diff --git "a/ILLA/Рухи-мирас 18-Сәяхәтнамә.txt" "b/ILLA/Рухи-мирас 18-Сәяхәтнамә.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Рухи-мирас 18-Сәяхәтнамә.txt" @@ -0,0 +1,1433 @@ +РУХИ +МИРАС Эзләнүләр һәм табышлар 18 нче чыгарылыш +Сәяхәтнамәләр +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә Проект "Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау" +ТР Дәүләт программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла +Редколлегия: +И. Г. Гомәров (проект җитәкчесе һәм җаваплы мөхәррир), +Ә. М. Закирҗанов, Э. М. Галимҗанова +Төзүче +А. Х. Алиева +Текстларны гамәлдәге язуга күчерүче һәм шәрехләүче +Ә. Х. Алиева - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге +Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге +өлкән фәнни хезмәткәре +Рецензентлар: +филология фәннәре докторы Л. Р. Надыршина +филология фәннәре кандидаты А. Җ. Хөсәенова +ISBN 978-5-93091-454-2 +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясе татар халкының мәдәни мирасын барлау; аз билгеле язма чыганакларны нәшер итү, татар текстларын өйрәнү барышындагы яңа фәнни тикшеренүләр белән укучыларны таныштыру традициясен дәвам итә. +Әлеге чыгарылышта татарларның Россия башкаласы Петербургта, Көнчыгышта Япониянең һәм Һиндстанның күп кенә шәһәрләрендә булып, Көнбатышта исә, Германиянең Берлин, Франциянең Париж шәһәрендә һәм Финляндия тарафларында сәяхәт итүләре нәтиҗәсендә язылган юлъязмалары урын алды. Аларның күпчелеге бүгенге татар язуына күчерелеп, тәфсилле фәнни шәрехләр белән укучылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. +Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2023 +МӘДӘНИЯТЕ ЧАГЫЛЫШЫ +Татар халкы элек-электән башка кыйтгалар һәм дәүләтләр белән тыгыз мәдәни, дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, аралашып яшәгән. Чөнки алар "кан түгү белән рәхәт табучы кавем түгел, бәлки йорт караучы, иген игүче, сәүдә итүче һәм, гомумән, мәдәни һәм төзеклек эшләренә бирелеп, дөньяны тынычлык белән уздырырга теләүче бер халык", дип язган Р. Фәхреддинов. +Мондый элемтәләр, юл йөрүләр нәтиҗәсендә татар әдәбиятында географик характердагы сәфәр язмалары барлыкка килгән. Матур әдәбият белән публицистика арасындагы бу жанр тормышта күзәтелгән күп төрле проблема һәм күренешләрне эченә алуы һәм фәлсәфи характерда булуы белән кызыклы, укучыны үзенә җәлеп итә. Әйтергә кирәк, сәяхәтнамә язу традициясе бүгенге көндә дә актив яшәвен дәвам итә. +"Әдәби мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең 13, 14 нче чыгарылышларында тематик яктан татар сәяхләренең Госманлы дәүләтенә, ягъни Төркиягә, Истанбул шәһәренә сәфәрләре нәтиҗәсендә язылган юлъязмалар туплап бирелгән иде. Бу китапта татар сәяхләренең Европа һәм Азия илләренә баруы нәтиҗәсендә язылган сәяхәтнамә текстлары да урын алды. Димәк, татарларның сәфәр маршрутлары географик яктан Көнчыгышка һәм Көнбатышка таба киңәйгәне күзәтелә. Алар функциональ яктан төрле сәбәпләр һәм максатлардан чыгып башкарылган сәфәр язмалары. Бер төркеме - аерым кеше үзенең турист буларак, дөнья күреп йөрүен тасвирлаган язмалар. Шунда ук Россия хөкүмәте тарафыннан укытучылар өчен ил эчендә һәм чит илләргә оештырылган туристик маршрутлар белән экскурсантлар төркеме составында башкарылган сәяхәт язмаларын да кертергә мөмкин. Мондый экскурсияләр укытучыларның фәнни гыйлемнәрен арттыру, чит илләр халкының тормышы һәм яшәү рәвеше, рухи һәм мәдәни байлыклары белән таныштыру максатыннан оештырылганнар. +Мәсәлән, педагог, татар теле дәреслекләре авторы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сәйфи-Уфалының (1883-1923) 1914 елда язылган "Экскурсия мәктүбләре" дигән юлъязмалары. Ул, укытучылар (учитель һәм учительницалар) өчен Мәскәү - Санкт-Петербург - Финляндия маршруты белән Казан губернасы Цивиль өязе Земствосы оештырган группа составында, махсус путевка алып, сәяхәткә чыгып китә. Әмма соңгы моментта экскурсиянең маршруты үзгәртелеп, туристлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә генә булалар. Автор бер айга сузылган сәфәрендә күргәннәрен язып бара һәм "Учитель Фатыйх Сәйфи" имзасы белән даими рәвештә "Йолдыз" газетасына җибәреп, татар укучыларын, милләттәшләрен таныштыра. Бу язмаларда шактый кызыклы фактлар белән очрашабыз. +Автор унбиш бүлектән торган сәфәрнамәсенең баштагы 2 бүлекчәсендә шәкертләр һәм укытучыларның җәйге каникул вакытларын ничек үткәрүләрен тасвирлап, бу ял вакытын бушка үткәрмичә, сәламәтлекне ныгыту, гыйльми һәм мәдәни яктан белемнәрне арттыру өчен файдалы итеп оештыру юлларын күрсәтә. Россия Мәгариф министрлыгының бу юнәлештәге эшчәнлегенә тукталып, гомуми мәгълүмат бирә. Экскурсия оештыручы идарәләрнең адресларын, сәяхәтләрнең маршрутларын, чыгымнарның күләмен ачыклый. Русларда инде бу эш шактыйдан ук актив кулланганлыгын, татар мөгаллимнәре һәм шәкертләре өчен дә мондый экскурсияләр кирәкле һәм мөһим булуын ассызыклый. +Ф. Сәйфи Чистайдан Казанга пароход белән килеп, аннан, экскурсиягә баручылар белән берлектә, поездда Мәскәүгә барып җитә. Туризм системасы тиешенчә оештырылган, җайга салынган булганлыктан, 135 кешелек зур группаны каршы алып, урнаштыруда кыенлыклар булмый. Петербургка киткәнче, бер тәүлек вакытта экскурсантлар Третьяков галереясендә булырга, Кремльне, Кызыл мәйданны һ.б. кайбер истәлекле урыннарны күрергә һәм кичен театрга барырга да өлгерәләр. Алар хакында хәтта "Русское слово" газетасында мәкалә дә басылып чыга. +Экскурсия Петербург шәһәренә килеп җитә. Экскурсантларның приходская һәм земская школа укытучыларыннан торуы, милли яктан составы руслар һәм чувашлар икәнлеге искәртелә. Шулар арасында ике татар кешесе - Ф. Сәйфи һәм аның хезмәттәше Акъегет мәктәбендә учительница булып эшләүче Бирүзә туташ Сәлахова була. +Автор экскурсиянең, махсус программ�� буенча, Петербургның тарихи һәм архитектура истәлекләре белән танышып күп, җирләрне күрүләрен, музейларга, театрларга баруларын яза. Шәһәрнең тирә-юнендәге мөһим архитектура истәлекләре булган Петергоф, Кранштадт, Ораниенбаум, Царское село, Кышкы Сарай, Петропавловск крепосте һәм башка урыннар хакында үзе әһәмиятле дип тапкан мәгълүматларны китерә. +Шундыйлардан, мәсәлән, Петропавловск крепостеннән ерак булмаган җирдә яңа төзелә торган мәчет турында сөйләп, "һәр милләтнең үз нәрсәсе мөкаддәс була" дип, киләчәктә бу мәчет тә, рус соборлары кебек, сәяхләрне җәлеп итсен иде, ди. +Моннан тыш ул үзе өчен шәхсән әһәмиятле булган, татар эшлеклеләре белән очрашырга мөмкинлек эзли. Мәсәлән, "Ил" газетасы идарәсенә бара, Гаяз Исхакый (1878-1954) белән күрешергә тели. Петербургта мөселман хәйрия җәмгыяте ачкан мәктәпнең мөдире һәм мөгаллиме Лотфый Исхаковны (1872-1925) эзләп бара. Ләкин, бу вакытта алар икесе дә Финляндиягә киткән булганлык тан, очраша- күрешә алмыйлар. Ә менә Петербург университеты профессоры, язучы, философ, дин галиме Муса Бигиев белән җылы очрашулары мәгълүм. (Анда алар Бирүзә туташ белән бергә баралар.) М. Бигиев тә милләттәшләренә ихтирамын күрсәтә, үзенең иҗади планнары белән уртаклаша. Яңа басылып чыккан китабын бүләк итә. +Авторның язмаларында ул вакыт өчен табигый саналган, әмма бүгенге көндә хәтта ышануы кыен факт гаҗәпкә калдыра: ул да булса, экскурсиянең программасында Дәүләт Думасы утырышында катнашырга мөмкинлек каралган булуы. Ф. Сәйфи дә 30 майда IV Дәүләт Думасы утырышында катнаша һәм көн тәртибендә бюджет мәсьәләсе каралуын яза. Думадагы Мөселман фракциясенең эшчәнлегенә туктала. "Милләт" газетасы идарәсенә керә. Ф. Сәйфине мөселман депутатларының үзара татарча түгел, русча гына сөйләшүләре гаҗәпкә калдыра. "Туган телгә ихтирамсызлык сизелә", ди ул. +Экскурсиянең билгеләнгән вакыты тәмамланып, сәяхләр кайтыр юлга чыгалар. Рыбинскидан Казанга су юлы белән пароходта кайталар. Автор аны мәшһүр сүз белән "Волга буенча сәяхәт" дип атый. Табигатьнең гүзәл манзараларын күзәтеп, Идел буенда урнашкан Рыбинск, Ярославль, Кострома, Плес, Кинешма, Түбән Новгород, Чебоксар шәһәрләрен үтеп, кайберләрендә тукталып та, Казанга кайтып җитәләр. +Китапта урын алган тагын бер кызыклы сәяхәтнамә - Благовещенск ахунды, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Салихҗан Урмановның "Япониягә экскурсия" дигән юлъязмасы. С. Урманов 1911 елда "Сәяхләр җәмгыяте" тарафыннан рус укытучылары һәм укучылары өчен оештырылган группа белән, бердәнбер мөселман кешесе буларак, Владивостоктан Япониягә бара. +Искиткеч кызыксынучан, эрудицияле шәхес буларак, С. Урманов Благовещенскидан Хабаровск аркылы Владивостокка барганда, Хабаровск, Владивосток шәһәрләренең кыскача тарихы, мәдәни үзәкләре, уку йортлары, андагы төрле җәмгыятьләр турында сөйләп, бу шәһәрләрдәге мөселманнарның рухани тормыш-көнкүрешләре, төп шөгыльләре турында да кызыклы статистик мәгълүматлар китерә. Россия мәмләкәтенең Көнчыгыш чигендә җәелеп яткан куе урманнар, яшел болыннардан гыйбарәт булган гүзәл, тигез сахралар уртасыннан узганда бу матур табигатькә сокланып, "Уфа губернасында башкорт сахралары кеби" дип, туган ягын сагынып искә төшерә. Шул рәвешле юлда алган тәэсирләрен сәяхәтнамә итеп язып, 1915 елда "Шура" журналында бастырып, укучыларга тәкъдим итә. Аның игътибарын япон халкының яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, бала тәрбияләүгә, белем бирүгә булган караш вә омтылышлары җәлеп итә. Уку-укыту системасы, аеруча мәктәпләрдә укыту программалары кызыксындыра. Японнарның каннарына сеңеп беткән, чисталык, нәзәкать, һәрвакыт ачык йөзле, татлы телле, игътибарлы булулары, вакыт кадерен белеп, файдалы эш белән үткәрүләре, авторны сокландыра. +Россиядән килгән 79 кешелек группа 14 июньнән 3 июльгә кадәрле вакыт эчендә Япониянең күп шәһәрләрендә булып, бу илнең тарихы, мәдәнияте, күпсанлы архитектура истәлекләре, кабатланмас матур табигате белән танышалар. Сәяхләргә завод-фабрикаларны күрсәтәләр. Хәтта Монетный дворга алып барып, акча басу процессын карарга да рөхсәт итәләр. Сәяхәтнамәсендә автор татар укучысына япон халкының үрнәк алырлык сыйфатларын тасвирлап күрсәтә. +Аларның уңышларының нигезендә яткан гыйлем вә тәрбия, пунктуальлек, тырышлык сыйфатларын аеруча игътибарга алып: "Болар дөньяда яшәргә лаеклы халык" дип нәтиҗә ясый. +С. Урманов сәяхәтнамәсендә Япониядә үзе күргән-ишеткәннәрен хикәя иткән кебек кенә күренсә дә, чынлыкта ул үз иле тормышында күзәтелмәгән яки бөтенләй башкача булган күренешләр турында язып, "Аларда менә шулай!" дип, үз иле укучыларын үткәне, киләчәге турында уйланырга, фикер уятырга омтыла. +Билгеле сәбәпләр аркасында 1905 елдан соң халыкара аренада Япония белән кызыксыну арта. Мәсәлән, рус телендә чыккан "Казанский телеграф", "Волжский листок" газеталарында фронт хәлләреннән тыш, Япониянең тормышын, мәдәниятен яктырткан мәкаләләр күренгәли. Аларда Япония мәдәни үсештә Россияне узып киткән, Европа илләренә якын итеп тасвирлана. Дөрес, ул язмалар Көнбатыш прессадан алып тәрҗемә ителгән. Шулай да, японнар Европаның фән-т ехника өлкәсендәге алгарышларын үзләштерсәләр дә, аларны үзләре нең тәҗрибәләре белән дә баеттылар, тулыландырдылар, дип өстиләр. +С. Урманов язмаларында да японнарның барлык өлкәдә дә тырышлыклары, белемгә омтылышлары ассызыклана. Ул аларны шактый идеаллаштырып, прогрессив итеп сурәтли. Болай якын килү, бердән, Көнчыгыш халыклары җәмгыятендә дә алга китеш, үсеш мөмкин булуын пропагандалау булып яңгыраса, икенчедән, японнарның миллилек, традиционлык сыйфатларын югалтмыйча, үсеш, яңарышны оста итеп берләштерә алу тәҗрибәсе мактала. +Җыентыкка кертелгән икенче төр сәяхәтнамәләр - төрле илләр арасында оештырылган ��әдәни багланышлар программасы кысаларында үткәрелгән фәнни-мәдәни, мәгариф өлкәсенә караган форумнарда катнашу өчен хөкүмәт тарафыннан күндерелгән делегация составында чит илгә бару нәтиҗәсендә язылганнар. +Шундыйлардан Гомәр Галиевнең (1900-1954) "Чит илләрдә" дигән сәяхәтнамәсе игътибарга лаек. Бу сәфәр язмаларында аның 1925 елда Татарстанның сәнгать эшлеклесе, рәссам П.М. Дульский белән берлектә, вазифа үтәп, ижади командировкага - Парижга, Халыкара декоратив сәнгать күргәзмәсенә һәм, берүк вакытта, күргәзмәдә урын алган татар милли сәнгате үрнәкләрен тамашачыга тәкъдим итү өчен барган вакытта сәфәрендә күргәннәре, тәэсирләре сурәтләнгән. Сәяхәтнең машруты Казаннан поезд белән Канаш, Сергач, Арзамас, Муром шәһәр-станцияләре аша Мәскәүгә аннан Рига, Ковно (Каунас), Берлин, Франкфурт, Страсбург аркылы Парижга барып җитә. Юлъязмада Гомәр Галиев Америка, Англия, Германия штыклары белән канга батырылган Балтик буе илләре - Латвия, Литва турында сөйли. Шул чордагы Германия, Франция тормышыннан да шактый үзенчәлекле фактлар, ул илләрнең икътисади хәлен, халыкның тормышын чагылдырган мәгълүматлар китерә. Бигрәк тә Париждагы сәнгать музейларында йөргәндә күргән мәдәният казанышларын, рәссамнарның, сәнгать даһиларының бөек әсәрләренә чын күңелдән сокланып, анда күргәннәрен, хатирәләрен, тасвирлап, милләттәшләренә дә җиткерә. Китапның тексты күпсанлы архитектура истәлекләре, сынлы сәнгать үрнәкләре, художникларның картиналары фотолары белән дә бизәлгән. +Автор юлъязмасын идеологик контрастлардан оста файданалып, чагыштырулар кулланып иҗат итә. Мәсәлән, ул юлда поезд Россия территориясеннән үткәндә кырларны тутырып эшләгән крестьяннарны, киң болыннарда печән чапкан халыкны, хезмәт артельләре, коммуналарга берләшеп яшәүче, тыныч, бәхетле тормыш төзүчеләр итеп күрә. "Әгәр дә Россиянең мәдәни һәм икътисади үсеше хәзерге тизлек белән барса, өч-дүрт елдан соң безнең алдыбызда... төзек, бай Россия булачак", дип хыяллана. +Латвия җиренә аяк баскач исә, "Балтик буе контрреволюциясе искә төшә" дип, гражданнар сугышы чорындагы вакыйгаларны күз алдына китерә. Латвия һәм Литва халыклары Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышында кулларына корал алып актив катнашалар. Әмма Совет Россиясе бөтен көчен Колчакка каршы көрәшкә юнәлткән бер вакытта Англия, Америка, Германия кебек илләр, Балтик буе илләрен Россиядән аерып алалар. Шул вакытта Литвада яшәүче халыкның 10% булган руслар өчен яшәү нык кыенлаша. Вагонда бергә барган рус кешесенең, биредә русның мәдәниятенә дә кырын карыйлар, мәктәпләрдә бары тик Литва телендә генә укыталар, дигән сүзләрен ишетү аңа күңелсез, авыр тәэсир ясый. Европаның үзәге саналган Берлинга килеп җиткәч, берничә көн шунда калып, шәһәр белән танышуын, андагы бай музейларда күргәннәрен сурәтли. Шул ук вакытта Россиядән күчкән эмигрантл��рның аяныч тормышына да игътибар итә. +Парижга килеп җиткәч исә, "икенче дөнья башлана", ди автор. XVI гасырдан ук бер план белән төзелә башлаган иске шәһәр булса да, Париж - төзек шәһәр, әмма аның үзәге генә шулай. Кырыйларында исә иске, җимерек йортлар, тар тыкрыклар башлана. Париж ярлылары, эшчеләре әнә шундый кварталларда яшиләр, дип беренче күзәтүләрен сурәтли. Париж урамнарында һәм метросында транспортның күплегенә һәм хәрәкәтнең көчле булуына, шуңа күрә да һаваның, экологиянең начар булуына туктала. Халыкның яшәү рәвешен, гадәтләрен тасвирлап, биредә халык өйдә ял итә белми, күбрәк кафеларда утыра, шунда, урам уртасында ашый-эчә, газета укый, буш вакытын үткәрә, дип яза. +Парижның мәдәни бөеклеге, әлбәттә, музейларның күплеге һәм экспонатларның байлыгында да күренә. Музей эшендә Париж дөньяд а беренче урында тора. Автор "Лувр" музеенда күргәннәренә киң тукталып тасвирлый, "Нотр-Дам" соборының тарихын яктыртып һәм бүгенге халәтен тасвирлап, "мондагы чиркәүләр күбрәк театрга охшыйлар, бирегә халык ял итәргә килә, музыка тыңлыйлар", дип гаҗәпләнә. +Парижның иң зур бизәге булган, шул вакытта, дөньядагы иң биек - 300 метрдан артык - Эйфель манарасын Г. Галиев бик җентекләп сурәтли. Аның эчендә кайнап торган тормышны, зур заллар, биектә иң көчле радиостанция эшләп торганын сокланып хәбәр итә. +Сәфәр язмаларында автор Күргәзмә эшчәнлегенә, аның нәтиҗәләренә киң тукталып тормаса да, татарларның мондый халыкара мәдәни чараларда катнашуы үзе генә дә милләтнең йөзен, үсешалгарышын, башка илләр халыкларына танытуда әһәмиятле вакыйга була. +Китапта урын алган сәяхәтнамәләр арасында Мирза Мәхмүтовның "Һиндстан юлларында" дигән язмасы да бар. Ул 1960 елда +СССР мәгариф хезмәткәрләре делегациясе составында Татарстанның рәсми вәкиле булып, Бөтенһиндстан укытучылар профсоюзы конференциясендә катнашу өчен бер ай (1959 елның декабрь азагыннан 1960 елның 25 январена кадәр) Һиндстанда була. Сәяхләр самолёт белән Мәскәүдән Дәһлигә кадәр булган 1340 км араны 14 сәгатьтә үтәләр. Автор, сәяхәте вакытында, күптән түгел генә бәйсезлек алган, мөстәкыйль үсү юлына баскан, халкы 170 телдә сөйләшүче, күп милләтле бу илнең шактый шәһәрләрендә һәм истәлекле урыннарында булып, күренекле эшлеклеләре белән очрашуы, үзенчәлекле табигате, тарихи истәлекләре, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышудан алган тәэсирләрен һәм юл хатирәләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп тасвирлап, укучыларга тәкъдим итә. +Укытучылар конференциясендә М. Мәхмүтов Советлар Союзында мәктәпләрне, укыту-тәрбия эшләрен үзгәртеп кору, Совет власте елларында мәгариф эшенең үсеше турында рәсми доклад белән чыгыш ясый. Шуңа өстәп ул татар халкының революциядән соң үткән 40 ел эчендә ирешкән уңышлары турында да сөйли. Аның чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксыну уята. Күп төрле сораулар бирәләр һәм ул Советлар Союзында яшәгән халыкларның тормышындагы уңай үзгәрешләр турында бәян итә. Һиндстан мәктәпләрендә һәм колледжларында ул, белем бирү системасының, укыту-тәрбия эшенең торышын игътибар белән күзәтә. Укытучыларның тормышы белән кызыксына. 350 ел буе инглиз колонизаторлары кул астында яшәгән халыкның тормыш дәрәҗәсе бик түбән булган кебек, илдәге мәгариф системасы да артта калганлыкны күрә. Һиндстанда милионнан артык укытучы белем бирә, әмма шуларның 56% махсус педагогик белемгә ия түгел икәнлеген дә ачыклый. +Ерак заманнардан ук университетлары булган, анда төрле кыйт галардан килеп студентлар укыган Һиндстанның мәгариф өлкәсендәге артталыгының төп сәбәбен автор илнең инглиз эксплуататорлары кул астында яшәвеннән күрә. Чөнки аларның максаты җирле халыкны белемле итү түгел, киресенчә, яшь буынны үзләренә хезмәт күрсәтүче чиновниклар итеп әзерләү өчен, инглиз телендә укытып, үзләренчә тәрбияләү булган. Андый университетларны тәмамлаган яшьләр үз халкы турында уйламаганнар, хәтта Һиндстанның чын тарихын да белмәгәннәр. +Илнең икътисадында да артталык күзгә ташлана, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә, һаман үгез җигеп, сука белән җир сөрәләр икән. Юлъязма авторы: "Күп өлкәләрдә булдык, әмма гади крестьян басуларында бер генә трактор яки комбайн күрмәдек, балчыктан һәм камыштан салынган йортлар...", - дип гади халыкның хәерчелектә яшәвен искәртә. +Моннан күп гасырлар элек үк культурасы чәчәк аткан, сәнгать һәм һөнәрчелек алга киткән Һиндстанның гаять үзенчәлекле табигате аны гаҗәпләндерсә, тарихи һәм архитектура истәлекләре таңга калдыра. +Һиндстанның башкаласы иң борынгы шәһәрләрнең берсе булган Дәһлинең мәһабәт архитектура истәлеге, шәрык сарайларыннан иң матурлары саналган, моголларның күптән юкка чыккан данын хәтерләтеп торган "Лал Кила" (Кызыл форд), 85 метр биеклектәге тышкы стеналарына зур-зур хәрефләр белән гарәпчә Коръән аятьләре язылган "Кутб-Минар" манарасы, Аградагы "Таҗ Махал" кебек гүзәл биналар турында автор, бу мәһабәт корылмалар Һиндстан халкының талантлы һәм даһи осталыгына үлмәс һәйкәл булып торалар, дигән фикер үткәрә. +Архитектура истәлекләреннән шаккатырлык көчле тәэсир иткәне кыя архитектурасы истәлеге булган Эллора мәгарәләренең берсендәге граниттан чокып төзелгән Кайлас гыйбадәтханәсе. Андагы төрле-төрле таш скульптураларда сакланган борынгы Һиндстанның бөек мәдәнияте монументальлеге белән хәйран калдыра. +Делегация вәкилләре Һиндстанның кайсы гына шәһәрендә булсалар да, меңәр еллык архитектура истәлекләрен карау белән бергә, шундагы мәктәпләр белән танышуларын дәвам итәләр. Аларның кайберләрендә әле һаман да укыту инглиз телендә, инглиз дәреслекләре белән алып барылганы да ачыклана. +М. Мәхмүтов Калькутта Милли китапханәсендә очрашу вакытында, китапханәдә балалар китабы бүлеге ачылу уңае белән, татар "Әлифба"сын бүләк итә. +Талантлы каләм иясе, киң эрудицияле авторның сәфәрнамәсендә Һиндстанның борынгы тарихы да, колонизаторларга каршы алып барган азатлык хәрәкәте тарихы һәм сәяси партияләрнең эшчәнлеге дә тәфсилле яктыртыла. Махатма Ганди, Җаваһарлал Неру кебек бу юлдагы милли лидерларның эшчәнлеге хакында да мәгълүмат алырга була аннан. +Совет делегациясенең кайтыр көне җиткәч, аларны озатырга килгән, радио, газета корреспондентлары Һиндстан мәктәпләре, уку-укыту эшенең куелышы турында делегациянең фикере белән кызыксыналар. М. Мәхмүтов бу хакта газета өчен интервью бирүен хәбәр итә. +Әсәрнең язылу вакыты, сәяхәтче авторның җәмгыятьтәге тоткан урыны, дәрәҗәсе, һәм аның дөньяга карашы белән бәйле рәвештә сәяхәтнамәләрдә заманның мөһим мәсьәләләре күтәрелә, дөресрәге, нәкъ менә шулар өстенлек итәләр. Нәтиҗә ясап әйткәндә, сәяхәтнамә жанрында язылган әсәрләрдә үз чорының күп төрле мөһим проблемалары яктыртыла. Еш кына аларда тарихи вакыйгалар һәм конкрет шәхесләр белән бәйле кызыклы мәгълүматлар да очратырга мөмкин. Шуңа алар бүгенге көндә дә тарихи, мәдәни һәм әдәби кыйммәтләрен югалтмыйлар. Фатыйх Сәйфи +МӘКТҮБЛӘРЕ Экскурсияләр +Яз инде мәктәпләрдә уку бетә. Шәкертләр, мөгаллимнәр җәй тәгътыйленә таралалар. Тәгътиль үзе дә буш тору, ял итү дигән сүз. Шуңа күрә дә җәйге тәгътыйль өчен билгеләнгән 2-3 ай вакытны кыш буена начар һавада каты мәшгульлек астында тоткында яткан шәкертләр, мөгаллимнәр күңелле рәвештә файдалы халәттә үткәрергә тиешләр. Ләкин безнең татар шәкертләре, татар мөгаллимнәре бу тәгътилне тиешенчә үткәрә алалармы икән? Аны ганимәт беләләр вә аннан файдаланалармы икән? Күпчелеге белән хөкем итсәк, юк дияргә туры килә. Бездә шәкерт мәктәптә укуны бетергәч тә, өенә кайта да атасына хезмәт итә башлый. Сукасын сукалый, урагын ура, көлтәсен китерә, печән чаба, урман ташый, мал-туар карый. Әлхасыйль, кайтып бер-ике көн кунак булгач та, чын кара эшләргә тотыналар; җәй буена эшләп чыгалар. Безнең аталар үзләренең баласыннан бик яшли үк файдаланып карый. Үзенең кыш буена күкрәк черетеп, зәгыйфьләнеп беткән баласын хезмәтче урынына хезмәт иттерә. Ул кайтса, үзенең еллык, айлык хезмәтчесен чыгарып җибәрә. Бу шулай инде. Бу кагыйдәдән авылда торучы мужик баласы да, мулла баласы да мөстасна түгел. Мин үзем авыл мулласының, иң бай дигәнненнән дә берсенең баласы булсам да, югарыдагы җәзаларның барысын да татыган, әле дә татыйм. +Хәтта мөгаллим, учитель булу да моннан коткармый. Имеш, авылда атаң янында торгач, аңа хезмәт итәргә, аның кушканын йиренә йиткерергә кирәк. Дөрес, авыл эшен эшләү укучылыр өчен файдалы була. Аларның җисмәни ныгуларына, сәбәп була диләр һәм шулай була да. Ләкин үлчәү белән булган тәкъдирдә генә, юкса зәгыйфь шәкертләрнең, ябык бер мөгаллимнең җәй буена кара эшче хезмәтен үтәве нинди җисмән файда бирсен, киресенчә, эштән чыгарырга мөмкин. Мөгаллимнәрнең дә яшьрәкләре шул шәкертләр шикелле үк җәйне өйдә үткәрәләр. Фәкать бәгъзе бераз зуррак яшьтәге мөгаллимнәр генә йорт эшләреннән мәгаф тотылса, тотыладыр. Ләкин алар да кая барсын, сәяхәт итәргә акча юк. Эшсез, ял итәргә, дачага йөрергә дә шулай ук. Ихтыярсыз берәр җиргә эшкә китә. Һич булмаса, Мәкәрҗәгә барып половойлык, поварлык итә. Менә безнең шәкертләр, мөгаллимнәребезнең тәгътыйльләре шуннан гыйбарәт. Әмма башка милләтләрдә, русларда алай түгел. Анда иң фәкыйрь кеше дә үзенең укучы шәкертен юк эшкә кушмый. Тәгътыйль булгач, тәгътыйль була. Баласына ирек бирә. Аның күңел ачуына, тәгътыйльдән файдаланып, мәгълүмат киңәйтүенә әһәмият бирә. Шуңа күрә аларда шәкертләр җәй тәгътыйлен бер дә файдасызга үткәрмиләр - һәмишә уку юлында, мәгълүмат күбәйтү юлында үткәрәләр. Җәйнең матур һавасыннан, урманыннан, болыныннан, суларыннан, кошларыннан, әлхасыйль, җәйнең бөтен табигатеннән ысуллы рәвештә файдалану аларның беренче максатлары. Кыска, кечкенә фәнни сәяхәтләр ясау, арзан бәһа, аз расход белән төрле шәһәрләргә, төрле йир, төрле мәмләкәтләргә фәнни сәяхәт - экскурсия ясау аларда инде бик гади вә табигый бер эш булып киткән. Һәр елны, һәр йирдә, әллә никадәр шәкертләр, мөгаллимнәр җыелышып, берәр йиргә барып кайталар. +Расходы исә кеше башына бүлгәндә юк дәрәҗәсендә аз була. Мәсәлән, 10 сум белән бер атна - ун көн йөреп әйләнәләр. Әллә ни кадәр йир күрәләр. Андагы күңел шатлыгын, рух күтәренкелеген сөйләп тә торырга түгел. Бу экскурсияләр фәнни булалар. Аның башында бер яисә берничә юлбашчы - руководительләр була. Алар экскурсантларга һәрвакытта да, һәр йирдә дә, мөнәсәбәт чыккан саен, мәгълүмат бирә баралар. +Аннары, экскурсия рәсми бер эш булганлыктан, анда катнашучыларга һәркайда ярдәм итәләр. Төрле мөәссәсәләргә, музәханә, китапханә, тамаша урыннарына арзан, хәтта буш кертәләр. Алар өчен аерым вакытлар тәгъйин итәләр. +Мәктәп балаларын җәйне бушка үткәрмичә, берәр эш илә шөгыльләндерү, экскурсия фәләннәр ясау тиешлеге хакында Мәгариф министрлыгының яңа циркуляр төзү турында күптәннән хыяллары да бар. Элекке таралган циркуляр буенча шәкертләргә җәйге тәгътыйль вакытында төрле сабаклар, язу эшләре, имля кагыйдәләре, иншалар язу шикелле бер генә төрле күңелсез мәшгулиять белән үткәрергә тиешле булган. Яңа циркуляр буенча, элеккесе файдасыз, хәтта берничә җәһәттән зарарлы табылганнар. +Мин бу мәкаләмдә максат итеп экскурсияне алдым. Шуңа күрә дә сүзләремне шуңа юнәлдерәм. Экскурсияне русларда, гадәттә, бер мөәссәсә, берәр җәмгыять, Земство вә мәктәп идарәләре ясыйлар. Бездә дә җәмгыятьләр, мөәссәсәләр, мәктәп идарәләре бар. Без дә земствога налог түлибез. Минем уемча, безнең дә шәкертләребезгә төрле фәнни сәяхәтләр, экскурсияләр ясау бик кирәк вә лязем эш. Аны да шул җәмгыятьләр, шул мәктәп идарәләре ясарга тиеш иде. Рәсми экскурсия итеп ясау да бик мөмкин. Моның өчен тиешле рөхсәтләрне алуы да читен түгел. Бу актагы низамнар буенча экскурсияне идарә итүче, башында торучы затның бер атна кадәр элегерәк барачак йирләрнең мәэмүрләренә, губерна башлыкларына иштиракь итүчеләрнең спискасын, идарә итүчеләрнең вә башкаручыларның исемнәрен, булыначак йирләрен, мөддәтләрен вә экскурсиянең рәвешен күрсәтеп хәбәр итәргә кирәк. Аннан башка эшләрне, мәсәлән, тимер юл идарәләре белән сөйләшүләр (рәсми экскурсантларны хөкүмәт тарафыннан тимер юлда йөрү хаклары - ярты хак скидкалар яки бушлай да булуы мөмкин - турында мәгълүмат бирелә). Төрле мөәссәсәләр белән алдан хәбәрләшү эшен бетереп куярга кирәк. Бу хактагы кагыйдәләр өчен, гомумән, экскурсия хакында мәгълүмат алу өчен рус телендә китаплар, справочниклар бик күп. Бигрәк тә тулы мәгълүмат Б.Е. Райковның "О школьных экскурсиях" дигән справочнигында бар. +Инде, әгәр дә рәсми экскурсия ясарга мөмкин булмый икән, минемчә, руслардагы рәсми экскурсияләргә, Земство ясый торган экскурсияләргә катнашырга мөмкин. Һәр Земство үзенең өязендәге татар шәкертләренә, мөгаллимнәренә бу хакта ярдәм итәр дип уйлана. Русча-татарча мәктәп шәкертләренә, мөгаллимнәренә, русский класс булган мәдрәсә шәкертләренә дә экскурсияләргә катнашу, ул юлдагы ригаяләрдән, матди вә мәгънәви ярдәмнәрдән файдалану хокукы бирелә. Русиядә рәсми экскурсия ясаучы идарәләр бик күп. II +Үткән мәкаләмдә экскурсияләр хакында гомуми мәгълүмат биргән идем. Инде бу дәфга мин экскурсия ясаучы идарәләр турында язмакчы булам. Русиядә экскурсия ясаучы идарәләр, җәмгыятьләр бик күп. Русиядә һәм чит мәмләкәтләрдә сәяхәт өчен махсуслары да бар. Бу экскурсияләр күбесе укучы һәм укытучылар өченрәк ясалса да башкаларга да иштиракъ итәргә мөмкин. Тиешле шартларына риза булсын да, акчасын түләсен. Чит мәмләкәтләргә экскурсия ясаучы идарәләрнең иң мәшһүре Мәскәүдәге "Общество распространения технических знаний" тарафыннан ясалганыдыр. Ул арзан бәя белән учительләр өчен дә, гомуми фәнни сәяхәт итеп тә, ялгыз ял итү, эштән бушанып тору сәяхәте дә һәм бер эшне өйрәнүгә махсус (специальный) экскурсия дә (мәсәлән: чит мәмләкәттә школалар ничек куелганны белү кебек) ясый. Һәр ел өчен үзенең мәҗмугасы нәшер ителеп тора. Анда экскурсия хакында тәфсилле мәгълүмат; булган экскурсияләрдә катнашучыларның алган тәэсираты, маршрут, катнашу өчен кагыйдәләр бәян ителә. 1914 нче ел өчен маршрут игълан ителгән иде. Ике төрле хакның әүвәлгесе, арзаны учительләр өчен. Маршрут шул рәвешчә: +№ 1. Германский: Москва - Берлин - Отдых в горах Саксонской или Богемкой Швецарии - Дрездень - Калиш. Продолжительность 22 дней. Стоимость 60 и 80 р. +№ 2. Германский: Москва - Берлин - Дрездень - Отдых в горах Саксонской или Богемкой Швецарии - Гамбург - Берлин - Александрово. Продолжительность 24 дней. Стоимость 80 и 100 р. +№ 3. Германский: Москва - Берлин - Дрездень - Мюнхен - Отдых в горах Тероля - Вена - Граница. Продолжительность 28 дней. Стоимость 100 и 120 р. +№ 4 а. Швецарский: Москва - Берлин - Мюнхен - Отдых в Швецарии -Милан - Венеция - Вена - Граница. Продолжительность 37 дней. Стоимость 135 и 160 р. +№ 4 б. Швецарский: Москва - Берлин - Мюнхен - Отдых в Швецарии -Милан - Венеция - Вена- Граница. Продолжительность 42 дней. Стоимость 145 и 170 р. +№ 5. Парижский: Москва - Берлин - Париж - Отдых на берегу океана -Париж - Мюнхен - Вена - Граница. Продолжительность 32 дней. Стоимость 145 и 170 р. +№ 6. Итальянский: Москва - Вена - Флоренция - Неаполь и Капри - Рим - Венеция - Вена - Граница. Продолжительность 35 дней. Стоимость 135 и 160 р. +№ 7. Лондонский: Москва - Берлин - Остенде - Лондон - Отдых на берегу океана - Париж - Берлин - Александрово. Продолжительность 38 дней. Стоимость 160 и 180 р. +№ 8. Японский: Москва - Иркутск - Владивосток - Цуруга - Гифу - Токио - Атали (Гейзер) - Фудзи-Яма - Осако - Киото - Нагасаки - Владивосток - Иркутск - Москва. Продолжительность 2 месяца. Стоимость 325 и 350 р. +Бу экскурсиянең адресы югарыда язылган исем белән Москва, Поварская 10. Телеграмм өчен: Москва, Экскурсбюро. +Рус укучылары, укытучылары бәхетлеләр инде алар. Аларга идарәләр дә, земство да, хөкүмәт тә ярдәм итә. Җәмгыятьләре курслар, экскурсияләр ясыйлар. Алардагы китаплар вә журналларны әйтеп тә бетерерлек түгел. Һәр ел яз җиттеме Земстволар үз карауларында булган учительләргә иганә итеп, курсларга җибәрәләр, экскурсия ясыйлар, лекцияләр укыйлар. Мин белгән, мин хезмәт иткән өязләрдән генә: Минзәлә Земствосы үткән ел 20 учительне Петербургка курска җибәрде. Арада 2-3 мөселман учитель дә бар иде. Ләкин үткән ел Петербург курсларына рөхсәт ителмәде. Шунлыктан Мәскәүгә кайттылар.) Чуел Земствосы үткән ел бөтен өязендәге учительләргә, теләгән шәкертләргә махсус итеп, Мәскәүгә экскурсия ясаган. Йөздән артык кеше катнашкан. 7 сум 50 тиен белән 10 көн йөреп, Мәскәүне күреп кайтканнар. Катнашу башта 10 сум белән булса да, Земствоның ярдәме белән расход ким чыккан. Шуңа күрә 2 сум 50 шәр тиен акчалары кире кайтарылган. Земствоның миңа да җибәргән кәгазьләренә караганда, быел да шундый экскурсия ясала икән. Управа яза: "Уездный Земский управа, үткән елдагы шикелле, быел да экскурсия ясарга карар итә". Петербургта (7-10 көннәр) вә аннан кайтышлый. Мәскәүдә (5-7 көннәр) Троицкий лаврада булу да уйланылган. Экскурсиянең вакыты, юлдагы көннәрне дә хисаплап, барысы өч атнага кадәр. Управаның соравы буенча тиешле җирдән льгота алып булса, быелгы экскурсиядә катнашу хакы (берникадәр Земство үз хисабына алганнан соң) учительләргә 15 сум, шәкертләргә 9 сум тәгъйин ителә. Ирадәсе бар кешеләр Управага өч айның жалуниясеннән 5 әр сум калдыра барырга кушып, беренче апрельгә кадәр заявление бирсеннәр. Шәкертләр исә 9 сумны вакытында бирерләр. Әгәр дә экскурсиянең бәясе уйлаганнан ким чыкса, ул вакыт, үткән елдагы шике��ле, арткан акча кире кайтарылыр. +Кыскасын гына әйткәндә, русларда экскурсия ясау бик киң таралган. Хәтта аларда бик кечкенә шәкертләргә берничә сәгатьлек кенә экскурсияләр дә ясала. Табигать нәрсәләре хакында гамәли мәгълүмат күрсәтелә. Безгә дә шундый нәрсәләр эшли башларга вакыт инде. Безнең дә шәкертләребез, мөгаллимнәребез җәй буена кара эш эшләп, ут йотып йөрүдән бераз котылып, мәгълүмат арттыру, фикер даирәсен киңәйтү юлларын карасыннар иде. Бу файдалы эшне фигълияткә чыгару мәктәп башлыклары, җәмгыять идарәләре вә җәмәгать хадимнәренең эшедер. Экскурсия мәктүбләре III +19 нчы майда Чистайдан киттек. Без төшкәндә Каменскийларның "Алексей" исемле пароходлары пристаньга якынлаша иде. Туктады. Халыкның хисабы юк. Сәгатьләр буена пароходтан чыгу, пароходка керү дәвам итә. Бигрәк тә пароходта күбрәк күренүчеләр, уку-укыту белән шөгыльләнүчеләр иде. Алар бар да эшләреннән бушанып чыкканнар. Кышкы ябылып ятуларының ачуын алыр өчен берәр йиргә барырга юнәлгәннәр. Бар да шат, бар да күңелле. Кая гына карама, галәбәлек сөйләшү, көлешү. Фәкать шул кадәр халык, шул кадәр галәбәлек эчендә татарлар бик аз күренә. Безне вә безне озата төшкән ике-өч гаиләне искә алмаганда, юк диярлек. Пароход китте. Без аерылдык: инде төн булган иде. +20 сендә иртә белән пароход Казанга якынлашып бара. Көн яхшы, халык һәммәсе калыккан. Ары-бире йөрүдә. 2 нче классның залында татарлар чәй эчеп утыралар. Чәй кызуы белән дин бәхәсе ачылган. Болардан икәвесе миңа билгеле сәүдәгәр булганга, аларның дини бәхәсләрендә ни кадәр куәтләре барлыгы да миңа ачык билгеле иде. Сәүдәгәрләрнең берсе шул елларда гына хаҗ сәфәрендә булган, шундагы диндарлардан ишеткән нәрсәләре турысында сөйли. Икенчесе, күтәреп сату итүче баш сәүдәгәр, самоучка белән күп нәрсәләр күргән, күп кыйсса вә хорафатлар укыган. Үзен бик югары тота. Коръәннән, хәдистән сүзләр ычкындыра, тарихи мәсьәләләргә кереп китә. Пәйгамбәрнең шәҗәрәсен Адәм галәйһиссәламгә кадәр төзеп чыга. Каршыдагы татарлар моның "гыйлем"легенә хәйран калалар. Берсе: "Син җендерсең, ничек бер дә онытмыйсың?" - ди. Теге тагын да күтәрелә төшеп: "Мин сөйли китсәм, ышанмассыз да, минем ялганчы исемен аласым килми, шуңа күрә мин сөйләмим дә инде", - ди. Үзенең беркайда да укымаганлыгын, шулай булса да бик күп нәрсә белгәнлеген сөйли. +Казанда күп торырга туры килмәде. Тизрәк группага язылырга кирәк, шуның өчен Шихран станциясендә 21ндә кичке сәгать 6 да барып йитешергә тиешлеге рәсми рәвештә хәбәр ителгән иде. Фәкать шул кадәресе бар. Казанда хәзерге көндә татар яшьләре тулып торалар. Кая гына карама шәкертләре тулып ята. Бар да эшеннән бушангач та, шул Казанга килгән. Шуннан гына үзенә әллә нәрсә көткән шикелле ашыккан. Казанда экскурсия хакында төрле хәбәрләр ишетелә. Имеш, экскурсантларны Финляндиягә кертелмәячәкләр, бары Мәскәү, Петербургта гына туктала��аклар. +Шуңа күрә иштиракъ итүчеләрнең бик күбесе имтинагъ иткәннәр, 21енә каршы төнлә Шихранга килеп йиттек. Шихран зур гына станция икән. Дөресен әйткәндә бер кечерәк уездный шәһәр кадәр бар. Әллә ничә йирдә кибетләр, икмәк складлары, йомырка складлары бик күп. Мунчала ала торган йортлар бар. Почта, телеграф конторасы, телефон станцияләре бар. Фәкать шунысы: зур бер станциядә мөселманнардан эш итүчеләр юк диярлек. Бары бер чәйханә тотучы бар бугай. 21 ндә көндез Шихранга һәр тарафтан учительләр, учительницалар җыела башлады. Һәммәсенең уенда шул экскурсия генә, һәркем шуны сөйли. Әле экскурсиянең башында торучылар килеп йитмәгән, экскурсантлар шуны көтәләр. IV +Үткән мәктүбемне Мәскәүгә килеп җиткәндә язган идем. Мәскәүгә килгәнче башка язар нәрсә булмады. Мәскәүдә гордская управа тарафыннан килгән экскурсантларга торыр өчен хәзерләнгән йортта, Беренче Мещанский урамында, 4 нче Сиротинский училищега урнаштык. Монда урын күп. Без барыбыз 135 кадәр кеше булсак та, әле буш урыннар күп иде. Һәммә кешегә үзенә махсус тәбәнәк тимер карават, салам матрас, ашаганда-эчкәндә экскурсантлар бары бергә җыелып утырырлык зур зал, өстәлләр, эскәмияләр. +Кышкы класс бүлмәләре һәммәсе экскурсантларга ятак бүлмәсе ителгән. Үзенең кухнясы, кулланырга посудалары - барысы да йитешлекле. Мондый экскурсия өчен хәзерләнгән бүлмәләр Мәскәүдә күп икән. Болардан файдалану бик җиңел. Бары тиешле списокларны, удостоверениеләрне генә күрсәтергә кирәк. Минемчә, безнең татар шәкертләре, татар мөгаллимнәреннән дә баручылар булса, файдалана алырлар иде. +Безнең экскурсиянең төп максаты Петербург һәм аның әтрафын күрү булганлыктан, Мәскәүгә үтешли генә туктадык. Шуңа күрә аннан икенче көнне үк китәчәк идек. Бер кат урнашып, чәйләр эчкәч, Третьяковский галереягә бардык. Анда 3-4 сәгать кадәр булдык. Әлбәттә ул кадәр вакыт эчендә меңнәр илә саналган картиналарны күреп бетерү мөмкин түгел. Шунда да, дикъкатьләп карагач, байтак картиналарны күрдек. Галереянең бүлмәләре зур, иркен, безнең 135 кешеле экскурсия сизелмәде дә. Бездән башка да әллә никадәр шәкертләр экскурсиясе бар. Һәр экскурсиянең башында бер учитель - руководитель картиналарның хикмәтен сөйләп йөри. Шәкертләр шуны дикъкать берлән тыңлыйлар. Әлбәттә, бу картиналардагы мәгълүматның хисабы юк. Иркен вакыт берлән берничә көн йөргәндә бу картиналардан бик күп файда алырга мөмкин. +Галереядән чыккач, мәшһүррәк урыннардан: Кремль, Царь пушка, Храм Спасителя, Архангельский собор, Красная площадь вә башка төрле нәрсәләрне карап йөрдек. Боларда язарлык әһәмиятле нәрсәләр күренмәде. +Экскурсантларга чәй, обед экскурсия руководителе тарафыннан оештырылды. Зур залда 120 дән артык учитель вә учительницаларның бер җиргә җыелып чәй эчүләре, аш ашаулары, әллә ничек, бик күңелле. Без, татар шәкертләре, мөгаллимнәре шикелле талашу, ачуланышу юк. Бик тәртипле. Бер дә ашыкмыйлар, вакытны, нәүбәтне көтәләр. Шатланышып, сөйләшеп, көлешеп үткәрәләр. +Кич экскурсантларны Алексеевский Народный домга алып бардылар. Экскурсантлар барганда, кайтканда группа берлән йөриләр. Күп кеше мондый күп, аның өстенә төрле халыкның җыелышып йөрүләренә гаҗәпсенеп карый. Шунда да экскурсантларга һәр җирдә ригая берлән эш кылалар. Театрларда арзанлы билет берлә яхшы урыннарга утырталар. Трамвайларда да күп ярдәм күрсәтәләр. +24 ндә иртә берлән Мәскәүдән Петербургка юнәләчәк булдык. Мәскәү - Казан тимер юлы экскурсантларга III нче класста барырга 75 % скидка ясаган иде. Ягъни Сызраньнан Мәскәүгә кадәр тиешле 195 тәңкә урынына 70 тәңкә генә алганнар иде. Әмма Николаевский тимер юлы андый скидка ясарга күнмәгән. Шуңа күрә экскурсия IV класс берлән Петербургка барырга булды. IV класс булса да, аерым дүрт вагон булганга, бик уңайлы, вагоннар чиста, якты. Һәр кешегә үзенә аерым урын. Мәскәү - Казан юлының III классыннан артыграк. +24 ндә сәгать 11 дә экскурсия Мәскәүдән Петербургка китте. Мәскәүдә 24 ндә чыккан газеталар безнең экскурсия хакында мәкаләләр язганнар иде. Шулардан "Русское слово" экскурсантларның положениесенә кереп, аз акча ассигновать иткәне өчен Чувил өязе Земствосына, бер дә ярдәм күрсәтмәгәне өчен Николаевский тимер юлына тиеп язганнар. +Экскурсия Петербургка килеп җитте. Төрле урыннарда булачак. Вакыты илә язылыр. +Петербургка килеп җиттек. Монда безнең экскурсия ике группага бүленде. Приходскай школа учительләре бер җирдә, земскай школа учительләре икенче җирдә урнаштылар. Икенче группа, бары 75 кадәр кеше, Народный университет обществосының аудиториясендә туктады. Монда ике зур бүлмә, бер зал экскурсантларга билгеләнгән. Кеше саен матраслар бирелде. Аудиториянең кыйммәтле урындыклары матрас астына карават булдылар. Иртәдән кичкә кадәр һәрвакыт кипяток әзер, чәй, шикәр, күмәч бирәләр. Обед өчен столовыйга йөрибез. Монда экскурсантларның тереклеге кызык кына, бер караганда безнең татар мәдрәсәләрен искә төшерә. Чәй вакыты җитте исә, һәркем чәйнек берлән суга йөгерә. Иртә булса, сөлге күтәреп юынырга чыгалар. Әйберләр өчен аерым урыннар юк. Теләсә кая ташланган, кайда кәрзин, кайда чемодан, кайда мендәрләр. Фәкать шунысы бар, безнең татар мәдрәсәләрендә коры идәнгә яталар, монда исә карават сыман нәрсәләргә яталар. Шунысы гаҗәп, безнең шәкертләр еллар буенча коры идәнгә ятырга күнгәннәр. Монда исә, берничә көннәр өчен дә карават сорыйлар. Әүвәлге көндә караватлар җитешеп бетмәгән иде. Ул көндә рәтләп йоклаучы да булмады. Экскурсантларның бөтен кайгылары шул булды. +Учительләр вә учительницаларның яртысыннан күбрәге чуашлар, ләкин бик азы гына чын рустан аермалы. Телләрендә вә төсләрендә дә чуашлыклары бик аз калган. +Үзара күп вакытта, хосусан, учительницалар русча, сөйләшәләр. Бәгъзе учительләр кайвакыт ү��ара чуашча да сөйләшкәлиләр. Петербургның зур биналарында, музәханәләрдә русча киенгән, хәтта формада булган учительницаларның тора торгач чуашча сөйләшүләре бик кызык тоела. Чуаш теле үзе дә бик кызык кына бер тел. Шуның илә берабәр безнең телгә бик якын. Хәтта чуаш учительләренең күбесе татар телен яхшы гына аңлыйлар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк ки: Приходская школа учительләре, Земская школа учительләренә караганда күп наданнар да, тәрбиясезләр дә. Экскурсия, үткән мәктүбемдә әйткәнчә, 25 ндә Петербургта булды. Ул көн кичке сәгать алтыда "Аэродром"га һавага очуны карарга булдык. Ул көн очучылардан берсенең бенефис көне иде. Төрле рәвештә, берничә ысулда ясалган очкычлар берлән очачаклар иде. Шуңа күрә дә бөтен Петербург шунда агылды. Аэродромның эче, тышы, бөтен әтрафы халык берлән тулган иде. 7 нче яртыларда очу башланды. Аэродром өстендә, шактый биеклектә 5-6 кеше, төрлесе төрле якка очкычта берсе артыннан берсе, нәүбәт берлән очып йөрде. Шуннан берсе бер пассажир да утыртып очты. Аннан соң, шунысы бик гаҗәп тоелды ки, очучылардан икәүсе янга кырынаеп, яки бөтенләй башны аска китереп очкаладылар. Экскурсантлар килгән көнне үк һавада очуга туры килү, бик яхшы булды. Әле очу эше бездә яңарак эш бит. Хосусан, провинциядән килгәннәрнең бик күбесенең бер дә күргәннәре юк. Кош формасында булган очкычлар белән, җилле көн булуына карамыйча, теләгән җиргә очып йөрүләре экскурсантларга бик хатирәле тәэсирләр калдырды. Башкалары алдагы мәктүбтә булыр. VI +Үткән мәктүбемдә очкыч хакында язган идем. Ул көн, 25 ндә, экскурсия шул очкычны карау берлән канәгатьләнде. Фәкать кичен кайбер экскурсантлар кинемотографка бардылар. Кинемотографта ярты бәясенә кадәр скидка ясадылар. +Кичләрдә һәр шәһәрдә начар кешеләр, исерекләр, фәхишәләр күп була. Ләкин Петербургта андыйлар бигрәк күп икән. Аз гына караңгы төштеме, хәзер урам тулы исерекләр, фәхишәләр йөри. Кыск асы, честный кешеләргә кичен Петербургта йөрү хәвефле икән. +26 сында русларның празднигы. Безнең экскурсантлар Исаакиевский соборга киттеләр. Без "Ил" идарәсенә киттек. Гаяз әфәнде өйдә юк, Финляндиядә икән. Газета чыгар алдыннан гына кайтып җитә икән. Идарәдә Ибраһим Бакиров дигән бер яшь егет утыра. Студент Ләбиб әфәнде шунда иде. Аның берлә бераз сөйләшеп утырдык. Күптән түгел генә Төркиядән кайткан, Русиягә кайтып, имтихансыз, төркия дипломы берлә Технологический институтка кергән. Фәкать үзенең әйтүенчә, государственный экзамен вакытында әлеге аттестатка экзамен тотарга кирәк булачак. Димәк Төркия дипломы фәкать институтка керә алу өчен генә файда бирә икән. Ләбиб әфәнде, русчаны бик яхшы белмим, шулай да башка фәннәрдә Төркиядәген аерма бер дә булмаганлыктан, экзаменнар артык читен булмас, ди! +Ул көн төшке ашка бөтен экскурсия бер җиргә, Приходская школалар тора торган йортка барды. Монда язылырга тиешле нәрсә шул: бу йортның бер башында кечкенә генә чиркәү бар. Без җыелып беткәч кенә чиркәүдә бер никях булды. Никях вакытында кыз да, егет тә хазыйр, вәкилләре дә бар. Кяшиш никяхның шартларын шул кадәр җиренә җиткерде, ике сәгать рәттән гел шул никях хакында гына сөйләп торды. Никяхның, издиваҗның мәфсыйль хокукларын, шартларын, иргә тиешле хакларны, хатынга тиешле хакларны, һәммәсен дәлилләр илә бәян кылды. Инҗилдән күп аятьләр укыды. Кәшишнең вәгазе шундый тәэсирле булды: кыз берлән егет кенә түгел бөтен халык, бөтен учитель-учительницалар еладылар. Үзләрен чиркәүдә түгел, әллә кайда, әллә нинди дөньяда кебек хис иттеләр. Русларда болай да никяхны бик шартына китереп укыйлар. Әмма бүген, учительләрнең әйтүенчә, бигрәк яхшы итеп үтәлде. Монда булган никях илә безнең муллалар иҗраэ итә торган никяхны чагыштырып карасак, җир белән күк арасы кадәрле аерма чыгар. Хода белсен, безнең муллалар никяхның нидән гыйбарәт икәнен үзләре беләләр микән? Агай кызын бирә. Ашын сала. Мулла чакыра. Кода килә. Халык ашны ашый. Соңыннан бәгъзе мәһәрләр турында митрикәгә язалар. Ике-өч сумны шалтыраталар да вәссәлам. Никях тәмам булды. Никяхның булуын кыз да, егет тә белми, күрми. Ул әле хокуклар, шартлар сөйләнү бер якта торсын, хәтта ризалыкны да бик яхшылап сорамый. Мин бу төштә сүзне озайтыбрак җибәрдем. Соңгы вакытта безнең газеталарыбызда бу турыда шактый гына языла башлады. Шуңа күрә, мөнәсәбәт илә үземнең сүземне әйтеп үтәсем килде. +26 сында кич, экскурсия "Народный дом"га операга барды. Ул көн Лермонтовның "Демон"ы ("Иблис") куелган иде. Бик күңелле булды. Халык күп иде. Уеннан соң күп вакытларга кадәр кул чабулар дәвам итте. Народный домда тагы драма кыйсеме дә бар икән. Анда да халык тулы. Ул көнне экскурсия "Народный дом"га соң гына барганлыктан, аның өстенә бәйрәм көн булып, урыннанр да аз булганлыктан, скидка бер дә булмады. Фәкать икенче көн бөтенләй буш кертергә риза иделәр. VII +27 нче майда экскурсантлар, Александр III3 музәханәсенә бардылар. Анда күп төрле картиналар бар. Безгә картиналарның тарихын, хикмәтләрен сөйләр өчен ике руководитель килде. Берсе профессор Шванников дигән кеше, икенчесе, музәханәдә күп картиналары булган мәшһүр художник Брюлловның кардәше, Брюллов дигән кеше. Икесе дә үз эшләрендә мөтәхассыйслар, картиналарның бөтен тарихын, бу эштә кем нинди урын тота, бөтен тәфсыйлаты берлән сөйләп бирәләр. Без музейда ким дигәндә биш сәгать булганбыз. Безнең руководительләр шул вакытта бертуктаусыз сөйләп тордылар. Аларның сөйләгәнен яза бару, әлбәттә, бик файдалы булыр, безнең милли тарихыбызга да файдалы нәрсәләр табып булыр иде. Ләкин аңа бик күп урын кирәк булганлыктан, мин язмый гына үтәм. +Музәханәнең картиналары да музейга гаид путеводительләр, рисаләләр сатыла. Һәммә картина номер берлән күрсәтелгәнлектән, вакыт иркен булганда, шул рисаләләр буенча, ��узейдән күп файда алырга мөмкин. +Музей һәркөн иртән сәгать 10 нан көндез сәгать 3 кә кадәр ачык. Керү өчен хак алынмый. Ул көн безнең экскурсия шул музейне карау берлән канәгатьләнде. +Аштан соң мин, Лотфый әфәнде Исхаковны эзләп киттем. Квартирын таптым. Үзе өйдә туры килмәде. Финляндиягә киткән. Анда байтак вакыт торачак икән. Лотфый әфәнденең квартиры мөселман җәмгыяте хәйриясенең канцеляриясе илә бер җирдә икән. Шунда ук җәмгыяте хәйриянең мәктәбе дә бар. Ләкин бик кечкенә, 5-6 аршинлы бер бүлмәдә ике-өч парта тора. Шуны миңа школа-мәктәп диеп күрсәттеләр. Бер бүлмәнең ишегенә "Мәктәпнең мөдире" дигән язу кадаклаганнар. Димәк, мөгаллим-мөдире дә шунда тора икән. Ләкин, кызганычка каршы, бу кешене дә туры китерә алмадым. Шуңа күрә яхшылап белә алмадым. +28 ндә иртүк, экскурсия Эрмитаж музейенә барды. Бу музей ике кыйсем булып, бер кыйсемендә гел картиналар гына, икенче кыйсемендә борынгы, тарихи нәрсәләр икән. Безгә монда да ике руководитель бирелде. Берсе шул ук Шванников дигән профессор, икенчесе бер курсистка иде. Экскурсияне ике группага бүлеп 3 сәгать кадәр картиналар кыйсемен күрсәтеп, сөйләп йөрделәр. +Александр III музәханәсендәге шикелле картиналарның тарихын, әһәмиятен, авторын сөйләделәр. Икенче, тарихи әсәрләр кыйсемен экскурсантлар үзләре генә карап йөрделәр. Ул кыйсем тарихи шөгъбәләргә бүленгән. Мәсәлән, Юнан, Рума, Азиатский, Французский шикелле шөгъбәләр. Аннары гасырларга бүленгән. Музейдә безнең өчен әһәмиятлесе, билгеле, Азиатский шөгъбәдәге нәрсәләр. Андагы әйберләрнең күбесе Бохара, Хива ханнары тарафыннан бирелгән икән. Русский шөгъбәсендәге татарлар нәрсәсе дә безнең өчен шактый гына әһәмиятле булырга тиеш. Бу музейгә моннан ике ел гына элек Киев тирәсеннән ике көтүче малае табып китергән алтын нәрсәләр дә бар. Бары ике йөз илле мең сум награда бирелгән. Бу нәрсәләр аларга иттифакый, эш эшләгәндә генә тугры килгән. Зур-зур савытлар, таслар, табаклар бар. Музейдәге нәрсәләрне монда язып кына бетерерлек түгел. Аның өчен җилдләр белән китап кирәк. +Ул көн кич экскурсантларның бәгъзесе иң яхшы кинемотографлардан берсе "Пикадилий"гә бардылар. Экскурсантларга 50% скидка ясаганнар. Зур зал, 800 кеше сыйдырырлык урыннар. Өстә балконы бар. Картиналары бик ачык күренәләр, чыннан аермасы бер дә юк, бары телсез булуы гына. +26 нчы майдан бирле, Народный домда экскурсантларны опера, драмаларга буш кертә башладылар. Бары кергәндә Народный дом файдасына 5 тиен акча гына бирергә кирәк. Шуңа күрә кичләрдә экскурсатларның күбесе Народный домга йөри. +Петербург кызык кына икән. Бер җиргә бармакчы булсаң, 5-6 яисә 10-12 чакрым җир барырга кирәк. Әлбәттә, җәяү йөреп булмый. Кая гына барсаң да трамвай. Менә шул трамвайга көн саен әллә никадәр акча китә; 50 дә 50. Петербургның тагы һавасы бик начар икән. Монда ак, якты көн юк. Гел төтен дә болыт. Өйләрдә иртәдән кичкә к��дәр электричество янып тора. Гомергә электричество белән торган йортлар бик күп. Төн исә артык караңгы түгел, язу укып була. +Финляндиягә барырга рөхсәт бирмәделәр. Беренче июньдә, экскурсияләр Крандштадт, Ораниенбаумга барып кайттылар. Тәфсыйлаты алдагы мәктүбемдә. VIII +29 нчы майда экскурсантлар Зимний дворец - Кышкы сарайны карарга бардылар. Сарай иртә сәгать 10да ачыла. Махсус билет берлән генә кертәләр. Бер группада мәгълүм саннан артык булмаска тиешле. Безне дә керткәндә шулай унар-унар итеп кертсәләр дә, кергәч бөтен экскурсияне ике группага бүлеп, күрсәтеп йөрделәр. Мондагы бүлмәләрнең, мебельләрнең хисабын мондый мәктүбләрдә генә язып бетереп булмас. +Монда Петербургка күчкәч булган бөтен падишаһларның үзләренә махсус сарайлары, бүлмәләре бар. Беренче Гос. Дума (Дәүләт Думасы) ачылган Георгиевский зал монда. Бохара, Хива ханнары килгәч төшә торган вә аларның вәкилләрен кабул итә торган заллар шунда. Александр II4 нең үлгән бүлмәсе шул көе. Һич бер әйберне кузгатмаганнар. Өстәлендәге каралар, каләмнәр һәммәсе шул көе. Сәгатьләре үлгән вакытта туктатылган көе тора. Әлхасыйль, аның әйберләре үзе исән вакытында моннан 35 еллар элек ничек булса, хәзерге көндә дә шулай һәм шулай калачак. Бу Дворецта падишаһларга махсус чиркәү, театр да бар. Бик зур бер "бал" бүлмәсе бар. +Зимний дворец үзенең искелеге, зурлыгы вә бүлмәләренең күплеге илә, мәшһүр падишаһлар Дворецы итеп караганда, артык гаҗәпләнерлек тә түгел. Мебельләр шактый искергәннәр. Шунда да бик кыйммәтлеләре бар. Дворецлар хакында путеводительдән күп мәгълүмат алырга мөмкин. +Ул Дворецтан чыккач, Петропавловск крепостен,1 Соборны карадык. Анда ук Манежный двор да бар икән. Бер кечкенә йортта Петр Великийның будкасы бар. Аннан соң Петр Великийның үзе салдырган вә үзе ясаган мебельләр куелган өен карадык. Үткән елларда булган янгыннан бары чиркәү генә зарарланган. Өй шул көе калган. Өй футляр эчендә, ягъни өй эчендә өй булган. Петр Великийның үзеннән калган бөтен нәрсәләр һәммәсе шул көе. Үз кулы берлән ясаган урындыклар, диваннар, шкаф вә комодлар, хәзерге осталарны да гаҗәпкә калдырырлык. Өйнең эченә кертмиләр. Тәрәзәләреннән генә карарга була. Өй янында Петр Великийның зур бер көймәсе тора. Өйне тамашага килүчеләрнең хисабы юк. Гомумән, музейләрдә, дворецларда, галереяләрдә сәяхләр тулып ята. Кайда гына булса да, кайсы гына көн булса да, халык тулып ята. Авыл шәкертләрен ияртеп, һәрбер нәрсәнең хасиятен сөйләп йөрүче учительләрнең хисабы юк. Мәскәүдә вә Петербургта булсын экскурсантларны бик күп күрергә туры килә. Шулай да, безнең шикелле ерактан килгән, күп кешеле экскурсия бик сирәк була икән. Шуңа да безгә күп җирдә гаҗәпсенеп карыйлар, әһәмият бирәләр. +29 нчы майда экскурсантлар бик күп җирне күрә алдылар. Шул ук көнне яңа салына торган мәсҗедне дә карадылар. Петр Великийның өе, Петропавловск крепосте, мәсҗед - бар да бер җирдәрәк. Бинаән галәйһи, боларның барысына да йитешеп була. Мәсҗедне күрергә бөтен экскурсия бармаса да, экскурсантларның күбесе бардылар. Мәсҗедне әле эшлиләр, бер җире дә җыештырылмаган. Безгә бер татар күрсәтеп йөрде. Дикъкатьне җәлеп итәрлек җирләреннән: кыйммәтле ташлар илә зиннәтләнгән вә әтрафын төрле аятьләр илә бизәгән михрабны, кыйммәтле кандилләрне, ташлы куполны санарга ярый. Зур кандилләрнең дә әтрафын аятьләр илә бизәгәннәр. Үзләренә күрә, урынына туры китереп аятьләр сайлаганнар. +Манаралардан берсенә мендек. Бик биек икән. Барысы 180 бас кыч санадык. Мәсҗеднең эшләнеп беткән бер өлеше бар. Ансында тәһарәтханә шикелле нәрсәләр урнаштырылган. Мәсҗед үзе бик ул кадәр зур булмаска кирәк. Түбәнге зур бүлмә, ирләр өчен, икенче кат хатыннар өчен билгеләнгән. Өченче этаж тагы ирләр өчен билгеләнгән. +Чыккан вакытта безгә кружка тәкъдим иттеләр. Экскурсантлар һәркайсы аңа үзләренең мөкаддәс тиеннәрен салдылар. Мәсҗед үз урынында, ярыйсы чыгар. Куполының ерактан күренеше бик матур; бүтән йортлардан аерым булып тора. Әлбәттә инде русларның күп сумма тотып эшләнгән чиркәүләренә тиңләштереп булмый. Мин үз фикерем илә мәсҗеднең михрабын кечкенәрәк дип таптым. +Башка кимчелек таба алмыйм. Яхшы да яхшы. Хода муаффәкыять илә тәмам итәргә язсын. Мәсҗед хакында вә рус чиркәүләре хакында киләчәктә язармын әле. IX +Мәсҗед әле тәмам булып бетмәгәнгәме, ерактан зур өмидләр белән килгән сәяхләргә билгеле бер тәэсир калдырмый. Руслар бер зур җиргә, зур шәһәргә барсалар соборларны карыйлар. Мәсәлән, безнең экскурсантлар Мәскәүдә, Петербургта әллә никадәр соборларны карадылар. Һәркайсында сәяхләр тулып тора. Килгән кешеләргә күрсәтеп йөрер өчен, тарихи вакыйгаларын сөйләр өчен соборларда махсус кешеләр була. Алар, бер дә иренмичә, бөтен нәрсәне күрсәтеп, сөйләп чыгалар. Шулай инде, һәр милләтнең үз нәрсәсе мөкаддәс була. Безнең түбән халыкта бер авылга барса, аның мәсҗеден карау гадәте бар. Петербург зур җир, анда мөселманнардан да әллә никадәр сәяхләр булып тора. Петербургның мәсҗеде шәп булу исемен алган. Шуңа күрә анда барган мөселман, мотлакан, мәсҗедне караячак. Хәтта русслардан да күп кешеләр татар мәсҗеден күрүне Петербург сәяхәтенең шартларыннан саныйлар. Шуның өчен дә мәсҗеднең эшләре тәмам булгач, рус соборлары шикелле, сәяхләргә карарга рөхсәт ителсен. Күрсәтеп, сөйләп йөрергә берәр кеше куелсын, хәтта кыскача гына тәгъриф ителгән берәр путеводитель сатылсын иде. +30 нчы майда экскурсантлардан без берничә кеше Думага бардык. Депутатлардан билет алган идек. Һәр депутат ике билет бирә ала икән. +Думага бөтен экскурсия барачак иде. Әмма спискалар вакытында тапшырылып бетмәгәнлектән, бераз кичекте. Ул көнне хосусый билеты булганнар гына бара алдылар. Ул көн Думада депутатлар бик аз иде. Шул хакта сүз дә булды. Әгъзалар��ың яртысыннан күбесе юк иде. Мөселманнардан Тәфкилев, Еникеев, Җәгъфәров, Әхтәмов урынында күренәләр иде. Байтирәков та шунда иде шикелле. Бары Миңлегалиев кенә юк шикелле. Карала торган нәрсә һәмишә шул бюджет мәсьәләсе иде. Төрле депутатлар мөнбәргә менеп сөйлиләр. Әмма югарыга бик ачык ишетелми. Без иртәнге заседаниене тәмам итми киттек. Кичкесенә тагы бардык. Кичке заседание бик тавышлы булды, низаг чыга язды. Нотык сөйләүче депутатлардан берсен мәҗлестән чыгармакчы да булганнар иде. Депутат әфәнде объяснение биргәч, председатель, калдырды. Кичке заседание, гадәттә, бик озакка, төнге сәгать 2-3 ләргә кадәр тартыла икән. Без көтмәдек, кайтып киттек. Ул көнне мөселман депутатлардан да сөйләүчеләр булган бугай. Шул көнне Думада смета мәсьәләсе тәмам булды. +Бүген экскурсиянең зур бер кыйсеме Ботанический садка (Нәбатат бакчасына) барган. Без күрә алмадык! Шуңа күрә бакча хакында бер ни дә язып булмый. +31 нче май экскурсантлар барысы да Штиглицның музеенә бардылар. Хосусый гына булса да бу музей асарга бай икән. Бигрәк тә баронның үз каравында булган мәктәп шәкертләре тарафыннан эшләнгән төрле шкафлар, статуялар дикъкатьне җәлеп итәләр. Азиатский залда мөселман тарихына караган күп асар бар. +15 нче гасырларда Иран патшасы тарафыннан бүләк ителгән кыйммәтле бер келәм бар. Кырыйларына, уртасына гарәп хәрефләре илә төрле сүзләр нәкыш ителгән. Иске язулы кәгазьләр, иске кабер ташлары күп. Стенага рам берлә куелган язулар бар. Зур катыргы бар. Берәр Коръәннең тышы булган булырга кирәк. Әүвәл ягында: "Ля йәмәссүһү илләл-мүтәһһәруун" аяте бар. Иркенләп караганда, бу музейдән мөселманлык тарихына караган күп нәрсә табып булыр иде. +Аннан соң Сельско-хозяйственный музейгә дә бардык. Бу музей сельское хозяйство нәрсәләренең иң бай музейларыннан берсе. Монда авыл тереклегенә кирәк булган нәрсәләрнең бөтенесе - хайванат, нәбататның тулы коллекциясе бар. Хайваннарның, үсемлекләрнең ничек вөҗүдкә килүен күрсәткән фәнни тәҗрибәләр күз алдында торалар. +Иң борынгыдан алып, иң соңгы системада төзелгән иген машиналары бар. Бигрәк тә өч машина бергә кушылып ясалган, суга, җилгәрә, сортировать итә торган, ике меңнән артыграк бәһале ашлык машинасы дикъкатьне җәлеп итә. Шунда ук двигательләр, җил тегермәннәре, суга корылган һәртөрле насослар, балык күлләре, май чыгару кораллары, умартачылыкка даир нәрсәләр хисапсыздыр. Музәханәдә бер кеше экскурсантларга тиешле мәгълүмат биреп йөрде. +Моннан ары Петербургның әтрафларында йөрү башланачак. Шуңа күрә, бүген мөһимрәк җирләрне күреп бетерәсе иде дип, күп йиргә бардык. +Сельскохозяйственный музейдән соң Хайванат музеенә, Хайванат бакчасына бардык. Исемнәреннән үк билгеле булганга, әүвәлгесе, бөтен дөньядагы хайваннарның коллекциясе, соңгысы дөньядагы бөтен хайванатның һөнәрләрен күрсәтә торган җир. Алардагы хайваннарның хисабын, тәгърифен язып кына бетерә торган түгел. +Инде Петербургта атнадан артык йөреп, хәзер шәһәргә ияләшә башладык. Электәге шикелле урамнарда ялгышып, сәгатьләр буена адашып йөрүләр, утырган бер кешедән урам исеме, трамвай номеры сорап йөрүләр азайды. Петербургның иң шәп урамнарыннан булган Невский проспект, Садовая, Гороховая урамнары безнеке булып бетте. Ул тирәне бер дә ялгышмый йөри алабыз. Петербургта халык һәрвакытта кайнап тора. Яз вакытында Иделләрдә боз аккан шикелле Невский вә башка зур урамнарда халык агып тора. Ходаның язмыш көне, көннең вә төннең кай вакытында гына булса да халык һич туктамый. Әллә кая бара, әллә ни эшли, чаба да чаба. Трамвайлар тулы халык. Автомобильләр аллы-артлы халык ташыйлар. Экипажлар урам тулып чабалар. Халык күплегеннән җәяү йөрергә урын юк. Анда бәреләсең, монда бәреләсең, Ходай сакласын, бик уяу булырга кирәк. Әллә нинди һәлакәтләргә очрарга мөмкин. +Петербургта төнлә дә тереклек туктамый. Бәгъзе уездный шәһәрләрнең көндезләреннән артыграк була. Сәгать 3-4 ләргә кадәр трамвайлар йөри. Извозчиклар төн буена эшлиләр. Пайтәхетнең искедән үк атаклы якты төнендә халык һәмишә эшендә. Зыяфәтләр, мәҗлесләр, киңәшмәләр, хәтта Дума вә Шура мәҗлесләре, комиссияләре сәгать 2 ләргә кадәр дәвам итәләр. Әле сәгать 2 ләрдә кулына портфель тоткан, кара эшләпә кигән олугларны еш очратырга була. +Петербург үзенең начар һавасы, тынычсызлыгы белән туйдыра башлады. Урамнары ямьсез күренә башлады. Петербург илә Мәскәүне, әлбәттә, чагыштырып булмый. Мәскәү иске, тарихи бер шәһәр. Аның урамнары да, гомумән, тар. Петербург исә, яңа шәһәр булганга, урамнары киң вә тәртипле. Шулай да, Мәскәү дә тиз арада матур күренде. Иң яхшы урамнарында гына йөрегәнлектән, күңелле тәэсир калдырды. Мәскәү Петербургка карганда да шәбрәк бугай дия яздык. +Шуны да әйтергә кирәк, Мәскәүнең трамвайлары Петербургныкына караганда күпкә чиста, күпкә яхшырак. +Югарыда әйткәнемчә, экскурсантлар 7-8 көндә Петербургның күп җирен күрә алдылар. Гомуми урыннарның күбесен карый алдылар. Инде әтрафын карарга калды. +Петербургта "Вестник знания" идарәсе тарафыннан, гадәттә, төрле экскурсияләр ясала икән. Менә шул идарә тарафыннан беренче июньдә морской экскурсиянең игъланы таратылды. Бу экскурсиягә иштиракь итәргә өндәр өчен, махсус бер кеше безнең аудиториягә дә килде. Бу экскурсиянең программасында: 1 нче июнь - якшәмбе көн, иртән сәгать 10 да "Заря" обществосының "Утро" исемле пароходы илә Петербургтан китәргә, сәгать 12 дә Кранштадка килеп җитеп, яңа салынган Диңгез соборын вә шәһәрне карарга. 2 сәгать 30 минутта Ораниенбаумга китәргә, 3 тулганда анда булып, Ораниенбаум паркы аркылы сөт фермасына барырга, сәгать кичке 8 гә кадәр анда булып, аннары кире Петербургка кайтырга. Экскурсиянең юлбашчысы профессор Гинкиль вә берничә распорядительләр бар. +Экскурсиянең үзенә махсус вә юлда туктаганда уйнар өчен "Блю морской полк"ның духовой оркестры чакырыла. +Безнең экскурсиянең планында да Петербургтан соң Финляндия, Петергоф, Кранштадт, Царское село шәһәрләрен карау билгеләнгән иде. Бинаән галәйһи, экскурсантларның күбесе вә җитәкчеләребез аның өндәвен мәслихәт күрделәр. Билет артык кыйммәт түгел. Бөтенесе - бару-кайтуга берәр сумнан кимрәк. +1 нче июнь җитте. Ул көнне сәгать тугызларда инде безнең 128 ке шелек экскурсиябез пристаньда әзер иде. Бездән башка кешеләр дә килеп җитешкәннәр. Барысы 550 кеше морской экскурсиядә катнашалар. Невада йөри торган бер этажлы пароход халык берлән тулган, утырырга урын да юк. Якшәмбе бәйрәм, көн матур булганлыктан, һәркем яхшы киемнәрдән, шат, музыка уйный. Күңелләр әллә нишләп китә, үзеңдә дәрт сизәсең. Сәгать 10 булды. Пароход кузгалып китте. XI +Барганда һәмишә музыка уйный. Менә диңгезләрнең иң кечкенәсе булган Балтыйк диңгезе. Бөтен әтраф су. Әйтерсең кырые юк. Көн һәйбәт иде. Шуңа күрә дә диңгездә йөзү күңелле булды. Диңгездә каршы килә торган көймәләр күп. Безгә бер кечкенәрәк чит мәмләкәт көймәсе дә каршы булды. Ике сәгаттән соң Кранштадтка килеп җиттек. Анда зур пароходлар туктар өчен су эченә кертеп салынган күперләр бар икән. Без дә шунда туктадык. 550 кеше аз түгел. Пароходтан төшеп, бөтен Кранштадтны иңләп бардык. Туры Морской соборга киттек. Бу яңа, күп акча тотып эшләнгән собор. Үзенең зурлыгы, зиннәтле эшләнүе белән күп кешенең игътибарын җәлеп итә. Бары шул соборны күрер өчен генә әллә никадәр сәяхләр Кранштадтка киләләр икән. Әлбәттә мин бөтен соборны тасвир итеп тормыйм. Соборның стеналарында кара таш такталар бар. Бу такталарда диңгездә вафат булган адмирал, офицер фәләннәрнең хатирәсенә алтын илә берәр нәрсә языла икән. Шундый язулар инде бик күп. Әле язылмаганнары да байтак бар. Соборның каршысындагы мәйданда мәшһүр адмирал Макаровка ясалган памятник бар. Аны карадык. Язуларын укыдык. Шунда ук җәяү йөрер өчен чокыр аркылы салынган бик матур тимер күпер бар. +Кранштадтның паркын карадык. Бик матур икән. Соңра шәһәрнең бәгъзе җирләрен карап, пароходка юнәлдек. Экскурсия шәһәр буена таралган иде. Тиздән җыелып бетте. Озакламый пароход та, музыка тавышы берлән, Кранштадттан аерылып китте. Ораниенбаумга барабыз. Кранштадттан Ораниенбаум күренеп тора. Ярты сәгатьлек юл. Сәгать өч тулганда анда булдык. Пароходтан туры сөт фермасына киттек. Ораниенбаумның мәшһүр паркы аркылы барабыз. Иң алда оркестр, музыка уйный. Без музыка тавышына салмак кына атлыйбыз. Пристаньнан ферма 5-6 чакырым бар. Олуг группа музыка илә килгәч сизелми дә калды. Солдатларның: "Безгә иптәшләр илә музыка да булгач, җәяү йөрү бер нәрсә түгел", дигәннәренә ышандык. Ләкин көн кызу, җил дә булмаганлыктан бик тамак кипте. Экскурсантлар тизрәк килеп су эчәргә тотындылар. Сөт ала башладылар. Ләкин сөт алу бик мәшәкат��ле булды. Бөтен фермада бер генә җирдә сатылганлыктан 550 кеше тиз генә алып бетерүләре мөмкин түгел. Сәгатьләр буена нәүбәт көтәргә туры килде. Башта, сөт җитәрлек, ашыкмаска кирәк, дисәләр дә, ахырдан берничә кешегә сөт җитмәде. Алар коры чәй берлән генә канәгатьләнделәр. Сөт - шешәсе 2 шәр тиен, чәй - стаканы 5 тиен. Фермада кичке сәгать 7 гә кадәр торылды. Ике мәртәбә рәсем алынды. Берсе гомум экскурсиясе группасының рәсеме, икенчесе казна экскурсиясе (без инде) группасының рәсеме. ("Вестник знания" журналында рәсемнәр дәреҗ ителер.1) +Сәгать 8 дә фермадан аерылып киттек. Пароходка урнаштык. Тагы Кранштадт аркылы кайтачак идек... +Кичкә таба җил чыккан, диңгез өсте шактый куркынычлы иде. Пароход йөзә, музыка һаман уйный. Экскурсантлар җырлыйлар, танцевать итәләр. Һәркем шатлана да, моңаеп кайгыра да. Музыка бөтен кешегә тәэсир итә, әллә кай җирләрне кузгата. Кранштандттан үткәндә, читтән генә, сугыш пароходларын күрсәттеләр. Петербургны дошманнан саклый торган крепостьларны күрсәттеләр. Бу исә су эченә ясалган сирәк-сирәк берничә атаулардан гыйбарәт. Ике атау арасына, билгеле, мина шикелле нәрсәләр куелгандыр. +Диңгездә кояш батты, без дә Петербургка кайтып җиттек. Пристаньда Петербург экскурсантлары берлән "Урра!" кычкырып аерылыштык. Көн буе җәяү бик күп йөрелгәнлектән, экскурсантлар бик арганнар. Иртәгесен сәгать 11 ләрдә генә тордык. Без юынып, чәй эчкәндә инде сәгать 1 булган иде. Экскурсантларның күбесе Петергофка киттеләр. Петергоф поезд илә ярты сәгатьлек юл. Фонтаннар кичке 7 дә генә ачыла. Шуңа күрә анда барганда да, шул кичкә таба гына барырга кирәк. +Петергофның юл өсте бик матур. Төрле урманлык, болынлыклар бар. +Шунлыктан аның һавасы да Петербургныкыннан әллә ничә өлеш артык. XII +Петергоф паркы буенча туры дворецка киттек. Вакыт соң булганга дворецка керү мөмкин булмаячагын сөйләделәр. Сәгать 5 кә кадәр билет алып калырга кирәк икән. Инде сәгать 6 нчыга киткән иде. Фонтаннарны карый башладык. Кечкенә фонтаннар ачык, суларын чәчеп утыралар. Кайсы кеше, кайсы ат сурәтендә ясалып, борыннарыннан, авызларыннан сулар чәчәләр. Дворецка каршы зур бер фонтан бар, берничә сажиннар биеклеккә күтәрелә. Андагы фонтаннарның хисабы юк; йөзләп, меңләп санала.2 Бер җирдә алтын баскыч бар. Шул баскыч тулы булып су ага.3 Без фонтаннар тирәсендә йөргәндә сәгать 7 тулды. Йә Ходай, бөтен фонтаннардан сулар атыла башлады. Ходаның кодрәтенә, адәм баласының шундый нәрсәләр эшли белүенә хәйранга каласың. Анда да фонтан югарыга су ата, монда да су әтрафка чәчелә. Кайсы бер төшләрдә зрә бер баганадан, яисә бер түбәдән яңгыр шикелле су чәчелә. Бигрәк тә зур вә тармаклы фонтан дворец каршысында булганы. Бу фонтаннарның һәммәсенең рәсемнәре сатыла. Анда бигрәк ачык күрергә мөмкин. Дворецтан ерак түгел "Летний сад" дигән матур бер бакча бар. Анда һәр көн кич ике духовой оркестр музыка уйный; берсе туктауга, икенчесе башлый. Шул тирәдә үк үсемлекләр бакчасы, пыяла-парник бакча бар. Монда һәр төрле үсемлекләр, гөлләр, чәчәкләр, җимешләр үсә. Бакчада, урман арасында матур гына йортлар бар. Бакчаның бер кырые Финский заливка килеп чыга. Анда диңгез пароходлары туктар өчен урыннар ясалган. Диңгез мәэмүрләре өчен йортлар бар. +Бакчаларда йөрдек, музыка тыңладык Иптәшләребездән берничәсе дворецка керер өчен рөхсәт алырга киткәннәр иде. Экскурсия булып ерактан килүне игътибарга алып, билгеләнгән вакыттан соң булса да, рөхсәт биргәннәр. Озакламый иптәшләребез тиешле билетларны алып килделәр. Дворецка кердек. Чынлап та падишаһ сарае, мондагы рәвешчә әйткәндә, "роскошь"ны язып кына бетерерлек түгел. Мебельләр, стеналар һәммәсе кыйммәтле ефәкләр илә капланган, кайсы бүлмәләр эченә керсәң дә үзеңне оҗмахтадыр дип белерсең. Һәр бүлмәнең махсус исеме бар. Аның өстенә падишаһ гаиләсәнең, үлгән падишаһларның үз исемнәренә махсус бүлмәләр бар. Әлхасыйль, дворецларны булганынча итеп язып бетерү мөмкин түгел бугай. Шулай, дворецны күрдек. Дөньяда да җәннәт барлыгына ышандык. Кичке сәгать 8 ләрдә Петербургка кайттык. Петергофның шәһәрен яхшылап карый алмадык. Петербург әтрафындагы шәһәрләргә поезд һәр ярты сәгать саен була икән. +Гомуми экскурсантларга Гос. думага керергә рөхсәт булды. 3 нче июньдә керделәр. Без бер 8 кеше, хосусый билетлар илә элек тә кергәнгә, бу юлы бармый калдык. Буш вакыттан файдаланып, без (рәфика илә) мәшһүр галимнәребездән Муса әфәндене зиярәт итәргә киттек. Ул өйдә иде. Безне бик хуш кабул итте. Кечкенә квартирда Муса әфәнде үзе генә тора икән. Гаилә әгъзалары Чистайга киткәннәр. Муса әфәнденең бүлмәсе квартира түгел, бәлки аның бер китапханәсе икән. Бүлмә һич җыештырылмаган. Анда кәгазь, монда китап, тегендә газеталар идәндә таралып яталар. Укырга уңай булсын өчен шулай куелганнар. Муса әфәнденең сөйләшүеннән мәүкут матбугаттан тәмаман хәбәрдар булуы аңлашыла. Хәзер дә матбага эшләре, китапларын басу илә мәшгуль икән. "Матбагамның ачылуына елдан артык вакыт үтсә дә, рәсми рөхсәт чыгуына әле 4 кенә ай", - ди. "Милләт" газетасы да шунда басыла икән. "Моннан ары язган әсәрләрем, тәртип илә, үз матбагамда басылачаклар", - ди. Шул көннәрдә генә: "Мәет якмак", "Бөек мәүзугларда уфак фикер" исемле әсәрләре басылды. Соңгысы 4 нче июньдә генә дөньяга чыкты. Безгә дә икенче көнне баруыбызда гына бирде. Муса әфәнде: "Мин хатын-кызларны бик ихтирам итәм. Бу әсәремне дә Мисыр принцессаларыннан Кадрия ханым исеменә тәшриф иттем. Менә инде дөньяга чыккач, китабымны беренче кеше, ханымга һәдия итәм" дип әһлиямне кыйммәтле әсәре илә мөшәррәф итте. Димәк, олуг бер галимебезнең кадерле бер әсәре булган "Бөек мәүзугларда уфак фикерләр" исемле әсәрен үзеннән соң иң әүвәл күрүчеләр без булдык. +Муса әфәнденең якында нәшер ителәчәк әсәрләреннән: "Зәбиха", "Әхкям гаилә мөҗәлләсе", "Коръән кәрим тәрҗемәсе" нәүбәттә тора икән. Болар һәммәсе хәзер язылып беткән. Петербургта булачак съезд хакында да бер әсәр язачак икән. Муса әфәнденең китапханәсе зур, кыйммәтле, төрле әсәрләр җыелган. Рус китаплары да күп икән. Русчадан: "Хокук" ("Право") бөтене илә бар, ди. Муса әфәнде 29 нчы рамазанда тотылачак кояшны карарга җәнүби губерналарның берәрсенә, мәсәлән, Киев, я башкасына барырга уйлыйм, ди. Бу хакта "Шура"ның соңгы номерларында аның мәкаләсе дә бар иде. Муса әфәнде илә мосахәбәләребез озын булып, мондый мөнәсәбәт илә генә язганда барын да кертеп булмаячак. Хәзергә шул кадәр илә канәгатьләнәм. XIII +Төрле олуглар илә булган мосахәбәләремне аерым мәктүпләремдә язылганлыгымнан бу урында аларны кабатламыйм. Бары тик мөселман фракциясенә баруым мөнәсәбәте илә берәр генә җөмлә язып үтәм. Фракция быел гына үзенә махсус квартир алган. Квартиры яхшы. Канецеляриясе, "Приемный" залы бар. Секретарь Лиманов әфәнде шунда тора. Аңлавымча, фракциянең матди җәһәте мәүкыйт булса да, тәэмин ителгән икән. "Милләт" газетасының идарәсе дә шунда. Фракциядә депутатларны еш очратырга була. Фәкать мондагы кешеләр, депутатлар вә башкалар үзара татарча түгел, бәлки русча сөйләшәләр. Татарча белүе ачык билгеле булганнарының да үзара, шәригатьчә әйткәндә, мөселман илә мөселманның русча сөйләшүе аз гына гаҗәбрәк тыела. Туган телгә ихтирамсызлык сизелә. Хәтта безнең шикелле мөхбирләр илән дә русчарак сөйләүне яраталар. Бу гадәт бер заман Казан яшьләре арасында да шаигъ булган бугай. Әмма хәзер исә, Казан яшьләре, галибән, чын татар телендә сөйләшәләр. +4 нче июньдә, экскурсантларның беразы Царское селога бардылар. Анда да шул паркларны, Екатерининский Дворецны, падишаһыбыз хәзрәтләренең хәзерге көндә тора торган, Александровский Дворецның тышкы тарафларын карап йөрдек. Царское селога шул көннәрдә генә Саксонский король киләчәк булганга Дворецларда әзерлек бара иде. Екатерининский Дворецта кунаклар шәрәфенә обед биреләчәк икән. Дворецларны тәгъриф кылып язу читен, шуңа күрә язмый гына үтү яхшы. Шәп тә шәп, бүтән юк. Царское селода Каприз аталган ике данә табигый күпер бар икән, берсе бик биек булып, өстенә кечкенә генә беседка ясалган. Царское село үзе дә матур җирдә, гел агачлык эчендә. Әмма Петербургка кайтканда юл өсте бигрәк матур. Мондагы дачалар җәннәт шикелле торалар. Иртәгә Петербургтан китәчәк булганыбыздан Царское селода озак тормадык, юл әзерлекләрен күрә башладык. +5 нче июньдә, экскурсантлар бары да сәгать 9 ларда вокзалда булырга тиеш вакыт җитте. Әйберләребезне берничә ломовойга төяп, үзебез трамвай илә вокзалга юнәлдек. Тагын да 3 вагон экскурсантлар өчен тәгъйин ителгән. Без шуларга урнаштык. Башта сыймас шикелле булсак та, бара торгач сыйдык. Вокзалга экскурсантларны озатырга профессор Шванников та төшкән иде. Ул безгә гомуми рәвештә һәм аерым-аерым бик күп мәгълүмат бирде. Үзенең әсәрләреннән берничәсен бүләк итте. Аерым буларак, мин вә әһлиям илә сөйләшеп, татарлар хакында сораштырды. Аларның уку эшендә нинди икәнлекләрен сорады. +Сәгать 11 тулганда, 11-12 көннәр торган Петербургтан аерылдык. Өйрәнгән җирдән китүе шактый күңелсез булды. Петербург публикасы, күбесе, безнең экскурсияне танып бетергәннәр, әледән әле сораша торалар иде. +Поездда барабыз. Артык язарлык нәрсә күренми. +Иртәгесен, 6 нчы июньдә, көндез Рыбинскида булдык. Вокзалдан туры пристаньга юнәлдек. "Русь" обществосының пароходы илә китәчәк идек. Пароходка нәрсәләрне урнаштыргач, шәһәргә чыгып йөрдек. Рыбински сату-алу эшендә атаклы шәһәр. Икмәк эшендә Петербургтан кала беренче урынны тота. Халкы йөз меңнән артык, диләр. Ләкин шәһәр артык шәп күренми. Гадәти кечкенә шәһәрләр рәвешендәрәк кенә. Мөселман контораларыннан "Борадәран Хәлфиннар" конторасы бар. +Кичке сәгать 9 да Рыбинскидан кузгалып киттек. Башта пароходның II нче классын ишгаль итмәкче идек, ләкин анда бары 32 генә урын булып, 228 кешенең сыеп бетүе мөмкин булмаганлыктан III нче классны да бөтене илә ишгаль иттек. IV нче класстан башка җиргә чит кеше алынмады. XIV +Без Волганың башын, аның кечкенә елга кебек кенә җирләрен дә күрдек. Әле Рыбински турылары да бик зур түгел. Пароходның да кечкенәләре генә йөри. +"Волга буенча сәяхәт" мәшһүр сүз. Без инде менә шул сүзгә мисдак булдык. Волга буенча сәяхәт кылабыз. Табигатьнең иң гүзәл манзараларын күздән үткәрәбез. Көн җылы, су өсте матур. Караңгылык төшеп килә. Экскурсантлар җырлыйлар. Гәҗәеп бер моңлык. Айга якын бергә йөргән иптәшләрнең аерылу вакытлары җитә. +7 нче июнь. Иртән сәгать 7 ләрдә пароход Ярославльдә булды. Үткән көн поезддан пароходка күчеп йөрү мәшәкате, аның өстенә элекке көн поездда начар йоклау сәбәпле экскурсантлар бик арыганнар иде. Шуңа күрә дә Ярославльгә күп кеше төшә алмый, йоклап калды. Шәһәрне күрә алмадылар. Мин үзем шулар җөмләсеннән идем. +Бүген көндез, сәгать 1 ләрдә Кострома шәһәренә җиттек. Пароход ике генә сәгать торачак иде. Шулай да шәһәргә менеп йөрдек. Зур урамнарны карадык. Ярмарка вакыты иде. Ярмарканы карадык. Романовлар нәселеннән беренче падишаһ Михаил Федоровичны коткарыр өчен, поляклар берлә сугышып, урман арасында үлгән, мәшһүр Иван Сусанинның памятнигын күрдек. Иң югарыда Михаил Федорович, астарак Сусанин, поляклар берлән сугышкан хәлдә төшерелгән. +Костромадан киттек. Волганың иң матур җирендә табигый күренеше берлән мәшһүр Плес шәһәренә җиттек. Плес бөтенләй урман арасында салынган бер дачный шәһәр булып, үзенә күп җирләрдән, хәтта заграницадан торырга килүчеләр бар икән. +Билгеле Плеска төшеп йөреп булмады, пароход аз торды. Байтак баргач, Кинешма шәһәренә җиттек. Тау башында утырган бу шәһәр бик зур түгел икән. Ярты гына сәгатькә менеп йөрдек. Бәгъзе урамнарын күрдек. +Бүген пароходта гомуми аш булды. Экскурсантлар барыбыз бергә җыелып ашадык. Моннан соң гел шундый аш булачак. Гомуми аш һәрвакытта хозур була. Экскурсантлар әледән әле җырлыйлар. Шулай итеп бу көнне дә үткәрдек. +8 нче июньдә, сәгать 11 ләрдә Нижнийда булдык. Монда зур бер пароходка утырачак идек. Нәрсәләрне җыештыра башладык. Пароход палубасыннан Нижнийны күрәбез. Бик уңайлы гына чыгып, зур пароходка күчендек. Экскурсантларның күбесе шәһәрне карарга менделәр. Главный домны карадык. Хәзер ремонт бара икән. Эчендә бернәрсә дә юк. Бүлмәләре һәммәсе дә буш. Без кереп, карап йөрдек. Кечерәк бер авыл кадәр бар. +Шәһәргә эскалатор (күтәреп мендерә торган машина) илә мендек. Нижний шәһәренең иң яхшы дигән урамын - Покровканы карап йөрдек. Сәгать көндезге 4 тә Нижнийдан аерылдык. Бүген экскурсантлар экскурсия ясарга иҗтиһад итүе өчен Чувил земствосының председателе Абалимов җәнабләренә тәшәккер телеграммы, адрес илә, бераз бүләк җибәрделәр. Экскурсантларга юлбашчылык итеп, юл мәшәкатьләрен йөкләп, армый-талмый хезмәт иткәннәре өчен Управа члены П.И. Сериков (Суриков), наблюдатель Петропавловский җәнабләренә тәшәккер адресы илә берничә бүләкләр тәкъдим иттеләр. Бу искесе пароходта булганга, экскурсантлар алар янына җыелып, төрле кыска-кыска җөмләләр илә рәхмәтләрен белдерделәр. +Председатель, член һәм наблюдатель өчен аерым-аерым "Многолетие"ләр җырланды. Бу вакытларда инде югарыдагыларның күзләре яшь илә тулган иде. Алар инде үзләренең: "Господа, я очень тронут ..." дип башлаган хиссиятләрен дә көчкә-көчкә генә аңлата алдылар. +Экскурсантларның да күбесе еладылар. Шундый чакларда үзеңнең яраткан кешеләреңнән аерылу нинди кыен була. Экскурсантларның яртысыннан артыгы Чабаксарда иртә белән төшәчәк булганга, күп кешеләргә бүгенге обед, гомуми аш, актык мәртәбә булачак иде. Шуңа күрә бүгенге ашлар бик хиссиятле булды. Кичкә таба, Управа члены Сериков, наблюдатель Петропавловскийлар тарафыннан экскурсантларга илтифат итү чәе эчерелде. +Экскурсия белән актык кичкә кердек. Бүген төн буе диярлек рәтләп йокламадык. Учитель, учительницалар һәммәсе җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп чыктылар. Гаҗәеп бер моңлык. Гүя ки, бу кадәр иптәшләр бер генә ай түгел, бәлки берничә еллар бергә торганнар да, инде аерылалар. +9 нчы июньдә экскурсантлар барысы да бик иртә тордылар. Тиздән Чабаксар булачак. Анда илледән артык учитель вә учительницаларны озатабыз. Килеп җиттек. Монда пароход шактый озак торды. Безгә иптәшләрне иркенләп озатырга яхшы булды. Һәр кем үзенең танышларыннан, якыннарыннан аерыла. +"Счастьливо доехать, не забудь, пиши..." җөмләләре яңгырый. Учительницалар арасында ошбулар дәвам итә. +Пароход кузгалып китте. Ниһаять, бер чакрымга кадәр яулык болгау, бүрек селкү, хәтта шәлләр, киемнәр илә болгашулар сузылды. Озакламый "Козловка" пристаненә дә җиттек. Аннан инде экскурсия бөтенләй бетә язды. Пароход та бары Казанга төшәчәк. 10-15 кадәр экскурсовод кына калды. Монда да шул ук саубуллашу, яулык болгау фәләннәр булды. Бүген пароходта калдык. Экскурсантларга актык обед булды. Сәгать көндезге 2 дә Казанга килеп җиттек. Ләкин монда пристаньга туктаганда гына, безнең пароходта пожар булып алды. Гадәттә пожар чыкса, пароходны пристаньгә туктатмыйлар икән. Безнең пароход "Русь" обществосының "Христофор Колумб" дигән пароходы иде. Пожар куәтләнә алмады. Тиз сүндерделәр. Халык чуала башласа да, тиз тынычландылар. Зарланучы булмады. Буфетында бер бүлмәсенең түшәме генә көеп калды. Пожарны тикшерү өчен хәзер казенный пароход килеп җитте. +Казанда инде безнең экскурсия бөтенләй тәмам булды. Пристаньдә без, 10 лап кеше, актык мәртәбә саубуллаштык. Пароходта безне озатып калучылар булмады. +20 нче майда Казаннан киткән идек, 19 нчы июньдә кайтып кердек. Шул вакыт эчендә йөреп торып, дөньяның байтак җирләрен күрергә муафыйк булдык. Әлбәттә, бөтен күрелгән нәрсәләрне тәфсилләп "Экскурсия мәктүпләре"ндә язып бетереп булмады. Бик күбесе калды. Шулай да, укучыларны ялыктырмаган булса, байтак материал табылды. Укучыларның гафуларын үтенәм. +Чувил хәрбия вәзире, шул чикне саклый торган Земствосы киләсе елга да шундый экскурсияне Кырым тарафларына, йә булмаса заграницага ясаячак, диләр. Ходай күрергә насыйп итсен. +Бетте. 19 июнь, Казан. Салихҗан Урманов +ЭКСКУРСИЯ +Бер-ике сүз +Мөтәрәккый милләтләр үз балаларының тизлектә тәрәкъкыйлары өчен, кулларыннан килгән әсбабның һичберсен калдырмый кылырга тырышалар: патша сарайлары кебек мәктәп вә дәресханәләрдә икътидарлы мөгаллим вә мөгаллимәләрдән, иң соңгы системада тәртип ителгән дәрес китаплары белән укыталар. Үзләре мәктәп хозурында аталар комитеты ясап балаларының мөгаллимнәргә, мөгаллимнәрнең балаларга булган мөнәсәбәт вә мөгамәләләрен һәм балаларның дәрескә дәвам итеп-итмәүләрен, әхлак вә тәрбияләрен тикшерәләр, тиешле урында мадди вә мәгънәви ярдәмнәр күрсәтәләр. Шәкертләрнең кыш буе мәктәптә алган мәгълүматларын, җәй көне Ходайның киң дәресханәсенә чыгарып, төрле шәһәр вә мәмләкәтләргә чыгарып татбикъ кылдыралар. Мәктәптә бирелгән бик күп дәресләр вә гыйбрәтләрне табигать дәресханәсендә бирәләр. Сәяхәтләрендә күрсәтелгән вә алган мәгълүматларын башкаларга да белдерү өчен рисалә вә китаплар бастыралар. Шул рәвешле кыш буе мәктәптә, җәй табигать дәресханәсендә дәрес биреп, ватан вә милләтне сөюче, ачык фикерле, иҗтиһад вә гайрәтле, дөньяның кайсы гына почмагында булса да иҗтиһад вә гайрәтсез рәхәт юк икәнен белүче; дөньяда торырга чын мөстәхыйк адәмнәр җитештерәләр. +Шул максат белән 1911 нче елда рус укытучы вә укучылары тарафыннан Владивостоктан Япониягә ясалган экскурсиядә булдыгымнан, шунда алган мәгълүматымны "Шура" мәҗмугасында бастырырга вә киләчәк көннең аталары булачак шәкертләргә вә шул шәкертләрне тәрбия итүче мөгаллим-мөгаллимәләргә тәкъдим итәргә карар иттем. +1911 сәнәнең җәендә Владивостоктан учительләр экскурсиягә Япониягә китәчәкне газеталардан укымыш идем. Мин дә шулар илә сәяхәт итмәк булып, хәбәрләштем. Экскурсия тугрысында кирәкле мәгълүмат вә маршрутларны алдырдым. Телеграмм илә үземне экскурсантлар җөмләсенә кайд итүләрен үтендем. +Владивостокта коммерческое училищеның учителе, экскурсия организаторы господин Емельяновтан ошбу рәвештә җавап алдым: "Экскурсиягә кушылучылар күп булып, билгеләнгән санга тулса да, мөселманнар арасыннан да кеше булу мөнасиб күренгәнгә, сезне катнаштырырга карар бирдек. Тиешле рөхсәт кәгазьләреңезне алып йибәреңез. Барыбызга бер заграничный паспорт алып, 14 нче июньдә сәфәр чыгачакмыз". +Хәбәр килгәч тә мин губернатордан рөхсәт алып, 5 нче июньдә пароход илә Благовещенсктан Хабаровск аша Владивостокка сәфәр кылдым. +Сәфәр якшәмбе көн булу вә шул көнге пароход илә Благовещенсктан Хабаровск аша Владивостокка укытучылар экскурсиясе китү мөнәсәбәте илә, экскурсияче шәкертләр илә китүче учительләрнең аркадашлары вә башка озатырга җыелган халык илә бу вакытта пристань тулмыш иде. +Иртән сәгать тугызда пароход пристаньнән кузгалды. Китүче вә озатучылар саубуллашты. Пароходымыз да, видагъ ишарәсе итеп, озын бер кычкырды, халык та шәһәр вә әтрафын тамаша кыла башладылар. Ниһаять пароход шәһәрдән ераклашты; мосафирлар да төрле урыннарга таралдылар. Шул арада шәкертләренә мәгълүмат биреп торган танышларымнан учитель Шабунин янына барып күрештем вә шәкертләренә мәглүмат биргәнен тыңлап тордым. Экскурсияләре турында сораштым. Благовещенск "Сәяхләр җәмгыяте" (Общество туристов) шәкертләрне экскурсиягә йөретмәк хакында почта пароходларында мәҗанән йөртүне, поездда һәм тәнзил (скидка) ясауны таләп иткән. Хабаровск, Владивосток шәһәрләренә барганда торыр өчен фатирлар хәзерләнгән. Шәһәрнең начальный мәктәпләреннән икешәр вә городской мәктәпләреннән дүртәр - барлыгы 48 шәкерт (18e кыз бала), ике учитель, ике учительница вә "Сәяхләр җәмгыяте"ннән бер әгъза, барысы 55 адәм юлга чыкмышлар. Һәрбер мосрафны "Сәяхләр җәмгыяте" тотачак булып, бер мең биш йөз рублә тәгъйин итмеш. Бу мосафирләргә көн дә өч мәртәбә чәй, бер мәртәбә аш, ике мәртәбә берәр стакан сөт бирелә. Мөгаллимнәрдән берсе китапханә идарә кыла; һәр шәкерткә укырга китап бирә. Укып чыккан китапларны җыеп ала, һәр шәкертнең ничә китап укыганын кайд итә бара. +Мөгаллимнәрнең кушуы буенча, һәр шәкерт сәяхәт вакытында күргән нәрсәләре хакында дәфтәргә яза баралар. Дәфтәрләрен мөгаллим әфәнде карый, ялгышларын төзәтә һәм язган дәфтәрләрен аталарына күрсәтәчәк булганга, дикъкать илә язарга тиеш икәнлекләрен белдерә тора. +Бер мөгаллим берлә бер мөгаллимә урманнар, таулар, атаулар һәм үләннәр хакында шәкертләргә мәгъл��мат бирәләр һәм шул турыда белгәннәрен шәкертләрдән сөйләтә баралар. +Бер мөгаллимә юл аптекасын идарә кыла: шәкертләр кәефсезләнсә яки берәр әгъзасы авыртса, тиешле дәвасын бирә; эчәргә тиеш булса - эчерә, бәйләргә тиеш булса - бәйли. +"Сәяхләр җәмгыяте"нең әгъзасы исә ашамак, эчмәк хәзерли вә башка шундый эшләр берлә мәшгуль була. +Шәкертләр унар-унар төрле бүлмәләргә бүленгән вә һәр бүлмә өчен бер башлык билгеләнгән, һәр башлык үз бүлеменә кирәк булган хезмәтләрдә булына. Мәсәлән, икмәк кисә, чәй хәзерли вә башка шундый хезмәтләрне эшли. Пароход озаграк торасы җирләрдә шәкертләрне төшереп йөртәләр, уйнаталар. Көн җылы, һава яхшы вакытларда суда юындыралар. +Чыгудан 1, 2, 3 нче көннәр шулай үтте. 4 нче көн пароход барган вакытта машиналарны, казан вә пичләрне шәкертләргә күрсәтеп, тиешле мәгълүматлар бирделәр. Шәкертләр һәркайсы бик шат; һәркайсы бар нәрсәне дикъкатьләп сораша, белергә тырышалар. Мөгаллимнәр дә иҗтиһад берлә бер дә ялыкмый мәгълүмат бирә баралар. +Мөгаллимнәрнең иҗтиһадларына, шәкертләрнең дикъкать илә һәрнәрсәне белергә тырышуларына, бөтен пароходтагы кешеләр тәхсин итте. Болар арасында йөреп, мин дә үз сәфәрем өчен байтак мәгълүмат вә хили үрнәк алдым. +Пароходымыз Хабаровскига җитү илә, шәһәр тарафыннан билгеләнгән адәмнәр экскурсантларны каршыладылар һәм билгеләнгән фатирларга (Городская Никольская школага) алып киттеләр. +Мин дә танышларым илә сәламләшеп, "Ни вакыт безнең мөселман шәкертләре дә гыйлемне мәдрәсә почмагыннан башка җирләрдә дә тәхсил итәргә мөмкин икәненә төшенеп, шулай, башкалар кеби табигатьтән дәрес алып йөрерләр икән?.." - диеп уйлый-уйлый номерга юнәлдем. Хабаровск шәһәре +Хабаровск Амур суының уң ягында Уссури суының мәнсабында 480 гарзый шимали илә 1520 туле шәркыйда 1858 нче елның 31 нче маенда граф Муравьев-Амурский тарафыннан тәэссис кылынган бер шәһәрдер. +Хабаровск хәзерге көндә Приморский областенең мәркәзе Приамурский генерал-губернаторының резиденциясе - тора торган җиредер. +Шәһәр янәшә рәвештә Амур нәһеренә чыккан Артеллирийский, Средний, Военный исемнәрендә биек таулар өстенә бина ителгән. Средний тавының Амурга чыккан очындагы шәһәр бакчасының биек бер йиренә, бөтен Амурны Русиягә илхак Хабаровск шәһәрен тәэсис итүче Муравьев-Амурскийга чуеннан һәйкәл (памятник) ясалган. Таулар өстенә бина улынган зур-зур хөкүмәт йортлары, зур магазиннар, шәһәр бакчасы, Муравьев-Амурский һәйкәле шәһәргә хосусый голувиять биреп торалар. Кичен электрик лампалары илә яктыртылган вакытларда манзара бигрәк матурлана. Юлчылар да пароход туктау илә, бу манзараны якыннан күрергә тырышып, ашыга-ашыга бакчага юнәләләр. +Хабаровскта 55 мең кадәр нөфүс булып, рус, яһүд, поляк, татар, кытай, корея һәм японнардан гыйбарәттер. Боларга башка шәһәр вә әтрафка кирәк кадәр гаскәр һәм бар. Шәһәрдә уку йортлары +Монда урта мәктәплә��дән ир вә кызлар гимназияләре, реальный училище, кадетский корпус, железнодорожный технический училищелар бар. Болардан башка хосусый гимназияләр, ремесленный, торговый мәктәпләр дә бар. +Көндәлек өч газета чыга. Биш җирдә китапханә бар. Шәһәрдә җәмгыятьләр +Монда бик күп җәмгыяте хәйрияләр бар. Иң мәшһүрләре "Укучыларга ярдәм җәмгыяте" (Бу җәмгыять һәр ел йөзләп шәкерткә укуларын дәвам иттерергә ярдәм иткәне өстенә бик күп шәкертләргә кием-салым һәм уку әсбаплары илә дә ярдәм итәдер), "Ольгинский детский приют" (Дарел ятим), "Богодельный дом" (Дарел гаҗизин), фәкыйрьләр өчен кунак өйләре, фәкыйрьләр ашханәсе, суга батучыларны коткару җәмгыяте, балаларның тән сәламәтлекләре өчен тырышучы, мәхбүс вә мөһаҗирләрне хәтта хайваннарны химая җәмгыятьләре бар. Болардан башка кичке курслар булып, һәркайсы ихтыярый садәкалар, вәгазь вә лекцияләр, театр вә әдәбият акшамнары аркылы җыелган акчалар илә идарә ителәләр. (Шәһәр тарафыннан идарә ителгән җәмгыяте хәйрияләр болардан башкадыр). +Хабаровскта Русия императорына мәнсуб җәгърафия җәмгыятенең бик бай музәханәсе бар. Һәр чәршәмбе вә якшәмбе көннәрдә сәгать 12 дән 3 кәчә музәханә ачык була. Музәханә өч катлы таш бина булып, Әксаи шәрыкта мәгыйшәт иткән кавемнәрнең, мәсәлән, кытай, япон, корея, чукча вә башкаларның бик иске вә надир әсәрләре илә тулган. +Музәханәдә Уссури нәһере буенда таш дәверендә тереклек иткән халыкларның таштан ясалган сугыш кораллары, мәгыйшәт кирәкләре, зур мәгъбүдләре һәм бар. +Музәханә асаре гатиканың күплеге илә бу тарафта беренче диярлек булса да, Кытай, Корея, Япон халыкларының җиһазлары, өст киемнәре, сугыш кораллары тәртипсез рәвештә идән уртасында өелеп ята. Берсен икенчесеннән аеруы авыр. Өстенә куелган изахәтләре нәкыс йә бер дә юк. Аяк астында тапталып яткан нәрсәләргә "кулыңыз илә тимәңез" диеп язулары да урынсыз күренә. Һәм кая карама анда "Баш киемнәреңезне салыңыз! " диеп язылган кәгазьләр ябыштырылуы идарәнең башка эш берлә мәшгульлекләрен күрсәтеп тора. Музәханәнең каталогы юклыгы да зур кимчелек. Шәһәрнең тиҗарәте +Хабаровск пароходлар йөрергә бик уңайлы булган Амур, Сунгари, Уссури нәһерләре өстендә булып, тимер юл илә Владивостокка, Маньчжурия тимер юлы илә Руссиянең бөек шәһәрләренә тоташдыкыннан бик җайлы һәм Амур, Приамурский областьләренең сәүдә мәркәзедер. +Шөһәр һәм областьның зуррак сәүдәсе Амур нәһерендә балыкчылык, агач сәүдәсе, пушнина эше, алтын, көмеш чыгару, аучылык һәм игенчелектер. +Амурның бәһале собольләре, алтын вә көмешләре дөньяның һәр җирендә таралдыгы кеби аның хисапсыз балыклары илә әтраф тук булганы өстенә һәр якка таралып тормактадыр. +Хисапсыз байлык учагы булган бу Примоский областьта мөселман мәхәлләләре юктыр. Шәһәрләрдә йорт илә торучылар да аз. Чөнки мөселманнар, немец вә малакан һәм хахоллар кеби игенлек, мал асрарлык җирләрдә ур��нлашып кала белмиләр. Хәтта яхшы гына сату итеп, йорт-җир биләп торганнары да туган җирләре, кодакодачалары исләренә төшә дә сатуларын туктатып, йорт-җирләрен юк бәягә сатып китәләр. +Областьта исә мөселманнар күбрәк. Прииска, завод, фабрикаларда кара эш эшләп, тапканнарын бетереп, алдагы көннәрен уйламый җәһаләт вә рәзиләт эчендә яшиләр. Бу мөселманнарның күбрәге буйдак булуы, әтрафта рәсми мөселман мәхәллә вә җәмгыятьләре булмавы бу бичараларны каралык вә наданлыкның соңына җиткезеп, татарлыкларын белдерә торган иң актык галәмәтләре булган ана теленнән дә ераклаштыра башлаган. +Болар, гомумән диярлек, Сахалин атасыннан рус авылларына чыгып, керәшен исемнәре белән язылганнар. Араларында солдат хезмәтен тутырып кайтмый калучылар да бар. Кәсеп өчен эчке Руссиядән килүчеләр дә бар. Бу таркау халыкның арасында гаилә сахиблары һәм булса да, имам вә метрика булмаганга, гаилә эшләре тәмам чуалчык вә үзләре генә теләгәнчә башсыз, тәртипсез йөрмәктәдер. Хабаровск мөселманнары +Хабаровскта өч йөзгә якын мөселман булып, ломовойлык, хәммаллык, сәүдәгәрлек илә мәшгульләрдер. Йорт илә торучылары аз булып, күбрәге фатирларда торалар. Сәүдәгәрләрдән төрле мал илә сәүдә итүче, Урманчиев фирмасы мәшһүр булып, конфет, прәнек берлә эш итүче Исхак Мамин, аракы вә спирт склады тотучы Гыйззәтуллин әфәнделәр бар. Болардан башка приискаларга төрле мал вә спирт илтеп сәүдә итүчеләр дә бар. +Областьның урман, Магаданның хисапсыз байлыкларыннан мөселманнар бик аз файдаланалар. Шулай да пушнина сәүдәсе әле мөселманнар кулындарак тора. +Хабаровск мөселманнарының дини эшләре дә бик таркау. Мәхәллә корып, оешып тору областьта булмаган кеби шәһәрдә һәм юктыр. Өч-дүрт еллар мөкаддәм башка әтраф мөселманнарыннан күреп, болар да шәһәрнең урта бер йирендә урын алып, бик гүзәл ике катлы мәсҗед салганнар иде. Мәсҗеднең аскы катына китапханә ачканнар иде. Ләкин бу берлек җебе тиз өзелеп, мәсҗеткә йөрми башладыклары кеби китапханәләре дә вәйран булды. Хәзер анда бер данә дә китап калмаган. +Шәһәрдә военный мулладан башка, халык тарафыннан вакытлы куелган янә бер муллалары һәм шундый гүзәл мәсҗедләре була торып, җомга намазына да килмәүләрен берничек тә аңлата алмадым. +Бу күңелсез эшнең сәбәбен халыктан соралса, алар муллаларга, муллалардан соралса, халыкка япсарып, һәр ике тараф судан пакъ, сөттән ак булып, тыныч кына гомер итәләр. +Муллалар белән халыкның болай ихтиляфлары күптән башланып, хәзер инде иттифакка килүне еракка саный башлаганнар. Әгәр дә мәктәп ачмак, мөгаллим алмак вә рәсми сурәттә мәхәллә мулласы алмак тугрысында сүз кузгатсаң: "Яхшы булыр иде дә бит, белмим безнең халыктан андый эшләр булырмы икән?" - диеп шөбһә илә җавап бирәләр. +Халыкның болай ихтиляфларына төрле җенестән оешкан, береккән булуларыннан башка, шәһәрдә рәсми мәхәллә булмау сәбәпле булырыннан баш��а, мәсҗеднең халык исемендә булмайча, Габдулла Виргазов әфәнде исемендә булуының да беркадәр тәэсире беленәдер. Алла насыйп итсен дә, боларга алда торып мәхәлләне тәртипкә салырлык адәмнәр бирсен вә бар адәмнәрнең күңеленә шуны салсын. Иттифак берлә эш күргәндә мәсҗед, мәхәллә карарлык халык барлыгы мәгълүм. Бу тараф мөселманнары үз көннәрен үзләре карамадыклары кеби, Духовное собраниенең дә бу тарафларга күзе җитми. Югарыда сөйләгәнемчә, гаилә эшләре тәртипсез улдыгы кеби, вафатларны дәфен итү хакында да тәртипсезлекләр чыгып тора. Мәзкүр шәһәрдә марҗа берлән торучы мөселман миллионеры Мифтахетддин әфәнде вафат булып, христиан каберлегенә вә христиан гадәте буенча дәфен ителүгә берничә еллар үтеп китсә дә, аның хакында ни халык тарафыннан, ни Духовное собрание тарафыннан бер эш тә күрелмәгән. Мондый вакыйгалар бер генә түгел, бәлки һәрвакыт булып тора. Хода кушып, Духовный собраниямез казыйлардан берәрсен бу тарафка йөртеп, мөселманнар хәленнән мәгълүмат алса, яки берәр муллага әмер итеп, мәгълүмат җыйдырса һәм шунда иң кирәкле чараларны күрсә, бу тараф мөселманнарына дин исламия зур хезмәт итәр иде. Владивосток шәһәренә сәфәр +Хабаровскийдан Владивостокка "Уссури" тимер юлы илә 321 чак рым булып, почта поездлары илә көн ярымда җиттек. Бу юлның почта составында ашханә вә буфет булуы, юлның ике тарафында авыллар булмаенча таш вә бәгъзеләре агачтан берәр, икешәр катлы озын казармаларның күп булуы һәм станция вә разъездларда солдат вә офицерларның кайнашып торулары, вагоннарның кытайлар, солдатлар, хатыннар өчен аерым булулары вә һәркаюсының үз вагоннарына утыртылуы, поездның акрынрак йөрүе бу юлны башка юллардан аера, бу тарафны чит бер мәмләкәт кебек күрсәтәдер. +Бу юл, Уфа губернасында башкорт сахралары кеби, урман вә болыннардан гыйбарәт булган тигез гүзәл сахралар уртасыннан уза. Юл буенда авыллар аз. Соңгы елларда гына эчке Русиядән хахоллар килеп киң сахраларга вә хисапсыз байлыкларга хуҗа була башлаганнар. Һәм дә хөкүмәт хезмәтендә булган адәмнәргә теләгән урыннан йөзәр дисәтинә кадәр җир кистереп алырга хаклары бар дип игълан иткәч, байтак кына адәм шуннан йир кистереп алып, утыра башлаганнар. Ләкин мөселманнардан бу җәннәт кеби җирләргә хуҗа булырга теләп җир алучылар ишетелми. Хөкүмәт хезмәтендә булганнарның да башка милләт кеби җир кистерүләре беленми. Шулай да зуррак станцияләрдә шактый мөселман войскалары күренә. +Ошбу нарат урманнарының, киң сахраларның уртасыннан ялтырап аккан матур елгаларны үтеп, 12 нче июньдә Русия мәмләкәтенең чиге - Бәхре мохит кәбиридә иң беренче порты, сәяхәт вә тиҗарәт җәһәтләреннән иң мөһим урыны булган Владивосток шәһәренә килеп җиттек. Владивосток +Владивосток Муравьев-Амурский шибһе җәзирәсенең җәнүб очына "Золотой Рог" ("Алтын мөгез") бухтасының буена, биек тауларның итәгенә 430 гарзый шимали илә 1320 туле шәркыйдә 1870 елда тәэсис ителә башлаган шәһәр. +Владивосток элекке заманнарда Бәхре мохит кәбиридә военный порт булып, тиҗарәт җәһәтеннән әһәмияте аз булган. Ләкин Порт-Артур лиманы Русиягә илхак ителгәч Владивосток тиҗарәт порты игълан ителә. Шул көннән бирле һәр милләт һәртөрле мал илә сәүдә итә башлаганлыктан, аз заман эчендә тиҗарәт җәһәтеннән иң яхшы шәһәрләр җөмләсенә керә. Хәзер бу шәһәр военный вә тиҗарәт порты булып, Бәхре мохитта беренчедер. +Кыш көннәрендә бозлар катса да, бозваткыч пароходлар булу сәбәпле, кышын туктаусыз һәр мәмләкәт пароходлары килеп китмәктәдерләр. +Шәһәрнең бер тарафы "Алтын мөгез" бухтасы булып, бухтада пароход вә корабларның күплеге вә кичләрдәге күктәге хисапсыз йолдызлар кеби, бухтада меңәрләгән утларның ялтырап күренүләре, икенче тарафы биек таулар илә чолганып, таулар башыннан крепость пушкаларының шәһәр өстеннән авызлары белән диңгезгә каратып төзелеп торулары шәһәрне гүзәл вә дәһшәтле итеп күрсәтә. +Шәһәрнең иң гүзәл җире "Светланский" урам булып, озынлыгы алты чакрым булган бухта кавәс (җәя) рәвешендә төзелмеш. Хөкүмәт йортлары, зур-зур магазиннар ошбу урамда булганга, һәрвакыт төрле милләт вә мәмләкәт халкы илә тулыдыр. +Шәһәрнең сәүдәсе элек елларда читләр кулында булып, соңгы елларда рус фирмалары да читләргә рәкаиб итә башлаган. Бу, табигый, Порт франка ябулуының да күп тәэсире барлыгы беленә. +Владивостокта җитмеш мең кадәр халык булып, шәһәр вә шәһәргә караган таулар вә аталарда гаскәр күп. Шәһәр халкының иң күбе руслардыр. Кытай, корея, япон, яһүд, татар вә башка милләтләр дә бар. Кытайлар - сәүдәгәрлек; японнар - прачка, сагыйчылык, парикмахерлык; корейлар - иң пычрак хезмәтләрдән: чүп түгү, пристаньда вә шәһәр урамнарында аркалары илә йөк ташу эшләре илә мәшгуль булалар. Уку йортлары +Гимназия вә реальныйлардан башка Восточный институт бар. Монда япон, корея, монгол, маньчжур һәм инглиз телләре тәгълим ителәдер. Китапханә вә кыйраәтханә һәм җәмгыяте хәйрияләре бар. +Шәһәрдә мөселманнар аз булып, бәгъзеләре талчукта сату итә, вә бәгъзеләре айлап ялланып эшли. Йорт биләүчеләре магазиннарда сату итүчеләре юк. +Сибирнең төрле шәһәрләре вә станцияләренең, төрле мәмләкәтләрдән төрле халык кайтып торган вә төрле мәмләкәтләр илә алыш-биреш иткән Владивосток шәһәрендә магазиннары булмау, вә яки булып та тиз заманда ябылулары, гыйлем вә һөнәрле немец вә японнар арасында татарларның мәгълүб икәнлеген вә шуның өчен дә татарлар халыкның садә вә простой җирен эзләргә мәҗбүр икәнлекләрен күрсәтә. Фәкать бу сәнәдә Акчурин фамилияле бер мөселман яхшы ит кибете ачып сату итә һәм гаскәр өчен ит биреп, ярыйсы гына эш кыла башлаган. Габдрахман Әюпов намында бер адәм Светланский урамда китап кибете ачып, рус китаплары илә сату итә. Укырга да биреп тора. Шул эше илә беркадәр мал табудан башка, халык арасында гыйлем таралуга да сәбәп була. Үзе дә һәрвакыт уку өстендә булганга гыйлем вә фикерен арттыра. +Гадбрахман әфәнде яшь, дәртле һәм гыйлемгә һәвәсле бер адәм. Гыйльми җәмгыятьләрдә әгъзалык итә һәм җыелышларыннан һич калмый йөри икән. Әгәр дә шәһәрдә мөселманнар күбрәк булса иде, шөһбәсез, Габдрахман әфәнде мөселман китаплары да сатып, кардәшләре арасында гыйлем таратырга хезмәт итәр иде. +Владивостокта мөселманнар аз булганга күрә җәмгыятьләре, мәсҗед вә мәдрәсәләре юк. Шул сәбәпле мәхәллә имамы да юк. Ләкин шәһәрдә вә әтрафында мөселманнардан солдат күп булу сәбәпле 1909 нчы сәнә солдатлар өчен военный мулла булып Җәгъфәр әфәнде Баһаветдинов тәгъйин ителгән вә шул көннән бирле гаскәр вә шәһәр халкының дини хезмәтләрен үти. Хәзер шәһәрдә бер мәсҗед салдыру турында иҗтиһад итә. Гариза биреп шәһәр думасыннан мәсҗедкә бушлай урын бирүләрен сораган. Гаскәр өчен дә мәсҗед кирәк булганга, тиешле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мелла Җәгъфәр әфәнденең бу хезмәтләрен почтаханә мөдире Польша мөселманы Юныс әфәнде Радицкий һәм уртаклаша. Юныс әфәнде Русия мәмләкәтенең иң ниһаясе булган Владивосток таулары өстендә мөселман мәхәлләсе булуны вә мәсҗеднең нечкә вә озын манарасыннан азан ишетүне чын күңеле белән тели. +Әгәр була калса, айлык җалуниясеннән бер кадәресен мәчет өчен аера барачагын сөйли. +Юныс әфәнде әүлад сахибе булып, бу сәнә гимназия тәмам иткән зур улы Ильяс әфәндене Томски дарелфөнүненә күндерә. Икенче улын вә ике кызын Владивосток гимназиясендә тәрбияли. Болардан башка кечкенә балалары булганга, татарларның ибтидаи мәктәп ачуларын вә үз балаларының татар балалары арасында татар теле укуларын вә татарча дин кагыйдәләре белдерүне арзу итә . Үзенең татар телен белмәгәненә бик борчыла. Вакыйган Юныс әфәнде Коръән вә намаз догаларын яхшы укыган кеби, татар теле илә язылган китап вә рисаләләрне дә укый. Ләкин тел белмәү сәбәпле эчтәлеген аңламый. Гарәп хәрефе вә рус теле илә әткәсе язып калдырган "Бинаэ ислам" ("Ислам дине нигезләре") рисаләсен һәрвакыт укый вә күбесен күңелдән белә. Гыйбадәтләрне рисаләдә язылган рәвешчә бик ихлас илә укый. Рисалә бик озын булып, карз, ваҗиб, харам вә башка гамәлләрне бәйан кылганы өстенә һәрбер гыйбадәтне бик тәфсил илә бәян иткән. Язу тәртибе болай: "В день следует читать пять салятов. Сперва саляту утро. Саляту утро четыре рәкәгать. Сначала нужно читать два рәкәгать суннат, а потом два рәкәгать фарыз...". Бу рисаләне күргәч, Польша мөселманнары татар телен белсәләр иде, гарәп хәрефе илә русча язып интекмәсләр иде, дип күңелгә килде. Сәфәр хәзерлеге вә сәфәр көне +13 июнь сәгать 10 да экскурсантлар җәмгыяте булганга күрә, тәгъй ин кылынган сәгатьтә Комерческое училище залы экскурсантлар һәм тыңларга килүчеләр илә тулган иде. Мин дә залга кереп, танышларым берлә сәламләшеп, тиешле урынга утырдым. Җәмгыять ачылды. Түбәндәге эшләр мөзакәрә кылынды: +1) Организатор Емельянов әфәнде экскурсиягә язылучы туксан адәм булса да, төрле сәбәпләр аркасында бәгъзеләренә рөхсәт ителмәгәнлекне, барысы 79 адәм калдырылганлыкны вә шуларны берничә группага бүлеп, берәр башлык сайлауны сөйләде. Байтак мөзакәрә соңында, халык бер-берсе илә танышмастан элек башлык сайлау вә группага бүлү муафыйк булмаячагын мөляхәзә кыйлды. Бу эш пароходка калдырылды. +2) Экскурсантларның барысы өчен бер заграничный паспорт мосрафы уларак һәр кемнән 55 әр тиен акча җыелды. +3) Экскурсантларга каралган программа укылды вә шул программа буенча хәрәкәт итмәк тиеш идеге сөйләнде. Программа - башлыклар сүзен тыңларга, үз группаңнан аерылып йөрмәскә, һич кемнең милли хисенә тукынмаска (тимәскә). Япониядә йөреп, Владивостокка кайтырга мосраф өчен шәкертләрдән иллешәр, олылардан туксанышар сум җыелган акча йитмәслек булса, кирәк кадәр җыешмак кеби маддәләрдән гыйбарәт иде. +Экскурсантлар тарафыннан программага ризалык күрсәтелде. Һәр кемгә программадан бер нөсхә һәм номерлы экскурсия билетлары бирелде. Тагын эре итеп билет номеры язылган икешәр кәгазь бирелеп, бу кәгазьләрне багажларга ябыштырмак тиеш икәнлеге аңлатылды. +4) Япониядә июнь-июль айларында яңгыр һәм эсселек булганга, юка яңгыр киемнәре алырга тәкъдим ителде. Японнарда һәр йортка кергәндә тышкы аяк киемнәрен салмак гадәт булганга, тиз салына торган башмаклар алырга тәүсыя ителде. Алган кием-салымнар ике төргәктән артык булмаска тиеш иде. Япон пароходларында, япон мөсафирханәләрендә ятак нәрсәләре әзер булганга күрә мендәр, одеал кеби ятак нәрсәләре хаҗәт түгел икәне белдерелде. +5) Японнар вә аларның мөсафирләрне ничек каршы алулары хакында мәгълүмат бирелде вә япон хөкүмәте сәяхләрне хуш кабул итәчәген вә ярдәмдә булачагын Владивостоктагы консулы аркылы игълям иткәнлек белдерелде. +6) Японнар сәяхләрнең һәр хәрәкәт вә фигыльләренә бик дикъкать иткәнлектән, сәяхләр үзләрен ничек йөртү кирәклеге хакында киңәшләр бирелде вә ундүртенче июньдә сәгать унбердә пароходта булырга кушылды. +14 нче июнь иртән сәгать унда, тиешле кадәр кием вә укырга кирәк кадәр китаплардан булган багажымны ике төргәк итеп төрдем. Икесенә дә билетым номеры булган 64 нче номерлы кәгазьләрне ябыштырдым вә җыенып пароход туктаган "Коммерческий" пристаньга төштем. Япониянең "Осака сиб Асияи кайши" пароход ширкәтенең "Хазан мару" исемендәге пароходы Япон вә рус флаглары илә зиннәтләнеп бик мәһабәт рәвештә сәяхләрне көтеп тормакта иде. Озатырга тәгъйин кыйлынган военный музыка, пароход янында бик дәрт берлә уйный. Сәяхләр дә һәр тарафтан пароходка ашыга, сәяхләрне озатучылар күбәйгәннән күбәя иде. Һәркем үз якыннары илә ниндидер бер шатлык эчендә кычкырып-кычкырып сөйләштеләр. Музыка да безне сүздән туктатырга теләгән кеби шәбәйгәннән шәбәя иде. Влади��остокта торучы японнарның бәгъзеләре командирга, бәгъз еләре хадимнәргә хатлар биреп, кычкырып-кычкырып сөйлиләр вә нинди дә булса берәр йомыш кушалар кебек иде. Без бер ни дә аңламый аларның хәрәкәтләренә күз салып тора идек. +Сәгать 12 булды. Пароход бөтен шәһәр халкына бик күп адәмнәрнең угыл вә кызларын (сәяхләрне) үзенә әманәт алып, ничә чакрымнар диңгез илә Япониягә китәчәген белдерәсе килгән кеби, озынозын өч мәртәбә свисток биргәч, пристаньдагы оркестрның бер өлеше җир өстендә калып, икенчесе сәяхләрне озатырга тәгъйин кылынган вә һәркемгә утырып барырга рөхсәт ителгән "Баһадир" пароходына йирләште. Һәр ике оркестр уйный, пароход кузгала. Халык видагълаша һәм "Ура!" кычкыра башлады. Шул "Ура!" вә музыка тавышлары арасында мәһабәт пароходның өстеннән ак яулык вә шапкаларны болгап "Прощайте! Досвидания!" тавышлары илә Владивостоктан аерылдык. +Озатучы "Баһадир" пароходы өстендә минем дә танышларым бар иде. Алар безнең "Хазан мару" илә кушылып бер саҗин булсын калмаенча бара. Музыка уйный, халык туктаусыз "Ура!" вә прощальный тавышларны яңгырата иде. Аларга каршы сәяхләр дә шапка вә яулыкларын селки, музыка бәгъзе рус көен уйнаганда һәр ике пароход халкы туктаусыз "Ура!" кычкыралар иде. Шул рәвештә ике сәгать кадәр баргач "Баһадир" пароходы ахыргы видагълашу свистогы бирде. Вә аңа каршы "Хазан мару"да калын вә мәһабәт тавыш илә диңгезне яңгыратты. Музыка вә "Ура!" тавышлары илә ике пароход аерылышты. "Баһадир" Владивостокка "Хазан мару" ачык диңгезгә юл тотты. +Сәяхләрдән шәкертләр өченче, мөгаллимнәр вә мәгаллимәләр икенче класста урнашып хозур гына барганда безгә зур вә мәһабәт күренгән "Хазан мару"ны ачык диңгездә йомычка урынына хисап иткән дулкын каршылады. Диңгездә йөрергә гадәтләнмәгән сәяхләр, хатын-кызлар тәмам хәлсезләнде. Һәркем үз урынына ятты. Доктордан ярдәм сорарга керештеләр. Доктор да һәркемгә тиешле дәвасын бирә башлады. Аш вә чәй вакытлары җитте. Сәяхләр звонок илә чакырылды. Ләкин элек ашаганнарын да коса башлаган сәяхләр берсе дә яңадан ашарга теләмәде вә шул рәвештә төн үткәрделәр. +Унбишенче июньгә каршы дулкын басылды. Диңгез өсте тыптын булды. Кояш чыкты. Төн йокламый газапта үткәргәнгә, нурлы кояшның чыгуына вә диңгез өстенең тынлыгына карамый берәр стакан кофе эчеп ятып, ял итәргә доктор тарафыннан тәкъдим ителде. +Бераз истирахәт итеп, чәй эчкәннән соң, пароход өстендә Җәмгыять вә мөзакәрә булачагы игълан ителгәнгә күрә, барымыз да пароход өстенә чыктык. Хәл сорашып үткән төннең мәшәкате вә газабы бераз сөйләнгәч, сәяхләрне группаларга бүлү, башлыклар сайлау мәсьәләсе мәйданга куелды. Байтак сөйләшкәч, укучы кызлар, укучы ирләр, мөгаллимәләр вә мөгаллимнәр группасы исеме илә дүрткә бүлендек вә һәр группага берәр башлык сайланды. Укучы кызлар гимназиядән булып, барысы 17; укучы ирләр гимназия вә реальный училищелардан булып, барысы 20 шәкерт иде. +Мөгалимәләрнең күбрәге ибтидаи мәктәп вә бер кадәресе гимназия укытучылары булып, барысы 18; мөгаллимнәр группасы гимназия, реальный, ибтидаи мәктәп мөгаллимнәреннән гыйбарәт булып, барысы 19 адәм икәне мәгълүм булды. Болар эчендә Владивостокта "Әл-лисанәт шәркыя" мәктәбеннән, Петербург гали технический вә художественный мәктәпләреннән берәр студент. Владивосток әтарафындагы аталарның коменданты һәм бар иде. Мөгаллимнәр группасында Петербург гали кызлар мәктәбеннән дүрт курсистка, Никольско-Уссурийски шәһәреннән бер хатын доктор да бар иде. Дин вә милләт җәһәтеннән барысы да рус вә провославный булып, мөселманнардан мин генә идем. Бу сәяхләрнең алтысы Петербургтан, берсе Благовещескидан, бишесе Хабаровскидан, унысы Никольско-Уссурийскидан булып, калганнары Владивосток вә әтрафыннан иде. +Сәяхләрне группаларга бүлү тәмамлангач, һәркайсына берничәшәр дистә, электән әзерләнеп куелган, бер ягына Владивостокның берәр мәктәп яки берәр гыйбрәтле урын рәсеме төшерелгән вә икенче ягына японча, инглизчә русча уларак "Русиядән Япониягә икенче мәртәбә мөгаллим вә шәкертләр экскурсиясенең ядкәре" дип язылган вә имза итәрлек ачык урын калдырылган визитный карточкалар өләшенде. Японнарда таныш түгел, кеше илә очрашканда визитный карточка алышу гадәте бик таралганга, карточкалар алышкан заманда шул ядкәрне бирергә әйтелде. +Соңра 1909 елгы экскурсиянең организаторы гимназия мөгаллиме Александров әфәнде Япониянең йире, хөкүмәте, халкы, дәрәҗәи тәрәкъкыйлары хакында мәгълүмат бирде. 1909 елда экскурсия заманында япон шәкертләре сәяхләрне һәр урында рус гимны җырлап каршы алганнарын вә русларның япон гимнын белмәенчә мәхҗүб улдыкларын вә бу сәфәрдә ничек тә япон гимнын белмәк тиеш икәнен сөйләде. Шуңа күрә япон гимнын өйрәнергә карар бирелде. Ләкин үз арамыздан белүче булмаганга күрә пароход командиры Самигаи әфәндедән нотага алдырды вә шул ноталардан нөсхәләр алынып, таратылды. +Александров җәнәбләре сүзенең ахырында: "Японнар надан адәмнәрдән көлеп, һәрвакыт газетага язалар. 1909 елгы экскурсиямезне дә япон гимнын белмәгәнлекләре өчен көлеп газеталарга язганнар иде. Бу икенче сәфәрдә шулай яздырмаска вә ничек булса да, Суругага йиткәнче тырышып, гимны җырларлык булырга кирәк", диде. Соңрак: "Ну, господа, поем!" дигән тавышлар ишетелә башлады. Самигаи әфәнде тарафыннан нота илә язылган гимны бик калын тавышлар илә тырышып өйрәнә башладык. +16 нчы июньдә иртән сәгать 8 дә Владивостокка дүрт йөз илле чакрым булган Япониянең Суруга шәһәренә җиттек. Пароход пристаньга йөз сажин кадәр йитмәенчә якорь салды. Япониянең Суруга шәһәрендә бер көн +Пароходымыз туктау илә пристаньдагы кечкенә катерлар илә Европача киенгән японнар пароходымызга килеп керделәр, сәламләделәр. Сәяхләрне каршы алыр өчен йибәрелгән адәмнәр икәнлекләрен әйте�� үзләрен тәкъдим иттеләр. +Бу каршы алучылардан берсе Токиодан "Рус-япон җәмгыяте"ннән Макану әфәнде вә шул җәмгыять тарафыннан җибәрелгән мөтәҗимнәр һәм чит телләр укыта торган институт студентлары Нагасуа, Накаяма вә Икида әфәнделәр. Токиодан тимер юллар идарәсеннән әгъза Ямагучи вә Киюту дарелфөнүннәреннән вәкил Наита әфәнде иде. Болардан башка үз ихтыярлары илә каршыларга килгән студентлар, газета мөхбирләре һәм Суруга шәһәренең полицмейстры, шәһәр башлыгы, шәһәр мөгаллимнәре, Суругада чыга торган "Синбунша" газетасының мөхәррирләре дә бар иде. Газета мөхәррире Наиту әфәнде идарә тарафыннан сәяхләргә турне открыткалары тәкъдим итте. +"Рус вә япон җәмгыяте" әгъзасы Матану әфәнде сәяхләрнең күкрәкләренә инглизчә "Хуш килдеңез" гыйбарәсе язылган кызыл бантиклар кадады. +Таможня мәэмүрләре сәяхләрне тентеп мәшәкатьләмәячәкне сөйләде. Каршы килгән японнар арасында Суругадагы рус консулханәсеннән бер мәэмүр дә бар иде. Консулханәдә йомышларыңыз булса рәхим итеңез дип тәүсыя итте.1 +Багажларымыз пароходтан туры тимер юлга җибәреләчәк булганга, аларны пароходта калдырып, үземез катерлар илә пристаньга чыктык. Фотографчылар төрле яктан рәсемнәремезне алдылар. +Каршыларга җыелган һәртөрле халык вә шәкертләрнең "Ура!" вә "Банзай!" тавышлары илә, Суруганың тар урамнары вә урам уртасыннан челтерәп аккан кечкенә елгалары буйлап шәһәрнең зур бер ибтидаи мәктәбенә бардык. Һәр төрле картина вә хисапсыз гөл вә чәчәкләр илә зиннәтләнгән зур залына утырып истирахәт иттек. Шул арада берәр стакан чәй дә төрле фрукталар тәкъдим ителде. Өстәлдә шәкертләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре, һәр төрле хайван, урман, тау вә чәчәк рәсемнәре куелган. Аларны карадык. +Соңра шәһәр башлыгы вә мәктәп мөдире бер-бер артлы көрсигә чыгып, рус телендә сәяхләрне Япониягә килү илә тәбрик иттеләр. Вә һәр сәнә шулай сәяхләр килүне вә шул рәвешле ике мәмләкәт халкының дустлашуларын теләүләрен белдерделәр. Боларга җавап итеп безнең организатор Емельянов та кыска бер нотык сөйләде. +Мәктәптә дәрес вакыты булганга, шәкертләр сыйныфта, мөгаллимнәр дәрес бирү илә мәшгуль иделәр. Һәр сыйныфны карап үттек. Ләкин дәрес бирү японча булганга, дәрестән бер нәрсә дә аңламадык. Фәкать мөгаллим вә мөгаллимәләрнең кыланышларын вә мәктәпнең эчке тәртипләрен күрү илә канәгатьләндек. +Безнең иң кызыккан вә иң яратып караган нәрсәмез дүрт-биш яшьлек балаларның зур бер залда солдат уены уйнаулары булды. Шул кадәр кечкенә балалар һич аермасыз, солдатлар кеби мөгаллимнәренең командасына дикъкать итеп, камил җиддият илә башкаралар иде. Моңа бөтен сәяхләр дә гаҗәпләнеп карады. +Мәктәпне караганнан соң Суруганың иң мөкәммәл ресторанында шәһәр думасы тарафыннан сәяхләргә аш биреләчәге игълан ителгәнгә, барымыз да ресторанга киттек. +Ресторан шәһәрне икегә аерган вә ташлар арасында гөрләп аккан су кырыенда, Япониягә махсус һәртөрле агач вә чәчәкләр уртасында шәрык ысулында бер бина иде. +Ресторанга барып керүемез илә, шәһәрнең берничә йөз кадәр гимназисткалары рус гимнын җырлап "Ура!" кычкырдылар, каршы алдылар вә һәркайсы махсус ясалган букетларын күкрәкләремезгә кададылар. Без гимназисткаларга экскурсия ядкәре булган карточкаларны һәдия иттек. Гимназисткаларның рус гимнын җырлауларына каршы пароход командиры Самигаи әфәндедән өйрәнеп алган япон гимнын җырладык вә "Банзай!" кычкырдык. Дөрест, безнең җырлау, япон гимназисткаларының пионинага кушылып җырлауларына караганда төссез вә тәртипсез булса да, бурычымызны өстемездән төшердек. Япон гимнын бәгъзеләремез хата язып, хата укыдыкларыннан тәртипсезлек чыккан кеби, япон нотасы илә пианинода уйнарлык кешемез булмаганга, япон гимназисткаларыннан сорарга мәҗбүр булуымыз да зур кимчелек булды. Ләкин шулай да 1909 нчы елдагы кеби газеталарга көлеп язылудан котылдык. +Соңра Япон гимназисткалары, безнең соравымызга күрә, япон гимнын матур вә нечкә тавышлары илә җырладылар. Тавышлары матур вә тәэсирле булды. +Мәҗлестә һәр ике тарафтан русча нотыклар сөйләнде. Ике мәмләкәт халкының дустлашулары вә хөкүмәтләренең берләшүләрен теләү белдерелде. +Мәҗлестән соң ресторан илә станция арасы байтак ерак булганга, юлда шәһәрне тамаша кыла бардык. Саруга шәһәре +Саруга япон мәмләкәтенең гарбендә, Япон диңгезендә сәүдә җәһәтеннән бик әһәмиятле урында булып, Япониянең бер гүзәл портыдыр. Тимер юл илә бөек шәһәрләргә тоташа. Һәм һәркөн Русия, Корея вә Кытай мәмләкәтләренә сәүдә пароходлары китеп, килеп тора. Үзе бик матур манзаралы, рухлы бер шәһәр. +Станциягә барып бераз тору илә тәгъйин кылынган вакытта состав бирелде. Безнең өчен өченче класстан ике вагон тәхсыйс кылынган икән, шуларга урнаштык. Багажлар өченче вагонга урнаштырылды. +Кузгалып китәр вакыт җитте. Кондуктор сәгатьне карап, машинистка кул селтәде. Паровоз бер свисток бирде дә кузгалып китте. Суруга шәһәренең мөгаллим вә шәкертләре, газета мөхбирләре вә полицеймистры "Ура!" кычкырып озаттылар. Нагоя аша Токио шәһәренә сәфәр иттек. Япония тимер юллары +Япония тимер юллары Русия юлларына караганда таррак, мәмләкәтләре таулык булганга, күтәрмә юл, казылган урыннар һәм күперләре күбрәк. +Вокзаллары күбрәк таштан булып, бик тәмиз . Вокзалдан платформага тимер юл билеты алган адәмнәр генә чыгарылганга платформада тыгызлык булмый. +Юллар күп урыннарда янәшә булып, вагоннары озынрак һәм бездәгедән тәбәнәгрәкләр. Вагоннарда урыннар утырып йөрергә генә ясалганлыктан багаҗлар аерым вагоннарга урнаштырыла. Мендәр вә одеал кеби нәрсәләр дә йөртелми. +Вагоннар бик тәмиз булып, өченче классларында да утыра торган эскәмияләре киез өстеннән плюш илә өртелмештер. +Паровозлар соңгы системада булып, сәгатькә 50-55 чакрым тизлектә йөриләр. Вагоннар да бер-ике минуттан артык тормыйлар. +Япон вокзалларында поездның килү-китү вакытын белдерә торган звонок бирү гадәте юк. Һәр эш минут вә секунд хисабы илә йөри. Һәркем үзенә тиешле вакытны белә. Шул вакытка әзер тора. Билгеләнгән минут бетүгә, кондуктор машиначыга кузгалу ишарәсе итеп кул селкә. Шул вакыт поезд кычкырып кузгалып китә. Анда поезд кузгалыр өчен өчәр мәртәбә звонок бирүләр, китәр өчен икешәр мәртәбә кычкыртулар юк. Шулай да пассажирлар буфетларда калмыйлар. Боларны күргәч, гыйлем вә тәрбия, аеклык вә җитезлекләрне күңел үлчи башлый да, бармакны тешләп уйга калырга мәҗбүр буласың. +Япониядә поездлар вокзалда озак туктап тормаганга, вокзалларда буфетлар юк. Буфетлар вагоннарда. Түбән халык өчен ашамакэчмәк нәрсәләрен икмәк, сөт, чәй кеби нәрсәләрне вокзалларда йөртеп саталар. Бәһаләре бездәгегә нисбәттә гаять очсыз. Мәсәлән, гади пачкадан ясалган чәйнек илә ике стакан чәй һәм чашкасы берлектә өч "син" (ягъни өч тиеннән кимрәк була). Бу чәйнек вә чашка мал хисап ителмәгәнлектән, эчкәч тәрәзәдән ташлана барыла. +15 нче июнь туктаусыз яңгыр яуганга, бәгъзе урыннарга зарар китерерлек дәрәҗәдә сулар ташыды. 16 нчы июньдә көн аяз булып, һава гаять эсселәнде, җирдән пар күтәрелде. Япониянең бу эссе һавасына өйрәнмәгән без сәяхләрне тирләтте, хәлсезләндерде. Тын алырга авыр була башлады. +Ногая шәһәренә тукутап бер дүрт сәгать истирахәт итәргә мәҗбүриять туды. Япониядә игенчелек +Суругадан Токиога бара торган тимер юл Японияне аркылы кисеп чыкканга юлда игенлек, болынлык, урманлык җирләрне күрергә тугры килде. Һаваның ратыблы, эссе булуы безнең өчен бик күңелле булмаса да, японнар өчен ул бик матлуб икән: шуның өчен яңгыр туктауга һәркайсы шатлана-шатлана бакча вә дөге басуларына таралып эшләренә керешәләр. +Тимер юлның ике ягы да каен, нарат, усак вә имән кеби агачлардан башка җәнүбкә махсус бамбук, пальма, сәрви, лавр һәм тут агачлары илә капланган. Ямь-яшел күренгән биек таулар вә тау итәкләре кечкенә бүлемнәргә бүленгән. Һәр бүлемгә балчык өеп ызан әйләндерелгән. Ызан өстләренә дә төрле җимеш агачлары утыртып басулар ясалган. Японнар шул басуларында тезгә кадәр суга кереп куллары илә рәт-рәт итеп дөге утырталар. Бәгъзеләре тимер казыгычлар илә җирне йомшарта. Япониядә яңгырлар булса да, алар аның илә генә канәгатьләнмичә, басуларны сугара торган арыкны җырып басуга су тутыралар. Бакчачылары да шулай төрлечә сугаралар. Өстләренә җилән киеп, тастымал илә билен буган, ялан аяклы сары японнарның бакчачылык вә игенчелек эшләрендә гаять тырыш булып, бер сажин җирдән әллә никадәр ашлык вә җимеш алулары хәлдә, шулар кебек үк кием-салымга мөтәгассыйб Уфа губерниясе башкортларын күз алдына китереп карасаң хәйранга каласың. +Йөзәр дисәтинә җирләре булган башкортларның бер сабанга алтышар ат җигеп тә җирне йомшарта алмаулары вә шул сәбәптән ашлыктан элек чүп чыгып, ашлыкның тиешенчә үсә алмавы, әтрафлары су илә чолганган булса да, су илә сугару ысулын белмәгәнлектән, игеннәре корылык сәбәпле тишелми дә калуы вә шул сәбәпле ешеш ачлык бәлаләре килеп чыгуы башкортларның наданлык вә ялкаулыкларыннан килгән бер нәрсә икәнен белеп, йөргән җиреңдә тәәссеф вә кайгың артканнан арта бара. +Шул басуларны вә җәннәт мисалында булган урман вә тагларны үтеп 17 нче июньдә иртән сәгать сигездә Япониянең пайтәхете булган Токио шәһәренә җиттек. Токио +Токио вокзалына килү илә рус консулханәсеннән мәэмүрләр, Токиода укучы рус студентлары, "Рус-япон җәмгыяте"нең рәис могыйны вә берничә әгъзалары, чит телләр укыла торган институт директоры, рус теле шөгъбәсеннән студентлар, полиция мәэмүрләре, газета мөхбирләре вә башка бик күп халык каршы алдылар. Көн бик яңгырлы булганга, билгеләнгән мосафирханәгә китмәенчә вокзал янында бер ресторанга кереп, бераз истирахәт иттек. Ләкин яңгыр һаман басылмаганга вә басылу ихтималы да булмаганлыктан ресторан ишек төбенә джин рикша (кешеләрне тартып йөртә торган ике күчәрле арба)лар китереп, укучы кызлар рус миссиясенә, мөгаллим-мөгаллимәләр вә укучы ирләр "Марита гүан" исемендәге япон мөсафирханәсенә барып урнаштык. +Токио шәһәре. Бу шәһәр әүвәлдә шигуннар резеденциясе булып, 1869 нчы елдан бирле бөтен Япониянең пайтәхетедер. Халкы ике миллионнан артыграк санала. Токиодан пароход илә мәмләкәтнең һәр тарафына вә чит мәмләкәтләргә китмәк мөмкин булып, башка зурырак шәһәрләре Токиога тимер юллар илә тоташтырылган. +Токио бакча вә дачалар илә ихата кылынган. Эчендә зур-зур парклар, падишаһ сарайлары, хөкүмәт йортлары, чит мәмләкәтләрнең консулханәләре, Будда гыйбадәтханәләре, зур магазиннар вә фабрикалар булуы шәһәргә аеруча зиннәт вә голувиять бирә. Урамнары тар, ләкин бик тәмизләр. +Шәһәрнең зуррак урамнарының һәммәсендә трамвайлар туктаусыз йөреп торалар. Шәһәрне берничәгә бүлгән каналларда да пароходлар кеше вә йөк ташып торалар. Болардан башка автомобиль вә велосипедларда йөрү бик гомумиләшкән. Моның өстенә шәһәрдә ике көпчәкле арбага ат урынына кеше җигеп йөртә торган утыз мең кадәр изозчик бар. (Моңар, корума яки джин-рикша диләр.) +Телефон вә электрик илә файдалану киң таралган, телефон илә шәһәрнең һәр тарафы тоташкан. Япониядә идарәи мәмләкәт +Япониядә бик иске заманнан бирле идарәи мәмләкәт мөстәкыйль булып, падишаһларын "Микадо" дип исемлиләр иде. Уникенче гасыр ахырларына таба идарәи мөстәкыйлә феодализм рәвешенә кереп, башлыкларына шигун (сёгун) дип исем бирмешләр. Бу вакытларда микадода сәмави куәт барлыгын танысалар да мәмләкәт илә идарә кылу шигуннар кулында булмыш. Бу тәртип 1868 елгача дәвам иткән. Микадо һәр никадәр шигуннар өстендә хаким мотлак исемендә йөртелсә дә, бу хөкем бары тик кәгазьдә генә булып, чынлыкта микадо иске пайтәхет Киото шәһәрендә, мәхбүс рәвешендә ятмыш вә шул мәхбүслектән чыгып, мөстәкыйль идарә кылу хакында һәрвакыт шигуннар илә микадо арасында сугышлар булмыштыр. Уналтынчы гасыр ахырларында идарә анархистлыкка әйләнеп, шигун нәселеннән булган адәмнәр дә хөкүмәт башына утырган. Шулар җөмләсеннән генерал Токугава булып, моның нәселе 1603 тән 1868 елгача падишаһлык сөрмештер. Шул вакытта чит мәмләкәт халыкларына Япониядә тиҗарәт (алыш-биреш) тыела. Бу тыюлыкны бетермәк өчен 1853 елда Америка хөкүмәте генерал Перри тәхет командасында флот күндермеш. Бу вакыйга тәэсире илә төрле тарафта башсызлык кузгалып, халык илә шигуннар арасында зур ихтиляфлар булып кичмеш. Микадо шул ихтиляфлардан файдаланып шигуннарны бетерергә идарәи мөстәкыйләне кайтарырга ирешкән. +Моннан соң чит мәмләкәт халыкларына да Япониядә сәүдә итәргә рөхсәт ителеп, мәмләкәт идарәсендә булган искелекләрне бетерергә, Аурупа тәртибе кертергә карар итеп, шул юлда эшләргә керешкәннәр. +1889 нчы елда идарәи мәшрута саясендә аз бер вакытта бөек хөкүмәтләр җөмләсенә кергән. Хәзер Япон милләтенең хокукы һичбер урында аяк астына салдыртмаслык дәрәҗәгә килгән. +Токиода мосафирханәләр +Без берничә көн кунак булган мосафирханәмез Токио шәһәренең тимер юл урамында иде. Ханәмез электрик илә яктыртыла. Телефон илә шәһәрнең һәр тарафына кушылган, трамвай юлының өстендә япон ысулында бамбук агачыннан баганалар утыртып, түбәсе ябылган. Сте на һәм бүлмәләре майлы кәгазьне агач рамнарга ябыштырып ясаган. Яктылык килер өчен беркадәр урынга кәгазь уртасына пыяла беркетелгән вә кәгазь ширмалар илә теләгән кадәр бүлмәләргә, кирәкмәсә барысын сүтеп алырга мөмкин булган рәвештә бина ителгән иде. Стеналарына төрле картиналар, рисуноклар куелган. Идәнн әр енә камыштан үреп ясалган паласлар җәелгән. Паласларны пычратмас өчен аяк киемнәрен салып, ишек төбендә калдырырга ясалган. +Без Азиянең мәдәни бер мәмләкәтендә булганымыздан, аларның гадәтләренә иярергә мәҗбүр булдык. Мосафирханәдә вакыт өстемезгә кимано (япон җиләне) киеп, билләремезне бәйләп йөри башладык. Идәнгә аяк бөкләп утырып ашыймыз һәм идәндә үк ятып йоклыймыз. Тәкәллеф-фәлән бетте, һәммәмез Азияле булдык. Бер-беремезгә японча эндәшә һәм җавап кайтарыша башладык. +Мосафирханәнең ишек алдында бик яхшы күле, күлендә һәр төрле балыклары вә күлнең әтрафында һәр төрле йимеш агачлары, чәчәкләр һәм күлнең бер очында югарыга су агып тора торган сонгый чишмәсе - фонтан бар иде. +Токиога килгән көнне көндез мосафирханәдә истирахәт иттек. Бакчасында йөрдек, күлдәге балыкларны тамаша кылдык һәм япон газета вә журналларындагы рәсемнәремезне карап үткәрдек. Бу рәсемнәр, тимер юл вокзалында Суругадан киткәндә төшерелгәннәр, бәгъзеләре тимер юлда барганда художниклар тарафыннан төрле халәттә чагымызда ясалганнары да, үземез Ногаяга истирахәткә төшкән заманымыз да Токиога йибәрелгәннәр. Газета вә журналда шул арада бастырып та өлгергәннәр иде. +Бигрәк тә газетеларда "Япон гимнын командирдан өйрәнүемезне" Суругада мәктәп залында рәсемнәр төшергән дәфтәрләрнең берничәсен шәкертләремезнең кыстырып китүләрен вә шуларны Суруга ресторанында аш вакытында артымыздан килеп алуларын укыгыч, кәефләремез китте. Үземездән үземез курка башладык. Алардагы дикъкатьчелеккә вә һәрнәрсәгә игътибар илә карап, тәнкыйть иләгеннән сөзеп чыгаруларына хәйран калдык. Шул көн үзара җыелыш ясап, мөмкин кадәр игътибар илә йөрергә дип сөйләштек. Һәм дә моннан соң куелган мартшрут илә йөриячәгемез белдерелде. Ләкин рус-япон сугышында руслардан алынган сугыш кораллары саклана тораган "Военный музей"ны карамаска карар бирдек. +Кич сәгать 8дә "Сүюкин" отелендә "Рус-япон җәмгыяте" тарафыннан сәяхләр шәрәфенә банкет булды. Банкетта Токиода рус илчесе һәм сәфарәтханә мәэмүрләре, чит телләр укытыла торган институтның рус теле мөгаллиме һәм японнардан мәзкүр җәмгыятьнең рәисе һәм ярдәмчесе вә башка әгъзалары Токио шәһәреннең башлыгы вә бер кадәр профессорлар һәм башка күп халык килгән иде. +Рәис әфәнде сәяхләрне Япониягә килүләре илә тәбрик итте. Һәр ел шулай сәяхләрнең килүләрен японнарның теләгәнен белдерде. Шулай аралашу илә ике мәмләкәтнең якынлашуы мөмкин булуы һәм тиҗарәт эшенең алга китүе, хөкүмәтләрнең дустлашуларына сәбәп булачагын бәян итте. +Рус-япон җәмгыятенең сәяхләргә мөмкин кадәр ярдәмдә булачакларын, Япония туфрагында булган вакытта тәрҗеманнар бирәчәкләрен вә һәр көн өчен җәмгыять тарафыннан маршрут төзеп, шуның буенча сәяхләрне йөртү өчен җәмгыять тарафыннан әгъзалар билгеләнгәнен сөйләде. Сәяхләрнең вә рус милләте вә рус падишаһының саулыгын теләп сүзен тәмам итте. +Рәиснең нотыгына каршы бездән экскурсия мөдире Емель янов Рус-япон җәмгыятенең ярдәм вәгъдә итүенә рәхмәт әйтте. Бу җәмгыять ярдәме аркасында Япония туфрагында рәхәт йөреп, күп мәгълүмат алачагымызга өмитемез камил икәнен белдерде. Ике милләтнең дуслыгы, халкының сәламәт булуын теләде. +Нотыклар тәмам булгач, отельнең иң зур вә зиннәтле залында аш бирелде. Аш вакытында ике милләтнең саулыгына һәр ике тарафтан тостлар күтәрелде. "Ура!", "Банзай!" кычкырылды. +Аш тәмамында япон музыкасы япон вә рус милли көйләрен уйнады. Японнар күңел ачкач, уеннар (развлечение) башладылар. Банкет кичке сәгать 12 дә тәмам булып, мосафирханәгә кайттык. Беренче маршрут (Токиода) 18 нче июньдә махсус маршрут: парк вә Императорский музей, художественная школа һәм консерваторияләрне карау. +18 июнь сәгать 9 да тәрҗеманнар илә Паркка киттек. Парк эчендә булган буддачыларның зур храмнарын (гыйбадәтханәләрен) шигуннар мокабәрәсен, һәйкәл вә ядкәрләрне, Императорский музей, консерватория, художественная школа, гомуми китапханә вә кыйраәтханә, Академия наукларын карап йөрдек. +Парк. Манзарасының гү��әллеге, һәр төрле агачларның күплеге илә Токионың беренче бакчаларыннан санала. Үзе бик зур булып, берничә чакрым озынлыгында, паркта биеклеге 3-4 сажин, калынлыгы 4-5 вершок чия агачлары, биеклеге 7-8 сажин, калынлыгы 20-25 вершок мәңәр еллык нарат агачлары вә җәнүбкә махсус пальма, лавр һәм сәрви агачлары бардыр. Бу парктагы күп агачлар җәй буена хуш исле чәчәк атып торганда, Токионың кибар гаиләләреннән башлап, иң түбәннәренә кадәр шунда ял итәргә чыгалар, шунда йөриләр икән. +Паркның урта бер җирендә, төрле урында фонтаннары булган, "Шинабазу" исемендә бер күл булып, август аенда чәчәк чыгарып тора торган лотос агачы илә капланмыштыр. Бу күлнең бер тарафында зур мәйдан булып, бәйрәм көннәрендә музыка, төрле уеннар һәм велосипед ярышларын шунда ясарга дип билгеләнгән. +Паркта һәйкәл вә ядкәрләр. Паркка керү илә иң элек 1673 елда феодализмны җимерү вә идарәи мәшрута алу өчен булган ихтилялда шәһит булган адәмнәр хөрмәтенә таштан ясалган ядкәргә күз төшә. Бу ядкәр үзенең тарихы вә сәяси әһәмияте илә японнар каршында бик хөрмәтле саналып, паркка кергән һәрбер япон һәйкәл өстенә баһадирларны хөрмәтләп язылган язуларны укыйлар. +Зур аллея илә бераз баргач, буддистларның "Даибуцу" исемендә булган мәгъбүдләренең һәйкәле бар. Бу һәйкәл утырган рәвештә 21,5 фут биеклектә. 1660 нчы елда бронзадан коелган икән. Бу һәйкәл японнарның иске заманнарда ук кою эшендә маһир икәнлекләрен исбат итеп торадыр. +Паркның иң гүзәл бер урынында дүрт тарафыннан килгән аллеяләрнең кушылган җирендә җәмәгать хадиме Сайго һәйкәле тора. Бу һәйкәл дә таш өстенә бронзадан, япон милли киемендә вә яраткан эте, чылбыры илә, кулында булган хәлдә, коелмыштыр. Ташында Сайгоның хезмәтләре язылып, "Япония халкының иң баһадиры" диелмештер. +Паркның икенче капкасы якынында шигуннар мокабәрәсе булып Токугава нәселеннән 4, 5, 8, 11 вә 13 нче шигуннар дәфен улынмышлардыр. Бу мокабәрә һәрвакыт бикле булып, моҗавиренә беркадәр чәйлек бирелсә, һәр йирне күрергә мөмкин. Һәр шигун өстенә бронзадан гаять матур ядкәрләр куелган. Без дә кеше башына унар тиен биреп, мокабәрәне вә мокабәрә өстендә булган гыйбадәтханәләрне 1867 елда гомуми ихтиляль заманында угрылар тарафыннан таланган урыннарын карадык. +Императорский музей. Бу музей ике катлы бик зур таш бина булып, җәй көннәрендә иртә сәгать сигездән кичке бишкә кадәр, кыш көннәрендә сәгать тугыздан кичке дүрткә кадәр һәр көн ачык була. Дүшәмбе көнне (атналык дини бәйрәм булу сәбәпле) 16 нчы декабрьдән 4 нче гыйнваргача (Яңа ел бәйрәме булу мөнәсәбәте илә) ябык була. +Музейның эче гаять тәртипле булып, асаре гатикага бик бай. Тарихка мөнәсәбәтле нәрсәләр арасында койрыклары 12,5 фут озынлыгындагы әтәчләр караучыларның диккатен җәлеп иткән кеби, Магадан шогъбәсендәге күктән төшкән өч данә кара ташлар да, Кәгъбә шәрифкә беркетелгән "Хәҗәрел әсвад"ны искә төшерәдер. Һөнәр вә санаигъка даир нәрсәләр арасында иске вә хәзерге һәр төрле фарфор посудалар, вазалар вә кимия тарикынча эшләнгән нәрсәләр, һәр төрле караб модельләре һәм башкалар хисапсыз күп. +Асаре гатика шөгъбәсендә кулъязма китаплар карта вә картиналар, таш дәверендә таштан ясалган кораллар, ике мең ел мөкаддәм ясалган бакыр кыңгырау һәм сугыш киеме вә кораллары, Кытай, Корея, Австралия һәм Һиндстан халыкларының киемнәре вә мәгыйшәтләренә даир нәрсәләре тулып ята. +Болардан башка феодализм заманындагы микадога махсус киемнәр, тәхет вә тәхеткә махсус зиннәтләр, санаигы нәфисә өлкәсендәге художественный эшләр, ефәктән вә алтыннан тукып эшләнгән портфельләр, сумкалар; өй җиһазлары, музыка вә уен кораллары - һәркайсы японнарның санаигы нәфисә вә музыкада бик күп алга киткәнлекләрен күрсәтеп тора. +Гыйбәдәт вакытында, кунак вакытында, аш вә никях вакытында кия торган киемнәр караучыларның аерым дикъкатен җәлеп итте. +Музей, гомумән, бик мөкәммәл. Музей директорының вә тәрҗемәчеләрнең аңлатуларыннан мәмнүн булып, музәханәдән ч ыктык. +Художественный школага киттек. Школаның әүвәлге бинасы шул көннәрдә генә янып китү сәбәпле, күп нәрсәләр янган, ватылган икән. Хәзерге бинасының кечкенәлеге вә бернәрсәсенең дә тәртипкә салынмаганы күренә. Аннан чыгып, консерваторияне карарга киттек. +Консерватория (гали музыка школасы). Бу школа ике катлы гүзәл таш бина булып, концерт өчен мөкәммәл залы, истирахәт өчен кунак бүлмәләре бар. Консерватория инспекторы һәр бүлмә вә сыйныфны күрсәтеп йөрде. Соңра сәяхләр шәрәфенә концерт вә танца ясалды. Концертка шунда укучы ир вә кызлар катнашты. +Аларның соравы буенча безнең тарафтан да концерт бирелде. Рус сәяхләренең концерт вә танцасы, күреп-ишетеп өйрәнгәнгәме, безнең күңелгә ятышлырак вә мөкәммәлрәк чыккандай булды. +Концерт соңында кунак бүлмәсендә чәй бирелде. Икенче маршрут (Токиода) 19 нчы июнь. "Мисия" кәлисәсендә гыйбадәт. Кәлисәне, школа вә семинарияләрне карау. "Мисия"дә аш. Хайванат бакчасын карау. Зур урам берлә барып "Мицукяси" магазинында чәй эчү. +19 нчы июньдә иртә сәгать 10 да кәлисәдә молебен булачагыннан аркадашларның күбрәге кәлисәгә киттеләр. Без, студентлар илә берничә кеше мөсафирханәдә калып, молебен бетүгә генә бардык. Без барганда кәлисә эчендә епископ Николайны уртага утыртып рәсем чыгарталар иде. Молебен һәм рәсем чыгарту тәмам булгач, кәлисәне вә шуңа табигъ булган биналардан школа вә семинарияне карарга таралдык. +Кәлисә. Токионың казаматы кыйсемендә "Суругадай" урамында яхшы ук калку бер урында тора. Бу кәлисә 1891 нче елда Москва байлары тарафыннан бина кылынган. Хәдимнәренә квартирлары, школа һәм семинарияләре вә пансионнары илә зур квартал ишгаль итә. Эч тарафыннан зиннәтлелеге, бинасының зурлыгы илә Токионың зур биналарыннан хисап ителерлек. Ләкин тышкы тарафы күгәреп, каралып, таш араларына м��к кеби яшел нәрсәләр үсеп торуы, күп заманнан бирле ремонтсыз (тәгъмирсез) торганлыгын күрсәтә вә Истанбул мәсҗедләрен искә төшерә. +Токионың манзарасын күрү өчен кәлисәнең башнясына мендек. Кәлисә үзе дә калку урында булып колокольнясы да биек булдыгыннан, Токионы кәлисә әтрафына җыйган кеби күрсәтә. Токио бөтенләй бакчалар уртасында булып, агач арасыннан башнялар вә хөкүмәт йортларының түбәләре генә күренеп тора. +Кәлисәнең хәдимнәре. Беренче епископ Николай булып японча мөкәммәл белә вә бер кадәр инглизчә дә сөйли ала. Япон теленә гыйбадәт китаплары тәрҗемә кылуы илә үзен японнарга яхшы таныткан. Эшендә сәбатлы бер карт булып, 1861 нче елдан Токиода кәлисә хезмәтенә тәгъйин ителгән. Хәзерендә архиепископ (епископлар башлыгы) гонваны илә Япониядә бөтен православие кәлисәләрен идарә кыладыр. +Калганнары исә кәлисә хозурындагы семинариядә икмаль тәхсил иткән вә рус лисанын яхшы белә торган япон православный попларыдыр. Болар озын вә сирәк сакаллары, кара вә куе сачлары илә папапслар киемендә йөреп, кыяфәтләре илә руханилыкны саклыйлар. Гыйбадәт вә вәгазьләрен рус вә япон телендә иҗра итәләр. +Кәлисәне караганнан соң кәлисә хозурындагы ирләр вә кызлар мәктәпләрен вә семинарияне карап йөрдек. Семинариядә дәрес рус вә япон телендә бирелә. Рус вә инглиз телләре фән уларак тәгълим ителәләр. +Соңрак аш биреләчәк залга чыктык. Епископ Николай сәяхләрнең сәламәт йөреп Русиягә сәламәт кайтулары өчен дога кылды. Аштан элек укыла торган догаларны гомум өчен укыды. +Мөдир әфәнде дә епископның сәяхләрне хуш кабул итүенә вә сәяхләр шәрәфенә аш бирүенә тәшәккер бәян итте. +Епископ Николайның Япониядә кәлисә хезмәтенә тәгъйин кыйлынуына тиздән илле ел тулачагыннан, мөдир әфәнде, шатлык илә шул хезмәтенең юбилеен күреп үткәрүне, янә күп еллар сәламәт булып православиенең интишар итүен теләде. Аш бирелде. Аштан соң хайванат бакчасына киттек. Тәгъйин кылынган адәмнәр хайваннарны һәм тиешле урында изахат биреп йөрделәр. Бакчада шимальгә вә җәнүбкә махсус һәртөрле хайваннар булган кеби Япониянең үзенә генә махсус кошлар да бик күп. +Мәшһүр хайванат бакчаларын күргән вә гыйльме хайванаттан мәгъ лүматлары булган аркадашларымның сүзенә күрә, кошлар шөгъ бә се бик бай булса да, башка бүлекләр артык мактарлык түгел икән. +Хайванат бакчасының истирахәт урыннарында берәр стакан чәй эчкәннән соң Токионың иң гүзәл урамнарыннан булган "Гинза" урамы илә иң бай вә иң зиннәтле "Мицукяси" магазинына юнәлдек. +Берничә чакрым озынлыгында вә ике ягы магазиннар төзелгән бу урамны карар өчен җәяү бардык. +Токионың бу зур "Гинза" урамында Япон вә Аурупа малларының һәр төрлеләре илә тулы бөек магазиннар хисапсыз булып, трамвай вә төрле рикшалар кайнап тормакталар. Урамда агач башмаклы җәяүле японнарның күплегеннән ерып йөргесез иде. Без дә шул адәм дәрьясын ерып бара-бара "Мицукяси" магазинына җиттек. Чакырылып барган кунаклар булганга, хуш кабул иттеләр. Чәйханәсенә кертеп чәй вә фрукталар илә кунак иттеләр. Төрле открыткалар һәм берәр данә веер (җилпәзә) һәдия кылдылар. Чәй эчкәч, магазин хуҗасы, хөрмәтле кунаклар килүенә бик шат булганын вә мондый шатлыкның магазиннары тарихында бик сирәк тугры килгәнен, вә шундый зур шатлыкны бу тыгыз магазинда үткәрергә туры килүен сөйләп, икенче елга тәмам булачак икенче магазиннарының фасадын күрсәтте. Шуның тәмамы соңында Русиядән килгән экскурсантларны шунда кунак итәчәген белдерде. +Чәй вә нотыклардан соң магазинны карарга таралдык. +Магазин таштан өч катлы бина булып, эчендә япон, кытай вә аурупа малларыннан һәртөрле нәрсәләр бар. Мөштәриләргә истирахәт өчен магазин эчендә чәйханә, кыйраәтханәләр вә юыныр өчен ванналар, парихмахерлар, уйнап истирахәт итәр өчен гимнастика корылмалары бар. Болар һәрберсе аерым бүлмәләрдә булып, чәй эчү һәм парикмахерлык өчен беркадәр түләү алынса да, башкалары бушлай. Бары тик мөштәри җәлеп итәр өчен ясалган нәрсәләр. Моннан башка да Япониядә мөштәри җәлеп итәр өчен ясалган тозаклар бик күп булып, "талон" ысулы бик шаигъдыр. Бу ысул шуннан гыйбарәт: магазиннан әйбер алган адәмгә акча түләгәнлеккә кассдан билет бирелә. Шул билетны икенче кассага күрсәтеп, һәр билетка берәр җирәбә алына. Җирәбәнең ким бәһасе дүрт тиен, күбе бер мең сум тәгъйин кылынган була. Шул җирәбә шул магазинда акча урынына кабул ителә. +Сәяхләрне магазинга кунакка чакырулары үзе дә бер сәүдәгәрлек булып, шул сылтау илә байтак кына нәрсә саттылар. Без дә үзара "японнар бик хәйләкәрләр" дигән сүзләрне тәкърарладык. Магазинда приказчикларның күбрәге япон булып, бер кадәресе немецлар. Приказчиклар гаять тәрбияле вә мөштәригә илтифатлылар. Үз эшләрендә мәгълүматлылар. +Магазинның хуҗасы, Япония гадәтенчә, аркаларында вә ике җиңнәрендә фамильный герб сугылган киң җилән вә агач башмак кигән хәлдә тәкәллефсез генә мөштәри вә приказчикларның хәрәкәтләренә күз салып йөри. +Магазинны караган вә хаҗәт нәрсәләрне алганнан соң урамга, магазин алдына чыгып, хуҗа илә бәрабәр утырып рәсем чыгарттык. Соңра трамвай илә мөсафирханәмезгә кайттык. Өченче маршрут (Токиода) Нәбатат бакчасын (Ботанический сад) карау. Шул бакчада чит телләр укыла торган институт һәм гали тиҗарәт мәктәбе тарафыннан сәяхләр шәрифенә берелгән ашка хазыйр булу. Русско-японский рыбо-промышленный обществоның чакыруы илә Императорский театрга бару. +20 нче июнь иртә сәгать 10 да нәбатат бакчасын карарга юлландык. Бакчаның директоры каршы алды һәм бакча хакында изахат бирер өчен адәмнәр билгеләде. Без төркем-төркем булып, тәрҗеманнар һәм билгеләнгән кешеләремез илә бакчаны карарга таралдык. +Нәбатат бакчасы. Бу бакча Токионың "Кяйши кява" кыйсемендә (Токио 16 кыйсемгә бүленмештер) булып, бик зур урын ишгаль итә. Түбән вә калкулык җәһәтеннән икегә бүленеп, калку кыйсеме Япония урманнарында үсә торган, Япониягә махсус һәр төрле агачлар, төрле төстә, төрле рәвештә үсә торган чәчәк вә гөлләр илә өртелгән һәм йимеш бирә торган агачлардан һәр төрле чикләвек, әфлисун, лимон, чәй вә шоколад агачлары бик күп. +Түбән кыйсеменең бер йирендә Япониядәге табигый матурлыкны күрсәтә торган урыннар бар. Җөмләдән берсе: төрле агач вә чәчәкләр илә капланган тау итәгенә яхшы ук зур күл ясалган. Тау өстеннән күлгә шаулап сулар коелып тора. Күл тирәсендә чәчәкләр чыгара торган агачлар бар. Эчендә бер тарафыннан зур ташлар чыгып тора. Икенче тарафында чәчәкле төрле үләннәр булып, шул таш вә үләннәр арасында төрле кош вә төрле балыклар уйнап йөриләр. Күлнең түбән тарафында ямь-яшел болынлык. Бакча шул кадәр гүзәл бер тәртипкә куелган ки, бакчага кергән һәрбер адәм японнарның бакча тәрбияләү эшендә булган осталыкларын танырга мәҗбүр була. +Бакчага караган кеше "агач вә гөлләр үз ихтыярлары илә түгел, бәлки япон теләгәнчә үскәннәр" дип уйлаячактыр. +Шул кадәр төрле агачлардан төрле шәкелләргә кертеп ясалган аллеялары вә төрле чәчәкләрдән клумбалары, клумбалар уртасында киң яфраклы пальмалары түбән кыйсемдә табигый рәвештә ясалган гөлләре адәмне хәйран итә, үзенә бәйләп куя; аерылып китәргә мәҗал калмый. +Бакчаны караганнан соң Япониянең табигый матурлыгын күрсәткән шул күлгә каратып ясалган, истирахәт залына килдек. Залда чит телләр институты һәм гали тиҗарәт мәктәбе тарафыннан сәяхләр шәрәфенә мәҗлес әзерләнгән иде. Мәҗлескә институт профессорлары, директоры, студентлары, тиҗарәт мәктәбенең директоры, мөгаллимнәре, шәкертләре вә газета мөхәррирләре җыйналган иде. Бакча директоры бакчасының иң гүзәл вакыты март, апрель айлары икәнен бәян итте. Һәм Руссиядән килгән сәяхләрнең бакчада истирахәт итүләре сәбәпле шат булуын сөйләде. +Институт директоры үзенең шәкертләре илә 1910 елда Русиянең Николаевск, Хабаровск, Владивосток шәһәрләренә экскурсиясе вакытында русларның хуш кабул итеп, зур ихтирам күрсәтүләрен сөйләде. Институтта бик кызу имтихан вакыты булу сәбәпле үзләренең ул кадәр хөрмәт күрсәтә алмауларына тәәссеф бәян итеп гафу үтенде. +Тиҗарәт мәктәбенең директоры рус вә япон халкы арасында сәүдә эшләрендә (балык кәсебеннән башкада) катнашлык юк икәнлекне сөйләп, бу эшкә тәәссеф итте. Япониягә бик күп микъдарда хаҗәт булып торган керосин, сары май кебиләрне ерактагы Америка, Англия кеби йирләрдән китерүләрен, әгәр дә якын күршеләре руслар китерсә, ике тараф та зур файда күрәчәкләрен бәян итте. Һәм институтның рус теле шөгъбәсеннән 1 нче, 2 нче вә 3 нче курс студентларыннан берәр кешене рус лисаны илә нотыклар сөйләделәр. Һәркайсына бездән русча тиешле җаваплар бирелде. +Нотыклардан соң аш бирелде. Аштан соң студентлар (японнар) рус тормышыннан русча кызыклы хикәя (анекдот)лар сөйләделәр. Анекдотта биш студент иштиракъ итте. Уенчылар күңел ача торган уеннар ясадылар. Фотографчылар төрле яктан рәсем алдылар. +Бакчадан туры мөсафирханәгә кайтып, бераз истирахәт иткәч, сәгать 4 тә Императорский театрга киттек. +Театрда Рыбно-промышленный обществоның әгъзалары каршыладылар. Күкрәкләремезгә рус вә япон флаглары илә ясалган бантиклар кададылар. Театр бинасы да эч вә тыш тарафыннан рус вә япон флаглары илә зиннәтләнгән иде. Уен башланмастан элек сәяхләр шәрәфенә аш бирелде. Рыбно-промышленный обществоның рәисе японча нотык сөйләде. Мөтәрҗим русчага тәрҗемә итте. Рәис әфәнде Русиядән болай укучы вә укытучыларның килүләре, рус вә японнарның якыннан танышырга теләүләре булганнан, күптән кирәк булган бер эшнең башлануына тәшәккер итте. Шул танышу аркасында ике милләт арасында сәүдә эшләренең дә тәрәкъкый итәчәгенә өмид итүен белдерде. Соңыннан сүзне үз җәмгыятьләренә борып, җәмгыятьнең хәзерге көндә өч йөздән артык әгъзасы барлыгын вә Русиянең Сахалин, Камчатка атауларында, вә Амур буендагы балык тоту эшләре яхшы ук алга барганын, ике милләткә дә файдасы күп булганын бу кәсепнең алга баруы матлуб икәнен бәян итте. Соңыннан сәяхләрнең сәламәт йөрүләрен теләп сүзен бетерде. Бездән һәм җаваплар бирелде. +Соңыннан безнең тарафтан хатын доктор мадам Раклович японнарның илтифатларына, һәр йирдә ике милләт арасында дуслык теләүләренә тәшәккер иткәч, мондый җәмгыятьләрдә япон ханымнарының булмавын косурлык итеп зекер итте. Япон вә рус ирләре катнашкан вә бер-берләренә сәяхәтләр итешкән кеби япон вә рус хатыннарының да катнашуларын, рус хатыннары Япониягә килгән кеби, Япон хатыннары да Русиягә барырга вә ике милләт дуслыгын ханымнар аркылы да кертергә тиеш икәнлекне сөйләде. Японнар тарафыннан озак кул чабып алкышланды. +Аш бирелде. Аш вакытында ике милләт саулыгына тостлар күтәрелде. "Ура!" вә "Банзай!" кычкырылды. Мәҗлес тәмам булуга театр халык илә тулган иде. Без дә билгеләнгән урыннарыбызга утырдык. Уйналачак пьесса русчага тәрҗемә ителеп, сәяхләргә бирелгән иде. Шул сәбәптән барыбыз да кулыбыздагы тәрҗемәне карарга башладык. Озак та үтмәде өченче звонок булды. Пәрдә күтәрелде. Пьесса 9 өзек күренештә улып, кыскача мәзмуне: +1. "Карда сугыш". Бер бүлемдә. +Пәрдә күтәрелгәч тә Будда мәзһәбенчә гыйбадәт кылына. Сәхнәдә күренеш: һич кеше аягы басмаган, иске койма илә әйләндереп алынган, эре агачлы урман. Кышкы көн: кар тирән. Ике юлчы үтеп китәләр. Алар артыннан сәхнәдә тагын ике кеше пәйда була. Әүвәлгеләрнең аяк эзләрен күреп моннан киткән кешеләр көчле булырга охшыйлар, ләкин без бу йирләрне бик яхшы беләбез. Ничек тә булса аларның башына йитәргә кирәк дип сөйләнәләр. Бу соңгыларның берсе агач арасына кереп югала. Калганы кесәсеннән янчык белән урланган акчаны чыгара да "моны бер кешегә дә бирмәскә кирәк" дип, сөйләнеп торганда ис��е койманы ватып әүвәлге юлчыларның берсе килеп чыга да "миңа да бирмәскәме?" дип мыгырдана-м ыгырдана алтынга һөҗүм итә. Болар талашып ятканда алтын иясенең иптәше чыгып якалаша башлый. +Соңыннан әүвәлгенең аркадашы кием үзгәртеп килеп чыга да төрлесен төрле якка бәреп-бәреп аудара. Шунда әүвәлге юлчылар танышалар, соңгыларын йир берлә тигезлиләр. +2. "Йөрәк тавышы". Ике пәрдәдә. +Бер-беренең хәленнән хәбәрдар түгел Фузикә берлә Сизукә бер барон углы Хыйдди әфәндегә гашыйк булалар. Фузикә бер иптәше берлә бакчада утырганда бер таныш кызлары килеп чыга. Ул кыз Сизукә берлә Хыйддинең эшен һәм үзенең алар арасында хат йөрткәнлеген сөйли. Ялгыш Хыйддинең Сизукәгә бирергә дигән рәсемен онытып калдырып китә. Фузикәнең бик ачуы килә. Азрак торгач, Фузикәнең бергә укый торган иптәш кызлары килеп чыгалар. Фузикә аларны янына чакырып, вакыйганы сөйли. Болар янына Сизукә килеп чыгу берлә, сүз берләшеп куйган кызлар көлә, мыскыл итә башлыйлар. Фузикә карточканы күрсәтеп; "Син кеше иренә гашыйк булгансың" ди. Сизукә оятыннан җиргә егыла. +Икенче пәрдә. Сәхнәдә Сизукәнең бүлмәсе. Сизукә авырып ята. Янында сеңлесе аны юатып тора. Бер тегүче хатын никях киемнәрен тегеп китерә. Соңра яучы хатын килеп керә. Сизукә һәм сеңлесе "кайчан туй була?" дип сорашалар. Хыйдди әфәнде эшне туктаткан икәнен белгәч, Сизукә бик хәсрәтләнә. Фузикәнең корган планына төшенә. Калтырый башлый. Сәхнә артыннан Хыйдди берлә Фузикәнең дәһшәтле тавышлары каты яуган яңгыр аралаш ишетелә. Сәхнә караңгылана. Сизукә никях киемнәрен ерткалап ыргыта. Ахырда әнисенең "Гакылсыз!" дигән тавышы ишетелгән уңайга, "Мин гаепле!" дип кычкыра да Сизукә җансыз җиргә ава. +3. "Итальянский бал" - бию кичәсе. +4. Шпионның художник булган булып, башка хөкүмәттән план алып йөрүе. +Башкалары да шундый өзек-өзек күренешләрдән гыйбарәт. Уйнаучы японнар үзләренең милли киемнәрендә. Сәхнә дә япон вкусында җыештырылган. Антракт вакытында оркестр рус гимнын уйный. Халык аяк үрә тора иде. Һәр бүлемдә сәхнәне җыештыру пәрдә төшкәч түгел, бәлки һәр бүлем өчен сәхнә декорациясе электә җыештырылган, беренче бүлем бетү илә икенче бүлем өчен хәзерләнгән сәхнәне әйләндереп кенә куялар. Шунлыктан антракт бик кыска була. Антракт вакытында буфеттан чәй вә төрле фрукталар бушлай тәкъдим ителде. +Кич сәгать 9 да театр тәмам булды. Театрдан чыкканда ишек төбендә барон Сибзава һәм театрга чакырган Обществонең рәисе вә берничә әгъзалары уртага утырып рәсем алдырдык. +Императорский театр. Театр бинасы барон Сибзаваның улып, 1907 нче елда салына башлаган, 1911 нче елда тәмам булган. Бина Италиядән китерелгән ак мәрмәрдән, дүрт катлы, 160 сажин биеклектә 27,5 сажин киңлектә улып, 2300 квадрат сажин урын ишгаль итә. Фәкать бинасы бер миллион 200 мең рубляга төшкән. Япониядә һәрвакыт зилзилә булдыгыннан, зилзилә вакытында җимерелмәсен өчен 7 сажин кадәр тирәнлектә җир казылып, шул җиргә өчәр сажинлы 15 мең бүрәнә кагылган. Бүрәнә өстенә 1,2 сажин калынлыкта цемент коелып, шуның өстенә дивар эшләнгән. Бинаның эч тарафы искиткеч матур булып, Петербург Мариинский театрын күргән аркадашларымның сүзенә күрә, моның зиннәт вә җиһазы Мариинский театрдан күп мәртәбә артык, имеш. Диварларына Япониянең һәр төрле табигать күренешләре тәрсим ителгән. Пәрдәсенә Япониянең иң мәшһүр Фудзияма таглары төрле водопадлар рәсеме төшерелгән. +Янгын чыкса сүндерү өчен һәр бүлмәдә берничәшәр водопровод трубалары, яшеннән саклану өчен громоотводлар куелган. Даими җылылык 18 градус булып, һаваны алыштырып саф һава булдыру өчен махсус аяратлар (вентиляторлар) куелган. Бу аяратлар ике минут эчендә һаваны тәмам алмаштыралар. +Театрда тамашачылар өчен барысы ике мең урын булып, дәрәҗәсенә нисбәт илә төзелгәннәр, җиһазланган, хәтфә, бархат илә өртелгән. Театр эчендә уен бүлмәләре, истирахәт заллары улдыгы кеби, гомум өчен китапханә вә кыйраәтханәсе һәм китап вә газета сәүдәсе бар. +Телефон аркылы билет алган кешеләргә билетларын илтер өчен бер ничә кешедән торган велосипед командасы бар. +Барон Сибзава театр бинасын салдырып кына калмаган, театр янында ук янә ике катлы, таштан бик зур бина салдырып, монысын артист вә артисткалар әзерли торган мәктәп ясаган. Бу мәктәпкә гимназия бетергән, консерватория күргән шәкертләр кабул ителәләр икән. Дүртенче маршрут (Токиода) Парк Хибияне карау. Югары вә түбән палаталарда булу. Императорский дворецны карау. "Рус-япон җәмгыяте"нең яшь христиан әгъзалары чакыруы илә кинематографка бару. +Уникенче июнь трамвай илә парк Хибиягә киттек. Парк Токионың казиматы кыйсемендә булып, башка парклар кеби аллеяләр, зур мәйданнар, һәр тарафка сулар фышкырып торган фонтаннар илә төзелгән. Паркны караганнан соң палаталарның биналарын карарга киттек. +Палаталар. Югары һәм түбәнге палаталар һәр икесе дә бер урында, берсе икенчесенә тоташ, икешәр катлы биналардыр. Без башлап югарыгы палатаны карадык. Палатаның баш кятибе каршы алып, тиешле урыннарда изахат биреп күрсәтеп йөрде. +Палатаның залында микадоның һәм өч өлкән рәисләренең вә могыйннарының идарәи мәшрута игълан ителгәндәге җыелышның, палатаны ул мәртәбә ачу бәйрәме мөнәсәбәте илә ашка җыелуның художественный рәсемнәре эленгән иде. Бу рәсемнәр санаигы нәфисәнең иң кыйммәтлеләреннән улдыклары илә бәрабәр Япония тарихын вә тарихи үзгәрешләрне күрсәтәләр. +Палатаның зал вә бүлмәләрен һәм микадо вә принцларга махсус урыннарын карагач, әгъзаларның истирахәт салонында палата тарафыннан иртәнге аш бирелде. Аш вакытында палатаның кятибе сәяхләрне Япониягә килүләре илә палата тарафыннан тәбрик итте. Вә бу килешнең елдан ел арта баруын, шул васита илә ике милләт арасында дуслык тәрәкъкый итүне тәмәнни итте. Сәяхләрнең вә, гомумән, рус милләтенең саулыгын теләде. +Палаталарның биналары иске булганлыгы һәм яңалары исә, милләтнең шан вә шәрәфенә муафыйк рәвештә, яңа салына башлаганын сөйләде. Безнең тарафтан да Япония милләтенең илтифатына тәшәккер әйтелде: Микадоның һәм япон милләтенең саулыгына "Банзай!" кычкырылды. +Соңра Түбәнге палата бинасын карадык. Монда һәм палатаның баш кятибе каршы алып, күрсәтеп йөрде. Түбәнге палата залында да Югары палата залындагы рәсемнәр вә Түбәнге палата рәисләренең рәсемнәре эленгән иде. Монда һәм палата тарафыннан чәй тәкъдим ителде. Кятиб әфәнде Япониягә килүебезне палата тарафыннан тәбрик итте. Бездән һәм тиешле җавап бирелде. +Кергәндә Югары палата тарафыннан кермеш вә шул якта тышкы киемнәребезне вә аяк капларыбызны салып калдырган булсак та, чыгуыбыз түбән палата ягыннан булганга, тышкы киемнәр вә аяк капларыбызны бу тарафка китергән иделәр. +Палатаның ишегеннән чыгуыбыз илә, рус вә япон сугышында руслардан алынган 12 шәр дюимлы пушкалар алдыбызда күренде. Без никадәр бу нәрсәләрне карамаска вә күрмәскә киңәш ителгән булсак та, юлыбызга туры килгәнлектән (дөресрәге юлыбызны шуңа туры китердекләреннән), карамый китә алмадык. Рус вә япон сугышында алынган бик күп пушкалардан бу икесен палатаның ике ягына авызларын капкача каратып, каравылчы рәвешендә куйганнар. Бу күренеш аркадашларыбызның да хиссияте миллия вә ватанпәрвәрлекләре кузгалуга сәбәп булды. +Фотограф аппараты илә төрлесе төрле яктан бу адашкан пушкаларның рәсемнәрен алдылар. Һәм "Вот где российские пушки!..." сүзләрен сөйли-сөйли һәркем үзенчә сугышның тарихын уйлый - пушкаларның бу урынга килеп утыруының сәбәбен эзли-эзли Императорский дворецка киттек. +Дворец - бу Кижи манси кыйсемендә, калку урында, зур бер мәйданда, әтрафы канал илә ихата кылынган, каналның урам яклары урам илә тигез, мәйдан вә дворец тарафы тау-ташлардан ясалган биек дивар улып, шул канал вә дивар эчендә, бакча уртасында 1885 елларда бина кылынган вә 1889 елдан бирле микадоның караргяһы улмыштыр. Дворецка кермәк гомумән мәмнүгъ икән. Фәкать аудиенция вакытында, аудиенциягә әһле булган кешеләр генә керә алалар: без дә дворецларны канал вә диварның тыш тарафыннан гына карап йөрдек. Соңыннан мөсафирханәбезгә кайтып бераз истирахәт иткәч, кичке сәгать 8 дә "Рус вә япон җәмгыяте"нең христиан яшьләре тарафыннан чакырылып иллизион (кинематограф) га киттек. +Иллизионга япон тормышыннан бәйрәм, туй, никях мөнәсәбәтләре илә булган җыелышларны вә иске заман гадәтләренчә өйләнү тәртипләрен вә башка шундый нәрсәләрне күрсәттеләр. +Соңыннан чәй вә фрукта илә кунак итеп, чәй арасында ике тарафтан да нотыклар сөйләнде. Тәшәккер вә тәбрикләр кылынды. Рус вә япон гимннары җырланып, "Ура!" вә "Банзай!" тавышлары илә кайтып киттек. Бишенче маршрут (Токиода) Парк Шибаны һәм паркта шигуннар шәрәфенә бина ителгән Будда гыйбадәтханәсе Утягаяманы карау. "Формоза" чәй илә тиҗарәт җәмгыятенең ("Формоза" Чайное-акционерное обществоның) чакыруы илә Иокогамага бару +22 нче июнь трамвай илә парк Шибага киттек. Парк Шиба зурлыкта вә гүзәллектә парк Вена, парк Хиба кеби улып, үзендә Токионың "Куан Каба" дигән иң зур базарлары бар. Бу паркта адәм баласы хәйран калырлык дәрәҗәдә мәһарәт илә эшләнгән вә искусствоның тимсале мөҗәссәме булган Будда гыйбадәтханәләре бар. Бу гыйбадәтханәләр паркының иң бөек бер йирендә, биш кат улмак үзрә, агачтан ясалган Утягаяма башнясы, шигуннар мәкъбәрәсе; бөек ихтиляль заманында корбан улган 47 баһадирның мәкъбәрәсе, шул мәкъбәрәдә аларның сугыш кораллары булуы парк Шибаны башкалардан аера. Караучылар өчен әһәмияте артык улдыгыннан, үзенә сәяхләрне җәлеп итә. +Без иң элек паркның төрле тарафын һәм "Куан Каба" базарын карадык. Утягаяма башнясына менеп, Токионы тамаша иттек. Башня биек урында вә үзе дә биек булганга, Токионың панорамасын мөкәммәл күрсәтте. +Паркның биек бер йирендә, зур мәйдан уртасында, моннан йөз ел элек Япония хәритасын башлап тәрсим итүче җәгърафия голямасыннан граф Инату шәрәфенә куелган ядкяр бар. Таштан ясалган нигез өстенә граф Инатуның чуен һәйкәле куелган вә тимер рәшәткә илә ихата кылынып, ишеге үзренә тимердән (Маньчжуриядән бераз, Кура мәмләкәте тәмама (тулысынча), Владивосток портын дахил улмак үзрә) Япония хәритасы тәрсим итмеш. Хәритада Токио шәһәре ишекнең йозагы урынына тугры китереп йозакланмыш. Бу ядкяр моннан 22 ел мөкаддәм урнаштырылып, японнарның күптән бирле Маньчжурия, Кура, Владивостокларда өмидләре булганлыкны күрсәтә. Шул өмидләрен халыкка да белдерү өчен мәйдан уртасында куелган һәйкәл ишегенә тәрсим итүләре вә Токионы йозаклап, ныгытып күрсәтүләре үзе бер сәясәт. Японнарның рухын күтәрә торган нәрсәләрдәндер. +Соңра 2, 6, 7, 9, 12, 14 нче шигуннар мәкъбәрәсен вә аларның ядкяре өчен бина кылынган кечек храмнарны ихтиляль заманында корбан булган 47 баһадир мәкъбәреләрен вә алар шәрәфенә бина кылынган "Синга-кузи" храмын һәм аларның сугыш коралларын карагач, шигуннар исеменә бина ителгән иң зур гыйбадәтханә (храм Утягаяма)не карарга киттек. +Храм Утягаяма агачтан бина улынган. Эче зур гәүдәле потлар илә тутырылган, стена вә түбәсе, һәм алгы кыйсеме (миһрабы) сырланып бизәкләнгән. Эч вә тыш тарафларыннан эт, арыслан, мәймүн кеби хайваннарның шәкелләре агачтан ясалып, төрле буяулар илә буялып куелгандыр. +Япониядә мөнтәҗир мәзһәбләр вә аларның гыйбадәтханәләре +Япониядә берничә төрле мәҗүси диннәр булып, иң мәшһүр вә киң таралганнары Будда вә Шинту мәзһәбләредер. Буддилык Һиндстанда кабләл милад йөз ел Шакиямуни исемендә бер шаһзадә тарафыннан иҗат ителеп, тәгълим улынмыш бер диндер. Милад Гайсә (галәйһиссәлам)дән алты йөз ел соң Кытай вә Кура мәмләкәтләре аркылы Япониягә чыкмыш вә шул көннән бирле Япониядә тамыр җәеп, хөкүмәтнең рәсми д��не булып танылмактадыр. +Буддалыкта максади әкъса : сәгадәт әбәдиягә ирешү улып, шул юлда дәляләт итә торган шактый күп каванин һәм корылмыштыр. +Буддилар Будда исемендәге мәгъбүдкә гыйбадәт кылалар вә аның җир йөзенә иңеп адәм кыяфәте илә буддиларның гыйбадәтханәләренә кереп йөрүен игътикад итәләр. +Шинту. Бу сүз Кытай теленнән улып "хөрмәтле мәгъбүд" мәгънәсендә истигъмаль ителәдер. Табигъларына да шинтулар дип әйтелә. Шинтулыкта максат: табигый һәвәсне вә мәелне камилләштерү, микадоның әмеренә буйсынмактыр. Кыямәт, җәза кебиләргә игътикад юк. Бу мәзһәб төп Япониядә заһир булып, табигатьтән: кояш, ай, ут, су, җил, тау вә агач кеби - барысы сигез миллион кадәр мәгъбудкә табыналар. Бу мәгъбудләр арасында кояшны "Аматирасу" исеме илә бөек Алла хисап итәләр. Япония падишаһларын шул нәселдән дип игътикад иткәнлектән, микадоны җир Алласы дип йөртәләр. +Япониядә бу диннәрнең табигълары миллионнар илә саналып, гыйбадәтханәләре дә күп. Без аркадашларыбыз илә дә, һәм ялгыз да һәр ике мәзһәпнең мәшһүррәк гыйбадәтханәләренә йөреп карадык. +Шинтуларның гыйбадәтханәләре архитектура (тарыз мигъмари) җәһәтеннән бик садә. Агачтан бина кылынган була. Түбәсе салам яки кипарис агачының кабыгы илә ябылган була. Гыйбадәтханәнең эче ике кыйсем улып, алгы кыйсемендә түбәдән идәнгәчә ярты аршин киңлегендә ак тасма асылган була. бу кыйсемгә кереп, теләгән кадәр дога вә гыйбәдәт кылу һәркемгә ирекледер. +Икенче кыйсемендә мәгъбудкә махсус көзге, җәя һәм хөрмәтле таш сакланып, анда керү мәмнүгъ тотыла. +Гыйбадәтханәнең тыш тарафында, ишек төбендә, гыйбадәтханәне саклар, дию вә җеннәрне кертмәс өчен, кулларына ук, җәя, кылыч тоткан, агач яки таштан ясалган сыннар һәм эт, арслан сыннары куелган була. Гыйбәдәтханә алдында кечкенә янә бер бина була. Бусы даими гыйбадәт өчен санала. Моның алдында баганага асылган зур колокол була. Янына тагылган бүрәнә илә кагыла. +Бу даими гыйбадәтханә алдына садәкә салыр өчен сандыклар куелган була һәм гыйбадәттән элек юыныр өчен су тутырып куелган зур чан. Һәр гыйбадәтханәнең идарәханәсе, хадимнәр вә руханилар өчен квартирлары, корбан кисә торган, гыйбадәтханә әсбабы саклана торган урыннары була. Гыйбадәтханә янында мөкәммәл китапханә улып, теләгән кешеләргә кереп, дини китаплар моталәга кылырга рөхсәт була. Идарәханәсендә шул гыйбадәтханәнең кыйммәтле ядкәрләренең фотограф илә алган рәсемнәренең альбомнары сатыла. +Будда гыйбадәтханәләре шулай ук агачтан улып тарыз мигъмари җәһәтеннән гаять гүзәл булалар. Түбәсе махсус ясалган кирпеч илә ябылган. Тыш тарафы алгы яктан төрле кош һәм мәймүн сыннары илә бизәкләнгән була. Алгы тарафыннан гыйбадәтханәгә егерме сажин кадәр җитмәстән, өсте ике катлы капка, бу капка илә гыйбадәтханә арасы ике яклап икешәр кат, ике ярым аршин озынлыкта бәйрәмнәрдә яндырыр өчен таштан ясалган фонарьлар төзел��ән була. +Шинтуларда улдыгы кеби, Будда гыйбадәтханәләре алдында да идарәханә, китапханә, руханилар квартиры, гыйбадәт әсбабы саклана торган урыннары, садәка сандыклары, тәһарәтханә, корбан кисә торган урыннары бар. +Һәр ике гыйбадәтханәдә дога дә гыйбадәт кылдырган өчен руханиларга акча, аш-су нәрсәләре бирелә. Шинту мәзһәбендә гыйбадәт вакытында музыка һәм биюләр дә була. +Японнарның гыйбадәтханәләре алдында мөкәммәл китапханәләрен, гыйбадәтханә файдасына садәкалар салыр өчен куелган сандыкларына һәр кем төрле открыткалар салып гыйбадәтханә файдасына яхшы ук акча җыйганлыкларын күргәч, безнең мәсҗедләребез алдында шул нәрсәләр булса, бәлки файдасы булыр иде, дип күңелгә килде. Биредә авыл мәчетләренең почмак вә шүрлекләрендә Коръә н, һәфтияк вә башка китап кисәкләре күренгәли. Әллә элегрәк заманда мәсҗедләр хозурында китапханәләр булдымы икән? Булсалар нигә беткәннәр? Хәзер исә нигә бу яхшы гадәтләрне ташладылар икән? +Парк Шибаны, шигуннар храмы, Утягаяманы карагач, тугры вокзалга барып, сәгать бердә Токиодан тимер юл илә бер сәгатьлек ераклыкта булган Иокогама шәһәренә киттек. Иокогама вокзалында шәһәр, мәктәпләр тарафыннан һәм "Чайное акционерное общество" тарафыннан вәкилләр каршы алдылар. Иокогама өчен маршрут тәкъдим иттеләр. Алтынчы маршрут (Иокогамада) Шәһәр бакчасын, Иокогама портын, зур урамнарны, самурай магазинын карау, Общество тарафыннан отель "Иокогама" отелендә хәзерләнгән мәҗлестә булу һәм Токиога кире кайту. +Маршрут буенча шәһәр бакчасын, шәһәрнең портын, зур урамнарын карап киттек. +Иокогама. Бу Япониянең иң беренче тиҗарәт порты. Америка, Австралия, Азия һәм Аурупа илә алыш-биреш итә торган бер шәһәрдер. +Шәһәр ике кыйсемгә бүленеп, бер тарафы калку, икенче тарафы (диңгез буе) түбәнрәктер. Калку кыйсемендә гомумән Америка вә Аурупалылар һәм консулханәләр тора. Түбән кыйсемендә порт, базар вә сәүдә урамнары улып, гаять халык күп була торган вә иң җанлы урыннар. +Иокогамада һәр тарафтан төрле милләт халкы күп улып, һәр каюсы үзенең милли кимендә йөриләр вә ана теле илә сөйләшәләр. Шул төрле җенестән мөрәккәб халык урамнарны бәни бәшәр музәсе диярлек бер хәлгә китерәләр. Төрле телдә сөйләшкәнгә һичнәрсә аңлашылмаслык бер шау-шу хасыйл була. Без дә шул бәни бәшәр музәсен үтеп, "Самурай" магазинына бардык. +Магазин Иокогамада беренче улып, сәүдәсе фил төшеннән, фил сөягеннән вә төрле мәгадәннән ясалган төрле зиннәт вә туалет әсбабы, һәм ефәктән, алтын-көмештән ясалган өй җиһазлары, һәм фарфордан ясалган һәртөрле бәһале вазалар вә башкалар иләдер. +Безгә магазинның бер зур бүлмәсендә чәй һәм фрукта тәкъдим иттеләр. Соңыннан магазинны карап, кайбер ядкәрләр алгач, отель "Иокогама"га киттек. +Отель Европа ысулында тәртип вә тәмизлегендә югары дәрәҗәдә иде. Аш бирелде. Аш вакытында "Чайное акционерное общество" ның рәисе сәяхләрне Япониягә килүләре илә тәбрик итте. Бездән һәм җавап бирелде. Аштан соң Формоза атасында чәй бакчаларындагы чәйләреннән яртышар кадак чәй һәм баш идарәләренең адресын тәкъдим иттеләр. +Мәҗлестә шәһәр тарафыннан вәкил бар иде. Ул шәһәр исеменнән безне тәбрик итте. Сәяхләр Иокогаманы бик кыска вакытка гына зиярәт итүләре сәбәбеннән, шәһәр тарафыннан хөрмәт күрсәтә алмаулары өчен тәэссеф итте. Мәҗлестә Петербург телеграфное обществоның "Новое время" мөхбире Назаров әфәнде, һәм хатыны вә ике кызы илә, бар иде. Бәхре мохыйт кәбири сахилендә милләт вә җенестәшләре илә күрешү сәяхләргә аеруча бер ләззәт бирде. Мәҗлес тәмам улганнан соң истирахәт салонында озак вакыт төрле сүзләр вә анекдотлар сөйләшеп утырдык. +Шул көн америкалыларның бәйрәме булу мөнәсәбәте илә Америка консулханәсендә һәм Америка эскадрасында иллюминация булачагыннан, шул йиргә киттек. +Җанлы милләтнең икенче бер мәмләкәттә шул кадәр рухлы, шанлы бәйрәм үткәрүләрен күреп, мөтәэссир уларак, тугры вокзалга киттек. Сәгать унда Иокогамадан хәрәкәт итеп, унбер сәгатьтә Токиога кайттык. Җиденче маршрут (Токиода) Балалар бакчасы, ибтидаи мәктәп, кызлар гимназиясе, гали дәрәҗә кызлар гимназиясе, Токио дарелфөнүне, Технический институтларны карау. Поезд илә Никкога китү. +23 нче июнь иртән сәгать тугызда балалар бакчасы карарга киттек. Японнар балаларын безнең кеби урам тәрбиясе илә үстермиләр; бәлки үзләренә махсус мәктәп тәрбиясе илә үстерәләр. Яшь балаларның зурлардан күргән вә ишеткән нәрсәләрен күчерә - копировать итә башлаулары мәгълүм. Японнарның болай тәрбияханәләр төзүләре, тәрәкъкый баскычының югарысында икәнлекләрен белдерә. Күптән түгел генә тәрәкъкый итә башлаган бу халыкның аз заманда күп алга китүләренә зур сәбәпләренең бере дә шул тәрбияханәләре икәнен күрсәтә. +Бу тәрбияханәләр һәр шәһәр вә зуррак авылларда бар. Бездә шул тәрбияханәләрдән булган балалар бакчасын карап йөрдек. Балалар бакчасы, исеменнән дә билгеле, бик яхшы, иркен бер бакча улып, эчендә уйнарга вә эшләргә өйрәтәләр. Янында дәрес укыр өчен тәмиз бер мәктәбе дә бар. +Без караган тәрбияханәнең тәртип вә программасының дикъкатьне җәлеп иткән маддәләре ошбулардыр: +Тәрбияханәгә кабул итү шартлары +1. Ир вә кыз балалардан һәркайсы өч яшьтән ким, җидедән артык булмаска тиеш. +2. Балалар кулына беркайчан да акча бирмәү. Хәтта тәрбияханә мос рафы өчен лязем булган айлык акчаны да бала артыннан җибәрмәү. +3. Балаларның һәммә киемнәре арзанлы вә пакъ булу шарттыр. +II +Тәгътыйль вакытлары +Җәй тәгътыйль бер ай (август аенда) улып, кыш тәгътыйле 25 нче декабрьдән 7 нче гыйнваргача һәм тәрбияханә тәэсис ителгән көндә дә дәрес булмый. Башка вакытлар һәр көн иртән сәгать тугыздан икегә кадәр дәрес вә тәрбия вакыты санала. Бәйрәмнәрендә, хосусан, мәктәп тәэсис ителгән көндә зур шатлык ясала. Балалардан гимннар - җырлар җырлатып, төрле уеннар уйнатыла һәм аларга бүләкләр бирелә. +III +Дәрес программасы +1. Сөйләшергә өйрәтү. +2. Балаларга махсус җырлар өйрәтү, мәсьәлән: урак җыры, чәчәк вә җимеш турында җырлар кеби. +3. Балаларга муафыйк уеннар. +4. Пакълек вә нәзакатькә күндерү. +5. Эшләргә өйрәтү. +6. Рәсем чыгару (рисование) вә башкалар. +Балаларны сөйләшергә өйрәтүләре бик тәртипле улып, хәтта сакау балаларны да мөмкин кадәр тиз вә тугры сөйләтергә тырышалар. +Сөйләгән вакытта гәүдәләрне тугры вә тигез тотып, як якка каранмый, куллары илә болгамый, авыз вә борыннарын казымый, туры торып сөйләтәләр. Балалар да кеше аңларлык ачык рәвештә сөйли алалар. +Шигырь вә җыруларны пианинога кушылып, хор илә һәм ялгыз җырлаталар. +Уеннар кыйсемендә балаларга махсус гимнастика һәм команда илә солдатларчы йөрү, кул-аяк кузгатып, җиңел уеннар уйнату, күтәреп уйнарга агачтан ясалган шар вә таякларны махсус рәвештә төртеп вә күтәреп уйнау, көрәш, аркан тартыш кеби уеннар өйрәтәләр. Уенда җиңгән тарафны мактыйлар вә рәхмәтләр әйтеп кычкыралар. +Рәсем чыгару кыйсемендә тау, агач вә төрле хайваннар рәсемнәре ясаталар. +Эшләргә өйрәтү кыйсемендә глинадан төрле рәвештә савытсабалар, кечкенә чүлмәк, чүлмәк вә чашкалар; кәгазьдән төрле чәчәкләр; кәгазь вә камыштан төрле капчыклар эшләтәләр. +Безгә уеннарын уйнатып, һөнәрләрен эшләтеп күрсәттеләр. Балчыктан ясалган төрле нәрсәләрдән вә кәгазь капчыклардан нәмунәләр һәдия иттеләр. +Бер генә аршин буйлыгында биш-алты яшьлек балаларның эшкә ихласлыклары вә кулларының эшкә ятып торулары, һич кемнән тартынмый тәмам шат йөз, ачык чырай илә үзләренә бирелгән дәресне башкарулары безне гаҗәпләндерде. +Өстенә кигән киеменең кадакка эләгеп ертылган урынын да үзе ямый алмый, күрше авыл тегүчесенә йөргән без татарлар өчен, болай, яшәргә дүрт кул илә ябышкан милләтләрнең тәрбияханәләре зур гыйбрәт алырлык хәлдер. +Балалар бакчасын карап нәмунәләр алгач, ибтидаи мәктәпне карарга бардык. Балалар бакчасы һәм ибтидаи мәктәп бер-берсенә тоташ яки бик якын булалар. +Ибтидаи мәктәп. Японнарда ибтидаи мәктәпләр 4 һәм 6 сыйныфлы булалар. Дүрт сыйныфлы булганнары әүвәлге дүрт сыйныф һәм ахры дүрт сыйныф улмак үзрә сигез сыйныфлы бер мәктәп хисап ителәләр. Гимназияләргә керер өчен шул сигез сыйныфлы мәктәпнең әүвәлге дүрт сыйныф яки алты сыйныфлы мәктәпне бетермәк тиеш була. +Фәкыйрь вә урта халык баласы гимназияләргә керә алмаслык булса, алты сыйныфлы мәктәп соңында янә ике сыйныфлы икмаль мәктәбе бар. Шуны тәмам итәргә кирәк була. +Бу ибтидаи мәктәпләргә җиде яшьтән унбиш яшькәчә кабул ителә һәм дүрт сыйныфлы ибтидаи мәктәпне бетермәк һәр япон баласына мәҗбүри санала. +Ибтидаи мәктәпләрнең дәрес программасы +1. Япон теле; 2. Хисап; 3. Япон тарихы; 4. Тарихы табигый; 5. Һәндәсә; 6. Җәгърафия; 7. Рисования; 5. Җырулар; 9. Гимнастика; 10. Эш; 11. Бакчачылык; 12. (Алты сыйныфлы мәктәпнең 5 нч�� сыйныфында дүртәр сыйныфлы мәктәпнең ахыргы сыйныфында) инглиз теле; 13. Хәфзы сыйххәт; 14. Хөсне хат дәресләре укытыла. +Без караган мәктәп дүрт сыйныфлы иде. Балалар бакчасындагы кеби монда да һәр сыйныфның дәрес бүлмәләрен, эш вакытларын, бакча утыртуларын, рисовать иткән картина вә рәсемнәрен карадык. Кылыч илә солдат уеннарын бик мәһарәт илә уйнауларын тамаша иткәч, кызлар гимназиясен вә пансионнарны карарга киттек. +Гимназияләр. Япон гимназияләрендә бакчачылык эше дәрес программаларына кертелгәнгә күрә гимназияләре тәмам бакча эченә чумган. Терраса һәр төрле гөл, чәчәкләрдән ясалган клумбалар илә әйләндереп алынган. Гимназия ихатасына керү гүзәл бер ботаника бакчасына керү берлә бер тоела. +Гимназияләрдә дәрес программасы +Гимназияләр биредә биш сыйныфлы. Дәресләре: япон теле һәм инглиз теле, хисап, җәгърафия, тарихы табигый, тарихы гомуми, һәндәсә, хикмәте табигыя, кимия, рисование, скульптуралык, гыйльме хайванат, нәбатат, хайван асраучылык, хәстәләргә тыйбби ярдәм итү, гимнастика, микадога итагать, ватанга тугрылык, милләткә хезмәт, әхлак, җыру, музыка, йорт карау, аш пешерү, кер юу, кош-корт карау һәм кул эшләре тәгълим вә тәдрис итүләр. +Безне гимназия директоры һәм инспекторы, вә берничә мөгаллим вә мөгаллимәләре каршы алдылар. Һәр сыйныфны күрсәтеп, тиешле җирләрдә аңлатып йөрделәр. Гимназиядә дәрес вакыты иде; һәр сыйныфта мөгаллим вә мөгаллимәләрнең дәрес бирүләрен карап үттек. Кимия бүлмәсен, гимнастикаларны һәм кул эшләре выставкасын карадык. +Һәрбер чигелгән һәм бәйләнгән нәрсәгә, рисовать иткән кәгазьгә ничәнче сыйныф шәкерте вә исеме язылган иде. Япон кызлары чигү, бәйләү эшләрендә бик оста булуларын, рисование эшендә беренче икәнлекләрен тасдыйк иттек. Кызлар рисовать иткән тау, урман вә чәчәкләрдән берәр данә безгә һәдия кылдылар. Аннан соң гимнастика уйный торган җирләрен, ашханә вә кер юа торган бүлмәләрен, тегү эшләрен вә бакчачылыкларын карап йөрдек. Дәрестән соң, гимнастика вакытында, гимназисткалар команда илә марш йөрделәр. Кул вә аяк уеннары уйнадылар. Мылтык вә кылыч илә сугыш рәвеше ясап күрсәттеләр. Без карап йөргәндә ашханәләрендә бай, фәкыйрь, гавам вә барон кызлары берлектә аш вә икмәк, чәй эчеп, печеньеләр пешереп торалар иде. Тегү бүлмәсендә кием кисеп, тегү вә башка кул эшләре илә мәшгуль иделәр. Бакчаларына чыгып, тимер көрәкләр илә җирне йомшартып, төрле чәчәкләр, кәбестә вә бәрәңге кеби ашамлык нәрсәләре утыртып күрсәттеләр. +Алдагы милләтләрнең хатын-кызларының тәрбияләре ни рәвештә икәнен күреп, хәйран булып, гимназия хозурында булган пансионны карарга киттек. +Пансион ике катлы бина булып, асткы каты ашханә, тәһарәтханә вә өстке каты дәрес, аш, йокы бүлмәләре вә китапханәдән гыйбарәт. +Йокы бүлмәсенең һәр тәрәзәсе астына диварга озын аркан тагып бик матур рәвештә җыелып куелган иде. Моны күргәч, мөтәрҗим аркылы пансионның мөдирәсеннән бу арканнарның ни өчен кирәк булуларын сораштым. Мөдирә бик ягымлылык илә: "Янгын вакытында тәрәзәдән төшәр өчен кирәк була", - диде. Мин бу җавапка бераз изахат өстәп: "Кызлар өчен бу кадәр биек биналардан төшмәк олуг зәхмәт булмасмы?" дип соравыма каршы мөдирә: "Хәер, әфәндем! Безнең кызларыбыз бу аркан илә тәрәзәдән төшәргә өйрәтелгәннәр, без исә, аларның осталыклары булсын өчен, кайчак төн уртасында, кайвакыт ашап утырганда "янгын бара" дип хәбәр белдереп, тәкърар кылдырабыз; шул сәбәптән бу эшләр алар өчен авыр бер эш түгел, бәлки һәр ихтималга каршы бер сафалык кына" диде. +Соңыннан гимназиянең зур бер залына килдек. Гимназисткалар ясаган чәчәкләр илә зиннәтләнгән залда сәяхләр шәрәфенә иртәнге аш хәзерләнгән иде. Керүебез илә гимназисткалар пионинога кушылып рус гимнын, без исә япон гимнын җырладык. "Банзай!" вә "Ура!" кычкырдык. Гимназия директоры сәяхләрне Япониягә килү илә тәбрик итте. Русиядән шушылай укучы вә укытучыларның Токио гимназиясен зиярәтләренә шат булуларын сөйләде. Бездән җавап бирелде. Хатын доктор мадам Ракович сүз алып, японнарның гимназия тәртипләре бик мөкәммәл һәм башкаларга нәмунә булырлык икәнлекне, бу гимназияләрдә укып чыккан япон кызларының чын мәгънәдә чын хуҗа хатын, чын тәрбия иясе булачакларына ышанганлыгын сөйләде. Хатын-кызларына болай тәрбия биргән ирләренә вә шул ирләрне тудырып үстергән аналарга рәхмәтләр укыды. "Яшәсен мондый тәрбиялеләр!" дия сүзен тәмам итте. Япон мөгаллим вә мөгаллимәләре, укучы кызлары озак вакыт кул чабып алкышладылар. Хотбәләр тәмам булгач, гимназисткалар күкрәкләребезгә чәчәкләр кададылар. Аш вә чәй бирелде. Аш вә чәйне хәзерләүчеләр дә шул гимназисткалар иде. Мәҗлестә һәр мөсафиргә аш вә чәй бирергә бер гимназистка билгеләнгән иде. Бу кара чәчле, кечкенә күзле, кыйгач кара кашлы, тулы йөзле япон кызы камил нәзәкәт илә үзенең кунагын хөрмәтли. Кулындагы вееры (җилпәзә) илә һаваны хәрәкәткә китереп кунагын эсселектән саклап тора иде. +Мәҗлес ахырында һәр гимназистка үзенең кунагына үзләре пешергән чәй печеньеләрен бер тартма күчтәнәч тәкъдим итте. Без дә илтифат вә бүләкләренә тәшәккер итеп киттек. +Гали дәрәҗә кызлар гимназиясе. Монда һәм гимназия инспекторы каршы алды вә күрсәтеп йөрде. Гимназиядә дәрес вакыты булганга гимназисткалар сыйныфта иделәр. +Моннан чыккан Токио дарелфөнүнен һәм Технический институтны карадык. Боларда дәресләр тәмамланган иде. Фәкать биналарны, музәханә вә китапхапханәләрне күздән кичердек. Соңра мөсафирханәбезгә кайтып бераз истирахәт иткәч, кич сәгать җидедә Никко шәһәренә хәрәкәт итеп, сәгать унда Никкога җиттек. +Никко Токиодан 150 чакрым шимальдә, биек таулар уртасында, гаять шаулап аккан Даягава нәһеренең өстендә бик күптән төзелгән бер шәһәрдер. +Никко диңгез өстеннән ике мең фут югары булып, әтрафындагы 4500 кад��рге фут югарылыктагы тауларында Токионың кибар гаиләләре вә Америка миллионерларының дачалары тора. Бу шәһәрнең алга киткән кәсепләреннән иң башлычасы художестволык һәм скульптуралык (һәйкәлтәрашлык) булып, шуңар даир бик күп кадерле нәрсәләр моннан табарга мөмкин. Никкода бер көн +Никкога килеп мөсафирханәбезгә урнашканчы сәгать кичке уникеләр булганга, бүген шәһәргә чыкмаенча, истирахәттә яттык. +Мөсафирханәбезнең әтрафында булган фонтаннарның вә якында шаулап аккан суларның тавышлары колакка кереп, күңелне урыныннан кузгата вә йокыны качыра иде. Бигрәк тә японнарның "Никконы күрмәгән адәм табигатьнең гүзәллеген күрмәгән" дигән мәкальләре хәтергә төшеп, төнне тизрәк үткәрәсе килә, сабырсызландыра, табигатьтән ләззәт алырга ашыктыра иде. +Аркадашларым йокыда иде әле, мин кояш илә бергә торып, мөсафирханәбезнең әтрафын карарга, иртәнге саф һаваны иснәргә карар биреп, урынымнан торып тәһарәтләнгәч, мөсафирханәнең балконына чыктым. Мөсафирханәбез Никконың иң бөек урынында булганга, шәһәрне, әтрафындагы тауларны карарга уңай иде. Шаулап аккан су тавышлары, арасында вә тау башындагы меңәр еллык нарат агачларының өстләреннән нәкъ балконга карап чыккан кояш нурларыннан вә төрле чәчәкләр илә капланган агачларның яфракларына аз гына хәрәкәт биреп искән саба җилен иснәп вә әтрафны тамаша кылып шактый вакыт үткәрдем. +Соңыннан мөсафирханәнең бакчасына чыктым. Бакчада әллә ничә урында атып торган фонтаннар, ялтырап торган күлләр булып, күлләрендә алтын балыклар вә күл тирәсендә җәнүбкә махсус төрле агач вә чәчәкләр, агачларында сайрый торган төрле матур кошлар, һәммәсе һаваны исни, һәммәсе кояшның чыгуына шатланган кеби күренә иделәр. Шул вакыт күңелемә мөхтәрәм шагыйребез Тукаевның "Җәйге таң хатирәсе" исемендәге шул шигыре хәтеремә килде: +"Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, лаләләр... +Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр. +Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене +Күктә аккошлардай, ак күчмә болытлар төркеме. +Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң +Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң". +Әйтерсең шагыйрь үзе бу урында булып, шул төрле чәчәкләргә, агач башларындагы сандугачларга вә кояш нуры илә ап-ак булып күренгән күктәге болытларга карап, табигатьнең бу матурлыгын күрсәтә иде. Шөбһәсез, илһамы дәхи артып, кешеләрне тәсхир итәрлек шигырь язган, дип уйлап, бакчаның һәр тарафында йөрдем. +Таш баскычларыннан менеп, бакчаның иң биек җирендә ясалган урындыкка утырып, биноклем күрсәткән кадәр әтрафны тамаша кылып тордым. +Сәгать сигез булганда аркадашларым йокыдан калыктылар. Чәй эчтек, чәйдән соң Никко турында беркадәр мәгълүмат бирелеп, маршрут билгеләнде. Сигезенче мартшрут (Токиода) Никко әтрафындагы тауларны, тау өстендә булган шигуннар Иэяси, Иэмицу каберләрен вә алар шәрәфенә бина улынган зур һәм мәшһүр Будда, Шинту храмнарын, водопадларны карап, кич илә сәгать алтыда Токиога китү. +Маршрут билгеләнгәннән соң, маршрут буенча Даягава нәһерен чыгып меңәр еллык аллеяләреннән тауларга күтәрелдек. Менеп Будда вә Шинту храмнарын карадык. Храмнар иске вә мәшһүр булулары илә бәрабәр, бизәкләре, зиннәтләре илән дә Япониядә беренче храмнардан саналалар икән. Соңрак Иэяси, Иэмицуларның каберләрен вә алар өстенә төзелгән ядкәрләрне карап, әтрафтагы гүзәл манзаралы тауларны җәяү йөреп, күрдек. Никкодан утыз чакрым ераклыкта утыз кадәр водопадлар бар. Шуларның мәшһүрләрен күрмәк өчен трамвай илә китмәк булдык. Ләкин безгә каршы килмәктә булган трамвайның алдагы бер күпердә казага очравын хәбәр итүләре илә, кызганычка каршы, водопадны күрә алмый мөсафирханәбезгә кайттык. Японнарның "Никконы күрмәгән адәм табигатьнең ләтыйфәтен белми" мәкален хаклы икәнен күреп белдек. Чөнки аның һавасы, сулары, таулары, шәһәрдән бигрәк, тауларының манзарасы шул кадәрле гүзәлләр ки, бу гүзәллекне тасвирдан безнең каләм гаҗиздер. Мөсафирханәдә өйлә тәгамын ашап, шәһәр вә урамнарында, магазиннарында бер кадәр йөргәннән соң, сәгать кичке алтыда Никкодан поезд илә Токиога хәрәкәт иттек. Тугызынчы маршрут (Токиода) Токио водопроводын карау. Сәяхләр шәрәфенә Токио шәһәр думасы тарафыннан бирелгән зыяфәт мәҗлесендә булу. Кичке сәгать 9 да Ногаяга китү. +25 нче июнь. Иртә сәгать унда трамвай илә, Токиодан 48 чакрым читтә булган, водопроводны карарга киттек. +Водопровод биналары якынында мәйдан уртасында бик матур соңгый күлләр янында ямь-яшел үләнлек өстендә чатырлар корылып, мәҗлес хәзерләнгән иде. Мәҗлескә шәһәр думасының әгъзалары, дума рәисенең ярдәмчесе, газета мөхәррирләре җыелган иде. Без бару илә водопровод биналарын, берничә кечүк елганың таулардан агып, цементтан ясалган су мәхзәннәренә (күлләренә) тутыруларын тамаша иттерделәр. Аннан соң, суны сафландырыр өчен, йөз сажин озынлыкта җир астында, таш бина эчендә куелган машина һәм төрле маддәләр үтә суның сафланып чыгуын, Токиога китәр өчен торбаларга тыгызлап төшерелүен күрсәттеләр. Ошбу җирләрне карап йөргәч, мәҗлес хәзерләнгән чатырларның бер тарафына утырып рәсемнәребезне алдырдык. +Соңра чатыр эчендә тиешле урыннарга урнаштык. Нотыклар сөйләнде, җаваплар бирелде. Водопровод мөдире водопровод хакында бераз тарихын сөйләде. Аның әйтүенчә, бу урында моннан 250 ел элек Токио халкы өчен водопровод ясалган булган. Шуны бераз зурайткалап төзәткәләп 1895 нче елгача торганнар. Шул елдан башлап 1899 нчы елда ике миллион халыкка җитәрлек су чыгара торган хәзерге водопроводны эшләп тәмам иткәннәр. +Бу водопровод тәртибе, зурлыгы, аз вакытта күп су чыгара алуы илә дөньяда беренчеләрдән санала. Моның мисалы фәкать Лондонда гына, имеш. +Без мондый зур водопроводны моңарчы күргәнебез булмаганга, гаҗәпсенеп, кирәксенеп тыңладык. Ислам хөкү��әтләрендә, бабалары ясап калдырган су юлларын, водопроводларны карый вә тазарта алмый бетергәннәре хәлдә, кыек күзле, сары йөзле, сирәк сакаллы, кечкенә японнарның бабаларына караганда да ничә өлеш зур вә мөкәммәл итүләрен фикер итеп, дөньяда шундый адәмнәр генә торырга тиеш икәнлегенә ышанычыбыз артканнан артты. +Нотыклар тәмам булгач, аш вә чәй тәкъдим ителде. Аштан соң шәһәр Думасы рәисенең ярдәмчесе бүген дума мәҗлесендә, Токио шәһә рендә трамвай йөртү эшен Акционерный обществодан шәһәр үзенә алуы хакында мөзакәрә булачак, шул сәбәпле мәҗлестә Дума рәисе нең катнаша алмавын бәян итте вә шәһәр Думасыннан вәкил була рак, сәяхләрнең сәламәт йөреп кайтуларын теләвен белдерде. Мәҗ лес тәмам булды. "Урра!" вә "Банзай!" тавышлары илә водопроводтан аерылып мөсафирханәбезгә кайттык. Кичке сәгать 7 гә кадәр вакыт булганга әйберләребезне җыештыргач, төрле тарафка таралдык. Токиода татар вә төрек шәкертләре илә очрашу +Япониягә бармастан элек Мөнир Ибраһимовның Токиода икәнлеген ишетмеш идем. Шул сәбәпле Токиога килү илә Мөнир әфәндене күрергә теләп йөрдем, ләкин туры китерә алмадым. Токиодан Никкага баргач кызлар фиркасендә тәрҗеманлык итүче Накаяма әфәнде илә сөйләшкән чагымда Русиядән Япониягә сәяхәт иткән мөхтәрәм Габдрәшид әфәндене белеп-белмәве турында сораштым. Накаяма әфәнде аңарга тәрҗеманлык иткәнен вә хәзер угылы Мөнир әфәнденең Токиода икәнлеген сөйләде. Мин дә Накаяма әфәндедән Мөнир әфәнденең адресын алып, 24 нче июньдә кич Токиода "Вәнә" исемле вокзалда булачагыбызны белдереп мәктүб күндердем. Никкодан Токиога хәрәкәттәбез дип телеграмм һәм бирдем. +Токионың Вәнә вокзалына килүебез илә каршыларга төшкән Мөнир Ибраһимов вә Хәсән әфәнде Фәһми җәнабләре илә күрештем. +Бәхре мохыйт кәбирнең Япон атасында очрашкан бу татартөрек кардәшләрем илә күрешү миңа бик яхшы тәэсир итте. Милли хисләремне уятты. Бөек Азиянең гыйлем мәркәзе саналган Токиода татар вә төрек кардәшләремнең тәхсилдә булулары минем әллә нинди ерактагы өмидләремне кузгатты. +Сәфәр аркадашларым мөсафирханәгә киттеләр, без исә, русча, инглизчә, японча, кытайча сөйләшкән кешеләр арасыннан бик тәмләп татарча сөйләшеп, вокзалдан ерак түгел бер каһвәханәгә юнәлдек. +Хәл-әхвәл сорашып, бер-берләребез илә яхшы танышкач, Мөнир әфәнделәр, Русиядән килгән экскурсантлар арасында бер татар мелласы да барлыгын газеталардан укып белгән булсалар да, бәгъзе бер сәбәпләрдән танышу вә катнашуны муафыйк күрмәгәнлекләрен вә шуның өчен бу көнгә кадәр күрешә алмый йөрүләрене белдерделәр. Кичке аш вә каһвә эчкәч, иртәгә күрешергә сүз бирешеп, каһвәханәдән чыктык. +Кичәге вәгъдәгә күрә Мөнир әфәнделәр квартирына киттем. Мөнир һәм Хәсән Фәһми әфәнделәр дә мине көтеп торалар. Бу утырышыбызда Мөнир әфәнделәрнең Токиода укулары вә мәгыйшәтләре турында сораштым. Токио дәрелфөнүненә керү өчен инглиз вә япон телләрен белү кирәк булганга, Мөнир әфәнделәр дә инглиз вә япон телләрен өйрәнәләр икән. Өмидләре 1911 елның көзендә дәрелфөнүнгә керүдер. +Японнар илә сөйләшүләренә караганда японча яхшы ук өйрәнгәнлекләре күренеп тора. Фәкать Мөнир әфәнде бераз вакыттан бирле күзләре илә җәфаланып торганга күрә беркадәр вакыт дәрескә бара алмавы турында борчылып сөйләде. +"Токиода шәкерт тормышы илә торганда айга күпме чыгым тотарга кирәк була?" - дип соравыма каршы: "Квартир түләү, ашау- эчү һәм бер-ике дәрес өчен бер мөгаллим тотарга барысы 30-35 сумнар җитәчәк", - диделәр. +Токиода "Асия Гикай" исемендә бер җәмгыять барлыгын ишетмеш идем. Мөнир әфәндедән шул җәмгыять турында сораштым. +"Асия Гикай" җәмгыяте 1909 нчы елдан бирле дәвам итә икән. Мөнир әфәнделәр үзләре дә бу җәмгыяттә әгъза булып, дәвамлы һәм уңышлы эшләве өчен тырышалар икән. "Җәмгыятьнең Япониядә меңгә якын, Төркия вә Һиндстанда 150 кадәр әгъзасы бар", диделәр. +Җәмгыять үз мәсләгенә хезмәт өчен "Асия Гикай" исемендә айлык бер журнал чыгара. Хакы елга ике иен - рус акчасына күчергәндә ике сум. Бу журнал японча булып, бәгъзе кытайча, инглизчә, төрекчә вә татарча да язылган мәкаләләр дәреҗ итә. Җәмгыятьнең максаты ачык аңлашылсын өчен "Асия Гикай" журналында татарча язылган түбәндәге мәкаләне, гыйбарәсе илә, бу урында китерәм: +"Асия Гикай" җәмгыятьнең ачылуыннан максат +Хәзерендә без торган Азия халкы һәрвакыт үзләренең эшкә осталыклары берлә дөньяны тотып килделәр. Шулай ук Азия туфрагы да үзенең киңлеге, төрле үсемлекләренең күплеге, суларының яхшылыгы, тауларының төрле кыйммәтле ташлар вә мәгъдәннәр илә бай булуы илә шөһрәт табып килгән. Шуның өчен борынгы заманнарда Азия туфрагында зур галимнәр, философлар җитешеп, дөньяның хәзерге тәрәкъкыйсенә сәбәпче булганнар. Ләкин бүген без, Азия халыклары, барыбыз бер ата балалары, бер ыруг халыклары була торып, бер-беребездән ерак аерылган. Хәтта бер-беребезгә дошманланганбыз. Безнең бу гакылсызлыгыбыз үз йортыбызны үзебез саклый алмавыбыздан. Әгәр хәзердән алдагы көннәребезне кайгыртмасак, йортыбызның киләсе көннәре бик караңгы күренә. Шуның өчен асыл тормышта яхшы холыклы, мәкъбул гадәтләр иясе - без, азиялеләр, барыбыз өйләребезнең хәлләрен кайгыртышырга, уянырга, иҗтиһад итәргә тиешбез. +Без хәлләрне уйлап "Асия Гикай" исемле җәмгыять ачтык һәм барча азияле туганнарыбыздан безнең өебезне яратучыларның безгә ярдәмдә булуларын үтенәбез! "Асия Гикай" җәмгыятенең мөәссәсәләре +Җәмгыятьнең баш идарәсе Токиода булып шөгъбәләре Япониянең башка шәһәрләрендә, Курә вә Катай мәмләкәтләрендә дә бар. Баш идарә һәр ел Курә, Катай, Һинд мәмләкәтләренә сәяхләр күндерә. Халыкның мәгыйшәте һәм тәрәкъкыйят дәрәҗәләре илә таныша. Азия мәмләкәтләреннән Япониягә экскурсияләр булса, ярдәмләшә икән. +Мөхтәрәм Габдрәшид әфәнде хәзрәтләре дә 1909 нчы елда Япониядә ��әяхәте вакытында мәзкүр җәмгыятьнең мөәссәсәләре, парламент рәисе Курно Хирунака, "Тәрәкъкыйюн" җәмгыяте рәисе Инукаи Такеши, "Мөхафәзаи табигать миллия" җәмгыятенең рәисе Тудиямо Мицудо әфәнделәр илә зур мөнәсәбәт ясалмыш һәм аларның мәгънәви ярдәме илә Япониядә сәясәт итеп, күп мәгълүмат алыр га муафыйк булмыш. Токиода мәсҗед урыны хакында алар илә күп мөзакәрәдә булып, алар васитасы илә Токионың гүзәл бер җирендә, дворец якынында мәсҗед шәрифкә урын вәгъдә ителмештер. +Мөнир әфәнделәрнең сүзләренә караганда Русия татарларыннан Япониягә шәкерт вә мөгаллимнәр экскурсиясе булса, "Асия Гикай" җәмгыяте экскурсантларга ярдәм итүне үз өстенә алачак, имеш. Мәсәлән, үз хисабына тәрҗеманнар бирәчәк, пароход вә тимер юлларда тиешле тәнзил ясатачак. Күрергә тиешле булган урыннарны күрсәтергә ярдәм итәчәктер. +Япониядә соңгы вакытларда "Ислам җәмгыяте" исемендә яңа бер җәмгыять ачылган икән, ул турыда да Мөнир әфәнделәрдән шул мәгълуматны алдым. "Ислам җәмгыяте" 1909 нчы елда оештырылган, хәзер дә дәвам итә. Беркадәр әгъзалары бар. +Бу җәмгыятьнең оештырылуы хакында "Асия Гикай" журналының 4 нче номерында беркадәр мәгълүмат булганга, бу урында шуны гына күчерәбез. +Мөхтәрәм мөсафирләр вә Япониядә ислам җәмгыяте +Якын вакытта ике госманлы, голүме диния мөгаллимен, Токионың "Ислам җәмгыяте" гаять бөек ихтирам илә истикъбаль иттеләр. Гали Риза вә Сәид Таһир әл-Хөсәен әфәнделәр Пекиннан килмешләр ди. Гали Риза әфәнде моннан дүрт ел әүвәл чингә килеп, Чиндә дин мөбин исламның шартларын чин мөселманнарына тәгълим юлында гайрәт итмештер.8 Якын вакытта Истанбулга гаудәт итәчәктер.9 Сәид Таһир әфәнде Гали Риза әфәнденең мәүкыйгын ишгаль өчен якын вакытта Чинга китәчәктер. Бу затлар һәр бере кәнди ихтисаслары даирәсендә гаять бөек мәгълүмат сахибләре булып, мөсафәрәтләрендә Токио халкын да мөстәфид итмешләрдер. Килүләре гаять гүзәл бер вакытта - Токионың чәчәкләр илә мөзәйян бер заманында иде. Болар нисанның икесендә килеп, мисырыбыз башиларыннан хөрмәтле Әхмәд Фазыл әфәнденең ханәсендә мөсафир улмышлардыр. Мәзкүр айның унбишләренә кадәр Токионың һәр тарафын сәир итмеш иделәр. Фазыл әфәнде бу затларның шәһәрне сәир вә зиярәтләрендә бәрабәр булындыгы кеби, аларны фельдмаршал принц Уяма, җенерал Фунт Нуки, адмирал барон Урио вә башкаларга тәкъдим итмештер. +Бу исламнар гыйндында мөкаддәс булган 16 нчы нисан, җомга көнне интихаб илә, бу мөхтәрәм затның бурайа вөрудыннан истифадә идәрәк, Йокогама, Кобе, Токио вә саир шәһәрләрдә сакин исламнар бергә тупландык. Гали Риза әфәнде сәяхәте вакытында, үз фикере буларак, иҗтимагъның нәтиҗәсендә биредә ислам җәмгыяте барлыкка китерүне тәмәнни итте. Бу җәмгыятьнең максаты: хотбәләр вә матбугат илә исламиятнең таралуына гайрәт итмеш. Хакыйкатьтә галәме ислам илә японнар арасында даими мөнәсәбәт тәэсис итмәгә чалышмак улмасыны тәмәнни итте . Бер вәҗһе ати әгъзалар интихаб улынды . Рәис Г. Трабгылы әфәнде Иокогамадан, рәис ярдәмчесе Гали Такаҗи һәм Иокогамадан, хәзинәдар Габделкадыйр әфәнде Иокогамадан, кятиб Бәрәкәтулла әфәнде Токиодан, кятиб мөгавине Ибраһим бине Әхмәд әфәнде Токиодан. +Бу әгъзалар мәҗлестән соң барысы бергә җыелышып фотография алдырмышлардыр. Моннан соң мәзкүр затлар "Асия Гикай" җәмгыяте тарафыннан "Хиббә" бакчасы җиварындагы клубта өйлә йимәгенә дәгъвәт улынмышлардыр. Ухаро җәнабләре хазирунга тәшрифләреннән тулай тәшәккер вә мәмнүниять белдереп сөйләгән нотыгында, голүме исламга булган мөхәббәттән исламиятнең японнар гыйндында танылган хәленә муафыйк улдыгыннан, бу гали дин хакыйкатьтә мәгълүматның дәһа ачык вә дәһа вазыйх бер сурәттә, аңлашылмаса ислам галимнәренең ярдәме илә булачагы лөзүменнән бәхәс итте. +Гали Риза әфәнде җавабында сөйләдеге гарәпчә нотыгында "дин ислами тәгълим вә тәдрис вә аның хакында мәгълүмат бирмәк даими вазыйфабыздыр. Бинаэн галәйһи без һәрвакыт шундый бер ихтыяҗ хосусында имкян тәкъдирендә ярдәм итмәгә әзермез" димештер. +Сәид Таһир әфәнде нотыгында биредә булган өч ислам таләбәсенә "Асия Гикай" җәмгыятенең күрсәткән тәсһиляттан тәшәккер итмештер. +Японча сөйләгән нотыкларны Муцио Фуҗито инглизчә тәрҗемә иткән кеби, мин дә гарәпчә сөйләгән нотыкларны инглизчәгә тәрҗемә иттем. +Мәҗлестән соң биредә дәхи фотограф алынмыштыр. +Мәҗлестә бирелгән карарга нигезләнеп, җәмгыятьнең максатын тәрвиҗ итеп җәридә нәшер итмәк теләгебез булса да, "Асия Гикай" җәмгыяте тарафыннан нәшер булган айлык мәҗмугада дин ислам хакында тәдкыйкать илә иктифа итәргә мәҗбүр улачакбыз. Бу хосуста якын вакытларда җәмгыятебезнең муаффәкыят илә тәрәкъкый итәчәген вә мохтаҗ изах улан японнарга бу бабта мәгълүмат та улыначагын өмид итәбез!" +"Бәрәкәтулла" +Мөнир әфәнделәр илә утырыштан шул кадәр мәгълүмат алып, кич сәгать 8 дә мөсафирханәбезгә кайттым. Аркадашларым җыенганнар иде. Үзебез трамвай илә, багажларыбыз рикша илә Токионың Шимбази вокзалына киттек. +Состав бирелде. Урыннарыбызга йирләштек. Озатырга килгән халык күп иде. Шәһәр тарафыннан Дума рәисенең могавине, полиция мәэмүрләре, мөгаллимнәр, студентлар вә шәкертләрнең хисабы юк иде. Шулар арасында өстенә аурупача киенгән, башына кызыл фәс кигән татар студентлары Мөнир вә Хәсән Фәһми әфәнделәр булу мине аеруча сөендерә иде. Сәгать 9 булып, кузгалыр вакыт җиткәч, халык бигрәк кайный башлады. Шул арада озатырга төшкән япон әхбабларыбыз һәм Мөнир вә Хәсән әфәнделәр илә кул тотышып, "Урра!" вә "Банзай!" кычкырып Нагоя шәһәренә хәрәкәт иттек. Унынчы маршрут (юлда) Нагоя шәһәрендә иртәнге аш. Нарада 6 сәгать булу. Кич 8 дә Осакада булу. +26 нчы июнь иртән 8 дә Нагоя шәһәренә җиттек. Нагоя Токиодан 355 чакрым гарбе шималидә булып, Япониянең зурлыгы нисбәттә 4 нче дәрәҗәдәге шәһәрләреннән булып, җанлы рухлы. Вокзалдан трамвай илә "Кайрафты" отеленә барып иртәнге аш ашадык. Бераз истирахәт иткәч, сәгать 10 да Нарага хәрәкәт итеп, 12 дә килеп җиттек. Шәһәр башлыгы, полиция башлыгы, учительләр һәм шәкертләр каршы алдылар. Трамвай булмаганлыктан, джин рикшалар илә шәһәр клубына бардык. Монда шәһәр тарафыннан сәяхләр шәрәфенә зыяфәт хәзерләнгән иде. Аш вакытында, гадәттәгечә, тәбрик-нотыклар һәм җаваплар булды. Аштан соң шәһәрдә, Будда, Вишну гыйбәдәтханәләрен карадык. Шәһәр Нагоядан бер йөз чакрым җәнүбтә, 50 мең нөфүсле. 709 елдан 784 елга кадәрле Япониянең пайтәхете булып, шул вакыттагы зурлыгына нисбәтле хәзер уннан бер өлешкә калмыш. Гыйбәдәтханаләрдән "Тодай-дзи" миладидан 706 елда бина ителеп, зиннәт вә ямь илә мөмтаздыр. Гыйбәдәтханә алдында 37 тонна, яки 2257 пот авыр лыгында колокол һәм 18 фут биеклегендә 772 елда бронзадан коелган Дайбуцу һәйкәле бар. +Шәһәр вә әтрафын карагач, кич сәгать 6 да поезд илә Осака шәһәренә хәрәкәт иттек. Вокзалда шәһәр башлыгы, полиция башлыгы, учитель вә шәкертләр озатып калдылар. +Сәяхләрне каршы алыр өчен Осака шәһәренең управасы тарафыннан, газета идарәләреннән, учительләр тарафыннан һәм "Сәяхләргә юл башы" җәмгыяте тарафыннан Нарага вәкилләр килгән иде. Шулар белән берлектә сәгать 7 дә Осакага җиттек. Вокзалда бик күп кеше каршылады. "Сәяхләргә юл башы" җәмгыяте тарафыннан күкрәкләребезгә французча: "Хуш килдегез, миһманнар!" гыйбарәсе язылган кызыл бантиклар кададылар. Соңра рус вә япон флаклары һәм төрле чәчәкләр белән бизәкләп хәзерләнгән трамвайларга утырып мөсафирханәгә юнәлдек. Мөсафирханә һәм рус вә япон флаклары белән зиннәтләнгән. Капка башына русча "Добро пожаловать" гыйбарәсе зур хәрефләр илә язылган иде. +Осака шәһәре Бива күленнән чыккан Йодагави нәһере ярында, монысында бер миллион ярым кеше яши, Япониянең зур шәһәре. кемендә булып, егерме квадрат чакрым урын ишгаль итә . Йодагави нәһереннән каналлар казылып, шәһәрнең күп урамнарына су йөргәнлектән һәм диңгез буенда булганлыгыннан, һавасы һәрвакытта дымлы, юеш. Тимер юллар вә пароход юллары белән Япониянең һәрбер сәүдә портларына вә башка зур шәһәрләренә тоташканлыктан, эш вә сәүдә җәһәтеннән беренче урынны тотадыр. Унберенче маршрут (Осакада) Осака шәһәре вә шәһәр урамнарын "Акционерный ширкәте"нең мәүсален һәм шырпы фабрикасын, бер балалар бакчасын, бер ибтидаи мәктәпне карау. "Осакаси Асиян кайши" пароходлар ширкәте илә "Осака асахи" һәм "Осака майничи"исемендәге газета идарәләре тарафыннан сәяхләр шәрәфенә отель "Осака"да булачак зыяфәткә бару. +27 нче юинь. Иртә сәгать 8 дә Осака шәһәренең зур урам вә магазиннарын карап йөрдек. Сәгать 10 да трамвай илән "Акционерный ширкәт"нең ак муслин фабрикасын карарга киттек. Фабриканы карарга барачагыбыз "Сәяхләргә юл башы" җәмгыяте тарафыннан фабриканың директорына һәм идарә әгъзаларына алдан хәбәр ителгәнгә күрә, әгъзалардан бәгъзеләре һәм директор каршыладылар. Кунак бүлмәсендә кабул итеп, чәй тәкъдим иттеләр Соңыннан фабриканың, мамыкны юа, киптерә, эрли, суга, сугылган муслинны юа, киптерә, үлчәп тора торган шөгъбәләрен карап үттек. Һәркайсы шөгъбәдә һәркем үз эшен башкара. Машиналар шөгъбәсендә, машиналарның тиешле бер нәрсәсен кузгатуы сәбәпле бөтен фабрикадагы станоклар хәрәкәткә килә иде. +Фабрикада эшчеләр барлыгы өч мең булып, йөздән сиксәне хатын- кыз. Иң зур жалуния көненә бер сум егерме тиен, иң азы - егерме тиен. Мөдире исә айга ике йөз сум ала икән. +Эш вакыты балаларга - 8 сәгать, хатыннарга - 10, ирләргә - 12 сәгать. Бәйрәм яллары ай башында һәм унбишендә берәр көн (Япониядә завод вә фабрикаларда ял айга ике көн). Фабриканың суга, тукый торган станогы барысы 750 булып, һәр станок көненә өч йөз ярд тукый икән. +Соңыннан фабриканың хастахәнәсен, эшче балаларына махсус мәктәпләрне һәм эшчеләрнең квартирларын, ашханәләрен карагач, "Боз" фабрикасына килдек. Япониянең 40 дәрәҗә эссе һавасында төрле корал вә машиналар илән боз ясаучыларны күреп, адәм баласына Ходай тарафыннан ихсан ителгән гакыл вә фикерне тиешле рәвештә эшләтсәң, табигатьнең янә бик күп нәрсәләреннән файда күрә беләчәкләрен тәфәккер иттек. Боз фабрикасының кунак бүлмәсендә берәр аршын биеклектә ярты аршин калынлыкта вә киңлектә булган подносларга хәзерләп куелган бозлардан ваклап куйганнарын салып, төрле йимеш суларын (фруктовый водаларны) эчтек. Илтифатларына тәшәккер итеп, трамвай илән балалар бакчасын карарга киттек. +Балалар бакчасын һәм ибтидаи мәктәпне карадык. Монда һәм хуш кабул итеп, балаларның дәрес вә уеннарын күрсәттеләр. (Тәртип вә программалары 7 нче маршрутта язылганча.) Соңыннан "Акционерный ширкәт"нең шырпы фабрикасын карап, мөсафирханәбезгә кайттык. Бераз истирахәт иткәч, кич сәгать 8 дә трамвай илән отель "Осака"га бардык. +Отель "Осака" Йодагави нәһеренең кечкенә бер атасында булып, отельгә керер өчен нәһергә күпер салынган. Отельнең икенче тарафында, нәһер өстенә каратып, балконнар ясалган. Әтрафына төрле агач вә чәчәкләр утыртылган. Бинасы Аурупа ысулында, бик зур булып, төрле мәмләкәтләрнең флаклары белән зиннәтләнгән иде. Безне газета идарәләреннән һәм "Осака-Асиян кайши" пароход ширкәте тарафыннан вәкилләр каршы алдылар. Отель "Осака"ның зур бер залында бераз истирахәт иткәч, отельнең әтрафларын вә бакчаларын карап йөрдек. Соңра зыяфәт хәзерләнгән залга җыелдык. Пароход җәмгыятеннән һәм "Осака асахи", "Осака майничи" газеталарының идарәләреннән вәкил, газета мөхәррире Синага әфәнде нотык сөйләде. Аның соңында Осака губернаторының секретаре нотык сөйләп, губернаторның тәбрик вә сәламен җиткерде. Бездән каршы һәм җаваплар бирелде. (Нотыклар күбрәк тәбрик һәм изһар мәхәббәттән гыйбарәт булганга, бу урында язылмады.) +Аш бирелде, аш вакытында янә нотыкла��, янә тәбрикләр; һәр ике милләтнең саулыкларына тостлар күтәрелде, "Урра!" вә "Банзай!" кычкырылды. +Аш тәмам булганнан соң, уен бүлмәсендә японнар, милли җыру, милли музыкаларын уйнадылар һәм төрлечә гимнастика уеннары уйнап күрсәттеләр. +Гимнастика уйнаган вакыт, уйнаучылардан берсе яхшы ук югарыдан егылып төште. Бу манзараны күрү белән бер гимназисткабызның һушы китеп шунда егылды. +Япон докторы тиз арада тыйбби ярдәмгә кереште, югарыдан егылып төшкән японга доктор-фәлән якын бармады, ул янә үз эшенә ябышты. Гимнастика уеннары тәмам булгач, янә бер стакан чәй эчеп, кич сәгать унбердә "Урра!" вә "Банзай!" тавышлары илә отель "Осака"дан чыгып, мөсафирханәбезгә кайттык. Уникенче маршрут (Осакада) Осакада монетный дворны (зарыбханә), Кремльне, гали кызлар гимназиясен, ирләр гимназиясен, гали тиҗарәт мәктәбен, "Осака асахи" газетасының идарәханәсен һәм матбагаханәсен карау. Кич сәгать 8 дә, шәһәр тарафыннан чакырылып, театрга бару. +28 нче июнь иртән сәгать 9 да трамвай илә зарыбханәне карарга киттек. Зарыбханә 1871 нче елда бина кылынып, таш диварлар илә ихата кылынган. Капка һәм ишек яннарына солдатлардан сакчылар куелган иде. Зарыбханәнең директоры вә берничә мәэмүр каршыладылар. Истирахәт залында бераз ял иткәч, акча сугу рәвешләрен карарга чыктык. Сәяхләр тәртип илән йөрсеннәр өчен, бүлмәдән бүлмәгә ике яклап, янәшә рәвештә җеп тарттырылган иде. Ошбу җепл әр уртасыннан бер-бер артлы йөри башладык. Беренче бүлмәдә алтын вә көмеш, руда хәлдә, таш кеби, савытларга салынып куелган вә шул рудадан күпме микъдар алтын, көмеш чыкканы язылган иде. Икенче бүлмәдән дивар буена казаннар ясалган вә андагы алтын электр куәте илә ут төсле кып-кызыл булып кайный. Хадимәләр озын саплы чүмечләр илә кайнап торган утны сосып, стан (калып) га сала вә берничә минуттан алты вершок озынлыкта, ике вершок калынлыкта алтын кирпечләр хасыйл була иде. +Өченче бүлмәдә алтын кирпечләрне янә казанга салып кайнаталар. Тәхлил вә тәскыйя кыйлып калыпка салалар. Бу калыптан аршин ярым озынлыкта, ике вершок киңлектә, безнең бер сумлык көмеш акча калынлыгында алтын такталар хасыйл була. +Дүртенче бүлмәдә бу такталарны тазарталар. Машинага салып төзәтеп вә шомартып чыгаралар һәм икенче машинага салып, ошбу такталарны кирәк кадәр зурлыкта кистертәләр. Хасыйл булган түгәрәк алтыннарны җыеп, яхшы вә тигез киселгәннәрен аралап алып, начар киселгән вә кискәндә челтәр рәвешендә калганнарын янә казанга салалар. +Бишенче бүлмәдә түгәрәк алтыннарны машинага салып, аст-өст тарафларына вә кырыйларына тиешле галәмәт вә язуларны суктыралар. Галәмәт вә язулары яхшы чыкканнарны аралап, начарларын һаман казанга салалар. Галәмәт вә язулары яхшы чыкканнарны тәскыйя кыйлып, үлчәп, үлчәүдә туры чыкканнарын санап, махсус рәвештә төреп, хосусый сандыкларга салалар иде. +Соңыннан истирахәт залына чыгып, төрле җимеш сулары эчтек. Директор җәнабләренә тәшәккер итеп, кулын кысып, Кремльгә киттек. Кремль шәһәрнең иң калку җирендә 1583 елда бина кылынган. Дивар озынлыгы 40, калынлыгы 10 фут булган ташлардан салынган һәм Япониянең иң зур биналарыннан хисап ителә. Кремльгә һәр көн сәгать тугыздан дүрткәчә керергә рөхсәт ителә. Хәзердә үзендә Осака гарнизоны тормакта икән. +Сәгать 11 булганда Кремль эченә кердек. 12 булганда Кремль уртасына таш вә балчыктан өеп ясалган биек мәйдан уртасына мендек. Бу җиргә Осака шәһәренә каратып, зур ике пушка куелган иде. Пушка янында берничә солдатның тик кенә торуы, офицерның сәгать караштырып, арлы-бирле йөрүе ни дә булса, бер нәрсә көткәнлеген күрсәтә иде. Шул вакыт тәрҗеман: "Хәзер сәгать 12 була. Пушкалардан өч мәртәбә аталар, курыкмагыз", - диде. Без дә пушкага карап, офицерның командасын көтә идек. Сәгать тәмам 12 булды. Офицер кулы берлән ишарә итте. Пушкалар өч мәртәбә атылды. Тавыш беткәч, бер-беребезгә караштык. Кайсыларыбызның куркуыннан йөзенең ап-ак булуын күреп көлештек. Бераз Осака шәһәренең манзарасын карап, чәй хәзерләнгән бер казармага килдек. Монда чәй хәзерләүчеләр гади японнар түгел, бәлки, японнарның исемен күккә күтәрүче ватан каһарманнары - солдатлар, кунакларны хөрмәт итүчеләр дә офицерлар иде. Мәҗлестә гарнизон начальнигы да бар иде. Начальник безнең комендант Старковский белән самими, кунакчыллык илә күреште. Аны аерым бүлмәгә алып, кунак итте вә сөйләшеп утырды. +Кремльне карагач, трамвай илә гали кызлар гимназиясен карарга киттек. Гали тәрбия күргән кызлар, гимназиянең бер залында "Банзай!" кычкырып каршы алдылар. Гимназиянең директоры вә мөгаллимнәре кызларның кул эшләре выставкасын күрсәтеп йөрделәр. 1910 елда, Лондон выставкасында бу кызларга кул эшләре өчен мактау кәгазе вә алтын медаль бирелгән икән. Аларны карадык. +Соңыннан зыяфәт хәзерләнгән залга килдек. Аштан элек директор русча, кызлардан берсе французча, берсе инглизчә нотыклар сөйләделәр. Бездән русча җаваплар бирелде. Ахырда гимннар җырланды. Без дә җырладык. Япон гимназисткалары пионинога кушылып, сәяхләрне тәбрик вә яңадан килүләрен теләп, японча "Кунак каршы алу җырулары" җырладылар. Бездән курсистка Вера Соловьева пионинода уйнады. Аңа кушылып Владивосток гимназисткасы японнарга тәшәккер мәкамендә җырлады. +Аш бирелде. Ашны пешерүче вә хәзерләүчеләр гимназисткалар иде. Гадәтләренчә тәмам нәзакәт илә хөрмәт иттеләр вә үзләре ясаган бантикларны күкрәкләребезгә кадап, үзләре ясаган кәгазь капчыкларга тутырылган фрукталар һәдия кылып, кул кысып калдылар. Гали кызлар гимназиясен караганнан соң ирләр гимназиясен карарга киттек. +Ирләр гимназиясендә имтихан көне иде. Гимназия директоры, берничә мөгаллим һәм гимназистлар каршыладылар. Директор вә мөгаллимнәр һәр сыйныфны күрсәтеп йөрделәр. +Шәкертләре гимнастика уеннары уйнап күрсәттеләр. С��ңыннан Гали тиҗарәт мәктәбенә киттек. Мәктәп алдында студентлар кулларына тоткан флакларны селкеп, "Урра!" кычкырып каршыладылар. +Мәктәпнең зур залында шәһәр башлыгының ярдәмчесе, Дума әгъзалары, газета мөхәррирләре, мәктәп директоры вә мөгаллимнәре каршыладылар. Шәһәр тарафыннан сәяхләр шәрәфенә мәҗлес хәзерләнгән иде. Мәҗлестән элек шәһәр башлыгының ярдәмчесе һәм мәктәп директоры русча нотыклар сөйләделәр. Нотыклар, гадәттәгечә, тәбрикләр соңында японнарның тиҗарәте руслар белән японнар арасында тиҗарәтнең алга бармавы, бу эшнең һәр милләт өчен зарарлы булуы; тиҗарәтне алга җибәрергә вә якынрак танышмак өчен коммерсантлар экскурсиясе ясау тиешлеге, шуның өчен алдагы 1912 нче елда Япониядән, хосусан Осака шәһәреннән коммерсантлар экскурсиясе булачагын сөйләделәр. +Монан соң, япон студентларыннан берсе инглизчә, берсе немецчә нотыклар сөйләделәр. Һәркайсына бездән русча җаваплар бирелеп, нотыклар тәмам булгач, аш соңында, студентлар безгә төрле открыткалар һәдия кылдылар. +Соңыннан мәктәпнең выставкасын карап, бәгъзе нәрсәләрен сатып алып, трамвай илә "Осака асахи" газетасының идарәханәсенә бардык. Идарәханә вә матбагаларын карап йөрдек. Осака шәһәрендә көндәлек газета 17 булып, иң зурлары "Осака асахи" һәм "Осака майничи" газеталары икән. "Осака асахи" газетасы һәр көн ике йөз мең нөсхә тарала икән. Бу газеталардан башка, һәфтәлек газета һәм журналларның барысы егермегә якын икән. +Матбугатны карагач, зур бер залда кунакларга чәй тәкъдим иттеләр. Чәйдән соң, матбага алдында, нашир вә мөхәррирләр илә бергә рәсем алдырдык. Һәм төрле открыткалардан һәдияләр алып, трамвай илә мөсафирханәбезгә кайттык. +Көн бик эссе иде. Эссе көндә күп йөреп, сәяхләр дә бик арыганнар иде. Шул сәбәпле экскурсия мөдире: "Театрга бару-бармау һәркемнең үз ихтыярында", дип игълан итте. Кич сәгать 8 дә аркадашларыбыздан бер кадәресе театрга китте. Без исә, студентлар илә бергә, беркадәр кеше кич истирахәт иттек. Унөченче маршрут (юлда) Иртән сәгать 6 да Осакадан килү. Диңгез буенда дачалар станциясе "Моика"да туктап истирахәт итү. Кобе шәһәрендә 6 сәгать тору. Кич алтыда Киотога килү. +29 нчы июнь, сәгать 8 дә поезд илә Осакадан Кобе шәһәренә хәрәкәт иттек. Осака вокзалында мөгаллимнәр, шәкертләр "Сәяхләргә юл башы" җәмгыятеннән әгъзалар вә башка кешеләр "Урра!" кычкырып, озатып калдылар. Сәгать 10 да Кобене үтеп, диңгез буенда һәртөрле фрукта бакчаларының бер ягы күгелҗемләнеп торган диңгез, икенче ягы биек таулар булган "Моика" станциясенә төштек. Станция зур авыл булып, үзендә ибтидаи мәктәпләрдән башка, сельский хозяйственный школа , учительский семинария бар икән. Ибтидаи мәктәп шәкертләре флаклар тотып, сельский хозяйственный мәктәп шәкертләре музыка уйнап, учительский семинария кызлары төрле фрукталардан һәдияләр илә каршы алдылар. Фрукта бакчаларын Кобе шәһәре кибарларының дачаларын карап йөрдек. Ачык диңгездә коендык. Фрукта бакчасы янында, япон шәкертләре берлә бергә рәсемнәр алдырдык. Сәгать 12 дә составыбызга утырып, Моикадан 30 минутлык җирдә булган Кобега киттек. Кобеда 6 сәгать +Кобе диңгез буенда, 70 мең нөфүсле, һавасының сафлыгы, корылыгы белән мөмтаз, 1868 елдан бирле тиҗарәт порты; манзарасы Русиянең Ялта манзарасын хәтерләтә торган бер шәһәр. Үзендә Аурупа вә Америка хөкүмәтләренең консулханәләре, банклары, кәлисәләре бар. Бухтасына һәр тарафтан һичтуктаусыз тиҗарәт караблары килеп-китеп тора. Бу - шәһәрне эшлекле вә җанлы шәһәрләрдән иттерә. +Вокзалда шәһәр вә мөгаллимнәр тарафыннан вәкилләр каршылап, шәһәр тарафыннан булган вәкил, шәһәр клубында сәяхләр шәрәфенә зыяфәт барлыгын сөйләп, безнең шәһәр клубына баруыбызны үтенде. Без дә джин рикшалар белән шәһәр клубына киттек. Монда шәһәр башлыгы, Дума әгъзаларыннан берничәсе, газета мөхбирләре, мөгаллимнәр каршыладылар. +Клуб, шәһәрнең икенче ягында, тау итәгендә, бакча уртасында булып, бухта һәм шәһәр өстенә каратып, шәһәрнең манзарасы, бухтага пароходларның килеп-китүләре бик яхшы күренә иде. Ошбу күренешләрдән ләззәт алып бераз утыргач, аш хәзерләнгән залга җыелдык. Аштан элек, гадәттәгечә, нотыклар сөйләнеп аш бирелде. +Мәҗлес тәмам булганнан соң, сәяхләрнең кайберләре клуб бакчасында калды вә бәгъзеләребез Кобе якынында, тау өстенә Будда храмын карарга таралдык. Тау өстендәге храмнарны карагач, табигатьнең берсе өстенә берсен утыртып куйган рәвештәге тауларга менеп, шәһәр вә әтрафны карадык. Тауларга менәр өчен юллар ясалган вә тау башындагы мәйданнарга урындыклар куелган. Шул урындыкларга утырып истирахәт иттек. Моннан караганда алда таулар өстендә тагы таулар күренә иде. Аларга да менәргә карар бирдек, тагы да алга киттек. Ләкин аркадашларыбыздан берничәсе Кобедан китәребезгә фәкать сәгать ярым калган дип, юлдан кире кайттылар. Без, Петроградтан Технический институт студенты Макеев һәм курсистка Вера Львовна - өч аркадаш, юлыбызны дәвам иттек. Ниһаять, Кобе таулары өстендә иң биек хисап ителгән 2400 фут (342 сажин, 2 аршин, 9 вершок) - Маясан тавына мендек. +Тау өстендә кечкенә бер мәйдан, аның өстендә биек агачка флак асылган иде. +Урындыкларга утырып истирахәт иттек вә сумкаларыбызда булган әфлисуннарыбызны ашадык. Бинокльләребез белән әтрафны карадык, ләкин шәһәр күренми, фәкать бухтага килеп китүче пароходлар гына күренә иде. Кобедан кузгалырга өч чирек сәгать калганда, иптәшләребезгә җитешәбез, йә юк, диеп, таудан тауга төшә башладык һәм шәһәргә килеп җиттек. Көн бик эссе булганлыктан бик сусаган идек. Бер дөкяндә фрукта суы эчеп, рикшалар алдык та, тизлектә вокзалга җиткерүләрен үтендек. Вокзал шәһәрнең түбән өлешендә булганлыктан, арбачыларыбыз берсеннән-берсе узышып, чапкан ат тизлегендә йөгертәләр иде. +Вакыт тар булганлыктан арбачыла��га бирәчәк акчаларыбызны хәзерләп барып, вокзалга җитү илә акчабызны биреп, состав ягына чыктык. Поезд да кузгала башлады. Көч-хәл белән вагоныбызга менеп Киотога хәрәкәт иттек. +Киото студентлары тарафыннан вәкил, газета мөхбирләре, "Сәяхләргә юл башы" тарафыннан вәкил Кобега каршы килгән иде. Кобедән сәгать 6 да кузгалып, 8 дә Киотога килеп җиттек. Киото вокзалында полицмейстр, шәһәр башлыгы могыйны, мөгаллим вә студентлар каршыладылар. Рус-япон флаклары белән зиннәтләнгән трамвайга утырып, тәгъйин ителгән мөсафирханәгә киттек. Мөсафирханәдә төрле флаклар берлә зиннәтләнгән капка вә ишек башларына, русча "Добро пожаловать!" дип язылган. Мөсафирханәдә бераз истирахәт иткәч, шәһәр урамнарын вә магазиннарын карарга чыктык. Киото кинемотограф хуҗасының чакыруы илә картиналар карага киттек. Картиналар Япония атасында торучы айнус халыклары илә японнар мөхарәбәсенә даир иде. Киото шәһәре +Киото Бива күле илә Осака заливына коя торган Юдагава нәһере арасында, һәр икесенә каналлар илә тоташтырылган, Камагава күле өстендә биш йөз мең нөфүсле, 794 нче елдан 1769 нчы елгача Япониянең пайтәхәте булып торган бер шәһәрдер. Үзендә дворецлар, хөкүмәт йортларының күплеге, чит хөкүмәтләрнең консулханәләре; гыйлем йортларыннан дарелфөнүннәр булып, Киотоны беренче шәһәрдән саната. Иң шәп урамнары Инсижа вә Нижа һәм башка булып, Инсижаның киңлеге 40, башкаларының 25 әр сажиндыр. Киото, җамаяк, таш савытлар, фарфор, чиккән, тукыган нәрсәләре, бронзадан койган савыт вә җиһазлары белән мәшһүрдер. Ундүртенче маршрут (Киотода) Христиан японнарның кәлисәсен, ир вә кызлар гимназияләрен, хайванат бакчасын, Будда вә Вишну храмнарын һәм коммерческий музейны карау. Кич сәгать 8 дә театрга бару. +30 нчы июнь. Иртән сәгать 9 да трамвай илә христиан японнарның кәлисәләрен карарга киттек. Кәлисәдә руханилар, хезмәтчеләр - барысы да христиан японнар булып, гыйбадәт вә аятьләрен японча үтиләр икән. Без баруга христиан японнар кәлисәгә җыелганнар иде. Руханилар япон теле белән гыйбадәт кылдырдылар. +Кәлисәдән соң ирләр вә кызлар гимназияләрен карадык. Һәр икесендә рус гимны җырлап, каршы алдылар. Гимнастика уеннары уйнап, дәрес программаларына кергән эшләрне эшләп, кул эшләре выставкаларын күрсәттеләр. Һәр ике гимназиядә нотыклар вә җавап лар булды. Фрукта вә лимонадлар белән кунак иттеләр. Гимназистлар төрле открыткалар, гимназисткалар берәр җиллек (веер) һәм үзләре ясаган кәгазь капчыклар илә төрле җимешләр бүләк иттеләр. +Директорлары, гимназияләренең тарихы һәм дәрес программалары исемендә берәр китап һәдия иттеләр. Соңыннан хайванат бакчасын карарга киттек. Киото хайванат бакчасы Токио хайванат бакчасы кебек бай түгел. Фәкать җәнүбкә вә Япониягә махсус хайваннар күп булучылык бакчаның игътибарын беркадәр күтәрә. Хайванат бакчасын карап йөргәч, бакчаның гүзәл бер җирендә чәчәк вә гөлләр арасында, шәһәр тарафыннан иртәнге аш бирелде һәм берәр капчык фрукта (җимеш) һәдия ителде. Иртәнге аштан соң Будда вә Вишну храмнарын карап йөрдек. Аннан соң коммерческий музейны карарга киттек. Моның мөдире вә берничә әгъзалары каршыладылар вә һәр шөгъбәсен күрсәтеп йөрделәр. Музей бик бай һәм бик мөкәммәл күренде. Японнарның һәр эшләгән нәрсәләре тәмизлек, матурлык илә мөмтаз. Музәханә дә шул нәрсәләрнең иң матур, тәмиз вә әгълялары белән тулган иде. +Дикъкатьне җәлеб иткәннәре фарфор һәм ефәк нәрсәләре, ефәк белән тукылып эшләнгән өй җиһазлары, рәсем вә картиналар иде. Бу нәрсәләр шул кадәр нечкәлек илә эшләнгән ки, адәм кулы белән эшләгәнлеккә ышанырга шөбһә итәрлек иде. +Музейның һәр шөгъбәсен карап бетергәч, идарә тарафыннан төшке аш бирелде. Нотыклар вә җаваплар булды. Соңыннан мөсафирханәбезгә кайтып, бераз истирахәт иткәч, япон театрына киттек. Чакырылып барганлыктан, каршыладылар. Театр япон ысулында булып, урындыклар-фәләннәр юк иде. Халык саф булып утырсыннар, берсе икенчесенә кысынлык кыйлмасын өчен, палас өстенә шакмак рәвешендә планкалар кадакланган. Шулар эченә кереп, аяк бөкләп утырганнар иде. Безгә урындыклар тәкъдим иттеләр һәм пьессаның русчага тәрҗемәсен тараттылар. Пьесса япон тормышына гаид булып, кияүгә кыз бирүләре тасвир ителгән иде. Гәрчә куелачак пьеса русчага тәрҗемә ителсә дә, япон телен белмәгәнгә, күп нәрсә аңлап, рухына төшенеп булмый. Шул сәбәптән япон театрлары безгә зур тәэсир итми иде. +Тәнәфес вакытларында буфеттан бушка чәй, эчемлек вә берәр печенье алмак өчен "Сәяхләргә юл башы" җәмгыяте тарафыннан билетлар бирелгән иде. Шул билетларыбызга чәй эчтек. Шул вакыт кичке газеталардан берсен тәрҗемәчедән укытсак, түбәндәгеләр язылган иде: Хайванат бакчасын карап йөргән чагыбызда, гимназистка вә гимназистлар, вә мөгаллимәләрнең иң озак караган хайваннары маймыллар булганын вә шулар илә уйнап, башка хайваннарны күрми калулары язылган вә бик осталык илә көленгән иде. Унбишенче маршрут (юлда) Киотодан Суругага вә аннан Владивостокка сәфәр +Беренче июль. Иртә сәгать 7 дә трамвай илә Киото вокзалына киттек. Юлда вагонга милли киемендә бер япон кереп, гадәтләренчә, визитный карточкасын тәкъдим итте. Мин дә кабул итеп, үз карточкамны бирдем. Карточкамда исем, фамилиям татарча һәм русча язылган иде. Япон моңа дикъкать итеп карап торгач, нинди тел белән язылганны сорады. "Төрек вә татар теле белән" диюемә каршы, урыныннан торып, кулын биреп, күзе белән әтрафны карап, әллә ни әйтергә иткән төсле кыйланды да, урынына утырып, кулындагы портфеленнән кәгазь, каләм алып түбәндәге рәвешчә русча язды: "Мы Японцы и Турки-татары из одного племени; нам нужно вместе жить и вместе умиреть". +Миңа бирде дә, кулымны янә бер мәртәбә кысты, Башка сүз әйтмәде. +Вокзалда студентлар, гимназистлар, учительләр, шәһәр башлыгы могыйны, полицмейстр вә башка халык җыелган иде. Состав бирелде, урыннарыбызга йирләштек. Баягы япон килеп янә үзенең төрек-татарча укыйсы килгәнен сөйләп, миннән төрек-татар телен өйрәнердәй лөгать китабы һәм кыйраәт өчен татарча берничә китап һәм Коръән җибәрергә мөмкин булып, булмауны сорады. Мин җибәрергә вәгъдә иттем. +Сәгать 8 булды. Танышларыбыз илә күрешеп, "Урра!" вә "Банзай!" тавышлары илә кузгалып киттек. Японнарның урман вә тауларын, ашлык басуларын кичеп, сәгать бердә Суруга шәһәренә килеп җиттек. +"Суруга" мөсафирханәсендә истирахәт итеп, төшке аш ашап, кич сәгать 6 да "Хазан мару" пароходына утырдык. "Тимер юллар идарәсе" һәм "Рус - япон җәмгыяте" тарафыннан вәкил вә тәрҗемәчеләр, озатырга килгән студентлар, Суруга полициясе башлыгы, шәһәр башлыгы, газета мөхбирләре пароходка тулдылар. Һәр ике тарафтан нотык вә җаваплар булды. Без японнарның илтифатларына тәшәккерләр кыйлдык. Һәм рус вә Япон милләтенең саулыкларына "Урра!" вә "Банзай!" кычкырдык. +Экскурсиягә ярдәм иткән кешеләргә аеруча тәшәккерләр әйтеп, "Банзай!" кычкырдык. Соңыннан һәркайсы белән кул тотышып, аларны катерлар берлә кире Суругага озаттык. Үзебез "Хазан мару" илә Владивостокка юл тоттык. Көн яхшы, җил юк. Диңгез өсте тын иде. Сәяхәтебездән алган тәэсирләребезне, японнарның яшәргә мөстәхыйк милләт икәнлеген сөйләшеп, кичне вә икенче июльне үткәрдек. +Өченче июль. Сәгать 12 дә, сау-сәламәт булганыбыз хәлдә, Владивосток шәһәренә җиттек. +Пристаньда военный музыка оркестры уйный. Сәяхләрнең ата-аналары, белеш-танышлары вә башка бик күп халык җыелган. Һәммәсе каршылый, һәммәсе шапка вә яулыкларын селкәләр иде. +"Хазан мару" тәмам туктады. Оркестр рус гимны "Боже царя храни!"ны уйнады. Сәяхләр һәм каршыларга килгән халык "Урра!" кычкырдылар. Таможня мәэмүрләре кереп, әйберләребезне карамыйча гына, ярлык ябыштырдылар. Без экскурсия мөдире Емильянов җәнәбләренә бу кеби мәшәкатьле хезмәтне ихлас белән үтәгәне өчен кулын тотып тәшәккер әйттек вә бер-беребез илә кул тотышып аерылыштык. Хәтимә Экскурсиягә рөхсәт алу +Экскурсия мөдире Емильянов әфәнде иң элек Владивосток шәһәрендә Япония консулына мөрәҗәгать итеп, Япониягә экскурсиягә япон хөкүмәте тарафыннан рөхсәт итеп, ителмәве һәм япон тимер юлларында экскурсиягә скидка (ташлама) булып, булмавын сорады. Консул үз хөкүмәте белән хәбәрләшеп, тимер юлларда никадәр скидка ясалачак һәм кайсы җәмгыятьләр экскурсиягә ярдәмдә булачакларын мөдиргә белдерде. Соңыннан маршрут төзелеп, шуның буенча барып кайтырга күпме акча кирәклеге булачагын чамалап тәгъйин итте. Маршрут игълан кылынып, экскурсиягә катышачак кешеләр кайд ителә башлады. Катышучылар хезмәт иясе булсалар, рәисләреннән вә полициядән, хезмәт кешесе булмаса, фәкать полициядән экскурсиягә катнашырга каршылык юк икәне хакында шәһадәтнамәләр тапшырдылар. Мөдир әфәнде мәзкүр шәһадәтнамәләрне җыеп, хөкүмәттән барысына бер заграничный паспорт алды. Япония хөкүмәтенең һәм җәмгыятьләренең экскурсиягә ярдәме +Хөкүмәт тимер юлларда, экскурсантларга III класска 35 % тәнзил ясады. III нче класс билеты илә II нче класста да йөрергә хак бирде. Тимер юл һәм шәһәрләрдә экскурсантларның тыныч вә рәхәт булуларына ярдәм вә дикъкать итте. +Таможня мәэмүрләре нәрсәләребезне карап, туздырып гаҗиз итмәде. Җәмгыятьләр исә, тиешле маршрутлар ясашты; тәрҗеманнар бирде; бер шәһәрдән икенчесенә барганда алдан хәбәр итеп, тиешле чаралар күрде. Япониядә күзгә ташланган гадәтләр +Японнар, һәвакыт, һәркемгә ачык йөз, татлы сүз һәм игътибарлы булалар. Шуның илә бәрабәр бик дикъкатьле, каршысындагы кешенең яхшы вә яман тарафларын тикшерүчән булалар. Бу хәллләре читләр илә катнашканда бигрәк беленә һәм яхшы вә яманлыктан ни тапсалар да шунда ук газета вә журналларга язып гомумның күз алдына куялар. Пакълек вә нәзәкать японнарның канына сеңеп беткән гадәтләре булганга, өст-башлары пакъ, йорт вә җиһазлары тәмиз була. Һәр йортта эссе вә салкын судан ванналар булып, һәр япон көндә бер-ике мәртәбә ваннада юына. Җир казучы, кирпеч сугучы япон башта ваннада юынмыйча баласы илә күрешми, мәҗлескә утырмый. +Японнарның чәчләре яшьли агаручан була. Алар моны эссе ваннада күп коенганнан күрәләр. Японнарда близорукийлык та күп, шул сәбәпле күбесе күзлек кияләр. Бу близорукийлыкны, йортларының кәгазьдән ясалып, якты төшәр өчен кечкенә пыяла куелганлыктан, вә кирәк кадәр якты булмаганлыктан вә шул караңгы урында күп уку, язу илә мәшгуль булудан күрәләр. +Японнар, шәһәрдә булсын, авылда булсын, вакыт кадерен бик беләләр. Шул вакытны үз файдаларына бер эш кылып үткәрергә тырышалар. Шуның илә бәрабәр истирахәт вакытларын уен-көлке, музыка илә үткәрүне яраталар. +Шәһәр халкы һөнәр, тиҗарәт илә; авыл халкы мал асрау, иген вә бакчачылык илә көн күрәләр. Завод вә фабрикалар күп булганлыктан, табигый, монда да эшче халык күп. +Шәһәрләрдә дөкяннәр алгы вә арткы кыйсем дип икегә бүленгән була. +Алгы кыйсем: дөкян саналып, сатыла торган төрле нәрсәләр тутырылган була. Арткы кыйсем: бу кыйсем исә санагатьханә саналып, дөкяндә сатыла торган нәрсәләрне гаиләнең берничә әгъзасы, санагатьханәсендә эшләп хәзерли бара. Дөкян ачу японнарда һәркемнең үз ихтыярында булып, теләгән көнендә, теләгән сәгатькә кадәр ачык тота. Фәкать зур магазиннар, хадимнәр илә эш күрүче урыннар өчен, эш башлар һәм туктар өчен махсус сәгатьләр билгеләнгән була. Падишаһлык бәйрәмнәрендә (ихтиярый) ябык була. Банклар, мәхкәмәләр исә падишаһлык бәйрәмнәрендә дә һәм башка берничә дини бәйрәмнәрдә дә ябык була. +Ахунд Салихҗан Урманов +"Шура" журналы идарәсеннән: Бу сәяхәтнамәдә рәсемнәр бик күп иде. Заман мөсагадә итмәгәнлектән бу рәсемнәрне кую мөмкин булмады. Еллар тынычланганнан соң бу сәяхәтнамә, шаяд рисалә рәвешендә басыл��р вә шул вакытта рәсемнәре һәм куелыр. Мөхәммәдъяров +ФИНЛЯНДИЯ ХАТИРӘЛӘРЕ +Көз иде. Халык иген ашлыгын җыйды. Газета хәбәрләренә караганда Русиядә быел сабан ашлыгы шәп үскән. Халык тук вә шат. Ашлык яхшы булгач сәүдә дә көчле. Безнең сәүдәгәр татарларымыз да Мәкәрҗәдә яхшы табыш иткәннәр. Бик күңелле хәлләр... Ләкин киләсе ел өчен дә халык тынычмы? 1910 ел 1909 елга охшармы! Әллә ничә миллионлы халык тук булырмы? Узган еллардагы ачлык халыкның йөрәгеннән чыгып өлгергәнме? "Йир үстерми, ашлык уңмый!" диеп зарланулар, малларыны хәтта балаларын сатулар озаккамы туктаган? Моңар каршы без: "Юк, бездә халык бер ел тук булса, икенче ел ачлы-туклы кала! Халыкның ризыгы тәэмин ителмәгән. Иген кәсебе белем вә культура нуры белән яктыртылмаганда ашлыкның үсүе тәсадефи генә", - димез. Бездә халык никадәр тырышып эшләсә дә йиренә ышана алмый. Йирне ул уйнатмый, йир аны уйната. +Әмма Ауропада, мәсәлән: шведлар вә финнәрдә эш башка төсле. Мөхбирегез быел җәйне Финляндиядә "Выборг" губернасында уздырганга фин крестьяннары эчендә күргәннәрен кыскача язачак. +Финнәр үзләренең белемлелекләре вә тырышлыклары саясендә стихийное явлениеләрнең зарарлы тәэсиреннән эшләрен коткару дәрәҗәсенә якынлашканга авыл укучылары өчен бәлки файдасыз булмас. Финнәр нинди начар елда да игенсез, безнең крестьяннар кебек, ач калмыйлар. Финнәрнең йирләре күбесенчә күлләр, гранит ташлары һәм чыршы вә нарат урманы илә тулы, сазлык, баткаклык икәнлеге мәгълүмдер. Мондый урында иген кәсебе илән яшәр өчен, финнәр кебек бай вә мәгърифәтле булыр өчен, бер генә юл бар: труд (тырышу) дыр. Моңар культура дисәк һәм ярый. Мин йөргән йирләрне типичный Финляндия диеп булмый, чөнки Выборг губернасы Петербургка күрше булганга руслар күп тәэсир итмешләр. Шунлыктан бу губерна халкына эчке финнәр кырын күз илә карыйлар, бозылган хисап итәләр. Монда халык ярлырак та, аракы да эчкәлиләр. Алай да урта Русия крестьяннарыннан һәм минем аз булса да танышдыкым Казан арты крестьяннарыннан күп байлар. +Финнәрдә дворяннар юк диярлек. Крестьяннар да арендаторлар. Крестьяннарның ун дисәтинәдән алып 40-50, хәтта 100 дисәтинә йирләре бар. Хайваннары - бер-ике ат, бер-ике сыер. Сарык сирәк очрый. Гади сыер 40 тәңкәдән 50 тәңкәгәчә, ат 70 тәңкәдән 200 тәңкәгәчә тора. Эшче яллау бик кыйммәт булганга йорт хуҗасы өч-дүрт дисәтинә йирне генә эшли ала. Эш интенсивный булганга, бу тирәдә моннан артык йир - урманлык. Шунлыктан утын арзан. Каен утыны сажины өч-дүрт тәңкә, нарат утыны ике-өч тәңкә. Өй, каралты нараттан яхшы иттереп салынган була. Финнәрне өй салырга яратучан диләр. Ат, сыер өчен дә абзарлары йылы ясала. Мунчалары - кара мунча. Һәр шимбә кич мунча ягу фарыз хөкеменә кергән. Дачага килүче шәһәр кешеләре финнәрне оялтмас өчен бу кичне бүлмәләреннән чыкмыйлар. Финнәр уңайлык өчен мунчага бөтенләй хәзерләнеп китәләр. Якшәмбе көн һич бер эшкә т��тынмыйлар. Иртән атларын җигеп гаиләләре илән зуррак авылдагы гыйбадәтханәләренә (киркага) китәләр. Аннан чабышып кайтулары күңелле була. Финнәрдә культура самостоятельный икәнлеге һәрнәрсәдә күренеп тора. Гәрчә безнең читек формасындагы үкчәсез итекләрен сирәк кисәләр дә милли бүрекләре, хатыннарының милли костюмнары, камыт, дуга, балта, чиләк, чүмеч вә башка йорт-йир әсбаблары үзләре бер рәвештә булып, Русиядә эшләнмәгәне күренеп тора. Хәтта арбалары, авыл арасындагы шакырдап торган таш җәелгән юлларына карап, үзләрендә эшләнә. Мөмкин кадәр һәрнәрсәне үзләрендә эшлиләр, читкә акча чыгармыйлар. Шуңар күрә халык һәрвакыт мәшгуль. Эш бәһасе кыйммәт булганга, эшче халык та шактый бай. Әгәр дачага килүчеләр рус эшчесен яллап килсәләр, аны ничек тә Петерга кайтып китәргә мәҗбүр итәләр. Кызларга гына тимиләр. Чөнки үз кызлары кичне егетләр илән йөрергә чыкмыйлар. +Биредә эшче илән яхшы мөгамәлә кылырга кирәк. Чөнки берсе китсә, икенчесе, ач калса да, килми. +Авылларда һич бер түрә юк. Өч ай эчендә бер чебеш урланганын ишетмәделәр. Бер мәртәбә сугыш-талаш күрмәделәр. Халык ипле вә авыр, салмак. Сөйләшеп утырыр өчен бик ачык түгелләр. Җавапны бик озак уйлап бирәләр. Бер дә кызмыйлар. Хатын-кызлар кырда эшләсәләр дә урамда сирәк очрыйлар. Балалар да, гадәттә, әдәпле. Безнең авыллардагы кебек арба артыннан йөгерү түгел, кеше күрсәләр өйләренә качалар. Олыларда да узучыны тәрәзәдән карап озату юк. Балаларның су кергәнен очратсаң, йөгереп чыгып тал эченә качалар. Хатлар урамда ачык ящикларда атна-ун көн яталар, һич бер бала кул тигезми. +Бөтен халык газета вә журнал укый. Монда һич бер хата юк. Мин зур авылда тордым, газетасыз бер өй күрмәдем. Иң ярлы арендатор да бер газета, эшенә даир бер журнал ала иде. Газета атнага өч чыга. Бәһасе елга 4 марка - 152 тиен. Журнал айга бер мәртәбә чыга - 2 марка. Һәр авылда иң яхшы өй - мәктәп. Ир вә кыз балалар бергә укыйлар. Зурлар өчен авылларда халык академиясе бар. Анда крестьянны һәр төрле йир машиналары вә төрле орлыклар илән таныштыралар. Йир эшендә фән вә тәҗрибә кирәкле тапкан исляхатләрне фин крестьяннары бу лекцияләрдә ишетәләр, күрәләр һәм үзләре шулай эшләргә керешәләр. Бездәге инертность (гаталәт), китаптан көлү, ышанмаучылыкны мин аларда очрата алмадым. Йирләрен искертмәс, үстермәслек хәлгә йиткермәс өчен аллы-артлы нинди орлык чәчәргә кирәкне (севооборотны) бик яхшы беләләр. +Печәнгә килсәк, Оренбург губернасындагы болыннарны монда төшеңдә дә күрә алмассың, әмма печәннәре мул. Чөнки печәнлекне дә сөрәләр, тырмалыйлар, печән орлыгын чәчәләр. Ауропада печән орлыгы чәчә башлауга йөз ел тулып узды. +Австриядә беренче тапкыр печән чәчеп, аның файдалылыгын халыкка аңлатып йөрүче бер эшчегә падишаһлары мирзалык дәрәҗәсен бирмеш, соңра халык үзенә памятник салдырмыш. Финляндиядә дә халык күптән бирле печәнне чәчәләр. Чәчкән печән дисәтинәсенә Финляндиядә 350-400 пот бирә. Бу печән туклылыкта поты солы потына тора диләр. Русча моңар клевер диләр. Финнәр үз йирләрендә шәп үсә тоган сортны - свидклеверны тимофеевка исемле үлән илән аралаштырып чәчәләр. Печәннең поты 50 тиеннән бер сумга йитә. +Игенлек вә печәнлекләрен ел саен тиреслиләр. Әмма тиреснең йөге бер тәнкә булганга, һәм дә ул да аз булганга, алар күптән йирләрен заводта ясалган дарулар илән яңарталар. +"Шура" кебек әдәби мәҗмуга сәхифәләрендә печәннәр вә тиресләрдән бәхәс ачу бик килешеп бетмәгәнгә укучы крестьяннарны йир хакында чыккан рисаләләрне вә Самара шәһәрендә чыга торган "Икътисад" мөҗәлләсен алып укырга тәүсыя итеп сүземне туктатамын. +Югарыда язганнарым Финляндиягә килү илә күзгә ташланмактадыр. Соңгы елда бәгъзе мөселман депутатлар вә башка зыялыларымыз Финляндиягә килеп киткәләделәр. Әмма Финляндиягә эшләргә өйрәнергә килү кирәк. Монда һәркем эшли, ялкауларга урын юк. Монда "Эшләп кенә табарсың үз хакыңны!" Гомәр Галиев +ИЛЛӘРДӘ (Истәлекләр) +Әйтеп үтим: +1. Парижда Бөтендөнья декоратив искусствосы выс тавкасы (выставка декоративных искусств) оештыры лып, шунда СССРның да аерым павильон төзеп катнашуы мәгълүм булгач, +СССР павильоны эчендә милләтләр бүлег ендә катнашырга Татарстан җөмһүрияте дә чакырылгач, шул выставкага татар искусствосына караган экспонатлар җибәрү белән бергә Татарстаннан ике кеше җибәрү мәсьәләсе күт әр елгән иде. Тиешле учреждениеләр выс тавкага җибәрү өчен ике кеше билгеләделәр: берсе - про фессор-художник П. Дульский һәм икенчесе - Гомәр Галиев. Истәлекләр әнә шул командировка юлында - 1925 елның июль һәм августларында тудылар. Ләкин алар командир овка отчеты итеп исәпләнә алмыйлар, отчет итеп язылм ыйлар. +II. Бу истәлекләр вакытлы матбугатта "Кызыл Татар стан" битләрендә басылганнар иде. Ләкин мин газета бит ләреннән регулярно укып бара алмаган иптәшләр өчен ул истәлекләрне бербөтен итеп бирергә теләдем. "Гажур" мәгъкуль курде, мәшәкатьне үз өстенә алды, басты. +III. Истәлекләр күрелгән, күзгә чалынган, колакка суг ылган нәрсәләр турында, яңадан китаплар тикшереп, материаллар актарып язылган нәрсәләр түгел. Заграниц ада төрле моментлар күзгә ничек ташланганнар, башка ничек кереп утырганнар, куен дәфтәренә ничек сызгаланг аннар - истәлекләр шулай язылганнар. Заграницага таба беренче адымнар +Казаннан Канашка, Канаштан Сергачка, узенең тәмл е колбасалары белән атаклы Арзамаска, кайнар ашы бел ән шөһрәтле Муромга, аннан Мәскәүгә ... +Бу юл Казан белән Мәскәү арасын таптаучыларга ачык билгеле. +Заграницага китәргә җыенып беткәч, әнә шул Ка зан - Мәскәү юлында өч ай киләп сарганнан соң, без Франциягә керергә рөхсәт алдык. Франциягә керергә рөх сәт - бу төп виза. Аннан соң бетмәс-төкәнмәс транзит визаларын гына аласы кала. Заграница паспортының дүрт ягын да штамплар белан тутырып, әнә шул ��изаларны җыйганда, шул штампларның, һәммәсенә акча түл әүне искә алгач, күңелгә "бу тере кешеләргә салына тор ган пошлинадыр инде" дигән уй килә. +Булган вакытлар, анда заграницага китәргә теләгән кешеләргә "губернатор хәзрәтләре" рөхсәт биргән дә, шуның белән эш беткән. Бу мәсьәләдә тик ике момент роль уйнаган: 1 - яшерен охранканың заграницага китүче кеше турындагы материалы, 2 - тиешле кешеләрен ә "бүләк" биргәләү. +Менә шул ике мәсьәләне хәл итеп, кулга заграничный паспорт алгач, "эш бетте" дияргә яраган. Хәзер, бер як тан, һәрбер мәмләкәтнең үз эчендә сыйнфый моментлар, көрәшләр көчәйгәнлектән, икенче яктан, төрле буржуа мәмләкәтләренең үзара булган дошманлыклары көннән-көн тирәнәйгәнлектән, аерым гражданнарның, чит мәмләкәтләргә китү-кайту мәсьәләләре, әлбәттә, яхшы ук чуалганнар. Безнең өчен тагын өченче момент бар. Евро па буржуазиясе: "Советлар Союзыннан очкан күгәрчен нәр дә безнең илләргә коммунизм агитациясе ташыйл ар", - дип карый. +Менә шуңар күрә дә алар үзләренең "виза" исемле иләкләреннән иләп, "коммунизм агитаторлары"ның үз илләренә аяк басуларыннан котылмакчы булалар. +Ничек булса булды, ләкин без "виза" иләкләрендә өч айлап иләнеп йөрсәк тә, мартта башланган волокита ның очын июльдә генә тапсак та таптык, 21 нче июльдә Мәскәүнең Виндава вокзалына юнәлә алдык. +- Виндава вокзалы - элекке Рига вокзалы ләкин хәзер ул заграничный вокзал. Чөнки хәзер Рига "заграни цада". Бу вокзал тирәсендә заграницага китүчеләр һәм аннан кайтучылар айкалалар. Латышлар, литвалылар үз ләренең миниатюрный (кечкенә) илләренә шуннан юнәл гән кебек, французлар, немецлар һәм башкалар да үз ләренең "бөек илләренә" шуннан юнәләләр. Шул чуар төркем эчендә Советлар Союзыннан заграницага эш бе лән китүче совет түрәләре, инженерлары, профессорлары, әдипләре һәм безнең кебекләре күренәләр. Бу чуар публи каның тагын бер характерлы ягын әйтеп үтәргә кирәк: анда күпчелек - кыз-хатыннар. Заграница белән безнең арада киләп сарып йөрүче обывательләрнең күп өлеше әнә шул дамалар өстенә төша икән. Алар сөеклеләре янына баралар, яисә аннан кайталар. Ефәккә, бизәккә чумган дамалар арасында мода эзләп йөрүдән башка эшләре булмаганнар да юк түгел. Сөйләшүләр шуны аңлаталар. +21 нче июль кич сәгать 11 ярымда безнең поезд Рига га кузгалды. Вагоннар рус вагоннары. Ләкин алар үзлә ренең чисталыклары, пөхтәлекләре белән Казан - Мәскәү юлындагы вагоннардан аерылалар. Монда кондукторлар да "товарищ" тугел. Ул, Рига белән Мәскәү арасында ур так поездда йөргәнгә, товарищ белән господин арасында калган бер кеше, Советлар Союзыннан заграницага китү челәр аңар товарищ дисәләр, бездән үз илләренә китүче дамалар аңар господин диләр. Шуның белән беррәттән публика эчендә мосье, мистер, синьор дигән тавышл ар да ишетелә. +Соңгы вакытларда Европа тимер юлчыларының Совет лар Союзында тимер юл эшләренең, куелышлары белән танышырга теләүләре бушка гына тугел. Сугыш вакытынд а эштән чыккан тимер юллар хәзер төзек бер хәлгә кил гәнәр. Һәр җирдә чисталык, ныклык, җитезлек күзгә бәрелә. Безнең тимер юлларда рельслар арасында паровоз астына тыгылырлык алабута үскән чаклар бар иде. Хәзер рельслар, шпаллар тирәсендә су кебек ару балласт шпаллар, шөрепләр, костыльләр яңартылганнар; вагон сикерми, төз бара. Сугыштан соңгы домкратлар рельс ларны су агымы кебек тигезләгәннәр. +Рига - Мәскәү юлы Себежга - Советлар Союзының Латвия границасындагы пограничный станциясенә - Тверь һәм Псков губерналары аркылы үтә. Без үткәндә, бу губерналарның кырлары халык белән тулы. Псков гу бернасында өзлексез матур күренешләр: күлләр, болын нар, урманнар. Крестьяннар очсыз-кырыйсыз киң болын нарга төзелеп печән чабалар. Монда безнең Татарстанда гы, гомумән Советлар Союзының урта губерналарындагы кебек зур авыллар, бергә өелгән йортлар күренмиләр. Монда хутор, участок системасы. Йортлар киң кырларга сибелеп утырганнар. Ара-тира элекке помещик имениеләр е дә күренәләр. +- Анда хәзер совхоз, анда хезмәт артеле, анда комм уна, анда кооператив җире, - диләр. +22 нче июль, кич якыная, шуның белән бергә, Латвия чигенә, "заграница"га якынаябыз. Идрица станциясе. Вок зал ишек башына зур итеп, "границага 48 чакрым" дип язылган. Әле соңгы станциягә - Себежга бер сәгатьтән артык юл бар, ләкин Идрицаны үткәч, вагон эче яңа хә рәкәткә килә. Вакытлы рәвештә Советлар Союзына ки леп, аның эше, тормышы белән ныклап танышырга өлгер үчеләр арасында эшкә дөрес карый алучы элементлар үзләренең төрле кешеләр белән булган әңгәмәләрен тук таталар. +Минем белән бер купеда баручы шведның (ул Мәс кәүдән Берлинга бара) соңгы сүзе менә шулай булды: +- Әгәр дә Россиянең мәдәни һәм икътисади үсеше хәзерге кызулык белән барса, өч-дүрт елдан соң безнең алд ыбызда иске Россиягә бер да охшамаган Россия -төзек, бай Россия булачак. +Шул арада бер мадамның: +- Пошлинада минем алтын беләзекләремә тимәсләр ме икән? - дигән сүзләре ишетелә. Швед көлә. +Тиздән паспортларны, багажларны, төеннәрне караяч аклар. Халык шуңар әзерләнә. +- Кесәләрне карыйлармы? +- Юк, синең кесәң белән нишләсеннәр соң? +Шул арада урта яшьләрдәге бер немка (немец хаты ны) сүзгә кушыла: +- Минем истәлек дәфтәрем немецча язылган. Тикшерг әндә уңайсызламаса ярар иде. Пограничниклар арасында немецча белүчеләр булырмы икән? +Кызылармеец аны тынычландыра: +- Тыныч булыгыз, сезнең дәфтәрегез белән нишләсеннәр соң, әгәр укучы кирәк булса, анда немецча гына тү гел, кытайча укучылар да табылыр. +Халыкны каушау алды. +- Гражданнар, паспортларыгызны хәзерләгез! +Менә без границада. Ләкин монда "граница" сүзе ике якка ике мәмләкәт урнашкан, ике төрле милләт җирләш кән һәм ике төрле мәдәният сибелгән дигән мәгънәдә генә түгел, бәлки бу урында "граница" сүзе ул мәгънәгә җа вап та биреп бетерә алмас. Монда "граница" сүзе тагын да киңрәк, тирәнрәк мәгьнәдә. +Менә Себеж. Себежның бире ягында эшче-крестьян хөкүмәте хөкем сөрә. Себеж өстендә кызыл флаг җилфер ди. Себежның бире ягында хезмәт хужалык итә. Ә Се бежның аргы ягыннан капитал хөкеме башлана. Әнә шул Себеждан башлап, бер уч латыш буржуалары бөек хез мәт иле булган Советлар Союзы белән Европаның бөек капитал хөкүмәтләре арасында буферлык хезмәтен үти ләр. Монда "граница" сүзе капитал белән хезмәт дөньяс ын бүлгән чик мәгьнәсендә алына. +Әйберләр карау башлана. +- Гражданнар, тиешле нормадан артык кыйммәтле нәрсәләр, кәгазьләр алып чыкмыйсызмы? +Тикшерү шул нәрсәләр тирәсендә бара: монда кызыла рмеецлар, пограничниклар арасында аерым мөлаемлык, йомшаклык сизелә. +- Әлегә чаклы сез эшче-крестьян хөкүмәте астында идегез, менә хәзер капитал иленә аяк атлыйсыз, сак булыгыз! - дигән төсле булалар. +Поезд Себеждан кузгала. Тимер юл буенда сирәк ке нә кызылармеецлар күренәләр. Әнә зур итеп эшләнгән кыз ыл капка. Капка башында ике яктан да: "Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!" дигән сүзләр күренә. Поезд шул капка аркылы үтә. Капка башында кызыл флаг җилферди. Без, вагон тәрәзәсеннән тыгылып, соңгы кызыл сол датка тавыш бирәбез: +- Сау бул, иптәш! +- Хушыгыз, иптәшләр! +Соңгы кызыл флаг тагын җилфердәде. +Менә чик баганасы - сажень ярымнар биеклегендә цемент багана. Багананың безгә таба ягы гел кызыл, ары ягы, буржуа йөзе төсле, алага-колага, яшелгә, акка, кар ага буялган. +Менә без Латвия туфрагында. Беренче "демократический" илләрдә +Чик баганасы артта калды. +Менә без Латвиянең беренче станциясендә - Зилупе да. Безнең өчен яңа җир. Ләкин күз алдында иске типл ар. +Зилупега җитеп, вагон тәрәзәсеннән карау белән, ярым немец, ярым француз фасонында Латвия солдат лары күренәләр. +Боларны күргәч, ирексез рәвештә Балтик буе контр революциясе искә төшә. Ревель, Рига, Митава бунтла ры, Булак-Балахович көннәрендә Балтик буе шәһәрләр ендә көпә-көндез фонарь баганаларына асылган эшче ләр һәм Рига контрреволюциясеннән соң атылган меңләп иптәшлар - барысы күз алдыннан кичәләр... "Матбугат" тирәсендә +Менә тагы паспортлар, әйберләр карау башлана. Лә кин күңел хәзер ул формальностьләр тирәсендә күп уй ламый. Латыш офицерының: +- Коммунизм әдәбияты алып кермәдегезме? - диг ән сүзләреннән генә күңел җирәнә. +Себежда совет матбугаты белән тулган көтепханә бар иде. Зилупе да буш түгел: анда Латвиянең "Латвийс саргс" һәм "Латвийс крайвис" исемле фашист газетала ры белән бергә рус эмигрантларының Рига урамнарында жыйган акчаларына чыгарылган газеталарны саталар. Беренче тапкыр кулга "Сегодня" ("Бүген") исемле рус газетасы эләкте. Безнең бәхет: бу газетаның бу но меры "зур" бер мәсьәләгә багышлап чыгарылган икән. Газетаның беренче битендә зур иттереп төшерелгән чирк әү клишесы. Баш мәкалә шуңар багышланган. +Мәсьәлә болай тора: Александр III1, үзенә ясалган бер һөҗүмнән (покушение) исән калу хатирәсе итеп, Рига вокзалы янына бер чиркәү салган булган. Ләкин Латвия хөкүмәте: "Бу чит мәмләкәт әсәре, бу чиркәү русл арның Латвия өстендәге гегемонияләрен күрсәтеп тора", - дип, ул чиркәүне урыныннан кузгатырга фәрман биргән. Рус эмиграциясе шуңар кайгырган була. Газета шуңар багышланган. Бу газетада тагын бер фельетон: берәү элекке вакытта Распутин белән танышкан. Алар Петербургның зур рестораннарыннан берсендә рәсми балда булганнар. Распутин аны бер барышня белән та ныштырган. Ул "изге карт" бу әфәндегә - фельетон мөх әрриренә - аерым тәэсир калдырган!.. Тагын күзгә бәрелгән мәкаләләрнең берсе - Кулиджның җәй киячәк эшләпәсе турында. Тагын шундый чепухалар. +Бу газетада күзгә бәрелгән икенче нокта - Латвия юстиция (гаделия) министрының русча сөйләшмәскә карар бирүе турында. Шахмат тактасы зурлыгында гына бер хөкүмәт министры булуга карамастан, ул рус эми грантлары алдында рияланып тормаган, тоткан да: "Мин моннан соң русча сөйләшмим!" - дип приказ чыгарган. Эмигрант газета шуңар елый. "Демократическая" Латвия +Мин үзем, транзит визасы алырга һәм шуның өчен Мәскәүдә латыш канцеляриясенә акча түләргә туры кил гәч кенә, дөньяда " Латвия" дигән "аерым" хөкүмәт бул ганлыгын ныклап белдем. Бәлки минем кебек белмәүче ләр бездә байтактыр. Белергә теләүчеләргә менә бераз материал. +Хәзерге Латвия элекке Курляндия губернасыннан, Лифляндия губернасының Рига, Валка, Виндин һәм Валмиера өязләреннән, шулар өстенә тагын Витебск губер насының бер өлешеннән тора. Барлык җире - 65 мең кв. километр. Халкы ике миллион чамасы. Шуның 73 проценты латышлар, 10 проценты руслар, 7 се немецлар, 6 сы еврейләр. Латвиянең иген игәргә яраган бөтен җир енең 48 проценты помещиклар һәм эре җир хуҗалары кулында. Бөтен халкының 79 проценты авыл хуҗалыгы белән яши. Бөтен халкының 24 проценты батраклар. Хә зер алтмыш меңләп профсоюз члены бар. Шуның 35 меңе коммунистлар тәэсирендә. Ә Компартия идән астында. +Латвия демократический ил санала. Ләкин ирек кенә юк. Аның парламентсыман нәрсәсе дә бар. Әмма власть бер уч буржуа һәм помещиклар кулында. Фашизм көч әя, "демократия" аңар ярдәм итә. +Теге вакытта, 1905 ел революциясе вакытында, 940 лап латыш революционерларын аттырган әфәнделәр иректә йөриләр, демократиядән файдаланалар. +Без менә шул илгә аяк бастык... +Поезд алга йөгерә... +Ил яңа. Ләкин тимер юл буенда шулук рус мәдәнияте. Һәр җирдә русча сөйләшәләр. Һәр җирдә эчке Русияне хәтерләткән нокталар тулып яталар. Ялган белән тулган газеталарны, күңел болгаткан латыш пагоннарын күз алдына китермәсәң, үзеңне тагын Русия эчендәге юлларда итеп сизәсең. Тик вагон эчендәге публика гына башкарак телдә, башкарак уңайга сөйли башлый. Демократия илендә инде Совет илендә сөйләгән кебек вагон эчендә сәяси темаларда бәхәс алып бару килешми, ди берсе. Үзе күз кыса. Яңа гына вагонга кергән латыш солдаты ни әйтергә белми аптырап кала. +Әлбәттә 73 проценты латышлар белән тулган бер почмакта аны Советлар Союзының урта губерналарыннан аера торган җирләр күптер. Ләкин поезд йөгерүе латыш этнологиясе белән танышырга ирек бирми бит. +23 нче июль. Иртә. Без Ригада - Латвия пайтәхе тендә . +Рига - XI иче йөзләрдә салынган шәһәр. Төп латыш шәһәре. Ләкин анда хәзер иң күп сөйләнгән телләр рус ча, немецча, еврейчә, аннан кала латышча. +Рига - Көнчыгыш Европа белән Көнбатыш Европа арасында калган бер шәһәр. Анда инде безнең шәһәрләр нең тимер башлары черепискә, чешуйкага (балык тәңкәсе, кабыр чык) алмашалар. Мәскәүдә яисә безнең Казанда художн ик яки архитектор готика әсәрләренә музей нәрсәсенә караган кебек карасалар, Ригадан башлап инде готика әсәрләре һәм готика стиле (дөресрәге калдыгы) куера башлый. +Рига вокзалында күз алдында тагын яңа публика, анда мөмкин чаклы латышча сөйләшергә тырышалар. Монда инде вокзал буфетындагы нәрсәләрдә дә яхшы ук үзгәреш күренә. Бу буфетта рус кухнясында немец ук лоны белән пешерелгән латыш нигъмәтләре күрәсең. Чәй урынына сиңа начар фарфордан эшләнгән калын чынаяклар белән "саfе" (кофе) тәкъдим итәләр. +Гомумән, границадан чыккач, поездга утырган яңа публиканың Советлар Союзындагы хәлләр белән таны шырга теләвен, шул турыда бик күп сорашуларны әйтеп үтәргә кирәк. Андагы киң масса ике телдәге газеталарда (русча һәм латышча) таратылган ялганга аптыраганнар. Рига вокзалында да шундый хәл. Анда Мәскәү турында сорашалар. Советлар Союзындагы икмәк уңышының дөр есме, ялганмы икәнен белергә телиләр. Чөнки ак газеталар аларга: "Россия ачка үлә. Ашлык уңу хәбәре большевиклар ялганы", - дигәннәр. +Рига, гомумән, матур шәһәр. Халкы 200 меңләп. Өйләр - таш пулатлар - таш белән кирпеч катыш. Урам нары бик төз түгел. Трамвайлары начар. Автомобильләр аз. Вокзалы пычрак. +Ригадан кузгалу белән Көнбатыш Двина суы аркылы чыгарга туры килә. Ләкин монда да күзләр Двина суын ың матурлыгына түгел, бәлки аркылы салынган күпер ләргә юнәләләр. Алар төзекләрме, әллә җимерекләрме? +Рига вокзалы буенда өч чакрым чамасы тезелеп китк ән җимерек вагоннар армиясе күренгән иде. Менә инде Двина суы өстендә, без чыккан төзек күпер янында, әнә шул вагоннарның койрыклары сыман сузылган җимерек күпер ята. +Көнбатыш Двинаны үттек тә, без яңа илгә - Литва га, аның пайтәхете Ковнога киттек. "Демократический" Литва +Бу хөкүмәтне дә мин виза алганда гына ныклап белд ем. +Бу почмакка элекке Ковио губернасы, Сувалки губер насының биш өязе, Вильно губернасының бер өлеше һәм Мемель округы керәләр икән. +Аның җире 53 мең квадрат километр (Татарстан җөмһ үриятеннән кечкенә); халкы 2 миллион ярым, литвалыл ар 70 процент, еврейләр 13, поляклар 8, руслар 7, башк алар 2 процент. Парламентлары бар. Власть консерва тор буржуалар кулында. "Жвалгия" (Литва охранкасы) фашизмның бөтен методлары белән файдалана. +Халкының 86 проценты авыл хуҗалыгы белән яши. Шуның 16 проценты бөтенләй ярлылар, 14 проценты бө тенләй җирсезләр. +Менә без Рига - Ковно поезды белән шул "мәмлә кәт" эченә киттек. Вагоннар - рус вагоннары. Ләкин алар Мәскәү - Рига вагоннарыннан үзләренең әшәкерәк булулары белән аерылалар. Рига - Ковно юлында +Бу юлда ике ноктага тукталып китәргә кирәк. Безнең белән бер вагонда 30-35 яшьләр тирәсендә бер рус интеллигенты бара. Ул Россия, Мәскәү турында сораша. Илен сагына. Үзе эмигрантмы-түгелме - без сорамыйбыз, ул әйтми. Сүз мәдәни төзелеш турында бара. +- Бу хөкүмәтләр рус мәдәниятенә һөҗүм итәләр, - ди. Мин Татарстанда руслар белән татарларның ничек кулга-кул тотынышып эшләүләрен сөйлим. Ул селәгәен агыза, баш чайкый. +Бөтен мөсахәбәдән менә нәрсә аңлашыла: Литва чиновниклары белән якынлаша алмаган рус гражданнар ына Литвада яшәве кыен. Шулай ук русның мәдәния тенә дә кырын карыйлар. Мәктәпләрдә тик бер телдә генә (литвача гына) укытырга мөмкин. +Интеллигент үзенең соңгы сүзе итеп: +- Әйе, ачык әйткәндә, безнең тормыш начар. Без хәзер Россиягә гөнаһлы кешенең оҗмахка караган күзе белән карыйбыз. Ул безнең алда оҗмах, ләкин без гөн аһлы, - ди. +Ул җирләрдә әйбер бәяләре бездәгедән кыйбатрак. Бер әфәнденең сүзе буенча, уртача костюм 320 лат яисә 640 лит тора (лат - Латвия акчасы, бер лат 40 тиен чамас ы, лит - Литва акчасы, бер лит 20 тиен чамасы). +Мин ике ноктага дигән идем. Ул ноктаның берсе - минем 18 яшьлек бер литовец-комсомолец - наборщик белән очрашуым. +Бу ябык чырайлы яшь егетне монда берничә айлар элек кенә Ковно төрмәсеннән чыгарганнар. Ул анда бер ел чамасы утырган. Төрмәгә керүнең төп сәбәбе - ком сомолда член булу. Бу егет белән - +СССР границасын чыккач очраган беренче чын иптәш белән - озак сөйлә шергә туры килде. Ул коммунизм әлифбасын, РКП(б) программасын, Ленинның "Революция һәм дәүләт" дигән әсәрен, аның комсомолларга сөйләгән речен, башкаларн ы укыган. Яшьләр хәрәкәте тарихын өйрәнгән. Алар, наборщиклар белән бергәләп, яшерен түгәрәкләрдә өйр әнгәннәр. +- Төрмәдә ничек соң? Тән җәзасы юкмы? +- Мине өч кенә тапкыр кыйнадылар. +- Гомумән, төрмәгә эләккән кешеләрнең хәлләре ничек? +- Сез элекке Шлиссельбург крепостен белә торганс ыз. Менә хәзер сәяси тоткыннар: "Шлиссельбург Ковног а күчте", диләр. +Комсомолец әнә шундый җаваплар бирә. +Шул чаклымы, түгелме - анысы икенче мәсьәлә. Мәсьәлә менә монда: без -СССР ның ирекле территор иясендә яшәүче яшь буыннар Шлиссельбург крепостен, бер яктан, сәяси каторжаннарның истәлекләрен укып белсәк, икенче яктан, революция музеендагы Фигнер камерасыннан гына беләбез. Ә 18 яшьлек литовец үзенең туган илендә, "демократический" мәмләкәттә, шуны үзе татып, күреп белә. Бәләкәй генә капитал иле - Литва белән киң +СССР арасында никадәр аерма! Күзгә шул ташлана. +- Иректәге эшчеләр тоткыннарга ярдәм итәләрме? +- Итәләр. +Шул сүздән соң ул як-ягына карана да, транзит ваг оннарына таратылган демократический шпиклардан шикләнә-шикләнә, +СССР комсомоллары турында сораша: "Без дә кайчан шулай булырбыз икән?" - ди. Аның кул кысып әйткән соңгы сүзләре шул булды: +- Без чиксез уңайсызлыклар эчендә эшлибез. СССРдагы иптәшләр үз ирекләренең кадерен белсеннәр! +Минем өстә калмасын - әйтим: +Ковнога тукталып, вокзал площадкасына төшкәч, без аның белән тагын очраштык. Ул, минем Казаннан бар уымны сорашканнан соң, соңгы тапкыр исәнләште дә: +- Казан комсомолларына Литва комсомолларыннан сәлам, - диде. "Беренче демократический" илләрдән алган белемнәр, тәэсирләр - ишеткән сүзләр әнә шундыйлар. +Поезд тагы берничә сәгать тәгәрәде дә, без Эйдкунен станциясенә - Литва белән Германия чигенә җиттек. Менә без Германия туфрагында. Европа үзәгендә Безнең маршрут +XI гасырдан алып әле немец рыцарьлары, әле швед боярлары, әле поляк паннары һәм иң ахырдан рус помещиклары тарафыннан тапталган, таланган бу илләр һаман да ирек ала алмаганнар икән! +Латвия һәм Литвадан шундый тәэсирне бүләк итеп алдык та, без сәгатькә 70 чакрым куалый торган немец поезды белән алга тәгәрәдек. +Безнең маршрут баштан алып соңынача менә шулай булырга тиеш иде: Мәскәү - Варшава - Берлин - Ахен - Вирвирис (Бельгия) - Париж. +Ләкин, бер яктан, коммунист аяк белән хәзерге поляк мәмләкәтенең бусагасын атлау өчен зур мәшәкатьләр кирәк булганга, икенче яктан, әле социалист Вандер-вельделәрнең танымаулары сәбәпле, Бельгиянең Мәскәүдә транзит визасы алырлык учреждениесе булмаганга, безгә маршрутны үзгәртергә туры килде. Үзгәргән маршрут шулай калды: Мәскәү - Рига - Ковно - Берлин - Франкфурт - Страсбург - Париж. +23 нче июль - кич, без Берлинга юнәлдек. Немец, швед, рус, латыш, литва һәм поляк мәдәниятләреннән оештырылган ботка эченнән чыгып, без чыннан да загра ница булган немец җиренә, немец мәдәниятенә кереп чумдык. Немец вагонында +Без немец җиренә кич кердек. Иртә белән Берлинга җиттек. Шуның өчен вагон эченә генә бераз туктарга туры килә. +Монда беренче күзгә бәрелгән нәрсә тазалык, чиста лык. Бу нәрсә вагон эчендә булсын, вокзалларда булсын, немец кондукторларының киемнәрендә булсын - һәр җирдә күзгә ташлана. +Публика әкренләп үзгәрә. Ләкин русча белүчеләр һәр җирдә диярлек очрыйлар. Озак үтмәде, безнең купега да яңа немецлар керделәр. Аның берсе Россиядә пленд а булган. Русча сукалый. Ул пленда чакта элекке Уфа губернасында Учалы исемле татар авылында торган. Татарларны мактый. Юмартлар, ди. Татарча сүзләр ычкындыра: сөт бар, күкәй есть, ди. +Немец милләтчеләренең үз кешеләрен, үзләренең мәшһүр җирләрен, памятникларын мактаулары, алар белән мактанулары һәркемгә мәгълүм. Немец урамнарында нинди булса бер җирне сорасаң, алар: "Син теләгән җиргә моннан 3 минутлык юл. Әнә шул урамнан борылгач, озак бармассың. Әгәр дә син әнә теге урамнан барсаң, юлың биш минутлык булыр, ләкин син анда безнең мәшһүр чиркәүне (яисә памятникны) күрерсең", - диләр. Немецның бу методы күп кешегә мәгълүм. Вагонда да немец, безнең маршрут белән танышкач: +- Сезнең Кёльн шәһәре аркылы бара алмавыгыз бик кызганыч, әгәр сез аннан барсагыз, Кёльн шәһәренең мактаулы вокзалын һәм бөтен дөнья мәдәният тарихынд а зур урын тоткан Кёльн соборын күреп үтәр идегез. Кёльн соборы готика искусствосының патшасы, - ди. +Россия турында немец публикасы да ныклап сораша. Тик хәзерге вакытта немец-француз мөнәсәбәтләре тирә сенә килеп җиткәч кенә: "Юк, бу - сәясәт эше. Монда сәяси мәсьәләләрне кузгатырга ярамый", - ди. +Монда большевиклык-коммунистлык мәсьәләсе теге бәләкәй Латвия һәм Литва почмакларыннан иркенрәк тора. Зуррак станцияләрдә "Роте Фанэ" белән беррәттән "Известия" һәм "Правда" газеталарын да табарга була. Шул ук җирләрдә ярым кадет, ярым монархист газета - рульсез "Руль"ләр дә күзгә чалыналар. +Тагы теге Зилупеда очраган "Сегодня" газеталары, Николай II матәмнәре, Кулидж эшләпәләре искә төш әләр. Берлинга +Иртә... Теләгән кешеләргә вагоннарда кофе өләшәләр; поезд туктаган арада вагон тәрәзәсеннән банан тәкъдим итәләр. Мәшһүр Мюнхен сырасы белән күз кыздыралар. Әнә әкренләп Берлинның дача сыман нәрсәләре күренә. Вак-вак шәһәрләр кала. Менә Берлинны чәчәк белән тәэ мин итүче вак оранжереяләр башлана. +Поезд откос астында калган ике-өч катлы йортлар белән бертигез булып Берлин эченә оча. +Менә без Берлинның Фридрих вокзалында. Бу вокзал чиксез зур итеп көймәләп эшләнеп башын пыяла белән япкан лабазга охшый (Мәскәүдә Брянск вокзалын искә төшерергә кирәк). +Поездлар үзләренең бөтен составлары белән вокзал эченә - әнә шул лабазга кереп югалалар. Югары катлау да поездлар туктыйлар, ә аскы катта вокзалның канцел ярия эшләре, кассалары һәм башкалары. Поезддан төш кәч, күрсәтелгән адрес буенча извозчик безне Фридрих-штрассе буенча Линянинштрассега - "Одес"ка - рус гостиницасына алып китә. Берлинда +Кыска "рөхсәт" Берлин белән яхшылап танышырга ирек бирмәгәне мәгълүм. Шулай да бераз сөйлик: +Россия шәһәрләрендә, бигрәк тә Мәскәүдә, чуар йорт ларга, ал, кызыл, зәңгәр буяуларга өйрәнгән күзләргә Берлинның тоташ күк йортлары башта чит тоелалар. Зуррак урамнарда архитектурада да шул ук берлек. Урамнар җиде-сигез катлы өйләр төзеп эшләнгән ящикларга охшыйлар. Күз тиз күнә. Аларның бер план белән эшләнүләре күңелгә тиз урнаша. +Безгә башлап Берлинның зур урамнарында әнә шул Фридгрихштрассе белән танышырга, аннан соң Берлин ның иң зур урамы - Унтер-ден-Линденне карарга туры килде. Әлбәттә, бу урамнарның шәплекләре турында фәлсәфә сатасы юк. +Махсус эшләнгән автомобильләр бу урамнарны щетк алап, бензинлап юалар - асфальт безнең кустарьлар тарафыннан хәзерләнгән көзгегә охшый. +Берлинны урталай ярып ага торган Шпрее елгасы буе турында ике сүз: бу елга буе кечкенә пристаньнар, пароходлар, баржалар һәм күтәрә торган машиналар белән тулы. Ул елга Берлин аркылы сузылып яткан бер зур механизмга охшый. +Бу тирәдә каралган җирләрдән Германия Рейхстагы йортын, опера театрын, Берлин университетын, мәшһүр Бранденбург капкаларын, Берлинның шәһәр Думасын әйтеп үтәргә кирәк. Гомумән, Берлинда биек йортлар - небоскреблар юк диярлек. +Бу юлда шәһәр управлениесе генә бераз алга киткән. Әле күптән түгел генә эшләнгән бу йорт үзенә аерым урын тота дияргә туры килә. Ләкин болай дию биеклек ягыннан гына әйтелә. Стиль иске. Гомумән, искусствода немецлар конструктивизмның мөгаллимнәре булсалар да, зодчествода, архитектурада бу нәрсә күренми әле. Рекламалар тирәсендә +Бездә октябрь һәм май иллюминацияләре дигән бер нәрсә бар. Берлинда һәр көн май иллюминациясе икән. Кич урамга чыгу белән, сине бөтен яктан электр реклам алар чорнап алалар. +Әнә зур йорт. Аның башында, кинофильм кебек, як тылык сузылган. Электр лампаларыннан оешкан немец сүзләре, әкрен генә хәрәкәтләнеп, киң йортның бер чите нә барып бетәләр. Икенче почмактан, яңа лампалардан оешып, ал, кызыл, зәңгәр сүзләр күренәләр. Укый барас ың, югала баралар, чыга торалар. +Әнә Фридрих урамында зур бер корпус. Ул корпус ның яшәве пивога бәйләнгән. Әнә электр лампаларыннан зур бутылка оеша. Аның эченә әкренләп электр лампас ыннан гыйбарәт пиво тула. Ул да түгел, лампалардан оешкан рюмка аякка баса. Бутылка янтая. Электр лампаларыннан гыйбарәт сыра рюмкага ага. Электр яктылыклары күбек булып һавага очалар... +Менә рекламалар шулай оештырылганнар. Монда, зур байлык белән бергә, зур осталык та хөкем сөрә. Әлбәттә, мондый рекламалар бик күп түгел. Ләкин һәр җирдә, хәлле хәленчә, немец шулай оештырырга тыр ыша. Музейлар тирәсендә +Берлин музейлары - мәшһүр музейлар. Немецлар җыя беләләр, саклый беләләр. Дөньяның иң зур филателист ларыннан булган Англия короленең дүрт миллионлап маркалардан торган коллекциясен сугыш вакытында үзл әрендә саклап торып, сугыштан соң исән-сау Англиягә кайтарулары белән немецлар әле дә булса мактаналар. Менә шундый бер халыкның үзәк музейларын, өстән генә булса да, карау - зур эш. +Башлап немецларның милли галереяларын карарга туры килде. Бу - яңа музей. Әле 1919 елдан бирле генә яши. Анда әле дә исән булган импрессионистларның һәм экспрессионистларның әсәрләре җыелган. +Мәскәүнең Морозов һәм Щукин галереяларын күз дән кичергән кешеләргә монда артык шәп картиналар күренмиләр. Ләкин монда җыелган әсәрләрнең импрес сионизм һәм экспрессионизмның туган вакытларында гы - башлангыч әсәрләр икәнен игътибарга алырга ки рәк. (Ә Морозов белән Щукинда иң яңа әсәрләр). Бу музейда немецларның иң соңгы экспрессионистларыннан Кирхнер картиналарын, "Кояш чәчәкләре"н, Клудиманиксның "Коенучылар"ын һәм Нольденең кайбер карти наларын әйтеп китәргә кирәк. +Безнең тарафтан каралган кайзер Фридрих музее ту рында берике сүз: +Бу музейның көнчыгыш, бигрәк тә Иран бүлеге тулы куелган. Монда Иран мәдәниятенең үткәне бөтене белән күрсәтелә дияргә була. Ювелир нәрсәләре, фарфорлар, язулы ташлар, архитектура үрнәкләре, иске китаплар һәм бүтәннәр... +Зур бер зал Сүриядән китерелгән бер гарәп шәехенең бүлмәсе белән тулган. Бүлмәне шул килеш комганнары, тазлары, ишекләре, стеналары белән китергәннәр. Ишек башлары төрле шигырьләр белән тулган. Ишек өстенә зур итеп "Сәламәтел инсан фи хифзи лисан", дип язылг ан. Немецлар аларның бөтенесен фотографиягә ал ганнар. +Бу музейның 11-12 бүлмәләре төрек солтанының II Вильгельм га бирелгән бүләкләре белән тулган. Бу бү ләкләр Анатулыдан китерелгән иске таш стеналардан гыйбарәт. +Бу музейлардан башка тагын искусстволар музеен карарга туры килде. Монда Мисыр һәм Юнан скульптур асы аерым урын тота. +Берлинның музейлары шәп. Ләкин икенче як начар. +Быел безгә, Мәскәүнең үз эчендәге музейлар белән беррәттән, Мәскәү тышындагы музейлар белән дә таны шырга: Кусково, Останкино, Троицкийларны күрергә ту ры килде. Анда һәр җирдә экскурсиягә уку йортларын нан, завод-фабрикалардан музей карарга килгән халык төркеменә бәреләсең. Берлин музейларында болар юк - музейлар буш яталар. Тагын берничә күренеш +Берлинның зоология бакчасын карарга туры килде. Бу - бөтен дөньяда төзеклектә беренче дәрәҗәдә торган бакча, һәр җирдә пөхтә, таза, чиста. Монда - эләккән мәхл уклар техниканың соңгы сүзе белән ясалган ояларда яшиләр. +Киң бакчаның зур гына урынын бакча эчендәге ресто ран ала. 3000 кешегә урын хәзер. Ярымшар формасында ясалган сәхнәдә оркестр Кавказ музыкасы уйный. Күңелгә әллә ниләр килә. Әйтерсең лә татар театрында "Арш ин мал алан"ны тыңлыйсың. +Берлинда, гомумән алганда, кыйммәтчелек. Бигрәк тә ашау-эчү ягы кыйммәт. Немецка иң кад ерле нәрсә - икмәк. +Берлинда рус эмигрантлары ачыгалар. Төрле столовойлар ачып, элекке прапорщикларның официант булып борщ өләшүләре, генеральшаларның, кухня янында то рып, бәрәңге пюресе пешерүләре, полковникларның иске автомобильләрдә шофер булып йөрүләре - берсе дә та мак туйдырырлык икмәк бирмиләр. Сөйләшүләр, сорашу лар шуны аңлаталар. +Хәерчеләргә, теләнчеләргә Берлин урамында еш очрарг а туры килә. Автомобиль һәм автобус туктаган җирләр дә булалар алар. Ләкин алар костюмнан, ак якадан, галс туктан йөриләр. Нигә болай дигәч: +- Алай йөрмәсәләр, үзәк урамда йөртмиләр аларн ы, - диләр... +Шул ук күренешләр белән беррәттән Берлинның бөтен-бөтен кварталларын каплап алган кафелар, рестор аннар, кабаклар, фәхешханәләр яшиләр. Алар үзләренең бөтен стеналары белән көзгегә, бөтен эчләре белән байлыкка-көрлеккә күмелгәннәр. +Немец эшчесе рәтләп ит күрми, көненә 30 пфенниг лыктан (15 тиен) артык сыра эчә алмый. Ләкин әнә шул рестораннарның, кабакларның бер-бер сәгатьләре Бер лин арестократиясе кесәсеннән мең, йөз мең маркаларны үзләренә агызалар. +Бу тормышны челпәрәмә китерергә йөргән немец эш челәрен, немец кешеләрен Берлинда һәр җирдә эзләүсез табарга була. Алар киләчәккә ышаныч бирәләр. Берлин урамнарын чүп-чарлардан гына түгел, бәлки Берлинның хәзерге тормыш чылбырында өзелмәс кисәк булып барган немец фахишәләре армиясеннән дә арчырга вәгъдә итәләр. +28 нче июль, кич сәгать 9 да безнең поезд Берлиннан Парижга таба кузгалды. +Иртә. Томан. Бер якта зуррак елгалар буена ясалган шлюзлар (тармаклар). Бер якта биек таулар, урманнар. Тау башларында урта гасырлардан калган замоклар (кечкенә крепостьлар). Менә немецларның иң иске шә һәрләреннән Франкфурт. +Менә без үзенең бакчалары белән мәшһүр Гейдельберг шәһәрендә... +Поезд Германия белән Франция арасында җәнҗаллы калҗа булган Эльзас-Лотарингия өлкәсенә таба йөгерә... +Франция чигенә якынаябыз. +Русларның мәшһүр художникларыннан Студейкинның бер мәһшүр сүзе бар. Ул кыска гына итеп: "Француз - хәзерге белән, инглиз - киләчәк белән, рус - үткән белән яши", - дигән иде, хәзер бу формуланы Россия белән Англиягә чагыштырсаң, бөтенләй киресенчә нәрсә күренә. +Карап карыйк - французларга чагыштырганда ничек булыр икән. +Менә без нәфасәт белән, нәзакәт белән һәм фәхешәт белән данлыклы Франция туфрагында. +Юк, без анда түгел, без, кайчандыр коммунага аяк басып вакытлы җиңелгән, хәзер соңгы җиңүгә хәзерлә неп яткан француз пролетариаты туфрагында - дөньяда беренче тапкыр коммуна байрагы күтәрелгән илдә. Париж истәлекләре Парижга... +Берлинда утырган поезддан төшеп, 3 пересадка, аннан соң - Париж поезды. Бу нәрсә әле Берлин - Париж араларында ЭльзасЛотарингия аркылы салынган юл ларда поездлар йөрешенең юлга салынмаганын күрсәтә. +Зарланулар, сүгенүләр колакка чиртәләр. +Менә без француз вагонында. Әкренләп тагын икенче дөнья башлана. Күз алдында яңа картиналар туалар. +- Немец сознание белән торса, француз хиссият бе лән тора, - дигән сүз күз алдына килеп баскандай була, публика үзгәрә, сентиментализм башлана. +Чынлап, күңел күзе белән тикшереп караган кешегә вагон эчендәге публиканың үзара булган мөнәсәбәте яхшы ук үзгәргәне күренә. Атлаган саен гафу үтенү, рәхмәт әйтү башлана - пардон; мерси, мосье; мерси, мадам сүзләре куералар. +Вагон немецныкыннан начар. Паровоз әкрен йөгерә, рельслар өстендә сикәлтәләр сизелә, гомумән, тимер юл төзелешендә, немецлар белән чагыштырганда, монда ниндидер ары-бирелек сизелә. +Күңелгә, теге вакытта, җиңүче хөкүмәтләр файдасына Германиянең больница кроватьларын, бала бишекләрен, атларын, сыерларын, күлмәк-штаннарын, борын яулыкл арын союзниклар туфрагына озатырга тотынганда, Гер маниянең 10 меңләп паровозы белән 130 мең ләп тимер юл вагоны да Франция белән Бельгия "өлешенә" тигән иде. Күрәсең, ул саннар гына Франция тимер юлын Германиянекеннән алга җибәрә алмаганнар, дигән уй кил��. Тимер юл шулай. Ләкин монда икенче як бар: син матур табигать кочагына ташланасың. Германия җирен ең төп характерларыннан берсе аның тигезлеге булса, монда ул юк: таулар-елгалар башлана. Ничаклы Фран ция эченә чумсаң, шулчаклы табигать матурлыгы арта: таулар, урманнар, елгалар... поезд тоннельдән тоннельгә сикерә башлый. Берсен чыгарга өлгермисең, икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... тагы, тагы шулай. Шул күренешл әр өстенә, матур тау итәкләренә өзлексез виноград бак чалары тезелеп китәләр, чыннан да 2 нче номерлы Швецария башлана. +Шулар өстенә тимер юл буйлап сузылган шоссе юл ларын күз алдына китерергә, алар буена тезелеп кит кән - тигез үстерелгән агачларны кушарга, шуларга та гын велосипедлар (кайчагында автомобильләр) белән тезелеп кыр эшенә баручыларны өстәргә кирәк. Матурлык җирендә була... Париж бусагасында... +Поезд актык тоннельләрне саный. Астан тишеп түгел, ярларны кисеп өстән китүләр күбәя, вагон эчендә: "Па риж якыная", дигән дулкын уйный. +Әнә очсыз-кырыйсыз электр лампалары диңгезе башл ана. +- Париж!! +Юк, әле бистәләре генә икән. Никадәр урынсыз булса да, Казан бистәләре искә килә. Күзең йомсаң, Бишбалтаны бер якта калдырып, Юдино станциясенә баргандай буласың. Күзең ачсаң, биек морҗалар, шәһәр тирәсендә ге завод-фабрикалар, чиксез зур деполар күренә. Сансыз тезелеп киткән рельслар өстендә сансыз вагоннар армия се кала. Ике якта шәһәр урамнары күренәләр. Поезд, шәһәрне урталай яргандай булып, Парижның йөрәгенә йөгерә. +Менә без Гар-дю-норд вокзалында... Зур ашкынулар тудырган, бөек хикмәтләр вәгъдә иткән, өч айлап виза көттереп, Казан - Мәскәү тимер юлында киләп сардырган атаклы Парижның беренче вокзалы менә шушы инде. Ләкин вокзалга, эчтәге залга, публикага - бөтенесенә карау белән, "шулмы икәнни?" дигән уй килә, перронный билет сатып ятучы автомат машиналар да әллә ни ар тыклык бирмиләр. Чүп-чар күплеге күзгә бәрелә. +Хәзерге Мәскәү вокзалларының чисталыклары күз алдына килә. Матур-таза тәртипле Берлин вокзалын - Фридрих Банһофны яңадан кайтып карыйсы килә. +Менә без отель юлында. Автомобиль алга тәгәри. Шофер янында автомат мотор франклар саный: безнең күпме барганны, күпме түләргә тиешле икәнне күрсәтә бара. Безне зур бульварлар уртасында ике яктан, урман кебек, электрорекламалар кочаклыйлар... Париж төзелеше +29 нчы июль. Кич сәгать 9. Без Парижда. Числоларны, сәгатьләрне билгеләү шуның белән җитеп торыр. +Хәзер сүзне, фикерне тәэсир уңае, сәгать йөреше, көн агышы, поезд барышы белән тезмичә, сюжет уңае белән тезәргә кирәк булыр. Шулай башлыйбыз. +Париж - Европаның иске шәһәрләреннән берсе. Пар иж башына мең елдан артык тарих чорналган. Ул әнә кечерәк кенә елга үзәнендә - Сена елгасы уртасындагы Сити атавында үзенә тарих башлый, шунда үрчи, шунда киңәя. Заманның мөгаллимнәре, белемле монахлары, фил ософлары шуннан таралганнар. Хәзер дә француз гыйлемен��ң куе җире - студентларның иң күп яшәгән кварталларыннан берсе ул. +Париж архитектурасының төп стиле - готика - итальяннар белән шунда килә дә үзенә җир таба. Нәти җәдә Париж готика стиленең бишеге булып кала. +Париж иске шәһәр булса да, ул, 16 нчы гасырдан башлап, бер план белән төзелә башлаган шәһәр. +Хәзерге Париж - төз шәһәр. +Шәһәр уртасындагы мәйданнар, урамнар, бульварлар чиксез зур осталык белән эшләнгәннәр. Шәһәр уртасында - зуррак урамнардагы йортлар бар да бертөсле тигез итеп карыйлар. +Париж, Италия һәм Греция шәһәрләре кебек, мәр мәргә чолганып үсмәгән. Анда һәр җирдә гади күк таш. Әнә шул гади күк ташның, бер яктан, таза булып, икенч е яктан, тиз эшкә бирелүчән, орнаментикага тыңлаучан булуы Париж архитектурасының алга китүендә зур роль уйнаган. Әлбәттә, хәзерге Париж өчен бу ташның әһә мияте артка кала бара. Цемент белән берләшкән тимер баганалар, бетоннар конкуренциясе ул ташның ролен арткы планнарга өстери. +Шәһәр төз, йортлар тигез, дидем мин. Ләкин бу урта да шулай. Шәһәр читенәрәк китү белән тар урамнар, бер-берсенә охшап бетмәгән иске йортлар башлана. Карш ы килгән автомобильләр узыша алмаслык тар урамнар күбәя. Әллә кайдан йорт эчләреннән иске чиркәүләр баш калкыталар. План буенча яңадан кисеп яңа урамнар ясаганнан бирле төзәтелмәгән тыкрыклар, урта гасыр шәһәрләренең караңгы почмаклары, урталай киселеп калган йортлар очрыйлар - иләмсез Париж башлана. +Париж ярлылары, Париж эшчеләре күбрәк әнә шунд ый кварталларда яшиләр. Париж урамнарында +Парижның үзәк урамнарына барып төшү белән, күз алдында баш әйләндерерлек хәрәкәт күрәсең. Бу халык кая бара, кайдан кайта, нишләп йөри - кеше кешене белми. +Киң тротуар тулы җәяүле кайный. Урамны кап-кара итеп автомобиль диңгезе баскан. Шулар арасында өч көпчәкле велосипедлар буталып йөриләр, гарсоннар (ма лайлар) велосипедлар алдына куелган ящикларга әйбер төяп, магазиннан магазинга, магазиннан конторага... кон торадан кафеларга әйбер ташыйлар. Менә сәгать өчләр, дүртләр, син әлеге Опера мәйданында каядыр барырга телисең ди. Ләкин кая бара аласың? Анда синнән башка да, урам үтә алмыйча, тыгылып ятучы 200-300 кеше. Алар автомобильләр үткәнне көтәләр. 15-30 минут көт, аннан соң үтәрсең. Икенче тапкыр ашыгып барырга такси яллап, автомобильгә утырып киттең. Менә син шул ук Лувр, Диз-итальян яисә Опера бульварларында, ашыгырга кая! Анда автомобильләр тыгылып төялгәннәр. +Полисмен тирләп-пешеп кул болгый, команда бирә, автомобильләрне тизрәк озатып бетерәсе килә. Ләкин шулай автомобильләр урамны урам кискән җирләргә, ташу вакытында күпер баганалары арасына кысылган бозлар кебек, кысылалар да, сине урам уртасында тик торган автомобильгә утыртып, гулять иттерәләр, кайча гында бу хәл 30 минутка, бер сәгатькә сузыла, күп ва кытта алайга бармый. +Менә шулар өстенә трамвай һәм автобус йөрешләре өстәлә, алар һәр көнне берни��ә йөз меңнәр кешене Парижның бер җиреннән икенче җиренә күчерәләр. +Париж хәрәкәтендә - Париж эчендәге транспортта иң зур урын тоткан метрополитен - җир асты тимер юл ларын алырга кирәк. Хәзер Париж астында 150 кило метрдан озын тимер юл бар. Ул бөтен Париж астын чел тәрләп йөргән. +Җир асты тимер юлы эшендә Париж эшчеләре бөтен дөнья күләмендә пионерлык ролен уйныйлар. Бу юлда Париж инженерлары бөтен дөньяга сабак бирәләр. Сена елгасы астыннан эшләнгән тимер юллар аларга чиксез зур тәҗрибәләр биргәннәр. Алар Сена суы астыннан ти мер юллар салганда 20 шәр, 30 ар сажень җир астына төшеп, грунтовой суларны туңдырып, тимер-бетоннар ур наштырганнар. +Җир асты юлы Берлинда да бар. Ләкин аны Париж белән чагыштырып караганда, анда зур йомшаклык кү ренә. Парижда бөтенләй башкача. Хәзер шәһәрнең бер җиреннән икенче җиренә бару өчен иң уңайлы юл - җир асты юлы. Анда һәр станция саен һәрбер 3 - 4, күп булса 5 минуттан соң поезд килә. Билет арзан. Монда җир астында һәр станциядә байлык, сизелә. Стеналар, түбә ләр ялтыраган мәрмәрсыман ак таш белән чолганганнар. Яктылык җитәрлек. Париж бу юллары белән мактана ала. Ул монда немецныкын бик күп артта калдырган. +Париж хәрәкәте турында тулы бер картина булсын эчен, берничә цифр әйтеп үтик. Парижда елына 280 миллионлап трамвай билеты, 100 миллион чамасы автобус билеты, 600 миллион җир асты тимер юлы билеты са тыла. +Шулар өстенә һәр елны Парижның 5 вокзалына килгән 120 миллион кешене һәм шулчаклы китүчене искә алырга кирәк. +Тагын бер генә цифр: Парижның үзендә генә 250 мең автомобиль исәплиләр. Бу исәпне дә искә алырга кирәк. +Моннан әле 25 еллар элек кенә Парижда 15 меңнәр чамасы извозчик булган. Ләкин хәзер Париж урамында извозчик очрату иң авыр эшләрнең берсе, алар үзләренең урыннарын автомобильләргә биргәннәр. Менә шул цифр дан комбинация оештырып, аларның өз лексез хәрәкәтлә рен күз алдына китерсәң, Париж урамындагы хәрә кәт картинасы турында дөрескә якын бер фикергә килүе авыр булмас. +Бу бүлек "Париж урамнарында" дип исемләнгән иде. Шуңар күрә Париж урамнарының һавасы турында ике сүз артык булмас, һава Берлиндагыдан да начаррак. Әнә шул исәпсез автомобильләр, автобуслар, шулар өст енә якын-тирәдәге завод-фабрикалар һаваны корым белән, бензин һәм мазут төтене белән тутыралар. Кай вакытта борын эченә корым утырудан куркырга туры килә. +Актык сүз итеп тагын бер нәрсә әйтим: Парижның күренешле җирләрендә 150 ләп урам һәм мәйданнар төрле "изгеләр", монахлар исеменә багышланганнар. Сен (изге)-Мишель, Сен-Павел, СенНикола, Сен-Җан... тагын әллә нинди сеннар... атлаган саен иске Парижны, монахлар Парижын искә төшерәләр. Кафелар, рестораннар тирәсендә +Кафесыз, ресторансыз Парижны күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә кафелар Парижның бөтен сыйн ыф халыклары белән нык бәйләнгәннәр. +Шуңа күрә дә бөтен Парижны кафелар челтәре капл ап алган. +Парижда барлыгы 6 меңләп урам санала. Бу бик зур сан, ләкин шулар арасында берәр кафеханәсез урам таб ып булырмы икән? Булмас төсле. Үзәк урамнарда йорт саен кафеханә диярлек. Аларның саннары бөтен Парижд а 30 меңнән арта. +Кафелар тарихында әһәмиятле моментлар бар: алар тарихның мәгълүм бер вакытта ирекле фикер учагы бу лып яшәгәннәр, буржуазия революциясенең беренче ячейк алары шул кафеларда төзелгәннәр, оешканнар. Монарх измга каршы либераль-буржуа фикерләре шул тирәдә үскәннәр. +16 нчы гасыр урталарында Истанбулда, беренче ка фелар ачыла башлагач, ислам мөфтиләре кафеларга каршы 70 төрле фәтва чыгаралар. Азмы-күпме иркенрәк уйлый алганнар шунда туплана башлаганнар, исламга ул нәрсә ярамый. +Лондонда кафелар 17 нче гасыр яртыларында ачыла башлыйлар. Ә 1675 елда Карл II Лондонның бөтен кафеларын ябарга приказ бирә, "кафелар эчендә хөкү мәткә каршы фикерләр оешалар, анда безгә каршы прокламация укыйлар", ди. +1669 елда төрек солтанының Париж илчесе Сө ләйман дигән кеше ундүртенче Людовикка күпләп кофе бүләк китерә. Шуннан башлап Парижда кафелар ачыла башлый. +Ләкин монда шул ук хәл: француз монархиясенә карш ы фикерләр шунда оеша башлыйлар. Франция революциясенең зур моментларыннан берсе булган Бастилияне алу фикере ул вакыттагы мәшһүр "Дифоа" кафесында оеша. Хәзерге Латин кварталындагы "Прокуп" кафесына Маратлар, Дантоннар йөргәннәр. +Ә Наполеон III, шул ук мөфтиләр, Карл II ләр кебек, кафелар белән көрәшергә көч түгә башлый. Кафеларны шпионнар белән тутыра. +Менә инде тарихның мәгълүм вакытларында шундый урын булып хезмәт иткән кафелар хәзер ни хәлдә? +Хәзер аларның элекке рольләреннән җилләр исә. Хә зерге Парижның мәшһүр кафелары типтерү, сиптерү урыннарына, Париж буржуазиясе тарафыннан сөеп йөрелгән шантаннарга, рентахорлар учагына, фәхеш базарына әйләнгәннәр. +Хәзер алар урынына мәшһүр "Үлем кабаклары", "Кабер алдындагы кабаклар", "Үлгән крысалар", "Күк шантаннары" (алар шулай исемләнәләр) яшиләр. +Ул залларга һәм ул залларда түгелгән акчаны - бер кичкә киткән миллион франкларны исәпләп түгел, ишетеп кенә белергә туры килә. +Парижның хәзерге зур кафелары әнә шулай, кабарелар (кабаклар), рестораннар һәм фәхешханәләр белән кочакланышып, алга баралар. Әлбәттә, урта кулдагы һәм кечерәк кафеларда алай түгел. Мондый кафелар Париж күпчелеге өчен кирәк һәм файдалы урын булып яшиләр. Аларның иң күп өлешендә кафе хуҗасы үзе хуҗа, үзе кофе хәзерләүче. Ул үзен-үзе эксплуатировать итүдән башканы белми, эшчеләр һәм канцелярия хезмәтчеләре шундыйларга җыелалар. Берәр стакан кофе яисә арзанлы вин руж (кызыл аракы), бик күпкә китсә, азрак ликер аларга җитә кала. Шуның өс тенә берәр сандвич (бутерброд) өстәлә. +Париж өйдә, квартирада ял итә белми. Ул, ничек булса да, иркенрәк һавада утырырга тели. Кафега бара. Ләкин анда да дүрт стена эчендә утырмый. Кафелар, рестораннарның ярты яклары бөтенләй урам өсләрен, зур бульварларның киң тротуарларын каплаганнар. Париж әнә шунда урам уртасында ашый, эчә, газета укый, буш вакытны шунда үткәрә. Кичке урамнар, караңгы почмаклар... +Нәрсә белән генә шөһрәтле түгел ул Париж? +Париж эчендә хәзер 100 меңләп профессионалистка тән сатучы кыз-хатыннар саналалар. Ләкин Парижда озаграк торган кеше бу саннан көлә: +- Әгәр алай гына булса, Парижда бик зур кризис булыр иде, - ди. +Димәк, бу санны тагы үстерергә туры килә. +Парижның бу ягы сөйләп бетерә алмаслык зур масштабта. 1200 ләп рәсми "кызыл фонарь" йорты сан ыйлар. Бу - баш әйләндергеч сан, бәлки мөбаләга бардыр. Ләкин кызыл электр яктылыгыннан оештырган зур вывескалар белән тулган бөтен-бөтен кварталларны күз алдына китерсәң, ул сан күңелгә йокмаслык сан түгел. Кичен син урамга чык. Монда бер дә донжуанлык итеп, ухажорлык мәһарәте түгәсе юк, ике яклап тәкъд имнәр яварлар да торырлар. +Зуррак бульварлар тирәсенә барсаң, киң тротуарда оешыпоешып фәхишәләр йөргәнне күрерсең, алар тышкы яктан нинди шәп модага чорналган булсалар да, аз гына санлы франклар өчен кешелекнең иң пычрак баскычына төшәргә әзер торалар. Алар ачлар, аларга тамак туйдыр ырга франклар кирәк. +Француз мещаны, буржуасы моны күрмәскә тырыша: +- Без үзебез ару яшибез, алар читтән килгән кешел әр белән генә чуалалар, - ди. +"Франция мәдәнияте"нең Көнчыгышка, Африкага та ралуына тагы бер зур дәлил: урамнарда әнә шундый кичке сату белән шөгыльләнгән Париж "кыз"лары ара сында кара-гарәп "кыз"лары һәм Парижның ак ирләре тарафыннан зур имтияз белән файдаланган негритянкалар очрыйлар. Димәк, Парижның бу "мәдәнияте" дә Көн чыгышка, Африкага тарала. +- Кара кызлар әле күптән түгел генә бик сирәк күре нәләр иде. Хәзер күбәеп киләләр инде, - диләр. +Шулай итеп, монда Париж "мәдәниятен" үзләштергән көнчыгыш "кыз"лары Африка негритянкалары, "мәдәни" француз кызлары белән җитәкләшеп фәхишәләр интернац ионалы төзегәннәр. +Бу төптә шулай. +Югарырак нихәл? +Мин шыр-ялангач "кызлар" белән атаклы Блондин урамнарына тукталмыйм. +Иргә сусаган Париж мадамнары өчен таза ирләрне эченә алган йортлар турында да әйтеп тормыйм. "Мәдән и" тирәгәрәк күчәм. +Парижның зур кварталларыннан мәшһүр Монмартрга барыгыз. Аннан көндез үтсәгез, аңар һичшиксез мәдән и почмак исемен бирерсез. Кич барыгыз, сез анда бөтен дөньяга мәшһүр кабареларны, концерт залларын күр ерсез. +Хисапсыз иллюминацияләр белән бизәлгән йортлар, парадныйлар, зур капкалар күрерсез... +...Йөз меңләп саналган фәхишәләр армиясенең состав ы турында бер-ике сүз: +Мондый кыз-хатыннар публикасының составларын билгеләү кыен нәрсә. Ләкин аларның байтагысы тур ында: +- Алар көндез төрле канцелярияләрдә, предприятие ләрдә чиксез аз жалование алып эшләүче кыз-хатыннар. Парижда яшәр өчен аларның айлыклары җитми. Шуның өчен дә, көндез Парижның бер кырыенда канцеляриядә яисә башка бер предприятиеләрдә эшләүче кыз-хатыннар кичен Парижның икенче кырыена "чыгып йөрергә" мәҗб үр булалар. Аларның кайсылары башта шулай йөриләр дә, бара-тора тормышларын рәтләгәч, ару кыз-хатын булып тора башлыйлар. Кайсылары бөтенләй эштән чыга лар, - диләр. +Әнә шулай итеп байлыкка күмелгән, алтынга чумган Парижның - капитализм бишекләреннән берсенең кыз-хатыннарны шундый юллар белән икмәк табарга мәҗбүр итүе ачык факт булып кала. +Рус эмигрантлары, рус офицерларының хатыннары һәм эмигрант купец-фабрикант кызлары арасында бу "эш"нең көчле рәвештә таралуына туктамадым. +- Алып килгән байлыкны ашап бетергәч, Россиядән байлык килеп тормагач, нинди юл белән тамак туйды рырга кирәк? - Аларның берсе әнә туп-туры шулай дөр ес иттереп әйтә... Магазиннар буйлап модаларга таба... +Без тагын шул ук Луврлар, Опера мәйданнары тирәсендә. Чөнки үзәк шунда. Чөнки Парижның 350 ләп банкысының зур операция лә ре шунда. Монда 25 еллар элек Париж, Лондон һәм Нью-Йорклар арасындагы зур магазиннар узышында рекорд алган Париж магазиннары шунда. Болардан тагы шул ук мәгълүм исемнәрдән "Лувр" магази нын, "Самаритян"ны, "Ли-ган-пти"ны, "Липрнитан"ны санарга кирәк. +Әйе, бу магазиннар чынлап та рекорд алырлыклар. Этаж саннары белән 7-8 гә үрләп, киңлек, зурлык исәбе белән бөтен кварталлар өстен каплаган бу магазиннар - чынлап та башны әйләндерәләр. Анда унар мең кешегә берьюлы саталар, берьюлы са тулашалар, унар меңләп берьюлы алалар. Сиңа нәрсә кирәк? Синең Париж урамында йөреп ка ныга алмаган аппитетың нәрсә тели? Теләгән бүлегеңә бар. Анда табарсың. +Син русмы, итальянмы, төрекме, испаниялеме - телгә аптырамассың, ары-бире кул болгагач, бер-ике минуттан соң синең алдыңа синең телне синнән дә шәбрәк белгән мосье килеп чыгар... +Миллионер хатыннары үзләренә эшләпә, яисә соңгы модалы платье сайларга 3-4 кенә ярдәмче алалар да, автомобиль белән шоферны бульвар уртасында калды рып, шул магазиннар эченә, мода складларына атлыйлар. 15-20 мең франкларга гына (мең ярым, ике мең сумн ар чамасы) шуннан эшләпә кисәге алалар. +Матур әйберләр, соңгы мода белән тегелгән эшләпәл әр арасында бер дә эшсез гулять итеп йөрү дә Париж мадамнары арасында таралган нәрсә. +Ләкин бу магазиннар тирәсендә шул ук бер төрле халык. Эшче-хезмәтче алучылар шәһәр читеннәнрәк ала лар, искерәк мода белән канәгатьләнәләр икән. +- Париж модасы... +- Парижның мода журналлары... +- Америка портнихалары белән ярышкан Париж модисткалары... +Мондый сүзләр нинди телләргә генә тәрҗемә ителмә гәннәр дә, нинди халыкның гына суфражисткаларыннан алып, гади мещанкаларына чаклы таралмаганнар! +Хәзер унар меңләп эшче хатын-кызлар мондый кием нәр эшләү белән шөгыльләнәләр. Бу юлда аерым "зур" исемнәр чыкканнар. Бөтен дөньяга мәшһүр модалар их тираг итүче модискалар Парижда яшиләр. Анда хәзер Париж хатын-кызлары, көнчыгыш хатын-кызларының чорналу фасоны эченнән алып, җиңел, кыска костюмн арга гына туктамыйлар. Анда хәзер Адәм белән Хава костюмына якынаялар. Парижда йөзләп чыга торган мода журналлары әнә шушы "идеал"га таба баралар. Ләкин бу модалар кемнәр өчен? Ачык әйткәндә, Пар ижда начар киенгән кыз-хатыннар ифрат күп. Мин монда Сена суы буенда күпер асларында гомер уздыру чы беспризорный кызхатыннарны алмыйм. Уртача икмәк ашап торган эшче һәм хезмәткәр кыз-хатыннар турында гына әйтәм. Алар арасында мода йомшак. Алар арасынд а гади кием гражданлык сөрүе күзгә ташлана. +Алар безнең хәзерге Мәскәү кыз-хатыннарына охшый лар. Аларда кием йомшак, ләкин чырай таза. Андыйларның әнә үзәк урамнарда ефәккә, атласка чорналып үскән кыз-хатыннарга каршы көрәш алып баручылар икәнен дә тиз төшенергә була. Музейлардан музейларга +Хәзергә чаклы дөньяның һичбер пайтәхете музей эшл әрендә Париж баскан баскычка баса алганы юк әле. +Соңгы елларда Нью-Йоркта музей эшенә долларлар дан торган миллионнар тотылуы күз алдында. Нью-Йорк бу эшкә күп акча түгә, дөньяның бик күп почмак-ларына экспедицияләр җибәреп, музей киңәйтә. Миллионнар биреп коллекцияләр сатып ала. Ләкин Мәскәү, Париж музейчылары: +- Бу эштә Нью-Йорк көнчелеге Парижны җиңә алмас, - диләр. +Хәзер ачык факт шул: Париж музей эшендә дөньяда беренче урынны тота. Ләкин монда шуны аңлап китәргә кирәк. Париж үз музейларының тарих һәм искусство коллекц ияләренең тулылыгы белән мәшһүр түгел. Ул хәзергә кадәр дөньяда сирәк табылган әсәрләрне үзенә җыю бе лән мәшһүр. Париж шул як белән башкалардан алда тора. Париж музейлары турында сүз кузгалгач та, тагы шул бик күп кабатланган сүз белән исемләнгән музей - "Лувр" музее күз алдына баса. +Искусство турында хәзергәчә чыккан бик күп китапл арның битләрен актарып, иллюстрацияләренә күз ташлау белән "бу әсәр Лувр музеенда саклана" дигән имзалар бик күп очрыйлар. Чөнки Луврда искусство турындагы фән әсәрләренә керерлек кыйммәтле нәрсәләр күпләп сакланалар. +Искусство бабында әлифба белән генә булса да тан ыш кешеләр арасында Венера Милосская дигән сүзне ишетмәүчеләр, хәтерләмәүчеләр юктыр. +Венера Милосская 1820 елда Грециядә Милос атавында табылган бер статуя (таш портрет). Ләкин бу әсәрнең кайчан һәм нинди оста кул тарафыннан эшлә нүен әле дә белмиләр әле. Кайберәүләр аны Гайса туган (әгәр дә туган булса) чорлардагы әсәр диләр. Искусствочылар фикере йөз ел инде менә шуны эзли. +Статуя чыннан да бер зифа кыз. Ул музейның Эллен скульптурасы залына - түргә кызыл фон алдына куел ган. Музей карарга килгән кешеләр бөтен дөнья искусствосы тарихында зур урын тоткан бу әсәрне сәгатьләрчә карыйлар. +Шул ук Луврда иң мәшһүр скульптуралардан "Самофракиянең җиңүе" дигән әсәр яши. Гомумән, монда грек искусствосы белән чынлап таны шырга була. +Луврның 12 ләп залы иске - античный искусствога багышланган. Болар арасында иске Мисыр искусствосы зур урын тота. +Монда без Ассирия искусствосы белән танышабыз. Асс ирия искусствосында бер кызык характер бар: Ассирия осталары үзләренең әсәрләрендә һәрвакыт таза гәүдәле сугышчан ирләрне генә гәүдәләндерергә тырышканнар. Монда да шул ук хәл: статуялар, бюстлар - таза ирләр. +Искусство бабында Италия троицасы - Леонардо да Винчи, Микеланджело һәм Рафаэльләр белән без бу му зейның картина галереясында танышабыз. Дөрес, Лувр картиналар галереясын экспозиция ягыннан мактамый лар: буталчык, диләр. Без ул ягын белгечләренә калдыр абыз. +Әлбәттә, мондагы бөтен художникларга, картиналарга тукталып булмый. Тик бик характерлы булган берсен әйтеп китим. +Монда без француз революциясе вакытларының мәгьлүм художникларыннан Курбе картиналарын карыйбыз. Аның картиналары башкаларга охшамыйлар. Анда реальн ость күзгә ташлана. +- Дини картиналарны чыннан да динле кешеләр генә ясый алалар. Ә хәзер дингә ышанган бер кеше дә юк. Димәк, дини картиналар ясау коры шарлатанлык һәм художествоның фикер ягында анархизм... +- Тарихи картиналар төшерү - шарлатанлык. Ху дожник үз күзе белән күргән нәрсәне генә ясый ала... +- Художниклар өчен академияләр кирәк түгел. Му зейларны, галереяларны ябарга кирәк. Художник музей дан яисә галереядан күреп түгел, тормыштан күреп эшкә өйрәнсен. +- Рафаэль - шәп портретчы, ләкин аның картина лары мәгънәсез... +Курбе моннан 100 ел артыграк элек вакытта ук шул программа астында, шундый программа эчендә эшләгән бер художник. Ул теге бетм әс-төкәнмәс мадонналарны, Гайсаның тәрегә кадаклан уларын тема иттереп алган, Хаварионнар картинасы ясаудан бушамаган бик күп художниклардан алда тора. Курбе Франция революциясе чорларында барбизонецлар (Париж янында Барбизон исемле авылга багланышл ы) дип аталган художникларның иң алдынгыларыннан... +Лувр - иске сарай. Француз буржуазиясе белән Француз монархиясенең тарихи көрәшләре шул тирәләрдә көчәйгән бер урын. Бу сарай үзенең фронтоннары һәм колоннадалары белән безнең Казан университеты фасадын хәтерләтә. +Карап үткән музейлардан тагы шуларны алырга кирәк. +Люксембург музее. Бу музей үзенең картиналар га лереясы булуы белән мәшһүр булса да, без монда күп кенә скульптуралар да күрәбез. Бөтен дөнья белгән Роден (скульптор) шунда күбрәк күренә. Монда им прессионизм агымында башлап картиналар язучы Моне картиналарын, французларның иң соңгы импрессионистларыннан булган Гроза картиналары белән чагыштыр ганнан соң, күз алдына бөтен бер мәктәп - импрессио нистлар мәктәбе килеп баса. +Импрессионистлар мәктәбенең нидән торганын сөйләп тору монда урынлы булмас. Кыска итеп моны гына әйт ергә кирәк: +- Художник нинди дә булса әйбернең нинди булуына түгел, бәлки ул әйбернең ничек күзгә бәрелеп, нинди тәэс ир калдыруына әһәмият бирергә, шул күзлектән карап картина эшләргә тиеш. +Импрессионистлар әнә шул фикер тирәсендә әйләнә ләр. Люксембург музеенда әнә шул фикердән чыгып эш ләнгән картиналар зур урын алалар. +Көнчыгыш тормышыннан алып картиналар язучы француз художнигы Бенжамен Констан картиналары да бу музейда публиканың сөеп караган нәрсәләреннән икәнне әйтеп китәргә кирәк. +Люксембург музее - мәшһүр Люксембург бакчасынд а, Люксембург сарае янында. Сарайда хәзер сенат собраниесе. +Клюни музее. Иске Париж көзгесе. Парижның бала чагыннан алып аның зур үсүенә чаклы булган тормыш ыннан бөтен яклар диярлек энә шул көзгедә күрсәтелә. +Музей элекке бәләкәй крепость эчендә. Иске яки яңа Париждан бигрәк урта гасырлар Парижын өйрәнү өчен Клюни музее иң яхшы мәктәп. Музей эчендә рыцарьлар рухы аңкый. Аның эчендә үзеңне чынлап урта гасырлар га кайткандай итеп сизәсең. Караңгы бүлмәләр, агач орнаменты белән эшләнгән иконалар, гравюралар урта гасыр монахларының тормышларын искә төшерәләр. Гөнаһлы кешеләрнең җәза бүлмәләрен шул килеш калд ырганнар. Анда авыр богаулар һәм башка җәза кораллары урнаштырылганнар. Алар инквизицияне күз алды на китереп бастыралар. +Карноваля музее. Моны Франция революциясе музее дип тә атыйлар. Ләкин анда революция күп сизелми. Аны капшап, эзләп табарга кирәк була. Наполеоннар өчен зур-зур заллар билгеләнсә дә, Робеспьерлар , Дантоннар, Маратлар эш белән күренмиләр. Аларның порт ретларын да көч белән эзләргә туры килә. Анда Бланканы гына түгел, Луи Бланны да табып булмады, гому мән монда экспонатларны томалатып тезгәннәр төсле күренә. Бу музей буржуа революциясенең дә төп момент ларын ачык күрсәтә алмый. Коммуна көннәре турында сөйләп тә торасы юк. Аңа бәйләнешле экспонатлар күренм иләр. +Гумя музее - Кытайга, Япониягә, Иранга багышланган музей. Монда да шул ук скульптуралар, миниатюралар, статуялар... +Монда оригинал булып күренгән нәрсәләрдән Будда, Браһма, Конфуций статуяларын алырга кирәк. +Фарфор һәм фаянс залларында гарәп сүзләре, гарәп җөмләләре белән бизәлгән Иран савыт-сабалары музейч ыларны үзләренә тарталар. Алар Иранның иске искусствосын өйрәнүдә зур урын тоталар. Гомумән, Париж музейларында Иран тормышы - искусствосы тулы ку елган. +Болардан башка тагын берничә музейны карарга туры килде. Шулар арасында Версаль музее да бар. Ләкин барына да тукталып булмас. +Музейларны караучылар аз. +Париж музейларының күбесе чисталыкта, пөхтәлектә хәзерге Мәскәү музейларыннан артта торалар. Нотр-Дам +Рәте белән барыйк. Менә без тагы бер музейда - "Аллалар музеенда". "Нотр-Дам" - Парижның Алла анасы чиркәве ул. Бөтен дөньяга мәшһүр бер храм. Әле менә яз башында гына (1925) шул храмда Пенлевеләр, Пуанкарелар коммунистлар белән бәрелештә үлгән фа шистлар рухына дога кылганнар, алтарьга басып коммунистларга нәләт укыганнар иде. +Бу храм XII гасырда төзелгән. Җилбәзәк күңелле француз динлесе биш бармагын җәеп, җиңел, якты, киң һавалы чиркәүдә чукынырга теләгән. Төрмәгә охшаулы авыр, салмак, караңгы роман чиркәүләре готика чиркәүләренә алмаша барганнар. Нотр-Дам шунда туган. +Ләкин бу чиркәүләр бездәге чиркәүләрдән бигрәк театрларга охшыйлар. +Обыватель, буржуа, вак буржуа һәм аңсыз эшче, хезмәтче шунда барып ял итә. Алдан билгеләнгән номер буенча урындыкка барып утырып, алтарьда уйналган музыканы тыңлый. Ял иттерә торган нәрсә бит. Якшәмбе көн храм алдын автомобиль томаны басып ала. Хуҗа - лар эчкә - Аллалар янына атлыйлар, шоферлар автомоб ильдә калалар. +Монда шуны әйтеп китәргә кирәк: француз, немец чиркәүләрендәге Гайсәләр, Мәрьямнәр бездәгегә охшам ыйлар. +Менә Мәрьям. Ул хәрәмдә утыручы Ислам бикәсенә дә, рус монашкасына да охшамый. Монда Мәрьям - яхшы корсет киеп утырган матур француженка. Гайсә дә бездәге кебек кара чәчле урыс монахы түгел. Ул - Пуанкарега охшаганрак бер француз. +- Җиде-сигез йөз еллар яшәгән бу храм тагын бер ничә йөз еллар яшәр иде. Ләкин инде киләсе буыннар иконаларга баш ияргә дә, алтарьдан уйналган музыканы тыңларга да килмәсләр. "Нотр-Дам" Аллалар музее булыр. Алар шуны карарга килерләр. +Безнең белән баручылардан берәү - яшь кенә франц уз әнә шулай ди. Эйфель манарасы +Эйфель манарасын музейлар белән беррәттән сөйләү урынлы булмас, шулай да азрак тукталып китү зарар итмәс. +- Эйфельне күрдеңме? +- Эйфельгә мендеңме? +- Эйфель шәпме?.. +Чыннан да, Париж турында сүз барганда Эйфель ман арасы туктап китәргә тиешле урыннарның берсе. +Эйфель манарасы - җир шарында кеше кулы белән эшләнгән биек нокталарның иң биеге. Эйфель биеклеге турында тулырак картина алыр өчем, дөньяның башка берничә "биек" дип саналган нокталарын күрсәтергә, чамаларын әйтергә кирәк. +Истамбулда Айя Суфия манарасының биеклеге 57 метр +Лондонда Вестминстер 75 метр +Нью-Йорктагы Ирек памятнигы 81 метр +Бордода Сен-Мишель манарасы 113 метр +Венада Эйтин манарасы 138 метр +Мисыр Әһрамнарының иң биеге 146 метр +Вашингтон манарасы (Обелиск) 169 метр +Менә болар барысы да үз җирләрендә, үз заманна рында биеклек белән мактанган һәм макталган нокталар. Ләкин аларның берсе дә Эйфельгә җитә алмыйлар. +Айя Суфия башына Вестминстерны утыртырга, Вест минстер өстенә Вашингтон манарасын бастырырга кирәк, аннан соң гына Эйфель манарасы биеклегенә якын бер нәрсә килеп чыгар: +Эйфель манарасы - 300 метрдан биегрәк исәпләнә. Эйфель манарасы моннан утыз биш еллар элек (1889) Парижда бөтендөнья выставкасы мөнәсәбәте белән 6 000 000 франклар (2 миллион сум) чамасына эшләнгән бер манара. +Хәзер ул Парижга читтән баручыларның сөеп зиярәт итә торган җирләреннән берсе. +Көн-төн эшләгән лифт 20 шәр, 30 ар кешене берьюлы әнә шул баш әйләндерерлек биеклеккә ташу белән мәшгуль. Публика ашыга. Билет кыйммәтлегенә карамый. Тиз дән башка менәсе дә "бөтен Парижны кесәдә" итәсе килә. Чыннан да Эйфель башына менгәч, "бөтен Париж кесәд ә" дияргә була. +Бу манараны вакытында үз телләре белән әйткәнд�� "ортодокс художниклар" яратмаганнар. "Бу нәрсә искус ствога тап булып тора, монда творческий гармония юк", - дигәннәр. Ләкин хәзер искусствода конструктив изм агымы көчәю белән беррәттән бу манараның да әһә мияте арта. Аны хәзер: конструктивизм агымының гамә ли мәктәбе, диләр художниклар. +Эйфель манарасы - Париж өчен иң зур бизәк. Кичл әрен ул электр чәчәкләреннән оештырылган чиксез зур букетка охшый. Ләкин тормышта матур букетлардан да кадерлерәк кирәк-яраклар бар бит. Фән Эйфельне шуңа атлата. Хәзер Эйфель манарасы - дөньяда иң биек радиостанция. Төн. Сәгать 12. Дөньяның бөтен радиодул кыннары туктыйлар. Эйфель радио тарата - вакыт белдерә. +Эйфель манарасы ул биек кенә түгел - киң дә, калын да. Аның беренче катында унлап актовый зал урнаштыр ырга мөмкин булган кебек, икенче катында да зур гына районный собраниеләр (мәсәлән, мең кешелек) оештыр ырга була. 300 метр менеп өченче катка туктагач та, чи бәр генә шәһәр ячейкаларының общий собраниеләрен (100-150 кешелек) үткәрерлек урын табарга мөмкин. Ләкин әле хәзер ул урыннар "буш түгел". Анда Эйфель манарасы башына менүчеләргә Эйфель манарасы печатенә төрелгән конфетлар, шоколадлар саталар. Радио кирәк-яраклары гына аларга бераз тыгызлый төсле. +Эйфель манарасы Парижга баручыларны ерактан кар шы ала, китүчеләрне еракка чаклы озатып кала. "Рус Парижы" +Казан һәм Мәскәү урамнарында да ботинка чистарт тырырга була. Бәясе такса белән куелган кебек - 5 тиен. Өстән караганда, бу вак эш Парижда да шулай төсле. Ләкин тикшеребрәк карасаң, күзең ачылыр. Ботинка чистартканда синең рус икәнеңне яисә русча белгәнеңне белсәләр, күп вакытта русчалап: +- Уң аягыгызны алыгыз, сул аягыгызны куегыз... господин... - дигән сүзләрне ишетерсез. Читрәк тоелыр. Ләкин болар ботинка чистартырга өйрәтә торган мастер скойларда, аерым цехларда рус теленә өйрәнгән франц узлар икән дип уйларга ярамый. Алар кичәге "храб рый" офицер абзаңнар булырлар. +Берлинда да, Парижда да бульвар почмакларында, зур пивной бусагаларында, публика тыгызрак җирләрдә ботинка чистартып тамак туйдыручы рус офицерлары - бик күп очраган фигуралар. Николай, Колчак, Деникин һәм Юденич офицерларының байтак өлеше әнә шул эш белән шөгыльләнәләр. Бу инде "элекке рус офицерла рына каршы большевикларда сакланган дошманлык энтузиазмы" (Милюков шулай ди) белән генә әйтелгән сүз түгел, бу - ачык факт. Бу эш белән шөгыльләнүчеләр составы "отставкага чыккан" карт полковниклардан гына түгел, әле киләчәктә большевикларга каршы сугы шырга исәпләгән яшь прапорщиклардан да тора. Бусын да белергә туры килде. +- Треповларның, Николай Николаевич һәм Кирилларның да шул эш белән шөгыльләнеп тамак туйдыра башлауларын озак көтәргә туры килмәс. +Парижда укучы рус студентларыннан бер иптәш әнә шулай ди. Бу - бер булды. +Парижда извозчиклар юклыгын әйтеп киттем. Йөрергә автомобиль-такси кирәк булачак. Монда да "үз кешелә ребез" бар: рус эмигранты, рус офицеры, башка эш таба алмаган рус кара интеллигенты шофер булып ялланган. Шулай тамак туйдырырга теләп, Па риж урамына чәчел гән. Боларның чиннары тагын да югарырак үрли: шо ферлык итеп 2-3 франкка (15-20 тиен) Париж урам ында пассажир ташучы "Россия хөкүмәте кешеләре"нең чиннары карт полковникларга гына туктамый. Шулай ук "Россиянең булачак парламент членнары"на гына - учредилкачыларга гына да терәлми. Ул чин министр ларга - Керенский министры булган Коноваловка чаклы күтәр елә. "Россия демократиясе" эчендә министр булган Коновалов "Пар иж демократиясе" эчендә шофер булып рәхәт гомер кичерә. Ул: +- Хөкүмәт эшләре белән шөгыльләнүдән ваз кичеп, шәхси тормыш белән торуны артык күрәм, - дип әйтә ди. Болары ике булдымы? +Прапорщик ботинкагызны чистартып бетергәч, әнә шул министр шоферларның берсенә 15 тиен автомоб иль-такси яллагыз да, "Россия ашханәләренең" берс енә таба машина тәгәрәтегез. +Ашханәдә картина мондый: +Повар - прапорщик; аның ярдәмчесе - адъютант, официантлар - офицерлар. +Обед хакы алучы, "на чай" җыючы, - заманындагы полковникларның берсе. +Идән себерүче, кашык-савыт юучы - киләчәктә генер альша булырга хәзерләнгән мадемуазельләр һәм стаж лы карт генеральшалар. +Ашханә персоналының мондый составына ышанмау чылар Парижда Кибир авенюсендә "Дарьял" исемле ашханәдән справка ала алалар. "Дарьял" - эмигрант ашханәләренең берсе. Деникин армиясе белән киткән күчмә кухняларның соңгы шулпалары шунда кайныйлар. +"Марша-а-пиюстан" (татарчасы "Борчалар базары" - Парижда иң зур толчок) сәлперәп каткан эмигрант "купецлар" шул тирәдә тамак туйдыралар; бутылкасы 12 тиенлек аракыны шунда чәкешеп эчәләр; ач калган эмигранткалар үзләренең кичке "товар"ларын шул тирәд ән чыгып саталар. Бусы өченче булды бугай. +Парижда "Чаян" һәм "Крокодил" журналлары чыгару кирәкми. Шуның өчен булса кирәк, вакытында Париж буржуасын, ресторан корольләрен чеметкәләгән "Бер тар елка май" исемле журнал да хәзер күренми, чыкмый. +СССР белән таныш кеше, Парижга баргач, көләргә теләгән сәгатьләрендә эмигрант газеталарын күбрәк укысын. Алар анда безнең өчен "Чаян" һәм "Крокодил" журнал лары ролен уйныйлар. Чыннан да, алар көлке нәрсәләр: Советлар Союзы турында чеп-чи ялганнармы, үзара сү гешүләрме, демократия һәм коммунизм турында "бозау чаклы зур фәлсәфә" сатулармы, - барысы да бар. Барыс ы да әйбәт көлке нәрсәләр. Тик күңел биреп, җиң сызга нып укырлык нәрсә генә юк анда. +Мин монда "император" Николай Николаевич белән "император" Кирилл арасындагы тартышларга, "тирән ни загларга туктап тормыйм. Алар берсен-берсе яратмый лар. Милюков ике императорны да яратмаган була. Шу лай ук Милюковны да яратучылар юк. +Менә бер төрле халык Парижда әнә шундый көлке әдәбият чыгару белән мәшгульләр. Алар шуның белән гон орар кимерәләр. Тамак туйдыралар. +Бусы ничәнче булды? +"Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума", диләр. Пар ижда аптыраган эмигрантлар биек күперләр өстеннән Сена суына чумалар икән. +Менә сезгә эмигрант газеталарыннан бер хәбәр: +- 35 яшьлек офицер - кубанец... (исем, фамилиясе) ачка аптырагач, ялангачлыкка йөдәгәч, үз күкрәгенә үзе ата. Үлми кала. Больницада терелә. Тагын сәргәрданлык башлана. Иптәшенең дүртенче каттагы квартира тәрәзә сеннән мостовойга егылып төшеп үләргә тели. Тотып ка лалар. Көннәр үтә. Менә беркөнне (июль урталары) Сена суына ташланган берәүне сөйрәп чыгаралар. Гаҗәп хәл: бер кул яңа гына терсәктән түбән киселгән, кан ага. Кул кая калган? Эш болай булган: әлеге мәгълүм офицер, тагын үз-үзен үтерергә теләп, Лион вокзалына килә торган поезд юлына аркылы яткан. Паровоз офицерның кулын кисеп рельслар арасында калдырган да гәүдәне читкә ташлаган. Офицер киселгән кулдан кан шаулатып, Сена өстендәге күпергә йөгергән (ара якын), суга ташланган... 10 минуттан соң полисмен тимер юл буеннан өр-яңа кул табып китерә... +Менә мондый хәбәрләрне бик күп укырга, ишетергә туры килә. Эмигрантлар арасында ачлык, ялангачлык ти рәнәя. Революциягә каршы кул күтәрүе өчен иленнән сөр елгән, уголовный җинаятьләре өчен француз завод-фабрикаларыннан куаланган эмигрант үзенә иң уңайлы сәфәр итеп теге дөньяны сайлый. Эмигрантлар арасында үз-үзен үтерүчеләр - атылучылар, суга ташланучылар, поезд асларына аркылы ятучылар - шул юллар белән "революц ия корбаны" булучылар көннән-көн күбәя бара. +"Демократия" илләрендә рус контрреволюциясен сак лау өчен фашист кесәләрдән түгелгән акчалар югары чиннар тирәсенә генә тукталып калалар. Эмигранткоррлар - офицер хәбәрчеләр шулардан зарлангалап та ала лар. +Менә мондый ач корбаннарны да бер төркемгә санарга ярый. Париж полициясенең: "Талап, үтереп йөрүче шайка лар эчендә, бандитлар арасында рус эмигрантлары да байтак очрыйлар", - дигән сведениесен дә шунда кушарг а кирәк. +Болардан кала циркларда, балаганнарда уйнап йөрүче, ат сикертүче генерал Шкуролар, Ивановлар, Чимиричколар "джигит"ләр (егет) бар. Шантаннарда рус "Сәнәигы нәфисәсе" сатып йөрүче музыкантлар бар. Алардан да кала "югары сәясәт кешеләре" - Кириллар, Николайл ар - империясез императорлар бар. Күп кенә генераллар штабсыз гына түгел, штансыз да калганнар. +Сүз башы "Рус Парижы" иде. Әнә инде шул төркем нәр: кичәге купецлар - бүгенге, толчокчылар, кичәге "сәдакатле офицерлар" - бүгенге жуликлар, кичәге әллә кемнәр - бүгенге хулиганнар, кичәге генераллар - бүген ге шарлатаннар, кичәге профессорлар, публицистлар - бү генге юмористлар, тагы шундый кичәге "акыллы башлар" - бүгенге донкихотлар үзләрен "Рус Парижы" дип атыйлар. +Аларның теләкләре - "идеаллары" һәм партия состав лары белән без күптән таныш. Шуңар күрә алар тормы шыннан алынган тере картиналар фильмын шуның белән өзәргә туры килә. +Аларча Рус Парижы - безнеңчә сволочьлар шайк��сы. Парижда СССР +- Франция безгә ничаклы яхшы караса да, ул безнең дошманнарыбызны танудан тартынмый. Большевикларны таный. Париж большевиклар учреждениеләре белән капл анып бара! +Элекке рус миллионерларыннан Третьяков Парижда, монархистлар собраниесендә, әнә шулай ди. Елый. +Чыннан да, аларга кайгырырлык нокталар күп. +Зур урамнарның берсе - Гринел. Йорт номеры 79. Рус стиле белән эшләнгән зур, матур дүрт катлы йорт. Йорт ның урам өстенә караган кыегына зур итеп, ялтыравыклатып, +СССР гербы эшләнгән. Гербтан югарырак карагач, зур кызыл флаг җилфердәгәне күренә. Ул тагын да ерактанрак күренә. Париж уртасында кызыл флаг күрү күңел не шатландыра. Йорт эчендә: +- Монда +СССР территориясе, - дип сөйләшәләр. Бу йортта безнең баш представительство урнаша. +Монархист Маклаков (чыны шулай аның) әчкечләр ур лап шул йорттан сыздырган. Хәзер анда большевик... кнопка баса. Франциядә +СССР үзәге шул йортта урнаша. Икенче бер кварталда зур, яхшы, чиста йортта безнең ге неральный консульство җирләшә, анда да: +- Сез, гражданнар, +СССР территориясендә, - дип сөйләшәләр. Кешеләр - үзебезнекеләр, "иптәш", - диләр. +Мин "Рус Парижы" турында сөйләгәндә, юри бер төр кемгә туктамадым: ул иманга килгән, килергә теләгән, шу лай күренгән эмигрантлар төркеме. +Дөнья өйрәтә ул. Бер яктан, ачлык якадан күтәреп җиргә суга, икенче яктан, СССРның көннән-көн ныгаюы күзгә керә, Совет турындагы ялганнарның ал һәм арт як лары ачыла бара. Эмигрантларның - +СССР эшче-крестьяннары алдында эшләгән җинаятьләре үлем җәзасына тартылырлык булмаганнары, - түбән чинлы офицерлар, алданып киткән эшче-крестьян элементлары советлар туфрагына - туган илләренә кайтырга җыеналар. +Совет генеральный консульствосы һәр көн әнә шул публика белән тулы. +- Без яңлыштык, безне кайтарыгыз, совет паспорты бирегез, без совет гражданнары... - диләр. +- Ярый, сезнең теләгегезне Мәскәүгә җиткерербез. Совет эшче-крестьяннары рөхсәт бирсәләр, кайтырсыз, шуны көтегез! - дигән ачык, кыска, нык җавап ишет елә. +Алар көтәләр. Бер ай да, ике ай да, артык та көтәләр. Тик рөхсәт кенә бирсеннәр. Публика эчендә тәүбәләр, зарлар, кайгылар кайный. Алар үзләренең "Туган илгә кайту обществолары" аркы лы эш күрәләр. +СССР Парижы - эш Парижы, анда эш кайный. Па рижда рус телендә совет газетасы - "Парижский вест ник" чыга. Газета көндәлек. Укыйлар, яратып укыйлар. Француз язучылары, галимнәре катнашалар. Француз тел ендә "Совет экономикасы" исемле журнал чыга. Чибәр журнал. Мәскәүдә дә тарала. +"Эшчеләр тирәсендә" түгел, "эшчеләр арасында" бу лырга кирәк иде. Ләкин СССРдан буржуа илләренә барг ан эшче-крестьяннарны буржуа капитал илләреннән +СССР туфрагына килүче эшчеләр, делегацияләр белән чаг ыштырырга ярамый: аерма чиксез зур. Нинди аермалар икәнен биредә сөйләп бетереп булмас. +"Эшчеләр арасында" урынына "эшчеләр тирәсендә" дип яздырган сәбәпләрнең иң зурысын Фр��нциянең Эчке эшләр министерствосы тирәсеннән, Париж (полициясе) портфеленнән эзләргә кирәк. Эшче кварталларның йөрәкл әренә - завод-фабрикаларга барып "эшчеләр арасынн ан" тере материал ала алмауга әнә шул көчле сәбәп. Бу сәбәп өстенә тагы вакыт азлыгын өстәргә туры килә. +Бездәге эшчеләр белән капитал илләрендәге эшчеләр арасында чагыштырма ясау-ясамау да әнә шуларга бәйл әнгән. +Эш шулай торгач инде, "эшчеләр тирәсендә" төсле генә берничә сүз әйтеп китәргә кирәк була. +Париж - җиңүче шәһәр. Ләкин анда, җиңү чорларынд а ертылып та, хәзер дә ямалмаган, ямала алмаган ер тыклар күп әле. Әйбер бәясе сугышка чаклыга караганда 4-5 тапкыр кыйммәт. Акча - франк аска тәгәри - төшә. Кайчандыр акча булып йөргән "су"лар (5 сантим) хәзер суга да акмыйлар, утка да янмыйлар - аларга әйбер бирмиләр. Гомумән тишекле никельләр санга саналмый лар. Элекке Николай красненькаясы 20-30 франк тор ган булса, хәзерге совет червонецы 110-115 франклар тора. Бу - элек вакытта 35-40 тиенгә якын торган франк хәзер 9-10 тиен дигән сүз. +Сүз уңае килгәндә әйтим: гомумән совет червонецына күп кенә валюталар (немец маркасы, француз франкы, Литва-Латыш акчалары һәм башкалар) сәлам бирәләр икән. Червонецны фунт стерлинг һәм доллар белән шәрик ясап йөртүләрне күп җирдә күрергә, ишетергә була. +Шулай, франк төшә. Әйбер бәясе күтәрелә. Капитал белән хезмәт арасындагы нигез каршылыкка әнә шундый җиңү чорыннан калган ертыклар өстәләләр. +Конкрет иттереп алганда эш хакы менә шул тирәдә: квалификацияле эшчеләр көнлеге - 20-40 франк (3-4 сум), уртача эшче - 20-25 франк (2-2 ярым сум), +промышленностьта кара эшче - 12 франк. +Париждагы хәзерге кыйммәтчелек белән чагыштырып караганда бу цифрлар кечкенә булып калалар. +Шуның өстенә тагын хатын-кызларның хезмәт хаклар ы һәрвакыт 25-30 процент түбән булуны, бу провока циянең хатын-кыз эшчеләр тормышында чиксез начар эз калдыруын, шуның аркасында яшьләре яшькә җитмәгән (кайвакытта 15-17 яшьлекләр) кызларның караңгы почм акларга чыгып йөрергә мәҗбүр булуларын өстәргә кирәк. Парижда һәр елны ясалган 100 000 ләп абортның да 70 000 е эшче хатын-кызлар өстенә төшүен дә әйтеп ки тәргә кирәк. Бала асрарга байлык кирәк. Ә байлык - сир әк кесәләрдә. +Выставкада, отельдә, кайбер мастерскойларда эшче ләр белән сөйләшкәндә, һәрвакыт әнә шулардан зарлану колакта яңгырый. +Әнә шул ертыклардан көчле забастовкалар, демон страцияләр туалар. Соңгы Париж шулар белән дулкынл ана. Париж буржуазиясенең тынычлык гармониясе шу лар белән бозыла. +Безгә забастовкага чыккан банк эшчеләренең демон страцияләрен карарга туры килде: обыватель, буржуа, мещан белән тулган Париж урамнарында зур бульварлар да автобусларны, трамвайларны, автомобильләрне тукта тып, урам ярып алга барган эшчеләр демонстрациясен күрү нинди күңелле! Киң урамнар: +- Урамга чыгыгыз! Безгә кушылыгыз! - дигән тавыш белән яңгырыйлар. Алар бөтен банк эшчеләрен забастов кага чакыралар. Төркем-төркем булып шул демонстра циягә кушыласы, аны көчәйтәсе килә. Ләкин... әнә тегенд ә - тешләренә чаклы коралланган полисменнар шайка сы. Ә артта шпионнар тәкыясе. Аларның берсе урамда "тәртип саклый", икенчесе: +- Фәлән Фәләнович Фәләнов 24 сәгать эчендә Па риждан сөрелә, - дигән карар чыгарырга синең артыңн ан материал эзли. +Ә шул арада эшчеләр белән сөйләшкәндә, "Көчәйтер без без бу демонстрацияләрне!" - дигән тавышлар яңгыр ыйлар. +____ +- Париж эшчеләре СССРга ничек карыйлар? - Безгә күп бирелгән сөальләрнең берсе әнә шул. Бу чибәр мәсьәлә. Менә шуның өчен бу мәсьәлә белән бәйләнешле бер картинаны күрсәтеп китәм. +Без Парижның полиграфия мәктәбендә. Өчәү: мин, минем Казанлы иптәш һәм Болгария коммунистларыннан берәү. Полиграфия мәктәбенә барудан теләк - аны кар ау һәм аның куелышы белән танышу, өйрәнү. Ләкин бар ып керү белән безгә: +- Тагы ай ярымсыз мәктәпне карау мөмкин түгел. Хәзер каникул вакыты! - диләр. Болай әйтүче старший наборщик - мәктәптә укучылар арасында практический руководитель. +- Юк, мөмкин түгел. Икенче вакыт килерсез! +Шул арада Болгарияле иптәш: +- Болар бит СССРдан килгән кешеләр. Менә монысы фәлән кеше, монысы фәлән кеше, - ди, безне таныштыра. +Наборщикның йөзе бердән ачылды. Ул җитдиләнде. +- Ә... гафу итегез, мин белмәдем. Хәзер ачкычлар алып киләм, алар өчен хәлдән килгән бөтен эшне эш ләргә мөмкин! +Наборщик кайдандыр бер кочак ачкычлар тапты. Класслар, машина отделениеләре, линотип бүлмәләре, ли тография бүлекләре берәм-берәм ачылдылар. Йөзләп бүл мәдән, класстан, бүлектән торган мәктәпнең теләсәң кай җирен кара! Теләсәң нәрсә турында сораш! Һәммәсе хәз ер! +Без карыйбыз. Артта наборщиклар толпасы. Сөйлиләр, сорашалар, безнең илгә наборщикларның, гомумән, Париж эшчеләренең чиксез яхшы күз белән караганлыклар ын аңлаталар! +- Безнең мәктәп турында нәрсә генә белергә теләсә гез, сезнең өчен һәммәсе хәзер! - диләр. +Париж полиграфия мәктәбе мәктәп кенә түгел, ул - Парижның полиграфия эшендә зур урын тоткан пред приятиеләреннән берсе. +Андагы эшчеләр шулай карадылар, шулай карыйлар. Сөйләнгән нәрсә шундый бик күп картиналар арасыннан берсе генә. Андый картиналар күп табылалар, күп очрыйл ар. +Эшчеләр тирәсендә әнә шул ике момент белән туктап, Париж эчендә ун меңләп, йөз меңләп саналган икенче типлар турында бер-ике сүз. +Париж хәерчесе дигән сүз ничектер бер-берсенә бер дә ябышмаган ике нәрсәне бер-берсенә ябыштырырга тыр ышу кебегрәк тоела. Ләкин Парижның читрәк урамна рында команда-группа белән йөргән хәерчеләрне, ачларн ы, ялангачларны үз күзең белән күргәч, Париж белән хәерчелек арасында өзелмәслек багланыш барлыгы ачык аңлашыла, һәр көн иртә белән бульвар скамьялары өс тендә, таш баскычларда, җир асты тимер юлына төшә торган җирләрдә - лабиринтларда - сәләмәләр көтүе күренә, алар шунда йоклаганнар. +Сена күпере асларында Парижның бөтен кызганыч типлары күзгә ташланалар: картаеп урамга ташланган фәхишәләр, ач калган картлар, шулар арасында балалар, шунда ук җитмеш җиде төрле венерик авыруы белән азап чигүче кызганыч элементлар... +Париж - биек йортлы, төз урамлы, электр рекламалы, күп автомобильле, автобуслы, метролы Париж. Байлары, банкирлары күп Париж. Шуның белән бергә ул хәерчел әре дә иң күп Париж икән. Соңгы сүз урынында +Парижның күзгә ташланган, истәлеккә беркетелгән байтак якларына тукталып булмады. Бөтен якка туктау мөмк ин дә түгел. +Тик соңгы сүз урынында тагы берничә өзек фикерләр генә әйтеп китәргә кирәк. +Париж - күпләр уйлаганча баш әйләндерерлек тәэсир калдырмый. Берничә көн караганнан соң теләр-теләм әс күз алдына: +- Шул гынамы, шул Париж турында сөйлиләрме, шул Париж турында томнарча китаплар язалармы - бары шул гынамы? - дигән сөаль килеп баса. Тормыш тоташ бер хаостан гыйбарәт булып күзгә ташлана. +- Бу хаос кайчанга чаклы шулай барыр - ничек бу лыр? - дигән сөальләр һәрвакыт күз алдында уйныйлар. Аның артыннан ук "Юманите" теле белән хәзерләнгән җавап алга баса: +- Париж киләчәге завод-фабрикаларда эшләнеп ята. Алда яңа Париж өчен фабзавком һәм компартия ячейка лары дигән мастерскойлар оешалар. Киләчәк Парижны алар төзерләр. Париж шуңа бара! +Париж - дөнья революциясе тарихында зур урын тоткан Париж. Бик күп революция геройларын йөрәгендә тәрбияләгән Париж. Беренче тапкыр коммуна байрагы күт әрелгән Париж. +Ләкин ул хәзер андый көннәрен әлегә югалткан Пар иж. +Моннан 55 ел элек Париж коммунасының беренче восстаниесе башланган Монмартр бульварлары хәзер кафе-шантаннар, фәхешханәләр үзәгенә әйләнгәннәр. +Элек вакытта революцияче эмиграция үзәге булган, Герценнан башлап, коммунар Домбровскийдан үтеп, больш евик Луначарскийларны тәрбияләгән Сен-Мишель һәм Монпарнас бульварлары, Пасси кварталлары хәзер рус контрреволюциясе почмагына әйләнгәннәр. Ләкин без аларны үтеп алга, Париж коммунарларының соңгы баррикадалары булган Брюнил һәм Шато мәйданнарына атларга тиеш лебез. Анда күз алдына икенче картиналар киләләр. Анда: +- Менә шушы җирдә безнең өстә коммунарларның соңгы каннары акты. Аларны аттылар, кистеләр, ләкин көрәш бетмәгән - үч алу сезнең эш, - дигән тавыш яңг ырый. Үч алырга хәзерге буржуамещан Парижын про летариат Парижына әйләндерергә чакыргандай була лар. +Аннан үтеп Перлашез каберлекләренә атларга кирәк. Бу каберлекләрдәге ташлар өстендә үлгәнче сугышкан соңгы батыр коммунарларга атылган Версаль пулялары ның эзләре әле дә бетмәгән. Андагы стеналар буенча Па риж коммунарларының батырларча көрәшүләре аңкый, коммунарлардан аккан кан исләре дә үч алырга чакыра лар. +Күзләр Эйфель манарасы башына күтәреләләр. +- Үч алырга, көрәшергә кирәк. Эйфель башына кыз ыл флаг кадарга кирәк. Ул менә шул каберлекләргә ка рап җилфердәсен. Эйфель манарас��н коммунарларга һәйк әл итәргә кирәк!.. +Күңелгә шундый фикерләр үрлиләр. +- Килер ул көн! Коммунарлар канын түләтер көн килер! Хәзерге Эйфель хуҗаларыннан - автомобиль корольләреннән үч алыр көн килер! - менә болар да өстәләләр. Мәхмүтов М.И. +ЮЛЛАРЫНДА Казан - Дәһли +1959 елның декабрь башында Мәскәүдән шундый хәбәр килде: мин Советлар Союзы мәгариф эшчеләре делегациясе белән Татарстан вәкиле булып Һиндстанга барырга тиеш идем. +Һиндстан! Әле мәктәптә чакта Киплинг китапла рыннан һәм борынгы гарәп әкиятләреннән генә укып белгән бу илне күз чите белән генә булса да күреп кайтырга күпме хыялланган идем! "Могҗизалар иле" дип юкка гына әйтмәгәннәрдер бит аны! +Шундук хәзерлек эшләренә дә керештек. Һиндстан укучыларына бүләк итеп Казан күренешләре белән альбомнар әзерләнде. Казан укучылары Һиндстанлы дусларына тапшырырга дип күп санда открыткалар, значоклар, татарча, русча, инглизчә язылган хатлар бирделәр. +Мәскәүдә без барыбыз да Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтына җыелдык. Анда га лимнәр безгә Һиндстанның тарихы, экономикасы, телл әре, әдәбияты һәм диннәре турында сөйләделәр, Һиндстанга барып кайтканнары безнең сорауларыбыз га бәйнә-бәйнә җавап бирделәр. Галимнәр сөйләгәннең барысын да истә калдырып булмаса да, бу ерак илнең тарихыннан кайбер мәгълүматларны белү безгә бик ярдәм итте. +Һиндстанның мәйданы 3 300 000 квадрат километрга якын, ягъни Европадагы барлык капиталистик илләр мәйданына тигез. Зурлыгы ягыннан Англиягә тиң дәүләтләрнең унөче Һиндстан җиренә сыяр иде. Халык саны буенча Һиндстан Кытай Халык Республикасыннан гына калыша. Ул дөньяда икенче урында тора: анда 430 миллион кеше яши. Алар бик күп төрле милләтләр гә һәм кабиләләргә бүленгән. +Һиндстан тарихы ерак гасырларны эченә ала. Баш каласы Дәһлидә, борынгы Аграда, киң Ганг елгасы буенда Хәйдәрабад, Аҗанта мәгарәләрендә һәм илнең бүтән җирләрендә аның борынгы культурасын күрсәтеп торучы гаҗәеп истәлекләр бик күп. +Европа җире әле кара урман белән капланган чорда, Һиндстан югары культура чәчәк аткан һәм бай ил булган. Бөтендөнья мәдәнияте тарихына хәзерге һиндлеләрнең ата-бабалары гаять зур өлеш кертеп калдырган. Борынгы Кытай, Мисыр, Греция шикелле үк, Һиндстанның культурасы борын-борын заманнарда ук бик югары булган. +Шәһәрләрендә сәүдә бик нык алга киткән. Сәүдә һинд шәһәрләре арасында гына түгел, бәлки ерак чит илләр белән дә алып барылган. +Моннан күп гасырлар элек үк Көньяк Һиндстан төрле-төрле тукыма җитештерү белән дан готкан. Бу илдә эшләнгән тукымадан тегелгән күлмәкне балдак эченнән үткәреп булган, бер метр чамасы юка тукыма Әстерхан чикләвегенә сыйган. Тарихи документлар күрсәткәнчә, дүрт-биш мең ел элек үк Мисыр мумияләрен Һиндстаннан китергән муслинга төрә торган булганнар. +Безнең эра башында Һиндстан белән Рим зур сәүдә алып барганнар. Рим сәүдәгәрләре Һиндстаннан борыч, дарчин шикелле әйберләр, кыйммәтле агачлар, сирәк очрый торган хайваннар һәм кошлар алып кайтканнар. Римлылар Һиндстан ефәгеннән, ислемай, хушбуйларыннан файдаланганнар. Урта гасырларда Һиндстан ярминкәләренә төрле илләрдән сәүдәгәрләр җыела торган булган. Ат базарларында гарәп сәүдәгәрләре үзләренең аргамакларын энҗе-мәрҗәннәргә, кыйммәтле тукымаларга, алтын-көмеш бизәкле коралларга алмаштырганнар. +Һиндстан халыклары белән безнен илебездә яшәүче халыклар арасында элемтәләр бик күптәннән дәвам итә. Урта Азия республикаларыбыз җирендә һинд халыклары белән үзбәк, таҗик, төрекмәннәрнең; борынг ы заманнардан бирле килгән культура элемтәләрен күрсәтүче байтак кына тарихи истәлекләр табылды. Урта Азия һәм Кавказ халыклары белән Һиндстан арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урта гасырлардан бирле чиксез дәвам иткән. Бик борынгы заманнарда ук инде гарәп, фарсы сәүдәгәрләре кебек, Һиндстан сәүдәгәрләре дә Россиянең төрле шәһәрләренә килә торган булганнар. Шул яклардан килгән сәүдәгәрләрнең, бер төркеменә ияреп, XV гасырда рус сәүдәгәре Афанаий Никитин Һиндстанга барып кайта. +1466 елны Тверь (хәзерге Калинин) шәһәреннән Шемаха илчесе белән бергә, бер төркем рус сәүдәгәрләре өч көймә белән юлга чыгалар. Әстерханга җитәр алдыннан Касыйм хан кешеләре боларга һөҗүм итә. Ике көймә талана һәм дүрт кеше әсирлеккә эләгә. Никитин үзе илче көймәсендә була. Дәрбәнд, Баку аша Никитин Иранга китә. Кәрваннарга ияреп, ул борынгы фарсы шәһәре Ормузга барып җитә, аннан сәүдәгәрләр көймәсенә утырып Һиндстанга юл тота. Ай ярымнан соң ул Чуал шәһәрендә була. Никитин үзенең көндәлекләренә юлда күргәннәрен язып бара. Өч ел буена Һиндстан җире белән танышып йөргәннән соң, Афанасий Никитин кире үз ватанына кайта. "Өч диңгез аръягына сәяхәт" дигән язмаларында ул Һиндстан турында кызыклы мәгълүмат биреп калдыра. +Һиндстан чит ил баскыннары тарафыннан бик күп мәртәбәләр талана. XV гасырның азагында Васко да Гама ачкан юл белән беренче колонизаторлар бирегә агыла. Гоа, Даман, Диу кебек шәһәрләрне португалиялеләр басып ала. 1611 елны Һиндстан җиренә инглизләр килә. "Сәүдә"не сылтау итеп, алар Һиндстанны ачыктан-ачык талый башлыйлар. Англия колонизаторлары, халыкны талау юлы бе лән, Һиндстаннан гаять зур табыш, байлыклар алалар. Шушы байлыклар Англиядә капитализм үсешен тизләтә. Ләкин чиксез талаулар, ерткычларча эксплуатация Һиндстанның җитештерүче көчләрен җимерүгә китерә, аның экономик үсешен кискен рәвештә акрынайта, Һөнәрчелек төшенкелек хәленә килә, авыл җирендә миллионлаган игенчеләр бөлгенлеккә төшә. +Ике йөз ел буена инглизләрнең талавы нәтиҗәсендә Һиндстан халкы коточкыч хәерчелеккә дучар ителә, үлем хәленә килә. Түзәр хәле калмагач, 1857 елда ха лык, кулына корал тотып, колонизаторларга каршы баш күтәрә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый. Инглиз колонизаторларын��ң тоткарлык итүләренә карамастан, XIX йөзнең урталарында Һиндстан җирендә милли капитализм үсә башлый. Чит ил буржуазиясе һәм җирле буржуазия арасында каршыл ыклар тирәнәя бара. Килмешәкләр ил халкын изүне тагын да көчәйтәләр. Моңа җавап итеп, илнең күп кенә җирләрендә крестьяннарның зурзур восстаниеләре кабынып китә, Һиндстан буржуазиясе дә үзенең хокуксыз булуына ризасызлык белдерә башлый. +1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе - Һиндстан милли конгресс партиясе төзелә. Егерме-утыз елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз мак саты итеп куя. 1905-1908 елларда беренче рус рево люциясе Һиндстанда империализмга каршы милли азатлык хәрәкәтенә көчле тәэсир итә. Һиндстандагы политик көрәшкә эшчеләр сыйныфы кушыла. +Азатлык хәрәкәтен бастыру өчен инглизләр җирле буржуазия һәм феодалларга таяналар. Алар мөселман феодаллары һәм капиталистлары партиясе - Мөселманнар лигасын һәм һиндле феодаллар һәм капиталистлар партиясе - Һинду Махасабха партиясен төзүгә булышалар. +Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт Бөек Октябрь социалистик революциясенең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннәнкиңәя бара. Завод-фабрнкаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә. +1930 елларда инглиз колонизаторларына һәм аларның таянычы - җирле феодалларга каршы көрәш тагын да көчәя. 1933 елда төзелгән Һиндстан Коммунистлар партиясе өзлексез рәвештә эшчеләр хәрәкәте белән җитәкчелек итә башлый. Коммунистлар партиясе милли азатлык хәрәкәте көчләрен Англия хакимлегенә каршы көрәшкә туплар га омтыла. Шул ук вакытта коммунистлар, Милли конгресс партиясенең халыкка тәэсире көчле булуын исәпкә алып, аның җирле оешмалары эшендә катнаша лар, буржуазия партиясе эчендә булган демократик элементларның туплануына ярдәм итәләр. +Колонизаторлар тарафыннан халыкны талау дәвам итә. Эшчеләрнең хезмәт хакы семьяларын көненә бер мәртәбә туендыр ырга да җитми. Шул ук елларда кре стьян хуҗалыкларының 94 % ы үз гаиләсенә җитәрлек тә уңыш ала алмый. Ел саен дүртәр-бишәр миллион кеше ачлыктан интегеп үлә. +Һиндстанның бөек шагыйре, язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Р. Тагор китапларының берсендә болай дигән: "Килер бер көн, язмыш көпчәгенең әйләнеше ин глизләрне Һиндстаннан китәргә мәҗбүр итәр. Ләкин алар үзләреннән соң нинди Һиндстанны, нинди коточ кыч хәерчелекне калдырып китәчәкләр!" +Икенче бөтендөнья сугышы Һиндстанның хәлен тагын да кыенлаштыра. +Англия Һиндстан солдатларын Африкага, Австра лия, Сингапурга җибәрә: аларның көче белән үзенең колонияләрен Германия һәм Япония империалистла рыннан саклап калырга исәп тота. Зур күләмдә азык, чимал һәм башка төрле продуктлар Һиндстаннан Англиягә озатыла. Англиянең армиясе Һиндстан хисабына яши. +Шул ук вакытта бөтендөнья базарларында товарлар ы үтә алмаган завод-фабрикалар ябыла. Эшсезләр армиясе үскәннән-үсә бара. Корылык сәбәпле Бенгалиядә өч ел рәттән ачлык хөкем сөрә. Кешеләрнең са бырлыгы бетә. Халык урамнарга чыга, икмәк, эш, политик хокуклар таләп итә. Һиндстан халкы үз җилкә сендә ике йөз ел асраган инглиз колонизаторларына каршы көрәш башлый. +1942 елны Милли конгресс партиясе милли хөкүмәт төзүне таләп итә. Моңа җавап итеп, инглизләр партия җитәкчеләреннән Ганди , Неру һ.б.ларны кулга ала лар. Ләкин азатлык хәрәкәте үскәннән-үсә бара һәм демократик оешмаларның халыкка тәэсире көчәя. Шул ук елны Һиндстан Коммунистлар партиясе легаль хәлдә эшли башлый, һәм 1943 елны үзенең беренче съез дын үткәрә. Халык арасында коммунистларның автор итеты үсә. +Икенче бөтендөнья сугышында Советлар Союзының фашистларны тар-мар итүе, Кытайда, Кореяда һәм Азиянең башка илләрендә бәйсезлек өчен көрәшнең күтәрелүе Һиндстанга көчле йогынты ясый. Һиндстан халкының Англия империалистларына каршы көрәше аеруча киң колач ала. Эшчеләр сыйныфы, вак буржуа зия катлаулары, укучы яшьләр һәм Хәрби Диңгез фло ты диңгезчеләре көрәшкә активрак кушылалар. +1946 елны илдә гаять киеренке хәл туа. Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән Англия биредә көчәя барган милли азатлык хәрәкәтенә каршы тора алмый. 1947 ел ны Англия, илне икегә бүлеп, икесенә дә, Пакстанга һәм Һиндстанга доминион хокукы бирергә мәҗбүр була. Беренче милли хөкүмәтнең премьер-министры Җаваһарлал Неру була. Ләкин Һиндстан доминион булып озак яшәми. Өч елдан соң, 1950 елның 26 январен да, Һиндстан хөкүмәте илне бәйсез, мөстәкыйль дәүләт итеп игълан итә. +Һиндстан республикасы халкы яна тормыш башлый. +Менә шушы илнең мәгариф эшләре белән танышу һәм, үз нәүбәтендә, андагы укытучыларга Совет иле турындагы хакыйкатьне сөйләү өчен, безнең мәгариф делегациясе ерак сәфәргә чыкты. +Декабрьның салкын киче. Без Мәскәүнең Внуково аэропортында самолет көтәбез. Озата килүчеләр безгә хәерле юл, исәнлек-саулык телиләр. Аларнын берсе дел егациягә "бәхет тылсымы" итеп курчак бүләк итте. Кулларын югары күтәреп гел көлеп торган Буратино безнең даими юлдашыбыз, җиденче "кешебез" булды. Безнең делегация члены, Ташкент университетының һинди һәм урду телләре укытучысы үзбәк кызы Рәгъдә Каюмова аны һәрвакыт үзе белән йөртте: Буратино да Һиндстанны күреп кайтсын, янәсе. +Американың дүрт моторлы, 70 урынлы иске "Супер Констеллейшн" самолетында буш урын калмаган иде. Пассажирларның күбесе Һиндстанлылар. Арада унлап совет инженеры һәм технигы Бхилаи металлургия ком бинаты төзелешенә бара. Ике күршем Пакистан башкаласы Карачига юл тота, алар совет илчелегендә хезмәт итәләр. +Күршеләр белән сөйләшеп, гәзета-журналлар укып бара торгач, Ташкентка да килеп җиттек. Казандагы суыклар анда д�� бар икән. Күбәләк-күбәләк ап-ак кар ява. Очарга рөхсәт итмиләр. Ярты сәгатькә генә тук талган булсак та, без, күк йөзе ачылуын көтеп, ике сәгать ярым аэропорт ресторанында үзбәкчә "күк чәй" эчеп утырдык. +Ниһаять, буран туктады. Соргылт болытлар каплаган бушлыкны моторлар тавышы белән яңгыратып, самолет безне көньякка таба алып китте. Өч мең метр күтәрелгәч, кояш күренде. Альтиметр биш километр биеклекне күрсәтә. Өстә зәп-зәнгәр күк йөзе; кояш нурлары самолет эченә кереп, алюмин тоткаларда уйныйлар. Бездән түбәндәрәк, бөдрәләнеп, ак сөт төсле болытлар диңгезе дулкынлана. Бөтен галәмдә бер без генә гүләп барабыз шикелле. +Аш вакыты да җитте. Пластмасса савыт-сабалары белән стюардесса төшке аш китерде. +Пилотның радиодан: "Сәмәрканд өстеннән үтәбез..." дигәненә бер сәгать вакыт үтү белән, "Аста Әфганстан..." дигән тавышы ишетелде. Бу хәбәрне әйтүче пилотның тавышы да миңа моңлырак яңгыраган шик елле тоелды: эйе, якын, кадерле туган илебез артта калды. +Болытлар тарала, җир күренә башлады. Зур һәм кечкенә шәһәрләр, авыллар, таулар һәм вак-вак елгалар өстеннән очып барабыз. Самолетның тигез гүләве күп кешене тибрәтеп йоклаткан. Ә без йокламыйбыз: аста ят илнең җирләре... Җир дигәннән, бездәге кебек тигез яки калкулыклы җир түгел, әлбәттә. Әфганстан күгеннән түбән таба карап бару әллә ни кызыксыну тудыр мый. Кап-кара шәрә таулар, ахрысы анда таштан гай ре бер нәрсә дә юк. Тауларның кайсы-берсе - конуссыман тау түбәләре - утыртып куелган очлы карандаш ны хәтерләтә; балта йөзе шикелле үткен, бормалы тау сыртлары да бар. Аска карап, "Илаһем, үзең сакла..." дип әйтүчеләр күп була торгандыр, ахрысы: андый-мондый хәл була калса, самолет утыртырга түгел, аяк басарлык та тигез җир юк шикелле. Сирәк кенә, анда-санда, корыган елгалар һәм саргылт тар үзәнлекләр күренгәли. Әфганстанның табигате, дөрес, гомумән ал ганда да кырыс, әмма өстән караганда бөтенләй ямьсез булып тоела. +Таулар бетү белән Әфганстан җире дә артта калды. Пакстаннан чыккач, ара-тирә авыллар күренә башлад ы. Ә тагын берәр сәгатьтән сон Һиндстан чиге өстенн ән үтеп киттек. Үзебезнең "ТУ-104" сигез сәгатьтә үтә торган юл +Америка самолетында ундүрт сәгатькә сузылды. Алай да Афанасий Никитиннар һәм Йосыф Касыймовлар заманасы белән чагыштырганда, ерак Һиндстанга хәзер юл якын икән, дип әйтә алабыз. +Һиндстан җирен никтер мәңге яшеллек иле, филләр, джунглилар иле дип күз алдына китерә идем. Бик үк алай түгел икән шул. Менә шактый вакыт инде без Һиндстан өстеннән очабыз. Дәһлинең үзенә җиткәнче соргылт тау тезмәләрен, калкулыклы киң далалардан башка һичнәрсә дә күренмәде. +Һиндстанның башкаласы - борынгы Дәһли шәһә ренә, Палам аэропортына килеп төштек. Безне совет илчелеге вәкилләре каршы алды. Илчелекнең ялтырап торган кара, зур "ЗИЛ"ларына утырып, аэродромнан шәһәргә юнәлдек. Шәһәр аэрод ромнан якын, алай да без барып җиткәнче караңгы төшә башлады. Илчелеккә барудан элек башта шәһәр не бераз күрсәтим дип, шофер машинасын башкалан ың олы урамына алып чыкты. +Раҗпат (Дәүләт юлы) дигән гаять киң урамның ике ягында берәр катлы өйләр куе агачлык арасына кереп утырганнар. Раҗпатның бер башында беренче бөт ендөнья сугышында катнашкан Һиндстан солдатлары на багышлап салынган "Һиндстан Капкасы" һәм Англия короле Георг VI2 га куелган һәйкәл тора. Аннары без Һиндстан президентының резинденциясе - 1930 елда саргылт һәм кызыл төстәге ташлардан салынган, Раштрапати Бхаван исемле зур һәм матур сарай янында бераз тукталып карап тордык та совет илчелегенә юнәлдек. Дәһли белән беренче танышу шулай башланды. Дәһли - Җабалпур +Иң элек безнен делегациябез Бөтенһиндстан укыту чылар профсоюзы конференциясе эшендә катнашырга тиеш иде. Ләкин конференция Дәһлидә түгел, Һиндстанның урта бер җирендә. Мәдхия-Прадеш штатының Махадео таулары арасыннан аккан Нарбада елгасы янындагы Җабалпур шәһәрендә булырга тиеш икән. Конференциянен ике көннән ачылуын белгәч, без юлга ашыктык. Шул ук көнне поезд безне Һиндстанның көньягына - Калькутта, Бенарес шәһәрләре ягына алып китте. +Поездлар монда да тиз йөриләр, тик вагоннары гына бездәгедән аерыла. Өченче класс вагоннарының, мәсәлән, перронга чыгу өчен ике ягында да өчәр ишеге бар. Вагон эче буйлап тар гына агач эскәмияләр сузылган. Икенче класс вагоннары болардан аз гына ях шырак эшләнгән. Беренче класслы вагон исә тугыз кешелек купеларга бүленә, һәр купеның перронга чыгу өчен үз ишеге бар. Түшәмнәрдә - зур-зур вентилятор лар. Монда бит җәен түгел, кышын да бик эссе. Һәр тукталыш саен перронга чыгабыз. Безне Һиндстанлылар, аларның киемнәре, вокзалларының нинди икәнлеге һ.б. кызыксындыра. Биредә перроннар да, вокзаллар да, кешеләр дә - һәрнәрсә үзенчә, бездәгедәй түгел... +Иң элек халыкның бик ярлы булуы күзгә ташлана. Вокзалларда хәерчеләр күп. Поезд туктап, вагон ишек ләре ачылырга да өлгерми, сигез-ун яшьлек малайлар, гомердә сабын тимәгән кара кулларын сузып, ялварулы күзләре белән карап, "Сахиб, сахиб" дип, синнән хәер сорыйлар. +Менә шушы ач-ялангач, керләнеп, катып беткән, бер генә көн дә мәктәптә укымаган балаларны күргәч, йө рәкләр чымырдап китә. +Җ. Неруның туган шәһәре Аллаһабадка барып төштек. Безне Жабалпурга илтергә тиешле Бомбей поезды килгәнче өч сәгать вакыт бар иде әле. Вокзалдан чыгып шәһәрне карарга булдык. +Безнең ише чит ил кешеләре сирәк була торган Аллаһабад шәһәре шактый зур һәм һинду динендәге халык аны "изге шәһәр" дип йөртә. Ганг елгасы ярларына моннан ике мең ел элек салынган бу шәһәрдә хәз ерге вакытта ике йөз меңгә якын кеше яши. +Вокзалда күп санлы "такси"лар көтеп тора. "Такси" дигәнең бездәге ян якларына кара шакмаклар тезелгән "Волга" яисә "ЗИЛ" машиналары түгел, әлбәттә. Алар - ике көпчәкле велорикшалар, шундый ук ике көпчәкле арбаларга җигелгән атлар һәм ишәкләр. Бераз булса да акча эшләп булмасмы дип, "таксичылар" көннәр буе пассажирлар көтә. +Вокзал мәйданын чыгуга, ачык күк астында яшәүче кешеләргә очрадык, Һиндстан шәһәрләрендә күп кенә гаиләләр менә шулай ачык һавада яши икән. Болар - йорт-җирсезләр, эшсезләр. Коры вакытта ачык һавада да яшәргә мөмкин, күрәсең, чөнки кыш көне дә салк ыннар булмый. Ә менә яңгырлар башлангач, инде нин ди хәлләр кичерәләрдер, мескеннәр, белмим. Мондагы яңгырлар бит тоташтан ай буе ява. Язмыш тарафын нан урамга ташланган бу гаиләләрдә бала тәрбияләү турында нинди сүз булырга мөмкин соң? Аларның бөтен тормышлары менә шушында - урамда. +Шәһәр урамнарында яшеллек. Агачларның ябал дашлары шундый зур, бер агач күләгәсенә бетен бер класс укучылары сыяр иде. Мәш килеп йөрүче халык белән тулы урамнар буйлап тоташтан кечкенә кибетләр тезелеп киткән. Аларда Һиндстан һөнәрчеләре җитеш тергән барлык әйберләрне табарга була. Һәр кибетнең ян як стеналары такталардан эшләнгән. Түрдә - арткы бүлмәгә керү өчен ишек. Һөнәрченең гаиләсе әнә шул арткы бүлмәдә куна. Кибеттә алар ашарга да хәзерли, шунда ашый-эчә дә, шунда һөнәр белән шөгыльләнә, ниһаять, шунда бала да үстерәләр. Җабалпур шәһәрендә +Җабалпурга килеп җиттек... Безне каршыларга укыт учыларның Бөтенһиндстан профсоюзы вәкилләре кил гән иде. Дусларча бик җылы каршыладылар, муенна рыбызга хуш исле чәчәкләрдән үрелгән гирляндалар астылар. Җылы кул кысышулар, исәнлек-саулык сора шулардан соң безне яшел агачлар эченә күмелгән, "Па года" дип атала торган хосусый кунак йортына урнаштырдылар. Һиндстанлылар белән беренче рәсми очрашуыбыз шушы булды. +Һиндстанда менә ике төн кундык та инде. Беренчесе вагон диваннарында булса, икенчесе тәбәнәк кенә киң агач караватларда. +Иртән ашарга китерделәр. Хәзер ул ашамлыкларның исемнәрен хәтерләмим. Күбрәге яшелчә, җимеш ашлары иде. Өстәлдә зур стаканнар белән су куелган. "Көн дә әллә ни эссе түгел, нигә шундый зур стаканнар белән су?" - дип аптыраган идек башта. Шактый юмарт борычланган ашамлыклардан авыз иткәч, суның нигә кирәк икәнен аңладык. Авыздагы "янгынны" басар өчен бу стаканнар гына җитмәде. Бу борынгы илдә ашау-эчү мәсьәләсе беренче карашка гына бик гади. +Һиндстанда төрле касталарга бүленгән җәмгыять нең ашка карата да күп төрле кагыйдәләре бар. Җ. Неру "Һиндстанны ачу" китабында: "Ортодоксаль һиндленең көндәлек дине кешенен рухи байлыгы ту рында түгел, бәлки нәрсә ашарга, нәрсә ашамаска, кем белән бергә ашарга, кемнән читләшергә кирәклек мәсьәләсе турында күбрәк кайгырта..." - дип яза. +Гомумән алганда, халык күбесенчә бөртекле ашлык, кузаклы үсемлекләр, яшелчә, балык, сөт, сыр, эремчек һәм җимеш белән тамак туйдыра. Киң таралган азык-төлектән дөге, яшелчә, борчак санала. Төрле өлкәләрдә ашлар да төрлечә. Бомбей штатында күбрәк вегетариа ннар яши. Алар үсемлек маен мул салып я��елчә, камыр ашлары, сөт, борчак, фасоль ашыйлар. Мадрас шә һәре тирәсендә яшәүче халык балык, йомырка һәм кош итеннән тәмле-тәмле ашлар хәзерли белә, ләкин монда да күп кеше вегетариан булып исәпләнә. +Илнең кайсы почмагына барсаң да фәкыйрьләрнең азыгы иң начар оннан, күбесенчә арпа оныннан, пешергән күмәч, - "чапати" яки арпа һәм тары катнаш онн ан пешергән икмәк - "мирги", аннан кала дөге, яшелч ә һәм дал. Далдан ботка да пешерәләр, гарнир итеп та файдаланалар. Далны гадәттә яшелчәләр белән берг ә кушып пешерәләр, тик елның вакытына карата яшелчәне генә алмаштыралар. Шулпалар хәзерләү Һиндстанда күп таралмаган, Дөрес, Төньякта да, Көньякта да кунакларны җимеш шулпасы белән сыйлыйлар, һәр ашта төрле-төрле үләннәр гаять күп була, борычны да мул салырга онытмый лар. +Аштан соң баераклары җимеш суларыннан әзерлән гән ширбәтләр эчә, ярлылар су белән генә канәгатьләнә. Җимеш күп булуга карамастан, ярлы халык (ха лыкның 80-85 проценты) аны юк дәрәҗәдә аз ашый, чөнки җимеш чагыштырмача кыйммәт. +Һиндстанлылар "пан" чәйнәргә яраталар. Кайда булсаң да, ашсу белән сыйлагач, "пан" бирәләр, Бетел агачының яшел яфрагына чикләвек төше, төрле әчкелт үләннәр һәм әллә нинди бер ак нәрсә төрәләр дә шуны чәйниләр. Тешләр, иреннәр, авыз сулары кыпкызыл төскә буяла. +Һиндстан халыкларының борынгы заманнардан ук күп төрле касталарга бүленеп яшәвен югарыда әйт кән идем. Бу бүленеш күпмилләтле бәйсез Һиндстанның ансыз да катлаулы милли мәсьәләсен тагын да катлауландыра. +Борын-борыннан ук төрле касталарга бүленүдән һиндлеләр җәфа чигеп яшәгәннәр. Бер төр һөнәр кеше ләре, һинду дине күрсәтүе буенча, аерым каста тәшк ил иткән. Борынгы заманнарда барлыкка килеп, урта гасырларда каста системасы нык формалашкан, һәр бер кастаның үз гореф-гадәтләре, үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, бер кастадан икенчесенә күчү - бер диннән икенче дингә күчү шикелле тыелган. Каста кагыйдәлә рен бозган кеше хөкемгә тартылган, кайбер вакытлар мал-мөлкәтеннән, гаиләсеннән мәхрүм ителеп, каст адан куылган. +Һинду дине бөтен җәмгыятьне дүрт төп кастага бүл ә: браминнар (руханилар), кшатрийлар (гаскәриләр), вайсьялар (сәүдәгәрләр), судралар (игенчеләр белән һөнәрчеләр). +Хәзерге вакытта теге яки бу каста кешесенең һөнәре төрле булуы ихтимал. Браминнар хезмәткәр дә, инже нер да булып эшлиләр, сәүдә белән дә шөгыльләнәләр. Ләкин гыйбадәтханәдә "муллалык" эшен әле дә тик брамин гына алып барырга хаклы. +Касталар системасының зыяны, беренче нәүбәттә, кешеләренең аралашуын, никахлашуын, бер үк әйберләрдән файдалануын тыю кагыйдәләренең булуында. Диннәре, телләре бер булуга карамастан, брамин улы вайсья кызына өйләнә алмый. Үлем түшәгендә яткан "судра"га "кшатрий" бер йотым да су бирмәс. +Бу дурт төп кастаның һәрберсе тагын әллә ни хәтле вак касталарга бүленә. Иң түбән касталардан "нәкәсләр" кастасы санала. +Түбән каста кешеләренә югары каста кешеләре үз коеларыннан, хәүзләреннән су да бирмәгәннәр. "Нәкәс"ләрнең башка каста кешеләре белән бергә яшәү хокуклары булмаган, алар авыл-авыл булып аерым яшәгәннәр. Хәтта мәет күмә торган җирләре дә аерым булган. Әгәр "нәкәс"ләрнең берсе браминның өенә ке рә калса - аны шунда ук үтергәннәр. +Тышкы кыяфәт, кием-салым буенча берәүнең дә кай сы каста кешесе икәнлеген әйтеп булмый. Авылдашлар бер-берсен яхшы белеп, кемнең кайсы каста кешесе икәнен бик тиз әйтә ала. Әмма шәһәр җиреңдә берәүнең исем-фамнлиясен белсәләр генә кайсы каст а кешесе икәнлеген чамалыйлар. +Хәзер яңа законнар буенча каста системасы юкка чыгарылган, һәм Һиндстан хөкүмәте милләтнең алдынг ы кешеләре ярдәме белән иске гадәтләргә каршы кис кен көрәш алын бара. Моны без "Яңа Дәһли" һәм "Дүрт юл" исемле Һиндстан фильмнарында да күрә алабыз. +"Пагода"дан урамга чыктык. Безгә бик сәер күрен гән киемнәр кигән, ә кайсы-берсе трусик шикелле кыска чалбардан гына йөргән халыкны очратабыз. Җиңсез кыска кофта киеп, "сари" дип әйтелә торган озын тукы ма кисәгенә төренгән хатын-кызлар яланаяклары белән урамның соры тузанын күтәреп үтәләр. Урам тулы халык велосипедта йөри. Бу - хәзерге заман шәһәр транспортының булмавы белән аңлатыла. Трамвайлар, автобуслар берничә зур шәһәрдә генә йө ри. Машиналар Һнндстанда гомумән бик аз. Иң якын дуслары - совет халкы ярдәме белән төзелә торган зур-зур заводларга, Бхилаи шикелле металлургия комби натларына Һиндстан халкы зур өмет баглый. Күптән түгел генә мөстәкыйльлек яулап алган бу илдә авыр промышленность яңа туып кына килә. Шуңа күрә биредә әле бүген дә йөк ташу өчен үгезләрдән һәм кеше көченнән файдаланалар. Зур арбаларга егермешәр капч ык төйиләр дә шул йөкне сигез-тугыз кеше унар, ә кайчакта йөзәр километрларга алып бара. +Урам тормышын гаҗәпсенеп күзәтеп торганда бер вакыт барабан тавышы ишетәбез. Яшеллеккә күмелгән тыкрыктан кара-кучкыл йөзле ниндидер малайлар ки леп чыга. Без аларны туктатып сораша башлыйбыз. +- Балалар, нигә сез иртүк барабан кагып йөрисез? +- Бүген без мәктәптә дежурныйлар, укучыларны дәрескә чакырабыз, - дип җавап бирде арадан берсе. +- Аларны әти-әниләре уята алмыйлармыни? +- Әтиләребез сәгать алтыда торып эш эзләргә кит әләр, әниләребез базарда озак булалар, - дигән җавапны ишетеп алгач, тагын сорау бирергә тора идек, безгә дигән машина яныбызга килеп туктады. Малайл арга Казан яшьләр фестивале значокларын бирдек тә конференциягә киттек. +Конференция делегатлары педагогия колледжы янындагы мәйданга корылган зур чатыр астына җыйналган иде. Монда Һиндстанның барлык ундүрт шта тыннан ике мең кеше делегат булып килгән. +Җабалпур шәһәренең кыскача тарихы, бу шәһәрдә һәм МәдхияПрадеш штатында мәгариф эшләренең торышы турында кереш сүз сөйләп, шәһәр башлыгы Шри Сауаймал Җәйн конференцияне ачып җибәрде. Аннан соң сүз алган Мәдхия-Прадеш губернаторы Шри IIатаскәр дә, нигездә, шул ук мәсьәләләргә тукталды. Конференциянең председателе итеп Калькутта университет ының ректоры профессор Сидһанта сайланды. +Бөтенһнндстан укытучылар профсоюзының 34 нче конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. +Беренче тәнәфестә үк без күн санлы укытучы-делегатларның тыгыз түгәрәге эчендә калдык. Советлар Союзындагы тормыш, бездәге укытучыларның эш шартлары, безнең мәктәпләр, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр турында "мең дә бер" сорау ишеттек. +Кичке утырышта безне президиумга сайладылар һәм рәсми рәвештә БөтенҺиндстан укытучылар профсоюзының 34 нче конференциясенә Советлар Союзы мәгариф эшчеләре делегациясе катнашуын хәбәр иттеләр. Делегатлар бу хәбәрне көчле алкышлар белән каршылады. Делегациябез башлыгы академик Арсеньев Александр Михайлович котлау сүзе белән чыкты. Каюмова Рәгънә аның сүзен һинди теленә тәрҗемә итә барды. Совет кешесенең һинди телендә сөйли алуы делегатларга аеруча ошады. Дөрес, аны залда утыручыларның күп булса яртысы гына аңлагандыр. Чөнки барлык Һиндстанлылар да һинди телен белми. +Һиндстанда бик күп төрле милләт һәм кабиләләр яши. Шулардан ундүрт милләтнең теле зур телләрдән санала. Бездә бөтенсоюзга уртак булган рус теле кеб ек, уртак бердәм телләре юк әле. +Һиндстан халыклары 170 төрле телдә сөйләшәләр. Ул телләр грамматик һәм лексик яктан бер-берсеннән шактый аерыла. Шуларнын бер өлеше милли тел бу лып үсеп киткән һәм аерым штатларда киң кулланыла. Һинди телендә 100 миллионга якын, бенгали, пенҗаби, гуҗарати, маратхи, тамили, телугу һәм малайялы телләрендә, һәркайсында ун миллионнан алып алтмыш миллионга кадәр кеше сөйләшә. +Моннан ике мең ел элек үк әле Һиндстанда бердәм әдәби тел - санскрит теле кулланылган. Шул телдә бо рынгы Һиндстанның иң зур эпик әсәрләреннән "Махабхарата" һәм "Рамаяна" язылган. Ләкин безнең эраның башларында санскрит теле илдәге халыкка, безнең өчен латин теле кебек, борынгы тел булып кала. "Үлгән" санс крит теле нигезендә югарыда әйтелгән хәзерге телләр барлыкка килә. +Бөек Моголлар дәверендә (XII-XVIII гасырлар) дәүләт теле булып җирле халыкка аңлашылмаган булса да, бер өлеш интеллигенция һәм хөкем сөрүчеләр арасында гына таралган фарсы теле кулланылган. Ин глиз колонизаторлары килү белән дәүләт теле итеп киң халык массасына шулай ук ят булган инглиз теле кертелгән. +Моголлар дәверендә үк әле илнең өлкәара тел булып һинди теленең шивәләреннән халыкларга азмы-күпме аңлаешлы булган һиндустани теле барлыкка килә. Шушы һиндустани теле нигезендә ике әдәби тел туа. Берсе мөселманнар арасында таралган урду, икенчесе, һиндлеләр куллана торган һинди теле. Урду теленә, Тукай заманындагы татар теленә кергән кебек үк, бик күп га рәп, фарсы сүзләре кергән, һинди теле исә санскриттан күп алган. Һинди һәм шулай ук маратхи, бенгали, малайялы һ.б. телләрдә язу��ылар борынгы девангари алфавитыннан файдаланалар. Урду телендә сөйләшүчел әр гарәп алфавитыннан файдаланалар. +Ил икегә аерылганнан соң Пакстанда дәүләт теле итеп урду теле, Һиндстанда - һинди теле кертелә. Ләкин ике дәүләтнең икесендә дә дәүләт теле итеп югары катлау гына белгән инглиз теле кулланыла. +Җабалпурда булган конференция дә тулысынча инг лиз телендә барды. +Кичен безне студентлар, колледж һәм мәктәп укучы ларының үзешчән сәнгать концертына чакырдылар. Күзгә ташланган беренче нәрсә - бу бик чуар киенгән кешеләр, Һиндстанлылар, гомумән, чуар киенәләр, биг рәк ачык төсләрне яраталар. Хатын-кызларның кайбер ләре зәңгәр, яшел, күк, кызыл төстәге сариларга төрен гән, ирләрнең кайберләре - ярым ялангач. +Менә сәхнәгә бию музыкасы ритмында ике бәләкәй кыз йөгереп чыкты. Кулларында матур-матур гирлянда лар. Алар сәхнәдән биеп төштеләр дә гирляндаларның берсен алгы сафта утырган конференция председателе Сидһанта муенына, икенчесен безнең Арсеньев иптәш нең муенына кигезделәр. Зал гөрләп кул чапты. +Концерт башланды. Программага Һиндстанда яшәүч е төрле халыкларның биюләре, шул исәптән Төньяк Бенгалиядә ярым кыргый хәлдә яшәүче бер кабиләнең биюләре дә кертелгән, Һиндстанлылар гомумән бик озак биергә яраталар, һәрбер бию сәгать ярымга диярлек сузыла. Дәһлидә исә, Бөтендөнья авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә, Һиидстанның атаклы биючесе Дамаянти Җоши, унар минутлык ике генә тәнәфес ясап, биш сәг ать биеде. Биюләр алмашынып торды, зал гөрләп кул чапты. Концерт бик күңелле үтте. +Һиндстан халык биюләре тирән эчтәлекле була. Бию че үзенең эчке хисләре турында гына түгел, бәлки берәр вакыйганың, хикәянең эчтәлеген дә "сөйләп" бирә. +Безне Дәһлидәге күргәзмәгә алып килгән мистер Капур Дамаянти Җошинең бер биюен болай "тәрҗемә" итте: "Илнең чибәре Ашта Найака бер егеткә гашыйк була. Найака бакчада сөйгәнен көтеп утыра. Сөйгәне бик озак килми. Найака зарыгып һаман көтә. Егет икенче көнне иртә белән генә килеп чыга. Ул бүтән ха тын белән төн үткәргән икән: монысы аның йөзеннән беленә. Найака ачулана һәм сөйгәнен куып чыгара. Егет китеп бара. Ләкин Найака ялгызлыктан җәфалана, ярын сагына һәм куып чыгаруына үкенә. Икенче көнне егет кызның хәлен белергә килә. Найака шатланып аны кабул итә, үзен бәхетле саный...". Биюче боларның барысын да төрле хәрәкәт белән күрсәтә. Шатлык, борчылу, ачулану һәм башка шуның шикелле хисләр биюченең йөзендә алмашынып торалар. Тамашачылар исә хикәянең төп мәгънәсен концерт программасыннан укып беләләр. Шул ук кичне Бөтенһиндстан укытучыларының профсоюз президенты, Һиндстан парламенты члены доктор Шарма безне аш мәҗлесенә чакырды. Ул көнне безнең иптәшләр салкын сулы зур стаканнарны бихисап күп бушаттылар. +Икенче көнне конференциянең "Мәгариф эшчеләре тынычлык өчен көрәштә" исемле секция утырышына катнаштык. Анда без тынычлык өчен х��лыклар дуслы гының әһәмияте, Советлар Союзындагы тынычлык хәрәкәтс, совет укытучыларының тынычлык өчен көрәшүләре турында бер-бер артлы торып сөйләдек. Секция утырышы: "Һиндстан укытучыларына башка илләр укы тучылары белән тыгыз элемтә тотарга кирәк", - дигән резолюция кабул итте. Биредә катнашкан кешеләрнең күбесе укытучылар, мәктәп директорлары һәм рухани лар иде. Резолюцияне яклап бөтенесе бердәм кул күтәргәндә, бер монах хатын гына: +- Һиндстан ишекләрен чит ил пропагандасына ачу нигә кирәк. Мондый резолюция нигә? - дип каршы чык са да, күпчелек аны якламады. +Безнең илне яратмаучы кайбер чит кешеләр, хак сүзебезгә җавап таба алмыйча аптырап, тынычлыкка, дуслыкка өндәвебезне дә "пропаганда" диләр. Ләкин соңгы елларда андыйларның фикердәшләре кимегәннән-кими бара. +Өченче көнне юлдашларым шәһәр тирәсен карарга киттеләр. Ә мин конференциядә Советлар Союзында укыту-тәрбия эшләрен үзгәртеп кору, Совет власте ел ларында мәгариф эшенең үсеше турында доклад ясарга тиеш идем. Көне буе докладка хәзерләнеп "Пагода"да утырдым. Инглиз телендә доклад язу җиңел эш түгел икән. +Докладта Советлар Союзында мәгариф эшенең то рышы, мәктәпләрне үзгәртеп кору мәсьәләсеннән тыш, татар халкының кырык ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләдем. Элек изелгән, кимсетелгән татарларның патша Россиясендә бетәргә хөкем ителгән кечкенә бер милләттән Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә алдынгы совет социалистик милләтенә әверелүе, башка совет милләтләре белән кулга кул тотынышып коммунизм төзүе турында әйтелде. Сүзләрем буш булмасын дип күп кенә саннарны "шаһитлыкка ча кырдым". Мәсәлән, Пакстанда ун мең кешегә бер врач булса, Татарстанда алты йөз кешегә бер врач туры килә; Һиндстанда утыз биш балага бер укытучы булса, бездә унбиш балага бер укытучы булуын әйттем. Та тар халкының, культурасы искиткеч тиз үсеп бара. Та тарстанның югары уку йортларында утыз биш мең студент укый, егерме биш миллион халкы булган Төркиядә дә студентлар саны шул хәтле генә. Билгеле, ярты сәгатьлек докладта күп нәрсә сөйләп булмады, ләкин мо нысына да канәгать булдылар шикелле. Докладтан соң "мең дә бер сорау"ны кабатладылар. +Дөресен әйткәндә, Һиндстан халкы безнең турыда бик аз белә, ләкин кызыксыну гаять көчле. Совет кешесе икәнлегеңне белсәләр, якын дус күреп, елмаеп-елмаеп сөйләшергә тотыналар. +Көннәрнең берендә педагогия колледжы каршындаг ы мәктәптә булдык. Мәктәпнең, бинасы да яхшы, җиһ азлары да бар. Дөрес, ул хосусый мәктәп иде. Җирле буржуазия, байлар үз балаларын начар мәктәпкә би рергә теләмиләр, әлбәттә, һәм бергәләп үз балалары саныннан чыгып мәктәп салалар. "Төп белем бирү" мәктәбе дип аталучы мәктәпләрн ең берсе иде бу. Төп белем бирү Һиндстан мәктәпләр енә 1937 елларда ук кертелә башласа да, мондый типтагы мәктәпләр саны тик 1947 елдан гына күбәеп китк ән. Бу мәктәпләрдә ��кыту Махатма Гандиның укытун ы хезмәт белән бәйләү тәгълиматына нигезләнгән. Белем бирүне хезмәт белән бәйләү - бик яхшы эш. Ләкин Һиндстанда бу мәсьәләне үзләренчә аңлыйлар. Укытуны хезмәт белән бәйлибез дип, мәктәп программасына кул һөнәре дәресләре тутыралар. Шундый бер вакый ганы хәтерлим. Аҗантаның таш тауларында казылган атаклы гыйбадәтханәләрне караганнан сон. Аурангабад шәһәренә барышлый, Пхулмари исемле бер авылга мәк тәбен күрергә дип тукталдык. Беренче күзгә ташланган нәрсә - ачык һавада җирдә аяк бөкләп утыручы беренче класс балалары булды. Укытучы тактага маратхи телендә сүзләр яза, укучылар грифель такталар га шул сүзләрне күчереп утыралар. +Мәктәпләрдә кызлар һәм малайлар аерым укытыла. Бинасы булган хәлдә дә парталар юк, җирдә утыралар. Без барып кергәндә, дүртенче класс балалары эрләү белән шөгыльләнәләр иде. +- Нинди дәрес? - дип сорыйбыз. +- Тарих. +- Нинди тема? +- Гандиның биографиясе. +- Ә нигә балалар эрләү белән шөгыльләнә? +- Ганди тәгълиматын тормышка ашырабыз. Укытуны хезмәт белән бәйлибез, - ди укытучы. +Ганди һөнәрчелекне үстерергә, шулай итеп промышленностьны торгызырга һәм муллыкка ирешергә мөмк ин дип уйлаган. Бу тәгълимат шактый төзәтүгә мох таҗ, әлбәттә, һәм менә шушы тәгълимат мәктәпләргә таратыла. Ганди эрләү белән шөгыльләнергә кирәк дигән икән, мәктәп балалары да эрләп карыйлар. Бу - Ганд иның нәрсә өйрәткәнен аңлау өчен кирәк, диләр. Балалар эрләү нәрсә икәнен аңлагач, укытучы биографияне яңадан дәвам итә. +Югары классларда да булдык. Анда кызлар искереп беткән станокл арда тукып утыралар иде. Мәктәпләрнең күбесендә бердәм прог рамма юк. Кайб ер штатларда ничек телиләр, шулай укыталар. Җиденч е класслар, мәсәлән, бездәге дүртенче класс арифметикасын өйрәнә. +Җабалпурда без педагогия колледжында булдык. Анда безгә Һиндстандагы мәгариф эшләре, укытучылар тормышы турында күп нәрсә сөйләделәр. Башланг ыч мәктәпләрдә, мәсәлән, класслар саны Һиндстанның төрле штатларында төрлечә икән - 4 тән 6 га кадәр. Тулы булмаган урта мәктәп дигәнендә 7-9 класслар укый. Шуннан 10-11 класс лар китә. Хәзер бердәм бишьеллык башлангыч мәктәпләр төзү тормышка ашы рыла. Һиндстан мәктәпләрендә миллионнан артык укыт учы эшли. Шуларның 56%ы махсус педагогик белем алмаган. Укытучылар хәзерләү болайрак бара: сигезь еллык гомуми белем мәктәбе, шуннан сон педагогия колледжында ике еллык курслар. Өчьеллык практика дан соң тагын икееллык курслар. Шуннан соң гына укытучы диплом ала. Ике-өч ел эш стажы булмаган кешегә диплом бирелми; яки болай: ун-унбер ел мәктәптә укыгач, педагогия колледжына керәләр, анда тагын дүрт ел укыйлар. Ике ел укыгач, диплом түгел, ә бары тик таныклык кына бирелә. Аннары мәктәптә ике ел эшләгәннән соң кайтып колледжның соңгы ике курсын тәмамлыйлар. Шуннан соң гына студентка бакалавр дәрәҗәсе бирелә. +Башлангыч мәктәп укытучылары айга 20-30 рупий хезмәт хакы алып эшли. +Һиндстанда башка профессия кешеләре белән дә очр аштык. Бангалор шәһәрендә мебель мастерское эшчесе белән бераз сөйләшергә туры килде. Алар матур-матур урындыклар һәм башка йорт җиһазлары ясыйл ар. Дөрес, монда барысы да кулдан эшләнә. Болар төрле яшьтәге эшчеләр иде: берсенә тугыз, икенчесенә унике, өченчесенә кырык сигез яшь. Һәр көн 9-10 сәгать эшләүче тугыз яшьлек малай айга өч рупий ала. Бу акча аңа тамагың туйдырырга да җитми. Ә бер кадак икмәк өчен - ярты рупий, ике кадак бәрәңге өчен генә дә ярты рупий түләргә кирәк. +Менә аена 20 рупий алып эшләүче башлангыч мәктәп укытучысының тормышын күз алдына китерегез инде! +Җабалпур педагогия колледжында илле дүрт укытучы эшли. Югары уку йорты укытучыларын лектор, мөдәррис һәм профессорга бүләләр. Дәрес алып баруч ы кеше, фәнни дәрәҗәсе булмаса да, профессор дип йөртелә. +Югары уку йорты укытучылары ничек яшиләр соң? Күпме хезмәт хакы алалар? +Колледж профессоры айга 250 дән 450 рупийга кадәр, лектор 225 тән 350 рупийга кадәр хезмәт хакы ала. Товар бәяләренең югары булуларын искә алсак, бу сумма күп түгел. 1957 елгы хисап буенча Һиндстандагы бер миллион укытучының нибары утыз алты меңенә генә 101 дан 300 рупийга кадәр хезмәт хакы түләнгән. Калганнарының эш хакы бик түбән. Шәһәрләрдә квартир өчен 20 дән алып 100 рупийга хәтле түлиләр, бала укыткан өчен мәктәпкә җиде-сигез, интернатта тәрбияләнсә 125-250 рупий түләргә кирәк. Кыскасы, хезмәт ияләрен ең тормыш шартлары бик авыр. Интеллигенциянең хәле уртача гына булганда, эшчеләрнең читен тормышы турында сөйләп тә торасы юк. +Җабалпурдан безне шәһәр мэры Сауаймал Җэйн үзе озатты. Озатырга бик күп кеше килде. Советлар Союзы белән дуслык, аның ярдәме турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. +Без Агра һәм Канпур шәһәрләре аша Дәһлигә кайт ырга чыктык. Вагон тәрәзәләре аша станцияләр, кре стьяннарның ямаулы юрган шикелле бүлгәләнгән чуар басулары, төз, озын кәүсәле пальмалар, балчыктан һәм камыштан салынган салам түбәле йортлар күренеп ка ла. Ерактарак крестьяннар җир эшкәртәләр. Әнә әкрен генә кыймылдаучы үгезләр артыннан ябык кара тәнле, башына чалма ураган, ярым ялангач сукачы атлап бара. Арырак тагын шундый ук җир сөрүчеләр... +Һиндстан юлларында егерме биш көн йөрдек - гади крестьян басуларында бер генә трактор да, бер генә комбайн да күрмәдек. +Төн җитте. Ә поезд һаман бара да бара. Минем ник тер йоклыйсым килми. Поезд туктаган араларда пер ронга чыгып керәм. Тукталышларнын берсендә конфе ренция буенча танышым, Кашмир укытучысы Хәйдәрне очраттым. +Аның белән сөйләшеп йөри торгач, вокзалга кердек. Залга үттек, залның бары түбәсе генә бар, аның стена лары, ишекләре юк, - авыл лапасы кебек бер корылма. Аяк астында иске чүпрәкләргә төренгән кешеләр йоклый. Бу - өченче класс пассажирлары өчен көтеп тору бүлмәсе икән. Биредә диваннар, урындыклар күренми. Икенче класс пассажирлары залының стеналары бар, хәтта керепчыгып йөрер өчен ишекләр дә ясалган. Мо нысы чыннан да көтеп тору залына бераз охшаган. Ди ваннар куелган, өстәлләр дә күренә. Алты-җиде кеше тү гәрәкләнеп идәнгә утырганнар да бик бирелеп карта уйныйлар. Беренче класс залына үтәбез. Анысы биш-алты кешелек җыйнак, пөхтә, бик матур бер бүлмә. Әйбәт кенә киенгән бер әфәнде, креслога киерелеп утырг ан да ял итә, поезд көтеп утыра. +Вокзалдагы шушы картина символик рәвештә бөтен Һнндстан халкының тормышы турында сөйли кебек. Әйе, менә шундый ул чын Һиндстан: беренче класста бер кеше, икенче класста алтыҗиде, ә һава белән генә уралып алынган "залда" - тир түгеп ризык табучы дүрт йөз утыз миллион гади хезмәт ияләре яши. Бәйсез илнең башкаласы +Дәһлидә безне мәгариф министрлыгы вәкилләре кар шылады. Очрашу шулай ук бик җылы булды, тагын хуш исле гирляндаларга күмелдек, Дәһли округы мә гариф бүлеге мөдире мистер Капур мәгариф министры доктор Шримали исеменнән тәбрик сүзе әйтте. +ЮНЕСКО конференциясе уңае белән әле 1952 елда гына төзелгән "Ашока" исемендәге кунак йортына барып төштек. +Бу - хәзерге заман стилендә салынган күп катлы, зур йорт. Ишек төбендә башына кызгылт сары төстәге зур чалма, өстенә ялтыравык лы төймәле зәңгәрсу кара мундир кигән, бик зур гәүдәле швейцар басып тора. Ишектән зур вестибюльгә килеп керәсең. Вестибюльнең идәненә эре-эре бизәкле гаять зур келәм жәелгән. Йомшак диваннар, кечкенә генә түгәрәк өстәлләр. Ливрея кигән, кара тутлы йомышчы малайлар йөри. Чит ил кешеләре күп, капиталистлар шушы йортка гына килеп төшәләр икән. Бу бик җайлы, ләкин бик кыйммәтле отель. Бүлмәләр һәм ашау-эчү өчен тәүлегенә 100 дән 250 рупийга кадәр түләргә кирәк. Кыйммәт, әлбәттә. +"Ашока" отеле Яңа Дәһлинең бер читендә урнашкан. Яңа Дәһли исә 1911 еллар тирәсендә инглизләр өчен генә салынган. Башкаланы Калькуттадан Дәһлигә күчергәч, Англиянең Һиндстандагы резиденциясе дә бирегә күчеп килгән. +Чыннан да, резиденция диярлеге бар аның. Урамның ике ягы буйлап тоташ бакчалар сузыла, бакчалар эчендә бер генә катлы ялгызак йортлар (ике катлы йортлар бөтенләй юк диярлек) тезелеп киткән. Инглизләр менә шул йортларда торганнар. Күрәсез, әйбәт яшәгәннәр. Хәзер ул йортларда Һнндстан хөкүмәтенең югары даирәләре һәм эре буржуазия вәкилләре яши. Яңа Дәһлидә хезмәт ияләре тормый. Шәһәрнең бу өлешенә алар хезмәтче буларак кына килеп йөри. +Икенче көнне мондагы гадәт буенча без веноклар алып Махатма Ганди мавзолеена киттек. Жамна елгасы буендагы киң аланга охшаган бакча уртасында рәшәткә белән тотылган дүрт кырлы зур яссы таш. Гандиның гәүдәсе яндырылган урынга салынган бу таш гөлләр белән күмелгән. +Һиндстанлылар мәетләрне яндыралар һәм көлен елгага ташлыйлар. Ганди гәүдәсенең көлен 28 тигез өлешкә (1948 елга кадәр 28 штат булган) бүлгәннәр, һәр штат үзенә тигән өлешне үз җирендәге суга ��ашлаган. Хәзер ундүрт штатта суларның яр буйларына мавзолейлар төзиләр. Корылмалар төрлечә салына: Дәһлидә мавзолей дүрт кырлы яссы таштан гыйбарәт булса, Җабалпурда без зур һәм матур бина күрдек. +Дәһли - дөньяда иң борынгы шәһәрләрнең берсе, безгә тарихтан мәгълүм булган борынгы Рим, Карфаген һ.б. шәһәрләргә кадәр Дәһли дөньяда иң зур һәм танылган шәһәрләрдән саналган. +Күп мәртәбәләр Дәһли чит ил басып алучылары тарафыңнан җимереп ташланган. Урта гасырларда гына да монда Аксак Тимер, Иран падишасы Надир-шаһ гаскәрләре, Көньяк Һиндстанның маратхи яулары, һәм, ниһаять, Англия солдатлары булып киткән. Басып алучылар үзләреннән соң матур сарайларның һәм гыйбадәтханәләрнең хәрабәләрен генә калдырганнар. Еллар үткәч, аларның урынында яки янәшәсендә халыкның оста куллары яңа сарайлар, гыйбадәтханәләр, һәйкәлләр торгызган. +Дәһлинең исеме турында тарихчылар арасында әле дә бәхәс бара. +VIII гасырда шәһәр башлыгы шәһәрне үзенең хуҗасы раҗа Дәһли исеме белән йөртә башларга боерык биргән, дип тә сөйлиләр. Һиндстан телләренең күбесендә шәһәрне Диллы, урду телендә Дәһли диләр. Урта гасырлардагы Дәһли турында Бөек Моголлар дәвереннән калган истәлекләр сөйли. Бу тарихи истәлекләрнең иң мәһабәте - "Лал Кила" - Кызыл форт. Искиткеч биек, кызыл таш стеналы Кызыл фортны XVII гасырда Агра шәһәрендә мәшһүр Таҗ-Махал мавзолеен салдыручы император Шахҗиһан төзеткән. Кала эчендә Бөек Моголларның атаклы сарайлары. Бакчаларга күмелгән бу сарайларда дистәләрчә еллар Һиндстанның мөселман падишаһлары, халыкларны талап, рәхәттә яшәгәннәр. Бу гүзәл сарайларның берсенә мәрмәр өстенә фарсыча: +Әгәр җирдә җәннәт булса, +Ул мондадыр, мондадыр, мондадыр... - дип тикмәгә генә язып куймаганнар, әлбәттә. +1857 елда инглиз хакимлегенә каршы баш күтәрүчеләрнең исән калган утыз меңе шушы калага чигенгән. Инглизләр аны көчле штурм белән генә ала алганнар. Шунда ук баш күтәрүчеләргә ачык суд ясалган. Инглизләр аларның күбесен явызларча җәзалап үтергәннәр. +Фортның стенасы өстендәге бер тигезлекне гидлар кергән бер кешегә: биредә 1947 елның унбишенче августында Һиндстанның бәйсезлеге игълан ителгән һәм азат илнең дәүләт байрагы беренче тапкыр биредә күтәрелгән, дип горурланып сөйлиләр. "Бүген Азия офыгында яңа йолдыз, тагын бер бәйсезлек йолдызы, калыкты", - дигән ул чакта Җаваһарлал Неру. +Сарайларның берсендә - падишаһның кабул итү залы. Зур залның түрендә мәрмәр калкулык. Мәрмәр калкулыкта бриллиантлар һәм якут ташлар белән бизәлгән патша тәхете торган, дип сөйлиләр. Фарсылар (иранлылар) Дәһлигә һөҗүм итеп, ул тәхетне Тәһранга алып киткәннәр. Бу тәхет әле хәзер дә анда саклана. Тик аның кыйммәтле ташлары Америкадан алынган заемнар бәрабәренә Тәһраннан алып кителгән. Шунда ук Зәңгәр сарай һәм күз камаштырырлык ак мәрмәр ташлардан салынган Падишаһ мәчете тора. Мәчет өчен кирәк булган мәрмәрләрне филләр белән Җәйпур шәһәреннән китерткәннәр дип сөйлиләр. Шушы ук крепость эчендә мәрмәр балконлы тагын бер гүзәл сарай бар Падишаһлар шул балконга халык белән сөйләшергә чыга торган булганнар. Балкон җир өстеннән утыз биш - кырык метр биеклектә. Бик табигый, падишаһлар халык белән югарыдан сөйләшергә яратканнар. Алай куркынычсызрак ич. +"Лал Кила" моголларның күптән юкка чыккан данын хәтерләтеп тора. Шәрык сарайларының иң матурларыннан саналып, бүгенге көндә бу мәһабәт корылма милли музейга әверелгән. Падишаһларның матур-матур мәрмәр колонналары, стеналары искиткеч рәсемнәр белән бизәлгән кабул итү заллары Һиндстан халкының талантлы һәм даһи осталыгына үлмәс һәйкәл булып торалар. Тавыйс тәхете, Гөлләр сарае, Энҗе мәчет һәм башка гүзәл биналарның матурлыгы чын-чыннан күз камаштырырлык дип әйтсәң дә хата булмас. +Һәрбер дәүләтнең башкаласы күп төрле тарихи истәлекләргә бай була. Ул истәлекләрнең күбесе халык күңелендә үткән заманнарның авыр елларын хәтерләтә яки милли горурлык билгесе булып санала. Кайчакларда шәһәр ташларында үткән еллар истәлекләре сакланмый. Ләкин тарихи вакыйгалар булган урыннарда халыкның азатлык көрәшен чагылдырган һәйкәлләр са лына. Дәһлидә дә Һиндстанлыларның данлы тарихына һәйкәлләр куелыр урыннар бар. Әмма илбасарлар ул урыннарны халык хәтереннән алып ташларга маташканнар. Колониализмның дәһшәте үтерү, талау һәм кыргыйларча жәберләү белән генә чикләнми. Колонизаторлар халыкның милли горурлыгын һәм шөһрәтен аяк астына таптарга, үткән заманнардан калган данын, аларның изүчеләргә каршы батырларча көрәшен юкка чыгарырга тырышалар. Шушы дан-шөһрәтнең бәрабәренә алар үзләренең буржуаз культурасын, гореф-гадәтләрен көчләп тагарга омтылганнар. +1857 елда бөтен Һиндстан халкының инглизләргә каршы алып барган канлы көрәше - ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган. +Лакшмибай, Мәүләви Әхмәт, Нан Сахиб кебек батырларның исемнәре бүген дә әле һинд халкының хәтерендә яши. Восстание башлану белән шәһәр халык кулына күчә. Башкалага каршы инглизләр үзләренең төп көчләрен җибәрәләр. Шәһәр гаскәр белән камап алына. Озак вакыт һиндлеләр батырларча сугышалар, ләкин сан һәм корал ягыннан өстенлек инглизләр ягында була. Восстание бастырыла, халык кара канга батырыла. +Кайчандыр шәһәрне уратып алган стена капкаларының берсе булган Кашмир капкасын барып карадык. +Дәһли өчен соңгы канлы бәрелешләр шушы капка янында барган. Кабат-кабат штурмнардан соң инглизләрнең монда йөзләрчә солдатлары дөмеккән. Бары тик штурмның алтынчы көнендә генә инглизләр, ниһаять, капканы җимереп керәләр. Ләкин патриотлар дошманнан үч алудан тукталмыйлар, алар, актык штурм беткәннән соң, инглиз гаскәрләре командующие генерал Никольсонны үтерәләр. +Йөз ел элек булган канлы көрәш эзләре Кашмир капкасында әле дә күренә. Ләкин бу тарихи урынга ни өчендер, экскурсияләр оештырылмый. Озакламый Һиндстан укытучылары шушы тарихи капка янына укучыларын экскурсияләргә алып килеп, Һиндстан халкының 1857 елгы азатлык восстаниесе һәм канлы сугышларының әһәмияте турында аңлата башларлар, дип ышанасы килә. +Моннан арырак тагын бер борынгы капканың хәрабәләре күренә. Ярым җимерек таш манараның яныннан киң юл үтә, юл янында - киң яшел алан. Бу капканың исемен дәһлилеләрнең күбесе белми дә дип сөйлиләр. Ә белгәннәр аны "Кхуни дарваза" ("Канлы капка") диләр. 1857 елны инглизләр шушы урында баш күтәрүчеләрне берәм-берәм туп көпшәсенә бәйләп ядрәләр белән өзгәләп үтергәннәр. Бу фаҗигале күренешне рус художнигы Верещагин "Һиндстанда инглизләрнең җәзалавы" исемле картинасында күрсәтә. +Ә инглизләр халыкның бу фидакарь көрәшен ничек мәңгеләштергән? Алар Кашмир капкасы янына һиндлеләрнең палачы генерал Никольсонга һәйкәл салдырганнар. Шушы Ннкольсон инде солдатларга: "Баш күтәрүчеләрнең тиреләрен тунап төшерегез, аларны казыкка утыртыгыз, тереләтә яндырыгыз", - дип боерык биргән. Ә инглиз солдатлары аның боерыгын үтәп, шәһәрне урамы-урамы белән яндырганнар, кулга төшкән бар кешене утка ташлаганнар. +Һиндстан җирендә шушы европалы вәхшигә һәйкәл куючыларның оятсызлыгына, вөҗдансызлыгына таң каласың! +Һиндстан шәһәрләре мәйданнарында мондый хурлык һәйкәлләре бик күп әле. Аларны бәреп төшерергә вакыт түгелме соң?! +Дәһли, Мадрас, Бомбей һәм башка шәһәрләрдә инглиз корольл әренә һәм вице-корольләренә атап салынган бихисап күп һәйкәлләр, алар исеме белән йөртелгән урам һәм мәйданнар бик еш очрый әле. +"Соңгы елларда Һиндстан парламентында депутатлар бу хурлык һәйкәлләрен алып ташлау турында кабат-кабат сүз кузгаталар, һәм җәмәгатьчелек таләбенә җавап итеп, 1957 елны, 1857 елдагы восстаниенең йөз еллыгы уңае белән, кайбер хурлык һәйкәлләре алып ташлана. +Ниһаять, яңа, милли һәйкәлләр дә күренә башлый. Дәһлидә милли хәрәкәт эшлеклесе Асаф Алига, Гандиның фикердәше Тилакка һәйкәлләр салына..." дип яза Һиндстанда җиде ел торып кайткан газета хәбәрчесе Н. Орестов. +Гвалиора шәһәрендә восстаниенең каһарманы раҗа кызы Лакшмибайга да кечкенә генә мәйданчыкта мәрмәр таш куелган. Монда яшь Һиндстанлылар гөлләр китерәләр һәм кулларын кушырып, дәшмичә генә һәйкәл янында басып торалар. +Кулына корал тотып изге ватан өчен яуга киткәндә, Лакшмибай егерме өч яшендә була. Туган шәһәре Җайсине батырларча яклап калганнан соң ул, атка атланып, гаскәрләрен Гвалиора шәһәренә алып китә. Биредә каты сугыш башлана. Атлы гаскәрен ияртеп, Лакшмибай инглизләргә каршы атакага ташлана. Аның яшендәй ялт-йолт иткән кылычы күпләрнең котын ала. Ләкин, каты яраланып, Лакшмибай һәлак була. Дуслары аның гәүдәсен саламга күмеп яндыралар. Яндырган урында хәзер һәйкәл тора. +Тагын бераз вакыт үтәр, һәм Һиндстан халкы, үз шәһәрләрен тарихи чүп-чардан арындырып, илнең азатлыгы өчен корбан булган батырларга һәйкәлләр куяр, әлбәттә. +Көннәрнең берсендә, бер хосусый мәктәптән кайтышлый, без Дәһлинең хәзерге заман сәнгать музеена кердек. 1958 елда Брюссельдә Бөтендөнья күргәзмәсендә миңа Көнбатыш сюрреалистларының рәсемнәрен карарга туры килгән иде. Алар Һиндстан художникларына да шактый ук йогынты ясаган. +Зәңгәрсу буяудан башка бер сызыгы да булмаган бер "рәсем"гә күрсәтеп: +- Бу рәсемнең исеме ничек?- дип сорадык. +- "Язгы җил", - диделәр. +- Монда бер нәрсә дә күренми ич? +- Язгы җилне дә күреп булмый ла! +Шуңа күрә безнең художниклар аны селкенүче агачлар, иелгән арыш, бадай образлары аша сурәтлиләр, - дидек. +- Ә менә бусы нәрсә турында сөйли соң? +- Нәрсә сөйләгәнен художник үзе генә аңлата ала, - диделәр безгә. +Дәһлидәге Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә булдык. Брюссельдәге кебек үк, монда да Советлар Союзы павильоны янында һәрвакыт озын чират сузылып тора. Америка һәм Кытай павильоннары да начар түгел. +Һиндстанның үзен ундүрт кечкенә павильон гәүдәләндерә. Аларны "Авыл индустриясе" павильоннары дип йөртәләр. Павильоннарда кулдан шырпы ясау ысуллары белән таныштыралар. Бу шырпылар фабрика шырпылары белән бер үк бәядә. Әмма һөнәрченең хезмәт хакы... Биредә бөтен нәрсә кулдан эшләнә. Кәгазьне дә, чүлмәкне дә, шырпыны да бик борынгы заманнардагы кебек, кулдан гына ясыйлар. +Һиндстан артта калган авыл хуҗалыгы иле. Аның халкының 80 проценты авылларда яши, шуларның күпчелеге игенчелек, бер өлеше һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Җирнең күп өлеше хәзер дә әле алпавытлар кулында, алар аны, вак-вак өлешләргә бүлгәләп, крестьяннарга арендага бирәләр, Һиндстан крестьяннарының 80 проценты - җирсез халык, һәм аларның үз җирләре булыр микән, билгеле түгел. Промышленность зәгыйфь булганга күрә, барлык крестьяннар диярлек гади иске кораллар белән эшлиләр. +Һиндстанда капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше крестьяннарның бик аз өлешен кулак итте, әмма күпчелеген мал-мөлкәтеннән, җир-сукасыннан мәхрүм калдырды. Дөрес, Һиндстан хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән җир реформалары барлык феодаль калдыкларын бетермәсәләр дә, авыл хуҗалыгының үсеше өчен кайбер мөмкинлекләр ачтылар. Алар җирдән файдаланган өчен крестьяннардан югары хак алучы эре алпавытларның хокукларын бераз чикләделәр. Ләкин бу реформалар җирсезләргә җир бирмәде. Шуңа күрә крестьяннар арасыннан күп кенә кеше хокуксыз, уртакка эшләүчегә, яисә гадәттә авылдагы эшләр сезонында гына эшләп хезмәт хакы алучы ярым пролетарга әверелде. Авыл җирендәге мондый пролетар һәм ярым пролетарларның саны 70 миллион кешегә җитә. Аларның бер өлеше хәтта уңыш булган елларда да туйганчы ашый алмый. +Күргәзмәдәге "Авыл индустриясе" павильоннарында әлеге ярым пролетарларның тамак туйдырыр өчен кулдан кәгазь, шырпы ясауларын күрсәтәләр дә инде. +Дөрес, соңгы унбер ел эчендә Һиндстанның промышленность, техника өлкәсендә күзгә күренердәй уңышлары да юк түгел. Бу - халыкның, илнең киләчәктәге прогрессына багышланган зур өмете. Беренче җиңел автомобильләр заводы да бар инде. Анда "Амбассадор" ("Илче") исемле кечкенә генә автомашиналар җитештерелә... +Дәһлидән унҗиде километр читтәрәк XII-XIV гасырларда ук төзелгән корылмаларның калдыклары сакланган. +Сары, ак, кызыл төсләрдәге ташлардан салынган атаклы Кутб-Минар манарасының тарихы да гасырлар белән исәпләнә. Сиксән биш метрлык манараның тышкы стеналарына зур-зур хәрефләр белән гарәпчә Коръән аятьләре язылган. Таш өстенә матур-матур бизәкләр, орнаментлар чокып ясалган. Архитектураның бу гүзәл үрнәген бер-бер артлы узган гасырлар искертә, җимерә алмаган. Манараның түбәсенә хәтле бормалы таш баскыч күтәрелә. Берничә урында балконга чыгу юллары ясалган. Аска карарга теләгән һәр кеше бер кулы белән балконга тотынса, икенчесе белән манара стеналарына ябыша - куркыныч. +Кутб-Минарнын ишек алдында мәчет. Ул мәчет һиндуларның Вишну алласы гыйбадәтханәсе өстенә салынган. Югары өлеше мәчетләргә хас булган гөмбәзләр, аскы өлеше саф һинду орнаментлы колонналардан тора. Яулап алучы мөселманнар һиндусларның гыйбадәтханәсен җимергәннәр дә шунда ук булган төзү материалларыннан мәчет салганнар. +Манара белән рәттән безнең эраның V гасырында ук саф тимердән эшләнгән, биеклеге сигез метрдан артыграк булган "Бәхет баганасы" тора. Бу багана унбиш гасыр буена тутыкмый, саф килеш тора. Урта гасыр осталарының зирәклеге һәм булдыклыгы каршында эссе көньяк кояшы да, яңгырлар да көчсез калганнар. Багананың күп гасырлар кичерүен өстендәге санскрит телендәге язмалар һәм туп ядрәләренең эзләре күрсәтеп тора. Һиндстанлыларда шундый йола яши: кем дә кем, баганага аркасы белән басып, аны коча алса, шул кеше гомер буена бәхетле була, имеш. Кем бәхетле булырга теләми? Безнең делегация членнарының да сәгадәтле буласы килде, әлбәттә! +Истәлекле урыннарны карау белән беррәттән мәктәпләрдәге укыту-тәрбия эшләре белән танышуны да дәвам иттердек. Фундаменталь белем институтында, Һиндстан мәгариф министрлыгының башка учреждениеләрендә булдык. Институтларның берсендә безнең мәктәпләрдә кулланыла торган киноаппарат очраттык. Институт директоры Г.К. Атали безне иң элек шул аппарат янына чакырды. Советлар Союзында эшләнеп чыккан җиһазларны мактап- мактап эшләтеп күрсәттеләр. Аннары магнитофон лентасына Казандагы балалар техник станциясенең эше турында берникадәр мәгълүмат язып алдылар. +Яңа күргәзмә әсбапларның сыйфатын белер өчен, институт аларны төрле типтагы мәктәпләргә җибәрә. Тикшерүләр уңай нәтиҗәгә китерсә, институт яңа әсбапларны производствога тәкъдим итә. +Дәһлидә безне яхшы җиһазлапдырылган, зур бер хосусый мәктәпкә алып бардылар. Анда безне скаут һәм кадет формасына киенгән балалар бик яхшы к��ршылады. Мондый зур мәктәпләрдә 9-13 яшьлек балалар скаутлар оешмасына, ә 13-17 яшьтәгеләр милли кадет корпусына беркетеләләр. +Башлангыч классларда балалар кечкенә өстәлләр каршына аяк бөкләп идәндә утыралар. Алар уку әсбаплары белән тәэмин ителгәннәр. Бу мәктәптә укыту беренче класстан алып унберенче класска кадәр инглиз телендә алып барыла, укучылар Англиядә чыккан дәреслекләрдән файдаланалар. Түбән классларда 35 әр минутлык җиде дәрес бирелә. Үтелгән материалны ныгыту өчен төрле уеннардан бик киң файдаланалар. Мондый мәктәпләрдә бай балалары, хәлле кешеләрнең балалары гына укый ала, чөнки түләү хакы аена сигез-ун рупий. +Хезмәт ияләре балалары өчен ачылган, дәүләт мәктәпләренең дә берничәсендә булдык. Бу мәктәпләрнең күбесендә аерым уку бинасы юк. Дәресләр чатыр астында үткәрелә, һәр чатырда унике-ундүрт бала утыра. Унынчы класслар укый торган чатырларның берсенә кердек. Укучылар безнең җиденче-сигезенче класс балалары белгән күләмдә математика өйрәнәләр. Дөрес, бу мәктәпләрдә уку түләүсез, ләкин белем дә "өлешеңә тигән көмешең" кадәр генә бирелә. +Берничә көннән делегацияне мәгариф министры доктор Шримали кабул итте. Татарларның, элек киелгән чикмәне кебек озын чабулы китель кигән, таза гәүдәле министр безне өченче бишьеллыкта Һиндстан уку йортларының үсеш планы белән таныштырды, халык мәгарифе системасын яхшырту проблемаларына тукталды. +Министрның сөйләвенчә, Һиндстанда өченче бишьеллык азагында мәгариф системасы барлык штатларда да бер үк төрле булачак. Өчьеллык балалар бакчасы, аннары бишьеллык башлангыч мәктәп, аннары өчьеллык тулы булмаган урта мәктәп, аннары өчьеллык тулы урта мәктәп. Унберьеллык мәктәптән соң укучы икееллык "аралык" колледжында укыячак, шуннан соң гына укучылар университет яки махсус колледжга кер еп, инженер, юрист яки врач булып чыгачак. Югары уку йортларында дүрт-биш ел укыйлар. +Бөтен илдә мәгариф политикасын Үзәк мәгариф министрлыгы алып бара. Аерым штатларда халык мәгарифе белән теге яки бу штатның үз министры җитәкчелек итә. Башлангыч мәктәпләр, безнеңчә әйткәндә, район яки өлкә советлары карамагында. Дәүләт мәктәпләре штат бюджеты хисабына, хосусый мәктәпләр укучыларның ата-аналарыннан җыелган акчаларга тотыла. +Боларны сөйләгәч, министр бездәге мәктәп эшләре, яңа закон буенча мәктәпләрне үзгәртеп кору турында сорашты, укытучыларның тормыш-көнкүреш хәлләре белән кызыксынды... +Министр Шримали безне доктор Лукмини Своми белән таныштырганда, елмаеп: "Хатын-кызлар арасында докторлар бик сирәк очрый, аларның нң яхшылары мәгариф өлкәсендә эшли", - диде һәм мәктәп дәреслекләренең җитәрлек түгеллеген сөйләде. Доктор Своми ханым Дәреслекләр хәзерләү институты директоры иде. +Беркөнне доктор Лукмини Своми ханым "Ашока" отеленә безгә кунакка килде. Ул безне төрле милләт мәктәпләре өчен дәреслекләр хәзерләү тәртибе белән таныштырды. +Төшке аш вакытында мин миссис Лукмини белән янәшә утырдым. Официант аңа итле аш китергән иде миссис Лукмини аны кире кайтарды һәм официантка: "Вегетариан", - диде. Шуннан соң официант аңа яшелчә белән җимештән генә эшләнгән азык китерде. Мин элек тә вегетарианнар барлыгы турында ишеткән идем. Бу юлы якыннан ук танышырга булдым. +- Миссис Лукмини, - дидем, - Сез ит ашлары ашамыйсызмыни? +- Ит, балык гомеремдә дә ашаганым юк, - диде. +- Шулай ит, балыклар ашамаучылар күпме соң? - дип, сорашуымны дәвам иттердем. +- Андый кешеләр безнең илебездә шактый күп. Без, браминнар кастасы, гомер-гомердән вегетариан ашлары гына ашап яшибез. +- Сез үзегез яшелчә, җимеш ашларыннан башка төрле нәрсә бер дә ашаганыгыз юкмыни? - дидем. +- Былтыр ирем белән, ирем инженер минем, Америкага барган идек. Анда бер тапкыр йомырка ашарга туры килде. Ләкин миңа бер дә ошамады. Шуннан соң тәүбә иттем - дип, миссис Лукмини Һиндстанлыларның ашау-эчү кагыйдәләре турында бик кызык нәрсәләр сөйләде... +"Ашока" шикелле зур отель рестораннарында официант булып гел ирләр генә хезмәт итә. Илдә ун миллион кеше эшсез булганлыктан, хатын-кыз хезмәтен дә күбесенчә ирләр башкара. +Официантлар беренче карашка хәрби кешеләргә охшыйлар. Өсләрендә ялтыравык төймәле ак китель, иңбашларында тар гына сары яки ал төсле погоннар, башларында куе сары төстә чалма, кулларында ак перчатка. +Икенче көнне безне Һиндстан вице-президенты кунакка чакырды. Машинабыз Яңа Дәһлинең яшеллеккә күмелгән урамындагы бер катлы зур йорт янына килеп туктагач, озын буйлы, чандыр гәүдәле карт безне елмаеп каршы алды. Бу - Һиндстан вицепрезиденты доктор Радхакришнан иде. Ул безне үз өендә кабул итте. Радхакришнан - философия буенча күп кенә китапларның авторы. Ул Һиндстанның милли промышленностен, экономикасын үстерү өчен көн-төн эшләүче энтузиастларның берсе. Доктор Радхакришнан милли экономиканы үстерү өчен белгечләр җитмәве турында сөйләде. Хәзерге көнне чит илдә 8 меңләп Һиндстанлы укый. Еш кына Һиндстан хөкүмәте чит илләрдә укып кайткан яшь белгечләр өчен дә уңай тормыш шартлары тудыра алмый, аларны кирәкле аппаратлар белән җиһазландырылган лабораторияләр һ. б. белән тәэмин итә алмый. Шуның өчен студентларның бер өлеше, укуларын тәмамлагач, чит илләрдә калырга мәҗбүр була. Менә хәзер дә Радхакришнан чит илдә эшләүче белгечләрне Һиндстанга кайтару буенча төрле чаралар күрелү турында сүз алып барды. +Вице-президент ике мәртәбә Советлар Союзында булган, бездәге тормыш, безнең мәктәпләрдәге укыту-тәрбия эшләреннән шактый хәбәрдар. Ул Ташкентта һинду теле өйрәнелә торган бер мәктәптә булуын, үзен бик җылы каршылауларын сөйләде. Мин аңа безнең Казан, бөек В. И. Ленин укыган университетыбыз, аның бай тарихы турында сөйләдем. Доктор Радхакришнан әфәнде белән очрашу безнең барыбызда да җылы тәэсир калдырды. +Дәһлиг��, Халыкара авыл хужалыгы күргәзмәсе ачылу уңае белән, Башкортостанның җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Ансамбль үзенең бер концертын Дәһлидәге совет илчелеге клубында күрсәтте. Зал совет илчелеге вәкилләре, чит ил дипломатлары, Һиндстан кешеләре белән шыгрым тулган. Башкортостан дусларыбызның бу концерты зур уңыш белән үтте. Кызу башкорт биюләрен, рус, украин, татар биюләре алмаштырды. Вәлитова татар биюе "Әпипә"не башкарды. Тамашачылар артистканы көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Әйе, чын сәнгать дөньяның барлык халыклары өчен дә аңлаешлы шул. +Җаваһарлал Неруны беренче мәртәбә шушы концертта очраттык. Гүләп торган залда бервакыт: "Ышш... Неру килә!" дигән, пышылдаган тавышлар ишетелде, һәм кешеләр тынып калды. Ачык ишектән башта бер-берсен этәрешеп фоторепортерлар, аннары сабыр гына атлап премьер Неру килеп керде. Кешеләр аны алкышлап каршыладылар. Неру урта бер җиргә барып үтыргач, безнең илче иптәш Бенедиктов кыска гына сүз белән чыкты, һәм концерт башланды. Икенче очрашу Җ. Неруның үз кабинетында булды. Милли конгресс партиясенең җитмеш яшьлек бу лидеры унбер ел буена инде Һиндстанның премьер-министры вазифасын үти. Озак еллар инглиз төрмәләрендә утырып чыккан Неру үзенең "Һиндстанны ачу" исемле китабында безнең илебез турында: +"...Советлар Союзының мәгариф, культура, сәламәтлек саклау һәм физик тәрбия өлкәсендәге, шулай ук миллли проблеманы хәл итү өлкәсендәге уңышларына, иске дөньяның җимерекләре өстенә яна дөнья төзүгә юнәлдерелгән искиткеч гүзәл һәм ифрат зур уңышларына барысы да сокландылар..." дип язган. +Шушы зур уңышларны күрер өчен, Неру 1955 елны икенче мәртәбә Советлар Союзына килә. Күп шәһәрләрдә, авылларда була, колхозчылар, эшчеләр, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлек леләре белән очраша. Сәяхәтенең соңында ул: "Мин Советлар Союзының кайсы гына почмагында булсам да, кая гына барсам да, һәркайда чын күңелдән тынычлыкка омтылучы кешеләрне күрдем", - ди. +Неру җитәкчелегендәге Һиндстан хөкүмәте империалистларның төрле хәрби блокларына һәм союзларына кушылмау политикасы, нейтралитет политикасы алып бара. Тынычлыкны яклау юлыңда Һиндстан безнең бөек илебез белән бергә атлый. +Неру безне кабинетының ишеге төбендә үк кулын биреп каршы алды. Озын буйлы, чандыр гәүдәле, җиңел сөякле премьер янына тезелешеп фоторәсемгә төштек. Кечкенә генә бүлмәдә айсыман уракка охшашлы зур язу өстәле тора, аның янына унлап җиңел урындыклар куелган. Өстәл өстендә - китаплар, ачык тәрәзәдән искән җил очырмасын өчен төрле зурлыктагы җиңел генә ташлар белән бастырып куелган кәгазьләр. Стенада ике-өч рәсем. Рәсемнәрнең берсендә Җ. Неруның М. Ганди белән янәшә утырган чагы сурәтләнгән. Неру кыска гына: "Рlеаsе" диде дә, безгә таба мөлаем карап, кулы белән сабыр гына ишарә итте һәм өстәл янына утырырга өндәде. +- Советлар Союзыннан килгән кешеләрне газиз илем Һиндстанда күрергә бик шатмын, - диде Җаваһарлал Неру. +Шуннан соң безне премьер янына алып килүче илчебез иптәш Бенедиктов сүз башлады. Тәрҗемәче аның сөйләгәннәрен инглиз теленә тәрҗемә итә барды. Аннары иптәш Арсеньев, кыска гына, Һиндстанда йөргәндә күргән һәм танышкан мәктәпләр турында үзенең фикерен әйтте. Шуннан соң ул: +- Безнең делегациябездә һинди телен белүче кеше дә бар, -диде. +- Һинди телен белүчегез була торып та, нигә минем белән инглизчә сөйләшәсез? - дип шаяртып әйтте Неру. +- Илчебезнең тәрҗемәчесе эшсез калыр дип куркабыз, - дип, шулай ук көлеп җавап бирде А.М. Арсеньев. +Шул арада Каюмова, Неруның аңа карата илтифатын сизеп алды да һинди телендә: +- Галиҗәнапләре, мин Сезгә үземнең кечкенә генә бүләгемне алып килдем, - диде. Аннары ул Ташкент нәшриятында һинди һәм урду телләрендә басылып чыккан матур иллюстрацияле ике дәреслекне Неруга сузды. Неру китапларны алды, ачып карады, арыган йөзендә елмаю сизелде Каюмовага карап: +- Рәхмәт Сезгә, бүләгегез әйбәт. Сез һинди телен кайда өйрәндегез соң? -диде. +- Үзбәкстанда, Ташкент университетында. +- Һинди теле укытыла торган мәктәпләрегез күп мени? +- Мәктәпләрнең саны күп булмаса да, һинди һәм урду телләрен өйрәнүгә без зур әһәмият бирәбез, - дип җавап бирде Р. Каюмова. +Шул вакытта иптәш Бенедиктов Неруга: +- Галиҗәнапләре, Сезгә Татарстан башкаласы Казан шәһәре балаларыннан хат бар, - диде һәм ишарә белән мине күрсәтте. - Татарстан мәгариф министры алып килгән. +Мин Казан химия-технология институты студенткасы Тамара Фролова биргән хатны алып барган идем. 1955 елда Неруны Казанда каршы алганда Тамара (ул чакта пионер) Фролова аңа чәчәкләр бәйләме бүләк иткән иде. +- Әйе, - дидем мин, -- Казан шәһәре балаларыннан Сезгә сәлам дә, хат та алып килдек. +- Кая әле, нәрсә язалар икән, - дип, Неру хатны ачарга кереште. Аннары, хатка күз йөртеп чыккач, ул, елмаеп: +- Русча икән, укый белмим, - дип куйды. Илченең тәрҗемәчесе хатны инглизчәгә бик тиз тәрҗемә итеп бирде. Хатны укып бетергәч, Неру: +- Мин Казан шәһәрен яхшы хәтерлим, анда бик кунакчыл халык яши. Әйе, яхшы хәтерлим, - диде. +Неруның өстәлендә фил тешеннән ясалган берничә статуэтка бар иде. Араларында бер-берсенә аркалары белән утырган дүрт арслан - Ашока гербы бар нде. Неру шуны алып: +- Миңа хат язган Казан кызына истәлек булсын. - диде. Үткән гасырлар һәм бүгенге хакыйкать +Һиндстанның башкаласында барлыгы алты көн булдык. Баштагы биш көн рәсми очрашуларда, күбесенчә мәктәпләр белән танышып һәм беркадәр вакыт Дәһлинең истәлекле урыннарын карап йөрү белән үтте. Алтынчы көнне ял иттек. Шул ялдан файдаланып, Бөек Моголлар династиясенең башкаласы булган Агра шәһәренең архитектура корылмаларын карарга ниятләдек. Иртә таңнан торып, ике автомашинага утырдык та Дәһлидән 200 километр ераклыкта булган борынгы шәһәрләрнең, берсенә - Аграга киттек. +Нинди матур урыннар! Асфальтланган яхшы юл. Бу XIV гасырда ук салынган, диләр. Юлның ике ягы буйлап юан-юан агачлар тезелгән. Аларның ямь-яшел ябалдашлары бер-берсенә килеп тоташканнар да юлның буеннан-буена яшел яфраклардан торган табигый түбә ясаганнар. +Шоферлар монда машинаны кызу йөртергә яраталар ләкин алар күпме генә ашыкмасыннар, без барып җиткәнче барыбер яктырды. Юлда яшелчә-җимеш тутырылган авыр кәрзиннәрен баш түбәләренә күтәргән крестьян хатыннары, үгез җигелгән зур ике көпчәкле арбалар, дәү генә кара Һималай аюларын иярткән аючылар очрый. +"Юлчы юлда булса гына күпне күрә", дип Һиндстанлылар тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Балчык өйле авыллардан һәм кечкенә шәһәрләрнең тузан эчендә уйнап йөрүче балалар белән тулы урамнарыннан узганда байтак нәрсә күрәсең, әлбәттә. Менә тар гына елга аркылы таш күпер салалар. Меңләгән халык куе томан кебек тузан эчендә эшли. Сәләмә киемле ирләр, хатыннар җир казыйлар. Бернинди дә техника күренми. Кәйлә, көрәк, кәрзиннәр. Мең ел элек тә шулай эшләгәннәр, хәзер дә, электр һәм атом чорында да шул ук хәл... +Бин авылына "елан әфсенләүчеләр"не карарга тукталдык, Һиндстанлылар агулы еланнарның агу тешләрен суырып алалар да, аларны курайга охшашлы уен коралының сагышлы музыкасына башларын күтәртеп чайкала-чайкала "биергә" өйрәтәләр. +Без килгәндә озын сакаллы, хатын-кызныкы кебек озын кара чәчле бер карт метр ярым буйлы "күзлекле" еланнарны "биетеп" маташа иде. Безнең ише күрми күргән кешеләргә бу тамаша әллә ничек, хәтәр бер уен булып тоелды. Еланнарның берсе безнең якка борылып чыжылдарга ук тотынгач, бу урыннан ераграк булуны хәерле күреп, шактый чигендек. +Менә мәйданга муенына ике метрлы питон елан баласы чорнаган икенче бер кеше килеп чыкты үз һөнәрен күрсәтергә кереште... +Шунда ук малайлар, маймыл балаларын сугыштырып, үзенә бертөрле "кәмит" күрсәтә башладылар. Маймыллар сугышып торган арада аларның кечкенә хуҗалары кул сузып "маймыл ялы" үтенеп йөрде. Кайбер мескен балаларның гомерлек кәсепләре дә шул була икән. "Елан әфсенләү" һ.б. белән шактый күп кеше ризык таба бу илдә. +Аграга җитәрәк алты-җиде километрлар калгач, Скендра авылы янында зур парк бар. Без шунда Акбар падишаһның мавзолеен карарга тукталдык. Акбар гүрстанны үзе өчен 1603 елда төзетә башлый һәм паркның өч ягында өч мәһабәт таш капка ясата. Акбар үлгәч, аның улы Җаһангир - унбер ел эчендә мавзолейны тулысынча салдырып бетерә Мавзолейның кырык биш гектарлык гүзәл бакчасын Һиндстанлылар "Баһешт баг" диләр. +Мавзолей территориясенә кергәч үк безне бихисап күп озын койрыклы зур маймыллар каршылады. Алардан котылыр өчен банан җимеше ташларга кирәклеклеген безгә алдан ук әйткәннәр иде. Сатучылардан алып, "йасак" түләдек тә маймыллардан котылдык. Аннары мавзолейның эченә кереп, гид сөйләгәнне тыңлап, гаҗәпләнеп карап йөрдек. Салкын һәм караңгы таш ко ридор буйлап илле метрга аска, мәһабәт бинаның подвалына төшеп Акбарның каберен карап чыктык. Гүрстанның гөмбәзенә дә мендек. +Башта, Аграга кермичә генә, Фатах-Пур шәһәренә киттек. Бу шәһәрдә хәзер кешеләр яшәми. Аның элекке, борынгы исеме Сикри булган. Урта Азиядан Бабур падишаһ килеп, әлеге шәһәрне басып алган һәм аңа Фатах-Пур исеме биргән. +Фатах-Пур - җиңелгән шәһәр дигән суз. Бу шәһәрдә һәркемне таңга калдырырлык мәрмәр сарайлар, явыз дошман яуларыннан сакларлык нык крепостьлар булган. Ләкин безне мәрмәр сарайлар да, крепость калдыклары да борынгы осталар кулы белән төзелгән кечкенә мавзолей кебек кызыксындырмады. Мавзолейның салыну тарихы болай диләр: Акбар падишаһның күп еллар буена баласы булмый. Шуннан ул үзенең укытучысына, Алладан бала бирдерүен сорап, дога кылырга кушкан, имеш. Укытучының тырышлыгы "бушка китмәгән", менә шушы "изгелек" өчен, падишаһ шәех Сәлимгә мавзолей салдырткан. +Стеналары ак мәрмәр челтәрләрдән эшләнгән бу мавзолейның, эчендәге саркофаг кара ефәк тукыма белән капланган. Саркофагның өсте ташбака кабыгыннан ясалган. Челтәрле рәшәткәләрнең мәрмәр алкаларына кызгылт сары җепләрдән күп санлы төеннәр төйнәлгән. "Ходай бала бирмәсә", дингә ышанучылар хәзер дә шәех Сәлимгә килеп, "ярдәм" сорыйлар һәм үтенеч онытылмасын өчен, әлеге төеннәрне төйнәп калдырып китәләр икән. +Фатах-Пурдан соң Аграга килдек. Монда архитектура сәнгатенең могҗизалары тагын да күбрәк. Менә үткән заман архитектура сәнгатенең гүзәл үрнәге - Таҗ-Махал. Аны Шахҗаһан яраткан хатыны Мумтаз өчен эшләткән. Бу мавзолейны салуда 20000 кеше егерме бер ел буена эшләгән. Мавзолей - җитмеш биш метр биеклектәге, искиткеч зур гөмбәзле, дүрт почмаклы корылма, һәр почмагында өчәр катлы ак мәрмәр таштан манаралар салынган. Корылманың эчендә зур караңгы бүлмә, аның уртасында челтәрле рәшәткәләрдән эшләнгән койма. Рәшәткәләре ак мәрмәр плиталардан ясалып, челтәрләрнең очлары матур итеп бизәкләнгән. Койма эчендә ике кабер: зуррагы Шахҗаһанныкы, кечерәгендә Мумтаз күмелгән диләр. Саркоф аглары шулай ук ак мәрмәр таштан эшләнеп, гарәп язулары белән чуарланган. Мавзолейның подвалында тагын ике шундый ук саркофаг бар. Анда ир һәм бер хатынның мәетләре куелган, имеш. Һәм элек заманда халык анда кертелмәгән. Күпме генә тырышсам да, бу корылманың бөтен матурлыгын барыбер тасвирлый алмам. "Гади кешеләрнең үлмәс һәйкәле", дип атаган аны бер шагыйрь. Ак мәрмәрнең иң яхшы сортларыннан салынган бу мавзолей турында Һиндстан шагыйрьләре күп җырлар тудырганнар, җырларында аны "мәрмәрдән дастан" дигәннәр. Борынгы Һиндстан могҗизаларының могҗи засы диләр бу гүрстанны. +Кайтышлый яңадан, бу юлы инде елан әфсенләүчеләр "кәмитен" карарга түгел, тамак ялгарга дип, әлеге Бин авылына тукталдык. Караңгы төшкән иде инде. Чәйханәдә дүрт-биш кеше бар. Болар - юл читендә тукталган автомашиналарның шоферлары. Зур сәүдә компанияләре аңда д��ими шофер тотмыйлар. Кыйммәт дип саныйлар. Берәр җиргә машина белән йөк илтеп куярга кирәк булдымы, шунда гына эшсез йөргән шоферларны яллыйлар. Менә бу шоферлар да машиналарны Дәһлигә илтеп җиткергәч, расчет алалар. Һәм тагын эш эзләп күп көннәр, атналар, айлар каңгырып йөриләр. +Бәйсезлеккә ирешкәннән соң Һиндстанда яна заводлар, фабрикалар, торак йортлар, мәктәпләр, юллар, күперләр һәм бик күп башка төрле корылмалар төзелә башлады. Бу зур эшләрдә Советлар Союзы, Чехословакия, Польша һәм социалистик лагерьга керүче башка илләр дә катнаша. Аларның эчкерсез дусларча ярдәмен Һиндстан халкы бик ачык күрә һәм үзенең тирән рәхмәтен мөмкин булган саен белдерә. +Яңа корылмаларга әлегәчә еллар буе эшсез йөргән бик күп эшчеләр алына, эшсезләрнең саны ел саен кими бара. Ике гасыр буена читтән килгән изүчеләрне һәм үз әрәмтамакларын баетыр өчен билен бөккән Һиндстан халкы хәзер рух күтәренкелеге белән яңа тормыш төзи. Менә безнең белән сөйләшүче шоферлар да, тормыш әле авыр булуга карамастан, киләчәкләренә зур өмет баглауларын белдерәләр. +Икенче көнне төштән сон, Дәһли белән икенче мәртәбә саубуллашып, Көньякка, Һинд океаны ярларына таба очып киттек. +Бомбей аэродромына барып җиткәндә, һаваның эсселеге 36 градустан арткан иде. +Бомбей - Һиндстанның зур промышленность үзәге. Промышленностьның иң зур өлешен текстиль фабрикалары тәшкил итә. Ләкин монда машина тезү заводлары, тимер юл мастерскойлары, аяк киеме, тегү һәм шырпы фабрикалары да эшли. Бомбей - Һиндстанның иң зур порты. Бирегә безнең Одессадан килгән пароходлар да еш кына килеп туктый. +Илдәге кино промышленностеның яртысы Бомбейда урнашкан. Атаклы артист Раҗ Капур да монда яши. Аның катнашы белән төшерелгән "Авара" (йолкыш, бродяга) һәм "Әфәнде 420" фильмнарын безнең илдә карамаган кеше калмагандыр. +Диңгез яры буйлап җәя кебек Марин Драйв урамы сузылган. Урамның бер ягында - диңгез, икенче ягы буйлап биш-алты катлы матур йортлар тезелгән. Тоташ балконнар... Төз пальма агачлары... Бомбейлылар бу урамны юкка гына "Энҗе муенса" дип атамыйлар шул. Марин Драйв урамы беткән җирдән юл өскә таба, диңгез эченә кереп киткән борынның калкулыгына алып бара. Бу калкулык Малабар тавы дип йөртелә. Шәһәрнең зур байлары шушы районда яши. Монда Һиндстан миллионерларының зиннәтле таш пулатлары яшел бакчалар эченнән киң тәрәзәләре белән астагы шәһәр урамнарына карап торалар. Мондагы хатын-кызлар кыйммәтле сарилар кияләр, өр-яңа маркалы машиналарга утырып йөриләр, өйләрендә дистәләрчә кешеләр аларга хезмәт күрсәтә. +Малабар тавыннан шәһәр яхшы күренә. Дүрт миллион кешелек шәһәрнең икенче ягында йөзләрчә завод-фабрика трубалары, офыкны кара төтен пәрдәсе белән каплап, пыскып тора. Диңгезнең салкынча җиле заводлар янына килеп җитми. Бу - Бомбейның промышленность үзәге, мондагы завод-фабрикаларның хуҗалары үзләре Малабар тавында яшиләр. Малабарда һава саф, урамнар чиста, тавыш юк. Монда исә шау-шу, пычрак урамнар, хәерчеләр, фәкыйрьләр. Эшчеләр биредә коточкыч алачыкларда яшиләр. Туристларга бу кварталларны күрсәтмәскә тырышалар, аларны машинада узып барышлый гына күреп каласың. Шәһәрнең тарихы - колонизаторларның кеше җиренә ничек хуҗа булып торганнарына бер үрнәк. +Бомбей кайчандыр португалиялеләр кулында булган. Аларның Екатерина исемле принцессалары Англия короле Карл II гә кияүгә чыкканда Бомбей Англиягә бирнә итеп бирелгән,1 һиндлеләрдән рөхсәт сорап тормаганнар, әлбәттә. +Бомбей илнең политик үзәге дә булып тора. Элекке елларда Дәһли халыкның азатлык хәрәкәтеннән читтәрәк була. Бомбейда пролетариат көчәйгәннән-көчәя, һәм Чаупати пляжында мыж килеп яткан инглизләргә каршы митингларда "Һиндстаннан югалыгыз!" дигән лозунг елдан-ел куәтләнә бара. Халык чит ил колонизаторларына каршы үзенең көчле протестын белдерә. Монда 1946 елда Хәрби Диңгез флоты матрослары инглизләргә каршы баш күтәрәләр. Аларга Бомбей эшчеләре һәм хезмәткәрләре кушыла. Бу хәрәкәт төрле хәйлә, алдау һәм корал көче белән генә туктатыла. Шулай да Һиндстан диңгезчеләренең бу восстаниесе колониализм режимына төзәлмәслек зыян китерә. +Без Һинд океаны яр буендагы "Таҗ-Махал" дип йөртелә торган кунак йортына төштек. Юынып алгач, "Эа кондишн"лы (һава суыта торган электр аппаратлы) ресторанга тамак туйдырырга дип кердек. Урамдагы һәм отельдәге үтә эссе һавадан соң ресторанда суык кебек тоела: "Эа кондишн" бертуктаусыз эссе һаваны суытып тора. Мондый ресторанда утыруы рәхәт. Янәшәбездә ниндидер клуб членнары, бер-берсен мактый-мактый, сөтле чәйдән ләззәт табып утыралар. +Вакыт соң булуга карамастан, урамга чыктык. "Таҗ-Махал" янында ук диярлек биек таш корылма - Һиндстан Капкасы тора. Капканың һәр "баганасы" эчендә алты йөзләп кеше сыярлык зур зал бар. 1911 елны король Георг V нең Һиндстанга баруы уңае белән инглизләр шушы капканы төзиләр. 1947 елны шушы ук капкадан Англиянең соңгы солдатлары Һнндстаннан чыгып китәләр. +Икенче көнне катерга утырып диңгез суы уртасындагы Фил утравына бардык. Безнең белән бергә утрауга бик күп туристлар да килде. Тирә-як яшеллеккә күмелгән; җирдә, агач башларында кыргый маймыллар көтүе мыжгып тора. Кайчандыр утрауның яр буенда ифрат зур таш фил сыны булган. Соңыннан аны Бомбейга күчереп куйганнар, ләкин утрауны әле дә Фил утравы дип йөртәләр. +Кыялы тауга гыйбадәтханә чокып салынган. Аның эчендә төрле скульптуралар: Шива алласы, төрле-төрле санәмнәр, борынгы һиндлеләрнең потлары. Мәгарәнең бер читендә "изге су" бассейны бар; су чиста, саф, зәңгәр төстә. Утрауга бик күп кеше ял итәргә чыккан. Алар да, безнең Аккош күленә чыккан казанлылар кебек, күбрәк күлә гәле урыннарны яраталар. Сөйләшәләр, күңел ачалар, сөтле чәй эчәләр. Шунда ук шикәр камышы сатучылар утыра. Кызык өчен без дә шикәр камышының тәмен татып карадык. Утраудан кайтышлый үзебезнең совет туристларын очраттык. Зур шатлык булды бу безнең өчен. Чит илдә ватандашларыңны очратудан да күңелле нәрсә бармы икән? +Бомбей мәктәпләрендә дә булдык. Бальмоһан Видъямандир исемле мәктәп укучыларына Казан пионерлары исеменнән утызлап китап бүләк иттек. Алар арасында русча һәм татарча дәреслекләр, татар язучыларының әдәби китаплары бар иде. +Бүләкләр арасында алар өчен иң кадерлесе Казан пионерлар сарае бүләге булып чыкты. Бу - Казан күренешләре альбомы. Пионерлар үзләре ясаган бу альбом 1966 елда Неруны каршылау фотосы белән ачыла. Шулай итеп, Бальмоһан Видъямандир мәктәбе белән дусларча элемтә урнаштырдык, без аларга Казан мәктәпләренең адресларын бирдек. +Берничә көннән Бомбей штаты губернаторына визит белән бардык. Губернатор безне концертка чакырды. Җәмгыяте хәйрия тарафыннан оештырылган бу концертның максаты - сукыр кызлар мәктәбенә акчалата ярдәм күрсәтү. Мәгълүм булганча, чит илләрдә андый мәктәпләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күп булмый. +Атаклы артистка Вайҗаянтималаның борынгы Һиндстан биюләрен башкаруын ике сәгать буенча сокланып карадык. Безгә монысы да "могҗизаларның" берсе булып күренде. Бу "сәхнә йолдызы"ның биюе күңелгә нинди рәхәт бирүен "Яңа Дәһли" фильмын караган Татарстан кешеләре яхшы сизгәннәр, тойганнардыр дип уйлыйм. Вайҗаянтимала фильмда да оста биеп тамашачылар күңелен үзенә жәлеп итә бит. +Һиндстанга килгән һәр кеше аның мәшһүр кыялы тауларда чокып казылган мәгарәләрен барып карамыйча китми. Эллора һәм Аҗанта мәгарәләре - кыялы тауда казылган зур-зур гыйбадәтханәләр турында мин Казанда чакта ук "Зур совет энциклопедиясе"ннән азмаз мәгълүмат алган идем. Эллора һәм Аҗанта мәгарәләре икесе дә Бомбейдан 400 километрлар чамасы төньяктарак, Аурангабад шәһәре янында. Башка чит илләрдән килгән егермеләп турист белән бергә, безнең "Ли-2"гә охшаган ике моторлы самолетка утырып, һавага күтәрелдек. Самолет Аураигабадка юл алды. +Зур гына ярымутрауга урнашкан Бомбей югарыдан бигрәк матур булып күренә. Һәр әтрафы океан дулкыннары белән сыйпалып торган шәһәр көньяк кояшы яктысында уенчыксыман тоела. Диңгездә зур-зур океан кораблары, пароходлар күренә. +Январьның беренче яртысында да яшеллек диңгезенә күмелгән Бомбейны калдырып, биш-ун минут кына очкач та аста кояшның чамасыз эссесеннән саргаеп, көеп беткән үләннәр юрганы белән капланган, урыны-урыны бормалы юллар белән чуарланган киң даладан башка бернәрсә дә күренми башлады. +Сәгать ярымнан соң Аурангабадның кечкенә, тузанлы аэродромына барып төштек. Аурангабад округы мәктәпләр мөдире безне бик ягымлы каршы алды. +Исәнлек-саулык сорашканнан соң, ике машинага утырып, без, Аурангабадка кермичә, аннан утыз километрдагы әлеге Эллорага киттек. Зур тизлек белән машина тауга менә. Тирә-якта матур-м атур табигать ��ү ренешләре. Юлда җәяүлеләр очрый, экскурсантлар белән тулы автобуслар ара-тирә узып китә. +Юл өстендәге Дәүләтабад дигән борынгы каланы карарга тукталдык. Заманында ул зурлыгы һәм әһәмияте ягыннан Дәһли белән ярыша торган булган. Дәүләтабад X гасырда Бхилам раҗа боерыгы буенча салынган диләр. Кала 200 метр биеклектәге кыя өстендә урнашкан. Кыялы тауны гаять тирән һәм киң сулы чокыр урап алган. Чокырның таш стеналары шул хәтле шомартылган, кош кунардай да кирте-мазары юк. Каланың әйләнәсендә һәрберсе җиде километр озынлыкта дурт рәт гранит таш стеналар, һәр стенада аерым тимер капкалар бар. Капкаларның өстенә үткен тимер тешләр утыртылган. Дошман гаскәрендәге филләр бәреп керә алмасын өчен шулай эшләнгән ул. Стеналар арасында, капкаларның артындарак, борынгы туплар һәм өем-өем ядрәләр саклана. Кала эчендә берничә тәбәнәк таш калкулык бар, алар өстендә еракка ата торган зур җиз туплар тора. +Шушы дүрт рәт стеналы крепость капкасыннан кергәч, 300 метр чамасы киңлектә, мәйдан күренә. Анысы - борынгы шәһәр урыны. Без шул мәйданнан сулы чокыр аркылы туристлар өчен салынган күпердән каланың үзәгенә үттек. Ләкин анда керер өчен башта таш баскычтан егерме метр аска төштек. Кулларына факел тоткан гидларга ияреп, тар ишектән караңгы тау тишегенә кереп киттек. Караңгыда бер кеше үтәрлек кенә текә таш баскычтан күтәрелеп, ниһаять, өскә, каланың үзәгенә килеп чыктык. Чынлап та, мондый ныгытманы сугышып алу - ул чакта кеше кулыннан килмәслек эш булган. Каланы тик XIV гасырда гына моголларның Галәветдин Көлҗи исемле падишаһы ала алган. Ул да корал көче белән түгел, ә кала эчендәге берничә кешегә алтын вәгъдә итеп, алардан ишекләрне ачтырып, калага бәреп кергән. +Үткән гасырлар эзенең берсе булган Дәүләтабад каласын карап чыккач, юл өстендәге чәйханәдә берәр чынаяк чәй эчтек тә, машиналарга утырып, Эллорага таба юлыбызны дәвам иттердек. +Эллора мәгарәләре борынгы Һиндстан кыя архитектурасының искиткеч истәлекләреннән санала. Безнең эрага чаклы II гасырдан башлап безнең эраның VII гасырына кадәр, 900 ел буена текә тауга чокып казылган мәгарәләрнең саны утыз дүрткә җитә. Аларның уникесе буддистлар, уналтысы һиндулар һәм алтысы җайнистларның гыйбадәтханәләре һәм монастырьлары булган. Өч диннең бербер артлы алмашыну тарихын халык осталарының көчле куллары гранит ташка эшләп калдырганнар. +Менә искиткеч зур өч катлы монастырь. Һәрберсе сигез квадрат колонналы портикка нигезләнгән монастырьның өч яруслы фасады геометрия һәм тригонометриягә нигезләнеп эшләнгән, әлбәттә. Мәгарәнең беренче каты колонналар белән өч өлешкә (бүлмәгә) бүленгән. Уртадагысы дүрт метр биеклектәге зур залдан гыйбарәт. Тирән уйга чумган Будданың биредәге мәһабәт скульптурасы шул ук кыядан чокып ясалган. +Эллора мәгарәләреннән Кайлас гыйбадәтханәсе шаккатырлык көчле тәэсир калдыра. Аның озынлыгы илле метр, киңлеге утыз биш һәм биеклеге утыз метрдан да артык. Ул дөньяда иң матур һәм мәһабәт монолит ко рылмаларның беренчесе итеп карала. Бу гыйбадәтханәне төзү гаҗәеп төгәллек кенә түгел, ә ифрат зур хезмәт тә таләп иткән, әлбәттә. Архитекторлар артыннан ук скульпторлар, әле эшләнеп бетмәгән гыйбадәтханәнең стеналарын, шул ук граниттан, искиткеч матур бар ельефлар белән бизи барганнар. +Менә Шива һәм аның хатыны Парвати төрле кыяфәттә сурәтләнгәннәр. +Зур-зур таш скульптуралардан әйтерсең лә картиналар галереясы ясалган. Биредә Вишну, Шива, Брахма һәм аркасына зур кәлтә аскан байлык алласы Кубера - бары да бар. Һиндлеләрдәге Шива алласының гарше-көрсиен күрсәтер өчен 250 ел буенча билгесез осталарның ничә буыны гранит ташны гади кораллар белән чокып гыйбадәтханә төзегәннәр. +Эллора гыйбадәтханәләрендәге төрле-төрле скульптураларда күрсәтелгән кешеләр, хайваннар, хыялый җан ияләре, борынгыларның чын тормышыннан алынган һәм мифологик вакыйгаларны чагылдырган күре нешләр бихисап. Барысын хәтерләп тә, язып та бетерерлек түгел. +XII гасырга чаклы Эллора Һиндстанның фәлсәфә, гыйлем һәм шигърият үзәге булып торган. Хәзер монда туристлар һәм гидлардан башка беркем дә юк. Борынгы Һиндстанның чын-чыннан бөек мәдәнияте бу мәгарәләрнең караңгы бушлыгыннан бүгенге "фани" дөньяга мәгъруранә тыныч кына карап тора шикелле. +Без Эллора мәгарәләрен карап йөргән арада караңгы да төшә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, шактый арылган иде. Кулдабад дигән ялгызак бер кунак йортында кунып китәргә булдык. Бу йорт Эллорага килүче туристлар өчен махсус салынган, аның тирәягында бернинди авыл да, шәһәр дә юк. +Безне сары чалмалы, өстенә дхоти һәм иске Европа пиджагы кигән, миһманханә мөдире ачык чырай белән каршы алды. Чебенчеркиләр кермәсен өчен челтәрсыман тукыма аскан ишек аркылы тар гына коридорга, аннары тагын шушындый ук пәрдәле киң ишектән зур залга үттек. Коридорда озынча зур пыяла тартма эчендә төрле сувенирлар күзгә ташланды. Монда фил тешеннән матур итеп ясалган аллаларның кыяфәтләре, мәгарәләрнең эчке күренеше, аларнын аерым фрагментлары һәм Һиндстан һөнәрчеләренең туристлар ала торган вак-төяк товарлары бар. +Зал дигәнем - биек түшәмле, уртасына озын киң өстәл куйган зур бүлмә. Стеналарда алты-җиде рәсем бар. Менә укалы чалмасына энҗе-мәрҗән һәм кыйммәтле ташлар тезгән, кулына кәкре кылыч тоткан, озын ак бишмәтле, Неруныкы кебек озын ак чалбар кигән ниндидер магараҗаның рәсеме. Гарәпләрнең мәшһүр "Мең дә бер кичә" әкиятләрендә генә тасвирланган баягы зур чалмалы кешеләрне стенадагы сурәттә генә түгел, Детройт заводларында эшләнгән ялтырап тора торган өр-яңа кыйммәтле автомашиналар эчендә утырган килеш тә күреп була биредә. +Әле күптән түгел генә Һиндстанда урта гасырлардан сакланып калган 562 ханлык, солтанатлар һәм тарханлыклар яшәп килгән. Һиндстанның бөтен территориясенә тәртипсез рәвештә сибелгән бу феодаль дәүләтләр кайчандыр бөтен бер зур илне тәшкил иткән. Тора-бара алар барысы да Англия кул астында калган. Шушы феодаллар көченә таянып, Англия колонизаторлары ике йөз ел буена Һиндстан халкын талап яшәгәннәр. +Ханлыклар үзләренең мәйданы һәм абруе белән бер-берләреннән нык аерылганнар. Мәсәлән Җамму һәм Кашмир ханлыклары Англиянең үзеннән дә зуррак, Майсор - Швейцариядән хәтсез зур, ә Хәйдәрабад солтанаты Англия белән Грециянең икесе кадәр булган. +Кайбер урыннарда зур утар хәтле генә тарханлыклар да яшәгән. Кечерәк кенә бер авылны биләп торучы раҗалар (князьләр) да, үзләрен зур "монарх" итеп санап, халыкны талап ятканнар. Вакыт үтә. Изелгәннәр йокыдан уяна башлый. Азатлык идеяләре ханлык яшәгән иң караңгы почмакларга да үтеп керә бара. Англия 1947 елда Һиндстанның ике доминионга бүленүен игълан иткәннән соң, илдә мөселман һәм һинду диннәре тотучылар арасында дини көрәш көчәя. Империалистлар аны юри кыздыралар. Ләкин халыкның иң зур күпчелеге дини суешта катнашырга телтми һәм катнашмый, ул азатлык өчен көрәшә. Бөлгенлеккә төшкән крестьяннар аерым җирләрдә алпавытларга, раҗаларга каршы баш күтәрәләр. +Һиндстанда бәйсезлек яулап алыну белән бергә, урта гасырлардагы гореф-гадәтләр буенча, халыкны изеп, талап яшәгән феодалларның башбаштаклыгына да чик куела башлый. Дөрес, кайбер раҗалар, Һиндстанга кушылмыйбыз дип, "бәйсезлек" игълан итәләр, кайсы-берсе, Хәйдәрабад, Җунагад шикелле ханлыклар, хәтта азат Һиндстан хөкүмәтенә каршы корал күтәреп сугышалар да. Ләкин киң халык массасының ярдәме белән үзәк хөкүмәт илне берләштерә. 1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләнеп төзелә. Һәм бу реформа феодалларга яңа бер удар ясый. Дөрес, Милли конгресс партиясенең "йомшаклыгы" аркасында, алар үзләренең байлыкларын саклап калалар, һәм хәзерге вакытта да күп кенә кичәга раҗалар, вәлиләр штатларның хөкүмәтендә министрлар, мөдирләр һәм хәтта губернаторлар вазифасын да үтиләр әле. +Шулай Һиндстанда феодализм тамырлары киселсә дә, аның калдыклары яши һәм ул илнең алга китүенә, аның бердәмлегенә киртә булып тора. +Озын борынлы зур җиз комганнардан су коеп кулларыбызны юып алдык та, әлеге киң өстәл тирәсенә ашарга утырыштык. Асраулар аш-су китергәнче без, әлбәттә, шушы Аурангабад округындагы мәгариф эшләре турында сөйләшә тордык. Мәгариф эшләре буенча округ биш районга бүленә, һәм илле миллион халкы булган Бомбей штаты мәгариф өлкәсендә иң артта калган округ булып санала икән. Монда феодализмның калдыклары бик көчле әле, бигрәк тә авыл җирендә наданлык хөкем сөрә. Башлангыч мәктәпкә йөрергә тиеш булган балаларның яртысы гына укый, шуларның биш кенә проценты кыз балалар... +Боры��ның иң "усалына" манып алган һинду ашларын ашагач, "ярылганчы" сөтле чәй эчтек тә, тагын берәр сәгать гәпләшеп алдык. Аннары һәрберебез киң агач карават өстендәге марлясыман тукымадан ясалган чыбылдык эченә кереп яттык. +Иртә белән салкынча гына иде. Сәгать җиделәрдә, ике машинага утырып, сиксән өч мильлек юлны ике сәгать ярымда үтеп тә киттек. Югарыда әйткәнемчә, Һиндстанда шоферлар машинаны бик кызу йөртәләр. Без утырган "Кайзер"ның хуҗасы шофер үзе икән. Америкада эшләнгән Һәм Һиндстан юлларында йөреп искереп беткән машинаны ул алты мең рупийга (яңасы аның егерме мең рупий тора) сатып алган да, хәзер Аҗанта юлында семьясын туйдырырлык акча эшли. Чит ил туристларының дәүләткә файдасы зур булганга күрә, Аҗанта юлы да асфальтланган, елгалар аркылы нык тимер-бетон күперләр салынган. Дудана елгасы аркылы салынган күпер янында мин шофердан машинасын туктатып торырга сорадым да, елга суынд а җиз савыт-сабаларын юып утырган бер төркем хатын-кызларны фоторәсемгә төшереп алдым. +Аҗанта мәгарәләре культурасы хәзинәсен 1829 елда гына очраклы рәвештә бер инглиз офицеры ача. Майор Александр Гилл солдатларын ияртеп пантералар ауларга чыга. Бормалы тарлавыкның икенче ягында ерт кычлар юкмы дип бинокль белән караганда, әрәмәлек каплаган текә ярда караңгы бер куыш күрә. Куыш алдындагы таш баганага чокып эшләнгән скульптура күзенә чагыла. Шулай итеп, Аҗанта хәзинәсенең беренче ишеге ачыла. +Аҗантада җир асты монастыре һәм биш гыйбадәт ханә бар. Корылмаларның, кайберләре салынуга ике мең елдан артык вакыт узган инде. Һәрбер мәгарәнең ишегенә (керү җиренә) корыч челтәр эленгән. Ул мәгарә эчендәге фрескалар һәм скульптураларга ярканатлар кереп зыян китермәсен өчсн куелган. Аҗанта мәгарәләре Һиндстанның иң кыйммәтле борынгы истәлекләреннән санала, чөнки монда стенага ясалган рәсемнәрнең иң гүзәл үрнәкләре сакланган төрле-төрле орнаментларга, гөл һәм хайван рәсемнәренә, күбесенчә Будда хөрмәтенә ясалган сурәтләргә сокланып карап йөрдек. Мең ел элек ясалган рәсемнәргә күз текәп: борын заманда ук шундый осталар булган икән, дип гаҗәпсенеп куясың. +Менә берәү борыч төя. Төелгән борыч тузанының, өскә күтәрелүе рәсемдә ачык күренә. Төюче күз яшьләрен сөртә. Бу шул замандагы тормышның бер бөртеге ич! Менә Будда юына. Аның юеш чәчләреннән чынлап та, су тамчылары тамып тора шикелле. Будда хатынының муенсасын кул белән капшап карыйсы килә: рәсемдәге кешенең муенында чын энҗе муенса ялтырап тора кебек. +Стеналарның берсендә шундый рәсем бар: тәхеттә мәгърур карап патша утыра, аның, уң ягындагы мендәрләрдә бай киемле ике кеше - вәзирләре; сул якта - чит илләрдән килүчеләр, ахрысы, илчеләр. Аларның тышкы кыяфәтләре, кием-салымнары буенча биек кикрикле шлем кигән грек, зур чалмалы, озын кара мыеклы фарсы, римлән һәм кайбер шәркый халыкларның вәкилләрен аерып була. Мәгарәнең эче з��р электр лампалары белән якгыртылган. Рәсем эчтәлеген сөйләүче гид: "Бу рәсемгә карап сез элек-электән үк бик күп чит ил кешеләренең Һиндстанда сәяхәт кылып йөргәнен беләсез", - диде. Чынлап та хәзерге вакытта Аҗантага гына да һәр көнне 2000 гә якын кеше килә, кышкы айларда шуларның егерме биш-утыз проценты чит илләрдән килүче туристлар була. Мәгарәләр менә хәзер дә ике күзен дүрт итеп йөргән кешеләр белән тулы. Әнә ап-ак тәнле, сап-сары чәчле, Скандинавия халыкларына охшашлы ир белән хатын яшь ярымлык балалары белән мәгарә карап йөриләр. +Борынгы Һиндстан кешеләренең искиткеч зур осталыгына сокланып йөргәннән сон, без асфальтланган тар гына юл белән янәдән аска, машиналарыбыз янына төштек. +Автобус янындагы бер төркем балаларны күргәч, яннарына бардым һәм: +- Wһеrе һаvе уоu соmе from? -дидем. +- From Ahmadnahar elementary school1, -дип сөйләшеп киткәч, мәктәп балаларының 220 километрдагы шәһәрдән экскурсиягә килгәнлекләрен белдек. Минем кайсы илдән килгәнемне сорадылар. Совет иленнән икәнемне әйткәч: +- Хинди-руси, бхай, бхай! Намастэ! - дип шатланып кычкыра башладылар. Кулымдагы фотоаппаратны күргәч, аларның үзбәкчә киенгән Каюмова белән рәсемгә төшәселәре килде. +Аҗантадан Аурангабадка кайтып керүебез белән, яңа урта мәктәпнең мастерскойларын карарга киттек. Мастерскойлары зур, иркен. Ләкин алты кыру станогы эшләми тора, чөнки электр энергиясе юк. Быел булмаячак та әле. Станоклар Даниядән кайтарылган... +Һиндстанның башка борынгы шәһәрләре кебек үк, Аурангабадның да тузанлы, зур базары җимеш белән тулы. Кайчандыр Шахҗиһанның улы Аурангзиб, дәүләтнең башкаласын Аградан шушы шәһәргә күчереп, аңа Аурангабад исеме биргән. +Тарихтан мәгълүм булганча, шушы Аурангзибкә 1675 елны Мәскәү патшасы Алексей Михайлович Әстерхан татары Йосыф Касыймовны илче итеп җибәрә. Ләкин Бөек Могол мәмләкәтендә булган чуалышлар Касыймовка Аурангабад шәһәренә барып җитәргә комачаулый, һәм ул кире кайтып китәргә мәҗбүр була. +Аурангзибнең улы Азам падишаһ 1680 елны әнисе Бибика Рабигага Таҗ-Махалның копиясе итеп гүрстан салдырган. Ләкин Таҗның ак мәрмәрен монда гади ак таш алмаштыра. Архитектор корылманың пропорциясен үзгәртә, мавзолей кечерәк булып чыга һәм Аградагы Таҗ-Махалның илаһи матурлыгына һич тә тиң була алмый, әлбәттә. +Мавзолейдан ерак түгел бер мәчет тора. Аның янында өч хәүз (бассейн) бар. Берсендә зур-зур балыклар шул хәтле күп, аларның кара сыртларыннан хәүздәге су кап-кара булып күренә. Икенче хәүздә - кызыл балыклар. (Балыкларны тотарга рөхсәт ителми.) Өченче хэүздән түбәндәрәк җирдә ачык коридор шикелле юллар эшләнгән. Монда иң эссе көннәрдә дә салкынча, элек бу төш югары катлауның ял итү урыны булган. +Кичен безне аэродромга кадәр мәгариф эшлеклеләре һәм укытучылар озата килде. "Хинди-руси, бхай, бхай!" "Совет укытучыларына сәлам!" дигән җылы сүзләр әйттеләр. Без алар белән куллар биреп саубуллаштык. Самолет Бомбейга кузгалды. Көньяк шәһәрләрендә +Өч сәгать тә үтмәгәндер, Бомбейдан Майсур штатының башкаласы Бангалур шәһәренә килеп җиттек. Бангалур урамнары бәйрәм төсенә кергән, аларның чисталыгы безнең дә күңелебезне күтәргән шикелле тоелды. Ике-өч сәгать алдан шушы урамнарда Неруның халык белән очрашуы булып үткән. +Бүген Милли конгресс партиясенең, чираттагы съезды Бангалурда башланачак икән. Бу турыда безгә съездга килгән "Правда" газетасының хәбәрчесе сөйләде. Илнең киләчәге турында, кайсы юлдан барырга тиешлеге хакында съездда күп бәхәсләр туачак дип, хәбәрче безне съездның көн тәртибендә булган кайбер мәсьәләләр белән таныштырды. +Бангалурда да мәктәпләр белән танышуны дәвам иттердек. Вакыт аз булганга күрә, делегациябез икегә бүленде. +Без өчәү Таске Таун исемле мәктәпкә бардык. Монысы кызлар мәктәбе иде. Аларның үзешчән концертларын карагач, укытучылар белән якынрак таныштык. Алар дәресләрен инглиз телендә алып баралар, Англиядә басылып чыккан дәреслекләрдән файдаланалар. Балалар ана телендә биш ел гына укыйлар. Монда да укыту-тәрбия эшләренең дәрәҗәсе әллә ни түгел. Җиденче-сигезенче классларда дәрес алып баручы унсигез укытучыдан бары тик берәү генә педагогик белем алган, ә калганнары урта мәктәптә генә укып чыкканнар. Югары класслардагы уналты укытучының алтысы гына педагогия колледжын тәмамлаган. Укытучыларга бездәге тормыш, укыту-тәрбия эше турында сөйләдек. Аннары дәрескә керергә рөхсәт сорадык. +Бер класста шомырт кара чәчләрен икешәр озын толым итеп үргән кыз балаларга совет укучыларыннан сәлам тапшырдык, безнең ил балаларының бәхетле тормышы, укулары, пионер лагерьларында рәхәтләнеп ял итүләре турында сөйләдек. Аларга татарча китаплар бүләк итеп бирдек. +- Без русча да, татарча да белмибез. Шул телдә сөйләшкәнне ишетәсебез килә, - дип, миннән татарча укып күрсәтүемне сорадылар. Нәкый ага Исәнбәтнең "Мырауҗан агай"ын кычкырып укырга гына түгел, инг лизчәгә тәрҗемә итәргә дә туры килде. +Ә инде безнең балалар исеменнән папье-машедан эшләнгән зур ак сакаллы "Кыш бабайны" бүләк иткәч, кар-бураннар, чаңгылар турында сөйләгәч, аларның сөенешүләре чиктән ашты. Көньяк Һиндстан балалары карны тик кинода гына күрәләр ич? +Бангалурдан Майсур дигән шәһәргә, штатның элекке башкаласына киттек. Кич җитәр алдыннан Майсур шәһәренең бер читендәге зур яңа отель янына барып җиттек. Отель тирәсендәге зур паркка моннан унбиш-егерме ел элек нигез салынган. Парк дигәнем, куе агачлар арасында төз аллеялар түгел; бу - киң таш баскычлар өстеннән гөлдерәп агып торган су юллары булган һәм төрле- төрле хәүзләр буйлап гөлләр утыртылган гөлбакча. Кая гына карасаң да матур-матур фонтаннардан көмеш кебек суның өскә, биеклеккә өзлексез бәреп торганын күрәсең. Кичке дымлы һавада көньяк Һнндстанның эсселеге бер дә сизелми. Караңгы төшкәч, хәүзләр төбендә, фонтаннар астында, ал, яшел, сары, зәңгәр утлар кабына. Бакча эчендә, Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Колхозлар мәйданындагы шикелле, үзенчәлекле рәхәт бер күренеш туа. Бу фонтанлы гөлбакчаны Майсурның элекке солтаны Мирза Исмәгыйль, инглизләргә ияреп, "Европа культурасын" кертәм дип, Майсур крестьяннарыннан талап алынган акчаларга эшләткән. +Отельдә кунып чыккач, иртә белән иртүк өч машинада джунглига юл тоттык. "Форест офисы" йортына җиттек. Аннары сакчылар белән бергә "виллис" машинасында джунгли эченә кереп киттек. +Менә без куе бамбук үрентеләре арасыннан урман эченәрәк үтеп барабыз. Автомобиль моторының тыныч кына гүләвеннән башка бернинди дә тавыш ишетелми. Тирә-як тып-тын, иртәнге урманның салкынча һавасы шифалы дәва шикелле җиңел һәм рәхәт. Безнең белән баручы һиндлеләр агачлар, куаклар арасыннан атылып чыгып качучы җанварларны дәшми-нитмичә генә, кул белән ишарә ясап, күрсәтәләр. Шулай итеп төрле урман тавыклары, хайваннар һәм тагын әллә нинди җәнлекләрне күреп калдык. Джунгли эченә кергән саен, агач башларында сугыша-сугыша, ачы тавыш белән кычкыручы, агачтан агачка сикереп йөрүче маймыл көтүләре күбәя бара. Һиндлеләр безне кыргый филләр килеп су эчә торган бер җиргә алып барып, читтәнрәк булса да, джунгли хуҗаларын күрсәтмәкче булганнар иде. Ләкин без соңгарак калганбыз, без барып җиткәнче филләр киткән иде инде, яңа гына басып үтелгән аяк эзләрен генә карап канәгатьләнергә туы килде. +Джунглилар эчендә өч-дүрт сәгать йөргәннән соң, кире урманчы өенә кайтып киттек. Кайтып җитүебезгә ике фил, хортумнарын күккә күтәреп, безгә "сәлам бирделәр". Болар кулга ияләштерелгән филләр иде. Без, товар вагоннары түбәсенә менгән шикелле, балалардай шатлана-шатлана филләр өстенә үрмәләп мендек, фил сыртына утырып йөрдек. Монысы инде джунглиның безгә дигән хөрмәте булды. Хортумнарын югары күтәреп "сәламләүче" филләр белән саубуллаштык та Бангалурга кире кайтырга чыктык. +Шикәр камышы басулары, кокос пальмалары арасында балчык өйле кечкенә авыллар, төрле-төрле тары басулары күзгә чалынып кала. Юл өстендәге маймыллар, безле күргәч, балаларын кочакка алып, агач башларына атылып менәләр. Сәләмә киемле кара-кучкыл крестьян балалары тузан эчендә уйнап утыралар. +Юл чатында кокос чикләвеге сатучы бер хатын янына тукталдык. +Бала башы кадәр берәр чикләвек алып, эченнән ярты литр чамасы суын эчеп карадык, һиндлеләр бу чикләвек суы сусауны тиз баса дигәннәр иде. Безнең ише төньяк кешеләренә, ахры өйрәнмәгәнгә, кокос суы беренче эчүгә ошамады. Ләкин һиндлеләр аны мактапмактап эчтеләр. +Бангалурдан көньяктарак, Тын океан янында Мадрас шәһәре урнашкан. Зурлыгы ягыннан ул Һиндстанда дүртенче урында тора. +Мадрас штатына португалиялеләр һәм французлар 1498 елны, Һиндстанга сәүдә юлы эзләп килүче Васко да Гама экспедициясе артынна�� ук, килә башлыйлар. Беренче инглиз колонистлары монда 1611 елны килеп урнашалар. Шул заманнардан алып "Ост-Индия" компаниясе Көньяк Һиндстан халкын талауга керешә. +Мадрас аэродромында без негрлар кебек кара тәнле кешеләрне очраттык. Болар Һиндстанның иң борынгы халкы - тамиллар. Алар борын-борын заманнарда ук югары культуралы булганнар. Тамилларның яңа эрага кадәр IV гасырдан ук килгән язма истәлекләре шул турыда сөйли. +Шәһәр исеме балыкчыларның Мадрас-Патна дигән кечкенә генә авылыннан алынган. +Балыкчылар хәзер дә әле шәһәрнең иң матур урамы - Маринадан йөз генә метр ераклыкта, Һинд океаны яры буенда алачыкларда яшиләр. +Безне балконнары океанга караган бер кунак йортына урнаштырдылар. Январь булуга карамастан, кояш рәхимсез кыздыра. Урамнарда халык күләгәле яктанрак йөрергә тырыша. Юл кешеләре дип ял итеп торасы килмәде, эссе булуга карамастан, тизрәк шәһәргә ашыктык. +Һиндстан шәһәрләрендә урамнар матур да, бик чуар да. Ал, кызыл, сары, яшел "сари"га төренгән хатын-кыз, ак киемле ирләр, кара тәнле ярым-ялангач кешеләр, әйберләрен мактап кычкырган сатучылар, узып бару чыларны кибетләренә чакырып алырга маташучы сәүдәгәрләр, "һай-һай"лап ат урынына чабучы рикшалар, аяк астында уралган нәни хәерчеләр, гүелдәп-гөжләп узучы автомобильләр - болар барысы да, урам яшеллеге белән бергә кушылып, Һиндстан шәһәрләренең төп үзенчәлекләрен гәудәләндерәләр сыман. +Ирләрнең киемнәре монда Төньяк һиндстанлыларныкыннан шактый аерылып тора. Аякларына урап салган "дхоти"лары хатынкыз юбкасына охшашлырак. Тар сөлгесыман озын, ак шарф кебек нәрсә җилкәгә салынган. +Шәһәр халкы велосипедтан киң файдалана. Велосипедка атланган эшчеләр, хезмәткәрләр иртә белән бөтен урамны тутырып елга суы кебек агылалар. Андагы кагыйдәләр буенча бер велосипедка икәү атланып, яки өч велосипедчы бер рәттән бару тыела. Ләкин кайвакыт гадәт кагыйдәгә буйсынмый диләр бит, биредә дә шулай. Иртә белән Дәһлидә яки Мадраста бер велосипедта дүрт кеше утырып йөргәнен дә күреп була. Өч түгел, дүрт-биш рәт итеп тезелешкән велосипедчылар, кайчакларда бер-берсенең җилкәсенә кулларын куеп урам тутырып сызгыртып баралар. +Халык эшкә китеп беткәч, урамда "бандарвала"ның - маймыллар җитәкчесенең кечкенә генә барабан кагып узганы ишетелә. Ике маймыл белән ул өйдән өйгә "кәмит" күрсәтеп йөри. Каралып беткән курчак киемнәре кигән маймыллар, узган-барган кешене көлдереп, бер-ике тәңкә көмешкә "кияү белән кәләш" биюен күрсәтәләр... +Отельдән чыгып урам буйлап киттек. Сыерлар белән буйволлар Европа һәм Америкада эшләнеп чыккан өр-яңа автомобильләр яныннан тыныч кына йөри бирәләр. Байларның чиктән тыш матур сарайлары һәм виллалары фәкыйрь балыкчыларның чүплек оясы шикелле алачыклары белән янәшә торып, бай һәм ярлы арасындагы кискен аерманы ачык чагылдыралар. +Алдыбыздагы бинаның почта икәнлеген тамил, һинди һәм инглиз телендә язылган зур чуар вывеска белдерә. Ишек янындарак стенада әллә кемнәрнең рәсемнәре эленеп тора. Якынрак барып карасак, "Болардан сакланыгыз, Мадрас шәһәренең фәлән урамнарында яшәүче караклар алар!" дип, иллеләп фоторәсем астына тамил хәрефләре белән беррәттән инглизчә дә язылган витринаны күрдек. +Мадрас кешеләренең иң яраткан урамы - океан буйлап сузылган һәм зур-зур тропик агачлар үсеп торган Марина урамы. Моннан киң пляж күренеп тора. Дулкыннар шаулавына тамилларның күгәрченнәр гөрләве шикелле моңлы гына сөйләшүләре килеп кушыла. +Океан ерактанрак карап торганда үзе болай тыныч шикелле. Әмма янына килеп карасаң, тау-тау дулкыннар комлы ярга килеп бәреләләр дә, чигенеп куәтләнә төшеп, яңадан ярга ташланалар. Дулкын ярдан агып төшәргә дә өлгерми, шул вакыт ниндидер бик хәрәкәтчән бөҗәкләр, ком катлавын тишеп, өскә күтәреләләр һәм су чигенгән урыннарда ашыга-ашыга азык эзләү хәстәренә керешәләр. Ул арада океан икенче дулкыннарын ярга ташлый. +Мадраста рикшалар гаять күп. Йөк ташучы рикшаларга карап йөрәк әрни. Тау кадәр әйбер төялгән ике көпчәкле арбаларны ярым ялангач, яланаяклы кешеләр тырышып-тырмашып сөйриләр. Тиргә баткан кара ябык тәннәре кояшта ялтырый. Көне буе рәхимсез кояш астында тир түгеп, туйганчы ашарлык та эшли алмаган рикшалар төннәрен Мадрас тротуарларында яки шәһәр читендәге балчык алачыкларда йоклыйлар. +Мадраста һәртөрле тропик агачлар үсә. Алар шәһәргә ямь, кешеләргә кояш нурларыннан качар өчен күләгә бирәләр. Кешенең бөтен гомере күләгәдә, урамда үтә. Урамда сату итәләр, эшлиләр, юыналар, ашыйлар. Әнә чәч алучы күләгәдә берәүнең чәчен сабынсыз гына кырып утыра. Урамнарда шау-шу; бихисап күп бала-чага йөгереп йөри. Хатыннар нәни балаларын сул як бил турысындарак аркаларына асып йөртәләр. Мадраста хезмәт иясе хатын-кызлар аяк бармакларына дә алка киеп йөриләр. +Һава төнлә дә суынмый, дымлы, тымызык булып тора. Түшәмгә элеп куйган зур вентиляторлар гына эсседән саклыйлар. Карават өстендә, черкиләр кермәс өчен, чыбылдык корылган. +Мадрас - борынгы гыйбадәтханәләр шәһәре генә түгел, Һиндстан мәдәниятенең эре үзәге дә. Аның җырчылары, музыкантлары һәм биючеләре гасырлар аша гүзәл милли биюләрне һәм борынгы классик музыканы безнең көннәргә хәтле алып килгәннәр. +Без илдәге зур университетларның берсе саналган Мадрас университеты белән дә таныштык. Һиндстан университетлары безнең университетлардан шактый аерыла. Илдәге барлык институтлар һәм колледжлар теге яки бу университетның өлеше (тармагы) булып торалар. Студент кайсы гына колледжда укыса да, фәнни дәрәҗәне аңа университет бирә. +Һиндстанда беренче университетлар безнең эрага чаклы VII гасырда ук ачылганнар. Пешавар янындагы Такшисила һәм Бенарес университетлары, дини үзәк буларак, Азиянең күп илләре галимнәрен һәм фикер ияләрен үзләренә җәлеп итәл��р. Безнең эрага чаклы IV гасырда ачылган, Бихар штатындагы Наланд университетында тугыз меңнән артык студент укыган. Алар арасында Кытайдан, Ираннан һәм Япониядән килеп укучылар да булган. Университетның тугыз катлы бер бинасында 300 бүлмә булган. Бу кечкенә бер факт үзе генә дә борынгы Һиндстанның культурасы никадәр югары дәрәҗәдә булганын ачык күрсәтә. +Ләкин хәзерге вакытта Һиндстанның югары уку йортларында белем бирү дәрәҗәсе түбән. Илнең экономикасын үстерү өчен техниканы әйбәт белүче кешеләр кирәк, әмма университет һәм колледжларда күбесенчә гуманитар фәннәр генә укытыла, аларның да шактый өлеше инглиз телендә булганга күрә, хезмәт ияләре югары белемнән мәхрүм кала. +Мадрастагы зур бер колледжда бер төркем студентларны фото - рәсемгә төшереп алгач, берсеннән: "Исемегез ничек?" - дип сорадым. +Фәүзия Җамалетдин, - дип, елмаеп җавап бирде. Сораша торгач, аның укырга Цейлоннан килгәнлеге, бер зур сәүдәгәрнең кызы булуы беленде. +- Безнең Татарстанда да Фәүзия исемле студент кызлар бар,дидем. +- Аларның берәрсе миңа хат язса, мин аның дусты булыр идем, - диде Фәүзия. +Цейлон кызының адресын алып ерак Татарстандагы икенче бер Фәүзиягә бирергә вәгъдә иттем... +Англия капиталы Һиндстан хуҗалыгында әле бик көчле позицияләр биләп тора. Илнең промышленностена салынган капиталның 40 процент чамасы чит ил капиталына туры килә, шуның 65 процентка якыны Англия капиталистларыныкы. Алай да соңгы елларда Һиндстан промышленностенда милли капитал үз позицияләрен елдан-ел ныгыта. Яңа завод-фабрикалар салына, алар хөкүмәт милке булып ачылалар һәм милли экономиканың куәтен арттыралар. +Мадраста хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган зур вагон заводы бар. Бу заводны Һиндстанлылар чит илләр ярдәме белән төзегәннәр. +Завод цехларында йөрдек, вагоннар эшләп чыгару процессы белән башыннан ахырына кадәр таныштык. Андагы эшчеләр белән дә сөйләштек. Тик гади эшчеләр белән сөйләшергә омтылуыбыз безнең белән йөрүче баш инженерга ошамады. Без эшчеләр янына тукталган саен ул безне, "вакыт тар", дип ашыктыра килде. Моның сәбәбе безгә аңлашыла, әлбәттә... +Заводта 7500 кеше эшли. Аларның бер өлеше завод каршындагы техник училищены тәмамлаган. Ләкин эшчеләрнең күбесе укый-яза белми, һәм егерме биш - утыз рупий айлык хезмәт хакы алыр өчен алар көненә тугыз сәгать эшлиләр. +- Укый-яза белмәүчеләрне укытыр өчен нинди чаралар күрәсез?дип сорадым. +- Бернинди дә чара күрмибез. Укымыйча да эшли алалар ич. Безнең өчен аларның укый-яза белүе кирәк түгел, - дип җавап бирде Англиядә укып кайткан баш инженер. +Сүз уңае белән әйткәндә, Һиндстанда укый-яза белмәүчеләр саны өч йөз миллионга якын, ягъни халыкның 70 проценты чамасын тәшкил итә. Монысы инде колониализмның күзгә күренеп торган "җимешләре", һәм һәрбер капиталистик илнең үзенчәлеге. Хэ, Рам! +Һиндстан халкы азат тормышка иреште. Ләкин Англия империалистлары китәр алдыннан илдәге ике зур дини төркем - мөселманнар белән һиндулар арасына коткы салдылар. Зур дәүләт икегә - Пакстан белән Һиндстанга бүленде һәм ике арада дошманлык туды. Колонизаторлар тарафыннан чәчеп калдырылган бу дошманлык хәзер дә әле дәвам итә. +Бүген алдынгы Һиндстанлылар мөселманнар белән һиндулар арасындагы канлы суешның инглизләр оештырып киткән бер бәла икәнен аңлыйлар һәм колонизаторларны каты гаеплиләр. Ләкин колонизаторларның үз туксаны туксан бит, алар: без сезне алдан кисәтеп куйдык, без китсәк, үзара сугышып бетәрсез дип әйттек ич, дип, акланырга маташалар. Оятсызларга битлек кирәкми! Инглизләр, Һиндстанда кала елмаячакларын сизгәч тә, икенче бер мәкерле хәйләгә керештеләр. Алар халыкларны үзара сугыштырып, ил эчендә дошманлык тудырып, арадаш булып калырга теләделәр. Арадашка Һиндстан да, Пакстан да мохтаҗ булыр, тагын күп елл ар буена икесендә дә хөкем сөреп, халыкларын талап яшәрбез, дип уйладылар. Төрле юллар белән милләтчелек хисен үстереп, дини фанатикларга таянып, илдә кан коюга сәбәпче булдылар. +Бәйсезлек игълан ителүгә бер ел кала, 1946 елны Калькуттада каты чуалышлар башлана. Англия һәм Америка империалистлары политикасына каршы булуларын белдереп, аларның илдән китүен таләп итеп, хезмәт ияләре коммунистлар оештырган демонстрацияләргә чыгалар. Демонстрацияләрдә, шулай ук миллионга якын эшче-хезмәткәрләрнең забастовкаларында мөселманнар белән һиндулар бердәм булалар. Инглизләр, хезмәт ияләренең бу көчле хәрәкәтен үзләренә юнәлдермәс өчен, Милли конгресстан соң илнең икенче зур партиясе булган Мөселманнар лигасын Пакстан өчен көрәшкә күтәрергә котырталар, һәм колонизаторлар коткысына бирелеп, Мөселманнар лигасы һиндуларга каршы август аенда Калькуттада зур чуалыш оештыра. Шәһәрнең төрле почмакларында мөселманнар, белән һиндулар арасында бәрелешләр башлана. Канлы фаҗига берничә көн дәвам итә. Өч меңнән артык кеше үтерелә, ун меңләп кеше яралана. Калькутта шаукымы илнең башка шәһәрләренә күчә. Калькуттада һиндулар күпчелек булганга, анда мөселманнар күбрәк җәберләнә. Сентябрьдә Бенгалиянең мөселманнар күпчелек булган Ноакхали районында шундый ук чуалышлар башлана. Калькуттадан качып килгән кешеләр мондагы халыкка шәһәрдәге мөселманнарның фаҗигасе турында сөйлиләр. "Калькутта өчен үч алыйк!" дип, Ноакхалида һиндуларны кисә башлыйлар. Илле меңгә якын һинду Калькуттага кача. Шулай итеп, булачак Пакстан җирләреннән һиндулар диндәшләре җиренә, мөселманнар исә Пакстан ягына, качып китә башлыйлар. +1947 елның башында Һиндстанның бүленүе турындагы хәбәр тарала, Сикхлар күп яшәгән Пәнҗаб провинциясен икегә бүлүгә исәп тотыла. Сикхлар үзләренә аерым бер дин тоталар, үзләренә хас гореф-гадәтләре бар. Аларны ерактан ук танып була. Дин кушуы буенча алар сакал-мыекларын бер дә кырмыйлар, чәчл��рен алмыйлар, ирләр "кирпан" дигән хәнҗәрләрен билләреннән салмыйча йөриләр. +Шундый бер вакыйганы хәтерлим: беркөнне иртә белән, Җабалпурдан Дәһлигә кайткан чакта, бер станциядә перронга чыктым. Су колонкасы янында берничә Һиндстан солдаты битләрен юа иде. Араларыннан берсен, җилкәсеннән салынып төшкән озын ялтыр кара чәчле кешене, хатын-кызга охшаттым. Ирләр янында мондый хәлдә хатын-кыз булырга тиеш түгел бит дип уйлап, гаҗәпкә калдым. Якынрак барып карасам, әлеге озын кара чәчле кешем сикх булып чыкты. Көндез алар чәчләрен матур итеп ураган чалма астына яшерәләр. Сакалларын исә ат кылыннан типчегән кара челтәр белән өскә таба бәйләп йөртәләр. Сикхлар - Бөек Моголлар һәм башка басып алучылар чорында күп җәфа чиккән кыю һәм сугышчан халык. +Дини фанатизм шаукымы шушы сикхлар һәм мөселманнар яшәгән Пәнҗаб провинциясенә дә килеп җитә. Сикхларның реакцион җитәкчеләре "Пакстанга каршылык күрсәтү" демонстрацияләре оештыралар. Тагын - бу юлы сикхлар белән мөселманнар арасында - канлы вакыйгалар башлана. Туган-үскән җирләреннән кешеләр төрлесе төрле якка качарга мәҗбүр булалар. Баераклар өен-җирен ташласа да, мал-мөлкәтен алып, ярлылар исә кулларына бала- чагасын күтәреп, кесәсенә актык сынык икмәген кыстырып, качалар. Бу качыш ике бәйсез дәүләт - Пакстан белән Һиндстанның барлыкка килүен игълан иткәч тә дәвам итә. Дүрт миллионга якын кеше Һиндстанга һәм шул ук кадәресе кире якка, Пакстанга, күчкән дип исәплиләр. +Кайчакларда кара-каршы юнәлештә баручы качакларның зурзур төркемнәре очраша. Ачулары чиккә җиткән кешеләр сугыша башлыйлар. Кораллы халык төркеме көннәр буе атышалар, поездларны туктатып, вагоннардан пассажирларны сөйрәп чыгаралар да үтереп ташлыйлар. +Шул ук вакыйгалар Дәһлидә да кабатлана. Монда ике йөз илле меңгә якын һиндле һәм сикх качаклары җыела. Алар кызу кояш һәм яңгыр астында чатырларда яки шәһәр бакчаларында ачык һавада яшиләр. Авырыйлар, ачлык җәфасын күрәләр, үләләр. Һәр кеше байлар акчасына, күбесенчә инглизләрдән сатып алынган мылтык, пулемет һәм автоматлар белән кораллана. Берничә кән дәвам иткән сугышта Дәһлидә генә ун меңнән артык кеше корбан була. Менә ул, инглизләрнең элек-электән килгән "Devite and гule!" дигән политикасының җимешләре. +Илнең бердәмлеге өчен һәм дини фанатизмга каршы көрәштә Һиндстанның күренекле дәүләт эшлеклесе Махатма Ганди актив катнаша. +Ганди турында күп сөйләшеп тә, бәхәсләшеп тә булыр иде. Билгеле, аның философик карашлары безгә ят. Аның пассив каршылык күрсәтү, изүчеләргә каршы актив көрәштән киң халык массасын читләтергә маташуы белән без килешә алмыйбыз. Гандиның сыйныфлар арасында, татулык, эшчеләр белән капиталистларны, батрак лар белән алпавытларны килештерү кебек утопик теорияләрен дә без, әлбәттә, кискен рәвештә кире кагабыз. +Ләкин идея ягыннан Гандига каршы булган кешеләр дә аны туган илен үлеп сөюче, күренекле политик, үз ватанын килмешәк изүчеләрдән азат итү өчен бөтен гомерен биргән бөек патриот икәнлеген танырга мәжбүрләр. Ганди төрле кешеләрнең телләре, диннәре, матди хәлләре төрле булуга карамастан, аларны яраткан саф гуманист булган. Үзе һинду динендәге кеше булса да, ул башка халыкларның да дөньяга карашларына, диннәренә ихтирам күрсәтә белгән. Төрле диннәргә бер үк карашта булу принцибында нык торып, Ганди һиндлеләр белән мөселманнар арасындагы суешка каршы көрәшкә чакыра. +"Җиде ел Һиндстанда" исемле китабында Н. Орестов болай дип яза: +"...Бәйсезлек игълан ителү алдыннан Ганди Калькуттага китә. Канлы кисештән арыган Калькутта халкы Гандины зур өмет белән каршы ала. +Ганди Калькутта шәһәренең тар һәм пычрак урамында яшәүче бер мөселман йортына туктала. Реакция кешеләре, "Ганди - һиндлеләрнең дошманы! Ул мөселманнарны яклый!" - дип тавыш күтәрәләр. Ләкин кан коюдан туеп беткән шәһәр халкы аларның явыз сүзләренә колак салмый. Ганди мөселманнарны 15 нче августта Бәйсезлек Көне бәйрәмендә катнашырга өнди. Шулай ук ул һиндлеләрне тәртип сакларга, бер мөселманны да рәнҗетмәскә чакыра. +15 нче август көне туганнарча килешү һәм чын күңелдән дуслашу көненә әверелә. Кешеләр ачы талаш, тәртипсезлекне бетерүгә өндәүченең җылы сүзен көтеп кенә торган шикелле була. "Һиндумөслим, бхай, бхай" ("Һиндулар белән мөселманнар - туганнар!") сүзләрен кычкырып, төркем-төркем мөселманнар һиндлеләр яшәгән урамнарга барып керәләр. Меңнәрчә һиндлеләр шатланып аларга каршы йөгереп чыга. Мөселманнар, башларына һиндле бүрекләре киеп, шатланып "Җай һинд!" дип кычкыралар, һиндлеләр исә башларына чалма урап, "Аллаһе әкбәр!" дип җавап бирәләр... +Кулга кул тотынышып, ничә йөз мең кеше шәһәр буйлап бәйрәм демонстрациясенә чыга. Мөселманнар һиндлеләрне туган-үскән урамнарына кайтырга чакыралар, аларны яклар өчен җаннарын жәлләмәскә вәгъдә итә ләр. Явызлар, динче башкисәрләр посып кала, ул көнне бер кеше дә җәберләнми. +Дошманлык юлына төшкән кешеләрне туганнарча килешүгә өндәүче һәм моның өчен гомерләрен биреп көрәшүчеләрнең батырлары - коммунистлар була. Хезмәт ияләреннән "тынычлык бригадалары" оешты рып, коммунистлар гасырлар буе туганнарча бергә яшәп килгән төрле диндәге меңнәрчә кешеләрне дошманлык шаукымыннан саклап калалар. Кайбер очракларда коммунистлар бандитлар белән сугышырга да мәҗбүр булалар. Алар беренче булып Гандиның өндәвен кабул итәләр, дуслык, бәйрәм демонстрациясен оештыручы булалар. "Тынычлык бригадалары" ярдәмендә коммунистлар Калькуттада "дуслашу процессияләре" оештыралар. Демонстрантларны халык гөлләр белән каршы ала. +Һинду дружиналары ирекле рәвештә төннәр буе мәчетләрне, ә мөселман бригадалары һинду гыйбадәтханәләрен саклыйлар. +Канлы бәрелешләр илнең бүтән җирләрендә дә сүрелә бара. Ләкин реакция көчләре тик ятмый. Үч алырга у��лый, кешеләрнең йөрәген өзәрлек явызлык әзерли. +1948 елның 20 январенда Ганди гадәттәгечә намаз җыелышы үткәрә. Мондый җыелышларда һиндуларның изге китапларыннан, Коръәннән, Инҗилдән һәм башка дини китаплардан өзекләр укыла торган булган. Шул вакыт Ганди утырган җиргә мөселманнар белән һиндлеләрнең килешүенә каршы булган кешеләрнең тарафдарлары бомба ташлыйлар. Бомба шартлый, ләкин Гандига зыян китерми. Дәһлигә кайткач, Ганди Бирла исемле җирле миллионерның, йортына туктала. Аның бакчасында ул тагын шундый ук намаз җыелышы үткәрергә була. +Ганди ике кызның иңбашына таянып өйдән чыга. Бакча тулы халык алдына чыгып баскач, аның каршысына кыска чалбар белән Европа күлмәге кигән бер кеше килеп баса. Хәер-фатиха сорагандай кулларын кушып иелә төшә дә, күз ачып йомганчы куеныннан револьвер чыгарып, Гандига төбәп берничә тапкыр атып җибәрә. Ганди канга батып егыла. Үтерүчене тотып алалар. Врачлар килә. Ләкин аларның ярдәме инде кирәк булмый: "Хэ, Рам! О, Рам!" дип, соңгы сүзләрен әйтеп Ганди үлә. +Гандины күмү көне җитә. Саргылт суларын тыныч кына агызган Җамна елгасы янындагы бушлыкка миллионнан артык халык җыела. Барысы да ак киемнән, йөзләренә кайгы төшкән. Җамна суы буенда зур учак яна. Мәет яндыра торган учак кинәт ялкынланып кабынып китә, миллионлаган кеше, данлы остазына ихтирам күрсәтеп, соңгы "намастэ"сын әйтеп, кулын кушырып, башын иеп тора. +Хәзерге Дәһлидә иң кадерле урын - Ганди күмелгән җир. Биредә койма эчендә "Раҗгхат" - зур яссы кабер ташы ята. Аның өстенә Гандиның "Хэ, Рам" дигән соңгы сүзләре язылган һәм гөлләрнең аерчасыннан гына матур-матур орнаментлар ясалган. Көн саен бирегә Һиндстанның гади кешеләре килә. Койма янында аяк киемнәрен салып калдыралар да, зур ихтирам белән эчкә кереп, кабер ташы өстенә ал һәм сары гөлләр куеп китәләр. Һиндстанның чит илләрдән килгән хөрмәтле кунаклары да монда тукталмый калмый. Без дә Раҗгхатка кереп, Һиндстан халкында шул хәтле олы саналган кешегә совет укытучылары исеменнән зур венок куйдык, Гандига карата ихтирамыбызны белдердек. +Сәяхәтебезнең программасы буенча актык шәһәр - Һиндстанның иң бай штаты "Шонар Бангла" ("Алтын Бенгалия")нең башкаласы Калькутта иде. Безне ил буйлап озатып йөрүче Һиндстан Мәгариф министрлыгы вәкиле доктор Гупта "Зур шәркый отель" номерларында безгә әнә шул вакыйгалар турында сөйләде. Һиндстанның милли азатлык хәрәкәтендә Калькутта шәһәренең тоткан урыны зур булуын әйтте. +Чынлап та, алты миллион халкы булган Калькутта, илнең иң зур шәһәре, азатлык хәрәкәтенең үзәге булып торган. Колонизаторларга, җирле буржуазиягә каршы көрәш, забастовкалар, политик демонстрацияләр иң элек шушы шәһәрдә башланган. Монда нык оешкан пролетариат бар, монда Бенгалия Коммунистлар партиясе көчле. Монда джут, тәмәке фабрикаларында, зур заводларда һәм кырык километрга сузылган портта эш үчеләрнең и��елүе чиксез булган. +Йөз илле ел буена Калькутта Һиндстанның башкаласы булып тора. Соңыннан Англия вице-короле башкаланы Дәһлигә күчерә. Ул милли азатлык хәрәкәтенең үзәгеннән читтәрәк торып хөкем сөрүне хәерлерәк санаган, күрәсең! +Калькуттаның мәркәз өлеше хәзерге заман Европа шәһәрләренә охшаган. Күп катлы йортлар, трамвай, автобуслар бар. Әмма башка кварталларында Мадрас урамнары шикелле үк: шыгрым тулы халык, күпләгән рикшалар, "изге сыерлар"... Иске йортларны җирдән түбәсенә хәтле инглиз һәм бенгали телләрендә язылган чуар вывескалар каплаган. Вывескалар арасындагы балконнарда керләр эленгән. Урам-тротуарларда тәмәке төпчекләре, банан, манго кабыклары, бетел агачы яфраклары, кәгазь һәм башка төрле чүп-чар тулып ята. Һавада бихисап күп чебен оча. Шул сәбәптән Калькуттада үләт авыруы бер дә бетми диләр. +Элек заманнарда үләт эпидемиясе Россия җирендә дә еш кына бик күп кешеләрне һәлак итә торган булган. Хәзерге вакытта совет медицинасы үләт авыруын илебездә тәмам бетерде. Ләкин чит илләрдә, бигрәк тә артка калган Көнчыгыш илләрендә, ул әле һаман да халыкларны кырып тора. Бөтен дөньяда ел саен ике йөз меңгә якын кеше үләт белән авырый һәм бик күбесе үлә. Шушы санның сиксән проценты Һиндстан белән Пакстанга төшә. Калькутта урамнары барысыннан да авыррак тәэсир калдыра. Машина урам уртасында тукталды исә, - тәрәзәләрдән берничә кул машина эченә сузыла һәм "сахиб, сахиб" дигән сүзләр үзәгеңне өзә. Бу шәһәрдә Пакстаннан килгән әллә ничә йөз мең качак бар. Аларның күбесе эшсез, йорт-җирсез, урамнарда яши. Кичен урамның буеннан- буена тротуарларда тезелешеп яткан кешеләрне күрәсең. Пычранып беткән чүпрәкләргә төренгән ирләр, хатын-кызлар, балалар - барысы да таш өстендә яталар. Кайберәүләр шунда ук учак ягып, ашарга да әзерләгән була. Чал сакаллы, ачтан кибеп беткән елтыр кара тәнле картлар бер-ике тиен бакырга рикша булып арба сөйри... +Калькуттада без Һиндстанның иң зур китапханәсе булып саналган Милли китапханәгә бардык. Зур бина эчендә бер миллион төп китап саклана. Китапханә директоры Кешван "миллион төп" сүзләрен зур горурлык белән әйтте, һәм аның горурлыгы нигезсез түгел: 1950 елны анда бары тик 600 мең генә китап булган. Казанышлар турында сөйләгәндә мин дә калышмаска тыр ыштым: +- Казанда ике зур Милли китапханә бар, - дидем. +- Ике булса да, безнең Милли китапханәдән зур түгелдер бит,ди. +- Чагыштырыр өчен түгел, сүзегезгә җавап итеп әйтәм: Казан университетының фәнни китапханәсендә генә дә өч миллион төп китап һәм борынгы кулъязма бар, - дидем. +Шулай дигәч, директор кеше Казан вәкиленә ничектер астанрак карый башлады шикелле. Югыйсә, "әллә нинди гомердә ишетмәгән Казан шәһәре" кешесе "бер миллион төп китап" дигән сүзгә шаккатырга тиеш иде бугай. Барып чыкмады. +Шулай сөйләшә торып, китапханә директоры мистер Кешван белән якыннанрак танышып киттек. Китапх��нә эчендә карап йөрибез. Менә Кытай Халык Республикасы хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән китаплар. Мо нысы безнең эрага чаклы ук төзелә башлаган һәм йөз ел саен өстәлә генә барган мәшһүр "Кытай энциклопедиясе" иде. Ул энциклопедия 40 мең кечкенә брошюра сыман томнан гыйбарәт. Аннары бик күп төрле сүзлекләр, шул исәптән гарәп теленең аңлатмалы сүзлеген дә карап чыктык. Безнең философик яки матур әдәбият китаплары күренмәде. +Мистер Кешван сөйләшергә яратучан кеше булып чыкты. Үз эшен бик яратып эшләүче, ахрысы: сөтле чәй эчеп утырганда, ярты сәгать чамасы вакыт эчендә китапханәнең бөтен тарихын диярлек сөйләп бирде. Әңгәмә барышында ул "ике көннән соң китапханәдә балалар китабы бүлеге ачылачак" диде. Шул уңай белән мин бер битенә инглизчә: "Казан балаларыннан Калькутта балаларына дуслык билгесе" дип язып, татар "Әлифба"сы бүләк иттем. +Казанга кайткач, мистер Кешванның үтенечен истә тотып, Калькутта китапханәсенә татар язучыларының егермеләп китабын җибәрдем. Шантиникетан - Казан +Россияне кешелек тарихында беренче социалистик ил итәр өчен совет кешеләре бөек Ленин күрсәткән юл белән киң-киң атлап алга баралар иде. Совет мәгариф системасы хезмәт ияләрен караңгылыктан, наданлыктан яктыга, белем кояшы астына чыгарырга тиеш иде. Эшче-крестьяннарның олысы да, кечесе дә, кулларына китап тотып, каләм алып, зур тырышлык белән белемгә омтылды. +Ләкин чит илдәге дошманнар Россиянен яңа тормыш төзергә сәләтле булуына ышанмадылар, безгә яла яктылар, чит ил халыкларында Советлар иленә карата нәфрәт тудырырга маташтылар. +Әмма буржуаз илләрнең дә алдынгы кешеләре Советлар Россиясен таныдылар, эшче-крестьяннар төзи торган яңа, бәхетле тормышны күрделәр. Күрү белән генә чикләнмәделәр, алар безгә буржуазиянең ялганын, мәкерен бөтендөнья хезмәт ияләре алдында фаш итәргә булыша башладылар. +Шундый саф күңелле дусларыбызның берсе - бөтендөнья әдәбиятының күренекле вәкиле, Һиндстаннын иң зур әдибе, язучы, шагыйрь һәм философы Рабиндранат Тагор булды. +Рабиндранат Тагорның әдәби мирасы гаять зур: ул меңгә якын поэма, унике роман һәм повесть, сигез томлык хикәя, ике меңнән артык җыр, унике пьеса һәм Һиндстанның философия, культура һәм диннәре турында бик күп фәнни хезмәтләр язган. Үзенең иң яхшы хезмәтләрендә Тагор үз заманының тормышын бик дөрес һәм тирән итеп чагылдыра. +Туган җире Бенгалиянең милли уяну чорында Тагор бөек Һиндстан халкының милли культурасын яклый, аны мәсхәрәләүче инглиз колонизаторларына каршы чыга. Үзенең романнарында, поэмаларында азат кешенең якты киләчәген күрсәтә, империалистларның вәхшиләрчә ерткычлыгын фаш итә. +Тагор Советлар Союзына барып кайтырга хыяллана. "Советлар Союзын күреп кайтмыйча үләсем килми", дип еш кына әйтә торган булган ул. +1930 елның, сентябрь аенда Тагор, ниһаять, Мәскәүгә килә. Совет җәмәгатьчелеге бөек әдипне зур ихт��рам белән каршылый. Уналты көн дәвам иткән сәяхәте вакытында ул күп кенә язучылар, крестьяннар, рәссам нар, эшчеләр, галимнәр, педагоглар, студентлар һәм мәктәп балалары белән очраша. Тагор безнең мәгариф системасы, колхоз төзү ысуллары, милли мәсьәләне хәл итү юллары һәм башка бик күп нәрсәләр белән кызыксына. Җитмеш яшьлек карт, "үз күзем белән күрим" дип, дөнья халыкларын таңга калдырган яңа илнең могҗизалары белән армый-талмый танышып йөри. +Социалистик илдә алынган тәэсирләрен ул "Россия турында хатлар" дигән китабында матур итеп тасвирлап бирә. +1930 елларда илебездә белем өчен алып барылган көрәш турында Тагор әлеге китабында болай дип яза: "...Моңа чаклы дөньядагы халыкларның күпчелегендә мәгърифәт алырга һичнинди мөмкинлек юк иде. Һиндстан исә андый мөмкинлектән тулысынча мәхрүм ителгән. Россиядә барлык халыклар арасында мәгърифәт тарату эшенә куелган көч һәм энергия гаҗәпкә калдыра. Һәм эш монда кешеләр санында гына да түгел, бәлки мәсьәләнең тирәнлегендә, киңлегендә. +Бер кеше дә үзен эшкә яраксыз, мескен булып хис итмәсен өчен күпме көч куела, күпме кайгыртучанлык күрсәтелә монда! Белоруссиядә генә түгел, ярым мәдәниләшкән Урта Азия халыклары арасында да мәгърифәтне алар ташкын тизлеге белән тараталар. Бу халыкларга гыйлем юлын ачар өчен бирелгән мөмкинлекнең иге-чиге юк. Театрларда шыгрым тулы халык, һәм тамашачыларның күбесе - эшче-крестьяннар... ". +Советлар Союзында булган казанышлар турында чын күңелдән сокланып язган Тагорның бу китабында үз иленең авыр язмышы, талантлы Һиндстан халкының инглиз колонизаторлары тарафыннан изелүе турында әрнүле сүзләр тулып ята. +Советлар Союзында күргәннәрен Тагор Һиндстандагы хәлләр белән чагыштыра. Үз иленә инглизләр китергән кимсетүләр, андагы хокуксызлык, ачлык, хәерчелек турында ул йөрәк әрнүе белән яза. Бездән үрнәк алып, Һиндстанда да төрле үзгәрешләр үткәрүнең кирәклегенә нык ышана. Актык көннәренә чаклы Тагор безнең илнең чын дусты булып кала. Авырып урыныннан тора алмаган хәлдә дә ул Көнчыгыш фронтындагы хәлләрне күзәтеп бара. Советлар Союзының җиңүенә соңгы минутына чаклы ышана. +1961 елның май аенда совет халкы, барлык прогрессив илләр халыклары белән бергә, бөек язучы һәм философның йөз еллыгын зур ихтирам белән билгеләп үтте. +Рабиндранат Тагор халык турында һәм халык өчен язу белән генә чикләнмәгән, ул үзенең идеалларын тормышка ашырырга тырышкан, шуңа бөтен көчен куйган. 1901 елда ук ул Калькуттадан бер йөз алтмыш километр чамасы ераклыктагы Балпур авылы янында крестьян балалары өчен мәктәп салдыра. Соңыннан бу мәктәп университет булып әверелә. Хәзер аны Вишвабхарат университеты дип йөртәләр. Бу урынга Шантиникетан исеме биргәннәр. Монда язучының утары булган, монда ул озак еллар буе иҗат иткән һәм шушында 1941 елны вафат булган... +Көнбатыш Бенгалия мәгариф министрының урынбасары д��ктор Сен шимбә көнне поезд белән безне шушы Шантиникетанга алып килде. Доктор Сен үзе Вишнабхарат университетында укыган икән, соңыннан шунда ике ел ректор булып эшләгән. 1921 елдан алып университет инглизләргә каршы идеяләрнең үзәге булып торган, инглизләр: "анда террористлар тәрбияләнә" дип, аңа бернинди ярдәм күрсәтмәгәннәр. Университетның төп максаты - авыл җирендә мәгърифәт тарату. Хәзер ул "саф һинду" идеяләре үзәге булып санала һәм Һиндстан хөкүмәтеннән ярдәм алып тора. Неру Һиндстанның элекке югары судьясы С. Р. Дас шрины монда ректор итеп билгеләгән. +Университетлар Һиндстанда элек тә булган. Ләкин аларда укыту инглиз телендә генә алып барылган һәм инглизләр, яшь буынны үзләренә хезмәт күрсәтүче чиновниклар хәзерләү максаты белән, үзләренчә тәрбияләгәннәр. Андый университетларда укучы студентлар Һиндстан язмышы турында уйламаганнар, халыктан читтә торганнар. Университетларны тәмамлаган яшьләр Һиндстанның чын тарихын да белмәгәннәр. +Инглиз университетлары белән беррәттән, дини югары уку йортлары - "тол"лар да булган. Элекке татар мәдрәсәсе кебек үк монда да схоластик укыту хөкем сөргән. "Тол"ны тәмамлаучылар борынгы фәлсәфә, санскрит теле, дин белгечләре булып чыкканнар. Мондый белемнең тормыш өчен аз гына да кирәге булмаган. +Тагор бу ике системаның икесен дә инкарь иткән. Ул чыннан яңа мәктәп тудырырга хыялланган һәм болай дип язган: +"Безнең мәктәп шәһәр шау-шуыннан читтә, агачлар күләгәсендә, табигать кочагында булачак, укытучылар балаларны да укытырлар, үзләренең фәнни эшләрен дә алып барырлар. Мәктәп бакчалар һәм басулар уртасында булганга, балалар авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашырлар..." +Һәм үзенең мәктәбен Тагор шулай оештырган да. Ә соңыннан, мәктәп нигезендә университет барлыкка килгәч, студентлар тирәкүрше авыллардагы крестьяннарны укырга-язарга өйрәтеп йөргәннәр. +Университетның яңа заманча зур бинасы юк. Уку-укыту авыл йортларына охшаган кечкенә балчык биналарда алып барыла. +Ректор Дас белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ул безне университетның структурасы белән таныштырды. Университетның төп җирлек сыйфатындагы мәктәбе - "Патха Бхаван". Анда алты яшьтән алып уналты яшькә чаклы булган биш йөзләп бала укый. Укыту бенгали телендә бара. Инглиз телен дә өйрәнәләр. Балалар әле дә, Тагор әйткәнчә, класс бүлмәләрендә түгел, агач күләгәләре астында укыйлар. Аяк бөкләп җиргә утырган балалар түгәрәге эчендә укытучы баскан, янында кара тактасы да бар. +"Сикша Бхаван" колледжы, нигездә, гуманитар белем бирә, күбрәк Һиндстан тарихын һәм культурасын өйрәнәләр. "Кала Бхаван" - һөнәрләр мәктәбе; "Сангит Бхаван" - җыр, музыка һәм борынгы биюләр мәктәбе; "Чина Бхаван" - Кытай культурасын һәм телен өйрәнү мәктәбе. +Гомумән, университетта егермеләп бүлек бар. Авыл хуҗалыгы экономикасы, туку, фәлсәфә, санскрит теле, тарих, инглиз теле һәм башка фәннә�� өйрәнелә. Рәсми яктан университетка һәм аның мәктәпләренә теләсә кем үзенең баласын укырга бирә ала. Ләкин аена 40 рупий түләп эшче дә, крестьян да үз баласын монда укыта алмый, әлбәттә. Шунлыктан укучылар барысы да интеллигенция һәм буржуазия балалары. Университетны тәмамлаучылар күбесенчә хөкүмәт идарәләрендә чиновниклар, укытучылар, коммерсантлар булып эшлиләр. +Кичен укучыларның концертын карадык. Моңлы музыка һәм матур-матур биюләр безнең күңелләрдә бик яхшы тәэсир калдырды. +Икенче көнне туку, тегү, чигү, чүлмәк ясау һәм башка шуның шикелле һөнәрләргә өйрәтү мастерскойларында иң гади коралларда эшләп утыручы студентлар белән танышып йөрдек. Хәзерге заман техникасының әсәре дә юк. Мең ел элек кулланылган хезмәт кораллары белән эшлиләр биредә. +Көннең икенче яртысында Р. Тагор яшәгән утарның төп йортына киттек. Хәзер монда музей. Стеналарына Тагорның үзе ясаган рәсемнәре эленеп куелган бүлмәләрне караганнан соң, язучының китапханәсенә кердек. +Тагорның үз әсәрләре, аның турында язылган хезмәтләр һәм чит илләрдә тәрҗемә ителгән әсәрләре аерым бүлекләргә тупланган. Китапханә мөдире мистер Ройга мөрәҗәгать иттем: +- Мистер Рой, Советлар Союзында басылып чыккан русча, үзбәкчә, грузинча китапларыгыз бар икән. Ә татар телендәгеләре юкмыни? +- Кызганычка каршы, татар телендә бер китап та юк шул. Бәлки тәрҗемә ителмәгәндер,- диде ул. +- Тагорның кайбер әсәрләре 1918 елда ук татарча басылып чыкканы миңа мәгълүм,- дидем. +Тагор әсәрләрен, гомумән, 1912 елны гына Европа телләренә тәрҗемә итә башлыйлар. Мөмкин булса, безгә татарчасын да җиб әрс әгез бик яхшы булыр иде, - дип, мистер Рой миңа адресын язып бирде. Китапларны җибәрергә булдым, һәм биргән вәгъдәмне үтәдем. +Соңрак шул ук бүлмәдә университет мөгаллимнәре белән өч сәгатьлек әңгәмә булып үтте. Дөресен әйткәндә, алар сорау бирделәр, без сөйләдек. Чөнки Советлар Союзыннан килгән мәгариф эшчеләре белән аларның беренче очрашулары иде бу. "Сездә Һиндстанны өйрәнү бармы?", "Сездә нинди телләрдә сөйләшәләр, нинди диннәр тоталар, нәрсә ашыйлар, кыш көне ничек туңып үлмисез, сездәге демократияне ничек аңларга, динсез ничек балаларны тәрбиялисез?.." һәм башка шушындый "ничек", "ник" һәм "бармы"ларны күп ишетеп, барысына бәйнә-бәйнә җавап биреп утырдык. +Советлар Союзы белән Һиндстан халыклары арасында борынборыннан дуслык элемтәләре хакында, хәзерге вакытта бергәләп тынычлыкны яклау, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында күп сөйләнде. Университет укытучылары белән җылы саубуллашып, без Тагор музей-йортыннан чыгып киттек. +Калькуттага кайткач, шәһәрнең бер зур педагогик колледжына бардык. Анда безне саф-саф тезелгән хәрби киемле студентлар каршы алды. +Строй алдына баскан офицер хәрби уставта күрсәтелгәнчә рапорт бирде. Аннары делегациябез җитәкчесе студент-солдатларга "тикшерү үткәрде". Бу безгә бик сәер тоелды. ��әкин алар: "Шулай тиеш", - диделәр. +Доктор Гуптадан мин: +- Безнең илдә коралсызлану чаралары үткәрелә, ике миллионнан артык кешене армиядән тыныч хезмәткә кайтардык та инде. Сез исә укытучы булачак студентларыгызны да хәрби формага киендереп йөртәсез. Нигә алай? - дип сорадым. +- Сезнең студентлар хәрби форма кимимени? - дип, ул үзе сорауга каршы сорау бирде. +- Юк, бездә югары уку йортларында да, мәктәпләрдә дә хәрби форма киеп йөрүчеләр дә, сугышны мактап сөйләүчеләр дә юк, - дидем. +- Безнең каһәр суккан дошманыбыз Пакстан булмаса, бездә дә мәктәпләрне хәрбиләштерү булмас иде, - диде мистер Гупта һәм, бераз вакыт дәшми торганнан соң: +- Пакстан Америка хәрби союзларына катнаша, чик буенда әледән-әле бәрелешләр булгалый, - дип өстәде. +Шулай шул, Америка Кушма Штатлары үзе генә коралланып калмый, агрессив блокларга укмашкан күп кенә башка илләрне дә коралландыра, алар җирендә хәрби базалар төзи, җирнең я теге, я бу почмагында тынычлыкны боза. 1960 елның Беренче май көнендә АКШның шпионлык максатларында безнең ил чиген үтеп кергән һәм Свердловск шәһәре тирәсендә бәреп төшерелгән "Локхид У-2" тибындагы самолеты да Пакстанның Пешавар аэродромыннан күтәрелгән иде бит. +Сәяхәтебез ахырга якынлаша. Калькутта без булган шәһәрләрнең унынчысы иде. Кунакчыл бенгаллыларга рәхмәтләр әйтеп, самолет белән кире Дәһлигә кайтып киттек. +"Ашока" отелендә без мондагы хезмәтчеләр белән, иске танышлар шикелле, җылы исәнләштек. Кемдер берсе шунда: +- Сез бик озак йөрдегез, без сезне күптән көтәбез инде, - диде. +Икенче көнне миһманханәнең зур бер номерына газета-радио корреспондентлары килеп тулды. +Һиндстан мәктәпләре, уку-укыту эшенең куелышы турында безнең фикерләребез белән кызыксындылар. +Миңа газета өчен кыска гына интервью бирергә туры килде. Каюмова һинду телендә радиодан сөйләде. +Кичен Советлар Союзы илчелегендә безнең делегация хөрмәтенә рәсми кабул итү мәҗлесе булып үтте. Анда дүрт атна эчендә Һиндстанның төрле җирләрендә ишеткән-күргәннәребез турында һиндстанлылар белән фикер алыштык. +Дәһли бәйрәмгә әзерләнә. Урамнарда милли байраклар җилферди: 26 нчы январьда Һиндстан халкы бәйсезлеккә ирешүенең унъеллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәк. +Шәһәр урамнарының бизәлүенә тагың бер сәбәп бар икән. Урам аркылы эленгән кызыл тукымаларга рус, һинди һәм инглиз телләрендә "Советлар Союзы президенты Ворошиловка кайнар сәлам!" дип язылган иде... +Сәгать унберләрдә аэродромга киттек. Анда бик күп халык җыелган. Чит ил дипломатлары саф-саф тезелешеп утырганнар. Дәһлидә яшәүче совет кешеләре балаларын ияртеп килгәннәр. Хисапсыз күп фотокорреспондентлар фоторәсем алыр өчен үзләренә җайлырак урын сайлап йөриләр. +Төгәл сәгать уникедә "Ил-18" самолеты "Палам" аэродромына килеп төште. К. Е. Ворошилов, Ф. Р. Козлов һәм Е. А. Фурцева иптәшләрне каршы алырга Җаваһарлал Неру, Һиндстан пре��иденты Раҗендра Прасад һәм безнең танышыбыз Радхакришнан килгәннәр иде. Совет халкы илчеләре Һиндстан халыклары белән дуслыкны тагын да ныгытыр өчен килделәр. Тынычлык илчеләрен Һиндстанлылар бик җылы каршыладылар. Аэродромнан шәһәрнең үзәгенә хәтле юл буенда ике яклап бихисап күп халык җыелган иде. Җылы елмаю, кул болгау, ихлас күңелдән чыккан сәлам сүзләрен кычкырып торучы халык диңгезе оныталмаслык бер күренеш булып әле дә күз алдында тора. +Һиндстан - Совет дуслыгы көннән-көн ныгый. Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында атлап баручы совет халыкларына Һиндстанлы дусларыбыздан ялкынлы сәлам алып кайтабыз. +Сау бул, Һиндстан! +Халкыңның хәзерге тормышы әле авыр. Ләкин якты, туры юлга чыгу, яңа тормыш төзү өмете синдә көчле. Без сиңа чын күңелдән уңыш телибез. \ No newline at end of file