин, шулай булгач, син кабат бу турыда сүз кузгатма, — ди. Хатын пырлап чыгып китә. Шулай матавыклана торгач, болар беркөнне кызны балалар бакчасыннан алырга онытканнар. Сәгать җидедән соң кызны бакчадагы бер кызның әнисе китерә. Күрер күзгә матур да түгел, тол калган яшь хатын. Шуннан соң беркөнне кыз әтисенә әйтә: — Менә мин ул апаны "әни" дияр идем. Бәләкәй кыз әтисен шул хатынга өйләндерә. Бар да шат. Җыр-бию белән тәмамлана. * * * Авылыннан нахакка сөрелгән кеше кайта. Монда авыл советы председателе, колхоз рәисе халыкны изеп яши. Кайткан кеше җыелыш саен дөресен әйтә, ләкин аны ишетмиләр, аны күрмиләр, ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышалар. Шулай яши торгач, бу кеше чыннан да күренми торган кешегә әверелә. Ләкин аның тавышы кала. Җыелыш саен ул дөресен кычкырып, хуҗаларны төзәтеп утыра. Аның дөрес әйткәнен бөтен халык белә, ләкин дәшми. Тавышның үләсе килә, ләкин ул үлә алмый, чөнки аның гәүдәсе юк. Әгәр дә шушы авылда яшәүче берәр кеше аның сүзләрен, ягъни дөреслекне кычкырып әйтсә, ул үләчәк, котылачак. Яки бөтен кеше берьюлы дөреслекне әйтсә, сөргеннән кайткан кеше тереләчәк, кеше күзенә күренәчәк. * * * Чәчәкләр, агачлар, үсемлекләр нәсел калдыру өчен орлыкларын чәчә, ләкин орлыклар туфракка түгел, асфальтка төшә, Җир шары асфальтланган, таш йортлар белән капланган. Җир гангренасы башлана. * * * Ураз зәгыйфь булып туа. Аны кыерсыталар. Яклаучы юк. Ул үзен салкынга, эссегә чыныктыра башлый. Үсә төшкәч, ятимнәрне, кыерсытылганнарны яклый башлый. Күп рәхмәт ала, абруй казана. Ураз аның саен үҗәтрәк активлаша. Төннәр буе кемгә генә яхшылык эшлим икән дип хыялланып ята. Тора-бара аның яхшылыгы яманлыкка әверелә башлый, ярдәмгә мохтаҗ булмаганнарга да ул ярдәм итеп, кешеләрне шиккә калдыра. Моннан кача башлыйлар. Бу ирексезләп ярдәм итәргә тотына. Соңра: "Әнә Ураз килә", — дип, аналар балаларын качыра башлый. Берничә тапкыр ул элек балаларга туңдырма алып биргән иде, хәзер шул ук балалар аның кулыннан туңдырма алмый. Уразның ачуы чыга, ул бер баланы ирексезләп туңдырма ашатып үтерә яза. Ул халыклар афәтенә әверелә. Аптырый, нигә соң бу кешеләр аның яхшылыгын кабул итмиләр? Димәк, кешеләр намуссыз, дип, ул күңелендә кешеләргә, кешелеккә карата нәфрәт саклый башлый һәм сәрхушкә әверелә. * * * Миллионер колхоз вак авыллардагы халыкны мәркәзгә күчертә. Ерактагы, урман эчендәге, сазлык янындагы бишалты өйлек авылда ялгыз карчык онытылып кала. Мондагы иске йортларны сүтеп тә тормыйлар, газлы мәркәзгә күчерәләр. Әби шулай яшәп кала. Колхоз рәисенә ниндидер әбинең үлгәне турында әйтәләр, рәис шушы әбидер дип уйлый. Кортка ялгызы хуҗалык итә. Утынын да әзерли, ашлыгын да чәчә, бәрәңгесен дә утырта. Ул хыялый бер дөньяда яшәп кала. Урамнарда чирәм, нәкъ аның бала чагындагы кебек мохит. Бер сәеррәк кеше шәһәрдән чыгып китеп, табигать сакланганрак төбәкләрдә максатсыз гына йөри. Шулай йөри торгач, ул әбине таба. Әби аны углы дип белеп каршы ала. — Мин сине күрер өчен үлмичә яшәдем, балам. Синең исән икәнеңне, кайтасыңны белдем. Моннан күчеп китсәм, мине табалмассың дип шунда калдым. Кеше: — Мин синең углың түгел, әби, — дип әйтеп карый, әби аны ишетми дә. Диварда рәсемнәр. Сугышка китеп хәбәрсез югалган җегеткә бик тә охшаш икәнен сизә кеше. Ьәм уенда катнашырга карар итә. Әби ни әйтсә дә килешә һәм тора-бара ул абыйларының исемнәре, аларның язмышлары белән таныша. Әбинең аягы җиргә тими, аш сала, күршеләрен чакырырга кереп китә. — Моңа кадәр ялгыз йөрмәгәнсеңдер, киленне дә апкайтып күрсәт, — ди әби. Кичләрен болар икесе капка төбендә утыра. Җегет әби өендәге гармунны алып чыгып уйнап утыра. Әби хыялындагы кешеләргә сәлам биреп, алар белән сөйләшеп утыра. Җегет монда озакка кала. Кыш килә, әбигә утын әзерләшә, кәҗәсенә печән чаба. Бәрәңгесен алып бирә. Әби күршеләренә кереп тә, аның күзенә күренә торган узган-сүткәннәргә дә углының кайтканлыгы, эшнең җиңеләйгәне турында сөйли, әби бәхетле. Җегет китәргә җыена. Әби айнып киткәндәй була. — Син бөтенләйгә кайтмадыңмыни, углым? Ярар алайса, бар, киленне алып кайт. Киленемне күрсәм, инде үлсәм дә ярар. Җегет китеп бара. — Балам, тиз кайт, бу юлы алай озак торма, — дип, әби ОЗЗТЗ КЗЛЗ. Җегет, шәһәргә кайткач, бер җанына урын табалмый. Колхоз рәисенә хәбәр итәргә уйлый. Ләкин аңа әйтеп ни файда. Әби күченмәячәк, ул углын үз өендә көтәчәк. Әби бу кышны исән чыга алырмы, юкмы, әмма вафатына кадәр аның янына киленен алып кайтып күрсәтергә кирәк, әмма килен юк, җегет хатыныннан киткән, аның хатыны мондый авантюрага бармаячак. Җегет очраклы рәвештә генә телефоннан бер хатын белән таныша. Җиңелчә генә сөйләшү була бу. Хатын: — Мин маҗаралар эзләп шылтыратам сезгә, — ди. Ир аңа әби янына килен булып кайтып килергә тәкъдим ясый. Күрешәләр, чибәрлектән ераграк торган бу хатын килен ролен уйнап килергә ризалык бирә. Театрдан күлмәкләр алып, күчтәнәчләр төяп, болар ташландык авылга көрт ерып кайталар. Әбинең шатлыгы эченә сыймый, ул тагын табын әзерли, күршеләрен дәшә. "Килен" дә үз ролен оста башкара. Әбинең самимилеге, хыялый дөньяда күптән һәлак булган углын, киленен тере итеп күрүенең шаһиты була. Хатында тетрәнү башлана. Ул иргә гашыйк була, әбине җаны белән сөя башлый, ир дә шушы мохитнең чын каһарманына әверелә. Алар кышка шушында кала. Натураль хуҗалыкта яшиләр болар. Сарык йоны кырку, палас сугу, бияләй бәйләү, итек басу... Ир бия сатып алып кайта, чаналар да, арбалар да кирәк була. Боларның балалары да туа. Әби бәхетле булып, оныгын кулына алып сөеп җан бирә. Әбине җирлиләр. Ир монда җәйлек йорт кора. Шулай итеп, авыл терелә. Әкренләп башкалар да кайталар. Башлангыч мәктәп ачыла. * * * Бер хатын картая алмыйча интегә. Яшьтәшләре күптән карчык кебек, ә бу һаман тыгыз, чибәр, дәртле. Аның артыннан өйләнгәне, өйләнмәгәне йөри. Барысы да аңа үлеп гашыйк. Хатын моңа сөенми. Чөнки кайбер дәртле ирләр аның өчен гаиләләрен ташлый. Балалар ятим кала. Бу хатынга ул ирләрнең кирәге юк. Шуннан соң бу хатынның бите яна. Йөзе тартышып, бөрешеп төзәлә. Ирләр качып бетә. Бердәнбер ир аның янына еш килеп йөри. Элек аңа мәхәббәт аңлатмаган горур ир. Ьәм көннәрдән бер көнне ул ир хатынга үлеп гашыйк булганлыгы һәм шул мәхәббәтенең һаман сүрелмәгәнен аңлата. Хатын сорый: — Мин ямьсез хатын, син шушы чырайга карый аласың, ничек итеп аны сөя аласың? — ди. — Теге ирләр синең тышкы матурлыгың өчен генә шулай яраткан, алар синең җаныңны аңлардай түгел иде. Ә мин сине гүзәллегең белән горурланмаганың өчен, чибәрлегеңне байлык һәм интригалар чыганагы итмәгәнең өчен сөйдем, ул сөюем юкка чыга алмый. Хатын бәхетеннән җылый. * * * Берәү сакал үстерә. "Нигә сакал үстерәсең?" — дип, аны кыйныйлар. Ул сакалын кыра. "Нигә сакалыңны кырдың?" — дип, аны тагын кыйныйлар. Ул чәчен кыра. Кыйныйлар. Озын чәч үстерә. Кыйныйлар. Сакалының бер ягын кырып, бер ягын үстереп, баш чәчен яртылаш кырып чыга. Тукмыйлар. Кеше үлә. Суд. "Ни өчен үтердегез?" дигәнгә болар: "Кеше сыман яшәмәде, кешеләрне мыскыл итте, башкалардан ничек тә булса аерылып торырга теләде", — диләр. * * * Бер төлке тавык булып кытакларга өйрәнеп ала, урмандагы барча җәнлек, кош-корт бу төлкедән көлә. Тиле төлке исемен яулый бу. Менә берзаманны бөтен тавыкларны фермаларга ябып бетерәләр. Бу төлке исә, тавык булып кытаклап, әтәчләрне алдап, фермадан чыгарга мәҗбүр итә, тавык басарга дип өметләнеп килгән әтәч төлкегә ризык була. * * * Бер фәкыйрь кеше гел чүплектә казына торган була. Кинәт кенә бу бик яхшы чабышкы атлы булып ала. Ипподромда да, сабан туйларында да аның аты дан казана. Бөтен кеше аптырый. Ләкин серенә төшенә алмыйлар. Фәкыйрь абзый атын ишегалдына алып кереп китә, йокларга ята, караклар керә, ләкин атны табалмый. Карт кибеткә киткән чакта көндез кереп багалар, абзар буш. Йорт буш. Ат юк. Сагалап яталар, хуҗабай атына атланып чыгып китә. Атланып кайтып керә. Караклар атылып ишегалдына килеп керәләр, ат юк. Хуҗа кереп ятуга, болар өйгә ут төртәләр. Ир кеше кулына кысалы рәсем тоткан килеш тәрәзәдән сикерә, рәсемдә атаклы чабышкының сурәте ясалган була. Хуҗага ут капкан. Абзыйның бөтен тәне янган, ул хастаханәдә үлә. Карт каракларга нидер әйтмәкче була. Өлгерә алмый. Караклар рәсемне әйләндереп багалар, аның артында кечкенә хәрефләр белән атны рәсемнән төшерә торган тылсым сүзләре язылган була, бу томаналар аңа игътибар итми, гарәпчә язуны танмыйлар, рәсемне утка аталар, уттан айгыр атылып чыга да күккә аша. * * * Василий Сталин иркә үсә. Тиз күтәрелә. Рәхимсез була. Хезмәттәшләре аңа каршы сүз әйтсә, Василий аларга кул күтәрә. Аны хөкемгә тарттырырга кыймыйлар. Ул генерал була. Әтисе 5 мартта үлә, 28 мартта Василийның генерал иңсәләрен салдырып алалар. Күп акча урлаганы өчен сигез елга утырталар. Кайта. Машина кырылышы ясап, ул тагын бәлагә тара, эчә-эчә Казанда үлә. * * * Ике туган байтак еллардан соң очраша. Куанышалар. Беренчесе гомере буе Колымада утырган, икенчесе гомере буе дан эчендә яшәгән, ул сугыш ветераны, ул каһарман, аңа Сталин кулы белән чокылган кылыч бүләк ителгән. Болар эчкән саен сугышалар. Берсе Сталинны мактый, берсе Сталинны эт итеп сүгә. Шундый сугышларның берсендә Сталин яклысы Сталин биргән кылыч белән туганын чаба. * * * Тыйнак кына бер кыз юрамал гына гүзәллек ярышында катнаша, һәм беренче урынны яулый. Җегете моннан разый түгел, алар ярәшелгән, кыз, җегетеннән рөхсәт алмыйча гына катнашып, гүзәлләр гүзәле исемен ала. Арада бәхәсле мохит урнаша. Кыз хыял дөньясына кереп китә. Газета саен, тапшырулар саен аны күрсәтәләр. Җегет кызның һәлакәткә таба барганын аңлый. Сине сыгачаклар-сыгачаклар да чүплеккә чыгарып ташлаячаклар, ди. Кыз җегетенең яңагына суга. Җегетем көнләшә, яшәргә ирек бирми, концертларда, күргәзмәләрдә катнаштырмаска маташа, дип сүз тарата. Бөтен кеше җегетне гаепли. Сәяси гаеп тә, мондыен да җегеткә тага башлыйлар. Җегетне зинданга утыртып куялар. Кыз нәкъ җегет әйткәнчә язмыш кичерә, аны кулдан - кулга йөртәләр, ул таушалып бетә. Еллар узгач, болар тагын очраша. Җегет инде гарип ир, кыз инде авыру хатын. Хатын һаман ирне гаепли. Син накаркал, шуңа күрә мин шул юл белән киттем, ди. * * * — Владимир Ильич, февральдә генә туктап калынган булса, бүген Русия иң куәтле, иң гүзәл илләрнең берсе була иде. Сезнең башыгыз шуны уйлап бакмадымыни соң? Сезнең миегез минекеннән дә зәгыйфь идемени соң? Сәрхуш Русиядә урысның холкы белән коммунизм төзеп булмаячагын да уйлар дәрәҗәдә булмагач, сез кем инде? — Уйладым шул, Батулла иптәш, уйлаганга күг'ә, белгәнгә күг'ә мин февральдә туктап калмыйча, октябеЕне калкыттым. — һәм менә алтмыш өч елдан соң карагыз, күрегез, Русиядә ни кылына: сәрхушлек, талау, кыру, милләтләрне гарипләндерү... — ДөРес, Батулла, мин болаРның барысын да алдан күрдем, дөньягыз нәкъ мин уйлаганча баг'а. Әгәг' дә син әйткәнчә февг'альдә генә туктап калган булсак, Г'усиядә татарлар беренче урынга чыга иде, һич югында урыслар белән тигезләнә иде, татарларның капиталы, мәгърифәте, тырышлыгы, аеклыгы урыс халкын бичаРа хәлдә калдыра иде. Бүген Г'усия Г'усия түгел, Великая ТатаРия дип атала иде Г'усия. ОктябРь Революциясе татарларны бетерү өчен эшләнде. Шуңа күрә мин татаРлагны сөйми тоРган кешеләрне генә үз яныма җыйдым. * * * Сынчы-рәссам Ленин, Сталин, Ворошилов, Каганович, Калинин сыннарын ясап дан ала, байый. Соңыннан ул Хрущевны ясый. Икенче көнне остаханәсенә керсә, күрә: Хрущев сыны чәрдәкләнеп идәндә ята. Урыны авыш булгандыр, дип, рәссам Хрущевның сынын тагын ясый. Икенче көнне шул ук хәл кабатлана. Төн җиткәч, Хрущевны тегеләр тотып яра икән. Шуннан соң рәссам Хрущевны аерым бүлмәгә куя. Остаханәдә таң атканчы гауга, тавыш, дөбердек була. Тегеләр Хрущевның бүлмәсенә керергә тырышалар. Исполком Хрущев бюстын алып киткәч кенә остаханә тынычлана. Рәссамга Вахитов сынын ясарга кушалар. Вахитов белән дә, Солтангалиев белән дә шул ук хәл кабатлана. Рәссам аларны да сатып котыла. * * * Уникенче трамвайда чибәр генә бер җүләр хатын җырлап бара. Иң алгы утыргычка аркасын терәп баскан да җырлый. Тавышы һәйбәт, ишетү сәләте мотлак. Җырлары дөрес, моңлы, ике хатын аңа берәр сум акча сузды. Алмады. — Акчам бар ла минем, мин хәер өчен җырламыйм, — диде җырчы. Бик тә мөлаем, матур хатын үзе. Җырламаганда аның йөзен сагыш баса, кайгыга чума ул бичара. Нинди фаҗигагә юлыкты икән бу җырчы, дип, көне буе уйланып йөрдем. Шәп җырлый, күп кенә профессональ җырчыларыңны орып бирә. Ләкин ул бичара ычкынган. Менә мин ычкынмаган, әмма алай матур җырлый алмыйм. Бу яшь хатын гел очрый миңа. Ул һаман җырлый. Шуннан бер хатын икенчесенә пышылдый: — Аны ире кыйный икән, ул җырчылыкка укыган. Ире сәхнәгә чыгарга рөхсәт итмәгән. Бу балага узган. Баласы корсакта чакта ире каты гына кыйнаган да, бу үле бала тапкан. Баладан соң алмашынган. Ул хәзер иреннән качып әнә шулай трамвайларда, автобусларда җырлап йөри. Икенче тапкырында мин аны тагын очраттым, ул яңадан — яңа җырлар башкара. Халык чыннан да йотлыгып аны тыңлый. Бер юан гына хатын аңа акча суза, тегесе алмый. Юан хатын сүгенә, исерекме, әллә ул да ычкынганмы, белмим. — Да не нужны мне ваши деньги, — ди җырчы. Юан хатын: — Берн, сука! — дип кычкыра, үзе һаман акчасын сузып тора. — Чо не берешь? Все равно я тебя заставлю брать! Мин төшеп калдым. Беркөнне трамвай тукталышында кеше күп җыелганын күрдем, җирдә бер хатын гәүдәсе ята, күзе ачык, теле чыккан, авызының бер кырында бер сум кәгазь акча күренә. Мин җырчы хатынны танып алдым. Аны юан хатын буып үтергән икән. Берничә ир, бер милиционер янында баягы юан хатын басып тора, үзе күзен акайтып аклана: — Я суке деньги даю, я по-хорошему ей хотела помочь, она не берет, вот пусть подавится, — ди. Чыннан да, юан хатын озак еллар психушкада ята торган тиле булып чыкты. Мин шунысына гына гаҗәпләнәм, кешеләр, акылдан язгач, кешеләргә яманлык кылу турында гына уйлый. Яхшылык эшләр өчен акылдан язганнар бик сирәк. Шундыйларның берсе җырчы хатын иде. * * * Трамвай-троллейбус идарәсендә ел саен шау-шулап "Иң мөһим нәрсә ул — Демократия" шигаре белән трамвай ярышлары уздыралар. Ел саен бер кеше иң алдан килә. Бу кеше депо башлыгының кияве икән. Менә биш ел инде ул депоның иң олы бүләкләрен ала килә. Ләкин бу ел кияү беренче килә алмый. Малайлар юл уртасындагы стрелканы күчереп куялар да, кияү икенче юлга чыгып китә, малайлар стрелканы җәһәт кенә тагын турылап куялар да, кияү артыннан килүче кыз беренче урынга чыга. Олы бүләкләрне кызга бирергә мәҗбүр булалар. * * * Бер елны мин әнинең анасы туган авыл — Рантамакка кайткан идем. Көзен сандугач тавыигы ишетеп, хәйран калдым. Эзләп тапсам, сандугач түгел иде ул, чыпчык иде. Кайбер чыпчыклар шулай сайрый беләме, әллә бу башка сайрар кошмы? Кыяфәте чыпчыкныкы иде. Бүген урманда песнәкнең сандугач булып сайраганын күреп, ишетеп тордым. Шаккаттым. Бу турыда әкият язып булыр иде кебек. * * * Бушаган фатирга эскрипкәче күчә. Ул көн саен күнегүләр ясый. Күршеләре кисәтә: тукта, туктамасаң, бармакларыңны чәрдәклибез. Эскрипкәче туктамый, исерекләр аның бармакларын төяләр, бармаклар гарипләнеп кала. Суд. — Ни өчен сез аның бармакларын төйдегез? — Ул тынгылык бирми иде. Рәхәтләнеп мәҗлестә утырып булмый, тамактан аш узмый ул уйнаганда. — Янәшәдә генә пневмобаба белән субай кагалар, трамвайлар акыра-акыра борыла, алар сезгә комачауламыймыни? — Без аларга күнеккән инде, ә эскрипкә тавыигы ишетелсә, җенебез чыга. Җинаятьчеләрне аклыйлар. * * * Бер кәтәнә түрә үзеннән озынракларны кырдыра башлый. Үзе белән тигезләрне дә үтертә, гомерлек зинданга ата. Аның янында тәбәнәк кәрләләр генә җыелып кала, бу аларның барысыннан да озын, мәһабәт күренә. Тәбәнәкләрне бәхет баса, аларны түрә үз янына алдыра. Түрәнең улы үсеп килә, анасы Аллаһка ялвара, зинһар, балам атасыннан озын була күрмәсен, ди. Чыннан да җегет атасын узып барганда фаҗигагә юлыга, аны кемнәрдер поезд юлына этеп төшерә, җегетнең ике аягы да өзелә, ул кәрлә булып кала. Җегет җинаятьчеләрне эзләтик, дип, атасы янына керә, атасы, мин өздерттем синең аякларны, ди. Җегет аптырап кала. Мин сине шулай итеп коткарып калдым. Юкса сине үтерәләр иде, метр илле сигездән биегрәк булганнарны үтерергә дигән яшерен әмерем бар. Җегет ярсып атасына ыргыла, аның кесәсендә корал була, ләкин атасы алдан өлгерә, җегет бичара хәлдә кала. — Тиле, — ди атасы, — син хәзер мине үтергән булсаң, төрмәдәге озын буйлылар иреккә чыга иде, буе озын булганнар иректә яши иде, әмма кыска буйлылар бичара хәлдә кала иде, кыска буйлылар илнең яртысыннан күбесен тәшкил итә. Мине үтереп син илгә, халыкка бәхетсезлек китергән булыр идең. Әгәр дә мине үтереп, син илне кыскалыктан азат иткән булсаң, ата үтереп, бәхеткә ирешеп була дип, бөтен кеше атасын үтерә башлар иде. Син шуны телисеңме, улым. Аптырама, шулай гарип килеш яши бир. Мин Аллаһның гаделсезлеген, Аның хатасын гына төзәтергә алынган кеше. Тәбәнәк туучыларның ни гаебе бар? Кызлар да озыннарга карый, матурлык ярышларында да озын буйлыларны гына катнаштыралар. Тәбәнәкләр, бичаралар кимсенеп кала. — Озын булып үсүемә мин үзем гаеплеме, әллә Аллаһмы? — Үзең дә, Аллаһ та гаепле түгел, анаң гаепле. Өенә кайткач, җегет анасының мәетенә тап була. * * * Каһарманыбыз гаиләсендә бәхетсез, эше бармый, сәләтсезләр фетнәчеләр аны уратып алган. Хатыны аңа терәк булыр урында битәрли, кимсетә, хәтта йөри дә бугай. Каһарман, бөтен нәрсәсен ташлап, каядыр китә, аның кая киткәнен һичкем белми. Ул еракка уртача бер калага китеп, яңа тормыш корырга, үзе теләгән эш белән мәшгуль булырга ниятли. Ул мәктәпкәме, каядыр урнаша, яхшы эш башлый, абруй яулый, ләкин аның торырга урыны булмый. Эш башлауга ук аңа яхшы фатир тәкъдим итәләр. Бу аптырашта кала, гаиләләре ишле булганнар да кысанлыкта яши, бу ялгызы гына, ә директор аңа зур фатир тәкъдим итә. — Сез ул иркен фатирга әнә күп балалы фәләнне күчерегез, мин аныкына күчәрмен, — ди каһарман. — Юк, сез күп телләр беләсез, сез — феномен, без сезгә бирергә булдык ул фатирны, — диләр. Коллективта серле мохит, кемдер мәгънәле карашын читкә ала, кемдер серле итеп елмая, сораштырганда да, икеле-микеле җавап белән котылалар. Шулай да каһарман ачкычларны ала. Фатирга якынлашканда урамда бер хатын, аның янына килеп, серле итеп: — Сез анда бармагыз, анда СПИДлы кеше торды. Тоткан әйберләрдән дә, киемнәрдән дә йога икән ул, — ди. Каһарманның моңа исе китми. Аны озата килүчеләр аскы катта кала, бу, аларга рәхмәт әйтеп, бүлмәне ачып керә. Иске һава, тузан исе. Әйберләр үз урынында. Хатын-кыз әйберләре аунап ята. Ишекне ачып керүгә үк ул бер кочак хатка абына. Ишек ярыгыннан ташланган хатлар булса кирәк. Хатын-кызга атап язылган хатлар. Тәрәзәләрне ачып, каһарман чишенмичә генә хатларны укый башлый. Ир белән хатын бер-берсен бик яратып яшәгәннәр. Ир чит илләргә йөргән, корабта. Авырып бер портта дәваланып ята. Йөз укол кадаганнар, аңа шулай итеп ялгыш СПИД йоктырганнар. Аякка басып, ир өенә кайта. Хатын аннан читләшә. Ир хастаханәгә кереп ята. Ул шуннан чыкмаска карар кыла. Хастаханәдә бик күп СПИДлылар, аларның кайсысы энә аша, кайсысы кан алыштырган чакта СПИД йоктырган. Болар арасында сигез яшьлек бер олан да бар. Каһарман шушы сигез яшьлек моңсу оланны үз карамагына ала. Бу оланны бер исерек шофер бәрдереп киткән була, аңсыз оланны хастаханәгә озаталар, кан өстәгәндә аңа СПИДлы кан эләгә. Баланы шушы хастаханәгә, СПИДлылар янына күчерәләр. Аның янына берәү дә килми. Әтисе дә, әнисе дә баланы ташлый. Каһарман оланны ишегалдына йөрергә алып чыга, аңа әкиятләр сөйли. Олан аптырый: нигә бүтән кешеләр безгә якын килми? Нигә минем әти белән әнием минем янга килми, алар мине бик тә ярата иде бит. Каһарман хәйләли. Эшләре күптер яки ал арны ерак командировкага юллаганнардыр. Каһарман янына да беркем дә килми, ул да сабый хәлендә. Хатын аның хатларын ачып укырга теләми. Алар әнә шулай аунап ята. Хастаханәдә тагын бер СПИДлы ир ята. Аның күңеле хөсетле. Бу кеше, качып чыгып, йоктыра алган кадәр кешеләргә СПИД йоктырырга план кора. Каһарман аның бу планын белә. Качасы төнне каһарман тегене буып үтерә. Моны төрмәгә утыртырга кирәк, ләкин ул бит инде төрмәдә ята. Ул хәлсезләнә бара. Каһарман икенче көнне иртүк хастаханәгә китә. СПИДлы ир инде үлгән икән. Олан һаман әле хастаханәдә. Ул ятим. Дусты вафатыннан соң аны караучы юк. Каһарман шушы олан янына йөри башлый, аңа китаплар, уенчыклар алып килә. Бала аңа ияләшә. Каһарман баланың әти-әнисен эзләп таба. Алар аерылышкан, монысы баттгка. ирдә, тегесе баттгка. хатын янында. Бала турында ишетәселәре дә килми. Тора-бара ул баланы алып чыга, өенә алып кайткалый, соңра бөтенләйгә үзенә ала. Икәү яши башлыйлар. Олан инде арбасыз йөри алмый. Каһарман аны арбасы белән тәгәрәтеп йөртә. Урамнан барганда бала әнисен, әтисен очратмаммы дигәндәй һәр очраганга текәлеп бага. Бер тапкыр бала "әни-и" дип кычкыра. Бу чыннан да баланың әнисе була, ләкин хатын кешеләр арасына кереп кача. Синең әниең түгел ул, охшаган гына, синең әниең ерак илдә, әтиең машина һәлакәтендә һәлак булган, ди. Бәйрәм, ял көннәрендә каһарман бала күңелен күрер өчен ниләр генә кыланмый. Шулай бәйрәм табыны янына утыргач кына, кыңгырау чылтырый. Өч хатын керә. Алар бер-берсе белән таныш түгел. Каһарманның элеккеге хатыны, шушы йорт хуҗасының хатыны, оланның үз анасы. Мәхшәр куба. Бала үз бүлмәсендә. Хатын үз ирен, каһарманны алырга килгән, татулашырга. Ир кайта алмый, аның авыру баласы бар. Ана баласын алырга килгән. Ләкин бала кайта алмый. Ул имгәк. Элеккеге хуҗа хатын фатир даулап килгән. Ир кеше әлегә фатирдан чыгарга җыенмый. Хатыннар ирне үтерергә план кора. Цианистый калий биреп, ирне үтерәләр. Баланы алырга дип бүлмәгә керсәләр, бала тәрәзәгә шуышып менеп аска сикереп һәлак булган. Әллә ташлаганнармы, кем белә? Барысы да катып кала. Ишектә милиционер күренә. * * * Ул бик яхшы адәм. Гел яхттгылык кыла. Әмма тирә якта җинаятьләр, кансызлык. Ул шул җинаятьчеләрне тота башлый. Уңыш казана. Әмма соңгы вакытларда аның сөйгән кызын, аның иң якын дустын, аның сеңлесен, аның гүзәл балдызын интектереп, ботарлап, көчләп үтерәләр. Бу ант итә җинаятьчеләрне табарга. Аңа өмет белән багалар, чөнки ул алынган эш һәрвакыт уңышлы чыга. Бу эзли башлый һәм ачыклый: боларның барысын да ул үзе эшләгән. Ул алмашына икән. Аның алмашына, торган чирен берәү дә белми, ул үзе генә аңлый. Җинаять урыннарындагы вак нәрсәләр бары тик аныкы гына. Ьәм ул җинаять коралларын да үз фатирында таба. Бу кешенең атасы 1937 елда туган. Аның атасын атканнар, анасын корсаклы көе төрмәгә япканнар, кыйнаганнар, ач тотканнар, баласы төрмәдә туган, баланы детдомга ыргытканнар. Анасы аны соң гына эзләп таба. Бу җегет үсә, марҗага өйләнә. Марҗаның атасы сәрхуш була. Детдомда тәрбия алган татар белән сәрхуштән туган марҗаның баласы туа. Уртак бала үсә, яхшы җегет була. Әмма үзендә вакыт-вакыт рәхимсез теләкләр барлыгын белә. Ул алмашына башлый. Аек чагында ул гаделлек кыла. Алмашынганда рәхимсезлекләр эшли. Каян килә бу садизм, зиһен түренә яшерелгән садизм каян килә? Утыз җиденче елда аның анасын төрмәгә ябалар, атасын атып үтерәләр. Шуннан киләме аның зиһенендәге бу рәхимсезлеккә омтылыш? Әллә анасының әлкәш атасыннан канга күчкәнме? Бу үзенүзе үтерәме? Үзен үтерсә, аның яхшылыгы да үлә. Үтермәсә, рәхимсезлек арта барачак. Рәхимсез вакытта ул үзен үтерә алмый. Ул органнарга хакыйкатьне әйтсә, аны гакылсызлар хастаханәсенә ябачаклар. Ни эшләргә? * * * Гүзәллек, уңыш, сәләт өчен кеше үтерүчеләр оешмасы барлыкка килә. Гүзәлләр ярышында җиңгән кызны ботарлап ташлыйлар. Телевидениедән яхшы алып баручының чыраен изәләр, эскрипкәчеләр ярышында халыкара бүләк алып кайткан музыкантның кулын чабып өзәләр. Эзлиләр, ләкин табалмыйлар. Шушы оешманың җитәкчесе патшалар патшасы кебек яши. Аны үзенең иң якын дусты үтерә. Шуннан соң гына җинаятьләр туктап тора. Ләкин яңадан кабатлана. Кешеләр балаларын ярышларга җибәрми, талантларны эзләп йөриләр, ләкин берәү дә җырларга, уйнарга теләми. Ил куркуда. * * * Чын рәссам сурәт ясаганда үз җанының бер өлешен кушып ясарга тиеш. Шулай булганда гына сурәткә, иҗат әсәренә җан керә. Әмма рәссамның җаны кими барачак. Байлар бу рәссамга сурәт ясарга куша, мул түлиләр, бу баеп китә. Рәссамның җаны кимегәннән-кими бара. Шуннан соң бу җан саклар өчен җансыз-ямьсез рәсемнәр ясый башлый. Ьәр җансыз рәсем ясаган саен рәссам ныгый, сәламәтләнә бара. Көннәрдән бер көнне ямьсез рәсемнәр моннан матурлык таләп итә башлый. Моны ботарлап, җанын алалармы? Әллә рәссам остаханәсеннән чыгып качамы? Урам буйлап ямьсез рәсемнәр чабышамы? Ямьсез рәсемнәр матур ясалганнарын кырып, ватып, җимереп бетерәләрме? * * * Рәссам. Ул хатыннар сурәтен ясау белән дан казана. Түрәләр, байлар үз сөеклеләренең рәсемнәрен ясата башлый. Моннан хатын рәсемен ясату бер модага әверелеп китә. Рәссам байый. Байлар мактана. Ләкин айлар, еллар уза барган саен рәсемнәр үзгәрә башлый. Гүзәл рәсемдәге хатыннарның йөзе алмашына, төсе шул ук, барысы да үз урынында, ләкин хатынның рухы, аның чын йөзе ачыла бара, рәсемдәге хатын аждаһага, юхага әверелә, бик сирәк хатыннарның гына рәсеме үзгәрми, шулай мөлаем килеш саклана. Берәүнең хатыны ямьсез генә була, берзаман аның рәсеме гүзәлләнә бара. Шушы рәсемне караган кешеләр аһ итәләр. Бу рәсемнең бәһасе кыйбатланганнан-кыйбатлана бара. Ьәм рәсемне күчереп ясаган хатын да үзгәрә: гүзәлләнә. Тышкы яктан гына гүзәл булып күренгән, әмма эчтә мәкер, бозыклык яшеренеп яткан хатыннарның ирләре уйга кала. Кайсысы рәсемне яңадан ясатырга тели, кайсысы рәссамга яный. Ләкин рәссам бернишли алмый. Кайбер ирләр хатыннарын аерып җибәрә. Кайсылары рәссамны судка бирә. Ләкин рәссамның ни гаебе? * * * Татарда бөтиләр күп. Шул арның иң серлесе, үзенә тартып тора торганы мәгарәдә йокыга талган җегетләрнең исемнәре язылганнары. Алар төрле була: дүртпочмаклысы, өчпочмаклылары, йөрәк шәкелендәгеләре. Дүртпочмаклысына Ямлиха, Максимильна, Шазнуш, Марнуш, Дабернуш исемнәре язылган. Өчпочмаклысына Ямлиха, Максимильна, Марнуш, Шазнуш, Кафаштатиуш, Кытмир диелгән. Йөрәк шәкелендәгесендә Хозыр Ильяс, Ямлиха, Максимильна, Маслина, Шазнуш, Марнуш, Дабарнуш, Кафаштатиуш, Кыйтмир исемнәре бар. Шушы бөтиләрне безгә күрсәтә-күрсәтә әбием Мәгъсүмә сөйли торган иде. Кулыма каләм алгач, мин әбием сөйләгәннәрне китапларда очрата башладым. Ул хикәя Коръәннән үк килә икән. Менә ул хикәянең асылы. Их, минәйтәм, шуны нигез итеп әсәр язарга иде. Ефесос шәһәре янындагы Табахлос үзәнендә мәгарә бар. Ефесос каласы Декианос патшаның башкаласы булган. Кем дә кем мәҗүсилектән баш тартып, Аллаһка ышана, патша ал арны үтертә барган. Алты җегет Аллаһны бер дип инаналар. Аларның динле булганнары турында җасуслар патшага әләкли. Җегетләр качарга җыена. Ләкин аларны шымчылар тотып патша каршысына алып килә. Декианос патша иң башта аларны үгетли, яңа динне ташлап, кире мәҗүсилеккә кайтырга боера. Яный башлый. Ләкин туганнар бер Аллаһка ышанудан ваз кичми. Патша аларга ике-өч көн вакыт бирә. Бәлки, кире уйларлар. Җегетләр кача. Алар тауларга таба чаба, каршыларына көтүче очрый. Ул да иманлы була. Көтүче җегетләргә иярә, көтүченең эте хуҗасыннан калмый. Аны кирегә куалар, ләкин эт, телгә килеп: "Курыкмагыз, сез йоклаганда мин сакта торырмын", — ди. Этне дә ияртәләр. Тауга җитәләр. Көтүче, арттан куучылардан качып котылыр өчен тауда мәгарә бар, ди. Качкыннар шунда кереп кача. Җегетләр йокыга китә. Әллә көтүче, әллә бангка. берәүсе җегетләрнең мәгарәдә икәнен барып әйтә. Патша тау тишеген таш белән каплата. Күп вакытлар узгач, Аллаһ аларны уята. Тырнакларына карап, алар монда озак йоклаганнарын беләләр. Ямлиха исемлесен, бер дәрхәм тоттырып, Ефәс базарына икмәк алырга юллыйлар. Ямлиха шәһәрне танымый. Икмәк сатып алырга дип, ул сатучыга акчасын суза. Акча Декианос патша вакытында сугылган була. Ипи сатучы Ямлиха борынгы хәзинә тапкан дип уйлый. Борынгы акчаны кешеләр сокланып, аптырап, кулдан-кулга йөртеп багалар. Акча башлыкка барып ирешә. Башлык, тапкан хәзинәңне миңа бир, дип, Ямлихага ташлана. Ямлиха аңлатырга тырыша. Ләкин тегеләре аңламый. Алайса, сез мине Декианос патша янына алып барыгыз, ди Ямлиха. Моннан көләләр. Декианос патша моннан өч йөз ел әүвәл үлде, диләр. Бу башлык исә бер Аллаһка инанучы нәселдән була. Җегет янәдән мәгарәгә кайта. Алар янә йокыга тала. Шушы мәгарә өстенә мәчет корып куялар. Аны Изгеләр Йорты дип йөртә башлыйлар, имеш. * * * Җыланнар көтүдәге сыерларны имеп тамак туйдыра. Ләкин көтүче уяу, чыбыркы белән генә сыдыра. Чыбыркы җыланнарга мактана, көтүче түгел сыерларга баш, мин, ди. Бер җылан чыбыркы булырга хыяллана. Чыбыркы булып, сыерларга баш булып, ал арның сөтен җыланнарга имдерергә була. Көтүче йоклагач, аю аның чыбыркысын чишеп, җыланны бәйләп куя. Көтүче йоклаганда көтүгә бүре чирүе якынлаша, җылан ысылдый башлый, көтүче уянып, җылан чыбыркысы белән бүреләрне куып җибәрә. Ялга туктагач, көтүче чыбыркысы урынында җыланны күреп шакката, көтүне бүреләрдән җыланның коткарганын аңлый һәм алар килешәләр. Җыланнар моннан соң бөтен көтүнең сөтен имәргә тиеш түгел, чиратлап һәр көнне бер генә сыерның сөтен имәргә тиеш, юкса сөт кими. * * * Кырык яшьлек ир. Кырык яшьлек хатын. Бик бәхетле яшәгәннәр. Ирнең иң шәп чагы, хатынның сүнә башлаган чоры. Нинди хәлләр булачак? Хатын артыннан яшь җегет йөри. Ир яшь кызга ияләнә. Хатын хыянәт итә, ләкин бәхетсез. Ир аның хыянәт иткәнен белә, ләкин битараф. Хатын усаллана, яшь хатынның битенә агу сибә. Гүзәл яшь хатын ямьсезләнә. Ләкин ир яшь хатынны ташламый. Усал хатын нишли? Усал хатын белән ирнең уртак баласына егерме яшь. Җегет әнисен усалланмаска үгетләп карый, ләкин ана усаллана, жинаять эшли. * * * Көндезге челләдән соң кичкә таба ләйсән яңгыр явып узды. Җиргә төшеп җитәр-җитмәс үк кибеп юкка чыга торган вак тамчыларның кайберләре яфракларга кунып вакытлыча гына булса да котылып кала да, куанычларыннан нишләргә белмичә, җемелди башлыйлар. Бакчада саф-салкынча һава, ләззәтле халәт китерә. Гүзәл, назлы хатын сыман иде ул бакча. Чиксез киң даладагы төнге учаклар кебек, зәңгәр күктә йолдызлар нуры сулкылдый. Киек Каз Юлы ике офыкны тоташтырган. Чәчәкләр таҗында чык-йолдызлар җемелдәшә, дымлы яшел яфракларда күз яшедәй саф тамчылар тирбәлә. Зәңгәрлеккә, караңгылыкка күчә барган Күк касәсенең төбендәге алмазлар, яктырак нурланып, төрле төсләр белән сулкылдый. Чылбырга бәйләнгән үгез кебек, Җидегән йолдыз Казык йолдыз тирәли әкрен генә әйләнә. Мәрәгә атылган бихисап ядрә эзләре кебек, Иләк йолдыз күренә. Дәстархан уртасына куелган көмеш төпсә кебек, Ай балкый, Ай янында якты йолдыз Чулпан, көязләнеп, Ай-көзгедә үзенең гүзәллеген күзли. Тын бакчада йөзләгән чикерткә оркестры уйный торган аһәңне тыңлап йокымсырап киткәнмен. Кичке шәфәкъ тынлыгыннан соң җиңелчә генә искән җил иркә песи сырпаланып киткәндәй йөземә кагылып узганыннан уянып киттем. Янә күккә карадым, һичнинди үзгәреш юк. Бары тик Җидегән белән Чулпан гына бераз урын күчкән. Димәк, мин кимендә ярты сәгать изрәгәнмен. * * * Мәхәббәт ул — гөлчәчәк, көн саен су сибеп тормасаң, сула башлый, аннан соң тәмам корый. Бер-берсенә үлеп гашыйк икәүнең кайнар мәхәббәте язмыш аерганнан соң сүнә, яңа хисләр башлана, элеккеге мәхәббәттән бары тик сызланулы хатирәләр генә кала. Яңа мәхәббәт тә бәгъзе бер сәбәпләр аркасында сүнә, искерә, беренчесе тәмам онытыла. Юкка чыга. Ара-тирә искә төшкәндә беркатлы елмаюга сәбәпче була, хәтта беренче мәхәббәт булганына ышанмый башлыйсың, җүләр дә булганмын инде мин ул чакта, дип куясың. * * * Батыр хатын углын ирсез үстерә, үзен корбан итә, бай кияүләр дә сорый, ләкин ул углын үги ата кулына тапшырырга теләми. Углын ир итеп тәрбияләргә үзе алына. Угыл өлгерә. Гүзәл кыз белән йөри башлый. Ана курка кала. Аның углын бу чибәр тартып алыр да, ананың кирәге калмас. Кыз бай нәселдән. Арада мәхәббәт арта бара. Өйләнешү чигенә килеп җитәләр. Ананы кыз үзләренә алдырырга теләми, минем йортым карчыклар йорты түгел, ди. Ана, мин дә синең кебекләргә дип каһарман үстермәдем, ди. Кыз пырлап чыгып китә. Җегет кайгыда. Артыннан барма, барасың икән, син гел аның колы булачаксың. Ана белән угыл бәхәсе. Углы яшертен генә кыз янына барып йөри. Ана үзенең көчсез икәнен аңлый. Ьәм тагын углы өчен үзен корбан итәргә уйлый. Үлем ысулын уйларга! Ана (алтатар, агу, бау) әзерләп ятканда углы кайтып керә, ана алтатарын (агуын) яшерә. Углы сизенә, сизмәгәнгә салыша. Ана борылган арада углы язуны укый. Анасын ярсып коча, кичер мине, әни, мин синең белән калам. Кыз керә, кыз даҗылый. Кыз көлә, аптырыйлар, кыз җегетне сынаган гына икән. Әнисен ташлармы, юкмы, әнисен ташлаган булса, араны өзәчәк булган. Өчесе дә бәхетле. ХАСТА ХӘЛЕ Хастамын мин, сөекле ханбикәм, хәлем дә юк, фикерем дә хәлсез... Искә төшер әле, зинһар, сөйлә миңа борынгылар — мордар булмаганнар турында. Каберләре кай җирләрдә, синең гүрең кайда, кемнәр йөри алар өстендә? Гүрләренә кереп ятар булам, тик белмимен — алар кай турда? Сөйләп күрсәт миңа, ничек алар сөйде, ничек шәһит китте. Тол хатыннар, ятим токымнары кол булдымы бүтән ирләргә? Дога кыл син каһарманнар рухы өчен, үзең өчен, минем өчен дә. Ятмасыннар караңгыда череп сөякләре, якты булсын ләхет эче дә. Тезләнепләр, башым орып торыр идем, дога укып кабрең янында. Юк шул, булмый, табалмыймын гүрең кай җирдә. Болай гына яд итәмен сине, шәһитләрне. Бушка китмәс, бәлки, кылганым! ТӘХЕТКӘ КӨЗ КИЛӘ Котыптан әче җил исә. Үләннәр бер-беренә елышкан. Сары яфраклы җимеш бакчасында агачлар шомланып чайкала. Шулай да кайсыдыр ботакта соңарган сандугач сайрый. Парлашу чоры узып китсә дә, ул сайрый. Бәлки, ул сандугач түгелдер? Ниндидер бангка. бер кош сандугачтан җыр отып, аңа охшатып җырларга маташадыр? Ник соңардың син, сайрар кош? Башкалар инде бала очыра. Син һаман җилпенәсең, җилкенәсең. Сайра әйдә, сайра, кошчыгым. Синең соңга калган җырың минем соңгы мизгелемдер, бәлки. САНДУГАЧ КЕРДЕ КҮҢЕЛГӘ Йөрәк җилкенә, иреннәр кап-кайнар. Талларда сандугач сайрый. Таллар арасыннан күренмәс чишмәләр челтерәп ага. Офыкта серле шәүләләр, шомлы күләгәләр йөри. Төнге шәфәкътә сөеклемнең йөзе чалына. Аның кайнар, дәртле сулышы битемне өтеп ала. Төнге һава бал исе белән тулган. Үрмә гөл чәчәк ата. Сүзсез генә утырабыз, һуштан язардай итеп озаклап үбешәбез. Пар сулышның еш-еш тибүе сандугачны сайраудан туктатты... Байтак тын торды гөлләр җырчысы. Шул тынлыкта киемнәрнең йомшак кыштырдавы ишетелде. Хәлсез тынлык урнашты. Сандугач тагын дәртле итеп сайрый башлады. МИГЪРАҖ Җәйге төн салкынчалыгында җылы җиргә яттым. Күк йөзе, Галәм миңа зәңгәр пәрдә булды. Болыннан яңа чапкан печән исе килә. Талтирәктә, чәбәләнә-чәбәләнә, былбыл елый. Якында гына тышауланган атым — Борак пошкыра. Үзе кырт-кырт печән кимерә. Иа Раббым! Бу кадәр гүзәл мизгелләрне, шулкадәр серле күк йөзен, бихисап йолдызларны, шушы хуш исле болыннарны Син ничек яралттың? "И бәндәләр, күк йөзенә менәргә никадәр генә тырышсагыз да, минем рөхсәтемнән башка сез анда менә алмассыз!" — дисең Син. Сөйгән яр да, затлы ризыклар да миңа кирәкми, тик менсәм иде күк йөзенә, белсәм иде йолдызларның серен. Кабатланмас могҗиза башланды кебек. Мин тышауланган Боратыма атландым. Мигъраҗдагы пәйгамбәр кеби, күк йөзенә менеп киттем. Әсманның беренче катына җиткәндә генә тавыш ишетелде: — Ьәй, тор, сантый! Атыңны җик! Таң атканчы, чапкан печәнне тангып бетерик! — диде кырыс аваз. Күктән төшеп, мин тышауланган Боратымны тотып, тәртә арасына алып кердем. Челләдә печән ташу башланды. ҖИТЛЕГҮ Төнге тәнһалык*. Кабер тынлыгы кебек төнге тынлык. Җылы-куе һава хәрәкәтсез калган. Шулчак нидер зыңгылдады кебек. Кемдер, нидер серле аваз бирде. Бу тавыиг тәнһалыкны сискәндерде бугай. Юк, берәү дә уянмаган. Әллә соң бу тавыш минем үземдәме? Дәртемнең тавышы шулай тышка бәреп чыгамы? Бәлки, бу зыңгылдауны тын һава да, яфраклар да ишетмәгәндер? Бу минем мәхәббәт ләззәтенә ыргылуымның нәтиҗәседер! * Тәнһалык — тынлык. КАРТ ӨЯНКЕ ТӨБЕНДӘ Карчыклар бер килер дә карт талдан Шул шәлләрен гүя дәгъвалар. Сибгат Хәким Карт өянке тора су буенда. Чордашлары инде күптән ауган, киселгән. Күпме вәгъдәләр бирелгән бу өянке шаһитлыгында. Ничәмә-ничә тапкыр иреннәр кайнар сулыштан өтелгән. Серләр саклый карт өянке. Пычкы, балта алалмастай итеп, борылып-сарылып муртайган агач. Әмма өянкенең эче куыш. Мәгарә күк. Өянкенең салынып-салынып төшкән таллары, йомшак яфраклары суга тияр-тимәс иелгән. Вак балыклар тал яфракларына сикереп уйный, гүя алар өчен җимле кармак салганнар. Гашыйклар яшь өянкенең итәгендә вәгъдәләшкән. Бүген без синең белән карт өянке куышындагы бер һаваны сулыйбыз. ХАНБИКӘ БӘЕТЕ Иҗатында халык сине Манарадан ташлап үтергән. Кичер мине, Сөембикә ханым, синең тәкъдир үтә катлаулы. Гайбәтеңне чәчкән исемсез кяфер кол гына түгел, татарлар да, Крупнәкләр, җүнсез варислар, Хәбиб, Харислар. Синнән битәр мин уйлыйм Күчем сөеклесе — Сүзгәбикә хакында. Ул бит инде риваятьтә генә түгел, дошманына әсир төшмәс өчен чын-чынлыкта үзен үтергән. Ерткыч Ермак тырнагына капмас өчен манарага басып, үз бәгъренә хәнҗәр кадаган. Катиле нәфес харам мөселманга. Әмма бусы гөнаһ түгел, ул мәҗбүрән шәһит булып китте дөньядан. Шәһитләрнең урыны турыдан-туры Аллаһ катында. БАКЫЙ МУЗЕЕНДА Дөнья изде, күп тапкырлар сынады. Ләкин мин сынмадым, шөкер. Үзләре сүздән түбәннәр мине какты, ят итте. Исем китми минем кагылулар-сугылулар өчен. Хәлем авыр чакта кереп карыйм "Сөембикә"гә. Каткан күңелләрне эретерлек Бакыйның "Сөембикә"се, "Сагыш"ы. Вафат булганмы ул Сөембикә, әллә мәрткә киткәнме? Әллә сызлану катыш ләззәт кичерәме ул? Йокласа да, үлгән булса да, мәрткә генә киткән булса да, зәүкый ләззәт сеңдерер өчен күз кабакларын йомган булса да — ул мәңгелек. Гүзәллекнең әҗәле юк! ДӘРТ Печән челләсендә әлсерәдем. Шөкер әле, кояш сүрелде. Урман-болын ирек сулап куйды. Кичен безнең кунак кызы белән күрешү. — Арып кайткач, тамак туйгач, ятып йокла, иртүк торасы! Нинди дәрт ул, нинди гайрәт таң атканчы сөйгәнеңне кочып утыру! Сүзсез генә, ләззәтле тәнһалыкта, салмак-серле хәрәкәтләр... Таң беленә, сандугачлар инде күптән уянган. Таралырга вакыт... иң кызыклы, серле урында... "САБАН ТУЕ" Хәйләкәр син, Нәҗип абый! Симфонияңне ни өчен "Сабан туе" дип атаганыңны мин беләмен. Сабан туйлары була төрле-төрле, Рәчәендә, БДБсында. Синең "Сабан туе"ң бөтендөнья татарларының сабан туе, тарих сабан туе, валлаһи! АК ӘБИ Ак әбиләр исән әле, Әмирхан ага. Исән әле синең якташларың. Далаларда кизәк җыеп, җаны туңганнарны җылыталар әле һаман Ак әбиләр... Дала буйлап чаба кылганнар... МӘХӘББӘТ Мәхәббәт ул тәкәрлек тавышыдай моңлы-сагышлы. Мәхәббәт ул тургай кебек җилкенә, җилкендерә. Мәхәббәт ул сандугачтай өзелә, өзелдерә. Мәхәббәт ул ерак йолдыз кебек серле, салкын, буй җитмәс. Мәхәббәт ул диңгез кебек шомлы, гайрәтле. Мәхәббәт ул янар таудай кайнар, дәһшәтле. Мәхәббәт ул әҗәл кебек, барыбер бер килә, килә дә алып та китә. СЕРЛЕ КӨЛҮ Серле дә, шомлы да, ләззәтле дә иде бу кич. Тын елгада су кызлары су коена. Су анасы чакыра салмак кына: — Кызларым! Таң беленә, йокларга вакыт! Су кызлары чумды аска берәм-берәм. Төнбоеклар чайпалган суда калды чайкалып. Ярдан егылган сыердай чуртан шопырдады су өстендә. Җылак талда сандугач чут-чут итә. Су эчәргә төшкән Һилял-Ай тирбәлә иренеп кенә. Еракта тонык кына эт өргәләп куя. Яр буендагы куаклар артында бер яшь кызның серле итеп көлгәне ишетелде. КАРГАЛАР ОЯ ЯҢАРТА Димәк, быел каргалар тагын да артачак. Мәрткә киткән табигать уяна. Соры, шыксыз әрәмәдә аксыл-яшькелт тал песиләре тирбәлә. Күк йөзе күзгә күренмәс тургайлар тавышы белән тулган. Гарип күңелләрдә йоклаган теләк кыймылдый. Хәлсез карт бүген төшендә яшь кыз кочканын күрде. Кыш буе кар астында ятып искергән, төссез яфраклар арасында җыланнар, кыр тычканнары чыгарып ташлаган яңа, җылы балчык өемнәре аша җир сулыш ала. Шытырдап кипкән куралар төбендә ямь-яшел яп-яшь кычытканнар төртеп чыккан. Күк йөзендә кысыр болытлар йөзә. Былтыргы йомычка өстенә йомычка менеп атланган. Боларның барысын да юып тазартырга яңгыр кирәк. ТӘНҺАЛЫК Төнге бакча буйлап бара берәү. Куркыр сәбәп булмаса да, кеше нидәндер курка. Ьәр агач артына маньяк поскан кебек, һәр куак артында кеше талаучы бар сыман, кемдер аңа мылтык төби шикелле. Юк! Маньяк та юк, юлбасар да, мылтыкчы да юк. Әмма күңел ниндидер караш тоя. Табигать сине шулай күзли. НУРЛАР Язгы кояшның дәрт котырткыч нурлары аны уятмасын дип, ир тәрәзә пәрдәсен тартып куйды. Йокласын. Кара-кучкыл толымнары, сүтелеп, ап-ак ястыкка таралган. Ялангач килеш, сизелер-сизелмәс сулыш алып, гүзәл рәхәт йоклый. Ике имчәге дә күкрәк баласының иреннәрен сизгән кебек тыгыз тырпайганнар. Кендегеннән түбән кара бәрхет өчпочмак үзенә тарта-суыра. Ир тын гына, ярамаган эш башкарган сихерче кебек, гүзәллек белән ләззәтләнә. Хатын уяу кебек тоелды аңа. Уяу. Ул да иренең рөхсәтсез генә ләззәт кичергәненнән канәгать иде булса кирәк. Ул үзенең уяу икәнен сиздерсә, ирексездән сискәнер, капланыр иде. Ир хатынның кендек чокырын үпте... САГЫШЛЫ ЕЛМАЮ Бакчада коры чүп яндыра кыз бала. Язгы җил аның гөнаһсыз чәче белән шаяра. Учак эссесеннәнме, кояштанмы пешеп өлгергән ике бите ут яна. Кыз учактан аерылып күккә карады. Аның әле үбелмәгән кайнар иреннәре нидер пышылдый: — Торналар кайта! Җанкисәкләрем, исән-сау гына кайтасызмы-ы?! Торналар җавап бирде: тор-рыйк, тор-рыйк! Кыз сагышлы итеп елмайды. СИРИН Көздән мин тәрәз каршыма сирин утырткан идем. Бу язда яфрак ярган, бахыр. Шул бердәнбер сирин талына сандугач кунган. Таң атар-атмас шул сандугач сайраган тавышка уяндым. Ниндидер сөенечем бар кебек тоелды. Дөньяны ярырдай итеп сайрый. Тәрәзәмне киңрәк ачыйм дисәм, сандугачым очты китте. Сандугач тибрәтеп калдырган сирин ботагына байтак кына карап тордым. Кайтырмы сандугачым сирин талына? УМЫРЗАЯ Ялан кырда, бакчаларда ямь-яшел җәй. Яр чокырларында әле кар ята. Кар астыннан умырзая төртеп чыккан. Аның зәңгәр касәсе белән җил уйный. Тартынса да, оялса да, җилгә каршы тора алмый умырзая. Ул җил кагылганнан оялчан рәхәтлек кичерә. — Кагылма миңа, җил! — ди, үзе эчтән генә: "Тагын иссен иде", — ди. Сафлык, пакьлек илә балкый умырзая. Җил дә аны күптән көтә иде. Кыр өстеннән кайтып килүче сабый кыз бала өзеп алды умырзаяны. Җил нәүмиз булып калды. Кыз чәчәкне алып кайтып сулы савытка утыртты. Кызның күзе чәчәк нуры белән тулды. АЛМАГАЧ ЧӘЧӘК АТА Алмагачы чәчәк ата Майның унбишләрендә. Халык җыры Алмагач бөрегә узган. Озакламый тук бөре шартлап ярылыр. Ярылыр да ап-ак чәчәк җанлы кебек киерелер, ачылыр. Хуш ис таралыр тирә-якка. Чәчәкләр шәүләсе күккә төшәр. Чәчәкләр бихисап йолдызларга әверелер. Дөнья чәчәк исеннән исерер. Ачылачак чәчәкләрне көтеп, сандугач сайрый. Тәнһалыкта тук бөре шартлады. Сандугач сайравыннан туктады. Бөре чәчәккә әверелде, тагын бөре шартлады, тагын бер чәчәк артты. Сандугач инде бөре шартлаган саен җырын бүлми, сайрый да сайрый. Бөре шартлаган саен, күктә йолдызлар арта бара. Сандугач чәчәкләр арасыннан йолдызларга сәлам юллый. Алмагач туй күлмәге кигән яшь килен кебек бик матур булды. Миләш белән шомырт алмагачның чәчәкләренә чын күңелдән сөенделәр. Озакламый миләш белән шомырт та бөрегә узар. Алар да чәчәккә күмелер. Күк йөзендә йолдызлар тагын да күбәер, иншалла! КЫР КАЗЛАРЫ Ашыгып-ашыгып гөрләвекләр ага. Зур елгага кушылгач, гөрләвекләр тынычланыр. Елга салмак агымлы. Бозлар олпат аксакаллар кебек сабыр, ашыкмыйча агалар. Боз өстендә ялгыз учак янып бара. Кем якты икән бу учакны? — Рәхмәт сезгә, һәй, учак яккан кешеләр! Учак яна-яна елга борылмасында югала. Учак югалуга ук күктә кыр казлары күренде. Бозлар ага Иделгә, Идел ага дәрьяга. Кыр казлары дәрья яктан кайта. Идел өстеннән очып, тугайларга кайта кыр казлары. ТАБИГАТЬ МАНЗАРАСЫ Пыр тузып тавыклар туфракта коена. Яңгыр чакыралар. Күк йөзе чалт аяз иде. Тавыклар, кагынып, тузаннарын коеп, капка астыннан кетәклеккә томырылды. Озак та узмас - тан, офык шомлы кара-кучкыл боҗра белән капланды. Яңгыр җиле узып китте. Болытлар, яу гаскәре кеби, һаваны басып алды. Ялт итте! Яшен яшьнәде. Чарт итте! Күк күкрәде. Болытлар сусаган, яргаланган җирнең авызына су коя башлады. Яңгыр тавыклар коенган туфрактан бер мизгелдә боламык ясап ташлады. Гөрләвекләр җыен чүп-чар, йомычка-саламны бөтереп алып китте. Яңгыр исе, бал исе әтрафны томалады. Җир-ана Күк-атаның сыеклыгын үз эченә кабул итте. Туфрак бодай бөртеге кебек бүртә, тулыша башлады. Җир яңа нәселгә, яңа буынга узды. Бәрәкәте белән булсын! ЯРКАНАТ Төнге тынлык. Сихри тәнһалык. Авыл авыр йокыга талган. Сандугачның бәгырьләрне өзәрдәй чутылдавы тәнһалыкны тагын да серле итә. Тора-бара ошбу сер шомга әверелә. Куркырга сәбәп юк. Әмма күңелдә билгесез шом барлыкка килә. Еракта эт өрә. Этнең өрүе дә серле. Каракка өрәме ул эт? Бәлки, капка төбеннән узып баручы соңга калган юлаучыга өрәдер? Әллә болай гына, эш юктан гына, хуҗасына ярарга тырышып кына гауга куптарамы? Әллә кайда хатын-кыз кычкырды. Талыйлармы аны, әллә ул үзе берәрсен талыймы, әллә аны мәсхәрә итәләрме? Әллә ул хатын ләззәтнең югаргы ноктасында рәхәтенә чыдый алмыйча шулай кычкырамы? Офыктагы таң нуры тәрәз аша өйгә кергән. Тәрәз-экран буш, хәрәкәт юк. Кинәт канат җилпегәндәгедәй сызгыру ишетелде. Тәрәз яктылыгында чүрәкәй үрдәк очып узганы күренде, аның артыннан ук җепкә тагылгандай ата үрдәк атылды. Ана үрдәк ата үрдәктән качкан була. Ата үрдәк аны барыбер куып җитәчәк. Нәсел дәвам итәчәк. Тагын тынлык. Аткан таш кебек, тавышсыз гына ярканат очып узды. Бер мәлдән соң шулай ук тавышсыз гына карчыга атылды. Карчыга ярканат белән мәхәббәт куышы уйнамый. Ярканатны куып җитеп, тырнакларын ярканатның тәненә батырыр, корыч томшыгы белән ярканатның баш түбәсенә берне генә чукыр да, корбанын ботарлап, оясына алып кайтыр. Әтәчләр кычкыра башлады. Мин йокыга киткәнемне сизмәдем. АК ӨЙДӘ Тәнһалык. Шәһәр тавыпгы монда килеп җитми. Ак өйнең сәкесендәге түшәктә таралып хатын ята. Төне буе кайдадыр күк күкрәде. Ерак офыкта аҗаган уйныймы, әллә яшен яшьниме. Гөрелте ишетелә. Хатын авыр эш эшләп арып, җәелеп йоклый. Гомер буе сыер савып, көрәк, сәнәк тотып, аның бармаклары муртайган. Чыраена иннек-кершән ягынмаган шушы хатын офыкның тонык балкышында гүзәлләрнең гүзәле булып күренә. Көндезләрен кая китә аның бу серле гүзәллеге? Аның матурлыгын күрергә әллә көндезге тормыш мәшәкатьләре комачаулыймы? Офык тагын балкып алды. Хатынның мөкәммәл чырае күз алдында калды. Туры борын, рәссам сызган кебек кыйгач кашлар, арпа кылчыклары кебек озын керфекләр, кереше тарттырылмаган җәя кебек иреннәр. Брюллов "Йөзем җыючы кыз"ын, Джорджоне "Йоклап ятучы Венера"сын, Урманче үзенең "Сөембикә"сен ттгушы хатыннан күчереп ясагандыр мотлак. Юкса, каян табарлар иде рәссамнар шундый гүзәллекне күчереп ясарга? Гөрелте якынайды. Яшен күз явын ала торган булып ялтырый. Яңгыр коя башлады. Чатырдатып яшен сукты. Хатын сискәнде. Мине күреп муеныма сарылды да: — Мин яшеннән куркам! — дип, ул мине чытырдатып кочаклады. Бәлки, ул чыннан да яшеннән куркадыр? Бәлки, ул үзенең кыюлыгын аклар өчен генә шулай әйткәндер? Яшен булмаганда ул мине болай назлы итеп кочакламый. Яңгыр узып китте. Ерак офык ара-тирә балкып ала. Гөрелте инде ишетелми. Гөрләвек тавыпгы гына ишетелә. Бу ләззәтле мизгелне мин бернигә дә алыштырмас идем. КИТЕК КҮҢЕЛ Таң алдыннан сандугач сайрый. Күке кычкыра. Сыерчык та очына-җилпенә. Сокланып таңны каршылый. Күзгә йокы керми. Ни җитми соң миңа? Карлыгачларның шаян очулары, ал арның чыелдаулары җитми икән миңа. Карлыгач оя корган каралты бәхетле була, диләр иде бабайлар. Күптән инде өй кыекларына, каралтыкураларга карлыгач оя ясамый, бала чыгармый. Бәлки, шуңа күрәдер бәхетле, тулы гаиләләр бик сирәк хәзер. Бәхетебезнең бер почмагы — карлыгач оя кора торган почмагы китек. Кешеләр өй кыекларын буйый, карлыгачлар агулы буяу өстенә оя корырга теләми, корса да, буявы кубып, оя баласыние белән егылып төшәр иде. Каралты-кураларны кешеләр ишек белән бикләп куя, карлыгачлар абзарларга уза алмый. Татар кошы тартар да юк хәзер. Елга-суларда челән дә юк хәзер. Сазлыкларда тәкәрлекләр дә юк хәзер. Күңел китек. АРГЫ БАКЧАДА Аръяктагы бакчада гөлләр чәчәк атты. Талларында былбыллар куаныша. Салмак җил тын капланырлык чәчәк исе алып килә. Төнге бакчада кемдер үкси. Хатын-кыз җылый. Кем ул? Җылыймы ул, әллә көләме чәчәкләр арасында? Хаста йөрәгемә өстәмә сызлану алмас өчен, мин соңгысын юрадым. СУКЫРАЙТЫЛГАН КҮҢЕЛ КҮЗЕ Чаукалыкта кура җиләге. Аланнарда күке балтырганы чәчәк аткан. Болыннарда тукранбашлар алсулана. Юл буенда зәп-зәңгәр һиндыбалар чайкала. Арыш арасыннан сиңа күгәрчен күзләре карап тора. Су буенда акбаш-әнисләр хуш ис тарата. Күк йөзендә тургайлар кайнаша. Табигать гүзәл. Тик җир кешесе бу гүзәллекне күрми, ишетми. Авыл кешесе хәзер чәчәк исемнәрен дә әйтә алмый, сандугач тавышына да исе китми. Ул иртә таңнан җан саклар өчен колхоз эшенә чаба. Мокыт ясадылар авыл кешесеннән. Кызганам да мин ал арны, ярдәм итә алмавыма ачуым да килә. ЯҢГЫРЛЫ җ әй Быел җәй яңгырлы булды. Чәчкән орлык череде. Чапкан печән измәгә әверелде. Партком да, партия дә, Сталин да яңгырны туктата алмады. Бот төбеннән саз ерып нәрәткә җыелалар да таралалар. Кайсысы мунча ягып җылына. Котырсын буран. Йокы изрәткәнче сөйләшеп яттык. Кайдадыр юлда, кырда гарасат улый. Урман өендә ышык. Кайгысыз йокыга талдык. КАР КЕШЕСЕ Мунча кыегыннан асылынып төшкән кар катламы бүрәнәләр белән ике арада куыш ясаган. Каты кар катламын киртләп, мин үземә кечкенә сәке ясадым. Сәкегә тиреяры ташладым. Өстемә кайры тун, аягыма олтанлы киез итекләр киеп, кар астындагы сәкегә ятып йокладым. Бу йокыдан да озын, тәмле йокы күргәнем булмады. Бик тә серле, ләззәтле иде бу оя. Җае чыккан саен, кар куышында йоклый торган булып киттем. Шуннан соң мине "Кар кешесе" дип йөртә башладылар. ҖИЛӘК АРАСЫНДАГЫ КУЫШ Яз көнне коры кураларны җыеп якканнан соң яшь куралар арасына сәке ясап куйдым. Куралар сәкене каплап, куыш хасил иттеләр. Чыдый алмас челлә эссесендә мин үрмәләп шул куышка кереп ятам. Үзем белән салкын ширбәт, ризык та алып керәм. Гаиләмдәгеләр минем кайда икәнемне белми. Сәкедә йокымсырап ятасың, синең өстә бал кортлары бал җыя, божаннар жуылдый. Берсе дә куе яфраклар аша синең янга үтеп керә алмый. Әйләнә-тирәдәге салкынчалыкта кыпкызыл кура җиләге. Үрелеп ал да аша, рәхәтлән. Бу куышта бапгка. уй килми. Баш ял итә. Бөтен исәбең-хисабың онытыла. Син мотлак ирекле, син мотлак бәхетле. ЗИРАТТА Авыл халкы урак ура. Әби-чәби утардагы мал-туарны, бала-чаганы карый. Колхоз рәисе ду китерә халыкны. Сәбәбе булмаса да җикеренә, яный, сүгенә. Иртүк торып бер кат нәрәт бирә дә үзе чүнниккә менеп бал эчә, ашый, ашаганын, эчкәнен сеңдерер өчен машинасына, утырып тагын басуга, эригегә барып кешеләрне туздыра да тагын эчә, тагын ашый. Мин, зиратка кереп, куе агачлар арасындагы кабер ташларына карап утырам. Кайдадыр трактор, комбайн гөрелди. Кемдер тамак төбе белән сүгенә. Рәис тә, милиция дә игә китерә алмаган Мөхәммәтрәсүлнең кыргый җырын ишетмәс өчен мин зиратка кереп качтым. Монда тыныч, рәхәт. Мондагылар белән иркенләп сөйләшеп була. Алар дөньяның серен белеп ята. Өстәгеләргә генә әйтмиләр. Алар үзләре дөньяда кылган яманлыкларына үкенеп бетә алмыйча, без исәннәр кыла торганнарына эчләре пошып ятадыр кебек. Айныгыз, акылыгызга килегез, туктатыгыз көфер эшләрегезне, дип кычкыралардыр, без генә ишетмибез. Вакыт туктап калган. Мәшәкать юк монда. Сагышлы ләззәт кичерәсең ата-баба кабере янында. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! Аллаһ сезне ярлыкасын ! ВАСЫЯТЬ Яшәдем инде, Аллага шөкер. Инде мин дә күчәрмен. Кайгы булмас минем әҗәлем, иншалла, һичкем өчен. Угылларым, нык торыгыз, җыламагыз мин киткәч. Анагызны ташламагыз. Сабыр булсын анагыз да. Җеназамда һич дәшмәсен, үксеп җыламасын. Тын гына, сабыр гына утырсын җәсәдем янында. Тын булсын әтрафта. Сез гайрәт белән, әмма үкенечсез яшәгез, зинһар. Өзелмәгез вафатыма. Үлем бит ул юкка чыгу түгел. Аллаһ каршысында җавап тотар өчен күчү генә. Кабатлагыз сез эчтән генә: иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! Раббым мине ярлыкасын! Амин! Бәхил булыгыз! Гыйшык дәрьясында мин зур кораблар йөрталмадым. Аллаһ биргәненә чиксез шөкер итәмен. Гыйшык көймәмдә минем ике урын гына булды. Шул көймәмне мин суга батырмыйча алып чыктым бәхет ярына. Инде әйтим, карчыгым! Узган, үткән, онытылган. Әмма синең назың уелып калган бәгыремә. Шөкерлемен шуңа Тәңремә. Адәми зат гомерендә бәхетле итсә бер кешене, ул үзе дә бәхет яулар. Син бәхетле иттең мине, карчыгым. Димәк, син дә минем кебек бәхетле? Кешеләрнең күңел күзе түгел, маңгай күзләре дә күрми калган зәңгәр күзле чәчәк ул син идең бит. Әҗәлемә сез куаныгыз. Мин бит инде Аллаһ янында. Борчылма син әҗәлемә. Олы мәшәкатең китте минем белән бергә. Сагышта син яши күрмә тол калгач та. Дәвам итсен тормыш-дөньялар. Улларымда күр син чалымымны, алар булыр сиңа мәшәкать. Ул үлмәде, диеп уйла угланнарга карап-бакканда. Кабатлана икән тормыш, диген, кабатлана тере тамырларда каннар акканда. ТАМГА Шәехзадә бахыр, син тамгалы килеш тугансың. Иртә әҗәл шаукымнары булды йөзеңдә. Тормыш тәмен татыр-татымастан кызыл җәллад атты сине келәт янында. Шәехзадә Бабич, җырчы Бабич! Озын буең, олы куәтең илә син җырладың ирек хакында. Уфаларны син шаулаттың дәртең, шигъри куәт, мәхәббәтең берлән. Әмма үтерделәр сине ирек таңында. Бу дөньяның тәмен татыр-татымастан, сине келәт диварына терәп аттылар. Син шәһит киттең! ДОГА Йа Раббым, син җәзала мине кылмыш гөнаһларым өчен, әмма Ватаныма, татарыма бир ирек! Зинһар, чыгар хаинлектән аны, коткар җаһиллектән, коткар рухи богаулардан, коткар хәмердән, коткар фәхешлектән, коткар мескенлектән, көферлектән, и Раббым! АВЫЛ Бәйрәм кичендә дә авыл үлгән! Урамда эт тә юк. Берәү дә җырламый мәҗлестән кайтканда. Берәү дә гармун уйнамый бәйрәм кичендә. Берәү дә мәзәк сөйләми капка төбендә. Күрше-күлән кермәсен дип, капкаларны бикләп эчә халык. БУЯУЛЫ КАПКАЛАР Иртә таңнан аваз яңгырый: — Кая бара! Анаңны ссытасы хайван! — Тәре баганасы! Атла инде! — Хәйчәттәй, чыгар бозавыңны! Кичен көтү кайта: — Кер әйдә, чукынган хайван! — Авызыңны ссагынасы мал, кая бара, бирән! Коймаларны, капкаларны якты буяуга буяп кына каткан күңелләрне агартып булмый шул! ЯТИМ БҮЛМӘ Мөхәммәткәримнең иҗат бүлмәсенә дә кара рух кереп урнашкан. Кара рух үзен бәхетле саный. Кара рух Кәримне дошман саный. Кәрим акланды. Кара рух җәза алмады. Мөхәммәткәримнең иҗат бүлмәсендә һаман әле кара рух хөкем сөрә. ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ Җирдә шатлык, җирдә бәйрәм. Күктә күз яше тамчыларыннан хасил өч кат салават күпере балкый. АФӘТ Бөреләнде алмагачлар. Чәчәк атты чияләр. Сыерчыклар куана. Сандугачлар сайрый. Күктә тургайлар туе. Бал кортлары, шөпшәләр чәчәктән чәчәккә кунакка йөри. Яшибез, яшибез, дип сөенә һәр җан иясе. Кинәт салкынайтты. Сулар чирады. Салкын җил исә. Сайрар кошлар сайрамый. Бал кортлары очмый. Бөреләрне, чәчәкләрне боз сукты. Бу нинди афәт? Бу нинди җәза? Нинди гөнаһларыбыз өчен? Афәт җиле һаман исә әле. Кырык дүртенче елның көзе кебек шомлы, суык иде бу көннәр. КҮРЕНЕШ Тәрәзә каршындагы бакчада котырып кура үсә. Мәмердәп пешкән бер җиләк тәрәзәгә тияр-тимәс салмак кына селкенеп тора. Ямь-яшел яфраклар арасыннан кып-кызыл җиләк карап тора. Язуымнан туктап, җиләккә багам. — Мин инде артык өлгердем! Хуҗабикә җиләк җыйганда мине күрмәде! Өзеп ал мине, зинһар! — диде кура җиләге. Кинәт җил бәрде, җиләк юкка чыкты. Җиләкне тотып торучы аксыл-кызгылт кендекчек шәрә калды. МУНЧАДА Суык көнне мунча керү ни ләззәтле. Әмма җәйге челләдә эссе ләүкәдә утыру тагын да рәхәтрәк. Кайнар мунчада хуш исле себерке белән кат-кат чабынып, бусанып, чәй эчеп, янә чабынып, коенып, тышка — эссе һавага чыксаң, челләнең эссесе сизелмәс. КАЕН — Каен утыртма бакчаңа, кайгы килер! — диләр. — Каен утыртмаганнарга да кайгы килә бит! — дидем дә алты төп каен утырттым. Кайгыга каенның ни катнашы бар! ГӨРЛӘҮ Күгәрченнәр гөрли капка түбәсендә. — Тавышлары шомлы! — диләр. — Шомлы түгел, моңлы! — дидем. ЯШЕРЕН МӘХӘББӘТ Төнен сак кына капка шыгырдады. Тавышсыз шәүлә караңгыда эреп юкка чыкты. Бераздан бура артында ике кайнар сулыш бер-берсенә кушылды. САРЫ ЧӘЧӘКЛӘР Үзән сары келәм белән капланган иде. Су буена бихисап кечкенә кояшлар төшкән кебек иде. Күк читендә кургашын кебек шомлы болыт күренде. Салкын җил исте. Бер мизгелдә сары чәчәкләр бөрешеп килде. Меңләгән кояшлар кинәт сүнде. БИЛГЕСЕЗ ШОМ Барысы да әйбәт кебек. Йортым-җирем дә, хатын да, балалар да. Картлыгыма буш кул белән килмим, шөкер. Тик эчем поша. Бәгыремә билгесез шом кереп урнашкан. Нидер көтә мине. Нидер килер сыман илгә. Җир тетрәвен алдан сизгән җәнлек кебек, күңел нидер сизенә. Җаным борсалана. Аллам сакласын! КАТЫ ТОКЫМ Артык суык килде бу кыш. Тынны өтеп ала сулыш. Чана табаны шуган тавыш ишетелә ерак-еракларга. Зәмһәрирдән бөрешкәннәр абзарында маллар. Чыпчык халкы очып чыкса лапастан җим эзләп, канат төбе өшеп, карга егыла. Суык сукты иң каты агачларны: имәнне, алмагачны. Йомшаграк агачлар: юкә, каен исән калды. Кешеләр арасында да ул шулай. Иң катысын, бөгелмәсен сукты кырау: Туфан, Кәрим, Йбраһимовларны... САТАШКАН ТАБИГАТЬ Май аенда көз килде. Шөкәтсез көз. Җиле суык, көне бозык. Нинди афәт, зилзиләләр булды икән, кайларда? Көннең шыксызлыгы арта тагын да. Җылы өемдә куырылып утырган килеш дога кылам: йа Раббым, үзең сакла бәндәләрне афәтләрдән! ҮЗГӘРГӘН холы к Кайчандыр дошман керсә исән чыкмаган усал татар авыллары бүген мескен хәлдә. Сата бер-берсен авыл кешеләре. Кайчандыр батырлары, алыплары белән горурланган авылларда телсез, тешсез, хәлсез сәрхушләр. Мең елларны исән кичкән халык сиксән елда гарипләнеп бетте. ИНКЫЙРАЗ Татарның көнкүреш йолалары җылкы, киндер, сәке, думбра, курай белән бәйле иде. Боларның берсе дә татар курасында калмады. Йоласыз халык — инкыйразга, бетәргә дучар халык. Тарихын, китабын, йоласын оныткан халыкның яшәргә хакы юк. Таркалган, черегән халыкның үләксәсе, ичмасам, туфракка ашлама булып ятыр. ЯШӘВЕ РӘХӘТ Инде бетте, аерылыштык дигәндә генә, өйгә парторг Гуҗметдинов килеп керде. Ир белән хатын аны күрер дәрәҗәдә түгел иде. — Син хыянәтче! — дип кычкыра ире. — Син фахишә! — Ә син алкоголик! Импотент! — дип акыра хатын. — Сине бөтен мир белә. Мин армиядә чакта син бөтенесе белән йоклап чыккан бозык хатын! — Йокладым шул, синең кебек әтрәк-әләмне көтеп, яшьлегемне әрәм итимме? — Туктагыз! — дип кычкырды парторг. — Балаларны уятасыз бит! Ир белән хатын кинәт тынып калды. Каршыларында парторг Гуҗметдиновның басып торганын күргәч, хатын кинәт үзгәрде, аждаһадан фәрештәгә әверелде дә "хәзер, хәзер" дип суыткычтан бер шешә аракы алып табынга куйды. Ул арада ир дә, исенә килеп, тозлаган кыяр турый башлады. Берни булмагандай алар өчәүләп аракы эчтеләр, шәпләп сыйландылар. — Татуланыгыз! Совет семьясы нык булырга тиеш! — диде парторг, чыгып киткәндә. Алар бәхетле иде. Парторг капкадан чыкканда җимерелми калган тагын бер совет гаиләсенең шатлыгын уртаклашкандай, елмаеп, урман артыннан кояш чыгып килә иде. — Рәхәт, чорт побери! Яшәве рәхәт! Яшәсен Коммунистлар партиясе! Яшәсен артык өлгергән социализм! — дип уйлады парторг, учын учка бәргәләп... һәм уына-уына түбән очтагы яңа өйләнешкән Салҗия белән Хөрми яши торган өйгә кереп китте. * * * Габдулла утлы Туфан Миңнуллин киң офыклы әдип; аның да ялгышлары булгандыр аның да башкаларга охшамаган яклары бардыр, беребез дә фәрештә түгел, әмма Туфан беркайчан да көндәшләрен терсәк белән төртеп өскә күтәрелмәде; ул бары тик үз михнәте, үз сәләте аркасында мәртәбәләргә иреште, шөкер; бу исә шәхес өчен кечкенә гамәл түгел; сөябезме без Туфанны, сөймибезме, аның узган юлы чиста, иҗаты олы; ул мәшһүр шәхес һәм ул мәшһүрлек икейөзлелек белән керләнмәгән. Аның бар дәрәҗәләре дә, тиешле булган бар бүләкләре дә бар. Ул бүләкләрне Туфан обкомның арткы ишекләреннән йөреп алмады, ал арны Туфанга үзләре китереп бирделәр. Егерменче йөздә коммунизм шаукымында иҗат иткән байтак талантлар харап булды. КПСС дигән аждаһаның биләмәләрендә яшәп тә чын халык әдибе, чын халык шагыйре булып калу сирәкләргә генә тәтеде. Туфан — үз иҗатын саклап калган әнә шул бәхетле шәхесләрнең берсе. * * * Гарасатка тиң иң олы фаҗига — син инанган идеянең ялгыш булуы. Элеккеге коммунистлар ничек түзә икән? Ялган идея фанатиклары һәрвакыт халыкка зыян кыла. * * * Дөньяны хатыншак ирләр, иршәк хатыннар басты. * * * Сәләтсез, булдыксыз, уңмас кешенең үзеннән күпкә өстен, атаклы шәхесләрне нәҗескә буяп, үҗәтләрчә мәшһүрлеккә омтылучылар белән яки хөкем оешмалары, яки психиатрлар шөгыльләнергә тиеш. Андыйлар үзенә игътибар яулар өчен Изге Йортны яндырган Герострат чире белән авырыйдыр. * * * Табиев вакытында Татарстанның җыр-бию ансамбле Алма-Атага китә. Концертны Кунаев карап кайта да Табиевка шылтырата: — Фикрәт туган, нигә синең ансамблең шулай аламасәләмә, бик фәкыйрь киенгән? Әллә Татарстанның нефте беттеме? Әллә сезнең акчагыз юкмы? Бердәнбер ансамбльне дә киендерә алмасаң, ярдәм итәрбез! — Не до ансамбля тут, надо КамАЗ построить! — дип әйткән, имеш, Табиев. КУЕН ДӘФТӘРЕНӘ ЯЗЫЛГАН ЙӨРӘК ТИБЕШЕ * * * Уеннан уймак чыкмый — бала чыга. * * * Җилдән дә оятсыз-әхлаксыз нәрсә бармы икән бу дөньяда?! Авыл саен, шәһәр саен, ил буйлый җилдән туган балаларга тап буласың. Ә җилне алиментка биреп булмый. * * * Байлар бал эчми — виски эчә. Урта байлар сыра эчми — "Посольский" эчә. Ярлы, мескен, ярга ятып су эчәр иде дә, инеш пычрак, суны байлар белән урталар болгатып бетергән. * * * Кеше ләззәттән ләззәт өчен туа, ләкин ул ләззәт бүтән кешенең рәнҗеше хисабына булырга тиеш түгел. * * * Ямьсезлегемне күрмә, күңелемне күр. * * * Үзеңне сөймәгән хатын белән яшәгәнче, үзең сөймәгән хатын белән яшәү мең өлеш артык. * * * Затлы күлмәк киясе килгән хатын-кыз затсыз күлмәген сала белергә тиеш. * * * Язып ятканчы, ятып язу хәерлерәк. * * * Ул эчкәнгә өйләнә алмый. Өйләнә алмаганга эчә. * * * Соңгы мәхәббәт кенә чын мәхәббәт. * * * Оялган булып кылану — үзе оятсызлык. * * * Моңа кадәр дилбегәнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы иде, хәзер сүз озынайды, кыскарган дилбегә хатыннар кулында. * * * Җыларга яшь калмагач, татарлар гел елмаеп үлә. * * * Татар бар җирдә хәтәр юк, хәтәр бар җирдә татар бар. * * * Түбәсе биекнең хәзер өйрәсе сыек түгел. * * * Кунак хуҗаның ишәгеме, әллә ишәк кунакның хуҗасымы, әллә хуҗаның кунагы ишәкме, әллә хуҗа үзе ишәкме, әллә икесе дә ишәкме? * * * Үз акылы булмагач, ул кеше акылы белән яшәде һәм начар яшәмәде. * * * — Мин бөкрем чыкканчы эшләп, пенсия алам, — дигән бер өркәчле дөя. — Миңа икеләтә пенсия кирәк, чөнки минем бөкрем икәү, — дигән ике өркәчлесе. * * * Гомер буе буш сүз сөйләгәнгә күрә, докладчыларның кесәләре буш булмады. * * * Күзгә төтен җибәрүчеләрнең акчалары да, бакчалары да янмады. * * * Кешеләр хайваннар кебек яшәсә, әллә кайчан сәгадәткә ирешкән булырлар иде инде. * * * Аттан ала да туа, кола да туа, кешедән ала гына туа башлады бугай. * * * Тизәктән — көрәк, көрәктән түрә булдылар. * * * Ут кабызгач кына, караңгыда утырганыбызны аңладык. * * * Язучы буласың килсә, телең өстендә эшлә. * * * Татар булсаң, татар бул, дошманыңны ватар бул. * * * Талантларны печәләр, уртакулларны су сибеп үстерәләр. * * * Хәзер балыгы да, халыгы да вакланды. * * * Җиде ел янган Тукайның яктылыгы җитмеш ел балкый инде. * * * Комганның ни икәнен белмәгән бер галим гүзәл сәнгать темасына докторлык диссертациясе яклады. * * * Этнең күңеле бер сөяк, диләр, нигә соң татарлар шул сөяктән дә мәхрүм? * * * Хисе каткан бәндәнең күңелен йомшартырмын, сыек буынын катырырмын димә. * * * Икейөзле булуга караганда беркатлы булу яхшырак. * * * Бу өлкәдә үзеңнең талантсыз икәнеңне аңлау — үзе талант. * * * Урманны корытучыларның иң куркынычы — урман каравылчысы. * * * Спорт сәламәтлек нигезе булса, чемпионнар озак яшәр иде. * * * Иң олы бәхет ул, бәлки, үлемдер. * * * Сөйләү сәләте бирелгән, язу сәләте бирелмәгән. * * * Чыгырыңнан чыкканчы чапмасаң, чуртым да чыкмас. * * * Атланырга атың булмаса, атаң аркасына атлан. * * * Җөрергә "Җигүли"ең җукса, җизнәңне җик. * * * Әрсезне әрләсәң, әрләгән саен әрләндәй симерә. * * * Төкермә әремгә, гомерең китәр әрәмгә. * * * Олы мәйданда бәләкәй бәйрәм. * * * Татар теленә тел тидергән тилчә телнең телен телем-телем телгәләп, түбәдән тәгәрәтермен. * * * Аязның Нәкыясы, Гарифның Шаһидәсе, Әхәтнең Гаффары булмаса, мәңге дә язучы була алмаслар иде. * * * Бөек шагыйрь асраганчы, уртача драматург асра. * * * Ул карар кабул итәргә карар кылганчы, кызыл кар яуды. * * * Кош-корт, җәнлек яратам дип, аларны читлектә тоту — үзе рәхимсезлек. * * * Кеше азат булсын өчен үз сүзенең колы булырга тиеш. * * * Яхшы эт өстерсәң генә талый, татар, өстермәсәң дә, берберсен талый. * * * Зур халык вак халыклар хисабына яши, үзе шул халыкларны өзмәстән сүгә. * * * Синең азатлыгың зыянсыз кешеләргә зыян сала икән — син ата җинаятьче. * * * Баш мие — матдә. Уйлаган фикер — идея-план. Идеяплан матдиләшә ала. Ягъни юктан бар була. * * * Куркыныч һәр көн янап торса, куркытмый башлый. * * * Кабинетлар кешеләрне берәм-берәм йоталар да чәйнәп кире төкерәләр. * * * Казан, асылда, урыс шәһәре. Шушы урыс шәһәрендә яшәргә татарга да рөхсәт ителгән. * * * Бәндәләрнең кайгылары зур, шатлыклары кечкенә. * * * Авыл мужигы ул үзенә күрә рәссам. Шәһәр рәссамы да үзенә күрә мужик бит инде. * * * Аллага шөкер, картайдым, дип куанырга кирәк, яттгълн үлмәгәнсең ич. * * * Яхшы йортта эт булып яшәгәнче, эт оясында кеше булып тор. * * * Әйбер бәяләре арткан саен, кешенең бәясе кими бара. * * * Чиратта туган чиратта үләр. * * * Бака бакылдый. Үрдәк тә бакылдый. Ал арның телләре бер. Телләре бер булса да, үрдәк баканы ашый. * * * Олы урында утырганнарның дуслары булмый, куштаннары гына була. * * * Татар-башкорт халкы ул — бер бөркет. Бөркетнең бер канаты — татар, икенчесе — башкорт. Бер канаты каерылса, бөркет һәлак булачак. * * * Аның гәүдәсе зур, акылы гәүдәсенә кире пропорциональ зурлыкта иде. * * * "Хуплау" белән "хурлау" сүзләре арасында аерма юк диярлек. * * * Бүгенге татар авылларының күбесен шүрәле каргаган. * * * Әйтер фикере булмаганга, озын-озак сөйли. * * * Көйсез ир белән тору бәхетсезлек түгел, шул ирдән читләргә зарлану бәхетсезлек. * * * Кошлар, кыргый җәнлекләр яхшы кешедән дә куркырга тиеш. * * * Талантсыз кеше көнчел булса, бер бәла; талантлы кеше көнчел-хөсетле булса, милләткә афәт килер. * * * Упкынга егылам дигәндә генә, сине бер үлән сабагы тотып калуы бар. * * * Хатынына кычкырырга тавышы юк, артист булам дип, сәхнәгә менгән бит, мокыт. * * * Җирнең чуаны — вулкан. * * * Ул җирдә вокзал бар, вокзал янында базар бар, базар янында мазар бар. * * * Татарның әдәбияты шулкадәр бай ки, хәтта бу байлык череп юкка чыга бара. * * * Илһам — татарның җаны, күңел көзгесе. Илһам татарның иң шатлыклы җырын да каш җыерып, ачу катыш сагыш илә җырлый. * * * Әдәби каһарманның холкын билгеләргә кирәк. Каһарман үз холкы белән яши башласын. Син аның артыннан күзәтеп язып кына бар. * * * Тынычлык әләмен тотып, ике як та котырынып сугышка әзерләнә. * * * "Җиңү" сүзе белән "чигү" (чигенү) сүзләре аваздаш. * * * Кабахәт ролен уйнаучы актер, роль буларак, кабахәтне яратып иҗат итә. Миһербан иясе буларак, ул кабахәтне сөйми, ләкин әзгә генә булса да кабахәт булып ала. * * * Социализм шартларында гарипләндерелгән татар язучылары . * * * Кешеләргә зыян салмыйча яшәү — бәхет. * * * Кем ул урыс? Бывший татарин. * * * һәйбәт пьеса булса, аны яхшы актерлар уйнаса, талантлы рәссам сәхнәне бизәсә, режиссерга спектакль кую ул бернәрсә дә тормый. * * * Кайбер халык, булмаган җирдән табып, үзенә шагыйрь ясый. Татарда шагыйрьләр үзләреннән-үзләре туа тора. * * * Бүсерле язучылар бездә күп, шөкер, әмма серле әдипләр генә аз. * * * Акча бит ул чибәр хатын-кыз кебек, артыннан күпме йөрсәң, шулкадәр синнән ераклаша. * * * Тәбәнәк шагыйрьнең бөек шигырьләре озын буйлы шагыйрьнең боек шигырьләрен ишекле-түрле куып йөртә. * * * Әсәрнең идеясе дөрес, социалистик реализм ысулында язылган, теле ярыйсы, мәхәббәт өчпочмагы бар, авторы кешегә күрсәтеп эчми — классик әсәр. * * * Кешеләргә нурын чәчүче кыска гомерле була. АХЫРЗАМАН Татар кошы тартар бетте, күке дә юкка чыкты, тәкәрлекләр инде юкка чыккан кошлар исемлегендә бугай, тургайлар да сирәгәйде, сыерчыклар тавышын ишетергә зар-интизар булганбыз, тагын шулай дәвам итсә, егерме-утыз елдан без кошкортсыз, киек-җәнлексез, эчәргә ярамас чишмәле бәхетсез туфракка күмеләчәкбез. ЭЛЕК Татар игапигак халыкларны чисталыкка өйрәтте. Татар наданнарга белем өләште. Татар үз байлыгын дөньяга таратты. Татар денсезләргә иман бирде. Аек татар гасырлар буе аек була килде. ИҖАТ Бүген төнлә миңа илһам килде. Мин кабалана-кабалана яза башладым. — Туктале, куй каләмеңне, — диде илһам. — Сөйләшеп кенә утырыйк. Чыннан да, нигә кирәк бу язулар? Ник кирәк кәгазь әрәм итү? Төне буе без илһам белән сөйләшеп чыктык. Дөресрәге, ул сөйләде, мин тыңладым. — Беләсеңме, дустым, — диде илһам. — Минем исемем "Иляһ" тамырыннан яралган. Мин кешеләргә иляһи рух әрәм, шагыйрь ясыйм, җырчы итәм. Ләкин кайчак киресенчә килеп чыга. Тиешлегә мин баралмыймын. Барсам, керә алмыймын. Кайсысының хатыны кертми, кертсә, куалап чыгара. Лаек түгелләргә керергә туры килә. Аяныч! Илһам китте. Ялгыз калгач уйладым, ә бит илһам үзе бик бәхетсез. Ул миңа кабат килмәде. Ул килмәсә дә, мин язарга тотындым. КОЙМА Кешеләр биек коймаларны караклар кермәсен дип коймыйлар, үзләре караклашканны башкалар күрмәсен дип, койма артына яшеренәләр. КҮРСӘТҮ Әдәбиятка кешеләр үзләрен күрсәтер өчен килә. Юуларның бер ишесе үзен күрсәтә, сәнгать әсәре күрсәтә алмый. Икенчесе үзен дә, әсәрен дә күрсәтә алмый дөнья куя. СЕР Галәмнең чиксезлеген күзалларга маташып баксаң, җирдәге кешеләрнең ваклыгын, мескенлеген һәм яшәешләренең тозсыз-мәгънәсез икәнен аңлыйсың. ИКЕ ФИКЕР Шөһрәтле артист турында: "Эчә, түл әйт итә, чәнечкәннәр икән", — дип сөйлиләр. Сәбәбе нәрсәдә икән бу гайбәтләрнең? — Кеше үз әшәкелеген мәшһүр шәхес өстенә өя. Үзе эчә, үзе типтерә. Үзе шулай булгач, сәнгатьче дә шулайдыр дип фаразлый. Рәхмәтле тамашачы үзенең сөекле артисты турында кайгыруы аркасында шулай сөйли түгелме? ШӘҺВӘТИ ләззәт Кешенең төп максаты — нәсел калдыру. Нәсел калдырырга омтылсын өчен, Аллаһы Тәгалә кешегә җенси ләззәт хисләре тапшырган. Хәзер исә хатыннар да, ирләр дә нәсел калдырырга теләми. Алар бары тик шәһвәти ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә бер-беренә якыная. Атом сугышы булмаган очракта да кешелек бетәргә мәхкүм. МӘХӘББӘТ һәр ошамаган-яратмаган нәрсәне чыгарып ташламыйлар. Тора-бара бер кирәге чыгар әле дип, бер кырыйга алып куй. Әнә хатынны мин ун ел ошатмаган идем, хәзер аннан да якын кешем юк. МАТУРЛЫК Матур булыр өчен генә артык бизәнүнең һич кирәге юк. Йөзе чиста булса, тырнак астында кер булмаса, кеше матур була. ХАТЫННАРНЫҢ КИЛӘЧӘКТӘГЕ ГҮЗӘЛЛЕГЕ Хатын-кызның чәче сирәгәя, кыскара. Иң яхшысы — булыр-булмас чәч йөрткәнче, чәчне бөтенләй кырып ташлау. Шәрә башлы хатыннарның гүзәллеген кабул итәргә кешелек әле әзер түгел. ТЫНЫЧЛЫК кош ы Шәһәр күгәрченнәре авыл күгәрченнәренә караганда карарак, зәгыйфьрәк. Авыл күгәрченнәре зәңгәрсу, тулыштүгәрәк һәм тук кыяфәтле. Табигый ки, таза ризык ашаганга, авыл һавасы сафрак булганга, авыл күгәрченнәре чистарак, сәламәтрәк. Кеше кулына карап гомер кичергәнгә, шәһәрдәге нәҗес һава сулаганга, ахрысы, шәһәр күгәрченнәре шундый бичара кыяфәттә. ЧИРАТ Социализмның төп асылы — чират. "Нәрсә ул социализм" дигәнгә кыска һәм төгәл җавап шул булыр: билетка чират, транспортка чират, фатир алырга чират, азыкка чират, эчемлеккә чират, хәтта хатын-кызга да чират тора совет кешеләре. СЕРЛЕ УРЫС ХОЛКЫ "Нәрсә ул серле урыс холкы?" дигәнгә җавап бик тә гади. Үз өен нәҗесләгәч, чит өйгә кереп тәрәт итү. Үзе ничек яшәргә кирәклеген белмәгән көе башкаларны ничек яшәргә өйрәтү. Аунап ятканда да: "Аның каравы мин киң күңелле урыс кешесе", — дип лаф оручы. Кирәк чакта, урыс булмаганнарның салпы ягына салам кыстыргалап, кара эшкә, үлемгә, сугышка өндәүче. Сезгә культура бирәм дип, халыкларның телен, мәдәниятен бетерүче. киңәш Халкың өчен кулыңнан килгәннәрнең бөтенесен дә эшләргә тырыш. Калганы — тәкъдир эше. ПОЕЗД КӨТКӘНДӘ Арча ыстансасы. Тирә-яктан сасы ис килә. Куаклыкка кермичә хаҗәтеңне үти алмассың. Бөтен җирдә затсызшөкәтсез чит ил чаганы үсеп утыра. Бу бакчадан пычрак җир юктыр кебек тоела башлый. Аяк асты тулы нәҗес. Иске аяк киемнәре, калдык-постык, аракыдан бушаган бихисап шешәләр, бөкеләр, ертык ыштаннар, карындык (полиэтилен) капчыклар — җирәнгеч мохит. Татар борынгы гадәтен — чиста яшәвен онытты. Оныттырдылармы? Әллә татар үзе онытырга теләдеме?! Түрәләр өчен вокзал янының чиста булуы һич кирәкми. Иң аянычы шулдыр ки: халык шушы пычракка күнгән, разый булган. КҮЗГӘ КҮРЕНҮ (Бер Кырым татарының сузе) Томан төшкән үзән күземә диңгез булып күренә. Офыккүк тә нәкъ диңгез инде. Бервакыт, саташып карабодай басуын диңгез дип белеп, су коенырга чишенә башладым. ИМӘНГЕЧЛЕК Ул үзенең иҗатына караганда куәтлерәк. Шуңа күрә аның иҗаты күренми. Күренсә дә, аның әсәрләрен күрмәмешкә салышалар. Аның иҗатына тиешле дәрәҗәдәге бәһане бирүче юк. Димәк, аның актив шәхесе үз иҗатына комачаулый булып чыга. Бәлки, үзе үлеп китсә, аның иҗаты ялтырар! ТАШ Күпме генә тырышып шомартсаң да, чуерташ асылташ була алмый. Менә ничәмә-ничә еллар инде без эшкәртелгән чуерташны асылташ дип йөрибез. УРМАН Эңгер-меңгер вакытында урман тагын да серлерәк, шомлырак булып күренә башлый. Урман иясе уянамы? Төнге ерткычлар ауга чыкканмы? Урман рухымы сине күзәтә? ТҮРӘ Бер урында түрә булып озак утырырга теләсәң, син яхшылык та, яманлык та кылма. Яхшы эшләр майтара башласаң, яманнар сине сөрәчәк. Яман кыла башласаң, яхшылар болгап атачак. КУНАККА ЙӨРҮДӘН БАШ ТАРТУ Күңел ачарга, рәхәтләнеп бер сөйләшергә дип барасың да хуҗа ир белән хуҗабикә талашканны карап утырасың. АВЫЛ Элек татар авылларында капкалар биек иде, аның каруы ишекләрдә йозак булмый торган иде. Хәзер капкалар тәбәнәк, әмма ишектә чабата чаклы йозак булыр. Кешеләр саранландымы, әллә караклар арттымы? СОЦИАЛИЗМ ТАБИГАТЕ Утын әзерлибез дип, шулкадәр күп агач турадык, урман да юкка чыкты, кискән утын да череп бетте. БАЛКЫШ Матурлык ул — миһербан балкышы. Эчендә миһербаны булмаса, әллә нинди гүзәлләр дә ямьсез булып күренә. ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР Элек, таң тишегеннән торып, радиолар Советлар илен мактый иде, бүген исә шул ук радиолар Советлар заманасын сүгә. Башта мактап халыкны изделәр, хәзер хурлап җәберлиләр. МАЙМЫЛ МӘСЬӘЛӘСЕ Кешеләрнең маймылдан яралмаганын раслый торган бәхәссез мәгълүмат бар. Маймыл чирүенең башлыгы ата маймылның хокукларына караганда вазифалары күбрәк. Кешелек җәмгыятенең башлыгы ата түрәнең хокуклары бихисап, халык алдында вазифалары гына юк. СОРАУ Сәхнәгә чыгалармы, әллә сәхнәгә керәләрме? АФӘТ Тәнкыйтьчегә караганда мәдхияче куркынычрак. ИДЕЯЧЕЛӘРГӘ һәр якты әсәр, һәр купшы сүз миһербан иясе тәрбияли дип ялгышкан кебек, һәр кара әсәр дә начарлыкка гына өндәми. КАРТЛЫК ТУРЫНДА "Ни хәлләр?" — дип сораганга каршы: "Картларча", — дип җаваплансаң, сине юата башлыйлар: "Нишләп әле син картайдың? Син әле бик яшь күренәсең". Картларча булу ул — үзе бәхет. Хәзер инде теләсәң дә яшьли үлә алмыйсың. Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер биргән, шуңа шөкер итәм дигән сүз ул. ТАКТАШ "Такташ, Такташ!" дибез, кайда соң ул Такташ? Казанның иң ташландык бер урамында аның исеме. "Такташ, Такташ!" дибез, кайда соң ул Такташ? Җәлилгә, Тукайга чәчәк ташыйбыз; Такташның кабере яр кырында ятим тора. МАТУРЛЫК Ул шулкадәр дә матур иде ки, хәтта тора-бара ул ямьсез булып күренә башлый иде. ГАЛӘМ Бөтен галәм ул — ниндидер бер коточкыч зур җан иясенең кечкенә генә бер әгъзасыдыр. ИКӘҮ Законнарны бик яхшы белгән ике генә төрле кеше була: профессиональ җинаятьче һәм прокурор. ХОЛЫК Үзен матур санаган хатын-кызның холкы яман була яки андый хатын-кыз, гаилә кора алмыйча, кулдан-кулга йөри торган булып китә. ТЕЛЧЕЛӘРГӘ "" авазы башкорт теленә генә хас, дип әйтү ул — наданлык. Бу аваз татар телендә борынгыдан ук килә. Аның кагыйдәсе дә бар. "Д" авазы (хәрефе) ике сузык уртасында килсә, "з" булып ишетелә, үзебез дә сизмәенчә, без сакау "3" әйтәбез: бодай, бәдән, надан... "д" авазы (хәрефе) артында гына сузык торса, без каты "д" әйтәчәкбез: Дилбәр, дилбегә, дус,тәбәлдерек... КУРКЫНЫЧ ФИКЕР Соңгы елларда ата кешеләрнең үз кызлары белән җенси мөнәсәбәтләргә керү очраклары ешайды. Алар сөяркә буларак кына түгел, гаилә корып та яшиләр икән. Атасыннан бала тапкан очраклар да бар. Бу гадәт соңгы еллар бозыклыгы гына түгел. Бәлки, бик тә борынгы заманнардан ук килә торган бер йола икәне билгеле. Христиан дине шуңа киная ясый түгелме соң? Бот Еваны Адәмнең кабыргасыннан ясый. Димәк, Адәм үз кызына өйләнә, ал арның бик күп балалары пәйда була. Башка гаиләләр булмаганлыктан, алар, бертуганнар, үзара өйләнешеп бетә. САФСАТА Үзенең акыллы икәнен аңламаган кеше аңгыра була. ЛЕНИН ТӘГЪЛИМАТЫ "Крәстиянгә җир бирәбез" дип, крәстиянне җирсез калдыру декреты. ШАРТЛЫЛЫК Хайваннар арасында иң әшәке сүгенү сүзе — кеше! БӘХЕТ Хатын-кызның бәхете хатын булуда. Ирләр белән тигез хокуклы булам дип уйлау белән хатын-кыз үзен бәхетсезлеккә дучар итә. НӨСХӘ Тумыштан чибәр булып яратылганнар усаллыклары аркасында ямьсезләнә бара. ШӘХЕС ҺӘМ ТӨРКЕМНӘР Сайрар кошлар көтүе белән очып йөрми. Чыпчыклар, каргалар өер белән яши. Талантлар да шулай, аерым тора. Ялгыз талантлыларны ашый торган сәләтсезләр алар партияпартия, өер булып оеша. АХЫРЗАМАН Табигатьне, кешеләрне артык талаганга күрә ахырзаман булачакмы? Әллә ахырзаман якынайганга кеше табигатьне корытамы, зәгыйфьләрне талыймы? ТӘРБИЯ Төннәрен ике генә кеше йокламыйча эшли: язучы белән карак. Карак урлый, кеше талый. Язучы шул каракны дөрес юлга бастырыр өчен китап яза. Шунысы кызык, карак ул китапларны укымый. Укыса, тагын да үҗәтрәк караклаша башлар иде. КӨЗГЕ АРТЫНДА НИЛӘР Үзеңнән түбәнгә карап куану ул — рәхимсез кеше гадәте. Кешенең гариплеге, фәкыйрьлеге аңа сөенеч китерә. Үзеңнән артыкка карап уфтану кара көнчелек галәмәте түгелме? Кара көнчелектән дә чирканыч нәрсә бармы икән фани дөньяда?! АЧЫШ Кызыл чәчәк була. Була зәңгәр чәчәк. Ак чәчәкләр дә бихисаптыр. Миләүшәләр, сары чәчәкләр дөнья тулы. Ә менә ни өчендер яшел чәчәк булмый. СЕРЛЕ УРЫС ХОЛКЫ Советлар Союзында акыллы галимнәр бик күп. Ләкин фән-сәнгать алар ихтыярына буйсынмый. Дилбегә сәләтсезләр, куштаннар, бюрократлар, залимнәр кулында. Бу Русиядә шулай булган, хәзер дә шулай һәм шулай булачак. ҖЕН Партия ул конкрет нәрсә түгел. Аны тотып булмый, аны күреп булмый, аны фаш итеп булмый. Партия ул җен, үзе күренми, үзе кешелеккә гел яманлык кына кыла. БУШАНУ "Рәхәтләнеп җылады" тәгъбирендә капма-каршылык бар. Кеше алдында бугазына килеп тыгылган әче төерне йотып, күз яшьләрен тыеп интеккән адәм, ялгыз калгач, күз яшьләрен иреккә куя да рәхәтләнеп бушана, җиңеләя. Кайгы белән рәхәтлек бербөтен хиснең нигезен тәшкил иткән. СУГЫШ Сабыйның сабыйлыгын алды сугыш. Сабыйларга бары сагыш бирде сугыш. ГЫЙБАРӘ Батыр кеше: "Куркырмын дип куркам" — ди. Эшчән кеше: "Иренергә иренәм", — ди. Иң яман кеше — артык яхшы кеше. КИРЕ ЭВОЛЮЦИЯ Үзәк Комитетта чыгарылган әмер обкомга үзгәреп кайта. Обкомнан төбәккә кайтканда ул тагын бер үзгәрә. Төбәк мәркәзеннән парткомга кайтканда әмер инде танымаслык булып алмашына, ахрысы. Партиянең һәр әмере халык файдасына чыгарыла юкса, ләкин ни өчендер гамәлдә генә әмер халыкка каршы эш башлый. ЧИКСЕЗЛЕК Чиксезлек уртасында мин торам. Миннән микромирга кереп китеп була. Миннән макромирга үтеп чыгып була. Мин галәмнең мәркәзе. ТЕҢКӘ Теңкәмә тиеп беттең инде! Теңкәм корыды инде! Ни-нәрсә ул "теңкә"? Җанмы ул? Күңелме ул? КОММУНИСТ ҖИТӘКЧЕ Халыкка биргән вәгъдәләрен оныткан, үз вазифасын белмәгән, әмма хокукларыннан артыгы белән файдаланучы халыкның кан тамырына кадалган талпан. САФ КЕШЕ Исемен пычрату бәрабәренә җисемен саф калдырырга тырышучы. ильминский һәр урыс коммунисты эчендә Ильминский ята. ВОЗРАЖЕНИЕ Көнбатыш халыклары сәнгатендә Возрождение чоры булган. Татар совет сәнгатендә 1924 елдан бүгенгегә кадәр Возражение чоры дәвам итә. МАНТЫЙК Өч хатын аерган ир кәкәй. Ике хатын аерган ир аннан яхшырак. Бер хатын аермаган ир тагын да әйбәт. Димәк, өйләнмәгән ир барысыннан да яхшы, чөнки аның аерырга хатыны юк. АХЫРЗАМАН Кешелек сукырая. Яктылык чыганаклары арткан саен, күзнең куәте кими. Күзлеклеләр арта бара. Кешелек сәрхушләнә. Эчкечеләрдән эчкече туа тора. Кешелек тилерә бара. Тилеләрдән тиле туа. Кешелек ахырзаманга якыная. ҮЗ ТАТАРЫМЫЗ Яхшы кием кигән танышын күрсә, татар: "Череп баеды, урлашадыр", — дияр. Начар киенгәнне күрсә, татарымыз: "Хәерче тәре, бер өс-башын да карый алмый һаман", — дияр. КӨНЧЕЛЕК Кешедән көнләшүнең ике төре була. Кешенең иҗади үсүен күреп үрсәләнү, кешенең хәләл көче белән тапкан малына кызыгу — кара көнләшү. Кеше уңышларын күреп, үз ялкаулыгыңны сүгү һәм иҗтиһад итеп, эшкә башлау — ак көнләшү. Беренчесе, җинаятьләр чыганагы булыр, икенчесе — бәхетлеләр юлы. УРЫСНЫҢ СӘЕР ХОЛКЫ Русия ул үзгәртә дә кыра, кора да үзгәртә. * * * Элек мохтаҗга ярдәм итмәгәнне сөймәгәннәр. Бүген әҗерсез ярдәм итүчедән шикләнәләр. киңәш Гаиләне корытыр өчен син хуҗасын үтер. Авылны бетерәсең килсә, мулласын атып үтер. Халыкны бетерәсең килсә, син аның динен ал, шагыйрьләрен юк ит. НӘҖАТ Исерек Ауропадан кешелек дөньясын саклап калу аек Азия җилкәсендә. АСТАР һәр урыс коммунистының партбилеты астында христиан миссионеры ята. һәр татар коммунист-түрәнең астында урыс ята. ШАҺИТЛЫК Социализмның ни икәнен күргән юк, әмма социализмның нинди булырга тиеш түгеллеген без бик яхшы беләбез. РУСИЯ — Русия нинди ил ул? — Русия ул — бик киң вә тирән әбрәкәй. — Нәрсә ул Русия? — Бюрократиянең тантанасы. — Нинди ул Русия? — Бәрәкәтсезлек иле . — Русиядә кемнәр яши? — Миһербансызлар . — Кемнәр иле ул Русия? — Исерекләр иле. — Нәрсә хөкем сөрә Русиядә? — Золым. — Кемнәр хуҗа Русиягә? — Кансыз, надан, әхлаксыз җинаятьчеләр. — Урыс булмаган милләтләр Русиядә ни хәлдә? — Изелгән кол рәвешендә. — Кем соң ул урыс кешесе? — Башка динне, баттгка. телне җене сөймәүче. — Нәрсә соң ул серле урыс холкы? — Кешенең асылын хурлап, үз нәҗесен мактау. — Нәрсә ул урыс сәясәте? — Чит илләргә басып кереп, халыкларны кол итәргә тырышу. — Русиянең киләчәге нинди? — Унтер-пришибейлык, держимордалык һәм ни урыс, ни башка, була алмаган исерек мокытлар иле булачак. — Бай яшиме урыс халкы? — Халыкларны, илләрне талап та хәерчелектә, сәрхушлектә яшәүче бер генә халык бар. СӘХНӘ ҺӘМ ТОРМЫШ Режиссер көләргә кушканда көлмәсәң, соңыннан җыларга туры киләчәк. УРТАЛЫКТА Олы талантларны да, зәгыйфьләрне дә безнең җәмгыять сөйми. Аңа уртакуллар кирәк, һәм уртакулларга мохтаҗлык булмаячак. Рәхәт! ГОРБӘТТӘ Ташкентта яшәүче бөтен милләтләр дә ана телләрендә сөйләшә. Бары тик татар гына урысча гәперә. НАДАН ГАЛИМ Наданлык түрә булып түргә менгән саен гыйлем аска төшә. Галим кеше булу оятка санала башлый. Шуннан килеп чыга канатлы тәгъбир: ул наданлыкның иң югары дәрәҗәсен яулады. * * * Яман атаны үз баласы хөрмәт итәргә тиешме? Тиеш булса, димәк, бала яманлык белән бер якта тора. Ата яхшы ата булса гына аны хөрмәт итәргә кирәк дигән фикер хакыйкать булса, яхшы булса гына атаңны сөй, яман булса сөймә кебек имәнгеч бер фәлсәфә пәйда була. Сәүдә, алыш-биреш барлыкка килә. Рухи, мәгънәви ришвәт алга чыга. Ата нинди булса да ата. Син аны шул килеш сөй, хөрмәт ит. Парадокс! Атаң яман булып, син аны җәберләсәң дә яманлыкның бер төре булыр. КОММУНИСТЛАРГА КИҢӘШЕМ Яхшы атеист булыр өчен Коръәнне, Инҗилне, Тәүратны яттан белергә кирәк. Динсезлектән денсезлеккә бер адым. * * * Дин белән көрәшәбез дип, наданнар гарәп хәрефләре белән язылган әдәбиятны, чормалардан алып, утка, бәдрәфкә аттылар. Ул китаплар арасында коммунистларның изге китаплары да, ягъни Ленин, Сталин, Маркс әсәрләре дә бар иде. МИРАС Сталин СССР халыкларына шикләнү, курку, әләкләшү теләге, миһербансызлык чире калдырды. Илдә бары тик ике төрле генә халык яши. Мескенлек чире баскан бәндәләр катламы — коллар. Шулар хисабына аларны изеп яшәүче җитәкчеләр, талаучылар, рэкетчылар, мафиозниклар. ЕРТКЫЧЛЫК Сталинчылык кеше күңелендә йоклап ятучы ерткычны уятты. ШАКАЛЛАР Шакаллар түрә була да арысланнарны эт дәрәҗәсенә төшерә. БАШЛЫ КЕШЕЛӘР Башлы кешеләр — уйлап табучылар — кешене җәзалауүтерү коралларын көннән-көн камилләштерә. СӘЯСӘТ КОРАЛЫ Демагоглар-сәясәтчеләр узгандагы җинаятьләрне аклап, бүген дә кешеләрне күпләп кырыр өчен җирлек әзерли. * * * Иң кешелекле өндәмәләр, халыкчан идеяләр комсыз, хәтәр шовинистлар кулында җәллад балтасына әверелә. * * * Шагыйрьләр, "Миһербан Мәкердән көчлерәк" дип, купшы сүзләр белән тәти шигырьләр яза. Җырчылар анага мәхәббәт турында җырлый. Аналар картлар йортында җеназасыз гына үлә бара. * * * Халык хезмәтчеләре — депутатлар — эшләмичә акча ала, дөньяның бөтен уңайлыкларыннан файдалана, халык-хуҗа исә икмәккә, фатирга чират тора. КИЛӘЧӘГЕБЕЗ НИНДИ? Совет ватандашлары талаудан, үтерешләрдән, көчләүләрдән куркып яши. һәм ул беркайчан да бу афәтләрдән гарантия ала алмаячак. СЕРЛЕ СОВЕТ ХОЛКЫ Чит илләрдә президентлар, тәхеттән төшкәч тә, киңәшче сыйфатында дәүләт эшләрендә катнашалар. Алар хөрмәт эчендә кала бирә, шәхес буларак яигәвен дәвам итә. Русиядә андый шәхес юк. Бу илдә түрәләрне ак итеп күтәрәләр, һәйкәлләр коялар, тәхеттән төшкәч яки үлгәч, өстенә менеп... таптыйлар. Бу бөтен илнең, бөтен милләтнең әхлаксызлыгы. Шушы нәрсә: ләббәйкәлек һәм рәхимсезлек халык рухына үтеп керә һәм кешеләр бер-берсенә нәфрәтле, кансыз булып үсә. САФСАТА Аның дуслары бик күп иде, шуңа күрә аның башы төрмәдән чыкмады. МӘСКӘҮ Мәскәү халкы урамнан барганда бер-берсен күрми, күрә калса, бер-беренә нәфрәт ора, ягъни күралмый. КАШ ЯСАУЧЫЛАР ҺӘМ КҮЗ ЧЫГАРУЧЫЛАР Социализм ясыйбыз дип, Советлар Русиясендә байларны бетереп, хәерчеләрне тагын да арттырдылар. БАШ КИСҮ XX гасырда гына да татар милләтенең башын кисү дүрт тапкыр кабатланды: 1917 — 1920 еллар — Татар миллионерлары, фабрикантлары, ал арның борынгы нәселләре бетерелде. Күбесе читкә китте. Мал, йорт архив Советка калды. 1930 — авыл зыялылары, муллалар, хәлле игенче, җир хуҗалары китте. 1937 — галим, мөгаллим, зыялы затлар атылды, сөрелде. 1941 — 1945 — язучылар, укытучылар һәлак булды. * * * Мәскәү радиосы сөйли: "Социализмны тамырыннан үзгәртеп кору башланды", — ди. Димәк, капитализмга кайтырга маташачаклар. СПЕКУЛЯНТ Иң оятсыз спекулянт, иң рәхимсез талаучы — Совет хөкүмәте. ОПТИМИСТ ЯЗУЧЫГА Тормыштагы каһарман һәлак булмасын өчен әсәрдәге каһарман һәлак булырга тиеш. * * * Октябрь инкыйлабы кабахәт бәндәләрнең әшәке теләкләрен канәгатьләндерер өчен эшләнде. Сталин кебекләр, садистлар, әләкчеләр, көчләүчеләр, нахак яла ягучылар, кеше малын талаучылар өчен бәйрәм алып килде большевиклар. Бүтәннәр үз дәрәҗәсендә Сталинны кабатлады һәм кабатлыйлар. Сталин — бөтен заманнарның, бөтен халыкларның мәкерен үзенә җыйган мөртәт. Сталинчыл социализм ул — СССРда дәүләт күләмендә канунлаштырылган рәхимсезлек. Канга сеңгән курку, коммунизм идеологларының фәхешлеге урыс булмаган бөтен халыклар өстенә ишелеп төште. Гөрҗә халкы дөньяга ике иблисне чыгаруы белән мәңгегә тарихка кереп калачак: Сталин белән Берияне. Аларның халыкларны изүе мәсхәрә итү генә түгел, халыкларның җанын корытуы булды. Сталин — социализм идеясе тудырган беренче иблис, ләкин соңгысы түгел. МӘКАЛЬ Хатының яман булса да, балдызың яхшы булсын. АРЫСЛАН КЫЯФӘТЕНДӘГЕ КУЯН Мин гомерем буе куркак булдым. Куркаклыгым аркасында гел өстәгеләрне тәнкыйтьләдем. Бер сүз әйтәм дә, өйгә кайтып, юрган астына кереп, кайчан килеп алырлар икән дип калтырап ятам. КВАНТ Квант механикасы Алласыз кешегә Алла барлыгын исбат итә ала. ЧИРАТ Билетка чират, кибеткә чират, фатирга чират, яслегә чират, сабынга чират, шырпыга чират, өйләнергә чират, аерылышырга чират, фахишәләргә чират, корсак төшерергә чират, теш алдырырга чират, теш куйдырырга чират, ашарга чират, әбрәкәйгә чират. СССРда ике генә нәрсә чиратсыз эшләнә: туу, үлем. ГАЛӘМӘТЛӘР Илнең череклеген күрсәтә торган берничә галәмәт бар: башлыкларыбыз-түрәләребез чит илдәге тәртипләрне хурлый, башкаларга да хурларга кушалар. Чит илне мактаганнарга монда көн юк. Үзләре япун каләме белән чит илне сүгеп әсәр яза; балалары япун магнитофоны уйната, америка чалбары кия, америка сагызы чәйни, ят ил фильмы карап, һаман чит илне сүгә. Икенче бер галәмәт: сәгатьләрнең дөрес йөрмәве яки ватык булуы да илнең эчтән черек икәненә дәлил. Урам сәгатьләре, почмактагы сәгатьләр, министрлыклардагы сәгатьләрнең берсе дә йөрми. Вакыт күрсәтүче сәгатьне төзәтергә, борып җибәрергә вакыт юк. Өченче бер мисал: бәдрәфләрнең җирәнгеч булуы. Вокзаллардагы, юл кырыендагы, өй эчендәге бәдрәфләр нәҗестән арындырылмый икән, бел, хуҗаларның күңеле чисталыкта түгел. * * * Атом төше эченә тирәнрәк кергән саен, микрокисәкчекләрне ача барган саен, без Аллага якыная барачакбыз. Зураю ягына таба барсак та, ягъни макрогаләмгә чыксак та, без Аллага якынаячакбыз. ЗОЛЫМ Үзгәртеп кору ул — зольмәтнең камилләшүе. АФӘТ Татар язучысы өчен иң куркыныч нәрсә КГБ да түгел, милли кысылу да түгел, шовинизм да түгел, татар язучысының яхшы-оригиналь әсәрләрен татар халкы укымый, укыса да аңламый, татар халкының нәфис зәүкы имгәтелгән, аңа бер күзәнәкле әсәрләр генә кирәк, Әмирхан Еникинең әсәре Татарстан программасында барганда, татарлар егылып "Санта-Барбара" карап утыра. * * * Бушлык (вакуум) ул — матдә арасындагы аралык (пространство), ягъни вакуум-бушлык та материянең бер өлеше. ХАТЫН-КЫЗ Хатын-кыз дүрт сыйфатта гына булырга тиеш: саф кыз, тугры хатын, матур ана, күркәм әби. ИР-ҖЕГЕТ Ир кеше өч эшне башкарырга тиеш: мал табу, хатынын, балаларын үз итү һәм оныкларга мирас калдыру. ИР БӘХЕТЕ Анасы белән хатыны дус яшәгән ирдән дә бәхетлерәк кем булыр?! СТАЛИН Ул сабый чактан ук мескенлек чире белән авырый иде: тәбәнәк буйлы, акыллыларны күралмый, мәһабәт кешеләрне җене сөйми, җитмәсә әле, ул чулак, шадра, җирән. Мескенлек чире бөтен дөньялыкка аны нәфрәтле иткән. Мескенлек чиреннән соң бөеклек чире белән авырый башлый. Менә шушы күчешләр арасында миллионлаган җаннар кыела бара. БАТЫРЛЫК Курку белмәс кеше батыр була алмый. Куркаклар гына батыр була ала. КӨЛҮ АНАТОМИЯСЕ Кешенең иң башта күзләре елмая, аннан соң ирен кырыйларына елмаю сирпелә, аннан соң авызы көлә башлый, тешләре күренә. Бу кеше әдәп иясе булыр. Үзен дөнья гүзәле дип уйлаучы, тешләре тигез хатынның башта авызы кинәт ерылып китә, тешләре күренә, шуннан соң гына ул башын артка ташлап көлә башлый һәм, гадәттә, андыйларның кече теле күренә. КҮЗӘТЧЕ Кеше күрми диеп, ямьсез кыланма, барыбер сине кем дә булса күреп тора: кош-корт, киек-җәнлек, Аллаһ. ҮЛӘСЕ ХАЛЫК Үз халкы өчен җан атучы кешене үз туганнары сүгә икән, димәк, бу халык бетәргә йөз тоткан. ТӘГЪБИР Торгынлык чорында тормаганлык чоры булып алган иде. киләчәк Урыс халкының фаҗигасе шунда ки: ул үзен бөек халык дип уйлый. Урыс булмаганнарның фаҗигасе шунда ки: алар үзләрен урыстан кайтыш, мескен дип саный. Урыс үзенең ул кадәр бөек булмаганын, башкалар ул кадәр мескен түгеллеген аңлагач кына дөнья рәтләнәчәк. * * * Аллаһ бар. Аллаһ юктан бар ясый. Димәк, бардан бар була. Бары тик Аллаһ кына барны юк итә ала. Юклык ул бөтен җирдә дә була. Димәк, юклык — үзе барлык дигән сүз. Бушлык-юклык мохитендә энә очы хәтле матдә була икән, бушлык та матдәнең бер өлешенә әверелә түгелме? Димәк, бушлык ул — матдәнең аерылгысыз кисәге. Бушлык-юклык та матдәнең аерым бер халәте булып чыга. * * * Ни өчен социализм системасы җимерелде? Искергән өйдә торучы көнчел-фанатик-коммунист, бай капиталистлардан көнләшеп, яңа йорт салырга хыялланып, иске йортын җимерде дә урамда калды, әштер-өштер генә яңа йорт салып керде, яңа йорт, чыдамсыз булып, тиздән җимерелде. Теге тагын урамда калды. Шуңа күрә бу илдә урам законнары алдан йөри. * * * Җир, үз күчәре тирәсендә бөтерелеп, секундына утыз чакрым тизлек белән Кояш тирәли әйләнә. Кояш исә үзенең иярченнәре белән секундына ике йөз илле чакрым тизлек белән Аккош йолдызлыгына таба оча, ягъни Кояш Галактика тирәли әйләнә. Галактика үзе секундына меңнәрчә чакрым тизлек белән тагын бангка. бер Галактика тирәли оча. * * * Тизлек арта бара, димәк, без ниндидер акыл ирешә алмаслык бер Галәм составында яктылык тизлеге белән каядыр очабыз. Әллә соң Кант хаклымы? Без беркайчан да әйберләрнең серенә төшенә алмаячакбыз. * * * Бөтен хикмәт "ч"да. Чыгырыңнан чыкканчы чапмасаң, чуртым да чыкмас. Ягъни, тырышып эшләмәсәң, тормышың бармас. * * * Суга баткан кеше берничә көннән өскә калка. Суга төшкән чебен, озак торса, төпкә бата. Кеше белән чебен арасындагы бердәнбер аерма шул булыр. * * * Татарның милли каһарманнарын астан чагучы, аны үлемгә озатучы бәндә дә үзен татарның милли каһарманы дип саный. * * * Көнчелек, үзеңнән өстен кешене җиңеп, үзеңнең рухи, ләззәти, шәһвәти, ашказани, бәдәни хаҗәтләреңне канәгатьләндерү омтылышы Ленин, Сталин, Берия һәм башкаларның гамәлләренә этәргеч булды. * * * Мин суга чумдым. Ярда калды яртым. Шакшы су йоттым. * * * Яманаты чыккан хатын, кем җиңеннән тартса, шуның белән киткән. Мин сөям шуны. Ләкин мин дә, ул да бәхетсез. Салкын бүлмәдә ике тере мәет. * * * Үлемнән куркып үлгән кешеләр дә бар. Мөселман кешесе үлемнән курыкмый. Хәтта ул үлемне көтеп, шат яши. Бу әҗәл алдында баш ию түгел. Әбием Мәгъсүмә карчык әллә ничә тапкыр үлемтекләрен алмаштырды: әҗәлем әллә кайда адашып йөри, яшәдем инде үзе, шөкер, ди. Әнә тагын яңа үлемтекләр кирәк, дип көлә торган иде. Үлемнән сәке астына качып котылып булмый. Үлем ул мәңгелек йортына күчү генә. * * * Упкын кырыенда торамын. Артта дошманнар. Упкынга очсам — үлем. Артка борылсам — үлем. Нигә мине уятмыйсыз? * * * Парашютым ачылмады. Мин төпсезлеккә очамын. Миңа рәхәт. Мин һаман аска очам, әллә күккә ашам? — Их, канатларым булса, — диде җылан. — Их, җылан булсаң иде, — диде тычкан. * * * Ялгыз йорт түбәсенә коеп яңгыр ява. Йорт эчендә без икәү, сөйгән яр белән. Иң олы бәхет шушы миңа. * * * Миллионлы шәһәр уртасында сагыш басты мине. "Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы". * * * Фәкыйрь булды ул гомер буе. Балам ач-ялангач булмасын, дип җене өзелгәнче эшләде. Баласы ни сораса, тамагыннан өзеп, шуны алып бирде. Тук үскән бала карт атаның пенсиясен эчеп, кешелектән чыкты. Атасы бик яхшы кеше иде, баласы тәүфыйксыз булды, диделәр. * * * Инде бөек буласым килми. Гайрәтем дә бетте. Сәламәтлек тә юк. Мескенлек басты мине. * * * Ап-ак чүпрәк арасында матур бер кыз бала таралып ята. Аңа рәхәт. Ата-ана аңа сөю белән бага. Ни көтә соң бу кыз баланы? * * * Ир кеше кайдан чыккан, шунда керергә омтыла. * * * Моң халыктан чыга, талантлар аша халыкка кайта. * * * Хатын кеше бәхетле булсын өчен аңа ике нәрсә кирәк: байлык, ирлек. Байлыгы булып, ирлеге булмаса, хатын сөяркә табарга мәҗбүр. Ирлеге булып, хәерче булса, хатын яртылаш кына бәхетле. * * * Казан культура институтын 1975 елда тәмамлаган сәнгать хезмәткәрләренең йолави җыенында Батулланың үз шәкертләре алдында ширбәт алдыннан әйткән сүзе: — Язучы буларак, егерме дүрт китапның берсен дә язмыйча-чыгармыйча, драматург буларак, унсигез пьесаның берсен дә язмыйча-куйдырмыйча, режиссер буларак, куйган егерме дүрт спектакльнең берсен дә куймыйча, меңнән артык телевизион тапшыруларның берсен дә эшләмичә, йөзләгән ШТМ кичәләренең берсен дә оештырмыйча: бары тик Фаил Ибраһимов, Илфак Ибраһимов (шагыйрь Мөхәммәт Мирза), Шәмси Закиров, Гали Арсланов, Фәйрүзә Исхакова, Илдус Сафин, Хәния Фәрхи, Инсаф Абдуллин һәм бангка. бик күп мәдәният хезмәткәрләренә генә остаз булсам да, мин үземнең дөньяга туганымны аклаган булыр идем. * * * Чулман калада шәкерте Шәмси Закиров фатирында ике бәлеш, ике табак пилмән, бер табак бозау ите ашап, дүрт шешәнең башына җиткәч, җырлап, биеп, шартлаганчы көлешеп, йокламыйча таң аттырганнан соң хуҗабикә Галия ханымның иренә әйткән сүзе: — Синең остазың Батулланың әсәрләре дә, шәкертләре дә үзеннән акыллырак икән! * * * Молекула — атом — электрон — протон — нейтрон — нуклон — мезон — кварк. Электрон түгәрәк түгелдер ул. Соңгы иң гади кисәкчек түгәрәк булса, аның азагы булыр иде. Димәк, кисәкчек озынчарактыр. Кварк төбенә җиттем дигәндә генә син Галәм чигенә килеп чыгасың. Магнитны соңгы полюсларына кадәр бүлсәк, полюслар югаламы? Фикер ул — матдә. Ләкин матдәнең аерым бер шәкеле. Фикер — матдәнең иң югаргы формасы. Иң кыска вакыт нинди ул? Вакытны чиксез бүлгәндә мәңгелеккә килеп чыгабызмы? Аллаһ бар. Аллаһ юкны бар итә, димәк, матдә юктан бар булмый, бардан бар була. Чөнки Аллаһ бар бит. * * * Караучысыз калган бакчаны алабута баскан кебек, саллы тәнкыйть булмаганга күрә, эстрада сәхнәсен, әдәбиятны төче җырлар, төче әсәрләр, тозсыз җырчылар, тозсыз язучылар басты. * * * Зәйтүнә белән Тукайның Мәдәният йортында очрашуы турында Атилла Расихның "Ишан оныгы"нда 101 нче биттә язылган. Тукай анда "Утырышу"ны укый. Сәгыйть Рәмиев тә шигырь сөйли, һәр кеше кәләпүштән, һәр кыз калфактан булуын Фатих Әмирхан шарт итеп куйган була. Зәйтүнә: "Тукайның сул күзендә ак иде", — дип яза. (103 нче бит.) Имеш, "Кызык гыйшык" Зәйтүнәгә багышланган. (104 нче бит.) Зәйтүнә 1893 елда туган. Тукайның "...гә" дигән шигыре дә Зәйтүнәгә багышланганын Кариев әйткән икән. КАЛӘМГӘ СӨАЛЬ Нишлик соң инде без — татар язучылары? Без язган китапларны укучы юк. Шәһәрдәгеләр татарча укый белми. Авылдагалар китап сөйми, аларның китап укырга вакытлары юк. Иә эштә, йә эчүдә. Гади халык аңласын дип язганнарыбыз "нәфис әдәбият" исемен күтәрә алмый. Бәс, безнең эш бушкамы? Яшәвебез заягамы? И каләм, бәян ит! Игенче иккән икмәкне без ашыйбыз. Без биргән ризыкны игенче "ашарга" теләми. Димәк, язучы каләмен сәнәккә алмаштырырга тиеш?! И каләм, бәян ит! ГАРМУНЧЫНЫҢ ФАҖИГАСЕ Оста гармунчы һәрвакыт чибәр кызлардан коры кала. Ул гармун уйнап утырганда кызларны башка җегетләр сайлап бетерә. Юри тикшереп кара, бөтен гармунчыларның да хатыннарына карасагыз, сез хакыйкатьне аңларсыз. * * * 1906 елда "Сәйяр" театры артистларына: — Туксан елдан соң ирләр ролен хатыннар уйный башлаячак, — дип әйтсәң, сине телгә санарлар иде. Менә ул вакытлар килеп җитте. Ир ролен башкарырга ирләр бетте, хәзер, озакламый ирләр ролен хатыннар башкарачак. * * * Чәчәкләрне, матур гөлләрне без иркәләп үстерәбез дә өзеп алып сатабыз, сөйгәнебезгә бүләк итәбез. Малларны, кош-кортларны без назлап үстерәбез дә суеп ашыйбыз яки сатабыз. Үстерәбез сөеп, сатабыз суеп. * * * Яңгырдан соң суалчаннар якты дөньяга чыгып һәлак булалар. Җир астында, караңгыда калганнары яши бирә. * * * Син урманны ике күз белән генә күзәтәсең, урман сиңа мең күз белән карый. ТӘКӘРЛЕК ТАВЫШЫ Тәкәрлекнең үзәк өзгеч сагышлы ялварулары ишетелми. Әрәмәләр корыган. Корытканнар. Тәкәрлекләр өчен сазлык юк. Тәкәрлекнең чыелдавы күңелдә сөйләп бетергесез моң уята иде. Тәкәрлек тавыигы ишетелмәгәч, күңелдә шом уяна. Күңел ирексездән фаҗига, гарасат көтә башлый. * * * Кытайда туган, Алма-Атада яшәүче Рабин Сәфәргалин сөйли: — 1945 елларда совет гаскәрләре кергәч, татар байларының яхшы таш йортларына башка милләт кешеләре кереп урнаша. Соңыннан ул йортларны сатып баеган кешеләр дә була. Шынҗанда, Колҗа каласында бер кашгарлы адәм йорт сата, бер татар шул йортны алырга килешә. Шулай килешеп утырганда, сатучы кеше кунакны йөзем белән сыйлый. Кем йорты бу, кемнән калган, дип сорый сатып алырга теләүче татар. Мин бу йортны аукционнан сатып алдым 1949 елда, ди кашгарлы. Татар кешесе авызына кабарга тоткан йөземен кире куеп, мин бу нигездә яши алмыйм, дип чыгып китә. БАЙ БАЙРАК Батулла сүзе: — Төрки байраклар арасында мәгънәгә баерак байрак безнең байрак... Әгәр дә шул байракка өч данә ай-йолдыз өстәсәң! * * * Әкият буш урында барлыкка килә алмый. Димәк, оча торган келәмнәр, оча торган атлар, ерактан күрсәтә торган көзгеләр, күз ачып йомганчы үрын күчүләр, гыйфритләр, аждаһалар кайчандыр булган. Кешелек хәтере ал арны әкият сөйләме итеп саклый. Яки алар киләчәктә булачак. Күбесе була тора бит инде. Мифлар, әкиятләр, риваятьләр алар — халык хәтере, халыкның тарихы. * * * Аллаһ ул шулкадәр кодрәтле ки, хәтта "Аллаһ юк" дип әйтүчеләргә дә Аның исе китми. * * * Интеллект ул — мәгълүматлы булу өстенә миһербанлы булу. Галимнәр роботлар ясаганда, кешеләрне тәрбия кылганда шушы калыпның беренче өлеше турында гына уйлыйлар. Техника арта, миһербан кими. Инсаният һәлакәткә бара. * * * Наданлык түргә менгән саен түрә була. Түрә надан булган саен гыйлем аска төшә. Галим кеше, гыйлем кеше мескенгә әверелә. Белеме арткан саен кеше аска тәгәри. * * * СССР — артыгы белән алга киткән социализм. Бүселеп чыкты. Урыс халкы — иң бөек халык. Бу бөеклектән бөтен дөнья кача. Урыс кешесе — иң киң күңелле зат. Ул халыкларга үз ватаннарында кол булып хезмәт итәргә рөхсәт бирә. * * * Фәрваз тугыз ай интегеп үлде, бабай менә ничә атналар череп ята. Намуслы, хәләл көче белән тапканнарын гына ашаган бу ике кеше нинди гөнаһлары өчен шулай җан бирә алмыйча җәзалана икән? Мафиозлар, рэкетирлар, халык талап баеган түрәләр интекмичә генә үләләр дә китәләр. Ни хикмәт? * * * Үзе бик мөлаем бу кыз ни өчендер иренен көлсу, мәет төсенә буяган. Ул буянмыйча бик матур күренер иде. Ә ни өчен соң ул кыз үзен ихтыяри ямьсезли. Мине күрегез, мине татыгыз, дип кылануымы? * * * Русия ул, үзгәртеп кору, реформалар кертү дигән булып, иске киемгә иске киемнән ертып алынган ямау салып котылмак була. * * * Дин, азатлык һәм сәясәт хәрәкәте тирәсендә акылга таманнар күбрәк күренә башлады. Сәхнәгә, сәнгатькә өчле-тугызлы һәвәскәрләр кереп тулды. Хөкүмәткә җыен алдакчы, карак менеп утырды. Әдәбият кына бер кырда кал алмас бит инде. Әдәбиятны тел белмәгән, фәлсәфәсе булмаган уртакуллар басты. * * * Әдәбиятта тәнкыйть дәлилсез таптый, дәлилсез мактый. Икесе дә гыйлемсезлек галәмәте. Берсе шәхси дошманын сыта, икенчесе дустына ришвәт бирә. * * * Коммунист түрәләр, әгәр кулларыннан килсә, тавык йомыркасының сарысын үзләренә алып калып, халыкка лыҗырдыгын гына саттырган булыр иде. * * * Биек күтәртмәле аяк киеме кигән хатын-кыз үзенең тәбәнәк буйлы һәм кыска аяклы икәнен күрсәтеп йөри. Чәче коелган баш түбәсен озын чигә чәче белән каплау аның пеләш икәнен ныграк күрсәтеп тора. Агарган чәчен карага буяган кеше үзенең чаларганын ныграк күрсәтә. Картая башлаган хатын-кыз гына үзенең яшен яшерә. * * * Хатын-кызлар хәзер әләмә-сәләмә киенеп, бизәнү әсбаплары такмыйча йөрергә тиеш. Юкса талыйлар. * * * Күп кеше эшли алмаган яки беркем дә эшли алмаган файдалы эш эшләгән кеше талантлы була. * * * Урыс безнең культураны күтәрмәде. Киресенчә, ул татарларның культурасын үзенеке дәрәҗәсенә төшерде. * * * Партиянең әүвәлге хезмәткәрләре халыкны астыртын гына талый иде, талаулары хәттин ашканнары фаш ителсә, аларны тагын да югарырак урынга күчереп, коткарып калалар иде. Хәзер шул ук кешеләр ачыктан-ачык халыкны талый. * * * "Син мине сөясеңме?" — дип сораудан да мәгънәсезрәк сорау бармы икән? Шушы сораудан соң сөеклең: "Сөям, яратам", — дисә, ялган булуы ихтимал, димәк, син сөеклеңне ялганларга мәҗбүр иттең. "Яратмыйм", — дисә, сиңа кыен һәм фаҗига булачак. Шуңа күрә юньле ир — хатыныннан, юньле хатын иреннән: "Син мине яратасыңмы?" — дип сорарга тиеш түгел. Сораган очракта хатын сөйсә дә, сөймәсә дә дәшмәскә тиеш. Сөюнең дә, сөймәүнең дә сере булырга тиеш. Сөйгәнеңне белгертер өчен сүз кирәкми. Сөймәгән кеше генә сүзен эшкә җигә. * * * Кадимче дә, мин ихлас дин тотам, ихластан халкымны Иблистән коткарырга тырышам, ихластан халкымны урыслашудан, денсезлектән алып калырга телим, дип, ихласчыларга каршы рәхимсез ысуллар илә көрәшә. Җәдитче дә ихластан татар халкын саклар өчен, урыс золымыннан йолып алыр өчен җанын да, тәнен дә кызганмый. Имәнгеч бер нәрсә килеп чыга: ике хакыйкать бер-берсен бетерә. Шуның аркасында татар халкына Иблис хуҗа булды. Димәк, ике көчнең берсе булмаска тиеш иде. Кайсысы? Өченче көч килеп катнаша. Анысы — охранка, ГПУ, НКВД, КГБ, ФСБ. Болары ихластан җәдитчеләргә дә, кадимчеләргә дә ярдәм итә. Татар халкына барысы да афәт әзерли. * * * Мәҗит Гафурины башкортлар үзләренеке санаганга нигә сез кыбырсыйсыз? Тукайны азәрбайҗан да, казакъ та, үзбәк тә, Кырым татары да үзенеке санаган. Татар кешесен башкорт үзенеке саный икән, горурланырга кирәк. * * * Затлы нәселдән чыккан бәкләр, мирзалар, муллалар токымыннан язучылар сирәк, булганнары чит илдә, горбәттә, калганнарын аттылар, кистеләр, гарипләндерделәр... Совет чорындагы татар язучыларының кайсысын гына алып бакма, ярлы крәстиян баласы, юксыллар нәселеннән, фәкыйрь гаиләдән икән. Демьян Бедныйлар, Ярлы Кәримнәр, Хәерче Әхмәтләр, Теләнче Галиләр, Соранучы Вәлиләр, әдәбиятка кереп, чабаталары белән түргә менеп утырды. Юксыллар юксыл әдәбият кына ясый ала һәм ул әдәбиятны бары тик юксыллар гына укый ала. Алары да укымый, чөнки китап алырга ал арның акчасы юк. Юксыл әдәбият дөнья культурасына өлеш кертә алмый. Рәмиев әйтмешли, туыйк яңадан, мәгърифәтле анадан! * * * Гомерем буе мин татар казанын кайнаттым: үзем дә шул казанда кайнадым? Теләгәннәремнең күбесен майтара алмасам да, гомер бушка узмады. Аллага шөкер! * * * Чуаш халкы урта гасырларда татарлар кул астында яшәде, биш йөз ел буе урыс коллыгында яши. Татар да, урыс та чуашны кимсетеп торды, хәтта кешегә дә санамадылар. Гасырлар буе шулай кыйналып яшәү чуашта мескенлек, кимсенү чире барлыкка китерде. Бүгенге чуаш татар белән урыска киребеткән холыклы булып күренә икән, әйткәнне тыңламый икән, бу чуашның гына кирелеге түгел, меңъеллык изүмыскылга каршы азатлык хәрәкәтенең чагылышы. Ьәр халыкка дөнья кимендә бер мәртәбә күтәрелеш форсаты бирә. Татарда ул ике тапкыр булды, урысның күтәрелеш чоры ике йөз ел әүвәл башланып, соңгы чигенә килеп җитте. Хәзер урыс милләтенең таркалу чоры башланды. Чуаш халкының күтәрелеш чоры алда: чуаш халкы бергә тупланып яши, тел берлеге бар, тырышлык, үҗәтлек бар бу халыкта. Ьәм әле калкынмаган эчке гайрәт бар. Мескенлектән ул баш калкытачак һәм чуаш культурасының күтәрелеше, яңарышы, алгарышы башланачак. Ул алгарыш күзгә күренми генә башланды да инде. Чуаш күтәрелеше булганда татар белән урыска рәт калмаячак. Калкынган чуаш татар белән урысны изәчәк, йөз гасырлык үчен кайтарачак. * * * Аның бәйрәменә шулкадәр күп чәчәк китергәннәр иде, чәчәкләр, өелә торгач, табутны каплаган чәчәк өеме кебек күренә башлады. * * * Авызыннан, тәненнән, сүзеннән сасы ис килмәгән һәр кеше матур була. * * * Кул чапкан саен йөгереп сәхнәгә чыга иде, үлгәч тә аңа кул чаптылар һәм ул алкышлардан соң терелеп, яңадан үлде. * * * Кара алтын өстенә басып йөри торган татар гомере буе теләнче, хәерче, соранучы булды һәм әле ничәмә-ничә еллар шулай яшәячәк. * * * Бүрелеген җуйган бүре бүрек булыр. Ягъни, усал милләтнең юаш ләббәйкәсе, милләтен сатып, башлык-тцрә булыр. * * * Сорау бирә белгән — белемле, җавап бирә белгән — галим. * * * Христианнар исламга ул кадәр куркыныч түгел, үзләрен мөселман санап йөрүче җаһилләр исламның куркыныч дошманы. * * * Эшләгән кеше карт булмый. Кеше эшли икән, димәк, ул карт түгел. * * * Яхшы режиссерның начар актеры булмый. * * * Мунчада мин кешегә арка юдырмыймын. Хәтта кеше үзе тәкъдим итсә дә. Кеше сиңа хезмәт иткән икән, син дә аңа җавап кайтарырга, аның сыртын юарга тиеш буласың. Үзем башкага кол булмас өчен, кешене дә үземә кол булудан мин азат итәм. Ягъни сыртымны ышкытмыймын. * * * Олыларга мин үзем урын бирәм. Ләкин эчемдә ризасызлык кала. Урын бирмәсәм, мине битәрләячәкләр. Битәрләгәннәрен мин сөймимен. Азмы-күпме азат булыр өчен генә мин олыларга урын бирәм. Ирексез рәвештә. Үз ирегем өчен мин ирексездән яхшылык кылырга мәҗбүр ителгән кеше. * * * Бала табу ул — үзеңне артык сөю галәмәте. Балаң җисемендә син үзеңне сөясең. * * * Белем алу — башкалардан өстен булырга тырышу ул. * * * Хайваннарны иркәләп, назлап тәрбия итү, аларны ашату, аларны эчертү үз корсагыңны кайгырту гына, мал сөйгәннән түгел, ите, сөте, тиресе, йоны кирәк булганга гына. Черкинең, күсенең бер файдасы юк, аларны кызганып тормыйбыз ич. Үтерәбез. * * * Бише белән үзеңә кире кайтсын дип, син кешеләргә яхшылык кыласың. * * * Сәләтсез булып та, сәләтле булып күренергә тырышкан кеше теләгенә ирешә алмаса, җәмгыять өчен зарарлыга әверелә. Андый кеше көнчел, хөсетле була, сәләтлеләрдән үч алу теләге белән яна башлый. Менә монда инде аның чын сәләте ачыла. Гадәттә, Русиядә, Татарстанда шундый кешене сәләтлеләр өстеннән җитәкче итеп куялар. Сәләтсез кеше сәләтлесенә аяк чалуның бихисап күп чараларын уйлап таба, сәләт гарипләнә, ямьсезләнә, эчә башлый, һәлак була яки теге сәләтсез бәндәнең зәвыксыз зәүкына туры килердәй эшләр майтарырга күнегеп китә. Сәләтсез кешенең бәхете — сәләтле кешене үтерүдә. * * * Әүвәлрәк комсыз кеше симез калҗаны үзенә ала торган иде, яхшы хуҗа симез калҗаны кунак алдынарак этәрә иде, бүген бер генә кеше дә симез калҗага үрелми, симезен дошманына таба шудыра. Кешеләрнең майлы ит эшкәртерлек ашказаны юкмы? Әллә сугым мае ашказанына эшкәртергә авырмы, әллә аның тәме үзгәргәнме? Ни хикмәт? Икесе дә бардыр. Җирне, туфракны агулап, без күп иген, күп ит алмак булабыз. Әнә шул агулар майның сыйфатын, итнең сыйфатын үзгәртә, җыйган ризыгыбыз үз бәдәнебезгә зәһәр агу таигый. Ьәм әнә шул агулар нәселгә, токымга күчә башлый. Нәсел зәгыйфьләнә. Әйтер идем, хәтта ирләрнең ирлек галәмәтенә дә ул ризыклар, эчемлекләр кире тәэсир ясый. Бабаларның сүзе хак булып чыга, ахрысы. Алар ахырзаман алдыннан бер иргә кырык хатын туры килер, ди торганнар иде. Күз алдыбызда: ир-җегетләр аракы аркасында хатын-кыз кулы тотмый, өйләнми, аларны җенси ләззәт тартмый. Алар хәлсез, алар ирлексез. Андыйларның кайберләре үзләре ирләр эзли башлый, кайберләре аракы колына әверелә. Димәк, ирлеге булмаган ир-җегетләр үзләре ирлеге булганнарга хатын вазифасын үти. Шулай итеп, бүген бер чын иргә унбиш хатын, ун күтләк ир туры килә, диләр. Ягъни егерме биш хатын. Наркотиклар, аракы һәм бозык ризык, агуланган сулар эчә-эчә, ирләр ягы тагын да кими барачак. Озакламый кырыкка да тула бугай. Димәк, ахырзаман килергә нибары егерме-утыз ел калган. * * * Кырык ел буе татар әдәбиятына, сәнгатенә тугры хезмәт иткән, исемнәр яулаганнар алты йөз сум пенсия ала. Кырык ел буе замдыр, помдыр булып утырганнар, татарга зыяннан башка өч тиенлек тә файда кылмаганнар өч тапкыр артык ала. * * * Кайберәүләр олы бүләкләрне-исемнәрне әдип буларак түгел, оста эш йөртүче буларак ала. * * * Пенсиягә чыккач әдәби әсәрләр язуын дәвам итүче кеше классик яки графоман була. * * * Мин үземне даһи шәхес дип йөри идем. Мин үземне мәһабәт ир, мәхәббәт каһарманы дип уйлый идем. Мин бик бәхетле идем. Якыннарым белән көндәшләрем дә мине шулай дип белә иде кебек. Әмма яши-яши мин үземнең даһи түгеллегемне, мәһабәт ир түгеллегемне, мәхәббәттә дә уртакул икәнемне аңладым. Башта ачуым килде. Даһилардан, мәһабәт ирләрдән, хатын-кызлар арасында гадәттән тыш уңыш казанганнардан көнләшеп, аларга зыян салыр дәрәҗәгә җиткән көнчел бер кешегә әверелә яздым. Аллага шөкер, мин бу нәҗес хистән тиз аерылдым, һәм үземнең уртакуллыгым белән килештем. Язган әсәрләремнең, ичмасам, берсе халыкка ошаса, йөргәннәремнең, ичмасам, берсе мине яратса, шуңа риза булырга әзерләндем. һәм инде мин хәзер чыннан да бәхетле. Аллаһ биргәненә шөкрана кылудан да олы бәхет булырмы?