diff --git "a/ILLA/БТ-фольклор-Т1.txt" "b/ILLA/БТ-фольклор-Т1.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/БТ-фольклор-Т1.txt" @@ -0,0 +1,2791 @@ +БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ФОЛЬКЛОРЫ +Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар + +ISBN 978-5-93091-347-7 + +Татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши. Калган дүрттән өч өлеше Русия Федерациясенең һәм дөньяның төрле почмакларында гомер кичерә. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан көнчыгышта урнашкан Башкортстан Республикасында гына да 1 миллионнан артык татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм. Сан буенча биредә татарлар өченче урынны алып тора, бу исә республикада яшәүче халыкның 24,78 проценты дигән сүз. Табигый, Башкортстан территориясендә яшәүче татар милләте вәкилләренең рухи мирасы - галимнәрдә зур кызыксыну тудыра торган өлкә, бу мирасны барлау, туплау һәм өйрәнү гуманитар фәндә әһәмиятле бурычларның берсе. +Соңгы елларда халкыбызның тарихына, рухи һәм мәдәни ядкярләрен барлауга игътибар шактый көчәйде. Заман тудырган яңа сорауларга ачыклык кертүдә халык авыз иҗаты әсәр ләренең роле бик зур. Тарих төпкеленә төшеп, хәзерге Башкортстан җирләренең кайсы дәверләрдән милләттәшләребез өчен Ватан булуын ачыклау, мондагы татарларның төрле өлкәләргә карый торган борын-борыннан килгән яшәү-тормыш итү үзенчәлекләрен билгеләү, тарихи вакыйгаларның аларның тормышына нинди үзгәрешләр кертүен тикшерү, татарларның биредәге күрше халыклар белән мөнәсәбәтләренә, урындагы җир-су атамаларына, авыз иҗаты әсәрләренә һ.б. күзәтү ясау - болар һәммәсе дә төрле юнәлешләрдәге күп кенә сорауларга ачыклык керткәндә, игътибарны үзенә җәлеп итә. Матди һәм матди булмаган тарихи чыганаклар сөйләп бетерә алмаганны күп вакыт халыкның авыз иҗаты әсәрләре бәян итүе беребезгә дә сер түгел. +Халыкның үз башыннан кичергән вакыйгалары турында сөйләгәнгә күрә, фольклор әсәрләре әдәби кыйммәткә дә, тарихи әһәмияткә дә ия. Күренекле фольклорчы Ф.И. Урманчеев сүзләре белән әйтсәк, "риваятьләр, легендалар, мифлар теләсә кайсы халыкның иң борынгы һәм борынгы тарихын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсе булып торалар". Чыннан да, халык иҗаты жанрларында алдагы буыннарның тормыш фәлсәфәсе, тәҗрибәсе, тарихи үткәне, хәтере чагылыш таба. +Хәзерге Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның этногенезы, тарихи, мәдәни һәм тел үзенчәлекләре тикшеренүчеләр тарафыннан шактый өйрәнелгән, тарихчы һәм телче галимнәрнең бу өлкәгә кагылышлы әһәмиятле хезмәтләре дөнья күргән. Шулай булса да биредәге татар телле халыкның милли үзбилгеләнеше мәсьәләсендә бәхәсләр әлегә кадәр тынганы юк. Бу җәһәттән Башкортстан республикасында борын-борыннан җирле халыкның зур өлешен тәшкил итеп яшәүче татарларның фольклор әсәрләрен җыеп, туплап бирү, тикшерелә торган ареалда татар халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү тарихына, татар фольклорының биредәге торышына күзәтү ясау, безнең карашыбызча, бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. +* * * +XVI-XVIII гасырларда Русия дәүләте күп кенә яңа территорияләргә, шул исәптән хәзерге Башкортстан җирләренә дә ия булгач, төбәкләрне өйрәнү өчен, күпсанлы гыйльми экспедицияләр оештырыла. Мәсәлән, 1768 елда, Русия Фәннәр Академиясенең карары буенча, П.С. Паллас җитәкчелегендәге экспедиция - Урал алдына, Көнчыгыш Себергә, Байкал күле артына, И.И. Лепехин җитәкчелегендәгесе Идел буена һәм төньякка юнәлә. Ике төркем дә бүгенге көндә Башкортстанга караган җирләр аша үтә. Алларына төбәкнең табигый-географик шартларын, ресурсларын, халыкның көнкүрешен өйрәнү бурычы куелса да, тикшеренүчеләр моның белән генә чикләнмичә, җирле халыкларның этнографиясе, фольклоры турында кызыклы гына мәгълүматлар теркәп калдыралар. Ике тикшеренүче дә үзләренең урындагы татарлар белән очрашуларын тасвирлап узалар. П.С. Паллас Уфа төбәгенең көнбатыш, көньяк һәм төньяк- көнчыгышында татарлар яшәвен билгеләп үтә һәм алар нигезләгән авылларның Агыйдел белән Ык елгалары арасында аеруча күп булуын ассызыклый. Тикшеренүче Уфа һәм Казан татарлары арасында телдә, гореф-гадәтләрдә бернинди дә аерма булмавы турында яза, бары тик Уфа татарларының хатын-кыз киемнәре казанныкыларга караганда күпкә матуррак икәнлеген билгели. +П.С. Паллас халык авыз иҗатына артык игътибар бирми. Шулай да аңа урындагы татарлар һәм башкортлар арасында таралган риваять, легендалар белән эш итәргә туры килүенә ишарәләр бар. Җир-су атамаларына бирелгән саран гына аңлатмалар шул хакта сөйли. +Икенче сәяхәтче И.И. Лепехин үзенең юлъязмасында хәзерге Башкортстан җирләренә урнашкан бер төркем татар авыллары аша үтүен билгеләп уза. Болар - Бакай, Байтуган, Камышлы, Усман, Авыргазы елгасы буендагы Корманай, Бәгәнәш, Сәет, Бугалыш. И.И. Лепехин, аерым географик объектларга тасвирлама биргәндә, аларның атамаларының мәгънәсен, тарихын ачыклый. +1895 һәм 1897 елларда С.Г. Рыбаков тарафыннан тупланган йөздән артык татар һәм башкорт җыры ноталары белән бергә Петербургта басылып чыга. Аларның кайберләренең барлыкка килү тарихларын тасвирлаган риваятьләр дә китерелә. Бу әсәрләр шактый кыскартылып бирелсә дә, С.Г. Рыбаков хезмәтенең әһәмияте зур: монда күпчелек тарихи җырларның көй, сүз һәм риваять синтезы рәвешендә яшәвен ачык күзалларга мөмкин. +XIX гасыр азагында хәзерге Башкортстанның төньяккөнбатышын үз эченә алган Уфа губернасында яшәүче татарларның теле, этнографиясе, фольклоры белән кызыксыну кискен көчәеп китә. Н.Ф. Катанов, Уфа губернасының Бәләбәй өязенә килеп, биредә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен аларның фольклор әсәрләре нигезендә өйрәнә һәм, Казанга кайткач, шул хакта өч фәнни хезмәт язып чыга . Монда ул Урал алды татарларыннан язып алынган берничә җыр, бәет һәм мөнәҗәт тә китерә. +1906 елда тарихчы һәм тел галиме Г.Н. Әхмәров Вятка һәм Уфа губерналарына килеп, җирле типтәрләрнең тел үзенчәлекләрен һәм этногенезын тикшерә. 1908 елда дөнья күргән "Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы" исемле мәкаләсендә ул "типтәр" атамасының килеп чыгышы турында халык арасында таралган берничә этнонимик риваять китерә. Галим фикеренчә, "бүгенге көндә типтәрләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә, дин, тел һәм гадәтләре, шулай ук торак урыннарының атамалары аларның Казан һәм Вятка губерналарыннан чыгуын һәм шушы губерна татарлары, ягъни Казан татарлары белән туганлыкларын дәлилли". +1914-1915 елларда М.А. Васильев Идел-Урал төбәге буенча сәяхәт итеп, биредә яшәүче татарлар арасында таралган 60 тан артык әкият һәм легендаларны җыеп, урысчага тәрҗемә итеп, 1924 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. Шунысы куанычлы: биредә бүгенге көндә Башкортстанга караган территорияләрдә яшәүче татарлар арасыннан табып алынган легендалар да теркәлә. Мәсәлән, "Шүрәлене ничек алдарга" дигән хикәятне тикшеренүче Стәрлетамак өязе, Миркәтле волосте, Толбазы авылында язып ала (бүгенге көндә әлеге авыл - Башкорт стан ның Авыргазы районы үзәге), "Сак-сок" легендасын Бәләбәй өязендә кәгазьгә терки. +1910 елның 15 апрелендә Казанның "Шәрык клубы"нда укылган "Халык әдәбияты" исемле лекциясендә мәшһүр әдибебез Габдулла Тукай татарлар һәм башкортлар арасында таралган "Тәфтиләү", "Сак-сок", "Җизнәкәй" кебек халык җырларын анализлый, шунда ук аларның барлыкка килүе турындагы риваятьләрне дә китерә. Ул фольклор әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшенә аерым бер игътибар бирергә кирәклеге турында әйтә. +ХХ гасыр башында татар халкының, шул исәптән Уфа һәм Оренбург губерналарында яшәүче милләттәшләребезнең легенда-р иваятьләрен, авыл тарихларын, башка фольклор әсәрләрен җыю, өйрәнү, фәнни анализлау, популярлаштыру өчен, "Шура" журналы зур көч сала. Аның мөхәррире, күренекле мәгъ рифәтчебез Риза Фәхретдинов Килем авылында (хәзер Баш корт станның Бүздәк районына карый. - И.Ф.) хезмәтче Галлә метдин Сәйфетдин улыннан морза Йосыф Тәфкилевның үлеме турындагы риваятьне язып алып бастырып чыгара; "Тәфтил әү" җырын һәм аның тарихын нәшер итә; шулай ук туган як тарихын өйрәнүгә багышланып, үз эчләрендә күпсанлы легенда һәм риваятьләрне анализлаган гыйльми мәкаләләр дә нәкъ шушы "Шура" журналында дөнья күрә. +Татар фольклорын өйрәнү эшенең төп юнәлешләрен билгеләүчеләрдән, тумышы белән хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылыннан булган бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның исемен аерым атарга кирәк. 1926 елда "Безнең юл" журналында аның "Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы. Татар халык әдәбияты турында" исемле зур гына мәкаләсе басылып чыга. Монда әдип хәтта тупланган фольклор материалларын да бастырып чыгару мөмкинлекләре чикле булуы хакында әйтә һәм бу мәсьәләдә Башкортстан татарларының авыз-тел иҗатын өйрәнү эшенең торышына аерым туктала. "Мәсәлән, Бөре кантоныннан Гата Исхакый иптәш тарафыннан татар әкиятләре җыелган. Барлыгы 31 дәфтәр, 500 битләр чамасы. Карар күптән булса да, бастырып чыгаруның юлын таба алганыбыз юк. Фазыйл Туйкин иптәшнең "Ил әдәбияты" дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да, басар өчен чара булмаганлыктан, рәнҗеп, шелтәләп, үзенә кире сорап алды. Большевик мөхәррир Афзал Таһиров иптәшенең дә яхшы материаллары бар. Якын арада Сәйфи Кудаш иптәш хат язып әйтә: "Җыйган нәрсәм бар, җибәрәм", - ди. Мәрхүм шагыйрьнең - Бабичның җыйганнары да шулай ук сакланып торалар. Болардан күренә ки, хәзер бездә халык әдәбиятын җыю төрле җирдә, төрле рәвештә башланган, моны бер җиргә туплап, тикшереп, коллективның хезмәте рәвешендә бастырып чыгару һәм тикшерүнең вакыты җиткәнлеге бик ачык күренәдер", - дип, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгели. Шунда ук ул татар фольклорының Казан татарларының иҗаты белән генә чикләнмәвен, аның башка өлкәләрдә һәм республикаларда яшәүче татарлар арасында булган фольклор белән баетылырга тиешлеген әйтә. "Әле бездә моңарчы җыелганы башлыча Казан татарлары эчендә җыелганнар. Хәзер башка кабиләләргә дә кул салырга кирәк", - ди ул һәм шунда ук "җыйган вакытта һичнәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызында ничек ишетелгән, шул көенчә язып алу - беренче шарттыр. <...>. Кайдан-кемнән, нинди кабиләдән, кай районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп җыярга, язарга кирәк", - дип, фольклор җыюның төп фәнни кагыйдәләрен бирә. +Галимҗан Ибраһимов биредә татар халкын алты "кабиләгә" - Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр, алатыр лар, төмәннәр, типтәрләргә бүлә. Күренекле тел галиме Р.Г. Әх мәтьянов, "кабилә" сүзенең рус телендәге "племя, род, клан" дигән терминнарга туры килүен күрсәтә, гомерен татар халкының рухи мирасын өйрәнүгә багышлаган язучы Адлер Тимергалин "кабиләчелек" сүзе астында "провинциализм" дигән мәгънә ятуын билгели. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов бу сүзләре белән татар халкының бер төбәктә генә яшәп, бер төрле генә булмавын, киресенчә, Евразия киңлекләре буенча сибелгән татарларның милли фольклорын, аның үзенчәлекләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклый. +Хәзерге Башкортстанга караган җирләрдә туып үскән күренекле татар фольклорчылары Нигъмәт Хәким (Кыйгы районының Еланлы авылы) һәм Нәкый Исәнбәт (Салават районының Нәсибаш авылы) биредә яшәүче милләттәшләренең авыз-тел иҗаты үрнәкләрен җыюга сизелерлек өлеш кертсә дә, 1960 еллар уртасына кадәр бу эш системалы рәвештә алып барылмый: фрагментар характерда гына була. Башкортстандагы татар халык иҗаты үрнәкләрен биредә яшәүче башка милләтләр фольклор әсәрләре белән чагыштырма-тарихи планда гыйльми анализлау өчен вакыт, гомумән, килеп җитмәгән була әле. +Башкортстандагы татар фольклор мирасының системалы рәвештә җыела һәм өйрәнелә башлавы 1960 еллар уртасында фәнгә килгән Риф Мөхәммәтҗанов исеме белән бәйле. Биредә галим турында кыскача белешмә биреп китү дә урынлы булыр. +Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөньяга килә. Монда сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә укый. 1962-1966 елларда башкорт телендә нәшер ителә торган "Совет Башҡортостаны" республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза. +Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәкләр, сөйләкләр, йола үрнәкләре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхәбибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа "Татар халык иҗаты", "Татар әдәбияты тарихы" фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. +Риф Мөхәммәтҗанов 1967 елдан алып 1990 еллар башына кадәр республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган материалларны саклау һәм өйрәнү өчен, аның тарафыннан үзе эшләгән кафедра каршында фольклор фонды оештырыла. +Биредә тупланган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-1988, 1993 елларда Казанда дөнья күргән "Татар халык иҗаты" академик басмасының һәр китабында да Р.М. Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге фольк лор экспедицияләре барышында, Башкортстанда яшәүче татарлардан язып алынган халык авыз иҗаты үрнәкләре дә урын ала. Академик басмага Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фонды материалларыннан меңнән артык - кыска, йөзләп лирик һәм тарихи җыр, йөзләгән йола һәм уен җыры, мәкаль һәм әйтем, табышмак, биш йөзләп балалар фольклоры әсәрләре үрнәкләре, утыз ике риваять, легенда, мифологик хикәят, утызлап тормыш-көнкүреш әкияте, урнашт ырыла. Болардан тыш аларда С.Г. Рыбаков тарафыннан бүген Башкортстанга караган районнарда язып алынган 16 кыска җыр, Нәкый Исәнбәт теркәп калдырган меңнәрчә мәкальләр һәм табышмаклар, Х. Ханзафаров кебек халыктан чыккан энтузиаст тикшеренүчеләр язып алган әкиятләр һәм бәетләр урын ала. +Өстәп, шуны да әйтик: Башкортстан татарларының фольклор үрнәкләрен җыюда диалектология белгечләренең (Г.Х. Әхәтов, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б.), фольклорчыларның (Б.Г. Әхмәтшин, С.З. Мөхәммәтнуров һ.б.) да билгеле өлеше бар. Аларның хезмәтләрендә 20 дән артык авыл тарихы, тарихи, топонимик риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр урнаштырыла. +1973 елда Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан Ба��кортстандагы татар фольклорының төбәк үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган беренче кандидатлык диссертациясе яклана . "Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе" дип аталган фәнни эш күренекле башкорт фольклорчысы, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Н. Кирәев (әдәби тәхәллүсе - Кирәй Мәргән) җитәкчелегендә башкарыла. Әлеге диссертация Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче фәнни тикшеренү булып тора. +Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе", 1982 елда - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия", 1984 елда рус телендә "Специфика татарских фольклорных жанров" дип аталган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәшриятында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. +Галим Р.М. Мөхәммәтҗановның 1996 елдагы вакытсыз вафатыннан соң, ул башлаган эш укучысы И.К. Фазлетдинов тарафыннан дәвам иттерелә. 2005 елда ул филология фәннәре докторы, профессор Ә.М. Сөләйманов җитәкчелегендә "Башкортстан татарларының топонимик риваятьләре һәм легендалары: тарихи нигезләре һәм идея-эстетик функцияләре" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларын тикшерүгә багышланган берничә күләмле фәнни хезмәт бастырып чыгара. +Шуларның "Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр" дип аталганы аерым әһәмияткә ия. Биредә татарлар күпчелекне тәшкил иткән, яисә укмашып яшәгән районнардан җыеп алынган 702 фольк лор әсәре - 630 риваять, 23 легенда, 33 мифологик хикәят, 16 сөйләк тексты урнаштырыла. Шуларның 600 дән артыгы фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Томның нигезен шулай ук автор-төзүче укыткан Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фондында соңгы елларда тупланган материаллар тәшкил итә. +Күзәтүдән күренгәнчә, Башкортстан татарларының фольклор мирасын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү юнәлешендә соңгы 50 елда шактый зур эшләр башкарылды. Йола иҗатына, әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларына махсус монографик тикшеренүләр багышланды, риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр тупланмасы аерым китап булып дөнья күрде. Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыру, өйрәнү бүген дә көн кадагындагы мәсьәлә булып саналырга хаклы. +Аерым алганда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның эпик, лирик һәм лиро-эпик фольклор төрләргә караган жанрларның күпчелеге (мәсәлән, әкиятләр, мәзәкләр, афористик иҗат жанрлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, халык җырлары, балалар иҗаты) аларның төбәк үзенчәлекләре, үзәк мотивлары, персонажлары, бер үк географик һәм рухи мохиттә яшәүче төрле халыкларның эпик традицияләренең бер-берсенә йогынтысы әлегә кадәр тикшерелмәгән өлкәләр булып кала. Әлеге хезмәт шушы мәсьәләләрне тикшерү өчен кыйммәтле гыйльми чыганак булып хезмәт итәр дип күздә тотабыз. +* * * +Татар фольклорын бербөтен система буларак күзаллап, "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китапларны басмага әзерләгәндә, беренче чиратта, тикшеренүчеләр өчен милли фольклорыбызның локаль үзенчәлекләрен чагыштырма планда анализлау мөмкинлеген тудыру максатын куйдык. Шул ук вакытта хезмәт бүгенге катлаулы иҗтимагый-сәяси вазгыятьтә татар халкының бөтенлеген саклау, аны төрле тарафларга тарткалауга-б үлгәләүгә юл куймау өчен дә хезмәт итәчәк. +Китапларны төзегәндә, Башкортстан татарлары арасында таралган барлык фольклор төрләрен һәм жанрларын да колачлау максат итеп куелды. Чыганакларның күпчелеге Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондыннан алынды. Биредә әлеге уку йортының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары тарафыннан 1966 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үткәрелгән җәйге фольклор экспедицияләре вакытында тупланган материаллар саклана. Серия нең китапларына кергән төнь як һәм төньяк- көнчыгыш, үзәк һәм төньяк- көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк- көнбатыш районнарның һәммәсенә дә шундый фәнни экспедицияләр оештырылган, аларда җыелган үрнәкләр системалаштырылган. Китапларны төзегәндә, "Татар халык иҗаты" академик басмасында, тел белгечләренең хезмәтләрендә һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән фольклор үрнәкләре дә файдаланылды. +"Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китап ларның төзелеш структурасы уртак. Һәр китап биредәге татар авыл ларының тарихларын тасвирлаган риваятьләр белән ачыла. Бу - бик үзенчәлекле төркем. Чөнки алар "гадәттә, теге яки бу авылның кайдан, кайчан, нинди сәбәпләр аркасында күчеп килүе турында сөйли. Авыл тарихларында төбәккә беренче килеп утырган кешеләр, аерым нәселләр тормышындагы мөһим вакыйгалар турында төрле мәгълүматлар бирелә. Бу ягы белән алар тарихи риваятьләргә якын торалар. Күп әсәрләрдә авыл исем енең килеп чыгышы да аңлатыла. Монысы исә топонимик риваятьләргә хас күренеш". Безнең карашка, авыл тарихларының шушы үзенчәлеге - бер үк вакытта топонимик та, тарихи да характерга ия булуы - аларны риваятьләр составындагы аерым төркем итеп карарга мөмкинлек бирә. Шуңа да алар һәр китапта башка төр риваятьләрдән аерым, районнар буенча урнашт ырылып, тикшерелгән географик ареалда яшәүче татарларның тарихы, ��ормыш үзенчәлекләре белән укучыны алдан ук таныштыра. +Һәр китапта шуннан соң риваять, легенда, мифологик хикәят, сөйләк, әкият кебек эпик фольклор жанрлары урын ала. Алардан соң лиро-эпик фольклор үрнәкләре - бәетләр һәм мөнә җәтләр урнаштырыла. Соңыннан бер-бер артлы халык җыр лары, афористик жанрлар - мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, сынамышлар, ышанулар, юраулар тезелеп китә. Аннан инде тикшерелгән районнардагы йола иҗатының төрле жанрлары бирелә. Һәр җыентык балалар фольклорына караган әсәрләр белән тәмамлана. Бу Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәгән татарларның рухи мирасын тулы һәм системалы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. +Хезмәтнең күләме чикләнгәнлектән, бүгенге көндә инде югалган яисә югалып бара торган фольклор төрләренә һәм жанр ларына - теге яки бу төбәктә яшәүче татарларның йола иҗатына, риваятьләргә, легендаларга, мифологик хикәятләргә, әкиятләргә, им-томнарга, ышануларга, халык җырларының аерым жанр төрләренә, мәсәлән, шәкерт, рекрут һәм солдат җырларына төзүче тарафыннан аеруча игътибар ителде. Аларның барча текстларын да вариантлары белән бергә китапларга урнаштырырга тырыштык. Мәсәлән, борынгы йола фольклоры әсәрләре тулысы белән сакл анмаган очракларда аларның аерым элементларын булса да бас тырып чыгаруны максатка ярашлы дип таптык. +Шул ук вакытта бүген дә күпләп иҗат ителгән һәм таралган бәет, мөнәҗәт, мәзәк, сөйләк, лирик җыр, мәкаль, әйтем, табышмак кебек фольклор жанрларының кулыбызда булган барлык үрнәкләре дә хезмәткә кертелмәде. Биредә без җирле халыкның тормыш тәҗрибәсен, тарихи асылын ачкан иң характерлы берничә әсәрне бирү белән генә чикләндек. +Һәр китапта теге яки бу жанр үрнәкләре күп урнаштырылган очракта, аларга эчке тематик классификация ясалды; фольклор үрнәкләре аз булса, мондый бүленеш-классификация эшләү кирәк дип табылмады. Жанрлар эчендә классификация үткәргәндә, төзүче күренекле татар фольклорчылары М.Х. Баки ров һәм Ф.И. Урманче хезмәтләрендә китерелеп, бүгенге фольклористиканың үзәгендә торган фәнни принципларга һәм терминологиягә таянып эш итте. +Шунысын да искәртү мөһим: фольклор үрнәк ләре халыкның җирле тел үзенчәлекләрен саклап тәкъдим ителде. Сериянең аерым китапларын төзегәндә, географик принцип нигез итеп алынды. Мондый бүленеш шактый дәрәҗәдә шартлы булса да, гамәли күзлектән караганда һәм татарлар компактлы яши торган аерым бер территориядә таралган фольклор үрнәкләренә игътиб арны юнәлтү җәһәтеннән дә иң уңышлысы дип табылды. +Шуны да әйтик, Уфа өязендә 1718-1727, 1761-1764, 17431747, 1781-1782 елларда узган I-IV халык исәбен алу - ревизия материалларында ук биредә татарларның күпләп яшәве күрсәтелә. Алар 5 юлга ("дорога") сибелеп утыралар. Уса юлына хәзерге Башкортстанның Балтач, Борай, Тәтешле, Краснокама, Калтасы, Мишкә, Кырмыскалы, Яңавыл, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары карый; Казан юлында Бакалы, Бәләбәй, Благовар, Дүртөйле, Кушнаренко, Илеш, Уфа, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары теркәлә; Ногай юлында Авыргазы, Бишбүләк, Гафури, Иглин, Стәрлебаш, Стәрлетамак, өлешчә Кырмыскалы районнары, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре утыра; Себер юлына хәзерге Аскын, Кыйгы, Салават, Учалы, өлешчә Караидел районнары урнаша; Яңа Мәскәү юлына Бакалы һәм Бишбүләк районнарының бер өлеше керә. Атап үтелгән хезмәттә татар авылларының тулы исемлеге дә, аларда яшәүче милләттәшләребезнең төгәл саны да китерелә. Кулыбыздагы фольклор материалларын аерым китапларга бүлгәндә, без әлеге тарихи-статистик материалларны да истә тотарга тырыштык. +"Башк орт стан татарлары фольклоры" сериясендәге үзәк һәм төньяк- көнбатыш районнарына караган китапка шул территориядә яшәүче татарларның фольк лор әсәрләре керде. Болар исәбенә Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш кебек Башкортстанның үзәгендә һәм төньяк- көнбатышында урнашкан төбәкләр карый. Бу районнар, тел ягыннан, нигездә, моноэтник - татар халкы күпчелекне тәшкил иткән районнар. Гади генә итеп әйтсәк, бу - татарның нигезе. Аларның этник бөтенлеген саклау, халык иҗаты әсәрләрен саклау һәм пропагандалау аша тарихка игътибарны көчәйтү безнең төп бурычыбыз булып тора. +Әлеге сериягә кергән китапларның чираттагысын Башк ортстан ның көнбатыш һәм көньяк-к өнбатыш төбәкләренә караган Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнарында яшәүче татарларның фольк лор әсәрләре тәшкил итте. Алар һәммәсе дә борынгы Казан ханлыгы җирләрендә урнашкан. Тел җәһәтеннән караганда да, бу як татарларының сөйләше татар әдәби теле нормаларыннан бөтенләй аерылмый, диярлек. Гомерен Башкортстан татарларының тарихын һәм тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышлаган галим Р.Г. Сибәгатов фикеренчә, гомумән, Төньяк-Көнбатыш Башкортстан сөйләшләре йөз ел элек тә, ике йөз ел элек тә, өч йөз ел элек тә татарча яңгырашлы булган. +Укучы игътибарына тәкъдим ителгән әлеге китап Башкортстанның төньяк һәм төньяк- көнчыгыш төбәкләрен колачлый. Монда Аскын, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Яңавыл, өлешчә Нури ман, Учалы районнарында яшәүче татарлардан җыелган фольк лор материаллары урнаштырылды. Биредә шуны истә тотарга кирәк: Аскын, Караидел, Кыйгы, Нуриман, Мәчетле, Учалы яклары - этник яктан катнаш төбәкләр. Шуның өчен дә "биредә төрле этник традицияләрнең тарихи закончалыкка нигезләнеп, берегеп килүе һәм бер- берсенә йогынты ясавы" ачык сизелә. Нигезен бары тик татарлар тәшкил иткән, татарлар аеруча күпләп яшәгән авыллардан җыелган фольклор әсәрләре генә китапка кертелде. +Эш барышында барлыкка килгән кайбер күзәтүләребезне дә бәян итик. Беренчедән, Идел буе татарларындагы кебек үк, Башкортстанда яшәүче татарлар репертуарында соңгы елларда язып алынган архаик дастаннар очрамый диярлек. Моны, беренчедән, Ислам диненең халкыбызга иртә үтеп кереп, тәңречелеккә нигезләнгән мифологик традицияләрне кысрыклап чыгаруы белән аңлатырга мөмкин. Ә алар архаик дастаннарның нигезен тәшкил итә. Икенчедән, бу татар халкында борынборыннан китап культурасының, язма әдәбиятның киң үсеш алуы белән дә бәйле. Нәтиҗәдә, фольклор халыкның эстетик, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган бердәнбер чыганак булудан туктый, күләмле әсәрләр язма рәвештә, әдәби кануннар буенча иҗат ителә, төрле вариантларда язып тарала башлый. Архаик дастаннардан аермалы буларак, стадиаль яктан соңгырак чор эпосы булып санала торган мәхәббәт дастаннары, аларның билгеле сюжетка вариантлары, эпик җыр үрнәкләре һ.б. исә Башкортстан татарлары авызыннан шактый күп язып алынган. "Йосыф һәм Зөләйха", "Таһир һәм Зөһрә", "Ләйлә һәм Мәҗнүн" кебек фольклор һәм язма әдәбият арасында торган китаби дастаннарның вариантлары тикшерелгән ареалда күп ләп очраса да, алар, күләмнәре зурлыгы аркасында, әлеге китапка кертелмәде. Киләчәктә мондый төр дастаннарга аерым китап багышлау күздә тотыла. +Мифологик кануннарга корылган архаик дастаннар табылмаса да, Башкортстан татарлары репертуарында иң борынгы чорларны чагылдырган, шул чорларда бабаларыбыз аңындагы дөнья моделен ачып салган сюжет-мотивлар шактый. Мәсәлән, Аскын, Караидел, Нуриман, Илеш якларында алыплар - гадәти кешеләрдән алда яшәгән зур гәүдәле адәми затлар турындагы риваятьләр гаять күп таралган. +Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез репертуарында, Казан татарлары фольклорыннан аермалы буларак, күршеләренең малын, җирен тартып алу өчен, күчмә кабиләләр арасында барган феодаль сугышлар - карымта-барымта яулары турындагы риваятьләр дә зур урын тота. Моңа кадәр әлеге төр әсәрләр мөстәкыйль тематик төркем буларак бары тик башкорт риваятьләре составында гына аерымлана иде. Соңгы еллардагы тикшеренүләребез карымта-барымта яулары белән бәйле мотивларның башкорт фольклорында гына түгел, Башкортстан татарларының риваятьләрендә дә мөһим урын тотуын ачыклады һәм аларны мөстәкыйль тематик цикл итеп карарга мөмкинлек бирде. Безнең фикеребезчә, биредә "татар халкының бер өлешенең хәзерге Башкортстан җирләрендә борын-борыннан яшәп, бу сугышларда турыдан-туры катнашкан булуы турында фикер йөртергә дә урын бар". Архаик мотивларның күп очравы үзе үк татарларның бу җирләрдә гасырлар дәвамында яшәвен исбатлый. +Янә шуңа да игътибар итү кирәк: китапларга кергән материалларның зур өлеше 1962 - 1991 елларда, ягъни совет идеологиясе хакимлек иткән чорда язып алынган. Шуңа күрә аерым үрнәкләрдә коммунистик идеология, сыйнфый караш шаукымы, дингә һәм муллаларга карата ифрат тискәре караш та сизелеп кала. Моны аңлап кабул итү сорала. Чөнки фольклор әсәре үзен тудырган, үзе яшәгән чор чынбарлыгын чагылдыр��ыйча яши алмый. Шуңа күрә дә Совет чорында язып алынган әсәрләрдә мондый, бүген инде бик иске булып тоелган карашларның саклануы - табигый күренеш. +Хәзерге Башкортстан территорияләрендә борын-борыннан, әле Алтын Урда чорыннан ук һәм аннан да иртәрәк, яшәп көн күрүче татарлардан язып алынган авыз иҗатында бердәм татар милләтенә хас яшәү рәвешен, холкын, сөйләмнәрендәге саф татарча үзенчәлекле аһәңне, гомумән, милләтебез кичергән әрнү-борчуларны, шатлык-куанычларны төсмерләү кыен түгел. Татар халкын милли асылына кайтаруда, һичшиксез, мөһим кыйм мәтләрдән булган рухи энҗе-мәрҗәннәр алар. +Элгәре бу җирләр бояр Жуковскийның үтеп чыга алмаслык кара урманы булган. Ул үзе Петербургтта яшәгән, ә Тюскийда аның ике катлы, тирә-ягы чия бакчалары белән әйләндереп алынган җәйге дачасы булган. Бояр үзенең семьясы белән җәй көне бу дачада ял итәргә килгән. +1903-1904 елларда бу җирләргә беренче кешеләр килеп, үзләренә утыру өчен җирләр сатып алганнар. Беренче кешеләр булып Татарстаннан Гатулла карт килеп утырган. Ул күз ачкысыз чебен-черкиләр гөҗләп торган кара урман эченә кабыктан шалаш корып, җирләр әрчи башлаган. Аның артыннан Казанчы якларыннан Насыйров Басыйр, Вахитов Шәфикъ, Халик, Абдразаков Шаислам картлар килгәннәр, һәм, утыру өчен, алар боярга яз һәм көз айларында налог түләгәннәр. +Соңга таба, 1905 еллларда, үзләренә тигән җирләре эченнән йортлар сала башлаганнар һәм 4 - 5 йорт барлыкка килгән. Шулай итеп Төлгезбаш авылына нигез салына. Кешеләр әкренләп, иген чәчәр өчен, урманны кисеп, агачларны төпли башлаганнар. Моның өчен янып торган каен тузын югары күтәреп, һәркемгә ызан ярганнар һәм тигезләгәннәр. Агач төпләү, урман кисү, җирләрне эшкәртү - барысы да кул көче белән башкарылган. Бөек Октябрь революциясенә кадәр авылда 50 - 60 лап йорт булган. +Беренче салынган йортлар кечкенә, салам һәм кабык белән ябылган булган. Авылда 2 мунча булып, бөтен авыл халкы шуннан файдаланган. Әлеге Нурлыгаян картлар аяк очында чишмә булган, ләкин андагы агачларны кисү белән, ул корыган. Иске тормышның караңгылыгы һәм культураның артта калганлыгы өй эчендә дә күренгән. Өйнең яртысын алып торган агач сәке, өелеп куелган берничә ястык-мендәрләр. Өсләренә җитеннән сугылган күлмәк кигән бала-чагалар аналарының ризык әзерләвен түземсезлек белән көткәннәр. +Тузанга баткан бүрәнә ярыкларындагы кандалалар кешеләрнең мәңгелек юлдашы булган. Авылда "ут" барыннан да кадерле һәм иң мөһим нәрсә булып исәпләнгән, ә керосинны бары тик авылга 18 чакрым ераклыкта торган Казанчы базарыннан барып алырга туры килгән. Шуңа күрә авыл халкы әлеге Лотфуллин Зыя һәм Карамов Галинурлар утырган җирдән башлап, Казанчыга кадәр базар йөрү өчен юл ачарга чыкканнар. Бу җирләр шуннан башлап Казанчы башкортларыныкы булган. +1911 елларда Давыт исемле кеше тарафыннан авыл халкын дини яктан агарту учагы булган мә��ет салынган. Ул 1931 - 1932 елларга кадәр яшәгән. +1917 ел авылны нык кына үзгәртә. Авылның күп кенә ирләре партизаннар отрядына кушылдылар. Партизан Сафиуллин Нигамәтьян, Ахун, Зиннәтләр урында Совет власте урнаштыруда геройларча көрәштеләр. 1917 елда авылда Совет власте урнаштырыла. +1929 - 1930 елларда авылда колхозлашу башлана. Авылның күпчелек крестьяннары колхозга керделәр. Колхозга беренче кешеләр булып Сафиуллин Нигамәтьян, Шәех, Шәйхузин Ахуннар кергәннәр. Алар "Красный Тюльган" артеленә берләшкәннәр. Бу артельнең председателе Сафиуллин Нигамәтьян булган. Аннан соң бу колхоз "Ирек" дип аталып йөртелгән. +Яшь буынны тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелә башлый. Авылдагы мәчет 1931 елдан башлангыч белем бирү мәктәбенә әйләндерелә. Ә 1940 - 1941 елда 7 еллык мәктәп булып китә. +1941 елның 22 июнь иртәсендә немец фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр. Төлгезбаш, Карыш авыл ларыннан 220 кеше туган илне сакларга китте. Колхозда карт-к оры, бала-чага, хатын-кызлар, фронтны продукция белән тәэ мин итәр өчен, көне-төне ару-талуны белмичә эшләделәр. Һәр җирдә "Барысы да фронт өчен" дигән лозунглар эленгән иде. +Сугыш бетте... Күпләр үзләренең ирләрен, улларын күрә алмадылар. Төлгезбаш авылының 78 кешесе фронттан кире кайта алмады. Шулар арасында геройларча һәлак булган Шәрип Васиков та бар (хәзер мәктәп аның исемен йөртә). Сугышта һәлак булган ике Советлар Союзы Герое Төлгезбаш авылының маяклары булып тора. Алар - Шәрифьян Хабибьян улы Васиков һәм Сәлимьян Галимьян улы Галимьянов. +Авыл тарихы ул чорда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасын җитәкләгән профессор, филология фәннәре докторы Г.Х. Әхәтов тарафыннан Аскын районы Төлгезбаш авылында яшәүчеләрдән язып алынган. БДУ студентлары аны 1980 елда галимнең кулъязмаларыннан күчереп алып, Аскын районына фольклор экспедициясе материалларына теркәп куйганнар +2. Янаул авылы +Бу авыл булган элгәрте удмурт. Шушы удмуртларны ислам диненә өндәү өчен, Казаннан бай килгән. Маллары күп булган. Аның улы - Габди, Габдинең улы - Мөхәмәдьян. Алар удмуртны мөселманга әйләндергәннәр. Шәрәфетдин вакытында иман китергәннәр. Алар Иван Грозный вакытында күчеп килгән булырга кирәк. Мин үзем шул нәселдән киләм. +1980 елда Аскын районы Янаул авылында яшәүче Карам бабай Гаязетдиновтан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган +3. Иске Мотабаш авылы +Тирә-яктагы авыллар Казанчыдан күчкән. 1773 елда Сабангале карт, Казанчыдан күчеп килеп, Сабан ялан дигән җиргә килеп утыра, эш йөрешеп. +Монда 1783 елда Көтмәс тау утырган булган. Көтмәс тауда килгән кешеләр, һөнәрчеләр, осталар яшәгән булган. Читтән килгәнгә, аларны типтәрләр дип йөрткәннәр. +Сабан яланда яшәү өчен кыен булганга, Сабангале карт үлгәч, аның малае Саяф эш йөретеп монда килә. Көтмәс тауны бу урыннан күчерү өчен йөреп, авыл бөлеп бетә. Соңыннан Уфага судка бирәләр. Суд җавап бирә: "Өй утырган урынга мөрҗә дә чыгарылган булса, кагылмаска", - ди. +Казанчы үзе теләп тартып ала бу урынны. Башта бу авылда 17 домнан артык булмаган. Авыл бәләкәй булгач, хәзерге югары очка урнашкан. Мота буена тегермән салына. +Мота елгасының башы ерак булмаганга, Мотабаш дип исем бирәләр. Хәзерге авылга елга башы тагы да якынайды, ләкин ул соңыннан күчте. +1980 елда Аскын районы Иске Мотабаш авылында +яшәүче Садрихан бабай Дәүләтшиннан +БДУ студентлары язып алган +4. Яңа Мотабаш авылы +Баштан Иске Мотабаш авылы барлыкка килгән, аңа Иске Казанчы кешеләре нигез салган булган. Бу авыл Мота елгасы башында торганга ки, аны Мотабаш дип атаганнар. Соңыннан инде, Иске Мотабашта урын җитми башлаганлыктан, Муса, Шәймәрдән исемле бай гына кешеләр аерымланып, Яңа җир дип аталган урынга күченеп утырганнар һәм яңа авылга нигез салганнар. Авылга исем дә "Яңы Мотабаш" дип бирелгән. Шәймәрдән байның җирләре әле дә бар, алар аның исемен йөртәләр. Шулай ук аның җиренә кергән Шәймәрдән тавы да бар. +2018 елда Аскын районы Базанчат авылында Зинфира Миннуллинадан БДУ студенты Гөлназ Абдуллина язып алган +5. Кышлау Елга авылы +(1 нче вариант) +Шушы тирәдәге урманнарда элекке фин сугышыннан качып калган бандитлар яткан кышлап. Әле булса шуларның чокырлары бар елга буенда. Шул чокырлардан алар дөньяга су алырга елгага чыкканнар. Аннан инде кышлап ятуын елганы кушып, Кышлау Елга дип атаганнар. +(2 нче вариант) +Олы Казанчы авылыннан берничә бабай агач кисәргә килгәннәр. Елга буена чатыр-фәлән корып урнашканнар. Аннан инде шушында кышларга туры килгән. Кышлап ятып, утын кискәннәр, өй салганнар. Шулай итеп үзләре урнашкан урынны Кышлау Елга дип атаганнар. Ул бабайларның исеме Суфияр, Гали әхмәт, Миңдияр, Шәмсуар булган. +1980 елда Аскын районы Кышлау Елга авылында яшәүче +Миннур Әхмәтовадан (1931 елгы; белеме 7 класс) +БДУ студентлары язып алган +7. Иске Казанчы авылы +Казан шәһәреннән өч кеше килгән. Бу вакытта татарларны чукындыру башланган. Алар шуннан качып килгәннәр. Бу өч кеше елга буена урнашканнар, казанда чәй кайнатканнар, казанда аш пешергәннәр, бүтән савыт-сабалары булмаган. Шуннан өчесе өч җирдә, башкортча зур итеп җир бүлеп алганнар. Берсе хәзерге Кыйгазы авылына утырган. Берсе Кайпан авылын алган. Кайпан авылы Тәтешле районына керә. Өченче кеше Казанчыда калган. Танып елгасыннан башлап Казанчы җиренә кергән. +Бу кешеләрне, гел казан белән генә көн күргәнгә, "казанчылар" дип атаганнар, шуңа Казанчы исеме калган. Шул кешедән нәсел башланып киткән. Шуннан башкорт булып калганнар. Башта Танып елгасының теге ягында гына булган авыл. Яңадан бу тирәгә дә күчкәннәр. Танып елгасы Тәтешле белән аскын арасыннан ага. +1980 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында яшәүче +Габдерәхман Хәйдәршиннан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган. +Аның укый-яза белмәве күрсәтелгән +8. Яңа Казанчы авылы +Яңа Казанчы авылы Иске Казанчы авылыннан 1815 - 1825 елларда күчеп утырган. Яңа урынга утыру өчен Земский тарафыннан приговор булмаса да, халыклар күчә башлаганнар. Законсыз күчеп утырган халыкны кире Иске Казанчыга кайтырга мәҗбүр итәргә тырышканнар. Бу яз көне, казлар, үрдәкләр ояда утырган вакытка туры килгән. Авыл халкы җәйгә калдыруны сораган һәм килгән урядник, ризалашып, авылына кире кайтып киткән. Аңардан соң авыл халкын Казанчыга кайтырга мәҗбүр итүче булмаган. Шулай итеп, авыл тыныч кына торып калган. +Авылга беренче булып Самигул, Ногъман, Габделманнаф, Шәрәф, Хөснетдин, Зәйнетдин дигән агайлар килеп утырганнар. Авыл көньяктан төньякка таба бер озын урам булып, Көтмәс елгасының сул як ярына утырган. Көнчыгыш ягыннан - Тау дип аталган калкулык, көньягыннан Төмең дигән елга урнашкан, төньяктан - ылыслы урманнардан һәм көнбатыштан - Көтмәс елгасының ун ягындагы игенчелек басуларыннан торган. Авылның беренче исеме Көтмәс баш дип аталган, тора-бара Яңа Казанчы дигәннәр, чөнки хәзерге вакытта Иске Казанчы авылын Казанчы дип кенә йөртәләр. +Безнең бу тирәдә авыллар булмаган вакытта, Борайдан килеп, җир үлчәп йөрегәннәр. Җир үлчәүчеләрнең башлыгы һәрвакыт үзе белән казан йөреткән. Ул кеше үзе белән казан йөреткәнгә күрә, бу тирәне "казанчы" дип атый башлаганнар. Соңыннан Казанчы дигән авыл барлыкка килгән. Иске Казанчы авылы 1700 елларда утырган булса кирәк. Ул авыл халыклары элекке Борай авылыннан, хәзерге Борай районыннан килгән булганнар. +Элекке башкорт халкы аучылык, мал асраучылык белән көн күргән. Бу җирләрдә ылыслы кара урманнар булганнар. Агачларны яндырып, кешеләр игенчелек басулары эшли башлаганнар. Җирләрне агач сука, арык атлар белән эшкәрткәннәр. Яңа Казанчының беренче басулары Көтмәс елгасының уң ягында барлыкка килгән. +Яңа Казанчы авылы утырмастан алда, Иске Казанчы авылының байлары Петроградтан килгән Жуковскийга Түй елгасының сул ягындагы бик күп җирләрне десятинасын 12 тиеннән сатып биргәннәр. +1889 елда халык үз акчасына авылның иң матур җиренә мәчет салдырган. +Авылда беренче совет мәктәбе 1923 елда ачыла. Халыклар беренче елда үзләреннән түләп укыйлар. Беренче укытучы булып Гомәров Җәлил эшләгән. +1980 елда Аскын районы Яңа Казанчы авылында +Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Камал Барый улы +Барыевтан (1909 елгы) БДУ студентлары язып алган +9. Базанчат авылы +(1 нче вариант) +Минем картәтием авылда зур кеше булган, ул муллаларга указ язып торган. ХХ гасыр башында Иске Казанчыда яши. Күпләп егетләрнең өйләнүе аркасында, җир җитми башлый. Шуңа күрә ата-аналар балаларын: +- Барыгыз, үз көнегезне үзегез күрегез, җир табыгыз, йорт салыгыз, - дип чыгарып җибәрәләр. +Бу урыннарда башта кара урман булган. Иң беренче булып дүртәү килеп утырган. Шуңа күрә дә авылны Дүртөйле дип атаганнар. Алар, шул дүрт өй, бергә дүрт кыш кышлаганнар. Болар: Садретдин, Миңнегали, Җәүдәт, Фәхри, Нурзебәр картлар. Япон сугышы вакытында авылның ир-егетләре армиягә китеп беткән, салган буралары гына торып калган. +Аннан соң монда марилар килеп утырган. Казанчыдан да килеп карап киткәннәр. Алар: "Китегез, бу безнең җир!" - дигәннәр. Кайберәүләр: "Авыл 1910 елда төзелгән", - диләр. +Бер урам - сатылган җирләр. Әхтәри карт, Гомәр мулла, Шәехмәт Хаҗи - җыенысы 5-6 кеше сатып алганнар. Юньләп акчасын ала алмагач, кире сатканнар. Әптерәшкә авылына (хәзер инде беткән) Әптерәшит килеп утырган. Ул: "Җир кисеп бирегез!" - дип әйткән. Зур җир кискәч, күп акча алган. Алган да качкан, аны бик эзләгәннәр, таба гына алмаганнар. Шуннан соң монда Жуковский килеп утырган. Ул - илче, бояр, Германиядән килгән. Казанчыдан килгәч тә, ул җәнлек асрау белән шөгыльләнгән. Жуковский, кайда яхшы җир бар, шунда грань ясап йөргән. Ул кешеләргә җир бүлеп биргән. +Олы Елга турында азрак сөйләп үтәм. Авыл утыртырга урын эзләп, ике кеше чыгып киткән. Арып, кайтырга чыккач, берсе: "Көтмәс инде ул, көтмәс", - дигән. Шунсы кайтып киткән, ә тегесе югалган. Елга шуңа Көтмәс дип аталган да инде. Ә бер елган ың исеме - Базан. Шушы ике елга бергә кушыла, шуңа "Базанчат" диелгән. "Базан" сүзе каян килеп чыккан соң? Ни дигән сүз ул? +Элекке заманда су буенда бадыян дигән агач булган. Судан шуның тәме килгән. Бу су белән элек үлек юганнар. Җимеш исе бер дә югалмый. 1920-1930 елларда күмелгән үлекләрне казып чыгарсаң да, бу бадыян җимешенең тәме килер иде. Базанның суы салкын, ә Көтмәснеке - җылы. +Олы Елга урамында, имеш, Шүрәле зыяраты булган, дип сөйлиләр. Монда бер карт килеп утыра. Ул Шүрәле зыяратында саташа. Иң башлап Егамәлүн дигән кеше, аннан Латыйп һәм Мөхәммәтҗан дигән кешеләр күчә. Башкорт халкы (чынында исә - татар, бу җирләрдә милләт башкорт дип йөртелә, ә телебез - саф татарча) крепостныйлыкка эләкми. +Колом дигән кеше Жуковскийның доверенные була. Ул авыл өчен җир кистереп ала. Кемгә җир кирәк, өләшеп бирә. Халыктан акча җыеп, Жуковскийга тапшыра. Кем дә кем түләп бетерә алмый, кире китәргә мәҗбүр була. +Истәк дигән кеше Истәк авылыннан килгән. Ахун - доверенный. Бу исемдәге авыллар хәзерге көндә бетерелгән инде. Гражданнар сугышында мин катнаша алмадым. Ул чакта әле бик яшь идем. Ә Бөек Ватан сугышы чорында чирләп яттым. +Колхозлашу чорында беренчеләрдән булып, гариза язып, колхозга кердем. Мине үтерергә йөрделәр. Бабам (ике туган абыйны бабам дип атый идем) кулымны чапты. Суд булды. Үзең не караган бабаңны аттырып булмый ич. Беренчеләрдән башлап Солтан дигән кеше монда килеп, колхоз оештырып, раскулачивать итеп йөрде. Үлгән мөәзин урынында симәнә җыйдык. Берсе - Даутов Гата - бухгалтер, Фәрхетдинов Зыя - колхоз председателе. Мин төнлә правление саклап тора идем. Амбарында раскулачивать ителгән маллар саклана иде. Шуңа да мине байлар яратмаганнардыр инде. +Язын колхоз таркала башлады. Яртысы Уфага китте. Ашлыкны колхозга чәчеп ��улмады ул елны. Яңадан колхозлашу булды. +Чит авылга эшкә барганда, минем кулны тагын чаптылар. Шуннан мин читкә чыгып киттем. Документларым булмагач, бер җиргә дә алмадылар. Кизельгә (Пермь өлкәсе) җибәрделәр. Минем кебек документларсызлар күп иде ул заманда. 15 көн буена китә алмыйча яттым. Шуннан кесәдәге акчаларны җыйнап, Миңнеәхмәтләргә бирдек тә, безне килеп алырга кушып кайтарып җибәрдек. Икмәгебез бар иде әзрәк. Шуның белән тордык. Хәбәр дә юк, тегеләр дә, ерак түгел янган урман бар, диделәр. Без җәяү шунда киттек. Өч ай эшләгәч, авылга кире кайттым. Колхозга кергәч кенә, тормыш җиңеләйде. +Базанчат авылында беренче башлап 1924 елның январендә башлангыч мәктәпнең 1 нче классы ачыла. +1980 елда Аскын районы Базанчат авылында +Фәйзел Карамовтан (1909 елгы) БДУ студентлары язып алган +10. Базанчат авылы +(2 нче вариант) +Кешеләр бу авылга нигез салган вакытта, янәшәдәге чишмәгә игьтибар иткәннәр. Аның суы шулкадәр салкын булганга күрә, алар аны "Баздан чыккан чишмә" дигәннәр. Баштан чишмә Баздан дигән исем йөрткән, ә соңрак инде Базанга әйләнгән. Авыл исә, шул Базан чишмәсе һәм Көтмәс елгасы кисешкән урында, чатлыкта урынлашкан булган. Башта авыл өч кенә өйдән тора, шуңа аның исеме дә "Өчөйле" дип йөртелә. Авыл зурайгач, Базан чишмәсенең чатында урынлашканга күрә, авылга Базанчат дигән исем бирелә. +2018 елда Аскын районы Базанчат авылында +Зинфира Миннуллинадан БДУ студенты Гөлназ Абдуллина язып алган +11. Олы-Елга авылы +Бу авылга нигез 1814 елда салына. Бу вакытта инде Иске Казанчы дигән авыл барлыкка килгән булган. Шул Иске Казанчы авылында яшәгән өч бертуган Зариф, Фазылхай һәм Фазлый исемле кешеләр караңгы җирне яктырту, яңа урыннар ачу, урманнарны тикшерү нияте белән чыгып китәләр. +Күпмедер вакыт йөри торгач, алар ике елгага тап булган булалар. Бу елганың берсе - кече, ә берсе олырак булган була. Бу елгаларның тирә-ягы куе урман була. Алар урманны кисә башлыйлар, бераздан өй дә салалар. Шулай яши торгач, алар шушы елгаларның олырагы янәшәсендә урынлашып китәләр. +Күп вакыт үтми, алар кырына тагы дүрт гаилә күчеп килә. Шулай авыл барлыкка килә. Аны башта Чумар дип атыйлар, ә соңрак, олы елга янында төпләнгәнгә күрә, авылга Олы-Елга исемен бирәләр. Шулай итеп, авыл үсә башлый. Вакытында халык саны 530 - 540 кешегә җиткән була. Бөек Ватан сугышыннан соң авыл кечәя башлый, һәм бүгенге көндә авылда 150 ләп кенә кеше яши. +Бу өч туган белән бәйле шундый хикәят бар, дөрестерметүгелме: алар бик озак йөри-йөри, бер елгага тап булалар. Ял итәрг ә дип, шунда туктап, йокларга яталар. Уртанчы туган иртән торуга, кече һәм олы туганы кузгалып, алга табан киткән булалар. Шуннан ул: "Эээй, болар көтмәсләр инде..." - дип әйтә. Шул вакыттан бирле бу елга Көтмәс исеме белән йөртелә башлый. +2018 елда Аскын районы Олы-Елга авылында +Венера Ахуновадан БДУ студенты +Гөлназ Абдуллина язып алган +12. Вашьязы авылы +Б�� якларга килеп, электән мунчала эшләү, урман балы җыю белән шөгыльләнгәннәр. Мунчала эшләүдә кирәк булудан, бик күп елгаларны буып, буалар барлыкка китергәннәр. Вакыт бара торгач, кешеләр монда авылга да нигез салганнар. Авылга якын гына бер елга булган - Шашьязы. Аның исеме "җисеменә" туры китереп кушылган булган, чөнки яз вакытында елга ярларыннан нык шаша торган булган. Шул елга исемен авылга да биргәннәр. Һәм тора-бара авыл исеме Вашьязыга әйләнеп киткән. +Шулай ук авыл исеменең килеп чыгышын икенче төрле дә аңлаталар. Бу якларда урыс авыллары күп булган, һәм шулай бер урыска Вашьязы кешесе очраган. Ул "Как деревня ваша называется?" дигән сорауны аңламаганнан микән, "Ваш язык, ваш язык..." дип кенә җавап биргән. Шуннан бирле урыслар, аннары башкалар да бу авылны Вашьязы дип йөртә башлаганнар. +2018 елда Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә +яшәүче Илүзә Тимергазе кызы Рәхимьяновадан +БДУ студенты Гөлназ Абдуллина язып алган +КАРАИДЕЛ РАЙОНЫ +13. Өч тиен авылы +Булган бер мосафир, ягъни ил гизүче. Китеп бара икән шулай юл буйлап, ни күрсен, юлда акча ята. Бик шатлана моңа ярлы мосафир һәм әйтә: +- Күп җирләрдә булдым, озын юллар гиздем, тик бәхетне тапм адым, - ди. - Бу өч тиен акча юкка гына булмас, Ходай бирде аны миңа, - ди. - Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, шуннан да шәп җир булмас, - ди. +Йорт салып, кәләш алып җибәрә. Авыл исеме шуннан торып калган. +1977 елда Караидел районы Багазы авылында Нурлыгаян +Сәмигуллиннан (1930 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1979 - 71 б. ; ТХИ РЛ, № 222; Фазлетдинов, 2018, № 74 +14. Иске Акбүләк авылы +Идел-Урал буе халыкларын чукындырган чорда Казан якларыннан башкорт җиренә өч туган күчеп киләләр: Акбүләк, Балыкчы, Якуб. +Әлеге Акбүләк, Юлдаш, Якуб, Туеш, Хәлил авыллары урынында калын кара урман булган. Акбүләккә дә шушы кара урманны кисеп урнашырга туры килә. Озак та үтми, Акбүләк янына башка татарлар да күчеп киләләр. +Акбүләкнең туганнары Якуб һәм Балыкчы ераграк китеп урнашалар. Шулай итеп, хәзерге вакытта Акбүләк, Якуб авылары һәм Балыкчы дип аталган бер тугай барлыкка килә. +Авылның исеме Туеш дигән әүлия картка бәйле, имеш. Бу урынга беренче булып Туеш бабай килеп утырган, шул ук татарларны чукындырган чорда. +Әбиләр сөйләвенчә, Туеш бабай әүлия булган. Ул, итәгенә ташлар җыеп ташып, таш мәчет салган. Туеш бабай көн дә, Байлы елгасының тиpәнлегенә карамастан, батмый-нитми судан чыгып, елганың теге ягында намаз укый торган булган. Әлеге вакытта Туеш бабай салган мәчетнең урыны изге санала. Анда тирә-яктан да, ерактан да, кешеләр килеп, олы юлга чыгар алдыннан, Туеш бабай рухына дип хәерлек акча салып китәләр икән. Кайбер динчел әби-бабайлар, Коръән укып, шул акчаларны килеп алалар, ди. +Хәлил, Якуб, Юлдаш авыллары да Акбүләк утырган җиргә якын гына тора. Аларга шундый ук исемле кешеләрнең килеп утыруы авыл исемен китереп чыгарган. +1987 елда Караидел районы Акбүләк авылында +Мөхәммәт Төхфәт улы Акбүләковтан (1917 елгы) +БДУ студентлары язып алган +16. Дәвеш авылы +Иван Грозный татарларны җәберли, көчләп чукындыра башлагач, дүрт татар кешесе башкорт җиренә күчеп килә. Берсе Зур Күлгә урнаша (аны хәзер "спиртзавод" дип йөртәләр), берсе - Олы Буәккә, бүтәннәре Караидел елгасы буена төпләнә. +Груздев дигән бай болар торган урынны сатып алгач, бу кешеләр тагын күчкәннәр. Сөләйман дигән карт Әтәргә барып урнашкан, аның малае Дәвешкә барып урнашкан. Берсе - Кырмыскалы ягына (бабайлар сөйләве буенча). +Бу урында урман булган. Кешеләр килеп утырган вакытта, имештер, монда зур бер чишмә булган. Шул чишмәне туктатмасаң, авыл урнашкан урынны су басып китәсе икән. Аны күмәр өчен, дәү эш кирәк булган. Шуннан башлап бу авылны Дәвеш дип йөртә башлаганнар. +Иң әүвәл бу авылга килеп, башлап авыл булып утыручылар өч агай-эне: Дүсти, Дүски, Дүсмәмәт. Боларның кайсы да булса берсе бу якта башкортлар арасында балалар укытып, мөгаллим булып йөргән. Шул вакытта бу төбәктәге башкорт халкы җир сата башлагач, монда мөгаллим булып йөргәне ике ага- энесен алып, өчәүләшеп Байкы-Юныстагы башкортлардан җир сатып алганнар. Ягьни хәзерге көндә Байкы-Юныс авылы кулында булган 3 мең дисәтинә җир сатып алганнар. Аларның төп ватаннары Минзәлә төбәкләре, Минзәлә белән Зәй суы буенда, Бөгелмә шәһәрләре арасында булган. Аларның моңда күчеп килүләре 1714 елларда булган. Алар башлап Иске авылга, ягъни Таш кабер яныңда 60 ел чамасы авыл булып утыргач, 1775 елда хәзерге Байкы-Юныс, Рәкәй авылы урынына күчкәннәр. Дүсмәмәт картның улы Юныс булганга, шуңа су исеме дә кушып, Байкы-Юныс дип атап исем кушканнар. +Юнысның улы Рәкәй булганга, шул заманда тирә-якка атаклышөһрәтле булганга, халык телендә Рәкәй авылы дип мәшкүр күргән. Гәрчә язуда һаман да Байкы-Юныс дип йөртелсә дә, халык телендә Рәкәй дип йөртелә. Бу өч кешедән соң авылга килеп урнашкан кешеләрнең дә исеме билгеле. Усай бабай, Шәриф бабай, Сәфәргали бабай, Мөхәммәдияр муллалар Уразай авылыннан күчеп килгәннәр. Шул җиде нәселдән авыл үрчеп калган. +1. Дүски бабай нәселе - Әмерхан урамында яшәүчеләр. +2. Дүсти бабай нәселе - Шәмрәй урамнары. Мулла нәселе. +3. Сәфәргали бабай нәселе - Шaкирҗан, Нурислам картлар нәселе. +4. Дүсмәмәт бабай нәселе - Сиражетдин, Миңнегол картлар. +5. Усай бабай населе - Әбетөхмән карт, Нурсаяф карт. +6. Шариф бабай нәселе - хәзерге Хәфиз агай, аның б алалары. +7. Мөхәммәдияр хәзрәт нәселе - Әбрар, Шакиржан, Рәхимҗан балалары. +Сөендек авылы уртасыннан елга ага. Шул елганың бер ягы - "мишәрләр очы", икенче ягы "типтәрләр очы" дип йөртелә. Бу халык Казан губернасыннан күчеп килгән булган. +Авылның исеменә бәйле моңдый легенда яши: +1773 - 1775 елларда Пугачев восстаниесенә катнашучы Салават Юлаев гаскәрендә булган кешелар, восстание таралып кайтып килгән чакта, бик нык сусаганнар. Бер корыган елгада, ч��кып, су тапканнар. Чишмә ясап, су эчкәч, бик нык сөенгәннәр, әгәр бу урында авыл булса, "Сөендек" дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр. Хәзерге авыл уртасыннан үткән елга шул чишмәдән башлана. +1987 елда Караидел районы Сөендек авылында +Тәгъзимә Вакказовадан (1905 елгы) +БДУ студентлары язып алган +КРАСНОКАМА РАЙОНЫ +19. Аткүл авылы +Бу авыл XVIII гасырда барлыкка килгән. Казан ягыннан күчеп килүче татарлар күл янына тукталганнар һәм монда мәңгегә төпләнергә дигән карарга килгәннәр. Төзелеш эшләре вакытында боларның бер аты күлгә батып үлгән. Шуннан соң халык авылларын Аткүл дип атарга карар иткән. +1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында +Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты +Чулпан Мәгъдәнова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 75 +20. Бөртек авылы +Бөртек авылы XVI гасыр азагында барлыкка килгән. Авылның исеме җирбиләүче Бөртек Кадабәхтинга атап кушылган. Ул билгеле кеше булган, чөнки аның патша Михаил Федоровичның үзеннән алган саклау грамотасы булган. +Саклау грамотасында урыс кешеләренең Бөртек буендагы Танып, Агыйдел елгаларыннан ничек балык тотканнары, әрәмәдә җиләк җыйганнары, бал аертканнары тасвирлана һәм киләчәктә аларга бу эшләр тыела. Бөртек Кадәбәхтин бу җирләрнең бердәнбер хуҗасы итеп таныла. Грамотага Уфаның гаскәр башлыгы Плещеев печать куя. +Ләкин Бөртекнең улы Котлыгали Бөртеков патшага тугры булмый. Ул башкорт күтәрелешендә катнашып, кулга алына һәм Минзәлә төрмәсенә ябыла. Аны авылдашы Уразай Үлмәсовка алыштырып алалар. +XVII гасыр уртасында авыл икегә бүленә. Халыкның бер өлеше аерылып китеп, Яңа Бөртек авылына нигез сала. +1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында +Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты +Чулпан Мәгъдәнова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 76 +21. Иске Кабан авылы +Кешеләр, шушы авылга килеп утыргач та, аңа исем эзли башлыйлар. Озак кына уйлашканнан соң, шундый карарга киләләр: ауга чыкканда, иң беренче нинди җәнлек очрый, шуның исемен бирергә. +Икенче көнне ауга чыккач та, аларга кабан дуңгызы очрый. Авылга Кабан дигән исем бирәләр. Бераздан бу авылның бераз халкы икенче урынга күчә. Анысын Яңа Кабан дип атыйлар. Ә бусы Иске Кабан булып кала. +1973 елда Краснокама районы Яңа Кабан авылында +БДУ студентлары язып алган. - +ТХИ РЛ, № 218; Фазлетдинов, 2018, № 77 +22. Яңа Каенлык авылы +Яңа Каенлык авылы ямьле Танып елгасы буена урнашкан. 1857 нче елда бирегә Каенлык авылыннан берничә гаилә күчеп килә. Шуңа да авылның исеме Яңа Каенлык дип атала. Иске урында калган кешеләр яңа урынга күчеп китүчеләргә мәчетне бирергә теләмиләр. Ә мәчетсез авыл ул чорларда котсыз, бәхетсез авыл дип саналган. Шуңа да мәчетне алыр өчен, Яңа Каенлыкка күчеп килүчеләр хәйләгә баралар. Бар халык шәһәргә базарга киткән көнне сагалап торып (ә ул вакытта зур базар елга бер тапкыр гына үткәрелә), Яңа Каенлык авылы кешеләре Каенлык авылындагы мәчетне сүтеп, үзләренә күчереп куялар. Ш��лай итеп, авыл мәчетле булып китә. +1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында +Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты Чулпан Мәгъдәнова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 78 +23. Яңа Хаҗи авылы +1827 елда әлеге Илеш районында урнашкан Иске Хаҗи авылыннан Сәйфәр, Йомагол, Шәңгәрәй исемле крестьяннар Текташ елгасы буендагы тугайга килеп урнашып, яңа авылга нигез салалар. Туган төякләренең истәлеге итеп, яңа авылны Яңа Хаҗи дип атыйлар. +1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында +Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты Чулпан Мәгъдәнова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 79 +КЫЙГЫ РАЙОНЫ +24. Вакыер авылы +Вакыер - кечкенә татар авылы. Ул Елизавета Петровна патшалык иткән вакытта барлыкка килгән. Халык аның килеп чыгышын төрлечә аңлата. +1796 елда генераль җир бүлү белән бәйле Оренбург канцеляриясенә Тырнаклы волосте авыллары турында хәбәр килгән. Анда башкорт җирендә читтән килгән кешеләр тарафыннан кайбер авылларның нигез салыну вакыты күрсәтелгән. Шулар исәбендә, Еланлы авылына - 1760, Вакыер авылына -1761, Дүшәмбикә авылына 1762 елда нигез салынган. Бу авылларның кешеләре җирдән файдаланган өчен, өй башыннан 25 тиен оброк түләргә бурычлы булган. +ХХ йөзгә кадәр Вакыер авылы "Гомәр" дип аталган. Күп кенә чыганакларда "Вакыер" атамасы да тора. Бу атаманың барлыкка килүен берничә төрле аңлаталар. +Беренчесе: кайчандыр бу җирләр Явын баеныкы булган. Ул аны читтән килгән татарларга бүлгәләп, ваклап саткан. Икенчесе: кайчандыр элек бу башкорт җирләре буш яткан. Монда бик күп сазлыклар, яшәргә яраксыз җирләр булган. Башкортлар килмешәк татарларга шушы начар җирләрне биргәннәр һәм аларны шул җирләр дә канәгатьләндергән. Бүгенге көндә дә авыл тирәсендә бик күп сазлыклар бар. Димәк, "Вакы ер" атамасы ике сүздән барлыкка килгән: "вак" һәм "ерләр". +Вакыер авылының нигез салучылары турында да мәгълүмат төрле. Беренчедән, нигез салучылар булып өч бертуган торалар: Гомәр, Әхмәр, Әмир. Алар, җир эзләп, Татарстаннан килгәннәр. Һәм Явын бае аларга иң начар, сазлы җирләрне биргән. Бу урында куе урман булган, ярлары саз белән капланган елга агып яткан. Гомәр һәм Әхмәр, өй салырга дип, урманның бер өлешен кискәннәр. Шуннан соң алар үзләренең гаиләләрен дә алып килгәннәр. Соңыннан монда тагын да кешеләр килә башлаган. Алар арасында Яруллин Ситдыйк, Самиков Мират, Хакимьянов Фәттах һ.б. була. Аларның нәселләре бүгенге көндә авылда Ситдыйковлар, Самиковлар фамилияләрен йөртә. +Икенче версия буенча, бу якларга җир эзләп килгән кешеләрнең бер өлеше Еланлы авылында калганнар, ә өчесе - Гомәр, Сәлих һәм керәшен татары - Вакыер авылы җиренә кадәр килгәннәр. Алар Татарстан җиреннән, Такталачык авылыннан килгәннәр. Салихның анда Садыйк исемле әтисе калган. Татарстанда, Разия апа Хәбибуллина сөйләгәннәр буенча, шул исемдәге ике авыл бар, ләкин аларның кайсыннан килгәннәрен ул белми. +Алар монда өйләр салганнар һә�� яши башаганнар. Еллар үткән саен, кешеләр саны күбәйгән, һәм авылны аңа беренче нигез салучыларның исеме белән "Гомәр" дип атаганнар. +Түбән Кыйгы авылы халкының бер өлеше аерылып, коммуна төзеп, үзләренә ат, чабаннар юллап алып, Мәсәк башкортлары җирләренә күчеп утырганнар. Ләкин Мәсәкләр җирләрен бирергә риза булмаганнар. Бу җир өчен берничә тапкыр каты сугыш, канкоеш булган. Сугышып, талашып алган өчен, бу авылны я Оборона, я Йөрәкле дип атаганнар. Ә башка авылларда яшәүчеләр аларны бер як читкә, яңа урынга күчеп утырганнары өчен, Кырмыш дип йөрткәннәр. Шулай итеп, берьюлы өч исем йөрткән яңа бер татар авылы барлыкка килгән. Ләкин бер як читтә урнашуы төрле кыенлыклар тудырганлыктан, соңгы елларда авыл халкы Кандаковкага, Султановкага, Майскийга күчеп бетте. +1998 елда Кыйгы районы Султановка авылында +Рәдүл Гайфуллиннан (1941 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 94 +26. Үрге Кыйгы авылы +(1 нче вариант) +Элгәре Уфадан ерак түгел бик ярлы бер кеше яшәгән. Аның гаиләсе дә, туган-тумачасы да булмый. Бу егетнең исеме Кыйгыр икән. Ул байларга ялланып, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә мәҗбүр була. Шулай итеп, акча эшләп, егет үзенә ат сатып ала. Ләкин көннәрдән бер көнне бу ат югала, эзләнүләре дә бушка була. Аптырагач, Кыйгыр бер байга ат көтүчесе булып яллана. +Берзаман көтүгә бүреләр һөҗүм ясыйлар һәм берничә атны имгәтеп ташлыйлар. Көтүчене бай бик каты җәзаларга уйлый. Кыйгыр аңардан качып китеп, безнең якларга килеп чыга. Урман куе, яшәү өчен уңайлы була. +Кыйгыр, урманда йөргәндә, атлар көтүен күреп кала. Ярлыны күр еп, бер бия аның янына килеп баса. Бу Кыйгырның аты була. Егет шушында өй сала, гаилә корып җибәрә. Җайлап-җайлап монда башкалар да килеп урнаша. Авылга Кыйгы исемен бирәләр. +(2 нче вариант) +Беренче башлап бу авылга типтәрләр һәм мишәрләр килеп утыралар. Алар, сөйләшкәндә, "кый" сүзен кулланалар. Сөйләшләреннән чыгыптыр инде, аларны - "кыйгылар", ә яшәгән авылларын Кыйгы дип атаганнар. "Үрге" дигәне елга агышының өске ягында урнашуына карап бирелгән. Шулай итеп, Үрге Кыйгы исемле авыл барлыкка килгән. Хәтта алар утырган елганы да Кыйгы елгасы дип атаганнар. +1998 елда Кыйгы районы Султановка авылында +Рәдүл Гайфуллиннан (1941 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 102 +28. Үрге Кыйгы авылы +(3 нче вариант) +1703 нче елда Әлмөхәммәт исемле кеше, Тырнаклы башкортларыннан җир алып, берничә гаилә белән Кәҗигер тавы янына күчеп утыра һәм Үрге Кыйгы авылына нигез сала. Кеше үтә алмаслык урманнар киселгәч, сазлыклар киптерелгәч, елганың сул ягына йортлар төзелә. +Авыл да, елга да Кыйгы дип атала. Моның тарихы шулай. Күчеп килүчеләрдән Кыйгы исемле бер кыз, суга китеп барганда, сазга батып үлә. Шуңа да авыл аның исемен ала. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында Галләм Шәриповтан +(1928 елгы) БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова язып алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 103) +29. Юкәлекул, Ибрай, Еланлы, Мәсәгут авыллары +Бу авыллар 1682, 1705 - 1711 елларда урысларның эзәрлекләвеннән качкан татарлар тарафыннан корылган. Элек монда Троицк өязе, Морзалар волосте башкортларының җирләре урнашкан булган. Шуңа күрә татарлар башкортлар белән сөйләшеп, кыз биреп туганлашып, җир сатып алганнар. +Бу елларда урыслар татар халкын юкка чыгаруны төп максат итеп куя. Халкыбызны чукындыру эше башлана. Ләкин ул көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Шуннан хөкүмәт татарларны башка милләткә әверелдерү юлын сайлый. +Татарларның бер ише, налогларны киметү, күбрәк җир алу максатында, "башкорт" булып языла. "Башкорт" исемен алмаганнарын "типтәр" дип санаганнар. Аларны аерым дәфтәргә язып куйганнар. Шул "дәфтәр" сүзеннән типтәр атамасы барлыкка килгән дә инде. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Галләм Шәриповтан (1928 елгы) БДУ студенты +Айгөл Фәхрисламова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 104 +МӘЧЕТЛЕ РАЙОНЫ +30. Абдулла авылы +Авыл картлары сөйләвенчә, Абдулла исемле бабай безнең якларга 1580-1590 елларда килеп утырган. Элек ул Казан ягында яшәгән булган. Абдулла карт үзе белән улларын да алып килгән. Алар әле Таш зират дип аталган урында төпләнгәннәр. Карагайлардан йортлар төзегәннәр. Абдулла карт умартачылык белән шөгыльләнгән, ә аннан соң яшәгән буыннар, агач төпләп, чәчүлекләр хәзерләгәннәр һәм игенчелек, терлекчелек эшенә тотынганнар. Авылны, нигез салучысының исеме белән, Абдулла дип атаганнар. +Безнең якларда табигый шартлар яхшы, ә җирләр иркен булган. Аларның хуҗасы да булмаган. Шуңа тиздән Абдулла авылына Красноуфимск, Кунгер якларыннан тагын бер төркем кеше килгән. Алар авылның көнчыгыш өлешендә төпләнгәннәр. Аларны халык "күнгерләр" дип атаган. +Күнгерләрдән соң, авылның төньяк-көнбатышына типтәрләр килеп урнашкан. Чыгышлары белән алар Кырмыскалы якларыннан булган, дип сөйли картлар. +Абдулла авылыннан көнбатышта Куяналтау битләвендә Куян исемле кечкенә мари авылы булган. Патша тарафыннан башкортларга киң хокуклар бирелгәч, типтәрләрдән соң авылыбызга хәзерге Салават районы тирәсеннән башкортлар килеп урнашканнар. Алар мариларны куып җибәрәләр, ә җирләрен тартып алалар. Куян авылыннан истәлек булып бары тик Куяналтау тавының исеме генә торып кала. Башкортлар күнгерләрне дә куып карыйлар, ләкин алар нык тора, китми. Шулай итеп, XIX гасырда Абдулла халкы өчкә бүленеп яши, үзара бердәмлек булмый. Менә бу общиналар: +1. Күнгер общинасы, +2. Типтәр общинасы, +3. Башкорт общинасы. +Җирләр, нигездә, башкортлар кулында була. +1998 елда Мәчетле районы Абдулла авылында +Заһир Сәфиуллиннан (1933 елгы) БДУ студенты +Зөлфия Ханова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 105 +31. Ака авылы +Менә безнең бу Ака авылы мең дә җиденче елга кергәч салынган. Монда булган безнең Кесәкәй дигән бабай, шул килеп утырган. Кесәкәй бабай бу җиргә утырган вакытта, урма�� булган, бер җир дә күренмәгән урман булган, шунда килеп утырган ул. +Бабай килеп утырганда, бер хатыны булган, шуннан дүрт хатын алган. Дүрт хатыннан тугыз малай, алты кыз булган. Шуннан өйләр салынган, биш-алты өй салынган. Биш-алты өй салынгач, Кала уртасы дип йөрткәннәр ул тирәне, түбәнге урамда булган ул. +Кесәкәй бабай үзе, төп нәселе килгән Бөре өязе Янакуш авылыннан. Шул якка хәбәр иткән килергә типтәрләргә, анда җирсез типтәр халкы булган. Ә үзе мишәр безнең бабай. Шуннан типтәрләрне китертеп утырткан монда. Авыл зураеп киткән, бер иллеләгән өй җыелган. Шуннан иген игә башлаганнар, агачларны төпләп. Ул чакта җәнлек тә күп булган, җәнлек тә тотканнар. Монда чәчкәннәр арыш, арпа, солы, шуларны гына чәчкән нәр башта. Шуннан авыл зурая-зурая, сигезенче йөзгә чыккан вакытларда авыл байтак кына булган инде. Күп кенә типтәр халыгы килгән. Безнең хәзерге авылда бер утыз пратсинты - типтәр, калганы - мишәр, биш пратсинт килгән Казан татарлары бар инде. Алар барсы да, бөтенесе дә татар булып язылып йөри ләр инде: мишәр дә түгел, типтәр дә түгел, Казан татары дип тә әйтми. Элек Казан татарларын мещанин дип язып й өрттеләр. +Базар булган инде, авыл зурайгачтыннан. 1850 нче елларны базар ачылган. Базар ачылгач, төрле яктан сәүдәгәрләр килгән Акага, Казан кешеләре. Шулар килеп магазиннар, кибетләр ачып сату итеп торганнар. Аларның нәселләре калган инде хәзер мондагы кеше булып. +XIX гасырның соңгы яртысында авыл бик баеган иде. Өч урында тирмән салдырганнар. Ашлык бу тирәдә күп игелгән. Казаннан килгән Хафиз бабай ашлык белән сәүдә иткән. Ашлыкны Әй белән агызып, Уфимкәгә төшеп, шул көйгә, әллә кая, Питербургка кадәр алып барган. Шунда саткан, миллионщик булган. Ул 1918 елны картаеп үлде, аның йорты утыра әле дә, йорты калды колхозныкы булып. Ир балалары юк иде, кыз балалары бар да килеп китәләр монда кунакка читтән. +1973 елда Мәчетле районы Олы Ака авылында +Әгъмәл Вәисовтан (1905 елгы) Т. Хәйретдинова язып алган. - +МПТД, IV. - С. 71; ТХИ РЛ, № 221; Фазлетдинов, 2018, № 106 +32. Яңа Мөслим авылы +Бу авыл кайдан килгәнен картлардан ишетеп беләм: "Казан ягыннан килгән безнең бабайлар", - дип сөйләделәр. "Анда да Мөслим авылы булган икән, шул Мөслим авылыннан килгәннәр", - дип. "Барысы да бер җирдән килмәгәннәр, төрле җирдән килгәннәр", - дип әйттеләр. Күпчелеге - Мөслим авылыннан. Монда агачлык булган, урман булган, нәрсә бар, нәрсә югын да белмәгәннәр бит, килеп, әлеге үзебезнең Ык елгасына очраганнар. +- Бәрәч, монда елга да бар икән, - дип җибәргәннәр. Шуннан: +- Моңа исем ничек бирәбез? +- Ык дип бирик, ә авылга Яңа Мөслим бирергә кирәк, - дигәннәр. Шуннан биредә торып киткәннәр. "Монда су бар, суда балык та бар, агачлык, охотага да йөрергә мөмкин, шулай итеп тамак туйдырып китәргә мөмкин монда", дип туктаганнар. Берничә нәселдән тора бу авыл, моның кайсы елларда икәнен точно белгән кеше булмады. Хәзер шул ике йөз алтмыш, җитмеш еллар булырга кирәк, монда килеп утырганына бу авылның. Килеп утырганда, унсигез хуҗалык утырган булганнар. +1973 елда Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында +Вәкил Вәлиевтан (1893 елгы) Т. Хәйретдинова язып алган. - +МПТД, IV. - С. 72; ТХИ РЛ, № 214; Фазлетдинов, 2018, № 107 +НУРИМАН РАЙОНЫ +33. Терегуловка авылы +Патша вакытында хәле җитә алган кешеләр үзләренә җир сатып ала торган булганнар. Җир сатып алган кешеләрнең кайберләре авылда гына калган, ә кайберләре, авылдан аерылып, күчеп урнаша торган булалар. Татарлар андый җирне хуторлар дип йөртә. Мәсәлән, Дәүләт хуторы, Шәмси хуторы, Терегулов хуторы. +Бер абзый шулай үзенең өч улы белән сатып алган җиренә күчеп утыра. Дөнья көтәләр. Бермәлне чиновниклар килеп чыга монда, руслар булалар болар. Исеменең, фамилиясенең кем булуын сорыйлар. Аңламый бу. "Кемнәр белән күчеп утырдың?" - дип сорыйлар икән дип уйлый. +- Өч улым белән, өч улым белән, - ди. Русча да әйтеп күрсәтә: +- Три улымов, - дип. Тегеләр, аның фамилиясе шулай икән дип, "Триулымов" дип язып киткәннәр. Бу хуторга шундый исем бирелгән. +Вакыт үтә, бу исем үзгәрә, гадиләнә бара. Башта Триулымов булса, аннары Терегуловка булган. +1908 елны Уфа губернасы Бөре өязендә яшәүче кешеләрнең бер өлеше яңа җирләргә күчәргә тели. Алар Иске Бияз башкортларының җирләрен сайлап алалар. Бу җирләргә 57 крестьян гаилә күчеп килә. Башкортлардан алар бер мең десятинага якын җир сатып алалар һәм акчаны 50 ел эчендә түләп бетерергә тиеш булалар. Шулай итеп, яңа җирдә Яңа Субай авылы барлыкка килә. +1914 елны Германия Русиягә каршы сугыш башлый. Яңа Субай авылыннан сугышка 20 кеше китә. Сугыш беткәч, авылга 4 кеше генә кайта, калганнары һәлак булалар. +Гражданнар сугышы башлангач, Яңа Субайда - "аклар", ә Иске Бияз авылында "кызыллар" урнаша. 1919 елда Яңа Субай авылы өчен Чапаев дивизиясенең Каширин отрядлары һәм "аклар" сугышалар. Авыл берничә тапкыр кулдан-кулга күчә. Исрафил Кайбышев дигән кеше, берничә тапкыр, "кызыл"ларны урман сукмаклары аша Миәс ягына озатып бара. Шуның өчен халык аны "Кызыл партизан" дип атый. 1919 елда Колчак җиңелә һәм авылда Совет власте урнаша. +1997 елда Нуриман районы Яңа Субай авылында +Әминә Кайбышевадан БДУ студенты Миләүшә Габбасова +язып алган. -Фазлетдинов, 2018, № 112 +ТӘТЕШЛЕ РАЙОНЫ +35. Акбулат авылы +Бу авыл утырган урынга беренче булып Апас Акбулатов исемле кеше килеп урнашкан. Ул 1696 елда патша Пётр Алексеевич рөхсәте белән бу җирләргә килеп төпләнгән. Урман белән капланган тигезлекне агачлардан арындырып, ашлык чәчеп, көн күрә башлаган. Йорт-кура тергезгән. Тора-бара, бирегә бүтән крестьяннар да күченеп утыра башлаган. Ә авылга нигез салучысы Акбулат исеме бирелгән. +Ата-бабайлардан ишетмеш буенча беләм: безнең авыл Иван Грозный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән, Ык буеннан. Бу төш иксез-чиксез тайга булган. Алар аучылар булганнар. Алты кеше килгәннәр. +Аксәет, Исәнкарт, Кабан, Бикчәнтәй, чаңгы киеп, Казан шәһәренә чаклы барган. Чапчак белән бал илткәннәр. Өчесе монда килеп төпләнгән. Аксәет, Акхуҗа (хәзерге Яңа Чокыр), Жөрми авыллары. Җыела-җыела, берничә нәсел булып китә. Биш йөз ел бар авыл килеп утыруына. Мин белгәндә дә кара урман иде. Безнең авылда карындык белән ясалган тәрәзәләр иде. Кәрәчин лампы, чыра яндырып гомер иткәннәр. Шәмне үзләре эшләгәннәр, туң майдан. +1979 елда Тәтешле районы Аксәет авылында +Хәмит Яхиннан (1909 елгы) Т. Хәйретдинова язып алган. - +МПТД, V. - С. 69; ТХИ РЛ, № 212; Фазлетдинов, 2018, № 117 +37. Беләш авылы +Бик борынгы заманнарда язмыш җиле Төмән ягы урысларын урнашыр төбәк эзләтеп, Тәтешле якларына китерә. Беренче эш итеп, алар кара урман уртасындагы биек-биек агачларны кисеп тазартып, түгәрәк аклан ясаганнар. Бу урын шәрә калгач, аңа "плешь" (пеләш) дип исем биргәннәр. Тик аларга монда төп ләнү насыйп булмый, безнең як татарлары "тәреле кешеләргә" ачу белән карап, бу урыннан куып җибәрәләр. +Соңрак монда татар авылы барлыкка килә. Исеме "плешь"тан Беләшкә әйләнә. Ә куылган урыслар Пермь ягында Плешь авылын барыбер төзегәннәр икән, дип сөйлиләр. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 118 +38. Гәрәбаш авылы +Беренче булып безнең якларга удмуртлар күчеп килгән. Алар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылдан дүрт чакрым ераклыкта гына Гәрә елгасының башы урнашканга, алар авылны Гәрәбаш дип атаганнар. Тора-бара Казан ягыннан монда татарлар да күчеп утырган. Хәзер инде авылда бер генә удмурт кешесе дә юк. Бар да - татарлар. +1998 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Лена Галимовадан (1931елгы) БДУ студенты Эльвира Мусина +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 119 +39. Кальтәү авылы +400 еллар элек бу урыннарда кара урман шаулап утырган була. Яңа Кайпан авылында яшәүче Чүмеч нәселенең бер кешесе шушы якларга килеп чыга. Бу урын аңа ошый, һәм ул, ыруы белән күченеп, "Хәл тау" итәгенә килеп утыра. Бик борынгы заманнарда, ата-бабаларыбыз да тумаган чакта була бу хәл. Ерткыч хайваннар тулы, калын, кара урманнар арасында урнаша бу авыл. +Монда бик акыллы, төз атучы, һәрбер хайванның эзеннән, тавышыннан танучы Котлыбай исемле кеше яшәгән, ди. Авыл халкы Котлыбайны ихтирам иткән, аның сүзеннән чыкмаган, барлык эшне ул кушканча башкарганнар. Көн артыннан көн үткән, Котлыбайның оныклары да сунарчы булып үсеп җитешкәннәр. Котлыбай, авылдан китеп, кайдадыр озак көннәр югалып йөреп кайта башлаган. Бу хәл күпләрне аптырашта калдырган. "Кая булды соң аларның Котлыбае? Көчле, дәртле, һәр ауны оештыручы кешегә нәрсә булды? Әллә чирлиме? Әллә картайдымы?" Бу сораулар күпләрне борчыган, һәм кешеләр, аларга җавап эзләп, картның үз янына килгәннәр. +- Мин картайдым инде. Ауга оныкларымны өйрәтегез, - дигән Котлыбай. +Үзе исә җае чыгу белән авылдан ерак түгел урнашкан бер тауга йөри башлаган. Тау башына менеп җиткәч, хәл алып, ял иткән. Бу урынны бик ошаткан ул. Авылдашлары: "Кайда булдың?", - дип сорасалар, "Хәл тавына бардым", - дип җавап бирә торган булган. +Гомер аккан су кебек, вакыт үтә дә китә. Көтмәгәндә, авылда янгын чыга, халык сүндерә алмый, бар нәрсә көлгә әйләнә. Ут кара урманнан да куркып тормый, аны да ашап, йотып китә. Авыл халкын кайгы баса. Аксакаллар бу урынны гөнаһлы, шомлы урын, дип, башка җиргә күчәргә карар кылалар. Ерак китеп булмый, чөнки бала-чага, хатын-кызга авыр булачак. Шунда Котлыбай алга чыга да болай ди: +- Әйе, без бу кара күмер белән тулган, көлгә баткан яланда торып калдык, ләкин моннан ерак түгел, элекке яланыбыз кебек матур, яшеллеккә чумган, үзем "Хәл тавы" дип йөрткән урын бар. Бүген үк шунда күченик, авылдашлар, ә авылны Хәлтау дип атыйк! +Халык риза була һәм Котлыбай артыннан яңа урынга табан юл тота. Котлыбайның улы әтисенең ут чыгасын, авыл янып бетәчәген алдан сизеп, халык өчен яңа урын хәстәрләп куюына бик аптырап, бу хакта аның үзеннән сораган. +- Улым, моннан бер ел элек төш күрдем. Аллаһы Тәгалә мине күктән кисәтте: "Котлыбай, әзерлән, сәфәргә чык, яңа авыл өчен урын эзлә. Суы, урманы, җире яхшы булсын", - диде. Мин сүз дә әйтергә өлгермәдем, ул юкка чыкты. Шул көннән башлап күңелем тынычлык белмәде. Мин күп йөрдем, яңа җир эзләдем һәм таптым, - дип җавап биргән Котлыбай. +Әлеге вакытта матур үткәне һәм киләчәге булган бу авыл Кәлтәү дип атала. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 120 +40. Кодаш авылы +Элек-электән, кешеләр ут ала башлагач та, гаиләдә ут сүнеп торырга тиеш булмаган. Ә сүнсә, күршеләреннән кереп, утлы куз алыр булганнар. Куз - утлы күмер дигән сүз ул. Шулай итеп, авылдашлар куздашларга әйләнгәннәр. "Куз" сүзенең "з" хәрефе төшеп калып, авылга Кодаш исеме бирелгән. +Борынгы вакытта безнең якларда гел сугышлар булып торган. Пугачев явы соңында күп мөселманнар киләчәктә Күрдем авылы урнашачак урманга качканнар. Яулар бетеп, дөньялар бераз тынычлангач, кардәшләре боларны эзләп чыкканнар. +Күрдем авылы утырачак җирдә кечкенә алан булган. Бу акланга килеп, кемнәрдер туганнарын эзләп тапкан, кемнәрдер каберләренә тап булганнар. Әйтмешләренчә, тере калган кешеләр яу куркынычыннан үз кардәшләрен танымас булып, эзләп килүчеләрдән кыр киеге кебек качар булганнар. Кардәшләре кайтып, Иске Чокыр авылы халкына берәм-берәм хәбәр бирешкәннәр. "Фәлән урында синең әткәңне күрдем", - диләр икән. Икенчеләре, бу сүзләрне дөресләп, "мин дә күрдем", өченчеләре дә "күрдем" диешәләр икән. "Күрдем" дип кайтучылар икенче китүләрендә үк гаип булалар, ди. +Болар югалып, эзләнүләрдән туктагач, күп еллар үткән. Иске Чокыр авылы картлары: "Ахры, бу урын буш булганга охшамый, булмаса, күчик без дә шунда", - дип, күчеп килгәннәр һәм яңа авылны "Күрдем" дип ��тарга сүз куешканнар. +(2003 елда Тәтешле районы Күрдем авылында +Фидәлия Мостафинадан БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 122 +42. Сараштыбаш авылы +Моннан ерак түгел Олы Боргын дигән авыл бар. Шул авылда бик күренекле, гыйлемле Басыйр дигән карт яшәгән. Менә шул укымышлы Басыйр карт, ямьле июнь айларында, Әхмәт диг ән хәзрәтне кунакка чакыра. Июньнең бер матур көнендә өч ат җиктереп, хәзрәт белән остабикәне утыртып, Габделкәрим исемле кучер юлга чыгалар. Алар Олы Боргынга таба юл т оталар. +Авылның көньягындагы Йөгәмәш авылын үтеп, алты километр килгәч, Ишембай тавын төшәләр дә, кечкенә болында тукталалар. Остабикә белән Әхмәт хәзрәт, ял итәргә дип, фаэтоннан төшәләр. Урман кырына килеп утыралар. Бу чакта кигәвеннәр күп була. Атлар да тик тормый башлаган. Габделкәрим "хәзрәтләр фаэтонга утырганнар" дип уйлый һәм атларны чаптырып, урман буйлап юлын дәвам итә. Бераз баргач, биек тауга килеп җитә. Тау менгәндә, кучер атның аркалыгын төшерә, атны ял иттерә. Менә шуннан бирле бу тау Атъял тавы дип тарихка кереп кала. +Боргын авылына килеп җиткәч, тройканы күрү белән, өй хуҗа лары капка ачалар. Кунаклар каршы алырга җыелганнар. Кучер сикереп төшә. Хәзрәт белән остабикәне төшерергә дип барса, ни күзләре белән күрсен, фаэтонда хәзрәт тә, остабикә дә юк. +Габделкәрим сузып кына сөйли торган булган: +- И-и-и, теге Ишембай тавында тукталган идек, шунда калгандыр, күрәсең. Чебен-черки күп иде, атлар тик тормый, - ди. Шуннан берничә кунакны ияртеп, сораша-сораша, дин әһелләрен эзләп китә. Юлда очраган кешеләр болардан: +- Болай кемне эзлисез? - дип сорыйлар икән. Очраган бер кеше сораша. +- Мулланы - үзебезгә баш кешене эзлибез, - диләр икән. +Күпмедер юл үткәч, эзләргә чыгучылар остабикә белән хәзрәтне очраталар. Алар өч чакрым араны җәяү үткән булалар, кара урман эченнән җәяү. Шулай итеп кызык кына исем килеп чыга. Габделкәрим сорашты "башны" - мулла тапты "башны". +Кара урман эченнән җәяү атлау ул вакытта Әхмәт хәзрәткә нык тәэсир итә. Ул, Кызылъяр авылына кайту белән, үзе аттан калган урында авыл төзү турында земство бүлеге аша эш йөртә. Земство башлыклары хәзрәтнең үтенечен кире какмыйлар һәм урман эчендә авыл төзергә булалар. Урманны кисә ләр. Бөтен ярлы халык җирне агачлардан чистарту эше бе лән мәшгуль була. Шуннан соң Кызылъяр авылыннан ярлы- ябагай, үсмер ятимнәрне теркәп, исемлек төзеп, авылга Сораштыбаш исеме биреп, күчерә башлыйлар. Исемлектә: Саттаров Шәйхетдин, Бикташев Хәким, Хөснетдинов Суфьян, Шәмс етдин карт, Гыйззәт карт, Миңнегали, Мөлек, Әхтәметдин, Гыймади Вәлиевлар, Нигъмәтҗан, Габделкәрим, Шәйдулла, Госман, Исламгали, Шагый, Мөхәммәт, Нигъмәтҗан, өч туган Бикташевлар. Шулай итеп егерме яшь кеше: кайберләре - егет, кайберләре - балалары белән. Безнең монда дүрт туган килә. Монда килгән кешеләрнең атлары булмый. +Төннәрен зур итеп учак якканнар. Бервакыт караңгы урман ягында ут күреп, күрше Максим авылында яшәүче удмуртлар шиккә төшәләр һәм разведка ясыйлар. Монда килгән халыкны куу максаты белән отряд төзиләр. Сораштыбашлар арасында, дөнья күргән Суфьян, Шәйхетдин кебек кешеләр була. Алар максимлыларга каршы сугышыр өчен, икегә бүленәләр: берәүләр, агач егып, юлны бикли, икенчеләре сөйләштереп тора. +Соңыннан максимлылар атларын ташлап качалар. Шулай итеп, Сораштыбашлар атлы булып калалар. Моннан соң да Сораштыбашка күп кенә һөҗүм итүләр була, ләкин балта, күсәк белән коралланган кешеләр бу һөҗүмне кире кайтаралар. +Шуннан инде агачлардан өйләр салып, урманлык җирләрне әрчеп, беренче буразналар сызалар. +1980 елда Тәтешле районы Сарыштыбаш авылында +Барый бабайдан (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студентлары +язып алган. - ТХИ РЛ, № 216; Фазлетдинов, 2018, № 123) +43. Тәтешле авылы +Бу авыл 400 еллар элек, Казан ханлыгы җимерелгәч, Иван Грозныйның көчләп чукындыруы вакытында барлыкка килгән. Халык үзенең динен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен, яшәгән урыннарыннан качып китәргә мәҗбүр булган. Тәтешле авылы урнашачак җирләр ул вакытта Кайпан ыруына караган. +Картлар сөйләве буенча, Тәтешлегә удмуртлар нигез салган. Алар Каманы кичеп чыгып, Буй елгасы буйлап китеп барган булганнар. Кайпанлылар бу халыкка үз җирләрендә төпләнергә рөхсәт биргән. Удмуртлар Бәрмеш елгасы буена утырганнар һәм игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнгәннәр. +Авыл исеменең килеп чыгуы турында ике төрле фараз яши. +Удмуртлар сөйләвенчә, бу якларга килеп ятканда, алар елганы аша кичеп чыгалар. Шунда берсе кашыгын суга төшереп җибәрә һәм: +- Татчы ышти! Татчы ышти! - дип кычкыра. +Имеш, шуннан соң авыл Тәтешле дип атала башлаган. +Ә татарлар фикеренчә, бу якларга килеп төпләнүчеләр Татарс танның Тәтеш районыннан чыккан булырга тиешләр. Алар яңа авылга борынгы төбәкләренең исемен биргәннәр, имеш. +Ничек кенә булмасын, башта төпләнгән җирләрендә янгын чыгып, бар нәрсә дә янып беткәч, халык елганың икенче ягына чыгып нигез кора. Урман яндырып, агач төпсәләрен чыгарып, яңа чәчүлекләр ясый. Удмуртларның монда бик күп яшәгәнлеге бүгенге тау һәм елга исемнәреннән дә күренә: Вильбусы (Яңа басу), Тужгурт (Иске авыл), Дьямаки (Кеше кулы) һ. б. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 124 +44. Чургылды авылы +Бик борынгы заманнарда Чургылды авылы утырган җирне кара урман каплаган булган. Мондагы табигать кешеләргә яшәү өчен бик уңайлы икән. Челтер-челтер итеп, үзе матур, үзе чиста сулы елга ага, якында гына ничә чишмә чыгып ята! +Авылның әлеге исемен Садыйк бабай уйлап тапкан. Бу җирләргә тәүгеләрдән булып килеп урнашкан Рәшкол, Садыйк, Галиәкбәр исемле кешеләр җәйнең ямьле бер көнендә болында печән чабып йөриләр икән. Арып, ял итәргә утыргач, алар авылга исем бирү турында сөйләшеп китәләр. Шулчак Садыйк бабай иптәшләреннән: +- Тыңлагыз әле, су нинди тавыш чыгарып ага ул? - дип сорый. +Тегеләр, аптырашып: +- Су "чур-чур" итеп ага, ягъни чурылдый, - дип, берберсенә карашалар. +Садыйк бабай әйтә: +- Алайса нигә исем эзләп баш ватабыз? Ягез, Чургылды дип кушыйк, - ди. +Шулай итеп, авыл бүгенге исемен ала. +Ата-бабаларыбыз бу якларга килеп урнашу белән, мондагы кара урманнарны эшкәртергә тотынганнар. Агачларны кисеп аударалар икән дә, тау башыннан шудырып төшерәләр икән. Шулай итеп, "шуган" сүзеннән Шулган исеме килеп чыккан. +1998 елда Тәтешле районы Шулган урта мәктәбе китапханәсе +материалларыннан БДУ студенты Азалия Яппарова +күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 126 +46. Ялгызнарат авылы +Безнең авыл ике исем йөртә. Аның иң беренче төп исеме - Хәмит авылы. Чөнки моннан ике-өч йөз еллар чамасы элек, Чокыр авылыннан Хәмит исемле кеше бирегә беренче булып килеп утырган. Яшәр өчен уңайлы, матур урын сайлаган ул. Аның артыннан башкалар да килгән. Ә инде авыл булып зурайгач, аны, нигез салучы истәлегенә, Хәмит авылы дип атаганнар. +Еллар үтә торган, авыл да зурайган. Авылның очында, зират янында, бер ялгыз нарат үскән. Юанлыгы уртачарак кына өстәл хәтле булган, диләр. Әмма ул наратны никтер кискәннәр. Тик читтән килгән кешеләр гел башта шул ялгыз наратны хәтерләрендә калдыра торган булганнар икән. "Хәмит авылы - теге югары очында ялгыз нарат үскән авылмыни?" - дия торган булганнар. Минемчә, Ялгызнарат дигән исем шуннан калгандыр ул. Ә хәзер теге киселгән нарат урынына сугыш ветераны Зәки Зәйнуллин яңа ялгыз нарат утыртып, кәртәләп куйды. +Колхозлашу елларында халыкның бөтен нәрсәсен: малтуарын, эш коралын җыеп алып берләштерделәр. Әмма бу озакка бармады: 1929 елда колхоз таралды. 1931 елда тагын колхоз оештырдылар. "Ворошилов" иде аның беренче исеме. Председателе Лотфулла иде. Аннан соң Рәхимҗан Кашапов председатель, ягъни колхоз рәисе булды. 1932 елда колхозга "Искра" исемен бирделәр. Соңырак Байкыбаш авылын да, Сикиязны да кушып, Тельман исемендәге колхоз дип атый башладылар. +Борын заманнарда Габдулла Мөслим улы Даушев исемле ахун яшәгән. Ул Алтын Урда морзалары нәселеннән булган. XVIII гасырда, җанын аямыйча, Русия дәүләтенә Шәрык җирләрен кушу өчен көрәшкән. Иран, Төркия, Әфган, Кыргыз, Казакъ илләрендә илче вазыйфасын башкарган. +Шул хезмәтләре өчен, Русия хөкүмәте полковник Габдулла Даушевны 40 мең дисәтинә җир белән бүләкли. Бу биләмәләр хәзерге Ахун һәм янәшәдәге тагын берничә авыл урыннарын үз эченә ала. Габдулла ахун үзе дә монда яшәргә күчеп килә һәм 1770 елда яңа авылга нигез сала. Аның артыннан безнең төбәккә Чиләбе, Ырымбур, Курган, Казан, Уфа якларыннан татарлар, мишәрләр, типтәрләр килеп утыра. Авылга Ахун исеме бирелә. Габдулла Даушев 1791 елны дөнья куя. Аны Урта мәчет янына күмәләр. Ахун күмелгән урын әлеге кадәр иң изге җирләрдән санала. +Авылга нигез салучы Габдулла ахун якындагы тауда утар төзеп, бияләр тоткан. Җәйләрен ул монда бия саудырып, кымыз ясап, кәефләнеп ята торган булган. Шуңа күрә бу җирне "Ахун тавы" дип атыйлар. 1998 елда Учалы районы Ахун авылында укытучы Зилия Әхмәтовадан БДУ +студенты Миләүшә Мәгәсүмова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 145 +ЯҢАВЫЛ РАЙОНЫ +48. Айбүләк авылы +Элек безнең авыл урынында куе урман булган. Анда бик күп җанварлар, шул исәптән аюлар да яшәгән. Иван Грозныйның чукындыруына баш бирмичә, качып киткән татарлар шушы җирләргә килеп урнашалар. Аларны типтәрләр дип атыйлар, ягъни "тибелеп килгәннәр". +Урманны кисеп, авыл төзи башлагач, барлык аюлар да качышып бетә. Кайберләрен исә аулап үтерәләр. Шуннан соң туган төягебезгә "Аю бүләк итеп калдырган авыл" дигән исем бирәләр. Тора-бара ул Аю бүләге дип кенә атала башлый. Хәзерге исеме исә - Айбүләк. +1998 елда Яңавыл районы Айбүләк урта мәктәбе музеендагы +материаллардан БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова +күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 164 +49. Байгуҗа авылы +1552 елның көзендә Иван Грозный Казанны яулап ала. Казан ханбикәсе Сөембикәне улы Үтәмеш белән Мәскәүгә алып китәләр. +Руслар ягында күптән түгел үлгән ханның туганнарыннан берсе Шаһгали сугышкан. Ул тол калган Сөембикәгә өйләнеп, хан булырга теләгән икән, әмма Сөембикә моңа риза булмаган, аның үзенең хан буласы килгән. Шаһгали ачуланып, татарлардан гаскәр җыйган да, үзенекеләргә каршы сугыш башлаган. Шаһгалинең Казан Кремлен алуда аеруча танылган батырлары арасында Байгуҗа, Гәрәй һәм Танып була. Бу өч батыр Мәскәүгә бүләк алырга баралар. Аларны патша кабул итә һәм бирем җирләрен биләү хокукы турында грамоталар бирә. +Байгуҗа Мәскәүгә киткәндә, аның өендә яраткан улы - алты яшьлек Уран кала. Байгуҗа Яңавыл тирәсеннән үзенә бирелгән җирләрне улы исеменә яздыра. Әмма, әйләнеп кайтканда, улы инде үлгән була. Җирләрнең исеме исә сакланып калган: Уран җирләре. Ә 1560 - 1565 елларда нигезләнгән безнең авыл Байгуҗа дип атала башлаган. Байгуҗа - бай хуҗа. Авылга нигез салучы, бөтен тирә-якка бердәнбер байны барысы да "Байхуҗа" дип йөрткәннәр. Аның чын исеме билгесез калган. +Байгуҗаның писере һәм кучеры булган. Писер булып чукындырылган чирмеш Ульян (яисә Урбан) хезмәт иткән. Ул Иске Орья авылына нигез салган (Ульян - Урбан - Орья). Писернең улы Зерун мөселман диненә күчкән. Авылның югары очында яшәүче Магазов, Тимершин, Гыйлемшиннар чыгышлары белән шуннан. Байгуҗаның кучеры Уракайдан Уракаево авылында яшәүчеләрнең нәселе киткән. +Гәрәй белән Танып бирем җирләрен үз исемнәре белән атаганнар. Гәрәй җиренә Гәрә елгасы буендагы кырлар, урманнар кергән: хәзерге Орловка, Әрлән, Сандугач, Кыргый, Гулдор, Варяштан алып Чуртан күленә хәтле. +Танып җирләренә хәзерге Борай районында Танып елгасы буендагы җирләр кергән. +Байгуҗага хәтле бу урыннарда Казан ягыннан күчеп килүчеләр яшәгән. Башкорт ягының кара урманнары эченә татар, мари, удмуртлар көчләп чукындырудан качып килгәннәр. Буа елгасы буенда Уртаул, Бәдрәш, Әмҗә авыллары булган. Соңгысы Ком, Сосновка дип тә йөртелгән. Бәдрәш җирләренә качкын татарлар килеп урнашкан. Алар 1554 - 1560 елларда Аю тавында Айбүләк авылына нигез салганнар. Эткен авылында бик үз сүзле кешеләр яшәгән. Кантонныйга ясак түләмәгәч, укчылар отряды белән килеп, авылны яндырып, кешеләрен үтереп бетергәннәр. Авыл урынын сөреп, җир белән тигезләгәннәр. Бик әз кеше генә урманга качып котыла алган. Сады елгасында качкыннар Күчте авылына нигез салганнар. Айбүләк авылының күршесендә Ямбай авылы бар, аңа да Байгуҗага кадәр үк нигез салынган. Яңавыл авылы исә Уртаулдан аерылып чыккан. Җитмеш тугыз яшьлек Байгуҗаны 1610 нчы елда Әмҗә авылы халкы үтергән. Аның дүрт улы, ике кызы калган. Картның үлеме болай була. +Үләр алдыннан ул җирләрен бүләргә һәм балаларына өләшергә уйлаган. Бер көнне иң ышанычлы кешеләрен - писер Ульянны, кучер Уракайны һәм тагын берничә ярдәмчесен чакырып ала. Мәскәүдә ак патша бүләк иткән географик карталарын, указлар, патша әмерләрен арбага сала да Уран җирләренең чикләрен билгеләргә китә. Байгуҗа, карталардан карап, Кама буе көтүлекләрен үлчи башлагач, Әмҗә авылы халкы, карт аларның кырларын үзенә ала, дип уйлаган. Шуннан качкын рус крепостнойларын яллап, Байгуҗаны үтерткәннәр. Карталар, әмерләр, указларны елгага - Кама кушылдыгына ташлаганнар. Бу кәгазьләр шул хәтле күп булган, имеш, хәтта елганы буган. Елга шуннан бирле Буа дип атала башлаган - буылган, димәк. Байгуҗа карталарында исә аның исеме Уран булган. +1975 елда Яңавыл районы Байгуҗа авылында +Талип Килмәтовтан (1902 елгы) Б.Г. Әхмәтшин +язып алган. - Фольклор. - 1975. - С. 113; ТХИ РЛ, № 210; +Фазлетдинов, 2018, № 165 +50. Байгуҗа, Готбер, Уракай һам Урҗа авыллары +Бу дүрт авыл берсе артыннан берсе тезелеп утырган. Алар тарихи яктан да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. +XVI гасырда Иван Грозный Казан ханлыгын тармар итеп, татарларны чукындырганда күрсәткән ярдәмнәре өчен өч кешегә бүләк ясый: җир бүлеп бирә. Аларның исемнәре Байгуҗа, Борай, Гәрә була. Хәзерге вакытта Яңавыл районына кергән биләмәләр Байгуҗага эләгә. Ләкин халык арасында ул урыннар Уран җирләре буларак билгеле. Олы кешеләр моның сәбәбен шулай аңлата иде. +Байгуҗа Мәскәүгә барып, бүләккә бирелгән җирләрне алган вакытта, кәгазьләрен үзенең яңа гына туган улы Уран исеменә яздырта. Ләкин атасы Мәскәүдән әйләнеп кайтканчы, Уран үзе хуҗа булган җирләрне күрә дә алмыйча үлеп китә. +Карурман арасына килеп утырып, Байгуҗа тормыш башлап җибәрә. Шулай итеп, якын-тирәдәге башкорт авыллары арасында иң беренче булып Байгуҗа исемле татар авылы барлыкка килә. +Байгуҗа авылы халкы бик бай була. Соңрак ул хәтта волость үзәгенә әйләнә. Шул ук вакытта аны шәһәр итү турында сүзләр дә йөргән, имеш. +Байгуҗаның Уракай исемле кучеры була. Хуҗасы аңа үз авылыннан бер-ике чакрым ераклыкта гына җир бүлеп бирә. Шулай итеп, Уракай авылы барлыкка килә. Ул елганың түбән ягына урнаша. Ә өстәрәк Урҗа авылы бар. Имеш, Байгуҗаның мари милләтендәге Урҗа исемле тагын бер кучеры булган икән. Ул Урҗа авылына нигез салган, имеш. +Готбер авылының барлыкка килүе кызыклы. Байгуҗа килеп урнашкан җирдән ун чакрым чамасы ераклыкта Уртавыл дигән башкорт авылы була. Карурманны кисеп, татарлар зур-зур авыллар сала башлагач, башкортлар куркуга төшәләр, чөнки татарлар күпкә бай һәм көчле булалар. Шул сәбәпле алар, Готбер исемле бер кешене котыртып, ике арага яңа авыл төзи башлыйлар. Шулай итеп, Готбергә нигез салына. Монда татарлар яши, ләкин алар Байгуҗа, Уракай кешеләре белән тату булмыйлар, гел сугышып, ызгышып торалар. +1998 елда Яңавыл районы Байгуҗа авыл музеенда +Талиб Килмәтовның 1987 елда язып калдырылган +истәлекләреннән БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова +күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 166 +51. Истәк һәм Ахтиял авыллары +Истәк авылына, беренче булып, Истәк исемле кеше килеп утыра. Аның Исәмәт һәм Ихтиял исемле туганнары да була. Алар да агаларыннан ерак түгел үз нигезләрен булдыралар. Исә мәт авылында яшәүчеләрне - башкорт, ә Истәк белән Ихтиял дагыларны татарлар дип йөрткәннәр. Соңрак Исәмәт белән Ихтиял авыллары кушылып, Ахтиял авылын хасил иткәннәр. +1998 елда Яңавыл район музее материалларыннан +БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 167 +52. Күчтә авылы +Бу авылны төрлечә атыйлар: Күчтә, Күчте, Күчтавыл, русчалатып Костино дип тә йөртәләр. Баштарак ул икенче җирдә урнашкан була. Картлар, авылга беренче булып Костя исемле урыс килеп утырган, дип тә сөйлиләр. Ләкин шуңа карамастан Күчтә элек-электән татар авылы булып исәпләнгән. +Күчтә кешеләре бик усал һәм баш бирмәс булалар. Аларга салым җыючылар килгәч, халык моңа каршы чыга, түләүдән баш тарта, ә салымчыларны кыйнап җибәрә. Бу башбаштаклык өчен патша гаскәрләре авылга ут төртә, бик күп кешеләр үтерелә. Исән калганнар башка җиргә, авылның хәзерге урынына күчеп утырырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп, Күчтә Күчте булып үзгәрә, ягъни "күчеп утырган авыл". +1998 елда Яңавыл районы Байгуҗа авыл музеенда +Талиб Килмәтовның 1987 елда язып калдырылган истәлекләреннән +БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 168 +53. Салих авылы +Әле авыл урнашкан җирдә элек озын-озын чыршылар, карагайлар үсеп утырган һәм шулар арасында кеше эчеп туймаслык татлы, шифалы чишмә агып яткан. Чишмә буеннан һәркөн ничә генә кеше үтмәгән дә, ничәмә генә кеше, җиргә ятып, аның шифалы суларын эчмәгән. +Беркөнне шушы чишмә буеннан бер мосафир үтеп барган була. Аның исеме Салих булып чыга. Ул бик ерак җирләрдән килә, арып, шушы чишмә буена туктый һәм төнне шунда үткәрергә уйлый. Йоклар алдыннан, чишмә суыннан чәй кайнатып эчә. Табигатьнең гүзәллеге, кошлар сайравы, чишмәнең сафлыгы аны ү��енә әсир итә. Көмеш чишмә чылтыравына, кошларның моңлы тавышына изрәп, ул тәмле йокыга тала. +Берсеннән-берсе яхшы төшләр күреп, күзен чагылдырган иртәнге кояш нурына сискәнеп уянып китә Салих, һәм шунда ук ул: "Мин бу җирдә яшәү өчен йорт салам", - дип, үзенә сүз куя. "Әйткән сүз - аткан ук", - ди бит халык: озак вакыт та үтми, чишмә буенда Салихның йорт-курасы үсеп чыга. +Чишмә янына ял итәргә туктаучылар Салихның яшәгән урынын күреп таң калалар һәм берәм-берәм үзләренең йортларын шунда ук төзи башлыйлар. Берничә ел вакыт үтүгә, бу җирдә кечкенә бер авыл үсеп чыга. Шуннан бирле бу авылны аңа нигез салган кеше исеме белән - Салих дип атыйлар. +а) Карымта-барымта яулары турында +54. Каратау +Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә, аны яшьтәшләре "Каракай" дип йөрткәннәр. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай. +Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Аларның уйлары - ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шул вакыт баскынчылар башлыгы алга чыга. +- Әйдәгез, - ди, - өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сынатабыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була, - ди икән. Баскынчылар ягыннан бер Алып килеп чыга. "Болар кемне чыгарыр икән", - дип торганда, теге Каракай: "Мин чыгам", - дип, Алып алдына чыгып баса. Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп тора да, ажгырып, моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Бар да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы мизгелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый диярлек. Шуңа күрә алыш җиңел тоела. +Баскынчылар икенче батырларын чыгаралар. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: "Мин чыгам", - ди. Элекке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскынчыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала. Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр бит тегеләр. Бу вакытны Каракай туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә һәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә. +Баскынчылар мондый хәлне күреп кире китәләр, ә Ка ра кай - Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таныйлар һә�� ихтирам итәләр. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп сугышларда катнаша һәм һәрвакыт Туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән һәм Караидел арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошманнарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның исемен исә Кара батыр хөрмәтенә "Каратау" дип йөртә башлаганнар. +1972 елда Нуриман районы Кызыл Яр авылында +Вәсбиямал Хәйбрахмановадан (1900 елгы) БДУ студентлары +язып алган. - ТХИ РЛ, № 245; Фазлетдинов, 2018, № 182 +55. Каравыл тавы +Элек безнең якларга еш кына баскынчылар һөҗүм иткәннәр. Учалы типтәрләрен һәм Урал башкортларын дошманнардан сак лау өчен, авылыбызның төньягында урнашкан тауда сакчылар торган. Шуңа да бу тауны "Каравыл тавы" дип атаганнар. +(1 нче вариант) +Калын урманнар, тау-таш, сазлар арасыннан аккан исемсез елга буйларына төркем-төркем булып татар гаиләләре күчеп килгән. Бу урыннар Дуван-Мәчетле башкортларының җирләре булып исәпләнгән. Читтән килеп урнашучылар башкортлар белән килешү төзеп тормыш көтә башлаганнар. +Бервакыт Үзән буенда яшәгән морзалар Әй буендагы ДуванМәчетле башкортларының бер кызын урлыйлар, чөнки, кызны алып киткәндә, гореф-гадәт буенча бирелә торган капка юлыгы тапшырылмый. Аларны Дуван-Мәчетлеләр куа чыгалар. Урлаучылар Әй елгасын кичәләр, хәзерге Йосып авылы янына җитәләр, аннан Әйвек елгасын кичеп, морзалар ягына китәләр. Хәзерге "Төнтәк" белән "Урыс игене" арасында башкортлар кыз урлаучыларны куып җитәләр һәм шул җирдә канлы үтереш була. Бу урынны соңыннан "Канлыкул" дип йөртә башлыйлар. +Морзалар белән башкортлар күп еллар дәгъвалашып яшиләр. Соңыннан Дуван-Мәчетлеләр кан түгелгән җирләрне морзаларга бирәләр. Бу урынны татарлар сатып алалар. Шунда, елга буйларындагы ачык җиргә өйләр салалар. Шулай итеп, авыл төзелә. Ул Түбән Кыйгы дип атала башлый. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Шакир Низамовтан (1912 елгы) БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 177 +57. Канлыкул +(2 нче вариант) +Элгәре Түбән Кыйгы авылында бер көтүче егет яшәгән була. Бервакыт аның атлары югала. Ул аларны Мәчетле районына барып таба. +Монда ул бик матур бер кызны очрата, бер күрүдән аңа гашыйк була. Егет бик кыю, көчле, кызу табигатьле икән. Ул кызны шундук урлый. Ләкин авыл халкы моны сизеп калып, артыннан куарга төшәләр. Егетнең аты бик шәп була. Шуңа да бастырып килүчеләр аны Түбән Кыйгы авылына җиткәндә генә куып тоталар һәм атын да, үзен дә чәнчеп үтереп, кызны кире алып кайтып китәләр. Ә бу җирне шуннан башлап "Канлыкул" дип йөртә башлыйлар. +1998 елда Кыйгы районы Майски авылында +Габит Камаевтан (1921нчe елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 178 +58. Яукүлмәк күле +Бик күл шул тирәдәге иң зур һәм иң биек тауларның берсе - "Кызлар тавы" янәшәсендә урнашкан. Яу, сугыш вакытында кызлар шул тау башында окоп казып, ук-сөңге белән дошманга каршы сугышканнар. Дошман Дуван районы Әптерәш авылының тау башына урнашкан булган. +"Кызлар тавы"на турыдан менәрлек түгел: үзе текә, төшү белән тирән күл, аны куе урман уратып алган. Кызлар яшеренеп күлгә төшеп, яралы иптәшләренең күлмәкләрен юганнар. Шуңа да "яудагы күлмәк" сүзеннән "Яукүлмәк" атамасы килеп чыккан. Тауны - "Кызлар тавы" дип, яшертен юлдан тау башындагы тигезлеккә менеп җиткән урынны "Хөррият капкасы" дип йөртәләр. +1998 елда Кыйгы районы Кандаковка авылында +Равил Зарифуллиннан (1930 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 190 ә) Салават Юлаев һәм Емельян Пугачев җитәкчелегендәге +милли-азатлык көрәше турында +59. Пугачев отрядлары +Буй елгасының каршы яктагы текә ярында Чишмә авылы урнашкан. Авыл янындагы юл буйлап кайчандыр Пугачев гаскәрләре узган. Якын-тирәдәге Крепостная һәм Яучапкан авылларының исемнәре дә шул турыда сөйли. +Пугачевчыларның берсе, Бәхтияр Канкаев, үзенең отряды белән Чишмә авылына килгән. Монда ул сугышчылар җыйнаган, соңыннан алга таба киткән. Безнең яклардан Пугачев гаскәрләренең кайбер сотниклары да чыккан. Шуңа күрә җәза отрядлары бу тирәдәге авылларның күбесен яндырган. +1980 елда Яңавыл шәһәрендә Әмир Фатыйховтан (1931 елгы) +Б.Г. Әхмәтшин язып алган. - Фольклор. - 1977. - С. 120, +"Про отряды Пугачева"; ТХИ РЛ, № 70; Фазлетдинов, 2018, № 196 +60. Салават чишмәсе +Берзаман Салават Юлаев үзенең гаскәре белән бер чишмә янына туктый. Ул чишмә Сарыкүл һәм Түбәнге Кыйгы авыллары арасында урнашкан була. Салават Юлаев шунда бер кич кунып китә. Шуннан соң бу чишмәне "Салават чишмәсе" дип йөртә башлыйлар. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Шакир Низамовтан (1912 елгы) БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 197 +61. Салават штабында +Тора авылының башланып китүе шуннан гыйбарәт: Салават Юлаев сугышып яткан вакытта, Тора авылыннан ике километр ераклыкта штаб булган. Шул штабта торган вакытта бер бала табалар. Бу баланы Тора авылы янында бик зур урманда, зур агач эченә яшереп саклыйлар. Салават шунда пост та куя, үзенең штабында связной йөртә. Алар баланың тереклеге турында әйтеп торалар. Салават сорый: +- Бала ничек? +- Бала тора, тере, - дип Салаватка әйтәләр. +Ике сәгать үткәч, Салават тагын сорый: +- Бала ничек? +- Бала тора, яхшы, - дип әйтәләр. +Менә шулардан соң, яу үткәннән соң, бу авылга "Тора" дигән исем бирелеп кала. Соңында бала яу белән бергә киткәнме, кая булгандыр, анысы билгеле түгел, ләкин Тора авылының исеме "бала тора, тере" дигән сүздән алып калынган. +Пугачев восстаниесе 1773-1775 елларда бара, ләкин аерым отрядлар әле аннан соң да үзләренең көрәшләрен дәвам итк әнн әр. Бу отрядларга каршы патша гаскәрләренә көрәшү җиңел була, чөнки алар таркалган көе, вак отрядлар булып кына көрәшәләр. +Шундый отрядларның берсе, Караидел елгасының уңъяк ярына килеп, ялга туктый. Я��га туктаган урын бик матур, тирәягы су белән уратып алынган, ләкин утрау түгел ул. Патша гаскәре килгәне күренә. Эз яздырырга инде соң. Каршы көрәшкә әзерләнәләр. Җир өеп валлар ясыйлар һәм шуның артыннан уклар һәм сөңгеләр ыргытып, пушкалардан атып каршы торалар. Сугыш бик каты була. Азатлык өчен көрәшүчеләр зур батырлыклар күрсәткәннәр, ләкин көчләрнең, коралның азлыгы сугыш нәтиҗәсен хәл итә. +Халык телендә бу җир "Яулыком" дип йөртелә. Биредә сугыш эзләрен әле дә табарга мөмкин. +1972 елда Нуриман районы Кызыл Яр авылында +Мөсәвәмә Минһаҗевадан (1887 елгы) БДУ студентлары +язып алган. - ТХИ РЛ, № 252; Фазлетдинов, 2018, № 214 +63. Зират асты +Бу урын Юныс авылы белән Вакыер авылы арасында урнашкан. Моннан күп еллар элек, шушы җирдә Салават Юлаев патша гаскәрләренә каршы сугышкан. Аның хатыны күрше Юныс авылыннан булган. Шушы сугышта утыздан артык кеше үлеп калган һәм алар шунда күмелгәннәр. Шуның өчен бу урынны "Зират асты" дип атаганнар. +Утыз елдан артык элек Юнысның бер мулласы, көн дә "Зират асты"на килеп, бер кабер янәшендә аять укып утырган. Янгиров Ансар бер көнне аны туктатып сораган: +- Нинди кеше монда күмелгән? Нигә син монда аять укыйсың? +Мулла: +- Бу бик укымышлы кеше - пәйгамбәрнең кабере. Ул хаҗдан кайтып килгәндә, шунда үлеп калган, аны шунда күмделәр. Шуның өчен мин монда атна саен килеп аять укыйм, - дигән. +Ансар бабайның ул вакытта аягы авырткан. Шуны күреп, мулла: +- Улым, син бу каберне киртәләп куй, шунда ук үзгәрерсең, - дигән. Шуннан соң Ансар бабай, ат белән барып, каберне киртәләп куйган. Бүгенге көнгә кадәр ул аны өч кабат киртәләгән. Өченчесендә тимер белән киртә куйган. Һәм ул үзенең тормыш иптәше Бибисара әби белән ел да анда барып аять укыйлар, киртәсен буяталар. Үзләре генә түгел, балаларының балалары да ул каберне кадерләп, чистартып торалар. +Кыйгы районы Вакыер авылында элекке колхоз тракторчысы +Ансар Яннур улы Янгировтан (1930 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +64. Кала тавы +Ташлытау юлыннан өскәрәк менсәң, "Кала тау" калкулыгына килеп чыгасың. Шомландыра да, сокландыра да бу урын. +Патша заманнарында монда бик каты сугышлар була. Шушы калкулык өчен күп кан коела. Ни өчен дигәндә, моннан бар тирә-як та ачык күренә. Биредә бик күп батырлар һәлак була. Аларның күбесен тиешенчә җирли алмаганга, халык бу урыннарны сызып, бүлеп куя. Әмма бүгенге көндә бу бүлемнәр югалып бетеп бара. +Бу җирнең күңелгә курку сала торган ягы да бар. Хәзерге көндә дә бу урынга ялгыш килеп чыккан һәр кеше (машинадамы ул, мотоциклдамы - барыбер), теге яки бу сәбәп белән, монда һәлак була. Авыл картлары, бу җирләрне киртәләп алыр га кирәк, дигән фикердә. Чөнки монда ятып калган кешеләр тиешенчә җирләнмәгәнлектән, үзләренең җаннарына урын таба алмый интегәләр, диләр алар. +б) Җир биләүчеләр һәм җир өчен сугышлар турында +65. Әлмекул +(1 нче вариант) +1698 нче елда хәзерге Тат��рстанның Яшел Үзән районы урнашкан җирләрдә яшәгән бертуган Дилмөхәммәт бине Гали, Урмөхәммәт бине Гали һәм Әлмөхәммәт бине Гали безнең якларга килеп төпләнәләр. Беренче кышны алар яланда, землянкада каршылыйлар. Шуңа да әлеге көндә Түбән Кыйгы - Султановка юлы үткән җир "Әлмикул яланы" дип атала. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Галләм Шәриповтан (1928 елгы) БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 382 +66. Әлмекул +(2 нче вариант) +Бервакыт чокырлы бер урынга өч бертуган килеп утырган. Берсенең исеме - Әлме, икенчесенең - Әбел, өченчесенең Әлтаф булган. Алар монда шалаш корып торганнар. Бераз вакыт үткәч, Әбел белән Әлтаф Түбән Кыйгыга күчеп киткәннәр. Әлме үзе генә торып калган. Ул да озакламый туганнары янына күченгән. Шул Әлме исемле кеше аркасында чокырны "Әлмекул" дип атаганнар. +1998 елда Кыйгы районы Султановка авылында +Рәдүл Гайфуллиннан (1941 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 552 +67. Могай тавы +Готбер авылы ике яктан да тау белән уратып алынган. Алар ның иң зурысы - Могай тавы. Аның исеменең тарихы мондый. +Элекке вакытта Готбердә Могай исемле урман каравылчысы яшәгән. Ул кеше бервакытта да авыл халкына агач бирмәгән. Шуңа күрә халык аңа ачу саклап йөргән. Бервакыт аны тотып алып бәйләгәннәр дә, мичкә эченә утыртып, өстенә керосин сибеп, ут төртеп, тәгәрәтеп таудан төшереп җибәргәннәр. Шуннан бирле бу тау "Могай тавы" дип атала башлаган. +1998 елда Яңавыл районы Айбүләк мәктәп музее +материалларыннан БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова +күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 237 +68. Строгановлар +Патша Иван Грозныйның Казан ханлыгына ясаган походы вакытында урыслар ягына татар кешесе Нигъмәтҗан чыга. Разведчик буларак, ул күп мәртәбәләр татар гаскәрләре урнашкан җирләргә үтеп керә, андагы кеше, корал саны турында мәгълүматларны урыс командованиесенә җиткерә. Әмма Нигъмәтҗанның хыянәте ачыла. Кардәшләре аны җиргә сузып салып, ышкы белән тәнендәге итен юналар, сөякләре генә кала тегенең. Шундый коточкыч үлем белән үлә Нигъмәтҗан. +Аның ике улы була: Еникей һәм Иннокентий (соңгысы Нигъмәтҗан христиан диненә күчеп чукынганнан соң туган, күрәсең). Аларны Строгановлар дип атаганнар. Аталарының күрсәткән хезмәте өчен, патша Еникей белән Иннокентийга Кама буендагы җирләрне бүләк итә. Ул җирләр безнең районнан төньяктарак урнашкан. +Строгановлар бай һәм мәрхәмәтсез завод хуҗалары булганнар. Үзләрендә эшләүче татар һәм урыс крепостнойларын юк кына гаепләре өчен дә богаулап, җир астында череткәннәр. +1975 елда Яңавыл районы Байгуҗа авылында +Талип Килмәтовтан (1902 елгы) Б.Г. Әхмәтшин язып алган. - +Фольклор. - 1977. - С. 115, "О происхождении заводчиков +Строгановых"; ТХИ РЛ, № 64; Фазлетдинов, 2018, № 247 +69. Пош карыш +Сикияз һәм Ялгызнарат (элекке исеме - Хәмит) авыллары арасындагы уйсурак җирне бездә "Пош карыш" дип йөртәләр. Моның нидән килеп чыкканын озак уйлап йөргәннән соң, мин зурәтигә мөрәҗәгать иттем. Зурәти атаманың барлыкка килүен болай аңлатты. +Элекке заманда күрше Сикияз һәм безнең Хәмит авылы яшьләре бер дә дус булмаганнар. Ике авылның кап уртасына туры килгән бер урынны чик итеп куйганнар. Ул урын "Буш карыш", ягъни берсе дә аяк басмый торган җир, дип исәпләнелгән. Әгәр шул чикне Хәмит авылы кешеләре бозса, аларны Сикиязлылар кыйнаган; Сикиязныкылар кичеп чыкса, Хәмит халкыннан "өлеш" эләккән. +Шулай бервакыт Хәмит авылына кунакка кайткан бер егет, моны белмичә, "Буш карыш"ка аяк баскан. Әлбәттә, бу Сикияз егетләренә бер дә ошамаган һәм тегене бик каты тукмый башлаганнар. Берни дә аңламаган бахыр егет, аптыравыннан: +- Ник тиясез миңа, мин ни яманлык кылдым? - дип сораган. Ә тегеләр ачуларыннан тәмам ярсыганнар. Сүзләрен дә рәтләп сөйли алмыйча, тыннары кысылып: "Бу - Пош карыш! Бу - Пош карыш!" - дип кычкырышалар икән. Шунда гына теге бахыр эшнең нидә икәнлеген аңлаган. Шуннан башлап ул урынны "Буш карыш" дип түгел, ә теге егет әйткәнчә "Пош карыш" дип атау гадәткә кереп киткән. +1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында +Тимергали Исламовтан БДУ студенты Финария Хәсәнова язып алган; +2004 елда Тәтешле районының үзәк китапханәсе материалларынан БДУ +студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 243 +70. Үтәмеш +Түбән Кыйгы татарлары белән Мәсәк башкортлары арасында җир аркасында еш кына сугышлар булып торган. Хәтта бер-берсен үтерүгә тиклем барып җиткәннәр. +Татарлар бервакыт Мәсәкләрнең кайтканын көтеп торып, берни чә сен чәнчеп үтергәннәр. Шунда берсе: "Үтә пеш, үтә пеш!" - дип кычкырган. Бу алыш вакытында ике-өч Мәсәк кешесе үтерелгән. Ә бу урынны шуннан соң "Үтәмеш" дип йөртә башлаганнар. +Элек Ялгызнаратта Үлдән исемле бик бай бер карт яшәгән. Тибел елгасында аның су тегермәне урнашкан булган. Тегермәнгә су күп килсен өчен, елга буып алынган икән. +Менә шушы тегермәнгә чират көткәндә, кешеләр су кереп, балык тотып, ял итә торган булганнар. Оны яхшы сыйфатлы булганга, бирегә тирә-як авыллардан да килгәннәр. Шул карт истәлегенә бу буа "Үлдән буасы" дип аталып калган. +1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында +Тәзкирә Халик кызы Исламовадан БДУ студенты +Финария Хәсәнова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 254 +в) Караклар һәм качкыннар хакында +72. Бәкер тавы +Аскын районы Күбияз авылы янында Бәкер тавы бар. Җирле халык сөйләвенә караганда, элек Бәкер исемле кыю кеше булган. Авыл байларына һич көн күрсәтмәгән ул. Бервакыт аннан үч алмакчы булганнар. Бәкер текә тау өстендә, котылыр әмәл юк икән. Аста Төй елгасы аккан. Бәкер, каты чабып килгән уңайга, аты белән таудан елгага ташланган, ди. Аның чын исеме Әбүбәкер булуга карамастан, тауны халык "Бәкер тавы" дип йөртә. +1977 елда Аскын районы Аскын авылында +Фәйхунә Вәлиевадан (1946 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1979. - 73 б. ; ТХИ РЛ, № 95; Фазлетдинов, 2018, № 284 +73. Баязит урманы +Баязит качкын зур, мәһабәт гәүдәле, чем кара озын чәчле булган. Тирә-як байлары, алпавытлар аннан уттан курыккандай куркалар. Юлда төнен калучыларның мәетләре табыла - байларныкы, патша чиновникларыныкы. Баязит качкын аларның байлыкларын, атларын ярлыларга өләшкән. Үзенең аты исә теләсә нинди сазлыкларны да, елга-күлләрне дә җилдәй үткән. +Бервакыт үзенең сөйгәне Маруся янына килгәндә сагалап торып, Баязитны тотып алалар. Ычкыныр иде, озын чәченнән эләктергәннәр. Һәлак була Баязит качкын. Ә шәүләсе байларга шом салып, озак еллар урманда йөргән, имеш. Урман исеме шуннан торып калган. +1977 елда Караидел районы Багазы авылында +Туктабикә Гыйниятуллинадан (1918 елгы) Мөхәммәт Закиров +язып алган. - Закиров, 1979. - 76 б.; ТХИ РЛ, № 93; +Фазлетдинов, 2018, № 283 +74. Миндулла куышы +Миндуллалар авыл очында торганнар. Йортлары бәләкәй генә, салам түбәле була. Әтисе һәм әнисе байда батраклыкта йөриләр. Ярлыларның да ярлысы була алар. Көне-төне эшләсәләр дә, бернәрсә дә арттыра алмыйлар. Менә Миндуллага да рәхәт көннәр бетә, аны да көтү көтәргә куялар. Иртән тору, мал куу һәм төрле эшләрне эшләү аның көчен арттырган. Киң күкрәкле, көчле егет булып үсеп җиткән. Сокланмаган кеше булмый аңа. Әле яшүсмер чагында ук өч яшьлек үгезне бер сугуда үтереп салган, дип сөйлиләр аның турында. +Бервакыт бай улына рекрутлык килеп җитә. Бай чиновникларны сатып ала да үзенең улы өчен Миндулланы җибәрә. +Миндулланың әтисе, байга барып, дөреслекне табарга тыр ышкан, ләкин аны хатыны белән урамга чыгарып бызактырганнар. Нык кайгырудан Миндулланың әнисе үлә, ә әтисе чиргә сабыша. Бу хәбәр ничектер приемда утырган Миндуллага килеп җитә. Приемдагы ничәмә стражникны бәреп ега да егет, сыза урманга. +Бу якларда, Караидел буенда тау куышы бар. Әле дә "Миндулла куышы" дип йөртәләр. Шунда үз ише ярлы егетләрне җыя һәм байлардан үчен ала башлый Миндулла. Аның исемен ишетүгә, байлар дер калтырый башлыйлар. Миндулла байларның юлларын баса, аларның малларын, акчасын ярлыларга өләшә. Ләкин сатлыкҗаннар аны патша жандармнарына тотарга ярдәм итәләр. Миндулланы сөргенгә җибәрәләр. Бүтән бу якка кайтмый инде ул, һәлак булгандыр. Тик менә, батырлыгы хакында һәйкәл булып тау куышы тора. +Хөсәен качкынның төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан. Җирне казып, ул шулай төтен юлы ясаган, имеш. +Тотылмас өчен, Хөсәен качкын итеген тискәре кигән. Эзәрлекләүчеләр, аны эзләп, капма-каршы якка китә булганнар. +Шулай бервакыт Хөсәенне, шарт та шорт мылтык атып, патша солдатлары куалар. Суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә, үзе яр астына поса. Хөсәен качкын дип белеп, бүрәнәгә ата башлыйлар. Бүрәнә арчыган ягы белән өскә әйләнә. +"Эләкте, корсагы белән өскә әйләнде", - дип, патша солдатлары, мылтыкларын иңнәренә салып, килгән юлларыннан китәләр. +Авыл янындагы имәнлекне "Хөсәен имәнлеге" дип йөрт��ләр. +1977 елда Караидел районы Багазы авылында Әхмәт Салиховтан +(1915 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - Закиров, 1979. - 77 б.; +ТХИ РЛ, № 94; Фазлетдинов, 2018, № 294 +76. Кукушкин тавы +Безнең авылда җир җиләген җыярга "Урыс ягы"на йөриләр. "Урыс ягы" дип урыслар яшәгән Зайцево, Орловка авыллары тирәләрен әйтәләр. Шундагы җиләккә иң бай урыннарның берсе - "Кукушкин тавы". +Элек бу тауда үзенең кешеләре белән Кокуш исемле атаман яшәгән. Тау янында матур күл җәелеп яткан, анда бик күп су кош лары, хәтта аккошлар да йөзеп йөргән. Кокуш үзенең көче һәм батырлыгы белән тирә-якта дан тоткан. Ул якындагы бай кешеләрне талап көн күргән, ә ярлыларга кагылмаган. Кокушның сызгыруы берничә чакрымга яңгыраган. Аны ишетү белән халык Кокушның уңышлы аудан кайтуын, яисә үз кешеләрен җыюын аңлаган. +Кокуш яшәгән тауны халык "Кокуш тавы" дип йөрткән. Соңрак, халык теленә җайлашып, ул "Кукушкин тавы" дип атала башлаган. +"Кара сыер чишмәсе" Байгуҗа авылында, Бәрсүән елгасы башында урнашкан. Борынгы заманда, безнең авыл шаулап торган карурман эчендә утырган вакытта, шушы чишмә урынында бер бик юан йөзьяшәр чыршы үскән булган. Көннәрнең берсендә давыл чыгып, аны төбе-тамыры белән аударып ташлаган. Һәм, ни гаҗәп, чыршы төбендәге чокырдан кара сыер тиресе килеп чыккан! Караклар сыер урлап суйганнар да тиресен шушы чыршы төбенә күмеп куйганнар, имеш. +Шуннан кешеләр, тагын берәр әйбер күммәделәр микән дип, чыршы төбен казый башлаганнар икән, ургылып су чыккан, ди. Менә шуннан соң бу чишмәгә "Кара сыер чишмәсе" дигән исем ябышып калган, имеш. +1998 елда Яңавыл районы Байгуҗа авылы музеенда +Талиб Килмәтовның 1987 елда язып калдырылган истәлекләреннән +БДУ студенты Гөлчәчәк Әүхатова күчереп алган; +2004 елда Тәтешле районының үзәк китапханәсе материалларынан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 287 +г) Социаль һәм милли изү фаҗигаләре хакындагы +риваятьләр +78. Гыйльмиян тобасы +Гыйльмиян эшчән, акыллы кеше була. Семьялы кеше булган була инде ул. Байлар аны нахак бәла ягып бик нык рәнҗетәләр, дөньяда яшәрлеген калдырмыйлар. Шуннан ул бер көнне иртән тора да, хатынына "хәзер кайтам" дип чыгып китә. Бер көн юк, икенче көнне дә юк. Эзли башлыйлар һәм авылдан ерак түгел бер тобада табалар аның киемнәрен. Шуннан бирле инде кешеләр аны "Гыйльмиян тобасы" дип атаганнар. +Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Карт белән карчыкның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бербер артлы дөньяга килә торалар. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. "Нигә шулай бер кыз бала бирмисең соң, ай бер Аллам!" - дип, бу мескеннәр Алладан сораганнар. Алла боларга бер кыз бала биргән. Кадербикә исемен кушканнар алар бердәнбер кызларына. +Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Карт белән карчык шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми. Чөнки аның яраткан ��гете була. Алар бер-берсен шулчаклы яраталар, хәтта алар бергә булганда, кояш та елмаебрак карый, талларда сандугачлар да тырышыбрак сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми. +Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. "Алтын күргәч, фәрештә дә азган", - диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугрылыклы булып калу, сөймәгән кешегә бармас өчен, бары бер генә юл кала. Кыз ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан, әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азаккы тапкыр күз ташлый да, эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә. +Бу китүе аның азаккы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен, йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моңлы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Бик үкенәләр картлар, бик үкенәләр. "Бер кыз бала бирче, Ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек", - диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шулай "Салдыбаш" дип атала башлый. +1971 елда Нуриман районы Балчыклы авылында +Нурлыгаян Асадуллиннан (1914 елгы) +БДУ студентлары язып алган. - ТХИ РЛ, № 254; +Фазлетдинов, 2018, № 600) +80. Сәрби күле +Сәрби яшь вакытыннан ук ятим кала. Бер бай аны үзенә ала. Авыр, пычрак эшләрнең күбесе аның өстенә төшә. Өстендә һәрвакыт ертык киемнәр, ә тамагы су белән каткан икмәктән башканы белми икән. +Кыенлыклар күреп булса да, Сәрби үсеп җитә һәм бай аны үзенең бер танышына сатып җибәрмәкче була, ди. Моны ишетеп калган кыз нишләргә дә белми. Кемгә барып баш тыгарга, сүз катарга? Беркеме дә юк шул аның. Якында гына бер күл булган икән, кыз шунда атлый башлый һәм суга ташлана. Шул вакыттан бирле "Сәрби күле" булып китә бу күл. +1977 елда Нуриман районы Кызыл Яр авылында +Вәсбиямал Хәйбрахмановадан (1899 елгы) +Д. Зиннуров язып алган. - Зиннуров, 1971. - 78 б.; +ТХИ РЛ, № 259; Фазлетдинов, 2018, № 310 +81. Хәлимә күле +Балачагыннан ук ятим калган Хәлимә исемле кызны Шәйхи бай асрауга ала. Төрле пычрак эшләр эшләп, күп михнәтләр күреп, кыз бала, ниһаять, үсеп җитә. Бервакыт ул байның аны үзенең бер танышына хатынлыкка сатып җибәрәчәген белеп ала. Ятим кыз кияүдәге тормышының нинди булачагын ачык күзаллый. Чөнки ул кеше явызлыгы белән тирә-якта "дан" тота. Нишләргә дә белмәгән Хәлимә шушы күлгә ташланып үлә. Халык күлгә аның исемен куша. +д) Татар мәгърифәтчеләре турында +82. Әллә бүкән үскән, әллә түшәм төшкән +Көннәрдән бер көнне Гали Чокрый кич белән мәдрәсәгә шәкертләргә дәрес укытырга бара. Шунда моны сынап карарга теләүче шәкертләр, сизәрме-юкмы икән бу диеп, ул утырасы бүкән астына юка гына кәгазь кисәге куялар. Гали Чокрый утыр гач, бер идәнгә, бер түшәмгә караган да: +- Әллә бүкән үскән, әллә түшәм төшкән, - дип, капшап, астындагы кәгазьне идәнгә алып куйган. Хәзрәтнең шундый сизгерлегенә мәдрәсәдәге барча шәкертләрнең исләре киткән. +1984 елда Тәтешле районы Иске Чокыр авылында +Салават Мөхәммәтнуров язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - +ТХИ РЛ, № 113; Фазлетдинов, 2018, № 315 +83. Киез каталар +Бервакыт мәҗлескә җыелган авыл картлары Гали Чок рыйдан сораганнар: +- Синең һөнәрең бар диләр, әйдә күрсәт әле, - дип. +- Ярый, - дигән, - ачуланмасагыз күрсәтәм, - дигән дә: - Әнә, күрәсезме? - дип, мичкә төртеп күрсәткән. Ә анда мәҗлескә килүче картларның киез каталары киптерергә куелган икән. Шунда картлар ни күрсеннәр, мичтә каталар түгел, үрдәкләр йөзеп йөри! Шулчак Гали Чокрый: +- Үрдәкләрне чалыгыз! - дигән. +Арадан берсе тиз генә пычак эләктереп алган да үрдәкләрне берәм-берәм чала башлаган. Инде барысын да тотып чалып бетерсә, ни хикмәт, үрдәкләр юкка чыкканнар, ә барлык киез каталарның да башлары кисек, имеш. +Картлар тәмам аптыраганнар, уфтанганнар да, хәзрәттән: +- Ничек шулай эшли аласың, өйрәт әле безгә дә, - дип үтенгәннәр. Гали Чокрый: +- Җиде карлыгач итен мичкә куеп, ябык савытта, парда пешереп ашарга кирәк моның өчен, - дип җавап биргән, ди. +Имеш, Ирәкте авылы тегермәнен Гали Чокрый будырткан булган. +Шулай тегермән буасын буып ятканда, хаҗ кылырга бару өчен, Гали янына берничә юлдашы килеп җитә дә моны юлга чыгарга ашыктыра башлыйлар. +- Сез, әйдә, үзегез бара торыгыз. Мин бу тегермәнне буып, онын ашап кына китәм әле, - дигән Гали иптәшләренә. +Бер-ике айдан соң тегеләр хаҗга барып җитәләр. Ни күрсеннәр, алар килүенә Гали инде шунда иптәшләрен көтеп утыра, имеш. +1984 елда Тәтешле районы Иске Чокыр авылында +Салават Мөхәммәтнуров язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - +ТХИ РЛ, № 115; Фазлетдинов, 2018, № 317 +85. Хәзрәт чишмәсе +Әтисе Гали Чокрый турында Гарифулла Киеков болай ди: "Әткәй үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы Күрдем авылы басуы артында, кап-кара урман эчендә бер кечкенә акланга барып чыга. Анда сазлы җирдән чишмә аккан була. Ул чишмәне чүп-чардан тазарта. Тәһарәтен яңарта, Коръән укый". +Чишмә кырында 1874 нче елда умарталык төзелә башлап, өч елдан соң эш тәмамлана. Анда ел саен мәҗлес оештырыла. Хатын-кызларны - хатын-кыз, ирләрне - ир-егетләр хезмәтләндерә. Бу мәҗлестә галимнәр дә, суфыйлар да, фәкыйрьләр дә катнаша. Чишмә Гарифулла хәзрәт истәлегенә "Хәзрәт чишмәсе" дип атала. +2003 елда Тәтешле районы Күрдем мәктәп музее материалларынан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 318 +86. Хуҗа ярдәме +Бервакыт Аксәет авылыннан бер карт белән карчык, дөнья куйган кардәшләрен җирләү өчен, Чургылды авылына барырга чыкканнар. Иске Чокыр авылына җиткәч, Гали хәзрәткә чәй эчәргә кергәннәр. Чәй эчеп, бераз ял итеп алгач, юлчылар яңадан юлга җыена башлаганнар. +Гали хәзрәт аларга: +- Туктагыз, ашыкмагыз әле, ике бүлем намаз гына укып алыйм, курыкмагыз, кояш баеганчы барып керерсез, - дигән. +Карт белән карчык, хәзрәтнең сүзен тыңлап, кояш баер вакыт җиткәч кенә китәләр. Гадәт буенча, хуҗа аларны озата чыккан. Басу капкасы төбенә җиткәннәр генә икән, бик каты җил чыгып, давыл күтәрелә башлаган. Давыл тынгач, карт белән карчык, ни күрсеннәр, Чургылды авылына кереп тә киләләр, имеш. +1984 елда Тәтешле районы Иске Чокыр авылында +Салават Мөхәммәтнуров язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - +ТХИ РЛ, № 116; Фазлетдинов, 2018, № 319 +е) Гражданнар сугышы турындагы риваятьләр +87. Каншал тавы +Гражданнар сугышы вакытында, "кызыллар" тау башына урнашып, "аклар"га каршы ут ачканнар. Ләкин алар "аклар"га караганда бик азсанлы булган, шуңа да отрядлары тулысынча диярлек кырылып беткән. Аккан каннары тауны кып-кызыл шәл кебек каплап яткан. Кан шәл кебек ятканга күрә, бу тауны "Каншал" дип атаганнар да инде. +1998 елда Кыйгы районы Султановка авылында Кандаковка авылында +Миңлегөл Закировадан (1931 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова язып +алган. - Фазлетдинов, 2018, № 324 +88. Кәзәкәй кулы +Гражданнар сугышы вакытында безнең яклардан "аклар" да, "кызыллар" да үткән. "Аклар" берничә көн авылыбыз янындагы әлеге кулда качып ятканнар. Авылдан кәҗәләрне урлап алып килеп, шушында суеп ашаганнар. Бераздан аларны куып "кызыллар" килгән. Шуннан бирле әлеге кул "Кәзәкәй кул" дип атала. +Гражданнар сугышы Иске Мошты авылын да читләтеп үтмәгән, бик күп бәла-казалар китергән. Мошты күле янындагы калкулыкта партизаннарның окоплары, снарядлары урнашкан булган. Алар авылны "аклар"дан саклаганнар. +Беркөнне акгвардиячеләр зур яу белән килгәннәр. Калкулык янындагы каты бәрелештән соң, партизаннар чигенергә мәҗбүр булганнар. Ләкин алар арасындагы бер кыз, яраланып, "аклар" кулына эләккән. Партизаннарның берсе, моны күреп: +- Кыз кала! Кыз кала! - дип кычкырган. +Шуннан соң бу калкулык "Кызкала тавы" дип атала башлаган. +1998 елда Краснокама районы Иске Мошты авылында +Хәләф Сәлихҗановтан БДУ студенты +Фирая Сәлихҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 328 +90. Лукин зираты +Лукин дигән урыс кешесе объездчик була. Коммунист. Үпкә авыруыннан үлә. Үләр алдыннан: "Мине Күрдем авылы янындагы беренче калкулыкка җирләгез", - ди. Халык аның соңгы әманәтен үти. +Икенче объездчик Җиһанур улы Харун Күрдем авылыннан була. Ул да коммунист. Үлгәндә: "Мине Лукин янына җирләгез", - ди. Ике коммунистның дуслыгын белдереп, юл өстендә "Лукин зираты" тора. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 571 +91. Урыс күмгән җир +Бер Мәсәгут авылы революционерын юлда Түбән Кыйгы байлары үтерәләр һәм шунда ук күмеп китәләр. Аның гәүдәсен иптәшләре таба. Мәсәгуткә гәүдәсен алып кайталар. Ә бу урын шуннан башлап "Урыс күмгән җир" булып торып кала. ж) Кайчандыр әйтелгән сүзләргә нигезләнеп барлыкка кил +гән урын атамалары турында +92. Ашаеш елгасы +Җәйге ямьле бер көнне ерак базардан кайтып килүче ике кеше елга буенда ял итәргә туктаганнар, ди. Боларның берсе - татар, икенчесе урыс булган. Алар бик нык арыган, ачыкканнар, ди, имеш. +Озак уйлап тормастан, болар балык шулпасы пешерергә булганнар, ди. Елга балыкка бик бай булган, шуңа болар шулпага җитәрлек балыкны тиз тотканнар. Балык шулпасы пешеп чык кан. Ләкин юлчыларның берсе дә беренче булып ашарга тотынырга кыймаган. Икесе дә үзләренчә берсен-берсе кыстарга, сыйларга тотынганнар. Татар урыска: "Аша, аша!" - дигән, ә урыс татарны: "Ешь, ешь!" - дип кыстый икән. +Менә шуннан соң бормаланып-бормаланып аккан киң, тирән сулы, балыкка бай елгабызны "Ашаеш" дип атап йөртә башлаганнар. +1998 елда Краснокама районы Иске Мошты авылында Хәләф +Сәлихҗановтан БДУ студенты Фирая Сәлихҗанова язып алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 473 +93. Балчыклы чокыры +Хәзерге "Балчыклы чокыры" буйларында элек кеше үтеп чыга алмаслык карурман үсеп утырган. Безнең авылдан Сусадыбашка бара торган юл өстендә бу елга аша зур күпер салынган булган. (Ул күперне мин дә беләм әле, өяз каласы Бөредән волость үзәге Байгуҗага йөри торган үзәк юлда урнашканга күрә, аны рәшәткәләп, матурлап тоталар иде). +Җәйге бер матур көнне авылыбызның Гали белән Вәли исемле ике кешесе, эш эзләпме, әллә башка йомыш беләнме, Сусадыбашка табан юлга чыгалар. Көн эссе, тамаклары кибә. Балчыклы күперенә җиткәч, алар ярдан төшеп су эчәләр. Юлчыларга су салкын да, тәмле дә булып тоела. +- Вәли, сизәсеңме, Вәли, су түгел, бал бит бу! - ди Гали. +- Шулайрак сизелә, Гали, әллә бал чишмәсен эзләп китәбезме, - ди Вәли. +Яр буйлап, урман эченнән елга башына табан китәләр болар. Үзләре бал чишмәсен табып, бал сатып баю турында хыялланалар. Күлмәк-ыштаннарын ботак-чатыр эләктереп ертуына да исләре китми. Бал саткач, яңасын алачаклар ич. +Бара торгач, ни күрсеннәр! Бик юан бер карама агачы елгага аркылы ауган да, аның башындагы куыштан берничә ел буена җыелган бал елгага агып ята икән! Карама тирәсендә бал кортлары мәш килә, якын да барырлык түгел. +Исләре китеп, бераз катып торганнан соң, егетләребез атлый-йөгерә авылга кайталар. Умартачы картлардан тиз генә тубаллар, читлекләр, битлекләр, төтәткечләр алып, бал аккан теге урынга кире китәләр. Балны - чиләкләргә, кортларны тубалларга тутырып, шау-гөр, зык-замана килеп Карлытауга килеп җиткәннәр, ди, болар. Шунда киңәшләшеп, авылдан умарталар китереп, Карлытау чокырында кортларны япканнар, ди. +Байлар, баегач, бал эчә, +Безнең кебек ярлылары +Ярга ятып су эчә, - дип җырлый-җырлый кайтып киткәннәр, ди, соңыннан. +Шуннан башлап, бал табылган урынга - "Балчыкты", ә корт умарталары утырткан чокырга "Кортбакча" дигән исем биргәннәр. +Еллар үткән. "Балчыкты" чокырында бал беткән, урманны кискәннәр, елга кипкән. Чокырны да "Балчыкты" дип түгел, "Балчыклы" дип атый башлаганнар. +XIX гасыр азагында халыкка җир бүлеп бирү башлангач, Бөре шәһәреннән җир үлчәүчеләр килеп, якын-тирәдә яшәүче халыкны безнең авыл янындагы тауга җыйганнар. Тегеләр - татарча, болар русча белмәү сәбәпле, бер укыганрак кешене тылмач итеп куйганнар. Тегеләр сөйли, ди, бу абзый халыкка аңлата: "Менә, туганнар, Бөредән землямирлар килгән, алар шушыннан җир үлчәп бирәчәкләр безгә", - ди икән. Әмма ничек кенә тырышмасын, "землямирлар" дигән сүзне татарчага тәрҗемә итә алмаган. Шул сүзне беренче тапкыр шушы тауда ишеткәнгә күрә, аңа "Землямир тавы" дип исем биргәннәр. +1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында +Тимергали Исламовтан БДУ студенты Финария Хәсәнова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 479 +95. Килмонда як +Авылыбызда удмуртлар һәм татарлар бергә яшәгән чакта була бу хәл. Ике ахирәт - татар һәм удмурт кызлары җиләккә дип урманга китә. Ләкин алар адашалар, һәм авылга татар кызы берүзе генә әйләнеп кайта. +Аның ахирәтен авыл халкы әллә ничә көннәр буена эзли. Югалган удмурт кызының әтисе бу хәлне бик авыр кичерә. Ул көн дә кызын эзләп урманга бара. Аптырганнан, ишетмәсме дип, кызын: "Кил монда!" - дип татарчалап кычкырып чакырып та карый. Бер көнне кызын эзләп чыккан җиреннән үзе дә урманда гаип була. Шуннан башлап авыл халкы ул урманга җиләккә йөрми башлаган, ә урманны әле дә "Килмонда як" дип атыйлар. +2002 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Рәмилә Яппаровадан (1954 елгы) БДУ студенты +Азалия Яппарова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 484 +96. Көлтек чишмәсе +Элек, авыл халкы арып, талчыгып басудан эштән кайтканда, чишмәгә су эчәргә төшү гадәте булган. Алар шунда бит-кулларын чайкаган, бер йотым су да тәннәренә шифа биргән, бар арыганнарын, кайгыларын юып төшергән. Эшчеләр, авылга кайткач: "Шул чишмәнең шифалы суын эчеп, шатланып көлдек", - дип сөйләгәннәр. "Көлтек чишмәсе"нең исеме әнә шул "көлдек" сүзеннән килеп чыккан, диләр. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 486 +97. Муллакай урманы +Бик күп еллар элек Гәрәбаш авылыннан бер мулла шушы урманда хезмәтчеләреннән печән әзерләтә икән. Карчыгы, моны эзләп, артыннан барган һәм: +- Син кайда, Муллакай?! - дип кычкырган. +Шуннан соң халык урманны "Муллакай урманы" дип атый башлаган, ди. +1998 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Лена Галимовадан (1931 елгы) Эльвира Мусина язып алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 486 +98. Төпән елгасы +Урыслаштырудан качып киткән ата-бабаларыбыз бер елга буена килеп чыкканнар. Бу урын аларга бик ошаган. Аксакаллар бергә җыелып сөйләшкәч, бер ныклы карарга килгәннәр: "Төпләнәбез, шушында төпләнәбез!" - дигәннәр. Шул "төплән" сүзеннән елгага Төпән исеме бирелгән, хәзер инде елга буендагы урам да ш��лай ук атала. +2000 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Нәсимә Габдуллинадан БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 495 +99. Чобалчык урамы +Безнең авылда җиде урам бар: Олы урам, Комалак, Тартай, Намур, Чобалчык, Аръяк, Чишмә урамнары. Аларның исемнәренең берсе дә тиккә генә кушылмаган. "Олы урам", чөнки ул башка авылларга алып чыга; "Комалак урам"га иң беренче булып "Комалак" кушаматлы кеше килеп утырган. Әрәмәдә тартай кычкырганга, аның янындагы урам "Тартай урам" дип атала. "Чишмә урамы"ннан шифалы чишмә бәреп чыга; "Аръяк урамы" Тибел елгасының теге як ярына җәелгән, башка урамнардан аны шул елга аера. Ә менә "Чобалчык урам"ның исеменең сере тагын да кызыграк. +Безнең авылга моңа кадәр бер дә килгәне булмаган бер кеше шул урамга кереп китә. Бара-бара, һич очына чыга алмый: тегендә дә тыкрык, монда да тыкрык. Йөри-йөри тәмам арый бу, әмма урамның очын таба алмый. Аптырагач, бер ташка барып утыра да: "Ничек кенә чыгарга икән моннан?" - дип уйлана башлый. Шунда аның янына бер абзый килеп чыгып, хәлен с орый. +- Хәлләр бик шәптән түгел шул әле, менә чобалчык урамыгызга кереп, тәмам башым чуалып бетте, - дип зарланган а дашучы. +Теге абзый моңа юл күрсәтеп, урамның башына ук чыгарып куйган. Менә шуннан соң инде ул урамны "Чобалчык урам" дип йөртә башлаганнар. +1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында +Финат Шакирҗановтан БДУ студенты Финария Хәсәнова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 497 +җ) Шәхси фаҗигаләр турында +100. Бала елга буасы +Бу атама су керергә килгән ике игезәк бала язмышы белән бәйле. Алар биш яшьтә генә булсалар да, бик тыңлаусызлар икән. Бер көнне бу балалар әниләреннән качып, буага су керергә киләләр. Йөзә белмәсәләр дә, эчкә үк кереп китәләр һәм икесе дә батып үләләр. Буа атамасы шуннан чыккан. +1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында +Айдар Әхмәдуллиннан БДУ студенты Глүзә Васикова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 506 +101. Гали урманы +Гали дигән урман каравылчысы гомер иткән була бу урманда. Үз хуҗалыгы белән, беркемгә дә зыян итми яшәп яткан картны көзге бер төндә үтереп китәләр. Авыл халкы аны тәрбияләп, өе янына гына, шул урманга җирли. Бу урман әле дә аның исемен йөртә. +1999 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Рәвия Ганиевадан (1936 елгы) БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 511 +102. Гөлмәһәр сазлыгы +Борын-борын заманда халык җәйләрен авылдан читтә, урман- кырларда үткәргән. Шул гадәт буенча, бер ир белән хатын да, балаларын төяп, урман эчендәге чишмә буенда чатыр корып җәйли торган булганнар. Балалары үсеп, берәм-берәм таралыша башлагач та әле, алар бу урынны ташламаган. +Көннәрдән бер көнне әби дә якты дөнья белән саубуллашкан. Бабай үзенең үсмер кызы белән генә калган. Кыз да әтисе янында озак тормаган: чибәркәйне яхшы гына бер урыннан кияүгә соратып алып киткәннәр. Бу кызның исеме Гөлмәһәр б улган. +Бөтен гомере шушында узган бабай чишмәне барыбер ташламаган, соңгы көннәренә кадәр биредә яшәгән. Саф сулы чишмәне бабай үзенең Гөлмәһәре белән чагыштырган. Мәһабәт карагайлар - аңа улларын, ак сынлы каеннар яшьлегендә йөгереп-йөгереп дөнья көткән әбисен, олы кызларын хәтерләткән. Чылтырап аккан чишмә тавышы аңа кызы Гөлмәһәрнең тирәякны яңгыратып көлүе булып ишетелгән. Бабай соңгы сулышын да чишмә буенда алган. +Гөрләп торган дөньяның шаһиты - чишмәне, үз иткән кешеләрен югалткач, сагыш-моң сарган. Хәзер инде ул чылтырап акмаган, ничектер җәелеп китеп, ярларыннан ташып чыккан. Агышын бер эзгә генә салучы булмагач, чишмә урманның йомшак туфрагын изә-изә, аны сазлыкка әйләндереп бетергән. Шуңа да халык элек чишмә аккан урынны "Гөлмәһәр сазлыгы" дип атый башлаган. +Язмышына үтә дә ачулы булган бу сазлык көтүдән калган сарыкларны, сыерларны батыра торган булган. Кешеләргә дә бу тирәдә йөрергә киңәш ителми. +Бу урында элек-электән сазлык булган. Бервакыт шунда бер егет батып үлгән. Сөйгән кызы көн дә шул сазлыкка барып, сагышлы җырлар җырлап утырыр булган. Аның моңлы, сагышлы җырларын ишетеп, хәтта саз суы да саргайган. +1999 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Рәмилә Яппаровадан БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 531 +104. Шәмси чокыры +Авылның көньягында "Шәмси чокыры" бар. Элек авыл халкы, аркаларына биштәр асып, Яңавылдан әйбер ташыган. Юл шушы чокыр аша үткән. Берчак Шәмси исемле кеше Яңавыл ярминкәсеннән берүзе кайтып барганда, кышкы буранда адашып, шушы чокырда туңып үлгән. Мин ул Шәмсине хәтерлим әле, аның улы белән чордаш идек. +1999 елда Тәтешле районы Күрдем авылында +Риф Якуповтан БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 546 +з) Игелекле затлар, әүлияләр, изге чишмәләр турында +105. Әүлия зираты +Яңа Каенлык авылында борынгы заманнарда бик изге күңелле бер кеше яшәгән. Аны Әүлия дип атап йөрткәннәр. Ул үлгәч, гәүдәсен авыл янындагы наратлыкка күмгәннәр. Бирегә бүтән беркемне дә җирләргә ярамаган. Наратлыкны кисү дә тыелган. Әгәр дә берәрсе шуннан үзенә агач кисеп алса, ул төрле газапларга дучар булган. Шуңа да кайберәүләр: "Миңа түгел, фәлән кешегә", - дип, башка кешегә атап кискәннәр. +Берчак кемдер муллага атап кискән. Шул ук көнне Әбелкәрам исемле мулла сакау булып калган. Ә аның кызы гарипләнгән. Бу хәл турында ишеткәч, кешеләр ул наратлыкка бөтенләй тими башлаганнар. Шулай итеп, наратлык әлеге кадәр сакланган һәм "Әүлия зираты" исемен йөртә. +Троицк каласыннан укудан кайтып барган бер шәкерт Түбән Кыйгы авылында үлеп кала. Чит кеше булганлыктан, аны зиратка түгел, бер як читкә күмәләр. Кабер казучыларның берсе: +- Әгәр изге кеше булса, үсеп китәр, - дип, кабер өстенә муел таягын казый. Бу таяктан, чынлап та, муел үсеп чыга. Шуннан соң кабер урнашкан урын "Муел зираты" исемен ала. +1998 елда Кыйгы районы Майски авылында +Разыя Йосыповадан (1922 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 617 +107. Ташлыкай чишмәсе +Бу чишмә Акбулат авылыннан ерак түгел урнашкан. Ул авылга ямь өстәп, һәр кешене шифалы суы белән сөендерә. Шуңа да Ташлыкай чишмәсе турында төрле легендалар йөри. +...Борын-борын заманда, ир белән хатын яшәгән. Алар бик бәхетле, матур тормыш корганнар, балалар үстергәннәр. Ләкин көннәрдән бер көнне әниләре чирләп киткән. Гаилә хафага төшкән. Әниләрен терелтү өчен, балалар төрле дарулар эзләп, дөньяны иңләгәннәр. Ләкин аларның берсе дә әниләренә килешмәгән. Әтиләре аптыраштан киңәш сорап, чегәнгә мөрәҗәгать иткән. Чегән аңа: +- Сезнең авылдан ерак түгел бер чишмә бар, һәр көнне иртән шуның шифалы суын хатыныңа эчер, - дигән. +Көн артыннан көн үткән, шифалы су эчә торгач, хатын аякка баскан. Чишмә суы каты авыруны җиңгән. +1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында +Нурзидә Мөхәммәтовадан БДУ студенты Глүзә Васикова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018. - № 618 +108. Фәттах чишмәсе +Фәттах бабай Акбулат авылында яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул, җирен эшкәртеп арыгач, ял итәргә яткан, әмма шушы ятуыннан соң башка тора алмаган: җан биргән. Авылның хөрмәтле, эшчән, акыллы картын җан биргән урынына җирләгәннәр. Озак та үтмәгән, шушы калкулык астыннан чишмә бәреп чыккан. Шуннан башлап бу чишмә "Фәттах чишмәсе" дип атала башлаган. +Бу чишмәне "Изгеләр чишмәсе" дип тә йөртәләр. Монысы да очраклы түгелдер, чөнки Фәттах бабай бик изге күңелле, гадел, ярдәмчел кеше булган. +1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында +Айдар Әхмәдуллиннан БДУ студенты Глүзә Васикова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018. - № 619 +и) Кеше һәм хайваннар дөньясы арасындагы +мөнәсәбәтләр турында +109. Аюлы кул +Авылдан ерак түгел "Аюлы кул" дигән урман бар. Бу урман һәм "Кәҗә Лотфый" кушаматлы кеше турында (чын исеме - Лотфыйрахман) халык арасында әле бүген дә көлкеле истәлекләр яши. +Ул вакытларда әлеге урында җиләк-җимеш искиткеч күп булган. Ләкин биредә аю яшәгәнлектән, халык җиләк җыярга барырга базнат итмәгән. Җитмәсә, биредә кәҗә-сарыклар да еш югалган. Кешеләрнең аюга булган нәфрәте елдан-ел үсә барган, һәм авылның ир узаманнары - Лотфыйрахман, Сафетдин, Хәкимҗан, Муллакай туймас булганлыгы өчен "Убыр Зекри" кушаматы алган аюны акылга утыртырга булалар. Алар бишесенә биш балта, көпшәдән корылмалы, бер генә тапкыр ата торган чакма мылтык белән коралланып юлга чыгалар. Аюны "чакырып китерү" нияте белән, Лотфыйрахманның кәҗә бәрәнен дә ияртәләр. +Мылтык Лотфыйрахман кулында, чөнки ул дуслары арасында кайчандыр иң төз атучы булып саналган. Тиздән алар аю яшәгән урынга килеп тә җитәләр. "Ау уңышлы булырга тиеш", - ди Лотфыйрахман һәм кәҗә бәтиен читкәрәк бәйләп куеп, иптәшләре белән гаять биек карагай башына менеп китә. Юан ботаклар өстенә балаган сыман нәрсә әтмәлләп, аюны көтә башлыйлар. Тик кәҗә бәтиенең туктаусыз кычкыруы гына бераз эчне пошыра. Өстәвенә, ка��га-саесканнар да бик тынычсызлана. +Шулай күп тә утырмыйлар, куаклар арасында кыштырдаган тавыш ишетелә. Ни күзләре белән күрсеннәр, өй зурлык аю, сак кына як-ягына каранып, кәҗә бәтиенә якынлаша! Ә ул, мескенең, нишләргә белми ачыргаланып кычкыра. Йөгереп качар иде - бәйләп куелган. Агач башындагылар исә авызларын ачып катып калалар. Шулай да бераздан аңнарына килеп, Лотфыйны төрткәлиләр: "Ат инде тизрәк!" +Ә Лотфый калтыранган куллары белән аюга төзәп аттым гына дигәндә, ядрә үзе көпшәдән тәгәрәп төшеп китмәсенме! Шулчак нидер сизенеп калган аю да яшен тизлеге белән карагай төбенә килеп җитә һәм, кәҗә бәтиен онытып, агачка үрмәли башлый. Котлары ботларына төшкән аучылар: "Чап! Чап!" - дип, бер-берсенә кычкыралар. Берсе аюның башын балта белән кисәм дип кизәнә һәм... туп-туры балаган ныгытылган бауга чаба! Хәсрәт аучылар аю белән бергәләп түбәнгә очалар. +Бу мизгелләрдә һәр җан иясендә үз гомерен саклап калу кайгысы гына булгандыр, мөгаен. Чалыш табан, үкерә-үкерә, урман ешлыгына ташлана, "аучылар" исә авыл очында гына һушларына киләләр. Бәхеткә каршы, берсенең бер җире сынмаган да, яраланмаган да. Тик балталар белән мылтык кая булган да, Лотфыйр ахман кәҗә бәрәнен кайчан култык астына кыстырып өлгергән - монысын бер Аллаһ гына белә. Әмма шунысы хак: бу вакыйгадан соң Лотфыйрахманга "Кәҗә Лотфый" кушаматы гомер лек кә ябыша, ә аю "аткан" урыннары "Аюлы кул" дип атала башлый. +1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында +Айдар Әхмәдуллиннан БДУ студенты Глүзә Васикова язып алган; +2004 елда Тәтешле районының үзәк китапханәсе материалларынан +БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 688 +110. Әмекәйләр +Акбулат авылында яшәүчеләрне "Әмекәйләр" дип тә йөртәләр. Моның үз тарихы бар. +Әтием ягыннан җиденче буын бабам Әлмөхәммәт исемле булган. Ул үз заманының данлыклы аучысы булган. Аның артыннан бер адым да калмыйча эте дә йөргән. Кышкы салкыннарда, озак вакытка ауга чыкканда, ул этенә дә җылы оек тегеп кидерә торган булган. +Бу хакта хәзер көлеп сөйләсәләр дә, мин бабам белән горурланам. Бу аның нечкә күңеле, мәрхәмәтле кеше булуын гына исбатлый. +1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында +Нурзидә Мөхәммәтовадан БДУ студенты Глүзә Васикова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018. - № 617 +111. Хәсән кулы +Заманында авылыбызда Хәсән исемле бик көчле кеше яшәгән. Бер төнне Хәсән тышка чыкса, ни күрсен, шушы кул тирәсендә бер аю атка һөҗүм иткән! Хәсән күп уйлап тормый, күсәк алып, алар янына йөгерә. Аюның башына суга, ләкин ул бирешми. Ир барыбер аның һушын алып, азбарына өстерәп алып кайтып ябып куя. +Иртән торып, сыер саварга чыккан хатыны азбарда куркыныч хәл күрә: сыерына аю һөҗүм иткән икән. Шуннан соң гына Хәсән башына нинди бәла алганын аңлый. Ул аю белән "бил алышкан" җир шуннан бирле "Хәсән кулы" дип атала. +2004 елда Тәтешле район үзәк китапханәсе материалларыннан +БДУ студенты ��залия Яппарова күчереп алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 594 +к) Көнкүреш вакыйгалары турында +112. Гөлпәризә тугае +Элгәре Гәрәбаш авылында Гөлҗамал исемле карчык яшәгән, ләкин аның чын исемен белүче дә булмаган. Халык аны Гөлпәризә дип йөрткән, чөнки карчык им-том, сихер белән шөгыльләнгән. Бала-чагаларны аның исеме белән куркытканнар, авыл халкы әбидән шикләнгән, шомланып караган, гомумән, беркем дә аралашмаган. +Карчык үлеп киткәч, аны авыл аксакаллары зиратка җирләтмәгән. Ялгызын, бер йоласыз гына Шулган һәм Гәрәбаш авыллары арасындагы басу читендәге тугайга күмгәннәр. Шулай итеп бу урын карчык исеме белән атала башлаган. Караң гыда "Гөл пәризә тугае" турысыннан үткәндә авыл халкы әле дә шомлана. +1999 елда Тәтешле районы Гәрәбаш авылында +Рәвия Ганиевадан (1936 елгы) БДУ студенты Азалия Яппарова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 556 +113. Җенле куыш +Яланда кунып ятып урак урган чакта, төнлә йоклар өчен, хатын-кызларга аерым куыш төзиләр иде. Бервакыт кызларга иптәшкә бер картны җибәрәләр. +Алар эштән иртәрәк туктап, йокларга керсәләр, куышта җен утыра, ди; соңыннан уянсалар, тагын шул ук җен күренә. Киресенчә, кичке караңгыга тиклем эшләп, иртән караңгылыяктылы чакта ук торсалар, бер нәрсә дә күренми икән. +Кызлар бер көнне бу җенне күзәтергә булалар. Баксаң, ул аларга иптәшкә кунарга җибәрелгән карт булып чыга. Ә куыш барыбер "Җенле куыш" булып кала, хәтта шундагы чәчүлек тә шул исем белән йөртелә башлый. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Фатыйма Зариповадан (1905 елгы) БДУ студенты Лилия Ахунова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 559 +114. Көрәк урамы +Шушы урамда бер кеше яшәгән. Ул ярлы булган. Эш кораллары әле аз булган чакта, бу абзый ниндидер бер ерак авылдан ялтырап торган яңа көрәк сатып алып кайткан. Аннан соң аны, һәрбер өйгә кереп, һәр кешегә күрсәтеп йөргән. Әлбәттә, моңа кешеләр сокланып караганнар. Шуңа бу урам "Көрәк урамы" диелгән. +Казан ягыннан килгән качаклар бер кечкенә елга буенда тукталалар. Ирләр: "Якын-тирәдә зур елга юкмы икән?" - дип, шул инеш буенча китәләр. Урап кайтуларына, берсенең хатыны кыз бала тапкан була. Сабыйга Мәликә дип исем кушалар. Хәзерге авыл тегермәне эргәсенә килеп төшкән кулны шуннан бирле "Мәликә кулы" дип атап йөртәләр. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Шакир Низамовтан (1912 елгы) БДУ студенты Айгөл +Фәхрисламова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 573 +116. Чураш +Безнең якларны (Нуриман ягын) урманлы һәм сулы як диләр. Һәм бу дөрес тә. Урман бездә бихисап, елгаларның һәм вак елгаларның саны да байтак. Элек-электән сал агызганнар. Ул вакытларны әле кул көче белән, берничә кеше бер булып. Төн якынлашса, ярга чыгып ял итә торган булганнар. Бер кичне бер төркем салчылар салларын ярга туктатканнар. Аш пешереп ашаганнар да икенче көнне ары киткәннәр. Әмма аш бутый торган калакларын җиргә кадаган килеш онытып калдырганнар. Шуны эзләп кире килгән болар. Килсәләр - ни күрсеннәр, теге калак һаман тора, ди. Шуннан алар бу урынны "Зур аш" дип атыйлар (калакны шулай дип йөрткәннәр), аннары - "Сураш" һәм хәзер "Чураш" дип йөртелә бу урын. +Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган бердәнбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: "Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер", - дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса, бер сүз дә әйтми икән; ә чыгып китсә, җәфалый башлый икән. Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. +Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йолдызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: "Әй, ходаем, җирдә болай интегеп яшәгәнче айга ашырыр идең мине", - дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Әтисен сагынуын басалмый, гел җиргә карап тора икән ул хәзер тулган ай вакытында. +1973 елда Аскын районы Аскын авылында +Нәзифә Тимергалиевадан (1893 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1973. - 85 б.; ТХИ РЛ, № 296; Фазлетдинов, 2018, № 632 +118. Күкнең күтәрелүе +Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән кагылырга да мөмкин булган. +Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да, пычранган саламны күккә кыстырып куйган. +Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җир дән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркынганнар һәм күккә: "Китмә, күк, тукта!" - дип ялвара башлаганнар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган. +Шуннан бирле кешеләр, эт белән мәчене кадерләп, үз йортларында тота башлаганнар, ди. +1973 елда Караидел районы Багазы авылында +Гайнифруз Закировадан (1908 елгы) +Мөхәммәт Закиров язып алган. - Закиров, 1973. - 87 б.; +ТХИ РЛ, № 295; Фазлетдинов, 2018, № 635 +119. Җил каян килеп чыккан? +Бер авылдан кызлар җыелып, урманга җиләккә барырга чыкканнар. Аларга Гөлсара исемле кечкенә кыз да ияргән. Җиләк җыеп йөргәндә, бик яман җил чыккан. Бу авыл халкы җилнең барлыгын-юклыгын да белмәгән. Җил бәләкәй генә Гөлсараны эләктереп алган да очыртып алып киткән. +Кызны өч көннән соң гына эзләп тапканнар. Ул куаклык арасында елап утыра икән. Аңардан ни булганын сорашкач, кыз "җиләк җыйганда давыл чыгып, эләктереп алып китте" диясе урынга: "Җил... җил..." - дип кенә әйтә алган икән. Шуннан соң давылның бер төрен "җил" дип атыйлар. +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер хатын белән бер ир. Аларның булган, ди, бердәнбер кызлары. Кызларына алар Әюгә дип исем кушалар. Ул бик матур, ап-ак була. Күзләре зәңгәр төстә, ди. Куллары сыгылып-бөгелеп, аяклары биеп, билләре өзелеп кенә торган. Авылда аны бик яраталар. Кышларын аны гына чанада тарталар, су кергәндә, кулларында гына йөздерәләр. Шулай итеп, ул бик иркә булып үсә. Әнисе бик картая. Кыз да унсигезгә җитә. Әнисе аңа эш кушарга да курка. Кыз бик иркә булып үскәч, эшләргә яратмый. Йокларга, урам буйлап борын чөеп йөрергә генә әвәс була ул. +Бер көнне әнисе аңа тыштан утын алып керергә куша. Кыз бер сүз дә әйтми, әнисенә акаеп кына карый. Әнисе, нәрсә эшләсен, утын алырга үзе чыгып китә. Алып керә дә мич алдына куя. Хәзер ул кызына мич ягарга куша. Кыз тагын акаеп карый. Әнисе, нишләсен, тагын үзе мич ягарга тотына. Икенче көнне әнисе ястыктан тора алмый. Кызына тагын эш куша. "Утын алып кер әле, кызым", - ди. Кыз аңа: "Утын алырга чыксам, минем кулларым агачларга сыдырыла", - дип җавап бирә. Әнисе көч-хәл белән торып, утын алып керә. Кызына мич ягарга куша. Тегесе аңа: "Мин мич яксам, битләремә корым буяла, аннан битем бозыла", - ди. Әнисе, нишләсен, үзе торып мич яга. Әюга матур итеп киенеп, урам буена чыгып китә. Кулында ул гел генә көзге йөртә. +Кайта да, бизәнеп-төзәнеп, тагын чыгып китә. Урамнан үткән дә, аңа бар кеше нигәдер сәерсенеп карап кала. Кызның башы югары. Ап-актан киенгән. Урам очына барып җитеп, челтерәп аккан су буена барып утыра. Элеккечә аның кырына беркем дә җыелмый. Шуннан Әюгә җырларга тотына: ди дә, казга әйләнеп, суга төшеп китә. Каз менә шуннан килеп чыккан. +1998 елда Мәчетле районы Абдулла авылында +Данис Хановтан (1952 елгы) БДУ студенты Зөлфия Ханова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 638 +ДИНИ ЛЕГЕНДАЛАР +121. Йосыф пәйгамбәр +Йосыф пигамбәр бик чибәр кеше булган. Көзгегә караган да, миннән чибәр кеше юктыр, дигән. +Корабта барганда, корабны зур балык тоткарлый. Җирәбә салып, бер кешене ташларга булганнар. Җирәбә Йосыф пигамбәргә чыккан. Ул бик чибәр булгач, аны бирергә җәлләгәннәр. Берничә тапкыр җирәбә салганнар. Һәм тагын аңа чыккан. Ул үзе риза булган. Ике кулы белән йөзен каплап, суга ташланган. Һәм шунда ук балык йоткан. Балык карынында Йосыф 72 көн яшәгән. Бер көнне, балык, укшып, төнбоек ышыгына коскан һәм Йосыф исән калган. Ул балык эчендә кайгы килгәндә укый торган догалык укып яткан: +- Лә әнтә собхан әкә, көн-төн миңа зәлимин. +1980 елда Аскын районы Базанчат авылында +Нургали Хәбибовтан (1907 елгы) +БДУ студентлары язып алган +122. Хәзрәт чишмәсе +Хәзрәт бабай бу тирәләрдә йөргән чакта, Хызыргали ассәләмне очрата. Хызыргалиассәләм аңа бер зур, матур итеп челтерәп аккан чишмәне күрсәтә. Алар шушы чишмә янына намаз укырга утыралар. Хәзрәт артына борылып караса, монда бик күп кеше җыелган. Шулай итеп, алар бергәләп намаз укыйлар. +Намаз укып беткәч, мондагы бөтен кеше юк була. Монда җыелган барлык халык изгеләр бу��а. Шуңа күрә бу чишмәне "Изгеләр чишмәсе" дип атыйлар. Соңгарак һәр елны шушы вакытта тирә-яктагы авыллардан халык җыелып, намаз укый торган булганнар. Бу "сөхбәт" дип аталган. Сөхбәтләр һәр елны хәзрәт җитәкчелегендә шушы чишмә буенда үткәрелгән. Шуңа күрә бу чишмәне "Хәзрәт чишмәсе" дип атаганнар. +1980 елда Тәтешле районы Күрдем авылында +Гыйзелбанат Дәүләтбаевадан (1897 елгы; искечә укый-яза белә) +БДУ студентлары язып алган +АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР +123. Алпамшалар +Элек җирдә Алпамшалар яшәгәннәр. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан-тауга атлап кына йөрер икәннәр. +Шундый берәүнең улы тау итәгендә ял итәргә утырган икән. Ул кырмыска кадәрле җан иясен күргән. Җан иясе безнең кебек кешеләр нәселеннән булып, сука белән җир сөрә икән. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да, кайтарып, әтисенә күрсәткән. +- Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем, - дигән. +- Җибәр аны, улым, - дигән ата кеше, уч төбендәге җан иясенә карап. - Алар бездән соң яшәячәк кешеләр. +1973 елда Караидел районы Багазы авылында +Гайнифруз Закировадан (1908 елгы) Мөхәммәт Закиров +язып алган. - Закиров, 1973. - 86 б.; +ТХИ РЛ, № 318; Фазлетдинов, 2018, № 626 +124. Кодрәт аркасы +Бервакыт безнең якларга чит авылдан бик зур гәүдәле сәяхәтче - алпамша килеп чыга. Ләкин авыр еллар гәүдәгә зур кешене дә аяктан ега. Ул авылыбызда үлеп кала, гәүдәсен зиратка кертмичә, читкә күмәләр. Шуннан бирле бу җирне "Кодрәт аркасы" дип йөртәләр. +Тимершык авылы "Тимершәех" дигән сүздән кыскартылган. Дөнья яратылганда, Тимершәех дигән бер кеше бирегә беренче булып килеп җайлашкан. Буе да, иңе дә алтмыш метрлы баһадир икән. Мәчет манарасына менеп, шуннан сөңге бәргән: +- Кая барып төшсә, шуннан чишмә чыгар, - дигән. Ул чишмәне хәзер "Изгеләр чишмәсе" дип йөртәләр. Икенче кат сөңге бәргән: +- Кая барып төшсә, мине шунда күмәрсез, - дигән. Мингәр кырына барып төшкән. Шунда күмгәннәр. +1980 елда Тәтешле районы Күрдем авылында Гыйзелбанат +Дәүләтбаевадан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган; +1978 елда Аскын районы Аскын авылында Нурихан +Әбүбакировтан (1944 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1978. - 72 б.; ТХИ РЛ, № 340; +Фазлетдинов, 2018, № 630) +КУЛГА КЕРМӘС ХӘЗИНӘЛӘР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР +126. Бәрән тау +Кайчандыр: "Бу тау астында алтын бар", - дип уйлаганнар. Алтын халык күзенә я алтын бәрән, я ут шары булып күренгән. Кешеләр, алтын эзлибез дип, тауны тишеп бетергәннәр, ләкин авыр-авыр туп ядрәләреннән башка берни таба алмаганнар. "Бәрән тау" исеме шул вакытта ябышып калган. +Кыш көне арбаларны бер урынга өеп куйганнар. Шул ат иясе бер атны көн дә арбалар астына тыгып куя икән. Ат дулаганга, төнлә уянып чыгалар. Карасалар, ат тирләп, тибешеп, аякларын сыдырып беткән. Ат иясе гел дә шул атка гына тигән, шуны гына күрәлмәгән. +Шуннан төнлә, тагын йоклап ятканда, ишеккә бер ат кешнәп торып типкән. Әтисе торып, ишекне ачып караса, анда бер айгыр капканы аша гына ыргып чыгып киткәнен күргән. Шуннан ул киенеп, әллә берәр хәл булды микән, дип, ат абзарына барган, анда, чыннан да, бер аты өяләгән булган. Шулай итеп, ат иясе, ишеккә тибеп, бәла турында хәбәр иткән. +Кыйгы районы Вакыер авылында элекке колхоз тракторчысы +Ансар Яннур улы Янгировтан (1930 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +128. Ат карагы +Бер абзыйның аты гел генә тирләп кайта икән. Көн саен бу абзый атын тошап җибәрә, һәм ул көн саен тирләп кайта. Бер көнне бу абзый атының аркасына пешек сагыз буяп җибәрә. Икенче көнне атка Шүрәле ябешеп кайта. Шүрәле кычкыра икән: "Ихахай-әхәхай, атка күтем ябеште!". Авыл халкы җыелышып Шүрәлене тукмаганнар. Шуннан соң Шүрәле килмәс булган. +Иске Бөртек белән Яңа Бөртек авыллары арасындагы юл уртасында элгәре зират булган. Хәзер инде анда басу. Кеше төнлә бу урынга килеп чыкса адаша икән. Сугышка кадәр Вәли исемле абзый, Андреевка базарыннан кайтканда, шул басуда адашып үлгән. Аты гына кире әйләнеп кайткан. Әлегә кадәр халык кичен бу юлдан йөрергә курка. +1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында +Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты Чулпан Мәгъдәнова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 655 +130. Бичура да ияргән +Элек-электән безнең яктагы һәр өйдә бичура яшәгән. Аның өчен аш-ботка пешереп, чормага мендереп куя торган булганнар. Бер фәкыйрь: "Бичураны да ашатып ятып булмас", - дип, торган йортыннан күчеп китмәкче булган. "Инде бар нәрсәне дә җыйдым бугай", - дип, арбасын өстерәп, китеп бармакчы булган бу. Шулвакыт бичура арбага менеп утырган да: "Чормада минем тәрликәм калды әле", - дип әйткән, ди. Шуннан соң бичураны калдырып йөрүчеләр булмаган. +1998 елда Мәчетле районы Абдулла авылында +Данис Хановтан (1952 елгы) БДУ студенты Зөлфия Ханова +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 659 +131. Җен туе +Бер мәлне безнең авылдан ике кеше атка утырып юлга чыгалар. Бара торгач, болар төнгә калалар, өстәвенә буран да чыга. Ә боларның керер урыннары юк. Килә торгач, бер ут күрәләр дә шул өйгә керергә булалар. Барып керсәләр, анда җен туе бара, имеш. Бер кергәч, йомышларын әйтергә кирәк бит иңде: +- Кунарга кертегез әле, - диләр. +Җеннәр риза була. Өй бик бәләкәй, ди. Бер җен әйтә: +- Әйдә, әйрән җыярга чыгабыз, - ди. +Юлчыларның берсен ияртеп чыгып китә. Бер авылга барып керәләр. Берничә ишекне тартып карыйлар. Берсе дә ачылмый. Шуннан тагын берсен тартсалар, ишек ачылып китә. Шуннан болар керәләр. Өйдә бөтенесе йоклап яталар икән. Җен бара да, аларның аяк табаннарын ярып, канын бер савытка җыя. Шуннан ул, бөтенесенең табаннарын ярып, канын тутыра. +- Әйдә, кайтыйк инде, - ди икән бу теге юлчыга. +Кеше әйтә: +- Син алдан чык, югыйсә әйрәнең түгелүе бар. +Җеннең чыгуы була, кеше шарт иттереп ишекне бикләп тә куя. Җен берни эшли алмый, кайтып китә. +Менә өйдәге кешеләр берәм-берәм ыңгырашып уяна башлыйлар. Кеше аларга әйтә: +- Сез, туганнар, курыкмагыз. Без җен туена туры килдек. Сезне җен шул хәлгә төшерде. +Шуннан болар, җыйнаулашып барып, җеннәрне үтереп бетерәләр, ди. +1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында +Бибизәкия Нафыйковадан (1898 елгы) +БДУ студентлары язып алган +132. Йөгәмәш тавы +(1 нче вариант) +Кара урманнар арасыннан егерме-утыз чакрым ераклыктан ук бер тау күренеп тора. Аны безнең якларда Йөгәмәш тавы дип йөртәләр. Бу тау шушы исемдәге авыл янына урнашкан. Моннан бик күп еллар элек бу тау түбәсендә бик матур, тирән күл булган. Бу күлдә җәен дә, көзен дә бер кыр үрдәге яшәгән, салкыннар җиткәч тә җылы якларга китмәгән. Көннәрнең берендә Йөгәмәш авылының бер аучысы бу тауга күтәрелә һәм үрдәкн е ата. Өйгә алып кайтып чистарталар, казанга пешерергә салалар, ләкин көннәр буе кайнатсалар да, үрдәк пешми. Әле хәзер дә, пешерергә салынган ит яки башка ашау әйберләре озак пешми торса, "Йөгәмәш үрдәге булды бу" дип сөйлиләр безнең якта. +Тау башындагы күлне хәзер күпме эзләсәң дә табып булмый, аның урынында куаклар белән капланган зур чокыр гына торып калган. Чөнки, күлдәге үрдәкне атканнан соң, су үзеннән- үзе юкка чыккан. Күрәсең, бу үрдәк тауның иясе булгандыр инде, дип уйлыйлар. +1977 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Барый Яркәевтан (1912 елгы) Э. Яркәева язып алган; +1976 елда Тәтешле районы Җиремҗибаш авылында +Лотфулла Нигъмәтуллиннан (1903 елгы) БДУ студентлары +язып алган. - ТХИ РЛ, № 244; Фазлетдинов, 2018, № 665 +133. Йөгәмәш тавы +(2 нче вариант) +Салих авылыннан ерак түгел Йөгәмәш тавы һәм шул тау итәгендә урнашкан Йөгәмәш исемле авыл бар. +Борын-борын заманда якын-тирәдә Йөгәмәш тавыннан да биегрәк тау булмаган. Аның түбәсендә төрле-төрле озын агачлар үскән, аларга кунып кошлар сайраган, ә инде шулар уртасында җәелеп яткан күлдә ике үрдәк йөзеп йөргән. Бу гаҗәеп күренешне тирә-як авыллардан килеп күзәткәннәр. +Ул үрдәкләр, ел да йомырка салып, пипи чыгарганнар. Көз җиткәч, пипиләре үсеп, җылы якларга очып киткәннәр. Ә ата үрдәк белән ана үрдәк монда калганнар, үз җирләрен ташлап китмәгәннәр. +Көннәрдән бер көнне бу урынга Йөгәмәш авылыннан бер явыз аучы килгән. Ул үрдәкләргә карап торган-торган да атарга булган. "Берничә көнлек ит булыр", - дип уйлаган. Шулай итеп, атып җибәргән, ядрәләр үрдәкләрнең йөрәкләренә тигән. Явыз аучы үрдәкләрне өенә алып кайткан да, тазартып, казанга салган. Казан астына ут төртеп җибәргән. И пешергән, и пешергән, и пешергән, ләкин үрдәкләре пешмәгән. Өченче көн дигәндә, казан өстен ачып караса, әлеге пешкән үрдәкләргә канатлар үсеп, тәрәзәдән чыгып очканнар. Моны күргән күршесе тауга менеп, үрдәкләрне карамакчы булган. Барып җитсә, ни күрсен - күл корыган. Үрдәкләр дә монда кире кайтмаганнар. Әлеге кеше кайтып, бу гаҗәп хәлне авылдашларына сөйләгән. Кешеләр явыз аучыны авылдан куып җибәргәннәр. Күрәсең, бу үрдәк тау иясе булгандыр инде. +Шушы көннән алып, бу тау "Йөгәмәш тавы" дип атала башлаган. +1997 елда Яңавыл районы Салих авылында +Мәсүфә Сафинадан (1942 елгы) БДУ студенты Нәркәс Сафин +язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 666 +134. Мулла һәм убыр хатыны +Бер мулла булган, ди. Бер мәлне бу мулла төнлә тышка чыккан, ди. Караса, кыйбла ягыннан убыр уты килә. Моны күргән мулла догаларын укына башлый. Шуннан изүен аерып җибәрә. Моның алдына бер олы хатын килеп баса. Мулла аның тәненнән эләктереп ала да кыйный башлый. Хатын ялвара башлый: +- Мулла абый, берүк җибәрә күр, ни теләсәң, шуны бирермен, - ди. +Бер пар бөтене булган икән. Мулла сыңарын тартып ала. Мулла хатыннан кайсы авылдан булуын сораша. Тегесе әйтеп бирә. Иртән мулла юлга чыга. Күрсәткән өйгә барып керсә, хатын урын өстендә ята, ди. +Мулла хуҗадан сорый: +- Хатының авырыймыни? +- Авырый шул нишләптер. Кичтән генә бернәрсә дә юк иде, - ди хуҗа. Мулла әйтә моңа: +- Синең хатының чирле түгел. Аны мин тукмадым. Кара әле, берәр әйберсе югалмаганмы? +Ир хатынын әйләндереп-әйләндереп караса, бер сыңар бөтене юк, ди. Мулла әйтә: +- Менә ул бөтен, - ди һәм кич көне үзе күргәннәрне сөйләп бирә. +1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында +Бибизәкия Нафыйковадан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган +135. Тимка күле +Королево дигән урыс авылыннан ерак түгел гаҗәеп матур күлдә су кызы яшәгән. Кич түгәрәк ай калкып, табигать сихри моңга төренгәч, ул ярга чыккан. Су кызы бик матур, үзе сагышлы булган. Озын чәчләреннән су агып тора икән. Авыл ягына карап кемнедер көткән, юксынган. Су кызын кешеләр дә бик кызганганнар, тик ярдәм итә алмаганнар. Ә су кызы һәр кичне ярга чыккан. Бик озак көткән ул, аннан акрын гына юк булган. Тимка исемле авыл кешесе күлгә баткач, ул ярга чыгудан туктаган. Су кызы аны үзенеке иткән, кире кайтармаган, диләр. +1973 елда Аскын районы Аскын авылында +Петр Борисовтан (1937 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1973. - 84 б.; ТХИ РЛ, № 374; Фазлетдинов, 2018, № 677) +136. Шайтан барак урманы +Авылдан берничә чакрым ераклыкта "Шайтан барак урманы" дип аталган җир бар. Аның атамасының тарихы хакында Сахипзадә бабай Камалов миңа түбәндәгеләрне сөйләде. +Элек, гаиләләр белән килеп, монда утын кискән булганнар. Урман эчендә утын кисүчеләр яши торган барак та булган. Шунда торып, урман кискәннәр. +Бер төндә баракта яшәүче бер кешене газаплап, үтереп китәләр. Шул вакыйгадан соң бу баракта ияләр күренә башлаган, анда яшәүчеләр дә төрлесе төрле якка таралышканнар. Тыныч булмаганга күрә, бу урынны "Шайтан барак урманы" дип атап калдырганнар. +1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында +Сахипзадә бабай Камаловтан Финария Хәсәнова язып алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 681 +137. Шүрәле каргаган авыл +Карабай авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Шулай беркөн иртән барса атын алырга - ат шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана. +Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. "Тукта әле, - ди агай, - кызык итим әле үзеңне бер". Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып, ишек алдына чыга. +- Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм, - дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан. +Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый: +- Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, Ходаем, - дип каргый-каргый, "Кыйбла тау"га менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш. +1973 елда Караидел районы Багазы авылында +Гайнифруз Закировадан (1908 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган. - +Закиров, 1973. - 88 б.; ТХИ РЛ, № 357; Фазлетдинов, 2018, № 682 +138. Шүрәле Яппар +Бер кич шулай Мөхәмәтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз. +- Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны "Шүрәлеләр" дип, йә "Шүрәле Яппар" дип йөртәләр? +Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да, беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да, керешкән тегене "сыйларга"! Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына ди. +- Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам, - ди икән. Карт һаман "сыйлый" икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне "Шүрәлеләр" дип йөртәләр инде. +Ике Яхшый авылы кешесе тиргәште исә, берсе кесәсендәге шырпыга гына сугып куя, икенчесе шунда ук туктый. +Бу - "ызбаңны күккә очырам", дигән сүз имеш. +1980 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында +Гыйльманша Абделхак улы Хаковтан (1893 елгы) +БДУ студентлары язып алган +140. Капчыкка сала торган чөгендер +Сиксәненче еллар азагы. Колхозда маллар өчен чөгендер үстерәләр. Көз җиткәч, үстерелгән чөгендернең 10 проценты колхозчыга бирелә. +Көз. Барысы да басуда. Кечкенә Самат та, машинага утырып, әтисе белән басуга килгән. Кешеләр күрмәгәндә генә, әтисе эреэре чөгендерләрне капчыкка сала. Болары - өйгә алып кайтырга. Бераздан Самат бер эре чөгендерне югары күтәреп, бөтен басуга кычкырып җибәрә: +- Әти, әти, капчыкка сала торган чөгендер таптым! +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы Данис Рафил улы +Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +141. Кырык салам +Элек без, гел иртән иртүк китеп, урманда утын эшли идек. Берзаман шулай төнгә калдык бит инде. Кайтырга соң, ерак. Шуннан күрше авылдагы бер кешенең йортына кердек. Анда кундык. Иртән торсак, хуҗа кешенең ун капчыгы югалган икән. Бу силсәвитне китереп, капканы бикләттерде. Без - кырыклап кешебез. Барыбыз да бер түгәрәк ясап утырдык. Хуҗа кеше кырык салам алды, аларны тигез итеп кисте. +- Кемдә салам озынайса, капчыклар шуңарда була, - диде. Шул вакытта бер малай саламны "кырт" итеп тешләп алды. Моның әйберләрен тикшерделәр, ләкин капчыкларны т апмадылар. +- Нигә саламны тешләдең? - дип сорагач, ул: +- Озынаер дип курыктым, - диде. Шуннан соң бөтен кешеләрнең әйберләрен карап, тикшереп чыктылар. Бу капчыкларны берәүнең ат чанасы астыннан таптылар. Карак аларны чана астына бәйләп куйган булган. Менә шулай инде. +1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында +Миңнекамал Нотфуллинадан (1911 елгы) +БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова язып алган. - +Фазлетдинов, 2018, № 291 +142. Ленин бабай белән очрашу +Безнең полкка Лелин бабай килде. Милләтләренә карап, ант иттерде. Аңа кадәр ипи күрмәгән идек. Ул килгәч ипи, май, шикәр булды. Лелин бабай киткәч, русский полковник килде. Бөенең полкны Лелин бабай сугышка бармаска өндәде. Полкны рестовать иттеләр. Безнең полк 210 нчы иде (Воронежский). Лелин бабай безнең белән иде. Начальникларны чакырта, мылтыкларыгызны ташлагыз, кайтарып җибәрәбез, ди. Беребез дә чыкмады. Безне чыгарырга 211 нче полкны алып килделәр. +- Заряжать винтовку! - дип кычкырдылар. Ике господин офицер кычкырды: +- Нигә киләсез? +- Сезне алып чыгарга! +Без алга бармыйбыз, наступлениегә чыдый алмадылар, киттеләр. Полковник төнлә китте город Раунага (Ровнога. - төзүче дән). Шуннан дивизиянең наступлениегә баруын туктаттылар. +- Роталар, таралыгыз! Хәзер наступлениегә бармыйбыз! +Безгә поплар килеп, безне позициягә керергә өндәделәр. Позициягә кердек. 18 кешене алып киттеләр, риза булмаганнарны. Пушка, пулеметлар белән безне куркытмакчы булдылар. Полковник безне кырдырырга әйткән булган. Генерал риза булмаган. Безне атмадылар. 12 кеше китте. +Полкны судить иттеләр. Шунда Лелин өч ай булып китте. Кычкырып сөйләшми иде, көлемсерәп кенә тора. Юлда очрап честь бирсәң дә, без икебез дә бер бит, дип, честь бирдертми торган иде. Аның кебек кеше булмас инде. Ул исән булса, сугышл ар бувсе булмаган булыр иде. Бөтен дөнья рәхәт яшәр иде. +1973 елда Краснокама районы Яңа Кабан авылында +Таһир Әбелбакировтан БДУ студентлары язып алган +143. Өйрәтте +Яшь чак, бик дәртле чак. Бик матур кыз бар авылда. Шуны үземә иләштерәсем килә. Бер зуррак егеткә киңәшкә бардым. +Ул: +- Хәзер сине өйрәтәм, әрәмә буена бар да сандугач булып сайра. Шул сандугач очып киткәч, шуның утырган чыбыгын ал, - ди. +Сандугач очып китте дә, чыбыгын алдым. Шуннан янымда йөртәм, ә чыбык озын гына. +- Шуның белән шул кызга сук, - ди. - Ул синнән качмас, сине яратыр, - ди. +Кичке уенга төшкәч, шул кызны шундук шәйләп алдым. Йока күлмәк кигән кыз, сыдырдым аркасына: "Әһә, булды", - димен. +Ул кыз көчле генә, чыбыкны тартып кына алды да кисә башлады үземне. Өч көн тормыйча яттым. Теге зуррак егеткә әйткән идем, ул миңа: +- Син хата иткәнсең, мине әле таяк белән тукмадылар, - ди. +Бөек Ватан сугышы вакытында, 1944 елда, Вакыердә IV сыйныфны беткәч, без укуны дәвам итәргә күрше авылда - Еланлыда дәвам итәргә тиеш идек. Ләкин ашарга да, кием дә юк иде. Шул вакытта И.В. Сталин закон чыгарды: әгәр дә балалар укымый икән, штраф түләргә тиеш. +Шуннан соң, укырга дип, Вакыердән Еланлыга кырык бер бала бардык. Өстә - ертык киемнәр киелгән, аякларда - чабата. Анысы да барысында да юк иде. Мин, мәсәлән, яланатәпи йөрдем. Шулай итеп, бер атна укыдык. Шуннан бөтенебез дә таралдык, кайтышып беттек. Алты километр арада укырга йөреп, көч-хәл белән өйләргә кайтып керә идек. Шулай итеп, бары тик 4-5 кеше генә Еланлыда укып калды. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында яшәүче элекке +колхозчы Бибисара Галимулла кызы Янгировадан (1928 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +145. Үз бүрем +Безнең яктагы күп истурияләр бүреләргә бәйләнгән. Чөнки алар үзләре турында һәрвакыт искә төшереп торганнар. +Бер абзый, хәзер исеме онытылган инде, һәр көн саен төнлә бер бүре куа икән. Бүре чаба, аның артыннан абзый кеше йөгерә икән. Һәр көн саен бу хәл кабатланган. Бу бүре авыл тирәсендә генә йөри, авылдан читкә китми, ә иртән юкка чыга икән, ди. Бу абзый гүпчи аптыраган. +Бер көнне абзый бүрене иртәнгә кадәр куган. Кеше шәйләрлек булгач, караса, абзыйның алдында үз эте тора. Мескен арыган, еш-еш тын ала. Абзыйның да хәле шәптән түгел, ди. +1980 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында +Гыйльманша Абделхак улы Хаковтан (1893 елгы) +БДУ студентлары язып алган +146. Хәсән - сакал +Элегрәк безнең авылда Хәсән исемле бер адәм яшәгән, ди. Үзе бик бай булмаса да, малы бик күп булган, ди, моның. Бервакыт: "Казанчы тирәсенә бүреләр ияләшкән", - дигән хәбәр таралган. +Бүреләрдән үзенең малларын саклау өчен, Хәсән бик күп планнар корып караган. Шул планнарның берсен кулаерак күргән. +Көн саен, дары исе чыгару өчен, Хәсән дары яндыра икән. Утлы чыра алып, шуңа өстән дары сибә, ди. Ләкин дары янмый гына бит. Бер көнне, чираттагы эшне башкарганда, Хәсән абзыйның сакалына ут капкан. +Менә шулай итеп, бүреләр Хәсән абзыйның малларын ала алмаган булсалар да, аның супственный сакалын алып качканнар. +Бер кешенең һич сабак укымаган акылсыз баласы бар иде. Атасы бик акыллы булып, баласының акылсызлыгына бик кәефсезләнә иде. Бервакыт ул улына 10 аршин озынлыгында дилбегә алып кайтырга кушты һәм базарга җибәрде. Бала базарга дип юлга чыгып, 10-15 чакрым юк үткәч, кире атасына кайтты да: +- Әти, дилбегәнең буе - 10 аршин, дидегез, иңе ничә аршин булсын? - диде. +Атасы, баласының акылсызлыгына хәйран калып, башын селкеп куйды да: +- Хәер, улым, киңлеге синең акылың кадәре булсын, - диде. +148. Тугры җавап +Бер байның ат караучысы һәрвакыт атының ялын тарый, өстен сыпыра, чисталый иде. Әмма үзе атка дигән солының яртысын сатып, атка яртысын гына ашата иде. Бер көн ат аңа әйтте: +- Әгәр син мине матур һәм яхшы итәсең килсә, минем ялларымны тарама, бәлки, миңа тиеш ризыкларымны урлама, - диде. +149. Тун бәясе +Берничә кеше бик яхшы тун урлап, араларыннан берсен базарга сатарга җибәрделәр. Бу кеше тунны базарга алып килеп куйды. Ике усал кеше килде дә тунны урлап китте. Әүвәлге кеше иптәшләре янына буш кул белән кайткач: +- Тунны ничә сумга саттың? - дип сорадылар. +- Алган бәясенә саттым, - диде. +Әлеге мәзәкләрне 1973 елда Краснокама районы +Яңа Яньегет авылында Зөбәйдә Гыйльметдиновадан +БДУ студентлары язып алган +150. Бардым, өйдә юк +Бер малайга әтисе әйтә ди: +- Бар әле, улым, күршене алып кил! +Малай китә. Күрше өйдә булмый. Өенә кайтып барганда, күршене урамда очрата. "Әти сине чакыра", - ди. +Күрше әйтә: +-Үзебезгә дә кунаклар килергә тиеш. Килсәләр - килмим, килмәсәләр - килермен. Малай кайта да, әтисенә болай ди: +Бардым - өйдә юк. +Әйттем - килермен, диде. +Килмәсә - киләм диде. +Килгәннәрдер - килмәде. +151. Бәхәс +Ике кеше бәхәсләшә икән. Берсе әйткән: +- Баш зурлыгы таш белән тәрәзә вата аласыңмы? - дигән. +Икенчесе әйткән: +- Как ватмаска, ватам, - дигән. +Иптәше чебен башы зурлыгы таш алып биргән дә тәрәзә ватарга кушкан. Тегесе шунда гына үзенең җиңелгәнен аңлаган. Ул кеше башы зурлыгындагы ташны уйлаган икән. +152. Исен иснә дә туй +Элекке байлар столовое янында бер малай басып тора икән. Столовый хуҗасы: +- Монда нәрсә эшләп басып торасың? - дигән. +- Ашыгызның исе бик тәмле икән, туйдым инде, - дигән малай. +Хуҗа столовойга алып кергән дә акча түләткән. +Столовойга Хуҗа да килеп кергән. Теге малай хәлне аңлатып биргән. Хуҗа малайга да, үзенә дә ашарга бирергә кушкан. Туйганчы ашагач, чыгып китеп баралар икән, бай акча сораган. Хуҗа: +- Менә акча, - дип, акчаны байның танау төбенә китергән дә кесәсенә кире салып куйган. - Аш исе бигрәк тәмле, акча исе дә - иснә дә туй, - дигән дә чыгып киткәннәр. +153. Өч әйттермә +Бер-ике кияүдән кайткан кыз булган, ди. Армиядән бер егет кайткан да кызның әтисенә: +- Бабай, кызыңны бир әле, - дип әйтә икән. +- Бирмим. Инде әллә ничә кияүдән кайтты. Барыбер тора алмассыз, - дигән бабай. +Егет өзми дә куймый, ди. Шулай итеп, моңа кызны биргәннәр. +Бер көнне егет эштән кайтып килә икән. Көчек өрергә тотынган. Кияү әйтә ди: "Өч әйттермә, тукта!" Көчек туктамый, ди. Шуннан бу балта алган да, көчекнең башын чабып өзгән. Ашарга утырырга йөри, ди. Песи аяк астында чуала. "Кит моннан, үзем бик ачыктым әле, өч әйттермә!", - ди. Песи һаман йөри. Шуннан кияү моның да башын чабып өзгән. +Бер көнне болар кызның бабаларына кунакка киткәннәр. Ярты юлга җиткәч, ат бармый гына бит. Өч әйтеп тә китмәгәч, кияү атны балта белән тураклаган. Ат кисәкләрен арбага төягән дә, хатынына җигелергә кушкан. Хатыны, моның гадәтен белеп, шундук җигелгән. Шул рәвешле, авылга килеп кергәннәр. Кызның ата-анасы бик аптыраганнар. +- Ничек соң әле ул шундый тыңлаулы булды. Бик кире беткән нәрсә иде, - дигәннәр. Кияү сөйләп биргән. Шулай итеп, болай бик әйбәт итеп яшәп яталар, ди. +Хуҗа сыерын югалткан. Сыерны тапсам, бер тәңкәгә сатам, дип, бик күп кешегә сөйләгән, ди. Шуннан сыерын тапкан. +- Давай, хуҗа, сыерыңны бер тәңкәгә сат, башыңа төшәр, - дигәннәр. +Хуҗа сыерны базарга алып бара да кырына песи бәйләп куя. +- Хуҗа, сыер сатасыңмы? +- Сатам. +- Күпме тора? +- 1 сум, песие 100 сум. +- Сыерын гына сат, - дигәннәр. +- Песи сөтсез тора алмый, сыер белән бергә сатам, - дип җавап биргән Хуҗа. +Шулай итеп, сыер да сатылмый, Хуҗаның башына да төшми. +155. Тулаем сатам +Бер кеше, үгез җигеп, утын төяп, базарга сатарга алып барган. Шуннан бер урыс кешесе алырга килгән. Татар урысча белмәгән. +- Тулаем сатасыңмы? - дип сорган урыс. +- Тулаем, - дигәч, теге урыс үгезне арбасы белән алып киткән. +Шуннан киңәш сорап Хуҗага барган. Хуҗа моны теге урынга алып киткән. Шуннан урыстан сораган: +- Кайсы кулың белән акча бирдең? - дигән. +- Уң кулым белән, - дип җаваплаган урыс. +- Бер юлы бирдеңме? +- Әйе, - ди урыс. +- Тулаем бирәсеңме акчаны? +- Тулаем, - ди урыс. +Хуҗа урысның кулын тота да теге кешегә әйтә: +- Кис кулын, - ди Хуҗа, - тулаем алабыз. +Шуннан урыс арба белән үгезне кайтарып бирергә мәҗбүр була. +156. Ялкау килен +Берәүләрнең бик ялкау килене бар икән. Бервакыт килен өйдә калган, ишегалдында кайнанасы белән кайнатасы талашалар икән: "Син бар да, мин бар", - дип. +Өйдән киленнәре чыккан: +- Нәрсә талашасыз? - дип сораган. +Тегеләр аңлатып биргәннәр: +- Суга барырга иде, бидрә берәү генә, икебезгә дә җитми, - дигәннәр. +Килен: +- Башта берегез барыгыз, аннан икенчегез барыгыз, - дип, гадел хөкем чыгарып, кереп киткән, ди. +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Боларның ике песиләре булган, ди: берсе - кара, берсе - ак. Кара песи көн дә әбинең аертып куйган каймагын урлап ашый икән. Ә ак песи кара песи ашаганда түгелгән каймакны ялап куя икән. Әби, ак песинең көн дә каймак ялаганын күреп, каймакны ак песи ашый дип уйлый, ди. Шуннан моны бабайга әйтә: +- Бу ак песиебез бигрәк тәүфыйксызланды, урманга илтеп ташла үзен. +Бабай песине кара урманга илтеп, бер дәү агач төбендә калдырып китә. +Ак песи агач башына менеп утыра. Бер заман караса, бу агач төбенә урман хайваннары җыела башлаган икән. Шулчак ак песи ачы итеп мияулап җибәрә: +- Мияу! +Урман хайваннары куркышларыннан кайсы-кая качып беткәннәр. +Җәнлекләрнең патшалары аю икән. Ул куркып: +- Яшерегез мине тизрәк! Мин мондый хайванны бу урманда беренче тапкыр күрәм! - дип кычкыра башлаган. Аюны корыта белән каплап куялар. Шулчак песи корыта өстенә дөп итеп килеп төшкән, ди. +Аю: +- Зинһар өчен, тимә инде миңа, җаның ни тели, шуны китереп бире��без, тик мине ашый гына күрмә, - дип ялвара башлый. +- Миңа тычкан китерегез, мин бик ачыктым, - дигән, ди. +Аю төлкеләрне тычкан тотарга җибәргән. Песи туйганчы тычкан ашаган. Урман хайваннары песине патша итеп куйганнар. Әле булса песи рәхәт тормыш күреп, патша булып яши, ди. +1987 елда Караидел районы Иске Акбүләк авылында +Фатыйма Ганияр кызы Шәяхмәтовадан (1921 елгы) +БДУ студентлары язып алган +158. Алтын йөзек +Борын-борын яшәгәннәр, ди, бер бабай, әби, аларның кызы һәм янә дә песиләре. Бер көн кыз юынып торганда, песи килгән дә алтын йөзеген авызына кабып йөгергән, ди. Кыз песи артыннан куа китә. Кача торгач, песи кызны бер елгага алып килгән. Үзе тоттырмый, ди. Шуннан, бу песи басмадан чыгып барганда, кыз аны тотып алам гына дигәндә, песи көлеп җибәрә дә, йөзек суга төшеп китә. Кыз песине кыйнарга тотына: +- Бир йөзекне! Кая куйдың? Хәзер ук бир! - ди икән. +Песи: +- Син мине тота алмагач, мин көлеп җибәрдем дә, йөзек суга төшеп китте. Аннан аны бер дәү балык алып капты. +Шуннан кыз белән песи, теге балыкны тотып алып кайтып, эчен ярып карасалар, аңда кызның алтын йөзегеннән башка әллә ниңди байлыклар бар, ди. Ә балыкны бик тәмле итеп пешереп ашаганнар, ди. Песигә койрыгы белән башы гына эләккән, имеш. Әле булса бергә яшиләр, ди, болар. +1987 елда Караидел районы Иске Акбүләк авылында +Фатыйма Ганияр кызы Шәяхмәтовадан (1921 елгы) +БДУ студентлары язып алган +159. Ат белән аю +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бабай белән бер әби. Аларның булган, ди, бер атлары. Ул ат аларга бик күп ярдәм итә. Бабай белән әби бик картая һәм бу атны иркенгә җибәрергә уйлыйлар. +Бабай бер көнне чыгып, аты янына килә дә әйтә: +- Атым, син безгә бик күп игелек күрсәттең. Хәзер без картайдык инде. Без сине үз иркеңә җибәрергә булдык. +- Ярый, бабай! - ди ат. - Тик миңа бер эш эшлә, минем аякларымны әйбәтлә, тоягыма тимер кактыр, - ди. Бабай моны эшли һәм икенче көнне атны урманга җибәрә. Ат бара-бара бер акланга барып чыга. Тегене бер куян күреп калып, бик куркып торып чаба. Шулай куркудан ул төлкегә килеп бәрелә: +- Төлке, акланга мәңге күренмәгән бер хайван килгән, - ди. +Төлке дә, куркып, аңа ияреп йөгерә башлый. Алар аннан бүрене очрата, бүрегә дә әйтәләр. Бүре дә аларга иярә. Аннан хуҗа Аюны очраталар. Аюга барын да сөйләп бирәләр. +Аю ат кырына килә дә: +- Син кем, нишләп безнең урманда йөрисең? - ди. +- Мин - ат. Мине хуҗам сезнең урманга хуҗа итеп җибәрде. +- Ярый, алай булгач көрәшеп карыйк әйдә, - ди Аю. +Ат, беренче булып: +- Әйдә, монау ташны кем вата ала, шул хуҗа булыр, - ди. +- Син беренче әйттең, үзең сугып кара башта, - ди Аю. +Ат китереп алгы аяклары белән тибә. Таштан утлар күренә. Аю суга - аның кулы сына. Шуннан ат җиңә. Ул хуҗа булып кала. +1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авылында элекке колхозчы +Мөхтәрәмә Галим кызы Мансуровадан (1894 елгы; яңа әлифбаны укыган) +БДУ студентлары язып алган +160. Әче телле әтәч +Борын-борын заманда яшәгән бер әтәч. Аның хуҗасы булган, ләкин ул гел хуҗасы белән бәхәсләшкән, янәсе, әтәч - үзе кешенең хуҗасы. Шулай бәхәсләшә торгач, хуҗасы әйткән: +- Син миңа каршы дәшәсең, мине хуҗа итеп күрмисең, ләкин мин сиңа барыбер киресен исбатлыйм! - дигән. +- Карарбыз, ничек исбатларсың, - дип көлгән әтәч. +Икенче көнне иртә белән күрше бабай кергән дә бу әтәчне бәйләп алып чыгып киткән. Менә әтәч тиргәшә икән: "Җибәр мине, мин - азат кош!" - дип. Ә бу бабай әйтә икән: +- Хуҗаң, сиңа үзенең хакимлеген исбатлау өчен, миңа сатты, - дип әйтә күрше бабай. - Хәзер мин - синең хуҗаң! +Әтәч тагы да тиргәшә башлаган, тик яңа хуҗасы аны тыңлап та тормаган. Шул кичне үк бабай күршесен ашка чакырган. Әтәч әче телле булса да, шурпасы бик тә тәмле булган. +2018 елда Аскын районы Олы Елга авылында +Фасихьян Шакирьян улы Абдуллиннан БДУ студенты +Гөлназ Абдуллина язып алган +161. Үгез белән бака +Бик көнчел бака, болынлыкта бер үгезне күреп, шуның шикелле бик олы, юан буласы килгән. Киерелеп, эчләрен күптереп, аякларын як-якка сузып, үзенең иптәш бакасыннан сораган: +- Иптәш, кара әле миңа, үгез хәтле булдыммы? +Иптәш бакасы әйткән: +- Юк, зурайганың бер дә беленми әле. +Шуннан соң теге бака тагын: +- Хәзер кара миңа, эчемә тын җыеп, шундый зур булырмын, хәтта үгездән дә зуррак, - дигән. +Аңа каршы иптәш бакасы: +- Юк, зурайган эшең күренми, - дигән. +Өченче тапкыр шул ук хәл кабатланган. Шул ачудан бака, үгез кадәрле булам дип, тынын эченә җыя-жыя, ярылып киткән. "Түшәгеңә карап, аяк суз", - дип халык юкка гына әйтми шул. +1987 елда Караидел районы Дәвеш авылында +Фәметдин Зангировтан +БДУ студентлары язып алган +ТЫЛСЫМЛЫ ӘКИЯТЛӘР +162. Бай улы һәм аның кәләше +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бай. Аның улы булган, улының кәләше булган. Аларның да бер уллары булган. Бу кәләшне байлар бик яратмаганнар. Бервакыт бай улын армиягә җибәргән, ә кәләше торып калган. Шуннан соң бай, килене белән оныгын сандыкка салып, елгага ташларга куша. Һәм бу сандыкны ташлыйлар да, ул йөзеп китә. Шулай йөзә торгач, бер ярга килеп чыга. Аны кешеләр күреп, нәрсә икән монда, дип, кызыксынып ачалар. Шуннан аннан бала белән бер хатын килеп чыга. +Бервакыт бу яр шайтан әмере белән шәһәргә әйләнә. Бу хатын шунда бик матур итеп яши башлый. Шулай итеп, байның улына армиядән кайтырга вакыт җитә. Ул, кайтканда, шушы шәһәргә керә. Шуннан теге хатынны күреп кала да үз хатынына охшата. Егет армиягә киткәннән бирле күп вакыт үткән була. Ул үзе дә, хатыны да үзгәргәннәр. Егет бу хатынның чыннан да үзенеке микәнен белергә тырыша. +Ул, кешеләрне җыеп, уен формасында алардан үзләренең башларыннан үткәнен сөйләргә куша. Бу кешеләр арасында теге хатын да була. Шулай итеп, кешеләр бер-бер артлы сөйли башлыйлар, хатынның да чираты җитә. Ул үзенең кияүгә чык канын һәм, ире армиягә киткәч, аны елгадан озатканнарын, ярда кешеләр сандыктан чыгарып, шушы шәһәрдә яши башлавын сөйли. Егет аның үз хатыны и��әнен аңлый. Шуннан соң икәүләп шушы шәһәрдә яши башлыйлар, үзләренең туган җирләренә кире кайтырга теләмиләр. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында элекке колхозчы +Бибисара Галимулла кызы Янгировадан (1928 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +163. Гөлгенә һәм алтын алмалар +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер явыз хатын. Аның булган, ди, бер иң яраткан бердәнбер кызы. Ул аңардан бер эш тә эшләтми, гел аны ашатып, киендереп кенә йөртә. Бу явыз хатынның тагын бер асрау кызы да була. Бу кызның исеме - Гөлгенә. Гөлгенә бик уңган, бик тырыш, бик чибәр кыз була. Ләкин аны явыз хатын бер дә яратмый. Аны гел эш эшләтә, ашатмый, киендерми, юындырмый. +Бердән бер көнне, явыз хатынның бик ачуы чыгып, Гөлгенәгә бер өем җеп эрләргә куша. Бу кыз бик кайгыра, елый. Ындыр артына чыгып, елап утырганда, аның кырына үзләренең сыерлары килеп баса. Шулчак сыер телгә килеп: +- Ник елыйсың, Гөлгенә? - дип сорый. +Гөлгенә шунда аңа җавап кайтара: +- Менә миңа анам бер өем сарык җөнен эрләргә кушты. Әгәр эрләп бетермәсәм, иртәгә ул мине үтерә, - ди. Сыер кызны бик кызгана, аңа йокларга куша. +- Иртән бары да әзер булыр, - ди. +Кыз йоклый, иртән торып караса, бөтен җөн эрләнеп беткән була. Кыз нык итеп шатлана һәм хатынга җөнне илтеп бирә. Явыз хатын бу кыз артыннан күзәтеп торырга үзенең яраткан кызын җибәрә. Иртән кайткач, хатын кызыннан сорый, кызы аңа: +- Ул анда берүзе генә түгел, аңа безнең сыер булыша, - ди. +Явыз хатын сыерны суярга куша. Гөлгенә, сыер янына барып, аны сөя-сөя елый. Сыер аңа: +- Елама, кайгырма. Мине суйгач, итемне ашама, сөякләремне бер урынга җый да күмеп куй, - ди. +Кыз бер генә бөртек тә ит капмый һәм сыерның сөякләрен бер урынга өеп күмеп куя. Иртән килеп караса, шунда бер зур алмагач үскән, ди. Алмагачның алмалары гел алтын икән. Алтын алманы кыз ашый. Ул тагын да чибәррәк булып китә. Моны күреп, явыз хатынның да алма ашыйсы килеп китә, аның кызының да ашыйсы килә. Алар барып алырга гына әйткәндә, алмагач алмаларын җыя да бетерә икән. Тегеләр алманы ашый алмыйлар. +Бервакыт шулай бер бай егете алмагач яныннан үтеп бара икән. Егет алмагачны күреп калган да, караса, алмагач кырында теге явыз хатынның кызы йөри икән. Егет бу кыздан алма сорый. +- Миңа алма алып бирсәң, мин сине хатынлыкка алам, - ди. +Кыз шатланып алма алырга үрелгән. Алма алырга үрелсә, алмагач бөтен алмасын җыеп ала. Кыз егеткә алма алып бирә алмый. Гөлгенә, моны күреп калып, егеткә алма бирә. Егет алманы ашый. Бер каба - чибәр була, ике каба - тагын да чибәрр әкк ә әйләнә. Аннан егет бу кызны үзләренә хатынлыкка алып кайтып китә. Алар матур итеп дөнья коралар. Балалар үстерәләр. +Көннән бер көнне явыз хатын белән ялкау кыз, ярлыланып, бер телем икмәк сорарга дип, Гөлгенә янына керәләр. Гөлгенә аларны ашата, эчерә һәм үзләрендә торырга куша. Әле булса алар бик матур итеп яши бирәләр. Мин дә анда булдым. Чәй эчтем бал белән. +1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авылында элекке колхозчы Мөхтәрәмә +Галим кызы Мансуровадан (1894 елгы; яңа әлифбаны укыган) +БДУ студентлары язып алган +164. Буз җегет һәм Сәхипҗамал +Борын-борын эаманда ике патша күрше шәһәрләрдә хөкем сөргәннәр. Аларның берсенең Сәхипҗамал исемле кызы булган. Йөзе айның ундүртенче кичәсе кебек нурлы булган. Ә икенче патшаның батыр һәм матур улы булган. +Бу ике яшь йөрәк бер-берсен төштә күреп гашыйк булганнар. Җегет белән кыз бер-берсен очрату юлын эзли башлыйлар. Сәхипҗамал Каман исемле егет аша Буз җегеткә хат җибәрә. Шулай итеп, болар хатлаша башлыйлар. Һәм Сәхипҗамал үзе торган М. шәһәренә Буз җегетне чакыра. Җегет бу хат турында үзенең әти-әниләренә әйтә, ә алар Буз җегетне Каман белән бергә М. шәһәренә җибәрергә риза булалар. Ай кичеп, ел кичеп, төрле авырлыкларга очраганнан соң, Каман белән Буз җегет Сәхипҗамал торган шәһәргә килеп җитәләр. +Шәһәр читендә ялгыз бер кортка яшәгән була. Егетләр бу йортка кереп, ашап-эчеп, ял итеп алгач, кортка аша Сәхипҗамалг а хат җибәрәләр. Буз җегетнең килүен ишетеп, Сәхипҗамал бик шатлана һәм корткага рәхмәтләр әйтеп, алтын-көмеш бүләкләр биреп озатып җибәрә. Ә Буз җегеткә сарайга килүен сорап хат яза. Буз җегет сарайга бара. Алар кавышалар. +Ләкин бу бәхет озакка бармый, вәзирләр, эшне сизеп калып, патшадан алтын өмет итеп, патшага барып әйтәләр. Хәбәрне дөресләү өчен, патша кызын чакырта. Кыз атасына барысын да сөйләп бирә. +- Без бер-беребезне төштә күреп гашыйк булдык, һәм бер-беребездән башка бер минут та тора алмыйбыз, - дип әйтә. +Бу сүзләргә патшаның бик ачуы килә. Вәзирләрен җибәреп, җегетне кулга алдыра һәм дар агачына асарга боера. Икенче көнгә боерык үтәлә. Кыз, бу турыда ишетеп, җәза урынына бара. Ләкин инде соң була: Буз егет үлгән. +Сәхипҗамал бик каты елый, әти-әнисенә рәнҗү сүзләре ташлый. Ул Буз егет өчен каберстан - зур сарай салдыруны сорый. Сәхипҗамалның теләге үтәлә. Сарай эчендә чишмәләр ага, агачларда кошлар сайрый. Сәхипҗамал соңгы рәнҗүләрен әти-әниләренә әйтә дә егетне кочаклап шәһит була. Аларның икесен бергә шушы сарайга куялар. +Сарайның ачылмалы ишекләре бикләнә. Егетнең үлеме турында әтиләренә хәбәр итәләр. Патша һәм аның хатыны улларын күрергә киләләр. Кызның әтисе аларны каберстанга алып кермәкче була, ләкин тылсымлы ишекләр ачылмый. Җегетнең аталары үзләре генә керергә теләк белдергәч, ишекләр ачыла. Шәфкатьсез ата, шулай итеп, сөекле кызының йөзен күрүдән мәңгегә мәхрүм була. Ул хатасын аңлый һәм гомер буе күңел газабы эчендә яшәргә мәҗбүр була. +1973 елда Краснокама районы Яңа Яньегет авылында +Сәгыйдә Исхаковадан (1900 елгы) БДУ студентлары язып алган +165. Зирәк кыз һәм сихерче карчык +Борын-борын заманда булган, ди, бик бай кеше - купис. Бервакыт безнеке кебек авылдан үтеп бара икән. Безнең яндагы кебек саздан бер чибәр генә кыз су алып ята, ди. Теге байны кыз күргән дә: "Эх, шундый кешегә кияүгә чыксам иде, - дип уйлаган, - бер бите - ай, бер бите кояш булган балалар табар идем, берсе - кыз, берсе малай булыр иде". Моның уен бай белеп калган. Аның да кызга күзе төшкән. Теге кыз янына туктаган, исәнләшкән, сорашкан, "миңа кияүгә чык", дигән. Моны сөйләндерә башлаган: +- Син риза булсаң, мин сине алыр идем, - дигән. +Кыз: +- Юк, бабай, - дигән. - Сез - бай кеше, безнең кебек фәкыйрьне алмассыз, килештермәгез. +- Юк, кызым, алам, - ди бай. +Байның хатыныннан баласы булмаган. Шуннан кызның йортларын сораган. Йорт авыл читеннән ерак булмаган. Ул кергән дә кызның әти-әнисенә әйткән: +- Кызыңны миңа бир, мин сиңа яхшы итеп йорт салып бирермен, - дигән. +Шуннан ата-анасы риза булган. Аннан бу кызны алып киткәннәр. Кыз барып, азрак торгач та, шундый матур ике бала китергән. Берсе - кыз, берсе ир бала икән. Йөзләрендә нурлар уйнап тора. Бу бай ул вакытта сату эшләре белән чыгып киткән булган. Беренче хатыны бу балаларны күргән дә: +- Бай кайтса мине харап итә бит, - дигән, - кара әле, яшь хатын нинди балалар алып кайткан, - дигән. +Шуннан бу киткән бер карчыкка. Ул карчык сихерче булган. Барысын да аңа сөйләп биргән: +- Нишләтәбез бу балаларны, ирем кайтса, мине тирги. Яшь хатыны нинди бала тапкан, матур балалар. +Теге карчык хатынны котырта: +- Хәзер, - ди, - биш тәңкә акча әзерлә, мичкәчегә барып, мичкә ясат. Шуңа теге балаларны сал да, мичкәне суга агызып җибәр, ә теге хатынга (хатын әле үзе хәлсез ята, бернәрсә дә белми) ике эт баласы кертеп, ике як түшенә каптырып куй. +Бай кайта, карт хатын йөгереп чыга: +- Әнә синең яшь хатының нәрсә тапкан - эт балалары, кереп кара. +Бай йөгереп кергән, керсә, чыннан да, ике ягында эт балалары ята. Хәзер закон чыгара бу. Бай кешеләрне җыя да, урамда ям казытып, яшь хатынын хәсис көненә чыгарып күмеп куя. Күкрәк читен калдыралар, теге эт балаларын түшенә ябешкән хәлдә калдыралар. Шуннан урамга вывеска элеп куя: "Узган кеше йөзенә төкереп китегез!". Байдан курыкканы төкереп китә, курыкмаганы жәлләп китә. +Ә ике бала мичкә эчендә суда үлмичә агалар да агалар. Су буенда гына урман каравылчысы үзенең ызбасын салган була. Аның хатыны елгадан су алырга төшкән икән. Теге мичкә, йөзеп барып, елга аша салынган басмага тукталган. Теге хатын шуны күреп төшсә, яңа мичкә. Шуннан кайта да картына әйтә: +- Бер мичкә менә, көянтә белән төртеп җибәрәм - китми, көянтә белән төртеп җибәрәм - китми. Безнең басма янында гына әйләнә. +Каравылчы белән хатыны төшкәннәр дә алганнар теге мичкәне. Алып, ачып карасалар, ике бала көлеп ята. Адәм балалары. "Әйдә, алып керик әле", - дип уйлаганнар алар. Балаларны алып керәләр үзләренә. Бу кешеләр кош атып, балык тотып кына дөнья күреп яшиләр. Бу балаларны алып кергәч, боларга балык та күбрәк эләгә, кошы да күп атыла. +Бу балалар үсә. Малае урманга йөри башлый, кызы өйдә тора. Теге бай шул урманда ял көнне йөреп чыга икән. Ул ниндидер бер кош атарга йөри. ��әкин тота алмый икән. Шуннан аңа бу малай очрый. "Нинди малай бу, минем бер дә күргәнем юк", - дип уйлый бай. Шулкадәр таза матур булып үскән малай. +- Улым, син каян? +- Шулай менә, урман эчендә яшибез. +- Hәрсә эшләп торасыз? Кемегез бар? +- Бабаем, әбием бар. +- Ниңди кешеләр алар? +- Белмим, безне судан тоттык, дип әйтәләр. +Бай кайта да хатынына сөйли: +- Менә шундый матур таза малай курдем, шулкадәр мәхәббәтле, - ди, - безне судан тотканнар, дип әйтәләр, - ди. +Теге хатын курка башлаган. Шуннан ул китә теге карчык янына. Әбигә килә дә: +- Менә сиңа 100 тәңкә акча, шул су буе белән бар, шунда бер ызба күрерсең. Шул ызбага кер, тегеләрне сөйләндер. Әллә шул балаларны тотып үстергәннәрме? +Бу карчык 100 сум акчаны ала да китә су буйлап. Барып таба ызбаны. Керә болар янына. Карт белән карчык үлгән булалар иңде. Теге балалар икесе генә калалар. +- Әй, кызым, нәрсә эшләп торасыз моңда? +- Менә без шулай-шулай, безне бабай белән әби үстергән. Мичкә белән агып килгәнбез без. Тотып алганнар. +"Чынлап та, шул балалар икән", - дип уйлаган әби. Карчык күргәннәрен, кайтып, хатынга сөйли. +- Балаларны ирем белсә, безне үтерә бит, - ди теге хатын. - Бу балаларны ничек юк итәргә? +Хатын тагын 100 тәңкә акча бирә дә тагын җибәрә әбине. Барса, кыз берүзе генә өйдә була. +- Әй, кызым, - ди, - чәчләрең дә тузынып беткән, берүзең, бер ямь дә юк икән, - ди. - Кубыз-мазарың да юк уйнарга, уенчыкларың да, тарагың да юк. Абыеңа әйт: шунда-шунда барып алып кайтсын, - ди һәм китеп тә бара. +Абыйсы кайткач, кыз аңа әйтә: +- Шуңдый-шундый җирдә алтын тарак бар, дип әйтәләр. Мин гомерем буе берүзем торам. Әзрәк күңел күтәрерлек әйбер алып кайта алмассыңмы? +- Була ул, - дип җавап бирә абыйсы. +Абыйсы бер көн әзерләнә дә ризыклар киптереп юлга ала. Китә су буе белән. Бара-бара, моңа бер карт очрый. +- Кая барасың, улым, - дип сорый. +- Бабай, менә шундый-шундый җиргә барам, - дип җавап бирә малай. +- Эх, улым, бик хәвефле урынга барырга чыккансың икән, - ди карт. - Аллаһ ярдәм бирсен. Ул урын монда түгел бит. Менә бу зур суны чыккач, кара урманга керерсең. Урманга кергәч, аҗдаһа кебек җәнлекләр сиңа ябешер. Котыла алмассың. +Шуннан соң моңа бәләкәй генә бер пычак, ике йомычка бирә. +- Менә шушы йомычкаларны зур суга барып җиткәч сал, - ди. - Сиңа урын булыр. Ә бу пычакны кирәк чакта кулланырсың. +Шуннан китә егет. Йомычканы зур суга сала, ул кәмәгә әйләнә. Утыра да йөзеп китә. Зур елганы чыккач, карурманга таба тауга менә башлый. Аңа каршы аждаһалар килә башлый. Бабай биргән пычакны алып селки, һәм ул зур кылычка әверелә, һәм тегеләрне кыра, үтерә. Шуннан бик зур авырлыклар белән сеңелесе әйткән җиргә барып җитә. Анда бер сарай була. +Сарайга керә. Ул бик матур була. Моны аҗдаһа салган була. Аның эчендә бик матур кыз утыра. +- Син ничек килдең монда? Бу сарайга бер адәм заты да килгәне юк. Син - адәм затымы, әллә берәр төрле зәхмәтме? +- Юк, - ди егет - мин адәм заты. +- Зинһар, чыгып кит, - ди ��ыз, - дию пәрие кайтса, харап итә сине. +- Юк, - ди егет, - мин аны үзен харап итәм. +- Этләнмә, - ди кыз, - ул патшага хезмәт итә. Бөтен дөньягызны харап итәр. +- Юк, кырмас, - ди егет, - мин аны юк иттем инде. +Кыз аңа ышанмый. +- Әйдә, әзерлән, авылга кайтабыз. +Бу сарай җир астында була. Анда бер кара һәм бер күк ат була. Кызны күк атка атландыра, үзе кара атка атланып кайтырга чыгалар. +Боларны диюләрнең патшасы сизеп кала. Кыз егеткә бер тарак һәм бер көзге бирә. +- Тегеләр якынлаша башлагач, башта таракны ыргытырсың - куе урман барлыкка килер. Аны чыгып та якынлашсалар, көзгене ыргытырсың, - ди. +Патша боларның артларыннан чыга. Куып якынлашалар. Егет таракны ташлый. Артта кара урман үсеп чыга. Егет белән кыз юлларын дәвам итәләр. Диюләр, урманны чыгып, тагын якынлашалар. Кыз: +- Бәр көзгене, - ди. Егет көзгене ташлый. Һәм артта диңгез барлыкка килә. Диюләр диңгезне чыга алмый калалар. +Егет белән кыз, зур суга җитеп, кәмәгә утырып, өйләренә кайтып китәләр. +Теге бай боларны тагын күрә. Егет бай тота алмаган кошны атып бирә. Бай кайта да карчыгына: +- Бер ир бала белән бер кыз бала урманда яшиләр, берничә ел ата алмаган кошны атып бирделәр. Әйдә кунакка дәшик әле шуларны, - ди. +Бай боларны кунакка дәшә. Хатыны тагын теге карчыкка бара. +- Әй, әби, безгә кунакка киләләр. Минем карт белсә нишлибез инде? +Болар ашларга агу салалар, бәлешкә дә. +Кунаклар килә. Ашарга утыралар. Болар утыргач та, песи килә яннарына. Сарайдан алып кайткан кыз әйткән була: +- Мин әйтмичә, бер ашны да капмагыз! +Егет әйтә: +- Бабай, - ди, - хайван кычкырып килгән, аңа аш сал әле, аннан соң без ашарбыз, - ди. +Ә бай бернәрсә дә белми бит инде, ала да аш сала. Песи бер-ике ялый да үлә. +Ашны алып китәләр. Китерәләр икенче төрле ризык. Ишек алдында көчек була. Кыз әйтә: +- Ишек алдындагы көчеккә бирегез әле башта, без соңыннан да ашарбыз. +Карт азыкны көчеккә бирә. Көчек тә үлә. +Теге сарайдан алып кайткан кыз сикереп тора да: +- Бабай, - ди, - менә сезнең улыгыз һәм кызыгыз. Аларның әниләрен юкка рәнҗеткәнсез. +Шул сүзләрдән соң бай карт хатынын яшь хатынын күмгән кебек күмә. +- Син нигә кешене шулай җәфаладың? Шуның өчен өлешеңне ал. +Ә егет белән кыз һәм аларның әтиләре әлегә кадәр бергә тату гомер итәләр, ди. +1987 елда Караидел районы Дәвеш авылында +Фәметдин Закировтан БДУ студентлары язып алган +166. Карт белән Дию пәрие +Бер заман Өрди исемле карт булган, ди. Өрди дип аталуына сәбәп шул булган: өргәч тә егылып китә икән. Гаять көчсез булган. Бер вакыт бу Өрди карт кунакка барырга чыккан. Бара торгач, юлында бер Дию пәрие очраган. +Дию Өрдигә: +- Я, кем көчле икән, көчләрне сынашыйк, - дигән. +Дию пәрие кулына таш алып кыса башлаган. Шулкадәр нык кыскан, таштан ут чыга башлаган. Чират Өрдигә җиткән. Аның кулыңда бер йомырка бар икән. Бу йомырканы Дию күрмәгәндә алган да таш белән бергә кыса башлаган. Йомырка сытылып ага башлагач, Өрди Диюгә: +-Утны кем да чыгарыр, менә син көчле булсаң, минем кебек маен чыгар, - дигән. +Диюнең исе киткән. Нишләсен, бик гарьләнгән. Ул арада бер саескан очып бара икән. Дию: +- Кем дә кем шул саесканны тота, шул көчле булыр, - дигән дә, үзе куып та киткән. Диюнең җиленә Өрди егылып, авызборыныннан кан китеп, ушсыз булып яткан. Ушына килеп караса, янында канга саесканнар җыелышканнар. Өрди акрын гына берсен тотып алган. Менә бервакыт Дию килгән. +- Өрди, тоттыңмы? - дип сораган. Дию үзе тоталмаган икән. +Өрди аңа: +- Көчлемен, дип йөрисең. Менә мин урынымнан да кузгалмыйча тоттым. Әгәр синең кебек кусам, йөзне тотар идем инде, - дигән. +Дию шаккаткан. Шуннан Өрдине кунакка алып киткән. Диюнең өенә барганнар. Дию аны тәрбияләгән. Кичен йокларга ятканнар. Төн уртасы җитәрәк Өрди үзе яткан урынга бер түмәр салган да, өстенә киемен ябып, үзе мич башына менеп яткан. +Берзаман, төн уртасы үткәч, Дию кереп, Өрдигә бәрәм дип, дүрт мәртәбә түмәргә бүрәнә белән бәргән. "Менә бет инде", - дип чыгып киткән. Дию чыккач, Өрди түмәрне алып ташлап, үзе яткан. Иртәгесен Дию кергәч, Өрди урыныннан торган. Дию: +- Тыныч йокладыңмы? - дип сораган. +Өрди: +- Тыныч, зарар юк. Бары өч-дүрт мәртәбә бөрчә генә тешләде, - дигән. +Диюнең акылы киткән. +- Инде мин сиңа кунакка барырмын, - дигән. +Өрди: +- Ярый, кил, - дип, өенә кайтып киткән. Хатынына Дию киләчәген әйткән. +- Ул килгәч, мин сиңа: "Хатын, бүген миңа нәрсә әзерләдең?" - дип сорармын. Син шул вакытта: "Олы Диюнең мөгезен, кече Диюнең башын", - дип җавапларсың, яме, - дигән. +Дию килгән, түргә утырган. Өрди хатынына алдан әзерләгән соравын биргән. Җавапны ишетүгә, Дию өйнең почмагын җимереп чыгып сыпырган. +1987 елда Караидел районы Дәвеш авылында +Фәметдин Закировтан БДУ студентлары язып алган +167. Мәмәтҗан әкияте +Борын заманда Мәмәтҗан яшәгән. Ул бик данлы, батыр, боевой хан булган. Шуннан кире картая башлый бу, кеше картая бит инде. Бу картаеп, көч-куәте бетә башлагач, төрле яктан яу килә башлый моңа. Хан уйлый, ничек бу бәладан котылырга. Тирә-яктан сихерчеләр, ырымчылар эзләтә. Шуннан бер Хәким бабай - белемче килә. Үзенең он капчыгында әтәче дә була. Бабай әйтә: +- Менә сиңа әтәч. Коймага бастырсаң, кайсы яктан яу килә, шулайга карап кычкырыр, - ди. - Ләкин бушка бирмим, - ди. +Хан, карт нәрсә теләсә, шуны бирергә ант итә. Куя бу әтәчне коймага, әтәч кояш чыгышына карап кычкыра. Әһә, ул яктан гаскәр килергә тиеш. Бу ике малаен җибәрә гаскәргә каршы. Малайлар киттеме? Я, малайлар кайтмады моның. Шуннан Мәмәт җан китә үзе әтәч кычкырган якка. Бара-бара, тау башында бик матур чатыр күрә. Чатыр тирә-ягы тулы мәет икән, шунда аның ике улы да үлеп ята, алар бер-берсенә пычак кадаган килеш яталар, ди. +Шулчак чатырдан бер чибәр кыз йөгереп чыга да ханның кочагына ташлана. Ханны сихерли бу, хан бөтен нәрсә турында онытып, моңа гашыйк була. Бер атна болар туй ясыйлар чатырда. Шуннан хан, борынгы ханнар җигә торган арбага утырып, кыз белән кайтырга чыга. Кайтыр юлда алларына бер бабай килеп чыга. +- Кара, бу бабай таныш кебек миңа, кайда күрдем икән? - ди хан. +Бу Хәким бабай була. Очрашкач, Хәким бабай әйтә: +- Я, хан, инде алыш-бирешне өзик, - ди. +Хан: +- Ярты ханлыгымны, үзең күтәрә алган кадәр алтын бирәм, - ди. +Бабай: +- Миңа алтының да, ханлыгың да кирәкми. Миңа үзең яныңда утырган кызны бир, - ди. +Хан: +- Кит карт шайтан, тилергәнсеңдер син, нишләп кызны бирәем, - дип, картка сугуы була, карт җан бирә. +Безнең алтын әтәч бар бит әле. Әтәч очып килеп җитә дә ханның башына кунып чукый башлый. Карт кешегә күпме кирәк, бай һәм матур хатынлы хан җан бирә. Шул вакыт кыз да юк була, әтәч тә юк була. Менә, Мәмәтҗанның вәгъдәсендә тормавы ничек бетә. Кеше вәгъдә бирә икән, сүзендә торырга тиеш ич. Кулыңнан килә икән, әйт эшлим дип, килми икән, вәгъ дә бирмә! +1980 елда Аскын районы Кышлау Елга авылында +Рәфига Шәмсетдиновадан (1920 елгы) БДУ студентлары язып алган. +Белеме 7 класс дип күрсәтелгән +168. Тимерхан патша һәм улы Илгизәр +Борын заманда бер шәһәрдә фәкыйрь кеше яши икән. Моның өч кызы булган. Болар күп вакытта мунчада кич утыралар икән. Шуннан боларның йортлары шәһәр читендәге урамда булган инде. Монда Тимерхан исемле патша яши икән. Бу һәрвакытта яшь хатын алырга хыяллана икән. Шуннан бер көнне патша, нинди галәмәтләр бар икән дип, шәһәр читенә чыккан. +Мунчада кызлар утыра икән. +Беренчесе: +- Сатучыга. +Икенчесе: +- Плотникка. +Кечесе: +- Мин чегәннән караттым, патшага барамын, - ди икән. +Моны патша ишетеп кайта да вәзирен җибәрә. Вәзир әтисеннән кызын сорый: +- Патшага бирәсеңме яшь хатынлыкка? - ди. +Карт ачулана: +- Безнең ише фәкыйрь кешене патша аламыни, нигә мыскыл итәсең? Чабаталы калып белән кыйнап чыгарырмын, - ди. +Шулай итеп, күп тапкырлар сорагач, болар кызын бирергә булалар. Патшаның теге карт хатыны риза була. Карт хатынның инәсе дә риза була. Болар шулай торалар инде. Бер ел торгач, яшь хатын балага авырый башлый. Бу вакытта Тимерхан патшаны икенче илгә собраниегә чакыралар. Яшь хатынның җибәрәсе килми. Патша әйтә: +- Врачка әйтәм, авырый башласаң килерләр, - ди. +Яшь хатын игез бала китерә: берсе - малай, берсе кыз була. Бу хатынның ушы китә. Карт хатын белән инәсе балаларны диңгезгә сандыкка салып җибәрәләр. Ә яшь хатын янына эт баласы китереп куялар һәм хәбәр тараталар: "Эт баласы тапкан", - дип. +Патша собраниедән ачуланып кайта. +- Нинди җәза бирергә моңа, - ди. +Вәзир әйтә: +- Үтермик без аларны, город уртасына пыяладан йорт салып, хатын белән көчекләрне шунда куйыйк. Кешеләр ләгънәт укып китәрләр, - ди. +Хатын шунда яши инде. +Суга салган балаларны диңгез буендагы балыкчы карт таба. Ул хатыны белән торган. Балык тота икән. Көймә белән кереп, сандыкны алалар. Яр буена китерәләр. Алып чыгып, сандыкны ачалар. Ачсалар, ике бала килеп чыга. Гомергә балалары булмагач, бик сөенәләр. Исем кушалар: ир балага - Илгизәр, кыз балага - Айсылу. Болар бергәләп яшиләр. Малай да үсә, кыз да үсә. Берв акыт карт белән карчык үлеп китә. Тормыш икесенә генә торып кала. Илгизәр балык тотарга өйрәнә. Сунарга йөри. Беркөн, охотага чыкса, Тимерхан патшаны очрата. Күреп сөйләшәләр. Егет Тимерхан патшага охшаган була. Патша сораша. Егет: +- Әти-әни үлде, сеңелем белән торабыз, - ди. Тимерхан патша кайтып хатынына, әбисенә сөйли. +- Бер малай очраттым. Алар диңгез буенда яшиләр икән, ди. Әбисе сизеп ала. Балаларның исән икәнлеген аңлый. +- Юкка үтермәгәнбез, матурга күрә җәлләп үтермәгән идем, - ди. +Бер көн шулай Илгизәр сунарга чыга. Карчык, күчтәнәч алып, Айсылу янына бара. +- Менә абыең кайткач та әйт. Моннан көнчыгыштарак 40 километр диңгез артында 40 тартма бар. 40 көй сөйли, - ди. - Шуны алып кайтып абыең куйса, күңелле булыр сиңа, - ди. - Мин әйтте, дип әйтмә, төшемә керде, дип әйт, - ди. +Абыйсына сөйли. Илгизәр балык тотып, сунардан азык алып кайтып бирә. Аннан соң тартманы эзләп китә. Бик күп баргач, кара урман уртасында бер ут күрә. Утка барып керсә, бер карчык утыра. Илгизәрдән сорый, кая барасың, дип. Илгизәр сөйләп бирә. +- Шундый-шундый урында тартма бар икән, шуны алырга барам, - ди. +- Балам, борыл, бик күп кешеләр үлде, син дә үләрсең, - ди. +Илгизәр: +- Апам кушкан икән, барам, - ди. +Карчык Илгизәргә бер яулык бирә. +- Моннан чыккач та бу яулыкны җәярсең дә очарсың, туганыма барып төшәрсең, - ди, - аңа әйтерсең, шуннан килдем дип, - ди. Тегенең туганына барып керә. Туганы егеткә өч шешә дару бирә. +- Берсен, барып җиткәч тә, йозакка сибәрсең, - ди, - берсен, көй тыңлап утыручы кеше булыр, шуның өстенә сибәрсең, берсен тартманың өстенә сибәрсең, аннан алып чыгып китәрсең. +Кайсын кайчан сибәргә икәнен әйтми. +- Бәхетең булса, туры китерерсең, ди. Егет бара. +Өйгә керә. Көй тыңлаучыга сибә. Ул йоклап китә. Тартманы ала. Өченче шешәне сибеп, тартманы алып китә. Кайтышлый, дару бирүчегә әйтә: +- Тартма өчен сине байлар үтерерләр. Алып кайт та монавы брезентка төреп күм дә куй. Апаңа тапмадым дип әйтерсең, - ди. - Күрсәтсәң, байлар сине үтерерләр, ди. +Кайткач, охотага чыга. Тимерханны очрата. Кыр кәҗәсен очраталар. Патша, яшь кеше атсын, дип, атмый. Кыр кәҗәсен шулай итеп җибәрәләр. Тимерхан патша кайтып тагын сөйли. +- Бу юлы бик ябыккан, чирләп яттым, дип әйтә, - ди. +Әбисе тагын да ачулана, исән кайткан икән, дип. Әйберләр алып, Айсылу янына китә. Илгизәр балык тотарга киткән була. +- Монда яшәве сиңа бик кыен. Абыеңа әйт, кояш баер якта, фәләнчә җирдә, көзге булыр. Әнә шул көзгедән бөтен дөнья күренер. Сиңа шуны алып кайтып бирсә, сиңа күңелле булыр, - ди. - Мин әйтте, дип әйтмә. Төшемдә күрдем дип әйт, - ди. +Егет, кызга ашарга әзерләп калдырып, тагын да юлга чыга. Бара торгач, бер көнне ызбага очрый урманда. Бу керсә, бер карчык утыра. Кайда барганын сораша. Егет сөйләп бирә. Карчык: +- Барма, - ди, - анда күп кешеләр үлде, син дә үләрсең, - ди. +Егет: +- Кире кайтмыйм инде, - ди. Бармакчы була. +Бер капчык бирә, ит сала, күлмәк-ыштан сала җиде пар, печән сала. +- Менә шушы капчык белән әйберләрне алып кит. Атлар очрар. Аларга, миңа тимәгез, дип әйтеп, печән бирерсең, - ди. +Егет печән бирә, атлар тимиләр. Бара торгач, шүрәлеләр килеп чыга. Кытый-кытый уйныйк, дип. Егет аларга күлмәкыштан ташлый. Тегеләр алданып торып калалар. Аюлар килеп чыга. Аларга ит бирә, миңа тимәгез, ди. +Карчыкның әйтүе буенча, егет сеңлесенә барып керә. Ул өч шешә дару бирә. +- Берсен йозакка сибәрсең, - ди. - Икенчесен - көзгегә карап утыручы кешегә, өченчесен көзгегә сибәрсең. Көзге шуннан кубар, - ди. +Барып кереп әүвәл йозакка, шуннан кешегә сибеп йоклата, көзгегә сибә куптарырга. +Алып кайтканда, дару биргән хатынга керә. Көзгене күрсәтмәскә куша. Шуннан бу шулай итеп күмеп куя. Ял итә дә, яңадан охотага китә. Патшаны очрата. Сөйләшәләр. +Егет: +- Чирләп яттым, - дигән була. Карчык ачулана. Күчтәнәч алып, Айсылу янына китә. +- Диңгез Алласында патша кызы бар, шуны Илгизәр алсын, бергә яшәрсез, - ди. - Төшемдә күрдем, дип әйт, - ди. +Илгизәргә Айсылу сөйли. +- Урман ашасында, диңгез ашасында патша кызы бар икән. Син аны алып кайт, бергә яшәрбез, син охотага йөрерсең, - ди. +Егет китә. Әлеге ызбага очрый. +- Бик күп кешеләр әрәм булдылар, син үләрсең, йөрмә, - ди карчык. Егеткә исле май бирә. Өч шешә бирә: берсен - йорт капкасына, икенчесен - ызбага, өченчесен патша кызына сибәрсең, ди. +Егет йорт капкасын ачтыра, ызба ишеген ачтыра. Кыз инде чәнечтем дигәндә, егет хушбуйны сибә. Кыз: +- Бергә торыйк, - ди. +Болар бергә тора башлыйлар. Илгизәр Айсылуны бик сагына. +Патша кызы: +- Айсылуны алып килик, - ди. +Илгизәр: +- Монда тормыйм, кайтсаң, алып кайтам, кайтмасаң, юк, - ди. +Патша кызы риза була. Бөтен хозяйствоны сарайлы чемоданга тутырып, ашъяулыкка утырып очалар болар. Патша кызы укымышлы була. Иртән торалар да диңгез буена йорт салып җибәрәләр. Тимерхан патшаның пароходлары йортны күрәләр. Туктап, өч көн кунак булып яталар. +Патша боларга ачулана: +- Нишләп яттыгыз, - ди. +Моңа сөйлиләр: +- Сарай күрдек, әйберләргә хәйран булдык, - дип. +Тартма - хәзерге радио, көзге телевизор булып утыра икән. Патша хәбәр җибәрә: +- Кем рөхсәтсез йорт салган, алып ташласын, ди. +Язуны алгач, Илгизәр, Тимерхан патша үзе килсен, дип хәбәр җибәрә. +Тимерхан патша килгәч, Илгизәр әйтә: +- Сез - минем әтием. Бу - синең кызың. Киленең барысын да белә, -ди. +Танышалар. Карт әбисенә, хатынына хөкем була. Этләрне үтерәләр. Әнисен алып кайта Илгизәр. Бергәләп яшиләр. Тимерхан патшалыгын Илгизәргә бирә. Шулай итеп, әле булса яшиләр икән, ди, алар. +1980 елда Аскын районы Базанчат авылында +Нургали Хәбибовтан (1907 елгы) +БДУ студентлары язып алган +169. Үги ана әкияте +Яшәгән, ди, бер мужик. Аның бик тә матур хатыны һәм бердәнбер кызы булган, ди. Алар бик рәхәт тормыш кичергәннәр, бик тату яшәгәннәр, ди. Көзен урак урганнар, язын сабан сөргәннәр, ди, болар. +Ләкин көтмәгәндә, уйламаганда, бу мужикның йортына бик авыр кайгы килә. Көннәрнең берендә бу мужикның хатыны чирләми- нитми генә якты дөньядан китеп бара. Бик кайгыра инде моңа мужик. Ләкин, ни хәл итсен, үлгән артыннан үлеп булмый бит инде. Ничектер дөнья көтәргә кирәк. Бердәнбер кызы да ятим кала инде. Әтисе кызын бик тә ярата, әрләми дә, бер сүз дә әйтми ул аңа. +Бер көнне бу мужик өенә яшь хатын алып кайта. Гомер буена ялгыз яшәп булмый бит инде. Бу хатын бик тә явыз һәм хәйләкәр була. Ул үзенең үги кызын бер дә яратмый, ничек тә аңардан котылырга уйлый. Һәм ул бер көнне иренә иркәләнеп кенә сүз башлый: +- Мин сине бик яратам, ләкин синең кызың мине бер дә ихтирам итми, бер сүземне дә тыңламый, - дип, ялган хәбәр сала бу кара йөрәкле хатын. Елый-елый иренә ялвара: +- Теләсәң кая куй кызыңны, мин аның белән бер йортта яшәмим, - ди ул иренә. - Я суга сал, я үтер! +Ни эшләсен инде бичара мужик. Кызын бик нык яратса да, явыз хатынның сүзен ега алмый ул. Бер көнне кызына әйтә: +- Әйдә, кызым, бераз йөреп кайтабыз. Күптән инде кырга, урманга да барганыбыз юк, - ди ул. - Туган әнкәеңнең каберен дә карап кайтырбыз, - ди кызына. +- Юк, әткәй, бармыйм урманга, барасым килми. Барсам да, әнкәемнең каберенә генә барам, - ди кызы. +Шулай да кызы киенеп чыга. Әнкәсенең каберен бизәргә дип, кырдан чәчкә җыя-җыя бара ул. Әтисенең нинди мәкерле уй уйлаганын башына да китерми кыз. Әтисенең бердәнбер кызын үтерергә кулы күтәрелми. Ничек инде ул үзенең бердәнбер кызын үтерсен? Шуннан соң ул кызына: +- Кызым, синең әниең бик тә изге кеше иде. Изге кешеләрнең кабере өстеңдә нинди теләк теләсәң, шул теләгең кабул була, - ди. +Ә кызы: +- Әтием, минем теләгем бер генә. Бер сәгать кенә булса да әнием янында булсам иде, аның якты йөзләрен күрсәм иде, - ди. +Һәм шул сүзләрне әйтеп тә бетерә, аның колагына тавыш ишетелә: "Йом күзеңне!". +Кыз, күзен ачып җибәрсә, ни күрсен: аның алдында үзенең газиз әнкәсе басып тора. Кыз, елый-елый, әнисенең кочагына ташлана. Әнисе дә кызын күрүенә бик шатлана. +Әтисенең ни хәлдә икәнлеген сөйләп бирә кыз әнисенә. +- Әнием, бәгърем, җибәрмә мине үз яныңнан, кайтмыйм мин ул явыз хатын янына, - ди. +Ә бу җир асты патшасының бик чибәр улы була. Бу егет, әнисе белән сөйләшеп торган чакта, кызны күреп кала һәм бер күрүдә гашыйк була. Ул үз әтисеннән кызны җир асты патшалыгында калдыруын үтенә. Җир асты патшасы улының теләген кабул итә. Шулай итеп, үги кыз әнисе белән җир асты патшалыгында торып кала. +Ләкин бу үги кыз җир астында нинди генә рәхәт яшәсә дә, җир өсте дөньясы үзенә тарта. Аның тизрәк үз өенә, әтисе янына кайтасы килә. Һәм ул үзенең ире, җир асты патшасының улы белән кайтып килергә рөхсәт сорый. +Үги ана кызны шундый матур киемнәрдән, сау-сәламәт ки леш күргәч, йөрәге ярылып үлә. Ә әтисе кызы кайгысыннан елый-елый картаеп беткән була. Һәм ул, кызын күргәч, үз хәленә кайта. +1980 елда Тәтешле районы Күрдем авылында +Имаш Илметдин улы Бәдретдиновтан (1897 елгы; Армиядән +укырга-язарга өйрәнеп кайткан, авылда колхоз оештыручыларның берсе) +БДУ студентлары язып алган +ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ +170. Әби патша әкияте +Бер патша кызы була. Ул бик укымышлы, сабыр, акыллы була. Аны бер патша егетенә кияүгә бирәләр. Шулай итеп, ул Әби патша булып китә. Ләкин патшаны укырга җибәрәләр. Аның энесе Әнәснең җиңгәсенә күзе төшә. +- Миңа кил, - ди, - мин сине барыбер алам, - дип, җиңгәсенә бәйләнә. +- Ирем тере, хыянәт итмим, - ди. +Әнәс ничек булса да үч алырга омтыла һәм абыйсына хат яза: "Җиңги азды, егетләр өзелми. Аны нишләтәсең? Абыйсы Әнәскә ышана. Коръән буенча хөкем итәргә уйлый. Үзеннән кабер казытырга, шунда төшереп, "син оятсыз", дип, таш белән бәреп үтерергә була. +Җиңгәсе бу нахак гаепкә нык рәнҗи, белгән догаларын укый. +Чокыр казыталар. Халык Әби патшаның гаепле икәненә ышанмый. Аны тирән чокырга төшерәләр, таш белән бәрәләр. Уштан яза... +Кешеләр китәләр. Ушка килеп, әрнеп-рәнҗеп ята. +Шулвакыт бер табиб узып бара. Кызны күреп, янына килә. Табибка хәлен сөйләп бирә, табиб көрәк белән казып алып кайтып китә, яшереп. Дәвалыйлар. Патшабикә күзгә күренеп терелә, матурлана. Табибның малае үзенә сорый кызны. Әби патша Әнәскә әйткән сүзләрне табиб малаена да кабатлый: +- Минем ирем тере, - ди, - хаклык өскә чыгар, - ди. +Табиб малае үч алырга була. Яшь инәнең баласын суя да Әби патшаның мендәр астына куя. Хатын моңа бик ачулана: "Баламны харап иттең", - ди. Табиб малае суйганын белә. Улын төрмәгә утыртудан куркып әйтми. +Ун сум акча биреп, Әби патшаны чыгарып җибәрәләр. +Су буеннан китә. Күрә: бер ирне асып куйганнар. Хатын ул ирне жәлли һәм, ун сум акчасын биреп, ирне төшертә. Хатын акча биргәч, теге кемне төшерәләр. Хатын ары китә. +Бу ир күзен ачкач, хатын турында сөйләп бирәләр. Әби патша артыннан китә. Күрә һәм гашыйк була. Хатын моңа да каршы була. Табиб малаена, патша энесенә әйткән сүзләрен кабатлый. Ирнең моңа бик ачуы килә һәм Әби патшаны морякларга сатып җибәрә. Хатын аш пешерүче булып эшли башлый морякларда. Эш бик авыр була, авырлыклар, йокысыз төннәрдән әрнеп елый, ябыга. +Көтмәгәндә, моряклар арасында тиф авыруы көчәеп китә, күпл әр бу чирдән үләләр. Моряклар үлгәннән соң, хатын ир булып киенә, һәм бер патша аны үзенә ала, вәзир итеп куя. Вәзир врачлык эшен дә яхшы башкара. Ил картлары киңәшкәннән соң, патша үлгәч, аны патша итеп куялар. Кешене аңлый торган, сабыр, ярдәмчел патша була ул. Төрле яклардан аның янына дәваланырга киләләр. Даны барлык илләргә тарала. Фәлән илдә, фәлән җирдә бер патша бар икән, сукырларның күзен ачтыра, аяксызларны аяклы итә... Шулай патшага күренергә өч сукыр килә. +- Ни мәсьәләгез бар, - дип сорый. - Ник болай капыл гына сукырайдыгыз, берәрсен рәнҗетмәдегезме? - дип сорый. +- Юк, - диләр. +- Әгәр гаебегезне кеше алдында сөйләсәгез, күзегез ачыла, - ди. +Беренче сукыр сөйли. +- Оят булса да әйтергә туры кил��. Мине дарга асканнар иде, 10 сум түли алмадым. Шуннан мине бер хатын килеп коткара. Төшкәч, мин аңа гашыйк булдым. Ләкин ул миңа хатынлыкка килергә риза булмады. Мин, ачуым килеп, аны саттым, - ди. Шуннан сукырайдым, - ди. +- Халыклар, ишеттегезме? Үкендеме? +Патша гафу үтенергә куша. Елый. Халык дога кыла. Күзен сыйпый патша, күзе ачыла. +Икенчесеннән сорыйлар - табибның малае сөйли. Дога кылалар. Күзе ачыла. +Өченчесе - патшаның энесе. Абыйсы алып килгән була. Энесе сөйләми, курка абыйсыннан. Әби патша әйтә: +- Әгәр сөйләсәң, күзең ачыла, сөйләмәсәң - юк, - ди. +Әнәс сөйләп бирергә мәҗбүр була. Сөйләп тә бетә, егылып та китә. +Дога кылалар. Күзе ачыла. +Әби патша сорый: +- Нигә егылдың, бер гөнаһсыз кешене үтердеңмени? - ди. +- Бер гөнаһсыз кешене үтергәнмен. Бик ярата идем, - ди. +Патша халыктан сорый: +- Ул бер хатын булды микән, өч микән?" - ди. +Патша әйтә: +- Ул хатын мин идем, - ди. Халык шау итә. - Гафу итәм, Аллаһ гафу иткәнне ярата, - ди. +Әнәснең агасы белән кабаттан кавышалар, шаулатып туй итәләр. Хаклык һәрвакыт җиңеп чыга! +Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бай. Байның унике малае булган. Ләкин бер кызы да булмаган. Бик кайгырган бай. Ходай тәгаләгә көн дә ялына икән. +Көннәрдән бер көнне моның яшь хатыны Хәдичә дөньяга кыз бүләк иткән. Бик шатлана моңа бай. Кызга исем куштыру көне дә килеп җиткән. Баебыз аптырап калган. Бердәнбер кызына нинди исем дә тиңсез булып тоелган. Дөньяда беркемдә булмаган, беркем дә ишетмәгән исем әзерләргә кушкан. Таралганнар ил буйлап меңәрләгән "исем эзләүчеләр". +Кыз үсеп, буйга җиткән. "Исем эзләүчеләр" ерак юлларыннан кайтып, төрле исемнәр әйтеп караганнар. Берсе дә ярамаган. +...Кыз һаман исемсез. Кызның чибәрлеге, буй-сынының төзлеге бөтен тирә-якка тарала. Төрле илләрдән яучылар килә башлый. Бай кызының исемсез булуына гарьләнеп, яучыларның һәркайсына ризасызлыгын белдерә. +Бервакыт шушы ил буйлап зур караван уза. Караван башлыгы Мәккә шәһәренең бай малае Таңгатар була. Чибәрлеге һәм акылы белән дан тоткан бу егет күпләрнең йөрәген үзенә җәлеп итә. Караван байның ихатасына туктала. Өч көн, өч төн ял итмәкче була. Бай, болар килеп керү белән, кызны яшереп бикләп куя. Таңгатар бер вәзиреннән байның бик чибәр, акыллы, гүзәллеге белән тирә-якка дан тоткан кызы барлыгын белә. Караван башлыгы вәзиргә бик күп алтыннар бирә һәм кыз белән очраштыруын үтенә. +Очрашырга вакыт җитә. Караван башлыгы Таңгатар кыз торган тәрәзә каршына килә. Менә әкрен генә тәрәзә капкачлары ачыла. Ай яктысында егет кызны күрә. Үзе дә сизмәстән: +- Һай, сылу! - дип кычкырып җибәрә. Моны барысы да ишетеп калалар. Алар моны "Айсылу" дип ишетәләр. Кызның яңа исеме булуга бар да шатланганнар. Бай кызны Таңгатарга бирергә риза була. Шуннан соң Айсылу дигән исем килеп чыга. +Бер заман патшаның вәзире сөйли икән: "Мин патша булсам, фәләнне фәлән итәр идем, төгәнне төгән итәр идем" - дип. Сөйләнмәс иде, кесә алтын тәңкә белән тулган. Патша хәзрәтләре моны ишеткәннәр. Мактанчыкны, барып, патшага әйткәннәр. Патшалары бик акыллы булган, ди, боларның. +Бервакыт патша хәзрәтләре вәзирне чакырткан. Вәзир килгән. +- Падишаһым, солтаным, ни боерасың? - ди икән. +Патша: +- Артык эш юк, мәгәр иртәгә фәлән сәгатьтә килеп җит, - дигән. +Вәзир иртәгесен әйткән вакытка килеп житкән. Патшаның бер тегермәнчесе бар икән. Әлеге вәзирне шунда алып барган. Патша белән вәзир кергәннәр. Патша тегермәнчегә кергәч тә: +- Әллә-мәллә, - дигән. +Тегермәнче: +- Кәллә-мәллә, - дип җаваплаган. +Патша әйткән: +- Өчнеке тугызга җитәме? - дигән. +Тегермәнче: +- Җитә җитүен, утыз икедән артмый, - дип җаваплаган. +Патша әйткән: +- Бер каз төшерермен, йонын йолкырсыңмы? - дигән. +Тегермәнче: +- Йонын түгел, мамыгын да калдырмам. +Чыгып киткәндә, патша тегермәнчегә: +- Ылтыр-мылтыр, - дип чытып киткән. +Тегесе: +- Шалтыр-шолтыр, - дип калган. +Патша белән Вәзир сарайга кайтканнар. Патша вәзиргә: +- Без тегермәнче белән нәрсәләр сөйләштек, белдеңме? - дигәч, вәзир: +- Юк, падишаһым, солтаным, - дип җаваплаган. +- Иртәгә фәлән сәгатьтә белеп килмәсәң асармын, - дигән патша. +Вәзир уйга калып, әкрен генә атлап, өенә кайткан. Соңрак тегер мәнчегә төшкән. Кергән дә сораган. Тегермәнче аңа каршы: +- Йөз алтын тәңкә бир, әйтермен, - дигән. +Ни эшләсен, үләсе килми, вәзир йөз алтын тәңкәсен тегермәнчегә биргән. +Тегермәнче: +- Миңа кергәч тә "Әллә-мәллә" дигән сүзе "Әссәламәгаләйкем" дигәнне аңлата. Мин "Вәгәлайкем әссәлам", дидем. +Икенче сүзен сорагач, тегермәнче тагын йөз тәңкә сораган. Вәзир нишләсен, тагын йөз алтын тәңкә биргән. +- "Өчнеке тугызга җитәме?" дигәне - "Өч ай эшләгәнең тугыз айга җитәме?" дигән сүз. Минем әйткәнем: "Утыз ике тештән артмый", дигән сүз. +Вәзир калган сүзләрне сорый башлаган. +- Бирегез йөз алтын, - дигәч, тагын йөз алтын биргән. +Тегермәнче әйткән: +- Анысы сез буласыз, ягъни каз - үзен, алтының - йоның, - дигән. +- Патша, чыгып киткәндә, "Ылтыр-мылтыр" дигән иде, анысы нәрсә була инде ул? - дигәч, тегермәнче тагын йөз алтын сорый. +Вәзир кесәсен карый, кесә ягы такырайган. Вәзир тегермәнчегә елап-җалвара башлаган: +- Алтыным бер дә калмады. Зинһар, әйтче. +- Өстеңдәге киемнәреңне, чапан-чалмаларыңны, штаныңны бир, әйтермен. Бирмәсәң әйтмим, - дигән тегермәнче. Вәзир бичарага үлемнән авыр хәл юк. Бирми нишләсен, биргән. Тегермәнче әйткән: +- Солтанның "Ылтыр-мылтыр" дигәне - "Тазарт, чистарт, яхшы әмәллә" дигән сүз. Минем "Шалтыр-шолтыр" дигәнем: "Ялангач өенә кайтарырмын"ны аңлата иде. Менә күрдеңме шалтыраганыңны! +Вәзир, таң-гажәпкә калып, ялангач килеш кайтып киткән. Бераз вакыттан хәбәр таралган: "Вәзир акылдан шашкан икән", - дип. +Вәзир, патша әйткән вакытта, аның янына барган. Патша аңардан: +- Кичә әйткән сүзләрне белдеңме? - дип сораган. +Вәзир: +- Белдем, - дигән. +Патша: +- Иншалла, моннан соң күп сөйләшмәссең! +1987 елда Караидел районы Дәвеш авылында +Фәметдин Закировтан БДУ студентлары язып алган; +ТХИ, Әкиятләр, III, № 22 +173. Мишәр әкияте +Бер карт мишәрнең дүрт малае булган. Бервакыт ул малайларын базарга җибәргән. Малайларына үрәткән ул, барган чакта атларыгызны барган якка тугарыгыз, ди. Аны мут татар тыңлап торган. Арбаны кире кайту ягына борып куя. Малайлар, фатирдан чыгып, атны җигәләр һәм базарга барабыз, дип, үз авылларына киләләр. +Берсе әйтә: +- Бу бит безнең авылга охшаган, - ди. +Икенчесе бүлдерә: +- Авыл авылга охшамыймыни, ку атыңны! - ди. +Шулвакыт атлары үз капкаларына туктый. Карт улларына каршы чыга. Кече улы әйтә: +- Бу бит безнең әтигә охшаган. +Икенче улы әйтә: +- Кеше кешегә охшамыймыни? - ди. +Аталары шунда: +- Ник кайттыгыз? - ди. +Малайлар әйтә: +- Кайтмадык әле, барабыз, - диләр. +Атасы аларны урманга җибәрә. Алар урманда бик озак вакытлар адашып йөриләр. Аларны очратучылар булмый. +Борын-борын заманда, кәҗә - команда, үрдәк - үрәтник, песи - писарь, каз - полковник, саесканнар солдатта чакта, ярканатлар көндез йолдыз күргәндә, яшәгән, ди, бер карчык, малае белән. +Боларның ашарына булмаган. Малаен табак белән он алырга күршеләренә керткән, онны алып чыкканда, җен малае килеп, онны туздырып ташлаган. Малай, кайтып, әнкәсенә елаган. Әнисе, елап, җеннең әнисенә киткән. Җеннең инәсе моңа бер ашъяулык биргән. Ашау вакытында өстәлгә җәеп, нәрсә кирәк, шуны сорарга кушкан. Болар шулай яши башлаганнар. +Күршедә бер бай бар икән. Ул, белеп, ашъяулыкны алыштырып куйган. Ашъяулык ашарга бирәлмәгән. Ашны байга бирә башлаган. Шулай итеп, тегеләр авыр тормышта яши биргәннәр. +1980 елда Аскын районы Базанчат авылында +Нургали Хәбибовтан (1907 елгы) +БДУ студентлары язып алган +175. Өч юлаучы +Бер мужик, бер мәзин, бер мулла юлга чыкканнар. Өчесенә ашарга бер тавык булган. Юлда бара торгач, кунарга туктаганнар. Туктагач, мулла белән мәзин әйткәннәр: +- Кем дә кем төшнең иң яхшысын күрә, шул тавыкны ашый, - дигәннәр. +Болар надан мужикны берәр ничек алдарбыз әле, дип уйлаганнар. +Йоклаганнар болар ятып. Төнлә теге мужик торган да теге тавыкны үзе генә ашаган да куйган. +Иртән торганнар болар өчесе дә, төш сөйли башлаганнар. +Мулла әйткән: +- Мин самолётка утырып очтым, - дигән. +Мәзин үзенең ничек итеп поездга утырып киткәнен сөйләгән. +- Син ниди төш күрдең? - дип сораганнар мужиктан. +Ул җавап биргән: +- Икегез ике якка киткәч, сезнең киткәнне күрдем дә, болар барыбер тиз генә кайтмаслар әле, дип, тавыкны ашадым да куйдым, - дигән. +Шулай итеп, надан мужик укымышлы мулла белән мәзинне алдаган. +1980 елда Аскын районы Янкисәк авылында +Мөбәрәк Галиәсгаровтан (1915 елгы) +БДУ студентлары язып алган +176. Патшага күчтәнәч илтү +Элек бер кеше яшәгән. Бер бай бу кешегә патшага пешкән каз илтеп бирергә кушкан. Алып киткән бу казны. Җәяү баргач арыган. Бара торгач, казның бер ботын кисеп ашаган. Патшага алып барып тапшырган моны. +Патша сораган: +- Каз нигә сыңар ботлы г��на? - дигән. +Теге кеше: +- Безнең казлар бер генә ботлы, - дип җавап биргән. +Патша ышанмаган: +- Әйдә, барып карыйк әле, - дигән. Киткәннәр болар. Бер тегермән янына барып җиткәннәр. Бер каз басып тора икән тегермән янында сыңар аякта. Патша таяк белән бәреп җибәргән икән, каз ике аякланган. +- Әнә ич, ике аяклы! - дигән патша. +Теге кеше дә артында таяк тотып торган икән. Патша шулай дигәч, аңа таяк белән арттан берне бәргән икән, тегесе егылган. +- Арт ягыңа агач белән бәрсәң, син дә дүрт аякланырсың ич, - дигән теге мужик. +1980 елда Аскын районы Кышлау Елга авылында +Рәфига Шәмсетдиновадан (1920 елгы) +БДУ студентлары язып алган +177. Патша һәм аның хезмәтчесе +Борын-борын заманда була, ди, бер патша. Үзе ул бик бәләкәй генә була, ди. Аның иң яраткан һөнәре эт асрау икән. Моның инде хезмәтчеләре дә, вәзирләре дә бик күп була, ди. +Бервакытны бу патша үзенең чарлагына менеп утыра. Көн бик матур, кояш кыздыра, ди. +Шулай утыра торгач, патша күрә: моның чарлагы яныннан гына бик матур бер хатын үтеп бара. Патшаның мондый да чибәр хатын-кызны күргәне булмый икән. Патша аптырый, кемнең шундый чибәр хатыны икән бу, дип уйлый. Шуннан соң ул үзенең вәзирләрен күреп: +- Кем хатыны ул бу чибәр? - дип сорый. +Вәзирләр: +- Менә синең эт караучы хезмәтчеңнең хатыны инде ул, - дип җавап бирәләр. +Патшаның моңа исе-акылы китә. Шуннан соң ул, бу хатынны ничек тә күрергә, ничек сөйләшергә икән, дип план кора башлый. Уйлый торгач, бер юл уйлап таба. Шушы эт караучы хезмәтчене үзе янына чакыра да аңа язу язып бирә. Хезмәтче бу язуны кемгәдер илтеп бирергә тиеш була. Китә хезмәтче. Моның юлы үзләренең өйләре турыннан үтә икән. Хезмәтче өенә керә дә әз генә черем итеп алырга уйлый. Язуны мендәр астына кыстыра да йокларга ята. +Менә ул уянып китә һәм патшаның биргән бурычы исенә килеп төшеп чыгып йөгерә. Ә язуны онытып мендәр астына калдыра. Патша хезмәтчесенең өеннән чыгып йөгергәнен чарлагыннан гына карап тора да, хезмәтченең хатыны янына китә. Әмма ләкин хезмәтченең хатыны бик тә намуслы була. Ул патша кадәре патшаны өеннән куып чыгара. Патша гарьлегеннән чыгып йөгерә, ә башмагын, ишек төбендә салган килеш, кияргә оныта. +Ә хезмәтче, аннан-моннан хәбәрсез, җырлый-җырлый, үзенең патшасының бурычын үтәргә китеп бара. Шулай бара торгач, капыл аның исенә патшаның язуы килеп төшә. Ә язу бит мендәр астында калды. Шулай итеп, хезмәтчегә кире борылмый чара юк. Ул кайгыра-кайгыра яңадан үзенең өенә борыла. +Менә хезмәтче кайтып та җитте. Аны күргәч, хатыны аптырап кала. +- Нигә алай тиз әйләндең әле? - ди ул. +Шул вакытта хезмәтченең күзе ишек төбендә торган башмакка төшә. Хезмәтченең бик яман ачуы чыга инде хәзер. Хатыннан аны-моны сорап та тормыйча аерып та җибәрә. Хатыны эшнең ничек булганын аңлатырга тырыша, ләкин ире тыңларга да теләми. +Шуннан инде бу хатынның әтисе киявен судка бирә. Менә суд көне килеп тә җитә. Хатынның әтисенн��н ни өчен киявен судка бирүен сорыйлар. Хатынның әтисе бик тә тапкыр адәм була. Һәм ул судка тапкыр итеп, киная белән ни өчен судка бирүен сөйләп бирә. +- Минем бик тә матур бакчам бар иде, анда юк нәрсә юк иде. Бакчама бер кеше дә сокланмыйча кала алмый иде. Бакчамның кәртәсе дә, чишмәсе дә бар иде, - ди. - Әммә ләкин киявем бакчамны пычратты, суын болгатты да үземә бирде, - ди. +Хәзер инде кияүдән сорыйлар: +- Ни өчен алай пычраттың бу матур бакчаны? - диләр. +Хезмәтче дә төшеп калганнардан булмый. Ул: +- Бакчага керергә куркам, чөнки анда арыслан эзләре бар, - ди. +Шул вакытта патша урыннан сикереп тора да: +- Курыкма, башкача ул бакчада арысланның эзе дә булмас, - ди. +Шулай итеп, алар бер-берсен аңлашалар. Ә суд бернинди дә карар чыгара алмый, чөнки алар эшнең асылын төшенеп тә җитмиләр. +1980 елда Тәтешле районы Күрдем авылында +Имаш Илметдин улы Бәдретдиновтан (1897 елгы; Армиядән укырга +язарга өйрәнеп кайткан, авылда колхоз оештыручыларның берсе) +БДУ студентлары язып алган +178. Сала бае белән хезмәтче +Бер сала бае белән хезмәтчесе кичкә таба урманнан кайтып килгәндә, кинәт кенә бер аю очрый. Байга кычкырырга вакыт бирмәгән, каршысына килеп, байны кочаклап, өстенә менеп утырган. Аю кай жиреннән башлыйм икән, дип уйлаганда, бай ялчысына: +- Аллаһ өчен, мине коткар аюдан! Әгәр котылсам, дөньяда синнән бер нәрсәне дә кызганмас идем, - дип ялвара башлаган. +Хезмәтче, кулына балта тотып, аюның башын, корсагын ярган. Аю үлгән. Бай үлемнән котылгач, хезмәтчесен начар сүзләр белән сүгә башлаган: +- Җүләр, ахмак, нәрсә күреп, аюның тиресен бозып бетердең? Хәзер тиресе бер эшкә дә ярамый бит! - дип кычкырган. Менә шуннан калган мәкаль: "Ит яхшылык, көт явызлык." +1987 елда Караидел районы Дәвеш авылында +Фәметдин Закировтан БДУ студентлары язып алган +179. Тугыз Тукылдык һәм бер Мимылдык +турында әкият Борын-борын заманда, Кая гына барса да, Кәзәбикә команда, Мимылдыкның бер башы. Ерткычларга баш булып Торганда, кыр-яланда, Көннәрнең бер көнендә, Шигырьямал саескан Унике айның берендә, Сотник булып йөргәндә, Безнең бабай улларын Сарыклар һәм бүреләр Чакырып алды түренә. Бергә гомер сөргәндә, - Тыңлагыз, - ди, - улларым, Туксан яшьлек бер картның Беләсез бит ни барын. Ике хатыны булган, ди. Белегез сез ни югын Алар көндәш булса да, Һәм беткәннең утынның. Бик-бик тату торган, ди. Балта алып кулларга, Карт хатынның - тугыз ул, Пычкы алып кулларга, Исемнәре - Тукылдык. Нәрсә карап торасыз: Яшь хатынның бер улы, Марш, улларым, урманга! Исеме икән - Мимылдык. Тукылдыклар һәрвакыт Азык алып, җыенып, Мимылдыкны көнлиләр: Билләр буып, киенеп. Күрсәтмиләр якты көн, Чыгып китте ун егет Якты чырай бирмиләр. Утын кисәргә, диеп. Күрсәтмиләр инде алар Урман тора гүелдәп, Мимылдыкка кояшны, Урман тора уелдап, Такмак әйтә балталар Тугыз егет гөрләшеп, Пычкы җырлый җыелдап. Төн буена сөйләшеп, Якындагы усакны Мимылдыкның утынына Сыгылдырып, сындырып, Ут төрттеләр көнләшеп. Шаулап ауды карт имән Шаулап янды, шатырдап Елап-елап чыжылдап. Аның кискән утыны: Көн буена кистеләр: Кара болыт шикелле Тирләделәр, пештеләр. Күтәрелде төтене. Тукылдыклар килгән, дип, +Иртән килеп караса, Хайран калды кешеләр. +Нишләргә дә белмәде: +Өелеп ята тау кебек Кояш кереп югалгач +Күмерләре, көлләре. Карурманның артына, +Ул аптырап тормады - Утынчылар җыенгач +Җикте җирән юрганы. Өйләренә кайтырга: +Йөккә төяп күмерне, - Туктагыз! - дип сүз ачты +Күше авылга юл алды, Егетләрнең олысы. +Барып керде бер йортка - - Үлчәек, - ди, - утынны, - +Анда утыра кортка. Тукылдыкның зурысы. +Сары майда йөздереп Олы агайның сүзенә +Ашап утыра ботка. Карышырга чара юк. +- Юкмы, әби, суыгыз - Ярар, - диде Мимылдык, +Сугарырга атымны? - Ярар, үлчәп караек. +Тапшырырга ашыгам Тукылдыклар көн буе +Йөгемдәге алтынны. Агачларны киссә дә, +- Үзеңә бар ашыбыз, Безнең батыр Мимылдык +Атыңа бар суыбыз. Бер ялгызы булса да, +Ерак түгел йөрергә - Җил җимертеп эшләгәч, +Йорт алдында коебыз. Артык булды әрдәнә. +Син, балакай, торып тор, Мимылдыкның эшенә +Хәзер кушам үзләрен: Тукылдыклар гәрләнә. +Карар синең атыңны - Алдашасың син, - диләр, +Алма кебек кызларым. - Күз буасың син, - диләр. - Утыныңны күп итеп Кызлар атны сугарып, Күз буасың син, - диләр. Тәмле солы бирделәр. Хайран калып, аптырап, Байтак кына алтыннар: Йөгерешеп керделәр: Мирас булып әбигә - Хәйләкәрсең син, егет; Калган иде картыннан. Алдашасың син, егет; Сарайны ачып керделәр, Арбаңдагы йөгеңдә Алтын алып бирделәр, Алтын түгел, күмер бит! Ә үзләре: "Бәладән +Котылдык бит!" - диделәр. Исен җыеп, аз гына Уйлап торды Мимылдык, Алтын төяп, Мимылдык Йөк яныны чыкканда Кайтып керде капкадан. Дау куптарды Мимылдык: - На, малкаем, на-на, - дип, - Көпә-көндез урлашып Узып китте капкадан. Алдашасың, дип, торасың, Тукылдыклар чыктылар Алтынымны күмергә Мимылдыкның янына. Алыштырып куйгансыз. Кыр казлары шикелле Моның өчен мин сине Тезелделәр алдына. Судка барып җитәрмен, - Кайдан таптың син моны? Йортыгызның нигезен - Кайдан алдың син моны? Калдырмыйча сүтәрмен. - Кара, ничек күз нурын +Чагылдыра алтыны! Карчык тирән тын алды, Урыныннан кузгалды: Мимылдыктан көнләшеп - Тавышланып йөрмә, - ди, Бетә алмыйлар үкенеп. - Судка бирә күрмә, - ди. Баеганын сөйләвен +Бар да сорый үтенеп. Гәйбәт чәчә Мимылдык: Ә үзләре алтынны - Карак икән барыгыз, Тотып-тотып карыйлар. Теләсәгез нишләгез - Сүз башлады Мимылдык: Алтынымны табыгыз! - Тыңлагыз, - дип, - агайлар. +- Тыңлагыз һәм белегез, Карчык белән кызлары Сез бит миннән көлдегез, Озак киңәш кордылар, Утыныма ут төртеп, Яшь егеткә алтынны Көн күрмәсен, дидегез. Түләмәкче булдылар. Ә мин шушы күмерне Хәзинәдә бар иде Йөккә төяп алдым да, Җигеп тирән кашканы, Сәнәк, күсәк күтәреп, Киттем күрше авылга. Каршылады агайлар: Ул авылда юк урман, - Кайсы җирдән килдегез, Алтын чыга кырыннан. Юләр саткан малайлар? Бездәге көл-күмерләр Кыйммәтрәк алтыннан. Кайсының аркасына, "Алтын белән күмерне Кайсының янбашына, Алмашучы юкмы?" - дип, Кайсының кулбашына, Бөтен авыл урамын Ә кайсының башына - Урап чыктым йөгереп. Берсе алдан тондыра, Күмеремне өзгәләп Берсе арттан тондыра. Бүлгәләшеп алдылар, Кайберләре, очынып, Тубал-тубал алтынны Йодрык белән тондыра. Йөккә китереп салдылар. Күсәк тоткан агайлар +Кызган саен кыздылар: Ишеткәч тә бу сүзне, Тукылдыклар бары да Шырпы тотып кулларга, Кара канга туздылар. Тукылдыклар шаулашып Күмерләрен калдырып, Йөгерделәр урманга. Кайтыр якка сыздылар. Ут төрттеләр утынга, Артларыннан калмыйча, Урман тулды төтенгә - Куа чыкты агайлар, Ашыгалар күмерне Кызык итеп, урамда Күрше авылга итәргә. Карап тора малайлар. Бурлы атны җиктеләр, Тукылдыклар качалар, Куа-куа киттеләр, Әйтерсең лә очалар. Кичкә каршы зур гына Өрә-өрә озатты Бер авылга җиттеләр. Кәкре кәлбенисәләр. Үз көенә атланып Бурлы җирән кашканы, Мимылдыкның хәйләсен Инде болар урамда Тукылдыклар белделәр. Сөрән сала башлады: Нәкъ ачыккан бүреләр, - Кем алмаша, кем, - диләр, - Өйгә кайтып керделәр. Күмер белән алтынны? Ачу итеп аңарга, Сүз әйтмичә бирәбез Үтерделәр инәсен. Бер тубалга яртыны! Сугып, таптап, изгәләп Бетерделәр инәсен, Кызлар атны эчереп Алсу йөзле яшь хатын Тәмле солы бирделәр. Кара көеп күгәрде, Хәйран калып, аптырап, Моны күреп, Мимылдык Өйгә килеп керделәр: Нишләргә дә белмәде. - Кайгы сиңа, яшь егет, Тик аптырап торганда Сөйгән кызың үлгән бит! Җикте җирән кашканы. Йөккә утыртып инәсен, Уйлап торды Мимылдык, Күрше авылга юл алды. Хәйлә корды Мимылдык: +Йөгереп тышка чыкты, Барып керде бер йортка - Дау куптарды Мимылдык: Анда утыра кортка. - Үтергәнсез кызымны, Сары майда йөздереп, Сөйгәнем-йолдызымны, Ашап утыра ботка. Минем алма битемне, - Гаепләмә, әбекәем, Күңелемнең күземне. Йомыш белән керәм мин. Инде хәзер авылыма Яшьтән сөйгән кызымны Ничек кайтып керәем? Алып кайтып киләм мин. Агай-эне алдына Көн бик кызу булганга, Ни дип җавап бирәем? Бик сусады атыбыз. Су сорарга кердем мин, Кыза барды Мимылдык: Бүленсә дә вакытыгыз. - Бу бит миңа зур хурлык! +Көпә-көндез бу ни эш - - Кызыңа бар сыебыз, Бандитлык бит, бандитлык! Үзеңә бар сыебыз, Әбекәем, бел, сине Атыңа бар суыбыз: Сау чагымда мин сине Йорт алдында коебыз. Сүземне сүз итәрмен, Әйдә, рәхим итегез, Судка барып җитәрмен! Түргә табан җитегез, Безнең байлык йорт-җирдән Карчык тирән тын алды, Барын күреп китегез! Кызарды һәм оялды. Карар синең атыңны - Рисвай итә күрмә, -ди, - Алма кебек кызларым. Судка бирә күрмә, - ди. - Сөйгәнеңне яныңа Бәлки, минем сүземне Алып керер кызларым. Йөрәгеңә салырсың: Өч кызымның үзеңә Ятим калсын, дидегез. Ошаганын алырсың. Мин инәем урынына Галимәсе - зур кызым, Алып кайттым яшь килен. Сәлимәсе - уртанчым, Иптәшем һәм сердәшем Вәлимәсе - күз нурым, Дустым булыр ул минем. Төпчык кызым - йолдызым. +Тукылдыкла�� сораша: Безгә таныш Мимылдык - Өйрәт, - диләр, - безне дә! Шундый корды хәйләне: Ә Мимылдык җай гына Кызларның иң матурын - Дәвам итә сүзен дә: Уртанчысын сайлады. - Сез үтергән инәемне +Утырттым да алдыма Җирән юрга җилдереп Киттем ерак-еракка, Килеп керде капкадан, Ерак күрше авылга. Йортын күреп, кешеннәп, "Үле кызга - тере кыз Узып китте капкадан. Алышучы юкмы?" - дип, Мимылдыкның янында Бөтен авыл урамын Сәлимәсе - матуры, Әйләнеп чыктым йөгереп. Йөзләрендә ай нуры, Шунда мине күрделәр, Үзе - сәхрә былбылы. Бар да йөгереп килделәр, Агайлары чыктылар Сәлимәне инәмә Мимылдыкны каршылап. Алмаштырып бирделәр. Бар да килә янына, Бар да килә хәл сорап: Инәләрен үтереп, - Кайдан таптың син моны? Ат-арбага утырып, - Кайдан алдың син моны, Тукылдыклар чаптылар Туган айдай матурны, Кыр-яланны тутырып. Шундый чибәр сылуны? Карамыйча явымга, Ә үзләре сокланып Җиттеләр бер авылга, Сәлимәне карыйлар. Тотындылар кычкырып, Сүз башлады Мимылдык: Каулап сөрән салырга: - Тыңлагыз, - дип, - агайлар. - - Әй, агайлар, чыгыгыз! Тыңлагыз һәм белегез, Әй, апайлар, чыгыгыз! Сез бит миннән көлдегез. Кем алмаша тизрәк Инәемне үтереп, Үле кызга тере кыз?! Кайсының аркасына, Төрле якка төрлесе, Кайсының кулбашына, Таш эзләргә йөгерде. Кайсысының башына, Кайсының янбашына - Шул чагында ерактан Берсе алдан тондыра, Атлар килә тупылдап, Берсе арттан тондыра. Чайкый-чайкый ялларын, Кызык итеп, читтәрәк Тыпыр-тыпыр тыпырдап. Малайлар карап тора. Алар алга тартыла, Сәнәк тоткан агайлар Тузан уйный артында: Сыртка кадәр кудылар - Кырын ятып бай килә Тукылдыклар авылдан Өч ат җиккән фаетонда. Чак чыгып котылдылар. Мичкә эчендә Мимылдык, +Булмасмы, дип, ычкынып, Кара канга тузылып, Тавыш бирә сызгырып, Кайта тугыз Тукылдык: Тыпырчынып, кычкырып. - Бу Мимылдык-явыздан Бу тавышны ишеткәч, Булмый, - диләр, - котылып. Фаетоннан төшә бай. Кайсы әйтә: - Тиресен Мимылдыктан сорый ул: Энә белән тунарга. - Нишләп ятасың болай? Кайсы әйтә: - Тереләй Җиргә күмеп куярга. - Киткән иде агаем Озак уйлап тордылар, Ат алырга йортына. Утырып, киңәш кордылар: Агай килеп җиткәнче, Агымсуның төбенә Алтын саклап утырам. Батырмакчы булдылар. Инде арып беттем, - ди, Аны тотып алдылар, Хәйлә кора Мимылдык. Зур мичкәгә салдылар. Басты байның күзләрен Тәгәрәтеп салдылар, Карунлык һәм комсызлык. Су буена бардылар. - Чык булмаса, яшь егет! Сөйләшәләр үзара: Мичкәгә мин керәем, - Хәзер мәңге кайтмас ул. Агаң килеп җиткәнче, Уйлап куйды һәрберсе: Үзем саклап тораем. "Таш бәйләми батмас ул". Бу киңәшне хуп күреп, Тышка чыгып, Мимылдык Агай-эне һәрберсе, Байны япты мичкәгә: - Эчкәрәк кер, бай агай, Сау кайтуың җитмәгән, Эчкәрәк кер, эчкәрәк. Череп баеп кайткансың? +Каян таптың син моны? Үзе, фаетонга утырып, Каян алдың син моны? Юргаларны кудырып, Елкыларның аласын, Торып чапты авылга Озын яллы карасын? Үзе тузан туздырып. Мимылдыкның эшенә +Бетә алмыйлар үкенеп: Тукылдыклар килделәр, - Сөйлә, - диләр, - Авыр ташлар күтәреп. безгә дә, - Яр башыннан мичкәне Бар да сорый үтенеп. Җибәрделәр этәреп. Мичкә китте тәгәрәп, Елкыларга үзләре Дөбер-дөбер дөбердәп, Сокланышып карыйлар. Суны ярып уртага Мимылдык сүз башлады: Төпкә батты гобердәп. - Тыңлагыз, - дип, - агайлар. +- Текә ярның башыннан Көлә-көлә, шатланып, Мин тәгәрәп киттемме? Кайтты тугыз Тукылдык: Су төбенә төшкәчтен - Инде, - диләр, - явыздан Быгыр-быгыр иттемме? Гомерлеккә котылдык! Шул чагында мин тайларны +Читкә табан кауладым. Йортка кайтып керсәләр, Елкыларның аласын Каршы чыккан Мимылдык: Һәм карасын сайладым. - Исәнмесез, агайлар, Кулда йөгән булмагач, Ни хәлдәсез, агайлар. Тоталмадым бүтәнен. Исән йөреп, сау кайтып Су төбенә төшмәгәч, Киләсезме агайлар? Сез белмисездер әле: Әйдәгез, - ди, - аранга Анда яшел болында Елкыларны карарга. Сикереп уйный колыннар. Атлар печән тибенеп, Атлар йөри, елкылар - Кешнәшәләр аранда. Алмачуар, чуп-чуар. Тукылдыклар аптырый: Барысы да караган - Ничек болай булды соң? Мимылдыкның күзенә: - Батыр суның төбенә, Баллар ясап, шаулатып, Батыр, - диләр, безне дә. - Алмагачлы бакчада Бер мичкәгә тулдылар. Сандугачлар сайратып. - Тизрәк бул, тиз, - диләр, - Асыл сөяк аргамак Чабышкылар, юргылар Чабышкылар уздырып, Алып кайтырбыз, - диләр. Төнбоеклы күлләрдә +Каз, аккошлар йөздереп, Яр башыннан Мимылдык Кызы белән бергәләп Тәгәрәтте мичкәне - Атлас, ефәк киенеп, Дулкыннарга күмелеп, Әле дә гомер итә, ди, Калды суның өсләре. Мал-төяккә күмелеп. Тукылдыклар һаман да Агым суның төбендә, Җитмеш җиде диңгезнең Тирән чөңгеллегендә, Таш кыялы ярыннан, Иң караңгы җирендә. Бакчаларга күмелгән Сайлыйлар, ди, елкылар Алтын сарай яныннан, Аласын һәм коласын, Берәр вакыт үтәргә Ялы җиргә тигәнен, Туры килсә юлыгыз, Чабышкысын, карасын. Мимылдыкның янына +Сез дә кереп чыгыгыз. Безнең батыр Мимылдык Асыл маллар алдырып, Тыңлау, сөйләү күңелле, Тирә-якта дан тота Бу бит инде түгел чын. Зур сарайлар салдырып. Шунда бетте әкият, Сарайларны уратып, Гаепләмә, укучым, Көмеш көймә койдырып, Саклаганга ерактан, Һәм кораллы сакчылар, Сабый бала чактан ук, Каравыллар куйдырып. Яздым гәүһәр бөртеге Музыкалар яңгыратып, Ятмасын өчен тапталып. +Бик чибәр хатын булган. Бер хәзрәт моңа кызыгып йөргән. Көн уйлый, төн уйлый, ничек туры китерергә икән моны, дип. Уйлый торгач, уйлап тапкан бит әй теге. Чибәр хатынның кызы хәзрәткә укырга йөри икән. Шуннан хәзрәт теге кызга сабак бирә икән: "Ай-һай, кызым, инәңне". Хәзрәт әйтә ди: +- Әтиеңә хәзрәт сабак бирмәде, дип әйт, әнкәеңә генә әйт. +Кызы әнисенә әйткән дә шул сүзләрне, әнисе уйлаган, әһә, бу миңа кызыга икән, дип. Хатынның ире бар, нишлибез, ди. Уйладылар алар хәзрәтне кунакка чакырырга. +Хәзрәтне кызы кунакка чакыра. Хәзрәт килә, шатлыгыннан кая басарга белми. Әй сөенеп килеп керә, хатын матур итеп киенгән. Тегенең ире кәҗүңкәдә качып тора. +- Әйдә, утыр, минем у��ны син дә белгәнсең, күптән белгертмәдең, - ди. - Әйдә, хәзрәт абый, чәй эчәргә, - ди. +- Чәй качмас, әйдә, бүлмәгә керик, синең уеңны - мин, минем уемны син беләсең, - ди. +Чибәр хатын шуннан иргә хәбәр бирә. Ире камчы тотып килеп керә. Менә яра, "ай-һай, кызым инәңне", дип. Хәзрәтнең Әнкәй каргады тимер ук өчен, Әткәй каргады бигрәк юк өчен. Әнкәй, тукмачны үзең вак иттең, Әткәй кайтканчы, безне юк иттең. Комач күлмәгем һич тә кимәдем, Очып киткәндә: "Сау бул!" - димәдем. Мамык эшләпә алып кайтыгыз, Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез. +1980 елда Аскын районы Олы Елг йфә Арслангалиевадан (1910 елгы; ике класс бе +БДУ студентлар +182. Икенче бәет Әнкәй, тукмачны үзең күп иттең, Әткәй кайтканчы, безне юк иттең. Кердем урманга, кистем пар канат, Әнкәй каргады, ярылды канат. Ак шләпәмне җилгә очырдым, Ике баламны каргап очырдым, Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, Сак белән Сокның бәетен ишетәсе. +Җәйгән җәймәмнең калды яртысы, +Ике баламның калмады берсе. +1980 елда Аскын районы Олы Ел +Фазыйла Мусинадан БДУ студентлар +183. Өченче бәет Әнкәй каргагач, Бу ятимнәрне Сак-Сок булдык без, Әнкәй каргаган. Бу дөньялардан +Ишек алдында Гыйбрәт алдык без. +Җигелгән пар ат. Әткәй каргады Әнкәй каргагач Тимер ук өчен. Яралды канат. Әнкәй каргады +Су буйларында Бер дә юк өчен. +Диңгез камышы. Әнкәй каргады, Тын урманнарда Өйдә тор, диеп. Сак-Сок тавышы. Әнкәй каргады, +Имезгән сөткә, Сак-Сок бул, диеп. +Әнкәй, сусама, Алты яшьләрдә Кыямәт көнгәчә Дөньяда тордык. Бәхил булсана. Җиде яшьләрдә +Ишек алдында Без Сак-Сок булдык. +Үскән пар каен. Төшкәндер безгә Газиз әнкәем Әнкәй каргышы. Сагына көн саен. Үзебез туганчы +Су буйларында Тәкъдир язмышы. +Балалы үрдәк. Бардык урманга Искә төшкәндә Җиләкләр пешкәч. Өзелә үзәк. Әнкәй елыйдыр, +Каргаган безне Исенә төшкәч. +Газиз әнкәбез. Бардык урманга, Якты дөньяны Җыйдык карлыган. Күрми калабыз. Мендем ботакка, Китап укырсың, Карадым як-якка, Гыйбрәт алырсың, Ике баламны Кошлар очканда Каргадым юкка. Карап калырсың. Без болай булдык - Безне сагынсаң, Әнкәй, белдеңме? Китапка кара, Турыңнан уздык - Тик егълама Әнкәй, күрдеңме? Сак-Сок кала. Комач күлмәгем Кара карлугач, Һич тә кимәдем, Сайрый сандугач. Очып киткәндә Әнкәй, егълама, Сау бул димәдем. Үзең каргагач. Кара бүрекне Имезгән сөткә, Алып кайтыгыз, Әнкәй, сусама, Әнкәйне күргәч, Кыямәт көнгәчә Сәлам әйтегез. Бәхил булсана. +Бәетләр 163 Утырып уйландык, уйлап җыладык. Әнкәй каргагач, минут тормадык. Комач күлмәгем бер дә кимәдем, Өйдән чыкканда: "Сау бул!" - димәдем. Әнкәй каргагач, урманга баргач, Жөрәгем алынды зур имән аугач. Чыктык басуга, урак урырга. Ходай кушкандыр шулай булырга. Каргады безне газиз әнкәбез. Якты дөнҗаны күрмәй китәбез. Кояш чыкканда, кан тула күзгә, Кыямәт көнсез кавышу юк безгә. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем: "Бәхил булсанә, өйгә кайтаек!" Имезгән сөтең, әнкәй, беләсең, Кыямәт көнне бәхил буласың. Өйгән кибәнне җилләр тарата, "К��вышабыз!" - дисәк, хәзер таң ата. Урман эчендә кошлар сайрыйдыр. Кошлар эчендә Сак-Сок җылыйдыр. Әнкәй каргады рамазан аенда, Сак-Сок булдык без Кадер кичендә. Уң якта канат, сул якта канат, Очып чыкканда, калдылар карап. Җылама, әнкәй, нигә җылыйсың? Үзең каргагач, үзең чыдыйсың. Калган киемне алып куярсың, Исеңә төшкәндә алып карарсың. Ишек алдында кошлар сайрыйдыр, "Балалар кайда?" - дип, әткәй сорыйдыр. Безне сорагач, әнкәй каушады: "Каргадым" - дигәч, әткәй җылады. "Ни өчен?" - диеп, әткәй сорады, "Ходай язгандыр", - диеп уйлады. Урман эчендә аю үкерә, "Ник каргадым?" - дип, әни үкенә. Ураклар ургач, җиләкләр пешкәч, Әнкәй җылыйдыр, исенә төшкәч. Ризык тапмыйлар кошлар басудан, Әнкәй каргады безне ачудан. Без киттек, әнкәй, бәхил булыгыз! Намаз артыннан дога кылыгыз. "Балам, балам!" - дип, әнкәй елыйдыр, "Ник каргадың!" - дип, әткәй тиргидер. Киртәдән очтык, кундык агачка, Ниләр килмәде безнең бу башка?! Урман эчендә каен башлары, Газиз әнкәйнең түгелә яше. Кичләр дә була, иртә дә була, +Бәетләр 165 +185. Бишенче бәет Дөньяда ниләр булмый, Хәйранга калып торди. Бәндәләр ниләр күрми, Әнкәй белде ахырда Бәндәнең күргән эше Балалар кош булганын; Тәкъдирсез тышта йөрми. Әткәйгә сөйләп бирде +Рәнҗеп дога кылганын. Ике игезәк ир бала Әйтәдер: "Бер дә юкка Берәүгә Аллаһ биргән. Каргадым балаларны... Бәхетсез булган булар: Күрәсең, туры килгән Гомергә хәсрәт күргән. Кабулы догаларның. Балалар елап сөйли Балалардин мәхрүм калгач Башындин үткән эшкә: Янам кайгы утында. "Бакчада уйнар идек, Җавап бирер җаным берчак Суларга чумар идек, Хак Тәгалә катында. Күп вакытта өйгә кайтмый, Мине белгәннәр болай Бакчада кунар идек. Балаларны каргамасын, Без өйгә кайтмаганда Балаларга каргыш каргап, Эзләп тә тапмаганнар. Гомергә мәхрүм калмасын!" Ачулана иде әнкәй Күңеле тартмаганда. Кош булгач карап тордык, Көн дә эзли безне әнкәй Тилмереп, хәйран булдык. Уйнарга чыккан җирдән. Яшь кенә вакытыбызда Хурланып эзләнүенә Каргышдин вәйран булдык. Каргый да куя безне. Сагынабыз яшь гомерне, Яшебез алтыларда, Торган чакны бишектә, Акылыбыз яртыларда, Сәхрәгә очарга, дип, "Йөрмәгез, балалар", - дип, Күзебез гел ишектә. Әйтә иде шактый да. Әнкәй үкенеп сөйли, Әнкәйнең каргавы хак, Әткәй үкереп елый. Булганга безләр саяп. Безгә дә килеп җитте Әнкәй иртән торды да Гомернең җиде елы. Өендә кошлар күрди, Җидегә чыккан чакта "Бу нинди кошлар?" - диеп, Ишектин йортка чыктык. +1 Саяп - гаеп 166 Башкортстан татарлары фольклоры Кош булу хәсрәтендин Уйладык без: "Каргышы Бигрәк күп кайгы йоттык. Бераздан бетәр", - диеп, "Булыгыз бәхил!" - дигәч, Ахырдин өмет өздек Күзебез яшькә тулды. "Гомергә китәр", - диеп. Урманнарга очып киткәч, Сагынабыз өйне көн дә, Күңелләр башка булды. Куркабыз айлы төндә, Урманнарга барып җиттек, Һаваларда - ерткыч кошлар, Төрле кош сайрый анда. Киекләр - җир өстендә. Кошлар хәтта кызгандылар Караңгы урман эче, Без моңлы җы��лаганда. Күкри күк, яшьни яшен. Әткәйнең йортында Тәкъдирләрне уйлый-уйлый Бик рәхәт яши идек, Кибеп бетте күз яшем. Әнкәй хәзерләгән булгач, Җил-давыллар күтәрелгәч, Тәмле аш ашый идек. Аерылдык ике якка. Урмандагы агачлардан Каргышның зарарындин Чүплибез корт та бөре, Әйләндек Сакка, Сокка. Тәкъдирләрең щулай булгач, Таң атты, көн яктырды. Ниләр эшлисең кире? Арабыз ерак торды, Әнкәйнең каргышиндин Беребез: "Сак", - дигәндә, Котылыплар булмайдыр шул, Беребез "Сук", - дип кычкырды. Сулар үргә аксалар да Кояшның батуындин, Тәкъдирнең язмышындин. Тотынабыз кычкырырга, Кайткан да әнкәй күреп, Тәкъдирнең язмышындин Елыйдыр, аһлар орып. Булмый шул ычкынырга. Китәбез урманнарга, Тавышыбыз - "Сак" та "Сок", Авылда бераз торып. Хәлебезне белгән юк. Әнкәйнең елый-елый Адәмдин кошка әйләнгәч, Күзләре күрмәс булды, Гомерләр үтә боек. Безгә дә өйгә кайту Кычкырып кара-каршы, Һич файда бирмәс булды. "Кавышабыз!" - дигәндә, Ата-ана дөнья куды, Яктылык беленәдер Без калдык кошлар булып: Кояш туган җирләрдә. Йөрибез урманнарда, Буладыр ике арабыз Йөзләрне яшьләр юып. Яктыргач, ерак-ерак. Идел буенда - диңгез камышы, Карурманнарда - Сак-Сок тавышы. Аклы күлмәгем үзем кимәдем, Очып чыкканда: "Сау бул!" - димәдем. Мәдрәсәләрдә - елгыр тоткалар. Ходаем кушкач, очып чыканнар. Мәдрәсәләрдә - пыяла ишек, Сак белән Сокның тавышын ишет. Мәдрәсәләрдә - китап киштәсе, Сак белән Сокның очкан кичәсе. Мамык эшләпәм җилгә очырдым, Ике баламны каргап очырдым. Мамык эшләпәм, әткәй, алсәнә, Әнкәйне күрсәң, сәлам әйтсәнә. Кояш туганда, нур тула күзгә, Кыямәт көнсез кавышу юк безгә. Әнкәй каргады, урман шаулады, Ике балаңнан берсе калмады. Кара карлугач, сайрый сандугач, Әнкәй, елама, үзең каргагач. Утырып уйладым, ятып йокладым, Әнкәй каргагач, сәгать тормадым. Кара урманның чите бик ерак, Әнкәем калды бездән бик ерак. Беребез Сак булды, беребез Сок булды: Төн уртасында торып юк булдык. Беребез мәгъриптә, беребез мәшриктә - Таң беленгәндә кавышу юк безгә. Киңәш итәек, кире китәек, Кавышып булмый - ни хәл итәек? Өч йөз мәрҗәнне, әнкәй, тездеңме? Безнең чыкканны, әнкәй, сиздеңме? Вәгъдәләр җитте актык сулышка, Бик якын килдек инде сугышка. Күп тә тормадык, сугышка кердек, Мәхшәр хәлләрен без шунда күрдек. Төшәдер туплар, чәчелә утлар, Бер тимәсә дә чыгадыр котлар. Куркыныч туптан, шартлаган саен, Көтәбез үлем атлаган саен. Килеп ярыла тупның ядрәсе, Тәкать тоталмый адәм гәүдәсе. Яңгыр шикелле пуля явадыр, Пуля тигәч тә, солдат авадыр. Авадыр солдат, ята кычкырып, Кулыннан мылтык төшә ычкынып. Кайсы бичара шундук үләдер, Иманлы үлсә шаһит буладыр. Тау-тау өелә солдат үлесе, Җаны да чыкмый кала күбесе. Илле биш кеше калдык роттан, Агадыр җирдә каннар тубыктан. Кып-кызыл җирләр адәм каныннан, Өметен өзә һәркем җаныннан. Корый бәгырьләр, тилмерә җаннар. Елга шикелле агадыр каннар. +Йөздер үлеләр, меңдер раненнар, +Һичбер исәпсез калдык пленга. +1980 елда Тәтешле районы Аксәет авыл +Саимә Сөләйман кызы Сөләймановадан (1906 елгы) +БДУ студентлары язып алган +188. Герман сугышы бәете +(Икенче вариант) Языйм сезләргә бәет, Без илләрдән чыгып киттек, Тик итмәссез гаеп. Ширингага тезелеп. Бу бәетне укырсыз Әткәй-әнкәй карап калды, Сугыш хәлләре, диеп. Үзәкләре өзелеп. Бисмилла, диеп башладым Барып җиттек стансага, Һәр эшемнең башларын. Кычкырадыр машина. Бер Ходайның тәкъдире илән Каян килде бу хәсрәтләр Туган илне ташладым, Мескен салдат башына? Язаем, дисәң, язып булмай, Әфисәрләр килгәнләр бит Тәкъдирдин узып булмай. Безне алып китәргә. Туганнарым искә төшсә, Китмибез, дип, әйтер хәл ю Җыламай һич түзеп булмай. Инде ни хәл итәргә? Башдин үткән хәсрәтемне Күп кешеләр туган илен, Бәян кылам сезләргә, Балаларын ташлады. Бер Ходаем рәхим кыйлсын Без бәхетсез бәндәләргә Бу көнләрдә безләргә. Герман сугыш башлады. Сандугачлар, сайрый кошлар Шәриф рамазан аенда Юл буенда каенда. Чыгып киттек каладин. Без сугышка чыгып киттек Бу хәсрәтне күрер өчен, Ырамазан аенда. Без туганбыз анадин. Без сугышка чыгып киткәч, Әткәй-әнкәй, туганнарым Ай-кояшы тотылды. Озатырга килделәр. Ыстансаларга баргачтын, Ризыгыгыз кыска булып, Дөнья кайгысы онытылды. Әйләнеп кайт, диделәр. Күп халаек җыелганнар, Җиде тәүлек без сугыштык Бар да салдат озата. Туктамайлар һаман да, Үзе җылай бер хатын, Безнең полк беткәчтин, Балаларын җобата. Тагын килде команда. Машинага утыргачтин Астрияләр, көч калмагач, Бер карадым каерылып. Артка качып киттеләр. Туганнарым, дип, җыладым, Безнең салдатлар, куалап, Калдыгыз, дип, аерылып. Карпат тауга киттеләр. Әткәй-әнкәй капчыгыма Карпат тавы башларында Күчтәнәчләр салдылар. Акоп казып яттык без. Без утырып киткәчтеннән Тагын аннан куар өчен, Һушсыз булып калдылар. Атна тоташ аттык без. Алты көндә барып җиттек Карпат тавы башларында Брис дигән калага. Кышның буе тордык без. Хак Тәгалә ниләр язган Кыш буена ата-ата, Без бәхетсез балага? Күп германны кырдык без. Бер атнаның эчендә без Без үткәрдек кышларны, Барып кердек сугышка. Булды матур яз көнләр. Йөрәкләребез ярылды Туган илкәйне сагынып, Туплар аткан тавышка. Җылап үтте күп төнләр. Йөзе кара астрияләр "Ура!" кычкырып барабыз Төне, көне аталар. Германларны кауларга. Ыранныйлар кычкырышып, Ничә айлар кан түгештек Тилмерешеп яталар. Карпат дигән тауларда. Караңгы төн, ягмур ява, Карпат тавы буйларында Без барабыз "ура"га. Ничә айлар сугыштык. Мөселманлар җылашалар Безнең эшләр алга баргач, Тәкъбир әйтеп алырга. Төне-көне тырыштык. Без сугышкан җирләрдә Ничә меңләр плен алдык, Тубыклардан кан булды. Үземез имин калдык. Үлгән салдатлар белән Без, сугыштан исән чыккач, Бөтен басулар тулды. Туган илгә хат салдык. Төне-көне сугышуга Бән, сугышта йөргән чакта, Агырыйдыр башларым. Чәй эчмәдем чәшкедән, Уйсу җирдә дәрья булыр Бу сугышта күп хатынлар Бән җылага�� яшьләрем. Җәтим калды яшьләйдин. Башдин үткән хәсрәтемне Тәрәзәмнең фәрдәсенең Бәян кылам сезләргә. Төшә җиргә аклыгы. Бу сүзләргә колак салып Салдат булган бәндәләргә Дога кылың безләргә. Юк дөньяның шатлыгы. Кәтилүктә кайнатыплар "Уф, Аллаһ!" - диеп сулыймын Эчәбез без чәйләрне. Туплар өстән үткәндә. Төне-көне кан яшь белән Туганнарым искә төшә Үткәрәбез җәйләрне. Кыйбладин җил искәндә. Без, сугышка кергән чакта, Бу кадәре кан түгүләр Иман укып барабыз, Туктар көне бар микән? Бер Ходаем саклагачтин Бу падишалар ник сугыша, Исән булып калабыз. Әллә дөнья тар микән? Безнең туплар бигрәк авыр, Агым сулар өсләренә Алты ат җикмәй тарталмай. Ахак салсаң батмайдыр. Бу сугышта күп бәндәләр Туган илем күренер иде, Туган иленә кайталмай. Биек таулар каплайдыр. Бу кайгыларны күрмәдем Астриянең каласында Бу яшемә җиткәнче. Якты яна утлары. Ни михнәтләр күрде башлар Күп салдатны һәлак итте Бу сугышлар беткәнче. Астрия туплары. Бәхетсез баш - мискин салдат Булганы юк иде сугыш Ниләр күрми бу көндә? Бу сугыш кебек яман. Ачы кайгы, каты хәсрәт Алма кебек яшь вакытта Озын караңгы төндә. Саргайта бит бу заман. Иртән торсам таң белән, Астриялеләрне күргәч, Кошлар сайрый каршымда. Мылтыкларны корабыз. Бу хәсрәтләр булды инде Туплар килеп ярылганда, Һәрбер бәндә башында. Иман укып торабыз. Карпат таулары башында Герман дигән йөзе кара Йөрдек, юллар тапмыйча. Гел торадыр туп атып. Ничә көннәр без сугыштык, Бу вакытлар, бу минутлар Һич тәгамнәр капмыйча. Бетәр микән бер вакыт? Елый-елый күзләр бетте, Җыласам да, яшем чыкмай, Канлар ага күземдин. Кипте күздин яшьләрем. И Ходаем, үзең коткар, Бу хәсрәтдин котылырмы Инде рәхмәт үзеңдин. Минем газиз башларым? Җир-күкләр тетрәп торадыр, Биш көн атты туплар белән, Бар да туп тавышлары. Күп салдатны салдылар. Йөзләремне сары басты Безнең салдат аз калгачтын, Чит илләрдә кышлавы. Безне ялдан алдылар. Яшен кебек ялтырап үтә Германецлар явыз икән, Астрия туплары. Көндез килеп чыктылар. Бер авылга барып төшсә, Артка качкан салдатларны, Яна авыл йортлары. Барып, атып җыктылар. Бу сугышлар салдатларның И туганнар, тырышаек, Башларыный ашады. Җиребезгә кермәсен. Күп мөселман бәндәләрне Мөэмин-мөселман кардәшләр Ут эченә ташлады. Бу хәсрәтне күрмәсен. Кара иде лә чәчләрем, Туплар килеп ярыладыр Тарамадым, үрмәдем. Салдатларның башына. Салдат булгач башкайларым, Коры тирләр суга әйләнә Һич рәхәт көн күрмәдем. Мискин салдат башында. Иртән торып, шинель киеп, Җәйге яшен аткан кебек Кылыч бәйлим билемә. Туплар шартлап торадыр. Гомер булып, кайтырмынмы Берсе генә килеп төшсә, Туган-үскән илемә? Күп салдатны кырадыр. Мылтык, кылыч алып кулга, Җылый-җылый саргаядыр Чыктык сугыш юлына. Безнең мискин салдатлар. Башларыбыз дучар булды Германга да бирешмәделәр Бу кяферләр кулына. Безнең үткен казаклар. "Акоптан чыгыгыз!", - диеп, Галициядә без сугыштык Германлар ��ычкырдылар. Сазламыкта-сулыкта. Карышып, чыкмый торганнарын Пленгә дә калмас идек, Барысын атып җыктылар. Салдат бетте полкта. Әткәй, әнкәй, туганнарым, Падишалар сугышалар Ничек күрим сезләрне? Күп җирләрне алырга. Йөзе кара германлылар Уйларымызда да юк иде Плен алды безләрне. Без пленгә калырга. Артыбыздан чорнап алгач, Безне пленга алгачтин, Күп салдатны кырдылар. Әфисәрләр килделәр. Без пленга калмас идек, Безгә ник аттыгыз, диеп, Сәнчәбез, дип, тордылар. Ашарга да бирмиләр. Безне пленгә алганда, Өч көнләп җәяү баргачтан, Җирләр кызыл кан булды. Бер калага җиттек без. Үлгән салдатлар белән Берәр сохари бирделәр, Басу өсләре тулды. Тагын чыгып киттек без. Төне-көне без атыштык, Як-ягыбызда германлар Күзләргә кар тулса да. Кылыч белән баралар. Бу хәсрәтне онытасым юк, Гайрәт белән кычкырышып, Кыямәт көн булса да. Без мискинне яралар. Бу сугышның авырлыгы Машинага утыртырга Каты булды безләргә. Стансада тоттылар. Баштан үткән хәсрәтемне Рәчәйне бетерәбез, дип, Мәгълүм итәм сезләргә. Безне бик куркыттылар. Әткәм-әнкәм, туганларым, Иртәнгесен пленныйлар Инде бәхил булыгыз, Тагын килеп тулдылар. Газиз балагыз кайтсын, дип, Санадылар барысын да, Хәер-дога кылыгыз. Утыз биш мең булдылар. Күп мөнәҗәт язар идем, Утырттылар бер вагонга Зиһеннәрем какшады. Илле салдатны бергә. Төне-көне хәсрәт илән Бикләп куйдылар ишеген, Күзләремне кан алды. Су да бирмиләр безгә. Өч көн бардык машинада, И туганнар, кайтсак иде Җиттек бер зур калага. Язгы сабан туена. Хак Тәгалә ниләр язган Үзәкләргә үтте суык Без бәхетсез балага? Озын кышның буена. Астрияләр өстебезгә Агым сулар өсләрендә Ач бүредәй карайлар. Йөзеп йөри ак балык. Сәгатенә өчәр кабат Бу сугышлар беткәнче Безне тезеп санлайлар. Вафат булды күп халык. Кипте инде күз яшьләрем. Туганнарым озаттылар, Астрия кулында. Инде кайчан күрәм, дип. Тоткын булды башкайларым Салдат мискин өзелеп җылай, Астрия җирендә. Мин сугышта үләм, дип. Кемнәр тамагына насыйп Салдат мискин капчыкларын Миңа дигән бу ашлар? Өсләреннән салалмай. Тәкъдиремдә язылгачтин, Туплар килепләр төшкәчтин, Күрә бит газиз башлар. Сулышын да алалмай. Салдат саен берәр кадак Ап-ак каен тезелеп барган Икмәк бирә ашарга. Астрия юлында. Бер сәгать тә тормас идем Күп михнәтләрне күрдек без Оңгае юк качарга. Шул дошманнар кулында. Салдатларга аш җитмәйдер, Картус кидем башыма, Савытлары тулмагач. Кара каеш билемдә. Нихәл итик соң, туганнар, Ризыкларым калды микән Бәхетебез булмагач. Туган-үскән илемдә? Атлары юк, эт җигәләр Җәй көннәрдә яңгыр ява, Астрия җирендә. Шул җирләрне чылата. Эчем поша, йөрәгем яна, Чит илләрдә ялгыз башым Һичбер ямь юк илендә. Моңайта да җылата. Һава кызу, тузаннарга Быел җәйләр үтеп китте, Сулап булмай сулышны. Җиләк тә җыялмадым. И Ходаем, күрсәтмәче Бу бәетне язган чакта, Моннан түбән сугышны, Күз яшем тыялмадым. Бу бәетне язган чакта, Бу сугышлар каян булды, Каләмнәрем камыштыр. Ник салдатны алалар? Күп сүзләрне язалмадым, Хатыннары, балалары Эчем тулы сагыштыр. Җәтим булып калалар. Менәр идем тау башына, Языйм микән, җитәр микән, Тау башлары тамырлык. Бу кайгылар бетәр микән? Салдат булган бәндәләргә Бу кайгылар, бу хәсрәтләр Ходай бирсен сабырлык. Бу башымнан китәр микән? +Безнең илләр бик ерак, +Ничек кайтып җитәргә? +Бер Ходайның тәкъдиренә +Кирәк сабыр итәргә. +189. Икенче көйгә +Каләм кебек кара кашым, җаран җирдә газиз башым. +Шул сугышка кергән чакта, күздән ага канлы яшем. +Карпат тавы башларында салкын чишмә бар икән. +Бу афәтләрдән котылып, кайтыр көннәр бар микән? +Сугыш үтеп киткән җирдә калмай үлән, камышлар. +Йөрәкләрне җилкендерә "Урра!" дигән тавышлар. +Мылтык-кылычлар күтәреп килә герман казагы. +Безнең хәлне сорасагыз, мисле тәмуг газабы. +Егерме-утыз кешене бер-бер ямга күмәләр. +Туфраклары монда булгач, күп бәндәләр үләләр. +190. Бакырган көенә +Хәлең ничек дип сорарга юк кардәшем, +Әгәр монда үлеп калса бу башым, +Җиназа укып куярга юк кешем. +Хак тәгалә иман рузи кыйлып уңга, +Герман мәлгунь каршы торды безнең юлга, +Салдат мискин кырылып ята уңда, сулда. +Мөэминнәргә иман рузи кыйлсын имди. +Бу бәетләр Башкортстанның Яңавыл районы Истәк авыл Совет караган Сабанчы авылында, I Бөтендөнья сугышында катнашкан Гә Гәрәев дигән кешедә озак еллар сакланган була. Ул күптән вафат и Элекке укытучы Мөнәвир ага Фазлыев аны табып алып, берничә ел кәннән соң, Башкортстанда татар телендә нәшер ителә торган "Тулп әдәби-н әфис журналына алып килде. "Герман сугышы бәете"нең әлеге в анты Беренче бөтендөнья сугышы чорында, 1916 елда иҗат ителгән гарәп хәрефләре белән зәңгәр сызыклы буйлы дәфтәргә теркәлгән. Шунд бәетне иҗат итүченең (яки күчерүчесенең) исем-шәрифләре һәм адрес күрсәтелгән. Алар түбәндәгечә: Мөхәммәтгали Сәйфуллин; Самара гу насы, Богырыслан өязе, Ачтухин волосте, Алкин авылы. +Авторның каллиграфиясе, язу рәвеше бик тә матур, төгәл. Аны заманы өчен укымышлы, галим кеше булуы бәетнең һәр юлыннан, стро сыннан сизелеп тора. Бәетнең ахырында "Икенче көйгә" һәм "Бакы көенә" дигән баш астында "Герман сугышы бәете"нең янә бер вариант нан яки мөнәҗәтләрдән ике өзек урнаштырылган. Композицион төз ше, сәнгатьчә үзенчәлекләре ягыннан аларны мөстәкыйль әсәр дип бә авыр. - И.Ф.; Тулпар, 2004, № 4; Түгәрәк уен, 2014, № 3 +191. Иске солдат бәете +(Беренче вариант) Җомга көнгә хөрмәт итеп, Шул сәбәпле баралмадым, Һәркем салган мич ашы. Ирне озатып калага. Сәгать биштә хәбәр килде, Солдат чыгар уенга Ул ашларны кем ашый? Тагын казарма буена - Иртән сәгать алтыдан Үзләре солдат уенында, Хәзерләнде олаулар. Уе кайтыр юлында. Көндез сәгать өчләрдә Казарманың эчләре, Башланды бит егълаулар. Кызыл кирпеч мичләре, Солдатларның каешлары Йан бирүдән авыр булды Буыр күлмәк-штанын. Барып кергән кичләре. Падишалар чакыргач, Падишалар бүләк бирде, Күрер Ходай кушканын. Сары каеш билләргә. Солдатларның хатыннары Нурлы йөзләр саргаймыйча, Кайсы авырый балага. Кайтармыйлар өйләргә. +(Икенче вариант) Июль унтугызында Сәгать биштә хәбәр килде, Пахуд чыкты авылдан. Ул ашларны кем ашый? Унсигезе җомга көн Солдат пахуд чыгып китте, Хәбәр килде авылга. Калды илләр еракта. Шул хәбәрне китергәннәр - Нихәл итсен хатыны, Чыдап булмый авырга. Юк фәтүә егълап та. Кайсыларының өстендә Падишаһым, агзамым, Аклы күлмәк-ыштаннар. Балаларны өйдә күр. Чакыргач шул бармый хәл юк, Хатыннары солдатлардан Ходай шулай кушканга, Кайчан кайтасын сорый. Кайсы солдат еракта, Ул мескеннәр аян белсен, Кайсы солдат уракта. Кайтсам ярый, дип елый. Кайсы солдат егълап карый, Хатыннары, ата-анасы Калып булмый җылап та. Озатмага дип килгәннәр, Җомга көн дип, хөрмәт итеп Ходай насыйп иткән булса, Һәркем салган мич ашын, Шатлык белән кайтсыннар. +1980 елда Тәтешле районы Аксәет авыл +Хәмит Яхъя улы Яхиннан (1909 елгы) БДУ студентлары язып алган +Информатор белдерүенчә, бу бәет 1914 елда солдатларның ү +тарафыннан чыгарылган. Бу бәетне алар яратып башкарга +Аларда авыр солдат тормышы ча +193. Әсир төшкәннәр бәете +Аяныч хәлем, янадыр бәгърем, +Һич тә юк хәлем, коткаргыл раббем. +Төштем фетнәгә, нихәл итмәгә. +Тоткынлык каты, хәл юк китмәгә. +Ерактыр илем, ялгыз мин үзем, +Моңлыйдыр күңлем, раббем, бир түзем. +Әсир без монда, дошман кулында. +Ватан юлында корбан без бүген. "Сәүекле Ватан", - диеп җан атам. Мин кайчан кайтам - белсәмче үзем. Гыйззәтле атам, шәфкатьле анам, Кайда мин, балаң, күрмәйдер күзең? Кайда иптәшем, якын сердәшем? Сезләрне сагнып, түглә күз яшем. Туган илләрем, йөргән җирләрем, Ямьле кырларым, кайда сез минем? Ялгыз шул башым, һич юк юлдашым. Әсир, бичара, бәхетсез башым. Бүген без монда әллә кайларда, Илләр читендә газиз бу башым. Минем күңелем нигә моңая? Ничәмә яшем җиргә коела? Эчем пошадыр - белмим, ни өчен? Эх, бу дөньяга нигә килгәнмен? Йөрәгем яна кич тә, көндезен. Ахыр бер көн дә рәхәт юк безгә. Ачык кешеләр бар да шат, ямьле, Минем хәлемне һич беркем белми. Бетте куаныч, бетте ышаныч, Елап уздырам көндезен вә кич. Көннәр үтәдер, артадыр кайгым, Күп кайгы салдың миңа, Ходаем. Күпләрне уйлап җылаган күңлем, Дөнья күңелсез өчен, былбылым. Кояш батадыр, йолдыз калкадыр - Йолдызга карап, кайгым артадыр. +Ялгыз торам мин, төрле уй уйлап. +Чыдай алмаймын, җибәрәм елап. +1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай ав +Маразелгариф Хәертдиновтан БДУ студе +яз +194. Сугыш бәете Бисмиллаһи рахман рахим. Бардым Агыйдел буена, пәке тыктым - туңмады, Ранин булып яткан чакта, беркемем дә булмады. Үзем яткан караватка мылтыгымны сөядем, Балаларым яннарына кайталмады сөягем. Безгә чаралар булмады комиссиядән калырга, Дошман сугыш ачкан икән газиз җанны алырга. Яңа чыккан машинага төягәннәр иярләр, Кеше әткәләрен күреп: "Кайда әткәм?" - диярләр. Кышлар үтәр, җәйләр җитәр, иртән көт��ләр китәр, Сөякләремне көтмәгез: көтеп гомрегез үтәр. Минем яраткан йолдызым айның уң якларында, Әй бер сөйләшергә, дидем, җан биргән чакларымда. Бакчаларда матур шаулый - кисмәгез тирәгемне; Балаларым, вафат булдым - көтмәгез сөягемне. Минем калган шинелемне селкеп-селкеп кем кияр, Миндин калган балаларны кысып-кысып кем сөяр? Озын шинельләрем белән черер инде тәнкәем, Сугышларда вафат булдым, бәхил булың, әнкәем. Аклы күлмәк кияр идем - түмә тишекләрем юк, Сагыңганда кайтыр идем - кабер ишекләре юк. Акупларда яткан чакта ранин булды уң кулым, Сугышларда вафат булдым, туганнар, бәхил булың. Пар пулялар килеп тиде минем аркаларыма, Сагынганда карап торың калган пальтоларыма. Миндән калган ак күлмәкне манарага элегез. Аяз көннәр болыт булса, сагынган дип белегез. Кошлар очар йөнен кояр, аның йөнен кем җыяр? Сугышларда вафат булсам, җеназа укып кем җыяр? Мескен солдатның атлары агач башын кимерә, Туган илләрен сагынып, кайтырга дип тилмерә. Биек тауның буйларында акупларда яталар, Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз - тилмерешеп яталар. Исемкәйләрен белмәдем яткан калаларымның Телә: "Әткәсез кайта", - дип, юат балаларыңны. +1988 елда Мәчетле районы Кызылбай а +Бибинур Насретдиновадан (1 +БДУ студентлары яз +195. Гражданнар сугышы бәете +Дөнья күрмәгән тимер арбалар +Урамнардан узып киттеләр. +Безнең туратны ишек алдыннан +Тотып алып, җигеп киттеләр. +Күңелле иде әтиләр белән +Тезелешеп эшкә китүе. +Җәмле болында бергә тезелеп, +Гөр килешеп хезмәт итүе. +Зур абый китте "кызыллар" белән +Дошманнардан илне сакларга. +Бәләкәй абый, мылтыгын алып, +Үз иркеннән китте "аклар"га. +Бер дә бер заман кара урманда +Ишетелә мылтык тавышы: +Зур абый белән бәләкәй абый +Атышалар капма-каршы. +Бәләкәй абый әйтә: - Атма, туганым, +Мин булам синең туган энең, - ди. +- Юк минем энем, бүгенге көнем +Син миңа туган энем түгел, - ди. +Шулай диде дә, зур абый аңа +Чакмасын чагарга кыймады. +Ул җитешкәнче, бәләкәй абый +Итеп күкрәгенә казады. +Бөгелә-сыгыладыр аллы чәчәкләр +Кояш кызуына болында. +Кара каргалар, козгыннар гына +Калды туганымның кырында. +Шулай дип әйтеп, бәләкәй абый +Өйгә кайтып елап сүләде. +Мылтыгын алып чыгып китте дә +Кире кайтып өйгә кермәде. +1980 елда Аскын районы Иске Мотабаш авыл +Хәдичә Әхмәтьяновадан (1915 елгы) +БДУ студентлары язып алган +СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ БӘЕТЛӘР +196. Манара бәете Бисмилла. И манара, синең аең бик ерактан ялтырый, И манара, син ауганда, барча бәндә калтырый. Манара әйтә: "Авам мин, бүген мине кисәләр, Олы дога - бәхил бул, дип, кыйбладан җилләр исәләр". Манара әйтә: "Кисәләр бит, авам-авам, тотыгыз! Өмәттләрем, барыгыз да валгасыри укыгыз!" Манарадагы Ай белән авабыз, дип, дулкынлый, Һавадагы ай, кояш, йолдызлар - барсы да елый. Манараның тәрәзәсе бар да җиргә коелди, Фәрештәләр, канат җәеп, саф-саф булып җыелди. Борма-борма баскычларны, алып, җиргә куйдылар, Борма саен фәрештәләр саф-саф булып ��ордылар. И манара, сини кискәч, барча кошлар таралди, И манара, син булмагач, Ислам дини каралди. "Манараны кисәләр", - дип, бала-чага тавышлый И манара, син булмагач, бетте азан тавышы. И манара, күп заманнар иткән идек синдә азан, Инде хәзер вакыт җитә, якындыр ахыр заман. Мәчет әйтә манарага: "Хәзер мине кисәләр, Җилләр дә төн ягындин ямьсез булып исәләр". Мәчет әйтә: "Юк гөнаһым, кисәбез, дип, киләсез - Кыямәт көнне бу турыда ни җаваплар бирерсез? Мәчет әйтә: "Ай, мәгърәрем, ай, даһи манараларым! Күгәрчен ди: "Син мәчетем, инде кайда гөрләрмен?" Ничә еллар бу урында ялгыз утыра башым, Биш вакыт намаз, тәрвах, тәһарәт иде эшем. Барча халыклар җыелганнар: мәчетләрне сүтәләр, Төрле яктан фәрештәләр салават тәгъбир әйтәләр - Аллаһ әппәр, Аллаһ әппәр һәм дә санә әйтәләр. И манара, үзеңне бигрәк матур кушканнар, Әгәр телгә килгән булсаң, куркыр иде дошманнар. И манара, әһәтеңни кемнәр килеп сүттеләр? Бер эчәрлек хәмер өчен кемнәр башың кистеләр? И манара, син үзеңни кем кискәнни белдеңме? Бер Ходайның әмере белән нигә телгә килмәдең? И манара, син булмагач, яңгыр яумый, күкерәп, Сини кисеп төшергәндә, җирләр торды тетрәп. И манара, иртә торсак, азан тавышы көтәбез, Азан тавышы ишетмәгәч, бик мәхрүм китәбез. И манара, син бар идең яммәтләргә билгеле, Сине кисеп төшергәннәр утта янар мәңгегә. Мәчет әйтә: "Минем турдан бик ашыгып үтмәгез. Минем кырдан үткән чакта, дога кылмый китмәгез. +1988 елда Мәчетле районы Кызылбай а +Мәхрүбә Гыймазыевадан (19 +БДУ студентлары яз +197. Төрмә бәете +Күршеләрең җыелгандыр, +Утырып чәең эчкәнсең. +Мин тоткынлыкка киткәчтен, +Күп кайгылар кичкәнсең. +Бу зинданга кермәс идем, +Күңелләрем азгандыр. +Хак тәгалә тумышымнан +Маңгаема язгандыр. +Җөмлә яланнарны күрдем, +Кырлач-кырлач таш икән. +Җөмлә могҗизалар күрер +Өчен туган баш икән. +Мин зинданда ятамын, +Күземдин яшь атамын. +Хак тәгалә насыйп итсә, +Үз илләремә кайтамын. +Ишекләргә барсам, әй, йозаклы. +Тәрәзәгә барсам - тимерле. +Тимер тәрәзәгә карап торып, +Ике күзекәем тилмерде. Бу зинданга барып кергәч, Ни күрмәйдер башларыбыз. Гомерләрем булып, илгә кайтып, Калды микән җыяр ашларыбыз? Мәчетле районы Әләгәз авылында 1918 елгы) БДУ студентлары язып алган +иңелләрдән булмый. Яшьтән үк яти ә дә, укырга омтыла. Ул искечә, яңача +укытучы була. Башта балаларны, а. Сугыш елларында завферма булып була, чөнки авылда ир-ат юк, барыс хатын-кызлар да балалар гына. Эшләв лар үлә. Ул малларны үлгәнче, тизрәк ч шеләрдән чабата үрдереп, 25 чаба әрне жәлләп, Сабира әби онны арты ира өстенә өелә. Сугыш азагында а - 1948 елларда төрмәдә утыра. Анда н лыклар күрми ул! Шунда "Төрмә бәет туганнарына сала. -КЫЗНЫҢ МИХНӘТЛЕ ЯЗМЫШЫ +БӘЕТЛӘР +198. Газизә бәете +Себериядә бай булса да, +Өйләнәлми алҗыган, +Алҗыганның сәбәбе шул: +Аллаһ ямьсез калдырган. +Озын яңак, курнос борын, +Биш йөз сум акча алып +Газизәне тапшырган. +Риза түгел кызын биреп, +Акылыннан шаштырган. +Бу Шакирны узса-барса +Күрә икән Газизә. +Күргән чакта калтыранып +Өметенә әминә. Дус кызларга әйтә икән: "Аллаһ үзе сакласын, Шакир төсле ир булганчы, Әҗәл гүргә капласын". Олуг кызы, үзе теләп, Иргә барган Сәлимә - Сөекле дә, мактаулы да. Икенчесе - Газизә. Газизә әйтә абыйсына: - Үгетләче әтине. Магазиннарда мал күп, дип, Күрсәт инде тәхтеңне. Абзыкаем, беләсеңме, Шакир ямьсез, сөйкемсез. Аның белән Себер ере Бару өчен күңелсез. Кичке сәгать алтыларда Никах булырга, диләр. Кайгысызлар кайгылының Хәлен бер дә белмиләр. Никахтан соң кияү, кияү, Кияү дигәнең килә. Газизә әйтә, харап булдым, Шул акайган җен килә. Кияүләре килеп кергәч, Җиңгәләре таралды. Газизәбез генә шунда Үлгәндәй булып калды. Без капчыкта ятмый, диеп Сөйләнәдер телләрдә. Газизә пычак тоткан, диеп Сөйләнәдер телләрдә. Калын кара болытларга Иңеп кояш батуы кебек була Шакирның Газизәне кочаклап ятуы. Сәлимәне - Газизәсе, Газизәне Сәлимәсе Кич кунарга чакыра. Кунарга бару белән Ятып киткән йокыга. Тиз сискәнеп уянган. Чыдый алмый куркуга. Сәлимә әйтә Газизәгә: - Тиз уяндың сискәнеп. - Бер кара эт күрдем, - дия, - Килә өстемә иснәнеп. Туганкаем, ул кара этне Мин юрадым Шакирга. Аллаһ нинди яман тәкъдир Язгандыр мин фәкыйрьгә. Иртәгә китәргә, диләр, Диләр, алып китәргә - Пароходта алып китеп, Эшне үзенчә итәргә. Озатырга җыелганнар Ишеткәннәр, килгәннәр. Пассажирлар Шакирны да "Бу нинди аю?" - дигәннәр. Үзара сөйләнәләр. - Нинди кызны алган? - дип, - Аналарына, туганнарына Зур хәсрәт салган, - дип. Пароходта барган чакта, Иртән чыгып алтыда "Тышка чыгам" - дип сөйләнеп, +Чыгу белән сикереп +Суга төште. +Шакир чыкты, +Газизәне йөгереп-йөгереп +Эзләде. +Пароходны туктаттылар, +Судан эзләп алдылар. +Башы ватык, тәне кара, +Күреп хәйран калдылар. +Кәвешләре суга аккан, +Шәле дә юк башында. +Энҗеләгән калпагы бар. +Төшми калган ул шунда. +Шакирның да кардәшләре +Сөйләнәләр төрле сүз: +- Хурлыгыннан суга төште: +Булмаган ул тугры кыз. +Шул арада Газизәне +Духтыр карап, дигән: "Кыз!" +Шулай инде: утка салынды, +Судан табылды. +1980 елда Аскын районы Ол +Тәгълимә Хәлиловадан БДУ студент +199. Хәсрәтле хатын бәете Дөньяга килдем, уң-сулга килдем, Яшь кызлар белән уйнап та йөрдем. Сабак укыдым, бик яхшы белдем. Үсеп җиткәндә бәхетсез булдым. Нурлы йөзләрем, татлы сүзләрем, Сөрмәле керфек - күм-күк күзләрем. Өс-башлар бөтен, күз алган төтен. Көйгә өйрәтте дөнья әкертен. Атам - ил бае - бик күп ит-мае, Бәхетсез итте күңел уйнавы. Бу дөнья матур, кемне дә уятыр. Матур кызларны алдап йобатыр. Бирәдер байга, бирмидер тайга: Бу дөнья өйрәтер акылы сайга. Үсеп тә җиттем, мулла да көттем, Байга барырга өметләр иттем. Су буйларында егет күзләдем, Күреп сөйләргә вакыт эзләдем. Бүген дә уза, иртә дә уза, Бер күреп булмый - йөрәгем сыза. Йөри дә торгач, күрдем сөйгәнне. Дидем: - Белмисең җаным көйгәнне. Егетне күргәч, җаным уянды. Кулларын салгач, гакылдан яздым. Үбәм дә кочам, сагынган кебек. Җибәрмәс өчен билләрен кысам. Бәхетсез гыйшык, төшләр дә кыска, Иртүк кузгала корт та кырмыска. Көн яктылары безгә зарарлы, Читтәге дошман безгә карармы? Егет китәдер таң беленгәндә. Кем дә чыдамас дәртләндергәнгә. Киткән чагында карап та калам, Күздән язганда елап та алам. Һәр көн кич белән юлга күз салам. Бер көн яңгылышып күрде дә анам: - Кызым, бу көндә гел чәч тарыйсың. Көн дә кич анда нәрсә карыйсың? Дидем: - Әнкәем, күзләр дәрья бит, Нәфсем ни итсен, күзләр марҗа бит. - Кызым, өйгә кер, йөрмә, кыйнармын, Бик азгынлансаң, бәйләп куярмын. - Әнкәй! Теләгем шул: сукма, бәйләмә. Сөйгәнемә бир, юкны сайлама. - Бирмәмен, кызым, йорты бик кара. Син барган белән анда кем бара. - Әнкәй! Егетне үзем ошатам. Эч катуларым, күрсәм, йомшатам. - Сөйләмә юкны, агаңнар сизәр. Мин түгел алар, измәңне изәр. Дидем: - Әнкәем, инде ташладым. Аулакка кереп, елый башладым. Күрде җиңгәчәй күздә яшемне, - Авырыйсыңмы? - дип, тотты башымны. - Авырыйм, җиңгәчәй, бар бер морадым. Яшь вакытымны сагынып еладым. Яшь кенә кызлар үсеп җиттеләр. Җан сөйгәненә бар да киттеләр. Бер бай баласын мин дә теләдем. Аулак өйләрдә күреп сөйләдем. Сөйләшүләрем булгандыр ыңгай. Мин яратсам да, бирмиләр, бугай. - Ай, каенсеңлем ни хәл итәрсең? Бирмәсәләр соң чыгып китәрсең. - Җиңгәчәйгенәм, ни хәл итим соң? Ни рәвеш белән чыгып китим соң? - Ай, каенсеңлем, тотсаң үгетне, Хат язып чакыр матур егетне. Кая барасын икәү сөйләрсез, Ничек чыгарга эшне көйләрсез. Тынладым яхшы җиңгәй үгетен. Чакыртып алдым байның егетен. Дидем: - Җанашым, әйләнә башым, Сине күрмәсәм, чыга күз яшем. Моннан чыккачтын, кая барырбыз, Чыгарга булса, ниләр алырбыз? - Сөйгәнем, - диде, - бернәрсә алма, Яла ягарлар - юкка чуалма. Мин кайтыйм инде, урын төзәтим. Иртүк безгә кил, юлда күзәтим. Бардым байларга, эшне җайларга. Гамьсз чакларым калды кайларда? Чыгып киткәнне һичкем белмәде. Баруым белән мулла килмәде. Эш читен булды, мулла килмәгәч, Ничек торасың, никах булмагач? Эшләр әйләнде бигрәк начарга: Бергә уйладык читкә качарга. Киткәч, агайлар бар да белгәннәр. Тирә-күршедән эзләп йөргәннәр. Илдә зур тавыш, балалар чабыш. Кая качарга - миндә шул сагыш. Кайнанам күрде, ашатты, эчерде, Юлга чыгарга киемнәр бирде. Киттек ындырга төн уздырырга, Кешеләр йөри чыгарга кырга. Салам астында төнен узгардык. Таң беленгәнче бик күп юл алдык. Арттан бер атлы килә куәтле. Батабыз карга, йөгерә дә атлый. Атлы килүче кайнатам икән. Бала кайгысы анда да икән. Ул килеп җиткәч, чанага салды, Бер кочак салам томалап алды. Кайнатам аты барадыр каты. Каршыдан килә бер татар заты. Ерактан безне ул күргән икән. Саклап тотарга ул йөргән икән. Килгәч кычкыра: - Нинди эшең бар Салам астында ике кешең бар. Чыгар аларны, нинди кешеләр? Җәяүләп юлдан килеп нишлиләр? Кайнатам нәзер әйтә хәзергә. Сигез сум биреп калдык хәзергә. Бер илгә җиттек - урыс иле икән, Бер эт бәйләнде - бигрәк тел�� икән. Котылып аннан, бер илгә життек, Кардәшләр икән, Мәгъсудка җиттек. Кайнатам безне илтеп аткарды. Бер минут тормый китеп тә барды. Яктылар мунча - бардык, җылындык. Кайгы таратып, яхшы юындык. Анда баргачтын, эссе бит башка. Кияүдә торгач, йөрибез ашка. Рәхәт торганда, бетте дип сагыш. Иртән торганда ишетелә тавыш. Бер хатын әйтә: - Эзләргә килгән, Моңда килгәнне ничектер белгән. Карасам, эзләүче зур агам икән, Дим инде качсам, олы агам икән. Фәкыйрь кайнагам кызулап ат җигә, Күрсәтмәс өчен килгән агайга. Читән чанага чыгып утырдык. - Нәрсә була? - дип, аптырап тордык. Фәкыйрь кайнагам эшне җайлады. Саламнар ташлап, өсне бәйләде. Йөк ясап безне, тирмәнгә бара. Урамга тулган халык кап-кара. Кайнагам сорый: - Илдә ни бар? - дип. Берәү әйтәдер: - Кыз эзлиләр, - дип. Кыз белән егет качканнар, имеш, Безнең якка дип, юл алган, имеш. Кайнагам әйтә: - Монда килмәсләр. Монда килсәләр, кире бирмәсләр. Шулай дигәч тә, атлатып китте. Озак та үтми, бер тауга җитте. Тауның артында урыс авылы бар, Урам очында очрады Иван - Сары сакаллы, гәүдәсе юан. Кайнагам сорый: - Сездә ни булган? Анда да монда халык жыелган. Иван әйтәдер: - Хәтәр хәлләр бар. Кыз югалтканнар - эзли татарлар. Исәнләштеләр кайнага - Иван, Иванга - Семен кардәш икәннәр. - Ызнакум Рәхим, барасың кая? Күзләрең сүнгән, йөзең кап-кара. - Тирмәнгә, - дигәч: - Хорошо, - диде. Аннан кайтканда керерсең, - диде. - Әзрәк оныңны бирерсең, - диде. Кайнагам әйтә: - Ярар, керермен, Биш-алты потлап сиңа бирермен. Семен знакум бергәләп бара. Авыл читендә үк йорты бик кара. Чыкты җил-буран, кар басты урам - - Ни булыр? - диеп уйлыйм да торам. Кайнага әйтә: - Семен, капкаң ач, Тирмәнгә барам, буран туктагач. Капканы ачкач, өйгә үк кердек. Бик дусты икән, шундук без белдек. Өйгә апкерде, чәйләр эчерде. Хатыны бик ачык, куанып йөрде. Кайткач әйтәдер: - Шунда йоклагыз. Беркем дә тимәс, бер дә курыкмагыз. Йоклап ятабыз - ярты төн үтте. Мифтах тиз генә килеп тә җитте. Бик тиз киендек, ашадык, эчтек. Таң беленгәнче, күп илләр үттек. Мифтахка әйттек, илгә барырга, Кайтасыбызны хәбәр салырга. Бик тыныч кына гомер уздырдык. Сөйгәнем белән бер айлап тордык. Көннәр су кебек акты да китте. Бер кичне берәү тәрәзгә чиртте. Иван сизенеп, тиз генә чыкты. - Никах була, - дип, безгә аһ орды. Ул хәбәр бирде: - Бүген була, - ди, - Олаулар әзер, хәзер килә, - ди. Карасам йортка, олаулар килгән, Биш-алты атлар бергә җигелгән. Атлар яныңда бар да урыслар, Бай кайнатайга бары да дуслар. Киттеләр безне шәһәрдән алып, Ике чанага аерып салып. Кайтабыз илгә, туебыз булыр, дип. Атам һәм анам ниләр кылыр, дип. Татар иленә кергәндә, дуслар, Урысча җырлап уза урыслар. Саклыйлар икән безнең агайлар, Урам буенда чаба малайлар. Килгәннәр йортка бер-ике малай. - Кемнәр икән? - дип, карыйлар алар. Өйдәге хәлне беркем белмәде. Белерләр иде, һичкем күрмәде. Никах укылды, риза да булдым, Метрикәсенә кулны да куйдым. Муллага шунда берәү ку�� сузган. Шуны сизенеп, тиз генә сызам. Атам мәчеттә халыкка инәлгән, Ләкин берсе дә аны кертмәгән. Атам инәлгәч, халык кызганган. Иллеләп кеше килде сызганып, Капка ватарга, йортка керергә. Тапсалар мине, тотып изәргә. Килгән агайлар, ата-аналар, Мине алырга ыңгаен җайлап. Килгән кодалар, килгән куштаннар. Килгән малайлар - төпсез ыштаннар. Шаулыйдыр халык, гөрли урамы. Чыдарга хәл юк - сугыш бураны. Мине чоланга бикләп алдылар. Алырга килеп, тапмый калдылар. Дошман озатмый сыйпап та сылап. Атам-анамнар киттеләр елап. Ирем бик тату, эшем - ярату. Һәр көн вакытында языла кату. Гомер итәргә шунда уйлыймын Йортларга чыгып, көн дә уйныймын. Яшь кайнам әйтә: - Торма, күз нурым, Ата-анамның ачуын туздырып. Монда яшәмә, кайт атаңнарга! Бик әйбәт булыр анаң янында. Йортны син кара, бу йорт бит кара. Әрәм буласың монда, бичара. Кайтсаң атаңа, шатлык аларга. Яшь кайнам мине көн дә үгетли. Күрсәтә миңа бер яшь егетне: - Кайт атаңнарга, якын күрерләр, Менә шуңарга сине бирерләр. Бүген дә үтә, иртә дә үтә, Монда торганга ике ай җитә. Төштем инешкә, су буйларына, Калып тормаска ят кулларына. Җан сөйгән ярым чыга да китә. Кайтмый тора ул, көнне төн итә. Карт җиңгәй әйтә: - Зинһар, кайтма, - дип, - Анда кайтсаң, - дип, - башыңны сакла, - дип, Моны ишеткәч, күңелем йомшады, Бу хатын сүзе бигрәк ошады. "Димче диңгезне күчерә, - диләр. - Шайтан да шуны кичерә, - диләр. Керсәм, ирем юк; чыксам, ирем юк. Ул булмагачтын, барыр җирем юк. Ике исәп белән зиһенем югала. Йөзем югала, башым - дивана. Алай да беркөн, вакытым иркен, Кайтып, атама кердем мин бер көн. Дидем: "Хәл болай". Әнкәй дә елый, Абзыйлар әйтә, ярады болай: +- Китмәче, җаным, кадер итәрбез. +Җаным күк сине газиз итәрбез. +Исемә төшә күргән илләрем, +Җан сөйгән белән йөргән җирләрем. +Эш юктан бер эш - чәчемне тарыйм. +Җан сөйгән якка көн дә бер карыйм. +Сизделәр эшне, минем йөрешне, +Таптылар жиһан ахыр керешне. +Белмим, ниләргә кул куйдыралар? +Нигә булса да, исәп тоталар. +Чыксам - каравыл, керсәм - каравыл, +Өемә кайтырга миңа - кара юл. +Көннәрдән бер көн килде бер кара. +Шадра да ямьсез, күзләре ала. +Салдылар мендәр, утырды түргә. +Никах укыдылар, торырга бергә. +Мин бер дә белмим ниләр булганын. +Әти-әнием ниләр кылганын. +. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . +Мине белгәннәр болай булмасын, +Ата-анадан рөхсәтсез чыкмасын. +Иргә чыксалар, борылып кайтмасын. +1987 елда Караидел районы Әмин авылында +Мәхмүзә Сәфәргалиевадан (1914 елгы) +БДУ студентлары язып алган +200. Чегән бәете +Берәүнең, бер байның, бер кызы булган, Хәмидә исемле. Абыйсы кәрткә салып, чегәннәргә сатып җибәргән. Бу бәет шуңа багышланган. Кәрткә чыккач, үзен үтерергә булганнар да, шуннан сеңлесен биргән. Чиган, чиган, дидегез лә, Хәмидәнең киндерләрен Чиганнарга кыздыгыз ла - Очырганнар давылларга - Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Оялам ла. Оялам ла. Ике кырның арасында Хәмидә келәт бикләйдер, Бар да чи��ан көймәсе лә - Бикләсә дә бик шикләндер - Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Оялам ла. Оялам ла. Хәмидәнең даны киткән Иртән торып тышка чыксам, Егерме биш авылларга - Бар да чигән көймәсе лә - Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Әй Аллаһ ла, әйтерләргә лә Оялам ла. Оялам ла. +1980 елда Аскын районы Кыйгазы авылында +Талия Мөхәммәтсафинадан (1903 елгы) +БДУ студентлары язып алган +ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР ТУРЫНДАГЫ БӘЕТЛӘР +201. Ана белән бала бәете +Балага 6 яшь тулгач, әнисе тормышка чыгып китә. Әтисе бу вакытта сугышта була. Баланы сукыр, ятим карчык карап үстерә. +Атам киткәндә тумаган идем, +Анам киткәндә йоклаган идем. +Ятып йокладым, туңып уяндым, +Анам булмагач, үксеп егъладым. +Җылый апалар, җылый тәтәләр, +Җылама, энем, дип юаталар. +Ни хәлләр итим, калдым мин ятим, +Әти-әни дип кемнәрне әйтим. +Атам булмагач читен шул тикле, +Өйләргә кайтсам, ишекләр бикле. Ятам да җылыйм суык баскычка, Буйларым җитми минем ачкычка. Йөрим урамда, ашап балчыклар, Күңел юатам куеп чыпчыклар. Анамның куены бик җылы иде, Җылы куеннар миңа юк инде. Алты яшемдә анам ташлады, Башыма кайгы төшә башлады. Газиз әнкәм сөйгәндер инде, Каласың, балам, дигәндер инде. Утырам урамда, йөрим мин туңып, Ике кулымны җиңемә тыгып. Башымны салып утырам бер якка, Яшьләрем ага баш салган якка. Иртә дә көтәм, кичтә дә көтәм, Анам кайтыр дип сабырлар итәм. Ятим калуны һич тә белмәдем, Атамның йөзен һич тә күрмәдем. Ямады әнкәй башлыкларымны, Бөтерде әнкәй шатлыкларымны. Газиз әнкәем бала итмәде, Атаң кайтыр дип, сабыр итмәде. Кечкенәдән үк юктыр бәхетем, Ата-анамның күрмим рәхәтен. Иптәшләремнең аналары бар, Аналарының җылы куены бар. Алма күк иде ике битләрем, Хәзер бетте инде тәндә итләрем. Ямады әнкәй күлмәкләремне, Белергә килми һич хәлләремне. Баш асларымда кечкенә мендәр, Юк юрганнарым, ашый чебеннәр. Ике бертуган, бергәләп торган, Ябадыр иде әнкәем юрган. Кайтыр әле атам, күрәм, диясең, Күрә алмассың, бик үкенерсең. Йөри лә торгач, күрдем анамны, Нихәл, улым, дип, сөйде аркамны. Киткәч, артыннан бардым йөгереп, Җитеп булмады, кайттым йөгереп. Кемгә әйтим соң, "әнием" диеп? Әйтүчеләр юк мине балам дип. Итекләрем юк минем кияргә, Әти-әни юк мине сөяргә. Газиз әнкәем, үзәкне өзәсең, Син дә шулайдыр, ничек түзәсең. Китәсе көнне кочаклап ятты, Чыгып киткәндә, өстемә япты. И, балам, диде, күз нурым, диде, Каласың инде, бәгырем, диде. Әнкәйне эзлим, карыйм як-якка, Йөгереп йөрим түрдин почмакка. Имән агачы - каты күмере, Минем әнкәнең каты күңеле. Әткәем булса, иркәләр иде, Яңа пальтомны кидерер иде. Атларым булса, атланыр идем, Әнкәем булса, шатланыр идем. Кайтам да туңып, ятам бөркәнеп, Ятам бөркәнеп, тормыйм иртән үк. Мине иркәләр атам-анам юк, Әбидән башка һич караучым юк. Иптәшләр белән уйнаган булам, Күңел юатып җырлаган булам. Атам сугышта, анам тормышта, Ялгыз башкаем кайгы-сагышта. Анага бала кадерле була, Көннәрдән бер көн мәх(е)рү�� була. Канатым сынды, бер дә очалмыйм, Газиз әнкәмне һич тә кочалмыйм. Әнкәй янына һич барганым юк, Бик барыр идем, рөхсәтләр бит юк. Рөхсәт булмагач, анда ник барыйм, Узып киткәндә тилмереп карыйм. Әнкәй үстерде бишеккә салып, Мәх(е)рүм итте, китмәде алып. Тишек итегем, туңа аягым, Кайларга барыйм инде, Ходаем. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем, Сабыр ит әле, кайтыр әткәем. Бергә торырбыз, бергә йөрербез, Тигезлек белән гомер сөрербез. Анадан бала бәхетле тусын, Тудырган ана тәрбия кылсын. Минем күк балалар ятим калмасын, Ике күзеннән яшьләр акмасын. Су буйларында каз балалары, Җыеп ятадыр һәм аналары. Алар күк анам минем дә булган, Ташлап киткән дә миннән котылган. Ташлап китсә дә онытмам әле, Үсеп җиткәч тә карармын әле. +1980 елда Тәтешле районы А +Саимә Сөләйман кызы Сөләйманова +БДУ студент +202. Килен бәете +Мин килен булып төштем, +Кайнәм белән күрештем. +Матур егеткә килдем, +Теләгемә ирештем. +Иртән торып эшкә киттем, +Кайнәм калды ызбада. +Ул да эшкә бармас, диеп, +Минем эчем сызлана. +Моны ничек эшләтергә - +Уй төште исләремә. +Башта иремнән яраттырыйм, +Аннан белермен нишләргә. +- Анаңны яратмыйм, - дидем, - +Кайтам, - димен, - өемә. +- Бар, алайса, кайтып кит! - ди - +Кайтып киттем өемә. +Кайтып кергәч, үз әнкәемә +Елый-елый сөйләдем. +Ирем килеп алыр, диеп, +Көтәм аның килгәнен. Нигә ирем килеп алмый? Мин бик шәпмен, матурмын. Әгәр ирем килеп алса, Бер сүз әйтми кайтырмын. Минем ирем башлы булган: Ана сүзен тыңлаган. Бәхиллеген бирмәс, диеп, Анасыннан узмаган. Ирем килеп алмагач, Кайтып киттем өемә, Ирем тора каршымда, Ялынамын иремә: - Мин колхоз чебеше түгел, Мине анам тудырды. Синең белән тормыйм, дигәч, Башыма берне кундырды. Шулай да мин уйладым: Бу матурны кем тапкан? Мин кайнәм матур булган, Бу чәчкәне ул аткан. Шулай да мин уйладым Кайнәмне югалтырга. - Әйдә, киттек җиләккә! - дип, Пычак тыктым балтырга. Барып кердек урманга Тугайлыкка, җиләккә. Моны ничек югалтырга Түзеп булмый йөрәккә. - Мин хәзер сине суям, - дим, Курку йөри үзәктә. Шушы хәлне сизгәч, кайнәм Бәхилләште, күреште: - Бу көн үзеңә килсен, - дип Еларга да кереште. +И, кыз бала, кыз бала, +Аккан җирдән су ала. +Син кайнәңә яхшы булсаң, +Кайнәң сине кызгана. +Шулай дөнья көтә торгач, +Мин дә таптым ир бала. +Улым үсте, килен алдык - +Мин дә булдым биана. +Кайнә булдым, көч бетте, +Утырамын почмакта. +- Син кайнаңа ничек булдың? +Үзеңне салам пычакка. +Йортка катышма, тик утыр, +Әнә - почмак сиңа түр. +Картәнигә ни күрсәттең? - +Инде хәзер үзең күр. +1980 елда Аскын районы Базанчат авылында +Факия Миңлебай кызы Ризвановадан (1909 елгы) +БДУ студентлары язып алган +203. Суга төшкән Фәнүзә бәете +Фәнүзә - бертуган абыемның кызы. Төлгез буена чапкан печәнне җыярга барганнар. Шунда тегермән буасы бар, бик зур, тирән. Фәнүзәнең әнисе шунда аш пешергән. Кызлар эштән соң куышып, йөгерешеп су керергә төшкәннәр. Фәнүзә, кызлар белән тартышып, иң алдан төшеп киткән. Казан��а эләккән. Шулай итеп, 17 яшьлек кызның гомер өзелде. Җомга көнне суга төште Туганнары алып укыр - Буа киткән Фәнүзә. Бәетен язып куяек. Ай-һай, җәл шул, +Атнакич өмә булды, Кызганыч, эчне өзә. +Фәнүзә анда бармады. Фәнүзәбез суга төште, Өйдә ятып, эче пошты, Шуна искә алаек. Көн үткәрә алмады. Җомга көнне мөмкин иде Җомга көнне өмәләргә Аңа эшкә бармаска. Ник җибәрдең, әнкәем? Үзе ашыгып чыгып китте, "Барма, кызым!" дигән булсаң Иптәшләрдән калмаска. Бармас идем, әнкәем. Өмәләргә барган чакта Аш ашагач, сулар кердем - Бергә иде дусларым. Ярты сәгать үтмәде. Җырларым белән белдердем Җомга суга кермәгез, дип, Эчләремнең пошканын. Бер кеше дә әйтмәде. Ашыга-ашыга печән җыйдым, Тизрәк барып сулар төшәм, Янымда иптәшләрем. Кызыл яулык башымда. Иптәшләрем генә белми Иптәшләрем, алдан төшмәгез, Күңелем төшенке икәнен. Минем җаным ашыга. Әллә нигә эчем поша, Сикереп кенә суга төштем, Су эчсәм, җиргә ятып. Иптәшләрне көтмичә. Яшь йөрәгем алдан белде Тәннәрдән җан чыкты микән Үләремне суга батып. Үз вакыты җитмичә? Төшләремдә кара елан Су уртасында җиткәндә, Беләгемә уралды. Хәлем бетә башлады. Төшләрдә кара килешми - Мин суга бата башлагач, Йөрәгемә ни булды? Иптәшләрем ташланды. Төштә күк атка атландым, Якын дустың суга бата, Муенында - сары тезген. Бир кулыңны, Фәнүзә! Төшләремдә сары килешми, Кулын бирми карап кала, Өметләремне өздем. Ничек йөрәге түзә? Атна кичне мунча кердем, Ике Фәнүзә суга керәләр - Битем-күзем юарга. Эч күлмәген салмаган. Җомга көнне сулар кердем, Дускае бата башлагач, Газиз башым җуярга. Ярдәм итә алмаган. Аклы ситса күлмәгемне Яр буенда ял итәләр Кимәгән булыр идем. Кибәннәр салучылар. Суга төшәремне белсәм, "Алыгыз!" дип, кычкыргач та Килмәгән булыр идем. Булмады алучылар. Хәлем бетте, су төбенә Иртән торып баш тарадым - Аягым тию белән. Чәчемне үрә алмадым. Коткарырга теләүчеләр Суга төшкән минутларда Төштеләр кием белән. Рәфилне күрә алмадым. Су буена бармас идем, Тегермән сулары ага, "Барма!" - диеп калсалар. Әкрен генә комланып. Әллә үлми калыр идем, Калган халык печән җыя, Шунда төшеп алсалар. Фәнүзәне кызганып. Ямьле Төлгез буйларында Төрле гөлләр чәчәк ата Җырлый-җырлый су алдым. Биек тауның башында Суга төшкән үрдәк кебек, Якты дөнья миннән калды Суга төшеп югалдым. Унҗиденче яшемдә. Йөзгән чакта, иптәшләрем Базарлардан ефәк алып, Батадыр да калкадыр. Чәчләрем үрә алмадым. Өстемдәге эч күлмәгем Чит илләрдә - туганнарым, Су төбенә тартадыр. Берсен дә күрә алмадым. Кулымдагы сәнәгемне Абыйларым киткән чакта Кибәннәргә сөядем. Бәхилләшеп калмадым. Су төпләрендә җан бирде Язар сүзләрем күп иде - Минем газиз сөйгәнем. Хатка яза алмадым. Йөгерә-йөгерә печән җыйдым Шулай итеп җанын бирде Күңелләрем булмады. Яшь кыз бала Фәнүзә. Суга төшеп үлгән чакта, Суга төшеп үлгән чагы Туганнарым булмады. Калыр истә мәңгегә. +1980 елда Аскын районы Кышлау Елга авылы +Тәрҗемә Хөсн��тдиновадан БДУ студентлары язып алган +204. Шахта бәете Биек таулар бигрәк биек, Кара урманга кергәч тә, Әйләнәдер ташлары. Өзеп алдым баланны. Минем балам вафат булды - Кулым белән илтеп куйдым Шахталарда башлары. Каберләргә баламны. Аллаһү. Аллаһү. Биек таулар бигрәк биек, Өзелеп киткәндер тәннәрең, Киләдер мәрдәмчеләр. Күкрәгеңдә ташларың. "Алыгыз", - дип кычкырганда, Шахталарда эшлим, диеп, Булмаган ярдәмчеләр. Югалды шул башларың. Аллаһү. Аллаһү. Биек тауда миләшләрнең Шахталарга киткән чакта, Башларын идең микән? Тәрәзәгә карадым. Шaxталарда җан биргәндә, Ике балам калды, диеп, "Аллаһым", - дидең микән? Бер утырып еладым. Аллаһү. Аллаһү. Ызба артымда тирәгем - Шахталарга киткән чакта Җыймадым яфракларын. Караган каерылып. Ят җирләрдә насыйп булган Ике газиз балакае Сиңа гүр туфракларың. Калган шул аерылып. Аллаһү. Аллаһү. Үскәндә, тирәк төбендә Каберләргә салдылар Утырып уйнаган идем. Кыйблаларга, уңнарга, Вафат булыр балам, диеп, Әнкәй, зинһар, еламачы Һич уйламаган идем. Ятам карап суларга. Аллаһү. Аллаһү. Шахталарга барган чакта, Күрдем тауларга бик биек - Ниләр уйладың икән? Менеп җитәрлек түгел. Бүтән күрмим якты дөнья, Куйдылар караңгы кабергә - Диеп уйладың микән? Берни итәрлек түгел. Аллаһү. Аллаһү. +Моннан үткәндә, +Карамый китмәгез. +Ике баламны +Ятим итмәгез. +Аллаһү. Бисмилла, диеп, башлагыз Мин үлгәч тә, күп күрерсең Бу бәетнең башларын, Бу дөньяның җәфасын. Җыламыйча кем укысын +Әнкәй, минем калды инде Бу бәетнең башларын. +Зәңгәрле күлмәккәем, Әнкәй мине үтерергә Исләреңә төшәр әле, План корды төрлечә. Өзелер үзәккәең! Күрәчекне белеп булмый, +Җир йөзләрен кызгандың, Кара гүргә кермичә. +Утка салып яндырдың. Прсидәтил: "Алам", - дигәч, Әнкәй, явыз теләкләрең Әнкәй шуңа ышанган, Барыбер эшкә ашырдың. Шул сәбәптән бөтен уен +Җиде яшьләремдә җиттең Начар фикергә салган. +Газиз башкайларыма. Мине утка атырга, дип, Артык булып тоелдыммы План уйлады әнкәем. Ашар ашкайларыма? Ник әзерәк кызганмадың? - +Минем утта януларым Мин бит синең бәбкәең. +Кызганычтыр кемгә дә. Киемнәрем дә бар иде Әнкәй, гомерләрең үтсен Өсләремә кияргә. Минем өчен төрмәдә. Мине утка салмасаң да +Яңа көйгә калды минем Барыр идең кияүгә. +Зәңгәрле күлмәккәем. Җанган утка тыгар Минем кебек өзелсен лә Өчен, одеялга урадың. Үзеңнең үзәккәең. Әнкәй, барыбер үзен дә +Әбекәем килеп кергән, Кайгыларга урандың. +Май исләре чыкканга, Минем газиз тәннәремнең Бигрәкләр дә авыр булды Исе чыккан һавага. Газиз җаным чыкканда. Һавадагы фирештеләр +Ефәк кебек чәчкәйләрем Ләгънәт укыйлар аңа! +Дөрләп янадыр утта, Әй, әнкәем, үзең дә бит Күрәчәкне күрмәенчә Төрмәләрдә ятасың. Котылып булмай һич тә. Май исләре чыгып тора, Мине утларда яндырдың - Урамнардан узганда, Барыбер рәхәт күрмәссең. Аз гына да кызганмадың, +Җылый-җылый сөйләр идем - Мине утка салганда. +Үсмәде туганнарым, Җифәк белән үрмәсәң дә, Минем газиз сөягемне Чәчләремне тарасаң, Күрмәде туганнарым. Газиз балаң кызганыч та, +Явыз хатын белән ирне Азрак уйлап карасаң. +Шундук алып киттеләр. "Кайтма!" - диеп әйткән булсаң, Авыл халкы артларыннан Кайтмас идем, әнкәем. Елап, ләгънәт иттеләр. Ничек азрак кызганмадың? +Халык хөкеме йортына, Мин бит синең бәбкәең! +Бар халык шунда барды. Инде хәзер чәчләремне Совет хөкеме гомерлеккә Тасма белән үрмәссең. Иркеннән мәхрүм кылды. Әйдәгез бергә Борып куегыз Ятмыйк бу гүрдә, Кыйблага таба. Чыгыйк, кузгалып, Тәнем бик зәгыйфь, Якты дөньяга. Каты юмагыз. Көннәр дә салкын, Зифа буйларым Төннәрдә ятабыз, Үлчәп алырлар, Үлем хәлендә. Җуып пакьлагач, Якты дөньяда. Кифенгә салырлар. Калды елыбыз. Күңелем төшмәде, Хушландырыгыз Куллар бармады, Зифа буйларым. Исәпләмәгез, Якты дөньяда Китәр исегез, Актык туйларым. Миннән калмады Күзләр җомылган, Исәпләр уйлар. Нурлар коелган, +Бер дә сөйләшми Ризык җыймадым Телем тыелган. Озын көннәрдә, Бик рәхәт иде Җорттан чыкканда Җаткан урыннар, Ашыгып чыкмагыз, Рәхмәтләр каты, Бик шауламагыз, Эчләрем көйде, Зинһар, чыдагыз. Тыннарым кыса, Җирләр дымлана, Җаннарым чыга. Үләннәр көя, Кулымны сузсам, Иптәш калмады, Туфракка тия. Йоклаган кебек. +Уянып китсәм, Китап алыгыз, Караңгы төннәр. Укып карагыз. Күңелне бозам, Әрвахкә карап, Куеп киткәннәр. Гыйбрәт алыгыз. Ничектер түзәм. Дөньяда тордым, Бик күп вакытлар. Яшь вакытларда Балчыктыр безгә Гамәл кылмадым. Йомшак ястыклар. Җулдаш кил, Ходай, +Нурлы иманым. Инде өйләрем Үләннәр үсә Ерактыр минем. Кабрем өстенә. Куеп киткәннәр Нурлар чәчелгән Югалды минем. Кабрем эченә. +Кабремне тирән итеп казыгыз, +Акташ утыртып язу языгыз. +Чәчкә утыртып куандырыгыз. +Яфраклар ярса, +Кошлар сайраса, +Әрвах шатланыр, +Догалар барса. +1980 елда Аскын районы Иске Казан +Шәрифә әбидән (фамилиясе кү +БДУ студентла +207. Икенче мөнәҗәт +Кәүсәр шәрабыннан сулар эчәрбез, +Якты дөньяны ташлап китәрбез. +Якты дөньяны күреп туймадым, +Күреп туйсам да, кадерен белмәдем. +Әҗәлләр җитәр, хәлләрем бетәр, +Ясин укырга вакытлар җитәр. +Укый алмамын, бетәр сулышым, +Калмый артымда дога кыйлучым. +Килер газраил, янымны алыр, +Нурлы йөзләрем саргаеп калыр. +Якты дөньяны ташлап китәрбез. +Караңгы гүрдә нихәл итәрбез? +Караңгы гүрдә калыр башкаем. +Ләхет картлары булыр юлдашым. +Мөшкел хәл булыр җанны бирүе. +Мөшкел хәл булыр гүргә керүе. +Шатланыр идем атнакич үлсәм, +Җомгага кадәр гүрләргә керсәм. +Үтендем сездән дога кыйлуны, +Җәннәт эчендә бергә булуны. +Озак тормамын, тиздән үләрмен, +Актык сүземне кемгә сүләрмен. +Дусларым килер, юа башларлар, +Киемнәремне алып ташларлар. +Зифа буемны үлчәп алырлар, +Караңгы гүргә илтеп салырлар. +1980 елда Аскын районы Олы Ел +Тәгълимә Хәлиловадан БДУ студентлар +208. Өченче мөнәҗәт Дөньяны кудым - Үзеңә алар Җитә алмадым. Бәла ала икән. Вакытлар җиткәч, Якты дөньяда Тора алмадым. Хәлләр бар чакта, Дөнья маллары Салават әйтмәдем Т��рып кала икән, Ния шул чакта? Салаватлар кирәк Туфракка яткач Кабергә кергәч. Кәфен сырганым? Чыгып булмый икән, Бик ямьле монда, Бер гүргә кергәч. Ай, кояш булгач. Без дә китәрбез Бик авыр хәл бит, Шулай бер үлеп, Чыгып булмагач? Туфрак өелгән Туфрак астында Чүмәлә кебек. Ята гәүдәләр. Күтәреп ятабыз Уйлап китәрләр Шушы туфракны. Калган бәндәләр. Барып сибәрләр Туфракка керми Тәхлил ташыңны. Калмый беркем дә. Аллаһ белгертми Тәннәр үзгәрә Ул үзе безгә. Икән бер көндә. Вакыт җиткәнен Вакыт җитәдер, Ул үзе сизә. И кардәшләрем. Дөньяда тордым Ничек калырмын Бик күп вакытлар. Ялгыз башларым. Туфракка яткач, Кунакта тордым Балчык ястыклар. Җитмеш ике ел. Онытылыр микән И якты дөнья, Монда торганым, Миннән бәхил бул. +1980 елда Аскын районы Базанч +Хәмидинә Вәлиевадан (1908 елгы, 2 кл +БДУ студентлар +209. Дүртенче мөнәҗәт +Илаһым, шәрабең бер көн эчәрмен, +Якты дөньядан бер көн күчәрмен, +Якты дөньяны күреп туймабыз, +Күреп туймасак та, мәңге тормабыз. +Якты дөньяда калыр исемебез, +Исәпләсәгез китәр исегез. +Күңлем үсмәде, кулым бармады, +Хәсрәт утлары миннән калмады. Җәйләргә чыксам, йөзәр кебекмен, Хуш исләр иснәп, йөрер кебекмен, Караңгы гүрдә ялгыз утырсам, Мөнкәр-Нәнкирнең кергәнен күрсәм. Китаплар ачып, укып карагыз, Безләргә карап, гыйбрәт алыгыз, Мин бит уйладым, рәхәт күрмәдем, Һич уйламадым гүргә керүне. Әҗәлләр җитте, тәннәр суынды, Ясин укырга вакытлар җитте, Укый алмамын, бетәр сулышым, Булсын артымда дога кылучым. Килер Газраил, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Якты дөньяны ташлап китәрбез, Караңгы гүрдә калыр бу башым. Бакый иманым булсын юлдашым. Мөшкел хәл икән җаннар бирүе, Авыр хәл икән гүргә керүе. Шатланыр идем атнакич үлсәм, Җомгага чаклы гүрләргә керсәм. Җанымны алсын атна кичендә, Газаплар кылма кәбрем эчендә. Минем өстемдә тәсбих тартыгыз, Коръәннәр укып, мине озатыгыз. Газиз җанымны Газраил алгач, Ниләр күрербез гүрләргә салгач? Ике фәрештә килер сөәлгә, Җавап биргәндә ушымны алма, Кояшлар чыгар, шәүләсе төшәр, Кәбрем өстенә үләннәр үсәр. Яшәгез рәхәт, калган дусларым, Миңа да барсын яхшылыкларың. Көтәрмен дога калган дуслардан, Миннән сорарлар җавап-хисаплар. Газиз туганнар, якын кардәшләр, Дога кылыгыз, мөэмин иптәшләр. Үтенәм сездән дога кылуны, Оҗмах эчендә бергә булуны. Мәңге тормабыз, барыбер үләрбез, Актык сүзләрне күпме сөйләрбез. Тыннарым бетте, зиһенем китте, Чыга җаннарым, вакытлар җитте. Килер дусларым, юа башларлар, Киемнәремне алып ташларлар. Газиз тәнемне каты тотмагыз, Озак тормамын, ашыктырмагыз. Тордым дөньяда бик күп вакытлар, Салкын туфракта безнең ястыклар. Кәбрем өстенә билге куегыз, Агач ултыртып нурландырыгыз, Яфраклар ярып, кошлар сайрасын, Рухым шат булыр, догалар барсын. Җаным чыкканда, янда булыгыз, Иманлы үтсен дип, дога кылыгыз. Сары коелган, тәннәр суынган, Бер дә сөйләшми телләр тыелган. Тәннәр бик зәгыйфь, каты тотма��ыз, Кире кайталмам, ашыгып куймагыз. Зифа буемны үлчәп алыгыз, Юып пакьләгәч, кәфен салыгыз. Хушландырыгыз зифа буйларым, Якты дөньяда актык туйларым. Ерактан килгәннәр, күрәм дигәннәр, Күреп калсыннар, кайтмас дигәннәр. Куркып ачмагыз япкан йөземне, Йомдырыгызчы ике күземне. Дөньяда тордык бераз вакытлар, Балчыктан безгә анда ястыклар. Җаным кермәгән кемнәр китергән, Тәрәзәсе юк - кемнәр йорт бетергән. Ястык салмаган, түшәк җәймәгән, Күлмәк теккәннәр ак марлялардан. Баш очларыма каты салмагыз, Җан биреп бетми, тартып алмагыз. Кабат кайтарып ала туф(ы)рак, Бик тиз кайтмабыз, йөрербез озак. Вакытлар җитте, тынлар алалмыйм, Ходай ярдәм ит, аннан калалмыйм. Бәнем туфрагым каян алынган, Йанем чыкканда, янда булыгыз. Тәрәзәсе юк, ишек куймаган, Кызыл буяуга кемнәр буяган? Әгәр дә алса Газраил җанымны, Варислар алыр җыйган малымны. Кабергә куйгач килер фирештә, Ходай аларны куйган шул эшкә. Ачык йөз белән җавап алырлар, Әгәр бирмәсәң, утка салырлар. Каты тотмагыз, гүргә салганда, Ходай ярдәм ит җавап алганда. Якты көннәре, салкын җирләре, Яткыра безне үлем хәлләре. Яшь вакытларда тәүбә кылмадым, Юлдашым - Ходай, бакый иманым. Минем тәхтемне тирән казыгыз, Ак таш утыртып, исемем языгыз. Алып чыкканда, ашыгып чыкмагыз, Бик шауламагыз, зинһар, чыдагыз. Куеп киткәннәр йоклаган кебек, Уянып китсәм, караңгы гүрем. Кулларым тия, җаннарым көя, Кулымны сузсам, балчыкка тия. Зифа буйларым, озын чәчләрем, Кабердә ятыр ялгыз башларым. И Ходаем, телләрем ачсын, Изгелекләрем мизанны бассын. Җанымны, иманны алган чагында, Мизанымны авыр ит изге ягыма. +1980 елда Тәтешле район адә Габит кызы Хузинадан (1889 елгы; и +БДУ студ +210. Узган гомерләрне уйлап... +Мөнәҗәтләр язам әле, +Укырсың искә алып. +Узган гомерләрне уйлап, +Утырам хәйранга калып. +Бу агач бер генә икән, +Ботаклары кая икән. +Бу агач та минем кебек +Сагынып саргая микән. +Бу агачның яфракларын +Әллә җил койды микән. +Минем йөзнең нурларын +Сагнулар җуйды микән. +1980 елда Аскын районы +Хәмидинә Вәлиевадан (1908 ел +БДУ студ +211. Лә иллаһы иллаллаһ +Лә иллаһы иллаллаһның +Карамагыз әзенә. +Лә иллаһы иллаллаһы +Мәңге бетмәс хәзинә. +Лә иллаһы иллаллаһы +Сәламәтлек китерер. +Лә иллаһы иллаллаһы +Бәхетләрне җиткерер. Лә иллаһы иллалаһы Тазалыклар китерер. Лә иллаһы иллалаһы Фәкыйрьлекне бетерер. 014 елда Кыйгы районы Вакыер авы озчы Бибисара Галимулла кызы Янг +БДУ студенты Гөлназ Гыйльм +212. Сабырлык мөнәҗәте +Сабырлыкның савапларын +Китаплардан караганнар. +Сабыр иткән кешеләрне +Шаһитлар дип санаганнар. +Атамның бер гөле идем, +Анамның былбылы идем. +Бу хәсрәткә гаҗиз булдым +Сабыр бирсен үзе Аллаһ! +Сабыр бирсен үзе Аллаһ, +Ерак димә гомереңне. +Сәфәрләрдә зикерәйде: +Чыныктырдың күңелемне. +Сабыр итик, сабыр итик, +Сабыр коллар сабыр итә. +Сабыр коллар сират күперен +Искән җилләр кебек үтә. +Сабыр итик, сабыр итик, +Сабыр юлдан шайтан качар. +Сабыр коллар җән��әт ишеген +Үз куллары белән ачар. +Сабыр итмәк кирәк безгә, +Безнең күк бәндәләр түзә, +Алай да бит йөрәк безгә +Сабырлык бир, тәгам, Аллаһ! +Мөнәҗәтләрем һич бетмәс, +Кәгазь белән кара җитмәс, +Йөрәгем дип кайгы китмәс, +Рәхимең кыл, рәсүл уллаһ! +Мөнәҗәтем сезгә булсын, +Дус-ишләрем дога кылсын. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында яшә +тарих һәм җәмгыять белеме укытучы +Рита Абрик кызы Сәетгалинадан (1965 елг +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алг +213. Ятимлек мөнәҗәте Сыңар канат, сыңар канат, Укуым булды юлдашым, Моңаям айларга карап, Кыр кошы булды моңдашым, Ятим хәлләре бик харап, Сабырлык булды юлдашым, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен тәгал Аллаһ. Канатларың сынык булса, Балалар белмиләр аны, Туганнар ят була икән, Алар безгә җиңел карый, Күзләргә яшь тула икән, Алар безгә салкын карый, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен тәгал Аллаһ. Ятимнәрнең күңеле боек, Менә шулай сыңар канат, Туры сүзләре дә кыек, Коелса чыкмый ул кабат, Сүзләр әйтеп булмый кыен, Куелса чыкмый ул кабат, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабырлык безгә зур канат. Ата-ана - алтын канат, Гомерле булдык, үлмәдек, Торабыз аларны карап, Дөнья рәхәтен күрмәдек, Берни эшләп булмый елап, Кеше кебек булалмадык, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен тәгал Аллаһ. Балалар дип, узды гомер, Боек күңел, китек күңел Күтәрелми һичбер күңел, Башны түбән ия икән, Булды шундый авыр көннәр, Бәхетсез син дия икән, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен тәгал Аллаһ. Ошбу киң дөнья эчендә Бирелмәде безгә бәхет. Киң булды безгә тар ләхет, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Ятимлекне үзем күрдем, Ни хәл икәнен дә белдем. Ятим калып хәйран булдым, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Бу бәетем сезгә булсын, Укыганнар дога кылсын, Догалары кабул булсын, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Яшьлегем чәчәк атканда, Мин сине сөйгән идем, Ул вөҗданлы, соңгы көндә Ташламас, дигән идем. Дөньяда юк чын мәхәббәт - Барсы да хыял гына, Сөям-ташламыйм, диюләр Барсы да алдау гына. Алмалары, хөрмәләре, Кызарып пешәр әле. Әле исеңә төшмәсәм, Соңыннан төшәр әле. +1980 елда Аскын районы Кышлау +Тәскирә Кәнәфия кы +БДУ студент +215. Киек казлар Ерак җирдин бугай очып килә Тәмам арыган ялгыз киек каз. Оча-оча туктап-туктап кала, Тагын җыя хәлен ул бераз. Үзе һаман артка калган җиргә Карый, белмим, нигә кайрылып. +Өзелеп төшкән мескен гөлчәчәктәй, +Мин дә өзелеп сулдым, югалдым. +1980 елда Тәтешле районы Җиремҗибаш авыл +Зөха Рәхимьяновадан (1911 е БДУ студентлары язып алган +216. Күк күгәрченкәй +Карлугачкай кара, муйны ала, +Бәхетлекәй лә бала монда кала, +Бәхетсезкәйләре китеп югала. +Күк күгәрченкәй лә күктә уйный, +Күләгәкәйләре лә җирдә уйный, +Атасыз ла бала, ай, үлми, +Дөнья рәхәте ай күрми. +Күк күгәрчен кебек, түшен киереп, +Бай кызлары бара басуга. +Башларына авыр кайгы төшсә, +Арысландай җегетләр боега. +1980 елда Тәтешле районы Җиремҗибаш авыл +Зөха Рәхимьяновадан (1911 елгы) +БДУ студентлары язып алган +217. ��өтмәс буе Безнең Көтмәс буе ямьле - Көтмәс буйларын балкытып Ямь-яшел тугайлары. Кабына йолдызлары. Иртә-кичен өзеп сайрый Уңган да, чибәр дә безнең Сандугач-тургайлары. Көтмәс буе кызлары. Көтмәс буйлары миләшле, Көтмәс буенда диңгездәй Болыннары җиләкле. Дулкынлана мул иген. Көтмәс буе егетләре Яратып сөйгән ярым да... Эшчән, кыю йөрәкле. Казаннардан Мәскәү күренә микән, Таш кибеткә басып карасам? +Кушымта: +Мәгүмә +Төште бәгъремә, +Буйларын +Туя күрмәдем. Шул туганкаемны ишетермен микән, Сандугачлар булып сайрасам? +Кушымта шул ук. Биек, текә тауның башларында Кына гөлләр үскән бер төптә. +Кушымта шул ук. Бергә туып, бергә үсеп, Аерылышып булмый бер көндә. +1980 елда Тәтешле районы +Бибиҗиян Гарифулла кызы Миңнеәхмәто +БДУ студен +219. Мәхәббәт җыры +Яшьлегем сачәк атканда, +Мин сине сөйгән идем, +Нык мөхәббәт белән сөйгәч, +Ташламас дигән идем. +Кушымта: +Агыйдел күпере +Дер селкенә үткәндә. +Үпкә сүзләр бетәр әле, +Кысып суырып үпкәндә. +Дөньяларда берәү генә +Чын мөхәббәт, чын күңел, +Чын мөхәббәт, йөрәк белән +Өзелеп сөйде яшь күңел. +Кушымта шул ук. +Сызылып таңнар аткан чакта +Алсулана пәрдәләр. +Аерылмый да, саргаймый да, +Бар бәхетле бәндәләр. +Кушымта шул ук. +1980 елда Тәтешле районы Акс +Шәмсекамәр Әхмәди кызы Тимерәевад +БДУ студентла 220. Сәхрәләрдә үскән гөлләр Сәхрәләргә чыгып, бер гөл күрдем, Бөгелә-сыгыла җилгә буйсына. Кайда гына барсам, ямь табалмыйм, Күңелләрем шулай юксына. Сәхрәләргә чыгып, өзеп алдым Сандугачлар кунган гөлләрне, Өзеп алган гөлләргә охшатам Аерылып калган көннәрне. Сәхрәләрдә үскән гөлләрнең Матурларын сезгә өзәмен, Үткән көннәремне искә алам, Сүзләремдин җырлар тезәмен. +1980 елда Тәтешле районы Акс лислам кызы Шәйхелисламовадан (1908 елг яңача да укый-яза белгән) БДУ студентла +221. Ятимә җыры Сандугачкай ала, муены кара, Бик моңая икән бу бала. Бик моңаймас иде, ай, бу бала, Эчкәйләре тулы ут яна. Карурманга кергән чакта, Очраттым мин пар каен, Очраттым мин, ай, пар каен, Очраттым мин, ай, пар каен, Аерылыштык бит, әнкәем. Биек таукайларның, ай, зикәнен, Җыеп алдым куллар җиткәнен. Белмәенчә калдым, ятим калдым, Яшь гомеркәйләрнең үткәнен. Кара да гына ефәккәем булса, Толым чәчкәемне үрер идем. Җир йөзкәйләре, әнкәй, көзге булса, Сине шул көзгедә күрер идем. +1980 елда Аскын районы Яңа Каза +Тәскирә Кәнәфия кызы +БДУ студентла ЕКРУТ ҺӘМ СОЛДАТ ҖЫРЛАРЫ +(НАЗЛАР) +222. Аерылышу җыры +Басу капкасын чыккач та +Карадың бер кайрылып. +Карамас идем кайрылып, +Кала дус-ишләр аерылып. +Басу капкасын чыкканда, +Озатучым булмады. +Бер еладым, бер җырладым, +Юатучым булмады. +Бергә чакта бергәлекнең +Кадерен белмәдек, бугай. +Бергә чакта кем уйласын, +Аерылабыз, дип, болай. Борма-борма баскачлардан Менәселәр бар әле. Гүләп торган ут эченә Керәселәр бар әле. Таш казарма буйларына Винтовканы сөядем. Китәр микән, кайтмас микән Илләремә сөягем? Басу капкаларын чыккач, Өзеп алдым бер кузак. Китүләре тиз булса да, Кайтулары бик озак. Миннән калган туры атны Авыр йөккә екмәгез. Мин китмәдем мәдрәсәгә, Кайтыр, диеп, көтмәгез. +1980 елда Тәтешле райо +Фәизә Мостафа кызы Янб +БДУ студ +224. Сагыну җыры Солдат итеп алсалар да, Будырмам билләремне. Кара чәчем агарса да, Онытмам илләремне. Уфа диләр, Уфа диләр, Таш икән урамнары. Казарманың тышы ямьле, Эчендә бураннары. Агыйделкәй, Агыйделкәй, Агыйделкәй акса да, Үткән гомер кире кайтмай, Сулар кире акса да. +Агыйделгә төшә яздым, +Тартып ал беләгемнән. +Тамыр җәйгән гөлләр кебек +Чыкмыйсың йөрәгемдин. +Түр тәрәзә төпләреннән +Исле гөлләр күчерәм. +Исләремнән чыгара алмый, +Сагынып гомер кичерәм. +1980 елда Тәтешле районы Кодаш ав +Рәхимә Шәһинур кызы Шәйнуровадан (189 +БДУ студентлары язы +225. Солдат назы "Бисмиллаһи!" - диеп башлыйм бу назымны, Сезләр укыгыз без язган бу язуны. Күргән күк булырсыз үзебезне. Хак Тәгалә үзе рәхим кылсын имди! Калды микән илебездә җыяр ашлар!? Китәр микән күзебездән канлы яшьләр?! Туган илгә кайтыр микән безнең башлар?! Хак Тәгалә үзе рәхим кылсын имди! Туганнарым, сорасагыз бәнем хәлем, Янып торган утка карап, гыйбрәт алың! Шушы мисалда янадыр бәнем җаным. Авыз пешә, эчеп булмый сөтсез чәйне, Канлы яшьләр егълап йөрдем быел җәйне - Зари егълап, кан агадыр йөрәгемдин. Мин язамын үзем күргән хикмәтләрне Без ашыйбыз ат ашамас икмәкләрне. Вафат булсак кая безгә кәфенләмәк, Кабер казып, җеназа укып җәфенләмәк?! "Бу бичара мәрхүм", - диеп кадерләмәк!? Туганнарым, моны укып егълашмагыз, "Авыр хәсрәт бу", - диеп, кайгырмагыз. +Вә ләкин догагыздан ташламагыз: +Сезнең дога, бәлки, кабул булыр имди. +Аш ашыйбыз ике кабат сүткәсинә, +Дуңгыз мае кушалар боткасына - +Кире итеп бирәбез хуҗасына. +Урыс ашай, без мескенгә ашлар булмай, +Тоткын булгач, ашамайча торып булмай - +Илдә булган бәхетлеләр моны күрмәй. +1973 елда Краснокама районы Яңа Кабан авы +Таһир Әбелбакировтан (1892 елгы) БДУ студен +язып +226. Хезмәткә киткәндә +Без барасы казарманың +Идәне такыр микән? +Минем башларым бер киткәч, +Әйләнеп кайтыр микән? +Тар урамны киңәйтәек +Кыңгырау тагып дугага. +Без киткәнгә сөенмәгез, +Торың хәер-догада. +Ерак микән, якын микән +Без барасы калалар. +Егерме бер яшькә җиткәч, +Йөрәккә ут салалар. +1980 елда Тәтешле районы Кодаш авы +Шәргыя Хатиб кызы Гыйльметдиновадан (1886 +БДУ студентлары язып +227. Хушлашу җыры Майлап бакчада чәй эчә, Без барачак казарманың Грамофоннар уйнатып. Идәне такыр микән? Яшел-сары машиналар Башкайларым ерак китте - Алып китә елатып. Әйләнеп кайтыр микән? Уфа диләр, Уфа диләр - Илне уйлап, сагынып үлсәм, Уфаны күрсәң иде. Пар чыгар каберемнән. Уфалары янсын иде, +Биек тауда - куш усак. Солдат алынмас иде. +Куш усакта - куш йозак. Муссы дигән калаларда Китүләре тиз булса да, Өянке белән каен. Кайтулары бик озак. Шул каеннарга карыймын +Алыйк мылтык, чыгыйк кырга Илне сагынган саен. +Атыйк кыр үрдәкләрен, Әнә килә автомобиль Солдат мескен үзе юа Свердлау урамыннан. Керләнгән күлмәкләрен. +1980 елда Тәтешле районы Кодаш авылын +Шәргыя Хатиб кызы Гыйльметдиновадан (1886 елг +БДУ студентлары язып алг +228. 1914 елгы җыр И туганнарым, кайгырмагыз Без солдатка киткән чакта, Барчабызны кадерләп. Куян чыкты аркылы. Герман границасында Бу дөньяны утлар алган - Әзер безгә каберләр. Безгә тиде ялкыны. Без китәбез, ахыры, Солдат кигән тар итек, Күп калалар аркылы. Атлаулары марштан. Өскә кигән киемебез Кәбестә сулары эчеп, Кәфен булыр, ахыры. Яңаклары ябышкан. +1980 елда Аскын районы Төлгезбаш авылын +Гыйльманша Абделхак улы Хаковтан (1900 елг +БДУ студентлары язып алг +229. Шәкерт җырлары Әнкәй суга барганда, Мин дә күрдем убырны, Күргән суны алганда. Ашап ята сыерны. Судан чыккан бер бәндә, Барып тырный каберне, Ике башлы, тидия. Кереп китте, тидия. Убыр, дисез, какой сез Төтен саныйлар иде, Шүрәлене белмисез. Иртән торып, тидия. Шүрәлене белмисез. +Чакыргач та, бардылар, Көн дә килә шүрәле, +Хәерләрне алдылар. Кытый-кытый, тидия. +Фатиханы салдылар, Фәлән хәерче күргән, Теләгәнчә, тидия. Мин шүрәлемен, дигән. +Май ташытадыр иде, Кытыклашаек, дигән, +Бал ачытадыр иде, Кытый-кытый, тидия. +Дуть иттерәләр иде, Бу хәерче котылган, Кич утырып, тидия. Бер атнадан котылган. +Игеннәр уңа иде, Ахрысы убыр булган, +Ындырлар тула иде. Очып йөри, тидия. +Гошер күп була иде, Алдау өстенә алдау, Муллаларга, тидия. Тик утыралар алдап. +Ашау бар, эчү бара Гүя куйгансың яллап, +Көндезен дә һәм кич тә. Алдашырга, тидия. +Хәзрәт, мәзин бал эчә, Ай борынгы муллалар, Күңел ача, тидия. Әүлия иде алар. +Анда мулла акчали, Андай мулла кайда бар, +Көн дә келәт ачкали. Бу чагында, тидия. +Иген итеп саткалый, Хәл сорашалар иде, Урлап-урлап, тидия Кереп ашайлар иде. +1980 елда Тәтешле районы Кодаш +Нурислам Шаислам улы Шаисламовтан (1902 елгы; 6-7 ел +укыган) БДУ студентлары я +230. Табын җырлары +Исемнәре Нагыймә, +Исемнәре Нагыймә. +Ыстаканы безгә килгән, +Давай күтәрик бергә. Сандугачлар җыелганнар, Алма коелган җиргә. Бер җырламый булмас инде Дуслар җыелган җирдә. Их, дусларым, җырлыйк әле, Җырлап ачыла күңел. Җырлап ачылмаса күңел, Мәңге ачыласы түгел. +1980 елда Тәтешле районы +Бибинур Исхаков +БДУ студент Стаканның төпләре - Күк күгәрчен сөтләре. Я ашаек, я эчик, Хәләл күкрәк көчләре. Стаканның төбе алтын, Төбе түгел, чите алтын. Безнең болай утырулар Йөзлек түгел, мең алтын. Стаканың пыяла, Сабы да юк тотарга. Мин җырлармын, син эчәрсең, Җиңел булыр йотарга. Стаканда пиво беткән, Пиво тутыраек әле. Үткән гомер кирегә кайтмый, Җырлап утыраек әле. Без эчмәйбез аракы, Без эчәбез кислушка. Без эчмәйбез берәй сутка, Без эчәбез өч сутка. Айның унбишләре җитсә, Ай табактай була ул. Башларыңа кайгы төшсә, Җыр сабактай була ул. 1980 елда Тәтешле районы Иске ргыя Хәтиб кызы Гыйльметдин +БДУ студе 231. Кыска җырлар Гөлләрем шиңәләр инде, Кемнәр су сибәр инде? Минем сагынганнарымны Хатларым сөйләр инде. Сузып уйна гармуныңны Үрләргә менгәндә дә. Аерылмабыз үлгәндә дә, Гүрләргә кергәндә дә. Ике юлның юл чатында - Безнең авыл зираты. Сез сөйгәнне сөйдек инде - Сөймәгәннәр чираты. Агыйделләргә төшәем, Төшәем, югалаем. Билләреңә сары каеш Булыплар уралаем. Клубларда утлар янгач, Кинодыр дигән идем. Кәнәфер чәчәкләренә Охшатып сөйгән идем. Тал бөреле, тал бөреле, Тал бөреле була ул. Җан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә була ул. Сандугачлар басып сайрый Идел камышларына. Иртән торсам, бер моңаям Былбыл тавышларына. Гармончының исемнәре Гармон каешларында. Калмасын сөйгән яркаең Кояш баешларында. 1980 елда Аскын районы Иске Мо +Газимә Әхмәтхано +БДУ студен Җилфер-җилфер йөрмәсәм, Җил тавышын сизмәсәм. Өзелеп җыр җырламас идем, Сезне сагынып йөрмәсәм. Биек-биек юкәләр, Өйдәләрме бикәләр? Өйдә булсалар бикәләр, Кермәй китсәң үпкәләр. Сары ла атым су буенда, Җиз калае муенында. Без китәбез Германнарга, Сез каласыз уенда. Без утырган машинаның Торбалары җиз генә. Японнарны бетермәйче Кайталмабыз тиз генә. Казаннардан килгән егет Оек-чабата киеп. Монда килеп, итек киеп, Нишләп йөрисең биеп? Безнең урам - киң урам, Ташу килә басудан. Сөйгән ярың ятны сөйсә, Башың бетәр ачудан. Әллә Уфа яна микәнЧыккан буяу исләре. Границага хат язалмыйм: Юк бит адреслары. Быел килгән киек казлар Аклы микән, күк микән? Үткән гомер үтте инде, Калган гомер күп микән? +1980 елда Аскын районы Мота +колхозчы Зөбәрҗәт Анбарова +БДУ студентл Сандугачкай ала, муены кара, Ник моңая икән бу бала? Моңаймас та иде, ай, бу бала - Туган-үскән җирләре, ай, кала. Сандугач баласы сары, Күгәрчен баласы күк. Еламаган көннәрем аз Елаган көннәрем күп. Уфаларда бардыр әле Чын гәрәбә тезүче. Син генәсең, бер генәсең, Эчләремне өзүче. Уфа, дисең дә карыйсың Уфа күренәмени? Аерылышып тору белән Күңел сүреләмени. +Чәчләрем сүтелмәс иде +Очын төйнәгән булсам. +Эчләрем өзелмәс иде +Яшьләй сөймәгән булсам. +Тәрәзәмне ачып куям, +Кичке җилләр исәрме, тип, +Искән җилләрдән сураймын: +"Минем иркәм исәнме?" тип. +Сандугач бала очыра +Туктатып кагындыра. +Кемнәрең бар, кемне уйлыйсың +Кемнәрең сагындыра? +Машиналар килә-китә, +Нигә син утырмыйсың? +Бөтенесе онытыла, +Нигә син онтылмыйсың? +Сайрамале, сандугачым, +Сайрап, эчем өзәсең. +Эчем өзелгәндә, сайрап, +Әҗәлсез үтерәсең. +Сандугачлар усакта - +Китмәс инде кусак та. +Я бәхетсез, я гомерсез +Булырбыз, кавышсак та. +1980 елда Аскын районы Кышлау-Е +колхозчы Зөлкәбирә Галиевад +БДУ студентла Чын чынаякларны ясыйлар Ак Иделкәйләрнең комыннан. Ялгызлыкта үткән гомер өчен, Үкендерә икән соңыннан. Агыйдел буйлары - тал-куак, Сарман буйкайлары - андызлык. Дөньяларда ике каты кайгы - Айрылышу белән ялгызлык. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә чәчем үрләргә. Сибелә чәчем үрләргә - Яшьли нужа күргәнгә. Үтәсең, гомерем, үтәсең, Үтәсең икән җилдәй. Син үтәсең, мин сызамын, Чәчкәсен койган гөлдәй. Су сибегез гөлләремә, Гөлләрем шиңмәсеннәр. Үзләре шиңгән гөлләр дә: "Шиңгән шул", - димәсеннәр. Үрмәләтәм, үрмәләтәм Үрмәле гөлләремне. Без кайларда бергә булдык, Сагынам шул көннәремне. Сандугачның, беләсеңме, Баскан талы тамырсыз. Әллә сагынуларым җитте, Әллә үзем сабырсыз. Сандугачым, чык сәхрәгә, Күтәр күңелләреңне. Минем кебек ямансулап Үткәрмә көннәреңне. Җырлыйм әле, җырлыйм әле Җырлыйм әле кырыкны. Җырламас идем кырыкны, Яшь гомерләр сроклы. Нинди сүзләр әйтер икән, Уфадан килгән түрә? Мине туганнар кимсетә Бәхетем юкка күрә. Килә болыт, килә болыт, Килә болыт күкерәп. Ни килсә дә, миңа килә - Күтәрерме яшь йөрәк? Алма бакчасына кереп, Эзләдем эзләремне. Сакла яшь гомеркәеңне, Саргайтма йөзләреңне. Озак итеп барган булдым, Күралмадым юл башын. Тирән кайгы эчләрендә Тирбәлә ялгыз башым. Биек тауның башларында Минем утырган ташым. Утырган ташымнан авыр Кайгы күтәрә башым. Бирми бәхет, бирми бәхет, Бәхеткә туя ла алмадым. Алда да бәхетем булмаса, Яши алмам, туганнарым. Чын баланы кызганам мин, Чын бәхетсез була ул. Дөньяның бөтен михнәтен, Күрер өчен туа ул. Күңелемдә көн калмады, Кайгы-хәсрәт ашады. Шатлыгымны тартып алды, Кара күмер ясады. Сандугачлар кайда сайрый Төрле гөл арасында. Бер бәхетсез бала булдым Тиңдәшләр арасында. Кыр казлары каңгылдаша Күл буе, томан көнне. Ни күрәсе язылган икән Анадан туган көнне. Зәңгәр сатин күлмәгемне Тузар, димәгән идем. Яшь гомерем - зәңгәр чәчкә, Узар димәгән идем. +1980 елда Аскын районы Кышлау +Тәрҗемә Хөснетдиновадан БД Сөясеңме, аппагым, Сөймисеңме, аппагым? Сән сөйсәң, сән сөймәсәң дә, Сөючеләр бар тагын. Сандугачның балалары Нигә сигез булмаган? Алар сигез булыр иде, Дөнья тигез булмаган. Агыйделне дә буйлыйм, Кар(а)иделне дә буйлыйм. Яшь башларым, тиле акылым - Әллә нәрсәләр уйлыйм. Сандугачлар килер әле Әрәмәдә кар беткәч. Шыңгырдап торган урамнар Тынар әле без киткәч. Утырып-утырып ял итәмен Биек тау итәгенә. Без түгел, кошлар моңая Кайтырга илләренә. Утырдым үлән төбенә Үлән төбе - куега. Кызарып кояшлар чыга, Күңелләрем боега. Тал бөдрәсе, тал бөдрәсе, Тал бөдрәсе имәндә. Кадерләремне белмәдең Башкаемны игәндә. Тал тибрәткәнем юк иде - Талдыра икән беләкне. Яр сөйгәнем юк иде - Яндыра икән йөрәкне. Ал булганчы гөлләр булсам, Сулар сибәрләр иде. Сабый чакларымда үлсәм, Сагынып сөйләрләр иде. Су буендагы балыкны Чумып та алып булмый. Үтте безнең яшь гомерләр Сатып та алып булмый. Стенада сәгать суга Минутын белеп кенә. Төшләремә син керәсең Елмаеп көлеп кенә. Сандугачка җим салмыйсың - Ачка үлсен, дисеңме? Сагынганда юк сәламең - Саргайсын бу дисеңме? Алма бакчасына керсәң, Кошлар сайрар, елама. Яфрак кебек саргаерсың, Төрле уйлар уйлама. Агыйделгә төшә яздым, Тотмадың беләгемнән. Тамыр җәйгән гөлләр кебек Чыкмадың йөрәгемнән. Башымдагы яулыгымның Дүрт почмагы да көрән. Тышларга да чыгып карыйм, Күренмисез дә керәм. И, ду��каем, аерылдык бит, Тормыш аерды безне. Күзләремә яшь тыгылды - Күңелем эзли сезне. Сандугач баласын тотаем, Телен ничек отаем? Безгә уйнап бергә үстек - Шуны ничек онытаем? Җырлыйм әле, җырлыйм әле, Җырлыйм әле икене, Җырламас идем икене, Сез, дусларым, сөйкемле. Безнең урам киң булса да, Бүлгәч тараер әле. Безне уйлый торгач, иркәм, Йөзең саргаер әле. Күгәрченнәр җыелганнар Гөрләшеп сөйләшергә. Ялгыз башым гына яшим, Беркем юк сөйләшергә. Өй артымда гөлбакчамда Алмалар пешәр әле, Газизләре үсәр әле, Исенә төшәр әле. Күлмәкләрне бик күп кидем, Киялмәдем яшелен. Дөньяда бер балам булды, Шуңа үтте яшьлегем. Кулымдагы балдагымның Исемнәре кем икән? Иртә саргайган гөлләрнең Әллә берсе мин микән? +1980 елда Тәтешле районы Җире +Асия Рәхмәтулл +БДУ студе +232. Такмаклар Виноград вареньесы Бигрәк тәмле кабарга. Кайна белән кандалага Нинди дару табарга? Әнә килә автомобиль, Төягәннәр урындык. Бу ни гаҗәп, бу ни хәл. Корткаларга урын юк. Тау башында тимер капка Ачыла да ябыла. Төнлә йөргән яшь егеткә Матур кызлар табыла. Биек тауның башларында Җил әйләндерә ташны. Кайда матур, кайда чибәр, Шул әйләндерә башны. Утлар куеп яктырталар Балкон тәрәзәләрен. Кырык градуска җитте Сагыну дәрәҗәләрем. +1980 елда Тәтешле рай +Мөнәвәрә Суфияр кызы Әх +БДУ сту Шырпы кабы, шырпы кабы, Шырпы кабы бушаган. Безнең авыл егетләре Шүрәлегә охшаган. Егет егетлеген иткән, Мич башында йоклаган. Сөйгәнен кочаклаем, дип, Юрганын кочаклаган. Не садись бүкәннәргә, Карама бүтәннәргә. Син карасаң бүтәннәргә, Я буду үпкәләргә. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр спичка. Ел саен бер өйләнәсең, Бу нинди привычка? Әнә килә автомобиль Төягәннәр папирос. Үзе тарта, безгә бирми, Әй, чукынмыш, карт урыс. Шырпы кабы, шырпы кабы, Шырпы кабы бушаган. Безнең авыл егетләренең Шөрепләре бушаган. Безнең урам ак балчык, Бата күрмә, атлап чык. Син дә миннән артык түгел, Бераз гына мактанчык. Биек тауның башларыннан Йөгереп бара бер төлке. Үбешүе уен-көлке, Кеше күрмәсен түлке. Безнең лавка матур лавка, Сатучысы Мингата. Авторитеты төшкән бит, Безнең урамда ята. Егетләрнең кайберләре Яшел эшләпә кия. Яшел эшләпә астыннан Борынын күккә чөя. Егетләрнең кайберләре Куркалар авыр эштән, Башка кирпеч төшә, диеп, Качалар төзелештән. Алабута сабагы, Алабута сабагы. Берсе озын, берсе кыска, Ыштаныңның балагы. Агыйделдән йөзеп килә, Аллы-гөлле бер тәтәй. Сөйгәнемне күрдем инде, Хас та минем картәтәй. Күңелле була микән, Маскарад кичәләре? Без кайчан булырбыз икән, Начальник бичәләре? +1980 елда Тәтешле рай икә Минязевадан (1901 елгы; Р ндә укыган, 22 яшендә Күрдемгә +БДУ ст Ботинкасы, ботинкасы, Ботинкасы лаковый. Безнең очка килсәң, малай Имән күсәк готовый. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре - Мәгәсүм. Тәрәзәдән караем, дип, Егылып төшмә тагын син. Безнең Танып уртасында Үрдәк җылулары бар. Бик ялынмам, чибәркәем, Синнән сылулары бар. Абау, яна йөрәккәем Папирус��ы тартмасам. Сөйгәнемне ятлар ала, Тиз әйләнеп кайтмасам. Алмагачка сыер кунган - Койрыгын болгап сайрый. Йөрәгемдә утлар яна, Самавыр кебек кайный. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре - Илсөяр. Үзе усал, үзе чибәр, Күрсәң җаннарың бизәр. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре - Котбетдин. Сине уйлап бара идем, Бер чокырга хөп иттем. Минем иркәм армиядә - "Атлар эчерәм, - дигән, - Пока гуляй, закон шулай, Кайткач кичерәм", - дигән. Аклы ситсы күлмәгемне Элеп куйдым лапаска. Берне уйнап, берне чынлап, Берне сөям запаска. Безнең колхоз кызларының Иң матуры - Люция. Сөйгәнеңне ятлар алса, Йөгер син милиция. Җиделе лампа якты яна, Ну, унлы лампа түгел. Дус-ишләрем юк түгел, бар Ну, сезнең кебек түгел. Иделдәге, Иделдәге Иделдәге боз, диеп, Йөгереп барып, кочакладым Багананы кыз диеп. Егетләрнең кайберләре Бишәр тапкыр өйләнә. Теше коелып бетсә дә, - Мин егет, - дип сөйләнә. Безнең авыл егетләре Яшел эшләпә кия. Яшел эшләпә астыннан Борынын күккә чөя. Уфада трамвайда, Уфада трамвайда. Егетләрнең кайберләре Егылса торалмай да. Кызларның колак алкасы - Тамып тора тамчысы. Чәчен тарап үрә белми - Шуны мактый әнкәсе. Сөям сине, сөям сине, Сөям сине, чәчәгем. Сөям лә сине, чәчәгем, Гомергә сөячәкмен. 1973 елда Краснокама районы +Хәдичә Дәүләтова Такмакка да мин оста, Шакмакка да мин оста, Бригадир эшкә әйтсә, Мин авыру, мин хаста. Колхозчылар эшкә китә, Сәгать унике җитә. Икмәккә биргән оннары Түлке умачка җитә. Өстәл асты, өстәл өсте - Аракы шешәләре. Нигә эшкә чыкмый икән Начальник бичәләре? Бригадир эшкә әйтсә, "Хәзер, хәзер", - дип калам. Бригадир чыгып китсә, Әзерәк йоклап алам. Клубларда утлар янгач, Кинодыр, дигән идем. Чабатасын киеп калгач, Киләдер дигән идем. Җырла, җырла дип әйтәсез, Җырчы егет мин түгел. Кычкырып җырлап җибәрсәм, Җырчылардан ким түгел. Сусадым - сулар тапмадым, Үзем - су буйларында. Гомеремнең буйларына Булырсың уйларымда. Машиналар кычкырталар Станцага җитәрәк. Аерылышу килми калмый - Килде безгә иртәрәк. Сандугачның сайраулары Ник болай моңлы икән? Моңлы бала түгел идем, Миңа ниләр булды икән? Гитлер картның чабатасы Кәҗә сөте, кәҗә сөте Бигрәк олы булган, Аз була, куе була. Артыннан куа башлагач, Тамагың тыгыз түгелтен, Бункирда батып үлгән. Әйдә, бие дә җырла! Гитлер мәгълүннең күлмәге Алла бирсә, исән булсам, Ак шакмак та күк шакмак. Өч егетне тиң сөям. Байлыгына туялмыйча, Хәзер налог күп салалар, Сугыш башлады ахмак. Берсен налогка бирәм. Ельцин мескен, суга батып, Аллы-гөлле яулыгыңны Ботинкасын киптерә. Тасыкать итәләрме? Берни эшли алмаса да, Сөйгәнеңне армиягә Көне-төне типтерә. Алып соң китәләрме? Ельцинның күлмәккәе дә Аллы-гөлле яулыгыңны Ак шакмак та күк шакмак. Тоскать итсеннәр, әйдә. СССРны таркатып, Запаста икәү бар әле, Халыкны эшсез калдырып, Алып китсеннәр әйдә. Үлеп китте бит ахмак. +Сикер әйдә, сикер әйдә, Президентыбыз Ельцин карт Сикер әйдә бер метр. Эчәргә бик яратты. Әгәр сикерсәң бер метр, Америкага барып та Утыртам ярты литр. Кеше көлдереп кайтты. +Сикер әйдә, сикер әле, +Идәне җимерелсен. +Иртәгә тәкә суябыз - +Сөяген кимерерсең. +Еланнан елан туа. +Әтисе нинди, улы шундый. +Бер карлугач яз булдырмый. +Арбаны хутлы иткән дегет, +Дөньяны алга иткән егет. +Тормышны алга сөйрәгән дә хатын-кыз, артка сөйрәгән дә хатын-кыз. +1980 елда Аскын районы Кышлау-Елга авылында +Зөлкәбирә Галиевадан (1913 елгы; белеме - 4 класс) +БДУ студентлары язып алган +Ашлаган җир аш бирә. +Җир безнең тәлинкә ул: ни чәчсәң, шуны урырсың. +Авызың пешсә, өреп кап. +Ил - угрысыз, урман бүресез булмас. +Ат күрмәгән ат күрсә - чаба-чаба үтерер; +Тун күрмәгән тун күрсә - кага-кага бетерер. +Үзенә карама, сүзенә кара. +Башмак балчыксыз булмас. +Башмак алтын булса да, башмак булыр. +Бер ташлаган ботинканы икенче кат кимиләр. +Ишеттем дип әйтмә, аңладым дип әйт; +Укыдым дип әйтмә, беләм дип әйт. Бер атка ике камыт кигезмиләр. Ат аунаган җирдә төк калмый булмас. Кырда тирләп эшләсәң, кайткач тирләп чәй эчәрсең. +1980 елда Аскын районы Иске Мотабаш ав +Хәдичә Әхмәтьяновадан (19 +БДУ студентлары яз Ят ярлы кылмый, үзеңнеке үтерми. Оста тауны күчерер. Ашыккан үзен бетергән, ашыкмаган эшен бетергән. Матурлык - туйда, ә тырышлык көн дә кирәк. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. Останың кулында таш та эри. Эшлекле кешенең кулында туфрак та алтынга әйләнә. Хөрмәтне сөйсәң, хезмәтне сөй. Эш сөйгәнне ил сөяр, исемен күккә чөяр. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Тере - малдан, үле догадан туймый. Җир-анаңнан көч ал, дошманыңнан үч ал. Тычканнан курыккан - иген икмәгән. +1980 елда Аскын районы Яңа Казанчы ав +Заһидә Каюмовадан БДУ студе +яз Ач кадерен тук белмәс. Адәм белгәнен укыр, Тавык күргәнен чокыр. Адәм - теленнән, Хайван мөгезеннән табар. Адәм күрке - чүпрәк, Агач күрке - яфрак. Азыклы ат арымас. Ашаганда, колагың селкенеп торсын, Эшләгәндә, йөрәгең җилкенеп торсын. Ашаган белми, тураган белә. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Аткан ук кире кайтмас. Аттан ала да туар, кола да туар. Ат аунаган җирдә эзе калыр. Ат яхшысы арканда, Ир яхшысы тарханда. Акчаның йозагы - саран, Ашлыкның йозагы - салам. Аңламый сөйләшсәң, авырмый үләрсең. Алтын чыккан җирендә кадерле. Эт белән кода булсаң, Сөяк белән туй кылырсың. Иртән төшкән чык - күк эше. Юкның ашы да юк. Урман киексез булмас. Ир - иле белән, Җикән - күле белән. Сүз бозар дөньяны. Ашый - тизнең эше. Өч хатын - базар. Елан үзе үлсә дә, теше кала. +1980 елда Тәтешле районы Сара +Хәйрә Мөхәммәтхан кызы Ситдыйкова +БДУ студентл Асылынсаң, агачның асылына асылын. Кешене тикшермә, кеше сине тикшерер. Ялкынлы утта яну яман аттан калудан яманрак. +Хисапламый сөйләсәң, авырмый үләрсең. +Булмаган үгезне көтеп, бозаудан мәхрүм калма. +Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар. +Татлы тел еланны да өненнән дә чыгарыр. +Казанга якын килсәң - карасы, яманга якын килсәң - бәласе йогар. +Ана ачуы - язгы кар. +Ялк��у атны ял баса. +Күздән төшкән - телдән төшәр, телдән төшкән - истән чыгар. +Эшең каты булса, телеңә йомшак булыр. +Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр. +Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын. +Ил батырын батканда сыный. +Ялгыз калган - ялкынсыз янган. +Батыр кулынан алтын коелыр. +Кабак зур да, төше бер тиен. +Йөз дус аз, бер дошман күп. +Яшьлегең дөрес булса, картлыгың тыныч булыр. +Кызның исеме кыл өстендә; кылдан төшсә, ил өстендә. +1973 елда Краснокама районы Актанышбаш авылында +Шәмсинур Газизовадан БДУ студентлары +язып алган +Ачтан казан ачтырма, туктан тукмач кистермә. +Арба дулап ат булмас. +Тешең тешкә тимәсә - аш дип бел, +Аягың җиргә тимәсә - ат дип бел. Уку бишектән ләхеткә чаклы. Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер. Хаклык бар җирдә ялган тиз кача. Мал байлык түгел, байлык йөрәктә. Яшьлек - ефәк, кулдан җибәрсәң җил ала. Дус хакы өчен җан фида. Илдә - илле, кырда кырык дусың булсын. Сүзең - көмеш, эшең алтын булса да. Яхшы сүз дә бер әйткәндә генә яхшы. Курыксаң әйтмә, әйтсәң курыкма. Кул кулны юа да, пычрата да. Күзләр еракка карый, акыл арыракны күрә. Башкорт белән татар - бер төптәге ике куак. Ялгыз тирәк - өй булмас, ялгыз таш - кала булмас. Күрше уты сине җылытмый. Туры үскән агачтан туры күләгә төшә. Кунакчыл йортка юл өзелми. Ир өйләнми тәүфыйк тапмас. Иртә өйләнгән үкенмәс. Теләмәгән агачына кош та оя ясамый. Уку каты булса да, җимеше татлы. Зур авылда - зур акыл. Сикәлтәсез юл булмас, капкан саен бал булмас. Авырлык күрмичә, җиңеллек күреп булмый. Гадел була белмәсәң, дөреслек таба алмассың. Батырларны көрәш дуслаштыра. Туңганны җылыт, ачка аш каптыр. Ялгыз иш эзләр, ишле ялгызлык эзләр. Тигәнәкнең бар теләге - эләгү. Фикер юкта - шөбһә юк. +Килгән киленнән алынганы яхшы. +Тау башында тал үсми. +Югалтып табылган кадерле була. +Ал бирмәү өчен, ял белмәү кирәк. +Мал бүлешкәндә, исәр дә исәпкә керә. +Үзең җиргә килмәсәң, җир сиңа сузылмас. +Табындагы икмәк - хезмәт биргән хикмәт. +Җир кадере - игендә. +Хәерчене теләнче күрә алмый. +Агачның иелүе - сыну шикелле; ир-егетнең ике сөйләве - үлү шикелле. +Хикмәтле сүз - икмәкле. +1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авылында +Зөләйха Мозафаровадан БДУ студентлары +язып алган +234. Әйтемнәр +Кереп ашыңны ашый, +Чыгып башыңны ашый. +Тартай теленнән таба. +Биананың яхшысы - +Тәмуг утның чаткысы. +Күрәчәгең булса, +Күркә тапап үтерә. +1980 елда Тәтешле районы Сарашты авылында +Хәйрә Мөхәммәтхан кызы Ситдыйковадан (1901 елгы) +БДУ студентлары язып алган +Мишәрнең утырган урынын ешып ал. +Юкка кем булса да тук. +Хәерче котырса, юлга сыймый. +Тау белән тау очрашмый, кеше белән кеше очраша. +Гали Вәлигә ышана, Вәли Галигә ышана. +Буе бәләкәй булса да, акылы зур. +Ялкау өчен кояш та үз вакытында чыкмый. +Ялкау останың балтасы гаепле. +Авызың, борының тулы кан булса да, кеше алдында төкермә. +Кызың артыннан иярмә, кызыл эт артыннан ияр. +1980 елда Аскын районы Яңа Казанчы авылы��да +Заһидә Каюмовадан БДУ студентлары +язып алган +Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер. +Ризыгың булмаса, Кытайга барып та, чәй эчә алмыйча кайтырсың. +Эткә каргыш төшми. +Теләк кабул булырлык булса, башта бәхет килә. +Рәтенә төшим дисәң, колагыңны ач. +1973 елда Краснокама районы Актанышбаш авылында Шәмсинур +Газизовадан БДУ студентлары язып алган +Коры утын белән бергә чи агач та тиз яна. +Үз башындагы чәчне үзең кыра алмыйсың. +Бергәнеке - берәгәйле. +Тәре белән мәхәббәтне бәйләп булмый. +Кеше күк белән түгел, эшләп тапкан икмәк белән яши. +Начарлык белән яхшылык - таякның ике башы. +Бер башка караганда, өч баш яхшырак. +Ялгыз башым - җан тынлыгым. Озын, озын, өч озын. +(Су, юл, телефон) Үзе яңа, бөтен җире тишек. +(Иләк) Үзе безнең өстә, аяклары күктә. +(Түбә тактасы) Дүрт татар бидрә төбенә атар. +(Сыер саву) +1980 елда Аскын районы Мота-Елг +Зөбәрҗәт Әнвәровадан +БДУ студентлар Өй күтендә яшел дилбегә. +(Мүк) Түрдә түрә инә, Базда база инә, Ишек төптә Габдрахман Билен буып утыра. +(Киез пумала, себерке) +1980 елда Тәтешле районы Кода әйрә Мөхәммәтхан кызы Ситдыйковадан +БДУ студентлар Базда - батман, Түрдә - түрмән, Ишек төптә - Габдрахман. +(Багана, мулла, себерке) Биле, биле, биләнат, Биле нечкә көрән ат. Тауга менсә, таймай, Талыкмаса, ятмай. +(Кырмыска) Илдә - иләймән, Кырда - кырайман, Суда - Сөләйман. +(Иләк, кырау, сөлек) Киез каплат, сөңге саплат. +(Ашлык сугу) +1980 елда Тәтешле районы Иске К Шәргыя Хәбиб кызы Гыйльметдинов +БДУ студент Кабабыз ялап-ялап, Алабыз елап-елап. +(Калак) Зәңгәр-зәнгәр, зәңгәр чәчәк, Күк, күк, күк чәчәк. Күрер күзгә матур чәчәк, Күтәрергә авыр чәчәк. +(Күмер) Җебенә тисәң - елаган, Колагын тотсаң - чыңлаган. Өстендә әчеге, Астыңда түшәге. +(Скрипка) +1987 елда Караидел районы Байкы +Рәйсә Нәбиулла к +БДУ студент Шелдермәнки-шелдермәнки, Күшәгеннән күшәгенә Хәмдебикә Хәнәфи. +(Елга агу) Сыек булса да су тугел, Ак булса да кар тугел. +(Сөт) Үзе ак - кар түгел, Үзе тәмле - бал түгел. +(Шикәр) Җаны юк, үзенең Дүрт аягы бар, Үзе басып тора. +(Өстәл) Икесе ятып тора, Икесе басып тора, Берсе йөреп тора. +(Ишек) Ачыла да ябыла - Ансыз торып булмый. +(Ишек) Йорт тирәли солдатлар тезелгән. +(Рәшәткәләр) +1987 елда Караидел районы Теге ма Мөхәммәтхафиз кызы Нафыйкова +БДУ студентл Карарга күркәм, Тотарга куркам. +(Ут) Кечкенә генә эт Өрми дә, җибәрми дә. +(Йозак) Ике корсаклы, Дүрт колаклы. +(Мендәр) Кит, дисәң - килә, Кил дисәң - дәшми дә. +(Тавык) Үзе көн-төн йөри, Урыныннан кузгалмый. +(Сәгать) +1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авыл +Әлфия Риза кызы Галимо +БДУ студентлары язып Базы туза, баганасы кала. +(Оек) Тимер чыпчык, сүс койрык. +(Энә җебе) Биле-биле биләп ат, Биле нәзек көрән ат. Тауга менсә, таймас ат, Талак эчсә, үлмәс ат. +(Кырмыска) Алпавытның мунчасы, Мунчасында бакчасы. Йөгерә-йөгерә яу ташый, Нечкә билле марҗасы. +(Умарта корты) Ак мичкәнең җае юк, Кыршавы юк, ние юк. Эчтә сыек балы бар, Сарысы бар, агы бар. +(Йомырка) Җиз ��лачык эчендә җизни аты кешни. +(Кыңгырау) Бәләкәй генә абзарда Утыз ике ак сарык. +(Тешләр) Олы абзардан кече абзарга, һәш, малкай! +(Мич тарту) +Тимер ындыр табагында +Сырлы кибән утыра. +(Бәлеш) +Утырма читән арасында +Кәҗә печән суыра. +(Сүс җебе эрләү) +Аклау, аклау, башы чыклау, +җир күкләү, җимеше - агач ботагы. +(Колмак) +Өй түбәсендә вак төш. +(Йолдызлар) +Дүрт атлай, берсе берсен кугалай. +(Арба тәгәрмәчләре) +Сары урыс басып елый. +(Самавыр) +Әтәсе аяк кигәнче, улы Мәскәүгә җитә. +(Төтен чыгу) +1973 елда Краснокама районы Актанышбаш авылында +Шәмсинур Газизовадан БДУ студентлары +язып алган +236. Сынамышлар +Кич җилләп, агачлар кирегә әйләнеп калса, я чык төшә, я салкын була. +Корылык буласы елны елгалар туңмыйлар. +14 мартта җил карны юл аркылы чыгарса - яз усал килә, ә себереп чыгармаса - яз һәйбәт була. Бу көнне картлар бергә җыелып, басу юлын карарга чыгалар. +Ай басып туса, көн аяз була. +Ай чалкан туса, көн салкын була. +Ай кырын туса, көн болытлы була. +Яңа ай туганда, җил булса, ай буена җил булыр. +Йолдызлар куе булып күренсә, аяз булыр. +Йолдызлар тирәсендә кара түгәрәкләр күренсә - яңгыр галәмәте; ак түгәрәкләр күренсә - аяз булыр. +Песнәк иртән үк чыркылдый башласа, төн суык булыр. +Кышын урман шауласа, көннәр җылыныр. +Утын шартлап янса, көн суыныр. +Имән урманы карая төшсә, я көн җылыныр, я буран булыр. +Болытлар җилгә каршы барса - буранга. +Суганның туны йока булса - кыш йомшак, калын икән - кыш салкын. +Төнге күбәләк өйгә очып керсә, салкын җил көтелә. +Кичен чикерткәләр көчле чәрелдәсәләр, һава яхшырыр. +Әгәр һава урман өстендә зәңгәрсу булып күренсә, җылы булыр. +Агачларда бәс күп булса, бал мул булыр. +Агачтан бәс - суыкка, томан - җылыга. +Кыш көне тәрәзәләргә башак төшсә, елның уңышы мул булыр. +Чык төшсә, арыш уңар. +Кыш карсыз булса, җәй ярлы була. +1988 елда Мәчетле районы Әҗекәй авылында +Фазыльян Фазыйловтан БДУ студентлары +язып алган +Май ае салкын булса, ашлык уңар. +19 майда (искечә - 6 май) чык булса, кыяр уңар. +24 май (искечә - 11 май) кояш булса, жәй буе юеш була. +Кыш көне кояш тирәсеңдә алка кебек булса, яки кояш җир тирәсендә якты булса, суык булыр. +Ай карангы булып торса, һава юеш, җепшек. Әгәр ачык булып ялтырап торса, һава коры булыр. +Ай колаклы булса, суык булыр. Җәй көне яңгыр булыр. +Ай тирәсендә алка кебек әйбер булса - җил чыгар, ай тирәсендә кызыллык алка кебек булса - аяз булыр, ай тирәсендә алка караңгы төстә булса - суык булыр. +Яңа туган айның баш-башы бик очлы булып, бик бөгелеп торса - аяз булыр. Кыш көне суыкка булыр. Баш-башы җәелеп торса - юеш, яңгырлы булыр. +Яңа айның югары башы җәелебрәк, түбән башы урак кебек бөгелеп торса, кыш көне айның 15 енә кадәрле салкын булыр. Әгәр югары башы бөгелеп торса, 15 енә тиклем салкын һәм җил булыр. 15 еннән соң юеш, пычрак булыр. +Айның дуртенче көнендә яңгыр булса - бөтен ай шулай булыр, аяз булса - бөтен ай аяз булыр. +Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса, һава яхшы булыр. +Җәй көне йолдызлар бик чекерәеп ялтырап торсалар - һава коры, эссе булыр, кыш көне шулай булса - суыкка. +Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр. +1987 елда Караидел районы Байкы-Юныс авылында +Гайнесара Гайнетулла кызы Сафиуллинадан (1908 елгы) +БДУ студентлары язып алган +237. Ышанулар +Өстәл шартласа, өй хуҗасы үлә. +Матча шартласа, өй хуҗасы үлә. +Калак төшсә, хатын-кыз килә; пычак төшсә, ирләр килә. +Песи юынгач, түрдә утырса - ирләр килә; мич арасына кереп китсә - хатын-кыз килә. +Тавык әтәч булып кычкырса, өй хуҗасына зыян килә. +Эт уласа, зыян күренеп килә. +Бәләкәй бала еласа, тагын нинди дә булса каза килә. +1980 елда Тәтешле районы Кодаш авылында +Хәбибрахман Миңнеәхмәт улы Миңнеәхмәтовтан (1907 елгы) +БДУ студентлары язып алган +Шомырт уңса - ачлык булыр, +Балан уңса - муллык булыр. +Юлны кара песи киссә, юлың уңмас. +Көзге ватылса, начарлыкка булыр. +Юлга чыкканда, хатын-кыз очраса - начарга булыр. +Өйдә, мич артында, чикерткә кычкырса - өйдә кем дә булса үләр. +Юлга чыкканда, коры бидрәле кеше очраса - начарга булыр. +Кичен көтүдән кара сарык алдан кайтса, яңгырга булыр. +Песи юынса, кунак килер. +Самовар гүләсә, кайгы килер. +Уч төбе кычытса, кунак килер. +Уч төбе кычытса, акча керер. +Күзнең уңы тартса - яхшыга, сулы тартса - яманга. +Күзгә төен керсә, акча керер. +Тавык әтәч булып кычкырса, һәлакәткә булыр. +Өйгә мәче башлы ябалак килсә, начарга булыр. +1980 елда Тәтешле районы Җиремҗебаш авылында +Зәха Рәхимьяновадан (1911 елгы) +БДУ студентлары язып алган +Уң күз кабагы тартса - туганымны күрәм, +Сул күз кабагы тартса - әзрәк елап алам. +Сишәмбе көнне эш уңмый. +Юлга чыкканда, кием тегәргә ярамый. +Песи борынын каплап йокласа, көн суык була. +Уң уч кычытса - күрешәсең; сул уч кычытса - акча керә. +Өстәлне кул белән сыпырсаң, кулда акча тормый. +Киемне өстә килеш тегәргә ярамый. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +Тәрликә төшеп ватылса - бәхеткә. +Юлга чыккач, бидрәсе тулы кеше очратсаң - юлың уң булыр. +Кеше артыннан идән себереп яки юып калырга ярамый: юлы уңмас. +Баласыз бишек тибрәтсәң, бала елак була. +Кашык белән уйнаган бала тискәре була. +Керне уң ягы белән элгән кеше алдакчы була. +Иртәнге сөтне тәрәзә төбенә куйсаң, кичкесе аз була. +Балага күз тимәсен өчен, башта аның аяк бармакларына карарга кирәк. +Яңгырлар яумаганда, теләкләр теләп, яңгыр сорый торган идек. Карга боткасын без былтыр да үткәрдек. Чөнки былтыр Җиремҗибашта бигрәк яңгыр аз яуды. Үләннәр, җимешләр, агачлар корыды. Шуннан без, әбиләр, җыелышып, "Карга боткасы"н үткәрергә булдык. Су буена төшеп җыелдык. Үзебез белән казаннар, савытлар, бик күп ашамлыклар алып бардык. Анда ашлар пешердек һәм чәйләр кайнаттык, ботка да пешердек. Кунак булдык. Аннары су сибешә башладык. Су сибешкәндә, мондый теләкләр әйтелә: +Яңгыр яу, яу, яу, +Майлы ботка бирермен. +Майлы ботка казанда, +Тәти кашык базарда, +Яңгыр яу, яу, яу... +Калган ашамлыкларны басуга куйдык, дөресрәге, буразналарга салдык. Корбан бирергә кирәк, шунсыз ярамый. Карга боткасына чыкмаган әбиләрне, кызларны, киленнәрне, егетләрне, кайткач, су белән коендырдык. Бармаганнарны су белән коендырырга тиешләр. Суланалар, ләкин ачулана алмыйлар. Икенче көнне яңгыр коеп яуды. +Корбан чалу йоласы башка йолалар кебек элек-электән сакланып килгән. Безнең бу якларда да корбан чалу булган. Элек кешеләр хәерче булуы белән аз чалынган. Элек җиде кешегә бер корбан чалу иде. Үгез чалганнар. Хәзер сарык-тәкә инде. Ул малның бер җиренә дә пычак тимәгән булырга тиеш. Корбан итен бөтен кешеләргә дә авыз иттергәннәр. Корбан ите, ашы изге саналган, ташларга ярамаган. Уразадан соң килгән 70 көндә, җәйме-кышмы - карап тормаганнар, барыбер чалганнар инде. Соңыннан корбан сөякләрен җыйнап суга салганнар. Күрәсең, бу хайван су эчкән елга, күлләргә, чишмәләргә дә өлештер инде, балакайларым. +1980 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары +язып алган +240. Сабан туе +Хәзергегә караганда, элек Сабан туйлары күңеллерәк була торган иде. Сабантуй була торган көн 9-10 көн алдан билгеле була торган иде. Дүрт-биш көн алдан берничә кеше өйләр буенча йөреп, бәй (бүләккә әйберләр - күлмәкләр, яулыклар, кулъяулыклар) җыя иделәр. Ул бәйне озын агачка бәйләр иделәр. Бәй җыючыларның берсе шул агачны тотып бара. Бәй җыючыларның берсе бидрә белән йомырка җыя. Өй буенча йөреп, бик күп бүләкләр (бәйләр) җыя торган иделәр. Шуны әйтергә кирәк: яшь кызлар үзләре чиккән кулъяулыкларын бирә торган иделәр. Ә көрәш вакытында яратып йөргән егетләре шул кулъяулыкны алырга тырыша иделәр. Барлык халык Сабан туена алдан хәзерләнә. Кызлар бигрәк тә нык хәзерләнә торган иделәр сабантуйга. Чөнки күп кызлар үзләренең сөйгән егетләре белән сабантуйда гына бергә була алалар, күреп кенә калу да зур бәхет иде безнең өчен. Сабан туеның урыны билгеле була. Сабан туе урыны бигрәк тә я тигез урманда, я тигез болында була иде, ләкин су да ярлы булмаска тиеш. +Сабан туена билгеләгән көн килеп җитә. Ул көнне санап, көтеп ала идек. Ул вакытта, әллә һәр кешедә ат булганлыктан, башта егетләр һәм кызлар, гомумән, яшьләр, беренче булып, сабантуй билгеләнгән урынга атларга утырып бара иделәр. Алар авылдан сәгать уннар тирәсендә җырлашып узып китә иделәр. Араларында гармунчы егет тә булыр иде. Атларның бик матур кыңгыраулары булыр иде. Менә шулай, яшьләр күңелле итеп авылдан чыгып китәләр. Алар артыннан башка халыклар китә. Сатып алу да бик шәп бара иде. Сабантуйдагы уеннар көрәшләр белән башлана торган иде. Көрәшләр бик кызгач, яшьләр гармуннар белән атларга утырып, буразна белән сызылган җирдән өч тапкыр әйләнеп чыгалар. Аннары үзләре яшьләр уенын - "Ак тирәк, күк тирәк" һәм башкаларны уйный башлыйлар. Көрәш беткәч, чүлмәк вату, соңыннан капчык киеп йөгерү, аның арты, ат чабыштыру. Менә шундый тәртибе дә бар иде аның. Бу бәйрәм олы бәйрәм иде инде безнең өчен, 4-5 көн буе дәвам итәр иде... +1980 елда Тәтешле районы Җиремҗибаш авылында +Хәмидә Асхадуллинадан (1901 елгы) +БДУ студентлары язып алган +ӨМӘЛӘР +241. Каз өмәсе +Көз көне бик әйбәт итеп, без яшь чакта каз өмәләре үткәрә торган идек. Каз өмәсенә алдан хәзерләнеп куялар. Казларны бик яхшылап симертәләр. Нишләптер, казларны күп асрый торган идек. Бәбкәләр дә күп уңа торган иде. Дөрес, каты елны бәбкәдән уңмый да торган идек. Каз өмәсе үткәрелә торган көн алдан билгеләнеп куела. Иртәгә каз өмәсе дигән көнне әйтәсе кешеләргә әйтелә. Иң уңган хатынны "өмәнең башлыгы" дип атыйлар. Ул хатын каз өмәсен алып бара. +Менә билгеләнгән көн килеп җитә. Каз симез булырга тиеш. Кайчакта, шаярып, болай дип тә җырлап куя торган була идек: +Кызлар җыела өйгә. Тезелешеп утыралар. Егетләр дә килә торган иде. Казны суйганда, канның чәчрәвенә карый торган идек. Әгәр кан ерак чәчрәсә, киләсе елга каз уңа. Ә якын чәчрәсә, каз аз була. Казларны йолкып беткәч, чайкарга төшәбез. Чайкарга иң ерак суга бара торган идек. Чайкарга барганда, бигрәк күңелле була. Кызлар икешәр казны көянтәләргә асып, бер-бер артлы тезелеп, суга чайкарга баралар. Егетләр, атларга утырып, гармошкалар белән җырлап баралар. Без үзебез белән каурыйларны да ала торган идек. Аларны юл буена, суга төшеп җиткәнче, җиргә казап барабыз. Шулай итсәң, каз һәлак уңа торган иде. Чайкап кайткач, өйләргә таралышабыз. +Кич җитә. Кич белән, сәгате билдәле була инде, ашка китәбез шул кешеләргә. Егетләр дә килә. Монда аулак була инде. Төрле уеннарны да уйнап ташлыйлар шунда. Егетләрне ашка чакырмасак та килә торганнар иде. Шуңа, егетләрдән көлеп, болай дип тә җырлый идек: +Кызлар килә ашка, +Ә егетләр килә башка. +Каз өмәсенең ашы төнгә кадәр дәвам итә торган иде. Каз суйганда, төрле сынамышлар да үткәргәннәр. Мәсәлән: +Әгәр дә каз суючы каз суйганда көлеп суйса, каз йолкырга йомшак була. Каз йолкыганда, әгәр дә каз йонга төшсә, шул кыз шул елны кияүгә китә, диләр. Алдан йолкып бетергән кызлар, үзләре йолкыган казның канатларын кисеп, урамга алып чыгалар. Шуннан инде урамда кем очрый, шуннан сынайсың. Әгәр дә урамда карт кеше очраса - карт кешегә, яшь кеше очраса - яшь кешегә барасың, дия идек. Каз йолкыганнан соң, хуҗадан каз канатын сорап алырга ярамый. Урлап кына алырга кирәк. Әгәр дә урлап китсәң, каз икенче елга да уңа. +Без яшь чакта тула баса торган идек. Тула басу бик күңелле. Аулак өйгә без, кызлар, җыела идек. Җиремҗибаш авылында, бигрәк тә тула басканда, 12 кеше катнаша торган иде. Тула басу кич белән, күбесенчә каз өмәсеннән соң була торган иде. Тула басу елга берничә тапкыр була. Аулак өйне авыл егетләре бик тиз белә торган иделәр. Гармошкаларын күтәреп, килеп тә җитәләр. Алар өйгә кертүне үтенеп сорыйлар. Ну, без кертми торган идек. Кара-каршы әйтешеп, җырлап та ала торган идек. Ләкин онытканмын хәзер, аңа ничә еллар бар инде. +Тула басканда, шаярып, егетләр болай дип тә җырлый иделәр: +Тула баскан туташларым, +Тулагыз буламы инде? +Кычкырамын да җылыймын, +Хыялый булам инде. +Тула басканда, бик күп җырлар җырлана торган иделәр. Менә болай дип тә җырлый торган иделәр: +Сездә тула басалармы? +Бездә тула басалар. +Сездә ничек, бездә шулай: +Җырлап күңел ачалар. +1980 елда Тәтешле районы Җиремҗибаш авылында +Хәмидә Асхадуллинадан (1901 елгы) +БДУ студентлары язып алган +243. Бура өмәсе +Кичтән хуҗа туган-тумачаларын, күрше-кардәшләрен бура бурарга өмәгә дәшә. Иртән иртүк киләләр. Бу инде элек-электән, бура бурау эшләрен кеше берүзе башкарырга авыр булганлыктан, күмәк эшләнгән эш. +Мүкләп өйне күтәргәндә, бөтен авыл халкы җыела: олысы да, кечесе дә. Уен-көлке, шау-гөр башлана. Матча күтәрер вакыт җиткәч, әзерләүчеләр аны бирмиләр. Алар аны юри күтәрә алмаган кебек кыланалар, матча мае сорыйлар. Шуннан соң хуҗалар матча мае - бал алып чыгалар. Аны барысына да тараталар. Олылар бал эчеп, сыйланып алалар. Эш кайгысы онытыла. Шуннан, ял итеп, матча маен авыз иткәннән соң, шау-гөр килеп матча күтәрәләр. Хуҗалар бай торсын өчен, матча астына тәңкә салып калдыралар. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +245. Үр уйнаш +(Яңа аш. Урын аш) +Һәрбер кеше өй өлгертү белән, үзе шул өйгә күчәргә ашыкма ган әле. Яңа өйгә бәхет, муллык, бәрәкәт, татулык теләгәннәр. Шуның өчен хуҗа кешеләргә - егетләргә, кызларга әйткән. Кызлар алдан ук хәзерләнгәннәр. Әле безнең заманда да бар иде. Кыз-кыркын, сөйләшеп, шунда я берәр остакан ярма, я он бүлешәсең инде. Шуларын җыйгач, анда нәрсә пешерергә көч җитә, тигәндәй - ярма, он җыя алсаң - кыстыбый пешерәсең инде. +Шуннан, егетләр, кызлар ашап-эчкәннән соң, төрле уен, җыр-бию, уен-көлке була. Соңыннан барыбыз да ятып кунабыз. Икенче көнне иртән хуҗалар яңа өйгә күчәләр инде. Бар инде ул яңа өйдә урынаш уздырмаганнар да. Андыйларны яратмыйлар инде ул. Теләкне дә кирегә теләгәннәр. +Еллар үткән саен, тормыш яхшырган саен, хуҗа үзе аш пешерергә азык бирә, үзе аш көйли башлады. +Ул кырыгынчы еллар тирәсе булгандыр инде, балакаем. Әле дә хәтеремдә апаемны биргән көннәр. Безгә, апамны сорарга, яучы килә икән, егет тә килә, ул вакытта шул мин бәләкәй идем. Мин: "Әткәй, ул бабай көн дә ник килә?" - дип сорап ятам икән. Билгеле, башта әткәйләр риза булмады. Ә соңыннан, җизнәй кеше "барыбер урлап китәм", дигән сүз чыгаргач, риза булгандыр инде, нишләсен. Риза булгач инде, егет кыз янына унбишләп көн куна йөри. Беренче көндә кияү кызга мәһәр алып килә. Ул мәһәрдән кыз баштанаяк киендерелә инде. Җизнәй дә пальтоларга кадәр алып килгән иде. Ул мәһәр бүләге була. +Куен керү. Бу беренче көндә кияү белән кызны бергә ябалар. Кешеләр кызны озатырга җиела. Кияүне кыз ягыннан тукмыйлар. Кияүне яклый инде ул. Безнең кияүгә берне дә суга алмадылар. +Чымылдык кору. Өйгә кияү белән кыз керер алдыннан, безне, дүрт баланы (ул балалар кыз ягыннан була инде - я кызның апайлары, я туганнары, һич тә юк булса, күрше балалары), шул чымылдыкның дүрт ягына дүртебезне утырттылар. Егет белән кыз кергәч, җизни кеше дүртебезгә дә бүләкләр бирде. Шуннан без, оялышып, чыгып качтык инде. +Унбишләп көнләп кунып, кунак булганнан соң, кияү кайтып китә. Бу вакытта бер ай буена кыз үзенең әйберләрен хәзерли. Бу бирнә хәзерләгәндә чаршау тегү инде. Оста тегүчеләр җыела. Ә кияү һәр көн бер ай буена куна килә. +Туйга дип зур суем суела: еллаган сарык, үгез. Кыз әйберләрен сандыкка төйәйләр. Бу кыз бирнәсеннән кыз ягының байлыгы карала инде. Билгеле, баерак кешеләр, бирнә ясап, сарык, бәрән, әтәч, тавык, каз-үрдәк бирә ала. Шуннан, үзе белән савыт-сава, таз, комган кебек әйберләре дә була иде. Бу әйберләрнең һәрберсендә бүләк була. Сандыкның ике тоткасына кулъяулыклар бәйләнгән була. Самовар, комган эчләрендә кәнфит күек нәрсәләр салалар. Әнә шул бүләкләрне егет йортына кем күтәреп алып керә, шул үзенә ала инде. +Мал чана. Кыз әйберләрен, кызның үзен алып киткәндә, бергә алып баралар, кыз ягы озатып кала. Кыз йортыннан чыкканда, капканы ачар өчен бүләк бирә. Егет йортына килгәч, кыз әйберләрен алып керү өчен, егет күпме акчасы бар, шуны бирә. +Кызны алырга, кияү ягыннан кияүнең иң якын кешеләре - яшь ирле-хатынлы пар арчи булып килә. Алар, егет өенә керер алдыннан, кызны мендәргә сикертәләр. Күрәсең, кыз гомере буена йомшаклыкта яшәп, күңеле йомшак булсын, диләрдер. Кызга май каптыралар. Килен гомере буена бал да май эчендә - ризыклы булсын, диюләредер инде. Кыз сандыгын ачканда, егет зур бүләк биреп ача. Ул бүләк, гадәттә, сарык, я башка зур бүләк инде. Никах укытыла. Иртән киленгә су юл күрсәтелә. Су юлын күрсәтер өчен, егет ягыннан бер бала бара. Шуңарга бүләк бирелә. Мунчаны кыз ягы яга. Егет ягы мунча ягучыга бүләк куя. +Хәзер инде, балакаем, заманалар башка, тик сорашып алу бар. Кыз ягында ике көн кунып туй итәләр инде. +1980 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары язып алган +247. Бәбәй туе +Элек бала туе бер көн булган. Исем кушканнар. Кендекче әби килә иде. Баланы чабындырганда, бала исән-сау яшәсен дип, болай такмаклый иде: +Берәр кызның әти-әнисе өйдә юклыкны ишеткәч инде, чакырса - китә идек күңел ачарга. Ул вакытта бит кино, театрмазар юк. Кызлар сөйләшеп утыра идек. Соңыннан егетләр килә иде инде. Ул анда бию инде, җыр - берсе дә калмый, күмәкләп тә, ялгыз да, дигәндәй. +Төрле сынамышлар үткәрү бигрәк тә кызык була иде. Шулай, лампа белән абзарга керә идек тә, утны сүндерәләр иде. Сарыкларны кочаклап тоткач кына, утны кабызалар иде. Шуннан инде тотынасың тикшерергә. Яшь сарык кочакласаң - яшь егеткә, картны кочакласаң - карт егеткә, ә тол сарык кочакласаң - тол иргә барасың, дия идек. Кара сарык тотса - бәхетсез була, ак төсле тотса - бәхеткә, дия идек инде. +Шуннан йолдыз санаулар бар иде. Егет белән кызны парлаштырып чыгарып җибәрәсең дә, алар кергәнче, бераз яза әзерләп куясың инде: я биергә, я җырларга. Алар үти инде шулай. +Йөзек салу. Егетләр, кызлар түгәрәкләнеп утыргач, бер кеше йөзек салучы була, шул йөзекне салган кешегә: +- Алтын балдак, йөгереп чык, - ти иде. +Теге инде: +- Бер ерламай, чыкмаем, - ти. +Шуннан йөзек салучы яза үтәй. +Яза үтәш. Егетләр бер читтә басып тора, кызлар уртада круг ясап әйләнәләр. Әйләнгән чакта, көй туктауга, кызлар егетләр алдына килеп басарга тиеш. Әгәр дә басалмай калсалар, ул кыз судьяга берәр әйберен бирә: я йөзек, я кулъяулык. Азактан судья яза бирә, бер егетнең, бер кызның әйберен бергә куеп. Язалар төрлечә була иде. Кайберәүләргә - кыш көнне парлаштырып яшел үлән табып керергә, кайберәүләргә - күршеләргә сәгать сорарга керергә, кайберәүләргә - парлашып чишмәгә суга б арырга. +Уен-көлке шулай итеп озак дәвам итә иде. +1980 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары язып алган +249. Утырма +Җиткән кызлар кул эшләре белән утырмага - туганнарына, иптәш кызларына бара иде. +Күрше авылга йөрү бигрәк тә киң таралган иде. Безнең якларда җиләк җыярга утырмага килү нык таралган иде. +1980 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары язып алган +250. Сөлге җыю +Сөлге җыю ул армияга китәсе егетләрнең кызлардан бүләк алуына бәйле. Сөлге җыю - гадәттә, яшь егетләр эше. Иртә таңнан бу егетләр җыйналып, озын колга күтәреп, гармуннар тартып, урам буйлап киткәннәр. Җыр җырлап, йорттан-йортка кереп, һәрбер йортта биеп, кулъяулык, яңа өйләнешкәннәрдән - сөлге (бу сөлгене яшь килен әзерләгән), әби-карчыклардан яулык җыеп йөргәннәр. Шулардан чак кына алда малай-шалай йомырка җыеп барган. Һәр кыз үз яулыгын матуррак чигәргә тырышкан. +1980 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары язып алган +251. Рекрут озату +25 елга хезмәткә алганнан соң, егетләрне әрмегә озату зур йола булып торып калган. Элек вакытта китәсе егетләрнең күбесе туган илләренә әйләнеп тә кайтмаганлыктан, озату зур күләмле булган. "Балакаем ашап, рәхәт күреп калсын", - дип, туган-тумача кунакка йөртәдер идек. Элек урамнарда йөрү юк иде инде, аулак өйләрдә утыра идек. Озатырга егет-кыз җыелып, кич белән вечер кебек әйбер ясап утырадыр иделәр. Хәзер генә ул җырлап-биеп озаталар. +1980 елда Тәтешле районы Сар��штыбаш авылында +Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы; +башлангыч белеме бар) БДУ студентлары язып алган +ХАЛЫК УЕННАРЫ +252. Аклар, кызыллар +Уен ике команда арасында чирәмлектә бара. Балалар ике командага бүленә. Берсе - аклар, икенчесе кызыллар командасы була. Мәйдан уртасыннан чик үткәрелә. Чиктән 20-25 метр ерак лыкта капма-каршы ике якның флагы урнаштырыла. +Уенның төп максаты: һәр команда да каршы якның флагын үз кулына төшерергә тиеш. Кайсы команда кешесе, флагны эләктереп, үз ягына алып чыга, шул җиңүче була. Уенчылар каршы яктагыларны әсирлеккә дә алырга мөмкиннәр. Моның өчен флагны алырга чыккан уенчыга кул белән кагылу да җитә, ул шул урында басып калырга тиеш. Иптәшләре аны коткара да ала, берсе йөгереп килеп аңа кагылырга һәм үз ягына алып чыгарга тиеш. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +253. Әби, миңа бер мөгеш! +Бу уенны яңа буралган бура эчендә уйный торган идек. Бураның дүрт мөгешенә (почмагына) дүрт кеше баса; уртада - бишенчесе; ул әби була. Әби күзләрен каплый, читкә карый, игътибар итмәгән була, шул арада почмактагылар бер-берсе белән урыннарын алышалар. Әби шул вакытта бер почмакка басып калырга тиеш. Әгәр басып өлгерсә, почмаксыз калган кеше әби була. Уенны күбрәк кеше дә уйный ала. +Уйнаучылар тезелешеп утыралар. Алып баручы әйтә: "Әйеыһы димәскә, ак-караны кимәскә, "р" хәрефен әйтмәскә, 100 сум акча бирәм, нәрсә аласың?" Бер уйнаучының алдына килеп баса һәм сораулар бирә башлый. "Әйе", "ыһы" сүзләрен, "р" хәрефен әйттерергә тырыша. +Мәсәлән: +- 100 сум акчаң булса нәрсә аласың? +- Икмәк. +- Икмәк аласыңмы? +- Икмәк алам. +- Ничәне? +- Алтыны һ.б. +Әгәр уйнаучы "әйе", "ыһы" сүзләрен, "р" хәрефен әйтсә, отылган була. Аңа җәза бирелә. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +255. Бергә язу +Уенчылар башта бер кәгазьгә сораулар язып куялар. Алар, нигездә, түбәндәгечә: +1. Кем? яки Нәрсә? +2. Нинди? +3. Кемне? яки Нәрсәне? +4. Кемгә? яки Нәрсәгә? +5. Ничек? +6. Нишли? +Беренче кеше, яңа кәгазь ала да беренче сорауга нинди дә булса җавап яза. Шуннан кәгазьне бөгә дә икенче кешегә бирә. Димәк, кәгазь җавап язылган җирдән бөгелгәч, икенче кеше беренчесенең җавабын күрә алмый. Икенче кеше дә җавап яза, тик икенче сорауга, һәм өченчесенә бирә. Шулай итеп, сораулар беткәнче, кәгазь кешедән-кешегә күчә дә күчә. Сораулар беткәч, уенчыларның берсе башыннан алып укый. Укыганда, бик кызык һәм көлке була. +Уенны сораулардан әзрәк тә, күбрәк тә кешеләр уйный ала. Әзрәк кеше булганда, бер кеше берничә сорауга җавап яза, ә күб рәк булганда, кабат бер сорауга берничә кеше җавап яза. Икенче вариантта берничә җөмләле кызык текст килеп чыга инде. +2014 елда Кыйгы районы ��акыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +256. Бозык телефон +Уенчылар тезелешеп утыра. Алып баручы иң беренче утырган кешенең колагына гына пышылдап, бер сүз әйтә. Ул уенчы ишеткәнен янәшәсендәгегә пышылдый. Шулай итеп, иң соңгы уенчыга барып җиткәнче, алып баручы әйткән сүз төрлечә үзгәрә. Соңгы уенчы ишеткәнен алып баручыга әйтә. Дөрес булмаса, барысы да рәхәтләнеп көләләр. Дөрес булса, иң соңгы уенчы алып баручы була. Уен шулай дәвам итә. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +257. Йолдыз санау +Егет белән кыз, читкә китеп, һавага карыйлар да (көн болытлы булса да ярый), егет кыздан сорый: "Ничә йолдыз күрәсең?" - дип. Кыз үзе теләгән сан әйтә: я берне күрәм, ди, я икене. Шуннан алар судья каршына килеп басалар. Судья ничә йолдыз күрүләрен сорый. Кыз әйтә дә, егет ничә йолдыз күргән, шулкадәрле кызның битеннән үбеп ала. +Уенчылар тезелешеп утыралар. Берсе Мәүлиха итеп сайланган була. Ул аларга каршы утыра. Тагын берәү йөзек салучы була. Ул кулына йөзек ала да, тезелеп утырган уенчыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек йөреп чыга, тик берсенә генә салып китә. Шуннан соң каршы утырган кешедән: "Кемдә йөзек, Мәүлиха?" - дип сорый. Уенчылар барысы да йөзек үз кулларында кебек итеп, Мәүлиханы саташтырырга тырышалар. Аннары Мәүлиха берсенең исемен әйтә. Әгәр дә дөрес әйтсә, аның урынына барып утыра. Кемдә йөзек булган, шул йөзек салучы була, ә башта йөзек салган кеше, Мәүлиха булып, уенчыларның каршына утыра. Әгәр дә дөрес әйтмәсә, ул урынында утырып кала. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +259. Йөзек салыш +Уйнаучылар тезелешеп утыралар, берәү "йөзек салучы" итеп билгеләнә. Ул кулларын кушучлап утырган кешеләрнең барысына да "йөзек салып" чыга. Йөзекнең кемгә эләгүен берәү дә сизмәскә тиеш. Аннан соң үзе, бер кырыйга китеп: "Кемдә йөзек, сикереп тор!" - ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә. Тота алмаса, "йөзек салу" яңадан башана. +1987 елда Караидел районы Иске Акбүләк авылында +Галия Динислам кызы Насретдиновадан (1918 елгы) +БДУ студентлары язып алган +260. Каеш уены +Кешеләр түгәрәк эшләп басалар. Түгәрәкнең уртасында - утыргыч, аңарда каеш тора. Бер кеше шул каешны ала да кемгәдер суга. Ул кеше сугучы янына килергә тиеш, ә сугучы, ул килгәнче, каешны утыргычка куеп өлгерергә тиеш. Килгәч, каешны алып, сугучының үзенә сугып өлгерергә тиеш, өлгермәсә, ул сугучы булып кала, икенче кешегә суга. Әгәр дә сугып өлгерсә, теге сугучы тагын шунда сугучы булып кала. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында яшәүче +элекке колхозчы Бибисара Галимулла кызы Янгировадан (1928 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +261. Кашык алыш +Каешны элмәкләп бәйлиләр. Элмәкнең аскы өлешенә кашык салына. Кара-каршы утырган ике кеше каешны тотып торалар, өченчесе кашыкны алырга тиеш. Шул вакытта аның кулын төйнәп калдырырга тырышалар. Кулы төйнәлгәнче, тиз генә кашыкны ала алса - жәза бирелми, кулы төйнәлеп калса - аңа берәр төрле җәза бирелә. +1987 елда Караидел районы Иске Акбүләк авылында +Галия Динислам кызы Насретдиновадан (1918 елгы) +БДУ студентлары язып алган +262. Күз кысыш +Уенда катнашучылар икешәр-икешәр булып түгәрәккә басалар. Берсе парсыз була. Ул алда торган уенчыларның берсенә күз кыса. Кемгә күз кыса, шул йөгереп барып, тегенең алдына баса. Артта торганы иптәшен тотып калырга тиеш. Тотып кала алмаса, ул парсыз кала һәм үзе күз кысучы була. Уен шулай дәвам итә. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авылында +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +263. Отыш уены +Бу уен аулак өйләрдә уйнала. Уенга кергән барлык кешеләргә исем кушып чыга бер кеше. Барына да кушып чыккач, берничә исемгә атап җыр җырлый. Шул исемле кеше, урыныннан торып, әйләнеп утырырга өлгермәсә, берәр әйберен бирә. Шулай, әйберләр җыелгач, аларны сатып алырга, я җырларга, я биеп, шигырь сөйләп алырга туры килә. +1987 елда Караидел районы Туеш авылында +Җәмилә Әхмәтҗан кызы Хәбировадан (1908 елгы) +БДУ студентлары язып алган +264. Пар сайлау +Уен барышыңда ук кызлар да, егетләр дә бүрәнәгә тезелеп утырган булалар. Гармунчы бүрәнәнең бер башында гармун уйнап тора. Ул уйнаган көй уңаена я бер кыз, я бер егет үзенә пар сайлый. Ул болай була: көй барышында кулы белән һәрберсенең башына кагылып үтә. Гармун кемдә уйнаудан туктый, шул кеше пары була. +1987 елда Караидел районы Сидәш авылында +Мәрва Әмәтгали кызы Камаловадан (1911 елгы) +БДУ студентлары язып алган +265. Читән үрелеше +Бу уенга иң башта бер егет (кыз булса да ярый) чыга да бүрәнәгә утырган берәр кызны тартып чыгара. Ул кыз, үз чиратында, икенче бер егетне тартып ала. Шулай дәвам итә. Ничек чыгалар, шулай бер рәткә тезелеп басалар. Бер баштан икенче башка "читән үрәләр". +Ул болай була: беренче торган егет яки кыз авызы белән янәшәдә торганына шырпы кисәге бирә. Тегесе дә аңардан авызы белән алып, икенчесенә бирә. Икенче башка барып чыккач, шырпы кире китә. "Читәнне бер яклап кына үрмиләр, җибәрегез кире", - дип җибәрәләр егетләр. +Менә шул рәвешле "читән үрәләр" иде Сидәш авылы яшьләре. +1987 елда Караидел районы Сидәш авылында +Мәрва Әмәтгали кызы Камаловадан (1911 елгы) +БДУ студентлары язып алган +266. Шешә тәгәрәтешле +Уенны алып баручы сайлана. Ул түгәрәк уртасында шешә тәгәрәтә. Шешә авызы белән кемгә караса, шул кешенең берәр айберен ала. Күп кенә әйбер җыелгач, аларның берс��н алып, түгәрәктәге кешеләрдән сорый: "Бу кешегә нинди җәза бирергә?" - ди. Һәркем үз җәзасын үтәргә тиеш. Әгәр кеше үти алмаса, аның өчен башка кеше үтәп, аның әйберен үзенә ала. +1987 елда Караидел районы Иске Акбүләк авылында +Галия Динислам кызы Насретдиновадан (1918 елгы) +БДУ студентлары язып алган +267. Яшрәм яулык +Балалар бер түгәрәк булып тезелеп утыралар. Бер бала яулык салучы була. Ул, түгәрәкне урап йөгереп, кулындагы яулыкны берәрсенең артына ташлап китә. Кулъяулыкны салганда, түбәндәгечә җырлый: +Яшрәм яулык, яшрәм яулык, +Яшел чирәм астына. +Сиздермичә, ташлап китәм +Бер иптәшем артына. +Кулъяулык ташланган кеше сизсә, аны алып, тиз генә салып китүче каршысына йөгерә. Ул, түгәрәкне урап килеп, яңадан уз урынына утырырга тырыша. Яулык салучы да аның урынына ашыга. Әгәр дә яулык ташланган кеше үз урынына утырып өлгерсә, яулыкны яңадан шул ук кеше сала. Әгәр дә өлгермәсә, ягъни яулык салучы утырып өлгерсә, яулыкны ул сала. +Кулъяулык ташланган кеше артындагы яулыкны сизмәсә, салып китүче, түгәрәкне урап килеп, аның аркасына йомшак кына суга да урынына утыра. Ташлаганны сизмәгәне яулык салучы була. 1. Монысы әйтә: "Йокым килә", - ди, (Имән бармак) Монысы: "Менеп ятам", - ди, (Урта бармак) Монысы менде дә ятты, (Атсыз бармак) Нәниен дә йоклатты, (Чәнчә бармак) Ә монысы күптән йоклаган. (Баш бармак) 2. Баш бармак бау ишә, Имән бармак имән кисә, Урта бармак утын кисә, Атсыз бармак ат җигә, Чәнчә бармак чәй эчә. +2014 елда Кыйгы районы Вакыер авыл +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Данис Рафил улы Гыйльметдиновтан (1960 елгы) +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметдинова язып алган +269. Санамышлар 1. Әлси-мәлси, әнкәй миңа күлмәк үлчи, Син дә чыпчык, мин дә чыпчык, Тәрәзәдән оч та чык. +2. Бер шешә, +Ике шешә, +Өч шешә, +Дүрт шешә, +Биш шешә, +Алты шешә, +Җиде шешә, Сигез шешә, Тугыз шешә, Ун шешә - Унынчысының күте шешә. +2014 елда Кыйгы район +татар теле һәм әд +Данис Рафил улы Гыйльметд +БДУ студенты Гөлназ Гыйльме 3. Ике балык сугышкан, Аның канын кем эчкән? Ак сакаллы җен эчкән. Ак чук, кара чук, Монда торма, бар чык! +1987 елда Караидел районы Бай +Марат Хәлимовтан БДУ студ 4. Бер бабай урманга барган, Аның арбасы ватылган. Шул арбаны төзәтергә Ничә кадак кирәк булган? арның кайсысына "булган" сүзе белән чутлыйлар: кемгә ул сан э лып бара). 5. Ике пәке, Кыек сәке, Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу чык! 6. Сөт, май, эремчек, Монда торма, энем, чык. 7. Әлли-бәлли, Әни күлмәк үлчи. Чәүкә, чыпчык! Син кал, бу чык! 1. - Шуннан? - Утырган да шуган. 2. - Нәрсә? - Әлбәстәнең ал койрыгы. - Нәрсә? - Тозлы кәбестә. 3. - Ә? - Кәҗә бугы мә. 4. - Сөенче! - Сөенчесенә уң колагың үзеңә. 5. - Беләм. - Белә торып бөлгән. - Беләм. - Киптергән дә элгән. 6. - Юешләнәм. - Тоз түгел, эремәссең әле. +2014 елда Кыйгы районы В +татар теле һәм әдәби +Данис Рафил улы Гыйльметдино +БДУ студенты Гөлназ Гыйльметд +271. Үртәвечләр Булат, Булат, Булатай, Скәрипкә уйнатай, Балалары ялан тәпәй, Үзе - каеш түбәтә��. +ШАРТЛЫ КЫСКАРТМАЛАР +Закиров - Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-р ус бүлеге студенты М.Г. Закировның "Караидел һәм Аскын районы татарларының легендалары" исемле диплом эше / фәнни җитәкчесе: филология фәннәре кандидаты, доцент Р.Г. Мөхәммәтҗанов. - Уфа, 1979 (кулъязма). +Зиннуров - Башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлеге студенты Д.А. Зиннуровның "Нуриман районы легендалары" исемле диплом эше / фәнни җитәкчесе: филология фәннәре кандидаты, доцент Р.Г. Мөхәммәтҗанов. - Уфа, 1975 (кулъязма). +МПТД, I, II, III, IV, V - Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1955 - вып. I, 1962 - вып. II, 1974 - вып. III, 1978 - вып. IV, 1984 - вып. V. +ТХИ РЛ - Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С.М. Гыйләҗетдинов. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. +ТФА ГИТӘСИ ФФ - Татарстан Фәннәр Академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фонды. +Рамазанова - Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Казань, 1984. +Фольклор - Фольклор народов РСФСР: межвузовский научный сборник. Уфа, 1974-1991. +Фазлетдинов, 2018 - Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни мөхәррир Ә.М. Сөләйманов. - Уфа: Китап, 2018. - 344 б. ЭЧТӘЛЕК 288 Башкортстан татарлары фольклоры