diff --git "a/ILLA/Рухи мирас-14-Сәяхәтнамә.txt" "b/ILLA/Рухи мирас-14-Сәяхәтнамә.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Рухи мирас-14-Сәяхәтнамә.txt" @@ -0,0 +1,612 @@ +РУХИ МИРАС +Эзләнүләр һәм табышлар +14 нче чыгарылыш +Сәяхәтнамәләр +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә +Проект "Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау (2020-2024)" ТР Дәүләт программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла +Редколлегия: +И. Г. Гомәров (проект җитәкчесе һәм җаваплы мөхәррир), +А. М. Ахунов, Э. М. Галимҗанова +Төзүчеләр: +А. Х. Алиева, Г. М. Ханнанова +ISBN 978-5-93091-431-3 +Җыентык татар халкының рухи мирасын барлау, билгесез яки аз билгеле язма чыганакларны бастырып чыгару, татар текстларын өйрәнү барышындагы яңа фәнни тикшеренүләр белән укучыларны таныштыру традициясен дәвам итә. "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең бу китабы моннан алда дөнья күргән 13 нче чыгарылышның дәвамы буларак нәшер ителә. Биредә дә татар сәяхларының XX гасыр башында иҗат иткән сәфәр язмалары туплап бирелә. Матур әдәбият стиле белән публицистик стиль арасында торып язылган тарихи, географик һәм этнографик мәгълүматларга гаять бай мондый әсәрләр халкыбызның рухи дөньясын баетуга, белемен, үзаңын үстерүгә, дөньяга карашын киңәйтүгә хезмәт итеп килә. +1913-1915 еллардагы татар вакытлы матбугатында гарәп язуында басылып чыккан бу әсәрләр, гамәлдәге татар язуына күчерелеп һәм фәнни шәрехләр белән баетылып, укучылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. +Татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрының күптәнге бай традициясе бар. Чорга бәйле рәвештә публицистик стильдә язылган бу синкретик жанрның кызыклы үсеш чылбыры күзәтелә. Мондый язмаларда әйләнә-тирәне комплекслы рәвештә гәүдәләндерү өстенлек итә. Аларда төрле күләмдә авторның үзе турында белешмәсе, аның образы да чагыла. Сәяхәтнамә авторының юлда һәм читтә булганда күргәннәренә шәхси мөнәсәбәте, вакыйга, фактларны үз карашыннан чыгып бәяләве дә кызыклы. +XX гасыр башында туган татар вакытлы матбугаты битләрендә сәяхәтнамә жанрында язылган әсәрләр күпләп басыла башлый. Алардан күренгәнчә, сәяхәтләрнең географиясе киңәя һәм юл йөрүләрнең максатлары, сәбәпләре дә төрлеләнә бара. "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең әлеге чыгарылышы моннан алда дөнья күргән 13нче чыгарылышның дәвамы буларак нәшер ителә. +Бу җыентыкка тематик яктан, нигездә, Төркиягә сәфәрләр нәтиҗәсендә язылган сәяхәтнамәләр сайлап урнаштырылды. Китапта урын алган юлъязмалар текстларының авторлары - төрле өлкәдә хезмәт итүче һәм төрле уй-ният белән сәфәр кылган кешеләр. Әмма теләк-максатлары уртак: билгеле бер вакыт аралыгында конкрет маршрут белән алдан билгеләнгән җирлеккә бару һәм планлаштырылган эш-гамәлләрне үтәп кайту, шуңа ирешү юлында күргән-кичергәннәрен юлъязмалар рәвешендә тасвирлап, ватандашларына җиткерү. +Тәкъдим ителгән сәяхәтнамәләрнең авторларын берничә төркемгә бүлеп карарга була. Аларның беренче төркеме - Г. Әбүзәров, Зыя Насыйри, "Гм." имзалы автор. Болар - журналистлар, "Йолдыз" һәм "Кояш" газеталары идарәсе тарафыннан Истанбулга җибәрелгән махсус мөхбирләр. Аларның бурычы - 1912-1913 елларда Төркиягә каршы Балкан илләре алып барган сугыш вакыйгаларын яктырту, шул хакта Истанбулда язып, Казанга мәгълүмат (хатлар рәвешендә хәбәрләр) җибәреп тору. +Икенче берләре, - турист буларак, Төркия (Истанбул) тормышы белән танышудан алган тәэсирләрен чагылдырган язмаларның авторлары: Нургали Надиев - мөгаллим, "М.Х." имзалы автор (үзенең медицина өлкәсендә хезмәт куюын сөйли), "Сакмарый" псевдонимы белән язган Габдулла Газизов (Бәйрутта Америка көллиятендә укучы студент). +Авторларның барысы да Госманлы дәүләтенә (Истанбулга) килгән. Андагы тормышның, табигатьнең һәм шәһәрнең гаҗәп матур-күркәм якларын да, кимчелекле, үзләре өчен ят булган сыйфатларын да күрсәтеп язалар. Әйтергә кирәк, бер үк җирләрдә булган сәяхлар һич тә бер-берсен кабатламыйлар. Чөнки һәр автор яңалыкны үзенчә күрә, игътибарын җәлеп иткән күренешләрне үзенчә сурәтли, әһәмиятле дип тапкан мәгълүматны укучыга җиткерә. +Мәсәлән, педагог, дәреслекләр-авторы, тәрҗемәче Нургали Сибгатулла улы Надиевның (1882-1940) 1909 елда язган "Сәяхәт хатирәләре" дигән юлъязмалары. Ул Көнчыгыш илләрен күрергә, сәяхәт итәргә теләгән укытучылар өчен хөкүмәт тарафыннан оештырылган төркем составында, махсус путевка алып, сәяхәткә чыгып китә. +Җыентыкка кертелгән текстта автор Одесса портыннан Төркиягә юнәлүе һәм Истанбул шәһәренә барып җиткәч, анда күргәннәре, тәэсирләре турында яза. Босфор бугазыннан үтеп шәһәргә кергәндә үк сәяхларны каршы алган матур манзаралар, мәһабәт җамигъ манаралары, кояшта күзләрне чагылдырган алтын гөмбәзләр... Бу гүзәллекне күреп, сәяхлар телсез кала. +Авторның Истанбулда яшәүче төрекләрнең көндәлек хәятын Русия халкы тормышы белән чагыштыруы да үзенчәлекле: "Биредә... адым саен булган каһвәханәләрдә эшсез халык бер чашка каһвә артында газета укып, сәясәттән гәпләшеп яки матур кальян савытларыннан чыккан озын көпшәле трубкаларын суырып, хыялга китеп көн вә төннәрен үткәрәләр. Эшче халык та кичләрен шул каһвәханәләрдә үткәрә. Бездә эшче халыкның кичләре разгул (эчкечелек) урыннарында исереклек белән үтә. Биредә ял өчен бирелгән кичәнең бер өлеше гакыл сәламәтлеге, җан тынычлыгы белән садә генә үтә...", - дип язып, халыкның яшәү рәвешендә нинди контраст дигән нәтиҗә ясый. +Шул ук вакытта дөреслеккә тугры калып, Н. Надиев, Истанбулның Европа өлешендә урнашкан Галата һәм Пиза районнарында хәл башкачарак, ди. Монда каһвәханәләр күбрәк греклар һәм әрмәннәр кулында, һәм алар төрекләрнеке кебек "гөнаһсыз" түгел. Монда Европаның чүплеге. Шуңа да әхлаксызлык чәчәк ата. Әмма биредә һәммә нәрсә "приличие", "роскошь", "байлык" маскасы артына яшеренгән дип, чынбарлыкны ача. +Очраклы рәвештә Россиядән килгән мөгаллимнәргә Төркиянең Милләт Мәҗлесе (Милли парламент) утырышына керергә рөхсәт бирелә. Автор кыскача депутатлар корпусы тарафыннан тикшерелгән мәсьәләләргә тукталып китә. Төрекләрнең сәяхларга күрсәткән ихтирамнарына соклана. +Мәгариф хезмәткәрләре өчен аеруча канәгатьләнү хисе биргән вакыйга - сәяхлар төркеменең Инстанбул университетына баруы. Андагы профессорның Дарвин теориясенә багышланган лекциясен һәм, икенче бер дәрескә кереп, "Конституцион хокук һәм сәяси партияләр" турындагы лекцияләрен тыңлаулардан алган тәэсирләре әһәмияткә лаек. +Автор, Төркиянең рухи мәдәниятенә караган күпсанлы җамигъларны, борынгы истәлекләргә бай музейларны, төрек солтаннары резиденциясе булган "Йолдыз сарай"ны тасвирлап та, татар укучысы өчен Истанбул турында киң күзаллау, шактый мәгълүмат бирә. +"М.Х." тәхәллүсе белән "Кояш" газетасының 1914 елгы июль-август айларында басылган "Истанбулдан мәктүб" исемле юлъязманың авторы Истанбулга турист буларак килгән. Аның бу шәһәргә мөнәсәбәте үзенчәлекле: "Истанбул - гаҗәиб бер шәһәр... Истанбул - бөек музәханә, ул - кызыклы бер театр, авыррак тел белән язылган бер роман, - ди автор. - Истанбулны дөньяга килгән һәр төрек угылына күрү лязем. Монда килгән һәр татар угылының максаты үзенә гыйльми, фәнни җәһәттәнме бер файда казанмак лязем", - дип тә өсти. +Күләме ягыннан зур булмаса да, бу юлъязма Балкан сугышыгыннан соң Истанбулдагы уңай үзгәрешләрне - бигрәк тә уку-укыту системасында яңа ысулдагы мәктәпләр ачылу, аларның программалары, дәрес тәртипләре белән танышу без татарлар өчен бик файдалы дип күрсәтә. +Үзенең "медицина өлкәсенә мөнәсәбәте булганы" сәбәпле (аңлашылганча, ул - врач), әлбәттә, Төркиядә медицинаның торышына, үсешенә аеруча игътибарын юнәлтә. Медицина институтының төрле лабораторияләрен, анатомия театрын һәм клиниканы, операция бүлмәләрен күргәч: "Һәммәсе иң югары ысулда, Европаның алдынгы институтларыннан китерелгән кебекләр, төрек галәмендә бу бердәнбер" дип, югары бәяли. +Истанбулга килгәнче үк ул боларны барып күрергә хыялланган, планлаштырган булуын сөйләп, сәяхәтенең төп максатын да ача. Төрекләрдә медицинаның алга китүен раслау рәвешендә бер мисал буларак, шул көннәрдә Истанбулга, авыру сәбәпле, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль бәк Гаспринский (1868-1914) килүен яза. И. Гаспринскийның тормышын өйрәнүчеләр өчен бу да әһәмиятле бер факт. +"Йолдыз" газетасының махсус хәбәрчесе Г. Әбүзәровның "Истанбул мәктүпләре" дигән юлъязма жанрында язылган мәкалә-очеркларында 1913 елның февраленнән июленә кадәр вакыт аралыгында Төркиянең Балкан сугышы чорында сәяси, иҗтимагый тормышы сурәтләнә. Хөкүмәт структурасындагы үзгәрешләр дә, илдәге сәяси партияләрнең ул чорда алып барган эшчә��лекләре дә яктыртыла. +Автор Истанбулда язып Казанга җибәргән репортажларында илдәге сәяси хәлләрне, халыкның сугышка мөнәсәбәтен, гаскәрләрдәге патриотизм мотивларын чагылдыра. Сәяхәтнамәгә реаль сугыш вакыйгаларын тасвирлау килеп керә һәм, әлбәттә, ул төп урынны алып тора. +Хөкүмәт җитәкчеләренең, хәрбиләрнең һәм тыныч халыкның бу вакыйгаларга мөнәсәбәте, төрек гаскәрләренең гаярьлеге, нинди кыенлыклар кичерсәләр дә дошманны җиңүгә омтылышлары, ватанпәрвәрлек (патриотизм) хисләре белән сугарылганы күренә. Илнең төрле кыйтгаларыннан килеп, доброволецлар отрядлары формалаша. Гади халык, төрле фондлар, җәмгыятьләр оештырып, гаскәргә ярдәм йөзеннән акча җыю акцияләре оештыра. +Бер яктан, сугыш дәвам итүгә карамастан, хөкүмәт Истанбулда төзекләндерү эшләрен туктатмый. Яңа биналар, парк-бакчалар, трамвай юллары төзелә, телеграмм чыбыклары сузыла (тормышның бу яклары да автор игътибарыннан читтә калмаган). +Икенче яктан, Төркиянең борынгы башкаласы һәм хәрби яктан да әһәмиятле, көчле ныгытмасы булган Әдернә шәһәре өчен барган каты, дәһшәтле сугыш тасвирлана. Г. Әбүзәров, биредә мөселманнар, кардәш халык - төрекләр ягыннан торып, бу сугышка карата үз мөнәсәбәтен белдерә. Европа илләренең котыртуы нәтиҗәсендә, болгарлар, греклар, серблар Төркиянең төрле өлкәләрен басып алу максатында сугыш ачалар. Әдернә өчен барган сугышта болгарларга Европа дәүләтләре корал һәм гаскәр белән ярдәм итә. Шул хәлләрнең шаһиты булган автор: "Фәкать бичара госманлылар бөтен галәмгә каршы берүзләре калдылар. Ышанычлары - фәкать Аллаһдыр", - ди. +Чынлыкта да 160 меңнән артык болгар, серб һәм башка куәтле гаскәрләр биш ай буе Әдернәне туктаусыз крейсер туплары белән утка тоталар. Ташлар, туфраклар көл булып оча, шәһәр яна. Истанбул бугазында Франция, Испания һәм башка дәүләтләрнең сугыш кораблары тора. +Сугышның сәбәбе хакында да авторның үз карашы, аңламы бар: "... болгар вә грекларга... Аурупа дәүләтләре... төрекләрдән аерылу фикерен беркетте. Бу фикер илә болгар вә греклар Балкан ярымутравына утны йөртә тордылар. Янгыннар көннән-көн куәтләнде. Греция, Румыния, Сербия, Черногория кисәүләре мәйданга чыкты", - дип, европалыларның хәйләле сәясәтен ачып сала. +Болгарлар Истанбулны басып алмыйлар, әмма Әдернә белән Истанбул арасында тере җан калдырмыйлар. Хәтта сабыйларны, картларны да - һәр мөселманны вәхшиләрчә турыйлар. Бөтен нәрсә яндырыла, җир белән тигезләнә. "Бөтен җиһан моны күреп торса да, һичкем гуманизм хакында бер сүз сөйләми. Ничә миллион төрек каны әрәм булды..." - дип, хәйран калып, ачыргалана автор. Төркия өчен фаҗига булган бу сугышның нәтиҗәсеннән Англия, Германия, Франция кебек дәүләтләрнең үз мәнфәгатьләре өчен файдалануларын да конкрет мисалларда күрсәтә. +Җыентыкта үзәк мәсьәлә итеп шул чордагы Төркия вазгыятен чагылдыруга багышланган, "Юл хатирәләре" дип аталган тагын бер сәяхәтнамә урын алды. Аның авторы язмасын "Гм." тәхәллүсе белән имзалаган. Ул - "Кояш" газетасының 1912 ел азагында Истанбулга җибәрелгән махсус хәбәрчесе, журналист. Юлъязмада автор тарафыннан 1912 елның 19 декабреннән 1913 елның 10 гыйнварына кадәр булган вакыйгалар яктыртыла. Язма ике өлештән тора. Пароход белән Истанбулга бару юлын хикәяләгән беренче бүлектә авторның күптөрле детальләргә әһәмият бирүе, гаять нечкә күзәтүчәнлек сыйфатына ия икәнлеге күренә. "Истанбул хатирәләре" дип аталган икенче өлештә ул Истанбул шәһәрендәге тормыш-көнкүреш детальләренә күбрәк игътибар итә. Мәсәлән, монда кышын өйләрнең ягылмавын, номерларның суык, шыксыз булуын, тормыш өчен җайсызлыгын һ.б. яза. +Автор, журналист буларак, иҗат кешеләре белән күп аралаша. Шундыйлардан күренекле татар галиме, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист, Истанбулда "Төрек йорты" журналын нәшер итүче Йосыф Акчура белән очрашуын, аның белән әңгәмәсен хикәяли. Бу вакытта Истанбулда булган татар зыялылары Галиәсгар Камал, Гариф Кәрими, Фатыйх Кәрими белән дә күрешеп, аралашып торуларын искәртә. +Декабрьдә әле вакытлы килешү аркасында Төркия хөкүмәте сәясәт мәсьәләсендә билгесезлек халәтендә, солых та юк, бер үк вакытта яңадан сугышка әзерлек бара. Империя составындагы башка халыкларның, мәсәлән, Сүриядә бу хөкүмәткә, ягъни төрекләрнең хаким милләт булып яши алачагына ышанычлары кимүе турында сүзләр дә йөри. Автор шул чорда чыккан төрек газеталарының сугышка мөнәсәбәтләрен аңлатып язган хәбәрләргә дә күзәтү ясый. Аларда, гаскәрләр арасында милли тойгы, төрекләрнең җиңеп чыгасына ышаныч кимеми, алар сугышка әзер торалар, диелә. Гади халыкның, төрле һөнәр ияләренең дә сугышка битараф түгеллеге, милләткә куркыныч янаганда ярдәмгә әзер торулары яктыртыла. +Автор шуңа мөнәсәбәтле бер вакыйгага туктала. Яралыларга ярдәм өчен халыктан акча җыю акциясе вакытында ике төрек хатын-кызын, тотып, полициягә китерәләр. Аларның бу эше ярамаган гамәл диеп бәяләнә. Шул турыда "Интихабе әфкяр" газетасы бу ханымнарны тәнкыйтьләп язып та чыга. Моңа каршы Россиядән барган безнең татар басмаларының Истанбулдагы мөхбирләре, әлеге газета идарәсенә аларның фикерләре белән килешмәүләрен белдереп, протест хаты язып илтәләр. Хатның азагына Казанда чыккан "Йолдыз" газетасының Истанбул мөхбире Галиәсгар Камал; "Вакыт" газетасының Истанбул мөхбире Акчура углы; "Вакыт" газетасы баш мөхәррире Фатыйх Кәрими; "Кояш" газетасының Истанбул мөхбире Тимур имзалары куелган. +Протест хатын әзерләүдә сәяхәтнамә авторы үзенең дә катнашы булуын яза. (Шуннан чыгып, "Тимур" дигән имза "Гм." әфәнденең икенче псевдонимы булуы ихтималы да бар.) Менә бу адым безнең милләттәшләребезнең гаделсезлеккә мөнәсәбәтләре, гражданлык активлыклары чагылышы буларак яңгырый. +Сәяхәтнамәдә протест мәктүбенең урын алуы зур әһ��мияткә ия. Төрек хатын-кызлары хокукын яклап һәм аларның ил өстенә килгән афәткә битараф булмауларына, кыен чакта илгә, милләткә ярдәм итәргә әзер торуларына, ватанпәрвәрлек сыйфатларына сокланып һәм куәтләп язылган бу протест хаты Истанбулда резонанс уята. Аны немец, француз газеталары да үз телләренә тәрҗемә итеп бастырып чыгаралар. +Сәяхәтнамә сәяси партияләрнең үзара көрәшен тасвирлау, "Яшь төрекләр"нең хөкүмәт башына килүе, "Иттихад вә тәрәккый" партиясенең, ниһаять, Төркияне алга, прогресска илтәчәгенә халыкның ышанычын тасвирлау белән оптимистик рухта тәмамлана. +Китапта тәкъдим ителгән сәяхәтнамәләр арасында күптөрле проблемаларны эченә алган, кызыклы, тарихи мәгълүматларга бай, 13 бүлектән торган зур күләмле "Хәлеб хатирәләре" исемле юлъязма да урын алды. Ул беренче мәртәбә "Шура" журналының 1915 һәм 1916 елгы берничә санында дөнья күрә. Сәяхәтнамәнең авторы - "Сакмарый" тәхәллүсен куеп язган Габдулла Кәлимулла улы Газизов дигән татар зыялысы, педагог, журналист. Төрле псевдонимнар астында вакытлы матбугатта актив катнашкан шәхес. Сәяхәтнамәнең хикәяләү стиле җиңел һәм эчтәлеге бай мәгълүматлы булганга, укучыны мавыктыра һәм уйландыра. Бу әсәрен иҗат иткәндә, ул - Бәйрут шәһәрендә Америка көллиятендә укучы студент. Бәйрутта укыган чорда Госманлы дәүләте составындагы Сүриянең төрле шәһәрләрендә, гарәпләр тормышы белән танышып, кыска вакытлы сәяхәтләрдә була. Андагы халыкның мәдәни тормышын, аның үткәндәге тарихын, илдәге сәясәтне, уку-укытуның торышын яктыртып язган "Шам хатирәләре", "Сүрия әхвале", "Шамнан Бәгальбәккә" дигән юлъязмалары 1913-1914 елларда "Шура" журналы битләрендә басылып чыккан. +Габдулла Газизов (Сакмарый) гаҗәеп кызыксынучан, киң эрудицияле, кешеләр белән тиз уртак тел таба алучы зыялы шәхес буларак күз алдына килә. Ул берничә тел белгән (татар, рус, төрек, гарәп, инглиз, француз телләрендә укый һәм аралаша алган). Сәяхәт язмаларында ул Сүриянең безнең эрага кадәрге тарихы, борынгы дәүләтләр һәм аларның легендар хөкемдарлары тарафыннан оештырылган басып алу сугышлары турында энциклопедик белешмәләр бирә. +Г. Газизов бигрәк тә тарих, этнография, археология белән кызыксына. Сәясәт мәсьәләсендә дә игътибарга лаек кызыклы фикерләр әйтә. Мәдәният, мәгариф өлкәсенә дә аның үз карашы бар. Төркиянең күренекле галимнәре, дин белгечләре, төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт чиновниклары, матбугат әһелләре белән күрешә, аралаша. Мәсәлән, Истанбулда Йосыф Акчура белән очрашып, "Төрек йорты" һәм шуңа охшаш башка милли җәмгыятьләрнең тарихы, эшчәнлеге белән таныша, шул хактагы әңгәмәләре турында мәгълүмат бирә. Танылган галим, мәгърифәтче, "Шура" журналы мөхәррире Риза Фәхреддинов белән якын мөнәсәбәттә булуы, даими хат алышып, киңәшләшеп торулары да тексттан аңлашыла. Хәлебкә сәфәр итәчәген дә ул остазына хәбәр итеп яза. +Хәлебкә сәяхәте вакытында Габдулла Газизовның юл буенда очраган авылларны күзәтүләре, этнографик детальләргә тукталуы бик гыйбрәтле: "Бәгальбәк (Гелиополь шәһәре, хәзерге Ливанда) тирәсендәге авылларның утырышы вә күренеше безнең Русия авылларына, ягъни мәдәни авылларга бераз охшый. Аларда урамнар, куралар, абзарлар, каһвәханәләр бар, күбесендә чиркәү дә күренеп тора. Өйләре кыеклы. Хәлеб янындагы авылларның утырышы исә бик кызык. Өйләр барысы да очлы, кибән шикелле. Яннарында тәрәзәләре күренми, куралары да юк. Өйләр берсе өстенә берсе терәлеп кенә тора. Ул кибән авылларда мәктәп вә мәчет кайда да, аларның эчендә иҗтимагый хәят кайда? Өйләре дә сукыр тычкан оясы шикелле генә булып, ХХ гасыр кешеләре тора торган урын булудан бигрәк, таш дәвер вәхшиләренең мәгарә өннәренә охшыйлар" дип, җирле халыкның авыр тормышта көн итүләрен сурәтли. Госманлы империясе кебек зур мәмләкәттә сәяхәт итеп йөргәндә, гыйбрәт алырлык сәбәпләр күп булуына басым ясый. Төркиянең бүгенге хәлен үзгәртергә тиешлекне ассызыклый. Авылларның хәле мөшкел булуның сәбәбе, бер яктан, алпавытлар деспотизмында; икенчедән, чит илләрнең басымы; өченчедән, төрек зыялылары һәм чиновниклары, вилаятьләрдә эшләргә теләмичә, Истанбулда яшәүне генә хуп күрәләр дип, хөкүмәтнең дә ерак өлкәләргә игътибары җитмәүне тәнкыйть итә. +"Мәмләкәт хадимнәре пайтәхетнең гүзәл манзараларын, бугаз эчендәге шагыйранә күренешләрен ватанга хезмәт итүдән өстен күрсәләр, карьяләрдә Адәм дәверендәге хәятлар, Нух дәверендәге көймәләр, Ибраһим (пәйгамбәр) дәверендәге өйләр, таш дәверендәге кораллар куллансалар, бүген ул мәмләкәт озак яши алмас" дип борчылуын белдерә. Бүгеннән үк башкаланы гына түгел, илнең барлык өлкәләрен дә күтәрүгә ирешүнең юлын да күрсәтә. +Җыентыкта тагын Истанбулны тасвирлауга һәм Төркиянең Азия өлешен яктыртуга багышланган зур булмаган ике юлъязма урын алды. Болар - "Кояш" газетасының Истанбулдагы махсус мөхбире Зыя Насыйриның 1914 елда басылган "Истанбул мәктүбе" һәм Габдрәшид бине Ибраһим исемле авторның 1914 елда "Йолдыз" газетасында дөнья күргән "Анатулы мәктүбләре" дип аталган юлъязмалары. Бу язмаларда сугыш проблемалары күтәрелми. Беренчесендә Истанбулдагы матур үзгәрешләр, милли җәмгыятьләр, хәтта театрлар эшли башлавы хәбәр ителә. Габдрәшид бине Ибраһим исә Төркиянең Азия өлешендәге (Анатулыдагы) проблемаларны күтәрә. Бу өлкәнең артталыгының сәбәпләрен күрсәтә. Анда яшәүче рум, әрмән христианнары белән мөселманнар арасында еш кына килеп чыккан фетнәләр турында сүз алып бара. Төркиянең сәяси һәм икътисади тормышын нечкә аңлап язган бу автор сәясәтче, публицист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдрәшит Ибраһимов (1857-1944) булу ихтималы бар. Әлеге чорда ул, шунда яшәп,Төркиянең мәнфәгатьләрен яклау акцияләрендә актив катнаша. Төркиянең Африкадагы төньяк биләмәләрен басып алу өчен Италия алып барган сугышта мөселманнарга ярдәм итү максаты белән, Габдрәшит Ибраһимовның, Триполи шәһәренә барып, мөселман оешмаларының дошманга кораллы каршылык күрсәтүдә берләшүләре өчен тырышлык куйганы да мәгълүм. +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең бу җыентыгында тупланган юлъязмалар, публицистик стильдә язылган географик һәм этнографик гыйльми әсәрләр рәтендә торып, татар иҗтимагый фикеренең мөһим төре булган сәяхәтнамә җанрының матур үрнәкләрен тәшкил итәләр. +Аларда ХХ гасыр башы татар һәм Төркия җәмгыятендәге тормыш чынбарлыгы яңа яклары белән ачыла. Бу язмалар, тәфсилле шәрехләр белән тулыландырылып, бүгенге графикага күчерелеп, укучылар игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Нургали Надиев +СӘЯХӘТ ХАТИРӘЛӘРЕ +Истанбул +8 нче июнь. Көн фәүкыльгадә кызу. Сәгать 12 дә без иртәнге ашны ашарга утыргач, югарыдан берәү: "Әфәнделәр! Җир!" диде. Кашыклар ташланды. Һәркем, назурәсене алып, югарыга йөгерде. Көзге кебек тигез, саф зәңгәр су фонында ерактагы болыт кеби җир сызылып күренә иде. Барган саен җир якынлаша: каршыдагы тоташ җир уртасында эчкә таба сузылган ак тасма, аның әтрафындагы таулар, урманнар юлчыларның җиргә дикъкатьләрен арттырганнан-арттыра иделәр. Бу күренеп торган тасмаларның дөньядагы мәшһүр бугазларның иң мәшһүре булган "Истанбул бугазы" икәнен һәркем белә иде. Аның турында хикәяләр ишетелгән, күп тасвирлар укылган. Һәркемнең башында Истанбул бугазы яки Босфор җир йөзендә булган матур манзараларның иң матуры дигән игътикад йирләшкән. Безнең пайтәхет ханымнары да, назурәләрен әйләндерептулгандырып, шул матурлыкны эзлиләр. Ләкин "Шулмы булды матурлык" дип кулларын салындыралар. Вакыйган, диңгездән кергәндә Босфорның уң ягы, Аурупа кенәре таулык, ташлык; сул ягы Азия кенәре - урманлык. Шул таулар, урманнар арасында чакрым ярым, ике чакрым киңлегендә сузылган ак тасма, аның өстендә ай, йолдыз флаклы көймәләр, каеклар. Башка һичнәрсә юк. Бугазның матурлыгын эзләгәндә, күзләр тау башына төшә: Монда дәһшәт, авызларын ачып әзер торган батареялар рухка начар тәэсир итә. Балалар белән кайнашып гомерләрен уздырган садәдил мөгаллим вә мөгаллимәләргә дөньяның иң матур җирендә мондый дәһшәтле батареяларның булуы гаҗәп күренә. Юкка боларны монда куйганнар, без үз җиремездә, төрекләр үз җирләрендә катнашып, дуслашып кына торырга кирәк иде. Һәркем рәхәт яшәр иде, диючеләр дә булды. Ләкин аз гына уйлагач, сәясәттә хиссияткә аз гына да урын юклыгы төшенелә. Кирәкмәсә куймаслар иде, ахыры кирәктер, дияргә мәҗбүр буласың. +Бугазга кергәч тә, пароход йөрешен акрынайтты, сары флак күтәрде. Аурупа кенәреннән бер каек, кузгалып, пароходка килә башлады. Ул каектан чыккан төрек мәэмүрләре белән капитан кәгазьләр алмаштылар. Соңрак төрек табибы бер урында басып, юлчылар аның каршыннан үттеләр. +Юлчыларның сәламәтлекләрен тикшерү өчен булган бу рәсмияттән соң пароход ход бирде. Киткән саен, манзара гүзәлләнә башлады. Диңгез буендагы ташлык, коры таулар бетте. Бугаз тарайды, яр буйлары бик матур урманнар илә капланды. Һәр ике якта - гүя Босфорның гөрләп аккан сулары өстенә салынган матур сайфияләр (дачалар). Зур төрек авыллары. Аларның күккә чыккан манаралары юлчыларның күзләрен, гасабиларын тәмам уйнаттылар. +Әнә карагыз Генуэц замогы (генуялылардан калган бик иске тарихи ядкәр). Андарак, биектә Дөррә авылы, аңарга кыйгачрак, сул якта тау башында чиксез зур бакча эчендә Йосыф Гыйззетдин сарае, аңарга каршы бөек дәүләтләрнең посольстволарының төрле стильдә салынган дачалары. Каршыда биек тау, аның өстендә биек урман, астында авыл. Пароход шул авылның судан үсеп чыккан мәсҗед манарасына барып бәрелер төсле. Ул арада тау ярыла. Авыл йә уңда, йә сулда кала. Каршыда бөтен матурлыгы белән Истанбул чыга, тагы күздән югала. Менә актык борылыш: уңда "Бәк углы", сулда Искидар, каршыда Истанбул. Монда күзләр тәмам адашты. Без уенчык кибетенә кергән балалар кебек булдык. Истанбулның зурлыгы, аның гаять матур, мәүкыйг җәгърафиясе, бер-берсе өстенә өелеп торган биналары, ак мәрмәрдән салынган дворецлары, тамаша чыларны тәхйирдә калдыра. Ул кая карарга белми. Гайре мөтәнаһи өйләр өстеннән күккә чыккан манараларга аң күзе туктала. Берсеннән икенчесенә күзен йөртә: Айя-Суфияне эзли, таба; юлчы тынычлана, бераз вакыт тынсыз кала. Аның башында мең еллык тарих җил кебек исеп китә. Айя-Суфиянең манараларына, гөмбәзләренә табынмакчы була, ләкин әнә арырак тагы да матуррак күренеп торган Баязид, Сөләймания, Солтан Әхмәд, Нуры Госмания җамигъларының шәүкәте бичара юлчының тәэссератын тар-мар китерә. +Шалтыр-шолтыр якорь шалтырады, күзләрем талды. Гүя мин уянып киттем. Пароходның ике ягы каеклар илә тулган иде. Бугаз эчендә чиксез күп пароходлар арасында кызыл фәсле төрекләр җен кеби безнең пароходка якынлашалар. Бәгъзеләре пароходның туктавын да көтмәделәр, үзләренә махсус осталык берлән бортка (пароходның ягасына) үрмәләп менделәр. Пароход туктады. Палубада энә сыярлык та урын калмады. Бу галәбә лектә төрек, рум, әрмән, чиркәс, француз, инглиз, немец, кара гарәп бергә катышып сималары, милли киемнәре һәм телләре белән тасвирлау мөмкин булмаслык бер моназарә тәшкил итәдер. +Шул галәбәлектә чалмалы вә җөббәле ике кеше минем дикъкатемне җәлеп иттеләр. Боларның берсе Казанлы Салихҗан хәзрәт булып чыкты. Янында булган кеше Истанбулдагы "Казан тәкиясен " үзенә каратып, имеп ятучы Габделбарый исемле карт иде. Анлар белән күрешеп сөйләшкән арада, аркадашлар каекларга утыра башладылар. Мин дә бер каекка урнашып, Галата ягына юнәлдек. Таможняда киң күкрәкле хәммальләр вә извозчиклар юлчыларны көтәләр иде. Таможняда рәсмиять бик җиңел булды. Биш минут эчендә без симез монах артыннан Афонско-русский подворьега киттек. Искиткеч тар урамнардан барып, гаять зур, әллә ничә катлы бер бинага җиттек. Симез монах гаять нәзакәт белән безне каршы алды. Һәр ике кешегә бер бүлмә бирде. Мондагы хадимнәр барысы да монахлар, бүлмәләре чиста гына. Ашлары гел балыктан вә яшелчәдән, бик тәмле. Әлхасыйль, кирәк уңайлык ягыннан, кирәк монахларның мөгамәләсеннән без барыбыз да бик мәмнүн калдык. VI Айя-Андрей тәкиясе. Галата һәм мәхәлләләре +Безнең төшкән урынымыз "Айя-Андрей тәкиясе" православие изгеләреннән булган "Андрей" исеменә Афон монахлары тарафыннан оештырылган мөсафирханәдер. Мондый изгеләр намына тәэсис ителгән мөсафирханә Истанбулда бер генә түгел, өч-дүрт бар. Боларда ишек төбендәге хезмәтчеләрдән башлап мөдиргә кадәр хезмәт күрсәтүчеләр һәммәсе дә монахлар. Шуңа күрә монда, тыштан караганда, хәят дин рамкаларында булырга тиеш кебек күренә, әмма эчендә өмид ителмәгән хөррият, мәзаика һич юк. Симез көләч йөзле монахлар мөлаемлекләре, икрамнары белән мөсафирның күңелендә бик яхшы тәэсир калдыралар. Бу мөсафирханәләр руслар телендә "Афонский подворье" дип йөртелсәләр дә, болар белән безнең "Казан тәкиясе" арасында мәгънәви якынлык булганга, аларны "Тәкия" дип атадым. Ләкин рус тәкияләрен "Казан тәкиясе" кебек почмаксыз ялкауларга иҗтиратсыз ятак дип кенә уйларга ярамый. Монда бөек максат белән тәэсис ителгәннәр булырга кирәк һәм шул максатка җитди хезмәт итәләр. +Россиядән килгән пароходларга төшеп, машиналар белән Афонга, Фәләстыйнга вә башка христианнар канына мөкаддәс дип сеңгән урыннарга баручыларны каршы алалар. Кешенең хәленә күрә, арзан бәһагә урын, аш-су бирәләр. Истанбулда йөргәндә юлбашчылык итәләр, теләгәннәренә тарихи ядкәрләрне, күрергә тиешле урыннарны һәм күрсәтәләр. Кыскасы, кулларыннан килгән һәммә хезмәтне итәләр. Шуның белән Россиядән барган "хаҗи"ларга чиксез зур ярдәм итәләр. Безнең "Казан тәкиясе" Афон тәкияләре иткән хезмәтнең меңнән берен генә күрсәтәләр иде, Русияле хаҗиларга әллә никадәр зур файда булыр иде. Уйлавымча, "Казан тәкиясе"н тәэсис итүчеләр дә анда берничә ятак мөриднең ашап ятуын гына максат итеп тотмаганнардыр. Мөәссисләрнең максатлары зур булгандыр. Ләкин ул эшне кулларына алган әфәнделәр бөек максатлардан ерак. Истанбулда йөреп ябанчылыкның күп зыяннарын күргәннән соң, мин шул фикергә килдем: бездән Истанбулга баручы хаҗиларга, сәүдәгәрләргә, сәяхларга вә шәкертләргә барып төшәр өчен, нәкъ үземездәге татар ысулларында: пәрәмәчләре, гөжләп торган самоварлары белән мөсафирханәләр кирәк. Русиядән Истанбулга барган шәкертләргә ярдәм максаты белән ачылган "Татар шәкертләре" клубы башта бик яхшы хезмәт иткән. +Ләкин безнең һәр эшемездә булган кеби монда да "кызу башлану" дәвере үткәч тә, клуб әһле тарафыннан әллә ниткән, һич кемгә кирәкмәс ихтиляфлар чыга башлаган. Иҗтиһад белән хезмәт итә торган әгъзаларның дәртләре сүнгән. Шулай итеп, клубның бөе�� максатлары "оеша алмау" каберенә кергәннәр. Минем исем китә: ул Кырым татарлары белән Казан татарларының ни бүлешәсе бар икән? Шул кечкенә генә клуб мәсьәләсендә дә кырымлылар белән казанлыларның оешмауларына тәәссефән ишетергә туры килде. +Без кич сәгать алтыларда, билгеләнгән бер программа буенча, Истанбулның "Галата" һәм "Пира" мәхәлләләрен күрергә киттек. Без номердан чыкканда, "Айя-Андрей" тирәсендәге тар урамнар безнең талчук базарларын искә төшерә торган базарга әверелгән иделәр. Бик аз эшләп күп казанырга өйрәнгән шәрык әрмәннәре, румалылары вә башкалар Истанбулда һичкемгә кирәкмәгән чүп-чарларын, безгә бик әгъла нәрсәләр гатикалар дип, өч-дүрт бәһасенә тәкъдим итәләр иде. Безнең группа бу базарда шашып калды. Озак юлына салына алмады. Әрмәннәр, румалыларның гатикаларына, ленталарына, таракларына, башмакларына, "Гадаләт . Хөррият . Мөсавәт " сүзләре белән чигелгән яулык вә намазлыкларына мәҗнүн булып калды һәм күп аркадашларга тәҗрибәсезлекнең җәзасын күрергә туры килде. +Юлбашчымызның кабат үтенүе соңында гына без юлга салындык. Ләкин базар бездән калмады, асламчылар черки кебек ябышканнар, ничек булса да случай белән файдаланырга телиләр. +Монда урамнар ике янәшә сыймаслык дәрәҗәдә тарлар, биналар бик биек булганга, урам караңгы, кояштан мәхрүм. Шул тар урамнарда өсте-башы ифрат пычрак халык: сатучылар, алучылар, юкны бушка тутырып йөрүче эшсезләр кырмыска кебек кайнашмактадыр. Мондагы халык киемнәре сималары һәм телләре белән этнография выставкасына ярарлык дәрәҗәдә мохтәлиф милләтләрдән җыелган. Шуның белән бергә, монда тәкәллефат та бер дә юк. Монда сатулашу, сүгешү бер-бер артлы. Монда безнең күзгә гаять ят күренә торган нәрсәләр дә аз түгел. Менә ишәкләренең ике ягына гаять симез, кар кебек ак куй түшкәләрен аскан итче урам буйлап итен бик кычкырып тәкъдим итә. Шуның артында ук бездәге кибәк тубалы кадәр зур тубал белән аркасына виноград, шәфталу... аскан фруктачы килә; бу да, өч кадагын бер грушка тәкъдим итеп, колакларны чыңлата. Озак та үтми урамны бөтенләй алган бер төркем халык очрый: алты хәммаль махсус рычаглар белән шикәр мичкәсе күтәреп баралар. Икенче бер урамга чыгасың. Монда халык башка урамнардагыдан күп. Бу - "Галата"ның мәркәзе. Урам буйлап барганда, кайнап торган халыкны ерып, бар куәтенә берәү чаба: гүя бу кеше бик яман ерткычларга эләккән булган, бәхетенә ычкынып киткән дә котылып качып бара. Бу кеше артыннан бер конка вагоны чыкты. Аңлашылды: бу урамда атлы вагон йөри икән. Вагонның звоногы-фәләне юк. Кеше тапталмасын, вагонга юл бирсен өчен, теге мескен гомеренә шул вагонның алдыннан чабып йөреп юл ачарга куелган икән. Истанбул урамнары базар гына түгел. Халык хәятының күп өлеше урамнарда үтәдер. Монда халык урамнарда ук диярлек аш-су, каһвә әзерлиләр. Сатар өчен бик күп нәрсәләрне дә урамнарда ук эш лиләр. Адым саен булган каһвәханәләрнең дә күбесе урамда ук. Эшсез халык бер финҗан каһвә артында газета укып, сәясәттән гәпләшеп, яки матур кальян савытларыннан чыккан озын көпшәле трубкаларын суырып, хыялга китеп, көн вә төннәрен үткәрәләр. +Каһвәханәләрдә кичләрдә гаять тыгызлык була. Нинди булса бер эш белән мәшгуль халык та, эшчеләр дә кичләрен шул каһвәханәләрдә үткәрәләр. Бездә эшче халыкның кичәләре разгул урыннарында исереклек белән үтә. Әмма төрек батрагы тәкъдиреннән истирахәт өчен бирелгән кичәсенең бер өлешен гакыл сәламәтлеге, җан тынычлыгы, кесә бөтенлеге белән садә генә каһвәханәләрдә үткәрә. Көндез каһвәханәләрдә публиканың кәеф-хәтерләре өчен хикәячеләр төрекләрнең элекке тормышларына, солтаннарына, батырларына, каһарманнарына гаид төрле хикәя, гарәп ләтыйфәләре сөйлиләр. Бәгъзеләрендә уенчылар, биючеләр, җырлаучылар да бар. Ләкин Галатада каһвәханәләр дә башка, Аурупаның сәфаләт өлгесе илә ясалган разгул урыннарына да бик бай. Мондагы каһвәханәләр дә күбрәк рум вә әрмәннәрнеке булганга, төрекләрнеке кадәр үк садә һәм "гөнаһсыз" түгел. Галата үзе дә - Аурупаның чүплегедер. Аурупа шәһәрләрендә әһәмиятен, әминиятен югалткан истикамәтсезләр һәрвакыт Галатада үзләренә почмак табалар һәм "бик файдалы эш" ачалар. Биредә имтиязат гатикага аурупалылар өчен һичбер манигъ булу ихтималы юк. +Истанбулга килүче, үтеп баручылар да, хосусан, матрослар Галатада гулять итәләр. Төрекләргә дә, әлбәттә, тәэсирсез калмый торгандыр... +Шул тар урамнардан үтеп, "Галата манарасы"на килеп җиттек. Бу - юнаннардан калган биш катлы бик биек манарадыр. Манараның ишек төбендә сторож каршы алды. Манарага менү өчен, кеше башына кырык тиен алыначагын французча аңлатты. Безнең юлбашчы сатулаша башлады. Бераз сөйләшкәч, сторож, миңа борылып: "Әфәндем ни димәк эстиюр?", - диде. Мин дә максатымызны, ягъни сәях мөгаллимнәр булып, манарага керергә теләвебезне мишәрчә сөйләдем. Аңлады мескен. Дежурный офицерны китерде. Ул, максатымызны аңлагач, барымызны ике мәҗидиягә (3 сум 25 тиенгә) кертергә рөхсәт итте. Без тәшәккер итеп менеп киттек. Монда язарлык артык нәрсә юк, фәкать бу манарадан күренгән манзара дөнья манзараларының иң матуры, иң оригинальные дип хисапланадыр. Һәм тугры : сезнең каршыда Мәрмәрә, уңда Алтын халиҗ (Алтын Бойнуз), сулда Босфур. Шул сулардан үсеп чыккан кеби мәрмәр сарайлар, сәнгать әһелен гаҗәп-хәйранга калдырырлык матур җамигълар; сезнең аяк астыңызда. Мәрмәрәдә батып ята торган кояш, диңгезләрне бер төскә вә агачларны башка, җамигъларның гөмбәзләрен башка төскә буяган. Кая карасаң да күз камаша. +Манарадан төшкәч, бер каһвәханәгә кердек. Халык күп иде. Ике тиенлек каһвәдән рум каһвәче бездән бер груш (8 тиен) сорады. Миңа: "Япанчыларга әйтмә, мин сиңа бәхшиш бирәм", - диде. Мин моны иптәшләргә әйткәч, без, бу румга байкот ясап, төрек каһвәханәсенә кердек. Гади бәһасенә ��өрле нәрсә эчеп чыктык. Аннары посольстволар урамыннан менеп, "Пира"га киттек. +Пира - Галата шикелле аурупалылар мәхәлләседер, ләкин ул Галатадан күп мәгъмүр, күп таза, халык та монда икенче төрлерәк: монда Галата йолкышлары юк. Халык ыспай киенгән. Магазиннар бик зур, бик матур. Каһвәханәләр, рестораннар тәмам Аурупача. Кыйланыш вә тотышлары да бөтенләй аристократларча. Ләкин белгән кешеләрнең сүзенә караганда, әхлаксызлык, сәфаләт бабында Пира да Галатадан калышмаслыктыр. Ләкин монда һәммә нәрсә "роскошь" вә "приличие" маскалары белән мәстүрләрдер. Галата белән Пира арасында җир астыннан тимер юл йөри. Пира белән Галата тоташ булсалар да, менеп төшү авыр булганга, тимер юлы станцасында кеше кайнап тора. Һәр биш минутта бер поезд китеп тора. Бәһасе дүрт тиен. +Истанбулда мине ике нәрсә гаҗәпләндерде: этнең күплеге, полициянең юклыгы. Шулкадәр тыгыз урамнарда, халык күп урыннарда полиция, забитның нурлы йөзен күрергә мохтаҗ буласың. Әмма эттән араланыр хәл юк. Аяк атладың исә эткә басасың. Этләр ифрат арыклар, юашлар, кешегә тимиләр. Фәкать чит урамнан кергән эткә бөтен урам эте катышып, арада зур сугышлар була. Бу да - тәназып бәка билгесе. Истанбулда этләр булмаса, ул помойный яма булыр иде. Этләр Истанбул урамнарына түгелгән чүп-чарны арчып торалар. (Хәзер инде Истанбулда эт юк диләр, аларны җыеп бер атага күчергәннәр. Шуңа күрә урамнарны тазарту эшен һәм хафзы сыйххәт эшен бәләдия идарәсе алган, имеш). VII +Гадәтемезчә иртән сәгать тугызда "Айя-Андрей"ның залында җыелган идек. Язып стенага кадаклаган көнлек программа безгә күп нәрсә вәгъдә итә: Истанбул вә аның тамашага лаек урыннары. Без, кичә Галата вә Пирада йөреп, Төркия пайтәхетенең бер кыйсмен күрсәк тә, аның төрек шәһәре булуына ахры ышанып ук җитмәдек. Иптәшләр: "Бу бөтенләй Аурупа, монда төреклек бер дә юк. Тизрәк Истанбулның үзенә чыгасы иде", - дигәннәр иде. Менә инде аларның шул теләкләре каршыларында. Безнең ханымнарымыз шәрык хәятының әллә нинди хыялый манзараларын, рус мөхәррирләре тарафыннан яшелле-кызыллы буяулар белән тасвир ителгән хәрәмнәрне (гарем) күрергә өметләнәләр. Шуның өчен отель капкасы төбендәге асламчы әрмәннәр, греклар безне туктатып тора алмадылар. Без Истанбулга бармыймыз, чабамыз. Әллә нинди куркынычлы, ләкин күрми калырга бер дә ярамый торган нәрсәне карарга баргандагы шикелле, безнең ханымнар да шатлык белән бергә беркадәр тынычсызлык та сизәләр иде. +Галатаның берничә тар тыкрыгыннан барып, зур булмаган мәйданга чыктык. Бу мәйдан һәм аннан сулга сузылып киткән күз күреме җир кайнап торган фәс диңгезеннән гыйбарәт иде. +Дулкынланып торган кызыл фәсләр арасында анда-монда гына эшләпә, чалма, чиркәс бүрекләре дә күренеп калалар. Мәйданда бераз туктап тамаша кылдык. Ханымнар сизеп алдылар: публикада хатын-кыз бик аз, юк дәрәҗәдә. Булганнары да кара пәрдә белән капланганнар. Шәрыкта ислам хатыннары йөзләрен пәрдә белән каплыйлар. Ләкин моның белән безнең татар хатыннары кебек адәм мәсхәрәсе бер кыяфәткә кермиләр. Төрек хатыннары мәгъруф рәвештә битен каплаган, һичкемгә илтифат итми вәкарь белән бара. Ул кемгә дә юл бирми, кеше килә дип борылып-сорылып маташмый; теләгән җиренә карый, теләгән кеше аңарга карасын - ул бер дә борчылмый, тоткан юлында бара. Магазинга кереп йомышын үти. +Публика эчендә бер яшел чалма күренә, иптәшләр моңа дикъкать итәләр. Миннән яшел чалманың хикмәтен сорыйлар. Мин, чалманы күбрәк руханилар кияләр, бу кеше руханидыр, дим. Ышанасылары килми: юк, бу кеше Мәккәгә барган кешедер, яшел чалма хаҗиларга махсус димәкче булалар. Акрынлап мәйданның читенә җиттек. Без яңа күпер башында торамыз. Ике якта - көзге кебек ялтырап торган су. Уртада - кызыл фәс тасмасы. Күпернең ике ягында бик күп вак пароходлар килеп туктыйлар, кузгалып китәләр. Халык керә, чыга, узып китә. Газет ачылар, асламчылар кычкырып сату итәләр. Күпернең ике башында ак киемнәрдән дүртәр кеше басып торалар. Күпердән үтәргә теләгән кешеләр шулар арасыннан үткәндә, кружкаларына ун парәлек бер акча салып китәргә бурычлы. Атлы кеше кырык тиен чамасында түли. +Шуның өчен Госманлы хөкүмәтенә бу күпер көнгә утызкырык мең рубль доход бирә, имеш. Бу күпер Галатаны Истанбулдан аерган Алтын Бойнуз көрфәзе өстенә салынган. Алтын Бойнуз - Босфор бугазыннан аерылып ун-унбиш чакрымнар чамасында сузылган көрфәз булып Истанбул халкының бик яраткан сәйрангяһыдыр. Яңа күпердән югарырак иске күпер дип тә атала. +Истанбул ягында яңа күпер тагы бер мәйданга тоташа. Монда да шул ук газетачылар, саррафлар, арбачылар, асламчылар, үтеп баручылар бик тавышлы базар тәшкил итәләр. +Истанбулга аяк бастык, ләкин безнең гакылны китәрерлек бернәрсә дә күренми. Бу мәйданда яңа җамигъ һәм почтаханә бинасы үтеп баручының дикъкатен җәлеп итсәләр дә, безнең алдымызда болардан әһәмиятлерәк нәрсәләр булганга, илтифатсыз үтеп киттек. Менә без Айя-Суфия мәйданында, дөньяда мәшһүр биналарның иң мәшһүре, бәгъзе бер милләтләрнең гая әмәлләре булган фәүкыльгадә шәүкәтле Айя-Суфия җамигының каршында торамыз. Истанбулга кадәр каралса да, Айя-Суфия үзенең манаралары һәм яшел чинарлар арасында беркетелгән матур гөмбәзе белән караучыны үзенә җәлеп итә. Әмма якынына баргач, олуглыгы, аның шәүкәте кимегән төсле була. Ул мең өч йөз еллык тарихның ядкәре, Византия мәдәниятенең тимсале мөҗәссәме булып кына кала. Тыштан шулай. Эченә кергәч, тәэсир башкара, аның бөтен дөньяга мәшһүр булуының сәбәбе аңлашыла башлый. +Сез кырык биш сажин буе, кырык сажин яны булган бер мәйданда торасыз; моның югарысында чиксез биек, чиксез киң гөмбәз бу гамәлгә яшерен куәт белән һавада асылынып торган кебек күренә. Ләкин утыз ике данә тәрәзәсеннән төшкән кояш нурлары сезне иркәләп яктырталар, җылыталар. Сез мондагы шәүкәт матурлыктан тәхәйердә калып әтрафыңызга карыйсыз. Әтрафта чиксез матур мәрмәр баганалар өстендә ике катлы сәндерә (галерея), каршыда бөек мөнбәр, стеналарында аятьләр, хәдисләр, рәсүлемезнең ләүхәләрен күрәсез. Бу ләүхәләр урынына элек, мең өч йөз еллар мөкаддәм гарик богиняларның рәсемнәре, санәмнәре булгандыр. Соңра, Византиядә христианлык танылгач, православие изгеләренең рәсемнәре белән алмаштырылган; Мөхәммәд сани Истанбулны фәтех иткәч , ул рәсемнәрне шул ләүхәләр алмаштырмыш. +Айя-Суфия шул өч дәвердә күп тарихи вакыйгалар белән бергә күп зилзиләләргә дә очрый. Ләкин Истанбул хөкемдарлары аны ничек тә булса сакларга тырышканнар. Шуның өчен тышкы һәм эчке яктан күп ремонтлар күргән. Җамигъда булган шәүкәт вә сөкүнәт белән мәгълүб булып, телләремезне калкытырга җөрьәт итә алмаенча, бер-беремез белән "ым" белән генә аңлашып чыгып киттек. Мәйданда артык гүзәл фонтан янына барып йөренеп, эчеп, икенче җамигъларга киттек. +Юлда аркадашларның бу кыйммәтле, мөкаддәс тарихи әсәрнең кадерен белеп тиешле дәрәҗәдә тәкъдис итүләре өчен төрекләргә бик урынлы тәхсиннәрен ишетергә туры килде. Соңра җамигълардан Баязид, Солтан Әхмәд, Нуры Госмания, Сөләймания җамигъларын зиярәт иттек. Бу җамигълар һәркаюсы Айя-Суфиядән матур булып, шәрыкта могтәбәр ысуле гыймарәт белән төзелмешләрдер. Бу җамигълар Госманлы солтаннары тарафыннан төзелгән ялгыз төрек малы, төрек кулы, төрек гыйлеме, төрек нәфасәте белән генә мәгъмур улдыклары хәлдә тазалыклары, нәфис нәкышләре, мозаикалары белән сәнәгате нәфисә әһелене дә гаҗәпкә калдырмакталардыр. +Без, Төркиягә барганда, җамигъларда фәррашлар тәмам талыйлар дип куркып барган идек. Бәхшиш күп алырга дип җамигъларга кергәндә, кияргә тиеш башмакларны да алмаска тырышучыларымыз булды. Ләкин җамигъларда бездән бер тиен бәхшиш сораган кеше түгел, хәтта шуңа ишарә итүче дә булмады. Фәкать Баязидта бик күп күгәрченнәрне туйдыру өчен дип, бер сарикъ унар парәмезне алды. +Бара торгач бер мәйданда олуглыгы белән дә, матурлыгы белән дә башка йортлардан күп аермасы булмаган бер йортның каршына туктадык. Киң парадный ишек төбендә һәм каршысында сакчы полицияләрнең булуы гына аның әһәмиятле хөкүмәт мөәссәсәсе икәнлекне белгертә иде. Бу йорт каршында туктап тамаша кылган арада, полицияләрнең берсе, янымызга килеп, каршымыздагы йортта Мәҗлис мәбгусан булганын сөйләде һәм дә эстәсәк Мәҗлис мәбгусанга керергә мөмкинлекне белгертте. Без дә, андый олуг хөрмәт күрсәтеләчәк булса, бик мәмнүн һәм рәхмәтле булачагымызны белгерттек. Соңра, безне бераз сабыр итүемезне үтенеп, үзе Мәҗлис мәбгусан бинасына керде. Биш минуттан "Боерыңыз әфәнделәр" дип ишарә итте. Киң, ләкин караңгырак бүлмәгә кердек. Монда икенче кеше олуг ихтирам белән каршы алды. Түбәндә олуг мөзәйян бер зал уртасыннан үтеп, мөхбирләргә махсус ложаларга к��реп йирләштек. Безнең аяк тавышларымыз мәҗлеснең мөкаддәс сөкүнәтен бетерсә дә, күпләремез мөхбирләргә кысынкылык китерсә дә, төрекләр табигый вәкарьләрен бозмадылар. Һичкем күзен әйләндереп карамады. +Мәҗлестә рәис Әхмәд Риза бәк иде. Җәвад пашаның Албаниядә ихтилялчыларның хисапсыз кан түгүләре тугрысында запрос карала иде. Без кергәндә, мәҗлестә мөкаддәс бер тынлык эчендә Дахилия вәзире Фәрид пашаның тавышы яңгырый иде. Ул, Албаниядә ничә гасырлардан бирле дәвам иткән ихтилялны тамырыннан бетерү өчен Җәвад пашаның эшләрен бик тиешле табып, "Албаннар үзләренә үпкәләсеннәр, алар Госманлы хөкүмәте белән килешә белмәделәр..." мәзмунында сөйләде. Вәзиргә каршы албанлы бер вәкил гаять каты гыйбарәләр белән хөкүмәтнең албаннар өчен һичбер файдалы эш эшләгәне юк. Җәвад вәхшәтләре генә албаннарны әмәлләренә омтылудан туктатмас, хөкүмәт Албаниягә бер яхшылык теләсә Җәвадны аннан алсын мәзмунында сөйләде. Моннан соң перерыв (тәнәфес) булды. +Без түбәнге залга төшкәч, вәкилләр һәм газета мөхбирләре белән бераз мөзакәрәдә булынгач, тәшәккер итеп чыгып киттек. Без бит, авыл учительләре, төрекләрнең Милләт Мәҗлесләрен идәнгә тезләнеп утырып, ялкауланып кына сөйләшүдән гыйбарәт дип белә идек. Ләкин монда зур залда, йомшак креслоларда утырган төркемнәрне күреп, Фәрид паша кебек ораторларның нотыкларын ишетеп, фикеремезне алмаштырырга мәҗбүр булдык. VIII +Төрекләрнең сәяхларга күрсәткән ихтирамнарыннан гаять мәмнүн уларак, каршы алып озаткан затларга тәшәккер укып, Мәҗлес мүбгусаннан чыгып киттек. Урамда безнең тәэсиратымызны бүлешеп сөйләшеп баруымызны бераз тәгаҗҗеб белән карап торганнан соң бер күркәм йөзле, кара сакаллы пөхтә киенгән төрек янымызга килеп, кемнәр һәм нинди максат белән йөрүемезне сорашты. Биргән сөальләренә җаваплар алгач, безне дарелфөнүнгә алып барачагын гарыз итте. Без, шатланышып, илтимас иттек. Бара торгач өч катлы зур бинаның киң ишекләреннән кереп, икенче катта зур бүлмәдә туктадык. Хуш күреп алып барган зат, күп ишекләрдән берсенә кереп, бераздан ишекне ачып, "боерыңыз" диде. Зур гына, якты гына бүлмә. Стеналарында картиналар, җәдвәлләр, шкаф башларында беркадәр нәрсәләр, чучелолар (хайван карачкылары) бар. Бик пакь ике урынлы көрсиләр, алар каршында кафедра (мөгаллимгә махсус урын). Бу бүлмә бөтен җиһазы, төзелеше, күренеше белән безнең урта мәктәпләрне хәтерләтә иде. Каршымызда урта буйлы, матур йөзле Халук бәк һәм яңа энәдән-җептән чыккан кеби чиста һәм матур киенгән кызыл фәсле, мыеклы шәкертләр бүлмәсе иде. Без үземезне рус гимназиясендә дип белер идек. +Сәяхларны мөдәррис һәм шәкертләр олуг ихтирам белән каршы алдылар. Көрсиләрдән торып, ханымнарга урын бирделәр. Бүлмәдә шау-шу беткәч, безне алып килгән Муса Казыйм әфәнде мөдәррис вә шәкертләргә французча безне тәкъдим итте. Халук бәк, французча кыска гына сүз кайтарг��ннан соң, башланмыш дәресенә кереште. Дәреснең мәүзугы "Дарвин көллиясе" иде. +Инглиз галиме Чарльз Дарвин XIX гасырның хәзер күреп тордыгымыз хайванатның (шул җөмләдән һәм инсан), нәбататның шул дәрәҗәгә тәдриҗе тәкәммел аркасында ирешкәнлеген исбат кылырга тырышкан. Аның тәхкыйкы буенча инсаннар да башка хайваннардан (мәймүннәрдән) тәкәммел белән килеп чык каннар. Шул нәзария Аурупада "Дарвинизм", Шәрык халык ларында "Дарвин көллиясе" дип мәшһүр. +Халук бәкнең күркәм тавышы белән төрек телендәге тәкърире французчага тәрҗемә белән булганга сәяхларның күбесенә аңлашылды. Тәкърирнең гүзәллеге, мөхакәмәсенең мантыйкыйлыгы белән Халук бәк тыңлаучыларда бик яхшы тәэсир калдырды һәм аларның самими алкышларына лаек булды. Соңра арамыздан бер ханым күркәм кабулларыннан, мөдәрриснең дәресеннән мәмнүн калуымызны һәм самими тәшәккеремезне хазирунга гарыз итте. +Без Муса Кязыйм бәктән тагын бер дәресханәгә алып керүен үтендек. Ул рәхәтләнеп кабул итте. Хокук шөгъбәсенә алып китте. Бу дәресханә дә беренчесе кебек. Фәкать чучелолар, ташлар юк. +Без кергәндә мәҗлес мәбгусанда булган Багдад вәкиле Галиб бәкнең тавышы яңгырый иде. Ул, без кергәнне сизмәгәндәй, дәресен дәвам итте. +Ләкин еш-еш французча җөмләләр кыстыргалый башлады. Гаять мантыйкый рәвештә идарәи мәшрута (конституционное право) һәм сәяси хәзебләр (партияләр) тугрысында сөйләде. Дәреснең тәмамында Муса Кязыйм бәк дәреснең мәүзугы тугрысында гына кыскача французча сөйләде. Мөдәрриснең хөлясасын русча сөйләргә миңа тугры килде. +Моннан чыгып сәнаигы нәфисә мәктәбенә киттек. Бу өч-дүрт бүлмәле йортта урнашкан мастерской рәвешендә бер мәктәп. Ун-унбиш шәкерт картиналар, портретлар, язу, план вә фасадлар төшерү, мөҗәссәм сурәтләр ясау белән мәшгуль иделәр. Мөгаллимнәрдән берсе язылмыш вә ясалмыш рәсемнәрне күрсәтте. Арада бик яхшы эшләнгәннәре дә бар иде. Шулай да төрекләрнең бу мәктәпләре өчен аркадашлар алдында бераз кызарырга туры килде. Шуның өстенә мондагы шәкерт вә мөгаллимнәрнең күбесе әҗнәби милләтләр булганга, төрекләрнең бу мәктәпкә бик үк яхшы карамаганлыклары беленде. Бу мәктәптән хәзергә тәэссеф, ләкин киләчәккә зур өмид белән генә чыгарга туры килде. +Безнең бүгенге программамыз буенча Тупханә, Сарай борыны, Сәргаскәрия кебек мәшһүр урыннар да күрелергә тиеш иде. Ләкин, бердән, дарелфөнүнгә кереп йөрү; икенчедән, юлбашчының тәдбирсезлеге аркасында бу урыннарны тиешенчә күрә алмадык. Ялгыз Сәргаскәриянең бер капкасыннан кереп, икенчесеннән чыгарга муаффәкъ булдык. Бу - бик биек биналар белән әйләндереп алынган бер мәйдандыр. Эчендәге вәзарәтханәләр, казармалар һәм җәмгысы Истанбулның матур биналарыннандыр. +Арып кайтып барганда, "Һөмаюн музәханәсе"нә кереп, өчдүрт сәгать йөрдек. Монда асаре гатика бик күп. Византиягә караган асарнең күплеге белән Аурупа музәханәләре арасында да мөһим урын тотмактадыр. Ләкин ул музәханәгә өч-дүрт сәгать вакыт җитәрлек түгелдер. Аннан истифадә өчен тарих гомумиядән яхшы мәгълүмат өстенә айларча гомер сарыф итәргә тиештер. IX +Күптән түгел әле Төркия дәүләтенең язмышы "Йолдыз сарай"да, газеталарда, сәяси мөзакәрәләрдә "Йолдыз сарай" телләрдән төшми иде. Март вә апрель вакыйгаларыннан соң аны ишетмәгән, белмәгән кеше мәдәният галәмендә калмады шикелле. Шуның өчен, Истанбулга баргач, аны безнең дә күрәсебез килү табигый. Менә бу көннәрнең берендә, яңа күпердә кечкенә генә матур гына пароходка утырып, Бишекташ мәхәлләсенә киттек. Пароходта халык күп иде. Төрекләр монда да яхшы киенгәннәр, вәкарьлеләр, нәзакәтлеләр. Әлхасыйль, пайтәхетлек ялтырап тора иде. Без, пароходтан Истанбулның мисалсыз матур манзараларын карап калыр өчен, ул яктан бу якка күчеп йөри торгач, Бишекташка килеп җиттек. Корыга чыккач, биек агачлар уртасындагы киң юл белән тауга юнәлдек. Тауга менеп җиттек дигәндә "Хәмидия" җамигы янына туктап, аның матурлыгына, нәфасәтенә хәйран булып бераз вакыт үткәрдек. Дәрхаль туңдырма (мороз)чылар килеп җиттеләр. Без мороз ашаклаганчы, юлбашчымыз тиешле рөхсәтне алып килде. Киттек. Бөек капка янында туктадык. Монда керергә теләүчеләргә билет сата торган касса да бар иде. Ләкин безне ихтирам белән каршы алган забит бездән кеше башына алыначак 40 тиенне алмаячагын белдерде. Менә без бик күп тарихи вакыйгаларга, сәяси фаҗигаларга шаһид булган капкадан кичтек. Монда курку да юк, йомшау да юк. Ләкин шулар арасында булган бер тәэсир бар. Йолдыз сарай - Босфор бугазының Аурупа ягында бик биек тау башына төзелгән бик матур сарай һәм бик мөхкәм кальгадыр. +Капканың ике ягында сузылып киткән биналарның тәрәзәләре ачык, эчтә тавышлар яңгырый. Ишек төпләрендә зур арбаларга төрле нәрсәләр йөклиләр: анда өй җиһазы, монда йөк-йөк мылтык, өченче урында хәнҗәр, кылыч кеби нәрсәләр төйиләр. Арбалар тирәсендә забитлар йөреп тора. Кушалар, төятәләр. Бу манзара мәшһүр сарайда зур үзгәреш, фаҗига булганын аңлата. Әллә ничә миллион халыкка хаким мылтык булган көчнең җимерелүе белән монда иске хәят беткән. Сарайның тәрәзәләрен ачып, иске хәятның микробларыннан аны тазартмакчы булалар. Электә булган истибдадның таянычы булып чиксез күп хөррият корбаннарының башына җиткән мылтыклар вә кылычларны милләт вә дәүләтне хакыйкатьтә саклаячак кулларга бирергә алып китәләр. Гыйззәт паша вә аның әмсаленең һәм дә аларны сәфаләт чокырына батырып, милләт, дәүләт вә инсаният каршындагы бурычларын онытып, пычрак сәфил әрмәнгә вә еврейләрнең аяклары белән тапталган паласларны Сарайдан чыгаралар. Аларны кабахәтләреннән арчып, тәмизләп еллык хөррият бәйрәмендә хөррият каһарманнарның мөкаддәс аяклары астына түшәр өчен, "Хөррият" тәпәсенә дә алып китәләр. +Капкадан кергәч, яшь төрек забит безгә җитәкче булды. Йолдыз сарайның бакчасы ифрат зур булып, бер ягы диңгезгә, икенче ягы Сарайга килеп терәлә. Сарай читтән бик матур, эчендә дә, бәлки, матурдыр, ләкин янына барып карагач, ул кадәр үк түгел. +Асылда Йолдыз сарай, Габделхәмиднең тәхетгяһы, бик биек дивар белән әйләндерелгән. Ул диварларда, туп һәм мылтык куеп атар өчен, тишекләр ясалган. Элек бу урыннарга, ихтимал, туплар да куелган булгандыр, инде алар юк. Менә шулар бу мәшһүр бинаның сарайлыгыннан бигрәк кальга тәэсирен бирә. Менә шул Шәдад сарае ярты гасыр кадәр төрек хәятының, мәдәниятенең тормозы булып тормыштыр. Сарайның бакчасы дөньяда матур сарайларның берсе булса кирәк. Анда карасаң - җылы якларда гына үсә торган бик биек, бик матур агачлардан төзелмеш аллеялар, икенче якка карасаң - зур күлләр. Аларда төрле балыклар, аккошлар рәхәтләнеп яшиләр; өченче урында бик матур, бик зур чәчәк түтәлләре; дүртенчедә бик матур читлекләрдә дөньяның барлык кыйтгасында булуы мөмкин булган кошлар, юаш кына, күңелсез генә сайрашып торалар. Болар да үзләренең мөстәбид хуҗаларының китүе белән хөррият көтәләр кебек. +Бакчаның һәммә җирендә салкын чишмәләр челтерәп агалар, чәчәкләрдә матур фонтаннар тибеп торалар. Кышкы бакчада исә, дөньяның төрле икълимнәрендә үсә торган агачлар, чәчәкләр үсәләр, җимеш бирәләр. Монда лимон, әфлисун һәм хөрмә агачлары да бер дә манигъсыз үсәләр һәм җимеш бирәләр. Бу Сарай, агачлар, гөлләр; кошлар, паласлар вә башкалары белән тәмам дәүләттән гасп кылынган акчага төзелгәннәр. Инде Габделхәмидләр, Гыйззәтләр кулыннан ычкынып, милләт кулына керделәр. М.-Х. +ИСТАНБУЛДАН МӘКТҮБ +Истанбул кайбер кешеләр күзенә бөтенләй тапталган бер җир кебек күренә. Аны тасвир итмиләр. Аның эчендә булган гадәтләрне сөйләмиләр... Шуның өчен, бәлки, безнең күбемез Истанбулның ни икәнен белми. Истанбул нинди шәһәр? Шундаен бер шәһәр, урамнары тар, урам тулы эт, халкы пычрак, суларын тәрәзәдән урамга түгәләр дә этләр ялап китәләр... Истанбул кырында бик гүзәл бугаз бар. Хаҗилар Истанбул аша хаҗга баралар. Анда солтан тора... кебек мәгълүмат биргән кеше күп булды шикелле. +Әмма Истанбул - бөек музәханә, ул - кызыклы бер театр, авыррак тел белән язылган бер роман. +Ауропадан Россиягә кунаклар килсә, шаккатып Мәскәүне карыйлар, аңа исләре китә, аның чиркәүләрен, аның Царь-пушкаларын, тагын әллә ниләр сөйләп, Мәскәүдә русларның борыннан калган руслык рухларын, рус мәдәнияте сакланганлыкны чибәр сүзләр белән тасвир итеп, русның үзен шаккатыралар. Һәм бу табигый. Аурупа, үзенең "низамлы, мәдәниятле" Аурупасыннан китеп Мәскәүгә килгәч, яңа бер галәмгә килгән кебек була. Руссиядә тик ак аюлар берлә мунчада үзләрен үтергәнче кыйный торган кешеләрне күрү өмиде берлә килгән Аурупа кунагы көтмәгәндә биек-биек сарайлар, борыннан калган төрле-төрле ысул берлән эшләнгән кәлисәләр күрә, музәханәләрдә гизә, бу бердән. Икенчедән, Третьяковская карти��ная галерея кебек йирләрне күрә. Андый урыннар бары тик Аурупада гына булмыйча, Мәскәүдә дә бар булганын, бу бөек бер шәһәрдә борынгы иске вә бүгенге яңа - ике галәм сыешып гомер сөргәнен күреп, табигый мөтәэссир була... Ләкин бер Аурупалы өчен булсынмы, русияле бер татар өчен булсынмы - Истанбул тагы да гаҗәиб бер шәһәр. Монда һәммә нәрсә безгә ят. Манаралары зәңгәр күккә ашып торган искиткеч зур, биек җамигълардан алып, урамнарда ширбәт савытларын ялтыратып йөргән ширбәтчеләргә, ашыкмый гына урам буйлап арба тартып барган "думбай"ларга кадәр, һәммәсе - безнең өчен ят, дикъкатемезне җәлеп итә торган нәрсәләр. Истанбулның тарих сәхифәләренә язылган тәрҗемәи хәле булсын, күптән түгел узган инкыйлаб заманында күргәннәре булсын, яңа кичкән Балкан мөхарәбәсе булсын - барысы да болар Истанбулны барып күрү берлән башта күп уйлар уяталар. Мәсәлән, бер гает кичәсендә Балкан мөхарәбәсендә күңелле булган бер әфәнде берлән Айя-Суфия җамигына барып керәмез. Без барып кергәндә җамигъның эче өч кат уларак матур сурәттә безнең уемызча, биш меңнән артык утлар берлән зиннәтләнгән. Күңелле әфәнде исә: "Менә монда без азыкларымызны өеп куя идек... Монда солдатларга тәгълим була иде. Монда йоклый идек... Паласлар җыелганнар иде" диеп сөйли. Күңелдә караңгы, күңелсез хыяллар туа, канлы мөхарәбә манзаралары күз алдына килә... ләкин... Алдымызда кайгысыз, тыныч госманлылар, башларын иеп, гыйбадәттә утыралар. Бер почмак тулы хатын-кызлар кара киемнәрдән, мондагы гадәт буенча намазга килгәннәр. Намаз вакытын көтеп, көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар. Алардан алда бер көтү балалар кычкырышыпйөгерешеп уйныйлар. +Истанбуның йортлары кечкенә булса, урамнары тар булса, җамигълары зур, киң. Монда балаларга уйнарга да урын бар. +Шәһәрнең әүвәлге заманнарын күргәннәр урамнарның пычрак булганын да, этләрнең күп булганын да сөйлиләр. Ләкин хәзер боларның берсе дә юк диярлек. +Урамнарга таш җәяләр, киңәйтәләр. Янгын булып, янып киткән урыннарда йортларны яңадан план буенча салдырып, урамнарны камил, аурупалы бер шәһәр урамнары рәвешенә китерәләр... Көн дә урамнарга су сибелә, кирәк һәм мөмкин булган йирләргә бакчалар ясыйлар, парклар тергезәләр. Бу көндә инде, мәгълүм булганча, трамвай йөри. Вагоннары Мәскәү, Одесса трамвай вагоннары төсендә. Алгы өлешендә - хатыннар өчен бүлеп куйган урыннар... Урамнарда мәктәп күргән полиция, аларның будкалары саен телеграф. Шәһәрдә электрика үткәрә башлыйлар. Күптән түгел, беренче мәртәбә буларак, Мөхәммәд Фатыйх җамигында электрик лампалары яндыралар... +Шулай итеп, Истанбул Аурупа шәһәрләрен бизәкләгән шәйләрдән файдаланмакчы була. Ләкин безнең өчен, читтән килгәннәр өчен, Истанбулда әһәмиятле нәрсәләр, карарга, белергә тиеш ле булган нәрсәләр, - болардан бигрәк Истанбулны бер шәрык шәһәре итеп күрсәтеп, аның ислам, төреклек әсәре берлән дөньяга килгән ��ирләре. Йир өстендә бик аз гына ислам мәмләкәтләре калса, шулардан бөегрәге, безгә якынрагы - дәүләте Госманиядер. Дәүләте Госманиядә дә безнең телемездән төшми сөйләнә торган бер шәһәр булса, бу да - Истанбулдыр. Дөньяга килгән һәр төрек углына Истанбулны күрү лязем дип белү табигый бер нәрсә кебек күренә. +Әмма ни өчендер без моны эшләмибез. Гомумән сәяхәтнең, дөнья гизүнең файдасын һичкем инкяр итми. Чөнки "күп яшәгән ни белә, күпне күргән шул белә". Бу ноктадан караганда без шималь төрекләре исемендә яшәүчеләргә яшьләремезне Истанбулга йибәреп күрсәтү өчен экскурсияләр ясарга, ул экскурсияләрне эшкә ашырыр өчен, экскурсия җәмгыяте (бюросы) оештырырга тиешле идек кеби... Ләкин без моңа йитешә алмыймыз. Бүтән әһәмиятле эшләремез бармы? Уемча, яшьләрне тәрбияләп, милләт угыллары итеп үстерү мәсьәләсендә бу һәм күзгә күренерлек урын тотарга тиеш иде. +Истанбулда бик күп гыйбрәтле нәрсәләр бар. Бу нәрсәләрнең кайсылары үзләренең матурлыклары белән күңелгә урнашалар. Кайберләре исә начарлыклары белән җирәндереп, күңелдә яхшылык, яктылык, мәдәнилек теләге уяталар... +Балкан мөхарәбәсеннән соң Истанбул безгә тагы да якынрак тоелып, форсатлары мөсагадә иткәннәремез килеп, Истанбулны күрәсемез килә башлады. Бу юлда "беренче карлыгачлар", әлбәттә, мөхарәбә заманында килеп, төрекләргә ярдәм, хезмәт күрсәткән ханым вә әфәнделәр булдылар. Алардан соң монда килүчеләр күбәйгәннәр, артканнар. Киләләр, Истанбулны күрәләр, җамигъларда булалар, музәханәләрне күрәләр. Шулар белән берабәр бөекләрдән берничә затларны зиярәт итәләр... Мәхмүд Әсгать әфәнде, Халидә ханым, ФатыймаГалия ханым, кайвакыт Әнвәр паша - һәммәсе мөсафирләрне ачык йөз, татлы сүзләр белән каршы алалар. Ерактан килгән кардәшләремез дип, хөрмәт күрсәтәләр. Боларга керү, зиярәт итүне монда килгән бер шималь төркисе беренче вазифаларыннан хисап итә... Ләкин бу көндә инде, уемча, бер сөаль урынлы булыр кеби. +Бу "зиярәт итүләрнең" нәтиҗәсе ни? Безнекеләр баралар, күрәләр, барган кешеләрнең бөеклегеннән бик каушамыйлар һәм "Истанбул чок йие, чок гүзәл, төрекләр чок йие, чок гүзәл" дип сөйләп чыгалар. Әмма бу сүзләрне тыңлап утырган госманлы ни уйда кала? Ул да "шималь төрекләре чок йие, чок гүзәл" диеп калса, бу бер комедия булачак. Ләкин ... бу җәй Истанбулга килүчеләр күзгә күренмәслек түгел. Төрекләр үзләре дә, соңгы вакытларда Русиядән килүчеләр күбәйде, диләр. +Бүген бездән башка Оренбургтан килгән мөгаллимә Багъбостан ханым, Петербург дарелфөнүне таләбәсеннән Ягъкуб Шинкиевич, кырымлы Одесса дарелфөнүне таләбәсеннән Хәлил әфәнде күренәләр. Ягъкуб Шинкиевич фикерле, җитди бер әфәнде булып, монда килүнең максаты да төрек телен өйрәнмәктер. Дарелфөнүннең шәркый телләр шөгъбәсендә укый икән. Табигый, бу әфәнде Әнвәр паша, шәйхелислам кеби затлар белән күрешүне эзләми, үзенең эшен эшли бирә... Бу урында ш��ны әйтеп китү урынлы булса кирәк: Истанбулга килүдән һәр татар углының максаты да үзенә гыйльми, фәнни җәһәттәнме бер файда казанмак булу лязем. Бигрәк тә мөгаллим вә мөгаллимәләремез өчен монда яңа ысулда ачылган мәктәпләрне күреп, аларның программалары, дәресләре, низамнары белән танышу файдалы булса кирәк. Бу ханым әфәнделәр өчен Истанбул мәктәпләренең кайберләрендә, бигрәк тә гимнастика дәресләренең ни рәвештә алып барылганын күрү, белү гыйбрәтле булачак. Ни өчен дисәңез, безем милли хәятымызда бүген бик зур бер игътибарга алынмый торган бер эш - ул тән тәрбияседер. +Инглизләр никадәр мәдәниятле, никадәр тәрәккый иткәннәр булса, аларда тән тәрбиясе беренче һәм мөһим мәсьәләләрдән санала; шулай ук америкалылар, албаннарда... тәрбияи бәдәния тәрәккыйның беренче шартларыннан санала. Сәламәт җан - сәламәт тәндә генә. Фәкать сәламәт булган рух кына гүзәл бер тормыш, хәят халык кыла белер!.. +Төрекләрдә тәрәккый юлына керүләре, уйгана башлаулары белән бәрабәр. Яхшырак хисап ителгән мәктәпләрендә тән тәрәккыйсенә тиешле булган урын биргәннәр. (Бу турыда түбәндә тиешле мәгълүматны бирергә тырышачакмын.) +Истанбулга, бераз хаста булган сәбәпле, Исмәгыйль бәк Гаспринский килгән иде. Бер атна торып, утызынчы июньдә кайтып китте. Петербугка Киңәш мәҗлесенә бармаган икән. Кайбер төрек газеталары аның тәрҗемәи хәлен кыскача язып үттеләр. II Тыйббия мәктәбе +Тыйббия мәктәбе Истанбулның иң яхшы мәктәпләреннән санала. Бу бердән, икенчедән, үземезнең гыйльме тыйбка беркадәр мөнәсәбәтем булганга, бу мәктәпне барып күрүне Истанбулга килгәнче кайгырта башладым. Читтән килгән бер кешегә безем Русия дарелфөнүннәренә барып, бар җирләрен күрү бераз читенрәк булыр иде. Истанбулда алай түгел. Госманлылар мөсафирләргә хөрмәт күрсәтү юлында үзләренә башка бер урын тоталар. Читтән, бигрәк тә Русия мөселманнарыннан килгән кешеләргә һәммә ишек ачык... +Хәйдар пашада булган тыйббия мәктәбе ерактан ук бинасының гүзәллеге, биеклеге белән күзгә ташланып тора. Барып кергән вакыт зур, биек ишекләр, югары менеп киткән киң баскычлар, мәктәпнең алдында тезелеп киткән матур агачлар - һәммәсе бу мәктәпнең гади бернәрсә дә булмый, күп акча тотылган, күп көч вә гайрәт сарыф ителгән бер нәрсә икәнен белгертеп торалар. +Мәктәпне безгә тәшрих профессорының ассистенты Тәүфыйк Хәлил бәк күрсәтергә өстенә алды. Безнең берлә бер отельдә булган сәбәпле, аның берлә безгә танышырга туры килгән иде. Бу әфәнде, гадәттә инсаниятле, гайрәтле, тырыш, яшь табиблардандыр. Безгә биш сәгать эчендә армый-талмый, ачык йөз, тәмле сүз берлән үзенең Альма матер (рухи анасы) булган мәктәбен күрсәтеп йөрде. Төрек галәмендә бердәнбер дияргә мөмкин булган бу мәктәпне мин дүрт күз белән карап йөрдем. Белгәнемчә, Аурупа, бигрәк тә миңа мәгълүм булган Русия мәктәпләре берлән тиңләштерә, үлчи килдем. Һәм моның нәтиҗәсе буларак, карап чыккач, күңелемдә зур бер шатлык калды. +Тәшрихханәгә кердегемездә аның яктылыгы, киңлеге, ак мәрмәрдән эшләнгән өстәлләре күзгә әллә никадәр рәхәтле күренделәр. Йөз елга якын яшәгән безем Казан дарелфөнүнендә без бу кеби нәрсәләрне күргәнемез юк. Бу кеби тәшрихханә тик Мәскәү дарелфөнүнендә генә булса кирәк. +Бактериологическая лаборатория тагы гүзәлрәк. Бу кеби лаборатория Казан студентларының төшләренә дә кергәне юк. Зур, якты тәрәзәләре булсынмы, ак фаянс кеби ялтырап торган өстәлләреме, зурлыгы булсынмы, бактериялогия гыйлемен өйрәнер өчен кирәк булган макинәләреме, аппаратларымы - һәммәсе иң яңа ысулда, Аурупаның беренче (алдынгы) институтларыннан китерелгән кебекләр. +Болардан башка нәбатат, кимия лабораторияләрен күрдек. Физиология (гыйльме хәят) лабораториясендә Кямал Җәнаб әфәнденең үзе чыгарган ысул берлән кан тамырларында канның йөрешен вә бу хосустагы тәҗрибәләрен күрдек. Бу профессорның әлеге ысулын инде Аурупада да кабул иткәннәр. +Тагын берничә лабораторияне караганнан соң, клиникаларга күчтек. Болар, дөресен әйтергә кирәк, кечкенәрәкләр, күп чирлеләр ята алмый торганнардыр. Ләкин болар арасында да Җәмил пашаның (хәзердә Истанбул шәһәренең башлыгы) үзе эшләгән клиникасы, бигрәк тә операцияләр ясала торган зур бүлмәсе сөйләп бетермәслек гүзәл вә җиренә җиткереп эшләнгән. +Тыйббия мәктәбе әле бик яшь. Салынуына 15-20 еллардан ары булмас. Шул аз вакыт арасында монда Аурупага мәшһүр булырлык галимнәр чыкмавы бик табигый. Соңгы елларда төрек ләрнең башларына килгән фәлякать тә, әлбәттә, бу мәктәпнең тәрәккыйсенә каршы төшкән. Ләкин мондый низамлы, фәндә иң яхшы дигән ысуллар буенча салынган бу мәктәпнең госманлыларда бу көндә уянган милли хис, милләт мәхәббәте аркасында киләчәктә мәдәнияткә, фәнгә, инсанияткә бөек хадимнәр җитештерәчәгенә шик юк. +Мәктәптә солтан килсә дип эшләп куелган җир дә бар икән. Матурлап эшләнгән баскычлар, әллә ни төрле итеп зиннәтләп бетерелгән бүлмә солтанның килгәнен көтеп торалар... Ләкин юкка көтәләр, эшләнгәннән бирле хуҗаларын бер мәртәбә дә күргәннәре юк икән. +* * * +Мәктәпне карап бетереп чыктыгымызда, күктә болытлар җыелышып беткәннәр, яңгыр явам-явам дип кенә тора иде. Һәм без берничә адым йир китмәдек, бик шәпләп яңгыр ява да башлады. Бер йорт ишеге төбенә басып ышыкландык. Бу йортта атлы офицерларның гаскәр өчен ат өйрәтә торган йирләре булып чыкты. Без моңа төшенеп тора идек, йортның югары катыннан бер офицер йөгереп төште дә, безгә килеп: "Мөсафирлар, эчкә рәхим итеңез. Безнең анда, начар булса да, бүлмәмез бар", - диде. Без башта гаҗәпләнеп тартына-тартына гына бүлмәгә кердек. Офицер яшь кенә икән, бөтерелеп-бөтерелеп, безгә нинди куштанлык күрсәтергә белми тора. Каһвә китеримме, ди. Без, кирәкмәсә мәшәкать чикмәңез, без хәзер китәмез, дидек. Ул безем сүземезгә карамый лимонад ��итертте, сигаралар китертте. Янымызда булган ханымнар берлә өзми сөйли, үзенең тәрҗемәи хәлен сөйләп чыкты. Дәрте рәссамлыкта икән; югарыдан ике данә рәсемнәрен төшерде. Берсе зур итеп, гаять тә оста эшләнгәне Истанбул хәмамнарында (мунча) хезмәт итүче бер төрекне күрсәтеп тора иде. Офицерымызның рәссамлыкка осталыгы шиксез күренеп тора иде. Кулымда фотограф аппаратым булганлыктан, хуҗасыннан рөхсәт сорап, мин бу рәсемне төшереп алдым. Ул арада ягъмур да туктады. Офицерның хөрмәтенә, ачык йөзлелегенә мең рәхмәтләр укып, күрешеп, юлымызга юнәлдек. +Сөйләшкән вакытта офицер ачык фикерлелеген белгертте. Хатын-кыз мәсьәләсенә кереп тә: "Берни юк, бу безем вазыйфамыз" диеп торган офицер үзенең милләтенең киләчәгенә һич ышанмый икән, инкыйразга мәхкүммез, диеп, күңе ленең бер ягын ачып куйды. Ләкин Төркиянең мондый офицерлары күбрәк булса, госманлылар никадәр көчле булыр иделәр!.. Г. Әбүзәров +ИСТАНБУЛ МӘКТҮБЛӘРЕ +Шәүкәт паша кабинеты мәүкыйгы икътидарә килгәннән бирле Истанбулның хәле бөтенләй үзгәрде. Иске кабинетның тәрәддед вә карарсызлыклары илә сүнгән өмидләр, тәкрар җанланырга башлады. Каһвәләрдә дә адәмнәр бик азайды. Әүвәлдәрәк кайгысызча гына утырган адәмнәр дә дин вә ватан юлында көче йиткән кадәр хезмәт итмәк арзусына төште. Бөтен фиркаләр фиркачелекне бер якка куеп берләштеләр. "Мөдафәгаи миллия" исемендә бик зур бер җәмгыять ясадылар. +"Иттихад", "Иэтиляф", "Милли мәшрутиять" фиркаләренең иң моктәдирләре бер йиргә җыелып киңәштән соңра, төрле һәйәтләр ясарга карар вирделәр. Икенче көнне һәйәте фәггалә , һәйәте тәнвирия , хастаханәләр һәйәте, фидаиләр һәйәте кеби һәйәтләр мәйданга килде. Хастаханәләр һәйәте "Һилале Әхмәр" җәмгыяте илә бәрабәр эш күрәчәк. Бөтен хастаханәләрне тәфтиштән кичерделәр. Яңадан бик күп урыннар хәзерләп яталар. Эшкә ярардай нә кадәр өйләр, мәктәпләр бар исә, һәммәсене хастаханә хәленә куячаклар. Госманлы "Һилале Әхмәр" җәмгыятенең Истанбул илә Чаталҗада мең биш йөз сәкеле, йиде хастаханәсе бар. Боларның күбесендә хасталар азалмыш. Сыйххияи гаскәриянең дә унбер мең ятаклык хаста алырдай хастаханәләре бар. Боларның да яртысы диярлек бушамыш. "Һәйәте фәгъгал" дунанма (флот) җәмгыяте, "Тәгалийе нисван" җәмгыяте, "Һилале Әхмәр" кадыннар җәмгыяте илә бәрабәр эш күрәчәкләр. Бу җәмгыятьләрнең шөгъбәләре "Һә йәте фәгъгал" исеменә иганә җыячаклар. "Һәйәте тәнвирия" исә Төркиянең һәр тарафына адәмнәр күндереп, халыкны иганәгә вә сугышка тәшвик итәчәкләр. Бу хосуста үзләренә ярдәм итү өчен, бөтен дарелфөнүн таләбәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Дарелфөнүн конферанс залына дәгъвәт итеп, бик һәяҗанлы нотыклар сөйләделәр. Бөтен дарелфөнүн таләбәсе көчләреннән килгән кадәр, бөтен хезмәтләргә хәзер идекләрене белдерделәр. Залда хәзер булган таләбәнең исемнәрен язып алып, илаһият вә әдәбият шөгъбәләрендә булганнарны аерыаеры мәхәллә��әргә китеп, конферанслар бирмәк өчен аердылар. Бу көннәрдә барча мәсҗедләрдә вә клубларда вәгазьләр вә конферанслар сөйләнмәктә вә иганәләр җыелмактадыр. Садре әгъзам Шәүкәт паша мең лира сугыш иганәсе бирде, башка бөтен мәэмүрләр, узыша-узыша, иганәләр бирәләр. Фидаиләр һәйәте күңелле гаскәр табурлары ясамакта, һәр көн меңнәрчә адәмнәр килеп, язылып тормакта. Мең биш йөз чиркәс сөварисы (атлы гаскәре) бердән язылдылар. Көрдләр, гарәпләр һәр йирдән агылып килмәктә. Табур-табур кылынып, һәммәсе гас кәри тәгълим күрмәктә. Иске кабинет әгъзаларыннан малия назыйры Габдрахман бәк вә дахилия назыйры Аурупага, садре әгъзам Камил паша, хариҗия назыйры Нурадунгян әфәнде, шәйхелисламе сабикъ Җәмалетдин әфәнделәр Мисыра киттеләр. Бичаралар бик арыганнардыр. Бераз да хәл җыйсыннар, истирахәт итсеннәр. Сәламәт калдыкларына да шөкерләр итсеннәр. +Дөвәле мөгаззаманың нотасына Бабы Галинең җавабыны көтмәстән дошманнар мөтарәкәне фәсех иттеләр. Аралары берничә сәгать кичмәде, Бабы Гали дә нота җавабын бирде. Гаҗәбан, болгарлар ни өчен ничә көннәр көтеп тә, бер-ике сәгать тагы да көтмәделәр? Чөнки заһирда дөвәле мөгаззама битараф кебек күренмәк истәсәләр дә, эчләреннән бәгъзеләре мадди бик күп ярдәмнәр дә булган кебек, мәгънәви дә бик күп ярдәм иткәннәре бар. Болгарлар! Инде эш башына "Яшь төрекләр" 6 килде. Алар, әлбәттә, сезнең дидекләреңезне кабул итмиячәкләр. Яхшымы шул: сез тиз мөтарәкәне фәсех иттеңез. Буның илә сез зарар итмәссез. Ихтимал, "Яшь төрекләр" кабинеты да йомшар. Арзу иттекләреңезне тәмам-тәмамына булмаса да, һәр ничек бәгъзеләрене сезгә ташлар, диделәр. Бабы Гали нотасын бирде. "Яшь төрекләр"нең дә солых тарафдары идеке аңлашылды. Әдернәне бирмимез, фәкать Мәриҗ нәһеренең Болгарстанга караган ягын болгарларга бирермез инде, нишлисең бит. Аталарның (атауларның) исә һичберене бирә алмыймыз, фәкать боларның да дүрт атаудан башкасында бәгъзе имтиязлар бирә алырмыз, диделәр. Болгарлар боларга да разый булмадылар. Әдернә тәмамы илә безнең булсын, диделәр. Төрекләр моны, әлбәттә, кабул итә алмадылар. Чөнки Әдернәнең тәмамы илә китмәсе - Истанбулның курку эчендә яшәмәсе димәктер. Милләт бөсбөтен галәянга килде. Кирәк бәдә нән, кирәк малән хөкүмәткә ярдәм итәргә хәзермез дия, һәр йирдә телеграмнар килде. Лондонда булган мөрәххәсләр чакырылдылар. Госман Низами паша Берлинга, әүвәлге йиренә кайта, Салих паша Истанбулга киләчәк. Һәйәте мөрәххәсә рәисе Рәшид паша исә берничә көн кадәр Лондонда калачак. Төрекл әрнең бик каты хәзерләнеп ятуларыннан, буннан соңра бер аршын кадәр дә йир бирәчәк түгел идекләрен болгарлар ачык иттереп аңлаган булсалар кирәк. Чөнки гәзитәләр болгарларның йомшарырга башладыкларын аңлаталар. Әдернәгә бер мохтарият би рергә падишаһ тарафыннан (Траблиста улдыгы кеби) бер наибе солтанның тәгъйин ителүенә разыймыз, диләр. Бу хосуст�� Төркиянең зур-зур адәмнәре илә сөйләштем: "Ни чек болгарларның бу тәклифләренә разый булачаксыз?", - дидем. "Хәер! Хәер! Әдернә, йә бөтен-бөтен (Мәриҗ нәһеренең Төркия тарафы) безнеке улачактыр, яки мөхарабә итеп, каннар агызып та муаффәкъ (Алла күрсәтмәсен) улалмасак, дошманнарныкы улсын. Безнең Әдернәне бирергә теләмәвемез йиремезнең аз калуыннан түгел, бәлки бигрәк тә безнең өчен лязем булган истихкямнары вә сугыш җәһәтеннән безнең эшемезгә бик яраклы булганлыгы өчен", - диделәр. Янә гәзитәләрдә болгарларның "Сугыш булса да, мозакарәләр дәвам ителә белер. Ничек төрекләр итальяннар илә Траблиста сугышып яттыклары хәлдә, икенче тарафтан солых мозакарәсе ителде" дигән сүзләре күрелде. Бу тугърыда да берничә адәмнәр илә сөйләшеп бактым: "Хәер, әфәнде! Буның имкяны юктыр. Чөнки итальяннар илә һәр нә кадәр сугыштыгымыз вакыт мозакарә итә белдек исә дә, болгарлар илә бөйлә эшли алмыймыз. Бу мөхарәбәне Италия мөхарәбәсенә кыяс итәргә ярамыйдыр", - диделәр. Фәкать гәзитәләрдә Русиянең Истанбул сәфире (Гирс җәнаплары)нең Болгарстан илә Бабы Гали арасында вәсататта булдыгы, болгар мөрәххәсләренең Истанбулга килеп тугрыдантугры Бабы Гали илә мозакарә итәчәкләре ихтималы күрелде. Мосаләхәнең якында улачагы да сөйләнде. +Мөтарәкәне фәсехтән дүрт көн соңра мөхарәбәгә башламак мөтарәнамәнең дүртенче маддәсеннән иде. Шуның өчен хөкүмәт бөтен гаскәрләргә гаять уяу, ихтыятлы торырга әмер итмеш иде. Бөтен забитанга бик тиз урду башына баруларыны үзләренә аңлатмыш иде. Дошманнарның һөҗүм итәчәкләрен көн кебек беләләр иде. Фәкать кайдан һөҗүм итәчәкләр? Чаталҗаданмы? Гәлибулыданмы? Юкса Әдернәгәме? Яки өченә дә берьюлымы? Бу ул кадәр билгеле түгел иде. Егерме йиденче сәфәр, кич сәгать сигездә дошманнарның Әдернәгә һөҗүм иткәнлекләрен телеграф вә гәзитәләр хәбәр бирде. Дошманнар "әл-хәреб ходга" кеби бик зур хикмәтле сүзләрдән, сугышның әүвәленнән бирле бик күп файда күрделәр. "Намаз" быргысы, "Падишаһым чук яшә" быргысы, "Сәлам, тор" быргысы көйләрен уйнаткан булып, бик күп алдаганнар, башка хәйләләр илә дә шашырткалаганнар. Инде яңадан мөхарәбә башламастан дүрт сәгать әүвәл, бер хәреб забиты кулында ак флак улдыгы хәлдә Әдернәгә кереп, Әдернә команданы Шөкри пашаны алдап, гафил кылмак өчен: "Мөтарәкә тагы да дүрт көн тарафәеннең ризасы илә озайтылды", димеш. Буның үзәренә Шөкри паша шикләнеп, хәрбия назыйры Шәүкәт пашадан бу сүзнең тугъры булып-булмадыгыны сорамыш. Эшнең бер хәйләдән гыйбарәт идекен аңлагач, Шөкри паша бөтен гаскәрләрен вә истихкямнарын күз илә күреп, тиешле әмерләрне биргән. Егерме алтынчы сәфәрдә, кич сәгать сигезләрдә болгарлар Әдернәгә һөҗүм итәргә башладылар. Буны күргән Әдернә гаскәре дә бик яхшы вә бик каты мөдафәгагә кереште. Болгарларның аткан туплары, иткән гайрәтләре бушка китмәктәдер. Болгарлар: "Әдернә сигез көннән артыкка бара алмас", - диләр. Фәкать госманлылар вә төрек гәзитәләре Әдернә түгел сигез генә көн, айларча сугыш дәвам итсә дә, куәттән төшмәс. Мөһиммат вә әрзак бик күп диләр. Өч көннән бирле Әдернәдән атылган туплар илә болгарлар бик күп тәләф булганнар . Бик күбесе дә Әдернә тарафларында булган баткаклыкларга батып һәлак улмакта имешләр. Әдернә эчендә булган әҗнәбиләр вә консульство әркяне билкөллия Әдернәдән чыгып китмәкне, яки Әдернә эчендә бер битараф йирнең тәгъйин ителмәсене истәмешләр. Буннан да Шөкри пашаның соң нәфәскә кадәр, бер адәм калганчыга кадәр, мөхарәбә вә мөдафәга дә дәвам итәчәке аңлашылыр. Әдернә кальгасы - фәнни җәһәттән дә бик мөстәхкәм бер кальгадыр. Буннан өч сәнә әүвәл ысулы җәдид истихкямнары илә җиһазландырылган иде. 1908 сәнәсеннән бирле бу кальганы бик яхшы вә мөдафәга җәһәтеннән куәтле бер хәлгә китерү өчен тырышырга башланмыш иде. Кальганың әйләнәсе утыз биш километр кадәр бар. Мәриҗ нәһере өстендә дә егермедән артык истихкям (форт) бар. Кара агач җәһәтендә (Әдернәнең җәнүбендә) исә биш истихкям бар. Бу истихкямнарның каршында "Арда" нәһере илә "Тунҗа" нәһерләренең кушылган нокталары суларның ташуы илә бу куәтле истихкямнар өстенә икенче куәтле истихкям вә манигъ хосуле китерә. Шәһәрнең эчендә йөз меңнән артык куәтле сугышка кодрәтле адәм барлыгыны гәзитәләр язалар. Шуның өчен дә Әдернәне куәттән төшерү өчен, бик күп кан түкмәк вә айларча мөхарәбә итәргә кирәк. Фәкать ул вакытка кадәр төрекләрнең, Әдернәгә ярдәмгә йитешә алмауларыны кем сөйли белер диләр. Хәзер дә берсе Тәкфүр тагыннан (Родостодан) икенче дә Гәлибулы ярыматавында булган гаскәрнең бер кыйсеменең Әдернәгә туры йөрергә башлаганын сөйлиләр. Болгарлар икеөч көн Әдернәгә бик каты һөҗүм итеп баксалар да, берни дә эшли алмагач, Чаталҗа тарафларында, Чүрледәге Сарафовның командасында булган гаскәрне Әдернә янына чакырмышлар. Болгарлар илә бәрабәр сербларның да яңа, унсигез сантиметрлы кырык ике туплары илә Әдернәне бомбардыман итәргә башлаганны гәзитәләр яза. Хәтта "Әдернәнең дүрт тарафы янарга башлаган" дигән сүзләр дә таралды. Фәкать мондый сүзләрнең греклар агызыннан, болгар гәзитәләреннән чыктыгыны Истанбул гәзитәләре язалар. Болар һәммәсе мөселманнарның йөрәген яндырып, кувәи мәгънәвияләрен кырмак өчен таратылган сүз диләр. +Германия "Салибе Әхмәр" хастаханә һәйәте, Әдернәдә булган хасталарны бакмак өчен, Әдернәгә керергә теләде. Фәкать болгарлар боларга юл бирмәделәр. Германия, София сәфире берни дә эшли алмагач, Германия императричәсе, София краличәсенә телеграм сугып, шул һәйәтнең Әдернәгә керүене арзу иттекене белдермеш. Фәкать императричәнең дә сүзе кабул ителмәмеш, имеш. Әдернә Госманлы дәүләтенең иске вә иң әүвәлге пайтәхетләреннән бере. Дошманнар ничек алырга тырышсалар да, госманлылар да шул кадәр бирмәскә тырышалар. Фәкать бичара госманлылар бөтен галәмгә каршы берүзләре, ялгыз калдылар. Ышанычлары фәкать Аллаһыдадыр. Шөйлә исә дә, гайрәтне дә кулдан ташламыйлар, хәлләре йиткәнчә һәртөрле гайрәтне күрсәтәләр. Бу көнге Госманлы мөхарәбәсе - дошманнарга каршы интикам мөхарәбәседер. Дошманнар бу кадәр адәм, сабый балаларны утларга яктылар, малларыны таладылар. Әлбәттә, болар һәр вөҗданлы адәмнең йөрәген җәрәхәтләр. II +Бик күп адәмнәр әгәр дошман тәкрар сугыш башласа, Чаталҗадан башлар дип игътикад итмәктәләр иде. Фәкать хөкүмәт иң яңа гаскәрләрен Гәлибулы ярыматавына күндермәктә иде. Бу эшкә бәгъзе адәмнәр бераз гаҗәпсенәләр иде. Хәтта "болгарлар бөтен куәтләрен Чаталҗага китермәс микән" дигәннәре улды. Фәкать болгарлар мөтарәкәдән әүвәлге сугышта Чаталҗаның нинди бер отылмаз йир идекене тәҗрибәләре илә белмешләр иде. Табигый улан истихкямнар өстенә, шул берничә атна эчендә бик күп истихкямнар ясалды. Русия мөхарәбәсеннән соң бу көнгә кадәр ясалган бик күп иске истихкямнары бар иде. Икенче тарафтан Госманлы флотының һәм Мәрмәрәдән һәм дә Кара диңгездән ярдәм итүләре дә Чаталҗага һөҗүм итүне мөхаль дәрәҗәгә чыгарган иде. Шөйлә исә дә, болгарлар соң тәҗрибә улмак үзрә йиңел-йиңел мөфрәзәләр илә Госманлы урдусына һөҗүм итеп бакмышлар. Фәкать Чаталҗада эш чыгармак мөмкин булмаганны, аерым-ачык аңлаганнан соң, акрын-акрын урдуларыны Әдернә тарафына тугры тартырга башлаганнар. Башта болгарларның бу эшләрен бер хәйләдер дип тә зан иткәннәр иде . Фәкать Госманлы пишдарларының ул тарафларда йөреп болгар гаскәреннән бер нәрсә дә калмаганны күргәч, Госманлы урдусы да алга таба йөри башлады. Болгарлар чиктекләре вакыт Чәкмәчә күле янында йирләштерелгән авыр тупларын ташлап киткәннәр. Болгарлар чиктекләре вакыт яде ишгальләрендә булган Гыйззеддин вә башка авылларны яндырып киткәннәр. Урду Чаталҗадан кузгалмастан әүвәл, садре әгъзам вә хәрбия назыйры Мәхмүд Шәүкәт паша хәзрәтләре кич белә Хадим көенә китеп, бөтен гаскәрне вә сугыш яракларыны үз күзеннән кичерде. Бөтен забитлар вә гаскәрләр аны "Ура!" кычкырып каршы алганнар. Вә "Ура!" кычкырып, бик шатлык белә озатканнар. Болгарларның бөйлә бик тиз чигелеп китүләренә берничә сәбәпләр бар. Беренчесе, әүвәлдә дидекем кебек Чаталҗада эш чыкмаячагы, икенчесе, Әдернәне бик тиз куәттән төшермәк, өченчесе дә, Тәкфүр тагына әүвәлчәдә берничә мең гаскәр чыгарылмыш иде. Бу көннәрдә дә чыгарылып ята. Болгарларның хәзер планнарыны бөсбөтен үзгәртдекләре аңлашыла. Лүлә Боргаз яки Боярскины мәркәз тотып, ныйсфе даирәви кебек бер хәл алып һәм Мәрмәрә диңгезе сахилләренә һәм дә Гәлибулы Шыйбһе җәзирәсенә каршы тормак ихтималы бар. Бөйлә булганда иң канлы мөхарәбәләрнең берәрсе дә Тәкфүр тагы тарафлары илә Гәлибулы Шыйбһе җәзирәсе Булайир тарафларында булыр. Гәлибулы тарафларына һәр көн бик күп гаскәр, арзак, атлар, сыгырлар китеп тора. Чаталҗа тарафыннан Гос��анлы урдусы көн саен алга китмәктәләр. Шул көн телеграфлар әүвәлдә болгарларның ишгаль иттекләре йирләрдән Каликратия, Бакча көй вә Чаталҗа станциясе илә Яңыча көе саг җәнах каршысындагы сыртлары гасакире Госмания тарафыннан кире алындыгыны хәбәр бирде. Сугыш йиренә һичбер хөкүмәтнең, хәтта үз хөкүмәтләренең дә гәзитә мөхбирләрен кабул итмиләр. Бөтен серләр бик яшерен тотыла. Япониянең Русиягә галәбәсенә бу эш бик күп хезмәт иткән диләр. Гәзитәчеләр өчен бу эш уйгайсызрак булса да, әһали боны бик тугры таба: "Эш кенә чыгарсыннар, ничек истәсәләр, шулай кылсыннар", - диләр. +Бу көннәр пишдарлар гына сугышып-сугышып алалар. Бу сугышлар Казый көй тирәләрендә, ягъни Гәлибулы ярыматавының шималендә Бәрзәмгә якынрак йирләрдә. Хәзер дә болгарлар Мирфәтәгә кергәннәр. Фәкать Госманлы көймәләреннән атылган туплар илә бик күп тәләфат биреп качканлыкларын гәзитәләр язалар. Мирфәтәгә кергән вакыт болгарларның алты туплары берничә метральюзлары булган. Шуларның икесенә Госманлы туплары исабәт итеп эшкә ярамаслык бер дәрәҗәгә китергән. Гәлибулыда булган гаскәрнең күбесе гарәп илә көрдләр. Өскедар тарафында да бик күп гарәп вә көрд гаскәре бар иде. Боларның һәммәсе шул көннәрдә Гәлибулы вә Тәкфүр тагына озатылачак. Мәшһүр Әнвәр бәк Гәлибулыда идекене, гаскәр эчендә утыз меңне сайлап дошманга каршы ярыматауның бәрзәхендә форсат көтеп торганыны сөйлиләр. Хәтта бәгъзеләре Әдернәгә тугры шул гаскәр илә бәрабәр юл алган диләр. Гәзитәләренә команданнардан вә нәдә сугыш хәллләреннән һичбер нәрсә язмыйлар. Чөнки мәйданы хәребә мөхбирләрне куймадылар, хөкүмәт исә сер итеп саклап тота, Болайир, Гәлибулы, Шыйбһе җәзирәсенең бәрзәхендәдер. Бунда Кырым мөхарәбәсе заманында өч истихкям ясалмыш. Боларның өчесе дә Ингелтерә, Франсәнең ярдәмнәре илә ясалганга күрә, вакытында Солтания истихкямы, Виктория истихкямы, Наполеон истихкямы дия исем бирелмеш. Болайир истихкямына йитмәстән, ягъни бәрзәхнең Әдернәгә баккан ягында, өч мең дүрт йөз метр бөеклекендә Мал тәпә исемендә бер тау бар. Ул тауның әтрафы гаять куе урман вә баткаклыклар илә ярдан ярга чолганып алынган. Әгәр госманлылар мөдафигый бер вазгыять алырса, Гәлибулы Шыйбһе җәзирәсенә бәрзәхне үтеп кермәк болгарлар өчен мөхаль бер дәрәҗәдер. Юнан флотының химаясе астында да гаскәр чыгармак мөмкин түгелдер. Чөнки анда Госманлы флоты бар. Монда халык үз куәтләренә бик ышана. Гаскәр әүвәлге кебек ач калырлык түгел, мөһиммат та күп диләр. Хакыйкатән,8 забит лар, гаскәрләр бик шат. Кувәи мәгънәвияләре урынында. Поезд лар ярты сәгатьтән ярты сәгатькә йөреп тора. Пароходлар ташып тора. Әһали ярдәмгә чын күңелләре [илә] йитешеп тора. +Яния мөдафигы йирле Зәки паша бөтен адәмнәрне хәйратлар эчендә кыйлмакта, Әдернә команданына ничек бер хөрмәт илә сүз сөйләсәләр, Зәки паша хакында да шөйлә тәкъдир итәләр. Юнанлылар айлар��а мохасара иттекләре хәлдә Яниянең тирәсенә дә якынлаша алмыйлар. Янияне мохасара идән урдуның команданы Юнан баш команданы Сабунҗаки идеке гәзитә укучыларның мәгълүме булса кирәк. Әүвәлдәрәк Сәланикта булган принс Костантин исә Сәланикка һөҗүм идән командан Сабунҗакинең Яния әтрафында бернәрсә дә эшли алмаганыны күргәч, берничә мең гаскәр илә бәрабәр Яниягә һөҗүм итмәк өчен үзе китмеш иде. Яниягә йитәр-йитмәс баш командан тәгъйин ителде. Бик баһадирланып Янияне бомбардыманә башлады. Фәкать якынында булган Бизани вә Аяникола дигән истихкямнар бик каты каршы мөхарәбә ачты. Меңнән артык тәләф вә сигез йөздән зиядә мәҗрух булганнар. Юнанлылар бу хәлләреннән бик мәэюс булсалар да, принс Костантин гаскәрне тәкрар шәүккә китереп, эспирту белә гайрәтләндереп, икенче һөҗүмгә хәзерләгән. Икенче һөҗүмнәре дә үзләренә бик күп тәләфат вә мәҗрухлар бирдерүгә башка эшкә ярамаган, сау калган гаскәрләренең дә өстләре туп парчаларының тиюе илә тетелеп беткән, имеш. Бер яктан, муаффәкыятьсезлек диңгез тарафыннан да һаваларның начарлыгы Юнан гаскәрен бик өмидсез бер хәлгә куйган. Хәтта забитлар, гаскәрләрнең тупларын, мылтыкларын үзләренә атарлар диеп куркалар, имеш. Бу Яния хакында яздыкларым, Истанбулда булган рум вә төрек гәзитәләренең яздыклары сүзләр. Яния тарафында мәҗрух булган гаскәрләр илә егермегә якын юнан забитларыны "Иткалики" вә "Албания" исемендә булган пароходлар илә Юнанстанга алып киткәннәрен гәзитәләр язды. Ышкудра хакында бу көннәрдә бернәрсә дә язылмый торса да, анда булган командан дәхи бик яхшы мөдафәга итмәктә булдыгын сөйлиләр. Хөкүмәт биш йөз илле миллион груш кадәр акча мәмләкәт эченнән истикраз итүгә карар бирде. Бу хосуста солтанның ирадәсе садир булды. Йөздә биш фаизлы булачак. Каршылык улмак үзрә дә, әмләк виргесе (иманасы) күрсәтелмеш. Бу дәүләтнең ышанычы Аллададыр. Чөнки хөкүмәтнең акчасы юк. Әҗнәби дәүләтләр бурычка бирми. Дошманнарның исә итәк астыннан акча бирә торган адәмнәре бар. Дошманнарны "сугышыңыз" диеп котырталар. Дәүләте Госманияне исә сугыш кылма, кылсаң, акча да бирмимез диеп куркыталар. Шуның өчен әүвәл Алла, саниян, милләткә ышанып үзен мөдафәгагә , Әдернәне коткарырга карар бирде. Рум илендә булган жандарманың атлысы биш йөз, атсызы мең биш йөз булган. Хәзер шуларны Анатулы эченә тәгъйин итеп йибәрәләр дигән сүзләр гәзитәләрдә язылды. Бу көн сабах гәзитәләре Ышкудрада булган Госманлы гаскәренең сербларның ризык ташый торган дүрт йөз арбалары, ризыклары белә вә аларны саклый торган дүрт табур кадәр гаскәрләрене кулга төшергәнлекләрен яздылар. Каратаглылар үзләре генә бернәрсә дә эшли алмагач, ярдәм өчен серблардан да гаскәр истәгән, шул көннәрдә каратаг гаскәренең серб гаскәре илә бәрабәр Ышкудрага тәкрар һөҗүм итү ихтималын язалар. Фәкать Яния каршында юнанилар ничек муаффәкыятьсез, мәбһүт бер хәл��ә һичбер нәрсә эшли алмастан торсалар, болар да Ышкудра каршында шулай хөкемсез калырлар диләр. Кирәк Яниянең, кирәк Ышкудраның истихкямнары шул ике сәнә эчендә эшләнгәнлекне гәзитәләр хәбәр бирә. Төрекләр үзләре бу истихкямнарга бик таяналар. Шаһзадә Габделхәлим әфәнде хәзрәтләре "унынчы кул урду" караргяһына тәгъйин кылынды. +Монда дин вә ватан мөхафәзәсе өчен иркәкләр ничек тырышсалар, ярдәм өчен әһалине гайрәткә китерү юлында конферанслар бирсәләр, кадыннар да шулай. Бу хосуста төрек кадыннары бик тәкъдир ителерлек дәрәҗәдә гайрәтләр итмәктәләр. Рабигыльәүвәлнең икесендә, дарелфөнүн конферансы залында, конферанс биреләчекене бәян итеп вә бөтен Госманлы кадыннарының конферанста улмалары тиеш идекене язып дәгъвәтнамәләр тараттылар, игъланнар тагыттылар. Конферанс "Принс Нигъмәт ханым"ның риясәте тәхтендә булачактыр. Конферанс бирәчәк ханым әфәнделәр дә мөхәррирә вә әдибәлекләре илә шөһрәт булган Фатыйма Галия, Халидә, Фәһимә Нөзһәт ханымнар илә Гөлсем ханым вә башка талибат улачак. III +Шул көннәрдә Төркия теш вә тырнагы илә тырышып ята, йә интикам, йә үлем дип соң вә бар куәтләрене бер йиргә җыя. Ул да зур-зур урыннарда булган мәэмүрләр бөтен бала-чагасыны милләт кулына әманәт калдырып күңелле сугышка китә, байларның бәгъзеләре акча илә, бәгъзеләре дә һәм дә вөҗүде илә ярдәм итә. Һәркемнең нәрсәсе бар исә, аның илә ярдәм бирә. Хөкүмәт бер тарафтан, әһали дә бер тарафтан бик зур гайрәтләр итәләр. Мөхарәбәнең әүвәлендә хөкүмәт вагон атларыны туп өчен алган иде. Хәзер дә исә җиңгел вә бөек араба атларыны бөтен ызбруйлары вә йөк арабалары илә алып ята. Үгез, сыгыр, качырларны да йитештереп тора. Истанбулда нә кадәр уен белгән адәм бар исә, һәммәсене сугышка куа. Һәммәсе бик шатлык илә кабул итә. Дүрт табур пожарный (итфаия) гаскәре бар иде. Бунларның һәммәсе сугышка китте. Йирләренә милли табурлар куелды. Күңелле милли гаскәр, бүген рабигыльәүвәлнең икесе, Истанбулдан Тәкфүр тагына сиксән вапур гаскәр китте. Хөкүмәт бөтен вапурларны гаскәргә тәхсыйс итте. Хәтта ширкәте хәйриянең дә (бугаз эчендә пароход йөртә торган ширкәт) бик күп пароходларын иҗарәгә алды. Гәлибулы вә Тәкфүр тагына бик күп туп китте. Диван юлы дигән урамнан бер сәгать кадәр тупчылар үтте. Атлары уйнап бара, гаскәрләр кып-кызыл, көлеп, сөйләшеп гаедкә барган кебек баралар. Шәүкәт паша шул көн Айя-Стефануска китеп, тайярә мәктәбене (очучылар әзерли торган мәктәпне) күздән кичерде. Бик шат булып кайткан. Солтан үзе дә бүген Чаталҗага китә икән диеп сөйлиләр. Төрекләрнең күңелләре бик күтәренке. Гарәп, төрек, көрд: бөтен госманлылар кул-кулга биреп бик тырышалар. Дөвәле мөгаззаманың Төркиягә каршы "без бөтен дәүләтләремезне Рум иле кыйтгасыннан чыгарырга карар бирдек. Әгәр сугышны туктатып солых идәрсәңез, сезгә йөз миллион лира бурыч бирәмез, Истанбул шәһәрене дә сездә калдырамыз, унбиш сәнә мөддәт сезгә бирәмез. Әгәр унбиш сәнә эчендә мәмләкәтеңезне игмар вә тәрәккый иттерсәңез, шул көннән игътибарән, кулыңызда калган йирләр сезнең улачак. Юкса Анатулыны да бүлеп алачакмыз" дигән сүзләре ишетелде. Фәкать төрекләр буңар истихзаи илә көләләр генә. Без яшәсәк, үз куәтемез илә яшәрмез, юкса Аурупаның моннан соңра һичбер сүзенә әһәмият бирергә дә, ышанырга да ярамый диләр. Хосусан, Англиянең хариҗия назыйры "Гавам камарасы"нда "Балкан хөкүмәтенең золымнарыны исбат идән вәсикаларыны нәшер итүгә хөкүмәт мосагадә идәрме?" дигән сөальгә каршы "искеләрне карышдырмаңыз, ул инде үткән эш" вә йа бу кадәр золымнарны өртеп калдырмак истәдекене аңлаткан җавабы, төрекләрне Аурупага каршы бөс-бөтен нәфрәт иттерде. Егерменче гасырда голүм вә фөнүн нә кадәр тәрәккый итте исә, хаксызлык, инсаниятсезлек, әхлаксызлык та ул кадәр тәрәккый итмеш икән, диләр. Ике йөз кадәр болгар җасуслар (шпионнары)ны тоттылар. Эчләрендә төрле сыйныфтан адәмнәр бар, имеш. Берничә Рум җасусларыны да тоттылар. Боларның яртысы диярлек госманлы тәбәгасе (подданныйсы) булган христаннардыр. Истикразы дахилинең тәхвилат кәгазьләре 11якында басылып бетәчәктер. "Кәнҗ төрек", "Иттихад вә тәрәккый" фиркасе яхшы ук бер микъдар бурыч бирәчәк, Мисыр хәдифе вә байлары кеби башка йирләрдән дә бурыч бирәчәкләр бар диләр, иганә биргәннәр дә бик күп. Һәр көн, һәр йирдән иганә килеп ята. Солтан егерме биш мең лира бирде. Вәлигаһед Йосыф Гыйзеддин әфәнде дүрт йөз лира беренче дәфга улмак үзрә бирмеш. Тагы вирәчәкене сөйләмеш. Башка шаһзадәләр вә назыйрлар да бик күп бирәләр. Хәтта иске мабәенчеләрдән Рагыйб намында затның йөз илле мең лира биргәнене бәгъзе гәзитәләр язды. Хөкүмәтнең сарай зиннәтләрене сата икән, хәтта Америкалы ике миллионер карарга килгән икән, дигән сүзләр дә булды. Фәкать соңра бу сүзләрнең греклар тарафыннан юри (махсус) чыгарылган сүз булдыгы аңлашылды. Мәркәзе Лахорда булган Һиндстан банкасы Истанбулның бик гүзәл йиренә шөгъбә ачачак вә башка шәһәрләр (Измир, Бәйрут, Шам иләх) гә дә бер шөгъбә ачачагыны сөйлиюрләр, Босна шәһәрендә кичән сәнә бер ислам банкасы ачкан иделәр. Босна мөселманнары хәзер дә шул банкы илә Һиндстан банкасы Дәүләте Госманиягә бурыч бирәчәк, имеш. +Шул көннәрдә һавалар бик яхшы, "сугыш өчен Аллаһы бирде" диеп, һәркем шатлана. Траблистан шәех Сәнүси тарафыннан заты шаһанәгә бер һәйәт килде. Бунларның эчендә Габделгазиз вә Сәедәхмәд әфәнделәр дә бар. Падишаһ тарафыннан үзләрене каршы алырга адәмнәр күндерелде. Гыйнварның егерме сигезендә Истанбулга йитеп, "Мәҗидия" сараена куелдылар. Сабах гәзитәләреннән бәгъзесе "Музәи һөмаюн"да булган шаһ Исмәгыйль Сафавинең тәхетене бер банкир ала икән, хәтта буның өчен хөкүмәткә сигез йөз мең лира (һәр лира сигез сум алтмыш дүрт тиен) бирә икән диеп тә сөйләделәр. Буның да ахшам гәзитәләрендә Рум гәзитәл��реннән алынган бер сүз вә асылы улмадыгыны яздылар. Хөкүмәт ул дәрәҗәгә үк килгәне юк. Янә Истанбулда гарип ике вакыйга булды. Бере Франциянең иң игътибарлы саналган гәзитәләреннән "Матен" гәзитәсе мөхбиренең Истанбулдан куылуы, икенчедә паспортсыз килгән америкалы бер мадамның иганәсе. Берсенә сәбәп: мөхбирнең асылсыз хәбәрләр язуы, хосусан шул көннәрдә (Истанбул гаскәре арасында ихтилял бар икән) дигән сүзе булды. Хакыйкатән, буның бер дә асылы юк. Чөнки мәйданы мөхарәбәгә мөхбирләрне дә, атташеларны да йибәрмәделәр. Бәлки, инсан сурәтендә булган үзләрене мәдәни санаган мәдәниятсезләрнең гарзы фәсад белән язган язуларыннан гыйбарәт. Икенчесенә сәбәп исә, мадамның шәфкать вә мәрхәмәткә килмәсе. Мадам пароходтан чыгар, тугры паспорт кайд ителә торган йиргә барыр. Үзенең паспортсыз килдекене Пира палас отеленә чыгып, аннан Америка сәфәрәтенә китеп, паспорт алачагыны сөйләр. Кайд мәэмүрләре сүзләрене язарлар. Агыр сөальләргә тотмаслар, китә белерсез дия яхшы мөгамаләдә булырлар. Моның үзәренә мадам бу көнгә кадәр төрекләр хакында сөйләнгән сүзләрнең ялган идекене аңлап, мәрхәмәткә килер. "Һилале Әхмәр"гә йиде мең сигез йөз груш (һәр груш сигез тиен) кадәр акча иганә идәр. Италия мөхарәбәсенә кадәр госманлылар да тайяра (һава көймәсе) чылыгы юк иде. Моннан бер ел - ярым ел әүвәл Айя-Стефанус дигән йиргә бер тайяра мәктәбе ясалган иде. Хәзер дә шул мәктәптә укый торган шәкердләр бик алга киткәннәр, бу мөхарәбәдә үзләреннән бик зур хезмәтләр күрелгән. Хәтта мөлязим Госман Нури исемендә берсе Әдернәгә очып барып килерлек дәрәҗәгә килгән. Иске садре әгъзам вә әсбак Рума сәфире Хаккый паша шул көннәрдә Аурупага китәчәк. Бөкрәш , Вияна , Берлин шәһәрләрендә булачак буннан бәгъзе гәзитәләр Хаккый пашаның солых мозакарәсе өчен китүене истихраҗ итсәләр дә, тугры түгел. Бу рәсми сурәттә хөкүмәт тарафыннан тәкзиб ителде. Хаккый паша Аурупага солых өчен түгел, башка нәрсә өчен китәдер. Төркия бүген даимән галиб килә, аның өчен солых ителмәве яхшы. Бөтен Аурупалылар дошманнар илә бергә инде мөхарәбәне туктаңыз дисәләр дә, төрекләр бүген сугышны туктатачак түгел. Мидия тарафларына бик күп фидаи адәмнәр күндерелмеш диеп гәзитәләр язган иде. Шул көннәрдә аларның болгар атлы гаскәренә һөҗүм итеп, бомбалар илә меңнән артык дошманны тәләф иткәннәрене хәтта аларның баш рәисләре булган Арыслан бәк дошманнар тарафыннан мохасарә ителдеке хәлдә бомбалар илә ярып чыктыгыны гәзитәләр яза. Болгарстанның Дили урман дигән йирләренә дә бик күп чәтә фидаиләр киткәнне сөйлиләр. Янә Василикус дигән йиргә дә бик күп чәтә таралмыш. Бунларның эченнән йөз кадәрлесе лаз, имеш. Мәҗрух булып килгән боларның сөйләвенә күрә дошманнарга даимән гафил икән баскыннар вә һөҗүмнәр итеп шашырталар вә бик күп дошманны тәләф итәләр икән. "Мөдафәгаи миллия" җәмгыяте бер тарафтан мәҗрух гаскәрләрнең истирахәтләре өчен кирәк нәрсәләрне төгәлләп тора вә икенче тарафтан да мәйданы мөхарәбәгә итләр кызартып, калай яшчикләргә тутырып биреп тора. Бөтен мәктәпләр, хәтта хосусый мәктәпләр вә зур-зур пашаларның өйләре бушатылып хастаханә хәленә куелды. Яхшы кроватьлар, өстендә яхшы юрганнар вә ястыклар хәзерләнгән, пичләре ягылган. Гаять җылы вә дәрәҗәи хорарәтләр куелган, ап-пакь киемнәр кигән хаста багучылар да хәзерләнгән, кадерле кунакларны көтеп яткан кебек мәҗрухларны көтеп яталар. Шул көннәрдә сугышлар бик каты, фәкать гәзитәләр бер дә язмыйлар. Язсалар да, гаять кыска вә гомуми хәбәр генә бирәләр. Бүген ахшам Гәлибулыдан мәҗрухлар килде. Җәрәхәтләре бик ул кадәр агыр түгел. Күбесе аякларыннан яраланган, иске кабинет заманында мәгълүбиятләргә сәбәп булганнарга, башка бөтен сәяси эшкә эләккәннәр гафу ителәчәк, диләр. Хәмидия крейсеры Порт Сәгыйдтән бик якында мәҗһүль бер йиргә хәрәкәт итәчәк. Туп Капу мәхәлләсендә янгын булып, өч магазин һәм йөз кадәр йорт янды. Бунларның һәммәсе дә ислам йортлары. Янгынны сүндерешергә рус вә Италия көймәләрендә булган итфаия (пожарный) гаскәрләре дә килмеш. Егерме тугызынчы гыйнварда Русиянең Истанбул лиманында булган "Росислаф" исемендә булган крейсерыннан бер туп атылып, Туп Капу җамигының рәшәткәсенә вә бер агачка тиеп йимергән. Буны хәбәр алган Истанбул вапуры команданы "Росислаф" вапурының командасына китеп, сәбәпне сораган. Аның үзәренә "Росислаф" көймәсенең команданы, көймәдә булган гаскәрләрнең уйнадыклары вакыт, яңлыш бер тупның атылып киттекене, һәр нә улырса улсын, тәрзыя бирерг ә хәзер идекене сөйләмеш. Соңра "Росислаф" команданы мабәйне һөмаюнга вә бәхрия нәзарәтенә китеп, тәрзыя бирмеш. Бу яңлышлыктан үзе дә мөтәәссеф идекене сөйләмеш. Русия сәфире дә Бабы Галигә килеп аерыча тәрзыя бирмеш. Трабзонда панҗар (чөгендер)нең йөз дә егермесе шикәр булганлыгы аңлашылган. Болай булганда Аурупа шикәрләре илә рәкабәт итә беләчәке тәхаккык иттекеннән бер шикәр фабрикасы салынырга карар бирелгән. Бер тарафтан һәр нә кадәр сугышлар бик каты дәвам итеп торса да, икенче тарафтан Истанбул шәһәр әмине Җәмил паша бик тырышып шәһәрне яхшырту өчен кайгыртып ята. Истанбулның төрле йирләренә бульварлар вә киң урамнар эшләтергә тотынды. Хосусан Туп Капу сарае иске Бизансларның сарайлары якынында бик гүзәл бакча эшләтмәгә башлады. Солтан Әхмәд бульварына да гөлләр сачты, әтрафыны тимерчыбыклар илә әйләндереп алды. Якында Айя-Суфия илә Солтан Әхмәд җамигы арасында бер Мәҗлисе мәбгусан бинасы салынырга башланачак. Ул йирләрнең бер кыйсеме узган янгыннарда янган иде. Янмаганнарын да бәләдия сатып алып тора. Әгәр ул йир дә ачылса, Солтан Әхмәд мәйданы тагы да киң вә гүзәл булачак. Казый көй вә Хәйдәр пашаның ике арасында булган сай йирне тутыртып һәм бик яхшы рыхтым һәм дә бик яхшы бакча ясалырга башланды. Йөк арабаларыны Аурупаның монтазам шәһәрләрендә булдыгы кебек үзләренә аеры урамнардан йөрергә әмер ителмеш. Әүвәлдә магазаларның алдына урамның уртасына кадәр тезелгән нәрсәләрене икенче вакыт катгыян чыгармаска да әмер ителде. Чыгарганнардан җәза (штраф) алалар. IV Госманлыларда зур мозафарият галәмәтләре +Бүген Дәүләте Госмания бик күп йирләрдән сугышып ята. Һәр йирдән бик шатлыклы хәбәрләр килеп тора. Бәгъзе йирләрдә дошманнар көн-көндә качып артка таба баралар. Чаталҗадан килгән хәбәрләргә караганда, шул көн болгар гаскәре Чурлы көе, Морадлы тарафларына чикелмеш. Чиркәс көеннән качарга башламышлар. Гәзитәләр язмаса да, мәйданы хәрабка барып килә торган забит вә докторларның сөйләвенә караганда, Чаталҗада мөсадәмәләр генә түгел, бәлки һәр көн гаять каты мөхарәбәләр дәвам иттекене, дошманнар бик күп тәләф булдыгыны, бик күп мөһиммат алганлыкларыны сөйлиләр. Ахшам гәзитәләре дә Тәркус күле җиварында Лазар көе якынында уналты туп, бик күп мылтык, хисапсыз ядрә кулга төшергәннәрене яздылар. Байтак кына әсирләр дә килә башлады. Хәзер Төркия гаскәре Озын күпер дигән бер күперне дә алганнар. Болай булганда Чаталҗа гаскәре илә Әдернә гаскәре арасында сигез генә сәгатьлек юл калган. Хәзер дә, Мидия дә төрек ләр кулына керде. Бу тарафларда сугышның иң куәтлесе Лүлә Боргаз, Баба Иске тарафларында булыр. Болгарлар мөтарәкә заманында Чаталҗа тарафларында бик күп вә куәтле истихкямнар ясаган булганнар. Аларның артында сакланып, берәр сәгать сугыша белмеш исәләр дә, аннан артыкка чыдый алмаганнар, ташлап качмышлар. Мөһимматның күбе дә шул вакыт алынган. Монтазам бер сурәттә кача белмәк өчен бу юлны да болгарлар хәйләләр итеп бакканнар. Пич морҗа (калай торба)ларыны туплар кебек йирләштереп куйганнар, бик күп таякларга гаскәр киеме вә гаскәр шапкасы кидереп куйганнар. Шуңарга ышанып, юлларында акрын-акрын гына киткән вакытларында төрек гаскәрләре үзләрене бердән килеп басканнар. Төрекләр алга киттекчә юлларыны төзәтеп, телеграм чыбыкларыны ялгап баралар. Тәкфүр тагына да йөз вапур кадәр гаскәр вә күңелле чәтәнең бик муаффәкыятьлә чыктыгыны болгарларны бик яман бер хәлгә куйганлыкларыны да язалар. Силиври, Мирфәтә, Шаркода да дошманга бик күп тәләфәт бирдергәннәр. Әүвәлдә дошманнарның планы бик маһиранә, гакыллыча иде. Ниятләре Кара Диңгез кырыеннан Сарус көрфәзенә кадәр зынҗыр кебек сибелеп, Мәрмәрә диңгезе кырыена төрекләрне йибәрмәү иде. Бөтен куәтләрене Гәлибулы ярыматавына терәп, төрекләрне тәмам изеп, Дарданел бугазыны Юнан сугыш көймәләренә ачмак иде. Дарданел ачылдыктан соңра, Юнан көймәләре тугры Истанбулга тупларны терәп истәдекләре кадәр йирләрне вә тәзминате хәрбияне кабул иттерергә төрекләрне мәҗбүр кылмак иде. Фәкать төрекләр моны бик әүвәлдән сизеп, Гәлибулы вә башка кирәкле йирләргә һәммәсенә тиешле нәрсәләрне вә бик күп ��аскәрне тутырган. Төрекләрнең болай үзләреннән дә оста чыгачагыны гакылларына да китермәгәннәр иде. Эшләр аларның дидеке вә уйладыгы кеби чыкмады. Инде төрекләр киерелергә, күкрәкне терәргә башладылар. Бу кадәр муаффәкыятьләргә төрекләргә үзләренең сугыш көймәләре дә бик күп ярдәм итә. Тәкфүр тагында Мәсгудия крейсеры илә башка бер көймә бик зур эшләр күрсәткәннәр. Дошманнар мөтарәкә бозылыр- бозылмас Гәлибулы ярыматавында Болайир бәрзәхенә тугры кил меш ләр. Хәтта Корычифтлек вә Торган Арыслан дигән йирләргә кадәр килгән булганнар. Болайир исә тәмам ике йөз йитмеш метрлык биеклегендә, Болайир истихкямының каршында. Болайир истихкямы исә, ике йөз егерме метра биеклегендә генәдер. Гыйнварның егерме сигезендә шул йирдә беренче мөхарәбә башланган. Ул көн-көн буена бик каты мөхарәбә дәвам иткән. Төрекләр дошманнарны Корычифтлек илә Торган Арыслан дигән йирләрдән качырырга муаффәкъ булганнар. Фәкать Әксәмил көе илә Корычифтлек арасында булган тауларга йирләшкән дошманнарны ул көн качыра алмаганнар. Хәтта шул йирдә гарәпләр, үзләрене үзләре тоталмыйча, алты йөз кадәресе болгарларның туплары арасына кылыч илә киткәннәр. Командан үзләренә "тупка каршы кылыч илә кителмәз. Зинһар, үзеңезне тәләф итмәңез, гаҗәлә шәйтаннандыр" дисә дә, кабул итмәгәннәр. Соңра командан: "Үз ихтыярыңыз", - димеш. Боларның бердән туп астына кереп, ике йөз данәсе тәләф булган. Фәкать шулай да болгарларның ике тупларыны алырга муаффәкъ булганнар. Гыйнварның егерме йидесендә бу тауларга да һөҗүм итеп ахшам вакытында дошманнарны буннан да качырмышлар. Кавак суе вә Казый көе тарафларына киткәннәр. Төрекләр бунда да бик күп мөһиммат вә өч йөз кадәр әсир кулга төшергәннәр. Шул сәгатьтә ихтимал ул йирләрне дә алып, дошманнар Мигалкара вә Кәшан тарафларына китмештерләр. Хәтта агыздан-агыза буны сөйлиләр дә. Бу сугышларда Сарус көрфәзеннән Юнан көймәләренең дә һөҗүм иттекләре хәлдә һичбер зарар итә алмаганлыкларыны сөйлиләр. Хәтта кальгаи Солтаниядә (Дарданел)да булган төрек көймәләренә, һава көймәләре илә килеп юнанлылар бомбалар атканнар. Бер дә зарар итә алмаганнар. Бәлки, төрек тупчылары дошманның бер һава көймәләрен йимергән, диләр. Болгарларның ике көн кадәр мөхарәбәдән соңра әүвәлге гайрәтләре кими башлаган, диләр. +Әдернәдә дә бик яхшы тырышып дошманнарны кырып яталар икән. Ике көн кадәр дошманнар бик каты һөҗүм итеп бомбардыман иткән булса да, Әдернәгә бер дә зарар тиерә алмаганнар. Бәлки, Рөшди пашаның туплары илә дошманнар бик кырылып куәттән таялар икән. Шөкри паша озын йирләргә китә торган тупл арны туктатып, якын китә торган туплары илә генә аттырырга башлаган. Берничә дәкыйкадан соңра боларны да туктаткан. Аннан-м оннан гына берәр туп аттырырга башлаган. Моны күргән дошман Рөшди пашаның инде туплары беткән. Куәте бетте диеп уйлаган. Бөтен гаскәрләр истихкям янына йөгерешеп килергә башлаган. Тәмам тиешле йиргә дошманнар килеп йиткәч кенә, бердән команда биреп, тупларны аттырган. Шунда тәмам ундүрт мең болгар тәләф булган. Ике көн бик каты сугышкач, болгарлар тупларыны туктатканнар. Өч көнгә кадәр сугышны туктатып торырга карар биргәннәр. Чөнки Шөкри паша тарафыннан болгар тупларының тордыгы йирләр кәшф ителмеш. Шунлыктан болгар тупларыны хөкемсез калдырган, бик күп гаскәрләрене һәлак иткән. Бу хәлдә дәвам иттекләре вакыт һичбер нәрсә эшли алмаячакларыны аңлаганнар да, тупларының йирләрене үзгәртергә мәҗбүр булганнар. Тупларның йирләре үзгәртелеп, башка йиргә йирләштергәнгә кадәр, әлбәттә, бер дә булмаганда өч көн кирәк. Бүгенге гәзитәләрнең язуына күрә, дошманнар гафил икән, бер хоруҗ хәрәкәте иҗра иттермеш, бик күп дошманнарны тәләф иткәннәр, дошманнарның истихкямнарыны йимергәннәр, бик күп әслиха илә башка нәрсәләрне кулга төшергәннәр. Әдернәдә мөһимматның күп әрзакның да йитәрлек идеке аңлашылмактадыр. Яниягә юнаннар бик күп мәртәбәләр һөҗүм итеп баксалар да, бернәрсә дә итә алмаганнар. Соң һөҗүмнәрендә юнанлылар тукыз мең тәләфат биргәннәр. Баш командан принц Константин да агыр сурәттә җәрәхәтләнгән. Яния истихкямнары каршында өмидсез бер хәлдә тормакталар, имеш. +Ышкудрада да госманлылар зур-зур муаффәкыятьләр күрсәтмәктәләр. Соң һөҗүмдә дошманнар (Каратагъ, Сербстан гаскәре) Ышкудраның алынында Тарбуш дигән йиргә бар куәтләре илә һөҗүм иткәннәр. Серблы вә каратаглы гаскәрләрдән тәмам унбиш мең гаскәр тәләф булган, Каратагъ краличәсенең атасы илә борадәрләренең ике углы, йөз егерме биш забит мәктуль улмышлар. Тарбуш алынында сербларның ике табур туплары бөтен гаскәрләре илә тәләф вә һәлак улмыш. Бу мөхарәбәдә Каратагъ короле Николай команда итә торган булган. Бер тарафтан албаннар сербларга каршы сугышка хәзерләнәләр икән. Шул көннәрдә Авлониягә биш мең мылтык илә сугыш кораллары килгән, илле кадәр дә Австрия забитлары бунларга команда итмәк өчен килгәннәр. Бик якында Ышкудрада булган гаскәрләр илә берләшәчәкләр, имеш. Албаниядә ислам вә христианнар һәммәсе сербларның бу кадәр золымнарына каршы тору вә аларны бөтен Арнаудлар бер улып Албаниядән чыгарырга карар биргәнлекләрене язалар. Траблиста да анда-монда сугышлар дәвам итеп тора, хәтта шул көннәрдә генә Дәрнә җиварында гарәпләр итальяннарга сугыш ачып качырганнар. Итальяннар яр кырыйларыннан бик озакка китә алмыйлар, имеш. Италиянең унбиш көн эчендә бөтен Траблис кыйтгасыны забыт итәчәкене гөман итеп тә гөманында алдандыгы ничек көн кебек заһир булды исә, бу көн Балкан дәүләтләренең дә гөманнарында алданганлыклары заһир булды. Чөнки дошманнарның мөтарәкәне фәсех итеп сугышка тотынуларының сәбәбе: алар һәм Әдернә, һәм Ышкудра, һәм дә Яниягә бердән бик каты һөҗүм итеп фәтех итә беләчәкләрене уйлаганнар иде. Хәлбуки бу кадәр ��аты һөҗүмнәр вә бу кадәр адәмнәрне тәләф иттекләре хәлдә, һичбер нәрсәгә муаффәкъ ула алмадылар. Төрек галәмендә тарихи бер көн (Мөселман кадыннарының олугъ бер иҗтимагы) +Әүвәлге мәктүбемдә дарелфөнүн конферанс залында Госманлы кадыннары тарафыннан конферанс биреләчәкене язган идем. Февральнең сигезенче көне, һава гаять гүзәл иде. Сәгать унбердән җәяүле вә атлы бик күп кадын вә кызларның һәр йирдән дарелфөнүнгә тугры агып килгәне күренә иде. Дарелфөнүн ишекләре ачык, һәммәсе җамигъга кергән кебек кермәктәләр иде. Ул кадәр күп кадын-кыз каян бу кадәр килә? Искитәрлек дәрәҗәдә агым дәвам итә иде. Эченә биш мең кеше ала торган зур зал тулды. Коридорлар тулды, дарелфөнүн бакчасы тулды. Сыеша алмагач, бик күбесе урамда калырга мәҗбүр улды. Урамда калганнар бик мәэюс улып киттеләр. Фәкать бакча эчендә булганнар да конферансны ишетә алырлык түгел иделәр. Эчләреннән бәгъзесе һай ди кидәлем, конферанс ишетелми, болай торганчы кидәлем, диде исә дә, башкалары "конферансны ишетә алмасак, һич улмаса иганәмезне бирермез" диеп, аларны да туктаттылар. Конферансның рәисәсе Мәхмүд Мохтар пашаның кадыны перәнсәс Нигъмәт ханым иде. Зилне (звонокны) чыңгырдатты. Һәммә кешенең күзе аңар бакты. Хәл вә мәүкыйгга монасиб, кыска фәкать гаять җанлы нотык илә мәҗлесне ачты. Берәрберәр "сүз сөйлиячәк хатибәләрне" хәзер булганнарга тәкъдим итте. Элек хотбә сөйләгән: мәшһүр мөәррих Җәүдәт пашаның кызы әдибәи мәшһүр Фатыйма Галия ханым улды. Бик галимәнә бер сурәттә, иркәкләр мөхарәбә итәр икән, кадын-кызларның ничек бер сурәттә дингә, ватанга хезмәт итмәк мөмкин идекене бәян итмеш. Аяте җәлилә вә әхадисе нәбәвия укып тәфсирләрене сөйләмеш. Франсузларның алманнарга тәзминате хәрбия бирер икән вагон тулысы акчаның яртысыны кадыннарның бирдекене, хәзер мөхарәбә иганәсе бирү ислам кадыннарының вазифасы улдыгыны озын-озады аңлатмыш. Соңра нәүбәтне, русияле, безнең дүрт кыз карендәшләремез - Гөлсем ханым, ике Мәрьям ханым, Рокыя ханымнарга бирмеш. Болар да араларыннан Гөлсем ханымны (бу ханым - мәшһүр Чистай хәзрәтенең кызы, Петербургта риязыят шөгъбәсендә дарелфөнүннең математический сыйныфында укый) сайламышлар. Гөлсем ханым, хотбә мөнбәренә менгәндә бөтен кадыннар тарафыннан кул чабылмыш (алкышланмыш). Бу да сугыштан, Төркиянең бу хәлдә булуыннан, Русия мөселман кадын-кызларының да бик кәефләре киткәнлекене, дине исламның яхшы сурәттә саклануы хәлифәнең, Төркиянең куәтле булуында идекене озын-озады бәян итмеш. Дүртесе дә бик алкышланмышлар. Гөлсем ханым сөйләркән хәтта бәгъзеләре агъламыш. Хосусан бөтен галәме исламның, билхасса төрекләрнең госманлы төрекләренә мәгънәви ярдәмче мозаффәриятьләре өчен догачы, үзләренең дә госманлы ханымнары илә бөтен фидакарьлекләрнең соңына кадәр китәргә хәзер булдыкларыны сөйләгәндә һәр тарафтан "тәшәккүрләр идәрез, Аллаһы сезнең ��ебиләрне әксик итмәсен, яшәңез, русия ле мөселман кадын-кыз карендәшләремез яшәсен", диеп кычкырмышлар, бик озын кул чапмышлар. Буннан соңра да Фәһимә Нөзһәт ханым (бу да әдибә вә мөхәррирәлеге илә шөһрәт алмыш бер ханым) хотбә минбәренә чыкмыш. Бу исә госманлы тарихыны, ислам әхвәлене Аурупа вәхшәтене берәр-берәр бәян итмеш. Бу ханым сөйләдеке вакыт һичбер агъламаган кадын калмамыш. Дарелмөгаллимат мөдирәсе Нәкыя ханым вә дарелмөгаллимат соң сәнә талибәләреннән берничәсе дә нотык сөйләдектән соңра Төркиянең иң әдибә вә мәшһүрәләреннән Халидә ханым: "Ханым әфәнделәр! Белеюрмесез, без нинди хөкүмәт? Бәйтулла бездә, Кәгъбәи Мөкаррәмә вә раузаи мөтаһһара эчләрендә булган Мәккәи Мөкәррәмә, Мәдинәи Мөнәүвәрә бездә, бөтен йир йөзендәге мөселманның күзе бездә, безнең тырышмамыз вә фидакарьлегемез бөтен мөселманнар өчендер. Нәмез вар исә, вирәлем, юк исә, үземез сугышка кидәлем" дия башлаган хотбәсе илә кадын-кызлар урыннарында тора алмаганнар. Бик күбесе, түзә алмыйча, һушлары китеп егылганнар. Шул көне исламиятнең вә госманлыкның тарихи вә бик зур көне булды. Халидә ханым хотбәсене тәмам иттектән соңра түбәндәге карарларның вирелмәсене тәклиф итмештер: 1) Госманлы гаскәрләренә бөтен Госманлы кадын-кызлары исеменнән телеграм бирергә; 2) Һиндстан, Русия, Төркестан, Фәс, Иранстан иләх кадыннарына Румиледә Балкан җанварларының иткән җинаятьләренә каршы нәфрәт изһар итүгә, мөгавәнәте миллия иганәсенә ярдәмдә бәрабәр булырга өндәп телеграм бирергә; 3) Балканнарда бу кадәр золым вә катле гамьнәрдән протест (шикаять) итеп бу җинаятьләр вә вәхшәтләрнең уңыны алмак өчен нөфүзләрене иҗра итмәкләрене риҗа итеп бөтен краличәләргә телеграм бирелмәсе. Бу карарлар бөтен кадыннар тарафыннан кабул улынмыш. Вә телеграм бирмәк өчен дә араларыннан берничә кадын-кыз аерылмыш. Телеграмнар тәртип ителеп, тиешле йирләргә бирелмеш. Иҗтимагъ хитамга ирдеке вакыт Мәхмүд пашаның нәбирәсе Халидә ханым хотбә минбәренә менеп, өстендә булган бөтен мөзәйянатыны (кыймәтдар алкалар, алтын сипучкасы илә бәрабәр, алтын беләзек вә йөзекләр илә бәрабәр, алмас ташлар вә башка кыйммәтле нәрсәләрене) "Мөдафагәи миллия" иганәсенә һәдия итеп биргән. Моны күргән башка кадын-кыз уздырышка бөтен зиннәтләрене вә кесәләрендә булган акчаларыны хәтта күзләрендәге күзлекләренә кадәр иганәгә бирмешләр. "Мөдафәгаи миллия" иганә сандыкларыннан тугыз данәсе, "Һилале Әхмәр" сандыкларыннан өч данәсе тулмыш. Ягъни унике сандыкны тәмамилә акча илә тултырмышлар. Буннан башка бриллиант йөзекләр, алкалар, алтын-көмеш сәгатьләр, сипучкалар, беләзекләр өст-ө стенә бик күп өелмеш. Боларның һәммәсе "Мөдафәгаи малия һәйәте"нә вирелмеш. VI +Бер атнадан бирле Истанбулда һавалар бозык, даимән диярлек кар, ягъмур явып тормакта. Нә кыш, нә дә яз. Тышта суык, өйләрдә пич юк. Чадыр хәяты кебек бер хәят дәвам итеп китмәктә. Хәреб мәйданнарында, һаваларның начарлыгыннан, мөһим сугышлар булмаса да, мөсадәмәләр дәвам итеп тормакта. Шул көннәрдә генә шаһзадә Җәмалетдин әфәнде Чаталҗада болгарларга баскын итеп дүрт йөзен тәләф, берничәсен әсир иткән. Яхшы ук бер микъдарда әслихә вә ике флаг кулга төшергән. Караңгы болытлы бер кичәдә гаскәрнең бере, болгар урдугяһына китеп, чатыр эчендә йоклап яткан өч забитны мохафизлары илә бәрабәр үтереп, сугыш планнарыннан бер кыйсемене алып килгән. Йирле рум, болгар авылларының әһалисе болгарларга бик күп ярдәм итмәктәләр. Хәтта ашый торган икмәкләренә кадәр биреп йибәрмәктәләр. Истихкямнарын казышып, әрзакларын ташышып торалар. Ат вә үгезләрен, хәтта бөтен хайваннарын биреп ятмакталар. Төрекләр кайтарып алгач, бу хәлләренә хәйран калалар. Йитмәсә үзләрен хыянәтсез чыгарырга бундый тугър ыларда мәзлүм булдыкларын сөйләп, ышандырырга тырышалар, имеш. Хәлбуки төрекләр тикшереп баксалар, боларның һәммәсе төрекләр тарафыннан кайтарылып алыну ихтималын күрер-күрмәс үзләре бар, йөкләрене болгарларга бирдекләре аңлашылмактадыр. Чөнки бунлар төрекләр тарафыннан ач калмаячакларын бик яхшы беләләр. Мәрмәрә диңгезеннән бер йилкән көймәсе тоттылар. Өсте ком, астында исә бик күп силах вә пуль (фәшәң) булган. +Хаккый пашаның Аурупага китүе тугрысында төрле гәзитәләр төрле сүз язуда дәвам итәләр. Хөкүмәтнең акрын хәрәкәтенә милләтнең эче пошып нөктәле сүзләр дә сөйләп куялар. Һәрнәрсәне әсрар диеп яшерәдер. Әгәр чынлап та әсрар булганга яшерелә торган булса ярый. Фәкать Камил паша кабинәсе кебек булса, бу кабинәнең эше тагы да мөшкелрәк булыр, бу милләт Камил пашага ничек хәрәкәт иткән булса, бу кабинәгә дә шулай хәрәкәт итә белер, дигәннәре дә бар. Гаскәр вә милләт хәребнең тиз вә сөргатьле булуын тели. Хөкүмәт исә бу акрынлыкны һаваларның фәналыгыннан диеп күрсәтә. Әһалидән бәгъзесе парә юклыктан, имеш, диеп тә куя. Фәкать рәвеш хәлдән һәм һаваның һәм дә акчасызлыкның тәэсире булдыгы аңлашыладыр (һәрхәлдә суыктан булса кирәк) Аурупа миллионер вә банкирлары һәммәсе бурычка акча бирмәскә иттифак итмешләр. Солых итеңез, соңра бирермез диләр, имеш. Фәкать "иттифакы мөсәлләс"нең бирмәк ихтималын, хәтта Америка мусавиларының бирмәк ихтималы да бик кариб дигәннәр дә бар. Шул тугрыда Бабы Гали сөйләшеп ята, диләр. Милләт, әгәр һичбер йирдән бурыч бирмәсәләр, барымызны түгәрмез, истикразы дахили идәрмез дә мөхарәбәне дәвам иттерермез, Әдернәне үз кулымызда калдырырмыз, диләр. Шәүкәт паша садре әгъзам булганнан бирле күп вакытларда Бабы Галидә куна. Якында тәкрар Чаталҗага барып килде. Гаскәрнең кышлык киемнәре йитәрлек, ашау-эчү гүзәл, үзләренең бик шад булуларын күреп шадланып килгән. "Мөдафагаи миллия" җәмгыятенә дә килеп китте. Бер сәгать кадәр һәйәте идарә илә утырышып "бән бөтен мәсьүлиятьне үз өстемә алып мәүкыйге икътидарга килдем. Ми��ләтнең арзусын тәмамы илә йиренә китерәчәгемә шик вә шөбһә ителмәсен. Дәүләтемезнең истикъбале бик өмидле вә парлактыр дия кыска фәкать бик үткен бер сурәтдә сөйләп китмеш. Күңеллеләр һаман да язылып ятмактадыр. Хәтта күңелле нәфәр булып язылган пашалар да бар. Бу җөмләдән дахилия нәзарате мәэмүрләреннән алтмыш яшьләрендә Җәмил пашадыр. "Инде картайгансың. Хәмед улсын , сездән башка да йитәрлек гаскәр бар" дигән кеше ләргә каршы "бән карт булсам да, яшьләр кадәр эш эшли алырмын. Үземә ышанамын. Хәзер дә йиде яшеннән йитмешкә кадәр сугышка китү вакыты йитте, диеп игътикад итәмен. Һәркем бәнем кебек силахка сарылса, бу дәүләт гаип иттекләре илә бәрабәр бик күп йирләрне фәтех тә итә белер" димеш - төрекләрдән иркәк кыяфәтенә кереп сугышка киткән кызлар да юк түгел. Шул көннәрдә генә берсе Гәлибулыдан хаста булып килде. Нишанлысы илә бәрабәр әүвәл Шаркуга китеп болгарлар илә мөсадәмәдә булган соңра Гәлибулыга китеп иркәкләр кадәр гайрәтләр күрсәткән "мөхарәбә мәйданына кергән вакытларда бәндә кадынлык хисе беткән иде. Колакларымызның яныннан выз-выз үтеп киткән куршыннардан нишанлым илә каһ-каһәләр илә көлә идек. Бер тарафтан атышып ятамыз, икенче тарафтан да нишанлым бәңа Франсә мөхарәбәләрене аңлатып ятмакта иде. Соңра хасталандым, Истанбулга килдем. Сәламәтләнгәч тә, тәкрар сугышка китәчәкмен вә ватан өчен сугышу кадәр хозурлы бернәрсәне гомеремдә күрмәдем" диюр. Исемене һичбер адәмгә сөйләми. "Чөнки бән тәкрар сугышка китәчәкмен. Соңра бәнем кадын икәнемне аңларсыз. Бу китешемдә дә ирләргә охшарга бик тырыштым. Фәкать мыекларымның булмавы бәне бик яшь күрсәткән булса кирәк. Забитым: "Һәмшәһрем, син кайсы шәһәрдән? - диеп сорады. Бән дә: "Әфәндем, дарелфөнүн таләбәсеннәнмен. Дине милләт өчен сугышка язылдым", - дидем. - Аллаһы сезнең кебек таләбәләремезне милләткә багышласын, Иншаллаһ, бик якында милләтнең бик зур адәме булырсыз диде", - диюр. Сачләрене бөтен төбеннән кискән. Сөйләдеке вакыт тәмам иркәкләр кебек көлебрәк сөйли, фәкать хасталыгыннан иңелдәп тә куядыр. Истикразы дәхилигә яһүдиләрнең күп катышу ихтималын сөйлиләр. Хәтта бу хосуста Истанбул "хахам башы" рәисе руханилары мадамы илә бәрабәр вәгазьләр, конферанслар биреп, әһалине тәшвик итеп ята. Болгарлар, үзләрене галиб күрсәтмәк өчен, Аурупа гәзитәләренә даимән ялган хәбәрләр язып тордыклары гәзитәләрдә күрелмәктәдер. Гүя Әнвәр бәк Гәлибулыда мәҗрух улмыш, өч табур госмани гаскәре дә тәләф ителмеш, Әдернәдән бер мөфрәзә сиксән кеше сәлахләре илә качканнар, имеш. Мондый хәбәрләрнең һәммәсенең асылсыз, юри чыгарылган хәбәр идекене бәян итеп, хөкүмәт рәсми сурәттә тәкзиб итте. Кәчән көн Гәлибулыдан йөз кадәр мәҗрух килде. Солдаттан бер нәфәрдән Әнвәр бәкнең хәлене сорадым: "Хакыйкатән мәҗрух-фәлән улдымы?" - дидем. Хәер, әфәндем, машаллаһ, арыслан кебек. Аллаһы гомерене озын кылсын, бер дәкыйка билә ял иткәне юк, төн-көн даимән йөреп, һәрнәрсәне күзе илә күреп тора, диде. +Дошманнарның Балканда йөз меңнән артык мөселманнарны, гөнаһсыз балалар, кадыннар, картларны вәхшиянә бугазладыклары һәркемнең мәгълүме булса кирәктер. Шул җанварлыкларны һәр тарафка китеп аңлатмак өчен, Аурупага "Мөдафәгаи миллия" җәмгыяте тарафыннан Хәмидулла Сөбхи бәк илә Нөзһәт, Сабит бәкләр күндерелделәр. VII +Истанбул янгыннары бер дә башка шәһәрләрнең янгыннарына биңзәмидер. +Бер янганда, күп вакытта йә мең яки йөз бина янмактадыр. Кичәге көннәрдә Солтан Әхмәд мәйданы, Айя-Суфия җамигы каршыларында Гаделия нәзариятенең алдындагы өйләр янды. Барлыгы йөз өй, кырык дөкяннән гыйбарәттер. Өйсез калган бичаралар Айя-Суфия җамигына йирләштерелделәр. Бу биналар янмаса да, җимерелеп, Солтан Әхмәд мәйданын зурайтмак вә бер Мәҗлес мәхбусан бинасы бина итмәккә карар бирелгән иде. Бу җирләр янып ачылгач, Гаделия бинасы гаять гүзәл бер сурәттә мәйданга чыкты. Солтан Әхмәд мәйданы илә Айя- Суфия арасы ялтырап, гаять гүзәл булып калды. Тәкрар мөхарәбә башлангач, әҗнәби дәүләтләр "һич булмак имкяне булмаган" куркулардан, сүздә тәбәгаләрене сакламак өчен, икешәр сугыш көймәләре күндергәннәр иде. Шул көймәләрнең гаскәрләре төрек хөкүмәтенең, жандарма, полисләренең башларына бәла булды. Һәр көн исереп йөреп, урамнарда узган барганнарга бәйләнәләр. Төрек полисләре, жандармалары, тотып-тотып, үзләрен сәфарәтханәләренә илтеп тыгалар. +Егерменче гасырның мәдәни дәүләтләренең гаскәрләре дә мәдәни (!) булыр инде. +Пәйгамбәр галәйһиссәламнең туган көне, гадәттәге кебек, манараларга хөкүмәт биналарына фонарьлар ягылды, туплар атылды. Фәкать бөтен даирәләрдә мәэмүрләр эшләрендә дәвам иттеләр. Ял иттермәделәр. Солтан җәнапларының үзеннән башкаларга рәсми тәбрикләр дә әйтелмәде. +Истанбул эче бик рәхәт, һәр адәм мөтәәссир,4 сагыш эчендә, һәммәсе бер эш илә мәшгуль булганга бер кая барырга вакытлары юк. Фәкать Галата тарафында бер кыйсем госманлы христианнары бик ля кайд. Алар болгарларның Истанбулга керә алмаганлыкларыннан мөтәәссир. Араларында Истанбулны тынычсыз күрсәтергә тырышып, болганчык судан балык ауламак өчен йөргәннәре дә бар. Хәтта бәйрәм мөнәсәбәте илә атылачак туплардан истифадә итеп халыкны бер-беренә каршы төшермәк, фетнә чыгармак өчен "Ни вакыт өч туп аттылар исә һәр адәм өйләренә кереп бикләнсен" дип, урамнарда игъланнар да ябыштырганнар. Вакыйган, бәйрәм көне килеп туп атыла башлагач, бәгъзы адәмнәр курка да башлаганнар. (Төркиядә һәр зур бәйрәмнәрдә намазларның вакыты алдыннан унберәр туп атмак гадәте исламиядәндер.) Истанбул полис вә жандармаларының гайрәтеннән һичбер нәрсә котыла алмый. Бу афиша ябыштыручылар тотылып хабесханәгә куелганнар. Мондый фәсадчыларның фәсадлары сәмәрәсез калмактадыр. +Өч ай эчендә сахтәкярләр (фальшь эш эшләүчеләр) дә күбәйгән. Бу көннәрдә генә дә өч сахтәкяр ширкәте (компаниесе) тотылды. Берсе сахтә Хиҗаз юлы маркасы эшләүчеләр. Болар өч ай эчендә байтак кына фальшивый маркалар эшләп чыгарган булганнар. Ул маркалар хәзер дә җыештырылып тормакта. Бу ширкәт эчендә хакыйкый Хиҗаз юлы маркасы (билеты) басыла торган хөкүмәт даирәсенең адәмнәре булганлыгы да мәйданга чыкты. Икенчесе исә команданнар тарафыннан хаста гас кәрләргә бирелә торган вәрәкага охшашлы кәгазьләр эшләүчеләр ширкәте. Бу ширкәттә зур мәгаш алучы хөкүмәт мәэмүрләреннән берничә адәмнең барлыгы мәйданга чыккан. Болар байтак кына адәмнәрне гаскәрдән коткарган булганнар. Хәзер шул адәмнәрне, эзләп, сугышка җибәреп торалар. Өченчесе дә - ялган билетлар эшләүчеләр вә фальш акчалар сугучылардыр. Боларның төрлесе төрле хәбесханәләргә йирләштерелделәр. +"Хәмидия" крейсеры шул көннәрдә Мальтадан күмер алып мәҗһүл бер тарафка киткәнлеген язалар. Хәтта өч юнан торпедасы үзен тәгъкыйб итә, имеш, дип тә сөйләделәр. Соңгы хәбәрләрдән Мальтага килмәстән әүвәл Порт Сәгыйдтән чыккач та, үзенә өч юнан торпедасы очраган, берсен батырган, икенчесен мөһлик вә хәтәрле бер сурәттә, өченчесен дә җиңелчә генә җимергәне аңлашылмактадыр. Моның команданы Рәүф бәк Кырымлы - Ялтага якын Алушталы бер татардыр. Әдернә команданы Шөкри пашаның да татар булуын сөйлиләр. Исеме татар Шөкри паша дип йөртелмәктәдер. Мәшһүр Гази Фуад пашаны да татар диләр. Дүртенче урду команданы Госман паша Казан татары. Элекке Малия назыйры Габдрахман паша да татар. "Танин" газетасы мөхәррире мәшһүр Җаһид бәк - Кырым морзаларыннан берсенең углыдыр. Зарыбханә назыйры Габдрахман бәк тә татар. Хөкүмәт мәктәпләренең күбесенең мөгаллимнәре татардыр. Чөнки инкыйлабтан әүвәл госманлыларның күпләре даимән мәэмүр улмыш, кәтип улмыш. Мөгаллимлек мәсләге исә бик түбән бер мәсләк саналмыш. Биредә татарларның аркалары, таяныч адәмнәре булмагангамыдыр, яисә мөгаллимлекнең бик гали вә бик мөкаддәс бер мәсләк улдыгын тәкъдир иткәнлектәнмедер, күбесе мөгаллимлеккә һәвәс иткәннәр. Иң мөһим вә иң әминиятле җирдә булган адәмнәрнең асылын тикшереп баксаң, астыннан Кырым татары чыга. Мәктәпләренең дә һәммәсендә диярлек беренчелекне татар таләбәсе аладыр. Һәр мәктәптә татар таләбәсе үзләрен тырышлыклары илә танытканнар. Мөгаллимнәре дә бик яраталар. VIII +Төркиянең бөтен фидакярлекләрне үзенә алдыгы, соңгы сугышларда төрек гаскәрләренең даими галиб булдыгы укучыларга мәгълүм булса кирәк. Фәкать акча җәһәтеннән эш бераз куркулырак иде. Шул куркуны китәрмәк өчен, хөкүмәт кайдан да булса акча табу юлын эзли башлады, мөмкин булган чараларга кереште. Биш йөз мең лирага (һәр лира сигез сум алтмыш биш тиеннән) Тәкъсим мәйданын сатты. Бу мәйдан Галата тарафында хөкүмәт мәйданы иде. Өч миллион биш йөз мең лира кадәр "Дойч банк" вә "Броксель" банкларыннан бурыч алды. Траблис солыхы буенча итальяннар тарафыннан бу сәнә биреләсе тиеш булган илле миллион франк акчаны алды. Уфак нәзарәтләрдә дә дүрт-биш миллион кадәр ихтият акчасы бар иде, аны да хөкүмәт бурычка алды. Бу хисапча хәзердә хөкүмәтнең кулында унбер миллион биш йөз мең лиралыкта истикъраз дахили тәхвилат чыгарылды. Моның да ике миллионын һиндлеләр, бер миллионын мисырлылар алачаклар, имеш. Болар да хисапка керсә, хөкүмәтнең бик якында унҗиде миллион кадәр акчасы булачактыр. Бөтен Аурупа банкирларының Төркиягә бурыч бирмәскә иттифак итдекләре бер вакытта, шундый куәтле урдуны акчасызлык илә куәттән төшереп, солыхка мәҗбүр итмәк эстәдекләре заманнарда Төркиянең бу кадәр акча таба белүе бик зур муаффәкыять булды. Бүгенгә кадәр көтелгән зур мөхарәбәнең шул көннәрдә башланачагын, хәтта башланганлыгын бәгъзы газеталар язмакта, халык сөйләмәктәдер. Хәтта боларга Шәүкәт пашаның киткәнен, китүенә дә бер сәбәп шул зур мөхарәбә булганлыкны сөйлиләр. Фәкать рәсми сурәттә бу турыда бернәрсә дә язылмый, һичбер хәбәр юк. Һәрхәлдә шул көннәрдә мөһим мөсадәмәләрнең башланганлыгы аңлашылмактадыр. Дарелфөнүннең илаһият, әдәбият хәтта хокук шөгъбәләренең ачылмак ихтималын сөйлиләр. Моның өчен бер бина эзлиләр. Бина табылмаган тәкъдирдә зур җамигълардан берничәсе мәктәп итеп тотылачак, диләр. Бу шөгъбәләрдә бик ераклардан килгән, хәтта әҗнәби мәмләкәтләрдән килгән таләбә күп. Боларның саннары гаиб булмасын диеп, мәктәп идарәсе гайрәт итмәктәләр,8 имеш. Мөлкия шөгъбәсе исә бер бина табып укытырга башлады. +Салоникида дошманнарның итляфыннан котылып калган кырык мең кадәр мөһаҗирләр бар. Шуларның күбесе Измир тарафына, бер өлеше Бурса тарафына җитләштерелмәктә. Бер өлеше исә Истанбулга килде. Болар, сугыш беткәч, элекке җиремезгә китәчәкмез, диләр. Хөкүмәт үзләрен бик яхшы сакламакта. "Мөдафәгаи миллия" җәмгыятенең дә гайрәте күрелмәктәдер. Безнең бу хәлгә килүемезгә сәбәп хөкүмәтнең тәдбирсезлеге вә хаталары улды. Без хәлемездән кайгырмыймыз. Иншалла, бу яңа хөкүмәт һәммәсен кайтарып алыр, диләр. +Янина шәһәре атарга туп вә ук бетү сәбәпле бирелергә мәҗбүр булмыштыр. Йөз мең кадәр грек гаскәре бу шәһәрне һәр тарафтан ихата кылып алмышлар. Бөтенләй әсир төшмәс өчен, төрек гаскәрләре, шәһәрнең төньягыннан чыгып, Җаһид паша артыннан китәргә мәҗбүр булганнар. Бу чыгышта унбиш мең грек кырылганын Истанбулда тәхкыйк кылып сөйлиләр. +Бу көннәрдә генә Төрек флоты Грециянең "Апостолис" исемле йөк пароходын батырган. Бу пароходта грекларның болгарлар өчен китерелә торган туплары да булган. +Кабакҗа исемле авыл тирәсендә булган сугышта бер төрек очучысы югарыдан, очкыч өстеннән, болгарларның гаскәр вә тупл ары кай тарафта икәнен күрсәтеп торган. Бу очкыч булмаса, төрекләрнең алдану ихтималы булган. +"Хәмидия" крейсеры Урта диңгезгә үзе хуҗа булган. Моннан куркып, Греция флоты качкан култыкларыннан чыга алмый торалар, имеш. +Парижда тора торган бер төрек прәнсәсе илле мең лира, ягъни дүрт йөз мең сум тора торган муенлык зиннәтен сугыш хәраҗатына багышлаган. +Камил паша илә Фәрид паша үзләренең миллионнары илә Мисырда кәеф-сафа кылуда, имешләр. Сугыш файдасына бүгенгә кадәр бу пашалар һичбер тиен акча бирмәгәннәр, имеш. +Англиядә "Ришадия" исемендә эшләнгән дреднаутка акчасын түләп бетергәннәр. Тиз көндә Төркиягә киләчәк, имеш. +Шәрык мәсьәләләре мәйданга куелганнан бирле, шәрыктә тегелгән каталарның күбесе төрекләрнеке иде. Кыскачасы, алты йөз сәнә бу тараф бөтен зәхмәтләргә күкрәк киергән, каһарманлык күрсәткән төрекләр иде. Шуның өчен дә төрекләрнең башка нәрсәгә багарга вакытлары булмый иде. Сәнәгать вә тиҗарәт зирагатьне тиешле булга хәтле алга җибәрә алмыйлар иде. Башка милләтләрдән исә гарәпләр үзара сугышып, кабилә кабиләне талап, күп вакыт төрекләрне дә борчып, мәгърифәттән өлешсез, тәрәккыйда да артта калалар иде. Арнаудлар (албаннар) тау-таш, урман арасында берсен-берсе аулап, солтан Хәмиднең коллары вә наданлыкның корбаннары булып, дөнья яктысын күрә алмыйча бәдәви бер хәлдә дәвам итмәктәләр иде. +Көрдләр исә Алланың сахрасында, табигатьнең кочагында, дөньяның почмагында ат уйнатып, кыз качырып, коруне вөста зәвекъләре илә дөньядан хәбәрсез, тәрәккыйга имансыз бер хәлдә көннәрен кичереп китмәктәләр иде. Болгар вә румнарның хәлләре исә бөтенләй башка иде. Боларның күңелләрендә бер әмәл, башларында бер фикер бар иде. Әүвәлдә баемак, алга китмәк иде. Аурупа дәүләтләре исә боларга башка, төрекләрдән аерылу фикерен беркетте. Бу фикер илә болгар вә румнар Балкан ярыматавына утны йөртә тордылар. Янгыннар көннән-көн куәтләнде. Юнан, Румыния, Серб, Каратау кисәүләре мәйданга чыкты. Ауропа дәүләтләре моның илә генә калмады. Бер яктан, Анатулы вә атауларда калган румнарны, икенче яктан исә, чубан, сукачы вә төрекләрнең колы булмакны үзләренә мәртәбә дип белгән болгарларны да котыртып аздырдылар һәм дә үзләрен юлбашчылык хезмәтендә күрделәр. Бу да озакка бармады. Балкан ярыматавының җәнүб-шәркый ягында ялкыннар күренергә, төрек гаскәрләре вә төрекнең гәүдәләре янырга башлады. Утыз өч ел эчендә болгар чәтә әшкыясы кулыннан миллионнарча каһарман төрек гаскәрләре юк булып китте. Бер яктан, мөселманнарны кисәләр, икенче яктан да, нәселдәшләре булган авыл болгарларын зәһәрләп, көчләп төрек дошманы итмәктәләр иде. Үзләренә бу авыл халкын корал итеп тынычсызлыклар чыгарыр га телиләр иде. Саф калебле авыл халкы моны теләмәгән, кабул итмәгән вакытта котыртучылар, чәтәләр аларны да кисәләр, авылларын яндыралар иде. Бу золымнарны да төрекләр өстенә аударырга тырышып, янган авылларның, киселгән адәмнәрнең гәүдәләренең фотографияләрен (сурәтләрен) чыгарып, Аурупаның зур дәүләтләренә шикаять итәләр иде. Төрекләр безне шулай кисә, бо��ай талый, диләр иде. Гәрчә талаучы да, үтерүче дә үзләре иде. Мондый эшләргә каршы тормак өчен, Анатулыдан төрек балалары, төрек арысланнары күндерелә иде. Бу гайрәтле егетләр чәтәләрне, багыйларны тотып һәм кыйсас , вә башкаларына гыйбрәт булсын өчен, вә суд карары нигезендә җәза кыйлмакта иделәр. Иштә, Балкан фетнәсенең мазыйсы ошбуларны шамилдер. +Һавалар ачылды. Көннәр яхшыланды. Бездәге апрель числосының соңгы көннәреннән бер дә аермасы юктыр. Гали мәктәпләрдә дәресләр укытыла башлады. Фәкать урта мәктәпләр ачылганы юк. Аларның да шул көннәрдә ачылмакын сөйлиләр. Шәкертләр күңелсез, мөгаллимнәре сагыш эчендә. Әмма калебләрендә өмидләре барлыгы йөзләреннән аңлашылмак та дыр. Каты сугышлар башланса, дәресләрен ташлап, һәммәсе берәр эш башына китәчәкләрен дә сөйлиләр. Сугыш өчен акча бар. Гаскәр күп. Җитмәсә, өстәвенә һәр көн килеп тормакта диләр. Алар бер тарафтан язылмакта, икенче тарафтан да тиешле җирләргә китеп тормакталардыр. Язылганнарның күбесе - Крит мөселманнарыдыр. Көрдстаннан да бик күп күңелле гаскәр килде. Истанбулга тәмам илле көндә килмешләр. Лаз вә чиркәс күңелле отрядларын да бик мактыйлар. +Истанбул халкы сабырсызлык белән сугыш көтмәктә. Шул көннәрдәге әхвале гомумиягә караганда солых катгыян булмаячактыр. Хөкүмәт тә үзе теләгәнчә бер солых булса кабул итәчәген, юкса бөтен куәте илә мөхарәбәне дәвам иттерәчәген сөйләмәктәдер. Чөнки хөкүмәт милләтнең арзу итүе бер дәрәҗәдә солых ителсә, урыны саглам, йөзе ак вә иминиятле булачактыр. Юкса Камил паша кабинетына ителгән эшләрнең Мәхмүт Шәүкәт паша хәзрәте кабинетына да килмәк ихтималы бар. Бу "Гәнч төрекләр" фиркасеннән бер адәм белән күрешкән вакытымда шул сүзләрне сөйләде: "Әфәндем, акча бар, гаскәр күп, һәр ноксан икмамаль ителде. Без, әлбәттә, мөхарәбә итәчәкмез. Фәкать арзу итдекемез бер хәлдә солых булса, аннан да ерак булачак түгелмез. Чөнки бик күп кан түкмәк ихтималы бардыр. Без бер мәртәбә сугышка башласак, ике йөз мең гаскәремезне фида итмәкне күземезгә алачакмыз. Фәкать ул вакыт бөтен җирләремезне кайтарып алачагымызда бер дә шик вә шөбһә юктыр. Дошманнар безне бу хәлгә мәҗбүр итмәсәләр, без дә бу кадәр адәмнең тәләф улып китүен теләмимез. Чөнки боларның йөз илле мең кадәресе - Анатулы төрекләредер. Хәлбуки куркуымыз көн саен кимемәктә. Хәзер дә дүрт йөз илле мең гаскәремез сугыш мәйданында әзер торалар. Бер сугышка башладыкмы, солых-фәлән дип бөтен галәм безне туктатмак эстәсә дә, без туктамаячакмыз. Хәтта Шәүкәт пашага солых хосусында дөвәле могаззама илә-билә мөзакәрә ителмәсен, шанлы сугыш безнең өчен һәр нәрсәдән хәерледер , дидек. Сезгә шуны да сөйлим: бу сугышта иң зур хезмәтләре күрелгән затлар - кечек забит, мөлязим, йөз башыларыдыр. Шуның өчен дә шәһит булганнарның эчендә йөз дә алтмыш биш мең түбән дәрәҗәдә булган забитлардыр. Пашалардан арзу ителгән хезмәтләр күрелмәде, чөнки алар гомерләрен утыз өч сәнә кадәр казармаларга барып утырып кына кичергәннәр", - диде. Ихтиляф фиркасе адәмнәреннән дә бәгъзы адәмнәр белән күрешмәктә идем. Алар исә: "Камил пашаның заманында ителәчәк солых безгә бик күп җир тиячәк вә башкача да файдалы нәрсәләрне Аурупалылар вәгъдә иткәннәр иде. Бу кабинет исә солых итәр булса, боларның бик күбесен гаип итеп, үзе дә күздән төшәчәк", - диләр. Фәкать боларның сүзләрен хакыйкать диеп булмый. +Солых тугрысында "дөвәле могаззама"ның "солых итәчәксезме?" дигән сөальләренә каршы дошманнар, "итәчәкмез, фәкать шул шарт илә, бу шарт илә" диеп җавап биргәннәр иде. Дөвәле могаззама исә: "Сездән без солыхны кабул итәсезме? диеп кенә сорадык. Сез дә әсаста игътибар илә кабул итеңез; безгә бу җитә. Шартларны исә без үземез тәгъйин итәрмез. Ул сезнең эшеңез түгел. Инде бик артыкка киттеңез", - димешләр, имеш. Фәкать төрекләр боларның һичберен кабул итмиләр. Даимән хәзерләнеп кенә яталар. Дөвәле могаззаманың дошманнарга каршы кылган нәсыйхәтен өстән генә бер нәрсә дип гөман итәләр. Гаскәрләр суыктан бераз борчылдылар исә дә, һавалар ачылыр-ачылмас үзләренә яңа бер хәят тереклек керде. Һәммәсе сугышны телиләр. Хәтта солых улып мөхарәбә ителмәсә дә, гаскәрләрнең борчылуыннан да куркылмактадыр. Чөнки алар, сугышмагач, безне ни өчен мондый ерак җирләрдән китердеңез, диячәкләр. Арнауд (Албаннар)ның Аурупа пайтәхетләрендә конгрәләр ясатулары укучыларның мәгълүме булса кирәк. Фәкать ул конгрәләрдә албаннарның христиан принципларыннан берни аерылмавы, хәтта Франциянең иске ханәданы нәселеннән Рокдомон Банцияне корольлеккә китерергә карар биргәннәр дип, газеталар язды. Бу эшкә бөтен Төркия мөселманнарының соң дәрәҗәдә кәефләре китте. Чөнки Албаниядә халыкның дүрттән өч өлеше - мөселманнардыр. Ничек боларга падишаһ итеп христиан принц китерелсен. Падишаһ, король нинди диндә булса, хөкүмәтнең рәсми дине дә шул дин буладыр. Шуның өчен христиан принц китерелсә, мөселман арнаудлар аны яшәтмәсләр, диләр. Конгрәдә күп булса йөз кеше; бөтен бер милләтне ялгыз йөз кеше җиңә алмас, диләр. XIX Әдернәнең алынуы хакында +Әдернә төште. Бөтен госманлылар кайгылы, әмма өмитсез түгел. Госманлылар өчен иң кайгылы бер көн кичексә дә килеп җитте. Бөтен төрекләр кайгылы, фәкать йөзләрендә өмидләренең бетмәгәне күренә. Пәнҗешәмбе көн телеграфлар Әдернәнең төшмәк үзрә булдыгы хәбәрен китерде. Җомга көн исә тәмам төшкәне аңлашылды. Бөтен халык борчулы, кайгылы, әмма һәммәсе түзем. Ике айдан озакка таяна алмас диелгән Әдернә биш ай түзде. Соңгы айларда исә бөтен якларын җәһәннәм машиналары, ялкын насослары, тимер яудырган болытлар чолгап алган иде. Йөз алтмыш мең кадәр болгар вә серб, башка куәтле гаскәрләр үзләренчә Алла юлына, дин вә словянлык исеменә бер дәкыйка тик тормастан тырыштылар. Пуля, ядрә урынына шрапнельләр, туплар сачтылар, җәһәннәми вулканнар ачтылар. Фәкать Шөкри паша һәммәсенә каршы торды. Һәммәсе илә каршылашты. Фәкать соңгы көннәрдә болгарлар, серблар "кальга" туплары урынына унсигез сантиметралык зирәһле крейсер туплары китерделәр. Әдернәнең башка йирләренә караганда бераз зәгыйфьрәк булган шәрык тарафына урнаштырдылар. Бер тарафта исә Шөкри пашаның мөһимматы вә ашарга азыгы бөтенләй диярлек беткән бер хәлгә килмәктә иде. Унсигез сантим етрлы крейсер тупларына "нә таяна белер?" Ташлар, тупраклар, йирләр көл булып очарга башлады. Истихкямнар йирләреннән кузгалды. Шулай булса да каһарман гаскәрләр урыннарыннан да кузгалмадылар, соңгы тупларына кадәр каршы тордылар. Эш сөнге-сөнгегә калмыш. Алтмыш-йитмеш мең кешегә каршы тормак аз бер гаскәр өчен артык мөмкин булмаганлыгына инанганнан соң, Шөкри паша шәһәрнең һәр тарафына ут салган. Ни кадәр хөкүмәт йортлары, тупханә, барудханә, силахханә гаскәр казармалары, хастаханә, мөһиммат деполары, мәдрәсәләр, мәктәпләр, зур җамигълар - һәммәсен истихкямнары, туплары илә берәр тупка тотып һавага очырган. +Бу эшләрне бетергәч, үзе дә силахын , сөнгесен алып, гаскәр илә бәрабәр ничә сәгатьләр сугышып, дошманнарга бик күп тәләфат биргән. +Шөкри паша әүвәл сөйләгән сүзен тотты. Дошманнар Әдернәгә керсәләр керделәр, әмма буш, харап ителгән бер йиргә керделәр. Соңгы өч көн эчендә болгар вә серблар илле мең кадәр тәләф булганнар, унбиш мең кадәр яраланганнар. Аурупалылар вә Аурупа газеталары Шөкри пашаны бөтен гаскәре белән бәрабәр бик мактап язалар. Төрекләр үзләре исә, Әдернәнең төшүе, гадәтән төшмәк булса да, мәгънән үсмәк, диләр. +Руслар японнар илә сугышкан вакытларда, никадәр эскадралары, никадәр кораллары, никадәр истихкямнары, никадәр гаскәре, миллионнарга төшкән Порт-Артур, кальгалары илә бәрабәр, япон кулына төште. Французлар немецлар илә сугышкан вакытта, французларның иң яхшы җирләре, халис французлардан гыйбарәт булган өч вилаяте китте. Фәкать моның илә руслар, французлар бөтенләй куәттән төштеләрме? Юк. Шулай булгач, без бөтенләй куәттән төшәчәк түгелмез, диләр. +Никадәр караңгы көннәр кичмәктә булсалар да, төрекләр бер дә өмидсез түгелләр. Өсте бозылып, асты яшәреп килә торган суган кебиләр. Бөтен хаталарын һәм кимчелекләрен аңладылар. Һәр эшне асылыннан, төп тамырыннан тотып ислах итәргә башладылар. Мәмләкәт өчен, алга китмәк өчен, тиешле вә файдалы кануннар көн саен ясалып тормактадыр. Яхшы яшәү, котлы булу өчен, кулларыннан килгән кадәр тырыша башладылар. Ул да ялгыз үзләрен генә төшенгән бик зур мәэмүрләр хәзер гомумның эшен багарга, юлбашчылык итәргә керештеләр. Халыкның уртасына төшеп, файдалы эшләргә кызыктыралар. Җәмгыятьләр ясыйлар. Шуның өчен дә икътисади, тиҗари, зирагый, тәнвири җәмгыятьләр көннән-көн ясалып артмактадыр. Бүгенгәчә ясалган җәмгыятьләрнең кайберләрен язып китсәм, зарары булмас дип уйлыйм. +1. "Әснаф җәмгыяте" - сәүдәгәрләр җәмгыяте. Уфак-уфак сәүдәгәрләр бүгенгә кадәр малларын аерым-аерым алмакта иделәр. Аерым-аерым алганга күрә, маллар аз алына; шуңа күрә дә дисконты бик аз, сарыфы бик күп була иде. Хәлбуки румнар, әрмәннәр, әүвәлдән бирле үзара берләшеп, никадәр уфак сәүдәгәрләр бар исә, һәммәсе дә, малларын Аурупадан бергә, бер исемгә китерәләр иде. Төркиягә килеп җиткәч, һәммәсе дә биргән акчаларына күрә, ящикларын бүлеп кенә алалар иде. Шуның өчен дә болар мөселманнарга караганда дисконтны күп төшерәләр, расходы да аларга караганда аз, мәшәкате исә бермә-бер аз була иде. Шуңа күрә дә алар һәр җирдә мөселманнардан очсыз саталар, күп файда итәләр иде. Мөселманнар бер дә рәкабәт итә алмастан, күбесе сынып, банкрот булып китәләр иде. Бөтен тиҗарәтне диярлек христианнар үзләренең кулларына алып баралар иде. Төркиядә тиҗарәтнең исламнарда артка калуына башлыча сәбәпләрдән иң зуры шул иде. Хәзер исә шул җәмгыять кулдан килгән кадәр дахили малларның яхшыларын кулда итәргә, Аурупадан да бик тәртипле бер сурәттә китертә башлады. Сәүдәгәрләрнең хәлләре бөтенләй яхшыра башлады. Солыхтан соңра бу җәмгыять, һәр вилаятьтә шөгъбәләр ачып, зур-зур эшләр башлаячактыр. +2. "Истиһляк милли җәмгыяте". Моның хезмәте халыкны, мөмкин булганча, мәмләкәтнең эчендә эшләнгән вә җитештерелгән нәрсәләргә күңелен ияләндереп, ят дәүләтләрнең малларыннан суындырудыр. Авылда даими Аурупа малларын гына алган адәмнәрнең күбесе мәмләкәт малларын ала башладылар. +3. "Истикъляль икътисад милли җәмгыяте". Монда мәмләкәт не икътисади яктан алга җибәреп, ят дәүләтләрнең икътисади әсарәтеннән вә иске гаһедләрдән коткармак максаты куела. +4. "Нәшер, мәгариф җәмгыятьләре". Боларда мәмләкәтнең иң озак вә иң караңгы почмакларына мәгариф кертмәк, халыкны гайрәткә китереп, үз кесәләреннән ибтидаи мәктәпләр салдырмак максаты. +5. "Госманлы гомуми конферанслар җәмгыяте". Бу да халыкка тарихи вакыйгаларны сөйләп, мисаллар китереп, һәркемнең фикерләрен вә рухларын тәрбия итмәктер. +6. "Искян мөһаҗирин җәмгыятьләре". Биредә рум иленнән вә башка җирләрдән һиҗрәт итеп килгән мөселманнарны әүвәлге мәмләкәтләренең һавасына якын һавалы вә бер дәрәҗәле йирләргә урнаштырмак юлында эш алып барыла. Боларга Зирагать нәзараты да бик ярдәм итәдер. Мөһаҗирләрне йирләштермәк вә аларның файдаларына сарыф итмәк өчен, өч миллион лира акча бурычка алды. +7. "Гимнастика җәмгыятьләре". Бу исә кешеләрнең тәннәрен тәрбия итмәк, куәтләрен арттырмак, хасталыклардан коткармак өчен төзелгән. Алар шуның белән шөгыльләнә. +8. "Тәгаләи нисван" (Хатын-кызлар җәмгыяте). Боларда мәмләкәтнең һәр йирендә ибтидаи вә рөшди кызлар мәктәбе ачу эше алып барыла. Истанбул кеби йирләрдә кызлар игъдадилары да ачарга тырышачаклардыр. Үзара акчалар җыештырып ата-анасыз, ялгыз калган бичара кызлар өчен бер кызлар Дарелшәфәкасы ачачаклардыр. Һәрвакыт ирләр кеби гомуми конферанслар биреп, бөтен хатын-кызларның фикерләрен ачачак гыйльми, фәнни, сәяси конферанслар илә рухларын тәрбия итәчәкләрдер. +9-10. Хатын-кызлар вә ирләр өчен булган "Һилале Әхмәр", "Мөдафәгаи миллия" исемле җәмгыятьләр дә бардыр. Бу турыда әүвәлге мәктүбләремдә мәгълүмат биргән идем. +10 апрельгә кадәрге ясалган шифаһи мөтарәкәнең мөддәте яңадан 21 апрельгә кадәр озайтылган иде. Инде бу мөддәт тә үтеп бара; хәзергә моннан соң ни булачагы билгеле түгелдер. Ни солых тугрысында, ни сугыш тугрысында вә ни Лондонда булган сәфира конферансларының карарлары тугрысында бүгенгә кадәр һичбер газета кисеп һичбер сүз яза алмадылар. Газеталарның язмалары бик төрле вә бер-береннән нык аерылып торалар. Төрлесе төрлечә яза. Боларны күздән кичергән кешенең аптырап калмавы мөмкин түгелдер. Шуңа күрә соңгы вакытларда газеталардан туры фикерләр алмак мөшкелдер. Гаскәри мәэмүрләрне күреп сөйләшсәң, алар, сугыш булачак, диләр. Бер яктан карасаң, моның тугры кеби булуы да аңлашыладыр. Чөнки шул көннәрдә генә утыз мең кадәр гаять таза вә гайрәтле гаскәрләр килде. Бу гаскәрләрнең бер өлеше Трабзоннан, имеш. Малики мәэмүрдән сорасаң: "Әфәндем, хәзергә берни дә сөйләп булмыйдыр. Эш дөвәле могаззаманың кулында. Безнең куйган шартларымыз кабул ителсә, солых булмак ихтималы да бар. Фәкать атаулар, хөдүдләр, тәзъминат хәрбия тугрысында Аурупа безне төшенмәсә, хиссиятемезгә вә барлыгымызга зарар китерәчәк, хокукымыз тиешле игътибарга алынмаячак булса, ул вакыт без үземез өчен сугышны артык күрәмез. Ул вакыт я җирләремезне кайтарып алырмыз, яки җиңелеп, гыйззәт нәфесемез илә юк булып китәрмез. Мондый үлем безгә андый яшәмәктән мең өлеш артыктыр, диләр. Гаскәрнең әхваль рухиясе гаять яхшы. Араларында авыручылар юк. Истихкямнар куәтләнмәктә вә саннары артмактадыр. Истанбулда булган бөтен хастаханәләр бушап беткән. Берничә хастаханәдә генә биш-ун кеше калды. Алар да аяклары яки куллары киселгән мәҗрухлар илә башка хасталыклар илә хаста булган гаскәриләрдер. Сәламәтләнгән бер гаскәр үз таборына, үз урдусына үзе теләп китмәктәдер. Ун-унбиш көннән бирле һичбер хаста гаскәр вә һичбер мәҗрухлар да килгәне юк. +Истанбул халкына игътибар илә карасаң, бер дә сугышфәлән юк, тәмам солых ителмеш кеби бер хәлдәләрдер. Әүвәлге һәяҗаннар калмады дисәң дә ярый. Халыкның урамнарда йөрүе базарларның һәр йирдә бик яхшы булуыннан иде. Инде сугыш бөтенләй беткән дип уйланырлык. Шулай булса да, каһвәханәләрдә ике адәм бер йиргә килгәндә һәммәсе: "Гаҗәп, ни булачак икән?" дигән сөальләрен бер-беренә сөйләшмәктәләрдер. +Солтан Ришад җәнапларының тәхеткә утырган көне бик күңелле булды. Шул мөнәсәбәт илә Төркиядә мөселманнар арасында бүгенгә кадәр бер дә булмаган бик яхшы бер эш кылынды. Ул да булса, "Мөдафәгаи миллия" җәмгыяте тарафыннан кечкенә- кечкенә кәгазь флакларның сатылуыдыр. +Апрельнең ундүртенче көне иде. Иртә илә торып, Галата тарафына китмәк өчен, бүлмәдән чыктым. "Ике күпер" башына гына җиткән идем, кызлар, балалар тирә-ягымны чолгап алдылар. Алдыма баксам, бик күп кечкенә айлы, йолдызлы флаклар илә күкрәгемне тулы күрдем. Дөресен сөйлим: менә мондый хәлне үзем дә беренче мәртәбә шул сәгатьтә күрдем. Бу эшкә тәмам аптырап калдым. Күземә карыйлар, ни эшләргә дә белмим. Шундый мөшкел бер хәлгә калган вакытта гына, өстенә "Мөдафәгаи миллия" диеп язылган бер сандыкның туры миңа таба килгәнен күрдем һәм кесәмнән акча эзли башладым. Груш бирсәм аз, мөҗидия бирсәм күңелемә авыр, ни булса да булсын диеп, бер чарик, кырык тиенлекнең колагыннан тотып сандыкка аттым. Моннан соң янымда беркем дә калмагач иркенләп киттем. Моның илә котылдым дип тынычлап кына бара идем, "Түнәл" вокзалында да берсе килеп, бер медаль китереп кадамасынмы. Әмма бу юлы ул кадәр аптырамадым, чөнки күкрәгем йолдызлар илә тулы булгач, инсаф иткәннәр булса кирәк, монда төшенеп тормадым, бер флакка бер груш та җитәр дип, сигез тиенлек бер көмешне сандыкка аттым. +"Түнәл" вокзалына кереп утырдым. Шунда үз-үземә уйлый башладым. Йа! Һәр йирдә шулай алдыма кадый башласалар, акча да бетеп китсә, ни эшләрмен. Юк, сезнең флагыңыз кирәкми, үзеңезгә булсын диеп, кадалган бер нәрсәне чыгарып ыргыту да яхшы түгел. Үз-үземә бик уңайсызландым. Хәтеремә бернәрсә килде. Дидем: мин болай бер груш бирү урынына егермешәр парә, дүртәр тиен генә бирсәм ничек булыр икән. Моны да тәҗрибәгә карар бирдем. Шул арада тагы бер флак күкрәгемә кададылар. Бу юлы егерме парәлекне тотып сандыкка салдым. Бер нәрсә дә әйтүче булмады. Рәхәтләнеп киттем. Кесәмдә булган бар акчамны парәлыкка алмаштырып алдым. Кая гына туры килсәләр дә, егермешәр парә атып тордым. Шулай итеп, ул көн минем иң саран вә иң хәсис вә юк кесәмнән бер сум илле тиенем чыккан. Ышанам ки: башка адәмнәр дә минем кеби булгандыр. Чөнки үземдә күргән хәлләремне аларда да күрдем. Акча җыюның иң җиңел вә иң эшлекле бу ысулын башлап чыгаручысына үз йөрәгемнән хисапсыз тәшәккерләр укыдым. Урамда йөргән вакытта, өч төрле кеше нәзар дикъкатемне үзләренә җәлеп иттеләр. Берсе - тап-такыр кырылган башы, озын бимбияз сакалы, түбәсендә генә эленеп тора торган түбәтәе илә бер татар мулласына охшаган, фәкать озын кара киеме өстеннән зур чуклы озын поясыннан бер католик побы икәнлеге аңлашылган карт бер адәмдер. Миңа килгән кебек моның да янына балалар, кызлар килделәр. Алдына берничә флак кададылар. Әмма ул минем кебек аптырап тормады. Ул балаларны сөйде, башларыннан сыйпады, флакларына багып, төшмәсен диеп язшылап кадады. Соңра кесәсеннән чыгарып, сандыкка ун грушлык (сиксән тиен) бер көмеш салды. Икенчесе исә - алтмыш яшьлек аурупалы бер сәях. Бу да бабасы кебек кыйланды, кесәсеннән бер мәҗидия (бер сум алтмыш тиен) чы��арып салды. Боларның хәлләреннән бик тирән уйларга чумдым. +Өченчесе исә - Бугаз эчендә, Истанбул каршында булган Аурупа сугыш көймәләреннән булган бер гаскәр (солдат). Моның яшьлек һәвәсе үзен горурландырды. Флакларны бер дә төрек флагы диеп тормады, алып-алып, үзе теләгән йирләренә кадады, берничә парә дә биреп китте. Флак кадаучы кызларның зурлары христиан кызлары иде. Унбер-унике яшьлек ир балалар мөселман балалары иде. Ул көн "Мөдафәгаи миллия"гә байтак кына акча җыелгандыр. XI +Ишкудар шәһәре миладидан 326 ел әүвәл Македония короле Филиппның улы мәшһүр Искәндәр тарафыннан ясалган булган. Үзе Ишкудар күленең кырыенда. Башка якларын да Дәрин, Буяна, Кыйр нәһерләре чолгап алган. Бу шәһәрне солтан "Фатыйх" хәзрәтләре Виндик җөмһүриятеннән забыт итеп алмыш.5 Ул вакытка кадәр монда булган халыкның һәммәсе дә мәҗүси булганнар. Солтан Фатыйх бу шәһәрне алганнан соң, Ишкударга өч сәгатьлек ераклыкта булган Бушат бәкләре (боярлары) мөселман булгач, башка кабиләләр дә бер-бер артлы мөселман булганнар. +Хәзерге вакытта шәһәрнең халкы егерме биш мең җиде йөз булып, унсигез меңе мөселмандыр. Ишкудар шәһәренең төшүе турында төрле газеталар төрле сүзләр язалар. Бәгъзылары әйтәләр: гаскәрнең ашамлыгы беткәнгә, шәһәрне тәслим итәргә мәҗбүр булганнар. Бәгъзылары исә, ике арада бик каты сугыш булганнан соң, Каратау короле илә килешеп, үзе тәслим иткән, диләр. Соңыннан килгән хәбәрләргә караганда, Әсгать пашаның үзе теләп биргәне аңлашыла. +Моның өчен Каратау короле Әсгать пашаның Арнауд принцы итеп тәгъйин улынуына тырышачагын вәгъдә биргән, имеш. Бәгъзы газеталарның хәбәрләренә күрә исә бөтен Арнаудлыкның бер вилаять (губерна) хәлендә хөкүмәте Госмания кулында калуына тырышачак, имеш. Россиянең бу фикердә булуын, сербларның моңа риза булуларын да язалар. Эшнең асылы ни булса булсын, әмма Әсгать паша бөтен Аурупаның планын бозды. +Әсгать пашага Төркия газеталары да өстән генәмедер, әллә чынлап тамы бер дә яхшы күз илә карамыйлар. Хәсән Риза пашаның үтерелүендә аны да төхмәтлиләр. Ишкударда баш командан Хәсән Риза паша Әсгать пашаның өеннән чыгып килгән вакытта мылтык илә атылды, моны да Әсгать паша өйрәтеп аттырган диючеләр дә бар. Хәсән Риза паша Төркиянең иң кодрәтле куманданнарыннан иде. Төркиядә Хәрби мәктәпне тәмамлагач, Алманиягә китеп тәхсилен тәмам иткән, гаскәрлек гыйлеменә вакыйф бер зат иде. Бугазларның, Салоник лиманнары тәхкименә мәэмүр тәгъйин иттелеп, бик зур тырышлыклар күрсәткән иде. Соңгы араларда Ишкударда вали, аннан соң Ишкударда кумандан тәгъйин ителгән иде. Төрекләр өчен бик зур караңгы көн тагы: мәшһүр Ниязый бәк үтерелмеш. Бу хәбәр килгән көннәрдә газеталар һич тә ышанмадылар. Андый каһарман зат һичбер үтерелмәс, андый адәм һич үләрме? - диделәр. Әмма соңгы хәбәрләрдән үтерелүе дөрес булып чыкты. Бу каһарманның элекке шөһрәтләрен белмәг��н кешеләр юктыр. Мәшһүр Әнвәр бәкнең аркадашы Ниязый бәк дисәң, бөтен дөнья аны аңлап, үзенә мөфтүнлекне изһар итәр. +Траблис мөхарәбәсендә Траблиска китмәк өчен юлга чыккан иде, әмма Мисырда Англия полицияләре танып, юлыннан тоткарлаганнар иде. Балкан сугышы башланганда исә, үзе махсус күңелле гаскәр җыеп, чәтәләр ясаган иде. Соңгы вакытларда исә яугирлары илә Арнаудлык эченә кереп, Госманлы файдасына пропаганда ясап, халыкны өндәп йөрмәктә иде. Арнаудчага бик оста, хакыйкый бер мөселман булганга, сүзләре бик үтемле вә нөфүзле бер адәм иде. Госманлылыктан бөтенләй аерылмак фикере ташыган адәмнәрне җиңеп, халыкны тулысынча госманлылыкка авыштырган иде. Мөселман арнаудлар тәмам бер фикергә берегеп беткән бер вакытта гына "Авлония" пристаненда ике адәм тарафыннан шәһид булды. Янында булган сакчыларын да шәһид иткәннәр. Катыйльләр качканнар. Шул көннәрдә газеталарның күбесе Ниязый бәк өчен мәрсияләр язып, изһар тәәссефләр дә булынмакталар. Хәтта бәгъзы газеталар: "Арнаудлар мондый зур кешеләрне үтергәч, ни өчен арнаудларны урамнарда йөртәмез? Һәммәсен мәмләкәттән сөреп чыгарыйк", - диләр. Шәһид булуы катгый сурәттә аңлашылган көнне бөтен "Яшь төрекләр" матәм иттеләр. +Истанбулда Кадырга хастаханәсендә биш айдан бирле хезмәт итмәктә булган дүрт кыз кардәшләремез унбишенче апрельдә Русиягә киттеләр. Киткән вакытта, үзләрен бик күп кешеләр озата төшкәннәр иде. "Һилале Әхмәр" мәркәз гомумисе исеменнән Кәмал Гомәр бәк, "Төрек йорды" исеменнән әдип мәшһүр Әмин бәк илә Казыйм бәкләр төшкәннәр иде, Русия таләбә җәмгыяте исеменнән дә өч адәм рәсми сурәттә төшкәннәр. Гайре рәсми сурәттә исә Русия мөселман таләбәләренең дә күбесе бар иде. Пароход өстенлә әүвәл "Төрек йорды" тарафыннан күндерелгән мәшһүр Әмин бәк кыз кардәшләремезнең күрсәткән фидакярлекләрен вә бөтен Русия мөселманнарының мәзиятеннән, кыскача бер нотык соңында эшләгән фидакярлекләренә каршы мондый караңгы көннәрдә бернәрсә дә эшли алмауларын, әмма һичбер вакыт мондый зур ярдәмнәрен, кешелеклелекләрен онытмаячакларын, үзләренең дә киткәч тә бөтенләй онытып куймауларын үтенеп, зур тәшәккерләрдә булынды. Соңыннан Русияле таләбә җәмгыяте тарафыннан күндерелгән өч адәмнең берсе кыскача, әмма бик рухлы нотык сөйләп, җәмгыять тарафыннан үзләренә күндерелгән дүртесенә дүрт һәдияне тәкъдим итте. Кыз кардәшләремез дә, һәммәсенә каршы зур тәшәккерләр әйтеп, пароходның кузгалу вакыты җиткәнгә, һәммәсе илән дә күрешеп чыктылар. XII Истанбул хәбәрләре (Үз мөхәрриремездән) +Бу көннәрдә төрек газеталарының һәммәсе диярлек Англия илә Төркиянең дуслануыннан бәхәс итеп озын-озын мәкаләләр язалар. Һичберсе бу адым кирәкмәс иде димиләр. Фәкать хәзер дуслануның әсаслары гына мәгълүм түгел. Язылган нәрсәләрнең һәммәсе тәхмини форсатлардан гына гыйбарәттер. Багдад тимер юлы Басра шәһәренә кадәр немецлар тарафыннан эшләтеләчәк. Басра шәһәреннән Кувейтка кадәр Англия эшләтәчәктер. Гарәбстанның Мәхмәрә дигән йиргә якын бер урында икътисади бер мәркәз ясатачак. Басра култыгында да бер лиман эшләтәчәк, имеш. +Боларга каршы Англия Кувейтның госманлылар җире булганлыгын тасдыйк итәчәк һәм Анатулы вә Гарәбстанны ислях өчен бурычка өч миллион лира акча бирәчәк. Әмма шул акчаның бер өлеше илә Төркия Англиянең үзенә үк сугыш көймәләре эшләргә бирәчәк, имеш. Солыхтан соң Төркиягә алты данә крейсер да табып бирәчәк, имеш. Төркиянең Англия вә Германия илә дуслануыннан француз газеталары бер дә риза түгелләр. Һәр көнне Төркиягә һөҗүм илә язылган газеталар тулып ята. +Чаталҗада йөз егерме кешедән торган бер фирка, ни өчен болай сугышсыз торамыз, дип, баш командирга каршы гыйсъян иткәннәр икән. Шуңа күрә фетнәчеләрдән йөз кеше атып үтерелгән, егермесе мәмләкәтләренә кайтарып йибәрелгәннәр. +Төркиянең хөррият каһарманнарыннан Әнвәр бәк берничә офицер иптәшләре илә истирахәт итү өчен көймә илә диңгездә йөрергә чыкканнар икән, кинәттән җил чыгып, көймәләрен аударган. Унбиш минут кадәр су өстендә йөзеп йөргәннең соңында коткарылганнар. +Шәһәр башлыгы Җәмил паша шәһәрне төзекләндерүдә бик зур иҗтиһад илә дәвам итә. Һәр тарафта шәһәр бакчалары эшләнеп ята. Күптән түгел генә янгында харап булган йортлар урынына яңалары салына башланачак. Аның өчен банкларның берсеннән алты йөз мең лира кадәр акча алыначак. +Арнаудлыкта Җавид паша командасында булган гаскәрләр Истанбулга килә башладылар. Инде килгәннәре өч мең кадәрдер. +Мәрхүм Ниязый бәк илә Хәсән Риза бәкләрнең гәүдәләрен Истанбулга китерү өчен, бер комиссия төзелде. Бу ике шәһид "Хөррияте әбәдия" тавына дәфен ителәчәктер. +Муса әфәнде Бигиевнең китаплары конфисковать ителгәч, берничә яшь фикерле адәмнәр, шәйхелисламга мәктүб язып, ул эшнең килешсез бер эш икәнлеген бәян иткәннәр. "Бер хаҗиның ул китаплары зарарлы, безнең Русиядә дә ихтиляф төшерде дигән сүзләренә карап, бер галимнең иҗтиһад илә язган китапларын тикшермичә конфисковать итүеңез сезнең шәрәфеңезгә вә исламияткә килешә торган эш түгел. Протестант миссионерлары җәмгыяте тарафыннан әллә нинди зарарлы китаплар чыгарыла, аларны һич тикшермисез", - дигәннәр. +Лондон асылзадәләреннән мистер Җарих исемендә бер мөһәндис Мисырда рәсми сурәттә исламиятне кабул иткән. Исемен Мөхәммәд Рагыйб куйганнар. Ул адәм берничә еллар христианлыкны, яһүдилекне, табигыйн вә мадиун мәзһәбләрен тикшергән. Соңыннан ислам диненең, хакыйкый бер дин, әһеле табигыйн булганлыгына канәгать хасыйл иткән. +Бу көннәрдә пайтәхетне Истанбулдан Коньяга яки Шам илә Хәлеб шәһәрләренең берсенә күчерү турында авыздан авызга сүзләр йөри. Газеталарда да бу турыда мәкаләләр күренә башлады. Бу хакта күрсәтелгән сәбәпләрне икенче мәктүптә язармын. XIII +Шәүкәт паша шәһид ителгән көннәрдән бирле һәр йирдә тентүләр вә тикшерүләр ясалып, һәр көн бик күп кеше кулга алына иде. Җанилар да берәм-берәм тотылып, хакыйкать аңлашыла башлаган иде. Болардан уникесе кулга төшсә дә, унбише качып котылган иде. Ахырында һичбер кеше ышанмастай адымнарның барлыгы һәркемне хәйран калдырмакта иде. Җанилардан бер кыйсеменең мөхакәмәсе башланып, эшләгән эшләрен игътираф иттеләр.4 Бик күп нәрсәләр аңлатмышлар. Боларның эчендә Шәриф паша, Юныс Сабахеддин бәк, падишаһның кияве Сәлах паша, Мир Али Фуад бәк кеби адәмнәрнең барлыгы, әҗнәби хөкүмәтләрдән ике зур хөкүмәтнең атташеларының да барлыгы мәйданга чыкты. Боларның ниятләре берничә зур адәмне үтергәч, үзләреннән бер кабинет ясап, падишаһ солтан Ришадны газел итеп, шаһзадә Хәйретдин әфәндене падишаһ игълан итмәк булган. Өч меңнән артык адәм нәфи ителгән. Сөрелгән егерме ике кеше үлем җәзасына хөкем ителде. Унысы исә асылды. Боларның эчендә солтан Ришад хәзрәтләренең кияве Сәлах паша илә Мир Али Фуад бәкләр бардыр. +Бу адәмнәр игъдам ителгән көннән бирле һәр көн ничәшәр янгын чыгып тормактадыр. Боларның бәгъзеләре бик тиз бастырылса да, бәгъзыларында егермешәр, егерме бишәр өй янып китмәктәдер. Бу турыда да байтак кына адәмнәр кулга алынмактадыр. Тотылган адәмнәргә әүвәлге кеби мәрхәмәтләр, озак мәхкәмәләр бер дә юктыр. Тиз-тиз тикшерелеп, тизлек илә хөкемнәр бирелмәктә, тиешле җәзаларга куелмактадыр. Полиция дә, җандармалар да, саклаучы гаскәр дә искитәрлек уяулык, хәйран калырлык эшлеклелек күрсәтәләр. Болай булса хөкүмәтнең кулыннан һичбер нәрсәнең котыласы юк. Сөйләгән сүзләреннән, эшләгән эшләреннән "Яшь төрекләр"нең бөтен куәтләрен күрсәтеп, мәмләкәтне анархиядән сакларга, урыны туры килгәндә һәр төрле шиддәтләрне күрсәтергә карар биргәнлекләре аңлашылмактадыр. Зур-зур урыннарны тоткан адәмнәрдән кемне генә күрсәм дә, ул: бу кабинетның әүвәлгесеннән дә куәтле булганлыгын һәртөрле авырлыкларга катыланып мәмләкәтне хариҗи вә дахили һәлакәтләрдән коткарачакларын бик игътимад илә ышанып сөйләмәктәләрдер. +Кабинет әгъзаларыннан садре әгъзам, принц Сәгыйд Хәлим пашадыр. Бу адәмнең ел да алтмыш мең лира кереме бардыр. Йәнә бүгенгә кадәр булдыра алмастай эшкә һичбер вакыт катышмаган. Ялгыз мәмләкәтне коткару өчен вә үзенә ышанганга, шундый куркыныч көннәрдә садре әгъзамлыкны кабул иткән. Урамда йөргән вакыт артыннан сигез атлы гаскәр йөрмәктәдер. Дахилия назыйры исә Тәлгать бәктер. Бу да бик тугры төшенә. Төшенгәнен һичкемнән курыкмыйча эшли торган җәсүр вә мәтин бер адәмдер. Хәрбия назыйры Әхмәд Гыйззәт пашаның да нинди газем вә мәтанәт иясе, гакыл, фикер вә икътидар сахибе булдыгы бүгенгә кадәр эшләгән эшләре, Йәмән вакыйгалары илә аңлашылмактадыр. +Шәүкәт пашаның шәһадәтеннән соң яңа Хәрбия назыйры Әхмәд Гыйззәт пашаны күреп сөйләштем. Бик яхшы кабул итте. Сораган сөальләремә каршы сөйләгән сүзләренең бәгъзеләре шулар: +"Башымызга хариҗи вә дахили бик күп фәлякәтләр килде; әмма мин шулай да һич өмидсез түгелмен. Киләчәк өчен бик зур өмидләр бардыр. Бу сугышта җиңелдек. Бездән әүвәлгеләр безнең гаскәрләрне дошманнарга мәгълүб иттеләр.10 +Шулай булса да гаскәремез иске каһарманлыкларын һич тә югалтмады. Фәкать бу хәлгә төшүләренә бездән әүвәлгеләр сәбәпче булдылар. Шәүкәт паша бик моктәдир команданнарымыздан иде. Аның гаиб булып китүе - безнең өчен бик зур зыягдыр. Һәр нәрсәдә Алланың хикмәте бардыр. Болар безнең өчен соңгы хәерле бер фәлякәт булса кирәктер. +Бөтен фәлякәтләргә күкрәк киергән мәшрутиятьне алып биргән, кырылган, киселгән төрекләр булды. Башка милләтләр исә моның кадерен белмәде. Безнең тормышымызга касд итәргә башладылар. Бу турыда сәясәтемезне алыштырырга мәҗбүрмез. Менә күрерсез, бу кабинет бер төрек кабинетыдыр. Яхшылыкның кадерен белгәннәр - безнең кордашларымыздыр. Белмәгәннәргә исә тиешенчә хәрәкәт итәргә мәҗбүр б улачакмыз". +Истанбул дарелфөнүненең өч мөдир хосусыясе, бер мөдир гомумиясе, унлап кятибе бар иде. Хәзердә, шуларның һәммәсе урыннарыннан төшерелеп, башка адәмнәр билгеләнде. Моңа сәбәп итеп шуны күрсәтәләр: +Сахтә шәһадәтнамә (фальшивый кәгазьләр) илә берничә йөз адәмне дарелфөнүнгә кабул итүләре вә бу турыда иһмаль вә мөсаһәлә кылулары имеш, диләр. Бөтен идарәләрне яңа кулларга бирергә хөкүмәт карар биргән. Шуның өчен боларны да төшереп, яңа адәмнәргә биргән имеш, диләр. +Төркиядә дахили каршылыкларның туу ихтималы хәзер мөмкин түгелдер. Шуның өчен булса кирәк Франция илә Испаниянең сугыш вапурлары Истанбул каршысыннан аерылып китте. Башка хөкүмәтләрнең дә көймәләре якын арада китәчәкләр, имеш. XIV "Йолдыз" мөхәрриреннән +Бәндә никадәр тәдбирле булса да, эшнең төбе Аллаһның тәкъдирендәдер. Бәндәләр үзләренчә бик гакыллы булып уйлап, һәр нәрсәне үзләре теләгәнчә кыйламыз дип, мәгърур булалар. Соңра Аллаһның тәкъдире килә дә, бәгъзы вакыт шулай адәм уйлаганча муафәкать булып каладыр. Бәгъзы вакытларда бәндәнең уйлаган эше асты-өсткә килә дә, Аллаһның морады нәрсә булса, шул буладыр. Бу һәр заман шулай. Тәкъдирдән башка бер хөкем юктыр. Мәгәр инсаннар үзләре хата вә сәвапны үзләренә иснад итәргә яраталар. Нәфселәмердә инсаннарның тәдбирләренең тәэсире бер тәсадефтер. Ләкин бәндәләр моны шулай дип игътикад итәргә риза булмыйлар. Менә шунысы бик гаҗәп. +Бу кәррә Балкан мөхарәбәсе әллә кемнәрнең тәдбире илә башланды, эшнең эченә әллә нинди хикмәтле куәтләр керде. Бер миллион гаскәре булган, шан-шөһрәте булган, җиһанның каһарманы булган Төркияне дөньяның иң зә гыйфь, иң вәхши кавемнәре килеп тукмарга тотындылар. Ка һарман төрек гаскәре дошман солдатын күргән йирдә бер качты. Болгар солдаты унбиш көндә Истанбулга кадәр килде. Бөтен җиһан болгарларны тәхсин иттеләр. Фердинандның тәдбиренә хәйр��н булдылар. Болгарлар Истанбулны фәтех итмәделәр, ләкин Әдернә илә Истанбул арасында тере җан калдырмадылар. Сабыйлар, карт-карчыклар, ир-хатын, һәрбер мөселман җаны кулларына төшкән булса, һәммәсен турадылар. Качып котылган мөһаҗир йөз дә утызлап булса булыр. Һәммәсе иң вәхши сурәттә катыйль ителеп, мал-мөлкәттән һәммәсен я алып киттеләр, яки яндырып киттеләр. Әдернә илә Истанбул арасында җан да калмады, бина да калмады. Бөтен дөнья җир илә тигезләнде. Бөтен җиһане мәдәният бу хәлләрне күзләре илә күрделәр. Һичкем инсаният намына бер сүз сөйләмәде. Мәдәният галәме сусады. Ничә миллион бичара төрекләрнең каны әрәм булды, үч ала алынмыйча калды. Мәмләкәт китте, дошманга мал булды. Өстенә тәзминат хәрбия эстәделәр. Бичара төрекләрнең ике аягын бер кунычка тыктылар. Бичара төрекләр һәр нәрсәгә кул куярга риза булып калдылар. Бөтен дөнья мөселманы хәсрәттә улды. Арадан тәмам сигез ай үтте. Бичара төрекләрдә берни калмады; силах калмады, туп калмады, бер тиен акча да калмады. Дүрт ай мәэмүрләрнең мәгашләре бирелмәде. +Аурупада әллә кемнәрнең гакылы берлә әллә нинди эшләр булды. Гакыллар хәйран, фикерләр гаҗиз, бөтен җиһан кан елый. Болгарлар өчен "дөньяны су басса ни гамь" дигән кебек булды. Нәрсә булса булды, әмма ахырында бер көн килде. Җәнабе Хак тәҗәлли итте. +Ниһаять, ун көн эчендә, ул болгарлар төрекләргә ни генә кылган булсалар, үзләренең мөттәфыйклары булган серб вә греклар аларга шуны кылдырды. Һичбер төрек каны үч алынмыйча калмады, мөттәфыйклар үз-үзләрен кырдылар. Бүген өченче июль, тәмам бер хәфтә булды. Ул гаҗиз, куркак, яраксыз төрек гаскәре каршысында дошман күрергә әзер булып, Әдернәгә тугры килеп баралар. Һич дошман юк. Ләкин каһарман төрек гаскәренең һәр нәрсәсе мөкәммәл, һәр эше юлында. Каһарман арслан терелде китте. Гоманнарга караганда, Дәдә агачка кадәр барсалар кирәк, бу кадәр кулдан киткән мәмләкәтләрен бер төрекнең борыны канамаенча кире алалар. Аурупа хәйран булып карап торадыр. "Әл-каинә бәйнәһүм уль-гадәвәтә" аять кәлимәсенең хикмәт кафиясе заһир булды, монда һич шөбһә кыла торган нәрсә калмады. Тәкъдиренә тәкъдир улдыгы инсафтан бөтенләй мәхрүм булмаган кешеләр өчен кояш кебек заһир булды. Ләкин үлчәргә инсаф кирәк. Политика дигән сүзләрнең, дипломатлык дигән сүзләрнең һичберсенең ике тиенлек кыйммәте калмады. Ходаның кодрәте дәхи бераз заһир булсын. Төркиянең хәзинәсендә биш айдан бирле бер тиен дә акча юк. Һичбер йирдән бурычка да бирмиләр. Һәр көн гаскәрнең биш йөз мең тәңкә чамасында мәсърафы бар. Менә һаман Төркия хөкүмәте яши. Алла белсен ничек. Хәзер дә гаскәрләрнең һичнәрсәгә ихтыяҗы юк. Бәндәләрнең гакылына калса, әллә кайчан бетәргә тиешле. Ләкин Ходаның тәкъдире илә кыямәткә кадәр яшәячәктер. Дөнья да һәр нәрсә тәкъдиргә баглы. Һәр нәрсәнең вакыт мәрһүне бар. Мөселманнар нигъмәте исламга шөкерана кылдылар, Җәнабе Аллаһ мөселманнарны тәрбия итте. +Һәммәсе кодрәт эшедер, гаеп итмә, туганкай! +Болгарлар көлне күккә савырдылар. Бу көннәрдә Софиядә болгарлар үз-үзләрен үтерә, менә интикамның мәгънәсе шулдыр. Кем белер, тагы нинди хикмәтләр заһир итәр. +Текстның азагында "Йолдыз" идарәсенең искәрмәсе бирелгән: "Йолдыз": Бу мәктүбтәге әфкяр вә моталәгать мөтәссарифанә хакындагы мәсьүлиять мөхбиремезнең үзенә гаидтер. Гм. +ЮЛ ХАТИРӘЛӘРЕ +(Истанбулга йибәрелгән мөхбиремездән) +Казан - Мәскәү юлы - татарларның күп йөргән юллары. Анда күбрәк сәүдәгәрләр йөриләр. Шуңар күрә ул юлның вагоннарында бик мәгълүм типлар гына очрыйлар, бик мәгълүм тәэсират кына калдыралар. Без аларны үтеп, юл хатирәләремезне Мәскәүдән башлыйк: Москва - Казан юлы белән Москвага кергәндә, аның иң бизәксез, иң ямьсез бер ягы күренә: рәтсез генә, кечкенә генә өйләр, былчырак кына урамнар. Хасыйле генә: ул ямьсез, котсыз күренә, тәсмәга бил Мөгайди мәкален әйтергә генә кала. Син шул ук фикерне вокзалдан төшеп, вагон берлән шәһәрнең уртасына киткәндә очратылган, безнең Казанның Балык базарындагы марҗалар ларьлары сыман нәрсә, бөтен бер урамның ямен китәреп торалар. Аның өстенә актык көннәрдә булган елылар урамнарның кайсыберләрен үтмәссезлек ясый да, Москвадан ихласны кайтара. Дөрест, бу фикерләр бара торгач байтак төзәләләр дә, актыкта Москваның газамәте, аның рәтсез була торып, мәһабәт вә олугъ бер рәвешне алуы вә аның башка тарихи, иҗтимагый вә фәнни яклардан югары урын тоткан күп нәрсәләрне эченә алган булуын искә төшерәсең дә, аның бер кәримле генә, тарихи яктан ничә мең сәхифәләр сөйләп биргәнен вә башка фазыйләтләрен уйлыйсың да: "Әй, Москва Русиянең йөрәге булырга салих шул" дигән фикергә үзең дә сизми катышасың. +Трамвайга менү берлән үк муеннарына кружка асып, "Спасите преступников" диеп язган лента тагып, кулларында открыткалар сата торган кызлар вә егетләр әйләндереп алдылар. Җинаятьчеләрнең хәлләренә ярдәм юлында берәр эш кылу өчен иганә җыялар, ләкин мин анларга акча салмадым, фикеремчә, бу кружка бары "Ак чәчәк"кә генә хас булырга кирәк. Чахоткалар файдасына иганә җыючылар ул кружка фикерене уйлап чыгарганнар иде. Шулай булгач, "Ак чәчәк" үзенең хакы берлән үзе генә файдаланырга тиеш, аңар бу эштә патент бирелергә тиеш. Бездә бу чәчәкләр шул кадәр күбәйде инде: "күк чәчәк", "фиолетовый чәчәк", "тагын әллә нинди чәчәк", "арыш башагы", "Балкан флаглары" көннәрендә һәммәсендә бертөрле итеп кружкаларга җыйдылар. Халык күзендә кадерле күрсәтелгән "Ак чәчәк" көненең бәһасен төшерделәр һәм аңар сизелерлек мадди зарар да итәчәкләрендә шик юк. Бу эшкә "Ак чәчәк" протест итә, бу хакта гәзитәләрдә күп мәкаләләр дә язылса да, һәммәсе шул фикерне куәтләсәләр дә, һаман эш кирәкмәгән юлы берлән бара. +Бер өйдә берничә кешедән гыйбарәт мәҗлес ясап утыра идек. Мин үземнең иганә бирмәгәнемне сөйләп куйгач, "андый эш��әр еш була" диеп, бер-ике кыз үзләренең башыннан үткән вакыйгаларын сөйләп киттеләр: "Без Балкан флаглары сата идек. Бер ханым килде дә: "төрек флагы бармы?" сөален биреп, "юк" җавабын алгач: "мин андый берьяклы гына ярдәмнең мәгънәсен аңлый алмыйм. Шуңар күрә иганә дә бирә алмыйм" диеп, киткәнен сөйләделәр. Шундый вә әмсали вакыйгаларның күп булганыны мәҗлестә булганнар тәэйид иттеләр . Менә бу хәбәр - безнең өчен бик күңелле вә сөйкемле хәбәр. Без "Вакыт" гәзитәсендә Оренбургта "флаглар" бәйрәмендә мөселманнар тарафында булган наразыйлыкларны "төрекләргә дә ярдәм кирәк" дигән кешеләрнең татарлардан очраганнарын укып куанган идек. Әмма бу соңгы эш Мәскәүдә шундый вакыйгаларның булулары яңадан күңелгә елылык бирә. +Рус зыялыларының байтак өлеше безгә вә төрекләргә сөйкемле йөзләрен күрсәтәләр икән. Бары гәзитәләрнең кайберләре генә, вакыйгаларны үзләренчә язып, үз теләкләренә муафикъ хәбәрләр чыгаралар да, безгә русларның һәммәсе кара урыс мәзһәбендә булган сыман күренәләр. +Минем белеш-танышларга "Төркиягә барам" дигән сүзем бик кызык тәэсир калдыра: "Сез ник балканлыларга бармыйсыз" диеп, ул, гомумән, миңа гади бер рус зыялысына караган күз берлән карыйлар да, хәзер үз хаталарын үзләре күзәтәләр: "Әй, шулай шул, кан берлеге үз эшен итә шул ул" диеп өстәп куялар. Шул ук сүзләрне тыңлап торып та, минем бер таныш булмаган бер юрист әфәнде: "Сез Төркиягә барамын дисез, сезнең фамилияңез ничек соң?" - диеп сөаль бирә дә, җавап алгач: "Сезнең фамилия чын рус фамилиясенә охшаш, әллә кан да сезнең катышмы?" - дигән кызык сөальләр соңында: "Хәзер сезнең төрекләргә баруыңызның сәбәбен мин дә аңлыйм", - диеп, сүзен бетерә. +Мәскәүнең юл күрсәткеч дәфтәрендә төрек консулы Поляков йортында тора дигән. Иранныкы да шунда ук булгач, мин ничек болар килешеп киттеләр, икесе бер йортта торалар, "кяфер" арасында мөселманнарның берләшүләре кирәк, бер фикергә килгәннәрме әллә, диеп көлеп тә куйган идем, эш бөтенләй башкача чыкты. Бу консульстволардан әсәр дә диярлек юк икән, бер бай гына генерал Поляков бар икән дә, аның Москваның уртасында өч-дүрт йорты, бер әгъля гына конторасы бар, шул контора эшләре арасында булган сымак гына консульство эшләре дә баралар, имеш. Төрек вә Иран консулы урынына көткән кешем шул рус угълы рус бер генерал булып чыкты. Иран консульствосының бер галәмәте дә юк. Төрекнеке, ичмасам, күренеп тора, контораның бер почмагына безнең халык өендә Истанбул, яки Айя-Суфия рәсемен печать итеп элеп куйган кебек, бер йиргә генә "Ай вә йолдыз" рәсемле бер кызыл кәгазь элеп куйган. Анысы да бер эш. +Менә чит мәмләкәтләрдә шундый консулларың булсын да, имеш, госманлылык шаның үзенең дәрәҗәсендә югары бер урында тора алсын. Никтер күңелгә ерак күренә торган бер эш инглизләрдә байтак тар гадәт булса да, мондый бер гадәт (закон) бар: каны саф инглиз каны булмаган кешене мәмләкәтнең җаваплы, олугъ урыннарына куймыйлар - аңар милләт вә хөкүмәтнең намусын тапшырмыйлар. +Москвадан бирле янымызда ике артист сыман кеше баралар. Иркен генә сөйлиләр, үзләрен күбесеннән югары вә өстен күрәләр икәне кычкырып ук тора. Шул ук бүлмәдә бер пастор да бара, бер ыстансада китаплар сатучы: "Әфәнделәр! Инҗил кирәкмиме? Төрле телләрдә: нимецчә, франсузча, итальянча, шведча вә шулай тезеп китеп, русчасы бары өч тиен генә тора", - дигән иде, соңгы сүзе пастор әфәнденең кәефенә тиде: "Китабы Аллаһны тәхфиф сүзенә охшашлы сүз берлән кычкырып йөриләр", - дип әйтеп салып, тирә-ягына әйләнеп карады. Күршеләр күбесе елмаеп кына җавап биргәч, бер Инҗил сатып алып укырга кереште вә соңра сүзгә катышмады. +Артистларыбыздан берсе "Крученых" ләкабе берлән язучы бер әфәнде икән, Киевка бәгъзе бер нәрсәләрен бастырырга бара. Бу кеше язган нәрсәләре укучыларга аңлана торган булуы рәтеннән йөрми торган, Хлебников исемле бер яшь язучының мәсләктәше икән. Әсәрләренең кайберләре Москвада бик кызык гына ямьсез шәкелдә таш басмада басылган. Бонлар һәр икесе зур славянофиллар, хосусан, соңгысы рус телендә һичбер ят сүзнең керүенә разый түгел: йиңел әхлаклы хатынны ифадәдә бер дә проститутка дими, рус телдә гражданлык алган ят сүзләрдән дә кача, аның урнына төрле славян кабиләләренең сүзләрен кертеп йибәрергә тырыша. Мәгънәсенә ул кадәр игътибар да итми диярлек. Шул шагыйрь әфәнде, каршыда ятып, бик күптәннән берәр роман укып барган бер егеттән: "Сез студентмысыз, әфәндем, кайда укыйсыз?" диеп, сүзгә керешеп китте. Бу егет бер серб икән. Русчаны күп күргән, яхшы гына белгән. Бунда да байтак йирләрдә шомарган. Хәзер дә Глессенфорс университетының шәкертләре җөмләсеннән икән. Күп телләрне беләм, ди, русчаны мөкәммәл беләм, ди һәм русча сөйләшә. Ләкин үзе әйткәнчә үк шома түгел. Бунлар рус әдәбиятында славян телләренә таба тартылу юклыгын русларның тәдбирлегенә бер дә әһәмият бирмәгәннәреннән зарланып, күп сүзләр сөйләштеләр. Бу мәсьәләдә мин читтә генә тордым. Бервакыт сәясәткә керештеләр, безнең язучылар аның ни икәнен дә белмиләр, күбрәк сербны тыңлыйлар иде. Серб студенты, шул форсаттан файдаланып, төрекләр вә аларның золымнары хакында сүз озайтып китте. Сүзгә мин дә катышып киттем. Серб төрекләрнең югары сыйныфларын гына яратмый: "Гади төрек бөтен Балкан халкы арасында аерыла, һәммәсеннән сөйкемлерәк", - ди. Яңа гына баш күтәргән милләтләрдә эш башында гел яшьләр булганга, бу яшь кенә егет тә бервакыт панславянизм фикерен тараткан бер гәзитәнең мөхәррире булып торган икән. +Сербияне һавага очырырга хәзер, күзен дә йоммый: "Без Австрияне йиңәбез", - ди. Балкан хөкүмәтләренең Төркияне йиңүләренең зур сәбәпләреннән, Аурупаның әфкяре гомумиясенең Балканнар тарафлы булганлыгы хакыйкәтенә каршы бик калкышып: "Бездә, үзебездә, мадди куәт бар, - ди, - халыкта хис зур, - ди, - бездә сәяси тигезлек өстенә мадди тигезлек тә бар", - димәкче була. Серб әфәнде, бөтенләй эчкә кереп китеп: "Бездә, Сербиядә, бер фәкыйрь (теләнче) юк", - ди. Русиянең бөтен шәһәрләрен төркем-төркем булып багучылык итеп, тугрылыгы хәерчелек яки дә тугрырагы алдакчылык итеп йөргән бертөрле халыкның бик күп икәнен уена да китерми. Бу байлыкка сәбәп итеп, авыл кешесенең үз йирен могайян микъдардан да ким калдыра алмаганын дәлил итеп китермәкче була. Сөйли торгач, бу дәлилнең төпсезлегенә, бу законның файдасыз гына булмыйча, хәтта мәдәният агымының юлына киртә салуына һәм дә сәүдә вә һөнәрнең тәрәккыена манигъ булганына үзе иман китерәдер. +Күп мәсьәләләрне тел очыннан гына сөйләп үткәргәч, сәйях әфәнденең бик өстән генә сөйләгәне күренеп калды. Безгә мәгънәви яктан каршы торучы халык, Ходай бирсен иде дә, барысы шул егет мисалы булсын иде! +Мәскәүдә дә көннәр елы, тамчылар тама, ягъмур да яугалый иде, әмма Киев тирәсенә килгәч, тагын да елырак, Одессада бөтенләй җәй диярлек. Халыкның кар күргәне һич юк, мех киемне кигәннәре булмас иде, соңгы модалар бик матур булганга, хатын-кыз да үзләренең өст-башларын күрсәтергә бик ашыгучан булганга, һәммәсе кирәкмәгән йирдә мех киеп чыкканнар, ирләр урта кием (демисезон)да йөриләр. Елылык 3-4 дәрәҗә реомюр. II +Сәяхлар арасында бер фикер бар: дөньяның имеш һәртөрле халкы хакында, хосусан, Аурупа мәдәниятенең һәрбер почмагының йимеше хакында мәгълүмат алыр өчен, өч шәһәрне күрү йитәдер. Анларның берсе - Москва, икенчесе - Берлин вә өченчесе - Истанбулдыр. Шуннан калганнарының әһәмияте икенче дәрәҗәдәдер. Петербургны алыңыз, Парижны, Лондонны бонлар һәрбере бер Аурупа шәһәрләредер ки, бер-бере арасында күп охшашлылык бардыр. Берен күрү белән, икенчесе хакында бертөрле фикер ясамак мөмкиндер, бәлки ансаттыр. +Москва үзенең чуалчыклыгы, олугълыгы, бик күп иске әсәрләре берлән никадәр кыйммәтле бер шәһәр улса, Истанбул да - шәркыйлеге, шәрыкның күп дәверләренең тарихын, мәдәниятен күз алдына китереп торуы берлән янәдән башкалардан да күренүе тиешлерәк бер шәһәрдер. Одессаны алыңыз, ул никадәр гүзәл, төз, аурупи бер шәһәр булса да, кечкенә Петербург, яки янә кечкенәрәк бер Берлин булса да, күңелгә рәхәт, зиһенгә күп хезмәт бирә алмый, чөнки бу шәһәр мәдәнияте хазирәне генә хикәят итеп торадыр, шуңар күрә мин Одессаны, аның артыклык лар ын бу урында сөйләмичә генә узасым килә. Ләкин шуны әйтмичә китә алмыйм. Без һәр йирдә бар, һәр йирдә яшәргә тырышабыз, дөнья көтәргә хәзерләнәбез. Одесса чит бер шәһәр булса да, аның университетында 15 ләп татар бар. Анларның арасында да бер оешу, очрашулар вә күрешүләр булгалый, бере-берен онытышмыйлар икән. Монда рус әдәбияты галәмендә дә яхшы гына тәкъдир ителерлек хезмәт итә торган бер әфәнде "мөселман поляк" бар. "Южная мысль" газетасында вә "Южная неделя" журналында язадыр. Без һәр йирдә торабыз, хәятның Ауру��а кыйсемендә дә тора алабыз һәм алачакмыз дигән фикерне бу вакыйгалар куәтлиләр. +Одессаның диңгез янында, шәһәр эчендәгедән янә бер башка хәят башлана: бунда күп кеше үзенең гади кешелек йөзен бетергәндә ерткычлык маскасы кигән, кемне мөмкин, аны таларга, кемне мөмкин, аны җәберләргә тора. Бу хәл түбән сыйныфның йөзенә бик ачык язылган: ямщиктан пароходка кадәр ике кечкенә төен нәрсәмне керткән хәммаль егерме биш тиен чәйлекне азсына, шундый ук хәммаль безнең Казанда, бер чакрымлык йиргә биш тиенгә барырга хәзердер. Хәер, моны диңгез буендагы тормышның һәрчакта очрый торган хассаларыннан берсе, диләр. Пароходка утырдык, кузгалып диңгезгә дә кердек. Диңгезне әүвәл күргәндә, күзгә иң ят вә иң гаҗәеп булып бәрелгән нәрсәләре - суның төседер. Көн бик ачык, кояшлы, (бунда шималь салкыннары урынына 5 дәрәҗә җылы бар) иде. Су әүвәлән бик саф, тонык, бик тирәннән үтә күренә, төсе яшелле-зәңгәрле, бу бер дә хәрәкәтләнми торганда, әмма пароход көпчәге дулкынланып, һава бөрчекләрен төпкә төшереп йибәрсә, суга үзенә бер төс, аксыл-яшел катыш бик мөлаем, бик күңелгә ятышлы төс хасыйл була. Моңар кояш нуры да катыша да: әй, никадәр матур төс, никадәр матур күренеш диясе килә. +Шул кадәресе бар, диңгезнең газамәте, аның киң очсыз вә кырыйсызлыгы куркынычлы була торып, үзенең көчлелегенә ирексез ышандыра торган булуы инкарь ителмәсә дә , табигатьнең бертөрле генә булуы, су вә һавадан, һавадагы акчарлаклардан (чайкадан) вә берничә судан сикерә торган дулкыннардан башка нәрсә юк. Моны диңгезнең кимчелекләреннән санарга ярый. +Мин рус ширкәтенең "Одесса" исемле пароходы берлән киттем, байтак иске пароход, юлчылар күп түгел, икенче класс барысы диярлек греклар гына, араларында хатыннар да бар. Йә, никадәр ямьсез хатыннар! Дөньяда кайсы милләтнең хатынкызы иң ямьсез диеп сорасалар, мин грекларныкы дияр идем, котсызлыкта, чирканчылыкта һич мисаллары юк диярлек. Ләкин байтак кына гакыллы күренәләр, ирләр берлән бердәй үк мәсьәләләрдә җитди моназарәләргә керешәләр вә байтак муаффәкыятьле рәвештә үзләренең фикерләрен яклыйлар, гакыллы сүзләр сөйлиләр, дөнья күргәнлекләре күренеп тора. +Аш янында яшьләр вә картлар низагы чыкты, тәрбия хакында сөйләшүләре, картлар балаларны кысып: "Аларны тар рамкаларга куеп тәрбия итәргә кирәк", - дип сөйлиләр, шулай тәрбия муаффәкыятьле була вә кешеләр йитештерә, диләр. Ләкин яшьләр буңа игътираз итеп, сезнең кысудан берни чыкмый, барыбер табигать үзенекен итә, артык кысып асраудан бала бозыла, һәр хәрәкәткә каршы шулкадәр үк куәтле гаксы хәрәкәт чыга, диләр... Моназарә сугыш хакында башлана. Картлар янә милләт, ватан диләр. Әмма яшь греклар милләт, ватан булсыннар, яшәсеннәр, тәрәккый итсеннәр, ләкин бу тарика түгел, сугыш юлы берлән түгел, мәгариф юлы берлән, тынычлык юлы берлән булсын, диләр. Яшь греклар арасында бер запас солдат бик күзгә бәрелә. Сугышка чакырылган икән, шуның өчен бөтен рәхәтен югалткан: йокы йоклый алмый, аш янына килми, килсә дә, аш ашамый, сөйләшеп, үзенең кайгыларын уртаклашып утыра. Карагыз инде, бер зыялы кеше, имеш, бу файдасыз сугышка китеп, тупка ит (пушечное мясо) булсын, аннан да бәхетсезлек, аннан да начар бер хәлдә кеше була белерме, ди. Менә бу грекның сүзләрен караңыз да, рус гәзитәләренең Балкан халкында сугышка булган мәхәббәт, аны теләү, аның өчен әллә ничә җаннарның корбан булуына хәзерлек бар дигән фикерләрене үлчәңез: бонлар - һәрбере гәзитәчеләрнең өреп тутырган фикерләре генә. Балкан сугышы - "ай вә тәре" сугышы дип язган бәгъзе рус гәзитәләренең фикерләре хакында да бераз мөзакәрәдә булындык. Һәрберсе рус зыялыларын гаеплиләр. Анлар бу эшләре берлән безгә дә бары аю хезмәте генә итәләр дип сөйлиләр. Бер грек кызы: "Ирләр һәммәсе үлеп бетә дә, эшкә яраксыз хатыннар гына кала, аннан соң мәмләкәтемездә нинди тәрәккый булсын, аннан соң нинди хәерле киләчәк, ни өмид мөмкин булсын?" - ди. Беренче класста - ире Истанбулда рус посольствосында хезмәт итә торган бер дама бара иде. Ул Истанбулда ике еллар торган. Сүзне төрекләргә, аларның табигатьләренә борып йибәрдек тә, ханым әфәнде: "Төрекләр ул җәһәттән бөтен Балканда тора торган халыктан сөйкемлерәкләр, һәммәсеннән күңелгә йогышлы, аклар, - ди, - аларга ышанырга ярый, әмма һичбер болгарга, һичбер грекка ышана күрмәңез, мотлак алдар гына, - ди, - грекларны һич күрәсем дә килми, шулкадәр алардан бизәр булдым", - ди. +Менә пароходтан Анатулы вә Рум иле карьялары күренә, ...пароход бугазга керә, матур Босфор эчендә боргаланып барып, күп, матур җәйләү (дача)лар үтеп, таш өйләр берлән шыгрым тулы Истанбулга пароход туктый. III +Истанбул урамына керү берлән, иң әүвәл биналарның шәрыкка, махсус рәвештә салынулары, урамнарның иске заманча тарайтылулары өстенә, анлардагы төрле яктан ишетелеп торган тавышлар вә моңнар дикъкатьне җәлеп итә. Берсе шырпы сата да: "Биш савыты ике тиен - яхшы шырпы", - диеп кычкыра, шул сүзләрне көн буе армый-талмый кабатлый. Икенчесе, вактөяк сатып: "Теләгән нәрсә 8 тиен" диеп кычкыра. Малайлар, гәзитә күтәреп, "авадис" (хәвадис) акырып, урам буенча йөгерәләр. Халык бик эшсез кебек күренә, аз гына бер вакыйга булса да, хәзер җыелырга карый. Мин берсеннән бер-ике сүз белән номерлар сораштырган идем, тирә-ягыма 20-30 төрек, тугрырагы, төрек фәсе кигән адәмнәр җыелды. Халыкның мондый юк нәрсәгә исе китүе бер Истанбул ягында гына түгел икән, Галата ягында, Пира (европалылар мәхәлләсе, Истанбулның иң бай мәхәлләсе) да шулай ук. Бер көн кич урамда йөри идем. Бер атлы төрек офицеры минем яныма аты берлән килеп (Истанбул урамнарында атларның тротуарлардан йөрүе гади бер эш икән, сакланмасаң бәреп, егып та китәләр) русча сүз кушкан иде. Безнең сөйләшкәнне тыңларга гайре мөтәнаһи халык җыелды. Хәтта узучы атларны туктатырлык бер тыгызлык хасил булды. Мондагы номерларга килсәк, алар безнең Казанның Печән базарындагы номерларыннан күп, шактый күп уңайсызлар. +Хәзер монда хаҗилар бөтен дөньяны тутырганнар, аларны пароход Русиягә алып чыкмыйча, хәзерлеккә Истанбулда төшереп калдырган икән, шунлыктан һәр отельдә (номер) әллә никадәр хаҗи. Алар кайда барса, шуны буйыйлар, кем керсә, ул анлардан кача, әҗнәбиләр улсын, үзенең халкы улсын, аларга йә тәхкыйр күзе, йә кызганыч күзе берлән карыйлар. +Монда өйләрдә булсын, номерларда булсын, рәхәт булып шөгыльләнеп утырырлык һичбер уңай юк, иң әүвәл салкын, халык һәммәсе эшләгәндә дә, ашаганда да пальтосын салмый. Имеш, тун ки дә язу яз, яки аш аша, яки башка бер нечкә эш эшлә, тормыш өчен искиткеч хәзерлексезлек. Кичә Йосыф әфәнде Акчура углын зиярәт иттем. Ул бөтенләй бер шәркый тормышка чумган: буй-буйлы сары чапанны елы-елы фуфайкалар өстеннән киеп, астына палас җәеп утырып, кәгазьләрне идәнгә җәйгән дә идәндә язып утыра. Йосыф әфәнде бер кат гаскәри булып алып, хәзер янә үзенең сөйгәне - язучылык эшенә кайткан. +Ике шималь төреге очрашкач, сүз, билгеле, безнең Казан вә казанлылар хакында булды. Казанны эчендә торганда никадәр сүксәк тә, аның халкы никадәр кире дисәк тә, читкә чыккач, аларны ук мактарга тугры килә. Йосыф әфәнде дә шул фикердә икән. Аның тугры бер фикер икәнен, аның тиз көннәрдән бер хакыйкать булып танылачагына берничә дәлилләр дә сөйләп, җөмләсеннән бере - Берлинда мәшһүр мөстәшрикъләрдән Һартманның аңар язган бер хатын укыды. Һартман әйтә: "Сезнең төрек әдәбиятында яңа бер агым ясаган "Төрек йорды" журналы чыгуын күреп, аның киләчәге бик әмин түгел, озак бармас фикерендәрәк идек, ләкин сез һаман эштә дәвам итәсез, муаффәкыятьле алып барасыз. Бунда без гомуми шималь төрекләрендә исемез китеп күргәнемез бер хасият сәбәптер диеп уйлыйбыз. Шималь төрекләре, истанбуллыларга караганда күп җитди, аларның тәрәккый юлына агулары байтак әсаслы, тоткан юллары байтак ышанычлы вә ышанган эшләре дә җитди икәнен бөтен Аурупа мөстәшрикъләре исләре китеп икърар итәләр. Сезнең журнал да шул шималь татарлары эш башында булганга бара торгандыр", - ди. Күрәсез, безнең Казанны читтә мактыйлар, Гаребтә мактыйлар, Шәрыкта Казанның исеме афакта икәне һәрберебезнең мәгълүмедер: Төркестан, Себер йә Казанны мәркәз дип караудан башка карый да алмый, менә бу мактаулар, занымча, казанлыларны үз эчәрендә, үз казаннарында сүгүчеләр, хурлаучылар булганлыктан хасил булгандыр. IV +"Солых буламы, әллә солых киңәшләре бөтенләй киселеп ташланып, сугыш янәдән башланамы?" дигән сөальгә бу көннәрдә бере-беренә каршы, бере-беренә башка булган күп сүзләр вә күп җаваплар бирелеп, вә гәзитәләрдә язылып торадыр. Соңгы телеграмнар, солых мөзакәрәсе мәҗлесе 24 нче декабрь көнендә булып та, киләчәге кайчан булачак икәне мәгълүм булмый таралганның соңында, эш бигрәк куерды. Телеграмнарда бу мөзакәрәнең мәүкыйты гына тукталганын укыгансыз, ләкин Бабы Гали (мондагы хәбәрләргә күрә) бу вакыйганы мөзакәрәләрнең бөтенләй өзелүе диеп аңлатмакчы була. Истанбулда бүген көндез яки иртәгә төп тавышларын янәдән ишетә башлыйбыз дип сөйләшүчеләр бик күп. Затән , моңар иттихадчылар бик куаналар. Алар гәзитәләрендә "сугыш башланса", "сугыш була калса" дип, мәкалә артыннан мәкаләләр язалар. Моннан соң төрек гаскәре үзенең оятын бетерер иде, кара йөзен агартыр иде дип, матур сүзләр берлән сәхифәләрне тутыралар. Икенче яктан, һәр ике тарафны да сугыш күп ялыктырган булуы, көннәрнең 24 нче декабрьдән башлап бик бозылып китеп салкын, ягъмурлы вә йилле булулары, аннан башка да арыган, изелгән ике якның гаскәре өчен дә бик кызыклы түгел. Бондый көннәрдә табигатьнең катылыгыннан да гаскәрнең күп өлеше кырылып бетүе шөбһәсездер. Ләкин сугышка хәзерлек һаман дәвам итә. Матди яктан хәзерләнү үз юлы берлән барган шикелле. Рухани яктан изелгән, бөтен тойгысы үлгән төрекләрне һаман уйгату юлында хәрәкәт бар, һаман аларның милли тойгылары, милли шаннарын аңлаулары хакында озын-озын мәкаләләр язалар. Шул сүзләрдән соң һәм монда алынган кайсыбер тәэсираттан соң, чынлап та, янә бер сугыш булса, төрекләр йиңәрләр иде, дигән бер фикергә ышанасы килә вә ышана языла. "Иттихад"чылар бу сугышны бөтен җаннары берлән телиләр, алар, хәят вә мәмәт мәсьәләсе дә шул, диләр. Чөнки аларның кайсыберләренең сөйләвенчә сугыш башланды исә, хәзер хөкүмәт башына алар күчәләр. Камил паша бөтенләй ышанычын җуйды. Өеннән чыгарга да куркып тора, авыру булып күренеп, үзен, Габделхәмид кебек, куркынычсыз бер йиргә куйган да тора бирә. +"Иттихад"чыларның яхшы сугышчы булганлыкларына, чынлап уйлаганда шаһидләр дә бар. Мәсәлән: Шкодрада мөхасарә эчендә һаман каратаглыларга бирелмичә, бәлки аларны кайсыбер җәһәтләрдән мәгълүб итеп торучы командан "Иттихад"чы, Әдернә баш команданы "Иттихад"чы, соңгарак язачагым Җавид паша, янә "Иттихад"чы. Болай булгач, төрекләр үзләренең йиңелүләрен йиңелүгә санамаска телиләр вә, яңадан сугышып, үзләренең өстенлекләрен исбат итмәкче булалар, ләкин сугыш булмаячак дигәннәрнең дәлилләре искә килеп төшә дә, алар да куәтле сыман күренә. Чөнки эш, никтер, актык бер ноктага килгән булса да, Европа дәүләтләре бөтен балканлыларның тезгеннәрен үз кулларына теләгән минутта алып, аларны теләгәннәре юл берлә йибәрә алулары, Төркия берлән Балкан хөкүмәтләре арасындагы төрле шартлар берлән булса да, солых булачак дигән фикерне башта урнаштырыр да. +Ни булса да, сугыш буламы, солых буламы, төрекләр кашында иң беренче алга алынуы тиешле мәсьәләләр яңадан бераз яшәрлек булып хәзерләнәдер. Бу сугыштан соң ук Әрмәнстан мәсьәләсе дә калку ихтималы бик якын, Сүрия мәсьәләсе хәзер үк чыккан. Анда чыга торган мөселман һәм христиан гәзитәләре төрекләрнең хаким бер миллә�� булып яши алачагына ышанмыйлар. Үз эшләрен үзләре күрү юлына керүне чынлап урнаштырып куйганнар. Бу тугрыда рус гәзитәләрендә дә мохабирләрдән мәктүбләр басылгалаган иде ки, андагы христиан гарәпләренең рус әфкяре гаммәсендә үзләренә каратырга тырышканлыкларын күрсәтәдер. Бара торгач шундый уңгайсызлык ларны күрәсең дә, "әллә төрекләрнең милләте хакимә булып торуларының дәвере беттеме икән инде, алар бу эшкә бөтенләй яраксызлыкларын бөтен галәмгә күрсәттеләрме әллә инде?" дигән бер башваткыч мәсьәлә килеп чыга. Болай булса, бу сүзгә бераз юл бирелсә, аңар бераз гына булса да бер төпле булган нәзария диеп каралса, төрекләр бит бер милләт хәлендә яшәргә камил хаклылар, ичмаса, һич булмаса, шул юлны күз алдына төплерәк итеп китереп эшкә башлау кирәк иде, ләкин милләте хакимә булып яшәүдән, милләте мәхкүмә булып яшәү янәдән кыенрак, янәдән авыррак бер эштер һәм төрекләрнең ул тарика яшәргә дә хәзерлекләре бик аздыр. +* * * +Төрек белән Юнан арасында сугышкалап алулар һаман искечә бара. Җавид паша гаскәре юнанлыларга бик яхшы каршылыклар иткәнен "Икъдам" гәзитәсенең Сәланик мөхбире яза. Мөхбирнең язуы буенча һәр көн шәһәргә яраланган юнан гакәре утыз-кырык вагоннан ким килми, имеш. Юнанлылар Җавид пашадан бөтенләй аптыраганнар, гаскәрнең рухын куәтләү өчен, төрле ялганнарны шәһәр эчендә гәзитәләрдә таратып кына торалар икән: "Җавид паша гаскәре ачлыктан вә йиңелгәннән үзен үзе үтергән", "Җавид паша әсир төшкән вә яраланган" дигән хәбәрләр һаман чыгып кына торалар. Әмма офицерлар ул гас кәрнең уңганлыгыннан вә муаффәкыятьле эш күргәнлегеннән исләре китеп бетә алмый икән. +Болгарлар да мондый ялганнар берлән гаскәрнең рухына тәэсирне бик күз алдында тоталар, рус гәзитәләрендә күптән үк: "Болгарлар аэропланнар берлән Әдернәгә прокламацияләр тараталар" дигән хәбәрләр язылган иде. Шул кәгазьләрнең бере булырга кирәк, "Интихабе әфкяр" гәзитәсенең 24 нче декабрь номерында гына басылып чыкты, кәгазь төрекчә рокга язуы берлән язылган вә башына да "игъланы гомуми" диеп куелган да, шул сүзләр язылган: "Болгарларның, ягъни безнең сугышыбыз мөселман халкы берлән түгел, бәлки алдакчы, залим хөкүмәт кешеләренә каршыдыр. Без кан түгәргә теләмибез, бәлки сезне җәберләүчеләрдән коткарып, Балканга яхшы идарә кертүне телибез. Болгар гаскәре шул Рум илен сугышып алып бетерде, хәзер безнең гаскәр Истанбулдан ике сәгатьлек юлда, бары Әдернә генә безгә бирелмәгән калды, ул да гаскәр берлән чорналган, сезгә һичкайдан ярдәм юк, шулай булгач, кан түгүдән дә мәгънә юк, пашаларның күңеле булсын өчен ник кан түгәргә? Әдернәгә каршы мең болгар тубы бар, сез безгә тапшырылмасаңыз, бөтенләй харап иләчәксез, соңыннан тапшырылсаңыз да, эш узган булыр, гөнаһ - болай эш кылмак", - диеп язылган. Шул сүзләрне язган гәзитә: "Болгарлар көч берлән Әдернәне ала алмагач, хәйләгә керештеләр", - дие�� көлә. +"Икъдам"ның Сәланик мөхбире үк хөкүмәтнең төрек гәзитәләренә каты мөгамәләсен яза. Алардан берничәсен яптырды, ди. Сәланиктан юнан гаскәренең яһүдиләргә каршы хәрәкәте һаман беткәне юк икән. Күптән түгел генә янә өч яһүдине берничә гаскәр үтереп качканнар. Качучыларны да хөкүмәт бу ел эзләп маташа, ди. Европа әфкяре гаммәсе бәйләнмәсен дип курка. Үтерүчеләрне тапканнарга бүләкләр тәгъйин иткән булып йөзен агартырга тырыша, ди. +Безнең русиялеләрнең җаннарын рәнҗетә торган нәрсәләр җөмләсеннән, русияле хаҗиларның Истанбулда ничә көннәрдән бирле җәзаланып, рәнҗеп торуларыдыр. Җиддәдән кайтып килә торган һәммә хаҗины, Истанбулга килеп йиткәч, пароходтан куып чыгарганнар да, аларның хәлләрен тәкъдиргә тапшырганнар. Шулай итеп, хаҗи әфәнделәр биш-алты көннәр монда аптырашып йөргәннән соң, бер көнне рус обществосының "Синеус" атлы бик кечкенә генә бер пароходына өч йөз унбиш хаҗи тутырып, алардан билет өчен күп акчалар алып, Феодосиягә озатканнар иде. Өч-дүрт көн үтте дә, 26 декабрьдә хаҗилар кире кайтканнар дигән хәбәр чыкты. Бу ни эш дип сораша башлагач, түбәндә сөйләнгән эч яндыргыч бер вакыйганың булганы беленде. Шулай итеп хаҗилар юлга чыкканнар икән, пароход бугаздан чыгар алдыннан диңгездә дулкынның бик куәтле булганы күренгәндә, пароход бераз якорь салып калган, ләкин андагы хаҗиларның сүзләре буенча, пароход якорьлы хәлендә торганда, бөтен утыручыларны хәйратта калдырырлык рәвештә дулкынлану булган. Пароход, торган урынында сикеренеп, күп кешене аяктан еккан, берничә кеше агыз вә борыннарын ярганнар, дулкыннан диңгез авыруы берлән авыручылар косып, баш авыртудан аптырап беткән кешеләр тугрысында язып торырга да лязем түгел. Диңгезнең хәле шулай булып торуына карамыйча, берничә вакыттан соң капитан пароходы берлән диңгезгә кереп киткән. Йил бик куәтле икән, ул көн ачык диңгездә йилнең куәте вә тизлеге секундына унсигез метрга йиткән икән. Шундый дулкын вакытында, зур пароходлар барудан гаҗиз калган вакытта, хаҗиларны төягән пароход һаман юлында булган, утырганнар кәефе пароход рәисе тарафыннан хәтергә дә алынмаган. Ләкин эшнең читенлеген, юлның куркынычлыгын күргән хаҗилар да актык дәрәҗәгә килгәч җанлана башлаганнар. Аларның арасыннан берничә гайрәтлерәкләре чыгып, капитанга барып: "Син безне ни эшләтмәк буласың, күрмисеңме пароходка аз калган, хәзер су керәчәк тә, без һәммәбез һәлак булачакбыз", - диеп шикаять иткәннәр. Байтак гауга вә тавышлардан соң гына, эшнең начарлыгына үзе дә ышанган капитан, пароходны кире борып, Истанбулга алып кайткан, монда кайткач та, мескен хаҗиларга көн юк: консулмы иде, яки аның мөгайянымы иде белмиләр, хаҗиларны ук гаепли, имеш. Аларга шул кечкенә пароходтан башка пароход Русиягә кайтыр өчен бирелмиячәк, алар кайчан кайтсалар да, шул пароходта гына кайта алачаклар, дигән. Хәтта ул да хаҗиларны пароходтан да чыгармаска теләгән икән, ләкин бара торгач, хаҗилар: "Безгә акчабыз да кирәк түгел, билетларыбыз да кирәк түгел, без ни булса да, бу пароходта калачак түгел, безгә җанымыз кадерле", - дигәч, бичара хаҗиларның билетларын биреп чыгарга да рөхсәт биргәннәр. Хаҗиларның кайсыннан сорама, кайсын күрмә, һәрбере яңа анадан туганнар кебек бер хәлгә килгәннәр. Һәммәсе: "Аллаһыга шөкерләр булсын, үлем якабыздан тоткан иде инде, котыла алдык көч берлән", - дия сөйләшәләр. Алар арасында авырулар, зәгыйфьләр, юлдан язганнар, акчасызлар бик күп хәйран бер хәлдә Истанбулда янә калдылар. Тиз вакыттан Русиягә Бәйруттан янә сигез меңнәр чамасы хаҗи киләчәк диләр, шулар арасына кушылу мөмкин булмасмы, диеп өмид баглап торалар. Ләкин ул өмидләре дә мескеннәрнең бушка, чөнки ул пароходлар карантин аша узганнар, шуңар күрә аларны Истанбулда чыгармаслар да һәм ул пароходларга Истанбулдагы хаҗиларны да алмаслар. Бу өч йөз хаҗиның хәле бик мөшкел, үз эшләрен үзләре күрә алмыйлар, аларга ярдәм бирүче дә юк, безнең хөкүмәтнең хаҗиларга нәзары хакында язып та торасы юк. Консул пароход ширкәтен яклау ягын гына карый, имеш, ул - "Синеус" дигән пароход, хаҗилар өчен махсус Русиядән китертелгән, аның өчен күп расход тотылган да, әгәр ул пароход буш килеш Русиягә кайтарылса, рус общестовасы күп зарар күрәчәк. Никадәр тыңларлык дәлил. Имеш, бер ширкәтнең үз файдасы өчен кешенең рәхәте бер якка куелсын. Безнең хаҗилар күргән рәзаләт, аларга һәр мәмләкәттә, һәр көче йиткән кеше тарафыннан күрсәтелгән кабахәтлекләр, симсарларның талауларыннан башлап, вәхши чүл гарәпләренең талауларына кадәр, һәммәсе зур исляхатләрне эстәгән мәсьәләләр җөмләсеннәндер. Бу тугрыда безнең гәзитә вә сәясәт галәмендә күп сүзләр сөйләнгән булса да, хаҗилар хәле аз гына да төзәлгәне юк эле. +* * * +Истанбулда, сәясәт галәмендә, һаман билгесезлек. Гәзитәләр аз-маз гына яза, ачык язмый, күп, булган вакыйгаларны да язудан тартылалар. Мәсәлән, Истанбулда күптәннән бирле, хәзер өч-дүрт көн булды инде, мәшһүр фидаи Әнвәр бәкне унынчы кул урдуга командан итеп тәгъйин ителүе хәбәре йөридер. Гәзитәләр буны язмыйлар, кечкенә генә, бары "Әнвәр бәк падишаһ хозурына кабул ителгән икән" хәбәре генә чыкты. Бу бераз теге хәбәрне куәтлидер. Язмауларына сәбәп тә, Әнвәр бәкнең югары ашуы, "Иттихад вә тәрәккый"ның күтәрелүе димәктер ки, ул хәбәрне таратуны хәзерге хөкүмәт теләмидер. Сугыш хәзерлекләре һаман искечә бара, бәлки аннан да куәтле дияргә ярый. Вокзалдан Чаталҗага гаскәр көн буе, ярты сәгать саен йибәрелеп тора, аннан кире вагоннар гына кайтып торадыр. Әллә никадәр пулеметлар йибәрелеп торган көне, яшь гаскәр, рухлы гаскәр һәрвакыт озатылып торган көне. +Бу хәзерлек ни өчен, сугыш вә солых хәбәре ничек булган вә ничек булачак икәнен һичкем белми, хасыйле, һәрбер төрек сәясиюне үзенчә фикерли, үзенчә уй уйлый вә тугърырагы "һәрбере үзенчә саташа" дип рус мәкален әйтергә ярый. +Әнвәр бәк хакында матур-матур сүзләрне халык арасында сөйләү - гади бер нәрсә, хәтта газета идарәханәләрендә кайсыбер язучылар да сөйлиләр, Әнвәр бәк: "Мине Чаталҗага болгарларга сугышка йибәреңез, миңа эш кылырга рөхсәт биреңез, мин, һичшиксез, бөтен болгарны качырачакмын", - дигән, имеш. Һәм, хакыйкатән дә, үзе сөйләгән сүзләрдә хаклы да була алыр, чөнки гаскәрнең аңар хөсне тәвәҗҗеһе бар. Ләкин хөкүмәт халыкның, хосусән гаскәрнең каршында нөфүзле булган кешеләрдән бик курка, аларның халыкка тугрыдан-тугры хитаб итүләрен инкыйлаб кузгату юлында бер хәрәкәт дип карый. Бу фикерне куәтләү өчен, бүген "Интихабе әфкяр" гәзитәсен ябу дәлил була аладыр. Бу гәзитә, затән, "Иттихад вә тәрәккый"ның нашире әфкяре сыман бер гәзитә булса да, бик сакланып яза иде, әйткән сүзләрен бик чамалап кына әйтә иде, хәтта тагын да яхшылап әйткәндә, бу гәзитәдә бере-беренә мохалиф фикердә булган ике зат та мәкаләләр яза алалар иде. Шундый бер могтәдил гәзитәбезнең Русиядәге татар гәзитәләренә караганда күп уң, күп сакланучан вә яшьләргә күп яктан үзенең мәсләге берлән ярамый торган бер гәзитә, бүгенге көндә Төркиядә сул вә халыкны котырта торган, фикер тарата торган санала. Шул гәзитә "безнең хәзерге йиңелүләребезнең, хәзерге бәхетсезлегебезнең мәсьүлиятләре хөкүмәт кешеләреннән артык бер кулга хәрәкәт иткәндә, ватанның файдасына хезмәт итә ала торган кешеләргә ватанның балалары өстенә төшәчәк" дигән фикерне йомшак кына итеп баш мәкаләсендә язганы өчен ябылды. Иртәгә гәзитә номеры чыкмаячак, ләкин берсекөнгә яңа бер исем берлән чыга башлаячак. Бу гәзитәнең шул 29 нчы декабрь номерасында ук хатыннар мәсьәләсе хакында бик чирканыч, бик начар бер юлда тәхрир ителгән бер мәкалә бар, ул мәкалә чыгар-чыкмас Истанбулдагы безнең бар татар колониясен кайнатты. Аларның яңакларына сукканнан да ким булмады. Ләкин ул мәсьәлә тугрысында хәзерге берничә төрле эзләнүләр ясала, ди. Аның хакында аерым бер вакыт язарга калдыруны уңай таптым. VI +Безнең Русия шәһәрләрен күреп кенә, Истанбул урамы вә аның хәяты хакында һичбер фикер ясар хәл юк. Истанбул урамы төнлә берлән яки хәзерге вакытта кич сәгать 6 дан соң гади, безнең урамнарның тарырагына охшаса да, көндез бөтенләй бер рәвеш аладыр. Иң әүвәл шыгрым тулы кеше, урам уртасын вә тротуарларны тикшереп тормыйча, кайдан эләкте аннан йөри бирәләр. Менә шушындый гөрелте, шундый шау-шу арасында хуҗасыннан башка өстенә йөк салган бер ат яки ишәк, тротуар буенча килеп, сине арка тарафыңнан этеп екмаса иде, диеп кенә сакланып, як-ягыңа каранып барасың. Күзгә күренгән иң ямьсез манзаралардан: череп беткән, ватылырга якынлашкан агач өйләр, алар, гадәттә, манара шикелле биек вә тар булалар. Төрекләрнең фатирлары бездәгечә, һәммәсе бер катта булып, өйнең икенче катында икенче кеше тора торган түгел. Бер кечкенә генә өйнең иң түбән каты - аш өе, икенче катында - кунаклык, өченче каты - хатыннар бүлмәсе вә тагы югары каты йокы бүлмәсе булып, болар бере-береннән бик текә, егылганда, һичшиксез, муенны сындыра торган баскычлар берлән аерылганнар. Мин әле өй эченә кереп киттем, аны хәзергә калдырып торыйк, урам буенча бара торган йиремезгә барыйк. +Бүген якшәмбе көн Истанбул ягында байтак гына магазиннар ябылганнар, ләкин Галата ягында, "Бәк углы" дигән урамда һәммә кибетләр ачык. Болар мөселманнар яки яһүдиләр кибете булганга түгел, бәлки мондагы христианнарның көннең нинди икәненә карап тормай сатуны итә биргәнлекләреннән генәдер. Моннан бер-ике көнгә әүвәл "Интихабе әфкяр" гәзитәсендә бер хәбәр чыкты: "Төрек мәҗрухлары файдасына локанталарга кереп акча җыеп йөргән ике төрек хатынын полис тотып бу эш, хатыннарның намәшруг рәвештә, кешеләрнең утырган йирләренә кереп, алардан акча җыеп йөрүе һич ярамый торган эш" диеп, мәзкүр хатыннарны политсәгә илткән. Анда бу хатыннарны бик нык вәгазьләгәннәр вә алар да җавабында: "Һәр хатын үзенең теләгәнен эшләүдә хөр, безгә бу чаршау астыннан чыгарга вакыт йитте инде, әллә нинди берничә мисезләрнең теләгәннәрен кылаекмы - диеп, - Без мондый хәятта торырга разый түгел", мәалендә сүзләр сөйләгәннәр. Шушы вакыйганы язган "мөтәрәккый" (үзенчә) гәзитә бу хатыннарны ничек кенә тәхкыйр кылырга белми, теленә никадәр кабахәт сүз килсә, башына никадәр начар бер фикер килсә, һәммәсен каләменнән чыгара, гәзитәдә яза. Менә без, берничә кеше: "Мондый матур фикер сөйләгән төрек хатыннары бар икән диеп шатланып, куанып, аларның нинди хатыннар, нинди гаиләдән икәнлекләрен, хатыннар мәсьәләсенә нинди күз берлән карыйлар, Төркиядә бу мәсьәләне "юллы хәл ителәчәк" диеп уйлыйлармы икән?" дигән сөальләргә мәгълүмат алырбыз. Анлар берлән бу тугрыларда бераз мөзакәрәдә булырбыз диеп уйлап, "бу затларны табабыз" диеп уйлап, политсәгә киттек. Шул мөнәсәбәт берлән төрек политсәсен дә күрдем. Безнең часларга караганда күп чиста, урыннары вә бүлмәләре якты, иркен. Мәэмүрләр дә яхшы гына пакь вә тәмиз генә киемлеләр. Комиссар әфәнденең бүлмәсенә кердек. Безне бик ачык йөз берлән көлеп каршы алды. Әҗнәби гәзитәләрнең мөхбирләре дигән сүзне ишеткәч, безгә тәгъзыйм берлән карый башлады. Ләкин безнең максудның ни икәнен белгәч, балаларга махсус простойлык берлән: "Әфәнделәр, мин монда яңа гына килдем, ул вакыйгадан хәбәрем юк, мине гафу итеңез, белсәм, баш өсте мәгълүмат биргән булыр идем, - диде. - Сез полис мөдириятенә барыңыз, анда белә алырсыз, сезнең берлән танышуда үземезне бәхтияр саныйм", - диеп, безгә әллә нинди матур чөйләр кыстырып, без теләгән нәрсә хакында кечкенә генә булса да мәгълүмат бирми йибәрде. Мөдирияткә бардык. Ләкин мөдир әфәнде баягы карт комиссар кебек бернәрсә дә безгә ул тугрыда мәгълүмат бирә алмады, чөнки боларның кәгазьләре һә��мәсе "идарәи горфия" рәисе Мәмдүх пашага йибәрелгәннәр икән. Безгә шул арада, ул ханымнарны идарәи горфия тарафыннан тәүкыйф иттеләр инде диеп тә сөйләп алдылар. Без гаҗәпләндек: мәҗрухлар файдасына намуслы вә хәмиятьле бер төрек кызы акча җыя да, аны хибес итәләр! +"Полис мөдирияте" - бу Русиянең "охранный отделение"се, үзенчә бик яхшы куелган, ләкин яңа ясалган нәрсәләрдән түгел, вакытында Хәмид заманасында бу урыннар күп эш күргәннәр, "зур хезмәтләр" иткәннәр дә зур акчалар да тотканнар. Хәзердә дә шул юл берлән һаман халык акчасын һич урынсыз тотып киләләр. +Бәк углы урамыннан борылып бераз баргач, кечкенә генә озынча бер вывескада "Дашнакцютун җәмгыятенең клубы" диеп язылган. Бер пычрак кына парадный ишек кереп китә, баскыч юлы караңгы гына, югары менгәч, берничә ишекләр берьякта да зур түгел генә зал. Анда унлап кеше гәзитә вә китаплар укып утыралар, залда бер китап шкафы да бар, китаплары ләкин бик аз, безнең "Шәрык клубы" китапханәсенең яртысы кадәр дә булмас. Стеналарда әрмәниләрнең үз милләтләренә хезмәт иткән кешеләренең сурәтләре тагылган. Безнең бу клубка килүдән максуд "Дашнакцютун" фиркасенең органы булган гәзитә идарәсенә кереп, андагы әрмән хадиме милләтләре берлән бераз сөйләшеп утыру иде. Чөнки ул мәсьәлә, ягъни әрмәннәр мәсьәләсе, хәзерге Төркия башына килгән сөальләрнең иң әһәмиятләреннәндер. Мәзкүр фирка Төркиядә хөррият игълан кылынган көннәрдән бирле үзләре өчен муаффәкыятьле рәвештә диеп әйтергә ярарлык эш күреп кыладыр. "Дашнакцютун" фиркасе гәзитә укучыларга мәгълүм ки, безнең Русиядә хәзер ачыктан-а чык эш күрә алмый, аларның әллә никадәр угыллары судка бирелделәр, хөкүмәт тарафыннан мөәхазә ителделәр . Әмма бу фирка Төркиядә бик хөр яши, күптәннән бирле ачык, үзенең мәсләген сөйләп килә торган гәзитә чыгара. Хөррият игълан ителгәч, "Иттихад вә тәрәккый"челәр берлә бергә эш күргән, ләкин хәзер алардан аерылганнар. Чыга торган гәзитәләренең баш мәкаләләре төрекчәгә дә тәрҗемә ителеп басылып чыга. Истанбулдагы төрекчә гәзитәләрнең һәммәсеннән хөр яза. Гәзитә әһеле хәзерге Камил пашадан бик разыйлар, аларга Камил пашаның вилаятьләрне тагыту - децентрализация фикере "Дашнакцютун"лыларга бик охшый. Бу фирка халкы хәзер бик нәшатлы күренәләр, киләчәккә өмидләре нык булырга охшый. Аларның сөйләвенә караганда, Истанбулда йөз илле мең әрмән бар, шунларның утыз бишләп чиркәүләре, илле ике ибтидаи мәктәпләре, йиде ирләр өчен вә ике кызлар өчен игъдади мәктәпләре вә бер дә югары мәктәп сыман нәрсәләре бар икән, мөгаллимәләребез һәммәсе Европада тәхсил күрәләр, диләр. Мәктәпләребезнең бәгъзеләре хосусыйлар вә күбрәк бер өлеше кәлисә вакыфыннан, вә бер өлеше дә халыктан акча алып, үзләренең мадди якларын тәэмин итәләр, диләр. Шуның өстенә хөкүмәт мәктәпләренең яхшыракларында әрмәниләр бөтен укучыларның өчтән береннән дә ким түге��, диләр. VIII +Бүгенге Истанбул һавасы бөтенләй безнең шималебезнең Русия һавасы шикелле: тын вә караңгы, кич күк йөзе һич күренми, чөнки ире-ире, япрак кадәрле кар төшә, ләкин йылы, карның төшкән бере эри бара да, аякларны чуалтырлык кадәр шәп былчырак буладыр. Менә шундый бер кичтә бугаздагы күпердән без пароходка утырып, утырган йиремездән унбиш минутлык йир Бишек ташка (мәхәллә исеме) киттек. Бу ике арада вә моннан да ераграк йирләргә йөртергә дип, вә күпернең икенче тарафларына да утыручыларны алып барыр өчен, илле-алтмыш пароходка хуҗа булган бер ширкәт Истанбулда 25-30 еллардан бирле бик муаффәккыятьле рәвештә эш күреп килә икән. Ширкәтнең әгъзалары да күбрәк төрекләр. Пароходта кеше бик күп йөрсә дә, бик күп доход китерсә дә, болар бик нәзәкатьсез вә уңгайсызлар. +Пароходта күзгә бик ят тоелган вә бәрелгән нәрсә - зал аркылы тартылган чаршаудыр. Ул чаршау артында, битләренә кара вуаль япкан вә өстләренә дә монашка шикелле кара төстән күлмәк сыман кием кигән төрек хатыннары утыралар. Бу мескеннәргә өйләрендә аерым бүлмәләр булган кебек, пароходта да аерым чаршау артлары бар. Ул гына да түгел, трамвай юклыктан, 15-20 кеше сыйдыра торган автомобильләр йөри, шуларның да бер ягында чаршау бар, анда да төрек хатыны хәрәмдә яши. +Без, вакыт илә Төркиянең сәясәт галәмендә вә хәзердә исә әдәбият галәмендә яхшы гына урын тоткан бер затка зыяфәткә бара идек. Өйгә кергәч, берничә текә баскычлардан менеп, өйнең бер почмагында елы бер бүлмәгә җыелган кунак өенең хуҗасын вә башка кунакларны лампа (бүлмәне елытыр өчен ягылган) әйләнәсендә таптык. Бүлмә тәкәллефсез генә, гади шәрык ысулында мөзәйян: идән бөтенләй палас берлән капланган, стена буе безнең урындыкларга караганда бераз тәбәнәк, киң вә урта йомшаклыкта булган озын утыргычлар берлән әйләндерелгән вә анларның өстенә берничәшәр данә арка таянгычы мендәрләр дә куелган. Стеналарда берничә рәсемнәр дә бар. +Һәр кергән бер кеше саен бүлмәдәге булган халыкның һәммәсенең бердән күтәрелүе күзгә ят тоелыр, мәктәп шәкертләренең мөгаллимнәрен каршы алуларын искә төшерә. Шуннан соң бер-берен сәламләү башлана: иң әүвәл өй хуҗасы "хуш килдеңез" диеп, уң кулын түбәннән агызына таба китереп вә аннан да кашы өстенә куя, шул юл берлән үк җавап та бирелә вә шуннан соң безгә бик ят тоелган, бары төрекләргә генә диярлек махсус булган бер нәзәкать (вежливость) берлән сүзгә керешелә. Һәр сөйләүче үзе хакында "мин" диясе урынга "бәндәңез" вә "сезгә" диясе йиргә "җәнабе галиләренә" вә шуңар охшашлы сүзләрне сыйганы кадәр куя бирә. Сүзне тыңлаучы кеше дә һәрбер "бәндәңез"гә каршы бер "Әстәгъфируллаһ"ны йибәреп торуда кимчелек күрсәтмәү - сөйләшү әдәпләренең иң олугъларыннандыр. +Мәҗлесебездә берничә сәясәт берлән уграшкан адәмнәр булганга күрә вә аларның бәгъзеләре "Иттихад вә тәрәккый"че вә кайсыберләре дә бу фирканең элек, олугъ вә эшлекле булган вакытларында, аның әгъзаларыннан булган затлар иде дә, шунлыктан, табигый уларак, сүз Төркия сәясәтенә кереп китте вә сүзнең китеше тарихи бер агым алды. Шөйлә ки хөрриятнең ул вакытларында, Габделхәмид идарәсе яңа гына ватылып ташлап, аның йиренә кануны әсаси игълан кылынгач, сәясәттә эш башына кичкән кешеләр бердәнбер "Иттихад вә тәрәккый"челәр булган иде. Бу фиркадә Төркиянең иң алдын фикерлеләреннән, иң киң уйлаучыларыннан вә иң дә эшкә мөстәгыйд яшьләреннән күп кешеләр булганга күрә, аңар мәмләкәтнең һәм эчендә, һәм дә тышында күп өмидләр багланган иде. Гүя Төркиян ең хәзерге хәле вә киләчәге бөтенләй бу фирка кулында, һәр мәсьәлә бу фирка тарафыннан хәл ителәчәк вә һәм мәмләкәткә, һәм дә төрек милләтенә файдалы рәвештә хәл ителәчәк икәненә бөтен Аурупа ышанган иде. Бу кадәр куәтле вә нык истибдадтан киң бер мәшвәрәти идарәгә күчә белү, оста бер рәвештә күчә белү - һәммәсе "Яшь төрекләр"дә, "Иттихад вә тәрәккый"дә булган күркәм сыйфатлардан дигән, бер гомуми иман хасил булган иде. Заманнар үтте. Вакыт үз эшен үзе күрде дә, ахырында "Иттихад" та үзенең эшлеклелеген, өстәлеген вә башка яхшылыкларын бетерде дә, үзенең кулыннан бөтен куәтне югалтты. Ни өчен бу "Иттихад" үз кулында сәясәт эшен саклый алмады? Менә шуның кебек сөальләр иттихадчыларның вакытында олугъ ларыннан саналган бу әфәнделәргә бирелде. +"Иттихад"чылардан бере: "Без "Яшь төрекләр"нең Габделхәмид заманасында бердәнбер вә иң олугъ булган фикерләре шул истибдадны бетерү иде, бөтенемезнең башын әшгаль иткән нәрсә, һәммәбезнең төп идеалы шул черек идарәне бозу вә бетерү иде вә шуннан артык һичнәрсә юк иде. Затән, шуннан артык барырга юл да юк иде, чөнки Кануны әсаси игълан кылганга кадәр аның булу ихтималын бөйлә тоткан кеше юк диярлек иде. Бу Габделхәмиднең төшеп, йиренә яңа идарәнең килүе "Иттихад"чыларны бөтенләй шашырды. Бу эш алар өчен һичбер көтелмәгән эш булды. Алар мәшрутый бер хөкүмәттә эш күрү юлын төшенгән булу кайда, хәтта аның хакында чынлап торып уй да йөреткәннәре юк иде. Мәшрутиятьнең игъланы берлән "Иттихад"чылар үзләренә билгесез булган бер эшнең башында, ягъни мәшрутый бер мәмләкәтнең идарәсендә булындылар. Бу хәзерсезлек "Иттихад"ны сәяси мөфлислеккә китерде дә, ул баштүбән очып китте", ди. Янә дә берсе бу сөальләргә җавап йирендә Төркиянең хәзерге көнгә төшүенә дә җавап бирүне берләштереп: "Безнең Төркиянең Габделхәмид дәверендә сәяси хәле бик начар булган, аны ул бары үзендә булган хасиятләр, осталыклар берлән генә тота белгән. Аның кулыннан куәт китеп, "Иттихад"чыларга күчүе берлән эшкә өйрәнмәгән, сәясәткә яхшы күнмәгән вә сәясәтнең нәзария (теория)ләре берлән генә таныш булган кешеләр кулына күчте дә, анда үзенә ышанычлы карар табылмады. "Иттихад"чыларның тоткан программалары сәясәткә бер дөрест карау булмыйча, ул бабка күбрәк хыяллар йөртүдән генә г��йбарәт булды. Күрәсез ки, "Иттихад" үзенең дүрт еллык гомерендә никадәр күп нәрсәгә өйрәнде, аның шул дүрт ел эчендә сәясәткә карашының үзгәрүе тикшереп каралса, анда актык елларга таба хыял галәменнән хакыйкать галәменә таба эволюция (акрын гына күчү) бик ачык күренәдер. "Иттихад"ның сәясәт галәменнән аз хәбәрдар булуы, яшьлеге, аның үз башына йитте, "Иттихад" та төште. Безнең хәзерге йиңелүләргә килсәк, монда иң зур урын тоткан нәрсә безнең гаскәри көчнең ертылып, вәхши бер хәлдә булуыдыр. Безнең бер гаскәр болгарның берсе берлән сугышканда, һичшиксез, аны йиңә, безнең бер фирка болгарның шундый фиркасенә очрашып сугыша икән, аны йиңә, хәтта тагын да югарырак китим, безнең бер мең кадәр яки мең ярым кадәр гаскәрнең башында бер командан булса, бу командан үзе шикелле бер куәтле гаскәри булган болгар команданыннан өстен килер, әмма безнең йөз илле мең гаскәр үзенә дошман булган йөз меңгә дә каршы тора алмый йиңелер. Хасыйле, минем әйтергә теләгәнем бу: бездә баш юк, тәртип юк, эшне, гаскәри эшне, мәдәни рәвештә күрә белү юк, йөз илле меңне әйләндерә белерлек кеше юк. IX Урынлы бер протест Ислам галәме халыкка гына ярарга тырышу юлын яратмый. +Әфәндем, түбәндәге мәктүбне "Тәфсире әфкяр" гәзитәсе идарәсенә йибәреп, гәзитәдә басылып чыгуын үтенгән идек, ләкин анда басылып чыгуы идарә тарафыннан мөмкин табылмаганлыктан, мөхтәрәм гәзитәңез аркылы фикеребезнең матбугатка чыгуын телибез. Безнең бу мәктүбемезне басмый калдырмавыңызга ышанганлыгыбыздан, сезгә тәшәккерләребезне алдан ук тәкъдим итәбез. +"Интихабе әфкяр" гәзитәсе идарәи һәйятенә. +"Интихабе әфкяр" гәзитәсенең узган шимбә көнне чыккан номерында ике мөселман хатынының Бәк углында яралылырга иганә җыюлары мөнәсәбәте илә язылган мәкаләсене укыдык. Бу вакыйганың төбен һәм мәкаләнең нинди булса, берәр уй артыннан барганда, корал ителеп язылган булуы ягыннан, бу урында сүз озайтуны кирәк диеп белмибез. Безнең төп әһәмиятле булган нәрсә дә шул вакыйганы язып узган арада, тәрәккыйпәрвәр диеп уйлаганымыз һәм шундый бер агымны күрсәтү дәгъвасында булган "Интихабе әфкяр" гәзитәсе мөселман-төрек хатыннарын мәдәни матбугат галәмендә күптән онытылган сүзләр берлән тәхкыйр кыла башлавыдыр. +Әхлакчы, хәтта бик гади бер мәдәнилек күзе берлән генә караганда да, Истанбулда иң куәтле интикадка, ачулануга, хәтта хөкүмәт тарафыннан җәзалар бирелергә тиешле кешеләр ирләр икәне мәгълүмдер. Сезнең бу мәкаләңез дә безнең бу фикеребезне куәтләде. Бу хатынның тәхкыйр ителүен күргән һәрбер ирнең, кешелек вә мәдәнилек ягыннан караганда иң беренче бурычы да, хәкарәт ителгән хатынны ничек кенә мөмкин булса, шулай якламактыр. Аналарыбыз, сеңелләребез, апаларыбыз, кызларыбыз, яки хатыннарыбыз булган ислам-төрек хатыннарының бер билгесез бүлеге тәхкыйр ителгәч тә, аларны якларга калкышу бурычы иң элек төрекләргә төшәр. Кардәшләребез Госманлы төрекләреннән элек эш башламыйк диеп уйлап, бу мәкаләне укыгачтын бездә хасыйль булган аптыравыбызны вә эчебезнең януын, идарә һәйәтенә бәян кылынуын сезнең мәкаләнең чыгуыннан өч көн кичектерергә карар кылган идек, ләкин Госманлы төрекләре агызыннан бу хакта бер сүз дә чыкмады. Шул безнең билгеләгәнебез вакыт узгач ук, үзебезнең вазифабызны үтәргә ашыгабыз, әфәндем. +Казанда мөнтәшир "Йолдыз" гәзитәсенең Истанбул мөхбире Галиәсгар Камал; "Вакыт" гәзитәсенең Истанбул мөхбире Акчура углы; Оренбургта чыга торган "Вакыт" гәзитәсе баш мөхәррире Фатыйх Кәрими; Казанда мөнтәшир "Кояш" (Күнеш) гәзитәсенең Истанбул мөхбире Тимур". +Менә шушы мәктүб "Яңа гәзитә"нең икенче гыйнвар номерында басылып чыкты. Мәкаләнең әүвәлге ике юлы гәзитә идарәсе тарафыннан куелган, ягъни безнең русияле матбугатның мондагы представительләрнең фикерен идарә урынлы вә хаклы тапкан. Мин моннан әүвәлге бер мәктүбемдә кыска гына бу вакыйга хакында әйтеп киткән идем. "Интихабе әфкяр" шулкадәр киң сулыш алып бу вакыйганы язган иде ки, аны сөйләп бетерерлек түгел: иң башында "төрек хатыннарының көпәзәлекләреннән (оятсызлыкларыннан) диеп куйган, аннан соң вакыйганы хикәя иткәндә булмаган нәрсәне булды диеп язган иде. Мин, иртә торып, гәзитәне кулга алып укыгач та: "Бу ни эш бу? "Интихабе әфкяр" шикелле бер гәзитә дә болай язгач, хатыннарның аз гына да иркенлеккә таба омтылуларына да юл куймавы, аларга һәм шәригать, һәм низам, һәм дә әхлак вә тагын әллә нинди яклардан бәрелүе, аларны иске, тузып вә череп беткән читлек эченә куарга тырышуы вә шул юлда кулда нинди корал бар, шуларны һәммәсен истигъмаль итүе миңа бик ят тоелган иде. Тугрысын әйтим, мин "Интихабе әфкяр"гә бераз урынсыз хөсне занда булганмын икән. Караңыз, эш нинди начар бер ноктага чаклы бара, имеш, хатыннар иганә җыялар, никадәр зур гөнаһ, төрек хатыны битеннән вуален алмаганы хәлдә иганә җыя, ә! Төрекләрнең алдын фикерлеләренә дә бу эш килешеп бетми, ул хатынны полискә бирәләр, аннан идарәи горфия кулына тапшыралар да (военный хөкем кулына биреп), аның чиксез киң вә һичкем тарафыннан тикшерелми вә интикад ителми торганлыгыннан файдаланып, яхшылыктан башка һичбер уе булмаган бер төрек кызына, башка хатыннарга "гыйбрәт" булырлык дәрәҗәдә, җәза бирергә тырышалар. +Матбугатта бундый нәрсә язылып та, һәйәте иҗтимагыя тарафыннан бер сүз дә әйтелми калуы минем күңелгә рәхәтсезлек бирде вә моңар безнең русиялеләр, ичмаса берәр сүз әйтеп калсыннар диеп уйлап, иртүк номерымнан чыгып, иптәшләрне күрергә киттем. Әүвәл Галиәсгар әфәнде Камалның фикерен белдем, ул да бу тугрыда "берәр сүз әйтеп калу мәгъкуль" диде. Аннан Йосыф Акчура углына икәүләп киттек тә, аның бу вакыйгадан хәбәре бар икәнен белгәч, берәр эш кылырга кирәк, дидек. Ләкин Йосыф әфәнде үзенә махсус бер сыйфат берлән: "Анда без берни дә эшли алмыйбыз, Гари�� әфәнде Кәримов та, ул вакыйгага түзә алмыйча, берәр демонстрация ясарга кирәк иде, диеп сөйләде, ләкин андый эшләр берлән монда, Төркиядә, уйнарга ярамый", - диде. Ләкин без үземезнең фикеремездә исрар итеп: "Демонстрация ясауга лөзүм юк, без моңар бер протест языйк та, аны безнең, шималь төрекләренең (татарларның) тавышы булганын белдерер өчен, хәзер Истанбулда булган матбугат кешеләребезнең кулларын куйдырыйк, төрекләр дә безнең тавышка игътибар итми калмаслар, яки тугрырагы, кала алмаслар", - дидек. Иң соңында шулай эшләргә карар бирдек тә, җыелып, мәктүб язу хакында мөзакәрә иттек. Менә протест шулай итеп килеп чыкты. +Менә без Истанбул дөньясына бу вакыйга мөнәсәбәте берлән үзебезнең тавышыбызны чыгардык. Ни әйтерләр, табигый, безне сүгәрләр, үз эшләре түгелгә тотындылар, вакытсыз бу мәсьәләне башладылар диерләр. Ни дисәләр дә, без үзебезнең вазифабызны гына әда иттек. Бундый бер вакытта үзебезгә йомшак кына булса да бер сүз әйтеп калуны урынлы таптык. IX +Никадәр "сугыш булмаячак һәм һичбер рәвештә булуы мөмкин түгел" дигән бер хакыйкатькә якын нәрсә, башка утыртылып куелган булса да, Истанбул мохите, шунда күзгә күренгән нәрсәләр, анда ишетелгән фикерләр, андагы гаскәрнең сүзе, кыйланышы вә барлык иманы "ихтимал, сугыш булып та куяр" дигән бер фикерне кузгатып кына тора. Әнвәр бәк командан тәгъйин ителгәнен язган идем, ул бу көннәрдә бәгъзе хастаханәләрдәге гаскәрләр янына кереп йөргән, "Кадырга" хастаханәсенә дә барган, аны күреп кенә калган гаскәрләр дә аның бөтен вөҗүденнән разый, аны бөтен күңелләре берлән сөя вә телиләр икәнлекләрен изһардан үзләрен тыя алмыйлар: "Менә бу кеше безнең башта булган булса иде, шуның командасы астында сугыша идек", - диеп, караватта яткан гаскәрләр сөйлиләр. Ул гына да түгел. Кичә мин "Гөлханә" хастаханәсенә барган идем, шунда аситантлык вазифасын ифа идүче бер студент: "Сугыш башланса, мин мәмләкәтемә кайтам, Көрдстанга китәм", - диеп сөйләгән иде. Шул вакыттан бер-ике сәгать узгач, без шул хастаханәдә хезмәт итүче янә ике татар студентлары (берсе - Самаралы Шәһидулла әфәнде) вә Көрдстанлы берлән урам йөрергә диеп чыгып киткән идек. Юлда боларның башлары - бер яшь докторга очрадык. Ул әфәнде сугыштан бер кат йиңел яраланып кайтып, терелеп, хасталар багарга керешкән икән. Шул доктор безне күрүе берлән янымызга килеп туктап, үзенең Әнвәр бәк фиркасына баш доктор итеп тәгъйин ителүен сорап биргән гаризасы кабул ителгәнен шатлык берлән сөйләде, инде сугыш булса, хәзер китәмен дигән иде, минем иптәшләрем дә: "Табигый, безне дә үзеңез берлән алачаксыз түгелме?" диеп, бик шатлыкларын күрсәттеләр. Югарыда күрсәтелгәнгә "кайтам" диеп сөйләгән иптәшем дә инде "өйгә кайтмыйм, мотлакан, сугышка китәм" диеп карар кылып куйды. +"Гөлханә" хастаханәсе гади, сугышсыз вакытта, тыйббия шөгъбәсенең гаскәрләр өчен клиникалары, имеш. Һәр әсбап ��өкәммәл йитештерелгән, хәзерге сугыш вакытыннан соңгы авыруларны карап, аларны тутырып торсалар да, урыннары бик тәртипле, тәмиз. Сестралар эшен берничә төрек кызы, бер рустан вә бер ниместән, төрекләшеп ислам кабул иткәннәр, вә бер татар кызы күрәләр. Шунда хезмәт итә торган татар студентлары берлән аз арада танышып киттем. Алар үзләренең йирләрен онытмыйлар, Русия хакында һәртөрле мәгълүматны бик күңеллеләнеп тыңлыйлар, сорашалар, тыйббияне бетергәч тә, анда кайтып берәр эш күреп булырмы икән диеп фикерләр йөртәләр. Мәктәпләре вә андагы тәдрисләр хакында вә мөгаллимнәре хакында бик озын сөйләштек, затән, төрекләрнең тыйб әдәбияты бик йитешкән диярлек түгел. Бездә яхшы табиб булыр өчен бер чит телне белү лязем исә, Төркиядә гади бер табиб булыр өчен яки французча, яки нимесчә тел белү кирәк. Мөгаллимнәре арасында Аурупада исем чыгарган, фәнгә хезмәт иткән адәмнәр юк диярлек, бары бердәнбер оператор Җәмил дигән яхшы вә мәшһүр җәррахлары бар, бу затның исеме гаребкә барып йиткән дияргә ярый. Тыйббия шөгъбәсендәге гамәлият, шәкертләренең сөйләүләренә караганда, безнең Русия университетларындагыдан артык тәдкыйк берлән ясала диелсә, хаклы булыначак, чөнки боларда материал бик күп, мәсәлән, безнең университетларда тәшрих дәресендә алты кешегә, кайсыберләрендә унике кешегә бер үләксә бирелгәндә, бондагы студентларга нимес университетларындагы кебек бер шәкерткә бер үлек тия икән. Башка авыруларның күплеге дә шул нисбәттә. Безнең университетларның кайсыберләрендә клиникаларның исеме генә студентлар өчен, анда укучылар өйрәнәләр, аларны өйрәтү, төп максуд диелә, әмма хакыйкать хәлдә эшләүчеләр, өйрәнүчеләр профессорлар яки аларның мөгыйннәре буладыр. Мәсәлән, шәкертләргә күренүе тиешле булган авыруларны гына клиникаларга сайлап аласы урында, ят авыруларны фәнни җәһәттән кызыклы, файдалы булган авыруларны, сирәк очрый торган авыруларны алалар да, тәдкыйкать вә тәҗрибәләр ясыйлар, шулай итеп шәкерт доктор булып чыккач, еш очрый торган авыруларны күрмәгән булып чыгадыр. Әмма Истанбул тыйббиясенең мөгаллимнәре күбрәк галимнәр түгел, бәлки мөгаллимнәр - педагоглар икән. Бу ноктаның укучылар өчен зур әһәмияте бар. Бундагы тыйббия бинасы, бугаз эчендә пароход берлән килгәндә үк, олугълык вә мәһабәт берлән башка биналар арасыннан аерылып, күзгә бәрелеп торадыр. Эчке җәһәте дә бик мөкаммәл вә яхшы итеп төзелгән, операция өчен ясалган заллары бик якты, биек вә зур, башка лабораторияләре вә аләтләре дә мөкаммәл вә йитештерелгән, безнең провинциядәге университетлардан күп мөкаммәл, ләкин бу - шул Төркиянең бердәнбер мактанырлык мәктәбедер. Моннан башка янә бер урта мәктәбе бар, ул да - "Солтания"дер, аның хакында аерым бер вакыт язармын. Әле ул мәктәпне дә күреп йөрдем. Тыйббиядә меңләп студент бар икән, шуларның өч йөз илле - дүрт йөз кадәрлесе гаскәри вә калганнары милки (гаскәри түгел), ди. Гаскәриләре пансионда бергәләп торалар, безнең Петербургтагы гаскәри тыйббиядәге кебек аерым-аерым мәктәптән читтә бүлмәләрдә тормыйлар, затән, монда хөкүмәт шәкертләрнең җыелышып бергә яшәүләреннән андый бездәге кебек вәсвәсәләргә төшми. Бездә генә студентларның бергәләп яши торган һәммә урыннарын ябып бетерделәр. +Истанбул мәктәпләрендә, "Солтания"дән башкаларында, дәрес һаман укыла башлаганы юк. Шәкертләрнең бер еллары сугыштан зарарланып юкка чыкты, кайчан дәресләрнең башланачагы дә мәгълүм түгел. Дәресләрнең тукталуына сәбәп - Төркиядә укыган халыкның гаскәрдар булуыдыр. Мөгаллимнәр сыйныфы аерым бер сыйныф булып ясалмаган. Мәсәлән, дарелфөнүн мөгаллимнәре арасында министрлардан башлап түбәнгә таба һәртөрле мәэмүрләрне очрату мөмкиндер. Хәзер шуларның күбесе сугышка алынганнар да, дәресләр өзелергә мәҗбүр булган. Шул сәбәптән безнең русияле шәкертләр дә таралгалыйлар, кайсы Русиягә укырга кайталар, кайсыберләре Гаребкә китәләр, бүгенгә "Солтания" шәкертләреннән Гаяз әфәнде Максудовны иптәшләре Бельгиягә озатканнарын сөйләделәр, аңар кадәрле дә берсе шунда киткән булган икән. Русияне яхшы төшенә башлаганнар, рус теленнән башка Русиядә яшәүнең мөмкин түгеллеге көннән-көн ачыклаша. Безнең Русия татарлары өчен яңа бер тәхсил дәвере килгәне һәр кешегә бик ачык күренәдер. Шөйлә ки, безнең иң иске голәма, һәрбере Бохарада тәхсил алган - алар бер дәвер тәшкил итәләр. Икенче дәвер - ысулы җәдидә дәвередер: ул чакта безнең алдын фикерлеләрнең күбесе Төркиягә яки Мисырга таба йөз тоттылар, анда тәхсилдә булындылар. Инде өченче дәвер - үзебезнең ватаныбыз Русиядә, руслар берлән тәхсил дәвередер. Анда укучылар көннән-көн күбәя һәм бу барыш табигыйдыр, аз еллар эчендә күп юл алачактыр. Дүртенче бер юл - бу киләчәгебезнең юлыдыр - анда укучыларыбыз янә дә алдын булган Гаребкә таба йөз тотачаклардыр. Безнең өченче дәвергә кергәнбез, Төркиягә яки Мисырга китеп укып йөрүнең инде артык бер эш, лөзүмсез вә файдасыз бер эш икәнен төшенгән кешеләр, безнең татар шәкертләре арасында да монда байтак очраштырадыр. Инде безгә, чынлап та, бу юлны ташлар вакыт йитә, бу безнең тарихи бер эшебез булып калырга тиешле, инде Бохаралылар да Истанбул, Мисырда укыту дәверенә килеп йиттеләр, аларның хәзер Истанбулда егерме биш-утызлап яшьтән укый торган шәкертләре бар, яхшы гына укып баралар. Бохаралылар бу эшләре берлән бик гүзәл эш эшлиләр, шулай итеп бер ун ел дәвам итсәләр, яхшы гына аңлый вә үз ватаннары өчен файдалы адәмнәр йитештерә белерләр. +* * * +Безнең "Интихабе әфкяр"гә язган протестыбыз бунда Истанбулны шаулата. Бүгенге "Ифһам" вә кичәге "Siod ottoman" гәзитәсендә һәм французча, һәм нимесчә тәрҗемә кылынып басылып чыкты. Бу тугрыда хастаханәдә йөргәндә төрек кызларының кайсыберләре берлән дә сөйләштем, безгә күп рәхмәтләр укыйлар: "Читтән килеп булса да, безнең хәлебезгә ярдәмнән тартынмыйсыз", - диләр. Минем янымдагы төрек студентларына күрсәтеп: "Боларның каннарына хатыннарының хокукын кысу сеңгән, һәммә нәрсәдә хөрриятне яклаучы булсалар да, бу бабта андый киң фикердә була алмыйлар" диеп, төрекләргә ачуланалар. Истанбулда хәят иске рамкасына керә язган дияргә ярый. Урамнарда мөһаҗирләр бик аз күренәләр, гади вакыттагы эшләр башлана. Мәсәлән, трамвай юлын ясау сугыш вакытында бөтенләй ташланган иде, инде яңадан чынлап торып эшкә керештеләр. Гади хәят һәр почмактан башын күтәрә: күптән түгел генә гаскәрләрнең хәяты да хәтта көндәлек рәвешенә кергәнен күрсәтә торган бер канун чыкты: хәзергә кадәр төрек офицерлары башларына сары каракүлдән бүрек кияләр иде. Сары каракүл сирәк очраганга, чынысы бик кыйммәт булып, аның урынына ясаганы истигъмаль ителәдер иде. Инде яңа канун игълан ителде. Офицерлар башларына кара каракүл бүрек киячәкләр һәм аларның чын каракүлдән булуы лязем. Безнең каракүл сәүдәсе берлән яхшы таныш булган татарларга бу юлда яхшы эш күрергә мөмкин. Казан татарларының да бу каракүл сәүдәсенә яхшы гына ашналыклары бар, Истанбул бердән ерак түгел һәм безнең өчен ул кадәр тирес як та түгел, тел ягыннан да аптырап калырлык түгел. Эшне чынлап эшлим, сатуны заманача итим дигән кешеләргә Печән Базары чатында гына сәүдә итеп йөрүдән берәр адым алга китү хакында азрак уйларга кирәк. +Актык көннәрдә бөтен Истанбулны әшгаль иткән мәсьәлә - нотадыр. Аның бирелмәсеннән әүвәл фикерләр никтер карышык булса да, бирелгәне соңында тавышлары ишетерлек чыга торган гәзитәләр һәммәсе бер ноктага диярлек, һәммәсе бер фикергә җыелдылар. Нотаны бу тарызда бирүне Госманлы хөкүмәтенең тарихында берничә кәррә булган вакыйга диләр. Нотада болгарларга идарәне бирүне тәүсыя ителгәнен телеграмнардан ук күптән укыгансыз. Ләкин шул кадәрлесе безнең күзгә бик ят тоела, аның хакында берәр сүз әйтмичә китәр хәл юк. Дәүләтләр дияләр ки, андагы изге урыннарга вә җомгаларга болгарлар тарафыннан төрекләрнең дини хисләренә тиярлек тәгаддиләр иттерелмәвенә дәүләтләр тарафыннан мөмкин кадәр тырышылачактыр. Бу ни димәк бу, кайчанга чаклы бу төрекләр Европа каршында уенчык курчак булып торачаклар? Бер мәмләкәтнең иҗтимагый вә сәяси файдалары хакында сөйләшкән вакытта җамигълар, яки әллә ничә йөз еллар моннан әүвәл үлгән солтаннарның туфракка әйләнгән сөякләре хакында сүз сөйләү, шул хакта һәм сәясәтчә, һәм дә тарихча әһәмиятле вакыйга саналган бер нотада сүз ачу - моннан да көленеч эш булырмы? Имеш, сез кайгырмаңыз, Әдернә болгарларныкы булса да, сезнең мәсҗедләреңез - мәсҗед, каберләреңез кабер хәлендә калачак. +Әгәр бу эшне үз башларыннан гына чыгарып, төрекләрне юатыр өчен язган булсалар иде һәм дә төрекләрдән башка бер халык өчен язган булсалар иде, зур дәүләтләрнең монда язылган ноталарыннан көлү урынлы булыр иде. Ләкин эш, мәгаттәссеф, болай ук түгел: бер төрекнең хәзерге милли тойгысы, яки аның сәясәттә баш йөртүе күбрәк вакытта бабаларының иске заманда кылып кичкән, бөтен җиһанны дер селкеткән баһадирлыклары тугрысында уйланудан гыйбарәт дияргә мөмкин ки, хәзерге тулы, бөтенләй искеләрнең сыйфатларын югалткан була торып, үзен шулар кебек үк диеп уйлауны ярата, төрекләр батыр дисәк, шуңар куана, димәк, хиссият галәмендә бөтенләй искеләр берлән, бабалар берлән яши. +Нота биреләчәк вә бирелгән көннәрдә сәясәт галәмендә "Госм анлы хөкүмәте моңа рәдд җавабы бирәчәк" дигән сүзләр асыллы кебек күренә иде, шуннан башка мөмкин дә түгел сыман тоела иде. Ләкин соңга таба күренеш һаман үзгәрә. Иртәгә "Мәҗл есе кәбире милли" җыелачак та, бу нотага җавап, ни юллырак булачагын хөкүмәткә бер юл күрсәткән сыман булачактыр. Гадәттә, мондый мәҗлесләр, Төркиянең сәяси тормышында зур урыннар тотканнар һәм, бик әһәмиятле мәсьәләләрне карап, хөкүмәткә юллар күрсәткәннәр һәм бу мәҗлесләрдә һәрвакыт солтаннар рәислек иткән. Бу юлы Мөхәммәд Хамис яңа эш чыгарды, ул мәҗлескә башлыкны Камил пашага тапшырды. Ләкин мондагы озын колак солтанның бу эшен сарай якыннарыннан булганнар бер дә яратмаганнар да, инде мәҗлескә солтан Мөхәммәд "үзем рәислек итәм" карарына килгән дигән хәбәрне сөйли. Бу "Мәҗлесе кәбире милли"нең эше чынлап та зур, чынлап та әһәмиятле. Анда кем дә шик тотмый, ләкин ул мәҗлеснең эше никадәр олугъ булса, никадәр милләт өчен кирәкле булса, үзе шул ук нисбәттә кечкенә, шулкадәр милләт өчен кирәксез вә файдасыз булачагында шик юктыр. Чөнки бу хөкүмәтнең сөйли торган фикереннән башка бер фикергә һичбер вакытта килү ихтималы юк, бу фикерне исбат өчен анда чакырылган кешеләрнең "Мәҗлесе әгъян" әгъзалары, олугъ мәэмүрләр вә башка берничә дистә хөкүмәтнең һәр төчкерүенә: "Ярхәмекә" диеп торучылардан гыйбарәт икәнен хәтергә алу йитәдер. Аннан соң мәмләкәтнең шундый куркынычлы бер хәленнән, ихтимал, бөтен гомерләрен дәүләт икмәген ашап кичергән кешеләр арасында да берәр фидаи чыгар, иркен булып үзенең фикерен сөйләр, хөкүмәтне вә аның эшләрен интикад итәр дә, шундый кешеләр бу мәҗлестә күп тә булырлар да (болар һәммәсе минем шәркый хыялатым җөмләсеннән), хөкүмәтнең теләмәгәне бер карарны бирерләр дигән бер фикергә ышанылса да, андый бер эш була калса да, бәрәкәт юк. Чөнки хөкүмәт ул карарны киңәш сурәтендә генә кабул итә, аның буенча эш күрергә ул ирексез түгел. Аның өстенә дә хөкүмәт фикерен сөйли торган гәзитәләр бүгеннән үк мәҗлескә нинди фикердә булырга кирәклеген өйрәтеп куйдылар инде. "Икъдам" да, "Сабах" та баш мәкаләләрендә вакытны тасвир иткәннәре соңында госманлыларның хәзерге көндә Аурупада бер дә дустлары калмаганын сөйләп, үзләренең куәтләренә генә ышанып эш кылуның читенлеген, сугышта йиңү булса да, хәер булмаганын язалар. Чөнки безнең бар торганымыз шул Аурупа дәүләтләре белән, анлар ни теләде, без шуны эшләргә ирексезбез, диләр. Без болгарларны йиңсәк тә, безнең солых эшләребезне Аурупа караячак, анда безгә бер дә дуст булмаячак, әмма дустларсыз эш күрү читен, хәтта мөмкин түгел. Шуңар күрә дә без тизрәк сугыштан ваз кичеп, солых юлын карарга тиеш дип, бу гәзитәләр: "Әдернәне сорыйлар икән - бирик, атауларны үзебез карап, кирәгенчә эшлибез диләр икән, бик яхшы, шулай итеңез", - диеп әйтик дигән сүзләрне укучыга үзеннән өстәргә калдыра. +Менә иртәгәге "Мәҗлесе кәбире милли"гә барачак һәр кеше шундай яки шуңар охшашлы булган бер фикердә булырга тиеш. Гәзитәнең берсе буның белән генә дә калмый, үзенең шәрык хыялына чумып китеп, "Икъдам" мондый бернәрсә яза: ""Мәтин" гәзитәсе вә, гомумән, француз гәзитәләре - безнең дошманыбыз, безнең зарарыбызга тырышалар икәнендә шик тә юк. Алар актык вакытларга кадәр безне сүгеп килделәр, әмма хәзер безне мактарга башладылар. Безнең гаскәри куәтнең артканын, гаскәрнең сугыш теләгәнен, сугышта гына мәмләкәтнең котылуын күргән бик күп офицерлар булганын, төрек гаскәренең хәзерлеге яхшы булганын "Мәтин" гәзитәсенең Истанбул мөхбире яза", - ди. "Икъдам" шуңар бик үткен, гакыллы баштан гына чыга белә торган шәрех баглый: "Бу хәбәрне мөхбир язмаган. Бәлки идарәдә язганнар вә максудлары да төрекнең сугыш тарафдары үзләрендә көч барлыгын, әҗнәби гәзитәләрнең дә икърар иткәнен күреп, хөкүмәт солых ясагач, аякка калкып гыйсъян чыгарсыннар да, Франция, вакыттан файдаланып, Сүриядә үз эшен эшләп алсын", - ди. Ләкин монда фикер кирәге булмаган урында күп уйлаудан, кечкенә эшне зурайтудан гына килә, чөнки "Мәтин"нең Истанбул мөхбиренең шул фикерләрне язуы төрекләрнең гаскәри куәтләренең артуын, гаскәрдә рухның күтәренке булуын, сугышның төрекләр өчен файдалы вә каршы тараф өчен зарарлы булачагын нык исбат итә торган вә ачык күрсәтә торган сәбәп барлыгыннандыр. Бу хәбәрләрне дошман мөхбире генә түгел, дуст гәзитәнең дә мөхбирләре яздылар, чөнки бу - бер әмре вакыйгъдыр. Сугышның төрекләр өчен файдалы булу ихтималын, Русиянең славяннарны якларга [җиң ] сызганып керешкәне - дәүләте Госманиягә биргән аерым нотасы, Кавказия хөдүдендә атлы гаскәр хәзерләве, болгарларга булышлык итеп күп сугыш әсбабы йибәрүе күрсәтәдер. Менә шундай бер сәяси халәттә Төркия киләчәктә Аурупа дәүләтләре арасында дустлар ясау өмиде берлән аларның сөйләгән сүзләрне тыңлаячактыр, диеп зан ителә. XII +"Әнвәр бәк Бабы Галигә гаскәр берлән килеп, андагы вәзирләр һәйәтен әсир алган" дигән хәбәр бу вакыйгадан ярты сәгать кичәр-кичмәсен бөтен Истанбулга таралды. Безнең өйгә дә берсе шул хәбәрне чабып алып килгән. "Әдернәне биргәннән соң" сәясәтнең бик акрын гына һаман түбәнгә таба алып барылганына канәгать иткәннән соң, мондый рухны күтәрә торган бер эшнең, бер хәбәрнең килеп чыгуы бик ят, бик гаҗәеп булса да, кичәге "Мәҗлесе милли-йе кәбир"нең карары һәрбер госманлының милли тойгысын вә туган илен сөю тойгысын бик ачы яралаган иде. Һәр кеше мондый бер эшкә наразыйлык күрсәтә иде, һәр кеше: "Бу ни эш бу?", - диеп исе китә иде. Туг рысын әйтим, мин Төркиягә килеп кергәннең соңында, бик күптөрле начар вә күңелсез уйларга баткан идем, монда иҗтимагый хәятның юклыгы өстенә сәяси дә бер хәят юк икән, монда фәлякәт, күңелсезлек, изелү, бетүгә йөз тотмаган бер мөәссәсә, бер җәмгыять вә бернәрсә юк булырга кирәк дигән фикергә килеп, моңар чаклы язган хатирәмдә мондагы тормышны байтак яратмыйча язган идем. Бу милләттә һичбер төрле хәят әсәре юк, имеш, булса - күренер иде диеп, үзем дә Төркия вә төрекләр хакында бик күп яктан пессимистлар фикерен утыртып куйган идем. Бүген бер мәҗлестә бер ап-ачык иттихадчының алга вә киләчәккә якты карап сөйләвенә күп эчем пошкан иде һәм эчемнән "ләгънәт төшсен боларга, бүген Әдернәләрен бирергә кул куйдылар, ә үзләре һаман "без йиңәчәкбез" диеп лаф оралар", диеп, үземә үзем сыймыйча утырган идем. Ул "Иттихад"чы: "Хәзерге кабинетның көннәре, хәтта бөйлә сәгатьләре дә санаулы, аннан соң бездә яңа хәят башлана да, безнең сугышның икенче дәүрәсе - безнең йиңү заманы башлана", - диеп сөйләде. Ул "Иттихад"чының сүзен яхшы колак салып тыңламаганга, хәтеремдә калмаган. Имеш, Аурупада бер әдип, төрек Балкан сугышының башында төрекләр йиңеләчәк вә соңында төрекләр үк өсткә чыгачак, шул әдипнең фикере иңлиз вә бурлар сугышы хакында да, вә рус-япон сугышы хакында да тугры килгән икән. Мин, шул сүзләрне ишеткәч, "Иттихад"чылар да үзләрен әкиятләр берлән юатырга калдылар, дигән идем. +Югарыда язганым Әнвәр бәкнең Бабы Галигә килгәне хәбәрене ишетер-ишетмәс: "Менә Төркиянең кансыз ихтилялларын, сәяси үзгәрешләрен күрер көн миңа да йитте", - диеп, тизрәк Бабы Галигә барырга киенә башладым. Һәрьяктан халык Бабы Гали тарафына агалар. Бабы Галигә барып, урамына керү берлән, төркем-төркем халык күренә башлый, капка алдында, йорт эчендә Бабы Галинең ишеге төбенә, бик күп халык җыелган. Баскыч уртасына бер оратор баскан, аның ике ягына ике госманлы флагы күтәреп тотып торалар, фәслеләр арасында чалмалылар да байтак күренә. Оратор бик кызып-кызып кычкырып сөйли. Мин, сүзне дә тыңламыйча, гел эчкә таба керә бирәм, анда бер тыйббия студенты күземә чагылу берлән, аның бик каты "Иттихад"чы икәнен белгәнгә, аннан вакыйганы баштанаяк сөйләвен сорадым. Моннан бер сәгать әүвәл, көндез, сәгать өч ярымда, Әнвәр бәк бер ун кадәр кеше берлән Бабы Галидә вәзирләрнең янына килеп керде. Шул вакытта ук төрле яктан халык та җыела башлады. Эчтә берничә мылтык атылган тавышлар ишетелде. "Назыйм паша мөхәкъкак үтерелгән", - диләр. Вә янә берничә кеше үлгән дигән хәбәр кичкә каршы гына таралды. Әнвәр бәк үзенең гаскәре берлән Бабы Галине ихата итте. Андагы министрларны арестовать итте ��ә, хәзер падишаһ янына яңа кабинет ясатырга китте, диде. Оратор кызып-кызып сөйли: "хаиннар һәм госманлыларга, һәм ватанга хыянәт иттеләр. Безнең гаскәребезнең атын (исемен) саттылар. Анларны вә безне, вә бөтен госманлыларны Европа каршында юк урынында калдырдылар. Моңар чаклы килгән кабинет милләт вә госманлылыкны күтәрердәй, аңа бер файда итәрдәй бер эш кылмады. "Каһәр төшсен аларга!" (халык та бер авыздан): "Каһәр төшсен!", диеп күкне дерелдәтәләр. Халык һаман арта, ярты сәгать тә үтмәде бөтен ишек алды, урам халык берлән тулды. Хатиблар бере-берен алыштырып гына торалар. Чалмалылар да сөйли. Ара-тирә тәкбирләр дә әйтеп куялар. Халык бик нәшатлы күренә. "Рум илендә һәмширәләребез дошманнар тарафыннан мәсхәрәләнделәр, алар өйләрен ташлап хурлыкта, ачлыкта вә гарьлектә калдылар" диеп, Рум илендәге ыслау гаскәрләренең вәхшәтләрен сөйләгәндә, тыңлаучыларның күбесе күзләрендә яшьләрен тота алмыйлар, егълыйлар. "Бетсен Аурупа дәүләтләренең теләкләренә юл кую! Яшәсен төрекләр, яшәсен госманлылар, яшәсен "Иттихад"!" дигән тавышлар бөтен Бабы Гали урамын яңгыратып торалар. Хатибларның һәрбере узган хөкүмәтне, аның кылган эшләрен, мәмләкәтнең вә госманлыларның йөзен кызартырлык эшләр кылганын сөйләп, ул кабинетка игъланы нәфрәт итәләр. Анлар җәзаларын күрсеннәр вә күрделәр, диләр. Янә бераз үтә дә госманлыларның: "Әй ватан" диеп башланган рухлы вә нәшатлы милли маршларының тавышы күкләргә күтәрелә. Бераздан бер автомобиль килә, халыкта "Әнвәр бәк килде" дигән тавыш тарала да, һәр яктан куәтле алкышлаулар башлана. Ул автомобиленнән чыгу берлән, "Яшәсен Әнвәр паша!" дигән тавышлар күтәрелә. Әнвәр өстенә кыска гына нечкә сары офицерлар тужуркасы кигән, акрын гына йөри, үзен салкын гына тота. Вә падишаһның ирадәсен игълан итә, бу кабинет тәгътыйль ителә дә йиренә садре әгъзам Мәхмүд Шәүкәт паша тәгъйин ителә, дигән хәбәрне халык кул чабып "Падишаһым чук яшә!" диеп каршы алалар. Әнвәр бәк бер яшь кенә офицер берлән йөри. Офицер кызулана, азрак кайнар канлылык күрсәтә. Йөзе дә бик уйный, Әнвәр бәк - шуның нәкъ киресе. Янәдән митинг башлана. Янәдән ораторлар бере артыннан бере менәләр. Дошманга вә европалыларга төрекләрнең вә госманлыларның кем икәнен күрсәтер, хәзер һәр госманлының вазифаи диния, миллияседер диләр. Без үзебезнең югала язган гаразыбызны яңадан иске дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш, диләр. Берзаман халык арасына прокламацияләр тарата башлыйлар. Ләкин бу "бәяннамә" бик юаш кына язылган, күтәренке, оча торган сүзләр юк, монда "Иттихад"ның актык сәясәтеннән башлап, ягъни Сәгыйд паша кабинетының төшүе вә Әхмәд Мохтар пашаның садре әгъзамлыгы вакытыннан башлап, хәзерге Камил паша дәверенә кадәр булган олугъ сәяси вакыйгаларны һәм аларның сәбәпләрен аңлатадыр. Дәүләтемез итальяннар илә зарарсыз гына бер рәвештә сугыш бетеп килгәндә, Арнаудлыкта бер такым забитла��ның Арнаудларга катышып бетеп, анда гыйсъян башының бетмәвенә тап булулары, Сәгыйд пашаны урынын ташларга мәҗбүр итте, ди. Аннан соң Әхмәд Мохтар пашаның Кануны әсасига каршы хәрәкәтләрен санап китеп, ул кабинет дөньяда мисалы күрелмәгән бер гафиллек күрсәтте. Әхмәд Мохтарның Төркия эшләрен күрә белмәвенә дәлил итеп, чит дәүләтләрнең берсе сугышны язга калдыру мәгъкуль диеп торганда, болгар короле Фердинанд: "Язга да Төркиянең башында хәзерге кебек бер кабинет булачагы билгеле түгел", - диеп, форсаттан файдаланып калуны мәгъкульләп сөйләгән. Әхмәд Мохтар да, аның урынына кичкән Камил паша да, электә ясалган сугыш планын бозып, эшлекле команданнар урынына бүтәннәрен куеп, безнең һәммә кешенең игътикады буенча өстен килүе мөкәррәр булган бер гаскәребез башына Кырык кәлисә вә Лүлә Боргаз вакыйгаларын китерделәр һәм йиңелүнең сәбәпләрен эзлисе урында шәһәрләрдә өйләрне актарып, эшлекле кешеләрне ябып маташуны мәгъкульрәк күрделәр. Җасуслыкны Хәмид заманыннан да арттырдылар. Хәзерге Камил паша, безнең Чаталҗадагы гаскәребезнең куәтлелеген, болгарлардан өстенлеген төшенмичә, болгарларга файдалы рәвештә солых ясады. Хәзер кичә җыйганы "Мәҗлесе милли-йе кәбир"дә Әдернә вә атаулар мәсьәләсен Аурупа теләгәнчә вә болгарлар теләгәнчә эшләргә карар бирде, ди. Камил паша бу мәҗлес берлән Кануны әсасига каршы хәрәкәт итте вә шуңар күрә милләт тарафыннан эштән читкә ташланды - истигъфа итәргә мәҗбүр ителде. Хәзер милләте госмания үзенең Рум илендәге хокукыннан ваз кичмәячәк вә моның өчен һәр фидакярлекне өстенә алачактыр. Шушындый бәгъзе фикерләрне бәяннан соң бәяннамә: "Тарихы галәмдә исемле вә кадерле уларак яшәмәгә лаек икәнен моннан соң күрсәтәчәктер. Яшәсен милләт вә Кануны әсаси!" - диеп бетәдер. +Соңра митингка бер автомобильдә Мәхмүд Шәүкәт паша киләдер, халык төрле яктан кул чабалар, Шәүкәт паша да: "Җәмәгать, ватанның шушындый куркынычлы вакыйгалар эчендә вакытында садре әгъзамлыкны алу көч бер эш икәнен үзеңез дә аңлыйсыз, ләкин мин алай да үземә шул авыр вазифаны йөкләвем ватаныма мәхәббәтемнән вә сезнең тынычлык берлән миңа булышачак булганыңызга ышанганымнандыр", - диде. Халык та кул чаба, "Яшә!" кычкыра. Аннан соң идарәи падишаһи укыла. Шәүкәт пашага падишаһ тарафыннан фельдмаршаллык бирелгән. Кич сәгать уннарда митинг ябылды. Вә халык та аз-аз тарала башладылар. XV +"Яшь төрекләр"нең хөкүмәт башына кичкәне көнне Бабы Гали каршында, халык арасында яшелле, сарылы, күкле чалмаларның кызыл фәсләр арасында бик еш күренүе, җыелган халыкның арасында сарыклыларның саны фәслеләрнеке кадәрле үк күп булуы, хатиблар арасында чалмалыларның фәслеләрдән артыграк вә кызурак сөйләүләре вә сүзләр арасында тәкбирләрнең бик еш әйтелүе, минем күземә бик аерым вә онытылмаслык бер тәэсир калдырган иде. Бу вакыйгадан байтак төрле уйларга китә алу, аны төрле-төрле рәвештә моталәга итү табигый бер эш иде. Янымда торган бер "Иттихад"чыдан: "Ник бу кадәр сарыклыларны эш башына йибәрелә?" - дип сораган идем. Янымда торган әфәнде ачык фикерле бер төрек зыялысы иде. Миңа җавапта: "Гавамга яхшы тәэсир итәчәк. Сәясәт, әфәндем, шунсыз мөмкин түгел, халык йитешмәгән әле", - диде. Төркиядә сәяси фиркаләрнең бере-бере берлән көрәшүләре бу мәртәбә генә түгел, һәрвакытта мондый рәвештә булып килгән иде. Бер фирка (бүлек), үзенә каршы фикердә булган бүлекне аста калдырыр өчен, кулына ниндәй корал төшсә, шуның берлән көрәшә, гайре мәшруг рәвештә сугыша. Сәясәттә сакалы вә сачләре агарган мәмләкәтләрнең дә фиркаләре көне-төне сугыша, бере-берен күздән төшерергә тырышалар, болар һәммәсе табигый эшләр, ләкин соңгыларның көрәшләре - шәргый рәвештә, сугарга ярый торган корал берлән генә сугудыр. "Цель оправдывает средство" дигән сүзгә хәзерге төрекләр бик нык иман китергәннәр дә шуның берлән гамәлне итә генә бирәләр. Шул эшнең ялгыш бер эш икәнен икърар итмиләр. +Бу алмашынуда хуҗалар (сарыклылар - чалмалылар) күп күренгәнлеге минем башымда аларның ни фикерләр йөреткәнен белергә теләвемне уяндырды да, алмашынудан берәр көн узгач, "Иттихад вә тәрәккый" яклы булган чалмалыларның иң югарыгыларыннан, иң өстеннәреннән вә эшлеклеләреннән булган иске шәйхелислам Муса Кязыйм әфәнде хәзрәтләре берлән күрешеп сөйләшергә ният иттем. Муса Кязыйм әфәнде бу алмашынуда да шәйхелислам була икән дигән хәбәрләрнең чыккан булуы - минем аның берлән мосахәбә итәргә арзуымны янә бер кат арттырды. Муса Кязыйм әфәнде Истанбулның уртасыннан ерак бер йирдә, үзенең зур гына, бай гына саналган бер кунагында (өендә) тора икән. Муса Кязыйм әфәнде Мәҗлесе әгъян (Государственный Совет) әгъзасы була торып, Камил пашаның ясаганы "Мәҗлесе кәбире милли"гә бармаган иде. +Кунак кабул итә торган бүлмәсендә бездән әүвәл бер чалмалы әфәнде көтеп тора иде, озак та тормады, өй хуҗасы безгә чыкты. Муса Кязыйм әфәнде - урта буйлы, бераз калтырак кына, азрак чалара башлаган сакаллы, төмсә генә йөзле бер кеше. Бүлмәдә бик эссе, мич нык ягылган булса да, һаман туннан утыра. Без барган сәгатьләр - иске шәйхелисламның үзенең белеш-таныш, якын вә мөридләрен күрә торган сәгате икән, шуңар күрә озак та үтмәде, янә берничә яшь-яшь кенә хуҗалар килеп керделәр. Мәҗлескә утыру берлән, һәммәсе тәмәкеләрен көйрәтеп йибәрделәр дә, сүзләр бере-беренә ябышып китте. +Муса Кязыйм әфәнде "Иттихад вә тәрәккый"ның хуҗалар фиркасе башында тора торган кеше булганлыктан, аларга бу арада булган вакыйгаларны сөйләргә тотынды. Һәммә булган вакыйгаларны, кылынган хәрәкәтне "Иттихад вә тәрәккый" кылганын сөйләп, "Иттихад" диясе урында "без" дип сөйләп, үзенең бик төпле "Иттихад"чылыгын күрсәтеп: "Без бу алмашынуны күптән хәзерләп килгән идек. Камил паша кабинасына без һич ышанмый идек, ләкин алмашынуны үзебез ясамау уенда идек. Ул хөкүмәтне солтан Мөхәммәд хамис төшерер диеп өмид итә идек. Һәм шул юлда күп хәрәкәтләрдә дә булдык, - диеп, үзенең берәр атна ул солтанның өенә барып аңар: - Камил паша ялгыш эшли, син аны эштән туктат, син болгарлар белән сугыш, эш башына Мәхмүд Шәүкәтне куй", - диеп сөйләгәнен әйтте. Һәм дөресендә дә, бер атна шуннан әүвәл гәзитәләрдә "Мәхмүд Шәүкәт паша диктатор ителеп тәгъйин ителгән, имеш", хәбәрләре чыккан иде, ләкин ул хәбәр тиз басылды. Солтанны Камил яңадан йиңгән, имеш. Солтан уйламый эш кыла, хәтта хәзерге хәлне аңлыйсы да килми, ди. Сарайдагыларны Муса Кязыйм бик сүгә, алар - һәммәсе сатылган халык, ди, инглиз сәфире иң әүвәл ике шаһзадәне кулына төшерде вә аннан соң Камил аша эш күрә башлады, әмма Камилнең инглизгә сатылган икәнендә шик тә юк, әүвәл инглиз сәясәтенең колы иде. Шулар җыйнаулап солтанны да шашыралар. Болар - Төркияне Һиндстан хәленә китерергә кул куйган халыклар, анда да падишаһ нәселләре Англия хөкүмәтеннән күп вазифалар алып, сатылып, рәхәттә гомер кичерәләр. Алар шуңа күрә байлар, акчага бер дә тарланмыйлар, әмма безнекеләргә, "Иттихад вә тәрәккый" башта вакытта, "Мәҗлесе мәбгусан" чакыра да падишаһ сараена акчаны билгеле кадәр генә йибәрәләр. Хәзерге хөкүмәт Камил хөкүмәте барында алар иркен иде. Малиягә кәгазь генә йибәрәләр иде дә, җаннары теләгән кадәр акча алалар иде. Төшкән кабинада ояты, инсафы булган бер кеше юк иде, андагылар ватанны сөю тойгысы ни икәнен дә белмиләр иде. Назыйм пашаны караңыз инде: нинди үзенең туган илен сөйгән бер сугыш министры гаскәре бөтен дөньяга көлке булып йиңелгәч, рәхәт-рәхәт үзенең гади тормышына кайтып, тыныч вә күңелле гомер кичерәләр, әмма ул шуны белдерә алды: ул йиңелеп кайткач, Истанбулда Тукатлиян (бер ресторан)да көннәр-төннәр буенча тибеп ятты. Моның шикелле мисаллар бик күп, без ватанны сөйгәнлегебездән мондый хөкүмәткә түзә алмадык. Төрекләр бетсә бетсеннәр, ләкин болай башлыклары сатылып хур, зәлил булып бетмәсеннәр, сугышып, дошманнарына гайрәт берлән каршы торып вә иң соңында, булмый икән, йиңелеп бетсеннәр, диде. +Ни димәк ул, имеш, Камил паша дошманнарга сугышып ала алмаганнары Әдернәне бирә, аталарны Аурупалылар каравына тапшыра. Без әле, төрекләр, үзебезнең кем икәнлегебезне янәдән бер кат күрсәтербез. Инде без сугышачакбыз һәм бу сугышта без сатылганнар кебек асат кына ватаныбызны дошманга бирмәбез, ди. Безнең әүвәлге башлыкларыбыз тормышларыннан башка нәрсәне кайгырту түгел, аның хакында уйланмадылар да, алар үз рәхәтләре, үз корсакларыннан уза алмадылар. Монда Истанбулга берәр ел әүвәл Һиндстан олугларыннан бер хатын килгән иде, алтыннарыны уңга-сулга сибеп йөри иде, аңар бер алтын, безгә бер парәгә караганда арзанрак, кадерсезрәк иде. Ул хатынның бөтен байлыгы инглиз хөкүмәтеннән килгән, аңар үзенең ригаясен иркен, тавышсыз, тынсыз талатсын өчен диеп, ��нглизләр теләгәненчә акча бирәләр икән. Бу хатын ватан, милләт дигән нәрсәнең нидән торганы хакында уй да йөрткәне юк, мин аны күреп сөйләштем, ди. Шул хатынның хәле безнең сарай халкының һәммәсенең тешенә килешкән, һәммәсе шуның кебек акчаның кадерен белмичә, аңар аптырамыйча гына торасылары киләдер. Алар хәзер шундый бер хәятны үзләренә идеал итеп куйганнар. Милләт, ватан вә госманлылыкны сатучылар болар, безгә алардан һич бәрәкәт көтәр хәл юк, диеп, Муса Кязыйм әфәнде сүзен бетерде. Аны тыңлаучы хуҗалар бу сүзләрне исләре китеп, авызларын ачып тыңлап торалар, сарай халкының мондый булулары аларның башларына читенлек берлән сыя торган бер эш икәне күренеп тора. Иң соңында иске шәйхелисламның сүзләрен һәммәсе урынлы һәм хаклы табалар: ватанны коткаручы хәзер бердәнбер "Иттихад вә тәрәккый" диеп кул куялар. Араларыннан бер хуҗа төрекләрдәге әхлак бозыклыгын күп вәйранлыкларның сәбәпләре җөмләсеннән икәнен сөйләп, хөкүмәт безнең Истанбулдагы һәммә каһвәханәләрне япса иде, ичмаса эшсезләр, комар артыннан көннәрен уздыручылар, ләкәтә сатучыларның юллары бераз киселер иде, алар азрак кимерләр иде, ди. Чынлап та, бу каһвәханәләрдәге төрекләрнең хәле эч пошмаслык бер эш түгел. Бер төрек иртә йокысыннан тора да, битен юар-юмас, каһвәханәгә чыга да утыра. Рәтлерәкләре гәзитә укып, чәй эчеп эшенә китә, әмма бик күбесе иртәдән карта уйнарга, кур-кур тартырга вә башка отыш уеннары берлән иртәдән кичкә кадәр вакытын үткәрәдер. Төрек каһвәханәдә, һич тә булмаса утырып торып булса да, көнне шунда үткәрүне үзенең бурычы диеп уйлый диярсең. Сакмарый +ХӘЛЕБ ХАТИРӘЛӘРЕ +Хәзерләнү. Һиндле әфәнде. "Халык нәзаренә берничә мәсьәлә". Шәех К. илә танышу. Хәлеб юлында авыллар. Хәлебнең беренче күренеше. Хәлеб вокзалында. +Шамга булган сәяхәтем миңа күп дәрес биргән вә чит бер мәмләкәткә сәфәр иткән кешегә ригая итүе ләзем булган бераз нәрсәләрне ачып салган иде. Шул сәбәпле мин, Хәлебкә барганда, анда калган аз гына мөддәттә күбрәк истифадә итү юлларын уйлап бардым. Сыйныф вә бүлмә аркадашым Җорҗ әфәнде Хиятның хәлебле булуы миңа андый хәзерлекне бик күпкә җиңеләйтте. Һәфтә саен килә торган тәгътыйль көннәрендә аш алдыннан яки аштан соң көллиятнең аллеяларында сәйир иткәндә, аш ашаганда, чәй эчкәндә без күп вакытта Хәлеб хакында сөйләшә вә аның әхвален тикшерә идек. Мин сорыйм, Җорҗ әфәнде җавап бирә иде. Шул рәвешле, Хәлебкә бармас борын ук, мин аның хакында яхшы гына мәгълүмат тупладым. Анда булган вакытта тарихи шәһәр хәятының һәр җәһәтенә мөмкин булган кадәр таныш булу өчен ничек хәрәкәт итәргә вә кайдан башларга тиешлеге хакында бер фикер тупладым. +Сабырсызлык берлә көткәнем тәгътыйль, ниһаять, килеп җитте. Дәрес туктаган көннән калмый чыгып китү өчен, алдан һәр нәрсәне хәзерләп куйган идем. Анысы хәзерләячәк күп нәрсә дә юк. Кечкенә бер сумкага күлмәк, ыштан, сөлге вә юлда укыр өчен берничә китап саласың. Шулар барлык сәфәр әсбабын тәшкил итәләр. Одеал, мендәр кеби нәрсәләр аласы юк. Чөнки Сүриядәге отель вә гостиницаларда алар барысы да бар. +Тәгътыйль көне килгәч, кичке ашны ашадым да дуст вә шәрик ләрем берлә хушлашкач, кечкенә сумкамны кулыма алып, көллиятнең капкасыннан чыгып киттем. +Трамвай шәһәргә килеп туктаганда, Хәлеб поезды китәргә нәкъ биш сәгать бар иде. Мин ул вакытның бер өлешен һиндстанлы танышымның сөхбәтендә вокзал каршындагы каһвәханәдә үткәрергә карар биреп, башлап һиндстанлы әфәнденең ханәсенә киттем. +Ул әфәнде берлә беренче мәртәбә иркенләп сөйләшеп утыруым иде. Сораштык, сөйләштек вә аңлаштык. Ул үзе утыз берлә кырык арасында булып, ул якларга гарәпчә өйрәнер өчен килгән. Башта Каһирәдә яткан булса да, анда бераз уңайсызлыклар чыгу сәбәпле, Сүриягә күчкән икән. Сүриядә күз тоткан урыны Шам булган. Ләкин анда килгәч, мәдәниерәк мәркәз дип, Бәйрутта калуны тиеш тапкан. Сохбәттәшем бик яхшы инглизчә белгәнлектән, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алдык. +"Кордашым, мин, дин исламның голувиятенә мәфтүн булып, китап мөкаддәснең теле булган гарәпчәне өйрәнү өчен, гарәп дөньясына килдем. Максатым - дин белү. Ватан әүлядын файдаландыру вә мөкаддәс дингә урынсыз иткән һөҗүмнәрне дәфгы итүдә үз өстемә төшкән мөкаддәс хезмәтемне ифа кыйлудыр. Ләкин миңа инабәтсез карыйлар. Әл-Каһирәдә тордым. Мөселманнар, мине инглиз тарафыннан сәяси коткылар артыннан йөрүче, инглиз акчасына сатылган берәү дип уйлап, инабәтсезлек күрсәтәләр. +Хәтта кайбер урыннарда үземә дә шуны ачыктан-ачык аңлаттылар. Каһирәне ташлавыма бер сәбәп тә ошбу булды. Әле монда да миңа шөбһә берлә карыйлар. Ләкин андый карашлар минем укуыма зарар китерердәй булмаганда, мин аларга илтифат итмим", - диде. +Сохбәттәшем, ошбу урынга йиткәндә, Америка миссионерларының соң дәрәҗәдә инсаниятсез хәрәкәтләреннән зарланды. Вә шул көнгә кадәрле дә Һиндстанда инглизчә нәшер ителә торган бер мәҗәлләдә боларның кешелексез кыланышларына төпле рәддияләр язганлыгын аңлатты. +Һинди әфәнденең: "Миңа җирле халык ышанычсызлык күрсәтә", - дип зарлануына каршы мин: "Сез үз хакыңызда җирле халыкның нинди фикердә булганын белгәнсез. Мисырның хуҗалары сезне, ихтимал, панисламизм таратып йөрүче дип уйлаганнардыр, вә алар да үз тарафларыннан сезгә шөбһә берлә карап хәрәкәтләреңезне тәгъкыйб иткәннәрдер", - дидем. +"Бер мәгънәсе берлә алганда панисламизмны таратасы да юк бит. Ул мөселманнарның һич тә аерылмый торган характеристикасы булып йөри. Бу - мөселманнарның бер-берсенә кардәш дип караулары. Панисламизмны дөньядагы мөселманнарның сәяси бер максат берлә берләшүләре дип алганда ул мөмкин бер нәрсә түгелме? Чөнки милләтләрне хакыйкый берләштерүче нәрсә дин түгел, милләт түгел, бәлки мәнфәгатьтер. Без Һиндстан мөселманнарын гына түгел, бәлки мөселманнар берлә һиндусларны берләштерергә тырышамыз. Инде җәһаләт пәрдәләре ачылып килә. Ул ике милләт мәнфәгатьләренең мөштәрәк икәнлеген аңлый башлады. Бер җыелышта мөселман зурларыннан берсе нотык сөйләде. Ул нотыктан мөселманнардан бигрәк һиндуслар мөтәэссир булдылар. Шул мәҗлестә безгә кул сузып "кардәш" диделәр. Менә алар берлә безнең берләшү мөмкин дә, файдалы да. Юкса сезнең берлә без, яки иранлылар берлә траблислылар нинди мәйданда җыйнала алсыннар. Мин сезгә ошбу Һиндстанда барлыкка килгән сәяси мөәссәсәләрнең маһиять вә эшләре хакында тулы мәгълүмат бирә алмыймын. Ләкин аларның хезмәтләрен күп көтеп торырга тугры килмәс. Шуны да әйтеп үтим: кайсы мәгънәсе берлә генә алганда да панисламизм берлә алыш-бирешем юк, - диде. Вә шул сәгатьтә урыныннан торып ахшам намазын үтәп алачагын сөйләде вә сохбәтне бүлүе өчен гафу үтенде. +Мин аның сүзләреннән моның бөтенләй буш кеше булмый, бәлки бер мәсләккә, бер идеалга хезмәт итеп йөрүче икәнлеген аңлап, ул искә алган җәмгыятьләрнең нинди мөәссәсәләр булуы мөмкинлеген уйларга керештем. +Уйлый торгач, очы килеп чыкты. Доктор Звигер идарәсе астында "Ислам дөньясы" исеме берлә Лондонда инглиз телендә нәшер ителә торган мәҗәлләдә иде шикелле. Күптән түгел бер мәкалә укыгын идем. Ул мәкаләдә Һиндстандагы мөселманнар илә һиндусларның берләшергә тырышулары вә берничә мәртәбә гомуми җыелыш ясап, кызу-кызу нотыклар сөйләгәнлекләре вә һәр ике тарафның мәнфәгатьләре мөштәрәк икәнлеге аңлашылып бергә хәрәкәт итәргә карар биргәнлекләре бәян ителгән вә башында йөрүчеләрдән бәгъзеләренең исемнәре дә аталган иде. +Намазын тәмам итеп килгәч, мин әфәндегә: "Гафу итеңез, сезнең ачарга теләмәгән сереңезгә керешергә теләмим. Ләкин фәлән вакытларда, фәлән шәһәрдә басылган бер мөселман - һиндус иҗтимагының сезнең искә алган организацияләреңез берлә алыш-биреше бармы?" - дидем. Ләкин һиндле минем бу сөальгә җавап бирми, ул хәбәрне кайдан алганлыгым хакында сораша башлады. Шуннан соң мин, сүзне Һиндстан әхваленә күчереп, бераз сөальләр бирдем. Шул хакта бераз сөйләшкәч, сохбәттәшемә дәрескә бару вакыты җиткәнлектән, исәнләшеп чыгып киттем. II +Мин вокзал каршындагы каһвәханәгә килеп кергәндә дә, поезд китәргә вакыт күп иде. Шул сәбәпле каһвәханәнең Либнан вә диңгез өстләре күренеп торган бер урынына утырдым да шул көннәрдә генә кулыма төшкән Муса әфәнденең "Халык нәзарына берничә мәсьәлә"сен моталәга итәргә керештем. Китапның мөкаддимәсе берлә башындагы берничә мәсьәләсен укып чыккач: "Остаз, мөхтәрәм Муса әфәнде "роман", "әдәбият" кәлимәләрен башка бер мәгънәдә йөртәме? Төркия дәүләте күп нәрсәләргә гүзәл шаһид, ләкин ул дәүләтнең, һәрхәлдә, әдәбият зарарына шәһадәте булмаса кирәк.3 Төрекләрдә бер Нәмикъ Кямалның зоһуры берлә Төркия яңа бер дәвергә керде. Ул дәүләткә яңа рух өреп соңгы инкыйлабны мәйданга китерүдә Нәмикъ Кямал вә әмсаленең тыны бик зур урын тотты. Дөрес, Хәмид дәверендә чит телләрдән төрекчәгә бик күп романнар тәрҗемә ителде. Ләкин "Төркиянең инкыйразын шулар хәзерләде" дип дәгъва итүгә юл булмаса кирәк. +"Аурупа голәмасының лисаннарыннан", диннәреннән тәфтишләренә, ул тәфтишләре үзренә тәэсис кыйлынмак ысулына тупланмыш голәмаларына минем, нидәндер, игътимадым юк"... гарәпләрнең дә әсасы юк тәхминнәре булуы , тәхкыйкатларының барысы да әсассыз булуына мөстәлзим түгел бит. Читләргә ышанмауда инсанда бер мәел тойгы бар. Ләкин Аурупа голәмасының дин вә тел бабларында китерелгән хакыйкатьләре андый мәел тойгы (инстинкт)ларга юл бирелмәскә тиешле иде, әсассызлары бар. Ләкин асылы булган тәфтишләре дә аз түгел бит. +"Алыңыз Газәли кебек бөек имамның каләме илә язылмыш "Тәһафәт"не. Алыңыз Ибне Рөшд кеби мөтәфәлсиф каләме илә язылмыш "Тәһафәт әт-тәһафәт"не. Шул ике китап кеби китаплардан кыйммәте бар бер сүз, файдасы бар бер фикер алына белерме?..." +Бу сүзләрне язганда Муса әфәнденең чагыштыруы, гаҗәба, кайсы заманны чагыштыру булган? Әгәр дә Муса әфәнде мәзкүр галимнәрнең фикерләрен егерменче гасыр берлә чагыштыра икән, өлешчә Ибн Рөшд вә Газәлинең фикер вә мәгълүматлары күп әһәмиятне хаиз булмас. Әгәр дә аларны үлчәү үз гасырларының үлчәве булса, һәм шулай булырга да кирәк, алар хакында андый бер хөкем бирү бераз гадаләтсезлек булса кирәк. +...берзаман нәсраниять галәме тәрәккыять юлына йөз тотты. Әмма Ибн Кямал, Әбүссогуд кеби кәламиюн шәйхелисламнарның сүзе берлә ислам галәме тәдинни итешләренә и ңдерелде. +Христиан дөньясында бөек реформаторлар зоһур итеп, тәрәккый иттерү чараларын төшенеп ятканда, ислам дөньясында Ибн Кямал, Әбүссогуд кебиләрнең зоһурына сәбәп ни иде? Христиан галимнәре мәдәният вә тәрәккый әсәре күрелгән нәрсәләргә дүрт кул илә ябышып ятканнары хәлдә исламнар арасына "һәр шәйдә шайтан әсәре күрер суфый фәласифләренең" барлыкка килүләренә асыл сәбәп ни иде? Христиан дөньясы Магус, Лютер , Кальвиннар йитештереп ятканда ислам дөньясы ни өчен Ибн Кямал, Әбүс-Согудлар йитештерде? Ислам дөньясының тәдәннисе, христиан дөньясының тәрәккыйсы хакында сүз ачканда асыл игътибарга алыначак нокталар ошбулардыр. Муса әфәнде, милләтчеләрнең үсешендә аерым шәхесләргә зур урын биргәндәй күренә. Халәнки, һәрбер милләтләрнең тарихын ясау да геройларның уйнаган рольләре ул кадәр зур түгел. Кяшки ошбу сәгатьтә Муса әфәнде хәзрәтләре берлә мосахәбәт мөмкин булсын иде дә шул шөбһәләрен ачылсын иде. Никадәр истифадә итәр идем, дип уйланып утыра идем. Шул вакытта "...әфәнде, насылсыныз?" дигән тавышка башымны күтәреп карасам, алдымда багдадлы А. әфәнде, хәлебле Г. әфәнде, измирлы Б. әфәнде торалар вә яннарында бер чалмалы зат та бар иде. +Китабымны куеп, танышларым белән исәнләштем. Яннарындагы чалмалы зат Г. әфәнденең пәдәре шәех К. икән. Аңа тәкъдим итеп таныштырдыл��р. Хәлебкә барганчы юлдаш булачагын сөйләделәр. Мәмнүниятемне бәян итеп, эчемнән генә "Һич көтелмәгән бер тәсадеф" дип куандым. Чөнки мин Хәлебтә зыярәт итеп, мәҗлесләреннән истифадә итәргә тиешле затларның исемнәрен дәфтәремә кайд иткән идем. Яңа гына танышкан шәехем шул затларның да алдынгысы булып чыкты. "Өендә зиярәт итеп бераз утырудан гына әллә ни чыкмас иде. Ә хәзер Хәлебкә йиткәнче унсигез-унтугыз сәгать буе сөйләшеп барам", - дип уйладым. Һәм, вакыйгъда, Бәйруттан Хәлебкә йиткәнче, мин шәех берлә бер вагонда бардым. +Аркадашым вә шәех әфәнде берлә күп тә мосахәбәт итмәдек, поезд бирелде. Мин, урынымнан торып, Хәлебкә кадәр алты сум йитмеш тиен чамасында билет алдым да, шәех янында калдырылган урынга йирләштем. Поездымыз, сәгать төнге унбер ярымда кузгалып китеп берничә дәкыйка шәп баргач, акрынлап тауга каршы үрмәли башлады. Төн уртасында кемнең сөйләшәсе килә? Шәехем күзләрен йомып стенага сөялгән иде. Тәгътыйль мөнәсәбәте берлә өйләренә кайтып баручы дүрт-биш бала да сөйләшми генә йокымсырап утыралар иде. Минем генә йокым качкан, күңелем бер урында тормый иде. "Халык нәзарына берничә мәсьәлә"не укуны дәвам итәргә тырышып карадым. Ләкин Муса әфәнде шикелле бер затның әсәре дә таралган фикеремне бер мәркәзгә җыйный алмады. Исеме бала вакытта ук ишетелеп шәкли тасвирда йирләшкән бер йирне зиярәткә чыкканда күңел күтәрелә, фикерләр тарала, йөрәк гадәттәгедән кызурак суга. Күзләрем ак кәгазь өстендә кара сызыклардан башка нәрсә күрмәгәч, башым да, кулым да китапның барлыгыннан башка бер мәгънә аңламагач, китабымны куеп тәрәзәне ачтым да күренешне тамаша итә башладым. +Диңгезгә батып кына барган айның кара болыт аркылы күренгән шәүләсе кап-кара булып күз күреме йиргә сузылып киткән газамәтле диңгезне, Либнан итәгендә тирә-юньне каплап алган мөкаддәс күк зәйтүн бакчаларын әллә нинди бер серле караңгы-яктылык берлә каплаган иде. Сүриянең саф күгендәге йолдызлар да фәүкыльгадә бер ачыклык берлә ялтырап, җемелдәп күзне үзләренә юнәлдерәләр иде. Диңгез, зәйтүн агачлары, Бәйрут өстендә күренгән утлар да - барысы да әкренләп аста кала вә без җайлап кына өсткә күтәрелә-күтәрелә йолдызларга якыная идек. Шулкадәр тынычлык, шулкадәр сөкүнәт иде ки, мин үземне Җәбраил канатында гарешкә таба очып барам, сәмавәт галәмендә, мәгъсум фәрештәләр арасындан әрвахлар даирәсенә үтеп китәм шикелле сизеп куя идем. Тик янымдагы кешеләрнең ара-тирә генә ишетелеп куйган мышылдаулары әле минем ошбу хаксызлык дөньясында, ошбу залим, "вәхши" инсаннар арасында икәнлегемне исемә төшерәләр иде. "Рияк" станциясенә йитеп Хәлеб поездына күчеп утырганда, сәгать иртәнге алты чамасы иде. Көн фәүкыльгадә суык, юлчы бик күп иде. Шул сәбәпле күчеп утыру бик уңайсыз булды. Либнан берлә Анд Либнан арасында булган тигезлектә язлары түгел җәйләре мондый җилле салкын икәнлеген белә идем. Ләкин кыш булмый торган бер мәмләкәттә яз шулкадәр суык булыр дип уйламый идем. Ничек булса да утырып киттек. "Рияк"тан берничә станция киткәч, кояш күтәрелеп көн уянгач, мин шәех К. илә мосахәбәткә керешергә уйлап, аннан да моннан да сүз ача башладым. Ләкин сохбәттә шәех бер мәсьәләдә дә юньләп сөйләшә вә җавап бирә алмады. Сөйләгән сүзләрендә бик гади мәсьәләләрне дә әтрафлы итеп сөйли алмаганлыгын, заманның мөһим мәсьәләләрен тәкъкыйб итәр дәрәҗәдә бер фикергә малик булмаганлыгын күрсәтте. Мин эчемнән генә "шәехнең шөһрәте мәхдүмлек шөһрәте булса кирәк" дидем дә сөальләремне кистем. Ләкин Хәлебкә баргач, шәех К. шөһрәте мәхдүмлек шөһрәте генә булмый, аның Хомстагы Габделхәмид әз-Зәһрәви шикелле бер урын тотканлыгын вә ярты Хәлебне үзенең гыйлеменә мәфтүн итеп тотканлыгын аңладым. Әлбәттә, шәехнең игътибар вә мәгърифәте бардыр. Юкса ул кадәр кешене үзенә табигъ итеп тота алмас иде. Ләкин алар мин көткәнчә, мин аңлаганча булмаганлыктан, дәфтәремә кайд ителгәннәрдән башка берничәсенең дә исемен сыздым. +Сүриялек, хәтта гомумән, якын Шәрыклылар үз авыл вә шәһәрләренә булган мәхәббәтләре берлә иске юнаннарга охшыйлар. Шамлы берәү белән утырдаш бул. Ул сиңа үз шәһәренең иң уңайлы вә дөньяда яшәр өчен иң муафыйк манзара вә иң гүзәл бер шәһәр икәнлеген исбат итәргә тырыша. Шәһәренең башкаларга булган фазыйләтләренә әллә никадәр дәлилләр китерә. Траблис-Шамлы берсе үз каршында Сүриядә хәтта бөтен Төркиядә иң алдынгы шәһәр Траблис-Шам, хомслы берәүсе Хомсны һәр җәһәттә алда күрә. Янымдагы шәех К. дә, Хәлебкә йитә башлагач, ул шәһәрнең башкалардан өстен булуын исбат итәргә керешеп китте. Күмәчнең арзанлыгы, Хәлеб бакалеяләренең Истанбул вә Шам бакалеяләреннән яхшы булуы, башка йирләрдә табылмаган Хәлебнең үзенә генә хас махсус ашлары булуы, әһалисенең мөсафир йөрерлеге вә әмсале вак-төяк нәрсәләр - барысы да зикер ителде. Тик, Хәлебнең хакыйкый фазыйләтенә дәляләт итәрдәй нәрсәләр генә калдырылды. Мин, ничектер, Хәлебтә су начарлыгын вә анда фрукта аз булганлыгын әйтеп салдым. Аңа каршы шәехем Хәлеб суының тиздән яхшыланачагын (Фораттан водопровод ясарга ляихә бар) бу көндә дә аның суы бик татлы булганлыгын, фрукталарның җәнүбтән бик уңайлык берлә китерелгәнен сөйләде. +"Рияк" станциясеннән Хәлебкә кадәрле сузылган тигезлектә "тау менү", "тау төшү" дигән нәрсә булганлыктан, ул ике арада поезд фәүкыльгадә бер тизлек берлә шималь шәркыйга оча. "Бәгальбәк", "Раис Бәгальбәк" станцияләрен үтеп, уңдагы Анд Либнан, сулдагы Либнан таулары ерак калгач, күз алдына тип-тигез, сатхи, җөзьи генә булса да бер калку берлә бозылмаган бер сахра килеп чыга. Бервакытларны Бәхре сәфид әйләнәсендәге мәмләкәтләр берлә Һиндстан арасындагы сәүдәнең иң мөһим мәркәзләрендә булган вә бүген дә хәрабәсе берлә дөнья га мәшһүр булган Пальмира (Тәдмир) шул тигезлектәдер. Тигезлекк�� йиткәч, күп тә үтми Тәдмиз шәһәренә иң якын станция булган, Хомс елгасы өстендәге Хомс шәһәре килеп чыга. Хомсның ислам фәтухатында уйнаган роле тарихе ислам моталәга иткәннәргә мәгълүмдер. +Хәлеб юлы өстендә Хомстан кала иң мөһим шәһәр - Хәма шәһәредер. Бу шәһәрнең исеме дә ислам фөтүхате тарихын өстән-өстән генә караганга да мәгълүм. Мәшһүр Якут Хәмавинең ватаны ошбу шәһәр булса кирәк. +Хомс берлә Хәлеб арасындагы тигезлек бик күп соңгый "чүмәкәйләр" (калкулыклар) берлә чуарланган булып, читтән караганда ун калкулык такыр йирдә утырган печән чүмәләләре шикелле күренеп торалар. Алар барысы да сонгый булып, иске карьяләрнең вә сугыш вакытларында ясалган кальга вә фортларның хәрабәләре, имеш. Дөнья яралганнан бирле ул тигезлек өстендә мәйданга килгән сугышларны, ул тигезлек буйлап үрле-түбәнле аккан инсан дулкыннарын бер фикердән кичергәндә андый форт вә кальгаларның күп ясалуларына тәгаҗҗеб итәргә урын да юк. Ул тигезлек кайсы милләтнең генә гаскәрен күрмәде дә, ул кайсы милләтләрнең генә каннары берлә буялмады! Йир өстендә башка һичбер урын шулкадәр озак мөддәт "дөнья яралганнан бирле" гаскәр аягы астында тапталганы, вә һичбер урын үз өстеннән ул кадәр күп, ул кадәр төрле гаскәр үткәне юктыр. Иске вакытларда Шәрык берлә Гаребнең сәяси хакимият өчен тартыш мәйданы булган вә соңра таба да әле сәяси, әле дини төстә аккан каннар берлә чылана торган ул урын, әгәр дә кан йиргә сеңми, инсан тәннәре дә череми торган булса, инсан җәсәдләреннән тәшкил иткән аталар берлә чуарланган кан диңгезенә әйләнгән булыр иде. Хәзерге заманнан илле сигез гасыр мөкаддәм яшәгән вә мөәррихләр карашында "Иске Бабил тарихының шарламаны" дип аталган Саргон Беренче гаскәренең дәһшәтле дулкыны да, шул тигезлектән үтеп, Бәхре Сәфид сахиленә кадәр килгән. Аннан унсигез гасыр соңра Урфадан килеп Хәлеб аркылы шул тигезлек буйлап барып, Калун билгәсе зур күзле, озын сакаллы Ибраһим пәйгамбәр дә дөясенә атланып, Кәнганга таба киткән. +Тегендә, еракта көмеш шикелле ялтырап аккан, тарихында мәшһүр бик күпләр аның суында коенган, җәннәттәге дүрт ермакның берсе игътибар итәр дәрәҗәдә бер мифический шөһрәткә дә малик булган, матур Форатның калку яры өстенә пайтәхет бина иткән хәтитләрнең Мисыр фиргавеннәреннән Сети Беренче вә Рамзес Икенче берлә тартышкан вакытларында (1306-1280) ул тигезлек өстеннән тагын бер куәтле дулкын үткән. +722 дә Самарияне фәтех итеп кабиләнең иң нөфүзле гаиләләреннән бик күпләрен әсир алып киткән Саргон Икенченең, 805 тән 681 гә кадәр хөкүмәт сөргән Хәзкыя берлә сугышып бик күп шәһәрләрне алганның соңында, 200 150 яһүдине Месопотамиягә куалап киткән. Аның гаскәрләре дә шул ук урыннан үткән. Мәшһүр Бәхетнасырның куркынычлы гаскәре дулкыны да шул урыннан үтеп, кайтышлый бәни Исраилне, аларның дине хәятта бик зур роль уйнаган вә аларга бүгенге гыйбадәт ысулларын (сист��маларын) ясап биргән, мәшһүр Бабил әсаратына алып киткән (миладидан 574 ел мөкаддәм) 538 дә Бәхетнасырның дәүләте мөнкыйраз булып, Бабил Кириус кәбир тарафыннан фәтех ителгәч, ул хөкемдарның әмере берлә әсирлектән котылган бәни Исраил шул ук юл берлә тагын Иерусалимгә кайтканнар. +Кириус кәбирнең угылы Камбисес командасы астында Мисырны истиля иткән Персия гаскәре дә шул тигезлекне сыпырып үткән (529-522). Алардан бераз соң олуг фатих Искәндәр кәбирнең җитәкчелеге астында "дөньяны" фәтех иткән Македония вә Юнанстан фиркаләре, үз вакытларындагы бөтен мәдәният дөньясына хөкем сөргән румалыларның легионы, Әбү Гобәйдә бине әл-Җаррах вә Хәмид бине әл-Вәлид командалары астында ул тарафларны фәтех иткән мөселман гарәпләр, коруне вөстаның салиб сәфәрләренә баһадиранә мәкавәмәт иткән Сәлахеддин Әйүби булганнар. Ислам дөньясына зур бер афәт булып, йөз меңнәрчә мәгъсум җаннарны койган Тимерланның урдасы, госманлы төрекләре, ниһаять, унтугызынчы гасырның башларында госманлы дәүләтенең яртысын алып бетерә язган Ибраһим паша гаскәре, барысы да шул тигезлектән үткән инсан дулкыннарыдыр. Әгәр дә шул урынга Аллаһы Тәгалә авыз биреп тә - Шамдагы Җәбел Касиюнның авызы шикелле җансыз авыз түгел, җанлы авыз - ул башына килгәннәрне сөйләсә иде, ул безгә никадәр моңнар, никадәр зарлар сөйләр иде! +Рияк берлә Хомс арасындагы йирләрнең ярарлыклары сөрелеп, ашлык чәчелгән. Хомс берлә Хәлеб арасында исә эшләнгән йирдән эшләнми калганы күп. Сөйләүләренә караганда, юл өстендәге йирләрнең күбесе Габделхәмиднең үз йирләре булган, имеш. Юл буенда очраган авыллар арасында да шундый бер фәрекъ бар. Бәгальбәк тирәсендәге авылларның утырышы вә күренеше безнең Русия авылларына - ягъни мәдәни авылларга бераз охшый. +Аларда урамнар, куралар , абзарлар, каһвәханәләр бар. Күбесендә чиркәү дә күренеп тора. Өйләр кыеклы. Хәлеб янындагы авылларның утырышы исә бик кызык. Өйләр барысы да очлы - кибән шикелле. Яннарында тәрәзәләре күренми. Куралары да юк. Өйләренең берсе икенчесенә терәлеп кенә тора. Беренче күргәндә, мин аларны печән кибәннәре дип уйлаган идем. Мәдәниятсез Русиянең авыл чаты ни дәрәҗәдә мәдәни икәнлеген шул авылларны үземезнең Русия авылларына чагыштырып карагач беләсең. Ул кибән - авылларда мәктәп вә мәчет кайда да, аларның эчендә иҗтимагый хәят кайда. Өйләр үзләре дә сукыр тычкан оясы шикелле генә булып, егерменче гасыр кешеләренең тора торган урыннары булудан бигрәк, таш дәвердәге вәхшиләрнең мәгарә өйләренә охшыйлар. +Сәгать кичке алты тирәләрендә Хәлебкә барып йиттек. Хәлебнең җәнүбеннән килгәндәге күренеше шактый яхшы. Шәһәрнең читендәрәк калкып торган кальга хәрабәсе күренешкә аерым бер газамәт биреп тора. Ләкин Хәлеб күренешенең Шам күренешеннән зур бер аермасы бар: ул Шам шикелле яшеллеккә, бакчалар эчендә гарк булып утырмый. Аның күренешендә бер ялангачлык ба��. Шәһәрнең тирәсендә бакчалыклар булса да, төп шәһәр эче бөтенләй бакчасыз диярлек. +Поезд Хәлеб вокзалына килеп туктаган вакытта бик каты җил чыгып, шәһәрне ком бураны эчендә калдырды. Шуның өстәвенә вокзалдагы тыгызлык фәүкыльгадә иде. +Поезд туктагач та сикереп төшеп, вокзал алдына чыга торган капкага юнәлергә торганда гына, халык арасыннан тыгызлана-тыгызлана чыгып алдыма килеп яткан Зәки әфәнде Һәйкел берлә бер әфәндене күрдем. Зәки әфәнде Һәйкел үткән ел көллиятнең тиҗарәт шөгъбәсен икмаль итеп киткән бер танышым иде. Чит бер шәһәрдә андый бер танышым очрауның миңа ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнлеген үзләре шул хәлгә төшеп күрмәгәннәр, ихтимал, тәкъдир итә алмаслар. Шул дәкыйкадә минем барлык авырлык вә йончуларым бетеп китте. Янындагы затны Зәки әфәнде үземнең сыйныф аркадашым Җорҗ әфәнденең борадәре Әнис әфәнде Хият дип тәкъдим итте. Минем Хәлебкә шул көнне ирешәчәгемне Җорҗ әфәнде аларга язган икән. Алар мине каршы алып уңайлы бер отельгә урнаштыру өчен тырышканнар. Ул каршылауның миңа никадәр уңайлыклар китергәнлеген сөйләп бирү авыр. +Күрешеп-исәнләшеп кенә торганда, янымызга көллияттә тарих профессоры доктор Портер да килеп чыкты. Ул, тәгътыйльдән истифадә итеп, Траблиста табылган иске әсәрләрне тикшерергә бара иде. Зәки әфәнде доктор Портер берлә бер арабада, Әнис әфәнде берлә мин икенче арабада шәһәргә юнәлдек. +Без отельга барып урнашканда, караңгы төшкән иде. Унсигезунтугыз сәгать буе утырып килү, төнлә йокламау, шул мөддәт буе ашамау бик борчыган иде. Шулай булса да барып кергән дәкыйкадә бер дә иштиһам булмаганга күрә, Әнис әфәнде берлә шәһәрне тамаша итәргә чыктым. Хәлебнең баш урамнарында бераз йөргәч, шул тирәдә булган бер инглиз мәктәбен карап чыктык. Әнис әфәнде шул мәктәптә мөгаллимлек иткәнгә, аны төнлә дә яхшы карый алдык. Мәктәп зурларга махсус кичке курслар да ачкан икән. Без кергәндә, укулар башланырга гына тора иде. +Аннан кайтып бик тәмле әзерләнгән тәгамнар ашагач вә якындагы бер каһвәханәдә чәй дә эчкәч, бүлмәгә кереп, тизрәк караватка яттым. Бер тәүлеккә якын йокы вә тынычлык әсәре күрми йөргәннән соң тыныч бүлмәдә йомшак карават өстендә йоклау никадәр татлы була; одеалны өстемә ябып, башымны мендәргә куйгач та, үземнең шул вакыттан бер сәнә мөкаддәм Шамда булганлыгымны исемә төшереп, Шамдагы беренче кич берлә Хәлебтәге беренче кич арасындагы тәэсирләремне чагыштыра гына башлаган идем, шул арада йоклап та киткәнмен. +Хәлебтә күргәннәремне бәян итүдән элек укучыларны ул шәһәрнең гомуми әхвале вә кыска гына тарихы берлә таныштырып китүне мөнасиб табамын. Хәлеб шәһәре +Хәлеб шәһәре, шул исемдәге вилаятьнең мәркәзе булып, "Куэйк" исемле кечкенә генә бер елганың ике як тарафына утырган. Хәлеб утырган калкулыкның иртифагы 1400 кадәм булганлыктан, һавасы коры вә салкын булып, сәламәтлек өчен яхшыдыр. Тик үзендә "Хәлеб төй��әсе" исеме һәркемгә килеп үтә торган бер авыру гына бар. Хәлебтә туып үскән кешеләргә ул авыру тими калмыйдыр. Читтән килүчеләр дә аңарга дучар булалар. Ул үтеп китә, киткән кешеләргә дә эләгеп кала икән. "Хәлеб төймәсе" даими ачык йөргән әгъзалардан берсе өстенә чыга торган, чәчәк шикелле, зур бер сары "күпертмә"дән гыйбарәттер. Үзе ул авыртмый; тәннең төрле урынына таралу шикелле сыйфатлары да юк. Кайда барлыкка килсә, шул урында гына кала. Ләкин бик озак - нәкъ бер ел дәвам итә. Барлыкка килгән урынны чәчәк урыны шикелле итеп калдыра. Ул үзе зур булганлыктан, калдырган урыны да шактый ямьсез булып тора. Борын вә колак шикелле йомшак әгъзаларга пәйда булса, аларны бөтенләй бетерә дә икән. Хәлебтә торган бер инлиз консулы, шуңар дучар булып, борыныннан аерылган. Шул уңайсызлыкны игътибарга алып, хәзерге көндә инглиз хөкүмәте ул шәһәрдәге консульствода хезмәт итүчеләрнең бер елын ел ярымга хисаплый. +Хәлебнең урамында йөргәндә, битләрендә төймә эзе булганнар әледән-әле очрый торалар. Ул үзе яшьрәк вакытта чыгып кала булса кирәк. Чөнки мәктәп шәкертләреннән башкаларда төймәнең эзе күренмәде. +Ул авыруның сәбәбен докторлар төрлечә тәхмин итәләр. Кайберләре аны Хәлебнең суыннан күрәләр. Кайберләре Хәлебкә махсус бер чебенгә иснад итәләр. Бүгенгә кадәрле берәү дә тәхминнең аръягына чыга алганы юк. Ләкин аның бит, кул, аяк, шикелле әгъзаларда, күбрәк биттә пәйда булуы икенче тәхминне бераз куәтли. Сөйләүләренә күрә шундый бер авыру Багдадта да бар, имеш. +Иске вакытларда Хәлеб әйләнәсе алты чакрымга якын булып, җиде капкалы итеп бер ур берлә ихата ителгән булган. Хәлебтән төрле тарафка чыгып китәргә кәрван юлларының саннары да капкаларының саны кадәр булган. Вакытның үтүе берлә шәһәр, табигый, бик нык арткан вә урлары да шәһәрнең уртасында, биналар арасында торып калган. Хәзердә урдан нам вә шан юк диярлек. Тик җәнүб тарафта бер урында гына азрак эзе бар. Чөнки шәһәр ул тарафка һич артмаган. Хәзерге Хәлебнең әйләнәсе ун чакрым чамасы, диләр. +Иске урның капкаларыннан кайберләре ошбу көндә дә сакланган. Берничәсен барып тамаша иттем. Бик калын вә тутыгып беткән тимерләре, чылбырлары, юан зур тоткалары берлә Джон Мильтонның "Югалтылган оҗмах"ында тасвир ителгән җәһәннәм капуларын искә төшереп торалар. Шәһәрнең бер читендә коруне вөстада гарәпләр тарафыннан бина ителгән калку бер колга да бөтен шәһәр өстенә хаким булып тора. Әтраф гаять мәхсулдар кырлардан гыйбарәт. Шәһәр үзе бакчасыз булса да, тирә-ягындагы бакчалары бөтен дөньяда шөһрәткә чыкканнар. Чикләвекләре тирә-якта мәшһүрдер. +Хәлебнең хан вә базарлары гаять зур. Аның күзгә бәрелеп торган характеристикаларыннан берсе итеп ханнарның күплеген күрсәтү мөмкин. Ханнар безнең Меновой дворлар вә подворьеләргә охшаган күпләп сату-алу өчен ясалган урыннар була. Номер, склад, кибет, сарраф шикелле таҗирларны�� ихтыяҗы төшә торган нәрсәләрнең барысы да үзендә табыла. Хәлебтә шундый ханнарның йөз егерме булуы, аның иске вакытта тиҗарәт мәйданында мөһим бер урын тотканлыгын күрсәтергә кирәк. "Хан әс-сабун", "Хан әл-хәрир"дигән кебек исемнәренә караганда, һәр малга аерым берсе билгеләнгәне аңлашыла. +Хәлебнең базарлары өстән капулы. Ләкин алар Шамның "Мидхәт паша" вә "Хәмидия" чаршулары яки Истанбулның "Чаршу кәбир"е шикелле мәһабәт күренеп тормыйлар. Урамнары берсе генә аерылып тора, тәртипсез, тар, пычрак вә кәкеребөкередер. Ләкин барысына да таш җәелгән. Тазалыкта Шам берлә Бәйруттан алда. Аерып калдырганым урам Аурупа шәһәрләренең урамнары шикелле киң, төз вә яхшы түшәлгән булып, вокзал яныннан алып шәһәрнең икенче бер читендәге каберлеккә кадәрле бара. Ул урамда йортлар да матур вә зур; үзендә яхшы магазиннар да бар. "Хәлебнең урам вә биналары Истанбул берлә Каһирәнең урам вә биналарыннан өстен" дип язган шәех, ихтимал, шул урамны гына игътибарда тотып язгандыр. +Хәлебнең суы сигез чакрым ераклыкта булган бер чишмәдән җир астына салынган көпшәләр васитасы берлә килә икән. Куэйк елгасы шәһәрнең уртасыннан агып ятса да, аның суы эчәргә ярамас дәрәҗәдә пычранып килә. Хәлебнең бик иске вакытлардан бирле булып килгән җир асты су юллары Рума императрицасы Һилина тарафыннан бер вә Сәлахеддин Әюбинең угылы тарафыннан бер мәртәбә җимерелгәннәр. Хәзеге көндә ул чишмәнең суы азлык сәбәбеннән йөз егерме чакрым ераклыкта булган булган Фораттан водапровод ясарга ляихаләр хәзерләп яталар иде. Ләкин хәзерге әхваль андый нәрсәләрне уйларга вакыт, тиздән вөҗүдкә чыгарырга имкян вә ихтар калдырмаган булса кирәк. +Иске вакытларда Хәлеб икътисади мәркәз булу җәһәтеннән Интакияне, Шәрык кәрваннарының мәнзиле булу җәһәтеннән Тадмирне үтеп киткән иде. Ул хәзер элекке әһәмиятен югалткан булса да, аның бүгенге тиҗари мәүкыйгы бик мөһим. Елына ун миллион сумлык ихраҗаты бар вә егерме миллион сумлык читтән керә. Аннан чыккан нәрсәләр, башлыча, ефәк, йон, мамык әйберләр, келәм вә чикләвектер. Әһалисе йөз утыз мең кадәр хисап ителә. Шуның биштән дүрте исламнар, калганы христиан вә яһүдидер. Ләкин бу иске хисап буенча. Хәзерге тәхмин буенча ике йөз мең дип уйланыла. Шәһәрдәге биналарның саны дүрт меңнән артык булып йөз җамигъ, йөз алтмыш дүрт мәсҗед, егерме өч мәдрәсә; бер игъдади, бер рөшди, бер гаскәри, бер дарелмөгаллимин, бер санаигъ мәктәбе, туксаннан артык ибтидаи мәктәп, гайре мөгаллимнәргә махсус утыз сигез мәктәп, бер француз, бер инглиз мәктәбе; биш китапханә, ике матбага, ике хастаханә, егерме бер төрбә, унбиш кәлисә, җитмеш өч хаммам, йөз кырык биш хан, унбер күпер бар. Төрекләр өчен Хәлеб Госманлы дәүләтенең иң мөһим шәһәрләреннән берсе санала. "Аурупадан куыла калсалар, төрекләр пайтәхетләрен шунда ясарга уйлыйлар", - диючеләр дә бар. Төрекләр нинди уйдадыр, мин белмим. Лә��ин төрле якка, табигый, юллар таралган. Әтрафы вә ислахы бик гүзәл булган Хәлебнең бик гүзәл бер мәдәният мәркәзе, уңайлы бер пайтәхет була алачагына шөбһәм юк. Хәлеб пайтәхеткә әйләнеп, госманлы хөкүмәте Месопотамия чигенә күчсә, Форат буендагы Мәмәт-фәләннәрнең каприз вә истибдадларына, бәлки, юл калмас иде. +Хәлеб бик иске бер шәһәр булып, аның хәтитләр тарафыннан бина ителгән булуын зан итәләр. Үз гомерендә ул исемен дә берничә мәртәбә алыштырып алган. Аның иске исеме "Халибун" булган. Соңыннан Хәлебкә әйләнгән. "Халибун"ның Хәлебкә әйләнүе хакында түбәндәге кыйссаны сөйлиләр: "Ибраһим галәйһиссәлам, Урфадан Кәнганга барышлый анда туктап торганда, һәр көн иртә белән фәкыйрьләргә сөт савып эчергән, имеш. Ибраһим галәйһиссәлам сыгырын сауды исә фәкыйрьләр үзара "Хәлеб Ибраһим" дия торган булганнар да, Хәлеб исеме шуннан калган, имеш. Хәлебкә "әш-Шәһбаһ"лыгын арттырып, "Мәдинәи Мөнәүвәрә" дигән шикелле, "Хәлеб әш-Шәһбаһ" дип тә йөриләр. "Әш-Шәһбаһ" - Ибраһим галәйһиссәламнең фәкыйрьләр өчен сауган сыгырының исеме, имеш. +Әгәр дә Ибраһим галәйһиссәлам Урфадан Кәнганга үткән вакытта (миладидан ике мең ел мөкаддәм) Хәлеб әтрафының әһалисе гарәп булган булса, Хәлеб исеме хакындагы кыйссага, кыйсса булу җәһәтеннән әйтеләчәк сүз юк. +Ләкин соңгы еллардагы тәхкыйкат нәтиҗәсендә Ибраһим вә Ягъкуб галәйһиссәламнәрнең яһүдиләр кашында танылган мәгънәләр берлә тарихи зат булулары тәзәлзелгә очрап торган бер заманда Ибраһим галәйһиссәламне Шәрыктан килеп Фәластыйнга үткән инсан дулкыннары җөмләсеннән санау кыен. Гарәп мөдәкъкыйклары арасында "Ибраһим вә Ягъкуб галәйһиссәламнәрнең тарихи затлар булып күренүләре һәм милләтнең үз нәселен, үз бабасын Аллаһ берлән бик якын мөнәсәбәттә булган бер кешегә алып барып терәүгә тырышуыннан вә шуның берлә ифтихар итүеннән генә килгән нәрсә" дип караучылар бар. Бу дәгъвага юл бирү Коръәндә мәзкүр Ибраһим вә Ягъкубның пәйгамбәрлекләрен инкяр итү түгеллеген изах итеп торуга хаҗәт булмаса кирәк. +Хәлеб шәһәре миладидан алты йөз унбер сәнә мөкаддәм Персия-Мидия хөкемдары Кей Ихсар тарафыннан ишгаль ителде. Искәндәр кәбир дәверендә Хәлеб аның кул астында иде. Искәндәрнең вафатыннан соң аның олуг дәүләте дүрт генералы арасында тәкъсим ителеп, Сүрия, Месопотамияләр Силикс Никонор кулына кергәч, ул хөкемдар (312 дән 281 гә кадәр хөкем сөргән) Хәлебнең исемен "Бирия"гә алыштырды. Ләкин ул вакытта вилаять мәркәзе Хәлебтән бераз җәнүбтә булган Халкис шәһәре булды. Шулай булса да Хәлеб ватаны вә милли хәятының мәркәзе булып торды... +Миладидан алты йөз утыз сигезенче елда гарәпләр тарафыннан фәтех ителгәч, исеме кабат Хәлебкә алыштырылды. Аннан соң Хәлеб Анатулы вә Сүриядән Багдад, Месопотамия, Иранга бара торган кәрваннарның мәнзиле булды. +Кулдан кулга күчә торгач, 1090 да сәлҗүк төрекләре идарәсе астында кичте. 1183 тә Сәлахеддин Әюбинең баш квартиры булды. XIII гасырдагы монгол истилясы соңында мәмлүкләр кулына күчеп, 1517 елда госманлы төрекләре тарафыннан алынды. Өзлексез сугыш вә тартышлар астында калу сәбәпле, Хәлебнең тиҗарәте бик зәгыйфьләнгән иде. Ләкин госманлы идарәсе астына кергәч, яңадан күтәрелеп китте. Ул мәзкүр елдан бирле госманлы дәүләте кулында торып килә. Мәшһүр Мөхәммәд Гали паша гаскәре тарафыннан ишгаль ителде исә дә, яңадан Төркиягә кайтарылды. +Әледән-әле була торган сугышлар өстенә зилзилә вә төрле йогышлы авырулар да Хәлебнең өстенә бәла була килделәр. XII гасырдагы бер зилзиләдән ул бөтенләй харап булган. Шулай булса да, түбәндә зикер ителәчәк вакыйгалар мәйданга килгәнче, аның икътисады вә тиҗари әһәмияте төшмәгән. +Һиндстанга диңгез юлы кәшеф ителгәнгә кадәр ул мәмләкәт берлә Аурупа арасында булган тиҗарәт Хәлеб аркылы үтә иде. Иске вакытларда анда инглиз сәүдә компанияләренең шөгъбәләре дә булып торды. Ләкин Һиндстанга диңгез юлы ачылу, Бәхре әхмәргә Мисыр аркылы корыдан юл салыну, шулар өстенә Сүәеш каналының ясалуы Хәлебнең сәүдә җәһәтеннән булган әһәмиятен күпкә киметте. Аңа бик зур зыян булып төште. +Бүгендә Багдад тимер юлының сугылып үтүе, ул юл тәмам булу берлә Хәлебнең әһәмиятен күп күтәрсә кирәк. Анда эшләнеп яткан зур вокзал биналарына караганда, ул бик мөһим бер станция булып китәргә охшый. Аның күтәрелеп иске мәүкыйгъ вә әһәмиятен казанып күтүенә имкян бар гына түгел, бик зур. III Хәлебтә берничә көн Тау башында бер мәҗлес. Көрд Гали илә мосахәбә +Кояш офыктан яңа гына күтәрелеп килә иде. Хадим, мине уятып, кулыма бер визитный карточка бирде. Карадым: Зәки әфәнде Һәйкел икән. Арамыз якын булып, тәкәллеф фәләннәргә ихтыяҗ булмаганлыктан, урынымнан тормый гына кабул иттем. +Һәфтәдә берничә мәртәбә шәһәр янындагы калкулыкның берсенә чыгып әтрафны тамаша итү һәм анда иптәш вә танышлар берлә җыйналып сөйләшә-сөйләшә иртәнге ашны ашау вә шулай итеп кибет вә кантурларда хезмәт башланыр вакытка күңел күтәреп кайту Зәки әфәнде мәнсуб булган даирәнең гадәте икән. Ул көнне дә шундый җыелыш булачак булганлыктан, Зәки әфәнде мине шунда дәгъвәт итәргә килгән иде. "Син Хәлеб хәятының һәр җәһәтенә ашнә булырга тиешсең бит. Менә хәзер барачак урынымыз да бер кыйсем халыкның хәятында бик мөһим урын тота. Безнең өчен ул иртәнге чыгулар фәүкыльгадә ләззәтле. Бәйруттан Ә. әфәнде дә үзенең шул чыгуларны бик сагынганлыгын яза. Әнә шул елга буендагы тау башына чыгып, кызарып чыккан кояшны каршы алу рухны күтәрә, күңелне шатландыра. Анда Хәлебнең алдынгы кешеләреннән дә берничәсе була. Алар берлә танышырсың", диде вә Шамда нәшер ителә торган "Әл-Моктәбис" газетасының сахибы Әхмәд Көрд Галинең дә хазир булачагын зикер итте. Хәлебтә үткәрәчәк көннәремнең татлы вә файдалы булачагына ошбу беренче иртәмнең үк андый күңелле мәҗлескә тәсадеф итүе галәмәте дип бик мәмнүн булганлыгымны белдердем, вә Зәки әфәндегә тәшәккер әйтә-әйтә, юынырга вә киенергә керештем. +Без номер ишегеннән чыгып Хәлебнең жәнүб гарби тарафына юнәлгәндә кояш биналар өстеннән күтәрелеп чыккан, урамнар да көндезге галибәлекләрен казана башлаганнар иде. Минем отель Хәлебнең чигендә (Яңа Хәлеб кыйсемендә) булганлыктан, күп тә бармый шәһәрне чыгып. Куэйк елгасына йитеп вә аны чыккач та, озакламый кечкенә бер калкуның башына мендек. Җыелыш шул калкуның башында булачак икән. +Без барып йиткәндә, анда берничә кеше утыра иде. Зәки әфәнде аларга мине тәкъдим итеп таныштыргач, шәрык халкына махсус бер нәзакәт берлә ихтирам күрсәтеп, яшел үлән өстенә җәелгән паласның уртасыннан урын бирделәр. Бәйрут, Шам тирәләре өчен русиялеләр бик үк таныш түгел. Ул яклардан елына әллә ничә мең хаҗи үтә. Хәлебне зиярәт итүче русияле исә бер дә булмаганлыктан, хәлеблеләр Русия мөселманнарын яхшылап танымыйлар. Аларның әхваленнән бик үк хәбәрдар түгелләр. Шул сәбәпле алар Русия мөселманнары хакында бик ихлас берлә сорашалар. +Утырдашларымның сөальләренә җавап биреп беткәч, шәһәр ягына вә әтрафка күз салып тамаша итә башладым. Без утырган тауның нәкъ астыннан чуен юлы үтеп китә. Аннан бераз түбәнрәк Куэйк елгасы ялтырап агып ята. Аның аръягында бөтен Хәлебнең өсте, бер читтәрәк күтәрелеп чыккан кальгасы, шәһәрнең әтрафлыгындагы бакчалары, яңа гына күтәрелеп чыккан кояшның нурына чумып, фәүкыльгадә матур бер манзара тәшкил итеп торалар иде. Зәки әфәнде әйткәнчә, ул манзаралар хакыйкатьтә рухны күтәрерлек, күңелне шатландырырлык иде. Без утырган калкуның яныннан гына чуен юлын аркылы кисеп үткән Антакия кәрван юлыннан китүче йөкле бер дөя кәрваны да күренешкә аерым бер зиннәт, әллә нинди гали бер шөһрәт бирә иде. Һава шулкадәр гүзәл, күренеш шулкадәр нәфис иде ки, мин үземне икенче бер галәмдә вә әллә нинди бер шатлык дөньясында шикелле сизә идем. +Шул арада "Әл-Моктәбис" газетасының мөхәррире берлә ул газетаның Хәлеб мөхбире килеп йиттеләр. "Әл-Моктәбис" сахибы ул вакыттан берничә ай мөкаддәм Бәйрут аркылы истирахәт өчен Румга киткән иде. Ул, шуннан кайткач та, кайтышлый ук, Хәлебкә сугылган икән. +Соңгы елларда Төркиянең әхвале, мәмләкәтнең төрек булмаган милләтләр берлә мәскүн урыннарында итәк астыннан йөргән әҗнәби интригалары, шулар өстенә эш башында торучы "Иттихад вә тәрәккый"чыларның һәмилеге (мнительность) гарәп вилаятьләрендә сабын куыгы шикелле кыска гомерле, сүзе зур, эше юк бик күп милли, сәяси геройларның ясалып чыгуына фәүкыльгадә мөсагид булды. Шәех Табарә, шәех әл-Мөвайәд, Шөкри әл-Гасли , Рәфыйк бәк әл-Газыйм , Габделхәмид әзЗәһрәвиләр барысы да шундый гайре табигый әхваль астында барлыкка килгән көнлек "сәяси геройлар"дан булдылар. +"Әл-Моктәбис" сахибы Көрд Гали дә - шундый баһадирларның берседер. +Бәгъзеләр каршында сәяси икътидар вә мәһарәте, г��йльми вә фазыйләткяр фәүкыйльгадә танылган бу кешенең баһадирлыкка чыгуы да гадәттән тыш бер юл берлә булды. Ул бервакытны (1913 елда булса кирәк) "Әл-Моктәбис"тә Мәдинәдә яшәүче шәех Әскүбинең бер шигырен дәреҗ иткән иде. "Иттихад вә тәрәккый" әрбабы дөнья сәясәтеннән бигрәк ахирәт сәясәтен, ахирәт хакимиятен мәүзугъ тотучы бер гөнаһсыз шәехнең ул сүзләрен кабартып шигырьне язучыны да, нәшер итүчене дә, чылбырлап, Истанбулга йибәрергә куштылар. Көрд Гали, шул вакытта хатын-кыз киеме киеп, Мисыр тарафына качты. Шулай итеп, мәшһүр милли баһадир булып калды. +Эшне яхшылап тикшергәч, чылбырга алынганнар азат ителделәр. Ул шау-шуларның бердәнбер нәтиҗәсе - Көрд Гали моктәдир бер милли кеше булып танылып калды вә шәех Әскүбинең вафатында һичкем тарафыннан укылмый киткән бик сатхи мәгън әле шигыре тирән вә сәяси бер фикерне хави зан итеп шул номер газета кулдан кулга йөреп укылды. Әгәр дә иттихадчыларның шул мнительносте булмаса иде, бернәрсә булмый үтәчәк тә китәчәк вә шәехнең "сәяси шигыре" бөтенләй югалачак иде. +Гарәпләр карашында милли булуның хосусиятьләреннән берсе төрекләргә дошман булу саналганлыктан, Көрд Гали дә төрекләрне һич яратмый, аларга каршы фәүкыльгадә диярлек бер дошманлык күрсәтә. "Иттихад вә тәрәккый"ның Шам органы булган "Әл-Мишкят" газетасының урынсыз вә нигезсез җаваплары шикелле "Әл-Моктәбис"нең сәхифәләре дә төрек идарәсенең кара яклары берлә генә тулы була. +Минем Көрд Гали берлә күрешеп сөйләшәсем вә бераз нәрсәләр хакында аның фикерләрен сорыйсым килә иде. Бераз утыргач та берничә мәсьәлә хакында аның фикерен беләсем килг әнлекне аңлатып рөхсәт алгач, түбәндәге сөальне бирдем: +"Госманлы хөкүмәтенең истикъбале хакында төрлечә хөкем йөртүчеләр бар. Гарәп кәрдәшләремездән бәгъзеләре: "Инде ул хөкүмәт аягына баса алмаячак, сәясәт мәйданында бер мәүкыйг казаначак түгел. Бинаэн галәйһи без форсатны качырмый аерылыйк, эшне үз кулымызга алыйк", - диләр. Шул хакта сезнең фикер ничек? Госманлы дәүләте хакыйкатьтә дә өмидсез бер хәлгә килгәнме, яки әхваленең мөһим вә нечкәлеген аңлап, ул дәүләтне тәшкил иткән гонсарларның иң мөһимнәре булган икесе, хисап вә үпкәләрне ташлап, кулга кул тотышып эшкә керешсәләр, ул дәүләт, яңадан аякка басып, истикълялын саклап кала алырмы?" +Мин сөальне башлагач, янымда утырганнарның барысы да, үзара сөйләшүләрен ташлап, безнең якка колак салып утыралар иде. Мин сүзләремне бетәр-бетмәс Көрд Гали берлә бергә килгән "Әл-Моктәбис"нең Хәлеб мөхәррире булган әфәнде: "Төркия яшәячәк вә аякка басачак түгел. Ул инде бетәргә юл тоткан һәм бетәчәк тә", - дип, гарәпләргә махсус булган бер кызулык берлә кычкырды. Мин, аның сүзенә илтифат итмәгәнгә салынып, сөалемне юнәлдергән кешенең күзенә карадым. Зәки әфәнде дә, Көрд Галигә карап: "Әфәнде җавапны сездән көтә", - диде. Аңар каршы Көрд Гали: "...нең җавабыннан соң мин инде җавап бирмим", - диде дә ахырында: "Дәүләте Госмания ничек төзәлеп китсен? Хөкүмәт төрекләр берлә мәскүн вилаятьләргә генә әһәмият бирә. Ул Анатулы вилаятьләрен генә тәрәккый иттерергә, шул вилаятьләрне генә алга бастырырга тырыша. Гарәп вилаятьләре мәтрүк хәлдә яталар", - дип, хөкүмәтнең Гарәбстан вә Сүриядә эшләнмәгән бер эш Анатулыда мәйданга куелганлыкны мисал китерде. Мин: "Анатулыдагы ул исляхат хөкүмәт хисабына түгел, вакыфлар хисабына эшләнә, Гарәбстан вә Сүриядәге вакыфларның варидәте ихтимал андый эшкә җитми торгандыр", - дидем. Моңа каршы Көрд Гали: "Сүриядә вакыф ничек булмасын, Хәлеб вилаятендәге вакыфларның гына ике миллион лира варидәте бар. Тик хөкүмәт аннан гарәпләрне файдаландырырга теләми", - диде. Шул вакытта Хәлеб вокзалыннан гаскәр төягән бер поезд, кузгалып, Шам тарафына китте. Поезд акрын гына безнең тауның астыннан үткәндә, барыбыз да, аяк өсте торып: "Алла сәламәтлек бирсен, хәерле юл! Сәламәт кайтыңыз!" - дип, яулык болгап калдык. Поезд үтеп киткәч, Көрд Гали: "Хөкүмәт ничә ел буе бөтенләй гарәпләрне кисте. Инде бу гарәпләрне Хиҗаз гарәпләрен кистерергә алып бара", - диде. Ул вакытларда Мәккә тирәсендә тынычсызлыклар чыгып торганлыктан, хөкүмәт анда гаскәр озата иде. +Хәлеб вилаятенең вакыфы хакында һичбер мәгълүматым булмаганлыктан, мин Көрд Галигә бер җавап та бирә алмадым. Шунда утырганнарның барысы да сүзгә катнашты. Бик күпләрнең үз фикерләре, үз убежденияләре булмаса да, газеталардан, брошюралардан алган гыйбарәләренең хәтерләрендә калган кадәресе төрекләргә, төрек хөкүмәтенә һөҗүм итә башладылар. Хәзрәти Хөсәен башының каны берлә кызарган таш сакланган мәсҗед янындагы кечкенә калку тюркизм демонстрациясе тавышл ары берлә шаулады. +Шул вакытта Хәлебтән китәр алдында, Мөхәммәд Баһаветдин Әмиризадәнең сөйләгән сүзләреннән хәбәрдар булып, гарәп зыялыларыннан бәгъзеләренең Русия төркиләренә ничек караганлыгын белгән булсам, ул демонстрация алдында бик уңайсыз бер вазгыятьтә калган булыр идем. Ләкин сохбәттәшләрем сүзләренең Русия төркиләренә дә барып бәрелүен ихтимал тотмаганлыгымнан ялгызлык сизми утырдым. Урталык бераз басылгач, сүзгә башладым: "Сүзләрем хата аңлашылмасын өчен, башта шуны әйтеп куйыйм. Мин төрекләрне мөдафәга итәргә вә аларның һәр эшләгәннәренә бәя бирергә теләмим. Мин үзем дә аларны бик нык тәнкыйть итәм, ләкин сезнең барлык кабахәтне хөкүмәт өстенә аударуыңыз берлә килешә алмыйм. Һәр дәүләттә милләт вәкилләренең теләгән нәрсәләре - хокук вә хөррияттер. Сез дә, табигый, шуларны телисез. Ләкин сезнең хокукларыңыз милләт теләгән нәрсәләрдән берничәсе гыйбта итәрлек дәрәҗәдә киң. Сез шул хокуклардан файдалана алмыйсыз, яки азсынып, файдаланырга теләмисез. Шул теләмәү вә файдаланмауның нәтиҗәсе булып мәмләкәтләрнең мәдәни дәрәҗәсе түбән тора. Төрле гыйльми вә әдәби җәмгыятьләр тәэсис итеп әһ��линең фикерен ачарга, җәмгыяте хәйрияләр, ватани мәктәпләр ачып ватан балаларын агартырга хөкүмәт һичбер вакытта манигъ булачак түгел. Менә хөкүмәт үз телегездә укыла торган мәктәпл әр ачты, мәхкәмәләрдә гарәпчә сөйләшү вә хөкем итүне кабул итте вә шулай итеп сезнең мәүҗүдеңезгә (истикълялыңызны димим) нигез салды. Гарәп кардәшләр шуларның барысына да инабәтсезлек күрсәтәләр вә хөкүмәтнең сузган ярдәм кулын тотарга теләмиләр. +Бәйрут, Шам, Хәлебләрнең урамнары никадәр тәртипсез вә пычрак. Шуларны тазартырга хөкүмәт манигъ буламы? Дарелгаҗизин вә дарел ятимнәр ачып, урамыңызны тутырып йөргән ятим вә гаҗизләрне тәрбия итүгә дә хөкүмәт манигъмы? +Шам йә Бәйрутның, Хәлебнең (Хәлебне әле күргәнем юк, ләкин һич тәрәддедсез мәсьүлиятне үз өстемә алып, аның хакында да әйтәм) ибтидаи мәктәпләре алдыннан кан еламый үтеп булмый. Аларны ислах итәргә дә хөкүмәт манигъмы? Ошбулар мәйданда икән, барлык кабахәтне хөкүмәт өстенә аударып утыру, һәр начарлыкның сәбәбен төрекләрдән күрү килешеп бетмәсә кирәк". +Моңа каршы Көрд Гали: "Теләкләремезнең барысы да бирелмәгән. Мадам ки, гарәп вилаятьләрендә валиләр, мәэмүрләр гарәп түгел. Андый бирелгән карарларның, аз-маз хокукларның әһәмияте юк. Безгә башлап идарәне үз кулымызга бирсен", - диде. +Мин: "Тәрбияи сәясәтнең гарәпләрдә түбәнрәк икәнлеген инкяр итмәсәңез кирәк. Төрекләр түбән, ләкин алар Аурупага нисбәттә түбән. Мөстәкыйк булганда төрекләр гарәпләргә югары урыннар бирәләр. Мәхмүд Шәүкәт паша гарәп иде. Садре әгъзам булды. Сами паша гарәп иде. Сөләйман әл-Бостани - гарәп", - дидем. +Ул: "Гарәпләрдә моктәдир кешеләр ник булмасын? Алар бар. Ләкин андыйлар хөкүмәтнең кураена биергә теләмәгәнлектән, аларга урын бирелми. Төрек министрларында да тәрбия кайда? Алар үзләренең җәһаләтеннән мәмләкәтне югалтып бетерделәр. Мисыр вәзирләре Төркия вәзирләреннән күп алда" - диде. Шул арада берсе: "Безнең рәфыйк төрек вәзирләренең барысын да сатып йибәрер", - дип кычкырды. +Мин: "Бәйрут валисе Бәкер Сами бәк - төрек; аннан әһали бик мәмнүн. Сезнең Шам валисе Гарәф бәк - гарәп; аннан зарланмаган кеше юк. Шулай булгач, төрекләр ничек гарәп вали тәгаен итсеннәр. Гарәпләр әһалине мәмнүн итә алмыйлар", - дигәч, сохбәттәшем, истихкар көлүе берлә бер көлеп: +"Ул Тәлгать бәкнең безгә эшләгәне, гарәп вали сорыйсыз, менә күреңез үз гарәбеңезне, дигән шикелле, безгә дөньяда иң начар берсен тәгаен итеп куйды", - диде. +Шул вакытта безне калкуның бер читендә булган таш куыш янына ашарга чакырдылар. Анда барып яшел үлән өстенә утыргач, алдымызга күп итеп гарәп күмәче (Адәм галәйһиссәлам ысулы берлә пешерелгән күмәч), күмер өстендә хәзерләнгән кәбаб (шашлык), гаять куе вә каймаклы әйрән китерделәр. Бик озак бу йөреш, яхшы ук кызу бер мөназарәдән соң ашалган мәзкүр ашларның татлылыгын тәгъриф итеп бетерерлек түгел. Мин ашадым, ашадым, ләкин туймадым. Янымд��гылар ашамый башлагач, оялганлыгымнан гына туктадым. Аштан соң каһвә дә тәкъдим иттеләр. Аш вә каһвә вакытында сүз җитди нәрсәләр тирәсендә йөрмәде. Аштан соң бераз утыргач, Зәки әфәнде вә тагын берсе берлә без утырган калкуның янында гына булган бер мәсҗедне тамаша итәргә киттек. +Ялан уртасында бер мәсҗед дигәч тә, мөхтәрәм укучылар аның бер төрбә икәнлеген аңлаганнардыр инде. Ул хакыйкатьтә төрбә. Ләкин Шамдагы яки Бәйруттагы шикелле әүлия төрбәләре, пәйгамбәрләрнең киселгән башлары яткан урыннар түгел, бәлки ахырзаман пәйгамбәре хафиденең киселгән башы бераз эчкә батып киткән бер таш төрбәсе. Мәсҗеднең михрабы янында бик кадерле бер урында кызыл төсле, уртасы чокырайган бер таш тора. Андагы шәехнең әйтүенә вә түбән халыкның игътикад итүенә күрә, хәзрәти Хөсәеннең Кәрбаләдә киселгән башы, Шамга китерелгәндә, Хәлебтән үтешли шул таш өстенә куелган да таш канга кызарган вә башның яткан урыны чокыраеп калган, имеш. Бичара мөселманнар! Кайда гына кызыл төсле таш күрсәләр, аны үзләренең зурларыннан берсенең каны берлә кызарган вә кайда бер таш чокыры күрсәләр, аны берсенең башы яки аягы чокырайткан дип игътикад итә-итә, дөньядан китеп баралар. Җансыз тау тишеген җанлы авыз, мәгарә тамчыларын күз яше ясап вакытларын үткәрделәр. +Төрбәдән килгәч тә, Зәки әфәнде кайтачак булды. Чөнки сәгать 8-9 тирәләре булып, сәүдә урыннары ачылган, аңа хезмәтенә барырга вакыт йиткән иде. Ул миңа: "Теләсәң, Көрд Гали әфәнде янында калып тагын бераз мосахәбәт ит", - дисә дә, мин аның берлә сөйләшердәй сүзләрем калмаганга вә икенчедән, шәһәрне күрергә ашыгып торганга, барысы берлә исәнләшеп, хөрмәт вә сыйлары өчен тәшәккер иттем дә килгән иптәшем берлә кайтырга чыктым. IV Җамигъ кәбирдә +Зәки әфәндедән аерылгач, үзем генә Хәлебнең тар урамнарын тамаша итеп йөри башладым. Бара торгач, юлым бер зур тимер капка ишеккә барып текәлде. Карадым. Алдымда зур бер җам игъ тора иде. Ул - Хәлебнең мәшһүр җамигъларыннан "Җамигъ кәбир", имеш. +Императрица Һилина тарафыннан бина корылган кәлисә урынында утыруы нәкыль ителгән ул җамигъ, гарәпләр кашында "Зәкәрия җамигысы" дип мәгъруф икән. Бәгъзеләр "Өмия җамигысы" да диләр. +Ул җамигъның да Шамдагы җамигъ Өмия шикелле таш берлә түшәлгән зур ачык алды һәм бик зур гына берничә бүлмәдән гыйбарәт каплаулы кыйсеме бар. Ләкин Хәлеб җамигъ Өмиясе кирәк зурлыкта вә кирәк мәһабәтлектә Шам җамигъ Өмиясе берлә чагыштыру мөмкин булмаслык дәрәҗәдә түбән тора. +Җорҗ Хият әфәнде ул җамигъда иске кульязма әсәрләр сакланганлыгын сөйләгән иде. Форсаттан файдаланып, шул китаплардан кайберләрен, бик иске күренгәннәрен күздән кичермәк, әгәр дә китапларның исемнәре язылган дәфтәр булса, аны да бер карап чыкмак булдым. Җамигъларны йозаклап кую ул тарафларда һич гадәт түгел. Төркиядә, шул исәптән Сүриядә, җамигълар клуб мәнзилендә, анда җыйналалар, сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Иртәдән кичкә кадәр алар эчендә кеше кайнап, берсе кереп, берсе чыгып тора. Галәбәлек рамазан айларында бигрәк арта. Ул вакытта көндез мөселманнарның бөтен хәяты мәсҗед эченә күчә диярлек. Рамазанда ачлык вә сусызлыктан төшкән күңелне андагы хәят вә галәбәлек яхшы гына күтәрә. Аның эчендә вакыт та тиз үтә. Тик өйлә намазын үтәгәч, мәсҗед ишекләреннән берәрсенең бусагасына яки аның эчендәге баганалардан берәрсенең төбенә башын куеп йокларга яткан; эче дә, тышы да майлы, дегет мичкәсе шикелле юан вә пычрак итчеләрнең мышылдау вә гырылдаулары гына бәгъзе бик авыр тәэсир калдыралар. +Хәлебнең Җамигъ кәбире ни өчендер бикле иде. Сакчылардан берсен эзләп, ачтырып кердем. Бик таза вә кыйммәтле келәмнәр берлә капланган идәне, дивар буенда вә түбәсендәге нәкыш вә зиннәтләрне бераз карап йөргәч, михраб янындагы китап шкафларына килеп, китапларын карый башладым. Ләкин минем көткәнемә каршы уларак, шкафлардагы берничә йөз җилд китап арасында бик искеләре чыкмады. Хәлебнең базарлары +Җамигътан чыгып киткәч, юлым Хәлеб базарларының иң галәбәлек булган бер урынына килеп чыкты. Кибетләр, ашханәләр, төрле татлы нәрсәләр сата торган урыннар, каплаулы урамнарның ике тарафыннан күз күреме кадәр йиргә сузылып киткәннәр. Базарлардагы галәбәлек. Ары да, бире дә аккан инсан дулкыны. Аннан да, моннан да килеп чыккан ишәкче вә качырчылар микроскоп астына куелган күл суы тамчысын искә төшерәләр иде. Базар урамнарының берничәсен йөреп чыктым. Аларның барысында да шул шәрык базарларындагы хосусыять. Тәрәзәсе төбенә төрле модный нәрсәләр өеп куелган бер галантерейный магазинның күршесендә генә бер кәбабчы симез бер куйны ишегенә асып куйган да күмер өстендә пешеп яткан кәбабының төтене вә мае исе берлә бөтен тирә-якны тутырып тора. Аның күршесендә генә бер наргилә трубкалары хәзерләүче кызыл сәхтиян берлә капланган бормалы-бормалы көпшәләргә уралып утыра. Аның аръягында бер оекчы, бу ягында бер ефәкче, шуның рәтеннән бер майчы, каршында бер сабынчы зәйтүн маеннан ясалган ап-ак сабынны көшел шикелле өеп ташлаган. Бирерәк бер китап төпләүче, аның рәтеннән бер аяк киеме берлә сәүдә итүче, иске китаплар сатучы вә гайре шундый берберсенә бер дә мөнәсәбәте булмаган сәүдәләр бер рәттән төзелеп киткәннәр. Базарлар эчендә махсус бер нәрсә белән сәүдә итүче кибетләр күбрәк булып, шуңар карап исем алган, мәсәлән, "Ефәк базары", "Хуш исле майлар базары", "Бау базары" кебек урыннар да бар, ләкин аларга ул исем шартлы рәвештә генә бирелгән булса кирәк, чөнки аларда да шул ук төрлелек. Анда да бер ефәк вә атлас нәрсәләр берлә сәүдә иткән кибетнең янында гына төрле нәрсәләр берлә сәүдә итүче бер куыш, аның каршысында бер итче, күршесендә бер күмәчче вә гайреләр күренеп торалар. +Мин шактый вакыт тамаша итеп йөрдем. Кибетләрнең алларына чыгарып куелган нәрсәләр эчендә оригиналь��ый булганнарына аеруча дикъкать иттем. +Урамнан урамга, базардан базарга кереп йөри торгач, буяучылар, тимерчеләр, пыялачылар базарына чыктым. Галәбәлек булган базар даирәсен ташлап, тәхминемә күрә минем отельгә бара торган төз вә төзек урам тарафы булган якка юнәлгәндә "Хәлебнең базарларын тамаша итеп беттем булса кирәк, инде бер чыгып Хәлебнең үзенә махсус әшьяләрдән бераз хатирәләр аласы гына калды" дип уйлаган идем. Ләкин ул кадәр йөреп тә Хәлеб базарларының яртысын да күрә алмаганымны аңладым. VI "Әл-интизар әшәд минән-нар" Һәйкел әфәнде кибетендә. Хиҗаб хакында +Зәки әфәнденең өйләдән соң берничә сәгать истирахәте булганлыктан, шул вакытта ул мине базарларда бераз гиздерәчәген вә минем үземнең генә эзләп табуым кыен булган кайбер урыннарны күрсәтәчәген вәгъдә итеп, бер сәгатьтән минем өйдә булуымны үтенгән иде. Шул сәбәпле базарлардан чыккач, аз гына да тукталмастан туп-туры номерыма кайтып аш ашадым. Вә аннан соң бүлмәмнең урамга чыккан балконына бер урындык чыгарып, кайтышлый алганым бер газетаны моталәга итә-итә, вә ара-тирә урамдагы галәбәлеккә күземне салып әтрафка карыйкарый, Зәки әфәндене көтеп калдым. +Гарәпләрнең "Әл-интизар әшәд минән-нар" дигәннәре бик күп урында тугры. Гомумән көтү бик авыр булса да, сине көтәргә мәҗбүр иткән әхваль вә кешегә җан тартыла. Хосусан, дөньяның бер читендә юлны берничә минутка гына кыскарту өчен миллионнарга төшереп күпер салучылар булганда, икенче бер читендә поездларны юньләп согласовать итмичә, сине шулкадәр озак көттерүләренә күңел бик чыннан рәнҗи. Андый вакытларда гарәпләрнең ул мәкаленә бик нык иман китерәсең. +"Франция" отеленең балконында утырып Зәки әфәндене көткәндә, минем хәләт рухиям мәзкүр мәкальдә тасвир ителгәннең бөтенләй киресе иде. Гүзәл балкон өстендә утырып, каршыдагы мисалсыз манзараны: Хәлебнең галәбәле урамнарын, бер тоташтан сузылып киткән түбәләрен, мәһабәт булып асманга чыгып торган манараларын, читендә яшәреп яткан кырларын, аларның аръягында күгәреп-яшәреп күренеп торган бакчаларын, шәһәрдән берничә якка таралып чыгып киткән кәрван юлларын тамаша иткән саен көтү ләззәте арта, күңелем күтәрелгәннәнкүтәрелә иде. Үз-үземә: "Бу көтү озаграк дәвам итсә иде", - дия идем. Ләкин озак көтмәдем. Күзем кальга өстендәге манарага төшеп уйланып торганда, җилкәмә бер кул килеп төшкәнен сиздем. Әйләнеп карасам - Зәки әфәнде икән. +Номердан чыккач та, ул мине борадәре берлә таныштырмак булып тугры: "Хан әс-сабун"га китерде. Зәки әфәнденең борадәре шул ханда бер кибет тотып тора икән. Шәрык кибетләре тышта караганда никадәр пычрак вә кечкенә булса да, аларның эчендә уңайлы бер кәнәфи, берничә урындык була. Начар гына урыннарда да хуҗаның шәхси рәхәтенә кирәкле булган нәрсәләр йитеш булалар. Бер моның өчен дә гомумга тәгъликъ иткән җәһәтләр бик зур мөсаһәлә вә ихтыярсызлык зәхмәте чигәргә мөмкин - һәм шулай чигәләр дә. Ләкин аның үзенә шәхси рәхәтенә файдалы булганнар игътибардан төшми. Шәрыкта урамнар пычрак, тәртипсез, тар. Ләкин өйнең эченә керсәң, андагы тазалык, җыйнаклык - хәйран калырлык. Мәктәпләрнең сыйныф бүлмәләре, аллары, ятак бүлмәләре, йимәкханәләре хифзы сыйххәтнең соң таләпләренә муафыйк тотылмый икән, аның өчен мөдир үзен ул кадәр ватмый. Ләкин мөдирнең үз кабинеты падишаһның кабул салоннары шикелле таза вә зиннәтле була. Кыскасы, шәрык халкы үзе өчен яши, үзенең шәхси рәхәт вә мәнфәгатен башкалардан алда куя. +Зәки әфәнде борадәренең кибете дә тыштан караганда ул кадәр гүзәл күренмәсә дә, аның эчендә бик уңайлы бер бүлмә, алдында йомшак бер диван бар иде. +Кибет сахибы минем берлә күрешкәч, шәрык гадәтенчә, тәгъзыйм вә ихтирам берлә югарыдан урын күрсәтте. Шул тирәдә булган каһвәчене чакырып, миңа чәй, үзләренә каһвә китерергә куштылар. +Урыны чыккач шуны да әйтеп китим: Төркиядә, шәһәрләрнең төрле урынына таралган каһвәханәләрдән тыш, базар вә кибет араларында да, кечкенә урыннарда да каһвә, чәй вә наргилә хәзерләп торучылар була. Аларда утырып каһвә эчәрлек урын булмый. Шул сәбәпле алар үзләре һәркемнең кибетенә алып барып бирәләр. Берәүсе сусап китсә, яки аңарга бер кадерле кунак килсә, ул хәзер каһвәчене чакырып заказ бирә. Наргилә эчәргә гадәтләнгән кешеләр аны да шундый каһвәчеләрдән әзерләтеп алалар. +Чәй эчеп утырганда янымызга бер мөселман сарраф (акча алыштыручы) килеп сүзгә катнашты. Русия мөселманнары әхваленнән бераз сөйләшкәч, сарраф хатыннар мәсьәләсеннән сүз ачып: "Сезнең Русия мөселманнарында хатыннар ничек йөриләр? Рус хөкүмәте аларның хиҗабларын көчләп алдырмыймы? Французлар, юнанлылар шулай итәләр икән. Җазаирда, Салоникта хатыннарга ябык йөрү мәмнүгъ, имеш", - диде. +Мин: "Русларның үз хатыннары да хиҗабтан күптән түгел котылдылар. Әле безне көчләмиләр һәм тиз көндә көчләмәсләр дә. Ләкин безнең хатыннар үзләре хиҗабны ташлап баралар инде. Җәһаләт хиҗаблары ачылып, гадәт берлә дин аерылгач, дин исламның әсасында андый бер нәрсә юклыгы яхшы аңлашылды", - дидем. +Сарраф: "Әгәр дә французлар Сүрияне алып Хәлебкә килсәләр, мин Мәдинәгә күчәм. Чөнки алардан хатынымның хиҗабын ачтырыр хәлем юк", - диде. +Мин: "Әгәр дә Мәккә берлә Мәдинә дә алар кулына күчсә, ул вакытта кая барырсыз? Аннан соң айга күчеп китәргә генә кала бит. Югыйсә йир өстендә гарәп тәэсире астына төшмәгән урын калмый. Кояш нурларыннан качкан шикелле сез Мәдинәдән дә качып йөрсәгез, әллә кая бара алмассыз бит. Алай иткәнче сез француз мәдәниятен зарарсыз бер тарафы берлә кертергә тырышсагыз, яхшырак булмас идеме? Әле сезнең Хәлебкә француз да, инглиз дә килмәгән, ә аларның мәдәнияте беркадәр начар яклары берлә тәэсир иткән. Сез никадәр качсаңыз да, Аурупа мәдәниятеннән котыла алмассыз", - дидем дә, надан бер сарраф берлә сөйләшеп утыруның күп кызыгы булмаганлыктан, китәргә дип урынымнан торып, Һәйкел әфәндегә тәшәккер иттем вә сохбәтләре никадәр татлы булса да, күрәчәк урыннарым күп булганлыктан, бүлеп китәргә мәҗбүр калганлыгымны сөйләп, Зәки әфәнде берлә чыгып киттем. VII +Пасханың беренче якшәмбесе бәйрәм көн иде. Без Зәки әфәнде берлә Траблистан кайтып бераз истирахәт иткәч, кичкә каршы, икенде вакытларында Куэйк елгасы буендагы аллеяга йөрергә чыктык. Елганың ямь-яшел булып яткан яры кичләрен сәйир итү өчен иң күңелле урыннардан икән. Истирахәт вакытларында вә якшәмбе көннәрне анда халык кайнап тора. Куэйкның керәле-чыгалы яры буйлап бара торгач, аның бик матур булып аккан бер урынында үскән зифа бер тал куагына килеп чыктык. Куакның төбе хәтфә шикелле яшел үлән берлән капланып, аның өсте берничә төрле чәчәк берлә чуарланган иде. Мин Зәки әфәндене шул куак төбендә истирахәт итәргә дәгъвәт итеп, үзем аягымны сузып ятып та өлгермәдем, икенче яктан өч әфәнде килеп чыгып, Зәки әфәндегә сәлам биреп күрештеләр. Зәки әфәнде аларның гарәпчә хәл-әхваль сорашуларына каршы төрекчә җавап биреп, мине аларга тәгъриф итеп таныштырды. Алар "Шәмсел-Мәгариф" исемле хосусый мәктәпнең мөдире берлә мөгаллимнәре булып чыктылар. Сөйләшә башладык. Бер арада Зәки әфәнде миңа акрын гына инглизчә: "Менә бу әфәнде - мәзкүр мәктәпнең мөдире. Ул үзе бик дәгъвалы , үзен һәрнәрсәне күп белүче зан итә. Эстәрсәң аның берлә бераз моназара ит", - диде. Аңа каршы мин: "Мөнәсәбәт чыкса, сөйләшеп карарга ярый", - дип куйдым. +Русия хакында сүз чыккач, мөдир әфәнде Петр Великийның балтачы Мөхәммәд Гали паша берлә Казан өчен сугышканлыгын, казакларның бер вакытларны госманнар дәүләте кул астында булганлыкларын сөйләп, бераз нәрсәләр хакында "тарихи" мәгълүмат бирде. +Мөгаллимнәрдән берсе Русиядә фәхеш булып-булмавын сорады. Мин аңар: "Инсан, табигый, һәр җирдә бертөрле. Мондагы адәмнәрдә нәфес ничек булса, Русиядә яшәүчеләрдә дә ул шулай. Бозык мохитнең корбаны булып, инсанлыкның бөтен гали җәһатләрен югалтып йөргәннәрне һәр җирдә очратырга мөмкин", - дидем. +Сүз Коръән тәрҗемәсенә күчкәч, ул вакытка кадәр тик утырган мөдир фәүкыльгадә бер тәгассыб вә кабзыят берлә тартышырга кереште. Арада берсенең ул хакта сүз кузгатып берничә сөаль бирүенә каршы мин: "Ислам дине берлә диндәш булып аның әхкямнәрен беләсемез килгәнгә күрә, табигый, Коръәнне тәрҗемә итәргә телибез. Бу көндә Русия мөселманнары арасында ике галим шул авыр вә мөкаддәс хезмәтне ифадә итү берлә мәшгуль" дигәч, мөдир тәрҗемәнең дөрес булубулмавын тикшерергә кереште. Моназара башланыр-башланмас аның, Зәки әфәнде тәгъриф иткәнчә, дәгъвалы вә үзсүзле булганлыгы сизелә башлады. Үзенә булган хөсне заны бик югары булганнан булса кирәк, мөдир һәр сөале яки җавабы соңында аларны бик әһәмиятле дип уйлаган шикелле бертөрле кыяфәт ала иде. Мөдир, Коръәнне тәрҗемә итүгә бик нык каршы килеп: "Аны тәрҗемә итү үзгәртү була. Бинаән галәйһи ул харам. Мәсәлән, гарәп фигыле булган кәлимәләр урынына башка телләрдә берәр мәгънәдәш сүз кую да үзгәртү була", - диде. Аның бу нигезсез игътиразларына бераз җавап бирелгәч, мөдир тәфсир берлә тәрҗемәне катнаштырып йөртә башлады: "Мадам ки шулкадәр тәфсир язылган, яңадан тәрҗемәгә ихтыяҗ юк", - ди. Ул ике кәлимәнең бер мәгънәне ифадә итмәгәнлекләрен болай аңларга теләмәгәч, ахрысы, мин французчадан шул истиляхларның мәгънәсен китереп, авыр вазгыятьтән чыктым. Чөнки мөдир азрак французча аңлый икән. Мин истилях-фәләннәрне белә идем. +Ахырында мөдир: "Ислам дине берлә мөтәдәйин булып сәгадәте әбәдиягә ирешәсең килә икән гарәп телен үзегез өйрәнегез дә Коръәнне үзеңез аңлап исламиять әхкяменә моталяга булыңыз. Мөселман буламыз дип, Коръән бозып җинаять итмәңез. Мөселманнар арасында бер гомуми тел булырга тиешле. Аллаһе Тәгалә, шуны уйлап, Коръәнне гарәпчә иңдергән. Ислам галимнәре дә Коръәнне шул телдә белү тиешлекне әйтеп вә язып калдырганнар. Без Коръәнне тәрҗемә иттермимез. Теләгән кешеләр үзләренә яңа дин, яңа Коръән ясап алсыннар. Ләкин безнекенә тимәсеннәр", - дип, бик кызып сүзен тәмам итте. +Мин: "Гарәпләр арасында Коръәннең башка бер телгә тәрҗемә ителүенә каршы йөреп, аны харам санаучылар милли тәгассыбләреннән, үз телләрен дөньяга таратырга теләүләреннән шулай йөриләр. Без мәсьәләгә шулай карыймыз һәм аның өчен сезне гаепләмимез. Һәр милләтнең үз телен хаким вә гомуми тел итәсе килә. Без гарәп галимнәрене Коръәнне тәрҗемә итүгә каршы килүләре дини бер сәбәпкә түгел, бәлки милли бер сәбәпкә нигезләнгән, димез. Бу көнгә кадәр мөселманнарда дин берлә милләт аралаштырылып йөргәнлектән, милли мотивлар да динирәк тә күренгәннәр. Имам әгъзамның Коръәнне фарсыча укып намаз әда кылуының дөреслегенә фәтва бирелүе - Коръән тәрҗемәсенең милли мәсьәлә булуына зур бер шаһид. Әгәр дә ул иҗтиһад дәверендә берәр гарәпләшкән төрек мөҗтәһид булган булса иде, ихтимал, ул да үз милләтенә булган табигый мәхәббәтенең сәвекы берлә "Коръәнне төрекчә укып намаз әда итү җаиз" дигән булыр иде. +Коръәнне тәрҗемә иттермәү сезнең икътидарыңыз дахиленә булмаган шикелле, Аллаһы Тәгалә хәзрәтләренең бөтен адәмнәргә йибәрелгән гомуми динен монополия ясатып аны тараттырмау да сезнең кулыңыздагы бернәрсә түгел. Исламиятнең таралуына мәдәният дөньясының алтын-көмешләргә гыйльми вә әдәби куәтләргә чумган бер организациясе манигъ була алмаса, сез ул юлда бер эш тә күрсәтә алмасаңыз кирәк", - дидем. +Мөдир, җавабымның имам әгъзамга гаид булган кыйсемен алып: "Булмас, Әбүхәнифә ул сүзне сөйләмәс", - диде. Аңа каршы мин: "Инде фактларда моназара мөмкин түгел. Минем тәфсир карамаганыма берничә еллар үтеп китте. Вә мәгал залик сезгә шуны әйтим: сез тәфсире Бәйзавидән әл-әгъля сүрәсенең ахырындагы аятьнең тәфсирен караңыз. Әгәр дә ул сүзне анда тапмасаңыз, мин сезгә аның урынын сорашып күрсәтермен. Әбүхәнифәнең ул сүзне сөйләгән булуы башка китапларда да язылган", - дидем. +Бу урынга йиткәндә, моназара бик кызык бер шәкел алды. Мөдир кинәт-кинәт бер сөальдән икенче сөальгә күчә, бәгъзе сөальләренә үзе үк җавап бирә башлады. +Югарыдагы җаваптан соң ул, Коръән тәрҗемәсе хакында сүзне кисеп: "XIX гасырның иң мөһим мәсьәләсе ни иде?" - дип, бер сөаль бирде. Мин, бераз сүз уйнату юлына кереп: "Мәсьәләләрнең әһәмияте мотлак түгел, нисби булганлыктан, ул сөальне "мөһим мәсьәләләнең берсе" шәкелендә куярга тиеш. Кайсы мәйдандагы мөһим мәсьәлә? Сәясәттәме? Икътисадтамы? Тәгълим вә тәрбиядәме? Ысуле идарәдәме? Тиҗарәт вә сәнәгатьтәме ? Боларның һәркайсысының үзенә махсус бер мөһим мәсьәләсе була килгәнгә, шуларның эченнән берсен генә алып, "менә бу фәлән гасырның иң мөһим мәсьәләсе иде" дип күрсәтү мөмкин түгел", - дигәч, мөдир үз җавабын биреп: "XIX гасырның иң мөһим мәсьәләсе гамәлә мәсьәләсе иде. Аны кем иҗат итте?" - дип куйды. Мин, тагы әүвәлге ысулны тәгъйин итеп: "Мадам ки, үзеңез гамәлә мәсьәләсе дисез, ул мәсьләне бер фәрд түгел бер сыйныф иҗат итә. Гамәлә сыйныфы мәйданга килгәч тә, аларның ысуле мәгыйшәт вә көнкүрешләреннән, әлбәттә, бер нәзария туып чыкты. Ләкин сез гамәлә мәсьәләсе ХIХ гасырның иҗаты дисәңез хаталанасыз. Гамәлә мәсьәләсе инсаниять дәрәҗәсендә үк искедер. XIX яки XX гасырларда аның аеруча бер үткенлек хасыйл иткән булуы мөмкин. Ләкин моңа карап, аны иҗат иткән вакытның шул гасырлар булуын дәгъва итәргә һич юл юк", - дидем. Минем бу рәвешчә җавабым моназирымның хушына һич тә килмәде. Ул янә үз сөаленә үзе җавап биреп: "Гамәлә мәсьәләсен иҗат итүче - Мальтус. XIX гасырның иң мөһим мәсьәләсе - гамәлә мәсьәләсе вә аны иҗат итүче дә - Мальтус", - диде. +Мин: "Яңа әйтеп үттем. Бер сыйныфның хәятыннан үсеп чыккан мәсьләне фәрдләр иҗат итә алмыйлар. Ул мөхаль бер нәрсә. Исемен атадыкыңыз Мальтус, икътисад голәмасыннан мәшһүр Мальтус исә ул гамәлә мәсьәләсен түгел, бәлки шул юлга гаид бер-ике нәзария иҗат иткән бер заттыр. Мальтус гамәлә сыйныфының дусты вә хәерхаһы иде. Әгәр дә ул гамәлә мәсьәләсен иҗат иткән булса, аны ул сыйныфка файдалы рәвештә иҗат итәр, ул хакта соңыннан нәзарияләр мәйданга салып зарлануга юл калдырмас иде. Бу хакыйкать тә - мәсьәләнең Мальтус тарафыннан иҗат ителмәгәнлегенә бер дәлил. Сез үзеңез милләтләрнең тарихын ясауда фәрдләргә күп урын биргәндәй күренәсез. Минем карашымча, исә бер милләтнең тарихын ясауда фәрдләрнең уйнаган рольләре бик җөзьи. Минем фикеремчә, бер Ибраһим Линкольн яки бер Джордж Вашингтон килмәү Американы хөррияттән мәхрүм калдыра алмаган булыр иде. Ул хакларда безнең нәзар вә мәйданнар бөтенләй башка булганлыктан моназара итү бөтенләй мөмкин түгел..." - дидем. +Моннан соң мөдир, бөтенләй башка сөальгә күчеп: "Безнең мәмләкәтнең тәдәннисенә сәбәпләр ни? Аурупа алга киткәндә, без ни өчен артка калдык?" - диде. +"Моның җавабы минемчә бик садә: сез балаларыңызны абзар вә төрбәләрдә тәрбиялисез вә идракьсез укытучылар идарәсендә тереләй кабергә күмгәндә аурупалылар балаларын киң мәдрәсәләрдә моктадир вә мәсьүл кулларда тәрбия итте. Тәгъ лим вә тәрбия мәсьәләсе аурупалылар алдында хәят вә мәмат мәсьәләсе игътибар ителгәндә сез аңа күп илтифат вә игътибар күрсәтмәдегез. Менә ошбу сәбәптән аурупалылар километрлап алга киткәндә, госманлылар милләп артка киттеләр", - дидем. +Ул: "Димәк, сезнең фикереңезчә, без Аурупа мәдәниятен кабул итеп, алар юлыннан китәргә тиешле. Аурупа мәдәниятен алсак, аның начар ягы да - аның фәхеше дә керер. Без Аурупаны бәрбад иткән фәхештән сакланырга тиешле", - диде. +Мин: "Сезгә инде Аурупа мәдәниятенең бозык тарафы бөтенләй кереп, хәтта бер дәрәҗәгә кадәр тәрәккый итеп тә өлгергән. Андагы хәятның бозык тарафы сезгә тәмам кергән. Инде сакланмый-нитми яхшы тарафын аласыңыз гына калган. Мәдәниятне бер гасырның гына, бер милләтнең генә иҗат итүе мөмкин түгеллеген шаять аңлыйсыздыр. +Ул инсанның зоһуры берлә мәйданга килде вә шул көннән бирле тәрәккый итә-итә бу көнге шәклен алды. Төрле милләт аңарга төрле дәвердә хезмәт итте. Милләтләр башта салынган садә әсасларны тәрәккый иттерделәр. Ләкин һичбер милләт үзе аерым бер мәдәният иҗат итмәде. Мәдәниятнең берәр тармагын тотып та "Монысы бу милләтнеке, тегесе теге милләтнең иҗаты" дип күрсәтү мөмкин түгел. Бәлки: "Бу юлда теге милләт күбрәк хезмәт күрсәтте. Әүвәл, берсендә фәлән милләт күбрәк хезмәт күрсәтте" дию генә мөмкиндер. Минемчә, мәдәният иҗат итү дип йөрү - бер хыял артыннан йөрү генә. Сез хәзер мәдәният иҗат итә алмыйсыз. Аны эшли алмавыгыз сәбәпле, тарих каршында гаепле дә күренмисез. Ләкин хәзерге бер мәдәнияткә аз гына булса да хәраҗ түләми китсәңез, менә монысы өчен сезне һәркем шелтәләр. Менә монысы сезнең тарихе миллиеңезгә кара бер сәхифә булып язылыр. +Мин сезнең берлә бу кадәр сөйләштем. Инде сезнең бая биргән "Без ни өчен артта калдык?" сөалеңезгә тагын бер җавап арттырыйм. +Сезнең иң зур гаепләрдән берсе - алдыңызга алган эшеңездә ихтисас кәсеп итәргә тырышмый һәр нәрсәдә бу эшне бик яхшы белүче булып күренергә тырышуыңыз, вә үз мәсләк вә хезмәтеңездә күрсәтелгән мөсаһәлә вә кимчелекләрне вазифаңыз хариҗында булган берәр нәрсә хакында мәгълүмат сату берлә капларга вә шул юл берлә моктәдир адәм күренергә иҗтиһад итүеңездер. Менә инде бер сәгатьтән бирле сез миңа гамәлә мәсьәләсеннән, "Капитал"дан мисаллар китерәсез, беренче моназараны шул мәйданда башладыңыз. Безнең сүзләрне читтән тыңлап торучы берәү сезне мотлак берәр гамәлә иттифакының сәркатибе, яки әгъзасы дип уйлар иде. Шул мөддәттә сез үзеңезнең асыл вазифаңыз булган тәкълим вә тәрбия хакында бер сүз булсын әйткәнеңез юк. Ул мәйдандагы мөһим мәсьәлә��әрне тел очыңызга да кертеп чыгармадыңыз. Зәки әфәнде сезне миңа "Шәмсел-Мәгариф" ("Мәгариф кояшы") мәктәбенең мөдире дип тәкъдим иткәч, мин сезнең берлә мәгарифтәге кайбер нәзарияләр хакында бераз мөсахәбәт итүемне, Америка, Англия, Германия, Швеция мәмләкәтләрендә тәгълим вә тәрбия агымнары хакында фикер алышуны көткән идем. Сез исә һич мөнәсәбәтсез урында гамәлә мәсьәләсен - Мальтус, Рикардо нәзарияләрен китереп чыгардыңыз. Шимди мәгълүм булды ки, сез икътисадка гаид бераз әсәрләр укыгансыз, ул мәйданда мәшһүр кешеләрне таныйсыз. Ләкин асыл вазифаңыз булган тәгълим вә тәрбия эшендәге икътидар вә мәгълүматыңыз миңа бөтенләй караңгы. Өмид итәмен ки, миңа мәктәбеңезне зиярәткә мөсагадә итеп, ул мәйданда да бераз моназара итәргә имкян бирерсез". +Бер дәрәҗә дорфарак чыккан минем бу сүзләрем мөдиргә бик нык тәэсир итте. Үзенең сөаль вә җаваплары да бик грубый булганлыктан, мин аңа ул сүзләремне әйткәнем өчен үкенмәдем. Ахырда ул: +"Безнең фаҗигамыз - кеше юклыктыр. Бөтен Төркиядә моктадир ике генә зат бар ки, алар - мәшһүр Сатыйг бәк берлә Истанбулдагы татбикать мәктәбенең мөдире Ихсан бәктер. Безнең Истанбул татбикать мәктәбе Париж мәктәпләреннән дә алдадыр. Әгәр дә шул ике әфәнде кеби адәмнәребез, Истанбул татбикать мәктәбе кеби мәктәпләремез күп булса иде, без тәрәккый итәр идек", - диде. +Сатыйг вә Әхмәд Ихсан бәкләрнең тәрбиядә ике генә кеше булуына каршы мин: "Төркиядә ике генә моктадир адәм бар дигән фикердә булу ул - мәмләкәтне түбәнәйтүдер. Минем фикеремчә, анда йөзләрчә, бәлки меңнәрчә һәр эшнең үз Сатыйгы, үз Әхмәд Ихсаны бар. Ләкин алар гына мәмләкәтне мәсгудиятькә сөйләп чыгара алмыйлар. Ул моктадир затларның үз вазифаларына нәзарлары тугрылану, аларның үз эшләренең пәйгамбәрләре булып әверүләре ляземдер. Шунсыз бер эш тә чыгачак түгел. Гыйлем вә икътидарга малик булу гына аз, аларны гамәлгә куеп эш күрсәтә беләргә кирәк", - дидем. +Моназарамыз ахырына таба без урынымыздан торып, шәһәргә таба юнәлгән идек. Мин югарыдагы сүзләрне сөйләгәндә, каршымызга Әнис әфәнде Хият та килеп безгә кушылган иде. Минем моназара компаниясеннән аерыласым килеп, мөдир әфәндегә: "Өмид итәмен ки, мөсахәбәтемез ошбу мәртәбә берлән генә калмас", - дип, кулымны суздым. Ул да салкын гына: "Вакы тыңыз булганда рәхим итеңез", - диде. +Икенче көнне Зәки әфәнде берлә "Шәмсел-Мәгариф" мәктәбенә бардым. +Мөдир мине салкын гына кабул итеп, илтифатсыз гына мөгамәлә итте. Звонок бирелеп, шәкертләр дәрес бүлмәләренә кергәч, мин Зәки әфәнденең бухгалтерия вә тиҗарәт сыйныфына кереп киттем. Зәки әфәнденең укыту ысулы, табигый, миңа бик таныш бер ысул иде. Чөнки ул үзе гарәпчә мәгаллимнәр әзерли торган шөгъбәдә укымаган булса да, җиде-сигез ел буе үзен укыткан мөгаллим вә профессорларның укыту юлларын отып алган да, шул ысул берлә укыта. Шуның өстенә үзендә табигый бер мөгаллимлек тала��ты барлыгы күренеп тора. +Икенче сәгатьтә мөдирнең үз дәресенә кердем. Зур сыйныфлардан берсенең хисап дәресе иде. Мөдир, миңа таләбәләрнең никадәр укыганлыкларын вә нинди кагыйдәләр буенча мәсьәләләр хәл иткәнлекләрен бәян итеп, бер шәкертне такта янына чыгарды вә минем кулга бер китап биреп, шул шәкерткә бер мәсьәлә бирүемне үтенде. Ләкин мин: "Мәктәбеңезгә имтихан өчен түгел, зиярәт өчен кердем. Көндәлек дәресеңезне ничек алып барсаңыз, бүген дә шулай эшләңез. Мин карап кына утырачакмын", - дидем. +Гамәлә вә капитал мәсьәләләре берлә күп чуалган бу мөдирнең тәгълим вә тәрбиянең һич булмаса беренче таләпләренә җавап бирерлек бер ысул берлә укыта алуына шөбһәм бик зур иде. Укытуын карап утыргач, ул уемда ялгышмаганлыгым мәгълүм булды. +Икенче дәрәҗәдә булган хаталарны бер тарафка куйганда да, мөдир тактага чыккан шәкертнең үзе белгән генә мәшгуль булуы, үзе сораган сөальгә артыннан ук үзе җавап бирүе, шәкертләрнең дикъкатьләрен бер ноктага җыеп тотмавы шикелле хәрәкәтләре берлә ысуле тәгълим ноктасыннан караганда гафу итүе һич мөмкин булмаган хаталарны эшләде. +Бу мөдирнең дә ул мәмләкәттә башка сәнгать бабы арасында таралган "һәр нәрсәнең мөтәхәссәсе һәр фәндә үз белгече" булу хыялына корбан булып йөргәннәрдән берәү икәнлеге ачык билгеле булды. +Англиянең мәшһүр адәмнәреннән лорд Брайс америкалылар хакында: "Алар нинди генә канун әсасыны булса да яхшы рәвештә вә үзләренә файда китерер бер юлда эшләтә алырлар", - дигән. Моның сәбәбе, әлбәттә, бик билгеле. Америкада һәр мәэмүр үз эшенә бирелгән. Үзенең тоткан юлы хакындагы фикер вә уйлары аның бөтен вөҗүденә сеңгән. Ул шул юлда уйлый, шул юлда яши. Андагы мәэмүр үз кануны, әхваль вә мохит таләбенә карап, төрле рәвештә татбикъ итә.7 Өстән караганда уңайсыз күренгән кануннарны да уңайлы рәвештә эшләтә ала. Әмма госманлылар хакында исә: "Иң яхшы канун әсасы да ул мәмләкәттә яхшы эшләмәс", - дияргә туры килә. Чөнки ул мәмләкәттә канун башында торучыларның күбрәге үз юлында, үз вазифасында уңыш казанырга күп тырышмый. Хезмәтенә бөтенләй мөнәсәбәте булмаган нәрсәләр берлә чуалалар. Анда нафака назыйры "Гыйльме хәл" тәэлиф кыла. Бер дипломат йолдызларның, кояшларның сәирен мөшаһадә итеп календарь тәртип итә. Гаскәр башлыгы бер паша Коръәнгә тәфсир яза. Биш вакыт намаз, утыз көн рузә берлә алтын приискалары вә күмер учаклары арасында, дәүләтнең сәяси мөнәсәбәтләре берлә йолдызларның йөреше, җирнең әйләнеше арасында, гаскәрнең сугышка хәзерлекләре вә мәһарәтләре Ибраһим пәйгамбәр яки Йосыф галәйһиссәлам кыйссалары арасында нинди мөнәсәбәт бардыр инде. Ихтимал, Нафака назарәтенә "Гыйльме хәл" сәхифәләреннән салынган күпер аркылы баргангадыр. Төркиядә шоссе юллары да юк. Алтын-көмеш мәгъданнары да казылмый. Ул мәмләкәтнең табигый байлыклары кирәк кадәрле истифадә ителми. Ихтимал, дәүләтләрнең сәяси мөнәсәбәтләрен йолдызларга карап тәгъйин иткәнгәдер.11 Төрекләр бүгенгә кадәр үзләренең хакыйкый вазгыятьләрен аера алмадылар вә үзләренә кем дуст, кем дошман икәнлекне ачык билгеләп, бераз корбаннар берлә булса да, берәр сәяси иттифак ясый алмадылар. Ихтимал, бүгенге сугышка Давыт галәйһиссәлам берлә Җалут арасында вакыйгъ булган алышу ноктасыннан карагангадыр, төрекләр ай ярым эчендә бөтен Рум илен ташлап чыктылар...2 VIII Шәрык ханәсендә Баһаведдин бәк Имре Задә берлә мосахәбәт +Хәлебнең шәрык ысулы берлә зиннәтләнгән ханәләреннән берсен күрергә теләгәнемне Зәки әфәндегә сөйләгән идем. Минем шул арзуымны исендә тотып, беркөнне мине Хәлебнең иң мәшһүр "шәрык өйләреннән булган берсенә алып барды. Шәрык ысулынча зиннәтләнгән өйләрне күрәсе килгән сәяхлар да шул өйне зиярәт итәләр икән. +Керергә мөсәгадә соравымызга каршы ханә сахибы үзе ишеккә чыгып истикъбаль итте. Өенең бакчасы вә хәвызләрендә ремонт ясалып ятканлыктан, алдын яхшылап карап булмады. Өй сахибы моның өчен игътизар бәян итеп, өй эченә керүемезне үтенде. +Өйне вә аның эчендәге зиннәтле әсбабларны тамаша итеп беткәч, чыгып китәргә теләвемезгә ханә сахибы мөсагадә итми, янында бераз утыруымызны үтенеп, дәрхаль каһвәләр китерергә кушты. +Ханә сахибы Мөхәммәд Баһаведдин Имре Задә намында Хәлебнең халкы тарафыннан танылган вә иске мәгъбүдләрдән бер зат икән.Тәкәллефсез вә ачык кына кеше булганлыктан, сүз бик тиз башланып китте. Ул Истанбулда безнең "Һилале Әхмәрдә" хезмәт итәргә барган туташларымызны күргән икән. Аларның йөзләре ачык йөрүләрен тәнкыйть итеп утырды. "Русиядә хиҗабсыз йөрүчеләр күбәя башлаган, имеш. Ул исә яхшы бер эш түгел, шул саядә фәхеш күбәер", - диде. Мин, ул игътиразга каршы әйтелә торган гади сүзләрне сөйләп: "Әгәр дә хатыннарны фәхешкә барудан саклауда шул битләренә япкан берничә карыш кара пәрдәдән башка бер гамәл вә куәт булмаса, әйткәннәреңез, бәлки, тугъры булыр иде. Ләкин тәҗрибә күрсәтә ки, хиҗаблы хатыннар арасында да фәхеш учаклары булган шикелле, ачык йөрүчеләр арасында да гыйффәт сафлыгын мисал мөҗәссәмнәре күп. Безнең фикерчә, гыйффәт вә фәхеш гамәлләре өстәге ябуда, биттәге чүпрәктә түгел, калебтәдер", - дидем. +Сүз төрекләр берлә гарәпләр арасындагы сәяси мөнәсәбәткә күчкәч, Баһаведдин бәк: "Гарәпләрнең хөкүмәткә карашы, дошманлыклары вә кинәләре юк. Алар ялгыз гадаләт телиләр. Төрек мәэмүре золым итсә, гадел төрек берлә алыштыруны телиләр. Алар: "Безгә мәэмүр теләсә кем булсын, ләкин гадел булсын", - диләр. Бер нахиядәге ике гарәп мәэмүрне, өстләреннән шикаять булу сәбәпле, хөкүмәт алыштырган иде. Шуның өчен фәүкыльгадә шатландылар. Икенче бер урында бер гадел төрек мәэмүрне йибәргәннәр иде, шуның өчен халык бик мөтаәссир булдылар. Гарәпләрдә төрекләргә каршы да вә аларның хөкүмәтләренә каршы да дошманлык хисе юк. Мин моны үзем гарәп мәмләкәтендә үсеп, гарәпләрнең әхвален күргән тәҗрибәмнән беләмен", - диде. Мин үзем дә гарәп мәмләкәтендә берничә елдан бирле торып, гарәпләрнең хөкүмәткә вә төрекләргә каршы булган вазгыятьләреннән хәбәрдар булган булса идем, Баһаведдин бәкнең сүзләренә бераз кыйммәт биргән булыр идем. Ләкин үзем Сүрия әхваленә бераз мөттәлигъ булганлыктан Баһаведдин бәкнең зикер иткән хосусый хәлләрнең (частный случай) минем өчен күп әһәмияте юк иде. Шулай сөйләшеп утыра торгач, Баһаведдин бәк кинәт кенә: "Әфәндем, мөсагадә итеңез әле, сездән бер мәсьәлә хакында азрак сорашыйм. Бу көндә дәүләте Госманиянең уртадан югалуын барлык Аурупа дәүләтләре тели. Бу теләктә, әлбәттә, ... алда тора. Ул дәүләт соңгы елларда төрекләр берлә гарәпләр арасында милләт әсасларында ихтиляф чыгарып, аларны үзара талаштырырга вә Төркия дәүләтенең иң мөһим ике гонсыры арасына салкынлык төшереп, аны аягына баса алмаслык бер хәлгә китереп калдырырга тырыша башлады. "Төрек йорты", "Төрек учагы" җәмгыятьләре, Акчура угылы, Агаев, Кязыймбәкләр тарафыннан шул максатка мөбна тәшкил ителгән,4 имеш. Мәзкүр затлар мөселманлык мәйданына берләшеп, иттифакка килгән төрек вә гарәпләр арасында милли хисләрен үстереп, шул юл берлә аларны талаштырырга йөриләр, имеш. Хәтта үткән ел Акчура углының Сүриягә сәяхәт итүе дә шул максатка мәбна, имеш. Гаҗәп, шул хакларда сезнең хәбәреңез бармы?" - диде. +Бер дә көтелмәгән бу сөаль, бигрәк тә Акчурин вә Агаевлар хакында андый бер фикер мине хәйранга клдырды. Шулай да мин сохбәттәшемә ул фикернең мәйданлыгы бераз вакыйгаларга эчке бер сәбәп эзләүдән генә килгән бер хата икәнлеген аңлаттым. Дөрест, Истанбулда "Төрек йорты" вә әмсале Җәмгыятьләр бар. Ләкин алар сәяси максатлар берлә дәүләте Госманиядәге милләтләр арасына ифтирак төшерү нияте берлә түгел, гыйльми бер максат берлә тәшкил ителделәр . Безнең үткәнемезне, тарихымызны, иҗтимагый әхвалемезне, бүгенге мәүкыйгымызны өйрәнергә хакымыз бар. Һәр милләт өчен мөштәрәк булган бу мөкаддәс хокуктан истифадә итәргә тырышуны гаеп итеп карарга бер дә юл юк. Андый җәмгыятьләр төрекләр арасында гына түгел, башка милләтләрдә дә бар. Истанбулның үзендә гарәпләрнең дә "Әш-шәбиһәт әл-Гарбият" ("Көнбатышка охшаш") исемендә бер җәмгыятьләре бар. Хәзер милләт дәвере, милләт гасырыдыр. Һәр милләт арасында бер милли хис, бер милли җәрәян бар. Бу инсаниять дәверендә миллият хисен тәҗәлли иттерү, ихтимал, килешмәгән бер эштер. Ләкин ул "килешмәгән эш"не иртикяб итүдә төрекләр һәрхәлдә бик артта торалар. +Дөньяның иң мәдәни милләтләре бер тәгассыб берлә үзләренең "без"лекләрен алга сөргән бер дәвердә төрекләр өчен үзләренең "төреклекләрен" тәҗәлли иттерү ни җәһәттән начар булсын? +Истанбулда Кязыйм намында бер русияленең барлыгыннан хәбәрем юк. Акчура угылы берлә Агаев исә - Русия мөселманнарының иң вөҗданлы вә гали табигатьле фәрдләре.10 Вә төрек дөньясының ихласлы хадимнәредер. Алар төрекләргә хезмәт итеп, төрекләрнең кувәи гыйльмия вә идракияләрен күтәрергә вә ничә миллионнан гыйбарәт булган төрекләрне бер-берсенә таныштырырга тырышып, әйткәнегез җәмгыятьләрне тәшкил итү шәрәфенә наил булдылар. Ул затларның хөкүмәткә корал булулары ничек мөмкин булсын, ди. Алар - сәяси мәгъюб булып китәргә мәҗбүр булган кешеләр. +Баһаведдин бәк: "Дөрест, Истанбулда хәзер милли җәмгыятьләр бар. Ләкин алар барысы да шул төреклек җәмгыятьләренең тәэсире астында мәйданга килделәр. Сезнең арада башка бер хөкүмәт мәнфәгатенә корал булып йөрүче адәмнәр булса, ул сезнең бөтен милләткә йөз каралыгы түгел. Алар акча бәрабәренә үзләренең шәхси мәнфәгатенә хезмәт итәләр. Гарәпләр арасында да андыйлар күп. Теләсәгез Бәйрутта әҗнәби акчасы берлә исламиять файдасына тырышып ятучыларны исемнәре берлә санап бирим", - диде. +Истанбулдагы милли җәмгыятьләрнең тарихыннан хәбәрдар булмаганлыгымнан Баһаведдин бәкнең беренче җавабына каршы сүз әйтә алмаган идем. Истанбулда Йосыф әфәнде Акчурин берлә мосахәбәт иткәндә Истанбулдагы башка милләтләр җәмгыятьләренең "Төрек йорты" вә әмсале җәмгыятьләрдән бик күп сәнәләр мокаддәм мәйданга килгәнлекләрен аңладым. Әгәр дә моны вакытында белгән булсам, әлбәттә, Баһаведдин бәккә сөйләгән булыр идем. +Икенче сүзенә каршы мин: "Гарәпләр андый хәрәкәттә булсалар, алар акча корбаны булалар. Аларның хәрәкәтләре артында шәхси мәнфәгать түгел, гомуми идеяләр тора. Гарәпләр арасында Мисыр, Сүрия вә Гарәбстанны берләштереп, бер гарәп хәлифәлеге мәйданга китерү фикере барлыгын яшереп булмый. Мәзкүр адәмнәрнең максаты Госманлы дәүләтенең бер кыйсеменә бүген истикъляль алмак вә аннан соң хәлифәлек мәйданга китермәктер. Безнең андый бер эшкә икъдам итүемез исә, хәлифәлекне төрекләр кулыннан йибәрмәк, димәк ки, мәдар ифтихар иде. +Дәүләте Госмания сәясәтен борып йөртергә безнең икътидарымыз юк. Бинаэ галәйһи, дәүләте Госманияне тәшкил иткән милләтләрне берләштерү юлында без ни эшли алыйк?" - дидем. +Баһаведдин бәк моңа җавап итеп әйтте: "Мәсәлән, мәэмүрләрнең әксәре төректән булмасын. Бәлки, кем мөстәхикъ булса, шул булсын. Гарәпләр арасындагы моктәдир адәмнәр гарәп булганлыкларыннан мәэмүриятькә куелмыйлар. Икенче, рәсми лисан төрекчә генә булмасын, бәлки мәктәпләрдә милли лисан истигъмаль итсен. Менә болар эшләнсә, төрекләр берлә гарәпләр исламиять мәйданында берләшә алачаклар". +Мин: "Болар безнең кулдан килә торган нәрсәләр түгел. Алар барысы да хөкүмәт эше. Һәм ул аларны өлешчә эшләп тә ята. Мөстәхикъ мәэмүр куюны нигез итеп алганга күрә, мәэмүрләрнең күбрәге төрек булып чыккан. Төрекләрдә тәрбия сәясәтенең гарәпләргә караганда алда булуын инкяр итмәсәңез кирәк. Төрекләр инглизләр, французлар, немецләргә нисбәттә, әлбәттә, артта вә икътидарсыз. Ләкин гарәп вә иранлыларга нисбәттә ��лар французлар урынын тоталар", - дидем. +Йосыф Акчурин вә Агаевлар хакындагы фикеренең мәнбәгы хакында сорашып карадым исә дә ачык бер җавап ала алмадым. +Сүз арасында Баһаведдин бәк "Танин" газетасын да тәнкыйть итеп утырды. Чөнки ул газета Төрек ләфызын истигъмаль итә, имеш. +Шул мәйданда тагын бераз сөйләшкәч, илтифаты вә зыяфәте өчен Баһаведдин бәккә рәхмәт әйтеп, мосахәбәтемезне матбугатта нәшер итәргә рөхсәт алып чыгып киттем. IX Хәлебнең бакчаларында. Сүриядә исерткеч истигъмале. Хәлебтә матбугат вә башкалар +Хәлебнең күрелергә тиешле булган урыннарын йөреп чыккан шикелле булгач, бер көнне Зәки әфәнде берлә шәһәр тирәсендәге бакчаларның иң мәшһүре булган "Паша бакчасы"на киттек. Киткәндә шулай бер бакчаның исемен генә атап китсәк тә, йөри торгач, күп йирләрне вә әллә ничә бакчаларны күреп кайттык. +Хәлебнең күбрәк чикләвек агачыннан гыйбарәт булган бакчалары бик калын "кара урман" тәшкил итәләр. Араларыннан үтүе кыен булган чытырлы куаклар, урыны берлә чылтырап аккан елгалар, мөлдерәп тулып торган хәвез-күлләр бакчага гаять табигый бер төс бирәләр. Ләкин Хәлебнең бакчалары эчендә сонгый матурлык юк. Аларда инсан кулы ул кадәр күренеп тормый. Алар миңа Урал тауларындагы калын вә кара урманнар биргән тәэсирне бирделәр. +Хәлебнең үзәгендә сәйир урыны булган берәр гомуми бакча юк. Читтәрәк, елга буенда булган бер бакча хосусый кулда булып, анда керү өчен аерым хак алына. +Ул бакча үз юлында бер кафе-шантан булып, анда күңел күтәрү дә кечкенә генә булган ачык сценада ханым вә ирләрдән мөрәккәб оркестр. Аның уйнаганын тыңлап утыру вә оркестр әгъзалары ханымнарның ара-тирә бию, җырлауларын тамаша итүдән гыйбарәттер. +Капкадан кергәндә алынган билет бакча эченә тезелгән урындыклардан берсенә утырып музыка тыңларга хак бирә. Ләкин анда кергәч буфеттан берәр нәрсә алып эчү яки ашау да фарыз мәнзилендәдер. Буфеттагы нәрсәләрнең бәһаләре безнең Россияг ә нисбәттә бик арзан булса да, Хәлебнең үзенә нисбәттә бик югарыдыр. +Бәйрутның андый кафе-шантаннарында күбрәк чәй, каһвә, лимонад, газуз шикелле нәрсәләр эчеп утыралар. Хәмер эчүчеләр аларда күп күренми. +Бәйрутта ул эчемлекләрнең үзләренә махсус урыннары (бездәге пивоханәләр мәнзилендә) бар. Теләгән кешеләр шунда кереп кенә эчеп чыгалар. +Хәлебнең кафе-шантан бакчасында исә күбрәк аракы эчәләр икән. Бакча эчендәге халыкның бик зур өлеше кулларына стакан берлә хәмер тотып утыралар. Гомумән, Хәлебтә эчү, йирле халык үз мәхсуле булган аракыны эчү, бик таралган күренде. Күп кешеләр шул аракыны, ялпак шешәләргә салып, яннарында йөртәләр икән. Бакчада утырганда, әледән-әле кесәләреннән чыгарып, бер-ике йота торалар. +Гарәпләрнең ул аракылары шулкадәр куәтле ки, аны стаканның дүрттән бер өлешенә генә салып, суга катнаштырып эчәләр. Үзенең исе дә фәүкыльгадә кабих. Мин Руссиягә кайтканда очраган, бөтен вөҗү��енә Руссиянең ак аракысы сеңеп, аның исе аңарга җофар исе дәрәҗәсендә хуш күренгән бер рус бабае да ул аракы хакында: "Әй-йәй угылым! Мөкаддәс мәмләкәтнең аракысы бик сасы икән. Ходай күрсәтмәсен", - дип көлде. +Исерткеч истигъмаль итүнең бу көндә Сүриядә бик киң бер дәрәҗәдә таралып барганлыгы мөселманы, христианы аның берлә мөбтәля булганлыгын тәәссеф берлә әйтеп үтәргә тиешле нәрсәләрдәндер. Төркия өчен бик күп уңайсызлыкларның учагы булып килгән җәбәл Либнан мөтәсаррифлыгы бу җәһәттән дә сәлби хезмәт итә. Анда авылларда иртәдән кичкә кадәрле төрле хәмерләр эчеп, төрле уеннар уйнап гарәп хәятының шагыйрәнә яклары берлә генә җуанып утыручылар бик күп. Үзләре шулай күп эчкән либнанлылар эчемлекләрне башкаларга да хәзерләп бирәләр. +Либнанның бу ярдәме булмаганда да Сүриядә эчүнең тиз таралуына мәйдан ачык. Чөнки анда исерткеч эчемлекләр бик арзан. Мәзкүр аракының бер кечкенә стаканы ике тиенгә эчерә торган урыннар тулып ята. Күп ашханәләрдә дүрт тиенгә зур бер стакан Кыбрыс шәрабы бирәләр. Коньякның бутылкасы илле тиенгә кадәрле бар. Виноградный вино исә чиләкләп, мичкәләп йөри. +Бүгенгә кадәрле ислам мәмләкәтләренең бердәнбер күңелле ягы исерткеч эчүнең ул кадәр таралмавы иде. Инде моннан соң ул мөдһиш хасталык та таралып китсә, ислам милләтләренең инкыйразы вә тәдәннисе яктылык тизлеге берлә китәр. +Хәлеб кафе-шантан бакчасының бүлеп куйган бер өлеше бар. Анда рәшәткә буена фәхишәләр тезелеп утырып, үткән-киткәннәргә сүз кушкалап калалар. +Шамда рәсми фәхишәлек бетерелгән. Анда башка шәһәрләрдәге шикелле кайбер кварталларда хөкүмәт тарафыннан танылган фәхешханәләр юк. Хәлебтә исә фәхишәлек рәсми мәмнүгъ түгел. +Хәлебтә төрекчә (төрек теле) Шамга караганда артыграк тәгълим иткән. Анда төрекчә сөйләшеп йөрүчеләр, төрекчә газета укучылар бик еш очрый торалар. Урам буйларында немецчә сөйләшеп йөрүчеләрнең дә очраштырулары Хәлебтә ул милләтнең нөфузы үсә башлаганлыгын искә төшереп куя. +Мин барган вакытларда анда "Әт-Тәкаддем" ("Прогресс"), "Әл-Әһали" ("Халык") исемнәрендә ике гарәпчә газета вә миссионерлар тарафыннан берме-икеме журнал чыгаралар иде. Газеталарның беренчесе христиан, икенчесе ислам газетасыдыр. +Хәлебтә ашау-эчү нәрсәләре Шамга нисбәттә арзан вә һәр нәрсәнең әгълясын табарга мөмкин, ләкин отель бәһаләре бераз югары. +Хәлебтә күргәннәремнең иң мөһимнәре хакында инде язылып бетте. Күрелергә тиешле булган хәлдә күрелми калган нәрсәләр дә, табигый, аз түгелдер. Чөнки Хәлеб шикелле бер шәһәрне тәмам күреп бетү өчен, биш-алты гына көннең бик аз икәнлеге мәгълүмдер. +* * * +Хәлебкә барырга карар биргәч, мөхтәрәм Ризаэддин хәзрәткә бер мәктүб язып, әгәр дә ул шәһәрдә аеруча дикъкать берлә каралырга, күрелергә тиешле берәр нәрсә булса (чөнки иске шәһәрләрдәге мөһим нәрсәләр, гадәттә, ул шәһәрләрдән читтә торып, тарих берлә иштигаль итүче��әргә күбрәк мәгълүм була) миңа белдерүен үтенгән идем. Мәктүбемнең Ырынбурга ирешүе Ризаэддин хәзрәтнең авыру бер вакытына туры килгәнлектән, вакытында җавап килмәде. Ләкин Хәлеб сәфәреннән кайткач, кулыма ирешкән бер мәктүбтә хәзрәт ошбу сүзләрне язган иде: "...Сезнең Хәлеб сәфәреңезгә кадәрле мәктүбне өлгертерлек булсам иде, Дагстан голәмаларыннан Мөхәммәд бине Муса әлКадыкыйның каберене таба алмассызмы? Ташында вафат сәнәсе язылганмы? - дип, бер нәрсә язмакчы идем. Кадыкый безнең бу мәмләкәт галимнәренең остазы булып риваятьләргә керә. Соң гомерендә Хәлебкә һиҗрәт итмеш вә 1120 һиҗри хөдүдендә шунда вафат итмештер". +Мәктүбне вакытында алган булсам, бу хакта, әлбәттә, сораштырып караган булыр идем. Башка берәр вакытны Хәлебкә барып чыгучылар булса, бәлки исләрендә тотарлар дип, аны бу урында зикер итеп үттем. Хәлебтән Җераблуска +Бу көндә Җераблус аталган урында әле тарихлары ачык мәгълүм булып бетмәгән "Хәтит" кауменең пайтәхетләреннән берсенең хәрабәсе булып, өелеп яткан балчыктан гына гыйбарәт булган ул хәрабәнең тарихи әһәмияте беренче дәрәҗәдә булганлыгы "Шура"ның 7 нче җилденең 21 нче нөсхәсендә зикер ителгән иде. Ул хәрабәләр Форат сахилендә Багдад юлы өстендә Хәлебтән 120 чакрым чамасы бер мәсафәдә генә булганлыктан, Хәлебкә барырга карар биргәч, Җераблусны зиярәт итәргә дә күңелемне беркетеп куйган идем. Мин Хәлебкә сәфәр итәр алдыннан, Форат аркылы салынмакта булган күпердә вә ул тирәдәге чуен юлда эшләүче көрдләр арасында бераз тынычсызлык чыгып, атышу вә үтерешүләр булганлыгы вә андагы күпер берлә юлны карап эшләүче немецларга каршы корал күтәреп чыгулары хәбәре газеталарда басылып чыккач, анда бармый калу ихтималы булуы мине бераз рәхәтсез итте исә дә, мин Хәлебкә йиткән көннәрдә андагы тынычсызлык тәмамланып, Җераблуска бару элекке шикелле имин бер хәлгә килгән. Моны Бәйрут инглиз консульствосында да раслаганнар иде. +Хәлебнең үзендә дә шул хәбәрне тасдыйк иттеләр. Шулай булгач, ул кадәр тәрәддед итми, Хәлебкә килгәч тә, Җераблуска бару көнен билгеләп куйдым. Үзем генә китәчәк булган булсам, ихтимал, бераз уңайсызланып та торган булыр идем. Ләкин ул йирләрнең таләбен, әхваль вә гадәтен яхшы белгән Зәки әфәнде Һәйкелнең дә минем берлә барачагы мине бөтенләй тынычландырды. +Билгеләнгән көндә иртүк вокзалга бардык. Поезд да бирелгән, китәргә дә күп калмаган иде. Билет алачак булганда, бер дә көтелмәгән бер уңайсызлык чыкты. Билет ала торган урынга кертмиләр. "Нөфүз тәзкирәңезне (рәсми документ) күрсәтеңез дә аннан соң керерсез, сез, ихтимал, гаскәрлектән качасыздыр", - диләр. +Полициянең бу сүзенә мин: "Мин әҗнәби бер дәүләт тәбәгасемен, билхак,3 госманлы да булыйм ди, без гаскәрилектән кайда качыйк? Без дәүләте Госманиянең бер кыйсменнән икенче бер кыйсменә китәмез. Хәрабәләрне зиярәт иткәннән соң кайтып киләчәкмез", - дигәч, полицейский: "Беләм, Форат сахиле - Госманлы дәүләте. Ләкин анда баргач, Форат буйлап каеклар берлә качалар. Әгәр дә сез әҗнәби дәүләт тәбәгасе булсаңыз, паспортларыңызны күрсәтеңез", - диде. Зәки әфәнденең паспорты янында икән, ул күрсәтте. Минем паспортым исә янымда юк иде. Чөнки күптән түгел чыккан бер канун буенча Госманлы дәүләте эчендә йөрүчеләрдән паспорт соралырга тиеш булмаганлыктан, мин ул кәгаземне консульствода калдырып чыккан идем. Инде ни эшләргә? +Сүземезгә ышанып, полицейскийның йибәрү ихтималы юк. Көллияттән бирелгән укучы вәрәкасын күрсәтеп карадым. Ләкин анда минем русияле икәнлегем язылмаганлыктан, ул да файда бирмәде. +Шулай аптырап торганда, сумкамда Бәйрут вәлисенең Шам валисенә язган мәктүбе берлә Хәлеб мәгариф мөдиренең мәктәпләргә язган тәүсыянамәсе барлыгы хәтеремә төште. Аларда минем Русияле икәнлегем күрсәтелгән иде. Шуларны алып күрсәттем. Башта яхшук каты бәрелгән полицейский, аларны укыгач, нәзакәт берлә платформага чыгарып йибәрде. +Җераблуска кадәрле ике сум унбиш тиенгә билет алып урнашкач та, күп тормый поездымыз кузгалып китте. +Поезд яхшы, шәп бара. Станцаларда да күп тормый иде. Ул юлда минем дикъкатемне җәлеб иткән нәрсәләр станцалардагы язуларның француз телендә язылганнары булды. Юл немецләр юлы: аны немецләр эшлиләр. Һәр йирдә немецчә вә шул юлга даир тәгълиматны үзләренә дошман бер милләт теле берлә язарга лөзүм күргәннәр. +Хәлебнең үзендәге вокзалны истисна иткәндә, Хәлеб - Җераблус юлының вокзал биналары кечкенә салынганнар. Ләкин стильләре чибәр генә. Ике арада йиде станца булып, исемнәре: Хәлеб, Мөслимия (бу станца янында зирагать мәктәбе бар), Әхтәрин, Чубан бәге, Акча куюнлы, Һәлмән, Җераблус дип атала. +Хәлеб берлә Җераблус арасы тигезлек булып, тау вә калкудан нам вә нишан юк диярлек. Вагон тәрәзәсеннән карап барганда күзгә беренче бәрелгән нәрсә - ул тирәдәге йирләрнең эшләнми бәрбад ятуларыдыр. Юл буенда мәдәнияттән, хәяттан әсәр күренми. Бөтен тирә-якта кабер тынычлыгы. +"Һәлмән" станцасыннан кузгалып киткәч тә, күземез шәрыкка, Форат тарафына тегәлде. "Форат!" дидек. Оҗмахтан агып чыга торган дүрт ермакның берсе булган ул тарихи елганың ялтырап ятканын, матур суын, газамәтле манзарасын һәркемнән мөкаддәм күрергә теләдек. Ләкин интегә-интегә тәрәзәдән карап баруымыз бушка китте. Җераблусның үзенә барып төшми торып Форат күренмәде. +Җераблус станцасы Форатка ике чакрым чамасы йитмәс борын салынган. Ул урыннан шәһәр дә күренми иде. Без, поезддан төшкәч тә, нәрсәләремезне күтәреп, шәһәргә юлландык. Вокзалда гараба да, хәммаль дә юк иде. +Вокзалның артына гына бер катлы итеп, янмаган кирпечтән салынган "Отель-ресторан"га туктамый киттек. Чөнки хәрабәләр нәкъ яр читендә булганлыктан, аларга якынрак бер урынга урнашасымыз килә иде. +Әмма көн бик эссе, шәһәр бик ерак булгач, нәрсәләремезне алып барырга гарабачы яки хәммаль дә булмагач, ахры шул вокзал янындагы "Отель-ресторан"га урнашырга карар бирдек. Безгә ике краватлы бик таза бер бүлмә бирделәр. +Ресторанда немец ашы, пивосы - немец пивосы, язулары немецчә, өстәл янында ашап утыручылар барысы да немецчә сөйләшәләр иде. Ашап-эчеп утыручылар яки бер-ике шешә пиво алып, шахмат уйнап утыручылар барысы да зур гәүдәле, чиертсәң каны чыгарга торган немец иде. Кыскасы, отельнең һәр нәрсәсеннән немец исе килә, мәмләкәтнең төп хуҗалары булган төрекләрдән эз дә юк иде. +Форатның янынарак бару өчен андагы баракларны, хастаханә вә кантораларны, аларның эчендәге хәятны, өстләрендә җилфердәп торган немец флагларын күргәч, ул йирдә Госманлы дәүләтенең бер кыйсеме түгел, бәлки бер немец колониясе диясе килде. Һәм ул шулай да! Ул йирләрдә асыл төреклектән, асыл Госманлы идарәсеннән нәрсә генә бар? +Одельдә ашап-эчеп бераз ял иткәч, шәһәрне карарга киттек. Ләкин шәһәр булыр дип көткән урынымызда ни күрик - землянка берлә фәүкыльгадә пычрак берничә куыш, бер кечкенә генә йирдә пычрак, ләкин яхшы ук галәбәле бер базар, менә безнең гостиницы табырга өмид итеп килгән шәһәремез. Анда кунып ятырлык түгел, утырып аш ашарлык та урын юк. Анда баргач, вокзал янында калган булуымызга куандык. Үземезнең анда барган була калсак, никадәр алданган булачак булганымызны искә төшереп көлештек. Хәрабәләр өстендә +"Шәһәр"не күргәч тә, асыл максатымыз булган хәрабәләр карарга киттек. Хәрабәләр Форат аркылы салынып яткан күпернең шималендә, елганың матур гына булып ерылган бер урынында калку бер йир өстендәдер. +Нәкъ яр читендәге калкуның башындагы хәрабәләр румалылар дәверенә гаид булган. Хәрабәләрне берәр-берәр караудан элек без шул калкуның башына менеп аларның гомуми күренешен тамаша иттек вә икенче якка әйләнеп Форатның гүзәл күренешенә карап та бераз уй вә фикергә чумдык. +Тарихи бер ярның башында, тарихи бер елганың алдында, тарихи бер хәрабәнең өстендә күңелгә, бигрәк тә бер төрек баласының күңеленә әллә ниләр килергә, әллә ниләр искә төшеп, калебләр нечкәрергә, күзләр яшь берлә тулырга мөмкин. +Гүя авыр тәэсирдән бераз юану өчен, без, Форатка таш ыргытып, бер-беребездән уздыра башладык. +Бераздан хәрабәләрнең казылган урыннарына төшеп тамаша итә башладык. Казылган урыннарда мәгъбәд калдыклары, бик каты таштан ясалган үгез вә арыслан һәйкәлләре, зур язулы ташлар бик күп иде. Кайсыбер ташларны кузгатып алганнар. Кузгатырдай булмаганнары урыннарында калганнар. Табылган ташлар вә башка нәрсәләр янына гарәпчә вә инглизчә "Язуларны күчерү вә рәсемнәрен алу мәмнүгъдер" дип язып куйганнар. Соңыннан ишетеп белүемезгә күрә хәрабәдән табылган нәрсәләрнең күчерерлек булганнары складларга куелалар, авырыраклары исә урыннарында калганы хәлдә бераз тәртипкә китереләләр икән. Казылган туфракны Форад ярына алып барып түгү өчен тар вә нечкә генә ��уен юллары салганнар. +Хәлебкә китәргә торганда, Бәйрут вокзалында көллияттәге танышларымнан Ибраһим Бәһмән исемендә берсе очрап, минем Җераблуска барачагымны белгәч: "Андагы хофәрият комиссары Гали Фуад бәк минем танышым, мин аңа бер тәүсыянамә язып бирим, ул сезгә хәрабә вә асарләрне яхшылап күрсәтер" дип, визитный карточкасына берничә сүз язып биргән иде. +Мин дә, Төркиядә андый тәүсыянамәләрнең роле бик зур булганлыгын игътибарга алып, Ибраһим әфәнденең визитный карточкасын мәхәлмәмнүният алган идем. Хәрабәләрне карап чыккач, складтагы асарләрне дә бер күздән үткәрер өчен, Гали Фуад әфәндене эзләп киттек. Шуннан ерак түгел бер землянкада тора икән. Бик яхшы кабул итеп, ширбәтләр тәкъдим итте. Ибраһим әфәнденең карточкасын бирмәс борын ук, безгә бик яхшы илтифат күрсәтте. +Гали Фуад әфәнденең сүзләренә караганда, хәрабәләрне казу һәр ел кышкы айларда гына алты ай дәвам итеп, һәр көн йөз илле кадәр кеше эшли икән. Хофәрият эшен идарә итү инглиз галимнәреннән оештырылган бер һәйәткә тапшырылып, мосрафы да бер инглиз ширкәте тарафыннан тәэмин ителә икән. Хөкүмәт берлә ширкәт арасында ясалган договорга күрә хофәрият нәтиҗәсендә табылачак асарләр бары да хөкүмәте Госмания милкенә кереп кала. Ләкин аларның рәсем вә модельләрен нәшер итү ширкәткә монополия итеп бирелгән, хофәрият башында тарих мөтәхәссисләреннән оешкан бер һәйәт тора икән. +Складтагы асарләр арасында төрле мөһерләр, алтыннан ясалган зиннәт әсбаблары, каберләрдән чыккан яндырылган инсан сөякләре, алтын савытлар дикъкатьне аеруча җәлеп иттеләр. Хәтитләр үлекләрен яндырып, бер чүлмәккә тутыра вә чүлмәкнең авызын да алтын капкач берлә өртә торган булганнар икән. Шундый чүлмәкләрдән үзе дә алтын, капкачы да алтын, сөякләре дә һич бозылмаганнары бар. Гали Фуад бәк аларны аерым-аерым күрсәтеп, кирәкле урында аңлатып та йөрде. +Табылган нәрсәләрнең хәтитләргә ассириялеләрнең тәэсире бик зур булганлыгы күренеп тора. +Иске милләтләрнең тарихын ачырга зур хезмәт иткән нәрсә, табылган нәрсәләрдән бигрәк, аларның өсләренә язылган язулардыр. Мисыр вә Иранның тарихи пәрдәләреннән бик күпләре "иероглиф" вә "чөй" язулары укырга имкян табылгач кына күренде. Бүген хәтит тарихының караңгылыкта торуына бер сәбәп - ул милләткә гаид хәрабәләрдә табылган язуларны галимнәрнең укый алмауларыдыр. Мәзкүр хәрабәдән табылган язулы бик зур ташлар бар. Ләкин аларның берсен дә укый алмыйлар. Шундый укылмый торган "хәтит язуы" Хәлебнең "Кыйкан җамигы" аталган иске бер мәсҗедендәге бер ташта да бар. Шул хәтит язуларын укырга берәр ачкыч табылып, хәрабәләрдә табылган таш вә диварлардагы язулар укылса, ул милләтнең тарихы яктырыр иде. Ләкин "иероглиф" вә "чөй" язуларын хәл итәргә ачкыч булган "Рузетта" вә "Биһстән" ташлары шикелле берәр ачкыч хәтит язуы өчен табылырмы, юкмы, аны киләчәк күрсәтер. +Җераблус тарихы хәтитләр дәвере, ассириялеләр дәвере, румалылар дәвере, гарәпләр дәвере дип дүрткә бүленә. Румалылар дәверенә гаид асарләр без Форатка таш аткан калку өстендә бик күп чыккан. Ихтимал ки, ул урын курган булгандыр. Ассириялеләрнең эзе табылган нәрсәләрнең бик күпләрендә күренеп тора. Гарәп дәверенә гаид берәр нәрсә исә күземә чалынмады. +Табылган нәрсәләрне безгә күрсәтеп, ишекне бикләп алгач, Гали Фуад әфәнде, үз ватандашларыннан зарланып: "Менә сез дөньяның икенче читеннән килгәнсез. Мондагы хәрабәләрне вә аларда табылган асарләрне күрергә телисез. Бу мәмләкәт сезнең үз мәмләкәтегез булмаган хәлдә, сез аның мәшһүр урыннарын күрү юлында никадәр чыгым тотып вә кыенлык күрәсез. Күптән түгел Лондонның мәшһүр бер адәме дә, шул хәрабәләр вә асарләрне күрү өчен генә, меңнәрчә лира чыгым тотып, килеп бераз торып китте. Минем ватандашларым вә туганнарым исә андый бер нәрсәне уйлап та карамыйлар. Мин аларны даими чакырам, үзегезгә файда булыр, килегез, гыйбрәт алыгыз, дим. Ләкин бүгенгә кадәр минем чакыруыма игътибар иткән бер кеше булмады. Безнең үз мәмләкәтемезгә булган мәхәббәтемез шул дәрәҗәдә", - дип сөйләп килде. XI Форат буенда +Гали Фуад бәк яныннан аерылгач, без Форатның кырчынлык булган бер йиренә барып су керергә уйладык. Яз көне, ташу вакыты булганлыктан Форат бик болганчык вә гаять каты ага. Шуның өстенә суы бик суык иде. Шулай булса да көллияттә кыш буе 8-10 градуслык суда көн саен юынып суыкка өйрәнгән булганлыгымыздан, күп уйлап тормый, чишенеп төшеп, колач ташлап йөзәргә керештек. Форатта йөзү вә чуму бик күңелле булды. Аннан да моннан да калкып чыккан камыр ашлавы зурлыгы гөберле бакалар йөзүнең шигъриятен тагын да арттырдылар. +Көн буе эссе һавада йөргәннең соңында суык суда коену җиңеләйтеп вә рухландырып йибәрде. Елгадан чыкканда, минем чәй эчәсе дә килгән иде. Шул сәбәпле киенеп беткәч тә, яр читендә күпердә эшләүчеләргә чәй вә каһвә әзерләп торучы бер каһвәченең чатырына барып чәй хәзерләттек; аны Форатның ярына аякларымызны салындырып утырып, су агымын, балык уйнауларын тамаша итә-итә эчтек. Без чәй эчеп бетерүгә, кояш батып караңгы төшә башлаганлыктан, без каһвәче чатырыннан туры вокзалга юнәлдек. +Икенче көнне, Форатның аръягындагы станцияне вә аннан ерак түгел, бу яктан бик матур күренеп торган бер именияне тамаша итеп кайту нияте берлә чыгып киттек. +Форат аркылы чыгарга тимер юлның күпереннән башка күпер юк. Аның аркылы чыгарга исә эшчеләрдән башкаларга мөсагадә юк. Каек берлә чыгаручылар бар, ләкин Нух галәйһиссәлам дәвереннән мөкаддимге ысул берлә ясалган ул каеклар берлә аргы якка йиткәнче, Әйюб галәйһиссәлам сабыры кирәк булыр. Беренчедән, алар бик юка тактадан ясалган булганлыкларыннан бөгелеп-сыгылып торалар. Бераз катырак агым аларны дер селкетә. Икенчедән, башлары очлы булганлыктан, йөртү фәүкыльгадә авыр вә йөрүләре дә би�� акрын. Шуларның өстәвенә ишкәкләре дә таяк вә колгадан гына гыйбарәт. +Аръякка чыгарга башка юл таба алмасак, әлбәттә, шул каекларга утырып чыккан булыр идек. Ләкин без аларга утырудан мөкаддәм күпер аркылы чыгарга рөхсәт алу юлларын карадык. Зәки әфәнде немецчә белә иде. Ул шуннан ерак түгел бер урында торган бер инженердан рөхсәт сорады. Инженер рөхсәт биреп, күпер саклап торучы чиркәсләргә безне үткәрергә кушты. +Форатның сул ягына чыгып, ике тарафын әйләнеп, күпер тугрысындарак булган матур имениегә килдек. Имениенең янында гына бер авыл да бар. Хатыннарның ачык йөрүләренә караганда, христиан авылы булса кирәк. Үзләре гарәпчә сөйләшәләр иде. +Без, иртәнге ашны Форат буенда ашамакчы булып, отельдән чәй эчми генә чыккан идек. Аннан алып чыккан тәгамнәремез янына авыл маен да кушып ашыйсымыз килгәнлектән, өйдән өйгә май сорап киттек. Өйләр бик пычрак, күбесе тәрәзәсез. Бүре өне шикелле җир тишекләреннән гыйбарәт булып, эчендәге кешеләр дә кыш көне йокыга талган сукыр тычкан шикелле оеп утыралар. Аларның сөальләргә каршы юньләп җавап кайтарасылары да килми. Ниһаять, бер өйнең алдында бер күн капчыкны әрле-бирле тәгәрәтеп, селкеп торган, үзе дә, киеме дә дегет шикелле кап-кара бер хатын күрдек. Ул май язучы икән. Безнең үтенүемезне кабул итеп беркадәр яфрак өстенә салып бирде. Без ул майны сатып алдык. Юкса ясаучысын күргәч, аны ашауга күңел тарту әллә кайда торып калды. Без аны үземез ашамыйча, аның берлә Форат буендагы чикерткә вә кырмыскаларга бер "Сөләйман галәйһиссәлам зыяфәте" бирдек. +"Инде имениене дә күреп үтик. Аннан соң Форат буена утырып ашармыз", - дип, май алгач, имениенең капкасына таба киттек. Без ишек алдына йиткән вакытта гына, каршымызга бер-ике авыл кешесе чыгып, мөлаем гына кайда барганымызны сорадылар. Без максатымызны әйткәч, арада берсе: "Алай булса мин үзем мөсагадә сорап чыгыйм. Әхмәд әфәнде янына сезгә керү килешмәс, аның хатыннары бар", - дип кереп китте. Бераздан соң чыгып: "Әхмәд әфәнде әйтә: "Бакчаны йөреп күрергә мәмнүн мөсагадә итәр идем, ләкин бакчачым бик начар адәм. Куркамын ки, әфәнделәргә начар мөгамәлә итеп, начар сүзләр сөйләп, аларны рәхәтсез итәр", - дип җавап бирде. +Зәки әфәнде: "Бакчачы теләсә ни сөйләсен, мадам ки хуҗа мөсагадә итә, керәмез", - дигән иде дә соңыннан бакчага кертүне хуҗаның үзе арзу итмәгәнлеге, шул рәвештә җавап бирүнең әдәби сурәттә рәд итү икәнлеге аңлашылгач, керми киттек. Ихтимал ки, Әхмәд әфәнде үзе каты җавап та биргәндер. Тик аның янына кереп чыккан кеше үзлегеннән шулай йомшатып әйткән булыр. +Әхмәд әфәнденең ул тирәдә бик залим вә мөстәбид бер помещик булганлыгын, күптән түгел булып үткән ихтилялда да аның кулы булганлыгын сөйләделәр. +Ничек булса да ул, төрек-шәрык мөсафир борадәрлеген бик түбән шәкелдә генә булса да, көчле иттерә алмады. Әхмәд әфәндедән ул җавапны алгач, Форатның яшел яры өстенә утырып, Хәлебтән алып килгән йимәкләремезнең иң соңгысын бик зур иштиһа берлән ашадык. +Аштан соң бераз истирахәт Форат хатирәсе итеп аның сахиленнән бераз чәчәк вә ташлар алгач, отелемезгә кайтып, аннан вокзалга киттек. +Поезд кузгалып киткәндә генә Форатка салынган видагъ нәзарыннан соң тирә-якта карап барырлык вә дикъкатьне җәлеп итәрлек бернәрсә дә булмагач, мин, башымны тәрәзәдән тартып алып, ул сәфәремдә алган тәэсиратым хакында үземә хисап бирә башладым. +"Төркия мәмләкәте - сәяхәт итеп гыйбрәт алыначак бер мәмләкәт. Ләкин, һәрхәлдә, алты ай буе көненә алты-йиде сәгать укып талган баш вә тәнне ял иттерү максаты берлә гизеләчәк бер мәмләкәт түгел. Хосусан, Төркиягә мәхәббәте булган вә аның тәрәккыйсен бөтен вөҗүде берлә арзу иткән кешеләргә һәр адымда кан еламый үтү мөмкин түгел. Бу карьяләрнең хәле; карья әһалисенең мәгыйшәте; андагы алпавытларның истибдады мөгамәләсе; ул кадәр мөнбит йирләренең истифадәсез ятулары; шулар өстәвенә Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ кавеме шикелле әҗнәби истилясы, барсыннан да бигрәк төрек зыялылары ошбу хәлләр берлә ашна булып, аның берлә хисаплашырга теләмиләр. Әгәр дә алар Истанбулдан башка йирдә дә Төркия барлыгын исләренә алып, вилаятьләрен йөреп чыксалар вә андагы әхвәлне өйрәнеп ислах итү чараларын карасалар, Төркия бүген хәзергедән күп алда булыр иде. Төрек зыялылары вилаятьләргә ун лира мәгаш берлә китүгә Истанбулда биш лира берлә калуны тәрҗих итәләр. +Австриялеме, маҗарлымы берсенең Траблис мөхарәбәсе вакытында бер төрек дустына: "Сезнең иң зур кабахәтләреңездән берсе - мәмләкәтеңезне белмәвегездер" дәгәне хәтеремдә калган. Менә мин ул фикернең дөреслегенә тәмам иман китердем. Төрек милләтенең иң зур фаҗигасы сәясәттәге мәһарәтсезлеге түгел, бәлки мәмләкәте хакындагы җәһаләте, дигән. Һәрхәлдә, бу мәмләкәтне сәясәт мәйданындагы уеннар Аурупа пайтәхетләрендә күрсәтелгән сәяси мәһарәтләр берлән генә яшәтү мөмкин түгел. Бу дәүләтне уяту вә аңарга яңа хәят биреп, аны бу дәвердә яшәргә сәляхиятле итеп йибәрү өчен, киченү (яшәү) ысулларын үзгәртергә, алар арасында яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, аларга иҗтимагый вә икътисади сизүләр салырга тиештер. Боларны гамәлгә куюны вилаятьләргә иттифакый барып чыккан мәэмүрләрдән генә көтми, аның артыннан төрек зыялылары сызганып эшләргә тиештер. Юкса ул мәмләкәтнең хадимнәре пайтәхетнең гүзәл манзараларын, бугаз эченең шагыйранә күренешләрен ватан хезмәтенә тәрҗих итсәләр, карьяләрендә Адәм дәверендәге хәятлар, Нух дәверендәге көймәләр, Ибраһим дәверендәге өйләр, таш дәвердәге кораллар егерменче гасырда - бүгендә очу, су астында йөрү гасырында истигъмаль ителсәләр ул мәмләкәт могҗизалар саясендә дә яши алмас..." +Сәфәрем хакында хисап бирергә башлар-башламас шундый фикерләр, берсе артыннан берсе төркем-төркем башыма килә башлап, Хәлебкә ирешкәнче мине мәшгуль итеп бардылар... XII Хәлебтән Хомска +Хәлебтән кайтышлый юл өстендәге Хәма вә Хомс шәһәрләрен зиярәт итеп чыгу минем планыма башта ук кергән иде. Ләкин Хәманы зиярәт итүдән ваз кичтем, чөнки, Хәлебтә сорашып белүемә күрә, анда зиярәт итәрдәй нәрсәләр күп юк булып чыкты. Хәманың бүгенге шөһрәтенә сәбәпче булган су чыгара торган тәгәрмәчләрне (нагураларны) барганда ук күреп үткән идем. Чөнки алар чуен юлның янында гына; өстәвенә поезд ул җирдән акрын гына үтә. +Хәма нагураларының дөньяның иң зур нагуралары икәнлеген бер Америка журналында укыган идем. Шул ук журнал аларның рәсемен дә куйган иде. +Аларның ясалу ысуллары, әсасән,1 безнең монда бакчалыкта файдалана торганнардан күпкә аерылмый. Ләкин тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерүче куәт ат яки машина түгел, бәлки елганың агымындадыр. +Хомс шәһәре - ислам яулары тарихында бик зур роль уйнаган бер шәһәрдер. Мәшһүр Пальмира (Тәдмир) хәрабәләренә якын станца шул булганлыктан бүген ул хәрабәләрне зиярәт итүчеләр күбесенчә Хомстан китәләр. Бүгенге Хомс мәдәният дөньясы берлә бәдәвият дөньясы арасында бер маяк урынында тора. Аның шәрыкта күз күреме йиргә сузылып киткән киң сахрада бәдәви хәяты башланып, аның мәдәният дөньясын искә төшереп торырдай нәрсәсе дә юк. Анда яшәүче бәдәвиләрнең хөкүмәткә итагать итүләре дә бик сатхи гына булганлыктан, Хомс тирәсендә ихтилял вә баш тартулар да әледән-әле була тора. Хомс бу елларда гади бер уездный шәһәр иде. Ләкин Италия сугышыннан соң Бәйрутның гаскәри мәркәзлеге бетерелеп андагы гаскәр Хомска күчкәч, ул хәрби яктан бер әһәмият кәсеп итеп, анда хәят дәрәҗәсе арта төште. +Хомс шәһәре - кечкенә вә җитди караганда авылдан күп аермалы күренмәгән бер шәһәрдер. Биналары күбесе берәр катлы вә балчыктан салынган, урамнары тар вә нәзакәтсез. Базарлары ул тирәдәге башка шәһәрләрнеке төсле күп өлеше каплаулы, тәртипсез вә пычрактыр. Иске Ташкенттагы сарт өйләре кабиленнән Хомс өйләренең бик күбесендә урам якта тәрәзә юк. +Урамында ачык йөргән хатыннар бер дә күренмәгәч, мин: "Хәлебтә христиан бер дә булмаса кирәк, яки христиан хатыннары арасында базарда йөрү гадәте юк булырга кирәк", - дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан мәгълүм булуына күрә анда христиан вә яһүдиләргә дә, ягъни кайсы милләт вә дингә мәнсуб булса да, хатыннарга ачык йөрү мәмнугъ икән. Димәк, ул шәһәр гарәпләр тарафыннан фәтех ителгәч, анда кертелгән канун бүгенгә кадәрле үзенең көчен саклап килгән. Моны ишеткәч, мин: "Юнанлыларның Салоникта, французларның Фаста ислам хатыннарыннан көчләп пәрдә ачтырулары моңа каршы бер гакес хәрәкәт икән", - дип уйладым. +Хомс шәһәрендә елына бер мәртәбә була торган "Хәмис әл-мөшаих" исемендә бер дини бәйрәм була. Бер атна буе дәвам иткән бу бәйрәм вакытында элек шәһәр гадәттән тыш бер галәбәлеккә әйләнеп, гостиницалар, ханәләр, тәкияләр вә хәтта мәчетләр шыгрым тулалар. Бәйрәмгә килүчеләр Хомсның базарына күп акча калдырып, аның икътисади яктан күтәрелүенә яхшы ук ярдәм итәләр. Бәйрәмнән дингә килгән файда никадәрдер, мин анысын белмим. Ләкин аның тиҗарәт җәһәтеннән булган файдасы бик мөһимдер. Ул вакытта чуен юл идарәләре дә йөрү бәһаләрен киметеп, барып кайтуга вә билгеле бер вакытта кайтып йитү шартлары берлә, ярты хакка билет саталар. +"Хәмис әл-мөшаих" бәйрәменең дини әркяне мөгайян бер пәнҗешәмбедә шәһәр вә әтраф мөшаихләренең ("Хәмис әлмөшаих" дию шул сәбәпләрдәндер) башка шәһәрләрнең башлыклары, барча куманданнар вә башка зур мәэмүрләре булганы хәлдә тантаналы бер йөреш берлә Халид бине Вәлиднең каберен барып зиярәт итүләреннән гыйбарәттер. Ул йөреш вакытында тәкбирләр әйтелә, дога вә салаватлар вә сахибе кабернең мәнакыйблары укыла. Ул көнне тәгъзыймән туплар атыла, төрле уеннар вә күңел күтәрү мәҗлесләре була. Куйлар суеп, фә кыйрь вә гаҗизләрне ашата вә эчерәләр. +Мин Хәлебтән киткән вакытта льготный билетлар сатыла башлап, Хомска баручылар гаять күбәйгән иде. Шулай да Хәмага йиткәнче, ул кадәр тыгызлык булмады. Хәмадан соңгы галәбәлек исә әйтеп бетерерлек булмады. Ун кешелек купеларга егермегә якын кеше керү өстенә вагоннарның өске купеларына кадәр менеп утырганнар иде. Дини хис берлә рухланган ул халыкка закон да юк, чуен юл идарәләренең әмерләре дә юк, кондукторларның таләпләре дә юк иде. Аларның алларына алган бер нәрсәләре бар иде ки, ул да булса, ничек булса да Хомска барып йитү, андагы дини мәрасимдә катнашу иде. +Хомада минем купега, күзләре котырган этнеке шикелле кызарган, чытык йөзле, кабих сималы мәхәббәтсез әллә нинди адәмнәр утырдылар. Аларның ни дә булса нормальный кешеләр булмауларын тәхмин иткән идем. Фикерем тугры чыкты. Алар барысы да яннарына, "Кара диңгез киңлеге" чалбарларының кесәләренә, сыра шешәләре берлә аракылар салып чыкканнар икән. Шуны юл буе эчеп, вагонны кабих ис берлә тутырып, Хомск а йитәр алдыннан Халид бине Вәлиднең кабере зан ителгән урынга салынган мәсҗед күренә башлагач, алар "Дәхлик, йа сәййидина Халид" дип фөрьяд итә-итә, аракыны голдыр иттереп аллыартлы өзлексез йота башладылар. Сабан туенда эчәчәкләренә куанып йөргән безнең кайбер агай-эне шикелле ул гарәпләр дә "Хәмис әл-мөшаих" бәйрәмендә эчәчәкләренә куанып бара иделәр. XIII Шамда +Поездымыз Шамга төнлә сәгать 12 ләргә килде. Аннан нәкъ бер ел элек барып, Шам берлә яхшы ашна булып китүемә электр яктысы астында Шамның беренче күренеше яхшы ук тәэсир итте. +Хәлебтән ачык хат берлә хәбәр бирүемә күрә, Талиб әфәнде каршы төшеп торган икән. "Коддес шәриф" отеленә китеп урнаштым. "Коддес" отеленең Җәбәл Касиюнга караган бер бүлмәсендә ике татар баласы төн буе чүкердәшеп чәй эчтек. +Икенче көнне торып ашап-эчкәч, Шамга килүдән төп максатым Ибн Тәймия вә Ибн әл-Каййим әл-Җәүзийя язуларының фотографын алу чараларын күрергә киттем. Башта "Мәлик әзЗаһир" китапханәсенә барып, назыйрдан ул әсәрләрнең берәр сәхифәсен фотографханәгә алып барырга мөсагадә булыпбулмаячагын белештем. Назыйр, китапларны китапханә тышына чыгарырга мөсагадә итә алмаячагын бәян итеп, әгәр дә фотографчы үзе килеп рәсемнәрен алуга риза булса, мөсагадә итәчәген сөйләде. +Ибн Тәймия вә Ибн әл-Каййим әл-Җәүзийянең язуларын хави булган китапларны табып, якынча кул астына гына куйгач, фотографчы эзләп киттем. Шамның "Невский проспекты" булган "Мәрҗә" мәйданында бер фотографханәгә бардым. Ләкин аның сахибы китаплар үз ханәсенә китерелсә генә рәсемнәрен чыгарачагын вә үзенең китапханәгә барып йөри алмаячагын бәян итеп, өстәвенә гаять кыйммәт сорады. Хакы ни булса ул иде... Ләкин үзе китапханәгә барырга риза булмагач, башка берәрсенә барып караячак булып, кайтып киттем. Кайтуыма номерыма һәмшәһриләремез - "Мәктәп Солтани" талибәләре Кәмал вә Галимҗан әфәнделәр килгәннәр иде. Аларга дәртемне сөйләп биргәч: "Хафаланма, "Мәлик әз-Заһир" китапханәсенең күршесендә генә безгә таныш бер фотографчы бар. Ул үзе барып чыгарыр, хакын да күп куймас", - диделәр. Шул сәгатьтә ул фотографчының өенә киттек. Кабул итеп, китапханәгә килде вә минем күрсәткән ике сәхифәнең рәсемен чыгарып бирде. +Ибн әл-Каййимнең язуы бер китапның тышында берничә юл гына табылды. Ул үз каләме берлә китапның исемен генә язып куйган. +Ибн Тәймиянең рәсем хаты исә әллә ничә рисаләдә табылды. Шулардан мин хәзрәти Хөсәеннең башына гаид бирелгән бер сөальгә язылган җавап рисаләсенең икенчеме-өченчеме сәхифәсен алдырдым. Ул мәсьәләгә гаид сөальне Ибн Тәймиягә бер кеше язып биргән булырга тиешле. Чөнки сөальнең рәсем хаты бөтенләй башка булу өстенә ул яхшы ук ачык язылган. Ибн Тәймия үзенең җавабын сөальнең кәгазенә үк башлап киткән. +Шам хатирәсендә тасвир ителгәнчә, Ибн әл-Каййимнең язуы ачык, үз-үзеннән укып торырлык: Ибн Тәймиянең исә юньләп танылмый. Ибн Тәймиядән соралган сөальне танырлык итеп язып алуга китапханәдә очраган Җәмаледдин әл-Касыйминең шәкертләреннән шәех Хәмид әт-Тәкыйнең бик күп ярдәме тиде. Ачык фикерле голәмалардан булган ул зат берлә бәгъзе бер дини мәсьәләләр, исламияттә булган дини фиркаләр хакында бераз сөйләшүемез дә булды. Шәех Хәмид әт-Тәкый могтәзиләләргә бик зур урын бирә вә аларның хезмәт вә кямаләтләрен бик яхшы тәкъдир итә икән. "Могтәзиләр исламиятьне сакларга тырыштылар. Мәгъкулатны мәнкулатка татбикъ итүдә беренче урынны тоттылар ..." ди. +Ул көнне шәех Хәмидтән Җәмаледдин әл-Касыймине сорашып, аның адресын алган идем. Ул миңа: "Шәех әле бераз рәхәтсез. Кәефе яхшылангач, ...мәсҗеденә дәрескә йөри башлар. Шунда күрешергә мөмкин", - дигән иде. Ләкин миңа ул галимне күрү язмаган икән. Беркөнне иртә берлә йокыдан торгач та, шул көн чыккан "Әл-Моктәбәс"ме, "Әл-Мишкят"ме газетасын кулыма алсам, анда Җәмаледдин әл-Касыйминең дөньядан күчкәнлеге языл��ан иде... +Фотографчыдан рәсемнәрне алып күңелем тынычлангач, Шамның үткән ел күрә алмый киткән урыннарын тамаша итәргә башладым. Алардан бу урында язып китәрлеге җәбел Касиюндагы мәгарәдә булган тау авызы берлә аның егълап, даимән яшь агып торган күзе иде. +Беркөнне шунда киттем. Аның сакчысы ул профессиянең бөтен сәясәт вә ысулларын белеп бетергән үткен бер шәех икән. Мин мәгарәгә керер-кермәс Шам хакында мәүзугъ хәдисләрне яудыра башлады вә минем гаҗәмилегемә таянып, Коръәндә Шамга һич тәгъликы булмаган аятьләрне укып, ул урынның мөкаддәслегенә даир әллә нинди фикерләр бәян итә башлады. +Мәгарә эчендә түшәмдә азрак күзгә охшаулы булган ике тишектән су тамчылап тора. Суның җиргә тамуы ул кадәр еш түгел. Ләкин "күз" өстендә җыйналып торган тамчыны сөртеп алу берлә урынына икенчесе килеп чыга. Ул мәгарәне зиярәт итеп чыккан русияле бер зыялы зат аның харикылгадә бер сыйфатка малик булуына шул хакыйкатьне дәлил итеп китергән иде. Ул әфәнденең Шамны зиярәт итүе җәй ахырларында, коры вакытта булганлыктан, ул вакытта "күз яше" идәнгә таммый, күз өстендә җыелып кына тора торган булган. Җыйналган суны сөртеп алу берлә урынына яңадан җыйналган. +Мин барган вакыт яз, яңгырлар яңа туктаган бер вакыт булганлыктан, җәбәл Касиюнның күз яше бик мул иде. Шул сәбәп ле сәяхларның, заирләрнең күзләренә сөртүдән арткан "яшьне" җыйнар өчен, күз турысына, идәнгә савытлар да куйганнар иде. +"Күз" чокырындагы тамчының болай җиргә тамып төшмәгәне хәлдә кул берлә сөртеп алгач та урынына яңадан җыелуына килсәк, аны хикмәте табигыянең бик ибтидаи кануннарыннан берсе дип изах иткәнлектән, ул харикылгадәләр мохитенә алып китәргә лазем юк. +Күздән бераз читтәрәк авызга охшаган бер чокыр вә аның эчендә тешләргә охшаган берничә калкулар бар. +Боларны күрсәткәндә, сакчы ул мәгарә вә ул галәмәтләр хакындагы кыйссаларны бик тәмләп сөйләп йөрде. Ул кыйссаларның нидән гыйбарәт булганлыгын мин Шам хатирәләрендә зикер итеп үткән идем. Шул сәбәпле бу урында аңа тукталмыйм. Шуны гына әйтеп китим: мәгарә эчендәге күз, авыз вә тешләргә, аның бер читендәрәк булган риҗалел-гаиб урыннарының аларны иҗат итүче нәрсә табигать - яки харикылгадә бер куәт - үзе генә булмый анда сангать тә катнашканлыгы аз гына дикъкать берлә караганда да күренеп торадыр. +Бер юл төшкәндә Шам хатирәсендә тасвир ителгән каберстанны вә аның мин беренче барганда эшләнеп яткан төрбәләрне карап чыктым. Мин беренче барганда известь чокыры булып яткан урыннар хәзер төрбәгә әйләнгәннәр. Әл-бәйте рәсүл каберләреннән берсенең өстенә бик матур бер мәсҗед салып яталар. Манарасы эшләнеп бетеп килә иде. Ул мәсҗедне солтан Мөхәммәд хамис хәзрәтләре салдыра икән, аны күргәч вә салдыручысы кем икәнлегеннән дә хәбәрдар булгач: "Тере милләтләрнең терек хөкемдарлары терекләргә тәрбияханәләр салдырганда үлек милләтләрендә дә үлек ��өкемдарлары үлекләргә тәрбияханә салдыралар" дип уйлаудан үземне тыя алмадым. +Икенче баруымда, шәһәрне күп карап йөрисе булмагач, күбрәк вакытымны җамигъ Өмиядәге мәдрәсәләр кысаларында үткәрдем. Анда укылган дәресләрне мәгънәле вә файдалы нәрсәләр дияргә мөмкин түгел. Нәкъ безнең иске мәдрәсәләр ысулында низаг ләфызы берлә вакыт үткәрәләр. Кешене куркытып әхлаклы вә динле итәргә тырышудан җәхим вә һавия тәкъдирләреннән күп үтә алмый. Тик беркөнне бер мәдрәсә генә заманчарак, яңарак рухта, фәлсәфирәк бер дәрес бирәм дип, Аурупа мәктәпләре, алардагы тәрбия хакында бик кызык фикерләр сөйләп алды. Вә ахырында Бәйруттагы Америка көллиятенә тукталып, аның хакында да хилаф хакыйкать бик күп нәрсәләр яудырды. +Ул мәдрәсә Аурупа мәктәпләре хакында сүз сөйләп китәргә мөнәсәбәт чыгарган мәсьәлә дә бик кызык кына булды: "Насранилар, яһүдиләр Ибраһим галәйһиссәламне яһүди насрани булган, диләр. Аллаһы Тәгалә гакыллар бирсен. Мусадан да, Гайсәдән дә шулкадәр йөз сәнәләр мөкаддәм килгән бер зат ничек Муса яки Гайсә динендә булсын. Ул, ягъни Ибраһим, ул диннәрнең берсенә дә мәнсуб түгел, бәлки мөселман иде", - диде. Шуннан соң әлеге мәктәпләргә сикерде. Әгәр дә мөдәрриснең шул тәкърире вакытында гарәпчә белгән бер миссионер торып: "Сүзегез бик дөрест, Ибраһим пәйгамбәр үзеннән ничә гасырлар соң килгән Муса яки Гайсә диненнән була алмаган. Ләкин ул ничек Мусадан да, Гайсәдән дә бик күп соң килгән Мөхәммәд галәйһиссәлам динендә була ала?" дигән булса, мөдәррис ни җавап биргән булыр иде икән. +Кыскасы мин Могавия җамигында берничә кич берничә мәдәрриснең тәдрисен тыңлап үткәрдем. Ләкин аз гына булса да күңел күтәрердәй, күңел канәгатьләнердәй бер нәрсә алып чыкмадым. Исламиятьнең иҗтимагый җәһәтенә игътибар итми, аның ялгыз дини җәһәтен генә алалар икән - саф дин, саф дини мәсьәлә тирәсендә йөрсеннәр иде. Ул вакытта да күңелгә яхшы булыр иде. Ләкин аларда берсе дә юк. Бер мөдәррис сәгатьтән артык вакытта рәҗем вә кыйсас хакында сөйләп үткәрде. +Икенче берсе тагын әһәмиятсез нәрсә хакында озак сөйләп утырды. Менә шуларны күргәч, "Ислам дөньясыннан галәмдә бер кеше дә күтәрелмәгән" дигән фикергә бик ачынып кына кушыла язып куясың. +Истанбулдан Мисырга барырга очып чыгып та Бәйрут вә Шамга йитеп, Шамнан Коддес шәрифкә барганда Табрия күле турысында машиналары капланып егылып төшеп, бик фаҗигалы сурәттә һәлак булган Фәтхи вә Садыйк бәкләрнең вә алардан бераз соң Хәйфадан очып китәм дигәндә генә очкычы диңгезгә төшеп, үзе шунда суга баткан Нури бәкнең каберләрен зиярәт иттем. Аларның өчесен дә, Шамга китереп, Сәлахеддин Әюби янына, аның төрбәсенең тышына дәфен иткәннәр иде. Ул вакытларда ул өч баһадир каберләре өстенә дә бер мөзәйян төрбә эшләнеп, хатирә уларак каберләре өстенә үз теләкләренә муафыйк бер аэроплан эшләтеп куярга уйлап йөриләр иде. Ләкин аңарга муаффәкъ була алдылармы, юкмы? Бүген билгеле түгел. Бу өч баһадирның вафаты Госманлы дөньясы өчен бик зур бер фаҗига булганлыгы үз вакытында газеталарда язылып үткән иде. +Әҗнәби дәүләтләр дә ул вакыйгаларга бер-ике фәрднең дөньядан күчүе итеп кенә карамый, аны Госманлы милләтенең башына килгән фаҗигалардан санап, Фәтхи вә Садыйк бәкләрнең һәлак булу хәбәре килгәч, Бәйрут консульстволары бер көн матәм флаклары күтәреп тордылар. +Шамда биш-алты көн торгач вә анда "күрми калдым" дип үкенерлек нәрсә калгандай күренмәгәч, Бәйрутка кайтып киттем. +Шул рәвешчә, мин, ике елда үземнең кечкенә вакыттан бирле күрергә мөштәк булып йөргән шәһәремнән икесен зиярәт итеп, аларда бәгъзән бик татлы, вә бәгъзән бик кайгылы, вә авыр дәкыйкаләр кичердем. Аларны күрдем. Ләкин бер вакытларны аларны күрүем төштә генә мөмкин шикелле күренә иде. Бүген исә аларны күргәнлегем төштә шикелле генә булып калды. Зыя Насыйри +МӘКТҮБЕ +Сәяхлар +Һавасы вә манзарасы гүзәл һәм дә тарихи бер шәһәр булдыгы сәбәпле, Истанбулга искедән бирле бик күп әҗнәби халык килеп, сәяхәт кылып йөргәннәре мәгълүм. Бу әҗнәби сәяхлар горбәттән соң тагы да арта төшкән һәр көн диярлек дөньяның төрле тарафыннан, төрле милләттән йөзләрчә адәмнәр килә, китә. Болар, бер-ике кеше үзләре аерым гына да киләләр, иллеалтмыш, йөз кеше бергәләшеп, бер группа булып килүчеләр дә бар. Быел да сәяхәт өчен килүчеләр арасында аурупалылар аерылдыгы кеби, Руссия эченнән, Төркестаннан, Кавказдан, Сибириядән килүче мөселманнар да күренгәли. +Ләкин аурупалы сәяхлар илә төрле тарафтан килгән мөселман сәяхлары арасында бик зур бер аерма бар. Аурупалылар күбесенчә бай, зыялы, ачык фикерле була. Вә бөтен гаиләләре илә берлектә килеп, бик тыныч вә рәхәт тора, иркен йөриләр. Пароходтан, поезддан төшкәч тә, башта экипажларга утырып, туры отельнең иң зур, иң тәмиз номерларына төшәләр. Багажлары бик чиста вә бик йиңел, өст-башлары да бик тәмиз була. Номерга килеп төшкәч тә, бераз истирахәт итеп алгачтан, яннарына үз телләрен белгән бер кеше алып, янә яхшы экипажларда шәһәрне күрергә чыгалар. Яннарында кеше булу гына да җитми, һәрберсенең кулында үз телләрендә язылган рәһбәрләре була. +Шул тарика яннарындагы кешеләрдән сорашып, кулларындагы рәһбәрдән карап, һаман атта йөрүләре сәбәпле бер дә армый, талмый, борчылмый гына бер-ике көн эчендә Истанбулның һәр йирен йөреп, күреп алалар. Күрмәгән, кермәгән, бармаган йирләре калмый. +Бәгъзы вакыт, группа булып килгән сәяхлар барысы берлектә, 100-150 экипажда, туйга бара торган кодалар шикелле, рәттән төзелеп йөриләр. Болар аз бер заман эчендә байтак кына акча да калдыралар һәм бик күп нәрсә дә күреп китәләр. +Әмма инде безнең мөселман сәяхларына килсәк, эшләр бөтенләй башкача. Болар пароходтан чыккач та, багажларын бер хәммальгә йөкләтеп, үзләре аның артыннан акрын гына тәпилитәпили күпердән кичеп, Истанбул ягына киләләр, анда бер арзанлы, начар номер яки бер ханә бар исә, шунда төшәләр. Болар өчен пароходтан чыгып Истанбул ягындагы бер ханәгә килү бөек бер сәяхәт хөкемендә була, тәмам арыйлар, борчылалар. Ачуланышып, кычкырышып, орышышып алучылары да булгалый. Чөнки бичараларны төрле яктан борчыйлар: хәммале, капкачысы алдый, полицияләре, гүмрүк мәэмүрләре башларын-күзләрен әйләндерәләр. Билгеле, үзеңне тота вә йөри белмәсәң шулай була инде ул. +Аурупалылар бик тыныч, бик рәхәт йөри. Аларга бәйләнүче дә юк. Аларны таламыйлар да. Алар үзләре дә, бер дә борчылмыйлар. Алар шул үзләрен тота белә вә йөри беләләр. +Бичара мөселман стяхләре, атналап, айлап ятканнары хәлдә бер экипажга утырырга да муафыйк була алмыйлар, һаман тәпилиләр. Көне буе тар урамнарда, тәртипсез юлларда йөрийөри тәмам эштән чыгалар да, арып-талып кайтканнан соң "әйе, Истанбулның урамнары бик тар, юллары бик начар икән, нигә шул юлларны аз гына төзәтмиләр икән?" дип зарланышырга тотыналар. Ул бичаралар шулкадәр озак вакыт торгач, шулкадәр мәшәкатьләр күреп йөргәч, Истанбулның һәр йирен, бик күп нәрсәләрен күрә торганнардыр, дип уйларсыз. Хата әйтәсез. +Истанбулда тәпиләп йөреп бик күп йир күреп булмый. Күп йирне күрер өчен, поездга, пароходка, көймәгә, трамвайга, извозчикка, кыскасы кайда, нәрсәгә утырып бару тиеш булса, шуңа утырып йөрергә кирәк була. Мөселман сәяхлар исә күбесе тәпиләүдән башка нәрсә белми. Шуның өчен атналап торган кешеләр дә бөтен Истанбулда берничә бөек җамигъ, төрбә, тәкияләр илә урамнардан, чаршулардан башка бернәрсә күрә алмый кайтып китәләр. +Истанбулда күп нәрсә күрер өчен, күп акча тотарга кирәк. Ә безнең Истанбулны күрергә килгән кешеләремезнең кесәләре бик сай була. Яңа килгән уңайга, "әй монда бик очсыз икән, һәр нәрсә арзан, бездә бит бик кыйммәтчелек" дип күзләренә күренгән, күңелләре төшкән нәрсәләрне берсен дә калдырмый ала башлыйлар. Бер-ике көн үткәч, сәяхларымызның гакыллары башларына килә, фикерләре алмашына. Нәрсә арзан булса да расход күп вә акча кыйммәт икәнлеген төшенәләр дә: "Әйе. Монда расход бик китә икән! Менә әле иртә белән генә биш тәңкә ваклаган идем, шуның биш тиене дә калмады. Көн дә дүрт-биш тәңкә расход була, кая китә бу акча? Ходай белсен", - дия башлыйлар. Әле бу арзанлы йирләрдә торып, арзанлы ашапэчеп, тәпиләп йөреп шулай. Әгәр дә иркенрәк кыйлана башласаң, монда байтак кына әби патша сурәте кирәк була. +Шулай да безнең Волга буе мөселманнарыннан бәгъзы бер яхшы гына ачык фикерле, кесәсе тирәнчә адәмнәр дә килгәли. Алар үзләрен тота вә йөри дә беләләр. Байтак нәрсәләр дә күреп, өйрәнеп китәләр. Ләкин мондый адәмнәр бик аз вә бик сирәк очрый. Күбесе югарыда сөйләнгәнемез кебек була. Якын арада Казаннан берничә ачык фикерле вә хәлле берничә кеше йөрү, күрү өчен Истанбулга килделәр. Алар хакында икенче вакыт язармын. II Истанбулда Казан мөсафирләре Русияле таләбә җәмгыятендәге әдәбият ахшамы. Төрек театрларында тарихи пьесалар +Үткән мәктүбемдә Истанбулга килеп-китеп йөргән Аурупалы сәяхларның хәленнән кыска гына бер мәгълүмат биргән идем. Мөселман сәяхларының хәлен начар күрсәткәннәрдән тыш, бәгъзы бер вакыт чибәр генә кешеләр дә килгәли дигән идем. Инде менә бу мәктүбемдә бу чибәр генә дигән мөселман сәяхлар хакында берничә юл язачакмын. Бу көндә Истанбулга Казаннан ачык фикерле яшьләремездән Насыйр әфәнде Исхаков, "Хөсәенов варислары көтепханәсе"нең вәкиле Шаһвәли әфәнде, Шакир әфәнде, могтәбәр сәүдәгәрләремездән хаҗи Галләметдин әфәнде Ибраһимов, янында Камалетдин абзый, Томскидан җәмәгате илә хаҗи Юныс әфәнде Юсупов вә башка берничә кешеләр бар. Насыйр әфәнде дәваланыр өчен килгән. Докторларның мәслихәте буенча, Истанбул хариҗында "Якаҗык" дигән бер авылда ята. Галләметдин хаҗи илә Камали абзый аннан соң килделәр. Галләметдин хаҗи вакытлы, хәлле чын бер сәүдәгәр. +Камалетдин абзыйны казанлылар үзләре дә бик яхшы таный торганнардыр. Карт булса да гайрәтле, рухлы, җиңел табигатьле, сөемле генә бер бабай. Ике көн эчендә бөтен Истанбулны йөреп, өйрәнеп алды. Күргәннәрен барысын да кайтып безгә бик тәфсилләп сөйли. Отельдә булган бөтен халык белән таныш вә дуст булып алды. Үзен бик яраталар. Һәр җәһәттән бигрәк сабыр, бала кебек саф вә тәкәллефсез бер табигате бар. Шуңа кешеләр аны ярата. Сөйләшкәндә, кешене көлдерә дә, юата да. +Галләметдин хаҗи, Камали абзый, мин өчәүләп Насыйр әфәнд енең хәлен белергә бардык. Юлда озак кына бардык. Элек күпердән пароход илә ярым сәгать "Искидар"га, аннан поезд белән бер сәгать "Картал" станциясенә, аннан ярым сәгать кадәр автомобиль илә, тау башына "Якаҗык" авылына. Поездда барамыз, Камали абзый бөтен тәне, рухы илә карарга бирелгән. Тәрәзәләрдән ике тарафны карап бара. Матурлыкка исе китә. Бәгъзы ерак кына нәрсәләргә күзе төшә: +- Караңыз әле, монда тавыклар да бездәге кебек икән..! - ди. Без көлешәмез. Тагы бераз баргач, юл буенда бер грек хатынының яшел чирәмлектә, утларга бер кәҗә чыгарып йөрткәнен күрә: +- Ник менә бу кәҗәнең орлыгын безнең Россиягә алып кайтмыйлар икән? - ди. Мин көлеп кенә җавап бирәм. +- Мондый кәҗәләр бездә күп бит, Камали абзый! +- Юк, Зыя Әфәнде, бездә мондый сары кәҗә бар булса да, моның шикелле салынып төшкән зур колаклысы юк әле, ди. Мин кәҗәнең төсенә, колагына дикъкать тә итмәгән булып калам. Соңыннан дикъкатьләп карасам, чынлап та, Камали абзыйның орлыгын Казанга алып кайтасы килгән кәҗәсе кечкенә бер бозау зурлыгында, төсе куе сары, колаклары исә, җүләр әйтмешли, бәлки, бер аршын бардыр. Боларны күргәч: +- Гаҗәп түгел, мондый кәҗә Казанда булмас шул, - дип куям. +Тимер юлның бер тарафы диңгез. Диңгез буенда - гаять матур сайфияләр. Икенче тарафында - кечкенә таулар, тигез йир вә бакчалар. Кыскасы, шундый гүзәл бер манзара, карап тую мөмкин түгел. Ин��ан боларны күргән саен күрәсе килә вә күргәч, сабый бала шикелле шатлана, сөенә. Шатлыгыннан эче тышына сыймый. +"Якаҗык" авылы биек бер тау башында. Түбәндә, аяк астында Мәрмәрә диңгезе, якында берничә мәскүн аталар, каршында еракта сузылып яткан биек вә урманлы таулар, диңгез өстендә пароходлар, җилкәнле көймәләр. Бөтен тараф агачлык, яшеллек. Кыскасы, тау, диңгез, урман, һава, су, күк, йир, кояш кыскасы - бөтен табигать бер йиргә килгән, бөтенесе бер-беренә катышкан, шундый бер манзара хасыйл булган. Моны тәгъриф вә тәүсыйф мөхаль дәрәҗәсендә. Биек ташлы тау өстендә йөреп, әтрафны сәйир вә тамаша итәмез. Барымыз да хәйранга калган. Һичбер сүз, тавыш, тын юк. Үземездән кичкәнмез. Камали абзый, сүзгә башлап, безне уята: +- Әй, Ходайның кодрәте! Караңыз әле, Ходайның нинди ташлары бар..! - ди, аяк астындагы зур бер ташны күрсәтә. Без ихтыярсыз йокыдан уянган кеби булып, Камали абзыйның сүзен тыңлый һәм күрсәткән ташын карыймыз, соңыннан бер-беремезгә карашып көлешәмез. Камали абзыйның мәгънәле, хикмәтле вә гыйбрәтле сүзләре дә күп була. Җөмләдән берсен нәкыль итим. Камали абзый әйтә: +- Дөньяда гомер итеп, Истанбулны, бу йирләрне күрмәгән кеше дөньяга сукыр килеп, сукыр китә, икән..! - ди. Бик дөрес. Мин үзем күптән шул фикердә. +Вакыты, хәле булган адәмнәргә Истанбулны бер килеп күрү тиешле. Аурупалылардан Истанбулны килеп күрмәгән кеше бик аздыр. Бу да мәзкүр фикернең дөреслеген вә әһәмиятлелеген белдерә. Ярый, бераз гына башкаларын дә сөйләшик. Сүз озынга китмәсен. +Элек өлкән кеше Галләметдин әфәндедән башлыйк. Хаҗи Галләметдин әфәнде байтак кына яшьле булса да рухы, фикере йирендә, тәҗрибә иясе, аңлы, монсыйф, мәгънәдил бер заттыр. Сәяхәт вә зиярәт максаты илә Истанбулга килгән. Вакытлы, хәлле бер сәүдәгәр. Истанбулда бәгъзы бер сәүдәгәрләр арасында зур бер хөрмәт илә вә хөсне кабул казанды. Аның шәрәфенә махсус уларак, "Төрек учагы"нда , русияле таләбә җәмгыятендә, татар җәмгыяте хәйриясендә мөкәммәл чәй зыяфәтләре бирелде. Төрек вә татар сәүдәгәрләреннән, зыялыларыннан байтак бөек вә могтәбәр затлар илә күреште, танышты. Хаҗи Галләметдин әфәнде Истанбулда тәхсыйлдә булган русияле фәкыйрь таләбәләр файдасына зур гына ярдәм вә иганәдә дә булынды. Моның өчен яшь шәкертләремез хаҗи әфәндедән бик тә мәмнүн калдылар. +Хаҗи Галләметдин әфәнде Камали абзый илә берлектә Әдернәгә барып килделәр. Анда да бөек бер хөрмәт вә илтифат казанганнар. Әдернә валисе хаҗи Гадел бәктә зыяфәттә булганнар. Хәзердә Бурсага киттеләр. +Истанбулда булган Казанлы мөсафирлардан Шаһвәли вә Шакир әфәнделәрнең хәле тагы да башкачарак. Алар үзләре дә, рух вә фикерләре дә яшь. Аларның сәяхәтләре тагы зиядә әһәмиятле, башкаларына караганда бик күп мәртәбә рухлы вә сәрбәст бер хәлдә йөриләр... Сүз озынга китмәсен өчен, алар хакында сүзләремне киләсе мәктүбләремә, яки үзләренә калдырам. +Томскилы х��җи Юныс әфәнде исә берничә еллардан бирле күз авыруына мөбтәля икән. Берничә мәртәбә операция дә ясаганнар. Файдасы күрелмәгән. Хәзер монда да күзләрен карата. Кичә операция ясадылар. Иншалла, яхшы булыр төсле күренә. Үзе - гайрәтле, рухлы, мәгънәдил мәсләкле, тәҗрибә иясе, гаярь вә эшлекле бер сәүдәгәр, мөхтәрәм бер заттыр. +Хәзергә кадәр, хосусан, хөррияттән соң Орскилы Әхмәд Исхакый әфәндедән башка Истанбулга килеп йөрүче китапчыларымыз күренми иде. Бу сәнә, беренче мәртәбә уларак, "Хөсәенов варислары көтепханәсе" тарафыннан Шаһвәли әфәнде килде. Шаһвәли әфәнде - ачык фикерле, гайрәтле бер яшь кеше. Аз бер заман эчендә Истанбулда бәгъзы бер зыялы яшьләр вә китапчылар арасында һәм үзен, һәм "Хөсәенов варислары"ның фирмасын танытырга өлгерде. +Сәях казанлы мөсафирлар илә берлектә "Төрек учагы" җәмгыятенә дә барган иде. Анда учак әфәнделәре тарафыннан күрсәтелгән илтифат өчен тәшәккер рәвешендә мәҗлескә мөнасиб берничә сүз сөйләве вә "Учак"ка әгъза булып язулуы илә үзенең дәрәҗәсен тагы да күтәрде. Ачык фикерле гайрәтле, яшь китапчыларымызның тиҗарәт һәм дә сәяхәт нияте илә Истанбулга килүләре шаян тәкъдир бер эш булуы кеби, тиҗарәт җәһәтеннән үзләренә файдасы да юк түгелдер. Башка яшь китапчыларымыз да, мөсагадә, вакыт табып, Истанбул вә Мисыр йирләрен йөреп күрсәләр начар булмастыр. +Төрле тарафтан тәхсыйльгә килгән казанлы, кырымлы, төркестанлы, кавказлы вә кыргыз яшьләре бергәләшеп үзләренә махсус "Русияле талабә җәмгыяте" намында бер җәмгыять ачканнар. Җәмгыятьләре яхшы дәвам итә. Яңа килгән яшь таләбәләргә бушка урын бирү, мәктәпкә хәзерләнергә вә мәктәпкә керергә юл күрсәтү кеби байтак кына ярдәм вә файдасы да тия. Җәмгыятьнең үзенә махсус кыйраәтханәсе, конферанс салоны бар. Унбиш-егерме көндә бер конферанс бирдерә вә әдәбият ахшамы ясыйлар. Апрельнең 24 ендә генә шунда бер мәҗлес булды. Миннән мәмләкәтемезнең хәзерге хәленә вә яшьләрнең фикер вә тәгъкыйб итүләре мәсьәләләренә даир бер конферанс бирделәр. Кем тарафыннан конферанс биреләчәген бер көн элек "Икъдам" газетасында игълан кылынган иде. Кеше күп булды. Мин белгән кадәрле мәмләкәтемезнең хәлен сөйләдем. Читтә тәхсыйльдә булган яшь таләбәләремез өчен ватанымызны, милләтемезне оныту, милли рух вә тәрбиямезне гаеп итү, тәхсыйльне икъмаль иткәннән соң мәмләкәткә кайтмыйча читтә калу тиеш булмауны аңлаттым. Кулымнан килгән кадәр аларга рух бирергә тырыштым. Йөздән артык кеше бар иде. Яшь кардәшләремез минем бу кечкенә хезмәтемнән соң дәрәҗәдә мәмнүн булдылар. Соңыннан әдәбият ахшамы башланды. Иң элек скрипка, гармун, мандолинада, кечек, әмма рухлы вә әһәмиятле, оркестр тарафыннан берничә милли көйләремез уйналды. Соңра мәрхүм Тукаевның, Мәҗит Гафуриның шигырләре, башка берничә мәшһүр парчалар хор илә дә, аерым бер кеше тарафыннан да җырланды, укылды. Кырымлы вә кыргыз кардәшләреме��дән дә берәр кеше үз тарафларыннан милли лисан вә шивәләрендә мәнзум вә мәнсүр парчалар укыдылар. Мәслес бик тәртипле вә бик күңелле булды. Җыелган яшьләр соң дәрәҗәдә мәмнүн булдылар. Хосусан, скрипка вә гармунда уйналган милли көйләремез яшьләремезгә бөтенләй башка бер тәэсир, бер рух бирде. +* * * +Хөррияттән соң Истанбулда төрек театрларында сирәк кенә гаять әһәмиятле тарихи пьесалар куя башлаганнар. Апрельнең 14 енә билгеләнгән Дунанма көне хөрмәтенә кичен "Милләт" театрында, Дахилия назыйры Тәлгать бәк хәзрәтләре нәзарәте тәхтендә, дунанма (флот) файдасына бөек вә фәүкыльгадә бер мөсамәрә тәртип кылынган иде. Сәхнәгә "Күсәм солтан" исемендә тарихи бер әсәр куелган иде. Бу - тиешле дәрәҗәдә тарихи кыйммәткә ия бер әсәрдер. +Бу дәфга 24 апрельдә "Төрек учагы" тарафыннан мөкәммәл бер күңелле кичә тәртип кылынды. Сәхнәгә "Фатыйх солтан Мөхәммәд" намында тарихи бер пьеса куелуы тасвир кылына. Солтан "Фатыйх" хәзрәтләре баш вәзир илә Истанбулга йөрүе тугрысында киңәш итә. Баш вәзир мөнасиб күрми: "Хәзергә кадәр Истанбул берничә дәфга мөхасарә кыйлынды, бер муаффәкыять казанылмады, бу дәфга да шулай булыр. Юкка кан түгәр, мал сарыф итәрмез, солтаным", - диде. Солтан "Фатыйх" үзенең фикерендә исрар итә. Ике арада илчеләр күндереп хәбәрләшүләр була. Ниһаять, мөхарәбә башлана. Солтан "Фатыйх", гаскәре вәзирләре илә килеп, Истанбулны фәтех итә. Императорның хатыны эшне аңлый, иренә биредән качарга тәкъдим итә. Ире тыңламый: "Соң мизгелгә кадәр мин монда торырга тиеш", - ди. Соңра хатын куркуыннан егылып үлә. Константин үзе качып китә. Вәзирләре тәслим булалар . Солтан "Фатыйх", вәзирләренә карап, бер нотык сөйли: +"Аллаһның гыйнаяте илә Истанбулны фәтех кыйлырга муаффәкъ булдым. Моның өчен Җәнабе Хакка шөкер итәмен. Мәгълуб булган милләтнең һичбер фәрденә һичбер төрле җәбер вә тәҗавез булмасын. Һәркем динендә, хәят вә мәгыйшәтендә хөр калсын. Госманлы солтаннарыннан солтан Мөхәммәд Истанбулны фәтех иткән вакытта, соң дәрәҗәдә бер инсаният вә мәрхәмәт күрсәтмеш, дип, тарихларда язарлар. Шәфкать вә мәрхәмәтне мөҗәссәм сурәттә күрсәтә торган бер сәхифә калсын!" - ди. +Пәрдә төшә. Бу әсәрне моталәга кылу үзе генә дә бик зур фикерләр уята. +Декорация ул кадәрле мөһим булмаса да, кием вә кыяфәтләре тәмам солтан Мөхәммәд Фатыйх заманындагы рәвештә. +Театрда халык күп иде. Хәмидулла Сахиби бәк тарафыннан конферанс бирелде. Иске Истанбул манзаралары вә иске төрек кыяфәтләреннән гыйбарәт картиналар күрсәтелде. Мәшһүр шагыйрь Әмин бәк хәзрәтләре тарафыннан үзенең гаять рухлы шигырьләре укылды. Оркестр тарафыннан төрле милли вә әҗнәби маршлар уйналды. Дөресен әйткәндә, мин Истанбулда мондый тарихи вә әһәмиятле пьесалар күрергә насыйб булганына соң дәрәҗәдә мәмнүн булдым. +Истанбул. Габдрәшид бине Ибраһим +АНАТУЛЫ МӘКТҮБЛӘРЕ +Чынлыкта берничә җәһәттән Анатулыда инсаннарны мәэюс итәчәк хәлләр бар: ялкаулык, җәһаләт һәм чахотка вә саирә берничә авыр хасталыклар илә Анатулы халкы мөбтәлядер. Фәкать боларны кяфисе кабил тәдави һаман беренче тәшәббес тә изаләсе мөмкин улдыгыннан, хөкүмәт мөһим эшләр, вазифалар арасында боларны башлар вә бик җиңеллек берлән бу хасталыкларны дәфгы кылыр. +Анатулы губернаторы бик киң, иркенчелек заригатькә, хайван йитештерүгә бик тырыш булганлыкларыннан, бүген һәммә халкына да бер интибаһ, күз ачыклыгы килгән, һәммәсе бик ихлас берлән мәмләкәтне дошман шәрреннән коткарамын дип иҗтиһад кыла башладылар. Хәтта моннан ике сәнә мөкаддәм ялгыз Анатулы карьяләрендә генә түгел, гомум Төркиядә тиҗарәт әрмәни, рум, болгар, серб кеби әҗнәби халыкларда иде. Хәтта Истанбулда да мәхәлләләр арасында икмәк сатучылар, сөт сатучылар һәммәсе христианнардан гына иде. Хәзер исә һәм Истанбулда, һәм Анатулының шәһәр вә карьяләрендә һәр тарафында, һәр сәнәгатьтән вә һәр сыйныф тиҗарәтеннән өч-биш ай эчендә бик зур сәүдәгәрләр мәйданга килде. Хәзердә мөселманнан башка халыктан бернәрсә дә алмаганда һәм бер дә мохтаҗ булмаенча көн күрергә мөмкин. Бик күп ширкәтләр, хәтта банклар да булды. Һәммә сәрмаясе вә идарәсе мөселман булмак шарты илә ике йөз сиксән мең төрек алтыны основной сәрмаясе илә Коньяда бер банк ачылды. Башка губерналарда һәм уездный калаларда дәхи үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек, кифая дәрәҗәдә сәрмая белән местный (җирле) банклар ачылды. Суларда вак-вак пароход ширкәтләре вә башка ширкәтләр, хәтта фабрикалар бер дә юктан мәйданга чыкты. +Хәзергә урталыкта күренгән бик зур эш булмаса да, истикъбаль өчен хәят истигъдады күренде. Чөнки һәр сыйныфтан вә һәр сәнәгатьтән адәм барлыгы мәгълүм булды. +Хөкүмәт эшләрен идарә итмәктә бәгъзы бер өлкәдә адәмгә ихтыяҗ барлыгы күренде. Бу да инкяр улынмас, чөнки Аурупадан һәр төр исляхат өчен адәмнәр чакырылдылар. Һәр сыйныф идарәгә: инглиздән, француздан, җирманнан адәмнәр китерелделәр. Ләкин бу хәлләрнең, заһирән шулай күренсә дә, батыйнны вә хакыйкатьне белгән кешеләрнең сүзләренә караганда, боларның һәммәсе - вакытлы вә сәяси тәдбирләр. Хәтта Төркиянең үз ихтыярлары берлән дә түгел, мәҗбүри хәлләр, диләр. Бу килгән кешеләр, мәгашләрен Төркия хәзинәсеннән алалар, мәмләкәтнең хәятына хезмәт итмәк өчен түгел, бәлки харабына хезмәт итмәк өчендер. Мондый адәмнәргә төрекләрнең Истанбулда ихтыяҗы булган тәкъдирдә дә Анатулының боларга их тыя җы юклыгы билгеледер. Анатулы халкының бәгъзы ихтыяҗлары өчен үзләреннән адәм булмаган хәлдә, һәр тарафтан килгән мөһаҗирләр арасында бик күп ихтыяҗларны дәфгы итә белә торган мөһим адәмнәр барлыгы күренде. +Аурупаның золымы дөньяның һәр тарафында мәйдан алган кебек һәм мөселманнарның хокукына тәҗавез улдыкча Төркиягә мөһаҗир килмәктә дәвам итәр. Һәр никадәр бәгъзы башлар вә хордәбиннәр һиҗрәт хакында төрле сүзләр сөйлиләр, сөйләсәләр дә диненә хөрмәте булган мөселманнар һаман һиҗрәт кыла торалар. Мароккодан, Алжирдан, Фәстән, Тунистан Төркия гә һиҗрәт итүчеләрнең хисабы һаман арта. Болгариядән Румыния кулына калган Балкан мөселманнары һаман һиҗрәт итмәктә. Грециядә, Сербиядә, Австрия кул астында булган мөселманнар да, көнем өчен түгел, динем өчен, дип һиҗрәт кылып торалар. Төркия хөкүмәте дә мөһаҗирләргә бик яхшы карый башлады. Шул хәл белән Анатулыда, нөфүсчә, һичбер заман ноксан булмак ихтималы юктыр, чөнки боларның ноксан вә заигате тәмам изгаф ителгән. Хәтта мөхарәбәдән вә әнвагъ хасталыклардан вафат вә башка кимчелекләрен һәммәсен мөһаҗирләрнең газабы артыгы берлән ябачактыр. Балкан мөхарәбәсендә төрекләрнең гаскәрдән заигате утыз мең кадәр тәхмин кылынып, хәрб заманында дошман гаскәре тарафыннан касд итляф кылынмыш халыкның микъдары да алты мең җан тәгъйин кылынадыр иде. Бу сәнә зарфында һәр тарафтан килгән мөһаҗирләрнең хисабы да кырык мең ханә (йорт) чамасында, дип язалар. Һәм хәзер дә һәр тарафтан мөһаҗирләр, бәлятәүкыйф, килмәктә, Төркиядән Юнанстанга күчмәктә булган румнарның мокабәлендә, Юнанстаннан, аларның золымыннан качып килә торган мөселманнарның хисабы ике мәртәбә артыктыр. Грекларның күчүләреннән дәхи Анатулы мөтәәссир булмас, бәлки мәмнүн булыр, чөнки аларның урынына, әзер йортларына мөселман мөһаҗирләр җирләшә торалар. +Анатулы туфрагында бик күп мәгъдәннәр дә бар. Алтын, көмеш мәгъдәннәре артык күп булмаса да, бакыр, кургаш, тимер, корыч, ташкүмер, мәрмәр вә башка төрле ташлар, цемент кеби бик күп сатыла торган төрле нәрсәләр һәммәсе бик зур доход бирә, ләкин боларның бәгъзылары, бәлки күбрәге вакыт илә ят халыклар кулына тапшырылган, шул сәбәптән хәзергә каймагыны ятлар ашый. Моның өчен хәзерге төрекләрне гаепләргә мөмкин түгел. Бәлки боларның бик күбесе Габделхәмид солтан заманыннан элек үк ят халык кулына бирелгән булган вә бер микъдары Габделхәмид заманында бирелгән. Төрекләрнең үзләрендә калганы да бик күп. Бик күптөрле мәгъдән сулары бар, һәр төрлесеннән бар. Боларның һәммәсе интизамга куелган тәкъдирдә бик зур доходлар китерүе мөмкин. +Төркиянең ислахы гакылдан зиядә парәга мохтаҗ. Парә мәнбәгъләре дә иске заманнарда, элекке падишаһларның ул вакытлардагы мәшһүр Рәшид паша, Гали паша, Мидхәт паша, Сәгыйд паша, Камил паша кеби иң мәгълүматлы пашаларның мәгърифәтләре илә бик күптән ят кулларга туксан тугыз сәнәлек мокавәләләр илә бирелеп куелган. Хәзердә "Яшь төрекләр"гә яшәмәк өчен акча килә торган юлны яңадан табарга кирәк. Менә шул җәһәтләргә хәзерләнәләр. Моны Анатулы тәэмин итәчәктер. Хәзердә Төркия халкында истикъбаль өчен бик ашыгып сүз сөйләргә мөмкин түгел. Чөнки бик күптән, бик зур хасталыкларга мөбталя булган бер вөҗүдтер. Дәва кылынмак өчен бик тәҗрибәле табибка һәм бик озын заманга мохтаҗ. II +Анатулы вилаять мохтәлифәсе һәммәсе һәр җәһәттән мөсави түгелдер. Анатулының Бурса, Әнкара, Сүәеш, Хәлеб, Адна кеби вилаятьләре кәлитле варидәт, бирелгәне хәлдә, кайбер вилаятьләрнең варидәте мосрафларына кифая итмәс. Дәүләт ул вилаятьләрнең идарәсе өчен кәлитле акча сарыф итәдер. Моннан башка Анатулының бик күп мәхзурлары бар, бик күп доходлар әҗнәбиләргә бурыч мокабилендә тәэминат уларак күрсәтелмеш. Бүген ул доходларның һәммәсе әҗнәбиләргә булган бурычның фаизына хисап кылынадыр. +Соңра Анатулыда юллар булмаган сәбәпле, һичнәрсәне Анатулы хариҗына чыгарырга мөмкин түгелдер. Гаять яхшы бодай оны Коньядә, Әнкарада ярым фиат кыйммәтендә булса да, Истанбулга китереп сатарга хисапка килми, чөнки тимер юл компаниясе нәкълият тарифын үзе белгәнчә куйган. Коньядән килә торган он, Одессадан килә торган оннар кыйммәткә төшәдер. Вә башка нәрсәләр дә шул рәвешле. Майның укасы Күтаһиядә ун-унбиш груш, шул ук май Истанбулда егерме биш груш. Ни чара, тимер юл әҗнәбиләр тәсаррыфында, иске заманда мокавәлә илә бирелгән, бер сүз әйтергә дә хәлдән килми. Ул заманнарда Төркиянең гафил пашалары, нәфесләрен канәгатьләндермәк өчен, мәмләкәт вә милләтне фида кылганнар. Һичбер җәһәттән милләт мәнфәгатенә фикер кылмаганнар. Бүген милләт никадәр гайрәт кылса да, иҗтиһад кылса да файда юк, чөнки дошманнар аякларымызны-кулларымызны баглап куйганнар. Хәзердә иҗтиһад өчен мәйдан калмаган, юл калмаган. Анатулы мәхсулыннан һичбер нәрсә акчага әйләнми. Хариҗга чыгарырга юл юк. Дахилдә сатылмый. Анатулының иң зур ихтыяҗы - малны сатарга юл тапмактыр. Һәр Анатулы халкын ялкаулыкка китергән сәбәпләрнең иң зуры шушыдыр. Бу яңа булган нәрсә түгел, бик иске нәрсә. Мәдәни аурупалыларның Анатулы халкын үтермәк өчен йөз елдан бирле корып килгән тәббир вә дәсисәләренең нәтиҗәсе Анатулы үз-үзеннән корып, яфраклары түгелгән агач кебек һәмишә корымакта. Моның ихьясы өчен чара бик тиз табылмас. Анатулыда бу кеби изаләсе мөмкин булмаган бик күп хасталыклар бар. Бу хасталыкларның сәбәпләре Аурупа дәүләтләренең мәнфәгатьләре улдыгыннан, һаман, һәр форсатта Төркиянең башына бәла килгән саен, бу сәбәпләр куәт табып, яңарып торадыр. Бу сәнә төрекләр французлардан бурычка бик зур акча алганда, бу акчаның, фахиш процентыннан башка, ничә төрле фахиш шартлары бар. Шул фахиш шартлар арасында бик күбесе иске авыр шартларның дәвам иттерелүеннән, ягъни бичара Анатулы халкы өчен хәят юлын багламактан гыйбарәттер. Хәтта бәгъзы хафи шартлар бар. +Болары гомум әһле ислам вә мөселманлыкка карыйлар. Бу шартлар дәүләтләрнең иттифакы илә кабул иттерелмеш. Аһ! Аһ! Мәдәният дөньясы шул хәл белән һаман гадиләттән, мәсавәттән бәхәс итәр. Һәмишә барлык вәхшәт ислам дөньясына иснад улыныр. Гадәм истигъдад, гадәм кабилиять һаман мөселманнарга иснад улыныр. Инсанның аяк-кулын баглап, суга салалар да "Батма!" диләр. +Әлбәттә, ��у сурәт илә алданмак алдатмактан кабихтыр. Фәкать асыл монда алданмышлар. Анатулы халкы түгел, яңа Төркия хөкүмәте дәхи түгел, бәлки төрекләрнең иң гакыллы вә сәяси дип зан итдекләре Гали пашалар, вә әллә нинди пашалардыр. Анатулының ул заманда, Төркиянең иң куәтле заманнарында, аяк-кулы багланмыштыр. +Шул хәлләр мөляхәзә кылынса, Төркия хакында ашыгып сүз сөйләмәк хатадан хали улмас. Шуның өчен Төркия хөкүмәте хакында сүз сөйләгәндә, әтрафлы фикер йөртергә кирәк. +Шундый хәлдәге бер дәүләтнең яшәве чахотка хасталыгы белән мөбтәля кешенең яшәве кебидер. Шулай булса да Төркия хөкүмәте яшәячәктер. Дәхи бик күп бәлаләр, һәлакәт вә хараплыклар Төркиянең башына киләчәге мөхакъкактыр. +Чөнки Төркиянең кул астында һәмишә бик күп христиан бар. Бу бичара адәмнәр, - әсаса, христиан кардәшләренең корбаннарыдыр. Боларны заманына күрә фетнә чыгармак өчен симертәләр, болар Анатулыда фетнә чыгарсалар, әлбәттә, бичара мөселманнар сабыр вә тәхәммел итәргә тәкате калмый, боларны үтерә башлый. Аурупалылар да, мәдәният намына адвокат булып, уртага чыгалар. Менә бичара Анатулы бөтен куәте белән мөдафәгага хәзерләнә, әнвагъ фәлякәтләргә дучар буладыр. Бу хәл Анатулыда рум, әрмән христианнары булындыкча даимидер. Нигез максат рум, әрмәннәрнең химаясе түгел, Анатулы мәмләкәтен забыт итмәктер. Бүгендә Анатулыга һәр тарафтан бик күп мөһаҗирләр килеп, буш урыннарны ишгаль итмәктәдерләр. +ТЕКСТЛАРНЫ ГАМӘЛДӘГЕ ЯЗУГА КҮЧЕРҮЧЕЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘҮЧЕЛӘР +Алиева Ә.Х. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре: +• Надиев Н. Сәяхәт хатирәләре. +• М.-Х. Истанбулдан мәктүб. +• Әбүзәров Г. Истанбул мәктүбләре (ахыры). +• Сакмарый. Хәлеб хатирәләре. +• Насыйри Зыя. Истанбул мәктүбе. +• Ибраһим Г. Анатулы мәктүбләре. +Ханнанова Г.М. - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре: +• Гм. Юл хатирәләре. +• Әбүзәров Г. Истанбул мәктүбләре (башы). \ No newline at end of file