diff --git "a/ILLA/Рухи-мирас 19-Дастаны.txt" "b/ILLA/Рухи-мирас 19-Дастаны.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Рухи-мирас 19-Дастаны.txt" @@ -0,0 +1,2650 @@ + +РУХИ МИРАС +Эзләнүләр һәм табышлар +19 нчы чыгарылыш Җырулы йомак. +Татар дастаннары + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә Проект "Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау" + +Язма мирас үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла +Редколлегия: +И. Г. Гомәров (проект җитәкчесе),Ф.Й. Йосыпов, +И. И. Ямалтдинов +Нотага төшерүчеләр: +И. Ш. Кадыйров, З. Н. Сәйдәшева, Е. М. Смирнова, Д. Н. Арсланова +Ноталарны компьютерда җыючылар һәм редакцияләүчеләр: +Д. Н. Арсланова, Н. Х. Нургаянова +Төзүче: И. Г. Закирова +Рецензентлар: +З. Н. Сәйдәшева, сәнгать белеме докторы, +Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы +һәм этномузыкология кафедрасы профессоры +Л. Х. Мөхәммәтҗанова, филология фәннәре докторы, доцент +ISBN 978-5-93091-455-9 + +Соңгы вакытта татар халык иҗатының дастан жанрына игътибар артуга бәйле рәвештә, рухи дөньяның төп кыйм мәтләреннән булган эпик мирасны киң җәмәгатьчелеккә җитк ерү һәм популярлаштыру тагын да актуальләште. +Халыкның эпик иҗатын планлы рәвештә туплау һәм фәнни яктан эзлекле өйрәнү турыдан-туры ТР ФА Г. Ибраһимов исе мен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшчәнлеге белән бәйле. "Рухи мирас" сериясендә чыга торган бу китапта басылган текстларның күпчелеге - халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре фолькл ор экспедицияләре вакытында язып алган һәм Институтның Язма мирас үзәгенең музыка һәм фольклор фондларында сакланган әсәрләр. Текстларның бер өлеше, төрле фольклор җыентыкларында урын алуга карамастан, бу жанрның башкарылу үзенчәлеген дә күзалларга мөмкинлек бирә; беренче тапкыр үзләренең ноталары белән янәшә тәкъдим ителә. +Җыентыкта татар халкының популяр дастаннары тупланды. Алар XX гасыр урталарына үзләренең көйле өлешләре - назымнары белән килеп җиткәннәр. Дастан көйләрен яздырып алу кыс ка гына вакыт аралыгында, төгәлрәге 1968-1972 елларда башкарылган. Бу көйләрнең безгә килеп җитүе - фольклорчы галим Ф. В. Әхмәтова-Урманче һәм музыка белгече И. Ш. Кадыйровның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Аннан алдарак дастаннар бары текст буларак теркәлгән. 1980 еллардан исә дастаннар онытыла башлый, бер генә тулы дастан т ексты да язып алынмый. +Бу җыентыкка кертелгән дастан текстлары һәм шул текстка бирелгән ноталар бер үк информанттан да, төрле вакытта төрле кешеләрдән дә язып алынган булырга мөмкин. Текст һәм ноталарның аерым-аерым теркәлүе язып алучының максатларына да, аерым әсәрләрнең бары назым текстлары гына сакланып калуга да бәйле булырга мөмкин. Әсәрдәге текст белән көй бер берсен тулыландыра, бербөтен буларак тәкъдим ителә. Дастан текстларының һәм ноталарының берничә уңышлы вариантын янәшә бирү эпосны төрле фән күзлегеннән өйрәнүче галимнәр өчен эшне дәвам итәргә этәргеч булыр дип өметләнәбез. +Тезмә һәм чәчмә өлешләрнең янәшә килүе, ш��ңа бәйле рәвештә көй һәм сөйләм өлеше аралашып бару - дастаннарга хас төп үзенчәлекләрнең берсе. Җыентык дастаннарның шушы үзенчәлегенә нигезләнеп төзелде, бу исә үз чиратында жанрның башкарылу рәвешен дөрес реконструкцияләргә дә мөмкинлек бирәчәк. +Татар дастаннары да кыргыз халкының "Манас"ы, якутларның "Олонхо"сы угыз халыкларының "Күр углы" һәм "Китабы дәдәм Коркыт" эпосы кебек үк игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Игътибар һәм хөрмәт бу жанрны мәктәп программасында өйрәнүне, аларга нигезләнеп сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителүне, жанр үзенчәлекләрен саклаган килеш аның сәхнәгә менүен, татар документаль һәм нәфис фильмнарында җанландырылуын, балалар өчен анимация фильмнары төшерелүне - шул рәвешле, дастаннарда сакл анган милли кодларның, рухи мирасның халыкка кайтарылуын күздә тота. +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең агымдагы чыгарылышында тәкъдим ителгән материаллар татар халык иҗатын, музыкасын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганак булыр дип уйлыйбыз. +ТАТАР +ХАЛЫК ДАСТАНЫ +ҖЫРУЛЫ ЙОМАК +1. Татар халкының дастан жанры +Татар халкында язма әдәбият белән фольклор арасында торган жанр бар. Бу - дастан. Татар халкы әлеге жанрга караган әсәрләрне төрлечә атап йөртеп, дастан атамасының, беренче чиратта, фәнни термин буларак кулланышка керүен дә әйтеп узу урынлы. Халыкның үзенеке булмау сәбәпле, дастан термины халыклаша алмаган, хәтта ул күпмедер дәрәҗәдә бу жанр ның онытыла баруына китергән дип тә әйтергә мөмкин. Чөнки, дастан турында сораганда, дистәләгән дастанны сөйләп бирә алган әби-бабаларыбыз андый жанрны белмәүләрен генә хәбәр итә. Сәбәбе - бу жанрның халыкта башка термин белән аталуында. Бу жанрны Идел буенда яшәгән әби-б абаларыбыз кыйсса, хикәят дип тә атаганнар. Октябрь революциясенә кадәр дастаннар Казан типографияләрендә күп тапкырлар басылып, ул китапл арда да, нигездә, шушы термин очрый. Мәсәлән, "Кыйссаи Йосыф галәйһиссәлам", "Кыйссаи Йосыф вә Зөләйха" яки "Йосыф кыйссасы", "Кыйссаи Кузы Көрпеш", "Кыйссаи Сәйфелмөлек", "Кыйссаи Җөмҗөмә Солтан", "Кыйссаи Бүз егет", "Кыйссаи Алпамыш". Дастаннар кыйсса термины белән XX гасырның 70-80 нче елларына кадәр, аларны ишетеп-белеп үскән әби-бабайлар китеп барганчы килеп җитте. Кыйсса бөтен татар халкына мәгълүм булса, халкыбыз яши торган башка төбәкләрдә параллель рәвештә йөри торган терминнар да очрый. Мәсәлән, Себердә узган күпсанлы экспедицияләр вакытында бу жанрның үзенчәлекләренә туры килгән, асылын ачкан халыкчан термин тагын да булырга тиеш, дигән уй баштан китмәде. Соңгы елларда информантларның дастаннарны әкиятләрдән аермавына, аларның барысын да йомак дип атауларына игътибар иткән идек. Йомак - Себердә яшәгән милләттәшләребездә әкият жанрының атамасы. Кайвакыт җырулы йомак дигән атама да очрый. Без аны, ике жанрның кушыла баруы, информантларның аларны аерып бетермәве дип кабул иттек. Шунысы кызык: үзләре дә Себердә туып үскән өлкән фольклорчыларыбыз Хәмит Ярми, Фатих Урманчеев, Флора Әхмәтова да әлеге атамага игътибар итмәгәнннәр. Бу - дастан терминының тотрыклы урнашуы белән бәйле булгандыр. +Терминның жанр атамасы булуы 2019 елда Төмән өлкәсенең Саз ягы авылларында экспедициядә эшләгәндә төгәл ачыкланды. Лайтамак, Вәчир авылларында (Тубыл районы) яшәүче информантларыбыз татар халкының популяр дастаннарын искә төшереп, аларга карата "җырулы йомак" терминын кулландылар. Безнең ачыклык кертергә теләп биргән сорауларыбызга, Лайтамак авылында яшәүче Хәтимә апа Колмәмәтова (1940 елгы) әлеге терминның һәрвакыт кулланылуын, йомак белән җырулы йомакның аермасын икенчесендә көйле өлешләрнең булуы белән аңлатты. Әйе, Хәтимә апа хаклы, бу термин очрап торса да, аңа игътибар итмәгәнбез. Китапка исем сайлаганда онытыла барган бу жанр атамасына тукталуыбыз очраклы түгел: үзе үк җырлап торган бу терминны кире халыкка кайтарырга телибез. Безнең дастаннарыбыз - ул кыйсса да, җырулы йомак та, хикәят тә, дастан да, хәтта китап та. Жанрның төрле терминнар белән аталуы, аның тематик төркемнәренең берберсеннән аерылып торуына да, төрле тематик төркемнәрнең формалашуындагы үзенчәлекләргә дә, башка халыклар белән багланышларга да бәйле. Фольклористикада бу атамаларны берләштерә торган эпос термины кулланыла. Эпос - халыкның узган тормышын, халык тарихындагы аерым вакыйгаларны героик планда тасвирлаган фундаменталь характердагы эпик яки лиро-эпик жанр. В.М. Жирмунский, әлеге жанрның әһәмиятен күрсәтеп: "Эпос - ул халыкның героик идеаллаштыру масштабындагы үткәне. Аның фәнни һәм тарихи кыйммәте, шул ук вакытта гаять зур иҗтимагый, мәдәни, тәрбияви әһәмияте дә шуның белән аңлатыла", - дип яза. +Башка төрки халыкларда да эпосның үз милли атамалары бар. Дастан термины - үзбәк, төрекмән, азәрбайжан, таҗик халыклары фольклорында, башкорт эпосында - кобайыр һәм хикәят, казакъ халкында жыр атамалары очрый. +Дастанның билгеләмәсе эпос жанрының асыл сыйфатлары белән тәңгәл килә: героик, фантастик һәм романик эчтәлекле шигъри, прозаик яки катнаш формадагы әсәрләрне әдәбиятта һәм фольклорда дастан дип атыйлар. +Эпос - фольклорның бик борынгы һәм иң катлаулы жанры. Эпос ның иң архаик үрнәкләре, барлыкка килә башлавы ягыннан, ыруглык жәмгыяте һәм ыруглык мөнәсәбәтләре җимерелә башлаган чорларга карый. Татар халкында иң борынгы текстлар сакланмаган, шулай да соңрак чорларга караган дастаннарда мифологик ышанулар белән үрелгән мотивларны - дөнья яратылу, күкләр, җир һәм җир асты дөньялары турындагы космогоник карашларны очратабыз. Эпос формалашуда төп чыганак хезмәтен үтәгән иң борынгы катлам булып мифлар санала. Ягъни, эпосның асылында борынгы кешеләрнең дөньяны кабул итүе һәм аңларга тырышуы, аның күзаллаулары ята. Беренче булып нәрсәдер булдырган яки культура геройлары, кайсыдыр сыйфаты белән башкалардан аерылып торган кешеләр турындагы мифологик хикәятләр дә эпос формалашуда үз ролен уйнаган. Галимнәр эпос жанрының бер башлангыч чыганагы мифлар булса, икенче чыганагы, бигрәк тә соңгырак чорда, тарихи риваятьләр булганлыгын язалар. +Татар дастаннары арасында эпос жанры формалашуның һәм үсешенең бөтен этапларыннан мисалга китерерлек әсәрләр саклана. Атап әйткәндә, иң борынгы чорга яки төргә караган әкиятимифологик дастаннар да ("Йиртөшлек", "Түләк"), архаик яки героик классик эпос та ("Алпамыш", "Алтмәмшән", "Ак Күбәк"), тарихи эпос та ("Гайсә улы Амәт", "Идегәй") һәм романик, ягъни мәхәббәт дастаннары да ("Кузы Көрпәч белән Баян Сылу") бар. Себер татарларының "Әйтүкә җырлары"н исә ахырга кадәр формалашып бетмәгән романик дастанның соңгы үрнәге дип карарга мөмкин. +Архаик эпоста эпик вакыт - мифик дәвер һәм ыру-к абиләл әргә хас яшәеш нормалары, архаик йолалар, кабиләара бәр е лешл әр, табигатьнең кырыс стихиясен һәм явызлыкны гәүдәл әнд ерүче мифик көчләргә каршы көрәш тасвирлана. Бу көрәштә үзара дошманлашып яшәгән дуаль система, ягъни ул "бу дөнья" белән "теге дөнья" яки "үз җире" һәм "чит-ят җирләр" арасындагы каршылык күрсәтелә. +Татар халкының "Түләк" һәм "Җиртөшлек" дастаннары - ике стихия, ике дөнья вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлаган, мифологик карашларга нигезләнгән әсәрләр. "Түләк" дастанында "ятлар" дөньясы су асты дөньясы буларак сурәтләнә, әгәр бу дөнья, ягъни кешелек дөньясы Күк-Тәңре яклавында булса, су асты дөньясы - караңгылык дөньясы итеп тасвирлана, аның халкы кояштан куркып һәм сакланып яши, кояш яктысы аларга үлемафәт китерә. Шул рәвешле ике дөньяның кояшка мөнәсәбәтендә дә аларның чынлап та ике дөнья булуы аңлашыла. Татар халкының мифологик ышанулары үлеләр дөньясын караңгылык дөньясы итеп аңлата. Ул татар фольклорында бер жанрдан икенчесенә күчә бара. +"Йиртөшлек" дастанында да кешеләр дөньясына җир асты дөнья сы каршы куела. Әмма бу ике дөнья арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр Түләкнең дә, Йиртөшлекнең дә икенче стихия вәкилләренә өйләнүенә комачауламый. Дастан геройларының башка дөнья вәкилләренә өйләнүен экзогам никахларның чагылышы буларак аңлатырга мөмкин. +Татар дастаннары арасында архаик әсәрләрнең берсе буларак "Алпамыш" дастанын да искә алырга мөмкин. Бу сюжет төрки халыкларга алтай төркиләреннән тарала. В.М. Жирмунский дастанның Идел буена XII-XIII гасырларда үтеп керүен яза, аның татар вариантларында каһарманлык яки батырлар әкият эпосына хас архаик үзенчәлекләр саклануын күрсәтә. Бу - баш геройның алыплыгы, аның никах сынавы үтүе, магик йокысы, кыяфәтен үзгәртеп, хатынының туена кайтуы, Сандугачның каһарманлык сыйфатларына ия булуы. +Барлыкка килүе белән Алтын Урда чорына нисбәттә каралган "Ак Күбәк" дастаны классик эпос төренә керә. Бу әсәрд�� төрле ыру-кабиләләр арасында барган бәрелешләр бер-берсенә каракаршы торган батырлар көрәше аша тасвирлана. Тарихи эпос төренә кергән "Гайса улы Амәт" дастанында да Алтын Урда чоры сурәтләнә. Әсәрдә Алтын Урда тарихының чыңгызлылар арасында тәхет өчен аяусыз көрәш барган иң катлаулы чоры, 1350-1380 еллар арасындагы вакыйгалар бәян ителә. Күпчелек геройларның прототиплары да мәгълүм шәхесләр - Алтын Урда ханнары. +Феодализм дәверендә эпосларның бер өлеше романик төсмер ала, ягъни, героика кимеп, көнкүреш һәм бигрәк тә хис-к ичерешләр аша мәхәббәт темасын тасвирлау беренче планга чыга. Романик характердагы мәхәббәт дастаннарында егетнең өйләнергә читтән кыз яки үзенә аталган кәләшен эзләп юлга чыгуы, һәм төрле каршылыклар, авырлыклар белән бәйләнгән никах сынавы үтүе һәм күпчелек очракта гашыйклар язмышының фаҗигалы финал белән тәмамлануы тасвирлана. "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастаны - моның ачык мисалы. Л.П. Потапов "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастанының барлыкка килүен XI-XII гасырларга нисбәт итә. Әлеге дастанда өлешчә булса да героик эпостан күчкән аерым мотивлар да урын алган (мәсәлән, батырлык күрсәтү белән бәйле балачак, геройның тәнендә һөҗүмгә бирешә торган урыны булу). +Дастаннарда халыкның узган тормышын, атап әйткәндә, материаль культурасының аерым якларын, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, башка халыклар белән бәйләнешләрне, этник гореф-гадәтләрне, йола-ышануларны өйрәнү өчен кыйммәтле материал саклана. Аларда халык тормышының төрле этаплары белән бәйле мәгълүматлар, башка чыганакларда сакланмаган әһәмиятле һәм кызыклы тарихи детальләр теркәлгән. Дастаннарда гаилә-көнкүреш, хуҗалык итү белән бәйле йола, гореф- гадәтләр, ышанулар турында да материал табарга мөмкин. Бигрәк тә туй-никах, бала туу, аңа исем кушу, күмү йолаларына караган мәгълүматлар шактый. +Татар халкында, башка төрки халыклар белән чагыштырганда, телдән башкарыла торган дастаннар алданрак онытыла башлаган. Татар халкының төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып дистә гасырлар элек ислам динен кабул итүе, шуның нәтиҗәсе буларак уку-язу культурасы югары булу, аның фольклорына, бигрәк тә дастаннарына да тәэсир итми калмаган. Халык арасында да, югары даирә алдында да гаять хөрмәт казанган җырау-чичәннәр иҗатын китап уку традициясе алмаштырган. Фольклор һәм язма чыганаклардан күренгәнчә, чичәннәрнең статусы башкалар әйтә алмаганны әйтергә, хөкемдарларга да киңәш бирү мөмкинлеген ачкан. Чичән образларының реаль ханнар белән янәшә телгә алынуы бу шәхесләргә зур вазифа йөкләтелүен күрсәтә. +Җырау-чичәннәр җилкәсенә дипломатик вазифалар да салыну, аларның авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәмгә килүе аноним авторның "Шәдҗәрәт әл-әтрәк" хезмәтендә тасвирлана. Хезмәттә бәян ителгәнчә, Җүчинең үлем хәбәрен беркем дә Чыңгыз ханга җиткерергә кыймый, чөнки, ханнарга кайгылы хәбәр җиткерүчене җәза көтә, авыр миссияне Олуг-Җырчы исеме белән тарихка кереп калган чичәнгә тапшыралар. Бу тагын бер кат чичәннәрне җәзага тартырга ярамавын раслый. Дастаннарда сакланган мәгълүмат буенча, һәр җырау яки акын күпмедер дәрәҗәдә күрәзәче вазифасын да башкарган. Мәсәлән, "Идегәй" дастаны аша исеме безнең көннәргә килеп җиткән Субра җырауның башкалар белмәгәнне белүе, киләчәкне һәм үткәнне күрә алуы тасвирлана. Татар, башкорт, казакъ фольклорының уртак герое Җирән Чичән дә - үзенең зирәклеге, алдан күрүчәнлеге белән мәгълүм образ. +Җырау булуның беренче шарты - чичәнлек традицияләрен яхшы белү, импровизацияләү сәләтенә ия булу. Шуңа карамастан, халык тарафыннан ул Күкләрдән яки Тәңредән бирелгән сәләт буларак бәяләнгән. Җырауларны хөрмәтләгәннәр, алардан курыкканнар. +Үзләре дә шигъри осталыкка ия, импровизациягә сәләтле бу талант ияләре тезмә текстларны сәгатьләр буе башкара алган. Дастаннарның аерым фрагментлары яки текстлар тулысынча халык музыка коралларына (думбра, дутар, кубыз, саз) кушылып, көйләп башкарылган. +Дастаннарның язма әдәбият белән халык иҗаты арасында торган жанр булуын аларның бер үзенчәлеге дип әйтергә кирәк. Кайбер дастаннар фольклорда формалашып, тора-бара китап һәм кулъязмаларга күчкән. "Түләк" дастанын мондый әсәрләргә мисал итеп китерергә мөмкин. Икенчеләре, мәсәлән "Кыйссаи Йосыф", язма әдәбияттан телгә керә, халыклаша, шул рәвешле арадаш бу жанрның яшәү рәвеше үк үзенчәлекле. Дөрес, кайсы гына дастанны алсак та, аның беренчел сюжеты фольклорга яки мифологиягә каравын истә тотарга кирәк. Китаби дастан исә - татар дастаннарының бер яшәү рәвеше китап булуын күрсәткән төшенчә. +1800 елда Казанда гына түгел, бөтен Россия империясендә татар телендәге беренче басмаханә ачылу халыкта дастаннарның, шул исәптән китаби дастаннарның тагын да популярлашып китүенә сәбәп була. Габделгазиз Бурашев акчасына ачылган "Азия матбагасы" дип аталган бу типография 1829 елда Казан университеты басмаханәсенә кушылган. Соңрак татар дастаннары бертуган Каримовлар, Шевиц, Р. Сәгыйтов, Домбровский, Коковин, Чиркова һ.б.ның типографияләрендә басыла. Мәсәлән, 1807 елда "Сәйфелмөлек кыйссасы"ның берьюлы ике басмасы дөнья күрә. Әлбәттә, басмалар саны буенча Йосыф кыйссасына бер китап та тиңләшә алмый. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасыннан халыклашкан бу әсәр 1838 елда беренче тапкыр басылса, төрле исем белән җитмешкә якын тапкыр нәшер ителеп, соңгы басмасы 1915 елда дөнья күрә. Бер елда бер үк типографиядә ике тапкыр яки төрле типографияләрдә чыгу да бу китапка булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Мисал өчен, ул 1902 елда ул "Китабел Йосыф" исеме белән М.А. Чиркова варислары типографиясендә - 5000, янә "Китабел Йосыф" исеме белән "Кәримия"дә - 5000, "Кыйссаи Йосыф" исеме белән Казан университеты типографиясендә 6000 тираж белән басыла. Популярлык ягыннан "Сәйфелмөлек" кыйссасы да аз гына калыша. Бу дастан китап рәвешендә 18 тапкыр нәшер ителә. 1870 еллардан башлап яздыручылары да, язып алучылары күрсәтелмәгән дистәләрчә кыйссалар китап булып басыла башлый. Алар арасында татар дастаннары белән беррәттән казакъ, төрек, азәрбайҗан халыкларының эпосы да дөнья күрә. Мәсәлән, Казанда казакъ эпосы "Кыз Җебек" ун тапкыр басыла. Бу елларда кат-кат "Бүз егет", "Таһир илә Зөһрә", "Көр углы Солтан", "Кыйссаи Камбәр", "Кыйссаи Козы Көрпеш", "Алпамыш", "Җөмҗемә Солтан", "Чура батыр" һ.б дастаннар китап булып чыга. Халыкның дастаннарга булган мәхәббәтен һәм ихтыяҗын бу дастаннарың тиражы ук күрсәтеп тора. Мәсәлән, "Китап кыйссаи хәзрәте Йосыф галәйһиссәлам" 1886 елда Чиркова типографиясендә 14 000 тираж белән басыла. 1901 елда 10 000 һәм 14 000 тираж белән ике тапкыр нәшер ителә. "Кыйссаи Кыз Җебек" (1903), "Урак белән Мамай батырның хикәясе" (1908) дә 12 000 данә тираж белән дөнья күрә. Бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Максатыбыз - татар халкында дастаннарның никадәр популяр булуын күрсәтү. Дөрес, бу очракта аларның башкарылуы үзгә - бу китапларга карата көйләп уку дигән терминны куллану дөрес булыр. +Дастаннарның берничә халыкның уртак мирасы булуы, аларның сюжет һәм мотивлар ягыннан якын булуы, аерым фрагметларның тәңгәл килүе, телләренең якын, хәтта кабатлануы да бу жанрның бер үзенчәлеге дип билгеләнергә хаклы. Аерым текстларның бер генә халыкта саклануы аның башкаларда булмавын түгел, юкка чыгуын, онытылган булуын да күрсәтергә мөмкин. +Татар дастаннары - тезмә, ягъни шигъри һәм чәчмә өлешләр аралашып барган әсәрләр. Борынгырак дастаннар бары тезмәдән торган булып, алар вакыт узу белән эчтәлекне сөйләүгә, ягъни чәчмәгә күчә барганнар, тезмә өлешләр онытылуга дучар булган. Сакланып калган тезмә текстлар дастанның тотрыклы, борынгылыкны яхшырак саклаган өлеше булып тора. Күпчелек әсәрләр чәчмәдән тора. Татар халкында тулысынча тезмәдән торган "Бүз егет" дастаны бар. Тезмә өлеш "Идегәй" дастанында да яхшы сакланган. В.В. Радлов язып алган борынгы дастаннарның фрагментлары да - шигъри әсәрләр. +Дастан текстларының чәчмә һәм тезмә өлешләрдән торуы аның башкарылуында чагыла. Аларның төп өлеше чәчмә рәвештә булып, ул сөйләүгә кайтып калса, шигъри өлешләре, күпчелек очракта диалоглар, көйләп, вокаль фрагментлар буларак башкарыла. Борынгырак чорда дастаннар тулысынча тезмәдән торып, аларның көйләп һәм уен коралларына кушылып башкарылуы хакында күп язылса да, Институт галимнәре 1940 елдан башлап чыккан экспедицияләрдә татар халык дастаннарын музыка коралларына кушылып башкару хакында мәгълүмат теркәмәгән. Алдарак чорда җыраулар һәм чичәннәр дастаннарның тезмә өлешен музыка коралларына кушылып башкарганнар. Мәсәлән, халык музыкасы белгече И. Кадыйров җатаган дигән уен коралын дастаннарны көйләп башкару белән бәйләп карый. Тугандаш төрки х��лыкларда эпосны музыка уен кораллары белән башкару соңгы чорларга кадәр килеп җиткән, яки бу традицияне торгызырга омтылыш бар. +Дастаннарның тезмә өлеше онытыла бару җырау-чичән профессиясе югалу белән дә аңлатыла. Үзләре дә шигъри осталыкка ия, импровизациягә сәләтле бу талант ияләре тезмә текстларны сәгатьләр буе башкарган. Кайбер әсәрләр яки дастаннарның аерым фрагментлары музыка коралларына кушылып, көй белән башкарылган. Җыраулар юкка чыкканнан соң, дастаннарны көйләп башкару аларның эчтәлеген сөйләү белән алышынган. Бу, әлбәттә, күпчелек әсәрләрнең югалуына, күләмнәре кимүгә китергән. Без язма текст аша укый торган дастаннарның бер өлешен борынгы эпосның кыскача эчтәлеге дип атау да дөреслектән ерак түгел. Аерым тезмә өлешләре җыр булып киткән дастаннар да юк түгел. Н. Исәнбәт бу жанрны өйрәнеп, борынгы дастаннар бары тезмә генә булган, дигән фикер әйтә. +XX гасыр урталарында бу жанр үзенчәлекле трансформация кичереп, дастаннар җыр буларак башкарыла башлый. Дөресрәге дастаннарның көйле өлешләре җыр буларак яшәвен дәвам итә. Көйләп башкарыла торган әлеге фрагментларны назым дип атыйлар. +Татар халкында көйләп башкарыла торган "Бүз егет", "ТаһирЗөһрә", "Сәйфелмөлек", "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастаннары бик популяр була. И. Кадыйров билгеләп үткәнчә, җырлаганда, бигрәк тә назымнарны музыка коралына кушылып башкарганда, текстның шигъри үзенчәлекләре дә, персонажларның хис-кичереш ләре дә тулырак ачыла, дастанны яки назымны башкаручыга бербөтен сәнгать образы булдырырга мөмкинлек бирә. Назымнарның көйләре лирик җырлардан шактый аерылып тора. Чөнки көй түгел, ә вакыйгаларны хикәяләү беренче планда тора. Җыр жанрына карата җырлау фигыле кулланылса, дастаннарга карата көйләү фигылен куллану да ике арадагы аерманы күрсәтә. Бу яктан назымнар бәетләргә һәм мөнәҗәтләргә якын. Дастаннарны көйләү речитативка да якын, речитатив җырлау музыкаль- ритмик нигезгә корылган. +Эпик жанрларның шигъри өлешләрен көйләп башкару традициясе әкиятләргә мөнәсәбәттә дә күзәтелә. Татар әкиятләре арасында шигъри өлешләре булган берничә әкият бар. Мәсәлән, И. Кадыйров "Мөлтәл" (кызның исеме) һәм "Колган байның кызы идем" әкиятләреннән җырлап башкарылган өзекләрне язып алган һәм аларны "сюжетның аерылгысыз элементы булып торалар" дип бәяләгән. Эчтәлекләре һәм башкарылу рәвешләре белән дастаннарга якын торган "Мөлтәл" әкиятен дә бу җыентыкка кертү урынлы дип уйлыйбыз. Җ. Фәйзи "Гөлчәчәк" дигән татар халык әкиятен дә көйле өлешләре булган әкиятләргә кертеп, аны музыкаль әкият дип саный. +Дастаннарны башкаруның күптөрле шартлары һәм тыюлары булган. Көннең яки елның теләсә кайсы вакытында дастан сөйләмәгәннәр. Аның үз вакыты - ел фасылы, тәүлекнең аерым сәгате булган. Мәсәлән, татар халкы ышанулары буенча, әкиятләрне көндез һәм җәй көне сөйләргә ярамаган. Бу ышану ��астаннарга да карарга мөмкин, дип фараз итәбез. +Идел буе регионнарында яшәгән татарларда дастаннарның китапка күчүе күзәтелсә, Себернең хәзерге Омск, Томск, Новосибирск, Төмән өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребездә дастан традициясе XX гасырның 60-70 нче елларында да дәвам итә. +Әлеге урында бер күренешкә игътибар итәсе килә. Бу - татарларның кайсы регионда яшәвенә карамастан, халыкта бер үк дастаннар, яки бер үк сюжетка корылган әсәрләр популяр булу. Мәсә лән, "Алпамыш" дастаны Идел буе регионнарында да, Себердә дә популяр булып, вариантлар бары әсәрнең исеме белән генә аерыла - "Алпамша", "Алпамыш", "Алыпмәмшән", "Алт мәмшән" һ.б. +Татар дастаннарының иң тотрыклы өлеше - аларның көйләп башкарыла торган тезмә өзекләре. Кайчандыр алар тулы тексттан аерылмаса да, соңгы чорларда фольклорчылар дастаннарның аерым җырларын гына да язып алганнар. Көйләп башкарыла торган бу өзекләр безнең көннәргә әлеге жанрның никадәр таралган, популяр булуын раслап килеп җиткәннәр. Сезгә тәкъдим ителә торган әсәрләр Россия Федерациясенең татарлар яши торган төрле төбәкләрендә язып алынган. Татар халкы, кайда яшәвенә карамастан, бер үк җырларны җырлый, бер үк әкиятләрне сөйли. Дастаннар, кыйссалар яки җырулы йомаклар да бу яктан аерылмый. Аларның жанр атамасы гына башка булырга мөмкин. Әмма сүз бер үк әсәр, бер үк көй турында бара. +Җыентыкта дастаннарны ноталары белән тәкъдим итү бу жанрның үзенчәлеген аңларга, аларны торгызырга һәм яңадан тормышка кайтарырга ярдәм итәр дип ышанабыз. 2. Татар дастаннарын җыю һәм өйрәнү тарихы +Татар фольклористикасында дастаннарны җыю тарихы немец галиме В.В. Радлов эшчәнлеге белән башланып китә. Атаклы тюрколог, этнограф, археолог, 150 дән артык фәнни хезмәт авторы Вильгельм Фридрих (Василий Васильевич) Радлов 1860 елның җәеннән башлап һәр ел төрки халыклар яшәгән өлкәләргә экспедицияләргә чыга. Барлыгы 10 экспедициядә булып, алтай, телеут, шор, коман, тува, казакъ, кыргыз, абакан татарлары (хакаслар), себер татарлары һәм кытайларның фольк лорын һәм тел үзенчәлекләрен чагылдырган материаллар туплый. 1866 елдан үзенең халыктан язып алган материалларын бастыра башлый. 1872 елда В.В. Радловның "Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи" дигән унтомлыгының татар фольклоры өчен хәзерге көнгә кадәр иң әһәмиятле чыганакларның берсе булган дүртенче томы - "Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменьских татар" басылып чыга. Бу күптомлык үзләрендә тупланган материалның күләме белән дә, фәнни һәм гамәли яктан да тиңдәшсез хезмәт була. Дүртенче томда унтугыз авылда себер татарларыннан тупланган фольклор әсәрләре урнаштырылган. Алар арасындагы "Ак Күбәк", "Мешәк Алып", "Йәстәй Мөңке", "Кадыш Мәргән", "Кара Күкел" кебек дастаннар нәкъ шушы томга керүләре белән безнең көннәргә кадәр сакл анып калганнар. Галим, мөмкин булганда, дастаннарны тулысы белән язып алып, аларны берничә вариантта китабына кертә. Шулай ук, инде XIX гасырда үк онытыла барган әсәрләрне дә игътибарсыз калдырмый. Томга аерым дастаннарның өзекләре, сакланган фрагментлары да керү бу жанрга караган текстларның акрынлап онытыла баруын, безнең көннәргә бик азы гына килеп җитүен раслый. +XX гасыр башында Новосибирск өлкәсендә яшәгән татарларның халык иҗаты үрнәкләрен Хафиз Рәхмәтуллин туплый. 1894 елда Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Тау авылында туган Х. Рәхмәтуллин тарафыннан "Атаклы кыз Тукбикә", "Типтәрләр турындагы тарихи әкият" дастаннары, безнең тарафтан стадиаль яктан иң соңгы дастан булып карала торган "Әйтүкә"нең шактый строфалары язып алына. Х. Рәхмәтуллин "Идегәй" дастанының өч вариантын да язып алган. Бу - татар фольклористикасы өчен зур табыш. +Н. Исәнбәт "Идегәй" дастанын өйрәнүгә зур игътибар бирә, үзе дә татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә дастанның берничә вариантын язып ала һәм төрле кулъязмаларда текстларның аерым үрнәкләрен таба. +"Идегәй" дастанының Н. Исәнбәт тарафыннан барлык мәгълүм татар версияләрен файдаланып төзелгән җыйнама варианты 1940 елда "Совет әдәбияты" журналында басылып чыга. Н. Исәнбәт бу текстны төзеп кенә калмый, татар фольклористикасы фәнендә беренче булып, әлеге дастанга җитди анализ ясый, аның тарихи нигезләрен ачыклый, башка милли версияләр белән чагыштырма планда сюжетка күзәтү ясый. +1939 елда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачыла һәм татар дастаннарын системалы рәвештә туп лау һәм өйрәнү эше башлана. 1940 елда Хәмит Ярми җитәкчелегендә В.В. Радлов эзләре буйлап оештырылган экспедиция вакытында күпсанлы фольклор материалы туплана. 1940 елгы экспедиция материалларының бер өлеше Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китү сәбәпле, әлеге экспедиция материалларын вакытында тулысынча барлау, өйрәнү мөмкин булмый. Мәсәлән, Мөхәммәт Садри, сугыш башлану белән, фронтка китә. Ул экспедиция материалларын 1946 елда, хәрби хезмәттән кайтып берничә ел үткәннән соң гына, системага сала ала. Әлеге материалларның сакланып калуы да гаҗәп. Бу турыда "Себер истәлекләре" дигән мәкаләсендә әдип болай дип искә ала: "Сугыш вакытында көнкүреш шартларының кыенлыгы сәбәпле, балалар белән квартирадан квартирага күчеп йөрергә мәҗбүр булуына карамастан, тормыш иптәшем Маһруй халыкның тел иҗатына бәйле ул материалларны бар нәрсәдән кадерлерәк итеп саклаган. Бөек Ватан сугышыннан соң, язучы Газиз Кашшаф квартирасында гаиләм белән җиде ел яшәдем. Кысан иде. Капчыкларга тутырылган кулъязмалар, китаплар аларның ванна бүлмәсендә һәм чоланында сакланды. Гази Кашшаф һәм аның гаиләсенең сабырлыгы, игътибарлылыгы өчен мин гомерем буе рәхмәт әйтеп яшәячәкмен! +Үземдә булган материалла��ны күптән түгел генә системага сала башладым. Ә укучыга тәкъдим ителә торган шушы истәлекләрнең барлыгын бөтенләй оныткан идем. Аларның шулай соңлап, бары тик 23 елдан соң гына дөньяга чыгуына мин түгел, сугыш гаепле". +Әлеге экспедициядә гаять бай фольклор материаллары язып алына. Бу язмалар соңрак фәнни яктан өйрәнелә, күпсанлы фольклор җыентыкларында дөнья күрә, яңадан халыкка кайтарыла. Галимнәр тарафыннан "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастанының берничә варианты, "Мактымсылу" дастаны, "Әйтүкә белән Батыш" һәм башка күпсанлы әсәрләр язып алынган. +1940 елдан Институт галимнәре Татарстан Республикасы районнарында да, аннан читтә дә дастаннар туплауны дәвам итәләр. Бу елларда татар халкының иң популяр дастаннары язып алына. Мисал өчен, 1940 елда Татарстанның Тәкәнеш районы Тулбай авылында Мәгърифә Хәмидуллинадан "Таһир-Зөһрә"не ша гыйрь Ш. Маннур, 1958 елда Пенза өлкәсе Тарбеев районы Аллагол авылы кешесе Хафиз Ишмәмәтовтан "Сәйфелмөлек" дастанының үзенчәлекле бер версиясен (аның чәчмә өлеше юк) X. Ярмөхәммәтов язып ала. Шул елларда Татарстан районнарында берничә тапкыр "Алпамша" дастаны теркәлә, аны 1940 елда (Татарстанның Бондюг районы (хәзерге Алабуга районы) Камай авылында Мулланур Әхмәтовтан (1897 елгы) һәм 1949 елда Минзәлә районы Тау асты Байлар авылында Ш. Шәриповтан Хәмит Ярми язып алган. Бу дастанның 1924 елда Татарстанның Минзәлә районы Сөлек авылында Габдулла Сайманов язып алган варианты "Алпанша хикәяте" дигән исем белән м әгълүм. +1967 елдан башлап Институт яңадан Себер регионнарына фольк лор экспедицияләре оештыра. Алар, В.В. Радловтан соң йөз ел үткәч "Радлов эзләре буйлап" дигән исем астында уза. Экспедициядә Хәмит Ярми, Халидә Гатина, Фатих Урманчеев, Һәнүз Мәхмүтов, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов һәм Флора Әхмәтова катнашалар. +Хәзерге вакытта бу экспедиция барышында тупланган материал Институтның Язма мирас үзәгендә саклана. Бу материаллар фәнни яктан өйрәнелеп, әлеге экспедиция нәтиҗәләре турында язылган мәкаләләрдә искә алына, күпсанлы фольклор җыентыкларында басылып чыгып, кабат халыкка кайтарыла. Иң мөһиме - бу әсәрләрнең күбесе "Татар халык иҗаты" академик күптомлыгының "Дастаннар" китабында урын алып, фәнни әйләнешкә кергән. +Борынгы кулъязмаларда сакланып калган дастаннарны фәнгә кайтаруда һәм халыкка җиткерүдә археограф галим М. Әхмәтҗанов зур эш башкара. Ул Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә оештырылган археографик экспедицияләр вакытында үзе тапкан һәм архивта сакланган кулъязма дастаннарны, фәнни яктан өйрәнеп, аларны гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, монографияләрендә, фәнни җыентыкларда бастырып чыгара, фәнни әйләнешкә кертә. +Татар дастаннары арасында үзенчәлекле урын алып торган "Кыйссаи Йосыф" дастанының фольклорга караган, халыклашкан вариантларын Нурмөхәммәт Хисамов туплый. Ул 1970-1974 елларда бу әсәрнең дистәләгән хал��клашкан вариантларын Татарстанның Тау ягында - Апас, Чүпрәле районнарында язып ала. Ул бу текстларның шигъри өлешләре көйләп башкарылуын да күрсәтә. Галимнең "Кыйссаи Йосыф" дастаны буенча эзләнүләре һәм фәнни тикшеренүләре аның монографияләрендә яктыртыла. Н. Хисамов Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасын, "Йосыф - Зөләйха" темасына язылган төрки эпик әсәрләр белән чагыштырып, халык иҗатыннан килгән традицияләр яссылыгында тикшерә. +ХХ йөзнең 80 нче елларыннан башлап татар эпосына мөнәсәбәтле эшчәнлек Институтта ике юнәлештә алып барыла. Бу - беренчедән, эпос үрнәкләрен фәнни яктан тикшерү, анализлау, икенче яктан, татар халык дастаннарын аерым җыентыклар итеп бастырып чыгару. Әлеге жанрның татар фольк лористикасында системалы рәвештә өйрәнелә башлавы ике зур галимнең эшчәнлеге белән бәйле. Ф.И. Урманчеев үзенең тикшеренүләрендә эпик мирасыбызны, дастаннарыбызны төрки эпосның аерылгысыз бер өлеше буларак карый. Ул күпсанлы фәнни экспедицияләрдә катнашып, татар дастаннары үрнәкләрен җыеп кына калмый, аларны, татар фольклорында беренче булып, фәнни яктан да өйрәнә. 1984 елда галимнең татар эпосына багышланган зур фәнни хезмәте - "Героический эпос татарского народа" дөнья күрә. Ф.И. Урманчеевның "По следам белого волка" (1994), "Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә" (1997), "Народный эпос "Идегей" (1999) дигән монографияләре дә татар дастаннарына багышланган. +Галимнең өч томнан торган "Татар мифлары" дигән энциклопедик характердагы хезмәтендә (2008, 2009, 2011) татар эпосының аерым сюжетлары, мотивлар, эпик геройлар турында бай мәгълүмат бирелә. "Ак Күбек", "Җир Төшлек", "Түләк", "Алпамыш", "Җик Мәргән", "Кузы-Көрпәч белән Баян Сылу", "Алтаин Саин Сүмә" һәм башка дастаннарны тикшерүгә багышланган күпсанлы фәнни мәкаләләр "Советская тюркология", "Советская этнография" журналларында, шулай ук Венгриядә, СССРда басылган төрле җыентыкларда чыкты. 2015 елда, шушы күпьеллык фәнни эшчәнлекнең күркәм нәтиҗәсе буларак, галимнең "Тюркский героический эпос" дигән монографиясе дөнья күрде. Хезмәттә төрки эпос, шул исәптән татар дастаннары да, сюжет композициясен тәшкил иткән төп мотивлар аша анализлана. +Дастаннар татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр аерым китап буларак 1984 елда чыга. Бу җыентыкны фольклорчы галимә Ф.В. Әхмәтова әзерли. Аның дастаннарыбызның бүгенге торышын яктырткан, аларны башка төрки халыклар эпосы белән чагыштырган фәнни мәкаләләре фольклорчыларга яхшы таныш. +Ф.В. Әхмәтованың татар дастаннарын туплау буенча башкарган эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Ул күп еллар дәвамында Себернең төрле өлкәләрендә, бигрәк тә үзенең туган ягы - Төмән өлкәсенең Тубыл районында, татар дастаннарын туплый, "Алтмәмшән" / "Алыпмәмшән", "Сәйфелмөлек", "Кузы- Көрпәч белән Баян Сылу" дастаннарының дистәләгән вариантларын язып ала. Төрки халыкларның уртак мирасы булган "Алпамыш" дастанының "Алтмәмшән" / "Алыпмәмшән" дигән вариантын да фәнни әйләнешкә Ф.В. Әхмәтова кертә. Галимә, 1984 елда чыккан томга керми калган текстлар белән тулыландырып, 2004 елда "Татар эпосы. Дастаннар" дигән җыентыгын бастыра. Ул төзегән "Татар халык иҗаты. Дастаннар" томы 2019 елда рус телендә басылып чыкты. +Бу урында, татар фольклористикасында әйдәп баручы галимнәр булган өч шәхеснең - Хәмит Ярми, Фатих Урманчеев һәм Флора Әхмәтованың - өчесенең дә Себердә туганлыкларын әйтеп узу урынлы булыр. +Татар дастаннарын халыкка җиткерүдә диалектолог галим Ф.Й. Йосыпов эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Галим, беренчедән, В.В. Радловның инде күптән китапханәләрдә дә табып булмый торган "Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре" күптомлыгының татар фольклорына багышланган дүртенче китабын, зур кереш мәкалә белән укучыга җиткерде. Икенчедән, Ф.Й. Йосыповның татар фольклорына багышланган җыентыкларында дастаннарга да зур игътибар бирелә. Себер татарларының музыкаль мирасына багышланган хезмәтендә Ф.Й. Йосыпов татар халкының иң популяр дастаннарының көйләрен, ягъни назымнарны үзенең фонетик транскрипциясе белән тәкъдим итә. +Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләре татар дастаннарын фәнни яктан өйрәнү, аларны халыкка чыгару буенча зур эшчәнлек алып баралар. И.Г. Закированың "Болгар чоры халык иҗаты" (2001), "Эпическое творчество периода Золотой Орды (2011) монографияләрендә "Алпамыш", "Түләк" "Кузы Көрпәч һәм Баян-Сылу". "Идегәй", "Дәфтәре Чыңгызнамә" җыентыгына кергән дастаннар анализлана. Л.Х. Мөхәммәтҗанованың беренче монографиясе татар халкының "Чура батыр" дастанын башка төрки версияләр белән чагыштырма планда тикшерүгә багышланса, "Татарский эпос. Книжные дастаны" (2004) һәм "Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары" (2018) китапларында татар халкының китаби дастаннар традициясе тикшерелә. 25 томлык "Татар халык иҗаты" академик җыентыгының ике томы - "Дастаннар" (төзүчесе И.Г. Закирова) һәм "Китаби дастаннар" (төзүчесе Л.Х. Мөхәммәтҗанова) дастаннарга багышлана. +Дастаннар, бер яктан, сюжет, аерым мотивлар, тарихи вакыйгаларга һәм мифологиягә мөнәсәбәте буенча өйрәнелсә, музыка белгечләре аларның көй ягына игътибар итәләр. Татар дастаннарының көйләрен тыңлап, аларны нотага төшергән, музыкаль яктан өйрәнгән халык музыкасы белгечләренең эшчәнлеген дә күрсәтеп узу дастаннарны өйрәнү тарихын тулы күзалларга мөмкинлек бирәчәк. +Ф.В. Әхмәтова, дастаннарны көе белән язып алып, аларны сүз һәм көй синтезы буларак бербөтен итеп өйрәнүгә дә игътибар итә. "Татар халык иҗаты" академик җыйнамасының галимә төзегән "Дастаннар" томына унике дастанның нотага салынган җыр өлеше өстәмә буларак бирелгән. Анда урнаштырылган дастан көйләренең нота транскрипциясен музыка белгече З.Н. Сәйдәшева эшли. Ф.В. Әхмәтованың З.Н. Сәйдәшева белән эшчәнлеге очраклы түгел. Ике галим дә - татар фольклорын фәнни яктан өйрәнүгә зур хезмәт куйган шәхесләр. Фәнни юлын 1967 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башлаган З.Н. Сәйдәшева татар халкының беренче сәнгать белеме докторы буларак та билгеле. Бөтен гомерен татар халык музыкасын өйрәнүгә багышлаган галимә беренчеләрдән булып дастан көйләренең дә нота транскрипциясен эшли. +Ф.В. Әхмәтова белән З.Н. Сәйдәшеваның дастаннарны тикшерүгә багышланган иҗади тандемы алга таба да дәвам итә. 2004 елда Ф.В. Әхмәтова төзеп бастырган "Татар эпосы. Дастаннар" җыентыгында унике дастанның 36 көй үрнәге бирелә. Бу даст аннарның нота тракскрипциясен З.Н. Сәйдәшева, Е.М. Смирнова, А.С. Ключарев, Х. Фәрхетдинова, Н.Ю. Әлмиева, Ш.К. Шәрифуллин, А.Х. Туи шева эшлиләр. +Күп кенә татар халык дастаннарының көйләрен Е.М. Смирнова нотага төшерә. Ф.В. Әхмәтованың Е.М. Смирновага мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Е.М. Смирнова татар халкының озын көйләрен, көйләп уку традициясен беренчеләрдән булып өйрәнә. "Татар эпосы. Дастаннар" җыентыгында музыка белгече нотацияләгән "Алтындуга", "Бүз егет", Сәйфелмөлек", Таһир-Зөһрә", "Кузы Көрпә", "Камбәр", "Бүри хан" һәм "Тәвеш мәргән" дастаннарының көй үрнәкләре урын алган. +Дастаннарның көйле өлешләрен өйрәнүдә халык музыкасы белгече И.Ш. Кадыйров зур хезмәт куя. Ул - гомере буе халык музыкасын өйрәнгән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторында эшләгән дәверендә дистәләгән экспедицияләргә чыгып, Себердә яшәүче милләттәшләребезнең музыкаль мирасын туплаган, аларны нотага салып, яңадан халыкка кайтарган кеше. И.Ш. Кадыйров экспедицияләр вакытында 500 дән артык халык көйләрен яздырып, аларның иң уңышлы үрнәкләре шул елларда ук җырчылар репертуарына керә. Аерым җырлар җыр җыентыкларында дөнья күрсә, аларның музыкаль ягы фәнни хезмәтләрдә анализлана. И.Ш. Кадыйров беренчеләрдән булып дастан назымнарына, бәет-мөнәҗәт көйләренә игътибар итә, дастаннарның көйләп башкарыла торган өлешләрен язып алып, нотациясен эшли. И.Ш. Кадыйровның фәнни экспедицияләр вакытында язып алган күпсанлы халык көйләре "Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы", һәм И.Г. Закирова белән бергәләп эшләгән "Татар халкының музыкальэпик иҗаты. Себер ареалы" дигән хезмәтләрендә урын алды. Галимнең халык көйләрен, шул исәптән дастан назымнарын тикшергән, аларның көй үзенчәлекләрен күрсәткән мәкаләләре дә фәнни җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басыла тора. +Дастан назымнарын өйрәнү, аларны халыкка җиткерү эше хәзер дә дәвам итә. Озак еллар буе архивларда сакланган язмаларны яңадан халыкка кайтаруда музыкаль фольклор белгече Д.Н. Арсланованың эшчәнлеген аерып күрсәтү дөрес булыр. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Татар фольк лоры үзәгендә эшләү дәверендә Татарстан Республикасы райо��нарында гына түгел, Рязань, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Әстерх ан, Төмән өлкәләрендә, Красноярск краенда, Мари Эл Респ уб ликасында һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган экспедицияләрдә катнашып, татар музыкаль фольклорының меңнән артык үрнәген язып ала, аларның һәрберсенә нота транскрипциясе эшли. Д.Н. Арсланова төшергән ноталар күпсанлы фәнни һәм популяр җыентыкларда дөнья күрә. Бу җыентыкта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланган дастаннарның магнитофон язмаларының ул эшләгән нота транскрипцияләре урын алды. Д.Н. Арсланова китапка кергән назымнарны компьютерда җыючы һәм редакцияләүче булып та катнаша. +Без бу мәкаләдә татар эпос белеме тарихын укучыга җиткерүдә катнашкан галимнәр, фольклорчылар, музыка белгечләре турында да мәгълүмат биреп, әлеге шәхесләрнең эшчәнлеге аша ачарга омтылдык. Татар дастаннарының укучыга барып җитүе, аларны яңадан торгызырга мөмкинлек булу - ул күп сәгатьләргә генә түгел, күп елларга сузылган хезмәт. Бу - шушы фидакярләрнең биштәр асып чыгып киткән экспедицияләре, җәяү үткән дистәләгән чакрымнары, сәгатьләр буе, еш кына көнне төнгә ялгап информантлар сөйләгәнне язып өлгерергә тырышып утырулары, һәр яңа дастанга, көйгә кош тоткан кебек сөенүләре, барлык та быш ларын яздыруга магнитофон пленкалары җитмәгәнгә әрнүләре, дастан назымнарын үзләре күтәреп йөргән авыр һәм зур магнитофоннарга кат-кат тыңлап, иң үзенчәлеклеләрен, уңышлыларын гына сайлап яздырып кайтулары, кайтканнан соң айлар буе язмаларны тыңлау, аларның расшифровкасын ясау, музыка белгечләре белән бергә көйле өлешләрне нотага күчерү, басмага әзерләү - ягъни халыкка һәм аның иҗатына чиксез мәхәббәт, үз эшләренең чын остасы булу. 3. Көнбатыш Себер татарларының дастан һәм әкият көйләре +Күп кенә тикшеренүчеләр раславынча, эпик әсәрләрнең музыкаль сурәте халык иҗатының иң борынгы төрләренә карый. Эпос көндәлек массакүләм жанрлар категориясенә кермәгәнлектән, аны хикәяләүче, шагыйрь, җырчы һәм музыкант сәләтенә ия булган күренекле халык талантлары гына башкара ала. +Эпос - синкретик жанр. Ул күп фәннәрнең тикшерү объекты булып тора. Музыкаль фольклористика иң элек эпик әсәрләрнең музыкаль сурәте, ягъни дастан һәм әкиятләрдәге көйләр белән кызыксына. +В. В. Радлов заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр язып алынган бөтен материалны өйрәнү шуны күрсәтте: Көнбатыш Себер татарлары дастаннары ике төрдә - шигырь-җыр һәм иллюстратив җыр белән хикәяләү формаларында башкарылган. Икенчесе - төп һәм аеруча киң таралган форма. Төрки халыкларның кыпчак төркеме (казакъ, башкорт, алтай, уйгур) поэзиясенең күренекле ядкяре - "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастанының бараба татарларында сакланган варианты шундый формага ия. Дастанның төп эчтәлеге - прозаик формада, ә кайбер диалоглар музыкаль аккомпанементсы�� вокаль фрагментлар рәвешендә башкарыла. Әмма шунысы бәхәссез: әле безнең көннәрдә дә чичәннәр бу төр әсәрләрне музыка коралына кушылып башкарганнар. " Җатаган" дигән, бармаклар белән чиртеп уйнала торган кыллы музыка коралының (әйләндереп капланган, кыл тарттырылган тагаракны хәтерләтә) күптән түгел генә дә кулланышта булуы әнә шул хакта сөйли. +Көнбатыш Себер татарлары иҗатындагы эпик "көйләү" үзенең стиле белән башка җыр жанрларыннан, бәетләрдән һәм мөнәҗәтләрдән аерылып тора. Зур тикшеренүләр алып бару өчен бездә музыка материалы җитәрлек түгел, шулай да шигъри һәм музыкаль тәэсирлелек чаралары, көй-интонация һәм лад төзелеше, ритмик калып һ.б., ниһаять, башкару манерасы дастаннарның көйләрен халык музыкаль-шигъри иҗатының үзенчәлекле төре итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. +Бараба татарлары арасында әкиятләр дә (йомак) киң таралган, аларның шигъри өлешләренең үз көйләре бар. Безнең тарафтан "Мөлтәл" (кыз исеме) әкияте һәм "Колган байның кызы идем" әкиятеннән шигъри өзек язып алынды. Бу кечкенә генә әкиятләрдә җырлап башкарылган урыннар сюжетның аерылгысыз элементын тәшкил итә. Бу күренеш Себер әкиятләре өчен генә хасмы? Һич юк. +Көнбатыш Себер татарларының (Омск һәм Төмән өлкәләре) халык иҗаты арсеналында Көнчыгыш халыклары дастаннарының татар версияләре дә очрый (китаби дастаннар), бу төрле халыкларның мәдәниятләре арасындагы үзара бәйләнешне өйрәнгәндә аеруча мөһим. Фольклор экспедициясе вакытында "Бүз егет", "ТаһирЗөһрә", "Сәйфелмөлек" дастаннары язып алынды. Мәсәлән, үзен төп бохаралы дип санаган Шәриф Корманов (1889 елгы) "Бүз егет" дастанын вокаль фрагментлар - назымнар белән башкарды, алар арасында туй җыры "Яр-яр", ике бәет һ.б. бар. +Югарыда аталган дастаннар назымнарының популярлык казануын билгеләп үтәргә кирәк. Мөгаен, ул дастаннардан алынган өзекләрнең, ягъни назымнарның хәзерге вакытта, үзләренең беренчел чыганакларыннан аерылып, мөстәкыйль лирик җырлар булып яши башлавының сәбәбе дә шундадыр. Шунысын истән чыгарырга ярамый: безнең заманда дастаннарны көйгә салып башкару - бик сирәк очрый торган күренеш. +Бүгенге көндә дә яшәп килгән дастан һәм әкиятләрнең көйләре халык музыкаль теленең иң борынгы катламнары үрнәкләре булып тора. Көйләрнең роле - шигъри-прозаик хикәяләүне аерым эмоциональ өлкә белән тулыландыруда. Бу - шигъриятнең көченнән килми. +Көйләгән вакытта, бигрәк тә музыка коралына кушылып башкарганда, текстның шигъри үзенчәлекләре, персонажларның хис-кичерешләре тулырак ачыла, бу - дастанны башкаручыга бербөтен сәнгати образ тудырырга мөмкинлек бирә. +Көнбатыш Себер татарлары дастаннары һәм әкиятләренең шигър и өлешләре декламацион-речитатив типтагы тар диапазонлы көйләргә салып башкарыла. Сүзнең музыка белән турыдан- туры бәйләнеше нәкъ менә речитативта (көйләп сөйләүдә) чагылыш таба. Вокаль-драматик сөйләмнең эмоциональ бизәлеше биредә тере һәм ышандырырлык була. +Көйләрнең һәммәсенә дә ритмлы хикәяләү хас, чөнки көй түгел, ә шигъри хикәяләү беренче урында тора. Нигездә, дастаннарның көйләре хикәяләүнең интонацион-ритмик нигезен тәшкил итә дияргә мөмкин. Алар катнашучыларның сөйләменнән гыйбарәт вокаль эпизодларны эмоциональ кабул итәргә ярдәм итәләр. +Әмма идея эчтәлегенә, шигъри һәм музыкаль тәэсирлелек чараларына хас үзенчәлек, башкару манерасы - болар барысы да эпик көйләүне бүтән җыр жанрларыннан аерып тора. +Көй үсешенең структурасы һәм тибы буенча, киң шигъри текстның метроритмик канвасы ролен үтәве белән дастан көйләре татар халкының борынгы музыкаль-шигъри жанрларыннан берсе булган бәетләргә бик якын тора. Тегесендә дә, монысында да шигъри текст әйдәп бара. +Монгол эпик кыйссалары музыкасын өйрәнгән С.А. Кондратьев фикеренчә, ул төрле сәнгать төрләре, бу очракта музыка һәм сүз арасында барган эчке көрәш нәтиҗәсендә килеп чыга, "Поэтому всякая законченная форма "словопения" есть всегда результат борьбы, в конечном счете - компромисс между требованием музыки и стиха или прозы. В таких компромиссах иног да преобладает влияние музыки, иногда - слова... а в улигере с его громадным количеством текста и капризным развитием фабулы доминирует слово, текст. Не удивительно поэтому, что пение улигера строится на несложных музыкальных темах". +Шундый ук күренешне без Көнбатыш Себер эпик әсәрләрендә дә күрәбез. Алар музыкаль-шигъри импровизацияләр булып тора, анда речитатив җыр музыкаль-ритмик нигезгә корылган. +Көйләрнең мелодик төзелеше аваз күләменең кыска һәм чикләнгән булуы, тыныч, речитатив план, интонацияләр белән характерлана. Бөтен көйнең, шул исәптән аерым фразаларның диапазоны зур секста һәм октава бүленешләрендә чагыла. Еш кына фраза эчендә ритмиканың үзгәрүе күзәтелә, шигъри текстның импровизацияләргә бай булуы шуны таләп итә. Көй авазларының һәм шигырь иҗекләренең метрик нисбәте исә үтә нык катгый була. +Барлык үрнәкләрдә дә тавышның кабатлануы күзәтелә. Бу - дастан көйләрен генә түгел, ә бөтен җыр мелодикасын интонацион үстерүдә мөһим алым булып тора. +Көй структурасының ике төре була: а) ике фразадан торган мелодик җөмлә, б) ике җөмләдән торган мелодик ара, аларның һәркайсы ике фразага таркала. +Мәсәлән, "Мөлтәл" һәм "Колган байның кызы идем" әкиятләрендә бер юллы яки шигъри көй кулланыла. Күп тапкырлар кабатлаганда, аларның мелодик контурлары һәм ритмик структурасы тулысынча саклана. +Кагыйдә буларак, дастан һәм әкият көйләрендә текст һәм көй цезуралары туры килә. +Югарыда билгеләп үтелгәнчә, Шәрык халыкларының "Бүз егет", "Таһир-Зөһрә", "Сәйфелмөлек" кебек китаби дастаннарының аерым музыкаль эпизодлары тормышта мөстәкыйль әсәр булып яңгырый, аерым җырлана башлый. Мондый очракларда "көйләү" - речитатив җыр белән көй үзара яраша. Башкарыла-баш��арыла алар шул ук исемдәге лирик җырларга әйләнгәннәр (бары форма ягыннан нык үскән һәм интонацион яктан индивидуальләштерелгән). Бу, безнең карашыбызча, "Сәйфелмөлек" җырының Омск өлкәсендә язып алынган вариантында аеруча ачык чагыла. +Әмма дастан көйләрендә көй агышы (мелодизм) тулысынча чагылмый, чөнки аны катгый метроритм, шигырь ритмикасы кысрыклый. Мондый хәл көй орнаментлары системасын юкка чыгара һәм интонацион үсешнең бер планлы булуына китерә. +Дастаннарда көйләрнең лад төзелеше шактый үзенчәлекле - аларның барысы да диярлек олиготоник ангемитоник лад корылышлы. Мәсәлән, "Кузы Көрпәч белән Баян Сылу" дастанындагы Баян Сылу белән килен диалогының көе нигезендә аеруча киң таралган күренеш - түбән кварталы, ягъни субкварталы терция лады ята (Т. Попова билгеләвенчә). +Квинталы тетрахорд "Колган байның кызы идем" көенең лад җирлеген тәшкил итә. +Көйләрнең мөһим музыкаль-стилистик үзенчәлеген аларның лад үсешендә табарга мөмкин. Әлеге мисалларда ул бер тон (тотрыклы) зонасында гына уза. Субкварталы (чагыштырмача тотрыклы) зона бик аз ачыла, чөнки ул бары бер тавыш белән генә тәкъдим ителә. Мондый үсешне беренчел дип санарга кирәк. Зоналар арасындагы ераклык квартлы һәм терцияле булырга мөмкин. Ике мисал да шундый. Әмма икенчесенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Биредә субкварта һәм тон зонасының түбән чик тавышы арасында - кече терция ераклыгы. Бу нәкъ менә ара, ә интервал түгел, чөнки көй үсешендә аңа интонация ясалмый һәм ул гомуми тавыш рәтенең бер баскычын гына тәшкил итә. +Зоналар төп тоннарының үзара бәйләнеше яки бер-берсенә бәйлелеге актив квартага интонация ясау аша ачыла. Монда - "үзәкләштерелгән" буйсыну, ул өстәмә баскычны әйләнеп уза. +Актив кварталы булу һәм аның югарыга омтылуы нәтиҗәсендә зур терцияле тон зонасы һәрвакыт субкварталы зонадан югарырак була. Башка жанрларда (авыл көйләрендә, бәетләрдә һ.б.) гадәттә киресенчә. +Көйләрдә характерлы лад ясаучы мелодик хәрәкәт булып прима, секунда, (сирәк кенә) терция тора. Субквартадан тоникага һәм аннан киресенчә күчешне кварта адымы гына ясый, кагыйдә буларак, бу тавыш ике һәм өч тапкыр кабатлана. +Мондый кабат-кабат интонация ясау, ягъни тотрыклы һәм чагыштырмача тотрыклы баскычларны "яулау"ны мелодик интонация ясауның иң архаик чарасы дип санарга кирәк. Нәкъ менә "Колган байның кызы идем"нең көендә беренче тапкыр ладның барлык дүрт баскычының да икешәр тапкыр кабатлануы белән очрашабыз. +"Мөлтәл" көендә терцияләрнең интонация ягыннан төрле сыйфатлы булуын билгеләргә кирәк, чөнки һ-g авазлары ангемитоника баскычы аша урнашкан, ә g-е - күрше баскычлар. Беренчесе интонация ясау өчен беркадәр кыенлык тудыра. Шуңа күрә аның фразалар арасындагы цензурада пәйда булуы очраклы түгел. Мондый интервалны пассив дип атарга кирәк. Тавыш рәтенең артык киң булмавы, барыннан да элек, эпосны башкаруд��гы үзенчәлекле шартлар белән билгеләнә. Көй мөстәкыйльлектән мәхрүм, ул универсаль. Әлеге дастанның сәнгати таләпләреннән чыгып, күпме кирәк, шулкадәр шигырь юлы шушы мотивка башкарыла. +Дастаннарның көйләрендә яңгырашы артык көчле булмаган, ярымтонсыз лад берләшмәләренең тулы пентатоникага җиткәнче үсүе дә күзәтелә. Ул, нигездә, ике ангемитоник мөстәкыйль попевканың "бергә туплануы" ярдәмендә оештырылган лад берләшмәсе буларак чыгыш ясый. Тупланыш шактый нык, чөнки ике зонаның да икешәр уртак тавышы бар. Өстәвенә аларның берсе - соль ("Мөлтәл" көендә) уртак пентатоник тавыш рәтенең үзәгендә тора. Ике ячейка да уртак күчәр тирәсендә әйләнә. Ике фраза да нәкъ менә шушы үзәктән башлана. Икенче мелодик фраза җиде тапкыр, ягъни строфа юллары беткәнче кабатлана. Моның белән аның әһәмияте һәм ике зона арасында төп урын тотуы ассызыклана. +Биредә гомумтатар мелосының иң кызыклы үзенчәлекләренең берсе - s-t лад тартылулары нисбәте күзәтелә. Нәкъ менә шушы мисалда лад үзәгенең югары зонадан түбән зонага акрынлап күчүен күзәтергә мөмкин. Биредә нәкъ менә күчеш турында сөйләргә кирәк, чөнки көй I баскычта түгел, ә II сендә тәмамлана, бу сирәк күренеш татар халык музыкасы лад берләшмәләрендә күзәтелә. Мондый күренешне бик борынгы көйләрдә генә очратырга мөмкин. Моның сәбәбе - II баскычның функциональ яктан нейтраль булуында. +Ул I баскычка да, III нә дә бердәй тартыла дияргә мөмкин, чөнки икесенә дә тартылырга ярый: түбән төшкәндә - I баскыч, югары күтәрелгәндә, строфа шигырьләрен кабатлаганда - III баскыч. Күрәсең, "Мөлтәл" көендә II баскычның кушылуы чиста сәнгатьчә максат булып, даими тотрыксызлык, тәмамланмый торган көй хәрәкәте тойгысы тудыруга хезмәт итә. +Әмма бик борынгы мисалларда, мәсәлән, Кузы Көрпәч белән анасы диалогы көендә II баскычның барлыкка килүе башка, атап әйткәндә, ярдәмчел зарурлык белән аңлатыла. Көйне беренче тапкыр узганда аның текст иҗеге юк. Ул икенче һәм өченче узуда да юк. Аның юкка чыгуы көйгә кырыс-тотрыклы эпик бер төс бирә. Ә көйне соңгы, дүртенче тапкыр узганда, аваз рәте ангемитон пентатоникага барып җитә. Каденциядә ладның югары авазыннан төп тонга төшкәндә II баскыч тоникага акрын-акрын, салмак хәрәкәт итүне саклый. +II баскыч сизелер-сизелмәс кенә пәйда була (ә бу яңа лад берләшмәсе - пентатоника тууга бәрабәр), чөнки аның өчен интонацион киңлек субкварталар хәрәкәте белән тудырылган. Әмма шунысы мөһим: пентатоник аваз рәтен яулап алу халык музыкасы үсешенең шактый озакка сузылган чоры булган. +Катлаулы лад системасы буларак, ике лад-интонация зонасы тоташу ярдәмендә пентатоника барлыкка килү шуны раслый: төп көй үсеше күбрәк терция зонасында күзәтелә. Нәкъ менә аның нигезендә субквартаның бердәм интонацион адымы ярдәмендә пентатониканың лад кысасы оеша. +Китерелгән кыскача анализ шуны күрсәтә: пентатониканың барлыкка килүен һәм эволюциясен Себер татарлары (татарларның гына да түгел) халык-җыр иҗатының төп лад-интонацион фикерләү рәвеше буларак өйрәнгәндә, дастан һәм башка йола жанрларының көйләре аерым игътибарга лаек. Нәкъ менә шушы жанрларда ангемитоник төзелешле олиготоник һәм пентатоник лад берәмлекләренең тарихи эзлекле барлыкка килүе һәм үсеше күзәтелә. Кыр материалын ачыклау гына җитми. Моның нәтиҗәсе буларак бигрәк тә олигатониканың аз өйрәнелгән булуы безне әлегә фаразлар белән генә чикләнергә мәҗбүр итә. Шуңа күрә барлык этник төркемнәрдә фронталь җыю белән шөгыльләнергә һәм аны барлык аспектларда чагыштырып өйрәнергә кирәк. АЛТМӘМШӘН +Аның атасы Айтүби хан булган. Инәсе Көнәрсылу булган. Сеңлесе Карлыгачсылу икән, бичәсе Мәрҗенсылу булган икән. +Бер вакытларда Алтмәмшән алып сугышка чыга икән. Инде пәһлеван булгач, көчле. +Чыгып киткән. Моның кайда икәнен дә белмәгәннәр. +Аннан соң, язның көне бичәсе Мәрҗенсылу белән сеңлесе Карлыгачсылу су инкәле чыкканда, казлар утырган күпре башта. Болар бер дә китми икән. Сеңлесе Карлыгачсылу әйтә, сугып багыйм, дигән. Көянтәсен күтәреп, сугам, дигәндә казлар лапкып, яңгарырак утырганнар. Берсенең кыягы төшеп калган. Ул кыякны, эргәре җирнең кыягы, кыягы булса да алыйм дип, суга төшеп алган. +Алып караса, чон алтын белән язылган хат булган кыякта. "Зинданда ятам", - дип язган Алтмәмшән. Шуннан соң болар су-фәлән сосмай, сыкташып-елашып кайтканнар. +Шуннан китә бичәсе Мәрҗенсылу ирен эстәй. Ирен тапкан. Иренә барса, зиндан итәгендә ике кыз аяк уены уйныйлар икән. +Моның бичәсенең чәче кырык колач булган. Шул чәченә сүрәтеп алырга барган икән ирен. +- Синең уйнаш бичәләрең бар икән. Инде алмыйм, кал, д игән. +Кызлардан көнләшеп, алмый кайтып киткән. Бу, бахыр, инде зарланып калган: +Казлар очып бара икән. +- Куга чуклардин +Күлләр килсә, әй, +Сыңар күзле дә +Тозаклар булса, әй. +Болытны йөкләп тә +Очарсың ук, әй. +Каңгыл казым, әй, +Кунгыл кашыма, - дигән казга. +Моның торган җире Көростан шәһәр булган, Төркмән диләр. +- Төркмән дигән дә, әй, +Шәһәрләр килсә, әй, +Күз яздырмастай +Мәргәннәр булса, әй, +Болытны йөкләп тә, +Очарсың ук, әй, +Каңгыл казым, әй, +Кунгыл кашыма. +Казлар, хуш бул, дип очып киткәннәр, моның җиренә барганнар. +Моның чал атасы-инәсе, кайгыра-кайгыра, инәсенең корсагында бала пәйда булган кайгыга. Ике күзсез булган сыктауга. +Боларның бала туган. Бер көндә бер яшәр, ике көндә ике яшәр булган икән. Өч көндә өч яшьлек, унике көндә унике яшьлек бала булган. +Моны ата-анасы сынамак өчен: +- Бар, балам, шул-шул җирдә мәрәй атышалар . Бар шунда, берәүдән мылтык алып йә ук алып ат, - диләр, баланы сын ыйлар. +Исеме Ирнәк. Киткән бу бала. +- Канакай, әкә, ук-ягыңны миңа бир, мин дә атып багыйм, - дигән. +Бер егет биргән. Ягыны тартыйм дисә, сындыра тарткан. Ул егет инде моны сүгешеп-орышып кайтарып җибәргән. +Кайта бу бала ата-инәсенә. +- Нәрсә, улым, аттыңмы? +- Юк, үземне орышып кайтарып җибәрделәр, - дигән. +Инде моны унсигез көнгә җиткерәләр. Унсигез көндә инде, унсигез яшьлек егет булган. +Аннан соң моны унсигез яшьлекләргә чыгаралар. +- Бар, балам, шулай-шул җирдә мәрәй атышалар. Бар шунда, диләр. +Әлеге бала китә. Ягыны сорап атса, шул сындыра тарта икән. +Икенче егет әйтә: +- Күзең тарыслаеп, Алтмәмшәнгә охшаган, бу кем баласы! - ди. +Бу сыктап кайта: +- Әллә минем берәр җирдә Алтмәмшән атлы агам бармы? - ди. +Моңа инде ата-инәсе сыктаган: +- Шул-шул җирдә, зинданда, - дигәннәр. +- Мин аны алырга барам! +Атасы әйткән: +- Шул-шул тимер сарайда Тилкөрән ат бар, - ди. +Атны ошлап алып чыккан, иярләгән. Моңа менеп китәргә була агасын алырга. Өстенә менеп утыра, сугып карый, Ат бер дә йөрми, бер дә кузгалмый. Алланың фәрманы белән хайванга тел бирелә. +- Егет, бара торган җирең ерак. Мин җилгән вакытта минем өстемдә утыра алырсыңмы? - ди. - Сук камчың белән, итемнән үтеп, сөягемә җитсен, мин шул вакытта җилермен. Өстемдә утыра алырсыңмы? - ди Тилкөрән. +Әлеге бала атның өстенә менеп суккан, итеннән үтеп сөягенә җиткән. Ат шулвакыт җилгән, агачлар төбе-тамыры белән каерылып, тузан булып күккә ашкан. +Озак та бармый, агасының кабатына барып туктаган. Бераз дим алыйм, дип яткан икән. Сулавына агачлар тирбәлә икән. Шәһәр халкы күрә моны. +- Әллә дәдҗал купты, - курка калалар. +Әйдә, моны алабыз дип, Алтмәмшәнне зинданнан алганнар да, әлеге зинданга энесен екканнар. Инде Алтмәмшәнгә мунча ягалар, кырык куй суялар. Кырык куйның тиресеннән түләйкә тектерәләр. Кырык аршыннан көйләк икән. Мунчадан чыккан, күлмәген кисә, тубыгына төшкән күлмәге. Әүвәле тубыгыннан югары булган икән. Кырык куйның тиресеннән такйа тектерсә, ул баш очында гына утырган икән. Болай колак очына җиткән. Ябыккан инде Алтмәмшән. +Инде энесен үтерергә кирәк. +Ике култыгына берәр тирмәнташ кыстыра да, китә моны үтерергә. Энесе икәнен белми. Бу инде болай карап тора икән. Буена караса, атасына охшата икән, йөзенә караса - әнисенә, кашына караса - сеңлесе Карлыгачсылуга, күзенә караса, хатыны Мәрҗенсылуга охшый икән. +Бу җырлый зиндандагы алыпка: дип, бер тирмәнташ белән атып җибәрә ике күзенең уртасына. Тузан- җаң булып күккә сорлана тирмәнташ. Эне үлми. +Инде җитәме, җитмиме, тияме, тимиме, белмим, ул ягы чынмы, ялганмы. +- Йөз генәңә дә, әй, +Карап исәм, әй, +Әнкәм Көнәрсылуга +Охшыйсың ук, әй, +Торгын, егет, әй, +Торгын, егет, әй, +Әгәр тормасаң, +Үлдең, егет, әй, - диде дә тагы ата. +- Ай-һай, әкә, җырыңны тагын әйтеп кара әле, - ди энесе. +Моны әйтә дә энесен күтәреп ала. Ул чыккан да, икесе көрәшеп киткәннәр. Тубыктан җир төрелә. Инде шул кешеләр карый икән: +- Әй, безнең пәһлеван екса иде, - дип телиләр. +Икесенең көче көчкә төшеп, берсен-берсе ега алмыйлар. Шуннан бер-берсен танып, белеп, үз авылларына китәләр. +Авылга килгәннәр болар. Авылга килсәләр, Мәрҗенсылуның туе булып ята икән. Болар агалы-энеле керәләр туйга. Мәрҗен��ылу чыбылдык эчендә, аның кабатында бер кыз утырган. +Алтмәмшән инде думбрамы, манталинемы чирттерә икән. +- Канакай, әкә, миңа биреп кара бак, - дигән энесе. +Бу чиртергә алган икән, думбраны өзә тарткан. +- Юкмы, - дигән, - сезнең борын Алтмәмшән дигән кешегез. Алып килегез миңа аның думбрасын, - дигән. +Дүрт кешеме, әллә алты кешеме китә алырга. Алып киләләр. Әпкилгәч инде, әлеге тимә-нимә, винтләренме, кылларынмы тыңгылдата икән. +- Менә, миңа яраганы шушы икән, - ди икән. +Әлеге чиертеп киткән дә, Мәрҗенсылу тойган шунда ук кем уйнаганны. +- Бар, - дигән сеңлесенә, төшеп уйнап бак. Бер әйләнеп килгәнеңдә башындагы такыясын сугып төшер. Алтмәмшән булса, маңгаенда алтын айдары булыр, - дигән. +Карлыгачсылу бер әйләнеп килгәндә, Алтмәмшәннең такыясын сугып төшерергә уйлаган. Ялгыш суккан, төшерә алмаган. +- Уйнасаң, дөрес уйна! Хәзер күз ташыңны атылырлык чиертермен, - дигән Алтмәмшән. +Кыз чыбылдыкка барап сыктаган. +Шуннан соң мәрәй атыш икән. Мәрҗенсылуның яңа кияве дә китә, Алтмәмшән дә, мәрәй атышырга. +Бу мәрәй аткан икән берәүдән алып, тагы сындыра тарткан. +- Юкмы сездә Алтмәмшәннең борынгы ук-ягасы? Буласы булыр инде, алып килегез шуны, - дигән. +Бишме, алтымы кеше китергәннәр күтәреп. Бу инде ягыны корып куйган. +- Төзә, кияү, мәрәйне, - дигән. +Яңа кияү мәрәй төзәп торган. Бу атып җибәргән. Кияү какбалык шикелле яра ярылып барып төшкән. +Бетте инде яңа кияү. +Инде бу чыгып киткән. Мәрҗенсылу килә икән сыктап. Килеп моның муенын кочаклап алган. +Юк, дигән, некәләнмәгәнче ярамый, дигән Алтмәмшән. +Шуннан некә кылып, икесе аннан соң кушылган. АЛТМӘМШӘН +Алтмәмшән - Әйтүли патшаның баласы. Аның Мәрҗәнсылу исемле хатыны була, бик матур була. +Алтмәмшән төскә чыкканда, аңа үчегеп, котык казып куялар. +Әйтүли патшаның 40 аршын ефәк арканлы аты була, Кылйерән дигән. Шул вакытта коега төшеп киткәч, авылның читендә ята бу. Бу вакыт көз була. Казлар оча югарыдан. Шунда бу үзенә үзе думбра чиртеп ята. +Кыңкыл-кыңкыл кара казым, ай, +Кил яныма, әй, төш яныма, ай, +Алыстан үскән кара казым, ай, +Кил яныма, әй, төш яныма, ай. +Әлеге каз өерелә-өерелә дә, килеп, бу кое эченә төшә, "монда ни өн чыга?" дип. +Алтмәмшән әлеге казның канатыннан бер кыягын тартып ала да, бер кисәк хат язып, казның канатына кыстырып куя. +Алыстин лә киткән кара казым, ай, +Сәлам әйткен, әй, хәбәр иткен, ай, +Әйтүли батша атайыма +Сәлам диген, ай, дуа диген, ай, +Дога кылсын, ай, ди. +Шулай каз очып китә, чыгып китә коедан. Каз Әйтүли патшаның салына барып утыра. +Мәрҗәнсылу су алырга төшә. Бу каз бер дә очмый. Көянтәсе белән суга, суккач, моның канатыннан төреп куйган бер кәгазъ төшә. Бу гаҗәпләнә, каздан нәрсә төште, дип. Язып караса, ире Алтмәмшәннең хаты була. Әлеге хатны алып керә Әйтүли патшага, кайнына әйтә: +- Менә, шулай-шулай суга барган идем. Бер казга суккан идем, шуның канатыннан кәгазъ төште, укып карасам, моны Алтмәмшән язган, - ди. +Бу Мәрҗәнс��луны аласы килеп, Каракол ирек алып киткән була. +Алтмәмшән язган була, "Минем Кылйерәнне алып килмичә, мине чыгара алмассыз", дип. Каракол 40 аршын ефәк арканы белән Алтмәмшәннең Кылйерән атын алып киткән. +Хәзер Кылйерәнне алырга кирәк. Моның энесе булган, шул бара Караколга. +Каракол әкәм, ай, Каракол әкәм, ай, +Колайын килдем, ай, +Астыңдагы Кылйерәнне сурай килдем, ай, +Теләй килдем, ай. +Астыңдагы Кылйерәнне миңа бирсәң, ай, +Әнкәемне сәңа бирдем, ай, +Ибә кылдым, ай, диде. +- Чыгып кит моннан, синең әниең белән нишлим мин, - ди Каракол. Инде аның Мәрҗәнсылуны аласы килә. +Кайтып китә бу. +Мәрҗәнсылуны бирәселәре килми. Соң Мәрҗәнсылу әйтә: +- Син җиңгәмне бирәм дип әйт. Мине биргән булырсыз, туйны тиз булцамабыз. Ул арада Алтмәмшән дә килеп җитәр, - ди. +Әлеге тагын Каракол янына бара да: +Каракол әкәм, ай, +Колайын килдем, ай, сурай килдем, ай. +Астындагы Кылйерәнне сурай килдем, ай. +Сурай килдем, ай. +Егерме биш яшәр Мәрҗәнсылу җиңгәчәмне +Ибә кылдым, ай, ибә кылдым, ай. +- У, күптән шуны әйтергә кирәк иде, ди, бирәм бит мин. Менә 40 аршын ефәк арканын муенына урап бирим, - ди Каракол. +Әлеге 40 аршын ефәк арканын муенына урап, Кылйерәнне алып килә. Кайчан туй буласын сорый. +- Менә вакытыбыз юк, берәр айдан ясарбыз, - ди бу. +Булцадылар шулай. +Бу энесе китә абыйсын эзләп. +Шундый-шундый җиргә барып җитеп, атын каенның ботагына бәйли дә үзе арып, ятып тора, йоклап китә. Йоклап киткәч, берәү патшага барып әйтә: +- Аты аттан артык, үзе ирдән артык, ди, берәү килеп йоклап ята шәһәрнең читендә, ул ни андый кеше, - ди. +Ул шулай дигәч, ишетеп фәлән килгәнне бу патша торып, Алтмәмшәннең коесын табып аркан төшерә, төшереп, әкәсен чыгара. Әкәсенең чәче җиткән була, мыегы үскән була багыр тың ябыккан була. +Әкәсе әйтә энесенә: +- Бер сыңар күзле, шәһәрнең читендә торган сукыр урыс бичә көн саен бер кисәк икмәк белән бер чүмеч су төшереп торды, - ди. Шуны ашап яткан багыр. Шуннан болар көрәшеп китәләр. Шәһәрнең кешеләре чыга, бу нинди кешеләр дип. Болар шәһәрнең бөтен кешеләрен кырып бетерәләр. Әлеге сукыр урыс бичәне генә калдыралар. +Болар өйләренә кайтып китәләр. Әкәсе әйтә, алдан мин керим, ди, туй ясап яталар. Син калып тор, ди. +Бу керә дә утыра. +Мәрҗәнсылу чыбылдык эчендә утыра, күрми. +Бу сарный: +Мәрҗәнсылу, ай, Мәрҗәнсылу, ай, +60 потлык палганы күтәреп суккан +Алтмәмшәнне оныттың мыни, ай, +Оныттың мени, ай, ди. +Мәрҗәнсылу әйтә: +Алтмәмшән әйтә: +Мәрҗәнсылу, ай, Мәрҗәнсылу, ай, +60 потлык палганы күтәреп суккан +Алтмәмшәнне оныттың мыни, ай, +Оныттың мени, ай, ди. +Шулай ике тапкыр сорнашалар. +Мәрҗәнсылу чыбылдыгын күтәреп карый. Алтмәмшәннең чигәсендә миңе булган икән. Әлеге миңне күреп таный да, чыга салып. +Чыгып, куанып, ире белән күрешә, кочаклаша. +- Сиңа без ничә еллар зар булып утырабыз. Атаң сукыр булды. Анаң бернәрсә белми утыра. Син әле утырасың, безгә белдерәсең килмичә, - ди. +Алтмәмшән тумраны алып чиртеп җибәрә, Караколның тумрасын вата чиртә. +- Кая, ачыгыз итлекне, мин үземнең тумрамны алып чыгыйм, - ди. +Үзенекен алып чыгып чиртә дә әйтә: +- Кая, китереп карагыз, ди, нинди кеше сиңа алай баш булып киткән, - ди. +Алып киләләр Караколны. +Югары чөеп җибәрә, түбән төшүенә кылычын тотып тора. +- Әзер буткага май салмыйлар. Бутканы үзең пешереп, үзең май салалар, ди. Минем әзер хатынга кызыкканчы, үзең эзләп табар идең, кеше булсаң, - ди. АЛПАМША +Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кырказ баласы. Ул кырказ баласын яз башыннан алып асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кырказ баласы очып китә, көтүчене ташлый бу. "Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буена йөреттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?" - ди Алпамша. Бу бераздан кырказны оныта: "Китте дә бетте инде бу", - ди. +Көтү көткән вакытта моңа бер карт очрый. Карт әйтә моңа: +- Алпамша, ди, син үзең бик куәтле малай, ди, менә шул тауда чабыш була шушы көннәрдә, ди, шунда алдан чыккан кешегә патша Сандугач исемле кызын бирә икән, - ди. +- Аның, ди, бабай, ди, шартлары нинди икән? - ди. +- Аның, ди, шарты шул, ди, өч тегермән ташының икесен култык астына кыстырып, берсен кулга киеп, тауга менгән кешегә патша кызын бирә, -ди. +Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә. Барып җитә мәйданга. Мәйданга тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр. +Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша, ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә. Халык, "юк кына кеше менеп китте бит" дип, шаккатып карап кала. Менеп җитә бу тау башына. Патша тау башында була. Ул Алпамшаны киендереп, үзенең янына утыртып алып кайтып китә. Кайта, ясыйлар туй. Патша ярты патшалыгын бирә: +- Байлыкның яртысына мин җавап бирәм, яртысын син кара, - ди Алпамшага. +Шуннан берничә генә ай элек Кылтап дигән бер патша Сандугачка яучы җибәргән икән. Патшага: "Кызыңны бирсәң, бирәсең, бирмәсәң, сугышып алам", - дип әйттергән бу. Хәзер кыз кияүдә инде, Кылтап патша теләсә нишләсен. +Хәзер Кылтап сугыш ачты. Кылтап патшаның сугыш башлавы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, Алпамша бабасы белән киңәшә: +- Нишлибез? - ди, сугышка икәү Сандугач белән барабыз, - ди. Бабасыннан ат сорый: +- Бабай, ди, безгә ат бир, -ди. +Бабасы әйтә: +Ике полк кавалерия тора, шуннан үзегез теләгән атны сайлап алыгыз, - ди. +Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына. Тотыналар ат сайларга. Алпамша ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә - атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп, бер атның койрыгын тартып җибәргән иде, ат селк��неп кенә куйды. +Алпамша: +- Менә бу ат миңа яраклык ат икән, - ди. +Хәзер өченче сарайга китәләр. Анда инде Алпамша Сандугач өчен ат сайлый. Бу һаман шулай эшли. Атның койрыгын тартып җибәрә - тиреләре суырылып кына чыга. Бераз йөргәч ябага гына бер ат таптылар, нәкъ менә шул ат түзә торган ат булып чыкты, ди. +Хәзер инде патша сараена кайталар. Үзара киңәш ясыйлар. Патша әйтә: +- Музыка белән озатыйк сезне, -ди. +Алпамша әйтә: +- Юк, - без сугышка музыкасыз гына чыгып китик, -ди. +Шуннан музыкасыз гына чыгып китәләр. Болар баралар, баралар, бара торгач, Кылтап патша җиренә барып җитәләр. Хәзер Алпамша Сандугачка әйтә: +- Мин, ди, ничек тә алдап-йолдап бу Кылтап патшаның акбүз атын алырга тиешмен, ди, шул акбүз ат белән мин аны җиңәрмен, - ди. +Хәзер Сандугачны бер җиргә урнаштыра да Кылтап патшаның йоклый торган җиренә китә. +Таң алдыннан кошлар сайрый, шундый бакча эчендә Кылтап патша йоклап ята. Шул вакытта Алпамша аның йоклаган җиренә бара да бер-ике җыр әйтә: +Шушы җырны ике мәртәбә әйткәннән соң, Кылтап патша: "Акбүз ат жәл түгел миңа. Сандугачны алырга кирәк", - дип уйлый, йокы аралаш: "Акбүз атым шундый-шундый җирдә булыр, ул таң алдыннан чишмәгә су эчәргә төшәр, ди, үзләре алты ат булыр, ди, менә син аны шул вакытта тотып алырсың", - ди. Үзенең йокы аралаш бу сүзне кемгә әйткәнен белми. +Шул вакытта алпамша Сандугач янына китә дә, болар кояш чыккан вакытта чишмә янына барып җитәләр. Алты акбүз ат, урман арасыннан килеп чыга, чишмәдән су эчәргә тотыналар. Шул вакытта Алпамша бер акбүз атны тезгененнән тотып алып, имән агачына бәйләп куя. Атлар алтын иярләр белән иярләнгән була, иярләргә алтын кылычлар бәйләп, сугышка әзерләнгән була. +Акбүз атны Сандугач үзенә ияләндергәннән соң, үзләренең атларын ташлап, акбүз атка атланып китәләр. Болар берничә көн алдан киткән булсалар да, болардан соң ук гаскәр сахрага чыга. Алпамша әйтә Сандугачка: +- Мин сине алганчы 12 көн, алгач 12 көн йокламадым, ди, мин бераз йоклап алыйм, ди, әгәр, ди, мин йокыга киткәч, дошман гаскәре килсә, ди, син мине уятырсың, - ди. Ун гәрәнкәле бер чүкеч белән бер без бирә: +- Менә, ди, мине уята алмасаң, ди, шушы безне алып, минем маңгайга куеп, шушы чүкеч белән сугарсың, мин шул вакытта гына уянырмын, - ди. +Берзаман Кылтап гаскәрләре килеп җитә. Сандугач аптырашта кала, Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка. +- Туктале, ди, мин дошманга каршы үзем барыйм әле, - ди. +Акбүз атка атлана да Кылтап гаскәренә каршы китә. Берникадәр кешене кылыч белән чаба. Җегәре беткәннән соң, үзен дә яралыйлар. Шулай да бу тегеләрне куып җибәрә. Тегеләрне куып җибәргәч, Алпамша янына барып ял итә. Кылтапның гаскәрләре барып әйтәләр: "Алар ниндидер көчле сугышчан кешеләр икән", - диләр. Болар хәзер Кылтапның үзен алып киләләр. Яңадан Кылтап патшага каршы Сандугач үзе генә китә. Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка. +Бик каты сугышканнан соң, Сандугач, ��раланып, атасының йортына кайтып китә. Кылтапның гаскәрләре йоклап ята торган Алпамшаны тотып алалар. Акбүз ат та шунда була. Кылтап гас кәрләре акбүз атны алып кайтып китәләр. Рәшәткәле чуен баз койдырып, Алпамшаны шул зинданга ябып китәләр. Алпамшаны зинданга салгач, Кылтап патша: "Сандугач минеке булыр", - дип уйлый инде. +Кылтап Сандугачның атасына хәбәр җибәрә: +- Хәзер, ди, Сандугачны миңа бирерсеңме, юкмы? - ди. +Алпамша кайтмыйча мин бернәрсә дә белмим, Сандугач минем иркемдә түгел, - дип хәбәр итә Сандугачның атасы. +Алпамша 24 көн тулгач кына уяна. Уянгач: "Мин кайда ятам?" - дип уйлый. Хәзер инде моның ашыйсы да, эчәсе дә килә. +Бик әйбәт булып көз көне килеп җитә. Кыр казлары тезелеп очалар. Алпамша уйлый инде: "Тукта, ди, минем тәрбияләп үстергән казым бар иде, ул үтмәс микән?" - ди. Үзе моңланып җырлый: +Кыйгак казлар, +Кыйгак казлар, +Бармыйсызмы +Безнең якка? +Әгәр барсаң безнең якка, +Хат язаем канатыңа. +Казлар арасында очып баручы ятим каз, моны ишетеп, Алпамша янына килеп төшә дә, Алпамша шунда Сандугачка хат яза: "Миңа, ди, бер йөк пешкән икмәк, бер мичкә су җибәр" - ди, үзенең скрипкасын җибәрүен сорап яза. Аннан ары: "Минем, ди, бервакытларны 100 сум акча алган дустым бар иде, аңа әйт, ул килер, ул килмәсә, шөшле биргән дустым бар, аңар әйт, ул килер", - ди. +Хәзер кырказ очып та китә. Патшаның балконына, Сандугач янына барып төшә. Хат язылган каурыен йолкып ата да үзе тиз генә очып китә. Моны Сандугачның сеңлесе күреп кала. Шул вакыттта ук бу апасына кереп әйтә. Апасы белән бергә балконга чыгып, әлеге канатны алып укып карыйлар. Шул вакытта инде болар Алпамшаның исән икәнен, аның нәрсә сораганын беләләр. +Сандугач Алпамшаның 100 сум биргән дустына бара: +- Менә, ди, Алпамша бер йөк икмәк, бер мичкә су сораган, барамсың илтергә? - ди. +- Юк, ди, вакытым юк минем, - ди теге. +Хәзер китә Алпамшаның шөшле биргән дустына. Шөшле биргән дусты берсүзсез риза була. Алпамшаның шөшле биргән дусты, бер йөк икмәк, бер мичкә су, скрипкасын алып чыгып китә юлга. Бер көн бара, ике көн бара. Бара торгач, барып җитә бу бер сахрага. Чуен зиндан эчендә яткан Алпамша ат аягы тавышын ишетә. Алпамшаның дусты аны күрми, чуен зиндан җир белән бертигез итеп эшләнгән була. Иптәшенең тавышын ишеткәч, Алпамша җырлый: +Дөп иткән, +Дөп-дөп иткән +Аю микән, +Бүре микән? +Әллә минем 100 сум биргән +Дустым микән, +Дустым микән? +Җавап бирүче юк. Шуннан соң Алпамша тагын җырлый: +Дөп-дөп иткән +Аю микән, +Бүре микән? +Әллә минем шөшле биргән +Дустым микән, +Дустым микән? +Шул вакытта теге шөшле биргән дусты: +- Әй, дустым, син кайда? - дип тавыш бирә. +Хәзер, килеп, рәшәткә аркылы гына сөйләшәләр. Иптәше икмәкне, суны, скрипканы тапшыра да инде кайтмак була. Бу киткән вакытта Алпамша берничә сүз әйтә: +- Минем хатынга әйт, ди, мине ике ел көтәр, ике елдан соң тагын ике ел көтәр, ул ике елдан соң тагын бер ел көтәр, - ди. - Әгәр шуннан соң да кайтмас��м, үзе теләсә нишләсен, - ди. Бу биш ел срок куйды. +Иптәше кайтып китте. Хәзер ята инде бу. Тамак тук, скрипка бар. Уйный, тик читлектән генә чыга алмый. +Кылтап Алпамшаны онытмаган икән. Ул үзенең кызына, аннан соң аның белән йөри торган бер карчыкка бер төрле агу бирә: +- Безнең бер дошман бар. Менә шушы агуны шул кешенең өстенә алып барып сипсәгез, ди, аның сөяге дә калмый янып бетәр, - ди. +Хәзер Алпамшаны бөтенләй бетерергә телиләр инде. +Кылтап патша әлеге карчыкка даруны биреп, үзенең кызын аңа юлдаш итеп җибәрә. Ат белән берничә чакрым җир киткәч, атны куялар да җәяүләп китәләр. Агуны карчык чиләк белән кулына тота. Киләләр Алпамша янына. Карчык бөтенләй үк сукыр булмаса да, күзе кайткан кеше булса кирәк. +Ярар. Болар килеп җитәләр. Болар зиндан янына килеп җиткәндә, Алпамшаның скрипка уйнап утырган чагы була. Алпамшаның уйнавын кыз хәйран калып тыңлап тора. Ә карчык ишетми аны. Кыз әйтә: +- Әби, ди, тукта әле, ди, бераз утырып торыйк әле, ди, монда бернәрсә дә күренми, дала бит, болын, - ди. Болар шулай утыргач, Алпамша җырлап җибәрә: +Алдан килә, +Алдан килә, +Алдагысы көлә килә, +Арттагысы җырлый килә; +Бу нинди гаҗәп +Эшләр бу, +Бу нинди гаҗәп +Эшләр бу? - ди. +Кыз әйтә: +- Әби, ди, монда бер нәрсә дә күренми, - ди, - әйдә агуны шунда түгиек тә, әтигә "Алпамша өстенә сиптек" дип әйтербез, - ди. Кызның күңеленә уй төшә инде. +Агуны җиргә генә түгеп кайтып китәләр. Кайтып, Кылтап патшага: "Агуны Алпамша өстенә сиптек", - дип әйтәләр. +Хәзер инде кыз, карчыкны калдырып, Алпамша янына үзе генә бармак була. Атасыннан рөхсәт сорый: +- Әти, ди, мин сахрага йөрергә чыгыйм әле, ат белән, ди. Атасы кызга рөхсәт бирә. Кыз атка утырып чыгып китә дә туп-туры Алпамша янына бара. Алпамша белән Кылтап патша кызы сөйләшәләр. +- Син, ди, нишләп ятасың монда? - ди кыз. +- Синең атаңның яхшылыгы аркасында, - ди Алпамша. +- Әгәр мин сине шуннан коткарсам, син мине иптәшлеккә алырсыңмы? - ди кыз. +- Алырмын, хәзер үк атаңның өенә кайтып китәрбез, - ди. Минем күлмәк-ыштаным черде, әгәр моннан коткарырга уйлыйсың икән, иң элек син миңа күлмәк-ыштан алып кил, - ди. +- Соң мин сине ничек итеп коткарыйм, гаскәр алып килеп коткарыйммы? - ди. +- Юк, ди, Алпамша әйтә, гаскәр кирәкми, минем турыда тавышланырга ярамый, ди. Син мине коткарасың килсә, ди, атаңның сандыгында чуен кисә торган алмаз бар, ди, син шуны алып килсәң, мине коткара алырсың, ди. Атаң янына керергә бик зур хәйлә кирәк, ди. Атаңның кабинетына кергәндә ике эт булыр, шуларның берсенең аягына бас, аягына басу белән, ул этләр сиңа ташланырлар, алар синең күлмәкләреңне ертып ташларлар. Син җылап атаңа кереп әйт: "Шул этләрне үтерергә булмыймы, сиңа эт якынмы, кызың якынмы?" - дип әйт, ди. Атаң, ди, эт янына чыгып киткәч, син атаңның алмазын алырсың да минем янга килерсең, - ди. +Кыз атасы янына кайтып китә. Кайтып, атын туармыйча гына, атасы янына керә. Атасының ишегалдында яткан этнең аягына баса. Ике эт бик нык таларга керешәләр. Кыз этләрдән ычкына да, атасы янына кереп, аның аягына егылып елый. Кылтап патша этләрне кыйнарга чыгып китә. Атасы чыгып китү белән, кыз алмазны ала да, икенче бүлмәгә чыгып, чалбарлар, күлмәкләр җыеп, Алпамша янына китә. Барып җитә. Киңәшләшә башлыйлар. +- Мин сине моннан ничек итеп кенә коткарыйм икән? - ди кыз. +Алпамша әйтә: +- Син, ди, минем чуен зиндан өстенә менеп, рәшәткәне алмаз белән сыз, ди, аннан соң мин үзем ачармын, - ди. +Кыз берничә мәртәбә алмаз белән чуен өстенә сызганнан соң, Алпамша аягы белән этеп җибәрә, чуен рәшәткә өч-дүрткә ватыла. Алпамша якты дөньяга чыга. Моның җирдә ятып күлмәкләре, бөтен киемнәре череп беткән була. Хәзер болар кыз белән теге акбүз атны тоткан чишмә янына юынырга китәләр. Юынып, яхшы күлмәк-ыштан, чалбарлар киеп, кылтап патшага кайтып китәләр. +Болар ял итмәк булалар. Бераз йоклагач, Алпамша, төш күреп, саташып уяна. Бу төшендә күгәрчен күрә, күгәрченне кулы белән тота. Шул вакытта уянып китә. "Нәрсә булыр икән бу?" - дип уйлый да, торып тышка чыга. Моның тышка чыгуы була, әлеге акбүз аты кешнәп җибәрә. Алпамша ат янына бара: +- Эх син, нишләп торасың монда? - ди. +Ат телгә кил: +- Сәгать уникеләрдә син әзер бул, мин ике тибү белән ишекне ватармын, син минем ялыма ябышырсың да, без синең белән өйгә кайтып китәрбез, - ди. +Сәгать унике тулу белән, Алпамша чыга. Ул арада акбүз ат ишекне ватып чыккан була. Патша да, кыз да бернәрсә белми йоклап яталар. +Акбүз ат белән Алпамша Сандугач янына кайталар. Юлда Алпамша уйлый: "Эх, ди, бу төшемә кергән күгәрчен нәрсә булыр икән?" - ди. +Шәһәр читенә кайтып җитә дә, кием-салымнарын салып, акбүз атны үләнгә җибәрә. (Аның акбүз атны чакыра торган сигналы бар икән. Ул акбүз атны үзе теләгән вакытта шул сигнал белән чакырып ала икән.) +Ярар. Бу бит инде үзенең элекке көтүче киеме белән кала. Шәһәргә кереп, бер ирсез хатынга квартирга төшә. Бу карчыкның өе шәһәр читендә икән. Алпамша карчыктан шәһәр хәлләрен сораштыра. Карчык моннан: +- Син нинди кеше буласың соң? - дип сорый. +- Мин итекче дә, башмакчы да - ди. Үзенең Алпамша икәнен әйтми. +Карчык әйтә: +- Син, улым, бер яңа туфли тегеп бирмәссеңме, менә безнең патша кызын кияүгә биргән иде. Ул кызына туфли тектерергә яхшы оста таба алмый, - ди. +Алпамша: +- Ярый, тегәрмен, - дип, патша кызына туфли тегәргә утырды. Төне буе утырып, бу бер бик яхшы туфли тегеп куйды. Иртә белән торгач, бу карчыкка сөйли: +- Мин бер төш күрдем, төшемдә бер күгәрчен тоттым, шул нәрсә булыр икән? - ди. +Карчык әйтә: +- Хатының бармы соң? - ди. +- Бар иде дә, кайда икәнен белмим, мин фәлән шәһәрдә идем, ул фәлән шәһәрдә иде, - ди. Үзенең патша кияве икәнен яшерә. +Карчык моның төшен юрый: +- Синең хатының бала таба торгандыр, балаң ир бала бу лырга тиеш, -ди. +Иртә белән торалар, карчык белән чәй эчәләр. Шул вакытта мылтык аткан тавыш ишетелә. Алпамша карчыктан сорый: +- Бу ни бу, әллә сездә сугыш бармы? Бу нинди мылтык тавышы? -ди. +Карчык: +- Юк, улым, ди, монда патшаның Алпамша дигән бер кияве бар иде, ул "мин батыр" дип, патшаның кызын алдап алган иде дә, аңа памятник салганнар иде, хәзер шуның памятнигын ваталар, - ди. +Алпамша хәзер уйлап ала: "Эх, миңа хәзер монда тормыш беткән икән", - ди. +Карчык: +- Патша кызын кияүгә бирәләр, менә шушы бер-ике ай эчендә туй була, -ди. +Шуннан Алпамша әбигә әйтә: +- Менә шушы туфлине мин патша кызына бүләк итәм, ошатсалар алырлар; товарын ошатмасалар, үзләренең яхшы товарларын бирерләр, тагын да яхшырак туфли тегеп бирермен, ди. +Әби туфлине алып, патша кызы янына китә, күрсәтеп кайт ыр га бара инде бу. +Барып керә, туфлине күрсәтә. +- Менә бездә бер итекче бар, ди, менә шушы туфлине шул текте, әгәр ошаса, ди, тагын тегеп бирермен, - ди. Патшаның кызы, хатыны - барысы караганнан соң, туфлине бик ошаталар. +- Ярар, үзе безнең янга килсен, әнә безнең аерым өебез бар, шунда кызның үз аягына карап тегәр, - ди патша хатыны. +Карчык әйтә: +- Юк, ул бик ярлы кеше, ул монда килмәс, аның өс-башы да юк, сез товар биреп кенә җибәрегез, - ди. +Тегеләр товар биреп җибәрәләр дә Алпамша өйдә генә эшли. Карчык алып барып күрсәтә, аяк киемен бик яраталар, хакын да бик яхшы түлиләр. +Берәр айдан туй булырга тиеш. Әби моны Алпамшага кайтып әйтә: +- Фәлән көнне туй була, син бик яхшы кеше икәнсең, туйга бар, туйда барлык кешене сыйлыйлар, сине дә сыйларлар, бер рюмка аракы да бирерләр, - ди. +- Әй, әби, мин ярлы кеше, мине кертмәсләр, сакчылар мине җибәрмәсләр, киемем дә юк, - ди Алпамша. +Әби әйтә: +- Юк, улым, туй вакытында кертерләр, әйдә, мин дә барам, бергә керербез, - ди. Теге хәерче булып, капчыгын күтәреп китә. Юлда барганда, Алпамша үзенең памятнигына карый, аны ватып бетергәннәр. +Болар патшаның капка төбенә барып җитәләр. Алпамша, ипи сорап, патша йортына керә. Керү белән үзенең хатыны Сандугачны күрә. Тегеләр кием тегеп утыралар. Сандугач моны күргәч, бик ачулана: +Нигә син тап-таза башың белән хәер сорашып йөрисең? - ди. +- Мин күргәннәрне күрсәң, син дә хәер сорашып йөрер идең, - ди бу. Бер дә куркып тормый тегеннән. Сандугач чәй тарелкасы белән он сала моның капчыгына. Он капчык төбенә дә төшеп җитми, капчыкның кырыйларына ягылып бетә. +- Син юкка гына он салдың, минем карын ач, миңа ипи биргән булсаң, яхшы булыр иде, -ди. +Моңа ярты ипидән кимрәк ипи китереп бирәләр. Бу капка төбенә чыгып җитми, ипине ашап бетерә. +- Эх, ди, патша кызы була торып, бөтен ипи дә бирмәде, тукта әле мин тагын кереп сорыйм әле, - ди. +Сандугачның сеңлесе моны таныган күк була: +- Бу, ди, безнең җизни түгел микән? - ди. Моның гәүдәсе бик ошый, ди. +- Кайсы җизнәң? - ди Сандугач. +- Алпамша җизни, - ди сеңлесе. +- Син аның берәр билгесен беләсеңме? - ди, тутасы әйтә. +- Безнең җизнинең, каш арасы бер чирек булыр, ә башында мөһере булыр, минем күргәнем бар, - ди. +Шуннан Сандугач әйтә: +- Ярар, әнә ул тагын кереп килә, ул кергәч, м��н аңа ипи биргән булып, ипине идәнгә төшереп җибәрермен, шулвакыт аның бүреген сугып төшер, шунда без аның башындагы мөһерен күрербез, - ди. +Озак та үтми Алпамша килеп керә, Сандугач моңа бөтен ипи китереп бирә. Теге "тотам" гына дигәндә, Сандугач ипине идәнгә төшереп җибәрә. Алпамша ипине алыйм дип иелгәндә, сеңлесе моның бүреген кагып төшерә. Шул вакытта инде моның Алпамша икәнен күрәләр. Моңа бер сүз дә әйтмиләр, Алпамшаны аталарының туй ясап, эчеп утыра торган бүлмәсенә алып чыгалар. Шунда чыгарып утырталар. Алпамшага сый бирергә кушалар. +Атасы әйтә: +- Моннан элек бер көтүчегә барган идең, тагын да көтүче таптыңмыни? - ди. +Патшаның кызы Алпамша янына сакчылар куйдыра. Чыгармаска уйлыйлар. Инде болар - Сандугачның атасы, анасы бер бүлмәгә кереп китәләр. Шунда яшь кияү дә була. Бүлмәгә кергәч, Сандугач аталарына әйтә: +- Минем элекке иптәшем, Алпамша кайткан, мин әле яңа иптәш белән кушылмаган да, кушылмыйм да, минем Алпамшадан бер малаем да бар, - ди. +Патша әйтә: +- Юк, ди, бу безнең кияү түгел, ди, безнең кияү мондый түгел иде, ди, әгәр ул минем кияү икән, Алпамша икән, ул вакытта ул үзенең һөнәрен күрсәтсен, -ди. +Чыгалар да Алпамша янына, юри Алпамшага әйтәләр. +Алпамша әйтә: +- Минем һөнәрем бар, мин сезгә һөнәремне күрсәтермен, ди. Менә минем акбүз атым бар, ул хәзер килеп җитәр, ул - минем атым гына түгел, Сандугачның да аты. Ул килеп җитү белән, без Сандугач белән аңа атланып, шәһәр эченнән үтәрбез. Без шәһәр урамыннан барганда, безнең арттан тәрәзәләр коелып калыр, менә минем һөнәрем шул булыр, - ди. +Тышка чыга да сызгырып җибәрә. Акбүз аты килеп җитә. Сандугач акбүз атны алтын иярләр белән иярләргә куша. Атны иярлиләр, икесе атланып чыгып китәләр. Болар китү белән, боларның атларының басып баруына түзмичә, тәрәзә пыялалары коелып кала. +Боларның памятнигы янында Алпамшаның элеп куеп калдырган мылтыгы бар икән. Аның авырлыгы җиде батман икән, ә мылтыкны мондый кешедән утыз-кырык кеше генә күтәрә ала икән. Болар барып җиткәндә, патшаның солдатлары моның памятнигын атып, ваттырып яталар икән. +Барып җитү белән, Алпамша солдатларга әйтә: +- Туктагыз, бу мылтыкны алай атмагыз, мин моны үзем атып карыйм әле, - ди. Берүзе барып, мылтыкны күтәреп ала да, үзенең памятнигын җимереп ятучы кешеләргә ата, аларны кырдыра. Сандугач карап тора. Алпамша мылтыгын күтәреп аткач, халык инде Алпамшаның кайтуына ышана. +Алпамша белән Сандугач патша йортына кайталар. Сандугачның яшь кияве, Алпамшадан куркып, башын иеп чыгып китә. Көтүче Алпамша, батырлыгы аркасында, җиңеп чыга. Сандугач белән Алпамша яңадан бергә көн итә башлыйлар. Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авылында Халитова +Шәрифҗамалдан (1904 елгы) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофон +тасмасына яздырып алынган. Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов +тарафыннан башкарылган. Нотага төшерүче Д. Арсланова. 1972 елда Төмән өлкәсе Төмән районы Олы К��скара авылында +Мирхәйдәрова Хөсниядән (72 яшьтә) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып +алынган. Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов тарафыннан +башкарылган. Нотага төшерүче Д. Арсланова. АЛТЫНДУГА +Борын-борын заманда, борып-борып салганда, тургай үрәдник, саескан солдат булган. Иң борынгы заманда карт белән карчык булганнар. Ул карт белән карчыкның җиде уллары булган. Иң кечесенең исеме Алтындуга икән. +Болар яшәгәннәр-яшәгәннәр, җидесе дә буйга җиткән. Бу карт белән карчык сөйләшәләр икән. Карт әйтә: +- Берсен байдан алсак, берсен ярлыдан алсак, җайсыз булыр, - дигән. - Давай, мин лучше бер җирдән җиде кыз эзләп кайтыйм, - диде. - Сәфәр алып чыгып китим, - диде. +Карт бара-бара, аяк табаннары тишелә, комнар ишелә, барыпбарып арып бетә. Бер авылга барып керә. Бу авылда сораша. Бер карчыктан сораган: +- Сезнең авылда, дигән, бер-берәүдә җиде кыз юкмы? - дип сораган. +- И, балам, авыр җирдән алдың, - диде. Карчык тагын да картрак була, - ди. +Карт әйтә: +- Мин шундый-шундый, ди, җиде балам бар, ди, шуларны бер җирдән өйләндерергә кирәк, ди. Берсен байдан алсаң, берсен ярлыдан алсаң, җайсыз булыр, ди. +Бу карчык: +- Алайса мин сиңа әйтим, - диде. - Моннан бер йөз чакырым җирдә байның җиде кызы бар, - диде. - Бай бирсә, шунда барасың, - диде. +Шуннан бу моның әйтүе белән китә. Барып-барып, хәлләре бетә. Башы тигән җире таз була, күте тигән җире саз була, айланган җиренә агайрык үсә, тулганган җиренә тубыллык үсә. Керә бу авылга карт. +Байны сорашып барып керә. +- Әссәламәгаләйкем, балам, - ди. +- Маликем әссәлам, балам, - диде. - Сәлам биргән балам, - диде, - күтеңә сугып алам, - диде. +Инде бай карт сораша моннан: +- Кайдан, кайдан сез? - диде. +- Шундый-шундый җирдән, - диде карт. +- Ул балам, - диде, - адәм басмас, кош очып җитмәс җирләргә килгәнсең, - диде, - ни йомыштан чыгып киттең болай, - диде. +Карт отвечать итә инде: +- Минем җиде ир балам бар, - диде. Җиде кыз эзләп чыгып киттем. Сездә бар дип ишетеп килдем, - ди. +- Ул, алайса мин дә сәфәр алып чыгып китәргә тора идем. Инде кода булабыз, әбиеңне чакыртыйм, -ди. +Бай карчыгын чакырта: "Шундый-шундый йомыш белән чыгып киткән", - ди. +- Әйдә, хәерле булсын, карт, кода булабыз инде, -диде. +Бай белән карт кода булып, карт кайтып китә. Карт кайтып китте, җиккән аты тай иде, берсе үзенеке иде, берсе күршенеке иде. Күп бардыммы, дип әйләнеп карап караса, бер сабак энә озынлык юл киткән. Шулай итеп, арып, әйләнеп өенә кайтып та җиткән. +- Менә, карчык, җиде улыма җиде кыз табып та кайттым. Иртәгә күч алырга барабыз. +Иртә белән җиде ат җиктерә, җидесенә дә җиде мүгәтәк бөктерә. Алты атка алты улын утырта, җиденчесен калдыра. "Син, улым, өй саклап каласың, ди. Некә кыйдырырга бүрегеңне алып барабыз, - ди. +- Алайса мин, әти, ди, сезне берничә чакырымга озатып барам, диде. +Бу егет кереп китә конный дворга. Кереп китә дә йөгәнне селки. Ямьсез генә бер тай йөгәненә башын тыга. Бу моны тотмый да, икенче ишеккә барып йөгәнне селк��. Әлеге тай тагын килеп башын тыга, тагын аны тотмый. Өченче ишеккә барып йөгәнен селексә, шул ук тай башын тыга. +Башын тыга да, егет моңа: +- Кендегеңне кискәндә, кереңне юганда миңа боерган икәнсең, - дип тотып алып чыгып китә. Ияр сала өстенә. Боларны озатырга чыга инде егет. +Боларны озатырга барганда, егет атының дүрт тоягы дүрт төрле музыкага килештереп бара икән. Чаң да кыңгырау, моң да музыка инде боларның, барыш бик күңелле. +Берничә чакырымнан егет кайтып киткәч, боларга күңелсез калган. Бөтен күңеллелек, ямьлелек Алтындугада булган икән. Шуннан болар барып җитәләр бай кодага. Алар каба күреп каршы алалар икән. Исәнләшеп-күрешеп, елашып-көлешеп, ашап-эчеп, кундырып, иртәгесен күч озаталар икән. +Алты егет янына алты кыз утыра. Соңгы буш арбага кыз утырмый: "Минеке монда юк, мин утырмыйм", - ди. Соңыннан ата-анасы бүреген күрсәтеп, ачуланганнан соң утыра икән. +Бай кодасына әйтә: +- Менә, ди, барып-барып, түбә җиргә җиткәч, ди, сез түбә җирдә кунмагыз, ди. Ул бер сәел җир булыр, анда кунмагыз. Я аңа җитми куныгыз, я узып куныгыз, - ди. +Болар күчләре белән килеп, атларын сәел, түбә җиргә туктаталар да: +- Матур җир икән, берни булмас, - дип, шунда куналар. +Болар монда куналар да, көннәре төнгә әйләнә, болар бу урыннан китә алмыйлар икән, бу урын беркая җибәрми икән. Картның күзенә бер аждаһа күренә икән. +- Шул Алтындуга исемле улыңны миңа бирсәң, мин сине җибәрәм, -ди аждаһа. +Карт уйлап-уйлап тора да, аждаһа җибәрмәгәч, барыгызны да һәлак итәм дигәч, Алтындуганы бирергә риза булып куя. +Риза булгач, боларның утырган җирләре матур булып, сәел булып, таң атып китә. Таң аткач, болар кайтып китәләр. Күч алып кайталар. Алтындуга инде боларны каршы алырга килә. Каршыларына килә дә: +- Минем кыз кайсы мүгәтәктә? - дип сорый атасыннан. +Атасы әйтә: +- Синең кыз иң соңгы мүтәгәктә, - ди. +Иң соңгы мүгәтәккә килсә, кыз моны утыртмый. +- Сине атаң аждаһага бирде, -ди. +Алтындуга аңа карамый, кереп утыра. +Болар кайтып җитәләр. Кайтып җитеп, берничә көн торган соң, әтисе Алтындуганы чакырып әйтә: +- Минем, улым, сиңа бер сүзем бар, - ди. +- Нинди сүз, әйтеп кара, - ди атасына. Атасы әйтә: +- Мин, ди, күч алып кайткан чакта безне аждаһа җибәрмәгәч, мин сине аңа биреп куйдым, - ди. +- Ярар алайса, әти, ник алданрак әйтмәдең, мин китим инде, - ди. +Шуннан егет инде, сәфәр алып, аждаһага китеп бара. Матур түбә җиргә барып җитеп, аждаһаны күрә. +Аждаһа: +- Егет, ни йомыштан? - дип сорый. +Егет әйтә: +- Минем әти сиңа Алтындуга исемле улын җибәрде, - ди. +Аждаһа сорый: +- Кайда ул? - ди. +- Мин аны калдырып тордым, - ди. +- Ник аны калдырдың? - ди, аждаһа сорый хәзер. +Егет әйтә: +- Борыныннан маңкасы аккан, бөтен тәненнән чирләре аккан, - ди. +- Тьфу, алай булгач, алып килмә, кирәкми, - ди аждаһа. +- Син атаңа әйт, - ди, - сөт күлендә Тимгелчуар белән Күктинчуан ат бар, - ди. - Алар җигелмәгәннәр. Шуларны тотып алып килеп бирсә -җибәрәм. Алып килеп бирмәсә - җиб��рмим, - ди. +Егет кайтып китә. Кайтып барышлый бер карчык янына керә. Исәнләшә. +- Әссәламәгаләйкем, әби, - ди. +- Маликем әссәлам, балам, - ди карчык, сораша. - Кайдан килдең, ни йомыш эзлисең? - ди. +- Менә, әби, минем йомыш шул иде, - ди. - Мине атам өйләндергән чакта бер аждаһага биргән икән, -ди. +- Ул аждаһа сине ничек җибәрде? - ди карчык. +- Борыны - маңка, тәне чирле, дигәч, җибәрде, - ди. - Только шундый условие белән җибәрде, - ди. -Тимгелчуар белән Күктинчуар дигән ат бар, шуларны алып килсәң - җибәрәм, диде, - ди. +- Менә, балам, алайса сиңа кырык колач ефәк аркан бирим, - ди. - Син, ди, сөт күленең янына бар, анда бер җирдә агачлар бар, шунда зур итеп землянка казы, ди. Үзең күренмәслек булсын, ди. Шунда ятарсың, ди. Мин көнне эсселәндерермен. Көн эсселәнгәч, алар чыдый алмый күлне түгәрәк чабышып йөрерләр, ди. Чабышып йөреп-йөреп, күл сөткә төшәрләр, диде. Күл сөтне мин пырылдатып- шырылдатып кайнатып утырырмын, - диде. Алар анда чыдый алмый тагын күлне түгәрәк чабышырлар, ди. Шуннан соң алар, арып, шул агачлар янына килер, ди. Шунда яткан чакта, алар күзләрен йоммаенча, торма, шыпырт бул, ди. Син берсен тоткач - бәйлә, югыйсә алар өзеп чыгып китәрләр. +Икесен дә шулай бәйләгәч, атлар телгә киләләр: +- Син, егет, нигә безне болай итәсең? Җибәр син безне, диләр. Без кирәк булсак, син безнең йоныбызны кырып ал, диләр. Йоныбызны ут белән цыргытсаң, без синең йомышыңа килербез, ди. +Егет атларның йонын кырып ала да әби янына кайтып китә. Исәнләшеп керә әлеге шикелле. +- Я, балам, ничек, юлың уңдымы? - ди әби. +- Уңды, әби, - ди Алтындуга. +- Алып кайттыңмы? - ди. +- Юк, - ди, - йоннарын гына алып кайттым, - ди. +Әби инде моңа отвечать итә: +- Син берсенең йонын цыргыт, - ди. Ат килер, - ди. - Менә сиңа ияр, - ди. - Менә сиңа камчы, менә сиңа кылыч, - ди. +Атны иярләде егет, кылычны алды. Камчыны бер кулына тотты. +- Менә инде, улым, - диде, - хәзер ул белеп тора, - ди. - Синең атларны тотканыңны да, алдашканыңны да белеп тора, - ди. - Атыңны, - ди, - бер ягыннан суксаң, икенче ягын үтә чыксын, - ди. Өч кат сук шулай, - ди. - Синең атың кош кебек очар, - ди. - Өч кат сукканнан соң күзеңне йом, кылычны маңгаеңның уртасына терә, ул сине җиде чакырымнан сулышы белән тартып алыр, - ди. Үтә чыкмаганчы күзеңне ачма, - ди. +Егет карчыкның әйтүенчә шулай бара, үтә чыкмаганчы күзен ачмый. Үтә чыккач, күзен ачса - аждаһаны урталай ярып чыккан була. Үтә чыгып җиткәч, аждаһаның алты башын чаба, берсен чапмый икән. +- Әй, егет, - ди моңа аждаһаның бер башы. - Егет һөнәре өч була, монысын да чабып кит, - ди. +Егет моңа: +- Юк, егет һөнәре бер генә була, -дип, чапмый калдырып китә әби янына. +Әби инде белеп тора моның нишләгәнен. Исәнләшеп-нитеп егет кергәч, сорый: +- Я, балам, - ди, - аждаһаны үтә чыккач, - ди, - берәр нәрсә күрмәдеңме? - ди карчык. +- Юк, әби, һичнәрсә күрмәдем, - ди. +- Менә бу, балам, - диде, - аждаһа минем баламны җибәрмәде, - диде. - Бу яхшылыкны мин сиңа шуның өчен эшләдем, ди. Анда, ди, и��е генә ат күрдең, ди. Анда, ди, 40 ат иде, ди. Ул атлар аждаһаныкы иде. Минем улым тотарга барды. Тоткач, йоннарын алмый җибәреп куйган, -диде. Менә инде ун ел булды, ди, минем балам аждаһаның эчендә торганына, ди. Инде ул кайтыр, ди. Инде минем яхшылыгыма ул атларны күрерсең, диде. Инде тотылып кайтсаң да була, - ди. +Бу егеткә менгән атын бирә дә йонын кыркып алып кала. +- Җиткәч җибәрерсең, - ди. +Егет инде юлда бара. Бу егетнең хатыны авырлы булып калган иде. Инде бу бала үсеп куйган, ундүрт-унбиш яшьлек булган. Охотага чыккан икән. Әүәлдә янук дигәннәр. Янук алып чыккан икән. Бу охотага чыкканда теге атлы кешене күргәч: +- Әгәр әти булса, чук бармагын 2 өзеп китсен, ди. Әти булмаса, үпкә бавырын үтә чыгып китсен, - диде. +Бервакыт әтисе кайтып килгәндә, чук бармагы өзелеп китте. Барып караса, каннар тамып тора икән. +Теге егет янына килеп җитсә, егет әйтә: +- Яхшы киләсең, әти! - ди. +Алтындуга әйтә: +- Кайдан белдең мин синең атаң икәнне? - ди. - Минем балам юк иде бит, - ди. +Егет әйтә: +- Атам булса, чук бармагын өзеп китсен, атам булмаса, үпкәбавырын тишеп китсен, дип әйткән идем, - ди. - Чук бармагың юк булгач, шуннан белдем, - ди. +Болар инде икесе бер атка атланып кайтып китәләр өйләренә. Өйгә кайтып җиткәч, атасы белән әнисен күрә, аклана, җылашалар. Шуннан бу хатыны янына керә. Исәнләшә-нитә, кулларын юып ашарга утырганда башлыгын сала. Башлыгын салгач, моның алтын башы күренә. Бөтен өйне яктыртып җибәрә. Башы алтын булгач, хатыны әйтә: +- Минем картым түгел син, - ди. - Минем картымның башы мондый түгел иде, - ди. +- Ник мондый булмасын! - ди. - Минем башым алтын булганга да Алтындуга дип исем биргәннәр, диде. +Шуннан болар яңадан җылашып-сыкташып, татуланып, һаман да көн күрәләр икән. Инде арбачыгы сиңа, син өярсең инде. Алтындуга +ЙОСЫФ +КИТАБЫ +Борынгы вакытта Йосыф пәйгамбәр булган. Аның әтисе дә Якуб пәйгамбәр икән. Якуб пәйгамбәрнең беренче хатыныннан сигез ир баласы була. Аларның һәркайсының үзенә күрә башка кешедән аерымлыклары бар икән. +Яһүдә исемлесе, йөгереп килеп бер сугу белән, арысланның арка баганасын сындыра икән. Бер улы уктан бик яхшы ата торган булган. Берсе көрәштә бик оста, берсе ерткычлар белән сугышып җиңә икән. Бик зирәк, акыллы була берсе. Берсе сүзгә бик үткен, һәрберсе үзенә күрә бер аерымлыгы белән була. +Беренче хатыны үлгәч, Якуб икенче хатынга өйләнә. Икенче хатыннан Йосыф, Ибне-Әмин исемле уллары, Динә исемле кызы туа. Шулай аның ун улы, бер кызы - барысы унбер баласы була. Шул ун улы арасында иң сөеклесе Йосыф икән. Ул башка туганнары арасында ягымлы да, сөйкемле дә, әтисенә дә охшаган. Төскә дә бик матур була. Матур булганы өчен аңа һәр күргән кеше соклана икән. Әтисе аңа кечкенә чагыннан ук, күз тимәсен өчен, йөзенә пәрдә ябып йөрткән. Кешеләр аңа сокланып, гашыйк була торган булганнар. Йосыфның чәчен озын йөртергә рөхсәт иткән, толымга үреп йөрткән. Зиннәтләп, үз куллары бе��ән унике толымга үрә икән әтисе. Башка балалары шуннан көнләшкәннәр. +Бервакыт Йосыф көзгегә караган да, пәрдәсен ачып, үзенең матурлыгына үзе исе китеп сокланган. +- Миңа тиң бер матур юктыр, - дигән. - Әгәр мин кол булсам, минем бәһамны тутыра алмаслар иде. Күп акча торыр идем мин, - дигән. Матурларның матуры икәненә ышана үзенең. +Бервакыт Йосыф төш күрә, төшен әтисенә сөйли. +- Әтием, мин бер төш күрдем, төштә миңа ун йолдыз сәҗдә кылды, - ди. +Әтисе Йосыфка мондый сүз әйтә: +- Йосыф, балакаем, бу төшеңне башка туганнарыңа сөйли күрмә. Мин сине иң яраткан улым итеп әйтәм, башка туганнарың белмәсеннәр бу төшеңне. Әгәр алар минем сине шулай яратуымны белсәләр, көнләшерләр. Көнләшүдән сиңа нинди дә булса зыян итәргә тырышырлар. Бу төшеңне мин болай юрыйм. Син һәр туганнарыңа караганда да бөек кеше булырсың. Менә синең ун туганың сиңа сәҗдә кылырлар, синең алдыңда тезләнеп торырлар. Арысланның арка баганасын сындырган көчле абыең да, телгә оста булган чичән абыең да, чапса һәркемне уза торган йөгерек абыең да, ерткычларны тотып үтерә торган укчы абыең да, ат өстендә оста йөрүче абыең да, үзләре кай яклары беләндер синнән өстен булсалар да, көнләшерләр синнән. Син беркемгә дә бу төшеңне сөйләмә. +Бу сүзләрне ишектән бер туганы тыңлап торган. Ул моны башка туганнарына сөйләп биргән: +- Әти Йосыфны безгә караганда артык ярата, без һәммәбез аңа сәҗдә кылабыз икән, - дип аңлата. +Башка туганнары бу хәбәрне ишеткәч, дөрестән дә көнләшеп калалар. Һәм алар үзара киңәш кылалар: +- Без Йосыфны ауга барган вакытта үзебез белән алып барыйк та аны үтерик. Яшәмәсен дөньяда. Әти аны бездән артык ярата икән, без аңардан котылыйк, - дип сөйләшәләр. +Әтиләренә килеп әйтәләр: +- Әти, без кырга, болынга ауга чыгабыз. Йосыфны да үзебез белән алырга уйлыйбыз. Кырларны күрсәтеп кайтыр идек. Ул һаман синең яныңда өйдә генә утыра. Без аны алып барып, иркен ачар идек. +- Юк, мин рөхсәт итмим, - дигән аталары. - Ул кечкенә әле, арыр. Сезнең белән йөрсә, хәлдән таяр. Я арып авырыр, - дип рөхсәт итми. +Теге туганнары ничек булса да ялынып, әтиләрен күндерергә тырышалар. Шуннан әтиләре риза була. +- Ярар, алып барыгыз. Ләкин арыса, аны чиратлашып күтәреп йөрегез, аңар тәмлерәк ашлар ашата торыгыз, - дигән. +Йосыфның чәчен үргән, яхшы киемнәрен киендергән, тәмле азыклар хәзерләткән. +- Йосыфымның иркен ачыгыз, аңа күңелле булсын, - дип, юлга озатып калган. +Шуннан сигез бертуган, тугызынчы Йосыф, авылны чыгып, кыр га киткәннәр. Сахрага җиткәннәр. Авылдан чыкканда әтиләре күргәнче бик яхшы барганнар. Авылны чыккач инде, сигез туган берләшеп, Йосыфтан үч алырга теләгәннәр. Күтәреп тә йөртмәгәннәр, өстерәп йөрткәннәр, кайсылары типкәләгән, кайсылары суккалаган. Йосыф еларга тотынган. +- Сез мине әтиемнән шулай җәберләргәме, кыйнаргамы алып киттегез, абыйларым? - дигән. - Әтием бит алай итәр өчен җибәрмәде. +Коега салырга булалар абыйлары Йосыфны. +- Үзеннән-үзе үләр, без әти каршында да, Тәңре каршында да гөнаһлы булмабыз, - дип, барысы бер фикергә килгәннәр. +Йосыфны бер тирән кое янына алып килгәннәр. Кое төбенә салганчыга кадәр, әтигә ничек җавап бирербез, дип, төрле киңәшләр корганнар. +- Без әтигә болай дип җавап бирик. Әнә очып барган бер карганы үтерик тә аның канын Йосыфның күлмәгенә буйыйк. Кайткач әтигә, Йосыфны бүре ашады, без ау ауларга киткән идек, ераграк киткәнбез, ерткыч җанварлар килеп ашап киткәннәр, диярбез. Җәнлекме, бүреме ашап киткән. Менә аның канлы күлмәге, дип китереп бирербез, - дигәннәр. +Шул киңәш белән эш итеп, Йосыфның күлмәген салдырганнар, үзен кое төбенә салганнар. Карганың канын сөртеп, әтиләренә күлмәген алып киткәннәр. Әтиләре, сигез улы кайтып, алар арасында Йосыф кайтмавын күргәч, бик куркынган. +- Кая китте Йосыфым? Кая калды? Нигә алып кайтмадыгыз? - дип, болардан сораша башлаган. +Болар өйрәтелгәнчә сөйләп биргәннәр һәммәсе. Менә, имеш, ауга киткән идек, ераграк киткәнбез. Кайтуыбызга Йосыфны бүре ашап киткән. Менә ертык күлмәге генә калган, дигән хәбәр белдергәннәр. +Якуб бик җылаган: +- Юк, минем баламны ашаган бүрене тотып китерегез. Ул ни сәбәптән минем баламны ашаганын үз теле белән сөйләсен, - дигән. +Шуннан балалары кырга кире киткән. Юлда баручы гөнаһсыз бер бүрене тотып, менә шул бүре Йосыфны ашаган, дип, әтиләре каршына китергәннәр. +Якуб бүрегә караган да сорау ала башлаган. +Бүре телгә килгән. +Әйдер: валлаһ, Йосыфыңны мин күрмәдем, +Һәм дәхи кайдалыгын мән белмәдем. +Шуннан соң әтисе: +- Бу бүре үзе дә кайгы-хәсрәтле, минем шикелле баласын югалткан. Илтегез аны каян алдыгыз шунда. Сахра буенча баласын эзләп йөрсен, - дигән. +Уллары бүрене илтеп куйганнар. Бүре үз юлы белән баласын эзләп киткән. +Якуб һәр көнне, һәр төнне Йосыфы турында елап үткәрә торган булган. Күзләре сукырайган баласының хәсрәтеннән, күрмәс булган. Үзе картайган. +Беркөнне туганнары: +- Әйдәгез, теге кое янына барып карыйк. Анда Йосыф әле үлмәде микән, - дип, җыйнаулашып әлеге кое янына киткәннәр. +Карасалар, кое янына кәрванчылар туктаган. Сирәк кенә очрый торган кәрванчылар узган-барганда бу коеның берәр кашыклап булса да суын җыеп ала торган булганнар. Хәзер инде бу кое кипкән. Карасалар, анда бер ир бала утыра. +- Мине алыгыз! Туганнарым мине коега ташлады, - дип кычкыра. +Шуннан болар сиксән метрлы бау төшереп, Йосыфны тартып чыгаралар. Менә шулвакыт Йосыфның туганнары килеп чыга. Бу кәрванчыларга сүз кушалар. +- Нишләп сез моны алдыгыз? Ул кое төбендә ятсын иде. Нигә кирәк ул сезгә? Ул алдакчы, карак. Ул безнең колыбыз. Без аны кое төбенә салып җәзаладык, - дигәннәр. +Йосыф, ни әйтергә дә белмичә, туганнарын тик тыңлап утырган. Шулвакыт аның кайчандыр көзге алдында үзенең матурлыгына сок ланып, "мин кол булсам, бәһамә җитәрлек акча да булмас иде", дип уйлаганы исенә төшкән. Бу көферлек булганд��р инде, дигән дә эченнән генә үзен тиргәгән. +Туганнары, бу безнең кол, дигәнгә каршы кәрванчылар: +- Алай булса безгә сатыгыз ул колыгызны. Без аны үзебез белән алып китәбез, - дигәннәр. +Аның гүзәллегенә сокланып, бәһасе күпме торуын сораганнар. +Туганнары: +- Карак, качак колның бәясе күпме булсын! Күпме бирсәгез дә ярый, - дигәннәр. +Кәрванчылар, бик әз акча биреп, Йосыфны кол итеп алып киткәннәр. Аны бер иң арттагы дөягә утыртып, юлга чыгып киткәннәр. Йосыфлар авылы аша үткәндә, каберлек өстенә җиткәннәр. +Дөя Йосыф әнисенең кабере яныннан үтеп бара икән. Йосыф аяк-кулы бәйләнеп утыра. Әнисе кабере өстендә җылап, шунда төшеп калган. Кәрванчылар әйләнеп карамый байтак юл үткәннәр. Йосыф әнисе кабере янында күп җылаган, бәхетсезлеге турында сөйләгән. +Күпмедер үткәч, кәрванчылар әйләнеп карасалар, Йосыф юк, аның дөясе буш бара. Болар гаҗәпкә калганнар: +- Әйе, качак, дигәннәр иде бит аны. Менә күрсәтте дә инде үзен, - дип, иң усал бер кешене аңа җибәргәннәр. +Бу усал кол аяк-кулы бәйле Йосыфның әнисе кабере өстендә елап ятуын күргән. Аны-моны сорамый, үзенең тимер очлы камчысы белән Йосыфка кизәнеп суккан да ул: +- Синең ияләрең дөрес әйткән, син чыннан да качак икәнсең, менә бер хатаңны күрсәттең инде, - дигән. +Йосыф үзенең әнисе каберенә бәхетсезлеге турында гына сөйләргә төшеп калуын әйткән. +- Мин бит кол түгел, мине туганнарым үч алыр өчен генә сезгә саттылар, - дигән. - Әтиемнең иң сөекле улы булганга көнләшеп, алар мине кол итеп саттылар, - дип аңлаткан. +- Бусы тагын алдау. Синең икенче хатаң да беленде. Әле син ялганчы да икәнсең, - дип, тагы камчы белән суккан. - Әйдә, икенчеләп качсаң, сине бөтенләй кыйнап үтерербез, - дип алып киткән. +Яңадан сәфәр чыкканнар. Озак та бармый, боларның баш түбәсендә калфак кадәре генә болыт күтәрелгән. Бу болыттан боз яварга тотынган. Боз шундый көчле булган, кәрванчыларның йөзләрен, борыннарын канаткан, башларын тишкән, кулларын каерган. Бу кешеләр барысы җәзаланган боз яңгырыннан. Шулар арасында барган Йосыфка бер боз да төшмәгән. Болар, шуны күреп, монда ниндидер хикмәтле хәл бар, дип уйлаганнар. Бу колның бер җире яраланмагач, аның сүзләре чын булуына ышанганнар. Аны бүтән рәнҗетмәскә булганнар, кул-аягын чишеп, иреккә җибәргәннәр. +Барганнар, барганнар да болар, үзара киңәшкәннәр. +- Мондый гүзәл колны сатсак, безгә күпме акча керер! Без аны патшага илтеп тапшырыйк. Патша безгә аның өчен алтын белән акча түләр, - дип килешкәннәр. +Патша сараена килеп җиткәч, хәбәр биргәннәр. Патшаның ир баласы булмаган. Ул Йосыфны үзенә балалыкка алырга уйлаган. +Хәзер шунда тукталабыз да Зөләйха турында сөйләргә күч әбез. +Зөләйха патша кызы була. Әтисенең тезе өстенә башын куеп, калгып киткәндә, күз алдына бик матур бер егет килеп баса. Зөләйхага әйтә: +- Мин Мисыр патшасы Йосыф булам, - ди. +Шулвакыт Зөләйха уянып китә. Уянса, бу төш кенә булганын белә. Шуннан бу төшен беркемгә сөйләми, эчтән генә тына. Үзе, дөресме бу, юкмы соң, дип, һәрвакыт уйланып йөри башлый. +Шулай әтисенә дә, беркемгә дә белдермичә, бер ел вакыт үтә. Бер ел үткәннең соңында Зөләйха тагын төш күрә. Тагы шул ук егет, "Мин Мисыр патшасы Йосыф булам", дип тора имеш. +- Моннан бер ел элек бу төшне күргән идем, тагы шул ук матур гәүдәле, күркәм йөзле егет Йосыфны күрдем, - дип уйлап йөри. +Ашамый-эчми, йокламый. Әтисе, сарай кешеләре гаҗәпләнә, бу ки хәл булды икән Зөләйхага, диләр, кайгырыша башлыйлар. +Көннәрдән бер көнне патша Зөләйханы үзенең каршысына чакырып ала: +- Кызым, сиңа ни булды? Син көннән-көн кибәсең, суласың, нурлы йөзләрең саргайды. Күзләрең моңлы карый башлады, - дип сорый әтисе Зөләйхадан. +Зөләйханың әтисе аның һәр сүзен, һәр теләген үтәгән, аның турында кайгыртып торган. Зөләйха аңа үзенең бер еллык серен сөйләп бирергә булган. +- Синең итәгеңә башым куеп калгып киткән арада, моннан бер ел элек төшемдә бик матур егетне күргән идем. Ул, Мисыр патшасы Йосыф булам, диде. Янә бер ел үткәч, мин шул ук төшне күрдем, әтием. Һәрвакыт шул күз алдымда, мин бер эш тә эшли алмыйм. Мин синең бердәнбер кызың, җибәр мине Мисыр иленә, - дип, әтисеннән үтенә. +Әтисе әйтә: +- Кызым, кәрван белән барганда өч айлык юл бит ул. Анда ничек барып җитмәк кирәк? Бик зур азапларга очрарсың. +Шулай да, Зөләйха бик үтенеп сорагач, аны, кәнизәкләрен, ялчыларын, колларын, күп маллар төяп, кәрван белән Мисыр иленә озата. +Юлда азаплар күреп, суга интегеп, кызу көннәрдәге эсселеккә түзә алмыйча, дөяләре дә, кайбер картрак коллары да һәлак булалар. Өч айда болар Мисыр патшасына килеп җитәләр, патшага хәбәр бирәләр: +- Зөләйха исемле кыз Мисыр патшасына гашыйк булган. Бик бәяле, затлы бирнәләре белән сезгә кәләш булып килә, - дип хәбәр бирәләр. +Патша исә Йосыфка бөтенләй охшамаган, карт, ямьсез кеше булып чыга. Ризалыгын белдереп, Зөләйханы бирнәләре белән, коллары, кәнизәкләре, яучылары белән сарайга кертергә рөхсәт итә. Патшаны күрүгә Зөләйха: +- Бу түгел, мин ялгыштым, миңа ул кирәкми, - дип җылый башлый. +Кире кайтып китәргә уйлый. Ләкин ни азык, ни су, ни акча калмаган. Кайбер кешеләре дә һәлак булган. Дөяләре дә бик арган, кешеләре дә хәлсезләнгән. Шулай булгач, кире кайтып китәргә һич мөмкин түгел. +Кәнизәкләре Зөләйханы юаталар: +- Син бит төшеңдә Мисыр патшасын күрдең, Мисыр патшасы шул була инде. Ни хәл итмәк кирәк? Син бит үзең теләп килдең. Бәлки төшең дөрес булмагандыр, - диләр. +Зөләйха күнгән кебек була. Мисыр патшасына күренми, кәнизәкләрен генә йөртә аның янына. Патша кызы Зөләйха сүзенә бер кәнизәге дә каршы килә алмый. Ул кушкан сүзләрне үтиләр. +Көннәрдән бер көнне, шулай яшәп яткан вакытта, сиксән метр тирәнлектәге коедан тартып чыгарган коллары белән кәрванчылар килеп житә. Бу кол унике яшьлек Йосыф була. Аны Зөләйха белән Мисыр патшасы каршына китерәләр. +- Сезнең балагыз юк, падиша. Сезгә бер кол китердек. Бәлки бала итәрсез, бәлки колыгыз булыр, - дип, аның пәрдәсен күтәреп җибәрәләр. Йөзен ачуга кояш кебек балкып киткән гүзәллеген күрәләр. Зөләйха: +- Менә мин төшемдә күргән шул бала бит! - дип, иң якын кәнизәкләренә белдерә. Ире патшага белдерми. +Патша: +- Күпме хакы бу баланың? Без аны балабыз урынына алырбыз. Безнең ир балабыз юк, - ди. +- Гүзәллегенә аның тиң юк. Бәһасе үзе күтәрерлек алтын, - дигәннәр. +Патша икеләнеп тора. Зөләйха патшага: +- Безнең ир балабыз юк. Бу бала безнең тормышыбызга ямь кертер иде, - ди. +Патшаны күндерә дә, сарайдагы бөтен алтыннарны китерергә куша. Үлчәүнең бер ягына Йосыфны, икенче ягына үз авырлыгы алтын куялар. Кәрванчылар күп алтын алып кайтып китәләр. +Патша да гүзәл Зөләйханың сүзеннән чыкмый. Шуннан Йосыф бу патша белән Зөләйхага бала булып кала. +Көннәр үтә. Йосыф үсә. Матур бер егет булып җитә. Аның гүзәллегенә, күркәмлегенә сокланмаган бер кеше калмый. Үзен ең асрау баласы булуына карамастан, Зөләйха Йосыфка гашыйк була. Төшендә күргән егетне танып, көне-төне аны гына уйлап йөри. +Көннәрдән бер көнне патша ауга китә. Йосыф бик матур киенгән, үзенең бүлмәсендә утыра. Шулвакыт Зөләйха: +- Патша өйдә юк, Йосыф белән сөйләшергә дә булыр. Ничә еллар йөрәгемдә саклап йөргәнемне, мәхәббәт серләремне аңлатсам да ярый торган вакыт, - дип, Йосыфның янына керергә тели. +Йосыф бүлмәсенә керә, Йосыфның чәчләреннән сыйпый, аннан иркәләргә тели. Йосыф, уңайсызланып, читкә китә. Зөләйха үзенең ни өчен кергәнен, дөньяда аның өчен генә яшәгәнен белдереп, мәхәббәт серләрен аңлата. Шуннан соң Йосыф ни әйтергә белми аптырап кала. Зөләйха Йосыфны кочакларга тели, аның янына ул җиде кат ишекне ябып кергән була. +Йосыф әйтә: +- Син минем әнием буласың. Үзе тудырган әнием булмасаң да, син минем әнием саналасың. Ничек мин үз әниемә гашыйк булыйм да мәхәббәт тотыйм? Ана буларак кына мин сине ярата алам. +- Ә, син каршылык күрсәтәсеңме? Мин синең өчен ничә еллар янып көям. Син минем йөрәгемне дә аңларга теләмисеңме? - дип, Зөләйха Йосыфка бәйләнә башлый. +Кочаклап алыйм дигәндә, Йосыф йөгереп кача. Качмасын дип, Зөләйха Йосыф артыннан йөгерә. Бер ишекне ачып чыга, икенчесен ача, шулай җиде ишекне ачып чыга, Йосыфның җилән итәгенә тотына. Егет тартылуга - чабуы ертылып китә. Йосыф качып котыла. Шуннан Зөләйха бик үчләнә. +- Ярар, мин сине нишләтергә белермен! Мин сиңа аңлатырмын әле кем икәнемне, - ди. +Ире кайткач, бу хәбәрне иренә сөйли. +- Менә без асрарга бала алдык. Ул миңа мәхәббәт сүзләре сөйли башлады. Мин бүлмәдә торган вакытта бүлмәмә кереп, мине кочаклый башлады. Мин аның белән тарткалашканда, аның җиләне ертылды, - ди. +Патша бик ачулана. +- Ничек ул алай, асрау бала булып, минем хатыныма әдәпсезлек күрсәтә? Мин аны хөкемгә бирермен, - ди. +Йосыфка хөкем каршында җавап бирергә туры килә. Судья, эшне тикшергәч, мондый нәтиҗәгә килә: +- Әгәр дә Йосыф с��не кочаклаган икән, син аның белән тартышкансың икән, Йосыф җиләненең алгы өлеше ертылырга тиеш иде. Ләкин Йосыфның бит арткы итәге ертылган. Ничек соң алай булган? +Шуннан Йосыфның үзеннән сөйләтергә булганнар. Йосыф: +- Ул мине үзе артымнан куды, куган чакта арткы чабуым өзелде, - дигән. +Судья: +- Менә бусы дөрес булыр. Нигә сиңа гаепсез кешене гаепләргә иде? - дигән. +Ләкин патша үзенең хатынын гаепле санамаган. +- Бу бала чаядыр. Аны болай калдырырга ярамас йортта. Ул асрау бала. Мин аны үзем хөкем итәм. Зөләйха нинди киңәш бирер, шул хөкем булыр аңа, - дигән. +Зөләйха унике ел зинданда тотарга боерык биргән. Йосыфны шунда ук унике елга зинданга салганнар. Зинданда иптәшләре төш күрсә, Йосыф аларны юрый торган булган. +Патшага каршы булган бер кеше төш күргән: +- Мин кызыл камыт кигәнмен, Йосыф, ни булыр икән? - д игән. +- И, гаебең булмаса да, патша синең муеныңа кылыч куярга тели, - дигән. +Таң белән бу кешене, зинданнан алып чыгып, палачлар башын чапканнар. Иптәшләре шуннан белгән кызыл камытның ни икәнен. +Шуннан соң Йосыфка тагын бер иптәше төшен сөйли: +- Син дөрес әйтәсең, ахры. Бүген төшемдә җиде симез сыер, җиде ябык сыер күрдем. Бу ни булыр икән? +- Җиде симез сыерың халыкка җиде ел туклык елы булыр. Халык шул елларда ашлык запасын хәзерләп куярга тиеш булыр. Ә җиде ябык сыерың шуны күрсәтә, җиде ел ачлык булыр, - дигән. +Дөрестән дә бу шулай булган. Мисыр халкы җиде ел туклык күргән, аннан соң җиде ел ачлык күргән. +Шулай торганда патшалыкка яу килә, патша яуга китә. Зөләйха ире урынында кала. Йосыф инде җиде ел зинданда яткан була. Шулвакыт патшаның үлгән хәбәре килә. Зөләйха Йосыфны зинданнан чыгара да һаман аны үзенә каратырга тели. Зөләйха Йосыфны саф, чын мәхәббәт белән ярата. Үзе Йосыфтан олырак яшьле була. Йосыф аны үги анасы буларак хөрмәт итә. Ләкин мәхәббәт тотарга тиеш түгеллеген аңлый, аның мәхәббәтен дә кире кага. +Зинданнан чыгаргач, Зөләйха аны үзенең асрау улы дип йөртә. Үзе һаман җылый, күзләре сукырая. Күзләре сукырайгач, патшалыкны Йосыфка бирә. Менә шуннан инде Йосыф Мисыр патшасы була. Һәркем аның Мисыр патшасы булуын тели. +Зөләйханың мәхәббәте көннән-көн арта. Мисыр илендә гайбәт тарала. Имеш, Зөләйха үзенең колына гашыйк булган, аны ире дә белгән булган. Шул Йосыф өчен җанын фида кыла икән, дип, хатыннар гайбәт тарата башлаганнар. +Зөләйха, бу гайбәтне ничек юк итим икән, ничек бу ха тын нар га мәхәббәтем саф булганы хакында сөйлим икән, дип у йлый. +Бер көнне дүрт йөз хатынны сараена кунак итеп чакыра. Барлык хатыннарга да берәр тәлинкә, берәр пычак китереп тоттыра. Йосыфның чәчләрен үзе тарап үреп, зиннәтле киемнәр киендереп, пәрдәсен йөзенә ябындырып, әлеге дүрт йөз хатын утырган зур залга кертә. Бу хатыннар алдына китереп, Йосыфның битеннән пәрдәсен ачып җибәрә. Бер минут та тотмый, алып чыгып китә. Бичара хатыннар моны күргәч, һуштан язалар. Йосыфның матурлыгын күреп, бары да гашыйк булалар. +Хәзер Зөләйха бу хатыннарга берәр җимеш китереп бирә. Бер кулларына җимеш, бер кулларына пычак тоттыра. +- Тәлинкәгә куегыз да турый башлагыз, - дип боера. +Үзе шулвакыт тагы Йосыфны дүрт йөз хатын утырган бүлмәгә кертә. Барлык хатыннар, күзләрен Йосыфка текәп, җимеш тураган бармакларын кисәләр. Үзләре бармаклары киселгәннең әрнүен дә тоймыйлар. Йосыфның чибәрлеге сихерли шикелле боларны. Шуннан Йосыфны алып чыгып китәләр. Зөләйха дүрт йөз хатынның алдына килеп баса: +- Менә күрдегезме? Үз кулларыгызны, үз бармакларыгызны җимеш итеп турадыгызмы? Белдегез инде хәзер, минем гайбәтемне ни өчен сатасыз икән. Бер генә минут күрдегез дә бармакларыгызны турадыгыз. Ә мин Йосыф кайгысыннан ничә ел янам. Аны күргәнемә генә җиде ел, аннан соң күпме яндым. Шулай да мин түзәм, бармакларымны да тураганым юк. Сабырым сездән көчлерәк икән, - дип, хатыннарга үзенең бәетен әйтә. +Хатыннарның исләре китә: +- Дөрес, Зөләйха, синең сабырлыгың безгә караганда көчле икән, - диләр. +Шуннан соң Мисыр хатыннары Зөләйха турындагы бу гайбәтне сөйләмиләр, һәрберсе үзләре гайбәткә кала. Йосыфны бер күреп тә гашыйк булмау мөмкин түгел икән, диләр. +Бервакыт Йосыф патша ат өстендә сарай алдыннан үтеп барган була. Уң кулында камчысы. Зөләйха Йосыфның каршысына чыгып, килгән юлында көтеп тора. Җылап күзләре сукырая башлаган, яхшы күрми дә. Йончыган, йөзе нурсызланган, Йосыфка булган мәхәббәтеннән картайган Зөләйха. Юлда утырып тора икән. Йосыф: +- Нигә бире утырып торасың? - дип сүз кушкан. +Зөләйха әйткән: +- Йосыф, сиңа бер генә сүзем бар. Бир әле камчыңны, - д игән. +Йосыф камчыны Зөләйхага сузган. Зөләйха камчы сабын авызына китереп өргән дә шунда ук Йосыфка тоттырган. Камчы сабы янып китәр дәрәҗәдә кызу булган. Йосыф кулы пешүдән камчыны ташлап җибәргән. Шуннан соң Зөләйха: +- И Йосыф! Син камчыны тоттың да ыргыттың. Кулың пеште. Минем ничә еллар буе йөрәгемдә шул ялкын янып тора, мин түзәм. Ә синең кулың минем бер өргән сулышымдагы кайнарлыкка, утка да чыдамады. Күр минем мәхәббәтем ничек көчле икәнен! Шунда да исбат итмәсәм, ничек итеп аңлатыйм сиңа? Бу бит ничә йөздән бер өлеше генә. Менә мин ничә еллардан бирле гыйшык утында янам, - дигән. +Йосыф бер уйга килгән. +- Зөләйха, мин сине аңлыйм. Шундый ялкын эчендә син тугрылыклы мәхәббәт белән генә түзә аласың, шулай сөя аласың икән. Мин синең барлык газапларыңны алам, мәхәббәтеңне үземә кабул итәм, - дигән. +Шуннан Зөләйхага өйләнергә риза булган. Зөләйха шатлана, аның эчендәге кайгылары бетә бара. Көннән-көн йөз сарылыгы кими. Ул бит әле яшь. Картаеп җыерчыкланмаган йөзләре, кайгыдан гына. Икәү бергә тора башлагач, Зөләйха бөтенләй башка кешегә әйләнә. Матурлыгы, гүзәллеге кире кайта. Йосыф аны күреп соклана, тиң итә. Йосыф-Зөләйханың мәхәббәте аларның бәхетле, тигез гомер итүләре белән бара. +Шуннан ачлык ел килеп җитә. Дөрестән дә җиде ел халык ачыга, интегә. +Көннәрдән бер көнне Якубның уллары әтиләренә бер хәбәр ишетеп кайталар. +- Әти, илдә ачлык. Мисыр иленең патшасы бик юмарт күңелле икән. Ачка үлә торган кешеләргә ярдәмләшә икән. Анда барып карасак ярамасмы икән, - дигәннәр. +Әтиләре риза булган. Уллары чыгып киткән. Мисыр патшасы алдына килеп басканнар. +- Мисыр патшасы бик миһербанлы дип ишеттек. Безгә сукыр атабыз хакына, туганнарыбыз хакына, ачтан үлмәслек кенә булса да ярдәм итсәң иде, - дигәннәр. +Йосыф үзенең туганнарын танып алган да: +- Минем бүлмәмә керегез! - дигән. +Шунда аңа сигез туганы сәҗдә кылганнар. +Йосыф: +- Мин сезгә ярдәм итәрмен. Менә бер олау иген төяп алып китәрсез. Әтиегез ни хәлдә? Ул нишли? Дөньядамы? - дигән. +Болар әйткәннәр: +- Әтиебез дөньяда. Тик аның күзләре күрмәс булды. Безнең бер туганыбыз бар иде, шул туганыбыз үлгәннән соң, ул елап сукырайды. +Йосыф пәрдәле булгач, белмиләр. Йосыф биргән малларны алып, кайтырга чыгалар. Йосыф озата чыга. +- Сезнең тагын туганнарыгыз бармы? Алар исәннәрме? - ди. +- Бар. Атабыз бер, анабыз башка туганыбыз Ибне-Әмин бар, сеңлебез Динә бар. +- Ә ул Ибне-Әминне нигә алып килмәдегез? +- Атабыз аны җибәрми. Сөекле улым Йосыфны адаштыргач, Ибне-Әминемне дә юк итәрсез, ди ул. +- Ярар, башка вакытта Ибне-Әминне дә алып килегез, әтиегезгә сәлам әйтегез, - ди Иосыф. +Моны кайтып әтиләренә сөйләгәч, әле улы һаман да исәндер, дип өметләнеп яшәгән ата, бу сүзләрне әйтүче кеше Йосыф үзе түгел микән, дип шикләнә башлаган. +Икенче елны Ибне-Әминне дә алып китәргә кушкан. +- Әгәр аны да адаштырсагыз, шул минутта үләрмен. Аталык хакына Ибне-Әминне саклап йөртегез, - дип әйтеп калган. +Уллары, ант итеп, Ибне-Әминне алып киткәннәр. Йосыф боларга тагы ашлык биреп җибәргән. Ләкин Ибне-Әминне бер бүлмәгә чакырып, үзенең кем икәнлеген әйткән, барысын сер итеп кенә сөйләшкәннәр. +- Мин сине янымда калдырыр идем, - дигән Йосыф. +- Ә юк, мин монда калсам, әтиебез бик кайгырыр, шунда ук үләр, - дигән Ибне-Әмин. Йосыф шундый фикергә килә. Ике олау иген бирә. Ибне-Әмин саклый торган олауга алтын тустаган яшерә. Капканы чыгып киткәндә, алтын тустаганны урладылар, дип тентү ясата. Алтын тустаган Ибне-Әмин олавыннан чыккач, аны хөкемгә тарткан кебек алып кала. Әтиләренә язып җибәрә: "Ибне-Әмин ышанычлы кулда. Мөмкин булса, үзегез дә килеп чыгыгыз". +Агаларына: +- Үзгә вакыт атагызны да алып килегез, - дип әйтеп җибәргән. +Болар хатны тапшыргач, әтисе ул кешене күрер өчен ашкына башлый. Икенче барганда әтиләрен дә, Динәне дә алып китәләр. Инде ун туганы моның алдында сәҗдә кылалар. Шулвакыт Йосыф үзенең пәрдәсен ача: +- Менә кайчан әтиемнең төш юраганы дөрескә килде. Ун туганым минем алдымда сәҗдә кылалар, - дигән. +Шуннан Якуб карт улын кочаклап, елап, яңадан күрә башлый. +- Сез, туганнарым, миңа яхшылык эшләмәдегез. Ә мин сез гә яманлык белән җавап бирмәдем, чөнки сез минем кан кардәшлә рем, - дип, Йосыф әтиләре алдында туганнары моны ниш ләткәннәрен сөйләп бирә. +- Мин сезне гафу итәм. Үземнең патша сараемда сезне рәхәттә яшәтер идем, - дип, бу туганнарын үзендә калдыра. +Шулай бәхетле тормыш кичерәләр. +1970 елда Горький өлкәсе Пильнә районы Петрякс авылында +Алимова Ләйләдән (1924 елгы) Ф. Әхмәтова тарафыннан +язып алынган. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать +институтының Язма мирас үзәгендә саклана. +Колл. 84. папка 1, сакл. бер. 6. +Йосыф кыйссасы Йосыф китабы "Йосыф китабы"ның халыктагы көйләре +КУЗЫ +КӨРПӘЧ +Борын-борын заманда Ак хан белән Кара хан булган иде. Көннәрнең бер көнендә Ак хан белән Кара хан урманга күчеп киткәннәр иде. Ак хан да сиксән кеше алган, Кара хан да сиксән кеше алган. Киткән чакта бичәләре айлы-көнле калганнар. Киткәли йөргәндә сөйләшкәннәр: "Әгәр дә ул булса, Кузы Көрпәч дип исем бирербез, ә кыз булса, Баянсылу дип исем бирербез", - дигәннәр. Бер көнне Ак хан белән Кара хан кайтмакчы булганнар. Бер айлык юлны бер көнне киткәннәр, ике айлык юлны ике көн киткәннәр. Юлда кайтып барганда бер таз кол әйткән: "Әй, Ак хан, улың бар, ә Кара ханның кызы бар", - дип. +Ак хан "Улым бар!" дип куанып чапканда, ат өстеннән егылып төшеп, муены сынып үлгән. Кара хан, Ак ханны юлда күмеп, кайгы- хәсрәт белән йөз алтмыш кешене ияртеп, өйгә кайтып кергән. Өйгә килсә, Ак ханның улы, Кара ханның кызы булган. Ак ханның улына Кузы Көрпәч, дип исем кушканнар, ә Кара ханның кызына Баянсылу дип исем кушканнар. Ак ханның улы Кузы Көрпәч бер кунып, бер яше яшәгән. Кара ханның кызы да алай яшәгән. +Кузы Көрпәчкә сигез-тугыз яше вакыт чамасында ягы атыша башлаган. Унике яше тулгач, атасының ягысын алып, су ягасына төшкән. Караса, су ягасында бер бичә ак көнәк белән су чыгарып утыра. Кузы Көрпәч әйткән: "Ә, көнәгеңә ягы белән атаем!" - дип. Бу сылу хатын әйтә: "Ай, пышың курыгыр! Минем көнәгимә атканчы, әртә киткән бичәңне истәп китәр идең!" - диде. Кузы Көрпәч су йагасыннан килеп, инә сеннән сораган: "Инәм, минем әртә киткән бичәм бармы?" - дип. +Инәсе әйтте: "Ә, балам, синең әртә киткән бичәң юк", - дип. Ул көнне таз колның балалары ашык уйнагалы чыккан. Кузы Көрпәчкә унике яшь, ә таз колның балаларына егерме яше артык булган. Аларны күреп, Кузы Көрпәч тә чыккан, Кузы Көрпәч ашыгы пүтүнләп үтеп киткән. Икенче көнне тагы таз колның балалары ашык уйнаганнар. Таз колның балалары мыс кыл иткәннәр: "Безнең ашыкларны тотып алганчы, әртә киткән бичәңне истәп китәр идең!" - диделәр. +Әртә киткән бичәсе Кара ханның кызы Баянсылу булган. Бу туган вакытта Ак ханның бичәсе Баянсылуга соргалаштырып куйган булган. +Ак ханның улына өч яше тулганнан соң, инәсе Кара ханның бичәсен кызы белән кунакка чакырган. Кара ханның бичәсе кызы белән килеп, өйгә индеме Кузы Көрпәчкә: "Кызымны бу балага бирмәм!" - дип әйткән дә кайтып киткән. +Үзенең өенә килгәннән соң, Кара ханның бичәсе: "Кызыбызны алып китәек ��ара дәрьяның ягына! Шул балага бирмик", - дигән. Аннан соң Кара хан кызы Баянсылуны Кара дәрья ягына алып киткән. Моны әйткәннәр: "Әртә киткән", - дип. +Йә, кире таз кол балаларына кайтаек! Таз кол балалары Кузы Көрпәчкә диде: "Син инәңнән кауырмач куйырт! Кауырмачны кашык белән дә алма, кыйгач белән дә алма, табасыннан ал!" - дип. Аннан соң таз кол балалары әйткән: "Кашык белән бирсә, әйт: кашык йулы карсак, дип әйт", - дигән. - "Кыйгач белән бирсә, әйт: кыйгач юлы кыйшык, дип әйт!" - дигәннәр. - "Табач белән алып бирсә, ул вакытта эссе кауырмачны табачына кысып, табачын көйдер!" - дип. Аннан: "Анда инәң әртә киткән бичәңне әйтер", - дигәннәр. +Кузы Көрпәч кайтып, инәсеннән кауырмач кауырткалы әйткән: "Ашагалдым, башка аш кирәкмәс", дигән. +Инәсе кауырмач кауырган уә Кузы Көрпәчкә кашык белән эссе кауырмач биргән. Кузы Көрпәч алган юк: "Кашык йулы карсак", - дигән. Кыйгач белән биргән, "кыйгач юлы кыйшык", - дип, аны да алган юк. Аннан кулы белән биргәндә, инәсенең кулын кысканда әйткән: "Әйт, - минем әртә киткән бичәм кайда? Бармы?" - дип. Инәсе әйткән: "Юк". Аннан инәсе әйткән: "Әйтсәм, әйтим! Әртә киткән бичәң - Кара ханның кызы Баянсылу, ул Кара дәрьяның йагына киткән, хәзер аны истәсәң дә тапмассың", - дигән. +Кузы Көрпәч әйткән: "Мин истәп киткәлдим, миңа рөхсәт бир", - дип. Кузы Көрпәчкә хәзер унҗиде яшь булган, ди. Инәсе җибәрмәдеме, Кузы Көрпәч әйтте: "Мин китәем!" - дип. Кузы Көрпәч атасыннан калган акбүз атын, кылычын алды. Инәси сыгыт сыктады, әйтте: "Мин ятып төш күрәем! Аннан соң әйтирим!" - диде. +Инәсе ятып бер төш күрә башлаганда, улы уятты: "Тор, тор, инәм!" - дип. Инәсе торгач, бәет әйтте: +Имәннән таяк бөгәрбез, балам, +Илдән илгә йөрербез, балам. +Илдә бер матур тапсак, +Атын Баян куярбыз, балам! +Кузы Көрпәч әйтте: +Каеннан таяк бөгәрбез, инәм, +Илдән илгә йөрербез, инәм. +Илдә бер матур тапсак, +Аты Баян булса да, үзе дә +Баян булмас, кой, инәм! +Инәсе аннан әйтте: "Әй, балам, рөхсәтем юк, утыр, балам, күкрәгемнең сөтен саваем. Әгәр сөте авызыңа җитсә, ол вакытта китәрсең". +Инәсе түрдән утырып, сауган сөте Кузы Көрпәчкә җитмәгән, чөнки инәсе сөтен атып кына җибәргән. Аннан инәсе әйткән: "Миннән рөхсәт юк", - дип. Кузы Көрпәч әзерләнгән дә әзерләнгән, аннан соң рөхсәт сораган: "Инәм, рөхсәт ит, мин китәем!" +Инәсе әйткән: "Хәзергә рөхсәт юк, мин тагы ятып төш күрәем!" - дигән. Инәсе төш күргәле яткан. Бер-ике сәгатьтән соң Кузы Көрпәч тагы уятты: "Мин китәем, инәм!" - диде. Инәсе торып әйткән: "Әй, балам, төшемне төш итмәдең, рөхсәт юк", - диде. +Инәсе торганнан соң: "Балам, утыр, мин тагын түрдән утырып сөтем саваем! Әгәр күкрәгем сөте авызыңа җитсә, китәрсең", - дигән. +Аннан Кузы Көрпәч утырган. Инәсе урындыктан күкрәген сауган, сөте якынлап киткән. +Аннан соң инәсе бәет әйтте: +Әйләнеп чыкмас, ай, диңгез балам, +Аныклап ничек күчәрсең, балам? +Тычкан үтмәс чатырман, балам, +Аныклап ничек кичәрсең, балам? +Кузы Көрпәч җавап бирде: +Әйләнеп чыкмас, әй, диңгез, инәм, +Камчым салып чыгармын, инәм, +Тычкан үтмәс чытырман, инәм, +Камчым салып чыгармын, инәм. +Аннан соң да инәсе рөхсәт бирмәде. Кузы Көрпәч аш ашамаен, су эчмәен йүтип калды. Инәсе тагы төш күргәли ятты. Кузы Көрпәч тагы тиз генә уятты: "Инәм, рөхсәт бир!" - диде. +Инәсе тагы: "Әй, балам, ятырга бирмәдең, төшемне төш итмәдең. Утыр, балам, тагы сөтемне савыйм", - дип әйтте. Аннан сөтен сауды, янә авызына кермәде. Аннан инәсе әйтте: "Әй, балам, рөхсәт юк, тагы бер ел тормагың бар", - дип. Ә Кузы Көрпәч бөтенләй әзерләнеп куйган булган. Акбүз атка атланып, атасы Ак ханнан калган кылычын, угын, камчысын, мылтыгын алып чабып китте. Ә инәсе, күкрәген чыгарып, чәчен йолкып сыктап калган. Инәсе карганып әйткән: "Барган юлың бар булсын, кайткан юлың юк булсын!" - дигән. Кузы Көрпәч ул аяктан ул китте, бу аяктан бу китте. +Бер урманга килеп, бер киекне үтереп тә пешереп ашады. Аннан әйләнеп чыкмас ай-диңгезгә килде. Кузы Көрпәч бу диңгезнең өстенә камчысын салганда, су бүленеп китте. Тычкан үтмәс чытырманга кылычын салып чыгып киткән. Аннан соң тагы ул аяктан ул китте, бу аяктан бу китте. Аннан соң кырык бүрегә очрады. Кырык бүрене ук белән аткалы көсләтсә: "Инәң минмен", - дип аттырмады. Аннан бер аюга очрады. Аю да: "Атма, балам, инәң минмен", - дип аттырмады. +Аннан Кузы Көрпәч инәсенә: "Инәм, рөхсәт бир!" Инәсе рөхсәт бирмәде. Кузы Көрпәч тагы табып чыгып киткән. Инәсе тагы карганып утырып калган: "Барган юлың бар булсын, кайт кан юлың юк булсын!" - дип. +Алай та иттем, тыңламадың, балам, +Болай та иттем, тыңламадың, балам. +Китәртәй йулың, пулсын, балам, +Кайтыртай йулың пулмасың, балам. +Кузы Көрпәч ул аяктан ул китте, бу аяктан бу китте. +Бер заманда Кузы Көрпәч ике тау арасына килде. Анда бер таз колга килеп җитте дә сәлам бирде. Кол: "Балам, синең күзең утлы, буең саллы. Балам, син кайсы илләрдән, кайсы җирләрдән килдең?" - дип сорады. Кузы Көрпәч: "И таз кол, Кара ханның халыгын, аның кызы Баянсылуны эзләп килеп утырам", - дип әйтте. +Дөя багучы кол дөя суеп ашатты. Кузы Көрпәч ашаган вакытта олы сөяге авызыннан, кече сөяге борыныннан чыкты. Кол әйтте: "Моннан барырсың елкычы колга, аннан сорарсың", - диде. Аннан тагы Кузы Көрпәч ул аяктан ул китте, бу аяктан бу китте, барды елкычы колга. +Елкычы кол әйтте: "Балам, син кайдан килгән баламсың?" Кузы Көрпәч: "Мин Кара ханның кызы Баянсылуны истәп килдем", - дип әйтте. Бу елкычы кол әйтте: "Без Кара ханның халкыбыз, безне Кара хан безнең җиребездән аерып китергән. Моннан ары сыерчы колга барсаң, аннан сорарсың", - дип ә йтте. +Кузы Көрпәч, акбүз атка атланып, сыерчы колга китте, барып сәлам бирде. Сыерчы кол: "Кайдан йөргән баласың?" - диде. Кузы Көрпәч: "Мин Кара хан кызы Баянсылуны истәп килдем. Ул еракмы?" - диде. Сыерчы карт әйтте: "И Кара ханның халыгын истәп килсәң, моннан ары куйчы колга барырсың, анда Баянсылуның куйлары бар", - диде. +Аннан куйчы колга китте. Куйчы колга барганнан соң, сәлам биргәч, куйчы кол сорады: "Кайдан йөргән баласың?" - диде. Кузы Көрпәч әйтте: "Мин Баянсылуны истәп килдем", - диде. Куйчы кол әйтте: "Бу Баянсылуның куйлары", - диде. Кузы Көрпәч "Тукта, маңгаенды цәрг әй кунып утыра, мин аны үтерәем!" - дип чирткән. Әлеге таз кол анда үлгән. Киемен чиштереп алып, үзе киеп, таз колны, тирән казып, тәпә күмеп калдырды. +Киемене киеп, үзе куй багып, Баянсылуның малын ябып, таз кол булып, Баянсылуның ашханәсенә инеп утырды. Аның инеп утырганда, Баянсылу әйткән: "Бу таз колга нәмә булган? Сыер сава торган вакыт түгелмени?" - дип. +Кузы Көрпәч, көнәк алып, сыер саугалы чыгып киткән. Кузы Көрпәч син саугалы утырганда теге сыерның да, бу сыерның да цоцыгын өзгәләп, кире ашханәгә инеп утырды. +Баянсылу тагы: "Бу таз колга нә булган? Бозау эчерә торган вакыт түгелмени?" - дип кайгырды. Кузы Көрпәч, су алып чыгып, бозау алдына көнәк куйды. Бозаулар эчмәде. Инде Баянсылу әйтте: "Эч, бозавым, эч, дигәндә эчдигән түгелмени?" - дип. Кузы Көрпәч, аннан соң алып, бозауларны эчерде. Бозауларны эчереп бетергәннән соң, әлеге ашханәгә инеп утырды. +Бер көнне тыңлап утырса, Баянсылуны Кара Көккәлнең улына биреп, туй ясагалы йөргәннәр болар. Аннан Кузы Көрпәч бер ап-ак куй баласын тотып, үзенең алтын йөзеген куй баласының колагына киертте. Баянсылу кырык кысагы белән үзенең сараенда утырды. Кузы Көрпәч өйрәтте әлеге ак күзәгә мондый бәет әйтергә: +Сөенче, Баян, сөенче, Баян! +Сөенчеләрең миндәдер, Баян! +Әлеге ак күзә Баянсылуның сараенда, Баянсылуның алдына килеп, тып-тып сикерде. Бу сарайда кызлар белән бергә Баянсылуның җиңгәсе: "Бу куй баласына нәрсә булган?" - дип, кайчы белән атты, әлеге ак куй баласы колагындагы алтын йөзек төшеп китте. Бу йөзектә Кузы Көрпәчнең аты булган. Баянсылу бу йөзекне күрмәде дә, белмәде дә. Бу йөзекне җиңгәсе алып, кесәсенә салып куйды. Әлеге җиңгәсе бу йөзекне Баянсылуның агасына күрсәтте дә әйтте: "Ул Кузы Көрпәчне үтерергә кирәк", - дип әйтә. +Аннан ит пешергәннәр, туй башларга дип. Кузы Көрпәч, таз кол булып, өйдәге пычакларны җыеп ташлаган. Пычакларны ташлаганнан соң, Кузы Көрпәч, таз кол булып инеп, Баянсылуга үзенең пәкесен бирде: "Мә, минем пычагым", - диде. Баянсылу пәкене алып күрсә, пәке сабында Кузы Көрпәчнең исеме язылган булды. Баянсылу Кара Күккелнең улына бармады. Аннан үзенең сараенда кырык кысакка әйтте: "Кузы Көрпәч килгән бит, ничек тә булса куй багучы таз колны китерегез! Мин Кара Күккелнең улына бармам! Мин төшемдә Кузы Көрпәчне күреп йөргәнем, аңа бармакмын! Кузы Көрпәчне китерең!" - д игән. +Аннан әлеге таз колны алып килгәннәр. Ул Кузы Көрпәч булган. Аны Баянсылу каршы отырлап алган. (Ә Кара хан бу турыда бер нәмәне белгән юк.) Аннан соң Кузы Көрпәчне бер аулак бүлмәгә индергән. Анда сөйләшеп кундылар. Бу бүлмәгә шәм яктысы кирәкмәс булган. Кузы Көрпәчнең чәчендәге алтын мунцак кояш кебек яктырткан: +Ар��нда сыер мөңридер, Баян, +Көн таң атканга охшыйдыр, Баян! +Баянсылу каршы әйтте: +Аранда сыер мөңридер, Кузый, +Ач пәриләргә аш булсын, Кузый! +Кузы Көрпәч тагы: +Аранда куйлар мөңридер, Баян! +Көн таң атканнарга охшыйдыр! +Кояш югары күтәрелгәч, Баянсылу Кузы Көрпәчне сандыкка япкан. Япкан вакытта Кузы Көрпәчнең бер толым чәче алтын гәүһәр мәрҗән белән тышта калган. Баянсылуның бүлмәсенә җиңгәсе керсә, сандыктан толым чыгып калганын күрде дә чәчен кисеп алды. Әлеге җиңгәсе чәчне Баянсылуның агасына илтеп бирде. +Баянсылуның агалары, җыелышып, Кара хан белән сөйләшәләр. Кара хан кушты: "Арацан-карацан пешерегез". Аннан тур уртасында ора казытты. Бу ораның өстенә ак киез түшәтте. Аннан кич була, Кара Көккәлнең туен башладылар. Әүвәл Кузы Көрпәчне чакырдылар, аннан бөтен халыгын чакыралар да түрнең цүрә ягында утырталар. Ә Баянсылу Кузы Көрпәчне өйрәтеп җибәргән: "Түр уртасындагы ак киезгә утырма! Кияүнең урыны тәкцәккә утыр!" - дип әйтеп өйрәткән. +Кузы Көрпәчне орага егар өчен, Баянсылуның бер агасы барып чакырды: "Кияү сине чакырды", - диде. Баянсылу тагын өйрәтеп җибәрде: "Арацан-карацан бирсә, "үземнең өлешем" дип эчмә, ә "минем өлеш" дип эч", - диде. +Аннан Кузы Көрпәч килде, Кара хан, аның халкы, яхшы итеп отырлап алдылар. Кузы Көрпәчкә түргә утыргалы әйттеләр. Ә Кузы Көрпәч "Кияүнең урыны тәкцәк", дип, тегесен тегендә, монысын монда төртеп чәчеп, тәкцәккә утырды. Аннан, арацан-карацан китереп, иң әүвәл Кузы Көрпәчкә бирделәр, Кузы Көрпәч: "Баянсылуның өлеше", - дип эчеп куйды. +Аяк икенчесен әйләнеп килде, ә Кузы Көрпәч эчмәде, "үземнең өлешем" дип, "эч!" дип, эчәргәле әйттеләр. Сукмакчы булганнар, ә Кузы Көрпәч курыкмады. Аннан соң тагы: "Инәмн ең өлеше", дип эчеп куйды. Аннан өченче аяк килгәндә: "Йа, көннәрем булсын, үземнең өлешем!" дип эчеп куйган. +Арацан-карацан эчеп утырганда Баянсылу сиксән атның иярләренең канцыгасын кисеп куйган, Кузы Көрпәч өчен акбүз атның иярен калдырган. Кузы Көрпәч полгылап җырлый башлаганда, Баянсылу Кузы Көрпәчнең битенә кулъяулык ташлады. +Кузы Көрпәч тиз генә чыкты да акбүз атка чабып чыгып китте, ә Баянсылу акбүз атны тышта тотып саклаган. Ханның халкы чыгып: "Кузы Көрпәчне тотыгыз, тотыгыз!" - дип кыйгылашып калды. Бу сиксән ат Кузы Көрпәчне ялангач алып барып үтерер өчен әзерләнгән булган. Ханның кешеләре чыгып- чыгып атка атланган да аттан баш табан егылып калган. Кузы Көрпәч чабып утырса, тимер күпердә бер бала: "Ай, егет, тезеңә ук ата куям!" - диде. +Кузы Көрпәч: "Йа, ук белән атканга нәмә булмак?" - диде дә аттыра куйды. Ә ук тезеннән ерып китте. Аннан Кузы Көрпәч бер як пойдир төбендә ятты, ул аякка баса алмады. Аннан башка як пойдирнең өстенә кечкенә кошчык кунды. Бу кошның канатына бер хат язып бәйләп, Баянсылуга кайда ятканын б елдерде. +Бу кош Баянсылуга хатны китерде. Баянсылу бу хатны огы ды да, Кузы Көрпәчкә хат язып, бер бавырсак җибәрде. Ба янс ылу икенче көнне янә канатның астына алтын җеп белән бавырсак бәйләп, Кузы Көрпәч өчен бер бүз тургайны җибәрде. +Көннәрнең бер көнендә җиңгәсе белән Баянсылуга: "Әйдә! Өс киемнәребезне алыштыраек!" - диде. Аннан киемнәрен алыштырдылар. Әлеге кошчык, Баянсылу дип уйлап, җиңгәсенең кулына инеп утырды. Аннан әлеге җиңгә бу кошны кысып тотып болгады: "Әйт, Кузы Көрпәч кайда!" - дип. +Ә кош әйткән юк. Аннан соң Баянсылуның агалары тармачы эзләп, шәһәргә киттеләр. Шәһәрдә бу тармачы әйтте: "Ул кошны мичкә ташлаң, мич эчендә "чук" дип үлсә, ул Кузы Көрпәчнең як пойдирнең төбендә булырсыз", - дип. Аннан Кузы Көрпәчне үтерер өчен Кара ханның бөтен халкы ат-ияр менеп киткәннәр. Баянсылу, сарай тышына чыгып, чардакка менде дә, аларга зар әйтте: +Сыер менгән сыерланган яр-яр! +Тай менгән тайланган яр-яр! +Инде туган кызыңның аягын чапкан биядәй +Кара Көккәлнең улына бирерсең, - +Кычкырган торнадай, - дип, атасына әйткән дә, үзе Кузы Көрпәчне эзләп киткән. +Кара ханның сиксән кешесе Кузы Көрпәчне үтерергә иткәннәр, үтерә алмыйча, кыйнап бетергәннәр. Аннан ул кыйнадылар, бу кыйнадылар. Аларның кыйнавына түзалмыйча Кузы Көрпәч әйткән: "Болай минем җанымны ала алмассыз, минем табан астында үз кылычым бар, аны алып пау аслаң!" - дигән. +Аннан Кузы Көрпәчне үзенең кылычы белән үтергәннәр. Кара ханның халкы Кузы Көрпәчне үтереп кайткач, Кара хан куанычына хәбәр кешесенә байлык биргән. Кара хан Баянсылуны куаныч белән Кара Көккәлнең улына яңадан туй ясагалы йөргәндә, Баянсылу, аның кысагыннан һәммәсенә өч йөз акча биреп, энҗе-мәрҗән алып, кырык кысагын алып, Кузы Көрпәчкә китте. Ә кызларына әйтте: "Йөрегез, кызлар, йөрегез!"- дип алып чыгып китте. Китеп барганда бәет әйткән: +Йөрегез, йөрегез, кызлар, +Йөрешәек, кызлар, +Мәрвәр-мәрҗән +Тәришәек, кызлар! - дип, мәрвәр-мәрҗәнне уңга-сулга чәчә барган, ә кызлар бу мәрвәр-мәрҗәнне тәришип, юлда кала барганнар. Баянсылу барабара, кызларын алдап, юлда мәрвәр-мәрҗәнне җыйдырып, ялгыз үзе калган. +Берүзе барып, Кузы Көрпәчнең янында моңланып, Кузы Көрпәчнең кесәсеннән алтын саплы пәкесен алып, очлы ягы белән үзенең йөрәгенә саыйп, Кузы Көрпәчне кочаклап, Баянсылу анда үлде. Үлгәннән соң, кырык кысагы артыннан куып килеп җиттеләр. +Кара Көккәлнең улы, Баянсылуны куып барып, әлеге алтын саплы пәкене алды, очлы ягы белән үзене саыйп, Баянсылуны кочаклап, ул да анда үлде. +Баянсылуның атасы-инәсе белеп, куып килеп керделәр. Аннан Кара хан халыгына боерды сарай эшләтергә. Баянсылуны бу сарайга күмделәр. Сарайның ай ягы - алтын, көн ягы көмеш булган. Ә Кузы Көрпәчкә елганың икенче ягында андый ук сарай эшләделәр. Кузы Көрпәч өстенә һәм Баянсылу өстенә чыкк ан агачлар икесе су аша кушылып куйган, ә Кара Көккәлнең улының өстенә тигәнәк чыгып, икесенең аергалы үсеп утырды. +Ул суның эчендә ап-ак ике үрдәк көн-таң атканчы кушылгалы итеп, кушыла алмыйлар, көн-таң атып китә��ер, аларга бер яман кош, кушылгалы бирмичә, аерып ташлыйдыр. Болар хәзер дә ул суда яшәйделәр. +1950 елда Новосибирск өлкәсе Бараба районы Тамдау авылында +Урусов Сәлим Батыр улыннан (1875 елгы) төрки телләр галиме +Л.В. Дмитриева тарафыннан язып алынган. +Дмитриева Л.В. Язык барабинских татар. +Л., 1981. - С. 32-40. +КУЗЫ +КӨРПЕЧ +Борынгы заманда ике хан булды. Берсе Ак хан, берсе Кара хан булды. Аларның икесенең хатыннары корсаклы булды. Икесе мәслихәт кылдылар Кара хан белән Ак хан: "Безнең ике хатыныбыз корсаклы булды, дөньяга туса, берсе кыз, берсе ул булса, алыштырырбыз"*. +Ике хан ак киек көтәргә киттеләр. Аулап бардылар, Киек үтерделәр. Аннан кайттылар. +Анда, йортка җитсә, хатыннары балаларын тапканнар. Бер баласы Ак ханның ул булды, бер баласы Кара ханның кыз б улды. +Төздән йортка кайтып җиттеләр. Ак ханның аты егылып төште, иясе Ак хан муены сынып калды. Ак ханның хатыны сыгыт булды, кайгырды. Кара ханның халкы мәлис булды, сөенде, туй ясады. Ак ханның улын Кузы Көрпеч дип, Кара ханның кызын Баянсылу дип атадылар. +Ак ханның улы өч яшәр булганда, Кара хан киявен чакыра инәсе белән. Ишектән инеп килер иде, Кара хан утырып күрде аны: ишекнең янында игәр эт ятыр, аңа Кузы Көрпеч таянды. Кара хан: +- Ишекнең янында яткан игәргә таянган Ак ханның улына мин кызымны ник вәгъдә кылдым бирергә? Инде бирмәм! - күңелендә тотты. +Ак ханның хатыны белмәде аны. Сыйлады, хөрмәт итте, аннан соң өенә кайтты. Ике кунганнан соң, Кара хан пузып китте иле белән. Ак ханның хатыны ятып калды йортында. Ак ханның хатыны, Кара ханның пузганын огып, килде аңа: +- Ник киттең илеңне ташлап? +Кара хан әйтте: +- Ишеккә яткан игәргә таянган хан улына кызымны бирмимен. +Ак ханның хатыны иле белән ятып калды. +Кузы Көрпеч ун яшьлек булды. Аннан соң балалар белән ладышка атышыр булды. Балаларның ладышкасын отар булды, отса да алыр, отмаса да алыр. Бер зур бала әйтте: +- Син үәнлек кылдың! Үән булсаң, Кара хан кызын качырып киткән, ул атаң заманында әйттергән хатының* булган. Андый батыр булсаң, җитеп алгыл аны хатын итеп! Кузы Көрпеч борын аны окмады. Инде огып иди. Ул баладан сорады: +- Ул кая киткән? +Ул бала әйтте аңа: +- Моның күчеп киткән юлында каен агачы чыгып калды. Чыгып киткән юлы будыр, - дип әйтте. Инде Кузы Көрпеч алардан сорады: +- Ни хәйлә булыр? - диде. +- Хәйлә шулдыр, - диде бала, - инәңә кер, инәңә әйт, карным ачып йөри, - дип әйт! Кузы Көрпеч әнисенә керде. +- Карным ачып йөри, - дип әйтте. +Инәсе кая багып әйтте: +- Көңчегеңә богдай куыртып аша, - дип әйтте. +Кузы Көрпеч янә әйтте әнисенә: +- Көңчегеңнән мин туган имәс, синнән туган мин, үзең куыр богдайны, көнчегенең ашы миңа ярамый. +Әнисе торды, богдай куырды, пешә башлады. Тыштан балалар кыйгырды тәрәзәдән: +- Кузы Көрпеч, өйдән чык, угы-ягыңны ал! - диде. +Кузы Көрпеч угы-ягысын алды, әнисенә әйтте: +- Богдайдан алып бир, ашап чыгыйм! +Әнисе калак белән состы, бирде. Бала әйтте: +- Калактан эчмәем, йимәем. +Әнисе кыгыч белән состы, бирде. Йимәде тагы бала.. +- Кулың белән богдай сосып бир миңа! - дип әйтте әнисенә. +Әнисе кулы белән сосып бирде, әнисенең кулын бодай белән тотты. Әнисе: +- Кулым көйде! - дип әйтте. Аннан соң әнисенә әйтте: +- Минем хатыным кая китте? Дөресен әйт! +Әнисе әйтте: +- Кечкенә чагыңда, яшең җитмәгәндә кем әйтте? +Баласы әйтте: +- Мин инде куамын, син миңа азык шайла! +Әнисе азык әзерләде. Инде әнисеннән баласы сорады: +- Миңа менәр ат бармы? +Әнисе янә әйтте Кузы Көрпечкә: +- Атаңның акбүз аты бар, йөгәне бар аның, ияре бар аның. Атаңның шае бар, кылычы бар, саудагы бар, йыдасы бар. +Азык белән булды, шае белән булды, инде Кузы Көрпеч куып киткәли итте. +Әнисе әйтте: +- Тукта! Мин төш күрим синең китә торган юлыңа! +Түренә бер ястык ташлады, аңа әнисе ятты, Әнисе йоклап калды. Күп яткач, Кузы Көрпеч әнисен уятты. +- Яттың озак, - диде, - минем юрыгымны кыскартма! +Әнисе торды: +- Ни күрдең, әнием, төштә? +Әнисе әйтте төшәгән төшен: +Әнисе өйдә калды, Кузы Көрпеч китте, хатынын куып. Юлда уйның утыз бүресе килде, кырның кырык бүресе килде. Кузы Көрпеч кылыч белән аларны үтерде. Аннан ары китте, кара урманга барды, кара урманны кисте кылыч белән, юл ясап чыкты аннан. Аннан ат әйләнмәс ала тауга барды, кылыч белән чапты, җимерде, юл ясап, үтеп китте. Аннан үткәч, юлы чүлгә чыкты, кочкачак очмас коба чүл булды, анда бер козгынны күрде, ә йтте: +Атам диим сине, козгын, +Анам диим сине, козгын, +Кара ханның өе кайдадыр, козгын? +Кара таш өй кайдадыр, козгын? +Козгын әйтеп ята: +Атам дисәң мине, балам, +Анам дисәң мине, балам, +Кара хан үтерсә сине, балам, +Кашыкча каныңны эчәрмен, балам. +Кузы Көрпечнең ачуы килде, угын тартып алып атты козгынны. Козгын төште, үлде. Аннан соң Кузы Көрпеч Кара ханны куып бара. +Саескан очмас сары чүлгә килде, анда саескан очып килде. Аны күрде Кузы Көрпеч, аны күргәч, сорады аннан: +Атам диим сине, саескан, +Анам диим сине, саескан, +Кара ханның өе кайдадыр, саескан? +Кара таш өй кайдадыр, саескан? +Аңа саескан әйтеп ята: +Аннан соң Кузы Көрпечнең ачуы килде, угын алды, атты саесканны, саесканның башын өзеп сыргады. +Аннан соң китте Кузы Көрпеч, китеп барды бер дәрья ягасына, бер байтирәкнең төбенә төште атыннан. Атының иярен алды, атының йөгәнен сурду, агытты атны, иярен ястады, тугымын түшәде, ятты. Кара кеш тунын өстеннән ябынып йоклап ятты. Алты ай анда йоклады, көзгә җитте. Көз вакытында кара кеш туныннан үлән топла чыкты. Кыш көнендә дәрья бозы туңды. Аты симерде, килде, Кузы Көрпечнең баш ягында торды, тынды иясенең тунын. Тун суелып, аягына егылды, уянды иясе. "Пы! Күп йокладым", - дип торып килде. +Аннан торып атының йөгәнен катты башына, иярен әртләде өстенә, аннан шайланып, кесәсеннән булат кадауларын алып, атына дага какты. Аннан дәрьяның аръягына туры китте, бер көндә чыкты дәрьяның аръягына. +Анда Кара ханның олы улының малына чыкты, аның колларында кунак бу��ган. Коллары әйтте: +- Хан улы би килде, би улы мырза килде, аңа мал суярга кирәк. Суйдылар бер куйны, ашаттылар пешереп. Анда кунак булып кунды Кузы Көрпеч. Иртән торды, тагы ашаттылар. Кузы Көрпеч сорады: +- Инде моннан ары кеше бармы? Еракмы? +Коллары әйтте: +- Кара ханның кече улының малын багып ятканнарга бер көн юл бар. Аларга барып кунак булырсың. +Аннан китте Кузы Көрпеч, бер көндә җитте колларга. Коллар әйтте: +- Ханның улы, би кайдан килде? - диделәр. +Бер мал суйдылар ашатырга, ашаттылар аңа. Кунды берне алар белән. Иртә белән тагын ашаттылар. Ул коллардан тагы сорады Кузы Көрпеч: +- Еракмы ил моннан ары? +Ул коллар әйтте: +- Моннан барсаң, ярым көндә җитәрсең. Баянсылу куен бага торган колына барырсың. +Аннан ары тагы китте юлга чыгып, көн ярымында барды. +- Бу кемнең куе? - дип сорады Кузы Көрпеч. +Кол әйтте: +- Баянсылуның куе. +Атыннан төште, колының башын чиртеп сыргады, үтерде. Киез калпагын аның үзе киде, колның тунын алып тагы киде. Үзенең акбүз атын агытты, үзенең тунын, киемен җыеп ташлады. Ул куйларын үзе кечкенә булып багып йөрде. Борынгы карт куйлар Кузы Көрпечне таныды, кайтып йөрделәр Баянсылуга. Баянсылуның тәрәзәсенә килде, чарлады. Баянсылу аны күрде, әйтте куйга: +Какылдашкан күп карга +Карымның маен салдасын! +Илдә калган минем ир Кузым +Инде бер искә төшәрме, кәүр? +Бүкелдәшкән күп бүре +Бүремнең маен салдасын! +Илдә калган минем ир Кузым +Инде бер искә төшәрме, кәүр. +Кич булды, малын әйдәп килде Баянсылуга. Өйнең артында елга, әйре бар иде. Куй килде аңа, торды, ары җилде, бире җилде. Кузы Көрпеч пошыкты куйга, ботыннан тотты, боты сынды, әйренең ар ягына атты. Баянсылу күрде аны чыгып. +- Таз кол, ни эшең? - дип әйтте: - Әйтә торган сүзең бар, аны әйт! - диде: +Кичәләрең кичелсен, +Кичмәгәнең калсын! +Кузы Көрпеч куйга әйтте: +Кичеләрең кичелсен! +Кичмәгәнең калсын! +Бу сүзен әйткәннән соң куй кичте. Кузы Көрпеч килде Ба янсылуның өенә. Баянсылу аңа әйтте: +- Сыерны сау! - диде. +Кузы Көрпеч сауды аны, сыерның цоцугын тартты, өзде цоцугын, ташлады. Баянсылу чыгып күрде аны. Баянсылу әйтте: +- Таз кол, акылың бармы? Сыерның цоцугын ник өздең? +Саулары савылсын, +Савылмаганы калсын! +Өйгә керде, көн кич булды. Баянсылу ястык салды, түшәк салды, ятты. +- Таз кол, - диде, - табанымны яла йокларга. +Кузы Көрпеч чыкты өйдән, бер сыерның телен өзде, өйгә кереп аның белән табанын ялатты. Аягын кайра тартты Баянсылу: +- Телең каты! - дип әйтте. +Кузы Көрпеч янә чыкты өйдән, бер игәр телен өзде, өйгә кереп, аның белән табанын ялатты. Ялатты, йоклады. Таз кол ята торган урынына, ишек янына барып, ятып йоклады анда. Алтын ураган толымын чыгарып куйды, киез такыясыннан. Төн уртасында уянды Баянсылу, өйнең эче ярык булган. +- Көн өстеннән чыкканым юк, - дип тышка чыкты. +Көн төн булды, караңгы тышта. Сыер белән куйга тиеп егылды Баянсылу. Өйгә инде, Кузы Көрпечне күрде. Баянсылу әйтте: +- Әниемнән туган сиңа боерга�� иде. +Түшәгенә Кузы Көрпечне бергә яткырды. Анда йокладылар. Иртән көн тан атты, Баянсылу әйтте Кузы Көрпечгә: +Аранда куйлар мәңрәште, Кузым! +Көн чыкканнарга ошаттым, Кузым! +Көн чыкканнарга ошаттым, Кузым! +Кузы Көрпеч әйтеп ятты: +Аранда куйлар мәңрәшсә, Баяным, +Ач бүреләргә аш булсын, Баяным! +Һавада тургайлар сырлашса, Баяным, +Ач кыйгыракларга җим булсын, Баяным. +Ай чыкмакларда көн чыксын, Баяным! +Так куеннардан җан чыксын, Баяным! +Анда тордылар икәү хатын-ир булып. Кызның атасы Кара хан борын кызын Када Калмакка биргән икән. Кыз аны сөймәде, явытмады. Яланнан кайтыр иде, кызын күргәне юк. +Бер көн Кара Калмак Кузы Көрпечнең килгәнен күреп калды. Кара Калмак барып Кара ханга әйтте: +- Кызыңның ире Кузы Көрпеч килде, кызың белән көн күреп тора. +Кара хан Кузы Көрпечне - киявен чакыра. Арацан пешерде, корацан пешерде. Чакыртты, бер кешене җибәрде. +- Кара хан кайнатаң чакырып ята сине, - диде. +Аның әйтүенә бармады. Кайтарды илчене. Илче кайтты я лгыз. +Кара хан тагын ике илче җибәрде. Алар белән сөйләшмәде Кузы Көрпеч. Кайтты тагын икәү Кара ханга. +Кара хан инде өч кеше җибәрде Кузы Көрпечгә, аны алып килсен дип. +Инде Баянсылу Кузы Көрпечгә әйтте: +- Инде баргыл! - диде. Аннан яхшы тунын кидерде, шаматты ирен: +- Анда барсаң, эчмәкел аракы! Исерсәң, үтерерләр, - диде. +Кузы Көрпеч инде барды, Кара ханга җитте, урынга утыртты, сыйлап ята аны. +Кузы Көрпеч Баянның сүзен онытты, әйтте: +- Сыйлап ята. Баянның куе-сыеры эчә, эчсә дә исерми, - диде, - мин дә эчим! +Кузы Көрпеч эчте, исерде. Кара хан инде йөз чирү шайлады, Кузы Көрпечне үтерергә ниятләнде. +Аннан соң озак булды. Баянсылу атасының өенә барды. Тыштан күрде Баянсылу ирен, Кузы Көрпеч исергән булган. Баянсылу ирен уятырга санады. Шиләгәйне чыгарды, шиләгәй аның йөзенә төште. Уянды Кузы Көрпеч. Уң кулында йөз кешене яба басты, ике кулына ике йөз кешене яба басты. Өйдән чыкты, Баянсылу белән өенә барды. Атын китерде, тунын китерде. Ир шаен китерде. +- Инде йорттан чыгып киткел! - диде. - Син исердең, - диде, - инде сине пазып үтерер, - диде. +Атына менде, урам белән китте. +Ул шәһәрнең алдында елга-әйре бар иде, таш белән күперләгән. Ул күпер астыннан чыкты бер таз кол. Ук-ягасын тотканча чыкты. Угының соганы энәдәй, булды, аның башы агулы иде. +Ул таз кол әйтте: +- Тезеңне ялангачлап күрсәт миңа, мин атыйм! - диде. +Кузы Көрпеч тезен күрсәтте. Таз кол җәясен алды кулына, агулы соган белән атты, соган Кузы Көрпеч тезенә тиде. Кузы Көрпеч әйтте: +- Анамнан тугам итемдә һичнәрсә авырытканы юк, син авырыттың. +Камчы белән пошыгып, таз колны күпернең астына инд ерде. +Кузы Көрпеч китте, чүлгә барып ятты. Бер цок байтирәк агачның төбендә ятты, атын бушатты. Кузы Көрпечнең ите шешенде. Бер кунды, ике кунды, өч кунды. Баянсылу бер асрау тургай кошын җибәрде, тургайга әйтте: +- Кузы Көрпеч килмәгәне озак булды. Син бар, тургаем! Кая барганын эзләп күр! Белергә кирәк! - д��де. +Тургай эзләп китте, чүлгә очып барды, тапты. Тургай цок байтирәккә кунды. Бүз тургайны Кузы Көрпеч күрде. Кузы Көрпеч әйтте: +- Баянсылуның бүз тургае булсаң, карыным ачып ятам, аш китергел миңа! - диде. +Кайтып барды бүз тургай Баянсылуга. +- Баянсылу, иреңне таптым, карыным ачты, аш китер, дип әйтте. +Баянсылу икенче көнендә ян канатына алтын җеп белән бавырсак бәйләп элде, бүз тургайны җибәрде. Анда барды тургай, Кузы Көрпечкә ике күз бавырсак белән ашатты. +- Тагы килтер! - диде. +Тагы ике күз бавырсак янә алып барды янына, аны ашатты. +- Тагы килтергел! - диде. +Ул көнне тургай кайтса, Баянсылуның җиңгәсе Баянның башын багар иде. Бакса, тургай килеп, җиңгәсенең куенына керде, җиңгәсе тургайны тотып алды. Баянсылу кош тотканын белмәде. Баянсылу җиңгәсенә әйтте: +- Өйгә кайт инде! +Җиңгәсе кайтып ул тургайны үзенең өенә алып барды, йонын йолыкты. +- Әйт миңа, тургай, - диде, - Кузы Көрпечне таптыңмы? +Йонын йолыкса да, тургай әйтмәде. Әйтмәгәнгә бу кошны үтерделәр, тишкә чәнчеп, бер янын пешерделәр утка. Бер яны пешкәч, янә бер янын утка куйдылар, тиресе пешеп колҗ алды, ярылды. Аннан тавыш килде: "Чук байтирәкнең төбендә ятыр". +Эзләтеп карт кешеләрдән сорады Кара хан: +- Ул җирне күргән кеше булдымы бу җирдә? +Бер карт әйтте: +- Чүл уртасында бер байтирәк бар, - диде. +Кара хан җиде йөз чирү шайлап эзләп барды. Егетләр Кузы Көрпечне тоттылар, аннан соң үтерделәр. Сарай киртмә өй ясап, аның эчендә Кузының сөяген ябып куйдылар. Ул өйне ишекләп куйдылар, ишеген ябып куйдылар. +Болар йортларына кайтып бардылар, Кузы Көрпечне үтердек, дип масайдылар. Баянсылу атасы үтереп киткәнен окты, инде яхшы тунын киеп ясанды, яхшы калфагын киде, атасына килде. +Аргалап барып ни аттың, атай? +Мараллар атып килдеңме, атай? +Маралларның ите татлы дип, атай, +Миңа нисен китердең, атай? +Угалап барып ни аттың, атай, +Азаулар алып килдеңме, атай? +Азауларның ите татлы дип, атай, +Шыр алгаларын китердеңме, атай? +Атасы кызына әйтте: +Каеннан таяк алырбыз, Баян! +Халыкта сылу талдарбыз, Баян! +Халыктан сылу табылса, Баян, +Атын Кузы Көрпеч атарбыз, Баян! +Имәннән таяк алырбыз, Баян! +Илдә сылу талдарбыз, Баян! +Илдән сылу табылса, Баян! +Исемен Кузы дип атарбыз, Баян! +Кыз әйтә: Агасына китте кыз, олы агасына килеп, Баянсылу әйтте: +Угалап бардың, ни аттың, агай? +Аюны алып килдеңме, агай? +Аюның ите татлы дип, агай, +Миңа нисен китердең, агай? +Угалап бардың, ни аттың, агай? +Ак киекләр атып килдеңме, агай? +Ак киекнең ите татлы дип, агай, +Миңа нисен китердең, агай? Агасы кызга әйтте: +Каеннан таяк алырбыз, Баян! +Халыкта сылу талдырбыз, Баян, +Халыкта сылу табылса, Баян, +Атын Кузы дип атарбыз, Баян. +Имәннән таяк алырбыз, Баян, +Илдә сылу алырбыз, Баян, +Илдән сылу табылса, Баян, +Исемен Кузы дип атарбыз, Баян! Кыз әйтә агасына: +Агасы ул сүздән пошыкты, угын капты, ягысын тартып сеңлесен атты, алтын такыясын бер янын кисә атты. Качып чыкты Баянсылу, өенә кайтып барды. Яхшы туннарын киде, яхшы такыясын киде. Кырык кызагы кыз булды аның, аны җыеп алды өенә. Бер алтын саплы пәкене җиңенә алды. Кырык кыз белән чирү киткән юлга төштеләр. Киттеләр, бер чүлгә чыгып киттеләр. Юлда энҗе-мәрҗән чәчте, кырык кызагы аны тирип калдылар юлда. +Баянсылу китте. Кырык кызаклар янә куып җиттеләр. Аннан бара торгач, бер чүл үткәч, тагын Баянсылу калган энҗе-мәрҗәнен җиргә чәчте, кырык кызагы тагын аны тәрип калдылар. Баянсылу янә узып китте, кырык кызаклары янә кудылар. Баянсылу җитте Кузы Көрпечнең сараена, кырык кыз килгәнче ишеген ачты, керде. Үлеп яткан ирнең тунын ачты, куенына керде, алтын саплы пычакның сабын ирнең түшенә куйды, ирне кочаклап, пычакның безе үз түшенә керде. Үлде Баянсылу. +Үлгәннән соң кырык кызак артыннан куып килеп җиттеләр, үлгәнен күрделәр. Кырык кызак кайтып барды Кара ханга, кызының үлгәнен әйттеләр. Кара хан әйтте: +- Ике әт сөеште, үлсә дә куймамын, аларны бер җирдә аерырмын, - диде. +Инде ата-анасы килде үлгән җиренә, икесен ике җиргә аерып гөмбәз ясап күмделәр. +"КУЗЫ-КҮРПӘЧ БАЯН СЫЛУ" ДАСТАНЫ НАЗЫМНАРЫ +Кузының әнисе белән диалогы +1972 елда Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүл авыл +Мусина Фатыймадан (1900 елгы) һәм Рәфикова Хәбибҗамалдан +елгы) И. Кадыйров тарафыннан язып алынган һәм нотага төшер +Компьютерда Д. Арсланова җ +Баян белән җиңгәсе диалогы а Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүл авылынд әдән (1900 елгы) И. Кадыйров тарафыннан язып алынга отага төшерелгән. Компьютерда Д. Арсланова җыйд Кузының әнисе белән диалогы Кузы Көрпә пелән әнисе 1970 елда Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авылында Байнашев Ризмөхәммәттән (1914 елгы) Ф. Әхмәтова тарафыннан көе белән магнитофон тасмасына яздырып алынган. Нотага төшерүче Д. Арсланова. +Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов тарафыннан башкарылган. +БҮЗ ЕГЕТ +Заманнан күп заманнар үтте, диде, +Бер ханга ялгыз ул битте, диде. +Яхшы зат озак дәүран сөрмәк бармы? +Дөньядан әрман белән үтте, диде. +Бер ул туды - патшага, йортка лаек. +Савын әйтеп, туй кылды илгә җәеп. +Йортыга күп яхшылык кылган икән, +Туй кылды һәр җаннан малны суеп. +Заманнан күп заманнар үтте, диде, +Тәңредән аманлыгын көтте, диде. +Җиде яшьтән баласы уку укып, +Ун яшенә бу ул инде җитте, диде. +Йөрептер яманны уена алмай, +Ялганның кызыгына күңел куймай. +Кулына Коръән белән китап тотып, +Барадыр мулласына бер көн калмай. +Күрмәгәнне күрәем дип йөрә икән, +Таң калып, йөзен күргән тора икән: +Башында алтын айдар толымы бар, +Айдаен якты булып йөрә икән. +Бер көнне ятып, йоклап төш күрәдер, +Алдында аргымаклы кыз күрәдер. +Ул дагын бер патшаның ялгызы икән, +Бер ялгыз, бер ялгызга туш буладыр. +Әлкыйсса. Карачәчсылу бер шаһзадәнең кызы ирде. Сәхиб җамал ирде. Унбиш яшендә Бүз егетне төшендә күрде, гашыйк булды. Көннән көнгә йөзе сулды. Бер ел кайгылы булып йөрде. Һәм табип-дарыгәрләр гыйлаҗ тапмады. Икенче ел даг�� Бүз егетне төшендә күрде. Шунда һәм кыз, егетне итәгеннән ушлап җавап сорады. +Кызның әйткән җавабы: +"Төндә елап, көндез - зар, +Мин йөзеңә интизар. +Ни сәбәптән булдың яр, +Мине мондай кылып зар? +Акылың әйтсәң кирәкте. +Бер ел булды, янармын, +Үткән көнне санармын. +Һич гакылымнан танармын, - +Атың әйтсәң кирәкте". +Әлкыйсса. Бүз егет төшендә, сабыр кыл, дип әйткән сүзе: +"Бән - сәнеңмен, сән - бәнем, +Җанымга төште җаның, +Сатармы зарлап аның? +Сабыр кылсаң кирәкте. +Гашыйклар зарлап үтәр, +Тәңредән рәхмәт көтәр, +Морадка бер көн йитәр, - +Сабыр кылсаң кирәкте. +Сабыр кылмай эш бетмәс, +Мизгелсез арзың йитмәс, +Зарлау мән кайгың китмәс, - +Сабыр кылсаң кирәкте... +Кылма күңелең бозыктай, +Агарып йөр йөзектәй, +Зөләйха мән Йосыфтай +Сабыр кылсаң кирәкте. +Булды Гашыйк Кайгыдай , +Күркең йортка җәелде, +Ләйлә белән Мәҗнүндәй +Сабыр кылсаң кирәкте". +Әлкыйсса. Кыз сабыр кылды. Ата-анасы, йорты һич гыйлаҗ тапмады. Өченче ел дагы төшендә күрде. +Кыз төшендә егеткә биргән җавабы: +"Гафилмесән вай егет? +Егет буйлә ятармы? +Атка менеп чыкмаен, +Ир улҗәгә батармы? +Мин юлыңда интизар, +Мәйлең булса, эзли бар, +Без бер патша ялгызы +Сезнең өчен булдык зар. +Өч ел булды - саклаймын, +Киләме дип юклаймын, +Йөзеңне бер күрмичә, +Ничек чыдап туктаймын? +Җаның җанга кушылган, +Син хакыйкать яр булсаң, +Безнең өчен зар булсаң, +Шәһре-бостан-и Румнан +Безне эзләсәң, табарсың. +Бостан шәһренең былбылы, +Сирай җирнең бер гөле, +Дәрья кичеп, тауны үтсәң, +Безне эзләсәң табарсың. +Без - дәрьяның гәүһәре, +Бер булырмыз җәүһәре, Алтын-көмеш кулга алып, Безне эзләсәң, табарсың. Без алтыннан тирәкмез, Эзләгәнгә кирәкмез. Юлдашларың янга алып, Безне эзләсәң, табарсың. Нурдан өлге алганмын, Тутый коштай булганмын. Таягыңны кулга алып, Безне эзләсәң, табарсың". Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды. Бакшы белән дарыгәрдән дәрман тапмый, Егетнең көннән-көнгә йөзе сулды. Әтисе мән әнисе хәбәр белде, Ялгыз өчен җаннарын корбан кылды. Дәртенә ялгызының дәрман тапмай, Әтисе мән әнисе зарлы булды. Бер ел булды бу егет көлмәй йөрде, Дәртенең һич гыйлаҗын белмәй йөрде. Кашында кордашы бар, юлдашы бар, Һичкайсысын күзенә элмәй йөрде. Икенче ел төшендә тагын күрде, Кыз килеп, кадәм басып, сәлам бирде, Күзеннән яшь агызып, кул кушырып, Гарзын әйтеп, егеткә җавап бирде. Кызның төшендә әйткән җавабы: "Дүрт ел булды, саклаймын, Киләме дип юклаймын, Хәбәрең юк, үзең юк, Сәлам да бер сүзең юк. Мин йөзеңә интизар, Саклай-саклай булдым зар. Без бер патша ялгызы Сезнең өчен булдык зар. Ата белән анасы Рөхсәт бирмәй булырмы? Төшендә күргән бу ярын Килеп күрмәй булырмы?" Егетнең кызга биргән җавабы: "Син - бер сурәт нәзыйрсән, Кич кашымда ахыр сән, Уяна килсәм янда юк, Ни атлысың, атын әйт. Ни йирлексең, йирен әйт, Туган-үскән илең әйт, Мине мондый зар кылма, Анык кылып, юнең әйт! Илең синең белмәсәм, Саган тезү йөрмәсәм, Шәһрең синең белмәс��м, Сине кайдан табармын? Былтыр килдең кашыма, Кайгы салдың башыма, Күренмисең күземә, Сине кайдан табармын?" Кызның егеткә биргән җавабы: "Атка менеп чыксаң син, Безне кабул күрсәң син, Кыйбла карый торсаң син, Эзләп безне табарсың..." Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды. Бар ирде бер дусты җаннан артык, Таң-иртән барып аңа гарыз кылды: "Бер хуп сурәт күрдем мин, Хәйран булып йөрдем мин. Мәслихәтле җан дусым, Гакыл тапмай йөрдем мин. Кайгы төште башыма, Гакыл тапмый булдым зар, Мәгъкуль күрсәң, җан дустым, Аны эзләр уем бар. Китмәс кайгы төшкәндә Киңәш тапкан дусым син. Алыстан уй төшкәндә Гакыл тапкан җан дустым. Бер ел булды танганмын, Бу кайгыда калганмын, Эзләүдән бүтән уем юк, Күңелне аңа салганмын. Юлдашым юк киткәле, Дәрманым юк йиткәле. Җан юлдашым син идең, Базмай йөрдем әйткәле. Китмәс дәрткә юлыктым, Дәрманым юк, җан дустым, Аны эзләп үлсәм дә, Әрманым юк, җан дустым". Дустының җавабы: "Мәгъкуль сүздер, барырмыз, Хак язганын күрермез, Без - юлыңда корбанлык, Хезмәт итеп торырмыз... Әҗәл йитсә үләрмез, Үлмәсәк, без килермез, һич чарасы булмаса, Хак язганны күрермез..." Дусты белән бу икәү моңлатадыр, Уй уйлап, гакыл табып, серләшәдер. Бу икәүнең гакылын һичкем белмәс, Юлаучының ябтыгын уңлашадыр. Икесе бер-беренә җандай дустыр, Беренә бере табып акыл кушты. Патшаның улының гакълын тапмай Вәзире вә биләре каты шашты. Дустына җан юлдашы сүз саладыр: "Ялганнан үлми-үтми кем каладыр? Үлсәк, ярның юлында үләек", - дип, Шәһәрдән табып болар кушчы аладыр. Дустына җан юлдашы сүз саладыр, Ялганнан үлми-үтми кем каладыр. Шәһәрдән болар серен һичкем белмәс, Алтын белән көмештән мул аладыр. Дустына җан юлдашы сүз саладыр, Ялганнан үлми-үтми кем каладыр. Ике нарга азыгын артып алып, Ике кари, бер егет башчы аладыр. Аргымак аттан сайлап менеп алды, Атасы мән анасы белми калды. Юлдашы мән кордашын кашына алып, Тәвәккәл, дип барын да юлга салды... Биш кеше көн-төн болар йөрде, диде. Шәһәрдән шәһәр сәел кылды, диде. Һәр йирдә шәһәре бар ил күренсә, Атының башын аңа борды, диде. Заманнан күп заманнар үтте, диде. Шәһәрдән шәһәр сорай китте, диде. Кырдагы күп шәһәрдән ярын тапмай, Дәрья мән кимә кылып китте, диде. Заманнан күп заманнар үтте, диде, Дәрья мән өч-дүрт айлык китте, диде. Бар икән бер аралда мәймүн шәһре, Ходаем аңа дучар итте, диде. Мәймүннең батырлары "һай-һай" салды, Бәлага бичаралар инде калды. Барын да бичараның тотып алып, Йирдин казыган зинданга инде салды. Боларның зинданда әйткән сүзе: "Биек тауга киз булдык, Үтү безгә кыендыр. Тимер өйгә камалдык, Чыгу безгә кыендыр. Яман юлга киз булдык, Китү безгә кыендыр. Нинди илгә киз булдык, Йөзен адәм күрмәстәй. Нинди йиргә киз булдык, Моңлы адәм йөрмәстәй. Муенга корык төшептер, Йолкынсак та чыкмас ул. Саңрау илгә киз булдык, Ялынсак та окмас ул. Рәхимсез илгә киз булдык, Еласаң да, белмәс ул. Янган утка киз булдык, Ялынсак та сүнмәс ул. Бу бәладән котылып, Юл йөрер көн булырмы? Ата белән ананы Бер күрер көн булырмы? Бу ни хәсрәт, яраннар, Бу ни михнәт, яраннар? Патша башың кол булып, Бу ни кайгы, яраннар?" Бичаралар серләшеп моңлашадыр, Качуга ябтыкларын уңлашадыр, Бу зинданның эчендә үләбез, дип, Качуга әмәл тапмай елашадыр. Чыктылар бу зинданнан хәйлә табып, Качтылар шәһәреннән аттай чабып, Дошманнан котылсак дип, кан елашып, Төштеләр дәрья эченә бер сал табып. Сал белән бичаралар йөрде, диде. Качар якка салларын борды, диде. Юлдашының бары да анда калды, Җан юлдашын бергә алып йөрде, диде. Сал белән бичаралар йөрә бирде, Ходайдан, аман кыл, дип күп теләйдер, Сал белән бичаралар чыкып иде, Алдыннан күп кәрван очрайдыр. Күп кәрваннан ике адәм килде, диде, Береннән бере сорап белде, диде. Караса, үз иленең патшасы икән, Кәрванның бары килеп күрде, диде. Кәрванның бары килеп күрешәдер, Береннән бере сорап белешәдер. "Ханымызның югалткан ялгызы!" - дип, Кәрванның бары инде елашадыр. "Ялгызы патшамызның! Нә кып йөрсең? Сал бәйләп, дәрья эчендә агып йөрсең? Ата-анаң сез киткән соң зар иңрәйдер, Нә йомышка илеңнән чыкып йөрсең? Китепсең, ил-йортыңа серең әйтмәй, Тигеңдә патшалык урының көтмәй, Ата-анаң күрмәгәнгә дүрт ел булды, Дәрьяда нә кып йөрсең, эшең әйтмәй?" Егетнең җавабы: "Күп кәрван, сез тыңлаңыз, без әйтәле, Төштәге вәгъдә кылган ярны әйтәле. Яр өчен ата, ана, өйдән киттек, Яраткан тәкъдиренә без кайтале. Төшемдә ярым җырлап, эзлә, диде, Өметең, тапмасмын дип, өзмә, диде. Яраткан Алла безне ни кылса да, Вәгъдәңне, үлсәң, дәген бозма, диде". Кәрваннарның егеткә әйткәне: "Патшамызның ялгызы! Без теләймез, Аягыңай баш орып, без сораймыз, Ялгыз йөреп ярыңны табалмассың, Кайтканың мәгъкуль икән, бер йөрәймез. Атаңның сезнең өчен җаны корбан, Һәр тарафта, шәһәрең, йортың аман. Үзеңез бер патша ялгызысыз, Ялгыз йөреп, яр эстәү зәңгә яман. Мең-мең гаскәр сезгә юлдаш булыр, Атаңыз шәһәргә хәбәр салыр. Ходаең аны сезгә боерык кылса, Йир йөзендә бар булса, табып алыр". Егетнең җавабы: "И кәрван, бу сүз мәгъкуль булмас, димен, Бу сүзне гашыйк егет алмас, димен. Үлсәм, ярның юлында үләем дә, Ялганнан һичкем үлмәй калмас, димен. Бу сүзне дошманча әйтмә, кәрван, Үлсәм дә, юлымнан кайтмам, кәрван, Ярыма бер вәгъдәне кылганнан соң Ярымның йөзен күрмәй катьман, кәрван". Кәрванның кайткан йире: Кәрванның күп сүзенә каерылмайдыр, Әүвәлге үз сүзеннән аерылмайдыр. Ахыры, күп кәрваннан юл аерылды. Дәм инде бер-беренә боермайдыр. Бүз егеткә күп кәрван әйтеп иде, Кәрванның инде күңелен өзә әйтәдер: "Бер эш башка төшептер, Йөрмәй күңелем тынмайдыр, Гашыйк булган ярымны Күрмәй күңелем тынмайдыр. Күп гариблек күрсәм дә, Зар-сәргәрдан йөрсәм дә, Яр юлында үлсәм дә - Йөрмәй күңелем тынмайдыр. Кайгы йотып канмадым, Бу юлымнан танмадым. Борынгыдай булмадым, Йөрмәй күңелем тынмайдыр. Ялгызлыкта хак - юлдаш, Яр юлында җан - юлдаш. Дәртемә дәрман булмас, Йөрмәй күңелем тынмайдыр. Җаным барда барырмын, Тере йөрсәм, кайтырмын, Үлсәм сәлам әйтермен, Йөрмәй күңелем тынмайдыр. Инде, кәрван, йөрәсез, Атамызны күрәсез, Дәрткә дәрман булмаса, Әрманымны әйтерсез. Разый булсын атамыз, Сөтен кичсен анамыз, Артымызда - пәнаһмыз, Сәламемне әйтерсез. Бу юлдан мин килермен, Килмәсәм, мин үләрмен, Үлсәм, шунда үлгәймен, - Сәламемне әйтерсез... Моны укып күрсәңез, Хак юлына йөрсәңез, Колак салып торсаңыз, Яхшы икән дип әйтерсез". Күп кәрван бу йөрмәсен белде, диде, Алтын-көмеш кирәген бирде, диде. Падишаның баласы инде китте, Таудан, таштан, дәрьядан йөреп үтте, Кашында хезмәткәре - җан юлдашы, Бер заманда шәһәргә якын йитте. Бер читеннән шәһәрнең керде, диде, Алында бер өлкән өй күрде, диде, Өй эчендә бер абыз ултыра икән, Кереп өйгә сәламен бирде, диде. Абыз торып сәламен алды, диде, Боларны күреп, таңга калды, диде. Алыстан килгән болар, бичара икән, Ултырың, дип, тәгәймәт салды, диде: "И егетләр, юлыңыз булсын, - диде. - Күп улҗә алдыңызга булсын, - диде. - Бичаралар, җиреңез алыс икән, Эзләгәнеңезне табып булсын, - диде. - Бичаралар, җиреңез алыс икән, Монавың бер патшаның ялгызы икән, Сереңез, хак белдерсә, беләракмын Эзләгәнең, фәкыйрь, хан кызы икән". Таң калып, болар серен әйтте, диде: "Кем килеп, хәбәр биреп китте? - диде. - Юлымызда һич адәм күренмәде, Бу хәбәрне кем сезгә әйтте?" - диде. "Ходаем белдергән соң, белдем сезне, Өч көн борын төшемдә күрдем сезне, Карыныңыз инде сезнең ачкан чыгар, Йиеңез инде тамак, куеп сүзне. Шәһәрдән ярыңызны эзләп кара, Кай йирдә әгъриб булса, шуннан сора, Ярыңыз бу шәһәрдән табылмаса, Берәвеңез безнең өйгә кайтып ура". Шәһәргә бичаралар керде, диде. Алланың ярлыгына күнде, диде. Бер күчәнең эчендә йөреп иде, Кырык кыз бар икән, күрде, диде. Егеттән кызлар борын күргән икән, Күчәдә ике гариб йөргән икән. Патшаның кызының күзе төшеп, Артыннан бераз карап торган икән. "И кызлар, ул гариб(е) кем буладыр? Һәр йиргә карап торып әйләнәдер? Сөенче, ярым булса, бирер идем, Ул гарибне күрергә кем барадыр?" Хан кызының кызларга җырлап әйткәне: "Батыр ирдәй йөреше, Патша улындай торышы, Күргән төшнең турысы Бүген килгән булмасын. Кылдан пәрдә башында, Юлдашы бар кашында. Кайгы төшеп башына, Яр эзләүче булмасын Фида кылып малларын, Корбан кылып җаннарын, Барып сораң хәлләрен, Сүз сораучы булмасын. Төштә күргән ярымыз, Аңа корбан барымыз, Көндез-төнлә зарымыз, - Яр эзләүче булмасын. Барып йөзен күреңләр, Әдәп саклап торыңлар, Бераз карап торыңлар, - Ил эзләүче булмасын. Барып хәбәр алыңнар, Йөзен карап күреңләр, Кайгы-моңын сораңлар, - Яр эзләүче булмасын. Аннан хәбәр алганны, Сөенеч хәбәр салганны Алтын йөзек, гәүһәр таш Сөенчегә бирермен". Хан кызы гашыйк ярын белде, диде, Кызларга ярын әйтеп көлде, диде. Кырык кыздан ике кыз юлдаш алып, Бу егетне күргәле килде, диде. Күчәдән кызлар эзләп тапмай калды, Бу гариб ул йирдән китеп ка��ды. Кызлар килеп караса, һич нәмә юк, Һәр йирдән карап торып әйләнәдер. Ханчага кызлар килеп хәбәр бирде, Юлаучы икән аларың, кире кайтды, Хан кызы күп кызларга сүз әйтәдер, Ярым булса, ул нигә кире кайтадыр? Бүз егет юлдашы мән киңәшәдер, Һәр йирдән муен сонып карашадыр, Шәһәрдән туны ертык гариб күрсә, Ил-йортының мәнесен сорашадыр. Ярымыз бармы-юкмы, бер аңлале, Айнәктән кызлар белмәс, бер тыңлале, Бу шәһәрдән ярымыз табылмаса, Юлаучының ябтыгын уңлашале. Бу гариб хан кызын күңлегә алды: "Я Алла!" - дип үзләрен юлга салды. Бер сарайның эчендә ут янадыр, Айнәктән болар килеп колак салды. Күп кызлар өй эчендә сүзләп ятар, Хан кызы ярын юклап елап ятар, Гашыйк ярым йөзен бер күрсәм, диеп, Ходайдан наләш кылып елап ятар. Кызның өй эчендә әйткән сүзе: "Йиде елдан булдым зар, Мин йөзеңә интизар, Гашыйк булган ярыма, Кушар микән бер-вә-бар. Җаның җанга кушылган, Бер йөрер көн булырмы? Күкрәктәге күп кайгы, Котылыр көн булырмы? Киләмен, дип әйтепсең, Вәгъдәләрең ялгандай, Монча саклап килмәдең, Бүтән ярны алгандай. Алла кушкан яр идең, Ярыңа вафа кыйлмадың. Йиде елдан өеңнән Һич урыныңнан тормадың". Хан кызы йылый инде, җырын бүлде, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды, Гашыйк яры икәнен белгәннән соң, Җырын җырлап тәрәздән хәбәр салды: "И ярым! Без чыгармыз гашыйк ярың, Йиде елдан саклаган интизарың, Эзләгәнең без булсак, гашыйк ярым, Сүземә колак салың инде барың. Дүрт ел булды юлыңда йөргән ярың, Вәгъдә кылып төшеңдә күргән ярың, Эзләгән гашыйк ярың килеп тормын, Ишек ач, чын булса интизарың. Сезне монда яратты, Безне анда яратты, Бераз зарлап йөрсен дип, Арада дәрья яратты. Чүлдә йөрдем су тапмай, Суда йөздем юл тапмай Күп гариблек күргәнмен, Юл башлаучы бер тапмай. Дүрт ел булды, юлыңда Хәйран булып йөрепмен, Дәрья кичеп, тауны үтеп, Күрмәгәнне күрдем мин. Табаннарым уелып, Кул тирем дә суелып, Дәүләт-багым җуелып, Зар-сәргәрдан булдым мин. Атамны мин күрмәдем, Анамны мин күрмәдем. Өйдә гомер сөрмәдем, Бер син өчен йөрдем мин. Сине эзләп йөргәнмен, Буең төштә күргәнмен, Җаным корбан кылганмын, Рәхим итсәң кирәкте. Зәгъферандай сулганмын, Өч ел тоткын булганмын, Йөзен күрер көн булса, Ни булса да булганмын. Миһман булып килепмен, Хәйран булып йөрепмен, Нурың төштә күрепмен, Рәхим итсәң кирәкте. Атым минем Бүз егет, Кашымда бар дус егет, Бер кайгылы куш егет, Рәхмәт итсәң кирәкте. Чын хакыйкать яр булсаң, Өйгә керсәм кирәкте, Җаным сөйгән җанашым Йөзен күрсәм кирәкте". Кызның җавабы: "Чын микән, үтрек микән сүзең синең? Тапмаймын, кай йирлексең үзең синең? Төшемдә Алла кушкан ярым булсаң, Кил, тәрәздән күрәем йөзең синең". Бүз егет туры айнәккә килде, диде, Кыз, карап, егет йөзен күрде, диде. Битендәге пәрдәсен ачып иде, Шунда гашыйк ярын инде белде, диде. Тунын киеп, хан кызы кадәм басты. Йөгереп, кызлар торып, ишек ачты. Учлап алтын-көмеш кулына алып, Мәрвәрит мән мәрҗәннән чәчү чәчте. Кочаклашып күреште гашыйк яры, Кашында кырык кыз бар хезмәткәре. Кызлар торып алдында "яр-яр" әйтеп, Хан кызының табылды интизары. Кызларның әйткән "яр-яр"ы: "Әлхәм" сүрә Коръәннең башындадыр, яр-яр, Пәйгамбәрләр Алланың кашындадыр, яр-яр. Берең мәрвәр, берең мәрҗән, тезелепсез, яр-яр, Берең - хандыр, берең - ханча, яр булыпсыз, яр-яр. Берең - тутый, берең - былбыл, яр булыпсыз, яр-яр, Берең - алтын, берең - көмеш, туш булыпсыз, яр-яр. Берең - гөлдер, берең - йофар, хуш булыпсыз, яр-яр, Берең - айдыр, берең - көндер, каерылмаңыз, яр-яр, Заман ахры булганчы аерылмаңыз, яр-яр. Берең - гәүһәр, берең - якут, ярашыптыр, яр-яр, Берең - тутый, берең - былбыл, сайрашыптыр, яр-яр. Берең - хур кыз, берең - нур егет, бер торыңыз, яр-яр, Заман ахры булганчы, бер булыңыз, яр-яр. Яр-яр әйтмәк борынгы өлгемез бар, яр-яр, Терелектә бераз көн күргемез бар, яр-яр". "Яр-яр" әйтте кырык кыз уйнап-көлеп, Колак салды хан көңе, тышта торып. Кызларның бу уенын ишеткән соң, Юнәлде ханга табан, хәбәр белеп... "Тәкъсир, хан, кызыңызга барып килдем, Бер шомлык бар икән, тыңлап белдем. Кырык кыз "яр-яр" әйтеп ятыр икән, Ишеткән яманлыкны әйтә килдем. Бу "яр-яр"ны ишетеп өйгә кердем, Туйларын, кылган эшен карап тордым. Күп кызлар бер туй кылып ятар икән, Ике егет эчендә - аны күрдем. Кызыңыз мән бер егет муендашып, Ятыптыр так өстендә куендашып, Минем әйткән сүземә инанмасаң, Караңыз, тәкъсир ханым, ишек ачып". Ишетеп, хан кылычын кулына алды, Иленә ачуланып хәбәр салды. Күчәдә күп солдатлар, моны белеп, Хан кызының таш өен камап алды. Хан тышта ачу кылып акырадыр, Өйдәге яткан кызын чакырадыр, "Өйдә йөргән дошманны үлтерең!" - дип, Биләре тышта торып акырадыр... Солдатлар мән икесе - орыш булды, Бирмәде күп солдатлар качар юлны, Бичаралар ишеккә омтылганда Аягына ябышадыр сигез колы. "Я Алла!" - дип кылычын кулына алды, Алдына киз килгәнне кырып салды. Бичаралар таш өйдән чыкып иде, +Тыштагы күп солдатлар уртага алды. +"Үлтерең!" - дип, хан торып ярлык кылды, +Тыштагы солдатлар уртага алды. +Бичаралар, атына менеп алып, +Йөз егерме кешесен кырып салды. +Бүз егет юлдашы мән качып китте, +Шәһәрнең күчәсеннән чабып үтте, +Ходай Тәгалә сакласа, бәла булмас, +Баягы абызына аман йитте. +Тота алмый хан инде гаҗиз булды, +Йөз егерме кешесе үлеп калды. +Аягың астыннан бәла чыгып, +Ходаем бу бәланы кайдан салды? Ханның кызына әйткән сүзе: +"Ай, кызым, бу ни дигән шомлык? - диде. - +Атаңны инде кылдың моңлык, - диде. - +Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып, +Шәһәрдә кеше юкмы шунлык? - диде. - +И балам, иркәк тапмай шашканыңмы? +Җир йөзендә ханнарның улы юкмы? +Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып, +Коллар белән, чың белән азганыңмы? +Бу ни дигән башыма бәла салдың? +Мондый өлкән оятка кайдан калдың? +Йортыңда шундый ханлар углы юкмы? +Юлдан азып йөргәнгә кайдан калдың?" Кызның атасына биргән җавабы: +"Колагым саңгырау булганда +Әйтсәң, сүзең окмамдыр, +Нинди яхшы тапсаң да, +Һич тә миңа якмастыр. +Гакылым баштан киткән соң, +Гакылыңны алмасмын. +Барыбер килгән егетнең +Һич юлыннан калмасмын. +Атам, башымны алсаң да, +Зинданыңа салсаң да, +Бу ярымнан китмәсмен, +Йөзен күрми калсам да. +Бездән мәгъкуль кыз табып, +Үз иркеңчә кылырсың, +Йорттан яхшы таңлатып, +Сөйгәненә бирерсең. +Бу ярымнан башканың +Үлсәм йөзен күрмәсмен. +Бу егетне күрмәен, +Дәртемә юк дәрманым, +Йөзен күреп үлсәм мин, +Дөньяда юк әрманым". Кызына ачуланып, хан йортын җыйганы. +Ачуланып, хан инде йортын җыйды, +Кызына ачуланып, эче көйде. +Дошманнар тагы монда килмәсен дип, +Һәр җирдә күзәтчене әзер куйды. +"И йортым, ханыңызның даты, димен, +Шәһәрдә дошманыңыз ятыр, димен, +Кайдан килеп кызымны аздырыптыр, +Тик булмас, бу - бер килгән җаду, димен. +Гакыллашып, биләрем, юл табыңыз, +Шәһәрдән моңа ип кул табыңыз, +Карыйлыкта башыма килгән бәла, +Кичектерми дошманнан кик алыңыз..." +Ачуланып хан инде ярлык кылды, +Күп гаскәрләр дошманына бармак булды. +Дошманымыз очраса, котылмас, дип +Шәһәргә солдат белән гаскәр тулды. Егетләрнең җавабы. +Бичаралар абыздан гакыл алды, +Хат биреп, юлдашыннан хәбәр салды, Хат эчендә үзенең атын салды, Юлдашы китте, үзе өйдә калды. Хат алып, җан юлдашы йитеп килде, Хат тотып, хан алдына килеп иде. Хан бу хатын кулга алып укыган соң, Дошманының юлдашыннан барын белде. Кул кушырып ханга бу сәлам бирде, Хатын биреп, ишектә карап торды. Хат эчендә "ханмын" дип язган икән. Хатын укып, хан алып йиргә орды: "И йортым, бу егет шашкан икән, Кол икән, "патшамын" дип язган икән, Юлдашын башчы кылып, башын алың, Үзенә үзе чокыр казыган икән". Бичараны башчы кылып, алып барды, Кылычларын кынына салып барды. Дошманымыз эзләгән киз булды, дип, Калдырмый батырларын алып барды. Өйдән карап, ханзадә белде, диде, Үлтергәле дошманнар килде, диде. Күп гаскәрнең тавышын ишеткән соң, Иярләп аргымагын менде, диде. "Я Алла!" - дип дошманга каршы йөрде, Ян юлдашын дошманнан йолып алды. Юлдашын күп гаскәрдән алып иде, Күп гаскәр бары инде уртага алды. Күп кеше көн батканчы орыш булды, Чокыр җирнең бары да канга тулды. Ходай Тәгалә сакласа, бәла булмас, Екты, диде, атыннан өч йөз колны... Калган гаскәр гаҗиз булып кайтып килде, Өч йөз кеше үлгәнен әйтеп килде. Барган кеше дошманны тотканы юк, - Хан бер шомлык булганын инде белде. Биләре хан алдында сүз әйтәдер: "Орышып, бу дошманны без ни итик? Чакырып, кияү кылып, туй туйлатып +Үлтерсәк әмәл кылып, без ни итик?" +Биләрнең бу сүзенә бары күнде, +Күчәдәй савын әйтеп, атка менде: +"Егет-карың бу туйдан калмаң", - диде. +Ханчамызның күңеле инде тынды. +Ханчага сөенчегә берәү килде: +"Ник аерсын хан сездән сөйгән ярны, +Ярыңызга килсен дип хәбәр салың, +Туеңызда туйсын йортның карыны. +Атка менеп, хан үзе йөрмәк булды, +Туеңызның кызыгына кермәк булды, +Ярлык кылып, йортына савын әйтеп, +Сөйгәнеңгә ул сезне бирмәк булды". +Кыз фәкыйрь, үтрек сүзгә инанадыр, +Ярына, сәлам әйтеп, сүз саладыр: +"Туемызга Бүз егет килсе�� елдам", - +Кияү кылып, туйлатып чакырадыр. +Җегет, чакырганда, туйга килде. Җегеткә күп аракы биреп, мас кылдылар. Аны үлтерергә акыл сукканда, юлдашы кызга хәбәр бирде: +"Күп дошманның эчендә +Каерып алыр яры юк, +Суямын дип торганда +Аерып алыр яры юк... +Гариб башы киселсә, +Сезнең өчен киселер, +Гәүдәдән башы өзелсә, +Сезнең өчен өзелер. +Әйтсә сүзе - пул иде, +Бер патшаның улы иде. +Мең-мең гаскәр атланса, +Бары аның колы иде. +Дөнья милке бар иде, +Бер үзеңә зар иде, +Шундый патша табылмас, Күренгәннең яры иде... Чын сөйгән яры булсаң, Өметеңне өзмәй бар. Борынгы үткән дустай бар, Дустың сүзен кушлай бар. Чын күңелеңнән яр булсаң, Ярыңны тиз эзләй бар, Дәрт буынга төшмәй бар, Кылыч башны кисмәй бар. Ярда мәелең бар булса, Өметеңне өзмәй бар... Эш үткән соң файда юк, Найзалатын сукмай бар. Бүген искә алмасаң, Үткәннән соң туйлай бар. Дәрт буынга төшкән соң, Кылыч башын кискән соң, Сез ярны мин нитәен, Гәүдәдән баш өзгән соң?" Кызның йортына барганы. Кыз, бахыр, ишеткән соң торды, диде, Йөгереп туйга таба йөрде, диде. "Үлсәм ярның юлында үләем", - дип Сәлам биреп, туй өйгә керде, диде. Ишектән кереп, күпкә сәлам бирде, Күп гаскәр, тора килеп, урын бирде, Бүз егет, мае булыптыр, исен белмәй, Үтрек туйның булганын инде белде. Атасы түрдә утырыр түбән карап, Мае егетнең булмайдыр хәлен сорап, Ике күзе егеттә күп гаскәрнең, Пычак белән кулына хәнҗәр алып. Бүз егет яр килгәнен танымады, Арак белән шәрабка карны туйды. Эш үткәнен бичара белеп алып, Әйләнеп, түгәрәккә бер карайдыр. Кыз, бахыр, бу шомлыкны белде, диде, Атасына зар иңрәп килде, диде. Яры өчен күп алдында тезен бөгеп, Башлады атасына сүзне, диде... Кызның елап әйткәне: "Сәлам бирдек, аталар, Котлы булсын туеңыз! Күп халыкны җыепсыз, Төзек булсын уеңыз. Чын күңелдән туй булса, Куй-кузыдан суеңыз, Дошман булса арада, Азат итеп куеңыз. Бүгенге көн - яхшы көн, Тоткын адәм бар булса, Котылырга зар булса, Бозык булса туеңыз, Ялган булса уеңыз, Азат кылып ялгызны, Без фәкыйрьне суеңыз. Борынгы үткән дөньяда, Кеше суеп, туй кылган. Ишетмәдем, күрмәдем Мондый яман уй кылган. Сугым кирәк, дисәңез, Адәм итен йисәңез, Бу зарлыны коткарып, Без фәкыйрьне суеңыз. Күп эчендә бу үзе - Аздай булган бер гариб, Алып йөргән кашында Юлдашы юк бер гариб. Серен әйтеп моңлашыр Юлдашы юк бер гариб, Ил-йортыннан аерылган Ярты җанлы бер гариб. Мин елаймын, теләймен, Ата белән анадан, Хан кашында утырган Биләр белән агадан. Әйткән сүзгә күнсәңез, Сораганым бирсәңез, Киңәш яхшы, атамыз, Сүзем мәгъкуль күрсәңез. Акыллы туган хан атам Кызының кадерен белерме? Миһман булып килгәнмен, Калаганым бирерме? Сөйгән ярдан аермас, Улны атадан аермас, Әй, йортымның яхшылары, Сездән сорап елаймын: Бу бер килгән егетне Азат ит, дип теләймен. Моны азат кылсаңыз, Бар малымны бирәен, Кулыңызга су коеп, Көңдәй хезмәт кылаен". Кыз фәкыйрь ярыннан аерылмайдыр, Ярымны азат ит, дип, күп еглайдыр. Хан үзе, түбән карап, җирне чукып, Кызының бу сүзенә каерылмайдыр. Гакылсызның бары да саңгырау булды, Кыз сүзен ишетмәстәй миңгерәү булды, Атасы мән йортыннан кыз түңелеп, Күзеннән аккан яшькә алды тулды. Елап-иңрәп, ярында ике күзе, Өй эчендә әйләнеп бер карайдыр: Кайда киткән моның бар юлдашы, Күп дошманның эчендә җан юлдашы? Әйтеп-әйтеп булмаган соң: "Гакылсызга сүз әйтсәң, Күкрәгенә кунмастыр. Рәхимсезгә сүз әйтсәң, Ни әйтсәң дә булмастыр. Күзләре юк ханнарның Саңрау булыр көне икән, Гакылы юк картларның Сукыр булыр көне икән. Заман ахры булганчы Ачылмасын күзеңез. Дошманнан яу булганда Берекмәсен сүзеңез. Көнеңез моңлы булганда Хәерсезгә киз булыңыз. Зарлы көнгә калсаңыз, Саңрау йортка киз булыңыз..." Кыз бичара юлыннан түңелептер, Ярына якынрак үңелептер. Атасы мән йортыннан дәрман тапмай Күзеннән канлы яше түгелептер. Кызның егеткә биргән җавабы: "Ай, егет, куанма бу уенга, Шайтан кергән куенга! Акылыңны җыймасаң, Кылыч җитәр муеныңга. Ай, егет, мае егет, Акылыңны җый, яшь егет, Җан чыгуга йитептер, Күп эчендә аз егет. Бүз егетем, күзең ач, Әүвәлдән кушкан яр килде. Сикереп торып, ишек ач, Кылыч чапмай башыңны. Зарланып ярың килгәндә Елап килгән ярыңның Йорты телен алмайдыр. Каты бәгырь хан атам Кызына күз салмаңдыр". Җан юлдашы ишектә җылап утырыр, Ходайдан: "Аман кыл!" - дип теләп утырыр, Хан кызына эрәхим буламы дип, Кызның сүзен ишектә тыңлап утырыр. Бичара белде инде булмаганын, Атасы кызның сүзен алмаганын. Дустымның йөзене күрәен, дип, Өйгә керде корбан кылып газиз җанын. Дустының кашына якын килде, Кыздан дәрман булмасын инде белде. Үлсәм, бергә шул йирдә үләен, дип, Чебен җанын дусты өчен корбан кылды. Мае булып дусты моның карамайдыр, Һичкайсы моның хәлен сорамайдыр. "Дустымның колагына җыр җырлаен, Тик ултырып чыгуым ярамайдыр". Бүз егеткә дусты җырлап әйткәне: "Бер шәһәрнең эчендә Бер йөргәнгә охшайсән, Кай йирлек сән, ай егет, Бер күргәнгә охшайсән? Мин илеңдә торганмын, Ата-анаңны күргәнмен, Син өеңдә хан идең, Һәрбер эшкә дан идең, Үзеңдәй булган гарибкә Туган сыман дан идең. Былбыл идең җиреңдә, Чыкмас турга төшепсән, Кош коткармас карчыга - Яман юлга китепсән. Теләп булмас дошманнан Бу хурлыкка төшепсән, Маңлаеңдин тир агып, Каерылмаска төшепсән. Тирән йиргә батыпсән, - Тиз торырын, кыендыр. Янган утка төшепсән, - Сүндеререң кыендыр. Ялгыз туган бала идең, Бер көннәрдә зар идең, Бер сәгатьтә чыкмасаң, Күрим дия зар идең. Аман булгыл, җан дустым, Инде кайда күрермен? Борынгыдай берегеп, Инде кайда торырмын? Кыямәт көн булганда Күрсәм, шунда күрермен". Кашында җан юлдашы җыр җырлайдыр, Түрдә утырган хан кызы зар иңрәйдер, Җан юлдашы бу җырны ишеткән соң, Күзен ачып, дустына бер карайдыр. Күзен ачып, Бүз егет дустын күрде, Качуга кыз мән егет мәгъкуль күрде, Дошманның касд кылырын белгәннән соң, Ишеккә җан тырмашып йөгерәдер. "Я Алла!" - дип атына менеп алды, Өйдәге күп дошм��ннар тоймай калды, Дусты мән ике атка менеп алып, Найза мән кылычларын кулына алды. Хан кызы: "Аман-исән барың! - диде. - Ун көндә Хызыр булсын ярың", - диде. Боларның качканын хан белгәннән соң: "Тиз барып, аның башын алың!" - диде. Күп гаскәр бер-беренә тыгыладыр: +"Безләрдин качса ул ни кыладыр?" +Өзәңгенең уң ягын кискән икән, +Менәмен дип атына - егыладыр. +Бүз егет юлдашы мән китеп калды, +Артыннан күп гаскәр кумак булды. +Сансыз гаскәр, атына менеп алып, +Артыннан куып җитеп уртага алды. +Әлкыйсса: Бер патша бар ирде. Бер углы бар ирде. Аты Зәйтүн ирде. Хикәят китабында Зитун дир ирде. Туркан иртәгеләрендә аты Зитун дирләр. Әмма китаптагы дөрестер. Хан кызын борын шуңа бирәмен дип йөргән икән. Зитун кызга гашыйк икән. Бу хәбәрне ишетеп, мең кеше мән Зитун килгән икән. Мәгълүм булсын. +Бар ирде бер патшаның улы, диде, +Күп иде алтын-көмеш, пулы, диде. +Хан аңа кызын бирмәк булган икән, +Арасы бер айчалык юлы, диде. +Бер җадигәре килде дә хәбәр алды, +Күп гаскәр йыеп торган, кырып салды. +Мең кеше кашына юлдаш кылып +Килгән икән, күргән адәм таңга калды. +Хан алдына килде дә сәлам бирде, +Хан, килгәнен хуш күреп, галәйкә алды: +"Кирәк көндә киз булдың, киявем", - дип, +Үзенең уң ягына урын бирде. +Хан торып: "Балам, инде утыр, - диде, - +Кызымны вәгъдә кылдым былтыр, - диде, - +Арамызда җадигуй пәйда булып, +Башын кисеп син маган килтер", - диде. +"Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен, +Башын кисеп сезгә мин килтерәен, - +Атына, рөхсәт алып, менде, диде, - +Күп гаскәр үзем белән мин алаен". Атына рөхсәт алып менде, диде, Күп гаскәр кырылганын күрде, диде. Гаскәрдән биш йөз кеше кайткан икән, Алдында ачу кылып торды, диде. Күп гаскәр: "Без орышка бардык, - диде, - Мең кеше уртамызга алдык, - диде. - Яртымызны ул безнең кырып салды, Көчемез безнең җитмәй калдык, - диде. - Алдына кыз кигәнне кырып салды, Үзе - артына, юлдашын алга салды. Көчемез җитмәй аннан качып киттек, Дүрт йөз кеше безләрдән кырып салды". Хан баласының җавабы: "Хан кызын былтыр безгә вәгъдә кылган, Ике хан бер-беренә фата кылган Монча илен кырдырып, ханның үзе Безне әүвәлдә чакырмай хата кылган. Күреңез, сезгә кызык күрсәтәен, Ук белән башын аның өзә атаен. Икесенең бердәен башын кисеп, Ханчаңызга алып барып күрсәтәен". Күп гаскәр бергә инде йөрде, диде, Карасын бичараның күрде, диде. Бүз егет ташка бер ук аткан икән, Ташка ук кизеннән батты, диде. Бу да инде ташка бер ук атты, диде, Ташка угы уртасыннан батты, диде, Үз көченең ким икәнен белгәннән соң, Йортына ярлык әйтеп кайтты, диде. "Бездән ул качты инде, килмәс, - диде, - Бу шәһәргә инде ул инмәс, - диде. - Ханчаңыз безнең берлән кушылган соң, Килсә дә эт корлы күрмәс", - диде. Күп гаскәр: "Төркерәшеп качты, - диде, - Үлтердек", - дип, ханчага әйтеп килде. Кыз, фәкыйрь, терелектән өмет өзмәс, Шулай да көннән-көнгә йөзе сулды. Егетләрнең сүзе. Бичаралар яралы булган икән, Җан юлдашы егылып калган икән. Күзен ачып караса, ��ауга килде, Биек тау алдында булган икән. Күзен ачып караса, тауга килде, Исе авып калганын инде белде, Биек тауның кашына килеп иде, Тауга бераз төшүгә күңел кылды. Ат ялына кул карышып калган икән, Дошманнар күп яраны салган икән. Кашына карап торса, юлдашы юк, Бичара бер йирдә үлеп калган икән. "Җан юлдашым, бичара, үлгән икән, Күп дошман эчендә калган икән, Тере булса кашымда йөрмәсме иде, Күкрәгенә күп кайгы салган икән. Һәр йирдә ярасы бар, кан агадыр. Бу йирдә үлсәм, мине кем багадыр?" - Күп ярадан үлемне уена алып, Ике күздән канлы яше инде агадыр. Бер йирдә атын бәйләп, төште, диде. Газиз җаннан өметен өзде, диде: "Ялгызлыкта янымда юлдашым юк", - Башлады дустын юклап сүзен, диде. Бүз егетнең дустын юклап елаганы. "Тузан басты тунымны, Туфрак басты юлымны, Кайгы басты күңелемне, Ачылыр көн булырмы? Гариблеккә төшкәндә Дустым миңа килерме? Исемә алып юкласам, Минем хәлем белерме? Ялгызлыкка төшкәндә Бер күрер көн булырмы? Борынгыдай берегеп, Бер йөрер көн булырмы? Бу кайгылы көннәрем Онытылыр көн булырмы? Артымдагы дошманнан Котылыр көн булырмы? Каршы карап дошманга Йөрсәм юлым булырмы? Борынгыдай берегеп Бер йөрер көн булырмы? Аерылыпсың, җан дустым, Күрер көнем булырмы? Эзлим дисәм - дәрман юк, Сине кайдан табармын?" Дустын юклап, зар кылып иңгерәйдер, Күрәменме дустымны, дип күп еглайд Биек тауның башында бер карлыгач Баласына җим биреп асырайдыр. "Карлыгач карлыгачка җим бирәдер, Карендәш карендәшкә дим бирәдер, Ялгызлыкка төште лә гариб башым, Минем болай йөргәнне кем беләдер? Елаганым белмидер атам минем, Зарлыгымны белмидер анам минем, Гариблеккә төшептер гариб башым, Сорарга һичкем юктыр хәлем минем. Бар икән безгә болай йөрер көннәр! Зарлансам да, һичкем юк хәлем сорар, Үз җаныдай асраган ата-анам, +Булырмы тагын бер көн сезне күрер?" +Агачның башын киссәң, төбе калыр, +Икәүнең бере үлсә, бере калыр. +Ялгызның үзе үлсә, нисе калыр? +Менгән аты, кигән туны ятка калыр... +Бу дөньяның эчендә үлмәй калган, +Булырмы уйлаганның барын алган? +Баһавиның башында кайгысы бар, +Аның өчен бу җырны табып алган. +Яздым мин, моңлы күңелем ачылсын дип, +Һәр җиргә бу бер сүзем сачелсен дип. +Дөньяда төрле-төрле адәм булыр, +Кайгылы адәм күңеле басылсын дип. +Бичара тәңресенә наләш кылды, +Яратканнан башка ни хәлен белде, +Бичара наләш әйтеп утырыр ирде, +Кара тычкан алдына каршы килде. +Тычканны бу бичара тотып алды, +Үзендәй һәр йиренә яра салды, +Борынгыдан ишеткән сүз бар икән: +Дәртенә бу тычканны дарыгәр кыйлды. +Тычканны җепкә бәйләп куя бирде, +Тычкан, эзләп, һәр җирдән үлән җиде, +Һәр җирдән үләннәрне эзли-эзли, +Бер үлән ашап, тычкан шифа булды. +Тычканның саркытын табып алды, +Бераз ашап, ярага уып салды, +Ярасының өстенә салып иде, +Ярасы сау кешедәй була калды... Калган дустының сүзе. +Бичара дусты моның калган икән, +Моңа да күп яраны салган икән, +Эченнән күп гаскәрнең дустын тапмай, +Ба��гы абызына барган икән. Җиде көн дустын тапмай эзләп йөрде, Кызга ярын табалмай хәбәр бирде, Хан кызы белән икәү гакыллашып, Инде килсә качуны мәгъкуль күрде. Кыз әйтте: "Аны монда алып кил, - диде, - Үле мәетен яки аны тапкыл, - диде. - Бу шәһәрнең эчендә бер карчык бар, Яшереп, өенә аның алып кил", - диде. Юлдашы падишасын эзләй йөрде, Күп күренсә, атының башын борды. Бер түбәнең башына килеп иде, Җан юлдашы киләдер, аны күрде. Берен бере күрешеп, күңел тынды, Шәһәргә керәек, дип, атка менде, Дусты, карчык өенә җәяү килеп: "Аман ярың килде", - дип хәбәр бирде. "Сөенчегә телләне алгыл, - диде, - Кулыңга алтын йөзек салгыл, - диде. - Карчыкка биш мең алтын бирмәк булдым, Ярымны барып аннан күрмәк булдым. Инде монда килмәгел, дошман белер, Төзәрсең инде карчык безнең юлны. Һәр йирдән дошман безгә күз саладыр, Карчыкның өенә алып баргыл, - диде. - Карчыкка хәбәр биреп, вәгъдә кылдым, Кичә барып, төндә бергә тормак булдым". Шәһәрдән берәү моны күрде, диде, "Баягы кызның яры килде", - диде. Бичаралар карчыкка килгән икән, Күргәннәр: "Ханга әйтәм", - диеп килде, Ишектән хан алдына килде, диде, Ике егет килгәнен белде, диде, Ул дошманнан без ни итеп котылаек, Йортын җыеп, киңәшен кылды, диде. Баягы Зәйтүн батыр бергә килде, Кияү булып чыгадыр түргә, диде, Хан кызын аламын, дип куанадыр, Сәлам бирсә, аладыр зурга, диде. "Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен, Әмәл кылып, мин аны үлтерәен. Ул карчык өеннән тере тотсам, Алдыңа сөйрәп монда килтерәен". "И балам, аны үлтерсәң, кыз синеке, Буладыр дошман китсә, дус синеке". Ханнан рөхсәт алган соң йөри икән, Карчыкның өенә бу килде, диде. Ханнан рөхсәт алган соң йөрде, диде, Карчыкның бу өенә килде, диде. Бер курҗынга тултырып алтын биреп, Карчыкны ахыр алдап орды, диде. "И карчык, сиңа алтын мул бирәен, Үлгәнче, хезмәткәр-кол бирәен, Аларны ув бирсәң дә үлтер, карчык, Гомерең үтмәй торып, юл бирәен. Таң-иртән, карчык, торып аш кылырсың, Биһуш дигән даруны алдырырсың, Хан сәңа, моны үлтерсәң, чин бирәдер, Бер кавем хатыннарга баш булырсың". Ахыр юлдан карчык азды, диде, Боларга инде чокыр казды, диде. Базардан Биһуш дигән даруны алып, Таң-иртән карчык кылды ашны, диде. Бичара бу дарудан эчеп салды, Юлдашы белми моны тышта калды, "Юлдашы юк, берсенә бирдем дару. Үлтерсен", - дип патшага хәбәр салды. Баягы Зәйтүн үзе килде, диде, Гарибтән инде киген алды, диде. Таң-иртән базарда үлтерәм, дип, Зинданга тимерләп салды, диде. Солдатлар патшага хәбәр салды, Дошманнан ханның инде күңеле тынды, Кызымны мин Зәйтүнгә бирәмен дип, Йортына: "Туй кылың!" - дип хәбәр салды. "Хан кызын алам! - дип куанадыр. - Бу кызны миннән башка кем аладыр? Бүз егетне зинданга салганнан соң Күңеле суыр ханчаның", - дип уй кыладыр. Хан иртән ярлык кылды: "Үлтерең! - дип. - Базарга алып барып үлтерең! - дип. - Дошманымның үлгәнен йортым белсен, Дошман үлеп, дус күңелен тындырың", - дип. Солдатлар асыл ирне алып барды, Базарга и�� җыелган уңнан, сулдан. Бичара мас булып, акылы юк, Әҗәлгә инде монда дучар булды. Юлдашы хан кызыннан кайтып килде, Бер шомлык булганын инде белде, Карчыкның, ачуланып, җанын алды, Кылыч тотып, ул карчыкның башын кисте... Бичара дустын юклап, зар иңрәйдер, Киз килеп күренгәннән бер сорайдыр, Һәр җирдән сорай-сорай килеп иде: Базарда, җыелышып, ил чулайдыр. Дустына якын килеп кадәм басты, Нә кылырын белмәде, катты, шашты, Елап-иңрәп кашында торып иде, Бер заманда бичара күзен ачты. Аягыны коршаб бәйләделәр, Үлтерүгә урынны сайладылар. Түгәрәгенә караса, бары - дошман, Гариб җан чыкуга кыйнадылар. Уң ягында җан дусты елап торыр, Үлтерүгә йорт бары чулап торыр. Әҗәл йитсә, һичкемнән дәрман булмас, Иман әйтеп үләрен уйлап торыр. Бичара үләрен инде белде, Дустына: "Бире кил!" - дип, бер ым кылды, Дустына корбан инде җан юлдашы, Кашына бу якынрак килеп торды. Агызын ачып, дустына сәлам әйтте: "Терелек инде, дустым, бездән кайтты". Асыл җаннан бичара түңелгән соң, Иле мән йортына сәлам әйтте. Бүз егетнең дустына җырлаганы: "И җан дустым, якын кил, Арзым сәңа әйтәен, Сәннән башка дустым юк, Сүзем кемгә әйтәен? Карчыга кошның канаты Каерылышыр көн булыр, Аманлашып дустыннан Аерылышыр көн булыр. Бер көн калмас дустыннан Аерылышыр көн булыр. Бүгеннән соң, җан дустым, Инде сезне күрмәк юк, Борынгыдай берегеп, Инде бергә тормак юк. Бу йирдән сез кайтыңыз, Йортка сәлам әйтеңез. Карчыга коштай кундырган, Кашымда сөеп ултырган, Дидарыма туймаган, Ялгызым, дип уйлаган, Моңлы калган атама, Зарлы булган анама - Ата берлән анага Сәламемне әйтә күр... Канатыннан каерылган, Ялгызыннан аерылган, Кайгысы күп анама: "Сабыр кыл!" - дип әйтә күр. Кемне балам дияр ул, Кемне мин дип сөяр ул? Без исенә төшкәндә Янган утка көяр ул. Көйгәненә киз булсаң: "Сабыр кыл!" - дип әйтә күр. Башымдагы бүркемне Моңлы калган атама, Кулымдагы йөзекне Зарлы булган анама Үз кулыңнан биргәйсең, Күңелен аулай йөргәйсең... Без икемез бар идек, Һич аерылмас яр идек, Беркөн сине күрмәсәк, Күрәек дип зар идек. Безнең өчен, җан дустым, Күп рәнҗүне күрдең син, Ата-анадан аерылып, Бер мин өчен йөрдең син. Илеңә син барырсың, Ата-анамны күрерсең, Бездән хәбәр сораса, Арзың әйтеп еларсың. Барсаң, сәне күргәйләр, Кашыңа килеп торгайлар, Җыелган күп җәмәгать Бездән хәбәр сораса, Күзем күргән юлдашлар, Бергә йөргән моңдашлар, Безне исенә алганнар, Бездән мәхрүм калганнар, Бездән хәбәр сораса - Сәламемне әйтерсез. +Бездән рәнҗү алганнар, +Бездән күңеле калганнар +Күп эчендә бар булса - +Разый булсын дип әйтә күр..." Дустының җавабы: +"Аерылырың белгәнмен, +Курка-курка йөргәнмен. +Алла әмеренә чара юк, +Муенсынып торгаймын. +Ана сөтен имезгән, +Җаннан татлы сөешкән, +Заман ахыр булганчы +Аерылмаек, диешкән. +Җаннан татлы җан дустым, +Җаным корбан кылсам да, +Шушы күпнең алдында +Сезнең өчен үлсәм дә... +Күп дошманның эченнән +Котылмастай көн булды, +Башка төшкән эшемез +Онытылмастай көн булды. +Син үлсәң, мин кай итәрмен? +Гарзым ничек әйтермен? +Атаң чыкса алдымнан, +Ни дип җавап әйтермен: +"Кани, - дисә, - угланым?" +Анаң чыгып алдымнан; +"Кани, - дисә, - угланым?" +Алдымда торып зарланса, +Нә дип җавап әйтермен?" +Шагыйрьнең сүзе: +Ата берлән анадан +Малың берлә баладан +Кемне аермас бу үлем? +И бичара Баһави, Мәдәт телә Алладан, Сиңа да килер бу үлем. Бүз егетнең үлгән йире. Бичаралар моңлашып күп торыптыр, Гарызлашып икәве моңлашыптыр, Базардагы җыелган күп җәмәгать Боларның сүзен огып, җылашыптыр. Бер заманда вәзире килде, диде, Бичаралар үләрен белде, диде, Солдатлар алдында хәзер торып: "Кылыч белән чабың!" - дип ярлык кылды. Үлтерер җиргә моны бәйләделәр, Кылычын үткер кылып кайрадылар. Солдатлар кылыч белән чауып иде, Үтмәде кылыч, җанын кыйнадылар. Вәзире: "Үткер кылыч килтер! - диде, - Кичектерми моны тиз үлтер! - диде. - Битендәге пәрдәсен ачып чабың, Патшаның күңеле, чапсаң, тынар", - диде. Битеннән кыл пәрдәсен суеп алды, Ялангач муенына кылыч салды. Башында алтын айдар толымы бар, Күргән адәм боларга таңга калды. Тик кеше булмас дип уйлап идек, Күп кеше уртага алып сөйләп идек, Ни итик, залим патша тел алмады, Үтермә бичараны, куй, дип идек. Ул җирдә Зәйтүн батыр акырадыр, Һәрберенә: "Үлтерең! - дип чакырадыр. - Хан ярлыгын бозуга хәлең бармы?" Солдатларга: "Чабын!" - дип акырадыр. Солдатлар башын өзә чабалмады, Гыйлаҗын үлтерүгә табалмады, Үлтерәм дип кыйнаптыр газиз җанын, Кылыч солдатлар телен белә алмайдыр. Бүз егетнең җавабы: +"И гаскәр! Безгә яман сөйләмәңез, +Кылыч итем кисәр дип уйламаңыз, +Табанымның астында алмас кылыч, +Алып чабың, җанымны кыйнамаңыз. +Гәүдәмне һичкем минем өзмәс, димен, +Үз кылычым булмаса, кисмәс, димен, +Җанымны алсаңыз да, кыйнамый ал, +Тәкъдир кылса, Тәңрем бозмас, димен". +Бичараның итеген чишеп алды, +Гәүдәдән гариб башын өзде, диде, +Алтыга бөкләп салган алмас кылыч +Бер чапканда муенын өзде, диде. +Газиз җаны, кыйналып, йиргә төште, +Айдай йөзе, яркырап, йиргә төште, +Кашында җан юлдашы елап утыра, +Дустыннан аерылып, өмет өзде. +Зәйтүн батыр: "Алыңыз башын! - диде, - +Дарга бәйләп, югары асың! - диде. - +Йорт эчендә үлгәне мәгълүм булсын, +Хан, ханша күңелен басың", - диде. +Гариб башыны дарга асты, диде, +Йорт бары, елап, аннан качты, диде, +Ханга йорт: "Үлтердек..." - әйтеп килде, +Котылдык, дип дошманнан, сачу сачты. +"Туй кылың!" дип, йортына ярлык кылды, +Патшаның үлтергәнен йорты белде, +Кыз, бахыр, бу эштән иссез, гафил, +Мал суеп, туен инде кылды, диде. +Бичара ул шәһәрдә үлеп калды, +Җан дусты үлгәнен күреп калды, +Дарга башын асканын күргәннән соң, +Елый-елый бичара талып калды... +Карачәчсылуның сүзе. +Кыз саклыйдыр, юлдашы киләме, дип, +Килеп бездән бер хәбәр аламы, дип; +Кыз өенә юлдашы килмәгән соң +Кыз курыкты, бер шомлык булдымы, дип. +Карчыкка хан кызы килде, диде, +Карчыгы үлеп ятар, күрде, диде. +Өенә елый-иңрәй кайтып килде, +Бер шомлык булганын белде, диде. +Барын да кырык кызның кашына алып, +Шәһәрдән ярын эзли йөрмәк булды. +Төн эчендә кай йирдә тавыш булса, +Тәрәзәдән бары килеп колак салды. +Бер йиргә килсә, күп йорт туй туйлайдыр, +Шушында минем яр, дип кыз уйлайдыр, +Һәр тәрәзә төбендә җыр җырлайдыр, +Ярын юклап бичара зар иңрәйдер. Карачәчсылуның тәрәзәдән җырлаганы: +"Дөя килеп бузлайдыр, +Бутасы аның юк микән? +Бута күзле Бүз егет +Бу уенда юк микән? +Сыер килеп мөгрәйдер, +Бозавым, дип елайдыр, +Бичараның бозавы +Бу уенда юк микән? +Куйлар килеп мөгрәйдер, +Кузысы өчен иңрәйдер, +Бичараның кузысы +Бу уенда юк микән? +Җылкы килеп кешнәйдер, +Колыным, дип эзләйдер, +Бичараның колыны +Бу уенда юк микән? +Былбыл кошлар сайрайдыр, +Кызыл гөле юк микән? Кызыл йөзле Бүз егет Бу уенда юк микән?" Тәрәзәдән бичара кыз җыр җырлайдыр, Өй эчендә җәмәгать җыр тыңлайдыр. Һич адәм хан кызы дип уйламайдыр, Бичара һәркемгә бер иңрәйдер. Күп эчендә бер адәм белде, диде, Бичара хан кызы икәнен күрде, диде, Бичара яры юктан йөргән икән, Тәрәзәдән ярын юклап җавап бирде: "Дөяләр килеп бузлайдыр, Бутасы аның юк чыгар, Бута күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Елкы килеп кешнәсә, Колыны аның юк чыгар, Колын күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Сыер килеп мөгрәсә, Бозавы аның юк чыгар. Бозау күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Куйлар килеп мөгрәсә, Кузысы аның юк чыгар, Кузы күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Былбыл кошлар сайраса, Кызыл гөле юк чыгар, Кызыл йөзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Бүз егетнең толгасы Яраланганга охшайдыр, Дөньясының дәүләте Тол калганга охшайдыр. Ярыңнан хәбәр сорсаң, Кайтмас җиргә киткән ул". Ишетеп бу сүзне кыз җылап килде, Атасыннан кыз, басып, сорап килде: "Атам минем ау аулай барган икән, Сауга бир, ата", - дип иңрәп килде: "Ишетепмен, и ата, Ау аулая китепсең, Илерүгә батыпсың. Калын чәңгәл эченнән Бала шоңкар атыпсың. Яхшы күргән кызыңа Бер сауганы кыймаймы? Тозак кора ятыпсың, Бала киек атыпсың, Безгә сауга бирмәйме? Яхшы күргән кызыңа Бер сауганы кыймаймы? Атка менеп чыгыпсың, Дошманыңны егыпсың, Дөнья инде киң калды, Үлмәс хәбәр огыпсың. Беркөн, ата, җыларсың, Күп мән дошман булырсың, Эш үткән соң, файда юк, Атам, дәрдле булырсың. Уйлаганың белдем мин: Берәүгә бирер уең бар - Йорт эчендә туең бар. Тимер алтын булмастыр, Бакыр көмеш булмастыр, Иркем бар, дип, эш кылма, Кызың телең алмастыр. +Кияү кылган Зәйтүнең, +Сыртын алтын кылсаң да, +Эчен гәүһәр кылсаң да, +Үз ярымдай булмас ул. +Алтынга йонын буясаң, +Карга шоңкар булырмы? +Канатына кан яксаң, +Шоңкар карга булырмы? +Яхшы күргән кешеңне +Нурга кушып китерсәң, +Тәмам йортка белдерсәң, +Үз ярымдай булырмы? +Кияү суеп, туй кылдың, +Кызың телең алырмы? +Бүз егетнең сөяген +Мең Зәйтүнгә бирмәсмен! +Үлгән ярым муласын +Алтынлы өйгә бирмәсмен, +Ундай ярны тапсаң да +Һич тә кабул күрмәсмен. +Акыл юк атамның +Кылган эшен кайтәен? +Үлгән ярым күрмәсәм, +Тере йөреп кайтәен?" Ханның кызына биргән җавабы: +"Елама, кызым, елама, +Ил эчендә яхшы күп, +Илдән илгә йөрәен, +Сине аңа бирәен. +Телем, балам, каерма, +Сөйгәнеңчә кылырмын. +Алтынлы утау тектереп, +Хезмәтчеләр куермын. +Башымдагы таҗымны, +Астымдагы тагымны, +Кызым, сиңа бирермен. +Аргымакка менгезеп, +Мең кол, балам, бирермен. +Мең дөягә йөк артып, +Мең көң, балам, бирермен. +Дөнья йөзе киң, балам, +Табып алып бер яхшы, +Сөйгәнеңә бирермен. +Мал яхшысын алырсың, +Сөйгәнеңлә торырсың, +Бозма, балам, уеңны, +Хуп төзәрсең туеңны. +Ханнардан хат киләдер, +Бар да сине сөядер, +Тутый коштай егетләр +Бары сине теләйдер, +Сине алсам, дип елайдыр. +Чакырып алып, торгызып, +Йөзең, балам, күргәзеп, +Күп кайгырма, җан балам, +Сөйгәнеңә бирермен". Карачәчсылуның сүзе: +"Балаң күңеле калгандыр, +Арбасаң да булмас ул, +Нур егетен килтерсәң, +Аны да кабул күрмәстер, +Сөякләрем сынган соң, +Сыласаң да булмас ул, +Йөрәгем янып көл булды, +Су койсаң да сүнмәс ул. +Башым йиргә тигән соң, +Күтәрсәң дә булмас ул, Күңел коштай очкан соң, Кайтып кулга кунмас ул. Сөйгән ярым киткән соң, Нә кылса да булмас ул, Эчем бозга тулган соң, Йөрәгем таш булгандай, Сүз сөйләсәң эремәс ул. Күңелем бер калган соң, Ич әм ишетә белмәс ул. Аргымакка менгезгән Мең колыңны нитәен? Кол хезмәте(н) көң иткән соң Көңеңә хезмәт кылдырмай, Үзем үк эшем кылырмын. Алтынлы утау кылганчы, Җирдән мула кылырмын. Башыңдагы таҗыңны, Астыңдагы тагыңны Кулыма алып нитәен? - Тагка ултырыр кешем юк. Мал яхшысын нитәен? - Алып менәр кешем юк! Илдән илне аралап, Тапкан яхшың нитәен? Үз тапканым киткән соң, Үзгә ярны нитәен? Бездән соңгы кызыңны, Кысыр калган биядәй, Каемаган дөядәй, Илдән илне аралап, Илдән яхшы күренсә, Алып, шуңа бирерсең". Бичара кыз елай-иңрәй сүзен әйтте, Атасының кашыннан зарлап китте, Үлсәм, ярым юлында үләен, дип, Бер заманда шәһәргә якын йитте. Бер заман дарга аскан күрде башын, Бер көрсенеп, исе авып, йиргә төште, Исен җыеп, канлы башны кулга алып, Кан аралаш агызды күздән яшен. "Хәйран башың, хан башың Киселгәнгә охшайдыр, Бәһасе юк гәүдәдән Өзелгәнгә охшайдыр. Гәүдәң канга болганып, Аяк-кулың чолганып, Кәфенең юк, гүрең юк, Йирдә ятар ирме идең? Канга башың болганып, Болай ятар ирме идең? Комга болгап башыңны, Күздән аккан яшеңне Йиргә агызыр ирме идең? Гәүһәр башың - хан башың, Алтын дөньяң болганып, Дарга асылыр ирме идең? Йортыңда син хан идең, Һәрбер эшең дан идең, Дошманнарың кулында Мондый булыр ирме идең? Карагаттай күзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең, Балдан татлы сүзләрең, Бер күрүгә зар булдым. Әйтсәм, сүзем йитмәстәй, Кайгың истән китмәстәй Алыс юлга китепсең, Чакырсам да килмәссең, Зар кылсам да белмәссең! Сездән дөнья үтептер, Мин дә артыңнан үтәрмен. Син алдымда булмасаң, Бу дөньяны нитәрмен? Көн дә елап йөргәнче, Кайгың китмәс үлгәнче, Бу кайгыны күргәнче, Бергә булсам кирәкте!" Бичара кыз дөньясын кулына алды, Туркага канлы башны урап салды, Үзеннән алтын-көмеш кулына ��лып, Ярына там торгызу уена алды. Кашына йөз егерме колын алды, Алтын белән көмештән мула салды. Бу муласын хан кызының белешкән соң, Йортына: "Җыелың!" - дип хәбәр салды. Йортына: "Кыз кашына барың! - диде. - Ничек йөри кызым минем, белең! - диде. - Кызымның бераз көндә күңеле суыр, Кызымның кыл дигәнен кылың", - диде. Күп гаскәр кыз кашына килде, диде, Там торгызып куйганын күрде, диде, Кыз боларның килгәнен яктырмады. Гаскәрнең бары кайтып йөрде, диде. Кызыгыз там торгызып куйган икән, Шәһәрдән зәргәр җыеп алган икән. Бу шәһәрдә андаен өй табылмас, Алтын белән көмештән салган икән. Хан кызын күрүгә ояладыр, Анасы, ялгызым, дип, зар кыладыр, Кашына бер-ике адәм юлдаш алып, Чыдый алмай анасы бер барадыр... Кызына, елап, ханым моңын әйтте: Кылыптыр атаң сиңа "Корбан гаете"... Баласы анасына карамайдыр, Оялып, анасы өенә кайтты. Кыз инде там торгызып булды, диде, Эченнән бигеткәндәй кылды, диде. Кашында кырык кыз мән аманлашып, Дала-җир күз яшенә тулды, диде. Карачәчсылуның кызларга сөйләгәне: "Яр-яр" әйткән яр-ярым, Аман булың! Хуш булың! Безгә үтәр көн булды, Сездән китәр көн булды. Аман инде, хуш булың! Безгә үтәр көн булды, Яр өчен үләр көн булды, Сезгә калыр көн булды. Бездән рәнҗү алганнар, Бездән күңеле калганнар, Уеңызга алгайсыз, Риза булың, дусларым! Борынгыдай булырсыз, Сөйгән ярга барырсыз, Уйнап-көлеп йөрерсез, Аман булың, дусларым! Тургайга җим табылыр, Авыруга им табылыр, Башыгыз яшь, дусларым, Сезгә дә көн табылыр. Минем өчен еламаң, Миндәй бер кыз табылыр. Терегә яр табылыр, Үлгәнгә җир ябылыр. Минем ярым үтептер, Бу ялганнан үтептер, Кил, дисәм дә, килмәс ул, Зар кылсам да, белмәс ул. Чын ярымнан калгым юк, Ялган ярга баргым юк, +Бу дөньяда калгым юк. +Аман булың, дусларым!" Кызларның Карачәчсылуга җырлап әйткәне: +"Әүвәл хактан теләймез, +Икенче сездән теләймез, +Бераз сабыр кылыңыз, +Гарзымыз бар, сораймыз. +Бераз тере торыңыз, +Бераз дәүран сөреңез, +Ятим булмас анаңның +Бер кат йөзен күреңез. +Юлдашларың артыңда +Кузыдай чаулап калмасын, +Ата-анаң артыңда +Көн-төн иңрәп калмасын. +Алтын бизәк киң сарай +Җиргә колап калмасын, +Фәкыйрь, мескен, гариб, яшь +Сез чөн чаулап калмасын. +Кырык кызның канаты, +Сез булырсыз санаты, +Канатымыз каерма, +Үзеңнән безне аерма. +Сезнең өчен ил-йортың +Бутадай бузлап калмасын, +Дөньядан өмет өзмәгел, +Төкәнеңне бозмагыл, +Төкәндәге ярларың +Зар-сәргәрдан калмасын. +Кайт, җанымыз, кайтсана, +Гарызың йортка әйтсәнә, +Без фәкыйрьне зар кылмай, +Кайт, җанымыз, кайтсана". Карачәчсылуның сүзе: +"Берәүгә әҗәл киз килсә, +Ни кылсаң да булмас ул, +Җан алгучы килгәндә +Әйтсәң, телең алмас ул. +Атадан да китәрмез, +Анадан да китәрмез, +Әҗәл килсә, әмәл юк, +Бу ялганнан китәрмез. +Каты дәрткә юлыктым, +Дару эчсәм дә терелмәм, +Бутачыктай булганмын, +Җим бирсәң дә илекмәм. +Инде әйтер сүзем юк, +Сүзем калыр, үзем юк, +Әҗәл җитсә, торгым юк, +Аман булың, дусларым". Әлкыйсса. Карачәчсылу ��л киемнәрен күреп җырлаганы: +"Алтын, ефәк, кеш туннар, +Сезне кияр кешем юк, +Алтынлы ияр, күк юргам, +Сине менәр кешем юк. +Алтын бизәк, киң сарай, +Сезгә керер кешем юк, +Барыгызны нитәен? +Бергә йөрер кешем юк. +Атама әйтең сүземне, +Канлы яшь алды күземне, +Атама дөнья киң булсын, +Корбан кылдым үземне..." +Бичара кыз елай-елай тамга керде, +Терелектән үлгәнен яхшы күрде, Там ишеген эченнән бикләгән соң, Үз эченә үзе ул хәнҗәр орды. Хан кызы яры белән кушылыптыр, Газиз җаны гәүдәдән өзелептер, Атасына йорты хәбәр иткәннән соң, Кылганы хан(ның) туе бозылыптыр. Хан, ишетеп, йортыннан елап килде, Анасы битен ертып, иңрәп килде, Тәмам йорт бу хәбәрне ишеткән соң, Өлкән-кече - мулага бары килде. Еласа да, эш үтеп калган икән, Ике ялгыз - дөньядан барган икән, Ханым: "Мондый булырын белмәдем!" - дип, Үз битен үзе тырнап ярган икән. Тышта торып, хан кызын чакырадыр, Йортына: "Ишек ач!" - дип акырадыр, Ханым әйтә, ачуланып, патшасына: "Эш үткән соң бу инде ни кыладыр?" Күп гаскәр там ишеген бозды, диде, Битен ачып күрделәр кызны, диде. Кочаклашып ятыптыр ике ялгыз, Күргән соң өметләрен өзде, диде. Хан - кызы кашында зар иңрәйдер, Үз кулын үзе тешләп йолкылайдыр, Ханымы патшасына ачуланып: "Бар шомлык үзеңнән!" - дип (зар) елайдыр. Хан факыр елай-иңрәй өйгә кайтты, Сыртыннан там торгыз, дип ярлык әйтте, Сыкылын бу баланың белмәдем, дип Йортының барын җыеп үпкә әйтте... "Ялгыз кызың үлтереп тындың, - диде, - Мулага җанын алып куйдың, - диде. - Алдыңда куанычың кем буладыр, Терелектә токымың җуйдың", -диде. Бичара хан әйтәдер: "Белмәдем, - дип, - +Үлтерергә базарга кермәдем, - дип, - +Сакалын йолкып патша күп елайдыр, - +Бичараның мәхәббәтен күрмәдем", - дип. +Муласына хан килеп, йорт йөргезде, +Алтын мула сыртыннан там торгызды. +"Бичара ялгызым!" - дип хан елайдыр, +Елаган мән үлгәнне кем тергезде? +Ике гашыйк бердәен үлеп калды, +Атасы, йортын җыеп, там торгызды, +Бүз егетнең мәетен кочып җан дусты, +Дусты өчен җан дусты талыб калды. +Дусты өчен бичара күп елайдыр, +Ходайдан аман кыл, дип, күп теләйдер, +Дустым миңа әманәт биреп иде, +Тапшырмый үлсәм, ди, үпкәләйдер. Егетнең җырлаганы: +"Мин кайтуга уй кылдым, +Миһербаным, әлвидаг! +Кемнең берлә йөргәймен, +Кемне дустым дигәймен? +Син исемә төшкәндә +Киткем килмәс кашыңнан. +Еласам да файда юк, +Күздән аккан яшемнән. +Миңа синсез эчкән аш +Кызыл канга охшайдыр. +Кайтам дисәм йортыма, +Кайгың аяк тошайдыр. +Күп тубыннан аерылган +Каздай булып калдым мин, +Күп иленнән аерылган +Аздай булып калдым мин. +Бутасы үлгән дөядәй +Инде бузлап калдым мин, +Колыны үлгән биядәй +Инде кешнәп калдым мин. +Җаның хакка тапшырдым +Ярың бергә, кашыңда, +Ялгызлыкка елаймын, +Күп кайгы бар башымда. +Үләен дип уйласам, +Әманәтең бар куенымда, +Йөрәен дип уйласам, +Ялгызлык бар муенымда. +Әманәтең тапшырып, +Тере булсам килермен, +Җаннан татлы җан дустым, +Юлыңда мин үләрмен. +Котылдыңыз дөньядан +Икәү булып, берләне��, +Юлдашыннан аерылып, +Дустың кайтты зарланып". Дустының өенә барган җире. +Бичараның сүзе инде бетте, диде, +Йортының юнен сорай китте, диде. +Хак сакласа бәндәгә бәла булмас, - +Аман-исән йортына җитте, диде. +Алдында бер-ике адәм күрде, диде, +Җиткән соң якын, сәлам бирде, диде, +Ике адәм үз иленең кешесе икән, +Аманлашып бергә инде йөрде, диде. +"Ялгыз егет, атыңны бормай әйдә, +Синең безгә килгәнең булды файда, +Сезләрне эзләп чыккан күп кеше идек, +Ялгыз йөрсең, кашыңда дустың кайда?" Егетнең җавабы: +"Ходаем ялгызлыкка салды, - диде, - +Җан юлдашым елай-иңрәй калды, - диде. - +Ходаем, тәкъдир җитеп, алды, - диде, - +Җан ярымнан аерылып калдым", - диде. +Ике кеше бу хәбәрне ишеткән соң, +Шәһәргә алып моны йөрде, диде, +Ялгыз дус шәһәргә кергәннән соң, +Йорт бары килеп моны күрде, диде. +Башлады егет күпкә сүзне, диде, +Агызып ике күздән яшьне, диде. +Ялгызын хан ишетсә, үләр, диде, +Ханга барып әйтүгә шашты, диде. +Җыелып күп биләр киңәшәдер: +"Ялгызы патшаның", - дип моңлашадыр, +Бер акын бар икән йорт эчендә, +Җыр белән белдерүгә уңлашадыр. +Акын белән җан дустын алып йөрде, +Күп биләр, сәлам биреп, ханга килде. +Ялгызының җан дусын күреп иде, +Хан, ханымы урныннан елап торды: +"Җан юлдашың, ялгызым кайда? - диде. - +Көеп, эчемез ялкын булды", - диде. +"Балаңыз яры белән артта калды, +Туй булыр өйнең эчен шайла", - диде. +Биләре: "Акын, җырың җырла! - диде, - +Ялгызы ханның килер өйгә, - диде. +Бу көнгедәй туй булмас, хан ишетсен, +Ялгызның туен җырлап туйла!" - диде. +Хан, ханым: "Җырла, акын, җырла, -диде. - +Шундый туй моннан соң кайда? - диде. - +Кулларына алып килеп атмин чапан, +Акынга арнап аны бәйлә", - диде. Җырчы җыр башлаган җире. +"Күпне күргән кәрең мин, +Бераз җырны җырлаен, +Асмандагы тургайдай Алдыңызда сайраен. Өй эчендә утырган, Колак салың, яхшылар, Бу ялганнан файда юк, Тәкъва булың, яхшылар! Кәреңезнең сүзеннән Гыйбрәт алың, яхшылар! Кәреләрнең - иске сүз, Искә алмый йөрмәңез, Галимнәрнең күзле сүз - Күңелгә алмый йөрмәңез. Егетләрнең ялган сүз - Җен, шайтаннан калган сүз. Кәреләрдән хәер сүз - Борынгыдан калган сүз. Галимнәрнең гадел сүз - Пәйгамбәрдән калган сүз. Бер Ходайның дуслары Күңелене алган сүз... Җилгән аттан җир калыр, Тапкан ирдин мал калыр, Ир башыга көн туса, Сөйгән ярдан ул калыр. Патшалардан так калыр, Мәргәннәрдән якъ калыр, Ир башына көн туса, Дөньяның бары юк калыр. Галимнәрдән хат калыр, Осталардан яд калыр, Уйлап торсаң, яхшылар, Бу ялганнан кем калыр? Байларыңнан пол калыр, Хатын булса, тол калыр, Тапкан ирдин мал калыр, Алтын-көмеш, пол калыр. Эттәй чаулап, талашып, Кем күренгән, шул алыр, Өең булса, буш калыр, Уйнап йөргән дус калыр. Туганмын дип куанма, Туган үләр көн булыр, Үлгән җанның барыннан Сорау сорар көн булыр. Малым күп, дип куанма, Малны күрмәс көн булыр, Алтын белән җир тулса, Күзең салмас көн булыр. Бер үзеңнән башканы Күңелгә алмас көн булыр. Телле мин, дип куанма, Тел бәйләнер көн булыр. ��ылган эшең якмаса, Тәмуг әйдәр көн булыр. Көчем бар, дип уйлама, Көчең китәр көн булыр, Янган тәмуг өстеннән Сыйфат үтәр көн булыр. Дөньядагы колларыңа Күзең салмас көн булыр, Балам бар, дип куанма, Бала да калыр көн булыр. Галим мин, дип куанма, Тиргәү алыр көн булыр. Кылган эшең якмаса, Залим син, дир көн булыр. Кызыл йөзгә куанма, Суелып калыр көн булыр, Корт-кырмыска җыелып, Туенып калыр көн булыр. Патша идем, дип уйласаң, Искәндәр мән Сөләйман, Алар да үткән дөньядан. Балам күп, дип уйласаң, Йөз кырык бала атасы - Адәм үткән дөньядан. Малым бар, дип уйласаң, Малы сездән күп чыгар Карун үткән дөньядан. Көчем бар, дип уйласаң, Каһарман белән Гали, - Алар да үткән дөньядан. Чичәнмен, дип уйласаң, Ничә-ничә чичәннәр Сөйләп үткән дөньядан. Ничә-ничә түрәләр, Ничә-ничә яхшылар, Елап үткән дөньядан!" Хан алдында кәре чичән җыр җырландыр, Сүзенең төбен ханга борды инде, Җырлаучы бу җиргә килгәнендә Хан, бер торып, урынына бер ултырды: "Чичәнем, яхшы икән җырың синең, Үлем әйтеп чыгадыр кырың синең. Җырыңның иңе-буе үлем икән, Безгә карай тиядер кырың синең". Җырчының җавабы: "Тәкъсир, хан, үлемне әйтми, нине әйтәен? Бу җирдә әҗәл йитсә, мин нитәен? Адәмнең ахыр-соңы үлем икән, Чын әйтсәм, аны әйтми, нине әйтәен?.. Әҗәл дучар булган соң, Чарамыз юк, нитәрмез, Әмере килсә Алланың Муен сонып китәрмез... Әүвәл килеп юл ачкан, Тәңре белән сөйләшкән Адәм иде атамыз, Һавана ирде анамыз, Бу дөньяда файда юк, Алар да үткән дөньядан. Туфан суы ташканда, Таудан-таштан акканда Һәр җәнлектән алып ул, Кимә эченә калып ул, Аман-исән калып ул, Нух пәйгамбәр үткән дөньядан... Унике угыл эчендә Тоткын итеп яткырып, Рәхмәт итте Алласы, Мисырның булды патшасы. Йитмеш елның соңында Йөзен күрде атасы, Ахыр гомер хан булып, Йосыф үткән дөньядан. Йирнең йөзен алган ул, Төрле шәһәр салган ул, Көнчыгышка барган ул, Көнбатышны күргән ул, Гадел туган хан ирде, Йир йөзенә фана иде, Җаны үлемгә йиткәндә, Йирнең йөзе бозылып, Көннең күзе тотылып, Мәңге суын табалмай , Егерме тугыз яшендә Искәндәр үткән дөньядан... Күзсезләрне күргезгән, Аяксызны йөргезгән, Егылганны торгызган Әүлияләр үткән дөньядан... Җир йөзенә килгәннәр, Мин-мин, дәю йөргәннәр, Мең яшь гомер сөргәннәр, Бары да үткән дөньядан. Хан да үткән дөньядан, Кара да үткән дөньядан, Бай да үткән дөньядан, Ярлы да үткән дөньядан. Күп тә үткән дөньядан, Аз да үткән дөньядан, Яман-яхшыны аермай, Бары да үткән дөньядан..." Кәре чичән бу йиргә килде, диде, Хан шомлыкның булганын белде, диде, Терелекнең соңында бары үлем, Алла әмеренә хан муен сонды, диде. Әйтеп җырын, бу чичән тора килде, Сүзенең төбен ханга бора килде. Якынлатып җырыны борып иде, Бер сүз инде әйтүгә туры килде: "Яраткан хан барында, Хан киткәнгә охшайдыр, Бүген күргән төшемдә Сезнең дагы балаңыз, Ул да үткәнгә охшайдыр. Аннан соңгы безләргә Кизәк якынайганга охшайдыр. Балаңа, хан, елама, "Бездән борын үтте", дип. "Бу дөньядин китте", дип. Алар китте Атага, Ата белән Анага, Сез дә бер көн барырсыз Борын үткән балага. Әҗәл җитмәй үлмәк юк, Алла әмереннән калмак юк, Әҗәл җитеп үлгән соң, Һичкем кайтып килгән юк. Тәкъдир җитсә, калмак юк, Әҗәл куып алмак юк, Әҗәл җитеп үлгән соң, Һичкем барып алмак юк". Хан, факыр, еласа да сабыр кылды, Ялгызының үлгәнен инде белде, Ханым углы үлгәнен ишеткән соң, Битен ертып, зарланып, чәчен йолды. "Алла әмер иткән соң, Бу ялганнан киткән соң, Сөйләсәң дә файда юк. Битләреңне кан кылып, Еласаң да файда юк. Ай-һай, үлем, һай үлем Ата белән анадан, Карендәш белән баладан Кемне аермас бу үлем!.. Дөя калыр бузнашып, Елкы калыр кешнәшеп, Җан аерылып чыгадыр, Дөнья белән хушлашып. Дөнья - безгә әманәт, Алданмаңыз, яхшылар, Тиргәү көне булганда, Зарланмаңыз, яхшылар! Бер сәгатьтә булырсыз, Бер сәгатьтә белерсез, Алла әмеренә күнәрсез. Ничә яшькә килсәң дә, Ахыр бер көн үләрсез. Өй кайгысын йимәңез, Ялганны күп җыймаңыз, Балама булыр, димәңез. Баладан, малдан файда юк, Тиргәү көне булганда, "Гафил булдым", димәңез. Хатын калса, ир табар, Улың калса, мал табар, Кызың калса, яр табар, Җан үлемгә җиткәндә Гариб башың ни табар? Менгән атың буш калыр, Кигән туның куш калыр, Уйнап йөргән дус калыр. Менгән атың буш калса, Менүгә ир табылыр, Кигән туның куш калса, Киюгә ир табылыр... Әйткән сүзем алгайсыз, Елаучы кем булса да, Яхшы фәта кылгайсыз. Ханым, сүзем борсаңыз, Аман-исән булгайсыз". Кәре чичән инде җырын әйтеп булды, Өй эченә җыелып хатын тулды. Ханымның күңелен аулап килеп иде, +Баласын юклап ханым давыс кылды . +Билен буып, ялгызын юклай иде, +Ишеткәннең йөрәге талып калды. +Ялгызын юклап, ханым зар иңрәйдер, +Бичара баласы өчен күп елайдыр. Ханымның баласын юклап зарланганы: +"Бәгыремнең парәсе, +Ике күзем карасы, +Җаным сөйгән җан балам, +Сине кайда күргәймен? +Кемне балам дигәймен? +Син исемә төшкәндә +Ничек чыдап йөргәймен? +Алыс юлга китепсең, +Сәлам әйтсәм - җитмәстер, +Җаннан татлы җан балам, +Кайгың эчтән китмәстер. +Карап өйдән тапмасам, +Сине кайдан табармын? +Сине кайдан эзләен, +Кемне син дип искәен? +Синнән башка, ялгызым, +Күз күрәрем юк иде, +Синнән башка безләргә +Иркәләрем юк иде. +Ялгыз идең, бер идең, +Мең кайгыга им идең, +Инде ничек йөрермен, +Йөзең кайда күрермен? +Кемнәр берлә йөрәем? +Кемнәр берлә тораем? +Син исемә төшкәндә +Ничек гомер сөрәем? +Ачыкканга аш биргән, +Гарибләргә каш биргән, Дусты өчен баш биргән Яхшы берлә яманны Тигез белгән ялгызым, Сине кайдан табаем? Моңлы булган әткәңнең, Зарлы булган әнкәңнең Бозык булган күңелен Кем аулайдыр, чырагым? Даладагы малларың, Өеңдәге колларың, Алтын-көмеш, полларың Кем яклайлып, чыпагым? Аргымак берлә толпарың, Лачын белән шоңкарың, Карчыга белән тойгының Иясе юк булганда Кем тотадыр, чырагым? Малың килеп чауласа, Йортың тапмай еласа, Атаң-анаң иңрәсә, Эзләп кайдан табаем? Бута калды дөясез, Йортың калды иясез, Ата-анаң бәнасыз Эзләп кайдан табаем? Әүвәлгедә киткәндә Серең безгә әйтмәдең, Юлда кәрван күргәндә Кайт, дисә дә кайтмадың... Кәрелектә атаңның Иңрәр көне булды инде, Ялгыз калып, анаңның Зарлар көне булды инде. Икәү булсаң, чырагым, Калмасмы иде берәвең? Кем кулында үлсәң дә Кылмасмы иде соравың? Хак насыйбә салмады, Токым бездән калмады. Кәре көндә күр булдык, Дәрткә дәрман булмады. Инде ничек йөрәем, Йөзең кайда күрәем? Ялгыз улдан аерылып, Кем белән гомер сөрәем? Аркада һич фәна юк, Алдым ачык - бала юк. Күз алдымда бар булсаң, Күрмәсме идем, угланым? Үлгән йирдә бар булсам, Үлмәсме идем, колыным?! Ят йортларның эчендә Ничек йөрдең, чырагым? Дошманнарың кулында Ничек йөрдең, чырагым? Йортың алмай кашыңа, Бәла килде башыңа, Корбанлыгың булмасмы идем Күздән аккан яшеңә?! Чырагымны сүндердең, Дошманыңны тындырдың, Зарлай гомере үтсен дип, Анаңны ялгыз калдырдың. Бу ни хәсрәт, яраннар? Бу ни кайгы, яраннар? Күкрәктәге янган ут Көннән-көнгә тирәннәр. Күңелем инде тынмастыр, Сүнгән чырак янмастыр, Ялгызымның каберен Күрми күңелем тынмастыр. Йортын, инде атланың, Ялгызыма бараен! Ятим булмас ялгызым, Муласын бер күрәен! Күрсәм, күңелем суыныр, Кашында аз көн тораен, Ятим булмас яраннар, Җырлап күңелем ачаен". Өч-дүрт китап чыгарып, Моңлыларга чәчәен, Моңлы адәм ишетсә, Бераз күңеле басылыр. Бичара Баһави булмаса, Бу сүз кайдан табылыр? Һәр намазшам вакытында Каләм алдым кулыма, Бу сүзләрне язганым Тәңрем салды уема. Моңлы гыйбрәт алсын, дип, Үлсәм, сүзем калсын, дип. Сүзем укыган адәмнәр Безгә фәта бирсен, дип. Моңсыз зат тик бер хактыр, Һәр бәндәнең моңы бар, Гыйбрәт алмак китаптан Шәригатьнең юлы бар. Дәлиле юк бер китап, Гыйбрәт өчен язылды, Моңлы адәм ишетсә, Кайгылы күңеле басылды. Ханымның баласын эзли барганы. Ханымның ярлыгын йорт белде, диде. Җыелып, гаскәр ун мең булды, диде. Хан-ханым, ялгызын күрәем дип, Ясанып, атларына менде, диде. Күп гаскәр көн-төн тынмай йөрде, диде, Кырык көндә шәһәргә килде, диде. Боларны күреп, явыз хан куркадыр: "Бу гаскәр кайдан пәйда булды?" - диде. Боларга илче кылып кеше салды. Илче килеп, болардан хәбәр алды. Баягы ялгыз егет атасы икән! - Күргән илнең бары да таңга калды. Хан, куркып, йорты белән атка менде, Килгән хан алдына каршы килде. "Әҗәл - хактан, сәбәбе бездән булды", - Гаебен муенына алып, гарыз кылды. "Тәкъсир, хан, әҗәле аның бездән булды, Нә кылса да бәндәсенә Алла салды. Гафиллек мән бу эшне кылып идек, Үкенеп, йортың бары елап калды. Алдыңда гаебемез бар, гарыз кылдык, Ат менеп, алдыңыздан каршы килдек, Кулыңызда кылычыңыз тотасыздыр, Нә кылсаң да, гаебемез бар, муен сондык". "Балам Тәңрем тәкъдир кылган чыгар, Сәбәбе аның сездән булган чыгар. Тиргәвең ахирәттә булсын синең, Аллага кылган эшең гайян чыгар. Каныгыз кичтем", - дип, хан атка менде, Бу хан кан кичкән соң күңеле тынды. Күп гаскәр шәһәргә барып керде, Бүз егет муласына килде, диде. Хан-ханым - муласына якын килде, Өйгә инми, ханым тышта давыш кылды, Ишеген ачаем дип багып иде, +Ача алмый йорт бары гаҗиз булды. +Ялгызын юклап хан зар елайдыр, +Ялгызым, ишек ач, дип зар иңрәйдер, +Муласы зар иңрәп торды, диде, +Ханым өчен кайгырып күп елайдыр. Ханымның елаган йире. +"Ун ай сине күтәреп, +Имчәгемне имезеп, +Татлы тәгам йигезеп, +Асыраган анаңмын. +Анаң тора кашыңда, +Зар елайдыр башыңда. +Тормас йиргә китепсең, +Торгыл, балам, торсана! +Моңлы анаңны күрсәнә, +Хәлемне бер сорсана! +Сиңа килдем күргәле, +Бит-йөзеңне сөйгәле, +Артымда кем каладыр? +Колыным кем буладыр? +Сине уйлап, зар кылсам, +Күзем канга туладыр, +Ай-һай, балам, һай, балам, +Кемне "балам" дигәймен? +Кемнәр белән йөргәймен? +Йөзең кайда күргәймен? +Оксам иде сүзеңне, +Күрсәм иде йөзеңне, +Елап, анаң килгәндә, +Елап-иңрәп торганда, +Моңлы көндә, ай, балам, +Елап анаң килгәндә, +Бер күрмәйсең, җан балам. +Бутасы үлгән дөядәй, +Бузлай килдем, җан балам, +Кырык көнлек киң юлдан +Эзләй килдем, җан балам. +Күрер көнем булганда +Бер күренсә, җан балам!" +Баласын юклап ханым талып калды, +Күп гаскәр бу ханымнан өмид өзде. +Бу әсәр Ленинград (Санкт-Петербург) Көнчыгышн +институты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә А-154 +белән саклана торган кулъязмадан әдәбият белгече М. Гай +тарафыннан күчереп +Ул "Татар халык иҗаты. Дастаннар" җыентыгында +БҮС ЕГЕТ +Кыз егет каршында җырлый: +Миһырман моштак авылны +Бер күрмәй күңелем тынмай. +Җаным сөйгән ярымны +Бер күрмәй күңлем булмай. +Һай, Бүс егет, Бүс егет, +Кашыңда бар тус егет +Чын хакыйкать яр булсаң, +Ишек ачсаң кәрәк, ди. +Кырык кәнизәк кыслар боларга каршы "Яр-яр" әйтәләр. +Берең энҗү, берең мәрҗән, +Тезелепсез яр-яр. +Берең якыт, берең гәүһәр, +Кушылыпсыз яр-яр. +Берең еснә, берең енгә, +Кушылыпсыз яр-яр +Ахирәт көн булгынча +Аерылмагыз, яр-яр. +Яр-яр әйткән тусларым, +Тусымнан күп ишләрем. +Сез дуслардин аерылсам, +Ялгыс пашым нишләрмен? +Кыз атасына болай дип җырлый: +Яры юкның чаны юк, +Түшәме юк, яр-яр. +Бүс егетем пулмаса, +Кысың да булып йөрмәсмен. +Атасы кызына җырлый: +Илдән илгә йөрермен, +Илдән яхшы табармын. +Илдә яхшы табылса, +Сине шуңа бирермен. +1968 елда Омск өлкәсе Тара рай +Таш ти мерова Фәүзиядән (1908 елгы) +БҮЗ ЕГЕТ +Ташла, ирегәм, ташла, ирегәм, Ташла ташылыйсын килсәй. Мин синий шуныта ташларым, Тар каберләргә керсәм. Бу балтамни чабып куйтым, Талнын тамырларынай. Ал гөлләр сибеп үстерең Минем каберләремә. Сандугачым сайрый-сайрый, Канатын айрып тарый. Ай, туганым, шунысы кыйын, Күсен моңайып карый. Ташла, ирегәм, ташла, ирегәм, Ташла ташылыйсын килсәй. Мин синий шуныта ташларым, Тар каберләргә керсәм. +ПҮС +ЕГЕТ "БҮЗ ЕГЕТ" +ДАСТАНЫНЫҢ "ЙАР-ЙАР" ҖЫРЛАРЫ +Беренче көй +Сыктама, балам, сыктама, +Туйың булыр, йар-йар! +Сыйыр б...ктан сылаган +Өйең булыр, йар-йар! +Атинәңнең өйендә - +Агач бикләү, йар-йар! +Йат кешенең өйендә - +Тимер бикләү, йар-йар! +Ике йастык, бер түшәк - +Аз булмасын, йар-йар! +Чыгып карагыз кийәүне, - +Т��з булмасын, йар-йар! +Икенче көй Кысыл-кысыл кураслар Комта булыр, йар-йар! Кыс алмаган йегетләр Туйта булыр, йар-йар! Кара сыйыр мөгесен Каермагыз, йар-йар! Әткәсендин баласын Айырмагыз, йар-йар! Чылтыр-чылтыр камышка Сыргам төште, йар-йар! Кыс алмаган йегеткә Күңлем төште, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урным калты, йар-йар! Түрт колаклый касанта Өлешем калты, йар-йар! Кызыл-кызыл әтәчләр Комда булыр, яр-яр! Кыз алмаган егетләр Туйда булыр, яр-яр! а Төмән өлкәсе Ялутор ра лдан (1895 елгы) И. Кады +тасмасына яздырып ал +Компь +Өченче көй Кара сыйыр мөгесен Кайырмаңыс, йар-йар! Замана ахры җиткәнче Айрылмаңыс, йар-йар! Үнә күсе сынганта Улыктырган әнекәм; Үнә сынлы мин киттем, Инте тыңгыл, әнекәм! Киер-китер йулыңга Кинтер чәчтем, яр-яр! Инте кинтер пешкәнче Килеп китең, йар-йар! Чыбылтыгым эченә Чебен инәр, йар-йар. Чыбычык буйлы йәш йегет Йылып инәр, йар-йар! +Омск өлкәсе Ишем Тамак рай +Хәкимова Бәдигыйльҗамалд тарафыннан магнитофон та рүче И. Кадыйров. Компьюте +Дүртенче көй Кара сыйыр мейгесен Кайырмагыс, йар-йар! Анасыннан баласын Аермагыс, йар-йар! Килер-китәр йулыңа Киндер чәчтем, йар-йар! Киндер китән булганчы Килмән, атам, йар-йар! Ак төйенгә төйгәнем Алтынмите, йар-йар! Айлык йиргә саткалы Атаңмите, йар-йар! Пәйгамбәрнен бер кысын Али алты, йар-йар! Тастармаллык туй кылмак, Шуннан калты, йар-йар! Бер чиләк бузаңыс - Ас булмасын, йар-йар! Кийәү башын ачып багың, Тас булмасын, йар-йар! +Омск өлкәсе Ишем Тамак рай йльҗамалдан (1900 елгы) И. К итофон тасмасына яздырып а +И. Кадыйров. Компьюте +Бишенче көй Шутыр-шутыр камышта Сыргам төште, йар-йар! Сынамаган йат йергә Сеңлем төште, йар-йар. Түрт кулаклы касанта Өлешем калты, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урыным калты, йар-йар! +Алтынчы көй Чыбындыгым эчендә Чыбын уйный, йар-йар! Бесгә төшкән кийәүләр Мулла мигән, йар-йар! Кара сыйыр мөйесен Кайырмагыс, йар-йар! Ахрысаман йеткәнче Айрылмагыс, йар-йар! +ТАЙЫР +МЕНӘН СӘҮРӘ +Ике хан булды, Ал хан белән Көл хан. Икәү сәелгә цыкты бер сәхрәгә. Бер тауга бер көмәнле куян кацып инеп барадыр. Ике ханның өлкәне Көл хан игән. Ал хан әйтте: +- Ә, Көл хан, бу көмәнле куянны атаек! - диде. +Көл хан әйтте: +- Юк, минең хатыным өйдә көмәнле калды, мин атмаймын. +Ал хан әйтте: +- Минем хатыным да көмәнле калды, мин дә атмаймын. +Атмай куйдылар. Икәү хан сүз кыла: +- Икәү хатынымыз тап углан килтерсә, я, кыс килтерсә, икәвен дә дус кылаек. Бере кыз, бере ир булса, хәләл цебетлеккә кушаек. +Берницә вакыттан соң өендән сөенце киләдер. Ал ханнан - ир бала, Көл ханнан кыс бала туды. +Ике хан әйтте: +- Инде кайтаек. +Ал хан әйтте: +- Әй, Көл хан, яшең өлкән, син алдан цап! +Көл хан цапты, үз өенә исән йитеп килде. Инде Ал хан өенә цапты, үз шәһәренә килеп, үз түбәсе астыннан аты өркеп егылды. Ал хан аттан төшеп үлде. +Ницә вакыттан соң, кыз ман егет үскәндәй соң, аларны укуга, мәктәпкә бирделәр. Ал ханның улының аты Тайыр булды, Көл ханның кызының а��ы Сәүрә булды. Сабак укыганда Тайыр Сәүрәнең кулын китапка кысты. Сәүрә инәсенә килеп әйтте: +- Ә, инә, Тайыр китапка кулым кысты. +Инәсе әйтте: +- Ә, балам, син аталы бала. Ул Тайыр ятим, аңа сине бирмәбез. Син атаңа әйтмә, атаңа әйтсәң, атаң сине башка шәһәргә алып китәр. +Берницә вакыт соң Көл хан кызын алып, бер башка шәһәргә китте. +- Монда торсам, - диде, - кызымны ятим балага бирергә кәрәк. Мин кызымны ятим балага бирмәймен, - диде. Күцеп китте. +Бер көндә балалар уен кылып ятыр икән алтын ашык белән. Ул алтын ашык ятим баланыкы игән. Тайыр (аның) янында торып, алтын ашыкны тартып алды. Бала елады. Өеннән баланың инәсе - бер корткаяк елап цыкты: +- Минең баламның алтын ашыгын нигә тартып алдың? Моңдай көцле (булып) туган икәнсен, атаң саңа ярашкан кызны ник бушаттың? +Тайыр әйтте: +- Инәм маңа шулай әйтмәде. +Корткаяк әйтте: +- Синең инәң әйтмәс, кырык якалы тун тегеп ултырыр. +Тайыр сурады: +- Аны ни дип әйтәен? +Корткаяк әйтте: +- Кырык кыркын узып бара, дип әйт! Ярмадан куырмац куырып бир, дип әйт. Куырганда туз аягын яшереп куй, андан соң инәң казандай суын алгандай соң, син эссе казанга инәңнең кулын бас, анда сурап тор: "Сәүрәне маңа ярашканмы? Тиз әйт, бушатырмын", - дип әйт! +Тайыр инде өенә кайтып барды, өенә килде. +- Я, инә, - диде, - кырык кыркын узып бара. +Инәсе ярма салып куырды, Тайыр туз аягын яшерде, эссе казанга инәсенең кулын басты: +- Тиз әйт! Сәүрәне атам маңа ярашканмы иде? Тиз әйтсәң, сине бушатам! +Инәсе түзәлми, әйтте: +- Бәәле, дөрес, ярашкан. +Инәсенең кулын бушатты. Тайыр әйтте: +- Ә, инә, инде мин китәмен Сәүрәне эстәп. +Инәсе әйтте: +- Юк, балам, китмә! Бер йома көт, шай, азык, тун кылаен. +Бер йомадан соң инәсе кырык якалы тунын кигезде, алтын әйкәрен иңенә салды. +Инәсе өйдән торып цыгып, тышкары килеп кыцкырды: +Инәсе әйтте: +- Ә, балам, син минең сүсемне тыңламадың, кил, балам, үбәен! +Баласы килде, инәсе үпте. Баягы инәсе үпкәннән соң бала әйтте: +- Кил, инәм, кецкенәмдә әллә туймадым, имцәк сөтеңне имәем! - диде. +Инәсе баланы түшенә какланды , бала имде. Инәсе әйтте: +- Риза булың, балам! - дип кайра кайтты. +Бала менде атына, +Цыгып китте юлына, +Ницә таулар ашып китте, +Ницә сулар кицеп китте. +Кыйгудан цыкты кырык бүре, +Кыйгу салып цыкты бала, +Айгайдан цыкты алтмыш бүре, +Айгай салып цыкты бала. +Цыцкан үтмәс цытырманнан +Алмас салып цыкты бала. +Агынып йитмәс ала таудан +Киртмә салып цыкты бала. +Кыелып яткан тиңестән +Агацтан сал ясап цыкты бала. +Мондан цыгып бер шәһәргә килде. Бу шәһәр баягы тиңескә якын икән. Иңендәге алтын әйкәре менән шәһәрнең цитенә килде. Алтын әйкәрен иңендән алды, түңгәккә куйды. Шәһәргә керде, бер өйгә керде. Керсә, корткаяк ултырыр. +Корткаяк сурады баладан: +- Кайдан килгән кешесен? +Тайыр: +- Йетем-кареб баламын, +Кешедән хәер сураймын. +Корткаяк: +- Юк, балам, син йетем түгел, +Бай бала булсаң, байга бар! +Син тик кеше түгел, +Би угылы булсаң, бигә бар! +Бала тагы әйтәде: +Ко��ткаяк әйтте балага: +Угылсызга ул булсаң, +Кызсызга кыз булсаң, +Угылым юк, кызым юк, +Угылым бул, кызым бул! +Егет "ярайды" диде, корткаякка угыл булды. Көйләрдә бер көн егет цыгып караса, мәктәп (тә) укыган тавыш колагына инә. Корткаякның өенә кереп елый егет. Корткаяк әйтте: +- Ник елыйсын, балам? +Бала әйтте: +- Еламай ницек итәен? Монда мәктәп укыйлар игән. Ә, инәм, ниндәй мәктәп укыйлар? +Корткаяк әйтте: +- Кырык кыз укый. +Егет корткаяктан сурады: +- Мөңкөнлөк булмасмы мин дә кереп угыгалы, моны ни кеше укыта? +- Монда бер хан килгән иде, аның кызы укыта. +Егет әйтте: +- Бар, инәм, ханга! Мөңкөнлөк булса, мине укырга сора! +Мондан соң корткаяк китте, ханга барды. +- Ханым, дат, - диде. +Хан әйтте: +- Датың булса әйт! +Карчык әйтте: +- Датым шулдыр, бер угылым бар иде, мөңкөнлөк булса, шул угылым сорый укырга. +Хан әйтте: +- Мөңкөн. +Мондан кайтты корткаяк өйгә куанып: +- Я, балам, - диде, - әзерлән! Хан боерды укырга. +Корткаяк баланы мәктәпкә кергезде. Анда кырык кыз бар икән, кырык беренце - ханның кызы булды. Егетнең көненә укымышы зур икән, көнендә бер кызны уза, кырык көндә кырык кызны узды. Кырык беренце көнендә Сәүрә кашына барды, сабак алды. Кырык икенце көнендә егет сабак бирә Сәүрәгә, кырык өценце көнендә Сәүрәгә ашыйк булды. +Аннан соң Сәүрә әйтте аталарына: +- Минем укымышым йитте, кырык кызны алсын! +Мондан соң Сәүрәнең атасы бер кешене йибәрде: +- Ницек кызым өенә кайтмаган? Башка кызлар өйләренә кайтты. Кызым ницек йөри? +Йибәргән егет караса, Сәүрәнең егет менән икәнен күрде. Ханга килеп, күргәнен әйтте. Хан ацу тотты: +- Ул ниндәй егет икән минең кызым янында? Мин аны астырырмын, я башын цаптырырмын. +Ханша әйтте: +- Астырма, башын цаптырма, ул да тик егет түгел. +Хан әйтте: +- Моны ни кылабыз? +Ханша әйтте: +- Арыкцылар арык казысын, тиңеснең суын кызның өенә кил терсен! Осталарыңа боер, сандык кылсын, ултырса - башы тимәсен, сонса - аягы тимәсен, эце көмеш булсын, тышы алтын булсын, эценнән ацкыцы булсын, су кермәсен! +Хан ханша әйткән сүзне тыңлады: +- Ярый, - диде. +Арыкцылар килде, арык казып, суны китерделәр тиңестән кызның өенә. Осталар сандыкны алып килделәр кызның өенә. Хан кеше йибәрде Тайырга, баягылар әйтте: +- Хан сине каргады, бу сандыкка ултырсын, дип боерды. +Тайыр әйтте: +- Бу сандык белән кайда барамын? +Кешеләр әйтте: +- Сине тиңескә йибәрәмес. +Егет сандыкка ултырды, сандыкны япкалы иттеләр. +Егет әйтте: +- Туктаң! Япмаң! Әйтәтеген цавап бар хатыныма, - диде. +Кызга егет әйтәде: +Сарыслан туным, туным йиңсез, +Сагышым күптер синсез. +Тар шарбакның эцендә +Ницек ятарсын минсез? +Кыз цавап бирәде: +Сарыслан туным йиңсез, +Сагышым күптер синсез. +Тар сандыкның эцендә +Ницеккә ятарсын минсез? +Инде егетне сандыкка бикләде, ыктырып йибәрде тиңескә бетмәс азык белән. Кыз кияүсез өйдә калды. +Егет сандык эцендә барып ултыра. Бер шәһәр бар икән. Шул шәһәрдә бер хан бар икән, шул ханның өц кызы бар икән. +Көйләрдә бер көн шул өц кыз шул тиңескә суга төшеп яты икән. Суга төшеп, тиңеснең уртасы белән киләдер бер сандык. +Иң олы кызы торып әйтте: +- Күрдеңесме шул сандыкны? Атабызның хәзинәсенә төшеп алам. +Йөзде, йитә алмады. Уртанцы кыз йөзде дә йитә алмады. Иң кецесе йөзде, йитте. Сандыкны тиңес якасына апкилде. Үзенең хезмәткәр кызын атасына йибәрде. +- Кызыңыс хәзинә тапты, - диде. +Атасы боерды: +- Өц кыз яши торган өенә бу сандыкны аппарыңыз! +Шул төн шул сандыкның эценнән бер егет цыкты. Өц шамның ярыклыгын йөз ярыгы басты. Моннан соң кыз атасына әйтте: +- Ушы сандыкның эценнән бер егет цыга, өц шамның ярыклыгын йөз ярыгы баса. Моны бу сандыктан алып маңа бирсәң иде. +Атасы килде останы алып. +- Бу сандыкны капъяра кис! - диде. +Бу сандыкны капъяра кисте. Ушы сандыкның эцендән бер егет цыкты, шулай сылу. Мондан соң кыз сурады атасыннан: +- Я, ата, бу егетне маңа хәләл цеп кылгын! +Атасы моны хәләл цеплеккә кушты кызга. Егет моны хуш күрмәде. Алты төн, алты көн үтте, егет бер айланып карамады. Кыз ацу тотты, атасына әйтте: +- Адәмгә бирдеңме, хәйванга бирдеңме? Алты көн, алты төн үтте, бер айланып карамады. +Мондан соң атасы кызыннан ишетеп ацу тотты. +- Я астырам, я цаптырам! - диде. +Ханша әйтте: +- Астырма, башын цаптырма! Сынданга ташла! +Мондан соң сынданга ташлады егетне. Ханша ханга әйтте: +- Сынданга ташладың егетне, инде иртәге намазга шул егетнең өстенә тәһарәт ал, ул саңа бер цавап бирер. +Хан барды тәһарәт алгалы. Егет тәһарәт алырын белде. Егет әйтте ханга: +Һауа ауама иде? - диде. +Кар-яңгыр яуамы иде? - диде. +Хан бабай шәһәрендә +Кыз өцен үлмәк вафама? - диде. +Хан иртәнге намазга тәһарәт алуын куйды, йөгерде ханшага. Ханша әйтте: +- Ник тәһарәт алмай килдең? +Хан әйтте: +- Тәһарәт алмай килгәнемнең сәбәбе шулдыр: егет сындан эцендә шулай-шулай сүз әйтте. +Ханша торып әйтте: +- Тик атаның баласы түгел, дип әйттем куй. Тиз алдыра куй, кызыңа (алып) кайтып куш! +Хан егетне алдырды, кайтып кызына кушты. +Сәүрә ханша өендә калган иде. Ул кырык пәрине йомышка кушты. Кырык пәрине йыйдырды. Сәүрә боерды ике пәридән шәһәрмә-шәһәр йөргәле. +- Тайыр патшаны табып, маңа килтереңез, - диде. +Кырык пәри шәһәрмә-шәһәр китте. Тунны ак цикмәннән кигезде, такъяларын кызыл төлкедән ясады. Инде киттеләр пәри ләр эстәп. +- Тайыр патша торган шәһәрдә патша булды, кайнатасы кырык хәзинәсенең ацкыцын бирде, үзе ултырган урынын бирде. +Көнләрдә бер көн Тайыр патшасы кырык хәзинәнең ацкыцын тота цыкты. Кырык хәзинәсенә килсә, халык күптер. Бу халык Тайыр патшаны күргәц, ярылып тордылар. Шуның эцендә ике кеше ак цикмән кигән киләдер. Йырлап килделәр. Тайыр патша моны тыңлады. Ике кеше турыга йиткән соң, тукталды. Тайыр патша әйтте: +- Нигә тукталдыгыс, егетләр, йырлай торган йырыгыз булса, йыр лаңыз! +Болар йырладылар: +Без килдек кәрван булып, +Йөрибез хәйран булып, +Эстәйбес, Тайыр патша юк, +Йөрибез хәйран булып. +Патша бу пәриләрне тыңлады. +- Килеңез, егетләр! - диде. +Кырык хәзинәнең ацкыцы менән кырык хәзинәне ацып керде, һәр төрле йимеш алды һәм боларга ашатты, һәм яулык тулы алды, кырык хәзинәдән цыкты. +- Я, егетләр, мине кем дип беләсез? - диде. - Тайыр патша миндер, - дип белдерде. +Ике кеше әйтте: +- Хәзер без сине алып китәбез. +Тайыр әйтте: +- Туктаң, егетләр, мин монда өйләнгәнмен, мин бараен өемә, мин керәен өемә, кинәшим хатыным белән. Андан соң цыгармын. Уң аягымны бисмилла дип бассам, мине алып китеңез! - диде. +Тайыр яулык тулы йимеш менән хатынына керде. Цавап бирде хатынына: +Мин килдем инештән, +Яулык тулы йимештән, +Сәүрәдән хат-хәбәр килде, +Рөхсәт бирген бер эштән. +Яулык тулы йимешне хатынына бирде. Хатын һичбер цавап әйтә алмады. +- Я, хатын, син маңа риза бул, һичбер цавап бирә алмадың, ризабәхил бул! +Ишекне тотты, кыял булып китте. Мондан соң хатыны сык тады. +- Ирем каип булып китте, - дип, атасына барды. +Атасы һәрбер якка цаптырды, эстәде, табалмады. +Иртәге көн Тайыр Сәүрәгә килде намаз вакытта. Сәүрә ятыр йоклап. +Тайыр әйтте: +Мин килдем зуһүр вакытта, +Сәүрә ятыр тактада. +Цәр корып уяталмаймын, +Ни күп ятыш бу вакытта? +Тайыр тиңес белән киткән вакытта (патша) Сәүрәне бер Кара Батыр дигән ханның угылына ярашкан игән. Бу Кара Ба тыр кайныннан сурады: +- Ә, кайным, кызыгызны мин күргәнем юк, барып күрсәм иде, - диде. +Кайны әйтте: +- Яхшы бар, бар! - дип боерды. +Кара Батыр барды Сәүрә кызны күргәле. Килсә, кызның кашында бер егет ятыр. Кара Батыр әйтте: +- Бу ни эш булды? Берәү рузасын тотып, берәү гаетен кылар? Тукта, мин моңа цавап бирәен. +Кара Батыр әйтте: +Кыргый цөйдем һавага, +Алды төште бакцага. +Шул кыргыем югалды дип, +Сураулар салдым барцага. +Тайыр уянды, Сәүрәгә әйтте: +- Бу ни? - диде. +Сәүрә әйтте: +- Син киткәннән соң Кара Батыр дигән ханның угылына мине ярашты. Шул Кара Батыр килде. +Тайыр патшасы әйтте: +- Тукта, мин аңа цавап бирәен! +Тайыр патша Кара Батырга цавап бирде: +Кыргыең цүсә (чөйсә) булмасма? +Талдан (о) цып цыгармасма? +Борынгы сәүгән Сәүрә ханышны +Инде сәүсә булмасма? +Кара Батыр аңа ачуланды, китте. Барды инде кайнына: +- Рузасын берәүгә тоттырып, гаетен берәүгә кылдырасыз икән, - диде. +Хан моңа ацу тотты, ат йиктерде, кайтамын дип. Кайтты өенә. Кайтканда әйтте: +- Моның башын инде мин цаптырамын. +Ханша елады, әйтте: +- Башын цаптырма! +Хан боерды йәлләтләргә : +- Тайыр патшаны баш цабатыгын йиренә апкитең! +Баш цабатыгын йиренә апкиттеләр. Андан соң хатын Сәүрә сыктады. +Кәтәр-кәтәр биләр килде, кәтәр-кәтәр вәзирләр килде Тайыр патшаны үлтерүгә. Менә цыкты Сәүрә ханыш каршына. Ханыш әйтте: +- Баягы Тайыр тик кеше түгел, хан атамнан үтенеп алың! +Кәтәр-кәтәр вәзирләр +Кәтәрләшеп үтәрләр. +Тайырым тик кеше түгел. +Хан атамнан үтенеп алың! +Ай татарлар, татарлар! +Тайырның башын сатарлар. +Тайырым тик кеше түгел, +Хан атамнан үтенеп алың! +Ханыш елаганын ишетеп, биләр барды, вәзирләр барды, татарлар барды, ханнан үтенеп алырга. Хан аларның һицбер сүзен алмады. Кыз инде үзе китте атасының өенә. Чәчен өзде, йөзен ертты. Күпме сураса да, атасы һицбер сүзен алмады. +Атасына әйтте: +Ә, атам, сүзем алмайсын, +Бу Тайырны салмайсын, +Өстеңә кигән туның +Кибенеңә ярамасын! +Анасына әйтте: +Хан кызына мойрылды , бер кешене йибәрде: +- Бар вәзиргә, Тайырның башын цапмасын, дип әйт! Мин кицтем. +Баягы кеше йитмәде. Тайырның башын цаап ташладылар. Тайыр патша үлгән соң бицә кайгырды. Атасына ацуланды, ацуланса да, белдермәйде. Андан соң Сәүрә ханыш атасына әйтте: +- Кырык кызымны йыеп бир, күңлемне ацаен! Кырык хәзинәң ацылсын, хәзинәңне күреп, күңлемне ацаен! +Атасы кызының сүзенә шатланды, кырык кызын йыйдырды, кырык хәзинәсенең ацкыцын бирде. Кыз хәзинәгә барды. Куенына-куныцына йенце-мәрвәр куйды. Кырык кызын алып китте. Андан соң сыктап, Тайыр баш(ы) цапкан йиренә йитеп килде. Моннан кырык кыз курыкты. Ханыш елап-сыктап кызларга әйтте: +Килең, кызлар йөрешәек! +Йенце-мәрвәр цацышаек! +Йенце-мәрвәр цацышкан соң +Бер Тайырга йитешәек! +Килең, кызлар йөрешәек! +Йенце-мәрвәр цацышаек! +Йенце-мәрвәр цацышкан соң, +Без-быцак цәнцешәек! +Кызлар ятып калды, курыкты. Сәүрә йенце-мәрвәр алып цацаты. Кызларны цагырды, кызларның бисләрен сөйде. +- Ә, кызлар, - диде, - кайтыңыз өегезгә! Өегезгә кайтып сүз кылмаң! +Мин Тайырга барам. +Кызлар сыктап кайтты. +Сәүрә Тайырга барды. Башын ипләде . Үсе быцагын кулына алды, быцагын күкрәгенә салды, коцаклады Тайырны, быцак үс күк рәгенә керде, Сәүрә үлде. +Баягы Кара Батыр килде. Кара Батыр аны күреп әйтте: +- Бу ялган дөньяда күрмәдем сине, цын дөньяда күрер менмә? +Тайырдан тартып алды Сәүрәне, Сәүрәнең күкрәгеңдәй быцак алды, үс күкрәгенә салды, Сәүрәне коцаклап үлде. +Кара Батырның атасы улының үлгәнен белде. Сәүрәнең атасына әйтте: +- Сәүрә менән Кара Батырны бер гүргә сал! +Сәүрә менән Кара Батырны бер гүргә салдылар. Тайырны үзен башка күмделәр. Берницә көйләрдән соң гүргә килсәләр, Тайырның гүре ябык, Сәүрәнең гүре ацык. Тайырның гүрен ацып карасалар, Тайыр менән Сәүрә коцаклашып ятыр. Кара Батыр менән Сәүрәнең гүре тагы ацык, Тайырның гүре ябык. Мондан соң Кара Батырның атасы ацу тотты: +- Сөймәс кызыңны минең улыма бирелсен, бу Тайырны тиңеснең ул ягына апцыгып куй, Кара Батыр мән Сәүрәне бер гүргә сал! +Кара Батыр мән Сәүрәне бу йирдә күмделәр, Тайырны тиңеснең ул ягына алып цыктылар. +Кырык көннән соң цыксалар, Алланың пәрманы менән, Тайыр ның баш ягындан бер тирәк үсепте, Сәүрәнең баш ягыннан бер тирәк үсепте. Сәүрәнең баш ягындан үскән тирәк, Тайыр баш ягындан үскән тирәк, Алланың пәрманы менән, ялгашып торыптыр тиңес аша. Бу тирәкнең башында ләкләк менән былбыл уйнап ятыр. Карасалар, Тайыр патша менән Сәүрә ханыш, Тайырның иңендә алтын әйкәр, Сәүрәнең башында ал киләбәц, ал яулыгы кулында, ләкләк белән былбыл арасында йөрделәр. Кара Батыр аннан ерак, карга менән козгынның арасында кыркылдашып бергә йөрде. +ТАҺИР +- ЗӨҺРӘ +Кысыл алма айагың, +Сафы көмештәй сөйәге +Гәүһәре йакут беләгең, +Күрәр күңлем буларма? +Күп сар булган күргәли, +Риса булган үлгәли; +Таһир җаның килгәнтур +Гөлйөзеңне күргәли. +ТАҺИР +- ЗӨҺРӘ +Хан кызы: +Таһире затыңы пәримә, +Фирештәме, хурийма? +Бу йаралган җисемегес +Йәшел җәүһәр нурыйма? +Таһир: +Мин Зөһрәнең йарыйман, +Кара зөлфи дариман; +Синең гүзәл хөснеңә +Хәйран булып карыйман. Хан кызы: Синең өчен зар микән, Сине сөйәр йар микән? Бер хуп назар кыйл сана, Зөһрә миндәй бар микән? Таһир: Сәрви назым минем йук, Хөснеңә һич сүзем йук; Гакылым Зөһрә алгандар, Сине күрер күзем юк. Хан кызы: Мәгъсүманә һәр җирем, Нәзек, зифа бу билем; Ирнем шифа хәстәңә, Дәрткә дәрман һәр җирем. Таһир: Матур булсаң мең һазар, Берен кыйлмам ихтияр; Зөһрә белән вәгъдәм бар, Һич сөймәс мән бүтән йар! " +ТАҺИР +- ЗӨҺРӘ" +ДАСТАНЫННАН +НАЗЫМ +Әйтә, гыслар, үтәлек, тите, +Шат суына төшәйек. +Тәртле Таһир, инә тор, +Мәкертенә ишәйек, тите. +ТАГИР +- СӨКРӘ +Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында +Бәхтиева Сәрвәрдән (1903 елгы) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофон +тасмасына яздырып алынган. Нотага төшерүче З. Сәйдәшева. +Компьютерда Д. Арсланова җыйды. Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов +тарафыннан башкарылган. СӘЙФЕЛМӨЛЕК +Бер шәһәрдә торган бер патша. Аның улы Сәйфелмөлек исемле була. Вәзирнең улы Якуп була. Алар икесе бик дус булалар. Икесе кич көннәрдә (хәзер без клуб дип әйтәбез, ул чакта мәдрәсә дип йөрткәннәр), шунда йөреп, таң алдыннан йокларга килеп яталар. +Таңның тәмле йокысында Сәйфелмөлек Сәлимә дигән кызга гашыйк була. Болар икесе бик дус булып, инде кушылып дөнья көтәбез дигән йирдә егет уянып китә. Иртә белән бик уйлана. Бернәрсә ашамый, бер тамчы су эчми. Әтиләре сорый: +- Син, улым, чирләдеңме әллә? Нигә берни дә ашамыйсың? - диләр. +Бу әти-әнисенә: "Төшемдә шундый Сәлимә дигән кызны күрдем", - дип әйтергә оялды. Сәйфелмөлек тышка чыгып утыра да табармынмы шул кызны, дип уйлана. +Шулвакыт Якуп килеп: +- Син нәрсә, чирләдеңме, дус? - ди. +- Юк, шулай-шулай төшемдә Сәлимә дигән кызны күрдем, шуңа гашыйк булдым. Хәзер инде ни эшләргә белмим, - ди. +Әлеге Якуп әйтә: +- Әйдә, дус, әти-әниеңә әйтәбез дә китеп эзлибез, табарбыз, - ди. +Якуп, кереп, Сәйфелмөлекнең әти-әнисенә сөйли. Әти- әнисенә, патшага әйтәләр. Патша риза була: +- Эзләсен, җибәрәбез аларны, - ди. Патша хатыны вәзир хатынына да әйтә: +- Юлга әйберләр әзерләгез, - дип. Патша сал эшләтә. +- Бөтен җирдән эзләгез, кызны табыгыз, - ди патша. Зур дәрьяларны йөзеп китәләр болар судан, салга утырып. +- Сулардан карыйк, - ди Якуп. - Судан тапмасак, авыл арала рыннан эзләрбез, - ди. +Болар китәләр, бик тирән дәрьялардан, матур сулардан эзлиләр. Бер ашап-эчеп утырганда, кыйбла яктан давыл чыгып, боларның салы ватыла. Егетләр икесе ике агачка ябышып калалар. Ашамак ризыклары су төбенә китә. Сәйфелмөлек бер агачка атланып китә кояш чыгышына, Якуп китә кояш батышына. +Сәйфелмөлек, бер балыкка җитеп, кулын суза. Кулын югары сузганда бер аякка юлыга. Ул Сәмруг кош аягына тотынган икән. Сәмруг кош аны, алып китеп, оясына куя. +- Инде син миңа бала бул. Мин сиңа ашарыңа алып киләм, - ди Сәмруг кош кешечә. - Минем балаларым аякланганда, телләнгәндә аждаһа-елан ашап китә балаларымны. Син аларны ашатма аннан, - ди. +Сәйфелмөлек аждаһа-елан килгәндә аны чабып үтерә, балаларын исән-аман алып кала. Сәмруг кош төрле йийем-эчем алып килә. Бик куана. +- Минем балаларымны һәрвакыт шулай ашап китә иде. Каян син минем аягыма эләктең? Мин инде сине гомергә онытмам, - ди. +- Мин риза, - ди Сәйфелмөлек. - Мине җир өстенә төшер. Мин Сәлимә дигән кызга гашыйк булдым. Аны сулардан эзләдем, инде җирдән, шәһәрдән, авыллардан эзлим, - ди. +Сәмруг кош Сәйфелмөлекне җиргә төшерә. +- Инде ризамы? +- Риза. Тик синдә алтын балдак бармы? Бир миңа аны. Балаларың белән гомергә бергә яшәрсең, - ди. +Сәмруг кош балдакны Сәйфелмөлеккә бирә. Ул әлеге балдакны алып, кәгазьгә төрә дә кесәсенә сала. Китә, китә бу. Авыллар, шәһәрләр буйлап йөри. Күрә: күктә бер өй әйләнеп тора. Элгән элмәге юк, таянган таягы юк. +- Бисмилляһи-р-рахман-иррәхим! - дигән иде Сәйфелмөлек, ишек ачылып китә. +Бер бик матур кыз ята монда. +Сәйфелмөлек, әти-әнисе юк, дип янына бармый. Кыз үзе бик матур күренә. Ул бер авылда бер байның кызы булган. Җиләк җыеп йөргәндә аны пәриләр алып киткән. Мәликә исемле була ул кыз. Сәйфелмөлек шуңа барып чыга. +Ул кыз янына килә дә: +Яныңа килсәм, йоклыйсың, +Ишеккә барсам, көләсең, - дип әйтүе була, кыз сикереп тора. +- Син кем кызы? +- Мин шундый-шундый байның кызы, җиләк җыеп йөргәндә мине шул пәриләр алып киткән иде. Син үзең ничек килеп кердең монда, абый? - ди. +Сәйфелмөлек әйтә: +- Синең исемең кем? +- Мәликә. +- Мин Сәлимә атлы кызны эзләп чыктым. +- Мин ул кызны беләм, - ди Мәликә. - Ул пәри кызы. Мин аны сиңа алып килермен, - ди. - Тизрәк качыйк бу су астыннан. Син мине пәриләр кулыннан алып кит. Мин әти- әниемне тапсам, сиңа Сәлимәне табып бирермен. Тик моның өчен Сөләйман атлы балдак кирәк, - ди. +- Бар миндә ул балдак, - ди Сәйфелмөлек. +- Син кулыңны суга тык, без шул балдак аркылы гына кача алыр быз, - ди кыз. +Болар баралар. Пәри килсә - кыз юк. Пәри сугыш ача. Мәликәләр өен белгән була. +- Сәйфелмөлек абый! Пәриләр сугыша, мине эзлиләр. Су өстендә ике илле кан булды, - ди. +Болар исән-аман кырга чыгалар, дәрья бетә. Юлдан туп-туры әлеге кызның авылына китәләр. +- Син минем туган абыем булдың. Пәриләр кулыннан исән- аман коткарып алдың, - ди. +Куанышып кайталар. Боларга ат белән тауар алып кайтучы кешеләр очрый. Бер карт Мәликәне таный. Ул элек аның әтисендә, байда эшләгән хезмәтче икән. Сәйфелмөлек белән Мәликәнең каршысына килә. +- Мәликә, синме, балам? - ди. +- Мин. +- Әти-әниең бик картайды бит синең өчен кайгырып. +- Мине пәри алып киткән иде. Менә, бәхетемә, Сәйфелмөлек абый очрап, алып килә мине, - ди Мәликә. +Сөенче алырга дип, Сәйфелмөлек белән Мәликәне әти-ә нисенә утыртып алып китә. +- Кызың исән-аман. Бер егет тә бар! - ди. +Әти-әнисе бик шатлана. Утыз көн уен була. Кәрваннар юлдагы тауарларыннан бераз төяп китерәләр. Аннан соң Сәйфелмөлек Мәликәгә әйтә: +- Минем күңелем утырсын, Сәлимәне китер, - ди. +- Китерәм, китерәм. Хәзер кырык кызны җибәрәм дә китертәм, - ди Мәликә. +Чыкканда җилләргә сөйләгән сүзен Мәликә. Кырык кызга ишетелгән. Кырык кызны ияртеп, Сәлимә килеп тә җиткән. Мәликә Сәлимәгә әйтә: +- Сиңа бер Сәйфелмөлек дигән кеше гашыйк булган, - ди, шул вакыт Мәликәнең һушы китә. +Сәлимә әйтә: +- И дус, син серләреңне әйтергә чакырдың. Ник сөйләмисең? - ди. +- Сиңа, - ди, - бер егет гашыйк булган, әйдә карыйк. +- Яле, күрсәт, - ди Сәлимә. Барып караса, үзенең һушы китә. +Сәйфелмөлек тәрәзәдән караса, төшеңдә күргән кыз һушсыз өй артында ята. Сәйфелмөлек йөгереп чыга да аны Мәликәнең өенә алып бара. +- Мин сине җирдән дә, судан да эзләп, бик күп газаплар чиктем, - ди. +Сәлимә әйтә: +- Мин дә бит сиңа күптән гашыйк. Бергә булыйк. Мәликә, син безгә туй яса, - ди. +Утыз көн уен, кырык көн туен итеп, Сәйфелмөлек Сәлимәне - пәри кызын алды. +Сәйфелмөлекне патша итеп утырталар. Әти-әнисенә алып кайтмадылар. Бу алтын тәхеткә утыра. Пәри кызы белән көн итә инде. +Бер-ике елдан соң, көннәрдән бер көнне яннарына Сәйфелмөлекнең дусты Якуп килеп чыга. Сәйфелмөлек патшаның дәрьясында йөзгән икән. Ите юк, сөяк кенә калган, бик ябык. Якупның яр башында ятканын бер вәзир күргән. Килеп патшага әйткән: +- Шундый-шундый бер кеше яр башында ятып тора, - дип. +- Китерегез, мин күрим, нинди кеше икәнен, - ди Сәйфелмөлек. +Вәзир китерә. +- И дустым Якуп, син нигә болай беттең? - ди. +Якуп җавап та бирә алмый. Аны ял иттерәләр, ашатып эчертәләр. Шуннан соң Якуп үзенең ни күргәннәрен сөйли. +Сәйфелмөлек үзенең патша булуын әйтә. Хезмәтчеләренә әйтә: +- Бер атна эчендә кеше итегез үзен, - ди. +Бик тәрбияләп, бер атнадан Якупны алмадай егет итәләр. +- И дус! -ди Сәйфелмөлек. - Мине пәриләр кулыннан бер кыз коткарган иде. Туйлыйк әле сиңа шул Мәликәне. Ул минем сүземнән чыкмас, - ди. +- Ярый, - ди Якуп. +Күп уйлап тормый, Мәликәне чакырта Сәйфелмөлек: +- Бу, - ди, - минем дустым. Без икәү бергә эзләдек Сәлимәне. Күп михнәтләр күрдек. Аллаһы Тәгалә безне аермады. Мин сине Якупка димләдем, - ди. +- Мине ат койрыгына бәйләсәң дә каршы түгелмен, - ди Мәликә. - Синең сүзеңнән чыгасы түгелмен, риза, - ди. - Син минем әти-әниемә дә әйт, мин ризамын. Минем кебек үк кешенең газиз баласы, - ди. +Сәйфелмөлек әти-әнисенә әйтә. Халыкны җыеп, утыз көн уен, кырык көн туен ясыйлар. Эт тә, мешәк тә калмый туйларыннан. Бик кызык була. Якуп белән Мәликә дә инде көн итәләр. +Сәйфелмөлек белән Якуп үз әти-әниләрен бик сагыналар. +- Биш ел ят җирләрдә йөрдек, әти-әниләр дә безне сагынгандыр инде, - диләр. +Халыкны җыенга салып, Сәйфелмөлек патшалыктан төшә. Болар үз җирләре��ә кайталар. Кайтып җиткәч, әти-әниләре елап, бик шатланышалар. +- Икәү китеп, дүртәү булып кайттыгыз, - диләр. +Тугыз дөя, тугыз кысыр сыер, тугыз ат суеп, утыз көн уен, кырык көн туен ясыйлар. Үз җирләрендә әтисе урынына Сәйфелмөлек - падиша, Якуп вәзир булып көн күрәләр. Әле дә яшәп яталар. СӘЙФЕЛМӨЛЕК" +ДАСТАНЫ +КӨЙЛӘРЕ +Беренче көй +1972 елда Төмән өлкәсе Тубыл районы Лаймта +Бәхтиева Сәрвәр (1900 елгы) һәм Хисаметдинова Хөснид +И. Кадыйров һәм М. Кадыйрова тарафыннан магнитоф +яздырып алынган. Нотага төшерүче +Компьютерда Н. Нурга +Икенче көй +Яшел чарбан эчендә гөл йарадды, +Мәне сайрап аны былбыл йаратты. } 2 +Мәнең сайрамагыл гөл йар эчендә, +Сәнең сайрамагың дидар эчендә. +Кара сачең төшәр микән йөзеңә, +Сәлам әйтсәм, йитәр мигән үзеңә. }2 Каш астында кара күзең сөзеләү, Сәне күрсәм, азиз җаным өзелә. } 2 Азиз җаным, җәмалыңни, гүзәлем, Сәне күрмәй нихәл итеп түзәрмен. } 2 Сәне сөйдем, кибеп калдым бәладән, Рәхим әйләгән икәнсең мөдәтәләгә. Бу сүзләрне китапта күргәнем бар, Хыял бәндәнең арыскы булды. Сәне янда яраддың, мәне анда яраддың. Арабызга мөхит дәрья яраддың. елда Омск өлкәсе Ишем Тамак районы Ихсиңе Гайнулладан (1892 елгы) И. Кадыйров һәм М. тарафыннан магнитофон тасмасына яздыр рүче И. Кадыйров. Компьютерда Н. Нургаян +Өченче көй +Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авылында Р. Банашевадан +(1914 елгы) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофон тасмасына яздырып +алынган. Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов тарафыннан башкарылган. +Нотага төшерүче Д. Арсланова. КАМБӘР +Бар иде борын бер Камбәр. Аның бар иде апасы. Апасы белән икәве алар ятим калган иде. Ятим калып, алар икәве үскән. +Камбәр үсеп мал булган, укыган. +Бу киек тә болан аткалы төскә охотага чыккан. Шул вакытта бер шәһәрне узып йөрегәндә, бер кызга күңеле төшкән. Ул кыз булган падишаның кызы. Кайтып апасына әйтә: +- И сорар идек аны. Мин өйләнер идем, - диде. +Апасы әйтә: +- И, энем, ул бай кеше, ул падиша кеше. Безгә килерме ул! Безгә бирәләрмени аны!- ди. +- Сорап карыйк әле, апа. Ни дип әйтер, - диде. +Арзымбикә исемле була Камбәрнең сөйгәне. +- Син әүвәл, сүз салып кара бер урамнан узып барганыңда, - ди апасы. - Ул карап утыра ачылмадан. +Әлеге Камбәр үтеп барганында Арзымбикәгә сарный: +Ике шәһәр арасы, +Ике шәһәр арасы, +Кара кашлы, куй күзле, +Нинди моның анасы. +Кыз карап кала. Камбәр кайтып апасына әйтә: +- Апа, соратыйк әле. Аның да күңеле бар моның, - ди. +Болар моны соратырга баралар. Соратырга барсалар, моның атасы өйдә юк. +- И, атасы өйдә юк, - диде анасы. Анасы үги була. +- И, атасы өйдә юк, сорагач, бирик - диде. - Атасыннан олы абыйсы бар. Шуны чакырыйк та, вәгъдәләшик, - диде. +Болар моны вәгъдәләшеп ярәштеләр. +Бер айдан соң атасы да кайта. +Атасы кайткан чакта биреп кайта, вәгъдәләшеп, кызын Аршынбуй дигән кешегә. +Ханыш - остабикә утыргач, чәй эчәргә әйтә: +- И карт, диде, хан, - диде. Арзымбикәне кияүгә вәгъдәләштек, - ди. +- И карчык, диде, остабикә, - диде, - ��ин дә вәгъдәләштем. Сезнең кайчан? - ди. +Менә безнең болай инде, - диде ханыш. Бер айдан икәнен белгәч: +- Йә, башлапкы ишекне фәрештә ачыр, инде сезнекечә булсын, - диде. +Болар шулай ярәшеп куйдылар. +Аршынбуйның бик усал бер әбисе бар икән. Ярәшеп куйганны ишетә дә: +- И, диде, бер нәрсә итеп бозам бу эшне, - ди бу әби. - Бирдермим Камбәргә. Алабыз үзебез, - ди. +Әлеге корткаяк әби чәлпәк ашын пешерә дә китә Арзымбикәгә. +-Арзымбикәнең өе ошомы? - дигән булып керә. +Кергәч, кызга әйтә: +- Менә, чәлпәк ашын алып килдем. Камбәр үлеп китте бит, - диде. +Кыз сыктап-иләп кала. +Тагын китә ул Камбәргә әлеге әби, усал әби. +- Камбәрнең өе ошомы? - дигән булып керә. +Камбәргә әйтә: +- Менә, Арзымбикә үлеп китте. Сиңа күңеле суынсын дип, чәлпәк ашын алып килдем, - диде. +Йә, шулай итеп килә дә бу, Камбәргә дә ашатты. +Камбәр дә куйды, Арсымбикә дә куйды Камбәр үлгән дип. Шулай утыралар сыктап. +Камбәр елый. Жәлли инде. Апасы әйтте моның: +- Сыктама. Көлсәм диңгез аръягында Гөлемсылу бар, шуны алырбыз, - ди. +Бер ай торамы, ике аймы Камбәр. +- Апа, мин китәм эстәп , - диде Камбәр. +- Син аны эстәп табармысың, энем? - диде. +Киендерде, шайландырды апасы, озатырга чыкты. +Аталарыннан калган төрле атлары бар икән. Атка менгезде. Атына әйтә: +- Ачыкса - аш бул, сусаса - су бул, - ди. +Атына ышанып, менгезеп чыгарды. +Шулай булып чыгып китте дә, атка менеп барып, Көлсәм диңгезнең итәгенә төн бара, төн барды, җитте. +Җитте дә Көлсәм диңгезнең итәгенә, җитсә, җирдән терәү юк, күктән тарту юк, бер өй тора диңгезнең урта җирендә. +Егет карап ятты-ятты да: +Аргы якта бер Гөлем, +Бирге якта бер Гөлем. +Шул Гөлемнең тәртибен +Кайдан эзләп табармын йулын, - диде. +Моның авазы чыкты да, Гөлем дә сарнады: +Атыңа менсәң, чабарсың, +Атыңа менсәң, чабарсың. +Мен атыңның биленә, +Камчыласаң табарсың, - диде. +Егет атка менде дә, ат селкенде дә телгә килде: +- Бик каты сукмыйча алып чыга алмам, - диде. - Уңыма карасам, су эчер, сулга карасам, аш каптыр. Бер сук - тирем ярылсын, икенче сук - сөягемә утырсын. Шул вакытта ачылсам гына алып чыгып китә алырмын, - диде. +Әлеге ат алып чыгып китте шулай итеп. Бу сукты. Бер сукты - йоннары очты, ике сукты - тиресе ярылды. Өченче сукты - сөяккә утырды камчы. Уңга карады - су эчерде, сулга карады - аш каптырды. +Чыкты шулай. Гөлемсылу, "чылтыр" итеп, югарыдан моңа баскыч төшерде. Шуңа басып бу менеп китте. Эченә керсә, моңа шулай булып торып: +- Кем дә кем һөнәре бар, минем дөньяма чыга алса, шул минем хәләлем булыр, мин шуңа барырмын, дип утыра идем, син икәнсең миңа боерганы, - диде. +Болар икәү инде кушылдылар. Шунда көн күреп торалар. Бер ай торамы, ике ай торамы, Камбәр әйтә: +- Я, ирмен дигән кеше бичәсенең илендә тормас. Минем әбәмапам бар. Кайтам үз илемә. Инде кайтыйк, - диде. +- Әйдә, кайтыйк, - ди Гөлемсылу, - мин кашармыйм. +Гөлемсылу әйтте: +- Син азрак кына ятып йокла, ял итеп тор. Мин бүген тегү тегеп алыйм. Туйга чакырган җир бар. Әүвәл шуңа ба��ырбыз, - ди. +Әлеге егет ятып йоклап китте. Моның Арзымбикә төшенә керде. Төшендә күреп, уянып китеп "уф" дигән иде, алты кат чатырның берсе янып чыкты. +- Ай-һай, - диде Гөлемсылу, - бу нинди адәми зат соң хәс рәтле? Ни кайгың бар бу хәтле? Әйт миңа, яшермә миннән. +Гөлемсылу пәриләрнең башлыгы булган икән. Гөлемсылу әйткәч, бу әйтте: +- Мин, шулай-шулай, Арзымбикәне алырга уйлаган идем, ул үлеп китте, мин шуннан соң, сине эзләп чыгып киттем. +- И ахмак, арагызда суыклык булган, ул үлмәгән. Менә Аршымбуй белән туе булып ята. Мине шул туйга булышка чакыр дылар. Шуңа туйга барырга әзерләнәм. Икәү бергә барырбыз, Арзымбикә дә безнеке булыр, - ди Гөлемсылу моңа. +Инде масайды егет, шулай итеп масаеп китте. Торалар бераз вакыт. +Бар байлыкларын йомырка итеп төйнәде дә чыгып китте болар. Чыгып китеп, Арзымбикәнең авылының читенә барып төште болар. +Чыгып яулык җилпеп җибәрде. Менә атлар җигүле, егетләр килеп чыга. +- Менә шуннан бер мөнәҗәт әйт, - ди Гөлемсылу. - Ул [Арзымбикә] шундук белеп алыр, - диде. +Гөлемсылу кереп китә Арзымбикә янына. +Камбәр узып йөри атлар белән. +Камбәр тагын сарный. +Арзымбикәнең шунда бер кечерәк сеңлесе булган икән, Камбәргә ярәшеп йөргән вакытта. Шул әйтә: +- Әй апа, менә шул узып йөри торган кешеләр арасында Камбәр җизнәм бар. +- И ахмак, юкны исемә төшермә әле. - Каян чыксын үлгән Камбәр! - диде Арзымбикә. +Гөлемсылу әйтте: +- И алышым, дусым, бала кеше зирәк була. Арагызда берәр су ык лык булгандыр. Әллә сезгә берәү юрлы юк хәбәрне дә әйткәндер. Син тавыш катып кара аңа, - ди. +Камбәр узып бара. Арзымбикә ачылманы ача да әйтә: +- Ике шәһәр арасы, +Ике шәһәр арасы, - диде. +Тәкәббер гашыйк Камбәр +Сәламсез нәчек үтәр, - диде. +Камбәр әйтә: +- Әпкил голәм-дәвәтең, +Укы китап Коръәнен, - диде, +Кайдан ишетмешең бардыр +Егет кызга сәламен, - диде. +Әүвәл кеше бичә кешегә сәлам бирмәгән. +Шуннан болар икәве белеште. Камбәр: +- Я, балалар, урамда йөреп кенә эш булмый, әйдәгез, керик булыш өйгә, - диде. +Булышка керә болар. Булышка кергәч, уңнан килгәнгә ун җимеш бирә, сулдан килгәнгә алып җимеш бирәләр. Гөлемсылуның кодрәт зур. Бу утырды, утырды азрак, Гөлемсылу әйтте: +- Инде хәзер кияүләр килә бит, барып аның баш тартуын кайгырт, - диде. +Кияүләр килгәнче Камбәр китте. Балаларга әйтте: +- Әйдәгез, балалар, монда гына утырып эш булмас, Аршымбуйга да туйга барып килик, - диде. +Киттеләр. Аршымбуйга туйга барсалар, халык туйда. Боларны да хуш күрәләр, югары чыгарып утырталар. Аршымбуй инде Камбәргә жырлап аяк бирә: +- Беләзеге бар иде, +Беләзеге бар иде, +Беләгенә тар иде. +Шул беләзек барында +Өч йөз Камбәр зар иде, - диде. +Камбәр ала салып эчте дә: +- Инде мин бирим, син эчеп җибәр, - диде. Инде Камбәр бирә Аршынбуйга: +- И, Аршынбуй, Аршынбуй, +Арзымга кылдыңмы туй? +Алдан кылын мин алган, +Ачы айранын башыңа кой, - диде. +Алай дип биргәч, бу Аршынбуй бик намысланды. Тагы бирә Камбәргә: +Бер сүз әйтәм үзеңә, +Кайтып әйтмә йөземә. +Алдан кылын син алсаң, +Мөбарәк булсын үзеңә, - диде. +Аршынбуй баш тартты кыздан, намысланды. +Аннан шул җирдән торды да болар: +- Әйдәгез, егетләр, кайтыйк инде, - дип, чыгып киттеләр. Аршынбуйның чарыкбаш мамасы Камбәр атларының тоягына, аяк астына тирмәнташтай ташлар быргады . Атлары сикерә- сикерә Камбәрнең, китә алмыйлар. +Камбәр тәмам исеннән чыгарган Гөлемсылуны. Гөлемсылу әйткән булган, кайда йөрсәң дә мине исеңнән чыгарма, дигән. Кинәт исенә төшеп китте дә: +- Әй, янем-күзем Гөлемнән мәдәт, - дигән иде, атлар да чыгып китте, кайтып китте бу. +Шуннан теге чарыкбаш мамасы әйтә, усал карчык: +- Юк, диде, монда Гөлемсылу пәри катнашкан икән, минем көчем җитми хәзер, - диде. +Кайтып киттеләр. Кайттылар да әлеге Арзымбикәнең өенә, курасына кайттылар, Арзымбикәне яңадан Камбәргә бирмәкче булдылар. Камбәргә апасы туй ясый. +Арзымбикәнең әнисе үги: +- Әй, диде, Аршымбуйга була торып, туй кылып, тагы бу баш тартып куйды, - ди. +Кияүгә бу бер көн көнли, ике көн көнли. Өченче көн көнли, кияүгә аш пешереп алып керә. Пупса куйның түшен генә суеп ит итеп пешереп алып керә. +- Ошының, сатаган китим, киявемә дип алып кердем, башлап күргән күзем, киявемә генә ашатыгыз, дип алып кердем. Беркемгә бирмәгез, үзенә генә ашатыгыз, - диде. +Кияү йоклый әле. +- Йә, торгач ашатырбыз, әле йоклый киявең, - ди Арзымбикә. +Гөлемсылу белеп куя моны, әйтә: +- Йимәгел, Камбәр, йимәгел, +Йимәгел, Камбәр, йимәгел. +Бөтәү түшнең эчендә, +Зәһәр салган булмагыл, - диде. +Шулай итеп, моны Камбәр ашамады. Алып чыгып бәйле торган эткә койдылар - этләре катып калды. +- Юк инде, юк, безгә монда торып булмый, - ди Гөлемсылу. - Болар безгә касд кылыр. Ирмен дигән кеше илендә булырга тиеш. Кайтыйк без. Кереп кайныңнан-падишаһтан рөхсәт сора, - диде. +Бу керә, падишаһтан рөхсәт сорый. Хан әйтә: +- Әйдә, балам, риза. Яшь малым сиңа булсын, карт малым миңа калсын. Минем һичкемем юк башка, - диде. +Ике мүәдәк кылдыра бу боларга. Падишаһ бер мүәдәкне яптырып бирә алтыннан, икенчесен яптыра көмештән. +- Әйдә, кияү, кайсы белән утырасың? - ди падишаһ Камб әргә. +- Минем өчен күп нәрсәләр күрде, күп ярдәм кылды миңа, Гөлемсылу белән утырам, - диде. +Алтын мүәләккә Гөлемсылу белән утырды. Икенче мүәтәккә кучер утыртып, Арзымбикәне утыртты, кайтып киттеләр әбәсенә. +Гөлемсылу чыгып сызгырып, яулык җилпеде. Әбәсенең курасына кергәнче келәмнәр җәелде. Әбәсенә хәбәр бирде. +Тугыз көн туйладылар, ун көн уйнадылар, мин дә шунда булган идем. КӘМПӘР +1972 елда Төмән өлкәсе Төмән районы Олы Каскара авылында +Мирхәйдәрова Хөсниядән (72 яшьтә) Ф. Әхмәтова тарафыннан +магнитофон тасмасына яздырып алынган. +Фонетик транскрипция Ф. Йосыпов тарафыннан башкарылган. +Нотага төшерүче Д. Арсланова. БҮРИХАН +Надыр килде яшьнәп, +Хуш яман эшне башлап, +Күп халыклар качып китте, +Ханын яуга ташлап. +Найза бирең чәнчәли! +Дастар гөлне чәнчәли! +Кәфернең мәйли яман, +Килең, ханым, качалы! +��али күңлемнең тогы, +Батыр Тәүкәмнең югы, +Батыр Тәүкәм юклыгында +Үтте кәфернең угы. +Бүри хан чыкты Ташка, +Менгәне - Көрән Кашка, +Хан булмак авыр эш икән, +Ахыры җитте башка. +Бүри хан үзе казый, +Биш вакыт укыр намаз. +Гарип үтте Бүри хан, +Төркестан аннан разый. +Бүри хан - гөл-хәзинә, +Хәзинәсендә пул калды, +Исе китте бәк, вәзирнең: +Төркестанда кол калды. +Ишеттем, Мөдәр тауга, +Кәферләр чапты малга. +Тубыктан дәрья булыптыр +Шәһитләрнең канына. +Әфсал, Хурамҗан тун киептер, +Итәк-җиңе каю кондыз, Бүри ханга ярашмады, Туды койрыклы йолдыз. Ходадан фәрман булды, Койрыклы йолдыз туды. Ай белә: Бүри хан Шул көндә корбан булды. Әфсал: мин, мин! диделәр, Хурамҗан: мин, мин! диделәр, Кәферләре күп килде Падиша-ханым үтерделәр. Бүген шае арасы, Йөрәгендә ярасы. Түзәлмәй шигырь чыгарган Шубак Солтан баласы. Мөселманнар мең кеше, Кәферләр сансыз кеше. Мөселманнар шәһит булды, Ул һәм Ходайның эше. Һай, солтан Бүри хан! Сакаллары кызыл кан, Һич киңәшен табалмый, Шәһит булды Бүри хан. Туганым юк кашымда, Тулганым юк яшем дә, Хурамҗан кулга чапты, Үлдем унбиш яшемдә. Бүри хан, әй, Бүри хан, Тастарында хатлы хан. Халык өчен әүвәрә булды, Шәһит булды Бүри хан. Бүри хан атлары, Тастарында хатлары, +Барып әйтең Түркистанга +Өмет өзсен сартлары. +Хәзерге Төмән өлкәсенә кара +академик В.В. Радлов тара +Радлов В.В. Образцы народной литера +живущих в Южной Сибири и Дзунгарской ст +барабинцев, тарских, тобольски БҮРИХАН +Бүрихан бер кол иде, +Сайраса былбыл ирде. +Бүриханны үлтергәле +Түрә мырза кул бирде. +Бүриханның тунының +Якасы кондыз ирде. +Бүриханны үлтерделәр +Ике туган агасы. +Бүрихан ул хан иде, +Башында тастар иде, +Бүриханны үлтергәле +Түрә мырза кул бирде. +Бүриханның атлары, +Кесәсендә хатлары. +Чыгып караң Төркестанны, +Өмет өзсен сартлары. +Бүрекем юк башымда, +Туганым юк кашымда. +Бер туганым булса иде, +Елар иде кашымда. +Бүриханым әйтәде, +Көлле тәнем тартады. +Бүген-кичә бер төш күрдем, +Нәйзә белән чәнчәде. +Бүрихан тун киепте, +Якасы кондыз иде. +Бүриханга көн ярашмый, +Койрыклы йолдызиде. +Бара-бара юл бастым, +Юлым кодык каздым. +Үзем казыган кодыгыма +Үзем егылып үлә яздым. +1972 елда әсәрнең аерым өзекләре берничә та +ыннан Төмән өлкәсе Вагай районы Юрмы авыл ән (1886 елгы), Тугыз авылында Тимканов Ганид анда Ниязова Шәрифҗамалдан (1901 елгы), Мө 1900 елгы), Ләчек (Тахтагул) авылында Әхмәтова +убыл районы Күкрәнде (Чебурга) авылында Кәрим +айтамак авылында Тимергалиева Шәмсенисад +әрвәрдән (1903 елгы) һәм Кучемова Хәвадан (19 ариантлар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбия ың Язма мирас үзәгендә саклана. +ПУРИХАН ӘЙТҮКӘ +(Дастаннарга тиң мәхәббәт) +Әйтүкә - дөрестән дә, Тармакүл авылында туган кеше. Ләкин ул вакытта әле Тармакүл исеме бирелмәгән булган. Аның әнисе Карлыгачсылу исемле була. Бу ялгыз бер карчык улы Әйтүкә белән генә Тармакүл авылының Зур күле тирәсендә яши торган була. 1803 елларда туган булырга ти��ш. Ятим калган Әйтүкә көтүче булып йөри. Бик матур йырлый торган була, курайда уйный торган була. Үсә, зур була. Үсеп җиткәч тә, шул ук көтүчелек хезмәтен күрә. Бер вакытларны кыш көне, бу вакытта инде мәчет салынып Тармакүл авылына, яшьләр шул тирәгә уйнарга цыга торган булалар. Айлы бер төнне мәчет янында ураза вакытында очрашалар болар Батыш белән. Беренче мәртәбә алар бер-берсенә кар бәрешеп уйныйлар. Менә шул вакытларда беренче аның яратуы. Болар бер-берсен яратышалар. Ләкин Батышның бай абзыйлары, әтиәнисе ярлы карчыкның улына кызларын бирергә риза булмыйлар. Алар аны Тамтау авылының Бауычат исемле баена ярәшәләр. Туй әйтелә, туй салалар. Килешәләр. Туй көтелә. Менә бу көннәрнең берсендә сөйгән кызы Батышны Әйтүкә урлап китә. Риза булалар. Биясе була. Менә болар Иртышка таба китәләр, казакъ якка китәләр. Юлда Иртышка җиткән вакытта боларның бияләре колынлый. Әйтүкә сизә торган була. Арттан куып ки лүләрен. Шуңа күрә аңа тизрәк китәргә кирәк. Ул колынны ниш ләтергә белми аптырый. Менә бу вакытта Батыш әйтә: "Без аны бугазлап калдырыйк", - ди. Әйтүкә бик нечкә күңелле кеше була. Ул бик жәлли хәзер генә менә дөньяга килгән колынны бугазлап калдырырга. "Арбага алып кына алып китик", - ди. Батыш: "Авырлыгы бар, куган-килгән вакытта безгә тизрәк китәргә кирәк", - дип, риза булмый. Менә шул вакытта Әйтүкә җырлый. +Аннан соң болар Иртышның аръягына чыкмыйча, Иртыш буйлап китәләр казакъ далаларына. Павлодарга җитмичә туктыйлар. Ниндидер бер ярсыман урын була. Күле дә юк, суы да юк, үзе ярга охшаган була. Менә шул тирәдә туктыйлар болар. Агачлар була бик матур тезелеп үскән. Боларга инде халык арасына барырга ярамый, чөнки болар - яшеренеп йөри торган кешеләр. Бу Батышны биредә калдыра, үзе якын-тирәдән казакъ авылларын эзләп китә. Барып бер казакъ баен таба. Шул казакъ баеның малын көтәргә ала. Ул шунда тагын көтүчелек хезмәтенә керешә. Биредә ул өч ел яши. Батыш бик уңган хозяйка булып чыга. Бакча да утырталар, карбыз да үстерәләр. Әйтүкә бирегә кое казый. Ул кое һаман да бар. Хәзер дә булырга тиеш. 1933 елларда әле аннан су алып эчә торган булганнар. Урыслар ул коены "Айтикин колодец" дип атыйлар. Билгеле, теге коры казакъ даласында бу коеның булуы юлаучыларга бик уңайлы булып китә. Соңыннан әнә шул Павлодарга үтә торган юлаучылар туктый торган булалар. Биредә болар өч ел гомер итәләр. Әйтүкә сагына. "Илгә кайтырга", - ди. Батыш кайтмаска итә. Әйтүкә: "Кайтыйк", - ди. Шулай иттереп, болар бу якка таба килеп чыгалар. Ләкин ул Тармакүлгә дип килми. Бу тирәне күреп үтеп, әнисенең исәнлеген генә белеп, соңыннан икенче бер якка китәргә уйлаган. Ул шулай туры килми. Белекте авылында Кечек исемле кенәз була. Шул кенәзнең улы Раймбака көтмәгәндә генә боларны Белекте тирәсендә очырата. Атының башыннан тотып ала да биредә Тармакүлгә алып килә инде. Аны бик күп эзләгән булалар, таба алмаган булга��нар. Бласларга хәбәр ителгән була. Чөнки Әйтүкә - ул халык өчен бик хезмәт иткән кеше. Бу вакытларда әле, Әйтүкә биредә вакытта, барабалар түләүне бирә торган булганнар тоткан сунарлаучының тиресе белән. Натурадан түләтә торган була. Ә менә бу натурадан түләүне акчага күчерергә килә бер вакытны. Биредә инде халык үзенә җиңелрәк булган, өйрәнгән натурадан түләүне яклыйлар. Ә бласлар решать итәләр, обязательно шуңа күчәргә, дип. Шул шаукым чыккан вакытта Әйтүкә беренче булып сүз кузгата. Әйтүкә артыннан бөтенесе дә оешкан хәлдә моңа каршы чыгалар. Бу билгеле була бласларга. Бласлар моны халыкны оештыручы, котуртучы кеше иттереп күрсәтәләр, һәм аны төрмәгә дә алган булалар. Качып киткәнгә кадәрле. Ул Каинаский төрмәсендә утырган була. Суд та булмый, сорау да булмый. Озак вакытлар утыра. Менә шул утырган вакытында җир астыннан гына чыккан тәрәзәсе була, кичке вакыт шулай ул моңланып кына Әйтүкә җырлап утыра торган була. Менә аның җыр тавышын тагын да төрмә тирәсеннән үтеп бара торган, губернатор булгандыр, ишетә. Ул хатыны белән прогулкага чыккан була. Шул кешеләр аптырап туктыйлар бу тирәгә, "Бу нинди матур тавыш", дип. Аннан соң төрмә сакчысыннан: "Теге кешене күрсәтегез миңа, шул кешене", - ди. Шул кешенең янына әллә алып чыгалар моны. Шул вакытта бу әйтә. Хатыны сорый: "Без үтеп барганда җырлаган җырыгызны бер мәртәбә җырлап күрсәтегез әле", - ди. Бу инде хәзер аларга үзенең җырлаган җырын җыр ламый, ә тегеләргә карата чыгарып җырлый. Аннан теге кеше сорый: "Русчага әйләндереп хәзер миңа җырлап күрсәтә алмассызмы бу җырны", - ди. Русчага ә йләндереп җырлый. Аннан соң: "Чыгарыгыз бу кешене биредән", - ди. Шунда ук чыгартып калдыра. Менә шулай иттереп ул авылга кайтып килгән булган. +Хәзер бласлар белән дә әзрәк каршылыклары булган кеше икәнлеген белгәннән соң, байның алар ярәшелгән кызын алып киткәненнән соң, билгеле, материаллар күп кенә җыелган була. Менә хәзер моны инде законлаштырып шул судить итәргә әзерләнеп торалар. +Алып киләләр бирегә. Батышны абзыйларына бирәләр. Әйтүкәне шул явып куялар. +Берничә көн көтәләр. Мулла казакъ арасына киткән була. Мулланың килүен көтәләр. Мулла килми. Биредә байларның моннан тизрәк үч аласылары килә. Җыелалар барлык байлар. Җыялар халыкны. Килеп җитә әнә шул Тандау авылыннан Бауы чак бай. Биредә, мәчет алдында, суд ясарга үзләренчә җыен алар. Менә шунда решать итә байлар, аларның кыска була инде судлары: "Йөз камчы сугарга!" +Әйтүкә: "Мин элек шуннан алда сезгә әйтәсе сүзләремне әйтеп калыйм", - ди. Менә хәзерге бу мәчетне төзергә дип бүрәнәләре, агачлары хәзерләнеп өелеп куелган була. Шул бүрәнәләрнең өстенә утырып ул үзенең җырларын җырлый. Халыкларның әйтүе буенча, ул вакыттагы аның җыры йөз утыз җыр була. Биредә аның мин кечкенә вакытта ишетә идем сиксәнен белә дип. Ә хәзер инде алар бик азайган. +Җырларын җырлап бетерә ул. Кояш байый. Иртәдән башланган әйбер. Халык бирми аны суктырырга. Ә Батышны алып китәләр. Бауычак бай Тандау авылына. Менә ул анда сөргендә йөргән кебек йөри инде. Алып бара, сарыклар көтәргә куя. Сарыклар белән бергә яши торган була. Хәзер анда Батыш дигән бик матур түгәрәк күл бар. Шул күл тирәсендә көтә торган була ул сарыкларын. Ул бик матур була, бик оста биюче, бик оста җырчы була. +Күп еллар үтә. Әйтүкә Тармакүлдән китеп кала. Әйтүкә Тармакүлгә килгәндә шул 50 яшьләр тирәсенә җиткән кеше була инде. 1848 елларны Әйтүкә үлә. Әйтүкә үлеп өч ел булганнан соң, Батыш Тармакүлгә кайта. 1851 еллар була. +Бервакытны минем әбиемә 12 яшьләр тирәсе була. "Дөрес тән дә син Әйтүкәгә гашыйк булган идеңме?", - дип сорый. "Яткан йөрәкне нишләп кузгаттың", - диеп җавап бирә Ба тыш, һич бернинди сүз әйтми. Кич яткан кеше төне буена күзенә йокы алмыйча иртәнге таңны шулай аттыра. +Әйтүкә үлә. Әйтүкәне күмгәнне Хөснетдин карт күрмәгән. Батыш озак еллар яши Әйтүкәдән соң. Картаеп үлә. Батыш үлгәннән соң кабер казыган вакытта бер кабер килеп ачыла. Шул. "Хәзер инде күмәргә ярамый биредә, кабер ачылды". Бу кемнең кабере булырга тиеш?" - дип киләләр муллага. Мулла барып күргәч, Әйтүкә кабере. "Чын гашыйк булганнар икән, ярар, бирегә үк күмәргә кирәк", - дип икесен алар бергә күмәләр. +Теге сораган вакытта Батыш болай әйтә: "Безне аерган Бауычак әллә кая китмәгән, кабере белән купкан. Каберенең өстенә бер үлән дә үсмәгән", - ди. ӘЙТҮКӘ +"Әйтүкә белән Батыш" җыры геройларның бер-берсенә мәхәббәтен аңлаткан җырлар белән башлана. Алар бу җыр аша берберсенә соклана, бер-берсен мактый, бергә булырга да сүз бирешә. +Әйтүкә: +Йөгерәләй куян, йогерәләй, +Мамык тикләй йонын туздыралай, +Бер яхшы берлән ай бер яман, +Әй җаныкай гынам, сылуым, +Шатлык белән гомер уздыралай. +Варианты: +Җырларда өч тапкыр Түкә кәмшек телгә алына. Язып алынган материаллар бу кешенең кем булуы турында информация сакламый. Түкә Төхфәт дигән исемнең бозылган варианты булырга мөмкин. Кәмшек сүзе кыегайган, ямьшәйгән дигән мәгън әдә. Бу очракта ул Төхфәтнең исеме белән янәшә кулланыла торган кушаматы булырга тиеш. Төрки халыклар эпосында, яшьләрнең мәхәббәтенә комачаулап йөргән хезмәтче традицион образ булуын да истә тотсак, Түкә Батышның атасында хезмәттә булган, кызны саклау да аңа йөкләтелгән булырга мөмкин. +Батышны икенче кешегә ярәшкәннән соң, яшьләр өйләнешүдән өмет өзә, алар үзләре өчен качып китү генә калганын аңлыйлар. Җыр буенча фикер йөртсәк, Батыш качып китәргә үзе тәкъдим итә. +Яшьләр үзләренең мәхәббәтен дә, киләчәктәге бәхетсезлекләрен дә язмыш дип кабул итә. Җырда язмыш мотивы төрле яктан ачыла. +Туй көнне Әйтүкә Батышны алып качып китә. Качып барганда, аларның бияләре колынлый. Ат, колыны белән мавыгып, бармый башлый. Бу вакыйга ике төрле бәян ителә. Беренчесендә колынлы бия тиз бара алмаганга, Әйтүкә колынны суярга тели. Әмма Баты��, колынны кызганып, бу эшкә юл куймый. Әйтүкә дә, Батыш каршы килгәч, колынга тими. Риваятьнең икенче вариантында, киресенчә, Әйтүкә колынны кызганып, аны суярга кулы күтәрелми. Батыш, атның туктап калуы аркасында, бөтен планнарының җимерелү куркынычын аңлап, колынны үзе суя. Җырда да шушы хәлләр тасвирлана: +Әйтүкә: +Кара ла колын кешнәгәндә, +Туры ла биям әй тулады. +Батыш җанкәм аны суй дигәндә +Ике лә кулым әй бармады. +Минем лә кулым әй бармады, +Батыш җанкәм пычак ошлады (ошлау - тоту). +Кешнәп лә торган әй колынны +Бугазыннан суеп әй ташлады. +Шуннан соң Әйтүкә үзенең халыкта иң таралган җыр юлларының берсен җырлый: +Кызылгат дигән әй җиләкнең, +Тышлары ла татлы, эче ташлы. +Минем лә сөйгән әй Батышның +Телләре лә татлы, күңеле каты. +Бу строфа галимнәр тарафыннан кат-кат язып алынган. Риваяте онытыла барып, җырның яңа варианты барлыкка килгән. Әйтүкәнең кызның кискенлеген, холкын күреп, гаҗәпләнеп җырлаган җыры мактауга, соклануга әйләнә: +Качып киткән яшьләр җыр юлларына Ябышкан дип кергән урманда, икенче вариантта болында, яши башлыйлар. Бу җирләр аларның туган авылларыннан шактый ерак, кеше аягы басм аган аулак урын була. +Әйтүкә качып китеп урнашканнан соңгы җырларында, аның сөйгәне белән кавышудан сөенеп, күпмедер вакыт эйфория халәтендә булуы аңлашыла: +Суда ла йөзгән ак балыкның +Баласын әйтерләр култан диеп. +Акча ла бирми ярлар сөйсәң, +Әйтүкәне әйтерләр солтан диеп. +Яр буйлары әй, Ябышкан, +Ябышканда яткан бармы икән? +Яр буенда яткан Әйтүкәне, +Әйтерләр аны солтан дип. +Шул ук вакытта кире кайту турында уйлау, киләчәкнең билгесез булуы яшьләргә бәхетле булырга да ирек бирми. Алар йолаларга каршы килүләре, илдә булмаган гамәл кылулары өчен үзләрен гаепле тоялар. Алдагы строфаларда бер-берсен гаепләү, чарасызлык чагыла: +Кешеләрдән читтә яшәү аларга кыен бирелә. Икесе дә туган иленә кайту турында уйлый башлый. +Әйтүкә: +Карагат (карлыган) бәнем икеләй күзем, +Саргайды ла бәнем ике йөзем. +Исән генә булып илгә барсам, +Әйтергәләй күптер бәнем сүзем. +Сикереп лә төштем әй инешкә, +Ат бәйләдем сары камышка. +Үлмәсә дә адәм үлми икән, +Эчекәе тулган сагышка. +Ябышкан буе, әй ком такыр, +Алтын акчалар булмас бакыр. +Сагындым, җаный, әй саргайдым, +Кайтмаенча булмас, ахыр. +Әй әдернә (җәя) лә тартып, уклар аттым, +Кырларда ла йөргән киекләргә. +Газиз генә башым туган икән +Дөньясынамы көекләргә (кайгы-борчуларга). +Муены ла озын әй пүз (бүз) торна, +Әллә ничә төрләй бузнайдыр (көйли, сайрыйдыр) +Әй, уйны да йөреп, пуйны ла йөреп, +Мөхәндәрдин (язмыштан) адәм узмайдыр. +Күпмедер сугылып йөргәннән соң, Әйтүкә белән Батыш туган илләренә кайтырга булалар. Икенче версия буенча, аларны эзләп табып кайтаралар. Авылга кайткач, җырның эчтәлегенә караганда, авыл халкы җыела. +Хөкем иткәнче, Әйтүкә үзе чыгарган җырларны җырлап күрсә тергә тәкъдим итә. Бу җырларда ул Батышның матурлыгын, аңа ��улган мәхәббәтен тасвирлый. Картлар, бу җырларны тыңлагач, мондый көчле мәхәббәт өчен җәза бирү гөнаһ булыр иде, дип, хәзрәттән яшьләрне кичерүен үтенәләр. Әйтүкә җырларында мондый юллар бар: +Әйтүкә белән Батыш җырларында үзләренең гаепсез булуларын, бигрәк тә бер-берсенең гаебе юклыгын исбатларга тырышалар, берсе икенчесен коткарып калырга тели. +Үңәр байларының соравы буенча, Әйтүкәне хөкем итү өчен, шәһәрдән кыңгыраулы унсигез пар атта унсигез түрә килгән. Алар Әйтүкәне гомерлек каторгага хөкем итәләр. Ахыр да баш түрә: "Сезне җырчы диләр, ахыргы минутыгызда бер җырлап күрсәтегез", - ди. Баштагы җырдан түрә, бу безне бик мактады, дип аңлый, "бик күп маллар түгәр идем алтын штуф укалы якагызга" дигән юлларны бу безгә ришвәт бирә чәк икән дип аңлап, хөкем җәзасын йөз чыбык суктырырга калдыра. +Әйтүкәнең суд приставы килгәч җырлаган җыры: +Ат бәйләгән кубагызга (куба - күчмә өй, +чыбыктан үрелгән), +Чәң (кыңгырау) бәйләгән дугагызга. +Гакылым бетте, исем китте +Алтын штуф бәйләгән якагызга. +Ат бәйләрмен курагызга, +Чәң бәйләрмен дугагызга, +Бик күп маллар түгәр идем +Алтын штуф укалы якагызга. +Риваятьләр Әйтүкәне төрмәгә утыртканнар, аның төрмәдән җыр лаган җырлары да булган, дип бәян итә. +Икенче версия буенча, Әйтүкәне утыртмаганнар, ләкин аңа Батыш белән калырга да рөхсәт булмаган. Ул үзенең беренче хатыны, баласы янына кайткан. +Әйтүкә белән Батышның хөкем карарыннан соңгы җыр лар ында мәхәббәткә, гашыйкларның тугрылыгына дан җ ырлана: өстеннән җәза башкарылган. Баш түрә Әйтүкәдән, яңадан Батышны алмам, дигән сүз ала. Шуннан соң Әйтүкәне атып үтерәләр. Бу вариант җыр юллары белән дә туры килә. Батышның соңгы җырларында хөкем карарының нинди булганы да, палач турында да мәгъ лүмат саклана: +Батыш, Әйтүкә үлгәннән соң, башка кияүгә чыкмаган. Гоме ре буе Әйтүкәне эзләп, 60 яшендә Үңәргә кайтып вафат булган. +Текст Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең фольклор архивында сакланган материаллардан И. Закирова тарафыннан төзелде. +Аларны фольклорчы галимнәр Х. Рәхмәтуллин, Х. Ярми, Һ. Мәх мү тов, Ф. Урманчеев, Ф. Әхмәтова, Х. Гатина, В. Хаҗиев Новосибирск өлкәсенең төрле районнарында фольклор экспедициял әре вакытында туплаган. +Информантлар исемлеге +Бараба районы Бакчакүл авылы: Аәнбанов Габбас (1884 елгы), Ажбаков Мөслим (1891 елгы). +Венгерово районы Арынсас авылы: Вахитов Мәгърүф (1905 елгы). +Венгерово районы Венгерово авылы: Назирова Мөршидә (1910 елгы). +Куйбышев районы Шагыр авылы: Рафикова Мөхлисә (1882 елгы), Баязитова Оркыя (1897 елгы), Хәйдәрова Мәргу (1898 елгы), Сәлимҗ анов Хәмидулла (1878 елгы). +Чаны районы Кошкүл авылы: Мөхәммәтшин Аллаяр. +Чаны районы Тармакүл авылы: Ишмакова Нәкыя (1923 елгы), Нур галиева Вәйдә, Шәмсетдинов Гази (1903 елгы), Ташпу лат ов Кәрим, Юнанов Сәфәргали, Сираҗетдинов Давыт, Хәбибуллина Хәтирә (1890 елгы), Вәлиуллина Нур��амал (1899 елгы). +Әйтүкәнең беренче җыры Әйтүкәнең икенче җыры +МӨЛТӘЛ +(әкият) +Борын-борын заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Аларның булган җиде улы. Сигезенчесе туар алдыннан гына аталары үлеп киткән, ди. +Җиде егет үсеп җитеп, үзләренә кыз эзләргә китмәкче булганнар. "Их, әни, синең бер кызың да юк, без кыз эзләп кайтыйк. Әгәр син без югында кыз тапсаң, капка башына каба белән орчык куярсың, малай туса - ук белән җәя", - диләр һәм юлга чыгалар. Болар киткәндә әниләре бик елап кала. Ә бер атнадан аның кыз баласы туа. Кыз бала тугач, ул шунда ук капка башына каба белән орчык чыгарып куйган, ди. +Аларның күршесендә генә җиде-сигез яшьлек бер кыз яшәгән икән. Шул кызчык, каба белән орчык урынына, ук белән җәя китереп куйган. +Бер заманны җиде туган әйләнеп кайтканнар, кайтсалар, капка башындагы ук-җәяне күреп, әниебез тагын малай тапкан икән дип белеп, кире киткәннәр, ди. +Әниләре яңа туган кызга Мөлтәл исеме кушкан. Кыз, ай үсәсен көн үсеп, уйнарга әлеге күрше кызы белән чыккан. +Көннәрдән беркөнне күрше кызы әйтә моңа: +- Их, Мөлтәл, йөрисең бер ялгыз, синең бит җиде агаең бар, - ди. +- Каян килсен миңа җиде агай, - ди Мөлтәл, - юк минем бер кемем дә, - ди. +- Ышанмасаң, кайтып әниеңнән сора, - ди күрше кызы. +Мөлтәл әнисенә әйтә: +- Әни, бармыни минем җиде агаем? Кайда йөри алар? - ди. Әнисе әйтми. Шуннан Мөлтәл тагын күрше кызы янына керә. +- Юк минем бер кемем дә, мин ялгыз, - ди. +- Алайса, син әниеңнән бодай куырт, шуны кызган килеш күкрәгенә бассаң, әйтер, - ди теге кыз. +Мөлтәл өенә йөгереп кайта да: "Әни, ашыйсым килә, бодай куырып бир әле!" - ди. Әнисенә нәрсә, куыра да бирә. "Юк, ашамыйм, - дип киреләнә Мөлтәл, - имәсем килә!" - ди. Әнисе аны, кочагына алып, имезә башлый. Мөлтәл шулвакыт аның күкрәгенә кызган бодай белән баса. "Бармы минем җиде агаем?" - дип аптырата. Әнисе бусында: "Бар", - дип әйтә. Мөлтәл яңадан күрше кызы янына кереп китә. +- Бар икән минем җиде агаем, - ди. +- Алай булгач, - ди дусты, - сип әниеңнән җил арба ясат. Эт, песи, әтәч алдыр... Җиде агаеңны эзләргә китәрбез, - ди. +Бик сорагач, әнисе җил арба ясап бирә. Эт, песи, әтәч сатып ала. Мөлтәл белән күрше кызы, җил арбага утырып, җырлый- җырлый китәләр: +Җил-җил арбам, җил арбам, +Җиде агайга җитәек. +Җидесен дә күрәек. +Өр-өр, этем, өр, этем, +Бүре килгән - сизәек. +Мыраула, песи, мыраула, +Тычкан килгән - сизәек, +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң-таң аткан - сизәек. +Шулай баралар болар. Арба йөгерә, эт өрә, песи мыраулый, әтәч кычкыра. Бара торгач, бер күл янына җитәләр. +- Әйдә, су керәбез, - ди күрше кызы. +- Юк, мин кермим, ди Мөлтәл, - мин болай да таза, - ди. +Тагын торып китәләр. Тагын җырлыйлар: +Җил-җил арбам, җил арбам, +Җиде агайга җитәек. +Җидесен дә күрәек. +Өр-өр, этем, өр, этем, +Бүре килгән - сизәек. +Мыраула, песи, мыраула, +Тычкан килгән - сизәек, +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң-таң аткан - сизәек. +Шулай тагын бер күлгә җитәләр. Иптәш кызы тагын су кер ер гә димли. Мөлтәл бу юлы риза була. Аннан күрше кызы әйтә: "Әйдә чумабыз, кайсыбыз су астында озаграк торыр икән", - ди. Мөлтәл ничек тә озаграк торырга тырыша. Ул арада күрше кызы тиз генә судан чыга да, Мөлтәл киемнәрен киенеп, арбага утырып китеп бармакчы була. Җырлый: +Җил-җил арбам, җил арбам, +Җиде агайга җитәек. +Җидесен дә күрәек. +Өр-өр, этем, өр, этем, +Бүре килгән - сизәек. +Мыраула, песи, мыраула, +Тычкан килгән - сизәек, +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң-таң аткан - сизәек. +Тик җил арба урыныннан кузгалмый, эт өрми, песи мырауламый, әтәч кычкырмый. +Мөлтәл елый-елый күрше кызы киемнәрен киенә дә арбага менеп утыра. +Җил-җил арбам, җил арбам, +Җиде агайга җитәек. +Җидесен дә күрәек. +Өр-өр, этем, өр, этем, +Бүре килгән - сизәек. +Мыраула, песи, мыраула, +Тычкан килгән - сизәек, +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң-таң аткан - сизәек. +Арба йөгерә, эт өрә, песи мыраулый, әтәч кычкыра. Баралар болар, баралар, бара торгач, жиде агай янына килеп җитәләр. +Бу вакытта аларның кайсы токмач басып, кайсы бәрәңге әрчеп маташа икән. Күрше кызын сеңелләре дип белеп, алар аны күтәреп алалар, үз яннарына утыртып бик каты сынлыйлар. Ә Мөлтәлне ишек катына утырталар. +Кич булгач, йокларга яталар болар. Күрше кызын түргә, Мөлтәлне ишек катына гына яткыралар. Төн урталары узгач, аны ат эчертергә җибәрәләр. Әле таң атмаган. Айның якты чагы. Мөлтәл җырлый-җырлый ат эчерә: дип җырлый. Ай аңа әйтә: +Күрдем сәнең әнкәңне +Аяклы келәт алдында, +Ачкычлары кулында, +Эчәдер дә кичәдер, +Мөлтәл диеп елыйдыр, - ди. +Бер агасы моны чыгып тыңлап торган була. Ул, кереп, туганнарын уята да: "Әйдәгез әле, чыгыгыз, күл буенда кемдер бик моңаеп җырлый", - ди. Шуннан чыгып тыңлап торалар: +Олы агайның атына +Тонык сулар эчерәм. +Уртанчы агай атына +Көмеш сулар эчерәм, +Кече агай атына +Алтын сулар эчерәм... +И Айкаем, Айкаем, +Күрдеңме бәнем әнкәем? +Ай бу юлы да: +Күрдем сәнең әнкәйне +Аяклы келәт алдында, +Ачкычлары кулында, +Эчәдер дә кичәдер, +Мөлтәл диеп елыйдыр, - ди. +Җиде агайның җидесе дә Мөлтәлдән: +- Нигә болай моңланасың? - дип сорыйлар. +Мөлтәл үкси-үкси барысын да сөйләп бирә. +- Мине күрше кызы алдады, минем киемнәрне киенеп, хәзер сезнең сеңлегез булып утыра, - ди. +Абыйлары сеңелләрен күтәреп кайталар да күрше кызына, сынар өчен, эт савытына аш салып бирәләр. Ул аны шунда ук ашап куйган, ди. Төн урталары узгач, күрше кызын ат эчертергә җибәрәләр. Су буена барса, атлар эчми, тибешәләр генә, ди. Ай да күренми, ди. Көйләп карый, көе дә килми, ди. +Шуннан соң җиде агай киләләр дә, моның Мөлтәл түгел икәненә ышанып: "Сиңа ат койрыгы кирәкме, орлык тубалы кирәкме?" - диләр. "Ничек тә ярый, орлык тубалыннан орлык ашармын, ат койрыгына атланып чабармын", - ди хәзер теге. Алдакчы кызны орлык тубалына салалар да, ат койрыгына тагып, куып җибәрәләр. +Җиде агай, сеңелләре Мөлтәлне ияртеп, әниләре янына кайт ып төшәләр, ди. Җидесе дә өйләнеп, сеңелләрен кадерләп, әнил әрен сөендереп, баеп-бакшып әле дә шулай яшәп яталар, ди. +1972 елда Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы +Яркүл авылында Тимганова Тәлигадан (1912 елгы) +И. Кадыйров тарафыннан язып алынган. +"Мөлтәл" әкиятеннән назым \ No newline at end of file