diff --git "a/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.3.txt" "b/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.3.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.3.txt" @@ -0,0 +1,773 @@ +ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ХРОНИКАСЫ ӨЧЕН МАТЕРИАЛЛАР +Өч китапта +Өченче китап +1911-1913 +УДК 821.512.145 ББК 83.3(2Рос=Тат) +ISBN 978-5-93091-383-5 + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә +Редакцион коллегия +Д.Ф. Заһидуллина, К.М. Миннуллин, М.И. Ибраһимов, +Л. Р. Надыршина, Г.М. Ханнанова +Фәнни редактор +М.И. Ибраһимов +Китапта бөек татар шагыйре Г. Тукайның 1911-1913 еллардагы тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Күптөрле чыганаклар нигезендә, Тукайның Казандагы тормышының икенче чоры яктыртыла. Шагыйрьнең даирәсе, милли матбугаттагы эшчәнлеге, сәяхәтләре, шигъриятенә хас үзенчәлекләр турында тәфсилле мәгълүмат бирелә. Китап татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. + +I бүлек +"ЗУР ТӘРӘЗӘ БАР ДИП АҢЛА +ДӨНЬЯГА КҮКРӘКТӘ СИН" +Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә зур өлеш керткән И. Нуруллин 1911 елда шагыйрьнең иҗат активлыгы сүрелә төшүенә игътибар итә: "Яңа елны шагыйрь күтәренке күңел, дәрт һәм якты өметләр белән генә каршы алмаган. Аз язган, аз эшләгән. Саулыгы да үзенекен иткәндер: җилле, яңгырлы көз кердеме, Габдулла өши-калтырый башлый, бик еш салкын тидерә, ютәле көчәя". Шагыйрьнең бу чор иҗатындагы төшенкелек рухын галим аның хасталыгы белән генә түгел, ә бәлки чорга хас иҗтимагый вазгыять белән дә бәйләп аңлата: "Ә бит ул теләгән революциянең беренче дулкыннары инде күтәрелде. Ни өчен шагыйрь күңелендә бу өмет чаткысы кабызмый? Биредә ике сәбәп бар: үзәктә купкан дулкыннар чагыштырмача тыныч култык булып яшәүче татар дөньясына әле килеп җитмәгән, икенчедән, татар демократик интеллигенциясенең игътибарын, социаль мәсьәләләрдән бигрәк, милли мәсьәләгә юнәлткән бер зур вакыйга була". Сүз бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкләгән атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсенә бәйле вакыйгалар турында бара. Җ. Вәлиди билгеләвенчә, ул югары дәрәҗәдәге башка җәдиди уку йортлары - Казандагы "Мөхәммәдия", Оренбургтагы "Хөсәения" һәм Уфадагы "Галия" мәдрәсәләре белән бер югарылыкта торган. Биредә дә дөньяви гыйлем төрек дәреслекләренә нигезләнеп бирелгән, мөгаллимнәрнең дә күпчелеге Төркиядә белем алган шәхесләр булган. +1911 елдагы Буби мәдрәсәсе белән бәйле вакыйгаларны җентекле өйрәнгән М. Мәһдиев Г. Бубиның мөселман хәйриячеләре ярдәме белән 8 класслы тагын бер мәктәп салдыруы, мөгаллимнәрнең белемен камилләштерү курслары ачуы турында яза. Мәктәптә дини гыйлем белән бергә дөньяви фәннәргә дә (физика, химиия, тригонометрия, зоология, астрономия, медицина, икътисад) зур игътибар бирелгән; 1-5 сыйныфларда рус теле атнага 12 сәгать кергән, шуңа өстәп, укучылар француз телен дә өйрәнгән. Мәдрәсә эшчәнлеге хакимиятне дә, татар мәгарифендә яңа алымнарга каршы чыгучыларны да хафаландыра: беренчеләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләренә төрек йогынтысы зур булуы сәбәпле, пантөркичелек идеяләренең таралуыннан курыкса, икенчеләре исә яңарыш дулкыннары мөселман дини тәгълиматларын җимерер дип саный. Соңгылары арасыннан Тукайның сатирик иҗатында еш кына һөҗү утына тотылган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан) мәдрәсәнең эшчәнлеген туктату эшендә аеруча тырышлык күрсәтә. Нәкъ менә Ишми ишан мәдрәсә җитәкчеләренең төрек флотына акча җыюы турында Вятка жандарм идарәсенә шикаять яза. Шушы яла нигезендә, 1911 елның гыйнвар азагында мәдрәсәдә тентү үткәрелә, мөгаллимнәрнең бер өлеше кулга алына һәм Сарапул төрмәсенә озатыла. Шау-шулы хөкем процессы нәтиҗәсендә (Бубиларны танылган адвокатлар - Дәүләт Думасы әгъзасы Н.А. Маклаков, А.Г. Бать, И. Әхтәмов яклыйлар) Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар панисламчылыкта гаепләүләрдән азат ителсәләр дә, Җинаять Уложениесенең 132 маддәсе нигезендә төрле срокка: Габдулла Буби - алты, Гобәйдулла Буби ике айга иректән мәхрүм ителәләр. +Әлбәттә, башка татар зыялылары кебек үк, Г. Тукай да бу вакыйгалардан читтә кала алмый. Аның 1911 елның 4 мартында С. Сүнчәләйгә язган хатында мондый юллар бар: "Эчем, тышым Ишми вә игъванына (иярченнәренә) злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттән вә үземнең хыялларымнан тәмам өмид кистем". Шунысын да истә тотыйк: бу чор - милли матбугатта, әдәбиятта милли үзаң, милли мәдәният, туган тел мәсьәләләре яңа көч белән үсеп киткән вакыт. Татар зыялылары арасында ике төркем - төркичеләр һәм татарчылар барлыкка килеп, алар арасында матбугат битләрендә шактый үткен бәхәсләр алып барыла. Төркичеләр (И. Гаспринский, Р. Фәхреддинов), гомумтөрки мәдәният идеясен алга сөреп, аерым төрки халыкларның үзбилгеләнүләренә каршы чыгалар, төрки дөньяны бербөтен буларак карыйлар. Моңа каршы фикердә торучылар - Г. Ибраһимов, Г. Баттал, М. Гафури, Ш. Мәрҗани фикерләрен үстереп, "татар" атамасын яклап чыгалар, аның башка халыклар арасында киң таралуын ассызыклыйлар. +Бу бәхәстә Тукай турыдан-туры катнашмаса да, журналист буларак ул һәртөрле сәяси мәсьәләләргә карата үз фикерен әйтми калмый. Мәсәлән, IV Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган "Хаксызлыктан котылдык" фельетонында Тукай, "Бәян әл-хак" газетасы мөхәррире М. Сәйдәшевнең кияве Ш. Иманаевның Думага сайланмавына куанып, болай дип яза: "Хәзерге вакыт шигырьдәге мөнәсәбәтләрне тикшерү вә аңа килүе мөхтәмәл бәхәсләргә җавап биреп маташу вакыты булмыйча, дахилдә Думага сайлау, хариҗдә Балкан сугышы кеби әһәмиятле вакыт булганга, янәдән мәкаләгә күчәргә тиешлеге исемә төшеп: "Хаксызлыктан котылдык", - дия тәкрар итәмен, сүзне бетерәм". +Күргәнебезчә, биредә Тукай Балкан сугышын да телгә ала. Шунысын искәртү мөһим: шагыйрь иҗатында тышкы сәясәт мәсьәләл��ренә игътибар иткән үрнәкләр аз түгел. М. Мәһдиев "Тук айн ың иҗтимагый-политик карашларында тарихилык" дигән язмасында түбәндәге фикерне яңгырата: "ХХ йөз башы татар әдәбият ын һәм публицистикасын өйрәнгәндә Тукай, Әмирхан, Ибраһимов, Камал кебек язучыларның иҗатындагы бер сыйфат белән очрашасың: ул - әлеге язучыларның катлаулы халыкара һәм дәүләткүләм мәсьәләләрдә тарихи-дөрес ориентация тотулары, бу вакыйгаларга объектив рәвештә, демократик позициядә торып бәя бирүләре". Галим Италия һәм Төркия арасындагы, шулай ук Балкан сугышларына (19121913) Тукайның мөнәсәбәте турында фикер йөртә. Уральскида язылган "Борадәранә нәсыйхәт" шигырендә Г. Тукай, "яшь төрекләр"гә мөрәҗәгать итеп, аларны солтан Габделхәмит II гә актив каршылык күрсәтергә өнди. Дүрт ел үткәч, шагыйрь, татар әдипләреннән беренчеләрдән булып, Италия һәм Төркия арасындагы сугышка мөнәсәбәтен белдерә: "Ялт-йолт" журналында "Италия-Төркия сугышы мөнәсәбәтилә" дигән аңлатма белән "Тәмсил" әсәрен бастырып чыгара. Мәсәл жанрында иҗат ителгән (бу жанр шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында ук зур урын алып тора - И.А. Крыловтан күпсанлы тәрҗемәләр шуны раслый) әлеге тезмә әсәрдә Тукай Төркия белән сугышта союздаш илләрнең (Германия - Арыслан, Австро-Венгрия - Юлбарыс, Италия - Мәче) үзара икейөзле мөнәсәбәтләрен фаш итә. Шагыйрь Европаның көчле дәүләтләре булган Германия белән Австро-Венгриянең, шәхси колониаль мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, Италиянең язмышына битараф булуын ассызыклый: +Зар җылый безнең Мәче: "Сез туйдыгыз, - ди, - мин ач ич! +Нигә тик мин ач калырга, мин - великий держав ич!" +"Былтырның хисабы" фельетонында да Тукай шушы сугышка һәм аның милли матбугатта яктыртылышына мөнәсәбәтен җиткерә: "Былтыр Һади әфәнде Италия-Төркия сугышының безгә нәмәгълүм бер сәбәбен ачты. Аның фикеренчә, Казанда, мәсәлән, дүрт Гали бар. Аларның икесе бай, икесе ярлы. Төркия белән Италия икесе бер мәҗлестә очраганнар да, араларында мәзкүр дүрт Гали тугърысында сүз башланган. Сүз арасында Төркия: "Мин ул Казандагы Галиләрне беләм. Ул Галиләр бик бай", - дип әйткән, ди. +Италия, моңар каршы төшеп: "Юк, син белмисең; ул Казандагы Галиләр икесе дә ярлы Гали!" - дип кычкырган да Төркиягә һөҗүм иткән, ди. Менә шуннан киткән сугыш, киткән сугыш. Әмма сәбәп - нинди юк эш! Берсе ярлы Галиләрне белгән, икенчесе - байны". Бу фельетон Һади Атласи мөхәррирлегендә нәшер ителгән "Йолдыз" газетасында Төркия-Италия сугышын яктырткан күпсанлы язмалардан көлеп язылган. +Бер елдан соң, 1912 елның 7 ноябрендә, "Вакыт" газетасында Тукайның "Тәмсил" дип исемләнгән тагын бер шигыре басылып чыга. Бу әсәрдә шагыйрь Балкан сугышына бәйле карашфикерләрен белдерә: +Ошбуны "изге, кирәк бер кан" диләр, +Сугыша Инҗил белән Коръән диләр, +Алдый алмаслар халыкны юк белән, +Монда хәзрәтләр сугышмый поп белән! +1905-1907 елгы инкыйлабтан соңгы реакция елларында хакимият халык арасындагы һәртөрле үзгә сәяси фикерләүне тыярга тырыша, күп кенә татар зыялылары яшерен күзәтү астында яши; 1907 елның 1 гыйнварында оешкан Казан Матбугат эшләре буенча вакытлы комитеты да үз эшен тоткарлыксыз башкара. +1911 елның 23 июлендә Казан Матбугат эшләре буенча вакытлы комитетына, "Сабах" нәшриятын оештыручыларның берсе Габделвәли Әхмәдуллин йортында 1911 елның 25 маенда оештырылган тентү вакытында кулга төшерелгән китаплар буенча белешмә "В виду всего вышеизложенного казанского Временного Комитета по делам печати имеет честь покорнейше просить Ваше превосходительство, во 1-х, внести на уважение Суда об утверждении ареста на означенную брошюру. Во 2-х, о привлечении к судебной ответственности по указанным статьям закона автора брошюры Абдуллы Тукаева". +1911 елның 16 декабрендә Казан Суд палатасы прокурорыннан Казан Матбугат эшләре буенча вакытлы комитетына мондый җавап килә: "Имею честь уведомить Временный Комитет по делам печати, что Судебная палата не согласилась с мнением Комитета, выраженным в отношении от 26 ноября с.г. за №1856 и не утвердила ареста на брошюру "Стихотворения" Абдуллы Тукаева", ввиду отсутствия в ней признаков преступления, предусмотренного уголовным законом". +Бу вакытта "Свет" кунакханәсенең салкын номерында азапланып яткан Тукай, Өчилегә, агасы Кәшфелкәбир йортына кайтып, бер-ике ай җылы авыл йортында яшәргә, бераз сәламәтлеген ныгытырга карар кыла. Рабига Әмирова (аның беренче ире шагыйрьнең әнисе Мәмдүдәнең бертуган абыйсы булган) истәлегендә әйтелгәнчә, Тукай, аларда яшәгән чакта, үзе артыннан күзәтүләреннән шикләнгән: "Ничектер, ул бездә торганда һаман үзен тикшерәләр дип шикләнеп йөри иде. Бездә бераз торгач, авылга килеп, аны сорап китүчеләр булган. Ләкин, минем иремнең әйтүе буенча, "монда андый кеше юк" дип әйтеп җибәрә торган булганнар. Анда-монда киткәндә, ирем һәрвакыт аны сорап килгән чит кеше булса, "юк дип әйтегез, янына беркемне дә кертмәгез" дип әйтеп китә иде. Шунлыктан, сорап килүчеләр булса да, без аның янына беркемне дә кертми идек". "Ялт-йолт" журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка язган хатында да Тукай Өчиледәге адресын "кем сораса да бирмәскә" дип искәртә. И. Нуруллин фикеренчә, шагыйрь үз шигырьләре тирәсендә барган шау-шудан хәбәрдар булган. Өчилегә дә "авыруы көчәю өстенә, шул хәвефле хәбәрләрне ишетеп торган вәсвәчел Тукай, бераз хәл алу ниятеннән тыш, охранка күзеннән гаиб булып торырга теләп китеп барган", дип яза галим. Хәер, бу галимнең шәхси фаразлары гына булырга да мөмкин, шулай да, жандармериянең демократик фикерле татар зыялылары арасындагы караш-фикерләргә бик игътибарлы булуын исәпкә алганда, әлеге фаразны бөтенләй нигезсез дип әйтү дә дөрес булмас иде. Р. Нәфыйковның "Тукай һәм аның даирәсе" дигән хезмәтендә Саратов өлкәсе Дәүләт архивы фондларында сакланган кызыклы документ китерелә. 1912 елның 31 июлендә Казан жандарм идарәсеннән Саратов губерна жандарм идарәсе башлыгына җибәрелгән мәгълүматка караганда, Казандагы "Татар әдәбият түгәрәге"нең 1912 елның 26 июль җыелышында катнашучылар (Гәрәй һәм Барый Хәсәновлар, Габдулла Тукаев, Фатих Әмирханов, укытучы Гафур Коләхмәтов) рус журналлары шикелле бер калын әдәби, сәяси журнал чыгарырга карар кылалар. Биредә сүз "Аң" журналы хакында бара. Бу җыелышта Фуат Туктаров, Габдулла Гыйсмәтуллин, Исмәгыйль Аитов, Гыйльметдин Шәрәф, Гыйльметдин Ибраһимов, Габдерахман Кәрамнар булуы да мәгълүм. Боларның барысы да - ХХ йөз башы милли хәятында зур роль уйнаган зыялы татар яшьләре: Казан татар укытучылар мәктәбен һәм соңрак, 1915 елда, Казан император университетының юридик факультетын тәмамлаган Ф. Туктаров - "Таң" газетасын оештыручы, социал-демократик юнәлештәге "Таңчылар" оешмасы җитәкчесе; эшмәкәр И. Аитов - хәйриячелекләре белән дан тоткан атаклы Аитовлар нәселеннән күренекле сәүдәгәр Сөләйман Аитовың улы, Ф. Әмирханның якын дусты, "Әл-ислах" газетасын чыгаруда даими матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе; Г. Кәрам - күренекле театр тәнкыйтьчесе, журналист. Бу шәхесләрнең һәрберсе үз истәлекләрендә Тукай шәхесен һәм иҗатын татар милләтен берләштерүче бер фактор буларак б әялиләр. +Әлеге язмаларда Тукай тормышында Казанның роленә карата әйтелгән фикерләр дә игътибарга лаек. Г. Тукай иҗатының икенче чорына (1908-1910) багышланган китапта Казан татар дөньясының мәдәни үзәге буларак каралды, аның Г. Тукайның иҗади офыгын киңәйтүдәге роле билгеләнде. Шул ук вакытта татар мәдәниятенең аерым әһелләре, шагыйрьнең дус-якыннары Казанны, Тукайга милли шагыйрь буларак танылу алып килгән шәһәр булу белән беррәттән, аның талантына бөтен тулылыгы белән ачылырга ирек бирмәгән кала буларак бәяли. Ф. Туктаров язуынча, Казан - Тукайны милли шагыйрь дип таныткан шәһәр, ләкин шул ук вакытта "аңардан (Тукайдан. - М.И.) көтелгән энҗеләрнең йөздән туксанын югалттыручы" кала да. Бу сүзләрне Ф. Туктаров татар яшьләренең шагыйрьгә тискәре йогынты ясаган аерым бер төркемен ("Казанның бер груһ яшьләрен") күздә тотып язган. +Г. Тукайның 1911-1913 еллар иҗатына күз салсак, Казан образының үзгәрүен дә күрми мөмкин түгел. Ул инде 1907 елгы "Пар ат" шигырендәге кебек "дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан" гына түгел - аның нурлары бар өязгә чәчелгән булса да, үз өязенә җитми кала: +Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара: +Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара. +("Казан вә Казан арты") +Бу сүзләрне шагыйрь, бәлки, 1911 елның ахырында Өчилегә барып кайту тәэсирендә язгандыр. 1912 елның 1 гыйнварында Тукайның Әхмәт Урманчиевка хатында мондый юллар бар: "Казанның арты бигрәк кара. Берничә авылга кереп күрдем. Минем хәзерге торган мулла братыма (Кәшфелкәбир. - М.И.) ир вә кыз балаларга иҗек укытырга мәҗбүр. Бу якта һәркайда мәхәллә халкы мулланы авызлыклаган". +"Казанга кайтыш" язмасында Тукай Өчиледән Казанга кайту юлында очраган якын-тирә авыллар турындагы фикерләре белән уртаклаша: "Юлда әллә нинди гаҗиб, тыштан караганда мөһмәл (мәгънәсез) кеби күренгән исемдәге авыллар очрый. Мәгънәсе мәгълүм Тимерче атлы авылны да чыктык. Бу авылның мулласы "Әннәсолул хәдидә"че һәм әллә нинди исемнәр белән ысуле җәдидәгә каршы китаплар чыгарган каһәрмане дин икәнлеген сөйләделәр. Авылны дикъкать беләнрәк карадым. Күрдем ки, моңарча килгән авылларның һәммәсеннән ярлы, һәммәсеннән чокырчакырлы. Өйләренең һәммәсе карчык кеби бөкрәйгән, кайсы ачык, кайсы тишек. Авылның тыш ягында дикъкать итәрлек хәл: бер данә диярлек арыш, богъдай кибәне булмаса да, печән кибәне бик күп дәрәҗәсендә. Моны күргәч: "Мулласы "Дин вә мәгыйшәт"че булган бу авылның халкы да печән ашый мәллә? Һәм "Дин вә мәгыйшәт" айгырларына печән шушы авылдан доставить ителә микән әллә?" - дигән фикерләр килде". +Тукайның Оренбургта басылган "Дин вә мәгыйшәт" журналына карата әйткән сүзләре очраклы түгел. М. Мәһдиев билгеләвенчә, Г. Тукай, Ф. Әмирхан фельетоннарында "Дин вә мәгыйшәт"челәрне "айгырлар" дип атау еш очрый. Моңа төгәллек кертеп, галим түбәндәгеләрне искәртә: "Кадимче муллалар, мәзиннәр, искелек тарафдары булган кешеләрнең бик күбесе журналны шәригатькә кагылышлы сорау белән күмеп ташлыйлар. Журнал бу мәсьәләдә шулкадәр популярлашып китә ки, бервакыт инде анда, шәригатькә таянып, ир белән хатын арасындагы тормыш, патология мәсьәләләренә кереп китәләр. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә бик тәмләп, иркенләп җаваплар урнаштырыла. Болар барысы да дин исеменнән, әхлак төзәтү исеменнән алып барыла". Шуңа күрә дә күп кенә фельетоннарында Тукай журналдан мыскыллы көлә. Әйтик, төрле социаль катлауларны хайваннарга тиңләштереп язылган "Кеше-хайваннар" фельетонында шагыйрь журналны (язмада ул "Дин вә мишәйт" дип бирелә) "гомерендә бер мәртәбә дә <...> тәрәккый күкләренә күтәрелеп карау мөяссәр (насыйп) булмас, һаман шул чүплегеннән борынын күтәрә алмас" дуңгыз белән чагыштыра. Ә инде мәчетләрдә укылган хөтбәләргә пародия буларак уйланылган "Керешү хөтбәсе" дип аталган памфлетында Тукай "Дин вә мәгыйшәт"тә эшләүчеләрне "айгырлар" дип тамгалый. +Тукайның 1911-1913 еллар иҗатында Казан образының үзгәрешен "Казан вә Кабан арты" (1912) һәм "Казан" ("1913) шигырьләреннән дә күреп була. Беренче әсәрдә шагыйрь Кабан күле турындагы риваятьләр белән бәйле образларның яңача укылышын тәкъдим итә. +Әйтик, татар әкиятләренең традицион персонажы - Убырлы карчык - бәхетсез татар кызлары язмышы белән уйнаучы фахешханә хуҗабикәсе итеп сурәтләнә. +Ике юлдан гына гыйбарәт "Казан" шигырендә фабрика-заводларда меңнәрчә кешенең саулыгын йоткан кансыз шәһәр образы тудырыла: +Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан; +Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан. +Шигырь А. Блокның "Фабрика" әсә��енә аваздаш яңгырый. Әлбәттә, монда әдәби йогынты турында сүз бара дип әйтү дөрес булмас, чөнки Тукай, нигездә, XIX йөз рус классиклары: А. Пушкин, М. Лермонтов, А. Майков, А. Кольцов иҗаты белән кызыксынган, ә инде модернизм кысаларында иҗат иткән рус шагыйрьләре әсәрләренә бик сирәк мөрәҗәгать иткән. Шулай да шагыйрьнең 1910 елның 9 ноябрендә Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында ХХ йөз башы әдәбиятында гаять популяр булып киткән С. Надсон турындагы фикер дә яңгырый: "Мин моңарча жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам - ни булыр". +Казан образы үзгәрешен, бер яктан, шагыйрьнең дөньяга карашлары үзгәрү белән бәйләп аңлатып була: татарның Мәккәсе дип саналган шәһәрдә биш ел гомерен уздырган Г. Тукай аның бөтен якларын да танып белергә өлгерә, һәм шуңа нисбәтле, аның иҗатында реалистик сурәтләүгә өстенлек биргән социаль мотивлар да көчәя. Икенче яктан, әдәби мохит үзәгендә кайнаган шагыйрьгә еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә, һәм табигате белән үпкәләүчән Тукай, тәнкыйтьчеләрнең сүзләрен йөрәгенә якын алып, күп очракларда аларга кискен, урыны белән зәһәр-чәнечкеле җавап кайтарган. +Иҗат әһелләре арасында үзара көндәшлек еш очрый. Тукай күпвакыт сатирик язмаларында - фельетон, памфлет, пародияләрендә - әдәби көндәшләренә карата ирония яки сарказм алымын кулланган. Әйтик, югарыда искә алынган "Казанга кайтыш" очеркында мондый юллар бар: "Әлкыйсса, инде шигырь язудан туктыйм. Чөнки мине күптән инде, башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер "критик" сүнгән шәмгә охшатты. Мәхмүт бай мәрхүм кантурында ташландык майлар беткәндер шул!". Биредә телгә алынган "критик" - күренекле татар язучысы, публицист, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов. "Йолдыз" газетасының 1912 елгы 15 һәм 22 гыйнвар саннарында дөнья күргән еллык әдәби күзәтүендә Г. Ибраһимов, Г. Тукайның әдәби активлыгы кими төшүгә игътибар итеп, аны сүнеп барган шәм белән чагыштыра. Үзенә карата һәртөрле тәнкыйтькә сизгер Г. Тукай бу чагыштыруны һәм Г. Ибраһимовның 1911 елда "Сабах" нәшриятында басылган "Мияубикә" поэмасына ("Мәктәп китапханәсеннән" сериясенә керә) тәнкыйди рецензиясен дә игътибарсыз калдырмый. Г. Ибраһимовка җавабын Г. Тукай "Ялт-йолт" журналында басылган "Былтырның хисабы" фельетонында җиткерә: "Былтыр Габди үзенә "шәкерт" диючеләргә мисле булмаган дәрәҗәдә бер үткен сүз әйтте. Гыйбарәләре тәкърибән (якынча) шушылай бугай: "Торалар да, Габди шәкерт ул, диләр. Соң, "Ля тәнзыр иля мән каля вәнзыр иля ма каля" дигән мәкальне һәр бала да белә ләбаса!". Биредә шагыйрь әдәби даирәдә Г. Ибраһимовка тагылган "шәкерт" кушаматына ишарәли. "Ялт-йолт"ның 30 нчы санында (1911eл, 13 декабрь) "Габди аркадашыма мәктүбем" мәкаләсе басылып чыга, анда иронияле: "Ах, китапчы сәүдәгәр! Бер әдипнең (!) китапларыны тәнкыйть иткән була бит, ә! Шәкерд, яшь шәкерд дигән була бит, ә! +Студент дисә ни булган инде! Ул да бит барыбер шәкерд дигән сүз, нинди һәйбәт булыр иде, бер дә ачуың да килмәс иде, шатланыр гына идең бит, юк шул, каһәр төшкән, әйтмәгән", - дигән сүзләр бар. +Мәкаләдә Г. Ибраһимовның "Вакыт" газетасында басылган "Казан китапчылары" язмасына күренекле татар матбагачылары - Шиһабетдин Әхмәров, Гыйльметдин Шәрәф һәм Әхмәт Урманчиев биргән җавапка ишарә сизелә: Казан наширләре эшчәнлегенә таш аткан (аерым алганда, әдип аларның мәктәп укучыларына йөз тоткан басмаларга артык зур игътибар күрсәтүен билгели) Г. Ибраһимовның тәнкыйди фикерләренә алар "Сөйләү ансат, эшләү читен" дигән мәкалә белән җавап кайтара. Наширләр Г. Ибраһимовның әсәрләре басылмауның сәбәпләрен дә аңлатып китәләр: "...Соңгы елларда кулына каләм тоткан азмы-күпме яза белгән рус мөхәррирләренең әсәрләрендән бәгъзе бер отрывкалар укып, андан-бондан чүпләргә икътибары булган бер шәкерд якуд хәлфә бернәрсә язып чыгара да, милли роман вә әдәби рисалә исеме биреп, китапчыларга басарга китерә. Ул үзенең шул нәрсәсене бик шәп дия игътикад итдекдән (инанып), аны бастыру мотлакан тиеш, бастырганда, милләткә зур файда вә татар әдәбиятына зур бер талчук була дип, чын кальбдән (күңелдән) ышана. Менә шул игътикад вә ышану сәбәпле китапчыларның аны бастырмауларыны, аларның тәмизлекләрендән-наданлыкларындан татар әдәбиятыны агымына ияреп җитә алмаганлыкларындан дия хисап итә". Наширләр фикеренчә, Г. Ибраһимов әле "шәкердләр" фикереннән ерак китмәгән, ягъни тормыш чынбарлыгы кушканча яшәүне аңлап бетерми. +Шунысын да искәртик: Г. Тукайның "Мөнтәкыйд" шигырендә сатирик яссылыкта ачылган тәнкыйтьче образының да прототибы - Г. Ибраһимов. +Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовның үзара мөнәсәбәтләре Тукай һәм аның даирәсе арасындагы каршылыкның иҗтимагый яки фикер каршылыгына гына кайтып калмавын раслый. Еш кына аның нигезендә әдәби-мәдәни, эстетик күзаллаулар төрлелеге яткан. Уфадагы "Галия" мәдрәсәсен тәмамлап, 1909 елда Казанга килгән Г. Ибраһимов үзенең әдәби әсәрләре белән генә түгел, тәнкыйть һәм әдәбият теориясе өлкәсендәге нәзари хезмәтләре ("Татар матбугаты", 1910, "Әдәбият мәсъәләләре", 1910), "Тәрҗемә һәм аның шартлары", 1910) белән дә җәмәгатьчелек игътибарын яулап ала. Аның Тукай иҗатына кагылышлы тәнкыйди фикерләре (бигрәк тә 1913 елгы "Татар шагыйрьләре" хезмәтендә) әдипнең эстетик мәсләге, шигърият һәм сәнгатьне аңлауда үз карашы булуы белән аңлатыла, күрәсең. +Казанда әдәби-мәдәни тормышның киңкырлы булуы, матбагачылык һәм нәшриятлар эшчәнлеге үсү, милләт язмышы турындагы бәхәсләр, милли яшәешкә бәйле карашлар төрлелеге - болар барысы да Тукайның дөньяга карашын, әдәби иҗат өлкәсендәге эзләнүләрен, публицистик язмаларының эчтәлеген үзгәртүгә зур өлеш кертәләр. Әмма, нинди генә фикер каршылыклары кичермәсен, шагыйрьнең татар халкы тәрәккыятенә ышанычы берка��чан какшамый, аның Россия мәдәни киңлегенә кушылып, Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре казанышларын бергә үреп үсеш алачак милләт турындагы хыяллары сүрелми. "СИНЕ МИН ҺӘР ТУГЪРЫДА САДӘДИЛ КЕШЕ ТАПТЫМ" +(Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Сүнчәләй) +1929 елда кулга алынып, 1931 елда Соловкига озатылган, 1937 елда атып үтерелгән күренекле шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй исеме әдәбият белгечләре тарафыннан узган гасырның 60 нчы елларына кадәр телгә алынмый. Шагыйрь 1958 елның 8 мартында СССР Югары суды карары нигезендә реабилитацияләнгәннән соң гына, аның иҗат мирасын барлау һәм ХХ гасыр башы татар шигъриятендәге урынын ачыклау юнәлешендә беренче адымнар ясала. +1961 елда шагыйрьнең зур булмаган "Сайланма әсәрләр"е басылып чыга. Әлеге китапка язган кереш сүзендә Гали Халит шагыйрьнең Тукай белән мөнәсәбәтләре турында да сүз алып бара, Сүнчәләйне "Тукай иҗатында, аның шәхесендә үзләренә зур таяныч, рухи куәт тапкан", "Тукай традицияләренә тугрылыклы булуны, халык шагыйре ихтирамына һәм игътибарына лаеклы дәрәҗәгә күтәрелүне... үзләренең изге бурычлары итеп санаган" бер төркем яшь язучылар арасында күрә. +Бу ике үзенчәлекле шәхесне бер-берсенә якынайткан өлкә - билгеле ки, шигърият. Тукай, инде Уральскида яшәгәндә үк, Камил Мотыйгый белән берлектә чыгарган газета-журналларда басылган күпсанлы шигырьләре аша талантлы яшь шагыйрь буларак дан казанса, аннан өч яшькә яшьрәк булган Сүнчәләйнең иҗади юлы башкачарак корыла. +Булачак шагыйрь 1889 елның 2 августында Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1891 елгы ачлык вакытында атасы Хәмидулла агай, гаиләсен алып, Әстерхан каласына килеп төпләнә. Сәгыйть биредә 1906 елга кадәр яши, "Ваһһабия" мәдрәсәсендә белем ала. +1906 елның августында Казанга килеп, бер ел Шәрифҗан Хәмиди мәдрәсәсендә укып, Казан татар укытучылар мәктәбенә күчә. Бу вакытларда ул Уральскидан Казанга килгән Тукайны күргәләгән, ләкин аның белән якыннан танышырга омтылмаган (Тукай - инде мәшһүр шагыйрь, ә ул гади укучы гына бит). +1908 елда, экстерн рәвештә имтихан тотып, С. Сүнчәләй укытучылык хезмәте белән шөгыльләнү хокукы ала. Шуннан соң җиде ел дәвамында ул Пермь губернасының Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теле укыта. Нәкъ менә шушы елларда аның беренче әсәрләре нәшер ителә: үзе язган "Күл - күз яше" дигән хикәясе, Л.Н. Толстойның "Ильяс, яки бәхет малдамы" һәм "Кавказ әсире" әсәрләреннән тәрҗемәләре басыла. Иҗатының башлангыч дәвере хакында Сүнчәләй болай дип яза: "Дүрт тәрҗемә кисәгемне ... - дүрт китапны мин үземнең дәртем бәласе белән дип әйтимме, яисә бигрәк тә тугърысы, икътисад тарлык белән әйтимме, төн йокламыйча тәрҗемә иттем". +С. Сүнчәләйнең бүгенгә мәгълүм беренче тезмә әсәре - "Әҗәлгә хитаб" шигыре - 1909 ел ахырында иҗат ителгән. Әсәрдә Сүнчәләйнең - хатыны Сәлимәнең бала тапканда вафат булуына бәйле хис-кичерешләре үзәккә куела. Тукай белән танышкан вакытларында аның "Учитель Сәгыйть Сүнчәләй" имзасы белән әле берничә шигыре генә басылып чыккан була. +С. Сүнчәләй хатирәләреннән мәгълүм булганча, алар Тукай белән 1911 елның көзендә танышканнар. Аңарчы бер ел элек ул Тукайны күргән булуын искәртә: "Көтепханәдә күрешкәндә дә мин исемемне әйтмәдем, чөнки аңа, ул елны минем шигырь язуымның башлангыч елы гына булганга, бу мөһим булмас күк күренгән иде". Үз чиратында, С. Сүнчәләй үзе дә Тукай иҗатына мөкиббән булмаган: "Шушы күрешүгә кадәр мин Тукайның ни шигырьләренә, ни үзенә гашыйк була алмаган идем. Әмма бу күрешү хинендә мин Тукайны бик яраттым. Сөйләшеп утырмасак та, ул сыны, кыяфәте, сабыры һәм илтифаты белән миңа гаять ошады", - дип яза ул Тукай белән беренче очрашулары турында. +Авылга кайтып беркадәр вакыт үткәч, С. Сүнчәләй Тукайга хат яза (үзе билгеләвенчә, бу - 1910 елның көзе була). Тукай яшь шагыйрьгә шактый озын җавап хаты юллый, аның иҗатында "милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар"лыгын таный, шул ук вакытта аңа киңәшләрен дә бирә: "Борадәр! Мөмкин кадәр, шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар". +Тукай С. Сүнчәләй әсәрләренең кайбер кимчелекләренә дә кагылып уза, аерым алганда, шагыйрьнең теленә игътибар итеп: "Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм", - дип яза. +Хатта Тукай үзенең күңелендәге шәхси кичерешләрен дә яшерми, үзенең әле язылып бетмәгән "Өзелгән өмид" шигыренең баш өлешен (алты юлын) китерә һәм: "Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам - ни булыр", - ди. +Шулай ике шагыйрь арасында хатлар йөри башлый, С. Сүнчәләй истәлекләреннән мәгълүм булганча, үзара хат язышу ел буе дәвам итә. Хатларында әдәби мәсьәләләргә генә тукталып калмастан, Тукай үзенең шәхси уй-кичерешләре белән дә уртаклаша. Мәсәлән, 1910 елның 4 декабрендә язган хатында Тукай гаилә тормышы турында фикерләре белән уртаклаша: "Рәфыйкаңның (хатыныңның) хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән (юкка чыгармаган) булсаң, син - аны, ул сине якындан белеп яратышсаң, шуның өстенә, шәрмәндәи гыял (гаиләне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында җыл тәүлегеңә 5 йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш". Тагын бер хатында Тукай кызлар белән мөнәсәбәтләрдә үзе уйлап тапкан кагыйдә турында әйтә: "Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да "үзе бирде" дип горурланам, кадерлим ул кулны!". "Мин шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик акыллы", - дип шаяртып та ала Тукай. +Аерым бер хатларда Тукайның әрнүле уйлары да урын ала. Мәсәлән, 1911 елның 15 ноябрендә язган хатында ул иҗатыннан файда алырга теләүчеләргә мөнәсәбәтен белдерә: "Алар миңа тынычлык бирмәделәр: "Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул - вөҗдансыз!". Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр... Алар миңа дүрт ел буе "киләчәкне тәэмин!", "кеше"чә тору, киенүне, тагы әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды. Башым эшләми, хиссиятем тупасланды; беттем, һавада очкан кошлар шаһы - шаһинәне атып төшерделәр". +Болай итеп эч серләрен, әлбәттә, иң якын ышанычлы кешегә генә сөйләргә мөмкин. Тукай хатларыннан күренгәнчә, С. Сүнчәләй аның өчен нәкъ менә шундый якын дус булып китә. С. Сүнчәләй истәлекләренә караганда, ике шагыйрь 1911 елның августында "Болгар" номерында күзгә-күз очраша. С. Сүнчәләй Казанда үткәргән аз гына вакыт аралыгында Тукай белән чын дуслар булып китүе турында яза: "Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән тыныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек. Ул үзе утырышырга, сөйләшергә һәм тик торырга гаять интересный иде. Ул миңа әллә ник бик снисходительный иде. Кичләрдә мине җибәрми, төнгә калдыра, хәтта күбесенчә кундыра да иде". +Тукайның холкын тасвирлап, С. Сүнчәләй аны үз-үзенә бикләнгән ("Ул, гадәттә, серләрен кешедән гизләп йөртә, әмма үзенә бик якыннарга гына, шулар арасында һәм миңа, кайвакыт кайбер серләрен, күңеленең рәнҗүләрен сөйли, зарлана, ахырында кодрәт табып, көлеп сүзен бетерә иде"), сабыр ("Никадәр авырса да "аһ" та димәде. Авыруын сораша калсалар, хәтта ачулана да иде"), көчле рухлы ("Тукай куәтле иде... Нинди козырьлар алдында да "мин"леген кимсетми, горурын, гыйззәте нәфсен (үз-үзен сөю. - З.Р.) җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карамый иде. Бер кешене дә дус дип атамады. Иптәш дисә, гаҗәп түгел (миңа биргән китапларына "иптәшем Сәгыйтькә" дип яза иде") дип бәяли. +Тукай С. Сүнчәләйгә язган хатларда әдәбият турында да кызыклы фикерләр урын ала. Мәгълүм булганча, Тукай белән хатлар алыша башлаганчы ук, Надсон, Плещеев, Тургенев, Крылов әсәрләренә ияреп язуда азмы-күпме тәҗрибә туплаган С. Сүнчәләй, мәшһүр инглиз романтик шагыйре Байронның "Шильон тоткыны" поэмасын татарчалаштырырга алына. 1910 елның 4 декабрендә язган хатында Тукай моңа карата фикерен җиткерә: ""Шильон мәхбүсе"нә, минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4-5 сәтырлык (юллык) шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев - Пушкин "Пәйгамбәр"ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов "Пәйгамбәр"ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз". +1911 елның 1 гыйнварында язылган икенче бер хатында Г. Тукай шигырь төзелеше турында фикерләре белән уртаклаша: "Әле без татарларда "Теория словесности" вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә (аңлата белү) кирәк". Шагыйрьнең тагын бер фикере кызыклы: "Тургеневның көйсез язылган "Отцы и дети" әсәре прозамыни? Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим - поэзия!". Күргәнебезчә, Тукай шигъриятне ритмик сөйләм дип кабул итүдән ераклаша, аның өчен поэзия идеяләр, мәгънәләр гармониясенә әйләнә. +Бу җәһәттән С. Сүнчәләй белән Тукай арасында шигырь төзелешенә мөнәсәбәтле килеп чыккан бәхәс игътибарга лаек. С. Сүнчәләйнең Тукай иҗат иткән "Мияубикә" шигыренә рецензиясе (шагыйрь аны "Шура" журналының 1911 елгы 4 нче санында "Сәгъ_ де Ваккас" имзасы белән бастыра) сүз көрәшен башлап җибәрә. Тукай әсәренең сәнгати казанышларын ассызыклап (""Мияубикә" камил мәһарәт (осталык) белән, шагыйранә һәм татарча ачык язылган"), укучылар өчен әһәмиятен танып ("Мөхтәрәм Тукаевның бер тоткан юлы бар ки, ул да - милләтемезнең балаларын асрау, аларга китап, шигырь белән рухани азык, көлке шигырьләр белән күңеллелек тудырудыр"), С. Сүнчәләй аның үзе җитешсез дип санаган бер ягына игътибар итә: ""Мияубикә"нең җитешмәгән урыннары булса, сәҗегъ-рифмаларның... ямьле оеша алмаулары өстән-өстенлектер. Мәсәлән: нәрсәсен - нәрсәчөн, кәгазь - эшләмәс, нәрсәгә - мәсьәлә..." Моңа җавап итеп, "Ялт-йолт"ның 29 нчы санында (1911 ел, 18 ноябрь) Тукай "Сәгъде Вәкъкас әфәндегә" мәкаләсен бастырып чыгара. Татарларда әле "кавагыйде лисан" - "теория словесности" мәйданга килмәгән булуын билгеләп, Тукай, рус, гарәп, татар шигъриятеннән мисаллар китереп, Сүнчәләйнең рифма турындагы фикерен кире кага: "Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын "такмак" дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр "шакмак" эзләп йөрергә мәҗ бүр түгелдер". Мәкаләсен Тукай Сүнчәләйнең ялгыш фикер йөртүен көлкеле рухта сурәтләп биргән шигырь юллары белән төгәлли: +Бер үлчәүдә кырау, сорау, мияу, мырау, +Һәм кылтырау, һәм шылтырау, һәм кыңгырау; +Вә "өркетик", вә "беркетик", вә "куркытыйк", +"Бетик", "көтик", "сатыйк", һәм "кыт-кытыйк". +"Менә, - ди Тукай, - шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрест булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, та выклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде!" +1911 елның 4 мартында язган хатында Тукай Сүнчәләйгә инде күптәннән татар телендә А. Пушкинның "Евгений Онегин"ы рухындагы әсәр иҗат итү турында хыяллануын хәбәр итә. Шуннан соң ул И. Никитин белән А. Пушкинны үзара чагыштыра ("Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннән ким түгел. Фәкать ул, тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган"). И. Никитинга бирелгән шушы югары бәя С. Сүнчәләйгә тәэсир итми калмаг��н, күрәсең: ул, рус шагыйренең "Гайбәт" шигырен татарчага тәрҗемә итеп, "Йолдыз" газетасында (1911, № 664) бастырып та чыгара. +Тукайның С. Сүнчәләй белән дуслыгын тагын бер факт раслый: "Шильон мәхбүсе" Тукайның кереш сүзе белән басылып чыга . Анда Тукай Байрон әсәрендәге мәгънәләрнең "үз милләте вә үз мәмләкәте чигеннән үтеп, бөтен көррәи әрызның (Җир шарының) хәссас (сизгер) вә көчле күңелләрен сил ташуы кебек" басуы, инглиз шагыйренең Пушкин, Лермонтовлар иҗатына тәэсире көчле булуы турында яза һәм Сүнчәләйнең Байронны татарчага тәрҗемә итәргә алынган беренче шагыйрь булуын ассызыклый. +Ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәте хатлар белән генә чикләнми. С. Сүнчәләй "Бәян әл-хак" газетасының 1910 елгы 9 ноябрь санында басылган "Шагыйрьгә мәктүб" исемле шигырен Тукайга багышлап яза. Әсәрнең лирик герое Тукайга мөрәҗәгать итә: +Бир арык кулыңны, дустым, әйдә, бергә атлыйк, +Җырлаек иркен киләчәкләр хакында, ятмыек! +Зур мохиттә тоздай эреп, юк булырбыз, билгеле, - +Әмма алда һәм табигать әмер итә, шуны тели. +Шигырьнең романтик пафосы милләткә хезмәт идеясе белән бәйле: +Бер өмид берлә яшим мин, ул да булса; бу - татар! +Мин тырышма, син булышма, кем аны асрар, ачар? +Тукайга багышлап С. Сүнчәләй тагын бер шигырь дә иҗат итә һәм аны, "Хат кисәге" дип атап, "С. Сүнчәләй шигырьләре" (1913) китабында урнаштыра. Бу юлы инде шигырь исеме астында "Г. Тукайга багышлап язылган иде" дип тә искәртелгән. Экзистенциаль эчтәлекле шигырь Тукайның "Өзелгән өмид" әсәренә аваздаш яңгырый. С. Сүнчәләйнең Казаннан, андагы дусларыннан ерактагы лирик герое ялгызлыктан һәм гомер узуын аңлап сызлана: +Кыскара гомрем... Мине монда аяучы кем дә юк, +Якты тормыш, ямь, сәгадәтне минем күргән дә юк. +"Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 22 нче санында (1 май) "Сөенче Алаев" имзалы "Шигърият һәм нәсер" шигыре дөнья күрә. Р. Гайнанов, әлеге тәхәллүснең Тукай иҗатында шушы шигырь дән гайре кулланылмавын искәртеп, әсәр үзе С. Сүнчәләйгә пародия итеп язылган дип фаразлый . Шигырь төзелешендә ике стиль - С. Сүнчәләй иҗатына хас булган (Шәрык романтизмыннан килгән традицион образлар һәм мотивлар: ай, йолдыз, сандугач, Аллаһ бөеклеге каршында баш ию һ.б. нигезендә тудырылган) югары стиль һәм милли яшәешнең төрле өлкәләрен үтә реалистик итеп күрсәтүгә нигезләнгән өслүб капма-каршы куела. Әйтик, җиденче строфада Аллаһка табыну мотивы һәм җәдитчелеккә каршы чыккан Ишми ишан (Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов) образы янәшә сурәтләнә: +Төн буе мин Аллага әйтәм хәмед, - +Тын галәмне бар кыйлучы Тәңремә. +Мактана Ишми: "Кидердем бит камыт! +Күп җәдидне мин җибәрдем кабренә". +Шигырьнең соңгы строфасы да игътибарга лаек: +Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү, +Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы. +Бетмәде шул "Мөхбире" дә "кых, тефү!" +Һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы. +Биредә Тукайның "Казан мөхбире" газетасы һәм С. Рәмиевнең татар шигырь төзелешенә багышланган фикерләренә мөнәсәбәте романтик шигьрияткә хас булган таң ату мотивына каршы куела. +С. Сүнчәләйнең Тукай белән икенче мәртәбә очрашкан, эчкерсез аралашкан, "бергә көйләшкән" көннәре 1912 елның көз башларына карый. "Ул көзне аның хәле тәмам беткән иде. Үзе гаять гасабиланган (борчылган, нервлары какшаган) иде. Кечкенә генә нәрсәгә кәефе китә, ачулана иде. Юк-бар нәрсәдән дә шикләнә, курка, берәүне дә күрәсе килми, хәтта язасы да килми иде", - дип искә ала бу очрашуны С. Сүнчәләй. Бу истәлектә Тукайның наширләр белән мөнәсәбәтенә ачыклык кертердәй вакыйга да бәян ителә. С. Сүнчәләй язганнарга караганда, бер нашир шагыйрьгә әсәрләрен бастыру бәрабәренә килешү төзергә тәкъдим иткән ("ай саен үзенә бер микъдар "мәгаш" (хезмәт хакы) бирергә, вак-төяк йомышларын үтәргә, мәсәлән: үзенә вак-төяк әйберләр алып җибәргәләргә, керләрен юдырырга вә гайре..."), һәмТукай бу тәкъдимне кабул иткән, имеш, әмма, күпмедер вакыт үткәч, килешүне өзгән (С. Сүнчәләй әйтүенчә, "бүтән нашир моны белеп, килеп котырткан икән"). +С. Сүнчәләй истәлегенә караганда, алар Тукай белән ул соңгы тапкыр авылга кайтып китәренә бер көн кала очраша. Иртәгесен кайтып китәргә әзерләнеп йөргән С. Сүнчәләй, саубуллашу нияте белән, Тукай яшәгән "Болгар" номерына килеп керә. Әмма бу юлы аларның очрашулары күңелсез башланып китә: ике арада "юк кына әйбер өчен бер-ике сүз" чыга, һәм С. Сүнчәләй Тукай белән беренче мәртәбә ачуланышып чыгып китә. Бу хәлне ул үзе бик авыр кичерә, "ничә айлар, ничә еллар иптәш булып яшәгән" шагыйрь белән "юк нәрсә өчен ачуланышып, балаларча үпкәләшеп" китәчәгенә күңеле әрни. "Киттем Тукайга. Кердем. Ул караватына сузылып яткан, йокымсырап, хәлсез ята. Саргайган, сулган йөзенә карап, минем күңелем гаять нечкәрде, елыйсым килде...", - дип яза С. Сүнчәләй бу хакта һәм Тукайның, үпкә-ызгышны онытып, үзенең көмеш сәгатен бүләк итүе турында бәян итә. +Хәер, С. Сүнчәләйгә Тукай белән тагын бер тапкыр очраш ырга насыйп булган. Бу турыда ул "Тукай бәйрәме" исемле язмасында искә ала. Язмадан мәгълүм булганча, алар 1912 елның көз азакларында "Болгар" номерында очрашалар. Бу көн Ураза гаетенә туры килә, Тукай дустын табын янында каршы ала: "Тукай өстәле катына, караватына утырган. Яңа күлмәк кигән, кәләпүштән, алдында Кәляме шәриф, бүлмәсе ару; өстәле! өстәле!". Ике дус рәхәтләнеп сөйләшеп чәй эчәләр. Тукай сүз арасында С. Сүнчәләйгә дуслык хисләрен җиткерә: "Менә яратам ичмасам сине! Син, гадәттә, күп сөйләмисең, утырасың да утырасың". Шул ук вакытта башкаларның авыруы турында сорашулары, дару эчәргә кыстаулары, үз-үзен тотарга өйрәтүләре аңа һич тә ошамаганлыгын белдерә. "Күзләрендә ут ялтырый; янгын иде аның сүнә башлаган күзләрендә! Ялкын иде аның күкрәгендә - ачу янгыны, каһәр ялкыны иде... Әллә кемнәргә ачу, каһәр..." - дип яза С. Сүнчәләй, әрнүле, газаплы хатирәләргә бирелеп. Бу - ике дусның соңгы күрешүе була... +С. Сүнчәләй, дустына ��агышлап, берничә шигырь иҗат итә. Мәсәлән, "Йолдыз" газетасының 1912 елгы 29 май санында дөнья күргән "Азан" шигырен ул "Габдулла Тукаевка багышлыйм" дип искәртә. Биредә ул Тукайны, мәзингә тиңләп, милләтне уятырга, яңа тормыш башлануы турында хәбәр итәргә өнди: +Моң белән әйткән азаныңны ишеттер халкыңа, +Әйт! Азаның яктылык җиткәнне сөйләп чыңласын! +Төнге золмәт утлары сүнсен, аларның урнына +Милли рухлар нурга чумдырсын татарның дөньясын! +Тукай вафаты алдыннан иҗат ителгән "Г. Тукаев" шигырендә С. Сүнчәләй сүнеп барган шагыйрь образын тудыра. Ялгызлык мотивы шигырьне иңләп уза. Беренче строфада караңгы кунакханә номерында ялгызы яткан шагыйрь сурәтләнә: +Ул караңгы бүлмәдә ялгыз сүнә, ялгыз кибә; +Ни түзем берлән йөрәге рәнҗүсез, аһсыз тибә! +Йөдәгән-йончыган шагыйрьнең кәеф-халәтенә аның иҗади куәте, илаһи таланты каршы куела: +Әллә кайларда гизә нурлы мөкатдәс уйлары, +Нинди дәрт берлән чыгадыр күкрәгеннән җырлары! +Әллә кайда - әллә кайда ул матур таңнар күрә, +Ул сүнә ялгыз, бетә ялгыз... көлә һәм җөткерә. +Тукай вафатыннан соң басылып чыккан "Иңеш" шигырендә шагыйрьнең бакый дөньяга күчүен С. Сүнчәләй гаять тәэсирле табигать күренеше - әкрен генә баеп барган кояш ярдәмендә символлаштыра. Бу - ХХ йөз башы татар әдәбиятында киң таралган образлы сурәт булып тора. +Шул ук елны Сүнчәләйнең "Бер газетага" дип исемләнгән шигыре басыла. Н. Гафиятуллина билгеләвенчә, әлеге шигырь Тукайга карата әйтелгән тәнкыйди фикерләргә (аларны "Татар шагыйрьләре" мәкаләсендә Г. Ибраһимов башлап җибәрә) җавап буларак иҗат ителгән: "Билгеле булганча, бәхәс Тукайның шәхесен генә түгел, аның иҗади мәсләген, халыкчанлыгын, ха лыкчылыгын һәм миллилеген аңлау тирәсендә куера. С. Сүнчәләй, тәнкыйть ияләренең исемнәрен атап, катгый рәвештә каршы чыкмаса да, фикерләрнең урынсызлыгын ассызыклый, шигырьнең эчтәлеге тәнкыйть фикерләрен кире кагуга, шагыйрьне яклауга кайтып кала". +Сүнчәләйнең "Мәрхүм Тукай турында" исемле мәкаләсе шагыйрьнең вафатына 15 ел тулу мөнәсәбәте белән язылган. Мәкаләдә Тукай шәхесен һәм иҗатын бәяләүдә 1920 елларның икенче яртысында формалаша башлаган социологик караш йогынтысы сизелә. С. Сүнчәләй Тукай даирәсен шагыйрьне тиешенчә кайгырта алмауда гаепли ("...үзен һич кайгыртмадылар, ач тоттылар, җәмгыятьтә кактылар, аны үз бүлмәсендә ябылып яшәргә мәҗбүр иттеләр"). Шунысы кызыклы: С. Сүнчәләй шагыйрьне һәлак иткән бу мохиткә Тукай иҗатының кыйммәтен аңлаучы гавамны каршы куя: "Татар гаммәсе (массасы) Тукаевны ярата. Чөнки ул шул гаммәнең эчендә туган иде. Чөнки ул гаммәне үзенчә сөйде, кайгыртты. Бөтен фикерен, тойгыларын шул гаммәгә багышлады". +Дусты вафатыннан соң тагын чирек гасыр гомер кичергән С. Сүнчәләйнең язмышы фаҗигалы төгәлләнә. 1915 елда ул Уфага күчеп килә, "Авыл халкы" һәм "Көрәш" газеталарында хезмәт куя. 1910-1920 еллар чигендә Кырымда Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты вәкиле була, 1920 еллар уртасыннан - Башкортстан АССРның Мәгариф халык комиссариатында, соңрак, 19261927 елларда Төркиядә Генераль консуллыкта эшли. 1929 елда, "солтангалиевче" мөһере тагылып, кулга алына, үлем җәзасына хөкем ителә. 1931 елда үлем җәзасы Соловкида урнашкан лагерьга ун еллык сөрген белән алыштырыла, әмма сигез елдан соң, 1937 елда, 1929 елгы хөкем карары тормышка ашырыла. +"УЛ БӨТЕН ГОМЕРЕН, ТОРМЫШЫН +НӘШРИЯТ ЭШЛӘРЕНӘ, КИТАП БАСТЫРЫП ТАРАТУ +ХЕЗМӘТЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАДЫ" +(Габдулла Тукай һәм Әхмәтгәрәй Хәсәни) +Тукайның замандашы, фикердәше, якын танышы Әхмәтгәрәй Хәсәни - ХХ гасыр башындагы иҗтимагый-мәдәни үзгәрешләр башында торган, бер төркем алдынгы фикерле татар яшьләрен үз тирәсенә берләштергән күренекле шәхесләрнең берсе. Ул 1883 елның 15 декабрендә Казан өязенең Әтнә волосте Олы Әтнә авылында сәүдәгәр Сибгатулла Гайнулла улы гаиләсендә дөньяга килә. Әхмәтгәрәйгә 5 яшь тулганда, аларның гаиләсе Казанга күченеп китә, Сенная урамында Каюм Насыйри күршесендәге йортка килеп урнаша (ахыр килеп, Әхмәтгәрәйнең дөньяга карашлары формалашуда күренекле мәгърифәтченең йогынтысы шактый зур була). Сибгатулла абзый улларын - Әхмәтгәрәй һәм аннан ике яшькә кече Габделбарыйны - аң-белемле, фикерле итеп үстерергә омтыла: аларны өйгә мөгаллимнәр чакыртып укыта. Аннан соң Әхмәтгәрәй "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала, рус, төрек, алман, гарәп, француз телләрен өйрәнә. Егетнең дөньяга карашы киңәя, кызыксыну даирәсе милли хәяттан тыш Шәрык, рус һәм Европа мәдәниятләрен иңләп ала, ул әдәбият һәм сәнгатьне тирәнтен аңлаган шәхес булып формалаша. +1903 елның 1 ноябрендә Әхмәтгәрәй сәүдәгәр Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәп белән гаилә кора. Игелекле гамәлләре белән халык күңеленә кереп калган Ногман бай да балаларын тәрбияле, белемле итүгә зур игътибар биргән, кызы Фатыйма искә алуынча, аларның өйләренә "Дин вә мәгыйшәт", "Ялт-йолт" журналлары, "Вакыт" һәм "Йолдыз" газеталары, балалар өчен "Ак юл" журналы килгән һәм малайлар-кызлар аларны әтиләренә кычкырып укый торган булган. Зәйнәп тә, башлангыч белемне кызлар мәдрәсәсендә алганнан соң, әтисе тырышлыгы белән дөнья ви белем ала: өйләренә килеп укыткан Мария Павловна атлы укытучы ханым кызга рус гимназиясе программасы буенча белем бирә. Кыз, рус телен бик әйбәт белеп, рус һәм чит ил әдәбияты үрнәкләре белән яхшы таныш була. "Татар мәдәнияте тарихында искитчеч зур роль уйнаган", аң-гыйлемле, киң фикерле, зыялы Зәйнәп - татар милли-мәдәни тарихында зур эз калдырган шәхес - матди кыйммәтләрдән бигрәк, рухи-милли яшәешне өстен куйган Әхмәтгәрәйнең иң төп таянычы, киңәшчесе, фикердәше, мәсләктәшенә әйләнә. Бу ике зыялы затның тырышлыгы белән 1907 елда китап басмаханәсе оештырыла. Зәйнәп Хәсәния үзе бу хакта болай дип искә ала: "Әти-әни язу эшенә каршы килделәр. Җитмәгән сумманы минем бриллиант, энҗе, йөзекләр��е сатып әзерләдек. Башта китаплар бастырдык". Әбрар Кәримуллин билгеләвенчә, бу басмаханә 1907 елның 25 февраленнән эшли башлый, беренче елны ук биредә 13 китап басылып чыга. Үз чорындагы күпчелек алдынгы карашлы милли тәрәккыятьчеләр кебек үк, жандармерия күзәтчелеге астында эшләүгә дучар булган, полиция тентүләре кичергән Хәсәни каршында, китап сәүдәсенә рәсми рөхсәт алып, үзенең китап кибетен ачу ихтыяҗы килеп туа. 1908 елның февралендә шушы юнәлештә башланган эш нәтиҗәсендә, 30 июньдә "Гасыр" дип исемләнгән басмаханә ачуга рөхсәт алына һәм 1909 елның 1 гыйнварыннан Евангелистовская урамындагы бертуган Ибраһимовлар йортында нәшриятның китап кибете дә эшли башлый. Бу хакта мәгъ лүмат Казан губернаторына 1908 елның 23 декабрендә Әхмәтгәрәй Хәсәни белән Габдрахман Рәхмәтуллин тарафыннан язылган гаризада урын алган: +Его Превосходительству +Господину Казанскому Губернатору +Купеческого сына +Ахмеда-Гарея Сибгатулловича Хасанова и +Казанского мещанина Абдрахмана +Хабибулловича Рахматуллина +Честь имеем довести до сведения Вашего Превосходительства, что на основании выданного нам 30 июня текущего года свидетельства за №6036 и открывается с 1 января 1909 года книжный магазин под фирмой "Гаср" (Век) на Евангелистовской ул. в доме Бр. Ибрагимовых под ответственность заведованием Ахмеда-Гарея Хасанова. +Казанский купеческий сын Ахмед-Гарей Сибгатуллович Хасанов. +Казанский мещанин Абдрахман Хабибуллович Рахматуллин +Казань, 23 декабря, 1908 года. +"Гасыр" көтепханәсе ачылу хакында "Әл-ислах" газетасының 1909 елгы 20 гыйнвар санында түбәндәге белдерү басыла: +"Гасыр" көтепханәсе ачылды! Казанда, Евангелистовский урамында, Ибраһимовлар йортында. +Хөрмәтле укучылар! +Без, ике сәнәгә (елга) якын дәвам иткән нәшрият эшемезне тагын да мөкәммәл сурәттә тәрәккый иттерергә иҗтиһад итеп, "Гасыр" көтепханәсе исемендә бер китап мәгазәсе ачарга мөвәффәкъ улдык (ният кылдык). Нәшриятымызга матди вә мәгънәви ярдәмче булган мөхтәрәм укучыларга тәшәккер (рәхмәт) итеп, көтепханәмезнең ачылганын белдерәмез. +Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрәкәсе. +"Гасыр"да Г. Ибраһимов, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Алпаров, Х. Бәдигый, Г. Рәхим һ.б. кебек татар әдипләренең хезмәтләре, тәрҗемә әсәрләре, сүзлекләр һ.б. эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан югары сыйфатлы китаплар дөнья күрә. Г. Тукайның "Габдулла Тукаев диваны" җыентыгы да 1909 елда нәкъ менә "Гасыр"да нәшер ителә ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 8 нче дәфтәр. 3 нче кыйсем, Казан, "Гасыр" көтепханәсе, "Үрнәк" матбагасы, 48 б., 6000 данә). "Вакыт" (15 гыйнвар), "Йолдыз" (6 февраль), "Әл-ислах" (18 февраль) газеталарында бу хакта игълан-р еклама да бирелә. Нәшриятта Тукайның фоторәсеме почта открыткасы рәвешендә бастырып чыгарыла. +Зәйнәп Хәсәния истәлекләренә краганда, "Гасыр" урнашкан бүлмәдә Әхмәтгәрәйнең дус-фикердәшләре еш җыела, әдәби бәхәсләр, фикер алышулар гад��ти күренеш була: ""Гасыр" нәшриятының хәзерге Татарстан урамында ике бүлмәсе бар иде. Эчкәреге бүлмә - редакция, эш бүлмәсе, алгы бүлмә - китап кибете. Менә шул эш бүлмәсе һәрвакыт гөр килеп тора иде. Анда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Рәхим һ.б. бик еш булалар иде. Алар һәр әдәби яңалык турында сөйләшәләр, үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алышалар иде". Шул рәвешле, Ә. Хәсәни татар матбагачылыгы эшенә кереп киткән елны Казанга күчеп килгән Тукай аның белән тиз арада якыннан аралаша башлый. +Ике шәхеснең дустанә мөнәсәбәтенә, һичшиксез, "Шәрык клубы" эшчәнлеге дә зур этәргеч ясаган. Клубның идарә әгъзлары итеп сайланган шәхесләр арасында Әхмәтгәрәй Хәсәнов та булган. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, "шушы клуб Ә. Хәсәнинең аралашу формалашуга йогынты ясаса, бу даирә рус мәдәниятендәге "Весы", "Золотое руно" тибындагы, үз укучысын заман сәнгате белән тамаксат итеп куйган, ХХ йөз вакытлы матбугаты мәйданында иң эчтәлекле һәм иң югары сыйфатлы "Аң" журналы тууга сәбәпче була". +Аннан тыш, клуб эшчәнлегендә XX йөз башы милли хәятендә күренекле урын тоткан Ф. Әмирхан, Г. Әхмәров, бертуган Апанаевлар, Г. Баттал, М. Корбангалиев, Г. Кәрам, Г. Коләхмәтев һ.б. шәхесләрнең роле бик зур. Һәм, әлбәттә, Тукайны да, замандашлары билгеләвенчә, "редакцияләрдә, көтепханәләрдә, "Шәрык клубы"нда, үзенә якын торган яшьләр - иптәшләре җыелып кала торган урыннарда" еш очратырга мөмкин булган. Тукай биредәге әдәби-музыкаль кичәләрне тамаша кылырга ярата, үзе дә аларда бик еш чыгыш ясый. 1910 елның 15 маенда үзенең мәгълүм "Халык әдәбияты" дигән лекциясен дә Тукай нәкъ менә "Шәрык клубы"нда укый. +Гомумән, оешма үзенчәлекле милли-иҗтимагый үзәккә әверелә, биредә төрле-төрле мәдәни чаралар, лекцияләрдән тыш, теге яки бу иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәргән җыелышлар да үткәрелә башлый, 1910 еллардан клуб эшчәнлеге жандармериянең игътибарын җәлеп итә, Ф. Әмирханов, Г. Коләхмәтев, Әхмәтгәрәй һәм Габделбарый Хәсәневләр, Газиз һәм Кадыйр Гобәйдуллиннар, Ш. Әхмәровларның "Шәрык клубы"н мөселман яшьләре учагына әйләндерергә омтылулары турында жандармериягә хәбәр дә бирелә. Жандармнар: "Алар ике куллары белән "Шәрык клубы"на тотындылар һәм аны үзәк пунктка әверелдерергә телиләр", - дип хәбәр итә, Татар яшьләр оешмасының "Шәрык клубы"н татарларны иҗтимагый эшкә тарта алырлык агарту учреждениесенә, үзенә күрә "халык университеты"на әверелдерергә омтылулары билгеләнә. 1911 елның 25 августында жандармериягә хәбәр ителгән мәгълүматта Әхмәтгәрәй Хәсәни катнашкан түгәрәк турында әйтелә: "Казанда мөселманнарның түгәрәге бар. Түгәрәкнең башында: Казан университеты студенты, бай баласы Газиз Гобәйдуллин, уфалы Хәнәфи Кайбышев һәм Нәҗип Хәлфин торалар. Түгәрәккә кергән кешеләр татар әдәбиятын өйрәнәләр. Газиз Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфин түгәрәктә панисламизм, ә Кайбышев анархизм тәэсир��н уздырырга тырышалар. Бу түгәрәктә учитель Коләхмәтов, типография тотучы Шәрәф, китап бастыручы Хәсәнев тә бар. Вә түгәрәк үзе урта мәктәпләрдә укучыларның түгәрәген төзеде". +1912 елның 26 июлендә җибәрелгән доноста түгәрәк вәкилләренең Хәсәневләр йортында җыелуы турында мәгълүмат теркәлә, Гәрәй һәм Барый Хәсәневләр, Фуат Туктаров, Габдулла Гыйсмәтуллин, Габдулла Тукаев, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Исмәгыйль Аитов, Гыйльметдин Шәрәф, Гыйльметдин Ибраһимов, Габдерахман Кәрам катнашында үткән бу җыелышта әдәби, сәяси бер журнал чыгару турында карар кабул ителүе мәгълүм була. Монда Әхмәтгәрәй Хәсәни наширлегендә чыгачак "Аң" журналы хакында сүз бара. +Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр Тукайның якыннан аралашкан дусларына әйләнә, шагыйрь аларның өендә, дачаларында кунак булгалый. Бу очрашулар турында Ф. Әмирхан, Габделбарый Хәсәни (Әхмәтгәрәйнең энесе), Зәйнәп Хәсәния истәлекләрендә мәгълүмат сакланган. Мәсәлән, Зәйнәп Хәсәния бу очрашуларны якты-җылы хатирәләр белән искә ала, Тукайның холык-фигылен, кешелек сыйфатларын югары бәяли: "Ул гаҗәеп тапкыр телле, акыллы, шул ук вакытта гади, тыйнак, искиткеч ягымлы кеше иде. Г. Тукай үзенә якын, күптәнге танышлары белән тартынмыйча ачык сөйләшсә дә, чит кешеләр белән, бигрәк тә хатын-кызлар белән бик оялып, тартынып кына сөйләшә, яки бөтенләй сөйләшми иде. Бервакыт хәтеремдә, безгә кунакка килгәч, чәй янында ул үзен бик иркен тотып сөйләшеп утырды. Бу чәй табыны дачада, террасада керосин лампасы яктысында гына үтте. Мөгаен, аңа бик якты булмаганлыктан, ул үзен иркенрәк тоткандыр. Шунда Ф. Әмирхан сүз арасында Г. Тукайга бер гарәпчә шигырь укыды. Шигырьнең төп фикере болай иде: "Кеше дус сайлаганда гакыллырак, тотнаклырак кешене сайларга тиеш, чөнки күп вакытта дус-дуска иярүчән була, шуңа карап, кешенең кемлегенә бәя бирәләр". Г. Тукай шул минутта ук Ф. Әмирханга шулай ук гарәпчә шигырь укып җавап бирде. Тукай укыган шигырьнең мәгънәсе менә нинди иде: "Берәүнең яман яклары күп булыр, шуңа карап аның дустын да яманларга кирәкмени!!" Г. Тукай шулай тиз генә уйлап, шигырь белән җавап бирүчән, тапкыр кеше иде". +Тукай һәм Хәсәниләр мөнәсәбәтен "Аң" журналын нәшер итү вакыйгасы тагын да ныгыта. Исемен Тукай тәкъдим иткән әлеге журналның 1912 елның 15 декабрендә дөнья күргән беренче саны шагыйрьнең шул исемдәге шигыре белән ачыла, шуннан соң да Тукай журнал белән тыгыз хезмәттәшлек итә: вафатына кадәр һәр номерында аның әсәрләре дөнья күреп килә. Шагыйрь сәяхәтләрдә булган вакытларында да басманы кулына төшереп, Әхмәтгәрәй Хәсәнигә үз тәкъдимнәрен җиткереп тора. Клячкин хастаханәсендә ятканда да, Тукай Хәсәниләр белән эшлекле хатлар алыша. Мәсәлән, 1913 елның 20 мартында Әхмәтгәрәй тарафыннан шагыйрьгә түбәндәге хатны юллаган: +Мөхтәрәм Габдулла әфәнде! +Мин ун көнгә Мәскәүгә сәфәр иттем. Сезнең янга барырга вакытым булма��ы. "Аң"ның 8 нче санына кертү өчен "Бер мөхәрриргә" исемле шигыреңезне бирергә вәгъдә иткән идеңез. Шуны бу записка белән барган әфәндегә биреп җибәрсәңез, мәмнүн булыр идем. Әлегә хушың. Шигырьнең төп язмасын җибәрдем. +Ихтирам илә Әхмәтгәрәй Хәсәни +20 март, 1913 ел +Тукайның җавап хатында түбәндәгеләр әйтелә: +"Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде! +"Бер мөхәрриргә" шигыремдә "Аң"га лаек дәрәҗәдә үк нәфасәт (кыйммәт) күрмәгәнемә күрә, "Мәктәб" журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп йибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Иншалла, 8 нчедән дә гафил калмам (абайламый калмам). Бер шәй (нәрсә) язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң ярыйдыр иде. Көн дә сине көттем. Хәер ула". +Тукайның Клячкин хастаханәсеннән язган соңгы хаты да "Мөхтәрәмә Зәйнәп ханыма" - Зәйнәп Хәсәниягә аталган: +"Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым! +8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, "Толстой сүзләре"нең бер-икесен синзур бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр". +Әхмәтгәрәй Хәсәни - Тукайның соңгы сәгатьләрендә аның янында булган шәхес. Шагыйрь вафаты көнендә Клячкин хастаханәсенә килгән Әхмәтгәрәй бу көн турындагы хатирәләрен, Тукайның вафатыннан соң, "Аң" журналында "Тукаев үлем көткәндә" дигән истәлек язмасында бәян итә. Гомеренең ахыр мизгеле якынайган, "күптәннән дучар булган чахотка хәстәлегенең җәфасын чиккән" шагыйрьнең Әхмәтгәрәй белән сөйләшерлек тә хәле булмый ("Мин, билгеле, бу авыр хәлне күреп, Габдулла әфәнде белән күп сөйләшмәдем, фәкать: "Габдулла әфәнде, сәламәтләнәсезме?" - дип, хәлен генә сорадым. Соравыма Габдулла әфәнде җавап бирмәде"), әмма Тукай шундый хәлендә дә "Аң"да басылачак шигырьләренең корректурасы белән кызыксына: "Мин кереп, чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән җирдә миңа бер сөаль бирде, авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә, карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән: +- Актык корректура кайчан? - диде. +Габдулла әфәнде "Аң"да бастырган шигырьләренең соңгы корректураларын үзе караучан иде. Бу юлы да 8 нче сан "Аң"да дәрҗ ителгән (теркәлгән) өч шигыренең матбага хаталарын тасхих итәргә (редакцияләргә) теләп соравы иде. +Шул хәтле авыру, авыр хәлдә яткан Габдулла әфәнденең бу соравыннан мин бик тәэсирләндем, аңар ни дип җавап бирергә бераз аптырап та тордым. Ул сораган корректура ул вакыт минем янында булса да, бирсәң, я шул минутта ук торып төзәтә башлар да, үзенең сәламәтлегенә тагын да зарар итәр дип, бирмәскә уйладым. +- Корректура иртәгә була, - дидем. +Ул шуның белән бетте. Габдулла әфәнде, минем җавабыма канәгатьләнеп, сөкүт итте (тын калды)". +Дусты��ың вафатыннан соң да Әхмәтгәрәй Хәсәни аның исемен, иҗатын мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә: "Аң" журналында Тукай шәхесе, иҗаты һәрдаим игътибар үзәгендә була. +Кызганыч, Октябрь инкыйлабыннан соң, бик күп татар зыялылары кебек үк, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең язмышы да фаҗигалы төгәлләнә. 1917 елда журнал чыгару өчен оештырылган "Аң" типографиясе 1918 елда хөкүмәткә арендага бирелә, 1919 елда дәүләткә бөтенләйгә тапшырыла. Эшсез һәм матди таянычсыз калган Әхмәтгәрәй Хәсәни иптәшләре (Ф. Бурнаш, К. Нәҗми, М. Гали, К. Тинчурин, С. Җәлал, Ш. Байчура, Ф. Әмирхан һ. б.) белән 1926 елда "Яңа китап" дигән басмаханә оештыра, өч елдан ябылган бу басмаханәдә эшләгән өчен, Ә. Хәсәни 1913 елда кулга алына. 1932 елның маенда, 3 елга хөкем ителеп, Беломор каналын төзергә җибәрелә. 1933 елда ул тиф авыруыннан үлә, кабере кайда икәнлеге билгесез. Озак еллар онытылуга дучар ителгән шәхеснең милли идеалларга хезмәте, киңкырлы иҗтимагый-мәдәни эшчәнлеге игътибарга лаек дип табылмый, Тукай белән мөнәсәбәтләре дә күләгәдә кала. 1959 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни эшен яңадан каратып, аның исемен аклауга ирешкән Зәйнәп ханым үзләре аралашкан даирә шәхесләре турында да кыйммәтле мәгълүматларны халыкка таныту юнәлешендә эшли. 1956 елда ул Татарстан Республикасы Дәүләт музеена (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) шушы чорга кагылышлы кыйммәтле чыганаклар: фотолар, спектакль программалары, хатлар һ.б. тапшыра, анда Тукай җеназасы күренешләре дә бар. 1967 елда "Азат хатын" журналында аның "Хәтер түрендә" дигән истәлек язмасы бастырыла, анда Хәсәниләрнең Тукай белән аралашуы, уртак эшчәнлекләре, шагыйрьне шәхес буларак ачкан фактлар да яктыртыла. +II бүлек +Г. ТУКАЙНЫҢ 1911-1913 ЕЛЛАР +КАЗАН ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫНДАГЫ +ЭШЧӘНЛЕГЕ +""ЯЛТ-ЙОЛТ" КӨЛӘЧӘК, ТОРМЫШЫБЫЗНЫҢ +БӨТЕН ГАЕПЛӘРЕННӘН КӨЛӘЧӘК..." +(Габдулла Тукай "Ялт-йолт" журналында) +1906 ел уртасыннан Җаек шәһәрендә чыга башлап, "Уклар" дип аталган беренче юмор-сатира журналы татарның мәдәни мәркәзе булган Казанда көлке журналлары тууга юл ача. Төрле газеталарда ("Азат", "Азат халык") мөхәррирлек вазифасын башкарган, 1906 елның ахырларында ук Казанда сатирик журнал булдыру нияте белән янган Г. Камалның да хыялы тормышка аша: 1908 елның августында аның мөхәррирлегендә "Яшен" журналы чыга башлый. Әмма аның ун саны гына дөнья күрә - матди кыенлыклар һәм цензура кысрыклаулары нәтиҗәсендә, 1909 елның 24 июнендә журнал ябыла. +Озак та узмый, нашир һәм журналист, "Юл" нәшрияты хуҗасы Әхмәт Урманчиев татар телендә "Ялт-йолт" исемле көлке журналы чыгару нияте белән эш башлый. Ул бу теләген Г. Тукай белән уртаклашкан, бу хакта фикер алышкан була. Алар "Болгар" номерларының күршесендә генә урнашкан китап бастыру һәм сату ширкәте "Сабах"та танышалар. Ә. Урманчиев шагыйрьдән яңа көлке-сатира журналы чыгару хакында киңәшләр ала. Соңрак бу хакта: "...Ул, бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелне уйлаганнан а��тык күтәрде. Әлеге журналга ахыргы минутларына кадәр хезмәт итәчәгенә вәгъдә бирде", - дип яза . "Яшен" ябылып, сигез ай узгач, 1910 елның 4 февралендә, демократик яшьләр һәм Г. Тукай тырышлыгы белән, Ә. Урманчиев журнал чыгаруга рөхсәт ала. Шул рәвешчә, "Яшен"нең дәвамы сыйфатында, 1910 елның 15 мартыннан Казанда рәсемле сатирик "Ялт-йолт" журналы басыла башлый. +Журналның беренче саны тышына "Унбиш көндә бер чыгар" диелсә дә, ул 1910 елда гына шул тәртиптә дөнья күреп килә: ел ахырына кадәр барысы 19 саны басыла. 1911 елда - 11, 1912 - 18, 1913 - 16, 1914 һәм 1915 елларда - 19 ар сан, 1916 елда - 20 саны дөнья күрә. 1916 елның 25 ноябрендә чираттагы 120, 121, 122 нче саннарны берләштереп чыгарганнан соң, журналның эшчәнлеге туктала. "Хәзер журнал айга бер мәртәбә чыгадыр. Мөмкин булу белән ике ясалачактыр" дигән аңлатма белән, 1918 елның июнендә "Ялт-йолт"ның соңгы 123 нче саны басыла. +Журналның вакыт-вакыт туктап торуы, әлбәттә, бер сәбәпсез дә булмаган. 1911 елның 1 гыйнварында 20 нче сан чыккач, киләсе 21 нче сан бары 20 апрельдә генә басыла, идарә моны: "Бу номер пасха мөнәсәбәтилә вакытыннан кичекте", - дип аңлата. Г. Тукай вафатыннан соң да журнал ике айдан артык басылмый. 56 нчы санда (20 июнь) идарә журналның тоткарланып торуы өчен укучылардан гафу үтенә. 1915 елның башында Ә. Урманчиев журналны Мәскәүгә күчерү омтылышлары да ясап карый, ул "Ил" газетасы карамагында чыгарга тиеш була. Нашире күченү мәшәкатьләре белән йөргәндә, журнал ике ай чыкмый тора. Бу хакта "Ил" газетасының 31 декабрь (55 нче) санында: "Биш елдан бирле дәвам итеп килә торган "Ялт-Йолт" журналы 85 номердан башлап, Мәскәүдә чыгарыла башлаячакдыр", - диелә. Шунда ук Мәскәү адресы да күрсәтелә: "Москва, Мещеринское подворье Ахмеду Урманчееву". Шулай да, безгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, журнал Мәскәүгә күчерелми кала. "Ил" газетасының 4 февраль (69 нчы) санында басылган белдерүдән тыш бу хакта бернинди дә мәгълүмат юк: "Гәзитәмезнең кантора мөдире Әхмәд әфәнде Урманчиевның 1 февральдә, игътибаран, "Ил" идарәсе берлә мөнәсәбәте бетерелгән, хисап ителәдер. Моннан соң идарәгә мөнәсәбәт вә эшләре булган кешеләрнең турыдан-туры идарә берлә эш күрүләре үтенеләдер". +"Ялт-йолт" журналы баштарак "Харитонов" типографиясендә, 1915 елның 15 апреленнән - "Өмид" лито-типографиясендә бастырыла. +Рәсми мөхәррире һәм нашире Ә. Урманчиев дип күрсәтелсә дә, журналда төп рольне "Уклар"да, "Яшен"дә чыныгу алган Г. Тукай уйный. Журналга исемне дә ул тәкъдим итә: яшен образыннан аерылырга теләмичә, бик оста рәвештә аңа тиңдәш исем таба. Үзенең ""Яшен" мәрхүм" дигән мәкаләсендә, ике журнал арасындагы бәйләнешне күрсәтеп: "Заман кичте. Сулар акты. Менә көннәрдә бер көн мәйдане матбугатка "Ялт-йолт" журналы килеп чыкты. Ул ялт-йолт итте, һәм руи зәмин (җир йөзе) яктырып китте. +"Ялт-йолт" чыгып ялтырагач, табигый уларак, минем исемә мәрхүм "Яшен" килеп төште. Чөнки "Яшен" дә ялтырый иде бит... +Һ��м вакыйган, сез бу "Ялт-йолт"ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман да шул яңадан терелгән "Яшен" нурыннан ялтырый", - дип яза. "Ялт-йолт" журналының 4 нче санында "Яшен"гә язылучыларга киләчәктә "Ялт-йолт" җибәреләчәге турындагы белдерү дә әлеге сүзләрнең дөреслеген раслый. +Г. Камал, К. Бәкер истәлекләрендә дә бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы һәм шагыйрьнең үлгәнче журналда берүзе эшләве әйтелә. 1912 елның декабрендә журнал редакциясе берникадәр вакыт "Амур" кунакханәсенең Тукай яшәгән 9 нчы бүлмәсенә күчеп тора. Журналның 48 нче (1912 ел, 22 декабрь), 49 нчы (1913 ел, 1 гыйнвар), 50 нче (28 гыйнвар), 51 нче (15 февраль) саннарында журналга материаллар җибәрү өчен кунакханә адресы күрсәтелү (Казань, №№ Амур, 9 А, Тукаеву) - Тукайның фактик мөхәррир булуына ачык дәлил. Әмма Тукай үзе яшәгән урында озак эшли алмый, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, ул 26 февральдә Клячкин хастаханәсенә кереп ятарга мәҗбүр була. 1 мартта чыккан 52 нче санда: "Язучыларымыздан мөхтәрәм Тукаев җәнаплары докторлар киңәшенә бинаән (киңәше буенча) хастаханәгә кергәнлектән, идарә исеменә җибәреләчәк нинди генә язу булса да, журнал исеменә адрес язылырга тиештер", - дип, журнал адресының үзгәрүе турында хәбәр ителә (53 нче санда (15 март) хәбәр кабатлана). Шагыйрьнең хастаханәгә ятуы турындагы хәбәрдә Г. Тукай "Язучыларымыздан" дип күрсәтелгән булса, соңгысында "Мөхәррирләребездән" дип, аның дәрәҗәсе тагы да арттырыла. Тукай хастаханәдә яткан вакытта, журнал үз укучыларына басмага җибәрелгән материалларның мөмкин кадәр кыска һәм ачык булырга тиешлеген шарт итеп куя ("Ялт-йолт". 1913. № 54). +Барлык көлке журналлары кебек, "Ялт-йолт" та "милләтнең хәзерге тормышына, алга атлавына, киләчәгенең якынлыгына нәрсәне зарарлы дип белсә, шуннан көлүне" үзенә мәсләк итеп ала. Журналда басылган язмалар аерым рубрикаларга тупланып тәкъдим ителгәннәр: "Телеграф хәбәрләре", "Идарәгә мәктүбләр", "Идарәдән җаваплар" һ.б. Шулай ук һәрбер санда диярлек "Казан хәбәрләре", "Әстерхан хәбәрләре" кебек исемнәр астында төрле шәһәрләрдән килгән кызыклы язмалар басылган. "Гәзитәләрдән" дигән рубрикада исә төрле газета битләрендә басылган язмалар урын алган. Мәсәлән, "Вакыт" газетасыннан басылган җитди хәбәрне "Ялт-йолт": ""Ватык" гәзитәсе Казанда Галиәсгар Камалетдинов тарафыннан "Яшен" чыгарылмаячак икән... дип язганның соңында Әхмәд Урманчиев тарафыннан "Ялт-йолт" журналы чыгарылачак вә мөхәррире арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукаевлар да бар... дип хәбәр бирә. +Ә без: "Ватык" гәзитәсе артык шәбәеп киткән дә, Казан хәбәрләрен язып торырга Габдрахман әфәнде Мостафин илә Гыйльметдин Шәрәфне тәгаенләгән дип, хәбәргә каршы хәбәр бирәбез", - дип, җитди хәбәрне көлкегә әйләндерә. +"Ялт-йолт", Казанда, Идел буенда яшәүче татарлар арасында гына түгел, Уралда һәм башка төбәкләрдә яшәүче төрки телле халыклар арасында да таралган. 1910-1911елларда аның тиражы 1200 данә тирәсе була. Аннан соң һәрбер сан 950 данә булып басыла. Журналның халык арасында полулярлык казануы аңа нигез салган, идея җитәкчесе һәм даими авторы булган Г. Тукай белән бәйле. Журналның беренче санында ук Г. Тукайның "Шүрәле" имзасы белән "Сабын ашаганнар", "Ике хәзрәт һәм извозчик" дигән юмористик мәкаләләре, "Исабәтченең тәүбәсе" исемле рәсемкарикатура, "Гөмберррт" имзасы белән Муса Бигиевнең "Рәхмәте илаһия гомуми" ("Алланың рәхмәте барлык кешегә дә") китабы тирәсендәге шау-шудан көлеп язылган "Зур бәшәрәт!" шигыре һәм имзасыз Әхмәтһади Максуди, Габдрәшит Ибраһимов, Шәрәфетдин Шәфигуллин "талантларын" сатирик рәвешле фаш иткән "Гаҗәп талантлар" фельетоны басыла. +Журналның шушы санында "Гәзитәләрдән" дигән исем астында "Йолдыз" газетасының шушы елгы 23 февраль (508 нче) саныннан алынган түбәндәге хәбәр китерелә: "Бездә кәҗә асраган кешеләр, бик начар нәселләрне генә асрап, һәрбер төрле карамаганлыктан, елына 10-25 чиләктән артык сөт ала алмыйлар. Хәтта җәй көнендә, "ул үзенә ашарга таба" дип, бер дә ашатмыйлар да. Шуның өчен кәҗә һәртөрле караклыкларга бирелеп, "нәфрәте гомумия"гә мөстәхикъ (бөтен кешенең нәфрәтен казануга лаек) буладыр ("Сөт кәҗәсе")". Шуннан соң эре хәрефләр белән "Бу хосуста кәҗәнең үз фикере" дип, Тукай бу сүзләргә җавап итеп, "Шүрәле" имзасы белән үзенең Кәҗә авызыннан әйтелгән "Кәҗә тугрысында" шигырен тәкъдим итә. +"Ялт-йолт" битләрендә Тукайның 91 язмасы басылып чыккан. Шулардан 49 ы - шигъри әсәрләр. +Тукайның шушы елларда дөнья күргән проза һәм публицистик әсәрләре барысы да диярлек (берничәсен исәпкә алмаганда) "Ялтйолт" өчен язылганнар. Юмор-сатира белән сугарылган әлеге язмалар барысы да шул чор татар халкының милли-мәдәни тормышын яктырталар. +Журналда Тукай һәрвакыт яшерен имзалар белән яки имзасыз басыла. Башка матбугат битләрендә инде танылып өлгергән, яратып кулланылган "Шүрәле" дигәне белән бер рәттән, шагыйрь язмаларын "Гөмберт" ("Гөмберрт", "Гөмберррт"), "Догачы: Шүрәле", "Имам хатиб", "Фәйләсүф", "Олуг Фәйләсүф", "Шүрәле" дию белгәйсез", "Имзасыз да Яраретдинев", "Телсез телеграф", "Шәп кеше", "Мөхәррир мин түгел", "Салам Торхан", "Счет төймәсе", "Түнтәрев", "Сөенче Алаев" имзалары белән дә бастыра. +Хезмәте матди яктан тиешенчә бәяләнеп җитмәсә дә, Г. Тукай "Ялт-йолт" журналында яратып эшли. Казаннан читкә киткәндә дә, Өчиледә абзасында дәваланып ятканда да, Ә. Урманчиевка, журнал белән кызыксынып, хатлар яза, яңа чыккан саннарын җибәрүне үтенә. +Тукай журналны тирән эчтәлекле итеп чыгару, язышучыларның даирәсен киңәйтү өчен шактый көч куя. Ул "Яшен" битләре аша танылган сатирикларны "Ялт-йолт"ка тарту юлларын эзли. Фатих Әмирхан белән уртак эшчәнлек аның өчен аеруча мөһим була. 1912 елның 1 гыйнварында Әхмәт Урманчиевка (Өчиледән Казанга) язган хатында: "...Фатихтан, бер дә ялыкмыйча, "Ялтйолт" ка язгалашт��руын просить ит. Колагын тондырганнан соң гаҗиз калып, бер-ике нәрсә язса да файда..." - ди. Чынлыкта Ф. Әмирхан журналның даими актив авторларыннан берсе була. Аның татар тормышының тискәре якларыннан көлгән язмалары журналның беренче саныннан ук күренә башлый. Журналда бик күп язмалар яшерен имзалар белән басыла. Ф. Әмирхан үзенең хикәя, фельетоннарына "Ташмөхәммәд", "Т. Д.", "Зәмзәметдинов", "Әүлияуллаһдан бер залим" кебек имзалар куя. +Журналда шулай ук "Яшенче" (Галиәсгар Камал), "Исәнбай", "Бакыркүз" (Фатих Сәйфи-Казанлы), "Өй анасы" (Нәҗип Думави), "Астыртын" (Хәлим Искәндәров), "Әкмәли" (Ибраһим Биккулов), "Дәҗҗалов" (Садыйк Галимов), "Әүлия" (М.Укмасый), "Тимер Калтаев" (Тимергали Мирвәлиев), "Тутый"ларның (Зариф Бәшири) күп кенә язмалары дөнья күрә. +Тукайның вафатыннан соң да "Ялт-йолт" журналында шагыйрь рухы яшәвен дәвам итә. Вафатының икенче көнендә үк, ягъни 3 апрельдә чыккан 54 нче санда Тукай үлеме турындагы хәбәр урнаштырылып өлгерми, чөнки бу сан ул исән вакытта ук төзелеп, басмага киткән була инде. Алдагы 55 нче сан бары тик 10 июньдә генә оешып җитә һәм тулысы белән шагыйрьгә багышлана. Әлеге санның тышлыгында һәм соңгы битендә ""Ялт-йолт" мөәссисләреннән (нигезләүчеләреннән) Габдулла Тукаев. Мөтәваффы (үлүе) 2 апрельдә 1913 елда, мәдфүне (күмелүе) 4 апрельдә" диелгән исем асты белән Г. Тукайның портреты урнаштырыла. Титул битендә басылган "Габдулла Тукаев хатирәсе" дигән язмада "Габдулла Тукаев "Ялт-йолт" журналын тәэсис итүчеләрнең (оештыручыларның) берсе иде һәм дә "Ялт-йол"ның беренче номерыннан башлап, үзенең вафаты көненә кадәр журналда хезмәт итеп килде... Габдулла Тукаевның вафаты "Ялт-Йолт" идарәсе өчен гомергә онытылмаслык бер югалту вә гаять зур бер хәсрәт булды", - дигән сүзләр белән Тукайның журналда тоткан урыны бәяләнә. +Истәлек язмалары белән бергә журналда "Казанда мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевның дәфен көне" дигән баш астында җеназа мәрасименнән фотолар урын алган. +Бу номердагы иң күләмле язмаларның берсе - Фуад Туктаровның "Габдулла Тукаевның Казанда үткәргән еллары" мәкаләсе ("Усал" имзасы белән басылган). Ул шагыйрьнең иҗат юлын, эшчәнлеген өч дәвергә бүлеп карый: беренчесе - туганнан алып, Уральскига киткәнче үткәргән гомере (балачак); икенчесе - Уральскида яшәгән еллар (Ф. Туктаров бу дәверне "Тукаевның шәкертлек заманы" дип билгели); өченчесе - Казанда үткәргән алты ел гомере. +Зәки Вәлиди "Тукаев илә сохбәтләремнең хатирәсе" истәлегендә Г. Тукай белән очрашу вакытында бер мизгелне хәтергә ала. "Бер килгәнемдә гәзитәләр эченнән "Йолдыз"ны эзләп алып, Галимҗан Ибраһимовның "Төрек-татар-рус тарихыннан" исеме илә язылган мәкаләләрен укып күрсәтте", - дип яза автор һәм Тукайның анда әйтелгән фикерләре белән килешмәвен ассызыклый. +Сәйфи-Казанлының "Исәнбай" имзасы белән язылган "Г. Тукаев - татар халкының олуг каһарманы" исемле мәкаләсе Тукайны юксыну хисе белән сугарылган: "Безнең Тукаебыз да татар тарихының ае, ае гына түгел кояшы иде. Ул үзенең милләте өчен чиксез гайрәтләр күрсәтте, киләчәктә бәхете өчен ул юлда корбан итте". Солтан Рахманколый да "Тукай" язмасында: "Үзенең "Сөялгәнсең чатта" диеп, һәм "Ишеттем мин кичә берәү җырлый" дип башлана торган җырларын Тукай иң әүвәл миңа (үтенеп) җырлатты", - дип, Тукай белән очрашу хатирәләренә бирелә. +Ахырда "Әхмәди" имзасы белән журналның нашире һәм мөхәррире Әхмәт Урманчиевның ""Ялт-йолт" һәм Тукай" исемле мәкаләсе урнаштырыла. Ул, Тукайның "Ялт-йолт" журналы өчен әһәмиятен ассызыклап: "Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде", - ди. +Журналда шулай ук Тукайны югалту кайгысын уртаклашып идарәгә җибәрелгән берничә телеграмма да урын алган. Аның берсендә "Тукайның үлүенә бу көн татар баласы егъласа, "Ялт-йолт" һәйәте тәхририясе һич шөбһәсез үкерергә тиешледер. Ул, гомумән, татар әдәбиятының рухы булса да, хосусый "Ялт-йолт" өчен бигрәк тә әһәмиятле кеше иде. Чөнки "Ялт-йолт"ның өстенә йөкләдеге авыр вә мәсьүлиятле (жаваплы) хезмәттә - көлү вә көлә белүдә ул бу көндә бөтен әдәбият дөньябызда беренче урынны ала иде... Аның көлүендә хосус бер үткенлек була; анда башкалар тәгъбир итә алмый торган мәгънәләр укыла иде", - дип язылган. +Журналның шуннан соңгы апрель саннары да шагыйрь истәлегенә багышлап чыгарыла. "Ялт-йолт" журналының әлеге саннарында, сатирик юнәлеш читкә куелып, Тукай эшчәнлеген, иҗатын яктырткан мәкаләләр, хатирә-истәлекләр туплана. Әйтик, 1914 елгы 71 нче сан тышлыгына - Тукайның рәсеме, титул битенә Г. Харисның 1914 елның 4 апрелендә Казанда язылган "Бөек шагыйрь мәрхүм Тукаевка" дип исемләнгән 3 строфалы шигыре урнаштырыла, шулай ук "Син һәммәсеннән югары" (Таян), "Урыс әдәбиятында Тукай" (В. З.), "Җир асты дөньясында Габдулла Тукай" (Кәнҗә бикә), "Тукай" (Лачын), "Тукайда көлү кабилияте" (Тиктормас) исемле 5 күләмле мәкалә дөнья күрә. +Журналның 1915 елда чыккан 88 нче санының тышлыгында да Тукай рәсеме басыла. Әлеге санда "Тимерләң"нең 1915 елның 4 апрелендә язылган "Тукай рухына" исемле зур гына шигыре урнаштырыла һәм "Тукаевка багышлап" (имзасыз), "Юксынабыз" (Әкмәли), "Сәясәтләр (Тукаевның вафатына ике ел тулу мөнәсәбәте илә)" (Бакыркүз), "Г. Тукайның йир асты дөньясы" (К. һәм К) мәкаләләре басыла. +"Ялт-йолт" журналының 1916 елның 109 нчы (12 апрель) саны да, Тукайны искә алу максатыннан, өлешчә Тукайга багышлана. Аның тышлыгына - "Олуг шагыйремез Габдулла Тукаевның вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте илә" дигән баш асты белән кечкенә форматтагы рәсеме, 8 нче биткә - зур портреты, 9 нчы биткә Тукай кабере өстенә куелырга тиешле дип табылган һәйкәл рәсеме урнаш тырыла. Шулай ук әлеге махсус санны "Коллы" имзалы берәүнең "Тукай рухына (үлгән көненә махсус)" шигыре һәм "Татар малае"ның "Олуг Тукай" мәкаләсе дә тулыландыра. +"Ялт-йолт"ны оештыручылар журналның бизәлешенә зур әһәмият биргәннәр: уналты битле журналның җиде битен рәсем- карикатуралар алып торган (14 нче саннан башлап, цензура кыскартулары аркасында, рәсемле битләр кими, 4 кә генә кала). "Яшен"дәге рәсемнәрнең барысы да Г. Камал тарафыннан ясалган булса, "Ялт-йолт"ка башка рәссамнар да җәлеп ителә. "Ялт-йолт"ны тикшерүчеләр фикеренчә, журнал белән сигез рәссам хезмәттәшлек иткән: Г. Камал (ул үзе "Ялт-йолт" журналына кари катуралар ясап бирүе турында искә ала), С. Яхшыбаев һәм инициаллары гына куелган берничә рәссам - "И. А", "Б. Э", "W". 1915 елның соңгы ике санында һәм 1916 елның беренче яртысында "Пумала" псевдонимлы рәссамның иллюстрацияләре күренә башлый. +Журналның Г. Тукайга һәм И. Гаспринскийга багышланган (1915, 89 нчы сан) махсус саннары рәсем-карикатураларсыз бастырыла, бары тик әлеге шәхесләр белән бәйле фотосурәтләр генә урнаштырыла. +Журналның соңгы, 123 нче саны 18 ай тукталып торганнан соң гына дөнья күрә. "Яңару мөнәсәбәте белән" исемле баш мәкаләдә редакция укучыларга мөрәҗәгать итә: "Без халыкка үз файдасына ишеттерәсе килгән сүзләребезне яза алмаган бер заманда, ничек җитте алай аңлатып, 7 ел буена дәвам итеп килдек. Ул вакытта телләргә - сөйләргә, кулларга язарга ирек юк иде. Мөмкин булса, ул кара көчләр күңелләребезгә дә хуҗа булырлар иде". Һәм инде яңа шартларда, цензурадан курыкмыйча, "без хәзер ни уйласак, аны язарга, ни теләсәк, аны сөйләргә иреклебез" дип, киләчәккә зур өметләр баглый. Ләкин бу өметләр акланмый: 123 нче сан +Евангелистовская урамында бертуган Ибраһимовлар йортында "Гасыр" басмаханәсе урнашкан зур булмаган бүлмә ХХ йөз башында яңалыкка сусаган хөр фикерле милли зыялыларны берләштергән үзенчәлекле әдәби салон булып китә. Биредә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Н. Хәлфин, Г. Гобәйдуллин, Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов һ.б. еш була. 1912 елның 26 июлендә узган җыелыш-фикерләшүләрнең берсендә булачак журналның эчтәлеге, төзелеше, юнәлеше билгеләнә (әлеге җыелышта катнашучы зыялыларның төгәл исемнәре жандармерия агенты җиткергән мәгълүматта сакланган). +Ике ай үткәч, 1912 елның 12 сентябрендә Әхмәтгәрәй Хәсәни губернаторга үтенеч язуы (прошение) белән мөрәҗәгать итә, анда нәшер ителәчәк журналның егерме пункттан торган программасы бәян ителә. Программага караганда, журналда, әдәбият-сәнгать, фән-тарих, дин-әхлак, мәгариф мәсьәләләреннән тыш, хакимият карарларын һәм боерыкларын, сәяси-иҗтимагый һәм икътисади мәсьәләләрне, хәтта медицина һәм гигиена, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрне дә яктырту күздә тотылган: "На основании ст. 1 отд. VII отд. Временных правил о повременной печати от 24 ноября 1905 года имею честь заявить ВАШЕМУ ПРЕВОСХОДИТЕЛЬСТВУ, что я желаю издавать в гор. Казани журнал на татарском языке под наименованием "АНГ" (сознание) по программе: 1. правительственные распоряжения и узаконения; 2. вопросы религии и нравст��енности; 3. вопросы воспитания и педагогики; 4. учебное дело (школа и самообразование); 5. литература (родная, русская и иностранная); 6. наука и история; 7. политика; 8. общественноэкономичексие вопросы; 9. сельское хозяйство (земледелие, скотоводство, пчеловодство, садоводство); 10. за недели (хроника местная, иногородняя и зарубежная; 11. вопросы гигиены и медицины; 12. искусство (театр, музыка, скульптура и др.); 13. юмористический отдел; 14. торгово-промышленный отдел; 15. библиография; 16. письма в редакцию и ответы; 17. смесь; 18. моды (выкройки и проч.); 19. задачи, загадки и ребусы (шахматы, шашки и др.); 20. объявления с рисунками, изображениями и карикатурами". +Ә. Хәсәни тарафыннан журналның программасына шул дәрәҗәдә төрле мәсьәләләрнең кертелүе милли юнәлешле әдәби-сәнгати басманы чыгаруга рөхсәт алуның кыенлыгы белән бәйле булса кирәк. Асылда, журнал һәрвакыт милли-мәдәни эчтәлекле булып кала, әдәбият, фән, сәнгать, тарих өлкәләрен яктырткан басма буларак үсеш ала, анда сәяси-иҗтимагый язмалар да шактый урнаштырыла. +Тагын ике айдан, 1912 елның 7 ноябрендә, Әхмәтгәрәй Хәсәни журнал нәшер итүгә рөхсәт ала һәм 1912 елның 15 декабрендә "Аң"ның беренче саны дөнья күрә. Беренче биттә журналның юнәлеш-мәсләге турында кыскача болай диелә: +"Аң"да милли әдәбиятымыздан шигырьләр, хикәяләр вә романлар дәрҗ ителеп (кертелеп), рус әдәбиятына вә чит мәмләкәт әдәбиятына да тиешлесенчә урын биреләчәкдер. +"Аң"да әдәбияттан башка тәнкыйди, сәяси-иҗтимагый, икътисади, фәнни, сәнәгый, тыйби (медицина) вә әхлакый мәкаләләргә дә урын бирелеп, көлке вә һәҗүви кыйсем (сатирик бүлек) дә кертеләчәктер. +"Аң"да каләм илә ярдәмләшер өчен атаклы шагыйрьләр, мөхәррирләр һәркайсы чакырылдылар. Анларны журналда берләшдерергә вә шунларның язган әсәрләре белән укучыларны таныштырырга тырышылачакдыр. +"Аң"да мөхәррирләрнең һәм мәшһүр кешеләрнең рәсемләре, мәшһүр рус вә чит мәмләкәт рәссамларының мөселман вә башка халык тереклекенә даир (бәйле) рәсемләре һәм мәнзарәләре (күренешләре) басылып, урыны белән шунларга даир мәгълүмат биреләчәкдер. +"Аң" ачык татар телендә, яхшы кәгазьдә, нәфис зурлыкта, яңа чыгарылган матур хәрефләр белән басылачакдыр. "Аң"ның матди җәһәттән дәвамы тәэмин ителмешдер. +1913 елның 10 гыйнварында Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләр Казан губернаторына тапшырган гаризаларда, берәр төрле сәбәп белән Әхмәтгәрәй Хәсәни үзе журнал мөхәррире вазифаларын башкара алмаганда, аны вакытлыча Зәйнәп Хәсәния алыштырып торуга рөхсәт сорала. +Алдынгы карашлы, укымышлы, гыйлемле, зыялы Зәйнәп Хәсәния "Аң" журналында гаять әһәмиятле роль уйный. Аның белән аралашкан Мөхәммәт Мәһдиев, Зәйнәп ханым сөйләгәннәргә таянып, болай дип язып калдыра: "Ул авторлар белән эшли, корректура укый, һәр санның планын төзи. Ире Әхмәтгәрәй Хәсәни кәгазь, буяу, шрифт, машина мәсьәләләре буенча ерак шәһәрләргә йөри, "Гасыр" нәшриятының китапларын сатуны оештыра. "Аң" журналының язмышы еш кына бер Зәйнәп кулына бәйле булып кала". Ә. Кәримуллин билгеләвенчә, инкыйлабка кадәр татар матбагачылыгы тарихында Зәйнәп Хәсәния журналистлык һәм мөхәррирлек эше белән шөгыльләнгән хатын-кызлардан беренче була. +Журналны нәшер итү эшендә күренекле татар театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам (Габдрахман Рәхмәтуллин) да катнашкан. Зәйнәп Хәсәния кебек үк, ул да, 1913 елның 26 апрелендә бирелгән таныклык нигезендә, Әхмәтгәрәй Хәсәни шәһәрдә булмаган очракларда, журнал мөхәррирлеген үз өстенә алу хокукына ия булган. +"Аң" журналы редакциясе татар укучысын Европа мәдәнияте белән таныштыру максатын күздә тотып эшли. Д.Ф. Заһидуллина фикеренчә, журналда язышкан "яшь авторлар Европа фәлсәфәсе тибындагы яңа өйрәтү, Яшәеш хакында милли концепция табарга телиләр". Беренче санда ук Ф. Әмирханның "Шәрык йоклый" нәсере басыла. Аңа иллюстрация итеп француз рәссамы Леконт де Нойльнең "Шәрык йоклый" дип аталган картинасының репродукциясе урнаштырыла. 1915 елда редакция тарафыннан күренекле картиналарның репродукцияләре тупланган "Альбом (Сәнаигы нәфисә мәҗмугасе)" да нәшер ителә һәм "Аң"га язылучыларга бүләк итеп таратыла. +Татар укучысын дөнья сынлы сәнгате казанышлары белән таныштыру журнал эшчәнлегенең тагын бер юнәлешен хасил итә. Анда Рафаэль, Микеланджело, Рембрандт, Леонардо да Винчи, Репин, Айвазовский һ.б. күренекле сәнгать әһелләренең картиналары һәм скульптураларының репродукцияләре урын ала. +Журналда Европа фәлсәфәсенә зур игътибар бирелә, рус һәм Европа әдәбиятларыннан аерым үрнәкләр татар теленә тәрҗемә итеп бастырыла. Боларның барысы да "Аң" журналын ХХ йөз башында рус телендә нәшер ителгән модернистик юнәлешле "Золотое руно", "Весы", "Аполлон", "Мир искусства" журналлары белән янәшә куярга мөмкинлек бирә. +Шуның белән беррәттән, журнал сәнгать мәсьәләләре белән генә чикләнеп калмый. ХХ йөз башында ул татар милләте, аның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында фикер алышу, бәхәсләшү мәйданына әйләнә. Мәсәлән, 1913 елда журналда татар зыялыларының "Миллиятне ничек аңлыйсыз?" дип аталган анкетага биргән җаваплары бастырыла. +Журналда язмалары басылган авторлар даирәсе бик киң: Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Фәтхи Бурнаш, Шәехзадә Бабич, Нәҗип Думави, Нәкый Исәнбәт, Мөхәммәт Хәнәфи, Гали Рәхим, Сә гыйть Сүнчәләй, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Мәҗит Гафури, Габдрахман Сөнгати, Фәрит Ибраһимов, Гали Рәфикый, Габдулла Харис һ.б. +"Аң"ның һәр саны саен милли әдипләрнең яңа рухлы, әдәби-сәнгати эшләнеше ягыннан югары кимәлдә иҗат ителгән әсәрләре белән бергә рус һәм чит ил әдәбиятларыннан үрнәкләр дөнья күрә, шул рәвешле, татар укучысы А.И. Куприн, А.П. Чехов, А. Амфитеатров, А. Франс һ.б. иҗаты белән таныша. +Тукай вафатыннан соң журналда басылган некрологта аның әлеге басманы дөньяга чыгарудагы роле ассызыклана: "Милләтнең бу әдибе заегъсы (үлеме, юкка чыгуы) "Аң" өчен хосусый сурәттә бер заегъдыр: Габдулла Тукаев "Аң"ның исем бирүчесе, мөәссисләреннән (нигез салучыларыннан) берсе һәм аның даими мөхәррирләрендән берсе иде". +Басманың 1912 елның 15 декабрендә дөнья күргән беренче саны да Тукайның "Аң" шигыре белән ачыла. Бу үзе үк - игътибарга лаеклы факт: +Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән, +Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән. +Шигырь укучы игътибарын беренче рус инкыйлабы һәм аңа бәйле милли үзаң үсеше, мәгърифәт һәм милли тәрәккыять мәсьәләләренә юнәлдерә. +Бу номерда шигырьнең, цензура үткәрмәү сәбәпле, икенче строфасы төшереп калдырылган була: +Цензорлар бу юлларда иҗтимагый каршылык мотивы күргән булса кирәк. Әмма, асылда, монда сүз идеологик каршылык турында гына бара ала: Тукай беренче рус революциясе елларында кадимчеләргә актив рәвештә каршы чыккан җәдитчеләрне күздә тоткан. +Журналның 1917 елгы берләштерелгән 3-4 нче саннарында Тукай рухын яд итеп, редакция "Аң" шигырен яңадан бастырып чыгара. Бу вариантта инде беренче басмада цензура төшереп калдырган дүртенче строфа да өстәп бирелә, аның тарихы да китерелә. +Тукай вафатына кадәр журналның 7 саны чыгып кала, аларның һәрберсендә шагыйрьнең әсәрләре урын ала: "Йокы алдыннан" (1913, № 2), "Хәстә хәле", "Шиһаб хәзрәт" (1913, № 3), "Толстой сүзе" ("Зур бәхет инсанга..."), "Даһигә" (1913, № 4), "Кыйтга" ("Көчләремне мин..."), "Шөһрәт" (1913, № 6), "Тәфсирме? Тәрҗемәме?", "Толстой сүзе" ("Кирәк анчак...") (1913, № 7), "Толстой сүзләре", "Буш вакыт", "Мәктәп" (1913, № 81). +Тукай "Аң" журналын татар телендә дөнья күргән башка басмалардан аерып куя. Мәсәлән, "1912 елның онытылгандан калган гына хисабы" (1913) мәкаләсендә ул болай дип яза: "1912 елда бәлеш, пылау исе килә торган "Шура" белән хәез-нифас аңкытучы "Дин вә мәгыйшәт"кә каршы укыганда хуш ис иснәү хисе бирә торган "Аң" чыкты". +Тукайның "Аң" журналын оештыруга керткән фидакяр хезмәте чордашлары тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә, аның вафатыннан соң да журнал битләрендә шагыйрь шәхесе һәм иҗаты турындагы җылы-сагышлы язмалар бирелә. 1913 елгы 8 нче санда, мәсәлән, шагыйрьнең үз әсәрләре белән бергә аның вафатына бәйле матәм телеграммалары да урнаштырыла. "Шагыйрь Тукайҗанның үлемендән килгән кайгымызны тел белән әйтеп бетерә алмыйм. Фәкать бу көн суынган даһи маңлаен үбү белән иктифа кыламын (канәгатьләнәм). Хуш, кыйммәтле шагыйрь, гафу ит, син безнең тереклекнең корбаны. Рухың тыныч булсын, Тукайҗан", - дип яза Сәгыйть Рәмиев. "Гаяз" имзасы белән җибәрелгән телеграммада мондый сүзләр бар: "Олуг шагыйремез Тукаевның вафаты сәбәпле тирән кайгыга төшкәнем хәлдә күп хәсрәтләр күргән халыкны саф күңелем белән тәгъзия кыйлам". +1913 елгы 9 нчы санда Вакыйф Җәләлнең "Тукаев вафаты илә" шигыре бирелә. Тулысы белән сентименталь-экзистенциаль укылышта иҗат ителгән б�� әсәрдә шагыйрь үлеме табигать кичерешләре фонында ачыла, лирик геройның хәсрәтле-сыктаулы күңел халәте традицион образлар ярдәмендә җиткерелә: +Ялтырап тормый кояш та, күк йөзендә нурланып, +Нурлары сүнгән, тора хәсрәтләнеп һәм моңланып, +Балкыган ай берлә йолдызлар да моңланган кебек, +Бу кара йир өстенә күз яшьләре тамган кебек. +Журналның шушы ук санында Фатих Әмирханның "Тукай туг рысында искә төшкәннәр" һәм Ягъкуб Байбуринның "Габдулла Тукаев хатирәсе" дип аталган истәлекләре китерелә, Гали Рәхимнең "Тукаев - халык шагыйре" дигән мәкаләсе урын ала. "Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр" дип белдереп, Г. Рәхим Тукайның шөһрәтен аның иҗатының халыкчанлыгы белән бәйләп аңлата. Шагыйрьнең "бөтен төзелеше, бөтен тарзы ифадәсе (стиле) белән халык теле" белән иҗат итүен, халык әдәбиятын бөтен рухы белән белүен, аңлавын ассызыклый, "шигырьләренең укучыны мөсәххәр итә (сихерли) торган хосусиятләреннән берсе тагы - аларның гадәттән тыш музыкальный" булуын, халык җырлары вәзенендә иҗат ителгән әсәрләрендә "җырның техникасын мөкәммәл белүдән өстен, никадәр аның рухын аңлау куәсе күренеп торуын" билгели. Тукайның дөньяга карашлары халыкныкына охшаш булуны да Гали Рәхим аның халык шагыйре булып китүендә зур роль уйный дип күрсәтә: "Тукаев әсәрләрендәге бөтен мәгънә - халык аңларлык мәгънәләр генә. Анда әллә нинди рухани куәтләре гади кешеләрнекенә караганда югарырак булган кешеләр генә аңларлык нечкә хисләр, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән аңлануы тиешле булган назик мәгънәләр күп табылмый. Аның гамәлгә, тормышка, дингә карашлары халыкның шуларга карашыннан күп аерылмый". Шуңа бәйле рәвештә, Гали Рәхим "халык шагыйре" Тукай һәм "индивидуалист" Сәгыйть Рәмиев иҗатларын каршы куя. +Мәкалә-истәлекләрдән тыш, "Аң" битләрендә шагыйрьгә бәйле фотоматериаллар да урын ала. Мәсәлән, 1913 елгы 10 нчы санда Тукайның Клячкин хастаханәсендә төшкән соңгы фотосы ("Шагыйрь Габдулла Тукаев вафатындан бер көн элек" дигән исем белән) һәм "Казанда мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевны дәфен көне" дигән баш астында җеназа мәрасименнән өч фотосурәт урын ала. Шулай ук бу номерда шагыйрьнең чәчәкләргә күмелгән кабере фотосы да китерелә. "Аң" журналының нәкъ менә шушы санында Әхмәтгәрәй Хәсәнинең дусты, фикердәше Тукайның соңгы көне турындагы хатирәсе урын ала. Шушы номерда ук "Аңчы" тәхәллүсе белән "Казанда Тукаевны җирләү көне" дигән язма басыла. Бөтен татар дөньясы өчен иң кайгылы көн - Тукайны мәңгегә озаткан көн турындагы бу мәкаләдә, шагыйрь вафатына шактый вакыт үтсә дә, аның "Казанда җирләнү көне тугрысында язып китүне "Аң" үзенең үтәргә тиеш бурычы дип саный". Әлеге язмадан күренгәнчә, Тукай мәрасиме бөтен милләт өчен матәм көне була: " апрель көнне иртәдән үк татарлар арасында үзенә бер тулы хәрәкәт күренә: мәктәп вә мәдрәсәлә��нең бик күбесендә бу көн кайгы көне булганга күрә, шәкертләр дәрестән тукталалар. Яшьләрнең шактые ул көнне Тукайны җирләргә хәстәрләнә. Казан көтепханәләре <...> бу көн ябык. Көтепханәләрнең тәрәзәләрендә Габдулла Тукаевның зур рәсеме кара рамкалар белән куелган. Бу көн Казандагы татар газеталары мәрхүм Тукаев тугрысында мәкаләләр вә шагыйрьнең рәсемләре белән чыккан. <...> Урамларда иртәдән үк Тукайны җирләргә хазирлек күренә: яшьләрнең күбесе хәстәрләнә, дәфен эше артындан йөри, булыша" . Мәкаләдән күренгәнчә, җеназа мәрасиме үтәчәк Вознесенский урамы һәм Клячкин шифаханәсе тирәләре халык белән тула ("Бу вакыт Габдулла Тукаевның үлгән йорты, Вознесенский урамга, Клячкин хастаханәсенә урамның төрле ягындан халык килә башлый. Килгән халык арасында яшьләр, шәкертләр, укучы яшьләр, балалар күп күренәләр. Картлардан шактый кеше бар. Хатын-кызлар да аз түгел...") , шагыйрь җәсәден чәчәкләргә күмәләр (чәчәк тасмаларында аларның "Шәрык клубы" идарәсе, "Гасыр", "Мәгариф" көтепханәләре, татар хатынлары, Казандагы татар студентларыннан һ.б. булуы язылган), халык ташкыны шагыйрьне зиратка кадәр озата бара, аннан да кешеләр тиз генә таралышмый әле. Шул рәвешле, әлеге мәкалә Тукай мәрасиме көнен хронологик төгәллек, җентеклелек белән торгыза, халыкның шагыйрьгә хөрмәтенең никадәр зурлыгын, аның вафатының милләт өчен нинди зур югалту булуын раслый. +Шагыйрьнең үлеменә бер ел тулгач, 1914 елның апрелендә дөнья күргән номер тулысы белән Тукайның якты истәлегенә багышлана. Журналның титул битендә янәдән шагыйрьнең 1912 елгы фотосы бирелә, шулай ук Тукайның икенче бер фотосы, вафатыннан соң алган маскасының фотосурәте, җеназасыннан күренеш тә урын ала. Бу сан Габдулла Харисның "Тукай рухына" шигыре белән ачыла. Шушы номерда Тукай рухына багышланган тагын бер шигырь - Рокыя Ибраһимиянең "Китте шагыйрь!" әсәре китерелә. +Журналның бу санында Тукай турында истәлекләрдән Габдулла Кариевның "Тукай Мәкәрҗәдә" (134-135 б.), Гыйльметдин Шәрәфнең "Тукай тугрысында истә калганнар" (136-142 б.) язмалары басылган. Кариев истәлегендә Тукайның 1908 елгы Мәкәрҗә ярминкәсенә сәяхәтенә кагылышлы сәхифәләр тергезелә. Ул үз труппасының "Двухсветная" кунакханәсендәге "гастрольләре", анда Тукайның катнашуы хакында җентекләп бәян итә: артистларның Тукай әсәрләрен, аерым алганда, "Бәхилләшү" шигырен җырга салып башкарулары, кунакханә хуҗасы Тимерша Соловьевның парадный тәрәзәсенә "Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана" дип бер кечкенә генә плакат элеп куюы, чыгыш ясаучылар өчен алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәс (анысы сәхнәдә капельмейстер вазифасын башкарган Тукай өчен була) алдыруы турында яза. +"Аң" журналының Тукай вафатына бер ел тулуга багышланган әлеге санында дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләре дә игътибарга лаек. Аерым алганда, "Габдулла Тукаев" мәкаләсендә (авторы - Г. Кәрам) шагыйрь и��атының халыкчанлыгы тел-стиль белән мөнәсәбәттә карала. "Тукаев шикелле халык арасыннан чыккан вә 6-7 ел эчендә шулкадәр күп язган вә ул нисбәттә шөһрәт казанган шагыйрь, бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә сирәк табылыр", - дигән фикерне җиткереп, мәкалә авторы: "Тукаев шигырьләренең бу дәрәҗәдә шөһрәтенә, минем белүемчә, ике сәбәп булырга кирәк: берсе - аның теле халис (саф) татарча булуы, икенчесе - ифадә вә өслүбенең җиңеллегедер", - дип күрсәтә. Тукай шигырьләрендә "татар рухы аңкып тору", аның "халыкның эченнән сизеп тә, теле белән әйтә алмаган хисләрне, шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә алу" сәләте иҗатының шөһрәтен билгели торган фактор буларак аерып чыгарыла. "Моннан башка Тукаевның иң зур хассасы (үзенчәлеге) - заманның килешенә вә фикер мәйданына карап каләм йөртә белүедер", - диелә. +Гали Рәфикыйның "Тукайны тәхаттыр (хәтерләү)" язмасында да Тукай иҗатының халыкчанлыгы турындагы фикер әйдәп бара: "Тукайның язган әсәрләре - безем хәятыбызның эчен һәм тышын ачык күрсәтүче якты көзгеләр. Тукай тормышыбызның төрле табәкасыннан (катлауларыннан) мәүзуглар (темалар) алып, һәрберсен арттырмый, яшерми, вакыйгада ничек булса, шулай язды. Ул муллаларны да, шәкертләрне дә, гавамны да, яшьләрне дә - барын да язды. Хатын-кыз турында аз язды. Ләкин нечкә хис белән аларның аяныч хәлләренә сызланды. Ул үзебезнең халык теле белән, халык рухында язды". Шагыйрьнең тел-өслүбенең аныклыгы, ачыклыгы билгеләнә: "Тукайның телендә (стилендә) үзенә махсус бер шомалык вә матурлык бар. Аның шигырьләрендә вәзенгә тутырыр өчен кыстырылган артык сүзләр бик сирәк очрый. Ул сүзгә бай, вәзен (ритм) вә сәҗгыга (рифмага) бик оста иде. Аның шигырьләрен һәркем тотлыкмый-нитми, җип-җиңел укый, хис вә ләззәт белән укый". +Шулай итеп, Тукай вафатыннан соң беренче елда ук татар әдәби тәнкыйтендә аның халык шагыйре булуы хакындагы фикер ныклап урнаша, "Аң" журналында дөнья күргән басмалар шуны раслый. +Соңрак, журнал ябылганчыга кадәр (аның соңгы саны 1918 елның мартында дөнья күрә), аның сәхифәләрендә Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында мәкаләләр басылып килә. Әйтик, журналның 1916 елгы 6 нчы санында Мәрьям Мөхетдиниянең "Габдулла Тукаев әдәбияты (Вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте илә)" дигән мәкаләсе басылып чыга. Тукайны, "тормышның бер генә ягын көйләүләре белән хәят агымыннан аерылган" шагыйрьләргә каршы куеп, мәкалә авторы аның "шигырьләрендә җырланмыйча калган нәрсә, аның күңелендә искә төшермичә үткәрелгән хәятның һичбер тармагы юк; ул кышларны, җәйләрне көйли, шәһәр вә авылларны, иске мәктәп вә мәдрәсәләрне искә төшерә; дус вә дошманнарны, кайгы вә хәсрәтне, гашыйк вә мәгъшукларны берсен дә калдырмый шигырьләрендә яд итә" дип яза. +"Аң"ның соңгы саны 1918 елның мартында дөнья күрә. Шул ук елда "Аң" типографиясе хөкүмәткә арендага тапшырыла, 1919 елда хуҗалары Әхмәтгәрәй Хәсәни белән Габдрахман Рәхмәтуллин аны рәсми рәвештә дәүләткә тапшыралар. Шул рәвешле, ХХ йөз башы милли матбугат тарихында иң әһәмиятле урыннарның берсен алып торган, гаҗәеп зур әдәби-мәдәни мирас булып калган "Аң" журналы заман давыллары эчендә югала. +III бүлек +"БЕЗ БАРАСЫ ЮЛЛАР - ОЛЫ ДА ЮЛ..." +Казанда яшәгән алты ел дәверендә Г. Тукай шәһәрдән берничә мәртәбә генә китеп тора. 1908 елда ул дусты Г. Камал белән Мәкәрҗә ярминкәсенә бара; 1909 елда шагыйрь фабрикант Хәсән Акчурин чакыруы буенча Сембер губернасының Гурьевка бистәсенә сәяхәт кыла; 1911 елның ахырында Идел буйлап Әстерханга, дусты Сәгыйть Рәмиевкә юл тота, биредә ай ярым тирәсе яши; 1911 елның декабрь азагында, кунакханә бүлмәсенең салкыныннан качып, Өчиле авылына кайта һәм ике ай чамасы абзасы Кәшфелкәбир йортында тәрбияләнеп тора; 1912 елда исә Тукай Казаннан Уфа, Петербург, Троицк шәһәрләре буйлап иң дәвамлы сәфәренә чыга. +Үзенең "Кечкенә сәяхәт", "Мич башы кыйссасы", "Казанга кайтыш", "Мәкаләи махсуса" дип аталган юлъязмаларында әдип шушы сәяхәтләре выкытында булган вакыйгаларны кыскача тасвирлый, үз тәэсирләре белән уртаклаша. Шагыйрь сәяхәтләре хакында замандашларының истәлекләре дә сакланып калган. +Әстерхан, Уфа, Петербург, Троицк - Россиянең төрле урынарында урнашкан шәһәрләр. Аларның һәрберсендә элек-электән татарлар яшәгән. Алар аерым бистәләргә тупланып, үзләренең мәчет-мәдрәсәләрен тотканнар, татар телендә газета-журналлар чыгарганнар. Тукайның бу шәһәрләргә килүе анда яшәүче милләттәшләребез өчен зур вакыйга булган. Ләкин тыйнаклыгы белән аерылып торган шагыйрьнең зур, шау-шулы чараларны яратмавы сәбәпле (өстәвенә Тукайның сәламәт булмавын да онытмыйк), аның хөрмәтенә зур тантаналар уздырылмаган. Аның өчен татар дөньясында күренекле әдәбиятчылар (М. Гафури, С. Рәмиев, К. Бәкер, М. Бигиев) һәм яраткан шагыйренә кадер-хөрмәт күрсәтергә ашкынып торган гади шәһәр халкы вәкилләре белән ихластан аралашу күпкә кыйммәтрәк була. Тукайны сәяхәт вакытында күргән, аның белән аралашкан кешеләрнең истәлекләре шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче белгечләр өчен зур кыйммәткә ия. +"ЯХШЫ БЕР ТАТАР МУЛЛАСЫ КАДӘР ГОЛҮМЕ +ГАРӘБИЯ ВӘ ГОЛҮМЕ ИСЛАМИЯДӘН ХӘБӘРДАР" +(Габдулла Тукай Хәсән Акчуринда кунакта) +1909 елда фабрикант, мәшһүр хәйрияче Хәсән Акчурин Г. Тукайны Сембер губернасы Карсун өязе Гурьевка авылына кунакка чакыра. Әдәбият сөюче, китаплар җыючы буларак танылган бу шәхес, газета-журналларда Тукай шигырьләре күренә башлауга, яшь әдип белән шәхсән танышырга тели. Үз теләгенә ирешү өчен, фабрикант сәүдәгәр иң башта Бәдретдин Апанаевка мөрәҗәгать итә: Апанаев Казандагы татар зыялыларын яхшы белә - алар аша эшне җайлап булмасмы, дип өметләнә ул. Апанаевка язган хатында Хәсән Акчурин, әгәр дә Тукай аңа кунакка килергә ризалашса, шушы сәяхәте белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алачагын ��йтә. Фабрикада мөгаллимлек иткән Кыяметдин Кадыйри истәлекләреннән мәгълүм булганча, Апанаев бу эшне Ф. Әмирханга йөкли (күрәсең, ул Тукайның байлар белән йөрешергә яратмавын яхшы белгән). Шагыйрьнең якын дусты Ф. Әмирхан үз дигәненә ирешә - Г. Тукай Гурьевкага барырга ризалаша. Шунда ук Апанаев Хәсән Акчуринга телеграмма да юллый: "Габдулла Тукаев сезгә кунакка барырга ризалык бирде, фәлән числода мин Эрбеткә китәм, Тукайны үзем берлә бергә алып барачакмын, чыгудан телеграмм бирермен". +Беренче гильдия сәүдәгәр, Сембер губернасындагы Гурьевка һәм Самайкино постау фабрикалары хуҗаларыннан берсе Хәсән (Мөхәммәдхәсән) Акчурин - Сембердәге атаклы татар сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре нәселеннән. Фабрикант Акчуриннар (алар арасында, Хәсән Акчуриннан тыш, беренче гильдия сәүдәгәр Тимербулат Акчуринны һәм Сембер шәһәре думасына гласный итеп сайланган Ибраһим Акчуринны аерым атарга кирәк) татарлар арасында уңышлы эшмәкәрләр буларак кына түгел, хәйрия гамәлләре белән дә ихтирам яулыйлар. Бу күренекле шәхесләр мәктәп-мәдрәсәләр салдырып, аларның барлык чыгымнарын үз өсләренә алалар, Сембер губернасының Карсун, Сөнгәләй, Сызрань өязләрендәге рус-татар мәктәпләренә матди ярдәм күрсәтәләр, сәләтле татар яшьләренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Троицк, Сембер, Кырымда һәм хәтта чит илләрдә дә уку мөмкинлеге тудыралар. Халык мәгарифен кайгыртуы өчен Тимербулат Акчурин 1893 елда Казан уку округы попечителенең рәхмәт хатына лаек була. 1907 елда, Хәсән һәм аның туган абыйсы Ибраһим Акчурин тырышлыгы белән, Сембердә мөселман (татар) кызлары мәктәбе ачыла. +И. Гаспралының җәмәгате, аның белән бергә Бакчасарайда "Тәрҗеман" газетасын оештырган беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина, әсәрләре "Шура" һәм "Сөембикә" журналларында басылган язучы Мәхбүбҗамал Акчурина да - шушы нәселдән чыккан күренекле татар ханымнары. +Хәсәннең әтисе - беренче гильдия сәүдәгәр Тимербулат Акчурин - Сембер һәм Россия хәйрия оешмалары эшендә актив катнашкан кеше. XIX йөзнең 80-90 нчы елларында ул Сембер һәм Саратов губерналарында ачлыктан интеккән халкы өчен Зөябаш (Старотимошкино) авылында бушлай ашханәләр ачтыра. Тимербулат һәм Хәсән Акчуриннар милли мәгарифне И. Гаспралы тарафыннан нигезләнгән "ысулы җәдит" кысаларында реформалау яклы булалар. +Хәсән Акчурин милли тарихка багышланган йорт музее хуҗасы, төрле басма һәм кулъязма хезмәтләрне туплаган гаять бай китапханәсе белән дә, нумизмат буларак та дан тоткан. 1914 елда Акчуриннарда кунакта булган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин дә йорттагы экспонатлар җыелмасын күреп гаҗәпкә кала, бу хакта үзенең истәлекләрендә дә язып калдыра: "Хәсән Акчуринда китап байлыгы, хосусән Европада басылган мөселман әсәрләре белән язма китаплар әйтеп бетергесез. Аның борынгы акчалар коллекциясе шулкадәр байдыр ки, өстән генә карап бетерү өчен дә көннәр кирәк. Петербургтагы "Эрмитаж" коллекциясе Акчуриндагы акчаларның бик күбесенә ия түгелдер. Аның коллекциясендә гарәп, төрек, Мисыр хакимнәре, татар ханнары акчалары һәрберсе диярлек бардыр". +Акчуриннар коллекциясе һәрдаим тулыланып торган, шул максаттан хәтта ХХ йөз башында музей өчен кирпечтән сигез почмаклы итеп махсус бина да салдыралар. Йорт хуҗасының горурлыгы булган музей һәм китапханәдә үз чорында күп кенә күренекле татар зыялылары (Р. Фәхретдин, Ф. Әмирхан, М. Бигиев һ.б.) булып китә. +XIX йөз ахырында Акчуриннарда булган А.П. Родионов үз истәлегендә болай дип яза: "Был вчера в Гурьевке у Хассяна Тимербулатовича Акчурина. Он повел меня показывать свою суконную фабрику, весьма обширную и богатую разными машинами новейших систем... Акчурины живут очень хорошо, чисто и даже роскошно. Дом у них очень хорош". Шул ук вакытта Акчуриннар үз фабрикаларында хезмәт куючыларның мәнфәгатьләрен дә кайгыртканнар: алар өчен мунча, хастаханә, зур клуб (биредә татар һәм рус театр коллективлары һәм китапханә оештырылган) төзегәннәр, эшче балалары өчен мәктәп ачканнар. +15000 нән артык борынгы тәңкәләр җыелмасы Акчуриннар музееның горурлыгы була. Шулар арасында габбасилар һәм әмәвиләр хәлифәлеге заманында сугылганнары һәм Аксак Тимер чорына кагылышлы берничә уникаль тәңкә аеруча зур кыйммәткә ия. Х. Акчурин Россиянең танылган нумизматлары белән аралашкан. Шуларның берсе - күренекле археолог, нумизмат, ХХ йөз башында Эрмитажның нумизматика бүлеген җитәкләгән Алексей Константинович Марков. Х. Акчуринга хөрмәт йөзеннән, ул аңа 1910 елда Санкт-Петербургта дөнья күргән "Топография кладов восточных монет (сасанидских и куфических)" китабын да бүләк итә, китап тышлыгына "Глубокоуважаемому Хасану Тимурбулатовичу Акчурину на добрую память от автора 16/X1910" дип язылган була. +Акчуриннар музее Россиядәге барлык укымышлы төркитатарларга мәгълүм була. Шунысы да игътибарга лаек: 1917 елгы инкыйлаб давыллары чорында да фабрика эшчеләре музейны саклап кала алган. +Г. Тукайның Гурьевкага сәяхәте турында сөйләүче төрле чыганаклар сакланган. Мәсәлән, "Ил" газетасында, шагыйрьнең үлеменә бер ел тулу уңаеннан, апасы Газизә Зәбировага язган хатыннан өзек бастырыла: "Казаннан бер дә читкә чыкканым юк дияр идем, әле шул арада гына Сембер янындагы Хәсән Акчурин дигән фабрикантка барып, биш кич кунып кайттым. Бер дә көтмәгәндә, аңсыздан хәбәр бирделәр... Сыйлауларыннан каләм гаҗиз. Барукайту расходы аңардан. Шуның өстенә, киткәндә 50 тәңкә акча һәм киемлекләр биреп җибәрделәр. Бер белмәгән, танымаган кешенең кисәктән шундый хөрмәт күрсәтүе гаҗәп түгелме?". +Г. Тукайның бу сәяхәте турында Г. Камал түбәндәгеләрне яза: "Тукайның Казаннан икенче чыгуы аның Сембер губернасындагы фабрикант Акчуриннарга кунакка баруы була. Фабрикант Хәсән Акчурин, мөселманча зур "укымышлы" кешелә��дән саналып, яңа әдәбиятны да сөючеләрдән булганга, Тукайның шигырьләрен укый һәм аның үзен дә күрәсе килә. Казандагы дусларына Тукайны кунакка җибәрүләрен сорап хат яза һәм акча да җибәрә. Алар, Тукайның үзенә акча мәсьәләсен белдермичә, Тукайны барырга күндереп, аны баштанаяк киендереп озаталар". +К. Кадыйри истәлекләреннән мәгълүм булганча, Мәскәү-Казан тимер юлындагы Барыш станциясенә (ул фабрикадан өч чакрымда урнашкан була) Тукайны, зурлап, ике тройка белән каршы алырга баручылар арасында Хәсән Акчурин үзе дә була, шагыйрьне, кадерле кунак итеп, Гурьевкага алып кайталар. +Шул ук кичтә Акчуриннарның иркен китапханәсендә Тукай хөрмәтенә тантаналы мәҗлес оештырыла, анда, йорт хуҗасының гаилә әгъзаларыннан тыш, фабрика хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм мөгаллимнәр дә катнаша. +Шагыйрь Акчуриннарда 7-10 көн тирәсе (кайбер чыганакларда 5 көн дип күрсәтелә) кунак була, йорт хуҗалары аңа тирән ихтирам күрсәтә. Шигърият сөюяче, әдәбиятны яхшы аңлаучы Х. Акчурин Тукай хөрмәтенә узган мәҗлесләргә, үз гаиләсеннән тыш, фабрикада эшчеләрен, мәктәп укучыларын һәм укытучыларны да чакыра. Шулай ук Тукайга Акчуриннарның инкыйлабка кадәр Россиядә иң эре мануфактуралардан саналган фабрикасын да күрсәтәләр. +Ф. Әмирханның Тукай аша К. Кадыйригә җибәргән хатында "Күлмәкләрен, киемнәрен киендерү-чишендерү, Тукайны матур итеп күрсәтү, Тукайга күрергә тиешле булган урыннарны күрсәтү, Тукайны кунакта рәхәтләндереп тоту, йөртү, озату эшләре сиңа йөкләнә", - дип язылган була. Бу "фәрманны" К. Кадыйри үтәргә тырышкан, әлбәттә. Хуҗалар да шагыйрьнең күңелен күрү өчен бөтен көчләрен куйганнар: сыйлаганнар, күңел ачу мәҗлесләре оештырганнар. Ләкин... +Драматург Г. Камал, Гурьевкадан әйләнеп кайткан шагыйрь белән әңгәмәсен искә төшереп, үзенең: "Нихәл, бик шәп йөреп кайтынмы, бик шәп сыйладылармы?" - дип соравына Тукайның: "Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар, шулай да үземнең кроватымны сагынып кайттым әле, безгә кул кешеләр түгелләр алар, әллә ничә горничный нәнке шикелле ашаталар, нәнке шикелле эчертәләр, нәнке шикелле йоклаталар, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Сыйлары да гел коньяк та шампанский, безнең шикелле кара корсакка кул нәрсәләрмени алар", - дип җавап кайтаруы турында яза. Мондый җавап беренче карашка гаҗәп тоелырга да мөмкин (йорт хуҗалары кадерле кунакка хөрмәт күрсәтергә тырышканнар бит!), ләкин Тукайның туры, үз фикерен ачыктан-ачык әйтүче кеше булуын исәпкә алганда, аның бу җавабында нәкъ менә күңелендә булганын турыдан әйтеп бирүен күрәбез. Чынында, андый затлы тормышка күнекмәгән шагыйрь үзенә күрсәтелгән артык игътибарны кабул итә алмаган, күрәсең. +Кызганыч, Тукай үзе әлеге сәяхәте турында язып калдырмаган, тикшерүчеләргә шагыйрьнең замандашлары хатирәләренә генә таянырга туры килә. Тукай шигырьләрендә дә бу вакыйга чагылыш тапмаган, шулай да аның 1909 елда иҗат ителгән "Кярханәдә" шигыренең Акчуриннар фабрикасында булып кайту тәэсоратында язылганлыгы турында фаразлар бар. Шунысын да искәртергә кирәк: Акчуриннар нәселенең башка вәкилләре Тукайның аерым әсәрләрендә телгә алына. Алар арасында шагыйрьнең игътибарына аеруча лаек булганы - сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура. Мәсәлән, "Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?" дигән фель етонында Тукай аны "Рисаләңә яңлыш бер татарча сүз кергән" дисәң, коты чыгучы итеп күрсәтә. Биредә ул Акчураның, озак вакытлар Төркиядә яшәү сәбәпле, сөйләмендә төрек теле йогынтысы сизелүеннән көлә. +"Кем төшендә ниләр күрә" фельетонында Тукай Йосыф Акчураны "Иттифак әл-мөслимин" фиркасенә мөнәсәбәтле телгә ала: "Йосыф Акчура угылы "Иттифак әл-мөслимин"нең тәпәгә йөри башлаганын күрә". Монда, сәяси эзәрлекләүләрдән качып, Төркиягә күчеп киткән Йосыф Акчураның 1906 елда оештырылган, үзе юлбашчыларыннан булган "Иттифак әл-мөслимин" партиясенең яңадан торгызылачагына өметләре күз алдында тотыла, күрәсең. +Акчуриннар нәселеннән башка шәхесләр Тукай иҗатында сирәк телгә алына. Шуңа мөнәсәбәтле, аның "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" хрестоматиясенә Р. Фәхреддиннең "Мәшһүр хатыннар"дан Зөһрә Акчуринага багышланган язмасын кертүен искәртергә кирәк. +Моннан тыш, сатирик эчтәлекле "Шыер" әсәрендә халык арасында Тимай бай исеме белән йөртелгән Тимербулат Акчурин телгә алына. Бу шигырь журналист, язучы һәм педагог Фәхрислам Агиевнең, күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев үлеменә мөнәсәбәтле, М. Лермонтовның "Ангел" әсәренә ияреп иҗат ителгән шигыренә пародия итеп язылган: +Их, малай, вафасыз да бу мир! +Бак вана: Хусаен дә помер! +Әмән безнең күк алаша кебек +Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир. +Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр, +Тимай бай булсаң да - азанчы күмәр. +Вет праруклар да, малай, вафат булды, +Сахабалар: Али, Усман, Үмәр. +Акчуриннар Тукай иҗатына һәрвакыт игътибарлы булган. Шагыйрьнең вафат булуы турында хәбәр алганнан соң, алар ачкан мәктәптә дәресләр туктатылып, мөгаллимнәр һәм укучылар катнашында матәм митингы үткәрелә. 1916 елның язында, Россиядәге төрки-татар галәме шагыйрь үлеменә өч ел тулуга бәйле кайгылы датаны билгеләп үткән көннәрдә, "Каспий" газетасы Акчуриннар фабрикасы каршындагы хатын-кызлар мәктәбендә шагыйрь истәлегенә кичә үткәрелүе турында яза. Кичәдә Казанның татар зиратында җирләнгән шагыйрьнең каберенә таш куяр өчен 97 сум акча җыелуы хәбәр ителә. +Акчуриннарга сәфәре турында истәлек язмалары калдырмаган Тукайдан аермалы буларак, шагыйрьнең дусты, татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан, 1913 елның көзендә фабрикантларда булып кайтканнан соң, "Милли көтепханә һәм музәханә" һәм "Кыска бер сәфәрдә" мәкаләләрендә тәэсирләре белән уртаклаша. Әдип Хәсән Акчуринны гыйлемле, ислам тарихына зур әһәмият биргән шәхес буларак югары бәяли: "Хәсән әфәнденең күп китаплы әгълә көтепханәсе һәм иҗтиһады (тырышлык) вә мәгърифәте белән җыелган, иске мөселман мәмләкәтләрендә сугылган тарихи тәңкәләр коллекциясе бар икән. Яхшы бер татар мулласы кадәр голүме гарәбия вә голүме исламиядән (гарәп һәм ислам гыйлемнәреннән) хәбәрдар, ислам тарихы белән күп шөгыльләнгән бу татар фабрикантының сирәк көтепханәсе вә сирәк тәңкәләр коллекциясе - яхшы тәфтиш (эзләнү) вә голүм (гыйлем) белән жыелганга күрә, кыйммәтле нәрсәдер <...> Милли көтепханә вә музәханә ачылса, көтепханә вә тәңкәләр колекциясенең әһәмиятле бер кыйсемен шул мөәссәсәләргә һәдия итәргә Хәсән әфәнде әзер тора вә вәгъдә итә". +"МӘШҺҮР ШАГЫЙРЬЛӘРЕМЕЗДӘН +ГАБДУЛЛА ӘФӘНДЕ ТУКАЕВ ШӘҺӘРЕМЕЗДӘ +МОСАФИРДЫР" +(Габдулла Тукайның Әстерханга сәяхәте) +1911 елның апрель азагында, "Тургенев" пароходына утырып, Идел буйлап Әстерханга чыгып киткән яшь шагыйрь Г. Тукайның максаты, кызганыч, татарлар яшәгән гүзәл шәһәр белән хозурлану, дусты Сәгыйть Рәмиев белән күрешү генә булмый, ул бирегә дәваланырга, хәл җыярга дип килә. Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 4 мартында юллаган хатында ул әлеге сәяхәткә чыгарга нияте барлыгы турында язган була: "Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче парахуд илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам, вә аннан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм, мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть. Алла ни бирә инде". +Озын юлны узганда, шагыйрь, рәхәтләнеп, юлчыларны күзәтә, алар белән аралаша. Өченче класста үзе белән сөйләшеп утырырлык кеше тапмагач, гадирәк кешеләр җыелган дүртенче класслы урынга чыгып, халыкны шагыйрь күзлегеннән карап күзәткәннәрен "Кечкенә сәяхәт" дип исемләнгән зур булмаган юлъязмасында аерым бер күңелле дөнья итеп тасвирлый: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер гармун уйный. Һәр кешенең үз дөньясы, һәр кешенең үз үзенчәлеге, шагыйрь боларны үз иҗатындагы аерым үрнәкләр белән чагыштырып та куйгалый: "Мин дә эчемнән бу кешенең хиссияте минем "Ялт-Йолт"та язган "Нечкә хиссият"емнән дә дәкыйкрәк (нечкәрәк) икән дип уйлыйм", - дип искә ала. +Үз шәхесенә карата артык игътибар, шау-шу яратмаган Тукай шәһәргә хәбәр итми генә, моннан зур вакыйга ясамый гына килә. "Идел" газетасында хәреф җыючы булып эшләгән Габдерәхим Үтабалиев истәлекләре буенча, Г. Тукай, Әстерханга килеп төшкәч тә, иң беренче булып "Идел" редакциясенә килеп керә, җырлый-җырлый эшләп утырган С. Рәмиев, Тукайны күреп, "Әй, Тукай-җан!" дип кочаклап ала. +ХХ йөз башында Казан, Уфа, Оренбург кебек татар мәдәнияте үзәкләре янәшәсендә Әстерханның да үз урыны була. Монда татар сәүдәгәрләре күпләп сату иткән, милли типографияләр эшләп торган, татар телендә газета-журналлар чыгып килгән ("Туп", "Борһане тәрәккый", "Идел", "Хамият", "Мәгариф", "Мизан", "Хак"), җәдиди уку йортлары ачылган (арада иң танылганы - 1895 елда дин эшлеклесе, тарихчы, этнограф Габдерахман Гомәров тарафыннан оештырылган "Низамия" мәдрәсәсе), иҗтимагый оешмалар: "Җәмгыяте хәйрия" (1896 елда оеша), "Шура мәҗлесе" (1905) барлыкка килә. ХХ йөз башында Әстерханда татар милли театры оеша һәм зур уңыш белән эшләп китә. Труппа тамашаларына халык агыла гына. Сәхнәдә Г. Камал, Г. Ильяси, К. Тинчурин кебек татар драматургларының көн үзәгендә торган проблемаларны калкыткан пьесалары, шулай ук кайбер рус әсәрләренең татарчага тәрҗемәләре буенча куелган спектакльләр күрсәтелә. +Татар дөньясында инде танылу алган шагыйрьнең Әстерханга килүе андагы татарлар өчен зур вакыйга булса да, бу турыда киң җәмәгатьчелеккә хәбәр ителми. Тукайның үз теләге шундый булгандыр, күрәсең. Авыру шагыйрьне артык игътибар алҗытачагы көн кебек ачык, нәкъ менә шуңа бәйле булса кирәк, шагыйрьнең Әстерханга килүе турында вакытлы матбугатта мәгълүмат күренми, бары "Идел" газетасының "Мосафирлар" дигән бүлегендә, кыска гына итеп: "Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев шәһәремездә мосафирдыр", - дигән хәбәр басылып чыга. Г. Тукай Әстерханда булган дәвердә газета битләрендә аның турында башка искә алынмаса да, бу хәбәр татарлар арасында бик тиз таралып өлгерә, Тукайга халык мәхәббәтенә, аның игътибарына ияләнергә туры килә. +Әстерханлыларда сакланган хатирәләр буенча, килүенең беренче көннәрендә шагыйрь "Идел"дә хезмәт иткән Кәлимулла Курамшин фатирында (ул "Идел" газетасы урнашкан бинаның икенче катында урнашкан була) яшәп ала. Кәлимулла абзыйның кызы Зәйнәп Курамшина, әнисе хатирәләренә таянып, Тукайның аны, үзенең "Сабыйга" шигырен укып, тирбәтеп йоклатуы турында да бәян итә. +Кунакчыл гаиләне артык борчудан уңайсызланып, Г. Тукай "Люкс" кунакханәсенә күчеп китә, әмма анда озак яшәргә өлгерми: Сәгыйть Рәмиевнең фатир хуҗасы Даут Мөхәммәдев аннан Тукайны үз йортында яшәп торырга күндерүен сорый. Шулай итеп, Тукай ай ярым С. Рәмиев белән бер фатирда яши. 1911 елның 5 маенда "Ялт-йолт" мөхәррире Әхмәт Урманчиевка юллаган хатында: "Квартирам да ничава. Сәгыйть белән бергә торабыз", - дип яза. +Ике шагыйрьне сыендырган йорт хуҗасы Даут Мөхәммәдев, көймәләр күтәрүче һәм мүкләүче эшчеләр бригадиры булып эшләсә дә, мәдәнияттән, мәгарифтән хәбәрдар, татар дөньясындагы яңалыклар белән кызыксынучы алдынгы карашлы кеше була. Ул - киләчәктә язучы булып танылачак, Галимҗан Ибраһимовның җәмәгате булачак Гөлсем Мөхәммәдеваның атасы. +Әстерханга килгәндә, Г. Тукайның сәламәтлеге начараю инде йөзенә чыккан була - аның "Идел" газетасы редакциясенә кереп килгәнен күргән Габдерәхим Үтабалиев бер авыру рус малае килә, дип уйлый. Даут Мөхәммәдев белән Сәгыйть Рәмиев Г. Тукайны Әстерханга сөргенгә җибәрелгән азәрбайҗан язучысы, дәүләт эшлеклесе һәм шул ук вакытта табиблык итүче Нариман Нариманов белән таныштыралар . Табиб, аны карагач, берничә ��л алданрак килү кирәк булганлыгын әйтә, кымыз эчәргә, күбрәк ит ашап хәл тупларга дип киңәшләрен бирә. Ул аны Калмык Базары авылына, үзенең дусты - рәсем укытучысы Шәһид Гайфетдинов йортына кымыз эчәргә җибәрә. +Шәһид Гайфетдинов - оста рәссам, Әстерханда чыгып килгән "Туп" журналындагы карикатуралар авторы буларак билгеле шәхес. Аның энесе Хәнәфи Гайфетдинов, Тукайның үзләрендә торган вакытлары турында искә төшергәндә: "Безнең абый <...> "Туп" журналына ясаган рәсемнәре өчен бик нык эзәрлекләнүенә, хәтта жандармнар кулга алудан калмык далаларына качып котылуына карамастан, карикатуралар һәм рәсемнәр ясаудан тукталмады. Ул аларны Тукайга, "Ялт-йолт" журналына да җибәреп торды", - дип яза. +Шәһид Гайфетдинов Тукайга аерым бүлмә әзерләп куя, энесе Хәнәфине, тарантас җигеп, пристаньнан каршы алырга җибәрә. Шуннан соң Хәнәфи көнаралаш Тукайга кымыз китереп тора. Кымызны яратып эчмәсә дә, шагыйрь үзен ихластан кайгыртуларына бик рәхмәтле була. Чынлап та, кымызның шифасы тия: Тукайның йөзе алсуланып, түгәрәкләнеп китә. +Хәнәфи Гайфетдинов истәлекләреннән мәгълүм булганча, Тукай янына көн саен шәһәрдән кем дә булса кунакка килеп торган. Мәсәлән, шул көннәрдә Әстерханда гастрольдә булган Камил Мотыйгый, шәһәрдән ерак түгел генә үзенең Җаек дусты дәвалануын белгәч, аны күрми китә алмаган. Ә фотограф И.М. Бочкарев килгән көн турында Хәнәфи Гайфетдинов болай дип искә ала: "Ул килгән көнне Шәһид абый Тукайның берничә шигырен җанландырып күрсәтте. Бу күренешләрне Бочкарев рәсемгә төшерде. Шәһид абый - Хаҗи булып, ә җиңгәм Нурбиби яшь кыз булып киенделәр. Идәнгә җәелгән табынга Шәйхегали бай биргән ат казылыгы, тутырган каз һәм бер табак кымыз куелды. Бу рәсем соңыннан русча һәм татарча язулы төсле открытка итеп таратылды. Аңа Габдулла Тукайның "Бер шәехнең мөнәҗәте" шигыреннән беренче куплет язылган иде". +Х. Гайфетдинов Тукайның, Идел ярына утырып, тирә-якны үч төбендә кебек күзәтүләре, судан үтүче пароходларга, көймәләргә, су керүче балаларга озак карап утыруы, шунда моңланып авыз эченнән генә көйләп алуын да хәтерендә саклаган. +1911 елның 5 маенда "Ял-йолт" журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка юллаган хатында Тукай, Сәгыйть Рәмиев белән бергәләп, кунактан-кунакка йөрүе, сыйлануы турында яза: "Әле хәзер кунакка йөрүдән бушаганым юк. ... Кымыз эчәм. Ит ашыйм. Һава яхшы. Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухән бер көч хис итә башладым". Әстерханның шифалы һавасы, шагыйрьгә күрсәтелгән дустанә мөнәсәбәт аңа көч-куәт, хозурлык биргән, күрәсең. +Г. Тукай Әстерханга килгән вакытта, шәһәрдә "Идел" һәм "Борһане тәрәккый" газеталары чыгып килә. Бу ике басма арасында еш кына каршылыклар туып торган. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында аларның бу каршылыгына багышланган карикатура да басылып чыккан. Анда ике әтәчнең талашуы сурәтләнгән, рәсем астына Тукайның икеюллык шигыре урнаштырылган: +Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән; +Әстерханда ике әтәч -"Борһан", "Идел" бар икән. +Г. Үтабалиев истәлекләреннән мәгълүм булганча, "Борһане тәрәк кый" битләрендә Тукай үзе дә һөҗү утына тотыла. "Тагын шул истә, - дип яза ул, - "Борһане тәрәккый" газетында Сә гыйть Рәмиев блән Тукайга карата карикатура урнаштырылды. Аның астына болай дип язылган иде: "Милләтебезнең яшь хәдимнәре сыраханәләрдә эчеп-исереп, сугышып, бозыклык эшләп йөресәләр, милләтебезнең киләчәге бигрәк шәп булыр"". Тукай моңа "бурычлы калмыйча", газетаның нашире һәм мөхәррире Мос тафа Лотфыйга ("Ширванский" тәхәллүсе белән билгеле) атап, "Мостафа" дигән шигырен яза. Бу шигырь инде басмага җыелып беткән булса да, Тукай аны бастыру ниятеннән кире кайта. Соңрак ул шигырь, үзгәртелгән вариантта, "Һазиһи касиләтен фи мәдхи Мостафа" исеме белән, "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында дөнья күрә. Биредә Тукай Рабгузыйның татар халкы арасында бик популяр булган "Кыйссасел-әнбия"сен нигез итеп алып, аны сатирик эчтәлектә үзгәртә. Чыганак текстта Мостафа дини гамәлләре өчен изгеләштерелгән булса, Тукай шигырендә ул - күпсанлы гөнаһлары фаш ителгән сатирик образ итеп гәүдәләндерелә. Бу гөнаһлар арасында теле катлаулы һәм аңлаешсыз "Борһане тәрәккый" газетасын нәшер итүе да атала: +Әллә кем, чирмеш теле берлән газет язган булып, +Барча пакь инсанга этчә өргән Мостафа. +Хәер, Тукай иҗатында сатирик рухта тасвирланган басмалар бер ул гына түгел, шагыйрь каләме "Идел" газетасын да "чеметеп" үтә. "Әстерхан мөзакәрәләре" дип аталган фельетонында Тукай Сәгыйть Рәмиевнең "Ялт-йолт" журналына мөнәсәбәтен ирония белән тасвирлап бирә: "Һи-һи-һи... "Ялт-йолт" журналы, имеш! Һи, туганкай! "Ялт-йолт" журналын язучылар кем дип беләсез? И туганнар! "Ялт-йолт" журналын язучылар мальчиклар, наданнар, Урманчиевлар, Әсгарләр, Тукаевларны кем дип беләсең?". Шуннан Тукай, һөҗүви рухта, С. Рәмиевнең Толстой турындагы мәкаләләре турында яза (С. Рәмиев исеменнән): "Толстой хакында миннән башка бер адәм шигырь язучы булмады. Мин, мин, туганкай, Толстой язган әсәрнең бер генә кәлимәсен укымаган булсам да, Толстойны, "Арыслан" исеме белән атап, бөтен дөньяга белдерттем". +"Идел" газетасы редакциясе татарлар яши торган Тияк бистәсендә ике катлы йортның беренче катында урнашкан була. Әстерханда яшәгән вакытта, Тукай бирегә көн саен диярлек килеп йөргән. Габдерәхим Үтабалиев истәлекләре буенча, шагыйрь үзен бик гади тоткан: "...кайчакларда кәгазь келәтенә кереп, кәгазьләр өстенә ятып ял итә, хәтта йоклый да иде. Башта моңа безнең исебез китте, без аңардан, икенче катка менеп, безнең торактагы йомшак урынга ятуын үтендек. Ләкин Тукай баш тартып: +- Рәхим, миңа монда да "Люкс" номерыннан ким түгел, чебен дә тешләми, - дип җавап бирде". +Г. Үтабалиев Тукайның, "Идел" газетасы хезмәткәрләре белән Татар базарына барганын һәм яңа өлгергән яшелчәләргә игътибар да итмичә, карусельгә менеп, балаларча шатланып әйләнгәнен дә искә төшерә. +Әстерханда булган вакытында Тукай дусларының, иҗатын сөючеләрнең хөрмәтен тоеп яши. Алар яраткан шагыйрьләре ял итсен, көч җыйсын өчен бөтен көчләрен куялар, анын күңелен күрергә тырышалар. Вәлид Алиев истәлекләреннән мәгълүм булганча, Даут Мөхәммәдев Габдулла Тукайны моторлы көймәгә утыртып, алар Яңавыл исемле авылда табигать кочагында хозурланып, күңел ачып кайталар. +Тукай хөрмәтенә шәһәрнең татар бистәсендә әдәби кичә оештырыла. Монда шагыйрь әдәбият турында сөйли, артистлар Габдерәхим Адаков, Бари Әминев, Әҗдар Моратов һ.б. халыкка аның шигырьләрен укый. Вәлид Алиев истәлегендә әйтелгәнчә, Тукай Әстерханда булган вакытта, Петербург консерваториясендә белем алган татар кызы, артистка Мәрьям Искәндәрова Әстерханга концерт белән килә. Шагыйрь үзе теләмәсә дә, Даут Мөхәммәдев белән Сәгыйть Рәмиев аны "Аркадия" бакчасындагы җәйге театрда куелган шул концертка барырга күндерәләр. Тукайның монда булуын белгән М. Искәндәрова танылган шагыйрь белән танышырга тели һәм, Әстерхан байларының үзенә карата кызыксынуын игътибарга алмыйча, Тукай һәм аның дуслары белән аралаша. Моңа кайбер байларның ачуы чыгып, алар "Борһане тәрәккый" газетасында М. Искәндәровага кагылышлы шактый каршылыклы язма да бастырып чыгаралар. +Вәлид Алиев истәлекләрендә Әстерханда профессиональ театр труппасын оештыручы, режиссер һәм актер Зәйни Солтанов тырышлыгы белән шәһәрнең "Зимний театр"ында Тукай хөрмәтенә багышланган кичә үткәрелүе турында бәян ителә. +Ихтимал, шагыйрь 8 май көнендә Г. Исхакыйның "Алдымбирдем" әсәре буенча спектакльгә дә баргандыр. Әлеге тамаша турында "Идел" газетасы хәбәрчесе "Инә ташларлык урын да калмаган дисәм, ялгышмаган булырмын, тып-тыгыз, исең китәрлек, хәтта алдагы рәтләргә кадәр урын алып утыруыма шатланган үз-үземә утырганымны да белми калдым. Безнең кешеләрнең театрга ни күз белән караганлыгы вә бу көнгә кадәр булган театрларның анларга ни рәвештә тәэсир итүе бу көнге театрда бик ачык аңлашылды" - дип яза. +1911 елның 6 июнендә шагыйрьне, беренче класслы аерым каютага утыртып, зурлап, Казанга озаталар. Кымыз, шифалы һава, тәрбияле ризык, әстерханлыларның шагыйрьгә күрсәкән хөрмәте аның сәламәтлеген дә, рухи халәтен дә шактый яхшырта. Башында эшләпә, өстендә Европа модасы белән тегелгән сыйфатлы костюм, ак якалы күлмәк белән ыспай галстук. Шагыйрьнең китүе турында янәдән "Идел" газетасы 1911 елның 7 июнь санында кыска гына бер җөмлә белән хәбәр итә: "Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев кичә шәһәремездән Казанга кайтып китте". +"УФА МИНЕ КИЯҮ КӨТКӘН КЫЗ КЕБЕК +КӨТЕП ТОРГАН..." +(Габдулла Тукайның Уфага сәяхәте) +Г. Тукайның географик яктан киң территорияне иңләгән һәм 3 айдан да артыкка сузылган сәяхәте 1912 елның 14 апрелендә башлана. Билгеле булганча, сәламәтлеге шактый какшаган, авыруы көчәйгән шагыйрьне дуслары, Казаннан китеп, һавасы әйбәт җиргә барып дәваланырга өндиләр. Габдулла Гыйсмәти Кырымга барырга үгетләсә дә, Тукай Троицк мулласы Габдрахман Рахманкулов чакыруын кабул итә һәм җәй буе казакъ даласында кымыз белән дәваланырга ниятли. +"Йолдыз" газетасының 1912 елгы 17 апрель (820) санында: "Мәшһүр шагыйрь вә әдипләремездән Габдулла әфәнде Тукаев җәнаплары дүртенче көн [ягъни 14 апрель] Самарага сәфәр кылды. Габдулла әфәнде берничә көннәр икамәт кылганнан (яшәгәннән) соң, җәй буена кымыз эчү һәм истирахәт итәр өчен Троицкига китәчәктер", - дигән хәбәр басыла. Шагыйрьне Казаннан дуслары Әхмәт Урманчиев белән Шиһаб Әхмәров озатып җибәрәләр. +15 апрельдә кичен пароход Самарага килеп җитә ("...икенче көндә бугай, төнгә табарак Самарага җиттем", - дип яза Тукай үзе "Мәкаләи махсуса" әсәрендә). Биредә ул шәһәрнең иң шәп "Бристоль" дигән кунакханәсендә туктала. Дөрес, Тукайның үз истәлекләреннән мәгълүм булганча, ул мондый кыйммәтле кунакханәдә тукталырга уйламаган була, извозчиктан үзен "бигүк начар булмаган бер номерга" илтүен сорый. Тик ни сәбәпледер (әллә Тукайның "тышкы кабыгы чибәр булганга, әллә үзенә якынлыктан"), извозчик шагыйрьне иң арзанлы номеры да 1 сум 25 тиен торган "Бристоль"гә алып килә. +Шагыйрьнең Самарадагы маҗаралары моның белән генә төгәлләнми. Номерга урнашкач, ул "Икътисад" журналы мөхәррире, имам Фатих Мортазин янына барып килмәкче була. Извозчик туктатып, аңа адресны әйтеп, юл бәясен белешкәч, тегесе сораган илле тиенне күпсенсә дә, чит шәһәрдә адашудан куркып, шагыйрь ризалашырга мәҗбүр була. Ә мулла йорты кунакханәдән кул сузымы җирдә булып чыга! +16 апрельдә шагыйрь, сәяхәтен дәвам итеп, Самарадан, поездга утырып, Уфага юнәлә. +Поезд Уфага 17 апрельдә иртәнге якта килеп төшә. "Уфага җиттем. Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым. Ләкин бу инде Самарныкы түгел. Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде. Таудан әкренләп менәсең. Җулның әтрафында җәһәннәм кеби тирән чокырлар хисабы юк... +Уфага кергәндә бер дә шәһәргә кергән кебек булмый. Әллә нинди ачык-тишек вә рәтсез һәм пустынный урамнар белән барасың. Эч поша. "Кая соң моның шәһәрлеге?", - дип сукранганда, көчкә беркадәр яхшырак урамнарга кердек", - дип яза Г. Тукай. Болар - Тукайның Уфа турында беренче тәэсораты. "Уфаның мәгъмурият (төзеклек) ягы Казаннан күп начар", - дип нәтиҗә ясый шагыйрь. Әмма шул ук вакытта шәһәрнең өстенлекләрен дә искәртми калмый: "Уфаның табигать ягы күп шәһәрдән өстен, әүвәл үк ул тау башында, димәк җәй көне дә, кыш көне дә һава яхшы. Җырларыбызда шул кадәр күп җырланган Агыйдел буенда. Шәһәр эчендә йортларга караганда агачлар күп диярлек. Өстән карашта Уфаның халкы да айнык вә саф күренә. Чөнки бу шәһәрдә чат саен хал��к саулыгын химая итә (саклый) торган сөт кибетләре, һәммәсендә халык. Пивнойлар сирәк". +Тукайда шундый тәэсир калдырган Уфа, Казан, Оренбург, Троицк, Әстерхан шәһәрләре кебек үк, ХХ йөз башында татар мәдәни үзәкләренең берсе була. Монда Диния нәзарәте, бөтен татар дөньясында танылган "Госмания" (1888 елда беренче шәһәр мәчете имамы Хәйрулла Госманов тарафыннан ачыла), "Хөсәения" (1903 елда имам Мөхәммәтсабир Хәсәнов тырышлыгы белән ачыла) һәм "Галия" (1906 елда Зыя Камали тарафыннан нигезләнә) мәдрәсәләре эшләп килә. Соңгысы Уфадагы мәдәни үзәкләрнең берсенә әйләнә. ""Галия"нең беренче уку елларында ук шәкертләрдән төрле түгәрәкләр оеша. Шундыйлардан иң зурысы һәм актив эшләгәне "Милли көй, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге" эшли", - дип яза үзе дә шунда укыган шагыйрь Сәйфи Кудаш. Шәкертләр айга ике тапкыр кулъязма журнал чыгаралар, шулай ук мәдрәсә каршында Вильгельм Клименц җитәкчелегендә кыллы оркестр һәм хор оештырыла. +ХХ йөз башында Уфада ике газета нәшер ителә: "Әл-галәми әл-ислами" ("Ислам дөньясы") һәм "Мәгълүмате җәдидә" ("Яңа хәбәрләр"). "Шәрык" матбагасы эшли, 1911 елда "Сабах" китап басу һәм сату ширкәтенең Уфа бүлекчәсе ачыла. 1912 елда Уфада беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә "Нур" труппасы оеша, ул бөтен татар дөньясында таныла. +Уфага килеп җиткәч, Тукай "Сабах" көтепханәсендә туктала. Биредә аның күптәнге танышы Хәбибрахман Зәбири эшли. Зәбиринең 1906 елда "Әл-гаср әл-җәдит" журналында хикәяләре, сәхнә әсәрләре һәм дистәгә якын юмористик мәзәкләре басыла, Тукай шул вакыттан ук аның иҗаты белән таныш була. Казанда алар якыннан аралашып китәләр, еш очрашалар. "Сабах" ширкәте дә Тукай яшәгән "Болгар" кунакханәсенең аскы катында гына урнашкан була, анда эшләүчеләрне, бигрәк тә Х. Зәбири һәм Шиһаб Әхмәровны, шагыйрь аеруча үз итә. "Сабах"та Тукайның "Җуаныч" (1908), "Алтын әтәч" (1908,1909), "Балалар күңеле" (1909), "Күңелле сәхифәләр" (1910), "Халык моңнары" (1910-1912), " Халык әдәбияты" (1910), "Мияубикә" (1911) исемле китаплары нәшер ителә. +"1912 ел яз иртә килде, - дип яза Х. Зәбири, Тукайның Уфага килүе вакыйгасын тасвирлап. - Апрель башыннан ук костюм белән йөрерлек иде. Апрельнең ничәнче көне булганын хәтерләмим, бик матур бер көнне иртә белән сәгать уннарда "Сабах" ширкәтенең Уфадагы магазины алдына беренче дәрәҗә җиңел извозчик килеп туктагач, мин, тәрәзәдән күреп, Тукайны танып алып шаккаттым. Әле ул экипаҗдан да төшеп өлгермәгән иде, мин атылып чыгып өлгердем. Бер яктан күрешәбез. Икенче яктан мин: "Нигә телеграм бирмәделәр", - дип сөйли башлагач: "Мине Шиһаб озатканда: Уфа зур түгел, вокзалдан чыгып извозчикка "Сабах" дип әйтсәң, шул җитә. Синең поездың Уфага иртә белән барып керәчәк, дип сөйләде", - ди. Нәкъ шул вакытта Хөсәен Булгаков дигән кеше үтеп бара иде. Аның йорты Мәҗит Гафури белән бер урамда булганлыктан мин: "Хөсәен абзый, Гафурига әйт әле Тукай килгәнлеген", - дип үтендем". Шагыйрьнең Уфада кайда тукталырга теләвен сорагач, Тукай аңа: "Син бит әле өйләнмәгәнсең, Казанда миңа әйттеләр: Зәбири үзе магазин артында тора, шунда бергә оешырсыз", - дип җавап бирә. +Шулай Тукай Зәбири яшәгән кечкенә генә бүлмәдә урнаша, иптәше аңа урынны үз караватына җәеп, үзе контора өстәлендә йоклый торган була. Һәр көнне диярлек алар янына Мәҗит Гафури килеп йөри, һәм алар кичләрен шулай дусларча гәпләшеп үткәрәләр. +Уфага килгәнче, Тукай Мәҗит Гафури белән шәхсән таныш булмый. Мәгълүм булганча, 1908 елда татар һәм рус матбугатында дөнья күргән аерым язмаларда тәнкыйтьчеләр, Тукай һәм Гафури иҗатларын үзара чагыштырып, бу икенең кайсысы татарның беренче шагыйре дип аталырга лаек дип бәхәсләшеп тә алалар. Тукай, әлбәттә, бу бәхәсләргә игътибарсыз калмаган: мөмкинлек булганда "көндәшен" "чеметеп" тә алган. Мәсәлән, "Ялт-йолт" журналының 1910 елгы 13 нче санында аның "Милләткә файда урынына зарар" дигән рецензиясе дөнья күрә. Биредә ул М. Гафуриның "Кызларга махсус милли шигырьләр" җыентыгына карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Фельетон формасында язылган бу язмада Тукай җыентык авторын "Җамид Фигури" дип атый, һәм Мәҗит Гафурида миллият тойгыларының чамадан тыш артык булуыннан көлеп яза: "Әгәр дә ул милләтенә кирәкле дип тапса, түгел кызларга "милли шигырьләр" язу гына, хәтта тавыкларга махсус "милли шигырьләр" дә язып ыргытыр!" +Г. Тукай бу очрашуны түбәндәгечә тасвирлый: "Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да жуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбәмез (әңгәмәбез) күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше икемез әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде". +Ул күрешү хакында М. Гафури үзе болай ди: "...Тукай гаилә тормышын артык сөймәгәнгә, аны гаилә эченә алып барырга теләү бушка китәчәк булганга, ул якны әйтеп тормадым. +Без, язгы кояш астында бераз йөреп, берәр җиргә кереп утырырга карар бирдек. Без бүген матуррак бер җиргә керергә муаффәкъ булдык (кереп утыра алдык). Кояшка каршы булган бу залны Тукай үзе дә яратты. +Без инде монда бик иркенләп утырмакчы булдык. Эшләр, Тукай теләгән рәвештә, бик шәп китте. +Бик кәефле утырган вакытта, Тукай бизгәк тоткан кебек калтырана башлады. Аның шундый вакытта йота торган порошогы "Сабах"та калганга күрә, даруны җибәртеп алдырырга туры килде. Шул даруны эчкәннән соң, Тукайның калтыравы басылып, бераз кәефе төзәлде". +М. Гафури истәлекләреннән мәгълүм булганча, алар арасында баштан ук дустанә мөнәсәбәт урнаша: "Баштарак Тукай да, мин дә, сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып, тик утыра идек. Бара торгач, безнең мәҗлес бик күңелле булып китте. Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр, Казан һәм дә мохитебез хакында иде. Тукай Казандагы тормышыннан ялыкканлыгын, шул сәбәпле, кымызга иртәрәк булса да, Казаннан китәргә ашыкканын сөйләде". Тукайның ихлас сүзләре М. Гафурига нык тәэсир итә. "Бу вакытта безнең икебезнең дә күзләребездә ихтыярсыз атылып чыккан күз яшьләре ялтырый иде..." - дип искә ала ул бу мизгелне. +Ике-өч көн бик тиз узып китә. М. Гафури шагыйрьне, аз булса да, шәһәр белән дә таныштыра. Җитди авыруы аңа Уфаны озаклап карап йөрергә комачаулый. Тукайны җәяү йөрү бик тиз алҗыта, ләкин извозчикка утыру да хәлне җиңеләйтми - шәһәрнең җимерек юлларында йөрү үзе бер газап була. "Мәҗит белән йөрергә чыксам да, ярты юлда хәл беткәч, өйгә борыла идек, - дип яза бу хакта Тукай. - Монда трамвай юк. Извозчикта эч кенә авырта...". +М. Гафури һәм Х. Зәбиридән тыш, Тукай Уфада Әхмәдфәез Даутов белән дә аралашкан. Бу хакта ул үзенең юлъязмасында да язып калдыра. Күпсанлы танышлары арасында ул аны укымышлы әңгәмәдәш (хәдисләр белгече) буларак аерып күрсәтә, аның җыр-моңга сәләте турында яза: "Ул скрипкәдә маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый жыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә голувиятен изһар итә (бөеклеген күрсәтә)..." +Тукай, кымыз эчеп дәвалану өчен, Уфадан Троицкига барырга карар кылган була, әмма анда да әле кымыз сезоны җитмәгәнлеге билгеле була. Фикер алышканнан соң, Троицкига хәзердән үк китү иртәрәк дип табыла: "Кымыз да булмагач, Уфада нәрсәгә ятыйм. Җитмәсә аның "авыллыгы", тынлыгы, җансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне үчекләгән кеби булды. Китәм Петербургка! Кымызга кадәр торам". +Уфадан поезд белән Петербургка барып кайту уе кинәт туса да, моның җитди сәбәбе дә була: инде берничә мәртәбә хат язып, аны башкалага Петербург мулласы, дин галиме, актив мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев чакыра. Аннан соң шагыйрьнең үзенең дә патшалар яшәгән шәһәр - пайтәхетне зиярәт итеп, яраткан шагыйре Пушкин эзләреннән йөреп, ул күргән мәһабәт сарайларны, һәйкәлләрне күрәсе килә. Биредә аның күптәнге дуслары да бар: Кәбир Бәкер, Кәрим Сәгыйдов һ.б. +Тукай М. Гафурига да үзенең Петербургка чакырылганлыгын һәм анда барып кайтырга теләвен белдерә. "Тукайга, - дип яза М. Гафури, - Казаннан туры Петербургка бару уңайрак булганын, Уфага килеп, кире Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгенә каршы бер сүз дә әйтергә теләмәдем. Аның бу ялгыш планында аерым бер шигърият булганга күрә, Тукайның Петербургка китүе кызык сыман тоела иде". +Х. Зәбири истәлегендә әйтелгәнчә, ул, Мәскәүгә туры бара торган поездга билеп алып, шагыйрьне вокзалга озатып, поездга утыртып җибәрә. Юлда бергә барырга ышанычлы юлдаш та табыла - Стәрлетамак сәүдәгәрләреннән бер кеше. Ул шагыйрьне Николаевский вокзалдан утыртып җибәрүне дә үз өстенә ала. +Петербургта өч атнал��р чамасы торып, 9-10 май тирәләрендә Тукай яңадан Уфага әйләнеп кайта. "Уфага кайтсам, Уфа мине кияү көткән кыз кебек көтеп торган. Әтраф киенгән. Ямь-яшел. Кояш көлә. Яз җиткән, яз!", - дип яза Г. Тукай . М. Гафури исә бу хакта: "Тукайның Уфага икенче мәртәбә килүенә бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте ямь-яшел үләннәр белән капланган, кымызлар хәзерләнгән иде. Бик матур кояшлы көндә шәһәр бакчасына чыктык. Анда кымыз эчкәннән соң, агачлар арасындагы ачык җиргә яшел үлән өстенә барып яттык", - дип бәян итә. М. Гафури искә алганча, коры җылы һава сулап кинәнгән, яшеллеккә хозурланган Тукай: "Кайда ул Петербургта бу һава белән бу яшеллекләр! Анда яшел нәрсәләрне суганчы марҗалар кулында гына күреп калырга була", - дип әйткән. +Кымыз һәм коры һава Тукайның физик һәм күңел халәтенә тәэ сир итми калмый. 1912 елның 11 маенда ул Әхмәт Урманчиевкә хат яза. Анда үзенең Уфадан Петербургка баруын һәм аннан кире кайтуын хәбәр итә. Петербургтагы һава шартлары начар тәэсир итүен әйтеп, суыклыктан һәм шуның аркасында килеп чыккан бизгәк авыруыннан зарлана, әле һаман да үзен начар хис итүе турында яза. Авыруына карамастан, Тукай "Ялт-йолт"ның 38 нче саны турында фикерләре белән уртаклаша, газетаның сыйфатын яхшырту турында киңәшләрен бирә: "нче "Ялт-йолт" гомумән яхшы чыккан. Бу номерда да әдәпсез сүзлар бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде". Иҗат белән шөгыльләнерлек хәле булмавын әйтеп, Тукай: "Әлегә мин Троицкига барып урнашмыйча яза алмам, кәефем шәп түгел. Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый. Шунлыктан бернәрсә дә язып булмый. Иншалла, язармын әле", - дип яза. +Тукайның 12 нче майда Кәбир Бәкергә язган хатында мондый сүзләр бар: "...Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына кан тәхлиле (анализы) тугрысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бу кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә, анда микроб булган тәкъдирдә дә (очракта да), аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде". +Уфада Тукайны күргән аның белән очрашып сөйләшкән кайбер кешеләрнең истәлекләре дә сакланып калган. Шундыйлардан Мөбарәк Әмиров шагыйрь белән очрашуын болай тасвирлый: "1912 елның май айлары иде булса кирәк, Габдулла Тукай, Троицкига кымызга барышлый, Уфага тукталган иде. Габдулла Тукайның туктаган урыны булган "Сабах" китап магазинына кереп, Тукай белән күрешергә батырчылык итми йөргән бер вакытта, һич уйламаганда, Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукай урамда каршы очрадылар. Мәҗит Гафури, мине туктатып: "Бу Әмиров әфәнде була, Ерак Сибириядән, каторгада балалар укыткан", дип, Тукай белән таныштырды. Бердән, "Ерак Сибирия" сүзе, икенчедән "каторга" сүзе Тукайга аерым тәэсир итте булса кирәк, ул миннән Себергә кайчан баруым, анда нинди шартларда эшләвем һәм кемнәрне укытуым турында гаять кызыксынып сораша башлады. Ләкин кемдер берәү килеп чыгу сәбәпле, сүз киселеп калды. "Хәзергә хушыгыз, Габдулла әфәнде", - дип, аерылып китәргә туры килде". +Уфада Кәримев-Хөсәеневләрнең "Шәрык" китапханәсендә эшләгән Габдулла Вәлиев исемле кеше Петербургта йөреп кайткан Тукай белән очрашуы турында болай дип искә ала: "Мин аны "Сабах" көтепханәсенең шул арткы бүлмәсендә күрәм һәм, күрешү белән, эсселе-суыклы булып киттем. Чөнки Тукай мин күргән, 1907-1908 елларда Казанда күргән, сөйләшкән, көлешкән ачык йөзле, шат күңелле Тукай түгел. Ул бөтенләй үзгәргән, бик ябык, хәлсез, рухсыз, өмидсезлеге йөзенә чыккан. Бик еш йөткерә, күзләрен бер йиргә терәп озак карап тора, бик әз сөйли. Шуның өчен күрешеп, хәл-әхвәл сорашу белән сүз бетте. Аның Троицкига китеп барышы икәнлеге миңа билгеле иде". +"Мәкаләи махсуса" сәяхәтнамәсендә Тукай Уфада очрашып күрешкән тагын бер кешене - тарихчы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист Габделбарый Батталны телгә ала: "Баттал әфәнденең үткен вә искренный интикадларын (тәнкыйтьләрен) укыганым булса да, биззат (шәхсән үзен) күргәнем юк иде. Бу юлы Уфада аны күрдем". +Бу очрашу турында Г. Батталның да истәлеге сакланган. Ул болай дип яза: "...1912 ел, майда Уфада шагыйрь Габдулла Тукаевны Троицкига озаттым. Без аның белән "Сабах" магазиныннан бер извозчикка икәү утырып вокзалга киттек. Бик иртә төшелгән. Без, беренче класс залына кереп утырып, чәй эчтек. Бүген Тукайның кәефе бик начар иде. <...> Икебезгә дүрт стакан чәй эчтек. Ул, юлда укырга дип, русча көлке журналлары сатып алды. Без аннан- моннан сөйләшеп утырдык. Ул күптән түгел Петербургка барып килгәнлегеннән Петербургны яратмый сөйләп утырды. <...> Шагыйрь вә сәнгатькярләргә килешкән киң читле кара эшләпәсе, кайтарма якалы, ләкин изүе ачык түгел саргылт пальтосы, кулындагы юан таягы, пальто кесәсенә тыгызлап тыккан "Сатирикон", "Будильник"лары белән Уфа вокзалының платформасында казакъча: "Карлыгач карлыгачка җим бирәде, карендәш карендәшкә дем бирәде", - дип авыз эченнән көйләп торган сөйкемле кыяфәте әле дә минем күз алдымнан китмидер". +М. Гафури истәлекләрендә Уфада Тукайга карата зыялылар тарафыннан тиешле игътибар, хөрмәт күрсәтелмәве турында әйтелә: "Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнасыйп (туры килерлек) һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр. Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере "Сабах" көтепханәсенең артындагы бүлмәдә үтте". Хәер, шагыйрьнең авыру-хәлсез булуын исәпкә алсак, аның мондый чаралардан үзе баш тартуын да фаразларга була. +Бер атналап торгач, әүвәлге планы буенча, Тукай, кымыз эчәр өчен, Троицкига китәргә карар кыла. +"ПЕТЕРБУРГНЫҢ СЫРОСТЕ МИНЕ, +ВОКЗАЛДАН ТӨШКӘЧ ДӘ, ХАҖИГА ЯБЫШКАН +МӨСЕЛМАН КЕБИ КОЧАКЛАП АЛДЫ" +(Габдулла Тукайның Санкт-Петербургка сәяхәте) +"Иртә белән, сәгать сигез. Менә сиңа Петербург. Николайский вокзал. Кечкенә чакта Бәдигыльҗамалны эзлә�� барган Сәйфелмөлекне укыганда, Сәйфелмөлек барган пәри шәһәре әллә нинди тып-тындыр, җеннәр үз шәһәрләрендә күренеп йөрсәләр дә, безгә күренмәгәндәге кеби, тавышсыз йөри торганнардыр, һәм әллә нигә ул шәһәр томанлыдыр, караңгыдыр кеби тоела торган иде. +Күккә баскыч куеп, фәрештәләрнең серләрен урларга менә торган җеннәрнең өйләре дә күз җитмәслек биек була торгандыр кеби сизелә иде. Вокзалдан чыгып извозчикка утыргач, миндә дә шул хатирә яңарды. Шәһәрдә бер тавыш, шатырдау, дөбердәү юк; үзе караңгы, томанлы; агач түшәгән урамда, резиновый шинле йомшак фәйтунга утырып барганда, бөтенләй калын киез итек киеп барган кеби буласың". +Россия империясенең башкаласы турында Тукайның беренче тәэсирләре әнә шундый була. Үзен кунакка чакырган Муса Бигиев йортына (Сергиевская урамы, 81 нче йорт) барып җиткәнче, ул юл буе шәһәрнең гүзәллегенә сокланып бара: "Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бертөсле агач түшәүле урамнар. Конкалар уза. Алардан Самардагы кеби көләсе килми. Чөнки трамвай да шундук, артындук автомобиль дә!" +Әлбәттә, Тукайның Санкт-Петербург турында күп ишеткәне булган, ул аны империя башкаласы гына түгел, ә, иң беренче чиратта, мәгърифәт учагы итап санаган . "Петербург - мәгариф урыны. Анда гакыл биналары да шул пәри йортлары кебек биек. Анда гыйлем урамнары да шулай пакизә вә тәрбияле. Көндезнең әллә кай сәгатьләрендә, кич белән төн буе, әллә кайда, әллә нинди лекцияләр, укулар..." - дип яза ул үзенең юлъязмасында. +Тукай килгән вакытта Санкт-Петербургта өч хосусый татар мәктәбе эшли: 1) Мөселман хәйрия җәмгыятенең татар-рус мәктәбе (1906 елдан биредә 70 балага 3 укытучы белем бирә); Я.А. Мухлионың хосусый сәүдә мәктәбе (1912 елда ачыла); С. Ижбердиев мәктәбе: (биредә 15 бала укырга-язарга һәм дин нигезләренә өйрәнә). Болардан тыш, һәр мәхәллә мәчете каршында башлангыч мәктәпләр була. Сәүдәгәр һәм рухани балаларының күбесе, милли белем алганнан соң, шәһәрнең рус урта уку йортларына укырга кергәннәр. Мәсәлән, 1909 елны Петербург университетында - 55, 1912 елны 47 мөселман студенты хисаплана. Гыйлем туплаучылар арасында мөселман кызлары да булган (мәсәлән, Бестужев хатын-кызлар курсларында, Н.П. Раевның югары тарих-әдәбият һәм хокук хатынкызлар курсларында, медицина институтында, психоневрология институтында һ.б.). +Уральскида яшәгән вакытта, Тукайның Санкт-Петербургта нәшер ителгән "Нур" исемле беренче татар газетасын нинди хисләр белән каршы алуын искә төшерик: +Газета 1905 елның 7 июнендә ахун Г. Баязитов тарафыннан оештырыла: күп еллар дәвамында Чит илләр министрлыгының Азия департаментында укытучы булып эшләве, чиновниклар белән дустанә мөнәсәбәтләре аңа бу эштә ярдәм итә. Көн кадагына суккан милли иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләр буенча бу басма битләрендә, Г. Баязитовтан тыш, Дәүләт Думасы әгъзалары Г. Еникеев, С. Максуди, С. Максудов, Ш. Мәхмүтов, К.-М.Тәфкилев, язучылар Г. Камал, Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Р. Фәхреддин һ.б. чыгыш ясый. +Шунысын да әйтергә кирәк: Тукай Санкт-Петербургка килгән вакытта шәһәр зыялылары ике лагерьга бүленгән була. Беренче төркем - прогрессистлар (алгарыш яклылар), икенчесе - консерваторлар. Консерваторлар лагерен Г. Баязитов җитәкли. Алгарыш яклыларының күпчелеге шәһәрнең Казан урамындагы 40 нчы номерлы йортта урнашкан Мөселман хәйрия җәмгыяте әгъзалары булып торган. 1907 елда алар шәһәр башлыгыннан үзләренең 150 кеше сыйдырышлы бинасында җомга намазлары уздыру өчен рөхсәт алуга ирешә. Билгеле, аларның бу адымы консервторларда ризасызлык тудыра, һәм алар хакимияткә Мөселман хәйрия җәмгыятендә чаралар үткәрүне туктатуны сорап мөрәҗәгать итәләр. +Ахыр чиктә, консерваторлар үз максатына ирешә: "Төзү уставы"ның 154 маддәсенә таянып (әлеге маддә буенча, яңа мәчет төзү өчен бу төзелешкә руханиларның хәерхаһлы булуы шарт итеп куелган), 1911 елда алар Җәмгыятьнең 4 нче мәхәллә бинасын яптыралар. Шулай итеп, Тукай Санкт-Петербургка ике лагерь җитәкчелеге арасында киеренкелек арткан чорда килә. +Вокзалдан Тукай, извозчик яллап, үзен Санкт-Петербургка чакырган М. Бигиев фатирына бара. 1873 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә ахун гаиләсендә туган Муса Бигиев, башлангыч белемне гаиләдә алып, күпмедер вакыт Казандагы Апанай мәдрәсәсендә укый. Соңрак ул Ростов-на-Дону шәһәрендә реаль лицей тәмамлый, аннары Бохарада белм эсти. 1896 елны Каһирәдәге әл-Әзһар университетына укырга керә, Мәккәдә һәм Мәдинәдә гыйлем туплый, 1904 елда туган иленә кайтып, Санкт-Петербургта төпләнә һәм шәһәрдә яшәүче мөселманнарның иҗтимагый хәятында актив катнаша башлый: Россия мөселманнарының 1, 2 һәм 3 Бөтенроссия съездларын (1905-1906) оештыруда, "Иттифак әл-м өслимин" партиясенең программа һәм уставын төзүдә зур эш күрсәтә, татар вакытлы матбугатында күпсанлы язмалары басыла. СанктПетербругта М. Бигиев Габдерәшит Ибраһимов белән бергә атна саен чыга торган "Өлфәт" газетасын оештыруда катнаша; басма ябылгач, М. Бигиев Казанга күченә һәм мөселманнарның дини һәм иҗтимагый проблемаларына кагылышлы күпсанлы хезмәтләрен яза. Берара ул Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә дә укытып ала. 1910 елны яңадан Санкт-Петербургка әйләнеп кайта, фикһе һәм дин белеме буенча эзләнүләрен дәвам итә. +М. Бигиевнең Тукайга җибәргән хатларында кунакны кабул итү шартлары шактый тәфсилле тасвирлана: алар буенча шагыйрьнең кунакханә, юл чыгымнарын Тукайны кабул итүчеләр үз өстенә алырга вәгъдә бирәләр. Шулай ук хатлара шагыйрьгә яңа киемнәр сатып алу, Финляндиягә сәяхәт кылу, Тукайны табибларга күрсәтү дә теркәлгән. +Күрәсең, моңа кадәр шагыйрьне беркемнең дә мондый илтифат күрсәтеп чакырганы булмаганга, М. Бигиев хаты Тукайда кызыксыну уята. Хатның авторының абруйлы гарәп теле, Коръән, мөселман дин белгече булуы да үз ролен уйнагандыр. Һәм, әлбәттә, Тукайның күңелендә П��шкин яшәгән, әдәби-мәдәни тормыш кайнап торган пайтәхетне күрү хыялы да булмый калмагандыр. +Кәбир Бәкернең "Тукай Петербургта" (1914) китабы белән танышкач, М. Бигиев үзенең шул ук елда "Вакыт" газетасы редакторы Фатих Кәримигә язган хатында: "Дөрест, өч-дүрт адәм без Габдулла әфәндене дәгъвәт итмеш идек. Казанда Габдулла әфәнденең гайәт аяныч хәлләре без[гә] мәгълүм иде. Дәгъвәт (чакыру) ул мөшкел хәлләрдә Габдулла әфәндене азад итмәк касд (ният) иде. Бән Габдулла әфәнденең квартирасыны Лотфулла әфәнде һәр көн биш бутылка пивосыны, Галим әфәнде Максудов һәркөнге ашыны-чәене, янә берничә адәм башка хаҗәтләрене тәмамы кылачак идек. Казанда корректорлык шәрәфенә канәгать кылуб Габдулла әфәнде, Петербургта ул вакыт интишары фараз кылынмыш (нәшер итәргә уйлаштык) җөридәдә (газетада) исмән генә мөхәррирлек хезмәтенә әлбәттә рази улыр да, Петербурга бәлки калур хыялында идек", - дип әйтә. +К. Бәкер истәлекләренә караганда, Г. Тукай үзен СанктПетербургка чакыруларының асыл сәбәбен белмәгән. К. Бәкер фикеренчә, 1912 ел башында шәһәр мөселманнары арасында яшь дин әһелләре төркеменең татар телендә "Хәбәр" дигән яңа газета чыгарырга ниятләве турында сүзләр тарала. Имеш, баш редактор итеп Г. Тукай чакырылачак. +Шулай булгач, ник Тукайны вокзалда каршы алмаганнар соң? Күрәсең, 19 апрель көнне төштән соң Мәскәүдән җибәргән телеграмма, ниндидер сәбәпләр белән, адресатка барып ирешмәгән, шуңа күрә М. Бигиев йортына шагыйрь үзе барырга мәҗбүр булган. +М. Бигиевкә дә, күрәсең, Тукайның шулай "килеп төшүе" көтелмәгән хәл булгандыр. Өенә килеп кергән кунакны кунакханәгә чыгарып җибәрү матур булмас дип, ул Тукайга фатирындагы иң зур бүлмәгә (эш кабинетына) урнашырга тәкъдим итә. +Сергиевская урамындагы 81 нче йортта 4-5 бүлмәле фатирда М. Бигиев һәм аның җәмәгате Әсма ханым, аларның кече яшьтәге 5 баласы (Мөхәммәт, Әхмәт, Һинд, Мәрьям һәм Зәйнәп), шулай ук 1911 елны Югары (Бестужев) хатын-кызлар курсларына укырга кергән Өммегөлсем Камалова (Әсма ханымның сеңлесе) яшәгән. Казандагы кунакханәләр номерларында үз иркенә яшәргә күнеккән Тукайга М. Бигиев фатирында яшәү уңайсызрак була. Шагыйрьнең хатын-кызлар белән аралашырга яратмавы да билгеле. Җитмәсә, Өммегөлсем янына дус кызлары да кунакка килгәли торган була. Йорт хуҗасының артык әдәплелек саклап сөйләшүләре дә Тукай өчен ят тоела - дус-ишләр белән аралашканда ул бу якка артык игьтибар итмәгән, әлбәттә. +М. Бигиев Тукайга Санкт-Петербургны күрсәтергә тырышса да, бу бик ансат эш булып чыкмый. Беренчедән, үзен начар хис иткән шагыйрьгә шәһәр урамнарында озаклап җәяү йөрү авыр булган. Икенчедән, башкаланың һавасы да Тукайга килешмәгән. Шуңа күрә Петербургтагы күренекле урыннар белән шагыйрь таныша алмый кала. "Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмад��м. Бер театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын, җөреп булмады: әлеге хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!" - дип искә ала бу турыда Тукай үзе. +Моннан тыш, Тукайның башкалага килүе М. Бигиев актив фәнни-тикшеренү эше алып барган вакытка туры килә. Ул һәр көнне озак вакытка өйдән чыгып китә, галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. Өйгә кайткач, тиз генә ашап-эчеп, эш арасында гына кече яшьтәге балаларын иркәләп, мөмкинлек чыгуга, тагын язу-уку эшенә тотына. "Аңар көн җитми, төн җитми. Ул таң атарда мәзкүр урыннардан кайта. Между прочим гына йоклый. Тагы иртүк тора, тагы укый, тагы яза, тагы җөгерә. Между прочим гына идәндә җөргән берсе-берсеннән бер илле генә биек кечкенә балаларны сөеп, җуатып ала", - дип искә ала Тукай. +Шулай да, вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, М. Бигиев үз фатирында шагыйрьне Петербургта яшәүче төрле кешеләр белән таныштырырга тырыша. Мәсәлән, кичләрнең берсендә сәүдәгәр Мөхәммәдгалим Максудов һәм аның улы, Төркиядә укып чыккан Кәрим килеп китәләр. Яшь егетнең Төркия турында хисләнеп, канатланып сөйләве, аның төрек әдәбиятын һәм күбесе хакында Тукай ишетеп тә белмәгән төрек шагыйрьләрен мактавы кунакның кәефен төшерә. Ул Пушкин һәм Лермонтов иҗат иткән илдә төрек шагыйрьләренә мәдхия җырлауны урынсыз дип таба: "Пушкины, Лермонтовы булган бер мәмләкәттә килешәме инде!.. Килешмәгәндә эше юк, ул һаман үзенекен сөйли. Аңа ни дип әйтергә кирәк! Грубить итә - тупаслана башладым". +Йорт хуҗасының нияте изге булуында шик юк: ул Тукайны Санкт-Петербургның күренекле татар гаиләләре белән таныштырырга тели (аларның шагыйрьгә нинди дә булса ярдәм күрсәтүләренә дә өметләнә), ләкин Г. Тукайның андый танышуларны өнәп бетермәвен күздә тотсак, шагыйрьнең алардан баш тартырга тырышуы да аңлашыла булыр. К. Бәкер, мәсәлән, Тукайның шул ук М. Максудовның чакыруын кире кагуы турында яза, ә ул шагыйрь гә яхшы гына бүләк әзерләгән булган. Икенче яктан, шагыйрь М. Бигиевнең аны үзенең Санкт-Петербургтагы даирәсенә кертергә теләвенә дә каршы төшә. Әйтик, Тукай башкалада яшәгән дүртенче көнне аның янына бер татар студенты - психоневрология институтында укучы Шәриф Манатов килә һәм, Мөхәммәтсафа Баязитовның визиткасын тапшырып, аның исеменнән шагыйрьне кунакка чакыра. Моны ишетүгә, М. Бигиев, шактый кискен итеп, Тукайның шул көндә башка җиргә кунакка чакырылганлыгын җиткерә. Бу, әлбәттә, шагыйрьгә ошамый: "Кунак дигән булып, мещаннарча минем өстемнән болай хуҗалык йөртелүенә намусым килеп китте. <...> Һәрхәлдә бу эш минем ихтыярымнан башка булырга тиеш түгел, дидем дә, халык арасында булган гадәткә, йорт хуҗам Муса әфәнденең теләгенә хилаф уларак, мин үземнең Сафа әфәндегә барырга теләгәнлегемне белдердем, визит карточкасын китергән кешегә шулай вәгъдә бирдем", - дип сөйли ул бу хакта К. Бәкергә. Шунысын да искәртик: Санкт-Пе��ербургка килүгә, "Нур" газетасы редациясенең адресын сораган Тукайга (бу газетада аңа таныш булган Кәбир Бәкер, Кәрим Сәгыйть һәм Шакир Мөхәммәдь яров хезмәт куйганнар), М. Бигиев тә, аның даирәсендәге башка кешеләр дә газета редакциясе адресын белмәмешкә салышалар. +М. Бигиев фатирында торып алҗыган Тукай, ниһаять, җанына якын яшьләр (К. Бәкер, К. Сәгыйть һәм Ш. Мөхәммәдьяров) белән очрашуга гаять шатлана. Башкала рестораннарының берсендә сөйләшеп утырганда, дуслар аңа М. Бигиев фатирыннан күчәргә тәкъдим итәләр. Шагыйрь, Невский проспектыннан ерак булмаган бер кунакханәгә (Казанская урамы, 5нче йорт) урнаша һәм Петербургта тагын берничә көнгә калырга ризалаша. +Баштарак С. Баязитов Тукайны көндезге ашка Мойка урамындагы үз фатирына чакыргалый. Әмма шагыйрь үзенә күрсәтелгән шундый зур игътибардан тартына һәм төшке ашка ерак булмаган ресторанга йөри башлый. +К. Бәкер истәлекләрендә игътибарга лаек тагын бер вакыйга теркәлгән. Көннәрнең берсендә С. Баязитов Тукай белән К. Бәкерне үз гаиләсенә кунакка чакыра. Аш өстәленә утырыр алдыннан кунаклар патефонда "Евгений Онегин" операсыннан арияләр язылган пластинкаларны уйнаталар. Шулчак Тукай үзенең беркайчан да операда булмавы турында әйтә. Моны ишетеп, бу мәҗлестә катнашучылар, Тукайны ничек тә булса "Евгений Онегин" операсына алып бару җаен кайгыртып, тиз арада билетлар эзләп табалар. Әмма шагыйрьгә операны күрү насыйп булмый: тамаша көнендә һава торышы начарлана, һәм үзен болай да начар хис иткән Тукай, җилле, яңгырлы көндә урамда йөрүләр сәламәтлеген тагын да какшатыр дип, анда барудан баш тарта. +Шунысын да әйтергә кирәк: шагыйрьнең хасталыгы дусларын хафаландыра, алар аны ничек тә табибка күрсәтмәкче булалар. Моңа кадәр гомерендә бер тапкыр гына табибка мөрәҗәгать иткән Тукай, иптәшләренең үгетләүләренә озак каршы килә. Моның сәбәбен ул К. Бәкергә сөйләп тә бирә. Тукай аңа берничә ел элек Казанда бер табибка күренгәнен бәян итә. Шагыйрь сөйләвенчә, табиб анда начар авыру бар дип фаразлый һәм аны зур кайгыга сала: "Ул төнне мин төн буе җенләнеп чыктым... Кошмар күз алдыма күләгәм булып килә... Алдымда борыны төшкән, колагы юк, бөтен әгъзасы тишелеп агарга торган адәм гәүдәсе... Бу, мотлак, бервакыт булырга тиеш... Ләкин мин ул хурлыкның үз башыма килгәнен күрмәскә тиеш идем... Утырсам утыра алмадым, ятсам йокы алмады... Шул төнне мин йитмеш мәртәбә үземне-үзем үтерергә уйладым... Көчем җитмәде... Өмид бетте, кан бозылды, кеше елытырга түгел, үземне елытырлык та кан калмады...". +Ш. Мөхәммәдьяров университеттан А.Р. Поль исемле таныш докторын чакыра. А. Поль Тукайны тынычландыра, шагыйрьдә бернинди начар авыру булмавын әйтә. Ләкин шул ук вакытта аның иптәшләренә аянычлы хәбәр җиткерә: Тукайда туберкулезның соңгы стадиясе, бер үпкәсе эшләми, икенчесенең яртысы эштән чыккан. Бу хәбәрне ишеткәч, К. Бәкер һәм аның иптәшләре шагыйрьне Швейцариядәге иң яхшы санаторийларның берсенә җибәрергә, моның өчен үзара акча җыешырга килешәләр. Әмма Тукай чит илдә дәвалану тәкъдимен кире кагып, алдан уйланганча, СанктПетербургтан Троицкига кымыз эчәргә китәргә дигән карарга килә, көзгә Казанга сау-сәламәт кеше булып кайтачагына иптәшләрен дә ышандыра. +Сәламәтләнүгә өмете уянган Г. Тукайның күңеле күтәрелеп китә, иҗат дәрте уяна. Ул, "Нур" газетасында бастырыр өчен, үзенең Уфада язылган һәм иске пинжәгенең кесәсендә калган берничә шигырен бирә. Әмма кулъязмалар, ахыр чиктә, басылмыйча кала, чөнки алар газета редакциясенең мәсләгенә туры килми. Аерым алганда, "Дин вә гавам" дигән шигырендә авторның руханиларны "каргалар" дип атавы ризасызлык тудыра. +Китәсе көнне Тукай номерына мәхәллә мәктәбеннән ике малай, өч кыз һәм мөгаллим Мәхмүт Сипаевтан торган делегация килә. Яраткан шагыйрьләренә кызлар - чәчәк бәйләме, малайлар кыйммәтле һәм матур кара савыты бүләк итәләр. +Кичен, М. Бигиев тырышлыгы белән, Тукай хөрмәтенә мәҗлес оештырыла. Мәҗлес ахырында Г. Тукайга 50 сум акча һәм адрес тапшырыла. +Шагыйрьне озатырга Николаев вокзалына С. Баязитов, Л. Исхаков, укучы яшьләр, приказчиклар (якынча 20-30 кеше) җыйнала. К. Бәкер истәлегенә караганда, шагыйрьгә Санкт-Петербургтан Уфага кадәр билет алып бирергә вәгъдә иткән М. Бигиев озатырга төшми. +Поезд расписание буенча Санкт-Петербургтан төнге беренче яртыда кузгала. Тукай яңадан Уфага юл тота: аннан ул, сәламәтлеген ныгытыр өчен, Троицкига барырга тиеш була. +"БУ - САХРА. БУ КАЗАКЪ ҖИРЕ. БӨТЕН НӘРСӘ ТАБИГЫЙ, БӨТЕН НӘРСӘ АЛДАУСЫЗ..." +(Габдулла Тукайның Троицкига сәяхәте) +Тукайның Троицкига кайчан һәм ничек баруы, анда кайда һәм күпме яшәве, дәвалануы, кемнәр белән очрашуы, вакытын ничек үткәрүе хакында без шагыйрьнең "Мәкаләи махсуса" исемле сәяхәтнамәсеннән һәм аны күреп белгән замандашлары истәлекләреннән укып беләбез. +1912 елның 14 апрелендә Казаннан дәвалану өчен Троицкига барырга дип юлга чыккан шагыйрь, ниһаять, 15 майда, поездга утырып, Уфадан Троицкига юнәлә. Бу турыда Оренбургта чыккан "Вакыт" газетасында игълан да урнаштырыла: "Шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев берничә көн Уфада булгач, 15 майда, кымыз белән дәвалану өчен, Троицк тарафына сәфәр кылды". Уфадан аны Габделбари Баттал озатып җибәрә. Китәр алдыннан гына Тукай утырасы 6 нчы номерлы поездның, Троицк тимер юлының башында булган Полетаевка станциясендә (шагыйрьгә шунда икенче поездга күчеп утырасы) тукталмыйча, туры Чиләбегә юл тотуы мәгълүм була. Моңа бераз кәефе китсә дә, Тукай, Чиләбедән ат яллап, кире Полетаевкага барырмын дип, поездга утыра. Шагыйрь үзе рөхсәт итмәсә дә, Г. Баттал Чиләбедәге танышы сәүдәгәр Закир Галиевкә, Тукайны каршы алуын үтенеп, телеграмма бирә. +Үзен каршы алачаклары турында хәбәрдар булмаган шагыйрь Чиләбе вокзалында "өст-башы яхшы бер мөселман миңа т��ры карый вә һаман янымнан бара" дип аптырап кала, аннан соң гына бу кешенең З. Галиев икәнлеген белеп ала. Аның өенә барып, ашапэчеп, хәл җыйганнан соң, Тукайны извозчикка утыртып, Полетаевкага озаталар. +Юлъязмасыннан күренгәнчә, Тукай сәфәреннән канәгать булган: "Юлымыз күңелле. Ике тарафы урман. Көн матур. Җилсез. Кояшлы. Җылы. Иптәш белән Троицкида вәгъдә куешкан тройкалы ике сәүдә агенты безне урманда туктап көтәләр икән. Аларга юлыктык. Тазалык һәм сәламәтлек гәүдәләнеше булган бер агентыбыз, яшел чирәмгә утырып, авыз гармуны уйный. Ул шул гармунында такмаклардан, тансылардан алып озын арияләргә кадәр - һәммәсен уйный. Ул тәмәке урынына кесәсендә калай тартма белән ландрин манпасие йөртә икән. Тартмасын ачып, безгә дә тәкъдим итте. Гармунны уйнагач, манпасине суыргач, без тарантасларга менеп киттек. Тройка алдан, без арттан. Тузан куба. Безнең пар ат кына булса да, аларның тройкасыннан һич калышмый, әтраф мужикларының ихтыярсыз дикъкатен җәлеп итәбез. Шулай күңелле рәвеш барганга. Полетаевкага җиткәнебезне тоймый да калдык". +16 май төнендә поездга утырып, Тукай иртә белән Троицкига килеп төшә. Төш вакытында инде ул Габдрахман хәзрәт йортында, ниһаять, Троицк кымызын татып карау бәхетенә ирешә. Р.Н. Гыйззәтуллин язуынча, "кыргыз бияләре сөтеннән ясалган Троицк кымызы элек-электән үзенең куелыгы, гаҗәеп сихәтле булуы белән аерылып торган. Кымыз белән дәвалау серләрен яхшы белүчеләр, башкорт кымызына караганда, нәкъ менә Троицкида ясалган шифалы эчемлеккә өстенлек биргәннәр. Эссе коры һава сихәте белән берлектә, ул үпкә чирләре өчен чын мәгънәсендә мог җизалы дару булган: авыруларның 93% ы шушы кымыздан соң сәламәтлекләре яхшыруын сизгән". Төбәкне өйрәнүче галимнең сүзләренә караганда, "Кымыз сезонында Троицк тирәсендә күпсанлы такта йортлар калка торган булган: шушы үзенчәлекле хосусый "шифаханә"ләрдәге авыруларга күрше авылдан казакълар көненә бер тапкыр яңа әзерләнгән кымыз китереп торганнар. Троицкиның күп кенә байлары шәһәр читендәге утарларында һәм дачаларында савым бияләре асраган". +Троицк - Чиләбедән 120 чакрымнар көньяктарак урнашкан шәһәр. Татарлар биредә XVIII гасыр урталарыннан башлап төпләнәләр. Бирегә аларны Казан һәм Вятка губерналарыннан күчереп утырталар. Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә хәтта "Татарский край" дип йөртелгән татар бистәсе - татарларның оешып яшәгән урыны барлыкка килә. Троицкида яшәүче татарлар, нигездә, сәүдә эше белән шөгыльләнгәннәр. +XIX гасыр азагында Троицк Россиядә татарлар яшәгән шәһәрләр арасында дүртенче урында (Казан, Оренбург һәм Каргалы бистәсеннән соң) була: 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, биредә 7803 татар исәпләнгән. Баерак кешеләр шәһәрнең үзәгендә - "Татар тыкрыгы" дип аталган урында яшиләр. Биредә сәүдә йортлары, төрле товарлар сатыла торган кибетләр эшләгән. Сәүдәгәр Яушевлар төзегән Пассаж да үзәктә урнашкан. +Шәһәрдә алты мәчет була. Һәрбер мәчет янында мәдрәсә эшләп килә. Аеруча танылганнары - "Әхмәдия", "Мөхәммәдия" һәм "Рәсүлия" мәдрәсәләре. Соңгысы 5 нче җамигъ мәчетенең имам-хатибы, халыкта Зәйнулла ишан дип йөртелгән Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев тарафыннан ачыла. ХХ гасырның беренче елларында "Рәсүлия"дә 400 дән артык татар, башкорт, казакъ яшьләре укый. Шушы уку йортында М. Акмулла, Г. Исхакый, М. Гафури, З. Шәркый, Г. Баттал кебек атаклы язучылар, галим һәм журналистлар белем алган. +Троицк мәдрәсәсе каршында рус сыйныфы да эшләп килгән. Р.Н. Гыйззәтуллин китергән мәгълүматларга караганда, биредә 1897 елда - 50, 1898 елда - 68, 1899 елда - 120, 1900 елда 132 укучы белем алган. +1910 елда кыз балалар өчен Яушевлар акчасына "Сөембикә" дигән дөньяви уку йорты ачыла, ул Казандагы Фатиха Аитова мәктәбе дәрәҗәсендә була. +1911 елдан Троицкида "Акмулла" исемле рәсемле сатирикюмористик журнал нәшер ителә башлый (1916 елның 20 гыйнва +Шул рәвешле, Тукай килгән вакытларда, Троицк Россиянең иҗтимагый-мәдәни үзәкләреннән берсе була. +Казаннан чыгып, Самара, Уфа, Петербургларда булган, авыру килеш юлда йөреп алҗыган шагыйрьне Габдрахман мулла Рахманкулов үз өендә (Моховой переулок, 16 нчы йорт) кунак итә, ял иттерә. Күренекле татар шагыйренең Троицкига килүе турындагы хәбәр тиз арада таралып өлгерә, күпләр, бигрәк тә татар яшьләре, Тукай белән күрешергә теләк белдерәләр. Хәлсез булуына карамастан, Тукай "Театр һәм музыка һәвәскәрләре җәмгыяте"н оештыручыларның берсе булган Хәкимҗан Бакиров чакыруын кире кага алмый: аның Васильевский тыкрыгындагы 5 нче йортта урнашкан фатирында Тукайның татар яшьләре белән очрашуы оештырыла. Шушы "Җәмгыять" әгъзасы, үзешчән музыкант Ибраһим Һилалов истәлегендә әлеге очрашу турында: "1912 ел. Май аеның бер көнендә Ибраһим абый өйгә ашыгып, дулкынланып кайтып керде дә: "Безнең Троицкига Габдулла Тукай килгән. Хәкимҗаннарга төшкән, аларда бер кич кунган. Әле генә шунда бергәләп чәй эчеп кайттым!", - диде", дип бәян итә. Аннары алар энесе Исхак белән Хәкимҗаннарга барып, мандолина һәм скрипкада Г. Тукайга "Тәфтиләү", "Сүнде дәрт" һәм башка көйләр уйнап күрсәткәннәр. +Исмәгыйль Һилаловның энесе Ибраһим истәлегендә шагыйрьнең Муллагали Яушев белән очрашуы турында мәгълүмат бар. Баштарак мәшһүр байга кунакка барудан баш тарткан Тукай, үгетләүләрдән соң: "Кунак - хуҗаның ишәге. Йорт хуҗасының сүзен егып булмый инде", - дип, ризалашырга мәҗбүр була. +Мөхәммәд Бикбулатов истәлекләренә караганда, Троицкига килеп төшкәч, Тукайны каршыларга "Сөембикә" мәктәбендә укучы кыз балалар да килгән була. Троицкида туып-үскән Сәкинә Гыйрфанова сөйләгәннәрдән чыгып, ул түбәндәгеләрне хәбәр итә: ""Габдулла Тукай килә икән" дигән хәбәр бөтен шәһәргә таралган иде. Безне, "Сөембикә" мәктәбендә укучы кыз балаларны, сөекле шагыйрьне каршыларга хәзерләделәр. Укытучыбыз бе��не тимер юл станциясенә алып китте. Мәктәптән станциягә кадәр берничә километр ара булса да, бөек шагыйрьне күрүгә дәртләнгәнлектән, станциягә җиткәнне сизми дә калганбыз. +Менә бервакыт поезд килеп туктады. Без вагоннан зур гәүдәле, өстенә купшы киенгән, ак якалы, мәһабәт бер кеше чыгар дип көтәбез. Ләкин нык ялгыштык. Аннан кечкенә буйлы, ап-ак чырайлы, ябык, башына кара кәләпүш, ак яка белән костюм өстеннән казаки кигән бер егет килеп чыкты. Бу Габдулла Тукай иде. Без аны котладык һәм чәчәкләр бирдек". +Троицкида берничә көн торгач, Хәкимҗан Бакиров Тукайны далага, кымызга, Габдрахман Рахманкулов тарафыннан махсус әзерләнгән урынга илтеп куя. Шагыйрь исә: "Троицкида берничә көн торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем... Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына өченчегә миңа махсус чатыр тегелде. Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан параходка, пароходтан поездга күчә-күчә эштән чыккан мин бичара, ахры, бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым... Бу - сахра. Бу казакъ җире. Әүвәл "бисмиллаһи" дип чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт, каймак, теләсәң коен, әле генә сауган саф кымыз. Бүген генә суйган ит. Бөтен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз...", - дип яза. +Яңа гына әзерләнгән кымыз һәм сөт ризыклары, яңа суйган иттән пешерелгән шулпа, шау чәчәккә күмелгән иксез-чиксез дала табигате Тукайга бик килешә. Ул үзендә беркадәр җиңеллек сизә, кулына каләмен дә ала. 20 нче майда "Мәкаләи махсуса"ның беренче бүлеген яза һәм Казанга "Ялт-йолт" җурналы идарәсенә җибәрә. Бу сәфәргә үзен озатып җибәргән дусты - "Ялт-йолт" журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка ул: "Мөхәррир әфәнде мине орышып яза: "Казаннан киткәнеңә икенче ай инде, бернәрсә дә язмыйсың, идарәгә бер мәкалә дә җибәрмисең..." - ди. +Мөхәррир әфәнде! Әле минем авыртудан башка эшем юк, бик зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарада авырдым. Ахиреләмер, патша тора торган шәһәргә - Петербургка барып авырдым. Троицк халкы да күрми калмасын, дип, монда да авырыйм. Ләкин монда эш шәп. Терелермен кебек. Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын кебек", - дип яза. +Никадәр генә үзен яхшы хис итмәсен, казакъ даласы кочагында ничек кенә хозурланмасын - шагыйрь Казанны сагына. Бу - 11 июньдә Казанга нашир Гыйльметдин Шәрәфкә язган хатыннан да күренә: "Монда бер тарафтан хәлем яхшы, казакъ бае шикелле, иткә тук, кымызга гарык булып торам. Урыным Троицкидан 25 чакрым җирдә. Һәр тараф сахра. Ике казакъ өеннән башка бернәрсә дә күренми. Күңелсез, эч поша. Шунысы изә. Авыруым, тагы яңалары башланмаса, бетә инде. Ләкин терелеп нәрсә бар? - дип карыйм каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята, "торып нәрсә бар?" - ди. Мин дә шулай, өмидем юк". +Истәлекләрдән күренгәнчә, Троицк халкы, авыру шагыйрьнең хәлен белешеп, җәйләүгә килгәләп тә йөргән. Мәсәлән, Нигъмәтҗан Гафуров истәлегендә түбәндәге юллар бар: ""Тукай килгән икән" дип ишеттем. Габдрахман хәзрәткә, өенә Тукай белән күрешергә барсам: "Өйдә бер генә көн торды, сахрага үзенең җәйләвенә алып барып куйдым", - диде. Аннан, Тукайны күрү өчен, сахрагадалага киттем. Габдрахман хәзрәтнең Троицкидан 25 км озаклыкта, бик матур җирдә, үзенең участкасы - җирләре бар иде. Шунда маллар асрап, кымыз саудырып тора иде. Мин барып күрдем: ямь-яшел чирәм, үлән, шау чәчәк матур урынга Тукайга бер палатка корып биргән. Янына хезмәткә, йомышка Габдрахман дигән бер егет (Вәлиевләр приказчыгы) куелган иде. Мин беренче күрүем бит: ябык, хәлсез иде, бик аз сөйләшә, сораган сүзгә дә кыскача гына җавап кайтара. "Миңа сахра ошады, кымызны да бик яратып эчәм, яшь кузы итләре дә миңа якты әле. Монда килгәнемә 4 кенә көн булса да, яхшук хәл керде, йоклыйм да, ашый да башладым", - дип яратып сөйләде. Озак тормадым... Янында карап торучы егет Габдрахман белән сөйләштем. Ул сөйләде: "Аспиринны бик күп эчә, көненә 2-3 мәртәбә, хәтта 2-3 порошокны берьюлы эчә". "Шул гына мине җылыта, аспирин булмаса, мин туңам...", - ди икән". +Тукай далада чатырда гына тормаган. Габдрахман хәзрәтнең җәйләвеннән дүрт чакрымда гына яшәгән Әхмәтҗан исемле байда асрау кыз булып торган Фәгыйлә апа истәлегенә караганда, шагыйрь Әхмәтҗан байда да кунакта булгалаган. +Троицки байларыннан Габдрахман Әхмәровның Троицкидан 5 чакрым читтәге дачасында шагыйрьнең кунак булуы хакында аның кызы Наҗия Әхмәрова истәлегендә әйтелә. Ул әтисенең шагыйрьне бервакыт үзләренең дачасына алып кайтуын һәм Тукайның аларда бер кич кунуын яза. Әтисе кымыз белән дәваланырга дип килгән Тукайны Г. Рахманкуловның даладагы җәйләвенә озата барган. Юл уңаенда ул шагыйрьне үзенең ишле гаиләсе белән дә таныштырган. "Бер көнне әти безгә иртәгә Г. Тукайның киләчәген әйтте, - дип искә ала бу хакта Н. Әхмәрова. - Без инде аның әсәрләрен белә, ярата идек. Кичен әти Г. Тукайны алып кайтты. Мин гаҗәпләнеп аптырап калдым: Ул минем балачак хыялымда озын буйлы, таза һәм сәламәт кеше булып җанланган иде, чынлыкта исә әти янында яшүсмергә ошаган кечерәк кенә, ябык кына бер егет утыра. Өстендә карарак төстәге җиңел җәйге пальто... Ул бездән нинди шигырьләр белүебезне сорашты. Без теләп җавап бирдек. "Сөялгәнсең чатта баганага..." дип башланганын җырлап та күрсәттек.Ул безне рәхәтләнеп тыңлады да, рәхмәт әйтте". +Казакъ даласында кымыз белән дәваланып, ике айлар торып, үзендә азмы-күпме яхшы якка үзгәреш сизгәч, Тукай июль азагында Казанга кайтырга чыга. Сәяхәтнамәсендә ул кайту юлын бәян итми. Тукайның Троицкидан китү вакыйгасын да бары тик истәлекләрдән укып кына күзаллыйбыз. Исмәгыйль Һилалов бу вакыйганы болай тасвирлый: "Троицк халкы җәйге кичләрен шәһәр бакчасында ял итә. ��нда музыка, танцылар була. Шунда яшьләр җыела. Беркөнне бакчага ак якадан, күбәләк галстуктан, иңнәренә җиңелчә генә накидка салган, инде озын гына үскән чәчле Тукай абый килеп керде. Без малайлар аны күрү шатлыгыбыздан ни дияргә дә белми торганда, аны шундый ук шау-гөр килеп яшьләр әйләндереп алды... Бу - Тукай абыйның кымыздан кайтып, Троицкидан китү вакыты булган". +Нигъмәтҗан Гафуров бу вакыйганы түбәндәгечә сурәтли: "Шәһәремдә беркөнне бер иптәшем Фәйзрахман Вәлиев килде. "Бүген кич Тукай китә, шуны озатамыз. Күз күргәннәрдән 15 сумнан акча җыеп алдык, кая 15 сум акча бир", - диде. Дәррәү 10 сум бирдем. Җәмгы 20 кешедән 200 сум акча җыелган икән. +Поезд кич китәсе. Озатуга вокзалга бардык. Вагонга кереп, күрешеп хәлен сораштык. "Инде күп яхшы булдым", - дип сөйләде... Вәлиев мәгълүм акчаны Тукайга бирсә - алмады. "Миңа акча кирәкми. Билет алынган, мин нишләтим аны?", - ди. Кулына алмагач, Вәлиев көчләп акчаны эчке куен кесәсенә салып куйды". +Июль азагында Тукай Казанга, "Свет" кунакханәсендәге номерына кайтып керә. Хәл җыеп тормастан, "Ялт-йолт"тагы вазифасын башкаруга керешә, "Җан азыклары" җыентыгын матбугатка әзерли башлый. +IV бүлек +"КАЙТ, И НӘФСЕ МОТМӘИННӘМ! +БАР, ЮНӘЛ, КИТ ТӘҢРЕҢӘ..." +(Габдулла Тукайның вафаты) +"Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 15 март санында "Шүрәле" имзасы белән Г. Тукайның "Ике ихтар" исемле зур булмаган язмасы басыла. Аның беренче өлешендә түбәндәге мәгълүмат бирелгән: "Могтәбәр табибларның катгый киңәш вә карарларына буйсынып, 26 февральдә Казанның Клячкин шифаханәсенә кереп яттым. Шуңар күрә үзем тәэсис (оештыру) итешкәннән бирле мәхәббәт белән эшләп килдегем "Ялт-йолт" журналының секретарьлеген башка кешеләргә тәслим иттем (тапшырдым). Шуңар күрә журналда моннан соң басылган һәммә мәзмуннар (эчтәлек) өчен үземне мәсьүл (җаваплы) күрмәячәкмен". Бу мәкәләне язу көне 5 март дип күрсәтелгән, димәк, аны язганда, шагыйрь инде бер атна дәвамында Клячкин шифаханәсендә дәваланган була. +Г. Тукай һәм аның дусларының истәлекләреннән күренгәнчә, хәле авыр булганда да, шагыйрь табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Моның сәбәбен, мөгаен, аның кайчандыр беренче тапкыр врачка баруына бәйле тәэсирләреннән эзләргә кирәктер: Г. Тукайны караган табиб (аның исеме мәгълүм түгел) шагыйрьдә начар авыру булуы турындагы фаразлары белән аның күңеленә шом салган. +Петербургка барган чагында, шагыйрь, дуслары сүзенә колак салып, шундагы университет докторы Александр Робертович Польгә күренергә ризалаша. Табиб, кайчандыр куелган диагнозның дөрес булмавын әйтеп, шагыйрьне тынычландыра, Тукайның дусларына гына хәлне ничек бар шулай аңлатып бирә: шагыйрьнең хәле өметсез икәнлеге, үпкәләренең таркалып бетә язуы мәгълүм була. +Тукайның Клячкин хастаханәсенә керүе турында "Кояш" газетасының 1913 елгы 1 март санында кыска белдерү урнаштырылган: "Мәшһүр шагыйрьләремездән кадерле иптәшемез Г��бдулла әфәнде Тукаев җәнаплары, авыруы куәтләнүе сәбәпле, Клячкин шифаханәсенә озатылды". Газетада даими рәвештә Тукайның хәле турында кыскача мәгълүмат бирелеп бара. Әйтик, 3 март санындагы белдерүдә: "Беренче көн эсселеге байтак югарыланды. Йокысы бүленгәләнде, икенче көн эсселеге бераз кимеде, өченче көнендә тагын күтәрелде, дүртенче көнендә (2 мартта) эсселеге гадәтчәгә төште, бу кичне яхшы йоклады. Җөткерүе дәвам итә, гомумән, каты түгел. Үзен авыру хис итми", - дип язылган. +24 март санында "Берәү" псевдонимы белән басылган "Авыруларымыз янында" исемле язмада Тукайның хәле болай тасвирлана: "Үзен әүвәл көннәргә караганда яхшырак хис итә, доктор Лу рия нең күкрәкне йомшартыр өчен ютәлне җиңеләйтә торган дәваны бирүе кәефне яхшырта, ди... Шифаханәдә ята башлавына тиздән ай туа. Янәдән бер ай шунда калып, май башларына таба Кырымга яки кымыз эчәргә Уфа тарафына китәргә уйлаганыны аңлатты". Язмада Тукайның хастаханәдә дә татар матбугаты белән даими танышып баруы турында әйтелә. +Тукайның авыруы хакындагы хәбәрләр татарлар яши торган башка шәһәрләргә дә төрле юллар белән барып ирешә торган. Оренбургтагы "Вакыт" газетасының 1 апрель санында, мәсәлән, шагыйрьнең хәле начарлану турында түбәндәгеләр языла: "Габдулла әфәнденең ахыр көннәре. Ике көннән бирле хәле авыр. Бу көн бик көчләнеп кенә сөйләшә. Дустлары яныннан аерылмыйлар. 24 сәгать эчендә алмашынып больницада нәүбәт саклыйлар. Дуктырның әйтүенчә, 3-4 көннән калуы бәгыйддер. Бу мәктүп барып җиткәндә, ихтимал ки, сөекле шагыйремез дөньяда булмас". +Тукайның фани дөньядагы соңгы көннәре үткән урын буларак тарихка кереп калган Клячкин хастаханәсе 1903 елда танылган сәүдәгәрләр - бертуган Журавлевларның (Иван һәм Михаил) табыш йортында ачыла. 1897 елдан монда Григорий Абрам улы Клячкин оештырган электр һәм су белән дәвалау шифаханәсе эшли. Соңыннан, аның уставына үзгәрешләр кертеп, Г. Клячкин шул ук урында хосусый клиника ачу өчен рөхсәт ала (клиникада терапия, хирургия, гинекология стационар бүлекләре, амбулатория, электротерапия һәм су белән дәвалау бүлекләре оештырыла). +Беренче гильдия сәүдәгәр Абрам Клячкинның улы Григорий (1886-1946) Казанның икенче гимназиясен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан император университетының медицина факультетына укырга керә. 1891-1893 елларда ул Казандагы Губерна земство больницасында эшләп ала, соңыннан Казан университетына штаттан тыш ординатор булып кабул ителә, университетның неврология клиникасында профессор Ливерий Осипович Даркшевич җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнә башлый. +1897 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Г. Клячкин Казанда электр һәм су белән дәвалый торган шифаханә ача (андый ысуллар кулланган шифаханәләр Мәскәү һәм Петербургта яңа гына ачыла башлаган була әле). Алты елдан соң әлеге сәләтле табиб һәм коммерсант, үз эшен киңәйтеп, шул ук бинада шактый зур хастаханә оештыра. Халыкта Клячкин шифаханәсе исеме белән йөргән бу хастаханә тиз арада популяр булып китә. Шунысы да мөһим: устав нигезендә, биредә фәкыйрьләргә түләүсез ярдәм итү каралган булган. Шул максаттан, һәр палатада андый авырулар өчен аерым бер карават урнаштырылган. Устав буенча, хастаханәгә йогышлы чирләр белән авыручыларны кабул итү дә тыелган. Шулардан хәбәрдар булган хәлдә, туберкулёзның ачык формасы белән авырган Г. Тукайның әлеге дәвалау учреждениесенә ни рәвешле урнаша алуы сорау тудыра. Мөгаен, шагыйрьнең дуслары бу мәсъәләне ничектер хәл иткән булса кирәк, татар дөньясында гына түгел, руслар арасында да киң мәгълүм Тукай турында укымышлы, зыялы Г. Клячкин да ишетеп белгәндер. Ничек кенә булмасын (аерым истәлекләрдә Тукайның бу шифаханәгә "айга 150 сум хак илә" күрүе турында да әйтелә), 26 февральдә шагыйрь Клячкин хастаханәсенең аерым палатасына (бу палатага Вознесенская урамыннан түгел, ә Молочный переулоктан керү мөмкинлеге каралган була) урнаша. +Г. Тукайны дәвалау өчен, Г. Клячкин тәҗрибәле табиб, медицина фәннәре докторы Роман Альбертович Луриягә мөрәҗәгать итә. Ш. Әхмәров истәлекләреннән күренгәнчә, Р. Лурия инде 1912 елның көзендә үк, авыру Тукайны карап, Г. Шәрәфкә шагыйрьнең авыруы инде мөмкин булган дәвалау чараларыннан узып азганлыгын әйткән була. Бу юлы да Р. Лурия аянычлы нәтиҗәгә килә: шагыйрь ай, иң күбе - ай ярым яшәячәк, өмет юк. Димәк, нинди генә дәвалау чаралары кулланганда да, алар фәкать Тукайның авыр хәлен җинеләйтергә генә ярдәм итәчәк. +Кызганыч, Тукайның авыру тарихы сакланмаган. Аны дәвалаган табибларның нинди ысуллар куллануын фаразлап кына була. Мәсәлән, йөрәк авыруларын дәвалаганда, ул вакытта камфара уколларыннан киң файдаланганнар. Шул ук вакытта профессор Алескей Николаевич Казем-Бек, дөньяда беренче булып, йөрәк чирләрен строфант инъекцияләре белән дәвалый башлый, һәм, һичшиксез, бу ысул Г. Клячкинга да мәгълүм булгандыр. +Авыруына карамастан, Тукай хастаханәдә дә иҗат эшеннән туктамаган, хәленнән килгәнчә язган, мәдәни яңалыклар белән кызыксынган. Моны шагыйрьнең больницадан язган берничә хаты да дәлилли. Сакланып калган дүрт хатның икессе - Ф. Әмирханга, берсе - "Аң" журналы нашире Ә. Хәсәнигә, тагын берсе аның җәмәгате З. Хәсәниягә юлланганнар. Бер генә хатта да Г. Тукайдан зарлану сүзе чыкмый, сүз бары да төрле эш мәсьәләләре турында гына бара. Әйтик, Ф. Әмирханга язган икенче хатында (18 март) Г. Тукай "Кояш"ның вакытында килмәвенә зарлана: ""Кояш" тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче нумир бер көндә өчәү килде. Бу көнге нумир икәү килде. 73 нчене исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар, хәзер бер нумирын җибәрсәгез лә!" +Ә. Хәсәнигә язылган хатында шагыйрь "Аң"ның 7 нче санына үзенең тагын бер шигырен кертүләрен үтенә һәм 8 нче сан өчен берничә әсәр әзерләве турында хәбәр бирә. Шул ук 8 нче санны кайгырт��п, З. Хәсәниягә язган хатында Тукай шигырьләрен редакциягә җибәрүен әйтә һәм номерның беренче корректурасын үзенә күрсәтүне үтенә. Әлеге сан шагыйрь вафатыннан соң гына дөнья күрә. Хатта Тукай номерга әзерләгән "Толстой сүзләре" шигыренең цензура аша узмау мөмкинлеге турында да языла. "Ул вакыт һәммәсен (сүз 8 нче сан өчен язылган өч шигырь хакында бара: "Толстой сүзләре", "Мәктәп", "Буш вакыт". - М.П.) басылуы мәҗбүри үк булыр" 3. +Тукай хастаханәдә ятканда, дуслары, иптәшләре гел килеп, хәлен белешеп торалар. Ш. Әхмәров истәлегендә бу хакта: "Шифаханәгә хәлене белергә баруны бик ярата иде, барган вакытта яткан булса, утыра вә, янындагы кеше киткәнче, утырып сөйләшә иде. Бәгъзән сау вакытындагы дустларының, шифаханәгә кергәч, килмәүләреннән зарланган төсле үткен сүзләр әйтеп куя иде", - дип язылган. +31 мартта Тукайның хәле кинәт начарланып китә. "Ашауэчүдән вә йоклаудан тәмам диярлек киселде. Шуннан соң үзенең хәятеннән өмид өзгәнлегене аңлата, хәлене белергә килүчеләр илә бәхилләшә, аз сөйләшә вә сораган сөальләргә дә бер сүз яхуд баш ишарәсе илә генә җавап бирә башлады", - дип яза бу турыда Ш. Әхмәров . Күрәсең, моңа кадәр ничек тә булса сәламәтләнергә, дөньяда яшәп калырга тырышкан шагыйрьнең өмете өзелә. +Табиблар да, авыруның хәле начарлыгын, үзен генә калдырырга ярамавын, янында тәүлек буе кемдер булырга тиешлеген әйтеп, шагыйрьнең иптәшләрен кисәтеп куялар. Шул көннән дуслары, чиратлашып, Тукай янында кизү тора башлыйлар. +Шагыйрьнең көннәре санаулы калуын аңлаган дуслары, аның соңгы көннәре хакында бер истәлек калдырырга теләп, Тукайдан фоторәсемен ясатуын үтенәләр: "Габдулла әфәнде, хәлеңезне үзеңез дә начар дисез һәм шулай күренә дә, мондый вакытта рәсем алдырып калу гадәте бар, бу нәрсә, сәләмәтләнсәгез, үзеңез өчен, тәкъдир җитеп үлсәңез, дустларыңыз өчен бер ядкяр булыр иде". Тукайның ризалыгын алгач, дуслары фотограф Йосиф Мейрович Якобсонны алып килеп, шагыйрьне фотога төшертәләр. Беренче фотосурәттә Тукай караватта утыра, бик ябыкканлыктан, болай да яшь чырайлы, кечкенә буйлы шагыйрь баласымак кына күренә. Икенчесендә Тукай биек мендәрләргә сөялеп ятып тора, артында дуслары - Габдулла Кариев, Шиһаб Әхмәров, Фатих Сәйфи басканнар. +Ш. Әхмәров истәлекләренә караганда, 2 апрель көнне шагыйрьнең хәле бераз җиңеләеп китә, ул азрак йоклап ала, чәй дә сорап эчә. Кичке сәгать алтыда аның янына дусты Ә. Хәсәни килә, үзенең истәлегендә ул шагыйрьнең халәтен түбәндәгечә сурәтли: "Габдулла әфәнде ак күлмәк-штаннан, соры оектан, яланбаш хәлдә, караватта аякларыны җыеп, куырылып кына яткан иде. Авыравыр мышнап сулыш алуы, күзләрене бер ачып текәлеп карап, бер йомып ятуы кызганыч иде. Аның өстенә битләренең, кулларының ап-аклыгы, шыбыр тиргә батуы, арыклыкның чигенә чыгып, тәмам бетерешкәнлеге карарга бигрәк тә аяныч иде". Ә. Хәсәни язмасында бер истәлек үзенә игът��барны җәлеп итә: бакыйлыкка күчәренә берничә сәгать кенә калган Тукай "Аң"ның 8 нче санының корректурасы турында сорый. "Шулхәтле авыру, авыр хәлдә яткан Габдулла әфәнденең бу соравыннан мин бик тәэсирләндем. Аңар ни дип җавап бирергә бераз аптырап та тордым. Ул сораган корректура ул вакыт минем янымда булса да, "бирсәң, йә шул ук минуттук торып төзәтә башлар да, үзенең сәламәтлегенә тагын да зарар итәр" дип, бирмәскә уйладым", - дип яза бу хакта Хәсәни. Күрәсең, шагыйрьнең күңелен күрер өчен генә, ул корректураны иртәгесе көнне алып килергә вәгъдә бирә, ә инде тагын ике сәгатьтән шагыйрьнең йөрәге тибүеннән туктый. +Тукай вафаты турында хәбәр тиз арада бөтен Казанга тарала. Казанга гына түгел - бу кайгылы хәбәр Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарларга да барып ирешә. Уфа, Оренбург, Әстерхан, Петербург, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдән олы кайгыны уртаклашкан телеграммалар килә башлый, татар вакытлы матбугатында тәгъзияләр урнаштырыла. Мәсәлән, "Йолдыз" газетасының 4 апрель санында: "Беренче шагыйрьләремездән Габдулла Тукаев җәнаплары 2 апрельдә, кичке сәгать 8 тулып унбиш минут киткәндә Клячкин шифаханәсендә вафат булды. +Шагыйрь җәнаплары соңгы елларда ютәл авыруы белә мөбтәля (дучар) булган иде. Узган җәй кымызга барып караса да, файда итә алмады. Авыру булган хәлдә язу илә шөгыльләнүе дә аның сәләмәтлегенә күп зарар итте. Ниһаять, Клячкин шифаханәсенә кереп берничә атна ятканнан соңра вафат булды. Милли шагыйремезнең яшьләтә вафатына тәәссеф итәмез", - дип язылган. +Оренбургта чыккан "Вакыт" газетасының 4 апрель санында басылган тәгъзиядә: "Габдула әфәнденең вафаты - бөтен милләт өчен олуг зыягдыр (югалту). Татар галәмендә уку, язу илә аз-маз булышкан кешеләр һәммәсе аның исемен ишеткән, аның әсәрләрен укып азмы-күпме мөтәәссир (тәэсирләнгән) булгандыр... Аның әсәрләре татар әдәбиятының классиклары сөрмәясенә кичеп, мәңге калачагына да шөбһә юктыр", - диелә. +Берничә көннән соң шул ук газетада Җ. Вәлидинең мәкаләнекрологы басыла. Үз язмасында ул Тукай иҗатына кыскача күзәтү ясый һәм ахырда, образлы итеп, аның татар әдәбиятындә тоткан урынын күрсәтә: "Габдулла Тукаев вафат булды. Моның илә, шөбһәсез, әдәбиятымызның иң мөһим бер рөкене (баганасы, терәге) югалды, вә үзенчә тәгъбир итсәк, татар әдәбияты тәсбихында иң зур төймәләрдән берсе өзелеп төште". +Тукайның үлеме турында хәбәр рус матбугатында да урын ала. Әйтик, "Казанский телеграф" газетасында Тукайны күмү көнендә түбәндәге игълан басылган: " апрель кич белән татар шагыйре Габдулла Тукаев вафат булды. Җеназа бүген Клячкин шифаханәсеннән көндезге сәгать бердә булачак...". +Тукайның вафаты төрки халыкларның матбугатын да битараф калдырмый. Мәсәлән, "Түрк йурду" журналы 1913 елның 14 санында Г. Тукай турында материаллар, шагыйрьнең фоторәсемен бастырып чыгара. +Кайгыны уртаклашып язылган хатлар, телеграммалар шулкадәр күп була ки, кайбер газета һәм журнал редакцияләре, аларның барысын да бастырып чыгару мөмкин түгеллеген аңлатып, үз укучыларыннан гафу үтенергә мәҗбүр булалар. Әйтик, "Мәктәп" журналы идарәсе дүртенче санда: "Габдулла әфәнде Тукаевның үлү мөнәсәбәте илә "Мәктәп" идәрәсенә килгән тәгъзия телеграмнары вә тәәссеф мәктүпләре, журналыбызда урын аз булганлыктан, басыла алмадылар. Бинаән галәйһи (шуңа күрә), гомуми кайгыга чын калебтән иштирак итүләрне (уртаклашуларны) җурналыбыз аркылы белдерергә теләгән бу зәваты кирамнан (хөрмәтле затлардан) гафуларны үтенәбез", - дип белдерә. +4 апрель, Тукайны соңгы юлга озату көнендә, күпчелек мәдрәсәләр, татар нәшриятлары, китапханәләре, кибетләре эштән туктап торалар. Иртәдән үк халык шәһәрнең төрле почмакларыннан Вознесенская урамына таба юл тота. Татар халкы тарихында моңа кадәр булмаган хәл күзәтелә: яраткан шагыйре белән хушлашырга 10 меңгә якын кеше җыела. Апрель аенда Казанда чыккан татар матбугатына ясаган күзәтүендә цензор Николай Катанов: "Тукайны озатырга килгән меңләгән кешене, исәпсез чәчәк бәйләмнәрен күрүчеләр бу вакыйганың татарлар яшәешендә чынлап та гадәттән тыш булуы, ә аның (Тукайның. - М.П.) вафаты бөтен милләт өчен олы кайгы булуы турында сөйлиләр". +Көндезге сәгать бер туларга унбиш минут кала, Казанның берничә имамы (Зариф хәзрәт Әмирхани, Кәшшаф хәзрәт Тәрҗемани, Касыйм хәзрәт Салихи, Борһан хәзрәт Мәрҗани) тәһлил укыганнан соң, "җеназаны рәшәткәләп ясалган табутка салып алып чыгалар". Проломная урамы буенча халык диңгезе Юнысовлар майданына таба юнәлә. Печән базары мәчете алдында туктап, мәрхүмнең фоторәсемен алалар. "Печән базарына җиткәндә, бөтен урамнар халык белән тулды. Бик күп кешеләр җеназаны карар өчен өй түбәләренә чыкканнар иде... Печән базарыннан башлап мәйданга кадәр урам халык белән тулган иде. Шунлыктан трамвай вагоннарына җеназа үтеп киткәнче тукталып торырга тугры килде", - дип яза Әлиф Би тәхәллүсле автор "Кояш" газетасының 7 апрель санында. +Мөселман зираты урнашкан Яңа татар бистәсе урамнарында да халык саны исәпсез була: олысы-кечесе - барысы да сөекле шагыйрьләре белән саубуллашырга ашкына. +Зиратта мәрхүм шагыйрьне тагын бер тапкыр фотога төшерәләр. Тукайны җир куенына иңдергәч, Зариф хәзрәт (Ф. Әмирханның әтисе) Коръән укый. Җеназа мәрасиме Габдулла Гыйсмәти, Гыйльметдин Шәрәф, Фәхрелислам Агиев, Шәехгаттар Иманаев нотыклары белән тәмамлана. Иң азакта Касыйм хәзрәт Салихи шагыйрьнең "Васыятем" исемле шигыреннән бер өзек укый: +Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә; +Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә. +V бүлек +"АШКЫНАМЫН МИН ӘБӘД БЕТМӘС +УРЫНГА, МӘҢГЕГӘ, МӘҢГЕЛЕККӘ - +МӘҢГЕ РУХЛЫ, МӘҢГЕ НУРЛЫ ЯМЬЛЕГӘ!" +(Габдулла Тукайның 1911-1913 еллар шигърияте) +"Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!" +1910 елларда Тукаевның күңелен биләгән төшенкелек аның 1911-1913 еллар иҗатында да ачык чагыла. Шагыйрьнең рухи канәгатьсезлеге, бер яктан, җәмгыятьтәге гаделсезлек, тигезсезлек, авырлыклар белән бәйле була. "Эчем, тышым Ишми вә игъванына (иярченнәренә) злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттән вә үземнең хыялларымнан тәмам өмид кистем. Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә..." - дип яза Тукай 1911 елда Сәгыйть Рәмиевкә. Дөрестән дә, шагыйрьнең һәрвакыт да иҗтимагый-сәяси вазгыятькә сизгер, җәһәт җавап бирүчән иҗатында бу чорда да гражданлык пафосы, иҗтимагый мотивлар зур урын алып тора, Тукайның бу чор лирик герое яшәештәге гаделсезлек, халык язмышы турында уйланучан, кешелек фаҗигасын күңеле аша үткәрүчән шәхес буларак ачыла. Шушы дулкында иҗат ителгән "Сайфия", "Золым", "Көзге җилләр" кебек әсәрләре Тукайның 1911 елда, дусты Сәгыйть Рәмиевнең чакыруын кабул итеп, пароход белән Әстерханга барган вакытында күргән корылык фаҗигалары тәэсирендә язылган. Авыруын бераз җиңеләйтү теләге белән юлга чыккан Тукайга "Идел үзенең диңгез кеби язгы ташуы, яшел вә ямьле сахилләре илә дә илһам китерә алмавының" бер сәбәбе дә шушы авырлыкларның шаһиты булудыр, мөгаен. Әлеге шигырьләрдә лирик герой кичерешләрендә халык хәсрәте, халык моңы тоемлана. Әйтик, Тукай үзе "Иделдә сәяхәтем хатирәсе" дип ачыклык керткән "Сайфия" шигырендә төп композицион принцип итеп сайланган каршы кую алымы җәмгыятьнең нигезен хасил иткән иҗтимагый тигезсезлекне тәнкыйтьләү максатына хезмәт итә. Ач халык, ач авыл, мохтаҗ авыл гыйбарәләрен кабатлау аша социаль каршылык көчәйтелә, капма- каршы рухта бирелгән пейзаж детальләре (җимерек йортлар белән контраст хасил иткән төзек дачалар, пароходта кәеф-сафа коручы байлар) югары һәм түбән катлау арасындагы упкынның тирәнлеге ассызыклана: +"Автор бәяләмәсе вазифасын үтәгән дүртенче бәеттә ачлар белән туклар дөньясы арасындагы социаль тигезсезлек мәсьәләсе сыйнфый каршылыклар дәрәҗәсенә күтәрелә һәм байлык хуҗаларына халык тарафыннан әйтелгән каргыш сыман гомумиләштерелә": +Бай киенгән франт-шикларча халык тирсе белән, +Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе (пароходы). +"Золым" шигырендә шагыйрь эндәшү объекты итеп сайлаган фәкыйрь кешегә мөрәҗәгатьтә гади кешенең һәрьяклап богау-тыюлар белән изелгәнлеген аңлау лирик герой кичерешләренең сәбәбенә әйләнә. Золым төшенчәсенең дингә каршы укылыштан (Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? / Тәзкиреңә "мөслим" диеп игълан таккан? / Кемнәр сине, намаз, диеп, сәҗдә, диеп, / Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан? / Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен, / Корал итеп йөретәләр җәһаләтең. / Гуаһлыклар бирәсең си��, "әшһәде" дип, / Син ни белдең? Кемгә мәкъбуль шәһадәтең?) социаль яңгырашка үзгәреше (Мескин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, / Аң-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың; / Көчләү сине сарих золым иман белән, / Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың!) җәберләнгән халык газабын, моң-зарын укучыга бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Һәр строфада диярлек урын алган риторик сораулар яшәешнең гаделсезлеген, бу авырлыклардан чыгу мөмкин түгеллеген аңлауга китерә. +Тукайның Урта Иделдәге ачлык-мохтаҗлыкны күреп тетрәнүләре нәтиҗәсендә язылган тагын бер шигыре - "Көзге җилләр" (1911) әсәре - шагыйрьнең граждандык лирикасында иң әһәмиятле урын алып торган әсәрләрнең берсе дисәк, ялгыш булмас. "Көнчыгыш әдәбиятында гасырлар буена килгән романтизмны Көнбатышның кырыс реализмы белән бергә үрү" нәтиҗәсендә үзенчәлекле сыйфатлар белән характерланган шигырь эчтәлеген иҗтимагый гаделсезлек, халыкның авыр тормышына ачыну, яшәеш караңгылыгыннан чыгу юлын тапмау белән бәйле өметсезлек, төшенкелек хисләре хасил итә. Автор "гомуми трагедиягә битараф кала алмаган шәхес буларак чыгыш ясый (шуңа бәйле шигырьгә йокысызлык мотивы кертелә: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм), бөтен халык хәсрәтен көзге җил образы аша җиткерә". Шигырьдә елау мотивының төрле вариацияләрдә (ил җылый, җир җылый, Газраил җылый, тәкбир җылый...) кабатлануы социаль гаделсезлектән ачыну, сыктау аһәңен көчәйтә, әсәрнең фаҗигалылыкка корылган эчтәлеген тирәнәйтә, яшәеш ямьсезлегеннән туган сыкраулы хис ил яссылыгыннан җир, күк киңлегенә чыгарыла. +Тукайның иң соңгы шигырьләреннән булган "Толстой сүзләре" әсәрендә дә социаль контрастны ачып бирү үзәктә тора. Лирик герой гарибләр актыгын талап яшәүчеләрне гаепләп фаш итү позициясен сайлый. Тукай иҗатына хас булган риторик эндәш алымы шигырьнең эмоциональ яңгырашын көчәйтә: +Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың, +Артык ул - алганга нәмәгълүм гарибләр актыгын. +Эстәмимсең буй бөгәргә? Ирнәсең эшләргә эш? +Йә телән син, йә фәкыйрь кардәшне көчләргә кереш! +Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, +Күп вакыт борчы, тозы - мескин гидайлар яшьләре. +Шагыйрь дөньяда барган иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга да битараф кала алмый, аерым алганда, "Тәмсил (Италия-Төркия сугышы мөнәсәбәтилә)", "Балканда", "Тәмсил" ("Әһле Балкан кечкенә..."), "Балкан көйләре" кебек шигырьләрдә ул ХХ йөз башы дөнья аренасында барган сугышларга үзенең мөнәсәбәтен белдерә. +Шагыйрь иҗатында яшәеш, чынбарлыкка бәя бирү, җәмгыять, кешелекнең чын йөзен фаш итү еш кына хакыйкать/ялган, гаделлек/икейөзлелек, әхлак/әхлаксызлык кебек оппозицияләр ярдәмендә корыла. Шагыйрьнең үз даирәсеннән канәгатьсезлеге белән аңлатылган бу карашлар алдагы чорда "Күрсәтә" шигырендә күзәтелсә, иҗатының өченче дәверендә "Монафикъка", "Шөһрәт" кебек әсәрләрдә дәвам иттерелә. +Шагыйрь үзе "сюжеты русчадан" дип күрсәткән "Монафикъка" шигырендә лирик геройның кичерешләре үзәккә куелып, аның тормыш юлы катлаулы-сынаулы үткәннән (Җиһанның эссесен, салкын, бозын күрдем, карын күрдем; / Ниләр күрсә бөтен үксез - барын күрдем, барын күрдем), рухи бөеклеккә ирешкән (Аяклымын, канатлымын - чабыш күрдем, менү күрдем, / сөбатлымын, хәятлымын: үземдә бер голү күрдем) үткән юл буларак күзаллана. Автор монафикъларның икейөзлелеген фаш итү белән генә чикләнми, ә бәлки, үзен "пәһлеван" итеп билгеләп, монафикъларга каршы сугыш алып барырга вәгъдә бирә: +Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән; +Монафикъ! Яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән! 4 +Шушы ук фикерләрне үстергән "Әхлаксызлык" шигырендә дә җәмгыятьтәге монафикълык яшәеш кыйммәтләренең буталуы, күңел керләнүнең төп сәбәбе итеп күрсәтелә: +Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, +Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы акмакка без. +"Монафикъка" шигыреннән аермалы буларак, әлеге әсәрдә лирик геройның "без" рәвешендә бирелүе типиклаштыру вазифасын үти, эчтәлекне яшәештәге шушы вазгыятькә бәйле ачыну катыш үкенү хисе белән тулыландыра. Гомумән, әлеге чорда җәмгыятькә бәя бирү рухында язылган шигырьләрендә яшәешнең асылы, мәгънәсе, хакыйкать турында уйланулар тоемлана. +Әйтик, "Шөһрәт" шигырен анализлап, шөһрәткә ирешү омтылышы белән генә яшәүнең әхлыкны бозуы турындагы фикер белән янәшә Д.Ф. Заһидуллина әсәрдә "җир тормышының кеше өчен камилләшү мәйданы булуы, һәр гамәлнең күктәге "гамәл дәфтәре"нә теркәлә баруы, кешенең күк дөньясы белән тоташкан булуы хакындагы ислам диненнән килгән фикерләр тоемлануын" билгели. +"Милләтне яклау, аны саклау, рухи яңарту, дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү һәм таныту мәсьәләләре Тукай өчен һәрвакыт беренче планда тора", - дип яза Д. Абдуллина. Шуңа мөнәсәбәтле, бу чорда да татар халкын башка милләтләр белән чагыштыру нәтиҗәсендә туган борчулы уйланулар шагыйрьнең тәнкыйди лирикасында төп урынны алып торуын дәвам итә. "Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра...", "Мәктәп" шигырьләрендә шагыйрь ХХ йөз башы татар милли сүз сәнгатендә актуальләшкән идея - миллимәдәни яңарыш турындагы хыялның чынбарлык белән каршылыкка керүен лирик кичерешләр нигезе итеп ала. Һәрвакыттагыча, милләткә бәя бирүдә Тукай үткен-туры сүзле, "милләтен ничек кенә мөкиббән китеп яратмасын, ул аның кимчелекләрен дә яшерми, татарны алдынгы Ауропа мәмләкәтләре югарылыгында күрәсе килеп, Тукайга гына хас кискенлек, килешмәүчәнлек белән сатира утында көйдерә": +Шагыйрьнең сатирик сәләте "Авыл җырлары"ның бишенче көлтәсендә, шуңа охшаш рухта халык җырлары шәкелендә язылган "Кушмый ишәк җырлый", "Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хитабы", "Авыл мәдрәсәсе", "Һәзиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа", "Казан мулласы һәм булачак депутат" кебек әсәрләрендә чагылыш таба. +"Мөнтәкыйд" шигырендә исә шагыйрь, һәр нәрсәдән гаеп табарга күнеккән тәнкыйтьч��не көлү объекты итеп ала. Әсәрнең Тукай шигъриятен шактый тәнкыйтьләгән Г. Ибраһимов шәхесен күздә тотып язылуы билгеле булса да, ул "чынлыкта киңрәк мәгънәгә ия: Тукай гомумән әдәби тәнкыйтьнең гадел, урынлы, объектив булырга тиешлеген әйтергә омтыла". +Н.Ш. Хисамов билгеләвенчә, "ирония, юмор еш кына шагыйрьнең лирик шигырьләренә дә килеп керә, чөнки ул үзенең күпне күрә торган үткен, даһи күзләре белән тормышның шатлыгын, ямен иңләгән кебек, җан өшеткеч якларын да күргән, шулардан интеккән, алар еш кына аның сөенеч-шатлыкларын да чуарлаган" . 1912 елда иҗат ителгән "Көлке түгел" шигырендә шагыйрь үзе дә бу хакта әйтеп үтә: +Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, +Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы. +Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, +Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам. +Милләтнең киләчәген матбугат, әдәбият-сәнгать үсеше белән бәйләгән шагыйрь бу елларда да газета-журналларда языша, "Ялтйолт" журналы эшчәнлегендә актив катнаша, Ә. Хәсәни тарафыннан нәшер ителгән "Аң" журналын оештыручыларның берсе була. Матбугат темасы ""Йолдыз"дан да курка", "Аң", шигырьләрендә үстерелә. Беренче шигырь "абразауный һәм җәдид" булудан курыккан авыл агаеның "Йолдыз" газетасын да кулга тотарга куркуыннан көлеп язылса, "Аң" журналының 1912 елның 15 декабрендә беренче санын ачкан әсәрдә шагыйрьнең милләт тәрәккыятенә хезмәт итәчәк бу журналга баглаган өметләре шигырьнең гомуми интонациясен билгели. Элекке вакытларда кылган ялгышлыкларны күрсәтеп (Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә, / Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән. / Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек - булсын кабул; / Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл) Тукай милләтнең киләчәгенә ышаныч белдерә: +Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; +Инде эшлик саф, ачык күзләр белән - чын "Аң" белән). +Гомумән, бу чор иҗатында да милләт язмышы, киләчәге шагыйрьнең күңелен биләгән иң төп мәсьәлә булып кала. Шушы уйланулар дулкынында иҗат ителгән шигырьләрен милләткә хезмәт итү мотивы берләштерә. Мәсәлән, "Яшьләр" һәм "Татар яшьләре" шигырьләрен үзара чагыштырганда, беренчесендәге төшенкелек хисенең 1912 елда Петербургта яшәүче татар яшьләре белән аралашу тәэсирендә язылган "Татар яшьләре"ндә тамырдан үзгәрүен игътибарсыз калдырып булмый: лирик герой "тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт" белән гамьләнгән татар яшьләрен һәртөрле мактау-зурлауга лаеклы дип таба, текст катламында ук шигырьнең гомуми яңгырашын билгеләгән хис - сөенеч хисе аерымлана. Төрле-төрле чагыштыруларга мөрәҗәгать итү эчтәлекне горурлык, өмет, киләчәккә ышаныч кебек кичерешләр белән тулыландыра: +Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. +Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, +Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары. +Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары. +Күк булып күкрәр һ��вада хөр яшәү даулашлары, +Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. +Шул рәвешле, шагыйрь милләткә хезмәт итү юлына багышланган яшәешнең генә мәгънәле булуын ассызыклый, лирик геройның үзен дә шушы аңлы яшьләр сафында күрүе шигырьгә оптимистик рух өсти: +Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, - +Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! +1911 елда иҗат ителгән "Иһтида" шигырендә Тукай, мәхәббәттән җан көюгә "тугры караш, төпле гакыл"ны каршы куеп, лирик геройның "җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләрдән" ваз кичүен күрсәтә. Шәрык әдәбияты традицияләрендә язылган шигырьнең беренче бүлегендә традицион мотивлар (сөйгән ярга сәҗдә кылу, мәхәббәттән шәмдәй эрү) сөю - идеал дигән романтик концепцияне ачыкларга ярдәм итәләр. +Икенче бүлектә автор лирик геройның рухи халәте үзгәрешен җаһилият дәвереннән соң ислам диненә килгән гарәпләр язмышы белән чагыштыра, шигырьнең өченче бүлегендә бу үзгәреш көчле экспрессия белән гәүдәләндерелә: +Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан, +Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан. +Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде, +Теге мәзкүр пот алдында табынганнан оят инде. +Тукай шигърияте өчен традицион булган золмәт/нурлы хәят оппозициясе лирик геройның идеалы үзгәрүгә ишарә итә: +Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! +Яшә, тугры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт! +Шагыйрь иҗатында милләткә хезмәт итү идеясе милли идеал эзләү омтылышы белән бер үремтәдә килә, "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре", "Шиһаб хәзрәт", "Даһигә" кебек шигырьләрдә халык алгарышы юлында хезмәт куйган милли образлар галереясы калка. Инкыйлаб дулкыннарында кайнаган шәхес, Тукайның якын дусты Хөсәен Ямашевның үлеме (ул 1912 елның 13 мартында "Гасыр" көтепханәсе бүлмәсендә кинәт вафат була) мөнәсәбәте белән язылган "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" шигыре шагыйрьнең тетрәнүле кичерешләре дулкынында иҗат ителгән. Мәдхия традицияләрендә язылган бу әсәрдә шәхесне мактау, олылау хиссияте югалту ачысы белән үрелеп бара. Строфа саен үстерелә килгән сурәтләү алымнары, ахыр килеп, дини күзаллаулар яссылыгыннан бирелгән бәя - әүлиялар белән янәшәлек - Хөсәен Ямашев шәхесен гавамнан югары күтәрүгә, илаһилаштыруга хезмәт итә: +Шул ук вакытта шигырьнең соңгы ике строфасы, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын үзәккә алып, яшәештә кешенең кадерсезлеге турындагы ачынулы идеяне алга куя, бу юллар дустын югалткан шагыйрьнең үкенечле сызлануы булып укыла: +Күрмәде гами, табигый, буш куыклар атмагач, +Һәм кәмиттә бер батыр да җирдә егълып ятмагач. +Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! +Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?! +Шушы шигырьнең дәвамы төсендә иҗат ителгән "Янә бер хатирәм" әсәрендә Хөсәен Ямашев шәхесе янәдән мохиттән югары күтәрелә, шагыйрь иҗатында киң таралган традицион чагыштыру (Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем: / Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай) аның бөеклеген ассызыклый. +Рухани, дини реформатор, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына һиҗри ел исәбенчә 100 ел тулуга мөнәсәбәтле иҗат ителгән "Шиһаб хәзрәт" шигырендә дә тулган ай образы "татарда да гыйрфан уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән", "мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" Мәрҗанинең татар дөньясындагы урынын ассызыклау максатына хезмәт итә. Т. Галиуллин билгеләвенчә, бу шигырьләр Тукай иҗатында жанрның катгый таләпләренә җавап биргән одамәдхия жанры калыплануын күрсәтә. Г. Халит үзенең хезмәтендә Хөсәен Ямашев, Шиһабетдин Мәрҗани, Толстой образларында Тукай иҗатында шагыйрь-пәйгамбәр концепциясеннән тарихигуманистик йөзе булган җир пәйгамбәренә күчеш күрә. +Милли идеал эзләү мотивы үзәктә торган тагын бер әсәр - "Даһигә" шигырендә "мәңге төн" метафорасы белән аныкланган дөньяны яктыртырга теләп, "идеал уты"н эзләп юлга чыккан романтик герой көчле шәхес образының бер варианты буларак кабул ителә. Әсәрнең исеме үк шушы концепциягә ишарә итә, мондый укылыш ялгызлык, читләшү мотивлары белән дә алшартлана. Әсәрне үтәли иңләп узган юл образы, берничә мәгънәдә кулланылып, шигырьдәге идея катламнарын билгели. Геройның идеалга омтылыш рәвешендә шәрехләнгән юлы (шигырьдә ул "изге" эпитеты белән төгәлләштерелә) рухи кыйммәтләрнең матди яшәештән өстенлеген раслауга буйсындырыла һәм җәмгыять сайлаган юлга капма-каршы куела. Замандашлары, алтын-байлыкка кызыгып, вөҗданына хыянәт иткән вакытта, даһи үзе сайлаган изге юлдан тайпылмый, алга бара: +Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын; +Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым? +Ялтырау күрдеңме артта? Ул түгел ул - алтын ул; +Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык - салкын ул. +Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул, +Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул. +Шигырьнең соңгы строфасында юл мотивы дини контекстта ачыла: даһиның милли хәятне яктырту, алгарыш-тәрәккыять юлына чыгару омтылышы илаһияткә юл белән тәңгәл куела: +Шагыйрь вафатына ике ай кала язылган бу шигырь, әдәбият галиме Р. Ганиева фикеренчә, милли азатлык һәм Яңарыш идеалларын тормышка ашыру юлында көч түккән Гаяз Исхакыйга багыш ланган. +Иң соңгы шигырьләреннән берсе - Клячкин хастаханәсендә ятканда иҗат иткән "Мөхәрриргә" шигырендә дә Тукай Г. Исхакыйны олылый. Әдип сөргендә үткәргән алты ел вакытның милли яшәешкә ни дәрәҗәдә тәэсир итүе үзенчәлекле чагыштырулар ярдәмендә ачып бирелә: +Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истилях, +Сәүдәгәрлектер зыялылык вә сәүдәдер зыя. <...> +Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү; +Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя. +Гомеренең соңгы көннәренәчә Тукай милләт гаме белән яна, шигырьләрендә милләт язмышына бәйле нечкә моң сызылып бара. Иҗатының башлангыч чорында язылган "Кичке азан" (1906) шигырендә үзәктә торган татар халкы тарихы, язмышы, төрки дөнья фаҗигасын аңлау белән бәйле тетрәнүле уй-кичерешләр, сагышлыхәсрәтле гамьнәр, "Шүрәле" (1907) поэмасында кабатланып (Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре; / Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре, / Ачыла алдыңда театр пәр дәсе: / - Аһ, - дисең, - без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе...), шагыйрьнең вафатына берничә ай кала, Романовлар династиясенең Россиядә патшалык итә башлавының 300 еллыгы уңаеннан язылган "Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре" шигырендә янәдән лирик герой сызлануларының сәбәбенә әйләнә. Шигырьне каймалап алган мәдхия текстлары фонында милли гамьнәр бер үзәккә туплана: татар халкының данлы тарихы (Рус җирендә без әсәрле, эзле без, / Тарихында бер дә тапсыз көзге без), михнәтгазаплы бүгенгесе (Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр, / Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр китәр) турындагы уйланулар милләтнең бөеклеген раслау, хокукын даулау омтылышы белән үрелеп килә: +Без сугышта юлбарыстан көчлебез, +Без тынычта аттан артык эшлибез. +Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? - +Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! +Ачынулы-сызланулы халәт белән сугарылган бу юлларга "бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә", "бар моңын, бар зарын" оныту теләгеннән янган халыкның сызлануы белән сугарылган өмет мотивы кушылып китә: +Зур "мөнафис" берлә җанлансын халык, +Бар моңын, барлык зарын өстән салып. +Шул рәвешле, Тукайның 1911-1913 еллар шигъриятенә милли-иҗтимагый яшәештәге проблемаларны шәхес кичерешләре аша ачып бирү хас. Милләт, җәмгыять, кешелек гамьнәре белән яшәгән лирик геройның борчулы уйланулары укучыны тәэсирләндерә, милли хисләрен уята. +"Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьлый алмадым..." +Бу елларда Тукайның сәламәтлеге тәмам какшый, авыруы көчәя, үлемнең котылгысызлыгын аңлау аның әсәрләрендә үлем турында уйланулар рәвешендә чагылыш таба. Д.Ф. Заһидуллина билгеләвенчә, ХХ гасыр башы татар әдәбиятында үлемне куркыныч, фаҗига дип аңлаудан аның кешене яшәү газабыннан азат итү мөмкинлеген тануга кадәр ара узыла, кайбер әсәрләрдә әҗәл яшәүгә нокта куючы булса, кайсыларында аның дәвамы ролен уйный. Кайбер авторлар үлемне тормыш аһ-зарыннан котылу мөмкинлеге итеп карый . Тукайның "Читен хәл" , "Хәстә хәле" кебек шигырьләрендә яшәү һәм үлем каршылыгы нәкъ менә шушы яссылыкта бирелә. Мәсәлән, тулаем экзистенциаль эчтәлектә иҗат ителгән "Читен хәл" шигырендә дөньядан ваз кичкән лирик герой күз алдына килеп баса. Беренче строфада аның үкенечле, ачынулы психологик халәте дөньяга туганыңа үкенү хисе аша ачыла: +Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм, +Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?! +Күренгәнчә, шагыйрь ислам тәгълиматында кыямәт көне белән бәйле булган сират күперен кичү вакыйгасын адәм баласының дөньяга килү мизгеле белән бәйләп куя. Нәтиҗәдә, бу - кеше яшәешенең сынаулардан гыйбарәт булуы, ахырзаман газаплары белән аваздашлыгы турындагы фикергә алып килә, ә инде шәркыйсуфичыл традицияләргә нигезләнгән "ачы гомер шәрабен эчү" мотивы бу карашны тулыландыра. +Икенче строфада яшәешнең табигый агышын инкяр итү һәм яшәүдән тую мотивлары бер-берсен көчәйтә: +Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! - +Килә утлар чәчеп, син кышласаң. +Шагыйрьнең өметсезлек, рухи төшенкелек тулы халәтен җиткерүгә, яшәешкә, дөньяга, язмышка ачуын һәм газаплы-ачынулы уйларын ачып бирүгә юнәлдерелгән көтелмәгән ассоциацияләр сискәндереп җибәрә: +Каршыма чыкма, кояш, син - канлы тап! +Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң! +Тормыш ямьсезлегеннән, дөнья караңгылыгыннан алҗыган халәттә төп юаныч - үлем көтү, бу фикер шигырьдә беренче строфадан ук кабатлана, шул рәвешле, сызлану белән бәйле эчтәлек көчәйтелә: +Тукай шигъриятендә мондый тенденция "Хәстә хәле" шигырендә дә урын ала. Әсәрнең һәр строфасында өметсезлек мотивы калкытыла. Беренче строфада ул яшәү мәгънәсен җую, йокысызлык, төш мотивлары белән бәйле булса (Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм; / Күз йомалмыйм төн буе, йомсам - коточкыч төш күрәм), икенче строфада кешеләрнең икейөзлелеге, чын йөзләрен битлек астына яшерүләренә бәйле алдану һәм читләшү мотивлары белән тыгыз бәйләнә (Юк янымда чын кеше, булганда да - мин чит күрәм; / Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм). +Гомумән, лирик геройның экзистенциаль кичерешләре строфа саен үстерелә килә, иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәт кебек иң төп кыйммәтләрдән мәхрүм калган җиһанның ямьсезлеге, зәмһәрир суыклыгын образлы итеп ачып бирү җан туңу мотивы аша тормышка ашырыла: +Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам; +Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм. +Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел; +Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм. +Шигырь, гомумән, тулысы белән яшәеш ямьсезлеген раслауга буйсындырылган, строфа саен җанны чолгап алган торгынлыктан котылуның мөмкин түгеллеге, җиһан кануннарының тамырдан үзгәрүе, мантыйкка сыешсызлыгы ассызыклана килә. Җиденчесигезенче строфаларда бу фикерләр иң югары дәрәҗәсенә җитә. Әлеге строфада инсанны һәрвакыт рухландырган, җанына тынычлык, өмет иңдергән дини тәгълматларны җимерү эмоциональ кичерешләрне гаять киеренкеләндерә, лирик геройның күңел халәтен бөтен хәсрәт-сызланулары белән ачып бирә: +Лирик герой күңелен биләгән чарасызлык, өметсезлекнең соң чиккә җитүе үлемне яшәеш авырлыкларыннан котылу чарасы итеп күрүдә чагылыш таба: +И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм. +Шигырьнең соңгы строфаларында хәстәлек мотивы физик һәм рухи газаплардан өзгәләнгән лирик геройның сызланулы кичерешләре аша күрсәтелә, ул инде язмышына буйсынган, көрәшеп арыган халәттә күз алдына килеп баса, укучы шагыйрь җанын биләгән тирән сагыш, сызлануны ачык тоя: +Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрле��е +Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм. +Соңгы строфадагы өзелгән җыр образы укучыны янып-я шьнәп торган иҗат утының сүнүенә шаһит итә: +Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым, +Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм! +Көннән-көн авыруга ныграк бирешә барган Тукай, тән һәм җан газапларын онытырга теләп, 1911 елның декабре урталарыннан 1912 елның март башына кадәр Өчилегә кайтып, абзасы Кәшфелкәбир Әмировта, "сандык шикелле кечкенә генә нараттан салган ак өйдә" торып кайта. Беркадәр ныгып, авыруы җиңеләйгән сыман булып, күңеле күтәрелгән Тукай "Авылда авырып яту", "Бәрәңге вә гыйлем", "Буран", "Көтмәгәндә" кебек шигырьләр иҗат итә, Җ. Вәлиди аның "Җан азыклары" җыентыгына керәчәк әсәрләренең күбесе нәкъ менә Өчиледә язылган булуын искәртә . Әхмәт Урманчиевка язган хатында Тукай "көннән-көн хәлем яхшырак кебек", дип белдерсә дә, чынлыкта аның авыруы чигенми, физик һәм җан газаплары көчәя. Яшәештән, җәмгыятьтән ваз кичкән, өметсезлеккә бирелгән шагыйрь тормышның караңгылыгын, ямьсезлеген игътибар үзәгенә ала. Мәсәлән, "Күңел йолдызы", " Үкенеч", "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" һ.б. шигырьләрендә иҗат уты, рухи бөеклек, милли идеал, өмет, гавамнан югарылык, ялгызлык символлары буларак кулланылган йолдыз символы "Мәхәббәт шәрхе", "Казан вә Кабан арты" шигырьләрендә үзгә эчтәлектә ачыла. Әйтик, "Мәхәббәт шәрхе" шигырендә беренче строфадагы романтик пафос белән сугарылган чагыштыру (биредә автор, алман шагыйре Генрих Гейнега ияреп, мәхәббәтне күктән төшкән йолдызга тиңли) әсәр дәвамында тормыш караңгылыкларын гәүдәләндергән образлар аша (чүплек, тиреслек) дөньяда ямьсезлек хакимлек итүен раслый. +Гомеренең азагында инде каты авыруы сәбәпле дөньяга сызлану, газап, хәсрәтле моң күзлегеннән караган шагыйрь әсәрләрендә экзистенциаль мотивлар киң кулланыла башлый. Мондый әсәрләрдә җәмгыятькә бәя белән шәхси кичерешләр катламы үзара тыгыз үрелеп килә, "лирик геройның күңел дөньясы тагын да катлаулана, газаплы кичерешләре, драматик психологизмы көчәя", аның психологик халәте җәмгыятьнең гаделсезлеген, яшәешнең ямьсезлеген аңлаудан туган сызланулы уйланулар буларак төгәлләшә, бу аның шигырьләрендә җәмгыятьтән читләшү, качу, алдану, дөньядан ваз кичү кебек мотивларны активлаштыра. Шушы яссылыкта шәрехләнгән "Дошманнар" шигыренең композицион төзелеше яшәеш-җәмгыятькә бәяне махсус аерып куярга мөмкинлек бирә: әсәрнең беренче өч строфасында җәмгыятьтә хөкем сөргән ялган кыйммәтләр - икейөзлелек, астыртынлык, көнчелек - калкытыла, шигырьдә кулланылган "җыланнар" метафорасы да җәмгыятькә бәя буларак урын ала: +Күп "җыланнар" сызгырып читтән карыйлар бәхтемә, +Борла-сырла, бәдбәхетләр, үрмәлиләр тәхтемә. +Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем, +Түзмиләр бит бер гөнә яктан ачылган яктыма! +Үзләре... сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән; +Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма. +Шигырьнең икенче өлешендә яшәеш ямьсезлегенә, караңгылыгына төшенгән лирик геройның катлаулы күңел дөньясы үзәккә куела, дөньядан ваз кичү, киләчәккә өметне югату (Дөньядан туйдым, өмидем юк...) җәмгыятьтән читләшү (Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна) мотивлары психологик халәтне билгели. Шушы контекстта әлеге шигырьдә авыру-хәстәлек фани дөньядан мәңгелеккә ирешү юлындагы вакытлыча халәт буларак кабул ителә, үлем фәлсәфәсенә ишарә тоемлана: +Якты йөз берлән алам каршы авырлык, ауруын; +Чүпкә дә саймыйм йөрәккә кап-кара кан саулуын. +Вафатына бер ел кала иҗат ителгән "Ваксынмыйм" шигырендә дә үлемнең мәңгелеккә ирешү чарасы булуы турындагы фикер Тукай иҗатындагы ялгызлык һәм җәмгыятьтән читләшү идеясе белән үрелеп килә. Заманга яраклашырга өндәгән идеалсыз, максатсыз замандашларына каршы шагыйрьнең лирик герое беркайчан да җәмгыять каннунарына буйсынып яшәмәячәген игълан итә: +Җан ашкыну мотивы аша бирелгән үлем фәлсәфәсе "мәңге нурлы ямьлегә" омтылу булып төгәлләшә, үзеңнән соң исемең халык хәтерендә мәңге яшәрлек итеп гомер юлын үтү иң зур кыйммәт дип кабул ителә: +Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә, +Мәңгелеккә - мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә! +Лирик геройның халык өчен кояш (традицион рәвештә, бу образ хакыйкать мәгънәсендә кулланыла) булырга теләве, мин һәм җәмгыять оппозициясеннән гыйбарәт дөнья сурәтен текстта аерымлап куеп, шигырь азагында кешелеккә файдалы булу, милләткә хезмәт итү мотивы аша калкытыла: +Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; +Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. +Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп, +Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып. +Гомернең азагы якынлашуын аңлау, үлем көтү, сүнү/бетү кебек мотивлар "Кичке теләк", "Үтенеч", "Кыйтга" кебек шигырьләрне бер бәйләмгә туплый, аларда лирик герой дөньядан гайрәте чиккән, язмыш караңгылыгыннан алҗыган, яшәүнең мәгънәсезлеген аңлаган халәттә сурәтләнә, аның сызланулы кичерешләре лирик- эмоциональ эчтәлектә ачыла. Караңгылык/золмәт төшенчәләре әсәрләрендә дөнья сурәтенең төп категорияләренә әйләнә. Мәсәлән, "Кичке теләк" шигырендә әсәрнең исемендә үк урын алган кич образы экзистенциаль укылышта гомер кояшы сүнү белән ассоциацияләшә. Шагыйрьнең төшенкелек, авыр уйлар белән тулы кичерешләре сүнгән лампа символик образы аша җиткерелә: +Шунысын искәртү зарур: шәм (ут) сүнү мотивы татар әдәбиятында традицион мотивлардан санала, ХХ йөз башы татар шигъриятендә ул милли эчтәлек белән баетыла, милләтнең алгарышы, киләчәге белән бәйле уйлануларны җиткерү чарасына әйләнә, караңгылык, төн образлары бу мотивның юлдашына әверелә. +Тукайның әлеге шигырендә ут сүнү мотивы шагыйрьнең күп кенә әсәрләрендә кабатланган өметсезлек мотивын яңарта: өметнең сүнүе буларак укыла. Шигырь дәвамында кешене өмет яшәтү турындагы фикер үстерелә килә, һәм шигырьнең соңгы строфасында өметсезлек иң югары дәрәҗәсенә җитә, иҗат уты сүнү - өмет сүнү, ә өмет сүнү - үлемгә тиң дигән идея булып формалаша: +"Ни бәхет! - дим, - иртәгә кич син тагын да янмасаң, +Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!" +"Үтенеч" шигырендә сүнү, алдану, елау кебек экзистенциаль мотивлар бер-берсен тулыландырып, көчәйтеп киләләр. Беренче строфада ук ирекле, хөр, яшьнәп яшәгән чоры - яшьлеге үтүен уйлап сыкраган лирик герой образы тудырыла, аның газаплы күңел халәтен үткән һәм бүгенгегә мөнәсәбәтле сурәтләнгән капмакаршы мотивлар (хөрлек - тоткынлык, яшьнәү - сүнү) сызлану тойгысын тагын да тирәнәйтә: +Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем; +Яшьнәмим дә, күкрәмим дә - утсыз инде күкрәгем! +Килде тоткынлык, түбәнләде уемның куллары; +Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем. +Шул рәвешле, шигырьдә сызлану семантикасы чорга хас иҗтимагый вазгыять белән дә алшартлана, сүз иреге кысылуга бәйле ачынулы фикерләр шигырь эчтәлегендә ачык тоемлана. Икенче яктан, хыял-омтылышларына ирешүдән мәхрүм ителгән лирик геройның өмете өзелүдә бу вакытка инде сәламәтлеге какшаган шагыйрьнең газаплы уйлары да "укыла": +1913 елга кергәндә, Тукайның авыруы инде тәмам көчәя, хәле бик нык авырая. Фатих Әмирхан үз истәлекләрендә Тукайның бу көннәрдәге күңел халәтен бик төгәл тасвирлый: "Соңгы көннәрдә ул ялгызлык сөя вә ялгыз дәкыйкаләрендә тирән бер уйга батып утыра вә шул уйланудан үзенә бер итмиэнаны калеб (күңел тынычлыгы) тапкан шикелле була иде ки". 26 февральдә шагыйрь Клячкин хастаханәсенә кереп ятарга мәҗбүр була. Хәле ничек кенә авыр булса да, ул биредә дә иҗат эшен ташламый. "Башта, шифаханәгә кергән көннәрендә, Тукай азрак күңелсез күренсә дә, соңга таба настроениесе яхшырган кебек булды, ул, докторлар әйтүенә карамастан (докторлар эшләмәскә, йөрмәскә кушалар иде), яткан җиреннән генә булса да, үзенең басыла торган шигырьләренең соңгы корректураларын карау һәм кыска-кыска кыйтга шигырьләр язу кебек эшләр белән дә шөгыльләнә башлады", - дип искә ала Ш. Әхмәров. Больницада яткан көннәрендә Тукай "Хәстә хәле", "Толстой сүзләре", "Буш вакыт", "Шөһрәт", "Кыйтга (Көчләремне мин... )" һ.б. шигырьләрен иҗат итә, аларның күбесе "Аң" журналында дөнья күрә. Әмма дуслары да, Тукай үзе дә гомере өзелергә санаулы көннәр калганын белә, әлбәттә. Аяусыз хакыйкатьне аңлаган шагыйрь үзенең үткәне, иҗаты турында уйлана, йомгак ясый, шушы уйланулары хакында "Уянгач беренче эшем" мәкаләсендә бәян итә. "Кояш" газетасының 1913 елгы 18 март санында басылып чыккан бу язмасын ул "Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, дүрт йөз сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем", - дип төгәлли. +Клячкин хастаханәсендә гомер азагында иҗат ителгән "Кыйтга" шигыре - Тукайның эчке дөньясын, гомеренең азагына якынлашуын сиземләүдән туган ачынулы җан авазын чагылдырган әсәр. Сызланулы үкенү хисе әсәрнең лейтмотивына әверелә, аның һәр сүзеннән сагыш, бетмәс газап тама кебек. Беренче строфада көчсезлек, гомер ахырын тою, үткәннәрне уйлап үкенү мотивлары шигырьне экзистенциаль укылышка көйли, лирик геройның яшәешен характерлаган "кара көннәр" метафорасы аның күңел халәтенә аваздаш яңгырый: +Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, +Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. +Икенче строфада исә лирик геройның яшәү позициясе ачыла: +Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, +Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. +Ягъни хакыйкатькә тугрылык - аның тормыш һәм иҗат мәсләге. Өченче строфада үкенү мотивы, гомеренең азагы якынаюын, язмыш каршында көчсезлекне аңлаудан туган өметсезлек мотивы белән кушылып, үзенең шагыйрьлек миссиясен дөньяны агартуда күргән, әмма омтылыш-тырышлыкларының юкка булуына төшенгән шагыйрьнең ачынулы җан авазын җиткерә: +Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч - шул булды эш: +Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. +Соңгы әсәрләреннән берсендә - "Тәфсирме? Тәрҗемәме?" - шигырендә Тукай, Коръәндәге 110 нчы сүрәгә (Наср (Ярдәм) сүрәсе) нигезләнеп, кеше сайларга тиешле туры, хак юлны Илаһияткә илткән юл буларак күзаллый: +Шул рәвешле, 1911-1913 елларда Тукай иҗаты яңа баскычка күтәрелә. Шәрык һәм Европа әдәби традицияләрен иҗади кулланып, Тукай үз шигъриятендә үзенчәлекле сәяси-иҗтимагый, тарихи, фәлсәфи кыйммәтләрне туплаган бербөтен дөнья сурәтен тудыра. Аның үзәгендә, бер яктан, милләт язмышы, аның яшәеше, киләчәге турында уйлану-кичерешләр булса, икенче яктан, милли тематика кысаларыннан чыккан гомумкешелек идеаллары урын ала. Бу синтез - Г. Тукай иҗаты үсешенең иң югары ноктасы. +"ЮК! ТҮБӘН КАЛМАС БУ ҖАН: +ФИТРӘТТӘ ГАЛИ БУЛГАН УЛ..." +(Йомгак) +Вафатына күп калмастан, Габдулла Тукай, "Мәгариф" нәшрияты соравы буенча, үзе сайлаган шигырьләреннән төзелгән "Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре" җыентыгын әзерләү эшенә керешә. "Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яратган шигырьләрдән җыеп, дүрт йөз сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем", - дип яза шагыйрь үзенең "Уянгач беренче эшем" мәкаләсендә. +Әлеге китабына шагыйрь җиде ел дәвамында язылган шигырьләрен, тәнкыйди караш күзлегеннән үткәреп, җентекләп, зур таләпчәнлек белән сайлый: "Минем кайсы чаклар уянганда тыгызланган вә газапланган маддәләрем - төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафындан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьдә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде...". +Кызганыч, Г. Тукайга үз китабын күрү насыйп булмый: ул шагыйрь үлеменнән соң бер ел тулган көнгә гына дөнья күрә. +Җыентыкка язган кереш сүзендә күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Җ. Вәлиди, Тукай иҗатының әһәмиятен ассызыклап: "Тукаев - татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем!" - дип ассызыклый . Г. Тукайның шигъри иҗатының кыйммәтен Җ. Вәлиди беренче чиратта шагыйрьнең телендә күрә: "Дөньяда никадәр кешеләр бар, татар телене фәкать Тукаев шигырьләре хөрмәтенә сөяләр, татар теленә кизәнгән никадәр куллар каршыларында Тукаев дигән бер койманы, крепостьны күреп, кире төшәләр". Фикерен дәвам итеп, галим: "Шуның өчен телемезнең кадере күтәрелгән саен, Тукаев күтәрелә барачак, милли аңымыз, милли хисемез арткан саен, Тукаев аңлана барачакдыр", - дип өсти. +Һичшиксез, Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарлар өчен Габдулла Тукай - милли рух көзгесе ул. Шул ук вакытта Тукайның бөеклеге милли мәдәният кысаларына гына сыешмый: аның иҗаты дөнья әдәбияты хәзинәсе дә. Тукай шигырьләре төрки, Европа, Россия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Рус телле укучыларга алар А. Ахматова, А. Тарковский, В. Тушнова, С. Липкин, Р. Моран һ. б. танылган шагыйрьләр тәрҗемәләре аша таныш. +Тукай иҗатына Россия һәм дөнья әдәбиятының күренекле вәкилләре мөрәҗәгать иткәннәр. Шагыйрь Рәсүл Гамзатов аның турында: "Тукай үзенең бөек халкының бөек талантын гәүдәләндерә... Бездә, тауларда, электр һәм шәмнәр булмаганда, ут саклаучылар бар иде. Тукайны да үз халкының ут саклаучысы дип атап була. Бу ут - мәхәббәт уты, талант уты, әдәпсезлек һәм ялган белән килешмәүчелек уты..." - дип яза.. +Г. Тукайның "Уянгач беренче эшем" мәкаләсендә: "Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсендән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле", - дигән сүзләр бар. Узган гасырда да, XXI йөз башында да шагыйрьнең биографиясен һәм иҗатын өйрәнү буенча галимнәр тарафыннан зур тикшеренүләр башкарылды. Бу эш хәзер дә дәвам итә. Тукай иҗатын өйрәнүгә галимнәр генә түгел, Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче аның иҗатын сөючеләр дә катнаша. Аларга һәм бу проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән барча кешеләргә һәм оешмаларга авторлар ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. +Габдулла Тукайның Казан чорында иҗат ителгән әсәрләре + +КУШЫМТА +Габдулла Тукайның Казан чорында иҗат ителгән әсәрләре +(1911–1913) +I. Шигырьләр +1. Борын. «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән «Русчадан» дип басылган. +2. Кушмый ишәк җырлый. «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында «Түнтәреф» кушаматы-псевдонимы белән басылган. +3. *** («Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут...»). «Ялтйолт» журналының 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында имзасыз басылган. +4. ...га («Шома тормыш...»). «Шура» журналының 1911 елгы 2 нче (15 гыйнвар) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган, «Пушкиннан мокътәбәс» дип куелган. +5. Мияубикә. 1911 елны китап булып басылып чыга (Казан, «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап). +6. Ана илә Бала. «Күңел җимешләр��»ндә (1911) басылган. +7. Карга. «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. +8. «Сакмар суы» көенә. «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. +9. Җил. «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. +10. Эшкә өндәү. «Күңел жимешләре»ндә (1911) басылган. +11. Иртә. «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. +12. *** («И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч...»). +«Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 21 нче (20 апрель) санының тышлыгында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. +13. Шигърият һәм нәсер. «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 22 нче (1 май) санында «Сөенче Алаев» имзасы белән басылган +14. *** ("Приемныйның ишекләре тар ләхеттән тар икән..."). "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында тышлыкта карикатура асты итеп урнаштырылган. +15. "Шура" шигырьләреннән. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 24 нче (15 июнь) санында имзасыз басылган. +16. Иһтида. "Шура" журналының 1911 елгы 12 нче (15 июнь) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +17. *** ("Уңга да мин әйләнәм, сулга да мин әйләнәм...") "Ялтйолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. +18. Яшен яшьнәгәндә. Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, беренче тапкыр өчтомлыкның II томында (1929) басылган. +19. *** ("Һәзад-дөнья әкалле мин калили..."). "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында рәсем-карикатура асты итеп басылган. +20. Читен хәл. "Шура" журналының 1911 елгы 17 нче (1 сентябрь) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +21. Гөнаһ. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 25 нче (1 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +22. Авыл җырлары (бишенче көлтә). "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 25 нче (1 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +23. Гакыллылар фәлсәфәсе. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +24. Кадер кич. "Вакыт" газетасының 1911 елгы 6 сентябрь (839 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +25. Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хитабы. "Ялтйолт" журналының 1911 елгы 27 нче (11 сентябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +26. Сайфия. "Шура" журналының 1911 елгы 18 нче (15 сентябрь) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +27. Поезд барган көйгә. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +28. Тәмсил. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында имзасыз басылган. +29. Толстой фикере. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында имзасыз басылган. +30. Тәүбә вә истигъфар. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +31. Көзге җилләр. "Йолдыз" журналының 1911 елгы 18 ноябрь (758 нче ) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +32. Золым. Беренче тапкыр "Габдулла Тукаев шигырьләре" (1926) басмасында дөнья күргән. Җыентыкны төзүче Ф. Бурнаш "Бер җирдә дә басылмаган" дигән искәрмә биргән. Текст астына "1911" датасы куелган. +33. Кечкенә музыкант. Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, Октябрьдән соң гына басыла башлаган. Беренче тапкыр өчтомлыкның II томына (1929) кертелгән. +34. Төрекчәдән ("Эзләдем, филлаһ..."). "Яшен ташлары"нда (2) "Шүрәле" имзасы белән басылган. +1. Сабитның укырга өйрәнүе. И.Н.Харитонов (1869-1954) тарафыннан чыгарылган "Бүләк" (1912) дип аталган татар әлифбасында басылган. +2. Гыйбрәт вә нәсыйхәт. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Шүрәле" имзасы белән чыккан, "Казанга кайтыш" дигән мәкаләнең ахырында басылган. +3. Авыл мәдрәсәсе. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Казанга кайтыш" исемле мәкалә эчендә басылган. +4. Бәет. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Казанга кайтыш" исемле мәкалә эчендә басылган. +5. *** ("Читтәге бик күп өяздә..."). "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Казанга кайтыш" исемле мәкалә эчендә басылган. +6. *** ("Җырласаң да, җегет, ачы җырла..."). "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Казанга кайтыш" исемле мәкалә эчендә басылган. +7. *** ("Теләрсәң кемне сүк син яки макта..."). "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Казанга кайтыш" исемле мәкалә эчендә басылган. +8. Яз галәмәтләре. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 36 нчы (31 март)саны тышлыгының беренче битенә, "Городской ломбард" дигән рәсем асты итеп, имзасыз басылган. +9. Хөрмәтле Хөсәен ядкяре. "Йолдыз" газетасының 1912 елгы 10 апрель (817 нче) һәм "Ялт-йолт" журналының шул ук елгы 37 нче (15 апрель) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +10. Янә бер хатирәм. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" артыннан "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +11. Шыер. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында "Айнюк Самакай малае" дигән имза белән басылган. +12. Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа. "Ялт-йолт" жур налының 1912 елгы 37 нче (15 апрель) санында басылган. +13. Балканда. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 44 нче (13 октябрь) санында рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. +14. Казан мулласы һәм булачак депутат. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында рәсем асты итеп, "Шүрәле" имзасы белән басылган. +15. Валлаһи. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән, "Мәкаләи махсуса" исемле мәкалә ахырында басылган. +16. Тәмсил (Әһле Балкан кечкенә...). "Вакыт" газетасының 1912 елгы 7 ноябрь (1067 нче) санында "Балкан сугышы" исемле рубрикадан соң, "Гъ. Т." имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә икетомлыкның I томына (1943) кертелгән. +17. Аң. "Аң" журналының 1912 елгы 1 нче (15 декабрь) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +18. Толугышшәмси мин мәгърибиһа. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +19. Үтенеч. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +20. Дошманнар. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +21. Кичке теләк. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +22. Җегетләр. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +23. Ваксынмыйм. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +24. Бала оҗмахта. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +25. Сагыныр вакытлар. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +26. Картлар. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +27. Авылда авырып яту. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +28. ��әрәңге вә гыйлем. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +29. "Йолдыз"дан да курка. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +30. Буран. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +31. Көтмәгәндә. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +32. Көлке түгел. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +33. Әхлаксызлык. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +34. Монафикъка. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +35. Сабыйлар җыруы. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +36. Ни кирәк тагы? "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +37. Пушкин вә мин. Беренче тапкыр "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +38. Мөнтәкыйд. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +39. Интикадка мөтәгалликъ. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +40. Мәхәббәт шәрхе. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +41. Казан вә Кабан арты. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +42. Татар яшьләре. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +43. Дин вә гавам. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +44. Яңгыр. "Җан азыклары"нда (1912) басылган. +45. Авыл халкына ни җитми. Беренче тапкыр "Габдулла Тукаев шигырьләре" (1926) басмасында дөнья күргән. +46. Өч хакыйкать. "Җан азыклары"нда (1912) "Майковтан" дип искәртелеп басылган. +47. Балкан көйләре. "Кояш" газетасының 1912 елгы 23 декабрь (8 нче) санында "Кечкенә фельетон" рәвешендә "Шүрәле" имзасы белән басылган. +1. Шиһаб хәзрәт. "Аң" журналының 1913 елгы 2 нче (1 гыйнвар) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +2. Йокы алдыннан. "Аң" журналының 1913 елгы 2 нче (1 гыйнвар) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +3. Суык. "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 49 нчы (10 гыйнвар) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +4. Хәстә хәле. "Аң" журналының 1913 елгы 3 нче (15 гыйнвар) санында, 33 биттә "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +5. Әнвәр бәк. "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 50 нче (28 гыйнвар) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +6. Даһигә. "Аң" журналының 1913 елгы 4 нче (1 февраль) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +7. Толстой сүзе ("Зур, бәхет инсанга - һәр көн..."). "Аң" журналының 1913 елгы 4 нче (1 февраль) санында 49 биттә "Даһигә" шигыреннән соң "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +8. Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре. "Мәктәп" журналының 1913 елгы 1 нче (21 февраль) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +9. Кыйтга ("Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым..."). "Аң" журналының 1913 елгы 6 нчы (1 март) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +10. Шөһрәт. "Аң" журналының 1913 елгы 6 нчы (1 март) санында имзасыз, беренче итеп басылган. +11. Толстой сүзе ("Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга..."). "Аң" журналының 1913 елгы 7 нче (15 март) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +12. Тәфсирме? Тәрҗемәме? "Аң" журналының 1913 елгы 7 нче (15 март) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +13. Мөхәрриргә. "Мәктәп" журналының 1913 елгы 3 нче (24 март) санында басылган. +14. Толстой сүзләре. "Аң" журналының 1913 елгы 8 нче (10 апрель) санында имзасыз басылган. +15. Кыйтга ("Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш..."). "Мәктәп" журналының 1913 елгы 4 нче (20 апрель) санында имзасыз басылган. +16. Буш вакыт. "Аң" журналының 1913 елгы 8 нче (10 апрель) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +17. Мәктәп. "Аң" журналының 1913 елгы 8 нче (10 апрель) санында басылган. +18. Казан. "Мәктәп" журналының 1913 елгы 4 нче (20 апрель) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +II. Мәкаләләр. Хикәяләр. Фельетоннар +1. Әстерхан мөзакәрәләре. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 20 нче (1 январь) санында басылган. +2. Яңа әсәрләр ("Хәмитнең хәяты"). "Идел" газетасының 1911 елгы 10 май (351) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +3. Исемнәремез хакында. "Ялт-Йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июль) санында "Имза: "Шәп кеше" имзасы белән басылган. +4. Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәкләр. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында "Мөхәррир мин түгел" дигән имза белән басылган. +5. Идарәдән җаваплар. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 23 нче (1 июль) санында имзасыз басылган. +6. Мөкаддимә ("Арамызда әдәбият вә шигырь..."). Инглиз шагыйре Байронның Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937) тәрҗемә иткән "Шильон тоткыны" исемле поэмасына сүз башы итеп бирелгән ("Шильон мәхбүсе", Казан, "Мәгариф" көтепханәсе, 1911). "Мөкаддимә"нең ахырына: "Г. Тукаев, 1911 ел, 23 апрель. Казан" дип куелган. Беренче тапкыр беренче дүрттомлыкның 4 нче томына (1956) кертелгән. +7. Аз гына төзәтү. "Йолдыз" газетасының 1911 елгы 30 июнь (703) санында басылган. +8. Русчадан дөрест тәрҗемәләр. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +9. Өч баш. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +10. "Барча кардәшләр, ыруг, дуст-иш"... "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 27 нче (1 сентябрь) санында "Әхмәт Урманчиев, Габдулла Тукаев" имзалары белән басылган. +11. Ир, хатын.- "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 27 нче (1 сентябрь) санында "Салам Торхан" имзасы белән басылган. +12. Хатыннарның русча, татарча кушаматлары. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 27 нче (1 сентябрь) санында "Салам Торхан" имзасы белән "Ир, хатын" парчасыннан соң басылган. +13. "Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 28 нче (12 октябрь) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +14. Сәгъде Вәкъкас әфәндегә. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында имзасыз басылган. +15. Гарәпчә яңа масдарлар. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында имзасыз басылган. +16. Татарчага сарыф, нәхү язучыларга ихтар. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 29 нчы (18 ноябрь) санында имзасыз басылган. +17. Былтырның хисабы. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 31 нче (1 январь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +18. Кычкырды, ди. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 31 нче (1гыйнвар) санында имзасыз басылган. +19. Мәкальле киңәшләр. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 36 нчы (31 март) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +20. Яңлыш уйланмасын. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 39 нчы (1 июнь) санында басылган. +21. Хәзер җиләк-җимеш вакыты. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 42 нче (5 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +22. Бик зур кешеләребез. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 42 нче (15 август) санында имзасыз басылган. +23. Динчеләр куаныштылар. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 43 нче (20 сентябрь) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +24. Хаксызлыктан котылдык. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +25. Тегеннән-шуннан. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 48 нче (22 декабрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +1. 1912 елның онытылганнан калган гына хисабы. "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 49 нчы (10 гыйнвар) санында "Счет төймәсе" имзасы белән басылган. +2. Юбилей мөнәсәбәте белән. "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 52 нче (1 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +3. Ике ихтар. "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 53 нче (15 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +4. Матбугатымызның "фәсахәт нәмүнәләре". "Ялт-йолт" журналының 1913 елгы 53 нче (15 март) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +5. Уянгач беренче эшем. "Кояш" газетасының 1913 елгы 18 март (74 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. +III. Автобиографик повесть. Юлъязмалар +1. Кечкенә сәяхәт. "Ялт-йолт" журналының 1911 елгы 24 нче (15 июнь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +1. Мич башы кыйссасы (Баштан үткән бер эш). "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 32 нче (21 гыйнвар) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +2. Казанга кайтыш. "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 35 нче (11 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +3. Мәкаләи махсуса. Беренче кисәге "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 40 нчы (1 июль) санында "Хәкыйрь Шүрәле" имзасы белән, ахырына "Троиски, 20 май, 1912 сәнә" дип куелып, икенче кисәгенең I-V өлешләре журналның 41 нче (15 июль) санында "Сәяхәте көбралар ясаучы: Шүрәле" имзасы белән, VI-IX өлешләре 45 нче (5 ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган.