diff --git "a/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.2.txt" "b/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.2.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Тукай жизнь и творчество кн.2.txt" @@ -0,0 +1,805 @@ +ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ХРОНИКАСЫ ӨЧЕН МАТЕРИАЛЛАР +Өч китапта +Икенче китап +1908-1910 +УДК 821.512.145 ББК 83.3(2Рос=Тат) +ISBN 978-5-93091-382-8 + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә +Редакцион коллегия +Д.Ф. Заһидуллина, К.М. Миннуллин, М.И. Ибраһимов, +Л. Р. Надыршина, Г.М. Ханнанова +Фәнни редактор +М.И. Ибраһимов + +Китапта бөек татар шагыйре Г. Тукайның 1908-1910 еллардагы тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Күптөрле чыганаклар нигезендә Тукайның Казандагы тормышының беренче чоры яктыртыла. Шагыйрьн ең даирәсе, милли матбугаттагы эшчәнлеге, тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар, шигъриятенә хас үзенчәлекләр турында тәфсилле мәгълүмат бирелә. Китап татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. + +I бүлек +"И КАЗАН! ДӘРТЛЕ КАЗАН! +МОҢЛЫ КАЗАН! НУРЛЫ КАЗАН!" +1907 елның 6 маенда "Фикер" газетасында Г. Тукайның "Пар ат" шигыре дөнья күрә. Егерме көн узгач, шагыйрь аны "Әл-гаср әл-җәдит" журналының соңгы (1907 елгы 25 май) санында да бастыра. Шигырьнең үзәгендә - яшь шагыйрьнең гомер иткән шәһәре белән аерылышу сагышлары, ерак Казанда таныш булмаган, ят кешеләр арасында үтәчәк киләчәге турында кайгыруы һәм шул ук вакытта татар дөньясының үзәге, мәркәзе белән тиздән очрашуны дулкынланып көтүе: +И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! +Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; +Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. +"Пар ат" шигырен Г. Тукай Казанга китәргә ярты ел чамасы кала иҗат иткән. Шигырь басылып чыкканда, "Әл-гаср әл- җәдит" журналы һәм "Фикер" газетасына ябылу куркынычы яный ("Фикер"нең соңгы саны 1907 елның 13 маенда дөнья күрә). Тагын да элгәрерәк, 1906 елның ноябрендә, Тукайны юмор һәм сатира остасы буларак таныткан "Уклар" сатирик журналының эше туктатылган була. Камил Мотыйгый һәм Мөхәммәтгали Мусин белән берлектә нәшер итәргә ниятләгән "Яңа тормыш" газетасы да шагыйрьне артык кызыксындырмый: газетаны оештыруга 100 сум пай акчасын сарыф итсә дә, Тукай наширлек эшләрендә катнашмый (гомумән, газета 1907 елның 11 ноябреннән 1908 елның 20 мартына кадәр генә чыгып кала). +Димәк, хронология ягыннан "Пар ат" шигырен автобиографик дип атап булмый: әсәр шагыйрь әле Уральскида яшәгән чакта дөнья күрә. Шулай да шигырь эчтәлегеннән Тукайның үзен шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак таныткан бу шәһәрдән тиздән китәчәге аңлашыла. +Казанга Тукай 1907 елның октябрендә генә кузгала. Сәяхәтенең рәсми сәбәбе хәрби хезмәт комиссиясе узу өчен Олы Әтнә авылына бару булса да, Казан вакытлы матбугатында шигырьләре дөнья күреп килгән, матбагачы Гыйльметдин Шәрәф белән "Шигърият көтепханәсе" сериясендә шигырьләр җыентыгын нәшер итү турында килешү төзегән шагыйрь иҗади тормышын нәкъ менә Казанда дәвам итү турында хыяллана. Моны раслаган мәгълүматлар зам��ндашларының истәлекләрендә дә, Тукайның үз хатларында да бар. Мәсәлән, шагыйрьнең дусты, беренче татар театр труппасының артисты һәм җитәкчесе Габдулла Кариев үз истәлекләрендә: "Габдулла әфәнде шул вакытта ук Казанны бик яратып сөйли иде. Казанга барырга бик тели иде. Кайсы вакытларда бүл мәбездә чәй янына кара-каршы утырып, Казанны, андагы мәгълүмрәк кешеләрне сөйли вә Казанга барып торырга төрле уй вә фаразлар кылып, төннәр кичерә торган идек. Габдулла әфәнде Казанда бер эш кыла алачагына, үзенең шагыйрьлегенең дә анда танылачагына ышанадыр иде", - дип яза. Г. Кариев истәлекләренә караганда, якынча шул ук вакытта (Г. Шәрәф Тукайга аның шигырьләрен аерым китап итеп бастыру турында мәрәҗәгать иткәндә ) шагыйрьгә Оренбургта Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр акчасына күренекле журналист һәм язучы Фатих Кәрими мөхәррирлегендә нәшер ителгән "Вакыт" газетасына эшкә керергә тәкъдим ясала. Бу хакта Г. Тукай 1908 елның 27 мартында Уральскидагы апасы Газизәгә җибәргән хатында болай дип яза: "Әлхасыйль, хәлем яхшы, әлхәмделиллаһ. Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде; "Вакыт" гәзитәсендә, "Шуражурналларында эшләргә; 40 тәңкә айга жалуние бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар, хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар" . Тукайның апасына язган хатыннан күренгәнчә, шагыйрь һәм Оренбург наширләре арасындагы каршылык инде онытылган, димәк, теләгән очракта, Тукай иҗат эшен Оренбургта да дәвам итә алган булыр иде. Тукайга тәкъдим ителгән 40 сумлык жалование, артык зур акча булмаса да, шагыйрьнең Казанда алган хезмәт хакыннан күбрәк. Уральскида К. Мотыйгый оештырган газета-журналларда алган акча белән чагыштырганда (К. Мотыйгый истәлекләреннән Г. Тукайның баштарак типографиядә наборщик булып айга 8 сумга эшләве, соңрак, "Әл-гаср әл-җәдит", "Фикер", "Уклар" басмаларының фактик мөхәррире вазифасына күчкәннән соң, 25 сум алуы мәгълүм), Тукайның Казандагы керемнәре берникадәр күбрәк булган. Шулай да губерна башкаласында яшәү дә Уральскидан чыгымлырак бит. Апасы Газизә Госмановага язган хатында Тукай, шигырь җыентыклары өчен алган акчалар турында әйткәннән соң: "Ләкин расхуд күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә - һәммәсенә акча кирәк - дип искәртә. Гомумән, Казанда да Тукайның керемнәре мактанырлык булмый. "Әл-ислах" газетасындагы хезмәте өчен (1908 елның ахырына кадәр Тукай башта газетаның әдәбият бүлеген, соңрак "хатын-кыз" бүлеген җитәкли) ул акча алмый: атналык миллидемократик газетаның Оренбургтагы "Вакыт" һәм "Шура"ныкы кебек иганәчеләре булмый, ул зур кыенлыклар белән шәкертләр акчасына нәшер ителә. Бертуган Шәрәфләрдән килеп торган акчалар да (Тукайның Казанда басылып чыккан әсәрләрнең күбесе Шәрәфләр оештырган "Матбагаи Шәрәф" матбагасында нәшер ителә) шаг ыйрьгә зур байлык китерми. Беренчедән, Тукай, наширләр белән эш иткәндә, алар куйган шартларга каршы килеп тормаган. Үз мәнфәгатьләрен кайгырта алса, Казанда яшәү дәверендә төрле нәшрият һәм басмаханәләрдә (бертуган Шәрәфләр, И.Н. Харитонов бас маханәләре, "Сабах", "Үрнәк", "Милләт", "Мәгариф", "Өмет") меңләгән тиражлар белән 32 китабын бастырган Г. Тукай акчага кытлык кичермәс иде. Икенчедән, шагыйрьнең матди якка мондый илтифатсызлыгы аның иҗат дөньясына бирелүе, тормыш ваклыкларына битарафлыгы белән дә бәйле булса кирәк. Җ. Вәлиди бу мәсьәләдә үзгәрәк караш та белдерә: "Тукай Казанга килгәч, гомумән, тормышны бер тәртипкә - низамга салмады. Эшен тәсадефкә, вак-төяк тәэсирләргә ияреп эшләде Казанга төрле ниятләр белән (әйтик, югары уку йортларына укырга керү) килгән замандашларыннан аермалы буларак, Тукай, күрәсең, андый максатлар куймаган. Җ. Вәлиди бу турыда Тукай, "шәкердлектән котылгач та, яңадан сызганып шәкерд булырга, кешедән укырга, үз-үзендән укырга, җитди сурәтлә гыйлем вә әдәбият тәхсил юлына керергә тиеш иде", - дип яза. "Ләкин, - дип дәвам итә ул үз фикерен, - Казан аңа үзенең бер ягы белән гаять начар тәэсир итде. Ул, үзе дә яратмадыгы бер такым (төркем) эшсезләр, көчсезләргә катнашып, гомерне юк-бар белән уздыра башлады +Шулай итеп, Казанда шагыйрьнең матди халәте әлләни алга китми (1907 елның кышында ул Габдрахман Дәүләтшинның "Китап" нәшриятына экспедитор булып эшкә урнаша һәм, чыгымнарын киметү өчен, берара, "Болгар"дан күчеп, нәшриятның склад бүлмәсендә дә яшәп ала ). Тормышының көнкүреш ягы да җайланмый: Казанда үткәргән биш елдан артык вакытын Тукай төрле кунакханәләрдә яши. Шагыйрьнең дуслары һәм замандашлары аның көнкүрештә талымсыз булуын искәртәләр. Вафа Бәхтияров истәлекләренә караганда, 1908 елның апрель тирәләрендә, Тукайның матди ягын кайгыртып, дуслары аны бер фатирга күчерәләр ("Болгар" номерына айлык түләү 8 сум булса, Кабанның уң як ярындагы Дурандин йортындагы фатир өчен аның хуҗасы 5 сум сораган). Күченеп 2-3 көн дә үтмәстән, Тукай, бу йорттан ерак түгел җәйге фатирда яшәгән Вафа Бәхтияров белән Фатих Әмирхан янына килеп, шунда берничә көн торып кайта (Вафа Бәхтияров истәлегендә әйтелгәнчә, Тукай белән Әмирхан көннәрен туктаусыз кәрт сугып үткәрәләр). Кире әйләнеп кайтканнан соң, Тукай үз бүлмәсенә керә алмый: фатир хуҗасы аның барлы-юклы малын (алар арасында шагыйрь кадерләп саклаган Пушкин һәм Лермонтов җыентыклары да була) урлап юкка чыга, ләкин Тукай бу хәлгә борчылмый: кабат үз иптәшләренә кайтып, аларның җәйге фатирларында "агач кроватьта коры такталар өстендә" берничә ай яшәп ала. +Шагыйрьнең матди якка илтифатсызлыгын күрсәтә торган тагын бер фактны атап үтик. 1908 елның көзендә Тукай үзенең атаклы "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын иҗат итә. Әсәр 14 октябрьдә "Купеческое собрани��" бинасында үткән әдәби кичәдә укылганнан соң (кичәдә катнашучылар аның бик зур уңышка ия булуын искәртәләр), "Яшен" журналының мөхәррире Галиәсгар Камал поэманы "Яшен"дә бастырырга уйласа да, күпчелек бу поэманы аерым китап итеп чыгарырга кирәк дип таба. "Шул вакыт Тукай янына Г. Шәрәф керә, ул аңарга аны укып та чыга һәм аңарга сатып га куя, мин авыз күтәреп калам. Шәрәф аны бик кызу тотып бастырып та чыгара һәм китап тиз арада сатылып та бетә", - дип яза Тукай турындагы истәлегендә Г. Камал. +1890 еллар башында ике елга якын вакытын Казанның Яңа Татар бистәсендә һөнәрче Мөхәммәтвәли һәм аның җәмәгате Газизә гаиләсендә уздырган Габдулла (балачагының бу дәверен искә төшергәндә, шагыйрь аны бәхетле һәм гамьсез вакыт дип телгә ала), билгеле, аны яратып тәрбияләгән үги әнисен онытмаган. 1908 елның 27 мартында Уральскидагы апасы Газизәгә җибәргән хатында ул Казандагы үги әнисе Газизә белән очрашуы турында бик җылы итеп яза: "Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчә идек. Шул заманда әни мине: "Угылым, саклан, тәүфикъле бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер", - дип үгетли иде Бу үгет-нәсыйхәтләр юкка гына әйтелмәгән. Апасы Газизәгә язылган бер хатында Тукай Казанда дус-ишләре күп булу белән мактана: "Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз Билгеле, Тукайның Казандагы дуслары арасында төрле кешеләр булган. Иң якыннары - әлбәттә, зыялылар. Һичшиксез, Тукайны Казанга китергән төп сәбәп тә яңа мохиткә, даирәгә омтылыш булган. Ш. Шәрәф белән бер әңгәмәсендә ул моны үзе дә ассызыклый: "Казанда "кеше" бик күп, мин Уральскида үземә иптәш, утырдаш булырлык кешеләр таба алмый башлаган идем. Монда һәртөрле мәсләктә кеше бик күп, кайсы мәсләк кешеләре берлә күрешсәм дә, үземнән артык әллә ничә кеше таптым; шунлыктан тәрәккый итүем, гыйлем арттыруым өчен, мотлака (әлбәттә), Казанда калырга кирәк дип карар бирдем +"Монда күңелле. Дус-иш, зыялылар күп..." +1907 елның азагында дусты Г. Кариевка язган хатында Тукайның үз даирәсен ике төркемгә (дус-ишләргә һәм зыялыларга) бүлүе күзгә чагыла. Күрәсең, иҗади һәм фикри үсешкә омтылган шагыйрь Казан зыялылары белән танышуны үзенә бер максат итеп куйган. +Ш. Шәрәф истәлекләрендә Тукайны кызыксындырган әдәбият турында мәгълүмат бар. Ш. Шәрәф шагыйрьнең Шәрык әдәбияты белән кызыксынуын ассызыклый, ләкин шул ук вакытта әлеге мавыгуның тиз үтүе турында яза. Ш. Шәрәф истәлегендәге кайбер юлларга да игътибар итмичә булмый: "Тукай, үзенең табган (табигате белән) шагыйрь булып яратылуына, үзендә шагыйрьлек таланты фәүкылгадә (гадәттән тыш) куәтле булуына бик нык иманлы иде. Бервакыт 1909 ел "Вакыт" газетасының бер нумирасында Сәгъ ди имзасы берлә Тукайның шигырьләре вә шагыйрьлеге хакында озын бер фельетон язылган иде. Миңа очрашканда, шул газет яңа гына килгән, Тукай да яңа гына укыган иде. Мин: "Бу фельетонны укыгач, берәр вершок үсеп киткәнсең", - диюемә каршы Тукай, бер дә исәпләп тә тормаенча гына: "Балыкка "син йөзәргә оста" дисәләр, күтәрелеп китәр идеме?" - диде... Соңра шул сүзләрне гыйлавә итте (өстәде): "Мин шагыйрьлекне күп иҗтиһад итеп (тырышып), күп вакытлар сарыф итеп тәхсил иткәнем (хасыйл иткәнем) юк. Бу шагыйрьлек - миңа Алла тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк", - диде +Шагыйрь турындагы күпсанлы истәлекләрдә ул тыйнак, оялчан кеше итеп күрсәтелә. Ш. Шәрәф истәлекләреннән алынган өзек тә Г. Тукай иҗатта үз дәрәҗәсен бик яхшы аңлаган шәхес буларак гәүдәләндерелә. Моны исбатлаган тагын бер мисалны китерергә мөмкин. Мәгълүм булганча, Г. Тукайның "Әл-ислах" газетасы өчен беренче язылган язмасы "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" мәкаләсе була. Ф. Әмирханның истәлекләренә караганда, ул мәкаләне "бер-ике җөмләне төшереп калдыру шарты белән генә дәрҗ итәргә муафыйк" тапкан, ләкин "Әл-ислах" та хезмәт итүчеләр бу нияткә мөнәсәбәтле "Тукаев моңар рази булмас", - диешәләр Һәм наширләр Тукай фикерен һәрвакыт игътибарга алганнар да. +1905-1907 елгы инкыйлаб дулкыннарына карамастан, Уральскидагы иҗтимагый тормыш Казанныкы белән чагыштырырлык булмаган билгеле. Шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашларын өйрәнгән Р.И. Нәфыйков Тукайның Уральскида яшәгәндә социалдемократик идеяләр белән кызыксынуы турында яза, ләкин, Уральскида иҗат иткән "Бер татар шагыйренең сүзләре" (1907) шигыренә игътибар итсәк, шагыйрьнең социал-революционерларга хәерхаһлы булуы турында да нәтиҗә ясарга мөмкин: +Курыкмаслыкта күңлем мисле "эс-әр" минем, +Күңлем дузәх (җәһәннәм), авызымнан ут чәчрәр минем. +Дошман бозмый фикрем, уем җәмгыятен, +Аңар каршы керпекләрем гаскәр минем. +Тукайның эсерлар идеяләре белән кызыксынуын татар эсерларының лидеры Гаяз Исхакыйга багышлап язылган "Кем ул?" шигыре дә раслый. Шунысын дә әйтергә кирәк: Уральскида яшәгәндә, Тукай, академик С. Бахның "Царь-Голод" исемле икътисади очеркын татарчага тәрҗемә итеп, 1906 елда аны өлешләп "Әл-гаср әл-җәдит" журналында бастырган. Башта шагыйрь үз тәрҗемәсен Казанда чыккан "Таң йолдызы" газетасына җибәргән булган (ниндидер сәбәпләр аркасында, бу язма газетада басылмый калган). Тукай белән беренче тапкыр очрашуларын искә төшереп, С. Рәмиев шагыйрьнең Казанга килүенең бер сәбәбе - нәкъ менә үзе һәм Гаяз Исхакый белән танышу теләге иде дип яза. Бу фактларга карамастан, Тукайның Казанга килгән вакыттагы сәяси мәсләген төгәл билгеләве кыен, чөнки әлеге вакытта Казан мөселманнары арасында сәяси төркемнәр оеша гына башлый әле. "Таңчы"лардан тыш, "Урал" газетасы тирәсендә җыелган "уралчы"лар төркемен (лидерлары - Хөсәен Ямашев һәм Гомәр Терегулов) аерып була. Тарихчы Д. Госманова билгеләвенчә, бу төркемнәрнең җәмгыятькә йогынтысы чикле була, эшчәнлекләре тиз арада туктатыла. +1905-1906 елларда Бөтенроссия мөселманнар корылтае карары нигезендә "Иттифак әл-мөслимин" фиркасе оештырыла (юлбашчылары: Ә. Әхтәмов, Й. Акчура, С. Алкин, И. Гаспринский, Р. Ибраһимов, Һ. Максуди). Либераль юнәлеш тоткан бу фирка Казанда "Казан мөхбире" һәм "Әхбар" газеталары чыгара башлый. Г. Шәрәф истәлекләрендә Тукайны "Әхбар"га эшкә чакырулары турында мәгълүмат бар, ләкин шагыйрь "Китап"та экспедитор хезмәтен сайлый. Тукайның бу тәкъдимнән баш тартуын Г. Шәрәф болай аңлата: Тукайга газетаның һәр санына редакция кирәк дип тапкан 2-3 йөз юлны русчадан тәрҗемә итү шарт итеп куелган булган, ләкин шагыйрь: "Ни бирсәләр, аны тәрҗемә итәргә үземдә икътидар (көч) хис итми идем", - дип, ризалашмаган. +Тукайның сәяси мәсләге турында фикер йөртүнең фаразлау рәвешендә генә мөмкин булуына карамастан, шагыйрьнең җәдитчелек тарафдары булуы шик тудырмый. Моны Г. Тукайның мәдрәсә шәкертләренең "Ислах" хәрәкәте юлбашчылары - Фатих Әмирхан һәм Вафа Бәхтияров белән якынаюы да дәлилли. Дусты Сәгыйть Рәмиевкә 1911 елның 4 мартында язган хатында: "Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит - дип искәрткән шагыйрь, билгеле, "сәясәтче" сүзен киң мәгънәдә аңлаган: аның шигырьләрендә дә, публицистик әсәрләрендә дә татарлар һәм, гомумән, Россия тормышындагы әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйгалар зур урын алып тора. Казанда яшәгәндә Тукайның "Әл-ислах", "Яшен", "Ялт-йолт", "Йолдыз", "Аң" кебек газета-ж урналларда төрле сәяси һәм иҗтимагый вакыйгаларга мөнәсәбәтле күпсанлы язмалары дөнья күрә. Аның Казандагы якын дуслары - демократик карашлы татар зыялылары: Ф. Әмирхан, Галиәсгар Камал ("Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем алган күренекле драматург, мөхәррир), Сәгыйть Рәмиев (Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем алган, шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашкан шагыйрь); Әхмәтгәрәй Хәсәни ("Мөхәммәдия"не тәмамлап, милләткә хезмәт юлын сайлаган шәхес: 1907 елда ул Казанда "Гасыр" басмаханәсе ача, 1912 елда "Аң" журналын нәшер итә башлый); С. Рахманколый (ХХ йөз башында тәрҗемәче буларак дан казанган бу шәхес А. Пушкин ("Дубровский", "Борис Годунов", "Цыганы"), И. Тургенев ("Дым", "Отцы и дети") әсәрләрен тәрҗемә итү белән генә түгел, сүзлекләр төзү өлкәсендә дә таныла: 1911 елда Г. Кәрам белән бергә "Русча-татарча тулы сүзлек", тагын бер елдан исә 3000 нән артык сүз теркәлгән "Учебник-самоучитель разговорного языка для русских" бастырып чыгара). Болар - Тукайның якын даирәсен тәшкил иткән татар зыялыларының кайберләре генә. Аларның барысын да милли тәрәккыять, татар мәдәниятенең үсеше, аның рус һәм Европа мәдәниятләре белән багланышлары идеяләре берләштерә. +"Монда бай байбәтчәләр дә гомумән диярлек русча +укыган вә һәр җәһәттән аз-күп мәгълүматлылар" +Казанда Тукайны чолгап алган тагын бер даирәне дә искәртми мөмкин түгел - бу хакта Тукай үзенең хатларында да еш кына искә ала. Гомумән, хатлар шагыйрьнең күңел халәте ни рәвешле үзгәрүен күзалларга мөмкинлек бирә. Баштарак ул дустуганнарына Казандагы мохиттән канәгать булуы турында яза, ләкин күп тә үтми, шагыйрьнең үз мохитенә мөнәсәбәте үзгәрә башлый. 1908 елның 23 июнендә Серноводск шәһәренә Фатих Әмирханга язган хатында ул болай ди: "...Торам-торам да: "Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?" - дим Моңа якын хис-кичерешләр шагыйрьнең 1911 елның 15 ноябрендә Сә гыйть Сүнчәләйгә язган хатында да чагыла: "Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым. Мин үзем дә, Казанга килмәс борын: "Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?" - дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: "Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек", - кеби ачкүзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. "Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән", - дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрәм иде..." . Биредә үзе өчен төп кыйммәтнең милләт булуын ассызыклаган Тукай, милләтчеләрне монафикълыкта һәм бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепли. +Тукайның 1909 елның 13 мартында Уральскидагы иптәше Гайнетдин Туприевка язган тагын бер хатына мөрәҗәгать итик: "...Казан күңелле. Мөхәррирләрдән, укучы яшьләрдән гыйбарәт дустларым күп. +Монда бай байбәтчәләр дә гомумән диярлек русча укыган вә һәр җәһәттән аз-күп мәгълүматлылар. Шул сәбәпле аларга да катышам. Бәгъзан Казанның иң бай вә иң могтәбәр гаиләләре эченә дә кереп утырырга тугъры килгәли +Хатта телгә алынган байбәтчәләр Тукайның Казан даирәсенең тагын бер төркемен тәшкил иткән. Г. Шәрәф истәлекләреннән күренгәнчә, баштарак Тукай татар яшьләре арасында үзен уңайсыз хис итә, алар аңа укымышлы, рус классиклары әсәрләреннән генә түгел, хәтта тәнкыйтьчеләрнең (Белинский, Писарев) хезмәтләреннән дә хәбәрдар булып тоелалар. Әмма, озак та үтми, шагыйрьгә бу "укымышлылык"ның чын йөзе ачыла: "Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән... Алар "аттестатчылар", берничәсе шул ук "аттестатчылар"ның мәҗлесендә йөреп, "аграрный вопрос", "эффектный" дип, урынлы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар +"Ни өчен соң Тукай нәкъ ��енә шушы "чиле-пешле" кешеләр арасына эләккән һәм, үзләрен танып алгач, ник алар белән арасын өзмәгән?", - дип уйлана И. Нуруллин һәм түбәндәге фаразын җиткерә: "Бу егетләр Габдуллага башта Казанның алдынгы яшьләре булып күренгән. Күп беләләр, тәкәллефлелек белән "авырмыйлар", күңелләрендәге - телләрендә. Уен-көлке. Тормышка җиңел караш. Габдулланың да күңелендә бәйрәм настроениесе. Үзләрен эре тота торган могтәбәр затларның мәҗлесләрен җаны-тәне белән сөйми торган Тукайга бу компания гаять кулай +Казанга 21 яшендә килеп төшкән Тукай баштарак, күрәсең, күп әйберне идеаллаштырып кабул иткән. Ләкин югарыда китерелгән хатлар һәм замандашларының истәлекләре шагыйрьнең тиз арада хакыйкатькә төшенүен ачыклыйлар. +1914 елда дөнья күргән "Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре" исемле җыентыкка язган кереш сүзендә Җамал Вәлиди Тукай үлеменнән соң беренче елларда әдәби һәм иҗтимагый даирәдә киң таралган фикер турында болай ди: имеш, шагыйрьнең фаҗигасында аны чолгап алган мохит һәм бөек даһины саклап кала алмаган милләт гаепле. Бу фикер тарафдарларына Җ. Вәлиди мондый җавап кайтара: "Ләкин, безнеңчә, бу ике фирканең икесенә дә зур гаеп инсад итеп булмый. Беренчеләр Тукаевны батырмадылар, Тукаев үзе анлар арасына кереп батты, Тукаевның күзен бумадылар, кая гына зынҗыр салмадылар. Ул күреп, аңлап эшләде. +Тукаевка үзләренчә ярдәм кул сузгалаучылар да булмады түгел. Ләкин Тукаев бундый кулларны кабул итәрлек бер табигатьтә, мәсләктә түгел иде. Ул һәр һиммәтнең астында бер миннәт күрә вә аның табигате тузан кадәр бер миннәтне күтәрә алмый иде. Шуның өчен ул кайдсыз, интизамсыз, түбән вә ярлы булган шул мөстәкыйль (вә разгульный) тормышыны берәүнең һимаясендә, тәрбиясендә рәхәтдә, иркенлекдә яшәү илә алышдырырга разый булачак түгел иде +Җ. Вәлидинең фикере шагыйрь замандашларының күпсанлы истәлек язмаларында да раслана: алар Тукайның Казанда яшәгән алты елга якын гомерендә татар зыялылары арасында үз кеше булып китә алмавын ассызыклыйлар. Мәсәлән, И. Рәмиев Тукайның байлар мәҗлесләренә чакыруларны кире кагуы турында яза: "Аның байлар, муллалар, ягъни "өлкәннәр" мәҗлесенә йөрмәве гомумән билгеле. Аларның аш-су мәҗлесенә түгел, рәсми чакырылган утырышларына да катнашмый иде. Бәлкем, чакырмаганнардыр дигән сорау килүе мөмкин. Чакырмыйлар түгел, чакыралар иде... Тукай холкындагы бу сыйфатны шагыйрьне якыннан белгән журналист, җәмәгать эшлеклесе Ф. Туктаров та искәртә: "Казанның зыялы фамилияләрендә вә могтәбәр милләтпәрвәр байлар мәҗлесендә бер мәртәбә дә булмады дисәк, хата булмас +Г. Тукай турында истәлекләрендә Г. Камал шагыйрьнең 1909 елда фабрикант Хәсән Акчурин чакыруы белән Гурьевкага (Сембер губернасы) сәяхәт кылуын телгә ала. Г. Камал Тукайның бу сәяхәттән канәгать калмавы турында яза: "Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар, шулай да үземнең кроватымны сагынып кайттым әле, безгә кул кешеләр түгелләр алар, әллә ничә горничный нәнке шикелле ашаталар, нәнке шикелле эчертәләр, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Сыйлары да коньяк та шампанский, безнең шикелле кара корсакка кул нәрсәләрмени алар И. Нуруллин Тукай сүзләрен болай шәрехли: "Бу сәфәр либераль буржуазиянең иң мактаулы вәкилләрендә милләт интересының ташып торганлыгын, демократлар белән либераллар арасындагы каршылыкны ачыграк күрергә ярдәм иткән дигән фикергә китерә Шул ук вакытта 1913 елда (Тукай үлеменнән соң) Акчуриннарга сәяхәт кылган Ф. Әмирхан танылган татар фабриканты турында башка фикер әйтә: Хәсән Акчуринны ул укымышлы, гарәп теле һәм ислам дине тарихы буенча тирән белемле шәхес итеп бәяли. +Тукайның Казандагы атаклы байлар даирәсеннән читләшүен иҗ тимагый сәбәпләр белән генә аңлату бу мәсьәләне тулысынча ачык лап бетерми, әлбәттә. Шагыйрьнең Әхмәтгәрәй Хәсәни (Казанн ың абруйлы сәүдәгәрләрнең берсе Сибгатулла Хәсәнинең улы) белән дуслашып китүенә социаль тигезсезлек комачауламаган бит?! +В. Бәхтияров Тукайның туры сүзле булуын, һәртөрле икей өзле лекне өнәмәвен искәртә. Шуңа бәйле шагыйрь башка кешеләр белән авыр якынайган, ят кешеләргә, үзенә ошамаганнарга якты чырай күрсәтмәгән. Шул ук истәлегендә В. Бәхтияров: "Тукайда үз-үзен сөю үзенең татар арасында зур урын тотуын аңлый, язган шигырьләренә зур бәһа бирә иде. "Мин-минлеге" зур һәм көчле икәне кайбер шигырьләреннән, Пушкин, Лермонтовлар рәтенә үзен куюыннан ук билгеле. Замандашлары шагыйрь Сәгыйть, шагыйрь Дәрдемәнд һәм Мәҗит Гафурилардан үзен бик өстен икәнен тыштан белдермәсә дә, эчтән үзенең өстенлеген аңлата иде", - дип яза. +Замандашлары истәлекләре, шагыйрьнең шәхси хатлары аны каршылыклы шәхес итеп күз алдына китереп бастыра. Бер яктан, Казанга килгәч, ул рухына якын зыялылар арасында үзенә дуслар таба (Ф. Әмирхан, Г. Камал, В. Бәхтияров, С. Рәмиев), икенче яктан, төрле бушбугазлар белән дә аралашып китә. С. Сүнчәләйгә 1911 елның 1 гыйнварында юлланган хатында Тукай болай дип яза: "Казанның "Болгар" атлы номерында торам. 33 нче номер. Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән катышам. Кич белән, күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам +Шагыйрьнең кайбер замандашлары аның табигатендә оялчанлык, тыйнаклык белән бергә ниндидер тәкәбберлек булуы турында да язалар. Әлеге каршылыкның сәбәпләре төрле: шагыйрьнең катлаулы балачагы, шәхси тормышының җайланмавы, кыюсызлыгы һ. б. Бәлки, Тукайның холык-табигатенә хас булган бу сыйфатлар аңа югары катлау арасында үзен иркен тотарга комачаулагандыр. Шул ук вакытта Тукайны иҗтимагый-милли тормыштан читләшкән дип тә әйтеп булмый: вакытлы матбугатта зур эшчәнлек күрсәтүдән тыш, ул Казанның әдәби-мәдәни тормышында да актив катнаша. Мәсәлән, алда әйтелгәнчә, 1908 елның 14 октябрендә Купеческое собрание бинасында уздырылган кичәдә ул үзенең атаклы "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын халыкка укый. 1910 елның 15 апрелендә "Шәрык клубы"нда "Халык әдәбияты" лекциясе белән чыгыш ясый. +Тукай театр тамашаларын да яраткан. Татар драматургларын ың әсәрләре белән беррәттән рус классиклары иҗаты буенча куелган спектакльләрне дә (А. Островский, А. Чехов, Н. Гоголь) әйбәт кабул иткән. Шунысы да мәгълүм: Тукай "Сәйяр" труппасында башта - актер, соңрак труппаның җитәкчесе булып торган Габдулл а Кариев белән дә дус була. 1911 елда "Сәйяр" труппасы "Шәр ык клубы" штатына кертелә, коллектив кышкы сезонда да даими хезмәт хакы алып эшләү мөмкинлеген ала, ә иң мөһиме - труппаның үз бинасы була. Тукай "Сәйяр" артистлары уенын бик яратып тамаша кыла. +Уральскида яшәгәндә үк, Тукай театр сәнгатенә игътибарлы була. Моны раслаган бер факт - аның "Фикер" газетасында дөнья күргән "Театрның файдасын халыкка ничек төшендерәмез һәм хәзрәтләрдән ничек дөрестләтәмездип аталган сатирик мәкаләсе. Казанда иҗат иткән "Театр" шигырендә дә Г. Тукай театрның милли хәятта уйнаган ролен мәгърифәтчелек идеаллары яктылыгында ачыклый: +Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, +Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. +Театр яктылыкка, нурга илтә, +Кире юлга җибәрми, уңга илтә. (...) +Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, +Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. +Тукайның 1909 елда Панаев бакчасында (казанлылар яратып ял итә торган бу паркта театр кичәләре еш үткәрелә торган булган) уйналган театр тамашасына багышланган рецензиясе дә бар. +Публицист һәм сатира остасы Тукайның аерым җәмәгать эшлек ле ләреннән көлеп язган мәкаләләре шактый. Аның сатира уты астына Ишми ишан, "Бәян әл-хак" газетасының нашире Әхмәтҗан Сәйдәшевләр генә эләкмәгән, кайчакта үз даирәсендәге якын танышлары да һөҗүм объектына әйләнгән. Мәсәлән, шагыйрьн ең "Бәян әл-хак"ка эшкә кергән дусты Сәгыйть Рәмиевне тән кыйтьләп язган сатирик әсәрләре бар. ХХ йөз татар вакытлы матбугатында әдипләрнең бер-берсенә карата төрткеле язмалар бас ты руы табигый хәл. Әйтик, Оренбургта нәшер ителгән сатирик юнә лешле "Чүкеч" журналында Зариф Бәшири Тукай иҗатына мөнәсә бәтле "Мөтәрҗим шагыйрьгә" памфлетын бастырып чыгара (анда ул Тукайны бары тик Пушкин һәм Лермонтовтан тәрҗемәләр ясаучыга әйләндереп калдыра): +Син дә Пушкин, Лермонтовның +Бозгалап шигырьләрен, +Шатланасың түшне киереп +Мин дә бит шагыйрь диеп. +Моңа каршы язган "Җавап" шигырендә Тукай, үзен Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куеп, Зариф Бәширигә кискен бәя бирә: +Шигъре Лермонтов вә Пушкин - олугъ саф диңгез ул, +Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул. +Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек! +Телләрең сузган буласың, - җитми, җитми, кит күчеп. +Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер: +Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр! +Беренче карашка, Зариф Бәшири белән Тукайның үзара дошманлыкта булулары хакында фикер туарга мөмкин. Чынлыкта, инде 1907 елның октябреннән бирле таныш булган шагыйрьләр, үзара шундый шигырьләр язышуларына карамастан, бер-берсенә нәфрәт сакламаганнар. Әйтик, Зариф Бәширинең "Балалар теләге" шигырен Тукай үзе төзегән "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дип аталган хрестоматиясенә дә кертә. +М. Мәһдиевнең бер мәкаләсендә Тукай һәм әсәрләрен "Чыгтайтәхәллүсе белән бастырган язучы, журналист Галиәсгар Гафуров мөнәсәбәтләренә бәйле кызыклы факт телгә алына. Мулла указыннан коры калмас өчен үзенең "Исабәт" хезмәтендәге фикерләреннән баш тарткан Чыгтайдан көлеп, Тукай "Мәҗрух указшигырен яза. М. Мәһдиев Чыгтайның "Безнең юл" газетасында Тукай үлеменнән соң 12 ел үткәч бастырган мәкаләсенә игътибар итә. Анда шагыйрьнең шушы сатирик әсәренә карата мондый фикер әйтелгән: "Минем Тукай тарафыннан һөҗү (мәсхәрәләү) ителүемә килгәндә - Тукай ул исерткеч эчкәли иде. Ул Җаек шәһәрендә милләтчелек дошманы иде. Ләкин Казанның Печән базары "зыялылары" арасына килеп баткач, аның каләме үзгәрде. Шагыйрь, бичара, анда илле пилмән белән ике стакан аракыга карап каләм тибрәткәли башлады. Аның Чыгтай турында язган һөҗүе кемнәр пилмәне, кемнәр закускасы бәрабәренә икәне миңа билгеле. Моның өстенә ул, бичара, артык көнче, түземсез иде... Бер үткенрәк каләм күрсә, шуны сындырырга, кырырга кызыга иде. Аның бу хәлен үзеннән артыграк бер шагыйрьгә һәм бөтен татар дөньясы каршында танылган бер әдипкә карап язган нәрсәләре дә күрсәтә... Мәсләк ягыннан Тукай йөзсез, битсез чыкты. Ул сәяси мәсләк ала алмады. Ул үзенең мөэминлеге белән җылап, Коръән укуы белән мактана. Сәяси балалыктан чыга алмады" . Тукай үлеменнән соң бер ел тулганда, Чыгтайның аның иҗатына югары бәя бирүен исәпкә алсак, "Безнең юл" журналындагы язма икейөзлелек булып күренә, ләкин 1920 еллар тәнкыйтендә Тукайга карата формалашкан карашка нигезләнсәк (бу караш буенча, Тукай иҗаты иҗтимагый-сәяси яктан нигезсез дип билгеләнә), Чыгтайның әлеге фикере аңлашыла кебек. Алман галиме М. Фридерих Тукайның Казанда язылган шигырьләренә карата мондый фикерне уздыра: "Чыннан да, Тукайның Казанга килгәннән соң иҗат ителгән шигырь-мәкаләләрендә чагылган карашлар ачык, бербөтен дөньяны күзаллауны тәшкил итми. Бу елларда шагыйрь иҗат иткән әсәрләр шәхси кичерешләр, фикерләр төрлелеге белән аерылып торалар, һәм аларны ниндидер бер идея һәм идеология белән бәйләү мөмкин түгел Бер яктан караганда, бу фикер нигезсез түгел: Тукайның Казан чоры иҗаты тема һәм мотивлар төрлелеге белән аерылып тора. Шул ук вакытта аның иҗаты (шигырьләре, публицистик һәм тәнкыйди язмалары) үзәгендә булган миллилек идеясен (милли тәрәккыять, милләткә хезмәт итү мотивлары) инкяр итү мөмкин түгел. Бу идеямотивлар аеруча шагыйрьнең 1908-1910 еллар иҗатында урын ала. Шул исәптән, Чыгтайның "Безнең юл"дагы мәкаләсендә Тукайның сәяси җитлекмәгәнлек билгесе итеп күрсәтелгән Коръән уку да - миллилекнең бер чагылышы ул. Моңа мөнәсәбәтле Ш. Шәрәф үз истәлекләрендә китергән бер фактка игътибар итик: вафатына кырык көн калган Тукай, үз иҗатына күзәтү ясап: "Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми, халыкның дини яки милли шогурларына (аңнарына) тукына торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм, шуңарга күрә "Исабәт" чыгаручыга каршы да бер шигырь язып ташлаган идем", - дип, Ш. Шәрәфкә үзенең аерым бер әсәрләре белән кәнәгать булмавын белдерә . "Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?" - дигән сорауга, Ш. Шәрәфнең истәлегенә караганда, Тукай мондый җавап биргән: "Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмабыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә (вакытта), диннәре дә сакланачагына ышанам. <...> Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын +Бу сүзләрдә шагыйрьнең үз иҗатына бәя-мөнәсәбәте дә, "дин" һәм "милләт" төшенчәләренә карашы да чагыла. Мәгълүм ки, 1905-1907 еллардан алып миллият мәсәләсе татар зыялылары өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә әйләнә. Аермачык күренеп торган сәяси мәсләге булмаса да, Тукайның бу мәсьәләгә карашлары аның иң якын даирәсен тәшкил иткән татар зыялыларының (Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, В. Бәхтияров, Ә. Хәсәни һ.б.) фикерләре белән аваздаш. Болар - Тукайның фикри үсешендә дә, әдәбиятчы булып җитлегүендә дә гаять зур роль уйнаган шәхесләр. +"МӘ, ТУКАЙ, АЛ МИНЕМ ТАЗА ҮПКӘЛӘРЕМНЕҢ +БЕРСЕН, БЕРӘР ҮПКӘ БЕЛӘН ДӨНЬЯДА +ТОРЫРМЫЗ ӘЛЕ" +(Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан) +ХХ гасыр башында татар әдәбияты үсеш-яңарышына зур өлеш керткән классик әдипләребезнең гомер сәхифәләре һәм иҗат эшчәнлекләре халкыбызның мәдәни пайтәхете - Казан белән тыгыз бәйләнгән. Аларның кайберләре (Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев) Казанда туып үсеп, атаклы мәдрәсәләрдә белем алгач, әдәбият барышында һәм иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашканнар. Икенчеләре (Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Гафур Коләхмәтев, Мәҗит Гафури, Миргазиз Укмасый), татар халкының рухи мәркәзенә ашкынып килеп, шәһәрнең әдәби һәм мәдәни тормышында үз урыннарын табалар (күбесе Казанда нәшер ителгән газета-журналларда эшли башлыйлар). Холык-фигыльләре, иҗтимагый-сәяси карашлары белән аерылып торган бу шәхесләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте дә төрле булган. Шул чор вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән язмаларыннан, замандашларының хат һәм истәлекләреннән, кайчак әсәрләреннән дә бу әдипләр арасында тулы аңлашу атмосферасы хөкем сөреп, эчкерсез дуслык хисләре генә түгел, төрле каршылыклар туып торуы да күренә. Мәсәлән, Г. Тукай белән Г. Ибраһимов, Г. Тукай белән С. Рәмиев, Г. Исхакый белән Г. Ибраһимов арасында фикер каршылыклары, кайчак үп��ә-ачу саклау да булмаган түгел. Әмма бер нәрсә күзгә ташлана: ике бөек әдип - Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан - беркайчан да бер-берсенең күңелләренә тия, шәхсиятләрен каты рәнҗетә торган сүз-гыйбарәләр кулланмаган. Холык-фигыльләрендә нинди генә аермалыклар, үзенчәлекле яклар булмасын, күпсанлы фактлар, хәбәр-мәгълүматлар аларның чыннан да эчкерсез, ихлас дуслар булганлыгы хакында сөйли. +Икесе дә 1886 елда туган (Тукай - Казан артында, шәһәрдән 60 чакрымнардагы Кушлавыч авылында, Әмирхан - Казанның Яңа Бистәсендә). Бу ике шәхеснең бер-берсенә рухи якынаюы 1907 елның октябре башларында, Тукай Уральскидан Казанга килгәч башлана. +Сабый Тукайның 1891 елның урталарыннан 1892 елның язына кадәр Яңа Бистәдә Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсендә тәрбияләнүен истә тотсак, аның бистәнең Кече Сембер (хәзер - Мәҗит Гафури) урамында торган яшьтәше Ф. Әмирхан белән күрешүен дә фаразлап була, әмма бу турыда нинди дә булса мәгълүмат сакланып калмаган. +Әлбәттә, алар бер-берсе турында әле Казанда танышканчы ук ишетеп белгәннәр. Тукай турындагы истәлекләрендә Ф. Әмирхан: "Бу фамилия миңа "Әл-гаср әл-җәдит" журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде", - дип яза. Уральскида чыккан "Фикер" газетасының 1906 елгы 4 август санында "Идарәдән җаваплар" рубрикасында дөнья күргән "ачык хат" та Тукайның, читтән торып булса да, Ф. Әмирхан язмаларыннан хәбәрдарлыгын күрсәтә. Хатта Фатих Әмирхан тәрҗемә иткән, нәшер итү өчен "Әл-гаср әл-җәдит" журналына җибәрелгән "табгы вә интишары (басылуы һәм халык арасында таралуы) гаять мөһим бер әсәр" - нче ел Коммунасы (Париж эшчеләренең 1871 ел күтәрелүләренең кыскача тарихчасы)" исемле мәкалә-очерк турында сүз бара. Газетадагы "ачык хат"та, мәкаләнең кулъязмасы "бер бозып, бер сызып язган черновой" хәлендә генә редакциягә килеп кергәнлектән, аны аңлавы кыен булуы, "мөрәттибләр (хәреф җыючылар) өчен бик мөшкел"леге әйтелә һәм "беловой"га язып җибәрү үтенече җиткерелә. Ф. Әмирханга бу хатның барып ирешүе билгесез (хәер, Уральскида татар телендә чыккан газета-журналлар Казанга килеп торган, бәлки, газетаның әлеге хат-җавап урнаштырылган саны белән Ф. Әмирхан да танышмый калмагандыр), ләкин, ни сәбәпледер, бу мәкалә-очерк бик тиз (ун көн үтүгә үк) "Әл- гаср әл-җәдит" журналының 15 август санында дөнья күргән (Ф. Әмирханның "беловое" көтеп торылмаганга охшый Бу очерк - Фатих Әмирханның татар матбугатында дөнья күргән беренче язмаларыннан (моңа кадәр аның берничә мәкаләсе Мәскәүдә нәшер ителгән "Тәрбиятел-әтфаль" журналында дөнья күргән була, беренче әдәби әсәре - "Гарәфә көн төшемдә" хикәясе исә "Әл-ислах" газетасының 1907 елгы 25 октябрь (4 нче) санында бастырыла). +Ф. Әмирхан истәлекләрендә күрсәтелгәнчә, Тукай белән алар беренче тапкыр 1907 елның азагында Зариф хәзрәт Әмирханов (Ф. Әмирханның атасы) йортында очраша (шагыйрьне бирегә Борһан Шәрәф ияртеп килгән була Баштарак әңгәмә әлләни оешып китә алмый ("яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның белән сөйләшеп китү авыр" була), соңрак җанлана төшсә дә, ике сәгатькә сузылган бу гәпләшү Әмирханда "Тука ев хакында бер билгеле бер тойгы калдыра" алмый: "Минем сөальләремә каршы берәр генә җөмләле, өзек-өзек җаваплар бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗетелгән сымаклык аз гына дикъкать кешегә дә сизелерлек куәтле иде +Берничә көн үткәч, Әмирхан белән Тукай "Әл-ислах" газетасы редакциясендә яңадан очраша: ул шагыйрь Вафа Бәхтияров үтенече буенча язылган "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" мәкаләсен китергән була. Шушы көннән Тукай редакциядә үз кеше булып китә. 19071909 еллар аралыгында "Әл-ислах" битләрендә аның 54 шигыре һәм 4 мәкаләсе ("Тәнкыйть - кирәкле шәйдер, 1907, 17 октябрь; "Бәйрәм, без вә руслар", 1908, 1 гыйнвар, "Корымлы мунчалар", 1908, 1 гыйнвар, "Иске мәдрсәләр өчен лөгатьләр", 1908, 17 һәм 25 июнь) дөнья күрә. +ХХ йөз башында иҗат иткән иң талантлы тәнкыйтьчеләрнең берсе булган Ф. Әмирхан - Тукай иҗаты хакында җитди фикер әйтүче дә. Тукай шигъриятенә бәяләмәләрен ул "Әл-ислах" битләрендә һәрдаим бастыра килә. Әйтик, газетаның 9 нчы санында (1907 ел, 3 декабрь), "Дамелла" тәхәллүсе астында, Тукайның беренче шигырь җыентыгына рецензиясе дөнья күрә. Бу мәкаләдә ул төп игътибарын әсәрләрнең теленә юнәлтә. Ф. Әмирхан "Габдулла әфәнденең халис (саф) татарча - һәр татар рәхәтләнеп укырлык язылган бик гүзәл шигырьләре вә халис татар мәгыйшәтеннән алынган тасвирлар" булуын әйтә, шул ук вакытта "иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләр күп"леген дә искәртә . "Шүрәле", "Пар ат", "Теләнче", "Кемне сөяргә", шигырь ләрнең "һәр җәһәтләрендән тәкъдир ителергә шаяндырлар (лаеклар)" булуын күрсәтеп, тел җәһәтеннән уңышсыз әсәрләр рәтендә "Хур кызы" шигырен атый. +Тукайның икенче җыентыгына язган рецензиясендә дә (мәкалә "Әл-ислах"ның 1908 елгы 2 февраль санында басыла) Ф. Әмирхан үзен объектив карашлы тәнкыйтьче буларак таныта. Ул шагыйрьнең "Китмибез!", "Хөррият хакында", "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр", "Көз" һ.б. шигырьләрен хуплый, әмма Тукай каләменә хас аерым уңышсызлыкларны да искәртеп үтә. Шундыйлардан Ф. Әмирхан А. Кольцов шигыреннән ирекле тәрҗемә булып торган "Мужик йокысы"ндагы "Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны" дигән сүзләргә игътибарын юнәлтә һәм аларның Россиядәге җирбиләүчелек тарихын һәм җир сәясәтен белгән укучыны канәгатьләндермәячәген ассызыклый. +1908 елның маенда рус матбугатында татар әдәбияты турында берничә мәкалә дөнья күрә. Шуларның берсе - "Волжско-Камская речь" газетасында (1908 ел, 21 май) басылган "Очерки новейшей татарской литературы" мәкаләсе. Аның авторы - цензор, педагог, Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме Альберт Пинкевич - болай дип яза: "У Тукаева м��ого истинной поэзии, но морализм, проповедь сводит на нет его произведения. Он касается всех сторон татарского быта и диктует правила жизни Ике татар шагыйре - Тукай һәм Мәҗит Гафури иҗатларын үзара чагыштырып, А. Пинкевич Гафурины милләтче итеп күрсәтә: "Это яркий националист, в глубоком значении этого слова и поэтому большой популярности не имеет". Г. Тукай тәрҗемәләрен бәяләп, мәкалә авторы: "У Тукаева много подражаний Байрону, Лермонтову, Пушкину. <...> Точных переводов нет. Даже такие стихотворения, как "Что ты спишь, мужичок" он переделывает на свой лад, применяя его к татарскому быту", - дип билгели. 1908 елның 10 июнендә "Волжский листок" газетасында "Касим Уралец" имзасы белән "О татарских поэтах" дигән мәкалә басылып чыга. Аның авторы, А. Пинкевич карашын яклап, шагыйрьнең иҗади сәләтен кире кага, аны уңышсыз тәрҗемәләр язучы итеп кенә таный: "Мы со своей стороны заметим, что эти "томики" не более, как две тощие книжонки, заключающие в себе 10-15 оригинальных стихотворений, а в остальном заполненных неудачными переводами из Лермонтова и Пушкина Татар шагыйрьләре арасында М. Гафурига беренчелекне биреп, аның шигъриятен Америка шагыйре Уитмен иҗаты белән янәшә куярлык дип бәяли. Ун көннән "Волжско-Камская речь" газетасының 1908 елгы 12 нче санында "Татарин" имзасы белән "Невежество или глупость" мәкаләсе дөнья күрә. Язма авторы, Касим Уралец бәясе белән килешмичә, Тукайны чын шагыйрь дип игълан итә. +Әлеге бәхәсләрне игътибар белән күзәтеп барган Ф. Әмирхан да битараф кала алмый, бу мәсьәләгә карата матбугатта үз фикерен җиткерә. "Әл-ислах"та басылып чыккан (1908 ел, 17 июнь һәм 13 июль) "Татар шагыйрьләре" исемле мәкаләсендә ул Касим Уралецның татар әдәбиятын начар белүен һәм эстетик зәвыгы түбән булуын фаш итә: "Уралец, Тукаевның шигырьләре муаффәкыятьсез тәрҗе мәләрдән гыйбарәт, ди. Ул әфәнде рәхим итеп менә шушылар арасыннан муаффәкыятьсезлекләр күрсәтсен иде: "Шагыйрьгә", "Би шек тәге бала", "Вәгазь", "Шиллердән", "Мәхбүс" һәм "Әл-ислах" сәхифәләрендә чыккан икътибаслары (ияреп язулары) "Алай булгач, ни өчен соң ул (Касим Уралец. - З.Р.) рус матбугатында, хосусән, демократический бер газета ("Волжский листок". - З.Р.) сәхифәләрендә, бу мәкалаи галиясен (бөек мәкаләсен) язарга да мәҗб үр булган? - диярсез. Мин дә: "Ла лихобби Галиин, бәл либогзый Мога вия тин" , дим", - дигән сүзләр белән төгәлли мәкаләсен Ф. Әмирхан. +Вакытлы матбугатта Тукай иҗатына игътибарның зурлыгы аның, Казанга килү белән, әдәби мохит үзәгендә кайнавын күрсәтә. Хатларыннан, аерым алганда, Уральскида яшәүче апасы - әтисенең сеңлесе Газизә Госмановага язган хатыннан - бу мохит Тукайның күңе ленә якын булган дигән фикер туа. Әмма аны үз даирәсеннән тулаем канәгать булган дип әйтү дә дөреслеккә туры килмәс. Ф. Әмирхан үзенең истәлекләрендә билгеләп үткәнчә, Тукай бу хактагы борчулы уйларын аның белән дә уртаклаша. " "М��н үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар... - мәф һүмендәге (мәгънәсендәге)" игълан белән бу башланган бу нотыкны Тукай, бер дә тукталмыйча, бер дә өзмичә, миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары (чамасы) сөйләп барды, үзе нең хосусый тормышыннан бер кыйсьмен әллә нинди бер усал истихкар (хурлау) белән сөйләде. Шул вакытта аны чолгап алган кешел әрдән бик күбесен икешәр генә сүзле җөмләләр белән бәгъзан көлке вә бәгъзан ачы сурәттә тәгъриф итте (сөйләп бирде.) хатимәсендә (ахырында) үзенең "эш эшлисе" килгәнен, бу эшсез, "идеалсыз", "чиле-пешле" кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнен, ләкин үзендә анлык куәт юк икәнлеген әллә нинди бер кыяфәт, үзен мыскыл иткән, үз-үзен әллә нинди гөнаһлар өчен җәзалаган кыя фәт белән бәян итте", - дип искә ала Ф. Әмирхан бу с өйләшүне. +Тукайның икенче җыентыгына ("Шигърият көтепханәсе" сериясеннән дүртенче китап) язган рецензиясен Ф. Әмирхан әлеге китаптан соң укучы Тукайдан саф татар телендә язылган поэма көтүен әйтеп төгәлли: "Татар теленең (дикъкать итеңез - төрек түгел!) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигъриятле ( шагыйрьлек таланты булган) затларымызның тәссаныгыз (табигый) татар булып калулары ляземдер ХХ йөз башында татар вакытлы матбугатында матур әдәбият теле турында бәхәсләр тынып тормый, бу мәкаләдән күренгәнчә, Ф. Әмирхан татар теленең чисталыгы өчен көрәшкән мәдәният эшлеклеләреннән була. +Тукай дустының өметен аклый, дисәк, ялгыш булмас. Ф. Әмир хан аның атаклы "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын хуплап каршылаган: "...бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафикъ чыкканыдыр". Поэма турындагы сүзен ул: "... аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады", - дип тәмамлый. +Тукайның бер генә китабы да Ф. Әмирханның игътибарыннан читтә калмый. Шагыйрьнең өченче китабы - "Үрнәк" типографиясендә дөнья күргән "Габдулла Тукаев диваны"на да ул уңай бәяләмә яза. Рус әдәбиятында А.С. Пушкинның иҗат юлын Тукайның татар сүз сәнгатендәге эшчәнлеге белән янәшә куеп, Пушк инның "чын, милли шагыйрь булып җитешүенә кадәр берничә "шәкертлек" баскычларыннан үткәнен" ("җиңел табигатьле француз шагыйрьчекләренә", Байронга, Шекспирга иярүен) искәртә һәм Тукайның да, "шәкертлек" баскычларын үтеп, озакламый "камил мөстәкыйль татар шагыйре булачагын" әйтә. Ф. Әмирхан язуы буенча, "мөстәкыйль шагыйре булган бер әдәбият - бәхетле ә дәбияттыр +1909 елның 27 июлендә "Әл-ислах" газетасының соңгы (68 нче) саны дөнья күрә, шуның белән ике әдипнең газета кысаларында актив хезмәттәшлеге дә туктала. 1909 ел урталарыннан Ф. Әмирханның газета-журналларда публицистик һәм тәнкыйди мәкаләләре дә сирәк күренә башлый, әмма шунысы ачык: 19091912 е��лар эчендә ул үзен күренекле прозаик һәм драматург итеп таныта, унике хикәя, "Урталыкта" романын, "Фәтхулла хәзрәт" һәм "Хәят" повестьларын, "Яшьләр" пьесасын язып бастыра. Тукай хезмәт куйган "Яшен" һәм "Ялт-йолт" сатирик журналларында да язмалары сирәк булса да басылып тора. Өчиле авылыннан Әхмәт Урманчиевкә җибәргән хатында (1912, 1 гыйнвар) Тукай: "Фатихтан, бер дә ялыкмыйча, "Ялт-йолт"ка язгалаштыруын просить ит. Колагын тондырганнан соң, гаҗиз калып, бер-ике нәрсә язса да файда", - дип яза. 1912 елга кадәр "Ялт-йолт"та Ф. Әмирханның 3 публицистик мәкаләсе дөнья күрсә, 1912 елда журналның 44 нче санында (13 октябрь) аның "Т-д" тәхәллүсе астында "Кияүне сайладык" фельетоны басылып чыга. +"Әл-ислах" ябылганнан соң, Ф. Әмирхан белән Г. Тукай әлләни еш очрашып-күрешеп тора алмасалар да, араларындагы үзара хөрмәт хисе һич тә кимемәгән. Мәсәлән, 1909 елның җәендә Сембер фабриканты Хәсән Акчурин Тукайны үзләренә чакырып кунак итәргә ниятләгәч, Ф. Әмирхан әлеге сәфәрне оештыруда катнашкан. Хәсән Акчурин башта, Тукайны Гурьевкага барырга күндерүне үтенеп, Казан сәүдәгәре, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Бәдретдин Апанаевка мөрәҗәгать итә. Апанаев исә, Тукайның үзенә сүз кушарга уңайсызланып, шагыйрьнең дусты Ф. Әмирханга үтенечен җиткерә. Әдип, юмалап, үгетләп кенә ("әйдә, бу даирәне дә күрсен, тәэсирләре артсын, карашы киңәйсен, Тукайны бу сәфәргә күндерә алган. Гурьевкадагы сукно фабрикасы мөгаллиме Кыяметдин Кадыйрига шагыйрьнең үзе аша тапшырыласы хатында Ф. Әмирхан: "Байлар мәҗлесендә утырырлык итеп киендереп җибәрдек. Күлмәкләрен, киемнәрен киендерү-чишендерү, Тукайны матур итеп күрсәтү, Тукайны кунакта рәхәтләндереп тоту, йөртү, озату эшләре сиңа йөкләнә", - дип яза. +1909 елның җәендә ("Әл-ислах" газетасы эшчәнлеге тукталган вакытлар) Кабан күле буенда Ф. Әмирхан алып торган дачада дусларның чираттагы очрашуы үтә. Моның шаһиты Каюм Мостакаев язып калдырган истәлектә Тукайның бу очрашуда әле яңа гына иҗат иткән "Эштән чыгарылган татар кызына" шигырен Ф. Әмирханга укырга бирүе һәм Фатихның бу әсәр турында: "Гаять халыкчан килеп чыккан бу!.. Минем уемча, синең бу шигырең шушы темага язылачак әйберләрнең беренчесе генә бит әле, мин моның иптәшләре дә күбәюен телим!" - диюе китерелә. Моңа каршы Тукай исә: "Мин дә үзеңне мактап алыйм әле, алай булгач, "Татар кызы" исемле китабыңны зур дәрт һәм тирән ихтирам белән укып чыктым. Үзең әйтмешли, бу китабың өр-яңа бер стильдә язылган. Шуның өчен кулыңны кысып котларга рөхсәт ит!" - дип җавап бирә. +Ф. Әмирханның әдәбият нәзариясе өлкәсендәге эшчәнлеген дә Тукай югары бәяли. Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 4 мартында язган хатында ул, Ф. Әмирханның күптәннән "теория словесности язып маташуын", үзенең дә бу юлда файдалы эш күрсәтергә теләвен, аерым алганда, аның белән икәүләшеп "шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгарырга" уйлауларын хәбәр итә. Шагыйрьнең сәламәтлеге көннән-көн начарая баруы аркасында булса кирәк, нияте тормышка ашмый кала. +Ике әдип арасындагы иҗади һәм шәхси мөнәсәбәтләр тарихы Ф. Әмирханның Тукай вафатыннан соң басылган истәлекләрендә дә ачыла. Мәсәлән, ул, Тукайның балалар белән "бик кәефләнеп" кузна уйнавы турында язып, шагыйрьнең башка замандашлары язмаларында да еш телгә алынган сыйфатын - балаларча самимилеген ачып бирә. Шагыйрьнең вафатына биш ел тулу көннәрендә бастырган истәлегендә, Тукайның хатын-кыздан качуы мәсьәләсенә тукталып, кызыклы ике вакыйга турында язып үтә. Беренчесе - 1912 елның җәендә Әхмәтгәрәй Хәсәни дачасына кунакка бару белән бәйле. Дачада Әхмәтгәрәйнең җәмәгате Зәйнәп Хәсәния дә булачагын белеп алган Тукайны бу очрашуга күндерү бик кыен була, бу ханым белән бер өстәл артында утырмаячагына инангач кына, шагыйрь барырга ризалык бирә. "Чәй эчәрмен дә поезд белән шәһәргә кайтып китәрмен" дип ниятләгән шагыйрь беренче чәй табынында ук уңайсызлык сизми, соңга таба ияләшә, үзен шактый иркен тота, хуҗабикә белән сөйләшеп утыра башлый. +Икенче вакыйга шагыйрь вафаты алдыннан була: чит шәһәрдән килгән берничә курсистка туташ Ф. Әмирханнан үзләрен Тукай белән таныштыруны үтенәләр. Дусты никадәр тырышса да, Тукай очрашу буласы урыннан качып чыгып китә. Ф. Әмирхан шагыйрьнең мондый "качулар"ының сәбәбен аның "гаять гыйззәте нәфесле (үз-үзен сөя торган) бер кеше" булуы белән, "үзенә нинди дә булса бер яктан кимсетелеп карауны вә хәтта шул карау ихтималын гына да тәхәммел итә (күтәрә) алмавы" белән аңлата. +Ф. Әмирхан шагыйрьнең Клячкин хастаханәсенә кереп ятар алдыннан булган сөйләшүләрен аеруча бер җылылык, моң-сагыш белән искә төшерә. Аның истәлекләрендә мондый мәгълүмат бар: "Тукай 1913 елда (март башына кадәр) "Амур" номерларында торды. Аның номеры белән минеке күрше иде. Аның көне вә төне буе "горык-горык" йөткергәне миңа аермачык ишетелеп тора иде Әдип шундый төннәрнең берсендә Тукайның үз янына керүен ("Үлемнән качып синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып..."), шагыйрьнең авыр хәлен күреп тетрәнүен искә ала: "Йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр тыгылдылар. "Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырмыз әле" дип кычкырасы килгән шикелле булды Бу төннән соң "Амур"да озак тормаган, ә инде иртән Клячкинга китәсе төндә "сабыйларча шат йөз белән" үзе янына саубуллашырга кергән Тукайның "Моннан соң күрешмәсәк ... хуш инде" диюенә истәлек авторы: "Тиз терелеп чык, тиз күрешик", - кебек тынычландырырдай сүзләрен дә әйтеп карый. Тукайның Ф. Ә мирхан бүлмәсеннән чыгып баргандагы соңгы сүзләре аеруча тәэсирле: "Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә!Тукайның Клячкин хастаханәсеннән Ф. Әмирханга язган ике хаты сакланган. Февральдә язган беренче хатында Тукай: "Больница хадимләре миңа: "Ник алданрак больницага кермәдеңез?" - диләр. Мин аларга: "Без больницаны үлемнең әүвәлге станциясе дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм" дип әйттем - дип хәбәр итә. +1913 елның 18 мартында язган икенче хатында Тукай Ф. Әмирхан тарафыннан нәшер ителгән "Кояш" газетасында бастырган "Уянгач беренче эшем" мәкаләсе турында сүз йөртә. Мәкаләне бастырган өчен дустына рәхмәтен белдереп, шагыйрь киләсе мәкаләсе турында уйлана һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 1870 елда язылган, Болгарда сакланып калган манара турындагы бәетен җибәрүен үтенә. +Тукай вафатыннан соң "Кояш" газетасының 1913 елгы 4 апрель санында Ф. Әмирханның "Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун" дигән мәкаләсе дөнья күрә. "Тукаев - кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Ул шуларны җырлап үскән, шуларны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте. Милләтемезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көе, әсас (нигез) иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны тыңлады, ул җыр лаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды - дип яза әдип. +"КАЗАНГА КИЛҮЕМНӘН БЕР МАКСАДЫМ +СЕЗЛӘРНЕ КҮРҮ ӨЧЕН ГЕНӘ ИДЕ..." +(Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев) +Әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр ХХ йөз башы шигъриятенең үсеш юлларын сызучы шагыйрьләр рәтендә, Тукай белән беррәттән, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури исемнәрен дә атый. Хаклы рәвештә яңа милли поэзиягә нигез салучылар сафында аталган Сәгыйть Рәмиев (1880-1926) - әдәбият мәйданына "яшәештәге гаделсезлеккә каршы баш күтәргән, үзе риза булмаган дөньяны җимереп, яңаны төзүне, шәхес азатлыгын, рухи хөрлекне максат итеп куйган гыйсъянчы герой алып килүче һәм романтизм юнәлешенең бер агымы булган гыйсъянчылык әдәбиятына идеяэстетик яктан нигез салучы шагыйрь +Сәгыйть Рәмиев, беренче рус революциясеннән соң, алдынгы карашлы бер төркем шәкертләр белән бергә, үзе белем алган "Хөсәения" мәдрәсәсендә укуын ташлый. 1906 ел башларында Оренбургтан Казанга килеп, тиз арада, "Таң йолдызы" газетасы тирәсендә берләшкән татар зыялылары - "таңчы"лар хәрәкәтенә кушыла, газета чыгаруны оештыру эшендә катнашып, унынчы саныннан аның җаваплы мөхәррире була. Шушы басмада эшләү дәверендә С. Рәмиевнең шигъри таланты ачыла, үткен фикерле сәяси эчтәлектәге публицистик язмалары дөнья күрә. +"Таң йолдызы", халык мәнфәгатьләрен кайгырткан, иҗтимагый һәм милли азатлык проблемаларын күтәргән, көрәш идеясен яңгыраткан басма буларак, цензура күзәтүе астына эләкми кала алмаган. Нәтиҗәдә, 1906 елның 16 ноябрендә "Таң йолдызы"ның соңгы - 65 нче саны дөнья күрә, күп кенә номерлары конфискацияләнә. С. Рәмиев тә эзәрлекләнә башлый, тентүләр үткәрелеп, кулга алына һәм бер ай чамасы ялгыз камерада утырып та чыга. "Таң йолдызы"ның 1906 елгы 1 ноябрь санында бу вакыйгаларга бәйле мондый хәбәр бар: "Өченче көн, 30 октябрьдә, гәзитәмезнең редакторы Сәгыйть Рәмиевнең квартирында тентү булып, Сәгыйть әфәнде һәм гәзитәмезнең беренче язучыларындан һәм татарларның беренче мәшһүр мөхәррирләрендән Мөхәммәтгаяз Исхакый җәнаплары арестовать ителеп, төрмәгә ябылып куелдылар. Сәгыйть әфәндене исә бераз торгач та чыгардылар. Шуның өчен сишәмбе көн чыгачак номерымыз кичегеп бу көн чыкты Казан губернаторы М.В. С трижевский күрсәтмәсе белән "Таң йолдызы" ябыла (дөр есрә ге, революцион юнәлештәге әлеге һәм башка газеталар нәшер ителә торган И. Ермолаева типографиясенең эше туктатыла). Шуннан соң, 1907 елда, "таңчы"лар "Таң мәҗмугасы" журналын, "Тавыш" газеталарын чыгарып карыйлар, әмма бу басмалар да, чыккан бер саны конфискацияләнеп, тиз арада ябыла тора: "Таң мәҗмугасы" 1906 елның 18 декабреннән 1907 елның 1 июненә кадәр нәшер ителә, атналык "Тавыш" газетасы нибары 1907 елның 23 апрель - 5 июнь аралыгында гына чыгып өлгерә. Нәтиҗәдә, С. Рәмиев 1907 елның уртасыннан эшсез кала, өстәвенә, һәрдаим жандармерия күзәтүен тоеп яшәргә мәҗбүр була. +Тукай Казанга килгәндә, С. Рәмиев нәкъ менә шушы хәлләргә бәйле гаять тирән рухи төшенкелек халәтендә була, бу аларның беренче очрашуларында да күренә. Вафа Бәхтияров истәлекләреннән мәгълүм булганча, 1907 елның көзендә Казанга килгәч тә, Тукай үзен Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев белән күрештерүне сорый. Сәгыйть Рәмиевнең "Икенче апрель көне" исемле мәкаләсендә (мәкалә "Ил" газетасының 1914 елгы 2 апрель санында басылып чыккан) ике шагыйрьнең Казанда беренче очрашуы турында хатирәләр урын ала. +Истәлектән күренгәнчә, баштарак шактый коры, салкын гына башланган сөйләшү (моны Сәгыйть Рәмиев үзе газетадагы эшчәнлегенә бәйле кыенлыклар, эзәрлекләнүләр белән бәйләп аңлата: "Гаяз әфәнденең Казан төрмәсендә тоткын чагы, шул мөнәсәбәт белән безнең дә бик кайгылы көннәремез иде ике фикердәшнең якыннан танышуы, дуслашуы, әдәбият, иҗат турында эчтәлекле әңгәмә, эч серләрен бүлешүләре белән тәмамлана. Очрашу вакытында Тукай газетага бастырырга җибәргән "Царь-Голод, яхуд Ачлык- Падишаһ" тәрҗемәсенең язмышы белән дә кызыксына. Сәгыйть Рәмиев билгеләвенчә, шушы очрашуның икенче көнендә үк солдатка каралырга дип Олы Әтнә авылына кайтып киткән Тукай, ун-унбиш көннән кире Казанга килү белән, дустын күрергә ашкына, С. Рәмиевтән бу вакытта сөргендә булган Гаяз Исхакый язмышы турында сораша, уңай үзгәрешләр юклыгын ишеткәч кәефе төшә: "Казанга килүемнән бер максадым сезләрне күрү өчен генә иде. Әле авылда үткәргән минутларымны да мең бәла белән генә үткәреп, тизрәк сезнең яныгызга килергә ашыктым. Инде, Сә гыйть әфәнде, бергә-бергә торсак иде - дип белдерә. Шул рәвешле, ике шагыйрь арасында вакыты белән шактый каршылыклы булган дуслык җебе сузыла. Бу вакыйга С. Рәмиевнең күңелен канатландырып җибәрә, тирән рухи кризистан чыгарга ярдәм итә, шулай ук Ф. Әмирхан җитәкчел��гендә дөнья күреп килгән "Әл-ислах" газетасында язышу, ислахчылар белән бергә әдәби кичәләр оештыру, аларда үзенең шигырьләрен уку да шагыйрьне тәэсирләндерә. Әдипн ең "Юк, үлмим! Торам әле!" дигән мәкаләсе шушы үзгәр ешләр тәэсирендә язылган булса кирәк. Ике шагыйрь арасындагы шәхси һәм әдәби бәйләнешләрне өйрәнүче галимнәрнең берсе М. Гайнетдинов әлеге мәкаләне Г. Тукайның "Дөньяда торыйммы? - дип киңәшләшкән дустыма" (1907) шигырендә "Үл, туфрак бул, - кайт аслыңа, аслы, яхшы..." дигән сүзләренә җавап буларак карый. +Замандашлары истәлекләреннән күренгәнчә, Тукай үзе Сәгыйть Рәмиевне шәхес һәм иҗатчы буларак хөрмәт иткән, аңа ихтирамлы карашта торган. Мәсәлән, артист Габдулла Кариев язмасында - башка шагыйрьләрнең иҗатын беркайчан да югары күтәреп мактамаган Тукайның бары С. Рәмиев шигырьләрен генә яратып укуы хакында искәртелә. Шагыйрь С. Рәмиевнең җырлавын бик яратып тыңлый торган булган, аны "татарның Шаляпины" дип атаган, "Милли моңнар" шигыренең язылу тарихы да С. Рәмиев белән бәйле, дип аңлатыла. М. Гали бу турыда махсус мәкаләсендә телгә ала: "Көннәрнең берсендә Тукай, "Болгар" номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән "Әллүки" көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы - шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә: +- Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, - ди. +Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: +- Нигә, белмисеңмени, "Әллүки" ич, - ди. +Шуннан соң Тукай үзенең "Милли моңнар" шигырен язып, аны Сәгыйтьтән "Әллүки" көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки "Зиләйлүк" көенә салып җырлап йөри +С. Рәмиевне замандаш шагыйрьләре арасында аерып куйса да, Г. Тукай дустының иҗатына тәнкыйди күзлектән дә караган, аның әсәрләренә шактый үткен пародияләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, "Әл-ислах"ның 1908 елгы 4 май санында С. Рәмиевнең үзен аңлаучы булмавына, матбугат битләрендә төрлечә каһәрләнүенә ачыну хисләре белән сугарылган "Алданган" шигыре басылып чыга. Әсәр үзәгендә - җәмгыятьне дошман тойган, бөтен нәрсәне кире кагу халәтенә җиткән лирик герой кичерешләре: +Ике атнадан соң, "Әл-ислах"ның 19 май санында Тукай бу шигырьгә "Саташкан" паро��иясе белән җавап кайтара. Алга таба ул С. Рәмиевнең "Уку" шигыренә пародия итеп, 1908 ел 30 сентябрендә "Йокы" шигырен иҗат итә. +Әлбәттә, мондый үзара төрттерү, пародияләр язу - ХХ йөз башы татар әдәбиятында еш очрый торган күренеш, бу пародияләрне дә Тукайның С. Рәмиевкә тискәре мөнәсәбәте чагылышы итеп карау дөрес булмас. Әмма алар арасында аңлашылмаучанлыклар белән бәйле бәхәсле чор да булып ала. Ике фикердәш, дус ша гыйрь арасында каршылык ни сәбәпле килеп чыга соң? Әлеге киеренкелекнең сәбәбе - С. Рәмиевнең "Бәян әл-хак" газетасында языша башлавы, ә бу газетаны, мәгълүм булганча, шагыйрь әле Уральскида ук сатирик әсәрләрендә еш телгә ала, Казанга килгәч, "Әл- ислах" газетасы битләрендә дә "Бәян әл-хак"ка һөҗүм иткәли. "Бәян әл-хак" та җавапсыз калмый, билгеле. Мәсәлән, аның 1908 елгы 20 гыйнвар санында Казан юристы, журналист һәм драматург Н.Ф. Юшковның "Письмо Н.Ф. Юшкова по поводу грубой бестактности "Аль-ислаха"" дигән язмасы дөнья күрә, биредә ул "әл-ислах"чыларны бала-чагалыкта, тәҗрибәсезлектә гаепли: "В № 15 журнала "аль-Ислах" участвующая в нем молодежь позволила говорить о моих театральных заметках, печатаемых мною в газете "Баян аль-Хак", в которой я состою специальным хроникером по театральному отделу. Свою бестактность "аль-Ислаховская молодежь" доводит до некрасивой выдумки, называя мои статьи не самостоятельным трудом, а заимствованным из других газет. <...> Прежде чем писать про меня такие вещи, гораздо лучше и тактичнее было бы "аль-Ислаховской молодежи" спросить у кого-либо из старших, красиво ли помещать в газете заведомый вымысел, не роняет ли это имя самой газеты... Хатка өстәп, "Бәян әл-хак" редакциясе дә үз искәрмәсен бирә: "әл-ислах"чыларның мондый үткенлеге бөтен мөселман яшьләренә тап төшерә торган гамәл дип бәяләнә, даими авторлары Николай Фирсовичтан түбәнчелек белән гафу үтенеп, "Әл-ислах"ның киләчәктә төзәләчәгенә өмет б елдерелә. +1908 елның 28 февралендә "Бәян әл-хак"та Зариф Бәширинең Тукайны "фаш итү" рәвешендә уйланылган шигыре басыла. Анда ул Тукайның чуар тел белән язылган шигырьләрен һәм аларга карата әйтелгән тәнкыйтькә шагыйрьнең мөнәсәбәтен игътибарга алып, үзенең киңәшләрен җиткерә: +Оял! Дустым, кызыкма син: татарның телен сатма! +Күсәк белән бәреп, сугып, аңардан алма син үчне! +Шигырьне матур итәм дип фикерләп син, туган, үлмә! +Төзәтәм каш, диеп, күзне чыгарган бер җүләр төсле. +Нәкь шул чорда якын итеп йөргән, җан сердәше, фикердәше күргән дустының "Бәян әл-хак"та языша башлавы Тукай өчен көтелмәгән бер хәл була, ул аны кыйбланы үзгәртү, идеалга хыянәт итеп кабул итә. "Яшен"нең 1908 елгы 10 сентябрь санында "Бәян әл-хак"ның наширләре һәм мөхәррирләре Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләр белән беррәттән Рәмиевне дә мин-минлектә, тәкәбберлектә гаепләп, төрттереп яза: "Кайвакыт бала үзенең кәгазьдән ясалган кечкенә уенчык өен иптәш балаларының ��ерсенә тотып торырга биреп, бераздан андан алып, икенчесенә янә шул ук өйне, андан да алып өченче, дүртенче, бишенчесенә биреп уйнаса, анасы: "Бу бала, шөбһәсез, "Бәян әл-хак" нашир вә мөхәррире булыр", - дия кисеп куя иде. Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзендән берничә яшь зуррак кыз балаларга: "Мин тәти бит, ә?" - дип сөальләр бирсә, апасы шундук: "Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр", - дип, алдан хәбәр бирә иде. 1909 елның февраленнән С. Рәмиев "Бәян әл-хак"та рәсми рәвештә эшли башлый. Г. Тукай белән С. Рәмиев арасында менә шул чорда үпкәле-низаглы мөнәсәбәт көчәя, киеренкеләнә. Ике шагыйрь матбугатта бер-берсен көлү утына тота, сатирик рухта язылган язмалар бер-бер артлы дөнья күреп тора, элекке дуслар үзара шигъри юллар аша үпкәле сүзләр әйтешә. +1909 елның 18 март саныннан "Казан мөхбире"ндә "Уен-к өлке музее" дип аталган махсус сатирик рубрика ачыла, соңрак ул "Без" исемле сатира бите рәвешендә үк чыгарыла башлый. Бу эшнең башлап йөрүчесе Мөхәммәтҗан Сәйдәшев була, ул сәхифәне алып баруны "Музей сторожы" тәхәллүсе белән язышкан С. Рәмиевкә тапшыра. Сәхифәдә "Яшен" белән бәхәскә шактый зур урын бирелә, төрттерүле язмалар һаман чыга килә. 1909 елның 6 май санында Тукайның "Кара карга..." эпиграммасы китерелә һәм аңа җавап рәвешендә С. Рәмиевнең "Фахирмен тик үзем берлән..." дигән сигезьюллыгы урын ала, Тукайга карата үтә дә кискен, хәтта мыскыллы сүзләр ташлана. Тукай аңа каршы "Музей сторожы"ннан көлеп язган эпиграммасын бастыра. +Кичәге дуслар, шулай итеп, бер-берсен кимсетерлек эчтәлекле фельетоннар языша, каршылык әдәби бәхәс чикләреннән чыга. Бу кара-каршы ызгышлы язмалар әле 1910 елда да дөнья күрә. Мәсәлән, шул елның көзендә Л.Н. Толстой үлеменә бәйле чыккан мәкаләләргә мөнәсәбәтле, Тукай "Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләреһәм "Фәлсәфәдип аталган фельетоннарында Печән базары әһелләре, Мөхәммәтҗан Сәйдәшев һәм Һади Максудиның рус язучысы хакындагы фикерләрен көлү объекты итеп ала, инде бу вакытта Әстерханда яшәүче С. Рәмиевкә дә төрттерә: аның романтик идеяләр белән сугарылган мәкаләсенә һәм шул мәкаләдә китерелгән шигыренә пародия рәвешендә түбәндәге юлларны яза: "Сәгыйть Рәмиев: "Толстой - мин, мин - Толстой. Дөньяга ләгънәт көле чәчәм. Һәм шуның өчен мин - Толстой шикелле вә Толстой - минем шикелле; дәлил кирәк булса, менә шигырь: Бәрдем, суктым - ачылды, ләгънәтләре чәчелде... Әлхасыйль: мин - Толстой, Толстой - мин... Ул да үлмәде - мин дә үлмим" Тукай биредә С. Рәмиевнең Әстерхандагы "Идел" газетасының 1910 елгы 31 декабрь санында дөнья күргән "Лев Толстой наменә" шигыренә ишарәли. Икенче яктан, "Ул да үлмәде - мин дә үлмим" гыйбарәсе С. Рәмиевнең элегрәк язылган "Юк, үлмим, торам әле!мәкаләсенә аллюзия рәвешендә яңгырый. +"Кеше-хайваннар" дигән фельетонында Г. Тукай С. Рәмиев шәхесенә янәдән төрттерүле бәя бирә: "Эт - С.Р. Кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары - бөлгән байларга рәнҗемәс әрсез хайвандыр. Хуҗалары калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар һәр заман койрыгын селкеп, рәхмәт әйтүдән ялыкмас +Ике шагыйрь арасында мондый каршылыклы бәхәсләрнең төп сәбәбенә - С. Рәмиевнең "Бәян әл-хак"ка эшкә керүенә аңлатма биреп китү сорала. "Таңчы"ларның барлык басмалары ябыла торгач, эшсез һәм иҗатын танытыр мөмкинлектән мәхрүм калган шагыйрь "Бәян әл-хак"ка чарасызлыктан барып кергән булса кирәк. Бу хакта Вафа Бәхтияров болай дип искә ала: "1907 елда Казан яшьләреннән булган "таңчылар"ның "Таң мәҗмугасы" һәм "Тавыш" газетлары туктатыла. "Таң"чылар төрлесе төрле якка китеп таралалар. С. Рәмиев кенә Казанда кала. Казанда ул бик авыр хәлгә төшә. Һичбер җирдә эш табылмагач, ахыр чиктә "Бәян әл-хак" газетына айга 15 сум жалованье белән тәрҗемәче булып керергә мәҗбүр була. Тукай Сәгыйтьнең "Бәян әл-хак"ка керүен бер дә яратмады Зариф Бәширинең "Замандашларым белән очрашулар" дигән китабында язылганча, С. Рәмиев үзенең бу адымын вакытлыча бер чор дип кенә кабул итә: "Нигә күңелне төшереп торырга? Заманасы, дәвере шулай булгач, барысын да күрергә, барысын да тыныч кан белән баштан үткәрә алырга кирәк... Аннары, бу бит вакытлы бер хәл! М. Гайнетдинов "таңчы"ларның бу адымны "коллектив рәвештә" ясауларын ассызыклый, әйтик, Х. Әбүзәрев хәтта газета идарәсенә кертелә . Сүз уңаеннан, Уральскида вакытта Тукайның да "Бәян әл-хак"ның 1907 елгы 24 июль санында үзенең "Юаныч" шигырен бастырып чыгаруын искәртеп үтик. +Чыннан да, зур тырышлык белән даулап алынган, югары идеаллар белән рухланып чыгарылган газеталарның бер-бер артлы ябылуы, милли азатлык, алгарыш турындагы фикерләрне җиткерү мәйданын югалту нәтиҗәсендә, "таңчы"ларның икенче бер вакытлы матбугат битләрендә күренә башлаулары гайре табигый хәл түгел. Тикшерүчеләр шуны ассызыклый: "таңчы"лар үзләренең кыйблаларын үзгәртмиләр, бу чорда "Бәян әл-хак"ның эчтәлеге үзгәрә (1908 елның февраленнән анда ачыктан-ачык "Гаяз" имзасы белән сөргендәге Исхакыйның әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылып килә: "Татар матбугаты" (1908, 7 февраль, 2 март); "Үги балалар" (1908, 5 июнь), ""Яшь гомер". Г. Коләхмәтов әсәре" (1908, 19 июнь) һ.б.). +Ике олуг шагыйрь арасындагы каршылык турында сөйләгәндә, әдәби көндәшлекне дә күз алдыннан төшерү ярамас: ике әдип тә ХХ йөз башы татар шигъриятендә күренекле урын алып торган һәм үз чорының иң олы шагыйре исеменә дәгъва кылган. Г. Ибраһимов үз чорында бәхәс уяткан "Татар шагыйрьләре" хезмәтендә (аның С. Рәмиевкә багышланган беренче өлеше 1912 елда "Идел" газетасында басылып чыга) С. Рәмиев иҗатын "Безнең шагыйрьләремез эчендә чын вә куәтле, шигърият ягыннан караганда иң алгысы вә иң куәтлесе улып, аның язганнары үз бабында иң беренче урын алып, әһали тарафыннан ирексез ятланылмакта, телләрдә зикер вә вирд урынына йөртелмәктеррәвешле бәяләп, "С. Рәмиев - чын шагыйрь, аның яздыклары - куәтле шигырьләрдән", - дип нәтиҗә ясый. Әмма аның әсәрләренең халыкка таралмавын ассызыклап: "Гавам аны укый алмый; укыганнар эчендә аны тәкъдир итүчеләр бик аз; матбугатымызда исә, ул шагыйрь аталып, башы-аягы белән бер-ике тапкыр зикер ителде. Безнең зәвыксыз наширләремез дә аны аңлап, барлык шигырьләрен җыеп бастырырлык тәмйиз куәсе хасил итә алганнары юк", дип яза. Дөрестән дә, Тукайдан аермалы буларак, иҗатына лаеклы игътибарны тоймаган, шул ук вакытта матди кыенлыклар кичергән С. Рәмиевнең ачынулы күңел халәте дусты белән мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итми кала алмагандыр. +Ике арада нинди генә каршылыклар булса да, дустының шигъри талантын Тукай беркайчан да шик астына куймаган. 1911 елда Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында ул болай ди: "Сәгыйть Рәмиев - тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше +1910 елда Әстерханга киткән С. Рәмиев белән Тукайның хат алышуы алар арасындагы аңлашылмаучанлыкларга нокта куелуы турында сөйли. Үзенең бер хатында Тукай, Буби мәдрәсәсе мөгаллимнәрен эзәрлекләүне оештыручыларның берсе Ишми ишанга нәфрәте белән уртаклашып, соңында Рәмиевне шагыйрь генә дип сыйфатлап, үзен дипломат, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак күрсәтә. Хәер, С. Рәмиев эшчәнлеген шагыйрьлек кысаларына гына кертү бик үк дөрес булмас иде. Аерым алганда, без аны, мәсәлән, татар язуын гарәп гарфикасыннан латин алфавитына күчерү кирәклеге турында башлап әйтүче буларак та беләбез. +Тукайның 1911 елның 4 мартында С. Сүнчәләйгә язган хатында мондый сүзләр бар: "Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам, вә андан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз... Димәк, бу вакытка инде Тукай белән Рәмиев арасында аңлашылмаучанлыклар калмаган була. +Авыруын җиңеләйтү теләге белән Әстерханга дәвага килгән Тукайны нәкъ менә С. Рәмиев каршылый һәм дәвалау чараларын күрә. Ул вакыйгаларның шаһиты булган Габдерәхим Утабалиев, Хәнәфи Гайнетдинов һәм Вәлит Алиев истәлекләрендә С. Рәмиевнең Тукайны бик җылы каршы алуы, якын итүе, аңа зур хөрмәт күрсәтүе турында сүзләр урын ала. Сәгыйть Рәмиев белән җылы дустанә мөнәсәбәтләрнең яңаруын Тукайның "Идел" реакциясендә еш кунак булуыннан да аңларга мөмкин. +Тукай Әстерханга килгән вакытта С. Рәмиев Даут Мөхәммәдевләрдә яшәгән була. Аның кызы Гөлсем Мөхәммәдова истәлегеннән мәгълүм булганча, Тукайның Әстерханга килүе һәм кунакханәдә яшәвен белүгә, Даут әфәнде аны үзенә күчерү хәстәрен күрә. Тукай аларга күчеп килгәч, С. Рәмиев белән бергә вакытларын бик җылы, җанлы итеп үткәрәләр, аларның көлешә-көлешә уен-көлкеле сөйләшүләре, гамьле әңгәмәләре Даут әфәнденең кызы Гөлсем күңеленә аеруча кереп кала. Ул болай дип тә искәртә: "Габдулла Тукай чарлактагы ике бүлмәне яратса да, анда торырга теләмәде. Сәгыйть абый янына урнашты +С. Рәмие��, Тукай Әстерханда булган көннәрдә, үзенең бөтен буш вакытын шагыйрьнең ялын һәм дәвалануын оештыруга багышлый. Аны Даут Мөхәммәдев белән бергәләп күренекле доктор Нариман Наримановка да С. Рәмиев күрсәтә. Ул кадерле кунагы Тукайны төрле мәдәни чараларга, очрашауларга алып бара, сәяхәтләрендә юлдашы була, кымыз эчеп дәваланырга озатып куя. Бу фактлар барысы да, һичшиксез, Тукай белән С. Рәмиев арасындагы үпкә-ы згышларның үткәндә калуын раслый. Шушы вакыйгаларның шаһиты булган замандашлары Тукайның әлеге чаралардан канәгать калуы, күңеле булуы турында язып калдыралар. Шагыйрьнең Әстерханнан "Ялт-йолт" журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка язган хатындагы "үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым" дигән сүзләре дә аның бу ялыннан канәгать булуын раслый. +1913 елда С. Рәмиев "Тукаев үлгән" мәкаләсендә Тукайны олуг хөрмәт белән искә ала, аның вакытсыз үлеменнән туган хәсрәтле-газаплы уйлануларын бәян итә: "Бу хәсрәт бер сөекле анаңның, я атаңның вә яхут сөекле бер дустыңның үлгәндәге хәсрәт кебек түгел, бу хәсрәт - үзенә башка аерым бер хәсрәттер. Бу хәсрәт - гел санигы, тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин... Тукай-җан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең һичбер вакытта да үләчәк түгелләрдер. Эшләп калдырган гали эшләрең синең һичбер вакытта да үләчәк түгелләрдер. Эшләп калдырган гали эшләрең синең әдәби, намың әбәдидер. Ул эш вә намың синең идеалларыңны әлбәттә вөҗүдкә китерергә һәрдаим хезмәт итәчәкләрдер. Шуның белән без мөтәсәлли булабыз Әмма югарыда аталган "Икенче апрель көне" мәкаләсендә инде С. Рәмиев Тукайны "татар хәятенең бер корбаны" дип атап, "русларның Пушкиннары, Лермонтовлары дәрәҗәсендә һәм татар галәме өчен чын иҗатчы шагыйрь булырга туган иде, әмма... була алмый үлде дип бәяли. +Татар халкының ике бөек шагыйре - Г. Тукай һәм С. Рәмиевнең язмышлары төрле. Вакытсыз вафат булган дустыннан соң тагын 13 ел яшәп, С. Рәмиев 1926 елның 16 мартында үпкә авыруыннан үлеп китә. Шагыйрьгә күп авырлыклар кичерергә туры килә: Уфа жандармериясе хезмәткәрләре исемлегендә аның фамилиясенең дә аталуы (1916 елның гыйнварында аны яшерен агент итәргә омтылулары билгеле) җәмәгатьчелеккә мәгълүм булганнан соң, кайбер әдәбият әһелләре (аерым алганда, Г. Ибраһимов) аңа провокатор ярлыгы тагалар. +Инкыйлабтан соң С. Рәмиев Урал һәм Башкортстанның төрле совет оешмаларында хезмәт итә. Әдәби иҗатында инкыйлабка кадәрге ялкын сүрелә, гомеренең соңгы елларында инде шагыйрь, нигездә, тәрҗемәләр белән генә шөгыльләнә: "Интернационал"ны, шулай ук Р. Джованьолиның "Спартак" романын, Софоклның "Эдип патша" трагедиясен татарчага күчерә. +XX йөз башы татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле роль уйнаган, үзәк фигураларның берсе булган, энциклопедик характердагы эшчәнлеге белән аерылып торган Га��иәсгар Камал - күпкырлы талант иясе. Ул нашир-мөхәррир дә, милли сәхнә әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак дан казанган драматург та, прозаик, публицист, шагыйрь дә, хәтта үзе чыгарган журналларга иллюстрацияләр ясаган рәссам да. +Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казанда камчатчы Галиәкбәр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзерге Арча районы) уза, Казанның "Госмания" мәдрәсәсендә, соңрак "Мөхәммәдия"дә белем ала. Нәкъ шушы вакытларда егеткә матбугат "җене" кагыла, газета чыгару теләге туа. Үзенең "Яза башлавым тарихы" исемле истәлегендә бу хакта ул: "...Борһан Шәрәф белән бергәләп, юка кәгазь астына копировка кәгазьләре куеп, мәдрәсәдәге хәлләренең җитмәгән якларыннан көлеп, "Телескоп", "Мәнзарател-галәм" ("Дөньяга күзәтү") дигән газеталар чыгарып, төнлә белән җәмәгать сәкеләренә ташлыйбыз", - дип искә ала. Яңалыкка омтылу, фикерләрен, язмаларын үзе кебек алдынгы татар яшьләренә матбугат аркылы җиткерергә ашкынуы белән Г. Камал замандашы, алга таба фикердәше, хезмәттәше һәм якын дусларының берсе булып китәчәк Г. Тукайны хәтерләтә. +Мәдрәсә тәмамлаган Галиәсгар мулла булудан баш тарта, 1901 елда, хатынының атасы Садыйк хаҗи ярдәмендә, китап сәүдә се ача. Башта аның ширкәте "Китапчы Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов" исеме белән йөрсә, алга таба "Мәгариф көтепханәсе" дип атала башлый. 1908 елда Шәрәфләр кулына күчкәч, "Мәгариф" нәшрияты дип исемләнеп, үзенең эшен 1922 елга кадәр дәвам итә. Г. Тукай әсәрләренең шактый өлеше шушы нәшрият басмасында дөнья күрә. +1905 елның 29 декабрендә "Казан мөхбире" - Казан шәһәрендә басылган беренче татар газетасы дөнья күрә (нашире һәм мөхәррире - Сәетгәрәй Алкин, фактик редакторы - Йосыф Акчура). Г. Исхакый, Ф. Туктаровлар кебек алдынгы фикерле шәхесләр белән беррәттән Г. Камал да бу газетада языша башлый, әмма "Иттифак әл-мөслимин" партиясе органы булган газетаның либераль юнәлеше Камалның иҗтимагый мәсләгенә туры килеп бетми, һәм шул сәбәпле әдип "Казан мөхбире"ннән читләшә. +1906 елның 1 февралендә мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Апанаев (1862-1919) наширлегендә һәм мөхәррирлегендә (фактик мөхәррире - Г. Камал) "Азат" газетасы чыга башлый. Биредә Камалның язмалары башлыча "Г. К." , "З. Г-ва", "Саип", "Һади" имзалары белән басыла. Басманың гомере озын булмый: газета редакциясендә мәсләк ягыннан бердәмлек булмавы, либераль һәм демократик юнәлешләр, төрле идеяләр бәрелешүе сәбәпле, газетаның 56 нчы саны дөнья күргәннән соң аның эшчәнлеге туктатыла. "Азат" газетасының ябылуын Г. Тукай үз иҗатында берничә тапкыр искә ала ("***Кыямәт якын килде - җир сораучы ярылды...", "Озын колак хәбәрләре" һ.б.). Мәсәлән, "Озын колак хәбәрләре" (1906) исемле язмасында, газетаның сәламәтлекне саклауга караган озын мәкаләләр бастыруыннан көлеп, үз сәламәтлеген саклый алмыйча вафат булуы турында яза. Озак та үтми, Г. Камал "Азат халык" исемле газета чыгарырга рөхсәт ала. Кызганычка каршы, бу газета да озак яшәми: "Социал-демократлар нәрсә өйрәтәләр!" (1906, № 9-13) кебек үткен сәяси язмалар өчен цензура тарафыннан гаепләнеп, унбиш саны чыкканнан соң, "Азат халык" ябыла. Г. Камал хөкемгә тартыла, әмма адвокат ярдәмендә тоткынлыкны йөз сум штраф белән алыштыруга ирешә. +Г. Камал яңадан "Казан мөхбире"нә урнашып карый, ләкин монда да озак эшләми, китәргә мәҗбүр була һәм күренекле мәгърифәтче, педагог Һади Максудиның (1868-1941) "Йолдыз" газетасына сәркатип булып эшкә керә. Бу хакта Уральск шәһәрендә чыгып килгән "Фикер" газетасында: "Галиәсгар Камалетдинов тарафыннан нәшер улына торган "Азат халык" газетасы ни сәбәптәндер туктатылган. Хәзер инде Һади Максудов берлә Галиәсгар әфәнде икесе берләшеп, "Йолдыз" исемле газета гына чыгарачаклардыр - дип хәбәр ителә. +Бу вакытта Уральск шәһәрендә яшәп иҗат итүче, үзе дә матбугат эшләрендә "кайнаган" Тукай Казан вакытлы матбугатын зур кызыксыну белән күзәтеп бара һәм Г. Камалның "Йолдыз" газетасына эшкә керүен игьтибарсыз калдырмый. Моңарчы социалдемократлар йогынтысында булган әдипнең либераль юнәлештәге газетага күчүен хупламый һәм үзенең "Дөнья бу, йа" (1906) исемле шигырендә бу хакта: +Социал "Азат халык"ны черносотенный ясап, +Һади абый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр, - дип яза. +Үз чиратында, Г. Тукайның Уральскидагы "Фикер" газетасында, "Әл-гаср әл-җәдит" журналында дөнья күргән әсәрләре Г. Камалда да кызыксыну уята. Үзенең бер истәлегендә ул бу турыда: "...шул газета һәм журналларда Г. Тукай имзасы белән җитмешсиксән проценты гарәпчә-төрекчә, калганы татарча сүзләрдән төзелгән шигырьләр басылып чыга башлады. Ул чакларда яңа темалар да, бик саф булмаса да, татарча язылган шигырьләр булганлыктан, Тукайның шигырьләре бик тиз күзгә бәрелде. Мин шул килгән газета һәм журналлардан Тукайның шигырьләрен эзләп барып укый башладым - дип искә ала. +1907 елның көзендә Г. Тукай Казанга килә һәм, Г. Камал хатирәләренә караганда, аларның шагыйрь белән беренче очрашулары "Йолдыз" газетасы редакциясендә була. Бу турыда Г. Камал үзенең "Габдулла Тукай турында истәлекләр"ендә: "Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, иңбашлары төшеп тора торган кием кигән <...> бер күзенә бераз ак та төшкән <...> бер малай редакциягә керде дә, тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янындагы урындыкка утырып, өстәл өстендәге гәзитәләрне дә актара башлады - дип искә ала. Бу ят малайның үзен бик иркен тотуы Г. Камалны бераз аптырашта калдыра. Үз-үзен тотышы һәм теленең шактый шома булуы аның гади авыл малае түгеллеген сиздерә. Сораша торгач, аның Уральск шәһәреннән булуы ачыклана. Г. Камалның, кызыксынып: "Алай булгач, сез анда газета-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белән торгансыз?" - дигән соравына малай: "Ул Апуш мин булам", - дип җавап ка��тара. Үзенең иҗаты белән татар җәмәгатьчелегенә инде таныш һәм халык тарафыннан яратылып өлгергән Тукайны Г. Камал, күрәсең, башкачарак күз алдына китергән: "Солидный гәүдәле Тукай турында исәпләп йөргән миңа аның бу сүзе бик начар тәэсир итте. Ирексездән гарәпнең "Төсмеге бил Мөгайди, хәйран мин ән тәраһе" ("Мөгайди турында ишетүең аны күрүеңнән хәерлерәк дигән мәкале уемнан узып китте. Шулай да бу яңа Тукай белән бик тиз үзләшеп алдым +Тукай Казанга килгән вакытта Г. Камал инде драматург буларак танылып өлгергән була, пьесалары "Сәйяр" труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә, бигрәк тә "Бүләк өчен" спектакленә тамашачы аеруча яратып йөри. Тукайның замандашы һәм якын дусларының берсе В. Бәхтияров үзенең истәлекләрендә: "Тукай Казанда ике ай чамасы торгач, 1907 елның ноябрь аеның ахырларында "Сәйяр" труппасы тарафыннан Г. Камалның "Бүләк өчен" комедиясе уйнала. Шуны карар өчен "ислахчы"лар Тукайны да алып баралар. Бу уен Тукайның киң күләмдә татар театрын беренче тапкыр күрүе була. Бу уен шагыйрьгә бик ошый, яратып кайта. Шул тәэсир астында Тукай үзенең "Театр" исемендәге шигырен яза", - дип хәбәр итә. Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки Г. Камалның "Бүләк өчен" пьесасы 1909 елда гына языла. Тукайның "Театр" шигыре исә "Әл-ислах"ның 1907 елгы 8 номерында (26 ноябрьдә) басылып чыга, һәм бу әсәре шагыйрьнең гомумән театр сәнгатенә соклануы, аның белән илһамлануы тәэсирендә язылган дип уйлау дөреслеккә якынрак булыр. Замандашлары истәлекләренә караганда, Тукай, Казанга килгәч, чыннан да, театр сәнгате белән кызыксына, спектакльләргә йөри, "Сәйяр" труппасы артистлары һәм Г. Камал белән якыннан аралаша, репетицияләрдә катнаша. Шагыйрьнең замандашы, артист Касыйм Шамил бу турыда: "Кичләрен "Сәйяр" номерына керә, анда, Галиәсгар Камал һәм артистлар белән бергә шаярып, төрле көлке сүзләр сөйләп вакыт үткәрә. Ә кайбер вакытта кичләрен, "Сәйяр" номерына кереп, кроватька ятып, артистлардан әкият сөйләтә, шуны бик ләззәтләнеп тыңлый, ә кайвакыт үзе дә берәр әкият сөйли", - дип искә ала. Шулай итеп, театр сәнгатенә булган мәхәббәт, уртак фикерләр Г. Тукай белән Г. Камал арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, аларны үзара якынайта. +Г. Камалның "Йолдыз" газетасында дөнья күргән күпсанлы язмалары арасында еш кына тәнкыйть мәкаләләре дә күренә. Журналның "Яңа әсәрләр", "Яңа китаплар" рубрикасында әдипнең дистәләрчә рецензиясе басыла. +1907 елның 15 ноябрендә Казанда Шәрәфләр матбагасында Тукайның беренче шигырь җыентыгы - "Г. Тукаев шигырьләре" ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 3 нче дәфтәр) дөнья күрә. Г. Камал бу җыентыкны да зур кызыксыну белән кабул итә, һәм, китап басылып чыгуга ук, "Йолдыз" сәхифәләрендә аның "Габдулла Тукаев шигырьләре" исемле рецензиясе дөнья күрә. Рецензиянең беренче юлларында ук әлеге җыентыкка: "Мәзкүр әсәр (искә алынган китап. - Г.Х.) әдәбияты җәдидәбездә (яңа әдәбиятыб��зда. - Г.Х.) күрелгән әсәрләрнең яхшыларыннан саналырга яраклы.... бу әсәр әдәбиятбызның гүзәл баласыдыр" - дип, гаять җылы һәм уңай бәяләмә бирелә. Әдип Г. Тукайның татар әдәбиятындагы урынын түбәндәгечә билгели: "Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит (Мәҗит Гафури. - Г.Х.) әфәнделәр алга чыктылар. Хәзерге көндә шагыйрь исемен итлак кылыргә (бирергә. - Г.Х.) шул икесе лаектыр. Габдулла әфәнденең язган нәрсәләре арасында хакыйкатән (чыннан да. - Г.Х.) шигырь итлакына мөстәхикъ булган (шигырь дип аталырга лаек булган. - Г.Х.) гали тасвирлар, гүзәл тәрсимнәр (сурәтләүләр. - Г.Х.) күренәдер +1908 елның 3 августында, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан көтеп алынган, Казанда нәшер ителгән сатирик журналларның беренчесе - "Яшен" дөнья күрә. Журнал Г. Камалның зур тырышлыгы, Г. Тукай һәм Ф. Әмирханнар булышлыгы белән оеша. Журналның нашире һәм мөхәррире - Г. Камал, секретарьлек эшен Г. Тукай алып бара. "Яшен"нең беренче санында ук Тукайның шигырь һәм мәкаләләре урын ала, шулар арасында журнал чыга башлау уңае белән язылган "Август башы" мәкаләсе һәм ""Яшен" журналы хакында" исемле шигыре, "Сыбызгы", "Тотса мәскәүләр якаң!", "Ысуле кадимче" әсәрләре. Шагыйрьнең замандашы Г. Шәрәф әйткәнчә, журналның беренче номерында "башынннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри +Журналда уртак хезмәттәшлек Г. Тукай белән Г. Камал арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта. Тукай "Яшен" журналында бик яратып эшли, һәр номерга кызыклы яңа материаллар кертергә тырыша, Камал белән берлектә рәсем асларына язмалар әзерли. Уральскидагы танышы Гайнетдин Туприевка язган хатында шагыйрь бу хакта: ""Яшен"нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга туг ры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар (яшерен) имзалар артына яшеренәм", - ди. Журналдагы рәсемнәр, карикатураларның шактый өлеше Г. Камал кулы белән ясала. Моның сәбәбе - ХХ йөз башында татарлар арасыннан рәссамнар табуның кыен булуы. Тукай үзе исән вакытта ук балалар өчен язылган әсәрләренең шактый өлеше рәсемнәр белән нәшер ителә. Бу эшкә шагыйрь бик җитди караган. Х. Зәбири китергән мәгълүматларга караганда, рәссам Зверевка шагыйрьнең берничә әсәренә ("Су анасы", "Безнең гаилә") рәсем ясарга заказ бирелгәч: "Урыс бит ул безнең рухны белми, күңел дигәнчә барып чыкмас шул - дип, бераз үкенү һәм канәгатьсезлек хисе белдерә, ягъни татар телендә һәм татар тормышы турында язылган әсәрләрне татар рәссамы гына аңлый ала дигән фикердә тора. Х. Зәбири истәлекләрендә Тукайның рәссам Зверев рәсемнәре белән канәгать булмавы әйтелә, бигрәк тә ул "Безнең гаилә" шигыренә ясалган иллюстрацияне тәнкыйтьли: "Кара инде, шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык шул. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавыр ясап куймыйлар бит. Моның самавыры нәкъ бабай кадәрле Тукай үзенең "Шүрәле" (1907) поэмасының ахырында бирелгән искәрмәсендә: "...ихтимал, бара торгач, үз арабыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылынган урманнарны - һәммәсен тәрсим кылып (сурәтләп. - Г.Х.) чыгарлар - дип, татарлардан да бөек рәссамнар үсеп чыгачагына өметен белдерә. Г. Камал да шушы хыял белән яши. Казанда 1909 елның февраль айларында узган атаклы матбагачы Иван Николаевич Харитоновның юбилей кичәсенә мөнәсәбәтле "Яшен" (1909, 10 нчы сан) журналында Г. Камалның мәкаләсе басылып чыга. Биредә кыскача гына кичәнең барышы, И.Н. Харитоновның тәрҗемәи хәле һәм эшчәнлеге яктыртыла. Г. Камал китергән мәгълүматларга караганда, кичә ахырында, татар матбугаты вәкилләре тарафыннан бер мөселман шәкертенә стипендия билгеләнеп, аны сәнаиге нәфисә мәктәбендә укыту мөмкинлеген булдыру турында карар кабул ителә. Әлеге стипендия өчен "Йолдыз", "Вакыт" газеталары идарәсе тарафыннан, "Сабах" китепханәсенннән беркадәр акча да күчерелгән була. +"Йолдыз" газетасы мөдире һәм сәркатибе вазифаларын башкарган Г. Камал һәр номерны яңа хәбәрләр, кызыклы материаллар белән тәэмин итәргә тырыша. Берничә тапкыр аңа, хәбәрче буларак, Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсенә сәяхәт кылып, андагы вакыйгалар турында язма бирергә туры килә. Шул сәяхәтләренең берсенә ул үзе белән Тукайны да чакыра, һәм 1908 елның 5 августында алар икәүләп Мәкәрҗәгә юл тоталар. Бу турыда "Әл-ислах" газетасының игъланнар бүлегендә: "Гәзитәмезнең даими язышучыларыннан Г. әфәнде Тукаев август 5 еннән бирле Нижнийда торып, августның 18 ләрендә Казанга кайтачак", - дип хәбәр ителә. Мәкәрҗәдә алар Тимерша Соловьев идарәчелек иткән "Двухсветная" кунакханәсенә урнашалар. Тукай башта ярминкәне зур кызыксыну белән карап йөри, соңрак, игътибары сүрелгәч, бу вакытта Мәкәрҗәдә булган "Сәйяр" труппасы артистлары һәм Г. Кариев белән аралаша, репетицияләрдә катнаша, спектакльләренә баргалый. Тимерша Соловьев тәкъдиме буенча, "Сәйяр" труппасы артистлары белән "Двухсветная" кунакханәсе залында концертлар куюда катнаша. Бу концертларда милли шигырьләр, җырлар яңгырый, Тукай аның программасын төзи, репетицияләрдә катнаша, хор белән милли җырлар башкаручы артистларга булышлык итә. Габдулла Кариев бу турыда: "...Габдулла әфәнде Тукаев, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер (дирижер. - Г.Х.) шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде", - дип искә ала. Концертлар башта уңышлы гына бара, халык бик теләп йөри, кунакханә идарәчәсе дә канәгать була, әмма, Г. Камал әйтүе буенча, бервакыт ниндидер гармунчы мишәр абзые килеп чыгып, "...сәхнәгә менеп, гармунны әйттерә, үзе уйнаганда, хатыннар тавышы белән мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый...һәм тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итә. Соңыннан Тукай Тимерша Соловьев оештырган әлеге "кәмит"тә катнашып, ресторан сәхнәсенә менеп, тук сәүд��гәрләр каршында кул болгап, баш иеп йөрүләренә үкенә. Г. Камал бу турыда: "...Тукайның бик хәтере кала. Эшнең шулай булачагын алдан әйтеп төшендермәгән өчен, миңа бик нык үпкәли. Шуннан, Мәкәрҗәдән аның ихласы кайтып, без кайтып китәбез", - дип яза. +Мәкәрҗәдән кайткач, Тукай Камал белән берлектә яңадан "Яшен" журналына материаллар әзерләү эшенә керешә. Нәкъ шушы вакытта, август ахырларында, бертуган Никитиннар циркына Карәхмәт исемле төрек көрәшчесе килә, ул катнашкан тамашалар "Печән базары" тирәсендә әйләнүчеләр арасында зур кызыксыну уята. Г. Камал, шуларны күздә тотып, Тукайга, Карәхмәт белән бәйле, Казан базарчыларыннан көлеп берәр әсәр язарга тәкъдим итә. Тиз арада Г. Тукай "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын иҗат итә, ләкин аны "Яшен"дә бастырмый - Гыйльметдин Шәрәфкә тапшыра. Поэма 1908 елның 22 октябрендә 5000 данә тираж белән басылып чыга һәм бер ай эчендә таралып та бетә. +Г. Камал, тәнкыйтьче буларак, Тукайның яңа чыккан һәр китабына диярлек игътибарлы була. Әйтик, 1908 елның 8 ноябрендә Г. Тукайның "Җуаныч" исемле китабы басылып чыга. Г. Камал әлеге вакыйганы игътибардан читтә калдырмый һәм "Йолдыз" газетасы битләрендә бу турыда: "...Г. Тукаевның әсәрләреннән "Җуаныч" нам бер китап нәшер ителеп, китап базары тәзәйен ителмеш (бизәлгән. - Г.Х.) иде", - дип хәбәр бирә. 1908 елның 14 ноябрендә Казанда "Сабах" көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасында Г. Тукайның "Алтын әтәч" исемле китабы басыла. Китапның тышлыгында "Пушкин хикәясеннән алынды" дип искәртелгән. 1909 елның февраль аенда исә шул ук матбагада әлеге әкият-поэманың икенче басмасы дөнья күрә, һәм Г. Камал "Йолдыз" газетасында китап чыгу уңае белән язылган кыскача бәяләмәсендә: "Ошбу көннәрдә китапчылык галәмендә ике гүзәл әсәр күзгә күренде. Берсе - Габдулла Тукаев тарафыннан назым илә язылган "Алтын әтәч" нам бер хикәядер", - дип хәбәр итә. +Матди кыенлыклар, цензура кысулары нәтиҗәсендә "Яшен" тиздән (1909, июнь) нәшер ителүдән туктый, Казан сатирик журналдан мәхрүм кала. Г. Тукай һәм Г. Камалның мавыгып, бик яратып башкарган эшләре туктала. Әлеге вакыйгадан соң сигез ай үтк әч, Г. Тукай һәм аның фикердәшләре тырышлыгы белән Әхмәт Урманчиев "Ялт-йолт" исемле сатирик журнал чыгаруга рөхсәт ала (журналның беренче саны 1910 елның 15 мартында дөнья күрә). Секретарь вазифаларын һәм төп эшне Г. Тукай алып бара. Журналдагы күпчелек рәсемнәр һәм карикатуралар Г. Камал тарафыннан эшләнә. +1910 елның 5 ноябрендә дуслары, фикердәшләре тарафыннан Г. Камалның әдәби эшчәнлегенең 10 еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей кичәсе "Новый клуб" залында үтә, биредә Тукай да катнаша. Кичәдә "Сәйяр" труппасы артистлары тарафыннан Г. Камалның "Бәх ет сез егет" драмасы һәм "Бүләк өчен" комедияләре куела. Тукай, юбилей кичәсендә тәэсирләре белән уртаклашып, "Галиәсгар әфән де Камалның 10 еллык юбилейсы" исемле мәкаләсен яза ("Йолд ыз"ның 1910 елның 22 ноябрь санында д��нья күрә). Тукай дустының иҗаты турында: "Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәр ләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде", - дип яза. Татар тормышын, Казан мещаннарының яшерен почмакларын сәхнә аркылы күрсәтә алган әдипне "татар Островские" дип атый, "Бәхетсез егет" һәм "Бүләк өчен" пьесаларында чын татар тормышы тасвирлануын күрсәтә. +Тукай замандашлары истәлекләрендә Г. Камал шагыйрьнең хезмәттәше һәм фикердәше генә түгел, ә аның хәл-әхвәлләрен белешеп, өс-башын һәм матди ягын аталарча кайгыртып торучы бик якын иптәше итеп тә искә алына. Мәсәлән, ул вакытларда "Йолдыз" газетасында хисапчы булып эшләгән Галимҗан Әмирхан китергән мәгълүматларга караганда, Г. Камал тарафыннан "Болгар" кунакханәсе буфетының официант малайларына, Г. Тукай ашарга төшмәгән вакытларда, аның исенә төшереп, шагыйрьнең ашауэчүен кайгыртып торырга дигән күрсәтмә бирелгән була. Шулай ук 1910-1911 елларда "Болгар" номерлары ресторанында официант булып эшләгән Вилдан Гобәйдуллин Г. Камалның Тукайны гел кайгыртып яшәве, авырган вакытларында аңа матди ярдәм оештыруы турында хәбәр итә. +1912 елның көзендә Төркия белән Балкан дәүләтләре (Болгария, Греция, Сербия, Черногория) арасында тарихка Беренче Балкан сугышы буларак кереп калган низаг башлангач, "Йолдыз" газетасы мөхәррире Һади Максуди Г. Камалны Төркиягә махсус хәбәрче итеп җибәрә. Бу турыда "Йолдыз" газетасында: "Мөхәррирләребездән Галиәсгар Камал әфәнде Балкан вакыйгалары хакындагы хәбәрләрне тәхкыйк кылу (яктырту) өчен Төркия вә Болгария мәмләкәтләренә сәяхәткә китте", - дип хәбәр ителә. Шулай итеп, Г. Камал, Казаннан 1912 елның ноябрь ахырларында китеп, 1913 елның февраль башларына кадәр Истанбулда яши, Төркия хөкүмәтенең эчке һәм тышкы сәясәте, сугыш чоры вазгыяте, халкының тормыш-көнкүреше, сугышка мөнәсәбәте һ.б. турында "Йолдыз" газетасына күләмле мәкаләләр рәвешендә хәбәрләр җибәреп тора. +Истанбулда салкын тидереп, нерв авыруы белән чирләп киткән Г. Камал 1913 елның февралендә Казанга кайтып, авыруы көчәю сәбәпле, больницага керергә мәҗбүр була. Дусты Г. Тукайның да туберкулёз авыруы көчәеп, докторлар һәм дуслары киңәше белән Клячкин хастәханәсенә керергә җыенып йөргән вакыты була бу. Г. Камал үзе бу турыда: "...февраль ахырында нерв авырулары клиникасына кердем. Тукайны актык күрүләрем шул вакытларда булды. Тукай бөтенләй ябыккан, хәлсезләнгән иде. Күп тә үтмәде Тукайны Клячкин больницасына урнаштырдылар" - дип искә ала. +Г. Камал белән Г. Тукайның авыруы һәм хәлләренең торышы турында "Кояш" газетасы даими кыскача мәгълүматлар биреп барды. Мәсәлән, 24 март санында дөнья күргән "Авыруларымыз янында" исемле язмада "Берәү" башта Клячкин хастәханәсендә ятучы Г. Тукайның хәле, аннары клиникада дәваланучы Галиәсгар әфәнденең сәламәтлеге турында хәбәр бирә: "...Галиәсгар һаман иске Галиәс��ар, Камал шул ук Камал, шат, кайгырмый. Уен-көлке арасында үзенең авыруы арту, кимүне сөйли. Тукайның кәефе ничек? Кызулыгы ничә градус? Үзен ничек хис итә? дип аны сораша +1913 елның 2 апрелендә мәңгелеккә күчкән якын дусты белән Г. Камал хушлаша алмый: бу вакытта ул үзе авыр хәлдә клиникада ята. Ел ярым дәвамында авыру белән көрәшеп, көч-хәл белән аякка басканнан соң гына, атаклы драматург Г. Тукай каберенә барып, дустына актык сәламен бирүгә ирешә. +"ТУКАЙ БЕЛӘН ӨЧ ЕЛГА ЯКЫН ИПТӘШЛӘРЧӘ, +ТУГАННАРЧА ЯШӘДЕМ" +(Габдулла Тукай һәм Вафа Бәхтияров) +Габдулла Тукай Казанга килгәч, аны якын итеп, дустанә мөнәсәбәт күрсәткән зыялыларның берсе - журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, "Әл-ислах" газетасының нашире һәм мөхәррире Әхмәтвафа Гали улы Бәхтияров (1881-1960) була. +Вафа Бәхтияров Саратов губернасы Хвалын өязе Зимничә авылында мулла гаиләсендә туа. Уку яшенә җитүгә, авыл мәдрәсәсендә укып, башлангыч белем ала. Аннан соң, Казанга килеп, 18921894 елларда Яңа Татар бистәсендәге "Әмирхания" мәдрәсәсенд ә Фатих Әмирханның атасы - Мөхәммәдзариф Әмирхановта укый. +Яңа Татар бистәсенең "Иске Таш" мәчетенең имамы, алдынгы карашлы мулла, татар телендә беренче Коръән тәфсире авторларыннан берсе Мөхәммәдзариф Әмирханов, традицион гадәтләрне саклау белән беррәттән (ул балаларын, шул исәптән язучы, журналист Фатих Әмирханны да, дини таләпләр буенча тәрбияли), милли тормыштагы яңарышка хәерхаһлы мөнәсәбәте белән аерылып торган. +1895 елдан Ф. Әмирхан белән В. Бәхтияров үз заманында иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе булган "Мөхәммәдия"гә - дин галиме, педагог Галимҗан Баруди җитәкләгән күренекле җәдиди уку йортына күчәләр. 1882 елда Г. Баруди тарафыннан нигезләнгән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе үз дәверендә Россия мөселманнарының иң алдынгы уку йорты дәрәҗәсенә ирешә. Биредә тирән дини белем бирелә, Көнчыгыш әдәбияты, тарих буенча укыту уңышлы алып барыла, шул ук вакытта рус теле һәм дөньяви фәннәргә игътибар ителә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә рус теле, арифметика, матур язу, рәсем (сызым), санау, география, физика (табигать белеменә кереш), геометрия, Россия тарихы, гомуми тарих, төрки халыклар тарихы, фән тарихы, этика, гигиена (медицина), метрика, риторика, психология, логика, философия, гарәп һәм фарсы телләре, гарәп әдәбияты, юриспруденция укытыла. 36 ел эчендә җәдитчелек юнәлешендә белем биргән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен халкыбызның горурлыгы булган күп татар зыялылары тәмамлый: язучы һәм шагыйрьләр Г. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, З. Бәшири, М. Укмасый, Ә. Исхак, Ә. Камал, Ф. Әсгать, Ф. Туйкин, Н. Исәнбәт; галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г. Ногайбәк, Г. Шәрәф, Х. Бәдигый, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин; журналист һәм наширләр Б. Шәрәф, Ә. Хәсәни; дипломатлар Х. Биккенин, И. Әмирхан; артистлар З. Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камаллар; композиторлар С. Сәйдәшев, С. Габәши; рәссам-ску��ьптор Б. Урманче һ.б. Хәзерге күзлектән караганда, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе уку-укыту комплексы буларак күзаллана: Тукай Казанга килгән вакытка ул өч зур таш корпустан торган, үзенең ашханәсе, хастаханә, аяк киеме тегү һәм ремонтлау, агач эшкәртү остаханәләре булган. +ХХ гасыр башы иҗтимагый тормышындагы үзгәрешләр шәкертләргә дә нык тәэсир иткән. Мәгариф системасын реформалаштыруны таләп итүче шәкертләр арасында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучылар гаять зур роль уйнаганнар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән "ислахчылар" хәрәкәте барлыкка килгән, соңрак аларга Казанның башка уку йортларыннан да шәкертләр килеп кушылган. 1904 елның 20 февралендә Фатих Әмирханның мәдрәсәдәге дусты, мөгаллим, журналист Ризван Алушига (18831938) язган хатында мондый юллар бар: "Хәзердә бөтен мәдрәсә шәкертләреннән мөрәккәб (торган. - Г.Т.) бер җәмгыять тәшкил ителде. Хәзер дә 75 кадәр әгъзасы бардыр (яшерен тотылсын) Ф. Әмирхан һәм В. Бәхтияровлар бу хәрәкәтнең идеологлары, төп җитәкчелекне алып баручылар була. "Ислахчылар" 1905 елның ноябреннән алып 1907 елның башларына кадәр җилем басмада, ягъни гектография ысулы белән, яшерен рәвештә "Әл-ислах" газетасын чыгаралар. "Урал (Зайцев) урамындагы Фатих Әмирханның атасы Зариф хәзрәт мәдрәсәсенең ишегалдындагы бер катлы йортта Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Габдрахман Мостафин, Фатих Сәйфи, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә гектографта басылган беренче проклама цияләр не, Фатих Сәйфи, Габдрахман Мостафин һәм Хөсәен Ямашев тарафыннан тәрҗемә ителеп, Ямашев (хәзерге Мехчылар) урамы 37 нче йорт, Дулат Алинең атасы Вахит мәзин мунчасында бастырып таратканнар", - дип искә ала бу турыда Разия Б әхтиярова. +"Ислахчылар"ның татар мәдәнияте офыгын киңәйтү, Европа һәм рус мәдәниятенә тартылу юнәлешендәге эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. Шәкертләр хәрәкәтендә иң актив катнашучыларның мәдрәсәләрдән куылуына карамастан, "ислахчылар" уку-укыту процессын үзгәрүтүдә шактый зур нәтиҗәләргә ирешәләр: мәд рәсәләрнең көнкүреш шартлары яхшыра, махсус уку, торак һәм гыйбадәт бүлмәләре барлыкка килә, ашханә һәм китапханәләр оеша; уку бүлмәләре үзгәрә (алар парта, өстәлләр, карта, кара такта, глобуслар белән җиһазландырыла +Разия Бәхтиярова истәлекләреннән мәгълүм булганча: "Фатих Әмирхан Москвадан кайткач, Вафа Бәхтияров белән "Әл-ислах" газетасы чыгару турында хәзерлек алып баралар. Һәм йөрүләре бушка китми: чыгарырга рөхсәт алып чыгара башлыйлар. Шул елның август аенда Фатих кинәт каты итеп авырый башлый. Аякларына, кулларына һәм бер күзенә паралич булып больницада яткан. Кулларындагы һәм күзендәге авыру бетеп, аяклар белән йөри алмаслык булып кала. Кечкенә арбада гына йөртәләр иде. Шул хәлдә булса да, алар Вафа Бәхтияров белән һәрвакыт, һәр җирдә бергә булганнар +В. Бәхтияров истәлекләреннән күренгәнчә, ул, 1907 елның 25 апрелендә Казан губернаторыннан "Әл-ислах" газе��асын чыгарырга рөхсәт алынгач, шул елның май-июнь айларында Уралськида чыккан "Фикер" газетасы, "Әл-гаср әл-җәдит" һәм "Уклар" журналлары аркылы танылган Г. Тукайга "Әл-ислах" газетасында катнашырга чакырып хат яза. Г. Тукай исә: "Берничә номер гәзитәгез чыкмыйча торып, берни дә әйтә алмыйм. Үзем көзгә таба Казанга барып чыгачакмын, шунда сезнең белән сөйләшермен - дип җавап бирә. +В. Бәхтияров белән Г. Тукай 1907 елның 10 октябрендә "Әлислах" редакциясендә (ул "Болгар" кунакханәсенең 12 нче бүлмәсендә урнашкан була) танышалар. Бу турыда В. Бәхтияров болай дип искә ала: "Менә шул ук елның (1907) октябрьнең 10 ында иртә үк "Әл-ислах" идарәсендә берничә кеше белән сөйләшеп утырганда, ишектән бер кеше килеп керде. Ул өстенә пальто сыман бернәрсә кигән. Бу кеше шул көн генә чыккан "Әл-ислах"ның икенче номерын алып, утыргычка килеп утырды. Берничә минут укып утырды да: "Бу номер газетны мин алып чыгам, мин "Болгар"ның 40 нчы номерында торам. Укыгач та төшерермен, мин Казанда озак торам әле", - дип чыгып китте В. Бәхтияров күңелендә Тукай кечерәк буйлы, ябык, аз сүзле ("сүзне бик үлчәп кенә сөйли"), уйланучан ("уен беркемгә дә белдерми") кеше булып калган. "Яратмаган кешеләре белән яки бер дә таныш булмаган кешеләргә сөйләү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде. Тукай белән танышып, сөйләшер өчен килгән кешеләр аның сүзсезлегенә, салкын каравына аптырыйлар, күңелсезләнәләр иде", - дип яза В. Бәхтияров. +Ф. Әмирханга язган хатларыннан күренгәнчә, В. Бәхтияров "Әл-ислах"та оештыру эшләрен алып бара. Мәсәлән, 1908 елның 29 июнендә бу вакытта Серноводскида дәваланган Ф. Әмирханга ул газетаның финанс ягы белән бәйле шөбһәләрен җиткерә: "Ибдәш! Хәзер дә безнең эш орлыкда, атна ярым булды, почтадан бер тиен килгәне юк. Андан-мондан алгалап кына маркага һәм Кәримевләргә бирдем. Менә 36 нчы "Нур" өчен Кәримевләргә кайдан да алып булмады. Атна уртасында бирәчәкмен дип, конторына әйтеп килдем. Нишләргә инде? "Сабах - Мәгариф"дән әллә ничә мәртәбә сорадым. Алар да безнең кеби фәлән көнне, фәлән вакытда бирербез дип йөртәләр +Озак та үтми, 1908 елның 9 июлендә, В. Бәхтияров кабаттан хезмәттәшенә хат яза. Анда да аның "Әл-ислах" газетасының матди хәлен кайгыртуы, мәкаләләр туплау белән шөгыльләнүе күренә: "Хәзергә кемдән дә акча алганым юк. 36 нчы номер өчен Кәримевләргә бирдем. Киләчәк көнләрендә юнәйтсәм кирәк. Ягкубдан 7 сум алачак бар иде. Шуны бер көн сораган идем. Шундый кызулап җаваб бирде. Исең дә китәр. Менә, кардәш, "Әл-мөкяфәт" (бүләк, яхшылыкка каршы эшләнгән яхшылык. - Г. Т.), син ут йотып йөр дә, йөр. Килгәч, сиңа да хатын күстәрермен. 37 нче номер өчен кәгазьгә дә алдым. Башкача язардай хәл хәзергә юк. 37 нче номерда яхшы булачак та, синең баш мәкалә һәм тәнкыйд, кечкенә фельетон керәчәк. Тукаевның ике шигыре, Кәбирнең "Аңлы ханым" нам мәкаләләр керер. Ничек булса да, 35 нче номер кебек булмаячак. 38 нче номер өчен материаллар бар +��. Тукай белән В. Бәхтияров, "Әл-ислах" газетасында хезмәттәшлек итүдән башка да, күп вакытларын бергә уздыралар, театр га йөриләр, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашалар. Мәсәлән, 1908 елның 28 мартында Купеческое собрание залында үткәрелгән әдәби кичәдә В. Бәхтияров Г. Тукайның "Теләнче" шигырен укый (бу кичәдә Тукай да катнаша: үзенең "Утырышу" шигырен укый "Мин Тукай белән өч елга якын иптәшләрчә, туганнарча, ни тапканыбыз бергә булып <...> яшәдем", - дип яза соңрак журналист. +В. Бәхтияров истәлекләренә караганда, 1907 елның декабреннән 1908 елның гыйнвар аена кадәр алар Г. Тукай белән бергә "Кәрвансарай" номерларының ишегалдына караган ягында 2 катта 9 нчы бүлмәдә (кайбер истәлекләрендә 14 нче бүлмә дип күрсәтә) яшиләр. +1908 елның җәендә Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм В. Бәхтияров Литовченко йортында торалар. "Бу фатир ислахчыларның һәм башка шул чор яшьләренең бердәнбер җыела торган урыннары, клубы урынын тота торган иде. Иртәдән кичкә чаклы яшьләрнең килү-китүләре һич өзелми иде... Иртәдән кичкә, төн уртасына чаклы самавыр кайнаудан туктамый", - дип искә ала бу вакытны В. Бәхтияров. +1909 елда июнь аенда Кәбир Бәкер дә алар белән бергә яши, ә 1910 елның җәендә дачада Г. Тукай, Ф. Әмирхан, В. Бәхтияровка шул елларда гына Казанга килеп, татар матбугатында әдәби тәрҗ емәләр белән катнаша башлаган Якуб Байбурин да килеп кушыла. +В. Бәхтияров истәлекләрендә Г. Тукайның "Бер манигы тәрәккый" (1907), "Пар ат" (1907), "Бер гәзитә идарәсе хәленнән" (1907), "Тәүлек" (1908), "Улмы? - Ул..." (1908), "Алтынга каршы" (1907), "Театр" (1907), "Бер шәехнең мөнәҗәте" (1908), "Ишан" (1909) һ.б. шигырьләрендә сурәтләнгән вакыйгалар җанлана. Мәсәлән, "Бәян әл-хак" газетасы чыгарган "Мәгълүмат" (1908) исемле игълан-рекламалар җыентыгында "Кәрван" чәй фирмасының рекла масы рәвешендә имзасыз басылган "Тәүлек" шигыре турында Вафа Бәхтияров түбәндәгечә яза: "Тукай үзенең тормышындагы кайбер хаталарны искә төшереп... шул вакыттагы "Караван" чәй фирмасының чәйләрен мактап язган шигырен күрсәтә иде. ...Бу шигырь өчен Тукай "Бәян әл-хак" идарәсе аркылы егерме биш сум акча да алды +Дустыннан соң ярты гасырга якын гомер кичергән В. Бәхтияров (ул 1960 елда вафат була) Тукай мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Казанда Тукай белән бәйле истәлекле урыннарны туплаган фотоальбом төзи, экскурсия текстлары әзерли. Аларда "Болгар" номерлары, "Аң" журналы редакциясе урнашкан бина, "Әл-ислах" газетасы редакциясе бинасы, Г. Камал йорты, "Сарай" һәм "Амур" кунакханәләре, "Китап" нәшрияты, шагыйрьнең соңгы көннәре үткән Клячкин хастаханәсе турында мәгълүмат һәм фотоматериаллар урын алган. +II бүлек +"ҖИТДИ ВӘ КӨЛМИЧӘ ЯЗГАН НӘРСӘЛӘРНЕ "ӘЛ-ИСЛАХ"КА БИРӘМ. ҺӨҖҮВИ ВӘ КӨЛКЕ НӘРСӘЛӘРЕМНЕ "ЯШЕН"ГӘ БИРӘМ" +(Габдулла Тукайның Казан вакытлы матбугатындагы эшчәнлеге) +Уральскидагы татар газета-журналларында эшләгән Г. Тукай, билгеле, татар матбугаты белән кызыксынган. "Фикер", "Әл- гаср әл-җәдит" сәхифәләрендә аның Казандагы татар матбугатына мөнә сәбәтле язылган шигырьләре, мәкалә-фельетоннары еш күренә. +1906-1907 елларда Казанда дистәгә якын газета-журнал нәшер ителә. Аларның күпчелеге цензура кысулары аркасында тиз арада эшен туктатырга мәҗбүр була. Мәсәлән, "Азат" һәм "Азат халык" газеталары өч ай гына чыгып кала: "Азат" 1906 елның 1 февраленнән 30 маена кадәр басылса, "Азат халык" - шул ук елның 4 июленнән 12 сентябренә кадәр. "Таң йолдызы" газетасының да гомере кыска була: ул 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр басыла. Башка татар газета журналларының язмышлары шул дәрәҗәдә үк аянычлы булмаса да, алар да цензура эзәрлекләвеннән котыла алмаганнар. +Әле Казанга килгәнче үк, Г. Тукайның Казан мөхәррирләре һәм наширләре белән мөнәсәбәтләре төрле була. Аларның кайберләрен ул даими рәвештә тәнкыйтьләгән, сатира утына тоткан. Тукайның һөҗүм объектлары арасында "Бәян әл-хак" газетасы һәм аның нашире Ә. Сәйдәшев аерым урын алып тора. Нәкъ менә Тукайның бу газетага һәм аның наширенә кискен тискәре карашыннан чыгып, шул чор матбугатын өйрәнүче галимнәр "Бәян әл-хак"ка карата "консерватив", "искелекне яклаучы", "кадимчелек оясы" һәм башка шундый төрдәге бәяләмәләрне кулланганнар. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: Тукай аерым газета-журналларга һәм аларның наширләренә карата үз бәяләмәләрендә һәрвакыт объектив булмаган, шуңа күрә, бу газета-журналлар турында шагыйрьнең субъектив карашларына гына таянып фикер йөртү дөрес булмас. Югарыда телгә алынган "Бәян әл-хак" газетасына килсәк, Л.А. Мөхәммәдиева сүзләре буенча, "Совет чорында "Бәян әл-хак" нигезсез тәнкыйтькә дучар була. Газетаны тәнкыйть итүчеләр үз фикерләрен төрлечә нигезлиләр: газетада реклама игъланнарының күплеге, наширләре һәм мөхәррирләренең белемсезлеге, газетада кадими карашлы авторларның мәкәләләре басылу һ.б. Л.А. Мөхәммәдиева исә "Бәян әл-хак" газетасының тематик яктан киңлеген ассызыклый. Аның фикеренчә, "басма, Россия татарлары тормышыннан алынган вакыйгалар белән генә чикләнеп калмыйча, дөнья киңлегендәге мәсьәләләргә зур игътибар биреп барган. Язмалар татар (гарәп графикасында) һәм рус (кириллицада) телләрендә басылган. Татар телендә рус мәдәниятенә кагылышлы (аерым алганда, Л.Н. Толстой, А.М. Горький, Н.В. Гоголь һ.б. турында) мәкаләләр дә даими рәвештә басылып килгән +Тукайның бу газетаны һәм аның наширләрен тәнкыйть утына тотуы ни белән аңлатыла соң? Монда, билгеле, Тукайның матбугат дөньясына кереп китү вакытын исәпкә алмый булмас: 19061907 елгы инкыйлаб тәэсирендә революцион идеяләр белән мавыккан татар яшьләренең бу идеяләрне кабул итмәгән кешеләргә, башка сәяси-иҗтимагый фикердә булучыларга карата тискәре мөнәсәбәттә булулары ихтимал. Ләкин шул ук "Бәян әл-хак"та төрле вакытта үз язмаларын урнаштырган авторлар исемлегенә карасаң (язучы һәм тарихчы Касыйм Бикколов, прозаик һәм педагог Ризван ��луши, җәмәгать эшлеклеләре һәм язучылар Гаяз Исхакый һәм Гайсә Еникиев, язучы Галиәсгар Гафуров-Чыгтай һ.б.), бу фикер дә бәхәсле тоела. +Билгеле, демократик карашлы Тукай Казанда басылган демократик юнәлешле газета-җурналларга хәерхаһлы булган. Мәсәлән, "Таң йолдызы" газетасына ул, әле Казанга килгәнче үк, үзенең бер тәрҗемә язмасын - "Царь-Голод, яхуд Ачлык Падишаһ" очеркын җибәргән (очерк авторы - Алексей Николаевич Бах. Аның "Царь-Голод" дип аталган икътисади очерклары беренче тапкыр 1883 елда басыла). Тукайның "Таң йолдызы"на хәерхаһлыгы газетаның фактик мөхәррире Гаяз Исхакый (ул "Таң йолдызы"нда үз язмаларын Чыңгыз һәм Япанчы имзалары белән бастыра) булу белән дә бәйле: Тукайның Исхакыйны язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак хөрмәт итүе шиксез, ул аңа багышлап берничә шигырь дә иҗат иткән (Кем ул?", 1907; "Мөхәрриргә", 1913; "Даһигә", 1913). +Тукай Казанга килгәндә, күпчелек демократик эчтәлекле газеталар инде ябылган була. Шагыйрьне "Әхбар" газетасына эшкә чакырсалар да, ул бу тәкъдимне кабул итми. Шулай да шагыйрь яраткан эшеннән озакка мәхрүм калмый: Казанга килүенә күп тә үтмәстән, Тукай "Әл-ислах" газетасында, соңрак "Яшен" журналында эшли башлый. +""ӘЛ-ИСЛАХ"КА ЯРДӘМ ИТИК ҺӘММӘМЕЗ ДӘ..." +(Габдулла Тукайның "Әл-ислах" газетасындагы эшчәнлеге) +Уральскидан Казанга күчеп, яңа тормыш сәхифәләрен ачарга хыялланган Г. Тукай, билгеле, үзенең "Фикер", "Әл-гаср әлҗәдит", "Уклар"да эшләү вакытында җурналистика өлкәсендә туплаган тәҗрибәсен истә тотып, Казанда чыккан газета- журналлар наширләре тарафыннан хезмәттәшлеккә өметен баглагандыр. Әлбәттә, моның нигезе юк түгел: Казандагы татар редакторлары Тукай белән шәхсән таныш булмасалар да, Уральскида чыккан газета-ж урналлар аша аның иҗатын яхшы белгәннәр. +Нәкъ менә Тукай Казанга җыенган вакытларда, 1907 елның 25 апрелендә, В. Бәхтияров белән Ф. Әмирхан Казан губернаторыннан "Әл-ислах" исемле яңа газета чыгаруга рөхсәт алалар. Газета мөхәррире Вафа Бәхтияров үзенең ачык хатында каләмнәре белән мәгълүм булган язучыларга, шул исәптән Тукайга да, газетада язышырга тәкъдим ясый. Газетаның мәсләге белән таныш булмаган Тукай ризалашырга ашыкмаган һәм: "Берничә номер газетаңыз чык мыйча торып, берни дә әйтә алмыйм, үзем көзгә таба Казанга барып чыгачакмын, шунда сезнең белән сөйләшермен", - дип җавап биргән. +Тукай Казанга килгәндә, газетаның ике номеры инде чыгып өлгергән була. 1907 елның 3 октябрендә чыккан беренче санда урын алган "Казан, 3 нче октябрь" дигән баш мәкәләдә (авторы - Ф. Әмирхан) газетаның мәсләге һәм аның игътибар үзәгендә булачак татар җәмгыятендәге җитди проблемалар билгеләнә: "Татарның мәгыйшәтене асылыннан сүтеп төзәтергә кирәк! Безгә аның урынына яңа мәгыйшәт кирәк: әүвәлдәге наданнар урынына галим вә зыялылар, әүвәлдәге мөтәгассыйблар урынына ачык фикерле вә яңа хәрәкәтләрне алып баручылар, әүвәлдәге үз куллар��нда булган нәрсәләрне ычкындыручылар урынына һөнәр вә сәнәгатьле, мәгыйшәт сугышында мәгълүб булмаслык (җинелмәслек) татарлар кирәк!.. Әүвәлдәге гайрәт вә эшкә икътидарны бөтереп сукыр мөтәгассыйблар чыгара торган мәктәп-мәдрәсә, тәртип, фән вә мөдәррисләре урынына эшкә икътидарлы, гайрәтле, зыялы татарлар чыгара торган мәктәп-мәдрәсә тәртибе, фәне, мөдәррисләре кирәк! Газетаның сәяси мәсләге хакында Ф. Әмирхан: "Гыйлем юлларны һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә торган сәяси вә икътисади сәбәпләрне үзләренә мәкъсуд иткән сәяси хизебләр - безнең дустларымыздыр", - дип яза һәм мәкаләнең азагында аның лозунгын билгели: "Гыйлем-мәгарифнең милләтемез арасына интишаре (таралу) вә сәгадәте гомумиядер (бөтен кешеләр өчен уртак бәхет) Билгеле ки, Тукай өчен бу караш һәм гомумән газетаның мәсләге якын була. +"Әл-ислах" газетасы тирәсенә тупланган, аның юнәлешен яклаган яшь татар зыялыларын "ислахчылар" дип атап йөртү гадәткә кергән. Әйтергә кирәк, бу демократик матбугат органы кинәттән генә пәйда булмый, аны гамәлгә кую юлында беренче адым 1905 елда ук ясала: 29 ноябрьдә яшерен рәвештә гектографик ысул белән әзерләнгән кулъязма "Әл-ислах" газетасы чыга башлый. Ул 1904 ел ахырларында Казандагы атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә барлыкка килгән, татар шәкертләренең иҗтимагый, мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдырган "ислахчылар" төркеменең матбугат органы буларак уйланыла. "Яшерен газета катлаулы шартларда эшли. 1906 елның язында газетаның меңгә якын әзер экземпляры жанд армнар тарафыннан конфискацияләнә. Шуңа да карамастан, ул эшен дәвам итә, хәтта "Әл-ислах"та хезмәт куючыларны кулга алулар да газетаны туктата алмый: ул әле 1906 ел дәвамында һәм 1907 елның башында да укучыга таратылып килә", - дип яза Р. Әмирханов. +Ике ел үткәннән соң, "ислахчылар"ның лидерлары - В. Бәхтияров һәм Ф. Әмирхан тырышлыгы белән, "Әл-ислах"ны легаль рәвештә чыгару өчен рөхсәт алына. Газета 1907 елның 3 октябреннән 1909 елның 22 июленә кадәр, Вафа Бәхтияров мөхәррирлегендә һәм наширлегендә Казанда чыга, барлыгы 68 саны дөнья күрә. Газета зур булмаган тираж белән (700-1000 данә) бертуган Кәримовлар типографиясендә басыла. Уналты битлек газетаның эчтәлеге күпк ырлы була. Газетада басылган күпчелек материаллар мәгариф мәсьәләләренә багышланган (татарларда гына түгел, чит илләрдә дә мәгарифнең куелышы, хатын-кызлар, мөгаллимнәр, дәреслекләр, уку йортлары һ.б.). Цензор Пинегин сүзләре буенча, "Әл-ислах" газетасы "үзенең укучыларына, Европадагы шикелле, дини белем белән генә чикләнмәгән аң-белемгә тартылу фарыз булуын җиткерә +Газета редакциясе чит илләрдә мәгариф системасының торышы, уку йортлары һәм анда белем алучылар турындагы тәфсилле язмалар да һәм статистик характердагы гына кыскача мәгълүматлар да биреп барган. Бу җәһәттән газетаның 1907 елгы 12 нче санында дөнья күргән "Нимсә мәктәпләре" исемле мәкалә игътибарга лаек. Мәкалә авторы - мөгаллим Шиһаб Әхмәров - Германиядәге уку-укыту системасы турында язып, аның, урта белем бирү белән генә чикләнмичә, балаларга әхлакый тәрбия бирүенә дә игътибар итә. Уку-укытуның, милли рух белән сугарылып, укучыларда миллият хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә корылган булуын билгели. Укучы һәм ата-аналар алдында куелган таләпләр турында: "Мөгаллим һәр көнне балаларның мәктәпкә килеп-килмәдекләрен тикшереп тормакта. Килми калган балаларны язып алып һәр һәфтәдә (атнада) мәктәпләрнең нәзарәт (күзәтү) комиссиясенең рәисенә тапшырмактадыр. Комиссия рәисе дә тиешле йиренә гарыз итеп (җиткереп), баланың ни өчен мәктәптән калдыгыны тәфтиш иттермәктә (тикшермәктә), әгәрдә бер гозерсез (сәбәпсез. - З.Р.) калган булса, баланың аталарына һәр калган дәрес өчен утыз тиен микъдарында җәзаи нәкъдия (акчалата җәза) салмакта, әгәр дә аны түләмәс булса, мәгълүм бер микъдарга хәбес иттермәктәдер (кулга алмактадыр)" - дип, мәкалә авторы Германиядә уку-укыту, белем бирүгә мөнәсәбәт бик җитди булуына, андагы һәр гамәлнең закон кысаларында каралуына игътибар итә. +Газетаның һәр санында диярлек, "Мәдрәсә хәбәрләре" рубрикасында, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә урнашкан мәдрәсәләр һәм, шул исәптән, Казан мәдрәсәләре турында да төрле характердагы мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, газетаның 1907 елгы 25 октябрь санында Казан мәдрәсәләренең берсендә (мәкалә авторының исеме күрсәтелмәгән) шәкертләрнең, кичке тугыздан соң карта уйнап, кәеф китерә торган нәрсәләр кулланып, тәртип бозулары хакында хәбәр ителә. "Мәдрәсә" дип аталып йөргән андый "гаҗизханәләрне (имгәкләр йортын) бетереп, аларга сарыф ителә торган милләт акчасын файдалырак җиргә истигъмаль итәргә (кулланырга) вакыт түгелме икән?" дип, газета редакциясе мондый "уку йортлары"на тискәре мөнәсәбәтен белдерә. +"Әл-ислах"та урын алган язмалар тематик һәм эчтәлек ягыннан шактый киңкырлы, хәтта медицинага караганнары да очрый. Мәсәлән, газетаның 1908 елгы 8 февраль санында "Тәмәке истигъмале һәм шәкертләр" исемле мәкалә дөнья күргән. Мәкалә авторы тәмәке тартуның зарары, аның кеше тәненә һәм рухына зыян салуы, күбрәк кайсы әгъзаларның зәгыйфьләнүенә китерүе турында яза. Америка уку йортларында тәмәке тартучы студентларның сәламәтлеген күзәткән табибларның нәтиҗәләре белән таныштыра. Тәмәке тарту яшь кешеләрнең сәламәтлеген бигрәк тә нык какшата икән. Мәкалә авторы: "Кеше яшьрәк булса, тәмәке истигъмале (куллану) аңар шулкадәр яман тәэсир итәдер. Шуңар күрә дә бәгъзе (кайбер) мәмләкәтләрдә яшь балаларга тәмәке тарту закон белән манигъ ителәдер (тыеладыр)" - дип, укучыларны бу гамәлдән тыелып калырга өнди. +Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре "Әл-ислах"та зур урын алып тора. Газетада матур әдәбият әсәрләре белән бергә әдәби-тәнкыйть язмалары, рецензияләр басылган. Л. Толстой, И. Тургенев, Н. Гоголь кебек рус язучыларының иҗаты һәм алар белән бәйле вакыйгалар да газета битләрендә чагылыш тапкан. Мәсәлән, 1908 елны газетада, Л. Толстойга 80 яшь тулу уңаеннан, берничә мәкалә дөнья күрә. +Шул чор татар зыялыларын борчый торган проблемалар (тел, милли сәнгать, иҗтимагый хәрәкәт, хатын-кыз мәсьәләсе), Россия һәм чит илләрдә булган сәяси вакыйгалар, дин, тарих, фәлсәфә, фән мәсьәл әләре газета сәхифәләрендә даими рәвештә яктыртылып барган. +"Әл-ислах"ның әдәби бүлегендә Ф. Әмирхан, М. Гафури, С. Рәмие в, Г. Ибраһимов, М. Укмасый, шагыйрә М. Мозаффария һ.б. әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләре дөнья күрә. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһим овның матур әдәбияттә тәүге адымнары нәкъ менә "Әл-ислах"та ясала (Ф. Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" хикәясе һәм Г. Ибраһимовның "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" повесте күздә тотыла). +"Әл-ислах"та әсәрләре басылган авторлар даирәсен күздән кичергәндә, аның сәхифәләрендә Тукайның 53 әсәрен очраттык. Аларның күбесе - шигырьләр. Тукай ""Ислах"ның һәр номерында үзенең бер шигырене булдырырга тырыша, берәр сәбәп белән шигыре булмаса, шуңа эче поша, "Ислах"ны үз газетасы итеп карый", - дип яза Г. Шәрәф. Шигырьләрдән гайре, "Әл-ислах"та Тукайның тагын дүрт язмасы дөнья күрә. Болар: "Тәнкыйть кирәкле шәйдер" (1907, 17 октябрь); "Бәйрәм, без вә руслар" (1908, 1 гыйнвар); "Корымлы мунчалар" (1908, 1 гыйнвар); "Иске мәдрәсәләр өчен лөгатьләр" (1908, 17 һәм 25 июнь). +Г. Тукайның "Әл-ислах"ка ни рәвешле эшкә урнашуы турында төрле мәгълүматлар бар. Мәсәлән, В. Бәхтияров истәлекләренә караганда, Тукай беренче очрашуда ук аларның Ф. Әмирхан белән берлектә чыгарып килгән газеталары турында бик кызыксынып сораша. Бу турыда истәлек авторы: "Ул чәй янында "Әл-ислах" турында, газетага каләмнәре белән катнашучылар турында сораша башлады. Мин: "Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз бирүчеләр бар", - дигәч, - "Алай булганда, мин сезнең өченчегез булам инде", - диде. Мин, аның бу сүзенә рәхмәт укып, "Әл-ислах"ның чыгачак өченче номерына берәр нәрсә язуын үтендем. Ул язарга сүз бирде", - дип искә ала истәлек авторы. Тукай биргән вәгъдәсенә тугры булып кала, газетаның өченче санында (1907, 17 октябрь) әдипнең "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" исемле мәкаләсе дөнья күрә. Әдәбиятчы галим Д. Заһидуллина фикеренчә, бу мәкәләсендә Г. Тукай "әдәби әсәр бәяләү критерийлары эшләнмәүнең тискәре нәтиҗәләргә китерүеннән кисәтә. Аныңча, нәфис, гүзәл әсәр укучыга да шифалы тәэсир ясаса, тәкъдим ителгән тупас әдәбият әхлаксызлык чәчү коралына әйләнеп китү куркынычлыгы бар +Алга таба да, газетаның һәр санында диярлек Тукайның язмалары басылып килә, аларда шагыйрь җәмгыятьтәге әһәмиятле проблемаларны күтәрә. Әйтик, "Иске мәдрәсәләр өчен лөгатьләр" мәкаләсендә Тукай, үзенчәлекле сүзлек формасында, татар мәдрәсәләренә бәя бирә. Мәсәлән: "Иске мәдрәсә - эшсезлекләрне ерткыч хайван чыгарыр өчен дарелгаҗизә (картлар йорты)"; "Дәрес - мөдәр��ис хәзрәтләренең дәресханәдә җен телендә дә укый торган әфсене. Ике юлдан артык булмый"; "Дәресханә - румалиларның цирклары урынына тора торган җирдер; мөдәррис-хәзрәте бу урынга шәкертләрне җыеп, җеннәр телендә бер әфсен укып өрә, дәрхаль шәкертләр дә бер-берсе белән хәкарәт идешергә (хурлашырга) тотыналар +Үзенә бернинди керем китермәвенә карамастан, әдип газетага тугры булып кала. Гомумән, татар байлары арасында аерым иганәчеләре булмыйча, газета басманың язмышына битараф булмаган миһербанлы кешеләр, даими укучылары һәм абунәчеләр хисабына бастырылган. Болары да, нигездә, шәкертләр булганлыктан, алардан, әлбәттә, зур матди ярдәм көтәргә туры килмәгәндер. Әдәбият галиме И. Нуруллин газетаның матди хәле, аңа финанс ярдәме күрсәтүчеләр хакында: "Исмәгыйль Аитов, Газиз Гобәйдуллин һәм Хәкимов фамилияле бер бай малаеның, мәсәлән, "Әл-ислах" фондына шактый акча керткәнлекләре мәгълүм", - дип яза. Газетаның матди ягын кайгырту күп очракта Ф. Әмирхан җилкәсенә төшә. 1908 елның 17 апрелендә дусты Исмәгыйль Аитовка язган хатында ул: "Газиз һәм Габделкадыйр (Гобәйдуллиннар - З.Р.) аталарыннан йөз сум вә үзләре артыграк бирергә ышандыралар. Башка бәгъзе җирләрдән дә акча бераз табылыр төсле. Әлхасил, "Әл-ислах" әлегә бар", - дип яза. Гобәйдуллиннар гаиләсенең "Әл-ислах" газетасына матди ярдәм күрсәтүе турында Ф. Әмирханның дусты И. Аитовка язган тагын бер хатында (1908, 26 апрель) хәбәр ителә. +1907 елның ноябрендә Тукай "Әхбар" газетасына даими эшкә чакырыла, ләкин ул бу хезмәттән баш тарта. Г. Шәрәф истәлекләренә караганда, шагыйрьгә төрле эчтәлектәге рус телле язмаларны татарчага тәрҗемә итү тәкъдим ителгән була. Тукай бу эштән баш тартуын үзендә тәрҗемәчелек сәләтенең әле җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән аңлата. Моның сәбәбе шулай ук Тукайның яраткан газетасы "Әл-ислах"тан аерылырга теләмәвендә дә булгандыр. Аның "Әл-ислах"та чын ихластан эшләве дусты Г. Кариевка язган хатында да ачык чагыла. "Мин, - дип яза Тукай, - үзем теләп кенә "Әл-ислах"ка хезмәт итәм. Жалуние (жалование. - З.Р.) башка җирдән алам Тукай 1908 елның 23 июнендә Серноводскига дусты Ф. Әмирханга язган хатында да: "Монда "Әл-ислах" ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән (чын күңелдән) сөйгән гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем", - дип, газетаны чын күңелдән үз итүен, яратуын белдерә. +"Әл-ислах"та даими рәвештә матбугатта яңа чыккан китаплар турында игъланнар басылып килә, шулар арасында Тукай китапларына да игътибар зур була. Мәсәлән, Казанда Шәрәф матбагасы "Шигырьләр көтепханәсе" сериясенең 3 нче һәм 4 нче "дәфтәр"ләре буларак Г. Тукайның шигырь җыентыклары чыгу белән бәйле дә игъланнар басыла (1907 елның 8-12 саннары; 1908 елн ың 15-18 саннары). Әлеге сериядән 7 нче китап итеп бастырылган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәренең дөнья күрүе уңаеннан, газетада түбәндәге мәгълүмат урнаштырыла: ""Шигырь ләр китапханәс��"ннән 7 нче дәфтәр. "Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш" мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла Тукаевның әсәре бу көнләрдә басылып чыкты. Бәһасе 8 тиен, почта илә 10 тиен. Казанда, башка шәһәрләрдә мәшһүр китапчыларның һәр каюсында сатыла. Күпләп сатучыларга адрес: Казань, Сенная, Шараф Ике ай үтүгә, газетада шагыйрьнең "Габдулла Тукай диваны" исемле җыентыгы чыгуга бәйле реклама игъланы басыла: "Басылып чыкты: "Шигырьләр китапханәсе"ннән 8 нче дәфтәр. Габдулла Тукаев диваны. Берәмләп 12 тиен, почта илә 14 тиен. Һәммә мәшһүр китапчыларда сатыла. Күпләп алучыларга адрес: Казань, "Үрнәк". Нәзек вә гали хисләр җырлаучы шагыйремезнең иң соңгы гүзәл шигырьләре бу мәҗмугададыр +"Әл-ислах"та, яңа китаплар турындагы игъланнар белән беррәттән, газетага үз язмаларын җибәргән укучыларга редакция тарафыннан бирелгән җаваплар да урын алган. Мәсәлән, "Юлчы" исеме астында газетага үз мәкаләсен җибәргән укучыга "Мәкалә бик озын булганлыктан басылмый. Киләчәктә шул темага кыскарак итеп язсаңыз, басылыр", дип җавап бирелә. Яки үз шигырьләрен "Әл-ислах" битләрендә күрергә теләгән "В.Х." әфәндегә юлланган җавапта: "Шигырьләреңез дәреҗ ителерлек (бастырырлык) түгел. Үз шигырьләреңезне "Әл-ислах"та дәреҗ ителә торган Г. Тукаев һәм Сәгыйть әфәнде Рәмиев шигырьләре белән чагыштырып карасаңыз, үзеңез дә ачык күрерсез - дип, газета редакциясе әле җитлегеп бетмәгән, әдәби кыйммәте булган әсәрләрне бастырудан баш тарта. Оренбургтан Фатих Кәрими әфәнде хакында язып, язмасын газета битләрендә күрергә теләгән хат язучыга юлланган җавапта исә: "Кешенең хосусый эшләре вә тормышына катышырга берәүнең дә хакы юк, гомум эшендәге кешеләрне эшләре белән тәнк ыйть итәргә кирәк. Андый нәрсәләрне башка кешеләр хакында язсаң, "Чүкеч"тә биреңез - дип, "Әл-ислах" төрле шәхси шикаятьләр, кеше өстенә яла ягу, гайбәт кебек язмаларга газетада урын юк икәнен турыдан-туры һәм ачык итеп белдерә. +Газетаның һәр санында диярлек төрле китапларга рецензияләр басылып килгән. Аларның күбесе Ф. Әмирхан тарафыннан язылып, "Дамелла", "Ташмөхәммәд" псевдонимнары белән дөнья күргән. +Газета, кыска гомерле булуына карамастан, укучылар даирәсендә, беренче чиратта, татар яшьләре, студентлар арасында популярлык казанган. +Кызганычка каршы, "Әл-ислах" газетасы, 1909 елның 22 июлендә соңгы - 68 нче саны чыгу белән, "цензура кысу һәм акча кытлыгы сәбәплетукталып кала. Аның битләрендә хикәяләре, шигырьләре, мәкаләләре, бәяләмәләре әледән-әле басылып тору ике әдипне бер-берсенә бик тә якынайткан. Әсәрләрен укучылар игътибарына тапшыру мөмкинлеге икесе өчен дә кинәттән чикләнеп куйса да, бу хәл озакка бармаган: тиздән Г. Камал һәм Тукай катнашлыгында "Ялт-йолт" журналы чыга башлый, аның битләрендә Ф. Әмирхан язмалары да урын ала. +"ЯЛТЫРЫЙ МИЛЛИ БОЛЫТЛАРНЫҢ +АРАСЫННАН "ЯШЕН"..." +(Габдулла Тукай "Яшен" журналында) +ХХ йөз башында татар телендә беренче сатирик журналлар дөнья күрә. Россиядә алар төрле шәһәрләрдә нәшер ителә: Оренбургта ("Чикерткә", "Чүкеч", "Карчыга", "Яз"), Уральскида ("Уклар"), Әстерханда ("Туп"). Татарларда сатирик матбугатның үсеше рус телендә дөнья күргән сатирик басмалар ("Жупел", "Свобода", "Пчела", "Застенок", "Казанский раешник" һ.б.) йогынтысы белән дә аңлатыла, шулай ук татарлар арасында Тифлис һәм Баку шәһәрләрендә нәшер ителгән "Мелла Насретдин" һәм "Бахлул" журналлары да бик популяр булган. +Татарның мәдәни үзәге булган Казанда да бу өлкәдә җанлану күзәтелә. Журналистика өлкәсендә инде тәҗрибә туплаган, "Казан мөхбире"ндә каләм уйнаткан, "Азат", "Азат халык" газеталарында мөхәррирлек вазифасын алып барган, "Йолдыз" газетасы секретаре булып хезмәт иткән Г. Камал 1906 елның азагыннан Казанда сатирик җурнал оештыру идеясе белән яши. Моны "Йолдыз" газетасының 1906 елгы декабрь санында дөнья күргән игъланнан да күреп була: "Хәзердән еллык акчасыны түләп язылган мөштәриләргә (язылучыларга. - Г.Х.) "Йолдыз"ның мөхәррире санисы (икенче мөхәррире. - Г.Х.) Галиәсгар Камал әфәнде идарәсендә айда бер микъдарында нәшер кылыначак "Яшен" исемендә көлке вә мотаябә (күңел күтәрү) журналы буш юлланачакдыр 1907 елга планлаштырылса да, "Яшен" журналын нәшер итү ниндидер сәбәпләр аркасында тоткарлана. Шунысы да игътибарга лаек: көлке журналын бастыру нияте белән янып йөргән Камал нәкъ шушы вакытларда үзенең язмаларын "Яшенче" имзасы белән бастыра башлый. +Тиз арада "Яшен"нең беренче саны чыгуын көткән укучылар "Йолдыз" редакциясенә, яңа журналның тоткарлануына кайгырып, хатлар яза башлый. Газета "Яшенче" исеменнән: ""Яшенче" үзе сәламәт һәм хезмәтендә хазирдер (хезмәтендәдер). "Яшен"не яшьнәтмәк өчен хәмлә кылып (тырышып) караса да, һәнүз (әле дә) муаффәкъ була алганы (эше барып чыкканы) юктыр. Һавада кара болытлар күп булса да, "Яшен" дә яшьнәмидер, хәерле ягъмурлар да яумыйдыр. Бер көн килеп, шаяд, һавалар үзгәрер... Шул заман "Яшен" дә ялтырар. Ничә еллардан бирле ачлыкка тәхәммел кылып (түзеп) килгән халык хәзергә "Яшен"сез әдәбият ягъмурлары илә кяфияләнеп (канәгатьләнеп) торсалар да, яраса кирәк. Мөхәррире нәшер кыла башласа, еллык алучыларның һәрберсенә "Яшен"не юлламага хәзермез", - дип, алга таба көлке журналының нәшер ителәчәгенә өмет белдерә. +1907 елның көзендә Тукай Казанга килә. Казаннан Уральскига, Габдулла Кариевка язган хатында үзенең мондагы тормышыннан бик канәгать булып, зыялылар белән аралашуы, фикер алышуы, үзе теләп "Әл-ислах" газетасына эшкә урнашуы турында яза. Г. Камал кебек үк, татар иҗтимагый-мәдәни тормышының эчендә кайнаган Г. Тукай, Ф. Әмирхан да Казанда көлке журналы булдыру хыялы белән янып йөри. "Әл-ислах" газетасының 1908 елгы бер санында: "Якын заманда "Әл-ислах" идарәсе һәфтәлек (атналык) көлке журналы нәшер итәргә рөхсәт алачактыр, һөҗүви (сатира) журнал мәдрәсә мәгыйшәтенә генә хас булмыйча, татар мәгыйшәтенең һәр тарафыны тәнкыйть итәчәктер", - дип игълан ителә . Шуңа өстәп: "...бу журнал өчен мөселманнар күп тора торган шәһәрләрдә мөхбирләр кирәк булдыгыннан, идарәсе бар әфәнделәр бу көннән идарәгә хәбәр биреп, үзенең язган нәрсәләреннән берәр нәмунә (үрнәк) җибәрүләре үтенеләдер", - дип, редакция журналда киләчәктә үз каләмнәрен сынап карарга төләүчеләргә мөрәҗәгать итә. Ләкин, Ф. Әмирхан тарафыннан инде проекты эшләнгән булуына карамастан, журнал нәшер ителми кала. +Уральскида яшәгән вакытта ук "Уклар" исемле сатирик журналның фактик мөхәррире булып торган һәм шушы журнал аша үзен үткен сүзле сатирик итеп таныткан Г. Тукай Казанда чыгачак көлке журналын зур түземсезлек белән көтә. Ф. Әмирханга язган хатында (1908, 23 июнь): "Монда "Әл-ислах" ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән (чын күңелдән) сөйгән гәзитәмә вә идеямә хезмәт итәр идем", - дип, яраткан эше белән шөгыльләнәчәгенә өметләнүен җиткерә. +Г. Камал 1908 елның май башында Казан губернаторы канцеляриясенә, үз мөхәррирлегендә татар телендә рәсемле "Яшен" журналы чыгарырга рөхсәт сорап, гариза (прошение) яза: "Покоронейше прошу Вашего Превосходительства разрешить мне издавать в г. Казани под своим отвественным редакторством иллюстрированный журнал на татарском языке под названием "Яшен" ("Молния") +Ниһаять, 1908 елның 1 июлендә Г. Камалга Казанда татар телендә рәсемле "Яшен" журналын нәшер итәргә рәсми рөхсәт бирелә, һәм "Йолдыз" газетасының 31 июль (1908) санында тиздән "Яшен" журналы чыгачагы һәм аңа язылу мөмкинлеге турында хәбәр ителә: "Көләсеңез киләме? Килсә, "Яшен" журналына мөштәри булып язылыңыз! Бәһасе бер елга өч сум. Беренче номеры 3 августта чыгачак. Адрес: Казань, редакция "Яшинъ" +Журнал редакциясе Г. Камалның фатирында (Большая Мещанская урамында (хәзер - Нариманов ур., 48) Хәйбуллин йортында урнаша. Басманың нашире, мөхәррире һәм рәссамы - Г. Камал, сәркатибе - Г. Тукай. +"Яшен"нең беренче номерында ук Тукайның, журнал программасы рәвешендә, "Август башы" мәкаләсе урнаштырыла. ""Яшен"нең ялтыравы һәркем өчен бертигез булган шикелле, сугуы да һәрбер явыз җанлы өчен бертигездер. "Яшен"нең сугуыннан милләт җилкәсене кимерүче профаннар, үзене шәп кеше итеп йөрүче саламторханнар, җәмәгать хакына кул сузган куштаннар, һәрбер сорыкорт дошманнар, мәктәп-мәдрәсәләрне бикләп, ялкауланып ятучы муллалар, эшсез ятучы мирзалар, хыянәтче байларның һичберсе әмин дәгелләрдер", - дип яза биредә Г. Тукай. Мәкаләне ул шигьри юллар белән төгәлли: +Ялтырый милли болытларның арасыннан "Яшен"; +Бәлки рәхмәт яңгырыдыр - яшьнәсен ул, яшьнәсен. +Юл табар золмәттә калганнар - төшерсен шәүләсен; +Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр "ләхәүлә"сен. +Шул ук номерда шагыйрьнең "Тотса мәскәүләр якаң", "Ысулы кадимче" шигырьләре дә дөнья күрә. Беренче номерда басылган Тукай әсәрләре хакында Г. Шәрәф: "Тукайдагы һөҗүви куәтне аңкыталар вә журналга хакыйкый "Яшен" төсе бирәләр иде", - дип искә ала. +"Яшен"нең беренче номеры дөнья күрү белән, "Әл-ислах" газетасының 14 август санында (1908) журналга карата язылган рецензия басыла. "Сәгъди" имзасы белән билгесез автор тарафыннан язылган мәкаләдә журналның беренче санында урын алган язмаларга, рәсем-карикатураларга кыскача күзәтү, бәяләмә бирелә. Биредә язма авторының "көлү", "көлкелек" турында фикерләре игътибарны җәлеп итә: "Көлү, мәсхәрә итү - зәгыйфь адәм балаларына бирелгән иң үткен коралларның берседер. Мескен адәм баласы бишектән кабергәчә мыскыл (мәсхәрә)ны кешелеге дәрәҗәсендә сизә, аңлый. Аңа каршы үзенең калтырап торганын беләдер Мәкалә авторы "Казан матбугатының бер кимчелеге бетеп, көлке журналы һәм чыга башлавына куанып, Тукай әфәнденең "Яшәсен ул, яшәсен!" дия догасын тәкрар итәм (кабатлыйм. - Г.Х.)", - дип, журналга озын гомер теләп кала. +Тукай "Яшен" журналында бик яратып эшли, журналның һәр номерын әзерләүгә зур көч куя, кызыклы материаллар табарга тырыша. Г. Камал белән берлектә ул рәсем асларына язмалар да әзерли. Казаннан Уральскига Гайнетдин Туприевка юлланган хатында: ""Яшен"нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар имзалар артына яшеренәм", - дип яза. Журналда Тукайның алтмыштан артык язмасы урын алган, аларның шактый өлеше "Г. Тукаев", "Гөмберт" ("Гөмберрт", "Гөмберррт"), "Шүрәле", "Кырмыска", "Сәгыйть ""Хәятел хайван"нан күчерүче", "Тәртә башы", "Мин язмадым" имзалары белән дөнья күрә. Шулай ук журналның төрле саннарында гомуми рубрикалар астында шагыйрьнең имзасыз язмалары да очрый. Мәсәлән, журналның сигезенче санында "Һөҗүвият" дигән исем астында Тукайның "Нумирга төшкән искеләр", "Дәүре галәм", "Ишан", "Хәзерге өйләнүчеләр", "Булмый", "Һинди Минһаҗ", "Гласный" кебек язмалары имзасыз дөнья күргән. +Журналда басылган язмалар "Чыбыксыз телеграм хәбәрләре", "Казан хәбәрләре", "Кирәкле игъланнар", "Мөһим игъланнар", "Яңа әсәрләр", "Ачы хакыйкатьләр", "Латыйфәләр", "Көлдергечләрдән ишеткәнем" һәм башка рубрикаларга бүлеп бирелгәннәр. +"Яңа әсәрләр" рубрикасында еш кына Тукай рецензияләре басылган. Мәсәлән, 1909 елгы 8 нче санда Фатих Сәйфи-К азанлының (язмада ул "бер школьник" дип атала) "Безнең заман" (Казан, 1909, нашире Харис Фәхретдинов) исемле пьесасына бәя бирелә, Тукай әсәрнең әдәби эшләнешенең йошмак булуыннан, авторның әдәби-эстетик зәвыгының түбәнлегеннән көлеп: "Бу школьникның яшьләрдән көләм дип азаплануы нинди көлке булып чыкканлыгын күрер өчен, бу көлке бер пәрдәдә, "мәнзум" (тезмә белән язылган) комедияне алып укырга эшсез кешеләргә тәүсыя итәмез (киңәш бирәбез)", - дип, бу әсәр белән "танышырга" тәкъдим итә. +Г. Тукайның замандашлары хатирәләреннән күренгәнчә, шагыйрьнең "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы "Яшен" журналы өчен языла башланган була, әмма Г. Шәрәф сүзләре буенча: ""Яшен"нең ��ер номерына дип яза башлаган нәрсәсе озаеп китә. Бүлеп чыгарса, тәме кими, бер номерда чыкса, бик күп була, дип, "Яшен"дә бастыру-бастырмауда уйга кала +Г. Тукай башка милләтләр нәшер иткән сатирик журналларны даими күзәтеп бара, аларда урын алган язмалар белән таныша, якын күргәннәрен тәрҗемә итеп, "Яшен"дә бастыра. Мәсәлән, әдипнең Уральскида яшәгәндә үк азәрбайҗан телендә чыгып килгән "Мелла Насретдин" журналын яратып укуы билгеле. "Мелла Насретдин" журналының, җирле материаллар белән генә чикләнмичә, Россиядә яшәгән төрки халыкларның тормышлары белән дә кызыксынуы билгеле. Тукай азәрбайҗан әдәбияты классигы Сабирның "Мелла Насретдин" журналында дөнья күргән "Шикаять" дигән сатирик әсәрен "Мулланың зары" исеме белән "Яшен"дә урнаштыра (1908, № 2). +"Яшен"дә басылган аерым ирекле тәрҗемәләр Г. Тукайның рус сатирик матбугатын да зур кызыксыну белән күзәтеп баруын раслый. Мәсәлән, журналның 9 нчы санында шагыйрьнең "Шүрәле" имзасы белән бирелгән "Вөҗдан зарары" исемле шигыре дөнья күрә. "Ачы хакыйкатьләр" рубрикасында урын алган бу шигырь "Будильник"тан алынган дип искәртелә. Шагыйрь, "вөҗдан белән яшәү бу тормышта бик авыр" дигән ачы хакыйкатьне яңгыратып, вөҗдансызлыкны кире кага һәм вөҗдан белән сыешмаган тормышны фаш итә. Рус сатирик матбугатыннан тәрҗемә ителгән әсәрләрнең тагын берсе - шагыйрь В.В. Князевнең (18871937) "Сатириконжурналында (1908, № 24) дөнья күргән "Либерал средней руки перед банкетом" дигән шигыре. Тукай бу әсәрне татар мохитенә яраклаштырып "Хатыннар хөррияте" исеме белән бастыра (1909, № 7). Үзенең бу шигырьгә бирелгән искәрмәсендә шагыйрь: ""Сатирикон" журналында берәү, хатыннар тарафдары булып, идән буенда: "Хатыннар! Атлагыз алга!" - дип гайрәтләнеп йөри торган бер кешенең, фәкать чалбарын тазартмаган өчен, үз хатынын эт итеп сүккәненнән көлә. +Миңа килгәч ул шигырь, табигый, миллиләште. Күп кешеләр бу шигырьдән морат (теләк) нәрсә икәнен аңлап җитмәгәнгә, азрак изах (искәрмә) иттем", дип яза. +"Яшен" журналында күренекле татар әдәбиятчыларының язмалары дөнья күрә: Ф. Әмирханның ("Татар әдәпләре (хороший тон)", 1909, № 8, 10; "Япанда (Япониядә) сәяхәт", 1909, № 8; "Япанда (Япониядә) сәяхәт, яки Хыялы дәүре галәм", 1909, № 9), Миргазиз Укмасыйның ("Буржуа фикере", 1908, № 3; "Безнең милләттә ни эшлиләр?", 1909, № 6), Шәриф Саттаровның ("Мин - хак мөселман", 1908, № 4; "Ничек ишан булырга, булгач нишләргә?", 1908, № 5); Ибраһим Кулинең ("Тимербай Хаҗига ачык хат", 1908, № 2; "Трагедия", 1908, № 3) һ. б. +Г. Камал, журналда мөхәррирлек вазифасын алып бару, редакциядәге башка эшләр белән мәшгуль булуына карамастан, үзе дә төрле жанрларда иҗат ителгән язмаларын урнаштырырга мөмкинлек таба. Аның журналның беренче санында урын алган ""Яшен" сукмасын өчен" шигыре Тукайның шул ук номерда дөнья күргән "Август башы" мәкаләсе белән аваздаш. Журналда Иван Николаевич Харитоновның матбагачылык хезмәтенә кырык ел тул�� уңае бе лән басылган мәкалә (1909, № 10) дә Г. Камал каләме белән язылган. +"Яшен" журналының яртысын (төгәлрәк әйтсәк, 1, 4-5, 8-9, 12-13 битләрен) рәсемнәр һәм карикатуралар алып тора. Шул чор җәмгыятенең актуаль сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни проблемаларын сатирик планда сурәтләгән бу рәсемнәрнең барысы да диярлек Г. Камал кулы белән эшләнгән. Мәсәлән, журналның беренче саны тышлыгында урын алган рәсемдә халык мәнфәгатьләрен хәл итәргә тиешле татар депутатларының ваемсызлыгы, эшлексезлеге тәнкыйть ителә (рәсемдә Казан шәһәре думасы утырышында үзара бәхәсләшеп, фикер алышып утыручы рус гласныйлары арасында бер йоклап утыручы татар гласные сурәтләнгән. Рәсем астына: "Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр" дип язылган). Күренекле татар галиме Нәкый Исәнбәт язучынча, "...кайбер номерлары баштанаяк дип әйтерлек аның (Тукайның. - Г.Х.) каләме белән язылган. Шулай булгач, журналның беренче номеры ның тышлыгындагы карикатура астына язылган беренче сүз - мәкальшигырь формасындагы бу ике юл да - аныкы булырга туры килә +Шул ук санның дүртенче битендә татар матбугатында көлү объекты буларак еш телгә алынган Һинди Минһаҗга (Минһаҗетдин Кадермәтевкә) карикатура урын алган. Билгеле булганча, Һинди Минһаҗ, Һиндстанда укып кайтканнан соң, Саратов губернасы Хвалын шәһәрендә Һиндстан мәдрәсәләре тибында уку йорты салдырам дип, халыктан акча җыя (бу хакта Һинди Минһаҗ "Вакыт" газетасының 1906 елгы 21 ноябрь санында басылган " Хвалындагы мәдрәсәи Галия" мәкаләсендә яза). Нәтиҗәдә, уку йорты салынмый, акчалар Минһаҗ әфәнденең үз кирәгенә тотылып бетә. Тукай Һинди Минһаҗны үз иҗатында берничә тапкыр сатирик рәвештә телгә ала: "Авыл җырлары"ның беренче һәм дүртенче көлтәләрендә, "Минһаҗ" шигырендә ("Яшен", 1909, № 8), "Акыллы башлар" фельетонында (1910). "Яшен"дәге карикатурада тау башындагы шәһәр уртасында ак колонналы зур бина, аның уртасыннан калкып торган Һинди Минһаҗның фәсле башы (башыннан тирә-якка нурлар сибелгән) сурәтләнгән. Рәсем астына: "Хвалынский тавы башында Минһаҗетдин Йосыф тарафыннан салынган университет" дип язылган. +Дөньякүләм сәяси проблемалар да "Яшен" журналының игътибар үзәгеннән читтә калмый. Билгели ки, 1878 елда рус-төрек сугышы тәмамланганнан соң, Берлин конгрессында "Бөек дәүләтләр" Балкан ярымутравын бүлгәли башлый. "Кырмыска" имзасы белән сорау-җавап рәвешендә язылган "Нәрсәдән?" (1908, № 5) исемле шигырендә Г. Тукай бу дәүләтләр арасында булган сәяси каршылык ларга мөнәсәбәтле үз фикерен белдерә: +Ни сәбәптән өрмиләр этләр, тынычланган җиһан? - +Боснияне йотканда, Австрия тончыккан бүген. +Журналның бишенче санында урын алган "Сәясәт ашханәсе" исемле карикатурада Австриянең Сербия, Босния, Герцеговина кебек дәүләтләрне ботарлавы сурәтләнә. +"Яшен"дә Тукайның С. Рәмиевкә багышланган сатирик шигырьләре дә урын ала. Мәсәлән, "Хайлыйм, хайлыйм, хайларга" (1909, № 8) шигырен��ә ул Әхмәтҗан Сәйдәшев наширлегендә дөнья күргән "Бәян әл-хак" газетасына эшкә кергән дусты С. Рәмиевтән көлеп яза: +Бу шигырьдә Г. Тукай 1907 елның июнь башыннан эшсез калган С. Рәмиевне "Бәян әл-хак" газетасына эшкә керүе өчен һөҗү утына ала. Шигырьдәге "сторожлыкка ялландык" дигән сүзләр исә С. Рәмиевнең "Бәян әл-хакның" кушымтасы - "Казан мөхбире" газетасында "Музей сторожы", "Музей сторожы Тимербулат" тәхәллүсләре белән язышуына ишарә булып тора. +Журналның соңгы битен, традицион рәвештә, реклама игъланнары били. Биредә "Яшен", "Йолдыз", "Әл-ислах", "Чүкеч" газета-ж урналларының рекламалары да урнашып барган. +Казан губернасында чыгып килгән газета-журналларны күзәтеп баручы Матбугат эшләренең Казан вакытлы комитеты яңа нәшер ителгән "Яшен" журналын да игътибарсыз калдырмый. Мәсәлән, Тукай турында язылган истәлекләрдән мәгълүм булганча, бу вакытта татар телендәге вакытлы матбугат өстеннән күзәтеп торучы цензор Николай Ашмарин күп очракларда журнал саннарын кире борган. Тукайның иптәше Каюм Мостакаев истәлегендә Тукайның, көннәрнең берендә, иртән үк "Яшен" эшләре белән чыгып, кичен күңелсезләнеп әйләнеп кайтуы турында әйтелә. Шагыйрьнең төшенке халәте, К. Мостакаев сүзләренә караганда, журналга әзерләнгән язмаларның цензор тарафыннан шактый "талануы" белән бәйле булган: "...Барып карасам, Г. Камалның шактый гына озын сатирик заметкасы, Тукайның бер-ике заметкасы белән беррәттән "Авыл халкына ни җитми?" дигән шигыре аркылы-торкылы сызылып ташланганнар иде... +Кыска гомерле булуына карамастан (1908 елның август аеннан 1909 елның июленә кадәр журналның 10 саны чыга), журнал укучылар арасында популярлык казана. Ү. Гыймадиев китергән мәгълүматларга караганда, ул шул заман өчен шактый зур тираж белән басылган: аерым саннарның тиражы 2000 данәгә җиткән. "Яшен"не татар укучысы гына түгел, ә башкортлар, үзбәкләр, казакълар, азәрбайҗаннар да яратып укыган. Аны Кавказ, Төркестан, Якутия төбәкләреннән, Россиянең төрле өлкәләреннән яздырып алганнар. +Һичшиксез, "Яшен" журналы Г. Тукайның иҗади язмышында зур роль уйнаган. Уральскида яшәгән чакта ук үзен сатира остасы итеп таныткан шагыйрьнең "Яшен"дә һөҗү осталыгы тагын да көчәя, камилләшә. Соңрак бу тәҗрибәне Г. Тукай "Ялт-йолт" журналында нәтиҗәле итеп кулланачак. +III бүлек +"МОНДАДЫР БЕЗНЕҢ БАБАЙЛАР ТҮРЛӘРЕ, +ПОЧМАКЛАРЫ..." +(Казанда Габдулла Тукай белән бәйле урыннар) +Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарның күбесе Казанның тарихи үзәгендә - Иске Татар бистәсендә урнашкан. Аның тарихи-мәдәни һәм шәһәр төзелеше традицияләре Идел-Урал төбәгендәге Х-XVI гасыр мөселман дәүләтләренә (Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгына) барып тоташа. +Иске Татар бистәсендәге XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында күренекле архитекторлар тарафыннан төзелгән биналар Казанның үзенчәлекле архитектура ��изәге булып торалар. Биредә татар байларының (Шамил, Юнысовлар, Апанаевлар, Бәхтиевләр), зыялылар һәм дин эшлеклеләренең (Мәрҗани, Насыйри, Максудовлар) йортлары, мәчет (Мәрҗани, Апанай, Әҗем, Зәңгәр, Иске-таш һ.б.) һәм мәдрәсәләр ("Мәрҗани", "Мөхәммәдия", "Мозаффария"), сәүдә һәм җитештерү биналары (Печән базары, Петцольд һәм Крестовниковлар заводлары), кунакханәләр ("Болгар", "Амур", "Мәскәү номерлары" һ.б.) урнашкан. +XVII-XIX гасырларда Иске Татар бистәсе татар һөнәрчеләре һәм сәүдәгәрләре белән дан тота, зәркән осталары, чигүче, күнче, тимерчеләр тарафыннан җитештерелгән товарлар Россия, Якын Көнчыгыш, Европа илләрендә сатыла. XIX гасыр ахырына бистә татарларның мөһим сәяси, икътисади, әдәби, мәдәни, дини, иҗтимагый үзәгенә әверелә. ХХ гасыр башында монда урнашкан типографияләрдә ("Милләт", "Матбагаи Кәримия"", бертуган Шәрәфләр басмаханәсе) күпсанлы тиражлар белән татар телендә газета-журналлар, китаплар нәшер ителә һәм дөньяның төрле почмакларына тарала. +1907 елда Уральскидан Казанга килгәч, Г. Тукай Казанның Иске Татар бистәсендәге "Болгар" номерларына урнаша. Мәскәү һәм Евангелистлар урамнары чатындагы бу бина 1866 елда архитектор Петр Романов проекты буенча эклектика стилендә мануфактура белән сату итүче беренче гильдияле сәүдәгәр Ибраһим Апаков акчасына табыш йорты буларак салына. ХIХ гасыр ахырында бина почмагындагы зур булмаган манара төзелә. Казан шәһәренең империя чорындагы гербы - канатлы аҗдаһа кыяфәтендәге флюгер шул вакытта куела. 1897 елның октябрендә И. Апаковның варисы - кызы Бибимәрьямбану Шамил (отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилнең җәмәгате) йортны Оренбургтан Казанга күчеп килгән беренче гильдияле сәүдәгәр, иганәче Әхмәт Хөсәеновка сатып җибәрә. 1906 елда бина Казанның танылган сәүдәгәре, күренекле иганәче Мөхәммәтшакир Казаков кулына күчә. +1906 елда сәүдәгәр Фәтхулла Әхмәдуллин, йортның бер өлешен арендалап, "Болгар" кунакханәсе ача. 1910 елның 1 декабреннән кунакханә бертуган Мөхәммәтша һәм Гаделша Рамазановлар идарәсенә күчә. +"Болгар", мөсафирлар йорты булудан бигрәк, тиз арада татарның сәүдә һәм мәдәни үзәгенә әверелә. ХХ гасыр башында татар мәдәни тормышы җанланып китә һәм төрле очрашулар, чаралар оештыру өчен аерым урыннарга, биналарга ихтыяҗ туа, тик махсус мәйданнар булмаганлыктан, бу вазифаны еш кына табыш йортлары һәм кунакханә номерлары башкара. Узган гасыр башында "Болгар" номерларында "Йолдыз", "Әл-ислах", "Азат халык" газеталары, "Ак юл", "Тәрбия" журналлары нәшер ителә. +1906 елда "Болгар"да Ә. Максуди нигез салган беренче милли татар китапханәсе - "Көтепханәи исламия" (1906) эшли башлый. Иң алдынгы татар зыялыларын берләштергән иҗтимагый "Шәрык клубы" (1907-1917) да башта кунакханә номерларында урнаша. +Шул ук елны оешкан "Гавам дарелфөнүне" ("Халык университеты") тәүге лекцияләрен "Болгар" чәйханәсе залында үткәрелә, бинаның беренче катында нашир һәм журналист Әхмәт Урманчиев белән педагог, журналист, нашир Ягъкуб Хәлили оештырган "Юл" китапханәсе урнаша. +Язучы, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү истәлекләреннән күренгәнчә, Г. Тукай көтепханә бүлмәсенә махсус исем дә таба: "чебенханә" дип атый. Китаплар аз булганлыктан, кешеләр монда бик йөрми, шуңа күрә Г. Тукай әлеге бүлмәне бик ярата, барлык очрашуларын шунда билгели һәм, көткән кешесе килгәнче, китап сатучы малай белән берәр уен уйнап юана. +"Сәүдә хезмәткәрләре җәмгыяте" дә "Болгар" номерларында урнаша, беренче катта галантерея һәм мануфактура товарлары кибетләре эшли. +"Болгар"да төрле елларда шагыйрь С. Рәмиев, революционер М. Вахитов, тарихчы галим Г. Баттал, "Сәйяр" труппасы артистлары һ.б. яши. Ул чорда фатир яллауның кыйммәтлеге һәм, алда әйтелгәнчә, кунакханәләрнең татар иҗтимагый-мәдәни үзәге ролен башкаруын исәпкә алсак, бу шәхесләрнең биредә туплануы гаҗәп түгел. +Г. Тукай "Болгар" номерларында 1907 елның октябреннән 1912 елның декабренә кадәр (беркадәр өзеклекләр белән) тора. Уральскидан Казанга килеп төшүгә, кунакханәнең өченче катында чаттан, ягъни Мәскәү урамы ягыннан Кабан күленә таба карап торган почмактан 3 нче тәрәзә - тәүлегенә 40 тиенлек номерга - 40 нчы бүлмәгә урнаша. Кунакханәнең бу бүлмәсе Г. Тукайның Казандагы тормышын һәм иҗатын чагылдырган символ булып кала . М. Галәү истәлекләрендә әлеге бүлмә хакында мондый сүзләр бар: нчы номер - Тукай яшәгән бүлмә. Ул аны тыныч чакта яланбаш, жилеттан килеш, һәр ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, озын коридорның бер башыннан икенче башына тик уйланып йөри. Син аш ашап утырган чакта, ишекнең югары пыяла өлеше аркылы кыска чәчле баш түбәсе, җыерчыклы маңгай һәм елтыраган күзләр күреп каласың. Бик яхшы беләсең: бу - Тукай "Тукай, гадәттә, иртә, бөтен номер тормышы башланганга кадәр, күп элек тора, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып озак уйланып коридор буйлап йөри, аннан соң бикләнеп көндезге сәгать 12 ләргә кадәр укый-яза. Көненә бер тапкыр номер столовоенда аш ашый. Кичләрен "Сәйяр" номерына керә...", - дип искә ала актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил. +Театр тәнкыйтьчесе Барый Әминев сүзләренә караганда, шагыйрьнең тагын бер яраткан гадәте була - ул "Болгар" парадныена чыгып, урамдагы хәрәкәтне күзәтә: "Анда да аның йөзендә буш карап тору гына түгел, бәлки җитди, җентекле карап тору сизелә +Татарстан Милли музее фондында ""Тукай яшәгән бүлмә" тарихи һәйкәле паспорты" дип исемләнгән документ саклана. Анда бүлмә түбәндәгечә сурәтләнә: нчы бүлмә кунакханә бинасының мәнең зурлыгы: 2*3,28 метр, биеклеге: 2,95 метр. Агач җиңел ишек, ишектән югары тәрәзә уелган. Тәрәзә пыяласы ватык булганга, такта белән кадакланган. Бүлмә диварлары зәңгәрсу төстәге майлы буяуга буялган, идәне - сары төскә Артист Касыйм Шамил истәлегендә болай дип язылган: "Бүлмәгә кергәч, уң якта бер кешелек карават тора. Сул якта өстенә ак эскәтер җәелгән кечкенә генә өстәл куелган. Аның өстендә "Ялт-йолт" журналы, төрле газеталар һәм Пушкин шигырьләре китабы ята. Өстәл астында төрле китаплар тутырылган иске, җимерек бер кәрҗин күренә Истәлекләргә караганда, Г. Тукай Уральскидан Казанга әлеге кәрҗин белән кайткан һәм сәяхәтләре вакытында һәрвакыт үзе белән алып йөргән. +"Болгар" номерлары- XVIII гасыр ахырыннан Иске Татар бистәсенең сәүдә үзәге саналган Печән базары янында урнашкан була. 1768 елгы регуляр план буенча формалашкан һәм 18601910 елларда тулысынча үсеш-үзгәреш кичергән Печән базарының мәйданы озынча турыпочмакны хәтерләткән, шул вакыттагы Дәрбәнт, Бохара, Хива иҗтимагый-сәүдә үзәкләренә охшатып, тирә-ягында сәүдә кибетләре, торак йортлар, кабымлык урыннары һәм мунчалар тезелеп киткән була. +Печән базарында җаның ни теләсә, шуны сатып алырга мөмкин булган. Биредә күренекле татар сәүдәгәрләре сату итә: Б. Апанаев, С. Гобәйдуллин, А. Ишморатов, бертуган Юнысовлар, А. Сәйдәшев, И. Апаков һ.б. Печән базары шулай ук үзенчәлекле татар биржасы да булып тора: монда сату-алу килешүләре төзелә, күпчелек сәүдәгәрләрнең эшчәнлеге шушында башлана. +"Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908) исемле сатирик поэмасында Г. Тукай Печән базарын түбәндәгечә сурәтли: +Иртә берлән кайнамакта бу базар, +Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. +Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала, +Берсе алдый, шунда берсе алдана. +Печән базары мәйданында Г. Тукай эзләрен саклаган дистәгә якын бинаны күрергә мөмкин: казылык сатучы Габдулла Килдишев кибете, "Яктылык" кинематограф бинасы, Җамали хәрчәүнәсе, кунакханәдән ерак түгел урнашкан рестораннар. +Печән базарында Г. Тукай тормышы белән бәйле биналарның тагын берсе - "Кәрвансарай" номерлары. Биредә ул В. Бәхтияров белән 1907 елның декабреннән 1908 елның гыйнвар-февраль айларына кадәр яшәп ала. Өч катлы кунакханә бинасы XIX-ХХ гасырлар чигендә сәүдәгәр Исхак Үтәмешев варислары тарафыннан төзелгән. Биредә җәмәгать һәм дин эшлеклесе Габдулла Апанаев җитәкләгән демократик юнәлештәге "Азат" газетасы редакциясе дә урнаша. +1907 елның ноябрь аеннан Г. Тукай экспедитор булып эшләгән, китапларны почта аша тарату белән шөгыльләнгән "Китап" ширкәте дә иң элек Печән базары янында, Мәскәү урамында урнашкан була. Габдерахман Дәүләтшин-Хөсәинов тарафыннан ачылып, башта китап сату белән шөгыльләнгән бу ширкәт, Казанның төрле типографияләренә заказлар биреп, китаплар да нәшер итә башлый. +Уральскида яшәүче апасы Газизә Госмановага 1908 елның 27 мартында юллаган хатында Тукай болай дип яза: "Без хәзер Әхмәт байның угылы илә бергә "Китап" нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып, үземез бастырып сатабыз. Һәр көн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам "Контора минем номерымдадыр" дигәндә, Тукай нәшриятның шул вакытларда үзе яшәгән бүлмәсен күздә тота (хат башында кире адрес итеп "В гор. Казань, книгоиздательство "Китап", Абдулла Тукаеву" дип язуы да шуның белән аңлатыла). +Китап ширкәте оештыручы Габдерахман Дәүләтшин-Хөсәинов турында бүгенге көндә мәгълүмат бик аз. Аны асрамга алган Әхмәт бай Хөсәинов 1896 елда Оренбургтан Казанга күчеп килә һәм сәүдәгәр Рәхмәтуллинның Кабан күле буенда урнашкан ике катлы йортында яши башлый. Ул Казанның иң бай һәм данлыклы сәүдәгәрләренең берсе була, энеләре белән бергә Сырдәрья, Семипалатинск, Маргелан, Ташкент, Сәмәрканд, Чимкент, Токмак, Түбән Новгород, Әстерхан, һ.б. шәһәрләрдә сәүдә эшләрен җәелдерә. Үз чорының башка бик күп сәүдәгәрләре кебек үк, хәйриячелеккә зур игътибар биргән Әхмәт бай, Казан губернасы балалар йортлары попечительлегенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана, 1898-1901 елларда Казан шәһәр думасы әгъзасы булып тора. Аның акчасына Казан һәм Оренбург губерналарының төрле шәһәр һәм авылларында 30 дан артык мәчет, 50 дән артык мәдрәсә төзелә, ул энеләре белән бергә мәшһүр "Хөсәения" мәдрәсәсен тота. Балалары булмау сәбәпле, ул хатынының ятим калган энесен - Габдерахманны уллыкка ала. +ХХ гасыр башында Г. Дәүләтшин - Казанда китап сату һәм нәшрият өлкәсендә шактый билгеле шәхес. "Китап" нәшриятын оештыру белән бергә, ул 1908 елдан эшли башлаган "Сабах" ширкәте белән дә тыгыз бәйләнештә тора. "Китап" ширкәте башлангыч чорда кыска вакыт аралыгында берничә бина алыштыра. В. Бәхтияров билгеләвенчә, ул Киров (элеккеге Мәскәү) урамы белән Г. Камал (элеккеге Поперечно-Тихвинская) урамнары чатындагы 52/15 нче йортның ишегалдына урнашкан. Г. Шәрәф истәлекләрендә күрсәтелгәнчә, соңрак ширкәт юл аркылы гына булган "Мәскәүский нумерлар"га күчә. +Г. Тукай яратып хезмәт иткән "Әл-ислах" газетасы идарәсенә килгәндә, ул 1908 елның 2 мартында Екатерининская (хәзерге Г. Тукай) урамында урнашкан Габделшәкүр Апаков йортына күчә. В. Бәхтияров истәлекләрендә түбәндәге юлларны укыйбыз: "Бу йортта редакциядә иртәдән кичкә кадәр "Проферанс", "Тысяча" һәм "Шестьдесят шесть" уйнаулар була иде. Җәй көне ишегалдына чыгып, капканы бикләп, ишегалды түрендә кузна һәм ашык уйнаулар да булгалый иде +Җәйне Г. Тукай "Әл-ислах" газетасы редколлегиясе әгъзалары белән дачаларда үткәрергә ярата. 1908-1909 елларда Г. Тукай, К. Бәкер, Ф. Әмирхан һәм Ф. Бәхтияров Архангельская (хәзерге Һади Такташ) урамындагы Ботаника бакчасы каршында урнашкан Литовченко йортында яшиләр. "Тукайның үзенчә бик "рәхәтләнеп", үзе дигәнчә яшәгән вакыты шул "дача"да торган вакыты булды. Ул анда яланаяк, яланбаш, күлмәк-штаннан гына тирләппешеп, "ду күчереп", малайлар белән кузна уйный", - дип яза бу вакытлар турында Г. Камал. +Г. Тукай Евангелистлар (хәзерге Татарстан) һәм Олы Мещанская (хәзерге Сара Садыйкова) урамнары чатында урнашкан Аитовлар йортында да еш була. Эшмәкәр һәм хәйрияче Сөләйман Аитов һәм аның җәмәгате - беренче татар кызлар мәктәбен оештыручы Фатыйха Аитоваларның уллары Исмәгыйль һәм Ибраһим янына яшьләр җыела торган була, җырлы-музыкалы кичәләр оештырыла. +Тукай педагог, журналист, "Сабах" нәшриятының баш мөхәррире Шиһаб Әхмәров йортында да булырга ярата (гаилә корганчы, Ш. Әхмәров "Болгар" кунакханәсендә, Тукай белән күрше бүлмәдә яши). Тукай биредә булачак композитор Салих Сәйдәшев белән таныша. "Яшьләрендә булган зур аермага карамастан (бу вакыт Салихка - 12, Тукайга 26 яшь), бер-берсен бик хөрмәт итәләр +Тукайның Казандагы дуслары арасында журналист Мәхмүт Дулат-Алиев тә була, аның Яңа татар бистәсендәге Большая Симбирская (хәзерге Мехчылар) урамындагы 37 нче номерлы йортында Тукай вакыт-вакыт яшәп тә ала. Күренекле татар әдәбиятчысы Н. Исәнбәт сүзләренә караганда, М. Дулат-Алиев "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала, Ф. Әмирхан белән берлектә "Әл-ислах комитеты" оештыру эшендә катнаша, революцион карашлы Х. Ямашев һәм Г. Коләхмәтовларның фикердәше була. Н. Исәнбәт үзенең мәкаләсендә Тукай язган бер дүртьюллыкның тарихын китерә. Галим билгеләвенчә, бервакыт, М. Дулат-Алиев йортына Тукай кунакка килгәч, табынга күчтәнәчкә килгән гөбәдия чыгаралар (аны шагыйрь белән танышырга хыялланган бер кыз пешергән була). Гөбәдиянең өстенә камырдан Габдулла Тукай һәм йорт хуҗасы Мәхмүт Дулат-Алиев исемнәренең баш хәрефләре (гарәп хәрефләре белән "Г.Т" һәм "М.Д.") калкытып язылган була. Түбәндәге дүртьюллыкны Тукай шул язуны укып иҗат иткән булса кирәк. +Бүләк килде гөбәдия капкачында. +Бисмилла дип керә торган капкасында. +Ике исем нәкышләнгән камыр белән, +Әйтерсең лә язган алтын тамыр белә. +Г. Тукай төрле клубларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә дә катнаша. Мәсәлән, 1908 елның 7 мартында Новый клуб бинасында (хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы) халык университеты оештырган Шәрык музыкасы кичәсе була. Бу кичә турында язган "ВолжскоКамская речь" (1908, № 141) хәбәрчесе тамашачыларның Гликерия Трейтер ханым башкаруында борынгы татар җырларын тыңлап әсәрләнүләрен билгели. Мәскәү филармония җәмгыятенең музыкадрама училищесын тәмамлап, 1907 елда Казанга күчеп килгән Г.А. Трейтер (Шумакова) Л.Р. Степанова-Шумакованың шәхси гимназиясендә музыка укыта һәм кызлар хоры оештыра. Татар җәмәгатьчелеге аның татар-башкорт көйләрен башкару осталыгын югары бәяли. "Волжско-Камская речь" (1908, № 153) газетасы редакциясенә шул хакта рәхмәт хаты да язып җибәрәләр. Әлеге хатка кул куйган 24 татар зыялысы арасында Тукай, Г. Камал, С. Рәмиев тә була. Хат авторлары (В. Апанаев һәм Ф. Агиев) җырчының онытылган милли моңнарны яңартуын ассызыклап, җырчы ханымга олы рәхмәтләрен җиткерәләр. +Г. Тукай Большая Проломная (хәзерге Бауман) урамындагы Казан сәүдә биржасында (ике катлы бу бина 1874 елда сәүдәгәр Н.И. Соболев тарафыннан махсус салдырылган) үткәрелгән кичәләрдә дә катнаша, кайчак шул кичәләрдә үзенең шигырьләрен дә укый. Әйтик, 1908 елның 29 мартында әдәбият ахшамында яңгыраган "Утырышу" шигыре тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. "Әсәре, матур гына язылганга күрә, халыкка ошады", - дип яза "Казан мөхбире" газетасы бу хакта. +Яшьләр өчен кичәләр Купеческое собрание бинасында да уза. 1861 елда сәүдәгәр Тихонов йортында (Большая Проломная урамында) ачылган Казан сәүдәгәрләр клубы ХХ йөз башында Вознесенская урамындагы Журавлевлар йортына күчә (хәзер биредә, Островский һәм Кави Нәҗми урамнары киселешендә, Яшь тамашачы театры урнашкан). +Оешманың максаты аның уставында түбәндәгечә аңлатыла: "Казанское Купеческое собрание имеет целью сближение членов Общества для полезного и приятного препровождения времени, заключающегося в обмене мыслей и коммерческих сведений, в чтении газет, журналов и книг, в дозволенных играх в карты, шахматы, домино и на биллиарде; сверх сего, с той же целью в Собрании бывают чтение публичных лекций, литературные, музыкальные, танцевальные, семейные и другие вечера, маскарады и обеды +Купеческое собрание залында татар яшьләре төрле кичәләр оештырган, спектакльләр куелган. Аларны Тукай да тамаша кылырга яраткан. Мәсәлән, К. Шамил истәлекләреннән шагыйрьнең 1908 елда "Сәйяр" труппасы тарафыннан төрек язучысы Нәмык Кәмал драмасы буенча Г. Камал тәрҗемәсендә куелган "Кызганыч бала" спектаклен каравы билгеле. 1908 елның 2 гыйнварында шәкертләр катнашында әдәбият кичәсе була. Кичәнең икенче бүлегендә Г. Тукайның "Безне урынсызга яманлыйлар" исемле шигыре укыла. ""Безне урынсызга яманлыйлар" шигыре дә бик акрын тавыш вә бөтенләй бер генә төрле тон вә жестларсыз, вә хәтта бәгъзе галәмәтләргә дә игътибарсыз укылып, бөтен хөсненнән гари (матурлыгын югалткан) булып чыкты, дияргә мөмкиндер", - дип яза бу турыда Ф. Әмирхан. +1908 елның 14 октябрендә Купеческое собрание залында "Әл-ислах" газетасы файдасына оештырылган әдәби- музыкаль кичәдә Г. Тукай беренче тапкыр үзенең "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" сатирик поэмасын укый. Бу кичәдә катнашкан Ф. Әмир хан 1908 елның 26 октябрендә Оренбургта яшәүче дусты Исмәгыйль Аитовка язган хатында болай дип яза: "Әдәбият кичәсендә Тукаевның "Кисекбаш"ы укылды (үзе укыды). Халыкның көлә-көлә эчләре катты һәм Тукаевны да бүлә-бүлә кул чабу белән сыйладылар Ф. Әмирхан әлеге фикерен үзенең "Әлислах"та бастырг ан бәяләмәсендә дә дәвам итә: "Тукаев бу әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәләрендә укыганда, халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде. Вакыйган да, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафыйк чыкканыдыр. Тукаев монда Печән базары мәгыйшәтенең иң садә вә иң горфи генә эшләрен дә шулкадәр көлкеле итеп тасвир итә ки, укучы ихтыярын кулыннан җибәрә <...> Тукаевның бу әсәрен һәм "Яшен""дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады +Г. Тукай поэмада тормышының һәм иҗатының аерылгысыз юлдашы булган серле Кабан күлен тасвирлауга да зур урын бирә: +Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян, +Таки яшьрен күл төбе булсын гаян. +Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар: +Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр; +Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк, +Алты йөз башлы еланнармы кирәк. +Су анасы - бик явыз, йөзе кара - +Ел да бер угланны йә кызны ала. +"Болгар" номерларында Габдулла Тукай яшәгән бүлмәнең тәрәзәсе татар халкының риваятьләренә кергән Кабан күленә караган. Кабан күле Казанны икегә - татарлар һәм руслар яшәгән өлешләргә аерып торган. Күлнең аргы ярында "Аркадия" бакчасы (Тукай яратып ял итеп йөри торган урыннарның берсе) урнашкан, теләгән кешегә анда кечкенә пароходта оркестр уйнавы белән хозурланып бару мөмкинлеге дә булган. +Иске Татар бистәсендәге татар мәдәнияте үзәкләренең берсе, һичшиксез, - "Шәрык клубы". 1906 елның 21 декабрендә Казан вице-губернаторы тарафыннан клубның уставы раслана. Клуб советының беренче рәисе итеп педагог Ибраһим Терегулов сайлана. Идарәдә Борһан Шәрәф, Габдулла Юнысов, Гайнетдин Әхмәров, Габделхәмит Казаков, Габдулла һәм Шакир Апанаевлар, Әхмәтгәрәй Хәсәни һ.б. катнаша. "Шәрык клубы"нда оештырылган чараларда татар кызлары да күренә (бигрәк тә рус гимназияләрендә укучылар). Мөселман даирәсендә яшь кызларның мондый кичәләрдә катнашуы хупланмаса да, алар, тыю-кисәтүләргә карамастан, кайчак әле ата-аналарына да сиздермичә, клубта үткән кичәләргә, спектакльләргә килә торган булалар. +Башта "Болгар" кунакханәсендә урнашкан "Шәрык клубы" 1908 елның 1 ноябреннән элекке Сул Кабан урамында урнашкан Сабитовлар йортына (хәзерге Ш. Мәрҗани ур., 8 йорт) күчә. Ике катлы кирпеч йорт һәм ярымташ флигельне XIX гасырның икенче яртысында мануфактура товарлары һәм баш киемнәре белән сәүдә итә башлаган сәүдәгәр Хәмит Сабитов салдырган. Клуб биредә 1910 елга кадәр эшли, Габдулла Тукай аның шәрәфле әгъзасы була. Нәкъ менә шушы бинада 1910 елның 15 апрелендә шагыйрь үзенең "Халык әдәбияты" лекциясен укый. "Йолдыз" газетасында "Казан хәбәрләре" бүлегендә бу лекция турында хәбәр дә басыла: "Пәнҗешәмбе көн 15 нче апрельдә шагыйрьләремездән Габдулла Тукаев җәнабләре "Халык әдәбияты һәм милли көйләр вә шигырьләр хакында" лекция укыды. Лекциядә нинди хикәя вә шигырьләрнең халык әдәбияты дип аталганлыгын, татар көйләрендән бәгъзыларының ни мөнәсәбәт илә чыкканлыгын, татарлар арасында һәртөрле кайгылы вә фаҗигалы вакыйгалар тугрысында бәет чыгаруларга һәвәс барлыгын һәм халык арасында сөйләнә торган хикәяләрнең, әдәбият вә шагыйрьләр тарафындан төзәтелеп язылгандан соңра, ��алык әдәбияты җөмләсендән чыкганлыгы мисаллар илә күрсәтде. Анлар <...> лекция укылып беткәч, кул чабып, Тукаев җәнабларын тәбрик кыйлдылар Мандолиначы Җ. Мәҗитов истәлекләреннән күренгәнчә, "Йомшак кына аваз белән, җылы гына җөмләләр белән башланган бу лекция бара-бара эзгә төшә, һәм Г. Тукай үзе дә (су коеныр алдыннан чирканчык алган кеше кебек) иркенләп сулу ала һәм сөйли торган сүзен киңәйткәннән-киңәйтә бара. Халык лекцияне бик яратып тыңлый...Шул ук елда шагыйрьнең бу лекциясе "Сабах" көтепханәсе тарафыннан И.Н. Харитонов матбагасында аерым китап булып басылып чыга. +1910 елның 1 ноябреннән "Шәрык клубы" Проломная (хәзерге Бауман) урамында урнашкан Кузнецов йортындагы фатирга күченә, ә 1911 елның 23 ноябрендә инде Евангелистлар урамындагы Мәрьямбану Баһаветдинова-Апанаева йортын (хәзерге Татарстан ур., 8) арендага ала һәм 1917 елга кадәр үз эшчәнлеген шунда дәвам итә. +XIX гасыр ахырында төзелгән бу бинада клубның 150160 кеше сыярлык залы, җыйнак кына сәхнәсе, йөз кеше утырырлык лото бүлмәсе, татар, рус, азәрбайҗан, төрек телләрендәге китапларны туплаган китапханәсе, ашау-эчү урыны урнашкан иде. "Шәрык клубы"нда, спектакльләр куелган (шул исәптән рус телендә дә) бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр уздырылган. Беренче профессиональ татар театр труппасы - "Сәйяр" дә биредә эшли. Клубта беренче татар халык кыллы оркестры һәм хатын-кызлар хоры репетицияләре, чыгышлары үтә. Г. Тукай биредә еш була. Мәсәлән, "Йолдыз" газетасында шагыйрьнең "үзе тәэлиф иткән шигырьләрен" уку кичәсе оештырылуы хәбәр ителә. +Тукайның Казанда тагын бер яраткан урыны - Панаев бакчасы. 1887 елда Лиодор Панаев тарафыннаң салынган бу бакча соңыннан аның улы Ахиллеска мирас булып күчә. Биредә ресторан, театр, павильоннар, шахмат клубы, 755 тамашачы өчен ябык театр, фонтан эшләп торган. Электр белән яктыртыла торган бакча төрле катлау кешеләре өчен ачык була, бирегә студентлар да күпләп йөри. Федор Шаляпин нәкъ шушы театрда беренче мәртәбә чыгыш ясый. Г. Тукай да Панаев бакчасында булырга ярата. Мәсәлән, 1909 елда "Йолдыз" газетасында басылган рецензиясе шул турыда сөйли. "Татарча театр" дип исемләнгән бу язмада Тукай Гариф Богдановның "Хуҗа һәм приказчик" пьесасы буенча "Сәйяр" артистлары куйган спектакльгә бәя бирә: июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында "Хуҗа һәм приказчик" пьесасы тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мосафирлар да күп булганга, халык бик күп иде. Театр сафыннан тәрәккый иттерүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш илә шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә кыяс итәрлек дәрәҗәдән күптән үткән вә үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер +1911 елның декабрь урталарында кунакханә номерындагы салкынлыктан туеп, шагыйрь Өчиле авылына кайтып китә һәм биредә абзасы (әнисенең энесе) Кәшфелкәбир Әмиров йортында ике айга якын торып килә. 1912 елның февралендә авылдан Казанга кайткач, Тукай башта Овражная урамында бер йорттан аена сигез тәңкәлек бүлмә таба. Әмма монда да хәлләр мактанырлык булмый. "Айга 8 тәңкә, эчендә аш пешерү дә бар. Итне җумыйлар. Чи иттереп китерәләр. Ашның тозы юк, тозы күп. Чәйнең чүбе тәүлекләп тора. Чынаяк сарыга каткан. Өстәлең чүплек төсле. Кергән көнне: "Иртәгә карават кертәбез", - диделәр. Бер атна, буш бутылка төсле, идәндә аунадым, һаман карават юк", - дип зарлана Г. Тукай үзенең "Казанга кайтыш" язмасында. Ахыр килеп, шагыйрь Гостинодворская (хәзерге Чернышевский) урамындагы "Свет" кунакханәсенә күчә. Затлы җиһазларга күнекмәгән шагыйрь баштарак шакката: "Ул җиһаз! Караватның дүрт читендә - дүрт ялтыраган гөмбәз. Көзгесе дисәң, кыргыз сахраларында ком арасында ярсыз гына җәелгән саф күл шикелле. Ишек ак сәдәфтән ясалган кеби. Җуынгыч - мәрмәрнең нәгызе. Язу өстәле бордовый төсле сукнолы, әллә ничә тартмалы. Паркет идәннәре адәм угылы аяк белән басарга оялып, күкрәге белән генә шуарлык Ләкин биредә аны башка бәла көтә: "Бу нумердагы күселәр мине йөдәтеп бетерделәр, "чи-ми" киләләр. Алардан куркып, төн буе йоклый алмыйм. Күсе тавышларын бераз басу өчен, песи булып кычкырып утырам Биредә Шагыйрь Уфа-Петербург-Троицк сәяхәтенә киткәнче (14 апрельгә кадәр) яши. +Клячкин хастаханәсенә кергәнче, Г. Тукай "Амур" кунакханәсендә тора (1912 елның декабрь аеннан 1913 елның 26 февраленә кадәр). Бүгенге көнгәчә сакланган әлеге бина 1869 елда татар сәүдәгәрләре Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар тарафыннан төзелә башлый (бина проекты 1844 елда ук архитектор Петр Аникин әзерләгән була). 1906 елда әлеге бина Габделкәрим Юнысовка күчә, һәм ул төзелеш эшләрен дәвам итә: 1912 елда Г. Юнысов шәһәр хакимиятеннән өченче катны төзүгә рөхсәт сорый. Шул ук елны йорт сәүдәгәр М. Рамазановка "Амур" кунакханәсе оештыру өчен арендага бирелә. +Абыйлы-энеле Юнысовлар Россиядә генә түгел, аннан читтә дә үзләренең завод-фабрикаларында җитештерелгән товарлар (сабын, шәм, кәгазь) белән сату итәләр. 5 таш йорт, 2 завод, 48 таш һәм 12 агач кибет тоткан бертуган Юнысовлар хәйриячелеккә дә зур акчалар сарыф иткәннәр. Мәсәлән, 1844 елда алар, Екатерининский урамында (хәзерге Г. Тукай урамы, 89) ике катлы таш бина салдырып, Казанда беренче мөселман балалар приюты (ятимнәр йорты) ачалар. Печән базарында Җиденче җамигъ мәчете (хәзерге "Нурулла" мәчете) дә алар акчасына төзелә (Биредә 1890-1908 елларда күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, "Азат" газетасы нашире Габдулла Апанаев имам булып тора). +Вафа Бәхтияров истәлекләренә караганда, Г. Тукай "Амур" номерлары урнашкан бинада беренче тапкыр 1909-1910 елларның кыш-яз айларында (4-5 ай чамасы) өченче каттагы 33 нче бүлмәдә яши . Г. Тукай хезмәттәшлек иткән "Ялт-йолт" журналы да "Амур" кунакханәсендә урнашкан булган ("Ялт-йолт"ның 48 санында "журнал өчен ма��ериаллар "Амур" кунакханәсенең 9 бүлмәсенә җибәрелсен" дигән игълан басылган). +Бу кунакханәдә 1912-1913 елларда Ф. Әмирхан, татар артистлары Г. Кариев һәм С. Гыйзәтуллина-Волжская да яшәгән. Нәкъ менә шушы бинадан 1913 елның 26 февралендә Г. Тукайны Клячкин шифаханәсенә озатканнар. Бу -фани дөньяда шагыйрьнең соңгы яшәү урыны. +Тукай белән саубуллашу мәрасиме ХХ гасыр башының иҗтимагый, мәдәни яктан әһәмияткә ия булган Юнысовлар мәйданында уза. Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсендә, Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) һәм 2 нче Аркылы (хәзерге Фатих Кәрим) урамнары чатында урнашкан бу мәйданның исеме сәүдәгәр һәм фабрикант Юнысовларга бәйле. +Сәүдә урыны буларак уйланылган Юнысовлар мәйданы кыска вакыт аралыгында шәһәрнең татарлар яшәгән өлешенең мәдәни үзәгенә әверелә: биредә рәсми тантаналар, төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 1913 елда Романовлар идарәсенең 300 еллыгын шәһәр мөселманнары тарафыннан бәйрәм итүнең төп дәүләт чаралары биредә уза. Мәйдан бистә халкы өчен көндәлек ял итү урыны да булып торган. +XIX гасыр ахырында мәйданда уку йортлары ачыла: Мөстәкыймовлар йортының флигелендә "Халидия" мәдрәсәсе, элеккеге Апаковлар йортында Татар укытучылар мәктәбе, ХХ гасыр башында С.Ш. Алкин йортында кызлар өчен рус-татар училищесы. +Мәйданда төрле җыеннар уздырылган, шуның өчен махсус таш трибуналар да төзелгән. 1913 елның 4 апрелендә, меңләгән кеше катнашында, Тукайның җеназа мәрасиме дә шушында үткәрелгән. +IV бүлек +"ҺӘР МИНУТ МИННӘН ТЕЛИ ДӨНЬЯ +КҮҢЕЛ ҖИМЕШЛӘРЕН" +(Габдулла Тукайның 1908-1910 еллар шигърияте) +Тормышының Казан чоры - Габдулла Тукай иҗатының яңа тема-мотивлар белән баеган, лирик кичерешләр тирәнлегенә борылган дәвере. Әлбәттә, бу күчеш кинәт кенә булмый, Тукай иҗатында сизелерлек сыйфат үзгәрешләре әле Уральскида яшәгәндә үк, 1907 елда башлана. Нәкъ менә шул елның башында иҗат ителгән, татар халкының рухи-мәдәни мәркәзе булган Казанга ашкыну турындагы сагышлы-моңсу, шул ук вакытта өмет-куанычлы уйхисләрен гәүдәләндергән "Пар ат" шигырендә лирик-эмоциональ, романтик аһәңнәргә борылыш ачык чагылыш таба. +Лирик геройның торган җиреннән аерылу мотивын үзәккә куйган, катлаулы хис-тойгылар бәйләмен тасвирлаган әлеге әсәрдә строфадан строфага хисләр күчеше үзенчәлекле экспрессия тудыра, образлы сурәтләү чараларына иркен мөрәҗәгать итү, психологик кичерешләр тезмәсе шигырьнең романтик аһәңен нигезли, лирик геройның күңел халәте Казан белән бәйле киләчәгенә олы өметләр баглаган шагыйрьнең эчке дөньясы белән тәңгәл килә. Тормышындагы һәм иҗатындагы үзгәрешләрнең символик яңгырашы буларак укылган юлларда (Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур) без өметләр белән янган лирик геройның Казанда кайнап торган рухи-мәдәни тормышка ашкынуын күрәбез. +"Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич - кеше булган кеше" +Галимә Р. Ганиева "Тукай гомерене�� соңгы көннәренә кадәр югары әхлакый идеаллар ярдәмендә дөньяны пакьләү турында хыялланды, үлгәнче бөек мәгърифәтче булып калды" дип белдерә. Казанга килгәч тә, беренче дәвердә Тукай иҗаты, нигездә, мәгърифәтчелек традицияләре кысаларында үсә. "Ислахчыларга "Алтынга каршы "Ата илә балашигырьләрендә шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә ("Дустларга бер сүз", "Хөррият хакында", "Иттифак хакында", "Алла гыйшкына", "Голүмең бакчасында дулашалым...") хас әдәби-сәнгати фикерләү үзенчәлекләре ачык тоемлана, мәгърифәтчелек идеясе үгет-нәсыйхәт шәкелендә бирелә, гыйлем-мәгърифәткә өндәү мотивы алга чыга, мәгариф - милли тәрәккыятькә илтердәй төп юл дип билгеләнә: +Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше; +Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич - кеше булган кеше. +Соңрак шагыйрьнең мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган әсәрләрендә пафос үзгәрә: патетик рухка алмашка вакыйгаларга лирик герой мөнәсәбәтен күрсәтү, проблемаларны психологик кичерешләр яктылыгында ачу кебек үзенчәлекләр килә. Бу үзгәреш ләрне җәмгыятьтә хатын-кыз темасына нисбәтле язылган әсәрләр мисалында ачык күрергә мөмкин. Алар арасында шагыйрьнең лирик хис-кичерешләр чагылышы белән аерылып торган "Эштән чыгарылган татар кызына" шигыре аерым игътибарга лаек. +Реаль вакыйгага (Казанның зур сәүдәгәрләреннән булган Гыйльметдин хаҗи Ибраһимовның үз өендәге бер асрау кызны хурлавы) нигезләнеп язылган бу шигырьне Тукайның замандашы Кәбир Бәкер "Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиеш ле булган" әсәрләреннән санап, "без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртак лаша аламыз" дип билгели. Шунысы да мөһим: Г. Тукай шигырьнең исеме астына ""Зиләйлүк" көенә" дип өстәгән; димәк шагыйрь әлеге әсәренә хас булган аһәңне халык моңы белән тагын да көч әйткән. Әсәрдә алгы планга "яфрак төсле сары йөзле" татар кызы түгел, ә, бәлки яның язмышына битараф булмаган һәм мескеннең фаҗигасын күңеленнән уздырган шагыйрь образы чыга: +Сизмисең бит син дә - синең яннан +Нечкә күңел шагыйрь узганын, +Синең болай мескинләнгән хәлең +Аның күңлен ничек өзгәненШул ук вакытта, аерым татар кызының трагедиясен күрсәткән Г. Тукай, моның белән генә чикләнеп калмый: гомумиләштереп, бу ямьсез күренешнең гадәттән тыш булмавын, байларның әхлаксызлыгын ассызыклый: +Аз шул бездә байлар - кайсысы кем +Фәрештәдән канат каермас; +Алсын гына шәйтан иманыңны, +Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас! +Мәркәзгә килүенең беренче айларыннан ук Тукай матбугат дөнья сында кайный: "Әл-ислах", "Яшен" кебек татар басмаларында хезмәт куя. Үз чиратында, тормышындагы бу үзгәрешләр шагыйрь иҗатында да чагылыш тапмый калмый: иҗтимагый лирикада матбугат темасы әледән-әле калка тора. Әйтик, аның ""Яшен" журналы хакында "Нәрсәдән?һ.б. шигырьләре шушы юнәлештә иҗат ителгән. Милләтнең киләчәген мәдәният, сәнгать үсеше белән ��ер үремтәдә күргән шагыйрьнең матбугатның халыкны караңгылыктан алып чыгарлык көч булуы турындагы фикерләре ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни идеаллары контекстында укыла: +Казанга килеп ике ай чамасы торгач, 1907 елның ноябрь ахырларында "Сәйяр" труппасы тарафыннан уйналган спектакль тәэсирендә иҗат ителгән "Театршигырендә дә эчтәлеккә шушы идея салына: +Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, +Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. +Театр яктылыкка, нурга илтә, +Кире юлга җибәрми, уңга илтә. +Гомумән, шагыйрьнең беренче чор әсәрләрендә үк аерылып чыккан һәм иҗатының төп лейтмотивына әйләнгән милләтне үстерү, милли тәрәккыять, милләт язмышы мәсьәләсе Казан чоры шигъриятендә дә әдипнең иҗади кыйбласын билгеләүче төп күренеш булып тора. Тукай шигырьләрендә урын алган матбугат, театр, сәнгать темалары, шушы әдәби-мәдәни мохит белән алшартланган образлар галереясы милләтнең үсеш юнәлешен, киләчәккә барыр юлын ачыклау-аныклау максатына буйсындырыла. +Югарыдагы мисалларда нәкъ менә шушы яссылыкта шәрехлән гән юл сайлау мотивы шагыйрь әсәрләрендә, нигездә, мәгърифәтчелек идеясенә мөнәсәбәтле кулланыла. Мәсәлән, "Ике юлшигырендә ике юл образы - капма каршы куелган ике яшәеш моделе буларак гәүдәләндерелә: +Ике юл бар бу дөньяда: бере булыр - бәхет эстәү; +Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак - мәгърифәт эстәү. +Синең кулда: теләрсең - мәгърифәтле бул, бәхетсез бул; +Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул. +Шигырьдә мәгърифәтчелек әдәбияты өчен традицион булган мәгърифәтле һәм мәгърифәтсез яшәеш каршылыгы үзенчәлекле хәл ителә: татар әдәбиятында һәрвакыт бәхетле-сәгадәтле хәят белән бер бәйләмдә килгән мәгърифәтлелек бу әсәрдә бөтенләй капма-каршы эчтәлектә ачыла, шәхси бәхетсезлекне алшартлаган фактор буларак бирелә. Бу - аң-белем юлының катлаулылыгы, тәрәккыятькә омтылган милли зыялыларның һәрьяклап изү-кысу шартларында хезмәт куярга, мәгърифәтле, милли җанлы кешенең һәрвакыт борчулы-гамьле кичерешләр дөньясында яшәргә дучарлыгы белән аңлатыла. Шушы каршылыклы фикер сөрешеннән шагыйрьнең шәхси позициясе ачык тоемлана: ул укучысын, нинди генә авыр, катлаулы булса да, гыйлемгә, мәгърифәткә илтәчәк юлны сайларга өнди (текстта бу фикер мәгърифәтсез кешене ишәк белән чагыштыру ярдәмендә аерымлана). +Бу елларда шагыйрь иҗатында тәнкыйди юнәлешнең позициясе ныгый бара. Шагыйрь тәнкыйте, нигездә, кешелек яшәешендәге тискәре сыйфатларны фаш итүгә юнәлдерелә. Әйтик, "Күрсәтәшигырендә кешенең икейөзле табигатен ачып бирү эчтәлекне хасил итә: +Ай кеше! Тыштан үзендә изге хасләт күрсәтә, +Яхшыга - рәгъбәт, яман эшләргә нәфрәт күрсәтә. +Тик Ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен, - +Әһле дөньяга тышыннан истикамәт күрсәтә. +Һәр строфаны шушы рәвешле капма-каршы төшенчәләрне янәшә кую рәвешендә формалаштырып, Тукай аерым кешегә хас ялагайлык, монафыйклык, үз файд��ңны гына кайгырту кебек сыйфатларны, гомумиләштереп, бөтен җәмгыятькә бәя рәвешендә яңгырата. Соңга таба шагыйрьнең мондый иҗтимагый карашы фәлсәфи уйлануларга да алып килә. Аерым алганда, бер елдан иҗат ителгән "Ачы тәҗрибә авазышигырендә яшәештә ялган, икейөзлелек, кешелексезлек хакимлеген аңлау белән бәйле фәлсәфи уйланулар сызланулы хиссият сәбәбенә әйләнә: +"Чын вә Ялган" шигырендә символик образлар аша шаг ыйрь яшәештә хакыйкать белән ялган көрәшенең мәңгелек булуына ишарә ясый: +Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр; +Анда йөзгәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр. +Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә, +Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә. +Шигырьнең соңгы строфасында җиткерелгән фикер заманга нисбәтләнә, шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси хәяткә бәя-мөнәсәбәте булып аңлашыла: +Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә, +Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә! +Тукай тәнкыйтендә татар халкын алгарышка өндәү, милләтне артка сөйрәүче сыйфатларны фаш итү идеясе һәрвакыт әйдәп бара. 1908 елда Тукай: "Руслар эш күрәләр, / Мөселманнар төш күрәләр", - дип яза. Бу икеюллыкта милләт хәленә борчылу, ачыну алгы планга чыга. Ироник рухта язылган булса да, әлеге эш һәм төш төшенчәләрен каршы куюга нигезләнгән шигырендә без шагыйрьнең милләтнең сәяси пассивлыгына, иҗтимагый мәсьәләләргә битараф булуына мөнәсәбәтен күрәбез. Шунысын да искәртергә кирәк: төш мотивының мондый мәгънәсе Тукайның публицистикасына да хас. Аерым алганда, бер хәйрия оешмачындагы җыелыш уңаеннан язылган "Төш күрдемфельетонында да төш мотивы аша шагыйрь милләтнең аерым бер катлавына хас булган наданлык һәм гамьсезлекне фаш итә. +ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы йокы мотивы белән бер семантик үремтәдә килгән төш мотивы шагыйрьнең сатирик лирикасында да үстерелә. Р. Ганиева фикеренчә, Мөхәммәд Чәләбинең "Мөхәммәдия" китабына назыйрә булып торган "Ысулы кадимчешигырендә Тукай, төш мотивын кулланып, тышкы яктан үзен камил дин әһеле итеп күрсәтергә тырышкан, ә асылда бозыклык, кәеф-сафа сөюче кадимчеләрне сатира уты астына алган. Шигырьнең трактирда эчү мәҗлесендә иптәшләре белән дин, җәдитчелек, театр, биюнең хәрәмлеге турында сафсата корып утырган герое, ахыр чиктә, йоклап китеп төш күрә. Төштә торгызылган оҗмах манзарасы дини күзаллаулардан ерак: алар эчү-сыйлану, күңел ачуга кайтып кала, бу күренешләр геройның яшәеш кыйммәтләрен ачып бирә: +Пичәтләнгән шәрабләр алга килгән, +Афисиантлар - бары вилдан вә гыйльман. +Эчемлекләр бөтенләй бесплатный, +Берәү дә бер тиен акча түләтми. +Вакыйганың абсурдлыгы оҗмах сакчысы белән әңгәмәдә иң югары ноктасына җитә. Биредә без геройның нинди гамәле өчен Аллаһның рәхмәтенә лаек булуын аңлыйбыз: +Оҗмахлысың, син чөнки динле, - +Химайәт әйләдең пивнойда дине. +Уянып киткән герой чынбарлыкка әйләнеп кайта: дус дип санаган юлдашлары аны бер тиенсез ялгызын калдырганнар, официант та төштәгедәй алдында тәлинкә тотмый, ахыр чиктә, аны полиция часте көтә, герой "Төшлегемнең растлыгын шунда күрдем" дип, үзирония белән нәтиҗә ясап куя. Димәк, төш мотивы аша автор милли тәрәккыятькә каршы торучыларның чын йөзен ача. +Гомумән, Казан чорында әдипнең сатирик иҗаты яңа баскычка күтәрелә, моңа, һичшиксез, Тукай турыдан-туры хезмәт куйган рәсемле сатирик "Яшен" журналы нәшер ителә башлау да зур этәргеч ясый. Бу журнал ябылганнан соң, шагыйрь халык арасында гаять популяр булган "Ялт-йолт" журналында эшли. Шагыйрь иҗатының башлангыч чорында өстенлек иткән искелеккә, схоластикага каршы чыгу, шуңа мөнәсәбәтле кадими фикерле дин әһелләрен, яңалыкка каршы шәхесләрне фаш итү белән бәйле юнәлешкә (Казан чорында бу юнәлеш "Ишан "Муллалар "Габделхәмид "Нумирга төшкән искеләрһ.б. әсәрләрдә дәвам иттерелә) реакция елларында көн кадагында торган мәсьәләләр килеп өстәлә. Тукай җәмгыятькә хас кимчелекләрне һөҗү утына тота, чоры өчен әһәмиятле иҗтимагый проблемаларга укучының игътибарын юнәлтә ("Тотса мәскәүләр якаң "Бәгъзе зыялыларымыз "Гласныйһ.б.). Холкына хас кискенлек, туры сүзлелек Тукай сатирасын гаҗәеп үткен, үтемле итә, сатирик сәләте җәмгыятьтә көн кадагында торган мәсьәләләргә җәһәт тәнкыйть белән җавап бирергә мөмкинлек тудыра. +Мәсәлән, кыска җырлар шәкелендә иҗат ителеп, биш көлтәдән гыйбарәт булган "Авыл җырлары"нда шагыйрь вакытлы матбугаттагы, әдәби-мәдәни яшәештәге җитешсезлекләрне, көнкүрешнең тискәре якларын, иҗтимагый кимчелекләрне чеметеп ала. Әйтик, "Яшен"нең 1908 елгы 2 сентябрь санында басылган беренче көлтәдә үк "Нур", "Әхбар", "Тәрҗеман", "Әл-ислах", "Бәян әл-хак" һ.б. газеталар белән бәйле җитешсезлекләр, фикер каршылыклары тәнкыйтькә алына, аерым иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә кагылып үтелә. Мәсәлән, Петербург ахуны Гатаулла Баязитов (1847-1911) тарафыннан нәшер ителгән "Нур" газетасының патша хөкүмәте карарлары, татар милли буржуазиясе идеологлары һәм Баязитовның үзенең бик озын язылган дини эчтәлектәге мәкаләләре белән тутырылган булуыннан көлеп, Тукай болай ди: +Җанкай, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә; +Баязитов "Нур" гәзитен ничек язып өлгертәКазанда 1906-1914 елларда сәүдәгәр Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләр тарафыннан чыгарылган "Бәян әл-хак" газетасында реклама, игъланнар, хәбәрләрнең зур урын алып торуына төрттереп тә ала Тукай: +Эскерипкәм тарый-тарый, тарый булса да ярый; +Мөштәриләр юк, ди, - инде игълан булса да ярый. +Соңыннан, шушы биш көлтәне берләштереп, редакцияләп, шагыйрь аларны "Яшен ташлары" дигән җыентыгында бастырып та чыгара. Әйтергә кирәк: Тукайның "Авыл җырлары"на ияреп язылган шундый рухтагы әсәрләре чор матбугатында шактый очрый. Троицк шәһәрендә нәшер ителгән "Акмулла" журналының 1915 елгы 48 нче һәм 49 нчы саннарында "Җырчы" псевдонимы белән басылган "Авыл җырлары"на турыдан-туры "Тукайга тәкълид" дип куелган. +Тукайның үткен каләме, сатирик куәте замандашларына җавап-пародияләрендә дә ачыла. Мәсәлән, "Мөхәммәдиядәншигырендә дусты Камил Мотыйгыйның эш-гамәлләре көлү объекты итеп алына. "Бәян әл-хак" нашире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән фикер каршылыгында булган К. Мотыйгый реакция елларында, үзенең карашларыннан беркадәр чигенеп, "Бәян әлхак"та мәкаләләр бастыра башлый. Әлбәттә, туры сүзле Тукай бу фактны игътибарсыз калдыра алмый. Моннан тыш, "Бәян әл-хак"та рәсми рәвештә эшли башлаган дусты Сәгыйть Рәмиевкә багышланган эпиграммалар, пародияләр, шактый кискен фикерләр яңгыраган әсәрләр дә бастырып чыгара. Мәсәлән, "Саташкан" , "Йокы"ны Тукай Сәгыйть Рәмиевнең "Алданган" һәм "Уку" шигырьләренә пародия буларак иҗат итә. "Җавапшигыре исә Оренбургта нәшер ителгән "Чүкеч" мәҗмугасында Зариф Бәширинең Тукайга мөнәсәбәтле төртмәле-пародик язмаларына каршы ("Мөтәрҗим шагыйрьгә" дигән шигырендә Бәшири Тукайны фәкать тәрҗемәче итеп кенә таный, мөстәкыйль шагыйрь булмавын күрсәтергә тырыша) язылган: +Шигъре Лермонтов вә Пушкин - олугъ саф диңгез ул, +Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул! +Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек! +Телләрең сузган буласың, - җитми, җитми, кит күчеп. +Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер: +Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр! 4 +Тукайның ХХ йөз башы милли яшәешен фаш итеп, сатира уты астына салган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбашпоэмасы XIII йөз шигъри ядкярләреннән саналган "Кисекбаш китабы"на назыйрә рәвешендә язылган. Фантастик сюжет ярдәмендә шагыйрь үз чоры татарлар тормышының аерым якларын сатирик планда гомумиләштереп күрсәтә. Шул ук вакытта поэма персонажларының прототиплары булуы әсәрнең сатирик көчен тагын да арттыра. +Мәгълүм булганча, әлеге поэма 1908 елның сентябрендә Казанга, Никитин циркына Карәхмәт дигән көрәшче килү вакыйгасына мөнәсәбәтле языла. Цирктагы батырларны җиңгән Карәхмәт Печән базары халкын шаулата. Өстәвенә әле ул "Болгар" номерларында Тукайдан берничә номер аркылы гына урнаша. Карәхмәт вакыйгасына мөнәсәбәтле Тукай "Кисекбаш" сюжетын яңадан эшкәртү эшенә тотына, үзенең фантазиясенә беркадәр ирек бирә. +Поэмадагы Кисекбаш образын тудырганда Г. Тукай гротеск алымын куллана. Шул ук вакытта галимә Р.К. Ганиева Карәхмәт, Кисекбаш, Дию, Камчылы ишан һ.б. образларының төп җыелма образ - "Печән базары" образының - төрле вариацияләре булуын күрсәтә. Чыннан да, Кисекбашка карата бирелгән характеристиканы (Чөнки бер мең тәгассыб бу мидә. / Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, / "Минбеләмлек" дәгъвасы - бер мең вагон. / "Иске - изге" фикре бардыр ун келәт, / "Һәр җәдит - кяфер" - егерме склад...) татар дөньясындагы иске карашлы, фанатик, милләтне артка сөйрәүче кешеләр катлавына карата кулланып була. "Печән базары" төшенчәсе астында тупланган сәүдәгәрләр, шәкертләр, байлар, иске карашлы руханилар Тукай тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә. Яшәешкә бәя бирүдә ирония юлын сайлап, шагыйрь татар милләтенә "ат кәмите" атамасы белән бәя бирә: милләт кайгысын уйлап, алгарыш идеяләрен тормышка ашырасы урында, халыкның көлке-кәмит, алдау, наданлык, искелек белән гомер кичерүе турындагы фикер әсәрне иңләп үтә. Шул рәвешле, әсәрнең типиклаштыру, гомумиләштерүгә йөз тотуы аның реализмга каравын дәлилли. +Гомумән, Тукайның сатирасы иң беренче чиратта, милләт яшәеше белән бәйле. Галимә Р. Ганиева фикерен кабатлап әйтсәк, "авыр, катлаулы язмышлы халык язмышы, тормышка ашмаган идеаллар белән бәйле хәсрәт катыш көлү - 1907-1910 еллар Тукай иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берсе +Мәсәлән, "Хасиятшигырендә лирик герой татар халкының һәрберсе югары үсешкә ирешкән һәм нинди дә булса алдынгы сыйфаты, үзенчәлеге белән дан алган милләтләр янәшәсендә да үз урынын табуын тели, әмма шанлы госманлылар, кораллы немецлар, гаять җитез һәм эшкә җайлы яһүдләр, гүзәл һәм яхшы чәйле кытайлар, һөнәрмәнд һәм дә җанлы французлар, бик иҗтиһадлы һәм дә маллы инглизләр янәшәсендә татарларның мактанырлыгы юк икәнлеге турында үкенечле рухтагы нәтиҗә ясала: +Ни дирсең, сүз татар тугърысында булса? +Табалмый сүз, диерсең: "ул - сакаллы +Шул рәвешле, иҗатының беренче дәвереннән үк килгән милләт темасы Тукайның Казан чоры иҗатында да әйдәп бара: "татар халкының яшәеше, киләчәге, теле, мәгърифәте шагыйрьнең бәгырен телгәли, иҗатының төп юнәлешен миллилек, милли идея, татарлык билгели Милләт темасы бу чорда, лирик-психологик кичерешләр сәбәбенә әйләнгән төп темаларның берсе булып, шәхси хиссият яссылыгында ачып бирелә. Шагыйрьнең лирик герое милләт язмышын уйлап сызланучы, борчулы гамьнәр белән яшәүче шәхес буларак күз алдына килә, аның "фаҗигалы кичерешләре халык тормышы, милләт тарихы белән бәйләнгән Мәсәлән, "Милли моңнар "Милләтчеләркебек шигырьләрдә татар халкы язмышы үткән - бүгенге - киләчәк чылбырына тезелә, лирик герой ның психологик кичерешләре милләт белән бәйле гамьнәрдән оеша. +Беренче әсәрдә милли тарих, халык язмышы сызлану, моңлану хиссиятенең төп сәбәбенә әйләнә, шигырьдә бу кичерешләр "зарлы, моңлы" көй образы ярдәмендә чагылдырыла: +Милләтнең изелүе (Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә / Татар күң ле ниләр сизгәнен; Мескин булып торган өч йөз елда / Тәкъдир безне ничек изгәнен), михнәт чигү, күз яшьләре түгү (Күпме михнәт чиккән безнең халык, / Күпме күз яшьләре түгелгән) мотивларын бер бәйләмгә туплап, шагыйрь хис дәрәҗәсен көчәйтә. Шигырьгә килеп кергән Болгар һәм Агыйдел образлары (Күз алдымда күргән төсле булдым / Болгар һәм Агыйдел буйларын) автор уйлануларында үткән һәм бүгенгене кисештерә, сызланулы, сыкраулы хиссиятне милли тарихтан хәзергегә кадәр суза. +Шагыйрьнең бу әсәре лирик ситуация ягыннан Уральск чорында иҗат ителгән "Кичке азан" (1906) шигыренә якын тора. Милли дөнья сурәтенең мөһим рухи кыйммәтләреннән булган азан һәм моң образлары һәм алар тудырган лирик хисләр укучыга аваздаш булып тоела. +Инкыйраз алдында калган милләткә мөрәҗәгать рәвешендә иҗат ителгән "Милләтчеләр" шигыренең беренче строфасында ук татар халкының киләчәге өметсез икәнлеге искәртелә: +Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде, +Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде. +Милләтне инкыйразга китерүчеләр - ялган милләтчеләр дигән фикер шигырьне иңләп уза, шушы хакыйкатьне аңлаудан туган өметсезлек хисе әйдәп бара, лирик геройның милләтен алданмаска өндәп гасабиланулары психологик кичерешләрне тирәнәйтә. Коръән сюжетына мөрәҗәгать итеп, дини-мифологик аллюзияләр ярдәмендә шагыйрь милләтне алгарыш юлына чыгарырлык көчле шәхесләр кирәклегенә басым ясый: +Милләтнең киләчәген шагыйрь яшьләр - аң-белемле, яңалыкка омтылган зыялы буын белән турыдан-туры бәйләп карый. Ләкин реакция вакытында яшьләрнең күбесе инкыйлаб дулкынында барлыкка килгән идеалларны югалта, төшенкелеккә бирелә башлый. "Яшьләршигырендә Тукай нәкъ менә шул яшь буынны чолгап алган рухи кризисны сурәтли: +Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, +Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. +Кичә якты вә милли бер күңелдән +Бүген тычкан утыдай нур табылмас. +Күргәнебезчә, шигырьдә автор традицион символик образны (нур образын) кулланып, милләтнең киләчәгенә пессимизм белән карый. Шул ук вакытта Тукай милли гамьне юкка чыгаручы, милләт тәрәккыятенә киртә булган сыйфатларны (байлыкка табыну, акча колы булу һ.б.) фаш итә, мондый юлның милләт алгарышына китермәячәген ассызыклый: +Тотып милләт ливасын, юлга чыктык: +"Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас". +Җыгылдык без ике-өч чакрым да китми, - +Җегетләр! Бездә көч юк, - ахры, булмас! +"Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, +Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем" +Казан чорында шагыйрнең иҗат дөньясы романтик аһәңнәр хисабына киңәя, катлаулана. Г. Халит сүзләре белән әйтсәк, "публицистик рух лирик-психологик сурәткә урын бирә Милли тематикага язылган әсәрләрдә бу күренеш шәхсиләштерү, психологик кичерешләргә игътибар арту рәвешендә бара (югарыда каралган "Милли моңнар" шигыре - шуның бер мисалы). Күңел лирикасының эчтәлеген исә туган җир, туган тел, мәхәббәт темаларына романтик һәм сентименталь кичерешләр аша якын килү, табигать образларына мөрәҗәгать итү, лирик геройның хис-кичерешләрен үзәккә кую били. +Г. Тукайның туган җир, туган авыл образын үзәккә куйган әсәрләрендә һәрвакытта да туган якны сагыну белән алшартланган хәтер мотивы калка. Мондый төр шигырьләрдә балачакны сагыну, туган җирне искә төшерү мотивлары алгы планга чыга. +Уральски чорында иҗат ителгән "Туган җиремә" (1907) шигырендә ачык күзәтелгән бу үзенчәлек Казан чорында язылган "Туган авылшигыренә дә үтеп керә. Әлеге әсәрендә шагыйрь үзенең сабый чоры үткән якларның гаҗәеп бер матурлыгын, күңел кылларын тибрәтердәй хатирәләргә байлыгын, җанга якын бизәкләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүгә ирешә. Туган авыл - кешенең кендек каны тамган, шәхес буларак формалаша башлаган, аң-белем алган изге урын булып сурәтләнә: +Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, +Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; +Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, +Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. +Туган җирдә үткән гамьсез-вафасыз сабыйлык елларын сагыну лирик геройның сентименталь кичерешләре аша күрсәтелә: +Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, +Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; +Абый белән бергәләшеп кара җирне +Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.. +Шигырьнең соңгы строфасында бу кичерешләр тәкъдир мотивына нисбәтле итеп бирелә: +Димәк, язмыш юллары кая гына илтсә дә, туган җир белән бәйле якты истәлек-хатирәләр кешенең җанын җылытырдай төп кыйммәт булып калачак. +Гомумән, шагыйрьнең лирик герое еш кына күңел юанычын нәкъ менә үткәннәрдән таба, "үткәнне искә төшереп сагышлану, идеалны үткәннән эзләү мотивы шагыйрьнең романтик иҗатын, фәлсәфи шигырьләрен әйдәп бара Хатирәләр тудырган сызлану мондый шигырьләрдәге дөнья сурәтенең үзәгендә тора. Шушы юнәлештә иҗат ителгән "Исемдәшигырендә, мәсәлән, кеше гомеренең иң гүзәл бер дәвере - самимилек, гамьсезлек, бәхет көтү белән бәйле балачак еллары, яшүсмерлек чоры - лирик геройның күңелен еллар үткәч тә җылытып тора: +Исемдә курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар, +Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар; +Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне, +Теләп яшьрен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны. +Шигырь гомернең узуы, вакыт агышы кебек фәлсәфи мотивлар белән тулыландырыла, рәхәт, гамьсез чакларның үтүен табигый канун кебек кабул итү идеясе җиткерелә, вакыт агышын туктатып булмаганлыгын аңлаудан туган халәт моңаю мотивы аша тәгъбир ителә: +Тыныч калды йөрәк, шау-шу вә гаугадан тәмам тынды; +Моңаеп тибрәнә тик бер тәхаттырдан гына инде. +Лирик геройның балачак истәлекләреннән рухи җылылык алуы белән бәйле мотив шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә урын ала. Әйтик, яшь буынга мөрәҗәгать кебек иҗат ителгән "Гомер юлына керүчеләргә" шигырендә лирик герой түбәндәге нәтиҗәгә килә: +Нигә, - дим, - изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым? +Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдымБалачакны идеаллаштыру, үткәннән гармония эзләү омтылышы, күрәсең, Тукайның бу елларда балалар өчен иҗатка зур тырышлык белән тартылуының бер сәбәбе була. Җамал Вәлиди шагыйрь иҗатында балалар әдәбиятына якынаюны "Әл-ислах" һәм "Яшен" газеталары эшчәнлеге туктау белән бәйләп аңлата, аратирә "Йолдыз", "Вакыт", "Шура"да шигырьләрен бастыргалау белән генә чикләнеп калырга теләмәгән Тукай "мәктәп һәм балалар галәменә якынлаша башлый 1911 елның 22 гыйнварында Сәгыйть Сүнчәлә��гә язган хатында Тукай балалар өчен китапларында, нигездә, русчадан тәрҗемә ителгән әсәрләр урын алуын билгели: "Мин язган китапларымда (әлбәттә, хрестоматия) русларның Пушкины, Лермонтовы, Аксаковы, Майковы, Плещеевы вә башка бик күбе булып являться итәм. Мин иттифакый гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды Шул ук вакытта бу шигырьләрне, Җ. Вәлиди билгеләвенчә, "читдән бер копия дип тә әйтә алмыйбыз": "Тукаев, анларны тәрҗемә иткәндә, шөбһәсез, үз сүзе илә бергә үз мәгънәсен, үз хисен дә катышдырган. Аның башка тәрҗемәләре кеби, бунлар да аның күңелендән чыккан +Мәгърифәтчел-дидактик юнәлешне алга куеп, шул контекстта аң-белем, хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә тырышлык кебек сыйфатлар зурланган ("Эш "Эш беткәч уйнарга ярый "Имтияз алган бала "Кызыклы шәкерт, әхлакыйтәрбияви эчтәлектә язылган ("Кышкы кич", "Бәхетле балаһ.б.), табигать, тирә-як дөнья белән таныштырган ("Кошларга", 1909; "Кошчык", 1909; "Бала белән күбәләк", 1909; "Бичара куян", 1910; "Күгәрчен", 19105 һ.б.) шигырьләрдә шагыйрь, кешене бизәүче рухи кыйммәтләрне калкытып, кечкенә укучысын кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында уйландыра. Балалар өчен иҗатының гүзәл үрнәкләре булган, "табигать матурлыгына соклану мотивы өстенлек иткән, туган җир табигате идеаллаштырыла торган һәм гадәти күренешләрдәге матурлык ассызыкланган пейзаж лирикасында табигатькә милли караш үзенчәлеге билгеләнә("Ай һәм кояш "Кышка бер сүз "Җәйге таң хатирәсеһ.б.). +Гомумән, шагыйрьнең 1908-1910 еллар иҗатында шигырьләрне гаҗәеп нәфис сурәтлелек белән баеткан милли-халыкчан бизәкләр игътибарны җәлеп итә. Татар укучысына якын мотивдетальләр, тел-сурәт чаралары, халыкчан сюжетлар лиро-эпик әсәрләрдә дә зур урын алып тора. "Су анасы "Кәҗә белән Сарык хикәясекебек күренекле әсәрләрдә халык күзаллаулары, милли менталитет үзенчәлекләре, этнографик детальләрдән оешкан милли дөнья сурәте инде гасырдан артык татар укучысын битараф калдыра алмый. +1 "Балалар күңеле" җыентыгының (Казан: "Сабах" көтепханәсе, И.Н. Ха ритонов матбагасы) 1910 елгы басмасында дөнья күргән. +2 "Күңелле сәхифәләр"дә (Казан: "Сабах" көтепханәсе, "Милләт" матбагасы, 1910) басылган. 1909 елда язылганлыгы әйтелгән. +3 "Күңелле сәхифәләр"дә басылган, 1909 елда язылганлыгы әйтелгән. +4 Шигырьләрнең икесе дә "Балалар күңеле"нең 1910 елгы басмасында дөнья күргән, язылу еллары 1909 дип күрсәтелгән. +5 Бу шигырьләр "Балалар күңеле"нең 1909 һәм 1910 елгы басмаларында дөнья күргән. +6 Заһидуллина Д.Ф. Габдулла Тукай шигъриятендә төп мотивлар: халыкка багышланган гомер // Габдулла Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар: Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-конференция материаллары. Казан, 2011. Б. 23. +7 "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +8 "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +9 Йолдыз. 1910. 23 март. +10 "Җуаныч" исемле җыентыкта (1908) басылган. +11 "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +"Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! - +мин аларның таңчысы!" +"Көнчыгыш шигъриятенең газәл һәм Көнбатышның элегия жанрлары үзенчәлекләрен табигый итеп үргәнмәхәббәт лирикасында шагыйрь гыйшык утында яну, мәхәббәт газабы, сөюдән акылны җую, мәхәббәттән күккә ашу, сөйгән ярны идеаллаштыру кебек мотивлар бәйләменнән гыйбарәт гаҗәеп хисчән шигырьләр иҗат итә. "Мәхәббәт "Гашыйк "Соңра "Төшһ.б. әсәрләрдә мәхәббәт темасы "сөю - кешене яшәтүче, яшәешне мәгънәле итүче көч" дигән идея яссылыгында ачыла: +Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, +Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы. +Сөйгән ярны тасвирлауда, хис-кичерешләрне ачуда шагыйрь шәркый традицияләрдә кулланылган сурәтләү алымнарына, образларга мөрәҗәгать итә: +Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, - +Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! - мин аларның таңчысыШагыйрь үзе Гёте әсәренә ияреп иҗат ителгән дип күрсәткән "Төш" шигырендә дә без традицион сурәтләр нигезендә ачып бирелгән романтик кичерешләр дөньясын күрәбез. Шигырьнең исеменә чыгарылган төш мотивы бу очракта чынбарлыкка каршы куелган үзгә реальлек мәгънәсендә кабул ителә. Төп мотив шигырьнең композициясен билгели: аның беренче өлеше лирик геройның хыялый хәятын чагылдырган төш рәвешендә корылса, икенче өлештә инде герой реаль чынбарлык белән күзгә-күз кала. Сөю утында янган лирик герой (әсәрдә ул - шагыйрь) төшендә үзен "бер зур шаһ", дәүләт иясе итеп күрә. Төштәге романтик кичерешләр чынбарлык белән кисешә, лирик геройның күңел халәте традицион мотивлар аша ачып бирелә (сөйгән яр каршында баш ию, яну/көю): +Таҗлы башым хозурыңда иям, имеш, +"Җанашым, мин сине сөям", - диям, имеш; +Нәрсә генә әйтер сөйгәнем дип, +Эчемнән бик янам, имеш, көям, имеш. +Сөйгәненнән тын да алмый җавап көткән шаһ-шагыйрь уянып китә һәм кичереш-халәтенең иллюзия генә булуын аңлый, ягъни өзелгән төш лирик геройны чынбарлыкка кайтара, "явыз язмыш" метафорик эпитеты белән ачыкланган бу чынбарлык ялгызлыгын аңлаган геройның әрнүле-ачынулы халәтен тудыра. Лирик геройның психологик кичерешләр бәйләме романтик әдәбиятта киң очраган елау мотивы белән үстерелә. Соңгы строфада инде хис-кичерешләр дөньясы бөтенләй башка эчтәлектә ачыла: лирик геройның психологик халәте үзгәрә һәм елау мотивы шатлык белән алмашына, мәхәббәттә юану табу рухи яшәешнең матди кыйммәтләрдән өстенлеген раслауга алып килә: +Бераздан соң килде аңар шатлык янә: +Егъласам мин, егъладым, ди, шашып кына. +Мәхәббәтем һаман иске мәхәббәт ич, +Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына. +"Шәйтанның муенына "Кызык гыйшык "Егет илә кызкебек шигырьләрдә мәхәббәт темасы берникадәр уен-көлке төсмере алса да, Тукайның мәхәббәт лирикасында Шәрык әдәбияты традицияләренә нигезләнгән романтик рух өстенлек итә. +Шундый рух шәкелендә язылган "Актык тамчы яшьшигырендә Тукай, мәхәббә�� газаплары чигү мотивы аша, лирик геройның "яшьрен сөюдән җан көю" халәтен күрсәтә. Романтик омтылышларның тәкъдир тарафыннан кире кагылуы шигырь эчтәлеген язмыш фәлсәфәсе белән тулыландыра, мәхәббәттә бәхетсезлекне язмышы итеп кабул иткән лирик геройның тәкъдиргә буйсынуы соңгы строфада үлү/бетү мотивына китерә: +Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, - хафа юк үлсә дә, - +Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю"Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы" +Казан чорында Тукай әсәрләре фәлсәфи яктан да тирәнәя, шагыйрь еш кына шигырь эчтәлегеннән үсеп чыккан фәлсәфи фикергомумиләштерүләрен җиткерә, уйлану-гамьнәре белән уртаклаша. +Мәсәлән, төрле буыннарны берләштергән, татар халкының милли гимнына әйләнгән "Туган телшигырендә тема шәхеснең үзен һәм дөньяны танып белү омтылышын алшартлый, шагыйрь милли-мәдәни кыйммәтләрне (нәсел җепләре, бишек җыры, әкият, дини-әхлакый кыйммәтләр һ.б.) бер бәйләмгә туплый, һәм алар арасында кешенең милли асылын, тамырларын, дөньяга карашларын билгеләүче төп кыйммәт итеп туган телне билгели. +Иҗат һәм шагыйрьлек темасы үзәктә торган шигырьләрдә ("Шагыйрь "Пәйгамбәрһ.б.) XX йөз башы татар әдәбиятында үсеш алган шагыйрь-пәйгамбәр образы үзәктә тора. Шушы рәткә Тукайның "..гә" ("Ядкяр"шигырен дә кертеп була. Биредә дә шагыйрь образы илаһилаштырыла, һәм шул ук вакытта Тукай үз әсәрендә шагыйрь һәм җәмгыять мәсьәләсенә дә кагыла. "Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят" дип белдергән автор шагыйрьне "вак мәгыйшәт, вак тормыш"тан азат булырга өнди, каләм иясен югары күтәрә, падишаһ дип игълан итә: +Шагыйрь иҗатында ислам тәгълиматына бәйле язмыш-тәкъдир турысында да уйланулар бар. Рус әдибе Н.И. Позняков әсәре тәэсирендә язылган "Киңәш" ("Чикмә гамь..."шигыренең беренче һәм икенче строфаларындагы тормыш агымына буйсыну, үткәнне кайтарып булмау, вакыт агышын яшәешнең табигый кануны итеп кабул итү мотивлары (Чикмә гамь шул нәрсәгә: синнән гомернең еллары / Алган аны бер дә бирмәскә - очырган җилләре. // Тормышыңның агымында инде ул киткән агып; / Кайгырудан файда юктыр - булмый инде кайтарып) соңгы строфада Аллаһка таяну мотивы һәм өметне югалтмаска, алга омтылырга өндәүләр белән алмашына: +Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар; +Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! +Шунысын да әйтергә кирәк: Г. Тукай иҗатында "өмет/өметсезлек" каршылыгы зур урын алып тора. Мәсәлән, "Өмидшигырендә үз-үзен адашкан, "бетү чокрында", караңгы дөньяда "тотныр нәрсә юктыр" дип хис иткән лирик герой (Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм; / Таш йотам, икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм) өметсезлеккә бирелми, "фикер кояшы"ның чыгачагына, "вөҗданны җанландырачагына", җанның яратылышыннан ук бөек булуына ышана: +Юк! Түбән булмас бу җан: фитьрәттә гали булган ул, +Кисмәк өстендә каракош - иттифакый кунган ул. +Шагыйрьнең "Күңел йолдызыәсәре "Өмид" шигыренә аваздаш рухта иҗат ителгән: яшәеш ямьсезлеген тәкърарлаган лирик герой (Минем гомрем караңгы төн - кояшым һәм аем тугъмас ) һәр күренештә яктылык күрә, өметен җуймый (Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы). Яшәешкә "мәлгунь көч", "кара көчләр", "караңгы төн" символик образлары аша бирелгән бәя "якты, һаман нурлы" күңел йолдызы образына каршы куела. Галимнәр тарафыннан бу образның символик мәгънәләре күрсәтелә: беренчедән, йолдыз - шагыйрь күңелендәге иҗат уты белән бәйләп аңлатсылса, икенчедән, ул - милли идеал, лирик геройның халкына мәхәббәте һәм милләтнең киләчәгенә бәйле өметләре булып төгәлләшә. Шигырьдә кешенең дөньяда үз эзен калдырырлык итеп яшәргә тиешлеге турындагы фәлсәфи фикер дә (Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне, һичшиксез, милли яссылыкта укыла. +1905-1907 елгы инкыйлаб дулкыннары тынгач, илдә башланган кара реакция елларын, аның милли мәдәният үсешенә китергән зыянын анык татыган, тормышыннан, яшәү шартларыннан канәгать булмаган, рухи тынычлык таба алмаган Тукай шигырьләрендә экзистенциаль мотивлар көчәя. Тукайның дусты, сердәше Ф. Әмирхан истәлекләрендә әйтелгәнчә, бер очрашканда шагыйрь Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләнүе, эшсез, идеалсыз, чиле-пешле кешеләр тирәсеннән котылырга теләве, ләкин үзендә шуңа көч таба алмавы турында ачынып сөйли. Җамал Вәлиди Тукай иҗатында "сызлану, зарлану һичбер вакыт бетеп тормады" дип билгеләп, 1910 елдан бу сыйфатларның тагын да тирәнәюен күрсәтә, шагыйрьнең күңел халәтендәге бу үзгәрешләрнең сәбәпләрен түбәндәгечә шәрехли: "...Яңа иптәшләр ясау, яңа планнар кору, яңа гәзитә чыгару, әлхасил, яңа тормыш кызыгы белән ике ел үтеп тә китте. Инде Тукаевка артка әйләнеп карарга вакыт җитә. Әүвәле эшләгән, хакыйкатән бер "менә!" диеп күрсәтерлек тәрәккый бармы? Халык аны күтәрә, аны үзенең Пушкины, тагын әллә кеме итеп таный. Ул аны күтәрерлекме? Менә бу сөальләр аны чынлап борчый. Ул үзенә "Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем?.." сөален бирә һәм: +Һәр минут миндән тели дөнья күңел йимешләрен, +Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел, - дип әйтергә мәҗбүр була +Бу рухи гасабилык, шагыйрьнең авыруы белән дә көчәйтелеп, аның иҗатында экзистенциаль тоемлауны барлыкка китерә. Төшенкелек, өметсезлек, чарасызлык хисләреннән гыйбарәт "Өзелгән өмид "Өмидсезлек "Үкенеч "Тәләһһефкебек шигырьләр моңа дәлил булып торалар. +Әйтик, "Тәләһһеф" шигырендә - җәмгыятьтә хөкем сөргән ялган, икейөзлелек (Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; / Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш. / Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап; / Җан сатабыз әллә нинди вак "тиен"нәргә карап), шуны үзгәртә алмаудан туган психологик халәт үзәккә куела. Шушы ачы хакыйкатьне аңлап сызланган лирик геройның күңел газабы риторик сорау шәкелендә формалашып, кешенең яшәеш ямьсезлеге каршында көчсезлеген, җәмгыять кануннарын үзгәртүнең кыенлыгын күрсәтә: +Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; +Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?Эчтәлегендә яшәешкә экзистенциаль мөнәсәбәт өстенлек иткән "Сәрләүхәсезшигыре Н.И. Позняковның "Если в сердце человека..." шигыреннән өлешчә файдаланып язылган (рус шагыйренең ике строфалы шигыренә Тукай тагын ике строфа өстәгән). Чыганак әсәрдәгечә, биредә дә хәсрәт мотивы шигырьнең идеясен билгели. Әсәрдә хәсрәт яшәешнең бер кануны, кеше табигатен били торган рухи халәт буларак күрсәтелә: +Эчтәлегендә сызланулы хиссият алга чыккан "Теләү бетте" шигырен шагыйрь үзе "Пушкиннән мокътәбәс" дип шәрехләгән. Бу әсәр А.С. Пушкинның "Я пережил свои желанья..." (1821) шигырен иҗади файдаланып язылган. Тукай шигырендә лирик геройның күңел халәтен авыр хәсрәт, ачы кайгы эпитетлары аныклый: +Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды; +Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы. +Бар нәрсәнең дә язмыш-тәкъдир тарафыннан билгеләнгән булуы мотивы градация алымы ярдәмендә көчәйтелә, лирик геройның ачынулы хисләре бөтен тирәнлеге белән ачыла: +Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да +Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдир астында. +Кеше яшәешендәге һәр сынауның алдан язылганлыгы, язмыштан качып булмавы турындагы идея татар әдәбиятына дини тәгълиматлар йогынтысында үтеп кергән, һәм ул ХХ йөз башында экзистенциаль дөнья сурәте кысаларында бик киң кулланыла. Бу шигырьдә язмыш тарафыннан изелгән, төшенкелеккә бирелгән лирик геройның өметләре сүнгән, ул, тәкъдиргә буйсынып, үлемен генә көтә: +Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде, +Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде? +Шагыйрьнең "Өмидсезлек" шигыре илдә 1905-1907 еллар инкыйлабыннан соң башланган реакция чорына мөнәсәбәтле язылган. Реакция (Тукай шигырендә - истибдад) тудырган төшенкелек рухы лирик геройның ачынулы-гасабилы халәтен билгели. Бу халәт дөньядан ваз кичү, яшәеш кануннарын кире кагу мотивлары ярдәмендә ачыклана: +Лирик геройның истибдадка мөнәсәбәтле күңел халәтен яшәешкә (шул ук вакытта милли хәяткә дә) мәгънә һәм ямь биргән кыйммәтләрдән ваз кичү хисе били: +Яз башы дип, башны калкытмагыз, и гөл-ганҗәләр! +Бел, янарсыз: җир хәзер ялкынлы истибдад җире! (...) +Тәрке хезмәт әйләгез, үткен гакыллар, сез дәхи, +Бер дә тугъмаслык булып бет син дә, истигъдад, кире; (...) +Гыйш-гыйшрәтләр, музыка, тансалар, уйнау-көлү - +Барчасы бетсен хәзер, җир чөнки тик фөрьяд җире. +Шигырьнең соңгы строфасында үз иҗатында һәрвакыт халык җырын җырлаучы, туры, үткен сүзле шагыйрьнең каләмен юк-бар язарга өндәве, бердән, җәмгыятьтән, чынбарлык ямьсезлегеннән гайрәт чигү, ваз кичүнең иң югары дәрәҗәсе буларак кабул ителә, икенчедән, бу юлларда реакция елларында сүз иреге кысылуга да ишарә бар: +И каләм, син хакны язма, күз буя, юк-барны яз, +Бумыни соң тугры әшгарны язып иншад җире?! +Шунысын искәртик: иҗатының беренче чорында язылган "И каләм!шигырендә каләм образын сакральләштергән, иҗатны милләтне туры юлга чыгаручы көч дип санаган (И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; / Без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк), аны дөреслек, хакыйкать төшенчәләре белән бәйләгән (Яз караны "кара" дип һәм акны ак, / Җөпне "җөп" дип һәм шулай ук такны так) Тукай "Өмидсезлек"тә бу фикерләрдән баш тарта, һәм бу - әдипнең дөньядан ваз кичү дәрәҗәсен күрсәтә. +1910 елның 9 ноябрендә С. Сүнчәләйгә язган хатында Тукай "Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйлаудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбендән менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым", дип белдерә һәм "Өзелгән өмид" шигыренең беренче өч строфасын китерә. "Вакыт" газетасының 1910 елгы 29 ноябрь санында инде бу шигырь тулысынча басылып чыга. Тукайның үкенечле-пессимистик карашларын чагылдырган әлеге әсәрдә сызлану фәлсәфәсе иң көчле яңгыраш ала. Өметсезлек лейтмотивы үзе төрле аспектларда гәүдәләндерелә: яшьлекнең узуы (Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе; / Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы), иҗат утының сүнүе (Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, / Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы. // И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы), җиһанда үзеңне ят тою, читләшү (Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, / Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы), ялгызлык (Булмадың, алтын ярым - салкын ярым, син дә минем / Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!). Галимнәр билгеләвенчә, бу мотивлар бер-берсенә якын: аларның эчтәлеген кире кайтарып булмаслык югалту мәгънәсе били. Барлык кыйммәтләрне югалткан лирик герой өчен юаныч булган бер генә мөкатдәс әйбер бар - күптән вафат булган әнисенең кабере: +Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, - +Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысыГалимә Р. Ганиева фикеренчә, "ул үзенә рухи юанычны, җанын сафландыручы изге урынны бары тик сөекле Анасының кабер ташына ачы һәм татлы күз яшьләре койган мизгелдә генә таба М. Ибраһимов билгеләвенчә, кабер ташы, дөнья әдәбиятындагы кебек үк, изге, сакраль урын, тормышның үзәге кебек аңлашыла башлый, символга әверелә: яшь агызырлык изге урын булган ана кабере образы лирик геройның яшьлек узу, иҗат дәрте сүнү, милләтнең киләчәгенә булган өметнең өзелүе кебек хис-кичерешләрен берникадәр йомшарта, катарсис (рухи чистарыну) вазифасын үти. Чөнки кабер ташы - яшәешнең беркайчан да өзелмәсен, анадан - балага күчеп, дәвам итәчәген, тормышның хәрәкәтен дәлилли. +Шулай итеп, Тукайның 1908-1910 еллар шигъриятендә мәгърифәтчелек кысаларындагы дөнья сурәтеннән тәнкыйди реализмга күчеш төгәлләнә, социаль сатирага борылыш ачык тоемлана, шагыйрьнең лирик иҗаты психологик кичерешләр белән баетыла. Шул ук вакытта милли традицияләр, халыкчанлык Тукайның иҗат стилен билгеләгән әһәмиятле күренеш булып кала бирә. Шагыйрьнең әдәби офыгы башка милли әдәбиятлар йогынтысы тәэсирендә дә киңәя: аның иҗатында көнчыгыш, рус һәм көнбатыш әдәби традицияләре үзенчәлекле үрелеп яши. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемәләре дә берникадәр үзгәрә: иҗатының икенче чорында рус һәм Европа шагыйрьләренең иҗатларына мөрәҗәгать иткән чакларда да, Тукай, аларның шигырьләрендәге төп идеяләрне ирекле рәвештә үстереп, яңа әсәрләр тудыра ("Сәрләүхәсез"; "Теләү бетте", "Газаптап соң "Мәҗлес "Җәй көнендә "Җәйге таң хатирәсе" һ.б.). Р.К. Ганиева сүзләре белән әйтсәк, "элгәредән - төрки нигездән һәм Шәрыктан килгән тамырларның нык булуы, аны Европа һәм рус әдәбиятлары йогынтысында яңа хасиятләр белән баетып җибәрү Тукайга ХХ йөз башы татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салу, аны чын мәгънәсендә милли әдәбият итеп үстереп җибәрү өчен зур иҗади мөмкинлекләр ачты Габдулла Тукайның 1908-1910 елларда +язылган әсәрләре 13. Бер кайгы көнендә. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 апрель (28 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән "Күңелсез минутта" исеме астында басылган. + +КУШЫМТА +Габдулла Тукайның 1908–1910 елларда язылган әсәрләре +I. Шигырьләр +1. Фөрьяд. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында «Феакут» анограммасы белән басылган (гарәп хәрефләре белән бирелгән «Тукаеф»ны сулдан уңга укыганда шулай килеп чыга). +2. Бәйрәм вә сабыйлык вакыты. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында «Гъ. Т.» имзасы белән «Габдулла Тукаев диваны»на кертелгән. +3. Бер шәехнең мөнаҗате. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 8 гыйнвар (14 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. +4. Төрекчәдән («Тән үстерсәң...»). «Әл-ислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында «Хәкиманә сүзләр (Төрекчәдән)» исеме белән басылган. +5. Янә («Бераз йолдызчылар бардыр ки...»). «Әл-ислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында «Төрекчәдән» шигыреннән соң йолдызчыклар (***) белән басылган. +6. Тәәссер. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. +7. Урланган мәгънә. Шигырь «Әл-ислах»ның 1908 елгы 23 февраль (20 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. +8. Егет илә Кыз. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 23 февраль (20 нче) санында «Кыз илә Егет (Авылда)» исеме белән басылган. +9. Шәйтанның муенына. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 17 март (23 нче) санында «Гъ. Т.» имзасы белән басылган. +10. Шагыйрь. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 17 март (23 нче) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. +11. Чын вә Ялган. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 27 апрель (28 нче) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. +12. Тәүлек. «Бәян әл-хак» газетасы чыгарган «Мәгълүмат» (1908) исемле игълан-рекламалар җыентыгында «Караван» чәй фирмасының рекламасы рәвешендә имзасыз басылган. +13. Бер кайгы көнендә. «Әл-ислах»ның 1908 елгы 27 апрель (28 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән «Күңелсез минутта» исеме астында басылган. +14. Саташкан. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 19 май (30 нчы) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +15. Үпкә. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +16. Мәддахе Истамбул шагыйрьләре. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән "Истамбул шагыйрьләре" исеме куелып басылган. +17. Шекспирдән ("Китә рәхәт..."). "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән "Шекспирдән дә бер сүз" исеме куелып басылган. +18. ...га ("Син дисең..."). "Әл-ислах"ның 1908 елгы 3 июнь (32 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән "...гә (Мәслихәт)" исеме куелып басылган. +19. ...гә ("Бай баласы бит..."). "Әл-ислах"ның 1908 елгы 3 июнь (32 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +20. ...гә ("Очраган юлда..."). "Әл-ислах"ның 1908 елгы 3 июнь (32 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +21. Алдандым. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 10 июнь (33 нче) санында,- "Шүрәле" имзасы белән "Лермонтовка тәкълид" дигән искәрмә белән басылган. +22. Кызык гыйшык. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 17 июнь (34 нче) санында "Мәҗнүн" имзасы белән басылган. +23. Өмид. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 2 июль (36 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +24. Тормыш. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 13 июль (37 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +25. Җавап. Беренче тапкыр Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән "Г. Тукай шигырьләре" (Казан, "Гажур" нәшере, 1926) җыентыгында басылган. Тукайның "Җавап" шигыре үзенең эчтәлеге белән З. Бәширинең "Мөтәрҗим шагыйрьгә" ("Чүкеч", 1908, 21 июнь) шигыренә турыдантуры җавап дип санаганда, аның язылу датасы итеп 1908 елның июнь - июль айлары күрсәтелә ала. +26. Тешләре ямьсез матурга. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 13 июль (37 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән, "Тормыш" шигыреннән соң, "Тешләре ямьсез бер кызга" исеме астында басылган. +27. Кулың. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 20 июль (38 нче) санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. +28. "Мөхәммәдия"дән. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 20 июль (38 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 136 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +29. Күк сыер. Шигырь "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 июль (39 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +30. "Яшен" журналы хакында. "Яшен" журналының 1908 елгы 1 август (3 нче) санында мәҗмуга чыга башлавына багышлап язылган. "Август башы" исемле мәкаләнең ахырына урнаштырылган. +31. Тотса мәскәүләр якаң. "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче санында (3 август) "Гөмберррт!" имзасы белән басылган. +32. Ысуле кадимче. "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче санында (3 август) "Шүрәле" имзасы белән басылган. +33. *** ("Руслар эш күрәләр..."). "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче саны (3 август) тышлыгында рәсем астында имзасыз басылган. +34. Кемнән ярдәм эзләргә? "Әл-ислах"ның 1908 елгы 6 август (40 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +35. Бер рәсемгә. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 8 сентябрь (44 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган, "Төрекләргә тәкълид" дип куелган. +36. Мулланың зары. "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче санында (10 сентябрь) "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +37. Авыл җырлары (беренче көлтә). "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче санында (10 сентябрь) "Шүрәле" имзасы белән басылган. +38. Авыл җырлары (икенче көлтә). "Яшен"нең 1908 елгы 3 нче санында (30 сентябрь) "Шүрәле" имзасы белән басылган. +39. "Нәҗип Ломовой шигырьләре". "Яшен"нең 1908 елгы 3 нче санында (30 сентябрь) "Бичура" имзасы белән басылган. +40. Киңәш ("Якын дустым..."). Шигырь "Әл-ислах"ның 1908 елгы 15 сентябрь (45 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +41. Шатлык вә хәсрәт. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 23 сентябрь (46 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +42. Улмы? - Ул... "Әл-ислах"ның 1908 елгы 23 сентябрь (46 нчы) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +43. Йокы. "Яшен"нең 1908 елгы 3 сентябрь (30 нчы) санында "Сәгыйть" имзасы белән басылган. +44. Мәхәббәт. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 30 сентябрь (47 нче) санында "Г. Тукай" имзасы белән басылган. +45. Төлке һәм йөзем җимеше. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +46. Бәйрәм бүген. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында "Төлке һәм Йөзем җимеше" исемле мәсәл белән бергә "Г. Тукай" имзасы астында басылган. +47. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш. 1908 елда язылган һәм шул ук елда аерым китап булып басылган. (""Шигырь көтепханәсе"ннән 7 нче дәфтәр". Казан, И.Н. Харитонов лито-типографиясе; тышлыкның 4 нче битендә "Шәрәф типографиясе, 1908" дип язылган). +48. "Кисекбаш"ка гыйлавә. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 5 ноябрь (50 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +49. Ата илә Бала. "Җуаныч" исемле җыентыкта ("Сабах" көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы. "Мәктәп мөкяфәте"ннән беренче китап. Казан, 1908.) басылган. +50. Яхшы хәбәрләр. "Җуаныч"та (1908) басылган. +51. Таз. "Җуаныч"та (1908) басылган. Әсәрнең исеме астына җәя эчендә "Бер авыл малае авызыннан" дип куелган. +52. Алтын әтәч. 1908 елда аерым китап итеп басылган (Казан, " Сабах" көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы. "Мәктәп мөкяфәте", икенче китап). +53. Соңра. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 24 ноябрь (52 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. "Лермонтовтан үзгәртелгән" дип куелган. "Габдулла Тукаев диваны"на (1908) кертелгән. +54. Нәрсәдән? "Яшен"нең 1908 елгы 5 санында (17 декабрендә) "Кырмыска" имзасы белән басылган. +55. Фәләннең фәләне. "Яшен"нең 1908 елгы 5 декабрь (17 нче) санында "Гөмберрт" имзасы белән "Нәрсәдән?" шигыреннән соң басылган. +56. Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә. "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +57. Милләтчеләр. "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +58. Вак-төяк. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +59. Төрекчәдән. ("Кайсы тир кем..."). "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +60. *** ("Сөю шигъре агач аттыр "Вакыт"ча..."). "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +61. *** ("Яшь бала ул нәрсә белсен - бер тиенгә ат ала..."). "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +62. Булмаса. - "Габдулла Тукаев диваны"нда (1908) басылган. +63. ...гә (Ядкяр). "Габдулла Тукаев диваны"нда һәм "Әл-ислах"ның 1909 елгы 8 гыйнвар (56 нчы) санында басылган. +64. Күңел. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +65. Васыятем. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +66. Тәрәддөд вә шөбһә. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 18 февраль (61 нче) санында "Тукаев Гъ." имзасы белән басылган. +67. Хатыннар хөррияте. "Яшен"нең 1909 елгы 2 март (7 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 138 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +68. Авыл җырлары ( Өченче көлтә). - "Яшен"нең 1909 елгы 2 март (7 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +69. Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә. "Яшен"нең 1909 елгы 7 нче (2 март) санында идарәдән "Җаваплар" эчендә имзасыз һәм исемсез басылган. +70. Пәйгамбәр. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 29 март (65 нче) санында "Тукаев Гъ." имзасы белән басылган. +71. Исемдә. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 21 апрель (66 нчы) санында "Тукаев Гъ." имзасы белән басылган. +72. Нумирга төшкән искеләр. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында басылган. +73. Дәүре галәм. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. +74. Ишан. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. +75. Хәзерге өйләнүчеләр. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. +76. Булмый. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. +77. Минһаҗ. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында "Һинди Минһаҗ" исеме белән имзасыз басылган. +78. Гласный. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. +79. *** ("Хайлыйм, хайлыйм хайларга..."). "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. +80. *** ("Бунларның берсе - үз анасы..."). "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) саны тышлыгының беренче битендә рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. +81. Күрсәтә. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 30 апрель (67 нче) санында "Тукаев Гъ." имзасы белән басылган. +82. Габделхәмид. "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында "Шүрәле" имзасы белән басылган бәйләмгә кергән. +83. Муллалар ("Йөриләр бу кешеләр..."). "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +84. Вөҗдан зарары. "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +85. Ике юл. "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. 86. *** ("Ничек тормак тиеш, дустым? - дисеңме..."). "Яшен"нең 1909 ел 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +87. Гаилә тынычлыгы. "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +88. Киңәш ("Ялангач калдыйсәң..."). "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +89. Ике кояш. "Мәдхия" исеме белән бу шигырь беренче тапкыр өчтомлыкның II томында (1929) басылган. Тук��йның үз кулы белән язылган әлеге кулъязмасында шигырь "Ике кояш" дип атала, язылу датасы 19 09 дип күрсәтелгән. +90. Эштән чыгарылган татар кызына. "Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +91. Бәгъзе зыялыларымыз. "Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +92. Гомер хакында. "Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында басылган. +93. Ачы хакыйкать."Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Ачы хакыйкатьләр" дигән гомуми баш астында "Татар бае" исеме белән басылган. +94. Төрекчәдән ("Сөйгәнеңне мин кочам..."). "Әл-ислах"ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +95. Гашыйк. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +96. Вакъты гаҗезем. "Әл-ислах"ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +97. Шекспирдән ("Күрәм кайчакта..."). "Әл-ислах"ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында "Шекспирдән бер мәфһүм" исеме һәм "Гъ.Т. 26 июнь, 1909 сәнә" датасы белән басылган. +98. Китап. "Йолдыз" газетасының 1909 елгы 3 октябрь (453 нче) санында басылган. сентябрь, 1909 сәнә" дигән дата куелган. +99. Мөкаддимә. Әсәр Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 фонд, 1 тасв., 1 эш). Ул "Мәктәп шигырьләре. Г. Тукаев" дип исемләнгән, исем астына "1909 сәнә, 12 октябрь" диелгән, Тукайның үз кулы белән язылган сигез битле кулъязма дәфтәргә кертелгән. +100. Сөбханалла, сөбханалла. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +101. Эш. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. 140 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +102. Әнә - менә. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +103. Могъҗиза. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +104. Туган авыл. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +105. Чыршы. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +106. Яңгыр илә Кояш. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +107. Милли моңнар. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +108. Яратырга ярый. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +109. Япун хикәясе. "Әдәбият"та ("Шигырьләр көтепханәсе"ннән 10 нчы дәфтәр, 1909) басылган. +110. Күңел йолдызы. "Йолдыз"ның 1909 елгы 29 ноябрь (472 нче) санында басылган. +111. Киңәш ("Чикмә гамь шул нәрсәгә..."). "Йолдыз"ның 1909 елгы 29 ноябрь (472 нче) санында басылган. +112. Сәрләүхәсез. "Йолдыз"ның 1909 елгы 29 ноябрь (472 нче) санында басылган. +113. Теләү бетте. "Йолдыз"ның 1909 елгы 20 декабрь (481 нче) санында басылган. +114. Туган тел. "Балалар күңеле"нең беренче (1909) һәм икенче (1911) басмаларында басылган. +115. Ана догасы. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +116. Таян Аллага. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +117. Бабай. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +118. Уянмас йокы. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +119. Ай һәм Кояш. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты "1909, октябрь 15" дип куелган. +120. Җир йокысы. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты "1909, октябрь" дип бирелгән. +121. Кышка бер сүз. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. Кулъязмада бу шигырь "Кыш белән бәхилләшү" дип исемләнгән, ә язылу вакыты "1909" дип куелган. +122. Кошларга. "Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. +123. Сабыйга."Балалар күңеле"ндә (1909) басылган. Кулъязмасында язылу вакыты: "1909, октябрь 21" дип куелган. +124. Карлыгач. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. Кулъязмасында язылу датасы "1909, үктәбер 21" дип күрсәтелгән. 125. Кышкы кич. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. Кулъязмасында язылу вакыты "1909, үктәбер 21" дип күрсәтелгән. +126. Кошчык. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +127. Бишек җыруы. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +128. Бәхетле бала. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +129. Бала белән Күбәләк - "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +130. Мәктәптә. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. Кулъязмасында "1909, үктәбер 25" дип искәрмә бирелгән. +131. Эш беткәч уйнарга ярый. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +132. Арба, Чана, Ат. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +133. Кярханәдә. "Балалар куңеле"ндә (1910) басылган. Шигырь 1909 елның 31 октябрендә язылган. +134. Кәҗә белән Сарык хикәясе. "Балалар күңеле"ндә (1910) басылган. +135. Татар мөхәрриренә. "Йолдыз"ның 1910 елгы 3 гыйнвар (486 нчы) санында басылган. "Г. Тукай. 1910 сәнә, беренче гыйнвар" дип куелган. +136. Нәсыйхәт. "Йолдыз"ның 1910 елгы 7 гыйнвар (488 нче) санында "Г. Тукай" имзасы белән басылган. +137. Мәҗрух указ. "Йолдыз"ның 1910 елгы 7 февраль (501 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. Язылу датасы нче февраль, 1910 сәнә" дип куелган. +138. Кәҗә тугърысында. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +139. Зур бәшарәт! "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында "Гөмберррт" имзасы белән басылган. +140. Җәйге таң хатирәсе. "Йолдыз"ның 1910 елгы 23 март (518 нче) санында Г. Тукаев имзасы белән басылган. +141. Авыл җырлары (Дүртенче көлтә). "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 2 нче (1 апрель) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +142. Күңелле сәхифәләр. "Күңелле сәхифәләр" (Казан, "Сабах" көтепханәсе, "Милләт" матбагасы, 1910. "Мәктәп мөкяфәте", 4 нче китап) исемле җыентыкта басылган. +143. Имтияз алган бала. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) беренче шигырь булып басылган. 1909 елда язылганлыгы әйтелгән. +144. Һәр ялтыраган алтын түгел. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) 1909 елда язылганлыгы күрсәтелеп басылган. +145. Безнең гаилә. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган. +146. Гали белән Кәҗә. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган. +1 Мөкяфәт - бүләк. 142 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +147. Фатыйма белән Сандугач. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган. +148. Һәркемнең ашыйсы килә. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган. +149. Ялкау Маэмай. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган. +150. Шаян Песи. "Күнелле сәхифәләр"дә (1910) басылган, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. +151. Кызыклы Шәкерт. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. +152. Бичара Куян. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. +153. Ак Бабай. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. +154. Кичә һәм бүген. "Күңелле сәхифәләр"дә (1910) басылган, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. +155. Мигъраҗ. "Йолдыз"ның 1910 ел 13 апрель (527 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +156. Ике иптәш арасында. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 3 нче (15 апрель) санында "Һөҗүвият" дигән рубрика астында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +157. Ник? Нигә? "Ялт-йолт"ның 1910 ел 3 нче (15 апрель) санында имзасыз басылган. +158. Катиле нәфескә. "Йолдыз"ның 1910 елгы 15 апрель (528 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +159. Газаптан соң. "Йолдыз"ның 1910 елгы 19 апрель (529 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +160. Ачы тәҗрибә авазы. "Йолдыз"ның 1910 елгы 21 апрель (530 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +161. Җәй көнендә. "Йолдыз"ның 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында "Яз хәбәре" шигыреннән соң "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +162. Мәҗлес. "Йолдыз"ның 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында басылган. +163. Яз хәбәре. "Йолдыз"ның 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында, "Русчадан" дип искәртелеп, имзасыз басылган. +164. *** ("Ике хатын берлә тормыш"). "Ялт-йолт "ның 1910 елгы 4 нче (1 май) санында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. +165. Кайчакта. "Йолдыз"ның 1910 елгы 2 май (534 нче) санында, "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +166. Гомер юлына керүчеләргә. "Йолдыз"ның 1910 елгы 16 май (540 нчы) санында, "Позняковка тәкълид" икәнлеге күрсәтелеп, "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. Язылу датасы нче май, 1910 сәнә" дип куелган. 167. Өмидсезлек. "Вакыт"ның 1910 елгы 22 май (620 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +168. Хале хазир. "Йолдыз"ның 1910 елгы 10 июнь (550 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +169. Үкенеч. "Йолдыз"ның 1910 елгы 1 июль (558 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган, июнь, 1910 сәнә" дип куелган. +170. Хасият. "Йолдыз"ның 1910 елгы 6 июль (560 нчы) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган, июль, 1910 сәнә" дип куелган. +171. Яшьләр. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 9 нчы (15 июль) һәм "Йолдыз"ның шул ук елгы 25 июль (567) саннарында басылган. +172. Танса. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 10 нчы (1 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +173. Иссез чәчәк. "Йолдыз"ның 1910 елгы 22 август (578 нче) санында "Русчадан" дип күрсәтелеп, "Г. Т." имзасы белән басылган, август, 1910 сәнә" дип куелган. +174. Сибгатуллин. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 11 нче (15 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +175. Күгәрчен. "Йолдыз"ның 1910 елгы 15 август (575 нче) санында Тукайның "Т" имзасы белән басылган. +176. Баскыч. "Йолдыз"ның 1910 елгы 22 август (578 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +177. Бер мән. "Вакыт"ның 1910 елгы 22 сентябрь (671 нче) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. "Казан, 23 август" дип куелган. +178. Мөбарәк тәсбих ��зелде. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 13 нче (15 сентябрь) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +179. Актык тамчы яшь. "Вакыт"ның 1910 елгы 22 сентябрь (671 нче) санында "Гъ. Т." имзасы белән басылган. +180. Граммофонда татар җырлары. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +181. Ит базарында тәрәккый. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән (югарыдагы шигырь белән икесенә бер имза) басылган. +182. *** ("Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер..."). "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында, "Гаилә сәгадәте" дип исемләнгән рәсем-карикатура асты итеп, имзасыз басылган. +183. Елның дүрт фасылы. "Яңа кыйраәт"тә (1910) басылган. Рус телендәге дәреслекләргә кертелгән "Четыре времени года" исемле шигырьдән файдаланып язылган. +184. Төш. "Вакыт"ның 1910 елгы 20 ноябрь (696 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +185. Өзелгән өмид. "Вакыт"ның 1910 елгы 29 ноябрь (700 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 144 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +186. Кайда? Кем? "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 18 нче (1 декабрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +187. Тәләһһеф. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 18 нче (1 декабрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +188. Өйләнү - түгел сөйләнү. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 19 нчы (15 декабрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +189. ...га ("Бул кеше..."). Тукай вафатыннан соң, кулъязмалары арасыннан табылып, беренче тапкыр өчтомлыкның II томына (1930) кертелгән. +190. *** ("Кушмый ишан хилкасендә..."). "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 19 нчы санында (15 декабрь), рәсем-карикатура асты итеп, имзасыз басылган. +II. Мәкаләләр. Хикәяләр. Фельетоннар +1. Бәйрәм, без вә руслар. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +2. Корымлы мунчалар. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында "Тәнкыйдь сөюче" имзасы белән басылган. +3. Иске мәдрәсә өчен лөгатьләр. "Әл-ислах"ның 1908 елгы 17 һәм 25 июнь (34 һәм 35 нче) саннарында имзасыз басылган. +4. Август башы. "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче (3 август) санында имзасыз баш мәкалә булып басылган. "1908 ел, август" дип куелган. +5. Гәзитәләрдән (1). "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче (3 август) санында имзасыз басылган. +6. Яңа гәзитәләр. "Яшен"нең 1908 ел 1 нче (3 август) санында "Казан хәбәрләре" бүлекчәсендә имзасыз басылган. +7. Казанда базар бәһаләре. "Яшен"нең 1908 елгы 1 нче (3 август) санында имзасыз басылган. +8. Төрлечә дөнья тану. "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. +9. Хикәя. "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. +10. Кирәкле игъланнар. "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. +11. Кирәкле нәсыйхәтләр. "Яшен"нең 1908 елгы 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. +12. Лөгатьләр. "Яшен"нең 1908 елгы 3 нче (30 сентябрь) санында имзасыз басылган. +13. Чыбыксыз телеграм хәбәрләре. "Яшен"нең 1908 елгы 3 нче (20 сентябрь) санында имзасыз басылган. +14. Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга? "Яшен"нең 1908 елгы 3 нче (30 сентябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +15. Төрле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат. "Яшен"нең 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында "Хәятел хайван"нан күчерүче" имзасы белән басылган. +16. Мин шушылар илә милләтче. "Яшен"нең 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында "Милләтче" имзасы белән басылган. +17. Төшемдә күргәннәрем. "Яшен"нең 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +18. Мәкальләр. "Яшен"нең 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында имзасыз басылган. +19. Словарьдан фал ачу. "Яшен"нең 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган. +20. Төркестан вилаяте. "Яшен"нең 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында "Тәртә башы" имасы белән басылган. +21. Гәзитәләрдән (2). "Яшен"нең 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында имзасыз басылган. +22. Хәзерге заманча сөйләшүләр. "Яшен"нең 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында имзасыз басылган. +23. Бывший укучы нәрсә ди? "Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (13 гыйнвар) санында "Кырмыска" имзасы белән басылган. +24. Ахыр күрешүләр. "Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында баш мәкалә урынында имзасыз басылган. +25. Актык сүзләр."Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган. +26. Ну-ну-ну! "Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында "Актык сүзләр"дән соң имзасыз басылган. +27. Килештерүче. "Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +28. Гучков. "Яшен"нең 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында "Мин язмадым" имзасы белән басылган. +29. Кем төшендә ниләр күрә. "Яшен"нең 1909 елгы 7 нче (2 март) санында "Мөгаббәр" имзасы белән басылган. +30. Матбугат каһарманнары. "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Мин язмадым" имзасы белән басылган. +31. "Яшен" озак чыкмаганлыкдан соралмый калган сөальләр. "Яшен"нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +32. "Безнең заман". "Яшен"нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында "Яңа әсәрләр" рубрикасында имзасыз басылган. +33. Татарча театр. "Йолдыз"ның 1909 елгы 21 июнь (413) санында ... имзасы белән басылган. +34. Милләтче. "Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 146 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +35. "Безнең заман" вә Сәгъди абзый. "Яшен"нең 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган. +36. Сабын ашаганнар. "Ялт-йолт" журналының 1910 елгы 1 нче (15 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +37. Ике хәзрәт вә извозчик. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. +38. Гаҗәп талантлар. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында имзасыз басылган. +39. "Яшен" мәрхүм. Ялт-йолт"ның 1910 елгы 2 нче (1 апрель) санында "Догачы: Шүрәле" имзасы белән басылган. +40. Чүп-чар. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 3 нче (15 апрель) санында имзасыз басылган. +41. Кеше-хайваннар. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 5 нче (15 май) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган +42. Керешү хотбәсе. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 5 нче (15 май) санында "Яңа хотбә" исеме астында "Имам хатиб" имзасы белән басылган. +43. Акылл�� башлар. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 6 нчы (1 июнь) санында "Гөмберт" имзасы белән басылган. +44. Фәлсәфи сүзләр. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 8 нче (1 июль) һәм 9 нчы (15 июль) саннарында басылган. +45. Гыйшык уты. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 8 нче (1 июль) санында ""Шүрәле" дию белгәйсез" дигән имза белән "Нечкә хиссият" исеме астында басылган. +46. Адәмнең биш әгъзасы нишли? "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 10 нчы (1 август) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган +47. Бозау кадәрле зур фәлсәфә. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 11 нче (15 август) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган. +48. Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 12 нче (1 сентябрь) санында "Имзасыз да Яраретдинев" имзасы белән баш мәкалә урынында басылган. +49. Милләткә файда урынына зарар. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 13 нче (15 сентябрь) санында "Гөмберрт" имзасы белән басылган. +50. Фәлсәфә. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында "Олугъ Фәйләсүф" имзасы белән басылган. +51. Мөфти җүбәләе. "Ялт-йолт"ның 1910 елгы 15 нче (15 октябрь) санында имзасыз басылган. +52. Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе. "Йолдыз"ның 1910 елгы 22 ноябрь (613 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. +53. Мөкаддимә ("Үземезнең яңа үсеп Килмәктә..."). Тукайның "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дигән дәреслек-хрестоматиясенә (Казан, "Үрнәк" типографиясе, 1911) язган сүз башы. "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. Язылу вакыты: "1910 сәнә, 13 ноябрь" дип куелган. +54. "Халык моңнары". "Җыючысы: "Шүрәле" дигән имза белән аерым китап булып басылып чыккан (Казан, "Сабах" көтепханәсе, "Милләт" матбагасы, 1910). +55. "Халык әдәбияты". Казанда 1910 елда аерым китап булып басылган. +III. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр +1. Тургайлар ашыйбыз! Беренче тапкыр "Җуаныч" (1908) исемле җыентыкта басылган. +2. Сыбызгы. Беренче тапкыр "Яшен"нең 1908 ел 1 нче (3 август) санында басылган. +3. Әтәч илә Энҗе бөртеге. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +4. Аккош, Чуртан һәм Кыскыч. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +5. Арыслан илә Тычкан. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +6. Көзге һәм Маймыл. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +7. Сабан сөрүче. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +8. Ишәк илә Сандугач. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +9. Әтәч илә Энҗе бөртеге. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +10. Көзге һәм Маймыл. Беренче тапкыр "Энҗе бөртекләре"ндә (1909) басылган. +11. Әтәч һәм Асрау кызлар. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +12. Гадаләт. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +13. Яхшылыкка-яхшылык. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +14. Тоз һәм Болыт. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +15. Чыпчыклар һәм Кызылтүш. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1909) басылган. +16. Чылбырдагы Эт. Беренче тапкыр "Күңелле сәхифәләр" (1910) исемле җыентыкта басылган. 148 Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1908-1910) +17. Табигать һәм инсан. Бер��нче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1910) басылган. +18. Беренче мәртәбә мәктәпкә бару. Беренче тапкыр "Яңа кыйраәт"тә (1910) басылган. +IV. Автобиографик повесть. Юлъязмалар +1. Исемдә калганнар. 1909 елда Казанда "Үрнәк" матбагасында Г. Тукайның фотосы белән аерым китап булып басылган. +Китапта кулланылган шартлы кыскартылмалар +ТРДА - Татарстан Республикасы Дәүләт архивы +ТРММ - Татарстан Республикасы Милли музее +ЯһММҮ - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. \ No newline at end of file